Автор: Толстой А.  

Теги: роман   уйдырма  

Год: 1966

Текст
                    АЛЕКСЕИ ТОЛСТОЙ
ПЕТР ПАТША
РОМАН
Гариф Гобәй тәрҗемәсе
ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ
КАЗАН 1966


Редакторы р. в э ли ев А Рәсемнәр художнигы д. ШМАРИНОВ ОЛЫ ЯШЬТӘГЕ МӘКТӘП БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН
Беренче бүлек 1. БРОВКИН БАЛАЛАРЫ f анька мич башыннан сикереп төште дә бүртенгән ишекне арты белән төртеп ачты. Апалары артыннан Яшка, Гаврилка, Артамошка- лар да тиз генә идәнгә төштеләр: барысының да эчәселә¬ ре килгән иде, — пар белән төтен болыты артыннан өй- алдына йөгереп чыктылар. Өйалды караңгы иде. Кар сарган кечкенә тәрәзәдән тонык кына булып алсу якты төшкән. Суык. Су кисмәге бозланган, агач чүмечкә дә боз каткан. Балалар әле бер, әле икенче тәпиләрен күтәреп си- кергәләп тордылар, — яланаяк иде алар. Саньканың ба¬ шында яулык, Гаврилка белән Артамошканың өсләрен¬ дә бер кат күлмәк, ул да кендектән генә. Тынчыган өй эченнән әниләре: — Ишекне ябыгыз, мәнсезләр!—дип кычкырды. Ул мич янында басып тора иде. Өйне яктырту өчен мич авызына кыстырып куелган чыралар яктырак яна башлады, ананың җыерчыклы йөзенә, башындагы ертык яулыгына ут яктысы төште. Елый-елый шешенеп беткән күзләре куркыныч булып ялтырап киттеләр. Санька, ни¬ дәндер куркып, ишекне бөтен көче белән шапылдатып япты. Аннары чүмеч белән су чумырып алып эчте, бер кисәк боз тешләп капты да энеләрен эчерде. , — Туңдыгызмы? — дип пышылдады ул. — Ату ишек алдына чыгып, әтинең ат җиккәнен карап керәбез... Әтиләре ишек алдында ат җигеп тора иде. Әкрен генә кар ява, бөтен күк йөзе кар гына, биек читәнгә чәүкәләр кунган, никтер биредә өйалдыңдагы кебек үк суык тү¬ гел. 3
Балаларның әтиләре Иван Артемьич исемле. Ләкин аңа әниләре генә шулай эндәшә; үзе Ивашка ди, кеше¬ ләр дә шулай дип йөриләр; ә фамилиясе Бровкин. Аның башында кашларына кадәр төшереп кигән озынча бүрек. Җирән сакалы киезләнеп беткән, өстендә юкә белән бил түбәнтен буылган тула чикмән; куенында бияләйләре тырпаеп тора. Кашы-күзе җыерылган, тиресле карда чабаталарына кадәр усал шыгырдыйлар: сбруйларының бер дә рәте-башы юк, тузып беткәннәр, ялгау өстенә ял¬ гау. Бровкин ачуыннан үзе шикелле үк кыска аяклы, зур корсаклы бахбаена кычкыра: — Тик торма әле менә, шайтан токымы! Балалар баскыч төбендә кечесенә чыгып алдылар да, эчләренә суык үтсә дә, бозланган бусагада бер-берсенә сыенып карап тордылар. Иң кечкенәләре — Артамошка,- дер-дер калтыранып: —• Мич башында җылынырбыз әле... — диде. Иван Артемьич атын җигеп бетергәч, агач чиләк белән су эчерергә тотынды. Ат озаклап/ тузма йонлы корсагы күбенгәнче эчте: «Ашарга да такы-токы бирәсез, ичмасам суыгызны туйганчы эчим...» Аннары әтиләре бияләен киде, чанадан салам астын¬ нан чыбыркысын алды һәм балаларына: — Өйгә керегез, кара, мин сезне! — дип кычкырды. Чанасына кырын ятты да, капкадан чыгуга атын юртты- рып, кар сарган биек чыршылар буйлап, үзенең хуҗасы¬ на, дворян улы алпавыт Волков имениесенә таба юл алды. — Ай, нинди суык! — диде Санька. Тешләре тешкә бәрелгән балалар караңгы өй эченә ыргылдылар һәм мич башына менеп киттеләр. Кара түшәм астында коры, җылы төтен. Ул бөтерелә- бөтерелә ишек өстендәге озынча тәрәзәдән тышка чыга. (Бровкиннар өе кара мунча кебек, морҗасы юк.) Әни¬ ләре алабута катыш арыш оныннан камыр изә. Ничек кенә булмасын, алар таза тормышлы кешеләр: ат, сыер, дүрт тавыклары бар. Мич авызындагы чырадан суга күмер кисәкләре тө¬ шеп чыжылдый. Санька, толыпны үзенең һәм энеләре¬ нең өстенә яба да, тагын төрле куркыныч әйберләр, төн¬ лә белән идән астында кыштырдаган озын койрыклар турында пышылдап сөйли башлый... — Баягынак, бәбәкләрем чәчрәп чыксын менә, шун¬ 4
Дый курыктым: ишек катында чүп, чүп өстендә себерке... ә мин шулай мич башыннан карап ятам... Себерке ас¬ тында, алла үзе сакласын! — мәче тикле күсе! йоны ук- маш-укмаш, мыеклары нәкъ мәченеке төсле... Толып астындагы кечкенә малайлар куркып пышыл¬ дашалар: — Ой, ой, кирәк түгел... 2. УРМАН ЮЛЫНДА Урман буйлап тапталыр-тапталмас юл үткән. Юан, карт чыршылар күк йөзен каплап торалар. Урман куе, ауган агачлар күп очрый — баруы кыен. Ат әкрен генә юрта, бөтен гәүдәсе бәсәргән. Агач бо¬ таклары дугага, тәртә башларына тиеп киткәндә, өскә кар коела. Агач башларыннан мамык койрыклы тиеннәр карап калалар. Бу урманда тиен дигәнең бетәсе түгел. Иван Артемьич кырын яткан да уйланып бара. Му¬ жик кеше нишләсен, аңар хәзер уйлаудан башка нәрсә калмады да шул... «Я, ярый... Тегесен бир, монысын бир аларга... Тегесенә түлә, монысына түлә... Эштән качкан юк, түзәбез. Әнә, Мәскәүдә боярлар алтын чаналарга утырып йөри башладылар. Анысы өчен дә син түлә, си¬ мез шайтанга! Я, ярый... Син үзеңә тиешлесен ал, эшләт тә, ләкин болай шаярма... Җиде кат тирене тунама. Эх, егетләр, качу хәерлерәк минем өчен. Урманда берәр ерт¬ кыч өзгәләп ташлый икән, өзгәли бирсен. Болай яшәүгә караганда үлүем хәерлерәк...» Ивашка Бровкин, бәлки, шулай уйлагандыр, бәлки, түгелдер. Урман эченнән юлга шул ук алпавытның Че¬ гән кушаматлы бер крестьяны килеп чыкты. Сакалына чал кергән, үзе кап-кара, карарга куркыныч. Унбиш ел буена алпавыттан качып яшәгән кеше ул. Тагын шулай яшәр иде әле, качкыннарның барсын да тотып хуҗала¬ рына кайтарырга дигән указ чыкты. Чегәнне Воронежга якын бер авылдан тотып алып, Волковка китереп бирде¬ ләр. Тормышын ярыйсы гына итеп корып җибәргән бул¬ ган. Кайтуына яңадан табанын ялтырата башлаган иде дә, тотып алдылар һәм моннан соң качу уе бу каракның, бу мошенникның башына да килмәслек итеп, чыбыркы белән кыйнарга, ә ярасы төзәлгәч, тагын бер тапкыр то¬ тып ярырга куштылар. Чегән бу җәзадан Волков дача¬ сына эшкә җибәрелүе аркасында гына котылып калды. 5
— Исәнме, — диде Чегән һәм Иван чанасына күчеп утырды. — Исәнме. — Ул-бу ишетелмиме? — Яхшы хәбәрләр ишетелми бугай шул әле... Чегән, бияләен салып, сакал-мыегын сыпырып алды да, мәкерен яшерергә тырышып, болай диде: — Урманда бер кешене очраткан идем, патша үләр¬ гә ята икән анда. Иван Артемьич коелып төште, коты алынды... — Алай, кемне патша итеп куярлар икән? — Теге бәләкәй малаеннан, Петр Алексеевичтан башка кеше юк инде. — Ну, парень! — Иван озын бүреген басып куйды, күзләре агарып китте аның. — Ну, парень... Алайса, бо¬ ярларның җилкәгә тагы да ныклабрак менеп атланганын көт тә тор. Бөтенебез кырылып бетәбез икән... — Бетәбез, ә бәлки, бетмәбез дә әле, — диде Чегән һәм күз кысып куйды: — Теге кеше болай ди бит: чуалыш булмый калмас, ди... Ул чакта, бәлки, әле безгә дә берәр җиңеллек чыгып куяр. — Чегән, шүрәленекедәй иләмсез озын тешләрен күрсәтеп, бөтен урманны яңгыратып көлде. Нарат кәүсәсенә сеңеп яткан тиен, карны тузгытып, юлның икенче ягына сикерде. Агач араларыннан кыйгач төшкән кояш нурында инә очларыдай кар бөртекләре җе¬ мелдәде. Юлның аргы башында, калкулык өстендә, ал¬ павыт имениесенең казык коймалары, текә калай түбә¬ ләре, морҗаларыннан бөркелгән төтеннәре артында кура җиләге төсендәге зур алсу кояш күренде. 3. АЛПАВЫТ ЙОРТЫНДА Ивашка белән Чегән атларын биек капка төбендә тук¬ таттылар. Бүрекләрен салдылар. Ивашка кече капканың алкасын тартты һәм әйтеп куйды: — Я ходай, бәндәләреңне мәрхәмәтеңнән ташлама... Каравыл өеннән, чабаталары белән шыгыр-шагыр ба¬ сып, каравылчы Аверьян чыкты. Ул, ярыктан карап, үз кешеләр икәнен белгәч: — Амин, — диде һәм капканы ача башлады. - 6
Мужиклар атларын ишек алдына керттеләр дә бү¬ рекләрен салган хәлдә алпавыт өенең слюда тәрәзәләре¬ нә кырын карап тордылар. Гүрнәчәгә биек текә баскыч¬ лы болдыр аша менелә. Бик матур болдыр, бөтен җире челтәрләп, үлән рәсемнәре төшереп эшләнгән, түбәсе гөмбәзле. Ә гүрнәчәнең үз түбәсе чатыр кыяфәтендә, һәр ике ягы канатлы, иң очы алтынга манылган. Ивашка каравылчыдан: — Аверьян, бояр безне атлар белән нигә чакыртты икән? —дип сорады. — Татын берәр йөкләмә килеп чык¬ тымы әллә? Безнең өстә бер бурыч та калмаган иде ши¬ келле... — Мәскәүгә солдатлар утыртып барасыз. — Тагын атларны эштән чыгарырга димени инде?.. Чегән, каравылчыга якынрак килеп: — Нәрсә бар, әллә берәрсе белән сугыш булырга торамы? Яки чуалыш-фәләнме? — дип сорады. — Анысы синең белән минем акыл җитә торган эш түгел, — диде Аверьян һәм башын иеп куйды. — Кушкан¬ нар — эшлә. Сезнең шикеллеләрне суктыру өчен бүген әнә бер йөк чыбык алып кайттылар... Аверьян, картаеп каткан аякларын таяк кебек өсте¬ рәп, үзенең алачыгына кереп китте. Чылбырдагы этләр өрде. Эңгер-меңгер чак иде инде, кайбер тәрәзәләрдә утлар кабынды. Алпавытның үз янында торучы холоплары 1 унбиш кенә. Алар да әйбәт тормыш белән тормый, ашаганнары ипи дә куас. Иген игәләр, урман ташыйлар. Эшләренең рәте-башы юк. Берсен, имештер, Волков, тиле кеше кыя¬ фәтенә кертеп, Мәскәүгә чиркәү ишек төпләрендә хәер өстәргә йөртә икән дип сөйлиләр. Холопларның икесе авыл арасында кашык, чабата, сыбызгы кебек нәрсәләр белән сату итеп йөри... Ә шулай да мәгънә аларда түгел, мужикларда. Алар ризыкландыра боярны... Ивашка белән Чегән ишек алдында шул хакта уйла¬ нып тордылар. Ашыга торган түгел. Яхшылык* өмет итәр урын юк. Көт тә тор, әле моңардан да начаррак булачак. Кайдадыр ишек шыгырдап ачылды. Кар ерып, асрау кыз йөгереп килде. Яланбаш, кыяфәте оятсыз. — Алпавыт атларыгызны тугарырга кушты. Кунарга 1 Холоп — крепостной крестьян. 7
әйтте. Иртәгә солдатлар алып китәрсез. Карагыз аны, атларыгызга бояр саламын ашатмагыз. Чегән бу кызны чыбыркы белән кыздырмакчы булган иде дә, кыз китеп өлгерде. Атларын ашыкмыйча тына тугарып, холоплар өенә йокларга керделәр. Җиде-сигез холоп боярдан чәлгән шәм яктысында карта уйнап утыралар иде. Майланып беткән карталарын ачу белән өстәлгә шап-шоп ыргыта¬ лар. Берсе ота, икенчесе оттыра. Шау-шу, бәхәс. Берсе акчаны авыз эченә яшерергә маташа, икенчесе аның авызын каера. Ялкаулар, ә тамаклары тук! Бер читтә, ян сәкедә бер малай утыра. Өстендә озын киндер күлмәк, аягында иске чабата. Бу Иван Артемьич улы Алешка. Көз көне аны Волковка недоимка бәра¬ бәренә мәңгегә кол итеп бирергә туры килде. Малай зур күзле, әнисенә охшаган. Чәч учмаларыннан ук күренеп тора — биредә аны кыйныйлар. Иван улына карап куйды, кызганыч булып китте, лә¬ кин бер сүз дә әйтмәде. Алешка эндәшмичә генә әтисенә башын иеп куйды. Ата, улын чакырып алып, шыпырт кына: — Ашадыгызмы әле? — дип сорады. — Ашадык. — Эх, өйдән ипи алып килмәгәнмен. (Иван Артемьич ялганлады. Аның куенында чүпрәккә төрелгән ипи сы¬ ныгы бар иде.) Син ничек булса да тырыш инде, миңа берәр нәрсә юнәт... Менә нәрсә, Алеша... Иртәгә иртә бе¬ лән боярның аягына егылырга уйлап торам, — кызганыр дим инде. Өйдә эш күп бит... Мәскәүгә минем урынга син генә барыр идең. Алешка әкрен генә башын селкеп куйды: «Ярый, әти». Иван чабаталарын чишә башлады, һәм, тамагы тук, күңеле күтәренке кеше төсле, көр тавыш белән әйт¬ кән булды: — Нәрсә, егетләр, сез көн саен шулай күңел ачасыз¬ мы? Тормышыгыз җай икән, капканыгыз май икән... Гәүдәгә зур гына бер холоп, карталарын өстәлгә таш¬ лап, борылып карады: — Ә син кем, нигә син кешенең нәрсә ашаганын тик¬ шереп йөрисең! Иван колак төбенә салып җибәргәннәрен көтеп тор¬ мады, тавыш-тынсыз гына сәкегә менеп китте. 8
4. АК ӨЙДӘ Василий Волковка күршесе, аз җирле дворян улы Михаила Тыртов кунак булып килгән иде, кунарга кал¬ ды. Кичке ашны иртә ашадылар. Чынаяк мич янындагы киң генә ян сәкегә киез җәелгән, аю тиресеннән тегелгән туннар җәелеп куелган, мендәрләр салынган иде инде. Ләкин яшьләргә йокы кермәде, эчке күлмәктән калып, тын гына утыра бирделәр. Мичтән кызу бәреп тора. Аралыкта бер көйгә чикерт¬ кә сайрый. Тын, ямансу. Хәтта ишек алдында этләр дә өрмәс булдылар. Волков уйчан кыяфәттә сөйләп китте: — Берәр король безне үзенә хезмәткә алсын иде, ич¬ маса. Венециягә, Римга яки Венага китәр идем, уйлап та тормас идем... Бөтен дөньяда бай тормыш белән яши¬ ләр, бер без генә хәерче... Күптән түгел Мәскәүгә барган идем, мылтык ясаучы эзләп йөрдем. Кукуй бистәсенә бер немецка җибәрделәр... Барып керсәм, хәйран кал¬ дым, урамнары себерелгән, өйләре чиста, күңелле, бак¬ чаларында чәчәкләр... Үзем барам, үзем шүрлим... Төш дип белерсең... Кешеләр сиңа ачык йөз белән карап ка¬ лалар... Ә байлык! Кукуй бер үзе дә синең бөтен Мәс- кәвеңнән байрак. Бераз тынып тордылар. Кунак, сүзсез калып, сүрән генә тыңлап утырды^ — Барыбыз да бөлеп беттек... Ул ясак, имана, са¬ лымнар шулкадәр басты, йортың ташлап качарсың... Ә ул акчалар кая китә? Василий Васильевич Голицын Мәс- кәүдә Неглинный елгасы буенда үзенә сарай салган. Тышы җиз белән сипләнгән, эченең бөтен җире алтын күн. Менә акча кая китә! Иртәгә Мәскәүгә җир-су алыр¬ га барам. Күп дигәндә бер өтек авыл тияр инде, аннан берәр бакалы сазлык. Ә мин бит әтинең сигезенче ба¬ ласы. Ничек яшәргә? Ә? Волков, үзенең ялан аякларына карап, башын сел-ч кеп куйды: Әйе, тормыш җиңел түгел. Михңйла аңа таба иелде: Беркөн әтинең танышы, патшада конюх булып эшләүче Данила Меншиков сөйләп торды: стрелец1 1 Стрелец — XVI—XVII гасырларда аерым хокуклар белән файдаланучы хәрби хезмәткәр. 9
полкларына ике ел ярымнан бирле хезмәт хакы.түләнмә¬ гән икән. Стрелецлар шундый усалланганнар ди!.. Мен¬ шиков әйтә: менә күрерсез, стрелецлар тиздән үзләрен күрсәтерләр, ди. Алар, шаярма, бер Мәскәүдә генә дә утыз мең! Волков башын күтәреп Михайлага карап куйды. Те¬ гесе, сөякләрен чытырдатып, киерелде. Аннан куас белән тулы агач җамыякны алды да, җамыяк читеннән генә Волковка карый-карый, озаклап эчте: — Федор патша озак яшәмәс дип сөйлиләр... Стре¬ лецлар ул үлгәнне генә көтеп торалар икән... Волков куркып китте, күзләре ялт-йолт килде. Ул ишеккә карап алды да: — Кара аны, Михайла, андый сүз өчен... — диде. — Нинди сүз? Бөтенесе шулай сөйли... Чуалыш бул¬ мый калмас, һәркем җиңеллек көтә... Волков, ачу белән: — Ярар, йокларга кирәк, — диде. Михайла сәкегә ятты, аю толыпны ябынды да кулын баш астына тыкты. Күзләре ялтырап китте: — Мин сөйләгәннәрне барып әйтәсеңме инде? Волков эндәшмәде. Сумалалары саркып чыккан на¬ рат стенага карап озак кына ятканнан соң болай диде: — Сине әйтеп миңа ни файда соң... Әйдә... йоклавың¬ ны бел... 5. ДВОРЯН ОПОЛЧЕНИЕЛӘРЕ1 Земляной вал капкасыннан кергәч, Мәскәүнең тигез- ле-тигезсез урамнары, казылмалы юллары башланды. Юлчылар агач койма, казык киртә яннарыннан, кара- каршы итеп салынган биек тар өйләр яныннан үттеләр, һәркайда ватык чүлмәк, үләксә, эшкә яраксыз чүпрәк- чапраклар, көл өемнәре күренеп калды. Ул елларда бө¬ тен чүп-чар урамга ташлана иде. Алешка, дилбегә тотып, чана яныннан бара, чанада чүбек тутырып тегелгән хәрби колпаклар, арты бөрмәле, биек якалы сырма кафтаннар кигән өч холоп утыра. Болар Василий Волковның каралырга баручы егетләре. 1 Ополчение — регуляр армиягә ярдәм итү өчен төзелгән гас¬ кәр. 10
Василийның тимер киёМтә акчасы җйтМәДе; каралырга кергәч, тиешенчә киендермәгәнсез, урлашырга өйрәнеп беткәнсез, дип орышуларыннан, мәсхәрә итүләреннән курыкса да, егетләрен шулай гына киендерде. Василий белән Михайла да шунда; алар Чегән чана¬ сына утырганнар. Артларыннан ике холоп ике ат җитәк¬ ләп килә, атларның берсе персиян иярле, ияр астыннан кыйммәтле сукно ябылган — монысы Василийныкы; икенчесе эштән чыккан карт алаша; ияренең дә рәте юк — монысы Михайланыкы. Михайланың кашы-күзе җыерылган. Аларны атла¬ рын чыбыркылый-чыбыркылый дворяннар, бабаларының тимер киемнәрен, яңа ферязь1, терлик2 яки кафтан ки¬ гән бояр уллары узып китәләр. Алар да каралырга һәм җир-су алу өчен Лубян мәйданына баралар. Кешеләр барысы да Михайланың карт алашасына карап көләләр: «Әй син, ул үләксәңне карга зиратына алып барасыңмы әллә? Кара, барып җитә алмас бит...» Кешеләр узып барышлый карт алашага чыбыркы белән сугалар, алаша чүгеп куя. Тагы кычкырып көләләр, сызгыралар... Ниш¬ ләсен, Михайлага шуларның барысын да күтәрергә туры килә... Юлчылар Яуза күпере аша чыктылар. Елганың биек ярларында йөзләрчә вак тегермәннәр әйләнеп тора иде. Күпер чыгып, мәйданга кергәч, акшары кубып беткән ак озын стеналар буйлап юртып үттеләр. Стена өстендә дүрткел манаралар тезелеп киткән, ә стенаның теш ара¬ ларына бик күп туплар куелган. Мясницкий капкасы тө¬ бендә сүгеш-кычкырыш, этеш-төртеш; һәркемнең берен¬ че булып керәсе килә, бер-берсенә йодрыклар белән би¬ решәләр, баштан бүрекләр очып төшә, чаналар чатыр-чо¬ тыр килә, атлар үрә тора. Алешканы чыбыркылар белән кыйнап бетерделәр. Малай бүреген югалтты. Үзе ничек исән калгандыр! Мясницкий урамына килеп керделәр... Алешка, канаган борынын сөртә-сөртә, як-ягына каранды: ну, малай! Тиресле тар урам буенча өерелеп халык агыла: ха¬ тыннар, холоплар, посадскийлар 3, поплар һәм чит халык; 1 Ферязь — озын өс киеме, җиңе беләзеккә таба тараеп килә; төймәлесе һәм тасма белән генә бәйләп куела торганы була. 2 Терлик — кыска җинле, биш билле озын чикмән. 3 Посадскийлар — борынгы Россиядә сәүдәгәрләр һәМ промышленниклар. 11
tikt халыклар бар да кара йөзле, күзләре кылый, кйеМ- нәре дә мәзәк кенә... Кечкенә агач кибет эчләреннән са¬ тучылар кычкырып калалар, прилавка аша үрелеп, итәк¬ тән тарталар, узгынчыларның бүрекләрен салдырып алалар — шулай итеп, әйбер алырга кибетләренә чакы¬ ралар. Биек койма эчләрендә таш өйләр, кайсы кызыл, кайсы көмеш төсле текә түбәләр, чиркәү гөмбәзләре. Чиркәүләр меңләп булыр; юл чатларына салынганнар. Күбесе биш гөмбәзле, үзләре кечкенә генә, ишекләре тар, бер кеше көчкә сыя, ә эченә ун кеше керсә, боры¬ лырлык та калмый. Чиркәү түрендә шәмнәр янып тора. Берничә карчык гыйбадәткә тезләнгән килеш йоклап киткән. Сәләмә киемле, тузгак чәчле, карарга куркыныч хәерчеләр, тыңкыш сөйләнеп, аяктан тоталар, үлеклән¬ гән, канап беткән тәннәрен ачып күрсәтәләр... Коточкыч күзле указсыз поплар узгынчыларның борын төпләренә калач төртәләр. «Купең, әйдә гыйбадәт кылырга керә¬ без, югыйсә калачыңны тешлим...» дип кычкыралар. Чиркәүләр өстендә чәүкә болыты... Лубян мәйданында төркем-төркем атлы солдатлар кайнаша иде; юлчылар анда көч-хәл белән үтеп керде¬ ләр. Еракта, Никольский капкасы янында, бер боярның кеш тиресеннән тегелгән озынча бүреге, дьякларның 1 тире колпаклары, байларның бөрмәле кара кафтаннары күренде. Арадан озын сакаллы, нәзек озын бёр кеше чы¬ гып, кулындагы кәгазен селки-селки кычкырды. Шуннан соң кайсы яхшы, кайсы начар коралланган, кайсы сол¬ датлар иярткән, кайсы ияртмәгән берәр дворян килеп чыкты һәм, атын юрттырып, капка янындагы өстәл яны¬ на килде. Атыннан төште дә әлеге боярга һәм дьякларга түбәнчелек белән баш иде. Тегеләр моның коралларын, атын карадылар, моңа кадәр хөкүмәттән күпме җир алган икән дип, кәгазьләрен тикшерделәр. Бәхәс купты. Дворян карганды, күкрәгенә суга-суга карганды, ә кай¬ берләре, җир аз, ачлыктан-ялангачлыктан үлеп бетәбез бит инде, дип елады. Шул рәвешчә, искедән килгән гореф-гадәт буенча, ел саен язгы походлар алдыннан дворян ополчениесендә торган кешеләрне тикшерү үткәрелә иде. 1 Дьяк — берәр учреждениедә секретарь хезмәтен башкаручы чиновник. 12
Михайла белән Василий атларына атландылар. Че¬ гән белән Алешкага атларын тугарырга куштылар. Бу иярсез ике атка Волковның каралырга килгән ике холо- пын атландырдылар. Ә өченче холопка, авылдан җәяү килгәненә, юлда атымның аягы сынды, чананы ташлап калдырдык, дип әйтергә куштылар. Чегән: «Минем айгырны кая алып китәсез? Боярин! Шәфкатьле боярин!..» — дип, атның өзәнгесенә ябышкан иде дә, Василий аңар камчы белән кизәнде: «Кычкыр әле, мин сине!..» Василий киткәч, Чегән оятсыз сүзләр әйтеп бер сүгенде дә камыты белән дугасын чанасына атып бәрде, аннары гарьлегеннән үзе дә чанага ташлан¬ ды һәм башын саламга тыкты. Алешка турында оныттылар. Ул сбруйларын чанасы¬ на җыеп салды. Яланбаш, туны тишек-тошык; утыра- утыра туңып бетте. Нишлисең бит, мужик хәле билгеле инде: түзәргә кирәк. Шул чак аның борынына тәмле ри¬ зык исе килеп бәрелде. Малай күтәрелеп i^apaca, куян бүрекле, кечкенә күзле бер симез мужик узып бара, муенына аскан агач әрҗәдә, иске чүпрәк астында мич¬ тән яңа чыккан пироглар, парлары бөркелеп тора. Му¬ жик, Алешкага күз кырые белән карап алды да, пирог¬ лар өстендәге сәләмәнең бер читен күтәреп куйды: «Нинди кызарып пешкән, үзе кап-кайнар!» Алешка ихтыярсыз пирогларга таба атлады. — Ни бәя, абый? — Икесе ярты акча. Телеңне йотарсың. Алешканың яңак эчендә ярты акчасы — ярты тиене — бар. Василийга холоп булып киткән чакта, бәхет теләп ятсын дип, әнисе биргән иде. Акча да кызганыч, ачлык¬ тан эч тә быгырдый. Алешка, тупас кына итеп: — Бир алайса, — диде. Малай пирогны алып ашады. Мондыйны гомерендә ашаганы юк иде. Ә чанасы янына әйләнеп килсә — дуга да, чыбыркы да, камыт белән шлея да юк: урлагаңдар. Чегән янына йөгереп барган иде, саламнан башын да күтәрмичә сүгеп ташлады. Алешканың аяклары атламас булды, колаклары шаулап торды. Еларга дип чана үрә¬ чәсенә утырган иде дә, шунда ук сикереп торып узгын¬ чылар артыннан йөгерде: «Каракны күрмәдегезме?» — Квлделәр. Инде нишләргә? Мәйдан буенча Волковны эз¬ ләп китте. 13
Волков ат өстендә түшен киереп, биленә таянып уты¬ ра иде. Башында җиз бүрек, тимер киеменең күкрәк һәм корсак турысы салкыннан бәсәргән. Василийны таны¬ массың да — бөркетмени! Артында ике холоп. Алар да ат өстендә; үзләренең калын киемнәре белән мичкә кебек күренәләр. Иңбашларында агач саплы сөнге. Холоплар үзләренең хәлләрен үзләре дә беләләр: ну, сугышчылар да соң без, тиленең дә тилесе инде, дип көлешәләр. Күз яшен сөртә-сөртә, кызганыч итеп шыңшый-шың- шый, Алешка Василийга бәхетсезлек турында әйтә баш¬ лады. — Үзең гаепле! — дип кычкырды Василий. — Менә әтиең тотып ярыр. Аннан яңа сбруй юнәтер. Ә юнәтмә- сә, салып суктырырмын үзен. Бар, кит, ат аягы астында чуалма. Шул чак озын дьяк кулындагы кәгазен селки-селки Волковның исемен кычкырды. Волков, урыныннан кубып, шунда атылды. Аның артыннан, атларын чабаталы аяк¬ лары белән дөмбәсли-дөмбәсли, холоплар да Никольский капкасына таба киттеләр. Анда, өстәл янында эчтән кеш эчле, бархат тышлы тун, өстән бәрән тун кигән коточкыч бер кеше — князь Федор Юрьевич Ромодановский утыра иде. Хәзер нишләргә инде? Бүрек тә, сбруй да югалды... Алешка әкрен генә елый-елый мәйдан буенча китте. Менә аңар Михайла Тыртов эндәште һәм шундук, атыннан ие¬ леп, малайны иңеннән тотып алды. — Алешка! — диде ул. Үзенең күзендә яшь, иреннәре калтырый.—Алешка, алла хакы өчен хәзер Тверской капкага йөгер, конюх Данила Меншиков йорты кайда дип сорарсың... Данила янына кергәч, башыңны өч тап¬ кыр иеп исәнләш. Әйт, Михайла синең алдыңда башын җиргә ора, диген... Аты авырый башлады, диген... Оят инде, диген... Түрәләргә күрсәтергә бер генә көнгә нинди дә булса бер ат биреп торсын әле дип әйтте диген. Оныт¬ массыңмы? Әйт — мин бурычлы булып калмам... Ат өчен мин хәзер кеше суярга җиттем... Бар, елап сора... — Соравын сорармын, ә бирмәсә? — диде Алешка. — Башыңа сугып, муеның тиңентен җиргә батырыр¬ мын,— диде Михайла; аның күзләре акайды, борын ти¬ шекләре киңәйде. Алешка, дөньясын онытып, Михайла әйткән җиргә йөгерде. 14
Михайла көне буе ач килеш иярдән төшми утыра- утыра туңып бетте... Кояш салкын караңгы офыкка якы¬ найды. Кар зәңгәрләнде. Ат тояклары хәзер катырак шыгырдады. Мәйданга эңгер-меңгер җәелә башлады. Бөтен Мәскәүдәге чиркәүләр, кешеләрне кичке гыйба¬ дәткә чакырып, чаң сугарга керештеләр. Михайла янын¬ нан атын әкрен генә атлатып, башын түбән иеп, караңгы чырайлы Василий Волков үтеп китте. Алешка һаман юк иде әле. һәм ул Михайла янына бөтенләй әйләнеп кил¬ мәде. 6. ФЕДОР ПАТШАНЫҢ ҮЛЕМЕ Кызу итеп ягылган патша сараенда лампадалар 1 яна. Тәбәнәк кенә ярым түгәрәк түшәмгә, стеналардагы су¬ рәтләргә лампада яктысы төшкән. Образлар2 астында, киң сәкегә түшәлгән ефәк түшәкләрдә Федор патша үләргә ята. Аның коры сөяккә калган зәгыйфь гәүдәсе бөтенләй түшәккә баткан. Федор Алексеевичның үлүен күптән көтәләр иде инде: аңарда зәңгелә авыруы иде, гел аяклары шешә иде. Бү¬ ген ул иртәнге гыйбадәт вакытында басып та тора алма¬ ды, урындыкка утырды һәм аннан да идәнгә егылып төште. Образ астына күтәреп салдылар. Эченә сары су җыелып, аяклары бүрәнәдәй шешкәң, эче дә күбенә баш¬ лаган иде. Немец докторын чакырттылар. Ул эчтән сары суны чыгарды, патша тынып калды, һәм тын гына үлә башлады. Күз төпләре күгәрде, борыны кылычланып китте. Бер тапкыр ул нәрсәдер пышылдап та куйды, лә¬ кин сүзен аңламадылар. Немец аның каны качкан ирен¬ нәренә колагын куйды: Федор Алексеевичның авызы шигырь укыгандагы кебек кыймылдады, патша докторга латин телендә нәрсәдер пышылдады. Докторга патша¬ ның пышылдаганы Овидий3 шигыре булып ишетелде. Үлеп барганда Овидий шигыре? — Бу .вакытта бичара патша аңын җуйган иде инде. Шуннан соң аның сулышы да ишетелмәс булды. 1 Лампада — гадәттә тәреләр алдына яндырып куела торган һгылмалы кечкенә лампа. • Образ — христиан динендәге халыкларда алла һәм изгеләр¬ нең сурәтләре. Икона дип тә йөртелә. • Овидий — борынгы Рим шагыйре. 15
Бәсәргән тәрәзәдә, аның түгәрәк пыялаларында, кур¬ гаш рамнарында ай яктысы уйный, тәрәзә төбендә җыел¬ малы урындыкта патриарх 1 Иоаким утыра, йөзе кырыс, балавыз кебек сары. Өстендә озын кара кием, озынча кара бүрегендә сигез очлы тәре; бөкрәеп килгән гәүдәсе үлем өрәге шикелле хәрәкәтсез. Стена буенда патшаби¬ кә Марфа Матвеевна бер ялгызы басып тора. Яшь пәр¬ дәләгән күзләре белән түшәкләр өеме эченнән кечкенә маңгае һәм озынаеп киткән борыны гына күренеп торган иренә караган. Патшабикәгә нибары унҗиде яшь. Аны патша сараена матур булганга алдылар. Фәкыйрь тор¬ мышлы Апраксиннар семьясыннан ул. Патшабикә булып нибары ике ай торып калды. Аның кара кашлы сабый йөзе елый-елый шешенеп беткән. Ул кычкырып еларга курка, бармакларын шыгырдатып бора-бора, балалар төсле сулыгып елый. Сарайның икенче башында, эңгер-меңгер эчендә пат¬ шаның күп санлы туганнары пышылдашалар — апалары, сеңелләре, түтәйләре, абыйлары һәм сарайга якын бо¬ ярлар: Иван Максимович Языков — кечкенә гәүдәле, нык тәнле, коточкыч хәйләкәр кеше; Алексей Тимофеевич Лихачев — сарайның зур гына бер чиновнигы, караңгы чырайлы күңелсез генә карт; князь Василий Васильевич Голицын — урта буйлы искиткеч матур кеше, сакалы бөдрә, мыеклары өскә тырпаеп тора, чәче полякларча кыска калдырып алынган, өстендә'кунтуш 2, аягында биек үкчәле йомшак күн итек. Голицынның зәңгәр күзләре очкынланган. Мәсьәлә хәл ителә торган сәгать бит, — яңа патша куярга кирәк булачак. Кемне? Петрнымы, Иваннымы?3 Ягъни Нарыш¬ кина улынмы, әллә Милославскаяныкынмы? Икесе дә әле бернәрсә белми торган тиле малай. Икесенең дә көче — туганнарында. Петр акыллы, кызу канлы, таза гәүдәле; Иван акылга сай, чирләшкә, тот та бау иш үзен¬ нән... Кайсы кулай? Кайсын куярга? Василий Васильевич җиз тышлы ишек төбенә килеп, яны белән басты да колагын куеп тыңлап торды: ишек¬ нең теге ягында, тәхет залында, боярлар шаулаша иде. 1 Патриарх — зур дәрәҗәле дин әһеле. 2 Кунтуш — борынгы полякларның һәм украиннарның киң җиңле өс киеме. 3 Алексей патшаның уллары. Икесе ике анадан. Федор патшаның энеләре. 16
Нарышкиннар үз иптәшләре белән, Милославскийлар үз- ләренекеләр белән. Өсләрендә тун, тирләп беткәннәр, ир¬ тәдән бирле ашаганнары-эчкәннәре юк. Зал кеше белән тулган: әрләшәләр, ызгышалар, кайчан кем кемнең хәте¬ рен калдырган — барысын искә төшерәләр, һәркем сизә: бүген бер ишеләре югары күтәреләчәк, бер ишеләре сөр¬ генгә китәчәк. — Тавышланмагыз, үтенәм сездән, әфәнделәр, — дип пышылдады Василий Васильевич һәм, Языков янына килеп, полякчалап: — Иван Максимович, шулай да сиңа патриархтан сорап карарга иде, ул кемне кую ягында икән, — диде. Озын бөдрә чәчле, алсу йөзле Языков тирләп чыккан, аңардан ислемай исе аңкый. Ул астан өскә карап, тәм¬ ләп кенә елмайды да: — Патриарх та, без дә хәзер синең сүзеңне көтәбез, князькәем... Ә безгә калса, без хәл иттек тә бугай инде,— диде. Лихачев килде, ак кулын әкрен генә сакалына куеп, тирән сулады: — Бу бөек сәгатьләрдә төрле төркемнәргә бүленергә ярамас, Василий Васильевич. Без болай уйлаштык: Иванга патша булу кыен, ышанычлы түгел — бик зә¬ гыйфь. Безгә көчле кеше кирәк. Василий Васильевич керфекләрен төшерде, матур иреннәренең бер чите белән генә елмаеп куйды. Ул хәзер бәхәсләшеп торуның куркыныч икәнен аңлады. — Шулай булсын, — диде ул, — Петр патша булсын. Василий Васильевич зәңгәр күзләрен югяры күтәрде. Кинәт аның күзләре сискәнеп китте һәм мөлаем гына булып томаланды. Ул ишектән кереп килгән патша кызы Софьяга, Федор патшаның алтынчы сеңелесенә карады. Софья, кызларга тиеш булганча, аккош йөзгән кебек матур итеп, вак-вак кына атлап түгел, атылып килеп керде. Өстендәге чуар летнигының 1 күкрәк турысы төй¬ мәләнеп бетмәгән иде. Итәкләре ачылып китте: мөгезле тажының кызыл ленталары тузгыды. Кершән белән ин¬ нек сөрткән ямьсез бите тимгелләнеп чыкты. Патша кызы эре сөякле, базык гәүдәле, зур гына башлы иде. Ул үзе¬ нең киң маңгае, яшькелт күзе, кысык иреннәре белән ирләргә охшый иде. Кыз Василий Васильевичка карап 1 Летник — җиңелчә хатын-кыз киеме. U Л-1304 17
торды һәм, ахрысы, аның Лихачев белән нәрсә сөйләш¬ кәнен, аңа нинди җавап биргәнен төшенде. Кызның борын яфраклары нәфрәтле селкенеп куйды. Аннары ул үлеп яткан патшага таба борылды, кулларын җәеп җибәрде һәм, паласка тезләнеп, маңгаен патша¬ ның постеленә төртте. Патриарх башын күтәрде, аның тонык күз карашы Софьяның җилкә чокырына, салынып төшкән чәч толымнарына текәлде. Сарайда булганнар барысы да сагайдылар. Патша кызларының бишесе чу¬ кынырга тотынды. Патриарх аягүрә басып патшага озак карап торды. Кара җиңнәрен кайтарып куйды да, тәре¬ сен киң селтәп, патшаны чукындырды һәм үлем догасы укырга кереште. Софья, башын тотып, кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде, калын тавыш белән үкерде. Сеңелләре дә кыч¬ кырып җибәрделәр... Патшабикә Марфа Матвеевна сә¬ кегә йөзтүбән капланды. Аның янына өлкән абыйсы Федор Матвеевич Апраксин килде. Зур буйлы симез кеше. Озын туны аяк йөзләренә төшеп тора. Ул сеңеле- сен аркасыннан сыйпарга кереште. Ул да түгел, патриарх янына Языков йөгереп килде һәм аның җиңеннән тарт¬ ты. Патриарх, Языков, Лихачев һәм Голицын тиз генә тәхет залына чыгып киттеләр. Боярлар көтүләре белән кузгалып, кул изи-изи аларга таба килә башладылар; сакалларын алга сузып, күзләрен оятсыз акайтып, со¬ рашырга тотындылар: «Нихәле бар, патшаның нихәле бар?..» — Федор патша дөньядан китте... Елашыйк, бояр¬ лар. Патриархны тыңламадылар, — берсен-берсе этә-төр- тә, ишеккә кысыла-кысыла мәет янына ашыктылар; тез¬ ләнеп, башларын паласлы идәнгә ордылар, аннан торып, патшаның инде күкрәгенә алып куелган балавыздай кулларын үптеләр, һава тынчудан лампадалар чатнады, кайсылары сүнә дә башлады. Софьяны алып чыгып кит¬ теләр. Василий Васильевич күздән югалды. Языков яны¬ на кара-кучкыл йөзле, калын кара кашлы, куркыныч кыяфәтле князь Яков Долгорукий һәм аның өч энесе: Лука, Борис, Григорий килде. Яков әйтте: — Туң эченнән тимер киемнәребез киелгән, пычакла¬ рыбыз билгә тагылган. Я, нәрсә, патша итеп Петрны кычкырабызмы инде? 18
— Барыгыз, болдырга чыгыгыз, халык янына. Хәзер патриарх та чыгар; шунда кычкырырбыз... ә сукбайлар Иван Алексеевичны кычкыра башласалар, пычак белән ярыгыз... Бер сәгатьтән кызыл болдырга патриарх та чыкты. Ул меңләгән төркемне — стрелецларны, сарай хезмәткәр¬ ләрен, боярларны, посад 1 кешеләрен, купецларны чу¬ кындырып алды да, патша улларының кайсын патша итеп куйыйк, дип сорады. Мәйданда учаклар яна, яшь ай Мәскәү елгасы арты¬ на батып бара, аның салкын нуры чиркәү гөмбәзләрен¬ дә җемелди иде. Халык эченнән: — Петр Алексеевичны телибез...—дип кычкырдылар. Бер карлыккан тавыш: — Иванны телибез... — диде. Кешеләр шундук аңа таба ташланды, һәм ул шунда ук тынып калды. Төркемнән тагын да катырак итеп: — Петрны, Петрны!.. — дип кычкырдылар. 7. ДАНИЛА ЙОРТЫНДА Данилалар ишек алдында Алешкага чылбырдагы ике эт ташланды. Малайга буйлары җитмәгәч, этләр яр¬ сып, өрәлмәс хәлгә килделәр. Иреннәре чабырган, ба¬ шына кыска тун бөркәнгән бер кыз Алешкага өске катка менәргә кушты, үзе һичбер сәбәпсез хихылдап көлде дә баскыч астыннан дөрләп янган миче күренеп торган караңгы өйгә кереп китте. Алешка бозланып каткан баскыч буенча өскә менеп барышлый югары катта кемнеңдер ачы тавыш белән кычкырганын ишетте. «Ну, моннан исән чыгу юк икән...» дип уйлады ул. Малай ышкыланган ишек тоткасына ябышты; ишек бүрткән иде, көчкә тартып ачты. Яңа ягып томаланган өй эченнән кызу һава, торма һәм аракы исе килеп бәрелде. Образлар астында, табын янында ике кеше утыра иде. Берсе поп; чәче кыска гына толым итеп үрелгән, сары сакалы себерке кебек тырпаеп тора; икенчесе кы¬ лыч борынлы, тәбәнәк, шадра кеше. 1 П о с а д — борынгы Россиядә шәһәрдән читтәге промышлен¬ ность һәм сәүдә кварталлары. 2* 19
Алар, тустаганнарын чәкешеп: — Арт капкасыннан акыл керт үзенә! — дип кыч- кырдылар. Өй эчендәге өченче берәү, билбаулы ал күлмәк кигән авыр гәүдәле кеше, бер малайны кыйный, башын тез араларына кыстырган да шәрә артын каеш белән яра иде. Малай: «Ай, әтием, ай!» дип кычкыра, каеш эзе бе¬ лән чуарланып беткән арык артын яшерергә тырышып, боргалана иде. Алешка катып калды. Шадра кеше Алешкага керфексез, күзләрен җемелдә¬ теп карап торды. Поп, зур авызын ачып, бөтен көченә: — Тагын бер малай, яр анысын да берьюлы! — дип акырды. Алешка чабаталы аякларын терәп, муенын сузды. «Бетүем шушы икән...» Авыр гәүдә борылып карады. Аның аяк арасыннан, штанын тотып, түм-түгәрәк сыек зәңгәр күзле бер малай атылып килеп чыкты да ишек¬ тән йөгереп чыгып китте. Шуннан соң Алешка, Михайла кушканча, тиз генә тезләнеп, башын өч тапкыр идәнгә орды. Авыр гәүдә аны якасыннан эләктереп алып, үзенең тирләп чыккан җиз төсле йөзенә якын китерде, Алешка¬ га аракы исе катышкан кайнар сулыш килеп бәрелде. —• Ник килдең? Урларгамы? Ишек алдыннан берәр нәрсә чәлергәме? Адешка теше тешкә бәрелгән хәлдә Тыртов турында сөйли башлады. Җиз кешенең тамырлары бүртеп чык¬ ты, — берни аңламады. «Нинди Тыртов? Нинди ат? Ә сңн ат урларга килдеңмени әле? Ат карагымыни син?..» Алешка елый-елый карганды, өч бармагы белән чукынды. Җиз кеше Алешканы чәченнән тотып, итекләре беләц типкәли-типкәли өстерәп алып килде дә, ишекне тибеп ачып, бозлы баскычтан төртеп төшереп җибәрде. «Каракны дөмбәсләп чыгарыгыз! — дип кычкырды ул чайкала-чайкала. — Шарок, Бровка, эсс, эсс!..» Данила Меншиков ишектән үгез шикелле иелеп кер¬ де Дә өстәл янына килде. Мышный-мышный чокырларга араңы салды. Бармак битләре белән тырма чеметеп алды. — Поп, син изге китаплар укыган кеше, син белергә тиеш, — дип улады ул. — Малай сүз тыңламый башла¬ ды. Урлаша да йөри. Бәреп үтеримме әллә үзен, югыйсә? Китапта ничек кушкан, ә? 20
Поп Филька эре генә итеп җавап бирде: — Китапча әйтсәк болай була: улыңны кечкенә ча¬ гыннан ук кыйна. Шулай итсәң, җаның тыныч булыр. Кыйнавыңны бер дә киметмә. Аннары син аны таяк бе¬ лән кыйна. Таяктан үлмәс, таза булып үсәр. Шулай ит: тәнендә яра гел арта торсын... — Амин! — диде кылыч борын, тирән сулап. — Тукта, бераз сулу алгач, мин аны тагы чакырып кертәм әле, — диде Данила. — Ох, эш начар, егетләр. Елдан-ел начарлана бара... Балалар сүз тыңламый. Элеккеге инсафлылык, диндарлык калмады... Халык яман болгана... Озакламый барыбыз да харап булып бетәрбез... Дини китапларны күп укыган Фома Подщипаев, әле¬ ге кылыч борынлы шадра кеше әйтте: — Никонианнар борынгы динне бозып бетерделәр, ә җир (ул бармагын күтәрде) шул дин аркасында яшәп килә бит... Бүтән дин юк. Хәзер балалар туганда ук гө¬ наһлы булып туалар. Син аны хет үтергәнче кыйна, бер¬ нинди файдасы булмый: чөнки җаны юк ич аның. Хә¬ зерге заман балалары — көтүчесез калган көтү, бар да шайтан азыгы... — Этләр! — Данила өстәлгә китереп сукты. Поп Филька тыңкыш тавышы белән көйләп сөйләп китте: — Никониан поплары белән протопоплар1 ефәк ряса 2 гына кияләр, дуңгыз урынына тыгына-тыгына яры¬ лырга җитеп йөриләр! Каһәр төшкән этләр! — диде. Данила аракы салды. Эчтеләр. — Стрелецлар анда Никониан китапларын ертып ташлыйлар, — диде Данила. — Ходай кушып, стрелецлар иске заманны яклап чыксалар ярар иде... Ул борылып карады. Ишек алдында этләр өрә баш¬ лады. Баскыч басмалары шыгырдады. Тышта ишек тө¬ бендә кемнеңдер гыйбадәт кылганы ишетелде. Табында- гылар «амин» дип җавап бирделәр. Пыжов полкында хезмәт итүче озын буйлы стрелец Овсей Ржов, Данила¬ ның каенесе керде. Ул почмакка карап чукынды да, ба¬ шын селкеп, чәчләрен артка ташлады. — Сыйланасыз икән! — диде ул тыныч кына. — 1 Протопоп — христиан динендә олы чин. 2 Ряса — попйыц өс киеме. 2!
Ә Кремльдә нәрсәләр эшләнгәнне беләсезме?.. Патша үлде... Нарышкиннар белән Долгорукийлар Петрны кыч¬ кырдылар... Менә сезгә көтелмәгән бәла. Бөтенебез дә боярлар белән никонианнарга кол булып калабыз бит... 8. АЛЕКСАШКА МЕНШИКОВ Алешка баскычтан көрткә мәтәлеп барып төште. Аңар сары тешле этләр ташланды. Малай башын яше¬ реп, күзләрен йомды... Ләкин аңар этләр тимәде, өзгәләп ташламады... Менә могҗиза, алла саклады. Этләр, ырылдап, бер читкә киттеләр. Алешка янына кемдер ки¬ леп иелде, бармагы белән башына төртте: — Әй, кем син? Алешка сыңар күзен ачып карады. Этләр ерак кит¬ мәгән икән, тагын өрергә керештеләр. Алешка янында әле генә әтисе кыйнаган малай чүгәләп утыра иде. — Син ни исемле? — дип сорады малай. — Алешка. — Кем малае? — Бровкин малае без, авылдан килдек. Малай Алешканы, сөяк иснәгән эт шикелле, төрле яктан карап чыкты. Әле бер як иңбашына, әле икенче¬ сенә иелде. Лапас түбәсе артыннан төшкән ай яктысын¬ да малайның бите, зур күзләре күренде. Абау, бик үткен малайдыр ахрысы... — Әйдә, җылынырга керәбез, — диде ул. — Ә кермә- сәң, күр дә тор, мин сине... Сугышасың киләме? — Юк1 — Алешка тиз генә карга сеңде. Алар тагын бер-берсенә карашып тардылар. — Җибәр, — дип сузды Алешка, елак тавыш белән,— кирәк түгел... Мин сиңа тимәдем ич... Китәм мин... — Ә кая китәсең? — Үзем дә белмим әле... Михайла мине, башыма су¬ гып, муен тиңентен җиргә батырмакчы булды. Өйгә кайтсам, әти үтерә... — Кыйныймы? — Әти мине бөтенләйгә алпавытка сатты, хәзер кый¬ намый инде. Алпавыт йортында торучылардан эләгә элә¬ гүен. Ә өйдә чакта әти кыйный иде, кыйнамый буламы соң. — Син качкынмыни? 22
— Юк әле... Ә син ни исемле? — Алексашка... Меншиковлар без. Әти мине кайчак көненә икешәр тапкыр кыйный, өчәр дә булып куя. Ми¬ нем артым коры сөяккә калды инде, ите туналып бетте. — Эх син, парень... — Елынырга керикме сон? — Керик. Балалар бая мичендә утлары күренеп калган аскы катка йөгереп керделәр. Биредә җылы, коры иде. Кай¬ нар икмәк исе чыккан, ишеп эшләнгән тимер шәмдәлдә шәм янып утыра. Корымланып беткән бүрәнә стеналар¬ да тараканнар йөри. Их, Алешка моннан бер дә чыкмас иде. Алексашка тәбәнәк буйлы пешекче хатынга, ашыга- ашыга: — Апай, әтигә бернәрсә дә әйтмә, яме, — диде һәм итекләрен салды. Алешкага да аягын чишенергә кушты. Алешка чабатасын салды. Ярты өйне алып торган мич башына менеп киттеләр. Анда караңгылык эченнән кемнеңдер күзләре чекрәеп карап тора иде. Бу бая Алешкага кече капканы ачкан кыз булып чыкты. Кыз эчкәрәк, морҗа артынарак шуышты. — Әйдәгез, берәр нәрсә сөйләшәбез, — дип пышыл¬ дады Алексашка. — Әнием үлде минем. Әти көн саен исерек, өйләнмәкче була. Үги әнидән куркам. Әле хәзер кыйныйлар, ул чакта җанымны алырлар инде. Морҗа артындагы кыз борынын тартып куйды. Алешка, иптәшенең сүзләрен җөпләп: — Алар ала инде... — диде. — Мин дә шулай дим шул... Беркөн Серпухов кап¬ касы янында бер көтү чегән күрдем; чатыр корып ята¬ лар; аюлары да бар. Быргы кычкырталар... Бииләр, җыр¬ лыйлар... Мине үзләренә чакырдылар. Әйдә чегәннәр бе¬ лән китәбез? Китәсең киләме? — Алар белән ач йөрергә... — диде Алешка. — Алайса, купецларга ялланыйк... Ә җәй җиткәч, качарбыз. Урманнан аю баласй тотарга була. Мин бер посад кешесен беләм. Ул әллә нихәтле аю тота. Безне дә өйрәтер. Син аюны тотып йөрерсең, мин биермен, җыр¬ лармын. Мин бөтен җырларны беләм. Ә минем кебек зә¬ һәр биюче бөтен Мәскәвендә юк. Морҗа артындагы кыз борынын ешрак лаштырда¬ тырга кереште. Алексашка аның кабыргасына төртте:
— Җитте сиңа, колакларны тондырып бетердең... Менә нәрсә, без аны да үзебез белән алырбыз, яме? — Хатыннар белән мәшәкать кенә... —• Җәйгә чыккач кына алабыз без аны, гөмбә җыяр. Ул тилесен тиле дә, гөмбә җыярга бик булган... Хәзер без щи ашыйбыз. Ашагач, мине югарыга гыйбадәт кы¬ лырга чакыралар, аннары кыйнарга. Аннары мин төшәм дә бергә ятып йоклыйбыз. Ә таң беленер-беленмәстә Мәскәү елгасының теге ягына, Кытай шәһәренә барып килероез. Анда минем танышларым бар. Мин инде әллә кайчан кача идем, иптәш табып булмады. — Берәр купецка ялланасы иде, пирог сатарга, — диде Алешка. Югарыда ишек дөбердәде. Баскыч такталарын шы¬ гырдатып кунаклар төшеп китте. Данила, дәһшәтле кыч¬ кырып, Алексашканы югарыга чакырды. 9. СТРЕЛЕЦЛАР Варварка урамындагы патша кабагы алдына халык җыйналган. Берсен-берсе этә-төртә тәрәзәләргә ябыры¬ лалар. Ишек алдына, болдырга үтеп керерлек түгел. Арада стрелец кафтаннары күп күренә: кызыл, яшел, мүк җиләге төслеләре. Тыгыз, кыймылдарлык та түгел. За- москворечьедан килеп, бер купецны кыйнап киткәннәр... «Нәрсә, нәрсә? Кемне? Нәрсә өчен?..» Кабак эчендә стре- лецлар һәм гостинодвор купецлары. Анда да тыгыз. Су¬ лыш белән һава шулкадәр җылынган, тәрәзәләрдән елга булып су ага. Стрелецлар кабак идәненә ярым мәет бер кешене китереп салганнар, йөрәк өзгеч тавыш белән сыкранып ята. Киеме теткәләнеп беткән: соры чәчләренә укмаш-укмаш кан каткан. Борыны, яңаклары — бөтен бите җимерелгән. Стрелецлар, аңар төртеп күрсәтеп, кычкыралар: — Сезгә дә тиздән шул булачак... — йоклап ятасыз. Ә алар үзләренең Кукуйларында йокламыйлар... — Егетләр, немецлар безне ни өчен кыйныйлар? — Ярый әле, без килеп чыгып, яклап калдык... Югыйсә үтергәнче кыйныйлар иде үзен... 24
— Патша мәрхүм исән чакта мондый хәлләр була идемени? Ул безнең кешене каһәр төшкән килмешәк¬ ләрдән җәберләттерә идемени? Овсей Ржов, Пыжов полкының стрелецы, иптәшләрен тынычландырып йөри, ул гостинодвор купецларына их¬ тирам белән баш иеп болай ди: — Намуслы әфәнделәр, атаклы сәүдәгәрләр, ничара- дан-бичара килдек без сезгә. Хатын, бала-чагаларыбыз белән барыр җиребез калмады. Тәмам бетәштек... Безгә шәһәрдә сәүдә итәргә бирмиләр, ә бистәләрдә тыгыз. Немецлар бөтенесен үз кулларына алып бетерделәр. Яшәргә мөмкинлек калмады. Сез безне, стрелецларны, якламасагыз, үзегез дә харап булып бетәчәксез... На- рышкиннар патша казнасына үрмәләделәр инде. Малга сусаганнар... Хәзер сезгә ясак һәм пошлиналар шундый зур булачак, бөтен мал-туарларыгыз шуңар китеп бетә¬ чәк... Аннан бояр Матвеевны көтегез. Сөргеннән кайтыр¬ га чыккан инде, йөрәге ачу белән тулган аның. Бөтен Мәскәүне кабып йотачак... Кыйналган кешенең сызлануы коточкыч иде. Овсей- ның да сүзләре коточкыч, ләкин шикле. Гостинодвор ку- пецлары бер-берсенә карашып куйдылар. Кукуй немец¬ ларының бу купец кисәген кыйнауларына ышанып бет¬ мәделәр алар. Шул ук вакытта стрелецлар сүзендә дө¬ реслек тә юк түгел бит. Дөньялар начарланды. Сәүдә итәрлек әйбер калмады. Чит илнекеләр бөтенесенә үз кулларын салдылар... Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән икмәк белән ит сатып алып, үз җирләренә төяп китә башладылар. Кемгә барып зарланасың, кем сине яклый? Патша сараендагы боярлармы? Алар бары бер нәрсәне беләләр — ил талап казна баетуны. Актык штаныңны сал да аларга бир. Кыйналган кеше әйләнәсендәге түгәрәк эченә сыңар колагына алка таккан яшь кенә бер купец, Богдан Жи¬ гулин килеп керде. Ул лампада мае белән майланган чәчләрен селкеп куйды да чатнатып сөйләп китте: — Мин Ак диңгез буеннан кайттым. Кит маена дип барган идем. Коры барып буш кайттым.. Немецлар по- морларның ун ел буена эшкәртәчәк майларына алдай акча түләп куйганнар. Җитмәсә, мактаналар әле: «Без, имеш, эшне шундый итеп куярбыз, Мәскәү купецлары- ның безгә бурычтан башлары чыкмас, өсләреннән безнең 25
таяк төшмәс'. Бөтен кәсепләре чабата сәүдәсе булыр.,3> диләр. Стрелецлар, җиңнәрен сызгана-сызгана, кычкырына башладылар. Овсей Ржов кылычына ябышты. Кылычы белән итегенә шапылдатып алды да тешләрен ыржайтып болай диде: — Полковниклар белән генә эшне бетерик... Аннан соң боярларына да җитәрбез. Бөтен Мәскәү ишетерлек итеп чаң сугарбыз. Посадлар бөтенесе безнең якта. Сез дә безнең якта булсагыз... Ягез, егетләр, күтәрегез үзен... Стрелецлар кыйналган кешегә килеп тотындылар. Кеше, башын чайкый-чайкый, «ай-ай, үтерделәр...» дип акыра башлады. Ай-ваена карамыйча күтәрделәр дә, ке¬ шеләрне ырып-ерып, Кызыл мәйданга халыкка күрсә¬ тергә алып чыгып киттеләр. 10. ХОВАНСКИЙ Алексашканы кичке гыйбадәттән соң әтисе бер дә кызганмыйча кыйнады. Малай аскы өйгә көчкә төшеп җитте. Мич башына менеп, башыннан томаланды да, бер сүз сөйләшмичә, тешләрен шыкырдатып ятты. Алешка аңар ботка белән сөт алып килеп бирде. Бик кызганды ул аңы: «Их син, парень, ничек каты кыйнаганнар...» Морҗа артында җылыда бер тәүлек ятканнан соң, Алексашканың хәле аруланды, сөйләшә башлады. — Мондый әтине тәгәрмәчкә тыгып сындырасы гына бар. Агулы елан бит ул... Алешка, бар, иконалар артын¬ нан әкрен генә агач маен алып кил әле — артымны май¬ лыйм. Иртән чакка кадәр киптереп ала ул. Аннан китәр¬ без. Канауда аунап үлсәм үләм, өйгә кайтмыйм... Төн буе тышта җил улады. Морҗада бичуралар сьгә- гырды. Пешекче кызы, уянып, шыпырт кына елап ятты. Алеша төшендә әнисен күрде: идән уртасына баскан да, күзләрен бер дә йоммыйча, елап тора. Бертуктаусыз ба¬ шын тота, гел зарлана. Алешка төшендә әнисен сагынып елады. Таң беленеп кенә килә иде. Аны Алексашка уят- 1 Ул заманда бурычын түләүдән баш тарткан кешене, йөзе бе¬ лән стенага каратып куеп, аягын таяк белән кайнаганнар. Бу җәза бурычлы кеше бурычын түләгәнче дәвам иткән. Z . 26
ты: «Җитте, әйдә тор». Кашына-кашына әйбәтләп киен¬ деләр. Ярты ипи табып алдылар. Этләргә сызгыра-сыз- тыра, капка астын аударып, урамга шуышып чыкты¬ лар. Тын. Дымлы. Томан төшкән. Түбә кыекларыннан чел¬ терәп бозлар коела. Бүрәнә өйләр, борылмалы урамнар каралганнар. Агач шәһәр артында, бик якын җирдә, то¬ нык кына канлы сызыклар кебек булып, таң атып килә. Ялкау каравылчылар карак һәм сукбайлардан сак¬ лану өчен куелган рогаткаларны җыеп йөриләр. Хәерче¬ ләр, гарипләр, тилеләр һәм юри тиле булып йөрүчеләр чиркәү ишек төбендә урын алып калыр өчен ызгыша-ыз- гыша китеп баралар. Тирескә күмелеп беткән Никитский буйлап мөгер-мөгер мал көтүе килә. Көтүчеләр аларны Неглинный елгасына су эчерергә алып төшеп баралар. Малайлар маллар белән бергә Боровицкий капкасы¬ на килеп җиттеләр. Анда чуен пушкалар янында өстенә бәрән толып кигән тупчы немец йокымсырап утыра иде. Алешка Алексашкага: — Бик шаулама, патша шушы тирәдә генә тора, — диде. Малайлар Неглинныйның текә яры буйлап барып, чүп һәм көл өемнәре аша үтеп, Ивер күперенә килеп җиттеләр. Күпер аша чыктылар. Яктырды... Шәһәр өс¬ теннән авыр соры болытлар өстерәлеп узды. Кремльнең соры стеналары буйлап тирән канау казылган. Күптән түгел сүтеп алынган су тегермәннәренең анда-санда су¬ байлары утырып калган. Канау ярында ике баганага ар¬ кылы агач салып ясалган дар агачлары. Аларның бер¬ сендә озын гына бер кеше асылынып тора. Аягында ча¬ бата, кулы артка каерып бәйләнгән. Салынып төшкән битен кошлар чукып бетергән. — Әнә тагын икәү, — диде Алексашка. Канау төбендә яртылаш карга күмелгән мәетләр ау¬ нап ята иде. — Караклар болар... Күр, нишләткәннәр үзләрен... Башлары һәм юанаеп килгән төбе зәңгәргә буялган Василий Блаженный чиркәвенә кадәр бөтен мәйдан буп- буш. Боргаланып килгән чана юлы Спас капкасына таба киткән. Капка башындагы тәпиләре як-якка аерылып торган алтын бөркет өстендә, хафалы кычкырып, кара каргалар очып йөри. Кара сәгатьнең стрелкасы сигезгә җитә,— чит илдән китертеп куелган музыка кыңгырау¬ 27
лары чыңлый башлый. Алешка курыкты, бүреген салды да манарага карап чукынырга тотынды. — Әйдә, киттек, Алексашка, я күрерләр. — Минем белән булганда бер дә курыкма, тиле. Малайлар мәйдан аша чыктылар. Бу якта берсенә- берсе тыгызлап салынган агач кибетләр, балаганнар, чыпта палаткалар тезелеп киткән иде. Гостинодвор ку- пецлары кибетләрен ачалар, колгаларга төрле товарлар эләләр. Күмәч рәтендәге мичләрдән төтен чыга, кайнар пирог исләре тарала. Төрле тыкрыклардан мәйданга ха¬ лык агыла. Орышсалар да, җилкәсенә кундыргалап алсалар да, Алексашканың исе китми; ул барысына да тыгыла. Ха¬ лык арасыннан үтеп кибетләр янына килә, купецлар бе¬ лән сөйләшеп тора, әйбер бәяләрен сораша, шаян сүзләр дә әйткәләп куя. Алешка авызын ачкан да аның артын¬ нан өстерәлә. Постау тун, кыйммәтле шәл өстеннән төлке бүрек ки¬ гән бер хатынны күргәч, Алексашка, гарип кеше шикел¬ ле аягын өстери-өстери, аның каршысына килде. Калты¬ ранып, тотлыгып сөйләнде: «Га-га-га-рипкә, я-я-ятимгә, анакаем, байбикә, а-а-ачтан үләм...» Тол хатын, юбкасын күтәреп, корсагына тагылган янчыгыннан ике тиен акча алып бирде дә эре генә итеп чукынып куйды. Малайлар пирог алырга, баллы кайнар ширбәт эчәргә йөгерделәр. Алексашка: — Минем белән хур булмассың дип әйттем бит мин сиңа, — диде. Мәйданда халык артканнан-арта барды. Бер ишелә¬ ре кеше күрергә, яңалыклар ишетергә, икенчеләре үзлә¬ ренең яңа киемнәре белән мактанырга килде. Кайберлә¬ ре, җае чыкса, берәр нәрсә чәлдерү ягын чамалап йөрде. Тыкрык чатында, китәрелгән чәчләр киездәй булып карда аунап яткан җирдә, цирульниклар күренә. Алар, кайчыларын шакылдатып, кешеләрне чәч алырга өндәп торалар. Кайберләре берничә кешене утын пулиннәренә утыртканнар да, башларына чүлмәк киертеп, чәчләрен кыркып торалар. Тавышның иң күп җире — тегәр җеп рәтендә. Инә, җеп, төймә һәм башка тегү әйберләре алырга яки сатарга килгән хатыннар янгын вакытында¬ гы кебек акырышалар. Алешка, югалып калудан куркып, Алексашканың пу¬ тасына ябышты. л 28
Малайлар мәйданга кабат кереп килгәндә, кемдер йөгереп үтте. Кешеләр әллә нәрсә дип кычкыра башла¬ дылар, ачы итеп сызгырдылар. Варваркадан зур төркем күтәрелеп килеп чыкты. Стрелецлар икән, әлеге кыйнал¬ ган кешене күтәреп киләләр иде. Алар, төрле якка карап, күз яше белән: — Православныйлар, — дип эндәштеләр. — Купецны менә нишләтеп бетергәннәр... Аны берәүнең кабык чанасына сузып салдылар. Стрелец Овсей Ржов чанага менеп басты да бер үк нәр¬ сә турында: немецларның усаллык белән бер гөнаһсыз кешене кыйнап ташлаулары турында, сарайдагы бояр¬ ларның чит ил кешеләренә бөтен Мәскәүне сатарга җые¬ нулары турында сөйләде... Алексашка белән Алешка чананың янына ук үтеп керделәр. Алешка кыйналган кешене чана янына килеп чүгәләвенә үк таныды. Бу Лубян мәйданында пирог са¬ тып торган куян бүрекле, кечкенә күзле симез сәүдәгәр иде. Аракы исе килә иде аңардан. Ул инде сыкранып арыган, битен саламга куеп кырын яткан хәлдә әкрен генә бер үк сүзне кабатлый иде: — О-ох... Җибәрегез мине, алла хакы өчен... Овсей Ржов чиркәүгә һәм халыкка карап чукына-чу- кына баш иде. Ә башка стрелецлар төркем эчендә кеше¬ ләрне котыртып йөрделәр. Ачу кабарды. Кинәт: «Килә¬ ләр, киләләр!..» — дип кычкырып җибәрделәр. Спас капкасы ягыннан, чана эзе буйлап, ике атлы юртып килә иде. Алдагысы кызгылт төстәге стрелецлар кафтаны кигән, колпагын яньчеп кыңгыр салган. Алмаз¬ лар белән бизәлгән кәкре кылычы ияр астындагы ефәк япмага бәрелеп-бәрелеп китә... Ул, йөгәнен ташлап, юртуын бер дә киметмичә, халык арасына атылып ки¬ леп керде. Кешеләр, куркып, атны тезгененнән тотып ал¬ дылар. Атлы кеше, сирәк сары тешләрен ыржайтып, ба¬ шын тиз-тиз бер яктан бер якка боргалады. Киң маңгай¬ лы, эчкә баткан күзле, каты сакаллы бу кеше — Тараруй кушаматлы князь Иван Андреевич Хованский иде. Гаскәр башлыгы иде ул, үзе борынгы боярлар нәселен¬ нән булганлыктан, затсыз нәселле Нарышкиннарны кү- рәлми иде. Стрелецлар, аның өстендә стрелецлар киеме икәнен күреп: — Безгә, Иван Андреевич, безгә! — дип кычкыра- кычкыра, каршы йөгерделәр. 29
Атлыларның икенчесе, атын әкренрәк юрттырып кил¬ гәне— Василий Васильевич Голицын иде. Ул, атын сөя- сөя, кешеләрдән сорашты: — Бунт күтәрдегезме, православныйлар? Кем кыер¬ сытты үзегезне, ни өчен? Әйтегез, әйт. Сезнең өчен көне- төне җаныбыз әрни... Патша сезне үзенең сараеннан кү¬ реп, балалыгы белән куркып китте, нәрсә бар икән дип, безне белешергә җибәрде... Кешеләр, авызларын ачып, аның парча тунына карап тордылар (бу тунга ярты Мәскәүне сатып алып булыр иде). Ут чәчрәп торган асыл ташлы йөзекләренә кара¬ дылар. Карадылар да артка чигенделәр, бер сүз дә әйт¬ мәделәр. Василий Васильевич, көлемсерәп килеп, Хован¬ ский белән иңгә-иң туктап калды. Стрелецлар аңар: — Полковникларны безнең кулга тапшырыгыз, үзе¬ без хөкем итәбез: без аларны чиркәү манарасыннан то¬ тып атабыз!..— дип кычкырдылар. — Сарайдагы боярлар нәрсә уйлый икән? Нәрсә дип безгә ул малайны, Нарыш- киннар азгынын, патша итеп тактылар? Хованский бияләй чите белән ярым чал мыегын сы: пырып тора иде, кулын күтәрде. Бар да тынып калдылар. — Стрелецлар! — Ул ияр өзәнгеләренә басып күтә¬ релде. Көчәнүдән кызарып чыкты. Аның бугазын ертып кычкырганын иң арттагы кешеләр дә ишетте. — Стре¬ лецлар! Боярлар кулына калгач, нинди авыр коллыкка төшкәнегезне сез хәзер үзегез дә күреп торасыз. Алла белсен, нинди патша сайладылар... Аны мин кычкырма¬ дым... Менә күрерсез, акча түгел, ашарыгызга да бир¬ мәсләр. Ә эшкә килгәндә, холопларны эшләткән кебек эшләтерләр... Балаларыгыз Нарышкиннарга мәңгегә кол булырлар... Ул гынамы соң әле... Сезне дә, безне дә чит ил килмешәкләренә тотып сатарлар. Мәскәүне харап итәрләр алар, ә христиан динен төбе-тамыры белән йол¬ кып ташларлар... Шул чак бөтен халык шундый каты кычкыра башла¬ ды, Алешка куркып китте: «Таптап үтерәләр икән инде...» Алексашка Меншиков, ике бармагы белән сызгыра-сыз- гыра чанадан чанага сикереп, төркемнән читкә йөгерде. Шу-шу арасында бары Тараруйның көчәнеп кычкырган сүзләрен генә аңлап була иде: — Стрелецлар! Әйдәгез елга аръягына, полклар янына. Шунда сөйләшербез. 30
11. КУЯН ФЕДЬКА Мәйданда тугарылган чаналар һәм Алешка белән Алексашка гына калды. Менә кыйнап ташланган посад кешесе чанадан күтәрелде, йомылырга җитеп шешенгән күзләре белән як-ягына карап алды да озаклап борынын сеңгерде. — Абзый кеше, — диде аңар Алексашка, Алешкага күз кысып, — без сине өеңә кайтарып куйыйк, без сине кызганабыз. Посад кешесе аңгы-миңге иде әле. Малайлар кул¬ тыклап алып китә башлагач, нидер мыгырдады, сөртен¬ де. Кинәт: «Тукта!» дип, малайларны этәреп җибәрде, кемгәдер янады, суда бүртенгән киез итеге белән җиргә тибеп куйды. Алар өчәүләп елга аръягына, Серпухов капкасына таба киттеләр. Малайлар юлда аның исемен белделәр: Куян Федька. Посадта тора икән. Өе, капка¬ лары яңа, ә ишек алды зур түгел, бакчасында каргалар оялаган ялгыз агач кына үсеп утыра. Куян, үз ишек алдын күргәч, шатланып: «Менә кая ул минем пирогла¬ рым, калачларым, менә кая ул минем баллы күмәчлә¬ рем, шулар яшәтә мине...» — диде. Капканы сыңар күзле шадра хатын ачты. Куян аны этеп җибәрде. Алексашка белән Алешка Куян артыннан кереп киттеләр. Куян аларга: «Сез кая барасыз? Ник килдегез?» — дип кычкыра башлаган иде дә, кулын сел¬ тәде һәм өенә кереп китте. Яңа чыпта ябылган ян сәкегә килеп утырып, өс-башын карарга тотынды,— бөтен киеме ертылып беткән... Куян Федька башын селкеп торды да елап җибәрде. — Кыйнадылар мине. Кем кыйнады, ни өчен — хәтер¬ ләмим. Чиста күлмәк-штан бир, — диде ул сыңар күзле хатынга һәм кинәт, ян сәкегә сугып: — Мунча як, боерам мин сиңа, сукыр әнчек! — дип кычкырды. Хатын борынын тартып куйды да чыгып китте*Ма¬ лайлар ярты өйне алып торган мич янынарак елышты¬ лар. Куян сөйләнеп куйды: — Сез мине коткардыгыз, малайлар. Хәзер теләгә¬ негезне сорагыз... Минем бөтен тәнем кыйналып беткән, бер генә исән кабыргам да калмаган... Мин хәзер кая барыйм, әрҗә күтәреп, сату итәргә чыга аламмыни мин? Харап булдым шул. Ә эш көтеп тормый бит... 31
Алексашка тагын Алешкага күз кысып куйды да Куянга: «Безгә бернинди бүләк кирәкми, кундырып кына чыгар», — диде. Куян, өстерәлеп, мунчага киткәч, малайлар мич ба¬ шына менделәр. — Иртәгә аның урынына пирог сатарга чыгабыз, — дип пышылдады Алексашка. — Әйтәм бит, минем белән хур булмассың... Сыңар күзле хатын кара таңнан торып, камырдан борчак, шалкан пирогы, тозлаган гөмбә, куян, ит пирог¬ лары пешерергә кереште. Куян Федька ян сәкедә толып астында ыңгырашып ятты, бер генә әгъзасын да хәрәкәт¬ ләндерә алмый иде ул. Алексашка идәнне себерде, йө¬ гереп кенә ишек алдыннан су алып керде, аннары утын кертте, помой чиләген чыгарып түкте, көл ташлап керде. Алешканы Куянның терлекләрен сугарып кайтырга җи¬ бәрде: малайның кулында эш уйнап кына. тора. Ул бөтен эшне уйнап-көлеп кенә эшли иде. — Җитез егет, — диде Куян, ыңгырашып. — Ох, мин сине базарга пирог сатарга чыгарыр идем дә... Кире әй¬ ләнеп кайтмассың шул... Акчаны алып качарсың... Биг¬ рәк елгыр шул син... Алексашка, урламаска ант итеп, муенындагы тәресен үпте. Стенадагы кырык изге рәсемен алып үпте. Бер- нишләр хәл юк, Куян ышанды. Әлеге хатын ике әрҗә¬ гә ике йөз пирог салып, өсләрен иске киемнәр белән то¬ малады. Алексашка белән Алешка алларына алъяпкыч бәйләделәр, бияләйләрен билбауларына кыстырдылар да, әрҗәләрен муеннарына асып, сату итәргә чыгып кит¬ теләр. Алексашка, юлда очраган кешеләргә карый-карый, каты кычкырып: — Пирог сатам, кемгә кирәк, алып калыгыз тизрәк, ярты акча икесе; баллысы бар, итлесе...— дип кычкырып барды. Юлда басып торган бер төркем стрелецны күреп, бии-бии болай диде: «Әй, абыйлар, килегез, беткәнче алып калыгыз, патша пироглары бар, бояр пирог¬ лары бар, Кремльдә дә алдылар, муенга берне салды¬ лар, Нарышкиннар да ашады, эчләре авырта баш¬ лады...» Стрелецлар көлешә-көлешә пирогларны алып бетер¬ деләр. Алешка да шулай такмаклап кычкырды. Пирог¬ 32
ларны елга буена төшеп җиткәнче үк сатып бетереп, яңаларын алырга кайттылар. Куян Федька, гаҗәпләнеп: — Егетләр, сезне миңа алла үзе җибәргәндер, — диде. 12. ПАТША КЫЗЫ Патша кызы Софья көндезге гыйбадәттән арып кайт¬ ты. Ул бүген чиркәүдә ике тапкыр булды. Ураза чак иде, арыш ипие белән кәбестә генә ашады, аны да бик аз гына. Әтисенең чит илдән китерткән урындыгына утыр¬ ды да чиккән яулыкка төрелгән чиркәү икмәген тезләре¬ нә куйды. Бу урындыкны аның боерыгы белән күптән түгел генә Грановит палатадан 1 китереп куйганнар иде. Ә патшаның тол хатыны Наталья, бу турыда ишеткәч: «Ул Софья тиздән тәхетне дә үз бүлмәсенә китертеп куй¬ дырыр әле...» дип ачуланып кычкырган иде. Кычкыра бирсен... Кечкенә генә ике тәрәзәнең төрле төстәге пыялалары аша бүлмәгә март кояшының кызу нурлары төшкән. Бүлмә чиста, иркен, кипкән үлән исләре аңкып тора. •Стеналары монах бүлмәсенеке кебек ап-ак. Чынаяк кир¬ печтән лежанкалап эшләнгән миче кызу итеп ягылган. Ян сәкегә, өстәлгә һәм бөтен җиһазларга киндер ябыл¬ ган. Идәнгә бастырып куелган зур сәгатьнең гөлчәчәк рәсемнәре төшерелгән циферблаты әкрен генә әйләнә. Китап шкафына пәрдә корылган: ураза чак — китап уку, күңел ачу вакыты түгел. Софья, постау башмаклы аякларын кечкенә скамья- га куйды да, күзләрен йомар-йоммас, йокымсырап, чай¬ калып утыра башлады. Бүлмәдә тып-тын, бары сәгать теле генә кеткелди. Биредә күз яше күп түгелде. Софья бу стеналар эчендә ничәмә-ничә тапкыр ялгыз калып өзгәләнде... Ләкин нигә шунда кулларыңны өзгәләп бетермисең, файдасы док. Гомер уза, яшьлек чәчәге коела. Патша кызы Софья кара бүрек кияргә дучар ителгән... Бу бүлмәнең ишеге бер генә — ул монастырьга чыга, кабергә чыга... 1 Мәскәү Кремлендәге Грановит палата, 1491 нче елда салынып беткән. Анда патша тәхете торган, тантаналы җыелышлар шунда уздырылган. 3 Л-1364 33
Баскыч шыгырдады. Софья, ачуланып, күзләрен ишеккә текәде. Иреннәре дерелдәп китте. Яңадан урын¬ дыкның бәрхет тоткаларына таянып, битен учына куй¬ ды. Тәбәнәк ишек башына бәрелмәс өченчиелә төшеп, Василий Васильевич Голицын килеп керде. — Софья, — диде ул, — Иван Михайлович белән Иван Андреевич Хованский сиңа зур хәбәрләр алып килгәннәр. Аста көтеп торалар. Чык әле. Бик ашыгыч эш... — Әйдә, киттек. 13. МИАОСААВСКИЙААР ЯКИ НАРЫШКИННАР Аста, Грановит палатада, тәрәзә янында, Хованский белән Софьяның агасы Иван Михайлович Милославский басып тора. Озын бүрекләре ярым түгәрәк түшәмгә ти¬ гән. Милославский кысык күзле, киң битле, шадра кеше. Өстендә бүләккә алган яңа тун. Симезлектән һәм дул¬ кынланудан бөтен бите кызарган, тирләп чыккан. Софья тиз генә килде дә монашкаларча итеп баш иде. Иван Михайловичка туны һәм корсагына кысып тоткан бүреге сузылырга комачаулый иде, шуңа күрә ул иреннәрен булдыра алган кадәр сузып пышылдап кына әйтте: — Матвеев Троицада инде. (Софьяның яшькелт күз¬ ләре салкын гына киңәеп китте.) Монахлар аны патша каршылаган кебек каршылыйлар икән... Уникенче майда Мәскәүдә көтәргә кирәк. Әле генә Троицадан абыйның улы Петр Толстой килде... Матвеев көндезге гыйбадәт¬ тән соң бөтен халык алдында безне, Милославскийлар- ны, сүккән, мәсхәрә итеп бетергән: «Патша казнасына козгыннар кунды, — дип әйтә икән. — Стрелец сөнгелә- ренә таянып, сарайга сикермәкче булалар... Ләкин аны¬ сы булачак түгел... Фетнәне бастырачакмын, стрелец полкларын шәһәрләргә һәм чик буйларына олактырачак¬ мын, өлкән боярларның канатларын сындырачакмын, ди икән. Петр патша өчен тәре үбәм, ә аның яшь булуы сә¬ бәпле әнисе Наталья Кирилловна идарә итеп торсын, ди икән. Шуларны гамәлгә ашырмый торып үләсем юк...» ди икән... Софьяның чырае караңгыланып китте. Ул, башын, кулларын салындырып, тик кенә басып торды. Бары мө¬ 34
гезле таҗы һәм аркасындагы калын чәч толымы гына дерелди иде. Василий Васильевич читтәрәк, күләгә җирдә иде, ә Хованский караңгы чырай белән идәнгә карап тора иде. Ул, башын кисәк югары күтәреп: — Гамәлгә ашар ашуын, ләкин ул әйткәннәр түгел... Матвеевны Мәскәүгә аяк бастырмабыз... — диде. Милославский тагы да ашыгыбрак пышылдарга ке¬ реште: — Моннан да начаррагы бар әле, Василий Василь¬ евичны сүккән, «Васька Голицын, янәсе, патша таҗына кул суза, башы өзеләчәк аның...» дигән. Софья әкрен генә борылды. Карашы Василий Василь¬ евич күзләре белән очрашты. Голицын көлемсерәп куй¬ ды, авыз читендә зәгыйфь һәм кызганыч бер җыерчык чагылып китте. Софья Голицынның тормышы хәл кы- лынганын, сүз аның башы турында барганын аңлап алд^1... Шул җыерчык өчен Софья хәзер бөтен Мәскәү- не яндырыр иде. Ул, дулкынлануын яшереп, сорау бирде: — Ә стрелецлар нәрсә диләр сон? Милославский мышный башлады. Василий Василье¬ вич, ишекләрдән карый-карый, йомшак кына атлап йөреп килде һәм Софья артына басты. Софья түземен җуй¬ ды, сөйләргә керешкән Хованскийның сүзен бүлдереп: — Патшабикә Наталья Кирилловна канга суса¬ ган... — диде. — Нәрсәдән икән? Симерүдәнме? Әллә әле һаман да үзенең затсыз нәселдән икәнен оныта алмый¬ мы? Кыз чагында чабата киеп йөрде... Бөтен кеше белә: Матвеев аны кызганып сарайга китерткәндә алмашка күлмәге дә юк иде. Гүрнәчә дигән нәрсәне гомерендә күргәне булмаган аның. Мужиклар белән бергә утырып аракы эчкән кыз бит ул. (Софьяның энҗеле якасы кы¬ сып торган муены ачудан кызарды, яңаклары тимгеллә¬ неп чыкты.) Патшабикә булгач, гомерен күңелле итеп уздырды. Әти мәрхүм белән дә, Никон патриарх белән дә әз шаярмады... Без, гүрнәчәдә торучылар, барысын да беләбез... Минем энем, патшабыз Петрушка, үзе dep хикмәт, могҗиза. Төсе-бите, килеше-килбәте белән нәкъ Никон бит ул... Энем дияргә телем әйләнми үзен... — Софья йөзекләрен шыкылдатып кулларын йодрыклап, күкрәгенә кысты. — Мин — кыз кеше, миңа сезнең белән дәүләт эшләре турында сөйләшү килешми дә... Ә инде Наталья Кирилловна канга сусаган икән, кан күрер ул. 3* 35
Яки сезнең барыгызның да башларыгызны чабып өзәрләр, ә мин коега ташланырмын... — Күңелле, сезнең авыздан мондый сүзләр ишетү күңелле, — диде Василий Васильевич. — Син, князь Иван Андреевич, патша кызына полктагы хәлләрне сөй¬ лә әле... — Стремян полкыннан башкалар барысы да синең якта, Софья Алексеевна,— диде Хованский.— Кеше җые¬ ла торган өйләр янында көн саен стрелецлар күп була. Тәрәзәләргә ташлар, таяклар ыргыталар, полковниклар¬ ны ата-аналары белән сүгәләр... (Кыз кеше алдында бу сүзне әйтеп ташлагач, Милославский «эһем, эһем» дип йөткереп куйды, Василий Васильевич, куркып, күзен йо¬ мып алды, ә Софьяның, ичмаса, кашы да селкенмәде.) Стрелецлар полковник Бухвостовны, аннан сотник Бо- борыкинны, үзләре белән каты сөйләшкән өчен һәм ирек бирмәгән өчен, чиркәү манарасына алып менеп җиргә ташлаганнар, артларыннан: «Шәп, шәп!..» — дип кыч¬ кырганнар. Алар хәзер боерыкларны да тыңламыйлар; бистәләрдә, Ак шәһәрдә, Кытай шәһәрендә берничәсе бергә җыелалар да, базарга чыгып, халыкны котыртып йөриләр, мунчалар янына килеп: «Өстебездән Нарыш- киннар белән Матвеевның идарә итүен теләмибез. Без аларның муеннарын борып ташлыйбыз...» — дип кычкы¬ ралар. — Кычкырырга дигәндә батыр алар. Ләкин безгә аларның бөек эшләре кирәк. — Софья аяк очларына ба¬ сып күтәрелде, ачудан кашларын җыерды. — Стрелец¬ лар Артамон Матвеевны, Языковны, Лихачевны — минем дошманнарымны сөнге очына элүдән курыкмасыннар. Нарышкиннарның бөтен семьясын... Аларның әнчек Пет¬ рушкаларын тәхеттән бәреп төшерүдән курыкмасыннар... Үги әни, үги әни... Каһәр суккан җан... Мә, ал...— Софья бармакларындагы йөзекләрен берьюлы салып, учына кысып тотты да Хованскийга сузды.— Җибәр үзләренә... Әйт: ни сорасалар, шуны бирермен... Эш хакы да, җир дә, ирек тә... Кирәк чакта куркып калмасыннар... Әйт үзләренә: мине патша итеп кычкырсыннар. Куркуга төшкән Милославскийның бар белгәне Софьяга кулын селкеп тору булды. Хованский, ачуы ка¬ барып, тешен шыкырдата башлады... Василий Василь¬ евич учы белән күзләрен томалады. Нигә? — бәлкем, үзенең тәкәббер йөзен күрсәтәсе килмәгәндер... 36
14. БУНТ Алексашка белән Алешка, яз буе пирог ашап ятып, симереп беттеләр. Шушыннан яхшы тормышның кирәге дә юк аларга. Куян да симерде, ялкауланып китте: «Ку¬ лымнан килгән кадәр эшләдем инде, малайлар, минем өчен хәзер сез эшләгез», — дип, ул көнозын баскычта тавыкларга, чыпчыкларга карап утырды. Чикләвек ашар¬ га өйрәнеп китте. Ялкаулыктан һәм симерүдән башына шундый уй килде: «Малайлар акча урлап калмыйлар микән? Аз булса да урлап кала торганнардыр әле». Кич белән ул малайларның пирог сатып кайткан ак¬ чаларын санаганда сораша, юкка-барга бәйләнә торган булды. Яшереп калганнардыр дип, кесәләрен актарды, авызларын ачтырып карады. «Кеше акча янында кайна¬ ша икән, урларга тиеш», дип уйлый-уйлый, төннәрен йоклый алмый башлады. Бер генә чара кала: малайлар¬ ны гел куркытып тору. Бер тапкыр Алексашка белән Алешка кичке аш өл¬ гергәндә кайтып керделәр. Күңелләре күтәренке иде, акчаны Куянга бирделәр. Куян санады-санады да:— Бер тиен җитми... Урлагансыз! Кая куйдыгыз? — дип бәйлә¬ нергә тотынды. Малайларны чигә чәчләреннән өстерәп китерде дә, «Алексашкага — бер, Алешкага — ике...» дип, иртән ки¬ сеп кертеп куйган чи чыбык белән кыйный башлады. Сөйләнә-сөйләнә сукты ул. Кыйнап туйгач, табын әзер¬ ләргә кушты. — Менә шулай, — диде ул борычлы, серкәле дерел¬ декне авызына тутыра-тутыра, — хәзер бер кыйналганга кыйналмаганны икене бирәләр... Кеше итәм мин сезне, эт борчалары, соңыннан үзегез дә рәхмәт әйтерсез. Куян дуңгыз ите салып пешерелгән щи, имбир күмәче белән баллы тавык бүтәкәсе, тавык ите, токмач, кызды¬ рылган ит ашады. Сөт белән ботка сукты. Соңыңнан ка¬ шыгын эскәтерсез өстәлгә куйды да нечкә тавыш бе¬ лән кикерде. Күп ашаудан аның яңаклары дерелдәп тора, күзләрен май баскан иде. Ул, чалбар төймәләрен чишеп җибәрде дә: — Әй, газиз улларым, соңыннан минем өчен аллага гыйбадәт кылырсыз әле... Мин юмарт кеше... Ашагыз, эчегез... Мине әтиегез урынына күрегез, — диде. 37
Алексашка эндәшмәде, авызын турсайтып тик торДЫ, Куянга күтәрелеп тә карамады. Ә аштан соң Алеш¬ кага: — Мин әтидән кыйнаганга күрә качтым, ә моңардан качам да качам. Хәзер ул безне гел кыйнап торачак, симез дуңгыз, — диде. Алешка тук тормышны ташлап китүдән бик курыкты. Әлбәттә, кыйнамасалар әйбәтрәк булыр иде. Ләкин бу дөньяда андый урынны каян табасың соң — бөтен җирдә кыйныйлар. Ул мич башында Алексашкага сиздермичә генә елап ятты. Иптәштән аерылып булмый бит инде... Иртә белән малайлар әрҗәләренә пирог тутырдылар да урамга чыктылар. Май иртәсе салкынча иде. Аяк астында тонык зәңгәр сулар җыелып тора. Каеннар хуш исле яфрак ярган. Башларын кояшка таба сузып, сыерчыклар сайраша. Капка төпләрендә эшләргә иренгән шаян кызлар ба¬ сып тора. Кайберсе яланаяк, өстендә бер киндер күлмәк кенә, башында каен тузыннан ясалган такыя, чәч толым¬ нарында — тасмалар, күзләре кыргый. Өй түбәләренә кунган сыерчыклар сандугачлар кебек сайрашалар, ур¬ ман буйларын, яшел болыннарны искә төшереп, кызлар¬ ның күңелләрен җилкендерәләр. Их, язы яз гына түгел!.. Алексашка: «Баллы пирог кемгә кирәк?..» — дип кыч¬ кырды. — Менә Куян безнең акча алып кайтканны көтеп ятсын инде хәзер... — дип көлеп җибәрде. — Ой, Алексашка, талап китү була бит бу. — Авыл җүләре син. Ә ул җен безгә эш хакы түлә¬ деме соң? Аның өчен ике ай буенча бер тиенсезгә бөк¬ реләребезне чыгардык түгелме соң?.. Әй, стрелец, куян пирогы алып җибәр!.. Мичтән генә чыккан, икесе ярты тиен... Барган саен капка төпләрендә хатыннар, кызлар күбрәк очрады, урам чатларында төркем-төркем кеше¬ ләр кайнаша иде. Менә тутыккан бердышларын 1 зең- гелдәтеп, стрелецлар йөгереп үтте. Халык, куркып, алар- га юл биреп калды. Мәскәү елгасы аша салынган Всехсвятский күперенә якынайган саен, стрелецлар да, халык та күбәя барды. 1 Бердыш — йөзе урак кебек кәкрәеп килгән озын саплы бал¬ та — стрелецлар коралы. 38
Бөтен яр буена халык ябырылган. Бар да Кремльне күрү өчен тирес өстенә менәләр. Сизелер-сизелмәс тирбәлеп аккан көзгедәй су өстендә тыныч кына булып яшел тү¬ бәле манаралар, кирпеч стеналарның тешләре һәм Кремльдәге эреле-ваклы җитмеш чиркәүнең алтын гөм¬ бәзләре чагыла. Ләкин халык авызындагы сүзләр алай тыныч түгел. Нык стеналар артында, бояр йортлары бе¬ лән патша сараеның матур бизәкле түбәләре күренеп торган җирдә ниндидер ярамаган эшләр эшләнә. Ә нәр¬ сә эшләнә соң? — Тәгаен белүче юк. Стрелецлар, күпер аша чыкмыйча, шаулашып торалар. Чөнки күперне Кремль ягыннан ике туп белән саклыйлар. Ул якта атлы, җәяүле кешеләр — патша сараенда хезмәт итүче бояр ул¬ лары күренә. Өсләрендә ак кафтан, җилкәләренә җиз дугалы аккош канатлары такканнар. Алар күп түгел; Балчуга ягыннан күпергә таба меңнәрчә кешеләр агыл¬ ганны шүрләбрәк карап торалар. Алексашка күпер янында шайтан кебек бөтерелеп йөри. Алешка белән алар пирогларын бик тиз сатып бетереп, әрҗәләрен ташлап калдырдылар. Хәзер сатуда кайгы юк. Куркыныч та, күңелле дә. Менә төркемнең әле бер, әле икенче җирендә кешеләр кычкыра башлады, һәркемнең каны кыза. Бу тормыш туйдырып бетерде... Бар да зарлана, Кремль манараларына йодрык күрсәтә. Бер посад карты чүп өеменә менеп баскан да, пеләш башыннан бүркен салып, ашыкмыйча гына болай ди: — Мәрхүм Алексей Михайлович заманында да ха¬ лык шулай күтәрелгән иде... Ипи булмады, тоз булмады, акчаның кыйммәте калмады, көмеш тәңкә урынына казна бакыр акча сугып чыгарды... Комсыз боярлар халык ка¬ нын эчтеләр. Халык ачудан Алексей Михайловичны ат өстеннән өстерәп төшереп, тунын өзгәләп бетерде... Күп кенә бояр йортларын җимереп, яндырып бетерделәр; әллә ничаклы боярны кыйнап үтерделәр... Халык ара¬ сыннан Разин дигән зур йөрәкле казак күтәрелеп чык¬ ты... Ирекле, иркен тормыш булачак иде... Юк- Разин¬ га булышлык күрсәтелмәде... Халык йомшак бездә... Акырырга гына булдыра, бала чагыннан ук куркып яшәргә өйрәнгән... Хәзер дә бердәмлек булмый икән, — балта белән дар агачын көт тә тор... Бояр халкы җиңәчәк үзегезне... Картны авыз ачып, күзләрен дә йоммыйча тыңлап тордылар. Тагын да буталчыграк, тагын да куркынычрак 39
булып китте. Бары бер нәрсәне: Кремльдә власть юк икәнен, гасырлар буе яшәгән патшалыкны какшатыр өчен хәзер уңай вакыт килгәнен генә аңладылар. Ләкин ничек какшатырга? Икенче бер урыннан бер стрелец атылып чыгып кыч¬ кырды: — Нәрсә көтәсез тагы? Бояр Матвеев бүген таң бе¬ лән Мәскәүгә кайтып керде. Әллә Матвеевның кем икә¬ нен белмисезме? Кремльдә боярлар булганда, алар бер- берсе белән талашып ятканда, яшәргә була иде әле... Ә хәзер чын патша булды, ул дилбегәне кысып тотар... Ясагын, налогын барыбызга да шундый итеп салыр, бо¬ рыла да алмассың... Бунтны бүген күтәрергә кирәк, ир¬ тәгә соң булачак... Бу сүзләрдән кешеләрнең башлары чоңгылдагы кебек әйләнде. Иртәгә соң булачак... Күзләрне кан басты. Елга суында тонык кына чагылган чал Кремль — хыя¬ нәтчел, алтынга күмелгән Кремль — аңлаешсыз караңгы бер нәрсә булып күренде. Стенасындагы туплар янында ник бер тупчы булсын! Әйтерсең, бөтен Кремль үлгән. Кремль өстендә, бик югарыда тилгәннәр оча. Кинәт Кремль янында канатлы кешеләр ыгы-зыгы килә башлады. Зәгыйфь тавышлар ишетелгәләп китте. Алар арасында бер атлы пәйдә булды. Аты кардай ак, аяклары нечкә, бер дә тик тормый. Атлы узып китмәкче иде дә, кешеләр киң йөзле бердышлар белән селтәнеп, аның юлына аркылы төштеләр. Атлы кеше кешеләрне кысрыклап килде-килде дә, атын үрә бастырып, бәреп чыгып китте. Бүреге төшеп калды, кеше үзе йөзмә күпер буенча бик каты чаптырып китте. Такта араларыннан су чәчрәде, атның яллары җилфердәде. Меңнәрчә халык тынып калды. Кремль ягыннан атлы кешегә төзәп мылтык аттылар. Тимәде. Атлы кеше төр¬ кем эченә килеп керде дә өзәнгеләренә басып күтәрелде. Аның пәке белән кырганнан соң күкселләнеп торган баш тиресе дерелди, атын каты чаптырып килүдән тыны кы¬ сылган, озын борынлы озынча яшь йөзе янып чыккан, күмер белән каралтылгандай киң кара кашлары астында коңгырт кара күзләре ялтырый иде. Аны танып кычкыра башладылар: — Толстой... Петр Андреевич... Милославскийның бертуганының улы... Ул безнең яклы... Аның сүзләрен тыңлап карыйк әле... 40
Петр Андреевич нечкә тавыш белән бүленә-бүленә кычкырды: — Халык... Стрелецлар... Бәхетсезлек... Матвеев бе¬ лән Нарышкиннар әле генә патша улы Иванны буып үтерделәр... Күрми дә калырсыз — Петрны да буарлар... Тизрәк Кремльгә бәреп керегез, юкса соң булыр... Халык мыгырдаша, шаулаша, кычкыра башлады һәм акырып-бакырып күпергә ташланды. Меңнәрчә башлар селкенде, Толстойның аты кешеләр арасында бөтерелде. Күпер шытырдап сынып сыгылып төште, — кешеләр тез тиңентен су эченнән йөгерделәр. Ерткычланган стрелец¬ лар, халыкны аралап, йөзәре бергә тавыш-тынсыз гына Кремльгә таба узып тордылар. Кайдадыр доң-доң, доң-доң итеп чаң суктылар... Чаң торган саен ешрак, тәшвишлерәк булып яңгырады. Аңар чиркәү чаңнары кушылды. Мәскәүдәге бөтен чиркәүләр чаң сугарга керештеләр... Тын Кремльдә, кояш нурларын уйнатып, бер-бер арт¬ лы тәрәзәләр ябылды. 15. КРЕМЛЬДӘ Түземнәре калмаган стрелецлар, полклар белән ара¬ лашып, Грановит палатага йөгереп килеп җиттеләр. Кү¬ бесе юлда туктап калып, бояр йортларының таза капка¬ ларын бәреп керделәр, чиркәү манараларына менеп чаң суктылар. Бөек Иван чиркәвенең мең потлы кыңгыравы коточкыч калын тавыш белән гүелдәде. Йортлар, таш монастырьлар һәм тәрәзәләре елгага караган приказлар бинасының сары стеналары арасыннан үткән тар тык¬ рыкларда үлгән кешеләр аунап ята, ыңгыраша-ыңгыра- ша яраланган бояр хезмәтчеләре шуыша, берничә иярле ат өркеп чабып йөри, кешеләр көлешә-көлешә аларны куалар. Кычкыра-кычкыра таш белән'тәрәзәләрне вата¬ лар. Стрелецлар, халык, көтү-көтү малай Кремль мәйда¬ нының чиреген алып торган чуар бизәкле патша сараена карап торалар. Билгеле, Алексашка белән Алешка да шунда. Кайсы таштан, кайсы агачтан салынган палата¬ лар, биек гүрнәчәләр, тәбәнәк өйләр, яшел, кызыл, зәң¬ гәр төсләргә бизәлгән эреле-ваклы агач манаралар бер- 41
берсейә бик күп баскычлар, басмалар белән тоташып беткәннәр. Кайсы дүрт чатлы чатыр, кайсы гөмбәз фор¬ масындагы йөзләрчә искиткеч матур түбәләрнең алтын- көмеш буяулары ялтырый. Биредә җирнең хуҗасы, ал¬ ладан кала беренче кеше яши... Ни әйтсәң дә куркыныч шул. Элек гади кешегә ко¬ рал тотып монда килү кая ул! Боярлар да капка төбенә җиткәч, атларыннан төшеп, бүрекләрен салып, пычрак изә-изә патша тәрәзәләренә кырыйдан гына карап тора¬ лар иде... Баш күтәрүчеләр дә башта тик карап торды¬ лар. Бөек Иван чиркәвенең йөрәк әрнеткеч тавышы күк¬ рәкләргә килеп бәрелә. Кешеләр каушый башладылар. Шул чакта төркем алдына үткен генә берничә кеше ки¬ леп чыкты: — Нәрсә карап каттыгыз, егетләр? Патша улы Иван¬ ны буып үтерделәр, алар хәзер, бәлкем, патшабыз Петр¬ ны да буып ята торганнардыр. Әйдә, баскычларны куй, ишекләрне бәреп кер! Әллә ничә мең кеше төркеме гөр килде. Барабаннар кискен тавыш белән доңгырдый башлады. Берничә кыр¬ гый тавыш: «Әйдә, әйдә!» — дип акырды. Егермеләп стрелец, атылып барып, рәшәткә аша эчкә керделәр, кәкре кылычларын кыннарыннан тартып алып, Кызыл болдырга йөгереп менделәр. Җиз ишекне дөбердәттеләр, иңнәре белән эттеләр. Төркем эченнән: «Әйдә, әйдә, әйдә!» — дип үкергән тавыш яңгырап үтте. Халык өстен¬ дә кайдандыр өстерәп алып килгән баскычлар чайкал¬ ды. Аларны Грановит палата тәрәзәләренә һәм болдыр¬ ның ян култыксаларына сөяп куйдылар. Менделәр. Теш¬ ләрен шыкырдатып: «Китерегез монда Матвеевны, На- рышкиннарны китерегез!» — дип кычкырдылар. 16. ПАТША САРАЕНДА — Үтерәләр бит, үтерәләр... Нишлибез инде, Артамон Сергеевич?.. — Алланың рәхмәте киң, патшабикә. Хәзер чыгып үзләре белән сөйләшәм. Әй, патриархны алырга кеше җибәрдегезме? Тагын берәрегез йөгерсен... — Артамон Сергеевич, болар шулар үзләре, минем дошманнарым... Языков үзе күргән, — стрелецлар белән 42
