Автор: Полевой Б.  

Теги: уйдырма  

Год: 1995

Текст
                    Б. ПОДЕ-ВОИ
(ПОВЕСТЬ)
		... i,ril‘lC~t *гмх^
-төзәтелгән	ЧИСТАЯ. УЗЭк
КИТАПХАНӘ С’1
ЧИиТОПЖХАЯ
2П цъш Мштед
№
таткнигоИЗДА^
,л»Лпят редакциясе
Матур ядебият р
КАЗАН


СССР Министрлар Советы карары белән ,Чын кеше“ повесте өчен ' БОРИС НИКОЛАЕВИЧ ПОЛЕВОЙ 1948 елда Икенче дәрәҗә Сталин премгясе белән бүләкләнде. Тәрҗемәчеләр: И. Гаьи, Г. Иделле, Г. Гобәй.
беренче кисәк
1 йолдызлар әле җем-җем итеп, чекрәешеп торалар, ләкин күк йөзе көнчыгышта яктыра башлады инде. Агачлар акрынлап караңгылыктан чыктылар. Кинәт аларның баш өстеннән көчле суык җил үтеп китте. Урман шунда ук җанланды һәм шаулый, гөрли башлады. Йөзәр еллык наратлар, шомлы пышылдашып, үзара сөй¬ ләштеләр, һәм тирбәлеп торган ботаклардан коры бәс йомшак кына кыштырдап коелды. Кинәт искән җил кинәт тынды да. Агачлар яңадан катып калдылар. Шунда ук барлык иртәнге урман аваз¬ лары ишетелә башлады: күрше аланда ач бүреләр тала¬ шуы, төлкеләрнең сак кына өреп-өреп куюлары һәм йокыдан уянган тукранның кыюсыз гына беренче чуку¬ лары ишетелде, һәм тукранның тукылдатуы шундый музыкаль булып яңгырады ки, әйтерсең лә, ул агач кәү¬ сәсен түгел, бәлки скрипканы чукый иде. Нарат башларының салмак ылыслары арасыннан та¬ гын көчле җил үтеп китте. Яктырып калган күк йөзендә соңгы йолдызлар тын гына сүнделәр. Төнге караңгылык калдыгыннан тәмам арынган урман яшел һәм мәһабәт булып басып калды. Наратларның бөдрә башлары, чыр¬ шыларның үткен очлары кып-кызыл булып нурланудан кояш чыкканлыгы һәм бүгенге көннең аяз, салкын була¬ чагы беленеп тора иде. - Тәмам яктырды. Бүреләр, төнге ашларын сеңдерү өчен, чытырманлык эченә кереп киттеләр, төлке дә алан¬ лыктан китеп югалды, аңардан соң кар өстендә хәйләле итеп чуалткан челтәрле эз калды. Карт урман тигез һәм өзлексез шаулый башлады. Бары тик кошларның ыгы- зыгысы, тукранның тукылдатуы, ботактан ботакка очкан саргылт песнәкләрнең күңелле сызгырулары һәм күкшә 5
кошларының комсыз, коры авазлары гына урманнын дулкын-дулкын булып таралган сузынкы, шомлы һәм са¬ гышлы тавышына төрлелек кертәләр иде. Кара, үткен борынын чистартып, зирек агачында утыр¬ ган саескан кинәт башын кыйшайтты, тыңлап торды һәм. муенын сузып, очып китәргә әзерләнде. Ботаклар кыш¬ тырдап китте. Урман арасыннан, юл-ни сайлап тормый¬ ча, ниндидер зур, көчле, бернәрсә чыгып килә иде. Куак¬ лар шатыр-шотыр итте, яшь наратларның башлары чайкалырга тотынды, кар катламы шыгырдап иңде. Саескан кычкырып куйды һәм, койрыгын җәеп җибәреп, туп-туры очып китте. Иртәнге бәстән агарып калган ылыслар арасыннан җәп-җәп авыр мөгезле озын, соры баш күренде. Куркын¬ ган күзләр зур аланны тикшереп чыктылар. Кайнар пар бөркеп торган ал борын тишекләре, сулкылдап, хәрәкәт¬ ләнделәр. Карт поши, таштан ясалган шикелле, нарат арасында катып калды. Бары тик йоннары укмашып беткән тиресе генә арка турысында тартышып-тартышып куйгалады. Сак колаклары һәрбер тавышны ишетәләр һәм аның ишетү көче шундый үткен, ул нарат кайрысы астында үзенә юл сала торган агач кортларының кыштырдавын да ишетә. Ләкин шушындый үткен колаклар да урман эчендә, кошлар шау-шуыннан, тукран тукылдатуыннан һәм нарат очларының тигез генә гөрләвеннән башка бер¬ нәрсә дә ишетмәде. Колагы тыныч булырга куша, ләкин борыны куркы¬ ныч барлыгын хәбәр итә иде. Эрегән карның саф исе¬ нә бу кара урман өчен ят булган үткен, авыр һәм шикле исләр килеп кушылалар. Менә хайванның моңсу кара күзләре ялтырап яткан кар кабыгы өстендә кара фигу¬ ралар күреп алдылар. Ул, чытырманлык эченә сикерергә хәзер торган хәлдә, пружиналанып, хәрәкәтсез басып торды. Ләкин кешеләр хәрәкәтләнмәделәр. Алар кар өс¬ тен каплап, урыны-урыны белән берсе өстендә берсе яталар. Алар бик күп, ләкин берсе дә урманның мәңге¬ лек тынлыгын бозмый, хәрәкәтләнми. Янәшә генә ниндидер коточкыч нәрсәләр көрт астыннан калкып торалар. Әлеге үткен һәм борчый торган исләр шушы нәрсәләрдән аңкый иде. Урман кырыенда, куркынган күзләре белән кырын карап, бу хәрәкәтсез, тын һәм күрер күзгә бөтенләй кур- 6
кыпычсыз булып күренгән кешеләргә ни булганын аңла¬ мыйча, поши басып торды. Менә югарыдан ишетелгән тавыш аның игътибарын җәлеп итте. Җәнлек сискәнеп китте, арка тиресе тар¬ тышып куйды, арткы аяклары тагын да сыгыла төш¬ теләр. Ләкин бу тавыш та куркыныч тавыш түгел иде. Гүя берничә коңгыз, каты гүелдәп, чәчәк атып килгән каен яфраклары арасында әйләнәләр, һәм аларның гүелдәү тавышына кайвакыт: сазлыктагы кичке тартар тавышы¬ на охшаган кыска-кыска һәм еш-еш чатырдап китүләр килеп кушыла. Менә коңгызлар үзләре дә күренде. Канатларын ял¬ тыратып, алар суык, зәңгәр һавада биешәләр. Югарыда тагын һәм тагын тартар кычкыргандай була. Менә коң¬ гызларның берсе, канатларын җыеп тормастан, аска таба омтылды. Калганнары тагын зәңгәр күктә биешә башла¬ дылар. Җәнлек үзенең киерелгән мускулларын җибәрде, аланга чыкты, күккә кырын күз салып, каты карны ялап куйды, һәм кинәт һавада биешкән коңгыз күченнән та¬ гын берсе иптәшләреннән аерылды һәм, үз артында зур, озын койрык калдырып, туп-туры аланга таба төшә баш¬ лады. Ул шулхәтле тиз үсте, поши куаклар арасына сикереп керергә чак кына өлгерде, шул арада, көзге да¬ вылдан да куркынычрак бер мәһабәт нәрсә наратларның башына килеп бәрелде һәм җиргә шундый каты килеп төште, бөтен урман гөрелдәп, ыңгырашып куйды. Яңгы¬ рау тавышы, битен көче белән урман эченә ыргылган пошины узып, агачлар башыннан чапты. Һу тавыш яшел, куе ылыслар арасында югалды. Са¬ молет килеп бәрелүдән сынган агач башларының бәс¬ ләре ялтырап, очкынланып коелды. Урманда яңадан куе һәм көчле тынлык урнашты, һәм шушы тынлык эчендә ап-ачык булып кеше ыңгырашуы ишетелде, һәм каты гөрселдәү тавышыннан куркып, урман эченнән аланга йөгереп чыккан аюның аяк астында каты карның авыр шыгырдавы ишетелде. Аю бик зур, бик карт һәм йонлач иде. Аның эчкә баткан корсагында сәләмә соры йоннары укмашып тыр- пайганпар, арык арт саныннан бармак-бармак булып салынып төшкәннәр. Бу җирләрдә көзли сугыш давылы барды. Ул хәтта бирегә, элек әллә нигә бер аучы белән урман сакчысыннан башка бер кеше дә аяк басмаган 7
кара урман эченә дә килеп кергән иде. Якында гөрселдә¬ гән сугыш тавышы көздән үк аюның кышкы йокысын бүлдереп, аны өненнән куып чыгарган, һәм менә хәзер ач һәм ачулы аю, җанына тынычлык таба алмыйча, урман буйлап йөри иде. Аю урман кырыена, әле яңа гына поши басып торган җиргә, килеп туктады. Пошиның тәмле ис аңкытып тор¬ ган эзләрен иснәде, батып кергән эчен тирбәлдереп, авыр һәм йотлыгып сулады, тыңлый башлады. Поши китеп югалган, ләкин аның каравы янәшә генә зәгыйфь бер җан иясенең булса кирәк барлыгын белдерә торган яңа та¬ выш килә. Аюның ял йоннары үрә тордылар. Ул муенын сузды, 'һәм әлеге зарланулы ыңгырашу тавышы тагын ишетелде. Аю, йомшак аяклары белән сак кына басып, кар эченнән тырпаеп торган хәрәкәтсез кеше гәүдәсенә таба атлады: аюның аяк асларында коры һәм каты кар шы¬ гырдап инде. 2 Очучы Алексей Мересьев ике яклы «келәшчәгә» эләк¬ те. һава сугышында очравы мөмкин булган иң әшәке хәл иде бу. Бөтен боеприпасларын атып бетереп, асыл¬ да коралсыз калган очучыны дүрт немец самолеты чол¬ гап алды һәм, ычкынырга, икенче курска борылырга мөмкинлек бирмичә, үз аэродромнарына таба алып кит¬ теләр. Ә ул менә болай башланды. Лейтенант Мересьев командалыгы астындагы истребительләр звеносы дош¬ ман аэродромын штурмларга юнәлгән «иллар»ны озата ( барды. Ул кыю операция уңышлы чыкты. Штурмовиклар яисә, пехота әйтмешли, һава танклары, нарат башларына орыныр-орынмас очып барып, туп-туры дошман аэродро¬ мы өстенә килеп чыктылар, бу вакыт анда зур транспорт самолетлары «юнкерслар» тезелешеп торалар иде. Зәң¬ гәр урман сырты артыннан кинәт килеп чыктылар да, авыр «юнкерс» самолетларын туплардан һәм пулемет¬ лардан корыч һәм кургаш белән коендырып, койрыклы / снарядлар ташлап үттеләр. Атака барган җирдә үзенең дүрт самолеты белән һаваны саклап торган Мересьев югарыдан бик яхшы күреп торды: аэродромда кешеләр- 8
нен кара фигуралары арлы-бирле чабыштылар, такыр кар өстендә транспорт самолетлары төрле якка салмак кына үрмәли башладылар, штурмовиклар, тагын һәм та¬ гын килеп, аларны утка тоттылар һәм «юнкерс»ларның аңга килеп өлгергән экипажлары, ут астында стартка чы¬ гып, машиналарны һавага күтәрә башладылар. Нәкъ менә шушы вакытта Алексей ялгышты. Штур¬ мовиклар эшләгән районда һаваны әйбәтләп саклап тору урынына, ул, очучылар әйтмешли, ансат кына кош тот- макчы булды. Машинасын пикегә ташлап, ул яңа гына җирдән күтәрелгән авыр һәм салмак «юнкерс» өстенә таштай ыргылды, аның сырлы дуральдән эшләнгән чуар һәм дүрт почмаклы фигурасын рәхәтләнеп кургаш белән коендырды. Үзенә нык ышанган булганга күрә, ул дош¬ манның җиргә барып төртелүен дә күзәтеп тормады. Аэродромның икенче ягында тагын бер «юнкерс» һавага күтәрелде. Алексей аны куа китте. Атакалады, ләкин атакасы уңышсыз чыкты: аның пулялары салмак кына күтәрелеп килгән самолетның өстеннән очып үттеләр. Алексей кинәт борылды, тагын атакалады, тагын тидерә алмады, дошманын яңадан куып җитте һәм, аның киң, ^сигарасыман гәүдәсенә берничә яруслы озын очередь би¬ реп, каядыр читтә, урман өстендә бәреп төшерде. «Юн- керс»ны мәтәлдергәч, очсыз-кырыйсыз урманның яшел •дулкыннары өстенә кара төтен баганасы күтәрелгән урында ике тапкыр тантаналы рәвештә әйләнде дә, Алексей үзенең самолетын яңадан немец аэродромына таба борды. Ләкин анда инде барып җитә алмады. Ул шунда үз звеносының өч истребителе тугыз «мессер» белән сугы¬ шып ятканны күрде. Ахры, аларны немец аэродромының командованиесе штурмовиклар һөҗүмен кире кайтару өчен чакырткан булгандыр. Үзләреннән нәкъ өч тапкыр артыграк булган немецларның өстенә кыю-кыю ташла¬ нып, безнең истребительләр дошманны штурмовиклардан читкә алып китәргә тырышалар иде. Урман тавыгы, яра¬ лангандай кыланып, аучыларны үз балалары яныннан читкә алып киткән шикелле, алар дошманны һаман саен икенче якка тарталар иде. Җиңел эш белән мавыгып китүе өчен Алексей оялды, шулкадәр оялды, шлем астында битләренең ялкынланып януын сизеп торды. Ул үзенә цель итеп беркадәр читкә- рәк киткән һәм, күрәсең, үзенә шулай ук корбан, тапкан 9
«мессер»ны сайлап алды. Самолетын бөтен көчкә җибә¬ реп, Алексей дошманга флангтан ташланды. Ул немец¬ ны нәкъ кагыйдә буенча атакалады. Гашеткага баскан¬ да, дошман машинасының соры гәүдәсе прицел тәрәзә¬ сендә ап-ачык күренде. Ләкин дошман тыныч кына үтеп китте. Тими калу мөмкин түгел, чөнки цель бик якын һәм гаҗәеп яхшы күренә иде. Алексей аңлап алды: «Бое- припаслар беткән!» — һәм шунда ук аркасына салкын тир бәреп чыкканын сизде. Тикшерү өчен гашеткасына басып карады һәм гадәттә үз машинасының коралын ходка җибәргәндә бөтен тәне белән сизеп тора торган калтыраулы гөрелдәү авазын очучы тоймады. Заряд тартмалары буш иде: «юнкерс»ларны куып йөргән¬ дә ул үзенең бөтен боеприпасларын атып бетергән икән. Ләкин дошман моны белми бит әле! һәм Алексей, сан ягыннан гына булса да көчләрнең нисбәтен яхшырту өчен, коралсыз килеш сугыш өермәсенә килеп керергә булды. Ләкин ялгышты. Ул уңышсыз атакалаган истребительдә тәҗрибәле һәм үткен күзле очучы утырган икән. Немец самолетның коралсыз булуын сизде һәм үзенең иптәш¬ ләренә боерык бирде. Дүрт «мессершмит», сугыштан» чыгып, Алексейны дүрт яктан кысрыклап алды һәм, аяз, зәңгәр һавада ап-ачык күренә торган пулялар белән юл күрсәтеп, аны ике яклы «келәшчә»гә кысты. Моннан берничә көн элек Алексей ишеткән иде: би-' регә, Старая Русса районына, көнбатыштан немецлар¬ ның атаклы «Рихтгофен» авиадивизиясе килгән булган. Бу авиадивизия, фашистлар империясенең иң оста очу- чыларыннан төзелеп, Герингның үз карамагы астында эшли икән. Алексей аңлап алды: ул шушы һава бүреләре тырнагына эләккән һәм, күрәсең, алар аны үз аэродром¬ нарына алып барырга һәм, тереләй плен төшерү өчен, шунда утыртырга телиләр. Ул вакытта андый вакыйга¬ лар булгалый иде. Бер тапкыр аның дусы Советлар Сою¬ зы Герое Андрей Дегтяренко командалыгы астындагы истребительләр звеносы бер немец разведчигын безнең аэродромга алып килеп утырткан иде. Пленга эләккән немецның чырайсыз озынча-яшькелт йөзе, чайкала-чайкала атлавы шунда ук Алексейның хә¬ теренә килде. «Пленгамы? һичкайчан! Бу номер барып чыкмас!»—дип карар итте Алексей. 10
Ләкин ул ычкына алмады. Немецлар күрсәткән юл¬ дан чак кына читкә тайпылса да, алар Алексейның юлын пулемет очередьлары белән кистеләр, һәм яңадан аның күз алдына пленга төшкән немец очучысының чырайсыз йөзе, дер-дер иткән ияге килеп басты. Немецның йөзен¬ дә ниндидер хурлыклы һәм хайваннарча курку бар иде. Мересьев тешләрен каты итеп кысты, тулы газ бирде һәм, машинасын вертикаль куеп, югарыдан очкан Һәм Алексейны җиргә кысрыклаган немецның астына чумар¬ га ният итте. Ул конвой кулыннан ычкына алды. Ләкин немец гашеткага басып өлгерде. Мотор, ритмын Җуеп, сулкылдап эшли башлады. Бөтен самолет үлем алды калтыравы белән калтырана башлады. Яраладылар! Алексей ак болыт эченә кереп яшере¬ нергә, куып килүчеләрне юлдан яздырырга өлгерде. Ләкин инде хәзер нишләргә? Очучы яралы машинаның калтырануын бөтен тәне белән сизә, әйтерсең лә, бу — имгәнгән моторның үлем белән тартышуы түгел, бәлки аның үз тәненең бизгәк утында калтырануы иде. Моторның кай төше яраланды икән? Самолет тагын һавада күпме тора алыр? Баклар шартламасмы? Болар- ның бөтенесен Алексей уйлаудан бигрәк ничектер сизенә генә иде. Ул үзен, ут төртелгән динамит шашкасында утырган шикелле сизеп, самолетны кайтыр якка, фронт сызыгына, үзебезгә таба борды, алай-болай була калса, ичмаса якын кешеләр кулы белән күмелермен, дип уй¬ лады. Ләкин мәсьәлә шунда ук хәл ителде. Мотор тотлыкты һәм тынып калды. Самолет, текә таудан шуган шикел¬ ле, атлыгып аска төшә башлады. Самолет астында ик¬ сез-чиксез диңгез булып җәелгән урман яшел-соры дулкыннар шикелле агыла иде. «Шулай да пленда түгел!» —дип уйлап өлгерде очучы,— ул арада якынай¬ ган агачлар самолет канаты астыннан күз иярмәс тизлек белән үтеп торалар иде. Урман, ерткыч шикелле, аның өстенә сикергәч, ул инстинктив хәрәкәт белән моторны сүндерде. Чатырдаган каты тавыш ишетелеп китте, һәм күз ачып йомганчы бөтен нәрсә югалды, әйтер¬ сең, ул машинасы белән бергә ниндидер кара, куе суга батты. Кыйгачлап төшкәндә самолет нарат агачлары башына тиде. Шуңа күрә бәрелү бик каты булмады. Берничә агачның башларын сындырып, самолет кисәкләргә тарал¬ ■11
ды, ләкин шуңардан бер секунд алдарак Алексейны утырган җиреннән йолкып алып, һавага атып бәрде, һәм ул, киң җилкәле чыршы өстенә егылып, аның ботакла¬ рыннан тирән көрт эченә барып төште. Шушы аны үлем¬ нән алып калды. Хәрәкәтсез һәм аңсыз килеш ул күпме яткандыр, Алексей моны хәтерләми. Ниндидер билгесез кеше күлә¬ гәләре, бина шәүләләре, ниндидер сәер машиналар ат¬ лыгып күз алдыннан үтеп киттеләр, һәм аларның давыл¬ лы хәрәкәтләреннән аның бөтен тәнендә тупа һәм каты авырту 'сизелеп торды, һәм шуннан соң буталчыклык эченнән билгесез формадагы ниндидер зур, эссе бернәр¬ сә килеп чыкты да Алексейның өстенә кайнар итеп сулый башлады: Ул читкә борылмакчы булды, ләкин бөтен гәүдәсе, карга кереп ябышкан кебек, хәрәкәтсез иде. Билгесез курку тойгысыннан газапланып, ул бик каты тартылды һәм кинәт үпкәләренә килеп кергән салкын һаваны, битләренә тиеп торган суык карны тойды һәм бу юлы инде бөтен тәнендә түгел, бәлки аякларында үткен авырту сизде. Аның аңында: «Исән!» дигән уй үтеп китте. Ул, кү- тәрелмәкче булып, хәрәкәтләнеп карады һәм кемнеңдер аяк астында каты карның шыгырдавын һәм кемнеңдер гыжлап сулавын ишетте, һәм шунда ук аңлап алды: «Немецлар!», һәм ул күзләрен ачарга, үзен саклау өчен сикереп торырга теләвен басып өлгерде. — «Плен, димәк, барыбер плен!.. Нәрсә эшләргә соң?» Алексейның хәтеренә төште: аның һәр эшкә булдык¬ лы механигы Юра, кичә пистолет кобурасының өзелгән каешын тегеп бирмәкче булып, кобураны үзенә алган иде, ләкин тегеп бирмәде; шуңа күрә очарга чыкканда, пистолетны комбинезонның ян кесәсенә тыгарга туры килде. Хәзер, аны алу өчен, ян белән борылырга кирәк иде. Әлбәттә, моны дошманга күрсәтмичә эшләве мөмкин түгел. Алексей йөзтүбән яткан. Ул боты белән писто¬ летның үткен кырын сизеп торды, ләкин хәрәкәтсез ятты: бәлки, аны дошман үлгән дип белер һәм китеп барыр. Немец, бер урында таптанып, ничектер сәер итеп уфылдады, тагын Мересьев янына килде, калын карны шыгырдатып, аның өстенә иелде. Алексей яңадан аның сасы сулышын тойды. Ул хәзер инде белә: немец ялгыз, һәм бу нәрсә ана котылу мөмкинлеге бирәчәк; әгәр 12
сагалап торып, кинәт сикереп торсаң һәм аның бугазы¬ на ябышсаң, корал кулланырга ирек бирмичә, көрәшкә тотынсаң... ләкин моны бик исәпләп, төгәл итеп эшләргә кирәк булачак. Алексей, урыныннан кузгалмыйча, бик, бик әкрен ге¬ нә күзен ачты һәм күз керфекләре арасыннан немец урынына соры, сәләмә бернәрсә күреп алды. Күзен киң¬ рәк ачты һәм шунда ук чытырдатып йомды: аның ал¬ дында зур, ябык һәм таланып беткән бер аю арткы аяк¬ ларында утырып тора иде. з - Кояш нурлары астында күгелҗем төс белән ялтырап торган көрт эченнән чак кына күренгән хәрәкәтсез кеше гәүдәсе янында аю, ерткыч хайваннарга гына хас тын¬ лык белән, утыра. Аның пычрак борын тишекләре сулкылдап куялар. Авызы бераз ачылган, аннан картаеп, саргаеп беткәй, ләкин эл'е нык казык тешләре күренә, куе селәгәе, нечкә җеп булып салынып, җилдә тирбәлә. Сугыш аркасында кышкы оясыннан күтәрелеп чык¬ кан бу аю ач һәм усал иде. Ләкин аюлар мәет ашамый¬ лар. Бензин исе аңкып торган хәрәкәтсез гәүдәне иснәп карагач, аю, ялкау гына атлап, аланга таба китеп барды, анда шушының шикелле үк хәрәкәтсез, карга батып каткан кеше гәүдәләре бик күп иде. Ләкин ың¬ гырашу һәм кыштырдау ишетеп, аю яңадан борылып килде. һәм менә ул Алексей янында утырып тора. Аңарда ике тойгы — мәеттән җирәнү һәм ашыйсы килү тойгыла¬ ры көрәшә иде. Ашыйсы килү җиңә башлады. Аю тирән итеп уфылдады, күтәрелде, кар эчендә яткан кешене аягы белән әйләндерде дә, «шайтан тиресеннән» тегелгән комбинезонны тырнагы белән ерта башлады. Ләкин комбинезон бирешмәде. Аю акрын гына ырылдап куй¬ ды. Бу минутта Алексейга күзен ачу. артка тайчанып кычкырып җибәрү, өстенә ишелгән бу авыр гәүдәне этеп ташлау теләген басып калыр өчен бик зур көч кирәк булды. Бөтен җаны-тәне үзен яклауга ярсып омтылган бервакытта, ул тойгыларын авызлыклады, күзгә чалын¬ мый торган салмак хәрәкәт белән кулын кесәсенә тыкты, 13
пистолетның сырлы сабын капшап тапты, тавыш чыгар¬ мас өчен сакланып кына баш бармагы белән курокны күтәрде һәм пистолетлы кулын саклык белән генә кесә¬ сеннән чыгара башлады. Аю комбинезонны тагын да катырак итеп тартты. Нык материал шатырдап китте, ләкин бу юлы да бирешмәде. Аю ярсып үкерде, комбинезонны тешләре белән эләкте¬ реп алды һәм мех, мамык аркылы Алексейның тәнен дә эләктерде. Алексей, соңгы көчен җыеп, авырту тойгысың басты һәм, ерткыч аны көрт эченнән өстерәп чыгарган моментта, пистолетын күтәреп, курокны басты. Саңгырау гына ату тавышы яңгырап куйды. Җилпенеп күтәрелгән саескан тиз генә очып китте. Селкенгән ботаклардан бәс коелып калды. Ерткыч үзе¬ нең корбанын әкрен генә ычкындырды. Алексей, аюны күздән төшермичә, кар өстенә егылды. Ерткыч арткы аякларында утырып тора, һәм аның вак йон баскан эрен¬ ле кара күзләрендә гаҗәпләнү күренә иде. Куе кан, аның казык тешләре арасыннан саркып, кар өстенә тама. Ул коточкыч итеп, гырылдап үкерде дә, арт аякларына авыр гына күтәрелде һәм, Алексей икенче тапкыр атып өл¬ гергәнче, шунда ук гәүдәсе белән кар өстенә иңеп төште. Күгелҗем кар әкрен генә‘кызыл тап белән капланды һәм, эри барып, аюның башы яткан җирдә пар күтәрелә баш¬ лады. ’Аю үлгән иде инде. Алексей бераз тынычланып китте. Ул, аяк табанында яңадан үткен һәм каты авырту сизеп, кар өстенә егыл¬ ды һәм аңын югалтты. Ул аңына килгәндә кояш инде югары күтәрелгән иде. Нарат ылыслары аркылы үтә торган кояш нурлары кар өстендә күз чагылдыргыч булып ялтырыйлар. Күләгәдә кар күгелҗем түгел, ә зәңгәр булып күренә иде,- «Нәрсә соң бу, аю минем күземә генә күрендеме әллә?» — аның башына килгән беренче фикер шул булды. Аюның сәләмә һәм соры гәүдәсе күгелҗем кар өстен¬ дә янәшә ята. Урман шаулый. Тукран агач кайрысын зыңгылдатып чукый. Сары түшле җитез песнәкләр, бо¬ таклар арасында сикеренгәләп, яңгыравыклы итеп сызгырыналар. «Исән, исән, исән!» — дип Алексей күңеленнән генә кабатлады, һәм аның бөтен тәне, яшәүнең куәтле, исерт¬ кеч һәм гаҗәеп көчен сизеп, сөенә иде. Мондый тойгы 14
үлем куркынычы кичергәннән сон, һәрвакыт кешенең кү¬ ңеленә килүчән һәм аны биләп алучан була. Шушы куәтле тойгыга буйсынып, ул сикереп аякла¬ рына басты, ләкин шунда ук, ыңгырашып, аю гәүдәсе өстенә утырды. Аяк табаннарындагы авырту Алексейның бөтен гәүдәсе буйлап яндырып үтеп китте. Аның башы то¬ нык, талгын шаулый, әйтерсең, анда кителеп беткән тегермән ташы, дөбер-шатыр килеп, мине дер селкетеп әйләнә иде. Күзләре сызлый, кемдер аларга бармак белән басып тора кебек. Тирә-юньдәге, кояшның салкын, сары нуры белән коендырылган, бөтен нәрсә әле ачык һәм яп- якты булып күренә, әле соры һәм әлҗе-мәлҗе нәрсә бе¬ лән капланып, бөтенләй күздән югала иде. «Начар. Егылганда бик каты бәрелгән булсам кирәк, һәм аякларыма нидер булган», — дип уйлады Алексей. Калкынды да, урман янында күренеп торган һәм офыктагы ерак, зәңгәр урман белән чолганып алынган киң кырны гаҗәпсенеп күздән кичерде. Ахры, көзли, дөресрәге — кыш башында, шушы кыр аркылы урман буйлата оборона сызыкларының берсе үт¬ кәндер, бу оборона сызыгында кыска, ләкин яман каты сугыш булып, кызылармеецлар, үлем алдында бер адым чигенмичә, бик каты торганнардыр. Кышкы буран җирнең яраларын кар белән каплаган. Ләкин кар астыннан да окопларның сукыр тцчкан юллары төсле ерганаклары, җимерелгән ут нокталарының таучыклары, эреле-ваклы бик күп снаряд чокырлары сизелеп торалар, бу чокыр¬ лар башлары кыелып төшкән яки шартлау вакытында тамырлары белән актарылып ташланган яралы агачлар тезелеп торган урман кырыена кадәр сузылалар. Җәрә¬ хәтләнгән кырның төрле җирләрендә, чуртан балык ка¬ быгыдай чуар төстәге берничә танк кар эчендә катып калган. Алар барысы да — бигрәк тә кырыйдагысы (гранатамы яки минамы шартлаудан янбашына егылып, орудиесенең озын көпшәсе тел кебек җиргә салынып торганы) ниндидер коточкыч нәрсәләрнең үле гәүдәләре шикелле күренәләр, һәм бөтен кыр- буенча — сай гына окопларның брустверларында, танклар янында һәм ур¬ ман буенда — кызылармеецларның һәм немец солдатла¬ рының үле гәүдәләре бергә буталганнар. Алар шулкадәр күп, урыпы-урыны белән хәтта бер-берсе өстенә өелеш¬ кәннәр. Моннан берничә айлар элек, кыш керер алдын¬ 15
нан, бу кешеләрне сугышта үлем нинди хәлдә килеп тот¬ кан булса, алар хәзер дә шул хәлләрендә суыкта катып яталар иде. Алексейга биредә бөтен нәрсә өермәләнгән сугышның каты һәм ярсулы булганлыгы турында, аның сугышчан иптәшләре бөтенесен онытып, бары тик бернәрсәне генә, дошманны туктату һәм үткәрмәүне генә хәтерләп сугыш- канлыклары турында әйтеп тора иде. Менә ерак түгел, урман янында, башын снаряд кыеп киткән һәм сары су¬ мала агып тора торган юан нарат төбендә, баш кап¬ качлары изелгән, битләре яньчелгән немецлар ауныйлар. Уртада, -дошман гәүдәсенә аркылы төшеп, озын буйлы, түгәрәк битле, зур башлы, шинельсез бер егет чалкан ята: аның гимнастеркасындагы каешы чишелеп ташлан¬ ган, изүе аерылып төшкән һәм янәшәсендә штыгы сынып, канлы приклады яньчелгән винтовка ауный. Арырак, урман эченә алып керә торган юл буенда, өстенә ком сибелгән яшь чыршы астында, яртылаш снаряд чокырына төшеп, кара тутлы бер үзбәк шулай ук чалкан төшкән: аның йөзе иске фил сөягеннән юнып ясал¬ ган кебек иде. Үзбәк артында, чыршы ботаклары астын¬ да, ыргытылып бетмәгән гранаталар өелеп тора, ә үзбәк үзе, әйтерсең, кизәнгән кулындагы гранатасын атар ал¬ дыннан күккә карап алырга уйлаган да, шул хәлдә катып калган .кебек иде. һәм тагын да арырак, урман юлы буйларында, танк¬ ларның чуар гәүдәләре янында, тирән снаряд чокырлары кырыенда, окоп эчләрендә, киселгән агач төпләре буен¬ да — бөтен җирдә җылы фуфайкалы, сырган чалбарлы, керле яшел френчлы һәм җылы булсын өчен колакка төшереп киелгән пилоткалы гәүдәләр ауныйлар: көрт эченнән тез башлары, артка каерылган иякләр, кар катламы эрегәч килеп чыккан балавыз төсле йөзләр кү¬ ренә, һәм аларны төлкеләр кимереп, саесканнар һәм коз¬ гыннар чукып бетергәннәр. Алан өстендә берничә козгын салмак кына әйләнеп очып йөри, һәм бу алан кинәт Алексейга тарих дәресле¬ гендә басылган, бөек рус художнигы эшләгән тантаналы, шомлы көч белән, тулы Игорь сугышы картинасын хә¬ терләтте. «Менә мин дә шунда яткан булыр идем!» — дип уй¬ лады ул, һәм тагын аның бөтен тәне куәтле яшәү той¬ гысы белән тулды. Ул дәртләнеп, җанланып китте. Аның 16
башы эчендә китек тегермән ташы әле һаман салмак кына әйләнә, аяклары элеккедән битәр яналар һәм сыз¬ лыйлар, ләкин Алексей, коры кар тәңкәләре белән капланган һәм инде суынып өлгергән аю гәүдәсе өстендә утырып, уйлый башлады: нишләргә, кая барырга, үзе¬ безнең алгы частьларга ничек кайтып җитәргә? Карта салынган планшетын ул егылган чакта югалт¬ ты. Ләкин картасыз да Алексей бүгенге көннең маршру¬ тын күз алдына бик яхшы китерә. Штурмовиклар һөҗүм иткән кыр аэродромы фронт сызыгыннан алтмыш километрлап көнбатыштарак. Немец истребительләрен һава сугышы белән тоткарлап, Алексейның очучылары аларны аэродромнан көнчыгышка таба егерме километр¬ лар чамасы алып киттеләр һәм аннары ул үзе дә, «ке- ләшчә»дән ычкынгач, шулай ук бераз көнчыгышка таба елыша алды булса кирәк. Димәк, ул фронт сызыгыннан утыз биш километр чамасы бирерәк, немецларның алгы дивизияләреннән байтак артта, Кара Урман дип атала торган зур урман районы тирәсенә егылып төшкән. Бом¬ бардировщикларны һәм штурмовикларны немецларның якын тылына озата барганда аңа бу урман аркылы күп тапкырлар очарга туры килгән иде. Бу урман өстән ка¬ раганда һәрвакыт очсыз-кырыйсыз яшел диңгез булып күренә иде аңа. Көн аяз чакта урмандагы нарат баш¬ лары бөтерелеп дулкынлана, ә көн начар булып, соры томан каплаган чакта, урман вак дулкыннар йөри торган күңелсез су өстен хәтерләтә иде. Кеше аяк басмый торган шушы урманның уртасына егылып төшү яхшы да, начар да иде. Яхшы, чөнки бире¬ дә, кеше кулы тимәгән бу куе урман эчендә, немецлар¬ ның очравы ихтимал түгел, алар юллар һәм авыллар ти¬ рәсен яратарак бирәләр. Начар да, чөнки, бик озын бул- маса да, авыр һәм кеше ярдәменә, бер телем икмәккә, җылы бүлмәгә, бер йотым кайнар суга өмет итеп булмый торган, куе урман арасыннан кайтырга кирәк. Ә бит аяклар... Аяклары аны күтәрерләрме? Атлар¬ лармы?.. Ул әкрен генә аю тушыннан күтәрелде. Аяк табанын¬ да башлана торган әлеге үткен авырту бөтен тәнен астан өскә кадәр сызландырып үтте. Ул кычкырып куйды. Яңадан утырырга туры килде. Мех оекларын салмакчы булды. Ләкин оек салынмады, тарткан саен Алексей ыңгырашып куярга мәҗбүр була" идег^Щу^^jjHvул А-28. Чык кешеУг 2.' ' ‘ КИТА П ХА Ң Ә ft’L литаильшй
тешләрен кысып, күзләрен Йомып, ике кулы белән бөтен көчкә тартты — һәм шунда, ук аңын югалтты. Аңына килгәч, саклык белән генә'йомшак портянкасын чиште. Бөтен аяк табаны шешкән һәм күгелҗем ит кисәгеннән гыйбарәт иде. Аның барлык буыннары яна һәм сызлый. Алексей аягын кар өстенә куйды, авырту басыла төште. Үз тешен үзе суырган кебек, каты итеп йолкып, икенче оегын да салып ташлады. Ике аягы да бернәрсәгә ярамый иде. Күрәсең, само¬ лет нарат башларына бәрелеп, аны кабинадан чыгарып аткач, аяк табаннары нәрсәгәдер кысылган һәм бармак сөякләре, табан сөякләре изелгәннәр. Әлбәттә, бүтән шартларда ул бу изелгән һәм шешенгән аяклар өстенә калкырга уйламас та иде. Ләкин бит ул ялгыз башы урман эчендә, дошман тылында, монда кеше белән оч¬ рашу, хәлеңне җиңеләйтүдән бигрәк, үлем китерүе мөм¬ кин. һәм ул барырга, ничек кенә булса да көнчыгышка таба барырга, уңай юллар һәм кеше яши торган урын¬ нар эзләмәстән, ничек кенә булса да барырга карар итте. Менә ул кискен рәвештә аю тушыннан күтәрелде, аһылдап, тешләрен шыгырдатып, беренче адымын яса¬ ды. Бераз басып торгач, икенче аягын кардан тартып алып, тагын бер адым атлады. Башы шаулый, урман һәм алан, чайкалып, бер якка авыша башлады. Алексей көчәнүдән һәм сызланудан хәлсезләнә баш¬ лавын сизде. Ләкин иренен тешләп атлавында һәм юлга та¬ ба баруында дәвам итте, бу юл ватык танк яныннан, кулы¬ на граната тоткан үзбәк яныннан урман эченә, көнчы¬ гышка алып бара иде. йомшак кардан бару әле ул хәтле кыен түгел, ләкин җил ашаган, боз белән капланган каты юл сыртына басканнан соң, авырту шундый көчәй¬ де, ул, артык бер генә адым да атларга кыймыйча, тук¬ талып калды. Аякларын уңайсыз басып, җилдән селкен¬ гәндәй чайкалгалап, шулай бераз басып торды, һәм кинәт күз аллары караңгыланып китте. Юл, наратлар, зәңгәрсу кара ылыс һәм аның өстендәге озынча зәңгәр бушлык күздән югалды... Ул аэродромда, самолет янын¬ да, үз самолеты янында басып тора, имеш, һәм аның механигы, озын буйлы Юра, күзләренең агын һәм тешлә¬ рен ялтыратып (аның кырынмаган, буялып беткән йөзен¬ дә алар гел ялтырыйлар иде), аңа кул хәрәкәте белән самолетның кабинасына күрсәтә, чакыра: янәсе, әзер, 18
әйдә оч... Алексей самолетка таба атлады, ләкин җир яна, аякларны пешерә, әйтерсең, ул кайнар плита өстенә ба¬ сып бара, һәм менә Алексей, эссе бәреп торган урынны сикереп үтмәкче, туп-туры самолет канаты өстенә басмакчы булып, алга омтылды, ләкин салкын фюзеляж¬ га бәрелеп, гаҗәпләнде. Фюзеляж шома түгел, лак белән капланмаган, ә нарат кайрысы белән тышланган һәм кытыршы иде... һичбер төрле самолет юк, ул юлда тора һәм агач капшый. «Саташам, ахры? Контузия аркасында акылдан язам, — дип уйлады Алексей. — Юлдан бару бик кыен. Кыр өстенә борылып керергәме әллә? Ләкин бу — йөреш¬ не акрынайтачак...» Ул кар өстенә утырды, яңадан әлеге шул кискен хәрәкәтләр белән мех оекларын салып таш¬ лады, шешенгән аяк табаннарын кысып тормасын дип, оекларын тамак турысыннан тешләре һәм тырнаклары белән ертты, ангор йоныннан бәйләнгән зур. мамык шар¬ фын салып, аны урталай аерды һәм, аякларын шуңа урап, яңадаң киенде. Хәзер инде бару ансатлашты. Хәер, бару дип әйтү ялгыш: бару түгел—кыймылдау, үкчәләреңә басып, сазлыкта йөргән шикелле, аякларыңны югары күтәреп атлап, саклык белән генә хәрәкәтләнү иде бу. Көчәнүдән һәм сызланудан берничә адым атлауга баш әйләнергә тотына. Күзләрне йомып, арка белән агачка сөялеп, ба¬ сып торырга, яки, көрт өстенә утырып кан тамырлары¬ ның сулкылдап тибүләрен тыңлап, ял итәргә туры килә. Шул рәвешле ул берничә сәгать барды. Ләкин ар¬ тына әйләнеп караса, кояш нуры белән яктыртылган юл чаты һәм шунда яткан үзбәк егетенең мәете әле һаман кар өстендә тап булып күренеп тора. Бу нәрсә Алексей¬ ны" ачындырып җибәрде. Ачындырды, ләкин куркыта ал¬ мады. Аның тагын да тизрәк барасы килә башлады. Ул, көрт өстеннән күтәрелеп, тешләрен каты кысып, алга та¬ ба китте һәм, үзенә кечкенә генә цельләр билгеләп, бөтен фикерен шул цельләргә туплап, нараттан наратка, агач төбеннән агач төбенә һәм бер көрттән икенче көрткә күчә барды. Буп-буш урман юлы өстендәге ак карда, яралы җәнлек эзе шикелле, бормалы-бормалы тигезсез эз кала иде. 19
4 Кичкә кадәр ул шулай барды. Кайдадыр, Алексейның артында батып барган кояш нарат башларына салкын, кызыл нурларын сипкәч һәм урманда караңгы төшә баш¬ лагач, юл буенда, артыш куаклары белән капланган үзәнлектә Алексейның күз алдында ачылган картинадан аның аркасы, буйдан-буйга юеш, салкын сөлге белән сөр¬ теп алган кебек туңып, шлем астындагы чәчләре кый¬ мылдап куйды. Аланда сугыш барган вакытта, монда, үзәнлектә, артыш куаклары арасында санитария ротасы торган булса кирәк. Бирегә яралыларны ташыганнар һәм ылыс¬ лардан ясалган мендәрләргә салганнар. Хәзер дә алар куаклар төбендә, яртылаш яисә бөтенләй карга күмел¬ гән килеш, тезелешеп яталар. Аларның яраланудан үл- мәгәнлекләре беренче караштан ук ачык иде. Кемдер, пычак белән оста селтәнеп, аларны суеп чыккан, һәм алар барысы да бер хәлдә, арт якта нәрсә эшләнгәнен карарга тырышкан кебек, башларын артка каерып ята¬ лар иде. Бу коточкыч күренешнең сере шунда ук ачылды. Нарат агачы төбендә, карга күмелгән бер кызылар¬ меец гәүдәсе янында, аның башын үзенең тезләренә салган килеш, бил тиңентен карга чумып, чандыр гына бер кыв — медсестра утыра. Колакчын бүрегенең баула¬ рын ияк астыннан бәйләгән бу кызның калак сөякләре арасында пычак сабы ялтырап күренде. Янәшә, үләр алдыннан бер-берсенең бугазына ябышкан хәлдә, СС гаскәрләре кия торган кара мундирлы бер немец солдаты белән башын канлы марляга ураган кызылармеец аунап ята. Алексей шунда ук аңлап алды: шушы кара киемле сол¬ дат үзенең пычагы белән яралыларны суеп чыккан, сестраны кадап үтергән һәм шул вакыт әле үлеп җитмә¬ гән кызылармеец, аны эләктереп алган да, сүнеп барган тормышының соңгы көчләрен бармакларына туплап, дошманның бугазын кыскан. Кар бураны аларны шул хәлдә күмеп киткән — үзе¬ нең тәне белән яралы кызылармеецны каплаучы, колак¬ чын бүрекле чандыр кыз, һәм болар икәү,— җан алучы белән үч алучы, — кызның аяклары янында бер-берсенең бугазына ябышкан ике кеше, кар астында калганнар. Берничә секунд Мересьев таңга калып торды, аннары, сестра янына үрмәләп барып, аның тәненнән хәнҗәрне 20
суырып алды. Бу — эсэсчылар хәнҗәре булый, борынгы герман кылычы рәвешендә эшләнгән һәм аның затлы агачтан ясалган сабына эсэсчыларның көмеш тамгасы уелган иде. Пычакның тутыккан йөзендә: «Alles fur Deutschland» дигән язу сакланган иде. Күннән ясалган пычак кынын Алексей эсэсчыдан салдырып алды. Пычак юлда кирәк булачак иде. Аннары ул кар астында калган һәм бозланып, бөрешеп беткән плащ-палатканы казып алып, шуның белән сестраның мәетен ипләп кенә япты һәм өстенә берничә нарат ботагы салды... Ул шушы эш белән шөгыльләнгән арада, караңгы төште. Көнбатышта, агач араларындагы яктылык сүнде. Үзәнлекне суык һәм куе караңгылык чолгап алды. Үзән¬ лектә тын, ләкин төнге җил нарат башларында шаулап йөри, урман я йокы китергеч итеп көйләп, я шомлы итеп һәм ярсып шаулый иде. Үзәнлек буйлап, әкрен генә кыштырдап, битне чеметкәләп, коры кар себерелә иде. Камышинда, Идел далаларында туып, шәһәрдә үскән, урман эшләрендә тәҗрибәсез булган Алексей төнге куну урыны турында һәм ут ягу турында алдан кайгырта белмәде. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгылык эчендә калып, имгәнгән һәм өшәнгән аякларының каты сызла¬ выннан газапланып, ул ут ягар өчен утын эзләргә барыр¬ лык көч тапмады һәм, ку,е булып үскән яшь наратлар арасына кереп, бер агач астына йомарланып утырды, куллары белән кочаклаган тезләренә башын салды һәм, сулышы белән җылынып, тынычлыктан, хәрәкәтсезлек- тән рәхәткә талды. Корылган пистолеты хәзер торды, ләкин урманда үт¬ кәргән бу беренче төндә Алексей аны, белмим, файдалана алган булыр идеме икән? Ул үлгән кебек йоклады.' На¬ ратларның тигез генә шаулавын да, юл буенда мәче башлы ябалак уһылдауларын да, еракта бүреләр улавын да, — үзен чолгап алган куе караңгылык эчен тутырып торган барлык урман авазларының берсен дә ишет¬ мәде. Аңың каравы ул, төртеп уяткан шикелле, кинәт уя- *нып китте. Ул уянганда соры гына булып таң атып килә һәм бары якын агачлар гына салкын караңгылык эчен¬ нән бераз күренеп торалар иде. Уянып, үзенең кайда икәнен, һәм ни булганын исенә төшергәч, шушы рәвешле ваемсыз үткәргән төн өчен, соңга калып булса да, курыкты. Дымлы суык, комбинезонның «шайтан тире¬ 2Г
се» һәм мехы аркылы үтеп, сөякләргә кадәр җитешкән. Тәне тыеп булмый торган вак калтырау белән калтырый. Ләкин иң куркынычлысы аяклар иде: алар тагын да әрнебрәк авырталар, хәтта, менә хәзер, тик утырганда да, бик каты сызлыйлар. Ул аягүрә басарга кирәклек ту¬ рында куркынып уйлады, һәм менә ул, кичә мех оекла¬ рын салгандагы шикелле, кискен талпынып, аягына басты, чөнки вакыт бик кадерле иде. Алексейның өстенә төшкән барлык авырлыклар янына тагын ачлык килеп өстәлде. Әле кичә, сестраның гәүдә¬ сен плащ-палатка белән каплаганда, ул аның янында кызыл тәреле брезент сумка күргән иде. Ниндидер бер урман җәнлеге ул сумканы актарган, һәм кар өстендә, кимереп тишкән тишекләр янында, икмәк валчыклары аунап яталар. Кичә Алексей моңа бөтенләй диярлек игъ¬ тибар итмәгән иде. Бүген исә сумканы алды. Аның эчендә берничә индивидуаль пакет, бер зур тартма консерв, бер төргәк хат һәм көзге кисәге бар иде. Көзгенең артына ябык кына бер карчыкның фотокарточкасы ябыштырыл¬ ган иде. Сумкада икмәкме яки сохаримы булган булса кирәк, ләкин кошлармы яисә җәнлекләрме аларны ашап бетергәннәр. Алексей, банка белән бинтларны комбине¬ зон кесәләренә салып, үз алдына: «Рәхмәт, туганкаем!»— дип әйтеп куйды һәм, кызның аякларыннан җил өреп төшергән плащ-палатканы төзәтеп, көнчыгышка таба салмак кына китеп барды. Ә бу вакыт көнчыгыш як агач ботаклары челтәре арасыннан, кызгылт сары төскә кереп, ялкынлана иде. Хәзер аның бер килограммлы консерв банкасы бар, һәм ул, көненә бер тапкыр, төш вакытында гына ашар¬ га карар итте. • 5 Адым саен кузгалган сызлануны басар өчен, барачак юл турында уйланып, исәпләп, үзенең игътибарын читкә юнәлтергә тырышты. Әгәр тәүлегенә ун-унике километр җир үтсә, ул үзебезнекеләр ягына өч көндә, күп дигәндә дүрт көндә кайтып җитәчәк. Шулай, яхшы! Ләкин ун-унике километр бару ни ди¬ гән суз ул? Километр — ул ике мең адым, димәк, ун километр — егерме мең адым дигән сүз, ә бу шактый күп, 22
аннары бит һәр биш йөз, алты йөз адым саен туктап, ял итәргә туры киләчәген дә исәпләргә кирәк... Кичә Алексей, юлны кыскарту өчен, ерактан күренә торган ориентирлар билгеләп барган иде: нарат, агач төбе, юлдагы чокыр — һәм шулар янына, ял итә торган урынга омтылган кебек, омтылган иде. Хәзер ул алар- ның бөтенесен цифрларга, адымнар санына күчерде. Мең адым саен, ягъни ярты километр саен ял итәргә һәм биш минуттан артык ял итмәскә карар кылды. Шулай иткән¬ дә ул таңнан алып кояш батканга кадәр көч-хәл белән ун километр үтәчәк иде. Ләкин беренче мең адымны үтү аңа гаҗәп авыр бул¬ ды. Сызлануын онытып тору өчен, игътибарын санауга күчерергә тырышып карады, ләкин биш йөз адым үткәч, бөтенесе буталды, саташты, һәм ул шуннан соң әрнеп, сулкылдап авыртудан башка инде бернәрсә турында да уйлый алмый башлады. Шуңа да карамастан, ул бу мең адымны үтте. Утырып торырга инде хәле калмаганлык- тан, йөзтүбән карга егылды һәм кар өстендәге юка бозны комсызланып ялый башлады. Каны сулык-сулык итеп торган чикәсен, маңгаен карга куйды һәм тәненә орынып торган шушы суыктан әйтеп бетергесез рәхәт тапты. Аннары ул, сискәнеп, сәгатенә күз төшерде. Секунд ■ теле бишенче минутның соңгы секундларын үтә иде. Алексей сәгать теленә куркынып карап торды: гүя ул әй¬ ләнеп барып җиткәч, ниндидер коточкыч бер хәл була¬ чак, ә сәгатьчеле алтмышка килеп җиткәч, шунда ук сикереп торды һәм, ыңгыраша-ыңгыраша, юлын дәвам итте. Төш вакытында, кояш яктысы куе нарат ылыслары арасыннан үтеп, урмандагы ярым караңгылык эчендә неч¬ кә нурлар сузылганда, урман эче сумала һәм эрегән кар исе белән тулганда, ул бары дүрт тапкыр туктарлык юл үтте. Алексей, кайда туктаган булса шунда, ягъни юл ур¬ тасындагы кар өстенә утырды, сузылсаң кул җитәрлек урында аунап яткан зур каен агачына барып җитү өчен аның хәле калмады. Иңбашларын салындырып, бернәр¬ сә турында уйламыйча, бернәрсә күрмичә һәм ишет¬ мичә, хәтта ачыгуын да тоймыйча, шулай бик озак утырды. Көрсенеп куйды, авызына бераз кар капты һәм, бөтен тәнен кочып алган авырлыкны җиңеп, кесәсеннән туты¬ 25
гып беткән банканы чыгарды, хәнҗәре белән аны ачты. Туңган тәмсез май кисәген авызына салып, аны йотып җибәрмәкче булган иде, ләкин май эреп, авызына тәм таралып өлгерде, һәм ул, кинәт үзенең яман ачыккан булуын сизеп, көч-хәл белән генә банканы читкә алып куйды һәм нәрсә дә булса йоту өчен генә кар ашый баш¬ лады. Яңадан юлга чыгар алдыннан ул артыш агачларын¬ нан таяклар кисеп алды. Аларга таянып барды, ләкин атлау авырайганнан-авырая иде. 6 ...һичбер кеше эзе очратмыйча, өченче көн инде кара урман арасыннан барганда, Алексей көтелмәгән сөенеч¬ кә тап булды. Суыктан һәм эчке туңудан калтыранып, кояшның беренче нурлары белән уянган иде ул. Шул вакыт ком¬ бинезон кесәсеннән зажигалка табып алды, бу зажигал¬ каны аңа, истәлек итеп, винтовка патроныннан механик Юра ясап биргән иде. Алексей бу зажигалканы һәм ут ягу мөмкинлеген һәм кирәклеген ничектер бөтенләй оныт¬ кан иде. Үзе йоклаган чыршыдан мүкле коры ботаклар сындырып, алар өстенә чыршы энәләре өйде дә ягып җибәрде. Зәңгәр төтен астыннан сары, җитез ялкын бә¬ реп чыкты. Сумалалы коры агач бик тиз кабынып китте һәм күңелле яна башлады. Ылысларга күчкән ялкын җилдә дуылдап, үкереп, сызгырып яна иде.’ Җанны рәхәтләндерә торган коры җылы таратып, чатырдап һәм чыжылдап ут яна. Алексейга рәхәт булып китте, комбинезонының изүен чишеп җибәреп, гимнас¬ терка кесәсеннән берничә таушалган хат алды: алар барысы да бер кул тарафыннан түгәрәк хәрефләр белән тырышып-тырышып язылганнар иде. Хатларның берсен¬ нән чәчәкле чуар күлмәк кигән, аякларын бөкләп, үлән өстендә утырган зифа буйлы бер кыз фотографиясен тартып чыгарды. Ул аңа бик озак карап торды, аннары яңадан ипләп кенә целофанга төрде дә хат эченә салды һәм, уйланып хатны кулында тотып торганнан соң, яңа¬ дан кесәсенә тыгып куйды. Әллә шушы кызга, әллә үзенә мөрәҗәгать итеп, уйчан гына әйтте: — Зарар юк, зарар юк, бөтенесе дә әйбәтләнер. 24
Гадәтләнгән хәрәкәт белән меХ оекларын салды да, шарф кисәкләрен сүтеп, аякларын игътибар белән кара¬ ды. Алар тагын да шешә төшкәннәр. Бармаклары төрле якка тырпайган, әйтерсең, аның аяк табаннары резина¬ дан ясалган булып, һава белән өрелгән. Бармаклары кичәгедән дә карала төшкәннәр иде. Алексей, сүнеп барган ут белән саубуллашып, көр¬ сенде һәм, бозланган карны таяклары белән шыгырда¬ тып, иреннәрен тешләп һәм вакыт-вакыт бөтенләй дияр¬ лек аңын югалтып, тагын юл буенча бара башлады. Колагы ияләшеп бөтенләй ишетми башлаган урман шау- шуы эченнән ул кинәт еракта мотор тавышлары ишетеп алды. Башта ул, бик арыганга күрә колакка шулай ишетелгәндер, дип уйлады, ләкин моторлар, әле беренче тизлектә үкерешеп, әле тына барып, һаман катырак гүлиләр. Күрәсең, бу — немецлардыр, алар шушы ук юл¬ дан киләләрдер. Алексей шунда ук эченә суык йөгергә¬ нен сизеп алды. Курку аның көчләрен арттырды. Аруын онытып, аяк¬ ларының авыртуын онытып, ул юлдан читкә борылды, . кар өсләп вак чыршы агачлары арасына барып җитте һәм шунда, куе агачлар арасына кереп, кар өстенә егыл¬ ды. Юл өстеннән аны күрү, әлбәттә, кыен иде; ләкин ул үзе юлны бик яхшы күрә, чыршы башлары турысында балкып торган төшке кояш яктысы белән юл бик яхшы яктыртылган иде. Тавыш якынайды. Алексейның кылт итеп исенә төште: кеше йөрми торган юлда, кар өстендә аның ялгыз эзләре аермачык күренәләр бит. Ләкин китәргә инде соң, алгы машинаның моторы кайдадыр якын гына гөрелди. Алексей карга тагын да ныграк сырышты. Башлап ботаклар арасыннан, акка буялган, утын балтасына охшаган яссы броневик күренде. Чайкалып һәм чыл¬ бырларын зыңгылдатып, ул Алексейның эзләре урманга таба борылган җиргә якынайды. Алексей сулуын кысты. Ләкин броневик туктамады. Броневик артыннан кечке¬ нә генә ачык вездеход килә иде. Кемдер берәү, биек фуражка киеп, соры мех якасына борынын төреп, шофер янында утыра, ә артта, биек скамьяда, соры-яшел шинель һәм каска кигән автоматчылар чайкалып бара¬ лар. Бераз арттарак, пошкырып һәм гусеницаларын шал¬ тыратып, тагын бер зур вездеход машинасы килә, аңар¬ да унбишләп немец тезелешеп утырган иде. 25
Алексей карга сеңә төште. Машиналар шулхәтле якын, аның битенә газолин сөременең җылы сасысы ки¬ леп бәрелде. Алексейның муенындагы төкләре кыймылдап куйды, һәм мускуллары тыгыз йомгак булып төенләнде. Ләкин машиналар үтеп китте, сасы ис таралды, һәм ин¬ де мотор тавышлары каяндыр ерактан чак-чак кына булып ишетелә иде. Бөтенесе тынганнан соң, Алексей юлга килеп чыкты, карда гусеницаларның сырлы эзләре ярылып яталар иде, һәм ул шушы эзләр буенча китеп барды. Алексей, мен адым киткән саен һаман шулай туктап, шулай ук ял итеп, көнлек юлның яртысын үткәч, шулай ук бераз ашап алды. Ләкин хәзер инде ул, кыргый җәнлек шикелле, бик сакланып кына барды. Шомланып калган колагы юк кына тавышны да ишетә, күзләре тирә-юньне үткен күзәтәләр, әйтерсең, ул каядыр якында гына зур һәм куркыныч ерткыч хайванның үз артыннан сагалап бар-, ганын сизә иде. һавада сугышырга өйрәнгән очучы үзенең дошман¬ нарын җирдә беренче тапкыр тере; сәламәт килеш оч¬ ратты. Хәзер ул, усал көлемсерәп, аларның эзе буйлап бара. Аларның тормышы бик үк күңелле, бик үк уңай түгел, күрәсең. Оккупацияләнгән җир аларны бик кунак итми. Хәтта менә бу — кеше аяк басмаган һәм өч көн буенча ,бер җан иясе очрамаган урман эчендә дә алар¬ ның офицерына шундый зур конвой белән йөрергә туры килә. «Зарар юк, зарар юк, бөтенесе без дигәнчә булыр!» — дип Алексей үзен канатландырып куйды һәм, аяклары¬ ның торган саен катырак авыртуын, үзенең сизелерлек хәлсезләнүен белмәгәнгә салышып, һаман атлады да атлады. Өзлексез чәйнәп, йотып барган яшь чыршы кайрысы да, әчкелтем каен бөресе дә, җилемле һәм теш¬ кә сылана торган яшь юкә кайрысы да ашказанын ал¬ дый алмыйлар иде инде. Караңгы төшкәнгә хәтле ул чак-чак биш перегон уз¬ ды. Аның каравы ул төнлә белән әйбәтләп, юлда аунап яткан, яртылаш черегән каен агачын ылыс һәм коры агачлар белән каплап, ут ягып җибәрде. Агач җылы һәм тонык кына булып янып торганда, карга сузылып ятып, рәхәт бирә торган җылыда әле бер ягына, әле икенче ягы¬ на әйләнеп йоклады һәм, инстинктив рәвештә уянгалап, 26
сүнә башлаган һәм ялкау 1ына пыскып торган бүрәнә өстенә коры агачлар ыргыткалады. Төн уртасында буран чыкты. Баш очындагы нарат¬ лар селкенә, шомланып шаулый, ыңгыраша һәм шыгыр¬ дый башладылар. Җир өстендә үткен кар өерләре чабар¬ га тотындылар. Ыжгырып, очкынланып янган ялкын өстендә шау-шулы караңгылык тирбәлә башлады. Ләкин буран Алексейны борчымады. Ут җылысына сыенып, ул рәхәтләнеп, тәмле итеп йоклады. Ут ерткыч хайваннан саклый иде. Ә мондый төндә немецлардан курыкмаска мөмкин. Буранда алар аулак урманга килеп чыгарга кыймаячаклар. Ләкин шулай да, талчыккан тәне төтенле җылы эчендә ял иткәндә, кыр¬ гый җәнлекчә сак булуга күнеккән колагы, һәр авазны ишетеп торды. Иртә белән давыл басылгач һәм тынып калган җир өстенә куе ак томан җәелгәч, Алексейның колагы наратлар гөжләве аркылы, ява торган кар та¬ вышы аркылы еракта барган сугыш тавышын: шартлау, автоматтан тыкылдату, винтовкадан ату тавышларын ишеткәндәй булды. «Фронт сызыгымы әллә? Шулкадәр тиз?» 7 Иртә белән җил томанны туздырып ташлады, төнлә көмеш төскә кергән урман, ак һәм күңелле булып, энәле бәсләре белән кояш яктысында ялтырап утырды, язның якынаеп килүен сизгән кошлар, урманның болай кинәт үзгәрүенә шатланган шикелле, сызгыра, сайрый һәм чикылдый башладылар. Хәзер Алексей, никадәр генә тыңласа да, сугыш авазын — ату һәм хәтта канонада тавышын да ишетә алмады. Кояшта елтыр-елтыр итеп, ак төтенсыман агып, агач¬ лардан кар коела. Анда-санда кар -өстенә йомшак бәре¬ леп язгы авыр тамчылар тама. Яз. Бүген иртән ул беренче тапкыр шундый әрсез һәм шундый кыю итеп үзенең килүен белдерде. Юклы-барлы калдык консервны — хуш исле май бе¬ лән капланган берничә ит җебен — Алексей иртән ашар¬ га карар итте, юкса шунсыз күтәрелә алмаячагын сизә иде. Ул, банканың очлы кырыена берничә җирдән кулын кискәләп, аны бармагы белән бик әйбәтләп кырды, ләкин шулай да анда тагын бераз май калган кебек тоела иде. Менә ул банкага кар тутырды, сүнеп барган утның чал 27
көлен актарып, кызарып торган күмерләр өстенә банка¬ ны куйды һәм аннары чак кына ит исе аңкып торган бу кайнар суны кечкенә-кечкенә генә йотымнар белән рәхәт¬ ләнеп эчте. Шуннан соң банканы кесәсенә тыкты: аңарда чәй кайнатырга булды. Кайнар чәй эчү! Бу күңелле бер яңалык иде һәм юлга кузгалганда Алексейны канат¬ ландырып җибәрде. Ләкин аны зур күңелсезлек көтә иде. Төнге буран, кикрикле кыйгач көртләр өеп, юлны тәмам басып киткән. Ялтырап торган күгелҗем кар күз¬ не чагылдыра. Басылырга өлгермәгән йомшак карда аяклар бата. Аларны көчәнеп тартып алырга туры килә. Хәтта таяклар да рәтләп ярдәм итми, чөнки алар үзләре дә бата. Төш вакытында, агач төпләрендәге күләгәләр кара¬ лып, кояш нарат башлары аркылы юл өстенә төшкән вакытта, Алексей нибары мең ярым адым ясарга өлгер¬ де һәм шундый арыды, һәр яңа хәрәкәт өчен бик нык көчәнергә туры килде. Ул чайкалып-чайкалып куя һәм җир аның аяк астыннан шуып китә кебек иде. Алексей минут саен егыла башлады, шыгырдавык карга маңгае белән төртелеп, бер секундлап шулай көрт сыртында хә¬ рәкәтсез ята да, яңадан күтәрелә һәм тагын берничә адым атлый. Чыдар хәле юк, йокысы килә. Бер генә мускулны да кыймылдатмыйча ятасы, онытыласы килә иде. Ни булса шул булыр, дип Алексей туктады, як-якка чайкалып, йокымсырап басып торды, аннары иренен авыртканчы тешләп, үзен аңга китерде һәм, көчкә-көчкә аякларын өстерәп, тагын берничә адым атлады. Ниһаять, ул сизеп алды: инде артык бара алмый, һич¬ бер көч аны хәрәкәтләндерә алмаячак һәм, әгәр хәзер уты¬ ра калса, ул инде бервакытта да тора алмас. Сагышлы күзләре белән ул тирә-якка карады. Янәшә, юл буенда, бөдрә башлы яшь нарат басып тора. Соңгы көчләрен җыеп, ул шунда таба атлады һәм яшь нарат өстенә барып егылды: ияге белән агачның япьле очына туры килде. Имгәнгән аякларына төшә торган авырлык бераз кимеде, аңа җиңел булып китте. Ул-, ботаклар өстендә тирбәлеп, тынычлыктан рәхәтләнеп ятты. Уңайрак ятарга теләп, ияге белән нарат ябенә таянды, башта бер аягын, аннары икенчесен өстерәп китерде һәм алар, гәүдә авырлыгыннан бушанып калгач, көрт эченнән ан¬ сат кына чыктылар, һәм шул вакыт Алексейның башына тагын бер фикер килде. 28
Шулай, әлбәттә, шулай. Менә шушы кечкенә нарат¬ ны кисеп алырга да аңардан япьле озын агач ясарга, агачны алга кадап, ияк белән аның ябенә таянып, гәү¬ дәнең бөтен авырлыгын агачка күчерергә һәм шуннан соң, менә хәзер нарат янында эшләп караган кебек, аякларны бер-бер артлы өстерәп китерергә. Бик акрын булырмы? Әлбәттә, акрын, ләкин аның каравы азрак арыйсың һәм, көртләрнең иңүен, басылуын көтмәстән, юлны дәвам итә аласың. Ул шунда ук тезләнде, хәнҗәре белән агачны кисел, ботакларыннан арындырды, япьне кулъяулыгы һәм бинт¬ лар белән урап; шунда ук юлга кузгалып карамакчы бул¬ ды. Таякны алга кадап, аның ябенә ияге һәм куллары белән таянды, бер атлады, ике атлады, яңадан таякны алга кадап, яңадан таянды, тагын бер-ике тапкыр атла¬ ды. һәм шулай, адымнарын санап һәм яңа хәрәкәтләнү нормалары билгеләп, алга таба китте. Аулак урманда, шушы рәвешчә сәер атлап, тирән көртләр өстеннән корт тизлеге белән хәрәкәтләнүче, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр барып, шушы вакыт эчендә биш километрдан артык юл үтә алмаучы кешене читтән карап тору гаҗәп булыр иде. Ләкин урман буш. Саесканнардан башка аны берәү дә күрми. Ләкин саесканнар бу өч аякльг сәер җан иясенең юашлыгына инде ышанганнар, шуңа күрә ул якынайган чакта очып та китмиләр, ә теләр-теләмәс кенә юлдан бер читкәрәк сикерәләр дә, башларын кырын салып, үзләренең күпне күрергә ярата торган түгәрәк, кара күзләре белән мыс¬ кыллы итеп карап торалар. Ул шулай таягын алга кадап, аңа ятып һәм аякларын өстерәп китереп, карльг юл буйлап, тагын ике көн барды. Аяк табаннары инде ташка әйләнделәр һәм бернәрсә дә сизмиләр, ләкин тәне атлаган саен чәнчешә. Ачлык инде азаплаудан туктады. Ашказанында көзән җыеру һәм авырту бетте һәм даими тупа сызлауга күчте, әйтерсең, буш ашказаны, катып калып, ничектер уңайсыз әйләнде һәм бөтен эчәкләрне басып тора башлады. Алексей ялга туктаган чакта хәнҗәр ярдәмендә суеп алган яшь нарат кайрысы белән, каен һәм юкә бөреләре белән һәм яшел, йомшак мүк белән туенып бара. Ул мүк¬ не кар астыннан казып чыгара да, кунарга туктаганда, суда кайнатып пешерә. Кар эрегән урыннардан җыеп алынган нарат җиләге яфракларын ул «чәй» итеп рәхәт¬ 29
ләнеп эчә. Кайнар су, бөтен тәнен җылытып, хәтта тук¬ лык иллюзиясен бирә иде. Төтен һәм мунча себеркесе исе аңкытып торган кайнар суны эчкәндә, Алексей ни¬ чектер бөтенләй тынычланып китә һәм алда торган юл да аңа ул кадәрле куркыныч һәм озын булып тоел¬ мый иде. Алтынчы тапкыр кунарга туктаганда, ул тагын киң чыршы агачының яшел канаты астында урын сайлады, ә утны янәшә генә, сумалалы карт агач төбе тирәсенә якты, аның исәбе буенча, бу агач төбе төн буе янып чы¬ гарга тиеш иде. Әле караңгы төшмәгән. Чыршы башында күзгә күренмичә генә тиен кайнаша. Ул чыршы күркәсен ашап, вакыт-вакыт, теткәләнеп беткән буш күркәне аска ташлый. Башыннан бервакыт ашау кайгысы китеп тор¬ маган Алексей кызыксынып куйды: бу җәнлек чыршы күркәсендә нәрсә таба икән соң? Алексей җирдә яткан бер күркәне алып, тиен ашамаган тәңкәчекне тырнагы белән актарып карады һәм тары ярмасы хәтле генә, сыңар канатлы бер төш күреп алды. Бу төш кечкенә генә эрбет чикләвеген хәтерләтә иде. Ул аны чәйнәп карады. Авы¬ зына эрбет чикләвеге маеның хуш исе таралды. Алексей тирә-юньдә аунап яткан, ачылмаган берничә юеш күркәне җыеп утка салды, берничә чыбык өстәде, ә күркәләр дырбаешкач, алардагы орлыкларны кагып, учында уа башлады. Канатчыкларны өреп җибәреп, кеч¬ кенә генә чикләвекләрне авызына салды. Урман акрын гына шаулый. Хуш исле, татлы төтен таратып, сумалалы агач төбе тын гына яна. Ялкын әле кабына, әле сүрелә, һәм шаулап торган караңгылык эчен¬ дәге сары наратлар, ак каеннар әле яктылык эченә килеп керәләр, әле тагын караңгылык эченә чигенеп югалалар иде. Алексей утка чыбык-чабык ыргыта да тагын чыршы күркәсенә тотына. Эрбет чикләвеге маеның исе күптән онытылган бер балалык күренешен хәтеренә' төшерде аның... Таныш әйберләр белән шыгрым тулган кечкенә генә бүлмә. Өстәл турысында лампа эленеп тора. Бәй¬ рәмчә киенгән анасы, чиркәүдән кайткан да, сандыктан тантаналы рәвештә алып, аш савытына эрбет чикләвек¬ ләре сала. Бөтен семьялары — әнисе, әбисе, ике абыйсы һәм ул үзе — иң кечкенә уллары — өстәл тирәсенә уты¬ ралар да бәйрәмдә генә була торган шушы тәмле ашам¬ лыкны тантаналы рәвештә ашарга керешәләр. Бер кеше 30
ftcp сүз дәшми. Әбисе чикләвекләрне чәч шпилькалары белән, анасы — булавка белән казып чыгара. Анасы чик¬ ләвекне керт иттереп тешли дә, аның орлыгын чыгарып, |»стәл өстенә җыя башлый. Аннары, аларны учына салып, бөтенесен берьюлы берәрсенең авызына сала, һәм шул вакыт чикләвек эләккән бәхетле малай аның хезмәт сөю- чән кулларының кытыршылыгым, бәйрәм хакына гына юынган җиләк сабыны исен сизеп кала. Камышин... Балачак! Шәһәр читендәге'кечкенә генә йортта яшәве нинди рәхәт иде!.. Урман шаулый, битеңә җылы бәрелә, ә арка ягымнан усал суык елыша. Караң¬ гылыкта мәче башлы ябалак уһылдый, төлкеләр өрә. Ә ут янында, сүнәргә җыенып, елт-елт итеп торган күмер¬ ләргә уйчан гына карап, бер кеше бөрешеп утырган: ул ач, авыру, егылып үләрлек булып арыган. Бу зур, кара урманда ул япа-ялгыз, һәм аның каршында, караңгы¬ лык эчендә, билгесез куркынычлар белән тулган ят юл ята. — Зарар юк, зарар юк, бөтенесе без дигәнчә булыр!— дип куя бу кеше кинәт, һәм утның соңгы кызыл нурла¬ рында аның ярылып беткән иреннәре күренеп кала: ул, нәрсәләрдер уйлап, елмая. 8 Юлга чыгуына җиденче тәүлек дигәндә, Алексей теге буранлы төндә ерактан ишетелгән сугыш тавышының кайдан килгәнлеген белде. Инде тәмам хәлдән таеп, ял итү өчен минут саен туктый-туктый, ул эри башлаган урман юлы буйлап өс¬ терәлеп бара иде. Яз инде хәзер ерактан торып кына ел¬ маймый. Ул хәзер үзенең кисәк исә торган җылы җил¬ ләре белән урманга килеп керде: үткен кояш нурлары, агач ботаклары аша саркып, түмгәкләрдәге, калкулык- лардагы карны эретеп төшерә; кичләрен моңлы итеп коз¬ гын кычкырган тавышлар ишетелеп тора; көрән төскә кергән юл сыртында олысымак кара каргалар салмак кына йөриләр; юеш кар, кәрәз шикелле, тишекле-тишек- ле булып калды: кар эрегән урыннарда ялтырап су җые¬ лып тора башлады; урман эченә таралган исерткеч, татлы исләрдән һәрбер җан иясенең башы әрләнерлек иде. 3L
Алексей кече яшьтән үк язны ярата иде, һәм хәтта хәзер дә, ләчкелдәп беткән юеш мех оеклар кигән авыру аякларын юл суларында өстерәп, сызланудан һәм талчы¬ гудан аңын югалтып, әшәке суларны, баткак карны һәм бик иртә чыккан пычракны тирги-тирги барганда да, ул язның баш әйләндергеч дымлы хуш исен йотлыгып су¬ лады. Ул инде хәзер юл сайлап тормый, җыелып торган суларны әйләнеп үтми, абына, егыла, таягына бөтен авыр¬ лыгын салып күтәрелә һәм, хәл җыеп, чайкала-чайкала басып тора, аннары таягын мөмкин кадәр алгарак кадап, әкрен генә көнчыгышка таба хәрәкәтләнә иде. Бу урында кырт кына сулга борыла торган урман юлы чатына килеп җиткәч, Алексей таңга калып туктады. Куе яшь урман белән ике яктан китереп кысылган юл¬ ның иң тар җирендә, Алексей теге үзен узып киткән немец машиналарын күрде. Аларның юлына аркылы ике зур нарат салынган иде. Нәкъ шушы наратларга терәлеп, радиаторы белән аларга төртелеп, утын балтасына охша¬ ган броневик тора. Ләкин ул, элекке шикелле, таплы- таплы түгел, бәлки кып-кызыл иде һәм, тәгәрмәч шин¬ нары яну сәбәпле, тимер тугымнары өстендә генә тора, ә калпагы, әкәмәт зур гөмбә шикелле, бер читтә, агачлар арасында, карда аунап ята. Броневик янында өч мәет — аның экипажы —майланып беткән кара, кыска тужурка¬ лар һәм сырган шлемнар кигән кешеләр аунап яталар. Шулай ук яндырылып, кып-кызыл төскә кергән, эчлә¬ ре кара күмергә әйләнгән ике вездеход корымлы, көлле, күмерле кара, юеш кар өстендә броневикка терәлеп тора. Ә тирә-юньдә, юл буйларында, якындагы куаклыклар арасында, канауларда, үлгән немец солдатлары ауный¬ лар, һәм аларның шулай ятуларыннан солдатларның котлары алынып канканлыклары, хәтта нәрсә булганын рәтләп аңлап та җитмәүләре күренеп тора: үлем, буран эченә яшеренеп, аларны һәр агач, һәр куак артында са¬ галап торган иде. Мундир кигән, ләкин штаны салдырыл- ган бер офицерны агачка бәйләп куйганнар. Аның кара якалы яшел френчына: «Нәрсә эзләп барсаң, шуны та¬ барсың», — дип язып куелган, һәм түбәнрәк инде бүтән бер кул эре хәрефләр белән: «эт» дип өстәгән иде. Алексей, ашарга берәр нәрсә табылмасмы дип, сугыш урынын бик озак карап йөрде. Бары тик бер урында гына ул тапталып кар эченә кергән, кошлар чукып киткән, иске, күтәрә башлаган арыш сохарие табып алды һәм аның - 32
очс, тәмле исен йотлыгып иснәп, авыз янына китерде. Бу сохарины бөтенләе белән авызга тыгасы һәм шушы хуш исле икмәк боткасын туктаусыз чәйнисе, чәйнисе, чәйнисе килде аның. Ләкин Алексей аны өч кисәккә бүлде, ике кисәген ераккарак — ян кесәсенә яшерде, ә берсен, вак¬ лап, конфет шикелле, суыра башлады һәм бу рәхәтне озаккарак сузарга тырышты. Ул тагын бер тапкыр сугыш кырын әйләнеп чыкты. Шунда аның башына мондый фикер килде: партизаннар каядыр биредә, якында гына булырга тиешләр! Агач ас¬ тындагы һәм куак араларындагы карларны алар тапта¬ ган бит. Бәлки, мәетләр арасында йөри торган Алексей¬ ны алар инде күреп тә алганнардыр һәм кайдан да булса агач башыннан, куаклар арасыннан, көртләр артыннан партизаннар разведчигы аны күзәтеп тә тора торгандыр. Алексей, кулларын авызына куеп, бөтен көчкә кычкырып җибәрде: — Оһо-һой! Партизаннар! Партизаннар! Үзенең тавышы йомшак һәм әкрен ишетелүгә Алексей гаҗәпкә калды. Хәтта аның агачларга бәрелеп кире кайт¬ кан тавышы да көчлерәк иде шикелле. — Партизаннар! Партизан-на-а-pJ Эһе-е-һей! Тып-тын яткан дошман мәетләре арасында, корым белән капланган кар өстендә утырган Алексей шулай дип партизаннарны чакырды. . Кычкырды һәм колак салып тыңлады. Аның инде та¬ магы карлыкты, тавышы* чыкмый башлады. Шунда ул аңлап алды: партизаннар, үз эшләрен эшләп, трофей¬ ларны җыеп, күптән китеп барганнар инде — аннары, җан иясе булмаган бу урманда алар нигә калсыннар? — Ләкин ул һаман кычкырды, могҗиза булып, менә хәзер агач араларыннан сакаллы кешеләр килеп чыгар кебек (алар турында аның бик күп ишеткәне бар), аны табып, үзләре белән алып китәрләр кебек һәм ул,- шушы рәхимле ( кешеләр ихтыярына буйсынып, бернәрсә турында уйла¬ мыйча, бер яры омтылмыйча, бер генә көн, бер генә сә¬ гать булса да ял итә алыр кебек иде. Ләкин аның чакыруына бары тик урман гына гөрләп җавап бирде, һәм кинәт — әллә бик бирелеп тыңлаганга шулай ишетелдёме — Алексейның колагына агач башла¬ рының көйләп шаулавы арасыннан әле аермачык булып, әле тоныклана төшеп, еш һәм саңгырау дөпелдәүләр ише¬ телде. Ул сискәнеп, әсәрләнеп китте, әйтерсең, ерактан А-28. Чын кеше — 3. 33
шушы буш урманда аны чакыручы бер ягымлы аваз ише¬ телде. Ләкин ул үз колакларына үзе ышанмады һәм, муе¬ нын сузып, бик озак тыңлап утырды. Юк, ул ялгышмый иде. Көнчыгыштан исә башлаган дымлы җил тагын саңгырау, ләкин хәзер инде аермачык булып ишетелә торган туп тавышларын алып килде. Соң¬ гы айларда, гаскәрләр үзгәрешсез оборона сызыгында ныгып алып, окопларга урнашкач, бер-берсен борчу өчен әллә нигә бер генә аткалыйлар иде. Ләкин әле Алексей ишеткән туп тавышлары андый сирәк һәм ялкау тавыш¬ лар түгел. Еш һәм каты итеп аталар: әйтерсең, кемдер зур, авыр чуер ташларны әйләндерә яки имән мичкәнең төбен йодрыклары белән еш-еш кыйный башлый иде. Аңлашылды! Ике якның да артиллериясе ' бик каты ата икән. Туп авазларына караганда, фронт сызыгы мон¬ нан ун километр арырак булырга тиеш, һәм хәзер анда нәрсәдер бара, кемдер һөҗүм итә һәм кемдер, каршы то¬ рып, бик каты ата иде. Алексейның күзләреннән шатлык яшьләре ага башлады. Ул көнчыгышка таба карап тора. Дөрес, бу урында юл кинәт кире якка борыла, ә Алексей каршында кар яланы җәелеп ята. Ләкин күңелне җәлеп итә торган бу тавыш шул яктан ишетелә. Партизаннарның эзләре дә шул якка таба киткәннәр. Каядыр шушы урман эчендә яшиләр бу батыр урман кешеләре. «Зарар юк, зарар юк, иптәшләр, бөтенесе без дигәнчә булыр», дип, үз алдына сөйләнеп, Алексей таягын кар¬ га кыю гына тыкты, ияге белән аңа таянды, үзенең бөтен авырлыгын шул таякка салып, көчәнеп, ләкин кискен рәвештә аякларын кар өстенә күчерде. Ул юлдан кар ала¬ нына таба борылып керде. 10 Бу көнне аңа кар өстеннән йөз илле адым да ясарга туры килмәде. Караңгы төшеп, Алексейны юлыннан тук¬ татты. Ул тагын бер карт агач төбен эзләп тапты, аны төрле яктан коры ботаклар белән каплады, патроннан ясалган кадерле зажигалкасын чыгарды, бер тапкыр, ике тапкыр кабызып карады — һәм шунда аның аркасы буй¬ лап салкын йөгерде: зажигалкада бензин беткән иде. Ул аны селекте һәм, калдык бензин парларын чыгарырга ты¬ 34
рышып, өреп карады, ләкин бернәрсә дә барып чыкмады. Караңгы төште. Зажигалканың тәгәрмәче астыннан чәч¬ рәп чыккан очкыннар, кечкенә яшеннәр төсле, аның йөзе 1ирәсендәге караңгылыкны берничә секундка гына тара¬ тып җибәрәләр иде. Таш ашалып бетте, ләкин ут кабызып булмады. Капшанып, яшь, куе нарат агачлары арасына^үрмәләп барырга туры килде. Менә ул, йомгак шикелле йомарла¬ нып, тезләрен иягенә кадәрле китерде, куллары белән кочты һәм, шулай итеп, төнге урманның кыштырдавын тыңлый-тыңлый, хәрәкәтсез калды. Бу төндә Алексей, бәлки, өметсезлеккә төшкән булыр иде. Ләкин йокыга талган урман эчендә туп авазлары ачыграк ишетедделәр, һәм ул хәтта кыска-кыска гөрселдәгән ату тавышларын саңгырау гына шартлау авазларыннан аера башлаган ке¬ бек булды. Иртән уянганда Алексей, ниндидер билгесез борчылу һәм кайгы сизеп, шунда ук уйлап алды: «Нәрсә булды соң әле? Начар төш күрдемме әллә?» Кылт итеп исенә төште: зажигалка кабынмады бит. Ләкин кояш ягымлы итеп җылытып торганда, тирә-юньдәге бөтен нәрсә ярмаланган каты кар, нарат кәүсәләре, яшел ылыслар ялтырап һәм балкып торганда, зажигалканың кабынмавы ул кадәр зур кайгы булып тоелмады. Яманрак нәрсә бар иде: оеган кулларын тезләреннән алгач, ул үзенең аягүрә баса алмаганын сизде. Берничә тапкыр күтәрелергә ты¬ рышып, япьле таягын сындырды һәм, капчык шикелле, авып төште. Оеган аяк-кулларын бераз ял иттерү өчен, чалкан ятты һәм наратларның энәле яфраклары аркылы төпсез зәңгәр күккә карады: бу вакыт күк буйлап каба¬ рынкы, кырыйлары бөдрәләнеп кызарган ак болытлар йөгерәләр иде. Тәне бераз җайга килде, ләкин аякларына нәрсәдер булган: алар бөтенләй баса алмыйлар. Яшь на¬ ратка ябышып, Алексей тагын торып карамакчы булды. Ниһаять, ул торып басты, ләкин аякларын агач янына тартмакчы гына булган -иде, шунда ук хәлсезлектән һәм аяк табаннарының әрнеп, кычытып бик каты авыртуын¬ нан егылды. Беттем микәнни? Шулай ук биредә, нарат агачлары астында үләргә туры килерме? Монда бит аны бер кеше дә тапмас һәм ерткыч хайваннар кимереп бетергән сөяк¬ ләрен бер кеше дә җирләмәс. Хәлсезлек аны һаман җиргә тарта. Ләкин еракта туп тавышлары гөрселди. Анда 35- з*
сугыш бара, анда үзебезнекеләр. Шушы соңгы сигез-ун- километрны җиңеп чыгарлык көч тапмас микәнни ул? Туп тавышлары аны үзләренә тарталар, дәртләндерә¬ ләр, чакыралар һәм ул аларның чакыруына җавап бирде. Ьрткыч хайван кебек, дүрт аякланып, көнчыгышка таба үрмәләп китте. Башта ни эшләгәненә хисап бирмичә, ерактагы сугыш тавышыннан әсәрләнеп үрмәләде, ә со¬ ңыннан аңлы рәвештә, таяк белән баруга караганда ур¬ ман эчләп болай бару уңайрак икәнен аңлап хәрәкәт¬ ләнде ^авырлык кимү аркасында аяк табаннары азрак сызлыйлар, һәм, ерткыч хайван шикелле үрмәләп, ул тизрәк барачак иде. Менә ул яңадан күкрәгеннән тамак төбенә ниндидер шатлык төене күтәрелүен сизде. Үз-үзен түгел, бәлки бүтән бер кешене, бу рәвештә сәер хәрәкәт¬ ләнүнең нәтиҗәсенә ышанып җитмәгән рухы көчсез ке¬ шене ышандырырга теләгәндәй, ул әйтеп куйды: Зарар юк, хөрмәтлем, хәзер инде чыннан да бөте¬ несе без дигәнчә булачак! Туктап ял иткән вакытта ул туңган учларын култык астына кыстырып җылытты, бер яшь чыршы янына үр¬ мәләп килеп, дүрт почмаклы ике кайры кисәге суеп алды. Аннары, тырнакларын сындыра-сындыра, каеннан бер¬ ничә озын туз суеп төшерде. Мех оеклары эчендәге йон шарф кисәкләрен алып, шулар белән кулларын урады ләм шарф өстеннән учына, олтан кебек итеп, әлеге кай¬ рыны куйды һәм, каен тузы белән бәйләп, индивидуаль пакеттан алынган бинтлар белән чорнады. Уң кулында- гысы1 уңай һәм әйбәт эшләнде. Сул кулын инде тешләре белән бәйләргә туры килгәнгә күрә, анысы ул кадәрле уңышлы чыкмады. Хәзер инде куллары «киендерелде» Алексей, хәрәкәтләнүнең ансатлашуын сизеп, тагын үрмә¬ ләп китте. Икенче тапкыр туктаганда, тезләренә дә берәр кайры бәйләде. 1 1 Төш вакыты җитеп, кояш инде шактый җылыта баш¬ лаган вакытта, Алексей куллары белән байтак кына «ат¬ лаган» иде. Туп тавышлары, әллә якынайганга күрә әллә ничек тә булса-тавышның алдавы аркасындамы, көчлерәк яңгырый башлады. Аңа шулкадәр җылы иде, ул комби¬ незонның «яшен» изүен сүтеп җибәрде. Кар эреп, яшел түмгәкләре калкып чыккан бер мук сазлыгын аркылы үткән чакта, язмыш аңа тагын бер бүләк хәзерләгән иде: аксыл, юеш һәм йомшак мүк өс¬ тендә ул сирәк, үткен, елтыр яфраклы нечкә генә сабак¬ 36
ларны күреп алды һәм алар арасында, нәкъ түмгәкләр өстендә, бераз изелгән, ләкин әле яхшы ук „сусыл кып- кызыл мүк җиләкләре яталар иде. Алексей түмгәккә иелде һәм саз исе килә торган җылы хәтфә мүк өстеннән иреннәре белән җиләкләрне җыярга тотынды. Кар астыннан чыккан мүк' җиләгенең әчкелтем-төче тәменнән, соңгы көннәрдә ашарга туры килгән шушы бе¬ ренче ашамлыктан аның ашказанын көзән җыерды. Лә¬ кин Алексейның бу борып-борып авыртуның басылуын көтеп торырга түземлеге җитмәде. Ул, түмгәкләр өстеннән үрмәләп, аю шикелле, теле һәм иреннәре белән шушы әчкелтем-баллы җиләкләрне җыя башлады. Мех оеклары эченә кереп тулган салкын суны да сизмичә, аякларының әрнеп сызлавын, үзенең бик каты арыган булуын. бер¬ сен дә берсен дә сизмичә, бары тик балланган һәм авыз¬ ны камаштыра торган әчкелтем тәмне генә һәм ашказа- нының рәхәт авыраюын гына тоеп, ул шулай берничә түмгәкнең өстен чүпләп чыкты. Күңеле болганып, Алексей косты. Артыграк ашаганын аңласа да, үзен тыя алмыйча, тагын ашарга кереште. Ул кулындагы бәйләвечләрен салды, җиләкләрне банкага җыйды, шлемына тутырды һәм, аны каешына бәйләп, йокларга теләү тойгысын көч-хәл белән генә җиңеп, та¬ гын үрмәләп китте. Төнлә белән карт бер чыршы агачының канат астына сыенып, җиләкләрен ашады, кайры һәм чыршы күркәсе орлыкларын чәйнәде. Шуннан соң сак һәм шомлы йокы белән йокыга талды. Берничә тапкыр аңа кемдер караң¬ гыда аның янына шыпырт кына киләдер кебек тоелды. Ул күзләрен ачты, шулхәтле сагаеп тыңлады, хәтта ко¬ лаклары чыңлый башлады һәм ул, пистолетын тартып чыгарып, таш кебек катып, агачтан төшкән күркә тавы¬ шыннан, туңа башлаган карның шыгырдавыннан, кар астындагы кечкенә генә елгачыкларның челтерәү тавы¬ шыннан сискәнеп утырды. о Бары тик таң алдыннан гына авыр йокыга талды. 1 аң атып яктыргач, үзе йоклаган агач тирәсендә төлкенең челтәрле аяк эзләрен һәм алар арасында, кар өстеннән өстерәлеп барган койрык эзен күреп алды. Менә кем аңа йокларга бирмәгән икән! Эзләргә кара¬ ганда, төлке тирә-юньдә арлы-бирле йөргән, утырып тор¬ ган һәм тагын йөрергә керешкән. Алексейның башына яман уй килде. Аучылар әйтәләр, бу хәйләкәр ерткыч 37
кешенең үләчәген сизенә һәм аны эзәрлекләп йөри баш¬ лый, диләр. Чынлап та, шушы сизенү бу куркак җәнлекне аның артыннан йөртте микәнни? «Юк сүз, нинди юк сүз! Бөтенесе дә әйбәт булыр...»— үзен дәРтләндеРеп куйды һәм, бу урыннан тизрәк китәргә тырышып, ашыгып шуыша башлады F Бүген аның тагын бәхете басты. Хуш исле артыш агачларының күгелҗем тонык җиләкләрен иреннәре бе- и3еП ИӨР'ГӘНДӘ> Ул былтыргы сары яфраклардан тор- ооын^ДяДеР “6Р бер ЙОМГак кҮрде Ул ада кулы белән ОРЫВДЫ, авыр йомгак таралып китмәде. Шул вакыт ул мәҗбүр булаУиде. Үзен бегГ лТ ТЫГЫП куя'Рга аның, хакы юк. Р Д патРОНСЬ13 калдырырга кердеҮалык bSy”6ve"« X/"™ Ләкин бу турыда бер генә минут tq • ашаРга ярамый. Жылы,X’ „,х" ЯбЫШ?” «шерле, шунда ук ашап бетерде Ва/гябать,РДЬ|- Керпене йотты һәм бары шунняи Р« еякләРенә кадәрле чәйнәп еасы не енаде’ Лакш? „,< ™"1аВЮЬ,"Ла «ирэнгеч 38 >
ятты. Бәлки, йоклап та киткән булырТетелде3 Алек- ХагйТк»^ ГаРХаашТУитеПп пуле^ан аткан тавышлар да ИШ Арыганлыгын онытып, ял итүне, төлкене онытып, ул тагын алга таба - урман эченә шуышып китте. 11 казыкларга бәйләнеп, жилдә каралып беткән ж Р р дан корыштырылган киртә күренде. Киртә аланны ар ЛЫ Йк^рәГкир^ә арасында күптән йөрелмәгән ташлан- дык юдэзяәрУ карР астыннан кҮРенгалэн төрж Димәк, анда үзебезнекеләр дә булырга тиеш, ә а\ \ „„пгзн сугышчыны, әлбәттә, яшерерләр, кулларыннан килгән МТГа"аРплЭы юлн^тәмамланыи килүен күрен. Алексей кызганмыйча, бөтенләй ял итмнчә үрмәли баш- ’сулуы кабып, карга йөзе белән ^ла-егыла^ргык көчәнүдән акын югалта-югалта, шуышты ул. Якындагы кяпкЛыкка тизрәк барып җитәсе килде: аны коткарачак авыл’шушы калгулыктан, әлбәттә, күренергә тиеш иде Соңгы көчләрен жыеп, авылга таба ашкынганда улг >е нәосәгә игътибар итмәде: эрегән кар астыннан һаман-аен ячыгоак чыга барган юл белән әлеге киртәдән башка би¬ редә Ркеше барлыгы турында сөйли торган бүтән бернэрс ДӘ һәм Дменә, ниһаять, калкулыкка менеп житте. Алек¬ сей көчкә сулыш алып, күзләрен күтәреп карады һәм шул минутта ук яңадан күзләрен йомды, чөнки аның күз алдында Ачылып киткән күренеш шундый коточкыч бу- ЛЫШикеюк'күптән түгел генә бу урында бер кечкенә авыл булган. Аның кайда булганлыгын кар күмеп киткән 39
янгын урыннарында ике тигезсез рәт булып тезелеп утып- ган кара морҗалардан белеп була иде. Кайбер кыннарда “ алды бакчалары, читәннәр, Айчандыр "рһә каршыш да үеен утырган миләш агачлары сакланганнар Хазеа лар янып, каралып, кар астыннан тырпаешып торалап3 Бу кар белән капланган буш кыр өстендә урманнГ™?’ К?'а" агач ™"л’Ра 4жалар гыТа 2”™,?ра һэм »та,беР «-РДа. бэтенләй сәер б7лып “ое сиртмәсе күтәрелгән һәм аның башындагы тутыккан чыл kT™T'”S“ “ велэн та™л™. б„. көн, җилдә чайкалып тора торган кое чиләге күренә Аннары тагы авыл башында, яшел коймалы бакчГтипә сендә, көяз генә бакча капкасы күренеп тора һәм ул ?v 6ерИКяабылТид"’РеН ШЬ,гырдать"'' аЧ™ ™“а «ер ачыла, таре^нХш^^ыТ баласы яшәмәгән. Алексейда дә кү- адәм буекч^урмәләп^кнлүен^үреп,3 янып ХТбу^Х бакчалары яныннан тагын чабып китте. У А ИХТЫ'ЯРСЫЗ хәрәкәтләнүендә дәвам итте Анын ™к“сП,?: ^нгТл„^Д“БалааПлТ ™ кыен түгел иде. Кечкенә генә скамыялар да саклангянняп аларны кайчандыр авылдагы кайгыр™ Е струклан, пыяла белән шомартып ясаган. АлжсеГкан шикелле бөгәрләнеп, кар өстенә яттьЛ46*1’ арЫГан еРткыч Аның күңелендә сагыш кайный иде 40 '
пелә Алексей бер уч эрегән, җылы балчык алды. Балчык, майлы нәрсәдәй, бармаклар арасыннан сытылып чыга, ж“™ан торе® дим исе"сыер абзары һәм дан ияләре яшагэн'булгаинар... Шушы рәтләп укыш бипм» топгм соры туфраклы дар кисәген кайчандыр, әйбәт тормыш турында хыялланганнар, машиналар ки теоткәннәр тук тормыш белән тора башлаганнар. Авыл- дЫр. уку йорты һәм клуб салып дабәрмнкме? Кышкы ”%РдТХ' торгаш беркем до’борчымый торга» тын- ЛЫ Кубоәк уйланган саен, Алексейның арыган мие үт- E^gsgs кузләпне ачтырмый, тешләрдә шытыр-шытыр итә. Дала лан килә торган бу ком болытын «Камышин яңгыры» дип Saranap һәм Камышиядагы бик күп буын кешеләре бу кпмнаоны туктату, туйганчы бер саф һава сулау хыялы белән РХХлйннәр. Бары тик социалистик дәүләттә генә аларның хыялы тормышка ашты: кешеләр, сүз куе шып җилгә һәм комга каршы бергәләп көрәш башлады- ^’йимбә көннәре бөтен барлыкка°килде,Ркечкенә генә урамнарның буеннан-буена 41
кечкенә генә тирәк агачлары тезелеп тора башлады. Аларны кадерләп, су сибеп, башларын кыркып үстерде¬ ләр, гүя алар шәһәр агачлары булмыйча, һәр кешенең үз тәрәзә төбендәге гөлләр иде. Алексейның бик хәтерендә: яз көннәрендә, шәрә, нечкә чыбыклар яшь үренте чыга¬ рып, яшел киемгә киенгән чакта, бөтен шәһәр, малайлар¬ дан алып картаеп беткән картларга хәтле куанышалар иде... һәм менә Алексей үзе туып-үскән Камышин шәһә¬ ренең урамнарында немецлар йөри итеп күз алдына ки¬ терде. Камышин кешеләре җан-талашып үстергән агач¬ ларны кисеп, немецлар урамнарда утлар ягалар. Шәһәр төтенгә уралган, һәм Алексей уйнап үскән, анасы яшәгән йорт урынында әнә тегенди бер корымлы гарип морҗа гына сузаеп тора. Аның күңелендә шомлы авыр сагыш кайнарга то¬ тынды. Җибәрмәскә, аларны моннан ары җибәрмәскә! Сугы¬ шырга, көч барында сугышырга, урман аланындагы дош¬ ман солдатларының гәүдәсе өстендә яткан теге рус сол¬ даты кебек сугышырга! Кояш инде урманның күгелҗем сыртына барып орынды. Алексей кайчандыр авыл урамы булган урыннан шуы¬ шып китте. Янгын урыннарыннан авыр ис, мәет исе аң¬ кып тора. Авыл кеше йөрми торган аулак урманнан да тыҢрак иде. Кинәт ниндидер ят тавыштан ул сагаеп кал¬ ды. Кырыйдагы бер янгын урынында эт күренде. Бу озын йонлы, салынкы колаклы, гадәттәге йорт эте иде. Акрын гына ырылдап, аяклары арасына кысып, ул ниндидер каткан ит кисәген чәйни иде. Бу гадәттә юаш булырга тиеш эт, хатыннарның һәрвакыт сукрана торган, малай¬ ларның яратып уйный торган җан иясе, Алексейны күр¬ гәч, кинәт ырылдап, тешләрен ыржайтты. Аның күзләрен¬ дә ниндидер явыз ут кабынды, һәм Алексей чәчләренең үрә тора башлавын сизде. Менә ул, кулындагы кайрыны чишеп ташлап, пистолетын алырга кесәсенә тыгылды. Берничә секунд алар — кеше һәм инде ерткычка әйләнгән эт — бер-берсенә күзләрен терәп карап тордылар. Шун¬ нан соң этнең кайчандыр күргәннәре хәтеренә төште булса кирәк, ул башын сузып, гаепледәй, койрыгын болгый баш¬ лады, һәм үзенең ит кисәген алып, койрыгын бот арасына кыстырып, янгыннан калган кара өем артына чабып китте. 42
Юк, биредән тизрәк, тизрәк китәргә кирәк. Караңгы Тешәр алдыннан соңгы берничә якты минутны файдала¬ нып, Алексей юл сайлап-нитеп тормыйча, туп-туры кар өстеннән урманга таба—хәзер инде аермачык диярлек булып туп тавышлары ишетелеп торган якка үрмәләде. Ул инстинктив рәвештә шул якка омтыла, чөнки бу тавыш, магнит шикелле, якынайган саен Алексейны үзенә көчле¬ рәк тарта ’иде. 12 г Ул шулай тагын берме, икеме, әллә өч көнме шуышты. Ул хәзер вакыт исәбен югалтты. Бөтен нәрсә, автомат шикелле, өзлексез хәрәкәт итүгә кайтып калды. Вакыт- вакыт әллә йокымсырау, әллә онытылу биләп ала. Алек¬ сей барган килеш йокыга киткәли, ләкин көнчыгышка та¬ ба өстери торган көч шундый зур, хәтта үзен-үзе оныткан¬ да да әкрен генә шуышуын дәвам итеп, нинди дә булса агачка яки куакка килеп төртелгәнче яки, куллары сыгы¬ лып төшеп, бите белән эрегән кар өстенә егылганчы һаман шулай үрмәли. Аның бөтен теләге, бөтен аңлаешсыз фикерләре бер кечкенә нфктага тупланган: шуышырга, хәрәкәтләнергә, ничек кенә булса да алга таба ба¬ рырга. Үрмәләгәндә ул һәр куак төбен йотлыгып күзәтә, лә¬ кин инде керпеләр очрамый иде. Хәзер ул кар астыннан чыккан җиләкләр белән туена, мүк суыра. Бер тапкыр аңа бик зур кырмыска оясы очрады. Бу оя урманда җил тарап һәм яңгырлар юып бетергән печән чүмәләсе шикел¬ ле калкып тора иде. Кырмыскалар әле уянмаганнар, һәм аларның оялары бөтенләй җансыз кебек иде. Ләкин Алексей шушы йомшак чүмәлә эченә кулын тыгып җи¬ бәрде, һәм аны суырып алганда кулына бик күп итеп кырмыскалар ябышканнар иде. һәм менә ул аларны ашый башлады: кипшенгән, яргаланып беткән авызында кыр¬ мыска кислотасының әчкелтем, кырку тәмен тою рәхәт иде. Ул тагын һәм тагын үзенең кулын кырмыска оясына тыкты. Менә бервакыт, көтмәгәндә актара башлаганга, барлык кырмыскалар күтәрелеп чыктылар. Бу кечкенә генә бөҗәкләр ярсып каршы тордылар. Алар Алексейның кулын, иреннәрен, телен чактылар, ком- 43
бинезон астына кереп, тәнен тешләделәр. Ләкин аларның чагулары хәтта рәхәтлек бирә иде. Кырмыска кислотасы¬ ның әче тәме аны дәртләндереп җибәрде. Аның эчәсе ки¬ леп китте. Түмгәкләр арасында көрән урман суы җыелып торганны күреп, Алексей шунда иелде. Иелде һәм шунда ук артка тайчалды: күкнең зәңгәр шәүләсе төшкән су көзгесеннән коточкыч һәм бөтенләй ят кеше карап тора иде. Бу кешенең йөзе кара тире белән өртелгән сөякне хәтерләтеп, бөдрәләнә башлаган, кайчы тимәгән сакал белән капланган иде. Кара чокырлардан зур, түгәрәк һәм ничектер кыргый булып ялтырый торган күзләр карый¬ лар, укмашкан чәчләре маңгаена бармак-бармак булып салынып төшкәннәр. «Бу мин микәнни?» — дип уйлады Алексей һәм, яңа¬ дан су өстенә иелергә куркып, эчмәскә булды, бераз кар ашады һәм тагын көнчыгышка таба үрмәләп китте, аннан әлеге һаман шул куәтле магнит аны үзенә тартып тора иде. Төн кунар өчен ул зур бер бомба чокырына, шартла¬ ган чакта атылып чыккан сары ком белән уралган чокыр эченә керде. Аның төбендә тын һәм уңайлы иде. Җил би¬ регә керми, тик өреп төшерелә торган ком бөртекләре генә кыштырдашалар. Йолдызлар исә чокыр эченнән гаҗәеп якты булып күренәләр, һәм баш очында гына эленеп то¬ ралар кебек, ә наратның чайкалып торган бер шалама ботагы шушы ялтырап торган утчыкларны чүпрәк белән сөртеп, чистартып тора торган кул шикелле булып тоела иде. Иртән бераз суынды. Урман эчендә дымлы салкын томан җәелде һәм җил, үзенең юнәлешен үзгәртеп, төнья¬ гыннан исә һәм салкын томанны бозга әйләндерә баш¬ лады. һәм соң гына таң атып, ниһаять, аның нурлары куе агач ботаклары аркылы үтеп кергәч, куе томан таралып, әкренләп эри башлагач, тирә-юньдә бөтен нәрсәнең тай¬ гак боз кабыгы белән капланганлыгы күренде, ә чокыр өстендәге нарат ботагы хәзер инде чүпрәк тотып торган кул шикелле түгел, бәлки вак кына пыяла бармаклар асылынып торган гаҗәеп бер хрусталь шәмдәл булып тоела иде. Җил исеп киткән чакта, аның пыяла асылма¬ лары тын һәм салкын гына шыңгырдашалар иде. Бу төнне Алексей ничектер аеруча хәлсезләнде. Ул хәтта куенында йөртә торган нарат кайрысын да чәйнә¬ мәде. Гәүдәсен көчкә генә җирдән аерып алды, әйтерсең лә, ул төнлә белән җиргә ябышкан иде. Комбинезонына, 44
сакалына һәм мыекларына ябышкан бозларны кагып тормастан, ул чокыр стенасына үрмәләргә тотынды, лә¬ кин төн эчендә бозга әйләнергә өлгергән комнан Ъның куллары хәлсез генә таеп китәләр иде. Тагын һәм тагын чыгарга азапланып карады, ләкин яңадан һәм яңадан чокыр төбенә шуып төште. Аның хәрәкәтләре һаман саен хәлсезләнә барды. Ниһаять, ул кеше ярдәменнән башка чыга алмаячагын аңлап алды һәм бик каты курыкты. Бу аны тагын бер тапкыр тайгак ком өстеннән үрмәләргә мәҗбүр итте. Ул бары тик берничә хәрәкәт кенә ясап калды һәм шунда ук, хәлсезләнеп, шуып төште. «Бетте! Хәзер бөтенесе дә бетте!» Ул, үзенең бөтен тәнендә ихтыярны богаулый торган коточкыч тынычлык сизеп, чокыр төбенә бөгәрләнеп ятты. Иренеп кенә гимнастерка кесәсеннән таушалып беткән хатларны чыгарды, ләкин укырга хәленнән кил¬ мәде. Чуар күлмәк киеп, болындагы чәчәкләр арасында утырган кызның фотографиясен чыгарды. Җитди һәм са¬ гышлы елмаеп, кыздан сорады: — Шулай ук бәхилләшәбезмени? — һәм, кинәт сискә¬ неп, кулына фотографияне’ тоткан хәлдә катып калды: каядыр биектә урман өстендәге суык һәм дымлы һавада, таныш аваз ишетелгәндәй булды. Ул шунда ук авыр йокымсыраудан уянып китте. Бу тавыш үзе болай бер д$ искитәрлек тавыш түгел иде. Чак кына ишетелә, аны хәтта ерткыч хайванның үткен колагы да бозланган агач башлары гөжелдәвеннән аера алмас иде. Ләкин Алексей аны торган саен ачыграк ишетте. Үзенә бертөрле сызгырулы бу тавыштан ул һич хатасыз танып алды: истребитель килә. Кайчандыр ул үзе дә шундый самолетта очып йөргән иде бит. Моторның гүелдәве якынайды һәм үсә барды, мотор әле сызгыра, әле самолет һавада әйләнгәндә үкерә баш¬ лый иде, һәм менә, ниһаять, бик югарыда әкрен генә хә¬ рәкәтләнә торган тәресымак бернәрсә күренде: ул соры болыт төтеннәре арасында әле югйла, әле тагын килеп чыга иде. Менә инде аның канатларында кызыл йолдыз¬ лар күренә башлады, һәм, нәкъ менә Алексейның баш очында канатларын ялтыратып, үлем элмәге ясады да, кайтыр якка таба борылды. Бераздан аның гүләү тавы¬ шы тынды, бозланган һәм җил астында ягымлы гына гөжләп торган агач башлары тавышына кереп югалды, 45
ләкин Алексейга әле бик озак вакыт сызгырулы нечкә аваз ишетелеп тора кебек тоелды. Ул үзен самолет кабинасында итеп хис итте. Бер па¬ пирос та тартып өлгерә алмаслык кыска бервакыт эчендә ул урман уртасындагы аэродромга кайтып җитәр иде. Кем очты икән соң? Бәлки, Андрей Дегтяренко иртәнге разведкага чыккан булгандыр? Ул шулай, разведкага чыккан ' вакытында, берәр дошман самолетын очрату өмете белән шундый биеккә менәргә ярата иде... Дегтя¬ ренко... Самолет... Дуслар... Алексей, үзендә көч артуын сизеп, чокырның бозлы стеналарын күздән кичерде. Билгеле инде, бу килеш чы¬ гып булмаячак. Ләкин тик ятып, үлем көтеп булмый лабаса. һәм ул хәнҗәрен кыныннан чыгарды да, хәлсез һәм көчсез селтәнеп, боз катламын вата, каткан комны тырнаклары белән көри, баскычлар ясый башлады. Аның тырнаклары сынды, бармаклары канады, ләкин ул аның саен үчегебрәк пычак һәм тырнаклары белән эшли бирде. Аннары, шушы баскычларга тезләре һәм куллары белән таянып, әкрен генә күтәрелә башлады. Менә ул бруствер¬ га кадәр күтәрелде. Тагын бер тапкыр көчәнсә, бруствер¬ га ятарга һәм аны үтәргә мөмкин. Ләкин аяклары таеп китте һәм Алексей, бите белән бозга каты төртелеп, аска тәгәрәп төште. Каты гына бәрелде. Ә мотор тавышы әле һаман аның колак төбендә яңгырап тора иде. Ул яңадан тырмаша башлады һәм тагын егылып төште. Шуннан соң, үзенең эшен тәнкыйть күзеннән кичереп, баскычлар¬ ны тирәнәйтергә кереште, кырыйларын үткенәйтте һәм, хәлсезләнә барган тәненең көчләрен саклык белән җигеп, тагын менеп китте. Көч-хәл белән генә ул, комлы бруствер аркылы узып, бөтенләй хәлсез килеш аның икенче ягына шуып төште, һәм әле генә самолет кайтып киткән якка, карны ашый торган томанны таратып, боз пыялаларын ялтыратып, калкып килә торган кояшка таба үрмәли башлады. 13 Ләкин үрмәләү инде бик кыен. Куллар калтырыйлар һәм, гәүдәнең авырлыгына чыдый алмыйча, сыгылып тө¬ шәләр. Берничә тапкыр ул юеш карга борыны белән төр¬ телде. Әйтерсең лә, җирнең тарту көче берничә тапкыр артты, бу көчне җиңеп булмый башлады, һич түзәр хәл 46
юк, бераз гына булса да, ярты гына сәгать булса да ятып хәл җыясы килә. Ләкин бүген Алексей җанталашып алга тырматты. Аяк-кулны бәйли торган арыганлыкны җиңеп, ул һаман шуышты да шуышты. Хәлдән таеп егыл¬ гач, тагын торды, яңадан шуышты, авыртканны да той¬ мады, ачыкканны да сизмәде, бернәрсә күрмәде, туп авазыннан һәм пулемет тавышыннан башка бернәрсә ишетмәде. Куллары гәүдәсен күтәрми башлагач, ул терсәкләре белән шуышып карады. Болай бик уңайсыз икән. Шуннан соң ул ятты һәм, терсәкләре белән этә-этә, тәгәрәп кара¬ ды. Болай барып була иде. Тәгәрәп бару ансатрак, көч ул хәтле кирәкми. Ләкин баш бик әйләнә,, аң югала, еш кына туктап, кар өстенә утырырга һәм җирнең, урман¬ нарның, күк йөзенең зыр-зыр әйләнүе беткәнче көтеп то¬ рырга туры килә иде. Урман сирәгәйде, урыны-урыны белән киселгән ачык җирләр күренә башлады. Кар өстендә кышкы юл эзләре сузылып ята иде. Алексей инде үзебезнекеләр янына ба¬ рып җитә алмау турында уйламый да, ул белә: тәнендә җаны бар чакта ул -һаман шуышачак, һаман тәгәрәячәк. Хәлсез мускулларның коточкыч көчәнүеннән бер генә секундка аңын югалткан чакта да, аның куллары һәм бөтен гәүдәсе шул ук кыен хәрәкәтләрне ясый бирәләр һәм ул атыш ишетелгән Якка — нәкъ көнчыгышка таба кар өстеннән тәгәри дә тәгәри. Бу төнне ул ничек үткәргәндер һәм иртә белән тагын күпме шуышкандыр, Алексей моны хәтерләми. Бөтенесе дә газаплы ярым һуштан язу караңгылыгына кереп чум¬ ган. Кисеп аударылган наратның алтын гәүдәсе, аңардан агып чыккан гәрәбәдәй сары сумала, өеп-өеп куелган бүрәнәләр, бөтен җирдә сибелеп яткан агач ярмасы һәм йомычкалар, еллык түгәрәкләре ап-ачык күренеп торган ниндидер агач төбе, — шуышканда юл өстендә очраган шушы тоткарлыклар гына хәтеренең бер кырыена эләгеп калганнар. Ниндидер ят тавыш аны аңына китерде, торып уты¬ рырга һәм як-ягына каранырга мәҗбүр итте. Ул үзен ки¬ селгән урман эчендә күрде: кояш нурларыннан ялт итеп торган киң ачыклыкта аударылган, ләкин ботакларыннан арындырылмаган агачлар яталар; шунда ук бүрәнәләр, әрдәнәләп өелгән утыннар торалар. Баш өстендә төшке кояш балкый, сумала исе, кояшта кызган ылыс исе 47
аңкый, кар дымы борынга керә, һәм әле эреп тә җитмәгән җирдән өстә, каядыр биектә-биектә, рәхәтләнеп тургай сайрый: аның садә җыры чишмәдәй челтери. Ниндидер билгесез куркыныч барлыгын сизеп, Алек¬ сей урман ачыклыгын күздән кичерде. Әле яңарак кына киселгән урын икән, ботаклардан арындырылмаган агач¬ ларның ылыслары шиңеп тә өлгермәгән, киселгән җир¬ ләреннән балдай сумала тамып тора, бөтен җирдә аунап яткан яңа йомычкадан, чи кайрыдан хуш ис аңкый. Ди¬ мәк, монда җан ияләре бар. Бәлки, немецлар биредә блиндажлар һәм ныгытмалар өчен агач хәзерлиләрдер. Шулай булса, моннан тизрәк шылырга кирәк. Урман кисүчеләрнең менә-менә килеп чыгулары мөмкин. Ләкин аның яман каты сызлану белән богауланган гәүдәсе гүя таш булып каткан, кыймылдарлык та көче юк. Тагын шуышыргамы? Ләкин урман кешесе булып яшәгән көннәрдә барлыкка килгән инстинкт аңа сагаерга куша. Кемдер, күзен алмыйча аны күзәтәдер кебек: Алек¬ сей аны күрми, юк, ләкин ул, ерткыч хайван кебек, моны сизеп тора. Кем булыр ул? Урман эче тын, өстә тургай сайрый, тукраннар тонык кына тукылдаталар, киселгән наратларның салынып төшкән ботаклары арасында,, бер урыннан икенче урынга очып, песнәкләр ачулы чикылда¬ шалар. Ләкин шулай да Алексей бөтен торышы белән сизә: аны күзәтәләр. Ботак шыртлап китте. Ул борылып карады да күрде: куе, яшь наратларның күгелҗем, бөдрә башлары җил уңаена тирбәлеп торалар, ләкин берничә ботак, гомуми хәрәкәткә буйсынмыйча, икенче төрлерәк чайкала иде. Шул якта Алексейга әкрен генә кеше пышылдаган тавыш ишетелгәндәй булды, һәм тагын, теге вакытта эт белән очрашкандагы кебек, Алексейның чәчләре үрә тора баш¬ лады. Ул күкрәк кесәсеннән тутыгып, тузанланып беткән пистолетын тартып чыгарды һәм, көчәнеп, ике кул белән аны корды. Курок шыртлагач, нарат ботаклары арасында кемдер артка тайчанып куйгандай булды. Берничә агач¬ ның очлары чайкалышып куйдылар, әйтерсең, аларга кемдер орынып китте, һәм яңадан барысы да тынды. «Нәрсә бу — җәнлекме, кешеме?» — дип уйлады Алексей, һәм ботаклар арасында да кемдер: «Кешеме?»— дип сораган кебек тоелды аңа. Шулай тоелды гынамы, әллә чынлап та нарат арасында кемдер рус телендә сой- 48
ләшә идеме? Әйе, нәкъ русча, һәм кемнәрнеңдер рус телендә сөйләшүләреннән ул кинәт шундый шашынып сөенде, андагы кешенең кем — дошманмы, дусмы булуын һич уйламастан, куанычыннан кычкырып җибәреп, сике¬ реп торды, бөтен гәүдәсе белән алга — тавыш килгән якка омтылды, ләкин шунда ук, ыңгырашып, киселгән агач кебек егылды, пистолеты кулыннан кар өстенә төшеп китте... 14 Аягына басарга тырышып та, баса алмыйча егылгач, Алексей бер генә секундка аңын җуйды, ләкин якында куркыныч барлыгын сизү тойгысы аны яңадан аңына китерде. Шик юк, наратлыкта кешеләр яшеренгән, алар Алексейны күзәтәләр һәм нәрсә турындадыр пышын-пы- шын сөйләшәләр. Ул кулларына күтәрелде, кар өстеннән пистолетын алды һәм, күрсәтмичә, аны җиргә якын гына тотып, кү¬ зәтә башлады. (Куркынычлык Алексейны ярым һушсыз- лыктан чыгарды. Башы бик ачык эшли. Кемнәр булды соң алар?.. Бәлки, немецлар куып китергән утын кисүчеләр булгандыр. Бәлки, үзе шикелле үк руслардыр, немец ты¬ лыннан фронт сызыгы аркылы үзебезнекеләр ягына чол¬ ганыштан чыгып баралардыр? Әллә бу як крестьянна¬ рыннан берәрсеме? Үз колагы белән ишетте ләбаса ул, кемдер ап-ачык итеп: «Кешеме?» дип кычкырып куйды. Шуышып йөри-йөри күкшегән, агачка әйләнә язган кулында пистолет калтырый. Ләкин Алексей көрәшергә һәм калган өч патроннан бик шәпләп файдаланырга хә¬ зерләнде... Шул вакыт яшь наратлар арасыннан дулкынланган балалар тавышы ишетелде. — Әй, син кем? Дойч? Ферштейстмы? 1 Бу сәер сүзләр аны сагайтып җибәрделәр, ләкин кыч¬ кыручы һичшиксез рус иде һәм һичшиксез бала иде. Икенче бала тавышы: — Нишлисең син монда? — дип сорады. — Ә сез кемнәр? —диде Алексей һәм, үз тавышының хәлсезлегенә һәм әкренлегенә таңга калып тынды. 1 Немецмы? Аңлыйсыңмы? А-28. Чын кеше — 4. 49
Бу сорау нарат арасындагыларны аптырашка төшер¬ де. Анда кулларны бутап, чыштын-пыштын килүдән на¬ рат ботаклары чайкалып торды. — Син безгә юкны лыгырдама, алдый алмассың! Не¬ мецны мин аны биш чакрымнан исеннән таныйм. Немец син! — Ә сез кемнәр? — Аның сиңа ни кирәге бар? — Мин рус. — Ялганлама... Күзем атылып чыксын, алдыйсың, фриц! — Мин рус, рус, очучы, мине немецлар бәреп төшер¬ деләр. Хәзер Алексей саклыкны, ташлады- Агач арасында үзебезнекеләр, руслар, совет кешеләре булуына ул ышан¬ ды. Алар аңа ышанмыйлар: шулай инде, сугыш сак булырга өйрәтә. Бөтен юл буенча беренче тапкыр ул үзе¬ нең тәмам хәле юклыгын, инде аягын да, кулын да кый¬ мылдата алмавын, хәрәкәтләнә һәм үзен яклый алмая¬ чагын сизде. Эчкә баткан яңакларының кара чокырлары буйлап яшь тамчылары ага башлаДы. — Кара әле, елый!—диделәр нарат арасыннан.— Әй, син, ник елыйсың? — Мин рус, рус мин, үзебезнең кеше, очучы. — Ә кайсы аэродромнан? — Ә сез кем соң? — Анда эшең булмасын, син җавап бир. — Мончаловск аэродромыннан. Булышыгыз инде миңа, чыгыгыз. Ни шайтаныма... Ботаклар арасында тагын да кызурак пышылда¬ шырга тотындылар. Хәзер Алексей ап-ачык ишетә баш¬ лады: — Мончаловск аэродромыннан, ди... Бәлки, дөрестер... Үзе елый... Әй, син, очучы, ташла наганыңны! —дип кыч¬ кырдылар аңа.— Ташла диләр сиңа, юкса чыкмыйбыз, качабыз! Алексей пистолетын бер читкә атты. Ботаклар икегә аерылды һәм ике малай, һәр минут очып китәргә хәзер торган ике песнәк кебек сагаеп, кулларын кулга тотышып, аңа якыная башладылар. Өлкәне, күк күзле, җитен чәчле ябык малай кулындагы балтасын чабарга хәзерләп тоткан иде. Күрәсең, алай-болай булса, аны ходка җибәрмәкче иде. Өлкән малай артыннан, аның аркасына сыенып 50
җирән чәчле, сипкелле битле кечерәк бер малай килә: анысының күзләрендә чиксез кызыксыну ялтырый иде. Ул килә һәм пышын-пышын сөйләшә: — Елый. Чын әгәр елый. Ай-яй арык, ай-яй арык! Өлкәне, әле һаман балтасын әзер тоткан килеш, Алек¬ сейның янына килеп җитте дә, кар өстендәге пистолетны зур киез итеге белән (атасыныкы булса кирәк) читкәрәк тибеп җибәрде. — Очучы дисеңме? Ә документың бармы? (Күрсәт. Алексей, ихтыярсыз елмаеп: — Биредә кемнәр? Безнекеләрме, немецлармы? — дип пышылдап «сорады. — Ә мин каян белим? Миңа хәбәр итеп тормыйлар. Урман ич монда,— дип өлкән малай дипломатларча җавап бирде. „ Гимнастерка кесәсеннән таныкнаманы чыгарырга туры килде. Командирларда була торган йолдызлы кызыл кенәгә малайларга гаҗәеп тәэсир итте. Оккупация көн¬ нәрендә югалган балалык аларга кире кайткан кебек булды: үз кешеләрен, кадерле Кызыл Армия очучысын күрү аларны үзгәртеп җибәрде. — Үзебезнекеләр! Өченче көн инде үзебезнекеләр! — Абый, син ник бу хәтле арык? — ... Аларга монда безнекеләр кирәкләрен бирделәр, яман дөмбәсләделәр, җаннһрын алдылар! Биредә шундый сугыш булды, котың очар! Түшәделәр дә салдылар үз¬ ләрен! — Кемгә нәрсә эләксә шуның белән качты... Берсе тәртәгә тигәнә тагып, тигәнәгә утырып ычкынды. Яралы ике немец ат койрыгына ябышып качты, өченчесе атка атланып сыпыртты, фон барон кебек... Абый, сине кайда бәреп төшерделәр соң? Балалар, шулай бераз сайрашкач, эшкә керештеләр. Аларның әйтүенчә, моннан авылга кадәр биш километр чамасы җир. Алексей шулкадәр хәлсезләнде, уңайлабрак чалкан яту өчен хәтта борыла да алмады. Утынга дип малайлар алып килгән чана бик кечкенә иде, аннары юлсыз җирдән кар өсләп зур кешене тартып барыр өчен аларның көче дә җитмәс иде. Өлкәне, Серенька исемлесе, энесе Федькага тиз генә авылга чабарга һәм халыкны чакырырга кушты, ә үзе, Алексейны немецлардан саклау өчен дигән булып, аның янында калды, ләкин күңелендә ул аңа ышанмады һәм болай дип уйлады: «Шайтанмы 4? 51 •
белсен аны, фриц хәйләкәр була, үләргә ятучы булып кылануы да мөмкин, документ та күрсәтер...» Хәер, әкрен¬ ләп аның шикләнүләре бетте һәм малайның теле чишелеп китте. Алексей, күзләрен йомар-йоммас, җылы, йомшак ылыс өстендә йокымсырый. Ул малайның сөйләгәннәрен тыңлый да, тыңламый да. Аның тәнен кисәк биләп алган рәхәт йокымсырау аралаш аерым бәйләнешсез сүзләр генә Алексейның аңына барып җитәләр. Сүзләрнең мәгъ¬ нәсен төшенмәстән, Алексей йокы аралаш ана теленең авазларын рәхәтләнеп тыңлый. Плавни авылы халыкла¬ рының башыннан кичкән бәхетсезлекләрне ул бары тик соңыннан гына белде. Немецлар бу урманнар һәм күлләр иленә килеп кер¬ гәндә октябрь ае иде: сап-сары каен яфраклары ялкын¬ ланып, усаклар ут капкан шикелле, кып-кызыл булып, шомланып утыралар иде. Плавни районында сугышлар булмады. Моннан утыз километр көнбатыштарак, ашыгыч кына төзелгән оборона сызыгының ныгытмаларында урна¬ шып алган бер кызыл частьны тар-мар итеп, куәтле танк авангарды артыннан килгән немецлар колоннасы Плавни авылына кермичә, көнчыгышка үтеп китте, чөнки авыл юлдан читтәрәк, урман күле буена утырган иде. Немецлар зур тимер юл төене булган Бологоега таба омтылдылар: аны кулга төшерергә, Көнбатыш һәм Төньяк-көнбатыш фронтларын аерып ташларга теләделәр. Биредә, Бологое шәһәренә якын җирләрдә, Калинин өлкәсенең барлык гражданнары: крестьяннар, шәһәр кешеләре, хатын-кыз¬ лар, картлар һәм яшүсмерләр, төрле яшьтәге һәм төрле профессия кешеләре көне-төне, яңгыр һәм кояш астында, озынборыннан, сазлык пычрагыннан һәм әшәке судан газап чигеп, җәй һәм көз буе оборона рубежлары төзеде¬ ләр. Бу ныгытмалар көньяктан төньякка таба урманняр, сазлыңдар аркылы, күлләр, елгачыклар һәм чишмәләр буйлап сузылдылар. Мондагы. кешеләргә. күп кенә газап чигәргә туры килде, ләкин аларның хезмәтләре бушка китмәде. Килгән уңайга немецлар берничә оборона рубежларын өзделәр, ләкин соңгы рубежларның берсендә аларны тукталырга мәҗбүр иттеләр. Сугышлар позицион сугышка әйләнеп китте. Бологое шәһәренә немецлар үтеп керә алмадылар һәм төп ударны көньяккарак күчерергә мәҗбүр булды¬ лар, ә биредә оборонага күчтеләр. 52
Комлы балчыклардан гадәттә алына торган кечкенә уңышны урман күлләрендә балык тоту белән ныгытучы Плавни крестьяннары, сугыш безнең авылга килмәде, дип шатланганнар да иде инде. Немецлар таләбе буенча, колхоз председателен староста дип атап, искечә артель белән яшәүләрен дәвам иттеләр, немецлар совет жирен мәңге таптамаслар һәм безгә, Плавни крестьяннарына, мондый аулак җирдә, бәлки, бу бәладән шулай читтә ка¬ лырга мөмкин булыр, дип өметләнделәр. Ләкин сазлык үләне төсендәге мундир кигән немецлар урынына машина¬ ларда кара киемле, пилоткаларына кеше башы һәм сөякләр төшерелгән бүтән немецлар килделәр. Плавни крестьяннарына Германиягә даими эшкә барырга теләүче унбиш доброволецны егерме дүрт сәгать эчендә табып бирергә боердылар. Юкса авыл башына зур бәлаләр вәгъдә иттеләр. Доброволецлар колхозный балык склады белән правлениесе урнашкан кырый йортка килергә, үз¬ ләре белән бер пар күлмәк-штан, кашык, чәнечке, пычак һәм ун көнлек ашамлык алып килергә тиешләр иде. Күрсә¬ телгән срокка берәү дә килмәде. Хәер, немецлар моңа ул кадәр өметләнмәгәннәр дә иде, чөнки аларныц тәҗрибә¬ ләре бар иде инде. Алар, авылга курку салу өчен, колхоз председателен, ягъни старостаны, балалар бакчасында тәрбия эшен алып баручы олы яшьтәге Вероника Григорь- евнаны, ике бригадирны һәм кул асларына эләккән унлап крестьянны правление бинасы каршында атып үтерделәр. Гәүдәләрен күммәскә куштылар һәм: әгәр приказда күрсәтелгән урынга бер тәүлектән соң добро¬ волецлар килмәсәләр, бөтен авыл шулай атып үтереләчәк, диделәр. .һаман килүче булмады- Иртә белән, СС зондеркоман- дасыннан килгән немецлар авыл буйлап йөри башла¬ ганда, барлык йортлар буш иде инде. Аларда картлар да, бала-чагалар да —бер җан иясе дә юк иде. Төнлә белән йорт-җирләрен ташлап, еллар буенча җыеп киленгән мал¬ ларын, бөтен терлек-туарларын диярлек ташлап, кешеләр төнге караңгы томан эчендә юкка чыктылар. Бөтен авыл, иң соңгы кешесенә кадәр, моннан унсигез километр җиргә, кара урман эченә күчеп утырды. Землянкалар казып бетергәч, ирләр партизанлыкка китте, ә хатын-кыз белән бала-чага язга кадәр урманда михнәт чигәргә калдылар. Буйсынмаган авылны зондеркоманда бернәрсәсен кал¬ дырмыйча яндырды, бу районның башка авылларын да 53
немецлар шулай ук яндырып, үлем зонасы дип йөрт¬ теләр. — ... Минем әтием колхоз председателе иде, немецлар , аны староста дип йөрттеләр,— диде Серенька, аның сүз¬ ләре Алексейга стена аркылы ишетелгән шикелле генә ишетеләләр иде,— алар аны үтерделәр, өлкән абыемны да үтерделәр, инвалид иде ул, кулы юк иде, машинада иген сукканда өздерде. Уналты кешене үтерделәр... Үз күзем белән күрдем, карап тору өчен безне дә куып китер¬ деләр. Минем әти һаман кычкырды, һаман сүгенде... «Безнең өчен сез эттән туганнарга күрсәтерләр әле күрмә- гәнегезне! — диде.— Безнең өчен сез әле канлы яшь белән еларсыз!..» Талчыккан зур күзләреннән сагыш карап тора торган шушы аксыл чәчле кечкенә мужикның сүзләрен тыңла¬ ганда, Алексей ниндидер сәер тойгылар кичерде. Нинди¬ дер сылана торган томан эчендә йөзәдер кебек иде. Аның әйтеп бетергесез газаплар кичергән тәнен коточкыч ары¬ ганлык биләп алды. Ул хәтта бармагын да кыймылдата алмады һәм үзенең моннан әле бары бер-ике генә сәгать элек хәрәкәтләнүен күз алдына китерә алмый иде. — Шулай итеп урманда яшисезмени?—дип сорады Алексей. Аның тавышы көчкә-көчкә ишетелде, ул үзен чолгап алган йокы ятьмәсеннән көчкә арына иде. — Шулай шул, урманда торабыз. Без хәзер өчәү: Федька белән мин дә, аннары әниебез. Нюша исемле сеңелебез бар иде, кышлый үлде, шешенде дә үлде, тагын бер кечкенәбез үлде, шулай итеп өчәү без хәзер... Ничек, немецлар кире кайтмаслармы, ә? Безнең бабай, әнинең әтисе була инде ул, хәзер председатель урынында эшли, менә ул әйтә: кайтмыйлар инде алар, ди, үлгән кешене кабердән кире алып кайтмыйлар аны, ди. Әниебез һаман курка, һаман качарга җыенып йөри, кайтып килсәләр нишләрбез, ди... Әнә бабай белән Федька да киләләр, әнә кара! Урман буенда басып торган сары чәчле Федька, озын буйлы, бөкрерәк картка бармагы белән Алексейны күр¬ сәтте. Картның өстендә суган кабыгына манылган өй тукымасыннан теккән чикмән, билендә киндерә, башында немец офицерлары кия торган фуражка иде. Бу карт, малайлар теле белән әйтсәк, Михайла бабай, озын буйлы, бөкрерәк һәм ябык бер кеше иде. Аның йөзе ягымлы, күзләре балаларныкы кебек саф һәм нурлы, кө¬ 54
меш шикелле агарган сакалы сирәк һәм йомшак,—ул авыл художнигы тарафыннан ясалган Никола-угодникка охша¬ ган. Бөтенләй диярлек чуар ямаулардан гына торган иске сарык тунына Алексейны төргәндә, аның җиңел гәүдәсен бик ансат әйләндереп, сабыйларча гаҗәпләнү белән гаҗәпләнеп сөйләнде: — Ах, нинди бәла бит, кеше дигәнең бөтенләй кип¬ шенгән! Ай ходаем, бөтенләй коры сөяккә калган бит. Бу сугыш дигәнең кешеләрне нишләтми. Ай-яй-яй! Ай- яй-яй! Яна туган баланы салган шикелле, сакланып кына Алексейны кечкенә чанага салды, киндерә белән бәйләп куйды, бераз уйланып торды да, өстендәге чикмәнен салып, Алексейның баш астына кыстырды. Аннары алга чыгып, капчыктан ясалган кечкенә генә камытны киеп, чанага җигелде, малайларга да берәр киндерә очы тот¬ тырып: «Я, аллага тапшырдык!» — диде, һәм алар өчәү¬ ләп чана табанына ябыша торган һәм, аяк баскан саен иңеп, бәрәңге оны кебек шыгырдый торган юеш кар өсләп тартып киттеләр. 15 Моннан соңгы ике-өч көндә Алексей куе һәм эссе томан эчендә ятты һәм шушы томан аркылы вакыйгалар аңа төш шикелле, хыял шикелле генә булып тоелдылар. Чынбарлык саташулы төшләр белән бергә буталды, һәм күп вакытлар үткәннән соң гына Алексей чын вакыйга¬ ларны үз тәртипләрендә исенә төшерә алды. Качак авыл кара урман эчендә утырган. Әле эреп җитмәгән кар белән һәм яшел ылыслар белән капланган землянкаларны беренче карауда күреп бетерүе дә кыен. Алардан чыккан төтен жирдән чыга? шикелле иде. Бирегә Алексей килеп кергән көнне монда бөтенесе дә тын һәм юеш булып, төтен мүккә сарыша, агачларга эленә иде, һәм Алексейга бу урын сүнеп бара торган урман янгыны белән чолгап алынган шикелле тоелды. Авылның бөтен халкы — күбесенчә хатын-кыз, бала¬ чага һәм берничә карт-коры, Михайланың урманнан совет очучысын, Федька әйтүенчә, «сөяккә калган» бер кешене алып кайтачагын белгәч, барысы да каршы алыр¬ га чыктылар. Өч кеше җигелгән кечкенә чана агачлар арасыннан килеп чыккач, хатын-кыз чананы сарып алды. 55
һәм аяк астына керә торган бала-чагаларны төрткәләп- суккалап, аһ-ваһ килеп, төрле сүзләр такмаклап һәм елый-елый, чана артына тагылдылар. Аларның барысы¬ ның да өс-башы сәләмә һәм барысы да бердәй карт булып күренәләр. Морҗасыз землянкаларның корымы аларның йөзендә бервакытта да бетеп тормый. Күзләренең ялтыра¬ выннан һәм тешләренең балкуыннан гына яшь хатынны карчыктан аерып була иде. Михайла бабай, чананы тиз-тиз тартып, хатыннарны ачулана башлады: — Ай, бу хатыннарны, ай, бу хатыннарны! Нәрсәгә җыелганнар, я нәрсәгә? Театрмыни монда сезгә? Спек¬ такльме әллә? Ходай өчен, аяк астына кермәгез. Я алла, бөтенләй сарык кебек, тәмам акылдан язганнар! Төркем эченнән Алексейның колагына ишетелде: — Ой, нинди! Чынлап та, сөяк кенә! Селкенми дә, җаны бармы? — Аңын югалткан ул... Нәрсә булган соң аңа? Ой, туганкайларым, шундый ябык, шундый ябык! Бераздан гаҗәпләнү кимеде. Очучының билгесез булган, ләкин коточкычлыгы күренеп торган язмышы хатыннарны таңга калдырды, һәм чана җир асты авылына әкрен генә якынайган вакытта, бәхәс башланды: Алексей кемгә туктарга тиеш?- Түгәрәк битле, ак күз алмасы яшь негрныкы шикелле ялт-йолт итә торган кечкенә генә бер хатын: — Минем землянкам 'коры. Ком сипкән, һавасы да яхшы... Мичем дә менә дигән,— дип сөйли иде. - — ...Мич дигән була? Ә сездә күпме кеше яши? Бер сасысыннан гына да тончыгып үләрсең!.. Михайла, бир миңа, минем өч улым Кызыл Армиядә, бераз оным да бар, мин аңа кабартма пешереп ашатырмын! — Юк, юк, миңа керсен, миндә иркен, икәү генә торабыз, урын җитәрлек, кабартмаларыңны миңа алып керерсең, кая ашаса да барыбер түгелмени аңа! Хатын белән без аны бик яхшы карарбыз, минем туңдырылган чабакларым да бар, бер җеп кипкән гөмбәм... Балык ашы ашатырмын, гөмбә шулпасы... — Кая инде аңа балык ашы ашау, бер аягы белән кабергә баскан ич ул! Миңа алып кер, Михайла бабай, минем сыерым бар, сөтем! Ләкин Михайла чананы җир асты авылының уртасына, үз землянкасы янына алып китте. 56
...Алексейның хәтерендә: менә ул кечкенә генә караңгы бер чокырда ята; аз гына төтен чыгарып, очкыннар сибеп һәм чатыр-чотыр килеп, стенада чыра янып тора. Аның яктысында сәкедән барлык нәрсә күренеп тора: немец миналарыннан бушаган ящиклардан корыштырып, җир¬ дәге багана өстенә беркетелгән өстәл; аның янында урын¬ дыклар урынына бүкәннәр; карчыкларча киенеп, кара яулык бәйләгән зифа буйлы бер хатын — Михайла бабай¬ ның яшь килене Варвара өстәл өстенә иелгән; шунда ук сирәк кенә бөдрәләр белән каймаланган Михайланың үз башы күренә. Алексей буй-буй тышлы салам түшәк өстендә ята. Өстенә әлеге шул чуар ямаулар белән капланган сарык туны ябылган. Туннан ниндидер әче ис, өй исе, гадәтлән¬ гән көндәлек ис килә. Гәрчә бөтен тәне таш белән кыйнал¬ ган шикелле сызласа да, һәм аяклары кыздырылган кир¬ печләргә баскан шикелле янсалар да, менә шулай тыныч¬ та һәм җылыда яту күңелле, белеп торасың: бер кеше дә сиңа тимәячәк, хәрәкәтләнергә, уйларга, кемнән дә булса сакланырга кирәк түгел. Землянканың почмагына — җир идәнгә салынган кеч¬ кенә мичтән күгелҗем төтен дулкын-дулкын булып җәе¬ лә, һәм Алексейга бу төтен һәм төтен генә түгел, өстәл дә, һәрвакыт нәрсә беләндер шөгыльләнеп, нәрсәдер ясап утырган Михайла бабайның көмеш башы да, Варяңын зифа гәүдәсе дә —барысы да дулкынланадыр, сузыла¬ дыр, тирбәләдер кебек. Алексей күзләрен йома. Аннары кара кошлы немец капчыгы белән тышланган ишек ачы¬ лып, аннан салкын һава килеп керүдән уянып, күзләрен ачып җибәрә. Өстәл янында ниндидер бер хатын тора. Ул өстәл өстенә кечкенә генә бер капчык куйган һәм, капчык¬ ны’ кире алырга теләгәндәй, кулларын аның өстенә сал¬ ган, көрсенә һәм Варварага болай дип сөйли: — Манный ярма бу... Әле сугышка хәтле үк алган идек. Костюнька өчен саклап тоттык. Хәзер Костюнькага бернәрсә дә кирәкми инде. Квартирантыгызга шуңардап ботка пешерегез. Балалар боткасы аңа бик яхшы булыр. Шуннан соң ул борылып, бөтен кешене сагышка са¬ лып, әкрен генә чыгып китә. Кемдер туңдырылган балык кертә, кемдер кайнар ташлар өстендә пешерелгән кабарт¬ ма алып керә: бөтен землянка эченә әчкелтем җылы ик¬ мәк исе тарала. 57
Серенька белән Федька килеп керәләр. Крестьяннарча җитдилек белән Серенька ишек төбендә пилоткасын сала һәм: «Бик исәннәр генәме сез!» — дип күрешә. Аннары махорка һәм көрпә кисәкләре ябышып беткән ике кисәк шикәр чыгарып куя/ — Әни җибәрде. Шикәр файдалы ул,.ашагыз,—ди ул һәм, бабасына борылып, эшлекле генә сөйли: — Тагын иске авыл урынына барып килдек. Бер казан актарып таптык. Бик үк янмаган ике тимер көрәк, сапсыз балта. Кирәк булыр дип алып кайттык үзләрен. Абзасы артына посып торган Федька өстәл өстендә агарып күренгән шикәргә йотлыгып карый һәм селәгәен суырып куя. Күп вакытлар үтеп, байтак уйлангач кына, Алексей бу бүләкләрнең кадерен аңлый алды. Шушы кышны бу авылда халыкның өчтән бере ачтан үлде, бер яки ике кешесен күммәгән семья бөтенләй юк иде. — Эх, хатыннар, хатыннар, бәягез алтын сезнең! Шулай түгелме? Ишетәсеңме, Алеха, рус хатын-кызының бәясе алтын, дим. Аның күңеленә генә орынырга кирәк, шуннан соң ул соңгы нәрсәсен дә китереп бирәчәк, җа¬ нын бирергә хәзер торалар алар безнең хатыннар. Шулай түгелме? Ә? — дип сөйләнә-сөйләнә, Михайла бабай Алексей өчен китерелгән барлык шушы бүләкләрне кабул итә һәм яңадан үзенең һич бетеп тормас эшенә — сбруй¬ лар төзәтүгә, камытлар ямауга яки тишелгән киез итек¬ ләргә олтан салуга керешә иде. — Эштә дә алар, әлеге шушы хатыннарны әйтәм, безгә бирешмиләр бит, яисә әле безне, мужикларны, узып та китәләр! Тик менә алар¬ ның телләре генә ямап, ай телләре! Теңкәмә тиделәр алар минем, Алеха туган, бөтенләй башымны катырып бетер¬ деләр. Анисья үлгәннән соң мин, гөнаһлы бәндә, уйлаган идем: «Аллага шөкер, бераз тынычлап яшәп калырмын!» Менә мине шуның өчен ходай җәзалады. Армиягә алын¬ мыйча калган мужикларыбыз, немецлар килгәч, парти¬ занлыкка китеп бардылар, ә менә мин, үземнең зур гөнаһ¬ ларым өчен, хатыннар командиры булып калдым, сарык көтүендәге кәҗә тәкәсе кебек... Оһ-һо-һо! Бу урман авылында күргән нәрсәләр Алексейны таңга калдырдылар. Немецлар Плавни авылы кешеләренең йорт-җирләрен, байлыкларын, игенчелек коралларын, терлекләрен, савыт-сабаларын — бик күп буынның хез¬ мәте белән барлыкка китерелгән бөтен нәрсәләрен талаһ- 58
яндырып бетергәннәр; кешеләр хәзер урманда яшиләр, немецлар килеп табарлар дип минут саен котлары чыгып торалар, ачыгалар, үләләр, — ләкин колхоз, авылның алдынгы кешеләре тарафыннан утызынчы елны бик озак әрләшү-бәхәсләшүләрдән соң көч-хәл белән генә оештырылган колхоз таралмаган. Киресенчә, сугыш алып килгән чиксез михнәтләр кешеләрне тагын да бергә туплый төшкәннәр. Хәтта землянкаларны да бергәләп казыганнар һәм ул землянкаларда искечә, ничек туры килсә шулай урнашмыйча, яңача: бригадалап урнаш¬ каннар. Михайла бабай үтерелгән киявенең председатель¬ лек бурычларын үзенә алган. Ул колхоз гадәтләрен урманда изге күреп саклый, һәм менә хәзер аның җитәкче¬ легендә җир асты авылы, караңгы урман эченә кереп кач¬ кан авыл, бригадалар һәм звенолар белән язга хәзерлә¬ нә иде. Ачлыктан интегүче крестьян хатыннары качканнан соң калган ашлыкларын иң соңгы бөртегенә кадәр гомуми землянкага илтеп салганнар. Немецлардан качы¬ рын алып килгән сыерларның бозауларын бик яхшылап карыйлар. Кешеләр ачыгалар, ләкин җәмәгать терлеген суймыйлар. Немецлар кулына эләгүдән курыкмыйча, ма¬ лайлар иске авыл урынына баралар һәм, кара күмер арасыннан, утта янып зәңгәрләнгән сабаннарны казып чыгаралар. Артык бозыладаганнарына агач саплар куялар. Яз көне сыерларны җигеп сукалау өчен, капчыклардан камытлар тегәләр. Хатыннардан төзелгән бригадалар наряд буенча күлләрдә балык тоталар, һәм шул балык белән авыл халкы кыш буе туенып тора. Михайла бабай гәрчә «үзенең хатыннарыннан» зар¬ ланса да һәм хатыннар землянкага кереп, Алексей өчен аңлашылып җитми торган ниндидер хуҗалык эшләре аркасында озын һәм усал бәхәсләр куптарганда колак¬ ларына бармакларын тыгып юргаласа да, тәмам ачуы килеп, кайвакыт үзенең нечкә генә тавышы белән алар өстенә җикеренсә дә, аларның кадерен белә иде һәм, дәшми-тынмый гына ятучы Алексейның тыңларга яра¬ туыннан файдаланып, шушы «хатын-кыз токымын» күк¬ ләргә күтәреп мактарга керешә иде. — Алеха, дускай, кара әле менә, нәрсә килеп чыкты бит. Хатын-кыз ул гомер-гомергә бер сынык ипигә ике кулы белән ябышучан. Шулай түгелме? Ә? Ни өчен дип беләсең? Саранлыктанмы? Юк! Чөнки ул ипинең кадерен 59.