МилослаВскийныкЫларйан икәү өс-6ашларЫй алышты¬ рып киенгәннәр... — Син хатын кеше, гыйбадәтең кыл, Наталья Кирил¬ ловна. Өйалдыннан: — Килә, килә! — дип кычкырдылар. Имән идәнгә очлы таягын кадый-кадый, патриарх Иоаким килеп керде. Аның эчкә баткан ярсу күзләре түгәрәк түшәм астындагы тәбәнәк тәрәзәләргә те¬ кәлде. Тышкы яктан тәрәзәләрнең төрле төстәге пыялалары¬ на баскычларга баскан стрелецларның башлары тиеп тора иде. Патриарх сөяккә калган кулын күтәреп бар¬ мак янады. Стрелецлар башларын тәрәзәләрдән алды¬ лар. Наталья Кирилловна патриархка ташланды. Аның тулы йөзе кара төлке бүреге астыннан бәйләнгән ак яу¬ лыгы төсле иде. Ул, патриархның боз кебек суык кулына ябышып, еш-еш үбә-үбә: — Коткар, боеручым, коткар... — диде. Артамон Сергеевич, кырыс бер тавыш белән: — Эшләр начар, боеручым, — диде. Патриарх киңәеп киткән күз карасын аңа таба бор¬ ды. Матвеев чуар чал шакмак сакалын селкеп куйды: — Заговор, чын мәгънәсендә бунт... нәрсә кычкырган¬ нарын үзләре дә белмиләр... Бөркет күзле, юка борынлы, борынгы иконаларга ох¬ шаган Матвеев тыныч иде: ул үз гомерендә күпне күрде, төрлесен күрде, әллә ничә тапкыр үлгәннән калды, ә властька омтылу тойгысыннан беркайчан да туктамады. Ул, җыерчыклы күз кабакларын дерелдәтеп торган ачуЫн тыеп: — Кремльдән генә чыгарып җибәрик, ә аннан нишлә¬ тергә белербез... — диде. Тәрәзә төбендә кычкырган, бәргән-суккан тавышлар тагын да куркынычрак булып ишетелә башлады. Палата буенча, аяк очларына гына басып, патшаби¬ кәнең энесе Иван Кириллович Нарышкин үтеп китте. Егерме дүрт яшендә генә булуына карамастан, бояр дә¬ рәҗәсенә күтәрелгән, әйтүләренә караганда, имештер, патша таҗын башына киеп караган бу матур күпшы егетне стрелецлар шайтаннан да битәр яратмыйлар иде. Ул моны үзе дә белә. Әйтерсең, үзенең иртәгә баш кисә 43
Тбргай урында алачак җәзасын һәм газйпль! үлёмён Кү¬ реп тора — йөзе яшелләнгән, матур кара мыеклары ире¬ ненә ябыштырып куелган ят бер әйбер кебек күренә. Ул полякча тегелгән киеменең җиңнәрен селки-селки: — Софья килде! — дип кычкырды да тиз генә бер ишектән чыгып китте. Аннан соң палатага, кәкре аякларын авыр өстерәп, сабый бала чаклы гына бер кәрлә мәзәкче килеп керде. Гүя ул да иртәгә үзенең хуҗасына хыянәт итәчәген си¬ зенгән кебек, башындагы колпагын тотып, җыерчыклы битен җыерып елый иде. Палатага тиз генә Софья, Василий Васильевич Го¬ лицын һәм Хованский килеп керде. Софья бит алмала¬ рына куе итеп иннек сөрткән, баштанаяк алтын парчага киенгән, башында энҗеле биек таҗ иде. Кулларын күк¬ рәгенә куеп, патша хатынына һәм патриархка түбәнче¬ лек белән баш иде. Наталья Кирилловна аңардан, елан¬ нан качкан кебек, читкә тайпылды, күзләрен җемелдәт- кәләп алды, дәшмәде. — Халыкның ачуы кабарган, күрәсең, урынсыз тү¬ гел, — диде Софья, кычкырып. — Син, Наталья Кирил¬ ловна, Иван белән Петрны алып, халык алдына чыгар идең... Андагы кешеләр, алла белсен, нәрсә кычкыралар. Имештер, балалар үтерелгән... Тынычландыр үзләрен, рәхим-шәфкать вәгъдә ит... Юкса сарайга бәреп керүлә¬ ре бар... Үзе шулай диде, ә тешләре тешкә бәрелеп, яшел күз¬ ләре шатлыклы дулкынлану белән җемелди иде. Матвеев аңар таба атлады: — Хатын-кызга бер-берсеннән үч алу белән маташыр чак түгел. — Алайса, халык алдына син чык... — Үлемнән курыкмыйм, Софья Алексеевна. — Туктагыз, — диде патриарх, таягын тукылда¬ тып... — Бүтәнчә эшләргә кирәк... Сез аларга балалар¬ ны, Иван белән Петрны, алып чыгып күрсәтегез... Наталья Кирилловна, чигәләренә тотынып: — Юк. Рөхсәт итмим, боеручым... Куркам... — дип кычкырып җибәрде. Патриарх: — Балаларны Кызыл болдырга алып чыгыгыз, — дип кабатлады. 44
17. СӨҢГЕ ОЧЛАРЫНА Кызыл болдырга чыга торган җиз ишекнең йозагы челтерәп ачылды. Халык алгарак килде, бар да тынып калды. Барабаннар да тынды. Алексашка болдырның юан корсаклы самовар шикелле баганасына шуышып менде дә кул-аяклары белән ябышып карап тора баш¬ лады. Алешка, этелеп-төртелеп йөргәндә бүрегенең ко¬ лакларын өздерсә дә, иптәшеннән калмады, гел аның ти¬ рәсендә булды. Мужикларның кышкы кичләрдә чыра як¬ тысында эч пошканнан сөйли торган әкиятләренең бер¬ сен хәзер үз күзләре белән күргәндәй булып, авызын ачып карап тора башлады. Ишек ачылып китте. Халык алдына патшабикә чыгып басты. Ул тол хатыннарча кара кием кигән, иңнәренә алтын кушып тукылган ефәк мантия салган иде. Үзенә текәлгән меңнәрчә комсыз күзләргә күтәрелеп карагач, чайкалып куйды. Мантиясе иңнәреннән шуып төште. Кемнеңдер куллары аңа тар гына чуар кафтан кигән бер малайны суздылар. Патшабикә, эченә терәп көч-хәл бе¬ лән малайны күтәреп алды да, болдыр култыксасына бастырды. Малайның Мономах бүреге1 колагына шуып төште, кыркылган кара чәчләре күренде. Түгәрәк битле, тупа борынлы малай муенын алга сузды. Күзләре тыч¬ кан күзләре кебек түгәрәк, ә кечкенә авызы куркудан кысылган идё. Патша хатыны нидер әйтергә теләп алгарак чыкты, башын югары күтәрде. Аның алдына Матвеев чыгып басты. Халык үкереп куйды... Матвеев таҗлы малайдан зуррак бер малай җитәкләгән, монысының иреннәре са¬ лынып төшкән, йөзе ябык һәм гамьсез иде. Матвеев, чал кашларын җимереп, картларча, ләкин көчле тавыш белән: — Кем ялганлады сезгә? — диде. — Патшаны һәм аның абыйсын буып үтергәннәр, дип кем ялганлады? Күрегез, патшабыз Петр Алексеевич үзенең әнкәсе ку¬ лында... Исән-сау, күңеле көр... Менә сезгә патша улы Иван, — диде Матвеев һәм гамьсез малайны югары кү¬ тәреп, халыкка күрсәтте. — Алланың рәхмәте белән ике¬ се дә исән-саулар.... (Кешеләр, бер-берсенә карашып, 1 Мономах бүреге — патшадан патшага калып килгән таҗ. 45
сөйләнеп алдылар: «Шулар үзләре, бернинди ялган юк...») — Стрелецлар! Тыныч кына өйләрегезгә кайтып китегез. Әгәр берәр нәрсә кирәк булса, үтенечләрегез, шикаятьләрегез булса, — безгә кеше җибәрегез... Болдырдан халык янына Хованский белән Василий Васильевич төште. Алар, стрелецларның һәм гади кеше¬ ләрнең иңнәренә кулларын салып, таралышырга өндәде¬ ләр. Ләкин алар көлеп кенә өндәгәндәй күренделәр. Ты¬ нычланып калган төркем эченнән тагын усал авазлар яңгырады: — Исән булсалар соң!.. — Исән икәннәрен үзебез дә күрәбез... — Кремльдән барыбер чыкмыйбыз... — Сезнең тәмле сүзләрегезне күп ишеткән... — Аннан соң җәза йортына куып кертеп, кирәкне бирер идегез бугай... — Безгә Матвеевлар белән Нарышкиннарны тотып бирегез... — Иван Кириллович Нарышкинны... Ул патша таҗын башына киеп караган... — Кан эчүче боярлар... Безгә Языковны тотып бире¬ гез... Долгоруковны... Кешеләр үзләре дошман күргән боярларның исемнә¬ рен әйтә-әйтә торган саен катырак кычкыра башлады¬ лар. Наталья Кирилловна тагын агарынып китте, улын кочып тотты. Петр түгәрәк башын боргалап як-ягына карана иде. Кемдер, көлеп: — Күр әле, нәкъ ата мәче төсле!.. — дип кычкырды. Ал хәтфәдән һәм кеш тиресеннән тегелгән кафтанлы берәү, коралларын зеңгелдәтеп, болдырдан йөгереп төш¬ те. Күрер күзгә тәкәббер һәм бик иркә булып күренгән бу кеше — стрелецлар начальнигының улң князь Михаил Долгорукий иде. Ул, камчысы белән селтәнә-селтәнә, стрелецларга: — Әти авырып ятканга шатландыгызмы, эт балала¬ ры! йолкышлар. Югалыгыз моннан, холоплар!.. — дип кычкырды. Кешеләр сызгырып торган камчыдан тиз генә артка чигенделәр... Ләкин андый заманнар үтте шул инде, — алай сөйләнергә кирәкми иде... Кешеләр тирән сулап, мышнап, Долгорукийга таба атладылар: — Ә синең чиркәү манарасыннан мәтәлеп төшкәнең 46
юкмыни әле? Син кем безгә, эт баласы? Бирегез кирәген, егетләр!.. Кылыч каешыннан эләктереп алдылар да, хәтфә каф¬ танын йолкып алып, өзгәләп ташладылар, Михайла Дол¬ горукий, кылычын кыныннан алып, артка чигә-чигә кизә¬ неп, болдырга менде. Стрелецлар, сөнгеләрен төбәп, аның артыннан ташландылар. Менә тотып алдылар. Патшаби¬ кә кыргый тавыш белән чыелдап җибәрде. Долгорукий- ның гәүдәсе халык аяк астына очып барып төште. Аны шунда ук таптарга, өзгәләргә керештеләр. Матвеев белән патша хатыны ишеккә таба чигенделәр. Ләкин соң иде инде: Грановит палата өйалдыннан Иван Милославский яшереп яткырган Овсей Ржов белән аның иптәшләре атылып килеп чыктылар. — Матвеевны кыйнагыз! — дип кычкырдылар алар. — Кирәк, кирәк! — дип акырды халык. Овсей Ржов Матвеевны арттан эләктереп алды. Патша хатыны, җиңнәре белән селтәнгәләп, Артамон Сергеевичка килеп сыенды. Патша улы Иван этелеп ки¬ теп, идәнгә егылды һәм елап җибәрде. Петрның түгәрәк йөзе үзгәрде, кыйшаеп ямьсезләнеп китте. Ул Матвеев¬ ның чуар сакалына ике куллап ябышты. Стрелецлар, сөнгеләрен югары күтәреп: — Өстерәп төшер, курыкма, өзгәләп ташла үзен, мон¬ да ыргыт! — дип кычкырдылар. Кемдер патшабикәне бер читкә өстерәп алып китте, Петрны да, мәче баласын ыргыткандай, селтәп җибәрде. Матвеевның зур гәүдәсен кинәт югары күтәреп алдылар, ул, күн итекләре белән болдыр тоткасына эләгеп, үзенә таба төбәлеп торган сөнге очларына әйләнеп барып төште. Стрелецлар, халык, Алексашка белән Алешка сарай¬ га барып керделәр һәм йөзләрчә бүлмәләргә сибелделәр. Аңын җуйган Наталья Кирилловна да, патша малайлары да һаман болдырда иделәр әле. Мәйданда калган кешеләр янына тагын Хованский белән Голицын килде. Шуннан соң төркемдәгеләр кыч¬ кырырга тотындылар: — Безгә Иван патша булсын... Икесе дә... Софья пат¬ ша булсын... Әйе, әйе... Кызыл мәйданга бүгенге көннең билгесе итеп, багана утыртылсын, — кулыбыздагы ирек¬ нең мәңгелек булуын телибез... 47
Икенче бүлек 1. БАР ДА ИСКЕЧӘ КАЛДЫ I ауга басылды. Әллә нихәтле бояр үтереп А ташланды. Патшабикәнең агалары Иван белән Афанасий Нарышкиннар, Юрий белән Михаил Долгорукийлар, Григорий белән Андрей Ромодановский- лар, Петр белән Федор Салтыковлар, Михаил Черкас¬ ский, Матвеев, Языков һәм түбәнрәк нәселле күп кенә башка боярлар үтерелде. Стрелецлар үзләренә тиешле ике йөз кырык мең сум эш хакларын алдылар, шуның өстенә һәрбер стрелецка унар сум бүләк бирелде. Бу чаклы акчаны түләү өчен бөтен шәһәрләрдән алтын-кө- меш савыт-сабаларны җыеп алып эретеп, акча коярга туры килде. Кызыл мәйданга багана утыртып, һәр дүрт ягына үтерелгән боярларның исемнәрен, аларның гаеп¬ ләрен, кылган явызлыкларын яздылар. Полклар бояр¬ лардан: хәзер дә, моннан соң да стрелецларны сүкмәскә, бунтовщик дип, хыянәтче дип хурламаска, тик торганда җәза бирмәскә, сөргенгә җибәрмәскә дип кул куелган кәгазь алдылар. Кремль запасларын ашап-эчеп бетергәннән соң стре¬ лецлар үзләренең бистәләренә, посад кешеләре поездла¬ рына кайтып киттеләр. Тормыш яңадан иске эзенә төш¬ те. Бер.нинди үзгәреш булмады. Мәскәүдә, патшалыкның һәр почмагында, йөзләрчә өязләрдә хәерчелек, коллык, бәхетсез тормыш хөкем сөрә бирде. Арты камчы белән суелып беткән мужик үзенең туйдырып бетергән җирен казып маташты. Бетләп беткән посад кешесе түзәлмәс- лек авыр ясак һәм салымнардан ыңгырашты, вак сәүдә¬ гәрләр сыкрандылар. Акча юк. Сату итәр нәрсә юк, барын да сатар кеше юк. Җитен, балавыз, Иран ефәге кебек әйбер товарлар бар барын, ләкин аны үз кешеңә сатып булмый — хәер¬ че; чит илгә илтеп сатар идең, анда ничек барасың — диңгезең юк. Чит ил сәүдәсен читләр үз кулларына алып бетерделәр. Кайбер илләрнең ничек сәүдә иткәннәрен ишетәсең дә, гарьлегеңнән башыңны ташка бәреп ярырга 48
җитәсең. Нинди каһәр төшкән ил соң син, Россия, кай¬ чан соң син йокыңнан уянырсың? Бунттан соң Мәскәүдә ике патша булды — Иван һәм Петр, ә алардан өстә патша кызы Софья идарә итте. Хөкүмәт эшеннән боярларның беришеләрен алып икенче¬ ләрен куйдылар. Болары әлегә тешләрен ыржайтырга ку¬ рыктылар, ләкин куркулары озакка барыр микән? Кызыл мәйдандагы әлеге багана янында баштарак часовой — бердышлы стрелец була иде, ул да әллә кая китте. Хәзер багана тирәсендә төрле простой халык буталды. Күңел¬ сез. Вакыт тукталды. Көтеп ятуда мәгънә калмады. Ке¬ шеләр яңадан зарланыша башладылар, пышылдаулар китте. Стрелецлар шиккә төштеләр: теге вакытта эшне ахырынача җиткерми туктадык. Әллә төгәлләп куярга инде? Соңра соң булыр бит... Мәскәү умарта оясыдай гөжләде, һәркем үз дигәнен кычкырды. Кешеләрдә бердәмлек булмады шул, һәрберсе үзенчә шаулады. Патша кабакларын җимереп бетерде¬ ләр. Приказлардагы подъячийларны 1 тотып алып өзгә- ләп ташладылар. Мәскәү урамнарына чыгарга куркыныч иде. Кешеләр бояр йортларына һөҗүм итәләр, боярлар аларга мылтыктан атып каршы торалар иде. Ул көн¬ нәрдә кеше каны бик күп коелды. Урамы-урамы белән йортлар яндырылды. Урамнарда, базар мәйданнарында үлекләр аунап ятты. Боярлар Мәскәү янына ополчение китергәннәр икән, бунтчыларны берьюлы кырып салыр¬ га исәп итәләр икән, дигән имеш-мимешләр йөри башла¬ ды. Стрелецлар, бөтен боярларны үз хөкемнәренә тотып бирүне таләп иткән кәгазь язып, сөнге очларына када¬ дылар да, кара болыт булып җыелган качкын холоп¬ ларны ияртеп, яңадан кремльгә киттеләр. Ачудан агарынган Софья Кызыл болдырга чыгып басты. Ялганлыйлар, андый ополчение төзү башыбызга да килгәне юк, — диде ул. Аннары, җем-җем итеп тор¬ ган тәре кашлы алмаз йөзеген бармагыннан йолкый* 1 Приказлардагы подьячийлар — Мәскәү Россиясен¬ дә идарә эшләре берничә дистә канцеляриягә тапшырылган була; бу канцелярияләр приказ дип аталалар. Зур казна приказы, Сарай приказы, Суд приказы, Юлбасарлар приказы һәм күп кенә башка исемдәге приказлар яшәп килә, һәр приказның башында дьяк тора, аның ярдәмчеләре подьячий дип аталалар. 4 Л-1364 49
йолкый: — Менә, тәре үбеп ант итәм, бу ялганны татар патшасының улы Матвейка тараткан! — дип кычкырды. һәм болдырдан стрелецлар алдына нибары бер ке¬ шене, анда да һичбер гаебе булмаган әлеге Матвейканы ыргыттылар: мәгез, тамагыгыз тыгылсын. Матвейканы өзгәләп ташладылар. Стрелецлар, шуның белән ачуларын басып, кайтып киттеләр... Мәскәү өч көн, өч төн шау-гөр килеп торды. Карга көтүләре, чаң тавышларыннан куркып, югары очтылар. Үтә зәһәр ке¬ шеләрнең башларына: иң зурларыннан котылырга ки¬ рәк, Петр белән Иванны, аннан Софьяны тотып үтерергә кирәк, дигән фикер килде. Ләкин дүртенче көн иртән то¬ рып чыгуларына кешеләр коточкыч хәл алдында калды¬ лар: Кремльдә беркем калмаган, патшалар да, Софья да боярлар белән бергә чыгып качканнар иде. Софья Коломенское авылына качты һәм дворян опол¬ чениеләрен җыярга кушып, өязләргә бирүчләр 1 чыгарып җибәрде. Үзе бөтен август буена Мәскәү әйләнә-тирәсен¬ дәге авылларга, монастырьларга барып, безне юкка җә¬ берлиләр, бөлдереп бетерделәр инде, дип зарланып йөр¬ де, монастырь баскычына ятып күз яшен түкте. Бу вакытта Кремльдә үзенең стрелецлары белән Иван Андреевич Хованский хөкем сөрде. Кешеләр, әллә шуны гына патша итеп куйыйк микән, дип уйлаша башчадылар.— Үзе ягымлы, әйбәт, үзе бо¬ рынгыча яшәүче кеше, үз кешебез булыр иде шунда... Дворяннар, патшаның рәхим-шәфкатен өмет итеп, кыю рәвештә атларына атландылар. Василий Волков белән Михайла Тыртов та ополчениегә керделәр. Троице- Сергиево дигән җиргә ике-өч мең кешедән торган зур армия җыйналды. Ә Софья, очар кош кебек, гел Мәскәү тирәсендә әйләнеп йөрде. Сентябрьнең бер таңында ул җибәргән атлы гаскәр Пушкино авылына һөҗүм итте. Бу вакыт анда, бер тау итәгендә, бизәкле Иран чатыры эчендә Мәскәү тирә-юнен күзәтергә чыккан Иван Андрее¬ вич Хованский йоклап ята, стрелецлар да тыныч кына йоклый иделәр. Софья гаскәре барысын да кылычлар бе¬ лән тураклап ташлады. Өстенә күлмәк-штан гына кигән Иван Андреевич, бердышы белән селтәнеп, чатырыннан 1 Бирүч, бирүчләр — патша хезмәтчеләре, хөкүмәт указла¬ рын игълан итеп йөрүче кешеләр. 50
атылып килеһ чыкты. Михайла Тыртов атыннан аның өстенә сикереп төште. Хованскийны ияргә бәйләп салды¬ лар да Воздвиженское авылына, Софья үзенең туган көнен бәйрәм итеп яткан җиргә алып килделәр. Сугыш вакытындагыча башларына шлем, өсләренә япанча кигән боярлар басу капкасы төбендә урындыкларда утырып то¬ ралар иде. Михайла Тыртов Хованскийны иярдән алып боярлар алдына ташлады. Хованский, үләнгә тезләнеп, кайгысыннан һәм оятыннан еларга тотынды. Дума дьякы Шакловитый аның гаепләре язылган кәгазьне укып чыкты. Иван Андреевич тирән ярсу белән: — Ялган! — дип кычкырып җибәрде. — Әгәр мин булмасам, хәзер Мәскәүдә кешеләр тез тиңентен кан эчендә йөрерләр иде. Боярлар шундый нәсел-нәсәпле борынгы кешенең ка¬ нын коярга батырчылык итми тордылар. Иван Михайло¬ вич Милославский аларның шулай икеләнеп торула¬ рын күреп, шадра битләрен селкетә-селкетә, атлылар янына килде дә Тыртовка нидер пышылдады. Тыртов, атын бөтен көченә куып, авыл аша үтеп, патша кызының ефәк чатырына таба чапты һәм, шулай ук каты чапты¬ рып, тавык-чебешләрне, бәләкәй балаларны таптатып, кире әйләнеп килде: — Патша кызы бер дә шикләнмәскә әйтте, князьне үтерергә әмер бирде. Михайла, чәченнән эләктереп алып, тузанлы юлга өстери башлагач, Хованский кыргый тавыш белән кычкы¬ рып җибәрде. Шунда, басу капкасы төбендә аның ба¬ шын чабып өзделәр. Стрелецлар башлыксыз калды. Башлыкларының үте¬ релүе турында ишетеп, котлары алынган стрелецлар Кремльгә кереп бикләнделәр, пушкаларны корып куй¬ дылар. Моннан йөз ел элек Мәскәүне Новгород купецла- рының гаскәрләре камап алган чакта поляклар оборона¬ га ничек әзерләнгән булсалар, стрелецлар да нәкъ шу¬ лай әзерләнделәр. Софья Троице-Сергиевоның дошман үтеп керә алмас¬ лык стеналары артына барып сыенырга ашыкты. Ә опол¬ чение белән юлбашчылык итүне Василий Васильевич Голицынга тапшырды. һәр ике як байтак вакыт берсе-берсенә янап, башта кайсыбыз куркыр икән дип көтеп тордылар. Стрелецлар 4* 51
курыкты. Алар үзләренең бирелүләре турында әйтергә Троицага кешеләр җибәрделәр. Шул көннән башлап стрелецлар ирке бетерелде. Кызыл Мәйдандагы теге ба¬ гананы аударып ташладылар. Стрелецларга ирек бире¬ лү турындагы грамота кире алынды. Стрелецлар при¬ казының начальнигы итеп, җәза бирергә дигәндә атылып тора торган, Шакловитый билгеләнде. Күп кенә стрелец полкларын төрле шәһәрләргә җибәрделәр. Халык шып булды. Мәскәү өстендә, бөтен Россия өстендә яңадан котылгысыз тынлык урнашты. Еллар арты еллар үтте. 2. НЕМЕЦ БИСТӘСЕНДӘ Эңгер-меңгер чак. Коймалар, капкалар буйлап Алек¬ сашка йөгерә.’ Ул инде арып беткән, йөрәге чәнчи, күзлә¬ рен тир томалый. Еракта дөрләп янган өйдән тәгәрмәч эзләренә тонык кына булып якты төшкән. Алексашкадан егерме адымнар артта, авыр итекләре белән лап-лап ат¬ лап, исерек Данила Меншиков йөгерә. Бу юлы аның кулында камчы түгел, кәкре пычак ялтырый. «Тукта! — дип кычкыра Данила куркыныч итеп, — тукта, үтерәм!..» Алешка иптәшеннән әллә кайчан аерылып калган, әнә ул, юкә башында посып утыра. Алексашка үзенең әтисен елдан артык күрми торды. Хәзер аны әтисе ут төртеп яндырылган, җимерелгән бер кабак янында очратты һәм күреп алуына куа башлады. Ләкин тота алмады. Бергә йөри башлаганнан бирле Алексашка белән Алешка ачлы-туклы булса да, күңелле генә яшәделәр. Аларны биредә һәркем белә, ачык йөз күрсәтә, кунарга да кертә иделәр. Малайлар җәй буена Мәскәү әйләнә- тирәсендәге урманнарда, су буйларында селкенеп йөр¬ деләр: сайрар кошлар тотып кайтып, купецларга сатты¬ лар, бакчалардан җиләк-җимеш, яшелчә урладылар. Берәр аюны тотып, кәмит уйнарга өйрәтү турында уй¬ лап йөрделәр малайлар. Ләкин аю алай ансат кына тот¬ тырмады. Аю эләккәнче малайлар балык чирттерә тор¬ дылар. Бер тапкыр алар Лосиново утравындагы кара урман эченнән чыгып тын гына ага торган саф сулы Яуза буен- 52
да балык чирттереп ятканда, аргы як ярда иягенә тая¬ нып утырган бер малайны күреп алдылар. Малай искит¬ мәле киенгән: аягында ак оек, өстендә рус киеме түгел, кызыл якалы, ялтырап торган төймәле яшел кафтан иде. Малайдан ерак түгел, тау битендә, юкә агачлары артын¬ да Преображенский сараеның калай түбәсе күренеп тора иде. Чуар бизәкле бу матур сарай кайчандыр елга¬ да чагылып тора иде Хәзер бөтенләй агач эчендә калып, ташландык хәлгә килгән. Сарай тирәсендә һәм болында кемгәдер эндәшә-эндәшә хатыннар йөгерешеп йөри, мөгаен шушы малайны эзләүләредер. Ә малай, авызын турсайтып, әрекмәннәр эчендә утыра бирә, керфеген генә дә селкетми... Алексашка селәүчәненә төкерде дә елга аша ят малайга кычкырды: — Эх, безнең балыкларны куркыта инде... Кара аны, малай, чалбарны салып, йөзеп чыксак, без сине... Моңар каршы малай борынын гына тартып куйды. Алексашка тагын: — Син кем? Кем малае?.. — дип кычкырды. Малай тонык тавыш белән: — Менә башыңны чабып өзәргә кушсам, кем икәнем¬ не белерсең, — диде дә ияген тагын йодрыкларына те¬ рәде. J Алешка шунда ук Алексашкага пышылдады: — Нәрсә син, патша бит ул, — диде Алешка һәм кар¬ макларын ташлап, алдына-артына карамыйча, йөгерергә җыенды. Алексашканың зәңгәр күзләрендә шаян очкын кабы¬ нып китте: — Тукта, качарга өлгерербез, — ул кармагын салды да малайга көлеп карап торды: — Бик курыккан иде ди синнән... Берәү башымны чабып өзгән иде, шул син бул¬ гансыңдыр әле, — дип кычкырды. Аннары икенче тавыш белән: — Ә нишләп утырасың анда? Әнә эзлиләр үзең¬ не, — диде. — Хатыннардан качып утырам. — Карап торам-торам да, син безнең патшамы әл¬ лә, ә? — Ну, патша. Ә сиңа нәрсә? — Ничек инде — нәрсә?.. Өеңнән безгә шикәрле прәң- ңек алып чыгып бирер идең. 53
Петр Алексашкага төбәлеп карап торды, бер сүз әйт¬ мәде, көлмәде дә. Алексашка дәвам итте: — Алып чык, ә. Алып чыксаң, бер әкәмәт күрсәтәм, билләһи менә. — Алексашка, бүреген салып, инеченнән инә тартып алды. — Кара, инәме бу, юкмы? Телисеңме, хәзер шул инәне яңагымның бер ягыннан кадап, икенче ягыннан чыгарам. И бернәрсә булмый. Петр: — Ялганлыйсың син, — диде. — Ышанмасаң, чукынам. Телисеңме, аягым белән чу¬ кынам? Алексашка тиз генә җиргә утырды да ялан аягын тотып битенә якын китерде һәм шул аягы белән чукынып алды. Петр тагын да ныграк гаҗәпләнә төште. Ул, мы¬ гырданып: — Патша кеше сиңа прәннек алып килеп йөрмичә соң, — диде. Ә син ул әкәмәтеңне акчага күрсәтәсеңме? — Көмеш акчага өч тапкыр күрсәтәм. И бернәрсә булмый. — Ялганлыйсың бит? — Петр кызыксынуыннан күз¬ ләрен җемелдәткәләп торды. Ул, күтәрелә төшеп, әрек¬ мәннәр аша сарай ягына карады. Анда әле һаман да ниндидер хатыннар, ыгы-зыгы килеп, патша улын эзләп йөриләр иде. Петр тиз генә яр буйлап күпергә таба йө¬ герде. Күперне чыгып җитәрәк, ул үзеннән ике-өч адым җирдә Алексашканы күрде. Су өстендә чикерткәләр че¬ релдәп оча, тын суда яшен сугып яндырган бөдрә тал белән ак болытлар чагылган. Алексашка бөдрә тал тө¬ бендә басып үзенең әкәмәтен күрсәтте — кара җепле энә¬ не өч тапкыр яңагының бер ягыннан кертеп, икенче ягын¬ нан чыгарды. Үзе әйтмешли, и бернәрсә дә булмады: канның тамчысы да чыкмады, бары яңагының өч җирен¬ дә нокта-нокта керле таплар гына калды. Петр әкәмәтне исе китеп үзенең ябалак күзләре белән карап торды. — Инәңне бир әле, — диде ул, тәкатьсезләнеп. — Ә акча? — Мә... Алексашка Петр ыргыткан бер сумны тотып алды. Петр, Алексашканың инәсен алып, яңагына кадый баш¬ лады, яңагы аша үтәли кадап чыгарды да, бөдрә башын артка ташлап көлеп җибәрде: «Синекеннән ким булма¬ 54
ды, синекеннән ким булмады!» Ул, мөгаен, боярларны яңакка инә кадарга өйрәтергә уйлагандыр, малайлар турында онытып, үзенең сараена йөгерде. Көмеш тәңкә өр-яңа булып, аның бер ягында ике башлы сәмруг кош, икенче ягында Софья рәсеме иде. Бу Алексашка белән Алешканың гомерләрендә беренче зур табышлары булды. Шуннан соң алар Яуза ярында йөрергә ияләшеп кит¬ теләр, ләкин бер тапкыр да Петрны якыннан күрә алма¬ дылар. Ул аргы якта кечкенә генә атка атланып йөри иде, ә артыннан ат менгән симез-симез абыйлар чаба иделәр. Атта йөрмәсә, немец кафтаны кигән, агач муш¬ кет 1 күтәргән малайлар алдыннан барабан кагып йөри иде, анда да шул ук симез абыйлар, кулларын болгый- болгый, ыгы-зыгы килеп, аның тирәсендә йөгерешеп йөри иделәр. Бөдрә тал артыннан карап яткан Алексашка, башын икенче якка борып: — Юк эш белән маташалар, — дип куйды. Малайлар җәй ахырларында бер чегәннән илле тиен көмешкә сырты дуңгызныкы шикелле калкып торган ябык кына бер аю баласы сатып алдылар. Алешка аюны чылбырыннан тотып йөрде, ә Алексашка аның белән кө¬ рәште, янына басып җырлады,\биеде. Ләкин кара көзләр кереп, туктаусыз яңгырлар киткәч, Мәскәү урамнары, мәйданнар тездән пычракка әйләнгәч, аю өстерәп биеп йөрер урын калмады. Җитмәсә, аю белән кунарга да кертмәделәр. Өстәвенә аю шундый күп ашый, бөтен тапканны ашап бетереп килде. Ул да түгел, кышкы йо¬ кыга талырга чамалый башлады. Аюны зыяны белән сатарга туры килде. Кыш көннәрендә Алешка, җылырак киенеп чыгып, хәер өстәп йөрде. Алексашка, параличлы телсез юләр кыяфәтенә кереп, Флор һәм Лавр чйркәүләре алдында бил тиңентен ялан өс калтыранып торды. Малайны кыз¬ ганучылар күп була, акча күп төшә иде. Кышны әйбәт кенә уздырдылар. 1 Мушкет — XVI гасырда сугыш коралы. Атканда, селкенмә¬ сен өчен, аны ике япьле агач терәүгә куя торган булганнар. 55
Җир тагын кипте, урманнар яшәрде, кошлар сайра¬ ды. Малайларга эш күбәйде хәзер: таң атып килгәндә, елга томанга төренеп ятканда балык тотарга төшәләр иде, көндезләрен базарларда селкенеп йөриләр дә кич белән, урманга барып, кош тоталар иде. Ләкин Алек- сашкага әтисе тынычлык бирмәде. Кешеләр аңа: «Кара аны, әтиең бөтен Мәскәүне бетереп эзли, үтермәкче була ул сине», — диделәр. Алексашканың моңар әллә ни исе китмәде, теш арасыннан челт итеп төкерде генә ул бары, һәм... һич уйламаганда әнә килеп каба язып калды. Әтисеннән качып, бөтен Иске Басман урамын йөге¬ реп үтте Алексашка. Аяклары чәлмәшә башлады. Ул ин¬ де алдына-артына карамыйча йөгерде. Әтисенең авыр итекләре белән лап-лоп йөгергәне, сулаганда бугазы сызгырганы торган саен якынрак ишетелде. Харап итә бит! Алексашка: — Каравы-ы-ыл! — дип чыелдап җибәрде. Шул чак тыкрыктан Разгуляй урамына җай гына сел- кенә-селкенә биек бер карета килеп керде. Мичәп җигел¬ гән пар ат каты юртып килә иде. Атларның алдагысына киң кырлы эшләпә, ак оек кигән немец атланган иде. Алексашка күз ачып йомганчы каретаның арт тәгәрмәче¬ нә таба атылды, күчәренә асылынды, аннан арттагы бас¬ масына үрмәләде. Данила аңар: «Тукта!» дип акырды. Ләкин немец, каерылып киң селтәнеп, Данилага чыбыр¬ кысы белән китереп сукты. Данила сүгенә-сүгенә пыч¬ ракка ауды. Карета үтеп китте. Алексашка карета бас¬ масында мышный-мышный хәл алып утыра бирде. Покровский капкасыннан үткәч, карета шома юлга борылып кереп, кызурак бара башлады һәм биек кенә бер казык киртә буена килеп туктады. Капка төбеннән карета янына ниндидер бер чит ил кешесе килеп, нәр¬ сәдер сорады. Попларныкы шикелле озын чәчле, ләкин сакал-мыегы кырылган берәү, башын каретадан сузып: — Франц Лефорт, — дип җавап бирде. Капканы ачтылар һәм Алексашка каретага ябыш¬ кан хәлдә Кукуй исемле немец бистәсенә барып керде. Тәгәрмәчләр комлы юлда кыштырдап тәгәрәделәр. Тәбә¬ нәк рәшәткәләргә, башлары кыркылган агачларга, ком¬ лы юл читендәге багана башларына куелган пыяла шар¬ ларга кечкенә өйләрнең тәрәзәләреннән ягымлы якты 56
төшкән иде. Өй түрендәге бакчалардагы ак чәчәкләрдән искиткеч хуш ис аңкый. Анда-санда озын скамьяларга, җыйнак болдырларга немецлар чыгып утырган. Баш¬ ларында бәйләгән колпаклар, кулларында озын трубка. Яшенле яңгырдан соң салкынаеп киткән һавада әле флейта, әле скрипка тавышлары яңгырап тора. Карета артына ябышып килгән Алексашка: — Әнекәйләре-ем, ну чиста да торалар икән соң, — дип башын чайкап куйды. Малай нәрсәгә карарга бел¬ мәде. Менә карета дүрт почмаклы буа яныннан үтте. Буа әйләнә-тирәсендә яшел кисмәкләрдә агачлар үсеп уты¬ ра, араларында балчык җамыякларда ут балкый; алар- ның яктысы көймәләргә төшкән. Ә көймәләрдә каурый¬ лы эшләпә кигән хатын-кызлар утыра; беләкләре терсәк¬ тән түбән шәрә, бөрешмәсен өчен өске кат юбкаларының итәкләрен күтәреп утырганнар. Көлешәләр, җырлыйлар. Шунда ук, җил тегермәне янында, аустери ишеге, безнең¬ чә әйтсәк, кабак ишеге төбендә пар-пар тезелеп, ирләр белән кызлар бииләр. һәркайда немец мушкетерлары күренә. Берсе дә Кремль мушкетерлары кебек кырыс чырайлы, аз сүзле түгел. Кафтаннары чишелгән, кораллары юк: култык¬ лашканнар да рәхәтләнеп җырлап йөриләр, шаркылдап көләләр. Бар да тыныч биредә, бар да шундый ягымлы: бу бистәнең җир йөзендә икәненә ышанасы да килми. Карета кинәт иркен генә бер ишек алдына килеп кер¬ де. Аның уртасында кечерәк кенә түгәрәк күл булып, шул күлнең астыннан су бәреп тора иде. Ә артта кирпеч төсле итеп буялган, ак баганалар белән беркетелгән кы¬ зыл өй күренә. Карета туктады. Аннан әлеге озын чәчле кеше килеп чыкты һәм чыгуына карета артыннан сике¬ реп төшкән Алексашканы күреп алды. Ул рус сүзләрен мәзәк кенә итеп әйтеп: — Син кем, ник килдең, ник син монда? — дип со¬ рады. — Мин синнән сорыйм, малай, син каракмы? — Мин — карак? Әгәр карак булсам, менә үтергәнче кыйна — Алексашка немецның сакал-мыексыз битенә, күтәренке борынына, көлеп торган кечкенә авызына кү¬ ңелле итеп карап торды. — Разгуляй урамында әтинең пычак тотып арттан йөгергәнен күрдеңме? — Ә! Әйе, күрдем. Ничек көлке; кечкенә малай ар¬ атыннан зур кеше... 57
— Әти мине барыбер суймый калмый. Зинһар, хез¬ мәткә ал син мине... абый дим... _ — Ә син нәрсә эшли беләсең? * — Бөтенесен. Беренчесе шул — җырлый беләм, телә¬ сәң нинди җыр җырлыйм. Сыбызгы сызгыртам, быргыда уйныйм. Кашыклар белән уйный беләм. Аннары көлдерә беләм. Мин тотынсам, кешеләр шартларга җитеп көлә¬ ләр, менә ничек көлдерәм мин. Ә биюне таң белән башлыйм, икенче таңда бетерәм. Ә печтик кенә дә тирлә¬ мим. Нәрсә кушсаң, шуны булдырам мин... Франц Лефорт Алексашканы ияк очыннан тотып ал¬ ды. Ахрысы, немецка малай ошады. — О, син юньле малай... башта сабын белән юыныр¬ сың... Чөнки -син пычрак... шуннан соң мин сиңа киемнәр бирермен... Син миндә хезмәт итәрсең... Ә инде әйбергә тия торган булсаң... — Андый эш белән чуалмыйбыз, әллә безнең акылы¬ быз юкмы? — Алексашка шундый ышанычлы итеп әйт¬ те, Франц Лефорт ышанды. Ул үзенең кучерына Алек¬ сашка турында нидер әйтте дә өенә таба китеп барды. Күл ягыннан музыка тавышлары, хатын-кызларның дәртле чыелдаулары ишетелеп тора иде, ахры шуңар кү¬ рәдер, Франц Лефорт сызгыргалап, аякларын биегәндәге кебек кыландырып атлады. 3. ПЕТР — Җитәр инде, Никита Моисеевич, я баланың башы авырта башлар... Наталья Кирилловна шулай диюгә, түземен җуйган патша, укый торган Апостолын 1 ташлап, карага буялып беткән бармаклары белән ашык-пошык чукынып алды да, үзенең укытучысы Никита Моисеевичның устав буен¬ ча, алдына басып баш игәнен көтеп тормыйча, әнисенең тотып калырга теләп үрелгән, дерелдәп торган кечкенә зәгыйфь кулын үпте дә, чыгып чапты. Малай, Преобра¬ женский сараеның караңгы почмакларына ияләшкән карчыкларның котларын алып, баскан саен шыгырдап киткән идән такталары һәм санап бетергесез баскычлар, басмалар буйлап йөгерде. 1 Апостол — дин китабы. 58
Әнисе, зәгыйфь тавыш белән: — Бүрегеңне, бүрегеңне киярләр, башыңа кызу сук¬ масын! — дип кычкырып калды. Никита Моисеевич Зотов аның алдында чиркәүдәге- дәй, бөтен җаны-тәне белән бирелгән кыяфәттә басып торды. Чәчләрен майлап тараган иде ул, аякларында йомшак күн итёк, өстендә юка кара сукнодан тегелгән феряз, якасы башыннан да биек булып тырпаеп тора. Бөдрә сакаллы, йомшак иренле күркәм йөзе мөлаем елмайган. Әйтәсе дә юк, — мәрхәмәтле, әйбәт кеше. Пы¬ чакка кадал диген син аңар, — кадалачак. Эттән болай бирелгән ул үзенең хуҗасына. Ләкин артык шат кү¬ ңелле шул, акылга җиңелрәк. Петр шикелле үз сүзле, кире беткән малайга башка төрлерәк тәрбияче яхшы бу¬ лыр иде. — Никита Моисеевич, син аңа күбрәк дин китапла¬ ры укыт. Югыйсә ул патшаларга бөтенләй охшамаган... Күрми дә калырбыз — өйләндерергә вакыт җитәр... Шу¬ шы көнгә хәтле рәтләп йөри дә белми бит әле ул, кара халык малайлары кебек, йөгереп йөри... Әнә, күр инде үзен... Патшабикә тәрәзәдән улын күреп бот чапты. Петр үзенең шыксыз озын аяклары белән абына-сөртенә ишек алды буйлап йөгерә иде. Аның артыннан мушкетлар һәм, озын таяк башына беркетелгән кечкенә балталар күтәреп, сарайда хезмәт итүче озын буйлы егетләр йөге¬ рә, ә казык коймалар артына салынган потешныйлар крепостенда 1 туфрак өеме өстендә — авыллардан куып китерелгән мужиклар басып тора иде. Аларга киң кы¬ рыйлы немец эшләпәләре кидергәннәр, авызларына трубка каптырганнар. Шуларга күңелләре булып басып торган крестьяннар, сикерә-сикерә йөгереп килгән пат¬ шаны күргәч, куркуларыннан ничек уйнарга икәнен дә оныттылар. Петр аларга ачуланып, әтәчләнеп кычкырып җибәрде. Наталья Кирилловна, Петрның котырынган түгәрәк күзләрен күреп, калтыранып куйды. Петр исә крепостька үрмәләп менде дә, башларын иңнәренә җые¬ 1 Петрга малай чагында мужиклардан, сарай хезмәткәрләреннән сугыш уены өчен «гаскәр» төзеп биргәннәр. Петр шул гаскәрнең ба¬ шында торган. Потешный — мәзәк, мәзәк кеше дигән сузгә туры килә. Чыннан да бу гаскәр башта бер мәзәк кенә булган, бара-тора зур көчкә әйләнгән. 59
рып басып торган мужикларның берсенә берничә тапкыр мушкет белән сугып алды. — Үзенә ошамаса, тотар да үтерер, — диде На¬ талья Кирилловна. — Кемгә генә охшап мондый кызу канлы булды соң бу? Уен яңадан башланды. Петр балта күтәргән озын егетләрне сафка тезгәндә, аларны тагын, аңламыйсыз, дип ачуланды. Ничек аңласыннар: кызып киткәндә, ул бит үзе аңлаешсыз итеп сөйли, гүя телендәге сүзләргә караганда күбрәкне әйтеп калырга тырышып, авызына тулган сүзләргә тончыга башлый иде. Наталья Кирилловна куркынган күзләре белән улына карап торды да: — Моның башы нигә шулай тартыша башлады икән? — диде һәм кинәт колакларын томалады: уенчык крепостьтагы мужиклар пешкән шалкан яки алма кебек йомшаграк әйбер белән корыла торган имән пушканы өстерәп китерделәр дә атып җибәрделәр, һәм шунда ук, коралларын ташлап, бирелүләрен аңлатып, кулларын күтәрделәр. Петр, башын әле боргалап, әле селкеп: — Бирелергә ярамый! Сугышырга кирәк! Менә ялкау шайтаннар! — дип кычкырды. — Яңадан! Өр-яңадан! Патша әнисе: — Никита Моисеевич, тәрәзәне яп әле, бигрәк каты шаулыйлар, башыма капты, —■ диде. Пыяласы буяулы тәрәзә ябылды. Наталья Кириллов¬ на башын түбән иде дә, бармакларын әкрен генә кый¬ мылдатып, тәсбих тартырга кереште. Эч поша. Соңгы өч елда кайгы-хәсрәт, күз яше Наталья Кирилловнаны шак¬ тый картайтты. Аның элекке матурлыгыннан кашлары да кайчандыр янып торган кара күзләре генә калды, һәрвакыт кара кия, кара шәл бөркәнә ул хәзер. Кайчан¬ дыр Угличта патшабикә Марья да, бичара Дмитрий үте¬ релгәч, шулай яшәгән ди бит... Биредә дә шундый берәр бәла килеп чыкмаса ярар иде... Софья төшендә гел Го¬ лицын белән никахланганын һәм патша булганын күрә ди бит. Немец мастерларына үзе өчен таҗ эшләргә дә әйткән ди инде... Соңгы елларда Преображенский сарае бушап калды. Аяк очларына басып йөргән сарай хезмәтчеләре дә ка¬ раңгы почмакларга җыелып пышылдашучы сөт аналары 60
белән бала караучылар гына калды. Петр исә биләүдән әллә кайчан чыкты инде, карчыкларның исләрен җене сөйми. Шәм маена катып беткән берәр карчыкны күрсә, шундый итеп кычкыра, теге мескен үзенең почмагына көчкә кереп егыла. Бирегә боярлар да килми. Бернәрсә юк шул аларга бу сарайда. Бояр халкы күбрәк Кремльдә, кояшка якын¬ рак җирдә чуала. Шулай да, бөтенләй хурлыклы булма¬ сын дип, Софья Петр патша сараена Михаил Алегукович Черкасов, Лыков, Троекуров һәм Борис Алексеевич Го¬ лицын дигән дүрт князьне куйды. Ләкин алардан ни фай¬ да? Болдыр янына килеп, атларыннан ялкау гына төшә¬ ләр дә, Петр әнисенең кулын килеп үбәләр, аннары тун¬ нарын, аршын буе бүрекләрен дә салмыйча, авыр сулап тик утыралар. Чыннан да, Софьяның каһәренә дучар булган патшабикә белән нәрсә сөйләшсеннәр соң алар? Менә гүрнәчәгә патшалык итми торган патша йөгереп килеп керә. Боярлар, аңа баш иеп, аның хәлен сораша¬ лар. Аннан тагын бүрекләрен кияләр дә башларын сел- кеткәләп утыра бирәләр. Бөтен сөйләшкән сүзләре шул була: патшабыз бигрәк шук булып үсә, күр, яңагы тыр¬ налган, куллары чебиләп беткән... Килешми, бер дә ки¬ лешми... Патшабикә, Петрның тәрбиячесенә мөрәҗәгать итеп: — Никита Моисеевич, Мытищеда Воробьиха исемле бер багучы карчык бар икән, куас апарасына карап бага ди, белеп бага инде ул алайса, әйткәне бере алга килә дә тора ди... — диде. — Шуны чакыртасы иде... Ләкин куркам... Я күңелсез нәрсәләр әйтеп ташлар... Зотов үзенең ягымлы тавышы белән көйләп сөйләп китте: — Патшабикәм-анакаем, ул әшәке Воробьиха сезгә нинди күңелсез нәрсә әйтә алсын соң? Андый була кал¬ са, ул карчыкны өзгәләп ташлау да аз... Наталья Кирилловна бармагын күтәреп ишарә яса¬ ды. Зотов үзенең йомшак итекләре белән тавышсыз гына басып йөгереп килде. — Моисеевич... Баягынак теге стрелецның тол хаты¬ ны кухняга бер иләк җир җиләге китергән иде, шул сойләде: Софья беркөнне сарайда: «Кызганыч, теге ва¬ кытта стрелецлар бүре баласы белән ана бүрене буып 61
ТаШлаМадылар!..» дип кычкырган, бөтен кёше иШетеһ торган... Наталья Кирилловнаның иреннәре дерелдәп китте, кара шәле астындагы ике катлы ияге калтыранды, зур күзләренә яшь тулды. Нәрсә әйтергә үзенә? Ни дип юа¬ тырга? Бөтенесе белә: стрелец полклары Софья ягында, дворяннар ополчениесе дә аныкы. Ә Петрның нәрсәсе бар? Өч дистә чамасы тиле-миле егетләре дә, пешкән шалкан белән корыла торган агач пушкасы... — Никита Зотов кулларын жәйде, баш чүмече каты якасына терәл¬ гәнче башын күтәрде... — Воробьихага кеше җибәр, — дип пышылдады пат¬ шабикә, — ни булса да дөресен ишетик. Белми тору куркынычрак... Сарайда җәйге көннәр озын тоела, көннәр күңелсез уза. Яуза өстендәге ак болытлар йөзә дә йөзми дә ке¬ бек. Кызу. Чебен күп. Рәшә пәрдәсе аша бөдрә бакчалар, Мәскәүнең санап бетергесез гөмбәзләре, крепость мана¬ раларының очлары күренә. Биредәрәк, немец чиркәүлә¬ ренең башлары, Кукуй бистәсендәге җил тегермәннәре күренеп тора. Кухняда бертуктаусыз пычак тавышлары ишетелә. Йокы китереп, тавыклар кыткылдый. Петрның әтисе Алексей Михайлович заманында бу сарай шаулап тора иде: уен-көлке, шау-шу, атлар кешнә¬ шә, кая карама — халык... Көн дә берәр кызык булмый калмый: аю ауларга чыгалар, ат чаптыралар яки театр¬ да комедия күрсәтәләр иде. Ә хәзер кая карама — әрек¬ мән дә кычыткан. Театрның ишегенә такта кадакланган, конюшнялар буп-буш. Заманалар үтте шул. Тәсбих тартып утырырга гына калды. Менә тәрәзәгә тыштан нәрсәдер ыргыттылар, Зотов тәрәзәне ачып карады. Анда, юкә агачы астында тузанга батып, пычранып беткән, мужик баласы кебек тирләп чыккан Петр басып тора иде. Ул Зотовка: — Никита, указ яз... Минем мужикларым бернәрсәгә ярамыйлар, бар да карт чөнки, җыенысы тиле-миле, — диде. — Указны нәрсә турында язарга боерасың, патша җәнаплары, — диде Зотов. 62
— Миңа йөз мужик кирәк, әйбәт, яшь булсыннар... Тизрәк!.. — Нәрсәгә икәнен күрсәтергәме? — Сугыш уены өчен. Мушкетларның ватылмаганна- рын җибәрсеннәр. Аннары ата торган ике чуен пушка кирәк булыр. Тизрәк, тизрәк... Мин кул куярмын да по¬ рочный белән җибәрербез. Патшабикә юкә ботакларын эләктереп, тәрәзәдән иелде: — Петенька, күз нурым, гел сугыш та сугыш... Ял ит бераз, кил минем янымда утырып тор... — Энекәчем, вакытым юк, соңыннан, энекәчем... Петр йөгереп китте. Әнисе, тирән сулап, улы артын¬ нан карап калды. Зотов кулларын күкрәгенә куеп торды да кесәсеннән каз каурые алды, аны бик тырышып чис¬ тартты, тырнагына тидереп карады. Аннары дога укый- укый тагын бер тапкыр чукынып алды да җиңен кайта¬ рып куйды һәм славян имласы белән язарга кереште: «Алланың рәхмәте белән, без, олыларның олысы, дер¬ жаваларның державасы, бөтен Олы һәм Кече һәм Ак Россиянең дәүләт иясе, бөек патшасы, бөек князе Петр Алексеевич...» Патша хатыны, эче пошып, Петрның бер дәфтәрен кулына алды. Арифметика. Дәфтәр карага буялып бет¬ кән, хәрефләре кәкре-бөкре, танырлык түгел, хатасы кот¬ очкыч күп иде: «Алуга мисал: бирәчәһем күп, ахчам би- рәчәһемдән кимерәг, шуңе беләрге кирәг — таһе күбме бирәчәһем кала. Бу болай эшләнә: бирәчәг өске җазыла, ә ахча аска җазыла хәм, һәр бер астаге сүз өстәге сүз¬ дән алына. Мәсәлән: икидән бер — бер кала. Өске икине, андан аска берне язырга кирәг. Ә берлек астына туры сызык сызарга кирәг, ә сызык астына чыккан санны Җа- зып куярга кирәг...» Патшабикә авызын ачып иснәп куйды, — әллә ашый¬ сы килде аның, әллә нәрсә... — Никита Моисеевич, хәтеремнән чыккан, без* бүген аштан соң чәй эчтекме әле?.. — диде ул. — Наталья Кирилловна! — Зотов, каләмен куеп, то¬ рып басты һәм башын иеп куйды. — Аштан соң сез, рә¬ хим итеп, йоклап алдыгыз, торгач, чәй эчтегез. Сезгә сөт өсте белән җиләк, груша суы һәм монастырь балы китерделәр... 63
— Шулай шул. Кичке гыйбадәт тә җитеп килә икән инде. Патшабикә, ялкау гына күтәрелеп, үзенең йокы бүл¬ мәсенә кереп китте. Бүлмәнең тәрәзәләре корылган бу¬ лып, лампада яктысында стена буендагы сандык өслә¬ рендә усал карчыклар бер-берсенең гайбәтен сатып утыралар иде, барысы берьюлы чүпрәк курчаклар кебек тавыш-тынсыз торып бастылар да патшабикәгә баш иде¬ ләр. Патшабикә иконалар астына, Венециядән китерел¬ гән биек аркалы скамьяга килеп утырды. Кровать астын¬ нан бер карлик хатын шуышып килеп чыкты. Карчык¬ ларның аны җәберләгән булулары күренеп тора: карлик эренле күзләре белән сабыйлар кебек сулыгып елый иде. — Төш сөйләгез, ичмаса, тиле карчыклар, — диде Наталья Кирилловна. — Берәрегез Сыңар мөгезлене күрмәдеме? Кич җитеп килгәнне хәбәр итеп, сарай чиркәвенең манарасында ашыкмыйча гына кыңгырау кактылар. Өйалдында, баскычларда йокыларыннан айнып җит¬ мәгән кешеләр, шешенгән күзләрен уа-уа, алпан-тилпән килеп йөри башладылар. Болар — Софья тарафыннан Петр сараена беркетелгән аз җир биләүче бояр һәм фә¬ кыйрь дворяннарның уллары иде, алар биредә столь¬ ник 1 булып хезмәт итәләр иде. Василий Волков та шунда иде. Улын шундый дәрә¬ җәле эшкә урнаштыру өчен аның әтисенә әллә ничә тап¬ кыр түрәләр хозурына барып, бил бөгеп торырга туры килде. Биредә тамак тук, эш җиңел, хезмәт хакы елына алтмыш сум килә. Ләкин күңелсез. Стольниклар гомер¬ ләрен йоклап уздыралар. Менә чиркәү кыңгыравы кичке гыйбадәткә чакырды. Ләкин патша беркайда да юк иде. Стольниклар аны эз¬ ләп ишек алдына чыктылар, бакчага, болынга, су буена йөгерделәр. Патшабикә аларга ярдәмгә әчерәк тавышлы ике дистә хатын да чыгарып җибәрде. Кайдан гына эз¬ ләмәделәр, бөтен җирне актарып бетерделәр — ләкин патшаны таба алмадылар. Я ходай, суга батмадымы 1 Стольник — патша сараенда табынга аш кертеп, табында- гыларга хезмәт күрсәтеп торучы, йомыш-юлларга йөрүче хезмәтче. 64
икән? Стольникларның йокылары ачылды. Иярләнмәгән атларга атландылар да, кыр буенча сибелеп, исемен әйтеп кычкыра-кычкыра, эзләргә керештеләр. Сарайда ыгы-зыгы купты. Бар да куркуга төште. Карчыклар почмак саен җыелып пышылдаштылар: «Бу Софья эше, бер дә башка түгел... Бая сарай тирәсендә ниндидер бер кеше күргәннәр... Итек кунычында пычагы да булган... Суйганнар, ризыкландыручыбызны суйган¬ нар...» Шомлы пышылдашулар Наталья Кирилловнаны шуңар китереп җиткерде ки, ул, акылыннан язган кеше¬ дәй, ике кулын алга сузып, болдырга йөгереп чыкты. Караңгы кырга җиңел томан җәелә, соргылт уйсу җирләрдә тартай кычкыра иде. Еракта, кара урман өс¬ тендә, тонык алмаздай булып, бер йолдыз калыкты. Наталья Кирилловна, йөрәге әрнүгә түзә алмыйча, өзгә¬ ләнеп кычкырып җибәрде: — Петенька, улым! Елга буйлап атын чаптырып килгән Василий Волков учак янында утырган балыкчылар өстенә килеп чыкты. Балыкчылар куркып сикерешеп тордылар. Чуендагы уха- лары учакка түгелде. Сулуы капкан Волков: • — Мужиклар, патшаны күрмәдегезме? — дип сорады. Балыкчылар: — Баягынак көймәдә ул булмадымы икән?.. Туп-туры Кукуйга таба китеп бара иде... Сез аны немецлар тирә¬ сеннән эзләгез, — диделәр. Бистә капкасы бикләнмәгән иде әле. Волков капка төбендәге сакчыга күзен ялтыратып алды да, урам буй¬ лап, немецлар җыелып торган җиргә чапты. Патша шунда, төркем эчендә иде. Аның белән янәшә озын чәчле, урта буйлы бер немец басып тора, алга су¬ зылган кулында эшләпә, икенчесендә таяк. Немец, менә эт баласы, әз генә дә уңайсызланмыйча, патша белән рәхәтләнеп көлеп сөйләшә, ә патша, тырнагын кимереп, тыңлап тора, төркемдәге бүтән немецлар да патша янын¬ да үзләрен иркен тоталар иде. Волков атыннан сикереп төште дә, этелеп кереп, пат¬ ша алдына тезләнде: — Мәрхәмәтле патша җәнапләре, анакаебыз бик бор¬ чыла. Сезнең турыда, алла белсен, нәрсә генә уйлап бе¬ термәдек... Рәхим итеп, өйгә кайтыгыз, кичке гыйбадәткә... 5 Л-1364 65
Петрның башы, үзеннән-үзе калтыранып, иңбашына таба тартылды. — Теләмим... Кит моннан! Волков китмәде, ул тезләнгән хәлдә патшага җаны- тәне белән бирелеп карап тора иде. Патша, ачуына түзә алмыйча, аңа тибеп җибәрде: — Кит моннан, кит дим, холоп! Волков баш иде, көлешергә тотынган немецларга кү¬ тәрелеп карамыйча, атына атланып, патшабикәгә хәбәр итәргә кайтып китте. Кабактан ияк асты салынып төшкән ягымлы гына бер немец килеп чыкты. Өстендә жилет, башында бәйләгән колпак, аягында чигеп эшләнгән туфли иде аның. Бу — Иван Монс исемле аракы сәүдәгәре булып, яшь патшаны күрергә чыгуы иде. Монс, авызыннан чынаяк трубкасын алды да: — Патша хәзрәтләренә бездә әйбәтрәк шул, күңел¬ лерәк бездә... — диде. Төркемдәге немецлар трубкаларын авызларыннан ал¬ дылар да, башларын селкеп, киң күңел белән елмаешып, Монсның сүзләрен дөресләп куйдылар: — О әйе, бездә күңеллерәк... һәм, купшы киемле, күпереп торган бөдрә париклы Франц Лефортның озын муенлы, озын гәүдәле яшь пат¬ шага сөйләгәннәрен ишетү өчен, якынрак килделәр. Петр Лефортны бая Яузада очратты. Көймәне Сарай хезмәтчеләре ишә, Петр исә борында аяк бөкләп утыра иде. Көймә шактый авыр булганлыктан, шәфәкъ кызыл¬ лыгы төшкән Кукуй бистәсенә, аның чүлмәк түбәләренә, очлы манараларына, башлары кыркып үстерелгән агач¬ ларга, тегермәннәргә, күгәрчен ояларына әкрен якынай¬ дылар. Шактый баргач, бистәдән сәер генә бер музыка тавышы ишетелде. Бистә Петрга сабый чагында нянька¬ лары сөйләгән борын-борын замандагы җиде диңгез артындагы тылсымлы бер ил булып күренде. Менә яр читендәге чүп өеме өстенә бер кеше менеп басты. Хәтфә кафтанының итәкләре тырпаеп тора. Кылыч таккан, кара эшләпә кигән бу кеше — әлеге капитан Франц Лефорт иде. Петр аны Кремльдә чит ил илчеләрен кабул иткәндә бер күргән иде инде... Ул, таяк тоткан сул кулын биленә куеп, кырлары өч яктан өскә кайтарылып торган эшләпәсен салып, бер адым артка чигенеп баш 66
иде. ПаригЫнЫң озын учмалары төШеп анЫң биТей тома¬ ладылар. Капитан шундый ук җитезлек белән гәүдәсен турайтты һәм, авыз читләре белән генә елмаеп, рус сүз¬ ләрен ватып-җимереп сөйләргә кереште: — Патша хәзрәтләренең хезмәтенә тәйярмын... Петр аңа, муенын сузып, бер могҗизага караган ке¬ бек карап торды, — шат күңелле, җитез, беркемгә дә охшамаган бу кешене малай шулхәтле яратты. Лефорт бөдрә чәчләрен селкеткәләп дәвам итте: — Мин сезгә шундый бер су тегермәне күрсәтә алам: борын тәмәкесе тарта, тары төя, туку станогын эшләтә, яман зур мичкәгә су тутыра. Аннары тагын ташларын эт әйләндерә торган тегермән күрсәтә алам: эт тәгәрмәч эчендә йөгереп тора, таш әйләнеп тора. Аннары аракы сатучы Монсның өендә музыка уйный торган ящик бар: өстендә унике кавалер, унике дама биеп тора, ике кош сандугач булып сайрый. Нәкъ чын төсле, ә үзләре тыр¬ нак шае гына. Сайраганда канатларын, койрыкларын селкетәләр. Ә үзе бары хәйләкәр механика законы, баш¬ ка нәрсә түгел. Тагын мин сезгә айга карый торган труба күрсәтә алам; бу труба аша карасаң, айдагы җир¬ ләрне, тауларны күрәсең. Аптекада тагын спирт эченә салып куелган имчәк баласы күрергә мөмкин, — бите карыш ярым, тәне чат йон, кул-аякларында икешәр бар¬ мак. Кызыксынудан Петрның күзләре зурайганнан-зурая барды. Ләкин ул эндәшмәде, кечкенә авызын йомып утыра бирде. Озын буе, озын куллары белән ярга килеп чыкса, ни өчендер, Лефорт көләр төсле күренде аңар. Уңайсызланудан ул гел борынын тартты, көймә борыны инде ярга килеп төртелгән булса да, чыгарга батырчы¬ лык итмәде. Шат күңелле, ягымлы, матур Лефорт, бу хәлне күреп, су читенә йөгереп килде дә. Петрның тыр¬ наклары кимерелгән, тырналып беткән кулын тотып күк¬ рәгенә кысты: — О, безнең киң күңелле немецларыбыз сез гаддҗә- напне күрсәләр, чын күңелдән шатланырлар... Алар сез¬ гә бик кызык кундштюклар1 күрсәтерләр... Елгыр, хәйләкәр кеше иде Лефорт. Петр үзенең көй¬ мәдән төшеп, кулларын болгый-болгый китеп барганын 1 Кундштюк — немец сүзе, фокус сүзенә туры килә. 5* 67
сизми дә калды. Бистәдә аларны симез тәнле, кызыл битле, киң күңелле немецлар сырып алды, һәрберсе үзе¬ нең йортын күрсәтергә тырышты. Тәгәрмәчендә эт әйлә¬ неп йөри торган тегермәнен, юлларына ком сибелгән, кирәгеннән артык бер генә үлән дә үсмәгән бакчасын, башлары кыркылган куакларны күрсәтергә теләде. Кыс¬ касы, немецлар Лефорт әйткән кызыклы әйберләрнең ба¬ рысын да күрсәттеләр. Петрның исе китте. «Ә бусы нәрсәгә, бусы нигә, бусы ничек ясалган?» — дип барысын да сорашты. Немецлар башларын селкеп хуплап тордылар: «О, яшь Петр Алек¬ сеевич барысын да белергә тели... мактамый булмый, мактамый булмый...» Ниһаять, патшаны дүрт почмаклы буа янына алып килделәр. Караңгы иде инде. Кабакның ишеге ачык булып, аннан суга якты төшкән иде. Петр суда җил юклыктан җилкәне салынып төшкән бер кеч¬ кенә көймә күрде. Көймәдә гөлчәчәк төсле бик матур ак күлмәк кигән яшь кенә бер кыз утыра иде. Кыз өскә таба матурлап таралган чәчләренә чәчәкләр кадаган, ә шәрә кулларына гуд1 тоткан иде. Петр шаккатты, хәтта, ни өчендер, куркыныч булып китте аңар. Кыз эңгер-мең¬ гердә искиткеч матур булып күренгән йөзен Петрга таба борды да гуд кылларын чиертә-чиертә үзенең нечкә та¬ вышы белән шундый моңлы, шундый сихерле җыр җыр¬ лады, — бөтенесе тын да алмый тыңлап тордылар. Кайсы яшел шар кебек түгәрәкләндереп, кайсы очландырып үс¬ терелгән агач араларындагы ап-ак тәмәке чәчәкләрен¬ нән хуш ис аңкып тора иде. Аңлашылмаган куркудан Петрның йөрәге тибә башлады. Лефорт аңа болай диде: — Кыз сезнең хөрмәткә җырлый. Бик яхшы кыз ул. Бай гына бер аракы сәүдәгәре — Иоганн Монс кызы. Авызына трубка капкан Иоганн Монс, кулын күтәреп, күңелле итеп Петрга изәде. Лефорт, күңелне вәсвәсәлән- дерә торган итеп, пышылдап куйды: — Хәзер бирегә кызлар җыела. Бию һәм ут мәзә¬ ге — фейерверк була... Караңгы урам буйлап котырып чабып килгән ат аягы тавышлары ишетелде. Стольниклар атларыннан төште¬ ләр дә, төркемне ыра-ера, патша янына килделәр һәм аңар әнисенең әмерен тапшырдылар. Бу юлы буйсынырга туры килде. 1 Г у д — уен коралы. 68
4. КЫРЫМ СУГЫШЫНЫҢ БАШЫ Кремльдә булып кайткан чит ил кешеләре: Мәскәү— Париж түгел, Лондон яки Варшау да түгел, Мәскәүнең патша сарае барыннан да бигрәк купецлар конторына охшый, дип сөйлиләр иде. Анда нәзакәтле күңел ачулар, күңелле уеннар булмый, баллар уздырылмый, музыкадан ләззәт алу юк. Алтын тунлы боярлар белән тәкәббер князьләр, атаклы гаскәр башлыклары Кремльнең тәбә¬ нәк түшәмле бүлмәләренә җыйналалар да көннәрен иген дә күн, сүс тә пенькә сәүдәсе турында сөйләшеп уздыра¬ лар, ызгышалар, базар бәяләре турында бәхәсләшәләр. Уфтаналар да уфтаналар. Янәсе, җир нинди зур, әйбер дә күп, ә сәүдә начар, бояр имениеләре нинди зур, ә ба¬ зарга чыгарып сатар әйберсе юк. Кара диңгездә татар¬ лар, Балтик диңгезенә барырлык түгел, Кытай — ерак, Төньякның бөтенесен немец белән инглизләр үз куллары¬ на алганнар. Берәр диңгезне сугышып аласы иде дә, көч җитә торган түгел. Аннары шунысы бар: рус халкы ялкау, үзенең Мәскә- вендә таза капкалар, биек киртәләр эченә кереп бикләнә дә аю шикелле тик ята. Көненә өч тапкыр чиркәүгә бара, дүрт тапкыр тыгынганчы ашый, сәламәтлеккә файда ди¬ гән булып, көндез йоклап ала. Ә калган вакытын, бояр булса, сарайга килеп, патшаның берәр эш кушканын кө¬ теп ята, купең булса, кибетенә чыгып утыра, берәр при¬ каздагы дьяк булса, кәгазьләр актара... Аның каравы, тәкәбберлек белән борын күтәрү хәттин ашкан. Җирләренең зур булуы белән дә, диннәренең хак дин булуы белән дә мактана беләләр. Имештер, «Бөек князь Василий Михайлович заманында төрекләр Цареградны алганнан бирле Римның ике башлы сәмруг кошы безнең кулга күчте, Мәскәү патриархы бөтен дөнь¬ ядагы чиркәүләргә баш булды, Мәскәү үзе Өченче Римга әйләнде. Ә католиклар белән лютераннар — шакшы ере¬ тиклар гына бит алар, алар ашаган табакны эт табагын юган кебек юарга кирәк». Мәскәү кешеләре бабаларының бабалары эшләгән эшләр белән дә мактандылар: «Бер күтәрелеп чыгарбыз әле. Без онытмыйбыз: Мәскәү элек өч тапкыр зуррак булган. Патшабыз Иван Васильевич Грозный Нарва ел¬ 69
гасыннан шлемы белән су чүмереп алып эчкән, Лифлян- диядән кисәү башлары гына калдырган — күтәргән кы¬ лычын төшермичә Невадан Ригага кадәр барып чыккан. Балтик диңгезе әллә кайчан безнеке буласы икән дә, алланың безгә ачуы килгән, шуңар гына безнеке булмый калган». Рус кешеләренең уйлап ятуга, күрәзәлек итүгә, баш¬ ларын кашуга, алла белсен, тагын күпме вакытлары кит¬ кән булыр иде, көтелмәгән хәл килеп чыкты — йортка бәхет үзе килеп керде: Польша короле Ян Собесский төрекләргә каршы союз төзү турында сөйләшү өчен Мәскәүгә үзенең илчеләрен җибәрде: шул шакшы төрек¬ ләрнең христианнарны газаплауларына юл куеп торып булмый бит инде. Православный русларга төрек солтаны һәм Кырым ханы белән тату яшәү үзе килешә торган эш түгел... Илчеләр бик ягымлы сөйләштеләр. Руслар поляклар¬ га тыгыз килгәнен, алар белән сатулашу өчен хәзер иң җайлы чак икәнен тиз төшенделәр. Шулаен да шулай иде: Польша Австрия императоры белән берлектә төрек¬ кә каршы торган арада, аңар икенче яктан шведлар йодрык күрсәтте. Бөлдереп, харап итеп бетергән Утызъ- еллык сугыш һәркемнең хәтерендә иде әле. Ул чакта Австрия империясендә кеше калмады, Германия вак кисәкләргә бүленеп бетте, Польша шведлар кул астына кереп бетә язды. Диңгезләргә французлар, төрекләр, голландлар хуҗа булды, шведлар бөтен Балтик буен үз кулларына алдылар. Полякларның нәрсәгә килгәннәре күренеп тора: руслар аларга Украина далаларын төрек¬ ләрдән саклау өчен кирәк иде. «Патшаның зур печатьләрен саклаучы, хөкүмәтнең Польшага караган эшләрен идарә итүче һәм Новгород наместнйгы» 1 Василий Васильевич Голицын поляклар¬ дан Киевне киредән Россиягә кайтаруларын таләп итте. «Борын-борыннан патша җире булып килгән Киевне, аның кечкенә шәһәрләрен кайтарыгыз, шул чакта киләсе елны Кырым ханы белән сугышырга гаскәр җибәрербез». Поляклар руслар белән өч ай ярым бәхәсләштеләр: «Киевне бирүгә караганда бөтенесен югалту хәерлерәк 1 Наместник — аерым өлкәләрдә патша тарафыннан куелган башлык. Бу урында Новгород башлыгы. 70
безгә», диделәр алар. Ә руслар бер дә ашыкмыйча, үз дигәннәрендә тордылар, полякларга рус иле төзелгәннән бирле җыелып килгән кәгазьләрне укып чыктылар, һәм бу бәхәстә полякларны җиңделәр. Бессарабия җирләрендә төрекләр тарафыннан кый¬ налгач, Ян Собесский Мәскәү белән мәңгелек солых ту¬ рында, Киевне русларга кире кайтару турында елый- елый кул куйды. Рус иле өчен бөек уңыш иде бу, ләкин бернишләп булмый, — гаскәр туплап Кырым ханына каршы сугышка барырга да туры килә иде. 5. БӨЕК ХЫЯЛЛАР Охотный ряд буйлап тузан баганалары бөтерелә. Мәскәү өстендә ак кояш эленеп тора. Интектергеч бөркү. Сасы. Чебен. Җыен ташландыкны ашап йөрүче кырчын этләр. Этләр тәгәрмәч астына килеп керәләр дә чыелдап читкә ташланалар. Ялкау, сәләмә төркем эчендә башын диваналыкка салып йөрүчеләр белән тыңкыш хәерчеләр тавышы ишетелеп тора. Базар янында гына Голицын йорты. Ишек аллары чиста, бөтен җирендә тәртип. Өенең тоташ җиз белән тышланган стеналары кызу кояш астында ялтырыйлар. Ишек төбендә иран паласлары өстендә таза-таза ике мушкетер-швейцар басып тора; башларында тимер шлем, өсләрендә үгез тиресеннән тегелгән панцирь. Шундый ук ике мушкетер алтын йөгертелгән рәшәткәле капканы саклый. Капканың урам ягыннан простой кешеләр швей¬ царларның симез битләренә, Голицын өенә, ягъни патша кызы Софья җанкашы өенә карап торалар. Василий Васильевич үзе тәрәзәгә якын җирдә үтәли җилгә утырган да Варшаудан килгән де-Невилль дигән кеше белән гәпләшә. Кунак французча киенгән, башын¬ да парик. Василий Васильевичның башында парик юк, ләкин ул да французча киенгән: ак оек, кызыл башмак, ленталы кыска хәтфә чалбар. Хәтфә курткасының чит-читеннән, җиң очларыннан һәм күкрәк авызыннан челтәрле юка күлмәге күренеп тора. Сакалы кырылган, ә мыегына батырчылыгы җитмәгән. Алдында, өстәл өстен¬ дә, түгәрәкләп төрелгән кәгазьләр, дәфтәрләр, карталар, архитектура чертежлары ята. Алтын йөгертелгән күн бе¬ 71
лән тышланган стеналарга Голицыннар нәселеннән кил¬ гән князьләрнең портретлары эленгән. Венециядә эшлән¬ гән бик бай рамада ике башлы сәмруг кош рәсеме, сәмруг кош үзенең тырнаклары белән Софья портретын тотып тора. Бүлмәдә ни генә юк: алтын тукымалы крес¬ лолар, чуар паласлар, берничә стена сәгате, җиз глобус, Иранда эшләнгән сугыш кораллары, инглизләр эшләгән термометр, көмештән коелган шәмдәлләр, матур тышлы китаплар. Бүлмәнең түгәрәк түшәме зәңгәр буяу һәм ал- тын-көмеш белән йолдызлы күк йөзе шикелле итеп буял¬ ган. Болар барысы да тәрәзә араларындагы һәм ишек башларындагы көзгеләрдә чагылып торалар. Василий Васильевич, аягын аякка куеп утырган хәл¬ дә, каурый каләме белән уйный-уйный, эчкерсез елмаеп сөйли: — Безнең дәүләтнең нигезе ике катлаудан гыйбарәт: крестьяннар һәм дворяннар. Бу ике катлауның һәркайсы фәкыйрьлектә тереклек итә. Шуңар күрә алардан дәү¬ ләткә бер файда юк. Дәүләтне бөлдерәләр генә алар. Алпавытларны крестьяннардан йолып алу зур бәхет булыр иде. Чөнки алпавыт үзен баету өчен крепостной мужикның канын эчә; крестьян шуңар фәкыйрь, ул фә¬ кыйрьгә алпавытта фәкыйрь, дәүләт тә шуңар фәкыйрь... — Хикмәтле сүзләр, канцлер әфәнде, — диде де-Не- вилль. — Ләкин сез бу авыр мәсьәләне ничек хәл итмәк- че буласыз? Василий Васильевич, тагын да күбрәк елмая төшеп, өстәлдән күн тышлы дәфтәр алды. Аның тышына Васи¬ лий Васильевич кулы белән: «Кешеләрнең тереклекләре яки бөтен халыкка караган эшләрне юлга салу турын¬ да...» дип язылган иде. — Әгәр бөтен халыкны баетып булса, бу бөек эш булыр иде, — диде Василий Васильевич һәм дәфтәренең бер урынын укый башлады: — «Бу — бөтен җирне алпа¬ выттан алып, азат крестьян кулына биргәндә генә мөм¬ кин. Моңарчы яшәп килгән крепостнойлык богауларының барысын да җимереп ташларга кирәк. Моннан болай һичкем, һич беркем кол булып тормасын. Уза китсә, алпавытлар йортында бераз гына холоп калдырылсын...» — Канцлер әфәнде,—дип кычкырды де-Невилль,— ил белән идарә итүче кеше шундый бөек һәм кыю план¬ нар турында уйлансын әле! Дөньяда булмаган хәл бит 72
бу. (Василий Васильевич, уңайсызланып, аска карады, аның ак чырае кызарып китте.) Ләкин, кая ул, дворян¬ нар үз ихтыярлары белән җирне крестьянга бирергә, аны коллыктан азат итәргә риза буламы соң! — Җир өчен алпавытка акча түләнер, ул акчаны тү¬ ләү өчен казна крестьяннан имана җыяр. — Борынгы даһи философларны тыңлап торган ке¬ бек булдым, — дип пышылдады де-Невилль. — Дворян бәһаларын, яшүсмерләрне Польшага, Па¬ рижга, Швециягә җибәреп хәрби эшкә өйрәтергә кирәк. Академияләр ачарга кирәк, аң-белем йортлары. Шулай итсәк, без илебезне төрле сәнгать белән бизәрбез, кыргый халыкны белемле итәрбез, пычрак шалашларны таш пу¬ латларга әйләндерербез. Хәерче халыкны баетырбыз. (Василий Васильевич тәрәзәдән урам чүп-чарын бөтерел- дереп йөрткән тузан баганаларына карап алды.) Урам¬ нарга таш җәярбез. Мәскәүне таштан да кирпечтән са¬ лырбыз. Фәкыйрь ил өстенә акыл кояшы чыгар. Гәп бүленде. Сарай хезмәтчеләреннән берсе, курку¬ дан күзләрен акайтып, аяк очларына гына басып килде дә князьгә нидер пышылдады. Василий Васильевичның йөзе җитдиләнеп китте. Де- Невилль, моны сизеп, эшләпәсен алды да баш ия-ия ишеккә таба чигенә башлады. Аның артыннан, шулай ук баш иеп, йөзекләр белән тулган кулын селти-селти, Ва¬ силий Васильевич атлады: — Сезнең болай тиз китүегезгә мин бик борчылам, бик тә кәефем китте, де-Невилль әфәнде. Ялгызы калгач, ул бераз көзгегә карап торды да, үкчәләре белән шак-шок басып, йокы бүлмәсенә кереп китте. Анда ике кешелек кроватьта, тәвә кош каурыйлары белән бизәлгән ефәк чыбылдык эчендә, үреп эшләнгән баганага яңагын куеп, рус илен идарә итүче Софья утыра иде. Ул бу юлы да җанашы янына башка көннәрдәгечә корулы каретада килеп, арт ишектән генә кергән иде. 6. ГАСКӘР БАШЛЫГЫ — Сонюшка, исәнме, күз нурым... Софья җавап кайтармады, караңгы чырайлы йөзен күтәрде дә ирләрнеке төсле яшел күзләре белән Васи¬ 73
лий Васильевичка текәлеп карап торды. Аптырап киткән Василий Васильевич кровать янына килеп җитмичә тук¬ тап калды: — Берәр бәла килеп чыктымы әллә, патшабикә?.. Софьяның тулыланып киткән тыгыз итле бит алма¬ лары элеккеге кебек янып тормый иде инде. Төрле мәшә¬ кать, уй, гел куркып яшәү аны үзгәрткән, чыраенда дөньяга җирәнеп карау сизелә иде. Кат-кат киеме белән тирләп-пешеп чыккан Софья, киң җәелеп, кыска аякларын кроватьтан салындырып утырган хәлдә иләмсез елмайды: — Бик көлке киенгәнсең, — диде ул, Василий Василь¬ евичны карый-карый. — Нәрсә, француз киемеме бу? Чалбарыңнан кала бар да хатыннарныкы... Көләрләр үзеңнән... Софья читкә карап авыр сулап куйды һәм, тавышын үзгәртеп: — Әйе, бәла, туганкай, бәла килеп чыкты. Шатланыр нәрсә юк, — диде. Софья аның янына килгәндә хәзер еш кына шулай күңелсез була, һәм Василий Васильевич моның сәбәбен белә иде: Софьяның ике мәзәкче хатыны бар; болар көн¬ озын сарай буенча боярларның нәрсә сөйләшкәннәрен, җыен гайбәтләрен тыңлап йөриләр дә кич белән моңар килеп әйтәләр. Имеш, Мәскәүдә яман хәбәрләр йөри икән, имеш, Сарайда кемнәрнеңдер дәүләткә каршы сөй¬ ләгәннәрен тыңлап торганнар... Василий Васильевич бу юлы моңар каршы: — Бар да юк сүз, патшабикә, — диде. — Кеше лы¬ гырдар ул, борчылма, ташла... — Ташларга? — Софья кровать баганасына тырнак¬ лары белән Шакырга кереште, усалланып ачылган авы¬ зында ак тешләре күренде. — Ә беләсеңме нәрсә сөйли¬ ләр? Безне патшалык белән идарә итә белми диләр, зур эшләр башкара алмый диләр... Менә нәрсә әйтәләр... Василий Васильевич иңбашларын җыерды, мыеклары дерелдәп китте. Софья аңар астан гына карап куйды: «Матур да, яратам да үзен, ләкин йомшак кеше, тамыр¬ ларында ирләр каны түгел... Җитмәсә, челтәрле кием кия башлады...» — Шулай, туганкай... Син китап укырга оста, язуны да булдырасың, уйларың да якты, анысын үзем дә бе- 74
ләм... Ә төнәген кичке гыйбадәттән соң Иван Михайлович бабай синең турыда менә нәрсә ди: «Василий Василье¬ вич үзенең дәфтәрләреннән игенчеләр, мужиклар турын¬ да укыган иде, шаккаттым, — ул князьнең акылына за¬ рар килмәгән микән?» ди. Ә боярлар көләләр... Василий Васильевич кызлар кебек кызарды, озын керфекләре астындагы зәңгәр күзләре елтырап китте: — Алар акылы җитә торган нәрсә түгел ул1 — Ә алла безгә шулардан да акыллы хезмәтче бир¬ мәгән. Беләм, алар белән үзем дә җык булдым инде. Минем дә Польша королевасы кебек биисем килә, театр¬ да комедияләр уйныйсым килә... Түзәм ич... Патриарх бо¬ лай да инде миңа үзенең көрәк шикелле кулын суза башлады... — Җыен адәм актыгы, җыен ерткыч арасында яши¬ без, — дип пышылдады Василий Васильевич. — Менә нәрсә әйтим әле мин сиңа, туганкай!.. Ак оекларың белән челтәрле күлмәкләреңне сал инде син. Сал да поход киеме ки, кулыңа кылыч ал... һәм бөек эшкә кереш... — Нәрсә? Әллә Кырым ханы турында тагын сүз булдымы? — һәркемнең уенда шул хәзер — Кырымны алу... Шунсыз булмый, егеткәй. Җиңеп кайткач, ул чагында те¬ ләсәң нәрсә эшлә. Ул чагында син көчлеләрнең көчлесе. — Аңла, Софья Алексеевна, безгә сугышырга яра¬ мый... Акча башка нәрсә өчен кирәк... — Башкасы Кырымнан соң, — диде Софья, каты итеп. — Мин инде кәгазен дә яздырып куйдым. Гаскәргә өлкән башлык буласың. Көне-төне синең өчен гыйбадәт кылырмын, арып егылганчы тәре алдында тезләнеп то¬ рырмын, бөтен монастырьларны җәяү йөреп чыгармын, әфәндем. Ә җиңеп кайтсаң, кем сиңа сүз әйтер? Мин ышанам, нык ышанам, ханга каршы сугышта безгә алла үзе ярдәм итәр. — Софья кроватьтдн төште дә Василий Васильевичның читкә караган күзләренә текәлде. — Ва¬ ся, мин сиңа әйтергә куркып тора идем... Беләсеңме, та¬ гын нәрсә сөйлиләр? «Преображенский сараенда, имеш¬ тер, көчле патша үсеп килә... Ә патша кызы, имештер, юкка гына чәче белән идән себереп йөри...» Син мине кызган... Эшләр яхшыга бармый... — Софья Василий Ва¬ сильевичның калтыранган кулын үзенең кайнар учлары¬ 75
на алды. — Петр унбишенче яшькә чыкты. Буе багана¬ дай. Әле бөтен конюхларны, аучыларны үзенең потеш- ныйлар полкына җыеп бирергә дигән указ җибәргән... Ә аларның кылычлары да, мушкетлары да тимердән. Вася, бу гөнаһтан ярлыка мине... Минем колакка гел Дмитрий турында, Углич турында пышылдыйлар... Шулай диюгә, Василий Васильевич кулын Софьядан тартып алды, Софья кызганыч итеп әкрен генә елмаеп куйды һәм дәвам итте: — Мин дә шуны әйтәм, андый эшләр турында уйлавы да гөнаһ дим... Дмитрий вакыйгасы борын заманда булган... Ә синең батырлыкларың турында бөтен Европа белер иде. Ул чакта Петрдан куркырга да кирәкмәс иде, тик тилереп йөри бирсен иде. Василий Васильевич, әрнеп: — Безгә сугышырга ярамый! — диде. — Рәтле гаскәр юк, акча юк... Бөек хыяллар! Эх, барысы да җилгә оча! Кем аңлый соң аларны, кем тиешле бәя бирә? Я ал¬ ла, ичмаса тагын өч ел, ичмаса ике ел сугышмый торасы иде!.. Ул өметсезләнеп кулын селтәп куйды... Каршы килү, ышандырып маташу барыбер файдасыз иде. 7. ПОТЕШНЫЙААР Наталья Кирилловна Зотовны орыша: «Бар, эзлә ин¬ де, табып кайт инде үзен. Караңгылы-яктылыда чыгып китте бит, чукынып та тормады, көнозын бер сынык ик¬ мәк капканы юк...» Петрны эзләп табу ансат эш түгел. Урманда атыш башланса һәм барабан кагарга керешсәләр генә инде... Ул чакта патшаны урманнан эзлә: димәк, ул шунда, урманда үзенең потешныйлары белән сугыш-сугыш уй¬ нап йөри. Ләкин аны эзләп табудан ни файда? Кайтамыни ул. Чакырырга килгән Никитаны Петр плен ала да агач¬ ка бәйләп куя: «Моннан болай мине көндезге гыйбадәткә чакырып йөдәтмә, ә Кремльдән килгән боярны, бик тан¬ сык булса, бар, үзең тыңла...» — Никитага күңелсез бул¬ масын өчен, Петр аның алдына бер шешә аракы куй¬ дыра... 76
Шулай итә торгач, Никита эчәргә өйрәнеп китте һәМ үзе үк плен алуларын сорап сугыш кырына килә башла¬ ды. Ә Наталья Кирилловна янына кайткач, иңбашларын җыерып тик тора: — Булдыра алмадым, анакаем, бөркетне тагын алып кайтып булмады. Әйе, уенны ярата иде Петр. Тәүлек буена ашамыйча, йокламыйча уйнап йөрергә әзер иде ул. Тик уены шау- шулы, күңелле булсын, мәзәк булсын, пушкалар атып торсын, барабан тавышлары яңгырасын... Хәзер аның патша конюхларыннан, патша аучыларыннан торган потешный солдатлары өч йөзгә җитте. Алар арасында, хәтта, кайбер олуг кешеләрнең балалары да бар иде. Ул алар белән тирә-як авылларга, монастырьларга поход чыга, монахларның котларын алып йөри иде. Төш вакы¬ ты. Челлә. Тын. Яфрак та селкенми, бары, йокы китереп, юкә агачлары астында бал кортлары гына безелдәшә. Шул чакта урманнан, җеннәр шикелле кычкырып, болар килеп чыга: өсләрендә яшел кафтан, русларга бер дә охшамаганнар. Якынрак килгәч, «бух-бух...» — пушкала¬ рыннан монастырь стенасына агач ядрә сиптерә башлый¬ лар... Ә инде пычранып, дары сөременә буялып беткән озын буйлы тынгысыз үсмернең патша икәнен белгәч, монахларның котлары алына. Потешныйлар гаскәрендә хезмәт авыр иде — йоклар¬ га, туйганчы ашарга вакыт юк. Яңгырмы, интектергеч челләме, патшаның башына килсә, чыгасың да йөгерә¬ сең, әллә кайларга барып кеше куркытып йөрисең. Кай- чакта төн уртасында уятып чыгара: «Дошманның арты¬ на төшәргә. Елганы йөзеп чыгарга!..» Кайбер солдатлар караңгыда елга аша чыкканда батып та үләләр... Дисциплина каты иде. Берәрсе ялкауланса, өенә ка¬ чып китәргә теләсә яки барлау вакытында булмаса, ан- дыйны таяк белән яралар иде. Соңга таба бу гаскәргә башлык итеп, яңача әйтсәк, генерал иҗеп, Автомон Голо¬ вин дигән кешене куйдылар. Бу кеше, шыр тиле булса да, хәрби эшне яхшы белә иде. Головин ныклы тәртип урнаштырды. Ул килгәч, Петр, теләсә ничек уйнап йөрү¬ ләр урынына, Преображенский батальоны дип аталган беренче батальонда җитди рәвештә сугыш эшенә өйрәнә башлады. 77
Франц Лефорт Петр гаскәрендә хезМәт итми, чөйкй Кремльдә эшли иде. Ләкин ул да еш кына ат атланып килеп, төрле киңәшләр биреп китә торган иде. Аның аша хезмәткә немец капитаны Федор Зоммерны алдылар һәм аны да генерал итеп күтәрделәр. Зоммер Петр солдатла¬ рын ату кораллары белән эш итәргә өйрәтте. Кремльдән уналты пушка китерелгәч, потешныйларны чуен бомба¬ лар атарга өйрәтә башлады. Сугыш уенын өйрәтү эше нык куелды: Федор Зоммер хезмәт хакын бушка алып ятарга теләмәде. Монастырьга барып мәзәк ясап йөрү¬ ләр артта калды. Җитәр, кырларда әллә никадәр хайван кырылган, күп кенә кеше имгәтеп ташланган иде. 8. НЕМЕЦ КАБАГЫНДА Кукуй немецлары Петр патша турында еш кына сөй¬ ләшәләр иде. Сөйләшүләр күбрәк кич белән Монс каба¬ гы янындагы ком сибелгән мәйданда була иде. Башлары кыркып үстерелгән агач асларына кереп утыралар да, өстәлләргә учлары белән сугып: — Әй, Монс, сыра китер! —дип кычкыралар. Кабакның якты ишегеннән бәйләгән колпак, кыска җиңле күлмәк, яшел жилет кигән Монс килеп чыга: беләкләре юан, һәр кулында бишәр кружка сыра, сыра өстендә бүрек-бүрек ак күбек. Җиләс, рәхәт. Рус күгендә бер-бер артлы йолдызлар калка. Дөрес, йолдызлары То- рингия яки Вюртембергтагы кебек якты түгел, алай гүзәл дә түгел. Ләкин зарарсыз, бу йолдызлар астында да әйбәт кенә яшәргә мөмкин. — Монс, Петр патшаның синдә ничек кунак булга¬ нын сөйлә әле. Иоганн Монс өстәл читенә килеп утырды да. башта берсенең балчык кружкасыннан бер йотым чүмерде, ан¬ нан күңелле компаниягә күз кысып, сөйләп китте: —• Петр патша белергә бик ярата, һәрнәрсә белән кызыксына. Минем теге искиткеч музыкаль ящигым ту¬ рында ишеткән икән. Ул ящикны, үзегез беләсез, хатын¬ ның әтисе Нюренбергтан алып кайткан иде... Тыңлап утыручылар, бер-берсенә карашып куйдылар да,трубкаларын болгап: 78
— 0 әйе, без синең ул гүзәл ящигЫңны беләбеЭ, — диделәр. Монс дәвам итте: — Бер тапкыр шулай безнең аш бүлмәсенә Лефорт белән Петр патша килеп керде. Мин куркып киттем, ниш¬ ләргә белмәдем... Мондый чакта руслар тезләнәләр, ә мин тезләнергә теләмәдем. Патша, керүенә: «Синең ящи- гың кайда?» дип сорады. Мин: «Менә биредә, майланган галиҗәнап ’», дип җавап бирдем. Моңар каршы патша: «Иоганн, миңа майланган галиҗәнап дип эндәшмә, мин моңардан өйдә дә туеп беткән, миңа үзеңнең дустыңа эндәшкән кебек итеп кенә эндәш», диде. Шуннан соң Лефорт: «О әйе, Монс, без аны моннан болай немецчә — герр Петер дип йөрербез», диде. Аның бу мәзәгеннән без өчебез дә озак кына көлеп тордык. Шуннан соң мин кызымны чакырып керттем дә ящикны уйнатырга куштым. Гадәттә без аны елга бер генә — иртәгә рожде¬ ство дигән көнне генә уйната идек. Чөнки бик кыйммәтле ящик ул. Шуңар күрә кызым Анхен, уйнатырга кыймый¬ ча, миңа карап торды. Мин: «Әйдә ярар, уйнат», дигәч, борып җибәрде. Яшиктан кавалерлар белән дамалар чыгып биеде, кошлар чыгып сайрады. Петер исе китеп карап торды да: «Минем күрәсем килә, бу ящик ничек ясалган икән», диде. Мин: «Ящикны харап итә икән ин¬ де», дип уйлап алдым. Ләкин Анхен бик акыллы кыз бит. Ул Петерга матур итеп баш иде дә болай диде: «Гали¬ җәнап, мин дә бии беләм, җырлый да беләм. Ләкин әгәр сез минем эчемдә нәрсә барын белергә теләсәгез, минем нәрсәм җырлаганны, нәрсәдән биегәнемне белергә телә¬ сәгез, минем мескен йөрәгем, мөгаен, ватылмый калмас иде...» Лефорт кызымның бу сүзләрен русчага тәрҗемә итте дә көлеп җибәрде, мин дә кычкырып көлдем. Көмеш кыңгырау тавышлары чыгарып, Анхен да көлде. Ләкин Петер көлмәде. Ул үгез каны кебек кызарды, һәм, Анхен- га, гүя ул кечкенә, бик кечкенә кош баласы иде, шун¬ дый итеп карап торды. Мин: «О, бу егетнең эчендә мең шайтан бар икән», дип уйлап алдым. Анхен да кызарды, 1 Майланган галиҗәнап — элек зур эшкә куелган ке- шеләрнең маңгаен чиркәүдә «изге май» белән майлый торган бул¬ ганнар. Петрны да патша иткәч, маңгаен майлаганнар һәм «майлан¬ ган» дигән сүз аның титулына кушылып әйтелгән. 79
зәңгәр күзләренә яшь тулды, һәм ул йөгереп чыгып китте. Иоганн мышный башлады һә.м тагын берсенең круж¬ касыннан бер йотып куйды. Ул төрле вакыйгаларны шу¬ лай матур итеп, тасвирлы итеп сөйли белә иде. Немецларның колпак чукларын төнге рәхәт җил сел¬ кетте. Якты ишектә Анхен күренде. Ул гөнаһсыз күзләре белән йолдызларга карап алды да рәхәт сулап куйды һәм шунда )ук юк булды. Немецлар трубкаларын тарта- тарта Анхен артыннан карап калдылар: «Иоганн Монска алла нинди әйбәт кыз биргән. О, мондый кыз өйгә бәхет китерәчәк...» Сакаллы, кызыл ,йөзле, зур таза гәүдәле тимерче — Кукуйга Голландиядән күчеп килгән Геррит Кист сүзне икенчегә борды: — Акыл белән эш иткәндә, минемчә, яшь патшаны үзебез өчен файдалы кеше итәргә мөмкин булыр иде. Тимерче акыллы сүз әйтте. Руслар чит ил кешеләренә начар карыйлар иде. Кызыл мәйданда Гостиный двор тотучы Шуйский дигән князьләр немецларның иң явыз дошманнары булып танылганнар иде. Атаклы купецлар, простой халыкны котыртып, чит ил сәүдәгәрләренең кибет һәм амбарларын талаталар иде. Дин әһелләре дә католик һәм лютеран динендәге- ләрне гел каһәрләп торалар, аларга Мәскәүдә чиркәү түгел, йорт салырга да рөхсәт ителми иде. Патшалар немецларны шәһәрдән Яуза елгасы буена күчерделәр, анда да бу дин дошманнарына тынычлык булмады, стре¬ лецлар гел килеп суеп китү белән куркытып тордылар. Немецка кыз бирү тыелган иде. Бәйрәм көнне чит илчә киенеп базарда йөрү куркы¬ ныч иде: андый кешене, хур итеп, сүгеп, өстенә төкереп китәләр, киемнәрен өзгәләп бетерәләр иде. Рус кешесен¬ дәге караңгылыкны, аңардагы комсызлыкны бернәрсә бе¬ лән дә бетереп булмады — үзләренә гел яхшылык эшләп тору да, атаклы кешеләренә бүләкләр бирә килү дә ярдәм итмәде. Чит ил кешеләренә карата яхшы мөнә¬ сәбәт, аларга ышанып эш итү булмады. Моңардан сәүдә эшенә, һөнәрчелеккә зыян килә иде. Әйе, тимерче Геррит Кист акыллы сүз әйтте: «Чыннан да, әгәр яшь патшаны кулга ияләштерсәң? Немец гореф- гадәтләренә ияләнеп китсә, юньле тормыш күреп үссә, 80
безнең арадан үзенә саф күңелле дуслар, яхшы киңәшче¬ ләр тапса,— моның файдасы зур булачак бит...» Людвиг Пфефер дигән сәгатьче карт аңар каршы болай дип җавап бирде: — О юк, моңарга өмет бәләкәй. Петр патшаның көче юк ич... Софья аңар беркайчан да патшалык итәргә юл куячак түгел. Софья рәхимсез, таш күңелле, бик кыю ха¬ тын. Хәзер ул Кырым ханы белән сугышу өчен ике йөз мең гаскәр җыя. Аның гаскәре Кырым ханын җиңеп кайткач, мин Петр патшага ун пфенниг 1 тә куймыйм. — Сез юкка шулай дип уйлыйсыз, Людвиг Пфефер,— диде Монс. — Генерал фон-Зоммер, әле кайчан гына га¬ ди бер Зоммер булып йөргән фон-Зоммер... (Монс бу урында сүзеннән туктап, авызын зур ачып, шарык-шырык көлде, башкалар да көлделәр. Аннан Монс дәвам ит¬ те). Шул генерал фон-Зоммер миңа ничәмә-ничә тап¬ кыр болай диде: «Сабыр итегез, бер-ике ел вакыт бире¬ гез. Петр патшаның шундый гаскәре булыр, аның белән командовать итәргә Франция короле яки принц Морис Саксонский да хурланмас..» Менә нәрсә диде Зоммер... Немецлар: — О, алайса яхшы, — диештеләр һәм бер-берсенә мәгънәле карашып куйдылар. Иоганн Монс кабагының ишек төбендәге матур мәй¬ данда мондый әңгәмәләр еш була торган иде. 9. РУС ПАТШАСЫНА НЕМЕЦ КИЕМНӘРЕ Сарай приказының түгәрәк түшәмле палаталарында, кызу, тынчу, балта эләрлек төтен. Тәбәнәк тәрәзәләрне чебен пычратып бетергән. Озын кафтанлы подьячийлар, писарьлар, каурый каләмнәрен кыштырдатып, язалар да язалар. Язып утыра-утыра терсәкләре тишелеп чык¬ кан. Кара савытларында чебен. Иреннәренә, тирләгән борыннарына чебен ябыша. Дьяк үзе әле яңа гына пирог тыгынып килгән дә озын скамьяда йокымсырап утыра, ара-тирә кикергәләп куя. Иван Васков дигән писарь шун¬ дый кәгазь яза: «...Бөек патшалар указы буенча, бөек 1 Пфенниг — немец акчасы, вак акча. 6 Л-1364 81
патшабызга, Олуг һәм Кече һәм Ак Россия патшасына, бөек князь Петр Алексеевичка, немец киеме тектерелде. Моның өчен генерал Франц Лефорттан ике йомгак ал¬ тын җеп алынды — хакы бер тәңкә дә 13 алтын 1 һәм 2 акча; аннары тугыз дюжина төймә алынды — һәр дю¬ жинасының хакы алты алтын, аннары эчке кафтан өчен 6 дюжина төймә алынды — хакы ике алтын да дүрт акча; аннары 10 алтынга ефәк белән киндер һәм өч тәңкәгә кия торган чәч сатып алынды...» Васков кәгазенә кунган чебенгә өрде дә талчыккан күз кабакларын күтәрде: — Петруха, карале, ә «кия торган чәч»не нинди хә¬ рефтән язарга — зурданмы, кечкенәдәнме? Аның каршында утырган подьячий бераз уйланып торды да җавап бирде: — Кечкенә белән яз. — Ясаган чәч кимәсә, бәләкәй патшаның үз чәче юк микәнни? Ә? — Кара аны... ул сүзеңне ишетсәләр... Иван Васков язарга уңайрак булсын өчен башын сул¬ га кыйшайтты да тавык шикелле кеткелдәп көлде. Немец бистәсенә барып немец хатыннарыннан патшага чәч са¬ тып алып йөрүләре, шул чүп өчен өч тәңкә түләүләре аңар бик сәер тоелды. Өч тәңкәгә Васков бер ел буена каләм кыштырдатып утыра бит. (Ә калганын, приказда¬ гы гадәт буенча, гозер белән килүчеләрдән каера.) — Петруха, ә бәләкәй патша ул чәчне кай җиренә тага инде? — Анысы падишаның үз иркендә. Кая теләсә, шунда тагар. Күп сөйләнеп утыр әле, дьякка барып әйтсәм... Дьякны чебеннәр бимазалый иде. Ул кесәсеннән ефәк яулыгын алып як-якка селтәнде дә битен, аннан кәҗә сакалын сөртте: — Йоклыйсызмы? Тәмам узынып беттегез. Писарь шундый була димени? Подьячий шундый буламы? — дип сөйләнде дьяк сүлпән генә. — Әйтмәсәң, көнозын тик утырырлар иде, казна икмәген бушка ашаудан оялмас¬ лар иде!.. Курку бетте сездә, алланы оныттыгыз, эшкә яраксыз күгәргән кадаклар сез. Менә җыеныгызны идән¬ гә салып таяк белән ярсам, ничек эшләргә икәнен белер¬ 1 Алтын — өч тиенлек көмеш акча. 82