белә: балаларны, семьяны ул туйдыра бит, ни генә әйтсәң дә семьяны ул алып бара. Хәзер менә кара инде, нинди эш килеп чыкты. Үзең күрәсең безнең тормышны: вал¬ чыкка кадәр санаулы. Ачыгабыз! Шулай, январь аенда безнең авылга партизаннар килеп төштеләр, безнең авыл¬ ныкылар түгел — юк, безнекеләр каядыр Оленин тирәсен¬ дә сугышып йөриләр. Ятлар килде, тимер юлныкылар. Ярый. Килделәр: «Ачтан үләбез», — диләр. Нишләдек дип беләсең? Икенче көнне хатын-кызлар аларның кап¬ чыкларын тутырып җибәрделәр. Ә үзләренең балакай¬ лары шешенеп беткәннәр, аякларына баса алмыйлар. Шулай түгелме? Ә? Әнә ничек бит ул! Әгәр'мин берәр командир-фәлән булсам, немецларны куып җибәргәннән соң, үземнең иң әйбәт гаскәрләремне җыяр идем дә, алга бер хатынны бастырып, үземнең бөтен гаскәремә аның каршында, рус хатыны каршында, марш атлап узарга кушар идем. Аңа, ягъни шушы хатынга честь бирергә боерыр идем. Картның шушылай сөйләнүе астында Алексей татлы гына йокымсырый. Кайвакыт, аны тыңлый-тыңлый, гим¬ настерка кесәсендәге хатны аласы, әлеге кызның фото¬ графиясен чыгарасы һәм картка күрсәтәсе килә, ләкин шулкадәрле хәлсезләнелгән: кулларны да күтәреп булмый. Ләкин Михайла бабай үзенең хатыннарын мактарга керешкәндә Алексейга бу хатларның җылысы гимнастер¬ ка аркылы тәненә үтеп керә кебек тоела иде. Михайла бабайның килене, каенатасы кебек, һәрва¬ кыт нәрсә белән булса да шөгыльләнә торган җитез һәм сүзсез хатын, кичләрен өстәл янында эшләп утыра. Баш¬ та аны Алексей карчык дип, картның хатыны дип уйла¬ ды, ләкин соңыннан аның зифа буйлы, егерме-егерме ике яшьлек сөйкемле генә бер хатын икәнен күреп алды. Алексейга ул ничектер куркынып һәм борчылып карый һәм, тамагына тыгылып калган ниндидер бер төерне йо¬ тып җибәргән шикелле, кинәт уфылдап куя. Кайвакыт төннәрен, чыра сүнеп, землянканың сөремле караңгылыгы эчендә чикерткә моңлы гына черкелди башлагач (Михай¬ ла бабай бу чикерткәне янган авыл урыныннан табып, өйгә күңеллелек биреп торыр ичмаса дип, бияләй эченә салып, янган табак-савыт белән бергә бирегә алып кайт¬ кан иде), Алексей сәке өстендә кемнеңдер мендәр тешләп, шыпырт кына елавын ишетә шикелле иде. 60
16 Алексейның Михаила бабайда кунак булуына өченче көн киткәч, карт кырт кына әйтте: — Бетләгән син, Алеха, тирес коңгызы шикелле бет¬ ләгән. Ә кашына алмыйсың. Менә нәрсә, мунча ягыйм мин сиңа. Ә? Мунча ягыйм. Юармын үзеңне, сөякләреңне себерке белән чабармын. Озын юлдан соң мунча бик әйбәт була ул. Нәрсә? Шулай түгелме? һәм ул мунча әмәлләргә тотынды. Почмактагы мичне шундый итеп якты, ташлар шартлап ярыла башладылар. Каядыр тышта ут яна һәм анда, Алексейга әйтүләренә караганда, зур таш кыза иде. Варя иске кисмәккә су ташый. Идәнгә сап-сары салам җәйделәр. Шуннан соң Михайла бабай, бил тиңентен чишенеп, эчке штаннан гына калды да, агач чиләккә тиз генә селте ясады, чып¬ тадан йолкып, җәй исе аңкып торган яңа мунчала хәзер¬ ләде. Землянка тәмам кызып, түшәмнән авыр, салкын тамчылар тама башлагач, карт урамга йөгереп чыкты, зур калай өстенә салып, кып-кызыл булып кызган ташны алып керде һәм кисмәккә батырды. Болыт кадәрле пар, түшәмгә килеп бәрелде дә бөтерелә-бөтерелә, түшәм буй¬ лап таралды. Бернәрсә дә күренми башлады, һәм Алек¬ сей картның җитез куллары үзен чишендерергә керешүен сизде. Варя каенатасына булышты. Эссе булганга, ул үзе¬ нең бишмәтен һәм яулыгын салып ташлады. Ертык яулык астында барлыгы да беленмәгән авыр чәч толымнары, ычкынып, иңбашларына килеп төштеләр, һәм менә ул чиркәү карчыгы кыяфәтеннән зур күзле, җиңел гәүдәле, чандыр һәм яшь бер кызга әйләнеп калды, һәм баш¬ та- аңа игътибар итмәгән Алексей хәзер, шундый ки¬ нәт үзгәрүдән соң, үзенең ялангачлыгыннан ояла баш¬ лады. — Түз генә, Алеха! Шулай итеп без синең белән, дус¬ кай, мунча керик әле! Ишеткәнең бармы, Финляндиядә әнә ирләр белән хатыннар бөтенләй бер мунчада чыпыр¬ дашалар, ди ич. Нәрсә, дөрес түгелме? Может, ялганлый¬ лардыр. Ә ул, Варьканы әйтәм, хәзер яралы сугышчы янындагы медицина сестрасы кебек була инде. Шулай. Аңардан оялырга кирәкми. Тот әле үзен, мин аның күл¬ мәген салдырыйм, бөтенләй череп беткән, ертылып тө¬ шәргә тора! 61
Шул вакыт Алексей яшь хатынның зур кара күзлә¬ рендә каты курку чагылуын күрде. Тирбәлеп торган пар аркылы Алексей самолет белән егылып төшкәннән соң беренче тапкыр үзенең тәнен күрә иде. < Сары салам өстендә коры сөяккә калган, карасу тире белән өртелгән бер кеше ята: тез капкачлары ка¬ лыккан, түгәрәк таз сөякләре очланып чыккан, эче бат¬ кан, кабыргалары калкып торалар иде. Карт селтеле чиләк янында маташа. Майланып торган соры селте суына мунчаласын манып алып, кулын Алексей өстенә күтәргән һәм кайнар томан эчендә аның тәнен күргәч, картның мунчала тоткан кулы һавада асы¬ лынып калды. — Кара син, нинди бәла!.. Синең эшләрең шәптән түгел бит, Алеха туган! Ә? Шәптән түгел. Немецлардан син ычкынгансың, ә аңардан, газраилдән... — һәм кинәт ул Алексейны арттан тотып торган Варяны ачулана башлады. , ; — Ә син нәрсә ялангач кешегә күзләреңне терәдең, оятсыз, я! Нәрсә иреннәреңне тешлисең? Ух, хатыннар, сез барыгыз да саескан токымы! Ә син Алексей, уйлама, начар нәрсә турында уйлама. Без сине, туган, аңа, газраилгә бирмәбез. Без сине, димәк, тазартырбыз; хак сүз менә, тазартырбыз!.. Я, савыгып китәргә булсын! Ул, кечкенә баланы юган шикелле, саклык белән Алексейны селтеләп юа башлады, әйләндерә-әйләндерә, кайнар су сибә-сибә, ышкый-ышкый юды, шундый азарт белән ышкыды, калкып торган сөякләр өстеннән йөри торган куллары шыгырдый ук башладылар. Варя аңа дәшми генә булышты. Ләкин карт аны юкка гына ачуланды. Варя үзенең, кулларыннан хәлсез генә салынып төшкән коточкыч сөяк гәүдәгә бөтенләй карамый иде. Ул читкә карап то¬ рырга тырышты, ләкин ирексездән Алексейның аягын яки кулын пар эченнән күреп алганда, аның күзләрендә куркыну очкыннары кабынып китә иде. Ничектер алар¬ ның семьясына килеп эләккән бу очучы ят бер кеше түгел, бәлки аның үз Мишасы кебек, көтмәгәндә килеп тап булган кунакны түгел, бәлки үзенең ирен, бер генә яз бергәләп яшәп калган ак кашлы, сипкелле йөзле, көчле куллы батыр егетне немецлар шушы хәлгә китергәннәр¬ дер кебек, әллә кемне түгел, бәлки үзенең ирен ул 62
шушылай үз кулында тотып торадыр кебек тоела иде и ни. һәм ул куркынып китә, аның башы әйләнә башлый һәм иреннәрен каты тешләп кенә ул һушы китеп егылу¬ дан тыелып тора иде. ... Аннары Алексей, Михайла бабайның аркылыга- буйга ямалып беткән, ләкин чиста, йомшак һәм озын күлмәген кигән килеш, бөтен тәнендә сафлык һәм дәрт сизеп, буй-буй салам түшәк өстендә ятты. Түшәмдәге тишектән пар чыгып беткәч, Варя Алексейны аз гы¬ на төтен исе аңкып торган җиләк чәе белән сыйлады. Бу чәйне ул әлеге шул балалар китергән һәм Варя та¬ рафыннан каен тузы өстенә вак кына итеп турал¬ ган шикәр белән эчте. Шуннан соң ул беренче тапкыр каты йокыга талды һәм төшләр күрмичә тыныч кына йоклады. Кычкырып сөйләшү тавышына уянып китте ул. Зем¬ лянкада караңгыланып килә, чыра сүнәр-сүнмәс кенә яна. Шушы сөремле караңгылык эчендә Михайла бабай¬ ның нечкә тавышы яңгырый иде: — Хатын-кыз акылы шул, уйлап карадыңмы соң син? Унбер көн буена кешенең авызына валчык та кермәгән, ә син каты пешкән йомырка китергәнсең... Бу йомырка¬ лар— үлем бит аңа!.. — Кинәт бабай ялыну тавышы белән сөйли башлады: — Хәзер аңа йомырка кирәкмәс иде, хәзер аңа беләсеңме, Василиса, нәрсә, хәзер аңа тавык шулпасы ашарга кирәк иде! Менә нәрсә кирәк! Менә ул аңа җан кертеп җибәрер иде. Синең Партиза¬ ныңны суярга иде, ә?.. Ләкин карчыкның кискен һәм ямьсез тавышы картны бүлдерде: — Юк, тавыкны бирмим! Бирмим, бирмим, сорыйсы да булма, карт пәри. Кара син аны! Ул турыда авыз да ачасы булма. Мин үземнең Партизанымны суйыйм, имеш... Тавык шулпасы кирәк, имеш. Болай да менә аңа никадәрле китергәннәр, туйга дип ташыганнармыни? Әнә нәрсә уйлап тапкан, карт шайтан! — Эх, Василиса, шундый сүзләрең өчен оялырга кирәк иде сиңа, — дип карт үзенең нечкә тавышы белән үгетли башлады. — Үзеңнекеләр дә фронтта икәү ич, аңлап җиткермичә сөйлисең оин! Иптәшне әйтәм, безнең өчен бөтенләй имгәнеп беткән бит, никадәрле канын түккән... 63
— Аның каны миңа кирәк түгел. Минем өчен мине¬ келәр үзләре түгәләр. Сорама да, әйттем бит бирмим дип, бирмим булгач бирмим. Карчыкның кара күләгәсе ишеккә таба елышты, һәм ачылып киткән ишектән язгы көннең көчле яктысы ки¬ леп кергәч, Алексей ихтыярсыз күзләрен йомды һәм ыңгырашып куйды. Карт аның янына ташланды. — Әллә син йокламый идеңме, Алеха? Ә? Безнең сөй¬ ләшүне ишетеп тордыңмыни? Ишеттеңме? Ләкин син аңа үпкәләмә, Алеха, аның андый сүзләре өчен үпкәләмә. Сүзләр ул ватып ташланган кабык кебек, ә төше аның әйбәт. Синең өчен тавыгын бирергә кызганды дип уйлый¬ сыңмы әллә? һи-и, юк, Алеша! Аларның бөтен семьясын немец кырып бетерде, семьялары бик зур иде — унлап кеше. Өлкән улы полковник бит аның. Полковник семьясы икәнен белеп алдылар да Василисадап бүтәннәрен сәгате белән чокырга илтеп атып үтерделәр. Хуҗалыкларын да җимереп ташладылар. Аның яшендә бер кешесез калу зур бәла ул, их, зур бәла! Бөтен хуҗалыкларыннан шул бер тавык кына калды бит. Бик хәйләкәр тавык ул, Алеха. Әле беренче атнада ук немецлар бөтен үрдәк-тавыкны тотып бетерделәр, чөнки немец дигәнең кош-корт итен бик яра- тучан бит ул. Барысы да: «Курка, матка, курка!» — дип лыгырдап йөриләр. Ә менә бу тавык котылып калды бит. Тавык түгел, артист ул. Немец дигәнең ишек алдына килеп керүгә, чормага менеп китә дә, шунда утыра бирә, әйтерсең, ул бөтенләй юк. Ә үзебезнекеләр килеп керсә — бернәрсә юк шикелле, йөри бирә. Шайтан белсен, ничек таныгандыр инде ул. Менә шулай итеп ул, тавык дигәнем, бөтен авылга берүзе калды, һәм менә шул хәйләкәрлеге өчен без аңа Партизан дигән исем бирдек. Мересьев күзләрен йоммыйча гына йокымсырый: ур¬ манда ул шулай йокларга күнеккән. Аның дәшми ятуы Михайла бабайны борчый иде булса кирәк. Землянкада ары-бире йөренеп, өстәл янына килеп, бераз нәрсәдер эшләгәч, карт тагын шушы темага күчте: — Хатынга үпкәләмә, Алеха! Син, дускай, шуны аңла: ул зур урмандагы карт каен шикелле иде: аңа бер яктан да җил бәрми иде, хәзер ачык җирдәге черек төп шикелле, бер ялгызы калды, бөтен куанычы шул бер тавык инде аның. Нәрсә дәшмисең, әллә йокыга киттеңме?.. Я, йокла алайса, йокла. 64
Алексей йоклый да, йокламый да. Ул тун астында ята, о туннан әчкелтем икмәк исе, иске крестьян йорты исе килә. Өй чикерткәсе күңелне юата торган итеп сайрый, һәм аның җырын тыңлап яткан Алексейның бармагын да кыймылдатасы килми иде. Әйтерсең, аның тәне бөтенләй сөяксез булып, җылы мамык белән тутырылган, һәм шул мамык эчендә кан тибеп тора. Шешенгән аяклары яналар, эчтән ниндидер яман сызлау белән сызлыйлар, ләкин аның борылырга да, хәтта кыймылдарга да көче юк. Шушылай йокымсырап яткан Алексейның аңына зем¬ лянка эчендәге тормыш ничектер кисәкләп кенә ирешә, әйтерсең, бу чын тормыш түгел, әйтерсең, бер-беренә бәй¬ ләнешсез табигый булмаган картиналар экранда җемел¬ дәп үтәләр. Яз җитте. Качак авыл иң авыр көннәрне кичерә. Кай¬ чандыр күмеп, яшереп өлгергән һәм хәзер төннәрен яше- реп-яшереп кенә янгын көле астыннан казып алып кай- тыла торган ашамлыклар инде бетеп бара. Җир эри. Ашыгыч кына казылган землянкаларда тамчы тама һәм алар ишеләләр. Авылдан көнбатыштарак Оленин урман¬ нарында партизанлык итүче мужиклар элек юк дигәндә бер, төннәрен, берәм-сәрәм кайтып киткәлиләр иде, хәзер алар фронт сызыгы артында калдылар. Алардан һич хә¬ бәр-хәтер юк. Болай да чиксез азап кичерүче хатыннар¬ ның башларына яңа хәсррт төште. Җитмәсә яз җитте, кар эри, чәчү турында, яшелчә бакчалары турында кайгыр¬ тырга кирәк. Хатыннар кайгылы һәм ачулы йөриләр. Михайла ба¬ бай землянкасында әледән-әле алар арасында шау-шулы талашлар булып ала, барлык яңа һәм иске, булган һәм булмаган үпкәләрне әйтешәләр. Землянкада кайвакыт бик каты чыр-чу күтәрелеп китә, ләкин хәйләкәр карт Михай¬ ла хатыннарның шушы чыр-чу килгән ачулы тавышлары арасына хуҗалык турында нинди дә булса берәр фикер китереп кыстырса, әйтик: иске авыл урынына кешеләр җибәрмикме икән, карап кайтсыннар, бәлки җир эри баш¬ лагандыр, яки землянкада чәчүлекләр дымланган, алар¬ ны җилгәрерлек җил чыккан түгелме, кебек фикер әйтсә, шунда ук бу талаш-тартыш тынып кала иде. Бер тапкыр бабай бик канәгать һәм кайгыртучан төс белән көндез кайтып керде. Ул бер яшел үлән кисәге алып кайткан иде һәм, катып беткән учына ипләп кенә салып, аны Алексейга күрсәтте: А-28. Чын кеше — 5. 65
— Күрәсеңме? Кырдан кайтып киләм. Җир эрегән инде, ә уҗым, аллага шөкер, ярыйсы гына булып чыгып килә. Кар җитәрлек. Бөтенесен күздән кичердем. Әгәр язгы чәчүләрне җиңеп чыга алмасак, көзли чәчелгән игеннән генә дә тамак туярлык алырбыз. Барып, хатын¬ нарга әйтим әле, сөенсеннәр, тел бистәләре! Яз көне чәүкәләр шаулаган шикелле, землянка янында хатын-кыз шау килә башлады: кырдан алып кайтылган әлеге яшел үлән кисәге бөтенесендә дә яңа өмет уятты. Ә кич белән Михайла бабай, кулларын уып: — Минем озын чәчле министрларым әйбәт кенә ка¬ рар чыгардылар бит... Шулаймы, Алеха?—диде. — Бер бригада сыерлар җигеп, үзәнлектә, -сөрү өчен бик авыр җирдә сукалаячаклар. Аннары, күпме сукалап булыр дип беләсең, бөтен көтүебездән барлыгы алты сыерыбыз кал¬ ды! Ә икенче бригадага бераз югарырак, корырак җирдән бирәбез: алар көрәк белән, китмән белән казырлар. Зарарсыз гына булачак — яшелчә бакчаларын казыйбыз ич әле, әйбәт кенә була. Ә инде өченче бригадага калку¬ рак урында, комлыкта, бәрәңге утыртыр өчен бераз җир хәзерлибез, боларның эше бөтенләй ансат, анда бала¬ чага белән хәлсезрәк хатыннарны эшләтербез. Ул арада хөкүмәттән дә ярдәм килеп өлгерер. Килеп өлгерми икән, ул да зур бәла түгел. Ничек булса да үзебез маташтырыр¬ быз, чәчелмәгән җир калдырмабыз. Рәхмәт инде, немецны өркетеп җибәрделәр, хәзер тормыш башланачак. Безнең халкыбыз егәрле халык ул, теләсә нинди авырлыкны тартып бара. Ул, бик озак йокыга китә алмыйча, ухылдап, кашы¬ нып, ыңгырашып, салам өстендә аунап ятты: «Ой, ходай гынам!»—дигән булып, бернич-ә тапкыр сәкедән төште, сулы чиләк янына килеп, чүмеч белән су эчте, һәм аның янган ат шикелле колт-колт итеп, йотлыгып эчүе ишете¬ леп торды. Ниһаять, ул түзә алмады, зажигалкадан чыра үрләтеп, ярым уяу, ярым йоклап, күзләрен ачып яткан Алексейны капшап карады. — Ишетәсеңме, Алеха? Ә мин менә һаман уйлыйм. Гел уйлап ятам. Иске урында, авыл мәйданында безнең бер имәнебез бар. Моннан бер утыз еллар элек, нәкъ Николай сугышы вакытында яшен сугып, аның башын кыеп төшергән иде. Ә ул, имән дигәнем, бнк нык әле, тамырлары куәтле, һич картаерга уйламый. Өскә үсәргә рәт калмагач, яннан үрентеләр җибәрде. Хәзер әнә тагы 66
башы яңадан бөдрә... Менә безнең Плавни авылы да шу¬ лай булачак... Кояш җылытсын да, җир генә иген бирсен, ашшры үзебезнең власть яшәсен, ә без, Алексей туган, биш ел эчендә яңадан тәпи басарбыз. Яшәүгә комсыз бит без. Лй-яй, гаҗәп комсыз! Аннары, сугыш тизрәк бетсә иде! Башларына җитәсе иде дә бөтен ил белән яңадан эшкә тотынасы иде! Ә? Ничек уйлыйсың син? Шушы төндә Алексейның хәле начарланды. Бабайның мунчасы аның тәненә җан кертеп, егетне әкрен генә сүнеп барудан тартып чыгарды. Шунда ук ул үзенең хәлсезлеген, бик яман арыганлыгын, аякларының сызлавын элеккедән битәр сизә башлады. Ярым йокы эчендә саташып ятканда ул түшәк өстендә арлы-бирле сугылды, ыңгырашты, тешләрен шыгырдатты, кемне¬ дер чакырды, кем беләндер тиргәште, нәрсәләрдер таләп итте. Варвара, тезләрен чәнчеп, ияген тез өсләренә куеп, сагышлы зур, түгәрәк күзләре белән кайгылы карап, төн буе аның янында утырып чыкты. Ул салкын суда чылат¬ кан чүпрәкне Алексейның әле башына, әле күкрәгенә куйды. Өстендәге тунны төшергән саен төзәтеп япты һәм үзенең кайда икәнлеге билгесез булган, еракларда йөргән ире турында уйлап утырды. 'Гаң атмас борын ук карт торды. Инде тынып йокыга талган Алексейга күз төшерде, Варя белән нәрсәдер пы¬ шылдашты, шуннан соң юлга җыена башлады. Аягында¬ гы киез итекләренә автомашина шиннарыннан ясалган галошларны киеп, чикмәнен юкә белән әйбәтләп буды, кулында йөри-йөри шомарып беткән артыш таягын алды, бу таяк бервакытта да ерак юлга чыкканда аңардан кал¬ мый иде. • Ул, Алексейга бер сүз әйтмичә, чыгып китте. 17 Мересьев шундый хәлдә иде ки, хуҗаның китеп югал¬ ганың да сизмәде. Икенче көнне көн буе ярым һушсыз ятты һәм бары тик өченче көнне генә аңына килде. Бу вакыт инде кояш шактый күтәрелгән һәм, аның тыгыз, якты нурлары түшәмдәге тишектән кереп, зәңгәрсу төтен катлавы аша үтеп, бөтен землянка буенча, Алексейның аякларына кадәр сузылган, ләкин караңгылыкны тарата алмаган, бәлки, киресенчә, тагын да куерта төшкән иде. j67 б»
Землянка буш. Югарыдан ишек аркылы Заряның бер¬ аз карлыккан тавышы ишетелә. Ниндидер эш белән шөгыльләнеп булса кирәк, ул шушы урманлы якларда бик таралган борынгы җырны җырлый. Бу ялгыз һәм кайгылы миләшнең, үзе шикелле үк, ялгыз һәм кайдадыр бераз читтәрәк басып тора торган бер имән янына күчәр¬ гә хыяллануы турындагы җыр иде. Алексей җырны элек тә күп тапкырлар ишеткән иде. Күрше авыллардан аэродромны тигезләү һәм чистарту өчен көтү-көтү булып килгән күңелле кызлар җырлыйлар иде аны. Алексейга аның салмак һәм сагышлы көе ошый. Ләкин ул элек җырның сүзләре турында ничектер уйлан¬ мый иде, сугышчан тормыш ыгы-зыгысы эчендә аның мәгънәсе ничектер күңелгә җитми кала иде. Ә менә хәзер бу зур күзле яшь хатынның авызыннан чыккан сүзләр гаҗәеп бер тойгыга манчылган иделәр, һәм ул сүзләр җырда гына түгел, бәлки тормышта була торган хатын- кыз хәсрәте белән, зур хәсрәт белән сугарылганнар иде. Алексей бу моңлы көйнең бөтен мәгънәсен аңлап алды. Варя-миләш үзенең имәне турында сагышлана иде. — ...Но нельзя рябине К дубу перебраться, Видно, сиротине Век одной качаться...— дип җырлады ул, һәм аның тавышында ачы күз яше моңы ишетелде, ә тавыш тынгач Алексей бу хатынның кайда¬ дыр, язгы кояш нурлары белән коендырыштан агачлар астында утыруын һәм аның зур, түгәрәк, сагышлы күзлрре яшь белән тулган булуын күз алдына китерде. Шул вакыт аның үзенең тамак төбе кытыкланып китте, гимнастерка кесәсендә ята торган искереп, күңелдән ятланып беткән хатларны күрәсе килде, болында утырып торган зифа буй¬ лы кызны күрәсе килде аның. Гимнастеркага сузылу өчен кыймылдап карады, ләкин кулы хәлсез генә түшәк өстенә килеп төште, һәм яңадан бөтен нәрсә җем-җем иткән түгәрәкләр очып йөри торган караңгылык эченә кереп югалды. Аннары ул ниндидер чәнечкеле авазлар ишетелеп торган караңгылык эчендә тагын ике тавыш — Варя тавышы белән бүтән, карчыклар тавышы ишетте. Ләкин бу тавыш та аңа таныш иде. Алар шыпырт кына сөйләшәләр. — Ашамыймыни? 68
— Кая ул ашау! Кичәгенәк бераз кабартма капкандай пгкән иде дә — косты. Ашамлыкмыни ул кабартма? Сөтне бераз эчкәндәй -була. Биргәлибез. — Кара әле, мин аңарга шулпа китердем... Бәлки, шулпаны нәфесе кабул итәр. — Василиса апа!—дип кычкырып куйды Варя.— Шулай ук... — Әйе, шулай... Тавык шулпасы, нәрсә ул кадәр исең китте! Бик гади эш ул. Кер әле янына, уят, бәлки, ашар. Ярым йокы эчендә шушыларңы ишетеп яткан Алексей күзләрен ачып өлгергәнче, Варя сөенеченнән бик каты итеп, һич тартынып тормыйча, аны селкетә башлады: — Лексей Петрович, Лексей Петрович, уян әле!.. Ва¬ силиса әби тавык шулпасы керткән! Уян әле дим! Ишек янында стенага кадап куелган чыра чытыр-чы- тыр килеп яна. Чыраның сөремле, сүрән яктысында Алексейның күзенә озын борынлы, җыерчыкланып беткән ачулы йөзле, бөгелеп төШкән кечкенә генә бер карчык ча¬ лынды. Ул өстәл өстендә яткан зур бүктәр янында кайна- . ша иде. Башта капчыкны, аннары иске кофтаны, аннары кәгазьне сүтеп алгач, бүктәр эченнән кечерәк кенә бер чуен килеп чыкты, һәм землянка эченә шундый тәмле, шундый майлы тавык шулпасы исе таралды, Алексей¬ ның буш ашказанын көзән җыера башлады. Василиса әбинең җыерчыкланып беткән кырыс йөзе һаман ачулы иде. — Менә китердем, җирәнмичә генә исәнлеккә-саулык- ка ашап җибәрегез, бәлки, алла насыйп итеп, шифасы тимәсме. һәм шул вакыт Алексейның хәтеренә әбинең фаҗигале семья тарихы, «Партизан» исемле кызык кушаматлы та¬ вык турында Михайла бабайның сөйләгәннәре килеп төште, һәм бөтен нәрсә — әби үзе, Варя, өстәл өстендәге тәмле ис аңкытып утырган чуен — күз яше эчендә бута¬ лып калды, карчыкның кырыс күзләре шушы яшь пәрдәсе аркылы чиксез кызгану белән аңа карап тордылар. Ишеккә таба китеп барган әбигә Алексей бары тик: — Рәхмәт, әбекәй, — дип кенә әйтә алды. Инде ишек төбенә барып җиткәч, Алексей аның: — Рәхмәт әйтер урын юк,— дигән сүзләрен ишетте. — Минекеләр дә бит сугышып йөриләр. Бәлки, аларга да бер рәхимлесе шулай шулпа бирер. Исәнлеккә-саулыкка ашагыз. Сәламәтләнегез. 69
— Әбекәй, әбекәй! — дип Алексей аңа таба омтылды, ләкин Вараның куллары аны тотып алып, түшәккә салдылар. — Ә сез ятыгыз, ят! Менә шулпаны ашагыз,—дип ул тәлинкә урынына немец солдатлары котелогының иске алюмин капкачым китереп бирде. Бу капкачтан тәм¬ ле, майлы пар бәреп тора иде. Алексейга биргән вакытта Варя үзенең башын бер якка борды, күз яшьләрен яшерү өчен шулай итте булса кирәк.— Ашагыз менә, ашагыз! — Ә Михайла бабай кайда соң? — Китте ул... Эш белән районга китте. Тиз кайтмас. Ә сез ашагыз, ашагаз менә. һәм Алексей үзенең авызы янында кырыйлары ките¬ леп, искерүдән каралып беткән, сап-сары тавык шулпасы белән мөлдерәмә тулган зур кашыкны күрде. Беренче кашыкны капкач ук аның аппетиты котырып китте, ашказаны авырта һәм җыерыла башлады, һәм ул, күп ашаудан үзен тыеп, бары тик бер ун кашыклап шул¬ па һәм ’бик аз гына ак, йомшак тавык ите ашады, һәм гәрчә, ашказаны тагын һәм тагын сораса да, Алексей шулпаны кискен рәвештә читкә этәрде, чөнки аның хәлен¬ дәге кеше өчен артык ашау үлем белән бер икәнен ул белә иде. Әбинең шулпасы могҗизалы шулпа булып чыкты. Ашауга Алексей йокыга китте, онытылып кына ятмады, бәлки кешене сәламәтләндерә торган каты йокыга талды. Уянып тагы ашады һәм тагын йокыга китте, һәм һичбер нәрсә — мичтән чыккан төтен дә, хатыннарның гөрләшү¬ ләре дә, үлеп-нитеп китмәдеме дип Варяның әледән-әле йөрәк тибүен иелеп тыңлап торулары да аны уята ■ ал¬ мадылар. Ул исән иде һәм тирән итеп, тигез итеп сулый иде, Алексей көннең калган өлешен һәм төнне йоклап уздыр¬ ды, һәм, дөньяда аның йокысын бүләрлек һичбер көч булмаган шикелле, һаман йоклавын дәвам итте. Менә иртә белән иртүк кайдадыр бик еракта, урман¬ ны тутырып торган бүтән тавышлардан һич тә аерып булмый торган гел бертөсле гүелдәү тавышы ишетелә башлады. Алексей әсәрләнеп китте һәм, калкынып, башын мендәрдән күтәрде. Тыеп булмый торган ниндидер кыргый бер шатлык аның күңелен биләп алды. Күзләрен ялтыратып, тынып калды ул. Мичтәге суына башлаган ташлар шырт-шырт 70
li'i.uiiip, төн буе сайрап арыган чикерткә иренеп кенә сирәк сирәк чекердәп куя, ә землянка тирәсендәге нарат¬ ларның акрын гына гөжләүләре һәм эре язгы тамчылар¬ ның шнек төбендә чапылдап тамулары аермачык ишете¬ леп тора. Ләкин шуларның бөтенесе арасыннан тигез гөрелдәү тавышы яңгырый. Алексей сизенде: бу «У-2» са¬ молетының моторы шулай гөрелди иде. Аның тавышы оле көчәя һәм якыная, әле саңгыраурак булып ишете¬ лә, ләкин китеп югалмый иде. Алексейның сулуы кап¬ ты. Инде мәгълүм: каядыр якында гына самолет •йләнә, нәрсә дә булса эзлиме, яисә төшәр өчен урын сайлыймы? Терсәкләренә күтәрелергә тырышып, Алексей: — Варя, Варя!—дип кычкырып җибәрде. Варя юк иде. Урам ягында шатлыклы хатын-кыз ава¬ зы, ашыгып йөгергән аяк тавышлару ишетелә. Анда нәр¬ сәдер бар иде. Бер генә секундка землянка ишеге ачылды, һәм ишек¬ тә Федьканың чуар йөзе күренде. — Варя апа! Варя апа!—дип малай Варяны чакыр¬ ды һәм сөенечле тавыш белән өстәп куйды: — Әйләнеп очып йөри... Безнең өстә әйләнә... Алексей нәрсә дә булса сорап өлгергәнче, малай юкка да чыкты. Алексей көчәнеп талпынды да торып утырды, йөрәге¬ нең дөп-дөп тибүен, чигәләрендә һәм авыру аякларында сулык-сулык итеп канының йөгерүен ул бөтен тәне белән сизеп торды. Менә ул самолетның ничә тапкыр әйләнүен саный башлады: бер, ике, өч һәм кинәт түшәк өстенә авып төште, шатлыгыннан хәле бетеп ауды һәм шунда ук яңа¬ дан. йокыга, бөтенесен җиңә торган шифалы йокыга талды. Ул яшь, көчле һәм калын тавышның гөрелдәвеннән уянып китте. Бу тавышны ул теләсә кайсы тавышлар ара¬ сыннан таныр иде. Андый тавыш истребительләр полкын¬ да бары тик эскадрилья командиры Андрей Дегтяренкода гына бар иде. Алексей күзләрен ачып җибәрде, ләкин әле һаман йоклый кебек, дусты Дегтяренконың бу киң һәм яңак сөякләре чыгын торган (әйтерсең, балта остасы бер генә кат ясап, шкурка белән шомартмыйча, пыяла белән ыш¬ кымыйча калдырган) тупас, ләкин ачык чырайлы поч¬ макланып торган йөзен,, ак керфекле нурлы күзләрен, 71
кызыл җөйле маңгаен төшендә генә күрә шикелле иде. Менә дустының зәңгәр күзләре, гаҗәпсенеп, төтенле ярым караңгылык эченә карап тора башлады. — Я әле, бабакай, күрсәт әле трофееңны, — дип Дегтяренко гөрелдәп куйды. Ләкин бу төш түгел, ә чынлап та Дегтяренко икән. Ләкин ничек итеп ул дусты Алексейны шушы җир асты авылыннан, кара урман эченнән эзләп тапты икән соң? Гаҗәп! Менә ул киң җилкәле, озын буйлы, гадәттәгечә якасын чишеп җибәргән килеш басып тора. Аның кулла¬ рында — радиофон чыбыклары салынып торган шлем һәм тагын ниндидер төенчекләр, кәгазь капчыклар. Чыра уты аны арттан яктырта. Түгәрәкләп кыркылган алтын- сымак чәчләреннән нур балкый кебек иде. Дегтяренко артыннан Михайла бабай карап тора: талчыгудан аның йөзе агарган, чырайсызланган, ләкин күзләре шатлыклы балкыйлар; бабай белән янәшә кур- носрак борынлы, шаянлыгы йөзенә чыккан медсестра Леночка басып тора, һәм аның шук күзләре, җәнлекнеке шикелле, кызыксынып карыйлар. Култык астына ул кы¬ зыл тәреле калын брезент сумка кыстырган, кочагында ниндидер сәер чәчәкләр бар иде. Берсүзсез басып торалар. Андрей Дегтяренко гаҗәп¬ сенеп карана, караңгыда аның күзләре күрмиләр, бугай. Берничә тапкыр аның карашы игътибарсыз гына Алек¬ сейның йөзенә кагылып үтте. Алексей да, дустының кинәт килеп керүенә ияләшеп җитә алмыйча, саташулы төш кенә булмасын дип, куркып ятты. — Менә ич ул, ходаем, менә ята!—дип пышылдап, Варя Алексейның өстендәге тунны ачып җибәрде. Дегтяренко, сәерсенеп, тагын бер тапкыр Алексейга карап алды. Мересьев, терсәкләренә таянырга азапланып: — Андрей! — дип кычкырып җибәрде. Очучы, сәерсенеп, куркуын яшерә алмыйча, аңа карап торды. — Андрей, танымыйсыңмы әллә? — диде Мересьев, үзенең калтырана башлавын сизеп. Очучы, дустын танырга тырышып, кап-кара тире бе¬ лән өртелгән тере мәеткә тагын берничә секунд карап торды һәм аның күзләрендә генә, түм-түгәрәк диярлек зур күзләрендә генә үзенә таныш үзсүзле ачык Мересьев карашын күрә алды. Ул кулларын алга таба сузды. Ку- 72
лындагы шлем җир идәнгә төште, төргәкләр һәм кәгазь капчыклар да коелдылар, алмалар, апельсиннар, печенье¬ ләр тәгәрәшеп киттеләр. — Лешка, бу синме? — очучының тавышы дымланып китте. Аксыл озын керфекләре яшькә манчылып укмаш¬ тылар, — Лешка, Лешка! — дип урын өстеннән бу бала кебек җиңел, авыру гәүдәне күтәреп алды да, сабый ба¬ ланы кыскан шикелле, күкрәгенә кысты һәм туктаусыз:— Лешка, дускаем, Лешка!—дип кабатлады. Бер секундка гына читкәрәк этеп, чыннан да бу аның дусты Мересьевмы икән дигән шикелле, аңа йотлыгып карады һәм тагын күкрәгенә китереп кысты. — Син ләбаса бу! Лешка! Шайтан малае! Варя белән медсестра Лена бу ярты мәетне аның аюныкыдай көчле кулларыннан тартып алырга ты¬ рыштылар. — Я җибәрегез инде аны ходай хакы өчен, җаны көч¬ кә эләгеп тора ич аның! — дип ачуланды Варя. — Аңа бик борчылырга ярамый, куегыз! — диде мед¬ сестра. Бу картаеп беткән, кап-кара һәм җип-җиңел кешенең чынлап та Алексей Мересьев булуына, үзенең сугыш¬ чан иптәше, бөтен полк белән инде күңелдән генә күптән җирләп куелган якын дусты булуына, ниһаять, тәмам ышангач, очучы, башын кочаклап, тантаналы ят тавыш белән кычкырып җибәрде, аннары тагы Мересьевка таш¬ ланды, аны иңбашларыннан к^чып алды һәм, аның кара чокырлар эченнән ялтыран торган күзләренә текәлеп, кычкырын җибәрде: Пеон бит! Лх, шайтан алгырысы! Исән, ә! Исән! Бу кадәрле олак кайда йөрдең соң сип? Ничек болай булды оло бу? Медсестра, кызып киткән очучыны коры гына бер чит¬ кә какты да: — Иптәш капитан, авыру яныннан китегез,—диде. Ул кечерәк буйлы, курнос борынлы, чырк-чырк көләр¬ гә һәм күңелле итеп җырларга яратучы, берьюлы барлык лейтенантларга гыйшык тотучы тулы гына тәнле бер кыз иде. Полкта, аның лейтенантлык званиесен санга сукмый¬ ча, Леночка дип яки, «медицина фәннәре сестрасы» дип йөртәләр, чөнки ул бер тапкыр начальниклар алдында үзен шулай дип атап, үз башына бәла алган иде. 73
Әле кичә генә махсус рәвештә өлкә шәһәренә барып алып кайткан һәм хәзер бөтенләй кирәксез булып калган чәчәкләр бәйләмен өстәл өстенә атып бәрде дә, кызыл тәреле брезент сумкасын ачып, бик эшлекле төс белән авыруны тикшерергә кереште. Аның кыска гына бармак¬ лары Алексейның аяклары өстендә җитез йөгерделәр һәм ул әледән-әле сорап торды: — Авыртамы? Ә болай? Ә болай? Алексей үзенең аякларына беренче тапкыр чынлап торып игътибар белән карады. Аяк табаннары коточкыч булып шешкәннәр һәм каралганнар. Орынган саен, электр тогы белән бәргән шикелле, авырту бөтен тәне буйлап үтеп китә. Ләкин Леночкага ахры аеруча ошамаганы бармаклар булды: аларның очлары кап-кара булып ка¬ ралган һәм бернәрсә дә сизмиләр иде. Михайла бабай белән Дегтяренко өстәл янында уты¬ ралар. Сөенечтән очучының флягасын бушатканнар да, күңелле генә сөйләшәләр. Михайла бабай картларча нәзек тавыш белән (һәм Инде беренче тапкыр гына бул- маса кирәк) сөйләргә кереште: — Шулай итеп, димәк, безнең бала-чагалар аны ур¬ ман эченнән табып алганнар. Немецлар анда блиндажга агач кискәннәр иде. Балаларның анасы, ягъни минем кызым, аларны анда йомычка җыярга куган булган. ШунДа алар аны күреп алганнар. Әһә, бу нинди әкәмәт бу? Башта алар аны аю дип белгәннәр, янәсе яралы аю, шулай тәгәрәп бара. Качмакчы булганнар, ләкин кызык¬ сыну үзенекен иткән, борылганнар: нинди әкәмәт аю бу? Нигә тәгәрәп бара? Әһә! Алай икән! Күрәләр, бер яктан икенче якка тәгәри, тәгәри һәм ыңгыраша. — Ничек инде ул «тәгәри»? — дип Дегтяренко шик¬ ләнеп куйды һәм, бабайга портсигарын сузып:—Тарта¬ сыңмы? — диде. Бабай, портсигардан бер папирос алып, кесәсеннән газета кәгазе чыгарды, бер почмагын пөхтә генә итеп ертып, папиросның тәмәкесен шунда салды, төрде һәм, кабызып җибәреп, рәхәтләнеп суырды. — Тартмыйбызмы соң, тартабыз-суырабыз. Әһә! Тик немецлар вакытында без тәмәкене күрмәдек. Мүк тарт¬ тык, аннары сөт үләне яфрагы, әйе!.. Ничек тәгәрәве ту¬ рында син инде аның үзеннән сора, мин күрмәдем. Бала¬ лар әйтәләр, аркасыннан корсагына, корсагыннан арка¬ 74
сына тәгәрәде, диләр. Кар өстеннән үрмәләп бару аңа кыен булгандыр, әнә бит ул нинди! Дегтяренконың һаман сикереп торасы, дустына бер күз саласы килеп утырды: хатын-кызлар аның дустын сестра алып килгән соры хәрби одеялларга төреп азапла¬ налар иде. — Ә син, туганкай, утыруыңны бел, биләү ирләр эше түгел! Син менә тыңла да мыегыңа бөтерә бар, аннары үзеңнең берәр начальнигыңа сөйләрсең... Гаҗәп зур ба¬ тырлык эшләгән кеше ул! Әнә ул бит нинди! Атна буенча бөтен колхоз белән карыйбыз үзен, ә ул кыймылдый да алмый. Ә менә урманнар, сазлыклар буенча үрмәләп кайтырга көче җиткән. Мондый эш, туганкай, бик сирәк кешенең кулыннан килә! Әкиятләрдәге изге картлар да андый батырлыклар эшли алмаганнар. Кая ул! Эшмени ул—багана башында басып тор, имеш! Шулай түгелме? Әһә! Ә син, егеткәй, тыңла, тыңла!.. Карт, Дегтяренконың колагына иелде дә, .үзенең йом¬ шак сакалы белән кытыклап, сөйләп китте: — Тик менә миңа шулай тоела, алай-болай үлеп-нитеп куймас микән, ә? Немецтан ычкынган, ләкин аңардан, газраилдан дигәнем, үрмәләп качып булмас шул. Сөяк кенә бит, ничек үрмәләп кайткандыр, аңламыйм. Үзебез- некеләр ягына күңеле бик тарткан, күрәсең. Төшендә дә һаман шул бер нәрсә турында сөйләнә: аэродром да аэродром, тагып әллә нинди сүзләр дә ниндидер Оля. Сездә шундый кыз юктыр ич, әллә хатынымы икән?.. Син, очучы, ишетәсеңме мине, очучы дим, ишетәсеңме? Депярепко ишетми иде. Ул күз алдына китерергә тырыша; пичек итеп менә шушы кеше, аның иптәше, полк in шундый гади генә булып күренгән егет, өшегән яки имгәнгән аяклары белән урманнар, сазлыклар аша, юеш кар өстеннән көне-төне үрмәләгән, дошманнан ыч¬ кыну һәм үзебезнекеләр ягына килеп чыгу өчен, хәлдән тая-тая шуышкан, тәгәрәп барган? Очучы-истребитель профессиясе Дегтяренконы куркынычларга гадәтләндер¬ гән иде. һава сугышларына ташланганда, бервакытта да үлем турында уйламый, хәтта ниндидер үзенә бер шат¬ лыклы дулкынлану сизә иде ул. Ләкин менә шулай, урман эчләп, япа-ялгыз... — Сез аны кайчан таптыгыз? — Кайчан дип әйтим? — дип, карт иреннәрен кый¬ мылдатып торды, ачык портсигардан тагын бер папирос 75
алды, аны сүтте һәм тәмәке итеп төрә башлады. — Кай¬ чан таптык соң әле? Изге шимбә көнне, гөнаһларны кичертә торган якшәмбе алдыннан, димәк, нәкъ моннан бер атна элек. Очучы үткән көннәрне күңеленнән санап чыгарды һәм, Алексей Мересьев 18 тәүлек шуышып кайткан булып чыкты. Яралы кешегә, ашамыйча, эчмичә, шулкадәрле вакыт шуышып кайту — бу мөмкин булмаган хәл булып тоела иде. — Я, бабакай, рәхмәт сиңа!—дип очучы картны кы¬ сып кочаклады. — Рәхмәт, туган! — Рәхмәт әйтәсе юк, рәхмәт әйтерлек күп эш эшлә¬ мәдек! Кара син аны, рәхмәт, имеш! Мин соң берәр ят ил кешесеме! Әһә! Түгел дисеңме? — диде ул һәм, килене¬ нең ачы сагыш белән кулларын күкрәгенә куеп, яңагы белән учына таянып торганын күрде дә кычкырып җибәр¬ де:— Аунап яткан җимешләрне җыеп ал, ачык авыз! Шундый кадерле нәрсәләрне чәчеп ташлаганнар!.. Рәх¬ мәт, имеш, кара син аны! Ул арада Леночка Мересьевны урап бетерде. — Зарар юк, зарар юк, иптәш өлкән лейтенант,— дип ул борчак шикелле вак сүзләрне еш-еш сибә баш¬ лады.— Москвада сезне күз ачып йомганчы аягыгызга бастырырлар. Москва бит ул, шәһәр бит ул! Анда моннан битәрләрне дә тазарталар. Сестраның артык күңелле күренергә тырышуыннан, күз ачып йомганчы Мересьевны аякка бастыру турында туктаусыз такылдавыннан Дегтяренко аңлап алды: тик¬ шерү күңелсез нәтиҗәләр биргән икән һәм дустының хәле мөшкел икән. «Нәрсә шулкадәрле такылдый, саескан!» — дип ул «медицина фәннәре сестрасы» турында ачу белән уйлап алды. Хәер, полкта бу кызны берәү дә җитдигә санамый һәм барлык кеше: ул тик мәхәббәттән генә дәвалый ала, дип шаярталар,— һәм шушы нәрсә Дегтя- ренконы беркадәр тынычландырды. Башын гына калдырып одеялга төрелгән Алексей Дегтяренкога борынгы тарих дәреслегендә күргән нинди¬ дер бер фиргавен мәетен хәтерләтә башлады. Зур кулы белән ул дустының битләреннән сыпырып куйды. Аның битләрен куе һәм каты саргылт сакал баскан иде. — Борчылма, Лешка! Тазартырлар! Сине бүген Москвага, менә дигән госпитальгә озатырга приказ бар. Анда гел профессорлар гына. Ә сестралар,— ул, телен 76
шартлатып, Леночкага таба күз кысты,— үлгән кешене яңадан тергезәләр. Без әле синең белән тагын һавада ду килеп йөрербез,— диде Дегтяренко һәм үзенең, Леночка шикелле үк, ясалма һәм сүрән җанлану белән сөйләвен сизеп алды. Дустының битләрен сыпырганда бармаклары кинәт яшь тамчыларын тойдылар.— Ягез, носилкалар кайда? Нәрсә сузарга, кузгалдык! — дип ачу белән команда бирде ул. Төрелгән Алексейны сакланып кына карт белән икәү носилкага салдылар. Варя аның әйберләрен бер төенчеккә җыеп төйнәде. Варя төенчеккә эсэсчылар хәнҗәрен сала башлагач, Алексей, аны туктатты да: — Менә нәрсә, бабакай, ал шуны үзеңә, истәлек бул¬ сын,— диде. Алексей күргән иде: Михайла бабай, хәнҗәргә кызы¬ гып, аны чистартып, кайрап, бармагына каптыргалап утырган иде. — Алайса рәхмәт, Алеха, рәхмәт! Кара әле, корычы нинди әйбәт, ниндидер язуы да бар, тик безнеңчә түгел ахры,— дип хәнҗәрне Дегтяренкога күрсәтте. — «Аллее фюр Дойчланд» — «Барысы да Германия өчен»,— дип Дегтяренко пычактагы язуны тәрҗемә итеп бирде. Алексей, бу хәнҗәргә ничек тап булуын исенә төшереп: — «Барысы да Германия өчен»,— дип кабатлады. Дегтяренко кычкырып җибәрде: — Я, карт, тотын, тотын! — һәм үзе носилканың алгы ягына җигелде. Носилка әкрен генә чайкала башлады һәм, стенадан туфракларны коен, көч-хәл белән генә землянканың тар |Ц11<Ч'1'11<) сыйды. Табылдык егетне озатырга дип землянкага тулган бөгеп кеше өскә агылып чыкты. Тик Варя гына өйдә калды. Ашыкмыйча гына чыраны төзәтте, кеше гәүдәсенең эзе калган буй-буй түшәк янына килеп, аны кулы белән сыйпады, һәм анын карашы ашыгыч арада онытылган чәчәкләр бәйләменә төште. Оранжереядә үскән аксыл зәңгәр канәфер чәчәкләре, салкын һәм юеш землянкада кыш үткәргән шушы авыл кешеләре төсле, чырайсыз һәм кипшенгән иделәр. Варя чәчәк бәйләмен алды да, землян¬ каның корымлы һавасында чак-чак кына сизелеп торган чәчәк исен сулап, кинәт сәке өстенә егылды, һәм аның күз¬ ләреннән ачы хәсрәт яшьләре коела башлады. . 77
18 Көтмәгән кунакны озатырга бөтен авыл чыкты. Само¬ лет озынча күл өстендә, кырыйлары бераз эрегән, ләкин тигез һәм нык боз өстендә, агачлар артында тора. Анда таба юл юк иде. Ярмалы көпшәк кар өстендә аяк эзләре сузылган: бу эзләр моннан бер сәгать элек шушыннан узган Михайла бабай, Дегтяренко һәм Леночка эзләре. Хәзер шушы эзләр буйлап күл янына өер-өер халык агыла, ә халык алдыннан малайлар йөгерешәләр: иң алдан җитди кыяфәтле Серенька белән шат күңелле Федька баралар. Серенька носилка алдыннан олысымак кына атлый һәм тешләре генә ялт-йолт итеп күренгән кара, сәләмә малайларга ул каты-каты кычкырынгалап куя; атасы мәрхүмнән калган киез итекләрен кар эченнән көч-хәл белән генә тартып-тартып ала иде. Дегтяренко белән Михайла бабай, бердәм атлап, носилканы күтәреп баралар, ә яннан, кар өстеннән, Леночка йөгерә: әле одеялны кыстырып куя, әле үзенең шарфы белән Алек¬ сейның битен каплый. Арттан, өелешеп, хатыннар, кыз¬ лар, карчыклар баралар. Халык басынкы гына гөрләп сөйләшә. Башта кар яктысы Алексейның күзләрен чагылдырды. Язгы якты көн аның күзләренә шундый бәрелде, ул кер¬ фекләрен кысып, чак кына аңын югалтмады. Күз кабак¬ ларын аз гына ачып, Алексей күзләрен яктыга ияләштерде һәм шуннан соң гына тирә-юньгә карады. Аның алдында җир асты авылы күренеше ачылып китте. Кайда карама анда карт урман стенадай тора. Агач¬ ларның башлары бер-берсенә килеп тоташкан диярлек. Ботаклар, кояш нурларын саран гына саркытып, урман эчен караңгылап торалар. Бу урманда төрле агачлар бар иде. Башлары күгелҗем төтенгә охшаган ялангач ак каеннар белән янәшә алтын наратлар торалар, ә алар арасында, анда-санда, чыршыларның өчпочмаклы кара гәүдәләре күренә. һәм җирдәге, һәм һавадагы дошман күзеннән саклап тора торган, тирә-яктагы кар йөзләгән аяк белән әллә кайчан тапталып беткән, агачлар арасына землянкалар казылган, йөзәр еллык чыршы агачларында бала чүпрәк¬ ләре кибә. Кечкенә нарат ботакларында чүлмәкләр һәм кувшиннар җилләнә, ә кәүсәсеннән сакал шикелле булып чал мүк салынып торган карт чыршы астында, аның кал¬ 78
кып-калкып торган куәтле тамырлары арасында, кагыйдә буларак, ерткыч җәнлек ятарга тиеш иде, әмма анда шәмәхә карандаш белән ясалган ягымлы йөзле, майла¬ нып беткән чүпрәк курчак утыра. Носилка артыннан агыла торган халык төркеме мүк өстенә салынган «урам» буенча әкрен генә бара иде. Носилканы күтәргәч, башта Алексей үзендә ниндидер аңлаешсыз хайвани шатлык сизде, аннары күңелен татлы һәм сабыр сагыш биләп алды. Кечкенә кулъяулык белән Леночка аның күз яшьләрен сөртте һәм, аларга үзенчә мәгънә биреп, носилканы алып баручыларга акрынрак атларга боерды. — Юк, юк, тизрәк, әйдәгез тизрәк, әйдә!—дип Ме¬ ресьев ашыктыра башлады. Аңа болай да бик акрын алып баралар кебек иде. Ул курка башлады: шул акрын бару аркасында оча алмый калырга мөмкин, Москвадан җибәрелгән самолет, көтеп тора алмыйча китеп барыр да, аны коткарачак клиникага бүген барып җитеп булмас, дип уйлады. Носилканы алып баручыларның кабаланып атлауларыннан сызланып, ул ыңгыраша, ләкин үзе һаман: «Тизрәк, зинһар, тизрәк!» — дип таләп итә. Михайла бабайның сулышы тыгылуын ишетеп торса да, аның адым саен абынуын һәм ялгыш атлауларын күреп торса да, һаман ашыктыра. Ике хатын бабайны алыштырдылар. Михайла карт носилка яныннан йөгерә башлады. Тирләп чыккан пеләш башын, кызарган муенын, җыерчыклы битен фуражкасы белән сөртеп, ул бик канәгать төс белән сөйләнде: — Кара син ничек куалый, ә? Ничек ашыктыра!.. Дөрес, Леша, дөрес эшлисең, ашык! Кеше ашыга икән, димәк, аның җаны нык утыра әле, сөекле табылдыгыбыз cini безнең, нәрсә диярсең, шулай түгелме, ә? Син безгә госпитальдән язып тор, яме? Адресны оныта күрмә: Калинин өлкәсе, Бологое районы, булачак Плавни авылы. Булачак бит, шулаймы? Зарар юк, килеп җитә ул, оныт¬ ма, дөрес адрес бу. Носилканы самолетка күтәргәндә, авиация бензины¬ ның үзенә таныш әчкелтем исен тоеп, Алексей тагын чик¬ сез сөенде. Аның өстендә целлулоид капкачны яптылар. Ул озатучыларның кул изәүләрең күрмәде: соры яулыгы белән усал ала каргага охшаган озын борыңлы әлеге карчыкның, самолет җилен һәм үзенең куркуын җиңеп, кабинкадагы Дегтяренко янына йөгереп килүен һәм аңа 79
төенчектәге тавык итен бирүен, һәм Михайла бабайның, хатыннарча кычкыргалап, балаларны куалап, машина тирәсендә айкалуын, картның фуражкасын җил алып, боз буйлап тәгәрәтеп китүен һәм аның яланбаш килеш, пелә¬ шен ялтыратып, көмеш сакалын җилдә җилфердәтеп, Никола-угодник төсле басып торуын Алексей күрә алма¬ ды. Чабып барган самолет артыннан кул изәп, җыен хатын-кыз эчендә бердәнбер ир кеше — Михайла бабай басып карап калды. Самолетны боздан күтәргәч, Дегтяренко, озатучылар өстеннән бер әйләнде дә, күл буйлап, текә һәм биек ярга ышыкланып, чаңгылары белән бозга тияр-тимәс кенә очып китте һәм урманлы атау артына кереп югалды. Полкта «башкисәр» дигән исеме чыккан, һавада артык чая¬ лык күрсәтүе .өчен сугышчан тикшерү вакытларында ко¬ мандирдан еш кына эләккәли торган Дегтяренко бу юлы бик сак очты: күл буендагы ярларга ышыкланып, кечкенә елгачыклар буйлап, җиргә сыенып кына очты ул. Алексей боларның берсен дә күрмәде дә, ишетмәде дә. Таныш бен¬ зин һәм май исеннән, очуның рәхәтлегеннән ул аңын югалтты һәм бары тик аэродромга барып җиткәч кенә, Москвадан килгән, тиз оча торган санитар самолетка күчерү өчен носилкаларны төшергәндә генә уянып китте. 19 Ул үзебезнең аэродромга барып җиткәндә, очуларның иң кызган чагы иде. ■ Моторлар гүләве бер генә минутка да туктап тормады. Бензин алу өчен килеп төшкән бер эскадрильяны һавада икенче, өченче эскадрилья алыштырды: очучылардан алып бензин цистерналарының шоферларына кадәр һәм бензин биреп торучы кладовщикларга кадәр ул көнне аяк¬ тан егылганчы эшләделәр. Штаб начальнигының тавышы бетте, ул хәзер ниндидер карлыккан тавыш белән кыч¬ кыра иде. Барысының да эше — муеннан һәм, көн чамадан тыш киеренке булуга карамастан, бөтен кеше Мересьевны көтү белән мәшгуль иде. Пилотлар үз капонирлары янына самолетларын ките- 80
реп тә өлгермиләр, мотор үкерүе аша механикларга кыч¬ кыралар. — Алып килмәделәрме әле? Җиргә күмеп куелган цистерналар янына чираттагы бензиновоз килеп туктауга «бензин корольләре»: — Аның турында берәр хәбәр юкмы?—дип кызык¬ сыналар. һәм барлык кеше, полктагы таныш санитар самоле¬ тының тавышы ишетелмиме, дип тыңлап тора иде. Салмак кына тирбәлеп килгән носилка өстендә уянып киткәч, Алексей үзен чолгап алган таныш кешеләрне күрде. Менә ул күзләрен ачты. Төркем шатланып шау¬ лый башлады. Нәкъ носилка янында ул полк команди¬ рының тыйнак кына елмаеп торган хәрәкәтсез яшь йө¬ зен күреп алды. Аның белән янәшә, штаб начальнигының тирләп чыккан киң, кызыл бите һәм хәтта БАО коман¬ дирының (аэродромга хезмәт күрсәтү батальоны коман¬ дирының) да ак, түгәрәк йөзе күренде, соңгысын Алексей формализм һәм саранлык өчен бөтенләй ярат¬ мый иде. Күпме таныш кешеләр! Носилканы озын буйлы Юра алып бара. Ул һаман артына борылырга, Алексейга карарга тырыша һәм шуңа күрә атлаган саен абына. Аның белән янәшә җирән чәчле бер кыз — метеостанция¬ дә хезмәт итүче сержант йөгереп бара. Алексейга элек бу кыз ни өчендер апь; яратмыйдыр кебек, Алексейның күзләренә чалынмаска тырышадыр кебек һәм һәрвакыт астыртын гына аны ниндидер сәер караш белән күзәтә кебек тоела иде. Шаяртып ул аны- «метеорология сер¬ жанты» дип йөртә иде. Янәшә — вак-вак кына атлап, очучы Кукушкин бара. Бу күңелсез, ачулы йөзле кечке¬ нә генә кешене эскадрильядә начар характеры өчен ярат¬ мыйлар иде. Ул да елмая һәм Юраның озын адымнары белән тигез атларга тырыша. Мересьевның хәтеренә төште: очып китәр алдыннан ул зур бер компаниядә, бирми йөрткән бурычы өчен, Кукушкинны хур иткән иде һәм явызлыкны онытмый торган Кукушкин моның өчен аны бервакытта да гафу итмәс дип уйлаган иде. Ә менә ул аның носилкасы артыннан йөгергәли һәм, Алексейны бәрелүләрдән саклау өчен, халык төркемен терсәкләре бе¬ лән ачулы төрткәләп, носилканы йомшак кына тотып бара. Үзенең шулкадәр дуслары барлыгын Алексей бөтен¬ ләй белми дә иде. Менә алар, ңг^ни ңешеләр, нинди А-28. Чынкеше — 6 81
вакытта ачылалар икән! Үзеннән ни өчендер куркып йөр¬ гән «метеорология сержантын» кызганып куйды. Ул БАО командиры алдында уңайсызланды: аның саранлыгы ту¬ рында дивизиядә әллә никадәр көлке сүзләр һәм анек¬ дотлар тараткан иде бит ул. Кукушкиннан гафу үтенәсе килде һәм, ул алай ук начар һәм кешеләр белән яши белми торган кеше түгел дип, иптәшләренә әйтәсе килде. Шушы кадәрле газаплардан соң, ниһаять, үзенең туган йортына кайтып кергән кебек булды, биредә барысы да аны чын күңелдән сөенеп каршылыйлар иде. Алексейны көмештәй ак санитар самолеты янына ипләп кенә алып киттеләр: самолет ялангач каен урма¬ ны буена маскировкалап куелган иде. Санитар самоле¬ тының суынып өлгергән моторын резина амортизатор ярдәмендә техникларның инде җибәреп ятулары кү¬ ренде. Мересьев, мөмкин кадәрле катырак һәм ышанычлы¬ рак итеп әйтергә тырышып: — Иптәш майор...—дип полк командирына эн¬ дәште. Командир, үзенең гадәте буенча, ничектер серле һәм йомшак кына итеп елмаеп, аның өстенә иелде. — Иптәш майор... рөхсәт итегез миңа Москвага оч¬ маска, ә биредә, сезнең белән... Командир тыңларга комачаулый торган шлемын ба¬ шыннан салып ташлады. — Москвага кирәкми, мин биредә, медсанбатта ка¬ лырга телим." Майор, мех перчаткасын салып, Алексейның одеял астындагы кулын капшап тапты да, каты кысып: — Чудак! Сезне бит бик яхшылап, чынлап торып дәваларга кирәк, — диде. Алексей башын чайкый башлады. Аңа монда яхшы, тыныч. Баштан кичкәннәр дә, аягының сызлаулары да хәзер инде куркыныч булып тоелмыйлар. Штаб начальнигы карлыккан тавыш белән: — Нәрсә ди ул? — дип сорады. Командир, елмаеп: — Биредә, безнең янда калдыруны сорый, — дип җа¬ вап бирде. һәм бу моментта аның елмаюы һәрвакыттагыча сер¬ ле булмыйча, җылы һәм моңлы иде. — Дурак! Романтика, «Пионерская Правда»га язар- 82
лык бер мисал, — диде штаб начальнигы карлыккан та¬ выш белән. — Аны хөрмәт итеп, Армия командующиеның үз боерыгы буенча, Москвадан самолет җибәргәннәр, ә ул әнә нәрсә дигән була!.. Мересьев үзенең һич тә романтик булмавын, ә бире¬ дә, медсанбат палаткасында, дуслар арасында, әлегә билгесез булган Москва госпиталенең уңай шартларына караганда тизрәк сәламәтләнәчәген әйтергә теләде. Бер¬ вакыт ул, яраланган машинасын уңышсыз утыртып, ая¬ гын биртелдергәч, дәваланып, медсанбат палаткасында берничә көн яткан иде ич. Ул штаб начальнигына ачу¬ лырак итеп җавап кайтару өчен сүзләр дә сайлаган иде инде, ләкин әйтергә өлгерә алмый калды. йөрәк өзгеч итеп сирена сызгыра башлады. Барысы¬ ның да йөзе кинәт эшлекле һәм кайгыртучан булып кит¬ те. Майор кыска гына берничә приказ бирде һәм кеше¬ ләр, кырмыскалар шикелле, йөгерешә башладылар: берәүләр урман кырыена сыенган самолетлар янына, берәүләр аэродром читендә калкып торган команда пункты землянкасына, берәүләр кечкенә урманга яше- релгән самолетлар янына чаптылар. Алексей, һавада чал эз калдырып, күп койрыклы ракета очуын күрде, һәм ул һава тревогасын аңлап алды. Аның йөрәге дөп- дөп тибә башлады, борын канатлары киңәеп китте, һәм ул куркыныч минутларда һәрвакыт була торган әсәрлән¬ дергәч суыкның хәлсез тәне буенча үткәнен сизде. Аэро¬ дромны биләп алган сугышчан тревога ыгы-зыгысында эшләре булмаган Леночка, механик Юра һәм «метеоро¬ логия сержанты» өчәүләп носилканы эләктереп алдылар да, аякларын тигез атларга тырышып һәм, әлбәттә инде, дулкынланудан дөрес атлый алмыйча, йөгерә-йөгерә Алексейны якындагы урман кырыена алып киттеләр. Алексей ыңгыраша башлады. Алар, йөгерүдән туктап, атлап бара башладылар. Ә еракта инде автомот зенит- квлар тыкылдатырга тотындылар. Звено-звено самолет¬ лар, аэродром юлына йөгерешеп чыгып, яшел юл буйлап чаба һәм бер-бер артлы һавага күтәрелә башладылар, һәм үзебезнең моторларыбызның таныш гүләүләре аша Алексей урман артыннан якынаеп килә торган тигезсез, өзек-өзек гөрелдәүне ишетте. Бу тавыштан аның мускул¬ лары, үзләреннән-үзләре йомарланып, пружиналандылар һәм ул, носилкага бәйләп салынган шушы хәлсез кеше, үзен дошманга каршы атлыгып барган истребитель 6* 83
кабинкасында итеп, җәнлек артыннан чабып бара торган ау эте итеп сизде. Носилка тар гына «щель»гә сыймады. Кайгыртудан Юра һәм кызлар Алексейны кулларына салып аска алып төшәргә теләгәч, ул каршы килде һәм носилканы урман буенда, юан, зур каен күләгәсендә калдырырга әйтте. Каен астында яткан хәлдә ул, саташулы төштәге кебек, тиз башланып киткән вакыйганы күзәтте. Очучыларга һава сугышын җирдән күрергә бик сирәк туры килә. Су¬ гышның беренче көненнән бирле авиациядә очып йөргән Мересьевның һава сугышын җирдән бер дә күргәне юк иде әле. һәм менә ул, һава сугышының яшендәй атлы- гулы хәрәкәтенә күнеккән очучы, гаҗәпсенеп карап торды: һава сугышы биредән бөтенләй куркынычсыз һәм әкрен булып күренә, тупа борынлы иске истреби¬ тельләрнең хәрәкәтләре бик салмак, пулеметларының гөрселдәве дә монда, аста, зарарсыз бернәрсә булып, гади өй эшен хәтерләтеп яңгырый: ул я тегү машина¬ сының тыкылдавы шикелле, яки әкрен генә ертылган коленкорның тырылдавы кебек ишетелә иде. Немецларның унике бомбардировщигы, казлар ши¬ келле тезелеп, аэродромны читләтеп үттеләр дә, баш очында торган якты кояш нурларына кереп югалдылар. Шул яктан, кояшта кырыйлары балкып торган болытлар арасыннан аларның, май коңгызлары гүләвенә охшаган, мотор гөрелдәүләре ишетелә башлады. Урманчыктагы автомат зениткалар тагын да котырыбрак ата башлады¬ лар. һавадагы снаряд төтеннәре, очып бара торган чалмабаш чәчәгенә охшап, күк йөзендә таралалар. Лә¬ кин истребительләрнең әллә нигә бер ялтырап киткән канатларыннан башка һавада бернәрсә дә күренми иде. z Май коңгызларының гүләвен торган саен ешрак бү¬ леп, тррр, тррр, тррр итеп коленкор ерткан тавыш ише¬ телә. Кояш нурлары эчендә җирдән күренми торган су¬ гыш бара, ләкин ул һава сугышында катнашучы күрә торган сугышка бөтенләй охшамый, һәм астан шундый әһәмиятсез, һәм шундый кызыксыз булып күренә ки, Алексей аны бик тыныч күзәтә иде. Югарыдан колак тондыргыч әче сызгыру тавышы кө- чәйгәннән-көчәя барып ишетелде. Бомбалар, кара там¬ чыларга охшап, аска таба төшә башладылар һәм төшкән саен зурая бардылар. Шунда да Алексей курыкмады, 84
хәтта, аларның кайда төшүен күрү өчен, берйз башын да күтәрде. Шул вакыт «метеорология сержанты» Алексейны тә¬ мам гаҗәпкә калдырды: бил тиңентен щель эчендә то¬ рып, һәрвакыттагы шикелле, астыртын гына Алексейны күзәткән кыз, бомбаларның сызгыруы иң югары ноктага җиткәч, кинәт щельдән сикереп чыкты да носилка яны¬ на ташланды һәм куркудан, дулкынланудан калтыран¬ ган гәүдәсе белән Алексейны каплап, җиргә кысты. Алексей кызның йөзен бер генә секунд үзенең күзләре янында күрде. Аның кояшта пешеп каралган, борын тиресе купкан йөзе, тулы иреннәре бөтенләй балаларны¬ кы шикелле иде. Кайдадыр урман эчендә бомба шарт¬ лады. Шул секундта ук якынрак икенчесе, өченчесе, дүртенчесе шартлап ярылды. Бишенчесе гөрселдәгәч, җир, сискәнеп китеп, бераз улап торды, бомба китеге тиеп, Алексей яткан каенның башы шиелдап киселеп төште, һәм Алексейның күзләренә кызның агарынган, куркудан ямьсезләнгән йөзе тагын бер чалынып китте. Алексей үзенең битендә аның салкын битен тойды һәм ике бомба гөрселдәве арасындагы кыска гына вакыт эчендә, кыз куркынып һәм ярсынып: — Сөеклем!.. Сөеклем!..—дип пышылдады. Яңадан коела башлаган бомбалар җирне дер сел¬ кеттеләр. Аэродром өсҮендә һавага гөрселдәп кара бага¬ налар күтәрелде, әйтерсең лә, тезелеп торган агачлар җирдән атылып чыктылар һәм, әйтерсең лә, аларның башлары шунда ук ачылып киттеләр дә, һавада сарым¬ сак исе калдырып, соры, әче төтен калдырып, туңган җир кисәкләре рәвешендә җиргә коелдылар. . Төтен таралып беткәндә, тирә-юнь тып-тын иде инде, һава сугышы тавышлары урман артыннан чак кына ише¬ теләләр. Кыз инде сикереп торган, аның агарып киткән йөзе хәзер комач шикелле иде. Ул Алексейга карамыйча гына гафу үтенде: — Берәр җирегезне авырттырмадыммы? Юләр мин, юләр,'гафу итегез мине! — Нәрсә инде үкенеп торырга, — дип мыгырдады Юра. Дустын үзе ышыкламыйча, менә шушы метеороло¬ гия станциясе кызының ышыклавы өчен ояла иде ул. Ул мыгырданып комбинезонын какты, очын бомба китеге кыеп ташлаган каенга күз төшереп, җилкә чокы¬ рын кашыды, башын чайкап куйды. Каен кәүсәсе буйлап . 85
йксыл су ага башлаган иде. Яраланган агачның ак каны, елтыр-елтыр итеп, мүкле кайры буенча ага һәм җиргә саф күз яше төсле тама иде. — Карагыз әле, каен елый,—дип куйды Леночка, ул шушы куркыныч минутта да үзенең ярсулы-гаҗәпсе- нүле кыяфәтен югалтмаган иде. — Еларсың!—дип куйды Юра, күңелсез генә. — Я, сеанс бетте, алып киттек. Санитар самолеты исәнме, аңа тимәгәнме? Мересьев, яраланган агачка карап, кояшта ял¬ тыр-йолтыр иткән каен суына һәм саф тамчыларның еш- еш җиргә тамуларына һәм озын шинель кигән, исеме дә мәгълүм булмаган «метеорология сержанты»на карап: — Яз җитте! — дип куйды. Өчәүләп — Юра алдан, кызлар арттан — аның носил¬ касын әле һаман төтенләп торган һәм эченә кар сулары җыела башлаган бомба чокырлары аша самолетка таба алып баралар. Алексей кызның каты шинель җиңеннән чыгып торган, носилканы кысып тоткан кечкенә, нык кулларына кызыксынып күз кырые белән карап бара. Нәрсә булган аңа? Әллә бу сүзләр аңа курыкканда кола¬ гына ишетелделәрме? Алексей өчен истәлекле булган бу көндә аңа тагын бер вакыйгага шаһит булырга туры килде. Канатларына һәм фюзеляжына кызыл тәре төшерелгән көмеш самолет инде яп-якын, аның тирәсендә борт-механикның йөрүе, бомба кыйпылчыгы яки шартлау җиле машинаны имгәт¬ мәдеме икән дип караштыруы һәм башын чайкаштыр- галап куюы күренә иде. Шул вакыт бер-бер артлы истребительләр килеп төшә башладылар. Алар урман артыннан килеп чыктылар да, кыйгачлап төшеп, аэро¬ дром өстендә гадәттәгечә бер әйләнеп тә тормастан, җир¬ гә төштеләр һәм туп-туры урман янына, үзләренең капо¬ нирлары буена килә башладылар. Тиздән күк йөзе тынып калды. Аэродром бушады, урманда моторлар үкерүе туктады. Ләкин команда пунк¬ ты янында әле кешеләр басып тора һәм, куллары белән күзләрен кояштан каплап, күккә карыйлар. — «Тугызынчы» кайтмады! Кукушкин кайдадыр юа- нып калды! — дип хәбәр итте Юра. Алексей Кукушкинның һәрвакыт бераз канәгатьсез карый торган караңгы чырайлы йөзен хәтерләде һәм шул ук Кукушкинның бүген үзенең носилкасын кайгыртучан 86
гына тотып баруын исенә төшерде. Шулай ук микәнни? Кайнар көннәрдә очучылар өчен бик табигый булган бу фикер аэродром тормышыннан күптәИ аерылган Алексей¬ ны сискәндереп җибәрде. Шул вакытта һавада гүелдәү ишетелде. Юра, шатлыгыннан сикереп: — Ул! — дип кычкырды. Команда пунктында хәрәкәт башланды. Нәрсәдер булган. «Тугызынчы» җиргә төшми, һаман аэродром өстендә әйләнә, һәм баш өстеннән узганда Алексей күреп калды: канатының бер кырые кителеп төшкән һәм — иң куркынычлысы! — фюзеляждан самолетның тик бер генә «аягы» чыгып тора иде. һавага бер-бер артлы кы¬ зыл ракеталар менеп киттеләр. Кукушкин тагын баш өстеннән очып узды. Аның самолеты оясы туздырылган һәм кайда төшеп кунарга белми торган кошны хәтерләтә иде. Менә ул инде өченче тапкыр әйләнә. Юра, сәгатенә карап: — Хәзер сикерер, бензины бетеп бара, соңгы тамчы¬ лары, — дип пышылдады. Җиргә төшү мөмкин булмаган чакта очучыга пара¬ шют белән сикерергә рөхсәт ителә иде. «Тугызынчы» да җирдән шундый приказны инде алган иде булса кирәк. Ләкин ул төшәргә теләмичә һаман әйләнеп очып йөрде. Юра әле самолетка* әле сәгатенә карады. Моторның эшләве әкренәйгән кебек булганда, ул чүгәли һәм йөзен бер якка бора иде. Әллә ул чынлап та самолетны кот- кармакчы буламы? «Сикер, сикер инде!» — һәр кеше шу¬ лай дип уйлый иде. Койрыгына берлек цифры язылган истребитель аэро¬ дромнан күтәрелеп китте, һавага атлыгып менеп, бе¬ ренче әйләнүдә үк яралы самолет янына кйиеп җитте. Оста күтәрелүенә карап, Алексей аңлады: бу полк командиры үзе иде. Кукушкинның радиосы бозылгандыр яисә каушап калгандыр дип уйлап, ул аның янына очып менде, канатларын тирбәлдереп, «мин эшләгәнне эшлә» дигән сигнал бирде һәм өскә күтәрелә-күтәрелә* читкә таба очып китте. Ул аңа читкә китеп сикерергә боера иде. Нәкъ шул вакытта Кукушкин газны киметте һәм җиргә төшә башлады. Аның яралы самолеты, Алексейның баш очыннан чатырдап үтеп, җиргә якынайды. Менә ул җиргә килеп җитәм дигәндә кырт сулга янтайды һәм, 87
йөрешен әкренәйтә төшеп, таза «аягы» белән бераз тәгә¬ рәп барды, аннары уңга егылып, сәламәт канаты белән җиргә сыдырылды, кар тузаннары күтәреп, зыр итеп әйләнде. Соңгы секундта ул күздән югалды. Кар тузаны утыр¬ гач, янтайган яралы машинадан читтәрәк, кар өстендә, ниндидер бер кара нәрсә күренде. ’Шушы кара ноктага таба кешеләр йөгерешәләр иде, һәм санитар машинасы да, сигнал бирә-бирә, бөтен көчкә шунда чаба иде. «Коткарды, машинаны коткарды! Менә сиңа Кукуш¬ кин! Кайчан өйрәнеп өлгергән соң ул?» — дип уйлады Алексей. Ул носилкада иптәшеннән көнләшеп ята иде. Аның үзенең дә кар өстендә яткан шул кечкенә кеше янына, берәү дә яратмый торган, ләкин кинәт шундый нык һәм оста булып чыккан кеше янына бөтен көчкә йө¬ гереп барасы килде. Ләкин Алексей одеялга төрелеп, носилкага бәйләп куелган һәм бик каты сызлана, һәм бу сызлау нервлар бераз бушаганнан соң яңадан көчәеп киткән иде. Бу вакыйгаларның барысы бер сәгать вакыт алма- ганнардыр, ләкин алар шулкадәр күп булды, Алексей аларны тиз генә төшенеп тә бетә алмады. Носилка само¬ летның махсус ояларына беркетелгәннән соң «метеоро¬ логия сержанты»ның текәлеп карап торуын күреп алгач кына, Алексей бу кызның бомбалар шартлаган вакыт¬ та агарынган иреннәре белән әйтеп салган сүзләренең чын мәгънәсен аңлап алды. Үзен аямаган бу әйбәт кыз¬ ның исемен дә белмәве өчен оялды! Аңа хөрмәт белән карап: — Иптәш сержант...—дип куйды ул әкрен генә. Җылытыла торган моторның үкерү тавышы аркылы Алексейның бу сүзләрен ул, бәлки, ишетмәгәндер дә. Ләкин кыз аңа таба атлады һәм кечерәк кенә бер төенчек сузды: — Иптәш өлкән лейтенант, бу сезгә килгән хатлар. Мин аларны саклап тоттым, сезнең исән икәнлегегезне һәм борылып кайтачагыгызны белдем. Белеп, сизеп тордым. Ул аның күкрәгенә бер төргәк хатлар китереп куйды. Алар арасында ул адресы анасы карчыкның калтыран¬ ган кулы белән язылган өч почмаклы хатларны һәм һәр¬ вакыт гимнастерка кесәсендә үзе белән йөртә торган кон¬ вертларга охшаган хатларны күреп алды. Бу копвертлар- 88
ны күргәч, ул балкып кичте һәм, одеял астыннан кул¬ ларын чыгарырга омтылып, хәрәкәтләнеп куйды. «Метереология сержанты» моңсу итеп сорап куйды: — Болар кызлар хатымы? — һәм шундый кызарды, ж,из төсле кызыл керфекләре яшь белән чыландылар. Мересьев шунда теге бомбалар шартлаганда үзенең ялгыш ишетмәвен аңлады һәм дөреслекне әйтергә көче ж.итмәде аның. Ул, үзеннән-үзе нәфрәтләнеп: — Кияүгә киткән апамнан. Аның фамилиясе баш¬ ка, — дип куйды. Җылытыла торган моторларның гүләве аркылы та¬ вышлар ишетелде. Ян яктагы люк ачылып китте, һәм аннан шинель өстенә халат кигән врач килеп керде һәм ул, Мересьевка күз төшереп: — Бер авыру инде монда икән. Бик яхшы, икенчесен кертегез. Хәзер очабыз. Ә сез монда нишлисез^ ма¬ дам?— дип, парланган күзлек пыялалары аркылы «метеорология сержанты»на карап куйды, ә теге Юра артына посарга тырыша иде. — Үтенәм, чыгыгыз. Хәзер очабыз. Әй! Носилканы кертегез! Алексей кызның: — Языгыз, алла хакы өчен языгыз, мин көтәрмен! — дип пышылдаган тавышын ишетте. Юра ярдәмендә врач носилканы самолетка кертте, аның өстендә кемдер сузып-сузып әкрен генә ыңгыраша иде. Носилканы ояларга куйганда җәймә ачылып китте, һәм Мересьев Кукушкинның газапланудан ямьсезләнеп калган йөзен күреп алды. Доктор, кулларын ышкып, ка¬ бинаны күздән кичерде һәм, Мересьевның эченә учы бе¬ лән сугып: .— Бик әйбәт, бик яхшы! Шулай, чибәр егет, очарга күңелсез булмасын өчен сезгә тагын бер иптәш. Ә? Хәзер бөтен ят кешеләр чыгып китсен. Ә бу сержант звание¬ сендәге Лорелея чыгып шылдымы? Бик яхшы. Кузгала башлавыгызны сорыйм!.. һәм ул һаман шунда маташкан Юраны төрткәләп чыгарды. Ишекләр ябылды, самолет сискәнеп китте, куз¬ галды,' сикергәләп барды һәм шуннан соң тынып, үз стихиясендә, моторларның тигез гүләве астында салмак кына оча башлады. Врач, стеналарга тотынып, Мересьев янына килде. — Кәефләр ничек? Пульсыгызны бирегез әле, — һәм ул, Алексейга кызыксынып карап, башын чайкап куй¬ 89
ды: — М-да. Көчле кеше икәнсез. Сезнең маҗаралары¬ гыз турында дусларыгыз бөтенләй гаҗәеп нәрсәләр сөйлиләр. Джек Лондон хикәяләрендәге кебек. Ул үзенең креслосына барып утырды һәм, уңайрак утырырга тырышып, бераз боргаланды һәм, йокыга та¬ лып, шунда ук башын салындырды. Бу ак чырайлы карт кына кешенең бик нык арыган булуы күренеп тора иде. «Джек Лондон хикәяләрендәге кебек!»—дип уйлады Мересьев һәм бала чагында ук укыган бернәрсә хәте¬ ренә килеп төште: аягы өшегән бер кешенең сахра буенча шуышып баруы һәм авыру, ач бүренең аны эзәрлекләп килүе турында язылган хикәя иде ул. Мотор¬ ларның йокы китергеч итеп гүләүләре астында барлык нәрсә әлҗе-мелҗе килә, кыяфәтен югалта, соргылт ка¬ раңгылык эченә кереп эри башлады, һәм йокыга китеп барган Алексейга сугыш юктыр кебек, бомбалар да, аяк¬ лардагы өзлексез сулкылдап торган газаплы авырту да, Москвага таба оча торган самолет та — бернәрсә дә юктыр кебек һәм болар барысы да кайчандыр ерактагы Камышин шәһәрендә укылган гүзәл бер китаптагы ва¬ кыйгалар гынадыр кебек тоелды,.