сез... Әйберне саклап тота белмисез. Кара дисәң, кара төткәреп булмый, кәгазьне әллә ашыйсыз инде. Яшен су¬ гып үтергерләре, фиргавен токымнары!.. Дьяк яулыгы белән ялкау гына селтәнеп алды да тагын йокымсырый башлады. Күңелсез заман иде бу — гозер белән килүче юк, бү¬ ләк китерүче дә юк. Мәскәү бушап калды шул: стрелец¬ лар, боярлар, бояр уллары, алпавытлар — бар да Кы¬ рым ханы белән сугышырга китте. Чебен дә тузан, аннан вак-төяк казна эшләре генә калды. — Эх, Петруха, квас эчәсе иде хәзер! — диде Васков, һәм дьякка әйләнеп караганда катырак киерелүдән че¬ рек кафтанының култык асты шытырдап китте. — Бүген кич бер тол хатын янына барам. Менә анда инде ул квас. Бер туйганчы эчеп кайтыйм әле. йоклар-йокламас утырган дьяк: — Әй-й, тагын кайсыгыз сөйләшә анда?.. Менә тик ятып симергән ата этләр, — дип мыгырданды. 10. мәзәк Немец киемнәре белән парикны стольник Василий Волков кул куеп алып калды һәм сакланып кына тотып, Петр патшаның йокы бүлмәсенә кертте. Яңа яктырып ки¬ лә иде әле, ә Петр инде торган, ян сәкедә урын-җире: киезе белән өстенә ябынып яткан толыбы тузгып ята иде. Патша иң элек парикка ябышты. Киеп карады — сый¬ мый. Волков ах итәргә дә өлгермәде, патша, кайчы алып, үзенең бөдрә чәч учмаларын кисеп ташлады һәм, кендегенә хәтле төшеп торган озын толымлы парикны көзгедә күргәч, бер елмаеп куйды. Сабынлап кулын юды, тырнак асларын чистартты, аннары ашык-пошык яңа киемен киде. Лефорт өйрәткәнчә, муенына ак яулык бәй¬ ләде һәм калҗаеп торган кафтаны өстеннән билен ак ефәк шарф белән буып куйды. Петрны белеп бетергән Волков аптырап карап торды: нишли бу? Кием-мазар белән бер дә болай озак мата¬ шырга яратмый иде бит... Кигән чакта башмаклары кысканга түзә алмыйча патша тешләрен шыгырдатты. Киеп иркенәйттерү өчен. 6* 83
Аю Степка дигән зур гәүдәле хезмәтчене чакырып кертте¬ ләр. Степка зур аякларын башмакларга этә-төя тыкты да баскыч буенча айгыр шикелле йөгерергә тотынды. Немец сәгате белән тугыз тулгач, Никита Зотов ир¬ тәнге гыйбадәткә чакырырга керде. Петр аңа сабырсыз¬ ланып җавап бирде: — Әнигә әйт: кичектерергә ярамый торган хөкүмәт эшләре белән мәшгуль, диген... Гыйбадәтне ялгызым укырмын... Тагын менә нәрсә: әнигә әйткәч тә үзең мон¬ да кил, ишеттеңме, бар, тиз бул... Ул башын кинәт артка ташлады да рәхәтләнеп шар¬ кылдап көлде. Никита аның тагын берәр мәзәк уйлап чыгарганын аңлады, бу мәзәкнең үз башына икәнен дә аңлады ул. Ләкин буйсынмый булмый, йомшак итекләре белән йомшак басып йөгереп чыгып китте һәм бик тиз әйләнеп тә килде. Никита уйлаганча булып чыкты шул. Петр аны кү¬ рүгә: — Еллин алласы Бахустан 1 бөек илче булып барыр¬ сың — именинникны2 котларга, — дип кычкырды. Никита: — Тыңлыйм, падишаһ җәнапләре Петр Алексее¬ вич, — дип, тиешенчә олылап җавап бирде һәм бармак¬ ларын кафтан эчендә генә йөртеп чукынып алды. Ул шунда ук, Петр кушканча, куян тунның эчен әйләндереп киде, бүрек урынына башына мунчала чорнады, аның өстеннән мунча себеркесеннән үрелгән такыя киеп куй¬ ды, кулына хәмер эчә торган җамаяк тотты. Әнисенә очрап, сүз булмасын өчен, Петр арт ишектән генә чыкты да ат абзары ишек алдына йөгерде. Анда бөтен хезмәтчеләр, җыелып, таза-таза дүрт ата дуңгызны куып йөриләр иде. Петр аларга ярдәмгә ташланды, кыч¬ кырды, дуңгызлар белән сугышты. Менә дуңгызларны тотып, егып салдылар да шлея киерттеләр һәм дүртесен дә челтәр тәгәрмәчле алтын каретага җиктеләр. Карета мәрхүм Алексей Михайловичның Наталья Кирилловнага кияү бүләге иде, Наталья Кирилловна аны конюшня дья- 1 Бахус — борынгы римлыларда күнел ачу һәм аракы алласы. 2 Именины — христианнарда берәр изгене искә алу квне — мә¬ сәлән, Николай һәм Мария дигән- изгене. Шул изге исеме кушылган кешеләр (Николайлар яки Мариялар) бу көнне барысы да именин¬ ник булалар һәм бәйрәм итәләр. 84
FbiHa кү£ карасыннан да болайрак сакларга кушкан иде. Шуңар күрә дьяк патшаның бу башбаштаклыгына кал* тыранып карап торды. Шарык-шырык көлә-көлә, әче сызгыра-сызгыра Ники¬ та Зотовны каретага төртеп керттеләр. Петр кузлага менеп утырды. Кылыч таккан, өчпочмаклы эшләпә кигән Волков, алга чыгып, дуңгызларга кавын кабыгы ташлый барды. Ә конюхлар дуңгызларны як-яктан чыбыркылап бардылар. Карета Кукуйга юл тотты. Бистә капкасы төбендә аларны немецлар төркеме каршы алды. Бу тамашаны күрергә хатын-кыз чырайлы бик карт кешеләргә хәтле чыктылар. Бөтен бистә җыел¬ ды. Немецлар кул чаба-чаба көлделәр. Куркуыннан мәет кебек агарган Зотовның мунчала башына һәм сбруйлар¬ га буталып беткән дуңгызларга карап шаркылдадылар. — Гут, гут, бик күңелле булды, эчебез катып бетте. Петр көлмәде, аның йөзе кызарып чыккан, авызы йомык иде. Ул кузлада гәүдәсен катырып, усал карап утырды. Менә ул конюхның чыбыркысын тартып алды да дуңгызларны кыйный башлады. Хайваннар, чыелда¬ шып, каретаны өстерәп чаптылар. Кемдер каретага бә¬ релеп егылды, кемдер тәгәрмәч астына килеп керде, хатыннар балаларын алып йөгерделәр. Петр инде торып баскан, күзләренә кадәр кызарып чыккан, борын яфрак¬ лары киңәеп киткән, үзе дуңгызларны шашып-шашып яра иде. Лефорт өе янына җиткәч, конюхлар дуңгызларны көч- кә-көчкә генә ачык капкага борып кертә алдылар. Ишек алдында таягы белән эшләпәсен изи-изи именинник Ле¬ форт чаба, аның артыннан кунаклар: чуар киенгән нем- калар, немецлар, мушкетерлар йөгерә иде. Петр кузладан килбәтсез сикереп төште һәм Зотовны, якасыннан эләктереп алып, каретадан өстерәп чыгарды. Аннары, әле һаман да котырганы бётмәгән күзләре белән Лефортка карап, болай диде: — Кадерле генералым, Еллин алласы Бахустан сезгә бөек илче алып килдем. Бахус сезгә чын күңеленнән, ягъни мәсәлән, бөек тәбрик җибәрде... — Петрның битенә борчак-борчак тир бәреп чыкты; ул иреннәрен ялап куй¬ ды да, Лефорттан күзләрен алмаган хәлдә, тынына буы¬ 85
лып Дәвам итте: — Ә бу дуңгызлар белән каретаны Ба¬ хус сезгә бүләк итеп җибәрде, — диде, һәм әле һаман да Зотовның якасыннан тоткан хәлдә аның колагына пы¬ шылдады: — Аягына егыл, сәламлә үзен... Челтәрле күлмәк, кызыл хәтфә кием кигән, исле май, пудра сөрткән чибәр Лефорт мәзәкне бик тиз аңла¬ ды... Кулларын югары күтәреп кул чапты, кычкырып көл¬ де һәм, әле Петрга, әле үзенең кунакларына карап, бо- лаң диде: — Нинди әйбәт мәзәк. Мондый күңелле мәзәкне ми¬ нем күргәнем юк иде әле. Без аңар монда мәзәк өйрәтер¬ гә уйлап торабыз, ә ул үзе килеп безне өйрәтте... Әй, музыкантлар, Бахус илчесе хөрмәтенә марш... Канәфер куаклары артында барабан, труба тавышла¬ ры яңгырады. Петрдагы киеренкелек кинәт юкка чыкты, битендәге кызыллык югалды. Ул шаркылдап көлеп җи¬ бәрде. Лефорт аны култыклап алды. Патша шунда гына кунакларга күз йөртеп чыкты һәм алар арасында Анхен- ны күрде. Анхен аңар караган да, вак матур тешләрен күрсәтеп, көлеп тора иде. Петрны яңадан кыргый оялу буа башлады. Ләкин ул әз генә дә сиздермәде, — аякларын торна кебек килбәт¬ сез атлап, кунаклар алдыннан Лефорт белән янәшә бара бирде. Болдыр янындагы мәйданда җете кызыл төстәге рус күлмәге кигән җырчылар басып тора иде, сызгыра-сыз- гыра биергә керештеләр. Бер оятсызы зәңгәр күзләрен очкынландырып сикереп чыкты да, «Ай, дүдү-дүдү-дү» дип такмаклый-такмаклый, чүгеп биергә кереште. Үкчә¬ ләре белән тыпырдады ул, ком сибелгән юлга учлары белән шап-шоп сукты, сикерде, атылып китте, бөтерчек кебек бөтерелеп йөрде. Бөтерелде-бөтерелде дә: «И-эх- ма!..» дип куйды. Бу — Алексашка иде. 11. АНХЕН Скрипка, альт, гобой һәм барабаннар борынгы немец җырларын, рус биюләрен уйнап тордылар; менуэтлар, күңелле англезлар уйнадылар. Ике төстәге залның түгә¬ рәк тәрәзәләреннән бәреп кергән кояш нурларында тә¬ 86
мәке төтене йөзде. Исергән кунаклар ара-тирә шундый сүзләр ычкындыргалап куйдылар ки, яшь кызлар таң шәфәгыдәй кызарындылар; мичкә шикелле кабарып тор¬ ган киң юбка, авыр туфли кигән ал яңаклы Матур хатын¬ нар тиле кеше шикелле шаркылдап көлделәр. Петрның хатыннар белән табында беренче тапкыр утыруы иде. Лефорт аңар әнис аракысы салып бирде, һәм патша беренче тапкыр исерткеч авыз итте. Әнис аракысы аның тамырларына ялкын булып таралды. Петр көлеп утырган Анхенга карап торды. Аракы бе¬ лән музыкадан хәзер аның бөтен тәне биеде, муены кабарды. Немецлар, нидер әйтә-әйтә, аңа тагын аракы суздылар. Петр аларның сүзләрен ишетмәде, Анхенны гына күрде ул. Кызның тешләре хәйләкәр җемелди, ә сокландыргыч матур күзләре гел Петрда иде... Кояш тегермәннәр артына кереп баткач, ачык тәрәзә¬ ләрдән залга җиләс һава кереп тулгач, Лефорт тегермән¬ че хатыны белән биергә тотынды. Янып торган битле, си¬ гез потлы нәмәрсә иде бу. Лефорт аны кулыннан тотып түгәрәк буенча әйләндереп йөртте. Алтын пудра сибелгән озын чәчләре җилфердәде Лефортның. Чүгеп-чүгеп куй¬ ганда чәчләре тузгыды. Тегермәнче хатынына баш ия-ия, күзләрен мөлаем итеп йомды. Бәхетле ханым үзенең киң юбкасын сөйрәп, флаглар белән бизәлгән кырык пушка¬ лы кораб төсле, зал буенча йөзеп йөрде. Бу пар артыннан кунаклар барысы да бии-бии бакчага чыгып киттеләр. Гаҗәп матур бакча иде бу. Клумбаларда чәчәкләрдән именинникның исем-фамилиясенең баш хәрефләре языл¬ ган, куаклар, вак агачлар алтын һәм көмеш кәгазьләр белән бантлап бәйләп-куелган, юллар шахмат тактасы кебек шакмаклап ясалган иде... Минуэттан соң күңелле контрданс биергә керештеләр. Петр тырнагын кимереп бер читтә басып торды. Ханым¬ нар берничә мәртәбә аның алдына чыгып, тез чүгеп, биергә чакырдылар. Петр «бии белмим, юк, белмим...» дип башын селкеде. Шуннан соң Лефорт белән биеп ки¬ лүче тегермәнче хатыны Петрга чәчәк бәйләме бирде. Бу — аның биюләр короле итеп сайлану билгесе иде. Баш тартырга ярамый. Петр Лефортның шаян, шул ук вакытта җитди күзләренә карап куйды да тегермәнче хатынының кулыннан тотты. Лефорт аяк очларына гына басып Анхен янына йөгерде һәм кызны җитәкләп, контр- 87
данс бию өчен, Петр белән тегермәнче хатыны каршысы- на килеп басты. Анхен, яулыгын тотып, нәрсәдер үтенгән кыяфәттә карап торды. Колакны тондырырлык итеп, литавра 1 җизе яңгырап китте, барабан дөбердәде, скрипкалар, трубалар уйнарга тотынды. Күңелле музыка, ярканатларны өркетеп, күк¬ ләргә ашты. Петр тагын бая дуңгызлар белән маташкандагы ке¬ бек каушап калды. Акылын җыя алмый торды ул, тир¬ ләп чыкты. Ул арада Лефорт:. — Беренче фигура: ханымнар кавалерлар яныннан чигәләр дә тагын килеп кушылалар, ә кавалерлар ха¬ нымнарны әйләндереп йөриләр, — дип кычкырды. Петр тегермәнче хатынын биленнән алып шундый әйләндерде, хатынның мичкәдәй киң юбкасы өермәдәй очып йөрде. Кырык пушкалы кораб: «Аллам, ай ал¬ лам...» дип кенә әйтә алды. Петр аны ташлап ялгызы биергә кереште. Шундый итеп биеде, гүя музыка үзе аны кул-аякларыннан тар¬ тып йөртте. Авызы йомылды аның, борын яфраклары киңәйделәр. Шундый тыпырдап, шундый сикереп биеде ул, немецлар көлеп үлә яздылар. — Өченче фигура, — дип кычкырды Лефорт, — ха¬ нымнар кавалерларын алмаштыралар! Анхен үзенең салкынча кулын Петрның иңбашына салды. Петр кинәт айнып китте, котырынулары басылды малайның, гәүдәсе әкрен генә калтыранып торды. Ә аяк¬ лары үзләреннән-үзләре хәрәкәткә килде. Петр каурый¬ дай җиңел Анхенны әйләндереп йөртә башлады. Дарылы җеп агач араларындагы багана башларына бер-бер артлы ут кабызып чыкты. Усал чыжылдап һава¬ га ракета атылды. Анхенның күзләрендә утлы тасмалар чагылып китте. — Ах! — дип пышылдады кыз нечкә тавыш белән. — Ах, бигрәк матур!.. Ах, Петр, сез искиткеч матур бии¬ сез... Бакчаның төрле ягыннан күккә ракеталар очты. Ут¬ лы тәгәрмәчләр әйләнә башлады, транспорантлар 2 ка¬ 1 Литавра — барабан кебегрәк музыка коралы. 2 Транспорант — арттан ут белән яктыртыла торган рәсем. '88
бынды, һавада, пушка кебек шартлап, фибркылар Ярыл¬ ды, алардан күкле-яшелле очкыннар сибелде. Кичке күк йөзен дары төтене томалап алды. Әллә Петр^ боларны үзенең эчпошыргыч күңелсез сараенда төшендә күрәме? Солдат шикелле озын хатын белән сикереп бии-бии Лефорт узып китте. — Купидон 1 үзенең укларын кыз йөрәгенә кадый! — дип кычкырды ул Петрга. Петр эндәшмәде, кыз Лефорт мәзәген ишетмәмешкә салышты. Ул баягыдан да нечкәрәк тавыш белән: — Ах, Петя, мин арыдым, — диде һәм бөтен гәүдәсе белән аңар салынды. Баш очында фибркы шартлады. Утлы еланнар Анхен- ның ару сәбәпле сулып киткән искиткеч матур йөзен яктырттылар. Петр ничек кирәк икәнен белми иде, кызны иңнәреннән кочып тотты да, күзен чытырдатып йомып, иреннәреннән үбеп алды. Анхен Петрдан ычкынды, һавада, котырган кебек шартлап, йөзләрчә фибркы атылды. Анхен күздән югал¬ ды. Төтен эченнән Бахус илчесенең мунчала бүреге, куян туны килеп чыкты. Лаякыл исерек иде илче. Кулына җа¬ маягын тотып сүгенә-сүгенә килә иде ул, Петрны күргәч, туктап, селкенеп торды. — Эч, улым, — диде Никита һәм җамаягын Петрга бирде. — Эч, барыбер харап булдык инде без. Җаныбыз җәһәннәм төбенә китте, авызыбыз ачылды безнең хә¬ зер 2... Бетереп эч, галиҗәнап патша, Олуг һәм Кече һәм Ак... Никита кемгәдер йодрык янамакчы булды, ләкин ку¬ аклар арасына егылды. Петр ул биргән аракыйы эчте дә җамаягын атып бәрде һәм озын аяклары белән атлап китеп барды. Аның эчендә шатлык фибркы тәгәрмәче кебек әйләнде. «Анхен!» дип кычкырды ул һәм лап-лоп йөгерә башлады... Гөлт иткән тәрәзәләр, багана башларындагы утлар, транспорантлар артта калды. Петрның артыннан куе кызыл күлмәкле берәү куып җитеп, ялагай тавыш белән: 1 Купидон — римлыларда мәхәббәт алласы. 2 Авызыбыз ачылды — христиан динендә уразада кай¬ бер нәрсәләрне ашарга һәм аракы эчәргә ярамый. 89
— Әйдә, аның кайда торганын үзем күрсәтәм, — дип пышылдады. Бу Алексашка иде. Алексашка ут чәчеп торган күзләре белән Петрга карап өстәп куйды:—Ан- хен өендә хәзер... Петр аның артыннан караңгылык эченә кереп китте. Койма аша төштеләр. Анда терлек утары икән, — этләр өрергә тотынды. Рәшәткә аша сикереп, мәйданга, кабак алдына килеп чыктылар. Алексашка өске каттагы озынча тәрәзә пыяласына җирдән бер уч ком алып ыр¬ гытты. Тәрәзә ачылды, Анхен башын чыгарып карады. Иңнәрендә шәл иде аның, чәчләре кәгазь мөгезләр белән чорналып беткән иде. Кыз, ачуланып: — Кем ул? — дип пышылдады. Текәлебрәк карап, Петр икәнен белгәч, башын чайкап куйды: — Ярамый... Кайтып йоклагыз, герр Петер... Үзенең мөгезләре белән ул тагын да сөйкемлерәк иде. Тәрәзәсен япты да челтәр пәрдәсен төшерде. Ут сүнде. — Кызый ничек саклана, — дип пышылдады Алек¬ сашка. Ул караңгалап торды да, Петрны иңнәреннән ныклап кочып, скамья янына алып килде. — Син утырып тор, булмаса. Мин атлар алып килим. Атланып кайта алырсың бит? Ул иярле ике ат җитәкләп алып килгәндә, Петр күк¬ рәген куллары белән кыскан хәлдә бөкрәеп утыра иде. Алексашка бу юлы аның йөзенә текәлеп карады: — Син эчтеңме әллә? Петр җавап бирмәде. Алексашка аңар атка атла¬ нырга булышты. Аннан үзе җиңел генә сикереп атланды да, Петрны тоткалап, бистәдән алып чыгып китте. Болын өстенә томан җәелә иде. Күк йөзенә көзге матур йолдызлар сибелгән. Преображенскийда әтәчләр кычкыра. Петр боз кебек суык кулы белән Алексашка- ның иңбашына ябышкан. Ул, сарай янына килеп җитә- рәк, кинәт гәүдәсен турайтты, сикереп төшәргә итенде, Алексашканы муеныннан кочып тотты. Атлар туктады. Петрның сөякләре шытырдый, сулаганда күкрәге сызгы¬ рып тора иде. — Тот мине, ныграк тот, — диде ул карлыккан та¬ выш белән. Бераздан ул кулларын бушатты да ыңгыра¬ шып әйтте: — Хәзер китәбез... Ләкин син мине ташлап китмә... Бергә ятарбыз... Бума чире бар миндә... 90
Болдыр янына җиткәч, Волков йөгереп килде: «Па¬ дишаһым! Я алла... Ә без инде.;.» Конюхлар, стольииклар йөгереп килеп җитте. Петр ат өстендә килеш аларга ти¬ беп җибәрде. Атыннан төште, һәм Алексашкага ябыш¬ кан килеш сарайга кереп китте. Караңгы басма буйлап барганда, каяндыр бер карчык кыштырдап килеп чыкты да чукынырга тотынды. Петр аны төртеп җибәрде. Икен¬ чесе күсе кебек баскыч астына кереп посты. — Шыксыз пәриләр, гайбәтчеләр, бозык җаннар, җир йоткырлары! — дип мыгырданды Петр. йокы бүлмәсенә кергәч, Алексашка аның итеген, кафтанын салдырды. Петр киез өстенә килеп ауды. Алек¬ сашкага үзе белән янәшә ятарга кушты: — Ялгыз ятарга куркам бүген... Кыймылдамыйча гы¬ на ят. Югыйсә, йоклый алмыйм...— Ул башын Алексаш- каның иңбашына куеп бераз тынып торды да болай ди¬ де: — Миңа урын-җир җәеп торучы булырсың... Кулла¬ рың җиңел икән... Иртә белән дьякка әйтерсең, указ язар... Күңелле булды, ах, күңелле... Мейн либер готт Бераздан ул балалар кебек сулкылдап елап җибәрде һәм елый-елый йоклап китте. Өченче бүлек 1. КЫРЫМГА ПОХОД краинада дворяннар ополчениесен төзү J кышның кыш буена барды. Алпавытлар¬ ны үзләренең тын авылларыннан кузгатып алып чыгу ансат эш түгел иде. Гаскәр башлыгы Василий Василь¬ евич Голицын дәһшәтле указлар җибәреп торса да, сук¬ тырулар, йорт-җирләрен яндырулар белән куркытса.да, алпавыт халкы җылы мич башларыннан төшәргә ашык¬ мады: «Кара, нәрсә уйлап чыгарганнар бит — Кырым бе¬ лән сугышу... Аллага шөкер, Кырым ханы белән без 1 Минем кадерле аллам. 91
тату яшибез, ясагый да тиешенчә түЛәп киләбез. Безне нигә дип бимазалап йөриләр икән? Голицыннар эше бу, — кеше җилкәсендә шөһрәт казанмакчы булалар...» Кар китте, көньяктан саф җилләр исә башлады, елга ярларында, күл буйларында әрәмәлекләр яшәрде. Ә Ва¬ силий Васильевичның чырае болыттан да караңгырак иде. Чөнки аңар Мәскәүдән гел күңелсез хәбәрләр килеп торды. Имештер, Петр патшаның якын кешесе Михаил Черкасский Кремльдә тавышын ишеттерә башлаган икән, имештер, башка боярлар да аның сүзләренә колак сала¬ лар икән. Имеш, Голицынның Кырым белән сугышырга йөргәненнән көләләр икән: «Кырым ханы Василий Ва¬ сильевичны көтә-көтә көт булган, Кырымда да, Царе- градта да, шулай ук бөтен Европада бу сугышка күптән кул селтәгәннәр». Василий Васильевич Кремльдә калган Шакловитый- га, Черкасскийны яхшырак күзәтергә әйтеп, шомлы хат¬ лар җибәреп торды: «...Ә боярларны борын-борыннан ки¬ лә торган көнчелек газаплый. Бу бөек эш өчен акча кызганалар алар...» Май азакларында Голицын үзенең йөз мең кешедән торган гаскәре белән көньякка таба юл тотты һәм, Сама¬ ра елгасы буена килеп җитеп, Украина гетманы Самой¬ лович гаскәре белән кушылды. Гаскәр үзенең хисапсыз күп обозларын өстери-өстери бик әкрен хәрәкәт итте. Менә рус иле чикләрен саклый торган шәһәрчекләр, крепостьлар артта калды, гаскәр тигез далага аяк басты. Биредә үлән бик биек булып, кешеләрнең иңбашларына җитә иде. Көн кызу. Зәңгәрсу күктә козгыннар оча, ерак офыкта мираж дулкынланып тора. Дала үзе буп-буш, бер юл, бер сукмак юк. Караңгы тиз төшә биредә, кү¬ гендә йолдызлар куркыныч бер яну белән яналар. Гомер-гомергә тын яткан дала арба шыгырдавы, ат кешнәве белән тулды. Кипкән тирес ягылган учаклардан эчпошыргыч төтен исе аңкыды. Алдынгы полклар шактый ерак китте. Татарлар алар- ны ком сахраларына, сусыз җирләргә алдап кертергә булганнар, күрәсең, һичбер җан иясе, бер елга яки күл очрамады. Суны бары зур тәҗрибәле казаклар гына эз¬ ләп таба алдылар. 92
• Июль урталары килеп җитте, ә Кырым әле руслар¬ ның төшләренә дә кермәде. Ерак иде шул әле Кырымга. Полклар даланың читеннән-читенә җәелеп бардылар. Күзләрне чагылдырган яктыдан, ^туктаусыз чикерткә че¬ релдәвеннән баш әйләнде. Егылып үлгән атларның кү¬ бенгән корсакларына ялкау кошлар куна калды. Күп кенә арбалар ташлап калдырылды. Арбалары янында күп кенә олаучы мужиклар сусызлыктан үлеп калдылар. Кайберләре төньякка, Днепрга таба өстерәлделәр. Ке¬ шеләр сукрана, зарланыша башладылар... Гаскәр башлыклары, полковниклар әбәт вакытында Голицынның киндер чатыры янына җыйналалар да чүп¬ рәкләнеп сәлперәеп төшкән байракка куркып кына карап тора иделәр. Ләкин берсе дә, Голицын янына кереп: «Яхшы чакта кайтып китик, алга барган саен, куркыныч арта бара, Перекоптан соң үлем комлыгы башлана бит», — дияргә батырчылык итми иде. Василий Васильевич бу вакытта ял итә, — өстен-ба- шын салып ташлый да, паласлар өстендә латин телендә¬ ге китапларны укып ята иде. Китап битләреннән күтә¬ релгән бөек күләгәләр аның газапланган җанына көч бирә иде. Александр, Помпей, Юлий Цезарь, кулларын¬ дагы Рим бөркете сынын селки-селки, чикерткәләрнең интектергеч черелдәүләрен басып, «Данга, данга!» — дип кычкыра иделәр. Тагын ул Софьяның хатларын кат-кат укудан көч ала иде. «Күз нурым, Васенька! Гомерең озын булсын, ту¬ ганкаем! Алланың рәхмәте белән дошманнарыңны җи¬ ңеп чыксаң иде. Ә миңа, күз нурым, син беркайчан да әйләнеп кайтмассың кебек. Үз күзем белән күрми торып, кайтырсың дип ышанмыйм, күз нурым... Мин, гөнаһлы бәндә, алланың рәхмәтеннән ташламаячагын өмет итәр¬ гә батырчылык итәм. Валлаһи! Күз нурымның шатлык белән кайтып керүен һәрвакыт алладан сорап торам. Озак-озак еллар яшә, күз нурым...» Көн кызуы сүрелгәч, Василий Васильевич алтын мө¬ һерләр төшереп тукылган япанчасы белән шлемын киеп чатырыннан чыга иде. Аны күрүгә, полковниклар, есаул¬ лар атларына атланалар иде. Быргы уйнала, сузып-су- зып мөгез быргылар кычкыртыла... Хәзер гаскәр төнлә хәрәкәт итә, көн кыздыра башлау белән, ялга туктый иде, 93
Бүген дә шулай булды. Василий Васильевич таучык өстеннән хисапсыз күп учак төтеннәренә күз төшереп алды; кара тап булып күренгән, бер башы караңгылык эчендә югалып калган гаскәрләргә, китәргә тезелеп торган олауларга карап торды. Бүген аеруча караңгы иде. Күз күреме җирне тузан пәрдәсе каплаган. Җил юк, һава җитми, суларга авыр, һәрвакыт ачык-якты кояш баешы бүген, куе кызыл булып, ярты күкне томалап ал¬ ган. Нәрсәдәндер курыккан кебек каушап, көтү-көтү кошлар оча... Менә баеп барган кояш караңгыланып кит¬ те, куркыныч төскә керде, күбенеп киткән кебек булды... йолдызлар җемелдәшә башларга өлгермәде, аларны да тузан пәрдәсе каплап алды. Төтенле шәфәкъ кызыллыгы бөтен офыкка җәелде. Җил чыкты, ләкин ул да бөркү иде. Тик учаклар гына башка нәрсәләрдән ачыграк бу¬ лып күренәләр, аларның ялкыннары, тел-тел булып, биеп тора иде. Таучык янына бер көтү атлылар килеп туктады. Ара¬ дан берсе атын сикертә-сикертә чаптырып чатыр янына килде. Ул, атыннан сикереп төште дә, озын бүреген төзә¬ теп киде. Василий Васильевич аны таныды. Симез бит¬ ле, чал мыеклы бу кеше гетман Самойлович иде. — Эш харап, князь, — диде ул, әкрен генә, — татар¬ лар далага ут төрткәннәр... Гетманның күзе күләгәгә туры килгән иде, як-якка салынып төшкән мыегы иренен каплаган иде, — аның мәсхәрәле елмаюы кешеләргә күренмәде. Ул, камчысы белән төртеп күрсәтеп: — Бөтен җир яна, — диде. Василий Васильевич офыктагы кызыллыкка озак¬ лап карап торды да: — Янса соң, ут аша чыкканда җәяүлеләрне атлар¬ га атландырырбыз, — диде. — Ә көл өстеннән ничек барасың? Ни азык, ни су юк. һәлак булып бетәрбез, князь. — Нәрсә, миңа кире борылыргамы? — Теләсәң нишлә... ә казаклар янган дала аша бар¬ маслар. — Камчы белән ку!.. Василий Васильевич, ачуы чыкса, үзен үзе тота ал¬ мый иде. Ул корыган җиргә тимерле үкчәләрен батыра- батыра йөгереп йөри башлады. 94
— Әллә кайчаннан бирле күреп торам — казаклар безнең белән теләмичә генә баралар... Беләм, син үзең дә дөрес сөйләмисең... Казакларыңа карарга көлке,— ат өстендә йоклап баралар бит. Кырым ханына, мөгаен, тырышыбрак хезмәт иткәнсездер әле. Кара аны, гетман, Мәскәүдә синнән симәнрәкләрне дә дар агачына чәчлә¬ реннән өстерәп китерә торганнар иде. Бу сүзләрне тыңлаганда симез гәүдәле Самойлович үгез кебек сулап торды. Ләкин ул акыллы һәм хәйләкәр кеше иде, — хәтере калса да дәшмәде. Мыш-мыш килеп, атына атланды, таучыктан төште дә, арбалар артына ки¬ теп, күздән югалды. Василий Васильевич быргычыга быргы уйнарга кушты. Төтенле дала буйлап карлыккан быргы тавышьГяңгырады. Атлылар, җәяүлеләр, олаулар ут аша чыга башладылар. Таң атып килгәндә, чыннан да ары барырлык түгел икәне күренде: алда кап-кара булып җансыз дала җәе¬ леп ята, дала өстендә төтен баганалары бөтерелеп йөри иде. Менә төньяктан җил көчәеп китеп, гаскәр өстенә тө¬ тен болыты очырта башлады. Ерак киткән казакларның кире борылганнары күренде. Төш вакытында сугыш баш¬ лыклары, полковниклар, атаманнар олаулар янына җый¬ налдылар. Гетманның кашы-күзе җыерылган иде. Ул ки¬ леп җитүенә чукмарын итек балтырына кыстырды да трубкасын кабызды. Василий Васильевич йөзекләр бе¬ лән тулган кулын тимер киеменә куйды да, горурлыгын басып, күз яше белән болай диде: — Алла хөкеменә каршы кем барсын! Изге китапта әйткән: горурлыгыңны бетер, чөнки син үлмәс җан түгел, дигән. Алла безгә зур бәхетсезлек җибәрде... Алда, бер¬ ничә йөз чакрымда ни азык, ни су юк. Үлемнән курык- мыйм, хурлыктан куркам. Уйлашып, киңәшеп карагыз әле, гаскәр башлыклары, — нишлик икән? Гаскәр башлыклары, полковниклар, атаманнар *уй- лап-уйлап тордылар да, мондый җавап бирделәр: — Хәзер үк Днепрга таба чигенергә. Кырым походы әнә шулай хурлыклы рәвештә тәмам булды. Гаскәрләр ашыга-ашыга кайтып киттеләр. Юлда әллә никадәр кеше үлеп калды, олаулар ташлап калды¬ рылды. Бары Полтава янына җиткәндә генә туктадылар гаскәрләр. 95
2. ПРЕШПУРГ ДИГӘН БАШКАЛАДА Моннан бер-ике ел элек Яуза елгасы буена, Преобра¬ женский сараеннан бераз түбәнгә китереп салынган кре¬ пость быел көз Лефорт һәм Зоммер планнары буенча үзгәртеп корылды: стеналары киңәйтелде, субайлар бе¬ лән ныгытылды, әйләнә-тирәсенә тирән канаулар казыл¬ ды, чат-чатларына бойницалы нык кына манаралар ко¬ рылды. Төп манарага капка өстенә кыңгыраулы сәгать куелды. Крепость уртасына биш йөз кешелек ашханә са¬ лынды. Мәзәген мәзәк, чын крепость түгел, уен-муен өчен генә корылган иде ул. Шулай да, андый-мондый хәл бу¬ ла калса, кереп сакланырлык иде. Анда бронза туплар, ул чакта единорог һәм мортир дип аталган туплар тезе¬ леп киткән, аларны талчыбыктан үрелгән читән окоплар, капчык-капчык комнар каплап тора иде. Печәннәре ча¬ былган киң болында иртә таңнан кара төнгә чаклы Преображенский һәм Семеновский батальоннарының уеннары үткәрелә, генерал Зоммер үзенең тамагы белән йодрыкларын кызганмый, солдатлар, корып җибәрә тор¬ ган курчаклар шикелле, мушкетларын алга төбәп бер¬ туктаусыз марш атлап торалар иде. «Смирна, хальт!» — дип кычкыра Зоммер ат өстеннән. Солдатлар туктап ка¬ тып калалар. Зоммер рус телен ватып-җимереп тагын команда бирә. «Правой плечь — вперед! Форвертс! Не¬ верно! Лумпен! Сволошь! Слюшаай!..» Генерал күркә шикелле кызарып чыга. Хәтта Петр да, аның яныннан узганда, куркудан күзләрен акайтып, гәүдәсен катырып уза торган иде. Бистәдән тагын ике немец китерттеләр. Боларның берсе математиканы әйбәт белүче, астролябия коралы белән эш итә алучы Франц Тиммерман, икенчесе диңгез гыйлемен яхшы белә торган Картен Брандт дигән бер карт иде. Тиммерман Петрны математика белән форти¬ фикация фәннәренә өйрәтә башлады. Измайлов авылын¬ да бер ягына җилкән корсаң, җилгә каршы йөри ала торган искиткеч бер кечкенә кораб бар иде. Картен Брандт шуның төсле кораблар ясарга кереште. 96
Нинди уеннар уйнап яткан булалар соң шул Яузада? Шулчаклы акча кая китә? Корал палатасындагы ко¬ рал кая китә? — Мәскәү боярларының моны үз күзләре белән күрәселәре килде, һәм алар Яузага торган саен күбрәк килеп йөри башладылар. Күпер аша чыкмады¬ лар алар, елганың теге ягыннан гына карап тордылар. Алда берәр бояр тора. Ат атланган. Башында аршын шае кеш бүрек. Сакалы себеркесыман тырпаеп тора, бите кып-кызыл. Аның артында кат-кат кыйммәтле каф¬ тан кигән дворяннар. Сәгатьләр буенча селкенмичә ба¬ сып торалар. Елганың бу ягында, бер-бер артлы тезелеп, комнар, фашиналар 1 төягән олаулар уза. Анда солдатлар җир казыйлар, бүрәнә ташыйлар, биредә субай сугалар: озын өчаякка көйләнгән чыгыр авыр тукмакны югары күтәрә дә баганага дөп итеп суга. План, циркуль кебек нәрсәләр күтәреп арлы-бирле немецлар йөри; сажин та¬ яклары күтәреп десятниклар йөгерешә. Чык-чык балта чыкылдый, пычкылар зеңелди. һәм, менә сиңа кирәк бул¬ са! (Я алла, изге әүлиялар, үзегез ярдәм итегез!) Пат¬ ша хәзрәтләре килеп чыга. Ул кешеләрнең эшләгәннә¬ рен, алтын скамьяга утырып, берәр түбә җирдән карап тормый. Юк! — Такталар өстеннән тачка этәреп йөгерә. Өстендә пычранып беткән күлмәк, немец штаны, башын¬ да бәйләгән колпак. Бояр кырык кеш тиресеннән тегелгән бер аршынлы бүреген сала, дворяннар да бүрекләрен салалар һәм, башларын түбән иеп, патшаны сәламлиләр. Аннары кул¬ ларын җәеп карап торалар... Ата-бабаларыбыз патша әйләнә-тирәсендә какшамас стена булып басып торган¬ нар, галиҗәнапнең өстенә тузан яки чебен дә кундыр¬ маганнар. Әллә нигә бер халык алдына алып чыкканда борынгыдан килгән изге гореф-гадәтләрне үти торган булганнар. Алла урынына күргәннәр патшаны. Ә бу нәр¬ сә? Нәрсә уйлап чыгарган да, нәрсә кылана бу? Крепо¬ стнойлар белән крепостнойларча. Кара инде, өч тиенлек мәзәкчеләр кебек такта буенча йөгереп йөри бит, оят¬ сыз... Авызында тәмәке дигән шакшы агу тутырылган трубка... Юк, бу патшалыкның нигезен какшата. Мәзәк * Фашина — сазлык җирләр аша юл салганда, хәрби корылма¬ лар, плотиналар төзегәндә җирне ныгыту өчен китә торган чыбык- чабык бәйләме. 7 Л-1364 97
түгел, шаяру түгел бу... Күр, анда крепостнойлар теш¬ ләрен ничек ыржайталар... Боярларның кайсы-берсе, кыюланып китеп, сакалын селкетә-селкетә калтыранган тавыш белән патшага эндәшә: — Хак сүзем өчен ас-кис, падишаһым. Карт инде мин, дәшми кала алмыйм. Хурлык бит, карарга оят, бу бит булган хәл түгел... Талчыбыктан үрелгән ныгытма өстенә Петр патша килеп чыга, колгадай озын. Ул, күзләрен кыса төшеп, болай ди: — Ә-ә, бу синмени... Кара әле, Голицын нәрсә яза,— Кырымны алганмы инде, әллә һаман сугышамы әле? Ныгытмалар артыннан карап торган каһәр төшкере немецлар хахылдарга, шарык-шырык көләргә тотына¬ лар; алардан күрмәкче үзебезнекеләр дә көлә. Шулай да була: боярларның кайсы-берсе, инде барыбер башымны чабып өзә дип, мыгырдана бирә. Петрны үгетли, оял¬ тып маташа: — Әтиең хәзрәтләре минем кулда үсте; үлгәч, көн- төн табуты яныннан китмәдем. Безнең нәсел Рюриктан килә. Үзебезнең дә бөек урыннарда утырганыбыз бар. Безнең абруй турында да уйла син... бу шаяруларыңны ташла, акылыңа кил, мунчага бар, алла йортына юнәл... Петр тыңлап тора-тора да Длексашкага эндәшә: — Фитильне бир! — һәм борчак белән корылган ун¬ ике кадаклы тупны төзәп торып әлеге бояр өстенә гөр- селдәтә. Генерал Зоммер корсагын тотып көлә; Лефорт та көлә; әз сүзле, киң күңелле Тиммерман мыек астын¬ нан гына елмаеп куя; бите пешекләнгән алма кебек җы¬ ерчыкланган, җыерчыкларына хәтле көлеп торган тәбә¬ нәк таза гәүдәле Картен Брандт бөтен гәүдәсе белән селкенә-селкенә шаркылдый. Немецлар, бөтен руслар, ныгытмага йөгереп менеп, әлеге боярның башыннан бү¬ реге очып төшкәнен, үзенең, үлек төсле булып, дворян¬ нар кулына ауганын, атларның өркешеп чабуын карап торалар. Сөйләргә сүзе, көләргә кызыгы бөтен көн¬ гә җитә. Крепостька Прешпург дигән башкала дип исем би¬ рәләр. 98
3. АЛЕШКА Алешка Бровкин теге вакыт төнлә юкә башында ка¬ чып утырганда Даниланың авыр итекләре белән Разгу¬ ляй урамы буйлап чабып барганын ишетеп торды. Алек- сашканың кайдадыр еракта куян кебек черелдәп йөгер¬ гәнен дә ишетте. Тын урам башындагы кабак дөрләп яна иде. Кайбер түбәләрдә кешеләр дә күренә. Тәгәрмәчләр белән казылып беткән урамга түбәләрдәге кешеләрнең, сыерчык ояларының күләгәләре төшкән. Чиркәү манара¬ сында чаң сугалар. Куркудан, эче пошудан Алешканың йөрәге өзгәләнә. Малай агач башыннан янгын сүнгәч кенә төште. Дус¬ тан башка аяк-кулсыз кебек икән шул, — ул хәзер кая барырга белмәде. Чүп үлән баскан бер ташландык җиргә кереп ятып йоклады. Алексашканы әтисе тотып суйган¬ дыр дип уйлады ул. һәм иртән торгач та аның үле гәү¬ дәсен эзләп китте. Кайбер кешеләрдән сорашкалап та карады малай, ләкин андый коточкыч вакыйганы ишет¬ кән кеше булмады. Алешка, Данила өе янына килеп, капка ярыгыннан карап торды. Ул анда теге пешекче хатынның кызын күрде. Бите әле дә кутырлы иде кызның, буе озынай¬ ган, чырае сүрән. Алешка аңар эндәште, кыз капка янына килде: — Андый кеше юк бездә. Бар кит капка яныннан, юньсез нәмәрсә... «Алайса, Алексашка җаным харап булган икән, уры¬ ны җәннәттә булсын...» Алешка үзенең бик үк үткен булмаган акылы белән ничек туры килде шулай яши башлады. Бистәгә барып тамак хакына эшкә ялланды. Җык булганчы эшләп тә рәтле көн күрмәде. Чыкмаган җаны гына калды малай¬ ның... Өсте-башы тузып бетте. Күңелсез. Хуҗаларның берсендә дә озаклап тора алмады. Бер тапкыр, Куян Федьканың аягына егылып, яңа¬ дан пирог сатучы итеп алуын үтенде. Куян сәлперәеп калган, холкы да начарланган иде. Башта ул Алешканы танымый торды. Ә элекке караклыклары исенә төшкәч, чәченнән эләктереп алды. Сыңар күзле хатыны, белми- 7* 99
ййТМи акырырга, артыннан килеп, ухват белән Дөмбәс¬ ләргә кереште. Көчкә качып котылды малай. Бер көзне, баеп китеп булмасмы дип, караклар бе¬ лән дә йөреп карады, йөктән урладылар, кесәгә керде¬ ләр, карангы почмакларда узган-барганны чишендерде¬ ләр, чиркәү кружкаларын 1 куптарып алдылар. Аннары бөтен тапканнарын дуванга2 алып кереп эчтеләр. Бер көн туйганчы ашасалар, өч көн карлы-бозлы урманнар¬ да калтыранып йөрделәр. Алешка, акЧа җыеп, бүрек, бияләй, яңа итек сатып алырга да, бу эшне ташлап, яңа¬ дан кеше булырга уйлады. Караклар малайның ыша¬ нычсыз икәнен сизделәр дә, Мәскәү елгасы буендагы бер чүплеккә алдап алып килеп, үтерә язганчы кыйнап, суга төртеп төшерделәр. Ярый әле мунчага якын җир булып чыкты. Яна якты¬ рып килгәндә, Алешканы мунчада эшләүче бер яхшы кеше күреп алды. Алешка пычрак суда ыңгырашып ята, судан башы гына күренеп тора иде. Мунчачы аны кыз¬ ганды, үзе белән мунчага алып керде. Алешка, мунчада эшли башлагач, рәтләнеп китте. Ул анда су ташыды, мич якты, эш ансат түгел иде, шулай да язга кадәр түзде. Менә түбәләрдә сыерчыклар сайрый башлады, кой¬ ма буйларында бака яфраклары борнап чыкты, торна¬ лар очты Мәскәү өстеннән, һәм тынчу юеш мунчада яшәве бөтенләй җирәнечкә әйләнде. Ләкин кая барасың? Мәскәүдә ул тотынып карама¬ ган эш калмады. Кая барсаң да вай. Әтисе янына авылга кайтыр иде,— коллыктан башы чыкмаячак. Төньяк күл¬ ләре буена староверлар янына яки Дон буйларына, ирек¬ ле казак җирләренә китәр иде, — бик ерак. Бер ялгызы бара да алмас әле, юлда харап булыр... Шул көннәрдә патшага Преображенскийда эшләргә балта осталары белән җир казучылар кирәк булды. Патша хезмәтчеләре базарга чыгып, кеше җыеп йөрде¬ ләр. Ялланучыларга ураза чак булмаганда итле аш 1 Чиркәүгә акча җыю өчен халык күп йөри торган җирләргә беркетелеп куела торган өсте копилканыкы кебек ярыклы тимер савыт. 2 Дуван — төрек сүзе. Бүлешү дигән сүзгә туры килә. Элек заманда каракларның урлаган әйберләрен кертеп сата торган яки үзара бүлешә торган яшерен җирләрен дуван дип атаганнар. 100
һәм көненә дүртәр алтын вәгъдә иттеләр. Ләкин кеше¬ ләр анда барып эшкә керергә курыктылар. Халык ара¬ сында, анда керсәң, харап буласың икән, дигән сүзләр йөрде. Алешка уйлап-уйлап торды да: — Барыбер болай да харап буласың, — дип, эшкә яллап йөрүчегә бүреген салып бирде. Иллеләп кеше ялланды. Аларның барысын да Преш- пург янына куып алып килделәр. Алешкага тимер көрәк белән тачка бирделәр, һәм ул канау казырга кереште. «Итле аш турында ялганла¬ маган булсалар, көн саен дүрт алтын да биреп барса¬ лар, көзгә шае аякка басам мин...» — диде Алешка. Малай, алга-артка карамыйча, тырышып эшләде. Әбәт вакытында казан янына җыйналдылар. Кара, чын¬ нан да итле аш икән ич! Менә тормыш кайда ул! Алеш¬ ка, кашыгын алып, казан янына утырды. Шул чак чит илчә киенгән ике начальник килеп туктады. Кешеләр аягүрә бастылар. Начальникларның берсе көчле тавыш белән кычкырып салды: — Утыр! Кашык бирегез. Икесенә дә кашык бирделәр. Начальникларның икенче берсе чалбар кесәсеннән ике чокыр, бер шешә аракы чыгарды. Чокырларга салды. Икесе дә эчтеләр. Эшчеләрнең кайсы-берсе тамак кырып куйды. Началь¬ никларның икенчесе кашыгы белән казанга үрелүгә, Алешка, тамагына ипи катысы утырып, тончыга язды, авызын ачып катып калды ул: «Алексашка ич бу! Үлмә¬ гән! Ә тегесе — патша!..» Алексашка симереп, көрәеп киткән, чибәрләнгән иде. Кашыгын тутырып алып каба да, каш астыннан гына Алешкага карап куя, каба да тагын карый, ләкин бер сүз эндәшми. Алар ашагач торып киттеләр, Алексашка узып ба¬ рышлый Алешканың иңбашына төртте: — Әнә шул куаклык янына бар да мине көтеп тор. Алешка үз күзләренә үзе ышанмады. Куаклар янына килде дә бер яфрак өзеп алды һәм шуны чәйни-чәйни сөйләнеп куйды: — Малайны суйдылар, малай харап булды. Шул малай бүген дөньяда йөри. Шат, парик кигән. — Алешка, исәнме! — Алексашка дусты янына йөге- 101
реп килде. Кул бирмәде, кочакламады да, ләкин ягымлы күзләре белән елмаеп карап торды. — Хәзер вакытым юк. Соңыннан сөйләшербез. Син биредә каЛ. Ышаныч¬ лы, тугры кешеләр миңа менә ничек кирәк. Алешка көрсенеп куйды, сөекле дустына елмаеп ка- рана-карана: — Мин инде сине үлгән дип йөри идем, ә син әнә нин¬ ди булгансың. Нинди эштә соң син? Ничек итеп тамак туйдырасың? — Кара аны, чамалап сөйләш, мин — патшаның иң якын кешесе. Икенчедән, исеңдә тот, Алексашка түгел, Александр Данилыч. — Әлбәттә, әтиегез исеме белән йөртәләр икән.— Алешка карашын җиргә текәде һәм, чыдап торды-торды да, башын чайкап көлеп куйды. — Әй оста да соң үзең, шайтанның шайтаны... — Ә син мине картайганчы пирог сатып, кош аулап йөрер дип белдеңме?.. Иртәгә иртәрәк Преображенский- дагы ызбага килеп мине көтеп тор... 4. ПАТША ДЕНЩИГЫ Алексашка Меншиков, Петрның йокы бүлмәсенә ки¬ леп кергән көннән алып, сарайда тора башлады. Уңган, җитез нәмәрсә булып чыкты, шайтан. Нәрсә әйтәсеңне әллә каян белеп тора, хәзер барып тотына һәм син әй- ләнгәләгәнче эшләп тә куя. Кайчан гына йоклый торган¬ дыр, кайчан карама, аяк өстендә, үзе һәрвакыт шат күңелле, уен-көлкеле, күзләре көлеп тора. Буйга Петр¬ дан әз генә кайту, ләкин җилкә киңрәк, бил нечкә. Петр кайда — ул шунда. Барабан кагу, мушкет ату, кылыч белән чыбык чабу — аның өчен чүп тә түгел. Берәр кы¬ зык сөйләргә керештеме, эчләрең катып бетә. Аюның агач куышына бал ашарга кереп, бал кортларына юлы¬ гуларын, тотлыгып сөйләшүче ике кешенең үзара тала¬ шып торуларын, попның, сәүдәгәр хатынын куркыта- куркыта, мине үзегезгә гыйбадәт кылырга алып кер дип үгетләүләрен сөйләгәндә егыла-егыла көләсең. Ул сөйләгәндә Петр аңа гашыйк кешеләр кебек ка¬ рап тора. Күзеннән яшь килгәнче көлә. Гел мәзәк эшләп, тапкыр сүзләр сөйләп йөргәнгә башта аны патшаның мәзәкчесе булып китәр дип уйла¬ 102
ганнар иде. Ләкин ул зурракка исәп тотты. Генераллар, инженерлар җыелганнар, тегесен ничек итәргә, монысын ничек башлап китәргә белми торалар. Петр, түземсезлә¬ неп, үзенең шайтан тырнагын чәйни. Шул чак Алексаш¬ ка килеп чыга да, берәрсенең иңбашы аркылы үрелеп, тизрәк әйтеп сала: — Бик ансат ич бу. Менә болай эшләргә кирәк... — Оооо! — диләр генераллар. Петрның күзләре очкынлана: — Дөрес! Тиз генә берәр нәрсә табып кайтырга кирәк булганда Алексашкага кушалар. Ул акчаны учлап, ат менеп, чи¬ тәннәр, яшелчә бакчалары аша Мәскәүгә чаба һәм ки¬ рәк әйберне, җир астында булсын, — күз ачып йомган¬ чы табып алып кайтып бирә. Аннан, потешныйлар при¬ казының эшләре белән идарә итүче Никита Зотовка счет кәгазьләрен суза да, мыщный-мышный, уфылдап, күзләрен җемелдәткәләп эре генә басып тора. Янәсе, син инде башка берәүне кара, ә миндә ярты тиенлек тә алдашу юк... — Алексашка, Алексашка, — ди Зотов, башын чай¬ кап. — Чыршы колганың өч алтын торганын кайда күр¬ гәнең бар? Күп дигәндә, бер алтын аның бәясе. Их, Алексашка... — Ашыгыч булмаганда, әйе, бер алтын. Ә бу ашы¬ гыч, шуңар кыйммәт. Петр Алексеевич зарыкмасын дип, мин колгаларны тиз алып кайттым, менә нәрсәсе кыйм¬ мәт. — Ах, бу караклыгың өчен сине кайчан да бер асып үтерми калмаслар. Алексашка йөзен бер читкә бора да, борынын тарта- тарта, зәңгәр күзләрен яшькә чылатып, сөйләнергә то¬ тына: — Я алла, бу ни дигән сүз инде, Никита Моисеевич. Нигә сез мине бер юкка җәберлисез?.. Зотов аңар каурый каләмен селти:, — Ярар, бар кит. Бер юлга ышанам. Кара аны... * Алексащканы денщик итәләр. Лефорт та аны Петрга мактап сөйли: — Ерак китәр бу малай. Эт кебек ихласлы, шайтан $ебек зиһенле... ЦОЗ
Алексашка Лефорт янына бистәгә гел барып йөрде һәм барган саен берәр бүләк эләктермичә кайтмады. Бүләккә бик хирес, ниндине бирсәләр дә комсызланып ала иде ул. Гел Лефорт кафтанын, аның эшләпәсен киеп йөрде. Руслардан беренче буларак, парик ясатып алды. Зур, ут төсле кызыл. Ул аны бәйрәмнәрдә генә киде, һәрвакыт кырынып, пудра сөртеп йөрде. Бара-тора хез¬ мәтчеләрнең кайберләре аны олылап, Александр Дани¬ лыч дип йөртә башладылар. Бер тапкыр ул чиста күлмәк, киндер аякчу белән яңа чабата кигән бер яшүсмерне Петр янына алып килде. — Мин херц 1 (ул Петрга еш кына шулай дип эндә¬ шә иде), шушы егет сиңа барабан кагып күрсәтсен әле... Алеша, ал барабанны... Алеша Бровкин кулындагы бүреген ашыкмыйча гына жиргә куйды да, барабанны алып, ямансу күзләре белән бераз түшәмгә карап торды һәм, барабан өстенә борчак яудырган кебек тавыш чыгарып, кагарга кереште. Гас¬ кәрне җыйганда кага торган көйне какты, «йөгер, чән¬ че, чап, ура» дигән көйләрне, поход маршын какты. Ан¬ нан бию көе кагарга кереште. — Сип шуны! Үзе, бүкән¬ мени, кыймылдап та бакмый, ә куллары белән таяклары очып йөри, — шундый тиз йөри, күз дә иярми. Петр аңар ташланды, колакларыннан тотып алып, исе китеп, күзләренә карап торды. Аннары үпте-үпте дә: — Беренче ротага барабанчы итеп билгеләргә!.. — диде. Шулай итеп, хәзер батальонда Алексашканың үз ке¬ шесе булды. 5. КӨЗ КӨНЕ Көннәр кыскарып, җир өсте бозлавыклар белән кап¬ лангач, түбәнтен йөзгән болытлардан ярма карлар сибе¬ лә башлагач, немец бистәсендә баллар, сыра кичәләре башланып китте. Немецлар, Петрны кичәгә чакырып, Алексашка артыннан хатлар җибәрделәр. Чит-читенә виноград тәлгәшләре төшерелгән матур кәгазьгә алтын кара белән шундый сүзләр язылган була иде: «Чын 'Мин херц — бәгырем (немецча). 104
йөрәктән чыккан сәламнәребезне җибәреп, сезне сыра эчәргә һәм биергә чакырабыз». Караңгы төшә башлау белән, Алексашка бер атлы арбаны баскыч төбенә китереп туктата (аяклары бик озын булганлыктан, Петр ат менеп йөрергә яратмый иде), һәм алар икәүләп Кукуй бистәсенә элдертәләр. —Баягынак, мин херц, Сезнең кушуыгыз буенча, аустериягә йомшак сыра әчетегез дип әйтергә кергән идем, Анна Ивановнаны күрдем... Бүген һичшиксез килергә булды. Петр борынын тартып куйды, дәшмәде. Бозланып каткан эзләрдән тимерле тәгәрмәчләр дө¬ бердәп тәгәриләр. Караңгы инде, юл күренми. Буа чит¬ ләрендә корыган куаклар кыштырдый. Менә алда үзлә¬ ренә чакырып торган утлар күренә. Алексашка күзлә¬ рен алга текәп Петрга эндәшә: — Сулгарак, сулга, мин херц, тыкрыкка бор, моннан үтә алмабыз... Голландия стилендәге тәбәнәк тәрәзәләрдән җиргә җылы яктылык сибелә. Тонык пыялалар аша зур-зур париклар, шәрә иңсәләр күренә. Музыка. Бииләр. Сте¬ надагы өч шәмле шәмдәлләрдән мәзәк шәүләләр төшкән. Петр кеше шикелле генә керми — бусагада кинәт пәйда була. Озын. Чыраенда кызыллыкның әсәре дә юк, күзләре ничектер аеруча чекрәйгән, авызы йомык, кал¬ тырап торган борын тишекләре белән хатын-кызлар аң¬ кыткан тәмле хушбуй исен, күңелгә ятышлы трубка һәм сыра исләрен исни. 'Хуҗа: — Петер! — дип кычкыра. Кунаклар сикереп торалар да, кулларын сузып, шат күңел белән Петрга каршы баралар. Хатын-кызлар бу сәер егетнең («вәхшиләр патшасының») алдына чыгып тез чүгәләр. Аның башлап Анхен 'белән бииячәген һәр¬ кем белә. Анхенның шатлыктан битләре янып чыга. Ул көннән-көн чибәрләнә бара. Җитеп беткән инде. Петр инде немецча күп белә. Кыз аның ашык-пошык сөйләгән ярты-йорты сүзләрен бирелеп тыңлый, кирәк җиргә үзе¬ нең акыллы сүзләрен кыстыргалап куя. Берәр мушкетер егет, үзенең зур шпораларын зеңел- дәтеп, Анхенны биергә чакырса, Петр кара янып чыга. Юбка итәкләрен җилфердәтеп, бер гамьсез биеп йөргән Анхенның мушкетерга таба борылганын, бәрхет тасма¬ 105
лы алтын медальон таккан муены аңар таба иелгәнне астан гына карап утыра. йөрәге чәнчә аның. Ул бу кызны шулхәтле бирелеп ярата. Алексашка стена буенда тик кенә утырган хөрмәтле ханымнар белән бии. Хәлдән тайганчы тырыша чибәр егет. Кичке уннар тирәсендә яшьләр таралыша. Анхен да чыгып югала. Атаклы кунаклар табынга тезелеп утыра¬ лар да төйгән ит тутырып пешерелгән дуңгыз башы, каз¬ лык ашыйлар, күптән түгел Бранденбургтан китереп үс¬ терелгән искиткеч тәмле, гаҗәп туклыклы җир алма¬ сын сыптыралар. Петр күп ашый, күп итеп сыра эчә. Гыйшык белән тулган башын селкеп куя да, әче торма кимерә, тәмәке тарта. Таң алдыннан Алексашка аны, ике тәгәрмәчле ар¬ бага утыртып, алып кайтып китә. Кырда күзгә төртсәң күренмәслек караңгы, салкын җил ыжгыра. Петр арба тимеренә ябышып утырган хәлдә әйтеп куя: — Бистәдә тегермәнең булса икән ул, яки Тиммер- манныкы кебек күн заводың... Ул чакта... — Тапкансың кызыгыр нәрсә... Ныграк тотын, ка¬ нау... — Җүләр син. Күрдең ничек яшиләр. Бездән әйбәт¬ рәк. — Ул чакта син өйләнер идең... — Тик утыр, авызыңа бирермен. — Тукта әле, тагын юлны җуйдым. — Ә иртәгә әнигә җавап бир... мунча кер, тәүбә ит, калебеңне пакьлә... Аннан Мәскәүгә бар... Минем өчен шуннан да начары юк. Патша киемнәре ки, ярты көн гый¬ бадәт кыл, ярты көн Иван абый белән бергә Сонькадан түбән тәхеттә утыр... Ваньканың сасы борыны, боярлар¬ ның йокыга изрәгән битләре... Бөтенесен итек башы бе¬ лән тибеп очырыр идем... Ярамый. Патша булгач, түз, дәшмә... Тиленең тилесе син, Алексашка. Алар мине кай¬ чан да булса барыбер тотып үтерәчәкләр. — Юкка син... исерек баш белән генә әйтәсең... — Сонька — агулы елан. Милославскийлар — бөте¬ несе комсыз саранчалар. Алар күтәргән сөнгеләрне, алар кизәнгән кылычларны гомеремдә онытасым юк... Мине баскычтан күтәреп бәрмәкче булганнар иде бит, халык кычкыргач кына тими калдылар... Исеңдәме? 106
— Исемдә. — Васька Голицын Кырым даласында бер гаскәрне һәлак итеп кайтты инде, әле тагын Кырымга һөҗүм итәргә әйткәннәр... Сонька белән Милославскийлар аның җиңеп кайткан көнен ничек җиткерергә белми¬ ләр... Гаскәрләре йөз мең бит... җиңеп кайткач, чаң ка¬ гылыр, миңа һөҗүм итәр... — Прешпургка кереп бикләнербез. — Алар миңа бер тапкыр агу бирделәр инде... Суяр¬ га дип кеше дә җибәрделәр... Петр сикереп торып як-ягына каранды. Караңгы. Бер ут күренми. Алексашка аны, билбавыннан тотып, урынына утыртты. — У каһәр төшкәннәр!.. — диде Петр. — Тырр!.. Менә кайда икән ул буа. — Алексашка атка дилбегә белән сукты. Акыллы ат текә ярга очырып кына алып чыкты. Артта тал ботаклары сызгырып кал¬ ды, алда Преображенский утлары җемелдәде. — Стрелецларны, мин херц, хәзер чаң сугып кына кузгата алмыйсың. Андый заманнар үтте. Теләсә кемнән сораш, әнә Алешка Бровкиннан сораш, ул бистәләргә гел йөреп тора... Стрелецлар синең ул апаңнан да бик үк канәгать түгелләр... — Җыеныгызны ташлап Голландиягә качам... Сә¬ гатьче булып яшәвең яхшырак... Алексашка сызгырып куйды: — Ул чагында Анна Ивановна хуш сау бул! Петр тезләренә хәтле иелде. Кинәт йөткереп куйды да көләргә кереште. Алексашка атка тагын бер состы да шаркылдап көлде: — Озакламый әниең сине өйләндерә... Өйләнгән ке¬ ше, билгеле, аягына ныграк баса... Күп калмады инде, түз... Их, шунысы начар, — немец кызы. Югыйсә, менә дигән нәмәрсә... Шәп булыр иде... Петр Алексашкага таба елышты, караңгыда аның күзләренә текәлеп карарга тырышты, һәм туңып калты¬ ранган иреннәре белән: — Ә немец кызы булса соң? — диде. — Кара син аны! Анна Ивановнаны патша хатыны итәр идеңме әллә? Ул чакта чаң сугасыларын көт тә тор... 107
6. ЙОКЛАП ЯТМЫЙЛАР Анхенның сокланырлык матур юбка итәкләре як¬ шәмбе көннәрдә генә җилферди, эчү, уен-көлке атнага бер генә була иде. Бүтән көннәрдә немецлар үзләренең бәйләгән колпакларын, сырган жилетларын киеп алалар да, бал кортлары кебек, тырышып эшлиләр иде. Сәүдә¬ гәре булсын, һөнәрчесе булсын, хезмәткә ихтирам белән карый; берәрсе турында сүз чыктымы, — аңар ихтирам йөзеннән, ишарә бармакларын югары күтәреп: — О-о, ул үз икмәген намус белән эшләп ашый,— дип сөйлиләр иде. Ә Преображенский сараенда көн шулай башлана: таң беленер-беленмәс Алексашка, Петрны йокыдан уя¬ тып, Картен Брандтның һәм мастерлар белән өйрәнчек¬ ләрнең килеп эш башлаулары турында хәбәр итә. Сарайның бер палатасында кораб мастерское урнаш¬ тырылган булып, анда Картен Брандт Амстердам чер¬ тежлары буенча төрле кораб модельләре ясый иде. Не¬ мец мастерлары һәм стольниклар белән мәзәк солдат¬ лар арасыннан сайлап алынган кешеләр күп ишкәкле көймәләр һәм вак кораб модельләре өчен такта юналар, ышкылыйлар, кадаклыйсын кадаклыйлар, әзер модель¬ ләрне сумалалыйлар, алар өчен җилкән тегәләр, бортла¬ рына бизәк уялар, өсләренә төрле кораллар урнашты¬ ралар. Шунда ук руслар арифметика белән геометрия өйрәнәләр. Балта, чүкеч тавышлары, базардагы кебек кычкы¬ рып сөйләшкән тавышлар, җыр һәм Петрның шаркыл¬ дап көлгәне йокылы-уяулы сарай эченә бәреп керә. Кар¬ чык-корчыклар куркудан катып калалар. Петрның әнисе Наталья Кирилловна, тавыштан качып, сарайның аргы башына кушып салынган өйгә күчкән. Ул шунда зә¬ гыйфь җемелдәгән лампадалар алдында, лампада төте¬ не эчендә үзенең Петры турында уйлана, аның өчен гый¬ бадәт кыла. Ул үзенең ышанычлы кешеләре аша Кремльдәге хәл¬ ләрнең бөтенесен белеп тора: Василий Васильевичны көтә-көтә ямансылап беткәч, Софья югары катка Мед¬ ведев Сильвестр дигән бер галим монахны керткән икән. Астроном кебегрәк нәрсә ди. Ефәк ряса киеп, алмаз тәре тагып йөри икән. Бармаклары тулы йөзек, ди. Кар-
Гй Канаты кебек кара бакалыйнйн хуш йсләр аңкЫп тора икән, Софья янына теләсә кайчан кереп йөри икән. Икәүдән-икәү калып, сихер белән шөгыльләнеп яталар, ди. Монах тәрәзә төбенә менеп труба аша йолдызга ка¬ рый икән дә, кәгазьгә төрле билгеләр ясый икән, аннан бармагын борыны өстенә куеп, шул билгеләргә карап сихөрли икән... Ул сихерләгәндә Софья: «Я ничек?», «Я ничек?» — дип гел сорашып тора икән... Кичә кабер¬ лектән кеше сөякләре күтәреп кайтканын күргәннәр. Шуннан бу бүлмәсенә өч шәм яндырып куйган да, авыз эченнән сихерли-сихерли кемнеңдер чәчләрен яндыр¬ ган... Ә Софья дер-дер калтыранып тик карап торган. Күзләре акайган, ди, үзе үлек кебек булып күгәр¬ гән, ди... Наталья Кирилловна, шушы турыда сөйләп торган хатынга таба иелеп, шыпырт кына сорау бирә: — Кем чәчен яндырган соң ул? Ни төсле, кара түгел микән? — ди, бармакларын шытырдата-шытырдата. — Кара, анакаем Наталья Кирилловна, /валлаһи менә, кара. — Көдрә дәме? — Көдрә дә шул, анакаем... Без дә уйладык инде аны, падишабыз Петр Алексеевич чәче булмады микән дидек... Петрның әнисенә тагын шуны килеп әйтәләр. Мәс- кәүдә Филька дигән бер җирән поп бар икән. Янына ке¬ ше җыелдымы, — хәзер котырынып кычкыра башлый икән: «Мин сезне хак дингә өйрәтер өчен алла тарафын¬ нан җибәрелгән кеше. Өч бармак белән чукынырга яра¬ мый, ике белән кирәк. Өч бармакка Кика дигән шайтан оялый. Өч бармак — кукиш ич ул. Ягъни сез кукиш белән чукынасыз булып чыга. «Бөтен бәланең башы шул кукишта инде...» — дип әйтә, ди. Күп кеше аңар шунда ук ышана, аптырап калалар... Тагын бер нәрсә сөйли халык: Кырым сугышына салым җыя-җыя бөтен кешене хәерчегә калдырдылар. Бистәләр, посадлар бушап калды. Халык йөзәрләп тә меңәрләп Идел, Дон буйларына кача. Раскольниклар 1 антихрист2 килгәнне көтәләр. Күрүчеләр дә булган ди инде үзен. 1 Раскольниклар — христиан диненен бик борЫнгы бер төре. 2 Антихрист — Иисусның сонгы дошманы. 109
Раскольниклар авылларда халыкны тереләй утта янарга өндәп йөриләр икән. Янәсе, шулай итсәгез, җә¬ һәннәм газабыннан котыласыз... Патшаны һәм дин баш- лыкларының җыенысын безнең арага антихрист җибәр¬ гән, дип кычкыралар икән. Аннары монастырьларга ке¬ реп бикләнәләр икән дә богаулап алып китәргә дип кил¬ гән патша солдатларына атып яталар икән... Палеост- ровский монастыренда раскольниклар ике мең стрелец- ны кырып салганнар, ә каршы тора алмас хәлгә килгәч, чиркәүгә кереп бикләнгәннәр дә тереләй утта янып үл¬ гәннәр. Хвалынский янында утызлап раскольник бер әвенгә кергәннәр дә шулай ук тереләй утта янып үлгән¬ нәр. Нижний ягында кешеләр бурага кереп янып үләләр икән... Нәрсә генә килеп әйтмиләр патша хатынына! Имеш, Донда, Медведица елгасы буйларында Кузьма исемле бер качкын үзен папа 1 дип йөри икән. Кояшка табына, ди. Җирдә алла юк хәзер, хәзер җир йөзендә анти¬ христ хөкем сөрә. Мәскәү патшасы да, патриарх та, боярлар да аның хезмәтчеләре, дип әйтә, ди. Казаклар шуңар ышана, ди... Бөтен Дон кузгалган, ди, инде... Наталья Кирилловна, бу сүзләрне ишетеп, куркуын¬ нан үләр чиккә җитә иде. Петр исә үзенең өстендә нин¬ ди кара болытлар йөргәнне күрми, мәзәкләреннән, күңел ачуларыннан айнымый. Ә халык куркуны белми хәзер, баш иеп тормый... Тереләй утка ташлана — шундый ха¬ лык ничек куркыныч булмасын? Әйтерсең, кичә генә булган хәл... Стенька Разинның баш күтәрүе исенә төшкәндә, Наталья Кирилловна бө¬ тен гәүдәсе белән тетрәнә иде... Ул чакта да антихрист килүен көткәннәр ди бит. Стеньканың атаманнары ике бармак белән чукынганнар... Наталья Кирилловна куркуыннан нишләргә белмичә лампада утларына карап торды. Аннан, ыңгырашып, идәнгә тезләнде дә кыршылып беткән паласка озаклап маңгаен терәп торды, һәм менә нәрсә уйлады: «Петрушканы өйләндерергә кирәк. Зур үсте инде. Әнә нинди озын... Аракы эчә, гел немкалар белән, кыз¬ лар белән чуала... Өйләнсә туктар... Өйләнеп, яшь хаты¬ ны белән монастырьдан монастырьга йөрергә кирәк 1 Папа — католикларның иң зур дин башлыклары. 110
йңар, бәхет сорап аллага ялварырга кирәк. СоньКайЫҢ сихереннән, халык ачуыннан саклавын сорарга кирәк...» Өйләндерергә кирәк, өйләндерергә Петрушканы. Тәмам азды. Элек боярлар килгәч, алар белән бер сә¬ гать булса да әтисенең тәхетендә утырып тора иде. Ә хә¬ зер бар белгәне: «Вакытым юк...» Тәреләр палатасына ике мең чиләкле кисмәк куйдырган бит — кораблар йөр- тер₽ә. Корабларын җилкәнгә мех өрдереп йөртәләр. Чын порох белән туп аталар. Тәхетне дә яндырганнар инде. Тәрәзәне коеп төшергәннәр... Патшабикә үзенең дәү абыйсы Лев Кирилловичка барып елады. Лев Кириллович та борчыла иде, көрсе¬ неп әйтте; «Өйләндер соң, туганкаем, әйбәт булыр... Әнә бояр Лопухиннарның кызлары буйга җитеп беткән. Ев- докияны әйтәм. Баллары тамарга торган алма кебек. Уналтыда инде. Нәселләре зур, бугазны киерә беләләр, үзләре бөлеп беткән,— эт шикелле ябышып ятарлар үзеңә...» Беренче чана юлы төшү белән, Наталья Кирилловна, гыйбадәт кылырга барган булып, Новодевичий монасты¬ рена китте. Анда ул бер ышанычлы хатын аша Лопухин¬ нарга сүз салды. Тегеләр бөтен нәсел-нәсәпләре белән монастырьга йөгерделәр. Кырыклап кеше. Чиркәү тулды үзләре белән. Бар да ябык, тәбәнәк буйлы, усал, күзлә¬ ре гел патша хатынында, ялт-йолт караналар... Корулы чанада бик саклап кына Евдокияны да алып килделәр. Куркуыннан үләргә җиткән иде кыз. Наталья Кирил¬ ловна аңарга кулын үптерде. Ошатты кызны. Ләкин бу юлга бернәрсә дә әйтмичә китеп барды. Лопухиннар аның артыннан майланган күзләре белән карап калды¬ лар. Кайгырып, хәсрәткә бацып йөргәндә бер шатлык ки¬ леп чыкты... Софьяның туган көне иде. Успенский чир¬ кәвендә гыйбадәт бара. Василий Васильевич агасының улы князь Борис Алексеевич Голицын да шунда. Ул яңа гына Кырымнан кайткан. Лаякыл исерек. Шунда, Софья алдында, Василий Васильевичны эттән алып эткә еалды. Соңыннан табын янында да шуны кабатлады: «Бөтен Европа алдында хур итте ул безне. Аңар гаскәр башын¬ да торырга түгел, үзенең беседкасында дәфтәренә бәхет¬ ле уйларын гына язып утырырга иде. Корсагы белән уйлый бит ул, ә күзен май баскан... Россияне хәзер коры кул белән дә алып була». — Борис Алексеевич яр¬ 111
судан ефәк ашъяулыкны пычак беләй телеп бетерде, һәм, шул көннән башлап, еш кына Преображенскийга килеп йөри башлады. Прешпургтагы төзелешләрне, солдатларның уенна¬ рын күргәч, башкалар кебек көлемсерәп башын чайкап куймады, кызыксынып карап торды, мактады. Кораб мастерскойларын карап йөргәндә Петрга болай диде: — Акциум патша заманында римлеләр диңгез юлба¬ сарларының корабларын кулга төшергәннәр, ләкин аларны нишләтергә белмәгәннәр. Шуннан ватып үзлә¬ ренә кирәкле нәрсәләр ясаганнар. Ә шундый кораблар¬ ны үзләре ясарга өйрәнгәч, бөтен диңгезләрне, бөтен дөньяны яулап алганнар. Ул Картен Брандт белән озак сөйләшә. Аның белем дәрәҗәсен чамалагач, мәзәк гаскәрнең верфен (кораб¬ лар төзү мастерскоен) Мәскәүдән йөз егерме чакрым¬ дагы Переяславский күле буена салырга киңәш бирә. Мастерскойга бер йөк латин китаплары, чертежлар, Голландия шәһәрләрен, верфьләрне, корабларны, диңгез сугышларын сурәтләгән картиналар җибәрә. Китап¬ ларны тәрҗемә иттерү өчен Петрга гыйлем иясе бер негрны, кәрлә Абрамны һәм аның ике иптәшен бүләк итә. Болары да шундый ук кәрлә булалар: берсенең буе унике карыш, икенчесенең унөч тә өч чирек. Өсләрендә сәер җиләннәр, башларында тутый кош каурыйлы чалма. Борис Алексеевич бай һәм көчле була. Акылга аеру¬ ча үткен, гыйлемлеге белән Василий Васильевичка баш бирә торган түгел, ләкин холкы бүтән — аракы тирәсен¬ дә тотнаксыз, компанияләрне, уен-көлкене бигрәк тә ярата. Наталья Кирилловна башта аңардан курка: Софья җибәрмәгән микән? Шундый атаклы вельможа нигә көчлеләр ягыннан көчсезләр ягына авыша икән? Ләкин таң аттымы — тагын Преображенский сарае ишек алдына дүрт атка җигелгән зур карета дөбердәп килеп керә; артына берсеннән-берсе куркыныч ике негр баскан. Борис Алексеевич башта патшабикәнең кулын килеп үбә. Бите кызыл, борыны зур, җилсенгән күз төп¬ ләре капчыкланып салынып төшкән, бөтерелгән мыек¬ ларыннан, кыска калдырып кырылган сирәк сакалыннан француз хушбуе аңкып тора. Тешләре шундый ак, шун¬ дый күңелле итеп көлеп торалар, — күрсәң, син дә ел¬ маймый калмыйсың... 112
— Әйбәт кенә йокладыгызмы, патшабикә? Сыңар мөгез тагын төшегезгә кермәдеме? Ә мин менә тагын килеп җиттем... Туйдырып бетергәнмен инде, гафу ит... — Юкны сөйләмә, атакай. Син килгәнгә без һәрва¬ кыт шат... Мәскәүдә ниләр бар? — Күңелсез, патшабикә. Ә Кремльдә шундый яман¬ су,.. Бөтен сараен үрмәкүч авы каплап алган... — Ни сөйлисең син? Кит әле... — Палаталарда боярлар йоклап утыралар... Күңел¬ сез... Эшләр начар, патшабикә, беркем санламый. Пат¬ шалык кылучы Софья өч көннән бирле йөзен дә күрсәт¬ ми, бикләнеп ята... Иван патша галиҗәнапләренең ку¬ лын үбеп чыгарга дип кергән идем, төлке туны белән киез итеген кигән дә, үзенең ләжәнкәсендә ята бирә. Үзе шундый күңелсез... Нәрсә, Боря, — ди миңа, — бездә күңелсезме,— ди. Морҗада җил улый, бик куркам. Нигә шулай икән? — ди... Наталья Кирилловна, ниһаять, төшенде, — шаярта икән. Аңар күтәрелеп карады да көлеп җибәрде... — Сезгә килсәм генә бераз күңел күтәрелеп китә, әйбәт малай таптың, патшабикә. Бөтенесеннән акыллы булып чыгачак, менә күрерсең... күзе уяу улыңның... Борис Алексеевич китә, ә Наталья Кирилловнаның күзләре әле һаман ялкынлана. Ул үзенең йокы бүлмә¬ сендә дулкынланып йөри, уйлана. Дөньяны каплап алып яңгыр яуганда болытлар арасыннан кинәт зәңгәр күк йөзе күренеп киткән кебек була аңар, кояш үзенә ча¬ кырган кебек була... әгәр шушындый бөркетләре читкә оча башлаган икән, димәк Соньканың утырган тәхете нык түгел... Борис Алексеевичны Петр бик яратты; каршы алган¬ да иреннәреннән үпте. Аның белән күп нәрсә турында киңәшләште, акча сорады, тегесе дә аның һичбер сора¬ вын кире какмады. Князь еш кына Петрны генераллары, мастерлары, денщиклары, кәрләләре белән бергә гүләйт итәргә алып китә һәм әллә нинди мәзәкләр уйлап чыгара. Барысы өчен акчаны үзе түли иде. Кукуй немецлары да аны зур ихтирам белән каршы алалар иде. Берничә тапкыр шулай булды. Хәмер яхшы ук башына киткәч, Борис, сикереп торып, Вергңлиев ши¬ гырьләрен сөйләде. Бер кашы күзенә түшкәң, икенчесе 8 Л-1364 113
дугаланып өскә күтәрелгән, тешләре ялык-йолык итә, борыны кызыл, тавышы калын, бераз гырылдап чыга. Петр аңа исе китеп карап тора. Өй түрендә җил улый. Тын почмаклар, тигез кырлар, баткак җирләр аша үтеп, әллә ничә мең чакрымнардан килгән җил улый. Юлында очраган морҗасыз өйнең берәр саламын йол¬ кып алып киткән, берәр исерек мужикны көрткә төр¬ теп еккан, кыйшайган чиркәү манарасының салкын кыңгыравына бәрелеп сызгырган җил улый... Ә биредә кешеләрнең йөзләре кызыл, париклары тузгыган, под- горшок кыркылган чәчләре ялык-йолык итә, озын труб¬ калардан төтен бөркелә, шәмнәр яна четердәп. Күңел ачу. Шау-шу... — Бөтен синклит исерсен! 1 Петр Никита Зотовка шундый указ язарга куша: «Бүгеннән башлап бөтен исерек, бөтен тинтәк якшәмбе көннәрдә Лефорт өенә җыйналсын һәм грек аллаларына дан авазлары ирештерсен...» Шулай итеп, якшәмбе саен чакырмый-нитми Лефорт өенә җыелып күңел ачу гадәт¬ кә керә. Арада иң зур гәүдәле Зотовка архипастырь2 дәрәҗәсе бирелә. Аның муенына чылбыр белән фляга тагалар. Алексашканы, бөтенләй шәрә калдырып, сыра мичкәсенә атландыралар. Ул анда шундый җырлар җырлый, — көлә-көлә кешеләрнең эчләренә кату чыга. Бу турыда Мәскәүгә барып ишетелде. Куркуга төш¬ кән боярлар пышылдашырга тотындылар: «Каһәр төш¬ кән Кукуй немецлары патшаны эчереп эштән чыгарып бетерәләр инде. Ничек оятсызланалар бит, мәсхәрә итә¬ ләр». Ул да түгел Преображенский сараена Приимков-Рос- товский дигән князь килеп төште. Ихлас күңелле карт. Ул Петр алдына килеп түбәнчелек белән баш иде дә бер сәгать буена борынгы славян телендә матур итеп, Россия мәмләкәтен тотып торган Византия мәһабәтлеле¬ ген, аның диндарлыгын ничек итеп саклау турьГнда сөйлә¬ де. Бу вакытта Петр ашханә палатасында Алексашка белән шахмат уйнап утыра иде. Караңгы төшеп килә. Якшәмбе. Петр картны тын гына тыңлап торды. Аннары шахмат тактасын этеп җибәрде дә шайтан тырнагын 1 Петр шаяртып әйтә. Синклит — борынгы Грециядә югары дәрәҗәле хөкүмәт кешеләре җыены. 2 Архипастырь — христианнарда бик дегарм дңнң дәрәҗә, 114
чәйни-чәйни арлы-бирле йөрергә тотынды. Князь авыр тунының киң җиңен бер күтәреп, бер төшереп сөйләде дә сөйләде. Сакалы озын, үзе кипкән-корыган... Кеше диярлеге юк, эчпошыргыч бер күләгә, сару кайнаткыч, теш корты!.. Петр Алексашканың колагына пышылдады. Тегесе, мәче шикелле пошкырып куйды да, авызын ерып чыгып китте. Тиздән ишек төбенә җиккән атлар килеп туктады. Петр князьгә чанага утырырга кушты, — һәм аны үзе белән Лефорт өенә алып китте. Өстәл янында биек скамьяда Никита Зотов утыра иде. Башында кәгазь таҗ, кулында трубка белән каз йомыркасы. Петр бер дә көлмичә, аңар баш иде һәм хәер-фатиха бирүен үтенде. Архипастырь трубкасы бе¬ лән күкәен селки-селки аңар аракы эчәргә фатиха бирде. Шуннан соң бөтенесе (егермеләп кеше) тыңкыш тавыш белән чиркәү җыры җырларга тотындылар. Приимков-Ростовский Россиянең патшасы һәм бөек князе алдында әдәпсезлек күрсәтүдән куркып, бармак¬ ларын тун чабуы астында гына кыймылдатып чукынып алды, шулай ук яшерен рәвештә төкереп куйды. Кулына җамаяк тоткан бер шәрә кеше мичкә өстенә менеп ат¬ лангач, Россиянең патшасы һәм бөек князе аңар төртеп күрсәтеп: — Бу безнең аллабыз, Бахус, ягез, үзенә бер табы¬ нып алыйк, — дигәч, Приимков-Ростовский катып китте, егыла башлады. һушыннан язган картны чанага чыгарып салдылар. Шул көннән башлап Петр Никита Зотовны папалар- ның иң исереге, Бахус дигән алланың пәйгамбәре дип йөрергә, Лефорт өенә җыелып ятуларын акылдан язган¬ нар, исереклекнең чигенә чыкканнар җыены дип атарга кушты. Бу турыдагы хәбәр Софьяга да килеп җитте. Ул ачуыннан нишләргә белмичә, Петр белән сөйләшү өчен Федор Юрьевич Ромодановский дигән боярны җибәрде. Бу бояр Преображенский сараеннан бик уйга калып кайтты һәм патшалык кылучы Софьяга болай диде: — Шаярулар, төрле мәзәкләр күп анда, ләкин эш тә аз түгел... Преображенскийда йоклап ятмыйлар... Софьяның йөрәге нәфрәт белән, билгесез бер курку белән тибәргә тотынды... «Артыбызга әйләнеп карарга да өлгерми калдык — бүре баласы үсеп тә житте». 8* 115
7. ТӘХЕТНЕ САКЛАУЧЫ Көтмәгәндә генә Полтавадан Василий Васильевич кайтып төште. Таң атып кына килә иде әле. Ә сарай өй- алларында инде үтеп йөрерлек түгел, — умарта күче кебек гөж килеп тора. Софья төнлә йокларга ятмады. Алтын белән чигелгән, энҗеләр белән бизәлгән бер пот¬ лы күлмәге, зөбәрҗәт, ахак, алмазлар белән бизәлгән киеме, муенындагы мәрҗәне белән алтын чылбыры аның иңнәрен бастылар. Софья тәрәзә төбеннән китмәде, кал¬ тыранмасыннар өчен иреннәрен кысып утырды. Софья¬ ның якыны, Верка исемле хатын, бозланган тәрәзәгә җылы сулыш өреп тора иде, кинәт: — Анакаем, күгәрченкәем, — кайта! — дип кычкы¬ рып җибәрде. Ул патша кызын терсәгеннән тотып торгызды. Софья урамга карады. Төнлә яуган кар өстеннән алмачуар алты атка җигелгән көймәле чана килә иде. Атлар сал¬ мак чаба. Башларында каурыйлар, бәрхет шлеялары¬ ның кыңгыраулы чуклары җиргә тияр-тимәс бара. Ат¬ лар алдыннан: «Кит, кит!» — дип кычкыра-кычкыра ак кафтанлы кешеләр йөгерә. Ефәк тукыма белән томалан¬ ган чананың ишекләре яныннан тимер киемнәре өстен¬ нән кыска камзуллар кигән офицерлар чаба. Атлар Кызыл болдыр янында туктады. Каршы алыр¬ га чыккан боярлар, берсен-берсе этеп-төртеп, князьне чанадан төшерергә йөгерделәр. Софьяның күзләре акайды. Ул карлыккан тавыш белән: — Верка, таҗны алып бир, — диде. Софья Василий Васильевичны Грановит палатадагы тәхеткә менеп барганда гына күрде. Шәмдәлләрдә бала¬ выз шәмнәр яна иде. Боярлар скамьяларга утырышты¬ лар. Василий Васильевич басып тора; өстендә купшы кием. Ләкин аның үзен әйтерсең көя ашап бетергән: сакал-мыегы җиткән, күзләре эчкә баткан, йөзе саргылт, сирәк чәчләре киезләнгән... Софья күз яшьләрен көч-хәл белән генә тыеп торды. Менә ул тыгыз итле зур кайнар кулын тәхет култыкса¬ сыннан алды. Князь, идәнгә тезләнеп, кытыршы иреннә¬ рен Софьяның кулына тидерде. 116
=— Сине күрүебезгә без бик шат, Василий Васильё- вич, сәламәтлегең турында беләсебез килә. Сиңа тап¬ шырылган эшкә алла рәхмәтен салдымы? Софья әтисенең балык тешләре белән бизәлгән тәхе¬ тендә утыра. Симез, өс-башы алтынга чумган, битендә иннек-кершән... Артында устав буенча дүрт яшүсмер басып тора. Тавыш-тыннары юк, шатлыкка чумганнар. Өсләрендә ак кафтан, башларында ас тиресеннән тегел¬ гән озын бүрек, кулларында көмеш балталар. Боярлар тәхет астындагы өч баскычлы мәйданчыкны камап ал¬ ганнар. Мәйданчыкта, аның баскычларында ал сукно. Бөтенесендә Византия императорларыннан бирле килә торган мәһабәтлек сакланган. Василий Васильевич та патшалык кылучы алдында тезләрен сыгылдырып, ба¬ шын түбән иеп, кулларын салындырып басып тора. Софья сүзен бетерде. Василий Васильевич, гәүдә¬ сен турайтып, Софьяның рәхимле сүзләре өчен рәхмәт әйтте. Ике пристав аңа җыелмалы урындык китереп куйды. Василий Васильевичка үзенең төп сүзен, ник кайтканын әйтергә вакыт җитте. Василий Васильевич саф-саф булып тезелеп торган боярларга, аларның ял¬ каулыктан шешенгән кызыл йөзләренә сынаучан күзләре белән астан гына карап алды: маңгайлары җыерылган, авызлары ачылган, карашлары усал. Кайберләре, Голи¬ цынның сүзләрен ишетми калмыйк тагын дип, алгарак елыштылар. Үз ягына каерып берәр нәрсә әйтеп куяр да,, алла сакласын, янчыкларны чишәргә туры килер... Ләкин уйлап өйрәнмәгән башларга фикер йөртүе кыен иде. Боярлар киеренке бер хәлдә тик мышнап тордылар. Бөтенесе тирләп чыкты. Василий Васильевич аларның нәрсәдән курыкканнарын белгәнгә сүзен читләтеп баш¬ лады: «Мин, сездәй бөек патшаларның, сездәй бөек князьләрнең колы Васька Голицын, сездән шуны үтенеп сорыйм: изге Мәрьям ананың сынын Дон монастырен¬ нан алып, җиңелүне белмәүче, җиңүләрдән җиңүләргә алып килүче батыр гаскәрләрегезгә җибәрергә кушыгыз. Мәрьям ана гаскәрләребезгә үзе җитәкчелек итсен, дош¬ маннарыгызны җиңеп чыгып, сезне искиткеч данга күм¬ сен...» Князь озак сөйләде. Боярлар тирләп пеште, һава тынчуланды. Эреп аккан шәмнәр өстендә томан җыелып торды. 117
Менә князь Мәрьям ана сыны турында сөйләп бе¬ терде. Боярлар, уйлашып торган булдылар да, сынны солдатларга җибәрергә карар кылдылар. Бар да иркен сулыш алды. Шул чак Василий Васильевич төп нәрсә турында сүзгә кереште: гаскәргә өч айдан бирле хезмәт хакы түләнмәгән, чит ил офицерлары бик җәберсенәләр. Бакыр акчаны атып кына бәрәләр, көмешне сорыйлар. Кешеләрнең өс-башлары тузды, итек юк, бөтен гаскәр чабатага калды, ул да җитешми... Ә февральдә поход чыгарга кирәк... Тагын оятка калмасак ярар иде... — Син бездән күпме акча сорыйсың? — диде Софья. — Көмеш һәм алтын белән бер биш йөз мең... Боярлар ах итте. Кайберләренең кулыннан озын ка¬ мыш таяклары төшеп китте. Шау-шу купты. Утырган¬ нары сикерешеп торды. Үз билләрен үзләре төйделәр: «Менә бәла!..» Василий Васильевич Софьяга карады, Софья аңар җылы караш белән җавап бирде. Василий Васильевич тагын да кыюрак сөйли башлады: — Минем лагерьга Варшавадан ике кеше килгән иде, монахлар. Ышанычлы булсын өчен француз коро¬ леннән кәгазь дә алып килгәннәр. Алар бөек эш тәкъ¬ дим итәләр. (Бу урында Василий Васильевич аягүрә басып Софьяга баш иеп куйды.) Алар болай диләр: диң¬ гезләрдә хәзер юлбасарлар күбәйде. Француз корабла¬ рына әллә кайлардан әйләнеп йөрүе куркыныч. Ә рус җире аша көнчыгышка юл туры да, җиңел дә — Пер¬ сиягә дә, Индиягә дә, Кытайга да. Чикләрегезне бер файдасызга саклап ятканчы, безнең сәүдәгәрләребезне Себергә һәм аннан ары теләсәләр кая уздырып йөртегез. Алар баткаклыклар аша юл да салырлар, чакрым бага¬ налары да утыртырлар, кереп куну өчен дворлар да тө¬ зерләр. Себердә алтын акчага тиреләр сатып алырлар, җиреннән руда тапсалар, руда эшен юлга салып җибә¬ рерләр. Карт князь Приимков-Ростовский, йөрәгенә түзәл- мичә, Василий Васильевичны бүлде: — Үзебезнең Кукуй немецларыннан кая керергә бел¬ мибез, ә син читләрне муенга атландырмакчы була¬ сың... Православие бетә болай булса!.. Аның артыннан Зиновьев дигән икенче бер бояр яр¬ сып китте: — Менә нәрсәдә нык торырга кирәк безгә: аларны монда китереп, сәүдә иттереп, җир байлыгын казытып 118
йөртергә түгел, хәзерге һаваланып йөрүләреннән дә Тук¬ татырга кирәк. — Шулай, шулай, — диделәр боярлар. Василий Васильевичның ачудан күзләре ялтырап китте, борын тишекләре калтыранды, һәм ул сакланып кына артына борылып карады: — Дәүләтебез турында сездән ким янмыйм (ул та¬ вышын күтәрә төште). Күкрәгемне... (бу урында ул йө¬ зекләре белән тимер киеменә сугып куйды) Парижга акча сорарга барган бөек илчеләребезне французлар¬ ның мәсхәрә итеп кайтарганнарын ишеткәч, күкрәгемне тырнап бетердем... Буш кул белән бармаска иде алар¬ га... (Күп кенә боярлар каты итеп мышнап алдылар.) Француз короленә берәр бүләк алып барырга иде. Ул чакта өч миллион тәңкә күптән инде безнең Зур Сарай¬ да булыр иде. — Ә нигә, боярлар, уйлап карагыз әле, — диде Софья. — Бөек эш бу. Уйлап карагыз... Әйтергә генә ансат. Зиновьев сака¬ лын учлап болай диде: — Бистә белән посад кешеләреннән тагын берәр салым җыярга иде... Мәсәлән, тоз өчен... Волконский дигән князь, зирәк акыллы карт, моңар каршы болай диде: — Чабатага салым җыйганыбыз юк әле... — Дөрес, дөрес, — дип шаулаштылар боярлар.— Мужиклар елга уникешәр кием чабата туздыралар... Кием саен ике акча салым салырга иде, шулай итсәк, Кырымны җиңеп тә ташлар идек... Боярларга җиңел булып китте. Мәсьәлә хәл ителде бит. Бар да тирләрен сөрттеләр, иркен сулыш алдылар. Кайберләре, иркенәеп китеп, тун эчләренә яман җил җи¬ бәрделәр. Василий Васильевичны төп башына утырттык бит, янәсе. Ләкин ул бирешмәде. Софьядан да уңайсыз¬ ланып тормады, сикереп торып, таягы белән идәнне ту¬ кылдатырга тотынды: — Акылсызлар! Христиан илләренең бөтенесендә, — ә алар арасында безнең өяздән дә кечерәкләре бар, — сәүдә чәчәк ата, халык байый, бар да үзенә файдалы кә¬ сеп эзли... Бер без генә уянмас йокыга талганбыз... Тиз¬ дән рус җирен чүл дип йөри башларлар! Инглизләр, тө¬ рекләр, шведлар, килегез, хуҗа булыгыз... 119
Чиктән тыш гарьләнүдән Василий Васильевичның зәңгәр күзләреннән яшь бәреп чыкты. Софья тырнак¬ лары белән тәхет култыксасына ябышып, аңар таба авышты. Аның бит алмалары дерелдәде. Князь Федор Юрьевич Ромодановский көр тавыш бе¬ лән: — Французларны кертергә кирәкмәс, — диде. Софья ашардай булып аның күзләренә текәлде. Боярлар тынып калдылар. Ромодановский, зур корсагын селкетә-селкетә озын скамьядан төшеп, идәнгә басты: аяклары кыска, аркасы киң, башы кечкенә, иңнәренә батып кергән, күз¬ ләре чәршәмбегә караган, чәче майлап таралган, сакалы яңа гына кырылган, мыегы бөтерелгән, калын иреннәре өстенә кәкрәеп килгән борыны салынып төшкән. Кыяфә¬ тенә карасаң, аркалар чымырдап китә. — Француз сәүдәгәрләренә тарсаң, тиреңне тунар¬ лар, — диде ул, сүзен дәвам итеп. — Актыккы күлмәгең¬ не салдырып алырлар... Әйе... Әле күптән түгел Преоб- раженскийда патша катында булдым... Немецлар, Гол¬ ландия кешеләре, мастерлар, кораб ясаучылар, офицер¬ лар... Эшне белеп эшлиләр... Ул Преображенский белән Семенов полклары безнең стрелецлар кебек кенә түгел инде... Дөрес, безгә сәүдәгәрләр кирәк түгел, ә чит ил кешеләреннән башка эшебез барып чыкмый... Безгә тимер эшен, күн, киндер, пыяла эшләрен булдырырга кирәк. Кукуйдагы кебек итеп тегермән салырга, такта ярырга кирәк. Диңгезгә кораблар җибәрергә кирәк, менә нәрсә кирәк безгә. Ә инде бүген чабатага салым саласыз икән, сала бирегез, минем өчен бары¬ бер... Ул, ачуланган кебек итеп, бөтерелгән мыекларын сел¬ кеп куйды. Чигенеп килеп, скамьяга утырды. Бу көнне боярлар думасы бернинди карар чыгар¬ мады. 8. БИЧАРА МОНС Салкын кич иде. Аустериягә кунаклар күп җыелды. Тиле-миле хезмәтче учакка утынны гел өсти торды. «О, кызу да соң синдә, Монс!» Кунаклар карталар уйнап, көлешеп, җырлашып утырдылар. 120
Иоганн Монс өченче мичкәне башлады инде. Ул, ма¬ мык жилетын салып ташлап, фуфайкадан гына калды. Карасалар, муены зәңгәрсу кара. «Эй, Иоганн, бераз салкынга чыгып керерләр. Каның күбәйгән». Монс үзенә нәрсә булганын үзе дә белмәстән, елмаеп куйды. Аңгы- миңге иде инде ул бу вакытта. Кунакларның шау-шу¬ лары аңар әллә кайдан ерактан ишетелгән кебек булды. Күзләренә яшь тыгылды. Берьюлы ун кружка эләктереп алган иде дә, күтәрә алмады, чайпалдырып бетерде. Тәне буенча кызу изрәү йөгерде. Ул ишекне төртеп ачып салкынга чыкты һәм болдыр баганасына барып сөялде. Югартын, күкле-яшелле зур-зур өч түгәрәк урта¬ сыннан, салкын ай карап тора, һавада бихисап күп боз¬ лы инәләр җемелди... Җирдә, куакларда, каралты түбәләрендә кар. Ят туфрак, күк йөзе дә ят, бөтенесе үлек. Монсның сулы¬ шы ешайды... Акыл ирешмәс тизлек белән нәрсәдер якы¬ ная иде аңар. Ах, тагын бер генә тапкыр үзеңнең туган илеңә — Тюрингиягә карап алырга, таулар арасында, күл буенда җәелеп яткан күркәм шәһәргә карап торыр¬ га!..— Аның яңаклары буйлап яшь агып төште, йөрәге кисеп авырта башлады... Ул, тотканы капшап табып, көч-хәл белән ишекне ачты. Шәм яктысы, кунакларның йөзләре аның күзенә көл төсле булып күренде. Күкрәген калтыратып ачы та¬ выш бәреп чыкты, һәм ул идәнгә егылды. Иоганн Монс шулай үлде. Аның үлеменә бөтен не¬ мецлар хәйран калып, озак вакытлар кайгырып йөрде¬ ләр. Бичараның Матильда исемле хатыны, дүрт баласы, тегермәне белән алтын-көмеш кибете һәм шушы аусте- риясе калды. Модеста исемле олы кызын, аллага шөкер, шул ук көзне җүнле генә бер кешегә, немец полкының поручигы Федор Балкага кияүгә бирделәр. Анна һәм аның Филимон белән Виллим исемле кечкенә энеләре ятим калдылар. Күбесенчә шулай була бит, үзе улгәч гаилә башлыгының эшләре бик шәптән түгел икәне бе¬ ленде. Бирәчәкләре байтак булган икән. Тегермән белән кибет шуларны түләргә китеп барды. Өй белән аустерия хатынына калды. Тол хатын үзенең Анхены белән көн- төн хәзер шунда күз яшьләрен түкте. 121
9. СҮЗ КЫСКА БУЛДЫ — Энекәем, чакырган идегезме? — Утыр, фәрештәм. Петр артын урындыкка төртте һәм әнисенең йокы бүлмәсенә күңелсез генә итеп күз йөртеп чыкты. На¬ талья Кирилловна улына каршы утырган хәлдә ягымлы итеп елмайды. Кара инде ничек буялган, өс-башы ерты¬ лып беткән... бармагын чүпрәк белән бәйләгән. Чәчләре тузган, күз төпләре күгәреп тора, карашы тыныч түгел... — Петрушка, фәрештәм, ачуланмый гына тыңла әле. — Тыңлыйм, энекәем. — Сине өйләндерәсем килә, Петенька... Петр ялт сикереп торды. Лампада яктысы төшкән изге сурәтләрдән ишеккә хәтле арлы-бирле йөгереп йөр¬ де; кулларын болгый-болгый бер почмактан икенче поч¬ макка йөгереп үтте. Утырды. Башын тартып алды... Аяк очлары эчкә таба борылдылар... — Кемгә?.. — Бер фәрештә валчыгын күзләп кайттым инде, бик ошады. Ак күгәрченмени... Наталья Кирилловна, иелеп, улының башыннан сый¬ пады, — күзләренә карамакчы булды. Ләкин Петрның колаклары кып-кызыл булып кызарып чыкты. Ул әни¬ сеннән башын тартып алып, тагын сикереп торды. — Бер дә вакытым юк минем, энекәем... Чынлап менә... Эшем бар... Кирәк икән — өйләндерә бирегез... Кайгым ул түгел әле... Бераз бөкрәя төшкән, ябык. Иңе белән ишек яңа¬ гына бәрелеп чыгып китте һәм, өйалды, буйлап, котыр¬ ган кеше кебек йөгерде. Еракта ишекне шапылдатып япканы ишетелде. Дүртенче бүлек 1. БЕР УЧ КӨМЕШ Алешканың әтисе Ивашка Бровкин, чана юлы төшкәч, Преображенскийга бер йөк кош ите, он, борчак һәм тозлаган кәбестә алып килде. Патша сараенда стольник булып хезмәт итүче Василий Волковның крепостнойларыннан салымга җыелган әй¬ 122
берләр иде бу. Аны Волковның хуҗалыгын алып баручы кеше, бозылып ятканчы дип, хуҗасына җибәргән иде. Ишек алдына килеп кергәч, Ивашка Бровкин куркып китте һәм бүреген салды. Искиткеч матур болдыр алдын¬ да бик күп кыйммәтле көймәле чаналар тора. Иртәнге салкында матур киемле сарай хезмәтчеләре төркем- төркем булып сөйләшеп торалар. Төлке, бүре койрыкла¬ ры белән бизәлгән атлар уйнаклап саф карда тибенә¬ ләр. Парлары чыгып торган тирес әйләнәсендә чып¬ чыклар чырылдаша. Алтын кафтан кигән стольниклар һәм кызыл кайтарма җиңле немец кафтаннары ки¬ гән, хатыннар чәче таккан офицерлар өсте корусыз бас¬ кычтан төшеп киләләр, кайсылары ашыга-ашыга өскә менеп баралар. Ивашка Бровкин үзенең хуҗасын танып алды. Васи¬ лий Волков казна икмәген ашап ятып тазарган, сакалы бөдрәләнеп тора, ефәк путасына тотынып, эре генә ат¬ лап бара иде. «Эх, хәерсез сәгатьтә килгәнмен ахрысы, тиз генә китеп булмас...» дип уйлады Ивашка. Авызлыгын алып, атын печәнгә кушты. Шул чак Ивашка янына патша эте килде. Эт куе сары күзләре белән Ивашкага карап өрә башлады. Ивашка бөтен битен җыерчыкландырып ел¬ майды: «Эткәем, атакаем, нәрсә син, нәрсә син... Алла¬ га шөкер, китте тагын, тешләмәде, тамагы тук булган кабахәтнең...» Ивашка яныннан киң җилкәле бер конюх узып бара иде, ул туктап: — Нәрсә син, йолкыш, әллә монда ат ашатмакчы бу¬ ласыңмы?— дип кычкырды. Аллага шөкер әле, чакырып алдылар үзен. Югыйсә, Ивашканың бер теше дә исән калмаган булыр иде... Пе¬ чәнне чанасына алып салды, атын авызлыклады. Шул чак сарай вышкасында чаң сугарга кереште¬ ләр. Сарай хезмәтчеләре ыгы-зыгы килә башладылар. Кайсы җиккән атларга сикереп менде, кайсы көймәле чаналарның артларына менеп басты, ерткыч күзле, зур артлы кучерлар дилбегәләрен чорнап тоттылар. (/голь- никлар, бүрекләрен кыңгыр салып, болдыр баскычла¬ рына бастылар. Менә патша сараеннан икона күтәргән солдатлар, буш җамаяклар тоткан балалар килеп чык¬ ты. Димәк, кемдер өйләнә, болар туй йоласында катна¬ шучылар... Кыйммәтле бүрекләре, яшел һәм ал бәрхет 123