^Икенче кисәк
1 Армия командующиеның үтенүе буенча, Алексей Ме- ресьевны Москва госпиталенә илтеп салдылар. Аның бе¬ лән килгән лейтенант Константин Кукушкинны да бер уңайдан шунда ук урнаштырдылар. Башкала госпиталенең әйбәтлеген мактаган Андрей Дегтяренко белән Леночка әллә ни арттырмаганнар иде. Сугышка кадәр бу госпиталь бер институт клиникасы иде. Анда бер мәшһүр совет галиме имгәнүләрдән һәм төрле авырулардан соң кеше организмын бик тиз рәткә кертү буенча яңа методлар эзләде. Бу клиниканың нык тради¬ цияләре һәм бөтен дөнья күләмендә даны бар иде. Сугыш көннәрендә ул галим үз институтының клини¬ касын офицерлар госпитһленә әйләндерде. Монда авыру¬ ларны, элекке кебек үк, заманыбызның алдынгы фәненә билгеле нинди дәвалар булса, шуларның барысы белән дә дәвалыйлар иде. Сугыш башкала тирәсенә килеп җит¬ кәч, госпитальдә яралылар бик күбәйде, койкалар санын билгеләнгән күләмнән дүрт тапкыр арттырырга туры килде. Барлык ярдәмче бүлмәләр — авырулар янына килүчеләр белән очрашу бүлмәсе, уку һәм тын уен бүл¬ мәләре, медицина персоналы өчен булган бүлмәләр һәм терелеп килүче авыруларның гомуми ашханәсе — бары¬ сы да палатага әверелде. Мәшһүр галим, хәтта үзенең кабинетын да авыруларга биреп, үзе китаплары һәм күңеленә якын әйберләре белән элек дежурка булган кечкенә генә бүлмәгә күчте. Шуңа да карамастан, ва- кыт-вакыт койкаларны коридорга да куярга туры килә иде. Гүя архитектор үзе үк медицина храмының тантана¬ лы тынлыгы өчен дип ясаган кебек, ялт итеп торган ап- 93
ак стеналы бүлмәләрдә сузып-сузып ыңгырашу, аһыл¬ дау, гырылдап йоклау тавышлары һәм каты авыруларның саташулары һәрьяклап ишетелеп тора. Биредә хәзер су¬ гышның авыр, сасы исе — канлы бинт һәм азган яра исләре, тереләй чери торган кеше тәне исе хөкем сөрә. Ничек кенә җилләтсәң дә, бу исләрне бетереп булмый иде. Галимнең үз чертежлары буенча эшләнгән уңай кроватьлар белән янәшә күптән инде поход койкалары торалар. Савыт-саба җитешми. Клиниканың матур фаянс савыт-сабасы белән бергә ямьшәеп беткән алюминий та¬ баклар йөри. Якында гына төшеп ярылган бомба итальян стилендәге зур тәрәзәләрнең пыяласын челпәрәмә китер¬ де, һәм аларны фанера белән кадаклап куярга туры килде. Су җитешми, әледән-әле газ туктый, һәм инстру¬ ментларны борынгы спиртовкаларда кайнатырга туры килә. Ә яралылар һаман өстәлеп торалар. Аларны са¬ молетлар белән дә, автомашиналар белән дә, поездлар белән дә һаман саен күбрәк китерә торалар. Фронтта безнең һөҗүм көчебез үскән саен аларның саны арта бара. Шуңа да карамастан, госпитальнең бөтен персона¬ лы — аның шефы атказанган фән эшлеклесе, Верховный Совет депутатыннан алып сиделкага, гардеробщицага, швейцаршага кадәр — шушы арыган, бервакытта да туйганчы йокламый торган, кайвакыт ярым ач йөреп, егылганчы эшли торган кешеләр барысы үз учреждение¬ ләренең гадәтләрен фанатикларча үтиләр иде. Вакыт- вакыт икешәр, хәтта өчәр смена беррәттән дежурда то¬ ручы сиделкалар һәр буш минутны чисталык урнаштыру өчен файдаланалар. Ябыгып, картаеп, арудан көчкә аякларына басып торган сестралар эшкә, элекке кебек үк, крахмалланган ак халатлардан киләләр һәм врачлар¬ ның кушканнарын үтәүдә, элекке кебек үк, гаҗәеп та¬ ләпчән иделәр. Ординаторлар мендәр тышында яки җәймәдә берәр тап күрсәләр, элекке шикелле үк, бәйлә¬ нәләр, стеналарның, баскыч култыксаларының, ишек тоткаларының чисталыгын ап-ак кулъяулыгы белән сөр¬ теп карыйлар. Шеф үзе зур гәүдәле, кызыл чырайлы, агарып килә торган куе чәчле, чал кергән очлы кара са¬ каллы, бик кызу бер карт иде. Ул крахмаллаган халат¬ лы бер көтү ординаторларын һәм ассистентларын ияртеп, сугышка кадәрге кебек, тәүлегенә ике тапкыр, мәгълүм сәгатьләрдә палаталарны тикшереп йөри, яңа килгән 94
авыруларның диагнозларын карый, бик каты ятучылар турында консультацияләр бирә. Сугышның шушындый кызган чакларында госпиталь¬ дән тышта да аның эше муеннан. Ләкин ул, йокы һәм ялдан өзеп булса да, үзенең кадерле госпитале өчен вакыт таба. Работникларының берәрсен гамьсезлек өчен орышырга туры килгәндә, ул бик каты тузына, гаепле кешене, әлбәттә, җинаяте өстендә тотып, авырулар ал¬ дында кыздыра һәм һәрвакыт болай ди: — Минем клиникам менә шушы кап-караңгы, көн саен бомбага тотыла торган Москвада, элекке шикелле үк, үрнәк булырлык итеп эшли, — бу һәртөрле Гитлерга һәм Герингларга безнең җавабыбыз. Моннан соң сугыш кыенлыкларына сылтау итүләрегезне ишетәсе булмыйм, эшлексез һәм ялкау кешеләр бар икән, шайтаныма олаксыннар, нәкъ менә хәзер иң кыен вакытта, госпиталь¬ дә аеруча каты тәртип булырга тиеш, — ди. Ул үзе, палаталарны тикшерергә чыкканда, шулкадәр төгәл һәм билгеләнгән вакытта йөри, сиделкалар палаталардагы сте¬ на сәгатьләрен, элекке шикелле үк, аның керүенә карап төзәтәләр иде. Хәтта һава тревогалары да бу кешенең төгәллеген боза алмадылар. Аның нәкъ менә шушы тө¬ гәллеге госпиталь работникларын могҗизалар күрсәтер¬ гә, һич мөмкин булмаган шартларда да сугышка кадәр¬ ге тәртипне сакларга мәҗбүр итә иде булса кирәк. Бер тапкыр, иртәнге'карап йөрүләр вакытында, госпи¬ тальнең әлеге шефы (без аны Василий Васильевич дип атыйк) өченче катның баскыч мәйданчыгында тора тор¬ ган ике янәшә койканы күреп алды. — Бу нинди күргәзмә? — диде ул, кычкырып, һәм үзенең шалама кашлары астыннан ординаторга шундый усал караш ташлады, озын буйлы, ихтирам итәрлек шактый олы яшьтәге ординатор, мәктәп баласы кебек, төз катып калды. — Төнлә генә китерделәр... Очучылар алар. Менә бу¬ сының бот сөяге белән уң кулы сынган. Хәле ярыйсы. Менә бусыныкы бик авыр, — һәм ул ничә яшьтә икәнен әйтүе кыен булган, күзләрен йомып яткан бер бик ябык кешегә төртеп күрсәтте. — Аяк табаны сөякләре изелгән, ике табаны икесе дә үлгән, барыннан да бигрәк — соң дәрәҗәдә ябык. Мин, әлбәттә, ышанмыйм, ләкин аларны озата килгән икенче ранг хәрби врач яза, табан сөяк¬ ләре изелгән авыру унсигез көн буенча немец тылыннан 95
үрмәләп кайткан, ди. Бу, әлбәттә, арттыру булса ки¬ рәк... Ординаторга колак салмастан, Василий Васильевич • одеялны күтәреп карады. Алексей Мересьев кулларын күкрәгенә аркылы-торкылы салып яткан иде. Аның ак күлмәк һәм ак җәймә фонында аермачык булып күренеп торган кара, кипшенгән кулларына карап, кешенең сөяк төзелешен өйрәнергә мөмкин булыр иде. Профессор оде¬ ялны яңадан ипләп кенә япты да, ординаторның сүзен бүлеп: — Ник монда яталар?—дип сорады. — Коридорда инде урын юк... Сез үзегез... — Нәрсә «сез үзегез», «сез үзегез»! Ә кырык икен¬ чедә? — Соң бит ул полковниклар палатасы. — Полковниклар? — профессор кабынып китте. — Нинди юләр уйлап тапты аны? Полковниклар, имеш. Тинтәкләр! — Соң бйт безгә әйтелде: Советлар Союзы Герой¬ лары өчен резерв калдырыгыз, диелде. — Геройлар өчен, имеш. Бу сугышта бөтен кеше герой. Нәрсә сез мине өйрәтеп торган буласыз? Кем монда начальник? Минем боерыкларымны яратмаган кеше бер минут та монда тормасын. Хәзер үк очучы¬ ларны кырык икенчегә күчертегез! Сөйлисез юк сүз: пол¬ ковниклар өчен, имеш! һәм ул, тынып калган ярдәмчеләрен ияртеп, инде китә дә башлаган иде, кинәт яңадан борылды, Мересьев өстенә иелде һәм гел дезинфекцияләп тору сәбәпле тиресе куба торган йомшак кулын очучының иңбашына куеп, сорады: — Ике атнадан артык немец тылыннан шуышып кай¬ туың дөресме? — Шулай ук миндә гангренамыни? — диде Мересьев күңелсез тавыш белән. Профессор, ишектә тукталып калган ассистентларына ачулы караш ташлады да, очучының кайгы һәм борчы¬ лу тулган зур кара күзләренә текәлеп, кинәт әйтте: — Синең кебекләрне алдау гөнаһ булыр иде. Әйе, гангрена. Ләкин борыныңны салындырма! һәр кыен хәл¬ нең бер җае табылган кебек, ■ дөньядагы һәртөрле авыруның дәвасы табыла.' Аңладыңмы? Менә шул. алайса. 96
һәм ул, шау-гөр килеп, китеп барды. Бераздан кая¬ дыр еракта, коридордагы пыяла ишек артында, аның, күк күкрәве кебек гөлдерәве ишетелә башлады. Мересьев ул киткән якка .авыр караш ташлады: — Кызык кына кеше. — Псих. Күрдеңме? Безгә ярамакчы булды. Беләбез без синең кебек беркатлыларны, — дип Кукушкин усал итеп көлеп куйды. — Димәк, полковниклар палатасына урнашу дәрәҗәсенә ирештек. — Гангрена,—диде әкрен генә Мересьев һәм са¬ гышлы тавыш белән кабатлады: — Гангрена. 2 Полковниклар палатасы дип атала торган бүлмә икенче катта, коридорның икенче башында урнашкан иде. Аның тәрәзәләре көньякка һәм көнчыгышка кара¬ ганлыктан, кояш бер койкадан икенче койкага күчеп, көн буе палатадан китеп тормый. Бу — артык зур бүлмә түгел. Паркеттагы кара тапларга карап хөкем йөртсәң, сугышка кадәр монда ике кровать, ике тумбочка һәм уртада бер түгәрәк өстәл торган. Хәзер дүрт койка тора. Аларның берсендә, бөтенләй бинтка уралып, биләүдәге сабый бала шикелле, бер яралы ята. Ул, биләүләре арасыннан хәрәкәтсез буш күзләре белән түшәмгә карап, гел чалкан ята иде. Икенчесенә, Алексейныкы белән янәшә койкага, җыерчыкланып беткән шадра битле, ак¬ сыл нечкә мыеклы, сөйләшергә һәм кешегә хезмәт күрсә¬ тергә бик ярата торган гаҗәеп хәрәкәтчән бер кешене урнаштырганнар иде. Госпитальдә кешеләр бик тиз танышалар. Кичкә таба инде Алексей шадра кешенең сугышка кадәр Себер аучысы булуын, колхоз председателе булып эшләгән¬ леген, хәзер хәрби профессиясе буенча снайпер һәм бәхетле снайпер икәнен белеп алды. Ул ике улы һәм кияве белән бергә, Себер дивизңясе составында, Ельня янындагы атаклы сугышларда беренче тапкыр сугышка катнашып, шул вакыттан бирле, аның үзенчә итеп әйт¬ сәк, җитмешләп немецны «тончыктырган» Советлар Союзы Герое иде. Теге үзенең фамилиясен әйткәч, Алек¬ сей аның чандыр гәүдәсен кызыксынып күздән кичерде. Бу фамилияне ул вакытта армиядә яхшы беләләр иде. Хәтта зур газеталар да бу снайперга баш мәкаләләрен А-28. Чын кеше — 7. 97
багышладылар. Госпитальдәге барлык кеше — сестралар, врач-ординатор, хәтта Василий Васильевич үзе дә — хөрмәт йөзеннән аны Степан Иванович дип йөртәләр иде. Палатадагы дүртенче кеше, бинтларга урап ташлан¬ ган Гриша Гвоздев, үзе турында көн буе бер сүз әйтмәде. Ул гомумән бер дә сөйләшми иде. Ләкин бөтенесен белеп тора торган Степан Иванович аның кем икәнлеген Мересьевка шыпырт кына сөйләп бирде. Ул да Советлар Союзы Герое икән: танк гаскәрләрендә хезмәт иткән, лейтенант. Армиягә танк мәктәбеннән килеп, беренче тапкыр чик буенда, кайдадыр шунда Брест-Литовск кре¬ посте янында, сугышкан һәм шул беренче көннәрдән бир¬ ле гел сугышып йөргән. Белосток янындагы мәшһүр танк сугышларында танкысы сафтан чыккач, командиры үтерелгән икенче бер танкка күчеп утырган һәм, танк дивизиясенең калдыклары белән бергә дошманга каршы сугышып, Минскига таба чигенүче гаскәрләрне каплап торуда катнашкан. Буг елгасындагы сугышта икенче танкысы сафтан чыгып, үзе яраланып, өченче машинага күчеп утырган һәм, һәлак булган командиры урынын алып, рота белән командалык итә башлаган. Аннары, немецлар тылына эләгеп, өч машинадан торган танк группасы төзегән һәм, немецның обозларына, гаскәри колонналарына һөҗүм итеп, бер айлап дошманның ерак тылларын айкап йөргән. Машиналары өчен боеприпаслар, ягулык һәм запас частьларны ул күптән түгел булып уз¬ ган сугыш кырларыннан тапкан. Анда, юл буендагы яшел чокырларда, урманнарда һәм сазлыкларда төрле маркадагы иясез җимерек машиналарны теләсәң ника¬ дәр табарга мөмкин булган. Ул Дорогобуж тирәсендә туып үскән икән. Фронт сызыгы аның туган-үскән җирләренә килеп җиткәнен Совет Информбюросы сводкаларыннан ишетеп белгәч (командир машинасындагы танкистлар рация аша ул сводкаларны тәртипле рәвештә алып торганнар), егетнең җаны түзмәгән: танкларын шартлаткан да, үзенең исән калган сигез сугышчысы белән урманнар арасыннан фронт ягына таба киткән. Нәкъ сугыш башланыр алдыннан ул өенә, борыла- сырыла аккан кечкенә генә бер елга буендагы туган авылына, кайтып киткән булган. Анасы, авыл укытучысы, авырый башлагач, атасы — агроном, Хезмәт иясе депу¬ 98
татларының өлкә советы Члены — аны армиядәй чакыр¬ тып кайтарган булган. Шәһәрләрне һәм олы юлларны читләтеп үтеп, Бело¬ руссиянең тапталып беткән басулары, яндырылган авыл¬ лары буйлап, ерткыч хайван шикелле, кача-поса бар¬ ганда, Гвоздев үзенең туган авылын, мәктәп янындагы тәбәнәк кенә агач өйне күз алдына китерә: менә аның әнкәсе, кечкенә генә ябык карчык, хәлсез килеш иске диванда ята, менә атасы, борынгыча итеп тегелгән чесуча пиджак киеп, кайгылы төс белән чал сакалын чеметкә¬ ләп, йөткеренгәләп, авыру хатыны янында утыра; менә сеңелләре — өч үсмер кыз: аналарына бик охшаган кеч¬ кенә, кара кызлар. Менә ул нечкә буйлы, зәңгәр күзле авыл фельдшерицасы Женяны исенә төшерә: ул кыз аны станциягә кадәр ат белән озата килгән иде, һәм Гвоздев аңа көн саен хат язып торырга вәгъдә иткән иде. Сагышлы уйланып, Гвоздев кырдан бара: туган йортында ул нәрсә күрер, туган-тумачалары китеп өлгер¬ гәннәрме, китеп өлгермәгән булсалар, хәзер исәннәрме икән? Туган йортында Гвоздевны күңелгә дә китерүе мөм¬ кин булмаган коточкыч нәрсә каршылый. Өй юк, туган¬ нары юк. Женя да юк, хәтта авыл үзе дә юк. Кап-кара күмерләр арасында ялгыз мич сузаеп тора, мич янында мыгыр-мыгыр сөйләнеп һәм тыпыр-тыпыр биеп, бер кар¬ чык нәрсәдер пешереп йөри. Шушы ярым тиле әби аңа барысын да сөйләп бирә: немецлар керер алдыннан ана¬ сының хәле бик -авыр булып, атасы һәм сеңелләре аны алып китәргә дә, калдырып китәргә дә кыймаганнар. Немецлар Хезмәт иясе депутатларының өлкә советы чле¬ ны семьясының авылда калганын белгәннәр дә шул төн¬ не үк аларны өй янындагы каенга асканнар, ә йортка ут төрткәннәр. Женя немецларның иң зур начальниклары янына йөгергән, Гвоздевлар семьясына тимәүләрен үтен¬ гән. Аны бик озак газаплаганнар, начальник кызны көчләмәкче булган, анда тагын нәрсәләр булгандыр, анысын әби белми, тик Женяны'начальник торган йорт¬ тан икенче тәүлек дигәндә генә алып чыкканнар, ул инде үлгән булган, һәм аның мәете ике көн елга буенда яткан. Авыл үзе моннан биш көннәр элек кенә янган икән: аны немецлар колхозның ат сарайларында торган бензин цистерналарына кемдер ут төрткән өчен яндыр¬ ганнар. 7* 99
Карчык, Гвоздевны янып көл булган йорт урынынй алып барып, карт каенны күрсәтә. Аның юан ботагында кайчандыр Гвоздев таган атынган булган. Хәзер каен инде корыган, һәм аның янган ботагында биш бау очы җилдә селкенеп тора. Тыпыр-тыпыр биеп һәм ниндидер догалар мыгырдап, карчык егетне елга буена алып бара, кайчандыр кызның гәүдәсе яткан урынны күрсәтә. Гвоздев ул кызга көн саен хат язарга вәгъдә бирсә дә, бер хат та яза алмаган иде. Егет шаулап торган ка¬ мышлар арасында бераз басып тора да, кырт борылып, урманга, сугышчылары янына китеп бара. Бер сүз дәшми ч ул, һәм күзләрендә яшьнең әсәре дә булмый. Июнь ахырында, генерал Конев армиясе Көнбатыш фронтта һөҗүм алып барганда, Григорий Гвоздев үзенең сугышчылары белән немецлар фронтын үтеп чыга. Август аенда аңа атаклы яңа «Т-34» машинасын бирәләр, һәм кышка кадәр батальонда аның «чамасыз» кеше дигән аты чыгып өлгерә. Аның турында сөйләнгән, языл¬ ган вакыйгалар әкият төсле булсалар да, асылда чын булалар. Бер тапкыр төнлә белән ул, разведкага барган җирендә, танкысын бөтен ходка җибәреп, немец ныгыт¬ малары аркылы үтеп китә, мина кырын исән-сау уза һәм, ата-ата, паника куптарып, Кызыл Армия частьлары тарафыннан ярым боҗрага кысылган бер шәһәргә бәреп керә һәм, немецлар арасына курку салып, шәһәрнең икенче башына, үзебезнекеләр янына барып чыга. Икен¬ че тапкыр, хәрәкәтчән группа белән немецлар тылында йөргән чакта, ул, засададан атылып чыга да, немецлар¬ ның атлы обозы өстенә ташланып, йөкләрне, атларны һәм немецларны танк гусеницасы белән изә башлый. Кыш көне, кечерәк кенә бер танк группасының ба¬ шында торып, Ржев янындагы ныгытылган бер авылның гарнизонын атакалый. Ул авылда дошманның кечкенә генә оператив штабы урнашкан була. Авылга ' кермәс борын ук, оборона сызыгын үткән чакта, машинага яндыргыч сыекчалы ампула килеп эләгә. Танкны кара сөремле ялкын чолгап ала, ләкин экипаж сугышуын дәвам иттерә. Борттагы барлык коралларыннан ата-ата, маневрлар ясап, танк качучы немец солдатларын гусе- . ницалары белән сыта-сыта, гигант факел кебек, авыл буйлап чаба. Гвоздев һәм аның егетләре (үзе белән бергә чолганыштан чыккан егетләр булалар алар) белеп торалар: менә, менә хәзер баклар яки боеприпаслар 100
шартлаячак һәм алар һәлак булачак. Егетләргә суларга һава җитми, кызган стеналар пешерә, киемнәре көя баш¬ лый, ә алар һаман сугышалар. Гусеницалар астында шартлаган авыр снаряд танкны әйләндереп ташлый, һәм әллә һава дулкыны, әллә күтәрелгән кар белән ком утны сүндерә. Гвоздевны янган хәлендә машинадан тартып чыгаралар. Ул танкның башнясында, үлгән стре¬ лок белән янәшә утырган булган. Стрелок үлгәч, аны алыштырган икән. Икенче ай инде, танкист терелүдән өмет өзеп, кабер якасында ята икән: берни белән кызыксынмый һәм ва- кыт-вакыт тәүлек буе бер сүз дәшми икән. Авыр яралыларның дөньясы гадәттә палата эче бе¬ лән чикләнә. Кайдадыр шушы стеналардан тышта сугыш бара, вак һәм бөек вакыйгалар булып тора, дөнья айка¬ ла, һәм һәрбер көн кеше күңеленә нинди дә булса бер яңа сызык сызып куя. Авыр яралыларның палатасына тышкы дөньяны кертмиләр, һәм тышкы давыл тавышы бирегә ерактан гына, тонык кына булып ишетелә. Пала¬ та ирекле-ирексез үз эчендәге ыбыр-чыбырлар белән генә яши. Кояш карау белән җылынып киткән тәрәзә пыяла¬ сында каяндыр килеп чыккан чебен йөри. ' Менә шушы кышкы йокыдан да айнып җитмәгән тузанлы чебен — зур бер вакыйга инде. Госпитальдән туп-туры театрга китмәкче булып, палата сестрасы Клавдия Михайловна бүген биек үкчәле туфли киеп килгән — ул да яңалык. Бүген өченчегә, барлык кешене туйдырып бетергән өрек кесәле урынына, кара җимеш компоты бирелгән, — бу инде гәпләшү өчен тема. Госпитальдәге авыр яралының ялыктыргыч рәвештә әкреп үтә торган көнен биләп, бөтен фикерен үзенә тар¬ тып торучы нәрсә — аның ярасы: шушы яра аны кө¬ рәшчеләр сафыннан, авыр сугыш тормышыннан тартып алган да шушы йомшак, уңай, ләкин җан биздергеч койкага китереп салган. Йокыга киткәндә дә ул шушы яра, шушы шеш яки сынган аяк турында уйлый, тешендә дә шул арны күрә; уянып китүгә, кабаланып, тизрәк шуларга күз төшерә: шеше кимемәгәнме, кызыллык бет-* мәгәнме, температурасы нишләгән — төшкәнме, күтәрел¬ гәнме? Төнге тынлыкта колак юк кына тавышны да ун тапкырлар арттырып ишеткән кебек, монда да гел үзең¬ нең авыруың турында гына уйлап ятканга күрә, яра тагын да авыртарак төшкәндәй була, һәм хәтта нык 101
ихтыярлы кешеләр дә, сугышта үлемнең күзенә туп-туры карарга курыкмаган көчле кешеләр дә, профессорның сүзләреннән төрле мәгънә эзли башлыйлар һәм, йөрәк¬ ләре кысылып, авыруның барышы турында Василий Васильевичның фикерен аның йөзеннән укырга тыры¬ шалар. Кукушкин күп һәм ачулы итеп сукрана. Аңа һәрвакыт шиннар тиешенчә куелмаганнардыр кебек, бик кысыл¬ ганнар һәм шуңа күрә сөякләре ялгыш ялганырлар һәм аларны яңадан сындырырга туры килер кебек тоела. Гриша Гвоздев, яртылаш аңын югалтып, берсүзсез ята. Ләкин Клавдия Михайловна, аның чүпрәкләрен сүтеп, яраларына' учлап-учлап вазелин салган чакта, Гриша, күзләрен тутырып, кып-кызыл тәненә, салынып-салынып төшкән тиреләренә түземсезлек белән карап тора, врач¬ ларның сөйләшүен ишеткәндә сагаеп тыңлый башлый. Палатада бердәнбер йөри ала торган кеше Степан Ива¬ нович булып, ул да, кисәүдәй кәкрәеп, кровать башлары¬ на тотына-тотына гына йөри һәм үзен харап иткән «ди¬ вана бомбаны», контузия аркасында килеп чыккан «каһәр төшкән радикулит» авыруын кызык итеп тирги. Мересьев үзенең күңел газапларын тырышып яшерә, врачларның сөйләшүләре белән бөтенләй кызыксынмаган кыяфәттә ята. Ләкин электр нуры белән дәвалау өчен аягындагы бинтларны сүткәндә каһәр төшкән кызыллык- ныҢ әкренләп һаман тубыкка таба үрмәләвен күргәч, кур¬ кудан аның күзләре киңәя иде. Караңгы чырайлы, тынгысыз характерлы булып китте ул. Берәр иптәшенең урынсыз шаяруы, сиделка карчык¬ ның кулыннан щеткасы төшеп китүе, җәймәдәге җыер¬ чыклар аның бик каты ачуын китерәләр, һәм ул үзен көчкә-көчкә генә тыеп кала. Дөрес, госпитальнең әкрен¬ ләп һаман арттыра барылган әйбәт ашыннан аның көче бик тиз яңадан кайта башлады. Хәзер инде перевязка вакытында яки электр нуры астында ятканда, аның ябыклыгыннан яшь практиканткаларның котлары алын¬ мый. Ләкин аның организмы никадәр тизрәк ныгыса, аяклары шулкадәр тизрәк начарая барды. Кызыллык ин¬ де тубык өстенә менде. Бармаклары бөтенләй сизми башлады: энә белән кадагач та авыртмый. Шешнең җәелүен «блокада» дигән сәер исемле яңа бер ысул бе¬ лән туктата алдылар. Ләкин сызлау, көчәя барып, тәмам түзә алмаслык хәлгә килде. Көндезләрен Алексей, мен¬ 102
дәргә капланып, тып-тын ята. Төннәрен Клавдия Михай¬ ловна аца морфий уколы ясый. Куркынычлы «ампутация» сүзе хәзер врачларның сөйләшүләрендә торган саен ешрак ишетелә башлады. Василий Васильевич кайвакытны Мересьевның койкасы янында туктала да сорый: — Я нихәл, түшшуар, сызлыймы? Кисеп ташласак ничек булыр, ә? Чик — һәм аттың-бәрдең. Алексей бөтенләй куырылып, дерелдәп куя. Кычкы¬ рып җибәрмәс өчен тешләрен кысып, башын гына чайкый һәм профессор ачулы итеп мыгырдана башлый: — Ихтыярың, түз, түз. Менә бу нәрсәне сынап ка¬ рыйк әле,—ди һәм башка дәвалар билгели. Аның артыннан ишек ябыла, коридорда аяк тавыш¬ лары тына, ә Мересьев, күзләрен йомып, уйланып ята: «Аяклар, аяклар, аякларым минем!..» Шулай ук аяксыз калыргамыни? Туган шәһәре Камышиндагы карт көймә¬ че Аркаша абзый кебек, агач аяклы гарипкә әйләнергә¬ ме? Коенган чакта, аның кебек, агач аякларыңны чишеп ярда калдырасың да, үзең, маймыл кебек, дүрт аякла¬ нып суга кереп китәсең. Аның күңел газапларын тирәнәйтә торган тагын бер¬ нәрсә бар иде. Госпитальдә үткәргән беренче көнне үк ул Камышиннан килгән хатларны укып чыкты. Анасын¬ нан килгән өчпочмаклы хатлар, барлык аналарның хат¬ лары кебек, кыска булып, яртылаш туган-тумачаларның сәламнәреннән һәм анасының тынычландыру сүзләреннән тора иде: янәсе, өйдә бөтенесе аллага шөкер һәм ул, ягъ¬ ни Алеша, анасы өчен борчылмасын, ә хатның калган яртысы — төрле үтенүләрдән гыйбарәт иде:- янәсе, үзең¬ не сакла, суык тимәсен, куркыныч җиргә тыгылма, аяк¬ ларыңны коры йөрт, немецларның мәкерлегеннән саклан (ул мәкерлек турында карчык күршеләрдән җитәрлек ишеткән иде). Бу хатларның эчтәлеге барысының да бер булып, аерма тик шунда гына иде: бер хатта анасы, гәрчә үзе аллага ышанмаса да, күрше хатынга Алексей өчен дога кылырга кушуын язса, икенчесендә өлкән уллары өчен борчылуын яза иде. Алар кайдадыр көньякта сугы¬ шып йөриләр һәм инде күптәннән бирле хатлары килми. Соңгы хатында үзенең төш күрүен язган иде: имештер, Иделдә язгы су ташыган чакта барлык уллары аның янына кайтканнар; имештер, мәрхүм аталары белән бер¬ гә бик күп итеп балык тотып алып кайтканнар да, ул 103
аларны балык пирогы белән сыйлаган; күршеләр, төшне юрап, мөгаен улларыңның берсе фронттан кайтыр, дип әйткәннәр. Карчык Алексейга яза, начальникларыңнан сорап кара әле, улым, бер генә көнгә булса да җибәрмәс¬ ләр микән, ди. Укучы бала язуы шикелле, эре, түгәрәк хәрефләр белән язылган зәңгәр конверттагы хатлар үзе белән бер¬ гә ФЗУда укыган Ольга исемле бер кыз хатлары иде. Ул кыз хәзер Камышиндагы такта яру заводында техник булып эшли. Яшь чагында Алексей үзе дә шурда токарь булып эшләде. Бу кыз бары тик балалык дусты гына булмаганга күрә, аның хатлары да гади хатлар гына түгел иде. Ул аларны берничә кат укып чыкты: яңадан һәм яңадан кайтып, хатның гади генә сүзләреннән нин¬ дидер бүтән, аның үзенә дә аңлашылып бетми торган сөенечле яшерен мәгънәләр эзләде. Кыз үзенең хатларында, эшем муеннан, вакыт әрәм итмәс өчен, кунарга да өйгә кайтып тормыйм, шушында гына конторада кунам, заводны хәзер инде син танымас идең, монда безнең нинди нәрсәләр эшләп чыгарганы¬ бызны белсәң, таңга калып, куанычыңнан шашар идең, дип язган иде. Сүз арасында гына кыстырып, ял көннә¬ рендә, айга бер генә эләгә торган шушы сирәк көннәрдә, Алексейның анасы янына кергәләвен, карчыкның хәле шәптән түгеллеген, чөнки өлкән улларыннан бөтенләй хәбәр-хәтер килмәвен һәм соңгы вакытта каты-каты гына авырып алгалавын язган иде. Аннары, карчыкка ешрак һәм күбрәк яз, аны начар хәбәрләр белән борчыма, чөн¬ ки хәзер син аның, бәлки, бердәнбер диярлек шатлыгы- сыңдыр, дип .үтенгән иде ул. Оляның хатларын укый торгач, Алексей анасының төш турындагы хәйләсен аңлап алды. Ул аны көтә икән, ул аның исән-сау кайтуын өмет итә икән. Әгәр менә хәзер Алексей үзенең башына төшкән бәлане әйтеп язса, алар¬ ның икесенең дә йөрәкләрен телгәләячәк. Нишләргә дип, ул озак уйланды, ләкин дөресен язып җибәрергә күңеле бармады. Бераз көтәргә карар итте ул. һәм икесенә дә, тормышым яхшы, тыныч участокка күчерделәр, дип язды. Ә адресының үзгәрүе шиккә төшермәсен өчен, хәзер тыл¬ дагы бер частьта хезмәт итәм, махсус задание башка¬ рам һәм, монда бик озак маташырга туры килер ахры, дип язды. 104
һәм менә хәзер, врачларның авызыннан «ампутация» сүзе торган саен ешрак чыга башлагач, Алексейны курку баса башлады. Гарип килеш ул ничек Камышинга кай¬ тыр?! Үзенең кисек аякларын ничек итеп Оляга күрсә¬ тер?! Барлык улларын фронтта югалтып бетереп, соңгы улының өйгә кайтуын көтеп торучы анасы өчен коточкыч хәбәр булачак бит бу! Палатаның ялыктыргыч сагышлы тынлыгы эчендә менә шуларны уйлап ятты ул. Тынгысыз Кукушкинның матрац пружиналары ыңгыраша иде. Тан¬ кист сүзсез генә уфылдап куя, ә бөкрәеп төшкән Степан Иванович, көннәр буе тәрәзә каршында утырып, бармак¬ лары белән пыяланы дыңгырдата иде. «Ампутацияме? Юк! Ни генә булса да булсын, бары тик ампутация генә түгел. Үлгәнең хәерлерәк... Нинди салкын һәм чәнечкеле сүз бу — ампутация! Юк, һич, һич!»—дип уйлады Алексей. Бу коточкыч сүз хәтта тө¬ шенә дә керә башлады: имештер, үрмәкүчкә охшаган нидидер бер корыч хәшәрәт буынлы-буынлы үткен аяк¬ лары белән аны ерткалый икән. Я Кырык икенче палата кешеләре бер атналап дүртәү генә тордылар. Ләкин беркөнне, ике санитар ияртеп, бор¬ чылган кыяфәт белән Клавдия Михайловна килеп керде. — Бераз кысылырга туры килер,—диде ул. Степан Ивановичның койкасын тәрәзә янына ук илтеп куйдылар. Бу аны бик сөендерде. Кукушкинны почмакка, Степан Иванович янына күчерделәр, ә бушаган урынга тәбәнәк кенә яхшы кровать куеп, пружиналы йомшак матрац салдылар. Кукушкинның моңа бик каты ачуы килде. Ул, ага¬ рынып, йодрыгы белән тумбочканы кыйнап, әче тавыш белән сестраны, госпитальне, хәтта Василий Васильевич¬ ның үзен дә тиргәп ташлады, кемгәдер жалоба бирү белән, каядыр язып җибәрү белән куркытты һәм шундый тузынды, бичара Клавдия МиХайловнаның өстенә чак Кына кружка белән тондырмады, бәлки тондырган да бу¬ лыр иде, ләкин Алексей, үзенең чегәннеке шикелле күз¬ ләрен акайтып, бик каты кычкыргач кына бераз ба¬ сылды. Нәкъ шушы вакытта бишенче кешене алып кер¬ деләр. 105
Ул бик авыр иде булса кирәк, чөнки санитарлар аяк¬ ларын атлаган саен носилка, шыгыр-шыгыр итеп, сыгы- лып-сыгылып төшә иде. Авыруның бритва белән кырыл¬ ган түгәрәк башы мендәр өстендә хәлсез генә чайкала, балавыздай сары йөзе киң, җилсенгән һәм җансыз шикелле; шактый калын иреннәрендә газап билгелә¬ ре бар. Ул һушсыз иде кебек. Ләкин носилканы идәнгә куюга авыру күзләрен ачты, терсәкләренә таянып күтәрелде, кызыксыну белән палатаны күздән кичерде, ни өчендер Степан Ивановичка күз кысты — янәсе, тормышлар ни¬ чек, зарарсыз гынамы? — һәм калын тавыш белән йөт¬ кереп куйды. Аның бу калын, авыр гәүдәсе, күрәсең, кон¬ тужен булгандыр һәм шул аны бик каты сызландыра булса кирәк. Бу шешенгән зур кеше Мересьевка беренче карашта ни өчендер ошамады, һәм ул аңа яратмыйча ка¬ рап торды: ике санитар, сиделка һәм сестра дүртәүләп аны кроватька салдылар. Бүрәнәдәй аяклары уңайсыз- рак борылгач, авыруның йөзе кинәт агарып китте һәм маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты, агарынган иреннәре кыйшайды. Ләкин ул бер тавыш чыгармады, тик тешләрен генә шыгырдатып куйды. Кроватька урнашып алгач, ул шунда ук җәймәне одеял кырыеннан каймадай итеп чыгарып куйды, кертеп биргән китапларын, блокнотларын тумбочка өстенә өй¬ де, йскы киштәгә теш пастасын, одеколонын, сабынын һәм кырыну кирәк-яракларын пөхтә генә итеп таратып салды һәм шуннан соң үзенең эшен бер тапкыр күздән кичерде дә, үзен өйдәгечә хис итеп, яңгыравыклы калын тавыш белән: — Я, әйдәгез, танышыйк,—диде. — Полк комиссары Семен Воробьев. Юаш' кеше, тәмәке тартмый. Компания¬ гә кабул итүегезне үтенәм. Ул палатадагы кешеләрне тыныч кына күздән кичер¬ де, һәм Алексей аның кысыграк, үткен, саргылт күзләре¬ нең игътибар һәм сынау белән үзенә карап торуын сизеп алды. — Мин сезнең янга озакка килмәдем,—диде ул.— Белмим, кемгә ничек, ә минем монда аунап ятарга ва¬ кытым юк. Мине үземнең кавалеристларым көтә. Менә боз китеп, юллар кипсен дә — әйдә: «Мы красная кава¬ лерия, и про нас...» Шулаймы?—дип ул бөтен бүлмәне күңелле калын тавыш белән тутырды. 106
Кукушкин, аңа җавап итеп: — Без барыбыз да бирегә озакка килмәдек. Боз куз¬ галуга, аякларыбызны алга сузып, әйдә... Илленче пала¬ тага,— дип йөзен кырт стенага таба борды. Госпитальдә илленче палата юк иде. Авырулар мәет¬ ләр бүлмәсен үзара шулай дип атыйлар иде. Комңссар бу турыда белгәндер дип әйтеп булмый, ләкин ул шунда ук шаяруның күңелсез мәгънәсен аңлап алды, ләкин һич кәефсезләнмәде, бары тик Кукушкинга гаҗәпләнеп кара¬ ды да сорап куйды: — Ничә яшь соң сезгә, дустым? Эх, сакалбай! Бик иртә картайгансыз. 4 Кырык икенче палатага яңа кеше килеп кергәннән бирле, палатаның бөтен тормыш тәртибе үзгәреп китте. Барлык кеше аны «Комиссар» дип йөртә башлады. Бу калын гәүдәле авыру кеше икенче көнне үк барлык ке¬ шеләр белән танышып бетте һәм, Степан Иванович әйт¬ мешли, «барлык кешенең үзенә яраклы ачкычын тапты». Степан Иванович белән ул атлар турында, ауга йөрү турында рәхәтләнеп сөйләште, ауга йөрүне икесе дә бик яраталар икән һәм бик яхшы беләләр икән. Сугышның нечкәлекләренә керергә яраткан Мересьев белән хәзерге заманда авиацияне, т^анклариы һәм кавалерияне кулла¬ ну методлары турында кызу-кызу бәхәсләште һәм, шак¬ тый кайнарланып китеп: — 'Авиация белән танклар, әлбәттә, бик әйбәт нәрсә¬ ләр, ләкин ат та искермәгән һәм ул әле үзен күрсәтәчәк, әгәр хәзер кавалерия частьларын рәткә салып, аларга техника да бирсәң һәм кылыч осталарына — командир¬ ларга ярдәмгә яшьләрне, киц һәм кыю итеп уйлый белә торган кешеләрне бирсәң, брзнең кавалерия дөньяны таң¬ га калдырачак, — диде. Берсүзсез ята торган танкист бе¬ лән дә уртак тел тапты ул. Болай булып чыкты: үзе ко¬ миссарлык иткән дивизия башта Ярцево янында, аннары Духовщинада сугышып, Коңевның мәшһүр контруда- рында катнашкан икән, ә безнең танкист шунда үзенең группасы белән чолганыштан чыккан икән, һәм Комис¬ сар, мавыгып китеп, үзләренә таныш авылларның исем¬ нәрен әйтә башлады, анда немецларны ничек һәм кайсы җирләрдә кыруларын сөйләп китте. Танкист, элекке ши¬ 107
келле үк, дәшми-тынмый гына ятты, ләкин инде элекке кебек йөзен стенага таба бормады: марляга уралып бет¬ кән башын ризалык белән селеккәләп ятты. Комиссар Ку- кушкинга бер партия шахмат уйнарга тәкъдим иткәч, аның да Комиссарга булган ачуы шундук мәрхәмәтлелек белән алышынды. Тактаны Кукушкинның кроватена куй¬ дылар. Комиссар яткан җиреннән, тактага карамыйча, күзләрен йомып уйнады һәм мыгырдык лейтенантның тет¬ мәсен тетеп салды. Шуннан соң Кукушкин аның белән тәмам килеште. Иртә белән сиделка форточканы ачып җибәргәч, ялыктыргыч больница тынлыгына урамның күңелле шау- шуы һәм дымлы яз һавасы бәреп керә. Комиссарның кы¬ рык икенчедә яши башлавы да палатага, яз һавасы кебек үк, җанлылык кертте. Комиссар моның өчен махсус ты¬ рышмады. Ул, үзенең газаплы сызлануларын онытып яки онытырга үзен мәҗбүр итеп, сәламәт кешеләрчә чын тор¬ мыш белән яшәде. Иртәләрен йокыдан уянгач, ул койкасына утыра да кулларын бер күтәрә, бер төшерә, җәеп җибәрә, аннары иелә, турая, башын бер бора, бер ия, ягъни гимнастика ясый башлый. Юынырга китергәндә суның салкынрагын сорап ала, таз өстендә бик озак чыптырдый, пошкырына, аннары сөлге белән шундый каты сөртенә, җилсенгән тәне кып-кызыл булып чыга, һәм аңа карап торучыларның да ихтыярсыз шулай эшлиселәре килә башлый. Газета¬ лар керткәч, сестрадан аларны ашкынып тартып ала да, Совет Информбюросы сводкасын тиз генә кычкырып укып чыга. Аннары ашыкмыйча гына берәм-берәм фронт хәбәрләрен укырга тотына. Укыганда ул ничектер үзенчә итеп, үз фикерләрен кыстыргалап укый; үзенә ошаган урынны пышын-пышын кабатлап: «дөрес, дөрес», — ди, берәр җирнең астына сызып куя яисә кинәт: «Ялганлый, эт! Башымны кисәргә бирәм, бу кеше фронтта булмаган. Менә, мерзавец! Ә бит яза», — дип кычкырып куя. Бер тапкыр ул, ниндидер бөтенләй белмичә язган корреспон¬ дентка ачуы чыгып, газета редакциясенә ачулы хат та җибәрде, сугышта андый хәлләр булмый һәм булуы да мөмкин түгел, дип язды, һәм алдап яза торган корреспон- , дентны акылга утыртуларын үтенде. Яисә, газетаны ку¬ лына тотып, уйга кала, күзләрен киң итеп ачкан килеш чалкан ята, яисә кинәт үзенең кавалеристлары турында бик кызыклы вакыйгалар сөйли .башлый. Комиссарның 108
сүзенә караганда, алар берсеннән-берсе батыр, берсен- нән-берсе егет кешеләр. Аннары тагын укый башлый. һәм шунсы гаҗәп: аның искәрмәләре һәм лирик чигенешләре тыңлаучыларга бөтенләй комачау итмиләр, ә киресенчә, укылган нәрсәнең мәгънәсен төшенергә ярдәм итәләр иде. Төшке аш белһн дәвалау процедуралары арасында, көненә ике сәгать ул немец теле өйрәнә; күңелдән сүзләр бикли, җөмлә төзә һәм кайвакыт, ят телнең мәгънәсе ту¬ рында уйга калып, болай ди: — Егетләр, беләсезме, немецча чебеш ничек? Кюхель- хен. Кызык бит! Ниндидер кечкенә генә, йомшак кына бернәрсә — кюхельхен... Ә кыңгырау беләсезме ничек? Глёклинг. Шыңгырдавың сүз, дөрес бит? Ничектер бер тапкыр Степан Иванович әйтмичә түзә алмады: — Иптәш полк комиссары, нигә кирәк ул сезгә немец теле? Юкка гына үзегезне интектерәсез түгелме? Көче¬ гезне сакларга кирәк иде. Комиссар карт солдатка хәйләкәр генә карап куйды: — Их, сакалбай, рус кешесенә тел белмәү ярыймыни ул? Ә Германиягә барып җиткәч, Берлинда немкалар бе¬ лән нинди телдә сөйләшермен соң мин? Чалдончамы әллә? Ә? , Комиссар койкасына утырган Степан Иванович бик урынлы гына каршы әйтмәкче, фронт сызыгы әлегә бит Москва буеннан үтә һәм немкалар янына җитәргә шак¬ тый ерак әле димркче иде, ләкин Комиссарның тавышында шундый күңелле ышанганлык яңгырый иде, солдат бары тик тамагын гына кырып куйды һәм эшлекле итеп өстәде: • — 'Анысы шулай, чалдонча сөйләшмәбез, билгеле, ләкин бит, иптәш комиссар, шундый контузиядән соң үзе¬ гезне бераз сакларга кирәктер ич. — Бик саклап йөртелгән ат тиз хәлдән-тая. Ишеткә¬ нең бармы? Эх, сакалбай! Авыруларның сакалы булмаса да, Комиссар ни өчен¬ дер, аларны «сакалбяй» дип йөртә иде. Ләкин ул моны кимсетерлек итеп әйтми, ә күңелле итеп әйтә, һәм шу¬ лай шаярып «сакалбай» диюдән барысының да күңеле ачылып китә иде. Алексей көннәр буе Комиссарны күздән төшерми: аның бетмәс-төкәнмәс күңел күтәренкелегенең серен аң¬ ларга тырыша. Шик юк, Комиссар бик сызлана, йокыга 109
китеп, үз өстеннән контрольне югалтуга бәрелеп-сугы- лып ыңгыраша, тешләрен шыгырдата башлый, йөзе тар¬ тышып ямьсезләнә. Ул моны белә булса кирәк, чөнки эш тапкан булып, көндез йокламаска тырыша иде. йокла¬ маганда ул һәрвакыт тыныч, сабыр, әйтерсең лә, авыру аны һич тә газапламый. Врачлар аның авырткан җирлә¬ рен капшап, тикшереп караганда, алар белән ашыкмыйча гына сөйләшә, шаян сүзләр әйткәли, үзен тыныч тотуы никадәр кыен булуын бары тик кулларының җәймәне кы¬ сып йомарлавыннан һәм маңгаеңа тир тамчылары бәреп чыгудан гына сизеп була иде. Шулкадәр каты сызлануны ничек басып тора ала ул, шулкадәр энергия, дәрт һәм күңел күтәренкелеге каян килә аңа — Алексей шуны һич тә төшенә алмады. Ләкин аның бик төшенәсе килде, чөн¬ ки йокы даруын көн саен күбрәк һәм күбрәк эчүенә дә карамастан, ул үзе төннәр буе йоклый алмый башлады һәм кайбер төннәрне, ахылдап җибәрмәс өчен мендәр кы¬ рыен тешләп, иртәнге сәгатькә кадәр күзләрен дә йом¬ мыйча ята иде. Профессорның палаталарны карап йөргән вакытла¬ рында дәһшәтле «ампутация» сүзе торган саен ешрак һәм котылгысызрак булып яңгырый башлады. Коточкыч көн¬ нең якынаюын сизеп, Алексей аяксыз яшәүнең һич кирәге юк дигән карарга килде. 5 Менә ул көн килеп тә җитте. Бер тапкыр, авыруларны карап йөргәндә, Василий Васильевич аның күм-күңгәк булган, тотканны да сизми башлаган аяк табанын бик озак капшап торды да, кинәт тураеп һәм Мересьевның күзләренә ?уп-туры карап: «Кисәргә!»—диде. Агарынып киткән Алексей бер сүз әйтергә өлгермәде,.профессор, ка¬ бынып китеп: «Кисәргә — һич сүз булуы мөмкин түгел, ишетәсеңме? Юкса бетәсең! Аңладыңмы?»—диде. һәм ул, үзе белән кергән ярдәмчеләренә борылып та карамастан, бүлмәдән чыгып китте. Палатада авыр тын¬ лык урнашты. Мересьевның күзләре зур булып ачылган, ә йөзе таш кебек иде. Аның күз алдына гарип көймәченең зәп-зәңгәр ямьсез аяк кисентеләре килеп басты. Менә га¬ рип көймәче, өстен-башын чишенеп ташлады да, маймыл кебек дүрт аякланып, кулларына таяна-таяна, юеш ком өстеннән су эченә кереп китте. 110
Комиссарның: — Леша! —дигән тавышы ишетелде. — Нәрсә? —диде Алексей. Аның тавышы бик ерактан килгән кебек чыга иде. — Шулай итәргә кирәк, Леша. Бу минутта Мересьевка көймәче түгел, ә ул үзе кисек аяклары белән үрмәләп бара кебек, аның сөйгән кызы, аның Олясы, — кояштай балкып торган зифа буйлы чибәр кыз, ком өстенә баскан да, чуар күлмәген җилфердәтеп, иреннәрен тешләп, Алексейга текәлеп карап тора кебек тоелды. Шулай булыр! һәм ул, йөзе белән мендәргә кап¬ ланып, бөтен тәне белән калтыранып, тавышсыз гына елап җибәрде. Бөтен кеше шомланып китте. Степан Ива¬ нович, ыңгырашып, кроватеннан төште, халатын киде һәм, туфлиларын шапылдатып, кровать башларына тотына- тотына Мересьев янына таба атлады. Ләкин Комиссар бармаска дип ымлады: янәсе, еласын, комачаулама син аңа. һәм чынлап та, Алексейга җиңел булып китте. Тиздән ул тынычланды һәм озак азаплап торган мәсьәләне, ни¬ һаять, хәл иткәннән соң кешедә була торган җиңеләеп ка¬ луны сизде ул. Кичкә кадәр бер сүз дәшмәде, кич белән аны санитарлар операция бүлмәсенә алып киттеләр. Бу күз чагылдырырлык чиста, ак бүлмәдә дә аның авызын¬ нан бер сүз чыкмады. Хәтта, йөрәгеңнең хәле әйбәт түгел, йоклатмыйча туңдырып кына кисәбез, дигәч тә башын гына селкеде. Операция вакытында хәтта тынын да чы¬ гармады. Василий Васильевич, гадәтенчә ,сестраларны һәм ярдәмчеләрён кыздыра-кыздыра, бу гади операция¬ не үзе ясады һәм, авыру пычак астында үлмәде микән дип, берничә тапкыр ассистентыннан каратты. Сөякне пычкы белән кискәндә бик авыртты, ләкин Алексей, сызлауларга күнегеп беткәнлектән, ак халатлы, битләренә марля япкан кешеләрнең үзенең аягы янында нишләүләрен дә рәтләп төшенеп җитмәде. Палатада аңына килгәч, ул иң элек Клавдия Михай- ловнаның кайгыртучан йөзен күрде. Гаҗәп: Алексей берни дә хәтерләми иде. Ни өчен бу сөйкемле һәм йомшак кү¬ ңелле хатынның йөзе шундый әсәрләнгән һәм күзләре шундый сораулы итеп карый? Менә ул Алексейның күз¬ ләре ачылуын күрде дә, кинәт балкып китте, одеял астын- ңан әкрен генә аның кулын кысты, .1И
— Сез молодец! — диде ул һәм шунда ук Алексейның пульсын капшый башлады. «Нигә алай ди әле бу?» Алексей сизеп тора: аның аяк¬ лары элеккедән югарырак урында сызлый, ләкин, элекке кебек, янып, чемердәп, сулкылдап түгел, ә ничектер сүрән, ачыттырып сызлый, әйтерсең, аларны тездән югарырак җирдән бау белән кысып бәйләп куйганнар, һәм кинәт ул одеялның бөгелешеннән күреп алды: аның гәүдәсе кыскарган. Шул минутта ук аның күз алдына ак бүлмә¬ нең күз чагылдырырлык булып ялтыравы, Василий Ва¬ сильевичның ачулы мыгырданулары, ак чиләккә нәрсә¬ неңдер шап итеп барып төшүе килде. «Өлгергәннәр дә?!» — дип ничектер сүрән генә гаҗәпләнеп куйды ул һәм, елмаерга тырышып, сестрага: — Мин бераз кыскарганмын ахры?—диде. Елмаю, чырай сыту кебек, ямьсез килеп чыкты. Клав¬ дия Михайловна, ягымлы гына итеп аның чәчләрен тө¬ зәтеп: — Зарар юк, зарар юк, акыллым, хәзер хәлегез җи¬ ңеләер, — дип куйды. — Шулай шул, чынлап та җиңеләеп киттем. Ничә ки¬ лограммга? — Алай димәгез, акыллым, алай димәгез. Ә үзегез егет кеще икәнсез, кайберәүләр кычкыралар, кайберәү- ләрне бәйләп куялар да тагын тотып та торалар, ә сезнең тыныгыз да чыкмады... Әй, сугыш, сугыш! Шул вакыт палатадагы кичке эңгер-меңгер эченнән Комиссарның ачулы тавышы ишетелде: — Нәрсә сез анда кайгырышып утырасыз? Сестра, менә шушы хатларны аңа бирегез әле. Кешенең бәхете, хәтта көнләшеп куйдым: берьюлы нихәтле хат! Комиссар бер төргәк хат бирде. Алексей хезмәт иткән полктан килгәннәр иде ул хатлар. Төрле вакытта язылган булсалар да, ни өчендер, бергә килеп төшкәннәр һәм менә хәзер Алексей дусларча язылган ул хатларны бер-бер артлы укый. Бу хатларда еракта, еракта калган, күңелне гел үзенә тартып торган, авыр хезмәт һәм куркыныч белән тулы кыен тормыш хакында сөйләнелә. Хәзер инде ул тормышка Алексей мәңге кайта алмаячак. Хатларда язылган яңалыкларның иң зурысы да һәм иң кечкенәсе дә аның өчен бертигез кызык, ул аларның барысын да ләз¬ зәтләнеп укый. Полкны Кызыл Байрак ордены белән бү¬ ләкләүгә куйганнар, имеш, корпустан килгән политработ- 112
ник шулай дип ычкындырган; Иванчук берьюлы ике бү¬ ләк алган; Яшин, ауга барып, төлке үтереп кайткан, ләкин төлкесе ни өчендер койрыксыз булып чыккан, Степан Рос- товның яңагы шешеп китеп, шуның аркасында сестра Леночка белән романы бозылып тора икән. Бер минутка гына Алексей күңеле белән тагын шунда, урманнар һәм күлләр арасындагы аэродромга, барып чыкты; очучылар ул аэродромны грунты начар булган өчен еш кына сүгә¬ ләр иде, ә хәзер Алексейга ул аэродром җирдәге иң яхшы урын булып тоелды. Хатлар белән ул шундый мавыгып китте, аларның төр¬ ле вакытта язылган булуларын да, Комиссарның, елмаеп, Алексейга таба ымлап, сестрага күз кысуын да һәм шы¬ пырт кына: «Сезнең люминалларыгызга, вероналларыгыз¬ га караганда, минем даруым шифалырак», — дип әйтүен дә сизмәде. Комиссар, вакыйгаларны алдан күреп, аңа килгән хатларның бер өлешен яшерә барган иде. Ул ка¬ дерле аэродромнан килгән сәлам хатларын бүген, Алексей өчен иң авыр көнне тапшырып, аның хәлен җиңеләйтеп җибәрде. Ләкин моның шулай булганын Алексей үзе һич тә белмәде. Комиссар карт сугышчы иде, һәм шушы ашык-пошык язылган кәгазь кисәкләренең могҗизалы көчен, фронтта аларның вакыты белән дарудан да, соха¬ ридан да әһәмиятлерәк булуын белә иде. Андрей Дегтяренконың үзе кебек үк тупасрак һәм гади хаты эченнән бер кечкенә кәгазь килеп чыкты — ул вак кына бөдрә хәрефләр белән һәм эндәш билгеләре бе¬ лән чуарланып беткән иде. «Иптәш өлкән лейтенант! Әй-яй! Сүзегездә тормады¬ гыз!!! Полкта сезне бик еш искә алалар, чын әгәр, бер дә телдән төшеп тормыйсыз. Әле күптән түгел генә иптәш полк командиры ашханәдә әйтеп торды: Алексей Ме- ресьев — о! Шәп еге'т ул!!! — ди. Үзегез беләсез, иң әйбәт кешеләр турында гына ул шулай дип әйтә. Тизрәк кайтыгыз, сезне монда көтәләр!!! Ашханәдәге дәү Лёля әйтеп язарга кушты: хәзер мин аңа берсүзсез өч порция котлет бирермен, ди, военторг эштән чыгарса чы¬ гарыр, ди. Сүзегездә тормавыгыз гына начар!!! Бүтәннәр¬ гә яздыгыз, ә миңа ике авыз сүз дә язып җибәрмәдегез. Шуның өчен мин сезгә бик каты үпкәлим — аерым хат язмыйм, ә сез миңа, зинһар, аерым хат язып җибәрегез — ничек яшисез, кәефегез ничек, беләсем килә!..» Бу кызык хатчыкка; «Метеорология сержанты» дип А-28. Чын к«ше — 8. ИЗ'
кул куелган иде. Мересьев елмаеп җибәрде, ләкин аның күзләренә түбәндәге сүзләр чалындылар: «Тизрәк кайты¬ гыз, сезне монда көтәләр», — бу сүзләрнең астына сызыл¬ ган иде. Алексей, калкынды да, бик кирәкле документны җуйганда кесәне капшаган төс белән аякларын кармалап карады. Кулга бернәрсә дә эләкмәде. Башына төшкән бәланең никадәр авыр булуын ул бары тик хәзер генә аңлап алды. Ул инде бервакытта да полк¬ ка, авиациягә һәм гомумән фронтка әйләнеп кайтмаячак. Ул инде бервакытта да самолет белән һава сугышына ташлана алмаячак, бервакытта да! Хәзер ул инде инвалид, яраткан эшеннән мәхрүм булды, тормыш өчен — кирәксез, йорт өчен — артык йөк булып калды, һәм моны инде төзәтеп булмый, — кабергә кергәнче шулай булачак. 6 Операциядән соң Алексей үз эченә бикләнде. Мондый хәлдә булуы мөмкин булганның иң яманы иде бу. Зарлан¬ мады, еламады, ачуланмады, тик сүзсез калды ул. Түшәмдәге һаман шул бер борма-борма ярыкка күз¬ ләрен текәп, көннәр буе һичбер хәрәкәтсез чалкан ятты. Әйтерсең, ул ярык ниндидер бер иероглиф һәм аның се¬ ренә төшенү — Алексей өчен котылу иде. Иптәшләре сүз катсалар, еш кына нәрсә әйткәннәрен дә аңлап җитмичә, «әйе», «юк», дип кенә җавап бирә дә тагын, түшәмдәге ярыкка текәлеп, тынып кала иде. Врачларның барлык кушканнарын берсүзсез үти, даруларның барысын да эчә, ашны аппетитсыз, иренеп кенә ашый һәм шуннан соң та¬ гын чалкан ята. — Әй, сакалбай, ни турында уйлыйсың?—дип кыч¬ кыра иде аңа Комиссар. Алексей, башын борып, аны күрмәгән кебек карап тора. — Ни турында уйлыйсың дим? — Берни турында да уйламыйм.* Бер тапкыр палатага Василий Васильевич килеп керде. — Я, түшшуар, исәнме? Хәлең ничек? Герой син, ге¬ рой, тының да чыгармадың. Хәзер, мин инде ышандым, унсигез көн буенча немецлардан дүрт аяклап кайтуың дөрес икән. Мин үз гомеремдә бик күц кешеләрне күрдем, 114
син аның хәтле бәрәңге дә ашамагансың, ә синең кебекне кисәргә туры килгәне юк иде әле, — профессор сулемадан тырнаклары ашалып беткән һәм тиресе касмакланган кул¬ ларын угалап куйды. — Нәрсә кашларыңны җыерасың? Аны мактыйлар, ә ул кашларын җыера. Мин бит ме¬ дицина генерал-лейтенанты. Я, елмаерга боерам! Мересьев, иреннәрен сузып, салкын гына елмайды да: «Шулай буласын белгән булсам, кайтып та тормаган булыр идем. Пистолетта өч патрон бар иде», дип уйлады. Комиссар газетадан бик кызыклы бер һава сугышы турында укыды. Безнең алты истребитель, немецларның егерме истребителе белән сугышып, сигезен бәреп төшер¬ гән, — безнең бары бер самолет кына югалган. Комиссар бу корреспонденцияне шундый тәмләп укыды, әйтерсең, бу батырлыкны бөтенләй билгесез очучылар түгел, бәлки аның үз кавалеристлары күрсәткәннәр иде. Бу хәлнең ни¬ чек булуын күз алдына китерергә тырышып, сүз көрәш¬ терә башлагач, хәтта Кукушкин да әсәрләнеп китте. Алек¬ сей тыңлап һәм уйланып ятты: «Бәхетлеләр очалар, сугышалар, ә менә мин инде мәңге оча алмам». Совет информбюросының сводкалары һаман саен аз сүзлерәк була баралар иде. Бөтен нәрсәдән сизелеп тора: кайдадыр, Кызыл Армиянең тылында, яңа удар өчен куәтле йодрык хәзерләнә инде. Комиссар белән Степан Иванович бу ударның кайда булачагын һәм немецлар өчен аның нинди нәтиҗә китерәчәген тырышып-тырышып тикшерәләр. Әле күптән түгел генә Алексей андый сөйлә¬ шүләрдә беренче кеше иде. Хәзер ул аларга колак сал¬ маска тырыша. Ул да вакыйгаларның үсеп килүен сизә, бик зур сугышларның (бәлки, хәлиткеч сугышларныңдыр) якы'наюын аңлый. Аның иптәшләре, хәтта Кукушкин да, ул сугышларда кдтнашачак, чөнки ул бик тиз терелеп килә, ә менә Алексей тылда боегып утырырга хөкем ител¬ гән һәм моны инде һичничек төзәтеп булмый. Мондый уйларны кичерү аңа шундый кыен иде, Комиссар газета укый башласа яисә сугыш турында сүз чыкса, Алексей, башын одеялы белән каплап, ишетмәс өчен, битен мен¬ дәргә ышкый башлый. Ә башында ни өчендер һаман: «Шуышыр өчен туган—оча алмас!» дигән сүзләр әйлә¬ нә иде. Клавдия Михайловна песиле тал чыбыклары кертте. Баррикадалар белән киртәләнеп беткән сугыш чоры Москвасында аларны ничек һәм кайдан тапкандыр — •8. Н5
анысы билгесез, ләкин ул һәр кешенең өстәленә, стаканга, берәр тал чыбыгы утыртып куйды. Мамыктай йомшак песиле кызыл чыбыклардан хуш ис таралды, әйтерсең, кырык икенче палатага яз үзе килеп керде. Бүген бары¬ сының да күңеле әсәрләнгән иде. Хәтта сүзсез танкист та үзенең бәйләүләре эченнән берничә сүз мыгырдап куйды. Алексей уйга талып ятты: Камышинда хәзер пычрак тротуарлар буйлап, мостовойның ялт иткән чуерташлары өстеннән болганчык сулар агадыр, эри башлаган җир исе, дым исе, ат тизәге исе киләдер. Бер шундый көнне Оля белән икәү Идел ярында басып торганнар иде алар. Әллә кайларга җәелгән Идел суы өстеннән салмак кына булып боз ага, тантаналы тынлык эчендә, көмеш кыңгырау ши¬ келле чыңгылдап, тургай моңы ишетелә иде; ярдан карап торганда, боз акмый кебек, бәлки Оля белән Алексей үзләре шушы актарылып аккан елгага каршы тын гына агып баралар кебек иде. Алар шулай дәшми-тынмый гына басып торганда, алда үзләрен иксез-чиксез бәхет кө¬ тәдер кебек тоелган иде һәм шушы киң Идел буенда, язгы иркен җилдә һава җитмәүдән сулулары кысылган иде аларның. Хәзер инде боларның берсе дә булмаячак. Оля хәзер аңардан йөз чөячәк, йөз чөймәгән хәлдә ул үзе дә аңа өйләнергә риза булмаячак, нур шикелле балкып торган шундый чибәр, шундый зифа кыз култык таяк¬ лары белән кылтый-кылтый йөри торган кеше белән янәшә барсын, имеш! Оляны мондый хәлгә куярга аның хакы юк... һәм ул сестрадан язның самими хатирәсе бул¬ ган тал чыбыгын алып куюын үтенде. Тал чыбыгын алып куйдылар, ләкин күңелсез фикер¬ ләрдән котылып булмады: аның аяксыз калуын белгәч, Оля нәрсә әйтер? йөз чөяр, онытыр һәм үзенең тормы¬ шыннан аны сызып ташлармы? Алексейның бөтен җаны- тәне моңа каршы килде: юк, ул андый кеше түгел, ул таш¬ ламас, йөз чөймәс! Ләкин аның шулай булуы хәтта начар¬ рак та. һәм ул күз алдына китерде: менә Оля, чын намус иясе, шәфкатьлелектән ул аксакка кияүгә чыкты, югары техник белем алу турындагы күптәнге хыялларын таш¬ лады, ялыктыргыч күңелсез хезмәткә чумып, ирен, үзен һәм, кем белә, бәлки балаларын да туендыру өчен авыр йөк тарта башлады. Шушындый корбанны кабул итәргә Алексейның хакы бармы соң? Алар бит әлегә бернәрсә белән дә бер-бере каршында җаваплы түгел, ул бит әле аның хатыны түгел, 116
ә сөйгән кызы гына. Ул үзенең Олясын ярата, бик ярата һәм шуның өчен ул мондый карарга килде: әйе, аның моңа хакы юк, аларны бәйләп торган җепләрне ул үзе чабып өзәргә тиеш, үзенең сөйгән кызын авыр киләчәктән генә түгел, ә икеләнү газапларыннан да коткару өчен, бер чабуда өзеп ташларга тиеш. Ләкин озакламый «Камышин» дигән штемпель сугыл¬ ган хатлар килеп төште һәм алар бу карарны шунда ук сүтеп ташладылар. Оляның хаты ниндидер яшерен бор¬ чылу белән тулган иде. Бәхетсезлекне алдан сизеп торган кебек, ул болай дип язган иде: «Синең белән нинди генә хәлләр булмасын, мин гел синеке булырмын, минем бөтен тормышым синдә генә, буш минут булган саен, гел синең турыңда уйлыйм һәм шушы • уйлар миңа сугыш заманы тормышының каты авырлыкларын күтәрергә ярдәм итә, синең турыңда уйласам, төннәр йокламыйча заводта эш¬ ләү дә, буш көннәрне һәм буш төннәрне окоплар казу да, танкларга каршы чокырлар ясау да һәм — яшерен-баты- рын түгел — ярым ач тору да ул кадәр авыр түгел. Синең соңгы тапкыр төшкән кечкенә карточкаңны гел үзем белән йөртәм. Хәтереңдәме, син анда агач төбендә утырып, ел¬ маеп, эт белән төшкәнсең. Мин аны әнинең медальонына салып, муеныма тагып йөрим. Бик авыр минутларда ачып, карап торам... Беләсеңме, бер-беребезне яраткан чакта безгә бернәрсә дә куркыныч түгел. Анаң соңгы вакытта синең өчен бик борчыла, син аңарга ешрак яз һәм начар хәбәрләр белән карчыкны борчыма», — дип язган иде. Туып-үскән шәһәрдән килгән хатлар бу юлы аны сөен¬ дермәде. Элек өйдән берәр хат килсә, бәйрәм була торган иде, авыр көннәрдә алар җанны җылытып торалар иде. Бу юлы хатлар аның уйларын чуалтып ташлады һәм нәкъ менә шушы вакытта ул хаталанды: аякларының киселүе турында өйгә язып җибәрергә аның йөрәге җитмәде, һәм шушы хатасы аны соңыннан чиксез күңел газапларына салды. Үзенең бәхетсезлеге һәм күңелсез уйлары турында ул тик бер генә кешегә — метеостанциядәге әлеге кызга язып җибәрде. Алексей аны бөтенләй диярлек белми иде, һәм шуңа күрә аның белән сөйләшү ансат иде. Кызның исемен дә белмәгәнгә күрә, ул туп-туры болай дип язды: ППС, шундый-шундый метеостанция, «метеорология сержанты»- на, фронтта хатларга кадер-хөрмәт зур булганын белә иде ул һәм кайчан да булса бервакыт, хәтта шушындый П7
сәер адрес белән дә, хат үзенең хуҗасын эзләп табачак дип ышана иде. Тапмый икән, анысы әллә ни әһәмиятле түгел иде аңа. Хат язып, күңелен бушаттымы — шул җиткән. Госпитальдәге ялыктыргыч көннәрне Алексей күңелсез уйлар эчендә үткәрде. Гәрчә аның тимердәй организмы оста эшләнгән ампутацияне җиңел үткәрсә дә һәм яра¬ лары бик тиз төзәлә башласалар да, Алексей сизелерлек хәлсезләнде һәм, барлык чараларны күрүгә карамастан, көннән-көн күзгә күренеп ябыкты. 7 Ә ул арада тышта яз котырына иде. Яз дигәнең кырык икенче палатага да, йодоформ исе белән тынчып беткән шушы бүлмәгә дә килеп керде. Ачык форточкадан барысы да ишетелеп, сизелеп тора. Эреп барган карның салкын һәм-дымлы сулышы агылып керә; чыпчыклар шатлануларыннан чыр-чу киләләр; трамвай¬ лар борылышларда бик күңелле чыңлыйлар; кар астын¬ нан чыккан асфальтта аяк тавышлары яңгырый, ә кичлә¬ рен гармоньның һаман бертөрле шыгырдап торуы ише¬ телә. Кояш нуры белән яктыртылган тирәк ботагының бүрТеп килгән җилемле сары бөреләреннән яз тәрәзәдән карый; Клавдия Михайловнаның ягымлы ак йөзенә сары сипкел булып сибелеп, яз палатага килеп керә һәм, сестраны каты борчуга салып, теләсә нинди сорт пудра астыннан да күренә; яз эре салкын тамчылар рәвешендә тәрәзә карнизындагы калайга тып-тып тамып тора. Яз, һәрвакыттагы шикелле, кешеләрнең күңелләрен эретеп, хыялларын уятып җибәрде. — Эх, менә хәзер мылтык алып, урман аланына барып чыксаң иде! Шулай түгелме, Степан Иванович, ә? Таң алдыннан шалашта, засадада... ой, шәп!.. Кып-кызыл бу¬ лып таң ата, аяз, суык, ә син, колакларыңны торгызып, утырасың... һәм кинәт: гл, гл, гл, аннары канат тавышы, фыо, фью, фыо... Нәкъ синең баш очыңа килеп куна — койрыгы җилпәзә кебек... Менә тагын берәү, менә тагын... - Степан Ивановичның, авыз сулары килгән кебек, шау¬ латып эченә һава тартып куя, ә Комиссар аның саен сөйли: — Аннары, ут ягып, плащ-п^латканы җәеп җибәрәсең 118
дә, төтен исе аңкып торган кайнар чәй белән берәр рюмка аракы... Бөтен тамырларың буйлап ялкын йөгерә, ә? Га¬ дел хезмәттән соң ярый бит ул... — Ай, сөйләмәсәгез лә, иптәш Комиссар... Безнең як¬ ларда бу вакытта беләсезме нәрсә аулыйлар? Әйтсәм ышанмассыз, ләкин валлаһи менә, сүзем хак: мылтык бе¬ лән чуртан аталар, ишеткәнегез бармы? Гаҗәп әйбәт эш; үзенә күрә бер шаяру, әлбәттә, ләкин табышсыз түгел. Күлләр ачылып, елгаларда су җәелгәч, чуртан ярга сыена башлый, икра чәчә. Шул вакытта чуртан дигәнең ярга сикерерлек булып йөри: үлән эченә, мүк арасына кереп, ышкынып, икрасын чыгара... Яр буенча карап барасың: чуртаннар ята, әйтерсең, түгәрәк утын кисәкләре... Мыл¬ тыктан— шарт! Атып җибәрәсең. Шундый көннәр бу¬ ла, капчыклап алып кайтасың. Валлаһи менә! Аннары тагын... һәм шулай аучылык истәлекләре башланып китә. Ан¬ нары әкренләп фронт хәлләренә күчеп: «дивизиядә, рота¬ ларда эшләр нихәл икән, кышлый казыган землянкалар «еламыйлармы», ныгытмалар ишелмиләрме, асфальтта йөреп өйрәнгән немецның хәле яз көне бик мөшкел түгел¬ ме икән?» кебек сүзләр сөйләшә башлыйлар. Төшке аштан соң чыпчыклар туйдыру башлана. Эшсез утыруны бер дә яратмыйча, үзенең тиктормас арык кул¬ лары белән һәрвакыт* нәрсә дә булса әмәлләүче Степан Иванович аштан соң кала торган валчыкларны җыеп, фор- точкадан кошларга ташлауны уйлап тапты. Бу — гадәткә кереп китте. Хәзер инде валчыклар гына ташламыйча, зур-зур сыныкларны юри ваклый башладылар. Шулай итеп, Степан Иванович әйтмешли, бер көтү чыпчык алар икмәгенә күчте. Шау-гөр килергә ярата торган шушы кеч¬ кенә генә кошчыкларның зур бер икмәк катысын сарып алып, талаша-талаша ашауларын, аннары, валчыкларны чүпләп бетереп, ял итеп утыруларын, тирәк ботакларына кунып төзәтенүләрен һәм, кинәт барысы бергә күтәрелеп, каядыр үз эшләре белән китеп югалуларын карап тору рәхәт була иде. Чыпчыкларны туйдыру зәвыклы күңел ачуга әйләнеп китте. Кайбер чыпчыкларны тапый башла¬ дылар, хәтта аларга кушаматлар да бирделәр. Күрәсең, бик бәйләнчек һәм сугыш чукмары булганлыгы өчендер, койрыгыннан мәхрүм калган бер бик чая һәм бик әрсез чыпчык палата кешеләренә аеруча ошады. Степан Ивано¬ вич аңа «Автоматчик» дигән кушамат бирде. . 119
Шунысы кызык, нәкъ менә шушы кошчыклар белән маташу танкистка җан кертеп җибәрде. Башта ул Степан Ивановичның икегә бөкрәеп, култык таякларына таянып, батареяләр өстенә менәргә һәм шуннан тәрәзә төбенә ба¬ сып, форточкага сузылырга азаплануларын иренеп кенә карап ятты. Ләкин икенче көнне, чыпчыклар тәрәзә кар¬ шына килгәч, танкист сызланудан чыраен сытып, койка¬ сына торып утырды, чөнки шулай иткәч, чыпчыкларның ыгы-зыгы кайнашулары яхшырак күренә иде. Тагын бер көн үткәч, ул төшке аш вакытында зур гына бер татлы пирог кисәген мендәр астына тыгып куйды, әйтерсең, әрәм тамак чыпчыкларга татлы пирог кисәге аеруча ошарга тиеш иде. Беркөнне «Автоматчик» ни өчендер килмәде, һәм Кукушкин: «Мәче тотып ашагандыр әле үзен, шул кирәк аңа», — диде. Тавышсыз-тынсыз яткан танкистның шул сүз өчен җене чыкты, Кукушкинны сүгеп ташлады, ә икенче көнне койрыксыз чыпчык яңадан тәрәзә төбенә ки¬ леп, күзләрен ялт-йолт иттереп, башын тәкәббер боргалап, чыр-чыр итә һәм сугыша башлагач, танкист көлеп җибәр¬ де: берничә ай эчендә бу аның беренче көлүе иде. Күп тә үтмәде, танкист тәмам җанланып китте. Аның сөйләшергә яратучан күңелле, җилбәзәк кеше икәнен кү¬ реп, бөтен кеше гаҗәпкә калды. Моңа ирешүче, әлбәттә, Комиссар иде, ул үзенекен итте, аңа тәмам җан кертте. Степан Иванович әйтмешли, ул барлык кешегә үзенә мах¬ сус ачкыч таба иде. Комиссар аны болай эшләде. Клавдия Михайловна, кулларын артка яшереп, серле төс белән ишек төбенә кереп баскач, кырык икенче пала¬ тада иң күңелле минутлар башлана иде. Менә ул шатлык¬ лы караш белән барлык кешене күздән кичерә дә: — Ягез, бүген кем бии? — дип сорый. Шуннан аңлап алалар: димәк, хатлар килгән. Хат алу¬ чы кеше, биегәнсыман, койка өстендә бераз селкенергә тиеш иде. Комиссарга бөтенесеннән дә күбрәк селкенергә туры килә иде, чөнки ул кай көннәрне берьюлы унлап хат ала иде. Аңа дивизиядән дә, тылдан да килеп тора: үзе белән бергә хезмәт итүчеләр дә яза, командирлар белән политработниклар да яза, солдатлар да яза, иске гадәт буенча командир хатыннары да яза («чыгырдан чыккан» ирләрен «акылга утыртуны» үтенәләр), киңәш һәм эштә ярдәм сорап, үлгән иптәшләрнең тол хатыннары да яза, хәтта Казахстаннан бер пионерка да язып тора. Ул үлгән полк командиры кызы, һәм аның исемен Комиссар һич тә 120
хәтерендә тота алмый иде. Комиссар шушы хатларның барысын да кызыксынып укый, барысына да,‘әлбәттә, җа¬ вап бирә һәм, тиешле учреждениегә шунда ук хат язып, әлеге командирның хатынына ярдәм итүләрен үтенә, «чы¬ гырдан чыккан» ирләрне туздырып ташлый, управдомга хат язып, шундый-шундый командир семьясына мич сал- дырмасаң, үзем кайтып, башыңны өзеп ташлармын, дип яный, Казахстаннан язучы катлаулы исемле кыены, икенче чиректә рус теленнән «начар» алган өчен, кызды¬ ра иде. Степан Иванович та фронт белән дә, тыл белән дә бик күп языша. Үзе шикелле үк яхшы снайпер булган уллары, колхоз бригадиры булган кызы гел язып торалар. Кызы башта барлык туган-тумачалардан, барлык таныш-белеш- ләрдән әллә никадәр сәлам тезеп китә дә, аннары хуҗа¬ лык эшенә күчеп, гәрчә колхоз яңа төзелешләргә тагын кешеләр җибәрсә дә, фәлән-фәлән хуҗалык эшләрен фә¬ лән процентка арттырып үтәде, дип яза иде. Степан Ива¬ нович бу яңалыкларны бер минут кичекмәстән бөтен пала¬ тага кычкырып укый һәм барлык сиделкалар, сестра һәм хәтта ординаторга хәтле (гаҗәп тиз ачуланучан ябык бер кеше) аның өендәге барлык хәл-әхвәлне белеп тора¬ лар иде. Бөтен дөнья белән этле-мәчеле яшәргә хәзер торган Кукушкинга кадәр Барнаулдагы анасы карчыктан хат алып тора иде. Ул сестрадан хатны тартып ала да пала¬ тада бөтен кеше йоклап беткәч кенә чыштын-пыштын укырга тотына. Бу минутларда аның ямьсез чырайлы йөзенә бөтенләй аңа хас булмаган ниндидер бер танта¬ налы тыныч төс чыга. Ул үзенең фельдшерица булып эшли торган карчык анасын бик ярата, ләкин ни өчендер үзенең шулай яратуыннан ояла һәм моны бик нык яше¬ рә иде. Яңа килгән хәбәрләрне уртаклашып, палата гөр итеп торган шатлыклы минутларда, бары тик бер танкистның гына чырае тагын да караңгылана төшә иде. Андый ва¬ кытта ул стенага таба борыла да одеялы белән башын каплап ята, чөнки аның язар кешесе юк. Палатага хатлар күбрәк килгән саен, ул үзенең ялгызлыгын катырак сизә. Менә беркөнне Клавдия Михайловна ничектер аеруча шат чырай белән килеп керде. Комиссарга карамаска тырышып, ул тиз генә сорап куйды: -— Ягез, бүген кем бии? 121
Аның күзләре танкист койкасына текәлгән, авызы — елмая, ә ягымлы йөзе балкый иде. Барлык кеше, .гадәттән тыш бернәрсә барлыгын аңлап, сагаеп калды. — Лейтенант Гвоздев, биегез! Я, ник биемисез? Мересьев аның сискәнеп китүен, кырт борылып, бинт¬ лар астыннан күзләрен ялтыратып карап торуын күреп калды. Ләкин Гвоздев үзен шунда ук тыеп өлгерде һәм, тавышының калтырануын сиздермәскә тырышып: — Хатадыр, күрше палатага тагын берәр Гвоздевны салганнардыр, — диде. Ләкин үзенең күзләре сестраның кулындагы өч конвертка йотлыгып карый: сестра хат¬ ларны, флаг кебек итеп, баш очында тота иде. — Юк, сезгә. Менә карагыз: лейтенант Г. М. Гвоздев¬ ка, хәтта палатасы да күрсәтелгән — кырык икенче пала¬ та. Ягез! Бинтка уралып беткән кул одеял астыннан килеп чык¬ ты. Конвертның бер башыннан тешләп, икенче башын түземсезлек белән чеметеп-чеметеп ерткан вакытта, аның кулы калтырый, ә күзләре бинт астыннан ялтырап күренә иде. Бу нинди сәер эш? Бер үк мединститутның бер үк курсында укучы өч дус кыз төрлесе төрле сүзләр белән бер үк нәрсәләрне диярлек язганнар. Герой-танкист лейтенант Гвоздевның, яраланып, Москвада ятуы мәгъ¬ лүм булгач, алар өчәүләп аның белән хат язышырга карар иткәннәр, имеш. Әгәр бәйләнчеклегебез өчен кәефегез кит- мәсә, — дип язалар алар, — бәлки, үзегезнең тормышыгыз һәм сәламәтлегегез турында язып җибәрерсез? Берсе, «Анюта» дип кул куеп, болай дип язган иде: «Бәлки, мин сезгә берәр ярдәм күрсәтә алырмын, бәлки, сезгә яхшы китаплар кирәктер, әгәр берәр нәрсә кирәк була калса, тартынып-нитеп тормыйча, миңа мөрәҗәгать итегез». Лейтенант көн буе хатларны кулыннан төшермәде, адресларын укып, почеркларын карап ятты. Мондый язы¬ шулар турында аның, әлбәттә, ишеткәне бар иде. Бер тапкыр хәтта ул үзе дә, бәйрәмдә бүләк итеп бирелгән бияләйнең баш бармагыннан бик ягымлы бер хат табып алып, таныш булмаган бер хатын-кыз белән язышкан иде. Ләкин әлеге хатын үзенең дүрт баласы белән бергә төшкән фотокарточкасын җибәргәч, бу язышу үзеннән-үзе беткән иде. Ләкин бит бусы бөтенләй башка. Тик бер генә нәрсә Гвоздевны! гаҗәпләндерә: хатлар ничектер бөтенләй көт¬ мәгәндә, бер үк вакытта килеп төштеләр, аннары шунысы аңлашылмый: мединститутта укучы студенткалар аның 122
сугышчан эшләре турында каян белгәннәр? Бу нәрсә бө¬ тен палатаны, бигрәк тә, Комиссарны гаҗәпкә калдырды. Ләкин Мересьев Комиссарның Степан Иванович белән сестрага күз кысуларын күреп калды һәм бу эшнең Комиссар кулы белән эшләнгән булуын аңлады. Ничек булса бул'ды, ләкин икенче көн иртә белән иртүк Гвоздев Комиссардан кәгазь сорап алды һәм, рөхсәтсез- нисез уң кулының бинтларын сүтеп ташлап, кичкә кадәр әле язып, әле сызып, әле ертып, үзенең билгесез корре- спонденткаларына хат язып утырды. Ике кыв үзеннән-үзе төшеп калды, аның каравы кай- гыртучан Анюта берүзе өч кешелек яза башлады. Гвоздев бик ачык кеше булганлыктан, хәзер бөтен палата мед- факның өченче курсында ниләр булганын, ягъни биоло¬ гиянең гаҗәеп кызыклы фән икәнен, ә органиканың эч- пошыргыч күңелсезлеген, фәлән профессорның тавышы бик ягымлы булып, үзе дәресне гаҗәеп яхшы укытуын, ә фәлән доцентның, киресенчә, лекцияләрне бик күңелсез такылдавын, чираттагы өмәдә йөк трамвайларына сту¬ дентларның фәлән кадәр утын төяүләрен, бер үк вакытта уку да һәм. эвакогоспитальдә дә эшләүнең бик кыен бу¬ луын, фәлән студентканың, талантсыз һәм сөйкемсез бер¬ нәрсәнең, артык борын күтәрүен — барысын да, барысын да белеп тора иде. Гвоздевның бөтенлЗй теле ачылып китте. Ул гына да түгел, бөтенләй икенче кешегә әйләнде егетең- Аның эшләре, бик тиз терелүгә таба китте. Кукушкинның кабыкларын салдырып алдылар. Степан Иванович култык таяксыз йөрергә өйрәнә башлады һәм хәзер инде шактый туры басып йөри ала иде. Ул хәзер көннәр буе тәрәзә төбендә, «якты дөньяда» ниләр бар¬ лыгын күзәтеп утыра. Бары тик Комиссар белән Ме- ресьевның гына хәлләре көннән-көн начарая. Бигрәк тә Комиссар тиз биреште. Хәзер инде ул иртәнге гимнасти¬ касын ясый алмый. Тәне, аксыл-сары төскә кереп, шеш- кәннән-шешә, куллары рәтләп бөгелмиләр: карандаш та, кашык та тота алмыйлар иде. Иртән аның битен сиделка юындыра, сиделка сөртә, аны кашык белән генә ашата һәм Комиссарның барлык кәефсезләнүләре, ачуланулары каты сызланудан түгел, ә шушылай кеше кулына калудан икәнлеге сизелеп тора иде. Хәер, ул әле хәзер дә бик хәсрәтләнми. Көндезләрен ул, элекке кебек үк, дәртле сөйләшә, элекке кебек үк, га¬ 423
зетадагы яңалыкларны йотлыгып укый һәм хәтта немец телен өйрәнүне дә дәвам итә. Тик китапны Степан Ивано¬ вич тарафыннан махсус ясап бирелгән тимер чыбык пю¬ питрга куярга туры килә. Китап битләрен, аның янында утырып, Степан Иванович ачып тора иде. Иртә белән, яңа газеталар килгәнгә кадәр, Комиссар түземсезлек бе¬ лән сестрадан бүгенге сводканы, радио яңалыкларын, һава хәлләрен һәм Москва хәбәрләрен сораша. Бик үтенгәч, Василий Васильевич аның кровате янына радио үткәрергә рөхсәт итте. Тәне зәгыйфьләнә, хәлсезләнә барган саен, рухына куәт керә кебек иде аның. Өзлексез килеп торган хат¬ ларны, элекке кебек үк, кызыксынып укый һәм, әле Кукушкинга, әле Гвоздевка әйтеп торып, хатларга җавап яза. Шулай бер тапкыр Мересьев, процедурадан соң че¬ рем итеп ятканда, аның каты тавышы гөрелдәүгә уянып китте. — Чинушалар!—дип кычкыра иде Комиссар, тәмам ачуланып. Пюпитр өстендә дивизия газетасы ята иде. «Частьтан алып чыкмаска» дигән приказга карамастан, дусларының берсе бу газетаны аңа өзлексез җибәреп тора иде. — Оборонада утыра-утыра тилерә башлаганнармы әллә? Кравцов бюрократ булсын, имеш.' Армиядәге иң яхшы ветеринар—бюрократ?! Гриша, ал каләм, яз, хәзер үк яз! һәм ул армиянең Хәрби советы члены исеменә ачулы- рапорт яздыртып, тырыш, яхшы кешене урынсыз тиргәп ташлаган «каләм батырларын» тәртипкә чакыруын үтенде. Хатны сестра артыннан биреп җибәргәннән соң да әле ул, бик озаклап, бик тәмләп «газетачыларны» әрләп ятты, һәм мендәрдә башын да кыймылдата алмаган кешедән шушындый кайнар эшлеклелек белән сугарылган сүзләрне ишетү сәер иде. Шул көнне кич белән тагын да искитәрлек вакыйга булып алды. Палата почмакларына караңгы төшеп, ут әле кабызылмаган кичке тын сәгатьтә Степан Иванович, тәрәзә төбенә кунаклап, елга буена уйчан гына карап тора иде. Елгада боз кисәләр. Брезент алъяпкыч бәйләгән бер¬ ничә хатын кара квадрат бәке кырыеннан ломнар белән бозны китеп төшерәләр дә, озынча кисәкләргә ваткалап, багорлар белән такта буйлап судан тартып чыгаралар. Боз кисәкләре рәт-рәт булып ята: аларның асты — үтә күренмәле яшькелт, өсте — саргылт һәм көпшәк иде. 124
Юл өстеннән елга буйлап бер-берсенә тагылган чаналар боз ваткан урынга таба агылалар. Колакчын бүрек, сыр¬ ган чалбар һәм фуфайка киеп, биленә балта кыстыр¬ ган бер карт, атларны бәке янына җитәкләп китерә дә, хатыннар бозны багорлар белән чанага Тартып мен¬ гезәләр. Хуҗалык эшенә оста кеше Степан Иванович шунда ук уйлап алды: колхозныкылар икән, ләкин эшләрен рәтләп оештыра белмиләр: бер-беренә комачау итеп, бик күбәү кайнашалар. Менә аның башында план да өлгерде. Бар¬ лык кешене күңелдән аерым төркемнәргә бүлеп, төркем саен өчәр кеше билгеләде: шулай иткәндә, алар бозларны мәшәкатьсез генә тартып чыгарачаклар иде. һәр төркемгә күңелдән аерым участок бирде һәм, барысына берьюлы түләмичә, чыгарылган боз башыннан һәр. төркемгә аерым түләр идем, дип уйлады. Әнә теге алсу битле, түгәрәк йөзле хатынга төркемнәр арасында ярыш башларга ки¬ ңәш итәр иде ул. Хуҗалык эшләре турындагы уйлар бе¬ лән мавыгып китеп, күрми дә тора, имеш: атларның берсе суга бик якын килеп баскан да, кинәт арт аяклары таеп китеп, елгага барып төшкән. Чана атны су өстендә тотып 1ора, ләкин агым аны боз астына өстери. Балталы карт, әле чана карамасына ябышып, әле атның йөгәнен¬ нән тарткалап, мәгънәсезгә кайнаша башлады. — Ат бата! — дип, Степан Иванович бөтен палатага ишетелерлек итеп кычкырып җибәрде.' Комиссар, бик каты көчәнеп һәм авыртудан яшел төскә кереп, терсәкләренә таянып күтәрелде һәм, түше белән тәрәзә төбенә ятып, пыялага сузылды. — Башына ишәк типкән нәрсә!.. — дип пышылдады ул. — Шуны да аңламый бит. Камыт бавын... камыт ба¬ вын кисәргә кирәк, шуннан соң ат үзе чыгачак. Ах, харап итә бит хайванны! Степан Иванович тырыша-тырмаша тәрәзә төбенә менә башлады. Ат бата иде. Болганчык дулкын аны кайвакыт инде башыннан күмеп-күмеп китә, ләкин хайван җан ачы¬ сы белән тартыша, калкынып чыгып, алгы аякларының дагалары белән бозны тырный иде. — Камыт бавыңны кис! — дип Комиссар бөтен көчкә кычкырды, әйтерсең, елга буендагы карт аның тавышын ишетәчәк иде. Степан Иванович, кулын авызына куеп, Комиссарның сүзен тәрәзәдән кычкырды: • 125
•— Әй, абзый jcenie, кис камыт бавыңны*! Балтаң би¬ леңдә бит, кис, чабып өз! Карт бу күктән иңгән киңәшне ишетте. Балтасын тартып алып, ике тапкыр селтәнүгә ат, бәйләреннән ыч¬ кынып, боз өстенә килеп чыкты һәм, эт кебек кагынып, авыр сулап торды: аның эче бер бата, бер калка иде. Шул вакыт палатада: — Бу нәрсә тагын? —дигән тавыш ишетелде. Гадәттәге ак калфагын да кимәгән Василий Василье¬ вич, халатын җилбәгәй җибәреп, ишек төбендә басып тора иде. Менә ул, аягы белән идәнгә тибеп, һичбер аңлату-фәләнне тыңларга теләмичә, кычкырына башлады. Акылдан язган палатаны җир тишегенә олактыру белән янап, җикеренеп, авыр сулап, вакыйганың асылын, күрә¬ сең, аңламыйча чыгып китте. Бер минуттан палатага Клавдия Михайловна йөгереп керде: төсе киткән һәм күз¬ ләренә яшь тыгылган иде аның. Яңа гына Василий Ва¬ сильевич сестраны бик каты кыздырган иде. Килеп керүгә мендәр өстендә Комиссарның йомык күзле хәрәкәтсез, яшел йөзен күреп, аның янына ташланды. Кич белән Комиссарның хәле начарланды. Камфара җибәрделәр, кислород бирделәр. Ул бик озак вакыт аңына килә алмады. Күзләрен ачып җибәргәч, каршында кислород мендәре тотып, басып торган Клавдия Михай- ловнага елмайгандай итте һәм шаян сүз дә әйтеп куйды: — Борчылмагыз, сестра. Мин әле җәһәннәмнән дә борылып кайтырмын, сезнең өчен җеннәрдән сипкел да¬ руы китерермен. Шушы мәһабәт, көчле кешенең, авыру белән каты тар¬ тышып, көннән-көн хәлсезләнә баруын күреп тору авыр иде. 8 Алексей Мересьев та көннән-'көн хәлсезләнә барды. Чираттагы хатларның берсендә «Метеорология сержан¬ тыма хәтта болай дип язды (үзенең барлык кайгы-хәс- рәтен ул бары тик аңа гына яза иде): «Юк инде, мин моннан чыга алмам, ахры. Хәер, аның шулай булганы ях¬ шырак та, чөнки аяксыз очучы — канатсыз кош белән бер: андый кош ашый һәм яши алса да, оча алмый. Минем канатсыз кош булып каласым килми һәм шунлыктан үлемне тып-тыныч каршылаячакмын, тик озак җәфалама¬ сын гына». Болай дип язу бик мәрхәмәтсезлек иде идесен, 126
чөнки хатларының берсендә кыз «иптәш өлкән лейтенант¬ ны» күптәннән бирле яратып йөрүен әйтеп язды. «Ләкин шушы бәла килеп чыкмаган булса, мин моны сезгә го¬ меремдә дә сиздермәгән булыр идем», дигән иде ул. — Кияүгә чыгасы килә, ирләр кадерле хәзер, — дип чәнчеп куйды Кукушкин. — Аякларыңның нигә кирәге бар аңа, аттестатың зуррак булса, шул җиткән... Ләкин Алексей моның алай түгеллеген белә иде. Теге вакытта, баш өстеннән үлем сызгырып үткән чакта, төсе киткән кызның бите үзенең битенә килеп сыенуын оныт¬ маган иде әле ул. Бу кайгылы серләрне уку кызга бик авыр икәнен дә аңлый иде. Кызның хәтта исемен дә бел- мәстән, үзенең шушы күңелсез уйларын- аңа ышанып язуында дәвам итә иде. Комиссар барлык кешегә «ачкыч» таба алды, ә менә Алексей Мересьевка таба алмады. Операция булганнан соң беренче көнне үк палатада «Корыч ничек чыныкты» китабы күренә башлады. Аны кычкырып укырга тотынды¬ лар. Алексей аңлады: аның өчен укыйлар иде бу китапны. Ләкин бу аның күңелен юата алмады. Дөрес, Павел Корчагинга ул бала чагыннан ук хөрмәт белән карый иде. Аның иң яраткан геройларының берсе иде ул. «Ләкин бит Корчагин очучы булмаган», — дип уйлады хәзер Алексей, «һава чире» йоктыруның нәрсә икәнен белмәгән бит ул. Островский үзенең бу китабын кроватьта ятып язган көннәрдә сугыш юк иде, ирләр һәм хатыннар сугы¬ шып йөрмиләр иде, хәзерге шикелле, станокка буйлары җитмәү сәбәпле ящикка басып эшли торган малайларга хәтле снаряд ясамыйлар иде. Кыскасы, китап бу юлы уңышка ирешә алмады. Шун¬ нан соң Комиссар мондый маневр ясады. Бер дә юри сөйләмәгән шикелле итеп, аяклары бөтенләй йөрми тор¬ ган бер кешенең зур җәмәгать эше алып баруын сөйләргә кереште. Дөньяда бөтен нәрсә белән кызыксына торган Степан Иванович аһ-ваһ итте, янәсе гаҗәпкә калды, һәм үзе дә, үзләре ягында кулсыз бер врачны хәтеренә төше¬ реп, бөтен районда аннан да шәп врачның булмавын, ул гына да түгел: аның атка атланып чабуын, ауга йөрүен сөйләде. «Сыңар кул белән мылтыкны шундый оста тота, бер ядрә белән тиеннең нәкъ күзенә китереп чәпи», — дип мактады. Шул вакыт Комиссар’ мәрхүм академик Вильямсны искә алды: ул аны МТС та эшләгән чакла¬ рында күргән булган икән. Бу сыңар куллы кешенең 127
яртылаш паралич суккан килеш, институт белән җитәкче¬ лек иткәнлеген һәм чиксез зур эшләр алып барган булуын сөйләде. Мересьев тыңлый һәм көлемсери иде: ике аягың кж килеш сөйләшеп тә, уйлап та, язып та, приказ биреп тә, дәвалап та, хәтта ауга да йөреп була, ләкин ул бит очу¬ чы, бала чактан бирле очучы. Шулай бер тапкыр, Алек¬ сей карбыз бакчасы саклый иде: коргаксып, яргала¬ нып беткән җир өстендә, шиңгән яфраклар арасында бөтен Идел буена атаклы буй-буй карбызлар тәгәрәшеп яталар иде. Менә шул вакыт бер энә карагы, көмештәй канатларын кояшта ялтыратып, тузанлы дала өстеннән Сталинград ягына таба очып киткән иде. Шул вакыттан бирле, аның күңеленнән очучы булу хыялы китеп тормады. Бу турыда ул мәктәптә укып йөр¬ гәндә дә, соңыннан токарь булып эшләгән чакта да гел уйлады. Төннәрен, өйдә барлык кеше йоклап беткәч, ул Ляпидевский белән бергә челюскинчыларны котка¬ рып йөрде, Водопьянов белән бергә Төньяк котыптагы боз таулары арасына авыр самолетлар утыртты, Чкалов белән бергә котып аркылы Америка Кушма Штатлары¬ на таба әлегә кадәр кеше йөрмәгән һава юллары салды. Комсомол оешмасы аны Ерак Көнчыгышка җибәрде. Ул-тайгада яшьлек шәһәре — Комсомольск-на-Амуре шә¬ һәрен салышты. Ләкин очу турындагы хыялын ул монда да ташламады. Төзүчеләр арасыннан ул, үзе кебек, очу¬ чы профессиясе турында хыялланучы егетләрне, кызларны тапты, һәм алар, әлегә тик бары планда гына яши торган шәһәрдә, (моңа хәтта ышануы да кыен) үз куллары бе¬ лән аэроклуб салдылар. Караңгы төшеп, гигант төзелеш¬ не томан каплап алган чакта, барлык төзүчеләр барак¬ ларына кайтып, тәрәзәләрен ябалар, һаваны шомлы безелдәү тавышы белән тутырган болыт-болыт озынбо¬ рыннарны, черкиләрне кудыру өчен, ишек каршысына чи чыбыктан ут ягып җибәрәләр иде. Менә шушы* сәгатьләр¬ дә, эшләп арыганнан соң төзүчеләр ял иткән чакта, ба¬ шында Алексей торган аэроклубчылар, озынборын һәм черки тешләмәсен дип тәннәрен керосин белән майлап, кулларына балталар, китмәннәр, пычкылар, ломнар тотып һәм шартлаткыч тол алып, тайгага чыгалар. Аэродромга урын яулап алу өчен, алар анда агачларны* кисәләр, Үөп- лиләр, тамырларын шартлатып куптаралар, җирне тигез¬ лиләр. һәм алар үз дигәннәрен булдырдылар, аэродром 128
өчен, үз куллары белән кара урманнан берничә километр¬ лык җир яулап алдылар. Алексей, өйрәнчекләр самолетына утырып, шушы аэродромнан беренче тапкыр һавага күтәрелде, аның бала чагыннан бирле килгән татлы хыялы, ниһаять, тор¬ мышка ашты. Соңыннан ул хәрби авиамәктәптә укып чыкты, шул мәктәптә үзе дә яшьләрне укытып йөрде. Сугыш башлан¬ ганда ул шушында иде, мәктәп башлыкл-арының янаула¬ рына карамастан, инструкторлык эшен ташлап, сугышка китеп барды. Аның тормыштагы барлык максаты, барлык кайгысы, шатлыгы, киләчәк турындагы барлык планнары һәм тормыштагы барлык чын уңышлары — барсы да авиация белән бәйләнгән иде. Ә алар аңа Вильямс хакында тукыйлар! — Вильямс бит очучы булмаган, — дип Алексей йөзен стенага таба борды. Ләкин Комиссар аны «ачарга» тырышуын ташламады. Бер тапкыр, гадәттәгечә хәрәкәтсез һәм уйсыз яткан чагында, Алексей Комиссарның тавышын ишетте: — Леша, кара әле: синең турыда язганнар. Ул арада Степан Иванович журналны Мересьевка илтеп тә бирде. Кечкенә генә бер мәкалә карандаш белән сызып куелган иде. Алексей күрсәтелгән ж,ирне тиз генә күз йөгертеп чыкты, лә<кин үз фамилиясен очратмады. Беренче бөтендөнья сугышы вакытындагы бер очучы ту¬ рында язалар иде. Журнал битеннән Алексейга яшь кенә бер ят офицер карап тора: кечкенә генә мыекларын очлы итеп бөтергәп, ак кокардалы пилоткасын көяз итеп, кола¬ гына ук төшереп кигән. — Укы, укы, нәкъ синең турыңда, — дип Комиссар куәтләп куйды. Мересьев укып чыкты. Бу мәкаләдә сүз рус хәрби очу¬ чысы поручик Валерьян Аркадьевич Карпович турында бара иде. Немецлар- позициясе өстендә очканда, «дум- дум» пулясы тиеп, поручик Карловичның аягы яраланган. Шул яралы хәлдә ул, самолеты белән фронт сызыгын үтеп, үзебезнең якка кайтып утырган. Аның аяк табанын кисеп ташлаганнар, ләкин яшь офицерның армиядән ки¬ тәсе килмәгән, һәм ул үзе өчен махсус протез уйлап тапкан. Бик озак һәм бик тырышып, гимнастика белән шөгыльләнгәч, күнегүләр үткәргәч, сугышның ахырына -таба яңадан армиягә кайткан. Хәрби очучылар мәктәбен- А-28. Чын кеше — 9. 129
дә инспектор булып эшләгән һәм кайвакытта, мәкаләдә әйтелүенчә, «үзенең аэропланы белән һавага күтәрелүдән дә курыкмаган». Офицерлар өчен бирелә торган «Георгий» белән бүләкләнгән һәм, бер катастрофа вакытында һәлак булганга кадәр, хәрби авиациядә уңышлы хезмәт иткән. Мересьев бу мәкаләне бер тапкыр, ике, өч тапкыр укып чыкты. Рәсемнән яшь һәм чандыр гына офицерның ары- ганрая^ киеренкерәк, ләкин чая һәм дәртле йөзе елмаеп карап тора иде.-Бөтен палата дәшми-тынмый гына Алек¬ сейны күзәтеп торды. Менә ул чәчләрен бармаклары бе¬ лән тарап алды һәм, күзләрен мәкаләдән төшермичә, тумбочкадагы карандашны капшап тапты һәм мәкаләне карандаш белән бик тырышып әйләндереп сызып куйды. — Укыдыңмы?—дип сорады Комиссар, хәйләкәр генә. Алексей дәшмәде: аның күзләре әле һаман мәкалә¬ дә иде. — Я, нәрсә диярсең? — Аның табаны гына булмаган бит. — Ә син совет кешесе ич. — Ул бит «Фарман»да гына очкан. Самолетмыни ул! Этажерка ич ул! Аңарда ник очмаска! Анда тизлек тә, җитезлек тә кирәк түгел. — Соң бит син совет кешесе ич!—дип кабатлады Комиссар. — Совет кешесе, — дип куйды Алексей машиналь рә¬ вештә, чөнки аның күзләре һаман мәкаләдә, иде әле. Менә аның агарган йөзе ниндидер эчке нур белән яктырып китте: аның карашында гаҗәпләнү һәм шатлык, бал¬ кый иде. йокыга китәр алдыннан Алексей журналны мендәр астына тыкты, һәм шул вакыт кылт итеп аның исенә төште: малай чагында, абыйлары белән бергә сәндерәгә йокларга ятканда, ул әнисе үзенең плюш юбкасыннан тегеп биргән өтек колаклы гарип аюын шулай мендәр астына кыстыра иде. Шушыны хәтерләгәч, Алексей бөтен палатага ишетелерлек итеп, кычкырып көлеп җибәрде. Төн буе күзен дә йоммады ул. Бөтен палата авыр йокыга талды. Пружиналарны шыгырдатып, Гвоздев һа¬ ман боргаланды. Степан Иванович гыр-гыр йоклады. Әллә нигә бер борылгалап, Комиссар йокы арасыннан әкрен генә ыңгырашкалап куйды. Ләкин Алексей бернәр¬ сә дә ишетми иде. Ул, әледән-әле баш астыннан журнал¬ 130
ны алып, төнге лампа яктысында, поручикның елмаюлы йөзенә карап тора. «Сиңа кыен булган, ләкин син шулай да булдыргансың, — дип уйлый ул. — Миңа ун тапкыр кыенрак, ләкин, менә күрерсең, мин дә калышмам». Төнлә белән Комиссар кинәт тынып калды. Алексей күтәрелеп карады: ул агарынып тып-тыи ята иде һәм суламый да иде шикелле. Алексей, кыңгырауны алып, бик каты шалтырата башлады. Чәч толымнары тузган Клавдия Михайловна яланбаш йөгереп керде. Берничә минуттан ординаторны чакырып керттеләр. Пульсын кап¬ шап, камфара җибәреп, кислород иснәтеп, бер сәгатьләп азапландылар. Вакыт-вакыт бөтенләй өмет бетә иде кебек. Ниһаять, Комиссар күзләрен ачты, Клавдия Михайловна- га карап, чак кына елмайды һәм әкрен генә болай диде: — Борчыдым мин сезне, гафу итегез. Җәһәннәмгә барып җитә алмадым, сипкел даруы да алып кайта ал¬ мадым. Шулай итеп сезгә, туганкай, сипкелле килеш йөрергә туры киләчәк, берни эшләр хәл юк. Шулай шаярудан соң барлык кешенең күңеле күтә¬ релеп китте. Шундый давылга да бирешмәслек булгач, димәк, имән бик таза иде әле. Ординатор чыгып китте: аның ботинкаларының шыгырдавы коридорның аргы ба¬ шына китеп югалдь», сиделкалар да таралыштылар, бары тик бер Клавдия Михайловна гына кроватька яны белән утырып калды. Авырулар йокыга киттеләр. Мересьев, күзләрен йомып, ясалма аяклар турында, аларны само¬ летның аяк белән басып идарә итә торган рычагларына каеш белән булса да бәйләп кую турында уйлап ятты. Кайчандыр, әле аэроклубта чакта, инструктор (граждан¬ нар сугышында катнашкан бер карт очучы) сөйләгән иде: бер кыска аяклы пилот педальләргә шакмак бәйли торган булган. "" «Мин синнән калышмам, — дип сөйләнде ул Карлович¬ ның рәсеменә карап: — Очам булгач, очам!» — Шушы фикер һаман башыннан китмичә, аңа йокларга ирек бир¬ мәде. Ул, күзләрен йомып, тын гына ятты. Читтән кара¬ ганда, бу кеше каты йоклый, дип уйларга була иде. һәм шул вакыт ул мондый сөйләшүне ишетте. Соңын¬ нан авыр минутларда ул моны еш кына исенә төшер- гәли иде. — Ягез инде, нигә сез шулай шаярып сөйләшәсез? Шундый сызланып яткан чакта, көлеп, шаярып сөйләшүне ишеткәч, йөрәк жу итеп китә. Сезнең шулай сызлануыгыз 9» 131
турында уйласам, йөрәгем әрни башлый. Нигә сез аерым палатада ятарга риза булмадыгыз? о Әйтерсең, моны палата сестрасы Клавдия Михайловна сөйләми, ә кайнар дәртле нарази бер хатын сөйли иде. Клавдия Михайловна чибәр, сөйкемле кеше булса да, ничектер җисемсез иде. Ә моның тавышында кайгы яң¬ гырый һәм, кем белсен, бәлки, мәхәббәт тә бардыр. Ме¬ ресьев күзләрен ачты. Яулык белән капланган төнге лампаның яктысында ул Комиссарның мендәр өстендәге шешенгән ак йөзен, ягымлы гына елтыраган күзләрен һәм сестраның сөйкемле, чибәр профилен күрде. Арттан төш¬ кән якты аның кабарынкы аксыл чәчләрен нурландырып тора иде. Мересьев үзенең начар эшләвен белә торып, аңардан күзләрен ала алмыйча ятты. — Ай-яй-яй, Клавдия Михайловна... Бу нәрсә тагын, күз яше! Бром эчеп җибәрмисезме? — дип Комиссар бала¬ ларга әйткән кебек әйтте. Тагын көләсез! Нинди кеше сез? Бу бит коточкыч, коточкыч: еларга кирәк чакта көлеп ятасыз. Үзегез шун¬ дый газапланганда, кеше юатасыз. Әйбәтем сез минем, әй¬ бәтем. Карагыз әле, нигә сез үзегезгә шулай игътибарсыз карыйсыз, сезнең хакыгыз юк алай карарга. һәм ул, башын түбән иеп, тавышсыз гына бик озак елады. Ә Комиссар аның халат астындагы ябык иңбаш- ларыйың калтырануын үзенең моңльн, ягымлы күзләре белән карап торды. — Соң инде, соң, туганкай. Шәхси эшләремне мин һәрвакыт бик соңга калып эшлим: һаман вакыт җитми дә вакыт җитми, ә хәзер инде бөтенләй соң, күрәсең. Комиссар көрсенеп куйды. Сестра турайды һәм мөл¬ дерәмә, яшьле күзләре белән Комиссарга ниндидер өмет белән йотлыгып карап торды. Комиссар елмайды, тагын бер көрсенеп куйды һәм үзенең гадәттәге ягымлы, ләкин бераз көлебрәк сөйләргә ярата торган тоны белән дәвам итте: — Тыңлыйсыгыз килсә, сеңелем, мин сезгә бер вакый-’ га сөйлим. Күптән, гражданнар сугышы вакытында Төрк- станда булган вакыйга бу. Шулай бервакыт, басмачы¬ ларны эзәрлекләү белән мавыгып китеп, безнең эскадрон ком сахрасына килеп керде, комга ияләшмәгән Россия атлары үлә башладылар. Без җәяүле гаскәргә әйләнеп калдык. Әйе. һәм менә командир әйтә: йөкләрне ташлар- гэ, коралларны алып, җәяү олы шәһәргә таба чыгарга, 132
ди. Шәһәргә кадәр йөз алтмышлап километр гел ком өстеннән барырга кирәк. Ишетәсезме, акыллым? Бер көн барабыз, ике, өч көн... Кояш үтереп кыздыра. Эчәм ди¬ сәң, су юк. Авыз кипшенеп ярыла, һавада ком оча, аяк астында иж шыгырдый, теш арасында да ком, күзгә керә, тамакка тула, — чыдар хәл калмады. Кеше дигә¬ нен ком өстенә егыла да, башын төртеп, ята да ята... Ә безнең комиссар Яков Павлович Володин исемле кеше иде. Карап торырга чандыр гына, ябык кына интелли¬ гент — тарих укытучысы иде ул. Ләкин нык большевик иде. Беренче ул егылырга тиеш иде кебек, ә ул бара һәм кешеләрне кызулый: янәсе, якын инде, килеп җитәбез... Берәрсе ком өстенә ятса, пистолетын чыгара: атам, тор, ди... Дүрт тәүлек барып, шәһәргә унбиш километрлап кал¬ гач, кешеләр бөтенләй хәлдән тайдылар. Исерекләр ши¬ келле чайкалабыз, артыбыздагы эзебез, яралы ерткыч эзе кебек, бормалы-сырмалы... Шул вакыт кинәт безнең комиссар кычкырып җырлап җибәрмәсме. Тавышы начар, көчсез, җыры да пустяк, иске солдат җыры иде: «Чуба- рики, чубчики»... Күтәреп алдылар бит егетләр, җырлый башладылар. Мин: «Тезелегез!» — дип команда бирдем: раз, два, три һәм — ышанасызмы, юкмы — җитезрәк ат¬ лый башладык. Бу җыр беткәч, икенчене, өченчене башладык... Алдый¬ сызмы, сеңелкәй, авызлар чатнап беткән, эссе, ә без җыр¬ лыйбыз! Барлык белгән җырларыбызны җырлап бетердек, ләкин барып җиттек: ком өстендә бер генә кешене дә кал¬ дырмадык... Менә пичек бит ул! Ә комиссар?—дип сорады Клавдия Михайловна. Ilopco комиссар? Хәзер дә исән-сау. Профессор ул, археолог. Җир астыннан ниндидер борынгы заман авыл¬ ларын казып йөри. Хәер, шуннан соң тавышсыз калды. Гыр-гыр итә. Ләкин тавышның аңа нигә кирәге бар? Ле¬ мешев түгел ич ул... Я, бүгенгә әкият сөйләшү җитәр, ба¬ рыгыз, акыллым, чыгыгыз, кавалерист исеме белән ант итеп әйтәм, бүген үлмим инде. Мересьев, ниһаять, тынычлап йокыга китте. Төшендә гомерендә күрмәгән ком сахрасы, канап, ярылып беткән авызлар, аларның җырлап баруларын, әлеге комиссар Володинны күрде, ләкин ул ни өчендер төштә комиссар Воробьевка охшаган иде. 133
Алексей бик соң уянды, кояш инде палатаның урта¬ сына җиткән иде. Димәк, төш җиткән. Уянды һәм күңе¬ лендә ниндидер сөенеч барлыгын сизде. Яхшы төш күр¬ демме әллә? Аның күзенә журнал чалынды: төнлә белән ул аны кулы белән йомарлап йоклаган иде. Поручик Карпович бөрешкән журнал битеннән һаман чая итеп ел¬ мая иде. Мересьев, бөрешкән урыннарны саклык белән генә төзәтеп, поручикка күз кысып куйды. Битләрен юып, чәчләрен тар<ап өлгергән Комиссар, ел- мая-елмая, Алексейны күзәтә иде. — Нәрсә син аңа күз кысасың? — дип сорады ул канәгатьлек белән. — Мин дә очачакмын, — диде Алексей. — Ничек инде ул? Аның бит бер генә аягы юк, ә си¬ нең икесе дә? — Соң мин бит совет кешесе, рус очучысы, — дип җавап бирде Мересьев. Ул моны шундый итеп әйтте, гүя бу сүз Кардовичны узып китү өчен гарантия булачак иде. Иртәнге аш вакытында ул сиделка китергәннәрнең бөтенесен дә ашап бетерде һәм, тәлинкәнең бушап калуы¬ на гаҗәпләнеп, тагын сорап алды. Алексей бүген тәмам әсәрләнгән иде: ниндидер көйләр көйләп, сызгырынып, үз алдына сөйләнеп ятты ул. Профессор авыруларны карап йөргән чакта, Василий Васильевичның кәефлелегеннән файдаланып, аны сораулар белән йөдәтеп бетерде: янәсе, тизрәк терелү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Күбрәк ашарга, күбрәк йокларга кирәклеген әйткәч, төшке аш вакытында икенчесен ике тапкыр сорап алып, дүртенче котлетны төелә-төелә көчкә ашап бетерде. Көндез ул йоклый ал¬ мый иде, гәрчә сәгать ярымлап күзләрен йомып ятса да, йокыга китә алмады. Бәхетле кеше үзен генә белә, диләр. Профессорны төрле сораулар белән интектергәндә, Алексей бөтен па¬ латаның күзенә ташланган бер нәрсәгә бөтенләй игъти¬ бар итмәде. Василий Васильевич авырулар янына бик аккурат йөри иде. Бүген дә ул һәрвакыттагы шикелле, кояш нуры китек паркетка барып җиткәч, палатага килеп керде. Профессор тыштан, элекке шикелле үк, бик игъти¬ барлы иде, ләкин барлык кеше Василий Васильевичта аңа бөтенләй хас булмаган ниндидер эчке таркаулыкның барлыгын сизде. Ул гадәттәгечә тиргәнмәде, үзенең ачы сүзләрен дә әйтмәде; аның кызарган һәм җилсенгән күз 134
Кырыйларындагы тамырчыклар дерт-дерт итеп торалар иде. Кич белән, кергәндә ул ябыгып, картаеп киткән кебек күренде. Ишек тоткасында чүпрәген оныткан өчен сидел- каны әкрен генә шелтәләде, Комиссарның температура кәгазен карап, яңа дару язды һәм, каушап тын калган ярдәмчеләрен ияртеп, тып-тын гына чыга башлады. Ишек төбендә абынып егыла язды: култыгыннан тотып калма- салар, бәлки, егылган да булыр иде. Бу зур гәүдәле, кар¬ лыккан тавышлы, гел әрләп, шау килеп йөри торган кеше¬ гә болай әдәпле һәм сабыр булу һич килешми иде. Кырык икенченең авырулары аның артыннан гаҗәпсенеп карап калдылар. Бу дәү һәм ягымлы кешене яратып өлгергән ке¬ шеләргә ничектер уңайсыз булып китте. Икенче көнне иртән бөтенесе дә аңлашылды: Көнба¬ тыш фронтта аның бердәнбер улы үлгән икән. Аның да исеме Василий Васильевич булып, ул да медик, өметле галим һәм атасының карап торган куанычы булган икән. Профессор килер вакыт җиткәч, бөтен госпиталь, сулуын кысып, көтә башлады: гадәттәгечә бүген дә авыруларны карап йөрергә килерме, әллә кжмы? Кырык икенчедә кояш нурының идән буйлап әкрен генә авышуын зарыгып күзәттеләр. Ниһаять, кояш китек паркетка килеп җитте. Барысы да карашып куйдылар: килмәве булдьг ахры? Ләкин нәкъ шушы минутта коридорда таныш аяк тавыш¬ лары һәм ияреп килүчеләрнең тыпыр-тыпыр атлаулары ишетелде. Профессор, кичәгегә караганда, хәтта бераз ярыйсырак та күренә иде. Дөрес, күзләре кызарган, күз кабаклары һәм борыны, томау төшкән чактагы кебек, җилсенгән, ә тиресе касмакланган калын кульг Комиссар¬ ның температура кәгазен алганда калтырап китте. Ләкин ул, злекке шикелле үк, дәртле, эшлекле, тик шау-гөр ки¬ лен әрләми генә иде. Яралылар, авырулар, сүз куешкан шикелле, бары да аны пичек тә булса сөендерергә ашыктылар. Бүген бөтен кеше үзен яхшырак сизә иде. Хәтта бик авыр ятучылар да бер дә зарланмадылар: янәсе, аларның эшләре - терелүгә таба бара, һәм барлык кеше, хәтта бераз арттырып җибә¬ реп, госпитальдәге тәртипләрне мактады, дәвалау гаҗәеп әйбәт, диде. Уртак зур кайгы берләштергән бердәм һәм дус семья иде бу. Василий Васильевич палатадан палатага таң калып йөрде: көн башланып өлгермәгән, ә аның инде дәвалау эшләре гөрләп тора. 1J35
Ләкин таң калды микән? Бәлки, болай самими рәвештә дәшми-тынмый гына сүз куешуны ул шунда ук аңлап алгандыр? Әгәр аңлап алса, бәлки, төзәлмәс зур, авыр күңел ярасының сызлавы бераз кимегәндер? 9 Көнчыгышка таба караган тәрәзә алдында тополь ага¬ чы инде саргылт яфраклар чыгарган, кечкенә генә ябыш¬ как яфраклар астыннан, симез кортка охшаган, кызгылт йөнтәс алкалар күренеп тора. Иртәнге сәгатьләрдә яф¬ ракларга кояш нуры төшә, һәм алар компресс кәгазеннән кисеп ясалганга охшыйлар. Алардан тирә-якка тозлысы- ман хуш ис аңкый. Бу гаять көчле, тәмле ис, ачык форточ- калар аша кереп, госпиталь һавасын сафландыра. Степан Иванович ияләштергән чыпчыклар бөтенләй әдәпсезләнеп киттеләр: «Автоматчик»-яз уңае белән яҢа койрык үстереп җибәргән, тагын да уйнакчанрак һәм су¬ гышчанрак булып киткән. Иртәләрен чыпчыклар, карнизга. җыйналып, шулчаклы шау-шу куптаралар, палатаны җы¬ ештыручы хатын, чыдый алмыйча, мыгырдана-мыгырдана тәрәзәгә менә һәм, форточка аша тыгылып, аларны чүпрәк белән куа торган иде. Москва елгасында боз агып бетте. Елга, беркадәр шау¬ лаганнан соң, тынычлап калды, яңадан уз ярларына тө¬ шеп ятты, анда ул чактагы авыр көннәрдә башкаланың си¬ рәгәеп калган автотранспортын алмаштырган пароходлар, баржалар, елга трамвайлары йөри башлады. Кукушкин¬ ның алдан әйткән шомлы сүзләре дөрес булып чыкма¬ ды — кырык икенче елгы су ташкыны беркемне дә агы¬ зып алып китмәде. Комиссардан башкаларның бөтенесе¬ нең дә хәлләре яхшы, алар үзара бары тик госпитальдән чыгу турында гына сөйләшәләр иде. Беренче булып госпитальдән Степан Иванович китте. Китәсе көн алдыннан ул госпиталь буйлап, борчылып, шатлыклы дулкынланып йөрде. Ул бер урында һич тә утырып тора алмый иде. Коридор буйлап ары-бире йөр¬ гәннән соң, ул яңадан палатага килеп керә, тәрәзә алды¬ на утыра, ипи йомшагыннан нәрсә булса да ясый башлый, ләкин шунда ук урыныннан торып тагып китеп бара. Бары тик кичкә таба эңгер-меңгер вакытларында гына тынычланды ул, тәрәзә төбенә утырды да, авыр сулап һәм уфылдап, тирән уйга чумды. Хәзер процедура сәгате, 136
пллатада алар өчәү генә калганнар иде: Степан Ивано¬ вич, аның хәрәкәтләрен күзәтеп торган Комиссар һәм ничек кенә булса да йокларга тырышып яткан Мересьев. Тып-тын. Кинәт Комиссар (аның силуэты кичке шә¬ фәкъ белән алтынланган тәрәзәгә төште), Степан Ива¬ новичка таба борылып, чак кына ишетелерлек итеп сөйли башлады: — Ә авылда хәзер эңгер-меңгер чак, шундый тын пнда хәзер. Тирә-якта кибеп барган җир, юеш тирес, тө¬ тен исе. Абзардагы сыер астындагы саламын кыштырда- тп, тынычсызлана: аңа бозауларга вакыт җиткән. Яз... Хагып-кызлар анда тиресне басуга таратып өлгерә' ал¬ дылармы икән? Ә чәчү орлыгы, сбруйлар җитешме икән? Степан Иванович елмаеп яткан Комиссарга гаҗәплә¬ неп түгел, ә куркынып карагандай күренде Мересьевка. — Сез, иптәш полковой комиссар, әллә сихерче инде, — диде аңа Степан Иванович,—кешенең нәрсә уйлаганнарын белеп торасыз... Әйе-е, хатын-кызлар алар, албәггә, бик эшчән, анысы дөрес, ә шулай да, хатын-кыз, шайтан белсен аларны, бездән башка ничек эшлиләр икән айда... Чыннан да. Тагын тынып калдылар. Москва елгасында пароход кычкыртуы ишетелде. Аның тавышы, гранит ярлар ара¬ сында бәргәләнеп, елга буйларын күңелле шаулатып үтте. — Ә пичек уйлыйсың: сугыш тиз бетәрме? — дип со¬ рады Степан Иванович, ни өчендер пышылдап кына. — 11счәп өстенә кадәр бетмәсме икән? Ә сиңа ни калган? Синең слгылар сугышмый бит, сип доброволец, үз өлешеңә төшкәнне үтәдең инде. Сора, кпйгирып җибәрерләр, бәлки, анда хатын-кызларга ко- мпилплык итәрсең, тылда да эшлекле кешеләр бик кирәк Лиг, ('.пиеңчә пичек, сакалбай? Комиссар, ягымлы елмаеп, карт солдатка карады. Дулкынланган һәм эчке дәрт белән янган Степан Ива¬ нович тәрәзә төбеннән сикереп төште: — Кайтарып җибәрерләр дисеңме? Ә? Менә мин дә шулай уйлыйм, җибәрсәләр кирәк. Хәзер менә шуны уй¬ лап торам әле: комиссиягә белдерергә кирәкме әллә дим? Чыннан да бит, өч сугышта булдым — империалисти- ческиен дә күрдем, гражданскийда да баштанаяк булдым, менә монсын да эләктердем. Бәлкем, шул кадәресе җитеп тә торыр инде, ә? Нинди киңәш бирәсең, иптәш полковой комиссар? 137
Мересьев койкасында яткан килеш, чыдый алмыйча, кычкырып әйтеп куйды: — Гаризаңны нәкъ менә шулай яз: тылга, хатын-кыз¬ лар янына кайтарып җибәрегез, диген, ә башкалар, әйдә, мине немецтан сакласыннар, диген! Степан Иванович гаепле кешесыман аңа карап алды, ә Комиссар, ачуланып, маңгаен җыерды: — Сиңа киңәш биреп торасы юк, Степан Иванович, үз kйерәгеңнән киңәш сора син, рус кешесе йөрәге ул, әйтеп бирер. Икенче көнне Степан Иванович госпитальдән чыкты. Ул, үзенең хәрби киемнәрен киеп, палатага саубулла¬ шырга керде. Ул тәмам агарып беткәнче юылган иске гимнастерка кигән, билен каеш белән каты кысып буган, бер генә җыерчык та калдырмаган; буйга да кечкенә булганга, ул хәзер бер унбиш яшькә яшәргән кебек күре¬ нә иде. Күкрәгендә Ленин ордены, «Батырлык өчен» медале, күзне камаштырырлык итеп, акбур белән чистар¬ тылган Герой йолдызы ялтырый. Халатны ул, плащ-па- латкасыман итеп, җилкәсенә генә эләктергән, шул сәбәпле ак халат аның мәһабәт солдат гәүдәсен яшерә алмый, һәм Степан Иванович, барлык килеш-килбәте белән — иске кирза итекләренең башларыннан алып, чылатып, егетләрчә без төсле бөтереп җибәргән мыекларына чак¬ лы — 1914 нче елгы сугыш вакытларында открыткаларга төшерелә торган батыр рус солдатына охшаган иде. Солдат палатадагы иптәшләренең, һәркайсының яны¬ на килеп, хәрби дәрәҗәләрне атап саубуллаша һәм бу вакытта аякларын бер-берсенә шундый тырышып бәрә, аңа карап торуы да күңелле иде. — Рөхсәт итегез, иптәш полковой комиссар, сезнең белән саубуллашырга, — дип аеруча рәхәтлек белән дәш¬ те ул, кырыйдагы койка янына килеп. — Хуш, Степа. Бәхетле юл, — диде аңа Комиссар һәм, авыртуын җиңәргә тырышып, күтәрелә төште. Солдат Комиссар алдына тезләнде, аның зур башын кочаклап алды һәм алар, руслар гадәте буенча, өч тапкыр үбештеләр. — Тизрәк сәламәтлән, Семен Васильевич, ходай сиңа саулык һәм озын гомер бирсен, алтын кеше син! Синең чаклы безне әткәбез дә кызганганы юк иде, гомерем буе онытмам, — диде солдат, күңеле йомшарып. — Барыгыз, барыгыз инде, Степан Иванович, аны 138
дулкынландырырга ярамый, — дип кабатлап, Клавдия Михайловна солдатның кулыннан тартты. — Сезгә дә, сеңелкәем, безне тырышып каравыгыз һәм иркәләвегез өчен, бик-бик зур рәхмәт, — диде Степан Иванович тантаналы рәвештә сестрага мөрәҗәгать итеп һәм, башын түбән иеп, аның белән саубуллашты. — Сез безнең совет фәрештәсе, менә сез кем. Ул, бөтенләй каушап, тагын да нәрсә әйтергә белмичә аптырап, арты белән ишеккә таба чигенә башлады. — Ә сиңа кая хат язарга, Себертәме? — дип сорады Комиссар елмаеп. Степан Иванович каушап: — Нәрсәсен сорап торасың аның, иптәш полковой комиссар! Сугыштагы солдатка хатны кая язарга кирәк¬ леге билгеле инде, — дип җавап кайтарды да, тагын да бер тапкыр башын иеп, барысы белән берьюлы саубул¬ лашкач, ишектән чыгып юк булды. " һәм палата кинәт тынып, бушап калды. Аннары алар үз полклары турында, иптәшләре, үзләрен көтеп торган зур сугышчан эшләр турында сөйләшә башладылар. Ба¬ рысы да яхшы ук сәламәтләнеп киләләр, шул сәбәпле мондый әңгәмәләр алар өчен инде хыял түгел, ә эшлекле сөйләшүләр иде. Кукушкин инде коридор буйлап рәхәтлә¬ неп йөри ала, юк-бар сылтаулар табып, сестраларга бәй¬ ләнә, яралылардан көлә, то*рып йөрүче авыруларның күбе¬ се белән инде ул талашып алырга да өлгерде. Танкист та хәзер инде койкасыннан күтәрелә башлады. Ул, коридор¬ дагы көзге алдына туктап, бинтлары инде сүтеп алынган, инде төзәлеп килә торган йөзен, муенын, янбашларын җентекләп карый. Анюта белән хат язышулары җанлана барган саен, аның университеттагы укулары турында ти¬ рәнрәк уйланган саен, ул үзенең янып, эштән чыгып, ямь¬ сезләнеп беткән битенә тынычсызланыбрак карый. Кичке эңгер-меңгер вакытларында яки ярым караңгы бүлмәдә йөзе әйбәт, хәтта матур да булып күренә: ябыгып калган битле, киң маңгайлы, чак бөкрерәк кечкенә борынлы, гос¬ питальдә үстерелгән кара кыска мыеклы, аның яшь, таза иреннәре — үзсүзлелеген, нык характерын күрсәтеп то¬ ралар иде. Ләкин бөтенләй яктыда бит тиресенең яра эзләре- белән капланганлыгы, яра тирәләре тартылып, җыерчыкланып торганлыгы ачык күренә иде. Ул дулкын¬ ланган чакта яки дәвалау ваннасыннан тирләп-пешеп чыккан вакытта, яра эзләре аның битен бөтенләй' ямьсез¬ 139 •