кафтаннары, төлке туннары кар яктысында ялык-йолЫК килеп тора. Бровкин тәртипне белә иде, күрүенә чукынырга то¬ тынды. Бала-чага артыннан сарайдан боярлар чыкты. Ара¬ ларында бер хатын-кыз да булып, берничә кат тун ки¬ гән иде... Шәле астыннан кигән баш киеменең мөгезләре тырпаеп чыгып тора, кашлары куе итеп акка буялган, керфекләре тонык-зәңгәр, бит алмаларына мүк җиләге төсле иннек ягылган, бөтен бите коймак кебек... Кулын¬ да миләш ботагы, үзе матур, бераз башында булса ки¬ рәк — күңеле күтәренке... Аны болдырдан култыклап алып төштеләр. Ивашка яныннан йөгереп узып барган хезмәтче кызларның берсе: — Энекәйләрем, карагыз әле, яучы хатын!—диде. — Ак келәтне җыештырырга килгән... — Кияү урыны җәяргә... Конюхлар, һайт! дип кычкырдылар, тирә-як шөлдер- мә тавышы белән тулды, чана табаннары карны шыгыр¬ датып узды, тармаклары салынып төшкән ак каеннар¬ дан бәс коелып калды. Туй атлары, тигез җирне үтеп, Мәскәүнең зәңгәр-кара- төтеннәренә таба юл алдылар. Ивашка авызын ачып карап тора иде, кемдер кырыс тавыш белән кычкырып җибәрде: — йокладыңмы әллә, ачык авыз! Борылып караса, алдында Василий Волков басып тора. Ул хуҗаларча кырыс, кашлары җыерылган, кара¬ шы чәнчеп ала торган. — Нәрсә китердең? Ивашка аны башын түбән иеп сәламләде. Куенын¬ нан хат алып бирде. Волков, чыраен сытып, бер аягын читкә куйды да, управляющий җибәргән хатны укырга кереште: «Шәфкатьле әфәндебез, хөрмәтле хуҗабыз. Сиңа азык-төлек җибәрәбез. Алла хакы Өчен гафу итә күр, үткән елгыга караганда кимрәк җыелды: каз әзрәк булды, күркә бөтенләй булмады. Синең мәрхәмәтеңдәге авыл халкы бөтенләй фәкыйрьләнде, халык чак ачтан үлми, алабута гына ашап торалар...» Василий Волков чанага ташланды. «Күрсәт!» Иваш¬ ка, куркуыннан дер-дер калтыранып, йөген чиште... Каз¬ лары арык, тавыклары күм-күк, оны укмашып беткән... Волков, котырынып: 124
— Син нәрсә алып килдең, нәрсә алып килдең син, корчаңгы эт!? — дип кычкырды. — Урлыйсыз, минекен урлап баедыгыз!.. — диде ул һәм чанадан чыбыркы суырып алып Ивашканы ярырга кереште. Ивашка читкә тайпылмады, бүреген тотып, күзен җемелдәтеп, тик ба¬ сып торды. Кыйный бирсен, тун аркылы барыбер үтми... Чыбыркының сабы сынды, Волков, кызып китеп, Ивашканың чәченә ябышты. Шул чак сарай яныннан хәрби кафтан кигән ике ке¬ шенең тиз-тиз йөгереп килгәне күренде. «Волковның ип¬ тәшләре, алар да кыйнарга килә, беттем болай булгач...» дип уйлады Ивашка... Ләкин ул уйлаганча булмады, алдан килгәне, кечерәк буйлысы, кинәт Волковка таш¬ ланып, бөеренә китереп сукты. Хуҗа Ивашканың чәчен җибәрде, чак кына егылып китмәде. Икенчесе, озынрак буйлысы, зәңгәр күзлесе, озынча йөзлесс — кычкырып көлде. Шуннан соң өчәүләшеп сүгешергә, бәхәсләшергә тотындылар. Ивашканың коты алынды, яңадан җиргә тезләнде. Волков: — Мин бу хурлыкка түзәлмим! — дип кычкырды. — Икесе дә минем колларым! Мин хәзер аларны үтергәнче кыйнарга кушам!.. Патша миңа указ түгел. Шул чак озын буйлысы, күзләрен кыса төшеп, аны бүлде: — Тукта, тукта... йә тагын бер әйт әле... Димәк, пат¬ ша сиңа указ түгел? Алешка, ишеттеңме нәрсә әйткә¬ нен? Син ишеттеңме, мужик? Васьканың ачуы кинәт бетеп китте. — Туктале син, Александр Данилыч, — диде ул. — Ачуым белән ни әйткәнемне сизми калдым, валлаһи менә, сизми калдым... Үз колың үзеңне сугып үтерә яз¬ сын әле... — Әйдә хәзер Петр Алексеевичка, шунда сөйләшер¬ без... Алексашка патша сараена таба атлады, Волков аның артыннан китте. Ярты юлга җиткәч, ул кулын А^ексаш- каның җиңенә сузды. Өченчесе алар артыннан бармады, йөк янында калып, Ивашкага әкрен генә дәште: — Әти, бу мин бит... Танымыйсыңмы әллә? Мин — Алеша. Бөтенләй куркуга төште Ивашка. Караса, алдында чып-чиста киенгән яшүсмер солдат басып тора. Өстендә 125
кыйммәтле сукнодан тегелгән кафтан, төймәләре ялык- йолык итә. Ялган чәчләре иңнәренә салынып төшкән, билендә шпага. Гаҗәп түгел. Алешка булуы да бик мөмкин... Нишләмәк кирәк?.. Ивашка җавапны туры гына итеп бирмәде. — Әлбәттә, безгә ничек танымаска, әти булгач, та¬ нырсың да шул... — диде. — Исәнме, әти. — Исәнме, хөрмәтле солдат. — Я, өйдә ниләр бар? — Аллага шөкер... — Соң ничек яшисез? — Аллага шөкер... — Әти, син мине танымыйсыңмы әллә? — Бик мөмкин... Ивашка, артык кыйнамаячакларын күреп, бүреген киде. Сынып яткан чыбыркысын алды, сукрана-сукрана йөген бәйләргә кереште. Ә солдат китмәде, ябышып ятты... Бәлки бу чыннан да аның югалган улыдыр?.. Ә булса соң?.. — Димәк, кош югары күтәрелгән... Таны¬ дым дисәң дә инде, димәсәң дә... Ивашка күзләрен хәй¬ ләкәр кысып болай диде: — Моннан Мәскәүгә барсаң ярар иде менә, карчык тоз алып кайтырга кушкан иде. Ләкин чирек тиен дә ак¬ чам юк. Бер-ике алтын яки сигез тиен биреп торсагыз икән, бездә югалмас, үз кешеләр, түләрбез... — Әтием, җаным... Алешка кесәсеннән бер уч акча чыгарды. Бакыр тү¬ гел, көмеш. Өч тәңкә, бәлки артыграк та булыр... Иваш¬ ка телсез-авызсыз калды. Ә инде акчалар чүмеч ши¬ келле катып беткән кулларына кергәч, калтыранырга тотынды, тезләнергә итенде... Алешка кулын селкеде дә йөгерә башлады. Ивашка аның артыннан әкрен генә: «Ах, улым, ах, улым...» дип елап калды. Аннары кысыл¬ ган күзләре белән як-ягына карап куйды: «Бу акчалар¬ ны сарай хезмәтчеләренең берәрсе күрмәде микән?» Ике иллешәр тиен көмешне, алай хәвефсезрәк булыр дип, яңагы эченә яшерде, калганнарын бүрегенә тыкты. Азык- төлекне тиз генә Волковның хезмәтчесенә тапшырып расписка алды да, атын дилбегә очы белән куа-куа, Мәс¬ кәүгә таба элдертте, 126
2. КИЯҮ «Миңа патша указ түгел» дигән өчен Волковка яхшы ук эләккән булыр иде. Яшерен эшләр приказындагы җилкә мастерлары белән якыннан танышырга туры ки¬ лер иде... Ләкин ул, өйалдында Алексашканы куып җи¬ теп, беләгенә салынды, шул рәвешчә әллә нихәтле өсте¬ рәлеп барды, елый-елый аңар үзенең якут кашлы йөзе¬ ген тәкъдим итте: ал, ал, дип ялына-ялына йөзекне бар¬ магыннан салды. Алексашка кыйммәтле йөзекне урта бармагына кия- кия сөйләнеп куйды: — Кара аны, дворян малае, соңгы тапкыр йолып ка¬ лам... Ләкин мыскыл иткән өчен тагын Алешка Бров- кинга акча яки постау бирерсең... Аңладыңмы, кабахәт нәмәрсә? Алексашка йөзек кашына карады да, ялган чәчеп селкеп, елмаеп куйды һәм, иңбашларын уйната-уйната, итек үкчәләре белән шак-шок басып китеп барды... Күп¬ тәнме әле базарда сасыган куян пирогы саткан өчен кешеләр аны чигә чәченнән өстерәп кыйныйлар иде! Ах, нинди көчкә ирешеп килә бит бу кеше!.. Волков, башын түбән иеп, үзенең бүлмәсенә таба атлады. Шөлдермәле сандыгып ачып, ипләп кенә постауны эзләп алды... Гарь¬ легеннән, постауны кызганудан еларга җитте Волков... Бүләк. Кемгә бит әле? Мужик малаена, холопка, битен камчы белән сугып ярасы нәмәрсәгә!.. Бераз вакыт кай¬ гырып утырды да хезмәтчесен чакырып китерде: — Беренче ротаның барабанчысы Алексей Бровкин- га илт. Сәлам әйтте диген, моннан болай бер-беребез белән ачылышлы булып йөрмик инде дип әйтте диген... Волков шулай диде дә, кулын йодрыклап, хезмәтче¬ сенә кычкырды: — Нәрсә авызыңны ерып торасың, тешеңне сугып сындырырмын менә!.. Алешка белән әкрен генә сөйләш, җайлап кына... Ярамаган сүз ычкындырма. Ул әшәке җан, минем өчен куркынычка әйләнде хәзер... Алексашка Меншиков Петрны бөтен бүлмәләрдән эз¬ ләп чыкты. Хезмәтчеләр янсәкеләргә, тәрәзә төпләренә бәйрәм җәймәләре җәяләр, тәрәзәләргә сандыкта озчк 127
ятып киезләнеп беткән пәрдәләр коралар, идәнгә палас¬ лар җәяләр, бөтен сарайда каккан-суккан тавышлар һәм кешеләрнең йөгереп йөргәне ишетелеп тора, ләкин Петр беркайда да юк иде. Ул патшаны әле генә яучы хатын җыештырып чык¬ кан келәттән тапты. Яшьләр кабердәге кебек җир ас¬ тында ятмасыннар дип, чормасына туфрак салмый ясал¬ ган келәт иде бу. Петрның өстендә патшаларның кечкенә тантаналар вакытында кия торган киемнәре, кулында әле һаман яучы хатынны каршы алганда тотып торган ефәк яулык, ләкин хәзер аны Петр теше белән өзгәләп бетергән иде. Петр Алексашкага күз төшереп алды, йөзе кызарып чыкты. — Әйбәт җыештырганнар, — диде Алексашка, сузып кына.— Җәннәт фәрештәләре өчен тырышканнар дияр¬ сең... Петр иркен сулап куйды. Ул келәтне тагын бер кат күзеннән кичерде. Стеналарның өчесендә биек уелган би¬ зәкле тәрәзәләр, тәрәзә араларына Тиһран паласлары эленгән, идәндә төрле кошлар һәм сыңар мөгез рәсем¬ нәре төшерелгән паласлар. Дүрт почмакка дүрт ук ка¬ далган, укларның һәрберсендә кырык кылыч эленеп тора, кылыч очларында саплы калачлар... Ике янсәкеңе янәшә куеп, алар өстенә егерме җиде арыш көлтәсе са¬ лып, җиде кат түшәк түшәп, кияү урыны җәелгән. Баш ягында энҗе белән чигелгән әллә ничә мендәр, мендәр өстендә тире бүрек, аяк очында сусар юрган. Тирә-юнь¬ дә арыш, бодай, арпа, солы тутырылган кисмәкләр... Петр Алексашкадан: — Нәрсә, син минем кәләшне тәки күрми кайттың¬ мы? — дип сорады. — Без Алешка белән хезмәткәрләренә акча да төр¬ теп карадык, түбәгә дә менеп төштек, юк, күреп булма¬ ды. Кәләшең караңгы бүлмәдә утыра. Әнисе аның янын¬ нан бер адым да китми. Күз тиюдән, бозып куюларын¬ нан курка. Кыз бүлмәсеннән бер тузан бөртеген дә чы¬ гармаска кушканнар. Агалары мылтык тотып көн-төн ишек алдында йөриләр. — Софья турында белдеңме? — Анысы бераз котырып алган. Котыра бирсен, ул сиңа өйләнмәскә куша аламыни?.. Син шуны бел, мин херц, кәләшең белән табын янына утыргач, бернәрсә 128
ашама, бернәрсә эчмә... Ә эчәсең килсә, миңа кара, мин сиңа үзем бирермен, шуны эчәрсең... Петр тетелеп беткән яулыгын тагын тешләп алды: — Бистәгә барып кайтыйкмы? Ләкин беркем белми калсын... берәр сәгатькә генә, ә?.. — Сорама да, мин херц, хәзер Монс кызын башыңа да кертәсе булма... Петр агарып китте, муены озынайды, борын тишек¬ ләре киңәйде: — Син әле минем белән әрепләшеп торасыңмы! — диде ул һәм Алексашканы якасыннан эләктереп алды. Төймәләре коелып төште малайның.— Миннән курык- мый башладыңмы?—Патша, борынын мышнатып, Алек¬ сашканы тагын бер селкетеп алды һәм, тынычлана тө¬ шеп:— Бар, миңа искерәк бер тун китер...— диде.— Мин яшелчә бакчасына чыгармын, атны шунда алып килерсең... 3. ТУЙ Туйда Нарышкиннар белән кызның туган-тумачала¬ рыннан бүтән кунаклар аз иде. Иван патша авыру сә¬ бәпле килә алмады, Софья монастырьда булып калды. Туйны борынгыча итеп уздырдылар. Кызны иртән ир¬ түк, сарайга алып килеп, киендерергә керештеләр. Киен¬ дергәндә яңа гына мунча кереп чыккан сарай кызлары, казна киемнәре киеп, бертуктаусыз җырлап тордылар. Бояр хатыннары, җыр тыңлый-тыңлый, патша кәләшенә юка гына эчке күлмәк, оек һәм энҗеле озын ефәк күл¬ мәк киерттеләр. Кытай ефәгеннән тегелгән, киң. җиң¬ нәре идәнгә тиеп торган летник киерттеләр. Аннары алмазлар белән бизәлгән, бөтен иңнәрен томалап торган муенса тактылар. Муенса бик тыгыз булып, бугазын шундый нык кысты, патша кәләше буылып үләр чиккә җитте. Шулар өстенә кызга үзе кыска, үзе бик киң җиң¬ ле озын постау җилән киерттеләр. Җилән өстеннән кө¬ меш катыштырып тукылган, бик күп энҗе белән бизәл¬ гән тире эчле озын кием киертеп куйдылар. Бармакла¬ рын йөзек белән тутырдылар кәләшнең. Колакларына чыңылдап торган авыр алкалар тактылар. Ә чәчләрен әллә нихәтле чәчүргечләр белән шундый кысып үрде¬ ләр, кәләш күзен дә җемелдәтә алмас хәлгә килде. 9 Л-1364 129
Шуннан соң аның башына шәһәр диварысыман киртләч таҗ киертеп куйдылар. Көндезге өчләр тирәсендә патша кәләше Евдокия Ларионовна тире мендәр өстендә тәмам хәлдән таеп, үләр чиккә җитеп утыра иде инде. Имән тартмага салып китерелгән кияү бүләкләренә, шикәрдән катырылган куяннарга, әүлия кыяфәтле прәннекләргә, балда пешкән кыярларга, чикләвек, йөзем җимеше, Рязань алмасы ке¬ бекләргә ул хәтта карый да алмады. Йола буенча зур гына тартма эчендә кул эше салынган кечкенә сөяк тартма, аннары балдаклар, алкалар салынган тагын бер тартма бар иде, шулар өстенә бер бәйләм каен чыбыгы куелган иде. Кәләшнең әтисе, Ларион Лопухин, кип¬ шенгән иреннәрен ялый-ялый, әледән-әле хәл белергә кереп йөрде. «Я ничек, ничек кыз, әзерме?..» Бу вакыт кызның әнисе стенага сөялгән хәлдә телсез-авызсыз ка¬ лып тик басып торды. Ә иртәдән бирле бернәрсә аша¬ мыйча гел җырлап торган хезмәтче кызларның тамак¬ лары карлыгып беткән иде инде. Менә өч аршынлы җиңнәрен селтәп яучы йөгереп керде: — Кәләш әзерме? Кәләшне озата баручыларга әйте¬ гез... Ипиләрне алыгыз, фонарьларны яндырыгыз... Ай сөеклеләрем, бу нишләвегез инде, кадерлеләрем... Пы¬ чаксыз суйдыгыз бит... Кәләшегез башына бөркәнмәгән ич. Иң кирәген оныткансыз лабаса... Шәле, шәле кайда?.. Таҗ өстеннән кәләшкә ак шәл бөркәделәр. Шәл ас¬ тындагы кулларын күкрәгенә куйдырттылар, башын тү¬ бән ияргә әйттеләр. Кәләшнең әнисе әкрен генә елап җибәрде. Менә, һө¬ җүмгә баргандагы кебек кулына икона тотып, Ларион йөгереп килеп керде. Биюче кызлар, кулъяулыкларын селтәп, әйләнә-әйләнә тыпырдарга керештеләр: Бөҗер, бөҗер бөҗердәтә, Хәмер башны чемердәтә: Хәмернең тәмлесе мин, ди, Күңелне ачучы мин, ди. Аннары бар да кузгалды. Иң алдан түгәрәк ипиләр күтәреп берничә хезмәтче китте. Алар артыннан, слюда фонарьларын таяк башларына элеп, фонарь кабызучы¬ лар атлады, Ике ңеше кәләшнең бер потлы шәмен кү¬ 130
тәреп барды. Көмеш кафтан кигән, иңбашы аша кыек¬ лап сөлге бәйләгән кияү егете колмак, ефәк яулыклар, тиен һәм кеш тиреләре салынган мискине күтәреп бар¬ ды. Аның артыннан кәләшнең ике агасы кузгалды. Әләк¬ че һәм бәйләнчек булулары белән танылган бу ике җан «берәрсе кәләшнең юлын кисә күрмәсен дип» юлны кү¬ зәтеп бардылар. Алар артыннан яучы һәм аның ярдәм¬ чесе Евдокияны култыклап бардылар. Киеме авыр булу¬ дан, ачлыктан һәм куркудан кәләшнең аяклары сыгы¬ лып килде. Алар артыннан бер бояр хатыны кәләшнең бәрхеттән тегелгән баш киемен күтәреп барды. Аның янындагы икенче бер карчыкның табагында кунакларга өләшү өчен әзерләнгән баш киемнәре иде. Алардан сон бөтен нәсел-нәсәбенең тунын кигән Ларион атлады. Иң артта кәләшнең туган-тумачалары күренде. Күбәү иде алар. Ишекләрдән чыкканда, тар коридорлардан ашы¬ гып үткәндә кысылышып беттеләр. Туй шул рәвешчә тәреләр палатасына барып керде. Кәләшне иконалар астына утырттылар. Өстәлгә тоз, бо¬ рыч, серкә савытлары тезелеп куелган иде инде. Акча, колмак, мех, тутырылган мискине һәм ипиле табакны да шунда куйдылар. Кунаклар табынга дәрәҗәләренә күрә урнаштылар. Сөйләшүче булмады. Лопухиннар бар да киеренке бер хәлдә иделәр, күзләре тонды, — берәр ялгышлык эшләп ташлаудан курыктылар алар. Селкенмәделәр, хәтта суламадылар да. Яучы хатын Ларионның җиңеннән тартып куйды: — Интектермә инде... Ларион әкрен генә чукынып алды да кияү егетенә патшаны чакырып килергә кушты. Табын тагын тынып калды. Шәмнәрнең ялкыннары әз генә дә селкенмәде, лампадаларның чатнаганы ише¬ телеп торды. Кияүне озак көтәргә туры килде... Менә коридор баскычлары шыгырдый башлады. Ки¬ ләләр! Ике сарай сакчысы, тын гына кереп, ишекнең як-ягына басты. Туй йоласында • «әти» булып .йөрүче кеше, Федор Юрьевич Ромодановский керде. Ул икона¬ ларның ялтырап торган калайларына күзләрен чекрәй- теп, чукынып алды, Ларион белән кул биреп күреште һәм кәләш каршысына килеп утырды. Тагын бераз ва¬ кыт сөйләшми утырдылар. Тынлыкны калын тавышлы Федор Юрьевич бозды: — Барыгыз, падишабызга, бөтен Россиянең бөек 9* 131
князенә әйтегез, рәхим итеп, бер дә юанмыйча килеп, үзенең эшенә керешсен. Кәләшнең кардәшләре күзләрен кыскалап, төкереклә¬ рен йотып куйдылар. Бер агасы патшаны каршыларга чыгып китте. Бу вакыт патша үзе дә килеп җитә язган иде инде. Яшь, атлыгып тора... Ишекне ачуга чиркәү мае төтене бәреп керде. Кадилын киң селтәнеп, озын буйлы, куе чәчле өлкән поп һәм идәнгә җәелгән тар кызыл сук¬ нога изге су бөрки-бөрки Битка кушаматлы яшь кенә сарай побы килеп керде. Алар артыннан бусагада зә¬ гыйфь тавышлы, йончып беткән, юләрсымак митрополит күренде. Кәләшнең туган-тумачалары сикерешеп тордылар. Ларион, өстәл яныннан йөгереп чыгып, палата урта¬ сына килеп тезләнде. Петрны туй башлыгы Борис Алексеевич Голицын култыклаган иде. Патшаның өстендә барма дип аталган кием һәм әтисеннән калган алтын риза. Аңар кыска, тез тиңентен генә. Ә мономах таҗын Софья бирмәскә куш¬ кан. Петр яланбаш, кара бөдрә чәче як-якка таралган, чырае киткән, күзләре чекрәйгән, авызы турсайган... Ев¬ докия калтырана башлады. Яучы хатын сизенде, аны ипләбрәк кочып алды. Кияү артында конюшниләр приказының түрәсе Ни¬ кита Зотов күренде. Туйны сихер һәм төрле бозулардан саклау аңар тапшырылган иде. Ул бик ачык, аек та, өсте-башы чиста иде. Лопухиннарның өлкәнрәкләре ка¬ рашып куйдылар: адәм мәсхәрәсе, аракы мичкәсе, оят¬ сыз... Шундый кешене туйга түрә итәрләр дип белмәгән идек... Лев Кириллович белән карт Стрешнев Петрның әни¬ сен култыклап килделәр. Борис Голицын Лопухиннар¬ ның кәләш янында утырганы янына килеп, бүреге тулы алтын-көмешне чылтыратып куйды: — Патшабыз өчен урын сатып алырга килдем,— диде ул, кычкырып. Моңар каршы Лопухин, йола буенча: — Бездә урын кыйммәт тора,— дип җавап бирде һәм кәләшне кулы белән каплады. — Тимер кирәкме, көмешме, әллә алтынмы? — Алтын. Борис Алексеевич бүреген кыңгырайтып тәлинкәгә акча койды һәм Лопухинны кулыннан тотып торгызды. 132
Боярлар арасында басып торган Петр елмаеп куйды. Аны әкрен генә кәләшкә таба этә башладылар. Голицын аны, терсәкләреннән тотып, кәләш янына утыртты. Хезмәтчеләр беренче пирәмәнне алып кереп куйды¬ лар. Ләкин сыйга беркем дә орынмады. Яучы карчык кызның әти-әнисенә баш иеп: — Кәләшкә фатиха бирегез,— диде. — Алла үзе бирсен,— диде Ларион. Ә хатыны ирен¬ нәрен генә тибрәтеп алды. Ике шәмче кияү белән кыз арасына калын шәл суз¬ дылар. Ишек катындагы хезмәтче кызлар, табын янын¬ дагы бояр хатыннары озын, күңелсез бер йола җыры җырларга керештеләр. Петр араларында селкенеп тор¬ ган яулык аша яучы хатыннарның кыз тирәсендә ыгы- зыгы килеп пышылдашканнарын күреп калды. «Тасма¬ ларын сүтеп ал... толымнарын башына чорна... Кикасын китерегез, кикасын...» Кияү белән кыз арасындагы шәлне алдылар. Евдо¬ кия әле һаман битен каплап утыра иде; ә өстендә ха¬ тыннар киеме иде инде. Яучы хатын мискидән куш учлап колмак алып кияү белән кыз өстенә сипте. Сипте дә баш очларында кеш тиресе җилпеп торды. Мискидәге алтын-көмешне, кулъяулыкларын кунакларга тарата башладылар. Ха¬ тын-кызлар күңелле җыр башлап җибәрделәр. Биюче¬ ләр биергә кереште. Тыш якта музыка яңгырады. Борис Голицын ипи белән сыр турап, тастымаллар белән бергә кунакларга өләшеп чыкты. Шуннан соң хезмәтчеләр икенче пирәмән күтәреп керделәр. Ач дип белмәсеннәр өчен Лопухиннарның бер¬ се дә ашамады,— бөтенесе тәлинкәләрне үз алдыннан этәреп куйды. Шунда ук өченче пирәмән керттеләр, һәм яучы хатын: — Кияү белән кызны таҗ янына алып барырга фа¬ тиха бирегез,— дип кычкырды.. Наталья Кирилловна белән Ромодановский һәм кыз¬ ның әти-әнисе тәреләр күтәрделәр. Петр белән Евдокия янәшә басып торган хәлдә идәнгә хәтле иелделәр. Ла¬ рион яшьләргә фатиха биргәннән соң, билбавына кыс¬ тырылган камчысын тартып алып, кызының аркасына өч тапкыр сукты. Каты сукты. — Син, кызым, әтиеңнең камчысын, татып үстең, — диде ул. — Хәзер мин сине ирең хөкеменә тапшырам. 133
Моннан болай сүз тыңламаган өчен бу камчы белән сине мин түгел, ирең кыйнар... һәм, башын иеп, камчыны Петрга бирде. Шәмчеләр фонарьларын күтәрделәр, туй башлыгы кияүне, яучылар кызны култыклап алды. Лопухиннар тагын юлны күзә¬ теп бардылар. Кабаланып юл аша чыга башлаган бер кызны шундый төртеп җибәрделәр, хезмәтчеләр өстерәп алып киткәндә кыз үләргә җиткән иде. Туй, баскычлар, коридорлар аша үтеп, әкрен генә сарай чиркәвенә килеп керде. Бу вакытта сәгать сиге¬ зенче иде инде. Митрополит гыйбадәтне озакка сузды. Чиркәү сал¬ кын, бүрәнә ярыкларыннан җил өрә иде. Тәрәзәләр боз¬ ланган. Тыш караңгы. Түбәдәге җил юнәлешен күрсәтә торган флюгер җан әрнеткеч итеп чырылдый... Кәләшнең битенә яулык ябылган иде. Петр аның бары шәм тотып торган сыңар кулын гына күрде. Аның ике бармагына көмеш балдаклар киерткәннәр, тырнак¬ ларына кына ягылган, зәңгәрсу тамырлы чәнчә бармагы сарык койрыгы кебек дерелдәп тора иде. Петр күзен аңардан алып, тәбәнәк стенадагы иконалар алдында пыскыган утларга карады. ...Кичә ул Анхен белән тәки саубуллаша алмады. Кызның әнкәсе, гади чанада килгән Петрны күреп, йө¬ гереп чыкты. Ул патшаның кулын үбәргә, тегесе юк, бу¬ сы юк, үләбез инде дип, еларга кереште. Бичара Анхен - ның өч тәүлектән бирле бизгәк белән ятканын, төн буе саташып чыкканын сөйләде... Петр тол хатынны бер читкә этәреп, баскыч буйлап кыз янына йөгереп менде... Кечкенә генә йокы бүлмәсе. Бөркү, май лампасы янып утыра. Идәндә җиз табак, Анхенның туфлиләре. Анхен үзе кесия чыбылдык эчендә. Маңгаенда һәм күзләрендә юеш сөлге, авыз кырыйлары чабырып чыккан, чәче, учма-учма булып, мендәрдә тузгып ята... Петр бүлмәдән аяк очларына гына басып чыкты да, Соньканың туй котлап биргән алтын тәңкәләрен кесәсеннән алып, тол хатынның калтырап торган учларына салды... Алек- сашкага, әптиккә-мазарга чабасы булса дип, көне-төне тол хатын яныннан китмәскә кушты. «Кызның берәр ят әйбер ашыйсы килсә, кара аны, җиде кат җир астыннан алып чыгып бир...» Патша янәдән кәләшенә күз төшереп алды. Кәләш¬ нең кулы әле һамай калтырап тора иде. Петрның күк¬ 134
рәгендә аЧуДан салкын куык үсеп чыккан кебек булды. Ул Евдокияның шәмен тартып алды һәм аның назлы кечкенә кулын каты кысып тотты. Монысы никах йола¬ ларына каршы килә иде. Митрополитның пеләш башы калтырарга кереште. Аның янына Борис Голицын йөге¬ реп килеп нәрсәдер пышылдады. Митрополит гыйбадәт¬ не ашыктырды, хәзер җырчылар да эшләрен кызулат¬ тылар. Петр исә кәләшенең кулын кыса бирде һәм бөр¬ кәнчек астындагы башның һаман түбәнрәк иелә барга¬ нын күреп торды. Менә уртага текә өсле биек өстәл китереп куйдылар. Өстәл янына Петр үзе атлыгып барды, ә Евдокияны, егылып китмәсен дип, яучы хатыннар култыклап алып килделәр. Яшьләргә салкын тәре үптерделәр. Евдокия тезләнде һәм иренең сафьян читегенә битен куйды. Митрополит фәрештәләр төсле итеп, зәгыйфь тавыш белән көйләп-сузып, яшьләргә вәгазь сөйләргә кереште: — Җаны җәһәннәм газапларына дучар булмасын өчен ир хатынын һәмишә таяк белән тукмап торырга тиеш. Чөнки хатыннарның тәне гөнаһлы вә көчсез... Яшь патшабикәне күтәреп торгыздылар. Яучы хатын аны томалап торган бөркәнчекнең читләрен чеметеп тотты: — Инде кара, падишаһым, кара...— диде ул һәм бөр¬ кәнчекне тартып алды. Петр түгәрәк очкын күзләре белән хатынына карады. Бөтенләй бала гына, йөзе борчулы, башы түбән иелгән, елый-елый иреннәре шешенеп беткән, борыны йомшак, чырае көл кебек. Монысын яшерү өчен иннек-кершән якканнар... Евдокия, кыргыйланып, йөзен җиңе белән томалады... Яучы хатын җиңне әкрен генә тарта баш¬ лады: «Яхшы түгел... күтәр башыңны...» Бар да яшьләрне сырып алдылар. «Бигрәк төссез икән шул...»—диде Лев Кириллович... Лопухиннар исә үзләрен иркен тоттылар. Егет, ягы кызны яманнарга ке¬ решсә, алар бәхәскә әзер иделәр. Кыз яшь белән томаланган коңгырт күзләрен күтәреп карады. Петр аның яңагыннан үбеп алды. Аннары Евдо¬ кия Петрны үпте. Ләкин аның иреннәре бик әкрен кый¬ мылдады... Петр, көлемсерәп, аны ирененнән суырып үпте. Кәләш сулкылдарга кереште... Никах укылган палатага янәдән керергә туры килде. Яучы хатыннар яшьләргә юл буенча җитен һәм киндер 135
орлыклары сибеп бардылар. Бер орлык Евдокиянын ирененә төште һәм шунда ябышып калды. Палатада Тверь җирләреннән махсус китертелгән кызыл күлмәкле пөхтә мужиклар тезелеп утыра иде. Сурьма һәм бубен дигән уен коралларында, бик матур итеп, тыныч кына уйнарга керештеләр. Ә сарай кызлары җырлап җибәрделәр. Табын янәдән кайнар һәм салкын ашлар белән тулды. Инде бусында кунаклар тыгылганчы ашадылар. Тик яшьләр генә ашап утыруны килештермә¬ деләр... Менә дүртенче пирәмән — аккош ите — керттеләр, кияү белән кыз алдына кыздырган тавык китереп куй¬ дылар. Борис тавыкны алып эскәтергә төрде дә Наталья Кирилловна белән Ромодановскийга, аннары кызның әти-әнисенә баш иеп, күңелле генә итеп: — Фатиха бирегез, яшьләрне йокы бүлмәсенә илтеп куйыйк, — диде. Яхшы ук төшереп алган кунаклар, туган-тумачалар бөтенесе бергә кияү белән кызны ак келәткә алып китте¬ ләр. Караңгыдан узганда, тунын әйләндереп кигән нин¬ дидер бер хатын, шарык-шорык көлеп, тагын җитен бе¬ лән киндер орлыгы сибеп калды. Ачык ишек төбендә, шәрә кылыч тотып, Никита Зотов басып тора иде. Петр Евдокияны иңнәреннән кочып алды. Евдокия күзләрен йомды. Аякларын терәп карышты. Петр аны ак келәткә төртеп кертеп җибәрде дә кисәк кенә кунакларга таба борылды. Аның күзләрен күргәч, кунакларның ерылган авызлары бик тиз йомылды; бар да артка чигенделәр. Петр ишекне шап итеп ябып куйды да, урын-җир янында басып торган хатынына караган хәлдә, үзенең шайтан тырнагын кимерергә кереште. Каһәр төшкән туй! Иске йолалар белән маташмасалар соң!.. Яхшы тү¬ гел, бик күңелсез булды, шайтан алгыры!.. Җитмәсә тагы бу кызый сарык шикелле дерелдәп тора!.. Петр иң¬ нәренә салган киемен алып скамьяга атты, ризасын са¬ лып ташлады. * — Ә син утыр... Авдотья... нәрсә куркып торасың? Кәләш, ярый дигән мәгънәдә баш иеп куйды, ләкин шундый биек урын-җиргә менеп утырырга җөрьәт итмә¬ де, каушап калды. Ул бодайлы кисмәккә килеп утырды. Курыккан күзләре белән иренә күтәрелеп карады, күзгә күз очрашкач, кызарып китте. — Ашыйсың киләме? 136
Кыз пышылдап кына: — Килә, — диде. Баягы тавыкны табак белән карават янына куеп кал¬ дырганнар иде; Петр бер ботын сындырып алып, тозга да манмыйча, иписез-нисез кабып йотты. Канатын хаты¬ нына сындырып бирде: — Мә, Дуня. — Рәхмәт... 4. КЫРЫМГА ИКЕНЧЕ ҺӨҖҮМ Февраль азагында рус гаскәре яңадан Кырымга юл тотты. Гетман Днепр ярлары буйлап оборона шәһәрләре сала-сала барырга киңәш итте. Ләкин Василий Василье¬ вичның алай озакка сузу турында ишетәсе дә килмәде. Ул Перекопка тизрәк барып җитәргә дә беренче поход¬ ның хурлыгын сугышта юып ташларга теләде. Мәскәүдә чана җигәләр иде әле, ә биредә, борынгы каберлекләр өстендә инде сары чәчәк күкрәп үсә, болын¬ нарда яшел үлән дулкынлана, ат тездән үлән ерып бара. Әледән-әле болытлар арасыннан йөзеп чыккан язгы кояш күзләрне чагылдыра. Ах, җире дә җире, җир тү¬ гел, хәзинә, уңышны мул бирә торган кап-кара туфрак!.. Урман арасында, баткак җирләрдә яшәүче мужикларны күчерсәң, иген эчендә йөзәрләр иде. Тирә-якта бер җан иясе юк. Фәкать торналар гына, кыйгач тезелеп, үзара сөйләшеп очалар. Бу далалар күп гасырлар буенча әсир¬ ләр күз яше белән сугарылган: Кырым татарлары бу җирләр аша миллионнарча русларны Венеция, Генуя, Мисыр, Константинополь җирләренә алып барып кол итеп сатканнар. Казаклар бу даланы мактап бетерә алмадылар: «Би¬ редә уңышны эһ тә итмичә бергә егермене алып була. Шул каһәр төшкән татарлар Тулмаса, без монда хутор¬ лар салыр идек». Төньяк губерналардан йилгән сол¬ датларның да җиргә исләре китте: «Гадел сугыш бу,— диделәр алар. — Күпереп торган бу җирләрне буш ят¬ кырырга ярыймы соң!..» Ополчениедәге алпавытлар үз¬ ләренә имение салыр өчен урын күзәтә бардылар, урын өчен үзара бәхәсләшеп беттеләр, Василий Васильевич янына кереп ялындылар: «Алла кушып, бу җирләрне 137
алсак, патша хәзрәтләре безгә дә берәр кисәк рәхим ит¬ сен иде инде...» Май аенда йөз егерме меңле Мәскәү һәм Украина гаскәре болынга бай, суга мул Яшел Үзәнгә килеп жит- те. Биредә казаклар Василий Васильевичка «тел» тотып бирделәр. Таза гына бер Кырым татары. Өстендә сырган бишмәт, сакалы кызыл, кояшта янган тәне ялтырап тора. Василий Васильевич, җирәнеп, борынын яулык белән тотты һәм сорау алырга кушты. «Тел»нең җиләнен йол¬ кып алып ташладылар. Кырым татары вак тешләрен ыржайтып, яңа кырылган күгелҗем башын як-якка боргаларга кереште. Караңгы чырайлы бер казак, кам¬ чысын киң кизәнеп, аның кара-кучкыл җилкәсенә сукты. «Ай-вай, мин бөтенесен әйттем...» — дип сызланырга ке¬ реште әсир. Казаклар аның сүзләрен тәрҗемә иттеләр: «Такыр баш әйтә, татар гаскәрләре моннан ерак түгел, ди, хан үзе дә шунда, ди»... Василий Васильевич чукы¬ нып алды да гетман артыннан кеше җибәрде. Ә кичкы- рын гаскәр, киң җәелеп, татарларга каршы юл алды: як-якта атлы гаскәр, уртада туплар һәм олаулар. Тапталып беткән тигез кырлар өстенә кызгылт-сары кояш күтәрелүгә алда татар гаскәрләре күренде. Төркем- төркем атлылар әле бергә килеп кушыла, әле як-якка сибелә иде. Василий Васильевич бер йөк өстенә басып подзорный труба аша татарларның ачу катнаш шат йөзләренә, чуар бишмәтләренә, үткен очлы шлемнарына, сөнге очына элгән ат койрыкларына, яшел чалмалы муллаларга ка¬ рап торды. Бу — татарларның алдынгы частьлары иде. Татарларның атлы гаскәрләре, бертигез төркем бу¬ лып, русларга каршы ыргылдылар. Тузан күтәрелде. Менә атлылар, лава булып, кыр буёнча җәелделәр. Бер¬ аздан аларның ачы тавыш белән үкерешеп килгәннәре ишетелде. Атлыларны хәзер тузан томалады. Тузан җил белән русларга килеп бәрелде. Василий Васильевич, калтыранган куллары белән тотып, быргы кычкыртты. Аның йөк арбасына бәйләгән аты, кинәт тартылып, йөгә¬ нен өзде. Атның муенына каурыйлы ук кадалган иде... Ниһаять!., йөрәк өзгеч тавыш белән туплар гөрселдәде, мушкетлар шартлады, — бөтен дөнья куе ак төтен эчен¬ дә калды. Василий Васильевичның тимер киеменә, нәкъ йөрәк турысына, тимер ук тиеп зыңгылдады. Василий 138
Васильевич калтыранган кулы белән шул төшен чукын¬ дырып .алды. Атыш сәгатьтән артыкка барды... Төтен таралгач ка¬ расалар, җирдә берничә ат тыпырчына, йөзгә якын үлек аунап ята иде. Ә тупка каршы тор ал мыйча чигенгән та¬ тарлар күз күреме җирдә иде инде. Аш пешерергә, атларны эчерергә әмер бирелде. Алда Кара Үзән, Колончак елгасы. Хан үзенең ур¬ дасы белән шунда. Кояш баеп килгәндә яралы кешеләр¬ не арбаларга салдылар да зур саклык белән шунда таба юл тоттылар. Төнлә белән диңгез ягыннан көчле җил күтәрелде, йолдызларны болыт каплады. Еракта үкереп күк күк¬ рәде. Дөм-караңгы болытлар арасында бөтен җирне: тозлы туфракларны, комны, әремнәрне яктыртып, гаҗәп матур аҗаганнар күренеп китте. Гаскәр әкрен барды. Дүрт тулып киткәч, күк яры¬ лып, олаулар өстенә ут баганасы атылып килеп төште. Яшен тупны эретеп ташлады, тупчыларны сугып үтерде. Ул да түгел, өермә килеп җитте; өермә кешеләрне аяк¬ тан екты, бүрекләрен алып китте, арбадагы печәннәрне очырды. Күзләрне чагылдырырлык итеп тагын яшен яшьнәде. Дон буеннан Мәрьям ана сынын алып килеп, шуның белән гаскәрне әйләнеп чыгарга әмер бирелде. Таң атып килгәндә, яңгыр ява башлады. Җилләп яу¬ ган яңгыр пәрдәсе аша уң канаттагы гаскәр татар урда¬ сын күреп алды: татарлар ярымтүгәрәк булып килә иде¬ ләр. Алар, руслар аңышканчы, атлы гаскәрне алып таш¬ ладылар, алдынгы полкны обозга китереп кыстылар. Тупларның фитильләре кабынмады, җитмәсә порох та дымланган булып чыкты... Күк күкрәүләре белән яра¬ лыларның ыңгырашулары ишетелмәс булды. Татарлар, өч рәт итеп тезеп куелган арбалар янына килеп җиткәч, туктадылар. Аларның да җәя җепләре чыланганга күрә, уклары нык кадалмады. Василий Васильевич олаулар арасында йөгереп йөр¬ де. Тупчыларны камчы белән кыйнады, кулларыннан фитильләрен тартып алды, нишләргә белмичә тәгәрмәч¬ ләргә килеп ябышты. Күзләргә, авызларга яңгыр килеп бәрелде... Шулай да тупчылар хәйләсен таптылар, — то¬ лыплар белән томаланып, коры порох өстендә чакма ча¬ гып ут чыгардылар. Туплар телгә килде. Татарлар өсте- 139
нә кургаш ядрәләр яуды... ә сул канатта казаклар зур гайрәт белән кылычка кылыч сугыштылар. Менә еракта муллалар көйләп догалар укырга то¬ тындылар, — татарлар чигенделәр, яңгыр һәм җил-да¬ выл эчендә күздән югалдылар. 5. БАКЧАГА КАРАГАН ТӘРӘЗӘ ТӨБЕНДӘ «Падишаһым-солтаным, куанычым, күз нурым, Петр Алексеевич... Ходай тәгалә сиңа озын гомер насыйп ит¬ сен...» Евдокия яза-яза интегеп бетте. Каз каурыен кысып тоткан өч бармагы карага буялып бетте. Өченче хатын ертып ташлады инде ул — әле хәрефләре тигез булма¬ ды, әле кәгазенә кара тамды. Ә аның матур итеп, ирен шатландырырлык итеп язасы килә иде. Ләкин йөрәгендәген кәгазь белән кара гына әйтеп бирә аламы соң? Апрель җитте инде, ак каеннар яшел¬ ләнде чебеш мамыгыдай булып. Чиксез-кырыйсыз күктә зәңгәрсу кар болытлары агыла... Евдокия карап торды- торды да балавыз сыга башлады... Чү, каенанасы килеп кермәсен тагын... Ул ишеккә борылып карады һәм җиңе белән тиз генә яшен сөртеп алды. Аннары, маңгаен җые¬ рып, тагын кәгазь өстенә иелде. «Тагын нәрсә языйм икән үзенә?.. Китте дә югалды, күгәрченкәем... кайчан кайтасын да язып җибәрми... Кайтса, бергәләп ураза тотар идек, бергәләп чиркәүгә йөрер идек... авыз ачар идек бергәләп... (Евдокия, ни¬ кахтан соң теге тавыкны ничек ашаганнарын хәтерләп, эченнән генә көлеп куйды.) Иртәгә кызлар белән болын¬ га чыгып, әйлән-бәйлән уйныйм әле, күз бәйләш, күкәй тәгәрәтеш уйныйм, даган атынам... әллә шул хакта языйм микән?.. Петя, сөеклем, күгәрченем, кайт инде, сагындым!.. Аның барысын ничек итеп язасың ди... хә¬ реф тә җитмәс әле аның барысына.;.» Ул тагын каләмен өч бармагы белән кысып тотты һәм, иреннәрен кыймылдатып, язарга кереште: «Мәрхәмәт ит, падишаһым-солтаным, безнең янга тизрәк кайт... Хатының Дунька шул хакта ялынып со¬ рый...» 140
Язганын укып караган иде, үзе дә шатланып куйды. Әйбәт кенә чыккан... Ай аллам, мәнесез дә соң мин, — каенанай турында әйтергә онытканмын ич... Менә ин¬ де дүртенче кат язарга кирәк булды. Ах, каенанай, кае¬ нанай, ах, Наталья Кирилловна, бик каты шул син... Ни ярарга тырышып йөрисең, гаеп таба да тора. Имеш, ни¬ гә син шулай ябык? Нигә Петр бер ай дигәндә Переде¬ лав күленә шылды?.. Имеш, нәрсә син: бозыкмы әллә, югыйсә, я булмаса, ир күңелен таба белмәгән берәр җү- ләр нәмәстәме? Җә, әйт, нигә үләттән качкан кебек кач¬ ты ул синнән?.. Юк, мин ябык та түгел, җүләр дә түгел, үләт тә түгел... Үзегез гаепле, нигә дип аның янына шул Лефорт белән Алексашканы, аннары немецларны ия¬ ләштердегез? Переяслав күленә шулар котыртып алып китте дә инде аны, әле тагын да начаррагына алып ки¬ тәрләр... Евдокия, ачуланып, каләмен карага манды. Ә башын күтәреп караган иде,— яшел каен яфраклары аша ачык тәрәзәдән сыек кына якты төшкән, тәрәзә төбендә, та¬ мак астын кабартып, күк күгәрчен йөренә, тагын нин¬ дидер кошлар сайраша... Болын исе килә... һәм дүртен¬ че бит кәгазь өстенә аның күз яше тамып төшә... 6. ПЕРЕЯСЛАВ КҮЛЕНДӘ Петрга әнисеннән яки хатыныннан көн саен хат ки¬ леп торды: синнән башка күңелсез, кайчан кайтасың?.. Бергәләп монастырьга барыр идек... бик ямансу... Петрның, җавап язу түгел, аларны укып торырга да вакыты булмады. Ул киң җәелеп яткан Переяслав күле буенда яңа гына буралган ызбада тора иде. Кораб ясый торган җир иде бу. Ике корабның эше бетеп килә, палу¬ баларын корып торалар, ә «Стольный град Прешпург» дигән өченче бер кораб стапельдән суга төшерелгән иде инде. Зур. Өч мачталы, озынлыгы. утыз сигез адым. Койрык өлеше биек булып, өстенә матрослар өчен каю¬ та ясалган. Аның сырлап эшләнгән култыкса белән әй¬ ләндереп алынган түбәсендә капитан күперчеге һәм пыя¬ ла фонарь. Корабның борыны тупа булып, урта бер җире алтынга манылган. Кыз сыны белән бизәлгән бортларына ялтырап .торган кара сумала сыланган. Палубаның һәр ике ягындагы ачык люклардан сигезәр туп карап тора. 141
Иртән, күл өсте бераз томанлы чакта, бу кораб Борис Голицын бүләк иткән искиткеч нәфис Голландия карти¬ наларындагы кебек, һавада асылынып торган төсле кү¬ ренә... Кузгалып китү өчен җил чыкканны гына көтәләр. Ләкин икенче атна инде, үч иткән кебек, агачта яфрак та селкенми. Күл өстендә болытлар ялкау гына йөзә. Кие¬ релгән җилкәннәр бераз җилфердәп торалар да сәлперә- еп салынып төшәләр. Петр гел Картен Брандт янында. Бу карт февральдән бирле саулыкка туймый — туктау¬ сыз гыжлап йөткерә. Шулай да, толыбына төренгән хәл¬ дә көн озын кораблар тирәсендә кайнаша: ачулана, кычкыра, берәрсе ялкауланса, яки берәр ахмаклык эш¬ ләп ташласа, салып җибәрергә дә күп алмый. Махсус указ буенча, бирегә йөз иллеләп монастырь крестьяны китерделәр: балта осталары, такта яручылар, тимерчеләр, җир казучылар һәм җилкән тегәрлек ха¬ тыннар. Мәзәк полклардан китерелгән илле кеше биредә диңгез эшенә өйрәтелде. Аларны Пдмбург дигән бер Португалия кешесе өйрәтте. Кармак борынлы, кием щеткасы кебек каты мыеклы, иблис кебек усал бер диң¬ гез юлбасары иде бу. Руслар аның турында, имештер, аны әллә ничә тапкыр аса башлаганнар, ләкин шайтан коткарып калган, шуннан соң безгә килеп чыккан, дип сөйләделәр. Петр чиктән тыш түземсезләнде. Эшчеләрне таң бе¬ ленә башлауга барабан кагып, тормаганнарын таяк белән тукмап уята иделәр. Язгы төннәр кыска була, йокы туймый, кешеләр арып егылалар. Никита Зотов ат азыгы, икмәк, ит, кош-корт ите китерергә кушып тирә-юньдәге алпавытларга указ язудан бушамады. Ал¬ павытлар, куркып, барысын да китерә тордылар. Акча Табуы гына читенрәк булды. Софья энесенең *ерак ола¬ гуына сөенсә дә, аның шунда корабы белән бергә батып үлүен теләсә дә, акча җибәрә алмады. Зур Сарай при¬ казында акча күзгә кырып салырлык та юк, бөтенесен Кырым сугышы кабып йоткан иде. Франц Лефорт, Кремльдән ычкынып, күл буена ки¬ леп чыккан чакларда күңел ачып алалар иде. Лефорт үзе белән аракылар, казылык, конфет-мазар һәм Анна Монстан сәлам алып килә иде. «Терелгән, тагын да чибәрләнә төшкән...» Петр ызбасында бөек флот хөрмәтенә стаканнар еш күтәрелде. Табын янында бу флот өчен махсус флаг та 142
уйлап чыгардылар: өчесе бергә ялганган ал, күк, кызыл киндер... Чит ил кешеләре үзләренең диңгездә күргән¬ нәре, көчле давыллар, диңгез сугышлары турында сөй¬ ләделәр. Памбург, чыннан да пиратлар корабында йө¬ зеп баргандай, аякларын аерып куеп, кулларын күкрә¬ генә аркылы салып, мыекларын куркыныч селкетеп, каты кычкырып сөйләде. Петр аның сүзләрен күзе белән дә, колагы белән дә йота барды. Коры җир кеше¬ се дә диңгезне шулхәтле яратыр икән, диделәр немец¬ лар. Петр Алексашка белән сәндерәдә йоклый һәм диң¬ гезне бик еш төшләрендә күрә иде: суның иге-чиге юк, дулкын, өстә болытлар, җилкәннәрен киереп узып бар¬ ган кораблар... Хәзер Петрны Преображенскийга бер нәрсә белән дә кызыктырып кайтара алмассың... Инде хатлары белән бик аптырата башласалар, Петр әнисенә кыска гына җавап яза, анда да, исәнлек-саулык теләп, берничә төче сүз әйткәннән соң үз ягына каера иде. «...Преображенскийга кайтырга кушкансыз, мин әзер, ләкин, билләһи менә, эшем бар. Корабларны бизисе генә калды инде, хәзер эш баудан гына тора. Мин шул хакта үтенәм: Пушкар приказындагы теге җиде йөз сажинлы бауларны җибәрсеннәр әле...» 7. ЧЕГӘН Хәзер кешеләр Ивашка Бровкин өе турысыннан бү¬ рекләрен салып узалар: «Ивашканың малае көчле, патшаның уң кулы, акча кирәк булдымы, Ивашка күз генә кыса, күпме кирәк, шулхәтлене хәзер китереп ау¬ даралар...»— дип сөйлиләр авылда. Алешка биреп җибәргән өч сум илле тиеннең тәңкә ярымына Бровкин бик әйбәт бер тана сатып алды, утыз биш тиененә сарык, утыз алты тиененә дүрт чучка ба¬ ласы алды, сбруй җитештерде, яңа капка эшләтте, Ъабан чәчәр өчен мужиклардан сигез дисәтинә җир алды. Монысы өчен ике тәңкә акча, бер чирек аракы бирде һәм бишенче көлтәне вәгъдә итте. Кеше аякка басты. Хәзер ул билен юкә белән түгел, тук корсагы төртеп торырлык итеп, Мәскәү путасы бе¬ лән буды. Бүрекне кашына төшереп киде, борынны чөеп 143
йөрде: «Менә күрерсез, көз көне улым янына барып, акча алып кайтам да тегермән салам»,— дип сөйләнде Бровкин. Җә, шулай булгач ничек баш ими узасың аның яныннан! Волковның управителе аны фәлән-фәлә- нович дип үк йөрмәсә дә, Ивашка дип кимсетеп әйтмә¬ де, Бровкин дип эндәшә торган булды. Аны барщинадан азат итте. Узган көзне Санькасын кияүгә бирмәкче бул¬ ганнар иде дә, егетләрнең бөтенесен сугышка кудылар. Ә хәзер — торып тор! — Бровкин Саньканы кол мужик¬ ка әрәм итми инде. Мәскәүдә купең уллары да бетмә¬ гән!.. Июль ае кергәч, Кырымнан гаскәр кайта икән дигән хәбәр таралды. Сугышка киткән ир-атны көтә башла¬ дылар. Кичләрен хатыннар тауга менеп ирләрен, улла¬ рын көтеп тордылар. Илдән илгә йөрүче бер алла бән¬ дәсе, тирә-күрше авылныкылар әллә кайчан кайтты инде, дип сөйләде. Хатыннар, безнекеләр үлеп беткән икән, дип елаша башладылар. Ниһаять, авылга Чегән солдат кайтып төште. Тимер кебек каты сакал-мыек баскан, бер күзе чыккан, күлмәк-штаны тәнендә килеш череп беткән... Бровкин үзенең гаиләсе белән ишек алдында кичке аш ашап утыра иде. Капка дөбердәттеләр: «Аллаһ тә¬ галә рәхмәтеннән ташламасын...» Ивашка, кашыгын куеп, капкага борылып карады. — Амин,— диде ул әкрен генә һәм, катырак итеп,— кара аны, безнең этләр усал, — дип өстәде. * Санька капка келәсен эшерде, һәм әлеге Чегән ки¬ леп керде. Ул ишек алдына, Бровкиннарга күз йөртеп чыкты да, тешсез авызын ачып, карлыккан тавыш бе¬ лән: — Аяй! — дип кычкырып куйды һәм өстәл янындагы бүкәнгә килеп утырды. Бровкин кашын җыерды. Ә Санька ашлы табакны үз белдеге белән Чегән алдына этәреп куйды. Кашы¬ гын, алъяпкычына сөртеп, Чегәнгә бирде: — Аша, абзыкай, безнең белән. Бровкин кызының кыюлыгына гаҗәпләнде. «Че¬ гән чыгып киткәч, моның өчен чәчеңнән эләктереп алыр¬ мын әле, кергән бер кешене ашата башласаң...» дип уй¬ лап куйды. Ләкин хәзер тавыш чыгарырга уңайсызлан¬ 144
ды. Чегән ач иде, итле кәбестә шулпасын тәкатьсез бу¬ лып ашады. — Сугыштыгызмы соң? — дип сорады Бровкин. — Сугыштык... — диде Чегән һәм тагын ашка ябыш¬ ты. Бер телем ипине өч кабуда юк итте... Ай-яй... Бровкин, аңар таба борылып: — Шулай да ничегрәк булды соң? — дип сорады. — Гадәттәгечә. Ничек кирәк, шулай сугыштык. — Татарларны җиңә алдыгызмы соң? — Алдык... Үзебезнең бер егерме мең кешене кырып салдылар, тагын кайтканда шуның хәтлебез кырылып бетте... Бровкин, башын селкеп: — Ах, ах, — дип куйды,— ә монда, имештер, хан без¬ некеләргә бирелгән дип сөйлиләр... Чегән көлде: — Син ханның безнекеләргә ничек итеп бирелгәнен Кырым җирләрендә черергә ятып калганнардан барып сора... Көчкә качып котылдык... Эссе, су юк, сулда че¬ рек диңгез, уңда Карасы... Эчә торган түгел... Ә коела¬ рына үләксә тутырганнар. Перекопның аръягында тик торабыз. Алга да баралмыйбыз, артка да китәлмибез. Кешеләр дә, атлар да чебеннәр урынына кырылды. Су¬ гыштык инде, алай да... Чегән мыегын сыпырып куйды, авызын сөртте, кан баскан күзе белән һәм икенчесенең җансыз күз кабагы белән Санькага карады: «Рәхмәт, кызый...» һәм койма¬ га сөялде. — Иван... сугышка киткәндә авылда минем сыерым калган иде... — Әйе. Управительгә әйттек без: сугыштан кайт¬ кач, ул сыерсыз нишләр, дидек. Тыңламады, алып китте. — Алай... Ә дуңгызлар? Өчәү иде, берсе печтерел- гән... Киткәндә халыкның күз-колак булып торуын үтен¬ гән идем... — Күз-колак булдык, анысы, әйе, булдык... Ләкин управитель азык салымын бик каты куйды... Без дә сине, бәлкем, сугышта үлеп калырсың дип уйладык... — Дуңгызларымны да Волков тыгындымыни? — Ул ашады, ул. — Алай... — Чегән керле бармакларын тузгып бет¬ кән каты чәчләренә тыкты. — Ярар... Син, Иван, минем кергәнне әйтәсе булма. 10 Л-1364 145
— Ә кемгә әйтим ди мин? Мин болай да беркемгә бер сүз әйтмим. Чегән торып басты, Санькага карап куйды. Әкрен генә капкага таба китте һәм капка төбенә җиткәч, бар¬ мак янап: — Кара аны, Иван, әйтә торган булсаң... Хуш, сау бул... — диде дә чыгып китте. Шул көннән соң аны авылда күрүче-нитүче булмады. 8. ШОМЛЫ КӨННӘР Стрелец полклары күптән инде бистәләргә кайтып урнашкан, ополчениедә йөргән алпавытлар да имение- ләренә кайтып беткән иде. Ә Курск, Рязань, Смоленск юллары буйлап Мәскәүгә әле һаман яралылар, гарипләр һәм качкын солдатлар агылып торды. Алар, чиркәү ишек төпләрендә туктап, коточкыч яраларын, үлекләнгән тән¬ нәрен халыкка күрсәттеләр, күзе чыкканнар күз кабак¬ ларын кайтарып күрсәттеләр, терсәктән өзелгән кулла¬ рын суздылар: — Капшап карагыз, православныйлар, менә ул, та¬ тар угы, күкрәктә йөри... — Рәхимле бәндәләр, бакчы, ике күземне дә чыгар¬ дылар, башымны тимер чукмар белән төйделәр, кан¬ сызлар, о-о-о! — Арка тиремне тунап алдылар, менә...г — Кызганыгыз, рәхимле бәндәләр, бия сөтеннән бө¬ тен тәнем үлекләде!.. Бу тикле гарипләрне күреп йомшак күңелле кеше¬ ләрнең котлары очты. Бичараларга сәдака өләштеләр. Ә төннәрен олы юлларда, күперләрдә, аулак урамнарда талаулар, үтерүләр башланды. Сугыштан гарипләнеп кайткан кешеләр, төркем-төр- кем булып, Мәскәү базарларына агылдылар. Ләкин Мәскәү үзе дә тук түгел иде. Күп кенә кибетләр ябыл¬ ган, чөнки сәүдәгәрләрнең кайсысы салым түли-түли бө¬ леп беткән, кайсы-берсе, заманалар тынычланганчы дип, малын яшереп куйган иде. Бөтен нәрсә кыйммәт, кеше¬ дә акча юк. Он китерсәләр — чүпле, ит китерсәләр — кортлаган. Балыкка хәтле вагайды шикелле, майсыз була башлады. Бөтенегезгә мәгълүм Куян Федька күтә¬ реп чыккан сасы пирогларга карасаң, күңел болгана 146
иде. Әллә нинди әшәке чебен пәйда булды, — тешләсә, иреннәрне, бит-күзне шештереп чыгарды. Базарга баш тыгарлык түгел, ә үзендә мунча себер¬ кесеннән башка нәрсә таба алмыйсың. Кешеләр кырысланды, усалланды, ач халык бер эш* сез селкенеп йөрде. Бу көннәрдә Мәскәү каласы әнә шулай яшәде. 9. ШАЯРЫП ЙӨРҮЛӘР БЕТТЕ Переяслав күле буйлары. Куе урман эченнән дүрт ат җиккән карета килеп чыкты. Очка җигелгән ат өс¬ тендәге яланаяклы мужик белән олысымак кучер тирә- якны күзәтергә керештеләр. Кая карама, бүрәнә дә так¬ та, сумала мичкәләре, йомычка өемнәре. Ник бер җан иясе булсын, тик кемнеңдер анда-санда каты гырылда¬ ганы гына ишетелгәләп китә. Ярдан ерак түгел яңа сумалаланып беткән дүрт ко¬ раб күренә. Күлнең яшькелт суында корабларның кой¬ рык өлешләре, каюталарының дүрткел тәрәзәләре, сыр¬ лап бизәлгән капитан күперчекләре чагыла. Мачталар арасында акчарлаклар оча. \ Каретадан Лев Кириллович Нарышкин, Петр әни¬ сенең абыйсы, килеп чыкты. Бик үк карт булмаса да, эчүдән тыела алмау сәбәпле симереп киткән кеше иде бу. Күрәсең, юл йончыткандыр, чыраен сытып, билен уып алды. Ул, берәрсе килеп чыкмасмы дип, көтеп тор¬ ды. Ә үзе тавыш бирергә иренде, бары тамагын гына кырып куйды. Кучер, кояшка күзләрен кысып: — йоклыйлар... әбәт вакыты... — диде. Чыннан да, бүрәнәләр, ватык мичкәләр артындагы күләгәдә чабаталы аяклар, тузган башлар күренеп тора икән. Нарышкин тагын эндәшергә иренде, аның өчен ат өстендәге мужик көр тавыш белән кычкырып җибәрде: — Әй, православныйлар, кайсыгыз тере? Шул чак каретага якын гына җирдә, бау өемнәре артында бер кеше башы калыкты. Чирегәр аршынлы кара мыегы як-якка салынып төшкән. Эчә-эчә бите кы¬ зарып беткән. Рус кешесе түгел; рус телен бозып ул: — Нәрсә акырасың, тиле? — дип улап куйды. Кучер Лев Кирилловичка борылып карады: <Чыбыр- кы белән берәрне тамызыйммы әллә үзенә...» Ләкин те¬ гесе рөхсәт итмәде. Кем белә аны, бәлки зур кешедер, 10* 147
Петр патшаның аның генераллары да исерсәләр җирдә ауныйлар. Лев Кириллович, үзенең дәрәҗәле кеше булуын аң¬ лата торган итеп, патша кайда, дип сорады. — Шайтан белсен, — диде мыеклы һәм янәдән бау¬ лар өстенә ауды. Лев Кириллович, берәр рус кешесе эзләп, яр буйлап китеп барды, һәм, бу юлы уңайсызланып тормыйча, бер чабаталы мужикны төртеп уятты. Балта остасы икән, күзен ача-йома сикереп торды: — Петр Алексеевич иртәнчәк корабта йөрде, туп атты. Бик арыган иде, йоклый торгандыр, күрәсең. Әйе, Петр, башына кафтан чорнап, бер көймәдә йок¬ лап ята иде. Лев Кириллович бөтенесенә көймә яныннан китәргә кушты. Үзе Петрның, рәхим итеп, йокыдан уян¬ ганын көтеп торды. Петр бик тәмле итеп гырылдый-гырылдый йоклый иде. Яланаякка ботинка кигән, голландлыларча тегел¬ гән киң чалбар балагыннан арык сыйраклары тырпаеп тора. Чебен. Петр бер аягы белән икенчесен кашып куй¬ ды. Лев Кирилловичның бигрәк шуңар ачуы килде: пат¬ ша башы белән яланаяк йоклап ятсын, имеш... Җитмәсә, * патшалыгы кыл өстендә торган чакта бит әле... Кремль боярлары әнә нәрсә сөйлиләр: «Петрны монастырьга җи¬ бәрергә кирәк; типтерә дә йөри, солдатлар белән ара¬ лаша, берәр кабакта таҗын оттырып кайтыр әле», — диләр. Әйе, Кремльдә янәдән исерек стрелецлар күренә баш¬ лады. Берәр олы түрә узып киткән чакта алар хәзер оят¬ сыз рәвештә бөерләренә таянып кала иделәр. Софья, бу исерек башлар кулындагы кылычлардан куркып, акыл¬ дан язар чиккә җитте. Кырымнан хур булып кайткан Голицын үзенең җиз палатасында карга кебек кара янып утырды. Янына Шакловитый белән Медведевтан башка беркемне кертмәде. Хәзер аңар яки хурлыклы рәвештә эш башыннан китәргә кирәк, яки кан кою юлы белән тәхеткә менеп утырырга... Моны һәркем яхшы аңлый иде. Кремль күген дәһшәтле болыт каплап алды... Ә бу, бернәрсә булмаган кебек, көймәдә йоклап ята... — Ә-ә, Кот Кириллович, исәнмесез, абзыкай *,— диде ‘Кот — ата мәче, лев — арслан. Бу Петрның Лев Кирилло¬ вичны кимсетеп әйтүе. 148
Петр һәм көймә читенә утырды. Кояшта янган, өсте-ба- шы кер генә, күз кабаклары җилсенгән, борыны кубып беткән, үзе шат, яңа төртеп чыккан мыек очларын бөте- pen куйган. — Ник килдең? — Мәрхәмәт-шәфкать сорарга түгел, сине алырга,— диде Лев Кириллович, коры гына итеп. — Эшләр шун¬ дыйга китте, падишаһ. Хәзер сиңа Мәскәүдә булмый ярамый. Синнән башка кайтмыйм... Лев Кирилловичның симез бите дерелдәргә тотынды, чигәләре тирләп чыкты. Петр исе китеп карап куйды: иһи, ялкау абзый шу¬ лай кайный башлаган икән, димәк, Мәскәүдә эшләр шәптән түгел инде... Петр яр читенә чүгәләп учы белән су эчте, чалбарын күтәреп куйды. — Я ярар, шушы көннәрдә кайтырмын. — Шушы көннәрдә түгел, бүген. Бер сәгать торырга ярамый. (Лев Кириллович, аяк очларына басып, Петр¬ ның колагына үрелде.) Узган төн Яузаның аръягында, Преображенский каршындагы куаклыкта йөздән артык стрелец качып яткан. (Петрның муены, колаклары кы¬ зарып чыкты.) Каравылдагы Преображенский солдат¬ лары төн буе быргы кычкыртып, фитиль яндырып чык¬ каннар. Шуңар күрә тегеләр елга аша чыгарга куркып ятканнар. Ә уйлары шундый булган: Преображенский сараенда кычкырган тавыш ишетелү белән әзер торырга, сарайдан тотып чыгарылганнарның бөтенесен, кем бу¬ луына карамастан, тураклап ташларга. Әйе, әйе... бүген иртә белән Мәскәүдә стрелец Овсей Ржов үзе сөйләп йөргән... Петр күзләрен кулы белән шундый нык томалады, бармаклары батып керде. Лев Кириллович, сүзен дә¬ вам итеп, Шакловитый кешеләренең базарларда ач ха¬ лыкны Преображенскийны таларга котыртып йөргәннә¬ рен сөйләде. — Халык котырды; өстеңә ташланырга гына тора, бар белгәннәре — талау. Ә Софья халыкның яңадан кү¬ тәрелеп чыкканын гына көтеп ята. Аның якын кешеләре Спас манарасының чаң кыңгыравына бау да тагып куй¬ ганнар инде. Әллә кайчан каккан булырлар иде дә, стре¬ лецлар белән бистә кешеләре икеләнеп торалар. Чөнки 149
ул чаңнан бөтен кеше туеп беткән инде... Мәскәүдә кур¬ кыныч хәзер... Боярлар, камалыштагы кебек, өйләреннән чыкмый яталар... Ә әниең Наталья Кирилловна тәмам акылдан язарга җиткән... (Лев Кириллович башын кар¬ дәшенең иңенә куеп сулкылдарга кереште.) Петя, Пет¬ рушка, алла хакы өчен дим, патша икәнеңне бер күрсәт әле шуларга, тавышыңны ишеттер, аяк тибеп кычкыр, без дә булышырбыз... Халык патша әмеренә сусаган... Ә ул Васька Голицыннан без генә түгел, безнең дош¬ маннарга хәтле туйганнар инде, ә Сонька бөтенесенең бугазларына утырган... Моның кебек сүзләрне Петр күп ишеткән иде инде, ләкин менә хәзер агасының сулкылдап пышылдаганна¬ ры аны куркуга төшерде... Стрелецларның теге вакытта Кызыл болдыр төбендә кычкырып торганнарын янәдән ишеткән кебек булды; аларның кыйшайган авызларын, бүртенгән муеннарын, сөнге очларын, сөнге очларына барып төшкән Матвеевны янәдән күргән кебек булды... Чәчләре үрә торды патшаның, үзенең дә авызы кый¬ шаеп китте, күзләре атылып чыгарга җитте, колак тө¬ бенә үткен сөнге килеп кадалган кебек булды. — Петенька! Падишаһ! Аллам сакласын!.. — Лев Кириллович Петрның дерелдәп торган ябык күкрәген кочып алды. Петрның бөтен тәне калтырана, авызыннан ак күбек килә башлады. Бәйләнешсез сүзләреннән аның ачуы чыкканы, курыкканы, каушаганы күренеп тора иде. Як- яктан куркынган кешеләр йөгереп килеп, калтыранып яткан Петрны камап алдылар. Озын мыеклы Памбург җамаяк белән аракы күтәреп килде. Петрның тешләре шундый кысылган иде, аракыны эчә алмады, сабый бала кебек тик күбекләндереп торды. Аны Лев Кириллович¬ ның арбасына күтәреп сала башладылар, ә ул тыпыр- чына-тыпырчына, чирәмгә салырга боерды. Тынды... Аннары торып утырды да шыр сөяк тезләрен кочты. Күл өстен пәрдәләп торган сыек рәшәгә, кораб мачтала¬ ры әйләнәсендә очып йөргән акчарлакларга карап утырды. Менә, алпан-тилпән атлап, Никита Зотов килеп чыкты. Аны иртәнге мәзәк вакытында Рим папасы итеп киендергәннәр иде. Чәче-башы тузган, чал кергән сака¬ лына печән ябышкан. Ул, Петр янына килеп утырды да, аңар, сакаллы хатыннар кебек, кызганып карап торды, аннары нидер әйтә башлады: 150
— Петр Алексеевич, мин җүләрне дә бер тыңлап кара әле... — Кит моннан! — Китәм, атакай... Ләкин менә нәрсә — бу уен бе¬ лән харап булабыз без... Ташларга кирәк... Син малай- шалай түгел бит инде... Петр читкә борылды. Никита аның йөзен күрү өчен икенче яктан мүкәләп чыкмакчы булды. Петр аны этеп җибәрде дә каретага кереп китте. Лев Кириллович чу- кына-чукына аның артыннан ашыгып каретага менде. 10. КИМСЕТҮ Успенский чиркәвендә иртәнге гыйбадәт бетеп килә иде. Клиросларның һәр икесендә — хор. Нәүбәтләшеп җырлыйлар. Әле яшүсмерләрнең ягымлы тавышлары, әле карт-корының калын тамаклар белән акырулары чиркәүнең алтынга буяган түшәмен яңгырата. Чит-чит- ләре алтынга манылган образлар алдында әкрен генә чатнап янган шәмнәрдән боярларның тирләп кызарган битләренә яктылык төшкән. Гыйбадәтне патриарх үзе башкара. Тәмам йончыган. Җан әсәре фәкать күзләрендә дә зәгыйфь кулларында һәм кендегенә җиткән озын сирәк сакалында гына кал¬ ган. Гадәттән тыш зур гәүдәле, ерткыч кыяфәтле, тузма чәчле унике дьякон авыр кадилоларын селкеп торалар. Шундый төтен, — патриарх, аның янындагы митрополит һәм архирейлар төтен эчендә йөзәләр. Архидьяконның көчле тавышы бөтен чиркәүне яңгырата. Аның йөрәге хәзер шатлык эчендә йөзә. Ал чатыр астында, патша урынында Софья басып тора. Уң ягында — Иван патша. Күз кабаклары салы¬ нып төшкән, йөзе үлек төсле, яңаклары яна. Сул ягын¬ да — Петр. Әйтерсең, ул патша түгел, бер мужик, әй¬ терсең, патшалар киемен аңар мәзәк, өчен генә киерт¬ кәннәр, иләмсез озын гәүдәсенә ятып тормый. Боярлар, авызларын яулык белән каплап, аңа елмаешып карап торалар: эт балыгы кебек килбәтсез бит, аяклары ча¬ лыш, адәм рәтле тора да белми, ата каз кебек таптана... Кара инде, муенын да тота алмый бит... Әнә ичмаса, Софья үзенең кем икәнен белә... Зур күренү өчен аяк ас¬ тына скамья куйган, йөзе тыныч, куллары күкрәгендә... 151
Бармакларында, колагында, түшендә, таҗында асыл¬ ташлар җемелди. Ә бу, Кукуй исереге, авызын ничек онландырган... Хәзер тешләп алыр иде, тик тешләре генә нык түгел... Абау, күзләре нинди усал, нинди го¬ рур... Әллә каян күренеп тора: әдәп дигән нәрсәнең әсе дә юк үзендә... Гыйбадәт тәмам булды. Чиркәү хезмәтчеләре ыгы- зыгы килә башладылар. Кешеләр кулындагы озын кол¬ гага эленгән образлар, тәреләр, фонарьлар, иконалар хәрәкәткә килде. Боярлар белән дворяннар арасыннан юл салып, крестный ход үтә башлады. Патриарх, пат¬ шаларга баш иеп, гореф-гадәт буенча аларның Казан¬ ский дигән иконаны Кызыл мәйдандагы Казан чиркәве¬ нә хәтле күтәреп баруларын үтенде. Мәскәү митрополи¬ ты иконаны Иван патшага сузды. Иван патша сирәк са¬ калын чеметеп алды да Софьяга карап куйды. — Алып барып җиткерә алмам,—диде Иван, — тө¬ шереп җибәрермен... Шуннан соң митрополит, Петр яныннан узып китеп, иконаны Софьяга тәкъдим итте. Софья, бүкән шикелле, слюдалы тәрәзәдән төшкән кояш нурына карап каткан иде. Аның йөзек белән тул¬ ган авыр куллары иконаны комсызланып кысып алды-. лар. Ул тәрәзәдән төшкән кояш нурыннан күзен алма¬ ган хәлдә скамьядан төште. Кещ туны кигән Василий Васильевич, Федор Шакловитый, Иван Милославский шундук Софьяга таба елыштылар. Чиркәү эче тынып калды. Кемдер ишетелер-ишетелмәс тонык тавыш белән: — Бир... — диде. Аннары ачу белән катырак итеп кабатлады: — Бир... Карасалар, — Петр икән. Йөзе кызарып чыккан, күз¬ ләре мәче башлы ябалакныкы кебек ялт-йолт килә... Чатырның сырлап эшләнгән баганасына тотынган гына иде, бөтен чатыр селкенә башлады. Ләкин Софья каушап төшмәде, борылып та карама¬ ды ул. Шуннан соң Петр, әшәке итеп, тотлыга-тотлыга әйтеп салды: — Иван күтәрми икән, үзем күтәрәм... Син бар, кит... Иконаны миңа бир... Хатын-кыз эше түгел бу... Юл куй¬ мам... Софья башын күтәрде һәм ахирәт сүзләре сөйләгән кебек татлы телләнеп әйтте: 152
— Җырчылар, бөек поход җырын башлагыз... Ул саф-саф булып тезелеп торган боярлар арасын¬ нан әкрен генә үтә башлады. Тәбәнәк, симез. Петр аның артыннан озын муенын сузып карап калды. Боярлар: көләрсең дә, еларсың да, дигән кебек итеп елмаешып куйдылар. Йван апасы артыннан әкрен генә төште дә пышылдап куйды: — Ташла, Петруша. Татулан үзе белән... Нәрсәгә талашасыз, нәрсә бүләсез... 11. КҮРӘЗӘ Василий Васильевичның йокы бүлмәсе. Шакловитый гәүдәсен алга сузып Василий Василь¬ евичка текәлеп карап утыра. Куе-кызыл ряса кигән поп Медведев та карга канатыдай кара сакал очын тешләп Голицынга карап тора. Өстәлдә шәм яна. Чыбылдык өстендәге тутый кош каурыйларыннан бөтен түшәмгә күләгә төшкән. Ә тү¬ шәмдә канатлы атлар, очып барган канатлы сабыйлар, яланаяклы яшь кызлар... Кызлар Василий Васильевич төсле бер пәһлеванга таҗ киертеп торалар. Василий Васильевич үзе ян сәкедә, аю тиреләре өстендә ята. Тиен толып ябынган, борыны да күзе генә күренеп тора, кулларын җиң очларына тыккан, аны Кырымнан эләк¬ тереп кайткан бизгәк калтырата. — Юк, — диде Василий Васильевич озак эндәшми ятканнан соң. — Тыңлыйсым да килми. Аңар җанны алла үзе биргән һәм үзе алыр да... Шакловитый ачуыннан бүреге белән тезенә шапыл¬ датып алды, аннары попка борылып карады. Поп, күп уйлап тормастан, әйтеп куйды: — Инҗилдә әйткән: «үч алучы җибәрермен» дигән. Моны болай аңларга кирәк: кеше җанын алла алмый, ә аның әмере буенча кеше ала... . Шакловитый да аңар куәт бирде: — Гыйбадәтханә дип тормый, кабактагы кебек акы¬ ра... Софья Алексеевна әле һаман тынычланып җитә алмый, — шулхәтле курыккан... Бүре баласын үзебез симерттек... Хәзер инде аңар бер башлап җибәргәнче генә... аннан үзенең потешныйлары белән Мәскәүгә ба¬ сып кергәнен көт тә тор. Артык булмаса, өч меңгә җитә 153
дә җитә хәзер аның ул потешныйлары... Бар да симер¬ телгән айгырлармыни... Нигә, шулай ич, Медведев? Поп, күзләрен акайтып, сөйләп китте: — Халыкны бөлгенлеккә төшерәчәк ул Петр. Чир¬ кәүне мәсхәрә итәчәк, елга-елга кан коячак. Аңардан бүтән нәрсә көтеп булмый... йолдызлар белән күрәзәлек итеп караган идем, чәчләрем үрә торды: бөтен сүзләре, цифрлары, сызыклары канга күбенгән иде, валлаһи менә... Инҗилдә әйткән бит, йолдыз белән күрәзә итүгә ышаныгыз дигән... Василий Васильевич терсәгенә таянып башын кү¬ тәрде. — Ялганламыйсыңмы, поп?—диде ул, бер агарып, бер күгәреп. Поп күкрәгенә таккан тәресен селкеп куйды: — Аның шулай буласы әллә кайдан күренеп тора,— диде поп. Ул моны шулхәтле шомлы итеп әйтте, Васи¬ лий Васильевичның сырт сөяге буенча салкын йөгерде. Шакловитый, көмеш чылбырларын зеңелдәтеп, сике¬ реп торды. Кылычын тотты, бүреген култык астына кыс¬ тырды: — Соңыннан соң булыр, Василий Васильевич... Кара аны, башларыбызны чабып алып, казыкларга кадап куячаклар... Бик сузасың син, куркасың... безнең кулны* да җибәрмисең... — Мин сезнең кулыгызны тотмыйм... — диде Васи¬ лий Васильевич һәм йөзен учы белән томалады. Аңардан бүтән бер сүз дә ала алмадылар. Шакловитый чыгып китте. Атын җан-фәрманга чап¬ тырып капкадан чыгып киткәне тәрәзә аша ишетелеп калды. Поп, Василий Васильевичның баш очына утырып, патриарх Иоаким турында сүз башлады: икейөзле, аң¬ гыра, йомшак. Өстенә ряса киерткән чакта митрополит¬ лар үзен этеп-төртеп бетерәләр, көлеп, артыннан кукиш күрсәтеп калалар. Яшь, укыган патриарх кирәк безгә. Чиркәвебезне виноград бакчасы кебек матур итеп чәчәк аттыра белгән кеше кирәк... — Уйлап бак, князь, синең таҗыңны шул бакчаның илаһи җимешләре белән бизәр идек... Бу урында попның сандал мае сеңгән сакалы Васи¬ лий Васильевичның колагына тиеп кытыклап алды. Поп дәвам итте: — Әйтик менә мин... Юк, һич юк, мин патриархның 154
чуар рясасын киюдән һич кенә дә баш тартмас идем... Бөтенебез дә чәчәк атар идек... Әнә киләчәктән хәбәр бирүче Васька Силин, Бөек Иван манарасына менеп, бармаклары аша кояшка караган һәм моның шулай бу¬ лырга тиеш икәнен күргән. Күрәзә билгеләре белән ко¬ яшка язып куелган, ди... Син ул Силин белән сөйләшеп бак әле... Медведев та китте. Шуннан соң Василий Васильевич җансыз күзләрен ачып карады. Тыңлап торды. Коридор¬ да хезмәтче гырылдый, ишек алдында арлы-бирле кара¬ выл йөреп тора. Василий Васильевич шәмне кулына алды, чыбылдык артындагы яшерен ишекне ачты һәм текә баскыч буйлап түбән төшеп китте. Бизгәк калты¬ рата иде аны, фикерләре таркау иде. Ул, шомланып, баскычта туктап калды. Шәмен баш очына күтәреп, аска, караңгы бушлыкка карап торды. «Бөек максатлардан баш тартып, үзенең имениесенә кайтып китсенме әллә? Бу чуалышлардан, үзара чәйнәш- ызгышулардан читтә каласы иде... Ә ояты, хурлыгы? Князебез әле кайчан гына яу башында торган иде, инде авылында каз көтә... Таҗга үрелгән иде, — тавык арты кармалап ята...» Василий Васильевичның теше тешкә бәрелде, суына башлаган кулындагы шәме дерелдәде. Ул берничә бас¬ кыч түбән төште дә тагын туктап калды. «Нишләргә соң? Димәк, Софьялар, Шакловитый, Милославскийлар уйлаганча эшләргә кала? Петрны үте¬ рергә? Аны үтермәсәң, ул безне үтерә... Ә болай гына җиңеп булмас микән? Пычрак эш бу, ялгыш, хата эш... Ходаем, үзең юл күрсәт...» Князь таш стенага сөялеп чукынып алды һәм әйтеп куйды: — Бу гаугалар үтеп киткәнче ичмаса ятып авырый¬ сы иде. Василий Васильевич, төшеп җиткәч, тимер бикне көч-хәл белән ачып, гөмбәз түшәмле подвалга керде. Подвалның бер почмагында, киез өстендә, аягы чылбыр белән богауланган хәлдә сихерче Васька Силин аунап ята иде. — Мәрхәмәтле князь, нәрсә өчен син мине?.. Минем бер гаебем дә... — Тор! — Василий Васильевич шәмен идәнгә куйды, толыбына әйбәтрәк төренде. 155
Васька Силин Медведевта тора иде. Ул анда югары дәрәҗәле кешеләр өчен сөйдергеч даруы кайнатып ятты һәм ул даруны Василий Васильевич та бер ханымга эчертте. Бу турыда Силинга эчтән тынарга иде. Ә ул, тишек авыз, теләсә кемгә лыгырдап йөрде. Менә шуның өчен Василий Васильевич аны монда ябарга кушты. — Кояшка карап күрәзәлек иттеңме? — диде Васи¬ лий Васильевич. Васька, нәрсәдер бытылдап, идәнгә ауды. Князьнең аяк астындагы җир идәнне ике тапкыр үбеп алды. Та¬ гын торып басты. Тәбәнәк, юан, аю борынлы, пеләш башлы; куе кыйгач кашлары борын өстеннән алып чи¬ гәсендәге бөдрә чәченә хәтле сузылган, эчкә баткан күзләре шашкын бер ут белән яналар. — Иттем... иртән иртүк, аннары нәкъ төш вакытын¬ да... Күргәнемне яшермим... — Булыр микән, — диде Василий Васильевич. — Кояш бит ул, анда нинди билгеләр булсын? Ялганлый¬ сың син... — Бар шул, бар. Без бармак аша карап күрергә өйрәнгән. Карыйм да китаптан укыган «кебек әйтеп би- рәм... Дөрес, башкалар квас апарасына яки иләк аша айга карап та әйтәләр... Белгәч нигә әйтмәскә... Эх, ата¬ каем! • Васька Силин кинәт кенә борынын тартып куйды һәм, алпан-тилпән килеп, князьгә текәлеп караган хәлдә дә¬ вам итте: — Эх, мәрхәмәт иясе... Барысын күрдем, барысын беләм... Ике патша басып тора. Берсе озын, кара тутлы, таҗы аркасына төшкән... Икенчесе ак чырайлы... Ах, әйтергә дә куркам инде... баш очында өч шәм яна... Пат¬ шалар арасында тагын ике кеше бар; бер-берсенә ябыш¬ каннар да тәгәрмәч кебек тәки әйләнеп йөриләр, ир бе¬ лән хатын шикелле. Икесенең дә башларында таҗ. Ә араларында кояш, шундый җылы, шундый якты... — Нәрсә тугылыйсың соң син? — диде Василий Ва¬ сильевич һәм, шәмен идәннән алып, артка чигенде. — Бөтенесе син дигәнчә булачак... Бернәрсәдән дә курыкма. Нык тор... Ә мин биргән үлән суын патша кы¬ зының ашына сал да сал — алай ышанычлырак булыр... Бер дә тынгы бирмә үзенә, кыздыр да кыздыр... Василий Васильевич чигенә-чигенә ишеккә килеп җитте. Сихерче дәвам итте: 156
— Мәрхәмәтле атакай, чылбырны салдырырга куш инде, — диде ул һәм бәйдәге эт шикелле алга омтыл¬ ды.-— Аннары ашарга китерергә әйт, атакай, кичәдән бирле ашаганым юк... Ишек ябылды, һәм Васька, чылбырларын шалтыра¬ тып, әшәке тавыш белән үкереп еларга тотынды. 12. МӘСКӘҮНЕ КУЗГАТАЛАР Стрелец башлыклары, Кузьма Чермный, Никита Гладкий һәм Обросим Петров стрелец бистәләрен ко¬ тыртып йөри-йөри хәлдән тайдылар. Кергән бер өй ише¬ ген ачу белән тартып ачтылар: «Янәсе, тиздән башы¬ гызны чабып өзәчәкләр, ә сез монда йоклап ятасыз!..» Кунып чыгу' йортларына кереп акырдылар: «Әйдәгез, бояр өйләренә, сәүдәгәр кибетләренә дегет сылыйбыз, үзләрен талыйбыз, малларын бүләбез... Тагын хөр за¬ ман килде!..» Базарларга яшерен хатлар китереп таш¬ ладылар, шунда ук, әшәке сүгенеп, халыкка укыдылар... Ләкин стрелецлар дөрләп кабынмадылар, чи утын шикелле, пыскып яттылар — бунт уты кабынып китмә¬ де. Аннан курыктылар да: «Мәскәүдә әшәке җаннар әнә ничаклы. Чаң гына как, — хәзер таларга керешерләр, үз малыңны да саклап кала алмассың...» Бер тапкыр иртәнчәк Мясницкий капкасы төбеннән яралап ташланган дүрт стрелецны табып алдылар. Баш¬ лары тишелгән, бармаклары чабып өзелгән, аңнарын җуйганнар. Дүртесен дә Стремянный полкының кунып чыгу йортына өстерәп алып килделәр. Шакловитыйны алырга кеше китте. Ул килгәч, яра¬ лылар менә нәрсә сөйләделәр: — Капка төбендә каравыл тора идек. Алла сакла¬ сын, беребез дә эчмәгән. Таң атып килгән чак... Кинәт ташландык йортлар ягыннан җайдаклар килең чыкма¬ сынмы! һәм, исән торамсың,— безне чукмарлар, балта түтәләре белән тукмый башладылар... Ак атлас каф¬ тан, бояр бүреге кигән бер юан кеше бөтенесеннән ка¬ тырак төшерде. Бүтәннәре: «Җитәр, Лев Кириллович, үтерәсең бит...» — дип тә әйтеп карадылар. Ә ул: «Бу әз әле аларга, каһәр төшкән стрелецлардан абыйларым өчен үч алмыйча туктыйсым юк», — дип акырды... 157
Шакловитый елмаеп утырды. Стрелецларның ярала¬ рын тотып-тотып карады. Берсенең чабып өзелгән бар¬ магын алып, стрелецларга һәм башкаларга күрсәтте. «Әйе, күрәсең, тиздән бөтенебезне аякларыбыздан өсте¬ рәп йөрерләр...» — диде. Сәер хәл. Лев Кирилловичның шулай кеше кыйнап йөрүенә ышанасы килми... Ә Гладкий, Петров һәм Черм- ныйлар исә, бистә халкына сүз таратып йөрделәр: имеш, Лев Кириллович һәм аның иптәшләре төнлә иснәнеп йөриләр, җиде ел элек Кремльне талаган кешеләр очра¬ са, тотып алып үтергәнче кыйныйлар... Ләкин моның да тәэсире булмады. «Әлбәттә, — диде¬ ләр стрелецлар тыныч кына. — Талаган өчен баштан сыйпамаслар, билгеле...» Өч көн үтүгә шул ук юан бояр һәм башка җайдак¬ лар Покровский капкасы янындагы заставага һөҗүм итеп, стрелецларны камчылар, кылычлар, балталар бе¬ лән кыйнап, авыр яралап киттеләр... Кайбер полклар¬ да чаң сугылды. Ләкин стрелецлар күтәрелеп чыгарга курыктылар. Бу вакыйгадан соң стрелецлар төннәрен каравылдан качып китә башладылар. Каравылда аз дигәндә йөз кеше булсын, пушка да кирәк, дип таләп иттеләр. Әйтерсең күз тиде, — стрелец халкы юашланып калды... • Ә аннан соң ул җайдакларның күбесен танып кал¬ ганнар икән дигән хәбәр таралды: «Берсе — Мишка Тыртов, берсе Петр Андреевич Толстой булган. Ә теге ак кафтанлысы — Лев Кириллович түгел, ә Софьяның якын кешесе — Матвейка Шошин икән...» Моны ишетеп кешеләр, бу шаярулары белән нәрсә кырмакчы булалар икән соң алар дип, аптырап кал¬ дылар. Мәскәүдә начар иде ул заманда. Көннәр тәшвиш эчендә үттеләр. Кремльне сакларга һәр кичне бишәр йөз стрелец җибәрелде. Иртәнчәк алар барысы да исерешеп кайтты. Тагын яңа хәбәр таралды: имеш, бик әйбәт итеп эш¬ ләнгән граната чыккан икән... Никита Гладкий, Преоб¬ раженскийга алып барып, патша йөри торган юлга сал¬ ган икән дә, шартламаган... Бөтен кеше, нәрсәдер көтеп, өйләренә кереп посты¬ лар. Петр кайтканнан бирле Преображенскийда бертук- 158
таусыз туп аттылар. Юлларга рогаткалар куелды. Ә алар артында хатын-кыз чәче таккан, яшел кафтан һәм эшләпә кигән солдатлар йөреп торды. Базар халкы бер¬ ничә тапкыр шау-шу күтәреп, Преображенскийга патша амбарларын таларга китте. Ләкин, Яузага җитәрәк кораллы солдатларга очрап, кире борылып кайтты. Халык туеп бетте. Тизрәк Софья Петрны, я Петр Софьяны ашап ташласын иде инде. Кайсы да ярый. Тик тизрәк тәртип кенә урнаша күрсен иде... 13. РАЗВЕДЧИК Ат менгән Василий Волков Мясницкий буенча тезел¬ гән рогаткалар арасыннан бара иде. Аны адым саен туктаттылар, Волков аларга: «Мин — Петр патшаның стольнигы, Кремльгә патша указы илтәм...» — дип җа¬ вап бирде. Никольский капкасының тәбәнәк манарала¬ рына, караңгылык эчендәге Неглинныйга таба сузыл¬ ган киртләч ихаталарга Лубянский мәйданындагы учак¬ лардан шәүлә төшкән, йолдызлар белән бизәлгән күк йөзе гадәттәгедән карарак булып күренә. Мәйданның әйләнә-тирәсендәге коймалар, казык читәннәр артында¬ гы куаклыклар гадәттәгедән куерак булып күренә. Тә¬ бәнәк чиркәүләрнең тәреләре ялтырап китә. Соң инде,— палаткаларның күбесендә сатып алучылар юк. Стре¬ мянный полкының озынча йорты янында бердыш тоткан кешеләр утыра. Волковны Кремльгә юк кына бер йомыш белән җи¬ бәрделәр. Асылда аңар шәһәр хәлләрен белеп кайтырга куштылар. Борис Алексеевич Голицын кушты. Борис Алексеевич хәзер көн-төн Преображенскийда була иде. Авыз ачып йоклап ятулар бетте хәзер анда. Петр Пе- реяслав күленнән бөтенләй үзгәреп кайтты. Элеккеге мәзәкләре турында авыз да ачмады. Усал иде ул хәзер. Бөтенесенә кычкырып, кешеләрне урынсызга җәберләп торды. Кайтып кергән шәпкә шундый җенләнде,— көчкә тынычландырдылар. Хәзер аның якыннары Лев Кирил¬ лович белән Борис Голицын булды. Петр һәрвакыт алар белән бикләнеп киңәшә иде. Потешныйларга түләүне арттырдылар, аларга яңа путалар, яңа бияләйләр би¬ релде. Моның өчен Кукуй байларыннан әҗәткә акча алып торылды. 159
Хәвефле көннәр җитте. Петр хәзер бер дистә корал¬ лы кешедән башка кырга түгел, ишек алдына да чыкмас булды. Бөтенесеннән шикләнә, беркемгә дә ышанмый ке¬ бек иде ул. Василий Волков ат атланып чыгып киткән¬ дә, аңар тәрәзәдән кычкырып калды: — Софья минем турыда сораса, бер сүз әйтмә. Асып куйсалар да әйтмә... Волков, буш мәйданга күз йөртеп чыкты да, атын юрттырып китеп барды. «Тукта, тукта!» — дип кычкыр¬ дылар аңар караңгылык эченнән куркыныч тавыш бе¬ лә#. Мылтык күтәргән зур гына гәүдәле бер стрелец йө¬ гереп килеп, Волковның юлын кисте һәм тиз генә аты¬ ның йөгәненнән эләктереп алды: — Кая барасың? — Ну, ну, сакланып сөйләш, мин патша стольнигы... Стрелец бармагын авызына кабып сызгырып җибәр¬ гән иде, тагын бишәвесе килеп чыкты. «Кем син?» — «Стольник?..» — «Син кирәк тә безгә...» — «Әһә, үзе ки¬ леп капты...» Волковны кунып чыгу өенә алып киттеләр. Волков костер яктысында зур гәүдәле стрелецны таныды. Бу — Овсей Ржов иде. Эш начар... Волков куркуыннан бөре¬ шеп килде. Овсей йөгәнне тоткан килеш: — Әй, кайсыгыз өлгер, тиз генә Никита Гладкодны эзләп алып килегез, — диде. Ике кеше теләмичә генә кузгалып китеп барды. Учак әйләнәсенә һәм нигезгә тезелеп утырган стрелец¬ лар торып бастылар. Арбаларда чыпта ябынып яткан¬ нары да, торып, Волков янына килделәр. Иллегә якын стрелец җыйналды. Әйтерсең бу эшкә аларның катна¬ шы юк, тын гына басып тордылар. Волков батыраеп китте: — Бу әйбәт эш түгел, стрелецлар. Әллә башыгыз икеме сезнең?.. Мин патша указы илтә барам, сез мине тотасыз. Юлбасарлык бу, хыянәт... — Тик тор! — Овсей мылтыгы белән кизәнде. Карт стрелец аның кулын тотты: — Тимә. Ул бит үзлегеннән йөрми. — Шулай шул. Патша хезмәтчесе ич мин. Ә менә сез кемнең хезмәтчеләре? Карагыз аны, алданып куй¬ магыз. Хованский бик әйбәт кеше иде дә, әнә нишләт¬ теләр үзен. Сез дә әйбәт идегез. Ә Кызыл мәйдандагы баганагыз кая китте? Бәйсезлегегез кая китте? 160
Овсей: — Җитте сиңа, әнчек! — дип кычкырды. Волков туктамады: — Үзегезне кызганып әйтүем, — диде ул. — Голи¬ цынның Кырым сахраларында өстерәп йөрүе туйдырма¬ дымыни әле? Яклагыз үзен, ул сезне өченче тапкыр да алып китәр... Хәер сорый-сорый барырсыз... Стрелецлар тагын да сүрәнләнә төштеләр, Волков дәвам итте: — Петр патша кечкенә бала түгел хәзер... Аның сез¬ дән куркып торган чаклары үтте инде... Хәзер ул сезнең үзегезне куркытып куймасын... Ах, стрелецлар, йөрмәгез җүләрләнеп... Кемдер кыргый тавыш белән «эх!» дип кычкырды. Стрелецлар сискәнеп киттеләр. Волков гырылдап кул¬ ларын күтәрде, аннан иелде. Никита Гладкий йөгереп килгән уңайга ат өстендәге Волковка ташланды һәм, муеныннан үрмәкүч кебек эләктереп алып, аның белән бергә җиргә мәтәлеп төште. Өстенә тезләнеп авызына сукты, бүреген бәреп төшерде, кылычын йолкып алды. Сикереп торды да кылычын селки-селки хахылдап көл¬ де. Шадра, маңгае киң, авызы зур, аракы исе килеп тора. — Күрдегезме, менә аның кылычы. Мин Петр пат¬ шаныкын да шулай йолкып алачакмын... Тотыгыз үзен. Кремльгә, Федор Левонтьевич янына алып барыгыз. Стрелецлар Волковны күтәреп торгыздылар да кал¬ кулыктан алып төшеп киттеләр. Кытай-город стенасы буеннан, карга оялары белән тулган кәкре-бөкре өянке¬ ләр яныннан үттеләр алар, суы күгәреп беткән Неглин- ный елгасы буена утыртылган дар агачлары һәм очына тәгәрмәч киертелгән колгалар яныннан үттеләр һәм Бо¬ ровицкий манарасы астыннаң Кремльгә барып керде¬ ләр. Капка төбендә берничә учак яна иде. Берничә йөз стрелец сарай стенасы буена тезелеп утырган, кайсы¬ лары чирәмдә ауный, ә кайсы-бёрсе әрле-бирле йөреп тора идё. Волковны караңгы бер аралык буенча алып барды- лар-бардылар да лампада белән генә яктыртылган тәбәнәк палатага төртеп кертеп җибәрделәр. Юл буенча арттан өстерәлгән Гладкий сарайга кереп китте. Палата ишек төбендә каравылда торган стрелец юаш кеше бу¬ 11 Л-1334 161
лып чыкты. Ул, бердышына таянып,.Волковка әкрен генә болай диде: — Кара аны, син безгә ачуланма. Нишләмәк кирәк... Кушкач кыйнамый хәлең юк... Ачлы-туклы яшибез, боя¬ рин... Гаиләм зур, ундүрт жан... элек сату иткәли идек, хәзер нәрсә бирсәләр, шуңар риза булып яшисең... Ә Петр патшага без каршы түгел... Безгә теләсә кем баш булсын... Шулай хәзер эшләр... Софья-керде. Яшь кызларча киенгән: яланбаш, өстен¬ дә кара бәрхеттән теккән летник, итәкләренә кеш тиресе тоткан. Чырае сытык. Ул өстәл янына килеп утырды. Аннары елмаеп кына Шакловитый килеп кер¬ де, — матур, тешләре ап-ак, өстендә стрелецлар кафта¬ ны. Шакловитый Софья янына утырды. Гладкий, тугры хезмәтче буларак, тиле-миле кыяфәттә ишек төбенә ба¬ рып басты. Шакловитый Петр җибәргән хатны бармак¬ ларында уйната-уйната Волковка болай диде: — Патшабикә хатны укыды. Нигә сине шундый юк- бар нәрсә өчен төнлә чаптырып йөртәләр? — Разведчик, — диде Софья, тешләрен кысып. Ан¬ нары, Волковка карап: • — Сине күрүебезгә без бик шат, патша стольнигы,—- диде. — Патша үзе исән-саумы? Әнисенең нихәле бар? Безгә тагын кайчанга тикле ачу тотарга уйлый? Син җавап бир, югыйсә мәҗбүр итәрбез... Софья, бармакларын бармак араларына тыкты да, әкрен генә: — Мәҗбүр итәрбез, — дип кабатлады. Шакловитый сорашуын дәвам итте: — Потешный гаскәрнең сугыш кирәк-яраклары җи¬ тәрлекме соң? Мохтаҗлык күрмиләрме? Патшабикәнең барысын да беләсе килә... — диде Шакловитый. Юллар¬ га нигә дип каравыл куясыз, — куркыпмы, мәзәк өчен генәме?.. Озакламый сезнең яктан Мәскәүгә бөтенләй юл калмас инде. Икмәк китерүче олауларны да тотып каласыз икән... Шулай ярыймы инде, я?.. Волков башын иеп тик торды, — эндәшмәде. Шакло¬ витый түземсезләнә барган саен, Софья чыраен каты¬ рак сыткан саен, Волковның иреннәре катырак кысыла барды. Бу үҗәтлегенә ул үзе дә шат түгел иде. Преоб- раженскийда кырын ята-ята көч күбәйгән, йөрәк ярсып тора. Аның кыяфәте гүя шулай ди: «Мә сук, кыйна, ба¬ рыбер бер җавап та бирмим... Хәзер шуннан Шаклови- 162
тый пычак алып тиремне тунарга керешсен, эһ тә ит¬ мәм, тик елмаеп карап торырмын...» Менә Волков ба¬ шын күтәрде, ләкин тагын телен тибрәтмәде, мәсхәрәле елмаеп тик карап торды. Софья агарынды, борын тишекләре киңәеп китте. Шакловитый котырынып аяк типте, урыныннан сикереп торды. — Әллә дар агачында җавап бирәсең киләме? — Минем сезгә бирер җавабым юк, — диде Волков һәм үз сүзеннән үзе куркып китте. Ул күкрәген киерде, иңнәрен турайтып җибәрде, аннан дәвам итте: — Бик беләсегез килсә, Преображенскийга үзегез барыгыз. Саклап йөрергә стрелецларыгыз шәт җитә торгандыр. Шакловитый, киң селтәнеп, аның күкрәгенә сукты. Волков, катып китеп, артка чигенде. Софья да урыныннан кузгалды, аның зур симез бите дерелди, ачуы йөзенә чыккан иде. Ул карлыккан тавыш белән: — Башын кисәргә! — диде. Никита Гладкий белән каравылдагы стрелец Волков¬ ны ишек алдына өстерәп алып чыктылар. Никита: — Палачны чакырыгыз! — дип кычкырды. Волков кешеләр тотканга гына басып тора алган икән, җибәргәннәр иде, йөзтүбән барып төште. Берничә стрелец аның янына килеп, кем син, башыңны нәрсә өчен кисәләр, дип сораша башладылар. Аннары, көлеп, бөтен мәйданга ишетелерлек итеп: — Әй, кайсыгыз палач булырга тели?—дип кычкыр¬ дылар. Никита үзе кылычын кыныннан тартып чыгар¬ ган иде дә, аңар: «мондый эшкә кылыч пычрату оят бит» диделәр, һәм ул сүгенә-сүгенә сарайга кереп китте. Шулчак каравылдагы карт стрелец иелде дә, катып калган Волковның иңбашыннан тотып: — Бар, сыздырт. Капкадан чыкма. Әнә шул стена буйлап бар-бар да, анда бер ярык булыр, шуннан чыгып сыз... — диде. 14. ТӨНЛӘ БЕЛӘН Лубян мәйданында учаклар сүнеп беткән иде инде. Тик берсе генә пыскып ята. Овсей нихәтле генә җике¬ ренмәсен, берсенең дә утынга барасы килмәде. Стрелец- 11* 163
ларның күбесе өйләренә кайтып китте. Кайсылары әнә йоклап ята. Биш-алтысы койма буендагы киң ябалдаш¬ лы юкә төбендә шыпырт кына сөйләшеп утыралар... — Гладкий сөйләп торган: Борис Голицын үзенең постоялый дворына алтмыш чүлмәк көмеш күмгән икән, шылтырап торган көмеш тәңкәләр, ди, малай... Гладкий әйткән: казып алып бүлешик тә бер рәхәтләнеп типте¬ рик, дигән... — Гладкийга таларга гына булсын. Тик, белмим, бу эшкә кемне генә кызыктыра алыр икән... — Ышан андыйларга: алар казып алыр, ә безгә җа¬ вап бирергә туры килер... — Теге стольник белеп әйтә: тиздән Петр патша үзе¬ безне куркытып куймагае... — Анысы ерак китмәс... — Ә безнең Софья берәүләрне акча белән бүләкли, икенче берәүләрне көн-төн каравылда таптандыра. Бө¬ леп беттек бит инде, йорт-җирнең рәте-чираты калмады... — Ә мин, валлаһи дип әйтәм, артыма да әйләнеп ка¬ рамас идем, потешныйлар ягына чыгар идем. — Чыннан да... алар җиңәчәк бит... — Бик рәхәтләнеп... — Юкка гына без монда яткан булабыз... Муены¬ бызга элмәк киертеп куярлар, шул булыр. Тынып калдылар, борылып карадылар. Кремль ягын¬ нан, атын җан-фәрманга чаптырып, бер кеше килә иде. «Тагын шул Гладкий икән әле... Ул иблискә монда ни калган...» Гладкий исерек баштан атын учакка китереп кертте һәм, аты туктар-туктамас, сикереп төшеп, акы¬ рырга тотынды: — Ни өчен стрелецларны җыйнамадыгыз? Ни өчен заставага җибәрмәдегез? Кремльдә бар да әзер, ә сез¬ нең учакларыгыз да янмый! Йоклыйлар? Шайтаннар! Овсей кайда? Бистәләргә кеше җибәрегез! Спас мана¬ расында чаң сугу белән бөтенегез коралланып чыккан булсын... Гладкий алпан-тилпән атлап, сүгенә-сүгенә өйгә ке¬ реп китте. Юкә астындагылар тагын шыпырт кына сөй¬ ләшергә керештеләр: — Чаң сугачаклар... — Бүген төнлә белән... — Ләкин халыкны җыя алмаслар... — Юк. 164
— Ә нәрсә, егетләр, әгәр... Башларын бер-берсенә якынрак иделәр. Ишетелер- ишетелмәс сөйләүгә күчтеләр: — Ә патша рәхмәт әйтер иде... — Билгеле. — Бүләге, тегесе-бусы... — Ә монда эш харап, егетләр. — Беләбез... Кем бара, егетләр? Ике кеше булса, әйбәт булыр иде... — Я кайсыгыз? Дмитрий Мелов, барасыңмы? — Барам. — Яков Ладыгин, барасыңмы? — Минме? Ярый, барырмын. — Үзе янына керергә тырышыгыз. Аягына егылы¬ гыз... Шулай да шулай диегез... Сине, бөек падишабыз- ны, үтермәкче булып йөриләр, диегез... Без синең тугры хезмәтчеләрең, тәре үбеп ант иткән кешеләр, диегез... — Өйрәтмә, үзебез дә беләбез... — Чабыгыз, егетләр... 15. ПРЕОБРАЖЕНСКИЙДА Нибары ике потешный батальон белән Кремльгә кар¬ шы сугышу турында уйларга да ярамый иде. Утыз мең стрелец, чит ил пехотасы һәм генерал Гордон полкы си¬ нең ул потешныйларыңны чебен урынына кырып сала¬ чак... Борис Голицын: Преображенскийда тыныч кына көтеп ятарга кирәк, диде. Тиздән көз, юл өзелә, аннан салкыннар китә, — стрелец таяк белән кыйнасаң да үзе¬ нең мич башыннан төшеп сугышка китәчәк түгел... Ә яз җиткәч, күз күрер. Ул арада безнең хәл начарланмас; минемчә, Софья белән Василий Васильевичныкы начар¬ ланыр: язга тикле боярлар үзара талашып бетәрләр, безнең якка куна башларлар; Софьяларның стрелецлар- га түләр өчен акчалары булмас, — казна корыды. Халык хәзер үк ач, бистәләр, һөнәрчеләр бөлеп бетте. Сәүдә¬ гәрләр ыңгыраша... Инде шуңар карамастан, Софья, чаң суктырып, гаскәрне кузгата калса, потешныйларны алып, Троице-Сергиево монастырена китәрбез. Изге җирне ватып керергә җөрьәт итмәсләр. Кирәк икән, анда бер ел да, аннан артык та ятарга мөмкин булыр... 165
Борис Голицын киңәше буенча Троице монастырена, монахларның иң югары башлыклары булган архиман¬ дритка, яшерен рәвештә бүләк җибәрделәр. Борис Алек¬ сеевич үзе дә, ике тапкыр барып, архимандрит белән сөйләшеп, канат астына алуын үтенеп кайтты. Зоммер потешныйларны сугышка өйрәтте, көн саен сынау үткәр¬ де, туп тавышыннан сарай, тәрәзәләре коелып бетә язды. Ләкин Петр Мәскәү турында әйтә башласа, Зоммер йө¬ зен сыта һәм мышнап куя иде: — Килә бирсеннәр, каршы алырбыз... Еш булмаса да, бистәдән Лефорт килеп йөрде. Аек, артык нәзакәтле, һәрвакыт көләч. Аның бу кыяфәте Петрны бөтен нәрсәдән күбрәк куркуга төшерә иде. Петр инде хәзер Лефортка да ышанмый иде. Ул еш кына төн уртасында Алексашканы уята. Кафтайнарын ничек эләк¬ те шулай кияләр дә каравылларны тикшерергә йөгерә¬ ләр. Петр Яуза ярына килеп баса да озаклап Мәскәү ягына карап тора. Караңгы, ник бер ут әсәре булсын, бары тик шомлы тынлык хөкем сөрә Мәскәү өстендә... Салкынча. Петр калтыранып куя. Алексашкага сүрән генә эндәшеп, йокларга кайтып китә. Петр бары күл буеннан кайтып төшкән көннәрендә, генә ак өйдә йоклады. Аннары урынны сарайга терәп салган чолан кебегрәк бер тәрәзәле тәбәнәк палатага җәяргә кушты. Үзенә ян сәкегә, Алексашкага идәнгә, киез өстенә. Евдокия үзенең җанашын көтә-көтә елап бетте, — ул йөкле иде, дүртенче аен йөри иде инде,— ләкин кайт¬ кач та рәхәтләнеп торып бер иркәләнерлек булмады. Җанашының кайтып килгәнен күргәч, каршысына йө- гермәкче булган иде дә, карчыклар җибәрмәде. Ә өйал- дына килеп кергәч, карчыклардан ычкынды да, йөгереп килеп, җанашына сарылды. Озын, ябык, бераз ятрак та... Дегет исе, тәмәке төтене сеңеп беткән... Ул үзенең каты иреннәре белән Евдокияны үбеп алды. Бары шуны гына әйтте: «Я инде, я... бу турыда нигә хатыңа язмадың?» Шуннан соң йөзе бик аз гына ягымлы булып торды. Хатыны белән бергә әнисе янына исәнләшергә керде. Ул сүзен өзеп-өзеп, аңлаешсыз итеп сөйләде, иңбашын җыерды, гел кашынды. Ахырдан Наталья Кирилловна: «Улым, Петенька, мунча иртәдән бирле яна...» — диде. Петр әнисенә сәер итеп карап куйды: «Керләнгәнгә тү¬ гел ул, әни...» 166
Наталья Кирилловна аңлады, аның яңаклары буйлап яшь агып төште. Ә Петр чоланга йокларга кереп кит¬ кәч, Евдокия кешеләрдән шундый оялды, күзләрен кая куярга белмәде. Петр исә хатыны барын гүя бөтенләй онытты. Аның көннәре төрле мәшәкать белән үтте, әледән-әле Голицын белән бикләнеп пышылдашты... Август ае шулай баш¬ ланды... Мәскәүдә дәһшәтле, Преображенскийда куркы¬ ныч иде. 16. ЙОКЫ КЕРМИ — Кара әле, мин херц, Рим патшасына гаскәр сорап язсаң, ничек булыр икән? — Тинтәк син... — Кем, минме? — Алексашка урыныннан сикереп торды да дүрт аякланып Петр янына үрмәләде. — Бер дә тинтәк түгел, — диде ул, күзләрен уйнатып. — Бер ун мең җәяүле гаскәр сорарга кирәк. Шул җитәр... Әнә Борис Алексеевич белән сөйләшеп кара әле, ул да шуны әйтер... Петр, кырын ятып, аякларын җыерып китергән, юр¬ ганын башыннан томалаган иде. Алексашка аның баш очына килеп утырды да иренен тешли-тешли болай диде: — Әлбәттә бездә акча юк, мин херц... Ә акча кирәк... Без тотарбыз да алдашырбыз... Әллә без шул Рим пат¬ шасын да алдый алмабызмы? Әгәр кушсаң, мин үзем Римга барып кайтыр идем... валлаһи менә... Эх, ун мең гаскәр белән Мәскәүгә бәреп керер идек тә... Стрелец¬ лар штаннарын кияргә дә өлгерми калырлар иде... — Кит, шайтан алгыры! — Хәерле булсын... — Алексашка җәлт кенә үзенең толыбы астына кереп ятты. — Мин бит шведларга яки татарларга барып баш ияргә димим. Аңлыйм әзрәк. Теләмисең икән, — кирәк түгел...'Минем эшем 1ок... Петр, тешләрен кысып, башын юрган астыннан чы¬ гармыйча гына: — Соң уйлагансың, — диде. Тындылар. Чоланда кызу иде. Мич астында тычкан кыштырдый. Ерактан: «караштыргала» дигән тавыш ишетелде, — моны Яузада каравыл торучылар кычкыр¬ дылар. Алексашка тигез сулый башлады... 167
Петр бу көннәрдә йоклый алмыйча газаплана иде. Инде йоклап киттем дигәндә генә кемдер, кайдадыр: «Пожар, пожар!..» — дип кычкырган кебек була. Петр¬ ның йөрәге сарык койрыгы кебек дерелдәргә тотына... йокы кача. Тынычланып кына җитә, — еракта, бүрәнә стеналарның теге ягында кемдер елаган кебек була... Бүген дә шулай ята-ята Петрның башына бик күп уйлар килде... Балачагын хәтерләде ул. Абзар артында булса да, тегесе ярамый, монысы ярамый дип гел тыеп торсалар да, балачагы күңелле үтте. Шау-шу белән, бер гамьсез үтте... Шул ук вакытта мәгънәсез, файдасыз үтте балачагы... Ул бөтенесе өчен ят булып үсте... «Бүре баласы... Солдат кодасы... Шаяра торгач, типтереп йөри торгач, барып чыкты...» — диделәр явыз җаннар. Менә инде йөрәге өстендә пычак тотып торалар... Аның күз алдында Софьяның чиркәүдә, чатыр эчен¬ дә басып торганы гәүдәләнде. Тагын йокы качты. Ул гәүдәсен тагын да җыера төште. ...Әй, апа, апа... Оятсыз нәмәрсә... юан бот... симез муен... акшарлы бит... Канга сусаган шул... Юлыма гра¬ ната ташларга кушкан бит... Пычак тоттырып җибәр¬ гән... Кухняга барып керсәм, бер мичкә куас, шикләнеп, эткә эчереп караган идем, кәкрәеп кенә төште... Петр уйлаудан туктады... Ләкин ачу үзе чигә тамыр¬ ларына бәреп керде... Үтермәкче булалар! Ә карап ка¬ расаң, бер ерткычның да, бер кешенең дә Петр хәтле яшисе килми торгандыр... — Алексашка... йоклыйсың, шайтан... куас бир... Алексашка толып астыннан тиле кеше кебек атылып чыкты. Кашына-кашына чүмеч белән куас алып килде. Башта үзе эчеп карады, аннан патшага бирде. Авызын ачып иснәде. Бераз сөйләшеп тордылар. Еракта, күңелсез генә итеп: «тыңлаштыргала» дип кычкырдылар. — Әйдә, йоклыйк, мин херц... 17. ПАТША КАЧТЫ Петр шәрә аякларын сәкедән идәнгә сузды. Юк инде, монысы күз алдына килү түгел иде: аралыкта ашыгып атлаган аяк тавышлары аермачык ишетелде. Шаулаша¬ лар, кычкыралар, ә Алексашка, ике кулына ике писто¬ лет тотып, ишек төбендә басып тора иде. 168
Мин херц, Монда кйләләр. Петр ишеккә карады. Килеп җиттеләр... Туктадылар... Берсе тавыш бирде: — Тор, патша, харап булдык... — Мин херц, бу Алешка. Алексашка келәне күтәрде. Авыр сулап, Никита Зотов килеп керде. Яланаяк, күзләре агарган... Зотов артыннан Алексей Бровкин бе¬ лән озын мыеклы, караңгы чырайлы бер солдат ике стрелецны он капчыгы урынына өстерәп керделәр. Чәч- сакаллары тузган, иреннәре салынып төшкән, күзләре тиле-миле. Куркудан тавышы беткән Никита Зотов пышылдап кына: — Мелов белән Ладыгин, Стремян полкыннан безнең якка качып чыкканнар... — диде. Стрелецлар бусаганы узуга йөзтүбән аудылар һәм, мөмкин кадәр куркынычрак итеп, сакалларын селки- селки кычкырырга тотындылар: — О-ой, о-ой, патша хәзрәтләре, сине харап итәләр бит... о-ой, о-ой... Анда сиңа каршы явызлык эшләргә җыеналар, туган атабыз... Иксез-чиксез гаскәр җыйный¬ лар, корыч хәнҗәрләрен чарлыйлар, Спас манарасында чаң сугалар, бөтен яктан Кремльгә халык агыла... Петрның бөтен гәүдәсе калтыранды, укмашкан чәч¬ ләренә хәтле селкенеп торды, сул аягын көзән җыера башлады. Стрелецлардан да болайрак кычкырып салды ул. һәм, Никита Зотовны этеп җибәреп, аралыклар буенча йөгерә башлады. Котлары алынган карчыклар һәркайда ишектән башларын тыгып карап калдылар. Арт ишек төбендә куркуга төшкән хезмәтчеләр җые¬ лып тора иде. Кемдер атылып килеп чыкты. Озын ак кулларын сукыр кеше кебек алга сузган. «Абау, патша ич!» — кайберләре куркудан егылып киттеләр. Петр, ке¬ шеләр аша йөгереп чыгып, каравылда торган офицер¬ ның кулыннан йөгәне белән камчысың тартып алды, һәм иярле атка сикереп менде дә аны камчылый-камчылый агачлар арасына кереп югалды. Алексашка тынычрак иде: кафтаны белән итеген киде. Аннан Алешкага: «Патшаның киемнәрен алып, безнең арттан чап!» — дип кычкырды да каравылда то¬ ручы икенче берәүнең атына атланып, Петр артыннан ташланды. Петр, өзәнгесен кимичә, тезгенен дә тотмый- 169
Ча чаба иДе. Алексашка аны Сокольники урманына кер¬ гәч кенә куып җитте. — Тукта, тукта, мин херц! Биек-биек агач араларыннан ап-ачык булып җемел¬ дәгән көзге йолдызлар күренә. Кыштырдаган тавышлар ишетелә. Петр, калтыранып, як-ягына каранды. Тагын алга ыргылырга теләп, үкчәләре белән атын кыйнады. Алексашка, усал пышылдап, аның атын тотты. — Тукта әле, мин херц. Чалбарыңны кими кая бар¬ макчы буласың!.. Абага арасыннан, каты пошкырып, канатларына бу¬ талып, көртлек очып чыкты һәм, кара шәүлә булып, йолдызлар астыннан очып китте. Петр йөрәген тотты. Менә Алексей Бровкин белән Бухвостов патшаның ки¬ емнәрен китереп җиткерделәр. Өчәүләшеп ничек эләк¬ те шулай киендерделәр. Ул арада ат атланган егермеләп стольник һәм офицерлар килеп җитте. Урман аша әкрен генә чыктылар. Мәскәү ягы әз генә кызарып тора, чаң тавышлары да ишетелеп китә иде. Петр, тешләрен кысып: — Троицага... — диде. Авыл юллары, бушап калган кырлар аша Троица монастырена чаптылар. Петрның өч кырлы эшләпәсе күзләренә хәтле төшкән иде. Ул йөгәнен бөтенләй тотма¬ ды. Әледән-әле атын камчы белән аяусыз рәвештә кый¬ нап барды. Алдында һәм артында егерме өч кеше. Ат тояклары коры җиргә бәрелеп шакылдый. Калкулыклар, таучыклар, усак, каен урманнары артта кала. Көнчы- rbinfra күк йөзе яшькелт төскә керә. Атлар пошкыра, җил сызгыра... Бер урында ниндидер шәүлә юлдан чит¬ кә атылды. Танымадылар: я берәр ерткыч булгандыр, яки ат сакларга килгән мужиктыр, коты алынып, чи¬ рәмгә йөзтүбән капланып калгандыр... Троицага Софьядан алда барып җитәргә кирәк иде. Саргаеп кына таң атып килә. Берничә ат егылды. Тиз генә яңадан иярләп, бер дә ял итеп тормыйча, алга чап¬ тылар. Биш сәгатькә алтмыш чакрым җир киттеләр. Борылышта крепостьның үткен очлы манаралары күрен¬ гәч, чиркәү гөмбәзләрендә таң нурлары уйный башлагач, Петр шатлыгыннан елап җибәрде. Монастырь капкасыннан атлатып кына керделәр. Үләргә җитеп алҗыган, оятыннан ни кыларга белмәгән патшаны, атыннан күтәреп алып, архимандрит бүлмәсе¬ нә кертеп салдылар. 170
18. ШОМЛЫ КӨННӘР Мәскәүдә Дә, Преображенскийда да болай булыр Дип уйламаганнар иде: Софья стрелецларны җыя алма¬ ды, Спас манарасында чаң сугылмый калды, төн тыныч кына узды. Преображенскийда беркем калмады. На¬ талья Кирилловна, Петрның хатыны, сарайга якын тор¬ ган боярлар, төрле хезмәтчеләр — бөтенесе Троицага качтылар. Потешный полклар да, туплары белән снаряд¬ ларын өстерәп, шунда юл тоттылар. Икенче көнне Софья үзенең чиркәвендә гыйбадәт кылып тора иде, боярларны ера-ера, Шакловитый килеп керде. Чырае сәер иде аның. Гаҗәпләнгән Софья башын күтәреп карады. Шакловитый ясалма елмаеп аңар таба иелде: — Петр патша Преображенскийдан чыгып качкан. Яланаяк, яланбаш. Кая киткәнен дә белмиләр. Софья иреннәрен бөрештереп коры гына әйтеп куйды: — Теләсә ничек котырынып йөри шунда... Әллә нәрсә булмаган да кебек иде. Ләкин шул ук төнне Лаврентий Сухаревның бөтен полкын алып Трои¬ ца монастырена киткәне билгеле булды. Кай арада кемнәр котыртып өлгерде икән аны? Мөгаен, үзе бе¬ лән бергә ашап-эчеп йөргән Борис Голицындыр әле... Мәскәү хафага төште. Төннәрен әле анда, әле монда капкалар шыгырдап ачылды; боярлар арбаларына төя¬ леп чыктылар да, бүрәнә түшәлгән юллар буйлап, җан- фәрманга Ярославль ягына элдерттеләр... Василий Васильевич, үзенең язмышы турында беләсе килеп, күрәзәлек итте, төннәрен Медведев янында уз¬ дырды, көндез йокылы-уяулы хәлдә сарай буенча сел¬ кенеп йөрде; ул хәзер ни әйтсәләр шуңар күнде. Шак¬ ловитый полктан полкка чапты. Софья, үзенең котырып ярсуын сиздермәскә тырышып, тавыш-тынсыз гына кө¬ теп ятты... Менә полковник Иван Цыклер да һич көтмәгәндә үзенең гаскәр башлыкларын һәм берникадәр стрелецла- рын алып Троицага качты. Ә бит ул моннан җиде ел элек чиркәү михрабы артындагы яшерен җирдән На¬ талья Кирилловнаның энесе Иван Кирилловичны өсте¬ рәп чыгарган иде. Софьяның ышанычлы кешеләреннән 171
йДе бит ул. Хәзер инде Петрдан гафу үтенер һәм Софья¬ ның бөтен усал уйларын фаш итәр... Цыклер турында ишеткәч, Софья каушап калды. Шундый ышанычлы этләр дә ташлап киткәч, кемгә тая¬ нырга инде хәзер? Ул да түгел, стрелец полкларының унтугызына да Троицадан чаптарлар фәрман ташый башладылар. Борис Голицын язган, карасын чәчрәтә- чәчрәтә Петр кул куйган бу фәрманнарда полковниклар белән үрәтникдәргә дәүләт эшләре буенча патша хозу¬ рына килергә кушылган иде... Чаптарларны тотып кыйнадылар, ә фәрманнарын ертып ташладылар. Ләкин кайбер чаптарлар казарма¬ ларга үтеп керергә һәм фәрманны кычкырып укырга өл¬ герделәр. Шуннан соң Софья: «Троицага барырга җөрь¬ әт иткән кешеләрнең башлары чабып өзеләчәк» дигән белдерү игълан итәргә кушты. Белдерүне укыдылар. Полковниклар: «Ярар, бармабыз», — диделәр. Василий Васильевич үзенең ышанычлы кешеләрен Петр ягына чыккан стрелецларның хатыннары янына җибәрде: ир¬ ләренә, кайтырга әйтеп, хат язсыннар; тыңламасалар, көчләп яздырыгыз... Ләкин моңардан әллә ни мәгънә чыкмады. Татуланырга өндәү өчен Троицага патриарх Иоаким- ны җибәрделәр. Патриарх бик теләп китте. Ләкин әйлә¬ неп кайтмады, хәтта Софьяга язып та тормады. Полкларга, бистәләргә, посадларга Петрдан яңа фәрманнар килде: «Кичекмәстән Троицага килегез. Кем дә кем килми, үлем җәзасына дучар булачак...» Димәк, монда калсаң да, тегендә барсаң да башыңны чабып өзәләр... Нечаев, Спиридонов, Норматский, Дуров, Сер¬ геев дигән полковниклар, биш йөз үрәтник, купецлар һәм күп кенә гади стрелецлар курка-курка Троицага киттеләр. Русча киенгән Петр патша аларны, болдырга чыгып, аракылар белән каршы алды. Килүчеләр елый-елый патшадан бу фетнәне бастыруын үтенделәр. Шул ук көнне Сухарев полкында: «Әйдәгез Мәскәүгә барабыз, җинаятьчеләрне тотарга!..» — дип кычкырдылар. Василий Васильевич авырган булып ятты. Шаклови¬ тый кеше күзенә күренергә куркып, сарайның арткы бүл¬ мәләреннән беркая чыкмады. Гладкий үзенең иптәшләре 172
белән Медведев өендә качып ятты. Кремльнең бөтен капкаларын бикләделәр. Стена башларына пушкалар куелды. Софья, башын кая куярга белмичә, бушап кал¬ ган палаталарда әрле-бирле йөренде. Кулларын йодрык¬ лап күкрәк турысына күтәргән, каты-каты басып йөри. Үлеп барган шомлы тынлыкка караганда ачыктан-ачык сугыш, баш күтәрү, кырылыш әйбәтрәк. Күргән төш онытылган кебек, әкренләп власть кулдан китә, тормыш бетә... Ләкин шәһәр үзе тыныч кебек, һәрвакыттагыча ба¬ зарлар шаулап тора. Урам каравылчыларының такыл¬ давык тавышлары төннең төн буена тынмый, әтәчләр кычкыра. Беркемнең дә сугышасы килми. Бер ялгызы Кремль стеналары эчендә бәрелеп-сугылып йөргән Софьяны, әйтерсең, бөтенләй онытканнар... Нишләргә соң? Софья егерме тугызынчы август көн¬ не каретага кереп утырды да әз генә сакчы белән үзе Троицага китте. 19. ТРОИЦА МОНАСТЫРЕНДА Ярославль юлында көн-төн тузан басылмады — Мәс- кәүдән җәяүлеләр, атлылар агылды. Монастырь ишек алды, тирә-як кырлар олаулар белән тулды, кая кара¬ ма, учак дөрләде. Кешеләр урын өчен, икмәк һәм ат азыгы өчен талашып, сугышып беттеләр. Олы дәрәҗәле боярлар ишек алдында яки кырда па¬ латка корып яттылар. Кешеләр болдыр каршында, кызу кояш астында патшаның чыкканын көтеп утырдылар. Шунда ук коры-сары белән тамак ялгадылар. Мәскәүдәге өйләрне поход тормышына алмаштыру читен булды. Ләкин бөек үзгәрешләр булырга торганны, власть алмашынырга торганны бөтенесе аңлый иде. Ә хәерлегә микән соң? Әйдә, хәзергедән дә начар бул¬ мас әле... Кешеләр кичләрен учак әйләнәли утырып, арба ас¬ ларына кереп сөйләшеп яттылар. Монастырь әйләнә- тирәсендә шау-шу басылып тормады. Әллә кайдан кү¬ рәзәлек итә белүче мужиклар килеп чыкты. Алар, күз¬ ләрен сәер кыса-кыса, борчакка карап күрәзәлек иттеләр, җиргә кечкенә яулык җәеп, чүгәләп утырдылар да, саф¬ 173
сата саттылар. Караңгыда арбалар арасында шуышып йөри-йөри күзгә төтен җибәрделәр: — Патша кызының канаты сынды, князь Голицын беренче карга тикле дә чыдамас... Петр патша яшел әле. Аның эшен әнисе белән патриарх йөртер инде... Хәзер җирнең кендеге шулар булачак... Закон башында шулар торачак хәзер. Ә закон менә нинди булачак: боярларны каретага утырып йөрүдән тыячаклар, аларга берәр генә өй калдырачаклар... Бистәләрдән сайлап җибәрелгән яхшы кешеләр патша сараена барып, моны эшлә, моны эшләмә дип кенә торачаклар... Чит ил кешеләрен Рә- сәйдән куып чыгарачаклар, йорт-җирләрен халыктан та¬ латачаклар. Мужиклар белән колларга ирек биреләчәк. Күрәзәләр, борчакка карап, шулай диделәр, аларны тыңлап утыручылар да шуны көттеләр... Монастырь өс¬ тендә бертуктаусыз бәйрәм чаңы яңгырап торды. Чир¬ кәүләрнең бөтенесе ачык, бөтенесендә шәм яна. Мо¬ настырьда гыйбадәт җырлары көне-төне ишетелеп тора. Таң беленер-беленмәстә Петр патша (уң ягында әни¬ се, сул ягында патриарх) болдырдан төшеп, гыйбадәт кыларга китте. Ә соңрак Наталья Кирилловна яңа кил¬ гәннәргә үз кулы белән берәр чәшке аракы өләшеп чык¬ ты. Гыйбадәт кыла-кыла, ураза тота-тота кибеп беткән, ләкин рухы күтәренке патриарх: — Караклар яныннан китеп яхшы иткәнсез, патша¬ дан куркып торуыгыз да яхшы, бу эшегезне алла яра¬ тыр, — диде һәм, күзләрен куркыныч ялтыратып, Петр¬ га карап куйды. Патша русча киенгән иде. Керсез кулларында ефәк яулык, үзе юашланып калган, башын түбән игән, чырае ябык. Өч атнадан бирле авызына трубка капканы, ара¬ кы эчкәне юк. Әнисе, патриарх һәм Борис Голицын нәр¬ сә әйтсә, шуны эшли. Монастырь ишек алдыннан беркая чыкмый. Иртәнге гыйбадәттән соң архимандрит бүлмә¬ сенә, образлар астына кереп утыра да боярларга кулын үптерә. Кызу сөйләвен, күзен акайтып каравын ташла¬ ган. Берәрсенә җавап бирергә кирәк булганда, үз акы¬ лы белән генә эш итми, башта олылар белән киңәшә һәм әкрен генә, күркәм генә итеп җавап бирә. Наталья Кирилловна үзенең якыннарына әледән-әле: — Аллага ничек итеп рәхмәтләр әйтергә белмим, — ди. — Патшабызга акыл керде бит; хәзер шундый әдәп¬ ле, шундый тәүфыйклы... 174
Хәзер патша янына чит ил кешеләрен якын да җи¬ бәрмәделәр. Бер Лефорт кына кереп йөрде; ул да кич белән генә, патриарх күрмәгәндә генә, Петрның үз бүл¬ мәсенә генә. Петр бер сүз дәшмәстән аның яңакларына ябышты, авызын үпте Һәм иркен сулап куйды. Иңгә иң утырдылар. Лефорт, Петрның рухын күтәрү өчен мәзәк сүзләр пышылдап көлдереп бетерде, сүз арасында, җаен ките¬ реп кенә, эш өчен файдалы фикерләр әйтте. Лефорт Петрга, Софья белән көрәштә, барыннан да бигрәк, саклык белән эш итәргә кирәк дип, кат-кат әйтә килде. — Сугышырга атлыгып торма, сугыштан бар да туйган, Мәскәүдән качып килгән халыкка монастырь¬ ның илаһи чаңнары астында тынычлык һәм иркенлек вәгъдә ит. Ә Софья, черек багана кебек, үзе үк авып төшәр. Җитди бул, Петер, тыйнак сөйләш, ягымлы бул, егылганчы гыйбадәт кыл. Шулай итсәң, үзеңне бөтенесе яратыр. Алла безгә менә нинди патша җибәргән, бу барында сулу алырга була, диярләр... Кычкырышу бе¬ лән сугышу — алары әнә Борис Голицын эше... Петр җан дустының акыллылыгына исе китте. Тегесе дәвам итте: — Французча сәясәт — үз файдаңны кайгырту дигән сүз. Француз короле Людовик Унберенче, йомышы төш¬ сә, мужикларның иң әшәкесенә дә кунак булып барган, кирәк тапса, һич кызганмыйча, иң атаклы графның да башын чабып өзгән. Ул сугышуга караганда күбрәк сәясәт белән шөгыльләнгән. Төлке дә була белгән, арс- лан да булган. Дошманнарын бөлдергән, дәүләтен бает¬ кан... Аны тыңлап тору кызык иде. Биергә яратучы, җән¬ җалчы, мәзәкче иде бит ул. Ә биредә әнә русларның башларына да килмәгән нәрсәләр турында сөйли: — Сездә һәркем үз ягына каера, ә дәүләттә эше юк. Берсенә табыш кирәк, икенчесенә -дәрәҗә, өченчесенә корсагын тутыру... Мондый кыргый халыкны Африкада да таба алмассың, һөнәре дә юк, гаскәре дә, флоты да юк. Бар белгәне: кешенең тиресен тунау. Ләкин анысы да тунаганда тишелеп бетә... Бу сүзләрне ул һич курыкмыйча сөйләде, Петр үз халкын якларга керешер дип курыкмады. Гүя ул Петр¬ 175
ның кыргый, комсыз, тынгысыз акыл урманына шәм ян¬ дырып керә иде. Бүлмә караңгыланып китте, тәреләр алдындагы лам¬ пада утлары тәрәзәнең яшел пыяласын ялады, өй түрен¬ дәге сакчыларның аяк тавышлары басыла төште. Ле¬ форт, берәр мәзәк сөйләп көлдерде дә, янәдән үзенекенә борып алды: — Син бик акыллы кеше, Петер... Мин дөньяны күп гиздем, кешеләрнең төрлесен күрдем. Кылычымны һәм гомеремне сиңа бирәм... (Лефорт сөйләде-сөйләде дә әллә ничә еллыкны шушы берничә көндә кичергән Петр¬ ның кабарынкы күзләренә ягымлы карап куйды.) Сиңа акыллы һәм ышанычлы кешеләр кирәк, Петер... Ашык¬ ма, көт, без сиңа андыйларкы табып бирербез. Син ди¬ гәндә утка керердәйләрне, син дигәндә ата-анасын кыз- ганмастайларны табарбыз... Ә боярлар урын өчен, дәрә¬ җә өчен тик талаша бирсеннәр. Аларга яңа баш куеп булмый, ә искесен чабып ташлавы беркайчан да соң тү¬ гел... Сабыр ит, ныгый төш, хәзергә ул боярлар белән көрәшерлек көчең юк әле синең... Каның кайнар чакта гүләйт итеп кал, уйна-көл, матур кызлар коч. Казнаң җитәрлек... патша бит син... Лефортның юка иреннәре Петрның колак төбендә пышылдады, бөтерелгән мыегы Петрның яңагын кытык¬ лады, бер карасаң ягымлы, бер карасаң кырыс күз ка¬ расында акыллы да, җәнҗаллы да очкыннар кабынды. Петрның башында чуалган бөтен томанлы уй-теләкләрне укый белде, әйтеп бирә белде ул. Наталья Кирилловна Петрушкасының шулай кинәт акыллыланып китүенә хәйран булды, аның мәһабәтлә- нүенә, күркәмләнүенә шатланып туялмады. Наталья Кирилловна монастырьга килгәч, көзге роза гөледәй чә¬ чәк атты. Унбиш ел буена онытылып яшәде бит ул. Ә хәзер әнә атаклы князьләр аңар сәлам бирү өчен ха¬ лык арасыннан этелә-кысыла керәләр, боярлар, берәр йомыш кушса ярар иде дип, авызына гына карап тора¬ лар. Гыйбадәт кылганда иң беренче урында Наталья Кирилловна; патриарх та тәрене башлап аңар үптерә. Чиркәүдән чыккан чакта бөтен халык аның алдына ава. гаиптән хәбәр бирүче диваналар, гарип-горабалар, хәер¬ челәр аңар дан җырлыйлар, күлмәк итәкләрен үбәр өчен үреләләр. Хәзер аның тавышы тыныч, күркәм, мәһабәт, карашы патшаларча. 176
Наталья Кирилловна бүлмәсендәге ян сәкеләрдә, сандык өсләрендә боярлар. Бар да тун кигән, янып- пешеп беткәннәр. Әнә арада аның иң якын кешесе Ти¬ хон Никитович Стрешнев, иреннәре шатлыклы елмайган, кеше күреп юкны-барны лыгырдамасын өчен күзләрен салынкы кашлары белән пәрдәләгән; әнә кырыс таби¬ гатьле, кызыл чәчле, киң битле Иван Борисович Трое¬ куров; әнә кодалары Петр Абрамович Лопухин, аның төртеп торган яңак сөякләре янып чыккан, керфексез күз кабаклары кызарып тора; бу тәбәнәк буйлы кибеп беткән карт тәкатьсез булып зур эш башына куюларын көтә; әнә бөкре борынлы чегәнсымак князь Михайло Черкасский, ул мичкә сөялгән, кулларын тыныч кына баглаган да черем итә; әнә Федор Юрьевич Ромоданов¬ ский, ул әле монастырьга ай урталарында гына килде, ул да акай күзләрен уңга-сулга йөртеп, иләмсез зур корсагын тирбәлдереп патшабикә бүлмәсендә утыра. Алар янына үзенең абыйсы Лев Кириллович бе¬ лән патшабикә керә. Ул исәнләшкәндә һәрберсенә исеме белән эндәшә, аннары кулына чиркәү икмәге тотып гади скамьяга килеп утыра. Лев Кириллович та утыра; ул бик симез, бит урталары янып тора, сабыр табигатьле. Боярлар бер дә ашыкмыйча гына алар белән хөкүмәт эшләре турында сөйләшәләр: Софьяны нишләтергә, Ми¬ лославский белән нишләргә, кемне сөргенгә җибәрергә, кемне монастырьга озатырга, кайсы боярны кайсы при¬ каз башына куярга... _ Борис Алексеевич Голицын патшабикә янында сирәк була иде. Бик кирәк булганда гына керә иде. Туганнан туганы Василий Васильевич өчен оялды ул. Хәер, вакы¬ ты да булмый иде аның: көн-төн фәрман язды, Мәскәү белән сөйләшүләр алып барды, полкларны үз якларына чыгарга өндәп йөрде, әсирләрдән сорау алды, гаскәр өчен азык-төлек юнәтте. Бик тә һавалы, Василий Ва¬ сильевичтан да тәкәбберрәк иде ул, — беркемнең киңә¬ шен тотмады. Полкларга барганда алтынга манган ти¬ мер кием, башына кызыл каурыйлы итальяннар шлемы кия иде. Бераз төшереп ала, мыек бөтерелгән, аты ут кебек, яллары, койрыгы алтын тасма белән үрелгән. Бәрхет ияреннән иелеп яңа килгән полковниклар белән үбешеп чыга. Аннары чабылган үлән шикелле йөзтүбән авып яткан стрелецлар янына килә. Бүген дә шулай итте. 12 Л-1364 177
— Исәнме, егетләр! —дип кычкырды ул, карлыккан тавыш белән. — Алла гафу итәр үзегезне, патша ярлы¬ кар. Атларыгызны тугарыгыз, ботка пешерегез. Патша сезгә бер мичкә аракы бирергә кушты... — Бакчы, нинди күңелле кеше, — диделәр арбалар¬ га төялеп килгән стрелецлар үзләренең хатыннарына.— Күрәсең, монда эшләр тауга таба, ярый әле килдек... Борис Голицын бөтен эшне берүзе алып барды. Боярлар моңар шатландылар гына. Мәшәкате юк. Пат¬ шабикә бүлмәсендә йокымсырап утыру тынычрак ич... Егерме тугызынчы августта монастырьның тимер тышлы капкасы төбенә бер стрелец чабып килде. Кол- пагы юк, кафтаны эштән чыгып беткән, бөтен бите ту¬ зан, бары акайган күз агы гына ялтырап тора. Ул киез¬ ләнеп каткан чөй сакалын капка өстендәге манарага таба сузып, шомлы тавыш белән кычкырды: — Патша эше белән килдем!.. Капка шыгырдап ачылды. Стрелецны күбеккә баткан атыннан күтәреп алдылар. Таза гына бер мужик иде бу. Хәбәрне патшага тизрәк җиткерим дип чаба-чаба шулхәтле арыган, аягына да басып тора алмый. Кул¬ тыклап алдылар да әкрен генә Борис Голицын янына алып киттеләр. Ә ул болдырда Борисны күрүгә аның ' аяк астына егылды: — Софья килә, хәзер моннан ун чакрым җирдә, Воз- движенскийда... 20. СОФЬЯНЫҢ ТӨШҮЕ Воздвиженский авылына урнашкан алдынгы заста¬ ва Софьяның каретасын туктатты. Софья пыяла ишекне ачып карады һәм арада таныш стрелецларны күреп, аларны хыянәтчеләр дип, имансызлар дип тиргәргә ке¬ реште. Стрелецлар, куркып, бүрекләрен салдылар, ә ка¬ ретасы кузгалуга, бердышларын сузып тагын юлына ар¬ кылы төштеләр, атларын тотып алдылар. Инде хәзер Софья үзе курка калды һәм үзен берәр йортка алып ке¬ рергә кушты. Кече капкалардан мужиклар, хатын-кызлар йөгереп чыкты, малайлар өй түбәләренә кунаклады, тешләрен шакылдатып этләр өрә башлады. Хурланды, ачуы чик¬ тән ашты Софьяның. Ләкин бернишләп булмый, карета 178
артына сөялеп, посып кына утыра бирде. Верка аның аякларына сарылды. Күңел ачар өчен алып чыгылган кәрлә Игнашка колпак шөлдерләрен шалтыратып, бит¬ ләрен җыерчыкландырып еларга кереште. Каретаны ара¬ кы сатучы бер байның ишек алдына керттеләр. Софья үзенең бер кешесе аркылы хуҗаларның бары¬ сына да өйдән чыгарга, күзгә күренеп йөрмәскә кушты, үзе кунак өенә кереп урнашты. Верка шундук кровать¬ ка, сандыкларга, ян сәкеләргә патша җәймәләре җәеп чыкты, лампаданы кабызды, һәм Софья ял итәргә ятты. Ул зур хәвеф якынайганны сизә, әйтерсең тимер кыршау белән кыралар,— башы чатнап авырта иде. Ике сәгать тә үтмәгәндер, ат аягы тавышлары, өзән- гегә кылыч тиеп киткән тавышлар ишетелде. Кабакка кергәндәй, рөхсәт-мазар сорап тормыйча, Софья янына стольник Иван Иванович Бутурлин килеп керде. Бүрек¬ не кыңгыр салган. Куллар кесәдә. — Патша кызы кайда? ‘ Верка, бармакларын тырпайтып, аңа каршы йө¬ герде: — Кит, чыгып кит, оятсыз,— диде Верка, Бутурлин¬ ны этә-этә,— йоклый ул... — Уянгач әйт үзенә, монастырьга килеп йөрмәсен... Софья сикереп торып Бутурлинга текәлде. — Монастырьга барам... энемә әйт, барам... — Патша шулай дип әйтергә кушты, князь Иван Бо¬ рисович Троекуровның илче булып кйлгәнен шушында көтеп торырга кушты, шуңынчы монастырьга килеп йөр¬ мәсен диде... Князь килергә чыкты инде... Бутурлин киткәч, Софья янәдән ятты. Верка аның өстенә тун китереп япты. Караңгы төшә башлады. Кунак өенең слюда тәрәзә¬ се тоныкланды. Урамда чыбыркы шартлаткан тавыш¬ лар ишетелде, сыерлар мөгерәде, капка шыгырдады. Аннан тагын монастырь тынлыгы урнашты. Ачу тетрәтте Софьяны. Игнашканың колпагындагы шөлдерләр эчпошыргыч итеп шылтырадылар. Мәзәкче кәрлә сандык өстендә аякларын салындырып боегып утырды. «Бусына хәтле мине күмәргә җыенган...» — ди¬ де Софья. Ул шыпырт кына Верканы чакырып китерде дә: — Монастырьга баргач, Ванька Бутурлин турында исемә төшерергә онытма...— диде. 12* 179
Троицадан Софьяга илче булып Троекуров килә. Ә ике атна элек Софья аны Кремльдән Петрга үзе илче итеп җибәргән иде, һәм Троекуров бернәрсә турында да килешә алмый кайткан иде. Софья аны ачуланды, аңар кулын үбәргә рөхсәт итмәде... Софья юан аякларын кроватьтан салындырды да бәрхет башмакларын томалап торган итәген күтәрә төште: — Верка, сандыкны алып кил. Верка тимер тышлы кечкенә сандыкны түшәккә ки¬ тереп куйды да бер почмагына балавыз шәм ябыштыр¬ ды. Бик озак шәмгә ут алындырып маташты, шулкадәр озак булды, ачудан Софьяның тагын иңбашлары кал¬ тырарга тотынды. Верка һаман чакма чакты, көйгән гөмбә исе чыкты, ниһаять, кәгазь яндырып, шәмне ка¬ бызды. Софья, яңакларына төшеп торган чәчләрен җый¬ ды да, ут өстенә иелде, һәм авыру энесенең, Иван пат¬ шаның фәрманын кабат укырга кереште. Иван үзара килешергә өндәп язган иде, кан кою кирәк түгел, дигән иде. Ә патриархтан Петр белән Софьяның рәхимсез йө¬ рәкләрен дуслану ягына боруын үтенгән иде. Софья усал көлемсерәп куйды. Ләкин нишләмәк ки¬ рәк, бу хурлыкны да күтәрер ул. Тик менә бүре бала¬ сын монастырьдан алдап алып чыгып булсын иде... Пат¬ ша кызы уйларына шулхәтле кереп батты, Троекуров¬ ның капкадан дөбердәп килеп кергәнен сизми дә калды. Калын тавышлы Троекуров өйалдында Софья ту¬ рында сорады. Софья кровать өстендәге кара шәлен тартып алып, башына бөркәнде, князьне аягүрә торып каршы алды. Князь тар ишектән яны белән кысылып керде дә кул¬ лары идәнгә тигәнче иелеп сәлам бирде. Турайды —йөзе җиз кебек, буе түшәмгә җиткән, күзенә күләгә төшкән, шәм яктысында зур борыны гына ялтырап тора... Софья аңардан патша белән аның әнисенең исәнлекләрен со¬ рашты, Троекуров үгез күк үкереп, аллага шөкер, бац да исән-сау, диде һәм нидәндер шикләнгәндәй сакалын сыпырып куйды, тамак астын кашыды, ә шулай да Софьяның исәнлеген сорашмады. Патша кызы эсселе- суыклы булып китте. Утырырга, хурланмыйча басып тормаска кирәк иде, ләкин утырмады. — Монастырьга барып йокларга булдым,— диде ул.— Биредә мин ач, күңелсез дә...— Софья князьнең кү¬ 180
ләгәләнеп торган күзләренә’ карарга теләде, ләкин тә¬ кәбберлеге ирек бирмәде. Өч кат тун кигән бу җүләрдән курыкты ул, куркуыннан башы иңнәренә батып киткән¬ дәй булды. Троекуров әйтеп салды: — Син юкка бер саксыз, бер гаскәрсез безгә барыр¬ га уйлагансың... Юлда куркыныч хәзер... — Үзегез куркыгыз. Минем гаскәр сезнекеннән күб¬ рәк. — Күп булуында ни мәгънә... — Иминлек телим мин, кан теләмим, менә шуңар күрә саксыз йөрим. — Син нинди кан турында сөйлисең, патшабикә? Кан булмаячак... Үзенең иптәшләре белән теге фетнәче, юлбасар Федька Шакловитый гына канга сусаган бул¬ са инде... Ә без аларны моның өчен тотып алып... Софья аны бүлеп, кысынкы тавыш белән: — Ник килдең? — дип кычкырды. Тегесе кесәсеннән шнуры кызыл печатьле кәгазь төр¬ гәге тартып чыгарды» — Указ алып килдең? Бир... Верка, боярдан указ¬ ны алып бир... Ә минем указым шундый: атларны җигәргә куш, монастырьга барып йоклыйм... Троекуров кәгазь төргәген сүтеп, бер дә ашыкмый¬ ча, тантаналы итеп, укырга кереште: — «Бөек князь, Кече һәм Олуг Россиянең патшасы үзенең шушы указы белән сиңа һичкичекмәстән Мәскәү- гә кайтырга һәм шунда аның хөкемен көтеп ятарга куша. Патша ни әйтсә, сиңа шул булачак...» Ә монас¬ тырьга сине һич тә кертмәскә куштылар... — Барам!..— Софья төргәкне аның кулыннан тар¬ тып алды да йомарлап идәнгә ыргытты. Кара шәле иңнәренә шуып төште.— Монастырьга барам, бөтен полкларымны Мәскәүгә алып кайтам... Троекуров сукранып кына иелде, указны алды, башын чайкап торды, һәм, әйтерсең, Софья аның ал¬ дында бөтенләй җенләнмәде, сүзен кырыс итеп тәмам¬ лады: — Ә инде әйткәнне тыңламасаң, монастырьга атлы¬ га торган булсаң, миңа сине тотып алып акылга утыр¬ тырга куштылар. Менә шул сиңа... Софья кулларын күтәреп, тырнакларын җилкәсенә батырды һәм басып торган җиреннән гөрселдәп кро¬ 181
ватька ауды. Троекуров указны кадерләп кенә ян сәке читенә куйды. Эшләр болайга киткәч, хәзер аңар, патша илчесенә, нишләргә: саубуллашып торыргамы, юкмы? — шул турыда уйланып, тагын сакалын кашып алды. Софья йөзтүбән ята иде, бәрхет башмак кигән аяклары үлекнеке шикелле тырпаеп тора. Троекуров астан гына аңа карап алды да әкрен генә бүреген киде һәм, саубул¬ лашып тормыйча, кысыла-кысыла ишектән чыгып китте. 21. СӨРГЕН, ҖӘЗА, МОНАСТЫРЬ «...Мондый бөек эшне озакка сузуың хәерлегә тү¬ гел...» Василий Васильевичның кулында Борисның хаты де¬ релдәп торды. Ул шәмне үзенә табарак тартып куйды да ашык-пошык тырнаштырган сүзләргә текәлеп карап торды. Төшенергә, фикерен тупларга тырышып кайта- кайта укыды. «...Полковник Гордон Бутырский полкын Троицага алып килде. Патша аны елый-елый кочып үпте. Гордон үлгәнче аңар хезмәт итәргә ант итте... Аның белән бергә чит ил офицерлары да, драгуннар белән рейтарлар да килде. Сезнең якта хәзер кем генә калды инде? Үзләре¬ нең кәсепләрен, кибетләрен һәм мунчаларын ташлап ки¬ тәргә кызганган берникадәр стрелецлар гына калды бит. Князь Василий, әле соң түгел, мин сине коткара алам. Ә иртәгә соң булачак... Федька Шакловитыйны иртәгә җәзалыйбыз...» Борисның язганнары дөрес иде. Софьяны монастырь юлыннан борып кайтарып җибәргән көннән бирле су¬ гышчыларның Мәскәүдән качуларын берничек тә тукта¬ тып булмады. Боярлар көпә-көндез төялеп киттеләр. Курку белмәс, гадел сугышчы Гордон Василий Василье¬ вичка Петрның Троицага килергә кушкан фәрманын ки¬ тереп күрсәтте һәм, кашын-күзен җыерып, җыерчыклы йөзен чытып карап торды да болай диде: — Чәчем агарган минем, тәнем яра белән тулган. Мин антымны бозмадым: Алексей Михайловичка да, Федор Алексеевичка да, Софья Алексеевнага да тугры хезмәт иттем. Хәзер Петр Алексеевич ягына чыгам. (Аның күн перчаткалы уң кулы озын шпага сабында 192
иде; шпаганың очы белән дөп итеп идәнгә сугып куй¬ ды.) Башымны чабып өзүләрен теләмим мин... Василий Васильевич каршы әйтмәде,— файдасыз. Әйе, Гордон Петр белән Софья арасындагы бәхәстә Софьяның оттырганын төшенгән иде. һәм ул шул ук көн¬ не байракларын җилфердәтеп, барабаннар кагып Петр янына китте. Бу — Софья өчен иң көчле һәм соңгы удар* булды. Василий Васильевич инде ничәмә-ничә көн кур¬ кыныч төш күргән кебек яшәде: Софьяның файдасызга көчәнүләрен күреп торды ул. Бик ярдәм итәр иде дә,— кулыннан килә торган түгел. Шулай ук кызның ялгызын калдырып китеп тә булмый... Ул хурлыкка калудан ку¬ рыкты һәм бу хурлыкның якын икәнен, кабер кебек котылгысыз икәнен сизде. Тәхет сакчысы һәм гаскәр башлыгы буларак, үзенең абруена таянып, бер егерме полк гаскәр туплап, Троицага, Петр белән сөйләшергә барган да булыр иде... Ләкин куркыныч шул... Полклар¬ ның буйсынмаулары, «юлбасар, фетнәче!» дип кычкы¬ рып салулары мөмкин... Гаскәр башлыгы икеләнде, хәрәкәт итмәде. Софья белән икәүдән икәү калмас өчен авырган булып ятты. Үзенең ышанычлы кешесе аркылы туганы Бориска ла¬ тинча хат язып җибәрде. Мәскәүгә каршы сугыш баш¬ ламауларын үтенде, Софья белән Петрны килештерү өчен төрле юллар күрсәтте, үзенең тәхет каршындагы хезмәтләре, газап чигүләре турында язды. Ләкин бар да юкка. Нәкъ төштәге кебек кемдер аның өстенә ятты; үзе күренми, күренеп тә китә кебек. Василий Василье¬ вичның йөрәге әрнеде, коты алынды, ләкин үзе бер генә агзасын да кыймылдата алмады. Яртыга калган балавыз шәм утына чебен килеп бәрелде; өстәлгә егылып төште дә зыр-зыр әйләнә баш¬ лады. Василий Васильевич, терсәкләрен өстәлгә куеп, башын тотты... Кичә төнлә белән ул үзенең Алексей исемле улын һәм әллә кайчаннан бирле ташландык хәлендә рнытылып яшәгән хатынын Мәскәү янындагы имениесенә озатты. Өй бушап калган иде. Тәрәзә капкачлары һәм болдыр¬ лар кадакланган. Ләкин ул үзе китәргә ашыкмады. Чыннан да, бәхет янәдән аларга таба борылган кебек булды. Чөнки Софья, Троицадан кайтып төшүенә, кул¬ ларын да юып тормады, бер валчык ипи капмады, стре- децларны, посад һәм бистә кешеләрен Кремльгә җыярга 183
кушып, чаптарлар, хәбәр салучылар чыгарып җибәрде. Кызыл болдырга үзе белән Иван патшаны да алып чыкты. Күрәсең, .вакыты җиткән, Иван патша инде ба¬ сып та тора алмый иде, багана төбенә чүгәләде дә аяныч кыяфәттә елмаеп торган булды. Софья юлдан кайтканча: иңнәрендә кара шәл, чәчләре таралмаган. Ул халыкка: — Безнең өчен иминлек һәм тату тору бөтен нәрсә¬ дән кыйммәт...— диде.— Троицада безнең язуларны укы¬ мыйлар, илчеләребезне куып җибәрәләр. Әле мин гый¬ бадәттән соң энем Петр белән туганнарча сөйләшеп кайтырга дип чыгып киткән идем... Воздвиженскийдан ары җибәрмәделәр. Анда да хур итеп бетерделәр. Әй¬ терсең, мин патша кызы түгел, сөйрәлчек дип мәсхәрә иттеләр. Белмим, ничек исән-сау кайтып җиткәнмен... Тәүлеккә бары менә шуның хәтле ипи каптым. Лев Нарышкин һәм Борис Голицын фәрманы белән бөтен тирә-як авылларны талап бетергәннәр. Энем Петрны аңын җуярлык булганчы эчерәләр икән дә көнозын чо¬ ланда йоклаталар икән... Петр кешеләре Иван патшаны чүп урынына да күрмиләр икән... Мәскәүгә һөҗүм итәр¬ гә, князь Василийның башын чабып өзәргә уйлап яталар икән... Гомеребез кыскара... Әйтегез, уйлап карагыз; Әгәр кирәгебез булмаса, энем Иван белән без үзебезгә берәр куыш эзләргә чыгып китәбез... Софьяның күзләреннән яШь атылып чыкты... Ул ин¬ де сөйли алмады, изгеләр сөягеннән эшләнгән тәрене алып баш очына күтәрде. Кешеләр тәрегә карадылар, патша кызының кычкы¬ рып елаганына, Иван патшаның, салынып төшеп, күзлә¬ рен йомып утырганына карап тордылар. Бүрекләрен салдылар, күбесе көрсенеп куйды, күзләрен сөртеп ал¬ дылар. Патша кызы: «Сез Троицага китмәссезме, Сезгә ышанырга буламы?» — дип сорагач, «Була,була, тидерт¬ мәбез!» — дип җавап бирделәр. Таралыштылар. Патша кызының сүзләрен искә тө¬ шереп, башларын чайкап куйдылар. Әлбәттә, тидерт¬ мәскә кирәк иде. Ләкин ничек тидертмисең? Мәскәүдә икмәк әзәйде, Мәскәүгә килә торган олаулар Троица ягына борыла башладылар. Шәһәрдә талаулар ешайды, тәртип бетте. Базарларда — кайда ул сәүдә итү... Бөтен эш тукталды. Ызгыш, талаш, чуалыш. Туйдырды. Чик 184
куярга вакыт. Борисы ни дә, Василие ни — икесе дә безгә рәхәтне бертигез күрсәтәләр... Бүген Кремльнең бөтен капкаларыннан ун меңләп кеше бәреп керде. Кулларында Петр фәрманы булып, анда фетнәче һәм юлбасар Федька Шакловитыйны һәм аның иптәшләрен чылбырлап монастырьга алып килер¬ гә кушылган иде. — Безгә Федьканы тотып бирегез! — дип кычкырды¬ лар. һәм, нәкъ моннан күп еллар элек булганча, тәрәзә¬ ләргә, Кызыл болдырга үрмәләделәр: — Микита Гладковны, Кузьма Чермныйны, Обрась- ка Петровны, Медведевны тотып бирегез!.. Сакчылар коралларын ташлап качтылар. Сарай хез¬ мәтчеләре, сарайда эшләүче хатын-кызлар, мәзәкчеләр, кәрләләр подвалларга, баскыч асларына кереп посты¬ лар. Софья, Василий Васильевичны ишеккә таба өстерәп, буыла-буыла әйтте: — Болдырга чык та әйт шул ерткычларга, мин Фе¬ дор Левонтьевичны алар кулына бирмим,— диде. Василий Васильевич чыгып басканын хәтерләми,— болдыр төбенә килеп җиткән халыкның күзләре нәфрәт белән яна, авызларыннан сарымсак исе аңкый, сулыш¬ лары кайнар иде; сөнге очлары, кылычлары, озын пычак¬ лары күзгә кадалырга тора иде. Коты алынган Василий Васильевич нәрсәдер кычкырды да арты белән чигенә- чигенә өйалдына кереп китте. Өйалдында Софья басып, тора, агарынып каткан, күзләренә хәтле хәрәкәтсез, күз карасы бөтенләй беткән иде. Василий Васильевич: «Федьканы коткарып була торган түгел, үзебез тотып бирик!» — дияргә өлгермәде, ишек шатырдап ачылды, халык бәреп керде... Софья арты белән Василий Ва¬ сильевичка сыенды. Гәүдәсе авырайганнан-авырая бар¬ ды аның. Василий Васильевич аны тотып алмакчы булды. Ә ул калын тавыш белән бер кычкырды да, Ва¬ силий Васильевичны этеп җибәреп, йөгерә башлады. Грановит палатага килеп кергәч, алар Федька Шакло- витыйның җан әчесе белән кычкырганын ишеттеләр, Софьяның юыну бүлмәсенә качкан булган, шуннан то тып алдылар. Шулай да Василий Васильевич качарга ашыкмады. Карета кичтән бирле аны арт ишек төбендә көтеп тор¬ 185
ды, йорт эшләрен алып баручы белән берничә карт хез¬ мәтче аның чыкканын көтеп, өйалдында черем итте, ә Василий Васильевич шәм каршында башын тотып уты¬ ра бирде. Канаты көйгән чебен аякларын күтәреп аунап ята, зур йорт, мәет чыккан өй кебек, бөтенләй тынып калган иде. Түшәмдә сизелер-сизелмәс кенә булып шәм ялкыннары уйный, караңгылык аша князьгә грек алла¬ лары карап тора. Василий Васильевич тынычсыз, ул үткәннәре өчен үкенеп бетәлмй. Башы җитми аның: ни өчен болай булып чыкты әле? Кем гаепле моңар?.. Ах, Софья, Софья!.. Хәзер инде ул үз-үзеннән яшереп ма¬ ташмады,— күңелендәге яшерен серләре арасыннан мә¬ хәббәтсез хатын сыны торып басты. Авыр, тупас, куркы¬ ныч, буйсындыручан... Василий Васильевич Петрга ни дип җавап бирер, дошманнарына ни әйтер?.. Шул хатын бит инде аңар патшалык власте алып бирде, ә ул Кырым сугышыннан хур булып кайтты. Аннан «Гражданнарның яшәеше яки бөтен халык тормышын яхшырту» дигән китап язды... Василий Васильевич йодрыкларын җилкәсеннән купта¬ рып алды да өстәлгә китереп сукты... Төннәрен сихерче¬ ләр, күрәзәләр белән уздырды!.. Тәрәзә капкачының ярыклары аша тонык кына кы¬ зыллык күренде. Таң атамы? Әллә Мәскәү өстенә канлы ай чыкканмы? Василий Васильевич торып басты. Ярым караңгылык аша гөмбәзле түшәмгә карады. Аңар рә¬ хим-шәфкать булмаячак! Тәрәзә капкачын ачты. Еракта, Кытай шәһәре артын¬ да таң атып килә иде. Теләмичә генә бүреген киде, кесәләренә ике пистолет тыкты. Шәмдәлдәге шәм төп; чегенең янып беткәнен карап торды,— фитиль эрегән балавызга ауды да чатнап сүнде... Караңгы ишек алдында фонарь тоткан кешеләр ыгы- зыгы килә иде. Ерак офыкта шәфәкъ кызыллыгы, беле¬ нер-беленмәс таң сызылып килә. Василий Васильевич каретага утырганда йорт эшләрен башкаручыга бер ач¬ кыч бирде: — Алып кил үзен... Каретага чемоданнар кертеп өйделәр, артына кабык әрҗәләр бәйләделәр. Чылбырланган Васька Силинны этә-төртә алып килделәр. Сихерче ах-вах итте, һәр дүрт 186
якка, йолдызларга карап чукынды. Хезмәтчеләр аны Василий Васильевич аяк астына кертеп ташладылар. Кучер мәһабәт тавыш белән әкрен генә: — Җибәр, аллага тапшырдык,— диде. Тик торып туйган алты ат, каты юртып, бүрәнә тү¬ шәлгән юлга чыкты. Тверской урамы буйлап үргә күтә¬ релделәр. Урамнарда кеше әз иде әле. Тузан эченнән быргы уйный-уйный көтүче китеп бара, капкалардан мөгердәшеп сыерлар чыга. Чиркәү ишек төбендә йокла¬ ган хәерчеләр торып килә. Туңганнар, кашыналар, үзара ызгышалар. Бер поп, авызын ачып исни-исни, чиркәү¬ нең тәбәнәк ишеген ача. йөк өстенә баскан бер мужик: «Күмер сатам, күмер!» — дип кычкыра. Хатыннар урам¬ га помой чыгарып түгәләр, көл ташлыйлар. Кардай ак атларга, биек иярләрдә селкенеп барган тутый кош кау¬ рыйлы җайдакларга, зур куллары белән унике ефәк дилбегәне тотып, кузлада кәпрәеп утырган ерткыч кыя¬ фәтле кучерга, карета артына баскан ялан кылычлы ике пәһлеванга авызларын ачып карап калалар. Котла¬ ры алынган хатыннарның кулларыннан чиләкләре төшеп китә; узгынчылар да куркып бүрекләрен салалар, кай¬ берләре җиргә тезләнәләр... Бу Василий Васильевичның Мәскәү урамнарын соң¬ гы тапкыр узуы. Иртәгә ниләр булыр?.. Сөрген, монас¬ тырь, җәза?.. Ул битен бәрән толыбының якасына яшер¬ гән, тырпайган мыеклары гына күренеп тора. Күзләре йомык, черем итә кебек. Юк, уяу икән. Силинның әз генә селкенеп куюы булды,— князь аңар бөтен көче бе¬ лән китереп типте... Силин, исе китеп: «Әнә ничек!» — диде. Князьнең яңаклары тартылып куйды, заставага килеп чыккач, ул сихерчегә әкрен генә эндәште: — Ялган, бөтен сихерләрең ялган синең... Эт, хәйлә¬ кәр, кол баласы... Чыбыркы белән тунау гына аз сине... — Юк, юк, уйлама да, газиз атакай, бөтенесе, бөте¬ несе сиңа булачак, патша таҗы да... ' — Дәшмә, дәшмә, карак, ’ эт! Василий Васильевич башын артка ташлады да си¬ херчене таптарга тотынды. Котырына-котырына тапта¬ ды; тегесе ахылдый башлагач кына туктады. Имениегә җитәргә бер чакрым калгач, сигналчы мужик, каретаны күреп, бүреген салып изәде, каен ур- 187
маны читендә икенчесе изәргә тотынды, ерганак артын¬ дагы калкулыкта аларга өченчесе кушылды. «Килә, ки¬ лә!..» Князьне биш йөзләп кеше, тезләнеп, башларын яшел үләнгә тигәнче иеп каршы алды. Каретадан кул¬ тыклап төшерделәр, толып итәкләрен үбеп бетерделәр... йөзләрендә курку, күзләрендә кызыксыну... Василий Васильевич мужикларын күзеннән кичерде: башларын кирәгеннән артык ияләр, ашыгалар, ыгы-зыгы килә¬ ләр,— яратмады... Алты тәрәзәле агач өйгә борылып ка¬ рады. Түбәсе Голландиядәгечә дүрт кыеклы, болдыры ачык. Ишек алды киң, аның әйләнәсендә киндер заво¬ ды, ат абзарлары, кош-корт оялары, теплицалар, күгәр¬ чен оялары, базлар... Бөтенесе Василий Васильевич¬ ныкы... «Иртәгә подьячийлар килеп ябырылыр, язып чыгар¬ лар, печатьләрләр, ватып-җимереп бетерерләр...» — дип уйлады хуҗа. Ул ашыкмыйча гына, эре генә атлап өйгә керде. Өйалдында аңар улы Алексей ташланды. Төсе-бите, буе-сыны белән әтисенә охшаган, яңагына төк чыгып килә. Калтыранган иреннәре белән әтисенең кулын үп¬ те — борыны суык. Аш бүлмәсендә Василий Василь¬ евич теләмичә генә чукынып алды да өстәл янына килеп утырды. Венеция көзгесеннән аңар ышкыланган стена¬ лар, тәрәзә араларындагы паласлар, киштә-киштә кыйм¬ мәтле савыт-сабалар күренеп тора иде. «Иртәгә бөтене¬ сенең көле күккә очачак!..» — Бер чынаякка аракы салды, арыш ипие сындырып алып тозга манды, ләкин эчмәде дә, ашамады да,— онытты... Өстәл читенә таянды, башы салынып төште... Алексей, әтисенә ташланып, нидер сөйләргә әзер хәл¬ дә, суларга да базмыйча тора иде. Василий Васильевич, кырыс кына итеп: — Я? —диде. — Монда килеп киттеләр инде, әти... — Троицаданмы? — Поручик белән егерме биш драгун һәм стольник Волков... — Сез нәрсә дидегез? — Әти Мәскәүдә, монда килергә уйламый да, ди¬ дек. Волков әйтте: адәм мәсхәрәсе буласы килмәсә, тизрәк Троицага килсен, диде... Василий Васильевич авызын кыйшайтып көлемсерәп 188
куйды. Бер чынаяк аракы эчте, икмәк чәйнәде, тәмей тоймады. Әти кеше сизде, улы үзен көчкә-көчкә генә тыеп тора иде: иңбашы салынып төшкән, аяк табаннары, кол кешенеке кебек эчкә кереп тора, ул баскан идән такталары әкрен генә селкенә... Василий Васильевич улына акырып салмакчы булган иде дә, болай да коты алынган икәнен күргәч, кызганып җибәрде: — Тезләреңне калтыратма, утыр... — Миңа да синең белән бергә Троицага барырга куштылар, әти... Инде Василий Васильевич кызарып чыкты, урынын¬ нан күтәрелде, ләкин аны бу юлы да горурлыгы тыеп калды. Күзен керфекләре каплады. Тагын бер чынаяк аракы салды, сарымсаклы дерелдек кисеп алды, улы аның алдына тиз генә серкә савытын этәрде... — Җыен, Алеша,— диде Василий Васильевич.—Бер¬ аз ял итеп алыйм да, төнлә юлга чыгарбыз... Алла рә¬ химле... (Дерелдекне чәйнәде, башында күңелсез уйлар йөрде... Кинәт маңгаена тир бәреп чыкты, күз карала¬ ры ялтырап китте.) Менә нәрсә эшләргә кирәк, Алеша: мин үзем белән бер мужик алып кайттым... Бар, үзең карап тор, елга буендагы мунчага алып төшеп бикләп куйсыннар. Яхшылап әйт, күз каралары кебек сакла¬ сыннар... Алексей чыгып киткәч, Василий Васильевич очында бер кисәк дерелдек селкенеп торган пычакны өстәлгә төшерде, бөкрәйде, бите җыерчыкланды, күз төпләрен¬ дә капчыклар пәйда булды, иреннәре салынып төште... Васька Силин текә яр астындагы мунчада көнозын ашарга сорап акырды. Ләкин тирә-якта беркем юк иде. Куаклар шаулый, елгада чабак уйный, вак балыклар, чуртаннан качып, өскә сикерә, бер көтү сыерчык, күкле- яшелле төсләргә кереп, зәңгәр күктә очып йөри,— сыер¬ чыклар җылы якларга китәргә әзерләнәләр... Очып арыгач, кошлар, кеше тавышларыннан да курыкмыйча, чикләвек куагына төшеп кундылар һәм черелдәшергә, сайрарга керештеләр... Сихерче аларга төтен юлы аша карап торды-торды да үз-үзенә сөйләнеп куйды: — Әй, туган илем, Полтава! Бу каһәр төшкән Мәс- 189
кәүгЭ шайтан үзе китереп тыкТы Мине!.. Үләт кырсын иде сезне, шәһәрләрегез челпәрәмә килсен иде... Баеп барган кояш үзенең нурларын тар тәрәзә аша сузды да урман артына кереп китте. Васька Силин, ашарга бирмәсләрен белгәч, салкын ләүкәгә менеп, баш астына себерке салып ятты, йоклап та китте ул һәм куркуыннан кинәт сикереп торып утырды: бусагада Ва¬ силий Васильевич басып тора иде. Башында өч читле кара эшләпә, өстендә юл толыбы, аның эчендә чит илчә тегелгән кием, шпагасы койрык шикелле тырпаеп тора... Князь сәер тавыш белән: — Я, алдан хәбәр «бирүче, инде нәрсә әйтерсең? — дип сорады. Сихерче аның нигә алай дип әйткәнен, нәрсә турында сораганын аңламады. Ул куркуыннан тагын шул патша таҗлары турында суган сатарга кереште. Аннан елый- елый үтенде: — Алла хакы өчен Полтавага җибәр мине. Сиңа ми¬ нем бер зыяным да тимәс, яман атыңны чыгармам... Василий Васильевич аңар котырган күзләре белән карап торды да кинәт атылып чыгып китте, ишеккә пү- лин терәтеп куйды ул, йозак элде... Васька башта князьнең нишләгәнен аңламый торды. Ә князь мунча тирәсендә йөгереп йөрде, әллә нәрсә өстерәп алып кил¬ де... Чыбык-чабык икән... Ут төртә!.. Сихерче кычкырыр¬ га тотынды: — Кирәк түгел!.. Яндырма!.. Моңар каршы князь: — Бик күпне беләсең, бет! — диде һәм йөткерә-йөт- керә, чакма очкыны төшкән мамыкка өрергә кереш¬ те. Көйгән ис чыкты. Васька лаканны күтәреп алып ишеккә бәрде, лакан челпәрәмә килде, ишек ватылма¬ ды. Васька башын кыйшайтып төтен юллыгына тыкты. Кычкырмакчы булды, тамагына төтен утырды... Менә чыбык-чабык кабынып китеп, чатный башлады... Бүрә¬ нә ярыкларыннан ут яктысы төште. Ут телләре эчкә бәреп керде. Васька ялкыннан качып, ләүкә астына кереп посты. Өстә түбә калайлары шытырдап калҗайды, стеналар дөрләп яна башлады... Төн тын. Ялкын, йолдызларны сүндереп, биек күтә¬ релде. Ярославль юлына таба очкан күк атлар белән кара каретаның кызгылт күләгәләре әле урылган басу- 190
дан дымлы ерганакка хәтле сузылып, әле тау битен ялап, әле ак каен кәүсәләренә сирпелеп, бик озак бар¬ дылар. Алексей: — Нәрсә яна, әти? Бездә түгелме? — дип кат-кат со¬ рады. Каретаның бер почмагында оеп утырган Василий Васильевич җавап бирмәде. 22. ТИКШЕРҮ Монастырьның эш үгезләре абзары астында запас ризык саклана торган гөмбәз түшәмле тәбәнәк кенә под¬ вал бар. Балта осталары подвалның таш баганалары¬ на чыгыр белән элмәк тагылган аркылы өрлек беркетеп куйдылар: өрлек астына суктыру өчен көйләнгән бүрә¬ нә китереп салдылар; протокол язучы дьяклар өчен өс¬ тәл, озын скамья, югары катлау өчен комач белән тышланган скамьялар куйдылар; подвалдан таш амбар¬ га менә торган түгәрәк баскычны төзәттеләр. Мәскәүдән, уголовный судтан, чыбыркысы белән бер сугуда сөйләргә мәҗбүр итә торган палачны китерт¬ теләр. Тикшерүне Борис Алексеевич алып барды. Әллә нихәтле кешедән сорау алдылар инде, нәүбәте җиткәч, ике көннән бирле таш амбарда богауда утыр¬ ган Федька Шакловитыйны алып төштеләр. Беренче көнне ул бөтен гаепләүләрне танды. «Яла, дошманнар мине харап итмәкче булалар, минем гаебем юк...» — дип, кызып-кызып җавап бирде. Икенче көнне подвалга әлеге палачны алып төштеләр. Бу турыда белмәгән Шакловитый тагын гаепләрен танарга әзерләнде. Петр тикшерүләрнең башында булмады. Кичләрен аның янына Борис Алексеевич белән дьяк килә һәм дьяк аңар сорау алу беркетмәләрен укып бирә иде. Ә инде нәүбәт Чермный белән Петровка һәм аларның, иптәш¬ ләренә килеп җиткәч, түзмәде, бу кан дошманнарының җавапларын үзе төшеп тыңлыйсы килде. Аңар урындык китереп куйдылар, һәм ул бер читкә, күгәргән гөмбәз астына китеп утырды. Ул бер сорау да бирмәде, терсәк¬ ләрен тезләренә терәп, ияген йодрыкларына куеп тың¬ лап кына торды. Ә инде киң күкрәкле, таза мускуллы, бил тиңентен шәрә Обросим Петровны асканда, аның 191
шадра йөзе соры төскә кереп, колаклары озынаеп кит¬ кәндә, авыртуга түзә алмыйча ыржайган тешләрен шы¬ гырдатып куйганда, Петр скамьясын алып, караңгыга, таш багана артына китеп утырды һәм җәза беткәнче селкенеп тә карамады. Ул көнне патша көне буе агары¬ нып, уйланып йөрде. Ә бара-тора күнекте,— җәза бир¬ гәннәрен качмыйча карап тора башлады. Бүген ул иртәнге гыйбадәттән соң үгез абзарына керде. Кешеләр шау-гөр килделәр: «Патша, Федьканы ■безнең кулга тапшыр, без аның белән үзебез сөйләшә¬ без...» — диделәр. Петр, башын иеп, кулларын ашыгып 'селки-селки, алар яныннан йөгереп үтеп китте һәм ава- түнә караңгы дымлы подвалга төште. Күсе һәм күн исе килә иде. Чыпта кульләр, капчыклар, мичкәләр яныннан үтеп, тәбәнәк ишекне төртеп ачты. Дьяк язып утырган •өстәл өстендәге шәм яктысы гөмбәздәге үрмәкүч аула¬ рына һәм җәзалау станының бүрәнәләренә төшкән. Дьяк һәм янәшә скамьяда утырган Борис Алексеевич, Лев Кириллович, Стрешнев һәм Ромодановскийлар аягүрә торып сәлам бирделәр. Петр Шакловитыйны күрде. Ул •тезләнгән иде. Бөдрә башы салынып төшкән, кыйммәтле •кафтанының култык аслары сүтелгән, күлмәгендә тап. ■Федька сулып калган йөзен әкрен генә күтәрде һәм латшаның күзләре белән очрашты. Аның күз каралары киңәеп китте, матур иреннәре киң ачылды, елагандагы ■кебек дерелди башлады. Ул, Петрдан күзен алмыйча,, ■бөтен гәүдәсе белән алга сузылды. Борис Голицын да астан гына патшага карап тора иде, сакланып кына ел¬ маеп куйды: — Дәвам итәргә рөхсәтме, патша? — Рөхсәт. Стрешнев куе мыекларын селкетеп Федькага эн¬ дәште: — Урлагансың икән, җавабын да бирә бел. Ни го¬ мердән бирле синең белән баш катырып утырабыз... Патша дөресен белергә тели... Борис Алексеевич тавышын күтәрә төште: — Аның һаман бер җавап: андый сүз сөйләгәнем юк, андый эш эшләгәнем юк... Ә тикшерү нәтиҗәсе шун¬ дый — каракның бүреге яна... Җәза бирергә туры килә¬ чәк... Шакловитый, әйтерсең аны этеп җибәрделәр, тезләре белән атлый-атлый бер читкә китте. Күсе кебек, күн 192
өеме, тозлы балык мичкәләре артына кереп качмакчы булды ул. Шунда сузылып ятты да тынсыз калды. Петр аңар таба атлады. Аяк астында Федьканың тирән чокырлы җилкәсен күрде. Кулларын кесәләренә тыкты патша, аннан урынына килеп утырды, күзләрендә нәфрәт. Үсмерләрчә югары тавыш белән кычкырып салды: — Дөресен сөйләп бирсен... Борис Алексеевич палачка эндәште: —*Емеля... Җәза станы артыннан озын буйлы, тар җилкәле, тезләренә җиткән кызыл күлмәкле палач килеп чыкты. Шакловитый аны болай тиз көтмәгән иде ахрысы, — куркып, үкчәләренә утырды, башы иңнәренә кереп кит¬ те. Федька палачның ваемсыз, атныкы кебек тупас йө¬ зенә күтәрелеп карады: маңгае бөтенләй юк диярлек, каш өсте тап-тар. Теш казналары ямьсез, ялангач. Ул Федьканы сабый бала урынына күтәреп алды, бераз селкеп торды да аягына бастырып куйды. Җиңнә¬ реннән җайлап кына, сакланып кына тартып, кафтанын салдырып атты, мәрҗән белән чигелгән якасын чиште, сыңар бармагы белән ак ефәк күлмәген кендегенә кадәр аерып төшерде. Федька билдән шәрә калды. Кычкыр- макчы иде дә, булдыра алмады, тик карлыккан зәгыйфь тавыш белән: — Барсын да сөйләп бирәм, — дип кенә бытыл¬ дады. Скамьяда тезелешеп утырган боярлар башларын селкеп куйдылар. Палач Федорның кулларын артка кае¬ рып бәйләде, беләзекләренә каеш элмәк киертеп, икенче очыннан тартты. Чыгыр шыгырдап әйләнде, Шаклови- тыйның куллары җилкәсенә таба күтәрелә башлады, мускуллары киерелде, иңбашлары кабарып чыкты, гәү¬ дәсе бөгелеп килде. Шуннан соң палач, каты итеп, аның биленә төртеп җибәрде һәм, чүгәләп утырды да, каешны тартып куйды. Федорның чәлмәшкән . куллары каерылып башыннан югары күтәрелде. Эче батып кер¬ де, аяклары җыерылып килде, күзләре акайды, авызы шар ачылды, тыны кысылды. Инде гәүдә җирдән бер аршын югары асылынып тора иде. Палач каешны нык¬ лап бәйләп куйды да кадактан кыска саплы озын чы¬ быркы алды... 13 Л-1364 193
Борис Алексеевич ишарә ясауга, дьяк тимер күзле¬ ген киде дә, арык борынын шәмгә таба сузып, укырга кереште: — «Узган ел бөек патшабикә Софья Алексеевна Преображенский авылына килгән иде. Аның белән бергә Федор Шакловитый һәм төрле полклардан күп кенә кеше килгән иде. Федор аларны Лев Кирилловичны кыйнатыр өчен һәм бөек патшабикә Наталья Кириллов¬ наны үтертер өчен алып килгән иде... Шул чак <федор үзенең кешеләренә: «Тыңлап торыгыз, ак өйдән тавыш килүгә әзер булып торыгыз: без өйдән чыгарып ташла¬ ганнарның бөтенесен үтергәнче кыйнагыз... диде». Шакловитый тавышын бугазыннан кысып чыгарып: — Андый сүз әйткәнем юк, юкка ялганлыйлар, — диде. Борис Алексеевич ишарә ясауга палач чигенеп куй¬ ды, уңайлы микән дип тирә-ягына күз ташлап алды да, гәүдәсен артка ташлап, киң селтәнеп, чыбыркысы белән чаж итеп китереп сукты. Федор кычкырып җибәрде. Нәфис саргылт тәне тартышып куйды. Палач икенче тапкыр сукты. Борис Алексеевич тиз генә «өч» диюгә тагын сукты. Шакловитый төкереген чәчә-чәчә акырып елап җибәрде: — Исерек булганмын, исерек баштан... Ул тынгач, дьяк укуын дәвам итте: — «Шуннан соң Федька патшабыз Петр Алексеевич турында оятсыз сүзләр сөйләде: имештер, эчә, Кукуйга барып йөри, берничек тә игә китереп булмый, чөнки лая¬ кыл булганчы эчә... Кеше-кара күрмәгәндә генә чанасы¬ на кул гранаталары салып җибәрсәң яхшы булыр иде, шартлап үлсен иде...» Шакловитый монысына дәшми калды. Борис Алексеевич катгый боерык бирде: «Биш!» Палач киң селтәнеп, өч аршынлы чыбыркы белән китереп сукты. Петр, сикереп торып, Шакловитый яны¬ на килеп басты. Аның тилергән күзләренә карады. Патшаның куллары, җилкәсе, бөтен аркасы калты¬ ранды... — Дөресен әйт, эт!.. — диде ул һәм Федорны биллә¬ реннән тотып селкеде. — Кечкенә чагымда суеп ташла¬ маганга үкенәсезме? Әйт, Федька, шулай бит? КайсыгыЗ суймакчы иде? Син? Юк? Кем соң? Граната белән үтер- 194
Мәкче булдыгызмы? Ёу эшкә кемне куштыгыз? Әйт!.. Нигә үтермәдегез сон, нигә суймадыгыз?.. Көчәнүдән Федьканың тамырлары кабарып чыкты. Акланырга теләп, патшаның тимгел-кызыл битенә, кый¬ шайган авызына карап бытылдады: — ...берсен генә ачык хәтерлим: «Патшабикәне һәм энеләрен нигә элегрәк үтермәдегез?» дигәнемне. Ә гра¬ наталар, пычаклар турында әйткәнемне хәтерләмим... патшабикә турында да мин түгел, теге карак, Василий Васильевич әйтте. Василий Васильевичны телгә алуга Борис Алексеевич урыныннан сикереп торды, котырынып кычкырды: — Сук! Палач дүрт кырлы чыбыркы белән Федьканың калак сөякләре арасына шундый сыдырып алды, — тегенең тиресе ярылып ите бүселеп чыкты, Федька бугаз төенен киереп үкерергә тотынды. Унынчы тапкыр сукканда башы сүлпән генә чайкалып куйды, аннан күкрәгенә салынып төште. — Җитәр, — диде Борис Алексеевич һәм ефәк яулы¬ гы белән иреннәрен сөртеп алды. — Өйгә алып менеп сал үзен. Кара аны, ипләп кенә... Тәненә аракы сөрт, сабый баланы караган күк кара... Иртәгә сөйләшерлек булсын... Подвалдан үгез абзарына менгәч, Стрешнев Лев Кирилловичның колагына пышылдады: — Лев Кириллович, күрдеңме, Борис нишләде? — Ю-ук... Нишләде? — Урыныннан сикереп торды ич... Федьканың авы¬ зын томалау өчен бит ул... — Нигә? — Федька артыграк әйтеп ташлады ич... Кан бер бит аларның — Борисның да, Василийның да... Патша эшлә¬ ренә караганда, күрәсең, алар өчен үз каннары кадерле¬ рәк... Лев Кириллович тирес өеме өстендә басып тора иде. Чамадан тыш гаҗәпләнде. Кулларын селтәп куйды, бо¬ тын чапты: — Ах, ах... ә без аңар ышанып йөрибез... — Ышан, ләкин артыңа әйләнеп карарга онытма... — Ах, ах... 13* 195
23. МӘҢГЕЛЕК СӨРГЕНГӘ Морҗасыз өйдә мич яна. Шундый төтен, — кеше бил тиңентен генә күренә, ә сәндерәләр бөтенләй күренми. Тонык кына чыра яктысы җемелди; күмерләре тагарак¬ тагы суга төшеп чыжылдыйлар. Идәндә ач карынлы, шәрә корсаклы балалар чабышып йөри: әледән-әле егылалар, елашалар; борын төпләре ялтыраган, артла¬ ры пычрак. Билен юкә бау белән буган йөкле хатын балаларны берәм-берәм ишектән чыгарып җибәрә: «Юньсезләр, дөмекмисез дә ичмаса!» Василий Васильевич белән Алексей кичәдән бирле шул өйдә. «Бөек патша шунда торып торырга куш¬ ты» — нәрсә булып калыр... Тамактан аш үтми. Патша князьнең акланып маташуын тыңларга да телә¬ мәде. Көндез алар янына полковник Гордон кереп чыкты. Күңеле шат, үзен әйбәт кенә тотты; Василий Васильевич¬ ның хәленә кереп сөйләнде, үз тиңемени, — князьнең тезенә сугып алган булды. «Нишего. Фасилий Фасилье- вич, фер дә кайхырма, тегермәнгә керхән он пулып чыхар...» — ирекле, бәхетле немец, зур шпораларын зеңелдәтә-зеңелдәтә, чыгып китте. Монастырьда ни сөйлиләр икән; җибәреп кайтарыр кеше юк. Урамга чыгар иде, хурлык. Сасы ис, балалар черелдәве башка капты, төтен күзләрне әчеттерде; ни өчендер һаман әлеге каһәр төш¬ кән сихерче искә төште. «Ишекне ач, мине яндырсаң, үзең дә харап буласың, харап буласың...» — дип, тәрә¬ зәдән ут аша кычкырган сүзләре колактан китмәде. Кичен соң гына берничә сакчы белән үрәтник килеп керде. Төтенгә тончыгып йөткеренде дә, йөкле хатын¬ нан: — Васька Голицын сездә торамы? — дип сорады. Хатын ертык җиңле терсәге белән төртеп күрсәтте: — Әнә утыра. —- Сиңа сарайга килергә куштылар, җыен, князь... Василий Васильевич белән Алексей гади мосафирлар кебек җәяү, җитмәсә, кораллы сакчылар уртасында монастырь капкасыннан керделәр. Стрелецлар, аларны танып, сикереп тордылар да, кайсы бүреген борынына хәтле төшереп, кайсы сакалын учлап, кайсы кулларын тырпайтып көләргә керештеләр: 196
— Әйбәт кенә тор... Күрмисеңме, гаскәр башлыгы килә. Ике аяклы атка атланган... Ах, пычракка егылып төшмәсә генә ярар иде. Мыскыл итүчеләр яныннан үттеләр. Василий Ва¬ сильевич халык белән тулы болдыр баскычыннан мен¬ де. Аның каршысына начар гына киемле бер дьяк ки¬ леп чыкты. Ул Василий Васильевичны бармагы белән ишарәләп туктатты. Аннары түгәрәкләп төрелгән фәр¬ манын сүтте дә, ашыкмыйча гына, һәрбер сүзе белән те¬ генең баш түбәсенә суга-суга, укырга кереште: «...югарыда әйтелгән гаепләрең өчен бөек пат¬ шаларыбыз Петр Алексеевич һәм Иван Алексеевич, си¬ не, князь Василий Голицынны, боярлык дәрәҗәсеннән мәхрүм итәргә һәм хатын, бала-чагаларың белән Карго¬ польгә мәңгелек сөргенгә җибәрергә әмер бирделәр. Ә йорт-җирләреңне, имениеңне, мал-туарыңны, Мәскәүдә- ге йортларыңны бөек патшалар исеменә язарга куш¬ тылар». Алексей, егылып китмәсен дип, әтисен култыгыннан тотып торды. Дьяк укып бетергәч, фәрманны төрде дә приставка кычкырды. — Икесен дә сак астына алырга һәм фәрманда әй¬ телгәнчә эшләргә... Алып киттеләр. Чиркәү ишек алдын үткәч, ата белән улны чыпта җәелгән арбага утырттылар. Артка пристав белән драгун сикереп менде. Ертык чикмәнле, юкә чаба¬ талы олаучы дилбегә какты, һәм начар гына ат, иске арбаны әкрен өстерәп, монастырьдан кырга алып чыгып китте. Төн уртасы иде, көзге дым аша йолдызлар тонык кына булып күренә иде. 24. БӨТЕНЕСЕ ИСКЕЧӘ КАЛДЫ Троица походы тәмам булды. Мәскәү афәтеннән бу юлы да монастырьга качып калдылар. Боярлар, На¬ талья Кирилловна һәм патриарх белән киңәшеп, Петр исеменнән Иван патшага шундый хат яздылар: «...Ә хәзер, патша туганым, без балигъ булдык. Ал¬ ла тарафыннан тапшырылган патшалыгыбызны үзебез идарә итәр вакыт килеп җитте. Өченче затка, оятын җуйган апабызга, дәрәҗә мәсьәләсендә безгә, ирләргә 197
тиңләшергә, дәүләт эшләренә тыгылырга юл куйма¬ быз...». Софьяны ормый-сукмый Новодевичий монастырена күчерделәр. Шакловитый белән Чермныйның һәм Пет¬ ровның башларын чаптылар. Калган каракларны мәй¬ данга алып чыгып чыбыркы белән кыйнадылар, теллә¬ рен кисеп алдылар, мәңгегә себер җибәрделәр. Медве¬ дев дигән поп белән Никита Гладкий качканнар иде дә, Дорогобуж воеводасы тотып алды. Аларны ут һәм кызган тимерләр белән коточкыч җәзаладылар, аннан башларын чаптылар. Боярлар белән стольникларга, шәһәр идарәсендә хезмәт итүче һәм думада эшләүче боярларга җир һәм акча бүләк иттеләр; рядовой стрелецларга патшага тугрылыклы булган өчен берәр сум өләштеләр, ә җир бирмәделәр. Мәскәүгә кайтып китәр алдыннан боярлар зур урын¬ нарны үзара бүлешеп алдылар. Хәрби эштә һәм башка мәсьәләләрдә кирәге калма-. ганга күрә Борис Алексеевич Голицыннан бөтенләй ко¬ тылырга мөмкин булган булыр иде. (Патриарх белән Наталья Кирилловна аны бик күп эшләре өчен, бигрәк тә Василий Васильевичны чыбыркы белән балтадан коткарып калганы өчен гафу итә алмыйлар иде.) Ләкин боярлар шундый югары дәрәҗәле затка кул күтәрүне килештермәделәр: «Моны эшләсәк, тиздән безнең үзе¬ безне дә приказларыбыздан бәреп чыгарырлар; нәсел- нәсәпсез дьяклар, купецлар, чит илнекеләр һәм башка кабахәтләр Петр патша тирәсендә табыш эзләп, төшем¬ ле урын иснәнеп, күр ничек сырпаланалар...» — диделәр. Борис Алексеевичны кечкенә генә бер эшкә, Казан¬ ский дигән бер приказга түрә итеп куйдылар. Борис бу турыда ишеткәч, төкерде, эчте-эчте дә: «Шайтан алсын үзләрен, ә миңа үземнеке дә җитә...» — дип кычкырып йөрде, һәм исерек килеш үзенең Мәскәү тирәсендәге имениесенә кайтып китте. Чит илнекеләр приказ башлыкларын хәзер министр дип йөриләр иде. Бу министрлар приказлардан иске дьяк һәм подьячийларны куып чыгарып, яңаларны куй¬ дылар һәм элекке тәртипләр буенча ук идарә итәргә, элеккечә үк уйларга керештеләр. Әллә ни зур үзгәреш булмады. Тик Кремль сараенда кара кеш тун киеп, үк¬ чәләре белән кәс-кәс басып, ишекләрне үз өендәгечә 198
ачып йөрүче генә хәзер Иван Милославский түгел, Лев Кириллович иде... Сарай тирәсендә хәзер бөтенесе иске, бөтен Мәскәү¬ гә билгеле кешеләр иде һәм алардан дәүләтне бөлдерү, взятка алу, башбаштаклык эшләүдән башканы көтеп тә булмый иде. Мәскәүдәге һәм Кукуй бистәсендәге купецлар, чит ил кунаклары, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, приказчиклар, Голландия, Ганновер, Швеция һәм Англиядән килеп хез¬ мәт итүче капитаннар түземсезлек белән яңа кешеләр килгәнне, яңа тәртип урнаштырылганны көттеләр. Петр турында төрле сүзләр йөрде. Күпләр бөтен өметне аңар баглады... Россия — хәзинә чокыры. Аны гасырлар бат¬ каклыгы томалап ята. Әгәр бу баткакны яңа патша ар¬ чымый икән, кем генә арчыр соң? Тормышны кем юлга салыр?.. Петр Мәскәүгә кайтырга ашыкмады. Гаскәрен мо¬ настырьдан алып чыгып, Александровск бистәсенә юл тотты. Биредә әле дүртенче Иван патшадан калган, че¬ реп беткән, куаклык һәм мүк баскан коточкыч сарай буралары бар иде. Шунда җиткәч, генерал Зоммер су¬ гыш башлады. Үрнәк булырлык бу сугыш, атна буена дәвам итеп, фәкать дары беткәч кенә тәмам булды. Бу— Зоммерның соңгы сугышы иде. Ат өстеннән егылып тө¬ шеп гәүдәсен имгәтте. Октябрьда Петр, потешный полкларын гына алып, Мәскәүгә китте. Ун чакрым кала, Алексеевск авылында аны зур-зур халык төркемнәре каршы алды. Кулларын¬ да иконалар, тәреләр, табак-табак ипиләр иде аларның. Юл читләрендә бүрәнәләр, балта кадалган тумраннар күренә, тирә-юньдә Петр патша ягына чыкмаган өчен җәзаланган стрелец башлары аунап ята иде... Бишенче бүлек 1. ФРАНЦ ЛЕФОРТ /\ ефорт инде зур кеше булып килә иде. J “ Кукуйда торучы чит ил кешеләре, Архан- гельскидан һәм Вологдадан сәүдә эше белән килүчеләр аны зур ихтирам белән телгә алдылар. Амстердам яки 199
Лондон фирмаларының Мәскәүдәге приказчиклары да аның турында хуҗаларына мактап яздылар һәм, аңар йомышлары төшә калса, бераз бүләк (иң яхшысы — әй¬ бәт хәмер) җибәрергә киңәш бирделәр. Троица походы өчен генерал итеп күтәрелгәч, Кукуй кешеләре аңар шпага бүләк иттеләр. Хәзер кешеләр аның өе турысын¬ нан узганда бер-берсенә мәгънәле итеп күз кысышты¬ лар: «Ай-яй...». Бу зур кеше белән күрешеп чыгарга, сөйләшеп уты¬ рырга, үзе турында аның исенә төшереп торырга теләү¬ челәр шул хәтле күбәйде,— өе кысан була башлады. Кара көзләр керүгә карамастан, өйне ашыгыч рәвештә зурайтырга, икенче катын салырга керештеләр. Як- ягын ишекле итеп, таштан болдыр ясадылар, өйнең урам ягына колонналар куйдылар, төрле фигуралар белән би¬ зәделәр, фонтаннар сиптереп торган ишек алдын бете¬ реп, аның урынына төрле мәзәк уеннар өчен күл казы¬ дылар. Хәрби сакчылар өчен өйнең як-ягына биналар салдылар. Лефорт үз белдеге белән бәлки бу хәтле акча туз¬ дырырга кыймаган да булыр иде, ләкин яшь патша шу¬ лай теләде. Сабый бала өчен акыллы ана ничек кирәк булса, Троица монастыренда яткан вакытта патшага Лефорт та шулай кирәк булды. Лефорт аның теләклә¬ рен аңлады, аны куркынычтан саклады, нәрсәнең фай¬ далы, нәрсәнең файдасыз икәнен төшендерде, аны көчле ярату белән яратты, гел аның янында булды. Ул, руслар кебек, патшаның аягына егылып, авыллар, кол кре¬ стьяннар сорап теләнмәде, бары тик икесе өчен дә фай¬ далы эш турында гына сөйләште, һәр көн сәлам биреп, елмаеп, Петрның йокы бүлмәсенә килеп керә иде. Купшы киенгән, сүзчән, киң күңелле, тәрәзәдән кергән иртәнге кояш нурлары күк ягымлы, һәм аларның көннәре шат¬ лыклы борчулар, бәхетле өметләр белән шулай күңелле генә башланып китә торган булды. Петр балачагында ук чит илләрдән китерелгән кар¬ тиналардан күреп, диңгез артындагы җирләр, гүзәл шә¬ һәрләр, гаваньнар, андагы кораблар, тәмәке белән ара¬ кы исе сеңгән кызыл йөзле капитаннар турында татлы хыялларга чумарга ярата иде. Лефорт та әнә шул ту¬ рыда фикер йөртә ич. Шуңар күрә Петр да Лефортны яратты. Хәтта киемнәре дә, киемнәренең исләре дә якын, ягымлы булып күренде аңар... 200
Петр Лефорт өенең күңелләрне җәлеп итеп тора тор¬ ган чит ил күренешләренең бер почмагы булуын телә¬ де. Шул ук вакытта Лефорт сарае патшага уен-көлке¬ ләр уздыру өчен дә кирәк иде. Патша бу эш өчен акча кызганмады: әнисе белән Лев Кирилловичтан тарттыра алганның бөтенесе шул сарайны бизәү өчен китте. Хә¬ зер, Мәскәүдә эш башына үз кешеләре менеп утыргач, Петр, һичнәрсәгә карамастан, күңел ачуларга бирелде. Күңел ачуларга булган дәрте йөзенә бәреп чыкты аның, һәм биредә Лефорт аеруча кирәк булды. Патша аның киңәшеннән башка бернәрсә эшләмәде. Ә үз кешеләре, руслар күңел ачу мәсьәләсендә аңар нинди киңәш би¬ рә алалар соң? — Ауга йөрү яки тагын шундый берәр нәрсә. Тфү! Ә менә Лефорт аның ничек итеп күңел ачар¬ га теләгәнен әйтмәс борын ук аңлап алды. Ул Петрның дәрт сырасында колмак яфрагы кебек иде. Бер үк вакытта Прешпург шәһәрен салу эшен яңар¬ тып җибәрделәр, крепостьны яңа хәрби мәзәкләр өчен хәзерләделәр. Солдатларга яңа киемнәр бирелде. Пре¬ ображенский полкындагыларга яшел, Семеновныкыларга аксыл зәңгәр, бутырныкыларга кызыл кафтан киертте¬ ләр. Бөтен көз эчү, күңел ачу, биюләр белән үтеп кит¬ те. Ә Лефорт сараена күңел ачарга килгән чит ил купец- лары һәм промышленниклары уен-көлке арасында үз якларын каерырга да онытмадылар. 2. ЛЕФОРТ КУНАКЛАРЫ Яңа гына салынып беткән бию залы кибеп тә өлгер¬ мәгән әле. Як-якта зур-зур ике мич яна. Ярым түгәрәк тәрәзәләр, шул тәрәзәләргә охшатып эшләнгән биек көз¬ геләр парланган. Залның имән шакмаклардан түшәлгән идәнен яңа гына балавызлап чыкканнар. Караңгы төшә генә башлаган булуга карамастан, стеналардагы кан¬ диль шәмнәрен кабызганнар да инде. Тышта йогмшак кар ява. Ишек алдындагы кызыл балчык өемнәрен, өем- өем кирпеч ватыкларын кар томалый. Менә ишек ал¬ дына аккошларга охшаган немец чаналары, мендәр, аю тиреләре түшәлгән озын әрҗәле рус чаналары, аннан нинди дә булса бер чит ил кешесен утырткан извозчик килеп керә. Чаналар балчык, кирпеч өемнәре арасыннан үтеп, таш болдыр төбенә килеп туктыйлар. 201
Болдырда, карлы аяк белән тапталып беткән палас¬ ларда, кунакларны Томос һәм Сека исемле ике мәзәк¬ че каршы ала. Берсе бил тиңентен кара испан япанча¬ сы кигән, икенчесе (төрек кешесе) башына ике аршын¬ лы чыпта чалма бәйләгән, чалмасына дуңгыз колагы таккан. Якты өйалдына кергәч, кунаклар туннары белән бүрекләрен салып хезмәтчеләргә бирәләр. Бию залы ишеге төбендә кунакларны Лефорт үзе каршы ала. Өс¬ тендә көмеш белән чигелгән ак атлас кафтан, башында көмеш пудра сибелгән парик. Кунаклар кызу мич янын¬ да туктап венгр аракысы эчәләр, трубка кабызалар. Немец, инглиз, голланд телләрен русларның бик азы гына белә әле. Шуннан уңайсызланып, алар соңрак, ашар вакыт җиткәндәрәк кенә киләчәкләр. Хәзергә ку¬ наклар кызу мич алдында оек кигән ботларын һәм арт¬ ларын җылыткан хәлдә эш турында сөйләшәләр. Ә ху¬ җа тырпаеп торган кафтан итәкләрен күбәләк кебек җилпеп, әле бер, әле икенче кунак янына очып килә. Берсен берсе белән таныштырып, исәнлек-саулык сора¬ шып йөри: юл бик йончытмадымы? Фатирга кая төште¬ гез? Әйберләрегезне урлата күрмәгез тагын... — О, әйе. Русның түбән катлавы турында мин күй ишеттем,— ди кунак.— Алар таларга һәвәс. Баерак юл¬ чыларны суеп ташларга да күп алмый алар... Агач белән сәүдә итүче Сидней исемле инглиз берен¬ чесенең сүзләрен җөпләп куя: — Хыянәт белән, алдашу белән яшәүче кешеләр иле — бик әшәке ил инде ул... Аларның купецлары да бит алланың урлашырга ярдәм итүен сорап гыйбадәт кылалар һәм алар үзләренең алдашуларын булдыклы¬ лык дип саныйлар... О, мин бу илне яхшы беләм... Бире¬ дә коралсыз йөрергә ярамый... Кукуйда туып-үскән Гамильтон атлы ярлырак кына бер инглиз сәүдәгәре әңгәмәгә кушылып болай ди: — Бәхетсезлегемә каршы, шушында туып үскән бул¬ сам да, бу русларның тупаслыкларына, инсафсызлыкла- рына күнегеп җитә алганым юк әле... Инглиз телендә начар сөйләшүче, тупас һәм иске мо¬ дада киенгән, туган иленнән читләшкән бу кешегә ка¬ рап, Сидней иреннәрен кыйшайтып куйды. Шулай да, йортка хөрмәт йөзеннән аны җавапсыз калдырмады: — Безнең зур оптовый сәүдәбез өчен руслар инсаф- сызлыгының әһәмияте бик кечкенә. 202
— Сез агач белән сәүдә итәсезмени, сэр? — Әйе, агач белән. Без Архангельск янында зур гы¬ на бер урманны концессиягә алдык. Концессия сүзен ишетүгә, куе кызыл йөзле, чөй са¬ каллы голланд кешесе башын әңгәмәчеләр ягына борды. Ул өч катлы тамак астын зур катыргы якасына ышкып алды да сүзгә кушылды: — Бөтен дөньядагы дегетнең дүрттән өч өлеше, мач¬ тага китә торган иң яхшы агач һәм бөтен киндер рус патшасы кулында... Ләкин аны кулга төшерү — айга ме¬ нү кебек үк кыен эш... О, юк, сэр, сез ул концессиягез¬ дән күп табыш ала алмассыз... Төньякта кеше тормый. Урманны кисәргә аюларны кушсагыз гына инде... Җит¬ мәсә сезнең өч корабыгызның икесен шведлар яки нор¬ веглар батырачак, ә өченчесе бозларга бәрелеп һәлак булачак... Әйе, сэр, бу ил Индиядән дә баерак. Америка шикелле үк бай. Ләкин аның белән боярлар идарә ит¬ кән вакытта без сәүдәбездән бары зыян гына күрәчәк¬ без... Мәскәүлеләр алар кыргый кешеләр кебек сәүдә итәләр... Менә аларның Балтик диңгезендә гаваньнары, уңайлы юллары булса икән дә, сәүдәгәрләре намуслы булсалар икән, ул чакта биредә зур эшләр башкарырга мөмкин булыр иде... — Әйе, сэр,— диде Сидней, эре генә итеп.— Мин сез¬ не рәхәтләнеп тыңладым һәм сезнең белән килештем. Белмим, сездә ничектер, бездәгечә үктер дип беләм. Безнең Англиядә хәзер вак кораблар ясамыйлар... дүрт йөз дә биш йөз тонналыны гына ясыйлар... Хәзер безгә агач белән җитен биш тапкыр күбрәк кирәк... һәрбер корабның җилкәне өчен ун мең ярд киндер кирәк без¬ гә... Бу сүзләрне тыңлап торган кешеләр, исләре китеп, о-о-о диештеләр. Алексашка Меншиковны култыклап, Лефорт атылып килеп керде. Егетнең өстендә кызыл якалы зәңгәр сук¬ но кафтан, башында кабарып торган парик, битенә пуд¬ ра сөрткән, челтәр галстугында алмаз булавка. Ул су кебек ачык, шат күзләре белән, бер дә тартынмыйча, кунакларга карап алды. Оста гына итеп баш иеп исән¬ ләште, көчле җилкәсен уйнатып куйды, аннан мичкә ар¬ ты белән борылып, трубка кабызды: — Патша хәзер килеп җитә... Кунаклар пышылдаша башладылар, һәрберсенең 203