лиләр, һәм Гвоздев, шундый минутларда көзгегә карап алса, елап җибәрердәй була иде. — Я, нәрсә җимерелдең? Киноартист булырга җыен- магансыңдыр бит? Әгәр дә ул сөйгән кызың чыннан да сине ярата икән, ул чакта синең бернинди дә тышкы кыя¬ фәтең куркытмас, ә куркыта икән — димәк, ул юләр, ул чакта аны шайтан алсын, эт чәйнәсен. Дүрт ягы кыйбла, — бүтәнне, менә дигән чын дусны табарсың үзе¬ ңә, — дип юата иде аны Мересьев. — Хатын-кызларның бөтенесе дә шундый, — дип, үз сүзен кыстырып куя Кукушкин. — Әнкәгез дәме? — дип сорады Комиссар. Палатада ул бары Кукушкинга гына «сез» дип дәшә иде. Тыныч кына бирелгән бу сорауның лейтенантка ничек тәэсир итүен хәтта әйтеп бирүе дә кыен иде. Кукушкин койкасыннан сикереп торды, күзләрен ачулы уйната баш¬ лады һәм шулкадәр агарынды, төсе ак җәймәдән дә аграк булып китте. — Менә, күрәсезме, димәк, дөньяда яхшы хатын-кыз¬ лар да була икән,— диде Комиссар, татулашырга телә¬ гән тон белән.— Гриша ни өчен бәхетле булмасын икән? Тормышта, егетләр, шулай булып чыга да ул: нәрсә эзлә¬ сәң, шуны табасың. Кыскасы, бөтен палата терелеп килә инде. Тик' Ко- мкссарның гына хәле торган саен начарлана бара. Ул хә¬ зер морфий, камфара ярдәме белән генә яши, — шуңа күрә кайчакларда ул, наркоздан ярым онытылган хәлендә, койкасында тәүлек буе тынычсызланып бәргәләнеп чыга. Степан Иванович киткәч, ул ничектер тагын да ныграк биреште. Мересьев, кирәк чакта аңа булышу өчен, үз кой¬ касын Комиссар койкасы янынарак күчерүне үтенде. Ниндидер көч аны бу кешегә торган саен күбрәк тарта иде. Аяксыз яшәве, башка кешеләргә караганда, чагыштыр¬ гысыз авыр һәм катлаулы буласын Алексей аңлый һәм бу кешегә, һичбернәрсәгә карамастан, чын-чынлап яши белүче Комиссарга, аны ниндидер инстинктив бер көч тарта иде. Хәзер Комиссар күп вакытны аңын ярым югалтып, бик авыр хәлдә яши, ләкин аңына килгән мо¬ ментларда ул элеккечә була торган иде. Беркөнне шулай кич белән, госпиталь тынып, мондагы авыр тынлыкны палаталардан чак ишетелә торган зә¬ гыйфь ыңгырашулар, хырылдаулар һәм саташулар гына 140
бозган вакытта, коридорда каты итеп атлаган таныш пиыр адымнар ишетелде. Мересьев томаланган лампалар белән зәгыйфь кенә яктыртылган коридорны, аның аргы башындагы бәләкәй өстәл янында бетмәс бер кофта бәй¬ лән утыручы дежур сестраны пыяла ишек аша күреп ята иде. Шул чакта коридорның аргы башында Василий Ва¬ сильевичның озын гәүдәсе күренде. Ул, кулларын артка куеп, әкрен генә атлап килә. Сестра, аны күрүгә, урынын¬ нан сикереп торган иде, Василий Васильевич борчулы гына аңа кул селтәде. Аның өстендәге халаты төймәлән¬ мәгән, үзе яланбаш, агара башлаган куе чәчләре маңгае- 1111 төшкән. — Вася килә, — дип пышылдады Мересьев Комиссар¬ га. Ул аңа үзенең махсус конструкцияле протез эшләү проектын сөйләп ята иде. Василий Васильевич, әйтерсең лә, нәрсәгәдер абынды, куллары белән стенага таянып, тукталып калды, үз ллдыпа нәрсәдер мыгырданды, аннары, стенадан аерылып, кырык икенче палатага килеп керде. Ул палата уртасын¬ да туктады да, нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәнсыман, маңгаен уа башлады. Аңардан спирт исе килә иде. — Утырыгыз, Василий Васильевич, бергәләп кичке әң¬ гәмә ясап алыйк, —дип тәкъдим итте Комиссар, Профессор әкрен адымнар белән, аякларын сөйрәп, пныц кровате янына килде, пружиналарны сыкратып, кро¬ пать кырыена утырды һәм куллары белән чигәләрен ышкып алды. Ул элек тә шулай, обход вакытларында, сугышларның барышы турыңда кыскача фикер алышу ♦ниш, Комиссар янында сш кына тукталып кала тор- I ан иап Ул Комиссарны башка авырулардан сизелерлек «ера 1ым аның хәзер бирегә килеп чыгуында гаҗәпләнер¬ лек бернәрсә дә юк иде. Бу ике кеше арасында аеруча әһәмиятле сүзләр булуы мөмкинлеген һәм монда өченче кешенең кирәк түгеллеген Мересьев ни өчендер алдан сизенде. Ул, күзләрен йомып, йоклаган булып ятты. — Бүген егерме тугызынчы апрель. Аның туган көне. Аңа утыз алты яшь тулды — юк, тулырга тиеш иде, — диде профессор әкрен генә. Комиссар, чиктән тыш авырлык белән, шешенеп бет¬ кән зур кулын одеял астыннан чыгарды һәм Василий Васильевичның кулына куйды, һәм шул минутта күз ал¬ дына китерә алмаслык бер хәл булды: профессор елап ж,ибәрде. Зур, көчле, нык ихтыярлы кешенең елавын күрү 141
түзеп торырлык түгел иде. Алексей, ирексездән муенын җыерып, башын одеялы белән каплады. — Китәр алдыннан ул минем янга кереп чыккан иде. Ул үзенең ополчениегә язылганлыгын әйтте һәм эшләрен кемгә тапшырырга кирәклек турында сорады. Ул биредә, миндә эшли иде. Мин шулчаклы шаккатып калдым, хәт¬ та аңа җикерендем. Медицина кандидаты, талантлы га¬ лимгә винтовка алуның нигә кирәге барлыгын мин аңла¬ мадым. Ләкин ул миңа әйтте, мин аның ул сүзләрен хә¬ рефенә кадәр хәтерлим, ул миңа болай диде: «Әткәй, медицина кандидатына да винтовка алырга кирәк ва¬ кытлар була».. Шулай диде дә ул: «Эшләрне кемгә тап¬ шырырга?» дип кабат сорады. Миңа шул чакта телефон трубкасын гына алырга кирәк иде — һәм бернәрсә, бер¬ нәрсә дә булмаган булыр иде, аңлыйсызмы — һичбернәр¬ сә булмаган булыр иде! Ул бит миндә бүлек мөдире иде, ул хәрби госпитальдә эшли иде... Шулай бит? Василий Васильевич тынып калды. Аның карынкы һәм авыр сулаганы ишетелә иде. — Кирәкми, күгәрченем, сез нишлисез, кирәкми, алы¬ гыз кулыгызны. Сезгә селкенергә авыр икәнен аңлыйм мин... Әйе, нишләргә соң дип, мин төне буе уйлап чык¬ тым. Аңлыйсызмы, миңа тагын менә нәрсә билгеле иде: бер кешенең, — кем турында сөйләгәнемне сез беләсез,— офицер улы бар иде һәм ул сугышның беренче көннәрен¬ дә үк фронтта һәлак булды. Ә беләсезме, аның атасы нишләгән: фронтка ул үзенең икенче улын җибәргән, очучы-истребитель итеп, иң куркыныч хәрби эшкә җи¬ бәргән... Ул чакта мин шул кеше турында уйладым да, миңа үз фикерләремнән оят булып китте һәм мин теле- 1 фоннан шалтыратмадым. — Хәзер инде үкенәсезме? — Юк. Моны үкенү дип атап буламы соң? Мин һаман уйлап йөрим: шулай ук мин үземнең бердәнбер баламның үтерүчесе булып чыктыммыни? Аның бит хәзер дә бире¬ дә, минем белән бергә булуы мөмкин иде, һәм без илебез өчен бик файдалы эшләр эшләгән булыр идек. Ул бит чын талант иде — дәртле, кыю, ялтырап торган талант иде ул. Ул совет медицинасының мактанычы була алган ' булыр иде... әгәр дә мин ул чакта телефоннан шалты- . раткан булсам! — Шалтыратмавыгызга үкенәсезме? — Нәрсә дисез? Ах, әйе.:. Белмим, белмим. 142
— Әгәр дә хәзер бөтенесе дә яңабаштан кабатланса, сез бүтәнчә эшләр идегезме? Икесе дә тынып калдылар. Йоклап ятучыларның ти¬ гез тын алулары һәм җылыту батареяларындагы суның тыныч кына шыпырдавы ишетелә иде. Кровать та тигез бер ритм белән шыгырдап торды, ■— профессор, авыр һәм тирән уйга чумган килеш, бер яктан икенче якка чайка¬ лып утыра иде, күрәсең. — Я, ничек соң? — дип сорады Комиссар. Аның та¬ вышында чиксез җылылык ишетелә иде. — Белмим... Сезнең ул соравыгызга тиз генә җавап биреп булмас. Белмим, ләкин бөтенесе дә яңабаштан кабатлана калса, нәкъ шулай ук эшләгән булыр идем төсле. Мин бит бүтән аталардан яхшырак та, ләкин на¬ чаррак та түгел... Нинди куркыныч нәрсә бу сугыш... — Ышаныгыз, бүтән аталарга да куркыныч хәбәр ал¬ ган чакларда җиңел булмаган бит. Юк, җиңел булмаган. Василий Васильевич байтак бер сүз дә дәшми утыр¬ ды. Нәрсә турында уйлый иде ул, бу авыр минутларда аның җыерчыклы, киң маңгае астында нинди фикерләр туа иде? — Әйе, сез хаклы, аңа да һи,ч тә җиңелрәк булма¬ гандыр, ә шулай да ул үзенең икенче улын фронтка җи¬ бәргән... Рәхмәт, күгәрченем, рәхмәт, сөеклем! Эх! Нәрсә инде сөйләп торырга... Ул күтәрелде, койка янында бераз басып торды, Ко¬ миссарның кулын саклык белән генә кире урынына куй¬ ды, одеялын әйбәтләп япты да, бер сүз дәшмичә, пала¬ тадан чыгып китте. Ә төнлә белән Комиссарның хәле начарланды. Ул, аңын югалтып, әле койкасында бәргәләнә, тешләрен шы¬ гырдата, каты ыңгыраша, әле кинәт тынып калып киере¬ лә, ахыр минутлары җитте кебек күренә иде. Комиссар¬ ның хәле шул чаклы начар иде, Василий Васильевич — хәзер улы үлгәннән соң, ул үзенең зур һәм буш кварти¬ расын ташлап, госпитальгә күчкән һәм шунда бәләкәй кабинетында кушеткада гына йоклый иде — аны башка¬ лардан ширма белән аерып алырга кушты, гадәттә, мәгъ¬ лүм булганча, авыруны «илленче палатага» күчерер ал¬ дыннан шулай эшлиләр иде. Соңра, камфара һәм кислород ярдәме белән пульс тибә башлагач, дежур врач һәм Василий Васильевич, төннең калган өлешендә бераз йоклап алырга китеп бар- 143
дылар. Ширма артында, Комиссар янында, куркынган һәм күп елаган Клавдия Михайловна гына калды. Мересьев та йокламады, «шулай ук бу аның бетүемени инде?» дип куркынып уйланды ул. Ә Комиссар һаман да газаплана иде әле. Ул яткан урынында туктаусыз бәргәләнә һәм, саташу арасында, ыңгырашу белән бергә, гырылдавык тавыш белән нидер әйтә, Мересьевка ул: — Эчәргә, эчәргә, эчәргә дим ич! — дигән кебек тоела иде. Клавдия Михайловна ширма артыннан чыкты да кал¬ тыранган куллары белән стаканга су салды. Ләкин авыру суны эчмәде, стакан аның тешләренә бәрелеп чыңлый, су мендәргә ага иде, ә Комиссар, һаман да әле үтенеп, әле таләп итеп, әле боерып' шул берүк сүзне кабатлый, һәм кинәт Мересьев аңлап алды: ул «эчәргә» дими, ә «яшәр¬ гә» ди икән! Аның бу сүзне кычкыруында — кодрәтле кешенең бөтен барлыгы белән үлемгә каршы аңсыз бунт күтәрүен аңлап алды Мересьев. Бераздан Комиссар тынычланды һәм күзләрен ачты. — Аллага шөкер! — дип пышылдады Клавдия Ми¬ хайловна һәм, җиңел сулап, ширманы җыйный башлады. Аны Комиссарның: — Кирәкми, калдырыгыз, — дигән тавышы туктат¬ ты. — Кирәкми, сеңелкәем, болай әйбәтрәк, еларга да кирәк түгел: сезнең күз яшеннән башка да дөнья җеп¬ шек... Я, сез нәрсә, совет фәрештәсе!.. Фәрештәләрне, хәтта менә сезнең кебекләрен дә, бары тик... тегендә ат¬ лау бусагасында гына очрату ничаклы кызганыч. 10 Алексей сәер бер хәл кичерә иде. Ул, тренировкалар нәтиҗәсендә аяксыз да очарга өй¬ рәнеп була икәнлегенә һәм яңадан тулы бәяле очучы булырга мөмкинлегенә ышанганнан соң, аны яшәүгә һәм эшчәнлеккә сусау биләп алды. Хәзер инде аның тормышта максаты бар: үзенең истребительлек эшенә яңадан кайту. Аяксыз калгач та, үзебезнең якка шуышып чыккандагы фанатик ныклык белән ул хәзер үзенең яңа максатына омтыла башлады. Яшь чагыннан ук ул тормышта аңлап эш итүгә өйрәнгән булганга, барыннан да элек, кыйммәтле вакытны бушка әрәм итмичә, бу максатка мөмкин кадәр тизрәк ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәклекңе төгәл билгеләп куйды. 144
һәм шулай килеп чыкты: ул, беренчедән, тизрәк сәламәт¬ ләнергә, ачыккан вакытта югалткан сәламәтлеген һәм көчен кире кайтарырга тиеш, ә моның өчен күбрәк ашарга һәм йокларга тиеш; икенчедән, очучылыкның сугышчан сыйфатларын яңадан кайтарырга, моның өчен әлегә кой¬ када ятып авырган хәлдә мөмкин булган гимнастика, хәрәкәтләре белән үзен физик яктан ныгыта барырга ки¬ рәк; өченчедән, — монысы иң'мөһиме һәм кыены иде,— балтырыннан киселгән аякларны, аларда көчне һәм җи¬ тезлекне саклап калу өчен, һәрвакыт хәрәкәт иттерергә, о соңра, протезлар киеп алгач, самолет белән идарә итү өчен кирәк булган барлык хәрәкәтләрне ясарга. Аяксыз кешегә йөрүе дә җиңел түгел. Мересьев исә самолетны, хәтта истребительне йөртергә уйлый. Ә моның өчен, бигрәк тә, бик кыска вакытлы һава сугышларында, бөтенесе дә секундның йөздән бер өлеше белән исәплән¬ гәндә һәм кирәкле хәрәкәтләр шартсыз рефлекс дәрәҗә¬ сенә күтәрелергә кирәк булганда, аяклар кулларга кара¬ ганда да ким булмаган төгәллек, осталык һәм, иң мөһиме, тизлек белән эш итә белергә тиешләр. Үзеңне шулай тре¬ нировать итәргә кирәк: кисеп ташланган аякларга берке¬ телгән агач һәм каеш кисәкләре ул нечкә эшн" җанлы организм кебек үтәргә тиешләр. Очу техникасы белән таныш һәр кешегә бу мөмкин булмаган эш булып күренер иде. Ләкин Алексей моның кеше булдыра алырлык эш икәненә хәзер инде ышана иде, димәк, шулай булгач, ул, Мересьев, һичшиксез моңа ирешәчәк, һәм менә Алексей үзенең бу планын тормышка ашыруга кереште. Ул врач билгеләгән процедураларны шаккатырырлык төгәллек белән үтәргә һәм даруларны эчәргә тотынды. Күп ашый башлады, кайчакларда аппе¬ титы булмаса да, ашны өстәп бирүне сорый иде ул. Нәр¬ сә генә булмасын, тиешле сәгатьләрне йокларга үзен мәҗбүр итә һәм, хәтта эшчән һәм хәрәкәтчән табигате озак вакытлар каршы торуга да карамастан, аштан сон йоклап алу гадәтенә дә күнекте. -- Ашарга, йокларга, дарулар эчәргә үзеңне мәҗбүр итүе кыен түгел. Ә менә гимнастика белән эш начаррак иде. Электә Мересьев зарядка ясый торган гади система кой¬ кага бәйләнеп куелган аяксыз кеше өчен ярамый иде инде. Ул үз системасын уйлап чыгарды: куллары белән биленә таянып, сәгатьләр буена бөгелә, сыгыла һәм бөтен гәүдәсен, башын шулчаклы мавыгып боргалый, хәтта А-28. Чын кеще — 10. 145-
умырткалары шытырдый иде. Палатадагы иптәшләре аннан саф күңеллелек белән көләләр иде. Кукушкин аны, әле агалы-энеле Знаменскийлар дип, әле Лядумег дип, әле ниндидер атаклы йөгерүчеләр исеме белән атап үрти иде. Үзе гимнастиканы һич тә яратмый, аны госпитальдәге •юләрлек үрнәге дип саный һәм, Алексей гимнастика бе¬ лән шөгыльләнә башлау белән, сукранып, ачуланып, ко¬ ридорга чыгып китә торган булды ул. Аякларыннан бинтларны алгач һәм койкада хәрәкәт¬ ләнү мөмкинлеге арткач, Алексей катлаулырак күнегү¬ ләр ясый башлады. Ул киселгән аякларын кровать арка¬ сына тыгып, куллары белән биленә таяна да әкрен генә бер иелә, бер турая. Һәркөн саен темпны әкренәйтеп, иелү саннарын арттыра бара. Аннары ул аяклары өчен хәрәкәтләр сериясе уйлап чыгарды. Кроватьта чалкан ятып, аякларын әле үзенә таба бөгә, әле турайта. Бу хә¬ рәкәтләрне беренче тапкыр ясагач та, алда үзен нинди зур авырлыклар, ә ихтимал, җиңә алмаслык кыенлыклар көткәнен ул берьюлы аңлап алды. Балтырдан кисеп таш¬ ланган аяклар тездән бөккәндә бик нык авырта иде. Хә¬ рәкәтләрдә кыюлык та, тигезлек тә юк. Әйтик, канаты яки койрыгы зарарланган самолетта очуы ничаклы кыен булса, бу киселгән аяклар белән дөрес хәрәкәтләр ясавы да щул чаклы кыен иде. Мересьев, ирексездән, үзен са¬ молет белән чагыштырып, идеаль дөреслек белән исәп¬ ләнеп төзелгән гәүдәсе хәзер инде бозылган икәнлеген һәм, гәрчә, тәне әле бөтен һәм таза булса да, элеккечә, бала чагыннан ук күнегелгән хәрәкәтләр гармониясенә ул инде һичкайчан да ирешә алмаячагын аңлады. Гимнастика ясаудан аяклар бик каты авырта иде, лә¬ кин, шуңа да карамастан, Мересьев көн саен берәр ми¬ нут озаграк ясый барды. Бу аның өчен коточкыч минут¬ лар иде, ул минутларда үзеннән-үзе күз яшьләре ага, һәм, авыртудан кычкырып җибәрмәс өчен, аңа иреннәрне канатканчы тешләргә туры килә иде. Ләкин ул бу хәрә¬ кәтләрне ясарга үзен мәҗбүр итә, башта көненә бер тап¬ кыр, соңра ике тапкыр ясый, гимнастика вакытларын көннән-көнгә озынайта бара. Тиешле хәрәкәтләрне яса¬ ганнан соң ул һәрвакыт, тәмам хәлсезләнеп, мендәренә ава һәм: «Боларны тагын кабатлый алырмынмы икән?»— дип уйлый. Ләкин билгеләнгән вакыт килеп җиткәч тә, ул яңадан үз эшенә керешә. Кич белән ул бот һәм бал¬ тыр мускулларын капшап карый да, анда баштагыча 146
солперәйгән ит һә-м май булмыйча, элекке тыгыз мускул¬ лар булуын сизеп, шатлана иде. Мересьевның барлык уйлаганы аяклары 'турында булды. Кайчакларда, онытылып, табаннары авыртканын сизенеп куя, икёнче төрлерәк борылып ята һәм бары тик шунда гына табаннары бөтенләй юк икәнлеге исенә төшә. Нервларның бозылганлыгы нәтиҗәсе буларак, аягының кисеп алып ташланган өлешләре әле озак ва¬ кыт аның тәне белән бергә яши кебек сизелә иде. Ул урыннар кинәт кычыта башлый, җепшек һавада сызлый пәм хәтта авырта да торганнар иде. Ул аяклары турында шул чаклы күп уйлый иде, еш кына төшендә үзен бөтен¬ ләй сәламәт итеп, йөгереп йөри итеп күрә. Әле тревога буенча ул самолетына таба җан-фәрман чабып бара, йө¬ гереп барышлый самолет канатына сикереп менә дә ка¬ бинага кереп утыра һәм, Юра мотордан чехолны алган арада, аяклары белән рульне тикшереп карый. Әле, Оля белән кулга-кул тотынышып, чәчәкле дала буйлап чаба, яланаяк йөгерә, дымлы һәм җылы җир аның тәнен рәхәт¬ ләндерә. Нинди яхшы, күңелле минутлар алар һәм, уянып киткәч тә, үзеңне аяксыз күрү — нинди авыр! Шундый төшләрдән соң Алексей кайчакларда тирән күңел төшенкелегенә бирелә. Ул үзен юкка гына газап¬ лый булып тоела аңа: ва^ыт узган саен һаман якынрак һәм сөйкемлерәк була барган Оля белән инде ул кырлар буйлап һичкайчан да яланаяк чабып йөри алмаган кебек, самолетта да инде оча алмаячак шикелле иде. Оля белән булган мөнәсәбәте Алексейны шатландыр¬ мый. Клавдия Михайловна, һәр атна саен диярлек, уку¬ чылар почеркы белән пөхтә итеп язылган конвертны би¬ рер алдыннан аны «биергә», ягъни кул чабып койкада сикергәләргә мәҗбүр итә. Ул хатлар береннән-бере озын¬ рак, хислерәк була баралар. Сугыш тарафыннан өзелгән кыска, яшь мәхәббәт Оля өчен торган саен олырак, җит- леккәнрәк булып бара иде төсле. Хатта язылган шундый юлларны ул, аңа шундый ук хисләр белән җавап бирергә үзенең хакы юклыгын белеп, тәшвишле сагыш белән укый иде. Камышин шәһәрендәге агач эшкәртү заводы каршын¬ дагы фабзавучта бергә укыган Алексей һәм Оля бала чакта бер-беренә романтик җылылыклы мөнәсәбәттә бул¬ ганнар иде. Мондый мөнәсәбәтне алар, бары тик зурларга ияреп кенә, мәхәббәт дип атаганнар иде. Соңыннан алар 10» 147'
алты-җиде елга аерылыштылар. Башта Оля механика техникумына укырга китте. Ул укудан кайтып заводта механик булып эшли башлаганда, Алексей шәһәрдә юк иде инде. Бу вакытта ул очучылар мәктәбендә укый иде. Яңадан алар сугыш алдыннан гына очраштылар. Алек¬ сей да, Оля да бу очрашуны эзләмәделәр һәм, ихтимал, алар бер-берсен исләренә дә төшермәгән булганнардыр — бала чактагы танышлыктан соң бик күп вакыт үтеп кит¬ кән иде инде. Ләкин, бер тапкыр шулай, язгы кичләрнең берендә, Алексей әнкәсен озатып урам буйлата каядыр бара иде, шул чакта аларга юлда бер кыз очрады. Алек¬ сей аңа игътибар да итмәде, бары тик аның матур аяк¬ ларын гына күреп калды. — Нигә аның белән исәнләшмәдең, оныттың дамы әллә? Ул Оля бит, — диде әнкәсе һәм кызның фамилия¬ сен әйтте. Алексей артка борылып карады. Кыз да, бу якка бо¬ рылып, алар артыннан карап тора иде. Аларның күз карашлары очрашты, һәм Алексей йөрәгенең кинәт аш¬ кынулы сикерә башлавын сизде. Әнкәсен калдырып, ул тротуарда ялангач тополь агачы астында басып торган кыз янына чабып китте. — Син?—дип гаҗәпләнеп сорады Алексей. Ул аны б.аштанаяк шулкадәр җентекләп карады, әйтерсең, аның алдында, язгы пычрак белән тулган кичке тын урамга әллә кийлардагы диңгез артыннан билгесез бер кодрәт белән китереп ташланган, әкиятләрдәгедәй чиб^р бер кыз басып тора иде. — Алеша?—диде ул да, шулай ук гаҗәпләнеп, хәт¬ та күзләренә ышанмыйча .бераз карап та торды. Алар алты-җиде ел аерылышып торганнан соң берен¬ че тапкыр очраштылар һәм беренче тапкыр бер-беренә туры карадылар. Алексей алдында кечкенә гәүдәле матур кыз — зифа буйлы, нечкә билле, малайларга охшаган түгәрәк һәм мөлаем йөзле, борын өстендә, ике күз ара¬ сында чак сизелеп торган алтын сипкелле Оля басып то¬ ра иде. Ул үзенең соры һәм нурлы күзләре белән, нечкә кашларын чак күтәребрәк, Алексейга карый. Бу җиңел, яшь, чибәр кызның элеккеге сыйфатлары бик аз калган. Фабзавучта бергә укып йөргән чакларда Оля түгәрәк, ал¬ су йөзле иде. Ул, әткәсенең майланып беткән эш пиджа¬ гын киеп, җиңнәрен сызганып, эре генә атлап йөри тор¬ ган, ак гөмбә кебек, таза бер-яшүсмер кыз иде бит. 148
Алексей, әнкәсе турында бөтенләй онытып, тирән сок¬ лану белән кызга карап торды, үтеп киткән алты-җиде ел вакыт эчендә ул аны бер минутка да онытмаган, гел яның белән шушы очрашу турында гына хыялланып йөр¬ гән кебек тоелды аңа. — Менә хәзер син нинди икәнсең! — диде ул ниһаять. — Нинди? — дип сорады Оля. Аның тамак төбеннән чыккан яңгыравык тавышы да бергә укып йөргән чакта- ГЫга бөтенләй охшамый иде. Почмак артыннан җил килеп чыкты, тополь агачының ялангач ботаклары белән уйнап сызгырды. Кызның да матур аякларын каплап торган юбкасы белән шаярды. Табигый нәзакәтле һәм гади хәрәкәт белән ул юбкасын тәненә кысты да, көлемсерәп, чак кына чүгәләде. Алексей, үзенең соклануын инде яшереп тә тормыйча: — Менә нинди икән син!—дип тагын кабатлады. — Я, нинди соң, нинди? — дип көлеп җибәрде Оля. ■ Алексейның әнкәсе, бу яшьләргә карап, сагышлы ел¬ майды да үз юлы белән китеп барды. Ә алар, бер-беренә сокланып, бер-беренә сөйләргә дә ирек бирмичә, «ә хә¬ терлисеңме», «ә беләсеңме», «ә ул кайда хәзер...», «ә хә¬ зер ничек...» кебек сүзләр белән берен-бере бүлеп, шул урында һаман басып тора бирделәр. Алар шулай озак тордылар, ниһаять, Оля Алексейга якындагы йорт тәрәзәсенә ымлап күрсәтте — анда тәрәзә төбендәге яран гөлләре арасыннан кемнәрдер боларга кызыксынып карап торалар иде. — Синең вакытың бармы? Әйдә Идел буена, — диде Оля, һәм алар, үсмер чакта да эшләмәгәнчә, кулга-кул тотыныштылар да, бөтен дөньяларын онытып, Идел буен¬ дагы биек ярга таба киттеләр. Ул урын бик күңелле иде: текә биек ярдан, киң булып җәелгән, тантаналы рәвештә бозлары агып барган Идел бик матур күренә иде. Шул чактан бирле әнкәсе үзенең сөекле Алексеен өйдә бик сирәк күрә башлады. Элек Алексей үзенең тышкы кыяфәтенә, кием-салымына бер дә исе китми иде, ә менә хәзер кинәт үзгәреп китте: һәр көн чалбарын үтүк¬ ли, курткасының төймәләрен акбур белән чистарта. Очу¬ чыларның парадларда гына кия торган, ак түбәле, эмбле¬ малы фуражкасын чемоданнан алып киде, көненә ике тапкыр кырына, ә кичләрен, көзге алдында спайланган- нан соң, эштән кайтучы Оляны каршы алу өчен заводка таба китә иде. Көндезләрен дә ул каядыр югалып йөри, 149
ничектер таркауланып, хәтере чуалучан булып китт$, со¬ рауларга да сәер җаваплар бирә башлады. Карчык, үзе¬ нең аналык сизгерлеге белән, бөтенесен аңлап алды. Аң¬ лады һәм җәберсенмәде: шулай инде, картларга — кар¬ таерга, яшьләргә — үсәргә язган. Яшьләр үз мәхәббәтләре турында бер тапкыр да сөй¬ ләшмәделәр. Кичке кояшта ялтырап торган тын Идел буеннан яки шәһәр тирәсендәге кавын-карбыз бакчалары яныннан үткәндә (ул бакчаларда дегет кебек куе кара җир өстендә, кимеп барган отпуск көннәрен санап, куе яшел яфраклы калын сабаклар сузылып яткан була иде инде) Алексей, һәр юлы, Оля белән ачыктан-ачык сөй¬ ләшергә үзенә үзе сүз бирә иде. Менә яңа кич килеп җитә. Ул аны завод алдында каршы ала, ике катлы агач йортка кадәр озата бара. Өйгә керәләр. Оляның бүлмәсе самолет кабинасына охшаган: бәләкәй,' якты һәм чиста. Ул аның кием-салым ■ шкафы ишеге артына яшеренеп күлмәкләрен алмаштырганын түземсезлек белән көтеп тора һәм ишек артыннан күренеп-күренеп киткән ялангач терсәкләренә, җилкәсенә, аякларына карамаска тырыша. Аннары Оля юынырга чыга һәм таза, алсу йөзле, юеш чәчле кыз булып, яңадан бүлмәгә килеп керә, аның өс¬ тендә һәр көн кия торган шул ук ак ефәк блузкасы була. Аннары алар кинога, циркка яки бакчага китәләр. Кайда барсалар да, Алексейга барыбер. Ул экранга да, аренага да, йөреп торган халыкка да карамый. Ул аңа карый. Карый һәм: «Менә бүген инде өйгә кайтышлый юлда, әлбәттә, яратуымны әйтәм аңа!» дип уйлый. Ләкин кайтасы юл бетә, ә аның кыюлыгы җитмичә кала. Бер тапкыр шулай, якшәмбе көнне, алар иртүк Идел аръягындагы болынга чыгарга булдылар. Ул, үзенең иң яхшы ак чалбарын һәм, әнкәсе әйткәнчә, аның киң яңак¬ лы кара тутлы йөзенә бик килешә торган кайтарма яка¬ лы күлмәген киеп, Оляны алырга керде. Оля хәзер иде инде. Ул салфеткага төрелгән ниндидер бер • төенчекне Алексей -кулына тоттырды. Алар бергәләп елгага таба киттеләр. Аяксыз карт көймәче — беренче бөтендөнья сугышы инвалиды, үз вакытында Алексейны сай урын¬ нарда комкорсак тотарга өйрәткән, бала-чаганың яраткан таныш кешесе — үзенең агач аяклары белән шак-шок килеп, авыр көймәне ярдан этеп җибәрде дә тиз-тиз ишә башлады. Көймә, ыргылып-ыргылып, су агымын аркы¬ лыга ерып, Идел аръягына, яшеллеккә күмелгән сөзәк 150
ярга таба китте. Оля койрыкка утырган һәм, бер кулын суга тидереп барган килеш, уйга баткан иде. — Аркаша абзый, безне хәтерлисеңме?—дип сорады Алексей. Көймәче карт, бу яшьләргә бер дә исе китмичә карап алды да: — Юк, хәтерләмим, — диде. |, — Ничек инде алай, мин Алешка Мересьев булам бит, син мине әнә теге сай урында сәнәк белән комкор¬ сак тотарга өйрәткән идең. — Булса соң, бәлки, өйрәткәнмендер дә, ул чакта сез¬ нең кебек шаяннар күп йөрде минем янда, аларның бөте¬ несен кайдан хәтерләп бетерәсең. Ярда туктау урыны булган күперчек буш түгел, анда, буявы куба башлаган, «Аврора» дигән горур язулы катер тора иде. Көймә аны узып китте дә, эре комны күңелле шытырдатып, борыны белән ярга төртелде. Аркаша абзый, агач аяклары белән суга төшеп, көй¬ мәне ярга сөйри-сөйри: — Хәзер минем урын шушында, мин горкомхоздан тү¬ гел бит, үз алдыма эшлим, частник, димәк, — дип аң¬ латты. Аның агач аяклары комга бата һәм көймә аңа бирешми иде. — Сезгә шушыннан сикерергә туры килер,— диде ул сүлпән тавыш белән. — Сиңа күпме бирик? — дип сорады Алексей. — Күпме кызганмасаң, шул чаклы бир әйдә. Сездән күбрәк тә алырга кирәк иде, әнә бит сез нинди бәхетле- ләр. Тик мин сезне нигәдер хәтерли алмыйм, юк, хәтерли алмыйм. Көймәдән сикереп төшкәндә алар аякларын чылатты¬ лар һәм Оля аяк киемнәрен салып ташларга тәкъдим итте. Яланаяклар юеш, җылы комга тигәч, шул чаклы рәхәт һәм күңелле булып китте — аларның кәҗә бәти¬ ләре кебек йөгерәселәре, мәтәлчек атынасылары, үләндә ауныйсылары килә башлады. — Тот мине! — дип кычкырып җибәрде Оля һәм, кояшта каралган нык аякларын тиз-тиз ялтыратып, яр буендагы комлыктан үлән һәм чәчәкләр белән бизәлгән зөбәрҗәттәй болынга таба йөгерде. Алексей бөтен көчкә Оля артыннан чапты. Ул күз алдында бары тик аның бизәкле җиңел күлмәгенең чуар чәчәкләрен генә күрә иде. Чәчәкләр һәм кузгалаклар аның ялангач аякларына бәрелә, авырттыра, кояшта җы¬ J51
лынган дымлы җир аяк астында йомшак кына сыгыла иде. Оляны куып җитү аның өчен бик мөһим кебек, алар¬ ның киләчәк тормышларындагы күп нәрсә шуңа бәйлән¬ гән кебек, мөгаен менә хәзер шушында, чәчәк белән кү¬ мелгән, кешене исертерлек көчле ис аңкытып торган бо¬ лында ул әлегә кадәр әйтергә кыюлыгы җитмәгән сүзлә¬ рен бик җиңел әйтеп бирер кебек тоела иде аңа. Ләкин ул, инде куып җитеп, кулын сузганда гына, Оля кинәт бер читкә тайпыла да, ничектер мәче шикелле җитезлек белән кул астыннан ычкынып, тирә-якны яңгыратып көлә-көлә, икенче юнәлешкә чабып китә. Кыз үз сүзле иде. Шулай итеп Алексей аны тота ал¬ мады. Оля үзе болыннан ярга таба борылды да алтын төсле ялтыраган кайнар комга ташланды. Ул, кып-кызыл булган, авызын зур ачып, еш-еш сулый, туктаусыз көлә иде. Алексей аны чәчәкле болында, ромашкаларның ак йолдызлары арасында, карточкага төшереп алды. Со¬ ңыннан алар су коендылар, Оля купальнигын сыкканда һәм киемнәрен алмаштырганда, Алексей әдәпле генә бо¬ рылды да яр буендагы куаклыклар арасына китеп торды. Оля аны чакырып алды. Алексей килгәндә, ул, кояш¬ та каралган аякларын бөкләп, ком өстендә утыра иде. Аның өстендә бары тик җиңел, юка күлмәк, ә башына сөлге чорналган иде. Оля, үлән өстенә ак салфетка җәеп, кырыйларын таш кисәкләре белән бастырып куйды да төенчектәге әйберләрне чыгарып салды. Алар бергәләп салат һәм май үткәрми торган кәгазьгә бик пөхтә итеп төрелгән салкын балык ашадылар. Табында хәтта өйд^ пешерелгән печенье да бар иде. Оля тоз һәм горчица алырга да онытмаган, алар да менә шунда тастымал өс¬ тендә, кольдкремнан бушаган бәләкәй савытларга салын¬ ган килеш тора. Бу җиңел һәм ачык йөзле кызның җәймә янында җитди һәм үз эшен яхшы белеп эшләвендә нин¬ дидер сөйкемлелек һәм дулкынландыргыч бернәрсә бар иде. Алексей нык карарга килде: артык сузмаска. Җитте. Бүген кич белән ул аңа үзенең мәхәббәтен белдерәчәк. Оля аның хатыны булырга тиеш, Алексей моңа аны ышандырыр, исбат итәр. Пляжда бераз аунаганнан һәм тагын бер тапкыр су коенганнан соң, алар кич белән Оляларда очрашырга сүз куештылар да үзләрен нык кына арыган, ләкин бик бәхет¬ ле сизеп, акрын гына перевозга таба киттеләр. Яр буен¬ да ни өчендер катер да, көймә дә юк иде. Алар бик озак, 152
тавышлары карлыкканчы кычкырып, Аркаша абзыйны чакырдылар. Кояш далага төшеп килә иде инде. Аның алсу нурлары елга аръягындагы текә яр башларыннан шуышып үттеләр дә шәһәр йортларының түбәләрен, ты¬ нып калган тузанлы агачларны алтын төскә буядылар, тәрәзә пыялаларында кан төсле булып ялтырадылар. Җәйге кич бөркү һәм тын иде. Ләкин шәһәрдә нәрсәдер булган. Гадәттә мондый сәгатьләрдә бушап кала торган урамнарда бик күп халык арлы-бирле йөреп тора, әнә, кешеләр төялгән ике йөк машинасы үтеп китте, зур бул¬ маган бер төркем, тигез сафларга тезелеп, үтеп бара. — Әллә инде Аркаша абзый исереп калган? — диде Алексей. — Әгәр шушында кунып калырга туры килсә? Оля, үзенең зур һәм нурланып торган күзләре белән аңа карады да: — Синең белән булганда, мин бернәрсәдән дә курык- . мыйм, —диде. Алексей аны, кочаклап, үбеп алды, беренче тапкыр һәм бары тик бер тапкыр үпте ул аны. Иделдә ишкәк та¬ вышлары ишетелә башлады. Аргы яктан халык белән тулган бер көймә килә иде. Алар ярга якынаеп килә тор¬ ган бу көймәгә ачулы карадылар, ләкин, ни өчендер, бу көймәнең нәрсә алып килгәнен алдан сизгәндәй, ихтыяр¬ га буйсынып аңа каршы киттеләр. Кешеләр, һичбер сүз дәшмичә, көймәдән ярга сикереп төштеләр. Алар барысы да бәйрәмчә киенгәннәр, ләкин чырайлары сагышлы һәм күңелсез иде. Җитди, ашыгучан ирләр һәм борчылган, елаган хатын-кызлар, басма буй¬ лап, Алексей белән Оля яныннан тын гына үтеп киттеләр. Алексей да, Оля да, һичнәрсә аңламыйча, көймәгә сике¬ реп менделәр? Аркаша абзый, аларның бәхет аңкып тор¬ ган йөзләренә карамыйча: — Сугыш... — диде. — Бүген радиодан • иптәш Моло¬ тов сөйләгән. — Сугыш?.. Кем белән? — Алексей хәтта утырган уры¬ нында кинәт сикереп куйды. Аркаша абзый, ишкәкләрен кискен-кискен бәреп, ачу белән ишә иде. — Шул каһәр суккан белән инде, герман белән. Баш¬ ка кем белән булсын, —диде ул. — Халык военкоматлар¬ га китте инде... Мобилизация. Алексей көймәдән төште дә, өенә дә кереп тормастан, туры хәрби комиссариатка китте. Соңыннан ул, өйгә ке- 153.
реп, чемоданын гына алырга өлгерде, хәтта Оля белән дә саубуллашмады — төнлә 12 сәгать 40 минутта китә торган поездга утырды да үзе билгеләнгән очучылар частена китеп барды. Алар хатларны сирәк языштылар, ләкйн бу — мәхәб¬ бәт кимүдән яки бер-берен оныта башлаудан түгел иде. Юк, Алексей аның укучылар почеркы белән, түгәрәкләнеп торган хәрефләр белән язган хатларын түземсезлек белән көтеп ала, аларны һәрвакыт кесәсендә йөртә һәм, берүзе калган араларда, яңадан кат-кат укып чыга торган иде. Урманда адашып, газапланып йөргән авыр көннәрендә ул шул хатларга карады, аларны күкрәгенә кысты. Ләкин аларның мөнәсәбәтләре шул чаклы көтелмәстән һәм шун¬ дый билгесез бер баскычта өзелеп калган иде, бу хатлар¬ ны бер-бере белән иске яхшы танышлар булып, дуслар булып кына язышалар һәм әйтелмичә калган ниндидер зур нәрсәне сүз арасына кыстырудан куркалар иде. һәм менә хәзер Алексей, госпитальгә килеп эләккәч тә, гаҗәпләнгәннән-гаҗәпләнә барып, Оляның хаттан хат¬ ка үзгәрүен, якыная баруын күрә башлады. Оля үзенең хатларында, ничектер бер дә тартынып тормастан, сагы¬ нуы турында яза, ул чакта Аркаша абзый көймә белән аларны иртәрәк алырга килүе өчен үкенә, Алексейдан, су¬ гышта аның белән нинди генә хәл булса да, һәрвакыт ышанырлык, таянырлык кешесе барлыгын белеп торуын тели, чит җирләрдә йөргәндә, сугыштан соң кайтып керер¬ лек үз почмагы барлыгын белеп торуын үтенә. Боларның барысын да ниндидер яңа, башка Оля язадыр кебек тоела иде Алексейга. Ул, аның рәсеменә карап, һәрвакыт болай дип уйлый торган иде: менә азрак җил генә өреп җибәр¬ сен — һәм бу кызчык, үзенең шушы чәчәкле күлмәкләре белән бергә, өлгергән тузганак орлыгы төсле, очып юк булачак. Ә бу хатларны исә яхшы күңелле, сөюче, сөйгә¬ нен өзелеп сагынучы, аның кайтканын көтеп торучы ха¬ тын яза иде. Бу хәл Алексейны шатландыра да, каушата да. Шатлык ирексездән килеп туа, ә каушау... чөнки мон¬ дый мәхәббәткә Алексей үзенең хакы юк дип, шулкадәр серләрне ачып салуга үзен лаеклы түгел дип саный иде. Хәзер инде үзенең, элеккедәй, чегәнгә охшаганрак таза егет булмыйча, бәлки Аркаша абзыйга охшаган аяксыз инвалид икәнлеге турында үз вакытында аңа язарга көч таба алмады бит ул. Дбреслекне язарга батырчылык ит¬ мәде, авыру әнкәсен бөтенләй аяктан егудан курыкты, 154
һәм хәзер инде ул үз хатларында Оляны алдарга мәҗбүр була, һәм бу алдашу көннән-көн буталчыграк була бара иде. Менә шуның өчен дә Камышиннан килгән хатлар аңарда бик күп каршылыклы хисләр кузгата: ул шатлана да, кайгыра да, өметләнә дә, курка да. Ул хатлар аны бер үк вакытта рухландыралар да, газаплыйлар да. Инде бер тапкыр алдагач, ул аны дәвам иттерергә, гел яңа ялган¬ нар уйлап чыгарырга мәҗбүр булды. Ә ул, гомумән, ял¬ ганлый белми иде, шул сәбәпле аның Оляга язган җавап¬ лары бик кыска һәм коры була торганнар иде. «Метеорология сержанты»на хат язуы җиңелрәк иде. Батыр, саф күңелле гади кыз иде ул. Өметсезлеккә төш¬ кән минутында, операциядән соң, үз кайгысын кем ал¬ дында булса да актарып салу ихтыяҗлыгын хис итеп, Алексей аңа бик озын итеп күңелсез хат язып җибәрде. Аңа ул бик тиз җавап алды. Дәфтәрдән ертып алган бер бит кәгазьгә мәкле крендель төсле, матур итеп язарга тырышылган чуар хәрефләр белән, өндәү галәмәтләре һәм күз яше тамчылары белән тулган хат алды ул. Сержант кыз, үзенең хатында, әгәр хәрби дисциплина булмаса, сине тәрбияләү һәм кайгыңны уртаклашу өчен, бөтенесен ташлап, хәзер үк яныңа барыр идем, дип язган иде. Ул күбрәк һәм ешрак язуны үтенеп сорый. Аның бу чуалчык хатында беркатлылык Нәм ярым балалык хисләре шул чаклы чкүп ид^, Алексейга кинәт күңелсез булып китте' һәм ул, сержант кыз Олядан килгән хатларны биргәндә, аның соравына Оляны үзенең кияүдәге апасы, дип әйткә¬ не өчен үзен-үзе нык кына орышып алды. Мондый кешене һич тә алдарга ярамый иде. Ниһаять, ул аңа Камышин- дагы сөйгән кызы турында, әнкәсенә дә, Оляга да үзенең бәхетсезлеге турында дөресен язып җибәрергә йөрәге җитмәве турында әйтеп язды. «Метеорология сержанты»ның җавап хаты, ул вакыт¬ лардагы шартларга караганда, кеше ышанмаслык тизлек белән килеп җитте. Кыз үз хатында бу хәлне дә аңлатып биргән: ул бу хатны үз полкларына килеп чыккан бер майор хәрби корреспондентка биреп җибәргән. Ул майор аның артыннан ухаживать итеп тә йөргән, ләкин, майор күңелле һәм кызыктырырлык кеше булса да, әлбәттә, ул аңа игътибар итмәгән. Хаттан күренүенчә, сержант кыз кайгыга төшкән һәм Алексейга үпкәләгән, хәзер ул үз той¬ гыларын тыярга тели, ләкин булдыра алмый. Ул чакта >55
Алексейның дөресне әйтмәвенә үпкәсен белдереп, үзен дус итеп санавын үтенә. Хатының ахырында, кара белән түгел, ә карандаш белән генә өстәп язган: «иптәш өлкән лейтенант» белеп торсын, сержант кыз нык дус ул, әгәр дә Камышиндагы теге кыз аңа хыянәт итә калса (тылда¬ гы хатын-кызларның үзләрен ничек тотуларын ул белә, янәсе), яки сөйми башласа, яки аның гариплегеннән курыкса, ул чакта «метеорология сержанты» турында онытмасын, фәкать аңа һәрвакыт дөресне генә язсын... Алексейга, хат белән бергә, бик җентекләп тегелгән бер бәләкәй посылка да тапшырдылар. Аның эчендә парашют ефәгеннән тегелгән һәм «А. М.» хәрефләре чигелгән берни¬ чә кулъяулыгы, очып бара торган самолет рәсеме төшерел¬ гән тәмәке янчыгы, тарак, «Магнолия» исемле одеколон һәм бер кисәк исле сабын бар иде. Ул авыр елларда бу әй¬ берләрнең солдат кызлар өчен ничаклы кыйммәт һәм ка¬ дерле булганлыгын Алексей бик яхшы белә иде. Нинди дә булса бәйрәм бүләкләре арасында килеп эләккән са¬ бын һәм одеколонны алар, гадәттә, элекке тормышларын хәтерләтә торган изге әйбер урынында саклап тотканлык- ларын да яхшы белә иде ул. Әйе, бу бүләкләрнең бәясен белә ул, һәм шуңа күрә дә, аларны тумбочка өстенә тезеп куйганда аңа шатлыклы да, уңайсыз да булып китте. Менә хәзер ул, очу һәм сугышу мөмкинлеген кайтару турында хыялланып, гарипләнгән аякларын үзенә генә кас булган энергия белән төрлечә хәрәкәтләндергәндә, үзендә күңелсез икеләнү хисЛәре сизде. Оляга булган хисләре көннән-көн. ныгып баруына карамастан, аны ал¬ давы һәм хатларында үзе турында дөресне язмавы, ә бөтенләй таныш булмаган диярлек менә .бу икенче кыз алдында барлык эч серләрен ачып салуы Алексейны нык кына изә, борчый иде. Ләкин ул үз-үзенә тантаналы сүз бирде: хыялын тор¬ мышка ашыргач та, стройга кайткач та, үзенең хезмәткә, сугышка сәләтлеген яңадан кайтаргач та, Оля белән ачыктан-ачык һәм турыдан-туры мәхәббәт турында сөй¬ ләшәчәк. һәм ул үзенең бу максатына тагын да көчлерәк фанатиклык белән омтылды. 11 Комиссар беренче май көнне үлде. Бу хәл ничектер бер дә сизелмәстән булды. Иртә бе¬ лән генә әле ул әйбәтләп юынды һәм чәчләрен спайлап 156
тарады, үзен кыручы парикмахершадан, һава әйбәтме, дип, бу бәйрәм көнне Москва ничек бизәлгән, дип сораш¬ тырды, урамдагы баррикадаларны җыйнап ала башлау¬ ларына шатланды, шушындый бай һәм балкып торган матур яз көнендә демонстрациянең булмаячагына сукра¬ нып алдьи, бәйрәм уңае белән үзенең сипкелләрен пудра астына яшерергә дип геройларча тырышучы Клавдия Михайловнаны үчекләп шаярды. Аның хәле яхшырып киткән кебек күренде, бөтенесе дә, эшләр рәтләнүгә таба бара, ахрысы, дип өметләнделәр. Күптән инде, ул газеталар уку мөмкинлегеннән мәхрүм булгач та, аның койкасына наушниклар үткәргәннәр иде. Радиотехникада аз-маз ермачлаган Гвоздев наушниклар белән бераз маташканнан соң, ул бөтен палатага бик яхшы ишетелерлек булып кычкыра, җырлый башлады. Иртәнге сәгать тугызда, ул көннәрдә тавышы бөтен дөньяга таныш булган диктор Оборона Халык Комисса¬ рының приказын укый башлады. Бөтенесе дә, бер генә сүзне булса да ишетми калудан куркып, стенада эленгән ике кара түгәрәккә таба башларын сузып, тынып калды¬ лар. Инде: «Бөек Ленинның җиңелмәс байрагы астында алга, җиңүгә!» — дигән сүзләр дә яңгырады, ә палатада һаман да әле киеренке тынлык хөкем сөрә иде. — Менә шуны аңлатып бирегез әле, иптәш полковой комиссар. Приказда болай диелгән... — дип, Кукушкин нәрсәдер сорый башлаган гына иде, шунда ук кинәт: — Иптәш комиссар!—дип куркынычлы тавыш белән кыч¬ кырып җибәрде. Барысы да борылып карадылар. Комиссар кырыс кыя¬ фәттә киерелеп сузылган, күзләре, түшәмдәге ниндидер бер ноктага текәлеп, хәрәкәтсез калган, ябыккан һәм ага¬ рынган йөзе таш булып каткан, тантаналы, тыныч һәм мәһабәт төс алган. — Үлгән!—дип кычкырып җибәрде Кукушкин, аның кровате алдына тезләнеп. — Үл-гән! Аптырап, каушап калган сиделкалар, бер кереп, бер чыгып, йөгерешеп йөри башладылар. Сестра арлы-бире бәргәләнде, халат төймәләрен к аптыра-каптыра, палатага ординатор йөгереп керде... Кешеләр белән тату тора ал¬ мый торган, ызгышучан табигатьле булып танылган лей¬ тенант Константин Кукушкин, һичбер кемгә игьгибар итмичә, мәрхүмнең күкрәгенә ятып, балаларча, битен 157
одеялы белән каплап, каты үксеп, бөтен гәүдәсе белән калтыранып, кычкырыш елый иде... Щул көнне кич белән кырык икенче палатадагы бушап калган койкага Яңа кеше китереп урнаштырдылар. Ул — башкаланы саклаучы һава дивизиясенең очучы-истребите- ле майор Павел Иванович Стручков иде. Бәйрәм көнне немецлар Москвага зур һава һөҗүме ясарга булганнар. Аларның берничә эшелонга бүленеп хәрәкәт иткән бер¬ ләшмәләре юлда ук тотып алынган һәм, бик каты һава сугышыннан соң, кайдадыр Подсолнечная районында тар-мар ителгән. Бары тик бер «юнкерс»лары гына боҗра аша үтеп чыккан да, бик югары күтәрелеп, башкалага таба юлын дәвам иттергән. Аның экипажы, бәйрәмнең ямен бетерү өчен, ничек кенә булмасын заданиесен үтәргә карар биргән, күрәсең. Стручков, һава сугышы ыгы-зыгы¬ сында моны сизеп алып, «юнкерс»ны куа киткән. Аның самолеты ул чакта безнең истребитель авиациябезгә килә башлаган гаҗәеп совет машинасы булган. Ул немецны бик югарыда, алты километр биеклектә, Москва янындагы дачалар өстендә куып җиткән һәм, бик оста хәрәкәтләр ясап, аның койрыгы ягына килеп чыккан да, төзәп, га¬ шеткага баскан. Ләкин таныш тырылдау тавышы ише¬ телмәүгә гаҗәпләнеп калган. Спусковой механизм эшләү¬ дән баш тарткан. , Немец чак алдарак оча. Стручков, артында ике пуле¬ меты булган немец бомбардировщигының утыннан сакла¬ нып, аның койрык өрлеге артына оста яшеренеп, үлек зо¬ нада аны куып бара. Май аеның саф иртәсе яктылыгында инде алда, тоныграк кына булса да, үзенең соры мәһабәт¬ легендә төтен белән чолганган Москва күренә башлый, һәм шунда Стручков кискен бер карарга килә.'Каешла¬ рын чишеп җибәрә, баш өстендәге каплавычны алып таш¬ лый һәм үзе, немец өстенә сикерергә хәзерләнгәндәй, бар¬ лык мускулларын киеренке җыйнап, утырган урынында бөтенләйгә иелә. Ул, үз машинасының очышын немец бомбардировщигы очышына төгәл җайлап, төзи. Күз ачып йомарлык вакыт эчендә генә алар һавада, бер-бер артлы булып, күренми торган җеп белән бәйләнгәндәй янәшә асылынып торалар. Стручков, «юнкерс»ның пыяла капла¬ вычы аша, немец самолетындагы башня укчысының үткен күзләрен, Стручковның һәрбер маневры артыннан күзәтеп торганын һәм совет самолеты канатыньщ бер өлеше генә булса да, «юнкерс» койрыгы артындагы үлек зонадан 158
читкә чыгуын көтеп торганын бик ачык күрә. Ул немец¬ ның дулкынланудан шлемын салып ташлавын һәм хәтта маңгаена төшеп торган озын чәчләренең коңгырт төстә икәнен дә күреп кала. Бергә тоташтырылган эре калибр¬ лы ике пулеметның кара көпшәләре өзлексез Стручковка карап торалар һәм, җанлы әйберләрдәй, уңай моментны сагалап хәрәкәтләнәләр. Бик кыска вакытка Стручков үзен пистолетын терәп торган карак каршындагы корал¬ сыз кеше итеп хис итә. һәм мондый очракларда коралсыз, ләкин кыю кешеләр нәрсә эшли торган булсалар, Струч¬ ков та шуны эшли. Ул үзе дошман өстенә ташлана, ләкин, җирдәге шикелле, йодрыклар белән түгел: ул, үз винты¬ ның ялтырап торган түгәрәген немецның койрыгына төзәп, бөтен самолеты белән «юнкерс» өстенә ташлана. Ул хәтта чытырдаган тавыш та ишетми кала. Шуннан соңгы бик кыска секундлар эчендә ул, ниндидер каты бә¬ релү белән алып ташланган килеш, һавада мәтәлчек аты¬ нуын сизеп ала. Җир аның баш өстендә булып чыга һәм, яңадан үз урынына кайтып, ямь-яшел һәм ялтыравыклы булып сызгырып, Стручковка каршы очып килә. Шул ми¬ нутта ул парашют алкасын тартып җибәрә. Ләкин пара¬ шютын ачып өлгергәнче, күз кырые белән генә күреп кала: янәшәдә, койрыгы сынган «юнкерс»ның сигарага охшаган килбәтсез гәүдәсе, көзге җил белән өзелгән чаган яфрагы төсле, Стручковңы куып узып, түбәнгә мәтәлеп төшеп бара. Парашют бауларында хәлсез чайкалып төш¬ кән Стручков бер йорт түбәсенә килеп бәрелә һәм, аңын югалтып, Москва кырыендагы бәйрәмчә бизәлгән бер урамга егылып төшә. Халык аның немец самолетына га¬ җәп оста таран ясавын күзәтеп торган булган. Алар Стручковны тиз генә күтәреп алалар да якындагы өйгә алып керәләр. Йорт тирәсендәге урамнарга шул чаклы күп халык җыйнала, чакырылган врач Стручков урнаштырыл¬ ган йортка көч-хәл белән үтә. Түбәгә килеп бәрелүдән Стручковның тез капкачлары яраланган булып чыга. Майор Стручковның батырлыгы турындагы хәбәр шунда ук «Соңгы хәбәрләр»нең махсус чыгарылышында радио аша тапшырыла. Башкаланың иң яхшы госпита¬ ленә Моссовет председателе аны үзе озата бара. Струч¬ ковны палатага алып кергәч тә, санитаркалар аның ар¬ тыннан ук чәчәкләр; фрукт тутырган пакетлар һәм тарт- ма-тартма конфетлар алып керделәр. Ул әйберләр рәхмәт белдергән москвалыларның бүләкләре иде. 159
Стручков кешеләр белән бик тиз аралашучан, күңелле табигатьле кеше иде. Палатага килеп керү минутыннаг ук диярлек ул, биредә, госпитальдә «күшәү ягы» ничеь дип, режим бик катымы, чибәр сестралар бармы дип, авы¬ рулардан сораштыра да башлады. Бинтларын яңадан бәй¬ ләгән арада ул Клавдия Михайловнага мәңгелек темг булган военторг турында кызык бер анекдот сөйләп таш¬ ларга һәм аның йөзенә карата шактый кыю бер компли¬ мент әйтергә дә өлгерде. Клавдия Михайловна палатадай чыгып киткәч, ул аның артыннан күз кысып: — Чибәр генә. Бик катымы? Сезнең котыгызны алып тора торгандыр әле ул? Берни түгел, шүрләмәгез. Нәрсә, сезне тактикага бөтенләй өйрәтмәгәннәр димме? Биреш¬ мәслек ныгытмалар булмаган кебек үк, бирешмәслек ха¬ тын-кызлар да юк, — дип палатаны яңгыратып көлде. Госпитальдә ул үзен бик күптәнге кеше итеп, әйтер сең лә, биредә инде бер елдан бирле тора кебек итеп хи итте. Палатадагыларның бөтенесе белән дә ул беренч' көннән үк «син» дип сөйләшә башлады һәм аңа борьп сеңгерергә кирәк булгач, һич тартынып тормастан, Me ресьев өстәлендәге кулъяулыкны — «метеорология сер жанты» парашют ефәгеннән бик тырышып билге чиккә! яулыкны алды. — Сөйгән кызыңнанмы? — дип Алексейга күз кысть •ул һәм яулыкны мендәре астына тыгып куйды. — Сиңа дускай, җитеп торыр, ә җитми икән — сөйгәнең яңаны чи геп җибәрер, бу эш аңа тагын бер рәхәтлек кенә бирәчәк Аның кояшта каралган бите алсуланып торса да, яшт кеше түгел иде инде ул.1 Чигәләрендә, күз тирәләрендә каз тәпиләре төсле, җыерчыклар сузылган, аның бөтег кыланышыннан; үз-үзен тотуыннан күпне күргән солдат икәнлеге — капчыгы, сабыны һәм теш щеткасы куярлыг һәр урынны үзенең өе итеп санарга гадәтләнгән карт сол¬ дат икәнлеге күренеп тора иде. Палатага ул үзе белән бергә бик күп күңелле шау-шу алып килде. Бу шау-шу өчен аңа берәү дә үпкәләмәде, бөтенесенә дә ул бик күп¬ тәнге таныш булып күренде. Бу яңа иптәшне палатадагы¬ ларның бөтенесе дә үз күңелләренә якын итеп кабул ит¬ теләр, бары тик Мересьевка гына майорның хатын-кыз җенесенә бик һәвәс булуы ошамады; майор бу турыда яшереп тормый һәм күп сөйләргә ярата иде. Икенче көнне Комиссарны күмделәр. Мересьев, Кукушкин һәм Гвоздев, ишек алдына кара- 160
ган тәрәзә төбенә утырып, пушка лафетына җигелгән ике артиллерия атының килеп керүен, кояшта ялтырап торган трубалар күтәргән хәрби оркестрның җыйналуын, тигез сафларга тезелгән хәрби частьның килүен карап торды¬ лар. Шул вакытта палатага Клавдия Михайловна килеп керде дә аларны тәрәзә төбеннән куып җибәрде. Ул, һәр- вакыттагыча, сабыр һәм энергияле иде, ләкин Мересьев аның тавышы үзгәргәнен, аның калтырап, тотлыгып сөй¬ ләгәнен сизеп алды. Клавдия Михайловна Стручковның температурасын үлчәргә килгән иде. Нәкъ шул вакытта ишек алдында оркестр траур маршы уйный башлады. Сестра кинәт агарынып китте, кулындагы термометры төшеп ватылды һәм ялтыравык терекөмеш бөртекләре паркет идән буйлап тәгәрәде. Клавдия Михайловна, би¬ тен куллары белән каплады да, палатадан йөгереп чы¬ гып китте. — Нәрсә булган аңа? Әллә аның сөеклесенме... —дип, Стручков шомлы музыка тавышы ишетелгән тәрәзәгә таба ишарә итте. Аңа беркем дә җавап бирмәде. Барысы да, тәрәзәгә килеп, урамга, лафетка салынган кызыл гробның капкадан әкрен генә чыгып баруын ка¬ рыйлар иде. Комиссарның мәете гөлләргә һәм чәчәкләргә күмелгән. Гроб артыннан, бәләкәй мендәр өстенә салып, орденнарын күтәреп баралар — бер орден, ике, биш.һ сигез орден. Башларын түбән иеп, ниндидер генераллар озата бара. Алар арасында шулай ук генерал шинеле ки¬ гән Василий Васильевич та бар, ләкин ул ни өчендер фу¬ ражкасыз иде. Артта, бер читтәрәк, әкрен генә атлап ба¬ ручы сугышчылар алдындарак, Клавдия Михайловна бара. Ул яланбаш, өстенә ак халат кына кигән һәм бер¬ нәрсә дә күрми, ахры — әледән-әле сөртенгәли. Капкага килеп җиткәч, кемдер аның иңбашына пальто салды. Ул, бернәрсәгә дә игътибар итмичә, баруында дәвам итте, пальто аның иңбашыннан шуып төшеп калды һәм арттан килә торган сугышчылар, сафларын уртага ярып, аунап яткан пальтоны әйләнеп үттеләр. —• Егетләр, кемне күмәләр?—дип сорады майор. Ул да тәрәзәгә менәргә азаплана, ләкин аның гипслап, юкә кабык белән уратып бәйләгән аяклары моңа ирек бирми иде. Күмү процессиясе күздән югалды. Сузынкы, тантана¬ лы музыка тавышы инде бик ерактан тонык булып кына А-28. Чын кеше — 11. 161
ишетелә иде. Ул елга буйлап, йорт стеналарына бәргәлә¬ неп, тонык кына яңгырый иде. йорт себерүче аксак хатын чыгып тимер капканы зыңгылдатып ябып куйды, ә кырык икенче палатадагылар әле һаман да, Комиссарны соңгы юлга озатып, тәрәзә янында басып торалар иде. Кемне күмәләр соң? Я? Нәрсә сез барыгыз да агач кебек каттыгыз? —диде майор сабырын җуеп. Ул һаман да әле тәрәзәгә менәргә азаплана иде. Константин Кукушкин, ниһаять, өзек-өзек һәм тонык булып чыккан тавыш белән әкрен генә: Чын кешене күмәләр... Большевикны күмәләр — дип җавап бирде. һәм Мересьев моны хәтеренә нык беркетеп куйды: әйе, чын кеше иде ул. Комиссарны бүтәнчә атап та булмас иде. Һәм Алексей шулай ук чын кеше булырга, әле генә соңгы юлга озатылган Комиссар кебек чын кеше булырга бик тели иде. 12 Комиссар үлгәннән соң кырык икенче палатадагы тор¬ мыш бөтенләй үзгәреп китте. Госпиталь палаталарында, кайчакларда, барысы да күңелсез, сагышлы уйларга чумган вакытларда килеп туа торган авыр тынлыкны үзенең йөрәктән чыккан ягымлы сүзләрң белән җанландырып җибәрүче кеше юк иде инде. Рухы төшкән Гвоздевны шаян сүзләр белән күңелләнде¬ рүче, Мересьевка киңәшләр бирүче, дуамал Кукушкинны, артык кыерсытмыйча . гына, бик оста итеп уз урынына утыртучы кеше инде хәзер юк. Төрле характердагы бу кешеләрне үзенә тартучы, бергә туплаучы үзәк югалды. Хәер, көннәр үткән саен бу хәл артык сизелми дә баш¬ лады. Дәвалану һәм вакыт үзенекен итте. Барысы да тиз сәламәтләнүгә таба бара һәм, госпитальдән чыгу көннәре якынлашкан саен, алар үзләренең авырулары турында азрак уйлыйлар иде. Госпитальдән чыкканнан соң аларны нәрсә көтүе, үз частьларында аларны ничек каршы ала¬ чаклары турында, анда нинди эшләр көтеп ятканы ту¬ рында күбрәк хыялландылар. Күнегелгән хәрби тормыш¬ ны сагыналар, башланачак яңа һөҗүмгә тизрәк өлгерәсе¬ ләре килә. Алдагы һөҗүмнәр турында беркайда язмаса- лар да, хәтта ул турыда сөйләмәсәләр дә, ул һавадан ук сизелеп тора кебек иде һәм, яшенле яңгыр килүен алдан сизгән кебек, фронтларда кинәт урнашкан тынлыкка ка- 162
pan, булачак яңа зур һөҗүмнәрне дә алдан күрергә мөм¬ кин иде. „ Госпитальдән чыгып, сугышчан хезмәткә кайту хәрои кеше өчен гади эш ул. Тик ул Алексей Мересьев өчен генә проблема булып тора иде: аяклары юклыгын осталык һәм тренировка белән алмаштыра алырмы ул, истреби¬ тель кабинасына яңадан утыра алырмы? Алдына куйган максатка ул торган саен ныграк омтыла иде. Аякларына тренировка һәм гомуми гимнастика ясау вакытларын ул, һәркөн саен минутларны өсти барып, көненә ике сәгатькә җиткерде һәм иртә дә, кич тә шөгыльләнде. Ләкин бу да аңа аз булып күренде. Ул төшке аштан соң да гимнастика белән шөгыльләнә башлады. Шаян мыскыллаучан күзлә¬ ре белән аның хәрәкәтләрен күз кырые белән карап яткан майор Стручков һәрвакыт: Ә хәзер, гражданнар, сез табигать табышмагын кү¬ рәчәксез: Себер урманнарында тиңдәшсез булган бөек шаман Алексей Мересьев үз репертуары белән чыгыш ясый, — дип игълан итә торган иде. Чыннан да, Алексейның искиткеч тырышлык белән ясый торган хәрәкәтләрендә аны шаманга охшата торган ниндидер фантастика бар иде. Аның өзлексез чайкалула¬ рын, бик төгәл борылуларын, муен һәм кул хәрәкәтлә¬ рен — шулкадәр эзлекле һәм сәгать маятнигының чайка¬ луы кебек төгәл методикалы барлык хәрәкәтләрен карап торуы авыр иде; йөри ала торган авырулар андый вакыт¬ ларда коридорга чыгып китәләр, ә койкадан кузгала ал¬ мый торган Стручков, башын одеял белән каплап, тизрәк йоклап китәргә азаплана торган иде. Аяксыз оча алу мөм¬ кинлегенә палатада, әлбәттә, беркем дә ышанмый, ләкин үз иптәшләренең бу искиткеч тырышлыгын, ныклыгын ба¬ рысы да ихтирам итә һәм, үзләренең бу тойгыларын төрле шаяртулар артына яшереп, хәтта аның алдында баш та ияләр иде кебек. Стручковның тез капкачындагы яра, башта уиланыл- ганга караганда, җитдирәк булып чыкты. Аның ярасы бик әкрен төзәлә, аякларындагы юкә кабык һаман алынмый һәм, аның тазаруына беркем дә шикләнмәсә дә, майор үзенә шулчаклы мәшәкать тудырган «каһәр төшкән тез капкачларын» төрлечә орышудан туктамый иде. Аның мондый сукранулары ярсулы ачуга әверелә бара иде. Вак кына мәсьәләләр турында да ул кинәт кабынып китә, бөтенесенә ачулана, әрли. Андый минутларда берәрсе аны
тынычландырырга тырышып караса, ул сугып җибәрер шикелле тоела иде. Палатадагылар, үзара сүз куешмый¬ ча ук, ул кызып киткән чакларда аны тынычлыкта калды¬ ралар, аңа, үзе әйтмешли, «барлык патроннарын атып бе¬ терергә» ирек бирәләр һәм аның табигый шат күңеллелеге сугышта какшаган нервларының котыруыннан өстен чык¬ канын. көтеп торалар иде. Стручков үзенең көчәйгәннән-көчәцп барган бу түзем¬ сезлеген — бәдрәфтә генә булса да тәмәке тартырга мөм¬ кин булмаудан һәм, тагын, операционныйда эшләүче җи¬ рән чәчле сестра белән коридорда гына булса да очрашу мөмкинлеге булмаудан дип аңлата иде. Үзен носилкада перевязкага алып барган чакта ул сестра белән күз кы¬ сышып алганлыгын сөйләп бирде. Ихтимал, болар бер¬ кадәр дөрестер дә, ләкин Мересьев икенче бернәрсәне сизеп алды: Москва өстеннән очып барган самолетны тәрәзәдән күргәч, яки әһәмиятле яңа һава сугышы турын¬ да, таныш берәр очучысының уңышлары турында радио аша ишеткәч, майорның нервлары аеруча кызып китә иде. Ьолар Мересьевның үзен дә бик нык тынычсызлый, түзем- сезләндерә. Ләкин моны ул һич тә сиздерми, һәм менә хәзер үзен Стручков белән чагыштыра да эчке тантана кичерә. Үзе сайлаган «чын кеше» образына ул, аз гына бУлЯ? "?а’ инДе якыная башлаган кебек күренә иде аңа. Майор Стручков үзенә үзе турылыклы булып калды: күп ашый, бик вак нәрсәләр уңае белән дә тәмләп көлә, хатын-кызлар турында күп сөйләргә ярата. Андый чакта ул бер үк вакытта хатын-кызларны бик яратучы булып та һәм аларга нәфрәт белән караучы булып та күренә. Ул, ни өчендер, тылдагы хатын-кызларга карата аеруча ачулы иде. та ЯтРУ1гкевныҢ бУ тУР“Да сөйләнүләрен Мересьев һич ' тә яратмый иде. Стручковны тыңлаганда ул һәрвакыт ирексездән, Оляны күрә яки метеостанциядә хезмәт итүче кызны-солдатны күз алдына китерә. Метеорология сер¬ жанты турында полкта кызык бер вакыйга сөйләгәннәр иде. ул аэродромга хезмәт күрсәтү батальонындагы ар тык шаянланып киткән бер старшинаны, бик бәйләнә гяа^аГң4’ винтовка тҮтәсе белән будкасыннан бәреп чы¬ гарган һәм, кызып китеп, аны чак атып үтермәгән Майор СтРУчков әнә шундый кызларга, Оля кебек, метеорология сержанты кебек намуслы кызларга, яла яга кебек тоела иде. Бервакытны шулай майор Стручков үзенең хатын- 164
кызлар турында чираттагы әңгәмәсен сөйләгәч һәм «ха¬ тын-кызлар алар барысы да шундый» дип, аларның теләсә кайсысын бик тиз ризалатып була дип йомгак ясап куюын ишеткәч, Мересьев түзә алмады: — Теләсәң кайсысын? — дип, тешен кысып, ачуланып сорады. Бу вакытта аның хәтта яңаклары агарып китте. — Теләсәң кайсысын да, —дип, гамьсез генә җавап кайтарды майор. Палатага Клавдия Михайловна килеп керде; керде дә, палатадагыларның йөзләрендә авыр киеренкелекне күреп, гаҗәпкә калды. Чәчен яулыгы астына кыстыра-кыстыра. — Нәрсә булды сезгә? — дип сорады. Беренче булып, бөтенләй яктырып киткән майор: — Тормыш хәлләре турында әңгәмә корып утырабыз әле, сеңелкәш, безнең ише картларның эше әңгәмә корып утыру инде, — дип елмаеп җавап бирде. Сестра чыгып киткәч: — Бу кызны да? — дип ачуланып сорады Мересьев. — Ә нәрсә, бүтән камырдан ясалмагандыр бит ул. — Клавдия Михайловнаны калдырыгыз, —диде 1 воз¬ дев, каты итеп. - Бездә бер карт солдат аны совет фә- рештәсе дип атады. — Кем бәхәсләшергә тели, ягез? — Бәхәсләшергә? — дип кычкырып җибәрде Мересьев. Аның кара күзләре гаять дәрәҗәдә ачулы ялтырап кит¬ те _ Нәрсәдән бәхәсләшәсең? „ ' Стручков, көлеп һәм бөтенесен дә шаяруга кайтарып калД“Р>фга^тыр^енә пистолет пулясыннан, электә офи¬ церлар бәхәсләшкән төсле: син отсаң — син миңа атасың, мин отсам — мин сиңа атам, диде. — Бәхәсләшергә? Пулядан? Син нәрсә, үзеңнең совет командиры икәнеңне онытгйңмы әллә? Әгәр дә син хаклы булсаң, минем битемә төкерерсең, - Д,,тт“ п₽ирр ковка күз кырые белән ачулы карап, синең битеңә төкерергә туры килмәсен. — Бәхәсләшергә теләмисең икән кирәкми, ничек җикеренгән булалар. Исем киткән... ин егетләр, аның өчен шулчаклы котырынып торырга кирәк тугеплеген болай да исбат итәрмен. о Шул көннән башлап Стручков Клавдия Михаиловнага аеруча игътибар итә башлады, аңа төрле анекдотлар сөи- ләп^көлдерә, ә анекдотлар сөйләүгә килгәндә Стручко — диде Алексей, Струч- — Тик, кара, миңа Ай-ай сезгә, 165
пыНХЛпе/ВДе- ОчучылаР үзләренең хәрби маҗарала- маган б7п иЯг!Л”ӘН уртаклашыРга теләмиләр дигән языл- Клавпия м Д . “ИДӘ бар- СтруЧК0В- бу кагыйдәне дә бозып, лы б?л?я^ т нЛ°ВНаГа ҮЗеНеҢ ЧЫННан да зуР һәм кызык- 6ипярУ п тормышыннан төрле вакыйгаларны сөйләп кеше иЛи^ТаДһГЬ1Л1рНЬ1Ң бөтенесе A9 аның өйләнмәгән кеше икәнлеген һәм бу өлкәдә аның аерып әйтерлек һич- лб РУ™С?13ЛЬ1^арЫ Тулмаганлыгын бик яхшыбелсәләр пя «LI ДӘ иоммыича- ™рән сулап, гаилә тормышын- ниИДВДер УҢЬ1ШСЫЗЛЬ1кларга очравына, ачы ялгызлы¬ гына төрлечә ишарәләр ясый иде я₽пЬВДИЯ Михайловна, гәрчә ’аны башкалардан бик аермаса да, кайчакларда аның койкасына килеп утыра, аның сугышта күргән маҗараларын сөйләвең тыңлый, шул араларда, Стручков, ничектер онытылып киткән булып кип^иКтУЛЬ1НллТ°Та’ Ә Клавдия Михайловна моңа каршы килми иде. Мересьевның ярсулы тойгылары кайный баш¬ лады. Стручковка бөтен палата ачуланды. Ә ул, бернәр¬ сәгә дә исе китмичә, аның белән чыннан да бәхәс тотыш- ианнар кебек кылана бирде. Бу лаексыз кыланышларны п™ рга кирак Дип, Стручковка җитди кисәтү ясадылар. Палата инде бу эш белән кискен рәвештә шөгыльләнергә хәзерләнгән иде, —кинәт вакыйгалар бөтенләй икенче юнәлеш алдылар. Бервакытны кич белән Клавдия Михайловна, үзенең дежур сәгатендә, бернинди йомышсыз, бары тик сөйләшеп утыру өчен генә дип, кырык икенче палатага килеп керде. Аның мондый гадәтен авырулар аеруча яраталар иде. Майор нәрсәдер сөйләргә кереште, һәм Клавдия Михай¬ ловна аның койкасы янына килеп утырды. Ике арада нәрсә булганын беркем дә күрмәде. Клавдия Михайловна- ның утырган урыныннан кинәт сикереп торуын күреп бө¬ тен кеше борылып карады. Ул ачуланган, кара кашларын җыерган, ә битенә алсу таплар чыккан иде. Каушап кал¬ ган, хәтта куркынган Стручковка карап, ул: — Иптәш майор, — диде, — әгәр сез авыру булмаса- гыз һәм мин шәфкать туташы булмасам, мин сезне яңак¬ лаган булыр идем. Я> нәрсә инде сез, Клавдия Михайловна, мин бит, чыннан да, алай итәргә уйламаган идем... Аннары, нәрсә¬ се ис китәрлек инде аның... „ ~ Ах шулаймы? Нәрсәсе ис китәрлекме? — диде Клавдия Михаиловна. Ул инде хәзер аңа ачулы түгел, ә 166
нәсһпәт белән карый иде. — Яхшы, ул чакта безгә сөйлә¬ шеп торуның да кирәге юк. Ишетәсезме? һәм менә мин барлык иптәшләрегез алдында үтенәм: моннан сон сез миңа бары тик эш белән генә, медицина ярдәме ^езгэ булганда гына мөрәҗәгать итегез. Тыныч йокы сезгә, иптәшләр. . „ л һәм ул, аның гадәтендә булмаганча, бөтенләй бүтән кыяфәттә, үзен тыныч тотарга дип бөтен көче белән тыры¬ шып булса кирәк, авыр-авыр атлап чыгып китте. Бик аз вакытка гына бөтен палата тып-тын булып калды. Шуннан соң Алексейның тантаналы усал көлүе ишетелде, һәм бөтенесе берьюлы майорга ташландылар. — Я, канәгатьме? Мересьев, шатлык бәреп торган күзләре белән майор¬ га карап, бик әдәп белән генә әйтте: — Иптәш майор, битегезгә хәзер үк төкерергә рөхсәт итәсезме, әллә бераз көтәргәме? Стручков аптыраулы уйга баткан килеш хәрәкәтсез утыра иде. Ләкин ул бирешмәде һәм, бик ышаныч белән булмаса да: „ „ М-да, атака кире кайтарылды. Ярый, берни түгел, яңадан кабатларбыз, — диде. Ул, үз алдына әкрен генә сызгырынып һәм вакыт- вакыт'үзенең ниндидер уйларына җавап итеп, «м-да...» дия-дия, палатадагылар йокларга ятканга чаклы бер сүз дә дәшмәде. Бу вакыйгадан соң күп тә үтмәде, Константин Кукуш¬ кин тәмам сәламәтләнеп, госпитальдән чыкты. Киткәндә аның бернинди дә кичерешләре булмады, бары тик ме¬ дицина бөтенләй теңкәмә тиеп туйдырган иде инде, диде. Ул барысы белән дә илтифатсыз гына саубуллашты, тик, Мересьевка һәм сестрага мөрәҗәгать итеп, әгәр әнкәсе1*' нән хатлар килсә, аларны югалтмыйча саклауларын һәм полкка җибәрүләрен үтенде. anv — Ничек урнашуың турында, анда ничек каршы алу¬ лары турында яз, — диде аңа Мересьев. — Ә нәрсәгә сиңа язып торырга? Синең миндә н эшең бар? Сиңа хат язып, кәгазь әрәм итеп торачак тү¬ гелмен — барыбер җавап бирмәссең. — Ярый, алай булгач, ихтыярың. Мересьевның бу соңгы сүзләрен Кукушкин ишетмәде дә булса кирәк. Бу вакытта инде ул, артына борылып та карамыйча, палатадан чыгып бара пде. Шулай ук, ул 167
алдына гына карап, госпиталь ишегеннән дә чыгып кит¬ те, Ьиредә урнашкан гадәт буенча мондый минутларда палатадагыл арның бөтенесе дә, китеп барган иптәшләрен озатып, тәрәзә янына килеп басуларын бик яхшы өелсә дә, ул әйләнеп карамады, Москва елгасы яры буй¬ лап китте һәм, почмакка борылып, күздән югалды. ләер, ул шулай да Алексейга хат язды. Полкына кай¬ тып җиткәч үк язды. Аның хаты коры һәм эшлекле иде. хзе турында бик кыска итеп, полкка кайтуыма шатлан¬ дылар, буган, дип кенә язган һәм, соңгы сугышларда зур югалтулар булу сәбәпле, аз-маз тәҗрибәсе булган һәрбер яңа кешегә биредә шатланалар, дип өстәгән. Үлгән яра¬ ланган иптәшләренең фамилияләрен санап чыккан Ме- ресьевны биредә әле дә искә алалар, дигән, хәзер’ инде подполковник дәрәҗәсе алган полк командиры, Алексей¬ ның гимнастика буенча батырлыклар күрсәтүен һәм яңа¬ дан авиациягә кайтырга омтылуын ишеткәч, «Мересьев кайтыр ул. Карар иткән икән,—димәк, максатына ире¬ шәчәк», дигән. Моңа штаб начальнигы: юк, имеш колач җитмәгән нәрсәне кочып булмый, дип җавап биргән икән, командир аңа каршы: «Мересьев кебекләр өчен колач җитмәгән нәрсә юк», дигән. Кукушкинның хатында, Алек¬ сейның гаҗәпләнүенә каршы, хәтта «метеорология сер¬ жанты» турында да берничә юл бар иде. Кукушкин яза, ул кыз Алексей турында сораша-сораша шул чаклы йө¬ дәтеп бетерде, ди, мин аңа: «Налево кругом, марш!..» дип команда бирергә мәҗбүр булдым, ди. Хатының аза¬ гында Кукушкин шушындый яңалыклар турында да яз¬ ган: частька килүенең беренче көнендә үк инде ул ике тапкыр очыш ясаган, аякларым инде тәмам төзәлде, ди¬ гән, якын көннәрдә бөтен полк «Ла-5» системалы яңа самолетларга утырачак, дип белдергән, ул самолетлар тиздән килеп җитәчәкләр икәҗһәм аларны кабул итәргә барган Андрей Дегтяренко: алар белән чагыштырганда немец машиналарының барысы да чүп һәм ватык сандык кына, дигән. 13 Җәй башы җитте. Кырык икенче палатага ул шул ук тополь агачы ботаклары ашй килеп керде. Тәрәзә алдын¬ дагы бу агачның яфраклары каты һәм ялтыравык төс ал¬ ганнар иде инде. Алар ашкынып,шыбырдашалар, әйтер¬ 168
сең үзара нәрсә турындадыр пышылдап сөйләшәләр, ә кичкә таба урам тузаныннан тонык төскә керәләр иде. Ботактагы матур алкалар күптән үк инде ялтыравык яшел чукларга әверелгәннәр, ә хәзер алар ярылалар, һәм алар эченнән җиңел мамык оча. Көн уртасында, иң кызу чак¬ ларда, тополь мамыклары бөтен Москва буйлап оча, па¬ латаның ачык тәрәзәләре аша керә һәм бүлмәләр эчендәге җылы җил аларны күперенке, алсу, озынча төргәкләр итеп ишек төпләренә һәм почмакларга өя. Шушындый матур җәйнең соргылт, ялтыравыклы, салкынча бер иртәсендә Клавдия Михайловна палатага, тантаналы рәвештә, олы яшьтәге бер кешене алып керде. Ул җеп белән бәйләнгән күзлек кигән, өстендәге мул итеп крахмалланганлыктан күпереп торган халаты да оу карт мастеровойның тышкы кыяфәтен үзгәртә алмаган иде. Ул ак чүпрәккә төреп алып кергән ниндидер әйбер¬ сең Мересьев койкасы янына идәнгә куйды да, фокус күрсәтүче кеше кебек, бик саклык һәм вәкарь белән генә төенне чишә башлады. Күн шыгырдаган тавыш ишетел¬ де. һәм тире иләү әйберләренең ягымлы, борын яргыч әчкелт исе бөтен палатага таралды. Карт китергән төргәк эченнән бер пар протез килеп чыкты, алар сары төстә, шыгырдап торалар, бик төгәл үлчәп оста эшләнгән идедәр. Мастерның иң зур макта¬ нычы булган диярлек бу протезларга өр-яңа сары бо¬ тинкалар кидертелгән, һәм алар шул чаклы килеШеп торалар, әйтерсең, җанлы кеше аяклары иде. Өстеннән калошлар да киеп җибәрсәң, кияү егете буласың да китәсең, — диде мастер, үзе эшләгән бу әйбергә күзлеге өстеннән сокланып карап. Василии Васильевич үзе кушты: шундый протезлар яса, Зуев, ди, алар чын аяктан да яхшырак булсыннар, ди. Менәтерә, рәхим итегез, Зуев сезгә патша протезлары ясап ки- теоде! Үзенең бу ясалма аякларын күргәч тә, Мересьев кү¬ ңелсезләнеп китте. Әйе, күңелсезләнеп, йөрәге өшеп кит¬ те аның, ләкин протезларны тизрәк сынап карау, йөр башлау, атлап йөри башлау теләге бөтенесен җиңде. Ул үзенең ’киселгән аякларын одеял астыннан чыгарды да, протезларны кидертеп, үлчәп карарга картны ашыктыра башлады. Ләкин, карт мастерга, үзе әйтмешли, «әле ты¬ ныч елларда ук» ат чабышында аягын сындырган нин¬ дидер бер зур князьгә протезлар ясап биргән бу алтын 163'
куллы картка, Мересьевның болай ашыгуы ошап җитмә¬ де. Ул үзе эшләп чыгарган бу әйбере белән бик горур¬ лана һәм аны тапшыру ләззәтен мөмкин кадәр озаграк¬ ка сузасы килә иде. Ул протезларны җиңе белән сөртеп алды, күн өстен¬ дәге бер бәләкәй тапны тырнап, шул урынны авызына китереп өрде дә кар кебек ак халат итәге белән сөртте, аннары протезларны идәнгә куйды, чүпрәкне ашыкмыйча гына төреп, кесәсенә тыкты. Кроватьта утырган Мересьев аны: — Я,'картлач, әйдә инде, — дип ашыктыра иде. Ул үзенең ялангач, киселгән аякларына чит кеше бу¬ лып карап алды да канәгать булып калды. Аның аяк¬ лары нык, тыгыз мускуллы иде һәм анда, ирексездән хә¬ рәкәтсез калган тәндә була торган файдасыз симезлек юк, ә кара тутлы тире астыннан тыгыз тамырлар, каты мускуллар бәреп тора, әйтерсең, алар киселгән томран- нар түгел, ә күп һәм тиз йөри торган кешенең бөтен, сәламәт аякларына ошый иде. — Нәрсә әйдә, нәрсә әйдә?.. Ашыккан ашка пеш¬ кән,— дип мыгырданды карт. — Миңа Василий Василье¬ вич әйтә, шушы протезлар белән күрсәт үзеңне, Зуев, ди, лейтенант, ди, аяксыз очарга җыена, ди. Ә миңа нәрсә, мин һәрвакыт хәзер, мин — менә рәхим итегез, алыгыз. Мондый протезлар белән йөрү генә түгел, лисапетта кататься итәргә дә була, кызлар белән полька-бабочка биергә дә була... Әмма эше дә соң! Ул Алексейның уң аягы кисеген протезның йомшак йонлы оясына тыкты да, каешлар белән бәйләп, аякны ныгытып куйды. Шуннан соң үзе бер читкә китте, сок¬ ланып карап торды һәм телен шартлатып куйды: — Шәп булган бу!.. Тынычсызламыймы? Шулайдыр шул, уйлап карасаң, Зуевтан да яхшы мастер бөтен Москвада юк. Зуевның куллары алтын аның. Ул икенче протезны да бик оста кидерде һәм каеш¬ ларын бәйләп җиткерергә дә өлгермәде, — Мересьев койкадан идәнгә сикереп тә төште. Шакылдау тавышы ишетелде, Мересьев авыртудан -кычкырып җибәрде һәм бөтен гәүдәсе белән гөрселдәп кровате янына ауды. Гаҗәпләнүдән картның күзлеге маңгаена сикереп менде. Ул үзенең заказчигыннан мондый кыю җитезлек¬ не көтмәгән иде. Мересьев, тәмам аптыраган, хәлсез килеш, үзенең ботинка кигән ясалма аякларын киң 170
җәеп, идәндә ята. Аның күзләренә аптырау, рәнҗү, курку билгеләре чыккан. Шулай ук ул алдандымыни? Клавдия Михайловна кулларын җәеп аңа ташлан¬ ды. Алар, карт мастер белән бергәләп, Алексейны кү¬ тәреп алдылар да койкага утырттылар. Алексей, күңел¬ сез изелгән хәлдә, хәрәкәтсез утыра. Аның йөзе бик кайгылы иде. * — Э-э-э, сөекле кеше, бу ярый торган эш түгел, һич тә ярый торган эш түгел, — дип сукранып алды мас¬ тер. — Кара син аны, ничек сикерә бит, әйтерсең лә, чын¬ нан да аңа җанлы аяк куйганнар... Ә борыныңны салын¬ дыру бөтенләй ярамый, сөекле дустым. Тик хәзер инде сиңа шундый эш кала — бөтенесен дә өр-яңадан баш¬ ларга кирәк. Хәзер инде син үзеңнең сугышчы икәнеңне оныт, хәзер син кечкенә бәби, әкертен генә, тәпи-тәпи генә, адымлап кына йөрергә өйрән. Башта култык таяк¬ лары белән, аннары стена буйлап тотынып, аннары — гади бер таяк белән... Тик кинәт түгел, бик аз-азлап кына йөрергә кирәк, ә ул —менә сиңа кирәк булса!.. Бу аяк¬ лар бик әйбәт тә бит, ләкин үз аякларың түгел шул, әткәң белән әнкәң ясаган чын аякларны, сөекле дустым, сиңа һичкем ясап бирә алмас инде хәзер. Уңышсыз сикерүдән Мересьевның аяклары каты сыз¬ лый иде. Ләкин ул хәзер үк, һич кичекмәстән, протез¬ ларны сынап карауны таләп итте. Аңа алюминнан ясал¬ ган җиңел култык таяклары китерделәр. Ул, култыкла¬ рына бәләкәй мендәрләр куеп, таякларын идәнгә терәде дә әкрен генә койкадан төште һәм идәнгә басты. Чыннан да ул хәзер, әле йөри белми торган, аякларына басып, атлап китә алуын инстинкт белән генә сизенә торган һәм булышлык итеп торучы стенадан аерылырга курка тор¬ ган яшь балага охшый иде. Яшь баланы әнкәсе яки әбисе, култык астыннан үткәрелгән сөлгедән тотып, беренче тапкыр йөрергә өйрәткән кебек, Мересьевны да Клавдия Михайловна һәм протезчы карт, бик саклык белән генә, ике яктан култыклап алдылар. Әле күнекмәгәнлектән, протез беркетелгән урыннар каты авырта иде. Башта ул азрак бер урында басып торды, шуннан соң кыюсыз гына элек бер култык таягын, аннары икенчесен алга күчерде дә, үзенең барлык авырлыгын култык таяклары¬ на салып, элек бер аягы, аннары икенчесе белән атлады. Протез каешлары шыгырдап китте, идән ике тапкыр «тук, тук» итеп каты яңгырап куйды. 171
— Менә шулай, хәерле сәгатьтә, хәерле сәгатьтә, — диде карт мастер. Мересьев сакланып тагын да берничә адым атлады. Протез белән үтелгән бу беренче адымнар аңа шулчак¬ лы авыр булды, ул ишек янына барып, аннан койкасы янына кире кайткач, үзен бер капчык онны бишенче кат¬ ка мендереп куйгандай хис итте. Көч-хәл белән койка¬ сына килеп җиткәндә, ул инде баштанаяк тиргә чумган иде. Ул койка өстенә күкрәге белән ауды. Аның хәтта аркасына борылып ятарлык та көче калмаган иде. — Я, протезлар ничек? Шулайдыр шул, дөньяда Зуев дигән мастерның булуы өчен син ходага рәхмәт әйт, — дип, протезчы картларча мактанып куйды. Ул саклык белән генә каеһгларны чишә башлады. Алексейның кү- некмәгәнлектән шешенгән һәм оеп калган аякларын про¬ тездан чыгарды. — Мондый протезларда, дускаем, очарга гына түгел, ә хода тәгаләнең үзенә үк очып барып җитәргә мөмкин. Әйбәт эшләнгән шул! — Рәхмәт, рәхмәт, картлач, шәп хезмәт бу, — дип мыгырданды Алексей. Карт мастер, нәрсә турындадыр сорарга теләп тә кыюлыгы җитмәгәндәй яки, киресенчә, үзе сорау бирү¬ ләрен көткәндәй, сүзсез генә бер урында. таптанып торды,- —. Я, хуш булыгыз, алайса. Бәхет, шатлык белән киеп туздырырга насыйп булсын,—диде ул бераздан һәм, ничектер кәефсезләнгәнсыман, тирән сулады да әкрен генә ишеккә таба китте. Стручков, аның артыннан: — Әй, мастер,— дип кычкырды,— мә әле, «патша протезлары» уңае- белән бераз төшереп алырсың,— диде һәм аңа йомарланган эре кәгазь акчаларны тоттырды. — Ярый, рәхмәт, рәхмәт, — дип җанланып китте карт, — мондый уңай белән эчмәскә мөмкинме соң. — Акчаларны ул, бик пөхтәләп, каядыр арткы кесәсенә тыгып куйды, моның өчен ул өстендәге халатын шундый ачып җибәрде, әйтерсең, ул халат түгел, ә үзенең эш алъяпкычы иде. — Рәхмәт сезгә, бераз эчеп тә алырбыз инде болай булгач, ә протезларга килгәндә — намус белән эшләнгән алар, мине гел яхшы сүз белән генә искә алырсыз. Василий Васильевич миңа әйтә: махсус про¬ тезлар кирәк, Зуев, ди, кара, сынатма, ди. Ә Зуев, бил¬ геле инде, андый эштә сынатамы соң? Сез, уңае килгәндә, 172
аңа, Василий Васильевичка, рапорт ясагыз, мастерның 'эшеннән без бик канәгать, диегез. һәм карт, иелеп саубуллаша-саубуллаша, үз алдына нәрсәдер мыгырдана-мыгырдана чыгып китте. Ә Мересь¬ ев койкасы янында идәндә сузылган үзенең яңа аяклары¬ на карап ята. Караган саен map аңа бик оста кон¬ струкцияле булуы, әйбәт эшләнүе белән дә, җиңел бу¬ лулары белән дә ошаганнан-ошый баралар иде: карт әйтмешли, лисапетта йөрергә дә, полька-бабочка биергә дә, самолетта ходай тәгаләнең үзенә чаклы очып җи¬ тәргә дә мөмкин бит хәзер. «Булдырырмын, бөтенесен дә эшләрмен, һичшиксез, эшләрмен», — дип уйлады ул. Шул көнне ул Оляга бик зур һәм күңелле хат язып җибәрде. Хатында ул, самолетлар кабул итү буенча эше инде төгәлләнеп килүе турында, хәзер инде, ихтимал, начальниклары аның теләгенә каршы килмәячәкләре һәм- көзгә, күпкә китсә—кышка, тәмам туйдырып бетергән тылдагы кызыксыз эштән фронтка, полкка, үзен көтеп торган иптәшләре янына җибәрәчәкләре турында язды. Катастрофа көненнән соң бу аның беренче шатлыклы хаты иде. Ул анда, беренче тапкыр, Оляны сагынуы, гел аның турында уйлавы турында язды һәм, кыюсызлык белән генә булса да, ихтимал, сугыштан соң очрашачак¬ лары, әгәр дә Оля фикерен үзгәртмәгән булса, бергә тора башлаячаклары турындагы эчке серләрен,. хыялла¬ рын да белдерде. Бу хатны язып бетергәч тә, ул аны берничә тапкыр яңадан укып чыкты һәм, тирән сулап, соңгы юлларны бик җентекләп бозып ташлады. Аның каравы «метеорология сержанты»на ул шаян һәм күңелле хат язды. Бүгенге көнне матур тасвирлап, патша үзе дә киеп йөрмәгән протезлары турында, үзенең бу протезларны киеп, беренче адымнарны ничек атла¬ вы турында, такылдык карт мастер турында, аның, бу протезларда лисапетта да йөрергә, полька-бабочка да биергә, күккә дә очып менәргә мөмкин, дип сөйләүләре турында бик тафсиллап язды. «Шулай итеп, сез ми¬ нем полкка кайтуымны көтеп торыгыз, онытмагыз һәм комендантка әйтегез: яңа урынга күчкәндә миңа тору урыны калдырырга .онытмасын», — дип язды Мересьев һәм күз кырыйлары белән идәнгә карап алды. Анда про¬ тезлар шулай аунап яталар иде, әйтерсең, кемдер кро¬ вать астына яшеренгән дә, яңа сары ботинкалар кигән аякларын җәеп, рәхәтләнеп йоклап ята... Алексей тирә- 173 •
ягына каранып алды һәм, беркемнең дә күрмәгәненә “ СаЛКЫН S турында ™здәГт^гПьжХрГ^ында^мРсГЗЛаРЬ1>> КИЛҮ верситетының медицина Уакультетьшда aiT УНИ' та —кызу фикер алыпш^Ти vW’ өченче курс¬ ның күпчелегенР тәшкил иткән аакытларда бу курс- кырык икенче палатадагы эХп 6 рлык ха™н-кызлар ләРе аша, бик яхХ X п ХалаоХе Дд’ АНЮТЭ Сү3‘ корреспонденты белән бик горурлана иш^НЮХа үзене« Гвоздевның башкаларга белдеЬеС?ә һип t Лейтенант язылмаган хатлапы тапграАт Р Р тә исәпләнеп Да аерым урынмвы яки * " КарШЫ’ анда һәРвакытта иде. АнютаУРбүЭәргГчл К“Чкырып укыла нарын гына укымыйча ^алдыоя> РһпҢ КаИбер Серле урын' рәк, хат алышу ешайган саен X? ШуНЫ ӘЙТергә ки' арта бара иде еШаИГан саен> анлыи УРыннар артканнан- •чартеров бу™ барМК мад™а- Дуам^ пан Ивановичны узенак кай ягы₽«елӘндар “ХойвыН ж£ня™ Каратаевына охшый дип табалар? Мересьевның ^еХ -аРнад^упынпДагбаШ ИЯЛӘР ИДе Комиссарның „Л ен аның турында Гвоздевның сокланып язган хят мәхәбНбТтНка°занганЛК? араСЫНДа киң танылган һәм чын әхәооәт казанган Комиссарның үлемен — алап һәпкяй сы үзләренең шәхси кайгылары итеп кабул иттеләр Гвоз девтан килгән хатларның берсендә ул зур һәм шаулы кешенең тормыштан ничек китеп баруы турында укыгач та, аларның күбесе күз яшьләрен Z алмадылар7 һямяиспиталь белән университет арасында хат йөрү һаман ешая барды'. Госпитальдәге яшь кешеләр ул’ акларда бик әкрен йөри торган почта белән генә канә¬ гатьләнмәделәр. Гвоздев берчакны шулай үзенең хатын йгы <<ХӘЗӨР Xa™ap Ү3 Х^Херак- тагы йолдызлардан килә торган яктылык кебек бик озак киләләр. Корреспондентның инде сүнгән ’булуы мөмкин, ә аның ташбака адымнары белән шуышып бара торгэн хаты һаман да әле юлда булачак, һәм, ниһаять адревэтынз барып җитеп, ул инде күптән үлгән кешенең гәХХТ сөвләячәк>>> — Дигән сүзләрен китер¬ гән иде. Эшчән һәм булдыклы Анюта элемтәнең камил- 174
ләшкәнрәк юлларын эзли башлады һәм тапты да. у бер үк вакытта университет клиникасында да һәм Васи лий Васильевич госпиталендә дә сестра булып эшләүче 0ЛЧ“Ь»-ДРаИХаТ™п“еЫрь,к икенче —™ - якның симпатиясе очучыда булды. Пессимис р,истр^ битель белән идарә итүнең бик катлаУлы оПТИМИстлар исәпкә алып, «юк, оча алмас», дидел р. аПты яй иса, дошманнан яшеренеп, караңгы урманнарда »Р™ “ £ шуышып, санап бетергесез километрларны.шу™ uvKnane белән шуып үз ягыбызга чыга алган "ТуХХ’гХта катнашмады. Үзенә таныш бул- s™ ет,=а Го^УР^^^^^ SSSa6KyS *геройӘ кгшандир тә башта ул аның кайгысын беркадәр йомшарту кеОек гяли теләк белән генә хат язып җибәргән иде. Аннары, япяпмын бер-берләрен күрмичә танышулары ныгый бар ShPS Ватан с/гышь: героеның абстракт фигурасы үпынына’ аның күз алдына менә дигән чын, җанлы, яшь егет килеп бает!, һәм бу егет аны көннән-көн күбрәк кызыксындыра башлады. Ул, Гвоздевтан озаграк килми торган вакытларда, үзенең тынычсызлануың gep гышка бирелүен сизә башлады. Бу яңа тойгылар ан р үк вакытта шатландыра да, кУРкь’та узетГбер тап- махәббәтме? Кешене хатлары буенча гына, үзен оер тан кып да күрмичә хәтта аның тавышы нинди булуын да ипте™ичәҮ ярату’ мөмкинме? Танкистның хатларында ип- әШш кьшлар?укьтрга ярамый торган урыннар арткан- нан-арта бард! Гвоздев үзе хатларының берсендә «читтән торып гашыйк булу» тойгысы аны да биләп 175
алганлыгын белдергәннән соң, Анюта үзенең инде аңа гашыйк булганлыгына, мәктәп елларындагы кебек бала¬ ларча түгел, ә чын-чынлап гашыйк булганлыгына ышан¬ ды. Әгәр дә хәзер инде шул чаклы түземсезлек белән көтеп ала торган хатлар килүдән тукталса, тормышы бө¬ тен мәгънәсен югалтыр кебек күренә иде аңа. Менә шУлай алаР> бер-берен бөтенләй күрмәстән, үзләренең мәхәббәтләрен белдерделәр. Шуннан соң Гвоз¬ дев белән ниндидер сәер хәлләр була башлады. Аның хатлары борчулы, чуалчык булып чыга, әллә нинди әйтеп бетерелмәгән кинаяләр белән тула башлады. Соңыннан ул үзенең барлык көчен туплап, ниһаять, ачыктан-ачык аңлатып язды, бер-берләрен күрмичә мәхәббәт белдерү¬ ләре яхшы эш түгеллеген, янудан аның йөзе ничаклы ямьсез, шыксыз булып калуын Анютаның, ихтимал күз алдына да китерә алмавын, үзенең аңа җибәргән элек- тәрәк төшкән фоторәсеменә хәзер, бөтенләй охшамаган- лыгын турыдан-туры язып җибәрде. Ул аны алдарга теләмәгәнлеген белдерде, кем белән эш итүен үз күзе белән күргәнгә чаклы, мәхәббәт тойгылары турында язуны туктатуын үтенде. Анюта башта ачуланды, аннары куркынып китте. Кесәсеннән аның фоторәсемен чыгарып карады. Рәсем¬ нән аңа нык яңаклы, матур тулы борынлы, бәләкәй мы¬ еклы, чиоәр иренле япь-яшь егет карап тора иде «Ә хәзер? Син хәзер ниндирәк соң, сөеклем син минем мескенем?» — дип, рәсемгә карап, үз алдына пышылда¬ ды „ул. Кеше тәнендә янган урыннарның ямьсезләнеп җөйләнүен һәм анда тирән эзләрнең гомергә калуын ул, медик буларак, яхшы белә иде. Хәзер, ни өчендер, аның күз алдына тире туберкулезы белән авырган кешенең балавыздан ясалып куелган моделе килеп басты. Аны ул анатомия музеенда күргән иде, — йөзе, сукаланган төсле, күгелҗем буразналар һәм төерләр белән тулган, нервлы иреннәре ашалып беткән, күз кабаклары кызыл, ә кер¬ фекләре бөтенләй юк... Әгәр ул да нәкъ менә шуңа оша¬ ган булса? Кызның кинәт коты очып агарынып китте, ләкин шунда ук эчтән генә үз-үзенә кычкырынып алды...’ Я, әгәр дә шундый булса — нәрсә булган! Ул янып тор¬ ган танкта дошманга каршы сугышкан, ул бит минем ирегемне, минем укырга булган хокукыйны, минем на¬ мусымны һәм тормышымны саклаган. Ул герой, сугыш¬ та ул шулкадәр куркынычлар кичергән һәм, яңадан 176
сугышу өчен, үз тормышын яңадан куркыныч астына кую өчен, тагын да фронтка омтыла. Ә^мин? Фронт өчен мин нәрсә эшләдем? Окоп казыдым, өй түбәләрендә де¬ жур тордым, хәзер эвакогоспитальдә эшлим? Боларны . ул эшләгәннәр белән чагыштыру мөмкинме соң. «Шу- ШЫ шикләнүләрем өчен генә дә мин үзем аңа лаеклы түгел!» —дип кычкырды ул үз-үзенә һәм яра эзләре белән ямьсезләнгән йөзнең куркыныч күренешен күз алдыннан куды. Ул аңа, үзара языша башлаганнан бирле беренче тапкыр иң ягымлы, иркәләү сүзләре белән тулган иң зур хат язды. Аның бу икеләнүләре турында Гвоздев, әлбәттә, бернәрсә дә белмәде. Үзенең куркынычлы хис¬ ләренә җавап итеп, шундый яхшы хат алгач та, Гвоздев аны бик озак һәм кат-кат укыды, хәтта бу хат, турында Стручковка да әйтте, Стручков исә, ягымлы йөз белән тыңлаганнан соң: — Шүрләмә, танкист, — дип җавап кайтарды. «Безгә бит белән су эчәсе түгел, шадра белән яшәргә • дә мөмкин», бу сүзләр кайчан әйтелгән, энекәшем. Шу¬ лай шул менә. Ә хәзер, энекәш, бигрәк тә. Хәзер ирләргә кытлык бик зур. Аның мәсьәләне болай ачыктан-ачык куюы Гвоздевны тынычландырмады, әлбәттә. Госпитальдән чыгу вакыты якынайган саен, ул көзгегә һйман ешрак карый, я, ерак¬ тан торып, өстән-өстән генә карап ала, я битен көзге пыяласы янына ук китерә, яра һәм шеш эзләрен кулы белән сәгатьләр буе ышкып тигезләп маташа иде. Гвоздевның үтенүе буенча, Клавдия Михайловна аңа пудра һәм биткә сөртә торган махсус крем сатып алып бирде. Ләкин ул битендәге кимчелекләрне бернинди косметика ярдәме белән дә яшереп булмаслыгына бик тиз ышанды. Әмма шулай да төннәрен, барысы да йок¬ лап беткәч, ул әкрен генә бәдрәфкә чыгып китә һәм анда битендәге куе кызыл яра эзләренә бик озак массаж ясый, пудра сөртә, тагын массаж ясарга керешә, шуннан соң, өметләнеп, яңадан көзгегә килеп карый иде. Ерактан ул менә дигән егет булып күренә: нык һәм нечкә гәүдәле, киң җилкәле, туры, нык аяклы. Ләкин көзгегә якын килгәч! Яңакларындагы һәм иягендәге кызыл яра эзлә¬ ре, җөй-җөй булып, җыерчыкланып торган бите аны бөтенләй өметсезлеккә төшерәләр. «Ә ул миңа ничек карар икән?—дип куркып уйланды ул. —Мине күргәч 177 А-28. Чын кеще — 12
тә кинәт аның коты очар. Битемә карагач, аптыоап иңбашларын сикертер һәм, борылып, китеп барыр. Яки монысы инде бөтенесенә караганда да начар булачак’ . ул, әдәплелек күрсәтү өчен генә, бер-ике сәгать сөйлә¬ шеп утырыр да, аннары нинди дә булса бер рәсми, коры ЖяпИТгР Һәм: хХуШ’ ИСӘН бул!» —дияр». Шуларны уйлап, I воздев бик тирән дулкынланды һәм, бу күңелсез хәлләр чыннан да инде булгансыман, ачуыннан һәм үке¬ нүеннән бөтенләй агарынып китте. Шуннан соң ул халат кесәсеннән Анютаның фоторә¬ семен чыгарды. Рәсемдәге киң маңгайлы, артка тарал¬ ган, күпереп торган чәчле, чак кына өскә күтәрелеп тор¬ ган, рус кызларына хас булганча, калын борынлы балаларныкына охшаган ягымлы иренле, тулы гәүдәле кызга озак карап торды. Аның өске ирене өстендә бәлә¬ кәй генә бер миң сизелер-сизелмәс булып каралып тора. Күзләре соры яки зәңгәр булырга кирәк. Беркатлы һәм сөйкемле йөзле бу кыз Гвоздевка бик намуслы карый иде. Ул, рәсемгә җентекләп һәм сынап карап: «Син нинди кыз соң үзең? Я, әйт, мине күргәч тә курыкмассыңмы, качып китмәссеңме? Минем ямьсезлегемне күрмәскә йөрәгең җитәрме синең?» — дип сорагандай булды. Шул вакыт өлкән лейтенант Мересьев, коридор буй¬ лата аның яныннан үтеп, протезларын шыгырдата-шы- гырдата, култык таякларын шакылдатып, армый-талмый арлы-бирле йөреп тора иде. Бер, ике, ун, унбиш егерме тапкыр үтеп китте. Ниндидер үз программасы белән үл иртән дә, кичен дә шулай йөри. Үзенә ниндидер дәрес¬ ләр бирә һәм йөри торган юлын көннән-көн бара иде. «Гаҗәп әйбәт кеше!—дип уйлады Гвоздев рында. —Үз сүзен итүчән, нык характерлы, гәнеңдә никадәр зур ихтыяри көч була икән! эчендә култык таяклары белән тиз һәм оста өйрәнеп тә өлгерде бит. Ә кайберәүләр моңа айларГ буе өйрәнәләр. Кичә носилкадан да баш тартты һәм процеду¬ ралар бүлмәсенә баскычлар буйлап үзе төшеп китте. Төште дә кире палатага да үзе менде. Күзеннән яшьләр ага, ә үзе һаман менә. Баскычтан менгәндә булышырга теләгән сестрага хәтта ачуланып кычкырынды да. Ә югары площадкага берүзе менеп җиткәч, нинди шатлан¬ ды! Эльбрус түбәсенә менгән диярсең». Гвоздев көзге яныннан бер читкә китте дә аяклары 178 арттыра аның ту- Кеше ди- Бер атна йөрергә
һәм култык таяклары белән кызу хәрәкәт итеп барган Мересьев артыннан карап торды. Кара син аны ничек сукалый! Ә йөзе, чырае нинди яхшы, ягымлы аның! Каш өстеннән сузылган бәләкәй яра эзе аны бер дә ямь¬ сезләтеп күрсәтми, киресенчә, хәтта аңа ниндидер олы„ лык биреп тора. Менә Гвоздевның йөзе хәзер шундый булсын иде. Аяклар нәрсә ул, аяклар күренми алар, йөрергә дә, очарга да, әлбәттә, өйрәнер. Ләкин йөз... (менә бу йөз урынындагы гәрәнкә белән кая 6„aPa^“J инде), әйтерсең, аның өстендә төнлә исерек шайтаннар борчак сукканнар... u ...Кичке дәресләр исәбенә коридор буйлап егерме өченче рейсын ясап барган Алексей Мересьев ботлары¬ ның ничек шешкәнен, кызганын, култык таякларыннан оеп калган җилкәләренең ничек сызлаганын үзенең ары¬ ган, йончыган бөтен тәне белән сизеп тора иде. Стена¬ дагы көзге алдында басып торган Гвоздев яныннан үткәндә ул аңа күз кырые белән карап алды: чудак, я, нәрсә дип үзенең мескен физиономиясен газаплый инде! Хәзер, әлбәттә, кино йолдызы була алмый инде,ул, ә танкист, — менә дигән танкист булачак!.. Бите бозыл¬ ган—харап булган имеш, бигрәк искитәрлек инде, ба¬ шың гына сау булсын да, аяк-кулларың исән булсын шул җиткән. Әйе, әйе, аяклар, чын аяклар, ә бу томран- нар түгел — нинди сызлый, яна бит, ләгънәт төшкерлә- ре, әйтерсең, протезлар күннән түгел, ә кыздырылган тимердән ясалганнар. Тук, тук. Шыгырт, шыгырт. Тук, тук. Шыгырт, шы- ГЫРӨлкән лейтенант Мересьев, иреннәрен каты кысып, бик каты авыртудан аккан күз яшьләрен тыеп, егерме , тугызынчы рейсны коридор буйлап үтте дә үзенең тәү¬ леккә билгеләнгән дәресен төгәлләде. 14 Григорий Гвоздев госпитальдән июнь урталарында ЛЫКБер-ике көн алдан алар Алексей белән бик әйбәтләп сөйләшеп алганнар иде һәм, бәхетсезлектә иптәшләр икәнлеккә, шәхси эшләренең дә бердәй үк катлаулы булганлыгына алар, хәтта, ничектер эчтән шатландылар да Мондый очракларда бик табигыи булганча, алар, 179. 12*
һичбер нәрсәне яшермичә, бер-берсенә үзләренең эчке серләрен, шик-шөбһәләрен сөйләп бирделәр. Башкалар белән уртаклашырга, серләшергә горурлык мөмкинлек бирмәгәнгә мондый серләрне саклап йөрү икеләтә кыен иде. Сөйгән кызларының рәсемнәрен бер-беренә күрсәт- теләр. Оляның Алексейдагы рәсеме инде шактый туза һәм төсе китә башлаган иде. Бу — алар әле Камышинда чакта, июнь аеның теге онытылмас якты көнендә Идел аръягындагы чәчәккә күмелгән болында бергә яланаяк чабып йөргәндә, үзе төшереп алган рәсем иде. Ул бәлә¬ кәй кыз кебек, ябык, -өстенә чуар күлмәк кигән, үләндә, rtlvnn аТЬШ торган ромашкалар арасында яланаякларын бөкләп утырган, итәгенә чәчәк букетын тараткан, үзе дә нәкъ иртәнге чык төшкән ромашка чәчәге кебек, шундый ачык, ап-ак һәм саф! Алдындагы чәчәкләрен рәтләп ул уйчанланып, башын бер якка игән һәм шатлык чәчеп торган күзләре, дөньяның гүзәллеген беренче тапкыр күргәндәй, зур итеп ачылган. F Танкист, бу рәсемне карагач та, мондый кызның те¬ ләсә нинди бәла вакытында да ташламаячагын әйтте. Ә йнде әгәр ташлый икән—шайтан алсын үзен: димәк аның тышкы күренеше алдаучан, ул чакта шулай кирәк тә’„ У* хатта> ях.шь1га гына, димәк, ул чүп, ә инде ан¬ дый чүп белән үз тормышыңны бәйләү мөмкинме соң! Анютаның йөзе Алексейга шулай ук ошады. Ул үзе дә сизмичә, әле генә Гвоздевтан ишеткәннәрне үз сүзлә¬ ре белән сөйләп бирде. Бу гади әңгәмә, билгеле, алар¬ ның шәхси „хәлләренә бернинди дә ачыклык кертмәде әмма шулай да аларның икесенә дә җиңелрәк булып китте, әйтерсең, озакка сузылган авыр шеш тишелде. Алар сүз куештылар: Гвоздев госпитальдән чыккан¬ да, аны каршы алырга киләм, дип телефоннан сүз биргән Анюта белән бергәләп палата тәрәзәсе яныннан үтәчәк¬ ләр, һәм шуннан соң Алексей ул кыз турындагы үзенең фикерен Гвоздевка язып җибәрәчәк. Гвоздев исә үзен Анютаның ничек каршы алуы, аның гарипләнеп калган йөзенә ничек каравы һәм, гомумән, Анюта белән эшләр¬ нең ничек баруы турында Алексейга язачак Мересьев шунда ук юрап куйды: әгәр дә Гришаның эшләре яхшы барып чыкса, ул, һич кичекмәстән үзе турында бөтенесен дә Оляга белдерәчәк, тик авыру һәм урыныннан чак тора торган әнкәсенә бу турыда әйтмәвен генә үтенәчәк. 180
Менә шуңа күрә дә танкистның госпитальдән чыгуын алар икесе дә бердәй дулкынланып көттеләр. Алар бу көннәрдә шулчаклы дулкынландылар, хәтта төнлә дә йокламадылар. Палатадагылар йокыга киткәч, алар икесе дә әкрен генә коридорга чыгып: Гвоздев битендәге яра эзләренә көзге алдында тагын бер тапкыр массаж ясарга, ә Мересьев, тавыш чыгармас өчен култык таяк¬ лары башына чүпрәк чорнап, тагын бераз күнегүләр ясарга керешә иде. Иртәнге сәгать унда палатага Клавдия Михаиловна килеп керде һәм, хәйләле елмаеп, Гвоздевка^аны алырга килгәнлекләрен әйтте. Гвоздевны койкадан, әйтерсең, җил очырып алып ташлады. Ул, битендәге яра эзләре бүрт¬ кәнче кызарып, әйберләрен бик тиз җыйный башлады. Сестра, аның ыгы-зыгы килеп җыенуын күзәтеп һәм елмаеп: — Бик әйбәт кыз, шундый җитди үзе, — диде. Гвоздевның йөзе бөтенләй яктырып китте. Чынмы? Сезгә ошадымы ул? Юк, дөресен әйтегез әле чыннан да яхшымы? — дип бер-бер артлы сорау¬ лар’ яудырды ул һәм, шулчаклы дулкынланган иде, хәтта палатадагылар белән саубуллашырга да онытып, йөгереп чыгып китте. Малай!—дип әйтеп салды Стручков. Андый лар чебенгә дә барып кабалар. Бу тынгысыз кеше соңгы көннәрдә әллә нишләп кит¬ те. Ул һичкем белән сөйләшми, еш кына бернинди сәбәп¬ сез ачулана, менә хәзер, койкада утыра ала башлагач та яңакларына йодрыклары белән таянып, сорауларга да җавап бирмичә, көне буе тәрәзәгә таба карап тора. Палатадагыларның бөтенесе — сүрәнләнеп киткән майор да, Мересьев та, палатага яңа килгән ике яралы да Гвоздевның урамга килеп чыгуын. көтеп, тәрәзәгә сузылдылар. Көн җылы иде. Күктә ялтырап торган алтын кырыйлы, мамыксыман йомшак болытлар фор¬ маларын үзгәртеп ашыгып агылалар. Бу вакыт елга өстеннән соры бер болыт кисәге, кояшта ялтыраган си¬ рәк эре тамчыларын коеп, үтеп китте. Яр буе гранит¬ лары шомартылгандай ялтыравык төскә керде, асфальт кара мәрмәр таплар белән капланды. Бу бик аз гына явып алган яңгырдан шундый хуш ис таралды, башны тәрәзәдән сузып аның ягымлы тамчылары астына куясы килә иде. 181
Килә,—дип пышылдады Мересьев. под^ездь1ныР авыр имән ишеге әкрен генә ачыла башлады. Аннан ике кеше килеп чыкты бепе^ “°’"Iка"’ б«ләгенә шинелен салган һам ул шул чак- зурТлт"В м" £арХабнаК“К~ аннХ™ S^ — ХЬ» вакытында да йөз чөерми^ бӘЛЯГа °ЧраГаН Алар тәрәзә турысына җиткәч тә туктадылап баптпя ?рла=^^^ фонындаЛбааТсып торГ Ш^АлекХТизеп^ “ХкХХ"’ку““эхн““кулын тарать,"м =’ Tapaji4bMaparb,JIaP’ бвР Сү3 ЛЭ Ү’ УРьшнарыиа ' Кич белән хәтта йөрмздТ д^ бөтенесеннән дә эл^к Ток- 182
........„ ятть1 ләкин палатадагылар йокыга киткәннән сон ”' бик™ак вакыт анын койкасыныц пружиналары ты- '"''и“кчеЫкХ"нрТтТйлЭН ул, палатага сестра кереп Wит-m житмәс VK миңа хат юкмы, дип сорады. Хат юк ta" njeien сулпзк гена юынды, дәртсез генә шнашэчте^Ләкин йөр^ белән уа күбрәк шөгыльләнде һәм, кичә йомшаклык күр сәтк унбиш үзен-үзе җәзалап, үтәлми калган норма исәбенә, уноиш пойс аотык ясады. Бу көтелмәгән уңыш аның барлык данына - кырык бишкә тапкырласак, ике мек ике иез К"₽"аенЛПыялеасш ™"“"бушл’ыгы аша кайгылы карашып 7р₽ам“а ташлый; ме₽нә Алексей —= түгел, валлаһи, аз түгел бит! һ кич егерме дь^диярлею Нәкъ мена шул минутта ланган бәләкәй конвертлы хат ид . з ку а. ачты һәм 183 •
Гвоздев тарафыннан төнлә вокзалда язылган бу зур хатны укыган саен аның йөзе һаман күңелсезләнгәннән- күңелсезләнә барды, Анюта, чыннан да, палатада уйла- нылганча, күз алдына китерелгәнчә булып чыкты, дип, аңардан да матур кыз, ихтимал, бөтен Москвада да юк¬ тыр, дип, мине үзенең бертуганы кебек каршы алды, мин аны тагын да көчлерәк ярата башладым, дип язган иде Гвоздев. «...Ләкин, теге синең белән сөйләшкәннәрнең бөтенесе дә без уйлаганча булып чыкты. Ул бик яхшы кыз. Ул миңа бер сүз дә әйтмәде, хәтта тыштан да берни дә сиздермәде. Барысы яхшы гына үтте. Ләкин мин бит сукыр түгел, минем каһәр төшкән гарип йөзем аны кур¬ кытканын күреп торам. Бөтенесе дә әйбәт кенә бара иде төсле, ә менә кинәт борылып карасам — күрәм: ул миңа шундый итеп карый, әллә ояла, әллә курка, әллә кызга¬ на иде мине... Мине университетка алып барды. Бармаган булсам, яхшырак булган булыр иде. Студенткалар мине чолгап алдылар, карыйлар... Уйлап кара әле син, алар безнең һәммәбезне дә беләләр икән, безнең турыда Аню¬ та аларга бөтенесен дә сөйләп бетергән... һәм күрәм Анюта аларга ничектер гаеплесыман карый, янәсе, шун¬ дый коточкыч кыяфәтле кешене китерүем өчен гафу итегең, дисыман. Ә иң мөһиме, Алеша, ул һичнәрсә сиз¬ дерми, минем арттан ухаживать итә, бик ягымлы кыла¬ на һәм бертуктаусыз сөйли, сөйли, әйтерсең, сүзсез тынып калудан курка. Аннары аларга киттек. Ул ялгызы гына тора икән, ата-аналары эвакуациядә, гаиләләре бик мәртәбәле күренә. Мине чәй белән сыйлый башлады, ә үзе һаман чәйнектә чагылган минем йөземә карый һәм еш-еш^тирән сулап ала. Кыска гына әйткәндә, сизәм: булмый, шайтан алсын барысын да! Мин аңа шулай туп-туры әйттем дә: «Күрәм, минем тышкы кыяфәтем сезнең йөрәгегезгә ятмый. Нишләмәк кирәк, дөресе дә шулай шул, аңлыйм һәм рәнҗемим», — дидем. Ул елый башлады, ә мин аңа әйтәм: «Еламагыз, сез бик яхшы кыз, сезне теләсә кем яратыр, нигә үз тормышыңны җимерергә»,—дим. Шуннан соң мин аңа: «Хәзер инде сез минем нинди чибәр егет икәнлегемне күрдегез һәм яхшылап уйлап карагыз... ә мин үз частема китәм, адре¬ сымны җибәрермен.. Фикерегезне үзгәртмәсәгез, язы¬ гыз», дидем. Тагын өстәп әйттем: «Үзегезне көчләмәгез, бар иде, инде юк, дип уйлагыз: сугыш бит», — дидем. Ул,’ 184
олбәттә: «Юк, юк, сез нәрсә сөйлисез», — диде һәм елады. Шул вакытта ниндидер мәгънәсез һава тревогасы игълан иттеләр, ул чыгып китте, ә мин шау-шу арасында чыгып тайдым һәм туп-туры офицерлар полкына бардым. Кирәкле документларны бик тиз бирделәр һәм юнә¬ лешне әйттеләр. Бөтенесе әйбәт, литер кесәдә, китәм. Тик, Алеша, хәзер мин аңа тагын да көчлерәк гашыйк булдым, аңардан башка ничек торырмын — әйтә ал¬ мыйм». * т,„ Алексей, дустының хатын укып чыкты да, үзенең ки¬ ләчәгенә карагандай булды. Мөгаен, аның үзе белән ^дә нәкъ шушылай булып чыгар. Оля аны кире какмас, йөз чөермәс, юк, ул да, нәкъ менә Анюта кебек киң күңел¬ лелек белән үзен корбан итәргә теләр, күз яшьләре аша елмаер, яратмавын басарга тырышып иркәләр. — Юк, юк, кирәк түгел! Кирәк түгел! — дип кыч¬ кырып җибәрде Алексей. Ул, тиз-тиз чатанлап, палатага керде һәм, өстәл алдына утырды да ашыга-ашыга, тын да алмыйча, дияр¬ лек, Оляга кыска, эшлекле-коры бер хат язды. Дөресен язарга батырчылык итмәде ул, — аның нигә кирәге бар? Әнкәсе авыру, аны тагын да өстәмә бер кайгы белән котын алу кирәкмәс. Оляга ул, үзләренең мөнәсәбәтләре турында күп уйлаганлыгы,.аңа — Оляга һаман көтүе, мөгаен бик авыр икәнлеге турында язды. Сугыш тагын күпме вакытка сузылыр? Ә еллар үтә бирәләр, яшьлек тә кире кайтмас булып үтә. Сугыш шундый нәрсә бит ул — барлык көтүләрең юкка гына булып чыгуы мөмкин. Кинәт мин сугышта үлеп калсам, — ул чакта, хатын да булмый торып, тол калу язмышы нәрсәгә кирәк? Яки ан¬ нан да начаррак булуы мөмкин әле: «Әгәр мин сугышта гарип булып калсам, сиңа инвалидка иргә чыгарга туры киләчәк бит. Моның нәрсәгә кирәге бар? Юк, син үзең¬ нең яшьлегеңне әрәм итмә һәм мине оныт. Бу хатка җавап бирмәсәң дә рәнҗемәячәкмен. Гаять авыр булса да, мин сине аңлыйм. Шулай яхшырак булыр». ’ Бу хат аның кулын яндыра төсле иде. Ул аны, яңа¬ дан укып тормастан, конвертка тыгып ябыштырды да коридорда, су кайната торган «титан» янында, стенага эленгән зәңгәр почта ящигына таба тиз-тиз атлап КИТХатны салып, палатага әйләнеп кайткач та, ул яңа¬ дан өстәл янына килеп утырды. Кайгыны кем белән 185 •
уртаклашырга? Бу турыда анасына язарга ярамый. Гвоздевка? Ул, әлбәттә, аңлар иде, ләкин хәзер кайда соң ул? Буталып беткән сансыз күп фронт юлларыннан аны ничек эзләп табасың? Полкка язаргамы? Ләкин анда га¬ ди сугышчан эшләр белән шөгыльләнүче бәхетле кеше¬ ләргә Мересьев турында гына уйлап торасы калган ди! «Метеорология сержанты»на! Менә кем белән'кайгыны уртаклашырга кирәк, һәм ул аңа хат язарга тотынды, бу хат, дустыңның җилкәсенә сарылып елагандагы шикелле, бик җиңел язылды. Ләкин кинәт ул ярты сүздә тукталып калды, уйга чумды һәм, язганнарын ачу белән бөтәрләде дә, ертып ташлады. — Сүз газабыннан да коточкычрак газап дөньяда юк, — диде Стручков, мәсхәрәле елмаеп. Ул үз койкасында Гвоздевның хатын кулында тотып утыра иде. Бу хатны ул, үзенең гадәтенчә һичбер тар¬ тынып тормастан, Алексей өстәленнән алып укыган иде, күрәсең. — Нишләп болай бүген бөтенесе дә бәлагә юлык¬ каннар соң?.. Гвоздевны кара инде син, менә юләр! Кызы йөзен чыткан икән — харап зур кайгы инде!.. Әл¬ лә нинди психологияләргә бирелеп киткән, менә тагын бер Карамазов... Бу хатны укыганыма ачуланмыйсың¬ мы? Бездә, фронтовикларда, нинди яшерен серләр булуы мөмкин? ' Алексей ачуланмады. Ул уйлый иде. Ә, бәлки, иртәгә почтальон килгәнне саклап торырга да, хатны кире алырга кирәктер? Бу көнне Алексей бик тынычсыз йоклады. Күп төрле төшләр күрде. Менә көрт басып киткән аэродром һәм әллә нинди серле конструкцияле, кош тәпиле «Ла-5» самолеты; кабинага техник Юра кереп бара, әйбәтләп кереп утыра да, рульгә тотынып: «Алексей үзенең оча- сыларын очкан инде, хәзер миңа очарга чират җитте»,— ди... Менә ак күлмәк һәм юеш штан кигән Михайла ба¬ бай, имештер, Алексейны салам өстенә яткырып себерке белән чаба, ә үзе. һаман көлә: янәсе, туй алдыннан шу¬ лай артыграк себеркеләп ташлау да гөнаһ булмый. Ә соңыннан, тан. алдыннан, Оля төшкә керде. Имештер, ул, кояшта каралган нык, кечкенә аякларын суга тыгып, капланган көймә өстенә утырган, үзе шундый җиңел, нечкә булып, ничектер үтәли ялтырап күренә. Имештер, ул куллары белән кояштан капланып көлә, Алексейны 186
янына чакыра, ә Алексей, имештер, аңа таба йөзеп бара, ләкин көчле агым аны Олядан кирегә, ярга таба өстери. Ул тагын ныграк, бөтен көчен биреп йөзә, куллары, аяк¬ лары, барлык мускуллары белән тырышып ишә, ана якынайганнан-якыная бара һәм инде җил аның чәч то¬ лымнарын ничек җилфердәткәнен, кара тутлы аякла¬ рындагы су тамчылары ничек ялтыраганын да күрә... Төш шушы урынга җиткәч, ул шатланып уянып китте. Уянды да, яңадан йокларга һәм күңелле төшне дәвам иттерергә тырышып, бик озак күзләрен йомып ятты. Ләкин мондый хәлләр бала чакта гына булуы мөмкин. Ул яңадан йокыга китә алмады. Кояшта каралган, ма¬ турланган, нәзакәтле кыз образы аны бөтенләй шатлан¬ дырып җибәрде. Күп уйлап тормаска, җебемәскә, майор әйтмешли, достоевщинага юл куймаска, ә аңа таба йө¬ зәргә, агымга каршы йөзәргә, ни генә булса да алга таба йөзәргә, бөтен көчеңне биреп, йөзеп җитәргә кирәк. Ә хат? Ул, ящик янына барып, почтальонның килүен саклап торырга теләгән иде, ләкин кул селтәде: әйдә, үз юлы белән бара бирсен. Андый хат кына чын мәхәббәтне куркыта алмас. Хәзер инде ул, мәхәббәтнең чын булуы¬ на, үзен күңелле һәм кайгылы килеш тә, сәламәт һәм авыру килеш тә, теләсә нинди хәлдә дә, көтеп торулары¬ на ышангач, үзендә гаять зур күтәренке көч барлыгын сизде. Иртә белән ул култык таякларына таянмыйча гына йөреп карады. Саклык белән генә кроватеннан төште. Аякларына басты. Аякларын киң җәеп, тигезлек өчен кулларын як-якка сузып, бер урында басып торды. Ан¬ нары, куллары белән стенага тотынып, бер адым атлады. Протез күне шыгырдап китте. Гәүдәсе бер якка авышты, ләкин ул, кулларын һавада хәрәкәтләндереп, баскан урынында турая алды. Әле һаман да стенадан аерылыр¬ га куркып, икенче тапкыр атлады, йөрү бу чаклы авыр эштер дип беркайчан да уйламаган иде ул. Малай чагын¬ да ул агач аяклар белән йөрергә өйрәнгән иде. Стенага сөялеп, агач аякларга баса да, үзен этеп җибәреп, бер- ике, өч-дүрт адым атлый, бөтен гәүдәсе бер якка тай¬ пыла һәм ул җиргә сикерә, ә агач аяклар урамдагы тузанлы үлән өстенә шапылдап төшә. Ләкин ул чакта агач аякларда йөрүе җиңелрәк иде, чөнки алардан сике¬ реп төшәргә мөмкин иде. Ә менә протезлардан берничек тә сикереп төшә алмыйсың, һәм ул өченче адым атла- 187 .