карашы ишеккә юнәлде, дәрәҗәлерәкләр алга чыгып бастылар. Сидней Алексашканың нәрсә әйткәнен төшен¬ мәде. Ул шундый хөрмәтле кешеләрне мич авызыннан кысрыклаган бу ваемсыз малайга авызын ачып гаҗәп¬ сенеп карап торды. Гамильтон пышылдап кына: «Пат¬ шаның сөеклесе бу, күптән түгел денщиктан офицер итеп күтәрделәр. Бик кирәкле кеше...» — диде. Сидней күз читләрен рәхимле җыерчыкландырып, Алексашкага эн¬ дәште: — Мин күптәннән бирле бөек патшаны күрергә хыял¬ ланып йөри идем... Мин — нибары бер фәкыйрь купең. Көтелмәгән бу очраклык өчен аллабызга мең рәхмәт, бу олуг көн турында мин улларыма, оныкларыма сөйләя¬ чәкмен... Лефорт тәрҗемә итте, Алексашка җавап бирде: — Хәзер күрерсең, — диде ул, тигез ак тешләрен күрсәтеп көлеп.— Әгәр эчә белсәң, уйный-көлә дә бел¬ сәң, үзе белән рәхәтләнеп бер гүләйт итәрсең... Шул чак ишектә Петр күренде. Аның өстендә Алек- сашканыкы кебек үк тар кафтан иде. Өстен кар сарган, кызарган бит урталары батып кергән, авызы йомык, ләкин кара күзләре елмайган иде. Бусагадан атлауга өч читле эшләпәсен салды, тупа башлы, тездән узган озын кунычлы итекләре белән таптанып, өстен кагынып куйды. — Гутен таг, мейне хершафтен ’, — диде ул үсмер¬ ләрчә калын тавыш белән. Бик тә ашыйсы килә... Әйдә¬ гез, әйдә табын янына... Бу вакытта Лефорт, гәүдәсен ия төшеп, бер кулын алга сузып, икенчесе белән култыклап алырга җайлап, патшага таба очып килде. Патша исә, тын да алмый кү¬ зәтеп торган чит ил кешеләренә күз кысып куйды да, ишек биеклеге гәүдәсен җәһәт кенә борып, аш бүлмәсенә таба атлады... 3. ЛЕФОРТ КУНАКЛАРЫ (Дәвамы) Кунакларның йөзләре кызарган, париклары кыңгы¬ раеп төшкән иде инде. Алексашка, путасын чишеп таш- 1 Гутен таг, мейне хершафтен — (немецча) хәерле көн, әфәнделәр. 204
лап, трепакка тыпырдап алды да тагын эчәргә тотынды. Мәзәкчеләр, бөтенесеннән исерегрәк булган булып, че¬ харда сикерделәр, эченә кипкән борчак тутырган үгез куыклары белән кунакларның башларына сугып йөрде¬ ләр. һәркем үзенекен сөйләде. Шәмнәр яна-яна яртыга калды. Сабыр, ләкин туры әйтүчән Сидней кызарган, чалышаеп киткән күзләре белән Петрга текәлгән дә бо¬ лай ди (Гамильтон алар артында тәрҗемә итеп тора): — Галиҗәнапка менә нәрсә диген, сэр: без, инглиз¬ ләр, илебезнең бәхете диңгезләр аша кичеп сәүдә итү¬ дә дип беләбез... Сугыш — зарур нәрсә, ләкин кыйммәт¬ ле һәм аяныч нәрсә, ә сәүдә эшенә алла үзе фатиха бир¬ гән... . — Алай, алай, — дип жөпләп куйган булды Петр. Ку¬ накларның шау-шулары, бәхәсләре, бигрәк тә дәүләт эшләре, сәүдә, файда белән зыян турында шулай фикер йөртүләре кызык тоелды аңар. — Менә бәхет! Кызык!., йә, тагын, тагын нәрсә... тыңлыйм... — Безнең галиҗәнап королебыз һәм хөрмәтле лорд¬ ларыбыз сәүдә эшенә зыяны тиярдәй бер законны да расламыйлар... Шуңа күрә галиҗәнапның казнасы ту¬ лып ята... Англиядә купең — хөрмәтле кеше, һәм без барыбыз да Англия өчен, королебыз өчен кан түгәргә әзер... Әгәр мин Россиядә файдасыз һәм мәгънәсез за¬ коннар күп дип әйтәм икән, галиҗәнап яшь патшаның ачуы килмәсен... О, яхшы закон бөек нәрсә ул! — Шайтан белсен, нәрсә сөйли торгандыр,— диде Петр, көлеп, һәм зур бер кубок аракыны әйләндереп җибәрде,— Франц, кара әле, әгәр бу кеше Кремльдә шулай сөйләшсә, тегеләр һушлары китеп егылырлар иде... йә, ярар, әйт, безнең нәрсәбез начар? Гамильтон, тәрҗемә ит... — О, бу бик җитди мәсьәлә, ә мин исердем,— диде Сидней.—Әгәр галиҗәнап рөхсәт итсә, мин иртәгә аек баштан рустагы ахмак гадәтләр турында, шулай ук дәү¬ ләтнең нәрсәдән баеганын һәм баю өчен нәрсәләр ки¬ рәклеген сөйләп бирер идем... Петр инглизнең чалышайган ят күзләренә чекрәеп карап торды: «Әллә бу кеше бездән көлә инде?..» Ләкин Лефорт, тиз генә аның өстенә иелеп, пышылдап куйды: — Дәүләтне ничек баету турындагы фәлсәфәне тың¬ лавы кызыксыз булмас, Петр. 205
— Ярар,— лиде Петр.— Ләкин әйтсен, нәрсәбез әШй- ке икән безнең? — Яхшы.— Сидней айнырга тырышкан кебек хәл җыеп торды.— Сөекле хуҗабызга килешли мин дар ага¬ чы утыртылган бер мәйдан аша үттем; мәйданның әз генә җире көрәлгән, шунда бер солдат басып тора... Алексашка скамьясы белән Петр янына килеп утырды: — Покровский мәйданын әйтә. — Шуннан, ни күзем белән күрим — җирдән бер ха¬ тын башы чыгып тора, күзләрен бер ача, бер йома. Мин бик курыктым һәм юлдашымнан: «Нигә алай итә ул?»—• дип сорадым. Юлдашым: «Үлмәгән әле ул, — диде.— Бездә шундый җәза бар — ирен үтергән хатыннарны җиргә күмәләр дә, берничә көн үткәч, ягъни җаны чык¬ кач, аягыннан асып куялар»... Алексашка көлгәндәй итте: «һе-el» Петр башта аңар, аннан мөлаем генә елмаеп торган Лефортка ка¬ рады: — Ә нәрсә? Ул бит кеше үтергән... Андыйга элек- электән шундый җәза... Башыннан сыйпамассың бит... — Галиҗәнап, — диде Сидней. — Сез ул бичара ха¬ тыннан сорагыз әле, шундый коточкыч хыянәткә аны нәрсә этәрде икән. Аның җавабы сезнең рәхимле йөрә¬ гегезне эретеп җибәрер дип беләм... (Петр көлемсерәп куйды.) Мин Россия турында бераз булса да ишеттем, ә кайберсен үз күзем белән күрдем... О, чит ил кешесенең күзе очлы аның... Гүрнәчәдә бикләнеп яткан рус хатын- кызының тормышы — хайван тормышы белән бер... (Ин¬ глиз, артыграк әйтеп ташлаганын сизенеп, тирләгән маңгаен яулык белән сөртеп алды, ләкин колмак белән горурлык аның телен чишеп өлгергән иде инде — дәвам итте.) Әнисен тереләй җиргә күмгәннәр, җаны чыккач, аягыннан асып куячаклар. Инде аның баласы өчен, бу¬ лачак гражданин өчен нинди үрнәк бу! Безнең язучы¬ быз Шекспир үзенең гүзәл комедиясендә бер купец улы¬ ның мәхәббәт аркасында үзен-үзе агулап үтерүен йөрәк¬ не тетрәтерлек итеп тасвирлаган. Руслар исә хатынна¬ рын үтергәнче таяк белән, чыбыркы белән кыйныйлар. Ә закон шуңар хәтта юл куя... Лондонга, өемә кайтып кергәч, мине хөрмәтле хатыным мөлаем елмаеп каршы ала, балаларым курыкмыйча муеныма сарылалар... 206
Инглиз дулкынланып тынып калды, башын түбән иде. Петр аның иңбашыннан тотты: — Гамильтон, тәрҗемә ит үзенә,— диде ул һәм Сид¬ нейның колагына русча кычкырырга тотынды: — Үзе¬ без дә күрәбез... Без Россиядә яхшы дип мактанмыйбыз. Мин әнигә дә әйттем — стольникларның зиһенлерәклә- рен сайлап алып сезгә укырга җибәрергә уйлыйм. Элеп, би, ти, си — безгә әнә шуннан башларга кирәк... Ә син күзгә кадыйсың — имеш, кыргыйлар, хәерчеләр, тилеләр дә ерткычлар... Үзем дә беләм, шайтан! Ләкин, тукта, сабыр ит... Ул сикереп торды, юлда очраган скамьяны тибеп очырды: — Алексашка, әйт, ат җиксеннәр... — Кая киттек, мин херц? — Покровскийга... 4. ХАТЫН БАШЫ — Кайда ул баш, күрмим,— диде Петр, кычкырып.— Эт ашаганмы әллә үзен? Патша чанасы янындагы кешеләр: — Караульный! йокладыңмы әллә? Әй, сакчы! — дип кычкырдылар. Моңа каршы бер тавыш, сузып кына: — Биредә-ә! — диде. Кар пәрдәсе аша бәрән толы¬ бының итәгенә урала-сөртенә сакчы йөгерә иде. Ул йө¬ гереп килгән уңайга, аю кебек йомшак кына итеп, Петр алдына килеп ауды. Тезләнде, башын иде һәм шул хәл¬ дә катып калды. — Хатынны бирегә күмделәрме? — Бирегә, патша хәзрәтләре. — Исәнме әле? — Исән, патша хәзрәтләре. — Ни өчен күмделәр? — Ирен пычак белән суйган. — Күрсәт... Сакчы торып йөгерде. Бераз киткәч, чүгәләде дә то¬ лып чите белән хатынның битендәге һәм укмашып кат¬ кан чәчләрендәге карны какты. — Исән, патша хәзрәтләре, әнә күзен ачты... Петр, Сидней, Алексашка һәм Лефортның тагын биш 207
кунагы баш янына килде. Ике мушкетер факелларын югары тотып тордылар. Кар астыннан эчкә баткан зур күзләре белән кәфен кебек ак яссы бит карап тора иде. Петр: — Иреңне нигә үтердең? — дип сорады. Баш эндәшмәде. Сакчы итеге белән аның яңагына төртеп куйды: — Патша хәзрәтләре сорый, тиле. Петр башка таба иелде: — Нәрсә, ул сине кыйнадымы, җәберләп тордымы? Ни исемле бу хатын? Дарья?.. Я, Дарья, сөйлә, ничек булды?.. Баш эндәшмәде. Кайгыртучан сакчы, аның янына чүгәләп, колагына пышылдады: — Гафу үтен, бәлкем үзеңне коткарыр, тиле ха¬ тын... Шулчак баш кара авызын ачты да карлыккан, саң¬ гырау тавыш белән нәфрәтле итеп әйтте: — Үтердем... мин ул ерткычны тагын бер тапкыр үтерер идем әле... Шулай диде дә күзләрен йомды. Беркем бер сүз дәшмәде. Факеллардан чаж-чож сумала тамды. Сидней нәрсә турындадыр тиз-тиз сөйләргә кереште, ләкин тәр¬ җемәче юк иде. Сакчы итеге белән тагын башка төртте. Баш җансыз нәмәрсә кебек селкенеп торды. Петр каты итеп йөткерде дә чанасы янына китте... Алексашкага әк¬ рен генә әйтте: — Атып үтерергә куш... 5. ЛЕФОРТ КУНАКЛАРЫ (Дәвамы) Петр Лефортның гөлт иткән өенә, бер сүз сөйләшми¬ чә, күшегеп кайтып керде. Бию залының балконында музыка уйный. Чуар киемнәр, кешеләр, шәмнәр көзге¬ ләрдә чагылалар. Җылы сыек пар аша Петр аксыл-сары чәчле Анна Монсны күреп алды. Кыз стена буенда уты¬ ра, йөзе уйчан, шәрә иңбашлары салынып төшкән иде. Бу минутта музыка салмак кына бер бию көен уй¬ ный, җиз трубалар Петрга Анхен турында, аның зин¬ нәтле ал күлмәге, тезләренә куйган гыйффәтле куллары 208
турында җырлый кебек иде... Нигә, «игә ярсу сагыш әрнетә егетнең йөрәген? Әйтерсең ул үзе муен тиңентен җиргә күмелгән һәм кар бураны аша үзенең әллә кай¬ дагы, бик ерактагы сөйгәненә эндәшә... Анна Петрны бөтенесеннән алда күреп алды, күзлә¬ ре дерелдәп куйды кызның. Ул урыныннан торып, бала¬ вызлы идән буенча йөгерде... Хәзер инде музыка нурлы Германия турында, андагы өйләрнең ялт иткән тәрәзә¬ ләре каршында чәчәк атып утырган ал мендальләр ту¬ рында, шул мендаль төпләрендә басып торган кыз бала белән ир бала турында һәм аларга елмаешып карап торган әти-әниләре турында күңелле җыр җырлый иде. Петр Анхенның ал ефәк күлмәге аша тән җылысы килеп торган биленә кулын салды да шундый озак бие¬ де,— музыкантлар бутала башладылар. — Анна! — диде ул, озак эндәшми торганнан соң. Кыз үзенең ачык, саф күзләре белән аның күзләренә карады: — Сез бүген нигәдер күңелсез, Петер? — Аннушка, син мине яратасыңмы? Анна дәшмәде, тиз генә башын түбән иде. Хатын- кызларның биегәннәре дә, утырып торганнары да пат¬ шаның нәрсә сораганын, шулай ук Аннаның ни дип җа¬ вап биргәнен төшенделәр. Залны тагын бер әйләнеп чык¬ кач, Петр Аннага: — Миң синең белән бәхетле,— диде. 6. ЯШЬ ПАТШАБИКӘ Мытище авылыннан Кремль сараена, патша хатыны янына Воробьиха дигән бер карчыкны алып килделәр. Евдокияның йокы бүлмәсе өске катта, сарайга өстәп са¬ лынган агач өйдә булып, кечкенә-кечкенә ике тәрәзәле иде. Тәрәзәләргә кояштан пәрдә корылган. Патша хаты¬ ны менә-менә бала табарга тиеш, аның инде ничә көн¬ нән бирле үзенең мамык түшәгеннән төшкәне юк.’Әл¬ бәттә бу тынчу кетәктән саф һавага чыгып керсә яхшы булыр иде. Чанага утырып, Мәскәүнең карлы урамнары буйлап очасы иде... Морҗалардан күгелҗем төтен бөр¬ келә, күк читендә кызыл кояш... Тыкрыклардан узганда дугага көмешләнгән бөдрә тал ботаклары сирпелеп ка¬ ла... Ләкин чыгарга ярамый. Алла сакласын! Ят, кый¬ 14 Л-1364 209
мылдап та карама: эчеңне сакла, патша орлыгы бит эчеңдә...— Каенанай һәм бүлмәдәге бүтән хатыннар урам турында авызын да ачтырмадылар. Аңар бары кү¬ ңелле әкиятләр генә тыңларга рөхсәт ителде... Хәтта еларга да ярамый: эчеңдәге сабыеңның кәефе китәр... Воробьиха ишектән үз дәрәҗәсен белеп, ләкин кыю атлап керде. Өсте-башы чиста, аягында яңа чабата, хуш ис аңкып торсын өчен киндер юбкасы астына шалфей үләне кыстырган. Иреннәре йомшак, күзләре тычканны¬ кы кебек, чырае карт булса да алсу, бертуктаусыз та¬ кылдый... Бусагадан атлаганда ук бөтенесенә текәлеп карады, бөтенесенә, хәта Евдокияның маңгае белән чи¬ гәләрендәге көрән тапларга, шешенгән авызына хәтле игътибар итте. Керүенә кровать янына килеп, башын җиргә орды ул. Патша хатыны аңар үзенең дымлы ку¬ лын үптерде. — Утыр, Воробьиха, сөйлә... Күңелемне ач... Воробьиха авызын сөртеп куйды да, әби белән ба¬ бай, поп кызлары, алтын мөгезле кәҗә тәкәсе турында әкият сөйләргә кереште. — Тукта әле, Воробьиха,— диде Евдокия, урынын¬ нан күтәрелә төшеп,— күрәзәлек ит. — Ох, якты кояшым, белмим шул. — Ялганлыйсың, Воробьиха... Беркемгә дә әйтмәм, күрәзәлек ит, әнә ногыт борчагы белән булса да... — Ох, ул ногыт борчагы өчен хәзерге заманда ти¬ реңне туныйлар... Менә изге суга он салып маташтыр¬ саң инде... — Ит, диләр сиңа, тиле хатын!.. — Нәрсә турында итим соң? Күрәм, матурым, авы¬ зыңны ачтың исә, эч серең чыгып төшәргә тора... Син аны минем колагыма гына әйт, матурым... Евдокия стенага таба борылды. Аның көрән таплы маңгае белән чигәләре, бөтен бите кызарып чыкты. — Бик ямьсезләнеп киткәнме соң мин?.. Белмим ин¬ де... — диде ул, шешенгән авызын капшап. — Синең кебек чибәрне, сөйләп бетергесез матур¬ ны... — Китсәнә...— Евдокия борылып ятты. Аның коң¬ гырт күзләре тулы яшь иде.— Петр мине кызгана гы¬ намы, әллә яратамы? Әйтеп бир. Бар, талканыңны алып кил... Воробьиханың бөтенесе үзе белән икән: таш җамаяк, 210
бер шешә су һәм абага орлыгы... Орлык белән суны җамаякка салып бутады да кровать янындагы скамьяга куйды, нәрсәдер бытылдап, Евдокияның балдагын сал¬ дырып алды, аннан җамаякка ташлады һәм шунда ка¬ рарга кушты: — Сереңне сөйлә. Теләсәң кычкырып, теләмәсәң эчеңнән генә... Нигә шикләнәсең? — Монастырьдан кайткач, Петруша үзгәрде,— диде Евдокия, иреннәрен ачар-ачмас.— Сүземне тыңламый, әйтерсең мин шыр тиле. Син, ди, берәр тарих китабы укы, немецча, голландча өйрән, ди. Тырышып кара¬ дым — бернәрсә дә аңламыйм... Хатынны китап укый белмәсә дә ярата торганнардыр инде аны... — Әһә. Алайса балдагыңа кара, җәннәт фәрештәсе. Балдагыңда томанлы бер нәрсә күрәсеңме? — Күрәм... Кеше бите, бугай... — Тагын кара... Хатын-кыз битеме? — Хатын-кыз, бугай... —т Үзе.— Воробьиха, бик белдеклеләнеп, иреннәрен йомды. Мәрҗән бөртегедәй күзләре белән оясыннан ка¬ рап яткан әрлән кебек итеп Евдокияга карады. Евдокия авыр сулап урыныннан күтәрелде, кулы түгәрәк корсагыннан күкрәк астына шуышып төште: йө¬ рәге тотылган кош кебек тилпенә иде... — Син нәрсәдер беләсең? Нәрсәнедер яшерәсең син миннән? Кем ул? — Кем дә кем... Юха елан, немка, менә кем... Ул турыда бөтен Мәскәү белә, тик әйтергә генә куркалар... Ул немец бистәсендә патшага сөйдергеч орлыгы салган аракы эчереп ята икән... Кирәкми, борчылырга иртә әле, карлыгачым... Туктатырбыз... Мә тот әле... (Воробьиха яулыгыннан бер инә алып, пышылдап кына патша ха¬ тынына бирде.) Тот, тот, курыкма... Инде минем арттан кабатла: «Кит, кит, Анна. Явыз елан, әф-төф, әф-төф, кит, әйләнеп тә карама, Фафер тавы артына кит, кояш чыкмый, ай калыкмый, чык та төшми торган җиргә, ка¬ ра җир астына мәтәл, явыз елан, Анна-манна, заман ахырына хәтле шуннан чыкма, амин»... Када, инәң бе¬ лән када, балдагыңа, явызның битенә када... Евдокия инәне җамаякка кадалып сынганчы ка¬ дады. Урынына ауды да беләге белән күзләрен тома¬ лады һәм шешенгән иреннәрен дерелдәтеп елап җи¬ бәрде... 14* 211
Кич иде. Кинәт кенә асраулар, кендек әбиләре, сөт әниләре, сарай юләрләре ыгы-зыгы килә башладылар. Ишекләр, идән такталары шыгырдады: «Патша килә, патша...». Воробьиха һаваны сафландыру өчен шәмгә бер бөр¬ тек чиркәү сумаласы ташлады, узе ялт каядыр кереп югалды. Петр өч атлыйсын бер атлап баскычтан йөге¬ реп менде. Хатыны өстенә иелгәндә аңардан хәмер исе һәм салкын бәреп тора иде. — Исәнме, Дуня... Кара, котылмадыңмыни әле?.. Ә мин инде... Ул елмайды. Шат, ләкин күзләре ят, үзе дә үз тү¬ гел... Евдокияның йөрәге салкынаеп китте: — Бик сезнеңчә генә итәр идем... Күрәм — бөтене¬ гезне туйдырып бетердем... Гаеп миндә...— диде ул. Патша, моңар нәрсә булган тагын дигәндәй, маңгаен җыерып карап торды. Скамьяга утырганда шпорасы бе¬ лән паласны тырнап алды... — Ромодановскийларга аш ашарга кергән идем... Хә¬ зер котыла, диделәр... Мин инде тапкансың дигән идем... — Баладан үләрмен — шул булыр... Анысын да ке¬ шедән ишетерсең... — Аңардан үлмиләр. Шулай дигәч, хатын юрганы белән җәймәсен бөтен көченә кайтарып салды: — Юк, үләләр, һәм ул турыда син бөтенесеннән соң белерсең... Бар, көл, күңел ач, хәмереңне эч, әнә ка¬ һәр төшкән бистәңә йөгер... Патша авызын ачып тик карап торды. Хатыны дә¬ вам итте: — Кешедән оят... Бөтенесе белә бит... — Нәрсәне бөтенесе белә? — Синең немкаң турында, диннән язган кабак кы¬ зы турында! Әйе, әйе, әйе! Нәрсә эчертте ул сиңа? Петр шундый кызарды — тирләп чыкты. Скамьяны этеп җибәрде. Хәзер ул котырган мәче кебек куркыныч иде, Евдокия ихтыярсыз кулын битенә куйды. Петр мөр¬ тәт күзләре белән хатынына текәлде. — Җүләр! — диде ул бары. Хатын сискәнеп башын тотты. Тавыш чыгармыйча гына калтыранып үксергә кереште. Гәүдәсе тартышты аның, бөтен тәне ниндидер аңлаешсыз сызлау белән сызланды... Евдокия кинәт калын тавыш белән ерткыч¬ 212
ларча үкерә башлады. Асраулар, кендек әбиләр, сөт әниләре һәм юләрләр аның янына йөгереп килделәр. Авызын шыксыз ачып, күзләрен шашындырып үкерә иде Евдокия... Каушап калган хатын-кызлар стенадан об¬ разларны алдылар, лампада кабыздылар. Петр чыгып китте. Беренче тулгак үткәч, Воробьиха һәм кендек әби¬ ләр Евдокияны кызу мунчага, бала табарга алып кереп киттеләр. 7. ЧЕГӘННЕҢ ЯЗМЫШЫ Нәрсәдәндер курыккан ак күзле чәүкә салам түбәле лапас астыннан очып чыкты да агачка килеп кунды,— бәс коелды. Сыңар күзле Чегән башын күтәреп кара¬ ды: карлы ботаклар артыннан кышкы ал таң атып килә иде. Хатыннар мич яккан — морҗалардан әкрен генә тө¬ тен күтәрелә, һәркайда капка шыгырдап ачыла, кар шыгырдый, йөткерәләр, балта чабалар. Көмешләнгән ак каеннар арасындагы текә түбәләр ачыграк күренә баш¬ лый. Бөтен Замоскворечье өстенә: стрелецларның бай йортларына, купецларның биек амбарларына, тиречеләр¬ нең һәм башка төр кешеләрнең өй түбәләренә сыек ал томан җәелә. Тынгысыз чәүкә, ботактан ботакка сикереп, Чегән өстенә кар коя. Чегән, ачуланып, аңар бияләе белән кизәнде. Коедан бозланып каткан агач чиләк белән ят исле су алып улакка салды. Якшәмбе көн иде, җитмәсә, чатнама суык,— Чегәннең йөрәге ачу белән әрнеде: «Ка¬ һәр төшкән язмыш, кол көненә калдырдылар бит... Хай¬ ван ни дә кеше ни аларга... Минем үземнең дә мондый гына хуҗалыгым булыр иде инде...». Чиләкнең тимер чылбыры зыңлады, сиртмә шыгырдады, сиртмә очына тагылган ватык тәгәрмәч селкенде. Болдырга кыска кайры тун өстеннән кызыл пута бәйләгән хуҗа, стрелец Овсей Рыжов чыгып* басты. Та¬ мак кырды, бүреген батыра төште, бияләйләрен киде хуҗа һәм кулындагы ачкычларын шылтыратып куйды. — Су салдыңмы? Кое янындагы шома бозга менә алмый интекте Че¬ гән,— ул җавап бирмәде, сыңар күзен генә ялтыратып куйды. 213
Яхшы хуҗа малларын үзе эчерергә тиеш: Овсей аб¬ зарны ачарга китте. Барышлый аяк астында аунап ят¬ кан колгага чуар итеге белән китереп типте: — Ах, шушы колга белән аркаңны кашып алырга, көнлекче малае. Тагын бөтен нәрсәне ишек алдына чәч¬ кән бит, ә... Абзар ишеген ачты, казык белән терәтеп куйды, ике симез алашаны ялларыннан тотып чыгарды, сызгыры¬ нып аларны сөеп торды, атлар бозлы су эчтеләр, башларын күтәреп кызарып килгән офыкка карап тор¬ дылар, җылы иреннәреннән су агып төште. Берсе, гәүдә¬ сен селкетеп, кешнәргә кереште... «Шаяр, шаяр» — диде Овсей, әкрен генә. Абзардан сыерларны һәм күк үгезне чыгарды; алар артыннан, бер-берсенә сыенып, тояклары белән карны шыгырдата-шыгырдата сарыклар йөгереп чыкты. Чегән һаман су алды, интегеп бетте, штаны чы¬ ланды. Овсей әйтте: — Яхшылык әз синдә, усаллык күп... Хайванга ягым¬ лырак булырга ярамый торгандыр шул... Бар белгәне — күзен чекрәйтү... Белмим, нинди бәндәдерсең син... — Кулымнан килгәнчә тырышам инде... Овсей: «Алай, алай!..» — дип усал елмаеп куйды. Үз күз алдында атларга, мал-туарга азык салырга, асла¬ рына яңа салам җәяргә кушты. Чегән ишек алдының аргы башындагы кар күмгән эскерт янына бер ун тап¬ кыр барып килде. Утын ярды. Аны өйгә ташыды. Зәңгәр күккә үрелгән карлы аккаен башларына кояш нуры төште. Чиркәү кактылар. Овсей зур җитдилек белән чукынып алды. Болдырга түгәрәк йөзле, чәүкәнеке кебек зәңгәр күзле кечерәк кенә бер кыз йөгереп чыкты: — Әти, ашарга кер, тизрәк... Овсей итекләрен какты да тәбәнәк ишектән кереп китте. Чегәнне ашарга чакырмадылар. Ул бераз көтеп торды, борынын сеңгерде, ертык чикмән итәге белән озаклап сөртенде һәм чакырмасалар да җылы, караңгы подвалга, хуҗалар ашап утырган җиргә кереп китте. Итле щи исе аңкый. Овсей һәм аның энесе Константин ашыкмыйча гына агач табактан аш ашап утыралар. Аларны үлек чырайлы озын гына бер кырыс карчык ашата... Туганнарның Лубян рәтендә кибетләре бар. Балчугта мунча тоталар, җил тегермәннәре дә бар, шуның өстенә арендага егерме дисәтинә басу һәм болын алып тора¬ 214
лар. Элек бөтенесен үзләре эшли иде, хәзер исә Петр тынгы бирми: көн саен әле нарядка, әле солдат уенына куа. Ә батракларга ышанып булмый. Шуңар күрә ха¬ тыннарны да, кыз туганнарны да эшләтергә туры килә. Ә ирләр көче патшаның мәгънәсез мәзәкләренә китеп бетә... — Җәй көне урак өстендә нишләрбез инде, башым җитми, — ди Овсей. Ул бөтен ипине күкрәгенә терәп ки¬ сеп ала. Көрсенеп куялар да икмәк кабып, кашыкларын тагын итле щига тыгалар. — Батраклар белән куркынычка калды, — ди Кон¬ стантин. — Яна указ... Авылдан качып килеп бистәләр¬ дә торучы яки хәрчәүниләрдә, мунчаларда, кирпеч са¬ райларында яшәүчеләрне берсүзсез тотып бирергә... — Ничек инде, әгәр ул эштә булса? — Үзеңне гаеплиләр. Карак яшереп яткан белән бә¬ рабәр... Син бу Чегәннең кулыннан язу алдыңмы? Кем ул? — Шайтан белсен... Әйтми... — Әллә бәлагә тарганчы чыгарып җибәрергәме үзен?.. Чегән сакал-мыегындагы бозны чүпләгән хәлдә сы¬ ңар күзе белән хуҗаларга кадалды. Овсей: — Мин аннан болай да туйган... — дип кычкырды. Тындылар. Ашадылар. Чегән икмәк белән щи исен¬ нән дерелдәргә тотынды. Мыек бозларын бусага төбенә ташлап, карлыккан тавыш белән: — Димәк, сүз минем хакта? — диде. — Синең хакта булса соң? — Овсей кашыгын куй¬ ды. — Җиденче ай минем ипине ашыйсың, ә кем син, шайтан белсен... Синең шикелле сукбайлар белән дөнья тулган... — Кем, минме сукбай? Нәрсәңне урлаган мин синең? — Анысын белмим әле... — Белмисеңдер шул... — Ә бәлкем урласаң яхшырак булган б^лыр иде. Минем ике сарык нидән үлде. Сыерлар нигә боек, сөт¬ ләре исле, авызга алырлык түгел... Нигә? — Овсей өстәл читенә килде, йодрыгы белән өстәл суга-суга дәвам итте: — Нигә безнең хатыннар бөтен көз эч белән газап¬ ландылар?.. Нигә?.. Сихер эше бу! Күзең әйтеп тора... 215
— Юкка җенләнәсең, Овсей, — диде Чегән, хәлсез тавыш белән, — үзең акыллы кеше тагын. — Константин, ишеттеңме, батрак башы белән мине сүгә? Мин җенләнәм?.. — Овсей, өстәл артыннан чыгып, бармакларын уйната-уйната кулын йодрыклады. Чегәннең бәхәсләшеп торыр чамасы юк иде. Тегеләр икесе дә тазалар, тамаклары тук. Чегән әкрен генә уры¬ ныннан торды: — Начар булсам да ярый идем әле... Бөкрем җитәр¬ лек чыкты синдә, Овсей, — рәхмәт, — диде Чегән, баш иеп. — Әйдә ярар, начар диген, теләсәң нәрсә әйт, минем өчен барыбер... Тик минем эшләгән акчамны гына түлә... — Нинди акча турында син? — Овсей энесенә һәм бу бәхәскә җансыз күзләре белән карап торган әбигә таба борылды. — Ул безгә акча биреп торган идеме әллә? Әллә әҗәткә алган идекме? — Алладан курык, Овсей. Аена илле тиеннән бары¬ сы ике сум илле тиен эш хакым... Шулай диюгә Овсей котырынып Чегәнгә ташланды: — Акча кирәк булдымы? Ә исән-сау килеш чыгарып җибәрсәм рәхмәт әйтмәссеңме? Мә менә, эттән туган! Овсей, чикмән якасыннан эләктереп алып, Чегәннең колагына сукты һәм кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде. Әгәр Чегән иелеп өлгермәгән булса, икенчесен¬ дә, мөгаен, сугып үтергән булыр иде. Константин Овсей- ны киң җилкәсеннән тотып алды, һәм Чегән ава-түнә чыгып китте. Константин, аны куып җитеп, аркасына төртеп, капкадан чыгарып җибәрде. Чегән сыңар күзе белән бик озак капкага карап торды. Хәленнән килсә, яндырып ташлар иде... «Ярый, вакыты җитәр...» — диде ул, шомлы итеп. Битен сыпырган иде — кан. Узып бар¬ ган кешеләр көлеп киттеләр. Чегән башын күтәрде һәм чабаталары белән ак карны таптап китеп барды. Кая? Анысы барыбер иде Инде... 8. МӘЗӘК СУГЫШЛАР Яз керү белән «тычканга үлем, мәчегә көлке»лә.р башланды. Польша короле белән Прешпург короле ара¬ сында сугыш игълан ителде. Прешпург короленә мәзәк полклар, Бутырский һәм Лефорт полклары бирелде, Польшаныкына иң яхшы стрелец полклары бирелде. 216
Прешпург короле итеп Федор Юрьевич Ромодановский билгеләнде, һәм аңар Фридрихус исеме кушылды, Поль¬ ша короле итеп, кешедән көләргә яратучы, ришвәтче, ләкин мәзәкләргә, уен-көлкегә бик хирес Иван Иванович Бутурлин дигән бер исерек баш билгеләнде. Башкала итеп, аңар Семенов кырындагы Сокольничий дворны бирделәр. Башта моңар Петр мәзәкләренең дәвамы дип кенә карадылар. Ләкин көн саен берсеннән-берсе борчулырак указлар чыгып торды. Боярлар, төрле түрәләр, сарай хезмәткәрләре я теге, я бу корольнең берәр түрәсе итеп билгеләнделәр. Әйе, Петр әдәпсез кылана башлады. Боярларның күбесе хафага төште: тиктомалга теләсә кемне түрә итеп кую беркайчан булмаган бит, ул эш белән шаярырга ярыймы соң... Наталья Кирилловнага килеп Петрдан зарландылар. Ә ул бары аптырап кулла¬ рын гына җәйде, бернәрсә аңламады. Лев Кириллович исә, үкенечле итеп, болай диде: , — Ә без нишли алабыз. Указны бөек патша үзе чыгарган. Печатьле... Үзенә барып үтенегез, үзгәртсен... в Петр янына барырга курыктылар; ничек тә җайла¬ ныр әле, диделәр. Ләкин Петр җайланмады. Кайбер боярларга көтмәгәндә солдатлар килеп керделәр дә, сарай түрәләречә киендереп, көчләп, Преображенскийга, потешныйлар хезмәтенә алып киттеләр. Кайсы берсе авырган булып ятты, — файда итмәде. Качар урын да юк. Буйсынырга туры килде... Акылдан язарлык хәл бит бу. Уен дисәң, уен түгел, чын дисәң, чын түгел, — нәкъ бер мәгънәсез төш инде: Прешпургның сигез почмаклы агач манаралары әллә кайдан күренеп тора; аста, тигезләп җәелгән кәс өстендә пушкалар, ак палаткалар. Ала-кола палатка эчендә, алтынга манылган тәхеттә, ал чатыр астында Прешпург короле Фридрихус җәелеп утырган. Башында бакыр таҗ, ак атлас кафтаны йолдызлар белән чуарланган, кафтан өстеннән куян мантия 1 кигән? Озын кунычды итеклә¬ рендә зыңылдап торган шпоралар. Авызында трубка. Күзләре ялык-йолык килә... Яхшылабрак карасаң — Федор Юрьевич. Төкерәсе дә китәсе иде, ярамый. Ә Петр патша (монысы инде бөтенләй башка сый¬ мый) гади солдат чикмәне кигән. Фридрихусның тәхете 1 Мантия — җиңсез җилән. 217
йлдына килеп тез чүгә, ә иблис короле, туры килгәндә, аңар теләсә кемгә акырган кебек акыра. Боярлар һәм сарай түрәләре илчеләр кабул итәләр, указлар язалар... Ә төнлә белән Лефорт сараенда эчке мәҗлесе, типтерү¬ ләр... Биредә инде хаким — бүтән кеше, биредә Кукуй князе, ягъни оятсыз, җирәнгеч бер мәзәкче, Микита Зотов дигән мужик җитәкчелек итә. Монысы каһәр төшкән чит ил кешеләренең котырыгы белән эшләнгән булырга кирәк: Мәскәү приказларыннан бер мең дьяк һәм подьячий китергәннәр. Коралландыр¬ ганнар да барысын да атка атландырганнар, рәхимсез рәвештә сугыш уенына өйрәтәләр... — Тиздән сезгә дә җитәбез, — диде Фридрихус. — Тараканнар кебек ярыкка посып күп яттыгыз... Берегез¬ не дә солдат боткасын авыз иттерми калдырмабыз... Петр, король барында утырырга җөрьәт итмичә, ишек төбендә басып тора иде, бу сүзгә кычкырып көлде. Фридрихус аны аяк тибеп орышты, патша авызын йом¬ ды... Ә бит бу урында еларга кирәк иде. Барысына да үзләренең ялгышларын әйтеп, гыйбадәт кылып, патша¬ ның аягына егылырга иде: «Мәзәксез тора алмыйсым икән, башыбызны чап, газапла, теләсәң нишләт, ләкин бу юлдан кайт... Син бит Византия патшаларының варисы, Россияне нинди упкынга этәрәсең син?.. Әллә антихрист бармы синең артыңда, шул котыртамы әллә?..» — дияргә иде. Юк шул, йөрәкләре җитмәде, әйтә алмадылар. Польша короленең, ягъни Ванька Бутурлинның да шундый ук сарае бар иде. Ләкин анда мондый мәзәкләр булмый, хезмәте тыныч: боярлар һәм түрәләр мәзәк думаның стенасы буендагы озын скамьяларда авызла¬ рын ачып иснәп утыралар-утыралар да, тәрәзә пыяла¬ лары зәңгәрләнеп, караңгы төшә башлагач, Мәскәүгә кайтып китәләр. Король Ванька, явызланып, мәзәк өчен боярларны полякча сөйләштерергә омтылып карый, лә¬ кин тыңлата алмый, аннан үзе дә туйган инде, кул селти. Берсенә ияләшеп җитмиләр — яңа бәла килеп чыга: урман өстенә зәңгәр томан җәелергә өлгерми, Бутурлин сугыш игълан итәр өчен Прешпург короленә илче җи¬ бәрә һәм гаскәре, олаулары, боярлары белән Прешпург- ка юл тота. Стрелецларның каннары кайный: чәчү вакы¬ ты бит, һәр көн кадерле, ә син патша мәзәге белән йөр... 218
Шәһәрне камау эшен хәрби тәртип буенча алып ба¬ рырга кушыла: окоплар, траншеялар казыла, җир ас¬ тыннан барып чыгу юллары казыла. Бик авыр уен була бу. Порохны кызгану юк. Тупларга бомба кебек шарт¬ лый торган порохлы чүлмәк тыгып аталар, һөҗүм итү¬ челәр өстенә крепостьтан пычрак су, тизәкләр түгәләр. Үтмәс кылычлар белән суешалар, колга башына чүбек бәйләп ут төртәләр дә, шуның белән бер-берсенә төрте¬ шәләр. Битләре пешеп бетә, күзләре чыга, сөякләре сына, — чын сугыш кебек бер афәт була бу һәм шул бөтен яз буе дәвам итә. Сугыш туктап торган араларда Петр корольләр белән бергә типтерә, бу мәзәкләргә чын сугышка киткән кадәр үк акча исраф була. Җәй ахырлары җитте. Бутурлин Прешпургны ала алмыйча, урман эченә бер утыз чакрым чигенеп, лагерь корды. Фридрихус үз нәүбәтендә аңар каршы һөҗүмгә күчте. Ачулары кабарып җиткән стрелецлар бик каты сугыштылар, үлүчеләр дистәләп саналды. Чүлмәк ки¬ теге тиеп, генерал Гордонның башы тишелде, — көчкә терелеп чыкты. Петрның бите янды, кашлары көеп бетте, әллә ни гомер пластырь ябыштырып йөрде. Гас¬ кәрнең яртысы эч китү белән газапланды. Бары тик кораллар эштән чыккач, порохлар беткәч кенә, сугыш¬ чыларның өс-башлары тетелеп төшкәч кенә, шулар өсте¬ нә Лев Кириллович лагерьга карт патшабикәдән хат алып килеп, зинһар, бүтән акча сорама, казна болай да бушап калды, дип елагач кына тыелды Петр. Корольләр гаскәрләрен өйләренә кайтарып җибәрделәр. Бу мәзәк сугышлар турында сүз күп булды. «Әлбәт¬ тә, патша бер мәзәк өчен генә шул хәтле акча туздырып тормас иде; аны кемдер котырткан, яшь бит әле ул, тиле-миле чагы, нәрсә кушсаң, шуны эшли. Күрәсең, казнаны бөлдерүдән кемдер баеп калырга уйлаган...» — диделәр кешеләр. 9. ДӘҖҖАЛ ПАТШАЛЫГЫ Тормыш начар, күңелсез иде. Софья барында бераз тәртип бар иде әле. Хәзер көчлеләр һәм бик көчлеләр кара, халыкның җанын суырды. Судьялар гадел хөкем 219
итмәде, түрәләр ришвәт алды, дәүләт үзе дә талады. Күп кеше каһәр төшкән бу тормыштан урманга китеп юлбасар булды. Кайсы берсе алпавытлардан, гаскәр башлыкларыннан, дьяк һәм подьячийлардан, урынлыга да, урынсызга да салым җыючылардан, канечкеч ста¬ росталардан котылу өчен ерак Себернең кара урманна¬ рына, елга буйларына качты. Анда кешеләр балык тотып, ауга йөреп көн күрде¬ ләр. Урман төпләп, ясмык чәчтеләр. Агач күп иде, — йортларын юан нараттан салдылар: баганалар өстенә утыртып, иркен итеп, бер-берсеннән ерак итеп. Мәңгегә ташлап киткән җирләреннән үзләре белән монда әкиятләрен дә, моңсу җырларын гына алып кил¬ деләр. Шүрәлеләргә, бичураларга ышанып яшәделәр. Гыйбадәт кылу өчен он белән каен җиләге генә ашап торучы үзгә бер мәзһәптәге монахларга барып йөрде¬ ләр. «Дөньяга дәҗҗал чыккан, — диделәр монахлар. — Патша белән патриархтан качкан кеше генә исән кала¬ чак». Ләкин буйсынмаучыларны, качкыннарны эзләргә чык¬ кан патша кешеләре кайчагында бу тын почмакларга да, бу кара урманнарга да килеп җитәләр иде. Мужиклар, хатын, бала-чагаларын алып, йорт-җирләрен, мал-туар¬ ларын ташлап монах йортына, яки чиркәүгә кереп бик¬ ләнәләр иде дә, солдатлар белән атыш башлана иде. Ләкин корал юк. Шулай да мужиклар буйсынмыйлар, бирелмиләр, — чиркәүгә ут төртеп, үзләрен үзләре шул ут эченә ташлыйлар иде дә, акырыша-бакырыша янып үләләр иде. Нужа белән коллыктан качып, урманнарда юлбасар булып йөрүчеләр әкренләп җылы якларга, туграк җир¬ ләргә, — Идел белән Дон буйларына таба үрмәләделәр. Ләкин анда да әле рус исе килә, патша указлары анда да килеп җитә, анда да христиан попларының хөкемнәре йөри иде. Шуңар күрә күбесе, шайка-шайка булып, ко¬ ралланып, тагын да еракка, — Дагстанга, Кабарда җир¬ ләренә, Терек аръякларына юл тоттылар, яки Кырым татарларына барып бил бөктеләр. Азык-төлеккә, җир- суга мул көньякка килгәч, кешеләр иләмсез бичуралар¬ дан бигрәк, кәкре кылыч белән яхшы атка ышаныч баг¬ ладылар. Рус җире, күңелсез иде, яме юк иде аның. Иң начар коллыктан да начар иде ул. Мең еллар буена чабата 220
белән тапталып беткән, агач сука белән казылган, талан¬ ган авылларның көле белән, исемсез каберләр белән күмелгән бер караңгы почмак, бәхетсез ил иде ул рус иле. 10. КАРНАВАЛ — Әти, нигә икән? Чиркәүне әллә ничек сугалар... — Нигә әллә ничек булсын? — Әй, әти, әллә ничек... Хәзер инде сирәк сугарга тиешләр, ә бу, әнә кара... Берәр хәл була күрмәсен, әллә моннан китик микән, әти... — Тик тор, җүләр кыз... Иван Артемьевич Бровкин (кешеләр аны кайчандыр Ивашка дип йөргәннәрен онытканнар да иде инде) үзе¬ нең кызы Санька белән Мясницкий урамындагы бик борынгы бер чиркәү ишеге төбендә басып тора иде. Өс¬ тендә зәңгәр постау белән тышланган кыска бәрән тун, аягында яңа гына калыптан чыккан киез итек, кулда яңа күн бияләй, яңа йон шарфы муенына шундый итеп чор¬ налган, — башын да ия алмый... Урам караңгы. Әче җил битләрне чеметә. Җил ярма карны кыштырдатып себе¬ рә, туңган тәгәрмәч эзләренә тутыра. Кибет алларына халык җыелган, чиркәү чаңын тыңлыйлар. Бөтен чир¬ кәүләр чаң кага. Ләкин кагуларының тәртибе юк, ачу¬ дан гына каккан кебек, ничек эләкте шулай дыңгырда¬ талар... Санька әтисен җиңеннән тартты. Алар бүген Мәскәү¬ гә түшәклек каз мамыгы алырга килгәннәр иде. Кызга бирнә әзерләргә вакыт инде. Буйга җитеп беткән, унси¬ гезгә чыкты бит. Матур, гәүдәгә таза, өсте-башы да әйбәт. Бровкин өе тирәсендә күптән яучылар йөри инде. Ләкин Иван Артемьевич торган саен бәяне күтәрә төш¬ те. Шулай булмый ни, Алешкасы хәзер инде өлкән бом¬ бардир иде, патша алдында дәрәҗәсе дә юк түгел... Иван үзе Волковтан арендага әллә нихәтле җир алып чәчә. Урман белән дә эш итә. Күптән түгел тегермән җиткерде. Мал-туары, болын тутырып, аерым көтү бу¬ лып йөри. Артык азык-төлекне патша сараена гына ил¬ теп сата. Ун хезмәтчесе генә бар. йорты яңа, зур, бай. Бровкин узганда хәзер бөтен авыл баш иеп кала, Волков управляющие үзе кунакка йөри хәзер аңар. Бөтенесе аңар бурычлы. Ә Бровкин берсенең бурычын кичерә, берсенекен — юк... 221
— Я, нәрсә көтәбез инде? — диде Санька. Шул вакыт чиркәү ишек төбендә сары сакаллы Филь¬ ка поп күренде. Поп соңгы ун ел эчендә шундый симер¬ гән, мех эчле рясасы шартларга җиткән иде. Ул чирләш¬ кә генә бер дьяконны аркасына төртә-төртә килә һәм аны үзенең иләмсез тыңкыш тавышы белән тирги иде: — Атла инде, атла, исерек баш. У-у, каһәр төш- кере... Дьякон абынды, чиркәү йозагына тотынып калды һәм ачкыч белән ишекне ача башлады. Филька тагын аны этте: — Кулларына хәтле дерелди, каһәр төшкән исерек баш, — диде ул, аның бөкрәеп килгән җилкәсен төя- төя. — Кичә кичтән әйтеп куйдым бит мин сиңа, кичтән әйтеп куйдым: чаң сугарга онытма, дидем... Синең өчен тагын мин җавап бирәм инде менә... Дьякон бер ягы әз генә ачылган тимер ишектән кысы¬ лып керде дә өскә, чаң сугарга менеп китте. Филька чиркәү ишек төбендә калды. Иван Артемьевич бүреген ике куллап салды да салмак кына итеп баш иде: — Әллә берәр бәйрәм инде бүген? Без кызым белән икеләнеп торабыз, рәхим итеп әйтеп җибәр әле, атакай. Филька, күзен кыса төшеп, буранлап яуган ярма кар¬ га карап торды да, җил туздырган сакалын капшап куйды: — Дәҗҗал купкан. Иван Артемьевич артына утырды. Санька күкрәген тотты, агарынды, чукынырга кереште,— ул дәҗҗалның нәрсә икәнен белмәсә дә, куркыныч зат икәнен аңлады. Мясницкий ягыннан бер төркем халык килә иде. Нәр¬ сәдер кычкыралар, сызгыралар, кыргый бер көлү белән көләләр. Кешеләр аларга тын гына карап тордылар. Кибет¬ ләр ябылды. Әллә кайдан сәләмә хәерчеләр килеп чык¬ ты. Дер-дер калтыраналар, үзләре бил тиңентен шәрә, борыннары юк... Җаны уч төбенә килде Иван Артемьевичның. Санька да, әкрен генә, пышылдап кына аһ-ваһ итеп, чиркәүнең рәшәткәле тәрәзәсенә килеп сөялде. Бигрәк куркак иде шул ул... Чү, анысы нәрсә тагын?.. — Бөтен урамны туты¬ рып, алтышары бергә арбаларга җигелгән дуңгызлар, ике тәгәрмәчле тәбәнәк арбаларга җигелгән этләр килә. 222
Иң арттан утын арбаларына җигелгән сыерлар өстерә¬ лә, сыерларга дегет сылап, өсләренә каз каурыйлары ябыштырганнар. Арбаларда, чаналарда юкә эшләпә, чыпта тун, салам итекләр, тычкан тиресеннән тегелгән бияләйләр кигән кешеләр утыра. Кайберләренең өстендә кырык-корамадан тегелгән, мәче койрыклары, мәче тә¬ пиләре тагылган кафтан. Чыбыркы шартлаталар, дуңгызлар чыелдаша, этләр өрә, мәзәк киенгән кешеләр эт булып өрәләр, сыер булып мөгриләр, — бар да исерек, йөзләре чөгендер ке¬ бек... Шушы әкәмәтнең уртасында патшаның алтын ка¬ ретасы килә; каретаны муеннарына мунча себеркеләре тагылган, бик бетәшкән алмачуар атлар өстери. Карета тәрәзәсе аша күренеп тора: анда Петр белән бергә эчеп йөрүче Битка исемле яшь кенә бер поп йоклап утыра, башы салынып төшкән. Ә артта ике кеше җәелеп утыр¬ ган; берсе, зур борынлы ир кеше, кыйммәтле тун һәм тутый кош каурыйлары белән бизәлгән очлы бүрек кигән; икенчесе битен буяган, сөрмә тарткан, колак алкалары таккан түгәрәк кенә, симез генә бер хатын. Кулында бер шешә аракы. Ир дигәнем — Яков Турге¬ нев. Элек Софьяның сарай хезмәтчесе булган, хәзер патша аны, җәзалыйсы урында, үзенә мәзәкче итеп алды. Ә тегесе — бер дьяконның тол хатыны. Өченче көн аларны өйләндерделәр, шуннан бирле бертуктаусыз кунактан кунакка йөртәләр... Карета артыннан һәр ике король (Ромодановский белән Бутурлин) килә; урталарында князь-папа Иани- кита, «Прешпургның иң зур, иң изге дин әһеле». Башын¬ да тимер колпак, өстендә кызыл тун, ике кулында ике төргәк булып, аларны күкрәгенә аркылы куеп тоткан. Алар артында һәр ике корольнең боярлары, түрәләре... Мондый адәм мәсхәрәсенең Мәскәү салынганнан бирле булганы юк иде әле... Кешеләр аларга төртеп күрсәтә¬ ләр, исләре китеп карап торалар, куркып артка чигенә¬ ләр... Ә кайберләре, алга чыгып, шаярып, боярларга баш ияләр. Боярлар артыннан тәгәрмәчле кораб килә, мачтала¬ рын җил селкетә. Корабка җигелгән атлар алдында Петр. Өстендә бомбардирлар кафтаны. Ул ияген алга сузып, түгәрәк күзләрен уйнатып, барабан кагып бара. Кешеләр аңар баш ияргә дә куркалар, — бәлки мондый чакта ярамый торгандыр... 223
Кораб өстендә матрос булып киенгән Лефорт, Гор¬ дон, мыекбай Памбург, Тиммерман һәм полковник итеп яңа гына күтәрелгән Брюс һәм башкалар... Алар урам¬ дагы кешеләргә карап көләләр, трубка тарталар, туңган аяклары белән таптаналар. Патша чиркәү янына килеп җиткәч, Иван Артемье¬ вич ни үле-ни тере Саньканы җиңеннән тартып, җиргә тезләнде. «Тезлән, юләр, — дип пышылдады ул, тиз генә. — Синең белән минем акыл җитәрлек эш түгел бу...» Филька зур авызын шар ачып шаркылдап көлеп җибәрде (патша да борылып карады); поп көлә-көлә кулларын югары күтәрде, арты белән борылды һәм шул килеш чиркәүгә кереп китте... Мәзәкчеләр узып бетте. Иван Артемьевич та торып басты, бүреген тирән басып киде. — Әйе-е, — диде ул, уйланып, — әлбәттә... Әйе-е... Шулай да... Ай-яй... Я, ярар... — диде дә, капылт кына Санькага дәште: — Җитте сиңа, ач күзеңне... Әйдә, каз мамыгы алырга киттек... 11. МӘЗӘКЛӘР ҺӘМ ЭШЛӘР Кешеләрнең исләре китте. Бу җенгә көч каян килә икән? Бүтән берәү булса, әллә кайчан аяк сузар иде инде. Атнасына әз дигәндә ике тапкыр шул Кукуйдан атка салып алып кайталар бит. Ләх исерек... Шуннан бер дүрт сәгать йоклап ала да, күзен ачу белән, тагын нинди яңа мәзәк эшлим икән дип, уйлана башлый. Святки бәйрәмендә әлеге князь-папаны, ике король¬ не, генералларны, зур боярларны ияртеп, атаклы кеше¬ ләргә кунакка йөрде. Бар да шамакай булып киенгән. Мәскәүдә Василий Соковкин дигән бер дворянин бар иде: авызы тулы оятсыз сүз, эче тулы әшәкелек, белгә¬ не — ызгыш та талаш, кеше белән судлашу. Шул кешегә пәйгамбәр исеме бирделәр, католик монахы киеме киерт¬ теләр дә изге бәйрәмне котлап йөрүчеләргә башлык итеп куйдылар. Атаклы кешеләрне, бигрәк тә карт боярларны тәмам хур итеп бетерделәр... йөзләп кеше. Кулларында дум- быра, сыбызгы, барабан, литавра. Котырган кебек кыч¬ кырып, сызгырып, тешләрен ыржайтып килеп керәләр. Диндар хуҗаның чәчләре үрә тора. Патшаның үзен дә 224
буеннан да күзеннән генә танырлык, — Голландия шки¬ перы булып киенгән: кабарып торган постау чалбар, йон оек, агач башмак, төрекләрнеке кебек түгәрәк бү¬ рек; битенә яулык бәйләгән, озын борын ябыштырган. Музыка, бию, шаркылдау. Бөтенесе табын янына ташланалар. Кәбестә, пешкән күкәй, казылык, борычлы аракы сорыйлар. «Кызларыңны чыгарып биет...» Бөтен өйнең асты өскә килә, тәмәке төтене, сөрем белән тула. Искиткеч күп эчәләр, ә хуҗага ике тапкыр күбрәк эче¬ рәләр, эчә алмаса, егып авызына коялар... Хуҗа кеше нихәтле атаклырак булса, аңардан шул хәтле күбрәк көлделәр. Берсендә Белосельский дигән князьне киреләнеп торган өчен анадан тума чишендер¬ деләр дә шәрә арты белән бер лакан тавык күкәен ва¬ тарга мәҗбүр иттеләр. Боборыкинны, симезлегеннән көлеп, арык кеше дә сыймаслык скамья терәге аркылы үткәрделәр. Болконский дигән князьнең артына шәм тыгып кабыздылар да, әйләнәсендә чиркәү җырлары җырлап, егылганчы шаркылдап йөрделәр. Тәненә корым сөртеп, бөтен җирен сумалалап, баш-аяк бастырып куй¬ дылар. Иван Акакиевич Мясной дигән дворянинның артына күрек белән һава өрдерделәр, һәм ул, озак тор¬ мады, шуңардан үлеп тә китте... Бу бәйрәм мәзәкләре шул хәтле авыр иде, күпләр аның икенчесен үлем көткән кебек көтә торган булды¬ лар... Халык яз көне генә бераз иркен сулыш алды. Петр Архангельскига китте. Ул елны да Россиягә Голландия купецлары килде. Алар товарны узган елгыга караганда ике өлеш күп алдылар: казнадан сөләйман балыгы, балык җилеме, кара икра, төрле тире-яры, эшкәртелмә¬ гән ефәк, дегет, киндер, киндер сүсләре, ә һөнәрчеләр¬ дән төрле күн әйберләре, сөяктән эшләнгән нәрсәләр сатып алдылар. Туладагы корал заводының хуҗасы Лев Кириллович төрле бизәкле кораллар тәкъдим итте, ләкин бәяне шундый зур куйды, тегеләр баш тарттылар. Яз керү белән алты кораб юлга әзерләнде. Төньяк диңгезенең боздан әрчелгәнен генә көттеләр, һич уйла-, маганда, Лефорт Петрга, Архангельскига барып чын диңгез корабларын күреп кайтканда яхшы булыр иде, диде. Петр бик хуп күрде. Икенче көнне бу турыда шәһәр башлыкларына хәбәр итү өчен Волбгодский юлы буйлап казаклар, үрәтникләр чаба иде инДе. Петр юлга 15 Л-1364 225
шул ук компаниясе белән чыкты: князь-папа, һәр йКе король, аларның боярлары һәм Лефорт. Сәяхәтчеләр арасында эшлекле кешеләр дә: Виниус дигән дьяк белән чая егет Алексашка Меншиков һәм аның илле солдаты да бар иде. Вологдага хәтле атта бардылар. Шәһәр читендә аларны дин әһелләре һәм сәүдәгәрләр каршылады. Ләкин Петр бик ашыга иде, тукталып тормады, шул ук көнне җиде корабка төялеп, Сухони суы буенча Бөек Устюгка киттеләр, аннан, көнбатыш Двина буйлап, Архангельскига юл алдылар. Мондый зур сулы елгаларны, очсыз-кырыйсыз урман¬ нарны Петрның беренче тапкыр күрүе иде. Җир нинди зур икән, чиге бар микән аның?.. Күктә ак болытлар йөзде, кораблардан куркып, күк¬ кә көтү-көтү кошлар күтәрелде, корабларга кырыс дул¬ кыннар килеп бәрелде, көчле җил җилкәннәрне киерде, мачталар шыгырдап торды. Елга буйларындагы монас¬ тырьлар каршылау чаңы кактылар. Ә урманнан, куак¬ лыклар арасыннан бу дәҗҗал токымын раскольниклар¬ ның уяу күзләре күзәтеп торды. 12. архангельским; Юка палас җәелгән өстәлдә ике шәм төпчеге яна. Яна ышкыланган бүрәнә стеналардан тамчы-тамчы су¬ мала саркып чыккан. Чиста юылган идәндә юеш эзләр. Эз почмактан почмакка, тәрәзәгә, аннан кровать янына килгән. Пычрак башмакларның берсе кровать астында, берсе идән уртасында аунап ята. Тышта ак төн. йолдыз¬ лар чыкмаган. Дымлы ят җил улый, якында гына, яр¬ ларга бәрелеп, дулкын шаулый. Петр кроватьта утыра. Чалбары тез тиңентен юеш. Ялан табаннары белән чалыш баскан. Терсәкләрен тез¬ ләренә куеп, кечкенә ияген йодрыкларына терәгән дә тәрәзәдән карап тора. Күрше бүлмәдә, берсен берсе уз¬ дырып, ике король гырылдый. Петр килгән турыга ашык- пошык җиткерелгән өй бу. Өйнең зур ягында Петрның кешеләре идәнгә тезелеп ятканнар. Петр бүген аларны җитәрлек чаптырды... Алар Архангельскига бүген таң атканда гына килеп җиттеләр. Бу якларга бөтенесенең диярлек беренче килүе иде. 226
Катлы-катлы сүрән болытлар артыннан ят таң, 1өЙЬйк таңы атып килгәнне исләре китеп палубадан карап тордылар. Кара урм н читеннән гаҗәеп зур кояш күтә¬ релде. Нуры бөтен күк йөзенә сибелде, кояш нуры яр¬ ларга, ташларга, наратларга төште. Борылышта коймасы очлы бүрәнәләрдән корылган алты манаралы, крепостька охшашлы зур йорт күренде. Берәр чит ил кешесенеке инде әлбәттә. Ихата эчендә нык амбарлар, чүлмәк түбәле чип-чиста өйләр, таучык өстендә төрле туплар. Яр буйлап субай өстенә салынган причаллар, агач түшәлгән урамнар тезелеп киткән. Бик зур лапас асларында тау-тау булып мичкәләр, тюклар, капчыклар өелеп тора. Шундук эшкәртелгән агач мате¬ риаллар. Причалларда ике дистәләп океан кораблары, ә якорьда өч тапкыр күбрәк. Озын-озын мачталар, ур¬ ман булып, күккә күтәрелгән. Корабларның койрыкла¬ рына төрле-төрле бизәкләр чукылган. Флаглары зур, суга тияр-тимәс асылынып торалар — Англия, Голлан¬ дия, Гамбург флаглары. Киң ак сызыклар сызылган сумалалы бортларында түгәрәк люклар; алардан пуш¬ калар карап тора. Ә елганың көнчыгыш ярында чиркәү кагалар. Анда һаман шул рус күренешләре: чиркәү дә чиркәү, кетәк- кетәк өйләр, чалыш-чолыш коймалар һәм өем-өем тирес. Яр буенда чимал төялгән эреле-ваклы көймәләр, өслә¬ ренә чыпта ябылган... Койрыкта янәшә басып торалар иде, Петр Лефорт- ка күз кырые белән генә карап куйды. Лефорт һәрва- кыттагыча купшы киенгән, мыек астында татлы елмаю, җилсенгән күз кабакларына хәтле елмайган, пудра сөрт¬ кән бит алмалары чокырланып тора. Канәгать, шат, бәхетле... Таягы белән идәнгә шак-шок сугып куя... Моны күреп Петрның шул хәтле ачуы килде, — җан дус¬ тының авызына сугып җибәрергә җитте... Кара әле син аны, Алексашкага хәтле, Европа ярына карап: «Ай, ай, ай!» — дип башын чайкап куйган була бит... Хәер, чай¬ камаслык та түгел шул. Әнә нинди бай, нинди мһһабәт бит ул. Үзенең алтыннары, пушкалары белән дәһшәтле Европа Россия ярларына^ менә йөз елдан артык инде, хуҗа үзенең колына караган кебек, җирәнеп һәм апты¬ рап карап тора... Шулай уйланып торганда, иң якындагы кораб бор¬ тыннан болыт хәтле төтен бәреп чыкты, туп гөрселдәве 15* 227
Цйркәү чаңын басты. Петр ишкәкчеләрйең аякларын 1ЙҺ- тый-таптый кечкенә пушка янына йөгереп килде. Бом¬ бардирның кулыннан фитильке тартып алды. Туп тавы¬ шы яңгырады. Ләкин аны әлеге диңгез пушкасының гөрселдәве белән тиңләп буламы соң! Шулай да патша¬ ның бу салютына чит ил кораблары барысы берьюлы туплар гөрселдәтеп җавап бирделәр. Яр буйлары дер селкенеп куйды. Петрның күзләре очкынланды. Ул: «Яхшы, яхшы...» — дип куйды. Туп төтеннәре таралгач, сулъяк ярда, причалларның берсендә эшләпәләрен селкеп торган чит ил кешеләре күренде: Ван Лейден һәм Пельтенбург... Петр да башын¬ нан өчпочмаклы эшләпәсен йолкып алды да шатланып селкергә кереште, кычкырып сәлам бирде. Ләкин Апрак¬ син белән Ромодановскийның һәм тирән акыллы дьяк Виниусның киеренке йөзләрен күреп, шундук ачулы рә¬ вештә тегеләргә арты белән борылды... •...Петр кроватьта утырган хәлдә тәрәзә аша ак төнгә карап, шуларны күз алдына китерде. Мондагы чит ил кораблары янында үзенең кораблары Петрга шул хәтле мескен булып күренде, — оятыннан кызарып чыкты. Моны бөтенесе дә — йөзләре чытылган боярлар да, яр буеннан күзәтеп торган ягымлы чит ил кешеләре дә, ка¬ питаннар да, кораб өстендә стройга тезелгән, диңгез җиле белән каралган матрослар да сизделәр. Петр да аларның ягымлы елмаюлары астына ишерелгән кимсе¬ теп карауларны сизде. Кара син аларны: бәрхет кием кигән сәүдәгәрләреннән алып теше коелып беткән акса¬ каллы матросына хәтле шулай карый бит!.. Әнә берсе өстә, кораб койрыгындагы фонарь янында басып тора. Таза, киң җилкәле, куе көрән йөзле, кырыс чырайлы, аягында ефәк оек, эшләпәсендә тәвә кош каурые, иңнә¬ рендә алтын погон. Сул кулына подзорный труба тоткан, уңы белән таякка таянган. Бу — бөтен диңгезләрдәге пиратлар, юлбасарлар белән сугышкан капитан. Килбәт¬ сез көймәдәге килбәтсез үсмергә — вәхшиләр патшасына ничек кенә карап тора!.. Юк, моны болай калдырырга ярамас, аста калырга ярамас, ничек кенә булса да өскә чыгарга кирәк... Бу кешеләрне гомер ишеткәннәре, гомер .күргәннәре булма¬ ган берәр нәрсә эшләп таң калдырырга кирәк... Үзенең патша булуына төкереп карый торган кеше булып күре¬ 228
нергә кирәк. Боярлар авызларын турсайта бирсеннәр (бигрәк яхшы), ә Петр, — Переяслав флотының шкипер ярдәмчесе, хәзер алар алдына барып болай дияр: без, имештер, эшче халык, ярлы, ләкин ахмак түгел, ярлы патшалыгыбыздан сезгә сәлам алып килдек. Зинһар өчен, безне балта тотарга өйрәтегез... Ул туп-туры ярга таба ишәргә кушты. Килеп җитә- рәк, беренче булып тез тиңентен суга сикереп төште. Причалга үрмәләп менде дә Ван Лейден белән Пельтен- бургны кочып алды, калганнарының кулларын кысты, аркаларына каккалап куйды. Немец һәм голланд сүзлә¬ рен бутап, үзләренең диңгездән ничек килгәннәрен сөй¬ ләде, көймәләренә күрсәтеп көлде: «Сез мондый көймә¬ ләрне төшегездә дә күрмәгәнсездер әле...» Күп пушкалы корабларга сокланды. Үзенең арык ботларына шапыл- дата-шапылдата таптанды: «Ах, безгә дә шундый бер- икене...» — һәм шундук, сүз арасына кыстырып, мин дә Архангельскида верфь салам, дип куйды. «Үзем кулга балта алам, боярларымны кадак кагып торырга ку¬ шам...» Петр хөрмәтле сәүдәгәрләрнең ясалма көлемсерәү¬ ләре бетә барганын, аларның, мондый патша күргәне¬ без юк иде әле безнең, дигән кебек, исләре китеп тың¬ лап торуларын күрде. Үзе әйтеп, ашка чакырттырды: «Яхшылап сыйласагыз, эш турында да файдалырак итеп сөйләшербез...» Ул причалда баркаска сикереп төште дә Масеев утравындагы яңа салынып беткән ак өйгә кит¬ те. Анда патшаны коты очкан шәһәр башлыгы Матвеев каршы алды... Ләкин Петр аның белән икенче төрле сөйләште: ярты сәгать үтүгә, котырынып, артына тибеп чыгарып җибәрде. (Матвеевның чит ил кешеләрен кур¬ кытып акча алулары турында аңар юлда килгәндә үк җиткергәннәр иде.) Шуннан соң Лефорт һәм Алексашка белән, җилкәнле көймәгә утырып, кораблар карап йө¬ рергә китте... Кич белән бер чит ил кешесендә кунак булдылар. Петр инглиз һәм ганновер хатыннары белән шул хәтле биеде, үкчәләре кубып чыкты. Әйе, чит ил кешеләренең мондый патшаны беренче күрүләре иде... Кроватеннан ак төнгә* карап утырган Петр шуларны күңеленнән кичерде һәм үзенең хәерче, ялкау, гамьсез Россиясе турында уйлады... Элек ничек йоклап яткан булса, хәзер дә шулай йоклый бирә. Оят та юк! Ә каян 229
булсын! Байларда да көчлеләрдә генә була бит ул оят... Нинди көч белән кузгатырга соң бу рус кешесен, күзен ничек ачтырырга?.. Руслар, руслар, әллә кеше түгелме сез? Әллә мең ел буена кан-яшь түгеп, бәхетле тормыш¬ тан өмет өзгәннән соң мүк өстенә иелеп черегән агач¬ лар кебек череп беттегезме инде, югыйсә? Алла нигә дип шундый илгә патша итеп яратты икән мине?.. Бер тапкыр ул Алексашкага: «Монда патша булып торганчы, Голландиягә китеп берәр мастерга ярдәмче булып керүең артыграк!..» — дигән иде. Шул исенә төш¬ те. Патша булганына ни гомер бит инде, ә бернәрсә эш¬ ләгәне юк. Шаярды да йөрде! Васька Голицын әнә таш пулатлар салды, соңыннан хурлыкка калса да, Кырым белән сугышты, Польша белән солых төзеде... Әйтерсең тырнап-тырнап алдылар — үкенеч йөрәкне шулай әрнет¬ те. Русларга ачу килү дә, чит ил купецларыннан көнлә¬ шү дә әрнетте патша йөрәген. Менә җилкәннәрен корыр¬ лар да үзләренең гүзәл илләренә кайтып китәрләр... Ә син әнә үзеңнең хәерче илеңә рәхим ит... Әллә халык¬ ның котын алырлык берәр указ чыгарырга микән? Асар¬ га, кисәргә... Ә кемне, кемне?.. Дошманның күзгә күренми торга-, ны, колач җитми торганы. Дошман һәр җирдә, Петрның үзендә дә ул... Петр, ашкынып килеп, күрше бүлмә ишеген ачып җи¬ бәрде: — Франц! (Лефорт, җилсенгән күзләрен акайтып, сә¬ кедән сикереп төште.) йоклыйсыңмы? Кер әле... Лефорт бер эчке киемнән генә Петр янына кроватька килеп утырды: — Күңелең болганамы, Петер? Бәлкем косып карар идең... — Юк, башка нәрсә... Франц, Голландиядән ике ко¬ раб сатып алмакчы булам... — Нигә, бик әйбәт булыр. — Аннары үзебез дә ясарбыз... Товарны үз кораб¬ ларыбыз белән ташый торган булсын... — Бик яхшы. — Я тагын нинди киңәш бирәсең? Лефорт Петрның күзләренә’ гаҗәпсенеп карап торды һәм аның ашык-пошык уйланган буталчык уйларын аң¬ лаган хәлдә елмаеп куйды. . — Тукта, чалбарымны киеп килим әле, трубкам да 230
калган икән... — диде ул һәм чыгып китте дә, үз бүл¬ мәсендә киенә-киенә, сәер генә итеп әйтеп куйды: — Мин синең бу сүзеңне әллә кайчан көтәм инде, Петер. Әйе, син инде зур эшләр башкарырлык яшькә җиттең... — Нинди эшләр?—дип кычкырды Петр. — Без һәрвакыт Рим геройларыннан үрнәк алабыз, ә алар... (ул паригының көдрәләрен төзәтә-төзәтә Петр янына керде. Петр исә аңарга очкынланган күзләре бе¬ лән карап торды) ә алар дан дигән нәрсәне сугышта яулаганнар... — Ә миңа кем белән сугышырга соң? Тагын Кырым¬ га тыгылыргамы? — Азов диңгезе белән Кара диңгездән башка син бернишли алмыйсың, Петер... Баягынак Пельтенбург колагыма пышылдады — руслар әле һаман Кырым ха¬ нына ясак түләп торалармыни, ди... (Петрның очлы бәбәкләре як-якка сикеренеп алды да сөекле дустына тукталды.) Балтик диңгезеннән башка да син бернишли алмыйсың... Үзең теләмәсәң, сине Голландия купецлары мәҗбүр итәчәк. Әгәр Петр Балтик диңгезендә гавань салса, товарын ун тапкыр күбрәк сатып алыр идек, диләр алар... — Шведлар белән сугышырга? Син акылдан язган... Әллә көләсеңме син? Дөньяда аларны беркемнең дә җиңә алганы юк, ә син... — Мин бит иртәгә үк димим, Петер... Син сорадың, мин җавап бирдем: сугасың икән, зурга сук. Ә кечкенә¬ гә суксаң, кулың гына биртәеп калыр... 13. ДИҢГЕЗ ҖИЛЕ Петр әле генә верфьтән кайтып кергән. Өстендә су¬ малага катып беткән киндер күлмәк. Терсәк тиңентен кайтарып куелган җиңнәрен дә төшермичә өс^әл читен¬ дә ашап утыра. Ипиен кыздырылган ит шулпасына ма- на-мана ашык-пошык ашаган хәлдә әле кургашын төсен¬ дәге Двина суының күбекләнеп торган шадраларына, әле өстәлнең икенче башында утырган зур гәүдәле, ак чы¬ райлы, аксыл чәчле Андрей Андреевич Виниус дигән дьякка карап ала. Андрей Андреевич Мәскәүдән килгән 231
почтаны укый. Зур борынында түгәрәк күзлек, акыллы, зәңгәр күзләре киң ачылган, Петрга почтаны һаман шулай әбәт вакытында укый¬ лар, — аның башка вакыты булмый. Көнозын чит ил ко¬ рабларыннан алып ялланган мастерлар белән верфьтә була ул... Чит ил кешеләрен таң калдырып, тимерчелек итә, плотник та була. Кыргый бер комсызлык белән мастерлардан үзенә кирәкле нәрсәләр турында сораша. Бөтенесе белән кычкырыша, сугыша... Верфьтә хәзер йөздән артык эшче эшли. Аларны бөтен бистәләрдән, посадлардан эзләп алып китергәннәр. Яхшылык белән килмәгәннәрен, киреләнеп торганнарын чылбырлап алып килгәннәр... Петр көн саен шулай әбәт вакытында бүре кебек ачыгып кайтып керә. Виниус мәһабәт тавыш белән аңар кул кую өчен җибәрелгән указларны, үтенеч кәгазьлә¬ рен, шикаять һәм хатларны укый... — Шәһәр башлыгы өстеннән шикаять, — ди Андрей Андреевич, — тагын шул Степка Сухотин өстеннән... Ул күзлеген турайтып куя да, Кунгур шәһәр башлы¬ гы өстеннән зарланып язылган шикаятьне укый: — ...Сәүдәгәрләрне ришвәт белән бөлдереп бетерә инде. Бирмәсәләр, үзенең чоланына бикләп тота, таяк белән кыйный. Змиев дигән байны сандыгына бикләп тотты... Тончыгып үлмәсен өчен сандык капкачына ти¬ шек тишкән... Бер гаепсез кешене шулай җәфалады, явыз... Земский акчаларын да, салымнарны да үз кесә¬ сенә сала. Әгәр шикаять итсәгез, бөтен Кунгурны бөлде¬ реп бетерәчәкмен, дип куркыта. Петр: — Кунгур базарына алып чыгып, асып үтерергә! — дип кычкырды. — Асарга этне! Яз! Виниус күзлек өстеннән кырыс кына итеп патшага карап куйды. — Асу ансат. Ләкин аларны аның белән акылга утыртып булмый... Мин күптән әйтеп киләм: шәһәр баш¬ лыкларын бер урында ике елдан артык утыртырга яра¬ мый... Иң башлап сәүдәгәрләрне сакла син, Петр Алек¬ сеевич. Алар сиңа үзләре үк бер түгел, ике кат тиреләрен салып бирерләр... тик син аларны чамасыз салымнар¬ дан гына азат ит. Кайберләре базарга ике кием чабата алып чыгарга да куркалар. Хәзер тотып алып кый¬ ныйлар бит, акчасын да алып калалар. Баетса шул ку- 232
пецлар баета инде сине... Ә дворяннардан нәрсә аласың? Бөтенесен үзләре ашап бетерә бит алар... Мужикка кил¬ сәк, ул күптән ялангач... Виниус күзлеген турайтып куйды да ачлык, бөлген¬ лек турында елап язылган озын бер шикаятьне укырга тотынды. Петр тимер кисәген таш китегенә чүкеп, ут чыга¬ рырга кереште. Ачуы белән бармакларын суеп бетер¬ де. Трубкасын кабызгач, төтенен эчкә алып тарта баш¬ лады. Болытлар арасыннан ашыгып йөзгән кояшның шәүләсе елганың күгелҗем дулкыннарында уйнаклый. Аргы як ярда эшләнеп ята торган корабның кабырга¬ лары күренә. Балта, пычкы тавышлары ишетелә. Анда тәмәке, дегет, йомычка, бау исләре килә торгандыр... Диңгез җиле йөрәкләргә үтеп керә. Бер тапкыр, төнлә белән, Лефорт әйткән иде шул: «Рус иле — коточкыч ил, Петер. Иске тунны әйләндереп теккән кебек сүтеп тегәргә, яңадан тегәргә кирәк аны...» дигән иде. — Чит илләрдә урлау юк, кеше талау юк, — диде Петр, әкрен тирбәлеп аккан елгага карап. — Әллә анда кешеләр бүтән токым микән?.. — Кешеләр шул ук, Петр Алексеевич, ләкин алар өчен урлашу файдалы түгел, гадел көн күрү файдалырак алар өчен... Анда сәүдәгәрне саклыйлар, сәүдәгәр дә үзен саклый... Бездә урламаган ахмак санала... Ә бит бездә дә зирәк кешеләр бар... (Андрей Андреевичның ак симез бармаклары үрмәкүч ау үргән кебек кыймылдап торды, күзлеге кояшта ялтырады. Ул йомшак итеп, сүзен сүзгә оста бәйләп сөйләде.) Сәүдә кешеләрен күтәр син, пыч¬ рактан тартып чыгар, ирек бир, көч бир, шуларга таянып эш ит, Петр Алексеевич, ышан син аларга... Сиднейлар да, Ван Лейден белән Лефортлар да шул ук сүзне әйткәннәр иде бит. Бу сүзләрдә Петр моңарчы беленмичә килгән мәгънә бар кебек хис итте, нәкъ үзе¬ нең аяк астында тормышның үзәген сизгән кебек булды... Бу инде сиңа ниндидер өч потешный полк түгел, көч бу, байлык... Петр, терсәге белән тәрәзә төбенә таянды да, кояшта ялтыраган дулкыннарга, верфькә, эшчеләрнең кувалда белән субай сукканнарына карап, шуннан килеп җиткән тавышларга колак салып торды... йөрәге үз кө¬ ченә ышану белән, шатлыклы дулкынлану белән типте... 233
Андрей Андреевич, аеруча ачык итеп: — Вологда сәүдәгәре Иван Жигулин гозер белән килгән, яныңа керергә сорый, — диде. Петр баш кагып куйды. Виниус, симез гәүдәсе белән җиңел күтәрелеп, ишек янына килде, кемгәдер эндәште дә, җитез атлап, урынына килеп утырды. Аның артын¬ нан киң җилкәле, зур битле, каш астыннан сөзеп карый торган үткен күзле бер купең килеп керде. Киң селтәнеп чукынды, Петрга карап баш иде. Петр трубкасы белән аңар урын күрсәтте: — Кушам — утыр... (Жигулин кашын гына селкетеп куйды да сакланып кына урындыкка утырды.) Нәрсә сорыйсың? (Жигулин сыңар күзен генә кыегайтып, Ви- ниуска карап алды.) Телең белән генә әйт... Жигулин бу патша каршында баш орырга түгел, көч күрсәтергә кирәк икәнен сизде, күрәсең, — эре генә итеп мыегын сыпырды, үзенең кәҗүл читекләренә карап ал¬ ды, көр тавыш белән тамак кырып куйды: — Бөек падишаһыбызга хөрмәт белән баш иябез... Синең Двина суында кораблар ясаганыңны ишеткәч, без бик тә шатландык, атакай!.. Болай булгач, син инде без¬ гә ул чит ил купецларына товар сатарга кушма... Без шуны телибез. Чынлап әйтәм, юк бәягә алалар, падй- ша... Ворвань, тюлень тиресе, тозлаган семга, балык сөя¬ ге, энҗе кебекләрне синең корабларыңа төяп, чит илгә үзебез илтеп сатыйк... Ул инглизләр безне бөтенләй бөлдереп бетерде бит. Шәфкать ит. Бездән калмас, ят корольләргә бил бөккәнче, үзебезнекенә хезмәт итәр¬ без... Петрның күзләре ялтырады, сәүдәгәрнең аркасына кагып куйды һәм шатланып кычкырып җибәрде: — Көзгә ике кораб эшләп бетерәм, өченчесен Гол¬ ландиядән сатып алдым... Товарларыгызны китерегез... Ләкин, карагыз аны, алдашу булмасын!.. — Соң без, я алла, без... — Ә товарың белән Амстердамга үзең барырсыңмы соң? Сату итәргә? — Телләрен белмим... Кушасың икән — бездән эш калмас. Амстердамына да барырбыз, сынатмабыз... — Молодец!.. Андрей Андреевич, указ яз... Чит илгә сәүдә итәргә баручы беренче купең... Ничек әле — Жигу¬ лин Иван бит? Ә әтиең исеме? 234
Жигулин авызын ачты, торып басты, күзләре атылып чыгарга җитте, башын югары чөйде: — Безне әти исеме белән язасың?.. Моның өчен бит— теләсәң нәрсә!.. Жигулин, сәүдәләре уңсын өчен тәре алдына авып гыйбадәт кылгандагы кебек, Петр алдына килеп ауды... Жигулин китте. Виниус һаман каләм кыштырдатты. Петр бүлмә буена көлә-көлә йөгереп йөрде. Туктады: — Я, тагын нәрсә бар? Кыскарак укы... — Тагын юлбасарлар турында. Троицк юлында казна олавын талаганнар. Ике кешене кыйнап үтергәннәр. Юл¬ басарларның берсе — князь Одоевскийның улы. Степка Одоевский. Тотканнар... — Менә, Андрей Андреевич, князьләр белән боярлар кая барып җитте: пычак, чукмар күтәреп юл басарга чыктылар... — Юл басарга, Петр Алексеевич. — Әрәм тамаклар. Ерткычлар!.. Беләм, хәтерлим... һәрберсе минем өчен пычагын кайрап куйган. Ләкин миндә дә аларның һәрберсе өчен балта әзер!.. (Төкерде, аягын тартып китерде. Тырпайган бармаклары белән ашъяулыкны тотып өстерәде. Виниус тиз генә кара белән кәгазьне тотып калды.) Миндә көч бар хәзер... Рәхимсез рәвештә... — сүзен әйтеп бетермәде, эшләпәсен алды да кыска тунын кия-кия ишеккә таба китте. — Гафу ит, Петр Алексеевич, тагын ике хат... Әнкәң белән җәмәгатеңнән. — Укы, барыбер... Ул янәдән тәрәзә янына килеп трубкасын казырга ке¬ реште. Виниус башын ия төшеп укый башлады: «Минем куанычым, патшабыз Петр Алексеевич, сиңа озын гомерләр телим... (Петр гаҗәпсенеп Виниуска бо¬ рылып карады.) Синең улың, Алешка, минем күз ну¬ рым... Безнең куанычыбыз... Кичекмәстән безнең янга кайт... Синнән шуның өчен үтенеп сорыйм, әбиебез авыр кайгы эчендә... Хатым начар булганга борчылма, минем куанычым, падишам, әле өйрәнеп җитәлмим...» — Кем язган? — Бөек патшабикәбез Наталья Кирилловна үзе. Кү¬ ренеп тора: калтыранган кул белән язылган, бик үк аң¬ лашылмый да... 235
— Ярар, син аңар минем исемнән нәрсә булса да язып сал... Гамбург корабларын көтәм диген, исән-сау диген, диңгездә йөрмим диген... Борчылып ятмасын... Ан¬ нан, көтмәсеннәр, тиз кайтмыйм, ишеттеңме? Виниус әкрен генә сулап әйтте: — Хатта улыгыз Алексей Петровичның карага ма¬ нылган бармак эзе дә бар... — Я, ярар, ярар — бармак эзе... (Петр борыны белән пошкырып куйды, Виниустан икенче хатны тартып алып кесәсенә тыкты.) Бармак эзе!.. Бу хатны ул көймәгә утыргач укыды... Диңгез ягын¬ нан искән саф жил бер мачталы көймәнең җилкәнен кабартты. Калтыр-колтыр көймә тере әйбер кебек бер чумды, бер калыкты. Күбекле дулкыннар бортка килеп бәрелде, дулкын көймә борыны аша сикерде. Петр кой¬ рык тоткан хәлдә тезләре белән кыскан, чыланып беткән хат кисәген укырга кереште: «Гомерең озын булсын, атакаем... үтенәм синнән, күз нурым, шәфкать ит, шат¬ ландыр мине, кайгы-хәсрәтләремне таркатырлык итеп, үзеңнең сәламәтлегең турында язып җибәр. Киткәннән бирле миңа бер юл да язганың юк, күз нурым. Бу дөнья¬ да бер мин бәхетсез, бер мин мескен... Чөнки син миңа рәхим-шәфкать итмисең, үзеңнең исәнлегең турында язмыйсың. Куанычым, үзеңнең миңа булган карашың турында миңа хат язып җибәр... Олешенька белән мин исән-сау...» Көймә кырые белән су чүмереп алды. Петр койрыкны тиз генә сулга б^рды. Күбекле зур дулкын, шаулап ки¬ леп, бортка бәрелде һәм, чәчрәп китеп, Петрны баштан¬ аяк коендырды. Петр көлде. Җил кирәксез хатны Петр¬ ның тезеннән куптарып алды да еракка, дулкыннар арасына илтеп ташлады... 14. КАЙТУ Ниһаять, күптән көткән улы кайтып төшкәндә На¬ талья Кирилловна йөрәге белән газаплана иде. Кадак белән чәнчегән кебек чәнчи... Ана биек итеп салынган мамык мендәрдә ята, зураеп киткән бәбәкләре стенага, рәсемле күн өстендәге алтын бөтеркәгә текәлгән, Ул 236
белкенерТә, хәтта күзен бөтеркәдән алырга да курка. Бөтенесеннән бигрәк аны һава җитмәү газаплый, тирән суламакчы гына була — куркудан күзләре атылып чы¬ гарга җитә. Лев Кириллович әледән-әле әкрен генә ке¬ реп, бояр хатыннарыннан сеңелесенең хәлен сораша: —1 Я, ничек? Ходай күрсәтмәсен, ходай күрсәтмәсен... Ул төкереген йотып, кровать читенә килеп утыра. Сөйләштереп карый, — сеңелесе сөйләшми. Аңар бөтен дөнья төштәге кебек күренә... Кадак кадалган йөрәгеннән гайри бернәрсә юк аның өчен... Менә атлары күбеккә баткан сигналчылар Кремльгә килеп кереп: «Кайта, кайта!» — дип кычкырдылар; поно¬ марьләр чукына-чукына чиркәү манарасына менеп кит¬ теләр; Архангельский һәм Успенский чиркәүләренең ишекләре шар ачылды; протопоплар, дьяконнар озын чәчләрен ашык-пошык риза якаларыннан чыгардылар; сарай түрәләре болдырга йөгереп чыктылар; яланаяк чаптарлар дәрәҗәле кешеләргә хәбәр итү өчен шәһәргә чыгып чаптылар. Шул чак сулуы капкан Лев Кирил« лович, сеңелесе өстенә иелеп: — Якты кояшыбыз кайтты!.. — диде. Наталья Кирилловна берьюлы күп итеп сулыш алды да симез куллары белән эчке күлмәген өзгәли башлады, иреннәре күгәрде, башы мендәреннән шуып төште. Лев Кириллович авызын ачып катып калды. Бояр хатынна¬ ры поп чакырырга чыгып йөгерделәр. Чоланнарда, ко¬ ридорларда җыелып торган гарип-горабалар, хәерчеләр ыңгырашырга керештеләр... Бөтен сарайның асты өскә килде. Ул да түгел Иван Великий чиркәвенең җиз кыңгыра¬ вы яңгырады, аңар кушылып, бөтен монастырьлар, чир¬ кәүләр телгә килде. Шау-шу арасында рәхимсез немец офицерларының: «Ахтунг... Мушкет к ноге... Хальт... Так держать», дип акырганнары ишетелде. Гаскәр һәм халык яныннан Кызыл болдырга таба җәлт итеп кареталар, арбалар узып китте. Кешеләр күзләре белән нихәтле эзләсәләр дә, бай киемнәр, генерал япанчалары, кау¬ рыйлы эшләпәләр арасында патшаны күрмәделәр. Петр туры әнисе янына йөгерде. Коридорларда очра¬ ган кешеләр юл биреп калырга чак өлгерделәр. Карал¬ ган, ябык, чәче кыска кырылган, өстендә тар гына бәрхет куртка, куыклы чалбар. Баскычта очраган кешеләрнең 237
кайберләре башта аны Кукуй докторы дип белделәр’ ә танып алгач, куркып, чукынырга керештеләр. Петр, ишекне йолкып ачып, күн белән тышланган тәбәнәк тү¬ шәмле, тынчу йокы бүлмәсенә атылып килеп керде... Наталья Кирилловна мендәреннән күтәрелә төште һәм җан кергән бәбәкләре белән үзенең танымаслык булып ябыккан улына текәлде. Петр, сабый чагындагы кебек итеп: — Энекәчем, бәгырем... — дип кычкырды. Наталья Кирилловна кулларын сузды: — Петенька, газиз улым... Улы, аның баш очына тезләнеп, битен, иңбашын үп¬ кәндә, Наталья Кирилловна йөрәгенең чәнчегәненә түзеп ятты. Ә сулый башлауга «кадак» чамасыз каты чәнчергә керешкәч, түзмәде, кулларын улының муеныннан ычкын¬ дырды. Петр сикереп торды. Ул башта әнисенең сүнеп барган күзләренә гүя кызыксынган кебек карап торды. Бояр хатыннары, шыңшуларын ишеттерүдән куркып, авызларына яулык тыктылар. Ә Лев Кириллович әкрен генә калтыранырга тотынды... Менә Наталья Кириллов¬ наның керфекләре дерелди башлады. Шул чак Петр кар¬ лыккан тавыш белән нәрсәдер әйтеп куйды. Аңла¬ мадылар. Петр тәрәзә янына атылып килеп, кургашын рамны тотып йолкырга кереште. Түгәрәк пыялалар идән¬ гә коелып төште. — Блюментростка, бистәгә!.. Бояр хатыннары бу юлы да аңлап җиткермәгәч, Петр берсен иңеннән тотып селкеде: — Җүләр нәмәрсә, лекарьны алып кил!—диде ул һәм бу хатынны ишектән төртеп чыгарып җибәрде... Коты чыккан хатын кыткылдый-кыткылдый баскыч буйлап йөгерде. — Патша кушты... Патша кушты... — Тик нәрсә куш¬ канны тәки әйтә алмады... 15. ЮКӘ КҮЛӘГӘСЕНДӘ Наталья Кирилловна үлми калды. Петр Преобра¬ женскийга, хатыны белән улы янына кайтып китте. Ев¬ докия Петрны бүген үк кайтыр дип көтми, шуңар күрә 238
киёнёй-ясанып тормаган иде. ЁакчаДа ком сибелгән faj) юлда кинәт кенә ире пәйда булгач, каушап калды. Бакчада, юкә күләгәсендә, асрау кызлар антон алма¬ сыннан варенье кайнатып торалар иде. Бар да бердәй чибәрләр, чәч толымнары озын, башларында такыя, өс¬ ләрендә ал летник. Кайсылары Воробьиха күзәтүе ас¬ тында алма әрчи, кайсы-берсе чыбык-чабык ташый, берничәсе палас өстендә патша улын — зур маңгайлы, елмая белми торган кара күзле, елак авызлы сабыйны юатып утыра. Аңар нәрсә кирәген берсе дә белми. Зур артлы кыз¬ лар мәче булып мияулыйлар, эт булып өрәләр, мүкәләп йөриләр. Кызлар үзләре егыла-егыла көләләр, ә сабый аларга еларга җиткән усал күзләре белән карап тора. Евдокия ачулана: — Сез тилеләрнең башында бүтән уй шул... Стешка, нәрсә карап каттың, менә хәзер шул төшеңне чыбык бе¬ лән... Васенька, кәҗә булып күрсәт... Ә сез берәр козгын тотып алыгыз да артына салам кадап йөртегез... Үзегез¬ гә белергә иде... Юньсезләр... Ашат, эчерт аларны, ә алар шул баланы да карый алмасын... Евдокияга кызу, көзге чебен теңкәсенә тия... Ул кика¬ сын салып куйды да чәчен тарарга кушты. Квн аяз, җил юк, юкәләр өстендәге күк зәп-зәңгәр. Коенып килсәң әй¬ бәт булыр иде дә, ярамый, гөнаһ, — спас үтте бит инде, болан суда мөгезен чылатты... Петр комлы юлда менә шул чак пәйда булды. Озын, бите каракучкыл. Өстендә кара кием... Евдокия яңакла¬ рын тотты. Йөрәге шундый еш типте, — зиһене таралып китте. Кызлар ах-вах килеп, чәч толымнарын җилфердә- тә-жилфердәтә, гөлҗимеш куаклары артына таба йөгер¬ деләр. Кайсы берсе канәфер куакларына кереп посты. Петр килде дә Евдокияны билләреннән тотып үпте... Ев¬ докия ах итте, бер сүз әйтә алмады. Паласта берүзе кплган сабый, песи баласы кебек, нечкә тавыш белән елап җибәрде. Әтисе аны күтәреп алып һавага чөйде, улы акырып еларга кереште... Юк, күрешү әйбәт булмады. Петр нәрсәдер сорашты, Ендокияның җавабы урынсыз булды. Яланбаш, өсте- бншы рәтсез... Баласы вареньега буялып беткән... Ир бераз гына юанды да китеп тә барды. Сарай янында аны мастерлар, купецлар, генераллар, шешәдәш дуслары 239
сгрып алды. Евдокия аның шаркылдап көлгәнен генә ишетте. Аннан Петр Яуза елгасындагы флотын күрергә төште. Шуннан инде Кукуйга китте. Ах, Дуня, Дуня, бәхетеңне очырдың бит!.. 16. СОЛДАТ ӨЕНДӘ Мәскәүдән чаптар килде: Наталья Кирилловна та¬ гын начарайган икән... Патшаны эзләргә тотындылар. Ә ул Яңа Преображенский авылында Бухвостов исемле солдатта бәби туенда коймак ашап утыра иде. Туйда Петрның үз кешеләреннән башка беркем юк: поручик Александр Меншиков, күптән түгел генә патша денщигы итеп күтәрелгән Алешка Бровкин да әлеге князь-папа гына. Уйнадылар, көлделәр, күңел ачтылар. Меншиков моннан унике ел элек өеннән ничек качканын, Алешка белән Куянда ничек яшәгәннәрен, зимагур булып, урла¬ шып йөргәннәрен, Яуза буенда Петрны очратканнарын, аны яңак аша инә үткәрергә өйрәткәннәрен сөйләде. Петр, таң калып: — Син идеңмени ул... Син идеңмени?..— дип кычкыр¬ ды. — Аннан соң мин сине ярты ел эзләдем бит... Ул инәң өчен рәхмәт, Алексашка... — диде һәм Алешканың авы¬ зын, теш казналарын үбеп бетерде... Князь-папа бармагын селки-селки әйтеп куйды: — Хәтереңдәме, Петр Алексеевич, кыланышларың өчен мин сине камчы белән ничек суктыра идем. Ах, бик шук идең шул син... Әйе... Никита Зотов та Петрның кечкенә чагын сөйләргә кереште: — Үзе йодрык хәтле генә, җирдән рәтләп күренми дә, ә патшаларча фикер йөртә белә... Бу — боярларга берәр сорау бирә, тегеләр уйлый, уйлый, ә җавап таба алмый. Шуннан бу кулын менә шулай селтәп җибәрә дә җавап¬ ны чалт итеп үзе әйтеп бирә... Могҗиза... Табындагылар барысы да авызларын ачып тыңлап тордылар. Петр аларның берсен дә хәтерләми иде. Ләкин бүтәннәр ышанып тыңлагач, ул да, әйе, әйе, дигән булып утырды... Бухвостов чынаякларга хә.мер өстәп чыкты. Ул, карап торырга җомыкый гына, беркатлы гына булып кү¬ ренсә дә, хәйләкәр кеше иде. Шулай да Меншиков ар¬ 240
тыннан җитә торган түгел, аннан, яше дә олы иде инде, акылы да бик тирәннән түгел... Гел елмаеп утырды, чын күңелдән сыйлады, сүзгә кушылмады... Аның каравы, Меншиков... (ул ашамады, күпме эчсә дә исермәде, фәкать күзләре генә майлана барды) ука белән каелган ал төстәге җиң кайтармасы белән ашъяу¬ лыкны сыпырып алды да тагын тотынды: —■ Ә без... ә без шуны белдек әле: патша денщигы Алексей Бровкинның буйга җиткән бик чибәр сеңелесе бар икән... Бу мәсьәләдән читтә калмыйсы иде, егетләр... Әдәпле генә утырган Алешка күзләрен челт-челт йо¬ ма башлады һәм кинәт агарынып китте. Бөтен кеше, барыннан да бигрәк Петр каныга башлагач, Алешка Алексашканың сүзләрен раслады: — Әйе, Александра исемле, буйга җитеп бетте, ләкин әти яратырдай кияү чыкмый әле. Безнең әти хәзер шун¬ дый тәкәбберләнеп китте — урта кул купецлар белән сөйләшергә дә теләми. Ә гади кешеләр хәтта капка яныннан үтәргә дә куркалар... Тегенди-мондый гына яучыларны дөмбәсләп чыгара... Саньканы шуңар ките¬ реп җиткерде — көн-төн елап утыра мескен: әтинең тә¬ кәбберлеге аркасында такыя урынына монашкалар кал¬ фагын кияргә туры килмәгәе дип курка... Петр, кинәт кызып: — Поручик Меншиков, рәхим итеп Александрага өй¬ ләнәсең, — диде. ’’ — Булмый, мии яшь бит әле, мин херц. — Ә син, изгеләрнең изгесе? Аникита, сиңа әйтәләр. Өйләнәсең киләме? — Андый яшьләр өчен картрак инде мин.., Миңа аракы булса... — Ярар, исерек шайтаннар... Әтиеңә язып сал, үзем яучы булып барам... Алешка зур кара паригын салды да түбәнчелек бе¬ лән патшага баш иде. Петр шундук авылга, Бровкин- нарга китмәкче булган иде дә, Кремль чаптары килеп кереп, Лев Кирилловичның хатын тапшырды. Патшаби¬ кә үлгән!.. Петр укыганда, барысы да табын яныннан китеп, парикларын салып тордылар. Петрның иреннәре дерелдәп салынып төште... Ул тәрәзә төбеннән эшләпә¬ сен алып, күзләренә тикле батырып киде. Яңаклары буйлап яшь акты аның. Бер сүз эндәшмичә өйдән чңкты 16 л-1364 241
да, башмаклары белән тузан туздырып, бистә буенча ат¬ лады. Ярты юлда аны карета каршы алды. Петр менеп утырды да Мәскәүгә элдертте. Бүтәннәр, инде нәрсә булыр икән, дип сөйләнеп тор¬ ган арада, Александр Меншиков Петрның бердәнбер хуҗа булып калуы турындагы бөек хәбәрне Лефортка китереп җиткерде. Лефорт шатлыгыннан Александрны кочып алды. — Болай булгач, Петерга хөкүмәт эшләреннән читтә торырга ярамый, — диде ул. — Хәзер бөтен казна, бөтен гаскәр Петер кулында, аның эшенә үзенең якыннарын¬ нан гайре һичкем тыкшынырга тиеш түгел... 17. МӘЕТ ӨСТЕНДӘ Петр килеп җиткәнче Наталья Кирилловнаны кузгат¬ мадылар. Ул килгәндә, әнисе буылып үлгән кеше кебек күгәренеп, шешенгән кулларында кечерәк кенә тәре то¬ тып ята иде. Петрга әнисе әллә кайда еракта кебек күренде... Әйе, ана өчен хәзер бөтенесе беткән, ул бөтенесен оныт¬ кан, ичмаса авыз читендә генә дә улына мәхәббәт чат¬ кысы калмаган иде... Юк, юк, бу иреннәрнең Петрга беркайчан да бу кадәр ят күренгәннәре юк иде әле... Ә бит ул әле йртә белән генә шул иреннәре белән үзенен Петрушкасын фатиха алып калырга чакырып торган иде... Петр үзен ялгыз, бөтен дөнья -арафыннан оны¬ тылгандай хис итте, үзен үлеп кызганды... Менә ул башын күтәрде, чыраен сытты, йокы бүл¬ мәсендә җебеп төшкән бояр хатыннарыннан башка яңа патриарх Адриан белән Петрның апасы Наталья Алексеевна бар иде. Ягымлы, һәрвакыт шат күңелле бу кыз хәзер боек иде. Олы хатыннар кебек яңагын учына куйган, соргылт күзләрендә энесен кызгану хисе. Петр аның янына килде: — Наташа, әнине кызганам... Наталья Алексеевна энесенең башын кочып, күкрә¬ генә кысты... Бояр хатыннары әкрен генә еларга тотын¬ дылар. Патриарх Адриан, патшаның елаганын яхшырак күрер өчен, мәеткә арты белән борылды. Авызын ачты... 242
Айкала-чайкала Лев Кириллович килеп керде. Сакалы яшькә чыланып беткән, битләре шешенгән, чи ит кебек... Ул мәет өстенә йөзтүбән капланды, тавышы юк, фәкать арты гына селкенә... Хәзер мәетне юарга, киендерергә тиешләр. — Наталья Алексеевна энесен үз гүрнәчәсенә алып менеп китте. Петр чуар пыялалы тәрәзә янына ки¬ леп утырды. Биредә аларның балачакларыннан бирле бернәрсә дә үзгәрмәгән иде. Шул ук кечкенә сандыклар, паласлар, көмеш, пыяла, таш уенчыклар, матур бизәкле рамга йөрәк кебек итеп эшләнгән көзге, буяулы инҗил битләре, чит илләрдән китерелгән әкәм-төкәм кабык¬ лары... Петр әкрен генә: — Наташа, хәтереңдәме, синең куркыныч күзле бер төрегең бар иде? Уйнаганда башын сындырган идек, кайда куйдың син аны?.. — диде. Наталья Алексеевна уйланып торды да сандык төбен¬ нән төрекне һәм аның башын тартып чыгарды: «Менә». Кызның кашлары өскә күтәрелде. Ул энесе янына килеп утырды да аны нык итеп кочып алды, һәм икесе берь¬ юлы елап җибәрделәр. Кичкырын Наталья Кирилловнаны, алтын риза киер¬ теп, Грановит палатага кертеп куйдылар. Петр табут каршында, биек өстәлдәге шәмнәр арасына иелеп, ин¬ җил укый. Табут аяк очына Лев Кириллович тезләнгән. Кешеләр басып тора-тора алҗып беткәннәр, күзләре йо- мылып-йомылып китә... һәр ишек төбендә бердыш тот¬ кан икешәр сакчы басып тора... Кара төн җиткәч, ишек шыгырдап ачылды, Софья икән... Өстендә кара мантия, башында кара колпак. Энесенә күтәрелеп карамады, Наталья Кирилловнаның күгелҗем маңгаен үпте дә идәнгә тезләнде. Петр ин¬ җилнең балавыз белән ябыштырылган битләрен ача-ача шыпырт кына укый, ара-тирә Кремль курантының сук¬ каны ишетелеп куя иде. Софья энесенә астан гына ка¬ рап куйды. Таң беленеп, тәрәзәләр зәңгәрсу төскә кер¬ гәндә, Софья, әкрен генә күтәрелеп, биек өстәл янына килде һәм Петрга шыпырт кына: — Ял ит, үзем укыйм... — диде. Бу тавышка Петрның колаклары торды, төртелеп ты¬ нып калды, иңбашын җыерып куйды да бер читкә китте. Софья шәмнең күмерләнгән филтәсен өзеп ташлады да 16* 243
укуны дәвам итте. Петр стенага килеп сөялде. Ләкин ярым түгәрәк түшәм асты аңар басып тору өчен уңайсыз иде, сандык өстенә килеп утырды, терсәкләрен тезләренә терәде дә куллары белән битен томалады. «Барыбер гафу итмим» дип уйлады ул. 18. ТИЛЕ ХАТЫН Әнисен җирләгәннән соң Петр туп-туры Преображен- скийга кайтып, йокларга ятты. Евдокия соңрак кайтты. Аны әллә ничә атка төялеп бояр хатыннары озата килде. Хәзер Евдокияны патшабикә анакаебыз дип кенә йөрде¬ ләр, бар да аңар ялагайландылар, тәлинкә тоттылар, рөхсәт сорап кына кулын үптеләр... Евдокия башта улы янына, аннан үзләренең йокы бүлмәсенә керде. Петр тузанлы башмакларын гына са¬ лып ташлаган да, өстен чишенмичә, ак атлас урын-җиргә ауган иде. Евдокия чыраен сытты: «Ташламый бит шул Кукуй гадәтләрен, эчтеме — өс киеме белән ауный...» Яшь патшабикә көзге алдына килеп утырды... Бояр хатыннарының юмакайланып сөйләнүләре башыннан чыкмады аның. Кинәт кенә бер нәрсәне аңлап алды: ул бит хәзер ту¬ лы властьлы патшабикә!.. Патшабикә күзләрен кыса төште, иреннәрен дә патшаларча кысып куйды: «Анка Монсны Себергә — бер булды. Аннан иремә тотынам. Мәрхүмә кайнанам мине яратмады, торганы Петрга әләкләү булды... Хәзер эшләр башкача... Кичә Дуня идем әле мин, бүген — бөтен Бөек, Кечкенә, Ак Россияләрнең патшабикәсе... (Ул үзенең чиркәүдән халык алдына ни кыяфәттә чыгачагын күз алдына китерде: боярлардан ал¬ да, чиркәүләр чаң кагып торганда...) Уф, йөрәгем... пат¬ шабикәләр кия торган зур күлмәк тектереп алырга ки¬ рәк, кайнанамнан калганны кимим... Петруша гел чит¬ тә,— дәүләт белән үземә идарә итәргә туры киләчәк... Килсен. Софья итте ич әле, ә акылы минекеннән әллә ни зур түгел иде... Уйларга кирәк була калса, аның өчен әнә боярлар бар... (Кинәт Лев Кириллович исенә төшеп, ел¬ маеп куйды.) Элек күрмәмешкә салышып китә иде, ә бү¬ ген кайнанайны күмгәндә гел култыклап торды, шәф¬ катьле күз белән караганымны көтте... У, симез җүләр!..» 244
-- Дуня... Евдокия сискәнеп китте. Петр терсәгенә таяНЫп КЫ- рын яткан хәлдә тагын: — Дуня, — диде... — Әни үлде бит... Күңелсез... Эх, Дунечка... Петрның күзләре кызганыч иде. Ул Евдокияның берәр җылы сүз әйтеп юатуын көтә иде. Ә тегесе, бераз уйла¬ нып торды да, бөтенләй кыюланып китеп: — Димәк, алла шулай кушкан, — диде. — Сукраныр¬ га ярамый... Еладык. Инде туктарга вакыт... Патшалар ич без... Башка борчуларыбыз да җитәрлек... Петр әкрен генә торып, аякларын салындырып утыр¬ ды. Оегының баш бармак турысы тишек иде. Евдокия, аңар игътибар итмәстән, сөйләнә бирде: — Тагын менә нәрсә: атлас юрган өстенә өс киеме бе¬ лән яту килешми, яхшы түгел... Аннан гел шул солдатлар белән, гел мужиклар белән... Вакыт инде сиңа... — Нәрсә, нәрсә вакыт инде... — дип бүлде аны Петр. Аның күзләренә җан керде. — Әллә сиңа агулы гөмбә ашаттылармы, Дуня?.. Евдокия Петрның күз карашыннан шүрли калды. Лә¬ кин, йомшаграк тавыш белән булса да, үзенең шул ук сафсатасын дәвам итте. Ә инде: «Әнкәй мине күрәлмәде, туйдан бирле аның аркасында нихәтле күз яше түк¬ тем...» — дип әйтеп салгач, Петр, ачуланып, башмакла¬ рын кия башлады. — Петруша, кара, оегың тишек бит... Сал, әнә бү¬ тәнен ки, әй аллам... — Тиле хатыннар күргәнем бар иде, ләкин синең ши- келлене... Ярый... Мин моны онытмам, Дуня, әни үлгән көнне әйткән сүзләреңне онытмам... — Петр ишекне шун¬ дый каты ябып чыкты, Евдокия җыерылып килде. Ул көзге алдында байтак вакыт аптырап торды. — Я, нәрсә әйттем инде мин аңар? Бу тикле котыр¬ ган кеше дә булыр икән... 19. ТАГЫН АНХЕН Лефорт Петрны күптән өйалдында көтеп тора иде... Атылып килеп, аның кулларын тотып алды: — О, Петер, Петер, нинди зур югалту... Кайгыңны 245
Уртаклашырга рөхсәт ит... Мин беләМ — юатуда файда юк... Ләкин мин сиңа шуны әйтим: мә ал, ал минем го¬ меремне, ал да газап чигүдән тукта, Петер... Петр аны бөтен көче белән кочып алды һәм яшьле битен аның хушбуй сипкән паригына куйды. Әйе, бу тугры дус иде... Лефорт әкрен генә: — Әйдә миңа, Петер... Бераз күңел ачып китәрсең... Уйнарбыз, көләрбез, бергәләп еларбыз... — Әйе, әйе, сиңа киттек, Франц... Лефортның бөтенесе әзер иде. Кечерәк кенә гүрнәчә- дә биш кешелек итеп табын әзерләнгән. Гүрнәчәнец ишекләре бакчага чыга, ә анда, куак араларында музы¬ кантлар... Табынга Томос белән Сека дигән ике кәрлә хезмәт күрсәтә... Өсләрендә Рим кафтаны, башларында яфрак такыялар... Бөтен бүлмә, роза чәчәкләре белән бизәлгән... Петр, Лефорт, Меншиков, князь-папа табын¬ га утырдылар. Табында аракы да, гадәттә була торган закускалар да юк иде. Кәрләләр алтын табаклар белән чыпчык пирогы һәм кыздырылган бүдәнәләр күтәреп керделәр... — Ә бишенче тәлинкә кем өчен? — диде Петр. Лефорт ирен читләре белән генә елмаеп куйды да: — Бу бит Рим ужины, — диде. — Церера дигән ха- тын-алла хөрмәтенә әзерләнде... Петр аңламады. Ул сагышлы һәм тын иде. Бакчада караңгы, дымсу. Ачык ишектән йолдызлар күренеп тора, бүлмәдән төшкән ут яктысында ара-тирә корыган яф¬ раклар коелганы күренеп китә. Петр кабат: — Бишенче прибор кемгә? —дип сорады. Лефорт бармагын күтәрде. Бакчада ком кыштырдап китте, һәм бүлмәгә Анхен килеп керде. Өстендә бик куп¬ шы күлмәк. Сул кулында башаклар, уңында кишер, са¬ лат, торма һәм алмалар белән тулы табак. Чәчләрен би¬ ек итеп баш түбәсенә төйнәгән, урта бер җирендә роза¬ лар. Шәм яктысында кызның йөзе сокланырлык чибәр күренә. Петр урыныннан тормады. Фәкать скамьясының кул¬ тыксасына тотынып гәүдәсен турайта төште. Анна табакны Петр алдына куйды. Башын иеп, реве¬ ранс ясады. Ахрысы шул чакта ул нәрсәдер әйтергә тиеш 246
булган, ләкин кауШады, 'бер сүз Дә әйтмәде. Аның каравы, Лефорт: — Церера сиңа ризык җибәргән... Бу — үлем юк ди¬ гән сүз, кабул итеп ал һәм мәңге яшә! — дип кычкырды һәм буш скамьяны Аннага таба этәрде. Анхен Петр бе¬ лән янәшә утырды. Савытларга күбекләнеп торган француз хәмере сал¬ дылар. Петр күзен Анхеннан алмады. Шулай да әле табын янында уңайсызланыбрак утырды... Анхен бармак¬ ларын аның кулына куйды: — Их кондолире, герр Петер! (Аның зур күзләре яшь белән томаланды.) Сезне тынычландыру_өчен бөте¬ несен бирер идем... Француз хәмере белән Анхен җылысыннан Петрга җан керде. Князь-папа баядан бирле Алексашкага күзләрен кыс- калап куя, Алексашка үзе дә күңел ачарга очынып уты¬ ра иде... Моны Лефорт та сизде. Ул үзенең кәрләләренә бакчага чыгарга әйтте. Алар чыгуга, бакчада музыка яңгырады. Аннушканың күзләре, яңгырдан соң кипшен¬ гән күк йөзе кебек, кибеп китте. Петр да башындагы кайгыларын селкеп ташлады: — Французныкын сал, Франц! — Шулай шул, улым, — диде князь-папа, күз кырый¬ ларын җыерчыкландырып, — безнең өчен грек белән Рим аллалары кулайрак... 20. ЦЕЗАРЬ ВӘКИЛЕ Кремль сараенда оеп утырган дума боярлары: «Алла ни кушса, шул булыр» дип, тыныч кына яши бирделәр. Петр патша, төрле комсыз кешеләр, купецлар, ата-баба- ларының намусларын сасы парикларга алмаштырган дворяннар белән бергәләп, казна малын тотнаксыз .рә¬ вештә туздыра. Гамьсез рәвештә, күңел ача, төрле оят¬ сызлыклар эшли, үзенең якыннары өчен сарай Салдыра, шул ук вакытта кораблар ясата, солдат бистәләре сал¬ дыра. «Яшь бит әле, котырып йөрер-йөрер дә бер туктар, туктамаса тагы, борчылырга кирәк түгел — мужик аша¬ тыр әле», дип уйладылар... Рус дәүләте тетрәвеккә кереп баткан олау шикелле кузгалып китә алмый интекте. Ә 247
бу вакытта Польшада, Рим Патшалыгында, Венециядә эшләр икенче төрле юнәлеш алды: анда Мәскәүнең йо¬ кылы-уяулы ятуына, икейөзлелек күрсәтүенә түзеп тора алмас булдылар. Төньяк диңгездә шведлар, Урта диңгездә төрекләр хуҗалык итә иде. Аларга яшерен рәвештә француз коро¬ ле ярдәм итеп килде. Төрек флоты Венециянең сәүдә корабларын басып алды. Төрек янычарлары 1 Венгрияне таладылар. Төрек солтанына буйсынган Кырым татарла¬ ры Польшаның көньяк далаларына аяк бастылар. Ә до¬ говор буенча Кырым татарлары һәм төрекләр белән су¬ гышырга тиеш булган Мәскәү дәүләте, әле һаман кой¬ рыгын боргалап, эшне сузып килде. Хатлар язды: «Без, имештер, Кырымга ике тапкыр гаскәр җибәреп карадык, әнә союзниклар булышмады бит. Ә быел игеннәр әйбәт түгел,— алдагы елга калдырып торырга кирәк. Без су¬ гыштан баш тартмыйбыз. Ләкин без сез башлап җибәр¬ гәнне көтәбез... Башласагыз, без сезгә булышыр идек, валлаһи менә...» Ул чакта инде Мәскәүдә Кырым ханының вәкилләре бар иде. Алар боярлардан бүләкне кызганмадылар, Кы¬ рым белән мәңгелек солых төзергә үгетләделәр, рус җирләрен таламаска, моннан болай ясак та алмаска ант иттеләр. Лев Кириллович исә Венециядәге, Польша һәм Австриядәге рус вәкилләренә, ул илләрнең вәгъдәләренә ышанмаска әйтеп язды. «Ә үзегез икеле-микеле генә вәгъдә итегез», — диде. Бу кәгазь боткасы өч ел дәвам итте. Төрекләр бөтен Польшаны яулап алу, Венага, аннан Венециягә төрек флагын элү белән куркыттылар. Шул чак Венадан Мәс¬ кәүгә цезарь вәкиле килеп җитте. Боярлар коелып төш¬ теләр. Вәкилне бик зурлап каршы алдылар. Бөтен кремль буенча йөртеп чыкканнан соң, иң әйбәт палатага урнаш¬ тырдылар, сыйны да башка вәкилләргә караганда ике өлеш куйдылар, һәм әле һаман эшне сузу өчен, патша хәзер потешный походта, аннан башка бернәрсә дә эш¬ ләп булмый, дип ялганларга, башын әйләндерергә ке¬ рештеләр. Шулай да мәсьәләне хәл итми булдыра алмадылар. 1 Янычарлар — Төркиядә аерым хокуклар белән файдала¬ нучы солдатлар. 248
Вена вәкиле боярларны иске договор белән китереп кыс- ты. һәм русларны сугыш башлау турында тәре үбеп сүз бирергә мәҗбүр итте. Вәкил шатланып кайтып китте. Шуннан соң Рим цезаре белән Польша короле Петрга рәхмәтләр әйтеп хат җибәрделәр. Алар үзләренең хатла¬ рында Петрның болай да озын титулына Грузин, Кабар¬ дин, Ивер җирләренең һәм Дедич белән Отчич өлкәләре¬ нең патшасы дигән сүзләрне кушып, «галиҗәнап» дип исемләп мөрәҗәгать иттеләр. Моннан соң руслар тагын байтак вакыт сузып килделәр. Ләкин хәзер сугышның ко¬ тылгысыз икәнлеге ачык иде инде... 21. СУГЫШ Әйтерсең төнлә белән өй борынча кереп әйтеп йөргән¬ нәр, — таң атып, чиркәүләр уразага керү хөрмәтенә чаң суга башлау белән, бөтен базарларда, посад һәм бистә-, ләрдә сугыш турында сөйләргә керештеләр: «Сугыш бу¬ ла, сугыш булса, Кырым безнеке була... Ул чакта әнә тот та бөтен дөнья белән сату ит... Анда инде синең авы¬ зыңны каерып ачып, тел астыңа ишерелгән тиеннәреңне тартып алучы түрәләр булмас...» Воронеж, Курск, Белгород якларыннан бодай төяп килгән хутор мужиклары һәм мужиклашкан алпавыт¬ лар, «Бездә Кырым татарлары белән сугышны ничек җиткерергә белмиләр»,— дип сөйләделәр. «Безнең да¬ лалар ярты көндә йөреп чыкмалы, ә Кырым ягында әллә ничә мең чакрымга сузылган, алтын хәзинә бит ул Кы¬ рым далалары... Бодай эчендә йөзәр идек... Ә татарлар, кая ул, якын да җибәрмиләр... Безнең халыкның күпме- сен әсир итеп Кырымга алып киттеләр бит инде... Эх, ир¬ кен дә соң анда, егетләр. Сезнең Мәскәүдәге ише генә түгел анда...» Хәрби кешеләр, бигрәк тә яшьләр, сугышны яклады¬ лар. Көз көне ике ар^ия гаскәр Кожухово авылына хәтле барып, башка елларга караганда, әйбәт кенә сугышып кайтты. Инде Лейб-гвардия дип аталган Лефорт, Бутыр, Преображенский һәм Семеновский полклары турында чит илнең хәрби белгечләре, шведларга да, французлар¬ га да бирешә торган түгелләр, дип сөйләделәр. Ләкин Кожухово сугышының даны белән мактансаң да бары эчке мәҗлесләрендә бокал күтәргәндә һәм музыка уйнап 249
торганда гЫна Мактанырга мөМкйн иде. Кара парик ки¬ гән, озын ефәк шарф бәйләгән, зур шпора таккан офи¬ церлар урамнан узып киткәндә кешеләр: «Әй, Кожухово батырлары! Сез бит кәгазь бомбалар белән сугышканда гына батыр... Әнә татар пулясына каршы барып кара¬ гыз сез...» — дип көлеп калдылар. Күбесе, сугышмый ярамый, дип кычкырды. Ә пат¬ шаның иң якын кешеләре — Ромодановский, Гордон, Ви- ниус һәм Александр Меншиков икеләнә иделәр. «Татар җиңеп куйса, нишләрсең? Ул чакта беребезгә дә котылу юк, халык бөтенебезне чәйнәп ташлаячак», — диделәр алар. Шул ук вакытта алар сугышмасаң тагы да начар¬ рак буласын күреп тордылар: «Халык бик сукрана, патшаны немецлар алдап ята, уен-көлкегә әллә нихәтле акча китеп тора, без монда җәфа чигәбез, ә җүнле эш күренми, ди әнә халык... сугышмый да булмас шул...» — диделәр. Петр дәшмәде. Сугыш турында әйтсәләр, ачык җавап бирмәде: «Я, ярар, Кожуховода шаярып алдык, инде татарлар белән уйнап карарбыз...» — дигән булды. Ә асылда ул курка, Троица монастырена качкан төндәге кебек үк курка иде. һәм бу турыда бары Меншиков та Лефорт кына белде. Алар шулай ук Петрның курыкса да сугыш башларга карар кылганын да белә иделәр. Кара битле ике монах Иерусалим патриархыннан хат алып килделәр. Патриарх елый-елый болай дип язган иде: «Төрекләр безнең изге табутыбызны тартып алып французларга бирделәр, хәзер без нибары егерме дүрт лампада тотып калдык. Ә французлар безнең ярты Гол- гофны, Вифлеем чиркәвен, изге мәгарәбезне алдылар. Чиркәүнең изге ут өләшенә торган бүлмәсен җимереп ташладылар. Иерусалимда исә гарәпләр белән персиян- нардан да күбрәк котырдылар. Әгәр сез, Мәскәүнең дин¬ ле патшалары, изге чиркәүне шул хәлдә калдырсагыз, сезгә берәү дә рәхмәт әйтәчәк түгел. Хәзер иң уңай чак: солтанның өч зур гаскәре Венгрия императоры белән су¬ гыша. Башта Украинаны алыгыз, аннан Молдавия бе¬ лән Валахияне, шулай ук Иерусалимны алыгыз. Шуннан соң солых төзерсез. Сез бит төрекләр белән татарлар не¬ мецларга каршы сугышсын иде дип алладан үзегез сора¬ дыгыз. Инде хәзер, шундый уңайлы вакыт килеп җиткәч, 250
сугышмый ятасыз! Әнә күрегез, мөселманнар үзегездән ничек көлә: имеш, татарлар, бер уч кына булсалар да, сездән ясак алып торалар. Ә татар төрек кул астында яши бит. Шулай булгач, сез үзегез дә төрек кул астында булып чыгасыз...» Мәскәүдә бу хатны бик аянып укыдылар. Боярлар¬ ның зур думалары җыйналды. Петр, патшаларча киенеп, башына мономах бүрке киеп, үзенең тәхетендә утырды. Күңелсез иде ул, бер дә сөйләшмәде. Кичке караңгыдан тәрәзәләр зәңгәрсу төскә керде. Кешеләрнең битләренә почмактагы лампалардан якты төште. Боярлар, дәрәҗә¬ ләренә карап, бер-бер артлы речь сөйләделәр. Киң җиң¬ нәрен селки-селки, бармакларын изи-изи сөйләделәр бо¬ ярлар. Аларның тирләп чыккан тәкәббер маңгайларын¬ нан, кырыс карашларыннан, пөхтә китәрелгән сакаллары һәм уенчык тәгәрмәч кебек җил уңаена әйләнгән мәгъ¬ нәсез сүзләреннән Петрның күңеле болганды, миләре кайнады. Сугыш турында һичберсе турыдан-туры әйтмә¬ де, тик шулай да, боярларның сүзләрен язып утырган Виниуска карый-карый, һәрберсе сүзен шул тирәдә йөрт¬ те. һәм бөтенесе патша сүзен көтте. Петр яшь иде әле, аннары балачактан куркытылып үскән иде. Шуңар күрә ул да мондый әһәмиятле эшне берүзенең өстенә алырга курыкты. Күзләрен кыса төшеп, эндәшми торды. Ниһаять, патшаның иң якыннары телгә килде. Болары инде икенче төрле, турыдан-туры эш ха¬ кында сөйләделәр. Тихон Стрешнев әйтте: — Инде бездән Иерусалимда да көләләр икән, — шуннан да зур хурлыкны кайдан табасың? Юк, боярлар, ополчение җыярга карар кылыгыз... Лев Кириллович, акылга сай булу сәбәпле, ерак¬ тан —• рус халкының христиан диненә керүе Владимир заманында булудан алып сөйли башлаган иде дә, Петр¬ ның каш җыерып карап торганын күргәч, кулларын җәеп, болай диде: — Ә нәрсә, безнең куркырлык түгел, боярдар... Дө¬ рес, татарлар Василий Голицынның муенын сындырып кайтардылар. Ләкин аның ополчениесе нәрсә белән су¬ гышты соң? Күсәк белән. Хәзер, аллага шөкер, бездә корал җитәрлек... Минем Туладагы заводны гына алып карыйк... Пушкаларны төрекләрдән начар коймыйбыз. Ә мылтыклар минеке яхшырак та әле. Әгәр патша әйтә 251
Икән — язга хәтле йөз мең солдатка җитәрлек кылыч бе¬ лән сөнге ясап бирәм... Юк, безгә сугыштан баш тар¬ тырга ярамый... Ромодановский карлыккан тавыш белән: — Үзебез генә булсак, ашыкмаска да ярар иде... Ә бит безгә Европа карап тора... Әгәр без бер урында таптанып торсак, һәлак булачагыбыз көн кебек ачык... Безнең беренче эшебез — татарларны кыйнап ташлау... Тәбәнәк сарай эче тынып калды. Петр тырнагын чәй¬ нәп утырды. Борис Голицын керде. Башы кырылган, лә¬ кин өстендә рус киеме, күңеле көр. Ул Петрга бер озын кәгазь бирде. Бу Мәскәү купецларының гозере булып, анда алар патшаның Голгофны һәм Гайсаның табутын яклап сугышуын үтенгәннәр, көньяк юлын татарлардан азат итүен сораганнар, мөмкин булса, Кара диңгез буе¬ на шәһәрләр дә салырга әйткәннәр иде. Виниус күзлеген маңгаена күтәреп куйды да кәгазь¬ не укып чыкты. Петр тәхетеннән күтәрелде: — Ягез, боярлар, нәрсә әйтәсез? Ул, ачуыннан авызын тавык арты шикелле бөреште¬ реп, карап торды. Боярлар урыннарыннан торып баш иделәр: — Синең иркеңдәге эш, бөек патша, ополчениене җыйна... 22. КЫЗ ЯРӘШҮ Ян сәкедә, кулларын артына куеп, лынкынган түгәрәк корсаклы бер кеше утыра. Мәһабәт сакалына чал кер¬ гән, чәче сыер мае белән майлап таралган. Өстендә ал күлмәк. Кырык изге исеме язылган ефәк билбавын имчәк астына хәтле күтәреп буган. Чалбары юка сук¬ нодан, аягында каюлы кәкре башлы Казан итекләре. Күзләре кырыс. Бу Иван Артемьевич Бровкин. Ә ишек төбендә мужиклар — аның элекке туган-тумачалары, күршеләре... Әйе, элекке... Алар хәзер гүрнәчәнең чиста идәненә басарга куркып, Иван Бровкинның корсагына карап, яңа чыптада таптанып торалар. — Ярый, — ди Иван Бровкин, — мин сезгә дошман түгел, мужиклар... Эшли алганымны эшләрмен, инде эш¬ ли алмаганым өчен ачуланмассыз. 252
— Тавык йөртер урын да калмады бит инде, Иван Артемьевич... — Хайван аңламый бит ул, синең болыныңа килә дә керә... — Бөтен мир белән көтү яллар идек... — Алай, алай, — дип кабатлады Иван Артемьевич. — Малларыбызны чыгара күр инде... — Шулхәтле кысан безгә хәзер, шулхәтле кысан... — Сездән миңа файда юк, мужиклар,— диде Иван Артемьевич һәм кулларын артыннан алды да бармакла¬ рын чәлмәштереп корсагына куйды. — Тәртип яратам мин, мужиклар... Мин бит сезгә, ай-һай, ничаклы акча өләштем... — Өләштең, Иван Артемьевич, өләштең, онытма¬ быз... — Авылдашларга яхшылыгым тисен дип өләштем... Үзем шушында туып үскән, әтинең кабере шушында... Алла миңа бирә, мин сезгә... тәңкәсенә нибары ун тиен көмеш алам бит мин сездән... Көлке... Ай-яй... аны да байыйм дип түгел, тәртип өчен генә алам... — Рәхмәт инде, Иван Артемьевич... — Озакламый сездән бөтенләйгә китәм... Зур эш башларга торам, зур эш... Мәскәүгә күчәм мин... Я, ярар... — диде Бровкин һәм күзен йомып дәвам итте: — Әгәр бер сезгә генә карап торсам, минем тормышым на¬ чар булыр иде, начар... Үткәннәрне хәтерләп, савап бул¬ сын дип, сезгә яхшылык итүем бу минем. Ә сез моның өчен миңа әнә нинди рәхмәт әйтәсез... Игенемне таптый¬ сыз, аннан ачылышлы булып йөрисез... Ах, ах... Ярар инде, хәерле булсын... Сыер башыннан өч тиен, сарык башыннан бер тиен түләгез дә алып китегез... — Рәхмәт, алла сиңа исәнлек-саулык бирсен, Иван Артемьевич... Мужиклар башларын иеп чыгып киттеләр. Ә Бров- кинның әле сөйләшәсе килә иде. Күңеле күтәренке иде аның бүген. Үзенең Алешкасы аркылы ул Александр Меншиков янына керә алды һәм аңар ике йөз сум төрт¬ те. Меншиков аны Лефорт белән очраштырды. Бровкин- ның андый зур кешеләргә барып җиткәне юк иде әле. Бу кешенең ефәк тә бәрхет киемнәрен, биленә җиткән чәчен, ялык-йолык итеп торган йөзекләрен күргәч, кур¬ кып китте... Кырыс иде Лефорт, борынын югары чөйгән, 253
күзләре — инәмени... Ләкин Бровкинның Алешка әтисе икәнен белгәч һәм Меншиков хатын укыгач, йөзе якты¬ рып китте, аны җилкәсеннән тотып селкеп торды... Шу¬ лай итеп Иван Артемьевич солдат атлары өчен солы белән печән китереп сатарга язу алып кайтып китте... Ул, мужиклар чыгып китү белән, кызына эндәште: — Санька, чыптаны җыеп ал әле. Күршеләр пычра тып бетерде... Иван Артемьевичның күз кырыйлары елмаюдан җыерчыкланып китте. Бай кешегә көләргә дә ярый, ул бит әле сакалына чал кергәч кенә көлә башлады. Санька керде. Аның өстендә үлән төсле яшел ефәктән тегелгән летник. Беләктәй юан толымнары тез асларына җиткән. Эче бераз чыгып тора. Кызның иң өлгереп җит¬ кән чагы. Күзләре зәңгәр, тиле-миле... — Фу, чабаталарыннан пычрак төшеп калган! — диде кыз. һәм матур йөзен чыптадан читкә борды. Бармак оч¬ лары белән генә тотып алып, чыптаны өйалдына ташлады, Иван Артемьевич, кызына хәйләкәр күзләре белән ка¬ рап, мондыйны корольгә бирсәң дә оят түгел, дип куйды. — Мәскәүдә таш пулат салмакчы булам... Алдынгы купецлар рәтенә кереп барабыз бит... Ишетәсеңме, Сань¬ ка... Ярый әле сине биреп ташламадык... Шулай итеп, зур кешеләр белән туганлашып китәрбез... Нәрсә борга¬ ланасың, тиле?.. — Ай! — Санька, озын толымнарын чайкалтып, җәлт кенә читкә борылды.— Тимәгез миңа... — Ничек инде — тимәгез? Мин теләсәм нишләрмен... Ачуым килсә, көтүчегә тотып бирермен! — Сезнең җүләрлектән пыскып ятканчы, берәрсе бе¬ лән дуңгыз көтәм мин... Тотып кыйнар иде, — торып йөрергә иренде. Иван Артемьевич Санькага тоз савыты ыргытты. Санька күз яшьсез генә акырып җибәрде. Шул вакыт капканы шун¬ дый каты дөбердәтергә тотындылар, Иван Артемьевич авызын ачып катып калды. Ишек алдында этләр өрә башлады. — Саня, бар, карап кер әле... — Куркам, үзегез карагыз... —Ну, мин аларны хәзер!.. — Иван Артемьевич өйал- дыннан себерке алып ишек алдына төште. — Нәрсә ки¬ рәк сезгә, оятсызлар... Этләрне ычкындырыйм әле менә... 254
Моңар каршы урам яктан, капканы кага-кага: — Ач! — дип кычкырдылар. Бровкин каушый калды. Кече капка янына килде, куллары калтырады. Бастырыкны алуы булды, капка ачылып китеп, яхшы киемле, ялан кылычлы атлы солдат¬ лар килеп керде. Алар артыннан дүрт ат җиккән алтын карета керде. Арткы баскычына кәрлә гарәпләр баскан. Карета артындагы ике тәгәрмәчле арбага Петр патша белән Лефорт утырган иде. Юлда өсләре пычранмасын өчен чапан кигәннәр, башларында өчпочмаклы эшләпә... Ат аягы тавышлары, көлгән, кычкырган тавышлар... Бровкинның тез буыннары калтырады. Ул тез чүгеп торган арада, җайдаклар атларыннан төштеләр, карета¬ дан немецча киенгән шешенеп беткән йокылы-уяулы князь-папа килеп чыкты. Аның артыннан көмеш кафтан кигән яшь бояр төште. Петр Лефортны ияртеп болдырга менде дә, калын тавыш белән: — Хуҗа кайда? — дип кычкырды. — Тере килешме, үле килешме алып килегез! Иван Артемьевич астына җибәрде. Шул чак аны улы белән Меншиков күреп алып, йөгереп килделәр. Култык¬ лап торгыздылар да болдыр төбенә алып килделәр һәм, янәдән тезләнмәсен өчен, тотып тордылар. Петр, камчы, ә бәлки аннан да начаррагын көткән Бровкин каршына чыгып, эшләпәсен салып баш иде: — Исәнме, кода абзый. Без синдә бик әйбәт товар бар дип ишеткән идек... Менә купец та алып килдек... Кайда, күрсәт, бәясеннән тормабыз... Иван Артемьевич авызын ачты да тынсыз калды... Аның башыннан, өер булып, тиле уйлар үттеләр: «Берәр караклыгым ачылды микәнни?.. Әйтмәскә, әйтмәскә ки¬ рәк...» Патша белән Лефорт шаркылдап көлеп җибәрде¬ ләр, башкалар да эчләрен тотып көлделәр, Алешка әти¬ сенә пышылдап өлгерде: «Саньканы кодаларга килде¬ ләр...» Начар уй белән килмәүләрен көлүләреннән үк аңласа да, Иван Артемьевич аңламаган булып кылан¬ ды. Акыллы мужик иде шул ул... Әле һаман да курку¬ ыннан зиһенен җыялмаган кеше кебек кыланып, кунак¬ лар белән бергә үзенең гүрнәчәсенә керде. Аны образлар астына утырттылар. Уң ягында патша, сул ягында князь- папа. Бровкин, күзен ачар-ачмас кына карап, кияүне күзләде, һәм чын-чынлап телсез-авызсыз калды, Алеш- 255
ка белән Меншиков уртасында утырган көмеш кафтанлы кеше — аның элеккеге хуҗасы — Василий Волков иде. Иван Артемьевич аңар кабала язмасы буенча әллә кай¬ чан түләп бетергән иде инде. Хәзер бөтен холоплары, йорт-җирләре белән Волковның үзен сатып алырлык хә¬ ле бар иде аның... Ләкин хәзер башы белән уйлап өлгер¬ гәнче, кыйналган арты куркып китте аның. — Кияү ошамадымы әллә? — дип сорады Петр. Яңадан шарык-шорык көлү... Волковның бөтерелгән мыегы белән бергә иреннәре кыйшайды. Меншиков Петр¬ га күз кысып куйды: — Мөгаен, ул Волковның элек заманда рәнҗетүләрен исенә төшергәндер, — диде һәм Бровкинга карап дәвам итте: — Бәлкем кияү сине берәр вакыт чәчеңнән өстерәп йөргәндер? Яки сабы сынганчы чыбыркы белән ярган¬ дыр? Алла хакы өчен гафу ит үзен... Килешегез... Моңар ни дип җавап бирергә? Иван Артемьевичның кул-аяклары калтыранды. Волковка күтәрелеп карады. Ә ул юашланган, агарынып калган иде... Шул чак Иван Артемьевичның Преображенский ишек алдында Волков кыйнарга керешкәч, Алешканың яклап калуы, ә Волковның, еларга җитеп, Меншиков артын¬ нан йөгерүе исенә төште... «Иһи-и, күрәсең, монда мин¬ нән тилерәкләр дә бар икән әле...» дип уйлап алды ул һәм шулхәтле шатланды, — көлеп җибәреп, бөтен эшне боза язып калды. Ул хәзер кодаларның берәр мәзәк көт¬ кәннәрен — упкын өстеннән колга буйлап үтү кебек куркыныч мәзәк көткәннәрен сизә иде... Ә Иван Артемь¬ евич андыйны булдыра инде ул... Кулын өстәл астында йөртеп, үзенең кендеген генә чукындырып алды да, Петр белән князь-папага баш иеп, мәзәккә кереште: — Хөрмәтегез өчен рәхмәт, кодакайлар... Әгәр ял¬ гышлык белән сезнең хәтерләрегезне калдырган булсак, безне, авыл җүләрләрен, алла хакы өчен гафу итегез... Без, әлбәттә, сәүдәгәр кешеләр, тупас мужиклар, надан кешеләр. Матур сөйли белмибез... Бәла шунда — кызы¬ быз бик сазаган... Иң җүнсез эчкечегә тотып бирергә дә риза, нишләптер, сораучы юк үзен... (Бровкин кырын кү¬ зе белән генә Петрга карап алды, Петр сүз әйтмәде, фә¬ кать мәче кебек пырхылдап кына куйды. Бровкин дәвам итте.) Ә болай ул үзе чибәр... Тик бер күзе генә бераз 256
сукыррак, ә икенчесе әйбәт күрә. Аннан битендә шайтан¬ нар борчак сукканнар, ләкин битне яулык белән дә тома¬ лап була бит аны... (Волков кара күзләре белән Иван Артемьевичка текәлде.) Аннан аягын өстерәп атлый, ба¬ шы селкенеп тора һәм гәүдәсе бераз кәкрерәк. Башка җире зарарсыз кебек... Алыгыз, кадерле кодалар, иң яраткан балабыз... (Бровкин шул хәтле кызды — ниш¬ ләргә белмичә, мышнарга кереште.) Кызым, Александ¬ ра! — дип эндәште ул аннары, кызганыч тавыш бе¬ лән. — Безнең янга чык әле... Алеша, бар сеңелеңне алып кер... Бәдрәфтә утырмый микән... Эче китүчән... Гафу итегез, анысын әйтергә онытканмын икән... Бар, бар, кызны алып кил... Волков өстәл артыннан атылып чыкмакчы булды. Меншиков аны көчкә тотып калды. Беркем көлмәде, ба¬ ры тик Петрның гына ияге селкенә иде. Бровкин дәвам итте: — Рәхмәт, кадерле кодакайлар. Кияү безгә бик ошады. Үз әтисе кебек булырбыз: яхшылык кылса, иркә¬ ләрбез, гаебе чыкса, бераз акыл кертербез. Чыбыркы белән ярырмынмы, чәчеңнән өстерәп кыйнармынмы, гаеп итмәссең, кияүкәй, мужик гаиләсенә керәсең бит... Өстәл янындагылар бөтенесе эчләрен тотып шаркыл¬ дадылар. Волков тешләрен кысты, оятыннан яңаклары янып чыкты, күзенә яшь килде. Алешка киреләнеп тор¬ ган Саньканы өстерәп алып керде. Санька битен җиңе белән томалаган иде. Петр, сикереп торып, аның битен ачты. Бар да көлүдән туктап калдылар — Санька шул¬ хәтле матур күренде: кашлары җәя кебек, күзләре наз¬ лы, керфекләре озын, борыны төз, тешләре тигез, бите алсу алма кебек... Петр аны иреннәреннән үбеп алды, кайнар битләрен үпте... Бровкин: — Түз, Санька, патша ул... — дип кычкырды. Кыз, башын артка ташлап, патшаның йөзенә карады. Петр аның йөрәк тибешенә хәтле ишетеп торды. Петр аны, иңнәреннән кочып, өстәл янына алып килде да Ва¬ силий Волковны күрсәтте: — Нәрсә, әллә безнең кияү начармы? Санька карады да катты: оялырга кирәк иде аңар, ә ул, тиле кеше кебек, очкынланган бәбәкләре белән кияү¬ гә карап тора... 17 Л-1364 257
«Ой, энекәчем...» дип пышылдады ул. Петр аны то¬ тып алып янәдән үбәргә кереште... — Әй, кода, алай ярамый... — диде князь-папа. — Кызны җибәр... Санька йөзен учлары белән каплады. Алеша көлә-кө- лә сеңелесен алып чыгып китте. Күрәсең, Волковның да җаны тынычланган иде —мыегын бөтерә башлады. Князь-папа тыңкышланып әйтеп куйды: — Хәерле сәгатьтә булсын... Бер-беребезне дус кү¬ рик, туганнар... Аракы кайда, закуска дигәндәй... Иван Артемьевич, исенә килеп, сый хәстәрләргә йө¬ герде. Ишек алдында асраулар тавык ауларга кереште¬ ләр. Алеша, гаепле елмаеп, табын әзерли башлады, Саньканың хәлсез тавышы ишетелде: «Матрена, гүрнәчә- дә ул, кырык изге образы астында... мә ачкычларны...» — Кыз өчен рәхмәт әйт,— дип кычкырды Петр Вол¬ ковка. Волков иелеп Петрның кулын үпте. Иван Артемь¬ евич күкәй тәбәсен табасы белән күтәреп керде. Петр аңар, бер дә көлмичә: — Күңелне ачканың өчен рәхмәт сиңа, рәхәтләнеп көлдек, — диде. — Ләкин кара аны, кем икәнеңне оныт¬ ма, буең җитмәс җиргә үрелмә... Ә Бровкин: — Әй патша, әгәр синең хөкемең булмаса, мин бу эшкә батырчылык итәр идемме соң... Әле дә әле җаным уч төбемдә тора,— диде. — Я, я... Беләбез без сез шайтаннарны... Ә туйны ашыктыр. Кияүгә тиздән сугышка китәргә кирәк. Әйбәт кенә бер бистә кызы ялла. Кәләшне биергә, кеше алдын¬ да үзен тотарга өйрәтсен... Сугыштан кайткач та кызың¬ ны сарайга алдыртырмын... Алтынчы бүлек 1. ИДЕЛ БУЙЛАП ЧГ^У^Чнче елның феврале иде. Дума дьягы Ви- '“^ниус Кремль сараеның бер болдырына чыгып указ укыды. Бу указда Мәскәү һәм башка шәһәр¬ ләрнең дворяннарына, Кырым белән сугышу өчен, үзлә¬ ренең гаскәр һәм дружиналарын алып, Белград белән 258
Севскига, Шереметьев дигән воевода карамагына ба¬ рырга кушылган иде. Борис Петрович Шереметьев саклык белән эш итүчәп зур тәҗрибәле гаскәр башлыгы иде. Апрель кергәндә ул, йөз егерме мең гаскәр туплап, аннан Малороссия казак¬ лары белән кушылып, ашыкмыйча гына Днепрның түбән агымына таба юл тотты. Борынгы Очаков крепостен үт¬ кәч, төрек шәһәрләре: Кизикерман, Арслан-Ордек, Шах- керман, тагын да арырак киткәч, Днепрның тамагында утрауда Лачын исемле замок. Замокка диңгез ягыннан дошман яулары килмәсен өчен ярга кадәр тимер чыл¬ бырлар сузылган... Мәскәү гаскәрләре, шул шәһәрләргә якын килеп, җәй буена сугыштылар. Акча аз, корал аз, пушкалар да җи¬ тәрлек түгел иде. Шулай да август азакларында Кизи¬ керман белән ике кечкенә шәһәрне ала алдылар. Бу уңай белән Шереметьев лагеренда зур бәйрәм булды. Тост күтәргән саен, татарлар белән төрекләрнең котла¬ рын алып, траншеяларда туп аттылар. Җиңү хәбәре кил¬ гәч, Мәскәүдә дә шатландылар: «Ниһаять, Кырымның бер кисәген эләктердек, хәзергә шунысы да ярап то¬ рыр...» диделәр. Шул ук язны егерме мең иң яхшы гаскәр (Преобра¬ женский, Семеновский һәм Лефорт полклары, стрелец¬ лар, шәһәр саклаучы солдатлар, дьяк роталары) Мәскәү елгасында стругларга *, каторгаларга 1 2, гади көймәләргә төялде, һәм музыка белән туп тавышлары астында әллә ничә чакрымга сузылган кәрван Ока суына, аннан Идел буйлап Царицынга юл тотты. Генерал Гордон да унике мең кешелек отряд белән, дала буйлап, Черкасскийга таба юнәлде. Аннан һәр ике гаскәр төрекләрнең Азов диңгезендәге Азов исемле крепостьларына юнәлергә тиеш булды. Биредә Кырьш татарлары русларның көнчыгышка сәүдә бедән йөрү юлларын һәм икмәккә бай Терек белән Кубань далала- 1 Струг — ишкәкле һәм җилкәнле кечкенә каек. 2 Каторга — ишкәкле каек. Аңарда җинаятьче тоткыннар хезмәт иткән. 17* 259
рына үтү юлларын үз кулларында тоталар иде. Азовкй бәреп керүне Лефорт, Гордон, Головин һәм Петрдан торган хәрби киңәшмә карар кылды. Төрекләр, «әһә, безнең белән сугышырга патша үзе килгән», дип кәпрәй¬ мәсеннәр өчен, аны гаскәр арасында бомбардир Петр Алексеевич дип йөрергә кушылды... (Алай җиңелгән тәкъдирдә дә хурлыгы әзрәк булачак.) Шул ук хәрби киңәшмәдә Мәскәүгә кемне баш итеп калдыру турында озак уйладылар. Халык тыныч түгел иде. Юлбасар шай¬ калары Мәскәү янына хәтле килеп йөри. Кешеләр юл йөрергә куркалар, юлларны үлән баскан. Куркыныч дошман — Софья хәзергә Новодевичье монастыренда тын гына ята ятуын... Ләкин озакмы шулай ятар ул анда?.. Бер генә кешегә бер дә икеләнмичә ышанырга була —. Федор Юрьевич Ромодановскийга: халыкны кулында тота алачак. Кирәк икән, асу-кисүләрдән чытаймаячак. Рәхимсез, кансыз кеше. Үзе Петрга турылыклы. Икейөз¬ ле түгел. Мәскәүне шуңар калдырдылар. Ә аның мәзәк походларда адәм мәсхәрәсе булып йөргәннәрен әйтеп көлмәсеннәр өчен, аны чыннан да кайсар-патша дип, галиҗәнап дип йөрергә куштылар. Моннан йөз ел элек тә бер шундый хәл булган иде. Иван Грозный үзе Алек¬ сандр бистәсенә киткән чакта, ярым мәзәкче-ярым ка¬ рачкы бер татар князен — Симеон Бикбулатовичны — «Бөтен Россия патшасы» итеп калдырган иде. Боярлар, шуны хәтерләп, Петрның бу әмеренә буйсындылар. Ә халыкка нәрсә, аңа ник шунда шайтанның үзен башлык итмиләр... Бомбардир Петр Алексеевич кәрван башында, Ле¬ фортның күп ишкәкле каторгасына утырып барды. Юлда бәлагә дучар булдылар. Яз иде. Төннәре томанлы. Ял¬ гыш ташу суларына килеп кереп, адашып йөрделәр. Сайга утырдылар. Көймәләргә, стругларга, каторгалар¬ га су керде, аларның күбесе шунда батып калды. Ниж¬ ний Новгородка җиткәч, Идел баркасларына күчеп утырырга туры килде. Кәрван язгы ташкын эчендә калган Казан каласы янында туктап тормады. Биек ярга утырган Сембер каласын да узып китте. Баскаклардан саклану өчен ка¬ зык коймалар белән әйләндереп алынган Самарны да узды инде кәрван. Саратовтан соң кояш кыздыра баш- 260
лады, мич кебек кызган далалар кәрванга кызу һава бөркеде, яр читләре яшелләнгәннән-яшелләнә барды. Биредә инде Иделнең зәңгәр суы иренебрәк, әкренрәк ага иде. Петр, Лефорт, Алексашка һәм князь-папа каторганың биек койрыгында көнозын трубка тартып утырдылар. Әллә ничә чакрымга сузылган кәрван, ишкәкләрен кояш¬ та җемелдәтеп, алга бара. Гүя бу чын сугышка бару тү¬ гел, Мәскәү тирәсендәге мәзәк сугышларның дәвамы гына... Азов крепосте нинди крепость ул, аны ничек яу¬ лап алырга? — ул турыда берсе дә юньләп белми. «Барып җиткәч күрербез әле...» Кйязь-папа исерек. Аны походка шул эчү өчен дә мәзәк өчен генә алып чыккан¬ нар да иде... Ул күгелҗем борынының кубалакларын тырнаклары белән куптара-куптара сөйләнә: — Бу көннәрне дә күрербез икән, улым, — ди ул Петрга, үзенең ягымлы тавышы белән. —* Күптәнме әле мин сиңа цифр өйрәтә идем... Ә хәзер менә сугышка ба¬ расың... Ах чибәрем, чибәрем... Лефорт Иделнең мәһабәтлегенә, матурлыгына таң калган: — Францияләрең, Австрияләрең бер якта торсын!.. Эх, Петер, менә синең акчаң күбрәк булса икән дә, офи¬ церларың, акыллы кешеләрең күбрәк булса икән, Евро¬ падан инженерларны күбрәк китертә алсаң икән... Нинди бөек ил, кыргый һәм бай ил!.. Менә кәрван Царицынга килеп җитте, һәм монда та¬ гын бер бәла килеп чыкты. Царицында бөтенесе биш йөз баш ат бар икән. Ишкәк ишеп килә-килә куллары суе¬ лып беткән солдатлар пушкалар белән олауларны үзлә¬ ре өстерәп барырга тиеш булдылар. Ипи, ярма, май җи-. тешмәде. Эт булып арыган, ачыккан гаскәр Дон буенда¬ гы төп азык-төлек складлары урнашкан Паншино шәһә¬ ренә юл тотты. Гаскәр, шунда җитеп, ял итәргә булды. Ләкин дала буйлап өч көн барганнан соң, күбесе хәлдән таеп егылганнан соң, Паншинодаң, бөтен армияне азык- төлек белән тәэмин итүче Тихон Стрешневтан* шундый хат килде: «Бомбардир әфәнде... Карак подрядчиклар безнең башны бик зур кайгыга салдылар. Воронин, Горезин һәм Ушаков гаскәр өчен азык-төлек китерергә тиеш иде¬ ләр. Аларга шуның өчен утыз өч мең сум акча да бирел¬ ' 261
гән иде. Шуның яртысын урлаганнар. Хәзер складларда тозның әсәре дә юк. Балыклар сасып беткән, — амбар’ ларга керерлек түгел... Икмәкнең бөтенесе күгәргән.' Ба¬ ры солы белән печәннең генә сыйфаты әйбәт; аларын Иван Бровкин атлы купең ташыды... Барыбыз өчен дә авыр хәсрәт булды бу, шәфкатьле Петр Алексеевич. Гаскәр ач калды... Инде алладан ялварыйк, бу сугышта алла сезнең юлдашыгыз булсын иде...» Петр белән Лефорт, ат менеп, Паншинога чаптылар. Паншино Дон уртасындагы утрауга урнашкан кечерәк кенә бер станица иде. Бөтен җире олау белән тулган... Тәртәләре югары күтәреп бәйләп куелган. Кая карама, зур мөгезле үгезләр ята, тышаулы атлар утлап йөри. Ләкин ник бер кеше күренсен. Часовойлар, каравылчы¬ лар, солдатлар, олаучылар әбәттән соң йокыга талган¬ нар. Җайдакларның җан-фәрман чаптырып килеп керү¬ ләрен дә ишетмәде алар. Петр котырган тавыш белән кычкырып салгач кына, җитен эченнән бер мужикның тузма башы калыкты. Мужик, кашына-кашына, Петр¬ ларны бояр Стрешнев торган йорт янына алып килде. Петр ишекне йолкып ачты. Куркытылган эре чебен¬ нәр дәррәү мыжылдап очарга керештеләр. Стрешнев янәшә куелган ике озын скамьяда башыннан бөркәнеп йоклап ята иде. Петр аның юрганын алып атты, һәм коты очкан боярны сирәк чәчләреннән эләктереп алды. Шулкадәр ярсыган иде Петр, сүзен әйтә алмый торды, Стрешневның битенә төкерде дә, җир идәнгә өстерәп төшереп, артына тибә-тибә кыйнады. Ул, еш-еш сулап, өстәл янына килеп утырды. Тәрәзә капкачларын ачарга кушты. Күзләре акайган. Ябыгып киткән, кояш алган битенә ачудан таплар бәреп чыккан. — Тор... Сөйлә!..— дип кычкырды ул Стрешневка.— Утыр. Подрядчикларны астыңмы? Юк? Ник юк? — Патша... (Петр аягын тибеп куйды.) Бомбардир әфәнде... (Стрешнев тамак кырырга да, баш ияргә дә курыкты.) Подрядчиклар элек безгә тиешле азыкны ки¬ тереп тапшырсыннар әле. Аскач алардан бернәрсә дә алып булмый бит... — Алай түгел... җүләр! Ә нигә әнә Иван Бровкин урлашмый? Минем кешеләр урлашмый, сезнекеләр бөте¬ несе урлаша. Подрядларның бөтенесен Иван Бровкинга күчерергә... Ушаков белән Воронинны, тимер рәшәткә 262
эченә тыгып, Мәскәүгә, Ромодановский хөкеменә оза¬ тырга!.. — Шулай, гут, — диде Лефорт. — Тагын нәрсә бар? Каекларны өлгертмәдегезме әле? — Каеклар бар да әзер, бомбардир әфәнде... Бая Воронеждан соңгыларын алып килделәр. — Әйдә, елга буена... Озын аяклары белән лап-лоп атлап барган патша артыннан сәлперәйгән Стрешнев терт-терт йөгерергә ке¬ реште. Тын гына агып яткан Дон елгасының текә борылы¬ шында хисапсыз күп көймәләр, казак струглары, озын борынлы галерлар тезелеп тора иде. Барысы да яңа гы¬ на верфьтән чыккан. Әкрен генә чайкалалар. Күбесе яртылаш суга баткан. Җил юк, — флаглары салынып төшкән. Кайберсенең буялмаган такталары кызу кояш астында ярылгалап киткән. Сумалалы бортлары ялыК- йолык итә. Лефорт бер аягын алга атлаган хәлдә труба аша кәрванга карап торды да: — Зер гут, җитәрлек булган, — диде. — Гут, — дип сузды Петр. Лефорт патшаның калтыранган кулларына карап торды да һәрвакыттагыча аның уендагын әйтеп бирде: — Сугыш шушы җирдән башлана, Петер. — Тихон Никитьевич, кызыбрак киттем бугай, ачу¬ ланма, — диде Петр һәм сулкылдарга керешкән Стреш- невның сакалын тартып куйды.— Гаскәрне, килеп җитүе¬ нә, судноларга төяргә кирәк... Мыштырдарга ярамый... Азов крепостена барып җиткән уңайга, бер дә туктап тормыйча бәреп керәбез... 2. АЗОВ ЮЛЫНДА Алтынчы тәүлеккә киткәч, таң, алдыннан гаскәр, суд¬ ноларга төялеп юлга чыкты. Дон елгасының утраула¬ рына салынган казак шәһәрчекләре яныннан бер атна бардылар. Голубой, Зимовейский, Цымлянский, Раздоры, Маныч станицалары артта калды... Биек яр башында Черкасск шәһәренең имән стеналары, читәннәре күрен¬ де. Биредә туктап, артта калган частьларны көтеп ал¬ дылар. 263
Аннан гаскәр Азов диңгезенә юл тотты. Төн жылы, караңгы иде. Яңгыр һәм үлән исе аңкый. Чикерткә че¬ релди. Төн кошлары сәер кычкырып куялар. Лефортның галеры алдан бара. Анда беркем йокламый, трубка тар¬ тучы да юк. Уен-көлкеләр дә тынган. Ишкәкләрнең әкрен чапылдаганнары гына ишетелеп тора. Петр гомерендә беренче тапкыр куркыныч алдында торганын бөтен тәне белән хис итте. Яр якын гына. Караңгы. Шомлы. Тын. Яфрак кыш¬ тырдап куйса да ишетелә. Ярда нәрсәдер хәрәкәт итә ке¬ бек... Караңгылык эченнән Кырым татарлары кинәт ук яудыра башлар кебек... Петрның бөтен гәүдәсе, хәтта аяк бармаклары җыерылып килә... Бик еракта, көньяк¬ та, яңгыр болыты эчендә яшен яшьнәп китә. Күкрәве килеп җитми. — Иртә белән генерал Гордон туплары гөрселди башлар, — ди Лефорт. Иртә белән күк йөзе ачылды. Койрыкчы казак талер¬ ны Койсога елгасына борды. Бөтен кәрван аңар ияреп китеп барды. Дон уң якта калды. Кызу кояш күтәрелде. Болын өстендәге караңгылык таралды. Елга киңәеп, тирәнәеп киткән кебек булды. Алда, ком сәхрәсе артын¬ да, янәдән Дон суы ялтырап күренде. Азов пристанен¬ нан унбиш чакрымдагы Митишев пристаненнан өстә, тау битендә, киндер палаткалар, атлар, арбалар күрен¬ де. Флаглар җилфердәде. Бу генерал Гордонның төп лагере иде. Петр кораб борынындагы пушкадан атып җибәрде. Туп чаклы ядрә елга буйлап сызгырып очты. Барлык кәрваннардагы пушкалар атарга кереште, мылтыклар телгә килде. Петр, тотлыга-тотлыга: — Ишегез, ишегез!.. — дип кычкырды. Ишкәкләр сыгылып-сыгылып килде. Солдатлар, баш¬ ларын салындырып, бөтен көчкә иштеләр. Гаскәрне Митишев пристане янында ярга чыгарды¬ лар. Арган-талган солдатларның кайберләре шундук комга авып йоклап киттеләр. Унтер-офицерлар аларны таяк белән кыйнап торгыздылар. Озакламый яр буенда ак палаткалар корылды, учакларның төтеннәре елга өс¬ тенә сузылды. Петр, Лефорт һәм Головин, ат атланып, 264
үзләре белән өч отряд казак алып, Гордон лагерена чаптылар. Юлда ук тиеп үлеп яткан атлар, җимерек арбалар очрады.. Куе әрем эченә башы белән кадалып үлгән бил тиңентен шәрә бер татар очрады. Петрның аты татарны күреп пошкырып куйды. Патша белән янәшә чапкан ка¬ зак болай диде: — Безнең олаулар Митишадан кузгалуга, татарлар болыт булып килеп чыгачак. Сугышу өчен бу иң кыен җирләр... Әнә, әнә, калкулык артында татарларның баш¬ лары күренә... Хәзер өерелеп килеп чыгарга торалар... Җайдаклар атларын Гордон чатырына таба кудылар. Корыч кием, каурыйлы шлем кигән генерал, кулына под¬ зорный труба тотып, үзенең чатыры янында басып тора иде. Җыерчыклы йөзе кырыс һәм мәһабәт иде аның. Патша күренүгә, быргылар уйналды, туплар атылды. Биредән крепость төбенә барып җиткән ташу суы, аңар төшкән шәфәкъ кызыллыгы, нечкә манаралар, кре¬ постьның соргылт стеналары уч төбендәге кебек күре¬ неп тора иде. Әнә руслар киләсе көнне төрекләр яндырып киткән бистә. Коңгырт таучыкларда траншеяләр, биш почмаклы ныгытмалар күренә. Еракта, тын гына җәелеп яткан диңгез култыгында күп пушкалы зур-зур кораб¬ лар. Гордон шуларга төртеп күрсәтте: — Узган атнада Каф шәһәреннән мең ярым төрек солдаты төяп килгәннәр иде, бүген тагы әллә нихәтле гаскәр алып килделәр... Кичә бер тел эләктергән идек. Дөрестерме, юктырмы, крепостьта алты мең солдат бар, ди. Шуның өстенә далада күпмедер атлы гаскәр бар... һичбер нәрсәгә мохтаҗлыклары юк... Диңгез үз кулла¬ рында, крепостьны ачтан интектереп алып була торган түгел... Лефорт перчаткасын селкеп куйды: — Штурмлап алабыз. Головин куәт бирде: — Ура кычкырып бәреп керәбез... Исең киткән икән... Петр Азов диңгезенә, мәчет манараларына, манара¬ лардагы айларга, корабларга, искиткеч матур шәфәкъ нурларына сокланып карап тора иде. — Я, ә син нәрсә дисең, Петр Иванович? — диде ул. — Ник дәшмисең? Азовны алабызмы? Гордон авыз читләрен бөрештереп әйтеп куйды: 265
— Алырга кирәк. Чатырдан карта алып чыгып, барабанга җәеп сал¬ дылар. Генераллар карта өстенә иелделәр. Петр гаскәр тупланырга тиеш урыннарны .тырнагы белән билгели барды. — Гордон уртада, крепостьтан биш йөз адым җирдә, Лефорт аның сул ягында, Головин уң ягында... Биредә батарея, ә биредә туплар... һөҗүмне биредән башлый¬ быз, шулаймы, Петр Иванович?.. — Алай да ярый... Ник ярамасын... Ләкин алай ит¬ кәндә татарларның атлы гаскәре безнең артта кала. — Җимерергә кирәк... Аларга каршы казакларны җи¬ бәрәбез... — Алай да ярый... Ләкин, минемчә, Митишев приста¬ неннан азык ташу кыен булачак. Олауны саклап барыр¬ га гаскәр җибәрергә туры килә, һәм бу эш өчен нихәтле солдат кирәк булачак... — Карагыз әле, генераллар, ә нигә безгә коралны көймә белән ташымаска? Генераллар париклы башларын янәдән карта өстенә иделәр. Гордон: — Көймә белән тагын да кыенрак, — диде. — Донны чылбыр белән бикләп куйганнар. Ә Үсиядә ике каланча¬ лары бар. Пушкалары дөнья... — Каланчаларын басып алырга! Шулаймы, генерал әфәнделәр? — Ике каланча — чүп ул, — диде Головин, һәм бик үк акыллы булмаган матур күзләре белән таучыклар артындагы киртләч каланча башына карады. Бераз уйлап торганнан соң, Гордон да шул җавапны бирде: — Ә ник алмаска, каланчаны алырга була... — Ярый, хәерле сәгатьтә, Петр Иванович, — диде патша һәм Гордонны яңакларыннан тотып үпте. — Иртә¬ гә гаскәреңне крепость төбенә алып кит. Синең арттан бөтен гаскәр белән без дә барып җитәрбез... Бер-ике көн бомба атып ятарбыз да — һөҗүмгә!.. Төрек судноларында уйнаган быргы тавышлары ише¬ телде. Диңгез култыгына караңгы төште. Манара башла¬ рында ал нур беленә иде әле, хәзер ул да сүнде. Тирә- якта фәкать чикерткә черелдәве генә калды. Петр чатыр¬ га керде. Әйбәт кенә табын әзерләнгән, өстәлдә ике шәм 266
яна. Урындык-мазар юк иде, — барабаннарга утырды¬ лар. Пешекче табынга парлары бөркелеп торган сарык ите кертеп куйды. Лефорт тимер киемнәрен салып атты да кургашын бокалларга венгр аракысы салып чыкты. Кызарып чыккан Головинның: «Беренче бомбардир исәнлегенә!» дип кычкыруы булды, чатыр төбендә сакта торган солдатлар күтәреп алдылар: «Беренче бомбардир исәнлегенә! Беренче бомбардир исәнлегенә!..» һәм бу өч сүз солдатларның сирәк цепьләре буенча пристаньга та¬ ба түбәнгә, караңгылык эченә төшеп китте. ПуШка та- выщына шәмнәр селкенде. — Яхшы! —дип кычкырды Петр. Лефорт бокалларга аракы сала-сала көлде: — О, бу яхшы тормыш, Петер... 3. БЕРЕНЧЕ КӨННӘР Иртә белән Гордон, ике полю өстәмә гаскәр алып, Азов крепостена таба китте. Алдынгы казак отрядлары крепость каршындагы көрән калкулыкка юыртып менде¬ ләр дә шундук крепостьны камарга керештеләр. Ул да түгел, арадан берничә казак артка, дүрт колонна булып тезелеп килгән пехотага каршы чапты. «Сакланыгыз!.. Татарлар!.. Пушкаларны алга чыгарыгыз!..» — дип кыч¬ кырдылар алар. Калкулыкның сул ягыннан ун меңләп татар атлылары килеп чыкты. Алар тиз генә ярым түгә¬ рәк булып җәелделәр дә русларга каршы ыргылдылар. Куе тузан күтәрелде. Руслар өстенә уклар очты. Казак отрядлары буталышып беттеләр. Җайдакларның кай¬ берләре, атлары өстенә иелеп, кирегә чаптылар. Полков¬ никларның камчы белән кизәнеп кычкырулары ярдәм ит¬ мәде, казаклар, кылычларын да чыгармыйча, өерләре белән тау астына качтылар. Ләкин татарлар аларга сул яктан каршы төштеләр, йонлач атлары үрә то^ды, рус¬ лар баш очында кәкре кылычлар уйнады. Шау-шу, тузан. Казакларның бер өлеше кире борылып кылычка кылыч килде. Буталышып, укмашып беттеләр. Менә пехота ки¬ леп җитте. Стрелецлар пушкаларны бау белән өстерәп менделәр. Татарларның ярым түгәрәкләре русларны ка¬ мап ала башлады, һәр ике яктан тәртипсез рәвештә аттылар. Калкулыкны кат-кат төтен томалап алды. Яр1 267
сыган бер ат хуҗасын ташлап, җилдәй очты. Аттан егы¬ лып төшкән татар тәгәрәп китте. Ядрәләр сызгырды, залплар гөрселдәде. Котырынган кешеләр кычкыра-кыч- кыра аттылар, офицерлар ыгы-зыгы йөгереп йөрделәр. Бөтен тавышларны басып пушка гөрселдәде. Кем кемне кыйный — белерлек түгел иде. Шулчак нәрсәдер бул¬ ды,— кинәт хәл җиңеләеп китте. Әйтерсең, төтен белән бергә очтылар — татарлар да, төрекләр дә күздән югал¬ дылар. Көрән җир өстендә бары җәрәхәтле атлар да, хисапсыз күп үле гәүдәләр генә аунап ята иде. Алда, калкулык өстендә, генерал Гордон күренә. Ул чем:кара атка атланган, тимер киеме җем-җем итә, подзорный трубасын биленә кыскан, шлемын бәреп төшергәннәр, кечкенә чал башы тимер киеме эченнән шар кебек кал¬ кып тора. Генерал кылычы белән әкрен генә селтәнде дә, атын атлатып кына, калкулыктан төшеп китте. Кемнәрдер:' — Алга, алга, кыюрак!.. — дип кычкырдылар. Гордон солдатлары крепостька якын килеп, кечкенә окоплар казып, рогаткаларга ышыкланып яттылар. Тө¬ рекләр крепость стеналарыннан аларга туп аттылар. Туплар, җиргә төшеп, чыжылдап бөтерелгәндә, полков¬ никлар, офицерлар, солдатлар йөзтүбән капланып, баш¬ ларын җиңнәре белән томаладылар. Бу туплар Петрның кипкән борчак тутырылган чүлмәкләре түгел иде шул, шундый каты шартлап ярылдылар, — һавага багана- багана туфрак күтәрелде, котлары алынган сугышчылар чукынып ятудан башка берни эшли алмадылар... Бер Гордон гына тыныч иде. Ул, снарядларның усал гөрсел¬ дәүләренә әйләнеп тә карамыйча, лагерь буйлап әрле- бирле йөри бирде. Әледән-әле солдатларга, шул төрек сыбызгыларыннан курыкмагыз, дип кычкырды. — Куркып качкан өчен җәза бирәчәкмен... Куркак¬ лык яхшы түгел... Шанде, шанде, оят, хурлык!.. Җитмәсә, үзегез рус солдатлары!.. Гордон әйткәнчә булып чыкты: азык-төлек, бигрәк тә су белән эшләр начарланып китте. Пристаньнан төя¬ леп килгән олауларның һәрберсенә татарлар һөҗүм итеп торды. Җитез атлы татарлардан һич кенә дә котылырга мөмкин түгел иде. Сугышып та тормадылар, руслар өстенә күп итеп ук яудырдылар да далага очтылар. 268
Ниһаять, лагерь төзелеп бетте. Кешеләр тирән окоп¬ ларга кереп, снарядлардан качып яттылар. Лефорт белән Головин гаскәрләре позициягә дүртен¬ че көнне генә килеп җиттеләр. Алар барабаннар кагып, музыка уйнатып, байраклар күтәреп килделәр. Бомбардирлар ротасы башында Петр үзе килде. Мен¬ шиков, Алешка Бровкин, Волков, хезмәткә күптән түгел генә алынган оста тупчы — Голландия кешесе Яков Ян¬ сен сугышка шушы ротаның рядовойлары сыйфатында килделәр. Петр алдыннан авыр аяклары белән җиргә дөп-дөп басып, җиз тәлинкәләрен зың-зың кагып, литав¬ рачы — аю борынлы, калын иренле иләмсез зур гәүдәле кеше атлады. Пешекләнгән Мадамкин кушаматлы бу кеше, дөньясында бер исерек булып, патшаның яңа та¬ бындашы иде. Петр, килеп җитү белән, Гордон лагерена керде. Бу вакыт Лефорт һәм Головин гаскәрләре ашыга-ашыга окоп казый иделәр, чыбык бәйләмнәре һәм туфрак ту¬ тырылган капчыклар белән чолгап алынган ныгытмалар крепость стенасыннан нибары биш йөз адымда иде. Крепостьның киртләч коймалары арасыннан төрек сол-> датларының фәсләре белән очлы күзләре күренеп тора иде. Петр Алексашканың иңбашына таянып чыбык бәй¬ ләмнәре өстенә сикереп менде. Гордон аны тиз генә тотып алды: — Ахтунг! Саклан! Крепость коймасының киртләчләре арасыннан озын гына бер мылтык көпшәсе төтен төкерде. Петрның подзорный трубасы кулыннан төшеп китте. Петр җәлт окопка сикереп төште, чүгәләде. Кешеләр аның янына атылдылар. Ә ул ярылып беткән иреннәре белән елмаеп куйды: — Шайтан! Этләр! — диде ул, көч-хәл белән. — Фи- тилне бир монда! Бомбардирлар кыска көпшәсе белән һавага карап торган җиз мортирны өстерәп китерделәр. Петр оста гы¬ на итеп мортирга бер картуз порох салды, егерме кадак¬ лы ядрәне берничә тапкыр бер кулыннан икенчесенә ташлап торды-торды да, запалын төзәтеп куеп, мортирга тыкты. Чүгәләп, прицелны төзәде: — Ходай булсын юлдашың... Оч! 269
Мортир утлы төтен бөркеде. Түгәрәк бомба дугала¬ нып очып китте дә крепость стенасы төбенә барып төш¬ те. Ярылмады! Төрекләр, башларын койма киртләчләре араларыннан сузып, хәтер калырлык сүзләр кычкырды¬ лар. Петр кызарып чыкты. Аның янына икенче мортирны өстерәп китерделәр... 4. АЛЫП БУЛМЫЙ ШУЛ Килгәндә, барып җитү белән крепостька бәреп керә¬ без, дип мактанганнар иде. Хәзер бу турыда искә төше¬ рергә дә оялдылар. Крепостьны камап алып төрле ны¬ гытмалар корганнан соң, гаскәр ике атна буена бомба атып ятты. Шәһәрнең берничә җире янды. Каравыл ма¬ нараларының да берсе авып төште. (Бу уңай белән Петр¬ ның землянкасында әйбәтләп әйттереп алдылар.) Ләкин төрекләргә диңгездән тагын егерме галер өстә¬ мә көч килде. Янгыннар сүндерелде. Төрек солдатлары төннәрен, рус окопларына елан кебек шуышып ки¬ леп, кәкре пычаклары белән әллә нихәтле сакчыны суеп киттеләр. Крепость стеналары элеккечә нык торды, кым¬ шанып та карамады. Генераллар каланчаларны үз ирекләре белән сугы¬ шып алырга теләк белдергән һәр солдатка ун сум акча вәгъдә иттеләр. Бу эшкә ике йөзләп Дон казагы алын¬ ды. Аларга ярдәмгә бер полк солдац; бирделәр. Казак¬ лар, төнлә белән Донның сул ягындагы калаңча янына үтеп чыгып, капкасын шартлатмакчы булдылар, ләкин булдыра алмадылар. Шуннан соң стенаны ломнар белән ватып керделәр. Анда бөтенесе утызлап төрек бар иде. Дүртесен чабып үтерделәр, калганнарының кулларын каерып бәйләп алып киттеләр. Унбиш пушка кулга төше¬ релде. Бу пушкалар белән Донның икенче ягындагы ка¬ ланчаны шундый тетрәттеләр, — төрекләр аннан үзләре үк чыгып качтылар. Бу бөек җиңү иде: диңгезгә юл ачылды. Шул уңай белән, лагерьларда әйбәт итеп гый¬ бадәт кылдылар, эчке мәҗлесенә Митишевтан князь- папа да килде. Ләкин көтмәгәндә бер зур бәла килеп чыкты. Көннәр бик кызу тора иде. Төшкә таба кешеләр тәмам янып чыгалар. Сугышасылары килми, ачулары басылган. Баш¬ 270
ларым төртергә күләгә урын гына эзләп йөриләр. Ашйу начар: әбәткә кипкән балык салып пешерелгән кәбестә шулпасы да берәр чынаяк аракы. Ә рәхимсез кояш кызу¬ ын арттырганнан-арттыра. Кызудан крепость стеналары, манаралар чайкалып тора кебек... Чикерткә черелди, чебен мыжлый. Шакшы ис... Борынгы гадәт буенча, бө¬ тенесе әбәттән соң ял итәргә яталар. Генераллардан алып пешекчегә хәтле бар да гырылдап йоклый. Сакчы¬ лар да изелеп төшкәннәр, черем итәләр... Шундый көн¬ нәрнең берсендә, бомбардир Яков Янсен юкка чыкты. Әле бая гына өч бомба белән бер манараны бәреп төше- рәм дип бәхәсләшеп торган иде бит... Исни-киерелә землянкасыннан торып чыккан Петр акырып җибәрде: — Иблис урлап киткәнме әллә үзен!.. Бөтен лагерьны актарып чыктылар. Юк. Бер солдат, кызыл кафтанлы бер кеше капчык күтәреп крепостька таба йөгерде бугай, дигән иде, Петр ачудан аның авызы¬ на, сукты. Барып карасалар, чыннан да землянкада Ян- сенның әйберләре юк... Төрек ягына чыкты микәнни?.. Бөтен полкларда бу каһәр төшкән голландлыга иртәнге гыйбадәт вакытында бәддога укырга кушылды. Янсен- ның хаинлыгына борчылган Гордон хәрби киңәшмә җыюны таләп итте. Ул Лефорт белән Головин лагерьла¬ рында оборонага хәзерлек эшләренең эленке-салынкы баруы турында, лагерьлар арасында җир асты юлы булмау турында сөйләде. — Төрекләр һөҗүм итә' калса, безнең эш харап,— диде ул. — Сугыш уен эш түгел, генерал әфәнделәр... Без кешеләрнең тормышлары өчен җаваплы. Ә без әле һаман уйнап та шаярып йөрибез... Лефортның ачудан иреннәре агарды. Хәтере калган Головин Гордонга үгез кебек карап торды. Ләкин Гор¬ дон үз дигәнендә торды: оборона сызыкларының кичек¬ мәстән тәртипкә китерелүен таләп итте. — Сугышта барыннан да бигрәк дошманнан куркыр¬ га кирәк, генерал әфәнделәр, — диде ул. — Безгәме алардан куркып торырга? — Чебен урынына кырып ташлыйбыз без аларны... — О, юк, генерал әфәнделәр, Азов — чебен түгел... Генераллар Гордонны куркак дип, эт дип сүгәргә ке¬ рештеләр. Әгәр Петр булмаса, башыннан паригын да йолкып алып ташлаган булырлар иде. 271
Шул ук көнне, бөтей гаскәр әбәттән сон йоклап ят¬ канда, төрекләр, крепостьтан чыгып, шыпырт кына ике лагерь арасындагы эшләнеп бетмәгән траншеяларга бә¬ реп керделәр. Стрелецларнын яртысын йокыда килеш суеп ташла¬ дылар. Калганнары, коралларын ташлап, шулай ук на¬ чар ныгытылган уналты пушкалы батареягә таба йө- i герделәр. Ләкин төрекләр ул ныгытмага стрелецлардан алда бәреп керделәр һәм өелеп торган тупчыларга кәк¬ ре кылычлары белән ташландылар. Гордон улы, полков¬ ник Яков Гордон, кулындагы туп пумаласын селкеп то¬ рудан башка берни эшли алмады... Лагерьда ыгы-зыгы, атыш башланды. Петр землянка түбәсенә менеп баскан, кулларын йод¬ рыклаган да сулыгып елый иде... Кычкыруда, команда бирүдә файда юк. йокыдан айнып җитмәгән кешеләр ко¬ тырган кебек бәрелеп-сугылып йөриләр... Менә ике ку¬ лына ике пистолет тоткан Гордон, лагерь алдындагы вал аша чыгып, улын коткару теләге белән, картларча селкенә-селкенә батарея ныгытмасына таба йөгерде. Аның артыннан тәртипсез рәвештә яшел, кызыл, зәңгәр кафтанлы кешеләр ыргылды. Лефорт лагереннан да, байракларын ярсып изи-изи, Гордонга ярдәмгә кешеләр йөгерә иде. Бөтен кыр солдат белән тулды. Батарея ны¬ гытмасын төтен чолгап алды. Төрекләр чигенә башлады¬ лар. Аларны каплап, крепостьтан туктаусыз атып тор¬ дылар. Чигенүчеләр буш кул белән китмәделәр, тау бит¬ ләре буйлап русларның пушкаларын өстерәп йөгерделәр. Кайсылары, ныгытма валыннан тәгәрәп төшеп, ата-ата крепостька таба чигенделәр. Бөтен кыр буенча сибелгән руслар, бер сызыкка җыйналып, тиз генә төрекләр ар¬ тыннан киттеләр. Землянка түбәсеннән карап торган Петрга боларның бөтенесе уен кебек күренде... «Безнеке¬ ләр алдыра!..» Төрекләр, алар артыннан руслар крепость канавына шуышып төштеләр. — Айгырны!.. — дип кычкырды Петр.— Штурм! Быргычылар! Ул үкчәләре белән типте. Ләкин аны берәү дә ишет¬ мәде. Аның яныннан ярсыган атта күзләре калайланган Алексашка Меншиков үтеп китте. Менә ул, атына шпага белән сугып, крепость канавы аша сикереп чыкты. «Ур- рра!» дип үкерде аның зур ачылган авызы... Җиңү... Ба¬ 272
рабаннар кактылар. Ләйин кинәт нәрсәдер булды. Төрек¬ ләр крепость стенасына килеп җитүгә, капка ачылып китте. Аннан ак атлы, баштанаяк кызыл киемле, зур чал¬ малы бер кеше һәм бер төркем төрек солдаты ыргылып чыкты. Петр атышлар арасында коточкыч акырган та¬ вышлар ишетеп калтыранып куйды... Руслар инде кире¬ гә йөгерә, алар артыннан атлы һәм җәяүле төрекләр куып килә иде. Руслар егылалар, егылалар, егылалар... Бер Меншиков кына чигенми, ул әлеге зур чалмалы кы¬ зыл киемлегә таба оча иде. Менә алар икесе дә атла¬ рыннан авып төштеләр... Порох төтене... Бомбалар шарт¬ лау... Ярсыган атлар... Куркудан йөзләре чалышайган кешеләр... Вал аша окопларга тәгәрәп төшкән руслар... Җиңелдек... җиңелдек... Бу сугышта руслар биш йөз солдат, бер полковник, ун офицер һәм бөтен батареяларын югалттылар. Петр бер¬ ничә көн крепостька таба әйләнеп тә карамады. Бер Алексашка гына, җае килгән саен, үзенең батырлыгы бе¬ лән мактанып куя иде. Ә башкаларның рухы төшенке иде... Әйе, төрек русның йокысын ачты... Лефорт белән Головин күзгә дә күренмәделәр. Алар лагеренда хәзер ничә карама җир казыдылар, ныгытма өйделәр... Петр җиңелербез дип белмәгән иде. Кара янып йөр- це. Аз сөйләште, олыгаеп киткән кебек булды. Ул Азовны ничек булса да алырга ант итте. Бөтен Россияне штансыз калдырсам калдырам, Азовны алмый калмыйм, диде ул. Кичләрен, землянкасыннан чыгып, йолдызлар астын¬ да трубка тартып утырганда, Гордоннан сугыш турында, бәхет турында, данлы полководецлар турында сорашты. J ордон җавап бирде: — Полководецның көрәк һәм ботка белән эш иткәне бәхетле. Нык сүзлесе, сак эш иткәне бәхетле. Әгәр сол¬ дат үзенең полководецына ышанса һәм тамагы тук бул¬ са, батыр сугыша... Хәзер Петр крепостька туп атып уйнамады. Кафтаны белән паригын салып ташлады Да ныгытма өчрн чыбык бәйләде, җир астыннан крепостька юл казыды. Әбәтне солдатлар белән бергә ашады. Крепостьның- елгага карап торган ягы ярым түгәрәк иде. Гордон аның каршындагы утрауда батарея ныгыт¬ масы корырга киңәш ңтте. Бу куркыныч эшкә Яков 18 л-1364 273 '
Долгорукий дигән усал һәм үҗәт бер кеше үзе теләп алынды. Ул шундый кеше иде: аңар дан гына булсын, башың бетә дисәләр дә курыкмый... Шул ук төнне, ике полк солдат белән утрауга кереп, эшкә тотынды. Иртә белән төрекләр, моның никадәр куркыныч икәнен аңлап, Донның уң ягына көчле отряд чыгара башладылар. Алар шунда тупланып, Долгорукийны утраудан бәреп чыга¬ рырга исәп иттеләр. Гордон, Долгорукийга ярдәмгә ки¬ лүләрен үтенеп, Лефорт белән Головинга кеше җибәрде. Үзе аларны көтеп тормастан, атлы гаскәр һәм туплар алып, елга буена килде. Төрекләр, куркып туктап кал¬ дылар. Руслар елганың уң ягында, төрекләр сулда, коты алынган Долгорукий гаскәре уртада... Байтак вакыт шу¬ лай тордылар. Лефорт та, Головин да ашыкмады, ә соңра алар лагерьларыннан бөтенләй чыкмаска булды¬ лар. «Гордон тамакларыбызга таш булып утырды инде... Үзе башкарып чыксын...» диделәр. Петр гаскәрнең хәрәкәтен ныгытма өстеннән күзәтеп торды. Бүтәннәр кебек үк, ул да нәрсә булганын аңлама¬ ды. Ә тыгылып йөрергә курыкты... Менә татар атлылары суга ыргылдылар, ә төрекләр атларының койрыкларына ябыштылар. Шул рәвешчә ел¬ га аша йөзеп чыккач, татарлар далага киттеләр, төрек¬ ләр крепостька кереп калдылар. Гордон лагерьга байрак¬ ларын җилфердәтеп, музыка уйнатып кайтты. Гордон бу сугышта бер ядрә атмыйча җиңеп чыкты. Утраудан крепостька бомбалар очты. Өйләрнең ничек җимерелгәне, ничек янганнары уч төбендәге кебек кү¬ ренеп торды. Халыкларның, бомбадан сакланып, кре¬ пость стеналары астына йөгереп төшкәннәре күренде. Русларның күңел күтәрелде. Янәдән штурм турында сөй¬ ләнә башладылар. Ләкин Гордон аларны бу акылсыз адымнан туктатып калды. Аның киңәшен тоттылар: кре¬ пость коменданты Мортаза-пашага яхшылык белән бире¬ лергә әйтеп карарга булдылар, һәм көчле бомба явы¬ мыннан сон крепостьның бөтен җире төтен эчендә кал¬ гач, ике казакны грамота белән Мортаза-пашага җибәр¬ деләр. Нәрсә булып калыр... Менә Петр патша илчеләре, крепость стенасы буена килеп, грамоталарын, бүрекләрен изәделәр. Аларны капкадан керттеләр. Ләкин озак та үтмәде, төрткәләп чыгарып җибәрделәр. Илчеләр гра¬ мотаны кире алып кайттылар. Аның читенә Яков 274
Янсен кулы белән русның иң әшәке сүзләре язылган иде. Головин чатырына җыйналгач, Гордон, сугыш гыйле¬ ме буенча, крепость янына башта апрош буенча барып стенасын тишәргә кирәк, штурмны шунсыз башларга ярамый дип, юкка гына ышандырып маташты. Аны тың¬ ларга да теләмәделәр. Генераллар хәмер эчте, Петр, ба¬ шын учлап, шәмнәргә карап утырды. Ул инде җиңү хөр¬ мәтенә крепость эчендә уйналган быргы тавышларын ишеткән кебек булды. Гордон шпагасы белән идәнгә сугып куйды: — Данлы маршал Конде һәрвакыт башта... — Конде да Конде... — диде тыңкыш Головин, аны бүлеп. — Шул Кондең белән ник чәнчелеп китмисең... Синең аркада вакытны гына әрәм иттек һәм патшаның намусына тап төшердек... Лефорт Гордонның күзенә карап көлде. Петр һөҗүм¬ не кичекмәстән башларга булды. Штурмны бишенче ав¬ густка билгеләделәр. Кем үз ирке белән крепостька беренче бәреп керергә тели? — Андый офицерларга егерме бишәр, солдатларга унар сум вәгъдә иттеләр. Полк поплары да гыйбадәт ва¬ кытында кешеләрне шул эшкә күндереп йөрделәр. Ләкин солдат һәм стрелец полкларында риза булучы табылма¬ ды. Бар да йөзләрен чытып башларын читкә бордылар: «Шундый куркыныч эшкә барырга әллә җүләр дип бел¬ дегезме?..» Шул чак патшага Дон казакларыннан илче есауллар килде. Алар ике мең ярым казакның крепость ихатасына менәргә әзер торганнарын, кирәк булса, күб¬ рәкне дә табарга мөмкин икәнен әйттеләр. «Тик соңын¬ нан крепостьны бер генә көн булса да таларга рөхсәт итегез...» — диделәр. Петр, аның арты генераллар есаулларны кочып ал¬ дылар. Крепостьны бер түгел, өч көн буена талатырга вәгъдә иттеләр. Казакларга ярдәмгә биш мең стрелец һәм солдат бирделәр. • . Иртәгә штурм дигән төнне Петр үзенең землянкасын¬ да эреп аккан шәм төпчеге яктысында хәрби картага ка¬ рап, трубка суырып утыра иде. Аның янына Гордон ки¬ леп керде. — Солдатлар белән сөйләштеңме? Я, ничек, Петр Иванович? Димәк, аллага тапшырабыз?.. 18* 275
Гордон шлемын тезләренә куеп утырды. Карт гене¬ рал арыган иде. Эчкә баткан яңакларында каты чал сакал. Авыр сулый, авызын ачканда сары тешләре күре¬ неп кала, алгы ике теше төшкән... Генерал үзенә бик артык ышанган бу малайга моңсу-иркә күзләре белән карап торды. Яшьлек һичнәрсә белән дә хисаплашмыйча алга барсын өчен, бәлкем, шулай кирәктер дә... Петр кызарып чыккан күзләрен күтәреп Гордонга карады да: — Кыш көне Воронежда зур флот төзибез. Ә Азовны иртәгә алырга кирәк, Петр Иванович, — диде һәм Дон тамагының көнбатышындагы кечкенә генә култыкка трубкасы белән төртеп күрсәтте: — Күр, менә монда та¬ гын бер крепость салабыз. Кыш көне төрекләр Азов диңгезенә керә алмыйлар, ә яз көне аларга хәтле без зур флот белән килеп җитәбез... Күр, Керчь бугазына да крепость салабыз һәм бөтен диңгез безнеке була... Ан¬ нары диңгез кораблары ясыйбыз да Кара диңгезгә чыга¬ быз. (Трубка карта өстендә йөрде.) Күр, монда нинди иркенлек!.. Кырымга диңгез аша килеп һөҗүм итәбез. Кырым безнеке була!.. Босфор белән Дарданеллны гына аласы кала. Сугышыпмы, болай гынамы, — Урта диңгез¬ гә үтеп керәбез. Европа базарын бодай белән, ефәк белән күмәбез... Күр, нинди илләр бар монда: Венеция, Рим... Ә менә монда — Мәскәү... Товарны су юлы белән Цари- цынга тикле алып киләбез. Ә монда, хәзер без җәяү килгән урындр, канал казыйбыз. Царицыннан Паншино- га кадәр, Донга кадәр канал!.. Шулай итеп, Мәскәүдән туп-туры Римга. Ә? Купецның да купецы булабыз ул чак¬ та!.. Я, ничек, крепостьны алабызмы, Петр Иванович? Гордон җавап бирергә ашыкмады: — Кисеп .кенә әйтә алмыйм. Мин ул солдатларны күр¬ дем... Күбесе бик аңгыра. Алар крепостька баскычсыз да кереп була дип беләләр... Күбесенең йөзендә үкенү, хәтта өметсезлек сиздем мин. Ләкин мин әйттем аларга: эшне алма, алсаң талма дидем... Ризалык биргәннәрнең бөтенесе барачак. Куркакларны атып үтерәчәкмен. Әй¬ тергә кирәк, баскычлар да, чыбык бәйләмнәре дә, кул бомбалары да әзер... Алла үзе ярдәм итсен... Петр тыныч иде. Ул төнге бердә Меншиковны уятты, һәм алар ат менеп казаклар таборына чаптылар. Тын иде. Казаклар йөк өсләрендә дөньяларын онытып йок¬ 276
лап яталар иде. Патшаны күзләре уйнап торган зур битле, такыр башлы атаман каршы алды. Ул Петрны учак янындагы ияргә утыртты, үзе аягын бөкләп жиргә утырды. Аларны кара сакаллы дорфа, кыю казаклар чолгап алды. Кипкән балык белән аракы алып килделәр. Сөйләшүләр башланды. Күрәсең, казаклар иблиснең үзеннән дә курыкмый торганнар иде. Бер дә тартынмый¬ ча сөйләделәр. — Иң зур көч, кешенең каймагы — казаклар... Ә Мәс- кәүдә безнең турыда нәрсә сөйлиләр? Имештер, алар юлбасар... Эх... Сезнең безгә җибәргән воеводаларыгыз бездән күбрәк урлый... Менә үзең килеп яхшы иттең әле... Син, патша хәзрәтләре, безне яхшылабрак кара. Безнең кай җиребез начар кешеләргә охшаган? Казак — бөркет ул! Хо-хо... Безне сакларга кирәк... 5. ЯЛАНАЯК МӘСКӘҮГӘ... Көнчыгыш аллана башлауга, таборда әкрен генә эн¬ дәшкән тавышлар ишетелде, йөзләрчә казаклар, вал аркылы песи кебек әкрен генә үтеп, караңгы кырда, крепость стенасы буенда күздән югалдылар. Кайберлә¬ ре ыргаклы баулар, җиңел баскычлар күтәреп киттеләр, ә кайсылары стругларга төялделәр. Табор бушап калды. йолдызлар тоныкланды. Обоз әтәчләре кычкырды. Таң җиле җилкәләргә үтеп керде. Төньякта әз генә ут ялтырап китте. Туп гөрселдәде, Гордонның Тамбов һәм Бутыр полклары атакага китте. Крепость стенасына фәкать Тамбов белән Бутыр сол¬ датлары гына менә алды. Алар артыннан килгән стре- лецлар, крепость эчендә кылычлар чыңылдаганны, кеше¬ ләрнең котырышып суешканнарын ишетеп, яндырылган бистәнең чия бакчаларына кереп постылар. Ә казаклар Дон ягыннан бик кыю һөҗүм иттеләр; ләкин баскычлары кыскарак булып чыкты. Төрекләр алар өстенә таш яу¬ дырдылар, кайнар сумала койдылар, һәм казаклар, бер эш чыгара алмыйча, таборларына кайтып киттеләр. Кояш чыккач карасалар, крепость буйлары рус үлек¬ ләре белән тулган, төрекләр аларны стена башыннан ка¬ науга ташлап тора иделәр. 277
Бу сугышта мең ярЫмйан артык Кеше һәлак булды. Окопларда яткан солдатлар көрсенеп сөйләштеләр: — Кичә Ванюшка бу вакытта көлеп йөргән иде, бүген үзен әнә каргалар чукый... — Нигә дип бу төрекләргә бәйләндек икән соң без? Нәрсә кирәк безгә? — Җиңә алмыйбыз без аларны... Бөтенебезне кырып бетерерләр, шул булыр... — Мәскәүгә генераллар үзләре генә кайтырлар... Генерал Головин чатырына, патша янына җыйналды¬ лар. Гордон күңелсез иде, аз сөйләште. Лефорт та гел башын түбән иеп, күтәрелеп карарга уңайсызланып утыр¬ ды. Головинның да әледән-әле башы салынып төште. Фә¬ кать патша белән бергә килгән Меншиков кына бөеренә пәһлеваннарча таянып торды. Башы чүпрәк белән бәй¬ ләнгән, шпагасына кан каткан иде аның. Ул да крепость стенасына менеп сугышты; һәм анда да бу шайтанга үлемнең кулы җитмәде. Петр шундый ачулы иде, генераллар утырырга кый¬ мадылар. — Я,—.диде патша, ачуланып,— нәрсә әйтерсез икән, генерал әфәнделәр? Лефорт кешегә күрсәтмичә генә Гордонның терсәген кысты. Өметен өзгән Головин кулын селтәп куйды. Петр дәвам итте: — Хурның хуры булдык бит. Нәрсә, шулай итеп кай¬ тып китикмени инде? Генераллар дәшмәде. Петр тырнаклары белән өстәлгә шакып алды, аның яңаклары калтыранды. Меншиков бер адым алга атлады. Күзләре оятсыз иде аның... Кулын патшага .таба сузды: — Рөхсәт ит, Петр Алексеевич... Монда сөйләшеп то¬ рырлык дәрәҗәм булмаса да... Ләкин стена өстендә үзем булганга күрә,.. Бер төрекне шпага белән... Алар- ның гадәтен әйтим мин сезгә... Бер төреккә каршы без¬ нең биш солдатны куярга кирәк. Котырган эт кебек су¬ гышалар, котың очмалы... Чәнечкәч тә әле печкән дуң¬ гыз кебек чыелдый, ачуыннан шпаганы тешли, каһәр... Аннан аларның корал да безнеке ише генә түгел. Кылыч¬ лары бритва кебек. Син шпага яки бердыш белән када¬ ганчы ул синең башыңны өч тапкыр чабып өзә... Стена- 278
Лйрый Җймереп кермй торып, без ул төрекләрне җйңб алмыйбыз. Менә шул... Стенаны җимерергә кирәк. Ә сол¬ датларга озын кораллар урынына кул бомбасы белән казак кылычлары тоттырырга кирәк. Алексашка кашын селкетеп куйды да җитез генә ат¬ лап күләгәгә таба чигенде. Гордон әйтте: — Егет кеше безгә бик әйбәтләп төшендереп бирде. Ләкин ул стенаны фәкать мина белән генә җимереп була. Димәк, җир астыннан юл казып барырга кирәк... Ә ул бик куркыныч эш, анар вакыт та күп кирәк... — Безнең икмәк тә бетеп килә инде,— диде Голо¬ вин. — Порх-мазар да әз калды. Лефорт, уйчан кыяфәт белән: — Әллә киләсе елга калдырып торыйк микән? — диде. Петр гәүдәсен артка ташлап, калайланган күзләре белән кичәге табындаш дусларына карап тора иде, ки¬ нәт кызарып: — Анагызны фәлән-төгән генераллар сез! — дип акы¬ рып салды. — Гаскәрне атакага үзем алып барам, үзем. Бүген төнлә казый башларга! Икмәк табыгыз... Асып үтерәчәкмен... Иртәгәге көннән сугыш башлана... Алек¬ сашка, инженерларны алып кил... Чатырга картаеп, шешенеп киткән Франц Тиммерман һәм озын буйлы, ачык чырайлы үтә ябык бер яшь кеше килеп керде. Соңгысы Адам Вейде исемле поляк инже¬ неры иде. — Инженер әфәнделәр, — диде Петр һәм таушалган картаны кулы белән шомартты, шәмне этәрә төште. — Сентябрь кергәнче крепость стенасын шартлатырга ки¬ рәк... Карагыз, уйлашыгыз... Җир астыннан юл казырга бер ай вакыт бирәм... Патша урыныннан торды да шәмне алып трубка¬ сын кабызды, һәм чатырдан чыгып йолдызларга карады. Аның артына килеп баскан Алексашка нәрсәдер пышыл¬ дарга кереште. Бом-Бар-Дирның бүген үзен шулай тоту¬ ыннан каушап калган генераллар әле һаман чатырда басып торалар иде... Крепостьны камау дәвам итте. Русларның уңышсыз һөҗүмнәреннән соң күңелләре күтәрелеп киткән төрек¬ ләр хәзер аларга көнен дә, төнен дә тынгы бирмәделәр. Русларның эшләгән эшләрен җимерделәр, траншеяла- 279
рына бәреп керделәр. Татар атлылары, тузан болыты күтәреп, лагерьларга хәтле килеп йөрделәр. Олауларны талап киттеләр. Алар белән бәрелешкәндә күп кенә ка* зак һәлак булды. Рус армиясе эрегәннән-эри барды. Әле бер нәрсә, әле икенче нәрсә җитешми иде. Менә Кара диңгез ягыннан кара болыт килеп чыкты. Мәскәү кешеләренең андый яңгыр күргәннәре юк иде әле: яшеннәр утлы багана булып атылдылар, күк күкрәү¬ дән җирләр тетрәп торды. Янгыр ташкыны окопларны, җир асты юлларын күмде. Яңгырлардан соң, үзенең кү¬ ңелсез, салкын көннәрен ияртеп, кинәт көз килеп җит¬ те. Гаскәр өчен җылы кием әзерләнмәгән иде. Авыру¬ лар күбәйде. Стрелец полкларында, ризасызлык белде¬ реп, пышылдаша башладылар. Диңгез өстендәге салкын томан эченнән көн саен яңа җилкәннәр калкып чыкты: төрекләргә көн саен өстәмә көчләр килә торды. Лефорт Петрга, камауны туктатыйк, дип берничә тапкыр әйтеп карады. Ләкин Петрның карары каты иде. Ул кырысланды, бөтенесенә каты әйтә башлады. Шул¬ хәтле ябыкты, өстендәге яшел кафтаны колгага элгән кием кебек салынып йөрде. Уен-көлкене ташлады. Бер тапкыр князь-папа лагерьга исереп килгән иде, көрәк сабы белән кыйнап җибәрде. Петр таләп иткән киеренкелек белән эшләп булмас дип уйлаганнар иде. Булды тагы. Сентябрь урталарында Адам Вейде: нәкъ крепость астына барып җиттек, дип белдерде. Ләкин эшчеләр ниндидер тавыш ишетеп кайт¬ тылар. Төрекләр минага каршы берәр чара эшләп ятмый микән?.. Ул чагында бөтен тырышлык әрәмгә китә... Петр шәм төпчеге тотып җир асты юлына үзе төште һәм ул да тавыш ишетеп менде. Казуны туктатырга, ичмаса, бер минаны шартлатып карарга булдылар. Крепость астына сиксән өч пот порох кертеп салдылар. Гаскәргә атакага хәзерләнергә боерык бирелде. Петр шнурга ут төртте дә тиз генә артка йөгер¬ де. Аның артыннан Алексашка белән Пешекләнгән Ма- дамкин чапты. Эшне сизенгән төрекләр, стена башла¬ рыннан төшеп, эчке ныгытмалары артына йөгерделәр. Тирә-як бер дә булмаганча тынып калды. Бары Дон аръягына очкан каргаларның каркылдашулары гына ишетелә иде. Кинәт крепость стенасы буендагы җир тау 280
булып күтәрелде, каты гөрселдәү ишетелде. Тау тара¬ лып китеп, аның эченнән ут баганасы, төтен болыты кү¬ тәрелде, һавага ташлар, бүрәнәләр очты. Минут үтүгә, болар барысы да рус окопларына коела башлады. Кызу өермә килеп бәрелде. Утлы бүрәнәләр лагерь уртасына хәтле килеп җиттеләр. Петрдан өч кенә адымда басып торган Мадамкин баш капкачы ярылып егылды. Йөз иллегә якын солдат, ике полковник, бер подполковник һәлак булды. Яралану¬ чылар да күп иде. Тузан басылгач карасалар, ни күзләре белән күрсеннәр: стена исән калган, ә стена өстендә тө¬ рекләр шаркылдап көлеп торалар. Петрның янына килергә курыктылар. Ул карасын чәчрәтә-чәчрәтә, кайбер хәрефләрен төшереп калдырып, кәкре-бөкре итеп, яңа приказ язды. Шушы ай азагын¬ нан калмыйча, корыдан һәм судан килеп һөҗүм итү ту¬ рында иде бу приказ. Мина илтеп салу юлларының җи¬ мерелми калганнарын казып бетерделәр. Гаскәрләргә гыйбадәт кылып, гөнаһларыннан арынырга, тәүбә итәргә әмер бирелде. Бөтенесе үлемгә хәзерләнде. Патша хәзер, үзенең йонлач атына атланып, гел ла¬ герьны карап йөрде. Яңгырда саргайган өчпочмаклы эш¬ ләпәсен колакларына хәтле батырып кигән. Озын аякла¬ рына үлән сирпелеп кала. Артында һәрвакыт Меншиков белән Бровкин. Меншиков шарфына ике пистолет кыс¬ тырган, Бровкинның кулында мушкет белән быргы... Алар үткән чакта сөйләшеп тору кайда ул!.. Кешеләр бу өч иблиснең, чыраегыз нигә күңелсез, дип бәйләнә баш¬ лауларыннан куркып, окопларга качып калдылар. Әйе, Петр усалланганнан-усаллана барды. «Безне монда тө¬ рек каргаларына ашатыр өчен алып килгәннәр икән», — дип сөйләнеп торган берничә стрелецны тәртәгә асып үтерергә кушты. Сугышны күзәтеп тору өчен Петр егерме бишенче августка каршы төндә утрауга^ Долгорукий янына чык¬ ты. Ул төнне бер лагерьда да йокламадылар.* Приказда әйтелгәнчә, поплар учак яннарында утырдылар, һәркай- да унтер-офицерларның озын мыеклары селкенде. Ир¬ тәнге салкында полклар сугыш кырына чыкты. Ике шарт¬ лау ишетелде. Тонык ялкын мәчет манараларын, кре¬ постьны, тауларны, елга өстен бер минут буена яктыр¬ 281
тып Торды... Кешеләрнең йөзләре, куркып ачылган күзлә¬ ре күренеп калды... Руслар атака башладылар... Бутыр полкы крепостька стенадагы тишек аша бәреп кереп, очлы юан бүрәнәләрдән корылган ихата эчендә сугышты. Преображенский белән Семеновский полклары, көймәләр белән килеп, стенага баскычлар куеп үрмәлә¬ деләр. Төрекләр аларны уклар, сөнгеләр белән каршы алдылар. Руслар баскычлардан йөзәре бергә мәтәлеп төштеләр. Ерткычландылар кешеләр, сүгенә-тиргәнә өскә үрмәләделәр. Ниһаять, күбесе менеп җиттеләр. Төрекләр, чиный-чиный сугыштылар. Мортаза-паша үзе дә сугышның эчендә булды. Калган полклар стена буенда ыгы-зыгы килеп, акы- рып-бакырып йөрделәр, ләкин крепостька кереп үләргә йөрәкләре җитмәде. Стрелецлар исә бу юлы да валдан ары китмәделәр. Юк, тагын барып чыкмады. Гордон барабанда отбой кагарга кушты. Крепость тишегеннән Бутыр полкының нибары яртысы исән чыкты. Ә потешный полклар һаман сугыша иде әле. Алар, Мортаза-пашаны кысрыклый-кыс- рыклый, крепость аша тар урамнарга барып керделәр. Янган хәрабәләр артыннан алар өстенә уклар, бомба¬ лар, ташлар очып торды. Бүтәннәр ярдәмгә килмәгәч, алар да чигенергә мәҗбүр булды. Петр тәмам котырынды. Чигенүне туктатырга, янәдән һөҗүм итәргә кушып, гаскәргә җайдак арты җайдак җи¬ бәреп торды. Алтын кием, каурыйлы эшләпә кигән Ле¬ форт, төрекләрдән тартып алган байракны тотып, бута¬ лып беткән полклар арасында чабып йөрде. Головин солдатларны үзенең сынган сөнгесе белән дөмбәсләде. Валга яуган пулялар, уклар астында бер ялгызы калган генерал Гордон да гаскәрне һөҗүмгә өндәп маташты... Гаскәр канау читенә тикле килде дә янәдән артка чиген¬ де. Күбесе мылтыкларын, сөнгеләрен ташлап җиргә утырдылар да йөзләрен томаладылар: монда гына үте¬ регез, бармыйбыз, бара алмыйбыз... Янәдән барабаннар отбой кактылар. Лагерьлар да, крепость та тынып калды. Үле гәүдәләр өстенә кошлар очып килде. Өч тәүлек үтүгә, төнлә белән крепостьны камау эшен туктаттылар. Шыпырт кына, ут кабызмыйча гына пушкаларга ат җиктеләр дә, ныгытылган каланчаларда 282
64 Мең Солдат калдырып, ДоннЫң Сул яры буйлап кай¬ тырга чыктылар. Олаулар алдан барды, алар артыннан калдык-постык гаскәр өстерәлде. Гордон полклары арт¬ тан саклап барды... « Иртә белән диңгез ягыннан өермә килеп чыкты. Дон кинәт каралып китте, кабарынды... Елга аша Кырым ягы¬ на чыга башлаганнар иде дә, булмады, — әллә нихәтле кешеләре һәлак булды, арбалары батып бетте. Нугай яр¬ лары буйлап китәргә туры килде. Биредә аларга гел та¬ тарлар очрап торды. Гордонга әледән-әле аларның һө¬ җүмнәрен кайтарып торырга туры килде: пушкалар бо¬ рылып куелды, арган-талган, ачыккан солдатлар янәдән сугышка керде. Ә бер төнне бер полк, адашып йөри тор¬ гач, татарларның лагерьларына барып кергән иде, та¬ тарлар аларны полковниклары-ниләре белән бергә турап ташладылар, исән калган солдатларын плен алдылар. Черкасскины үткәч, татарлар туктап калдылар. Буш дала. Авыллар очрамый. Сохари да бетеп килә. Учак ягар нәрсә дә юк, төнге салкыннан ышыкланыр урын да юк. Бер-бер артлы көзге болытлар агыла...' Менә төньяк җиле исә башлады, җир туңды. Ишелеп кар яуды, аннан буран китте. Җәйге кафтан кигән яланаяклы солдатлар, кар күмгән җансыз дала буйлап, Мәскәүгә таба өстерәл¬ деләр. Кеше бер егылса тора алмады. Кунарга туктаган җирдә һәр төнне әллә нихәтле кеше үлеп калды. Гаскәр артыннан, буранда улый-улый, өер-өер бүреләр килде. Өч атнадан Валдек шәһәренә килеп җиттеләр. Бу вакытта гаскәрнең нибары өчтән бере генә калган иде. Моннан Петр, үзенең якыннарын алып, алга, Тула шәһә¬ ренә, Лев Кирилловичның корал заводына китте. Петр юлдан кайсар патшага шундый хат язып салды: «Мин хер кених... Азовны ала алмыйча кайтып килә¬ без. Генерал әфәнделәр киңәшмәсе миңа алдагы сугыш өчен кораблар, галистлар, галерлар һәм башка төр суд¬ нолар ясарга кушты. Кайтып җитү белән, бертуктаусыз шул эштә булачакбыз. Мондагы хәлләр турында шуны хәбәр итәм: изге атагыз Ианикит, Прешпур һәм бөтен Яуза һәм бөтен Кукуй патриархы үзенең холоплары бе¬ лән, аллага шөкер, исәнгсау. Петр». Азовка беренче поход әнә шулай хурлыклы рәвештә тәмам булды. 283