ганда, аягы уңайсыз борылудан чайкалып китеп, бөтен гәүдәсе белән идәнгә йөзтүбән егылды. Ул йөрергә өйрәнү өчен, палатадагыларның бөтенесен Дә дәвалау кабинетларына алып киткәч, процедура сә¬ гатьләрен сайлап алды. Ул беркемне дә ярдәмгә чакыр¬ мады, стена янына шуышып барды да, сөялеп, әкрен генә аягүрә торды, бәрелгән янбашын капшап карады, ул күгәреп чыккан иде. Аннары тешләрен кысып, стена яныннан китте, тагын бер адым атлады. Хәзер инде ул серен төшенгәндәй булды. Аның ясалма аяклары, чын аяклардан, җитәрлек сыгылмалы булмаулары белән аерылалар иде. Ул, аларның үзенчәлекләрен әле белеп Җиткермәгәнгә күрә, йөргәндә аякларның торышын үз¬ гәртү, гәүдәсенең авырлыгын табаннан алгарак күчерү, шуннан соң атлагач, авырлыкны яңадан икенче аяк табанына күчерү кирәклегенә күнекмәгән иде. һәм, ни¬ һаять, табаннарны параллель рәвештә'' куймаска, ә аяк очларын читкәрәк борып куярга кирәк иде. Чөнки шулай хәрәкәт иткәндә аяк өстендә басып торуы һәм алга атлавы уңайрак иде. Болар кешегә бала чагыннан ук, әнкәсе күзәтүе ас¬ тында үзенең йомшак, кыска аяклары белән беренче килбәтсез адымнар ясарга керешкәндә үк билгеле була башлыңдар. Бу күнегү кешенең бөтен гомере буена урнашып кала, табигый импульс булып әверелә. Инде ке¬ ше протезлар кигәч һәм аның организмының табигый нисбәтләре үзгәргәч, бала чактан ук килгән бу табигый импульс йөрергә ярдәм итми, ә киресенчә, аны кыенлаш¬ тыра гына. Агач аяклар белән йөрергә өйрәнгән вакытта әиә шул импульсны гел җиңә барырга туры килә. Аяк¬ сыз калган бик күпләр, ихтыярлары көчле булмаганда, бала чагында ук бик җиңел бирелә торган йөрү сәләтенә тәмам картайганга чаклы да ирешә алмыйлар. Мересьев үз теләгенә ирешә белә иде. Ялгышларны исәпкә алып, ул стена яныннан яңадан китте һәм, агач аякларының очларын ике якка җибәреп, үкчәсенә басты, аңнары гәүдәсенең авырлыгын аяк очына күчерде. Про¬ тез ачулы шыгырдап алды. Гәүдә авырлыгы аяк очына күчкән моментта Алексей икенче аягын идәннән кискен итеп тартып алды да алга ташлады. Үкчә, гөрселдәп, идәнгә бәрелде. Шуннан соң ул, гәүдәсенең аумыйча туры басып торуын һавага күтәрелгән куллары ярдәме белән саклап, тагын атларга кыймыйча, бүлмә уртасында 188
туктап калды. Ул тигезлеген югалтып, шулай чайкалга- лап басып тора, борын өстенә салкын тир бәреп чыгуын сизә иде. Палатага килеп кергән Василий Васильевич аны нәкъ менә шушы кыяфәтендә күрде. Ул, ишек төбендә бераз тукталып, Мересьевны күзәтеп торды да, аннары аның янына килеп култыклап алды. — Браво, түшшуар! Ә ни өчен бер ялгызың? Ни өчен сестра белән, санитар белән түгел? Ай, бу кешенең тә¬ кәбберлеге... Я, ярый, берни түгел, һәрбер эштә беренче адым әһәмиятле, хәзер инде син иң кыенын эшләгән¬ сең. Соңгы вакытларда Василий Васильевичны бик юга¬ ры бер медицина учреждениесенең начальнигы итеп күтәргәннәр иде. Эше бик зур һәм аның бик күп вакы¬ тын ала иде. Шул сәбәпле госпиталь белән саубулла¬ шырга туры килде аңа. Ләкин бу карт профессор, элекке кебек үк, госпитальнең шефы булып исәпләнә һәм, хәзер инде биредә бүтәннәр хуҗа булсалар да, вакыт тапкан араларда һәр көн палаталарга килеп чыга, обход ясый, консультацияләр бирә иде. Тик инде ул, улы үлгәннән соң, элекке кебек күңелле, шат түгел һәм эшлекле мы- гырдаучан гадәтен дә онытып бара иде. Хәзер беркемгә дә кычкырмый, тупас сүзләр дә кулланмый. Якын таныш- белешләре аның бу үзгәрешендә тиз якынаеп килә тор¬ ган картаю билгеләрен күрәләр иде. — Я, Мересьев, әйдәгез, бергәләп өйрәник. Ә сез үз юлыгызда булыгыз, цирк түгел бу, бернәрсә дә карап торасы юк биредә, — диде ул тирә-юньдәгеләргә. Шун¬ нан соң, үзе белән бергә ияреп йөргән медперсоналга борылып, коры гына: — ә сез обходны миннән башка гына тәмамлагыз, — диде. — Я әле, күгәрченем, кузгал, бер... Тотыныгыз, миңа тотыныгыз сез, нәрсә тартынып торырга! Тотыныгыз, мин генерал бит, мин әйткәнне тыңларга кирәк. Я, ике, менә шулай. Хәзер уң аякка. Яхшы. Сул аяк белән. Менә шәп! Атаклы медик, әйтерсең, кешене йөрергә өйрәтүе, белән искиткеч мөһим медицина тәҗрибәсе ясагандай шатланып, кулларын угалый башлады. Аның характеры шундый иде: нәрсәгә генә тотынмасын — бөтенләй мавы¬ гып китә һәм шуңа үзенең зур- энергияле бөтен җанын бирә торган иде ул. Мересьевны ул палата буйлап йөрер¬ гә мәҗбүр итте. Алексей, бөтенләй йончыган, хәлдән 189
тайган килеш урындыкка килеп аугач, профессор да үз урындыгы белән аның янына килеп утырды. Я, ә очу ничек, булдырып булырмы? Шулай шул. ләзер, атакай, сугышы шундый, кулы өзелгән кешеләр дә ротаны атакага алып баралар, үләрлек дәрәҗәдә яра¬ ланганнар да пулеметтан тырылдаттыралар, дошман дотларын әнә үз күкрәкләре белән каплыйлар... Тик менә үлгәннәр генә сугышмыйлар, — дип карт тирән су¬ лап алды һәм чырае сүрәнләнеп китте.— Хәер, алар да сугышалар — үзләренең даннары белән. Әйе... Я баш¬ лыйк, егет кеше. ’ Икенче рейстан соң Мересьев ял итәргә туктагач про¬ фессор, Гвоздев койкасына күрсәтеп: ' — Ә бу танкист ничек? Терелдеме? Сәламәтләнеп .чыктымы?—дип сорады. Мересьев аның тәмам сәламәтләнгәнен, яңадан сугы¬ шырга киткәнен, тик аның бите, аеруча ияк тирәләре, янудан, һич тә төзәлмәслек гарип булып калганлыгын әйтте. Хат та алдыңмыни? Кызлар яратмаудан күңелсез¬ ләнергә дә өлгергәнмени? Языгыз үзенә: сакал-мыек үс¬ тереп җибәрсен. Чынлап әйтәм. Шулай эшләсә, өстәвенә оригинальлек белән дан казаныр әле, андый ’ егетләрне кызлар яратучан булалар! Палатага тыны беткән сестра килеп керде һәм, Сов¬ наркомнан шалтыраталар, диде. Василий Васильевич урыныннан авыр гына күтәрелде. Тиресе касмакланган, күм-күмгәк булып торган куллары белән тезләренә тая¬ нып торуыннан да, аркасын нинди кыенлык белән турайтуыннан да соңгы атналарда аның бирешкәнлеге сизелеп тора иде. Ишеккә барып җиткәч, ул әйләнеп ка¬ рады да күңелле итеп, Мересьевка кычкырды: Чыннан да, сез аңа, кем соң әле, теге танкист ду¬ сыгызга языгыз, профессор сакал-мыек үстерергә кушты, диегез. Сыналган дәва бу! Хатын-кызлар арасында бик зур уңыш казаначак?! Ә кич белән клиниканың бер карт хезмәтчесе Мересь¬ евка таяк китереп бирде. Кара агачтан ясалган, фил сөягеннән эшләнгән бик уңай тоткалы һәм аңа ниндидер монограммалар язылган, борынгыдан калган гүзәл бер таяк иде бу. н Профессордан, Василий Васильевичтан, ул үз 190
таягын сезгә бүләк итеп җибәрде. Сезгә шушы таяк бе¬ лән йөрергә кушты ул. Җәйге бу кичтә госпитальдә күңелсез иде. пәм менә кырык икенче палатага экскурсияләр башланды. Уңдагы, сулдагы күрше палаталардан, хәтта югары каттан да, профессор бүләген карарга килделәр. Таяк, чыннан да, бик яхшы иде. 15 Фронтларда давыл алдындагы тынлык озакка сузыл¬ ды. Совет Информбюросы сводкаларында җирле әһә¬ миятле булган сугышлар һәм разведчикларның эзләнү¬ ләре турында гына әйтелә иде. Госпитальдәге яралы¬ ларның саны кимегәннән-кими барды һәм начальство кырык икенче палатаны бөтенләй диярлек бушатты, анда хәзер ике генә койка: уң якта Мересьев койкасы һәм сул якта, урамга караган тәрәзә янында, майор Стручков койкасы гына калды. Разведчикларның эзләнүләре! Сугыш мәсьәләсендә тәҗрибәле Мересьев һәм Стручков моны яхшы беләләр: бу пауза никадәр зур булса, бу киеренке тынлык ни¬ кадәр озакка сузылса, алдагы давыл шулкадәр нык һәм көчле булачак. Бервакытны сводкада шундый бер белдерү күзгә ча¬ гылып китте: кайдадыр, фронтның көньяк участокларын¬ нан берсендә, Советлар Союзы Герое снайпер Степан Ивушкин егерме биш немецны үтергән һәм, шуның бе¬ лән узе үтергән дошманнар санының гомуми исәбен ике'йөзгә җиткергән. Менә Гвоздевтан хат килеп төште. Ул әлбәттә, үзенең кайда икәнлеген дә, нәрсә эшләве турында да язмаган, ләкин үзенең элекке командиры булган Павел Алексеевич Ротмистров хуҗалыгына яңа¬ дан эләгүен, үз тормышыннан бик канәгать икәнен әйт¬ кән Хәзер бездә татлы чия бик күп, барыбыз да туйганчы ашыйбыз, дип язган һәм, бу хатны алгач та, Алексейдан Анютага бер-ике сүз язып җибәрүне үтенгән. Гвоздев үзе дә аңа хатлар яза икән, ләкин кем белә: ул хатлар Аню- тага барып җитәме-юкмы, чөнки алар һәрвакыт марш- ларда булалар, тору урыннары гел алмашынып тора. Давылның кайдадыр көньякта башланып китәчәге, хәрби кеше өчен, хәтта шушы ике кечкенә хәбәрдән дә ачык күренеп тора иде. Алексей, әлбәттә, Анютага да хат 191
язды, Гвоздевка да сакал турында профессор киңәшен язып җибәрде, ләкин Гвоздевның хәзер каты сугышлар алдындагы хәрби ашкыну белән яшәвен, мондый ашкы¬ ну сугышчы өчен авыр да һәм бер үк вакытта кадерле дә булуын һәм хәзер Гвоздевның сакал турында да, ә бәл¬ ки, Анюта турында да уйлап торырга вакыты булмавын ул яхшы белә иде. Кырык икенче палатада тагын бер шатлыклы вакыйга булды. Газеталарда майор Павел Иванович Стручковка Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында указ игъ¬ лан, ителде. .Ләкин бу зур шатлык та майорның кәефен озак вакытка күтәрә алмады. Ул һаман да караңгы чы¬ райлы булып килде. Аны каһәр төшкән «тез капкачлары» аркасында шушындый кызу көннәрдә тик ятарга мәҗ¬ бүр булу изә иде. Аның эч пошуының икенче бер сәбәбе дә бар иде, әлбәттә. Ләкин ул моны бик нык яшерә. Көн¬ нәрнең берендә ул сәбәп, бөтенләй көтмәстән, Алексейга билгеле булды. Мересьев бу көннәрдә, үзенең барлык ихтыяр көче бе¬ лән бер максатка — йөрергә өйрәнүгә омтылган вакыт¬ та, тирә-ягында булып торган нәрсәләргә бөтенләй игъ¬ тибар итми иде диярлек. Ул үзенең көнен нык график белән үткәрә. Протезларын киеп, көненә өч сәгать — ир¬ тән, төш вакытында һәм кич белән берәр сәгать коридор¬ да йөри. Күк халат кигән бу кешенең бертуктаусыз, сә¬ гать маятнигыдай төгәллек белән, палата ишекләре алдыннан селкенеп үтүе, киң коридор буйлап гел яңгы¬ рап торган протезларның эчпошыргыч шыгырдавы башта авыруларның ачуын китерә иде. Соңыннан алар моңа шулчаклы күнегеп киттеләр, тәүлекнең билгеле сәгатьләрен маятник кебек чайкалып йөргән бу кешедән башка күз алларына да китерә алмый башладылар һәм, бервакытны Мересьев грипп белән авырып калгач, аяк¬ сыз лейтенантка нәрсә булганын белү .өчен, кырык икен¬ че палатага барлык күрше палаталардан вәкилләр килде. Алексей иртә белән зарядка ясый, аннары урындыкка утырып, аякларын самолет белән идарә итүгә күнектерә. Кайчакларда ул шулай миңгерәгәнче шөгыльләнә, колаклары шаулый башлый, күз алдында әллә нинди яшел түгәрәкләр күренә һәм аяк астында идән чайкала шикелле тоела иде. Шундый вакытларда ул юыну бүлмә¬ сенә бара, башын чылата һәм, йөрү, гимнастика сәгать- 192
ләрен әрәм итмим дип, әйбәтләп хәл җыю өчен, койка¬ сына кайтып ята иде. Бу юлы ул, башы әйләнгәнче йөргәннән соң, үз ал¬ дында һичбер нәрсә күрмичә, ишекне куллары белән капшап ачты да әкрен генә койкасына барып җитте һәм сузылып ятты. Палатада Клавдия Михайловна белән майор Струч¬ ков сөйләшә иде. Клавдия Михайловна, бераз мыскыл¬ лап, тыныч кына, ә майор Стручков үпкәләп һәм дул¬ кынланып сөйли. Алар икесе дә сөйләшү белән шулка¬ дәр мавыкканнар иде, хәтта Мересьевның килеп кергәнен дә сизмәделәр. — Сез аңлагыз мине, мин чынлап сөйлим, сезгә аңлашыламы бу? Сез хатын-кызмы, түгелме? — Хатын-кыз, әлбәттә, ләкин мин боларның берсен дә аңламыйм һәм бу темага сез җитди сөйләшә алмыйсыз. Сезнең җитдилегегезнең кирәге дә юк миңа. Стручков чыгырыннан чыгып ачуланды. Әшәке, сүге¬ нү сүзләре әйткәндәй, ул бөтен палатаны яңгыратып, кычкырып җибәрде: — Соң мин сезне сөям бит, шайтан алгыры! Моны күрмәү өчен хатын-кыз түгел, ә усак бүкәне булырга кирәк! Я, йөрәгегезгә барып җиттеме? — диде һәм читкә борылып, бармаклары белән тәрәзәгә чиертә баш¬ лады. Клавдия Михайловна, урыныннан торып, тәҗрибәле медсестраларда гына була торган сак адымнар белән тавышсыз гына атлап, әкрен генә ишеккә таба китте. — Туктагыз, кая киттегез? Я, сез миңа ни дип җавап бирәсез? — Биредә ул турыда сөйләшергә вакыты да, уры¬ ны да түгел. Мин хезмәттә. — Сез нәрсә болгатасыз, нигә сез минем җилегемне суырасыз? Җавап бирегез, — диде майор, аның тавы¬ шында тирән сагыш ишетелде. Клавдия Михайловна ачык ишек алдында тукталып калды. Аның зифа буе караңгы коридор фонында бик ачык һәм тагын да матуррак булып күренде. Сабыр хо¬ лыклы һәм инде яшь булмаган бу сестраның шулчаклы хатын-кызларча көчле һәм күңелне үзенә җәлеп итүчән булуын Мересьев моңа кадәр күз алдына да китерә алма¬ ган иде. Ул, башын чак кына арткарак чөеп, пьеде¬ сталда басып торган төсле, майорга карап тора иде. А-28. Чын кеше — 13. 193
— Ярый, мин сезгә җавап бирәм. Мин сезне ярат¬ мыйм һәм беркайчан да ярата алмаган булыр идем. Ул чыгып китте. Майор кроватена ташланды һәм ба¬ шын мендәр астына тыкты. Стручковның соңгы көннәр¬ дәге төрле әкәмәтләре, палатага сестра килеп кергән вакытларда аның кабынып китүе, ярсулы, шат күңелле- лектән бик тиз котырынкы ачулы кешегә әверелүе —ба¬ рысы да аңлашылды. Стручков чыннан да эчке газап кичерә иде бугай. Алексей аны кызгана башлады һәм шул ук вакытта ул бик канәгать тә иде. Майор урыныннан торгач, Мересьев шаяртмыйча түзә алмады: Я, иптәш майор, төкерергә рөхсәт итәсезме? Әгәр ул шунда нәрсә буласын алдан белгән булса, бу сүзләрне аңа һичкайчан, хәтта шаяртып та әйтмәгән булыр иде. Майор аның койкасына таба ыргылып, нин¬ дидер өметсез тавыш белән кычкырына башлады: — Төкер! Я, төкер -битемә — син хаклы. Төкерергә хакың бар синең. Төкермисеңме?.. Хәзер миңа нәрсә эшләргә икән инде, ә? Я, нәрсә эшлим, өйрәт, әйт миңа — син барысын да ишетеп тордың бит... Ул койкасына утырды да башын йодрыклары белән кысып чайкала башлады: — Җиңелчә мавыгу дип уйлыйсыңдыр әле син. Җи- ңелчә! Мйн бит чынлап сөйлим, мин аңа, юләргә тәкъдим ясадым! Кич белән Клавдия Михайловна, дарулар күтәреп, па¬ латага килеп керде. Ул һәрвакыттагыча тыныч, ягымлы һәм сабыр иде. Ул, үзенең бөтен барлыгы белән, тирә-як- ка тынычлык таратып торгандай булып күренде. Майор¬ га да елмайды, ләкин ул аңа ничектер гаҗәпләнебрәк һәм куркыбрак карап ала иде. Стручков, ачудан тыр¬ накларын чәйнәп, тәрәзә алдында утыра иде. Ул, Клавдия Михайловна бүлмәдән чыгып киткәндә, аның артыннан ачуланып һәм сокланып карап калды. «Совет фәрештәсе»... Нинди юләре аңа шундый исем биргән? Халат кигән шайтан бит ул! Канцеляриядә эшләүче олы яшьтәге, ябык гәүдәле сестра кереп: Алексей Мересьев йөри торган авырумы? — дип сорады. — йөгереп йөри торган, — дип мыгырдап алды Стручков. 194
— Мин бирегә шаяртырга дип килмәдем, — диде җит¬ ди тавыш белән сестра. — Өлкән лейтенант Алексей Ме¬ ресьевны телефонга чакыралар. — Кыз кешеме? —дип җанланып китте майор һәм ачулы сестрага күзен кысып куйды. — Мин аның паспортын карамадым, — диде сестра, шулай ук ачулы черелдәп, һәм, горур, спай атлап, пала¬ тадан чыгып китте. • Мересьев койкасыннан сикереп торды. Таягы белән идәнгә шатлыклы бәрә-бәрә, сестраны да узып, чын-чын- лап коридор буйлап йөгерә иде ул. Алексей бер айдан бирле инде Олядан җавап көтә иде. Кинәт аның башын¬ да мәгънәсез бер уй чагылып китте: әгәр ул Оля булып чыкса? Ләкин моның булуы мөмкин түгел: шушындый вакытта Сталинград яныннан ничек итеп Москвага килә- алсын ул! Аннары, аның биредә, госпитальдә икәнен ул каян белсен? Ул бит аңа, тыл оешмасында эшлим, дип, Москвада да түгел, ә бистәдә, дип язган иде. Ләкин бу минутта Мересьев могҗизага ышанырлык хәлдә иде һәм ул, үзе дә сизмичә, йөгерә-йөгерә китте. Протезлар белән, таягына сирәк кенә таянып, чайкала-чайкала, беренче тапкыр чынлап йөгерде ул. Протезлар коридорны яңгы¬ ратып шыгырдадылар. Телефон трубкасыннан ягымлы, матур, ләкин бөтен¬ ләй таныш булмаган күкрәк тавышы ишетелде. ^«Кырык икенче палатада торучы өлкән лейтенант Алексей Петро¬ вич Мересьев сез буласызмы?»—дип сорадылар. Ул, бу сорауда үзе өчен ниндидер кимсетелү сизгәндәй, трубкага: _ әйе| _ дип, кискен һәм ачулы тавыш белән, кычкырып җибәрде. Трубкадан килә торган ягымлы тавыш бер генә минут¬ ка тынып, киселеп калды. Соңыннан тынычсызлавы өчен салкын гына гафу үтенде. — Сезнең белән Анна Грибова сөйләшә. Сезнең ду¬ сыгыз лейтенант Гвоздевның танышы булам мин. Сез мине белмисез, әлбәттә, — диде кыз. Бу сүзләрне ул ни¬ чектер көчәнеп әйтте, дорфа тон белән җавап бирүгә үпкәләгәнлеге бик ачык сизелеп тора иде. Ләкин Мересьев, ике кулы белән дә трубкага ябы¬ шып, инде бөтен көчкә кычкыра башлады: Сез Анютамыни? Теге, шул кызмы? Юк, мин сезне бик яхшы беләм, бик яхшы беләм! Гриша миңа... — Кайда ул хәзер, аның .хәле ничек? Ул бездән ки-; 195 13*
нот, көтмәстән китеп барды. Тревога булгач та, мин бүл¬ мәдән чыгып киткән идем. Мин санпостта эшлим. Кайтып керсәм, бүлмәдә беркем дә юк, язу да, адрес та калдыр¬ маган. Мин һичбер нәрсә аңламыйм, кайда ул, нигә юкка чыкты, аңа нәрсә булган?.. Алеша, кадерлем, болай әй¬ түемә сез мине гафу итегез, мин дә сезне яхшы беләм бит. Мин бик борчылам, кайда ул хәзер, нигә ул шулай кинәттән... Алексейның җаны- рәхәтләнеп, җылынып китте. Дусы өчен шатланды ул. Димәк, ул, тиле нәрсә, ялгышкан, саклык күрсәтүдә арттырып җибәргән. Менә, чыннан да, Карамазовлар токымы. Димәк, сугышчының гариплеге чын кызларны куркытмый икән. Димәк, ул да, әйе, Ме¬ ресьев үзе дә, нәкъ менә аны шушылай борчылып эзләя- ләкләренә ышана ала! Бу күңелле уйлар, трубкага кыч¬ кырып сөйләшкән арада, аның башыннан электр тогы тизлегендә үтеп киттеләр. — Анюта! Бары да ал да гөл, Анюта! Аңлашылмау гына килеп чыккан. Ул сау-сәламәт һәм сугышып йөри. Әйе, әйе! Полевая почта 42531-В. Ул хәзер сакал үстерә, Анюта, валлаһи, бик матур сакал, теге... теге... кемнәр әле... партизаннар сакалы төсле, әйе. Аңа сакал бик килешә. Гришаның сакал үстерүе Анютага ошап җитмәде. Са¬ калны уЛ кирәкмәс нәрсә дип тапты. Тагын да шатлана төшкән Мересьев, алай булгач, Гриша ул шайтан алгыры сакалны, гәрчә үзен бик матурлап торса да, бер селтәнүдә кырыр да ташлар, диде. Кыскасы, сөйләшә торгач, телефон трубкасын элеп куйганда алар бик дуслар иде инде, һәм Мересьев, госпи¬ тальдән чыгар алдыннан аңа, әлбәттә, шалтыратырга сүз бирде. Палатага кайтышлый Алексей үзенең телефонга йөгереп барганлыгын хәтерләде. Кайтканда да йөгерергә теләгән иде — барып чыкмады. Протезның идәнгә кискен бәрелүеннән бөтен тән сыкрап авырта иде. Ярый, берни түгел, бүген булмаса — иртәгә, иртәгә булмаса —берсе¬ көнгә ул йөгереп йөри алачак, шайтан алгыры! Бөтенесе дә яхшы булыр! Ул үзенең яңадаң йөгерә дә, оча да, сугыша да алачагына шикләнми иде инде, ул, вәгъдә бирүләрне яратканга күрә, бу юлы да, һавада беренче сугышудан соң, бер немец самолетын бәреп төшергәч тә, бөтенесе турында Оляга язарга вәгъдә бирде. Әйдә, ни булса да булсын.
Өченче кисәк
1942 нче елның җәй урталары иде. Москвадагы бер госпитальнең авыр имән ишегеннән, нык кара агач таякка таянып, тәбәнәк буйлы, киң җилкәле бер яшь кеше килеп чыкты. Аның өстендә хәрби очучылар френче һәм форма¬ лы чалбар, ә зәңгәр петлицаларында өлкән лейтенантлар билгесе — өчәр кубик иде. Өлкән лейтенантны ак халат¬ лы бер хатын-кыз озата чыкты. Аның башында, беренче бөтендөнья сугышында шәфкать туташлары бәйләп йөр¬ гән яулык шикелле, кызыл тәреле ак яулык иде. Бу аның чибәр, ягымлы йөзенә берникадәр тантаналы төс биреп тора иде. Алар ишек төбендә туктап калдылар. Очучы үзенең таушалып, уңып беткйн пилоткасын салды да, сестраның кулын уңайсызланып кына иреннәренә китер¬ де, ә сестра аның башын куллары белән тотып, маңгаен¬ нан үпте. Аннан өлкән лейтенант баскычтан тиз-тиз төште дә, елга яры буйлап, асфальт юлдан җиңел генә чайка- ла-чайкала китеп барды. Зәңгәр, сары, көрән пижама кигән яралылар госпиталь тәрәзәләреннән аңар кул изәп, култык таякларын селкеп калдылар, нәрсәдер кычкырдылар, ниндидер киңәшләр бирделәр. Өлкән лейтенант та аларга кул изәде. Ләкин аның бу зур соры йорт яныннан мөмкин кадәр тизрәк китәсе килгәне күренеп тора, ул үзенең дулкынлануын яшерү өчен йөзен тәрәзәләрдән читкә бора иде., Ул тая¬ гына җиңелчә таянып, әллә ничек сәер басып тиз-тиз ат¬ лый, һәр адымында аның гәүдәсе селкенеп-селкенеп китә иде. Шулай да, әгәр баскан саен әкрен генә шыгырдау ишетелмәсә, бу төз гәүдәле, нык тәнле кешенең аяклары киселгән дигән уй берәүнең дә башына килмәс иде. 199
Алексей Мересьевны госпитальдән соң, сәламәтләнеп җитү өчен, Хәрби-Һава көчләренең Москва янындагы са- наторийсына җибәрделәр. Майор Стручков та шунда ки¬ тәргә тиеш иде. Аларны алырга санаторийдан машина җибәрергә булдылар. Ләкин Мересьев госпиталь баш¬ лыкларын, Москвада туганнарым бар, дип ышандырды, аларны күрмичә китә алмыйм, диде. Үзенең солдат кап¬ чыгын Стручковка калдырды да җәяүләп китеп барды. Санаторийга кич белән электричкага утырып барып җи¬ тәргә вәгъдә итте. Мересьевның Москвада бер туганы да юк иде. Ләкин аның башкаланы бик тә күрәсе килде. Ялгыз, кеше ярдә-.- меннән башка, йөрүдә үзенең көчен сынап карыйсы, үзенә бернинди мөнәсәбәте булмаган кешеләр арасында’ бәре- леп-сугылып йөрисе килде. Ул Анютага шалтыратты һәм, әгәр Анюта вакыт тапса, аны сәгать уникеләрдә үзе белән күрешергә чакырды. Кайда? Я әйт инде, кайда? Әйдә, Пушкин һәйкәле янында булсын... һәм менә ул хәзер, вак шадралары кояшта җемелдәгән, ярларына гранит түшәл¬ гән мәһабәт елга буйлап, бер ялгызы Пушкин һәйкәленә таба китеп барды. Ниндидер таныш, тәмле ис аңкып тор¬ ган җәйге җылы һаваны бөтен күкрәге белән комсызла¬ нып сулый-сулый бара ул. — - Нинди рәхәт гирә-якта! Очраган бер хатын-кыз аңар матур булып күренде агачларның нәфис яшеллекләренә карап исе китте. Һава шундый саф иде,„ исерткеч эчкәндәге шикелле башны, әй¬ ләндерде, шундый үтә күренмәле иде, әйберләрне якынай¬ тып күрсәтте, Кремльнең киртләч стеналарына, Иван Великий гөмбәзенә, күпернең елга өстендә асылынып тор¬ ган бик зур сөзәк аркасына ныклабрак сузылсаң, буең җитәр төсле булып күренде. Шәһәр өстендәге оетып җи¬ бәрә торган татлы ис Алексейга бала чагын хәтерләтте. Ул кайдан килә соң әле? Нигә аның йөрәге ярсып тибә? Нигә исенә әнисе төшә? Хәзерге ябык карчык әнисе түгел, ә күпереп торган чәчле, яшь, матур әнисе нигә исенә төшә аның? Аларның беркайчан да икәү бергә Москвада бул¬ ганнары юк иде ич! 7 Әлегә кадәр Мересьев башкаланы газета, журналлар¬ дагы рәсемнәр, китаплар буенча гына белә иде; күреп кайткан кешеләрнең сөйләүләре буенча, борынгы Кремль курантларының төн уртасында йокыга талган дөнья өстеннән йөзеп үткән көмеш тавышлары буенча, бәйрәм- 200
пәрдә Кызыл мәйдан яныннан узучы сафларның радио аша ишетелгән гөрелдәвекле, көр, шат авазлары буенча гына белә иде. Менә хәзер ул аның күз алдында, якты җәйге челлә эчендә оеп, бик матур булып җәйрәп ята. Алексей Кремль буендагы, кеше сирәк йөри торган ярны үтте дә, салкынча гранит койма янына туктап, ял итте. Таш стена итәгенә бәрелеп чәчрәгән, өстендә салават күпере нурлары балкып торган суга карап утырды, анна¬ ры әкрен генә Кызыл мәйданга күтәрелә башлады. Юкә чәчәктә утыра, урам һәм мәйданнарның асфальтлары өс¬ тендә очлары киселгән, сары чәчәкле, хуш исле агач баш¬ ларында эшчән бал кортлары безелди. Аларның тыз-быз йөреп торган машина гудокларында да, трамвайларның шылтырап узуларында да, кызган асфальт өстендә тирбәлеп торган нефть исле рәшәдә дә эшләре юк. Менә нинди икән син, Москва! Дүрт ай буена госпитальдә яткан Алексей Москваның җәйге гүзәллеген күреп шулкадәр таң калды, ул аның хәрби кием кигән булуын, очучылар әйтмешли, беренче номер әзерлектә, ягъни дошманга каршы күтәрелергә һәр минут әзер хәлдә икәнен баштарак күрми торды. Күпер янындагьи киң урам аркылы, бүрәнәләрдән бурап ясалган, эченә ком тутырылган шыксыз баррикада сузыл¬ ган. Күпер почмакларында, балалар онытып калдырган уенчыкларга охшап, дүрт амбразуралы бетон дотлар кал¬ кып тора. Кызыл мәйданның соры ташлары өстенә төрле- төрле буяулар белән өй, газон, аллея рәсемнәре ясалган. Горький урамындагы кибетләрнең тәрәзәләренә ике кат такта кадакланып, урталарына ком тутырылган. Тыкрык¬ ларда рельсларны бер-берсенә ябыштырып эшләнгән ту¬ тыккан «керпеләр» таралып яталар. Алар да балалар онытып калдырган уенчыкларга охшыйлар. Фронттан яңа килеп төшкән, элек Москвада булмаган хәрби кеше¬ нең күзенә бу нәрсәләр бик үк бәрелмиләр. Бары кайбер йорт һәм стеналарның футуристларның мәгънәсез рәсем¬ нәре шикелле сәер итеп буялган булулары һәм, гүя Маяковский китапларының битләреннән урамга атылып чыгып, коймалардан, витриналардан узган-барганнарга карап калучы «ТАСС тәрәзәләре» генә гаҗәпләндерә¬ ләр иде. Шактый арыган Мересьев, протезларын шыгырдатып һәм, инде таягына ныграк таянып, Горький урамы буенча 201
өскә күтәрелде. Аның аптырап калган күзләре бомба тө¬ шеп җимерелгән йортлар, пыялалары коелган тәрәзәләр, убылган җирләр, тирән чокырлар эзләде. Фронтка иң якын булган хәрби аэродромнарның берсендә яшәгәндә, ул һәр төндә диярлек землянка өстеннән немец бомбар- дировищкларының эшелон-эшелон булып көнчыгышка таба агылып торганнарын ишетә иде. Ерактд бер эшелон¬ ның тавышы тынарга өлгерми, көнбатыштан икенче эше¬ лон дулкыны килеп чыга һәм һава, кайчакларда, төн буе гөрелдәп тора иде. Очучылар фрицларның Москвага киткәннәрен белеп торалар һәм анда хәзер нинди җәһән¬ нәм булырга тиешлеген күз алларына китерәләр иде. Хәзер исә, хәрби Москваны карап йөргәндә, Мересьев күзләре белән һава һөҗүменең эзләрен эзләде, эзләде, ләкин таба алмады. Асфальт юллар тип-тигез, һичбер за¬ рарланмаган йортлар саф-саф булып тезелеп торалар. Тәрәзә пыялаларына кадәр исән, гәрчә аркылы-торкылы кәгазьләр ябыштырылган булса да, ватылганнары бик сирәк. Ләкин фронт якын, һәм аның шулай булуы, Москва кешеләренең борчулы йөзләреннән дә күренеп тора. Аларның яртысы хәрби кешеләр. Аякларында ту¬ занлы итекләр, өсләрендә тиргә чыланып беткән, җилкә¬ ләренә ябышып торган гимнастеркалар, аркаларында ул көннәрдә» «сидор» дип йөртелгән яшел капчыклар. Менә, бер тыкрыктан, кояшка коенган урамга канат¬ лары яньчелгән, кабина тәрәзәләрен пуля тишкәләп бе¬ тергән бик күп йөк машиналары атылып килеп чыкты. Аларның какшаган агач кузовларына төялгән сугышчы¬ лар кызыксынып тирә-якка караналар, өсләре тузан гы¬ на. Җил аларның плащ-палаткаларын җилфердәтә. Ма¬ шиналар колоннасы, дошманның якынлыгына җанлы шаһит булып, троллейбусларны!, җиңел машиналарны, трамвайларны узып алга очты. Мересьев колоннадан кү¬ зен алмыйча озак карап торды. Менә хәзер шушы тузан¬ лы машинага сикереп менәсе иде дә китәсе иде. Ә кич белән, карыйсың, син инде фронтта, үз аэродромыңда! Ул үзенең Дегтяренко белән бергә торган землянкасын, күз алдына китерде. Чыршы кузлаларга тезелгән сәкесен, борынны ярып керә торган сумала, ылыс исләрен, яньчел¬ гән снаряд стаканыннан ясалган лампадан чыккан әче бензин исен, очар алдыннан җылытыла торган моторлар¬ ның иртәнге улауларын, баш очындагы наратларның көн- төн шаулап торуларын күз алдына, китерде, һәм хәзер 202
землянкасы аңар тыным, уңайлы, менә дигән өй булып кү-. ренде! Их, тизрәк шунда китәсе иде. Юеш һавасы, тездән пычраклары, туктаусыз безелдәгән озынборыннары өчен очучылар тарафыннан каһәрләнә торган шул сазлыкка китәсе иде! Пушкин һәйкәленә Алексей көчкә килеп җитте. Юлда ул берничә тапкыр ял итеп алды. Ял иткәндә, таягына ике куллап таянып, промтовар магазиннарының тузанга бат¬ кан тәрәзә төпләренә куелган вак-төяк әйберләрне караш¬ тырган булып торды.- һәйкәл янындагы, кояшта җылын¬ ган яшел скамьяга ул чиксез рәхәтләнеп килеп утырды, юк, утырмады, ә аудьи, ауды да сызлаган, шешенгән, каеш кырып бетергән аякларын сузып җибәрде. Ләкин никадәр арыган булса да, аның шатлыгы сүрелмәде. Бүген көн бигрәк матур иде шул! Чаттагы йортның почмак манара¬ сындагы! таштан ясап куелган кыеның башы өстендә күк очсыз-кырыйсыв булып күренә иде. йомшак, иркә җил чәчәктә утырган юкәләрнең татлы хуш исен бөтен буль¬ варга тарата. Трамвайлар дәртле шылтырап узалар, һәй¬ кәл төбендәге җылы һәм тузанлы комда бик бирелеп уй¬ нап утыручы ак чырайлы, ябык тәнле кечкенә балалар рәхәтләнеп көләләр. Арырак, бульвар түрендә, бау киртә эчендә көмеш буяульн бик зур аэростат күренә. Аның янында купшы гимнастерка кигән, кызыл битле ике кыз сакта тора. Бу сугыш атрибуты булган аэростат Ме- ресьевка Москва күгенең төнге сакчысы булып түгел, ә Зоопарктан качып килеп, хәзер чәчәктә утырган агач күләгәсендә черем итеп ятучы бик зур юаш ерткыч бу¬ лып күренде. Мересьев, елмайган йөзен кояшка таба борып, күзлә¬ рен КЫСТЫ1. Башта балалар очучыга әһәмият бирмәделәр. Алар кырык икенче палатаның тәрәзә төбенә килеп кунган чыпчыкларны хәтерләтәләр, иде... Алексей, аларның кү¬ ңелле черкелдәшүләрен тыңлаган хәлдә, бөтен тәненә кояш җылысын, урам шау-шуын сеңдереп утырды. Менә яланаяклы бер малай иптәшеннән качып бара иде, очу¬ чының алга таба сузган аягына абынып, комга мәтәлеп барып төште. Күз ачып йомган арада малайның түгәрәк йөзе еларга торгандагы кебек ямьсезләнеп китте. Аннары малай бераз вакыт аптырап торды, һәм, коты очып, кычкырып җибәр¬ де. Ул, Алексейга куркынып карын-карый, йөгерә баш- 203
лады. Балалар көтүләре белән аның янына җыелдылар, һәм, очучыга кырын күз белән генә караштыргалап, тәш¬ вишле итеп, нәрсә турындадыр озаклап черелдәштеләр. Аннары, әкрен генә, сакланып кына очучыга якыная башладылар. Уйларына чумып утырган Алексей боларның берсен дә күрмәде. Менә ул малайларның шаккатып һәм куркы¬ тып карап торганнарын күрде һәм шул чакта гына алар¬ ның сүзләре аның аңына килеп җитте. Ун яшьләр чамасындагы ак чырайлы, ябык кына бер малай, бик. җитди итеп: — Ялганлыйсың бит, Витамин. Ул гап-гади очучы, өл¬ кән лейтенант, — диде. Түгәрәк йөзле Витамин, үз дигәнендә торып: — Бер дә ялганламыйм. Чәчрәп китим менә, честное пионерское — аягьи агач, — диде. — Чын түгел, агач. Әйтерсең, Мересьевның йөрәгенә пычак кададылар. Көн караңгыланып, күңелсезләнеп киткәндәй тоелдьн. Ул башын күтәрде. Балалар, аның карашыннан куркып, артка чигенделәр, ә күзләре һаман аның аякларында х1де әле. Витаминның исә ябык малайга ачуы килгән иде, ул, ярсып, аңар бәйләнде: — Телисеңме, үзеннән сорыйм. Әллә куркыр дип бе¬ ләсеңме? Әйдә бәхәсләшәбез! Ул, кйнәт кенә төркемнән аерылды да, һәр минут кире йөгерергә әзер торган хәлдә, «Автоматчик» чыпчык ке¬ бек яны белән әкрен генә атлап Мересьевка якыная баш¬ лады. Старттан кузгалып китәргә торган йөгерүче кебек, гәүдәсен киереп: — Өлкән лейтенант абый, сезнең аякларыгыз нин¬ ди? — дип сорады. — Бөтен кешенеке төслеме, әллә-агач¬ мы? Сез инвалид, әйеме? Шул чакта бу чыпчыкка охшап торган малай очучы¬ ның коңгырт кара күзләренә яшь тула башлаганны күреп алды. Әгәр Мересьев, сикереп торып, алтын хәрефле әкә¬ мәт таягын селки-селки кычкырырга, артыннан куарга тотынса, малайга ул кадәр тәэсир итмәс иде. Малай «инвалид» диюе белән кара тутлы бу хәрби кешенең йө¬ рәген ничек әрнеткәнен, акылы белән түгел, юк, үзенең чыпчык йөрәкчеге белән сизде. Ул тынып калган иптәш¬ ләренә таба чигенде. Малайлар бал һәм җылы асфальт исе аңкып торган кызу һавада эреп киткән кебек төркем¬ нәре белән берьюлы юк булдылар. 204
Кемдер аңа исеме белән дәште. Мересьев кинәт сике¬ реп торды. Аның каршысында Анюта басын тора иде. Мересьев аны фоторәсеме буенча шунда ук танып алды. Ләкин Анюта рәсемдәге шикелле үк матур түгел, ябык чырайлы, арыган йөзле иде. Ярым хәрби форма кигән: өстендә гимнастерка, аягында итек, башында иске пи¬ лотка иде. Ләкин аның күзләре, яшькелт калку күзләре, Мересьевка шундый якты һәм тыныч карыйлар, шундый дусларча итеп карыйлар иде, бу ят кыз аңа күптәнге та¬ нышы булып, бер ишек алдында уйнап үскән балачак дусты булып күренде. Бик аз гына вакыт алар берсен-берсе сынап карап тордылар. —■ Мин сезне-бөтенләй башка төсле итеп күз алдыма китергән идем, — диде Анюта. Мересьев, үзенең йөзендәге урынсызрак булган ел¬ маюын яшерә алмыйча, сорап куйды: — Ә нинди итеп?.. — Шундый итеп, ничек әйтергә соң инде, баһадир итеп, озын буйлы, бик көчле итеп, менә мондыйрак яңак¬ лы, трубкалы, һичшиксез трубкалы итеп... Гриша миңа сезнең турыда бик күп язган иде! — Менә сезнең Гришагыз чыннан да баһадир! — диде Алексей, Анютаны бүлеп һәм, кызның йөзе яктырып киткәнне күргәч, «сезнең» күзенә басым ясап дәвам итте: — Сезнең Гришагыз чын кеше. Мин — нәрсә... Ә ул, сезнең Гришагыз... Ул сезгә үзе турында, мөгаен, бернәр¬ сә дә язмагандыр әле... — Беләсезме нәрсә, Алеша... Сезгә Алеша дип дәшер- гә ярыймы? Мин Гришаның хатлары буенча сезне Алеша дияргә күнеккәнмен... Сезнең Москвада бүтән эшегез юкмы? Юк, әйе? Әйдәгез Миңа. Мин дежурствомны төгәл¬ ләдем, хәзер тәүлек буе буш. Әйдәгез! Минем бераз ара¬ кы бар. Сез аракы яратасызмы? Әйдәгез, мин сезне сыйлыйм. Хәтер тирәнлегеннән бик тиз генә майор Стручковның хәйләкәр йөзе килеп чыгып, Алексейга күз кысып алды: имеш, күрәсең, бер ялгызы тора, аракысы да бар, әһә! Ләкин Стручков бер тапкыр хурлыкка калган иде инде, шуңа күрә Алексей аңа аз гына да ышанмады. Кичкә кадәр вакыт күп иде әле, алар, иң яхшы иске дусларча күңелле сөйләшә-сөйләшә, бульвар буйлап ки¬ теп бардылар. Алексей Гвоздевның сугыш башында ним- 205
ди бәлагә очравы турында сөйләгәндә, кыз иреннәрен тешләп тыңлады, чак кына елап җибәрмәде, ә инде аның хәрби маҗаралары турында тыңлаганда күзләре очкын¬ ланып китте. Кызның үзен болай тотуына Алексейның күңеле булды. Гвоздев белән әнә ничек горурлана ул! Әнә ул, ничек кызарып аның турында яңадан-яңа мәгълүматлар төп¬ ченә! Ә Гвоздевның тик торганда акча аттестаты җибәр¬ гәне турында сөйләгәндә, әнә ничек ачулана! Ә ни өчен I риша һич көтмәгәндә китеп барды? Китәсен әйтмәде, ЯЗУ да язып калдырмады, адресын да бирмәде. Хәрби сер? Кешенең саубуллашмыйча китүе, киткәч, хат язмый¬ ча торуы, нинди хәрби сер булсын ди ул?.. Анюта Алексейга сынаулы карап: — Карагыз әле, ни өчен сез, телефон аша сөйләшкән¬ дә, ул сакал үстерә дип, басым ясый-ясый әйттегез? дип сорады. Алексей туры җаваптан баш тартырга маташты: Ла> б°лай гына. Ялганладым мин. „ ~ юк, әйтегез! Мин җавап алмыйча туктамыйм әйтегез. Әллә анысы да хәрби серме? Нинди сер .булсын! Турысын гына әйткәндә, безнең профессор Василий Васильевич, кызлар... әй бер кыз күбрәк яратсын өчен, аңар сакал үстереп йөрергә кушты. Ах шулаймыни! • Инде хәзер миңа барысы да аң¬ лашыла. Ала-а-ай! Анютаның чырае кинәт караңгыланып китте. Олыгаеп китте ул. 1 үя аның яшькелт күзләрендә ут сүнде, йөзе¬ мең аклыгы кинәт күбрәк сизелә башлады. Маңгаенда күз төпләрендә кечкенә генә, энә эзе шикелле нечкә генә җыерчыклар сызылды, һәм ул Алексейга, үзенең иске гимнастеркасы, уңган пилоткасы, коңгырт чәйләре белән бик арыган, йончыган булып күренде. Бары тик кечкенә нәфис иреннәрендәге беленер-беленмәс бала йоны һәм өске иренендәге нәни нокта кебек миңе кызның бөтенләй торЬа вдӘеНеН’ ЯШе егермедән дә артык тҮгел нкәнен әйтеп Мооквада шулай да була: киң урам буйлап зур, матур йортлар яныннан барасың-ба,расың да, кечкенә генә тык рыкка борылып керәсең, һәм ун адым атлауга — искереп беткән, җиргә сеңгән, кечкенә тәрәзәләренең тонык пыя¬ лалары белән кызганыч карап торган өйләр алдына ки¬ леп чыгасың, Анюта да әнә шундый өйләрнең берсендә 206
тора иде. Алексей белән Анюта, мәче һәм керосин исе килеп торган тар, кысрык баскыч буйлап, икенче катка менделәр. Кыз ачкыч белән ишекне ачты. Ике ишек ара¬ сында, салкында торган ашамлыклар, миски һәм котелок¬ лар яныннан атлап, алар караңгы, буш кухняга килеп керделәр. Кухняны үткәч, идәне һәм„ стеналары төрле әйберләр белән тульи тар коридор буйлап бардылар да, кечкенә генә бер ишек төбенә килеп туктадылар. Каршы¬ дагы икенче ишектән ябык кына бер әби башын тыгып карадыи — Анна Даниловна, анда сезгә хат бар,— диде ул, Һәм яшьләрнең Анюта бүлмәсенә кереп киткәннәрен кы¬ зыксынып карап торды да күздән югалды. Анютаның әтисе укытучы иде. Ул укыта торган инсти¬ тут ерак тылга эвакуацияләнде. Институт белән Анюта¬ ның әти-әниләре дә китте. Ак киндер япмалар киертелгән борынгы йорт җиһазлары белән тулы ике кечкенә бүлмә кыз карамагында калды. Бүлмә ташландык хәлгә килгән. Җиһазлардан, ишектәге иске йон чаршаудан, саргайган тәрәзә пәрдәләреннән, картина һәм төрле буяулы рәсем¬ нәрдән, пианино өстендәге ваза һәм кечкенә таш сыннар¬ дан авыр дым бәреп тора иде. Сез гафу итегез, мин казарма шартында яшим, госпитальдән туры мединститутка йөгерәм, ә бирегә әллә нигә бер генә кайтып китәм, — диде Анюта кызарынып һәм өстәл тутырып яткан җыен чүп-чарны эскәтере белән ашык-пошык җыеп алды да бүлмәдән чыкты. Ул бик тиз әйләнеп керде һәм эскәтерне җәеп, чит- читләрен пөхтә генә итеп тарткалап куйды. Ә инде өйгә ычкына алсаң да, шулкадәр арыган буласың, диваныңа көчкә кайтып егыласың, чишенеп тә тормыйсың, өй җыештырып тору кайда ул! Берничә минуттан инде электрик чәйнек җырлый башлады. Өстәлгә табын җәелде: бизәкләре ашалып беткән, фигуралы чынаяклар килде, фаянс тәлинкәдә бик юка итеп туралган ипи, ваза төбендә бик-бик вак итеп ватылган шикәр күренде, йон чуклы бәйләгән сал¬ фетка астында, тыныч заманнарны хәтерләтеп, хуш ис. аңкытып, чәй пешеп чыкты. Ә табын уртасына бапушнма- ган күгелҗем бутылка белән юка гына ике рюмка килеп утырды. Анюта Мересьевны! тирән бархат креслога утыртты. Креслоның яшел бархаты астыннан шулкадәр күп мунча¬ 207
ла чыккан, аны утыргычына һәм арка терәгенә пөхтә итеп беркетелгән озынча палас та томалап бетерә алмаган иде. Ләкин кресло иске булса да, шундый җайлы иде, кешене як-яктан шундый иркә кочып ала иде, Алексей аңа утыруга изелеп китте һәм кызышып торган, шешен¬ гән аякларын рәхәтләнеп сузып җибәрде. Анюта үзе Алексей янына, бер кечкенә скамьяга утыр¬ ды, һәм, кечкенә кызлар шикелле астан өскә таба карап, яңадан Гвоздев турында сораша башлады. Аннан кинәт исенә төшеп, үзен орыша-орыша, кунагы турында кайгыр¬ тырга тотынды, аны өстәл янына тартып китерде. — Бәлкем эчәрсез, ә? Гриша әйтә иде, танкистлар, әлбәттә, очучылар да... Ул рюмканы Алексейга якынрак этеп куйды. Күгел¬ җем аракы тәрәзәдән төшкән кояш нурларында җемелдәп китте. Спирт исе Алексейга ерак урман эчендәге аэро¬ дромны, командирлар ашханәсен, аш алдыннан бирелә торган «ягулык нормасын» алгандагы күңелле шау-шуны хәтерләтте. Алексей, икенче рюмканың буш икәнен күреп, сорап куйды: — Ә сез? — Мин эчмим, — диде Анюта гади генә итеп. — Ә аның өчен, Гриша өчен? Кыз көлемсерәп куйды. Бер сүз дә әйтмичә, үзенә аракы салды да, рюмканың нечкә биленнән тотып, Алек¬ сей белән чәкештереп алды. — Аның уңышлары өчен, — диде ул кискен итеп һәм рюмканы авызына бик кыю итеп аударды, ләкин шунда ук тончыгып йөткерергә тотынды, кызарып чыкты, көчкә тынычланды. Мересьев, эчми-эчкәнгә, аракының кинәт башына кит¬ кәнен, бөтен тәнен кыздырып, рәхәтләндереп җибәргәнен сизде. Ул тагын берне салды. Анюта исә икенче рюмка¬ дан кискен рәвештә баш тартты. — Юк, юк, мин бит эчмим. Үзегез күрдегез ич. — Ә миңа уңыш теләмисезмени? Анюта, әгәр сез миңа уңышның никадәр кирәк икәнен белсәгез иде! Кыз аңар, ничектер, бик җитди карап, рюмкасын кү¬ тәрде/ягымлы елмаеп, башын селкеп куйды да йомшак кына итеп Алексейның терсәгеннән кысты һәм тагын эчеп җибәрде. Тыны кысылып торды, аннан йөткерергә тотынды. — Нишләдем мин, ә? Тәүлек буе эшләп арыганнан 208
соң... Бу бары сезнең хакка гына, Алеша. Сез бит... Гриша миңа сезнең турыда бик күп язды. Мин сезгә чын күңел¬ дән уңыш телим, бик телим! һәм сезнең эшегез уңар, ишетәсезме, әлбәттә уңар! — Ул яңгыравыклы тавыш бе¬ лән көлеп җибәрде. — Нигә ашамыйсыз соң сез? Ашагыз. Тартынып утырмагыз. Минем ипием тагы да бар. Бу кичәгесе, ә бүгенгесе алынмаган әле. — Ул сыр телемнәре шикелле юка итеп туралган икмәкле тәлинкәне елмаеп Алексейга таба этәрде. — Ашагыз инде, >менә тиле, юкса, исерерсез дә, әллә нишләп бетәрсез. Алексей яфрак төсле юка икмәк телемнәре салган тә¬ линкәне үз алдыннан читкә этәрде дә Анютаның яшькелт күзләренә, аның калын кызыл иреннәренә, кечкенә авы¬ зына карады һәм тонык тавыш белән сорау бирде: — Әгәр мин хәзер сезне үбеп алсам, сез ни эшләр идегез? Алексейның бу сүзләре Анютаны, ахрысы, кинәт ай¬ нытып җибәрде, ул куркып китте. Ләкин ачуланмады, юк. Ул Алексейга, ерактан асылташ булып ялтырап күренгән пыяла ватыгына караган шикелле, сынап һәм күңеле кайтып карап торды. — Мөгаен куып чыгарыр идем дә, Гришага, кешеләр¬ не белмисең икән әле син, дип хат язар идем, — диде Анюта салкын гына итеп һәм икмәкне яңадан Алексейга таба этте. — Ашагыз, сез исердегез. Мересьевның чырае яктырып китте. — Менә бусы дөрес. Менә монысы өчен сезгә рәхмәт, акыллым! Бөтен Кызыл Армия исеменнән зур рәхмәт. Мин Гришага, аның кешеләрне яхшы, бик әйбәт белүе ту¬ рында әйтеп, хат язармын. Алар сәгать өчләргә кадәр, тәрәзәдән кыйгач озын көлтә булып төшкән кояш нурлары стенага үрмәли баш¬ лаганчы, сөйләшеп утырдылар. Алексейга поездга китәр¬ гә вакыт иде инде. Ул нәрсәгәдер күңелсезләнеп, френче- нә мунчала ябышкан килеш, яшел, җайлы креслода» торды. Анюта кунагын озата китте. Алар култыклашып бардылар. Ял итеп алганнан соң Алексей шундый әйбәт атлый иде, кыз: әллә Гриша моның аяклары юк дип юри генә әйтте микән, дип уйлап алды. Анюта Алексейга эва¬ когоспиталь турында сөйләде. Үзенең хәзер шунда, башка медичкалар белән бергә, яралыларны авыруларына карап госпитальләргә билгеләп торулары турында; көньяктан көн дә берничә эшелон килеп торганга күрә, эшнең бик А-28. Чын кеше — 14. 209-
авыр булуы турында; яралыларның чынында гаҗәп яхшы кешеләр булулары, аларның нинди каты сызлауга да тү¬ зүләре турында сөйләп барды, һәм, кинәт үзенең сүзен үзе бүлеп, Алексейга сорау бирде: — Ә сез, Гришаның сакал үстерүе турында чынлап әйттегезме? — Ул тын калып нидер уйланып торды, аннан әкрен генә өстәп куйды: —Мин инде барысын да аңла¬ дым. Сезне әтиемдәй күреп, алдашмыйча әйтәм, аның битендәге җөйләренә карау, башта чыннан да, авыр бул¬ ды, юк, авыр түгел, сүз таба алмыйм. Бераз куркынычрак булды диммё инде. Юк, алай да түгел, ничек итеп әйтеп бирергә белмим... Сез мине аңладыгызмы? Бәлки, минем болай диюем яхшы түгелдер, нишлисең бит! Ләкин аның качуы, миннән качуы — юләрлек, валлаһи, коточкыч юләрлек! Әгәр сез аңар хат язсагыз, бу турыда әйтми калмагыз. Ул бик тә, бик тә хәтеремне калдырды минем... Зур (вокзал бөтенләй диярлек буш иде. Анда бары хәр¬ би кешеләр генә күренә. Аларның кайсылары ниндидер ■эш артыннан ашык-пошык чабып йөриләр, кайсылары стена буйларындагы скамьяларда, идәндә, үзләренең кап¬ чыклары өстендә тын гына утыралар, кайберләре чүгәлә¬ гән. Барысының да йөзләре борчулы, кашлары җыерыл¬ ган, әйтерсең лә, алар барысы да бер уй белән яналар. Кайчандыр бу тимер юл Көнбатыш Европага бара иде. Хәзер аны Москвадан сиксән километрда дошман кисеп алган һәм шәһәр тирәсе белән бәйләнеш бик чикле калган. Анда хәзер бары хәрби поездлар гына йөри, кешеләр бу поездларга утырып, үз дивизияләренең оборонада яткан икенче эшелоннарына кадәр баралар. Вокзалга ярты сәгать саен электрик поездлар килеп тора. Алардан шәһәр читендә торучы эшчеләр, сөт, җиләк, яшелчә, гөмбә сатарга килгән крестьяннар төшә. Халык дулкыны шау-гөр килеп, вокзалга кереп тула һәм шунда ук каршыдагы мәйданга агып чыга, вокзалда тагын фрон¬ товиклар гына калалар. Үзәк залда совет-Герман фронтының түшәмгә җиткән зур картасы эленеп тора. Хәрби кием кигән, тульи битле, бит урталары кызарып торган кыз, күчмә баскычка бас¬ кан да, Совинформбюроның яңа сводкасы урнаштырыл¬ ган газетага карап, карта өстендәге фронт сызыгын күр¬ сәткән тасманы күчерә. Картаның аскы өлешендә тасма кинәт уңга борылып, почмак булып кергән. Немецлар көньякта һөҗүм итәләр. 210
Алар инде Изюм-Барвенково капкасыннан бәреп кергән¬ нәр. Аларның ил эченә тупа чөй булып кергән алтынчы армияләренең фронты инде Дон буйларына таба үрмәли. Кыз тасманы булавкалар белән Дон ярына ук күчереп куйды. Донга якын гына, кан тамыры булып, Идел ага. Идел буенда зур түгәрәк белән билгеләнгән Сталинград, кечкенә генә нокта булып Камышин күренеп тора. Донга ябышып яткан дошманның шушы төп су юлыбызга үр¬ мәләве һәм инде андагы тарихи шәһәргә якын килеп җиткәнлеге картада ачык күрсәтелгән. Зур төркем бас¬ кычтагы кызның булавкаларны күчереп йөрткән тулы кулларына авыр тынлык белән карап тора. Әле калҗаеп торган, бер дә таушалмаган өр-яңа шинель кигән, тирләп чыккан яшь кенә бер солдат ачын¬ ган кыяфәттә кычкырып сөйләнә башлады: — Керә бит, эт... Кара, ничек керә! Майланып беткән фуражкалы, чал мыеклы чандыр бер тимер юлчы, чыраен чыта төшеп, яшь сугышчыга карады. — Керә? Ә нигә кертәсең? Син чигенеп торгач, ке¬ рер, билгеле. Сугышчылар, имеш! Әнә кая, анабыз Идел буена кадәр керттегез бит инде сез аны! — Карт бу сүз¬ ләрне, гафу ителмәслек зур ялгышы өчен, улын әрләүче ата шикелле, әрнеп әйтте. Сугышчы, уңайсызланып як-ягына каранып алды да, үзенең иңбашларын сикертеп куйды һәм төркем ара¬ сыннан чыга башлады. — Әйе, югалтулар аз булмады, — диде кемдер авыр сулап һәм ачынып башын чайкап куйды. — Э-эх! Тышкы кыяфәте белән әллә авыл укытучысына, әллә фельдшерга охшаган, брезент плащ кигән бер карт кеше, яшь сугышчыны яклап сөйләп китте: — Ә ни өчен аны орышырга?.. Аның ни гаебе бар? Әллә алар аз һәлак булдылармы? Дошман әнә нинди зур көч белән килә бит! Бөтен Европаны танкка утырткан. Бар, тиз генә туктатып кара син аны. Әгәр яхшылап уйлап баксаң, исән-сау һәм ирекле рәвештә Москвада йөрүебез өчен без бу сугышчы каршында түбәнчелек белән баш ияргә тиешбез. Немец бер атна эчендә нинди генә илләр¬ не танкысы белән таптап үтмәде! Ә без инде елдан артык сугышабыз, шулай да таптатмыйбыз һәм үзен кыра тора¬ быз. Әзме кырдык инде без аньи! Аңар, ул сугышчыга, бө¬ тен дөнья тезләнеп баш ияргә тиеш. Ә сез аны «чигенәсең» дип орышасыз. 14» 211
— Беләм, беләм, алла хакы өчен, син миңа агитация ясама. Бик яхшы беләм, ләкин йөрәк әрни, җан сызла¬ на, — диде тимер юлчы йөзен чытып.— Җиребездә немец йөри бит. Илебезне җәрәхәтләп йөри... Анюта кулы белән көньякка күрсәтеп сорап куйды: — Ә ул андамы? — Анда. Оля да анда, — диде Алексей. Ул Иделнең зәңгәр элмәге янында, Сталинградтан өстәрәк, кечкенә генә бер нокта күрде. «Камышин» дип язылган иде аның турысына. Алексей Өчен бу гади бер географик нокта гына түгел иде. Яшел шәһәр, шәһәр читләрендәге чирәм баскан урам¬ нар, шома яфраклары кыштырдап торган тирәкләр, ту¬ зан исе, бакча читәннәре аша аңкып торган укроп һәм петрушка исләре, коры туфраклы бакчаларда сибелеп ят¬ кан буй-буй бизәкле, сабаклары корыган түгәрәк кар¬ бызлар, әрем исле дала җилләре, өсте җемелдәп торган- чиксез киң Идел, зифа буйлы, соры күзле, кояшта янган тәнле чибәр кыз; ыгы-зыгы килеп йөрүче, ярдәмгә мох¬ таҗ көмеш чәчле ана... — Алар да анда, — дип куйды Алексей тагын бер кат. 2 Электрик поезд, ачулы сызгыртып, тәгәрмәчләрен ка¬ ты дөбердәтеп, Москва тирәсендәге дачалар буйлап җитез генә йөгерә. Алексей Мересьев тәрәзә янында утыра. Кара тасма¬ лы алтын пенсне, Горькийныкы шикелле киң кырыйлы эшләпә кигән, бите шома итеп кырылган бер карт Алек¬ сейны стенага китереп кыскан. Картның тез араларында тимер көрәк, тырма һәм түтәл чапкыч. Карт аларны газе¬ та белән пөхтәләп төреп, тасма белән бәйләгән. Бу карт та, ул көннәрдәге һәрбер кеше кебек, сугыш белән яши. Ул ябык кулын Мересьевнын. борын төбендә селки-селки, әллә нинди зур нәрсә сөйләгәндәй, аның, ко¬ лагына пышылдый: — Сез минем хәрби кеше булмаганыма карамагыз, — мин үзебезнең планны бик яхшы аңладым: дошманны Идел буе далаларына алдап алып килергә, әйе, анда аңар үзенең коммуникацияләрен җәеп җибәрергә мөм¬ кинлек бирергә, хәзергечә әйтсәк, аны төп базасыннан аерырга. Ә аннан соң менә биредән, көнбатыштан һәм 212
төньяктан шалт та шолт! Коммуникацияләренең артына тешәргә дә эшен бетереп ташларга. Әйе, әйе... һәм бу бик зирәк план. Безгә каршы бер Гитлер гына түгел бит. Ул үзенең чыбыркыры белән безгә каршы бөтен Европаны куып килә. Без бит алты ил армиясенә каршы берүзебез сугышабыһ. Ялгыз көрәшәбез. Дошманның бу коточкыч ударын, ичмаса, илебезнең киң булуы белән амортизация¬ ләргә кирәк. Әйе, әйе. Бу бердәнбер акыллы юл. Союз- никларның тавыш-тыннары әле һаман ишетелми бит... Ә? Сез ничек дип уйлыйсыз? Мересьев ни өчендер кыш көне үзе шуышып үткән, көлгә әйләнгән җансыз авылны исенә төшерде дә, караң¬ гы чырай белән җавап бирде: — Минемчә, сез юк сүз сөйлисез. Туган ил туфра¬ гы — амортизаторлар өчен артык кыйммәтле материал ■булыр. Ләкин карт, авызыннан тәмәке һәм арпа кофесы исе аңкытып, Мересьевның колак төбендә өзлексез такыл¬ дап торды. Алексей башын тәрәзәдән тышка сузды. Битен җылы, тузанлы җилгә куйды да артка йөгергән, буявы уңган зәңгәр рәшәткәле платформаларга, горбыль такталар бе¬ лән кадакланган купшы кибетләргә карап барды. Яшел урман арасында дачалар күренә, корыган елгачык буйла¬ рындагы болыннар зөбәрҗәттәй җемелдәп кала, баеп барган кояш нурларында балавыз шәмедәй төз нарат кәү¬ сәләре гәрәбәдәй алтынланып ялтырыйлар; урман артын¬ нан кичке күксел киңлек җәелә иде. —...Юк, менә сез хәрби кеше, әйтегез әле сез миңа: шулай яхшымы? Фашизм белән бер елдан артык бергә- бер сугышып киләбез, шулай түгелме? Ә союзниклар? Ә икенче фронт? Менә сез шундый картинаны күз алды¬ гызга китерегез әле: берни абайламыйча, тирләп-пешеп эшләүче кешегә караклар һөҗүм итте, ди. һәм бу кеше каушап калмады, караклар белән сугыша башлады, ди, һәм әле дә сугыша, ди. Канга батып беткән, ди, бу кеше, кулына ни эләкте шуны алып суга, ди. Ул берүзе, ә ка¬ раклар күп, алар баштанаяк коралланган, алар бу кешене күптән сагалап йөргәннәр, ди. Әйе. Ә күршеләре капка төпләреннән күзәтеп, имеш, аңар куәт биреп торалар: ну егет тә икән, ай-яй нинди егет! Шул кирәк ул каракларга, бир, бир кирәкләрен! диләр һәм, каракларны бергәләп кыйнау урынына, кыйналучының кулына таш-мазар, 213
тимер-томыр сузалар: имеш, мә, моның белән сугарга җайлырак,— ә үзләре якын бармыйлар. Әйе, әйе... Менә безнең союзниклар шулай эшлиләр... Пассажирлар алар... Мересьев кызыксынып картка борылцп карады. Алар- га хәзер инде күп кенә кеше карап тора һәм вагонның төрле ягыннан кычкыра иде. — Нәрсә әйтәсең, дөрес шул. Бергә-бер сугышабыз. Кайда ул икенче фронт дигәннәре? — Әйдә ярар, эшне, алла кушса, үзебез дә башкарып чыгарбыз. Ә аш өлгерүгә, алар да килеп җитәр, икенче фронтны әйтәм... Дача платформасы янына җиткәч, поезд тормозларын кысты. Вагонга култык таякларына таянган, өсләренә пижама кигән берничә яралы килеп керде. Берәр госпи¬ тальнең сәламәтләнеп килүче яралылар йортыннан ба¬ зарга барган булсалар кирәк, кулларына кәгазь капчык¬ лар белән җиләк, көнбагыш тотканнар иде. Аларны кү¬ рүгә әлеге карт тиз генә урыныннан торды. — Утырыгыз, күгәрченкәй, утырыгыз,—-диде ул һәм аягы бинтланган, култык таяклы, кызыл чәчле егетне көчли-көчли үз урынына утыртты,— Ярый, ярый, утыры¬ гыз, минем өчен борчылмагыз, мин хәзер төшәм... Карт, сүзен дөресләр өчен, тырмаларын, чапкычларын алып, ишеккә табарак китте. Сөтче хатыннар да яралы¬ ларны утырту өчен кысыла төштеләр. Алексей кайдандыр арттан бер хатынның гаепләп кычкырганын ишетте. — Ничек оялмый икән ул? Янында этелеп-төртелеп, имгәнгән солдат басып тора, җәфалана бичара, ә тегесе әйләнеп тә карамый, утыра бирә. Әйтерсең, үзе дә яралы. Командир әле үзе җитмәсә, очучы! Алексей хатынның хаксывга җәберләвенә кабынып китте, аның борын яфраклары селкенде. Ләкин үзен кулга алды, кинәт ачылып китеп, урыныннан сикереп торды: — Утыр, туганкай! Яралы солдат уңайсызланып, сискәнеп китте: — Кирәкми, кирәкми, иптәш өлкән лейтенант! Бор¬ чылмагыз, мин басып кына торам. Миңа ерак түгел, икенче остановкада төшәм. Мересьев күңеле күтәрелеп киткәнен сизеп, шаярып кычкырды: — Утыр, диләр, сиңа! Ул, кешеләрне- аралап үтеп, вагон стенасына килеп сөялде дә ике куллап таягына таянды. Шунда баскан 214
килеш елмаеп барды. Шакмаклы яулык бәйләгән әби, ахрысы, үзенең ялгышканын аңлап алдьп: — Ай, бу кеше дигәнең!.. Кайсыгыз якынрак, таяклы командирга урын бирегез. Оялмыйсызмы? Әй, син, эшлә¬ пәле хатын! Кеше кан коеп кайткан, ә ул кымшанып та бакмый, кара ничек җәелгән!.. Иптәш командир! Килегез, бирегә, менә минем урынга утырыгыз. Юл бирегез инде, алла хакы өчен, командирны уздырып җибәрегез! Алексей ишетмәгәнгә салышты, йөрәгенә тулган шат¬ лык югалды. Шул чакта кондуктор аңа кирәкле станцияне әйтте, поезд йомшак кына итеп тормозларын кысты. Ке¬ шеләр арасыннан кысыла-кысыла чыгып барганда, ул тагын пенснелы карт белән очрашты. Карт, күптәнге та¬ нышлар кебек, аңа күз кысты. — Ә сез ничек уйлыйсыз, икенче фронтны кайчан да булса ачарлармы? — дип сорады карт пышылдап. Алексей, агач перронга төшеп барганда, картка җавап кайтарды: — Ачмыйлар икән, үзебез дә башкарып чыгарбыз. Поезд, тәгәрмәчләрен дөбердәтеп, әче сызгырып, сыек., _кына тузан туздырып, борылышта күздән югалды. Бер¬ ничә генә кеше төшкән платформада хуш исле кичке тын¬ лык урнашты. Сугышка кадәр биредә, мөгаен, бик рәхәт һәм тын булгандыр. Платформаны куе нарат урманы камап алган, агач башлары, җанга, тынычлык биреп, тигез генә шаулыйлар. Мөгаен, бер-ике ел элек мондый матур кичләрдә, җиңел, чуар киенгән хатын-кызлар, шау- гөр килеп торган балалар, кояшта янган шат күңелле ирләр поезддан төшеп, урман аша салынган сукмаклар һәм тар юллар буйлап, төркем-төркем булып үзләренең дачаларына таралышканнардыр. Кулларында ашамлык¬ лар, төрле эчемлекләр — күчтәнәчләр булгандыр. Ә хәзер поезддан төшеп калган аз санлы пассажирлар көрәк, тырма һәм башка коралларын күтәрделәр дә, плат¬ формадан тиз генә төшеп, үз кайгыларына чумган хәлдә, эшчән кыяфәттә урманга кереп киттеләр. Таякка таянган Мересьев кына ял итеп йөрүчеләргә охшый иде. Ул җәйге кичнең матурлыгына соклана, нарат ботаклары аша төшкән кояшка күзләрен кысып карый һәм хуш исле на¬ рат һавасын күкрәген тутырып сулый иде. •Москвада аңар юлны яхшылап өйрәттеләр. Чын солдат буларак, ул берничә билге буенча кечкенә тын күл буөн- 215.
дагы санаторийга юлны бик ансат эзләп тапты. Станция¬ дән анда кадәр нибары ун минутлык юл иде. Күптән инде, революциягә кадәр, бер рус миллионеры шушы җирдә һичбер кемнекенә охшамаганча итеп җәйге сарай салдырырга уйлый. Акчаны кызганмам, ләкин сарай'бөтенләй оригиналь булсын, ди бу миллионер архи¬ текторга. Архитектор, хуҗасының табигатенә ошатырга тырышып, күл буена күз күрмәгән, колак ишетмәгән, зур бер таш йорт салып бирә. Аны тар гына рәшәткә тәрәзә¬ ләр, кечкенә манаралар, әллә нихәтле баскычлар, төрле- төрле ишекләр белән бизи, түбәсен текә итеп эшли. Бу йорт камышлк күл буендагы киң рус манзарасы арасында шыксыз, мәгънәсез тап булып калкып тора. Ә тирә-як нинди матур! Тын көннәрдә су өсте пыяладай тип-тигез. Яр буенда, яфракларын сизелер-сизелмәс кенә селкетеп, яшь нәфис усаклар тезелеп утыра. Анда-санда вак кына яшел яфраклы ак каеннар җемелди. Күксел карт нарат¬ лык, киң киртләч алка булып, күлне әйләндереп алган, һәм менә шулар барысы да үтә күренмәле салкынча кү¬ гелҗем су көзгесендә йөзтүбән салынган кебек булып чагыла. Үзенең ипи-тозы, якты йөзе белән даны бөтен Россиягә таралган бу байда күп кенә атаклы художниклар озак- озак вакытлар кунак булып ятканнар, һәм алар бөек рус иле табигатенең көчле һәм тыйнак матурлык үрнәге булган бу иркен күренешне бөтен килеш тә, аерым күре¬ нешләргә бүлеп тә, язып алып мәңгеләштергәннәр. Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе Хәрби-Һава көчләре¬ нең санаторийсы нәкъ менә шушы сарайга урнашкан иде. Сугышка кадәр биредә очучылар үзләренең хатыннары белән, кайчакларда бөтен семьялары белән дә торганнар. Сугыш көннәрендә бирегә очучыларны госпитальдән соң сәламәтләнеп җитәр өчен җибәрәләр иде. Алексей, санаторийга чит-читенә ак каонңар утыртыл¬ ган әйләнгеч киң асфальт юлдан түгел, станциядән урман аша күлгә килеп чыга торган туры сукмак буйлап килде. Ул, хәрби кешеләр әйтмешли, тылдан килеп керде,, һәм парадный ишек төбендәге туп-тулы ике автобусны камап алган зур төркем арасында югалып калды. Сөйләшүләрдән, репликалардан, юлга озатканда әй¬ телә торган сүзләрдән, теләкләрдән, Алексей машинадагы очучыларның санаторийдан туп-туры фронтка китүчеләр икәнен аңлап алды. Китүчеләр барысы да шат, барысы да 216
тәэсирләнгәннәр, әйтерсең, алар һәр болыт кисәге артын¬ нан үзләрен үлем сагалап торган һава сугышларына тү¬ гел, ә тыныч гарнизоннарына китеп баралар иде. Ә оза¬ тучыларның йөзләрендә түземсезлек, сагыш билгеләре чагыла. Алексей моның сәбәбен яхшы аңлый. Ул үзе дә, көньякта кабынып киткән яңа, зур сугышның беренче көн¬ нәреннән бирле, фронтка омтыла иде. Фронтта вакыйга¬ лар куерган саен, хәлләр кискенләшкән саен, аңарда бу омтылыш зурайды, көчәйде, ә штаб тирәләрендә, әкрен генә, сакланып кына булса да, «Сталинград» сүзе телгә алына башлагач, омтылыш йөрәк әрнеткеч сагышка әй¬ ләнде, һәм госпитальдә эшсез ятуга аның түземе җитмәс булды. Купшы машиналарның ачык тәрәзәләреннән кояшта янган, дулкынланган йөзләр карап торалар. Ял итүчеләр¬ нең һәрбер партиясендә тапкыр сүзле мәзәк кешеләр булмый калмый. Шундыйлардан берәү — буй-буй пижа¬ малы, сирәк чәчле, урта буйлы аксак әрмән автобуслар янында ыгы-зыгы килеп чатанлап йөри һәм таягын селки- селки кемгәдер үгет-нәсихәт укый: — Әй, анда һавага менгәч, фрицларга сәлам әйтегез! Федя! Ай ваннасы курсын тутырырга комачаулаганнары өчен, син алар белән анда исәп-хисабыңны өзәргә онытма! Федя, Федя! Совет очучыларының ай ваннасы алып яту¬ ларына комачаулау — зур әдәпсезлек икәнен син аларга күрсәтми калма! Федя дигәннәре яшь кенә бер егет. Зур яра аның киң маңгаен аркылыга сызып узган. Бите кояшта янган. Ул, башын тәрәзәдән тыга да, әрмәнгә җавап кайтара: —- Санаторийның ай ванналары комитеты минем өчен бер дә борчылмасын! Озатучылар һәм китүчеләр шаркылдап көлеп җибәр¬ деләр. Шул көлү астында автобуслар акрын гына кап¬ кага таба кузгалдылар. Озатучылар кычкырып калдылар: — Исән-сау барып җитегез! Хәерле юл! — Федя, Федя! Полевой почтаңның номерын тизрәк җибәр! Зиночка йөрәгеңне заказной конвертка салый кире үзеңә озатыр! Автобуслар аллея борылмаларында күздән югалды¬ лар. Баеп килгән кояш нурларында алтынланган тузан басылды. Халатлар, буй-буй пижамалар кигән очучылар паркка сибелделәр. Мересьев санаторийның вестибюленә керде. Анда, элгечләрдә, зәңгәр кырыйлы фуражкалар 217
эленеп тора, почмакларда волейбол туплары, кегель тук¬ маклары, крокет чүкечләре, теннис сеткалары өелеп ята иде. Мересьевны канцеляриягә баягы аксак әрмән илтеп куйды. Якыннан карагач ул бөтенләй бүтән кеше иде. Йөзе житди, күзләре зур, сагышлы һәм акыллы. Әрмән канцеляриягә барышлый да гел мәзәк сүзләр сөйләде. Үзен санаторийның ай ванналары комитеты председателе дип тәкъдим итте. Ай ванналарының, медицина исбат ит¬ кәнчә, һәртөрле яраны дәвалауда иң шифалы дару икәнен, бу эштә үзенең башбаштаклыкка һәм стихиягә һич тә юл куймаганлыгын, кичке прогулкаларга нарядны үзе биреп торганлыгын сөйләде. Аның мәзәге, ничектер, автоматик мәзәк иде. Ул үзе мәзәк сөйли, ә күзләре житди караш¬ ларын саклыйлар һәм Мересьевны кызыксынып өйрәнә¬ ләр иде. Канцеляриядә Мересьевны ак халатлы җирән кыз каршы алды. Бу кызның чәче шундый жирән, әйтерсең, аның башын көчле ялкын камап алган иде. — Мересьевмы? — дип сорады ул укый торган кита¬ бын бер читкә куеп.— Мересьев Алексей Петровичмы? — Ул очучыга сынаулы караш ташлады.— Нәрсә дип сез мине шаяртасыз? Миндә болай язылган: «Мересьев Алексей Петрович, өлкән лейтенант, Н-че госпитальдән, аяклары юд»,— ә сез... Шул чакта гына Алексей, аның бакыр чәчләре ара¬ сында бөтенләй күмелеп калган түгәрәк ак йөзенә җен¬ текләп карады. Кызның бит алмаларында юка тире аша ачык кызыллык бәреп тора иде. Ул үзенең мәче башлы ябалакныкы шикелле түгәрәк, бераз оятсызрак күзләре белән шат елмаеп, Алексейга карый иде. — Ничек кенә булмасын, мин Алексей Мересьев, менә минем направлением... Ә сез Лелямы? — Юк, нишләп Леля булыйм? Мин Зина. Нәрсә, сез¬ нең протезларыгыз шундыймыни? — диде Зина һәм Алексейның аякларына шикләнеп карап торды. — Әһә! Алайса сез теге, Федяның йөрәген алып кал¬ ган Зина икәнсез? — Моны сезгә майор Бурназян әйттеме? Өлгергән икән. Ух, шул хәтле яратмыйм шул Бурназяшканы! Ни күрсә, шуңардан көлә дә йөри. Федяны биергә өйрәтүдән ни булган инде, я? Исе киткән! — Ә хәзер инде биергә мине өйрәтерсез, ярыймы? Бурназян миңа ай ванналарына путевка бирергә булды. 218
Кыз Алексейга тагы да гаҗәпләнә төшеп карап куйды. — Ягъни ничек инде биергә? Аяксыз килешме? Ките¬ гез аннан, ахрысы сез дә һәрнәрсәдән көләргә яратасыз. Шул чакта бүлмәгә майор Стручков йөгереп килеп керде һәм Алексейны кочагына җыеп алды. — Зиночка, мин сөйләшеп чыктым: өлкән лейтенантны минем бүлмәгә. Бер госпитальдә озак вакыт бергә яткан кешеләр со¬ ңыннан бертуганнар шикелле шатланып очрашалар. Алек¬ сей майор Стручковны күргәч шундый шатланды, әйтер¬ сең, аны күрмәгәнгә берничә ел булган иде. Стручков¬ ның солдат капчыгы күптән инде санаторийда ята, майор биредә үзен өендәгечә хис итә, барысын да белә һәм кешеләр дә аны белеп бетергәннәр иде. Килгәненә бер тәүлек кенә әле, ул инде кайберсе белән дусланырга, ә кайберләре белән талашып алырга да өлгергән иде. Мересьев белән Стручков урнашкан кечкенә бүлмә паркка карап тора, тәрәзә каршында ук төз наратлар, зәңгәрсу яфраклы кара җиләк куаклары һәм нәзек кенә ялгыз бер миләш агачы үсеп утыра иде. Миләштә, паль¬ мадагы шикелле, нәфис кенә, телле-телле ике-өч яфрак селкенә һәм кып-кызыл миләшләре белән бердәнбер, ләкин бик авыр тәлгәш салынып тора иде. Алексей аш¬ тан соң ук кроватена менде‘Дә, кичке томан белән дым¬ ланган һәм бераз салкынайган җәймәгә сузылып ятып, бик тиз йокыга китте. Төнлә ул борчулы, куркыныч төшләр күрде. Тирән кар, ай. Урман, йөнтәс ятьмә шикелле, Алексейны каплап алган. Аңар шул ятьмәдән чыгарга кирәк, ләкин кар аякларын җибәрми. Алексей башына ниндидер билгесез, ләкин коточкыч бәла килгәнне сизә, җәфалана, ләкин ниш¬ ләсен, аяклары кар белән бергә катканнар, һәм ул аларны аннан тартып чыгара алмый. Ул сыкранып икенче ягына борыла — аның алдында инде урман түгел, аэродром күренә. Нәзек-озын буйлы техник Юра йомшак һәм канатсью сәер бер самолетта утыра. Ул кулын изи, көлә һәм һавага вертикаль очып менеп китә. Михайла бабай Алексейны кулына күтәреп ала да балага сөйләгән төсле итеп сөйли: «Әйдә оча бирсен, очсын, ә без хәзер синең белән рәхәтләнеп мунча чабыныйк, сөякләрне җылытыйк. Яхшы, бик әйбәт!» Ләкин ул аны кайнар ләүкәгә түгел,' ә салкын карга китереп сала, Алексей торырга тели. 219
ләкин булдыра алмый: җир аны бик нык үзенә тартып тора. Юк, аны җир тартмый, аның өстенә үзенең кызу гәү¬ дәсе белән аю яткан. Аю гырылдый-гырылдый Алексейны буа, сыта. Якыннан гына автобуслар уза, автобуслардан очучылар шатланып карап бара. Ләкин алар Алексейны күрмиләр. Алексей аларны ярдәмгә чакырып кычкыр- макчы, яннарына йөгермәкче, һич югында аларга кул изәмәкче була, ләкин булдыра алмый. Авызы ачыла, ләкин сүзе чыкмый, пышылдаганы гына ишетелә. Алексей тон¬ чыга башлый, ул йөрәге тибүдән туктый башлаганны сизә һәм соңгы тдпкыр омтылып карый. Ни өчендер аның күз алдында Зиночканың ялкын төсле җирән чәчләре һәм көлеп торган йөзе гәүдәләнә. Аның кызыксынучан * һәм оятсызрак күзләре Алексейны мыскыл итеп ялтырыйлар. Алексей, нәрсәдән икәнен үзе дә белмичә, куркып уянды. Тын. Борынын әкрен генә мышнатып, майор йок¬ лап ята. Тәрәзәдән кергән тонык ай баганасы бүлмә аша үтеп, идәнгә терәлгән. Үткәндәге дәһшәтле көннәрнең образлары нигә кинәт аның төшенә керделәр икән? Алек¬ сей аларны бервакытта да исенә төшерми иде бит. Исенә төшерә башласа, алар аның үзенә дә саташулы әкият булып кына тоелалар иде ич! Якты ай нуры сирпелгән ачык тәрәзәдән хуш исле салкын төн һавасы белән бергә әкрен һәм тигез тавыш агып керә. Тавыш әле дулкынла¬ нып ага, Зле ерагая-ерагая бөтенләй туктый, әле бик әкрен генә пышылдап тора—тәрәзә аша нарат урманы шулай шаулый. Очучы үзенең кроватенда наратларның серле шаула¬ вын озак тыңлап утырды, аннан, авыр уйларын чыгарып ташларга теләгәндәй, кискен генә итеп башын селкеп куйды һәм аны яңадан күңелле шат тойгы чорнап алды. Ул санаторийда егерме сигез көн торырга тиеш. Сугышка китәрме ул аннары, очармы, яшәрме, яки аңар трамвай¬ ларда гел урын биреп торырлармы, мәңге артыннан кызганып карап калырлармы — бу кадәресе шул егерме -сигез көннән соң хәл кылыначак. Димәк, озын, шул ук вакытта кыска егерме сигез көннең һәрбер минуты чын кеше булу өчен көрәшкә багышланырга тиеш. Тоныкланып килгән ай яктысына карап утырган хәлдә, Алексей күнегүләр планын төзеде. Ул бу планга иртәнге һәм кичке зарядкаларны, йөрү, йөгерү, аякларын махсус хәрәкәт иттерүне кертте. Зиночка белән сөйләшкән ва¬ кытта башында чагылган идея аны аеруча мавыктыра 220
иде, — бу идея аңа протез кигән аякларын төрле яклап күнектерү ышанычын тудырган иде. һәм ул биергә өйрәнергә булды. з Август. Төш вакытлары. Тын, якты. Табигатьтә бар нәрсә ялтырап, җемелдәп тора. Ләкин инде эссе һавада, хәзергә күзгә күренми торган ниндидер билгеләр буенча" табигатьнең тын, сагышлы картаю көннәре җитеп килгәне сизелә. Куаклар арасыннан борылып-борылып әкрен генә челтерәп аккан кечкенә елганың бәләкәй комлыгында берничә очучы кояшта кызына. Эсседән изрәгән очучылар йокымсырап яталар. Хәтта ару-талуны белми торган Бурназян да, имгәнгәннән соң дөрес ялганмаган аягын комга тыгып, тик кенә ята. Очу¬ чылар, соры чикләвек яфраклары артыннан кешегә күрен¬ миләр, ләкин аларга болын өстендәге яшел тау бите буй¬ лап киткән тар сукмак яхшы күренә. Аягы белән маташып яткан Бурназян нәкъ шул сукмакта бер тамаша күреп шаккатты. ^Урманнан Алексей Мересьев килеп чыкты. Ул буй- буй пижама чалбардан, ботинкалар кигән, ләкин өстендә күлмәге юк иде. Ул як-ягына каранып алды да, кеше-кара ■күренмәгәч, кинәт, терсәкләрен гәүдәсенә кысып, сәер сикергәләп йөгерергә тотынды. Бер-ике йөз метр йөгергәч, тәмам тирләп чыкты һәм авыр сулый-сулый атлап кына бара башлады. Бераз хәл алды да. тагын йөгереп китте. Аның тәне озак чапкан ат шикелле ялтырый иде. Бурна¬ зян йөгерүчене иптәшләренә күрсәтте. Барысы да куаклык артьпГНан Мересьевны тын гына күзәтә башладылар. Гади генә булган шушы күнегүләрдән Мересьевның тыны кысылды. Ул әледән-әле чыраен чытты, ыңгырашып куйды. Ләкин туктамады, һаман йөгерде дә йөгерде. Бурназян, ниһаять, түземен җуеп кычкырып җибәрде: — Әй, дус кеше! Знаменскийларның шөһрәте тынгы бирмимени? Мересьев туктады. Аның йөзенә чыккан ару һәм авырту билгесе шундук юк булды. Ул куаклыкка тыныч кына карап алды да, һичбер җавап бирмичә, сәер рәвештә алпан-тилпән атлап, урманга кереп китте. Бурназян, аптырашта калып, иптәшләренә сорау бирде: 221
— Нинди циркач соң бу? Акылдан язганмы әллә? йокымсыравыннан әле генә айныган майор Стручков аңлатып бирде: — Аяклары юк аның. Протез кигән хәлдә күнегү ясый. Яңадан истребитель авиациясенә кайтмакчьт була. Изрәп яткан кешеләр, әйтерсең, өсләренә салкын су сиптеләр, барысы да сикереп торып, берьюлы сөйләшә башладылар. Сәер атлавыннан башка берни дә сизелмәгән егетнең аяксыз булып чыгуы аларны шаккатырды. Аның аяксыз килеш истребительдә очарга теләү идеясе ахмак¬ лык, мөмкин булмаган бер эш, хәтта авиацияне мыскыл итү булып күренде. Алар кешеләрнең юк кына сәбәп арка¬ сында, мәсәлән, ике бармагын югалту, нервлары какшау, яки аяк табаннары яссы булу аркасында, авиациядән чыгарылуларын исләренә төшерделәр. Очучыларның сәламәтлегенә карата һәркайчан, хәтта сугыш вакытында да, башка төр гаскәрләр-белән чагыштырганда, чиксез зур таләпләр куела. Ниһаять, истребитель шикелле нечкә һәм сизгер машинаны аяк урынына протез киеп идарә итү бөтенләй мөмкин түгел эш булып күренде. Әлбәттә, һәрберсе Мересьевның нияте барып чыкмас дигән фикергә килде. Шулай да, бу- аяксызның кыю, фанатик хыялы аларны мавыктырмый калмады. Бурназян бәхәскә йомгак ясап: — Синең дустың яки төзәлмәс бер ахмак, яки бөек кеше. Икенең берсе, — диде. Истребительдә очарга хыялланып йөрүче аяксыз кеше турындагы хәбәр, күз. ачып йомганчы, бөтен санаторийга таралып өлгерде. Төш вакытында Мересьев инде һәркем¬ нең игътибар үзәгендә иде. Ләкин ул үзе бу игътибарны гүя сизми иде. Аны күзәтеп торган кешеләр аңарда-атла¬ ган саен сикергәләп китүдән башка бернинди дә гаҗәп нәрсә күрмәделәр. Ул янында утыручы иптәшләре белән шаркылдап көлде, аш китерүче чибәр кызларга гадәт бу¬ енча әйтелә торган шаян сүзләрне әйтеп калды, күп итеп, бик тәмен белеп ашады, ә ашка кадәр кешеләр белән паркта йөрде, крокет уйнарга өйрәнде, хәтта волейбол мәйданчыгында туп чөйгәләде. Ул бик гади кеше иде. Аңар барысы да бик тиз ияләнеп киттеләр һәм аңа әһә¬ мият бирми башладылар. Санаторийга килүенең икенче көнендә Алексей кичкә таба Зиночка янына канцеляриягә керде. Ул аш вакы¬ тында үзенә бирелгән пирожныйны яфракка төргән 222
килеш нәзакәт белән генә Зиночкага сузды һәм, бер дә тәкәллефләнеп тормыйча, өстәл янына килеп утырды: — Әйтегез әле, Зиночка, үзегезнең вәгъдәгезне кай¬ чан үтәргә уйлыйсыз? Зиночка дуга кебек ясап куйган кашларын югары күтәрде: — Нинди вәгъдә? — дип сорады ул. — Зиночка, сез мине танцыга өйрәтмәкче булган идегез. Зиночка нидер каршы әйтергә дип авызын ачты: — Ләкин... Мересьев аны бүлде: — Миңа сезнең бик талантлы өйрәтүче икәнегезне әйттеләр. Сезнең кулда аяксызлар бии башлый, ә аяклы- лар, мәсәлән, Федя шикеллеләр, киресенчә, аякларын гына түгел, башларын да җуялар икән. Кайчан башлый¬ быз? Әйдәгез, вакытны бушка уздырмыйк. Юк, яңа килгән бу очучыны Зина бик ошатты! Аяк¬ сыз — ә син аны биергә өйрәт! Ә нигә өйрәтмәскә? Ул бик сөйкемле, кара тутлы, яңакларыннан тигез кызыллык бәреп тора, чәче матур, дулкынланып тора. Үзе бөтенләй сәламәт кешеләр шикелле йөри. Күзләре дә матур гына, бераз шаян, бераз сагышлы... Зиночканың тормышында бию шактый зур урың ала. Ул биергә ярата һәм чыннан да оста бии... Юк, Мересьев чибәр генә күренә! Кыскасы, Зиночка риза булды. Танцыга аны бөтен Сокольникига атаклы булган Боб Горохов өйрәткән. Боб Горохов исә, тагын да атаклырак булган, бөтен Москвага танылган һәм кайсыдыр хәрби академиядә, хәтта Нарком- индел клубында танцы өйрәтүче Поль Судаковскийның үзеннән өйрәнгән икән. Зиночка бу бөек кешеләрдән нәфис биюләрнең иң яхшы традицияләрен үзләштергән икән. — Ихтимал, сезне дә өйрәтермен,— диде ул Мересьев- ка,—ләкин бик үк ышандыра алмыйм. Чын аяклары булмаган кеше бии алырмы икән? — Шул ук вакытта Зиночка Алексейга бик каты шартлар куйды: Алексей сүз тыңларга, тырышлык күрсәтергә тиеш, Зиночкага гашыйк булмаска тырышырга тиеш,—анысы дәресләргә комачаулый,— ә иң мөһиме: Зинаны башка кавалерлар- биергә чакырганда, Алексей көнләшмәскә тиеш. Чөнки гел бер кеше белән генә бии башласаң, бик тиз квалифи¬ кацияне онытырга мөмкин һәм алай, гомумән, күңел¬ сез дә. 223
Мересьев бу шартларга берсүзсез күнде. Зиночка ялкынсыман чәчләрен селкеп куйды да, шунда, канцеля¬ риядә үк, үзенең кечкенә нәфис аякларын җитез хәрәкәт¬ ләндереп, Алексейга биюдәге беренче алымны күрсәтте. Кайчандыр Мересьев Камышин бакчасында пожар командасы оркестры уйный торган «рус биюен» һәм бо¬ рынгы биюләрне бик оста башкара иде. Аңарда ритмны тотып алу сәләте бар, һәм ул бу күңелле фәнне бик тиз үзләштереп ала иде. Ә хәзер исә, биегәндә тере, бөгелеп-сыгылып торган, хәрәкәтчәң аяклар урынына, балтырга беркетелгән про¬ тезлар белән идарә итәргә, шул ук вакытта җитез, оста хәрәкәт итәргә кирәк. Балтырны хәрәкәт иттерү белән авыр, тупас протезларны да җанлы аяклар шикелле эшләргә мәҗбүр итү өчен чамадан тыш тырышлык, мус¬ кулларны бик каты көчәндерү һәм бик зур ихтыяр көче кирәк иде. Моңа ирешү бик кыен булачак. Ләкин, шулай да, ул үзенең протезларын буйсынырга мәҗбүр итте. Биюнең һәрбер яңа өйрәнелгән бүлеге, барлык глиссад- лар, парадлар, змейкалар, нокталар — салон бйюенең атаклы Поль Судаковский тарафыннан теорияләштерел- гән, көчле һәм яңгырашлы терминология белән кораллан- дырылган техникасы аңар зур шатлык бирде, һәрбер яңалыкка ул малайларча шатланды. Яна хәрәкәтне үз¬ ләштергәч, ул үзенең җиңү бәйрәмен үткәрә: өйрәтүчесен зыр-зыр әйләндереп йөртә башлый, яки аны югары чөяргә тотына иде. Ләкин һичкем, хәтта өйрәтүчесе дә, бу кат¬ лаулы, төрле-төрле таптануларның аның тәнен никадәр авырттырганын, бу гыйлемнең аңар нинди авырлыклар белән бирелгәнен белми, аның маңгай тире белән бергә кайчакларда ихтыярсыз чыккан күз яшьләрен дә сыпы¬ рып төшергәнен күрми иде. Бер тапкыр ул үзенең бүлмәсенә тәмам ватылып, эштән чыгып, шул ук вакытта шатланып кайтып керде. Тәрәзә төбендә әкрен генә сүнеп килгән җәйге көнгә, кояшның агач башларында җемелдәгән саргылт нурла¬ рына карап, уйланып торган майор Стручковка ул танта¬ налы итеп кычкырды: — Танцы өйрәнәм! Майор эндәшмәде. — һәм өйрәнермен дә,— дип өстәде Мересьев үз сүз- леләнеп. Аннары протезларын салудан рәхәтлек тоеп, 224
каеш белән буылып шешенгән аякларын тырнаклары белән бик каты итеп кашырга тотынды. Стручков борылып карамады, ләкин ниндидер сәер тавыш чыгарды, гүя ул сулыгып елап жибәрде, иңбаш¬ лары да калтыранып куйды. Алексей, башка бер сүз дә әйтмичә, одеалы астына кереп ятты. Майор бик каты борчыла иде. Хатын-кызларны санга санамавы, аларны кимсетүе белән әле күптән түгел генә иптәшләрен көлде¬ реп һәм ачуландырып бетергән шактый олы яшьтәге бу кеше, кинәт берсенә гашыйк булган, бишенче класс малае шикелле, һич уйлап тормастан, тыелгысыз рәвештә гашыйк булган иде. Ләкин, кызганычка каршы, аның сөюе өметсез иде шикелле. Майор, Москвага Клавдия Михайловнага шалтырату өчен, көн дә берничә тапкыр санаторий канцеляриясенә йөгерде. Москвага китүче һәрбер кеше артыннан Клавдия Михайловнага чәчәкләр, җиләкләр, шоколадлар җибәрде, язулар, озын-озын хатлар язды, һәм үзенә таныш кул белән язылган кон¬ вертны алып кайтып бирсәләр, шатланды, шаярды. Ә Клавдия Михайловна аны бар дип тә белми, вәгъдә бирми, хәтта кызганмый да иде. Ул үзенең, инде үлгән булса да, башка берәүне яратуын яза, һәм майорга үзен онытырга, юкка вакытын уздырмаска, урынсызга акча туздырмаска киңәш бирә иде. Нәкъ менә шушы киңәш¬ ләр, коры сүзләр, дусларча кызганулар, гашыйкны хур¬ лый торган сүзләр, майорн£>1 чыгырыннан чыгарып җи¬ бәрә иде. Алексей инде ятты, одеялын бөркәнде һәм иптәшенең хәлен аңлап, тынып калды. Нәкъ шул вакыт майор кинәт кенә тәрәзә яныннан атылып килде дә Алексейны иңнә¬ реннән тотып селкергә һәм аның колагы төбендә кычкы¬ рынырга тотынды: — Я, нәрсә, нәрсә кирәк аңар? Әллә мин басудагы берәр чүп үләнме? Берәр гарипме, картмы, аламамы? Әгәр аның урынында башка берәү булса... Әй, нәрсә сөй¬ ләп торырга! Майор креслога ташланды да башын куллары белән тотып, шундый көчле калтыранырга тотынды, кресло да аның белән бергә ыңгырашты. — Хатын-кыз ич ул! Миңа карата нинди дә булса той¬ гы, һич тә булмаса кызыксынумы дим, уянырга тиештер ич аңарда. Мин бит аны, шайтанны, яратам, ничек кенә яратам әле!.. Эх-х, Лешка, Лешка! Син белә идең бит А-28. Чын кеше —15 225
аны, теге үзегезнең... Я, әйт әле: аның кай җире миннән артык. Нәрсәсе белән ул Клавдия Михайловнаның йөрә¬ генә кереп утырган? Акыллымы, матурмы? Ниткән герой соң ул? г Алексей комиссар Воробьевны исенә төшерде, аның ак җәймәдә яткан зур, шешенгән саргылт гәүдәсен, шул гәүдә каршында мәңгелек кайгыга чумып катып торган хатынны, кызылармеецларның дала буйлап барулары турындагы хикәяне исенә төшерде. Ул ч ы н кеше иде, майор, большевик иде ул! Алла безгә дә шундый булырга язсын. 1 4 Санаторий буемча, мәгънәсез булып күренгән яңа хә¬ бәр таралды: аяксыз очучы... танцы белән мавыга икән. Зиночка канцеляриядән эшен бетереп чыгуга, аны көн саен коридорда өйрәнүчесе көтеп тора башлады. Мересьев укытучысын җир җиләге букеты белән, аштан калган шоколад яки апельсин белән каршы ала. Зиночка аңар эре генә итеп кулын бирә һәм алар култыклашып зур залга барып керәләр. Зал буш. Тырыш өйрәнчек пинг- понг һәм карта уены өстәлләрен алдан ук стена буйла¬ рына этеп куйган була. Зиночка нәзакәтле генә итеп яңа фигура күрсәтә башлый. Очучы аның кечкенә генә нәфис аяклары сызга- лаган фигураларны кашларын җыерып, игътибар белән күзәтеп торды. Менә кыз җитди төс ала, кулларын ша¬ пылдатып куя һәм саный башлый: — Бер, ике, өч, бер, ике, өч, глиссад уңга... Бер, ике, өч, бер, ике, өч, глиссад сулга.:. Борылырга. Шулай.’ Бер’ ике, өч, бер, ике, өч... Хәзер змейка. Икәү бергә ясыйбыз.’ Аяксыз кешене танцыга өйрәтү бурычын башкару Боб - Гороховка да, хәтта Поль Судаковскийның үзенә дә, мөгаен, туры килмәгәндер. Зиночка аяксыз Алексейны’ танцыга өйрәтү белән бары шуның өчен генә кызыксына торгандыр. Ә бәлкем аңар Алексейның кояшта янган кара тутлы йөзе, кара чәчләре, үҗәт һәм шаян күзләре оша¬ ганнардыр. Дөресен генә әйткәндә, Алексейны танцыга өйрәтә башлауга, боларның һәр икесе сәбәп булды бугай. Шунысы ачык: Зиночка Алексейны өйрәтүгә бөтен буш вакытын, бөтен күңелен бирде. 226
Кичләрен, пляжлар, волейбол һәм городки мәйдан¬ чыклары бушап калгач, санаторийдагыларның иң яраткан күңел ачулары танцы була иде. Алексей танцы кичәләренең берсеннән дә калмыйча йөрде. Әйбәт кенә биеде ул. Бер биюне дә калдырмады, һәм Зиночка аңа шундый каты шартлар куйганына үзе үк үкенә башлады. Баян уйнап тора, парлар бертуктаусыз бии, Алексей дәрт¬ ләнеп китә, тәэсирләнүдән аның күзләре уттай яна. Ул глиссадларны, змейкаларны, борылышларны, нокталар¬ ны _ барысын да килештереп ясый. Үзенең ялкын чәчле, җиңел һәм нәфис дамасын җитез һәм бик ансат бө¬ тереп йөртә. Ә бу булдыклы биюченең залдан югалып торган чакларында ниләр эшләгәне берәүнең дә башына килми иде. ,—-ч . Менә ул яулыгын янып торган битенә игътибарсыз гына җилпеп, елмая-елмая залдан чыга, ләкин бусага¬ дан атлап, ярым караңгы урманга барып керү белән, аның йөзендәге елмаю урынына сызлану билгесе җәелә. Ул баскычтан култыксаларга ябышып, чайкала-чайкала, ыңгыраша-ыңгыраша төшә дә, юеш чыклы чирәмгә ава - һәм, әле көндезге җылысы бетмәгән дымлы җиргә бөтен гәүдәсе белән сыенып, каеш белән буылган аякла¬ рының җан әрнеткеч сызлауларына чыдаша алмыйча, елап җибәрә иде. • Ул каешларын чишеп, аякларына ял бирә. Аннан ка¬ лыпларын яңадан кия һәм сикереп тора да тиз-тиз өйгә таба атлый. Аның залга килеп кергәнен сизми дә калалар. Ару-талуны белми торган инвалид-гармоньчы тирләп- пешеп уйнап утыра, Зиночка Алексейны кешеләр арасын¬ нан күзләре белән эзли. Алексей энҗедәй ак, тигез теш¬ ләрен күрсәтеп, киң елмая-елмая җирән Зиночка янына килә, һәм җитез матур пар яңадан биючеләр арасына килеп керә. Зиночка, ялгызын калдырып киткәне өчен, Алексейга үпкәли, Алексей мондый вакытта уен-көлке белән аның хәтерен таба. Алар биюне дәвам итәләр. Баш¬ калардан аз гына да аерылып тормыйлар. Биюнең авыр күнегүләре үзенең нәтиҗәсен бирә баш¬ лады. Алексей протезларының үзен богаулап торуларын көннән-көн кимрәк сизде. Бара-тора протезлар аның үз, тәненә әйләнә барган шикелле булдылар. Алексей канәгать иде. Аны хәзер оары бер генә нәр¬ сә — Олядан хат килмәү генә борчыды. Бер ай элек ул аңар. Гвоздевның бәхетсезлеккә очравы уңае белән бер 227 15*
хат язып салган иде. Хәзер бу хат аның үзенә дә, аз ди¬ гәндә, бик мәгънәсез хат булып тоелды. Алексей шул хатына җавап көтә иде. һәр көн иртәнге зарядкадан һәм көн саен йөз адымга озыная барган йөгерүдән соң, ул кан¬ целяриягә кереп, хат ящигын карады. «М» бүлегендә хат¬ лар башка бүлекләргә караганда һәрвакыт күбрәк була иде. Ләкин Алексейның ул хатларны кабат-кабат акта¬ руы һәрвакыт бушка була торган иде. Ә менә бер тапкыр, биюгә өйрәнеп ятканда, тәрәзәдән Бурназянның кап-кара башы күренде. Бурназян кулына үзенең таягын һәм бер хат тоткан иде. Ул нәрсә булса да әйтеп өлгергәнче Алексей, укучы балаларча эре, түгәрәк хәрефләр белән язылган конвертны тартып алды да, га¬ җәпләнгән Бурназянны тәрәзә янында, ә ачуланган укыту¬ чысын бүлмә уртасында калдырып, йөгереп чыгып китте. Бурназян гайбәтче хатыннарча мыгырдап куйды: Эх, Зиночка, хәзер барысы да менә шундый инде... Заманабызның кавалерларын әйтәм... Ышанмагыз, туташ, шайтан изге затлардан ничек качса, сез дә алардан шулай . качыгыз. Ташлагыз сез аны, менә үземне өйрәтегез, диде ул һәм таягын бүлмәгә атты, аннан авыр аһылдап, үзе дә тәрәзә аша бүлмәгә, аптырап карап торган кай¬ гылы Зиночка янына килеп керде. Бу вакытта кулына кадерле хатны тоткан Алексей күлгә таба йөгерә иде. Әйтерсең, кемнәрдер аның артын¬ нан куалар һәм байлыгын талап алмакчылар; ул кыш¬ тырдап торган камышларны ерып чыкты да, саегып кал¬ ган җирдәге, як ягы биек үлән белән капланган мүкле ташка килеп утырды һәм бармакларында дерелдәп торган конвертны карарга тотынды. Эчендә нәрсә бар икән? Нинди хөкем ята икән аның эчендә? Хат Алексейны эзли- эзли шактый җирләр үткәндер, ахры, конверты тауша¬ лып, тузып беткән иде. Алексей конвертның читен сакланып кына ертты да хатны тартып алып тиз генә азагына карады. «Үбәм, бәгы- * рем. Оля» дип язылган иде анда. Алексейның йөрәге тынычланып китте. Хат дәфтәр кәгазьләреңә язылган булып, таушалып, ни өчендер кызыл балчыкка буялып каралып беткән, берничә җиренә шәм мае тамган иде Алексей аны тезенә җәеп салып тигезләде. Элек бик пөхтә иде бит, ни булган соң бу Оляга? Хатны укыгач аның йөрәге горурланудан, шул ук вакытта, Оляга ул-бу булмагае дип куркудан кысылды. Оля инде бер айдан 228 '
бирле заводта эшләми икән, кайдадыр шунда, далада, Камышиннан ары бер җирдә тора икән, анда Камышин хатын-кызлары танкка каршы чокырлар һәм «исеме безнең барыбыз өчен дә изге булган бер шәһәр» әйләнә¬ сенә канау казыйлар икән. Оля хатның бер -генә җирендә дә Сталинград исемен телгә алмаган, ә шулай да сүзнең Сталинград турында барганлыгы күренеп тора. Оля бу шәһәр турында аеруча кайгыртып, аны чиксез яратып, аның өчен куркып һәм аның сакланып калачагына зур өмет баглап язган иде. Оля бу хатында, үз ирекләре белән килгән меңнәрчә хатын-кызларның, көрәк, кәйлә һәм тачкалар белән ко¬ ралланып, көн-төн далада эшләүләрен, җир казуларын, балчык ташуларын, бетон ныгытмалар ясауларын әйткән иде. Хат күтәренке күңел белән язылган, бары кайбер юлларыннан гына, анда, далада эшләүчеләргә никадәр кыен икәнен аңлап була иде. Оля Алексейның соравына бары үзенең эшләре турында сөйләп бетергәннән соң гына җавап биреп киткән. Алексейның соңгы хатын «окопта» алганлыгын, андагы сүзләргә бик каты гарьләнгәнен һәм, әгәр дә Алексей сугышта, нервлар тетелеп бетә торган җирдә булмаса, аның бу мыскыллавы өчен һич тә гафу итәчәк түгеллеген әйткән иде. «Кадерлем минем,—дигән иде ул хатында,—корбан булудан курыккан мәхәббәт мәхәббәтмени ул? Андый мә¬ хәббәт юк, сөеклем. Булса да, ул чын мәхәббәт түгел. Менә минем хәзер бер атнадан бирле бит юганым юк. Чалбар киеп йөрим, ботинкаларымның тишекләреннән бар¬ макларым як-якка тырпаеп торалар. Кояшта тәнем шул¬ кадәр янды, тирем кубып-кубып төшә. Тире урынында әллә нинди кытыршы, шәмәхә тимгелләр кала. .Әгәр дә мин хәзер шушыннан пычрак, ябык, ямьсез килеш арып- талып синең яныңа барып керсәм, син мине читкә кагар идеңме соң, яки гаеп итәр идеңме? Тиле син, тиле! Нәрсә булса да, яныма кайт һәм-белеп кайт: мин сине һәрва¬ кыт көтәм, нинди генә булып кайтсаң да, көтәм... Синең турыда мин бик күп уйлыйм. «Окопка» килгәнче мин сине төшемдә еш күрә идем. Биредә ул төшләр качты, сәкегә көч-хәл белән кайтып егыласың да, үлгән кеше шикелле ■йоклыйсың... Син белеп тор: мин исән чакта, сине көтеп тора торган, кайчан кайтсаң да, нинди булып кайтсаң да, көтеп тора торган урын бар... Менә син сугышта үзеңә берәр хәл булып куюы бар дип язасың. Соң әгәр «окопта» 229
миңа берәр хәл булып куйса, мәсәлән, имгәнсәм син мине ташлар идеңмени? Хәтереңдәме, без синен белән Лабза вучта укыганда алгебра мәсьәләләрен буыннамыңүрын нарын алмаштырып кую юлы беләк чыгара „да™ Мека мине үз урыныңа куй да уйлап кара. Үз сүзләвеннән үзең үк оялып китәрсең...» Ү Р Д • Аньш^онык гГКа КараП °3аК уЙЛаНДЫ- Кояш кыздыра. Аның тонык суга төшкән шәүләсе күзләрне чагылдым Камышлар кыштырдыйлар. Зәңгәр хәтфә төсендәге энә караклары кыяктан кыякка очалар, озын, нечкә аяклы җитез коңгызлар камыш төпләрендә, тигез сү өстенлә беленер-беленмәс челтәр эзләр каадырып йө?ереп S 2льГя™ТалКарНӘ ӘКрен генә бәрелеп, сәләтеУмеНЪ<<й?о7я?-е Мересьев’ ~ сизенүме, алдан белү анын әнисе Д пп К ҮрӘЗӘ үл» ди торган иде кайчандыр аның әнисе. Әллә окопта эшләүнең авырлыгы аны зиоәк- 2рсәнеПйөХбеР/еМе’ ҺӘМ УЛ Алексей әйтеРгә кыймаган нәрсәне йөрәге белән сизеп алдымы? Алексей хатны тагы бер тапкыр укып чыкты. Юк ич, бернинда д" сизенү юк Ул барЬ1 Алекс€йның сүзләренә җавап бирә. Ләкин, ничек тапкыр җавап бирә! таш өстенә Е Әкрен генә чишенеп, киемен аш өстенә куйды. Ул һаман да шушы, үзенә генә билге- ле булган култыкта коена иде. Төбе'комлһ иде бу җирнең ә тирә-ягын куе камыш каплап тора иде. Алексей^ротез- ларын салды да таштан шуып төште һәм, эре бөртекле ком атлаган чакта аның киселгән аякларын бик мты™вьшт- тырса да, мүкәләмәде. Авыртудан чыраен сышп I йөзеп ™ткәСчЛКчЯН СУГЭ Йөзтүбән уйланды. Ярдан бераз йөзеп киткәч, чалкан ятты да гәүдәсен катырды Ул № «үрде. Читләре* алтынга миылган -сугыла төньякка йөзә¬ ләр. Алексей йөзтүбән каплангач, өсте тип-тигез зәнгәр уда яр шәүләсен күрде. Су өстендә түгәрәк яфраклар арасындэ төнбоеклар, канатлы лалә чәчәкләре күренә иде. Кинәт аның күз алдына Оля килеп басты Ул Алек¬ сейның төшенә кергәндәгечә, чуар күлмәктән, мүкле таш балть?рӘданК^и?^Н СУГЭ сальшды'рьш У™Ра. Тик аяклары оалтырдан киселгән, шуңа күрә суга тимичә топяпяп Алексей, бу күренешне күз алдыннан куар өчен суга йодрыгы белән сукты. Юк, Оля тәкъдим иткәнчә үоын нарны алмаштырып карау Алексейга ярдәм итмәдаГ 230
5 Көньяк фронтта хәлләр кискенләште. £°H«a ,JaPa тооган сугышлар турында газеталар күптән язмыйлар иде индеУ Кинәт Совинформбюро сводкасында Идел, Сталинград юлларындагы Дон авылларыныц исемнәре чагылып китте. Ул якларны белмәгән кешеләргә бу исем¬ нәр әллә нәрсә түгел. Ләкин шул якта туып-үскән Алексей, Дон ныгытмаларының өзе^/УХкә^ң- ның Сталинград стеналары янына барып җиткәнен аң ^алинград! Бу сүзнең Совинформбюро сводила^ын- да әйтелгәне юк иде әле, ләкин ул ивдепһХ ^„ТтХоык- дә йөри иде. 1942 елның көзендә кешеләр бу сүзне куры йн йөз, әрнегән йөрәк белән әйттеләр. Аның турында кешеләр үлем куркынычы астында калган якыннары ту ОьшдгГсөйләгән күк итеп сөйләделәр. Мересьев өчен бу гомуми борчылуга Оляның кайдадыр шунда, с™лингр Д тиоәсендә далада булуы да өстәлгәч, ул тагы да ур төште Оляга анда нинди сынаулар уздырырга туры ки¬ ләчәген кем белә! Мересьев Оляга хәзеР ^„^бҮхатлаР Ләкин ниндидер кыр почтасына адресланган у Р турында нәрсә дисең? Чигенү ыгы-зыгысында Идел^дал ларындагы гигант сугыш уты эчендә Оляны эзләп таба аЛЫОчучылар°санатоРрийсы туздырылган кырмыска ояс:ы- пай кайнады. Очучылар шашка, шахмат, волейбол городки шикелле күнегелгән уеннарны ташладылар, күл буендагы куаклыкларга яшеренеп беРтуктаусЬ1'%„<^°!^> яки «егерме берже яручылар да күренми ба1“лады. Кешеләрнең башларына һичбер нәрсә кермәде. п°Д^м нан берР сәгать элек иртәнге җидедә тапшырыла т0Рга“ беоенче сводканы тыңларга хәтта иң ялкау кешеләр дә килми калмыйлар иде. Сводкаларда очучыларның батыр¬ лыклары турында телгә алынганда, барысының^да^чыраи- лары караңгылана, кәефләре кырыла иде. Сәбәпсез ни сез сестраларга бәйләнәләр, санаторий тәртипләренә, аш- cvra Ризасызлык күрсәтә башлыйлар иде. Шушындый кызу Рсугышлар барган көннәрдә, аларның, Сталинград далалары өстендә сугышу урынына, биРе?а’^Ядйтаер™ң да тын урмандагы якты күл буенда ятуларына, әйтерсең, санаторий администрациясе гаепле иде. Ниһаять, алар, я итеп туйдык инде, дип белдерделәр, сроклары тулмаган 231
булса да, үзләрен хәрәкәттәге частьларга җибәрүне таләп иттеләр. Кичкә таба ВВСның комплектлау бүлегеннән комиссия килде. Тузанга батып беткән машинадан берничә медици¬ на хезмәте командиры чыкты. Алдагы утыргычтан, юан гәүдәсен авыр кузгатып, Хәрби-Һава көчләренең атаклы медигы беренче ранг хәрби врач Мировольский төште. Үзләре турында аталарча кайгыртып торучы бу кешене очучылар бик яраталар иде. Кичке аш вакытында ял итү срокларын тутырмыйча частька китәргә теләүчеләргә иртә белән комиссия булачагын хәбәр иттеләр. Бу көнне Мересьев иртә таңнан ук уянды. Көн саен ясый торган күнегүләрен ясап маташмады, чәйгә кадәр урманга китеп йөрде. Чәй янында ул бернәрсә дә аша¬ мады. Барысын да тәлинкәләрендә калдырганы өчен үпкәләгән аш китерүче кызга тупас сүзләр әйтеп салды. Стручков, кызны урынсыз тиргисең, ул сиңа яхшылыктан оашканы теләми бит, дигәч, урыныннан сикереп торды да ашханәдән чыгып китте. Коридорда, стенага элеп куелган Совинформбюро сводкасы янында, Зина басып тора иде. Ул Алексейны күрмәмешкә салышты, бары иңбашын гына ачулы сикертеп куйды. Ә Алексей чыннан да күр¬ мичә узып киткәч, Зина, гарьлегеннән еларга җитеп, аңар эндәште. Алексей иңбашы аша ачулы борылып карады да: — Я, нәрсә сезгә? Сезгә нәрсә кирәк? — диде. —- Иптәш өлкән лейтенант, ни өчен сез...—диде кыз әкрен генә. Бу вакытта ул шулкадәр кызарынды, аның кызыллыгы белән чәч кызыллыгы бергә кушылды. Алексей кинәт аңына килде, аның бөтен гәүдәсе ни- чектер, салынып төште. — Бүген минем язмышым хәл ителә, — диде ул саң¬ гырау тавыш белән. — Я, бәхет теләп кулымны кысыгыз... Ул, гадәттәгегә караганда күбрәк аксап, үз бүлмәсе¬ нә кереп китте һәм эчтән бикләнде. Комиссия залга урнашкан иде. Анда төрле прибор¬ лар — спирометр, силомер, күзнең сәламәтлеген тикшерү өчен таблицалар керттеләр. Срогыннан алда частька ки¬ тәргә теләүчеләр, ягъни ял итеп ятучыларның барысы да диярлек, бик озын чиратка тезелгәннәр иде, тик Зина аларга каралуның сәгате, минуты күрсәтелгән билетлар өләшеп чыкты һәм таралырга кушты. Беренче кешеләр комиссиядән чыккач, артык бәйләңмиләр икән, бңк ук 232
төпченмиләр икән дигән сүз таралды. Шулай булуы таби¬ гый да иде: Идел буенда кабынып киткән чамасыз зур сугыш яңадан-яңа көчләр таләп итеп торганда, комиссия ничек төпченеп торсын соң инде! Алексей чуар бизәкле . өйалды каршындагы таш коймада аякларын селкеп уты¬ ра, берәр кеше каралып чыкса, артык исе китмәгән ши¬ келле генә итеп сорап куя иде: — Я, ничек? Гимнастеркасын төймәли-төймәли яки бил каешын кыса-кыса, ишектән чыгып килүче солдат аңар күңелле генә итеп .җавап биреп үтә: — Сугышабыз! Мересьевтан алда каралырга Бурназян керде. Ул үзе¬ нең таягын ишек төбендә калдырдыиһәм гәүдәсен як-якка чайкалдырмаска, кыска аягы белән аксамаска тырышып, батыр атлады. Аны озак тоттылар. Алексей ачык тәрәзә аша Бурназян әйткән ачулы җөмләләрнең аерым сүзлә¬ рен ишетте. Шуннан соң тирләп-пешеп беткән Бурназян үзе атылып килеп чыкты. Ул усал карашы белән Алек¬ сейны тырнап алды да, артына да борылып карамыйча, алпан-тилпән-атлап, паркка таба китте: — Бюрократлар, тыл күселәре! Авиацияне аңлыйлар¬ мыни алар? Балет түгел бит ул!.. Аягың кыска, имеш... У-у, клизмачылар, каһәр суккан шприцлар! Алексейның аркасыннан салкын тир йөгерде. Ләкин ул бүлмәгә батыр атлап, күңелле итеп, көлемсерәп барып керде. Комиссия зур өстәл артында утыра иде. Уртада ир тавы шикелле калкып беренче ранг хәрби врач Мироволь- ский утыра. Бер читтә, «личное дело»лар өелгән кечкенә өстәл артында, чибәр Зиночка күренә. Кыз үзенең каты крахмалланган ак халаты, марля яулыгы астыннан көяз генә чыгып торган кызгылт чәчләре белән бөтенләй кур¬ чакка охшый иде. Ул Алексейга аның «дело»сын сузды һәм әкрен генә кулын кысып куйды. — Я-ле егет, — диде врач, күзен кыса төшеп,— гимнастеркагызны салыгыз. Мересьев спорт белән юкка гына шөгыльләнмәде, тә¬ нен кояшта юкка гына яндырмады. Врач аның нык, ты¬ гыз тәненә, кара тиресе астыннан ачык беленеп торган мускулларына сокланып карап торды. Комиссия членнарыннан берсе: — Сездән Давид сынын ясарга булыр иде, — дип үзенең белемле кеше булуын күрсәтеп куйды. 233
Мересьев сынауларның барысыннан да җиңел узды. Ул кулы белән нормадан бер ярым тапкыр артык кысты, шундый итеп өрде, спирометр стрелкасы иң ахыр чиккә кадәр менеп житте. Кан басымы да нормаль иде. Нерв¬ лары менә дигән. Сынау азагында ул крафтаппаратның корыч тоткасын шундый итеп тартты, прибор бөтенләй бозылды. — Очучымы?—дип сорады врач канәгатьләнеп һәм, креслога җәелеп утырды да, «А. П. Мересьевның личное дело»сы почмагына резолюция язу өчен кулына ка¬ ләм алды. — Очучы, — диде Мересьев. — Истребительме? — Истребитель. — Алайса, барыгыз, эшегездә булыгыз. Анда сезнең халык хәзер, ах, ничек кирәк!.. Сез соң госпитальдә нәрсә белән яттыгыз? Алексей, кинәт барысы да җимерелә башлаганны си¬ зеп, каушап калды. Бу вакытта врач инде аның «личное дело»сын укый башлаган иде, врачның шәфкатьле киң йөзе гаҗәпләнүдән озынаеп китте. — Аяклары киселгән... нинди мәгънәсез сүз бу? Ял¬ гыш язганнармы соң? Я, нигә эндәшми торасыз? Алексей, эшафот баскычлары буйлап менеп барган' кеше шикелле, шыпырт кына әйтеп куйды: — Юк, ялгыш түгел. Врач һәм барлык комиссия членнары эшнең нәрсәдә икәненә төшенмичә, бу таза, яхшы җитлеккән, җитез хә¬ рәкәтчән егеткә шикләнеп карап тордылар. Врач сабырсызланып команда бирде: — Чалбар балакларыгызны сызганыгыз! Алексейның йөзе агарып китте. Ул мескен күзләре белән Зинага карап куйды. Аннан әкрен генә чалбар ба¬ лакларын күтәрде. Ул комиссия алдында башын игән, кулларын салындырган хәлдә үзенең каеш протезларына басып тора иде. — Нәрсәгә соң сез, атакай, безнең башны әйләндерә¬ сез? Шулкадәр вакытны алдыгыз. Аяксыз килеш авиа¬ циягә китәргә уйламыйсыздыр ич! — диде, ниһаять, врач. — Мин уйламыйм: мин китәм!—диде Алексей әкрен генә, һәм аның чегән күзләре ачу китерә торган итеп ялтырап киттеләр. — Сез акылдан яздыгызмы әллә? Аяксыз килешме? 234
Мересьев инде киреләнмичә, бик тыныч кына Җавап бирде: — Әйе, аяксыз килеш — һәм очачакмын. — Ул үзенең иске модада тегелгән френч кесәсеннән пөхтә итеп бөк¬ ләнгән журнал бите чыгарды. — Күрәсез, бу кеше бер аяксыз килеш очкан, ә нигә соң мин ике аяксыз килеш оча алмыйм? Врач журнал битендәге хәбәрне укыгач, очучыга гаҗәпләнеп һәм ихтирам белән карап торды. — Ләкин бит моның өчен бик каты күнегү кирәк: күрәсез, ул ун ел буена күнегүләр ясап килгән. Башта протезларны чын аяклар шикелле хәрәкәт иттерергә өй¬ рәнергә кирәк бит,—диде врач йомшый төшеп. Алексейга көтмәгәндә ярдәм килде: Зиночка үзенең кечкенә өстәле артыннан сикереп чыкты да кулларын гыйбадәт кылгандагы шикелле итеп күкрәгенә куйды, чигәләренә тир тамчылары тибеп чыкканчы кызарынып, сөйли башлады: — Иптәш беренче ранг хәрби врач, сез аның биегәнен күрсәгез икән! Чын аяклы кешеләрдән яхшырак бии! һич ялган түгел менә! — Ничек инде, бии? һични аңламыйм, шайтан алгы¬ ры? — Врач иңбашларын җыерып куйды да ягымлы гына итеп комиссия членнары белән карашып алды. Алексей, бик шатланыш, Зиночка биргән фикергә ябышты. — Сез хәзергә «ярый» дип тә, «ярамый» дип тә язма¬ гыз. Бүген кич белән безгә, танцыга килегез. Үзегез дә минем оча алачагыма ышанып китәрсез. Мересьев ишеккә таба барганда көзгедән комиссия членнарының үзара, нәрсә турындадыр, җанланып сөй¬ ләшкәннәрен күрде. Көндезге аш алдыннан Зиночка Алексейны ташландык паркның куе куаклары арасыннан эзләп тапты һәм, ул чыгып киткәч, комиссиянең аның турында озак сөйләшеп утырганын әйтте. Врач, Алексей гади егет түгел, кем белә, бәлки ул чыннан да оча алыр, рус' кешесе кулыннан ниләр генә килми! дигән. Бу фикергә комиссия членнарын¬ нан берсе, авиация тарихы андый вакыйганы белми, дип каршы төшкән. Врач исә аңа, авиация тарихы күп нәр¬ сәләрне белми иде дә, бу сугышта совет кешеләре өйрәт¬ теләр, дип җавап биргән. 235
Үз ирекләре белән Хәрәкәттәге Армиягә китәргә теләү¬ челәр арасыннан комиссия ике йөзләп кеше сайлап алды. Аларны озатыр алдындагы кичәдә биюләр киңәйтелгән программа буенча уздырылды. Москвадан йөк машина¬ сына төялеп хәрби оркестр килде. Тынлы музыка өйнең рәшәткәле тәрәзәләрен, өйалларын, һәр җирне дер сел¬ кетте. Очучылар, ару-талуны белмичә, тирләп-пешеп бие¬ деләр. Мересьев һаман үзенең алтын көдрәле Зиночкасы белән биеде. Менә дигән итеп биеде алар. Мересьевның күңеле шат, хәрәкәтләре җитез иде. Ачык тәрәзә янында салкын сыра эчеп утырган бе¬ ренче ранг хәрби врач Мировольский Мересьев белән аның алтын чәчле кызыннан күзен алмады. Ул — медик, алай гына да түгел, хәрби медик иде. Хисапсыз күп мисаллар буенча, протезның чын аяктан никадәр аеры¬ лып торганын белә иде ул. Ә менә хәзер, үзенең кечкенә буйлы, нәфис дамасы белән матур итеп биеп йөргән бу кара тутлы, тыгыз тәнле очучыны күзәткәндә, ул әллә бу берәр мистификация микән дип уйланып утырды. Соңыннан Алексей кул Чабып торган түгәрәк уртасында «барыня»ны егетләрчә оста итеп биегәч, — һап-һап-һап! дип кычкыра-кычкыра учы белән ботларына, яңакларына шапылдата-шапылда- та биегәч, — һәм инде тәмам тирләп-пешеп, кешеләрне этә-төртә килеп баскач, Мировольский ихтирам белән аның кулын кысты. Мересьев эндәшмәде, ләкин аның врачка төбәп караган күзләре ялыналар, җавап таләп итәләр иде. — Минем, үзегез беләсез, сезне турыдаи-туры частька җибәрергә хакым юк, — диде врач. — Ләкин мин сезнең турыда кадрлар идарәсенә язып бирермен. Мин үзебезнең фикеребезне, ягъни, тиешенчә күнегүләр ясаганнан соң, оча алачагыгызны әйтеп язармын. Кыскасы, мине үзе¬ гезне яклап кул күтәрүче дип санагыз. Мировольский залдан санаторий начальнигы белән култыклашып чыкты. Начальник та шулай ук тәҗрибәле хәрби врач иде. Алар икесе дә Мерёсьевка тәмам хәйран калганнар, аның шулай оста биюенә сокланганнар иде. Алар йокларга ятар алдыннан, папирос тарта-тарта, совет кешесенең, чынлап торып керешсә, әллә ниләр эшли алуы турында озак сөйләшеп утырдылар... Аста әле һаман да музыка яңгырый, тәрәзәләрдән җиргә төшкән утның дүрткел яктылыгында биючеләрнең 236
күләгәләре йөри иде. Бу вакытта инде Мересьев югарыда, ныклап бикләнгән ванна бүлмәсендә, иренен канатканчы тешләп, аякларын салкын суга тыгып утыра иде. Җитез хәрәкәт итеп ярсып биегәндә протезлары кыр¬ ган тирән яралар, зәңгәрләнеп торган канлы сөялләрне суда җебеткәндә ул аңын җуярга җитеп сызланды. Ә инде бер сәгатьтән соң майор Стручков кергәндә, Мересьев юынган, агарып киткән һәм көзге алдында үзенең дулкынланып торган юеш чәчләрен тарап то¬ ра иде. — Анда сине Зиночка эзли, киткәнче үзе белән йөреп керер идең, кызганыч бит кызый. Мересьев Стручковка ялына башлады: — Әйдә, Павел Иванович, бергәләшеп йөреп килик. Әйдә инде!.. Мересьев үзен шулкадәр тырышып биергә өирәткәң чибәр һәм мәзәк кыз белән ялгыз калу турында уйлаган¬ да. ничектер, уңайсызлана иде. Олядан хат алганнан бир¬ ле бу кыз белән очрашу аңар әллә ничек аеруча авыр була башлады. Шуңа күрә ул хәзер дә үзе белән Струч- ковны өстерәде, һәм, ниһаять, Стручков мыгырдый-мы- гырдый фуражкасын кулына алды. Зиночка балконда көтеп тора иде. Кулында бөтенләй йолкынып беткән чәчәкләр Җәйләме иде аның. Идән өзгә¬ ләнгән чәчәкләр, туракланган яфраклар белән күмелгән иде. Зиночка Алексейның аяк тавышын ишетүгә бөтен • гәүдәсе белән алга омтылды, ә аның ялгыз түгел икәнле¬ ген күргәч, башы түбән салынды, гәүдәсе бөрешеп килде. Алексей гамьсез генә итеп тәкъдим ясады: — Әйдәгез, урман белән саубуллашып кайтабыз! Алар култыклаштылар да карт юкәләр аллеясы буй¬ лап тын гына китеп бардылар. Аларның аяк асларында, аксыл ай яктысында коенган җирдә, күмердәй кара кү¬ ләгәләр селкенде, анда-санда, алтын акчалар шикелле, көзге яфраклар ялтырап калды. Аллея бетте. Алексейлар парктан чыктылар да саргайган, дымлы чирәм өстеннән күлгә таба юнәлделәр. Уйсу җиргә сарык тиресе шикелле бөдрәләнеп торган томан җәелгән иде. Томан җиргә са¬ рылып, кешенең, биле тиңентен генә ага һәм салкын ай яктысында серле балкый, һава дымлы, аңар тук көз исе сеңгән. Әйтерсең лә, бу томан күленең салкын һәм җылы агымнары бар, һава әле җиләсләнеп, хәтта салкынаеп ңитә, әле' җылыңа һәм бөркүләнә иде... 237
Кыз кечкенә көчле кулы белән Алексейның терсәгенә бик ныклап сыенып барды, Алексей, уңайсызланып, са¬ гышлы итеп әйтеп куйды: Без великаннарга охшыйбыз, гүя болытлар өстен¬ нән барабыз, шулай бит? Ниндидер күңелсез хыялларга чумып барган Стручков аңар мыгырдап кына җавап бирде: Юк, без юләрләргә охшыйбыз. Менә аякларыбыз чыланыр да, юлга чыкканда гына салкын тияр, — диде. Алексей көлеп: — Ә минем аякларым чыланмый да, туңмый да. Ми¬ нем эшем сезнекенә караганда яхшырак, — диде. Зиночка очучыларны томан астында калган күлгә таба сөйрәде. — Әйдәгез, әйдә. Анда хәзер бик яхшы булырга тиеш. Алар чак кына суга барып кермәделәр. Мамыктай кү¬ переп торган томан аша бөтенләй аяк астында гына су күренүгә, кинәт аптырап туктап калдылар. Басма да якын, иде, ә басма янында тонык кына булып, җиңел көймәнең кара силуэты күренде. Зиночка томан эченә кереп югалды һәм тиз генә ишкәкләр алып килде. Ишкәк чөйләрен куйдылар. Алексей ишәргә утырды. Зина белән майор койрык скамьясына утырдылар. Көймә тын су өстеннән’ әкрен генә йөзә башлады, ул әле томан эченә чумды, әле аннан калкып чыкты: күлнең томан каплама¬ ган, кара көзгесендә айның көмеш нурлары чагыла иде. Көймәдәгеләр һәркайсы үз уе белән мәшгуль иде. Төн тын, ишкәк Чәчрәткән су тамчылары терекөмештәй сибе¬ ләләр һәм,, терекөмеш кебек үк авыр булып күренәләр. Ишкәк чөйләре саңгырау гына шыгырдый, кайдадыр тар¬ тар кычкыра, еракта, бик еракта ачынып кычкырган мәче башлы ябалак тавышы ишетелеп китә. Якында гына сугыш бара дип бер дә әйтмәссең...— диде Зиночка әкрен генә. — Миңа хат язарсызмы соң, иптәшләр? Мәсәлән, менә сез, Алексей Петрович, әз генә булса да язарсызмы? Телисезме, мин сезгә үземнең адресым язылган открыткалар бирәм? Исән, сау, сәлам җибәрәм дип язарсыз да почта ящигына салырсыз. Ярыймы?.. — Юк, туганнар, сез белсәгез иде, мин никадәр шат¬ ланып иитәм! Шайтан алсын! .Җитәр, эшкә тотынырга, эшкә! — дип кычкырды Стручков. Тагын барысы да тынып калдылар. Вак, иркә дулкын- 238
нар көймә төбенә бәрелеп сөйләшәләр, көймәнең очлы борыны белән ике якка аерылып барган су көчле чылты¬ рый, койрыкта тыгыз түгәрәкләр бөтерелеп кала. Томан тарала инде. Ай шәүләсе, тирбәлеп торган алтын багана булып, су читеннән көймәгә кадәр сузылды, еракта төн¬ боек, лалә чәчәкләре җемелдәшәләр. — Әйдәгез, җырлыйк, — диде Зиночка һәм, җавап биргәнне көтмичә, миләш турындагы җырны башлап җибәрде. Ул җырның беренче куплетын моңлы итеп ялгызы җырлап чыкты. Аннан кызга үзенең тирән, көчле баритон тавышы белән майор Стручков кушылды. Аның элек бер- • вакытта да җырлаганы юк иде', һәм-Алексей хәтта майор¬ ны шундый мөлаем, бархаттай йомшак тавышлы итеп күз алдына да китерә алмый иде. Менә уйчан, дәртле җыр тигез су өстендә киң җәелеп акты. Ике саф тавыш, ир һәм кыз тавышы, бер-берсенә куәт биреп моңайды. Алексей үз бүлмәсенең тәрәзә каршында үсеп утырган бердәнбер тәлгәшле нечкә миләш агачын хәтерләде. Җир асты авы¬ лындагы чибәр Варя күз алдына килде. Аннан барысы да югалды: күл дә, сихри ай яктысы да, көймә дә, җыр¬ чылар да. Ул көмеш томан эчендә Камышин кызын күрде. Ләкин бу — кырда, чәчәкләр арасына утырып рәсемгә төшкән Оля түгел, ә ниндидер яңа, ят, таныш булмаган, талчыккан, арыган, бите кояшта янып тимгелләнеп бет¬ кән, иреннәре ярылган бүтән бер кыз иде. Аның өстендә майланып каткан гимнастерка, кулларында көрәк, үзе, кайдадыр, Сталинград тирәсендәге далада иде. Алексей ишкәкләрен ташлады. Алар җырның соңгы куплетын бергәләп оста гына җырлап чыктылар. 6 Бик иртә иде әле, санаторий ишек алдыннан, бер-бер артлы тезелеп, хәрби автобуслар чыга башладылар. Бер автобусның баскычына утырган майор Стручков капка төбендә үк үзенең яраткан җырын — миләш турындагы җырны — башлап җибәрде. Җыр башка машиналарга да күчте. Саубуллашулар, хәерле юл теләүләр, Бурназян- ның шаян сүзләре, Зинаның автобус тәрәзәсенә килеп Алексейга нәрсәдер кычкыруы — барысы да, барысы да шушы, күп еллар буена онытылып торганнан соң, Бөек 239
Ватан сугышы көннәрендә яңадан туган һәм кешеләрнең йөрәкләренә кереп утырган борынгы җырның гади һәм тирән мәгънәле сүзләре белән томаланып калдылар. Автобуслар бу көйнең бердәм, куе аккордларын үз¬ ләре белән алып киттеләр. Җыр тәмамлангач, пассажир¬ лар тынып калдылар. Тәрәзәләрдән беренче заводлар, башкала тирәсендәге бистәләр күренә башлаганчы, һич¬ кем бер сүз эндәшмәде. Китель төймәләрен ычкындырып, баскычта утырып килүче майор Стручков, елмаеп, Москва тирәсендәге кү¬ ренешләргә карап бара. Аңа күңелле. Бу мәңгелек хәрби сәяхәтче күченеп йөрүдән ямь таба, рәхәтлек тоя; менә аны хәзер ниндидер, әлегә аның өчен билгесез булган очучылар частена җибәрделәр, ләкин ул барыбер үз өенә кайтып барган кеше кебек тыныч. Ә Мересьев тынычсыз иде. Ул иң читене алда икәнен сизә, һәм, кем белә, аңа бу яңа киртәләрне үтүе мөмкин булырмы-юкмы. Мересьев автобустан төшкәч, һич кая кермичә, хәтта кунар урын турында да кайгыртып тормыйча, Миро- вольский янына китте. Биредә аны беренче күңелсезлек каршы алды. Аңар карата яхшы теләкле Мировольский ашыгыч командировкага очып киткән һәм тиз генә кайтмаячак икән. Алексейга рапортны гомуми тәртиптә бирергә тәкъдим иттеләр. Мересьев шунда ук<коридор- дагы тәрәзә төбенә утырды да рапорт язды. Ул аны талчыккан күзле, кечкенә һәм ябык интендант хезмәт¬ ләре командирына бирде. Командир кулыннан килгәннең барысын да эшләргә вәгъдә итте һәм Мересьевка бер-ике көннән керергә кушты. Мересьевның ялыну-ялварулары, хәтта янаулары бушка китте. Интендант, кечкенә арык кулларын күкрәгенә кысып, гомуми тәртипнең шундый икәнлеге һәм үзенең бу тәртипне бозарлык көче булма¬ вы турында сөйләде. Интендантның очучыга ярдәм итәр¬ лек көче чыннан да булмагандыр, күрәсең, Мересьев кулын селтәде дә чыгып китте. Аның хәрби канцелярияләрдә каңгырып йөрүе шулай башланды. Аны теге вакыт госпитальгә ашыгыч рәвештә китереп салганнар иде, ашыгычлык белән аңар кием-са¬ лым, азык-төлек һәм акча аттестатлары бирелмәгән иде һәм ул үзе дә яңа аттестатлар турында вакытында кайгыртмады. Шуңа күрә аның хәле биредә кыенлашып китте. Аның хәтта командировка язуы да юк иде. Ягым¬ лы һәм хезмәт күрсәтүчән интендант- кирәкле документ¬ ам
ларны полктан ашыгыч рәвештә телефон аша сорап алырга вәгъдә итсә дә, Мересьев мондый эшнең никадәр әкрен эшләнгәнен белә һәм һәр килограмм икмәк, һәр шакмак шикәр исәпле булган хәрби Москвада берника¬ дәр вакыт акчасыз, квартирасыз, паексыз торырга туры киләчәген аңлый иде. Ул Анютага госпитальгә шалтыратты. Тавышына ка¬ раганда, Анюта нәрсәгәдер борчулы яки эш белән бик мәшгуль иде, ләкин телефонда Алексей икәнен белгәч, шатланды һәм аңар бу көннәрдә үз квартирасында торып торырга кушты. Үзенең хәзер госпитальдә казарма хә¬ лендә яшәвен, шулай булгач, Алексейның анда беркемне дә тыгызламаячагын әйтте. Санаторий үзендә ял итүчеләргә юлга бишәр көнлек коры паек биреп җибәргән иде. Алексей, бер дә уйлап тор¬ мыйча, зур йортлар артындагы бер ишек алдының түренә кереп кысылган иске таныш өйгә таба юнәлде. Торырга куыш, ашарга ризык бар—инде көтәргә дә була. Ул керосин сөреме, юеш кер һәм мәче исе килеп торган борылмалы таныш баскыч буенча өскә менде. Би¬ редә караңгы иде, капшана-капшана ишекне эзләп тапты һәм каты итеп дөбердәтте. Калын чылбырлы ишек тар гына булып ачылды, ярык¬ та бер әбинең очлы йөзе күренде. Ул Алексейга озак кына шикләнеп һәм кызыкйынып карап торды. Кем икә¬ нен, кемгә килүен, фамилиясен сорады. Бары шуннан соң гына чылбырлар шалтырады һәм ишек ачылып китте. — Анна Даниловна өйдә юк, ләкин ул сезнең турыда телефоннан әйтте. Әйдәгез, мин сезне аның бүлмәсенә кертеп җибәрим. Әби, нурын җуйган тонык күзләре белән, әле һаман да Алексейның йөзен, френчен, барыннан да бигрәк яшел капчыгын капшады. — Сезгә, бәлки, кайнар су кирәк булыр? Анечканың керосинкасы әнә мич өстендә, хәзер үзем кайнатып би- рәм... Алексей таныш бүлмәгә бер дә тартынып тормыйча керде. Майор Стручковның кайда барып керсә дә үз өендәгечә йөрү гадәте Алексейга да йога башлаган иде булса кирәк. Иске агач, тузан, нафталин исен һәм дистә¬ ләрчә еллар буена тугры хезмәт итеп килгән щушы иске таныш әйберләрнең исен иснәгәч, уд җәттд дулкыңланып А-28. Чын жеше — 1в.
китте. Әйтерсең, ул, бик озак аерылып торганнан соң, үз өенә кайткан иде. Карчык, Алексей артыннан атлаган хәлдә, бертуктау¬ сыз сөйләнде. Ул ниндидер бер күмәч кибетендәге чират турында, юлың уңса, бу кибеттән карточкага ипи уры¬ нына слойкалар алып булу турында тезеп китте. Әле күп¬ тән түгел генә бер бик мәһабәт хәрби кешенең трамвайда сөйләгәннәрен әйтеп бирде: Сталинград янында немец¬ ларга яман каты эләккән икән, Гитлер кайгысыннан юләрләнгән, хәзер үзен диваналар йортына 'салганнар икәш Германиядә Гитлер урынында аның двойнигы 1 хө¬ кем йөртә икән... Аннан соң карчык бер дә хаксызга эшче карточкасы алып ятучы күршесе Алевтина Аркадьевна¬ ны яманлап алды: Алевтина Аркадьевна моның сөткә йөртә торган эмальле бидонын алып, әле һаман да кай¬ тармый тота икән... Ул Алексейга Анна Даниловнаның бик яхшы кеше кызы булуын, ата-анасының эвакуациядә яшәүләрен сөйләде. — Менә дигән кыз. Тыйнак һәм җитди бала. Башка кайбер кызлар шикелле, әллә кем¬ нәр белән чуалып йөрми, өенә егетләр алып кайтмый. — Ә сез кем буласыз соң, аның кияве булачак кеше¬ ме? Советлар Союзы Героемы, танкистмы? Юк, мин гади очучы, — диде Мересьев һәм әбинең хәрәкәтсез "йөзенә берьюлы аптырау, җәберсенү, ышан¬ мау һәм ачу чыкканны күреп, чак кына көлеп җибәр¬ мәде. Әби иреннәрен кысты да ишекне усал ябып чыгып китте һәм коридордан мыгырдаган тавышы ишетелде, аның тавышында инде элекке дусларча кайгыртучанлык яңгырамый иде: — Җылы су кирәк булса, әнә зәңгәр керосинкада үзегез кайнатып алыгыз. Анюта, ахрысы, эвакопункт эшеннән бер дә бушый ал¬ мыйдыр. Бүген тышта көзге яңгыр явып торганга, квар¬ тирасы бөтенләй ташландык булып күренә иде. һәрбер әйбергә калын булып тузан утырган, тәрәзә төпләрендәге һәм тумбочкалардагы гөлләр, озак вакыт су сибелмәгән- лектән, шиңеп, саргаеп беткәннәр. Өстәлдә чәйнек, янын¬ да күгәргән ипи катылары аунап ята. Пианино да соры йомшак тузан белән капланган. Тонык соры пыялага бә-' 1 Двойник-— барлык килеш-килбәте белән икенче берәүгә охшаган кеше. Тәрок;, . ' 242
релә-сугыла көчле зур чебен моңлы безелди: гүя ул шу¬ шы бөркү авыр һавада тончыкканга шулай итә шикелле. Мересьев тәрәзәләрне ачып җибәрде. Тәрәзәләр ты¬ гыз тезелеп яткан түтәлләр белән чуарланган тау бите¬ нә карап торалар иде. Бүлмәгә саф һава бәреп керде һәм басылып яткан тузанны өреп тузгытып, бүлмә эчендә соры томан күтәрде. Шул чакта Алексейның башына күңелле уй килде: ул бу ташландык бүлмәне „ җыешты¬ рырга, әгәр кич белән Анюта күрешергә .кайта алса, шуның белән аны шаккатырырга һәм шатландырырга уйлады. Ул әбидән чиләк, чүпрәк, пумала сорап алды да гомер-гомергә ирләр җирәнеп карый торган эшкә то¬ тынды. Ул шушы гади эшне шатланып башкарды; сәгать ярым буена тузан сөртте, себерде, юды. Алексей, бирегә килешли, күпердә кечкенә кызларның көзге матур астра чәчәкләре сатып торганнарын күргән иде, кич белән шунда барып берничә чәчәк алып кайтты. Аларны өстәлдәге һәм пианино өстендәге вазаларга куйды да үзе яшел креслога җәелеп утырды. Ул бөтен гәүдәсенең, тәненең рәхәт талчыкканын сизде һәм кухня¬ да әби кыздырган ит исен комсызланып иснәргә то¬ тынды. „ Ләкин Анюта шулкадәр арып кайтты, Алексей белән исәнләшкәч тә, диванга аудң, бүлмәнең җыештырылганын, әйберләрнең ялтырап торганын да сизмәде ул. Бары берничә минуттан соң, су эчеп, хәл алгач кына, як-ягына каранып алды, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, көлемсерә¬ де һәм рәхмәт белдереп Алексейның беләген кысты: — Гриша сезгә тиккә генә гашыйк булмаган, ахрысы, мин хәтта көнләшә башладым. Алешенька, чыннан да сез җыештырдыгызмы?.. Барысын да үзегезме?.. Менә сез нинди әйбәт икән! Гришадан хат-хәбәр алганыгыз юкмы? Ул анда. Өченче көнне мин аңардан хат алдым. Кыска гына, бер-ике сүз генә язган. Сталинградта дигән, тагын, сакал үстерәм, дип язган. Тапкан вакыт!.. Ә анда бик кур¬ кыныч, әйеме? Я әйтегез инде, Алеша, дим! Сталинград турында гел куркыныч хәбәрләр генә сөйлиләр. — Анда сугыш бара. Алексей авыр сулап куйды, кашларын җыерды. Ул хәзер шулкадәр еш телгә алына торган Идел буендагы чиксез зур сугышта катнашучыларның барысыннан да көнләште. Алексей белән Анюта төнгә кадәр сөйләшеп утырды¬ 243 16»
лар. Кыздырылган итне зур аппетит белән ашадылар да, икенче бүлмә кадакланган булганлыктан, туганнарча, бер бүлмәдә йокларга яттылар. Анюта кроватька, Алексей диванга ятты, икесе дә бик тиз тирән, яшьлек йокысы бе¬ лән йоклап киттеләр. Алексей күзләрен ачып, урыныннан сикереп торган¬ да, кояш нурларының тузанлы көлтәләре кыеклап идәнгә сузылган иде. Анюта өйдә юк иде инде. Алексей яткан диван терәгенә записка кадап куелган иде: «Госпитальгә ашыгам. Чәй өстәлдә, ипи буфетта, шикәр юк. Шимбә көннән дә элек ычкына алмам. А»- Бу көннәрдә Алексей - өйдән бөтенләй диярлек чык¬ мады. Ул, эш юктан эш булсын дип, әбинең примусларын, керосинкасын төзәтеп бирде, кастрюлен ямады, выклю¬ чателей һәм штепсельләрен рәтләде, хәтта, аның үтенүе буенча, әле һаман да эмальле бидонны кайтарып бирмә¬ гән усал Алевтина Аркадьевнаның да кофе тегермәнен төзәтте. Шуның белән ул әбинең һәм аның төзү трестын¬ да эшләүче, һава һөҗүменә каршы оборона активы бу¬ лып йөрүче, тәүлекләр буена өйгә кайтып кермәүче картының тирән ихтирамын казанды. Карт белән карчык шундый нәтиҗәгә килделәр: танкистлар, әлбәттә, яхшы кешеләр, ләкин очучылар да алардан бер дә ким түгел, хәтта, яхшылабрак баксаң — һавада эш итүләренә кара¬ мастан,— хуҗалыклы, семьячыл, җитди кешеләр икән. Кадрлар бүлегенә нәтиҗә алырга барасы көнгә кар¬ шы Алексей төн буе үзенең диванында күзләрен йом¬ мыйча ятты. Таң атканда торып кырынды, юынды һәм, учреждение ачылуга, беренче кеше булып, администра¬ тив хезмәтләр майоры өстәле янына килде. Бу майор хәзер Алексейның язмышын хәл итәчәк иде. Беренче ка¬ раштан ук майор аңа ошамады. Майор, Алексейны күр¬ мәмешкә салышып, шактый вакыт өстәл янында кай¬ нашты, шкафтан алып өстәлгә папкалар куйды, кемгәдер телефон шалтыратты, секретарыпага личное делоларны ничек номерларга икәнен бик озаклап аңлатып торды, аннан каядыр чыгып китте һәм шактый озак йөреп керде. Бу вакытта Алексей аның озын борынлы, әйбәтләп кы¬ рылган яңаклы озынча йөзен, сөзәк маңгаен һәм ялты¬ рап торган пеләшен тәмам дошман күрергә өлгергән иде. Ниһаять, майор календарь битен әйләндереп куйды да башын күтәреп Алексейга карады һәм калын тавыш белән эре генә итеп; 244
— Сез минем янгамы, иптәш өлкән лейтенант# — диде. Мересьев үзенең нигә килгәнен әйтте. Майор секре- тарьшадан Мересьевның кәгазьләрен сорады, секретарь- ша кәгазьләрне китереп биргәнче, аякларың сузып, кау¬ рый белән бик бирелеп тешләрен казыды, казыганда ул каурыен сул учы белән әдәпле генә итеп каплап торды. Кәгазьләр китерелгәч, каурыйны кулъяулыгы белән сөртте дә, кәгазьгә төреп, китель кесәсенә тыгып куйды һәм личное делоны укырга тотынды. Аягы киселгән дигән сүзләргә җиткән булса кирәк, ул Алексейга ашыгып кына урын күрсәтте: янәсе, утырыгыз, нигә басып тора¬ сыз,— һәм яңадан кәгазьләрне укырга тотынды. Соңгы кәгазьне укып бетергәч, сорау бирде: — Я, сезгә нәрсә кирәк соң? — Истребитель полкына китәргә телим. Майор аркасы белән скамья терәгенә сөялде дә әле һаман да алдында басып торган очучыга гаҗәпләнеп күзен текәде һәм аңар таба скамьяны шудырды. Аның калын кашлары шом.а һәм симез маңгаена тагы да биегрәк күтәрелделәр. — Ләкин сез оча алмыйсыз ич? — Оча алам һәм очачакмын. Сез мине сынар өчен күнегүләр мәктәбенә җибәрегез, — Мересьев бу сүзләрне кычкыра төшеп әйтте, аның-тавышында яңадан очучы булу теләге шулкадәр көчле иде, күрше өстәлләрдә уты¬ ручы хәрби кешеләр, бу кара тутлы матур егетнең шул¬ кадәр тырыша-тырыша нәрсә даулаганын беләселәре ки¬ леп, башларын күтәрделәр. — Ләкин карагыз әлё, аяксыз килеш ничек очарга мөмкин? Көлке... Андый хәлнең һичкайда булганы юк. һәм кем сезгә рөхсәт итәр? — Майор Алексейны берәр фанатик, я, бәлкем, акылдан язган кеше дип уй¬ лады. Ул, Алексейның ачулы йөзенә, аның янып торган «шаян» күзләренә кырын караган хәлдә, мөмкин кадәр йомшаграк итеп сөйләргә тырышты. Мересьев үз сүзендә торды: — Әйе, моның беркайда да күренгәне юк, ләкин кү¬ ренер, — диде ул һәм, куен дәфтәреннән целлофанга тө¬ релгән журнал битен алып, майор алдына өстәлгә куйды. Күрше өстәлдәге хәрби кешеләр инде эшләреннән 245
туктаганнар һәм майор белән өлкән лейтенантның сүз¬ ләрен кызыксынып тыңлап торалар иде. Аларның берсе, йомыш тапкан булып, майор янына килде, шырпы со¬ рады, шул арада Мересьевның йөзенә карап алды. Майор мәкаләгә күз йөртеп чыкты. — Бу безнең өчен документ түгел. Бездә инструкция бар. Анда авиациягә алына торган кешенең тазалыгы нинди булырга тиеш икәне ачык әйтелгән. Ике аягыгыз түгел, ике бармагыгыз гына өзелгән булса да, мин сезне машина белән идарә итәргә җибәрә алмыйм. Журналы¬ гызны алыгыз. Бу—дәлил түгел. Мин сезнең омтылуы¬ гызны ихтирам итәм, ләкин... Мересьев бөтен каны кайнаганын, тагын бик аз гына кыза төшсә, майорның такыр маңгаена кара савыты алып томырыр дәрәҗәгә җитәчәген сизеп, үзен кулга ал¬ ды— тавышын кысып кына чыгарды: — Ә бу? Ул үзенең соңгы дәлилен — беренче ранг хәрби врач кул куйган язуны өстәлгә салды. Майор кәгазьне шик¬ ләнеп кенә, кулына алды. Кәгазь медико-санитария хезмәтләре бүлегенең штампы һәм печате белән тиешен¬ чә рәсмиләштерелгән, аңар авиация халкының хөрмәтле врачы кул куйган иде. Майор, язуны укыгач, ягымлылана төште. Юк, аның алдында шашкан кеше түгел, искитәр¬ лек егет,* ул чыннан да аяксыз килеш очарга җыена. Ул хәтта беренче ранг хәрби врачны, авторитетлы, җитди кешене ышандыра алган. —"Ләкин шулай да, никадәр теләсәм дә, булдыра алмыйм, — диде майор һәм Мересьевның делосын алдын¬ нан этеп куйды. — Беренче ранг хәрби врач нәрсә тели, шуны яза ала, ә безнең исә бернинди дә тайпылышка юл куймый торган ачык инструкциябез бар... Әгәр мин аны бозам икән, кем җавап бирер, хәрби врачмы? Мересьев шушы тук, үз-үзеннән канәгать, үз-үзенә ышанган, тыныч, ягымлы кешегә, аның пөхтә кителенең чиста ак якасына, бик җентекләп киселгән зур һәм ямьсез тырнаклы йөнтәс кулларына нәфрәтләнеп карап куйды. Я, бу кешегә ничек итеп аңлатмак кирәк? Аңлый¬ мыни ул? һава сугышының нәрсә икәнен беләмени ул? Аның, бәлкем, үз гомерендә мылтык тавышын да ишет¬ кәне юктыр. Мересьев, көчкә-көчкә генә үзен кулга алып, саңгырау гына сорап куйды: — Ә соң хәзер миңа нишләргә? 246
— Әгәр бик телисез икән, мин сезне формирование бүлегенә комиссиягә җибәрә алам, — диде майор һәм иң¬ башларын җыерды. — Ләкин алдан әйтеп куям, йөрүегез бушка китәр. Мересьев скамьяга шап итеп утырды да карлыккан та¬ выш белән: — Эх, шайтан алгыры, языгыз комиссиягә! — диде. Аның учреждениеләрдә каңгырып йөрүе шулай баш¬ ланып китте. Арыган, муеннарыннан эшкә баткан кеше¬ ләр аның сөйләгәннәрен шаккатып тыңладылар, кызган¬ дылар аны һәм кулларын җәйделәр. Чыннан да, алар нәрсә эшли алсыннар соң? Инструкция бар, бик дөрес инструкция, ул командование тарафыннан расланган. Күп еллардан бирле килгән традицияләр бар. Аларны ничек бозасың, бигрәк тә, һич икеләнерлек урыны бул¬ маган бу очракта- ничек бозасың! Сугышка китү турын¬ да хыялланып йөрүче бу тынгысыз инвалидны һәркем чын күңеленнән кызганды, кистереп кенә, «булмый» дияргә беркемнең дә теле әйләнмәде, һәм аны кадрлар бүлегеннән формирование бүлегенә җибәрделәр, бер өстәлдән икенче өстәлгә юнәлдерделәр, комиссияләргә йөрттеләр. Кире кагуларга, үгет-нәсихәт бирүләргә, кешене кимсетә торган кызгану һәм мәрхәмәт күрсәтүләргә кар¬ шы Мересьевның бөтен горур җаны баш күтәрде, ләкин хәзер инде болар берсе дә аны чыгырыннан чыгармады. Ул үзен кулга алырга өйрәнде, үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә нинди тавыш белән сөйләргә кирәк икәнен үз¬ ләштерде, 11әм кайбер көннәрдә үтенечен ике-өч тапкыр кире кайтарсалар да, өметен өзәргә теләмәде. Журнал бите һәм беренче ранг хәрби врач язуы кесәдән еш чыга¬ рып күрсәтү аркасында шулкадәр тузды, бөкләнгән җирләре ертылып бетте. Аларны үтә күренә торган кә¬ газь белән ябыштырырга туры килде. Полктан әле һаман да җавап килмәү, аттестатсыз яшәү — каңгырып йөрүнең авырлыгын тагы да көчәйтте. Санаторий биреп җибәргән ризык инде ашалып беткән иде. Дөрес, дуслашып киткән күрше әби һәм аның карты, Алексейның аш пешерми башлаганын күреп, аны чын күңелдән ашка чакырдылар. Ләкин Алексей бу карт бе¬ лән карчыкның тәрәзә каршыларындагы сөзәклектә кеч¬ кенә түтәлләрдә ничек азаплануларын, андагы һәрбер суган кыягы, һәрбер кишер исәпкә алып куелган булуын 247
белә иде. Карт белән карчыкның карточкага алып кайт¬ кан ипиләрен туганнарча, балаларча җентекләп бүлүлә¬ рен белә иде, һәм «хәзер мин өйдә пешереп мәшәкать¬ ләнгәнче, командирлар ашханәсенә барып ашыйм», дигән булып, карт белән карчык янына ашарга керми иде. Алексей һәр кич телефон аша Анюта белән озаклап сөйләште, аңар үзенең эшләре начар икәнен белдереп торды. Менә Анютаның эшеннән бушап өйгә кайтыр кө¬ не, шимбә көн килеп җитте, һәм Алексей тәвәккәлләде: аның капчыгында әтисеннән калган иске көмеш портси¬ гар саклана иде. Портсигарның капкачына, нәфис'итеп, ярсып чапкан тройка рәсеме төшерелгән һәм өстенә: «Көмеш туеңны 1 котлап, дусларыңнан», — дип язылган иде. Алексей тәмәке тартмаса да, әнисе үзенең сөйгән улын фронтка озатканда әтисе төсе итеп сакланган бу портсигарны ни өчендер аның кесәсенә тыкты. Алексей бу авыр, шыксыз әйберне һаман үзе белән алып йөрде, оч¬ кан чакта «бәхет өчен» кесәсенә салды. Хәзер Алексей шул портсигарны капчыгыннан эзләп тапты да «комис¬ сионка»^ китте. Нафталин исе сеңеп беткән ябык хатын портсигарны кулларында әйләндергәләде дә сөяккә калган арык бар¬ магы белән язуына төртеп күрсәтте һәм, исемле әйбер¬ ләрне сатарга куя алмыйбыз, дип белдерде. — Мин күп сорамыйм, үзегез белеп бирегез. Үз бәя¬ гезне. Нафталинлы хатын үзенең нурсыз, дошман күзләре белән Алексейга карады да ачулы итеп: — Юк, юк. Өстәвенә, хәрби гражданин, минемчә, көмеш туй уңае белән бүләкләр алып ятарга сезгә иртә¬ рәк әле. Алексей, бөтенләй кызарып, портсигарын алды да ишеккә ташланды. Аны кемдер җиңеннән тартып туктат¬ ты һәм аракы исе аңкып торган авызы белән аның кола¬ гына пышылдады: — Кызыклы гына әйбер. Кыйммәт тә түгелме? — дип сорады. Җиткән сакаллы, күгәргән борынлы бу кеше эре тамырлы, калтырап торган кулын портсигарга суз¬ ды. — Шактый авыр икән. Ватан сугышы батырына их¬ тирам йөзеннән биш соры кәгазь бирим. Алексей сатулашып тормады, йөзәр сумлык биш кә¬ 1 ,Көмеш туй — ир белән хатынның егерме биш ел бергә гомер итүләре хөрмәтенә үткәрә торган бәйрәмнәре. Тэроу. 248
газьне алды да иске сасы әйберләр патшалыгыннан саф һавага йөгереп чыкты. Якын гына базарга барып бер кисәк ит, дуңгыз мае, бер бөтен ипи, бәрәңге, суган сатып алды. Хәтта берничә петрушка да алырга оныт¬ мады. Шуларны күтәреп, бер кабым дуңгыз маен чәй- ни-чәйни «өенә» кайтып керде. Үзенең табышын кухня өстәленә тезеп салганда әби¬ гә ялганлап: — Яңадан паеклата алырга булдым әле, ашханәдә начар пешерәләр, — диде. Кич белән Анюта кайтуга бик шәп аш хәзерләнде. Өстендә петрушка бөртекләре йөзеп йөргән итле бәрәңге шулпасы, суган белән кыздырылган ит, шулар өстенә хәт¬ та мүк җиләге кесәле дә бар иде. Әби кесәлне бәрәңге кабыгыннан чыккан крахмал суында пешерде. Кыз арып, агарынып кайтты. Ул көч-хәл белән юынды, көч-хәл белән өс-башын алмаштырды. Ашны һәм итне ашык- пошык ашады да иске креслога җәелеп утырды. Кресло аны иске бархат куллары белән кочаклаган шикелле булды. Гүя кресло аның колагына яхшы төш пышылда¬ ды. һәм Анюта, бөтен шартын китереп пешерелгән кесәлнең су краны астында, бидон эчендә суынганын көтмичә, йоклап китте. Анюта бераз йоклап алганнан соң күзләрен ачып җибәргәндә, яңадан чистарып-киткән, иске, җайлы әйбер¬ ләр белән тулы кечкенә бүлмәдә кичке караңгылык куе¬ ра төшкән иде. Ул аш өстәле янында тонык пыялалы абажур астында Алексейны күрде. Алексей башын кул¬ лары белән тотып, аны учлары белән сытарга теләгән шикелле кысып утыра иде. Анюта аның йөзен күрмәде. Ләкин үз дигәнендә нык торучы бу көчле кешенең утыру рәвешендә хәзер шулкадәр өметсезлек бар иде, аны кыз¬ ганудан кызның бугазына җылы төер килеп кысылды. Ул әкрен генә торып Алексей янына килде, аның зур башын кочагына алды да бик үк йомшак булмаган чәчен бар¬ маклары белән тарый, сыйпый башлады. Алексей аның кулын тотып алды һәм’уч төбен үпте, аннан соң шатла¬ нып, көлемсерәп кинәт сикереп торды. — Ә кесәл! Менә сиңа кирәк булса! Мин тьфыш- тцм-тырмаштым, кран астында тотып суыттым, ә ул, рә¬ хим итегез, тоткан да йокыга киткән. Повар моны ничек кичерә алсын! Алар «үрнәк булырлык» — серкәдәй әче кесәлне шат¬ 249
лана-шатлана берәр тәлинкә ашадылар, сүз куешкан кебек, Гвоздевка һәм Мересьевның эшенә кагылмыйча, юкны-барны сөйләшеп утырдылар. Аннан һәр икесе үзенә үзе урын җәяргә тотынды. Анюта коридорга чыкты, Алексейның протезлары шапылдап идәнгә төшкәнче кө¬ теп торды, аннан лампаны сүндереп чишенде дә үзе дә ятты. Караңгы иде, алар сөйләшмәделәр. Ләкин җәймәләренең кыштырдап китүеннән, кровать һәм диван пружиналарының шыгырдап алуларыннан, берсе икенче¬ сенең йокламаган икәнен беләләр иде. Шактый вакыт шулай сөйләшмичә яткач, ниһаять, Анюта түзмәде: -— Йокламыйсызмы әле, Алеша? — диде. — йокламыйм. — Уйлыйсыз? — Уйлыйм. Ә сез? ■—■ Мин дә уйлыйм. Тагын тындылар. Урамда чаттан трамвай шыгырдап узды, аның дугасы өстендә зәңгәр ут балкып, күз ачып йомарлык кына арада бүлмәне яктыртып алды, һәм Алек¬ сей белән Анюта шул чакта бер-берсенең йөзен күреп калдылар. Аларның икесенең дә күзләре ачык иде. ...Алексей бүген Анютага үзенең учреждениеләрдә йө¬ рү нәтиҗәләре турында бер сүз дә әйтмәде, шулай да Анюта аның эше начар икәнен аңлады; бу тынгысыз кешенең өмете, бәлки, инде сүнеп бара торгандыр дип уйлады. Ул, үзенең хатын-кыз сизгерлеге белән, хәзер бу кешегә шулкадәр читен булырга тиеш икәнен белде, һәм шуның белән бергә, хәзер аңар никадәр авыр булса да, хәлен сораштыру аның авыруын кузгатачагын, ә кызга¬ ну аны җәберләячәген аңлады. Алексейга килсәк, ул кулларын баш астына салып чалкан яткан хәлдә, үзеннән нибары өч адымда, караң¬ гылык эчендә, кроватьта чибәр бер кыз, дустының була¬ чак кәләше ятуы турында уйлады. Кыз янына җитү өчен караңгы бүлмә буйлап нибары ике-өч адым атлый¬ сы бар, ләкин бу өч адымны ул бервакытта да атлаячак түгел, үзенә сыеныр урын биргән, рәтләп таныш та бул¬ маган бу кызны бертуган сеңелеседәй күрә иде ул. Алек¬ сей, әгәр майор Стручков бу турыда белсә, мөгаен оры¬ шыр иде, бәлки, ышанмас та иде, дип уйлады. Хәер, кем белә, ихтимал хәзер Алексейны башка кешегә караганда майор Стручков күбрәк аңлый алыр иде... Ә Анюта шун¬ 250
дый яхшы кыз һәм ул, бичара, никадәр арып, шул ук ва¬ кытта, үзенең эвакогоспитальдәге авыр эшен никадәр күңел биреп эшли!.. — Алеша, — дип эндәште Анюта әкрен генә. Диваннан Мересьевның тигез сулавы ишетелде. Очу¬ чы йоклый иде инде. Кыз урыныннан торды да, ялан¬ аяклары белән сак кына басып, аның янына килде, яшь баланы карагандай, аның мендәрен рәтләде, тирә-ягына одеялын кыстырып чыкты. 7 Мересьевны комиссиягә иң алдан чакырдылар. Ко¬ мандировкадан кайткан беренче ранг хәрби врач, бик зур көпшәк гәүдәле кеше, председатель урынында утыра иде. Ул Алексейны шунда ук танып алды һәм хәтта өстәл артыннан каршысына чыкты. — Нәрсә, алмыйлармы? Әйе, кадерлем, сезнең эше¬ гез катлаулы. Закон аша сикерергә туры килә бит. Ә за¬ кон аша ничек сикерәсең?—дип, йомшак күңел белән Алексейны кызганып куйды. Алексейны карап та тормадылар. Хәрби врач аның кәгазенә кызыл карандаш белән язып куйды: «Кадрлар бүлегенә. Сынау үтү өчен ТАПка җибәрергә мөмкин дип саныйм». Шушы язу белән Алексей туп-туры кадрлар бүлеге начальнигына китте. Аны генерал янына кертмә¬ деләр. Мересьев кыза башлаган иде дә генералның адъютанты — зифа буйлы, кара мыеклы яшь капитан¬ ның шат, мөлаем ачык йөзен күргәч, туктап калды. Үзе әйтмешли, «ишек сакчыларын» элек-электән җене сөйми иде, ә моның каршысына ук килеп утырды, һәм һич уйламаган җиреннән аңар үзенең тарихын бәйнә- бәйнә сөйләп бирде. Аның сүзен бүлеп, еш кына телефон шалтыраттылар, капитанга әледән-әле генерал кабинеты¬ на кереп чыгарга туры килде. Ләкин ул кабинеттан чыгу белән тиз генә Мересьев каршысына утырды һәм беләсе килү, гаҗәпләнү, хәтта ышанмау чагылган күзләрең ба¬ лалардай беркатлылык белән аңар текәде: — Я, я, шуннан соң, шуннан соң? — дип ашыктырды ул, яки кулларын як-якка җәеп җибәрде дә аптырап со¬ рап куйды: — Ялганламыйсызмы? Валлаһи, ялганламый¬ сыңмы? Ай-яй, менә бу ай-яй дисәң дә, ай-яй. 251
Бу капитан карап торырга яшь кенә булса да, канце¬ лярия эшендә шактый оста күренә иде. Ул, Мересьев үзе¬ нең канцелярияләрдә каңгырып йөрүләре турында сөйлә¬ гәндә, ачуланып кычкырып җибәрде: — Менә шайтаннар! Алар бит сине тикмәгә чапты¬ рып йөрткәннәр. Син менә дигән егет, ничек кенә итеп әйтергә соң, чамасыз әйбәт егет!.. Ләкин алар хаклы: аяксыз кеше оча алмый. — Оча ала... Менә... — диде Мересьев һәм журнал битен, хәрби врач нәтиҗәсен, аның кадрлар бүлегенә яз¬ ган язуын кесәсеннән чыгарып салды. - — Ә соң син аяксыз килеш ничек очарсың? Менә әкәмәт! Юк инде, туган, мәкаль әйтмешли: «Аяксыз кеше биюче була алмый». Башка кеше шулай дисә, Мересьев, мөгаен, җәберсе¬ нер иде, хәтта кызып китеп, тупас сүзләр дә әйтеп салыр иде. Ләкин капитанның җанлы йөзе шундый ачык, мөлаем иде, Мересьев урыныннан сикереп торды да ма¬ лайларча кызып кычкырып җибәрде: — Биюче була алмыймы? — һәм кинәт бүлмә буенча биеп китте. Капитан аның биегәнен исе китеп карап торды, ан¬ нан бер сүз дә әйтмичә, кәгазьләрне алып кабинетка ке¬ реп китте. Ул анда озак торды. Алексей, ике кешенең ишек ар¬ кылы тонык кына булып ишетелгән сүзләренә колак салган хәлдә, коточкыч киеренкелектән бөтен тәне куы¬ рылып килгәнен, йөрәге еш һәм каты типкәнен сизде. Гүя ул бүлмәдә түгел, ә кызу йөрешле самолетта җиргә таба кадалып оча иде. Капитан кабинеттан елмаеп, ' канәгать кыяфәттә чыкты. — Менә нәрсә, — диде ул, — очучы итеп җибәрү ту¬ рында генерал, әлбәттә, тыңларга да теләмәде. Ләкин менә ул бирегә, БАОга1 эшкә җибәрергә, дип язды. Хезмәт хакың да, тәэминатың да шул ук кала. Аңладың¬ мы?! Шул ук кала... Капитан Алексейның йөзендә шатлык урынына ачу күреп шаккатты. — БАОга? һичкайчан! Аңлагыз әле сез барыгыз да: мин бит корсак артыннан, эш хакы артыннан йөрмим. 1 БАО — аэродромга хезмәт күрсәтү .батальоны. 252
Мин очучы, аңлыйсызмы, мин очарга, сугышырга те¬ лим... Нигә моны берегез дә аңламый соң?! Әлбәттә, бик ансат кына... Капитан аптырашта калды. Кайдан килеп чыкты соң бу кеше! Моның урынында башка берәү булса, шатлы¬ гыннан бии башлар иде, ә бу... Ниндидер әкәмәт кеше шунда. Ләкин бу әкәмәт кеше капитанга торган саен күб¬ рәк ошый барды. Капитан Алексейның кеше ышанмаслык эшенә ничек кенә булса да ярдәм итәргә теләде. Менә аның башына кинәт бер уй килде. Ул Мересьевңа күз кысты, бармагы белән үз янына чакырып алды, генерал кабинетына карый-карый пышылдый башлады: — Генерал үз кулыннан килгәннең барысын да эш¬ ләде. Шуннан артыкны ул эшли алмый. Валлаһи! Әгәр аяксыз кешене очучы итеп җибәрсә, аның үзен юләргә санарлар иде. Син хәзер турыдан-туры безнең хуҗаның үзенә йөгер, ул гына булдыра ала,—диде ул һәм Алек¬ сейга пропуск юллап алып бирде. Ярты сәгать үтүгә, Мересьев зур начальникның ка¬ бул итү бүлмәсендә,.палас'буйлап, сабырсызланып йөри иде инде. Бирегә килүе элек ничек башына килмәгән! Әйе шул, кыйммәтле вакытны әрәм итеп әллә кайларда йөргәнче, башта ук шушында киләсе калган икән. Булса булды, булмаса юк... Бу начальникның үзен дә яхшы очучы дип сөйлиләр. Ул аңларга тиеш! Ул инде истре¬ бительне БАОга җибәрмәс. ’ Кабул итү бүлмәсендә дәрәҗәләренә тиң кыяфәттә генераллар, полковниклар утыра иде. Алар ярым пышыл¬ дап сөйләшәләр, кайберләре каушыйлар, күп итеп папи¬ рос тарталар. Бары өлкән лейтенант кына атлаганда гәү¬ дәсен сәер сикерткәләп палас буйлап арлы-бирле йөреп тора иде. Барысы да кереп чыккач, нәүбәт Мересьевка җитте. Ул тиз генә түгәрәк, ачык йөзле майор утырып торган өстәл янына килде. — Сез үзе янынамы, иптәш өлкән лейтенант? — Әйе. Минем аңар бик мөһим йомышым бар. — Ә, бәлки, шулаң да сез үзегезнең эшегез белән мине дә таныштыра алырсыз? Утырыгыз сез, утырыгыз. Тартасызмы? — диде яшь майор һәм Мересьевка ачык портсигар сузды. Алексей тартмый иде, ләкин никтер бер папирос алып бармак битләре белән йомшартты да өстәлгә куйды, һәм үзенең күңелсез маҗараларын, капитанга сөйләгәндәге 253
кебек, итеп, берьюлы майорга чыгарып салды. Моңарчы ул зур начальникларның приемный бүлмәләрендә хезмәт итүче адъютантларга начальникның «мунча өйалдын сак¬ лап ятучы фәрештәләр» дип карый иде. Бүген исә бу карашын кискен рәвештә үзгәрткән иде инде. Майор аны әдәплелек саклау өчен генә тыңламады, юк. Ул аны, ничектер, бик дусларча итеп, кайгысын уртаклашып, бик нык әһәмият биреп тыңлады. Ул журнал битендәге хәбәрне укыды, врач язуы белән танышты. Аның шулай нык әһәмият биргәнен күргәч, Мересьевның күңеле күтә¬ релеп китте, ул сикереп торды һәм кайда икәнен дә оны¬ тып, үзенең ничек биегәнен күрсәтергә теләгән иде дә... шул чакта барысы да җимерелә язып калды. Кабинет ишеге тиз генә ачылып китте, аннан озын буйлы, кара чәчле бер ябык кеше килеп чыкты. Алексей аны фоторә¬ семе буенча таныды. Бу кеше кабинеттан чыгышлый шинелен төймәләде һәм артыннан килүче генералга нидер әйтте. Ул бик борчулы иде, шуңар күрә Мересьевны хәт¬ та күрмәде дә. Сәгатенә карап алды да майорга тиз генә болай диде: — Мин Кремльгә. Сәгать алтыда Сталинградка очу өчен төнге самолетка заказ бирегез. Төшү урыны: Югары Погромная, — диде һәм, кабинетыннан килеп чыккандагы кебек үк, тиз генә күздән югалды. Майор шунда ук самолетка заказ бирде һәм, Мересь¬ ев турында хәтерләп, кулларын җәеп җибәрде: — Барып чыкмады, очабыз. Сезгә көтәргә туры ки¬ лер. Торыр урыныгыз бармы? Бер минут элек үз ирекле, үз дигәнендә нык торучан кеше булып күренгән, искитмәле йомыш белән килгән очучының кара тутлы йөзендә шулхәтле күңел кайту һәм искиткеч арыганлык күреп, майор карарын үзгәртте: — Әйдә ярар... мин хуҗабызны беләм, ул да барыбер шулай эшләр иде, — диде һәм рәсми бланкка берничә сүз сызгалады да конвертка салды, тышына: «Кадрлар бү¬ леге начальнигына», — дип язып, Мересьевка бирде һәм аның кулын кысты: — Сезгә чын күңелемнән уңыш телим. Рәсми кәгазьгә болай дип язылган иде: «Өлкән лей¬ тенант Мересьев А. командующий янында булды. Аңар нык игътибар белән карарга кирәк, аны сугыш авиация¬ сенә кайтару өчен кулдан килгән барлык ярдәмне күрсә¬ тергә кирәк». 254
Бер сәгать үтүгә, мыеклы капитан Мересьевны үзе¬ нең генералы кабинетына алып керде. Салмак хәрәкәтле, калын кашлы генерал кәгазьне укыды да шат зәңгәр күзләре белән очучыга күтәрелеп карады һәм елмаеп куйды: — Инде анда да булган... җитез, җитез! Минем БАО¬ га җибәргәнемә • хәтерең калдымыни? Ха-ха-ха! — ул кычкырып көлде. — Молодец! Яхшы канлы очучы икән¬ сең. БАОда эшләргә теләми, хурлана... Көлке!.. Нишләр¬ гә соң миңа синең белән, ә, биюче егет? Самолетың белән җиргә мәтәлерсең, ә минем башымны ашарлар: «Нигә аны очарга җибәрдең, карт юләр...» — Хәер, кем белә си¬ не, бу сугышта безнең егетләр дөньяны алай гына шак¬ катырмадылар... Кәгазеңне бир әле. Генерал зәңгәр карандаш алып, танылмаслык почерк белән кәгазьнең читенә шулай дип язды: «Очарга күнегү мәктәбенә җибәрергә». Мересьев калтыраган куллары белән кәгазьне тартып алды. Ул аны өстәл янында ук укып чыкты. Аннан баскыч мәйданчыгында, аннан соң иста, пропусклар тикшереп торучы часовой янында, аннан трамвайда, ниһаять, тротуарда, яңгыр астында укып чыкты. Язылып бетмәгән, тәртипсез сызгаланган бу сүзләрнең тулы мәгънәсен, кыйммәтен җир шарында яшәүче кешеләрдән бары ул гына аңлый алды. Шул көнне шатлыктан Алексей Мересьев дивизия командиры бүләк итеп биргән сәгатен чыгарып сатты да базардан төрле ашамлыклар һәм аракы алды. Ике генә сәгатькә дип, ялына-ялына, Анютаны госпитальдән ча¬ кырып кайтарды, карт белән карчыкны чакырып алды, һәм, үзенең бөек җиңүе уңае белән, бөтен дөньяны шак¬ катырырлык мәҗлес уздырды. 8 Бу дәһшәтле көннәрдә, осоавиахимның Москвага якын гына кечкенә бер аэродромы янына урнашкан тре¬ нировка мәктәбендә кызу эш бара иде. Сталинград сугышында авиациягә эш күп булды. Идел буе крепосте өстендәге янгын кызыллыгы һәм шарт¬ лау төтеннәре белән томаланган күк йөзе туктаусыз бирелешләр, зур сугышлар мәйданы булып китте. Ике якның да югалтулары шактый зур иде. Көрәшүче Сталинград тылдан бертуктаусыз очучылар, очучылар, 255
очучылар таләп итте... Шуңар күрә, госпитальдән чыккан хәрби очучыларның белемнәрен күтәрү һәм моңарчы тылда, пассажир, йөк самолетларында йөргән очучылар¬ ны яңа, сугыш машиналарында очарга өйрәтү мәктәбе чамасыз зур нагрузка белән эшләде. Энә карагына ох¬ шаган самолетлар кечкенә тар аэродромны кухня өстә¬ ленә кунган чебеннәр шикелле сырып алдылар. Алар, кояш чыкканнан алып, кояш баеганга кадәр, аэродром өс¬ тендә бызылдап тордылар. Кайчан гына карама, аркы¬ лы-торкылы тәгәрмәч эзләре белән телгәләнеп беткән кыр өстендә яки күккә күтәрелүче, яки ж.иргә төшеп ки¬ лүче самолет күрергә була иде. Тренировка мәктәбенең штаб начальнигы, кызыл йөз¬ ле, бик юан, таза, тәбәнәк буйлы кеше, йокы тимәгәнгә кызарып беткән күзләре белән Мересьевка ачулы карап куйды да (бу карашы белән ул гүя: «Нинди шайтан китереп тыкты тагы сине бирегә? Бүтән кайгым юк иде шул минем!» — дип әйтергә теләде) аның кулыннан кон¬ вертны тартып алды. Мересьев, подполковникның киң йөзендәге күптән кырылмаган, бөдрәләнеп үскән каты көрән сакалына сакланып кына караган хәлдә: «Аякларга бәйләнер, куып ж.ибәрер», — дип уйлады. Ләкин шул чакта берьюлы ике телефон шалтырады. Подполковник трубкаларның берсен иңбашы белән колагына кысты, икенчесенә ярсый-ярсый нәрсәдер кычкырды, шул ук вакытта күзен Мересьев кә¬ газьләре өстендә йөгертеп чыкты. Ул, ахрысы, генерал резолюциясен генә укыды бугай, чөнки шунда ук, труб¬ каларны куеп та тормыйча, резолюция астына шундый сүзләр язды: «Өченче күнегүләр отрядына. Лейтенант Наумовка. Отрядка алырга». Аннан трубкаларның һәр икесен куйды да арыган тавыш белән сорау бирде: — 'Ә әйбер аттестатың? Азык-төлек аттестатың кай¬ да? Юк? Барыгызныкы да юк. Беләм, беләм мин бу җыр¬ ларны. Госпиталь, ыгы-зыгы, вакыт булмады. Ә мин нәрсә, сезгә ашны үз итемнән пешереп ашатыйммы әл¬ лә? Рапорт языгыз, аттестатыгыз булмый торып, приказ буенча үткәрмим. Мересьев күтәренке күңел белән честь биреп, чатла- тып әйтеп куйды: — Есть, рапорт язарга! Китәргә рөхсәтме? • — Барыгыз, — подполковник кулын сүлпән генә сел¬ кеп куйды, һәм кинәт аның ачулы кычкырып ж.ибәрүе 256
ишетелде. — Туктагыз! Бу нәрсә? — Ул алтын моно¬ граммалы авыр таякка, Василий Васильевич бүләгенә бармагы белән төртеп күрсәтте. Мересьев, дулкынлануы аркасында, кабинеттан чыккан чакта аны почмакта оны¬ тып калдырган иде. — Бу нинди франтлык? Таякны таш¬ ларга? Хәрби часть түгел, ә чегәннәр таборы! Ниндидер шәһәр бакчасы: таяклар, чыбыклар, камчылар... Болай булса, тиздән, муеннарыгызга бөти тагып йөри башлар¬ сыз, очкан чакта яныгызга кара мәчеләр алырсыз! Мон¬ нан ары бу чүпне күземә күрсәтәсе булмагыз! Купшы егет! — Есть, иптәш подполковник. Алда әле авырлыклар һәм уңайсызлыклар күп очра¬ ды: рапорт язарга, усал подполковникка аттестатларны ничек, нинди шартларда югалтканын аңлатып бирергә кирәк булды. Мәктәп аша бертуктаусыз кеше ташкыны агып тору ыгы-зыгысы аркасында, ашханәдә начар аша¬ талар, көндезге ашны ашап бетерүгә курсантлар кичке аш турында хыяллана башлыйлар иде. Вакытлыча очу¬ чылар тулай торагына әйләндерелгән урта мәктәптә ха¬ лык шыгрым тулы була, ә мичләре ярылып беткәнлектән, анда җелеккә үтәрлек суык иде; Алексей беренче көнне одеялы өстеннән күн киемен ябынган килеш тә калтыра¬ нып ятты, шулай булса да, шушы кыенлыклар эчендә дә, Алексей үзен яхшы хис итте, ярда ятып үләр чиккә җиткәндә дулкын белән юылып диңгезгә төшеп киткән балык үзен ничек хис итә алса, Алексей да үзен шулай хис итте. Аңар биредәге һәрбер нәрсә ошады, хәтта шушы һәр ягы белән уңайсыз торак та аның хыялы тор¬ мышка ашар көннең якын булуы турында әйтеп то¬ ра иде. Болар бар да таныш нәрсәләр иде: сугыш башыннан бирле кия-кия уңып кыршылып беткән күн киемле, эт тиресеннән тегелгән итекле, карлыккан тавышлы, шат күңелле, кояшта янган йөзле кешеләр; мотор үкерүе, са¬ молетларның тигез, тыныч гөрелдәве белән тулган, бензин исе сеңгән таныш һава; комбинезоннары, битләре майга буялып беткән, хәлдән тайган техниклар; бронза төсле булып кояшта янган ачулы инструкторлар; метео¬ рология будкасындагы алсу битле кызлар; команда пун¬ кты өстендәге бөтерелеп-бөтерелеп торган тонык зәңгәр төтен; зуммерларның гырылдаулары һәм кисәк кенә телефон шалтыраулары; фронтка баручыларның, «истә- А-28. Чын кеше — 17. 257
лек өчен» дигән булып, ашханәдән кашык кыстырып ки¬ түләре, шуның аркасында ашханәдә кашык кытлыгы; яшь очучыларның очканда да кызлар турында хыялланула¬ рыннан көлеп ясалган карикатуралардан башка чыкмый торган төрле буяулы «Сугышчан листоклар»; тәгәрмәч эзләре белән аркылы-торкылы телгәләнеп беткән очу мәйданының көрән, йомшак пычрагы; чәнечкеле, тозлы сүзләр һәм авиация терминнары кыстырып күңелле сөй¬ ләшүләр — болар барысы да йөрәккә сеңгән таныш нәрсәләр иде. Мересьев кинәт ачылып китте. Аңар үзендә бөтенләй югалган төсле булып күренгән шат күңеллелек һәм истребительләргә бераз хас булган берникадәр күңелле мутлык яңадан кайтты. Ул җыйнакланып китте, үзеннән кече дәрәҗәлеләрнең сәламнәренә оста һәм матур итёп җавап кайтарды, олы дәрәҗәлеләр белән очрашканда чатлатып атлап узды. Яна киемнәр алгач, аларны су¬ гышка кадәр тегүче булып эшләгән, хәзер БАОда’про¬ дуктлар язып торучы олы яшьтәге бер сержантка үз гәү¬ дәсенә яраклы итеп яңадан тегәргә бирде. Бу сержант, төнлә эштән бушаган арада, купшы, таләпчән лейтенант¬ ларның киемнәрен «гәүдәләренә чаклап тегү» белән шө¬ гыльләнә иде. Беренче көнне үк Мересьев очу кырында үзенең на¬ чальнигы булачак өченче отряд инструкторы лейтенант Наумовны эзләп тапты. Наумов, кечкенә буйлы, озын куллы, зур башлы, бик җитез кеше, «Т» районында йөге¬ реп йөри һәм һавадагы бәләкәй «У-2»гә карап аның очу¬ чысын эт итеп сүгә иде: — Сандык... «алтын» чүлмәге!.. «Истребитель идем», ди бит. Кемне алдамакчы була ул? Инструктор Мересьевның бөтен шартларын китереп сәламләвенә кулын гына селкеп куйды һәм күккә төртеп күрсәтте. — Күрдегезме? «Истребитель», һава дәһшәте, ә үзе... бәкедәге чәчәк кебек селкенә... Алексейга инструктор ошады. Ул нәкъ менә шушын¬ дый бераз тиле-милерәк, үз эшенә җаны-тәне белән га¬ шыйк кешеләрне ярата иде. Тырыш һәм сәләтле кеше мондыйлар белән бик тиз уртак тел таба ала. Алексей һавадагы очучыга карата берничә эшлекле искәрмә яса¬ ды. Кечкенә лейтенант аны баштанаяк җентекләп карап чыкты. 258
— Минем отрядкамы? Фамилиягез ничек? Нинди са¬ молетта очтыгыз? Сугышта булдыгызмы? Очмаганыгыз- га күпме булды инде? Алексей үзенең җавапларына лейтенантның колак салмаганын белде, чөнки лейтенант бу вакытта башын тагын артка ташлап, битен кояштан учы белән яшереп, йодрыгын селкә иде: — У, күмер сатучы! Борылуын гына карагыз әле сез аның! Әйтерсең, кунак бүлмәсенә килеп кергән бегемот! Ул Алексейга иртә белән очулар башланганда килер¬ гә кушты һәм килүенә сынап карарга ышандырды. — Ә хәзер барыгыз, ял итегез. Юлдан соң ял фай¬ далы. Ашадыгызмы? Юк исә бездә, ыгы-зыгы арасында, онытып та куюлары бар... У, шайтан курчагы! Төшеп ке¬ нә җит, шундый «истребитель» күрсәтермен мин сиңа!.. Мересьев ял итәргә кайтмады. Үткен коры ком бура¬ ны очып торган аэродром аңар «тугызынчы А» классы¬ на караганда җылырак булып күренде. Ул БАОга барды, итекче эзләп тапты, аңар бер атнага тигән тәмәке пае¬ гын биреп, үзенең бил каешыннан пряжкалы ике кечкенә лямка тегеп бирүен сорады. Бу сәер лямкалар аңар үзе¬ нең протезларын самолетның аяк белән идарә ителә торган рычагларына ныклап беркетеп кую өчен кирәк иде. Бу заказның гади заказ булмаганлыгы һәм ашы¬ гычлыгы өчен итекче Мересьевтан «ярты литрлык»ны даулады һәм лямкаларны менә дигән итеп эшләргә ышандырды. Мересьев исә яңадан аэродромга килде дә, караңгы төшкәнче, соңгы самолетны линейкага куеп, җиргә кагылган штопорга бау белән бәйләгәнче торды. Ул самолетларның очуларын карап йөрде. Әйтерсең лә, бу гади бер күнегү очуы түгел, ә ниндидер гадәттән тыш осталык күрсәтү ярышлары иде. Хәер, ул самолетларның очуларын җентекләп карамады. Ул бары тик аэродром һавасы белән яшәде, аның эшлекле ыгы-зыгысын, мотор¬ ларның бертуктаусыз үкерүләрен, ракеталарның саңгырау шартлауларын, бензин һәм машина мае исен канына сеңдереп басып торды. Аның бөтен тәне рәхәтлек сизде, ул, иртәгә үзе утырачак самолетның тыңламый башла¬ вы, буйсынудан туктавы, һавадан җимерелеп төшүе мөмкин икәне турында уйламады да. Мересьев иртә белән аэродромга килгәндә, очу кыры буп-буш иде әле. Линейкаларда моторларны җылыталар, 17* 259
моторлар үкерешәләр, «котып» мичләре киеренке рәвеш¬ тә ут бөркиләр. Механиклар самолет винтларын әйлән¬ дереп җибәрәләр дә үзләре, еланнан качкан шикелле, бер якка чигенәләр. Менә таныш сүзләр ишетелә баш¬ лый: • — К запуску! — Контакт! — Есть контакт! Кемдер Алексейны кара таңнан самолетлар янында ышкылып йөрүе өчен сүгеп ташлады. Алексей шаян сүзләр беЛән җайап кайтарды һәм ни өчендер аңына сеңеп калган күңелле сүзләрне эченнән генә бертуктау¬ сыз кабатлады: «Есть контакт, есть контакт, есть контакт.» Ниһаять, самолетлар сикеренгәләп, як-якка янтаеп һәм канатларын дерелдәтеп, асларыннан борт¬ механиклар тоткан хәлдә, стартка таба тәгәрәделәр. Бу вакытта Наумов инде анда иде. Ул тәмәке тарта, аның тәмәкесе шундый кечкенә, көеп беткән ике бармак бите арасыннан рәтләп күренми дә, һәм ул төтенне тәмәкедән түгел, шул бармак битләреннән суырып ала төс¬ ле иде. Ул, Алексейның бөтен шартларын китереп рәсми рәвештә сәламләвенә җавап кайтармыйча, сорап куйды: — Килдең? Яраган. Беренче килдең, беренче булып очарсың да. Бар, тугызынчының арткы кабинасына менеп утыр. Мин хәзер киләм. Нинди кош икәнеңне күрербез. Ул тәмәке төпчеген ашык-пошык суыра калды, ә Алексей самолет янына ашыкты. Инструктор килеп җит¬ кәнче, үзенең аякларын рычагка беркетеп куярга теләде. Инструктор болай үзе әйбәт егет, ләкин кем белә аны, кинәт киреләнә башласа, сынап караудан баш тартса, тавыш куптарса, нишләрсең? Мересьев, кабина стенасы¬ на ябышып, шома канат буенча үрмәләде. Каушаганга, гадәтләнмәгәнгә күрә аның берничә тапкыр куллары ыч¬ кынды, аягын кабинага күтәреп тыга алмый азапланды. Мересьевка исе китеп карап торган тар йөзле, олы яшь¬ тәге боек чырайлы механик уйлап куйды: «Исерек бит бу, эт!» Ниһаять, Алексей үзенең бөгелми торган аягын каби¬ на эченә тыга алды, кеше ышанмаслык көч белән икен¬ чесен дә тартып алды һәм үзе дә утыргычка шап итеп килеп төште. Ул шунда ук протезларын итекче ясап 260
биргән лямкалар белән педальгә беркетте. Лямка әйбәт эшләнгән булып чыкты. Алар протезларны рычагларга нык кысып тордылар. Алексей аларны бала чагында аяк¬ ларына яхшы беркетелгән конькилар шикелле хис итте. Менә инструктор, килеп җитеп, башын кабинага тыкты: — Ә син, дус кеше, исерек түгелме үзең? Өр әле. Алексей өрде. Аның авызында таныш ис булмагач, ин¬ структор механикка йодрык селекте. — К запуску! — Контакт! — Есть контакт! Мотор берничә тапкыр әче итеп пырхылдап куйды, аннан аның поршеньнарының йөрәк шикелле тигез тибү¬ ләре ишетелде. Мересьев шатлыгыннан, хәтта, кычкы¬ рып җибәрде һәм, өйрәнелгән гадәте буенча, газ рычагын тартты, ләкин шул чакта сөйләшү трубкасында инструк¬ торның әче итеп сүгенгәнен ишетте: — Җәһәннәмгә әтиеңнән алда тыкшынма әле, яме! Инструктор газны үзе бирде. Мотор гөрелдәде, улый башлады, һәм самолет сикерә-сикерә йөгереп китеп барды. Наумов тотканы искәрмәстән үзенә таба тартты, һәм энә карагына охшаган кечкенә самолет, төньяк фронтларда «урман каравылчысы», үзәк фронтларда «кәбестәче», көньякта «кукурузачы» дигән иркәләү исем¬ нәре алган самолет, һәркайда ихтирам белән телгә алы¬ на торган борынгы, сыналган, сәер табигатьле сугышчан иптәш, кайчандыр барлык очучылар очарга өйрәнгән машина, текә генә һавага күтәрелде. Кыеклап куелган көзгедә инструктор яңа курсантның йөзен күрде. Озак очмый торганнан соң һавага беренче тапкыр күтәрелүче никадәр очучыларның йөзләрен күзәт¬ кәне бар иде аның! Ул тәҗрибәле очучыларның кабина¬ да эре генә утыруларын, энтузиаст-очучыларның, госпи¬ тальләрдә озак вакыт каңгырып йөргәннән соң, таныш стихия көчен тоюдан күзләренең очкынланып киткәнен күп күргән иде. Каты авария вакытында бер тапкыр имгәнгән очучыларның, яңадан һавага күтәрелгәч, ага¬ рып китүләрен, гасабиләнә башлауларын, иреннәрен тешләп бетерүләрен дә күргәне бар иде, яшь очучылар¬ ның җирдән беренче тапкыр күтәрелгәндәге дәртле кы¬ зыксынуларын да күп күзәткән иде инде ул. Ләкин көзгедә күренгән шушы матур, кара тутлы егетнең, очу 261
эшендә тәҗрибәлелеге сизелеп торган егетнең чыраенда¬ гы кебек сәерлекне Наумовның инструктор булып эшлә¬ гән бөтен гомерендә дә күргәне юк иде. Яңа курсантның кара тутлы йөзенә тимгел-тимгел кызыллык бәреп чыкты. Иреннәре күгәрде, ләкин курку¬ дан түгел, юк, ә Наумовка аңлашылмаган саф күңелле¬ лек белән дулкынланудан күгәрде. Кем соң бу? Нинди хисләр кичерә ул хәзер? Ни өчен техник аны бая исерек диде? Самолет җирдән аерылып киткәндә курсант маңгаендагы күзлеген күзләренә төшермәгән иде әле. Инструктор аның чегәннеке шикелле кара, үҗәт күзлә¬ ренә кинәт яшь бәреп чыкканын, яшьнең борылышта биткә килеп бәрелгән һава агымы белән яңакларына җә¬ елгәнен күргән иде. «Ниндидер тиле-миле кеше! Моның белән сак кыла¬ нырга кирәк. Әллә нәрсә булуы бар!»—дип уйлап алды Наумов. Ләкин дүрт почмаклы көзгедән карап торган бу борчулы йөзнең әллә нәрсәсе инструкторга да тәэсир итте. Ул үзенең дә бугазына җылы төер килеп тыгылга¬ нын, күзләрен яшь томалый башлаганын сизде. — Идарә итүне тапшырам, — диде ул, ләкин тап¬ шырмады, бары аяк һәм кулларының киеренкелеген генә бераз йомшартты. Үзе идарә итүне бу әллә нинди исәр кешенйһ кулыннан һәр секундта тартып алу өчен әзер булып барды, һәрбер хәрәкәтне кабатлап баручы при¬ бор аша Наумов яңа очучының (мәктәп штабы началь¬ нигы, гражданнар сугышы вакытында ук очучы булган карт бөркетнең яраткан сүзләре белән әйтсәк: «алла рәхмәте төшкән очучының») ышанычлы, тәҗрибәле кул¬ ларын сизде. Бер тапкыр әйләнгәннән соң Наумов өйрәнчеге өчен курыкмый башлады. Мересьев машинаны бик белеп йөрт¬ те. Тик шунсы сәеррәк булды бугай: самолет тигез генә очып барганда, курсант аны, әле уңга, әле сулга борга¬ лап, кечкенә борылышлар ясатты, я кисәк текә күтәреп, я аска төшереп җибәрде. Гүяки моның белән ул үзенең көчен сыный иде. Наумов яңа курсантны иртәгә үк ялгызын очырырга ярый дип, ә ике-өч тапкыр очкан¬ нан соң, очарга күнегү самолеты булган «УТ-2»гә — истребительләрнең фанерадан эшләнгән копиясенә утыр¬ тырга мөмкин булыр дип уйлады. һава салкын иде. Канат стойкасындагы термометр минус 12 не күрсәтә иде. Кабинага әче җил бәреп керә, 262
җил, эт тиресеннән тегелгән унта аша үтеп, инструктор¬ ның аякларын туңдырды. Инде кайтырга да вакыт иде. Ләкин Наумов трубка буенча «Төшәргә!» дип боерык биргән саен, көзгедә янып торган кара күзләрнең үтенеч¬ ле, үтенечле генә дә түгел, таләпчән карашын күрде һәм үзенең боерыгын кабатларга батырчылык итмәде. Алар ун минут урынына ярты сәгатькә якын очтылар. Җиргә төшкәч, Наумов кабинадан атылып чыкты да, самолет янында сикергәләп, бияләйләрен бер-берсенә шап-шап бәреп йөри башлады. Иртә башланып киткән суык бүген чыннан да шактый зәһәр иде. Курсант исә кабинада ни өчендер шактый озак маташты һәм, чы¬ гарга теләмәгән шикелле, бик акрын гына төште. Төшкәч тә канат янына утырды. Бу вакытта аның йөзе бәхетле, чыннан да әллә нинди исерексыман иде, салкыннан һәм дулкынланудан янып тора иде. — Я, туңдыңмы? Аякта унта була торып та, ух, үзәккә ничек үтте! Ә синең аягыңда ботинка гына. Аяк¬ ларың өшемәдеме? Курсант үзенең татлы хыяллары белән ләззәтләнеп көлемсерәп җавап бирде: — Минем аякларым юк. — Нәрсә? — диде Наумов. Аның хәрәкәтчән йөзе озы¬ наеп китте. — Минем аякларым кҗ, — дип кабатлады Мересьев ачык итеп. — Ничек инде ул: «аякларым юк»? Моны ничек аң¬ ларга? Авыртамыни? *— Юк. Аякларым юк мйнем... Протезлар гына... Наумов, әйтерсең, башына чүкеч белән сугып миңге¬ рәттеләр, бер тын сүзен дә әйтә алмыйча торды. Бу сәер егетнең әйткәннәре һич тә кеше ышанмый торган сүзләр иде. Ничек инде аягы булмасын? Ул бит әле генә очты һәм начар очмады... Инструктор ниндидер бер курку белән курсантына эндәште: — Күрсәт әле... Наумовның кызыксынуы Алексейның ачуын да чы¬ гармады, җәберсетмәде дә. Киресенчә, аның бу көлке, шат күңелле кешене бөтенләй шаккатырасы килде, ул, цирк фокусчылары җитезлеге белән, чалбарының ике балагын берьюлы күтәрде. ?63
Ул, каеш белән алюминнан ясалган протезларына баскан хәлдә, инструкторга, механикка, очарга нәүбәт кө¬ теп торучыларга күңелле итеп карап торды. Наумов бу кешенең һавада нигә дулкынланганын да, кара күзләренә чыккан яшьнең сәбәбен дә, аның очуны ни өчен сузарга теләгәнен дә берьюлы аңлап алды, кур¬ сант аны таңга калдырды. Наумов Алексейга тарланды һәм аның кулларын тотып алып тиз-тиз селкергә то¬ тынды: — Туган, бу ничек болан булды әле?.. Син бит... Син үзеңнең дөнья бәясе кеше икәнеңне беләсеңме?! Иң зурысы эшләнде — инструкторның йөрәге яулап алынды. Алар, кич белән очрашып, икәү бергә күнегү планын төзеделәр, һәм шундый фикергә килделәр: Алек¬ сейның хәле читен, очканда әз генә ялгышып куйса да, аны самолетта очудан мәңгегә тыюлары мөмкин. Шуңа күрә аның менә хәзер үк истребительгә күчеп утырасы килсә дә, илнең иң яхшы сугышчылары омтылган Идел буендагы атаклы шәһәргә очасы килсә дә, күнегүләрне бер-бер артлы сабыр рәвештә бик җентекләп үтәргә риза булды. Хәзерге хәлендә ул бары тик мишеньның «алмасына» гына тидерә алачагын аңлады. 9 ч Мересьев тренировка мәктәбендә биш айдан артык булды. Аэродромны кар күмде, самолетларның тәгәр¬ мәчләрен алып, чаңгы куйдылар. Алексей хәзер күккә күтәрелгән чакта җирдә, көзнең матур буяулары уры¬ нына, бары ак һәм кара төсләрне генә күрә иде. Инде немецларның Сталинград янында тар-мар ителүләре, аларның .алтынчы армияләренең һәлак булуы, Паулюс- ның пленга алынуы турындагы хәбәрләр күптән шаулап үтте. Көньякта күз күрмәгән, колак ишетмәгән, һичнинди көч туктата алмаслык һөҗүм җәелә иде. Генерал Рот¬ мистров танкистлары фронтны өзделәр һәм, кыю рейд ясап, дошманның тирән тылларын тар-мар итә башлады¬ лар. Фронтта шундый эшләр барганда, фронт өстендәге күктә шундый зур сугышлар җәелеп килгәндә, кечкенә генә күнегү самолеты белән һавада «шыгырдап йөрү» Алексейга госпиталь коридоры буенча һәр көн бертук¬ таусыз атлап йөрүдән, яки шешенгән, бик каты сызлый 261
торган аяклары белән мазурка һәм фокстротлар биюдән дә кыенрак булды. Ләкин ул госпитальдә ятканда ук авиациягә кайта¬ чагы турында үзенә сүз биргән иде. Ул үзалдына — очар¬ га! дигән максат куйды һәм кайгы, сызлану, ару, күңел кайтулар аша тырышып-тырышып шул максатына ом¬ тылды. Беркөнне аның яңа хәрби адресына калын кон¬ верт килде. Клавдия Михайловна Алексейга госпитальгә килгән хатларны җыеп җибәргән һәм аның ничек яшәве, уңышлары, хыялын тормышка ашыра алу-алмавы турын¬ да сорашып язган иде. Аның хатын укып чыккач, Алексей үз-үзенә: «Хыя¬ лымны тормышка ашыра алдыммы, юкмы?» дип сорау бирде һәм, бу сорауга җавап бирмичә, хатларны караш¬ тыра башлады. Хатлар Алексейның әнисеннән, Олядан. Гвоздевтан иде. Арада тагы бер хат булып, анысы Алексейны бик нык гаҗәпсендерде: бу хатның адресын «метеорология сержанты» язган, ә астына капитан К- Кукушкиннан дип куелган иде. Бу хатны ул иң башлап укыды. Кукушкин үзенең хатында самолетының тагын бәреп төшерелүе турында язган иде. Ул янган самолеттан парашют белән сикергән, сикерүе уңышлы булган, үзе¬ безнекеләр янына килеп төшкән, ләкин шул чакта кулы таеп чыккан. Хәзер медсанбатта «клизма батырлары ара¬ сында үләр чиккә җитеп ямансулап ята» икән. Ләкин болар барысы да чепуха һәм ул тиздән яңадан сугыш¬ чылар сафында булачак. Ә бу хатны Кукушкинның әйтеп торуы буенча Алексейга таныш булган Вера Гавриловна яза. Аны әле һаман да полкта Алексей биргән кушамат белән «метеорология сержанты» дип йөртәләр икән. Хат¬ та Вераның бик әйбәт иптәш булуы, авыр минутларда Кукушкинның кайгысын уртаклашуы, күңелен табуы да әйтелгән иде. Ә Вера, җәяләр эчендә, Костяның, әлбәт¬ тә, арттырып җибәрүе турында төртеп куйган иде. Бу хаттан Алексей тагын шуны да белде: үзен полкта әле һаман да онытмаганнар икән, полкта тәрбияләнгән ге¬ ройларның ашханә стеналарына эленгән рәсемнәре арасына аның да рәсеме куелган һәм гвардиячеләр аны үз араларында күрүгә өмет өзмәгәннәр. Гвардиячеләр! Мересьев, көлемсерәп, башын чайкап куйды. Әгәр Ку¬ кушкин һәм аның һәвәскәр секретаре Вера полкның гвардия байрагы алуы шикелле зур яңалык турунда 265
язарга онытканнар икән, димәк хат язганда аларның баш¬ лары ниндидер икенче төрле уй белән тулган булган. ' Аннан Алексей әнисенең хатын ачты. Бу — карчык¬ ның кабаланып язылган, улы турында кайгырту һәм борчйлу белән тулы гади бер хаты иде. Анда сиңа начар түгелме, туңмыйсыңмы, ашау яхшымы, кышка җылы киемнәр бирделәрме, җылы бияләй бәйләп җибәрмимме, диелгән иде. Ул инде биш пар бияләй бәйләп, Кызыл Армия сугышчыларына бүләк итеп җибәргән, бияләй¬ ләрнең баш бармакларына: озак киеп йөрегез, дип язу язып салган. Шул бияләйләрнең бер пары улына туры килсә яхшы булыр иде! Ул бит аларны үз йорт куян¬ нары мамыгыннан, бик әйбәт, бик җылы итеп бәйләгән иде... Аннары әйтергә онытып тора икән: хәзер аның йорт куяннары бар бер ата, бер ана һәм җиде бала куян. Карчык иң әһәмиятлесен үзенең шушы иркә лыкылдау¬ ларыннан соң гына язган иде: немецларны Сталинград яныннан кудылар һәм бик күбесен кырып салдылар, хәт- тао бер иң зур кешеләрен плен алганнар, имеш, ’ дип сөйлиләр. Немецларны кугач, Оля да, Камышинга кай¬ тып, биш көн торып китте. Бездә торды, чөнки Оляның үз йорты, бомба төшеп, җимерелде. Оля сапер батальо¬ нында эшли, лейтенант инде ул хәзер. Иңбашы яралан¬ ган идеч төзәлде инде. Орден белән бүләкләнде. — Нинди орден икәнен язарга карчыкның исенә килмәгән иде. Ха¬ тының азагында язганча, Оля аңарда торган чакта гел йоклаган, ә йокламаган вакытында Алексей турында гына сөйләп уздырган. Бергәләп карта салганнар, треф короленә һәрвакыт буби дамасы гына чыккан. Карчык шушы буби дамасыннан да әйбәтрәк килен теләмәгәнен дә төртеп куйган иде. Алексей әнисенең бу тәэсирле һәм дипломатияле хатыннан көлеп куйды да сакланып кына «буби дама¬ сының» хатын ачты. Оля бу хатында, окоп казыганнан соң, эшчеләр батальонындагы иң яхшы сугышчыларның регуляр сапер частьларга алынган булулары турында язган иде. Оля хәзер техник-лейтенант икән. Хәзер даны бөтен җиргә таралган Мамаев Курган янындагы ны¬ гытмаларны, дошман уты астында, алар төзегән икән. Аннан соң алар трактор заводы тирәсендә ныгытылган боҗра ясаганнар. Шуның өчен аларның частьлары сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. Оля, анда үзләренә бик кыен булганны, консервдан 266
алып көрәккә кадәр һәрбер әйберне Цулемет уты астЫн- да Идел аръягыннан ташырга туры килгәнне язган иде. Кыз бөтен шәһәрдә бер генә дә төзек йорт калмагаплык- ны, җирнең, ай рәсеме шикелле, чуарланып беткәнен әйткән. Госпитальдән чыккач, үзләрен машинага утыр¬ тып, Сталинград буйлап алып йөргәннәрен язган. Урам¬ нардан узганда ул күмәргә алып китәр өчен тау-тау өеп куелган немец үлекләрен күргән. Ә андый үлекләр юл¬ ларда никадәр күп аунап яталар! «Шул чакта мин синен теге (исемен хәтерләмим), бөтен семьясы үтерелгән танкист иптәшеңнең бирегә килеп, биредәге хәлләрнең барысын да үз күзё белән күреп китүен теләдем. Чын¬ нан да, биредәге немец үлекләренең бөтенесен дә кино¬ га төшереп алырга да шул танкист шикеллеләргә күрсә¬ тергә иде. Дошманнан алар өчен безнең ничек итеп үч алганыбызны күрсеннәр иде». Хатның азагында тагын бер җөмлә бар. иде, Алексей аны кабат-кабат укыды, лә¬ кин аңламады: «Хәзер, Сталинград сугышыннан соң, мин үземне сиңа, геройлар героена лаеклы дип хис итәм». Ольга боларның барысын . да бик ашыгыч, станциядә, эшелон туктап торган арада язган. Хатны язган чакта ул үзләрен кая алып китәселәрен һәм яңа хәрби адресының нинди булачагын белмәгән. Шуңа күрә Алексей, аңардан икенче хат килми торып, ^«Чын геройлар герое мин тү¬ гел, син үзең; кечкенә генә', йомшак бер кыз була торып, сугышның иң кызу җирендә тырышып-тырмашып эшләп йөрдең, геройларның герое син ул!» — дип җавап язу мөмкинлегеннән мәхрүм булып йөрде. Алексей хатны һәм конвертны тагы бер кат әйләнде- рә-әйләндерә карап чыкты. Хатның кире кайту адресы, бик ачык хәрефләр белән, гвардия кече техник-лейтенан- ты Оля фәләновадан дип язылган иде. Алексей аэродромда ял минутларында бу хатны әллә ничә тапкыр кесәсеннән алып укыды. Хат Алексейга кыш¬ кы әче җил ыжгырган очу кырында һәм почмакла¬ рына кар кергән «тугызынчы А» классында озак вакыт җылы биреп торды. Ниһаять, инструктор Наумов Алексейга декабрь ур¬ тасында сынау көне билгеләде. Алексей сынауда «УТ-2»гә утырып очты, һәм очуга инспекторлык күзәтүен Наумов түгел, ә штаб начальнигы, Алексейны мәктәпкә килгәндә ягымсыз каршы алган, кызыл йөзле, чиертсәң каны чыгарга торган юан подполковник алып барды. 267 •
Подполковник белән Наумовның күзәтеп торуларын, һәм хәзер үзенең язмышы хәл ителәчәген белгәнгә күрә, Алексей үзе көткәннән дә артыграк осталык күрсәтте. Ул кечкенә җиңел самолеты белән шундый кыю фигура¬ лар ясады ки, күпне күргән подполковник ихтыдрсыздан сокланып кычкырып җибәрде. Мересьев, самолетыннан чыгып начальство алдына барып баскач, Наумовның тәэсирләнгән, шат һәм балкып торган җыерчыклы йөзен күреп, эшнең көйләнгән икәнен анлап алды. — Бик. яхшы очасыз! Әйе... әйтергә кирәк, алла рәх¬ мәте төшкән очучы, — дип мыгырдап куйды подполков¬ ник.— Менә нәрсә, синьор, бездә инструктор булып кал¬ массың микән? Синең шикеллеләр безгә бик кирәк. Мересьев кырт кисеп каршы килде. — Алайса син — юләр!—дип куйды подполковник.— Сугышу зур эшмени. Ә биредә кешеләрне очарга өйрә¬ тер идең. Мересьев бу вакытта таякка таянып тора иде, под¬ полковник кинәт аның таягын күреп алды һәм, хәтта, бүртенеп китте: • — Тагын таяк? Бир миңа! Нәрсә, пикникка чыгарга җыендыңмы әллә? Син кайда, бульварда йөрисеңме әллә? Боерыкны үтәмәгән өчен гауптвахтага! Ике тәүлек!.. Бөтиләр ’тагып йөри башладыгыз, оста очучылар... Ша¬ маннар. Самолетларыгызга буби тузы гына ябыштырып куясыгыз калды инде. Ике тәүлек! Ишеттегезме? Подполковник Мересьев кулыннан таякны тартып алды да, берәр каты әйбергә сугып сындыру өчен, тирә- ягына карана башлады. Шул чакта инструктор Нау¬ мов, дустын яклап, арага керде: — Иптәш подполковник, белдерергә рөхсәт итегез: аның аяклары юк. Штаб начальнигы тагы да ныграк бүртенде. Күзләрен акайтып, авыр сулый-сулый кычкырды: — Ничек алай? Нәрсә тагын син минем башымны катырып торасың! Дөресме? Мересьев, куркыныч астында калган кадерле таягы артыннан күзәткән хәлдә, башын селкеп раслап куйды. Соңгы вакытта ул Василий Васильевич бүләген кулын¬ нан һич төшерми иде. . Подполковник ике дуска шикләнеп карап куйды: — Ә алай булгач, туганкай... Я әле аякларыңны күр¬ сәт... Әйе-е-е!.. 268
Алексей Мересьев тренировка мәктәбеннән бик яхшы характеристика алып чыкты. Усал подполковник, шушы «һава бүресе» Алексейның бөек эшен һичкем бәяли алмаганча тәкъдир итә белде. Ул үзе язган характеристи¬ када Алексейның: «ихтыярлы, тәҗрибәле, оста очучы буларак, теләсә нинди авиациядә хезмәт итә алуы» ту¬ рында мактау сүзләрен кызганмады. 10 Кышның калган өлешен һәм яз башын Мересьев очучыларның белемнәрен күтәрү мәктәбендә үткәрде. Бу — хәрби очучыларның иске стационар мәктәбе иде, аның бик әйбәт аэродромы, менә дигән тулай торагы, бай гына клубы бар, бу клубта кайчакларда Москва театр¬ ларының күчмә труппалары спектакльләр куя иде. Бу мәктәп тә хәзер дыңгычлап тутырылган, ләкин аңарда сугышка кадәрге тәртипләр изге рәвештә сакланган иде. Биредә үз артыңнан бик җентекләп карап йөрергә туры килә: итекләрең чистартылмаган булса яки кие¬ меңнең берәр төймәсе өзелгән булса яки, кабаланып, планшетыңны бил каешың өстеннән киеп чыксаң, комен¬ дант боерыгы буенча бер-ике сәгать марш атлатып йөр¬ тәләр иде. Алексей Мересьев билгеләнгән группа шактый зур булып, бу группаны, ул вакытта әле яңа дип саналган совет истребителе — «Ла-5»тә очарга өйрәтәләр иде. Уку¬ лар бик җитди куелган; очучылар моторны, материал частьны өйрәнәләр, самолет техникасын үтәләр. Лекция¬ ләрне тыңлаганда Алексей үзе армиядә булмаган аз гына вакыт эчендә совет авиациясенең шулкадәр алга китүенә гаҗәпләнә иде. Сугыш башында кыю яңалык кертү булып исәпләнгән нәрсәләр хәзер бөтенләй искереп калганнар. Зур биеклектә очу өчен яраклаштырып ясалган җитез «карлыгачлар», җиңел «миглар» сугыш башланганда иң югары казаныш булып күренсәләр, хә¬ зер сафтан чыгарылалар иде. Алар урынына совет заводлары сугыш вакытында туган һәм әкияттәгечә кыска вакыт эчендә үзләштерелгән гүзәл «як»ларны эшләделәр; модага кереп барган «Ла-5»ләрне; җиргә тияр-тимәс очып, дошман өстенә пуля, снаряд, бомба яудырып йөри торган, немецлар котлары алынып: «шварце тод», ягъни «кара үлем» дип йөрткән ике урын¬ 269-
лы «ил»ларны — оча торган танкларны — эшләп чыгар- дылар. Көрәшүче халыкның даһилыгы тудырган яңа техника һава сугышын әйтеп бетергесез катлауландыр¬ ды. Хәзер очучының үз самолетын белүе, дуамал нык булуы гына җитми, яңа техника очучыдан сугыш кыры¬ ның җаена тиз генә төшенә белүне, һава сугышын аерым-аерым бүлекләргә бүлеп, кайчакта команда бул¬ ганны да көтеп тормыйча, сугышчан бурычны тәвәккәл¬ ләп ялгыз башкарып чыга белүне таләп итә иде. Ьолар барысы да чиктән тыш кызыклы иде'. Ләкин фронтта каты сүрелми торган һөҗүм сугышлары бара, һәм Алексей Мересьев биек якты класста уңайлы уку өстәле артында утырып лекцияләр -тыңлаганда шул фронтны, сугышчан шартларны өзелеп сагына иде. Ул үзенең җәрәхәте „сызлаганда сыкранмыйча түзәргә өйрән¬ де. Үзен бөтенләй кеше ышанмаслык эшләр эшләргә куша белде. Ләкин мәҗбүри эшсезлектән туган сагышны фронтка омтылу сагышын басарлык ихтыяр көче җитмәде аның, һәм ул кайвакыт бик озак итеп, мәктәп буйлап онытылып, усалланып йөри иде. ? Алексейның бәхетенә каршы, майор Стручков та шушы мәктәпкә килеп керде. Алар иске дусларга очраштылар Стручков мәктәпкә бер-ике атна соңрак керде? ләкин мәктәпнең үзенчәлекле эшлекле тормышына бик тиз ку¬ шылып ңңтте, сугыш вакытына хас булмаган каты тәр¬ типләргә күнде, һәркем өчен үз кеше булып китте Ул Мересьевның нәрсәгә борчылганын бик тиз аңлап алды һәм кич белән юынганнан соң йокларга таралганда, аның кабыргасына төртеп куйды. а~кКайгЬ1рма’ еге\ сугыш 6e3He« гомергә генә җитәр КаДӘР бИК ерак ӘЛ€- Атла да атла- Сугы¬ шырбыз. Туйганчы сугышырбыз. Аларның күрешмәгәненә әллә ике, әллә өч ай булган иде инде. Бу арада майор сизелерлек бирешкән, ябыгып картаеп киткән иде. Мересьев белән Стручков укый торган курс очучылары кыш ахырларында очу практикасына керештеләр. Үзенең тышкы кыяфәте белән канатлы балыкка охшаган кыска канатлы кечкенә самолет «Ла-5» Алексейга элек тә энә¬ сеннән җебенә кадәр таныш иде. Ул тәнәфес вакытларын¬ да еш кына аэродромга килә, һәм бу самолетларның аз гына тәгәрәп барып, текә күтәрелеп һавага менгәннәрен зәңгәрсу корсакларын кояшта ялтыратып әйләнгәннәрен' 270
күзәтә иде. Җиргә төшкәч, янына килеп карап тора, сый¬ паштырып та куя иде, әйтерсең, ул машина түгел, ә чиста токымлы бер сылу ат. Менә группа стартка тезелде, һәр¬ берсе тизрәк үзенең көчен сынап карарга ашыкты, һәм сабыр гына бәхәсләшүләр башланды. Инструктор башта Стручковны чакырды. Майорның күзләре ялтырап китте. Ул шаянлана төшеп, көлемсерәп куйды һәм, парашют каешын эләктереп, кабинасының ишеген ябып куйган ара¬ да, күтәренке күңел белән ниндидер бер көй сызгырта- лап торды. Аннан соң мотор дәһшәтле гөрелди башлады, самолет җирдән аерылып китте һәм, кар бураны уйнатып, аэро¬ дром буенча йөгерергә тотынды. Самолет артындагы буран озын койрык булып кояш нурларында күңелле җе¬ мелдәп торды. Менә самолет, канатларын кояш нурла¬ рында ялтыратып, һавага күтәрелде. Стручков аэродром өстендә текә генә итеп дуга ясады да берничә тапкыр ма¬ тур гына вираж ясап күрсәтте, канат аша икенче якка әйләнде. Ул тиешле булган күнегүләрнең барысын да ма¬ стерларча сокланырлык итеп башкарды да күздән югал¬ ды тагын кинәт мәктәп түбәсе артыннан килеп чыкты һәм моторын гөрелдәтеп, югары тизлектә аэродром өстен¬ нән’узып китте. Шулкадәр түбәннән очты ул, стартта тор¬ ган курсантларның фуражкаларын чак кына бәреп тө¬ шермәде, аннары тагын күздән югалды, тагын килеп чыкты һәм инде бу юлы өч ноктага оста килеп утыру өчен мәһабәт рәвештә түбән төшә башлады. Стручков кабина¬ дан атылып килеп чыкканда бик килештереп берәр шук¬ лык эшләп алган малай кебек чамадан тыш куанган, чик¬ сез дулкынланган иде. һавада шаккатырулар ясап йөргә¬ не өчен орышып торган инструкторның сүзен бүлеп: — Машина түгел бу — скрипка, валлаһи скрипка, диде ул кычкырып, - аңарда Чайковский музыкасын башкарырга мөмкин... Валлаһи менә. Яшибез, Алеша, һәм Мересьевны үзенең көчле кочагына кысып алды. Чыннан да яхшы машина иде бу. Аның турында бары¬ сы да шулай диделәр. Менә нәүбәт Мересьевка килеп җитте Ул исә, үзенең протезларын каеш белән идарә пе пяпенә бепкетеп куйгач, үзе өчен, аяксыз кеше өчен, бу аргамакның артык ярсу икәнен, аның белән бик сакланып эш итәргә кирәк икәнен сизеп алды. Җирдән кҮтәРе^^ киткәндә, ул үзендә машина белән бер җан, бер тән булып кушылудан килә торган очу шатлыгын сизмәде. Бик яхшь 271
конструкцияле машина иде бу. Ул тәннең һәрбер хәрәкә¬ тен генә түгел, рульләрне тотып барган кулларның калты¬ ранганын да сизеп ала һәм аны тиешле хәрәкәт белән тер¬ кәп бара иде. Үзенең сизгерлеге белән ул чыннан да яхшы скрипкага охшый иде. Алексей аяксыз булуының ничаклы зур югалту икәнлеген, протезларының кыймылдаусыз, тойгысыз икәнлекләрен шунда гына бөтен кискенлеге бе¬ лән сизде, һәм, протезлар никадәр яхшы булсалар да, аларга никадәр яхшы күнегелгән булса да, Алексей бу машина белән идарә иткәндә аларның тере, сизүчән, хә¬ рәкәтчән. аякларны бервакытта да алыштыра аямаячак¬ ларын белде. Самолет, һаваны җиңел ярып, идарә итү тоткалары¬ ның һәрбер хәрәкәтенә карышмыйча буйсынып барды. Ләкин шулай булса да Алексей аңардан курыкты. Ул, са¬ молет текә янтайганда, аякларының хәрәкәт итәргә өлге¬ рә алмаганын, очучыларда үзенә бертөрле рефлекс булып тәрбияләнә торган камиллеккә ирешә алмаганын күрде. Алексейның бу камиллеккә ирешә алмавы аркасында сизгер самолетның штопор ясап түбән төшеп китүе һәм моның дәһшәтле булып бетүе мөмкин иде. Алексей үзен тышауланган ат кебек хис итте. Ул куркак түгел иде, юк ул үзе өчен калтыранмады; очар алдыннан хәтта парашю¬ тын да тикшереп тормады. Ләкин ул, бик аз гына ялгышып куйса да, үзен хәрби авиациядән мәңгегә сызып ташлая- чакларыннан, яраткан һөнәренең ишеген нык итеп бикләп куячакларыннан курыкты. Ул бик сакланып кына очты> һәм самолетын җиргә төшергәндә бик каты борчылды, һәм, аякларының җитез хәрәкәт итә алмаулары арка¬ сында, шундый «тозсызлык» эшләп ташлады: самолет кар өстендә берничә тапкыр тупас кына итеп сикергәлән куйды. г Алексей кабинадан, эндәшмичә, караңгы чырай белән ПТӘШЛӘре> Х^та инстРУКтор үзе дә, аның күңе¬ лен табу өчен юри, әйбәт очтың, дип мактарга, тәбрик итәргә тотындылар. Ләкин болай итеп рәхим-шәфкать күрсәтү аны рәнҗетте генә. Ул кулын селкеде дә, һичбер яУпЯӘр™ИЧӘ’ авыр ^айкальш> аякларын сөйрәп, карлы кыр аша соры мәктәп бинасына таба китеп барды. Истреби¬ тельгә менеп утыруга кадәр килеп җиткәч көчсез, булдык¬ сызлык күрсәтү —бу аның өчен март иртәсендә җимерек самолет белән нарат башларына килеп бәрелүдән соң иң авыр һәлакәт иде. Алексей көндезге ашны ашамады ки- 272
чен дә ашарга бармады. Мәктәп кагыйдәсе буенча көндез йокы бүлмәсенә керү бик каты тыелса да, Алексей, бо¬ тинкаларын да салмыйча, кулларын баш астына * куеп кроватенда ята бирде, һәм беркем дә — анын кайгысы турында ишеткән мәктәп дежурные да, үтеп-китеп йөрүче командирлар да — аңарга кисәтү ясарга кыймады. Струч¬ ков кереп Алексей белән сөйләшеп карарга теләде ләкин ул да, сөйләштерә алмыйча, кайгысын андап башын чайкап чыгып китте. Стручков чыгып китүгә, Мересьев ята торган иокь бүлмәсенә мәктәпнең замполиты подполковник Капустин килеп керде. Ул тәбәнәк буйлы, килбәтсез гәүдәле, калын күзлекле иде. Аның өстендәге начар тегелгән шинеле кап- чыксыман салынып тора. Курсантлар тышкы кыяфәте ки¬ лешсез булган бу кешенең халыкара мәсьәләләр турын- . дагы лекцияләрен яратып тыңлыйлар, ул үзенең лекция¬ ләре белән ватан сугышында катнашучы курсантларның йөрәкләрендә горурлык уята иде. Ә инде аның началь¬ никлыгы белән әллә ни хисаплашып тормыйлар, чөнки аны хәрби кеше итеп түгел, авиациягә очраклы килеп эләккән кеше дип, очу эше турында берни дә андамыи дип беләләр иде. Капустин, Мересьевка игътибар итмичә генә, бүлмәгә күз йөртеп алды, һавасын иснәде дә кинәт тузып китте. Кайсы шайтаны бөтен бүлмәне тәмәке төтене белән тутырган? Тәмәке тарту өчен аерым бүлмә бар бит. Иптәш өлкән лейтенант, моны ничек аңларга? Алексей, кыяфәтен үзгәртмичә, салкын гына итеп җа¬ вап бирде: — Мин тартмыйм. Ә нишләп сез кроватьта ятасыз? Тәртипне белми¬ сезме әллә? Үзегездән олы начальник кергәндә ни өчен торып басмадыгыз?.. Торыгыз. Бу команда түгел иде, киресенчә, подполковник бу сүз тәрне бер дә хәрбиләрчә итеп әйтмәде, шулай булса да Алексей буйсынды, сүлпән генә күтәрелеп, кровате янына басты да, гәүдәсен катырды. — Менә шулай, иптәш, өлкән лейтенант,—диде Ка¬ пустин, — ә хәзер утырыгыз, киңәшеп алыйк. — Нәрсә турында? Сезнең турыда сөйләшәсе иде. Бәлкем, биредән чыгарбыз? Минем тартасым килә, биредә тартырга ярамый. А-28. Чын «ше — 18- 273
Алар, зәңгәр лампалардан саран гына яктылык төшеп торган ярым караңгы коридорга чыгып, тәрәзә янына ки¬ леп бастылар. Капустинның авызында трубка пошкыра башлады. Суырганда уты көчәеп китеп, ярым караңгы¬ лык эчендә Капустинның уйчан киң йөзе күренеп калды. — Мин бүген сезнең группаның инструкторына шелтә бирергә дип торам әле. — Нәрсә өчен? — Сезне, мәктәп командованиесеннән рөхсәт алмый торып, очырган өчен... Әлбәттә. Нигә күзегезне чекерәйтте¬ гез? Дөресен генә әйткәндә, шушы көнгә кадәр сезнең бе¬ лән сөйләшмәвем өчен, үземә дә берәр шелтә алырга ки¬ рәк иде. Гел вакыт булмады да вакыт булмады. Ә җыен¬ ган идем... Ярар инде. Менә нәрсә, Мересьев, очу дигән нәрсә сезнең өчен алай ансат әйбер түгел. Шуңа күрә дә мин инструкторга берне ябыштырып куярмын, ахрысы. Алексей дәшмәде. Кем соң бу аның янында трубка пыскытып торучы кеше? Мәктәп тормышында гадәттән тыш вакыйга булган, ә миңа бу турыда вакытында әйт¬ мәгәннәр, минем дәрәҗәм белән хисаплашмаганнар дип уйлаучы берәр бюрократмы? Әллә очучылар сайлап алу турындагы кагыйдәдән, физик җитешсезлеге булган ке¬ шеләрне очучы итәргә ярамый, дигән статья эзләп тапкан берәр чиновникмы? Әллә беренче очракта ук үзенең вла¬ стен күрсәтү өчен бәйләнергә яратучы берәр тилеме? Нәр¬ сә кирәк соң аңар, ансыз да күңел болганып муенга элмәк салырга җитеп торганда, нигә дип минем янга килде соң әле ул? Мересьевның каны кайнады, ул ңөчкә-көчкә генә үзен тыеп торды. Ләкин бәхетсезлек эчендә үткән айлар аны ашыгыч нәтиҗә ясап ташлаудан сакланырга өйрәткәннәр иде, шуның өстенә бу килбәтсез Капустин кай ягы белән- дер комиссар Воробьевны хәтерләтә, ә аны исә Алексей күңеленнән чын кеше дип йөри иде. Трубкада ут бер ка¬ бынды, бер сүнде, зур калын борынлы акыллы һәм үткен күзле киң бит бер күренде, бер югалды. — Беләсезме нәрсә, Мересьев, мин сезгә комплимент сөйләргә теләмим, ләкин ничек кенә боргалама, ике аяк¬ сыз килеш истребитель белән идарә итүче кеше дөньяда бер сез генә бит, бер сез генә!—диде Капустин һәм мундштук тишеген тонык янган лампочка яктысына тотып карады да кайгыртучан рәвештә баш чайкады. —Мин хәзер сезнең хәрби авиацидгә кайтырга омтылуыгыз ту- 274
рында сөйләмим. By, әлбәттә, зур батырлык. Ләкин сез¬ нең бу омтылышыгызда әллә нинди шаккатырлык нәрсә юк. Хәзер шундый заман, җиңеп чыгу өчен һәрбер кеше үзенең кулыннан килгәннең барын да эшли... Бу каһәр төшкән трубкага ни булды соң тагын? Ул яңадан мундштугын казый башлады һәм бөтен игъ¬ тибарын шул мундштукка биргән төсле булып күренде. Ә Алексей нидер сизенеп борчылган хәлдә, хәзер инде под¬ полковник нәрсә әйтер икән дип, түземсезләнеп көтә иде. Капустин исә, трубкасы белән маташуында булып, сүзе¬ нең нинди тәэсир ясаганлыгын уйлап та тормыйча дәвам итте: — Биредә эш сездә, өлкән лейтенант Мересьевта тү¬ гел. Эш сезнең, аяксыз була торып, шулкадәр мастерлык¬ ка ирешә алуыгызда. Әле моңа кадәр бөтен дөньяда бары тик бик таза кешеләр генә, аларның да әле, уза китсә, йөздән берсе ирешә алган осталыкка ирешүегездә. Сез гади бер гражданин гына түгел, Мересьев, сез бөек экспе¬ риментатор... Әһә, чыкты тагы. Нәрсә кергән булган соң бу мундштукка?.. Шулай, менә без дә сезгә һәрбер очучы¬ га караган күз белән карый алмыйбыз, хакыбыз юк, аң¬ лыйсызмы, хакыбыз юк. Сез бик әһәмиятле эксперимент башлагансыз, һәм без сезгә кулыбыздан килгән кадәр ярдәм күрсәтергә тиешбез. Ә нәрсә белән? Ягез, үзегез әйтегез әле: сезгә нәрсә белрн ярдәм итәргә мөмкин? Капустин трубкасын янадан тутырды, кабызды, аның кызыл уты яңадан бер янып, бер сүнеп торды, янганда калын борынлы киң бит караңгылык эченнән килеп чык¬ ты, сүнгәндә тагын караңгылык эчендә югалды. Капустин Мересьевка очу санын арттыру турында мәктәп начальнигы белән сөйләшәчәген әйтте, һәм күне¬ гүләр программасын Алексейның үзенә төзергә тәкъдим итте. Күңелендәге шикне шушы кечкенә, килбәтсез бер ке¬ шенең ничек гади һәм эшлекле рәвештә таратып җибә¬ рүенә Алексейның исе китте. — Ә аңар бензин ничаклы кирәк бит? — диде ул бор¬ чылып. — Бензин — бик әһәмиятле продукт, бигрәк тә хәзер. Кубиклап исәплибез. Ләкин бензиннан кыйммәтлерәк әй¬ берләр бар,— диде Капустин һәм үзенең кәкре трубка¬ сындагы җылы көлне тырышып-тырышып үкчәсенә кагып төшерергә кереште. 18* 275
Икенче көннән башлап Мересьев күнегүләрне ялгызы гына алып бара башлады. Ул хәзер йөрергә, йөгерергә, биергә өйрәнгәндәге шикелле тырышлык белән генә эш¬ ләмәде. Аны хәзер чын илһам чолгап алды. Ул очу тех¬ никасына анализ ясарга тырышты, аның һәрбер детален һәрьяклап уйларга тырышты, аны бик вак хәрәкәтләргә бүләргә һәм һәрбер хәрәкәтне аерым-аерым өйрәнергә омтылды. Яшь чагында үзеннән-үзе, стихия төсендә ире- шелгән нәрсәләрне хәзер бик зур көч куеп өйрәнде, элек тәҗрибә, күнегү юлы белән генә өйрәнелгән нәрсәләргә хәзер акыл көче белән иреште. Самолетны идарә йтү про¬ цессын күңеленнән аерым хәрәкәтләргә бүлеп чыкты да аякларының эшләү сизгерлеген ничек итеп табаннарыннан балтырларына күчерү турында уйланды. Бу бик күп җентекләүне, төпченүне сорый торган чи¬ тен эш иде. Аның нәтиҗәләре шулкадәр кечкенә булды, хәтта бөтенләй диярлек сизелми иде. Шулай да Алексей очкан саен самолеты белән бер җан, бер тән булып ку¬ шыла барганын, машинасының күндәмләнә төшкәнен сизде. Капустин очраган саен аңардан: — Я, маэстро, эшләр ничек бара? — дип сорады. Мондый чакта Алексей баш бармагын күрсәтә иде. Ул арттырмый, аның эшләре бик үк тиз булмаса да, нык һәм ышаныйлы рәвештә алга бара иде. һәм иң әһәмиятлесе шул булды, бу күнегүләре нәтиҗәсендә Алексей самолет¬ та үзен ат күрмәгән килеш, ярсу, йөгерек атка атланган йомшак, булдыксыз бер кеше итеп хис итми башлады. Ул яңадан үзенең маһирлегенә ышана башлады, һәм аның бу ышануы самолетка да күчкән шикелле булды. Само¬ лет җан иясе шикелле, оста кеше атланганны сизгән ат шикелле, күндәмләнә барды. Самолет Алексей алдында үзенең очу сыйфатларын акрынлап ача барды. 11 Әллә кайчан инде, бала чагында, Алексей Идел кул¬ тыгын яңа гына каплап алган үтә күренмәле боз өстендә тимераяк шуарга өйрәнгән иде. Әйтергә кирәк, аның тимераяклары юк иде. Әнисенең тимераяк алырлык хәле булмады. Ул бер тимерченең керләрен юа иде. Аның үте¬ нүе буенча шул тимерче Алексейга юан гына тимер чыбык 276
табанлы, як-яклары тишекле кечкенә агач калыплар ясап бирде. , ч. Алексей бу калыпларны астына салган итекләренә бау белән бәйләп, чыра белән боргычлап, беркетеп куйды да Идел култыгындагы боз өстенә төшеп китте. Баскан саен күңелле шыгырдап, шартлап торган юка боз өстенә Ка¬ мышин читендә торучы малайлар сибелгән, алар, шау- гөр килеп, тимераяк шуып йөриләр, берсен-берсе куыша¬ лар, сикерешәләр, бииләр, җилдәй тиз выжылдап үтеп китәләр иде. Читтән караганда бу эш бик гади һәм ансат булып күренде. Ләкин Идел өстенә килеп керүгә, боз аяк астыннан шуып киткән төсле булды һәм Алексей, бик каты итеп, аркасы белән килеп төште. Малай, үзенең егылганын иптәшләре күреп калудан куркып, тиз генә сикереп торды. Ул, бу юлы яңадан арты белән егылмас өчен, гәүдәсен алга таба иеп бара башла¬ ды, һәм шул ук минутта борыны белән килеп төште. Та¬ гын сикереп торды һәм калтыранган аякларына, баскан хәлдә, нәрсә булды икән дип уйлап, башка малайларның ничек шуганнарын карап торды. Хәзер ул, артка киерелеп барырга ярамаган кебек үк, алга да бик күп иелергә ярамаганны белде. Ул, гәүдәсен төз„ тотарга тырышып, сулга таба берничә хәрәкәт ясап куйды һәм яны белән егылып китте. Ул боз өстендә кичкә кадәр йөрде. Атлаган саен егылды, егылган саен .сикереп торды, тагы егылды. Өенә кайтып кергәндә аның өсте-башы карга баткан, арыган аяклары дер-дер калтырый иде. Иртә белән ул яңадан боз өстенә йөгерде. Бу юлы ул инде аякларын ярыйсы ук ышанып йөртте, алай күп егыл¬ мады да, йөгереп барып берничә метр шуып китә алды. Әмма бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр боз өстен¬ нән китмичә, никадәр тырышса да, никадәр көчәнсә дә, эш шуннан артык алга бармады. Ләкин бер тапкыр ул ниндидер оста бер хәрәкәт ясады, һәм кинәт, үзе дә сиз¬ мәстән, яхшырак, ышанычлырак шуып китте. Бик суык, буранлы көн иде бу, шома боз өстендәге коры кар, дулкын кебек булып, себерелеп тора иде. Шууда зур уңышка ирешелгән бу көн Алексей өчен һичкайчан онытылмаслык булды. Барган саен, әйләнгән саен ышанычлырак, яхшы¬ рак шуды Алексей. Аның егыла-егыла, имгәнә-имгәнэ тырышып җыйган кечкенә тәҗрибәләре, кечкенә күнегү¬ ләре кинәт бергә кушылып зур күнегүгә әйләнгән күк булды, һәм ул бөтен тәненең, балаларча шаян, үз сүзле 277
җанының шатлык белән тулганын сизеп, аякларын ыша¬ нычлырак йөртә башлады. Хәзер дә шулай булды. Ул самолеты белән яңадан бер җан, бер тән булырга, аны ясалма аягының каешы һәм тимерләре аша сизәргә теләп, бик күп очты, бик күп тырышты. Кайчакларда аңар үзенең бу теләгенә ирешел- гән шикелле тоела иде. Мондый чакта ул шатлана, нинди дә булса берәр читен фигура ясарга керешә. Ләкин шун¬ да ук самолетының хәрәкәте дөрес түгел икәнен, аның чыгымлап китүен, тыңламый ^ашлавын сизә һәм өмете¬ нең сүнү ачысын сизеп, яңадан үзенең күңелсез күнегүлә¬ ренә тотына иде. Җепшек март иртәсе иде. Аэродром кинәт кенә кара¬ лып китте, эреп челтәрләнгән кар шулхәтле утырды ки, самолетлар узганда карда тирән буразналар сызылып калды. Шул көнне Алексей үзенең истребителе белән һа¬ вага күтәрелде. Күтәрелгәндә җил яннан исә иде. Шуңа күрә истребительне һаман турылап барырга кирәк булды. Менә шул чакта, самолетын тиешле юнәлешкә куйганда, аның үзенә буйсынганын, аны үзенең җаны-тәне белән тойганын сизде. Бу сизү яшен шикелле ялтырап китте. Алексей — бәхетнең инде була дигәндә генә булмый кал¬ ганын күп күргән кеше. Шуңа күрә ул монысына да алай тиз генә ышанмады. Ул уң якка таба текә һәм тирән вираж ясады. Самолет моны күндәм һәм төгәл башкарды. Алексей кайчандыр, бала чагында, Иделнең каты чытырдап торган карасу бозы өстендә нинди рәхәтлек сизгән булса, хәзер дә шун¬ дый ук җан рәхәте сизде. Болытлы көн кинәт ачылып киткән төсле булды. Йөрәге шатланып тибә башлады. Дулкынлану җиленнән муенының бераз оеп киткәнен сизде. Ниндидер күреп булмый торган сызык артында аның тырышып-тырышып эшләгән күнегүләренә йомгак ясал¬ ды. Ул бу сызык аша үтте һәм хәзер күп, бик күп көн¬ нәргә сузылган авыр хезмәтенең җимешләрен бер дә кө¬ чәнмичә, ансат кына җыйный башлады. Ул озак вакытлар буенча кулыннан килмәгән иң әһәмиятле эшне булдырды: үзенең самолеты белән кушылды; аны үз тәненең дә¬ вамы итеп сизде. Хәтта бертөрле дә сизгерлеге булмаган авыр хәрәкәтләнә торган протезлары да бу кушылуга ко¬ мачаулый алмадылар. Алексей, үскәннән-үсә барган шат¬ лык дулкыннарын сизеп, берничә тирән вираж ясады, 278
үлем элмәге ясады, аны ясап бетерер-бетермәс самоле¬ тын штопорга ташлады. Җир сызгырып, искиткеч тизлек белән әйләнә башлады, аэродром да, мәктәп бинасы да, метеорология станциясенең һава тутырылган буи-бу капчыклы каланчасы да — барысы да бер тоташ түгәрәк¬ кә әйләнде. Алексей самолетын штопордан ышанычлы алып чыкты да тыгыз элмәк ясады. Ул көннәрдә атаклы булган «Ла-5» очучы алдында үзенең ачык һәм яшерен ■ сыйфатларын шунда гына ачып салды. Тәҗрибәле кеше кулында искиткеч машина иде бу. Ул Мересьевның һәр¬ бер хәрәкәтенә сизгер җавап бирә-бирә бик катлаулы фигуралар сызып үтте, җиңел, җитез, җыйнак самолет шәм булып югары атылды. Мересьев самолетыннан чыкканда исерек кеше төсле чайкала, ә авызы колагына җиткән иде. Ул каршында басып торган ярсу инструкторны да күрмәде, аның ачулануын да ишетмәде. Ачулана бирсен! «Губа». Ьик яхшы, ул гаебенә карата гауптвахтада утырып чыгарга риза. Хәзер инде барыбер түгелмени? Шунысы ачык: ул .очучы һәм әйбәт очучы: аның күнегүләре өчен киткән кыйммәтле бензин әрәм булмады. Тизрәк фронтка, су¬ гышка гына җибәрсеннәр, бензин хакын ул өчләтә кай¬ тарыр. Тулай торакта аны тагы бер шатлык каршь! алды. Мендәре өстендә Гвоздевтан килгән хат яТа иде.. Бу хат¬ ның кайларда, күпме вакыт, кемнәр кулында йөргәнен әйтү дә кыен, чөнки аның конверты таушалып, каралып беткән, үтәли майга буялган иде. Ләкин хат хәзер ул хә¬ лендә түгел, яңа конвертка салынып килгән һәм адресы Анюта кулы белән язылган иде. Танкист Алексейга үзенең бик начар хәлгә дучар бу- луы турында язган иде. Аның башы яраланган. Ничек яраланган диген әле. Немец самолетының канаты тиеп. Хәзер ул корпус госпиталендә ята һәм шушы көннәрдә аннан чыгарга җыена. Ә бу, кеше ышанмаслык хәл болай була: гитлерчыларның алтынчы армияләре Сталинград янында чолганып алынгач, Гвоздевлар корпусы, чиге¬ нүче немецларның фронтларын өзә дә, дошман тылына ташлана. Бу рейдта Гвоздев танк батальонының коман¬ диры була. Рейд күңелле үтә. Корыч армада немецлар тылына, ныгытылган авылларга, тимер юл станцияләренә искәрмәстән бәреп керә дә каушап калган дошман өстенә ут яудыра. Танклар юлда очраган барлык немецларны 279
атып, сытып уза. Ә гарнизоннарның калдыклары канып беткәч, танкистлар һәм броня өстенә утырып килгән мото- пехОДачылар сугыш кирәк-яраклары тутырылган склад¬ ларны яндыралар, күперләрне шартлаталар, станцияләр¬ дәге стрелкаларны, паровозларның борылу түгәрәкләрен шартлаталар, шулай итеп, чигенүче немец поездларының юлларын кисәләр. Аннары танкларына трофей бензин салалар, ашау әйберләре алалар да, немецлар аңнарына килеп каршы тору чараларына керешкәнче, яңадан алга таба ыргылалар. «Без, Алеша, далада буденныйчылар шикелле йөрдек! Немчура бездән әй курка иде дә соң! Ышанмассың, кай¬ чакларда өч «Т-34» һәм бер трофей броневик белән дош¬ манның база складлары урнашкан авылларны ала идек. Паника тудыру, Алеша туган, хәрби эштә — бөек нәрсә. Дошманның яхшы паникасы синең тулы сандагы ике ди¬ визияңнән кыйммәтлерәк ул. Ләкин аны, учакта ут сак¬ лаган шикелле, сүндермичә саклый белергә кирәк, искәр¬ мәстән һөҗүмнәр ясап торып, аңар сүнәргә ирек бирмәскә кирәк. Без фронтта немец бронясын төртеп тиштек, ә броняның артында бушлык, җыен чүп-чар да сасы ис кенә икән. Камырга калак ничек җиңел керсә, без дә дошман тылына шулай җиңел кердек... ...Шул|й әйбәт кенә йөргәндә, мин әлеге гөнаһ шом¬ лыгына очрадым. Безне хуҗа чакырып алган иде. Раз¬ ведка самолеты аңар һавадан вымпел ташлаган икән. Шундый-шундый җирләрдә, дошманның шундый-шундый аэродромнары бар, өч йөзләп самолет, ягулык һәм бик күп йөкләр тулып ята икән. Командующий үзенең җирән мыегын бөтереп алды да боерык бирде: «Гвоздев, төнлә белән тавыш-тынсыз, атмый^нитми, үзләренеке булган булып аэродромнарына якын кил дә, алар айнып өлгер¬ гәнче, астын өскә китереп ташла, бер генә кабахәт тә очып китә алмый калсын». Бу бурыч минем батальонга һәм миңа буйсындырылган икенче бер батальонга йөклә- телде. Ә төп көчләр элеккеге юнәлеш белән Ростовка таба китеп бардылар. Менә бер заман без, тавык оясына кергән төлкеләр шикелле, командующий әйткән аэродромга барып кердек. Алешенька, дускаем минем; ышанасыңмы, немецларның флаг'тотып юл күрсәтеп торучылары янына кадәр барып җиттек бит. Немецлар безгә бернинди дә әһәмият бирмә¬ деләр, үзләренеке дип белделәр. Таң. вакыты иде, томан, 280
һичнәрсә ачык күренми, бары мотор шаулавы да, чылбыр шылтыравы гына ишетелә. Шулай әкрен генә бардык- бардык та, аэродромга шундый атылып барып кердек, шундый итеп сиптерергә тотындык, әмма кызык та булды соң! Самолетлары саф-саф тезелеп тора иде, броня тишә торган снарядлар атып, аткан саен биш-алтысын йомычка итеп ташладык. Аннан күрәбез, эшне очлап чыгарлык түгел: немецларның кыюраклары моторларын шаулата башладылар, без люкларыбызны күтәрдек тә, таранга ташланып, броня белән койрыкларын җимертә башладык, йөк самолетлары иде болар, зурлар, моторларына буй җитми, шуңа күрә без койрыкларын кисәргә тотындык. (Койрыгың булмаса да, барыбер, моторың булмаган ши¬ келле, оча алмыйсың.) Менә шул чакта инде мине әйлән¬ дерде дә салды: ни хәлләр бар икән дип люктан башымны тыгып каравым булды — самолет канатының бер сыныгы башка китереп тә бәрде, бу минем танкның нәкъ бер само¬ летка килеп бәрелгән чагы иде. Шлемга рәхмәт инде, ул саклап калды, югыйсә, беткән идем. Ләкин бусы гына чүп тә түгел, төзәлә инде, тиздән иптәшләр янына, тиздән та¬ гын танкка! Бәла икенче нәрсәдә: госпитальдә минем сакалны кырып ташладылар. Шундый саклап кына үс¬ тергән идем, ә алар, бер дә кызганып тормыйча, кырдылар да аттылар. Әйдә ярар, чәнчелмәс әле, баруын кызу ба¬ рабыз, ләкин шулай да сугыш беткәнче тагын үсеп җитәр әле. Аннары, беләсеңме нәрсә, Алеша, АнюТа минем са¬ калны ни өчендер яратмаган, хат саен шул сакалым өчен орышып, үртәп яза». Хат озын иде. Гвоздевның аны госпиталь ямансуыннан эче пошып ятканда язган икәнлеге күренеп тора иде. Ха¬ тының азагында ул, Сталинград янындагы сугышта танк¬ ларын югалтып, яңа танклар килеп җиткәнче җәяүле гаскәргә кушылып сугышып йөргәндә, атаклы Мамаев Курган янында Степан Ивановичны очратканын язган иде. Степан Иванович инде курсларда укып чыккан һәм начальник булып алган. Старшина икән ул хәзер, танкка каршы ата торган мылтыклар взводы белән командалык итә икән. Ләкин, бер үк вакытта, снайперлык гадәтен дә ташламаган. Үзе әйтмешли, хәзер аның дошманы җитди¬ рәк икән. Окобыннан кояшка җылынырга чыккан ачык авызлы фриц түгел, ә хәйләкәр һәм нык немец танкысы икән. Ләкин карт Себер аучысы бу ерткыч белән очраш¬ канда зирәклеге белән, таштай түземлелеге, сабырлыгы 281
һәм төгәллеге белән алдыра икән. Запаслы картның бер фляга әшәке трофей аракысы була. Алар шуны этәләр, дус-ишләрен искә алалар. Карт, Гвоздев артын¬ нан, Мересьевка түбәнчелек белән сәлам җибәрә. «Исән калсагыз, сугыш беткәч, икегез дә минем колхозга киле¬ гез, тиен тотарга яки үрдәк атарга йөрербез», — дип тә әйтә бугай ул. Бу хатны укыгач, Мересьевка күңелле дә, ямансу да булып китте. Кырык икенче палатадагы дуслары инде әллә кайчаннан бирле сугышып йөриләр. Гриша Гвоздев белән карт Степан Иванович хәзер кайда икән? Нишләп тора¬ лар икән? Ә Оля кайда икән? Шул чакта Алексей комиссар Воробьевның сүзләрен тагын бер тапкыр исенә төшерде: хәрби хатлар, сүнгән йолдызларның нурлары шикелле, безнең янга бик озак киләләр. Кайчакта шулай да булып куя, йолдызның сүнгәненә инде әллә никадәр гомер узган, ә аның күңелле, матур нурлары кешеләргә назлы балкышлар алып һаман да әле киң җиһан буйлап киләләр.
бүртенче кисәк
1 1943 елның эссе җәй көне. Куе чүп үләне баокан таш¬ ландык кыр аша, һөҗүм итеп баручы Кызыл Армиянең обозлары салган юл буйлап, фронтка таба бер йөк ма¬ шинасы үтеп бара. Машина иске. Ул какшап беткән агач әрҗәсен шалтыратып, казылмаларда сикергәләп куя, әле бер, әле икенче якка янтаеп китә. Аның тузан сырышкан җимерек бортларындагы «Кыр почтасы» дип язылган язуны һәм акка буялган буй-буй сызыкларны көч-хәл белән генә танып була. Машинаның тәгәрмәчләре астын¬ нан күтәрелгән тузан озын соры койрык булып сузылып кала һәм җилсез, бөркү һавада шактый вакыт таралмый¬ ча тора. Капчык-капчык хатлар белән тулы әрҗәдә, яңа газета бәйләмнәре өстендә, җәйге гимнастерка, зәңгәр кырыйлы фуражка кигән ике хәрби кеше утыра. Алар йөк белән бергә чайкалалар, машина сикергәндә сикереп-сикереп китәләр. Яшьрәге — авиация өлкән сержанты. Погоннары бер дә таушалмаган, өр-яңалар. Үзе нәзек, төз гәүдәле, ак чырайлы. Кызларныкы төсле нәфис ак битенең тиресе аша саф кызыл каны үтәли күренгән шикелле беленеп тора. Күрер күзгә сержант унтугыз яшьләрдә булыр. Ә үзе олырак яшьле, тәҗрибәле солдат булып күренергә тырыша: төкереген теш араларыннан челт итеп чыгара, карлыкканрак тавыш белән сүгенеп тә куя, тәмәкене бар¬ мак юанлыгы итеп төрә һәм һичнәрсәгә исе китмәгән бу¬ лып кылана. Ләкин аның фронтка беренче баруы икә¬ не, бик каты борчылганлыгы әллә кайдан күренеп тора. Ул тирә-яктагы һәрнәрсәгә — юл читендә көпшәсе белән җиргә кадалып яткан җимерек тупка да, башнясы тиңен¬ тен чүп үләннәре белән күмелеп яткан совет танкысына 285
да, нәкъ өстенә авиабомба төшеп теткәләнеп ташланган немец танкысының кыйпылчыкларына да, инде үлән ба¬ сып өлгергән снаряд чокырларына да гаҗәпләнеп карый. Саперлар казып алып юл читенә өеп куйган мина өемнә¬ ренә дә, еракта, үлән эчендә күренеп киткән немец кабер¬ ләре өстендәге каен тәреләргә дә исе китеп, шаккатып карап бара. Фронт күргән солдатның күзенә дә чалын¬ мый торган бу нәрсәләр аңар бик мөһим, бик әһәмиятле, чамадан тыш кызыклы булып күренәләр. Аның юлдашы — өлкән лейтенантның, киресенчә, тәҗ¬ рибәле фронтовик икәнен ялгышмыйча әйтергә була. Бе¬ ренче карауда аңар егерме өч-егерме дүрт яшьтән артык биреп булмый. Ә инде каралып, ярылып беткән йөзенә, күз төбендәге, маңгаендагы, авыз кырыйларын¬ дагы нечкә җыерчыкларга, уйчан, арыган кара күзләренә текәлеп карасаң, тагы бер унны өстәргә мөмкин иде. Ул тирә-яктагы нәрсәләргә игътибарсыз гына карап бара. Җимерелеп тетелеп беткән сугыш техникасының анда- санда күгәреп яткан кыйпылдыклары да, янган авыллар¬ ның җансыз урамнары да, хәтта совет самолетының ки¬ сәкләре дә аны гаҗәпләндерми. Җимерелгән самолетның алюмин өеме, бераз читтәрәк аунап яткан мотор көп¬ шәсе, номерлы һәм кызыл йолдызлы койрык кисәгенә дә исе китми. Офицер газета бәйләмнәреннән уңайлы кресло ясап утырган, авыр кара агачтан эшләнгән алтын язулы сәер таягына ияген куйган да йокымсырап бара. Бара-бара да күзләрен ачып җибәрә, шатланып як-ягына каранып ала һәм эссе, бөркү һаваны комсызланып, бөтен күкрәге белән, сулый иде. Ә инде бик еракта, юлдан читтә әрсез чүп үләннәре диңгезе өстендә кечкенә-кечкенә ике нокта күргәч, җентекләп караганнан соң бу нокталарның ашык¬ мыйча гына очып килгән самолетлар икәнен белгәч, кинәт җанланып китте. Күзләре очкынланды, борын яф¬ раклары киерелеп китте. Өлкән лейтенант, күзләрен шул күренер-күренмәс нокталардан алмыйча, кабина түбәсенә дөбердәтергә тотынды. — һава! Борыл! Ул сикереп торды, тәҗрибәле күзләре белән тирә- якны айкап алды, аннары шоферга тар гына елганың ал¬ тын төсле сары чәчәк һәм кытыршы үги ана яфрагы бе¬ лән капланган кызыл балчыклы ярын күрсәтте. Яшь егет санга сукмыйча елмаен куйды. Самолетлар, 286
беркемгә тимичә, кайдадыр еракта мәтәлешәләр: моңсу, буш кыр буйлап озын койрык шикелле тузан күтәреп йө¬ герүче ялгыз йөК машинасында аларның эшләре юк ши¬ келле. Ләкин егет каршы әйтергә өлгерми калды, шофер машинаны юлдан читкә борды, машина, кузовын шалты- рата-шалтырата, тиз генә ярга таба ыргылды. Өлкән лейтенант машина туктауга кузовтан сикереп төште дә чирәмгә чүгәләде һәм бик җентекләп юлны кү¬ зәтергә тотынды. Яшь егет аңа карап, мыскыллы гына итеп: — Я, нәрсә инде сез... — дип сөйләнә башлады. Нәкъ шул чакта өлкән лейтенант чирәмгә капланды һәм ачуланып кычкырып җибәрде: — Ят! Шунда ук моторларның көчәнеп улаулары ишетелде, һәм хәрби кешеләрнең нәкъ баш очларыннан, һаваны дер селкетеп, сәер дөбердәп, зур-зур ике күләгә узып китте. Яшь егеткә алар артык куркыныч булып күренмәделәр: гади самолетлар, үзебезнекеләрдер әле. Ул як-ягына ка¬ ранып алды һәм юл буенда авып яткан күгәреп беткән йөк машинасының төтенләп яна башлаганын күрде. Шофер әле генә снаряд тишеп киткән машинаның инде дөрләп яна башлаган стенасына карап елмаеп куйды: — Кара син аларны, янДыра торганны сиптерәләр, машиналар эзләргә чыкканнар. Өлкән лейтенант чирәм өстенә уңайлабрак ятты да тыныч кына итеп әйтеп куйды: — Аучылар. Туктап торырга туры килер, алар хәзер тагы килеп җитәләр. Син, дускай, машинаны ераграк илтеп куй әле. Әнә теге каен төбенә илтсәң дә ярый. Ул бу сүзләрне шундый тыныч, шундый ышанычлы итеп әйтте, гүя немец очучылары аңар әле генә үзләренең планнарын әйтеп киттеләр. Машинада бер кыз — хәрби почтальон да бар иде. Кыз, аптырап калган хәлдә, тузан¬ лы иреннәре белән елмайды. Ул, бер-берсенә кушылып һәм бөтерелеп ашыга-ашыга йөзгән юка җәйге болыт¬ ларга, тын күк йөзенә сагаеп карап алды. Өлкән сержант, янда кыз булганга, үзе бик нык каушаган булуга кара¬ мастан, тупас кына әйтеп куйды: — Бара торсак яхшырак булыр иде, нигә биредә ва¬ кыт әрәм итәргә? Асылынып үләргә язылган икән, суга батмыйсың инде. 287
Үлән сабагы чәйнәп тыныч кына яткан өлкән лейте¬ нант усал кара күзләре белән сизелер-сизелмәс кенә ел¬ маеп куйды: — Менә нәрсә, дустым, бу юләр мәкалеңне тизрәк оныт. Аннан соң, иптәш өлкән сержант, фронтта һәркем үзеннән өлкән дәрәҗәле көшенең сүзен тыңларга тиеш. «Ят» дип боерык бирәләр икән, димәк ятарга кирәк. Ул үлән арасыннан бер кузгалак сабагы табып алды. Тырнаклары белән аның дымсу кабыгын әрчеде дә бик тәмле итеп кетердәтә-кетердәтә ашый башлады. Мотор¬ лар үкерүе тагы ишетелде. Як-якка янтая-янтая юл өс¬ теннән түбәннән генә баягы самолетлар узып киттеләр. Шундый якын очты алар — канатларының сары-көрән буяулары да, аклы-каралы тәреләре дә, берсенең кабыр¬ гасындагы пики тузы да ачык күренде. Өлкән лейтенант иренеп кенә тагы берничә кузгалак өзеп алды. Аннары сәгатенә карады да шоферга команда бирде: — Киттек! Хәзер ярый инде. Ләкин ашык, дускай, бу тирәдән тизрәк ычкыныйк. Шофер сирена кычкыртты. Яр астыннан почтальон кыз йөгереп менде. Ул сабагы белән өзелгән берничә алсу җир җиләге тоткан иде. Җиләкләрне өлкән лейтенантка сузды. — П$шә дә икән инде... Җәйнең җиткәнен сизми дә калдык, — диде өлкән лейтенант. Ул җиләкләрне иснәп карады да гимнастерка кесәсенең төймә элмәгенә кысты- ^ рып куйды. Яшь егет казылмалы юлдан сикергәләп барган ма¬ шина белән бер көйгә чайкала-чайкала тын гына килгән өлкән лейтенантка сорау бирде: — Аларның яңадан килмәячәген сез кайдан беләсез соң? — Моны белү кыен түгел. Болар «Мессерлар», «Ме-109». Бер тутырып чыккан бензиннары кырык биш минутка гына җитә. Аларның хәзер бензиннары бетте, бензин алырга' кайтып киттеләр. Өлкән лейтенант бу турыда, шундый гади нәрсәләрне дә белмәскә ярыймыни, дигән шикелле итеп, шул ук ва¬ кытта, тавышын бер дә күтәрмичә әйтте. Яшь егет исә бөтен күңелен биреп һаваны күзәтә башлады. «Меосер»- ларның яңадан килеп чыкканнарын аның беренче булып күрәсе килде. Ләкин һава шундый саф иде, котырып үс¬ кән чәчәк исе, җылы җир, тузан исе һавада шулкадәр 288
аңкый иде, үлән араларында энә караклары шундый ты¬ рышып, шундый күңелле итеп черелдәшәләр, сабан тур¬ гае чүп үләне баскан сагышлы җир өстенә карап шундый яңгыратып сайрый иде, егет немец самолетларын да, куркынычны да онытты һәм үзенең матур саф тавышы белән җырларга тотынды, ул чакта фронтта бик сөелеп җырлана торган, еракта калган сөйгән кызын землянкада сагынып утыручы сугышчы турындагы җыр иде бу. Юлдашы, кинәт аның җырын бүлеп, сорап куйды: — Ә «Миләш»не беләсеңме? Яшь егет башын иде һәм, аңа буйсынып, борынгы җырны башлап җибәрде. Өлкән лейтенантның арыган тузанлы йөзен сагыш каплады. — Дөрес җырламыйсың, иске дус. Такмак түгел бит ул, ә менә дигән җыр. Аны йөрәк белән җырларга ки¬ рәк,— диде дә әкрен генә, бик кечкенә, ләкин дөрес та¬ выш белән җырга кушылды. Машина бер генә минутка йөрешен әкренәйтте, шул арада кабинадан почтальон кыз сикереп төште. Ул ма¬ шина барган уңайга, оста гына итеп, кузов артына ябыш¬ ты һәм, сикереп менеп, кузовка авып төште, анда аны көчле куллар тотып алды. — Мин сезнең янга, ишетәм: җырлыйсыз... Машина шалтыравына һәм чикерткәләрнең тырышып- тырышып черелдәүләренә кушылып, алар өчәү бергә җырлап җибәрделәр. ■ Яшь егет кызып китте. Ул солдат капчыгыннан зур гына авыз гармоне чыгарды да, әле уйнап, әле җырга ку¬ шылып, шул ук вакыйга гармоне белән дирижерлык итеп, җырга җитәкчелек итте. Котырып үскән чүп үләннәр аша салынган ташландык моңлы фронт юлында көчле һәм сагышлы җыр яңгырады. Бу җыр иске дә, яңа да иде: җәйге челләдән интегүче шушы кырлар шикелле үк, хуш исле җылы үләннәр арасында черелдәүче чикерткә¬ ләр шикелле үк, җәйге болытсыз күктәге тургай тавыш¬ лары шикелле үк иске дә, яңа да иде, шушы күк шикелле үк биек һәм төпсез иде. Алар җыр белән шулкадәр мавыктылар, машина ки¬ сәк тормозларын кыскач, газета бәйләмнәре өстеннән мә¬ тәлеп төшә яздылар. Машина юл уртасында туктады. Юл читендәге канауда, яны белән авып, тузанлы тәгәрмәчлә¬ рен күтәреп өч тонналы җимерек йөк машинасы аунап ята иде. Аны күрүгә яшь егетнең йөзе агарып калды. Ә А-28. Чын кеше — 19. 289
аның юлдашы, кузовтан тиз генә сикереп төште дә, ашы¬ га-ашыга җимерек машинага таба китте. Ул сәер, чалыш аглап бара, атлаган саен биегәндәге кебек селкенеп куя иде. Минут үтүгә шофер яньчелеп беткән кабинадан оер гәүдә тартып чыгарды. Бу — интендант хезмәтләре капи¬ таны булып, аның бөтен җире кан гына иде. Юл тузаны төсенә кергән бите кабина пыяласына килеп бәрелгән булса кирәк, яраланып, тырналып беткән иде. Илкән лейтенант аның йомылган күз кабагын күтәреп карады. Эше беткән моның, — диде ул фуражкасын са¬ лып. — Анда тагын бармы? — Бар. Шофер. Өлкән лейтенант нишләргә белмичә каушап басып торган яшь егеткә кычкырып салды: Я нәрсә карап торасыз? Булышыгыз! Кан күргә¬ негез юкмы әллә? Күнегә торыгыз, күргәләргә туры килер, баягы аучыларның эше бу. Шофер үлмәгән иде. Ул күзләрен йомган хәлдә әкрен генә сыкрана, бер җирендә дә яра-мазар күренми. Чабып барган машинаны снаряд юлдан канауга алып ташла¬ ганда ул, мөгаен, күкрәге белән рульгә килеп бәрелгәндер, ә кабина ватыклары аны баранкага китереп кыскандыр, ахры. Өлкән лейтенант аны кузовка алып салырга куш¬ ты. Ул, коленкорга бик пөхтә итеп төреп бәйләнгән, бер дә киелмәгән, купшы тегелгән яңа шинелен яралының астына җәеп салды. Үзе„кузов төбенә утырды да яралы¬ ның башын тезләренә куйды. — Куа алган кадәр ку! — дип шоферга команда бирде ул. - ‘„ Өлкән лейтенант яралыны сакланып кына тотып бар¬ ган хәлдә үзенең башыннан әллә кайчан үткән ниндидер бер вакыйга турында уйлап, елмаеп куйды. Машина кечкенә генә авыл урамына атылып барып кергәндә, караңгы төшеп килә иде инде.^Бу авылда нин¬ дидер бер авиация частеның командный пункты урнаш¬ кан икәне тәҗрибәле күзләргә әллә кайдан күренеп тора иде. Өй түрендәге алмагачларның, тузанга баткан шо¬ мыртларның ботакларына эленеп, кое сиртмәләренә, чи¬ тән казыкларына уралып берничә тимер чыбык сузылган. Өй янындагы гадәттә арба' сабан, тырма шикелле Шибер¬ ләр яга торган салам түбәле лапаслар астында яньчел¬ гән «эмка» һәм «виллис»лар тезелешеп тора. Әле теге, әле бу өйдә, кечкенә тәрәзәләрнең тонЫк пыялалары аша, 290 „ /
зәңгәр кырыйлы фуражка кигән кешеләр күренә. Кайбер өйләрдә язу машиналары шыкылдый. Бик күп тимер чы¬ быклар кертелгән бер өйдә телеграф аппаратының тигез генә четердәве ишетелеп тора. Бу авыл зур һәм кечкенә юллардан читтә иде. Ул, немецлар килгәнче бу якларда тормыш никадәр яхшы улганны күрсәтү өчен сакланып калган заповедник ши¬ келле, чүп үләне баскан моңсу далада берүзе җәелеп ята иде. Читләренә яшкелт бака ефәкләре үскән түгәрәк буасы да су белән тулы аның. Буа ботаклары салынып төшкән таллар күләгәсендә салкын тап булып ялтырап ята. Анда, бака ефәкләре арасыннан юл салып, коена- коена, кардай ак каурыйлы, кызыл томшыклы бер пар каз йөзеп иөри иде. Яралыны капкасына кызыл тәреле флаг эленгән өйгә кертеп тапшырдылар. Аннан соң машина авыл аша үтте дә матур гына бер мәктәп янына килеп туктады. Ватык тәрәзәсеннән кергән телефон чыбыкларының күплегенә пәм өиалдында басып торган автоматлы солдатка карап бу мәктәпнең хәзер штаб икәнен белергә мөмкин иде Өлкән лейтенант, ачык тәрәзә янында «Красноар¬ меец» журналындагы кроссвордны чыгарып торучы ле- журныйга: & Миңа полк командиры янына керергә кирәк, Ишек турысына җиткәч, өлкән лейтенант җәһәт кенә гимнастеркасын тартып куйды, баш бармакларын киң каешы астына тыгып, җыерчыкларын артка сыпырды изүен эләктерде, моны күреп алган яшь егет тә шулай ук эшләде. Хәзер ул үзенең яраткан аз сүзле юлдашына пәрбер хәрәкәте белән ошарга тырыша иде. Полковникның эше бар, — диде дежурный. — ВА 1 штабының кадрлар бүлегеннән ашыгыч пакет оелән килгәннәр, дип хәбәр итегез. Көтәргә туры килә. Аның янына һава разведкасы экипажы доклад белән керде. Полковник комачаулап йөрмәскә кушты. Әнә бакчага кереп утырып торыгыз. Дежурный яңадан үзенең кроссвордына бирелде. Ә юлчылар бакчага чыктылар да әйләнә-тирәсенә матурлап кирпеч тезелгән, ләкин, хәзер ташландык хәлдә булган¬ лыктан, үлән баскан клумба каршындагы иске скамья- ВА — һава армиясе. 19» 291
га — сугышка кадәр шундый җәйге тын кичләрдә, мөгаен, берәр укытучы карчык ял итеп утырган скамьяга — килеп утырдылар. Аларга штабта сөйләшкән сүзләр ачык тәрә¬ зә аша яхшы ишетелеп торды. Карлыккан тавышлы бе¬ рәү дулкынлана-дулкынлана сөйли иде: — Бу һәм менә бу юллар буенча, Большое Горохове һәм Крестовоздвиженскига таба, йөк машиналары ко¬ лоннасы туктаусыз үтеп тора. Машиналар барысы да бер якка — фронтка таба баралар. Менә биредә нәкъ зират янындагы ерынтыда я йөк машиналары, я танклар җыелып ята... Анда зур гына часть туплангандыр дип уйлыйм. — Ә ни өчен алай дип уйлыйсың? — дип бүлде нечкә тавыш. — Анда аларның тоткарлык ясау утлары бик көчле. Көчкә чыгып киттек. Кичә бернәрсә дә юк иде әле, бары ниндидер кухнялардан төтен генә бөркелә иде. Мин тү¬ бәләр өстеннән генә очып үттем, куркыту өчен аттым да әле үзләренә. Ә бүген, кайда ул! Шундый көчле ут... Әл¬ бәттә фронтка таба шуышалар. — Ә «зет» дүртпочмагында ниләр бар? — Анда да хәрәкәт итәләр, ләкин әкренрәк. Менә би¬ редә, урманчык янында зур гына танк колоннасы узып бара, йөз танк чамасы. Эшелон-эшелон булып бер биш километрга сузылып баралар. Көндез булуга карамас¬ тан, яшеренмичә баралар. Бәлки ялган хәрәкәттер... Менә биредә, биредә һәм әнә анда, передовойга якын җирдә артиллерия тора. Сугыш припаслары складлары да бар. Утын эченә яшеренгәннәр. Кичә алар юк иде әле... Складлары зур. — Беттеме? — Так точно, иптәш полковник. Рапорт язып бирергә кушарсызмы? — Нинди рапорт ул! Хәзер үк армиягә! Рапорт та¬ гын! Сөйләгәннәрегезнең нәрсә икәнен аңлыйсызмы? Әй, дежурный! Минем «виллис» белән капитанны ВА шта¬ бына озатыгыз. Полк командирының кабинеты бер зур гына класска урнашкан иде. Бүрәнә стеналы бүлмәдә нибары бер өстәл бар. Өстәл өстендә телефоннарның күн футлярлары, зур гына авиания планшеты, планшетта карта белән кызыл карандаш күренә. Полковник, кечкенә, тыгыз тәнле, җи¬ тез кеше, кулларын артка куеп, бүлмәдә стена буйлап 292
кызу-кызу йөри. Ул, тирән уйга чумган булганлыктан, гәүдәләрен катырып басып торган очучыларны күрмичә, яннарыннан бер-ике тапкыр узды, аннары кинәт туктал¬ ды да коры, җитди йөзен сораулы кыймылдатып куйды. Кара тутлы офицер гәүдәсен катырып, үкчәләрен бә¬ реп үзен тәкъдим итте: — Өлкән лейтенант Алексей Мересьев сезнең кара¬ макка килде. Яшь егет, гәүдәсен тагы да төзрәк катырырга тыры¬ шып, итек үкчәләрен идәнгә тагы да катырак шапылда¬ тып рапорт бирде: — Өлкән сержант Александр Петров. — Полк командиры полковник Иванов,—дип мы¬ гырдап куйды хуҗа. — Пакет? Мересьев планшетыннан тиз генә ак пакет тартып чыгарып полковникка сузды. Полковник кәгазьләр өстен¬ дә күзләрен йөгертеп чыкты да тиз генә Мересьев белән Петровка карап алды. ' — Яхшы, бик вакытлы килгәнсез. Ләкин нигә болай бик аз җибәргәннәр алар? — Аннары нәрсәдер исенә төш¬ те, йөзендә гаҗәпләнү чагылып китте. — Карагыз әле, Мересьев сезмени инде ул? Сезнең турыда миңа ВА шта¬ бы начальнигы шалтыратты. Ул миңа сезнең... Алексей аны бик үк ягымлы булмаган тавыш белән бүлде дә әйтеп куйды: — Моның бер әһәмияте дә юк, иптәш полковник, хез¬ мәткә керешергә рөхсәт итегез? Полковник өлкән лейтенантка кызыксынып карап алды һәм, аның сүзләрен хуплап, башын чайкап куйды: — Дөрес, — диде ул елмаеп.—Дежурный, штаб на¬ чальнигы янына илтегез үзләрен. Минем исемнән кушы¬ гыз: әйбәтләп ашатсыннар да кунар урын бирсеннәр. Әй¬ тегез анда: приказ буенча гвардия капитаны Чеслов эскадрильясына билгеләсеннәр. Үтәгез. Петровка полковник артык кабаланучан булып күрен¬ де. Ә Мересьевка ул ошады. Мересьев, нәкъ менә шушын¬ дый, барысын да тиз генә тотып алып, ачык уйлый белә торган, җиренә җиткереп эшләп ташлый ала торган җә¬ һәт кешеләрне ярата иде. һава разведчигының очраклы рәвештә ишетелгән доклады аның башыннан чыкмады. Разведчик докладыннан, килгәндә юлларның тыгыз бу¬ луыннан, төнлә часовойларның маскировканы нык сак¬ лауны таләп итүләреннән, тыңламасаң, шинны атып 293
тишү белән куркытуларыннан, юл читләрендәге каен ур¬ маннарында артиллерия, танк, йөк машиналары тулып ятудан, аларның шау-шуыннан, немец «аучыларының» бүген, хәтта, ташландык юлга да һөҗүм итүләреннән, Мересьев фронтта тынлык беткәнне аңлады. Ул, хәрби кешегә аңлашыла торган бу билгеләрдән, немецларның нәкъ шушы якларда яңа һөҗүмгә әзерләнгәннәрен, һө¬ җүмнең тиз арада булачагын, Кызыл Армия командова- ниесенең бу турыда белеп торганын һәм тиешле җавап әзерләп куйганын төшенде. 2 Тынгысыз өлкән лейтенант ашханәдә Петровка өчен¬ че блюдо китергәннәрен көтеп торырга бирмәде. Алар бензин ташый торган бер машинага сикереп менделәр дә авыл читендәге аланга корылган аэродромга киттеләр. Биредә алар эскадрилья командиры гвардия капитаны Чеслов белән таныштылар. Бу кеше аз сүзле, караңгы чырайлы, ләкин чиктән тыш йомшак күңелле иде булса кирәк. Ул, сүз озайтып тормыйча, аларны җир капонир¬ лардан торган, вертикаль рульләренә 11 нче һәм 12 нче номерлар сугылган зәңгәр буяулы өр-яңа «Ла-5» самолет¬ лары янына алып килде. Мересьев белән Петров шул самолетларда очарга тиеш иделәр. Алар кичнең калган өлешен өзелеп-өзелеп кошлар сайрап торган хуш исле каен урманында, машиналар янында үткәрделәр, үзләре¬ нең яңа механиклары белән сөйләштеләр, полк тормышы белән таныштылар. Алар шулкадәр мавыгып киткәннәр иде, авылга иң соңгы грузовик белән, караңгы төшеп беткәч кенә кайтып керделәр һәм кичке ашка өлгерми калдылар. Ләкин алар моңа бик кайгырмадылар. Аларның фронтовиклар телен¬ дә «сидор» дип йөртелгән яшел капчыкларында юлга бирелгән бераз паек бар иде әле. Ләкин менә кунар урын табу алай ансат булмады. Чүп үлән баскан җансыз далада бер ялгызы утырган бу кечкенә генә ямьле авыл ике авиаполк штабының очучы һәм хезмәткәрләре белән тулы иде. Дыңгычлап тутырылган өйләр тирәсендә озак йөреп, бүтән кешеләр кертергә теләмәгән йорт хуҗалары белән ачуланышып беткәннән соң, йортларның резинадан эшләнмәгән булуларына һәм аларны өреп зурайтырга мөмкин булмауга кызганыч белдереп фәлсәфә сатканнан 294
соң, комендант Мересьев белән Петровны беренЧё очраган «өйгә» төртеп кертеп җибәрде. — Бүгенгә шунда куныгыз, иртәгә карарбыз, — диде ул. * Бу кечкенә генә өйдә тугыз очучы тора иде инде. Очу¬ чылар йокларга иртә ятканнар. Өстәлдә яньчек снаряд стаканыннан эшләнгән сукыр лампа пыскый. Сугышның беренче елларында «Катюша» дип йөртелгән, Сталин¬ градтан соң «Сталинградка» дип аталган бу лампа йо¬ кыдагыларның битләренә тонык нур сибә. Очучыларның берничәсе кроватьларга, озын скамьяларга ятканнар, калганнары, печән өстенә плащ-палаткалар җәеп, идәнгә тезелгәннәр. Өйдә очучылардан башка хуҗа карчык һәм аның җиткән кызы да бар. Алар, бүтән урын булмаганга, мич башына менеп киткәннәр иде. Мересьев белән Петров, йокыдагылар аша ничек узып китәргә белмичә, бусагада туктап калдылар. Шул чакта мич башыннан хуҗа карчык аларга ачуланып кычкы¬ рырга тотынды. — Урын юк, урын юк! Күрәсез, ничек тыгыз! Әллә түшәмгә менмәкче буласызмы? Петров, яңадан урамга чыгып китәргә җитеп, ишек төбендә уңайсыз гына таптанып куйды. Ә Мересьев, идәндәгеләргә басмаска тырышып, сакланып кына атлап өстәлгә таба китте. — Безгә утырып ашар урын булса җитә, әбекәй. Көнозын ашамаган. Аннан б'ер тәлинкә белән бер пар чашка булмасмы? Ә йокыны, без аны, ишек алдында да йоклыйбыз. Хәзер җәй. Сезне кысынкыламабыз. Шул чакта мич башыннан, сукранып яткан әби ар¬ тыннан, кемнеңдер кечкенә шәрә аяклары күренде. Нечкә, җиңел гәүдә мич башыннан тын гына шуып төште, йо¬ кыдагылар арасыннан оста атлап үтеп китте дә, өйалдына чыгып югалды һәм тәлинкәләр, нечкә бармакларына киеп төрле-төрле ике чокыр алып керде. Петровка ул башта үсмер кыз булып тоелган иде. Ә тонык караңгы¬ лык эченнән өстәл янына килгәч һәм йөзенә лампаның сөремле яктысы төшкәч, аның инде тәмам буйгд_ җиткән чибәр генә кыз икәне күренде. Ләкин көрән кофтасы бе¬ лән киндер юбкасы, әбиләрчә, култык астыннан артка бәйләнгән ертык шәле аның чибәрлеген томалап тора иде. 295
— Марина, Марина, бире кил, әшәке нәмәрсә! — дип кычкырды карчык. Ләкин кыз аңар игътибар итмәде. Ул өстәлгә чиста газета җәйде дә, Петровка каш астыннан карый-ка- рый, матур итеп савыт-сабаларны, чәнечкеләрне тезеп куйды. г — Рәхим итегез. Бәлки берәр нәрсәгезне турап яки җылытып бирергәҗирәктер? Мин әзер. Тик менә комен¬ дант ишек алдында учак ягарга кушмый. Әби тагын кызына кычкырды: — Маринка, кил дим бирегә! , — Сбз аңар игътибар итмәгез, ул болай гына, аның акылына бераз зарар килде. Немецлар куркытканнар иде аны. Шуннан бирле төнлә берәр хәрби кеше күрдеме, мине үз яныннан җибәрми. Сез аңар ачуланмагыз. Ул төнлә генә шундый, ә көндез әйбәтләнә. Мересьевның яшел капчыгыннан 'колбаса, консерв, хәтта ике кипкән тозлы селедка белән бер бөтен солдат ипие килеп чыкты. Петров алай ук запаслы түгел икән: аның капчыгында ит белән сохаридан башка ашамлык юк иде. Маринканың кечкенә куллары шуларның бары¬ сын оста турап, тәлинкәләргә тезеп куйды. Ул озын кер¬ фекләре астына яшеренгән үткен күзләре белән Петровка еш-еш карап ала, Петров та астан гына аңар карый. Ә күзләра очрашканда, алар икесе дә кызарып китәләр, чырайларын бозып, икесе дә читкә борылалар. Дөрес, алар берсе икенчесенә турыдан-туры мөрәҗәгать итми¬ ләр, сүзне Мересьев аша гына йөртәләр иде. Аларның бу кыланышлары Мересьевка көлке тоелды һәм шул ук вакытта аңар бераз ямансу да булып китте. Марина белән Петров икесе дә шундый яшь иделәр — Алексей үзен алар белән чагыштырганда карт кеше итеп, бик күп гомер .иткән, арып эштән чыккан кеше итеп хис итте. — Кара әле, Маринушка, сезнең алай-болай кыяр .табылмасмы икән? — диде Алексей. Кыз әз генә елмаеп җавап бирде: — Алай-болай табылыр. — Ә бер-ике генә булса да пешкән бәрәңге юкмы? — Сорасагыз — булыр. Кыз, йокыдагылар аша оста сикергәләп, күбәләк ши¬ келле җиңел һәм тавыш-тынсыз тагын өйдән чыгып китте. 296
— Иптәш өлкән лейтенант, ничек сез аның белән шулай сөйләшә аласыз? Таныш булмаган кызга «син» дип эндәшәсез, аңардан кыярлар сорыйсыз һәм... Мересьев шаркылдап көлеп җибәрде: — Картлач, син үзеңнең кайда икәнеңне беләсеңме? Бу — фронтмы, әллә башка берәр җирме?.. Әй, әбекәй, җитәр сиңа, сукранма, әйдә, ашарга төш, я? Әби, ыңгырашып һәм һаман да әле ачулы мыгырда- на-мыгырдана, мич башыннан төште. Төшүенә өстәл яны¬ на килеп утырды да, сугышка кадәр мин аны бик яратып ашый идем, дигән булып, колбасага үрелде. Алар дүртәү бергә утырып, йокыдагыларның төрле көйгә гырылдауларына, саташып сөйләшүләренә колак салмыйча, бик тәмле итеп ашап алдылар. Алексей бер¬ туктаусыз лыгырдап утырды, әбине шаяртты, Маринка- ны көлдереп бетерде. Ул биредә чит җирләрдә озак каң- гырагг йөргәннән соң, туган өенә кайтып кергән кеше кебек рәхәтләнеп, иркенләп утырды. Ике дус табын янында күп кенә нәрсә белделәр: элек бу авылда немец штабы торган икән. Авыл бары шуңар күрә генә җимерелмичә калган. Кызыл Армия һөҗүм итә башлагач, штаб кешеләре шундый тиз чыгып шыл¬ ганнар, ут төртергә дә өлгермәгәннәр. Карчыкның Ма- ринкадан зуррак тагын бер кызы булган, немецлар аны анасының күз алдында көчләгәннәр, кыз гарьлегеннән буага төшеп үлгән. Шул хәлләрдән соң карчыкның акы¬ лына зыян килгән. Немецлар биредә сигез ай торганнар. Маринка бу вакыт эчендә кояш күрмичә яшәгән. Ул өй' артындагы ишеге салам һәм төрле чүп-чар белән тома¬ ланган буш ындыр табагында качып яткан. Төнлә белән әнисе аның ашарына-эчәренә китереп, тишек аша гына биреп китә торган булган. Алексей күбрәк сөйләшкән саен, кыз Петровка- еш¬ рак карады, аның дәртле, ләкин кыюсыз карашларында яшереп булмый торган соклану сизелә иде. Ашап туйгач, Маринка калган ашамлыкны җыеш¬ тырып төрде дә Алексейның капчыгына тыгып куйды: солдат кешегә ярап куяр, янәсе. Аннары ул әнисе белән пышылдашып алды да болай диде: — Менә нәрсә: комендант җибәргән булгач, әйдә тора бирегез. Әнә сезгә мһч башы. Ә без әни белән чоланда йокларбыз. Юлда арыгансыз, әйбәтләп ял итегез. Ә иртәгә берәр урын табарбыз. 297
Маринка, йокыдагылар атлап, ишек алдыннан бер баш асларына Нинди- ГеГиске ZX салды. Моның барысын да ул бик тиз, бер тавышсыз, ансат һәм матур ™ яткач буынна- Мересьев, мич башына менеп сузылып яткач, оуынн ры шытырдаганчы рәхәтләнеп киерелде һәм. — Кызы шәп бит, картлач, ә. Д •, « КУйдьг Петров бер дә исе китмәгәнгә салышып әйтеп куйды. — Япыйсы б^гай. Z Оелак сойл, “ХТүтүн Петр» ™е =п ?Г=е Ми, башында аның бары тигез СУ йокламыйча гына ята 7лк нады да күзләрен йомды һәм шунда ук үлек төсле каты Й™ГнХр куркыныч нәрсә сизе" УХ;бКиИ7а%т?ны КУЛЫНа аЛЫрГатМӘТ тЯөКте“ болытын таратып *ибәРГЭЧ’ еА/^ очында якты ж‘ем^а^еЗУР.якты. Шырпылар шикелле Тирә-як көндезге беләң авыщ матча- чәчелеп яткан өи бҮРән^әре . якывда гына Х™к“ее?™рЭ-»™ ыңгырашкан тавыш¬ 298
лар ишетте. Баш очында гына самолет үкерүен һәм төшеп килгән бомбаларның сөякләргә кадәр үтә торган җан әр¬ неткеч сызгыруларын ишетте. Бу вакытта инде Петров та уянган һәм җимерекләр арасында берүзе калкып торган мич башына тезләнгән дә тиле кеше шикелле як-ягына карана иде. Алексей аңар¬ га:— Ят!—дип кычкырды. Алар икесе дә йөзтүбән ташланып, бөтен гәүдәләре бе¬ лән кирпечләргә сыендылар. Нәкъ шул чакта бомба кый- пылчыгы морҗаны бәреп аударды һәм Мересьев белән Петров өстенә коры кызыл балчык тузаны коелды. Алексейның сикереп торып йөгерәсе, кая булса да йө¬ герәсе, биредән китәсе килде. (Төнге бомбежка вакы¬ тында һәр кешедә шундый теләк туа.) Ләкин ул үзен тыеп калды һәм башын күтәрә башлаган Петровка: — Кузгаласы булма, ят,—дип команда бирде. Бомбардировщиклар күренмиләр иде, алар караңгы¬ лык эчендә, үзләре элеп куйган яктырткыч ракеталардан өстә, очалар. Аның каравы, бомбаларның төшүләре ачык күренә. Бомбалар караңгылык эченнән, җемелдәп торган аксыл яктылыкка, кара тамчылар кадәр генә булып килеп чыгалар да, бик тиз зурая барып, җиргә төшеп ярылалар, җәйге төн караңгылыгында һавага ут ташкыны күтәрелә һәм җир ярылган кебек, к<±пак тондыргыч! көчле тавыш ишетелә: «Р-р-рыых! Р-р-рыкх!» Бомбалар туктаусыз ярылып тора. Алар ярылган саен, мич чайкала һәм сикереп-сикереп китә. Очучылар мич башына сузылып ятканнар һәм яңаклары, аяклары бөтен гәүдәләре белән шулкадәр ябышканнар, гүя кирпечләр эченә батып керергә, кирпечкә сеңәргә тырышалар кебек иде. Менә мотор улаулары ерагайды. Үзләренең бәләкәй парашютлары белән түбән төшеп җиткән яктырткыч ра¬ кеталарның чыжылдап янганнары ишетелә башлады, урамның каршы ягындагы җимерек каралтыларның гөр¬ ләп янганнары күренде. Алексей тынычланып урыныннан кузгалды: — Менә үзебезне коендырып та алдылар, — диде ул һәм өс-башына кунган саламны, кызыл балчык тузанын ашыкмыйча гына кагарга тотынды. Петров яңак сөякләренең гасаби тартылуын, очкылык тотуын басарга тырышып, коточкыч тавыш белән кычкы¬ рып җибәрде: 299
— Ә тегеләр, тегендә йбклап яткан кешеләр, кайда? Маринка кайда? Мересьев белән Петров мич башыннан төштеләр. Ме¬ ресьевның кесә фонаре бар иде, шуны кабызып, җимере¬ леп ташланган өйнең өелеп яткан такта һәм бүрәнә ара¬ ларын карап чыктылар. Анда беркем дә юк иде. Соңыннан мәгълүм булды: очучылар, тревога тавышын ишетеп, ишек алдына йөгереп чыгарга һәм һава һөҗүменнән саклану ярыгына кереп качарга өлгергәннәр икән. Мересьев белән Петров җимерелгән җирләрнең берсен дә .калдырмыйча карап бетерделәр, ләкин Маринка белән карчыкны таба алмадылар. Аларның кычкырганнарына һичкем җавап бирмәде. Кая киткән соң алар? Качарга өлгергәннәрме? Исән калганнармы? Урамнарда инде комендант патрульләре тәртип урнаш¬ тырып йөри башладылар. Саперлар янгын сүндерәләр, хәрабәләр эченнән үлгәннәрне алып чыгалар, яралыларны казып алалар, посыльныйлар очучыларның фамилияләрен кычкырд-кычкыра чабып йөриләр иде. Полк тизлек белән икенче урынга күчә, очучылар, таң атуга үз машинала¬ рында очып китү өчен, аэродромга җыйналалар иде. Бе¬ ренче мәгълүматларга караганда, личный состав арасын¬ да югалту зур түгел: нибары бер очучы яраланган, ике техник«һәм һөҗүм вакытында постта торган берничә часо¬ вой үтерелгән иде. Җирле халыктан үлүчеләр күптер дип уйлыйлар, ләкин караңгы һәм ыгы-зыгы аркасында хәзер- ' гә санап чыгарга мөмкин түгел иде әле. Мересьев белән Петров, таң атып килгәндә аэродромга барышлый, үзләре кереп кунган өй хәрабәләре янында ихтыярсыз туктап тордылар. Тузгып яткан бүрәнә һәм такталар арасыннан саперлар бер носилка күтәреп чыгып киләләр, носилкаларындагы кешеләр өстенә канлы җәй¬ мә ябылган иде. Петров, күңеле сизенеп, тәмам агарынып сорау бирде: — Кемнәр алар? Носилканы алдан тотып баручы, озын мыеклы, олы¬ сымак сапер, Степан Ивановичка охшаганрак кеше, ачык итеп җавап бирде: — Менә әле подвалдан бер кыз белән бер карчыкны казып алдык. Таш астында калганнар, икесе дә үлгән. Кызы үсмердерме, буйга җиткәндерме, әйтүе кыен, үзе кечкенә генә, бик чибәр булгандыр, ахры. Күкрәгенә таш 300
килеп тигән. Шундый сөйкемле, әйтерсең, сабый бала инде. ...Бу төндә немец армиясе үзенең соңгы зур һөҗүмен башлады һәм Курск дугасында совет гаскәрләренең ны¬ гытмаларын атакалавы белән үзе өчен һәлакәтле сугыш¬ ны башлап җибәрде. з Кояш чыкмаган иде әле. Җәйге кыска төннең иң ка¬ раңгы вакыты, ә кыр аэродромында инде моторлар үке¬ решә башлаганнар иде. Капитан Чеслов картасын чыклы үләнгә җәеп салды да үз эскадрильясындагы очучыларга маршрутны һәм яңа төшү урынын күрсәтте. ; — Күзләрегезне ачып йөрегез. Бер-берегезне__күздән җуймагыз. Аэродром иң алгы сызыкта, — диде ул. Аэродром, чыннан да, картада зәңгәр карандаш белән билгеләнгән фронт сызыгында ук, немецлар ягына таба ярымутрау булып кергән җирдә иде. Артка түгел, алга таба очарга кирәк булачак. Бу хәл очучыларны шатлан¬ дырды: немецлар инициативаны яңадан үз кулларына алган булуларына карамастан, Кызыл Армия чигенергә уйламый, алай гына да түгел, һөҗүм итәргә җыена иде. Кояшның беренче нурлары җиргә төшү белән, кырдагы дулкынсымак томан таралмас борын ук, икенче эскад¬ рилья үзенең командиры артыннан һавага күтәрелде һәм самолетлар, берсен-берсе күздән югалтмыйча, көньякка таба юл алдылар. Бу Мересьев белән Петровның беренче тапкыр бергә очулары иде. Алар бер пар булып бер-береннән аерыл¬ мыйча очтылар. Мересьев, ведущий1 буларак, алдан, Петров, ведомый 2 буларак, аның артыннан барды, һава¬ га күтәрелүгә берничә минут үткәч, Петров үз ведущие- ның кыю, чын мәгънәсе белән һава мастеры икәненә ышанды. Ә Мересьев көтмәгәндә самолетын юри берничә тапкыр текә янтайтып, ведущиена карап алганда аның чыныккан булуын, нервлары нык, күзләре шәп икәнен белде һәм иң әһәмиятлесе: очу рәвеше, бик үк кыю бул- маса да, җитәрлек яхшы икәнен күрде. 1 Ведущий — алып баручы мәгънәсендә. Авиация телендә исә очканда өлкән дәрәҗәле очучы. 2 Ведомый — ведущийга буйсындырылган очучы. Тарҗ. 301
Яңа аэродром укчы полкның тылына урнашкан иде. Әгәр немецлар аны белеп алсалар, вак калибрлы туп¬ лардан, һәм, хәтта, эре калибрлы минометлардан да атып тидерә алырлар иде. Ләкин хәзер немецларның бо¬ рын төпләрендәге бу аэродром белән маташып торырга вакытлары булмады. Яктырганчы ук алар совет гаскәр¬ ләре ныгытмаларына үзләренең яз буе бирегә җыйналып килгән тупларыннан снаряд яңгыры яудырырга тотынды¬ лар. Ныгытылган район өстендәге биек ' күктә кызыл шәфәкъ тирбәлеп торды. Шартлау кинәт' бөтен җирне томалап алды, гүя күз ачып-йомганчы һавага зур куе кара урман күтәрелде. Кояш чыккач та әле җир йөзе як¬ тырмады. Улап, гөрселдәп торган караңгылык эчендә әйберләрне бер-берсеннән аеру кыен иде. Ә кояш исә буялган тонык кызгылт коймак шикелле нурсыз булып күренә иде. Ләкин совет самолетлары моннан бер ай элек немец позицияләре өстендәге күк йөзендә тикмәгә генә очып йөрмәделәр. Немец командованиесенең серләре күптән инде ачылган иде. Немецларның позицияләре, корал һәм гаскәр тупланган җирләре картада билгеләнгән, дошман кулындагы һәрбер квадрат җир өйрәнелгән иде. Не¬ мецлар, үзләренең гадәтләре буенча, таң йокысы белән из¬ рәп яткаи безнең частьларның калак сөякләре астына бөтен көчләре белән селтәнеп, пычак кадарга уйладылар. Ләкин Кызыл Армия юри генә йоклаган булып ятты. Ул һөҗүм итүченең пычаклы кулын эләктереп алды, һәм ба¬ һадирның корыч бармаклары белән тотылган пычаклы кул шытырдап кысылды. Дистәләрчә километр җирне гөрселдәтеп торган артиллерия давылы туктарга өлгер¬ мәде, үз тупларыннан колаклары тонган, үз дарылары¬ ның төтененнән күзләре томаланган немецларның өслә¬ ренә безнең снарядлар төшеп ярыла башлады. Совет туп¬ лары белеп аттылар. Немецлар шикелле бөтен мәйданга түгел, тупларына, һөҗүмгә ташлану өчен әзерләнеп тор¬ ган танкларына, атакага ташланырга хәзерләнгән җәяүле гаскәрләренә төзәп аттылар, күперләренә, корал туты¬ рылган базларына, блиндажларына, командный пунктла¬ рына төзәп аттылар. Немецларның артиллерия хәзерлекләре көчле ут дуэленә әйләнде. Бу дуэльдә һәр ике яктан һәртөрле ка¬ либрлы ун меңнәрчә туп катнашты. Капитан Чеслов очучылары аэродромга килеп төшкән чакта аяк асларын¬ 302
дагы җир дерелдәп тора иде, ә шартлаулар шулкадәр еш, алар барысы бергә кушылып бетәләр һәм тимер күпер өстеннән узып барган чиксез зур поезд тавышына охшый¬ лар иде: гүя поезд дөбер-шатыр килеп күпердән- чаба; чаба, чаба, ләкин һаман да чыгып бетә алмый... Бөте¬ релеп торган куе төтен бөтен офыкны каплап алган. Аэродром өстеннән әле казлар шикелле ■ бер-бер артлы тезелешеп, әле торналар шикелле очланып тезелешеп, әле саф-саф булып бомбардировщиклар узалар, һәм алар ташлаган бомбаларның шартлаулары атышларның тигез гөрселдәве арасында үзләренең тонык тавышлары белән аерылып торалар. Эскадрильяларга икенче номер әзерлектә торырга куштылар. Бу — очучылар үз самолетларының кабинала¬ рыннан чыкмаска, беренче ракета атылу белән һавага күтәрелергә тиешләр дигән сүз йде. Самолетларны кеч¬ кенә каен урманының кырыена чыгарып ботаклар белән маскировкаладылар. Урманнан салкынча дымлы һава һәм тәмле гөмбә исе аңкый тора. Атыш аркасында безелдәү¬ ләре ишетелмәгән озынборыннар очучыларның битләре¬ нә, муеннарына, кулларына зәһәр һөҗүм итәләр. Мересьев шлемын салды да, озынборыннарны ялкау гына куа-куа иртәнге урманның куе хуш исен иснәп, уйланып утырды. Петров самолеты күрше капонирда иде. Петров сугыш барган якка к,арау яки бомбардировщик¬ ларны күреп калу өчен әледән-әле сикереп тора, хәтта утыргычына менеп баса иде. Аның гомерендә беренче тапкыр чын дошман белән очрашу өчен тизрәк һавага атылып менәсе килә. Үрмәкүч авыдай челтәрләнеп атыл¬ ган пуляларын, «Р-5» кә бау белән тагылган, җил белән кабарынган киндер куыкка түгел, чын, җитез дошман өстенә юнәлтәсе килә. Свастикалы самолетта, кабырчык¬ тагы әкәм-төкәм шикелле бикләнеп утырган фашист — бәлки, төщкә кергән шикелле генә булып күренеп калган ябык, матур кызны бүген бомба ташлап үтергән фа- шистыр,— Петровның пуляларны шуңа юнәлтәсе килә. Мересьев Петровның үз кабинасында ыгы-зыгы кил¬ гәнен, борчылганын карап тора һәм уйга кала: яшь ягын¬ нан алар бер чамада диярлек: Петров унтугызда, Мересь¬ ев егерме өчтә, Үч-дүрт яшьнең ирләр өчен ни әһәмияте бар соң? Ләкин Мересьев Петров янында үзен карт, төпле холыклы, тәҗрибәле, инде эшләп арыган кеше итеп сизә. Әнә хәзер дә Петров кабинасында әйләнә-тулгана, кул¬ 303
ларын уа, көлә, узып баручы «Ил»ларга нәрсәдер кыч¬ кырып кала, ә Мересьев үз самолетының күн утыргычын¬ да тыныч кына җәелеп утыра бирә. Аның аяклары юк. Аңар очу әйтеп бетергесез кыен булачак. Ләкин бу аны борчымый. Ул үзенең оста очучы икәнен белә, үзенең га¬ рип аякларына ышана. Полк кичкә кадәр икенче номер әзерлектә торды. Ни өчендер аны резервта тоттылар. Урнашкан урынны ва¬ кытыннан элек фаш итәселәре килмәде, күрәсең. Очучыларны төн кунар өчен кечкенә землянкаларга тараттылар. Бу землянкаларны кайчандыр биредә торып киткән немецлар ясаган иде. Землянкаларның стеналары¬ на такта түшәлгән, такта өстеннән сары кәгазь ябышты¬ рылган иде. Стеналарында хәтта ерткыч авызлы кино артисткаларының фотокарточкалары һәм үткер түбәле немец шәһәрләренең рәсемнәре әле дә эленеп тора иде. Туп атышлары һаман туктамый. Снарядлар ярылудан җир туктаусыз тетрәп торды. Стеналардагы кәгазьләргә коры ком коелудан бөтен землянка бөҗәкләр мыжлаган¬ дагы шикелле күңел кайтаргыч кыштырдады. Мересьев белән Петров, тышка чыгып, плащ-палатка- ларын җәеп ятарга булдылар.. Чишенмичә генә ятарга дигән приказ булган иде. Мересьев протезларының каеш¬ ларын бераз бушатты да чалкан ятты. Туктаусыз атудан кызгылт*төскә кергән күк йөзе җемелдәп дерелдәгән кебек булып тора иде. Петров бик тиз йокыга китте. Ул гырыл¬ дый, нәрсәдер чәйни, иреннәрен чапылдата, балалар шикелле бөрешеп йоклый. Мересьев аның өстенә үз шине¬ лен япты. Үзенең йоклый алмаячагын белеп, урыныннан торды. Салкын дымнан куырылган гәүдәсен җылыту өчен нык кына селкенгәләп алды да бер төп башына килеп утырды. Артиллерия давылы басылып килә иде инде. Туплар хәзер онытканда бер, әле анда, әле монда тиз-тиз генә, тәртипсез генә аткалап алалар. Берничә снаряд баш очыннан узып китте һәм кайдадыр аэродром районына төшеп ярылды. Бу «тынычсызлау уты» дип атала тор¬ ган атышлар сугышта гадәттә һичкемне тынычсызламый¬ лар. Алексей снаряд төшеп ярылган якка хәтта борылып та карамады. Ул гел фронт сызыгына таба карап утырды. Караңгылык эчендәге фронт сызыгы аңар бик ачык күренә иде. Хәтта хәзер дә, төн уртасында да, фронт сызыгында киеренке авыр көрәш басылмады. Шул көрәш билгесе 304
булып, бөтен җиргә офык буена җәелгән зур-зур янгын¬ нарның куе кызыл шәүләләре төшкән. Фронт сызыгы өс¬ тендә ракета утлары җемелдәп тора. Ракеталарның зәң¬ гәрсулары — немецныкылар, саргылтлары —безнекеләр. Әле анда, әле монда һавага көчле ялкын күтәрелә. Ялкын тирә-якны бик аз гына яктыртып тора, шуннан соң ук колакны тондырырлык көчле шартлау ишетелә. Менә төнге бомбардировщиклар гүелди башлады. Кинәт бөтен фронт сызыгы пуляларның төрле төстәге энҗе җеп шикелле .эзләре белән тулды. Тиз ата торган зениткаларның снарядлары кан тамчыларыдай булып һа¬ вага чәчрәделәр. Җир тагын тетрәргә, гөрселдәргә, ыңгы¬ рашырга тотынды. Ләкин каен башларында безелдәгән коңгызларны бу хәл борчымады; хәвеф буласын белдереп, урман эчендә, кешечә итеп мәче башлы ябалак кычкыр¬ ды; аста, уйсу җирдә, куаклар арасында, көндезге кур¬ кынычтан яңа гына айныган сандугач сайрап җибәрде. Башта ул тавышын сынап караган шикелле кыюсыз гына сайрады, аннары бар көченә сайрый башлады. Аңар башка сандугачлар җавап бирделәр. Озакламыйча фронт сызыгындагы урманның һәр ягы сандугачлар сайравына күмелде. Курск урманының атаклы сандугачларын дөнья йөзендә юкка гына мактамыйлар икән шул! Менә хәзер дә биредә, урманда, Курск сандугачлары сайрыйлар. Иртәгә, комиссия алдында түгел, чын сугыш¬ та, үлем алдында имтихан’тотарга тиеш булган Алексей сандугачлар сайравын тыңлап йоклый алмады. Ул иртә- геге көн турында түгел, дәһшәтле сугыш турында түгел, үлем куркынычы турында түгел, ә кайчандыр Камышин читендә үзләре өчен генә сайраган ерак сандугач турын¬ да, үз сандугачлары турында, Оля һәм үзенең туган шәһәре турында уйлады. Көнчыгышта күк йөзе инде аллана башлады. Санду¬ гачлар сайравын тагын туп гөрселдәүләре күмеп китте. Атыш һәм шартлаулардан хасил булган куе төтен болыт¬ ларын тишеп, сугыш кыры өстендә* әкрен генә зур кызыл кояш күтәрелде. 4 Курск дугасында сугыш көчәйгәннән-көчәя барды. Немецларның баштагы планнары — бик күп ‘ танклар көче белән һөҗүм итеп, Курскидан көньякта һәм төньякта А-28. _Чын кеше — 20. 305
безнең ныгытмаларны өзү, келәшчәне кысу, Кызыл Армия гаскәрләрен чолгап алып, .анда «немец Сталинграды» ясау планнары —безнең оборонаның ныклыгына бәрелеп җимерелде. Немец командованиесе үзендә безнең оборо¬ наны өзәрлек көч юк икәнен, өзә алса да югалтулары бик зур булып, келәшчәне кысарлык хәле калмаячагын һө¬ җүменең беренче көннәрендә үк аңлады. Ләкин инде тук¬ тарга соң иде. Бу операциягә Гитлер бик зур стратегик, тактик һәм политик өметләр баглаган иде. Искиткеч зур көч урыныннан кузгалды. Ул хәзер таудан түбәнгә тәгә¬ рәде, тәгәрәгән саен аның күләме зурайды, юлында очра¬ ган һәрнәрсәне үзенә чорнап, үзенә ияртеп, һаман үсә барды. Башта кузгатып җибәргән кешеләрнең аны тукта¬ тырга хәзер инде кулларыннан килми иде. Немецларның алга китүләре километрлап, югалтулары исә дивизияләп тә корпуслап саналды; югалган танклары, туплары йөзләп-йөзләп, машиналары меңләп-меңләп саналды, һөҗүм итүче армия, каны агып, көннән-көн хәлсезләнә барды. Немец штабы моны үзе дә белде, ләкин аның инде кызып җиткән сугышны туктатырлык мөмкинлеге юк иде. Ул көчәйгәннән-көчәя барган сугыш җәһәннәменә яңадан-яңа резервларын ташлап торырга мәҗбүр булды. I Совет командованиесе немец һөҗүмен фронт сызыгын¬ да оборкада торучы частьларыбызның көче белән кай¬ тара барды, ә резервларын тирән тылда -тотты. Дошман һөҗүменең инерциясе беткәнне көтте ул. Үз полклары¬ ның оборота өчен түгел, бәлки каршы һөҗүм итү өчен тупланган гаскәрләрне каплап торырга тиеш икәнен белде соңыннан Мересьев. Шуңа күрә сугышның беренче эта¬ бында, танкистлар да, аларга бәйләнешле истребительләр дә бу бөек сугышны бары күзәтеп кенә тордылар. Дошман бөтен көчен сугышка кертеп бетергәч, аэродромда икенче номерлы хәзерлек туктатылды. Очучыларга землянкалар¬ га кереп йокларга, хәтта төнлә белән өсләрен чишенеп ятарга да рөхсәт ителде. Мересьев белән Петров үзләре¬ нең торакларын үзләренчә җиһазландырдылар. Алар ма¬ тур киноартисткаларның карточкаларын һәм ят рәсем¬ нәрне чыгарып ташладылар, немецлар ябыштырган кә¬ газьләрне куптарып аттылар. Стеналарны ылыслар, яшь каен тармаклары белән бизәделәр. Хәзер инде аларның куышлары элекке кебек ком коелудан кыштырдап тор¬ мый иде. 306 v '
Беркөнне иртә белән, ишек авызындагы корылып җит¬ мәгән чыбылдык аша идәндәге ылысларга кояш нурлары сузылганда, ә ике дус землянка стеналарына кертеп ясал¬ ган койкаларында әле киерелеп ятканда, өстә кемнеңдер ашыга-ашыга узып киткйне һәм икенче берәүнең «поч¬ тальон!» дип кычкырганы ишетелде. Дуслар, бу тылсымлы сүзне ишетүгә, икесе дә сикереп тордылар. Мересьев протезларын киеп маташкан арада, Петров почтальон артыннан чыгып йөгерде һәм Мересь- евка ике хат алып керде. Хатлар Мересьевның әнисеннән һәм Олядан иде. Мересьев аларны дустының кулыннан тартып алды, ләкин укырга өлгермәде, аэродромда рельска еш-еш сугарга тотындылар. Бу — очучыларны самолетлары янына чакыру иде. Мересьев хатларны куенына тыкты да, шунда ук алар турында онытып, урман сукмагы буенча Петров артыннан самолетлар торган җиргә йөгерде. Ул таягына таянып, бераз чайкала төшеп, шактый кызу йөгерде. Ул килеп җиткәндә моторның япмасы салдырып алынган, ә меха¬ ник, мәзәк шадра егет, түземсезләнеп самолет янында таптана иде. Мотор уларга тотынды. Мересьев эскадрилья коман¬ диры утырган «шестерка»га карады. Бу вакытта капитан Чеслов үзенең машинасын аланга чыгара иде инде. Менә ул кабинадан кулын күтәрде. Бу — «Игътибар итегез!» дигән сүз иде. Моторлар уладылар. Үләннәр моторларның җиленнән агара төшеп җиргә егылдылар. Ак каеннарның түбән салынып торган, яшел яфраклы ботаклары өзелеп төшәргә җитеп тузгыдылар. Самолетлар янына килгәндә үк әле Алексей яныннан йөгереп узган бер очучы, хәзер безнең танклар һөҗүмгә күчәләр, дип кычкырган иде. Димәк, очучыларга, безнең артиллерия җимереп, казып бетергән дошман ныгытма¬ лары өстеннән баручы танкистларны һавадан каплап торырга туры киләчәк, танкларның барыр юлларын әр¬ чергә һәм һаваны саклап торырга кирәк булачак, һава саклап торырга? Барыбер. Мондый киеренке сугышта ул да кечкенә эш түгел. Хәзерме, соңракмы һавада дош¬ ман белән очрашырга туры киләчәк. Менә кайда ул көч сынар урын! Менә кайда Мересьев үзенең башка очучы¬ лардан ким түгел икәнен, үз дигәненә ирешкәнен исбат итәчәк! Алексей дулкынлана иде.. Ләкин бу үлемнән шүрләү 20* 307
түгел. Бу — хәтта иң салкын канлы, иң кыю кешеләрдә сизелгәнчә — куркынычны сизенү дә түгел иде. Юк, аны бүтән нәрсә борчыды: коралчылар пулеметларны, туплар¬ ны тикшерделәрме икән; сынап каралмаган шлемдагы яңа мегафон яхшы эшләсә ярар иде; Петров артта калма¬ сын һәм, сугышырга туры килсә, яшь нәрсә, бик батыраеп китеп, үзен-үзе харап итеп ташламасын тагы. Ә таяк кайда? Василий Васильевичның бүләге югала күрмәсен тагы. Кичә ул бер роман укып яткан иде, бик кызык җи¬ ренә житкәч кенә туктарга туры килде. Бу роман ашы¬ гычлык белән өстәлдә онытылып калган, берәрсе кереп чәлдермәсме икән... Мересьев дусты белән саубуллашма¬ ганын исенә төшерде һәм кабинасыннан аңар кул изәде. Петров күрмәде. Аның күн шлемы түгәрәгеннән күренгән йөзендә кызыл тимгелләр яна, үзе командирның югары күтәрелгән кулына карап тора иде. Менә командирның кулы түбән төште. Кабиналар ябылдылар. Стартта өч самолет бырылдарга тотынды. Менә алар кузгалып та киттеләр. Менә беренче самолетлар һавага күтәрелделәр. Алар артыннан Мересьев звеносы күтәрел¬ де. Аста тигез җир чайкала башлады. Мересьев, беренче өч самолетны күздән җуймыйча, звеносын аларга китереп кушты. Өченче звено алар артына тагылды. Менә фронтның алгы сызыгы. Снарядлар белән ка¬ зылып беткән шадра җир, биектән караганда, беренче көчле яңгыр тамчылары төшкән тузанлы юлга охшый. Траншеяләр актарылып беткән, блиндаж һәм дзотларның кирпечләре тузгып, бүрәнәләре тырпаешып яталар. Казы¬ лып беткән бөтен кыр өстендә сары очкыннар бер кабы¬ налар, бер сүнәләр. Биектән караганда бөек сугышның дәһшәтле утлары шулай уенчык кына булып күренәләр! Биредән караганда астагы бөтен нәрсәнең янганына, җи¬ мерелгәненә, тетрәп торганына, имгәнгән җирдәге төтен һәм корым эчендә үлем хөкем сөргәнгә ышанасы да килми. Самолетлар фронтның алгы сызыгы аша үттеләр, дош¬ ман тылы өстендә ярым түгәрәк ясадылар да яңадан үзебезнең якка чыктылар. Аларга беркем дә атмады. Җирнең һавадагы кечкенә-кечкенә тугыз самолетка әһә¬ мият биреп торырга вакыты юк иде, ул үзенең авыр дәһ¬ шәтле эшләре белән мәшгуль иде! Ә танкистлар кайда соң? Әһә? Әнә алар! Мересьев, биектән караганда, акрын кыймылдаучан соры коңгызларга. охшаган танкларның Э08
яшел урман эченнән бер-бер артлы сугыш кырына шуы¬ шып чыга башлаганнарын күрде. Секунд үтүгә танклар кырга бик күп булып сибелделәр. Урманнан яңадан-яңа- лары чыгып тора, һәм, чыкканы бере юллар буйлап, алга китә, ерындыклар буенча үрмәли. Менә аларның беренче¬ ләре тауга менделәр, снарядлар казып бетергән җиргә килеп җиттеләр. Аларның көпшәләреннән кызыл очкын¬ нар оча башлады. Танкларның бу көчле атакасын, йөз¬ ләрчә машиналарның немец ныгытмаларына омтылышлы һөҗүмнәрен Мересьев күзәткән биеклектән берәр бала, хәтта нервлы хатын-кыз карап торса да исе китмәс иде. Шул чакта Мересьев шлем колакчаларына тулган шау- гөр аша капитан Чесловның карлыккан, хәтта шушындый вакытта да сүлпән тавышын ишетте: — Игътибар! Мин — Каплан өч, мин — Каплан өч. Уң якта «чабаталылар», уң якта «чабаталылар!» Алексей үзеннән алда, ерактан нокта чаклы гына бу¬ лып күренгән командир самолетын күрде. Нокта чайка¬ лып куйды. Бу — мин эшләгәнне эшлә дигән команда иде. Мересьев шул ук команданы үз артындагы звенога тапшырды һәм борылып карады. Петров якын гына, Мересьевка кушылырга җитеп оча иде. Молодец! — Бирешмә, картлач!—дип кычкырды аңар Ме¬ ресьев. Шытырдау, шау-гөр эчендә Петровның: — Бирешмәм!—дигән җавабы ишетелде. Нәкъ шул чакта ларингофонда команда яңгырады: — Мин — Каплан өч, мин — Каплан өч! Минем арт¬ тан! Дошман якын иде инде. Мересьевлардан аз гына аста, немецлар ярата торган строй белән, икешәр-икешәр тезе¬ леп, бер моторлы «Ю-87» пикировщиклары килә иде. Шассилары алынмый торган, очкан чакта самолетларның корсакларында асылынып баралар. Тәгәрмәчләренә озын¬ ча калыплар киертелгән, һәм алар самолетларның корсак асларыннан үсеп чыккан чабаталы аякларга охшап тора¬ лар иде. Шуңа күрә дә аларны безнең очучылар «чабата¬ лылар» дип йөриләр иде. Бу пикировщиклар турында су¬ гыш башында бөтен дөнья матбугаты шаулады. Алар турында коточкыч нәрсәләр язылды. Польша, Франция, Голландия, Дания, Бельгия һәм Югославия өстендә су¬ гышканда үзләренә юлбасарлык даны казанып өлгергән бу яңа немец, машиналары Советлар Союзы өстендә оча 309 .
башлагач, бик тиз искереп калдылар. Совет очучылары күп санлы сугышларда аларның йомшак якларын капшап таптылар, һәм совет очучылары аларга сунарчыдан зур осталык таләп итми торган куян яки көртлек итеп кенә карый башладылар. Капитан Чеслов үзенең эскадрильясын дошманга кар- шыдан алып бармыйча, кырыйлап алып китте. Ул аны «кояш астына» алып керде. Кояшның күз чагылдыргыч нурларында югалып, дошманга күренмичә якын, ук килеп җитәргә дә, өстенә кинәт кенә ташланырга уйлады. Мересьев капитанның бу хәйләсенә бик тиз төшенде һәм елмаеп куйды: мондый катлаулы маневрлар ясап тору — «чабаталыларга» артык зур хөрмәт күрсәтү булмыймы икән? Хәер, саклануның зыяны юк. Мересьев тагын боры¬ лып карады. Петров арттан килә иде. Ак болыт фонында ул Мересьевка бик ачык күренде. Бу вакытта дошман пикировщиклары Мересьевлардан уң якта аста иде. Немецлар матур гына итеп очып килә¬ ләр, әйтерсең, аларны күзгә күренми торган җепкә тез¬ гәннәр, сафлары шундый тигез һәм төз. Өстән төшкән кояш нурларында самолетларның канатлары күзне ча¬ гылдырып ялтырыйлар. Менә Мересьевның колагына командир командасы¬ ның кайбер сүзләре килеп керде: — ...Каплан — өч. Атака! Чеслов һәм аның ведомые, боз тавыннан бик каты шуып төшкәндәй итеп, өстән, уң яктан дошманның флан- гысына ташландылар. Чесловларның яктырткыч пулялары иң якындагы «ча¬ баталыга» сибелде. «Чабаталы» кинәт мәтәлеп төшеп китте. Чеслов, аның иптәше һәм алар звеносындагы өчен- - че очучы буш калган урыннан, немецлар арасыннан үтеп киттеләр һәм немецлар сафы артында күздән югалдылар. Чесловлылар үтүгә, немецларның сафы яңадан кушылды һәм «чабаталылар» төз, тигез очып баруларын дәвам иттеләр. Мересьев үзенең позывноен әйтте дә, «атакага!» дип кычкырырга теләде, ләкин артык ашкыну аркасында бу сүзне әйтә алмады, аның авызыннан бары «а-а-а!» дигән тавыш кына чыкты. Ул инде матур очып барган дошман сафларыннан башка бернәрсә дә күрмичә, аска ташланды. Ул үзенә Чеслов бәреп төшергән «чабаталы» урынына кергән немецны сайлады. Алексейның колагы шаулады, 310
йөрәге бугазыннан атылып чыгарга җитеп типте. Ул «чабаталыны» прицелга алды да, баш бармакларын гашеткаларда тоткан хәлдә, аның өстенә ташланды. Алексей яныннан йөнтәс соры баулар сузылып узып кит¬ кән шикелле булды. Әһә! Аталар. Тидерә алмадылар. Тагы аттылар, бу юлы якынрак. Исән. Ә Петров? Ул да исән. Петров сул якта. Борылды. Молодец, малай! При¬ цел тәресендә «чабаталының» соры борты хәзер зурая төште. Алексейның бармаклары салкын алюмин гашет¬ каларны тоеп торалар. Тагы аз гына... Алексей машинага җаны-тәне белән кушылып беткә¬ нен менә кайчан сизә башлады. Хәзер мотор аның күкрә¬ гендә дөпелди төсле иде. Алексей самолетының канат¬ ларын, койрыгын бөтен җаны-тәне белән сизде. Хәтта протезларына да жан кергән төсле булып, котырынган тизлек белән дошман өстенә очып барган Алексейга машина белән кушылырга комачауламадылар. Төз, шома «немец» гәүдәсе ычкынган иде, яңадан прицел тәресенә килеп эләкте. Мересьев туп-туры аның өстенә ыргылган хәлдә гашеткасын кысты. Ул ату тавышын ишетмәде, хәтта пуляларның утлы эзләрен дә күрмәде, ә шулай да тидергәнен бел^.е, һәм бер дә туктап тормыйча дошман өстенә ыргылуын дәвам итте. Аңар барып бәрелмәячәген, үзе барып җиткәнче, немецңың мәтәлеп төшеп китәчәген белеп ыргылды ул. Прицелдан күзен алуга, Алексей тагын бер самолетның мәтәлеп төшеп барганын күрде. Берен¬ чесенә аткан пулялар тидеме икәнни? Юк. Бу Петров эше. Ул уңга аткан иде; бу аның эше. Молодец, егет! Алексей яшь дустының уңышын күреп, үз уңышына кара¬ ганда да ныграк сөенде. Икенче звено немецлар сафы арасында хасил булган ярыкка кереп китте. Ә анда инде чуалыш башланган иде. Немецларның икенче төркемендәгеләре, ахрысы, тәҗри¬ бәсезрәк булып чыктылар, алар сафларын бозып, як-якка сибелделәр. Чеслов звеносындагы самолетлар таркалган «чабаталылардан» һаваны тазартып һәм немецларның бомбаларын үз окопларына ташларга мәҗбүр итеп йөрде¬ ләр. Чесловның нык уйлап төзелгән планы немецларны үз ныгытмаларын бомбага тотарга мәҗбүр итүдән гыйбарәт иде. Кояш астыннан килеп чыгып һөҗүм итү бу эштә ярдәмче рольне уйный иде. Ләкин немецларның беренче сафлары яңадан кушыл¬ ды. «Чабаталылар» безнең танклар үтеп кергән җиргә 311
омтылуларын дәвам иттеләр. Өченче звеноның һөҗүме уңышлы булмады. Немецлар бер машиналарын да югалт¬ мадылар, ә безнең бер истребитель зарарланып күздән югалды. Танклар атакасы барган урын якын иде инде. Яңадан югары күтәрелеп торырга вакыт булмады. Чеслов тәвәккәлләп астан гына һөҗүм итәргә булды. Мересьев аның бу тәвәккәллеген күңеленнән хуплады. Аның үзе¬ нең дә «Ла-5»нең вертикаль маневр вакытында күренә торган искиткеч яхшы сыйфатларыннан файдаланып, дошманның корсагына «төртәсе» килә иде. Беренче звено инде өскә ыргылды, аның пулялары, фонтаннан сибелгән үткен тамчылар төсле, якты эз калдырып, югары очты¬ лар. Ике немец шунда ук сафтан чыкты. Аларның берсен ахрысы, пулялар кисеп үтте, кинәт урталай ярылды. Аның койрыгы, мәтәлеп төшеп барганда, Мересьев само¬ летының моторына килеп бәрелә язып калды. Мересьев Петров самолетына тиз генә күзен төшереп алды да: — Күзәт! — дип кычкырды, һәм тотканы үзенә таба тартты. Җир йөзтүбән килде. Алексейны, әйтерсең, ниндидер көч этеп бик каты итеп утыргычына кысты. Ул авызында, иреннәрендә кан тәме сизде. Күз алдында кызыл пәрдә җемелдә!? китте. Самолет бөтенләй диярлек туры басып югары ыргылды. Утыргычның арка терәгендә яткан хәлдә, Алексей прицел тәресендә «чабаталының» таплы корсагын, юан тәгәрмәчләренә киертелгән мәзәк «чабата¬ ларын», хәтта «чабаталарына» ябышкан балчыкларын да күреп калды. Алексей гашеткаларының икесен берьюлы кысты. Пулялар «чабаталының» кай җиренә барып тигәндер: бензин багынамы, моторынамы, бомба кассетынамы,— Алексей төшенмәде, ләкин немец шартлау болыты эчендә кинәт күздән югалды. Шартлау дулкыны Мересьев самолетын бер якка алып атты. Самолет йомры ут яныннан узып китте. Алексей . самолетын тигез очуга күчерде дә күк йөзен күзәтте. Пет¬ ров артта, уң якта очсыз-кырыйсыз зәңгәр күктәге сабын күбегенә охшаган болытлар өстендә оча иде. Тирә-якта бушлык. Бары офыкта, ерак ак болытлар фонында гына төрле якка сибелгән кара сызыклар шикелле кечкенә генә булып «чабаталылар» күренә иде. Алексей, сугыш аз дигәндә ярты сәгать баргандыр, 312
бензин бетеп килә торгандыр, дип уйлаган иде. Сәгатенә карагач, ул шаккатты: сугыш ни бары өч минут ярым дәвам иткән икән. Ул уң якка чыгып үзе белән янәшә бара башлаган Петровка кычкырды: — Исән? Төрле тавышлар эчендә ул Петровның чиксез шат¬ лыклы ерак тавышын ишетте: — Исән... Җир... Җирдә... Аста, казылып, теткәләнеп беткән калку җирнең бер¬ ничә урынында, сөремләнеп бензин яна иде. Авыр төтен¬ нәр җилсез һавага багана-багана булып күтәрелә. Ләкин Алексей янып бетеп килә торган дошман самолетлары¬ ның калдыкларына карап тормады. Ул инде бөтен кыр иңләп алга барган соры яшел коңгызларга карады. Алар, ике үзәнлек буйлап, дошман позицияләренә таба шуы¬ шалар, алдагылары инде траншеяләр аша чыгып бара¬ лар иде. Коңгызлар көпшәләреннән кызыл ут төкерә- төкерә дошман ныгытмаларын узып киттеләр; артларын¬ да немец туплары атып торса да, алар бертуктаусыз алга һәм алга омтылдылар. Мересьев дошманның җимерелгән позицияләре эченә барып кергән йөзләрчә коңгызларның, нәрсә эшләячәк¬ ләрен яхшы төшенде. Икенче көнне совет халкы, һәм азатлык сөюче бөтен илләр газеталардан шундый бер шатлыклы хәбәр укыды¬ лар: Курск фронтының бер участогында, ике сәгать барган көчле артиллерия хәзерлегеннән соң, безнең армия немец оборонасын өзеп, бөтен көче белән шул өзелгән урынга бәреп керде һәм инде һөҗүмгә күчкән совет гас¬ кәрләренә юлны чистартты. Бу көнне капитан Чеслов эскадрильясындагы тугыз самолетның икесе аэродромга кайтмады. Сугыш вакы¬ тында тугыз «чабаталы» бәреп төшерелде. Тугыз — ике. Сүз самолетлар турында барганда бу бик яхшы хисап. Ләкин ике иптәшне югалту җиңү шатлыгыбызга күләгә төшерде. Уңышлы сугыштан соң, гадәттә, Очучылар каби¬ наларыннан сикерешеп төшәләр дә, бәрелеш вакытында булып үткән хәлләр турында дәртләнеп сөйләшәләр, шау- гөр киләләр, көлешәләр иде. Бүген андый нәрсә булмады. Очучылар штаб начальнигы янына күңелсез генә килеп, сугышның нәтиҗәсе турында саран һәм кыска гына сөй¬ 313
ләп бирделәр, бер-берсенә күтәрелеп тә .карамыйча, як- якка таралдылар. Алексей полкта яңа кеше иде. Әле һәлак булган очу¬ чыларны күргәне дә юк иде аның. Ләкин ул гомуми настроениегә бирелде. Бүген аның тормышында бөтен җаны, бөтен йөрәге белән омтылган иң зур, иң мөһим вакыйга булып үтте,— алдагы тормышын хәл кылган, аны яңадан таза, тулы бәяле кешеләр сафына кайтарган мөһим, зур вакыйга булды. Госпиталь койкасында яткан¬ да, аннан соң йөрергә, биергә өйрәнгәндә, аяксыз килеш очучы булырга тырышып, күнегүләр ясап йөргәндә, бу көнге бәхет, турында ул ничәме-ничә тапкыр хыялланды. Ә инде шул көн килеп җиткәч, ике немецны бәреп төше¬ реп, истребительләр семьясына тулы хокуклы член булып кайткач, шатлана алмады. Ул да штаб начальнигы янына башка очучылар шикелле үк бик күңелсезләнеп килде, үзе бәреп төшергән немец машиналары турында әйтте, нинди шартларда бәреп төшергәнен аныклады, үзенең Петровын мактады һәм бүген һәлак булган ике иптәше турында уйлый-уйлый, ак каен ышыгына китте. Бер Петров кына шлемсыз килеш, саргылт чәчләрен тузгытып аэродром буйлап арлы-бирле чабып йөрде. Очраган бер кешене кулыннан тотып туктатып үзенең маҗараларын сөйләде. — ... бер заман әйләнеп карасам, янәшә генә очалар, үрелсәң, буй җитәрлек... Тыңла әле, тыңла... Күрәм: өлкән лейтенант алдан килгәненә төзәде. Мин прицелга аның якындагысын алдым. Шалт! Ул Мересьев янына йөгереп килде дә йомшак мүккә сузылып ятты, ләкин тыныч кына ята алмады, шунда ук сикереп торды. — Ә сез бүген нинди виражлар ясадыгыз! Таң калыр¬ лык! Күз алдым караңгыланып китте... Сез беләсезме, мин бүген тегене ничек әйләндереп салдым? Тыңлагыз әле сез... Сезнең арттан барадыр идем, карасам: янәшә генә килә, үрелсәң, кулың җитәрлек, менә сезнең белән минем ара кадәр генә... — Тукта әле, картлач,— диде аны бүлеп Алексей һәм кесәләрен капшарга тотынды.— Хатлар, хатларны, кая куйдым соң мин? Ул бая, почтальоннан алып, укырга өлгерми калган хатларын хәтерләде. Кесәләрен актарып, тапмагач, тәненә салкын тир бәреп чыкты. Ә капшана-капшана күкрә¬ 314
гендә, күлмәк астында конвертлар кыштырдап киткәч, җиңел сулап җибәрде. Оляның хатын алды да каен төбенә утырган килеш, чиксез шатланган дустының сүз¬ ләренә колак та салмыйча, конверт читен сакланып кына ерта башлады. Шул' чакта каты итеп ракетница шартлады. Кызыл утлы елан аэродром өстенә очып менде дә, әйләнеп төш¬ кәндә һавада әкрен эри торган соры эз калдырып сүнеп китте. Очучылар сикерешеп тордылар. Алексей йөгереп барышлый конвертын куенына тыкты. Ул хатының бер юлын да укырга өлгермәде. Алексей хатны ачканда кон¬ верт эчендә кәгазьдән башка ниндидер бер каты әйбер барын сизде. Ул таныш юл буенча звено башлыгы булып очып барганда әледән-әле конвертка кулы белән кагылып куйды. Нәрсә бар икән соң аның эчендә? Танк армиясе дошман оборойасын өзгән көн — Алек¬ сей хезмәт итә торган гвардияче истребитель авиаполкы өчен кызу эш башлану көне булды. Дошман оборонасы өзелгән урында эскадрильялар бертуктаусыз алмашынып тордылар. Берсе сугыштан чыгып аэродромга төшүгә, аның урынына икенчесе күтәрелде. Ә аэродромга төшкән самолетлар янына бензин машиналары ашыкты. Бушаган бакларга бензин акты. Кызган моторлар өстендә, җәйге җылы яңгыр явып үткән кыр өстендәге шикелле булып, кызу рәшә тирбәлеп торды. Очучылар кабиналарыннан чыкмадылар. Аларга хәтта агйны да алюмин котелоклар белән шунда гына китереп бирделәр. Ләкин һичкем ашамады. Бу көнне баш икенче нәрсә белән мәшгуль иде. Тамактан аш үтмәде. Капитан Чеслов самолетлары тагын бер тапкыр сугы¬ шып җиргә төштеләр һәм, самолетларын урман читенә кертеп, бензин ала башладылар. Мересьев бу вакытта инде тәмам арыган иде, ләкин ул бу турыда уйламады, түземсезләнеп күккә караган хәлдә, дошман белән тагын очрашу, үзен тагын бер тапкыр сынап карау турында уйлап утырды. Мересьев шат иде, ул бертуктаусыз елмай¬ ды, бензин салучыларга уен-көлке сүзләр кычкырды һәм куенында кыштырдаган конвертларны бертуктаусыз кап¬ шап куйды, ләкин аның бу хатларны мондый шартларда укыйсы килмәде. Бары армия һөҗүм итә торган районны кичке караң¬ гылык каплап алгач кына, очучыларны кайтарып җибәр¬ деләр. Мересьев һәрвакыт йөри торган кыска урман сук¬ 315
магыннан түгел, әйләнеч юлдан, чүп үлән баскан кыр аша кайтып китте. Аның тынып каласы, сугыш гөрселдәвеннән, шау-шудан, бүгенге чиксез озын көннең чуар тәәссөратын- нан ял итәсе килде. Кич аяз, хуш ис аңкып тора, ә тирә-як шундый тын, инде ерагайган атыш гөрселдәве — читләтеп узып барган яшенле яңгыр вакытындагы күк күкрәве шикелле генә булып ишетелә. Юл элекке арыш басуы аша уза. Тыныч елларда бары ишек алларының тын почмакларында һәм кыр читендә өелеп яткан таш араларында, хуҗа күзе сирәк төшә,торган урыннарда, нечкә сабакларын кыюсыз гына сузып үсә торган кызгылт, ямьсез чүп үләне, хәзер бөтен арыш кырында тоташ стена булып үсеп утыра. Бу әрсез, көчле чүп үләне күп буын хезмәт ияләренең маңгай тирләре белән сугарылган жирне каплап алган. Бары анда-санда гына коелган орлыктан үскән арышлар күренә. Ләкин аларның да башаклары ябык, саламнары бик зәгыйфь, чүп үләне арасында бөтенләй күмелеп кал¬ ганнар. Оятсыз чүп үләне җирнең бөтен дымын суырган, кояшның бөтен нурларын үзенә алган, арышны ашсыз, яктысыз калдырган, һәм башаклар үсеп’ җиткәнче үк, орлыклары тулганчы ук корып беткәннәр. Мересьев уйларга тотынды: немецлар да безнең кырга әнә шулай тамыр җәяргә теләделәр, оятсыз авызлары белән безһең байлыкны ашап үсәргә, безнең канны эчеп симерергә теләделәр. Кояш нурларын томаларга, эш сөюче бөек халыкны басуыннан, шәһәреннән кысрыклап чыгарырга, бөтен нәрсәсеннән мәхрүм итәргә уйладылар. Гөрләп, матур булып үсеп утырган башакларны чүп үлән¬ нәре баскан шикелле халкыбызны басып китәргә уйла¬ дылар... Алексей, малайларча кызып китеп, үзенең таягы белән чүп үләннәренең авыр орлыклы кызгылт башла¬ рына сугарга тотынды һәм аларның күп-күп булып җиргә егылганнарын күреп сөенде. Аның битеннән шабырдап тир акты, ә шулай да арышны басып киткән чүп үләннә¬ рен кыйнавыннан туктамады, арыган тәнендә көрәш һәм хәрәкәт тойгысы сизеп рәхәтләнде. Бөтенләй көтмәгәндә, Алексей артында «виллис» тавышы ишетелде. Машина, тәгәрмәчләрен ысылДатып, юлда туктап калды. Мересьев машинада килүченең полк командиры икәнен борылып карамыйча да белде. Малай¬ ларча шаярып йөрүе өчен командирыннан оялып китте, колакларына кадәр кызарды. Ул машина килгәнне 316
сизмәмешкә салышты. Таягы белән җир казыган булып торды. — Турыйбызмы? Яхшы эш. Мин сезне эзләп бөтен аэродромны әйләнеп чыктым: безнең герой кайда, кая киткән дим. Ә ул әнә, рәхим итегез: чүп үләннәре белән сугышып йөри. Полковник «виллисыннан» сикереп төште. Ул үзенең полкы белән читен занятиеләрне үзе үткәрергә, ә кичләрен майга буялып беткән моторлар янында, техииклар ара¬ сында кайнашырга яраткан шикелле, буш вакытларында машинасы белән маташырга да ярата һәм аны бик оста итеп йөртә белә иде. Ул гадәттә зәңгәр комбинезон киеп йөри, шуңар күрә аны, майга катып беткән механиклар токымыннан, бары ябык йөзендәге ныклы ихтыяр көчен белдереп торган җыерчыкларына һәм яңа, купшы фураж¬ касына карап кына аерып була иде. Ул әле һаман да каушаган хәлдә таягы белән җир казып торган Мересьевның иңбашыннан тотып алды. — Я, бер карыйм әле үзегезгә. Шайтан белсен, карап торырга искитәрлек бернәрсәгез дә юк. Хәзер инде әйтергә ярый: сез килгән вакытта мин сезнең турыда армиядә йөргән сүзләргә ышанмаган идем. Сугыша алырсыз дип, җитмәсә болай оста сугыша алырсыз дип ышанмаган идем... Менә ул, анабыз Россия! Тәбрик итәм. Тәбрик итәм һәм баш иям. Сез «Сукыр тычкан шәһәрчегенәме»? Утырыгыз, илтеп куям. «Виллис» кузгалып китте һәм, тулы ходка барган хә¬ лендә, борылыШларда баш әйләндергеч виражлар ясый- ясый, кыр юлы буйлап алга очты. Полк командиры, машинаны турыдан, ике урман ара¬ сындагы юлсыз җирдән, очучылар «Сукыр тычкан шәһәр¬ чеге» дип йөргән землянкалар арасыннан бик оста алып барган хәлдә сорап куйды: — Бәлки сезгә берәр нәрсә кирәктер? Бәлки сез бе¬ рәр кыенлык күрә торгансыздыр? Сорагыз, тартынып тормагыз. Сезнең хакыгыз бар. — Бернәрсә дә кирәкми, иптәш полковник. Мин баш¬ калар шикелле үк кеше. Минем аяксыз икәнемне оныт¬ сагыз яхшырак булыр иде. — Анысы да дөрес. Кайсысы сезнеке? Монысымы? Полковник машинасын землянка авызына ук китереп туктатты. Мересьев төшүгә «виллис», ак каен һәм имән¬ нәр арасыннан борыла-сырыла узып китеп, күздән 317
югалды. Аның ботакларны шытырдата-шытырдата әче кычкырып баруы гына ишетелеп калды. Алексей землянкага кермәде. Ул каен төбенә, гөмбә исе килеп торган дымлы мүккә ятты да конверт эченнән әкрен генә Оляның хатын чыгарды. Конверттан хат белән ниндидер фоторәсем ияреп чыгып мүккә шуып төште. Аны җирдән алганда Алексейның йөрәге еш-еш тибәргә тотынды. Фоторәсемнән таныш, шул ук вакытта танып бул¬ маслык бер яңа кыз карап тора иде. Оля хәрби кием киеп төшкән иде.Тимнастерка, каеш, «Кызыл йолдыз» ордены, хәтта гвардия значогы — болар барысы да аңар бик килешеп тора. Ул офицер киеме кигән ябык кына матур малайга охшаган. Ләкин бу малайның йөзе бик талчык¬ кан, һәм зур, түгәрәк, ялкынлы күзләре олыларча, йөрәк¬ кә үтеп керә торган итеп карыйлар иде. Алексей бу күзләргә озак карап торды. Аның йөрәге кичләрен ерактан ишетелгән матур җырны тыңлаган¬ дагы шикелле татлы сагыш белән тулды. Ул кесәсеннән Оляның элекке фоторәсемен алды. Бусында ул өстенә чуар күлмәк киеп, җәйге болында ак йолдыз-ромашкалар арасына утырып төшкән иде. Шунысы гаҗәеп: бер дә күргәне булмаган гимнастеркалы, талчыккан күзле кыз аңар элекке рәсемдәге кыздан якынрак һәм кадерле¬ рәк булып тоелды. Рәсемнең артына «Онытма» дип язылган иде. Хат кыска һәм шатлыклы иде. Кыз сапер взводы белән командалык итә икән. Ләкин хәзер аның взводы сугышта түгел, тыныч эш белән шөгыльләнә икән. Алар Сталинградны төзекләндерәләр икәнг Оля да үзе турында бик аз әйткән, ләкин бөек шәһәр турында, аның хәрабә¬ ләренә җан керә башлау турында бик мавыгып язган иде. Илнең һәр ягыннан җыйналган кызларның һәм яшүсмер¬ ләрнең подвалларда, сугыштан калган дотларда, блин¬ дажларда, бункерларда, тимер юл вагоннарында, фанера баракларда, землянкаларда яшәп, шәһәрне торгызулары турында бик мавыгып язган иде. Шәһәрне төзешүче һәр¬ бер кешегә, әгәр ул әйбәт кәнә эшләп барса, соңыннан Сталинградта квартира бирәчәкләр дип сөйлиләр. Әгәр , шулай була калса, Алексей белеп торсын, сугыштан кайткач, аның ял итеп ятар җире булачак. Караңгы тиз төште. Алексей хатның соңгы'юлларын кесә фонаре яктысында укыды. Хатны укып бетергәч, ул 318
фонарь яктысын яңадан фоторәсемгә төшерде. Малай - солдатның күзләре җитди һәм намуслы карап торалар иде. Әй сөеклем, сөеклем, сиңа ансат түгел... Сугыш җиле сиңа да кагылды, ләкин синең иркеңне сындыра алмады ул! Көтәсеңме? Көт, көт! Яратасыңмы? Ярат, җаным, ярат! һәм Алексей Олядан, Сталинград сугышчысыннан, ел ярым буена үзенең бәхетсезлеген яшереп йө¬ рүенә оялып китте. Ул хәзер үк землянкага төшеп Оляга барысын да ачыктан-ачык, чын күңеленнән язып җибәр- мәкче булды — үзе хәл итсен — һәм никадәр тиз хәл итсә, шулкадәр яхшы. Барысы да ачыклангач, икебезгә дә җиңелрәк булыр. Бүгенге эшләрдән соң ул Оля белән, аңар тиң кеше булып, сөйләшә ала иде. Ул оча, алай гына да түгел, сугыша да. Яңадан очучы була алуга өмете өзелсә дә, яисә сугышта башкаларга тиңләшсә дә Оляга язып җибә¬ рермен дип үзенә сүз биргән иде бит. Менә ул хәзер баш¬ каларга тиңләшүгә ирешә алды. Аның ике самолет бәреп төшергәнен барысы да күреп тордылар. Дежурный бу турыда сугышчан журналга язып куйды. Бу турыда дивизиягә, армиягә, Москвага хәбәр иттеләр. ч Болар барысы да шулай. Теләге үтәлде, хәзер язарга да ярый. Әмма ләкин яхшылап тикшереп карасаң, «чабаталыны» истребитель өчен чын дошман дип әйтеп буламы соң? Яхшы аучы үзенең аучылыгын күрсәтү өчен, әйтик, куян атуы турында сөйләп тормас бит. Урманның җылы дымсу төне куера төште. Сугыш гөр¬ селдәве көньякка таба күчкәч, ерактагы янгын шәүлә¬ ләре агач тармаклары арасыннан күренер-күренмәс бул¬ гач, җәйге хуш исле яшел урманның төнге шау-шулары ачык булып ишетелә башлады. Чикерткәләрнең урман авызыннан ярсып, хәлдән таеп черелдәүләре дә, якындагы баткаклыкта йөзләрчә бакаларның бакылдаулары да, тар¬ тарның әче тавыш белән кычкыруы да һәм менә бу дымсу ярым караңгылык эчендә бөтен тавышларны басып, дөнья яңгыратып сандугачлар сайравы да — барысы да ачык булып ишетелә башлады. Алексей әле һаман да каен төбендә, инде чык төшеп юешләнеп беткән мүк өстендә утыра 'бирде. Аның аяк астында айның ак таплары һәм яфракларның кара күлә¬ гәләре селкенеп тора. Ул кесәсеннән Оля рәсемен тагын алды, аны ай яктысы төшкән тезләренә куйды да, уйга чумып, озак карап торды. Баш өстендә, куе зәңгәр күк 319
йөзендә, көньякка таба бер-бер артлы төнге бомбарди¬ ровщиклар очтылар. Аларның моторлары калын тавыш белән улады. Ләкин ай яктысына коенган, сандугачлар җыры белән тулган урманда бу тавыш та май коңгызла¬ рының тыныч гөжелдәүләре булып кына ишетелде. Алексей тирән сулап куйды, фоторәсемен гимнастерка кесәсенә салды да, төннең сокландыргыч сихри яме белән ләззәтләнүдән аерылып, сикереп торды, һәм җирдә аунап яткан коры ботак-сабакларны кыштырдатып үзенең зем¬ лянкасына төште. Землянкада инде аның дусты тар сол¬ дат койкасына баһадирларча сузылып яткан да рәхәтлә¬ неп каты-гырылдап йоклый иде. ✓ 5 Очучыларны таң атканчы ук уяттылар. Армия штабы кичә совет танклары дошман оборонасын өзгән районга немецларның бер бик зур һава берләшмәләре очып килү турында разведка мәгълүматлары алды. Агентура хәбәр¬ ләре белән расланган бу мәгълүматлар шундый нәтиҗәгә килергә мөмкинлек бирде: немец .командованиесе, безнең танкларның Курск дугасы төбендә оборонаны өзүләренең куркынычын аңлап, бирегә Германиянең иң яхшы очучы- ларыннан торган «Рихтгофен» исемле һава дивизиясен китерткәр. Бу дивизия соңгы мәртәбә Сталинград янында тар-мар ителгәннән соң, кайдадыр тирән немец тылында яңадан төзелгән. Дивизиянең бик зур икәнен, «Фокке- вульф-190» исемле яңа чыккан самолетлардан торганын, очучыларының да бик тәҗрибәле икәнлекләрен Мересьев- лар полкына алдан ук әйтеп куйдылар. Дошман оборо¬ насын өзгән танклар артыннан төнлә юлга чыккан икенче эшелоннарны ышанычлы итеп каплап бару өчен әзер торырга приказ бирелде. «Рихтгофен» — Герман Герингның аеруча күзәтүе ас¬ тындагы дивизиянең исеме безнең тәҗрибәле очучыларга яхшы таныш иде. Немецлар бу дивизияне берәр җирдә үзләренә кыен туры килгәндә китереп тыгалар иде. Бер өлеше Испания өстендә сугышкан пиратлардан торган бу очучылар бик оста сугышалар һәм иң куркынычлы дошман булып дан казанганнар иде... i — Ниндидер «рихтгофеннар» килгән, ди. Эх, очра¬ шасы иде үзләре белән. Ну, күрмәгәннәрен күрсәтер идек соң шул «рихтгофеннарга»! —-диде Петров. Бу вакытта 320
,ул ашханәдә үзенең иртәнге ашын сыптыра һәм, кыр чә¬ чәкләреннән букетлар ясап, бу£> белән агартылган снаряд стаканнарына тутырып торган официантка Раяга ачык тәрәзә аша карап-карап ала иде. «Рихтгофеннар» турындагы бу сүзләр, әлбәттә, кофе эчеп утырган Алексейдан бигрәк, чәчәкләре белән маташ¬ кан арада астан гына Петровка карап-карап алган офи¬ цианткага юнәлтелгән иде. Мересьев официантка белән Петровны көлемсерәп күзәтеп торды. Ләкин сүз эш ту¬ рында барганда ул шаярып сөйләүне һәм буш сүзләрне яратмый иде. — «Рихтгофенны» ниндидер димә син. «Рихтгофен» — бүген чүп үләне өстенә килеп төшеп янасың килмәсә, күзеңне ачып йөр, колагыңны салындырма, элемтәне җуйма дигән сүз. «Рихтгофен» — ул, туганкай, шундый ерткыч, син авызыңны ачарга өлгергәнче, ул сине шатыр- шотыр кимерә башлый... Таң атуга, полковникның үз командалыгында беренче эскадрилья һавага күтәрелде. Бу эскадрилья һавада хәрәкәт иткән арада, унике истребительдән торган икенче бер группа очарга әзерләнә торды. Анысына полк¬ та командирдан кала иң оста очучы Советлар Союзы Герое гвардия майоры Федотов җитәкчелек итәргә тиеш иде. Самолетлар хәзерләнеп бетте, очучылар каби¬ наларына кереп утырдылар. Моторлар кече газда акрын гына эшли башладылар. Яшенле яңгыр алдыннан көйгән җиргә беренче эре тамчылар шыбырдый башлаганда җирне себереп, агачларны чайкалдырып көчле җил исә. Хәзер дә урман авызында моторлар эшләүдән шундый җил купты. Алексей кабинада утырган килеш, беренче группа¬ дагы самолетларның күктән, шуган шикелле, текә очып төшкәннәрен күзәтте. Ул аларны ихтыярсыз, үзе дә телә¬ мәстән, саный барды. Ә җиргә төшүче самолетлар берсе артыннан икенчесе озаграк күренми торса, борчылырга тотынды. Ә соңгы машиналар төшкәч, Алексейның йөрәге тынычланып китте. Барысы да исән! Иң соңыннан төшкән самолет бер якка китәргә өлгер¬ мәде, майор Федотов самолеты урыныннан кузгалды. Аның артыннан, пар-пар булып, истребительләр күтәрелә башладылар. Менә инде алар урман өстендә сафка тезе¬ лештеләр. Федотов канатларын як-якка янтаиткалап торды да тиешле ’ юнәлештә китеп барды. Самолетлар А-28. Чын кеше — 21. 321
кичәге прорыв зонасына таба очтылар. Алар бу юлы җирдәге әйберләр уенчык булып күренә торган зур биек¬ лектә түгел, бәлки түбәнтен һәм бик сакланып очтылар. Алексейның самолеты астыннан ж|ир бик якын гына шуды. Кичә өстән караганда ниндидер уен урыны булып күренгән җирләр бүген иксез-чиксез зур сугыш кыры бу¬ лып җәелеп ята иде. Снарядлар, бомбалар белән казылып беткән окоплар һәм траншеяләр белән челтәрләнгән кыр, болыннар, урманнар күз иярмәс тизлек белән артка йөге¬ рәләр. Кыр өстенә сибелгән үлекләр, тупчылары ташлап качкан ялгыз туплар, батареяләр, җимерелгән танклар күзгә чалынып кала. Артиллерия дошман колонналарын тупка тоткан җирләрдә нәрсә икәнлекләрен дә белеп бул¬ маслык хәлгә килгән тимер һәм агач өемнәре күренеп китә. Артиллерия утыннан тәмам кыркылып беткән зур урман күренә. Өстән караганда ул бик зур көтү таптаган басуга охшый. Бу нәрсәләр барысы да кинематография лентасы тизлеге белән артка йөгерәләр һәм бу лентаның очы-кырые юк кебек тоела. һәрнәрсә биредә сугышның куәтле булганын, канның бик күп коелганын, югалтуларның зур булганын әйтеп тора, җиңүнең бөеклеге турында сөйли иде. Танкларның тәгәрмәчләре җир өстен аркылыга да, буйга да үткәннәр. Эзләр алга, немец позицияләренең эченә таба баралар. Алар бик күп—-офыкка кадәр су¬ зылалар, әйтерсең, көньякка таба кырлар аркылы, юл эзләп-нитеп тормыйча, билгесез ерткыч хайваннар көтүе үткән. Танклар артыннан, моторлаштырылган артиллерия колонналары, бензин цистерналары, ремонт мастерской¬ ларының тракторларга тагылган зур фургоннары, киндер кормалы йөк машиналары бара. Алар артында, тонык зәңгәр койрык булып, тузан күтәрелә. Истребительләр бик югары күтәрелгәч, җирдәге колонналар үзләренең язгы сукмаклары буйлап үрмәләгән кырмыскаларны хә¬ терләтәләр иде. Истребительләр, җилсез һавага биек күтәрелгән тузан эченнән үтеп, колонналар турысыннан алга, танк началь¬ ствосы утырган «виллислар»га кадәр очтылар. Колонна¬ лар өстендәге күк йөзендә ул-бу юк, ә еракта, офыкның томаланып торган читендә анда-санда сугыш төтеннәре күренгәли башлады. Истребительләр кире борылдылар. Шул чакта Алексей офык читендә башта бер, анйары бик 322
к күп сызыкчалар күрде. Немецлар! Алар да җиргә ЯКЫН гына очалар, һәм чүп үләне баскан кызгылт кыр өстен¬ дәге ерактан куренгән тузанга таба киләләр иде. Алексей инстинкт буенча борылып карады. Петров ике арада кыс¬ ка гына дистанция калдырып арттан килә иде. ‘Алексей киеренкелек белән тыңларга тотынды һәм кайдандыр ерактан шундый тавыш ишетте: — Мин — Акчарлак ике, Федотов. Мин — Акчарлак ике, Федотов. Игътибар! Минем арттан! һавада дисциплина шундый инде — нервлары гаять киеренке хәлдә булган очучы командирының ниятен, аның приказын тыңлап бетергәнче үк, аңлап алып, үтәргә керешә. Хәзер дә шулай булды: шау-шу һәм сызгырулар аша, кайдандыр, ерактан, яңа команданың сүзләре ише¬ телгәнче үк, бөтен группа пар-пар булып, ләкин береккән сафны бозмыйча, борылды да немецларның юлына каршы төшәргә китте. Бөтенесе — күзләр, колаклар, акыл кие¬ ренкеләнде. Алексей хәзер үзенең алдында бик тиз зурая барган ят самолетлардан башка нәрсә күрмәде, приказ көткән колаклары шлемындагы радио колакчаларында шау-шу һәм шытырдаудан башка һичнәрсә ишетмәде. Кинәт ул приказ урынына дулкынланып ачык тавыш белән чит телдә әйтелгән сүзләрне ишетте. Кемдер, немец¬ ларның җирдәге күзәтүчеләре булса кирәк, куркыныч ту¬ рында үз самолетларын кисәтеп кычкырды: — Ахтунг! Ахтунг!.. «Ла-фюнф». Ахтунг! Немецларның атаклы авиадивизиясе, үзенең гадәте буенча, сугыш кырын күзәтүчеләр һәм радиоалгычлы наводчпклар челтәре белән тутырган иде. Аларны һава сугышы булуы мөмкин булган җирләргә төнлә парашют белән төшергән иде ул. Ул да түгел, беренчесе шикелле үк ачык булмаган, карлыккан усал тавыш ишетелде: ( , — О, доннер-веттер! Линкс «Ла-фюнф»! Линкс ’«Ла- фюнф»!.. Бу тавышта ачу гына түгел, начар яшерелгән курку да сизелеп тора иде. Мересьев якынаеп килгән дошман самолетларына карап, тешләрен кысып ачу белән: — «Рихтгофен», ә «Лавочкин»нардан куркасың,— диде. Ул үзендә бер үк вакытта шаянлык та, дулкынлану да хис итә, чәчләренә кадәр селкенә иде. Ул дошманга текәлеп карады. Яңа системадагы «фокке-вульф-190» дигән көчле, җитез истребитель- 21’ 323
штурмовиклар иде бу, безнең очучылар аларны «фока» дип йөриләр иде. Сан ягыннан «фока»лар ике тапкыр күбрәк иде. Алар, «Рихтгофен» дивизиясе частьлары өчен хас булганча, баскыч-баскыч, пар-пар булып, арттан килгәннәре алда¬ гыларының койрыкларын сакларлык итеп тигез, матур сафларга тезелешкәннәр иде. Федотов, «фока»лардан биектәрәк булуыннан файдаланып, үзенең группасын ата¬ кага алып китте. Алексей инде үзенә бер «фока»ны бил¬ геләп куйды, һәм башкаларын да күздән югалтмыйча, шуны прицел тәресендә тотарга тырышып, каршысына китте. Ләкин безнең икенче бер группа, дошманга Федо¬ товтан элегрәк һөҗүм итеп өлгерде. Кайсыдыр группа, «як» самолетларында икенче яктан килеп чыгып, немец¬ ларга өстән ташланды, һөҗүм шундый уңышлы булды, дошман сафы шунда ук таркалды, һавада ыгы-зыгы башланды, һәр ике саф икешәр-икешәр, дүртәр-дүртәр булып аерылды да сугышырга тотынды. Истребительләр дошманны пулялар белән кисеп чыгарга, артларына тө¬ шәргә, кабыргаларына китереп бәрергә омтылдылар. Самолетлар әйләнешеп берсен-берсе куып йөрделәр, һавада бик катлаулы әүмәкләшү башланып китте. Бу әүмәкләшү вакытында ниләр булганын бары бик тәҗрибәле очучы күзләре генә күрә алды. Наушник¬ ларда ишетелгән тавышларны берсен икенчесеннән бары тик тәҗрибәле колаклар гына аера алды. Бу минутта эфирда нинди генә тавышлар юк иде: атакага ташлану¬ чының карлыккан тавыш белән суганлап-борычлап сүге¬ неп җибәрүе дә, самолеты җимерелгән очучының куркып кычкыруы да, җиңүченең тантаналы тавышы да, яра¬ лының сызланулары да, текә вираж ясаучының тешен шыкырдатып куюы да, авыр сулау да—бары да бар иде. Кемдер, сугыш белән исереп, ят телдә кычкырып җырлап җибәрде, кемдер балаларча ахылдап куйды да «әни» дип кычкырды. Кемдер, гашеткаларын кысканда булса кирәк: «Менә сиңа, мә, мә, мә!» дип усал сөйләнеп куйды. Мересьев бәреп төшерергә уйлаган немец прицелдан югалды. Мересьев аның урынына, үзеннән өстә генә бер «як» күрде. Сигарага охшаган, туры канатлы «фока» «як»- ның койрыгына бик ныклап ябышкан иде. Аңардан «як»- ка янәшә ике тасма кебек булып пулялар трассасы су¬ зылган иде. Пулялар «як»ның койрык очына килеп тияләр 324
иде. Мересьев «як»ны коткару өчен шәм кебек туп-туры югары атылды. Секундның ниндидер кечкенә бер өле¬ шендә аньиң өстендә кара шәүлә күренеп китте, һәм Мересьев бөтен коралларыннан шушы шәүләгә озын оче¬ редь җибәрде. Ул «фока»га ни булганын күрмәде. Әмма зарарланган койрыклы «як» ялгызы китеп бара иде инде. Мересьев як-ягына каранып куйды: ыгы-зыгы эчендә Петров югалмадымы икән? Юк, ул Мересьев белән бө¬ тенләй диярлек янәшә оча иде. Алексей, тешләрен кысып: — Калышма, картлач! — дип кычкырды. Колаклар шаулый, чыңлый, зыңгылдап тора, ике төрле телдә тантана белән һәм куркып кычкырган тавыш¬ лар, сүгенү, теш шыгырдату, уфылдау, хырылдау ише¬ телә. Бу тавышларга карап югарыда, һавада, истребитель¬ ләр көрәшә дип түгел, ә кул сугышы бара дип, хәлдән таеп, бөтен көчләрен салып, җирдә тәгәри-тәгәри сугыша¬ лар дип уйларга мөмкин иде. Мересьев үзенә дошман эзләп һаваны күзәтергә то¬ тынды, һәм ул кинәт аркасы туңып киткәнен, җилкә чәч¬ ләре селкенеп куйганын сизде. Үзеннән аз гына астарак бер «Ла-5»кә өстән һөҗүм итеп торучы «фока»ны күреп алды. Ул совет самолетының номерын күрмәде, ләкин аның Петров икәнен сизде. «Фокке-вульф» барлык коралларыннан ата-ата Петров өстенә бара иде. Петров¬ ның гомере секундтан да ким калып килә иде. Самолет¬ ларның арасы бик якын, һава атакасы тәртипләрен саклап торса, ул иптәшенә ярдәмгә ташлана алмый иде. һөҗүм игү өчен самолетына борылырга урын да, вакыт та юк иде инде, ләкин иптәшенең тормышы картага куелган булу Маресьевны тәвәккәлләргә мәҗбүр итте. Ул үзенең машинасын вертикаль куеп аска ташланды һәм газын көчәйтте. Самолет үзенең авыр гәүдәсе, шуңарга тапкыр¬ ланган инерция көче һәм моторының тулы ходка эшләве белән таш булып, юк, таш булып кына түгел, ракета бу¬ лып, кыска канатлы «фока» өстенә ыргылды. Бер үк вакытта аны үзенең трасса җепләре белән чолгап алды. Чамадан тыш тизлек белән кисәк түбән төшүдән Мересьев аңын җуя башлавын сизде, һәм упкынга төшеп барган килеш кан баскан тонык күзләре белән үз самолетының 1НЖ1> нппт турысында «фока»ныц шартлап ялкынга чор¬ налуын күреп калды. 325
Ә Петров кайда? Ул кая китеп югалды? Кайда ул? Бәреп төшерделәрме? Сикердеме? Китеп өлгердеме? Күк йөзе инде чистарган иде. Эфирда кайдандыр ерактан, күзгә күренмәгән самолеттан тавыш ишетелде: — Мин — Акчарлак ике, Федотов. Мин — Акчарлак ике, Федотов. Минем янга килегез, минем янга килегез. Өйгә кайтабыз. Мин —Акчарлак ике... Күрәсең, бу — Федотовның группаны аэродромга алып китү өчен җыйнавы иде. Мересьев «фокке-'вульф» белән эшне бетереп, үзенең самолетын коточкыч вертикаль пикедән алып чыкканнан соң, тынычланып китте, ул комсызланып тирән сулады. Куркынычтан котылу шатлыгы һәм җиңү шатлыгы белән ләззәтләнде. Ул кайту юлын билгеләү өчен компасына карады һәм бензинның аз икәнен, аэродромга кадәр җит¬ мәве мөмкин икәнен күреп чыраен сытты. Бензин үлчә¬ гечнең теле нульгә якынаеп килә иде. Ләкин ул шунда тагы да зуррак куркынычны күрде. Күпереп торган болыт эченнән аңар таба «фокке-вульф-190» очып килә иде. Уйлап торырга вакыт, китәргә урын калмады. Ике дошман коточкыч тизлек "белән бер-берсенә кар¬ шы юнәлделәр. 6 һөҗүм итүче армия тыллары сузылып киткән юллар өстендә башланган һава сугышының шау-шуы, бу сугыш¬ ка катнашучыларга гына, самолет кабиналарындагы- ларга гына ишетелеп калмады. Бу шау-шуны көчле рация аша гвардияче истребитель полкының командиры полковник Иванов та ишетеп тор¬ ды. Иванов, үзе дә тәҗрибәле очучы буларак, эфирда ишетелгән тавышлар буенча, сугышның бик кызу барга¬ нын, дошманның көчле булып, нык каршы торуын, һава¬ ны бирергә теләмәгәнен аңлады. Федотовның юллар өс¬ тендә каты сугыш алып баруы турындагы хәбәр аэродром¬ га бик тиз таралып өлгерде. Эшен ташлап тора алган һәрбер кеше урманнан аланга йөгерде һәм, само¬ летлар кайтырга тиеш булган якка борчылып карап торды. Нәрсәдер чәйни-чәйни ашханәдән ак халатлы врачлар йөгереп чыктылар. Куак араларыннан, филләр шикелле салмак кыймылдап, кузов түбәләренә зур кызыл тәре 326
ясалган санитар машиналары чыктылар. Алар моторла¬ рын гөрелдәтә-гөрелдәтә кузгалып китәргә әзер булып тордылар. Иң элек агачлар артыннан Советлар Союзы „1ерое Федотов һәм аның пары килеп чыкты. Алар, өстә әйләнеп тә тормыйча, түбән төштеләр. Алар артыннан ук икенче пар очып төште. Урман өстендәге һава сугыштан кайтучы самолетларның мотор тавышларыннан гүелдәп торды. Аэродромдагылар агач артларыннан килеп чыккан самолетларны: — ...Сигез, тугыз, ун, — дип саный бардылар һәм тагын да зуррак киеренкелек белән һавага карап тор¬ дылар. Кайткан самолетлар кырдан урман эченә таба китә тордылар, алар һәркайсы үзләренең капонирларына кереп тындылар. Ләкин ике самолет әле һаман да кайтмады. Каршы алучылар төркемендә тынлык урнашты, эч- пошыргыч әкренлек белән бер минут вакыт үтте. Кемдер әкрен генә: — Мересьев белән Петров юк, — диде. Кинәт бер хатын-кыз, бөтен аэродромны яңгыратып, шатлыклы кычкырып җибәрде: — Кайта! Мотор үкерүе ишетелде. Ак каеннар артыннан «ун¬ икенче» килеп чыкты. Ул шулкадәр түбән оча иде, төше¬ релгән тәгәрмәчләре каен башларына тия язды. Самолет җәрәхәтләнеп беткән, койрык очы кителеп төшкән, сынган канат очы тимер чыбыкта асылынып тора иде. Самолет җиргә сәер генә килеп төште. Җиргә тиюгә, шактый биек сикереп китте, төште дә тагы сикерде. Ул шулай сикерә- сикерә аэродромның икенче башына диярлек барды да кинәт койрыгын югары күтәреп туктап калды. Баскычла¬ рына врачлар баскан санитар машиналары, берничә «виллис» һәм көтеп торган кешеләр — барысы да само¬ лет янына йөгерделәр. Кабинадан беркем дә чыкмады. Кабинаның капкачын ачтылар. Петров урындыгына кысылган хәлдә канга батып утыра иде. Башы күк¬ рәгенә салынып төшкән. Озын, юеш аксыл чәч учма¬ лары битен каплап тора. Врачлар һәм сестралар Петров¬ ның каешларын чиштеләр, снаряд китекләре белән кисе¬ леп беткән, канга буялган парашют сумкасын салдырды¬ лар. һәм очучының хәрәкәтсез гәүдәсен сакланып кына күтәреп алдылар. Петровның ике аягын да пуля тишеп 327
үткән һәм кулы яраланган. Зәңгәр комбинезонындагы кан таплары зурайганнан-зурая бара иде. Аның яраларын шунда ук тиз генә бәйләделәр. Носил¬ кага салып машинага куя башладылар. Шул чакта ул күзләрен ачып җибәрде. Нәрсәдер пышылдады, ләкин шулкадәр әкрен пышылдады, аның бер сүзен дә ишетеп булмады. Полковник аның өстенә иелде. — Мересьев кайда?—дип сорады яралы. — Кайтмады әле. Носилканы тагын машинага мендерә башладылар. Ләкин ярдлы башын селкергә тотынды, хәтта носилкадан төшәргә тырышып кыймылдап куйды: Туктагыз. Алып китәсе булмагыз! Теләмим! Мин Мересьевны көтәм. Ул мине үлемнән коткарды Очучы, никадәр үгетләсәләр дә, нык карышты. Алып китсәләр, ярасын бәйләгән бинтларны сүтеп ташлау белән куркытты. Полковник кулын селекте, бер якка борылды да тешләрен кысып әйтеп куйды: Ярар. Җиргә куегыз. Көтә бирсен. Мересьевның бензины, күп булса, бер минутлык калды. Аңа хәтле генә берни булмас. Полковник кулындагы секундомерның дерелди-дерел- ди әйләнгән кызыл теленә карап торды. Кешеләр барысы да зәңгәрсу урман өстенә карадылар, соңгы самолетның урман кйртләчләре өстендә күренгәнен көттеләр, һәркем колагын торгызып тыңлады. Ләкин ерактагы сугыш гөр¬ селдәвеннән һәм якында гына тырышып-тырышып тук¬ ран тукылдавыннан башка бер тавыш та ишетелмәде. Кайчакта бер минут никадәр озак сузыла! 7 Ике дошман тулы ходка кара-каршы очтылар. «Лавочкин-5» белән «фокке-вульф-190» икесе дә тиз йөрешле самолетлар иде. Дошманнар тавыш тизлеген¬ нән дә кызурак тизлек белән бер-берсенә якынлаш¬ тылар. Алексей Мересьев һәм «Рихтгофен» дивизиясенең аңар таныш булмаган очучысы берсен-берсе каршыдан атакалау өчен ташландылар. Авиациядә каршыдан ата¬ калау күз ачып йомганчы була. Яхшы очучы каршыдан атакалаган арада, иң җитез кеше тәмәкесен кабызырга 328
да өлгерә алмый кала. Ләкин моңа бер көн буе җирдә су¬ гышырлык нерв киеренкелеге, шулкадәр үк рухи көч ки¬ рәк була. Тулы сугышчан тизлектә кара-каршы очып барган тиз йөрешле ике истребительне күз алдыгызга китерегез. Каршыдагы дошман самолеты үскәннән-үсә бара. Әнә инде аның бөтен җире күренә. Өсте, ялтырап торган винт түгәрәге һәм туп авызлары ап-ачык күренәләр. Тагын бер тапкыр күз ачып йомганчы шулай барсалар, самолетлар бер-берсенә бәреләчәкләр һәм шундый итеп тетеләчәкләр, машиналарның Да, кешеләрнең дә такыр¬ лыклары калмаячак. Мондый вакытта очучының ихтыяр көче генә түгел, барлык рухи көчләре дә сынала. Кеше йомшак булса, нервларының чамадан тыш киеренкелегенә чыдый алмаса, җиңү хакына үләргә көче җитмәслек икә¬ нен сизенсә, ажгырып килгән үлем өермәсенең өстеннән чыгып китү өчен тотканы үзенә таба тартачак, һәм секундның икенче бер өлешендә аның самолеты,. корсагы яки сырты ярылып түбән төшеп китәчәк. Андый кешегә котылу юк. Тәҗрибәле очучылар бу турыда бик яхшы беләләр, әмма иң батыр йөрәклеләренең генә мондый атакага барырга йөрәге җитә. Дошманнар бер-берсенә каршы котырынып очтылар. Алексей үзенә каршы килүченең Геринг призывы буен¬ ча алынган һәм көнчыгыш фронттагы зур югалтулардан соң немец авиациясендә хасил булган тишекне ямау өчен, ничек эләкте шулай өйрәтелеп, тизрәк сугышка җибәрел¬ гән берәр малай-шалай түгеллеген аңлый иде. Мересьев- ка каршы үз гомерендә мөгаен берничә самолет бәреп төшергән тәҗрибәле «Рихтгофен» очучысы килә иде. Бу каушап калмас, чигенмәс, бугазга-бугаз килүдән ку¬ рыкмас. Алексей тешләрен кысып: — «Рихтгофен», саклан! — дип кычкырды. Аннан иренен канатканчы тешләп, бөтен гәүдәсенең мускулларын катырып, күзләрен дошманына текәде, өстенә атылып килгән, коточкыч машина алдында күзләрен йоммас өчен үзенең барлык ихтыяри көчен туплады. Ул «фока»га шундый текәлеп карады, самолет винты¬ ның ярым түгәрәге аша дошман кабинасының ышыкла¬ гычын һәм аның аша үзенә текәлеп карап торган ике күзне күргән кебек булды. Бу күзләр ярсу нәфрәт белән карап торалар кебек булды. Нервларының киеренкеләнүе 329
аркасында аның күз алдына килгән күренеш иде бу. Әм¬ ма Алексей аларны ачык күрде. «Бар да бетте!» — дип уйлап алды ул һәм бер үк вакытта мускулларын тагы да катыра төште. Бар да бетте! Ул, алга караган хәлдә, зу- райганнан-зурая барган өермәгә каршы очты. Юк, немец борылмый. Бар да бетте! Ул күз ачып йомганчы була торган үлемгә хәзерлән¬ де. һәм кинәт, аныңча, нибары кул белән үрелеп тотар¬ лык ара калгач, немец түземен җуйды, югарыга таба щуа башлады. Алексей каршында аның кояшта ялтыра¬ ган зәңгәр корсагы яшен Яктысы шикелле җемелдәп кит¬ те. Алексей шул секундта гашеткаларының барысын берь¬ юлы кысты һәм өч тасма булып аккан ут белән немец самолетының корсагын актарып ташлады. Үзе тиз генә үлем элмәге ясап алды. Баш аркылы әйләнгәндә, Алексей акрын һәм көчсез генә түбән төшеп барган «фокке- вульф»ны күреп калды. Алексейда ярсулы тантана ка¬ бынды, һәм ул бөтенесен онытып: — Оля!—дип кычкырып җибәрде дә, һавада түгә¬ рәкләр ясый-ясый, чүп үләннән кызарып торган җиргә бәрелеп кара төтен баганасына әверелгәнче немецны соң¬ гы юлына озатты. Бары' шул чакта гына Мересьевның нервлары тыныч¬ ланды, таш булып каткан мускуллары йомшап китте. Мересьсһ үзенең бик каты арыганлыгын сизде, һәм шунда ук аның карашы бензин үлчәгечнең циферблатына төште. Циферблат теле нуль янында ук дерелдәп тора иде. Бензин нибары өч минутлык калган, күп булса, дүрт минутлык булыр. Ә аэродромга кадәр, аз дигәндә, ун минут очасы бар. Әгәр югары күтәрелеп торасы булмаса, бер хәл иде. Ни дип ул «фока»ны җиргә кадәр озатты. «Бала-чага, тиле!» — дип тиргәде ул үзен. Батыр йөрәкле, салкын канлы кешенең мие куркыһыч минутларда гаять җитез эшли. Иң элек мөмкин булган кадәр биеккә күтәрелергә кирәк. Ләкин түгәрәкләр ясый- ясый түгел, юк,, күтәрелгән уңайга аэродромга да якыная барырга кирәк. Яхшы. Алексей самолетын тиешле юнәлешкә борды да, җир¬ нең артка чигенүен, аның өсте әкренләп сыек томан белән томалана баруын күреп, тынычлабрак уйларга тотынды. Бензинга ышанырга ярамый. Үлчәгеч хәтта бераз киметеп күрсәтсә дә, бензин барыбер җитмәячәк. Аэро¬ 330
дромга җитмичә җиргә төшәргә? Кайда? Ул үз юлында¬ гы һәрбер адымны күз алдыннан кичерде. Каен урман¬ нары, сазлыклы урман аралары, ныгытмалар зонасында¬ гы аркылы-торкылы казылган, снаряд, бомбалар актарып бетергән, чәнечкеле тимер чыбыклар белән уралган калку кырлар күз алдына килде. Юк, төшәрлек түгел, төшсәң — үлем. Парашют белән сикерергә? Бусы мөмкин. Хәзер үк мөмкин! Калпакны ачасың, вираж ясыйсың, тотканы этәсең, кискен хәрәкәт ясыйсың — һәм эшең бетте. Ә са¬ молет — җитез хәрәкәтле искиткеч кош нишләр? Аның яхшы сугышчан сыйфатлары бүген Алексейны өч тапкыр үлемнән коткарып калды. Шул кошны ташларга, аны җи¬ мерергә, алюмин кисәкләре өеменә әверелдерергәме? Җавап бирүдән куркасың? Юк, ул җавап бирүдән курык-' мады. Мондый хәлдә хәтта устав та парашют белән сике¬ рергә куша. Бу минутта машина аңа искиткеч көчле, киң күңелле һәм хыянәтсез җан иясе булып күренде. Мондый әйберне ташлау иң әшәке хыянәт булып тоелды аңа. Аннан соң, сугышчан очуның беренчесеннән үк машина¬ сыз кайтып кер, яңа машина килгәнне көтеп аэродромда бәрелеп-сугылып йөр, фронтта зур җиңү туып килгәндә, иң кызу көннәрдә тик ят... Әйтерсең, кемдер шундый тәкъдим ясады, Алексей бөтен йөрәге белән каршы килеп, кычкырып җавап бирде: — Шулай булмый соң! Мотор туктаганчы очарга! Ә аннан соң? Аннан соң күз күрер. һәм ул очты. Башта өч мең, аннан дүрт мең метр биеклектән очты, һәм кечкенә генә булса да берәр алан- мазар очрамасмы дип, як-ягына каранып барды. Офык¬ та инде тонык кына булып урман күренде. Ә аның артын¬ да аэродром. Аэродромга унбиш километр чамасы бар әле. Ә бензин үлчәгечнең теле инде дерелдәми, ул чик¬ ләгеч винтына нык терәлеп тора. Ләкин мотор эшли әле. Нәрсә белән эшли икән соң ул? Тагын да өскәрәк, тагын да... Менә шулай! Кеше үз йөрәгенең тибүен ишетмәгән шикелле, очучы да „самолетның тигез гүелдәп баруын сизми. Менә шул гүелдәү кинәт үзгәреп китте һәм Алексей бу үзгәрешне шунда ук сизеп алды. Урман ап-ачык булып күренә. Ур¬ манга җиде километрлар чамасы, аның өстеннән өч-дүрт 331.
километр. Күп түгел. Ләкин мотор бик шомлы итеп тибә башлады. Алексей моны бөтен җаны-тәне белән сизде, әйтерсең, мотор түгел, ә ул үзе тончыга башлаган иде. Кинәт моторның коточкыч «чых, чых, чых» итүе ишетелде һәм бу «чых, чых» гүя каты авыруга әйләнеп, аның бөтен тәненә таралды... Юк, зарарсыз. Мотор яңадан тигез эшли башлады. Эшли, эшли, ура! Мотор эшли! Ә урман, урман менә генә ич! Каеннарның кояш астында әкрен генә селкенеп торган яшел, бөдрә башлары күренә дә инде. Урман. Хәзер инде үз аэродромыңнан башка җиргә төшү бөтенләй мөмкин түгел. Юллар киселгән. Алга, алга! Чых, чых, чых!.. Тагын гүелдәргә тотынды. Озаккамы? Урман аста гына. Полк командирының чәч юлы шикелле туры тигез комлы юл сузылып киткән. Аэродромга өч километр чамасы калды. Ул урманның киртләч чите артында гы¬ на. Ә урман кырыен Алексей хәзер күрә дә бугай инде. Чых, чых, чых! һәм кинәт шундый тынлык урнашты, җилнең самолет канатына бәрелеп сызгыруына кадәр ишетелде. Барысы да беттеме? Мересьев бөтен тәне буй¬ лап салкын йөгерә башлаганын сизде. Сикерергәме? Юк, тагы бераз... Ул самолетын сөзәк төшү хәленә куйды, ан¬ нан бераз текәрәк итеп, шул ук вакытта самолетына мәтәлчек атынып китәргә ирек бирмичә, түбән таба шуа башлады. һавада чакта мондый тулы тынлык никадәр дәһшәтле! Шулкадәр тын, суына башлаган моторның чатнап-чат- нап китүе, чигәләрдә кан тамырларының тибүе, бик тиз түбән төшә бару аркасында колаклар шаулавы ишете¬ леп тора, һәм җир каршыга шундый тиз килә, әйтерсең, самолет магнит белән җирне үзенә тарта! Менә урман кырые. Әнә аның артыңда зөбәрҗәттәй яшел аэродром. Инде соңмы? Менә винт әйләнеп чы¬ га алмыйча туктап калды. Очкан чакта аның күзгә күренүе нинди куркыныч! Урман якын инде. Бар да бет¬ теме?.. Аңар нәрсә булганын Оля, шулай итеп, белми дә калырмыни? Соңгы унсигез ай эчендә аның чиктән тыш авыр юл үткәнен, тырыша торгач, үз дигәненә ирешкәнен белми калырмыни? Чын кеше булуга ирешкәч кенә, һич юктан һәлак булуын белми кадырмыни Оля? 332
Сикерергә? Соң инде! Урман каршыга йөгерә, һәм агач башлары, чамадан тыш көчле атылып килгән само¬ леттан, тоташ зәңгәр юллар булып күренәләр. Алексейның моңар охшаган хәлне кайдадыр күргәне бар иде. Кайда? Ә, әйе, яз көне, теге коточкыч һәлакәт вакытында. Ул вакытта да канат астында яшел юллар сузылып калган иде бит... Соңгы көчәнү. Алексей тотканы үзенә таба тартты... 8 Каны күп агудан Петровның колаклары шауларга тотынды, һәрнәрсә — аэродром да, таныш йөзләр дә, кичке алтын болытлар да — кинәт чайкала, йөзтүбән килә, таркала башладылар. Петров пуля тигән аягын кузгаткалап алды, һәм кискен авырту аны аңына китерде. — Кайтмадымы? — Юк әле. Сөйләшмәгез, — диделәр аңа. Мересьев, бая Петров беттем дип уйлап торганда, ка¬ натлы фәрештә шикелле, һич башка сыймаслык рәвештә кинәт әллә кайдан немец каршысына килеп чыккан Алек¬ сей Мересьев, хәзер кайдадыр, снаряд актарып бетергән коточкыч җирдә көйгән ит кисәгенә әйләнеп ята микән¬ ни? Өлкән сержант Петров «аның шаян, елмаеп торган мәрхәмәтле кара күзләрен инде беркайчан да күрмәс микәнни? Беркайчан да?.. Полк командиры гимнастерка җиңен төшерде. Хәзер инде сәгатьнең кирәге калмаган иде. Командир, шома таралган чәчләрен ике куллап як-якка сыпырды да, нин¬ дидер шыксыз тавыш белән әйтеп куйДы: .» — Бетте. — Бернинди дә ышаныч калмадымы? — дип сорады кемдер. — Бетте. Бензины бетте. Бәлки, берәр җиргә төш¬ кәндер яки сикергәндер... Әй, носилканы алып ки¬ тегез! Командир борылды да ватып-җимереп ниндидер бер җыр көйли башлады. Петров тамак төбендә гыжлап тор¬ ган төер сизде. Шундый кызу һәм тыгыз иде бу төер, Пет¬ ров тончыга язып калды. Аның сәер итеп йөткергәне ише¬ телде. Әле һаман да аэродром уртасында дәшми-тынмый басып торган кешеләр әйләнеп карадылар һәм шунда 333 .
ук’кире борылдылар: яралы очучы носилкада йөрәк өз¬ геч тавыш белән үкереп елый иде. — Алып китегез инде, ни шайтаныма карап тора¬ сыз! — дип кычкырды командир ят тавыш белән, һәм йөзен кешеләрдән яшереп, күзен әче җилдән кыскан ши¬ келле кысып, тиз генә бер якка китеп барды. Кешеләр әкренләп тарала башладылар. Нәкъ шул чак¬ та урман өстеннән, ак каен очларына тәгәрмәчләрен тидереп, күләгәдәй тавыш-тынсыз, бер самолет атылып килеп чыкты. Самолет кешеләрнең баш очларыннан, җир өстеннән өрәк шикелле шомлы узып китте, һәм, әйтер¬ сең, аны җир тартып алды, өч тәгәрмәче дә берьюлы чи¬ рәмгә тиде. Тонык тавыш, тәгәрмәч астында вак ташлар чытырдавы, чирәм кыштырдавы ишетелде. Башка вакыт¬ та самолет җиргә төшкәндә, моторы эшләгәнлектән, ишетелми торган бу тавышлар, хәзер әллә нинди сәер булып тоелдылар. Болар барысы да шундый искәрмәстән булды, нәрсә булганын башта беркем дә аңламый торды Ә вакыйга бик гади иде: аэродромга самолет төште. Нәкъ үзе, «унберенче», һәркем тәкатьсез булып көтеп торган самолет төште. Кемдер: — Ул! — дип шундый ярсу һәм табигый булмаган тавыш белән кычкырып җибәрде, аптырап катып калган кешеләр айнып киттеләр. Самолет инде йөгерүеннән туктап, тормозларын кыс¬ ты, һәм аэродромның иң кырыена, апельсин төсендәге кичке нурлар белән яктыртылган бөдрә яшь ак каеннар каршысына җитеп хәрәкәтсез калды. Кабинадан бу юлы да һичкем күтәрелмәде. Кешеләр, ниндидер күңелсезлек сизеп, тыннары беткәнче самолет янына йөгерделәр. Полк командиры беренче булып ки¬ леп җитте, канатка җиңел сикереп менде һәм, колпакны ачып, кабинага карады. Алексей Мересьев ак болыт шикелле агарып, кансыз, яшькелт иреннәре белән көлем¬ серәп утыра, башында шлемы юк иде. Тешләп канатыл- ган аскы ирененнән ияге буйлап кан ага иде. — Тереме? Яраландыңмы? Алексей хәлсез көлемсерәп, арыган күзләре белән полковникка күтәрелеп карады: — Юк, яраланмадым. Бик курыктым... Алты-җи- де километр буена бензин урынына төкерек ягып кайттым. ' . 334
Очучылар шау-гөр килделәр, Алексейны тәбрик итте¬ ләр, кулын кыстылар. Алексей елмайды: — Туганнар, канатларны сындырып төшермәгез. Шулай ярыймыни? Кара ничек сырышканнар!.. Мин хәзер чыгам. Шул чакта ул үзенең өстенә иелгән башлар артыннан таныш, ләкин әллә кайдан, бик ерактан килгән шикелле бик зәгыйфь тавыш ишетте: — Алеша, Алеша! Мересьевка кинәт җан керде. Ул сикереп торды. Кул¬ ларына таянып күтәрелде. Үзенең авыр аякларын каби¬ надан тышка атты һәм, кемнедер төртеп ега язып, җиргә сикереп төште. Петровның йөзе мендәреннән аерып алгысыз ак иде, күзләре тоныкланып эчкә баткан, күз төбендә эре-эре ике бөртек яшь күренә иде. —- Картлач! Син исәнме? Ух син, мөгезсез шайтан! Алексей авыр иелеп носилка янына тезләнде һәм ип¬ тәшенең хәлсез яткан башын кочып алды, аның газап¬ ланган, шул ук вакытта шатлык белән янган күзләренә карады: — Хәлең ничек? — Рәхмәт, Алеша. Син мине коткардың. Син шун¬ дый, Алеша, шундый... — Яралыны алып китегез инде, шайтан алгырлары, ачканнар авызларын! — дип кычкырып җибәрде полков¬ ник якында гына. Кечкенә буйлы, бик хәрәкәтчән полк командиры но¬ силка янында чайкалгалап басып тора иде, ул таза аяк¬ ларына ялтырап торган тыгыз итекләр, өстенә зәңгәр комбинезон кигән иде. — Өлкән лейтенант Мересьев, очыш турында доло¬ жить итегез. Берәрне бәреп төшермәдегезме? — Так точно, иптәш полковник, ике «фокке-вульф». — Нинди шартларда? — Берсен — вертикаль атака белән. Петровның кой¬ рыгында асылынып тора иде. Икенчесен каршыдан ата¬ калап. Гомуми сугыш барган урыннан өч километр чама¬ сы төһьякта. ' — Беләм. Җирдәге күзәтче әле генә хәбәр итте... Рәхмәт. Алексей, тәртип буенча: — Советлар Союзына хезмәт... — дип башлаган иде 335
дә, уставка баш иючән, башка вакытта аны бозган өчен шелтәләүчән командир, чәй янында сөйләшеп утырган¬ дагы шикелле гади генә итеп, әйтеп куйды: — Бик яхшы булган. Иртәгә эскадрильяны кабул итәрсез... Өченче эскадрильяның командиры бүген базага кайтмады... Командный пунктка алар җәяү киттеләр. Бүгенге очышлар тәмам булганга күрә, кешеләр барысы да алар артыннан атладылар. Командный пункт урнашкан яшел калкулык ерак түгел иде. Аннан дежурный офицер аты¬ лып чыгып төркемгә таба йөгерә башлады. Ул йөгереп килгән уКайга командир каршында туктады. Яланбаш иде ул, шат иде. Нәрсәдер әйтергә дип авызын ачкан гына иде, полковник коры, кискен тавыш белән аны бүлде: — Нигә фуражка кимәдегез? Сез нәрсә, тәнәфескә чыккан малаймы әллә? Дулкынланган лейтенант гәүдәсен төз катырып, су¬ лышын көч-хәл белән алып, тиз-тиз әйтеп куйды: — Иптәш полковник, мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез! — Я? — Безнең күрше, «як»лар полкының командиры, сезне телефонга чакыра. — Күрше? Чакырса соң? Полковник җәһәт кенә землянкага йөгереп ’’төште. Дежурный Алексейга: . — Анда сезнең турыда... — дип сөйли башлаган иде дә, землянкадан командирның тавышы яңгырады: — Мересьевны минем янга! Мересьев землянкада полковник каршысына ’ басып, кулларын гәүдәсе буенча сузып катып калды. Полков¬ ник трубканы учы белән томалап аңар кычкырырга то¬ тынды: — Сез нигә мине уңайсыз хәлдә калдырасыз? Күрше миннән: «Синең кайсы егетең «унберенчедә» оча!» — дип сорый. Мин: «Өлкән лейтенант Мересьев», — дим. Ул: «Син аңар ничә самолет яздың?» — ди. Мин: «Икене»,— дим. Ә ул: «Тагын берне өстә, синең өлкән лейтенантын минем койрыкка ябышкан бер «фокке-вульф»ны мәтәл¬ дереп төшерде, — ди. — Мин, — ди, — «фокке-вульф»ның җиргә төшеп кадалганын үзем күреп тордым»,— ди. — Я? Нигә эндәшмисез? — Полковник Алексейга кашларын 336
җыерып карап тора, шаяртамы ул, чынлап ачуланамы — әйтүе кыен иде. — Шундый хәл булдымы?.. — дип сорады ул. — Мәгез, үзегез аңлашыгыз. Мәгез трубканы. Алло, тыңлыйсыңмы? Өлкән лейтенант Мересьев телефон янын¬ да. Трубканы аңар бирәм. Алексейның колак төбендә карлыккан ят тавыш гө¬ релдәде: — Ну, рәхмәт, өлкән лейтенант. Бик оста бәреп тө¬ шердең, котлыйм. Мине коткардың. Әйе. Мин аны җиргә кадәр озата төштем һәм җиргә кадалганын күреп тордым... Аракы эчәсеңме? Минем КП га килеп чык. Бер литр миннән. Мине коткарганың өчен рәхмәт. Кулыңны кысам. Хуш! Мересьев трубканы куйды. Ул бүген башыннан үткән вакыйгалардан шулкадәр арыган, аягына чак-чак кына басып тора иде. Хәзер ул бары, ничек итеп тизрәк «Су¬ кыр тычкан шәһәрчегенә», үз землянкасына кайтып җитү һәм протезларын салып ташлап, урынына'аву турында гына уйлый иде. Ул телефон янында бераз уңайсыз¬ ланып таптанып торганнан соң, акрын гына ишеккә юнәлде. — Кая барасыз? — Полк командиры аның юлына аркылы төште; ул Мересьевның кулын, үзенең кечкенә, арык куллары белән тотып, авырттырганчы кысты. — Сезгә нәрсә әйтим соң? Молодец! Үземнең шушындый кешеләрем булу белән горурланам мин... Тагы нәрсә? Рәхмәт... Ә сезнең дустыгыз Петров начармыни? Ә башкалар?.. Эх, мондый кешеләр белән сугышта җиңел¬ мисең! Полковник Мересьевның кулын тагы бер тапкыр авырттырганчы кысып куйды. Мересьев үзенең землянкасына кайтып кергәндә, төн җиткән иде инде. Ул бик озак йоклый алмый ятты. Мен¬ дәрен берничә тапкыр әйләндереп салды, меңгә кадәр, меңнән бергә кадәр санап чыкты, фамилияләре «А» хәре¬ фенә башлана торган танышларын берәм-берәм исенә төшереп чыкты, аннан «Б» хәрефенә башлана торганнар¬ ны исенә төшерде, шулай итә-итә ул бөтен әлифбаны үтте, күзен алмыйча, сукыр лампаның тонык ялкынына карап ятты. Ләкин йоклый алмый ятканда кырыкмаса- кырык тапкыр сыналган бу чаралар бүген аңар ярдәм итмәделәр. Алексей күзләрен йомуга, караңгылык эченнән кайсы ап-ачык, кайсы тонык кына булып таныш кешеләр А-28. Чын кеше —22. 337
килеп чыктылар: маңгаена төшкән көмеш чәч учмалары астыннан кайгыртучан күзләре белән Михайла бабай карап торды; шәфкатьле күзләре өстендәге «сәер» керфек¬ ләрен җемелдәтеп Андрей Дегтяренко карап куйды; Васи¬ лий Васильевич, үзенең чал кергән озын чәчләрен усал селкеткәләп, кемнедер бик каты ачуланды, карт снайпер, җыерчыкларын күрсәтеп, хәйләкәр елмайды; ак мендәрен¬ нән башын күтәреп, акыллы, мәзәкчел күзләре белән балавыз йөзле комиссар Воробьев карап торды; уттай кызыл чәчле Зиночка күренеп китте; кечкенә буйлы, хәрәкәтчәң инструктор Наумов, аңлыйм, дускай, дигән шикелле итеп, күзен кысып елмаеп куйды; үткәннәрне искә төшереп, болай да шатлык белән тулган йөрәккә шатлык салып, ничәмә-ничә чибәр йөзләр, ничәмә- ничә дус күзләр карап тордылар Алексейга! Менә шул дус йөзләр арасыннан Оля килеп чыгып, барысын да томалады. Оляның йөзе ябык, баласымак, зур күзләре арыган, ә өстендә офицер гимнастеркасы иде. Алек¬ сей Оляны беркайчан да күргәне булмаганча ачык итеп күрде. Әйтерсең, кыз чыннан да аның күз ал¬ дында басып тора иде, Алексей хәтта башын күтәрә төште. Мондый чакта йокы керәмени! Алексей үзенә гайрәт кергәнне сизеп, шатланып урыныннан сикереп торды, «сталинтфадка»ны күтәрә төште, дәфтәреннән бер бит ертып алды да, карандашын итек табанына ышкып оч¬ лап, хат язарга тотынды. «Кадерлем минем, — диде Алексей. Ул, коштай очкан уйларын тизрәк кәгазьгә төшереп калырга тырышып, ашык-пошык, ничек эләкте, шулай язды. — Мин бүген өч самолет бәреп төшердем. Ләкин эш анда түгел. Минем кайбер иптәшләрем моны хәзер көн саен диярлек эшләп торалар. Мин сиңа ул турыда әйтеп мактанып тормас та идем... Кадерлем минем, сөеклем! Мин бүген сиңа унсигез ай элек башымнан үткән хәл турында сөйләп бирергә телим. Телим һәм бүген минем сөйләргә хакым бар. Мин хәзер аны моңар кадәр синнән яшереп йөргәнемә үкенәм, бик үкенәм. Ә менә бүген, ниһаять, мин сиңа сөйләп бирергә булдым...» Алексей уйга калды. Землянка стенасына түшәлгән такта артында, коры комны коя-коя, тычканнар чыелдаш¬ тылар. Ябылмый калган землянка авызыннан ак каен һәм яшел үләннең саф һәм дымлы исе аңкыды, сандугачлар¬ 338
ның ярсып сайраулары ишетелде. Кайдадыр якын гына, чокырның теге ягында, офицерлар ашханәсе янында бер ир, бер хатын-кыз тавышы бик килештереп, бик матур итеп «Миләш» җырын җырлап җибәрделәр. Еракта җырланганга тагы да йомшый төшкән күркәм җыр төнлә белән аеруча ягымлы, нәфис булып ишетелде. Йөрәктә шатлыклы сагыш уятты бу җыр, көтү сагышы, өмет са¬ гышы уятты. Ерактагы тупларның күкрәүләре кинәт кенә тирән тыл булып калган хәрби аэродромга хәзер инде тонык кына булып ишетелделәр. Туп күкрәүләре хәзер бу җыр¬ ны да, сандугачлар сайравын да, төнге урманның йокым¬ сырап әкрен генә кыштырдавын да томалый алмый¬ лар иде.
СОҢГЫ СҮЗ Орел сугышы җиңү белән тәмамланып килә иде. Төнь¬ яктан һөҗүм итүче алдынгы полклар ут эчендәге Орел шәһәрен Красногор калкулыгыннан күреп торулары ту¬ рында хәбәр итә башлаганнар иде инде. Брянск фронты штабы Орел районында хәрәкәт итүче истребитель полкы очучыларының соңгы тугыз көн эчендә кырык җиде само¬ лет бәреп төшерүләре турында хәбәр алды. Бу вакыт эчен¬ дә гвардиячеләр үзләре нибары биш самолет һәм өч кеше¬ ләрен югалталар (бәреп төшерелгән ике самолетның очучылары парашют белән сикерәләр һәм үз полкларына җәяү кайтып керәләр). Хәтта Кызыл Армия көчле һөҗүм итеп килгән көннәрдә дә мондый җиңү чиктән тыш вакый¬ га булып ишетелде. Гвардияче очучыларның батырлык¬ лары турында «Правда»га язу теләге белән мин, элемтә самолетына утырып, шул полкка киттем. Полкның аэродромы түмгәкләрдән һәм сукыр тычкан өемнәреннән килде-китте генә чистартылган бер гади көтүлеккә урнашкан иде. Самолетлар, урман тавыклары шикелле, яшь каен урманы читенә ишерелгәннәр иде. Бер сүз белән әйткәндә, давыллы сугыш көннәрендәге гади бер хәрби аэродром иде бу. Бу аэродромга без кичкырын, кояш баеганда, полк кызу эштән туктарга торганда килеп төштек. Орел янын¬ да немецлар һавада аеруча «активлашып киттеләр». Без килгәндә, истребительләр җидешәр тапкыр очканнар, соңгы звенолар сигезенче сугышчан очыштан кайтып ки¬ ләләр иде. Полк командиры зәңгәр комбинезон кигән, каешын тыгыз итеп буган, чәчен матурлап тараган, җә¬ һәт, кечкенә кеше, минем белән бүген яхшылап сөйләшә алмаячагын, иртәнге алтыдан бирле үзенең дә өч тапкыр сугышып төшкәнен, аягына да чак басып торганын әйтте. 340
башка командирларның да хәлләре бүген газетага хәбәр¬ ләр биреп торырлык түгел иде. Мин иртәгә кадәр көтеп торырга туры килгәнне аңладым. Кайтып китәргә дисәң дә, хәзер барыбер соң иде инде. Түбән төшкән кояш үзе¬ нең эрегән алтын нурлары белән ак каен башларын коендыра иде. Соңгы самолетлар килеп төшәләр. Алар, моторларын туктатмыйча, төшкән уңайга урманга таба китәләр, механиклар аларны канатларыннан тотып баралар, само¬ летлар, әйләнә-тирәсенә кәс җәелгән яшел капонирларга кереп туктагач кына, арыган, төсләре киткән очучылар, авыр күтәрелеп, кабиналарыннан чыгалар иде. Барысыннан да соң өченче эскадрилья командиры кайтты. Кабинаның үтә күренмәле калпагы ачылды. Аннан башта алтын язулар белән бизәлгән зур кара таяк очып чыкты һәм чирәмгә килеп төште. Аннан кабина авы¬ зында кояшта янган киң йөзле, кара чәчле кеше күренде. Ул көчле кулларына таянып тиз генә күтәрелде дә оста гына иуеп борт аша чыкты, канатка, аннан соң авыр селкенеп җиргә төште. Кемдер миңа аның бу полктагы иң яхшы очучы икәнен әйтте. Кичне бушка уздыр¬ мас өчен, мин шунда ук аның белән сөйләшеп алырга уй¬ ладым. Хәзергедәй хәтерлим, ул балалык ялкыны сүнмә¬ гән, һәм бер үк вакытта күпне күргән, күп авырлыклар кичергән зирәк акыллы кеше икәнен әйтеп торган, чегән¬ неке шикелле кара, тере күзләре белән миңа күңелле карап елмайды да болай диде: — Мәрхәмәт итегез, ант итеп әйтәм, егылырга җитеп арыдым, колакларым шаулый. Ә сез ашадыгызмы әле? Юк? Алайса бик яхшы, әйдәгез ашханәгә, бергәләп ашап алыйк. Самолет бәреп төшергән өчен бездә ике йөз грамм аракы бирәләр, миңа бүген дүрт йөз грамм тия. Икебезгә таман гына булыр. Әйдәгез, киттекме? Алай бик түзем¬ сезләнсәгез, аш янында сөйләшеп тә. алырбыз. Мин риза булдым. Туры сүзле, шат күңелле бу кеше миңа бик ошады. Без, урман аша очучылар салган туры сукмак буйлап, ашханәгә киттек. Яңа танышым җәһәт атлый. Кайчакта ул, барган уңайга иелеп кара җиләк, яки ал бөрлегән учлап ала да шунда ук авызына каба. Ахры ул бүген бик арыгандыр, җәһәт барса да, аякларын авыр атлый иде. Шулай да ул үзенең сәер таягына таян¬ мады. Ул аны беләгенә аскан иде, кулына онытканда бер ала да чебен гөмбәсенә яки иван-чәй үләненең ал 341
чәчәкләренә суккалап куя иде. Юлда безгә киң, тирән чокыр аша чыгарга туры килде. Очучы чокырның кызыл балчыклы тайгак текә ярына бик акрын, куаклыкларга ябыша-ябыша, менде. Таягына барыбер таянмады. Хәер, ашханәдә аның арыганлыгы кинәт бетеп китте. Ул тәрәзә янына килеп утырды, иртәгә көннең җилле буласын хәбәр итеп кызарып торган кояш баешына карап алды да, бер зур кружка суны, комсызланып, голт-голт итеп эчеп җибәрде. Бөдрә чәчле чибәр генә бер официант¬ ка белән үзенең госпитальдә яткан ниндидер дусты турында сөйләшеп алды. Аңар төрле шаян сүзләр әйтте. Имеш, кыз бүген аның хәсрәтеннән ашка тозны ялгыш ике тапкыр салган... Яна танышым ашның тәмен бик белеп, күп ашады, кабырга сөякләрен нык тешләре белән шытырдатып кимерде. Иптәшләре белән уен-көлке сөй¬ ләште, миннән Москва яңалыклары турында сорашты. Яңа чыккан әдәби' китаплар һәм Москва театрлары ту¬ рында сорашты. Москва театрларында үзенең беркайчан да булмаганлыгы турында кайгырып алды. Өченче блю- доны — биредә «яшенле яңгыр болыты» дип йөртелә торган кара җиләк кесәлен ашап бетергәч, миннән сорап куйды: — Сез, турысын гына әйткәндә, кайда кунасыз? Беркайда да түгел? Алайса бик яхшы. Минем землянкада куныгыз.*— Ул бераз вакыт кашын җыерып торды һәм тонык кына итеп аңлатып бирде:—Минем күршем бүген сугыштан кайтмады... Димәк, урын бар. Чиста җәймәләр табылыр, әйдәгез. Бертөрле кеше өзелеп кеше ярата, берәр яңа кеше күрдеме, тәкатьсез булып, аның белән сүзгә керешә, теге¬ нең бөтен күргән-белгәннәре турында сорашып бетер¬ мичә, туктамый. Бу очучы да, күрәсең, шундыйлардан иде. Мин аның янында кунарга риза булдым. Без ашха¬ нәдән чыгып озынча тирән чокыр янына килдек. Чокыр¬ ның гөмбә дымы һәм сөрсегән яфрак исе аңкып торган ярларына, кура җиләк, күкебаш, иван-чәй куаклары арасына землянкалар казылган иде. Снаряд стаканыннан эшләнгән «сталинградка»ның озын телле сөремле ялкыны кабынуга, землянканың яхшы ук иркен һәм торыр өчен уңайлы итеп эшләнгән икәнлеге күренде. Җир стеналарга кертеп эшләнгән кой¬ калардагы хуш исле печән тутырылган матрацлар өстенә пөхтә генә итеп ике урын җәеп куелган. Почмакларда әле 342
яфраклары да шиңмәгән яшь каеннар күренә. Очучы аларның «рух өчен» куелганлыкларын әйтте. Койкалар өстендә, тагы да эчкәрәк кертеп, тигез-тигез шүрлекләр казылган, шүрлекләргә газеталар җәелгән. Газеталар өстендә өем-өем китап һәм юыну, кырыну әйберләре тезелеп тора. Бер урын-җирнең баш очында тонык кына булып ике фоторәсем күренә. Рәсемнәр ватылмый торган пыяладан эшләнгән рамалар эчендә. Мондый рамаларны очучылар дошман самолетларының кыйпылчыкларыннан, сугышмаган көннәрдә, эч пошканда бик күп итеп ясыйлар иде. Өстәлдә солдат котелогы белән хуш исле кура җилә¬ ге. Аңа әрекмән яфрагы ябылган. Кура җиләгеннән, ак каеннан, печәннән, идәнгә җәелгән чыршы тармакларын¬ нан шундый куе, кәефле хуш ис килә, землянканың һавасы шундый салкынча һәм җиңел, тышта коңгызлар шундый йокы китерә' торган итеп безелдиләр — безнең тәннәрне бик тиз рәхәт талчыгу чолгап алды, хуҗа белән без сөйләшүне дә, кура җиләген дә иртә беләнгә калды¬ рып торырга булдык. Очучы землянкадан чыкты. Шунда ук аның шатыр¬ датып теш чистартканы, бөтен урманны яңгыратып пош- кыра-пошкыра өстенә салкын су койганы ишетелде. Ул тыштан җиңеләеп, шатланып керде. Аның чәчләрендә, кашларында су тамчылары җемелди иДе. Ул лампаның фитилен басты да чишенә, башлады. Шул чакта идәнгә ниндидер авыр әйбер шапылдап төште. Мин башымны күтәрдем, һәм үз күзем белән күргән нәрсәгә үзем ышан¬ мыйча гаҗәпләнеп карап тордым. Шапылдап төшкән нәрсә — аяклар иде! Аяксыз очучы! Очучы истребитель! Бүген генә җиде мәртәбә очкан һәм ике самолет бәреп төшергән очучы! Бу һич мөмкин булмаган хәл иде. Очучының хәрби ботинкаларга бик оста итеп кидерел- гән протезлары идәндә аунап яталар, аларның бер ба¬ шы койка астына кереп торганга, гүя, шунда качып ке¬ реп барган кеше аяклары булып ' күренәләр иде. Бу минутта минем карашым, мөгаен, бик сәер булгандыр, хуҗа канәгатьләнеп, хәйләкәр елмаеп сорау бирде: — Моңарчы чыннан да сизмәгән идегезме? — Башыма да килмәде. — Менә яхшы! Менә рәхмәт! Ләкин шуңар исем китә, ничек сезгә берсе дә әйтмәгән? Безнең полкта очучы ничаклы булса, кыңгырау кагучы да шулчаклы. Ничек алар яңа кешене, җитмәсә «Правда» кешесен, сизми кал¬ 343
ганнар? Ничек алар шундый гаҗәп нәрсә белән мактан¬ мый калганнар? — Ләкин бу бит гаҗәп кенә түгел, күз күрмәгән, колак ишетмәгән нәрсә! Бу бит, шайтан белсен, нинди батырлык! Имеш, аяксыз кеше истребительдә сугышып йөрсен! Мондый хәлне, миңа мәгълүм булганча, авиация тарихы белми иде әле. Очучы күңелле генә сызгырып куйды: — Авиация тарихы... Ул бик күп нәрсәне белми иде дә, аңар бу сугышта совет очучылары белдерттеләр. Моның кггй җире яхшы соң? Ышаныгыз, әгәр чын аяк¬ ларым булса, миңа очуы күңеллерәк булыр иде. Ләкин нишләмәк кирәк, шулай булып чыкты бит.— Очучы авыр сулап куйды. — Хәер, анык кына итеп әйткәндә, тарих мондый мисалларны белә. Ул планшетын актарырга тотынды һәм аннан бөтен¬ ләй тузып беткән, бөкләнгән җирләре өзелеп чыккан, үтәли күренә торган кәгазь белән ябыштырылган бер журнал бите тартып алды. Анда аяк табаны булмаган бер кешенең самолетта очуы турыңда язылган иде. — Ләкин бит аның бер аягы исән булган. Аннан ул бит истребительдә түгел, туфанга чаклы булган «фарман» да очкан. — Аның каравы, мин совет очучысы. Ләкин сез мине мактанып әйтә дип уйлый күрмәгез. Бу минем сүзем тү¬ гел. Моны миңа бик яхшы бер кеше, чын кеше әйткән иде.— Очучы «чын» сүзенә аеруча басым ясады.— Әйе, чын кеше иде ул... Үлде инде. Очучының гайрәтле киң йөзенә сагыш билгесе чыкты. Яхшы, ягымлы сагыш иде бу. Күзләре ачылып, яктырып китте, йөзе кинәт бер ун елга яшәрде, бөтенләй яшь егет¬ ләр шикелле генә булып калды ул. Минем исем китте: моннан бер генә минут элек урта яшьләрдә булып күрен¬ гән хуҗам хәзер егерме өчләр тирәсендәге бер яшь кеше иде. — Ничек булды да кайчан булды... дип сораша баш¬ ласалар, минем җан ачуларым чыга... Ә меНә хәзер барысы да берьюлы исемә төште... Сез чит кеше, иртәгә без сезнең белән саубуллашырбыз һәм шуннан соң, мөгаен, күрешмәбез дә.„ Телисезме, мин сезгә аякларым¬ ның бөтен тарихын сөйләп бирәм? Ул торып утырды. Одеялын иягенә кадәр тартып ки¬ терде дә сөйли башлады. Гүя ул миңа сөйләми, минем 344
землянкада икәнемне дә оныткан, гүя үзенә-үзе сөйләнеп утыра иде. Ләкин ул бик матур итеп тасвирлап сөйләде. Аның зирәк акыллы, үткен хәтерле, зур, яхшы йөрәкле кеше икәне сүзләреннән үк сизелеп тора иде. Мин очучы¬ ның бик әһәмиятле, охшашы-тиңдәше булмаган вакыйга турында сөйли башлаганына бик тиз төшендем, һәм өстәлдән, тышына «Өченче эскадрильяның сугышчан очулары турындагы көндәлек» дип язылган, дәфтәрне тартып алдым да аның сөйләгәннәрен язарга керештем. Төн урман өстенә әкрен генә кара канатларын җәйде. Өстәлдә эселдәп янган сукыр лампа чатнап-чатнап куй¬ ды. Сакланмыйча очкан күп кенә төн күбәләкләре аның ялкынында канатларын көйдереп өстәлгә коелдылар. Башта төнге җил белән гармонь тавышы ишетелеп торды, аннан гармонь тынды. Очучының уйчан, бертөрле аккан, бераз карлыккан тавышына хәзер төнге урманның әкрен шаулавы һәм коңгыз безелдәве генә килеп кушылды. Ара-тирә күрше сазлыкта бакалар бакылдап куйды, ләкләк кычкырды, кайдадыр еракта мәче башлы ябалак ыңгырашты. Бу кешенең искиткеч хикәясе мине үзенә шул хәтле җәлеп итте, мин аны тулырак язып калырга тырыштым. Бер дәфтәрне язып тутырдым, шүрлектән икенче бер дәфтәр табып алып аны да тутырдым. Земляканың тар гына авызыннан күренеп торган күккә күтәрелеп кара¬ ганда таң беленеп килә иде инде. Ничек тиз үтте төн! Алексей Мересьев үзенең хикәясен «Рихтгофен» дивизия¬ сендәге өч самолетны бәреп төшергән көнгә кадәр ките¬ реп җиткерде. Шунда гына үзен тулы хокуклы, • тулы бәяле очучы итеп сизә башлаганын әйтте. Мересьев җөмләсен дә бетермичә туктап калды: — Эх, такылдап утыра торгач, таң атып бетә язган. Ә минем бит иртәгә иртә белән очасым бар. Сезне ялык¬ тырып бетергәнмендер инде, шулаймы? Ә хәзер — йок¬ ларга. — Ә соң Оля нишләде? Ул сезгә нәрсә дип җавап бирде?'—дип сорадым мин һәм шунда ук абайлап ал¬ дым,— ләкин гафу итегез, бәлкем, бу сезнең өчен күңел¬ сез сораудыр, алай булса, зинһар дип әйтәм, җавап биреп тормагыз. — Юк, нишләп алай булсын,— диде ул елмаеп.— Без аның белән икебез дә бик мәзәк кешеләр булып чыктык. Ул, беләсезме, барысын да белгән булган. Әлеге, сезгә 345
сөйләгән дустым Андрей Дегтяренко аңар барысын да әйтеп хат язган. Башта һәлакәтем турында, аннан аяк¬ ларымны кистерүем турында язып җибәргән. Ләкин Оля, минем бу турыда яшерүемне күреп, әйтергә авырсынга¬ нымны аңлап, үзе дә белмәмешкә салышып йөргән. Шу¬ лай булып чыкты: һич урынсызга бер-беребезне алдап килгәнбез. Ә үзен күрәсегез киләме? Ул сукыр лампаны, фитилен күтәрә төшеп, бизәкле рамкалар эчендәге фоторәсемнәргә якын китерде. Рә¬ семнәрнең берсендә, уңып бетә язганында, җәйге кыр чәчәкләре арасыннан гамьсез генә елмаеп карап торган бер кыз күрёнә иде. Икенчесендә дә шул ук кыз. Ләкин бусында кыз кече техник-лейтенант киемендә булып, йөзе ябык, җитди һәм акыллы иде. Шундый кечкенә иде бу кыз, хәрби киеме белән ул матур бер малай булып кына күренә, ләкин бу малайның күзләре талчыккан һәм олы¬ ларча җитди иде. — Ошыймы? Мин чын күңелемнән җавап бирдем: — Бик ошый. — Миңа да,— диде очучы көлеп. — Ә соң Стручков кайда хәзер? — Белмим. Аңардан соңгы хатны мин кыш көне үк алган идем. Великие Лукидан язган иде. — Ә теге Фанкист? Исемен оныттым. — Гриша Гвоздевны әйтәсезме? Ул хәзер майор. Прохоровка янындагы атаклы сугышка катнашты, аннан соң Курск дугасы янында дошман оборонасын өзеште. Янәшә торып сугышканбыз, ә бер-беребезне күрмәгән¬ без. Бер танк полкына командалык итә. Хәзер никтер язмый башлады. Зарар юк, исән булсак, бер күрешербез әле. Ә нигә дип исән булмаска безгә? Я, йоклыйк, йок¬ лыйк, әнә таң да атып килә инде. Ул сукыр лампаның сөремле ялкынына өрде. Зем¬ лянкага сүрән таң яктысы белән сыегайган ярым караң¬ гылык урнашты. Мөгаен, бу гүзәл урман торагының бер¬ дәнбер уңайсызлыгы булган озынборыннар безелдәшергә тотындылар. — Мин сезнең турыда «Правда»га язарга теләр идем. — Языгыз соң,— диде очучы исе китмичә генә, һәм йокы аралаш өстәп куйды:— Ә, бәлки, кирәкмәс? Геб¬ бельс кулына килеп эләксә, теге-бу дип, имеш, руслар 246
аяксызларны да сугышка җыя башлаганнар дип, чиркәү кагарга тотыныр... Фашистлар андыйга оста. Күп тә үтмәде, ул бик тәмле итеп гырылдарга тотын¬ ды. Ә мин йоклый алмадым. Алексей Мересьев сөйләп биргән бу вакыйга үзенең бөеклеге һәм садәлеге белән мине хәйран калдырды. Әгәр дә герое янымда йоклап ятмаса, чык төшкән протезлары идәндә аунап ятмаса, бәлки бу вакыйга миңа матур бер әкият булып кына кү¬ ренер иде... ... Алексей Мересьевны мин шуннан соң күрмәдем. Ләкин Орел янында ук бу очучының искитәрлек хикәясе язылган ике дәфтәрне, хәрби язмыш мине кайда гына ташласа да, үземнән калдырмадым. Сугыш тынып тор¬ ган араларда һәм сугыш бетеп азат ителгән Европа ил¬ ләрендә йөргән чакларымда аның турында очерк язарга әллә ничә тапкыр башлап, әллә ничә тапкыр ташладым. Чөнки язганнарым барысы да Алексей Мересьев тормы¬ шының тонык бер күләгәсе булып кына күренде! Ниһаять, мин Нюренбергтагы халыкара хәрби три¬ бунал утырышында булдым. Герман Герингтан сорау алу тәмам булып килә иде инде. Совет гаепләүчесенең сорау¬ лары белән стенага китереп терәлгән «Германиянең икенче фюреры», документаль дәлилләрнең авырлыгын¬ нан калтырана-калтырана, элек җиңелүне белмәгән фашизм армиясенең безнең илнең колач җитмәс киңле¬ гендә сугышканда Кызый Армия ударларыннан ничек таркалганын, пичек эрегәнен теләмичә генә сөйләде. Ул үзләренең җиңелүләрен аклау өчен, тонык күзләрен күккә терәде дә: «Язмыш шундый булган, күрәсең»,— дип куйды. е Совет гаепләүчесе Роман Руденко Герингтан: — Советлар Союзына хыянәтчел төстә басып керү бЬлән чиктән тыш зур җинаять эшләгәнегезне таный¬ сызмы? — дип сорады. Геринг күзләрен түбән төшерде дә, чыраен сытып, карлыккан тавыш белән җавап бирде: — Бу җинаять түгел, бу үкенечле ялгышу булды. Мин бары шуны гына таный алам: без дуамаллык эшлә¬ дек, чөнки, сугыш барышында күренгәнчә, без күп нәр¬ сәне .белмәдек, күп нәрсә турында шикләнеп тә карама¬ дык. Уйламыйча эш иттек. Иң беренчедән, без совет кеше¬ ләрен белмәдек, аларны аңламадык. Алар безнең өчен табышмак булдылар һәм хәзер дә табышмак булып кала¬ 347
лар. Советларның хәрби сәләтләре нәрсәдә икәнлекне иң яхшы шпионнар да фаш итә алмый. Мин туп, танк, само¬ летлар саны турында әйтмим. Аларын без чама белән белә идек. Мин промышленность көче турында да әйтмим. Мин кешеләр турында әйтәм. Ә рус кешесе чит ил кеше¬ ләре өчен һәрвакыт табышмак булып килде. Рус кешесен Наполеон да аңламады. Без бары тик Наполеонның ял¬ гышын кабатладык. Без «табышмаклы рус кешесе» турында, илебезнең «күзгә күренмәс сәләте» турында Герингның мәҗбүри рәвештә «ачыктан-ачык» сөйләгән сүзләрен горурланып тыңладык. Ышанырга мөмкин, сугыш көннәрендә үзенең сәләте, таланты, фидакарьлеге, батырлыгы белән бөтен дөньяны шаккатырган совет кешесе Герингларның барысы өчен дә табышмак булып килде һәм табышмак булып кал¬ ды да. «Немецлар өстен раса» дигән кызганыч һәм көлке теорияне уйлап чыгаручылар социалистик илдә үскән ке¬ шенең йөрәген һәм кодрәтен кайдан белсеннәр соң! Шул чакта кинәт кенә минем исемә Алексей Мересьев килеп төште. Аның ярым онытылган образы шушы кырыс имән зал эчендә минем күз алдыма ап-ачык булып килеп бас¬ ты. һәм шушында, фашизмның бишеге булган Нюрен- бергта, Кейтель армиясен җимергән, Герингның һава флотын чәнчелдергән, Редерның корабльләрен диңгез төпләренә күмгән, көчле ударлары белән Гитлерның юл¬ басар хөкүмәтен тар-мар иткән миллионнарча совет кешеләренең берсе турында сөйләп бирәсем килде. Мересьев кулы белән «Өченче эскадрильяның сугыш¬ чан очулары турындагы көндәлек» дип язылган соры тышлы дәфтәрләрне мин Нюренбергка да алып килгән идем. Трибунал утырышыннан чыккач, иске язмаларым¬ ны карарга тотындым -һәм Алексей Мересьев турында яңадан язарга утырдым. Бу китапта мин аның авызыннан ишеткәннәремнең барысын да дөрес итеп сөйләп бирергә тырыштым. Ләкин теге вакытта мин күбесен язып өлгерә алмаган идем. Күбесе дүрт ел эчендә хәтердән чыгып бетте, күбе¬ сен, үзенең тыйнаклыгы аркасында, Алексей Мересьев сөйләми калдырды. Миңа уйланырга, өстәргә туры килде. Ул төндә Мересьев үзенең дус-ишләре турында бик җылы һәм ачык итеп сөйләгән иде, ал арның да портретлары хәтердә тузып бетте. Бу портретларны миңа яңа баштан эшләргә туры килде. Фантларның барысын 348
Да нәкъ ул сөйләгәнчә итеп алырга мөмкин булмаганлык- тан, мин геройның фамилиясен бик аз гына үзгәртә төш¬ тем. Аның эшендә юлдаш булган, аңар батырлык эшләү юлында, кыен юлда булышлык күрсәткән кешеләргә яңа исемнәр бирдем. Әгәр алар хикәямдә үзләренең йөзләрен күрсәләр, миңа үпкәли күрмәсеннәр. Мин бу китапны: «Чын кеше турында повесть» дип атадым. Чөнки Алексей Мересьев нәкъ чын совет кешесе. Герман Герингка аңлашылмаган һәм аның хурлыклы үлеменә кадәр аңлаешсыз булып калган чын совет ке¬ шесе. Тарих сабакларын онытырга яратучы, шыпырт кына итеп, Наполеон һәм Гитлер юлыннан барырга уйлап ятучы бик күпләргә әле хәзер дә аңлашылмый торган чын совет кешесе ул. Чын совет кешесе турындагы бу повесть шулай бар¬ лыкка килде. Китап язылып бетеп, бастырып чыгару өчен әзерлән¬ гәннән соң, әсәремнең баш героен бу китап белән таныш¬ тырып чыгасым килде. Ләкин ул исәбе-хисабы булмаган буталчыклы фронт юлларында минем өчен эзсез югалган иде. Безнең гомуми дусларыбыз булган очучылар да, мин мөрәҗәгать иткән официаль учреждениеләр дә Алексей Петрович Маресьевны табуда миңа ярдәм итә алма¬ дылар. Повесть журналда басыЛып чыккан иде инде, аны Москва радиосыннан бирәләр иде, беркөн иртән минем телефон шалтырады. Трубкада кемдер, карлыга төшкән, батыр тавыш белән: — Мин сеанең белән очрашырга теләр идем,— диде. Тавыш миңа таныш та кебек, ләкин кем икәнен хәтерли алмадым. — Мин кем белән сөйләшәм? . — Гвардия майоры Алексей Маресьев белән. Ә берничә сәгатьтән ул элеккечә авыр чайкалып үзе дә килеп керде. Сугышның соңгы дүрт елы аны бөтенләй диярлек үзгәртмәгән, ул һаман да, мин беренче тапкыр күргәндәге кебек, шат күңелле, җитез хәрәкәтле, эшлек¬ ле кыяфәттә иде. — Кичә өйдә укып утырам. Радио сөйли, ләкин мин, укуым белән мавыкканга күрә, радионың нәрсә сөйләгә¬ нен ишетмәдем. Менә әнием дулкынланган кыяфәттә яныма килде дә, приемникка төртеп күрсәтеп: «Тыңла 349
әле, улым, синең турыда сөйлиләр бит»,— ди. Тыңлап караган идем, чыннан да минем турыда икән: минем баштан үткәннәрне тапшыралар. Мин моны кем язды икән дип аптырап киттем. Мин бит бу турыда беркемгә дә сөйләмәгән идем... Шулай уйланып торганда, сезнең белән Орел янында очрашуым исемә төште, төн озын землянкада сезгә йокы бирмичә сөйләп ятуым исемә төште. Ничек инде дим, күптән, моннан биш ел элек бул¬ ган хәл ич бу дим... Өзекне укып бетереп, язучысын әйт¬ кәч, сезне эзләп табарга карар кылдым... Ул моның барысын да бер тын белән сөйләп бирде дә, беренче күрүемдәге кебек, Маресьевча итеп, бераз оял- чанрак һәм киң итеп елмайды. Берсен-берсе озак күрми торган ике хәрби кеше оч¬ рашса, шулай була инде ул. Сугыш турында, икебезгә дә таныш булган офицерлар турында сөйләштек, җиңү көннәрен күрә алмый калган сугышчыларны ихтирам белән телгә алдык. Алексей Петрович үзе турында элек¬ кечә теләмичә генә сөйләде, мин аның соңыннан да, күп сугышларда булып, зур уңышларга ирешкәнен белдем. Ул үзенең гвардия полкы белән 1943—1945 елгы кампа¬ нияләрнең барысында да катнашкан. Беренче очрашуы¬ быздан соң ул Орел янында тагын өч самолет бәреп төшергән, ^ннан соң, Балтик буйларындагы сугышларда катнашып, тагын ике машинаның башына җиткән. Бер сүз белән әйткәндә, ул үзенең имгәнгән аяклары өчен үкенечтә калмаслык итеп үч алган. Хөкүмәт аңар Со¬ ветлар Союзы Герое исемен биргән. Алексей Петрович үзенең семья тормышы турында' да сөйләде. Мин бик шат: хәзер мин хикәямне бу яктан да күңелле итеп тәмамлый алам. Сугыш беткәч, Алексей үзенең сөйгән кызына өйләнгән. Хәзер аларның Виктор исемле малайлары бар икән. Камышиннан, яшьләр янына, Москвага, Алексейның карт анасы да килгән. Ул үз бала¬ ларының бәхетле тормышларына шатланып яшәгән хәлдә кечкенә Маресьевны карап үстерә икән. Бу бәхетле семья хәзер Ватан хакына тырышып хезмәт итеп, бөек җиңүнең татлы җимешләре белән хаклы рәвештә ләззәт¬ ләнеп яши, чөнки алар һәркайсы сугыш вакытында җиңү хакына кулларыннан килгәннең бөтенесен эшләделәр. Хәзер «Чын кеше»нең баш герое газета битләрендә еш очрый. Изге совет җиренә кулын сузган дошман белән сугышканда искиткеч батырлык үрнәкләре һәм ихтыяр 350
көчен күрсәткән совет офицеры дөнья йөзендәге тыныч¬ лык өчен көрәштә ялкынлы көрәшче булып китте. Будапешт һәм Прага, Париж һәм Лондон, Берлин һәм Варшаваның хезмәт ияләре үзләренең күп кешеле җые¬ лыш һәм митингларында аны әллә ничә тапкыр күрде¬ ләр. Бу совет сугышчысының искиткеч язмышы турын¬ да туган илебездән ерак җирләрдә дә беләләр. Сугыш¬ ның иң авыр сынауларын шундый батырлыклар белән үз башыннан кичергән кешенең тынычлык таләп итеп сөйләгән сүзләре аеруча ышанычлы булып яңгырый. Ирек сөючән кодрәтле халыкның улы Алексей Ма¬ ресьев дошман белән ничек сугышкан булса, хәзер дә шундый ук фидакарьлек, батырлык, тырышлык һәм ышаныч белән тынычлык өчен көрәшә. Чын Совет Кешесе Алексей Маресьев турында минем тарафтан чит җирдә язылган бу хикәяне хәзер тормыш үзе дәвам итә инде. Москва, 28 ноябрь, 1950 ел.
Гослитиздат Тарафыннан ig>2 елны чыгарылган БАСМА БУЕНЧА ТӘРҖЕМӘ ИТЕЛДЕ. ЭЧТӘЛЕК Беренче кисәк 3 Икенче кисәк i 91 Өченче кисәк 197 Дүртенче кисәк J 283 Соңгы сүз 340 Борис Полевой ПОВЕСТЬ О НАСТОЯЩЕМ ЧЕЛОВЕКЕ (на татарской языке) Редакторлары С. Сибгатуллина, Ф. Гайнанова Тышлык художнигы В. Карамышев Художество редакторы Э. Дъячкова Техник редакторы Э. С. Салихова Корректоры М. И. Сабирова Производствога бирелде 18 11-55 ел. Басарга кул куелды 9J1V-55 ел. ПФ 02190. Кәгазь форматы 84x108' п. Учет.-изд 18,19 табак. Басма табак 18,04(22). Табакта 34.400 знак. Заказ А-28. Тираж 15.000. Бәясе тышлыктан башка 5 сум 45 тиен, тышлыгы 1 сум. Татарстан Культура министрлыгы каршындагы издательство һәм полиграфия промышленносте бүлегенең камил Якуб исемендәге китап фабрикасында басылды. Казан, Бауман урамы, 19, 1955 ел.
6 сум 45 тиен