1. ИКЕ ЕЛДАН СОҢ 1/| ке ел үтеп китте. Элек бугазларын киер- * ••тәннәр телләрен тешләделәр, бу сиңа Кожухин мәзәге түгел дип көлгәннәр авызларын йом¬ дылар. Бу вакыт эчендә зур үзгәрешләр булды. Петр олыгаеп китте. Җиңелеп кайту аның күзен ачты, егетне тәртәгә кертте. Хәзер аны якыннары да танымадылар. Ул инде бөтенләй бүтән кеше иде: усалланды, үҗәтлеге артты, шул ук вакытта гел файдалы эштә булды. Азовтан соң ул Мәскәүдә күренеп кенә китте, — шун¬ дук Воронежга чапты. Хәзер анда Россиянең төрле поч¬ макларыннан эшчеләр, һөнәрчеләр китерә башладылар. Көзге юл буйлап олаулар агылды. Воронеж тирәсен¬ дәге, Дон буйларындагы урманнарда гел балта тавыш¬ лары ишетелеп торды, — карт имәннәр шаулап ауды. Барак, верфь, амбарлар корылды. Осталар ике кораб, егерме өч галер, дүрт брандер 1 ясарга керештеләр. Кыш салкын килде. Ризык җитешмәде. Эшчеләр йөзәре бергә кырылды. Кешеләрнең төшләренә дә кермә¬ гән коллык иДе бу. Качып китүчеләрне тотып богаула¬ дылар, кайсын асып үтерделәр. Каткан гәүдәләр буран¬ лы җилдә әллә ничә көн буена чайкалып торды. Чая кешеләр Воронеж әйләнәсендәге урманнарга ут төртте¬ ләр. Олау белән килүче мужиклар конвоир солдатларны суеп качтылар... Воронежга бармас өчен кешеләр үзлә- рен-үзләре имгәттеләр, бармакларын чаптылар... Россия халкы теше-тырнагы белән каршы торды. Әллә инде чыннан да дәҗҗал куптымы: моңарчы булган авырлык, коллыкта яшәү, алпавыт хезмәте генә җитмә¬ гән иде, күз күрмәгән, колак ишетмәгән эшкә куалар бит... Яна гасыр башы авыр килде. Шулай да яз җитүгә флот төзелеп бетте. Голландиядән инженерлар, полк командирлары китертелде. Паншино белән Черкасскига бик күп азык-төлек ташып куелды. Гаскәр зурайтылды. 1 Брандер — яна торган әйбер тутырып, дошман корабла¬ рына каршы җибәрә торган судно. 284
Май аенда Петр флоты Азов янында пәйда булды. Диңгез ягыннан да, корыдан да камалып алынган төрек¬ ләр ярсып сугыштылар, бөтен атакаларны кире кайтар¬ дылар. Тик икмәкләре белән дарылары беткәч кенә бирелделәр. Хәсән Арсланов дигән мирза, үзенең өч мең гаскәре белән, җимерелеп беткән крепостьны ташлап чыкты. Бу зур җиңү иде. Пруссия короленә, Венеция дәүләте башлыгы император Леопольдка бик һавалы язылган грамоталар җибәрделәр. Җиңеп кайтучыларны каршылау өчен Мәскәү елгасы буенда Андрей Андреевич Виниус тырышлыгы белән триумфаль капка ясалды. Капка өстенә, байраклар, сугыш кораллары арасына ике башлы бөркет сыны куелды. Астына шундый сүзләр язылды: «Бог с нами, никто же на ны. Никогда же бываемое». Бу капканың түбәсен алтынга манылган Геркулес белән Марс сыннары, бик зур гәүдәле мужиклар тотып тора иде, ә алар астына богауланган Азов пашасы белән бер татар мирзасының төрле буяуларга буялган агач сыннары ясалган иде. Капканың як-ягында зур-зур ике рәсем эленгән. Берсе диңгез алласы Нептун рәсеме, аның астына: «Се и аз Азовны алуыгыз белән тәбрик итәм һәм сезгә буйсы¬ нам...» дип язылган; икенчесе русларның сугышта татар¬ ларны җиңүләрен күрсәткән рәсем. Астына: «Ах, Азов- сыз калдык бит, зур бәлагә тарыдык бит...» диелгән. Сентябрь азаклары иде. Елга буйларын халык болы¬ ты каплап алды. Өй түбәләре халык белән тулды: күпер аша, триумфаль арка аша Азов армиясе кайтып килә иде. Иң алда, алты ат җиккән каретада князь-папа. Кулларында кылыч белән калкан. Карета артында җыр¬ чылар, сыбызгы сызгыртучылар, мәзәкче кәрләләр, дьяклар, боярлар, гаскәр. Гаскәр артыннан Лефортның кыйммәтле сбруйлар белән бизәлгән ундүрт баш атын җитәкләп киләләр. Лефорт үзе патшаның алтын чана¬ сында. Утырмаган, баскан. Өстендә тимер кием, кулын¬ да Азов планы... Тагын боярлар, дьяклар, гаскәр, мат¬ рослар. Музыкантлар уртасында, ике тәгәрмәчле грек арбасында, тәбәнәк симез гәүдәле, аркылыга җәелгән битле, купшы киемле генералиссимус Шеин кукраеп утыра. Аңар бу бөек дәрәҗәне соңгы сугыш алдыннан, боярларның авызларын томалау өчен бирделәр. Шеин 285
артыннан, бозлавык юл буйлап, төрекләрнең уналты байрагын өстерәп киләләр. Байраклар артыннан әсир төшкән Алатык исемле татар батырын алып киләләр. Ул кылый күзләрен кыса төшеп халыкка карап бара, ярсудан тешләре ыржайган. Кешеләр, эс-эс дип, көлеп калалар. Преображенский полк артында, дүрт атлы ар¬ бада дар агачы. Агач төбендә муенына элмәкле бау киертелгән хыянәтче Яков Янсен. Аның як-ягында берсе чыбыркы белән кизәнеп, берсе җәзалый торган келәшчә шалтыратып, ике палач басып тора. Аннары инженер¬ лар, кораб мастерлары, балта осталары, тимерчеләр үтә. Стрелецлар артыннан ат меңгән Гордон үтеп китә. Анна¬ ры кәфенлекләргә төренгән төрек әсирләре үтә. Алты күк ат корабка охшатып эшләнгән алтын арбаны өсте¬ рәп бара. Арба алдында Петр үзе. Өстендә матрослар кафтаны, башында тәвә кош каурыйлары белән бизәлгән өчпочмаклы киез эшләпә. Аның түгәрәк йөзенә, бөтен кешенекеннән озын буена исләре китеп карап калалар. Күбесенең исенә аның турындагы серле, куркынычлы имеш-мимешләр төшә... Гаскәр Мәскәү аша туп-туры Преображенскийга китә. Бөтен боярларга озакламыйча шунда җыйналырга кушыла. Зур думаның, гореф-гадәтләр белән хисаплаш¬ мыйча, чит ил кешеләре, генераллар, адмираллар, инже¬ нерлар катнашы белән уздырылган утырышында Петр боярларга үзенең гайрәтле тавышы белән болай ди: — Бәхет безнең арабыздан чабып бара. Аның бер¬ кайчан да безгә шулай елмаеп караганы юк иде әле. Хәзер безгә аны чәченнән эләктереп алырга кирәк. Шуңар күрә мондый карар чыгарыгыз, боярлар: талан¬ ган, яндырылган Азовны яңадан төзекләндерергә һәм анда күп итеп гаскәр кертергә. Аннан ерак түгел генә, Таганрог җирендә мин яңа крепость сала башладым, аны да салып бетерергә һәм гаскәр кертергә... Тагын шул нәрсә таләп ителә: безнең өчен коры җиргә кара¬ ганда диңгездә сугышу кулайрак булганлыктан, кырык яки аннан да күбрәк корабтан торган диңгез кәрваны төзергә кирәк. Кәрван төзүне түбәндәгечә бүлеп бирер¬ гә: патриарх белән монастырьларга һәм һәр сигез мең крестьян хуҗалыгына бер кораб. Боярларга, төрле дәрә¬ җәдәге хезмәткәрләргә һәм һәр ун мең крестьян хуҗа¬ лыгына бер кораб. Купецларга, сәүдәгәрләргә, кара 286
халыкка, бистә кешеләренә унике зур кораб. Боярларга, хәрби хезмәттәгеләргә, сәүдәгәрләргә утыз биш кораб... Күзләре акайса да, туннарына хәтле тирләп чыкса да, боярлар шундый карар чыгардылар. Кораб ясау буенча декабрь башына хәтле үзара кампаниеләр төзер¬ гә кушылды. Каршы килгәннәрнең имениеләрен, йорт- җирләрен казнага алыначагы әйтелде. Шуннан соң Петр Идел — Дон каналы төзү өчен аерым салым җыярга кушты һәм ул каналны кичекмәс¬ тән казый башларга әйтте. Нишләсеннәр боярлар, иң¬ башларын җыерып куйдылар да бәхәссез риза булды¬ лар. Боярларга бу авырга киләчәк иде. Ләкин күренеп тора: сатулашып торуда файда юк, чөнки Петр барын да алдан хәл кылып куйган инде. Генераллар фәкать башларын гына селкеп куйдылар... Ох, каты бөгәсең, патша!.. Озакламый зур вакыйга булды: патша канцелярия¬ сенең секретаре Мәскәүнең иң яхшы илле дворянына, математика, фортификация, кораб төзү һәм башка фән¬ нәрне өйрәнү өчен, чит илгә китәргә куШып указ язды. Солдатлар указны китереп тоттыргач, дворяннарның күбесе бик сукранды. Ләкин указга каршы килергә яки берәр зур кешегә барып, патшага әйт әле, мине җибәр¬ мәсен, дияргә курыктылар. Укырга билгеләнгән дворяннарны җыеп фатиха бир¬ деләр һәм йомыш-юлларына йөрү өчен һәрберсенә берәр солдат беркеттеләр. Яз иде, юл өзеге. Дворяннар, пыч¬ рак юл буйлап, үлемгә барган кебек куркынып, чит илгә чыгып киттеләр. Бу эшкә тик берсе генә шатланып бар¬ ды. Бу бер — Троекуровның кияве Петр Андреевич Толстой иде. Стрелецлар чуалышына катнашуын юу өчен, ул теләсә нинди җәзага да әзер иде. * 2. МИЛОСЛАВСКИЙ ХЫЯЛЫ Азовны алу чиктән тыш дуамал һәм куркыныч бер эш булып чыкты. Бөтен Төрек империясе русларга кар¬ шы зур сугыш башларга җыенды. Ә русларның көче 287
нибары шул бер крепостьлык кына иде. Петр да, гене¬ раллар да моны бик яхшы акладылар... Кожухов сугы¬ шындагы дәртнең эзе дә калмады. Хәзер инде яңа җир¬ ләр яулап алу русларның башларына да килмәде. Төрек килеп сугыш башласа, сугышның беренче дәве¬ рендә үзләрен ничек саклап калу турында гына уйлады¬ лар. Союзниклар эзләргә кирәк булды. Армия белән флотны ашыгыч рәвештә яхшыртырга, әйбәтләп корал¬ ландырырга, үтәдән-үтә күгәреп чыккан дәүләт машина¬ сын яңартып, Европача итеп корырга кирәк булды. Моның өчен акча, акча, акча юнәтергә кирәк булды. Боларның бөтенесен фәкать Европадан гына табарга мөмкин иде. Европага кешеләр, шуларның бөтенесен алып кайтырлык кешеләр җибәрергә кирәк булды. Кыен һәм кичектерергә ярамый торган эш иде бу. Петр һәм аның якыннары бу мәсьәләне Азия кешеләречә хәйлә¬ кәр хәл иттеләр: бик зурдан кубып, бөек илчеләр җибә¬ рергә булдылар. Патша исә, кыяфәтен үзгәртеп, Преоб¬ раженский полкының уряднигы Петр Михайлов булып барырга булды. Илчеләрнең кинәт килеп төшүен, Петр исәбенчә, Европа болай аңларга тиеш иде: янәсе, «Сез безне ка¬ тып калган вәхши халык дип белә идегез. Ләкин без әйбәт кешеләр. Азов сугышында төрекләрне җиңеп чык¬ сак та, тәкәбберләнеп йөрмибез, һавалана белмибез. Аннан без бик ягымлы халык. Бәлкем, әле безне катып калган дию дә, ялкау дию дә дөрес булмас. Әйе, без простой кешеләр. Коры идәнгә ятып йоклый алабыз, мужиклар белән бер җамаяктан ашыйбыз. Безнең бер генә борчуыбыз бар: наданлыгыбыз белән аңгыралыгы1 бызны бетерү, сезгә, мәрхәмәт ияләренә, килеп өйрәнү...» Петр дөрес фикер йөртте, билгеле. Европа бу хәлне күреп таң калды. Шулай булмый ни... Алар бит элек заманда Россия халкының Петр агасына, Алексей пат¬ шага, аллага табынган кебек табынып торганын белә¬ ләр. Ә бу, озын буйлы чибәр егет, үзенең патшалык дәрәҗәсенә төкереп кенә карый. Сәүдә белән фән хакы¬ на шулай итә ич ул... Акылга сыймый торган, шул ук вакытта күзне кыздыра торган хәл бит бу... Тулы хокуклы бөек илчеләр итеп Лефортны, зирәк акыллы, берничә тел белүче Себер наместнигы Федор 288
Алексеевич Головинны, Дума дьягы Прокофий Возни- цынны сайладылар. Алар карамагына егерме дворян һәм утыз биш солдат бирелде. Петр белән Меншиков шул утыз биш җөмләсенә керде. Ләкин бер күңелсез хәл килеп чыгу сәбәпле, сәфәрне кичектереп торырга туры килде: Дон казаклары арасый- да заговор ачылды. Заговор башында Петр монастырь¬ да бикләнеп яткан көннәрдә беренче булып үзенең пол¬ кын Петр ягына алып чыккан полковник Цыклер торга¬ ны беленде... Петр аны үзенә алса да, элек Софьяның иң турылыклы колы булганын оныта алмады; ялагайла¬ нып йёрүенә карамастан, аңар ышанмады. Азовны алганнан соң, ул аны Таганрог крепостен салырга җи¬ бәрде. Шөһрәт артыннан куучы Цыклер өчен бу сөрген белән бер иде. Ул ирекле казакларның крепостьта бик сукранып эшләгәннәрен күрде, «Рәхимсез патша хөрле¬ гебезне тартып алды» дигән сүзләр ишетте, һәм, казак¬ ларның ышанычларын яулап алгач, алар арасына коткы сала башлады: «Петр читкә китә. Теге каһәр төшкән килмешәк Лефортны, безнең кан дошманыбызны, үзе белән бергә бөек илче итеп алып бара. Әллә нихәтле казна төягән... Кире беткән нәмәрсә бит ул, беркемне дә тыңларга телә¬ ми. һич кирәге булмаган мәзәкләр белән вакыт уздыра, кешене җәберләргә дә газапларга гына карый. Акча туздыра... Төнлә белән ялгызы бер немец кызы янына' барып йөри. Бер биш кеше кайтканын саклап торып каршысына чыкса, аны рәхәтләнеп суеп ташлый алыр иде. Аны үтерсәгез, сезгә, казакларга, мишәйт итүче кал¬ мас иде. Степька Разин шикелле, теләсә нишләп йөрер идегез... Ул чакта патша итеп мине сайласагыз да була... Мин иске дин яклы казак. Бозылмаган, гади кешеләрне яратам...» Казаклар моңар каршы: «Бераз сабыр ит, патша немец җиренә китсен... Без дә Степька Разин кылганны кылырбыз...» — диделәр. Стрелецларның бер башлыгы, атларын ак күбеккә батырып, Мәскәүгә чапты. Цыклер- ның хыянәте турында сөйләп бирде. Тикшерү вакытын¬ да Цыклерның Новодевичье монастыре белән элемтәдә булуы фаш ителде. Цыклердан Петр үзе сорау алды. Бу хыянәтче моннан өч ел элек үлгән Иван Михайлович Милославскийның Софья белән бергәләп Петрны ничек үтерергә йөргәннәрен сөйләп бирде. Балачагыннан бирле 19* Л-1864 289
Петрйый котын алып торган Милославский күләгәсе яңа¬ дан күз алдына килде һәм кыйналып бетмәгән нәфрәтле дошман яңадан күз алдында гәүдәләнде... Дон монастырендагы Милославскийлар төрбәсен җи¬ мереп, Иван Михайлович табутын өстерәп чыгардылар. Табутны озын борынлы егерме дуңгыз җигелгән йөк чанасына салып, тиресле юл буйлап, Мәскәү аша Пре- ображенскийга алып киттеләр. Чыбыркы шартлады, дуңгызлар чинады. Табут артыннан ияреп килгән халык төркеме көләргә дә, еларга да белмәде. Солдатлар бистәсенең мәйданында дүрт почмак бу¬ лып тезелгән, мушкетларын алга төзәп тоткан гаскәр күренде. Уртада күперчек. Күперчек өстендә түмәр. Тү¬ мәр янында генераллар һәм Петр. Ат атланган. Бите көлгәндәге шикелле бер якка кыйшайган. Өстендә кара япанча, башында өч кырлы эшләпә, йөгәнен тартып тоткан. Аты туры басып тора. Петр, аягын өзәнгедән чыгарып, үкчәсе белән атка типкәләп куя. Табутны ача¬ лар. Мәетнең киеме череп бетә язган. Баш сөяге зәңгәр¬ ләнгән, бармаклары таралып төшкән... Петр, табут янына килеп, Иван Михайлович сөяк¬ ләренә төкерде. Табутны күперчек астына тыгып куй¬ дылар. Аннары кыйный-кыйный гарипләнеп беткән Цык- лер белән аның биш иптәшен алып килделәр... Князь-папа хөкем карарын укыды... Башта Цыклерны чәченнән өстерәп күперчеккә мен¬ гезделәр. Киемнәрен йолкып ташлап, шәрә килеш түмәр өстенә аркылы салдылар. Палач, башта киң балтасы белән селтәнеп, Цыклерның кулларын чабып өзде, бот төбеннән аякларын чапты. Аннары гәүдәсен күтәреп алып түмәр өстенә ташладылар һәм укмашып беткән сакаллы башын чабып өзделәр. Күперчек ярыкларыннан хыянәтче табутына хыянәтче каны акты. 3. чит илгә Менә шуннан соң, март урталарында Петр Михай¬ лов белән бөек илчеләр Курляндиягә киттеләр. Беренче апрельдә Петр төссез кара белән шундый хат язды: 290
«Мин хер Виниус... Кичәгенәк, аллага шөкер, Ригага исән-сау килеп җиттек. Илчеләрне бик зурлап каршы алдылар. Замокка кергәндә һәм чыкканда егерме дүрт туптан атып тордылар. Двина бозы кузгалмаган әле, шуңар күрә берникадәр вакыт биредә торып торырга туры килә. Моннан болай хатларны утка тоткач кына укып була торган яшерен кара белән язачакмын. Ә күз буяу өчен кара кара белән шуның кебек . сүзләр язар¬ мын: «Үтенәм синнән, генералга, минем хуҗама барып баш ор. Зинһар, минем гаиләмне ташлый күрмәсен...» Калган сүзләрнең бөтенесен яшерен кара белән язармын. Югыйсә, мондагы адәм актыклары бик кызыксыну чан...» Бер атнадан Мәскәүгә икенче хат килеп төште: «Мин хер Виниус... Боз пасха көнне генә агып бетте. Без бүген Митауга килдек. Анда без елга буенда тор¬ дык... Биредә без колларча яшәдек, күзебез генә туйды, тамагыбыз ач булды. Биредә сәүдә кешеләре мантилья киеп йөриләр. Башта бик тә әйбәт кебек күренгәннәр иде, соңра белдек, алай түгел икән. Безнең ямщиклар- ның чаналарын сатулашканда бер тиен өчен чукыналар, әшәке сүзләр белән сүгенәләр. Җиккән атка ун тиен бирәләр бит... ә үзләреннән берәр әйбер ала башласаң, өч өлеш каералар... Үтенәм синнән, генералга, минем хуҗама барып баш ор. Зинһар, минем гаиләмне ташлый күрмәсен...» Хатның дәвамы яшерен кара белән язылган һәм анда шундый сүзләр бар иде: «...Рига һәм замок аша үткәндә күрдек: ихата өслә¬ рендә солдатлар басып тора. Ике меңнән ким түгел... Шәһәр бик ныгытылган, ләкин әле эшләнеп бетмәгән... Биредә ят халыктан куркалар... Шәһәргә булсын, башка җиргә булсын, — каравыл белән дә кертмиләр. Кешелә¬ ре бер дә ягымлы түгел... Илдә зур ачлык, иген уңма¬ ган...» ' . ; 4. ДИҢГЕЗДӘ Тагын ике атна үтүгә, илчеләр, «Изге Георгий» исемле корабка утырып, Кенигсбергка киттеләр. Йомшак җил мачталардагы туры зур җилкәннәрне киерә... Кораб, сул ягына янтая төшеп, язгы кояш нурларына коенган соры диңгез буйлап йөзә. Корабның зур, манара кебек биек 291
койрыгында Бранденбург флагы җилферди. Палубасы чиста, яңа юылган. Җиз әйберләре ялтырап тора. Шаян дулкын, борынга эленгән имән Нептунга килеп бәрелә дә, кояш нурларында төрле төсләргә кереп җемелди. Юлчыларга анда-санда уалырга җиткән бозлар очрый... Петр, Алексашка Меншиков, Алеша Бровкин, Волков һәм Битка исемле чирләшкә поп сумалалы бау өемнәре өстендә трубка тартып утыралар. Бөтенесенең өстендә соры сукнодан тегелгән немец киеме, аякларында җеп оек, йомшак күннән тегелгән башмак. Петрның күңеле күтәренке, шат. Ул тырпаеп торган тезләренә терсәклә¬ рен куйган. — Бранденбург курфюрсты Фридрих — үз кеше, — ди ул. — Ничек каршы алганын үзегез күрерсез... Без аларга менә ничек кирәк... Бик куркып яши ул: аны бер яктан шведлар кыса, икенче яктан поляклар... Без бе¬ лештек инде, ул хәзер безнең белән союзга керергә те¬ ләячәк. Менә күрерсез, егетләр... — Ә без ул турыда уйлап карарбыз әле, — диде Меншиков. Петр диңгезгә төкерде, трубка очын җиңенә сөртте: — Бөтен эщ тә шунда шул: ул союз безгә кирәкми. Пруссиянең төрекләр белән сугышачагы юк... Карагы^ аны, Кенигсбергка баргач, шаярып йөрисе булмагыз, — башыгызны чабып өзәрмен... Начар атыбыз чыкмасын... Эчә-эчә тамагы беткән поп көч-хәл белән сөйләнеп куйды: — Без кая барсак та әдәпле генә йөрибез, син безне куркытма. Ә курфюрст дигән дәрәҗә ишеткәнебез юк иде әле... Нәмәстә соң ул?.. Алексашка җавап бирде: — Корольдән кечерәк, князьдән зуррак... Ә-әлбәттә, бу курфюрстның иле фәкыйрь, ашаганы ипи дә әче куас... Алеша Бровкин зәңгәр күзләрен акайтып, авызын ачып тыңлап торды. Петр аның авызына тәмәке төтене өрде. Алешка тончыгып йөткерә башлады. Егетнең ка¬ быргасына төртә-төртә көлештеләр. ' Алешка: — Я, нәрсә сез, нәрсә, — диде. — Ни әйтсәң дә, кур¬ кыныч бит... Кинәт кенә шундыйларның яннарына ба¬ рып төш әле... Карт капитан, фин кешесе, аларның баулар өстендә
шаярып утырганнарын исе китеп карап торды. Шат күңелле бу егетләрнең берсе Мәскәү патшасы булуына ышанасы килмәде аның... Хәер, бу дөньяда гаҗәеп хәл¬ ләр азмыни!.. Корабның сул ягында комлы ярлар күренде. Әллә нигә бер җилкән күзгә чагылды. Бөтен җире җилкән белән тулган бер корабның яр читеннән көнбатышка ке¬ реп киткәне күренеп калды. Кояш баерга җитте. «Изге Георгий» җилкәннәрен борды һәм чап-чоп килеп бәрелгән дулкыннар арасын¬ нан Фришгаф култыгын диңгездән аерып торган озын сай җиргә карап йөзә башлады. Каршыда маяк үсеп чыкты, култыкка керү юлын саклый торган крепость күренде. «Изге Георгий» кре¬ постька җитәрәк туп атты, якорь салды. Капитан Мәскәү кешеләрен кичке ашка дәште. 5. КУНАКТА Иртә белән ярга чыктылар. Монда әйтерлек бер¬ нәрсә дә юк иде, ком да нарат. Бер-ике дистә балыкчы көймәләре, кибәргә элгән ятьмәләр, җил ашап бетергән тәбәнәк фәкыйрь алачыклар. Тәрәзәләрендә ак пәрдә¬ ләр. (Пәрдәләрне күргәч, Петр Анхенны хәтерләде.) Чиста итеп себерелгән ишек төпләрендә ак киндер баш¬ лыклар кигән хатын-кызлар өй эшләрен эшләп йөриләр. Ирләрнең өстендә кара кожан, күн бүрек. Мыеклары юк, сакаллары да ияк асларында гына калдырып кы¬ рылган. Русларга караганда да әкренрәк кыймылдый¬ лар. Ләкин һәркайсының эш белән йөргәне күренеп тора. Бар да якты чырайлы. Илчеләр башта кабакны эзләп таптылар. Имән өс¬ тәлләргә тезелеп утырдылар. Кабакның пөхтәлегенә, ан¬ дагы хуш искә таң калып, сыра эчәргә керештеләр. Монда Петр, күрешү турында үтенеп, курфюрст Фрид- рихка хат язды. Волков крепостьның бер солдаты белән хатны Кенигсбергка алып китте. Балыкчыларның ире-хатыны ишек төпләренә, тәрә¬ зәләргә килеп сарылдылар. Бу яхшы кешеләргә Петр күз кысты, исемнәрен сорашты, күпме балык тотасыз дип сорады, аннары бөтенесен сыра белән сыйлады. 19 Л-1364 293
Көн урталарында кабак ишек төбенә түбәсенә тәвә кош каурыйлары кадаган, алтынга манган карета килей туктады. Каретадан күк ефәк кием кигән, битенә пудра! сөрткән бер юнкер сикереп чыкты, һәм кургашын круж¬ калардан сыра эчеп торган балыкчыларны этә-төртә илчеләр янына уза башлады. Куркуы йөзенә чыккан иде аның. Өч адым кала туктап, бөгелә-сыгыла кунакларны сәламләгәндә, киң кырыйлы эшләпәсен салып селтәнгән¬ дә, каурыйлары белән идәнне себереп алды. — Минем хуҗам, Бранденбургның бөек курфюрсты Фридрих сезне, галиҗән... Петр бармак янады. Тегесе аңлап алды: төзәтеп дәвам итте: — Бөек курфюрст сезне, үзенең күптән көткән куна¬ гын, Кенигсбергка, дәрәҗәгезгә күрә әзерләнгән йортка чакыра... Алексашка Меншиков бу чибәр егетнең күзләренә кереп батты, өстәл астыннан Алешканың аягына тибеп куйды: — Менә бу кавалер дисәң дә кавалер... Аяк очлары¬ на басып тора бит... Кәртинкә... Күр әле, паригы кып- кыска... ә безнеке кендектән... Ах, эт баласы!.. Петр юнкер белән каретага утырды. Калганнар арбага төялделәр. Кенигсберг шәһәренә караңгы төш¬ кәндә генә килеп керделәр. . Урамнар, күперләр чип- чиста. Исең китәр: беркайда койма-мазар юк. Өйләр урамга каратып салынган, тәрәзәләре биек, өлгеләре вак. Кая карама — ягымлы ут яктысы. Ишекләр ачык. Кешеләр курыкмыйча йөриләр. Ничек сез таланудан ку- рыкмыйсыз? Әллә сездә караклар юкмы? — дип сорый¬ сы килә. Илчеләр туктаган купең йортында шулай ук һичбер¬ нәрсә яшереп куелмаган, кая карама — кыйммәтле әй¬ бер. Ал да тык... Петр карасу имәннән эшләнгән ашха¬ нәдәге кыйммәтле картиналарга, тәлинкә-кашыкларга. карап торды да Алексашкага пышылдады: — Бөтенесенә ныклап әйт: әгәр берәрсе юк кына әйбергә кулын сузса да, капка баганасына асып куячак¬ мын... — Бик дөрес, мин херц, мин үзем дә курка башла¬ дым... Мин хәзер аларга кесәләрен тегеп куярга кущам... Алла сакласын, исерек баш белән... 294
Теге юнкер тагын килде. Петр аның белән шул ук каретага утырып сарайга китте. Сарай ишек алдына яшерен капка аша керделәр. Бөтен җире ямь-яшел. Кайсы шар, кайсы пирамида яки әтәч шикелле итеп кыркылган куаклар. Фонтан сиптереп тора. Фридрих Петрны бакчада, пыяла ишек төбендә каршы алды. Үткен карашлы, кылыч борынлы, киң маңгайлы иде ул. Ефәк паригы бөтен битен камап тора. Күкрәге аша сузылган күк тасмада бриллиант йолдыз¬ лар җемелди. Хуҗа кунакка ефәк манжетлары эченнән әз генә чыгып торган бармак очларын сузды: — О, туганым, энекәшем, — диде ул французча һәм шул ук сүзләрне немецча кабатлады. Петр аңар торна кебек өстән карап торды һәм кем дип эндәшергә дә белмәде. Абый дисәм? Фридрих абый? Килешми... Галиҗәнап? Алай да әллә ничек... Ул ярат¬ маган сүзне әйтеп, хәтерен калдыруың мөмкин... Курфюрст, кунакны кулыннан тоткан килеш, палас буйлап, кечерәк кенә бер бүлмәгә алып керде. Петрның башы әйләнеп китте: Преображенскийдагы, Петрның сабый чагында ук иң яраткан бер картинасы җанланып киткәндәй булды, бу бүлмә шушы картинадагы күре¬ нешкә шулкадәр охшаган иде: күңелле чатнап янган мәрмәр камин өстендә йолдызлар һәм яшь ай белән би¬ зәлгән искиткеч матур сәгать келт-келт йөри; стеналар¬ да көзгеле шәмдәлләр; алардан матур картиналарга, нәфис урындыкларга, ян сәкеләргә һәм бик күп бүтән нәфис әйберләргә йомшак кына булып якты төшкән. Сабын куыгы кебек юка биек вазаларда алмагач һәм чия чәчәкләре. Ягымлы курфюрст кунакны камин каршындагы ал¬ тынга манган кечкенә җиңел скамьяга утыртты. Кунак аның таралып төшүеннән куркып, гәүдәсенең ярты авырлыгын аяк мускулларына бирде... Курфюрст немец теленә француз сүзләре катнаштырып сөйләде. Ниһаять, ул хәрби союз турында телгә алды. Хәзер Петр ул хәтле оялмый иде инде. Ул үзенең бирегә яшерей рәвештә килгәнен әйтте. «Бер атнадан бирегә Россиянең бөек илчеләре киләчәк, союз турында шулар белән сөйләшер¬ сез», — диде. Курфюрст кул чабып куйды. Петрның тәрәзә дип уйлаганы көзгеле ишек булып чыкты. Ишек әкрен генә ачылып китте. Аннан кызыл ливрея кигән берничә лакей 19* 295
ашамлыклар, эчемлекләр тезелгән кечерәк кенә өстәл кертеп куйды. Ачыккан Петрның эчәкләре ябышырга җиткән иде. Ул кинәт ачылып китте. Ләкин өстәлдә ри¬ зык бик аз иде, берничә кисәк казылык, кыздырган күгәрчен, сумса, салат... Курфюрст, нәзакәтле хәрәкәт¬ ләр ясап, кунакны табын янына чакырды. Камзул яка¬ сына крахмаллы тастымал кыстырды да, елмая төшеп, сүз башлады: — Дин дошманнарына каршы сугышта сез галиҗә¬ нап гаскәрләре ирешкән искиткеч зур уңышларга бөтен Европа соклана. Ләкин нишлим, — амфитеатрда кул чабып утырган римлылар кебек, мин дә фәкать кул чабып кына торырга мәҗбүриен... Минем бичара илем дош¬ маннар белән камалып алынган: бер якта поляк, икенче якта швед. Саксониядә, Польшада, Балтик диңгезендә, Ливониядә юлбасар шведлар хуҗа булып йөргән чакта, халыкларның чәчәк атулары мөмкин дә түгел... Яшь дустым, сез үзегез дә тиздән аңларсыз: гөнаһ шомлыгы¬ бызга каршы, безгә алла тарафыннан җибәрелгән дош¬ ман төрекләр түгел, шведлар... Алар Балтик диңгезен¬ дәге һәр корабтан пошлина алалар. Без бөтенебез ты¬ рышып эшлибез, ә алар юлбасарлык белән көн күрәләр. Бер безне генә таламый бит алар, Голландия штатлары белән Англияне дә талап яталар. Ә төрек нәрсә ул!.. Ул бит Испания таҗына кул сузучы залим Франция якла¬ ганга күрә генә көчле... Кадерле дустым, сез тиздән Франциягә каршы зур коалиция төзелгәнен күрерсез. Франция короле Ундүртенче Людовик картайды, атаклы маршаллары кабердә, ә халкы налог түли-түли бөлеп бетте... Хәзер аның төрек солтанына ярдәм итәрлек көче калмады... Халыкара уенда төрек картасын басачаклар... Ә менә Швеция... О, ул Мәскәү өчен иң куркыныч дош¬ ман! Курфюрст, терсәк очларын өстәлгә әкрен генә терәп, вазадагы алмагач чәчәкләрен йолкып утырды. Аның шома кырылган битенә шәм яктысы төшкән, күзләренең искиткеч акыллы икәне күренеп тора иде. Петр аның төпсез чанага утыртырга маташканын сизеп алды. Ул бер стакан аракы эчте дә сүзне тизрәк икенчегә борды: — Сезнең инженерлардан туп атарга өйрәнмәкче булам әле... — Бөтен парк сезгә хезмәт итәргә әзер. 296
— Данке... — Менә бу мозель хәмерен авыз итеп карагыз әле. — Данке. Европа боткасына тыгылырга безнең ка¬ шык кечерәк әле... Төрекләр белән эш харап безнең... — Берүк Польша ярдәменә исәп тотмагыз, яшь дус¬ тым. Алар швед сыбызгысына бииләр... — Ә мозель хәмере әйбәт кенә икән... — Сезгә сәүдә эшләрегезне киңәйтү өчен Кара диң¬ гезнең файдасы булмаячак... Ә менә Балтик диңгезендә¬ ге берничә гаваньга ия булып алсагыз, алар сезнең өчен хисапсыз күп байлыкка юл ачачак. Курфюрст алмагач чәчәгенең таҗ яфракчыгын чәй¬ нәп утырды, сизелер-сизелмәс кенә елмайган очкынлы карашы каушап калган Мәскәү патшасының йөзендә сирпелеп йөрде... 6. БӨЕК ИЛЧЕЛӘР Илчеләр килеп җиткәнче, бер атна буена Петр шәһәр читендә туп атарга өйрәнеп ятты һәм артиллерия инже¬ нерыннан тупчы эшен бик яхшы үзләштерүе турында аттестат алды. Бөек илчеләр Кенигсбергка һичбер кайда, һичбер кайчан булмаганча зиннәтле итеп, матур итеп килеп кер¬ деләр. Иң алдан хезмәтчеләр өсләренә кыйммәтле япма¬ лар япкан җайдак атларын җитәкләп керделәр. Алар артыннан Пруссия гвардеецлары, пажлар, кавалерлар, рыцарьлар керде. Колак тондырырлык итеп рус трубалары үкерде. Трубачлар артыннан көмеш җеп белән чигелгән яшел кафтан кигән утыз немец солдаты килә иде. Алар ар¬ тында аркаларына җәя белән уклар аскан калмыклар, калмыклар артында кызгылт кафтан кигән, күкрәклә¬ ренә дә, аркаларына да алтын герблар таккан Мәскәү гайдуклары күренде. Як-якка чайкалып килгән пыяла каретаДа рус илче¬ ләре Лефорт, Головин һәм Возницын. Ак атлас тышлы кеш тун, камчат бүрекләр кигәннәр. Бүрекләренә бриллианттан эшләнгән ике башлы бөркет кадаганнар. Бармакларында һәм таянып йөри торган таякларында алтын балдаклар җемелди. Илчеләр өчесе дә кыймыл¬ дамыйча кукраеп утыралар. Карета артында Мәскәү 297
дворяннары. Нинди кыйммәтле киемнәре бар — бөтене¬ сен кигәннәр... Илчеләр курфюрст белән сөйләшүләр алып барган чакта, Петр Фришгаф елгасы буйлап яхтада йөрде. Биредә илчеләргә дә әллә ни эш юк иде: курфюрст ника¬ дәр -генә хәйләкәрләнеп маташмасын, — илчеләр союзны аның белән төзүгә караганда Польша белән төзүне артыграк күрделәр. Алар элекке заманнардагы кебек һәр сүзгә, һәрбер хәрефкә ябышып ятмадылар, немец¬ ларның гореф-гадәтләрен үтәп бардылар; шулай да курфюрстның кулын үпмәделәр. Рус илчеләре хәрби союз түгел, дуслык союзы төзергә тәкъдим иттеләр. Курфюрст исә аларны хәрби союз ягына бөгәргә тырыш¬ ты. Илчеләр, ярар алайса, хәрби союз төзербез, ләкин Төркия белән сугышудан баш тарткан илләргә каршы сугышырбыз, диделәр. Ләкин курфюрст моның белән дә килешмәде, ул Петр янына китте һәм аның белән яхтада төн буена сөйләшеп йөрде. Рус малае керле тырнак¬ ларын чәйнәп утырды-утырды да, ниһаять, болай диде: — Ярар, сезнеңчә булсын... Ләкин кәгазь язып тор¬ мыйбыз... Кирәк чакта ярдәм итәрбез, ышан, тәре тотып ант итәм... 7. ГЕРМАН ҖИРЛӘРЕНДӘ Петр атларын почта бүлекләрендә алмаштыра-ал- маштыра барды; беркайда да туктап тормады ул. Бары тик Ильзенбург янындагы атаклы тимер заводына гына сугылып үтте. Монда Петр домна миченнән чуен агыз¬ ганны, чүлмәкләрдә тимер кайнатканны, юка тимердән мылтык көпшәләре койганны, су тегермәне ярдәме белән әйләнеп торган станокларда корыч кырдырганны, тимер бораулаганны карап йөрде. Петр әйбәт кенә ике мастер¬ ны Мәскәүгә китәргә күндергән иде дә, ләкин хуҗалары җибәрмәде. Як-ягында алмалар, грушалар үсеп утырган юл буй¬ лап илчеләр ары киттеләр. Йикадәр кеше очрады — берсе бер алмага, грушага тимәде. Тирә-якта кеч¬ кенә генә имән урманнары, иген кырлары, таш койма¬ лы бакчалар, яшеллек эчендә күмелеп утырган чүл¬ мәк түбәле өйләр күренеп калды. Ялтырап аккан инеш¬ ләр, ялгыз карт имәннәр, су тегермәннәре, яшел аланнар, 298
анда утлан йөргән симез сыерлар... Ике-өч чакрым саен кечкенә шәһәр: текә түбәле чиркәү, таш түшәлгән мәй¬ дан, мәйданда таш кое, шәһәрне идарә итү бинасы, пөхтә өйләр, мәзәк язылган пивной вывескалары, бәй¬ ләгән колпак, кыска куртка, ак оек кигән ягымлы кеше¬ ләр... Борынгы киң күңелле Германия әнә шундый иде. Җылы гына июль киче иде. Илчеләр Ганновер шәһә¬ ре янындагы Коппенбург бистәсенә килеп керделәр. Этләр өрә, тәрәзәләрдән юлга якты төшкән, хатын-кыз¬ лар кичке аш әзерләп йөриләр... Вывескасына «Алтын чучка баласы» дип язылган трактир ишеге төбендә ак алъяпкычлы ниндидер бер кеше пәйда булды. Петр белән Алексашка илчеләрдән алда бик борынгы каретада килә иделәр. Алъяпкычлы кеше аларның кучерына нәрсәдер кычкырды. Кучер арыган атларын туктатып, Петрга эндәште: — Галиҗәнап, трактирчы бүген дуңгыз суйган икән... Кичке ашка төйгән ит белән казылык әзерләгән... Кунар өчен моңардан да әйбәт урын табасыбыз юк... . Петр белән Меншиков, оеган аяклары белән уңайсыз атлап, каретадан төштеләр. — Синеңчә ничек, Алексашка, кайчан да булса без дә шушылай итеп тора башларбызмы икән? — Белмим шул, мин херц, булса да тиз булмас... — Нинди күңелле... Күр, әнә этләре дә бездәге кебек ярсып өрми... Җәннәт... Мәскәү исемә төшсә, ут төртеп яндырырдай булам... — Дөрес, терлек абзары... — Мең ел яшәп, җир сукаларга да өйрәнмәгәннәр. Нигә шулай? Курфюрст Фридрих акыллы кеше, белеп әйтә: безгә Балтик диңгезенә борын тыгарга кирәк... һәм шунда яңа шәһәр салырга кирәк, чын җәннәт ши¬ келле итеп... Күр, монда йолдызлар да бездәгедән якты- рак яна... • — Безнең кешеләрне китерсәң, моның бөтен җирен пычратып бетерерләр иде, мин херц. — Кайтып кына җитим, Алексашка, бөтенесенең җанын алам. — Шулай итсәң генә инде... Трактирга керделәр. Зур учак өстендә һәм имән мат¬ чада казылыклар, дуңгыз ботлары эленеп тора, җиз савыт-сабада дөрләп янган чыбык-чабык яктысы җемел¬ 299
ди иде. Хуҗа кунакларны, табак кебек түгәрәк, кып- кызыл бите белән елмаеп, башын түбән иеп каршы алды. Сыра китерттеләр. Утырганнар гына иде, урамнан бер кавалер килеп керде. Аның өстендә итәге шпорына тиеп торган постау плащ, башында киң кырыйлы биек түбәле эшләпә иде. Ул трактирчыга чыгып торырга ымлады. Аягын аякка бәреп куйды һәм эшләпәсен са¬ лып, шпага очы белән плащ итәген тырпайтып, иелә- иелә кунакларны сәламләде. Петр белән Алексашка, авызларын ачып, аның кыланышын карап тордылар. Кавалер йомшак кына итеп болай диде: — Ганновер курфюрстинасы галиҗәнап Софья, үзе¬ нең кызын — Бандербург курфюрстинасы Софья-Шар- лоттаны, үзенең улын — Англия тәхетенең варисын, олуг хөрмәт иясе Георг Людовикны, герцог Цельскийны, сарай ханымнарын һәм кавалерларын ияртеп, сез гали- җәнапне, гадәттән тыш шөһрәтле Мәскәү патшасын күреп сөйләшү хөрмәтенә ирешү теләге белән, газаплы, интектергеч юлга чыкты. Ул хәзер үзенең иярченнәре белән биредә, Коппенбургта. Кавалер Петрны кичке ашка чакырды: — Курфюрстина һәм аның кызы сез килмичә табын¬ га утырмыйлар, — диде кавалер. Петр ул әйткәннәрнең яртысын гына аңлады, һәм шулхәтле курыкты, — чак урамга чыгып шылмады. — Бара алмыйм, — диде ул, тотлыга-тотлыга. — Ан¬ нары хәзер соң да... Голландиядән кайтышлый сугылсам гына инде... Кавалер бер дә тартынмыйча кыстый бирде. Алек¬ сашка русча пышылдап куйды: — Котыла алмыйсың... Булмаса, берәр сәгатькә ба¬ рып кайт, мин херц. Немецлар — үпкәләүчән халык... Арткы ишектән керү, кеше күзенә күренеп йөрмәү шарты белән, Петр кунакка барырга риза булды. «Та¬ бында курфюрстинадан гайре кеше булмасын, уза китсә, кызы булсын», — диде ул. Аннары учак өстендә эленеп торган казылыкларга кызыгып карап алды да, тузанга баткан өч кырлы эшләпәсен киеп, Алексашканы әйдәп, трактирдан чыгып китте. Урамда аларны карета көтеп тора иде. 300
8. КОППЕНБУРГ САРАЕНДА. Курфюрстина Софья үзенең кызы Софья-Шарлотта белән зур залда, камин каршындагы өстәл янында утыра иде. Бу урта гасырда салынган иске замок булып, аны курфюрстина шушы шәһәрнең бер алпавытыннан Петр¬ ны кунакка чакыру өчен генә алып торган иде. Залга обой ябыштырылган, паласлар эленгән булса да, урыны-урыны белән стенасының кубып беткән кир¬ печләре күренеп тора, ә ярым түгәрәк түшәменә мәче- башлы ябалаклар оялаган. Дүрт кырлы ташлардан тү¬ шәлгән идәне кызыл сакаллы рыцарьларның дагалы итекләре белән ашалып беткән, бөтен җирдән күсе һәм тузан исе килә. Бу ис нәфис ефәк креслоларда да бар кебек... Софьялар икесе дә Германиянең иң укымышлы ха¬ тын-кызлары иде. Икесе дә атаклы немец философы һәм математигы Лейбниц белән хат алышып торалар иде. Философ бу ана белән кңз турында: «Алар шулхәтле башлылар, шулхәтле күпне белергә тырышалар, кайчак үзләренең сораулары белән сине стенага китереп тери¬ ләр», — дип сөйли иде. Ана белән кыз сәнгать белән әдәбиятны һаман үз канатлары астында тотып килделәр. Софья-Шарлотта Берлинда фәннәр академиясе оештырды. Берничә көн элек курфюрст Фридрих үзенең хатында: «Германиягә вәхшиләр патшасы килгән, балта остасы кыяфәтенә кереп йөри», дип язды. Петр белән сөйләшү¬ дән алган тәэсире турында ул болай дип язган иде: «Күрәсең, Мәскәү кыргый йокыдан уянып килә. Хәзер аның игелекле якка, яхшы якка адым атлавы әһәмият¬ ле». Ана белән кыз исә андый сәяси сүзләрне яратмый¬ лар, бирегә алар һичбер төрле эчкерсез ният белән, Петрны күреп сөйләшү, танышу теләге белән килгәннәр иде. Курфюрстина Софья бакчага караган ачык тәрәзә аша тәгәрмәч тавышлары ишеткән кебек булды. Аның кресло култыксаларын кысып тоткан ябык бармаклары гына түгел, ак паригындагы мәрҗән тезмәләргә хәтле дерелдәп куйды. Бик ябык иде ул, бөтен бите җыерчык белән тулган иде. Төшкән теше урынына балавыз ябыш¬ тырып куелган, ә кара күзләре шаян бер җанлылык бе¬ лән янып торалар иде. 301
Софья-Шарлоттаның күзләре генә әнисенә охшаган иде. Ап-ак тәнле, бик чибәр, мәһабәт кыз иде ул. Пудра¬ ланган паригы астында киң маңгай; иңнәре, күкрәкләре искиткеч килешле; юка иреннәре, бераз гына өскә кара¬ ган борыны белән озынча ияге сокланырлык матур иде. Тәгәрмәч тавышларын ул да ишеткән икән: — Ниһаять, — дип, җәлт кенә урыныннан кузгалды. Ана белән кыз, ефәк күлмәкләрен кыштырдатып, тә¬ рәзә янына килделәр. Бакча юлы буйлап, кулларын селти-селти, озын бер шәүлә килә, аның артыннан киң эшләпәле, плащлы икен¬ че берәү атлый, арттарак өченче бер кеше күренә иде. — Алдагысы — ул, — диде курфюрстина Софья. — Я алла, әзмәвер ич бу... Петрларны алып килгән кавалер, ишекне ачып: — Патша хәзрәтләре килде, — диде. Ишектә яны белән кереп килгән Петрның йон оек, тузанлы башмак кигән чалыш аягы күренде. Петр ха¬ нымнарны күрүгә «Гутен абенд...» — диде дә каушап калды: маңгаен сөрткән булып, учы белән битен тома¬ лап торды. . Курфюрстина Софья аңар таба өч адым атлап, күд- мәк итәген чеметеп тотты да, андый яшьтәгеләргә хас булмаган бер җиңеллек белән реверанс ясап алды: — Хәерле кич, патша хәзрәтләре... Софья-Шарлотта, әнисе урынына килеп, нәфис бар¬ маклары белән кабарып торган итәкләрен чеметеп тот¬ ты һәм аккош кебек нәзакәтле хәрәкәтләр белән чүгеп куйды: — Галиҗәнап патша! Сезне, яшь геройны, хисапсыз күп халыкларның солтанын, ата-бабадан килгән һәла¬ кәтле хорафатларны җимергән беренче рус кешесен күрергә ашкынып торуыбыз өчен безне гафу итсәгез иде. Петр, кулын битеннән алып, башын түбән иде, анна¬ ры колга кебек турайды һәм, үзенең кыяфәте көлке икәнне төшенеп, ханымнарның көлеп җибәрүләрен көт¬ те. Ул шулхәтле каушады, немец сүзләре теленә кил¬ мәде. һәм ишетелер-ишетелмәс зәгыйфь тавыш белән: — Их кан нихт шпрехен... мин сөйләшә алмыйм, — дип мыгырдап куйды. Сөйләшергә туры килмәде дә: курфюрстина Софья, җавап көтеп тормастан, рус иле, сугышлар, һава торы¬ шы, юл тәэсирләре турында өсте-өстенә кырыкмаса- 302
кырык сорау бирде. Аннан, кунакны култыклап, табын янына алып килде. Өчесе дә карангы түшәмле иләмсез залга йөз биреп утырдылар. Әни кеше патша тәлинкә¬ сенә кош ите алып куйды, кызы хәмер салды. Петр үзе¬ нең керле озын тырнакларын кардай ак скәтер өстенә, чәчәкләр, хрусталь савыт-саба арасына чыгарырга уңай¬ сызланып, кулын йодрыклап утырды. Карчык сүз ара¬ сында, аналарча ягымлы итеп, үзенең шыр сөяк бармак¬ лары белән аның терсәгенә кагылып куйды. Шарлотта исә хәмер кувшинына яки берәр ризыкка үрелү өчен урыныннан күтәрелгәндә, яшь патшаны үзенең нәзакәт¬ ле мөгамәләсе, сөйкемле елмаюлары белән сыйлады: — Менә монысын ашап карагыз әле, галиҗәнап... Яратмый калмассыз, бик тәмле, ихлас менә... Петр эреп китте. Ул хәзер оялып утырмады. Сорау¬ ларга җавап бирә башлады. Ханымнар аңар Голландия һәм Фламандиянең искиткеч рәссамнары, Франция сараендагы бөек драматурглар, фәлсәфә һәм матурлык турында сөйләделәр. Яшь егет күбесен аңламады, төшен¬ дереп биргәч, исе китте. Ул аягы белән тибеп куйды да: — Мәскәүдә фән юк, сәнгать тә юк! — диде. — Мин аларны үзем дә бирегә килгәч кенә күрдем... Бездә ул нәрсәләрне үстермәгәннәр, курыкканнар... Безнең бояр¬ ларыбыз да, дворяннарыбыз да — тупас мужиклар. Бар белгәннәре ашау да йоклау, гыйбадәт кылу... Ка¬ раңгы безнең илебез... Сез анда барсагыз, котыгыз очар иде, бер көн дә тора алмас идегез. Менә мин үзем сез¬ нең белән утырам, үзем артыма борылып карарга кур¬ кам... Бер Мәскәү тирәсендә генә дә утыз мең юлбасар йөри... Минем турыда, күп кан түгә, дип сөйлиләр, ишек төбенә ташлап киткән имзасыз хатларда миңа: кеше¬ ләрне син үз кулың белән җәзалыйсың икән, дип яза¬ лар... Аның авызы чалышайды, яңак сөякләре калкып чык¬ ты, гүя аның алдында ризык белән тулы табын түгел, ә Преображенский бистәсендәге кан исе белән* тынчыган тәрәзәсез өй иде, — бу күренешне качыру өчен ул кисәк кенә муенын, иңбашларын тартып куйды. Ханымнар аның йөзендәге бу үзгәрешне курку катыш кызыксыну белән күзәтеп тордылар... — Ә сез ул сүзләргә ышанмагыз... Бөтенесеннән болай кораб ясарга яратам мин. «Принкипиум» исемле 303
галерның төбеннән алып мачтасына хәтле бөтен җирен менә шушы кулларым белән ясадым, — диде патша һәм, ниһаять, йодрыкларын ачып, учларындагы сөял* ләрен күрсәтте: — Диңгезне яратам мин, аннары һавага мәзәк утлар җибәрергә яратам... Ундүрт һөнәр беләм, ләкин начар беләм әле. Монда килүем дә шуның өчен... Ә усал, кан эчәргә ярата диюләре — ялган... Мин усал түгел... Мәскәүдә, безнең халык арасында яшәсә, кем дә котырган эткә әйләнер... Россиядә бөтенесен җимерергә, бөтенесен яңабаштан төзергә кирәк... Ә кешеләр кире беткән безнең... Чыбыркы белән яра-яра итен тунап бе¬ тер, шыр сөяккә калдыр, — барыбер үзенекен итә... Петр төртелде. Ханымнарның күзләренә карап гаеп¬ ле кешедәй елмаеп куйды: — Сезнең монда король булып тору — бер рәхәт кенә. Ә миңа, анакай (Петр карчыкның кулын тотып алды), миңа, анакай, башта, әйбәтләп торып үземә балта эшенә өйрәнергә кирәк әле. Курфюрстиналар Петрны рәхәтләнеп тыңладылар. Тырнаклары керле булуга да, кулларын ашъяулыкка сөрткәнгә дә, авызын чыпылдатып ашаганга да сүз әйт¬ мәделәр. Мәскәү гореф-гадәтләре турында сөйләгәндә, күзләрен кыскалап, урам сүзләре кыстыргалап җибә¬ рүен дә, тәэсирлерәк булсый өчен Софья-Шарлоттага терсәге белән төрткәләп куюын да гафу иттеләр. Аның бөтен сыйфатлары, хәтта мәрхәмәтсез булуы, хәтта гуманизмның кайбер күренешләрен бөтенләй аңламавы ханымнарга соклангыч булып күренде. Петрдан аларга көчле җәнлекләрдән аңкый торган кыргыйлык аңкып торды. (Софья курфюрстина соңыннан үзенең көндәле¬ генә болай дип язды: «Бу бик яхшы кеше, шул ук вакытта начар да. Әхлак мәсьәләләрендә ул үз иленең чыкылдап торган вәкиле».) Чемердәп торган хәмер һәм шундый акыллы, чибәр ханымнарга якын булу Петрның күңелен ачып җибәр¬ де. Софья-Шарлотта аңа үзенең бабасын, абыйсын һәм сарай кешеләрен күрсәтергә теләде. Петр, трубкасын эзләп, кесәсенә тыгылды. Бер үк вакытта кечкенә авызы белән сәер елмаеп, башы белән ымлап куйды: «Ярар, күрсәтә бирегез...» Бераздан залга герцог Цельский керде. Кибеп-корып беткән булуына карамастан, сакалы испанча кырылган, 304
мыек очлары хатын-кыз артыннан чабучыларныкы ке¬ бек тырышып-тырышып бөтерелгән бик мут бер карт иде бу. Аның белән бергә тәхет варисы — кара бәрхет кием кигән, тар битле сүлпән генә бер үсмер керде. Алар ар¬ тыннан ишектә бик купшы, бик зиннәтле киенгән ханым¬ нар, кавалерлар күренде. Әлбәттә, кая барса да үз өен¬ дәге кебек йөрүче киң җилкәле, матур Алексашка да калмады: ул сарай хатын-кызлары белән бергә керде. Аларга кушылып илчеләр: Лефорт, симез Головин һәм себер наместнигы керде (алар Коппенбургта патша каретасын куып җиткәннәр, Петрның кайда икәнен бел¬ гәч, котлары очып, ашап-эчеп тә тормастан, бирегә йөгереп килгәннәр иде). Петр башта герцогны кочты; аннары тиздән Англия короле булачак үсмерне култык асларыннан күтәреп алып үпте. Шуннан соң кулын көянтә кебек итеп бөкте дә сарай әһелләренә җәлт кенә баш иеп куйды. Ханымнар барысы берьюлы тез чүгеп алдылар, кавалерлар, бөгелеп-сыгылып, эшләпәләрен са¬ лып селтәнделәр. — Алексашка, ишекне катырак яп, — диде Петр, русчалап. Үзе бер литр сыешлы бокалга хәмер салды дд, акын гына басып торган бер кавалерны дәшеп китерде. Т1әм, тагын сәер елмаеп: — Безнең йола буенча, патша бокалыннан баш тар¬ тырга ярамый, ханымнар да, кавалерлар да берәрне тутырып эчәргә тиеш, — диде. Кыскасы, Кукуйдагы кебек үк күңел ачу башланып китте. Мандолиналарын күтәреп итальян җырчылары килеп керде. Петрның биисе килеп китте. Ләкин итальян¬ нарның уйнаганнары артык нәфис һәм бик салынкы иде. "Ул Алексашканы трактирга үз музыкантларын алып •килергә җибәрде. Озакламый кызыл күлмәк кигән, чәч¬ ләре под горшок китәрелгән рус уенчылары килеп керде. Алар стена буйларына тезелештеләр дә бөтенесе берь¬ юлы тәлинкә-кашык кагарга, агач сыбызгы сызгыртырга, җиз быргылар кычкыртырга, сыер мөгезләрендә уйнар¬ га керештеләр... Урта гасыр сараеның гөмбәзләре астын¬ да гомер ишетелмәгән пәри-җен музыкасы яңгырады. Петр күзләрен уйната-уйната биеп китте: — Сиптер, Алексашка! Меншиков иңбашларын уйнатып алды, кашларын си¬ кертеп торды һәм, әле аяк очларына басып, әле үкчә¬ ләре белән тыпырдатып биеп китте. Софья патшаның 305
ничек биегәнен күрергә теләде. Петр карчыкны бар¬ макларыннан гына чеметеп тотты да парлап бии баш¬ лады. Кара син аны! Карчык аккош кебек йөзеп кенә йөрде. Петр аны креслога илтеп утыртты да яшьрәк бер юан хатын сайлап алып тыпырдарга кереште. Лефорт биюләргә җитәкчелек итеп йөрде. Софья- Шарлотта үзенә юан Головинны сайлап алды. Менә бакчадан рус солдатлары йөгерешеп кереп, ханымнар белән парланыштылар да, кыргый чинап, сызгырып, аякларын әллә ниләр кыландырып, әле чүгеп, әле тып- тып тыпырдап биергә керештеләр. Немкаларның кабар¬ тылган юбкалары зыр әйләнде, париклары тузгып бетте, тирләп пештеләр. Кайбер руслар, бу хатыннарның ка¬ быргалары нигә шулхәтле каты икән дип, аптырашта калдылар. Петр бу хакта Софья-Шарлоттаның үзеннән сорады. Курфюрстина башта аңламый торды, аннан күзләреннән яшь чыкканчы көлде: — Кабырга түгел ул, корсетны тотып тора торган фил сөякләре һәм пружиналар... — диде ул. 9. БУ ТӨШ ТҮГЕЛ Коппенбургта аерылыштылар. Бөек вәкилләр әйлә¬ неч юл белән Амстердамга киттеләр. Петр, үзе белән берникадәр солдат алып, туп-туры Рейнга юл тотты һәм. Ксантена шәһәренә җитәрәк, корабка күчеп утырды. Менә көтеп алынган Голландия иле башланды. Рейнның уң култыгы белән килеп, Форт авылы янында шлю» аша чыгып, каналга керделәр. Яссы төпле баржаны таза-таза ике ат өстерәде. Атлар үләнле яр читеннән салынган комлы сукмак буй¬ лап, башларын чайкый-чайкый бардылар. Канал, кар¬ тага сызылган туры сызык кебек булып, яшелчә бакча¬ лары, көтүлекләр, чәчәкле басулар буенча сузылган иде. Көн, бераз томанлы булса да, кызу иде. Шөббуй, сөм¬ бел, нәркәс чәчәкләре инде шиңгәннәр, ә ялкындай кы¬ зыл, алтындай сары, аксыл кара һәм чуар лалә гөлләре әле шау чәчәктә. Кая карама, әкрен җилдә әкрен генә тегермән канатлары әйләнә; хуторлар, утарлар, чүлмәк түбәле өйләр... Анда-санда канаулар җемелди. Канау буйларында рәт-рәт булып бөдрә таллар тезелеп, утыра. Еракта, күгелҗем томан эчендә шәһәрләр, чир¬ 306
кәүләр, манаралар. Тагын тегермән, тагын тегермән... Әнә, бакчалар арасыннан үткән канау буйлап, печән төягән зур көймә килә. Утар түбәләре артыннан бер җилкән килеп чыга һәм лалә гөлләре арасыннан әкрен генә йөзә башлый... Кояш нурларына иркәләнеп әкрен генә аккан зур бер канауда яшелчә төягән каеклар тезе¬ леп тора. Чит-читләре мүкләнгән шлюз янында мичкә¬ дәй киң чалбар, тар куртка, агач башмак кигән голланд- лылар, трубка тартып, шлюз ачылганны тыныч кына көтәләр... Урыны-урыны белән баржа басулардан, хәтта карал¬ тылардан да биек күтәрелеп барды. Аста, кирпеч стена¬ лар буенда җиләк-җимеш агачлары, куаклар, бауга эленгән керләр күренде. Ком сибелгән чип-чиста ишек алларында тавис кошлары йөри иде. Руслар, бу кош¬ ларны тере килеш күргәч, аһ иттеләр. Гаҗәеп күп көч түгеп, диңгез кочагыннан яулап алынган бу ил матур төш кебек булып күренде. Әйе, биредә һәрбер атлам- җирнең кадерен беләләр һәм аны иркәләп торалар икән шул... Баржа борыныннан карап барган Петр, чүлмәк трубкасын пошкырта-пошкырта, үзенең солдатларына болай диде: — Безнең Мәскәүдә кайбер ишек аллары гына да моннан зуррак... Ә шуңардан файдалана белү юк. Шун¬ да әйбәтләп бакча үстерсәгез, карап кына торсагыз, үзегез өчен файда бит, югыйсә... Каралтыгыз ишелә, капкагыз авып төшә, сез, шайтаннар, шуны гына да терәтеп куймыйсыз... Лапас астына барып килергә дә иренәсез бит сез, бусагадан гына чаптырасыз... Аннан тагын мич башына!.. Нигә шулай? Җиребез шундый иркен, ә үзебез нигә хәерче?.. Гарьлек бит... Әнә күре¬ гез — җирне диңгез төбеннән ■ алганнар, агачны әллә нихәтле җирдән алып килеп утыртканнар... Шулай да илләрен чын җәннәт иткәннәр... Ә сез... Баржа зур каналны үтеп, икенче бер шлюз аша кеч¬ кенә каналга керде. Биредә ишеп түгел, колгалар белән этеп бардылар, әледән-әле авыр йөк төягән зур көймә¬ ләр очрап торды. Шул рәвешчә байтак баргач, көнчы¬ гышта аксыл-соргылт Голландия диңгезе күренде. Диң¬ гезгә якынайган саен, анда җилкәннәр күбәйде. Тирә- юньдә халык та күбрәк күренә башлады. Көн кичкә авышты, инде Амстердамга да ерак калмады. Шәфәкъ кызыллыгы белән алланган диңгездә кораблар, күкрәк¬ 307
ләрен киергән җилкәннәр, өйләрнең, чиркәүләрнең очлы түбәләре, диңгез читеннән күтәрелгән тау-тау болытлар, аннан шәһәр утлары, аларның каналларда чагылган шәүләләре... Ярга чыктылар да ягымлы утлары белән үзенә тар¬ тып торган бер трактирга керделәр. Аш янында джин һәм инглиз аракысы эчтеләр. Петр биредән солдатлары белән тәрҗемәчеләрен Амстердамга җибәрде. Үзе, Меншиков, Бровкин һәм Битка поп белән бер мачталы суднога күчеп утырды да, башкалага кермәстән, Саардам авылына китте. Переяслав күлендә потешныйлар өчен кораб ясап ятканда, Гаррит Кист дигән тимерче бу авылны бик мактап сөйләгән иде. Архангельскига, аннан соң Воро¬ нежга килгән кораб осталары да бу авыл турында Петрның иске дусты әйткәннәрне үк әйттеләр: «Менә Саардамда эшләнгән корабларны күрсәң икән син, Петр Алексеевич: үзе җиңел, үзе нык, үзе шундый тиз йөри... Кораб дисәң дә кораб...» Шуңар күрә хәзер Петр Саар- дамга ничек барып җитәргә белмәде. Бу авыл Амстердамга якын гына булып, анда һәм тагын берничә авылда иллеләп верфь бар иде. Анда көн-төн эш кайнап тора һәм шулхәтле тиз эшлиләр, бипь алты атна саен урта зурлыктагы бер сәүдә корабы яки кит аулау корабы ясап чыгаралар иде. Ә колониаль илләргә йөри торган зур кораблар белән хәрби кораб¬ ларны Амстердамның үзендәге ике адмиралтейство эшли иде. Кораб өчен кирәк булган җилкән, бау, кадак, бер¬ кеткеч кебек нәрсәләр өчен дә читкә чыгып йөрмәле түгел: боларның бөтенесе верфьләрнең әйләнә-тирәсен¬ дәге бик күп фабрик-заводларда җитештерелә иде. Петрның көймәсе тирән һәм тар диңгез култыгы буйлап төн буена йөзде. Верфьләрдәге балта тавыш¬ лары, тимер чыңнары, бүрәнәләр шыгырдавы көймәдәге- ләргә төннең-төн буена ишетелеп торды. Яр буендагы учаклар яктысында стапельләрдәге корабларның челтәр кабыргалары, авыр сайгакларны, матчаларны, такта бәйләмнәрен корабка күтәреп менгезүче агач машиналар күзгә чагылды. Фонарь аскан көймәләр әрле-бирле йө¬ реп торды. Карлыккан тавышлар ишетелде. Нарат йо¬ мычкасы, сумала, дым исләре керде борынга... Ишкәк¬ ләрен шыгырдатып, трубкаларын пошкыртып таза-таза дүрт голландлы узып китте. 308
Төн урталарында бер хәрчәүнигә ял итәргә керделәр. Биредә ишкәкчеләр алмаштырылды. Иртән торып чык¬ канда, көн болытлы, дымлы иде. Төнлә белән шундый зур булып күренгән өйләр, тегермәннәр, төрле баржа¬ лар хәзер кечерәеп калганнар иде. Яр буйларында күгел¬ җем чык. Су өстендә томан. Бөдрә таллар башларын су читенә игәннәр... Ә данлыклы Саардам кайда соң? Ишкәкчеләрнең берсе сөзәк түбәле кечкенә агач өй¬ ләрне, уңып киткән берничә кирпеч өйне күрсәтеп: г— Саардам әнә шул үзе инде, — диде. Хәзер көймә бераз пычранып киткән тар канал буй¬ лап урамнан барган кебек барды. Авыл уянып килә, кайбер өйләрдә инде учак асканнар иде. Хатын-кызлар дым белән күкле-яшелле төскә кергән вак өлгеле дүрт- келле тәрәзәләрне юып торалар, кыегайган ишекләрнең җиз тоткаларын чистарталар. Кәз җәелгән сарай түбә¬ сендә әтәч кычкыра... Канал шундый тар — аның аркы¬ лы бау сузып, керләр элгәннәр. Баржа шушы керләр, га¬ җәп киң чалбарлар, киндер күлмәкләр, йон оеклар астыннан чыкканда, кешеләргә иелеп калырга туры килә. Менә көймә бер аркылы канауга борылып керде, һәм черегән субайлар, тавык кетәкләре, сарайлар, чоланнар, аларга кушып ясалган бәдрәфләр, куышлы өянкеләр яныннан үтеп, кечкенә генә култыкка барып чыкты. Култык уртасындагы көймәдә бәйләгән колпак кигән, башы иңнәренә сеңгән бер кеше балык тотып утыра иде. Петр аны күргәч сикереп торды: — Гаррит Кист, иске дус, бу син түгелме соң? Кеше башта кармагын судан алды, шуннан соң гына күтәрелеп карады. Көймәдә басып торган Петрның кызыл курткасы белән киндер чалбарына, кара лаклы эшләпәсенә карап, ул аны шундагы берәр үсмер эшче дип белде. Ә шашкын күзләренә, хакимнәрчә ихтыярлы йөзенә текәлебрәк карап, Мәскәү патшасы икәнен бел¬ гәч, хәйран калды, куркып китте, Ул сары керфекле күз¬ ләрен челт-челт йомгалап, ни әйтергә белми торды да: — Кара, бу син ич, Питер! — диде. — Исәнме. — Исәнме, исәнме, Питер... Гаррит Кист каты бармаклары белән сакланып кына патшаның кулын кысты. Аннан Алексашканы күреп, аңар эндәште: 309
— Әй, бу син йч, егет!.. Бик яхшы, Голландиягә килеп бик яхшы иткәнсез... — Бөтен кышка, Кист. Верфьтә балта остасы булып эшләргә... Хәзер инструмент алырга барабыз. — Мәрхүм Яков Омның хатынында бик әйбәт инст¬ румент бар. Әллә ни күп сорамый да. Үзем сөйләшер¬ мен... — Мәскәүдә үк әле сиңа төшәрмен дип уйлап куйган идем. — Юк, миндә сиңа кысан булыр, Питер, мин фә¬ кыйрь кеше. Өем дә бик искерде... — Төзәтербез, верфьтә миңа бераз эш хакы бирми булмаслар ич... — Әй, син һаман шундый шаян икәнсең әле, Питер... — Юк, хәзер безнең шаярып торырга вакыт юк. Ике ел эчендә безгә флотны төзеп бетерергә кирәк. Җитәр¬ лек җүләр саттык инде, акылга утырырга вакыт. — Әйбәт нәрсә ниятләгәнсез, Питер. Көймә үлән баскан яр читенә, түбәсе иңгән ике тәрә¬ зәле агач өй каршына килеп туктады. Биек морҗасын¬ нан, карт өрәңге тармакларына сирпелеп, төтен күтәре¬ лә. Кыйшайган ишегендә рәшәткәле тәрәзә. Ишек тө¬ бендә башмагыңны салып керү өчен тар гына чиста палас. Килеп туктаган ят көймәгә бусага төбеннән ябык кына бер карчык карап тора: пөхтә генә алъяпкыч бәйләгән, башында крахмаллы ап-ак башлык, кулларын күкрәкчә эченә тыккан. Гаррит Кист, ишкәкләрен үләнгә ташлап: «Әй, син, Мәскәү кунаклары килде!» — дип кычкыруга, карчык салмак кына итеп башын иеп куйды. Петрга өй ошады. Ул үзе белән Алексашка өчен ике тәрәзәле гүрнәчәне һәм караңгы чоланны сайлады, ә Алешка белән Битканы чарлакка менгезеп җибәрде. Шул ук көнне ул Гаррит әйткән тол хатынның инстру¬ ментларын сатып алды. Тачкага салып алып кайтып килгәндә, аңар бер кыш Воронежда эшләп киткән бер балта остасы очрады. йомшак күңелле балта остасы аны күрүгә авызын ачып катып калды. Агарып китте ул, йөрәге чәнчешә башлады. Аның күз алдында кар бураны, салкын иртә һәм дар агачында чайкалып торган рус эшчеләре гәүдә¬ ләнде... 310
— Исәнме, Ренсен, — диде Петр. Ул, тачканы куеп, җиңе белән тирләгән битен сөртте дә кулын танышына сузды: — Әйе инде, бу — мин. Я, нишләп ятасың? Воро¬ неждан юкка киттең син... Ә мин монда Лингст верфен¬ дә эшлим. Кара аны, ычкындырып ташлама, мин монда Петр патша түгел, Петр Михайлов. 10. КАЙСАР ПАТШАГА ХАТ «Мин хер кених... Сезнең указ буенча укырга җибә¬ релгән кешеләр барысы да урнашып бетте. Иван Голо¬ вин, Плещеев, Крапоткин, Василий Волков, Верещагин, Александр Меншиков, Алексей Бровкин, айнымас поп Битка кораб ясарга өйрәнеп яталар, мин үзем дә шул эштә; Александр Кикин, Степан Васильев мачта ясарга өйрәнәләр; буяучы Яким белән илчелектә эшләүче дья¬ кон Кривосынин су тегермәне ясарга өйрәнәләр; Борисов белән Уваров йорт җиһазлары мастерскоена өйрәнчек итеп бирелделәр; Петелин, Муханов һәм Синявин төрле¬ се төрле җиргә матрос булып киттеләр, Арчилов бом¬ бардирлыкка өйрәнергә китте... Ә бездән алда килгән стольниклар, компас белән эш итүне үзләштерүләренә, гыйлемлекнең очына чыктык инде дип белеп, Мәскәүгә кайтып китәргә булганнар икән дә, без аларны тотып калдык һәм бөтенесен бер верфькә кара эшче итеп бир¬ дек... Сез галиҗәнап язган хатны Яков Брюс әфәнде безгә китереп тапшырды. Шулай ук безгә үзенең хәзергә хәтле төзәлмәгән яраларын күрсәтеп шикаять итте. Сезнең мөбарәк кулыгыз белән ясалган ул яраларны күрдек... Ерткыч! Кешеләрне газаплаудан кайчан туктыйсың инде син? Кара аны!.. Аннары ул Ивашка Хмельницкий белән буталуыңны ташла... Авыз-борыныңны җимереп бетерә¬ чәк ул синең... Питер...» 11. КАЙСАР ПАТШАНЫҢ ПЕТРГА ЯЗГАН ХАТЫ «Син, әфәндем, үзеңнең миңа җибәргән хатыңда, Ивашка Хмельницкий белән буталып йөрмә дигәнсең... Бу дөрес түгел, әфәндем... Аның белән буталып йөрергә 311
минеМ вакытым да Юк, — гел дошманнар белән ызгы¬ шып та сугышып торабыз... Шулай, Ивашкалар белән буталырга безнең вакыт юк, әфәндем... Ә инде Брюс яки тагын берәрсе минем өстән сезнең катка шикаять белән килә икән, анысы дөрес, ләкин ышаныгыз, исереклек бе¬ лән генә булган хәл... Сезгә баш оручң: Федька Ромода¬ новский». 12. ВОЛКОВНЫҢ КӨНДӘЛЕК ДӘФТӘРЕ Василий Волков Петрның кушуы буенча көндәлек алып барды. Аның бер битендә шундый сүзләр бар иде: «Амстердамда яшь ярымлык гаҗәп бер кыз бала күр¬ дем. Бөтен тәне йон белән капланган, бик юан, битенең киңлеге чирек аршын ярым. Ярминкәгә күрсәтергә алып килгәннәр иде... Ярминкәдә тагын бер гаҗәп фил күр¬ дем. Скрипка уйнады, быргы кычкыртты, мылтык атты. Аның янында бер эт тә бар иде, бергәләп әллә нинди әкәмәтләр ясадылар. Искиткеч кызык булды. Агачтан ясалган кеше башы күрдем. Сөйләшә! Бер җирен сәгать борган кебек борып куялар, шуннан соң син сөйләгәннәрне сөйли дә бирә. Аннан дүрт тәгәрмәч¬ ле ике агач ат күрдем. Кешеләр менеп атланалар да теләсәләр кая барып йөриләр. Ярминкәдә тагын бер искитмәле пыяла күрсәттеләр. Бу пыяла аша кургашын- ны, хәтта көмешне эретеп була. Шул пыяла аша суда яткан агачны яндырдылар. Суда яткан агачны бит!.. Суы кайнады, агачы янды... Бер доктор өендә анатомия күрдем, кешенең бөтен эчке әгъзалары аерып куелган иде: йөрәге үзенә, үпкәсе үзенә, бөерләре үзенә... Кешенең үпкәсе эленеп торган тамыр иске чүпрәк кебек кенә икән. Ә ми тамырлары нәкъ җеп инде... Шаклар каттым... Амстердам шәһәре диңгез буена салынган. Бөтен урамнарына канал казылган. Каналлары шундый киң, — кораблар йөрерлек. Як-ягында киң урамнар. Кай¬ бер җирләрендә берьюлы ике карета үтәрлек. Ә читлә¬ рендә юан-юан агачлар, араларында фонарьлар балкып тора. Бөтен урамнарда фонарь. Караңгы төшүгә, һәр¬ кем үз өе турысына фонарь кабызып куя. Урамнарда кешеләр гүляйт итеп йөриләр, күңел ачалар. 312
Биредә купецлар бик күп, барысы да бай яшиләр. Гади халык та бик бай. Шундый матур итеп киенәләр, исен китәр... Биржалары ак таштан салынган, ә эченә алебастр сыланган. Стеналарына шундый матур рәсем¬ нәр уелган, — карап туялмассың... Идәне шахмат такта¬ сы кебек, шакмак-шакмак. һәр купец үз шакмагында басып тора... Биржада кеше шулхәтле күп була, — бар¬ мак төртерлек тә җир калмый... Ызгыш-талаш бер дә бетеп тормый анда. Фәкыйрь жидлар купецлар арасын¬ да тәмәкечеләргә борын тәмәкесе иснәтеп йөриләр, һәм шуның белән көн күрәләр...» 13. ТАГЫН БЕР көндәлек ДӘФТӘРЕ Бөтенесен белергә яраткан Яков Номенның да көндә¬ лек дәфтәре бар иде. «... Бөек патша үзен танытмыйча нибары бер атна йөреп калды. Мәскәү җирләрендә күреп кайткан кеше¬ ләр аны бик тиз танып алды һәм бу хәбәр көне-сәгате белән бөтен илгә таралып өлгерде. Күбесе ышанмады. Амстердам биржасында купецлар шул хакта акчадан бәхәсләштеләр. Мәскәү белән алыш-биреш итүче Гаут- ман әфәнденең патшаны берничә тапкыр күргәне, хәтта аны сыйлаганы да булган икән. Хәбәрне ишетүгә, килеп җитте: «Я, галиҗәнап, бу сезме?» Патша аңар, кырыс кына итеп: «Күрәсең ич»,— диде. Шуннан соң алар Мәскәүгә бару өчен Төньяк диңге¬ зенең җайсыз булуы, ә Балтик диңгезенең бик җайлы булуы турында озак кына сөйләшеп утырдылар. Патша кешеләрнең үзенә туры карап торганнарын бер дә яратмый икән. Беркөнне шулай Альдертсон Блок дигән кеше, патшаны урамда очратып, берәр мәзәк яисә искитмәле нәрсәгә караган кебек чекрәеп карап тора. Бу дорфа кешегә патшаның шулхәтле ачуы килә,— яңа¬ гына чалтыратып җибәрә. Теге оятыннан кая барып ке¬ рергә белми... Шул тирәдә гуляйт итеп йөргән кешеләр: «Яшә, Альдертсон, менә хәзер инде син рыцарь бул¬ дың»,—дип көлеп калалар... Гаутман, миңа да шул 20 л-1364 313
хәл була күрмәсен тагы дип, патшаның күзләренә туры карарга куркып утырды. Икенче бер сәүдәгәр патшаның верфьтә эшләгәнен үз күзе белән күрергә теләп, верфь мастерына мөрә¬ җәгать итә. Рәхим ит, ди мастер... Моны үзе белән верфькә алып керә һәм: «Әй, Питер, Саардам плотнигы, нигә син иптәшләреңә булышмыйсың?»—дип кычкыра. Шулай диюгә, бүтәннәр белән бергә нәрсәдер юнып торган бик озын буйлы берәү, балтасын бүкәнгә чаба да авыр бүрәнә күтәреп барган эшчеләр артыннан йөгерә, һәм, куып җитеп, иңбашын бүрәнә астына тыга. Өсте сумалага катып беткән, чәч учмалары маңгаена ябыш¬ кан... «Бөек патша менә шул үзе инде...» ди мастер. Сәү¬ дәгәр шаклар ката... Патша, көн дә эштән кайткач, порттагы начар гына бер хәрчәүнигә кереп утыра. Сыра эчә, трубка тарта. Тәкәбберләнеп, мин кем дип тормый, юк кына кешеләр белән дә рәхәтләнеп сөйләшеп утыра, берәр мәзәк сөй¬ ләсәләр, шаркылдап көлә. Аннары еш кына Мәскәүдә хезмәт итүчеләрнең хатыннары янына барып йөри. Алар белән артыш аракысы эчә, уйнап-көлеп утыра... Юк, бу гомумән кызык кеше. Патша икәненә хәтта ышанасы килми. Бер тапкыр ул күп итеп слива сатып ала да, эшләпәсенә салып, малайлар шикелле урам буенча ашап бара. Моңар бер көтү бала-чага иярә. «Әй, әбер-чебер, слива ашыйсызмы?» — ди бу. «Ашыйбыз!» — Патша аларның берничәсенә слива бирә. «Ә безгә?..» Патша малайларның өсләренә авызындагы слива орлы¬ гын төкереп ташлый һәм борынын җыерып бер көлә дә үз юлына китеп бара. Кайбер малайларның моңар бик тә ачулары килә. Алар патша артыннан черек алма, чүп-чар ыргыталар. Патша көлә генә. Малайлар, узы¬ нып китеп, патшага нәрсә очрады шуны ыргыта башлый¬ лар, берсенең зур гына ташы моның аркасына килеп тия, икенчесе кантар белән колак төбенә китереп кун¬ дыра. Патша шунда гына түземен җуя. «Нәрсә, сездә бургомистрлар юкмы әллә, нигә тәртип сакламыйлар?..» дип кычкыра. Малайлар барыбер аның артыннан кал¬ мыйлар... Бәйрәм көннәрдә ул бер буяучыдан кырык гульден һәм бер кружка сырага сатып алган җилкәнле көймәсе¬ нә утырып йөри. Бер тапкыр каналда йөргән чагында 314
зур гына бер судно кинәт моңар таба борылып килә башлый. Пассажирлар, патшаны мөмкин кадәр якын- нанрак күрергә теләп, судно борынына жыелалар. Пат¬ ша, алардан котыласы килеп, өсләренә бер-бер артлы ике буш бутылка ыргыта. Ярый әле, берсенә дә тими... Пассажирлар өченче бутылканы көтеп тормыйлар,— тизрәк трюмга шылалар... Ул барысын да белергә, күрергә ярата. Берәр ят әй¬ бер күрдеме, хәзер: «Бу нәрсә?» — дип сорашырга то¬ тына. Тотып карый, сүтә, жыя, аңлап җитмичә, яныннан алып китеп булмый. Үзенең юлдашлары белән Утрехта шәһәренә Англия королен күрергә баргач та фабрика¬ лардан, мастерскойлардан кайтып кермәде. Бер госпи¬ тальне, бер төрмәне калдырмыйча йөреп чыкты. Барыннан да бигрәк аңар профессор Рюйшның ана¬ томия кабинеты ошады. Әллә кайчан үлгән сабыйның тере кешенеке кебек елмаеп торган йөзен күргәч, тәмам исе китте. Сабыйны битеннән үбеп алды. Профессор һәр әгъзасы аерып куелган икенче бер үлек өстендәге җәй¬ мәне ачып җибәрүгә, патшаның юлдашлары җирәнеп чырайларын сыттылар. Моңар патшаның шул хәтле кәе¬ фе китте, ачудан һәрберсенә мәетнең сеңерләрен тешлә¬ ре белән чәйнәп өзәргә әмер бирде... Мин боларны төрле кешеләрдән ишетеп яздым. Ә үзем мин аны кичә генә күрдем әле. Тимер-томыр ки¬ бетеннән ике кулына ике балта тотып чыгып килә иде. Озын, зифа буйлы, таза, хәрәкәтчән, җитез. Түгәрәк йөзле, карашы бик кырыс, кашлары чем-кара, чәче бөд¬ рә, кыска, кашлары шикелле үк кара түгел. Өстендә сар¬ жа кафтан, кызыл күлмәк, башында киез эшләпә... Без бик күбәү идек. Хатыным белән кызым да шунда иде. Патша безнең яннан бик кызу гына узып китте. 14. ПЕТРНЫҢ КАЙСАР ПАТШАГА ЯЗГАН ХАТЫ «Мин хер кених... Кичә безнең илчеләр катына Вена илчеләре җибәргән бер кеше бик яхшы хәбәр алып кил¬ де: аллаһе тәгалә ярдәме белән Австрия гаскәрләре тө¬ рекләрне җиңеп чыкканнар. Төрекләр күпер аша кача башлаганнар икән дә, Австрия солдатлары тегеләрнең 20* 315
артларыннан әллә нихәтле туп җибәргәннәр. Төрекләр суга ташланганнар. Ә өлгерми калганнарын Австрия солдатлары куып җитеп турап бетергәннәр. Обозларына хәтле кулга төшергәннәр. Бу сугышта унике мең төрек, шул исәптән бөек вәзирләре үтерелгән. Солтан үзе дә һәлак булган дип сөйлиләр. Бу сугышта Австрия гаскәрләренә Евгений исемле егерме җиде яшьлек генералиссимус җитәкчелек иткән. Үзенең сугышка беренче генә керүе икән әле... Шул турыда сез галиҗәнап патшага хәбәр итәргә ашыктык. Бу җиңү безнең өчен дә зур шатлык. Яшь ге¬ нералиссимус һәм аның солдатлары хөрмәтенә туп һәм мылтыклардан атып салют бирегез. Күңел ачыгыз, бәй¬ рәм итегез. Бу хат Амстердамнан сентябрьнең унөченче көнендә җибәрелде... Питер...» 15. МӘСКӘҮ КАЛАСЫНДА Петр, январь аенда Англиягә килеп, Лондоннан өч чакрым җирдәге Дептфорд шәһәрчегенә урнашты. Бире¬ дәге верфьтә ул Голландиядә таба алмаганын тапты. Биредә суднолар төзүнең теориясен, геометрия, черчение кебек фәннәрне өйрәнергә мөмкин иде; Петр ике ай ярым буена шул эштә булды. Патша Мәскәүдә навигаторлар мәктәбе оештыру өчен математика профессоры Андрей Фергарсонны яллады. Идел белән Дон арасында канал төзү эшенә шлюзлар мастеры капитан Джон Перине яллады. Мәктәп белән шлюз өчен кирәк булган бик күп әйберләргә заказ бир¬ де. Аларга түләү өчен Мәскәүдән ефәк тукымалар, тире- яры, энҗе-мәрҗән, кытай савыт-сабалары һәм башка кыйммәтле әйберләрне бертуктаусыз җибәреп тордылар. Ләкин ул гына җитмәде. Ярый әле бер бик бай инглиз ярдәм итте. Ул рус илендәге тәмәке сәүдәсен бөтенләе белән үз кулына алу бәрабәренә патшага бик күп акча тәкъдим итте. Килештеләр. Шуннан соң Петр Голлан¬ диядән Корнелий Крейс дигән тагын бер капитанны ял¬ лады. Бу бик горур, кире беткән кеше иде, шул ук ва¬ кытта даны бөтен Европага таралган бик оста моряк иде. Россия өчен бик файдалы кеше булып чыкты. Бу — белгечләр яллауның башы гына иде әле. Архан¬ гельск белән Новгород аша Мәскәүгә чит илләрдән 316
штурманнар, боцманнар, матрослар, врачлар, коклар, оста тупчылар гел килеп торды. Патша указы буенча аларны дворян һәм купец өйләренә урнаштырдылар. Мәскәү тыгызланып китте. Боярлар бу хәтле килмешәк белән нишләргә дә белмәделәр. Мәскәүгә корал, җилкән киндере, агач һәм тимер эшкәртү инструментлары, кит мыегы, кәгазь, бөке, якорь, мәрмәр һәм дардар агачы төялгән олаулар агыл¬ ды. Хәтта спиртка салынган үлекләр, киптерелгән кро¬ кодиллар белән кош карачкыларына хәтле килде... Ә үз халкы ачлы-туклы, хәерче белән бөтен Мәскәү тулган, юлбасарларга хәтле ачтан шешенәләр, ә патша казнаны әнә нәрсәгә туздыра, Мәскәүгә әнә кемнәрне җибәреп ята!.. Әллә акылдан язган микән ул анда? Бара-тора Мәскәү базарларында «патшабыз батып үлгән икән» дигән имеш-мимеш таралды. Ул да түгел, юк, аны батырып үтергәннәр, Лефорт Петрга охшаган бер немецны табып алган да, кешеләргә шуны Петр дип йөри икән, шул немецны Мәскәүгә Петр дип алып кайт- макчы була икән, дигән хәбәр таралды. «Әлбәттә, ул инде немец җырын җырлар, динебезне корытыр. Әй алла...» Болай сөйләнеп йөрүчеләрне Преображенскийга то¬ тып китерделәр: «Кайдан ишеттең?» — сорауны Ромода¬ новский үзе алды. Камчылады, тәннәренә кызган тимер басты. Ләкин коткының кемнән чыкканын белә алмады. Әлбәттә, моны Петрның һәм аның иптәшләренең аякла¬ ры таеп егылганны көтеп ятучылар чыгарган... Софья кешеләре булуы мөмкин... Шуңар күрә Софья ята торган Новодевичье монастырендагы каравылны тагын да зу¬ райттылар... Ромодановский, берәрсе шунда ычкынды¬ рып ташламасмы дип, боярлар белән зур дворяннарны берничә тапкыр кунакка да дәшеп карады. Кәрләләр белән мәзәкчеләрне, кунакларның сүзләрен тыңлап то¬ рырга кушып, өстәл асларына кертеп утыртты. Кайсар патша үзе тәхетендә йокымсырап утырса да, колагы уяу, күзләре үткер була иде... Әйттерүләр тәүлек буена, кайчак аннан да артыкка сузылды. Хуҗа аракыны кызганмады. Кунаклар тыныч утырсын өчен, ишек төп¬ ләренә мушкетерлар куйды. Өйрәтелгән аю кунаклар арасында бокаллар өләшеп йөрде. Берәрсе эчүдән баш тартса, аракыны өстенә сипте, киемнәрен өзгәләп бетер¬ де, егып битен ялады... 317
Кунаклар лаякыл исерделәр. Шулай да артык сүз ычкындырмадылар. Озакламый дошман үзен ачыктан-ачык фаш итте. Ул болай булды. Мәскәүгә Литва воеводасыннан йөз илле стрелец качып кайтты. Болар узган көздән алдагы көздә Азовны алганнан соң Таганрог крепостен салырга кал¬ дырылган, шунда казаклар белән бергә баш күтәреп, Степька Разин кылганны кылабыз, дип кычкырып йөр¬ гән стрелецлар иде. Бунт бастырылгач, аларны Литва воеводасына җибәрделәр. Ләкин анда аларга ошамады: хезмәт авыр, ашау начар булды, һавасына хәтле начар иде. һәм егетләр Мәскәүгә кайтып сәүдәгә керешергә, яки һөнәр белән көн күрергә исәп иттеләр. Мәскәүдә бу егетләрне көтеп торучылар да булган, күрәсең. Аларның үтенеч кәгазьләре сарайда хезмәТ итү¬ че бер хатын аша Кремльгә, Софьяның апасы Марфага барып җитте. Марфаны Софьяны саклаган кебек үк каты сакламыйлар иде; ул шундук әлеге хатын аша стрелецларга шундый җавап хаты җибәрә: «Безнең олы кешеләребез каушап калдылар: Кукуй- га барып йөрүче, андагы немецлар белән аралашучы боярлар Алексейны, Петрның улын, буып үтерергә йөр¬ гәннәр иде. Ә без тоттык та Алексейны алмаштырдык. Аның урынына бүтән бер малайны илтеп салдык. Бояр¬ лар бу хәлне сизенгәннәр дә яшь патша бикәне тотып яңаклаганнар... Нәрсә булып калыр инде, белмибез... Ә патша үзе әллә исән, әллә юк... Әгәр сез, стрелецлар, Мәскәүгә хәзер кайтмасагыз, беркайчан да кайта алачак түгелсез... Сезнең турыда указ да язып куйганнар инде...» Стрелецлар, шушы хатны тотып, мәйданнан мәйдан¬ га чаптылар: «Софья, ичмаса, елына сигез тапкыр өчәр йөз кешене ашатып чыгара иде. Сеңелләре дә безнең ишедән кызганмый иде. Ураза чыгу белән сыер теле, де¬ релдек, каклаган каз ите, тавыклы боткалар, тозлы ба¬ лык, бал бирәләр иде. Ә аракыга, хет, коен!.. Элек әнә нинди иде безнең патшалар... Ә хәзер чит илнекеләр генә тыгынып ята. Ә без бөтенебез ачтан кырылып бе¬ тәчәкбез... Безгә дигән майлы калҗаларга диңгез артын¬ нан әнә крокодил алып кайталар...» Алар стрелецлар приказына килеп тә тавыш күтәр¬ деләр. Иван Борисович Троекуровтан да куркып торма- 318
дылар. Берничәсен эләктереп, төрмәгә алып китә башла¬ ганнар иде дә, иптәшләре йолып калдылар... Кайсар патша генералларны чакырып киңәште. Ка¬ чып кайткан стрелецларны хәзер үкМәскәүдән сөреп чы¬ гарырга карар кылдылар. Ромодановский, коткының солдатлар арасына таралуыннан куркып, казармаларга барып, тикшереп йөрде. Ул-бу сизелмәде; казармалар тыныч иде. Семенов полкыннан бик ышанычлы йөз сол¬ дат сайлап алып, аларга качкын стрелецларны өйләрен¬ нән куып чыгарырга куштылар. Солдатлар төнлә белән, шыпырт кына килеп, качкыннарның капкаларын ватып керделәр, өйләреннән берәм-берәм куа башладылар... Ә стрелецлар: «Нәрсә тавыш куптарып йөрисез, без бо¬ лай да китәрбез», — диделәр дә, — гүя шуның өчен генә кайтканнар, — мылтыкларын чүпрәккә төреп тыктылар, берәр капчык пирог алдылар да, көлә-көлә Мәскәүдән чыгып киттеләр... Алар янәдән Литва чигенә килделәр. Мәскәүдән чы¬ гып китәр алдыннан гына Софьядан яшерен хат алган¬ нар иде; иптәшләренә шуны укып күрсәттеләр: «Стре¬ лецлар... Сезнең Мәскәүгә кайтканыгыз миңа мәгълүм булды. Ләкин бик аз кайткансыз икән... Сезнең бөтене¬ гезгә дә, тизрәк кайтып, Новодевичье монастырена ки¬ лергә кирәк. Сакта торучы солдатлар монастырь эченә, минем янга кертмәскә маташсалар, бер дә курыкмыйча кырып салыгыз. Шуннан Мәскәүгә каршы китәрбез...» Бу Софьяның Мәскәүне яулап алырга кушкан боеры¬ гы иде. Стрелецлар аңар буйсындылар. Литва чигендәге бөтен стрелецлар баш күтәрделәр... 16. ЕВРОПА СӘЯСӘТЕ Петрга да, бөек илчеләргә дә Европа сәясәте томан¬ лы булып күренде. Алар корольләрнең язма договорла¬ рына һәм антларына нык ышандылар. Төрекләргә кар¬ шы сугышта Англия белән Голландия корбльләренең Россиягә ярдәм итәчәкләренә дә ышандылар. Ул да тү¬ гел, аяз көндә яшен суккан кебек булды, — башка сый¬ мый торган хәбәр килеп төште: Австрия короле Төркия белән солых төзү турында сүз алып бара икән, анысы бер хәл, Англия короле дә бу солыхны булдырырга ты¬ рышып йөри икән... 319
Ә ул бит әле күптән түгел генә безнең төрекләрне җиңүебезгә көнләшеп сөйләгән иде, дин дошманнарын җиңүебезгә шатланган иде... Шул уңай белән Петрга яхта бүләк итте бит. Аны энем дип кенә йөрде, аның белән бергә эчте... Бу ничек була инде, моны ничек аңларга? Австрия Цезареның төрекләр белән солых турында сөйләшүен аңлап та була әле; аның белән Франция коро¬ ле арасында көрәш бара, икесе дә Испания тәхетенә үз улларын утыртып куярга тырышалар. Анысы шулай. Ләкин Англия белән Голландиягә ни җитмәгән? Рус илчеләре шулай уйладылар. Ләкин ялгыш уйла¬ дылар. Алар Англиянең дә, Голландиянең дә Атлантика океаны белән Урта диңгезне әллә кайчаннан бирле Франция кулыннан тартып алырга йөргәннәрен аңлама¬ дылар. Шулай ук бу ике дәүләт өчен Франциягә каршы үзләре сугышуга караганда Австрияне сугыштыру ку- лайрак икәнен дә аңламадылар. Англия белән Голландия русларның төрекләрне җи¬ ңүләренә чынлап та шатландылар, хәтта бу сугышның дәвам итүен теләделәр. Ә нигә? Анысына да Петр белән илчеләрнең башлары җитмәде. Петр Амстердамга кайтты. Илчеләр чит илдә йөргән арада, Демидов дигән тимерче Уралда магнитлы тимер рудасы тапкан икән, Виниустан Петрга шул турыда хат килгән иде: «...Аңардан яхшы мәгъдәннең булуы мөмкин дә тү¬ гел. Бөтен дөньяда юк андый руда... Ул шундый әйбәт, йөз кадагыннан кырык кадак чуен чыга. Зинһар, илче¬ ләргә әйт, корыч коя белүче әйбәт мастерлар табып җибәрсеннәр...» Инглизләр дә, голландлылар да Уралда магнитлы руда табылу турындагы хәбәрне зур игътибар белән тыңладылар. Ә инде, мастерлар табышып бирегез дигәч, ык-мык иттеләр, койрыкларын болгадылар. Сез үзегез генә андый эшне башкарып чыга алмассыз, менә барып карап кайтыйк әле, бәлкем, ул эшкә үзебез алынырбыз, диделәр. Англиядә дә, Голландиядә дә тәки корыч кою¬ чылар яллап булмады. Болай да эшләр шәптән түгел иде. Шулар өстенә әнә стрелецлар фетнәсе килеп кушылды. Бу хакта Австрия¬ дә дә беләләр икән инде. Россиянең андагы яшерен агенты бөек илчеләргә: «Биредә, имештер, Мәскәүдә 320
■бунт күтәрелгән дип сөйлиләр, Василий Голицын сөрген¬ нән кайткан, имеш, патшабикә Софья тәхеткә менеп утырган, халык аңар турылыклы булырга ант иткән, ди¬ гән сүзләр дә йөри...» дип язды. 17. ПЕТРНЫҢ КАЙСАР ПАТШАГА ЯЗГАН ХАТЫ «...Мин хер кених.. Сез үзегезнең хатыгызда стре¬ лецлар фетнәсе турында хәбәр иткәнсез. Аннан соң хөкү¬ мәтегезнең һәм солдатларыгызның тырышлыгы белән ул фетнәнең бастырылуын әйткәнсез. Бик тә шатландык. Ләкин шунысы үкенечле булган: нигә дип син бу фетнә¬ нең төбенә төшмәдең, нигә дип ул фетнәчеләрнең янәдән Литва чигенә китүләренә юл куйдың? Моның өчен алла сиңа рәхмәт әйтмәс... Мин бит сиңа шәһәр читендәге йортта сөйләшкән чакта, андый хәл була-нитә калса, нәрсә эшләргә кирәген аңлаткан идем... Анда сез, хат язмый торганга карап, безне үлеп бет-' кәннәр дип уйлыйсыз икән, аллага шөкер, бөтенебез дә ңсән-сау. Мин белмим, андый хатыннар гайбәтен кем тараткандыр... Ачуланма тагын, мин йөрәгем әрнегәнгә күрә генә... Без моннан Австриягә китәбез... Анда да безне һәлак булганнар дип беләләр икән... Питер...» 18. ШОМЛЫ ХӘБӘР Бәйрәм көн иде. Аяз, урамнар себерелгән, тын, буш. Зур йозак белән бикләнгән кибетләр алдында күсәк яки сөнге тотып торган каравылчылардан гайре кеше кү¬ ренми. Бөтен Мәскәү чиркәүдә. Аның агач ботаклары белән бизәлгән тәбәнәк ишекләреннән ладан исе аңкып тора... Кызу. Чиркәү алдындагы хәерчеләр генә түгел, өй түрләрендәге ак каеннарга хәтле әлсерәп төшкәннәр. Шушы рәхәт тынлыкны бозып, тәгәрмәч тавышлары ишетелде, — бүрәнә түшәлгән урамга дөбер-шатыр ти¬ мерле арба килеп керде. Күбеккә баткан көр ат коты¬ рып чаба, кешесе аның саен атны чыбыркылый, арба белән бергә үзе дә сикереп-сикереп китә иде. Тузаңга 321
баткан зәңгәр кафтанлы, яланбашлы, чекрәйгән күзле Иван Артемьевич Бровкин иде. Чиркәү янына җитү бе¬ лән, ул арбасыннан сикереп төште, йөгереп килгән бу купецны килеп җиткәнче үк танып алдылар. Бу — хәерчеләргә дилбегәсен ташлады да, зур боярлар гыйба¬ дәт кыла торган Казанский чиркәвенә атылып барып керде. Башка вакытта ул мондагы кешеләргә кагылып кына китәргә дә куркыр иде, хәзер бөтенесен этә-төртә алга, Ромодановский янына узды. Ромодановский бөтенесеннән алда иде. Кечкенә па¬ ласка баскан, саргылт симез бите энҗеле биек якасына кереп баткан. Күзләре тонык, күз кабаклары шешенгән. Бровкин аны бил тиңентен иелеп сәламләде дә, йөзенә кыю карап, мөрәҗәгать итте: — Падишаһым, төн буе чаптым, Сычовкадан мин... Яна Иерусалим янындагы үз авылымнан... — Булсаң соң!..— диде кайсар патша, Бровкинны ачуланып. — Исерекме әллә син, кем белән сөйләшкә¬ неңне белмисеңме? Ромодановскийның муен тамырлары бүртеп чыкты, салынып төшкән мыеклары селкенде. Бровкин курык¬ мады гына түгел, аның колагына үрелде: — Мәскәүгә дүрт полк стрелец килә. Олауларга төя¬ леп әкрен генә киләләр. Шулай да ике тәүлектән монда булырлар... Шундый хәбәр белән борчуым өчен гафу ит, падишаһ... Ромодановский таянган таягын гәүдәсенә сөяде дә, Иван Артемьевичның кулын тотып алды, йөзе кызарып чыкканчы кысты, зиннәтле киенгән боярларга, аларның кызыксынып карап торган йөзләренә күз ташлады... Ба¬ рысы да кайсар патшадан уңайсызланып, аска карады¬ лар. Кайсар патша әкрен ишарә белән Борис Голицын¬ ны дәшеп китерде: — Гыйбадәттән соң минем янга... Автомон белән Виниуска да әйт... Архимандритка әйт, гыйбадәтне тиз¬ рәк тотсын. Ул үз артындагы боярларның пышылдашканнарын ишетеп, тагын борылып карады... Кешеләр шып булды¬ лар. Куркуларыннан хәтта чукынырга да оныттылар... Архимандрит селтәнгән кадилоның зеңелдәгәне дә ялгыз күгәрченнең гөмбәз түшәме астындагы тузанлы тәрәзәгә бәрелеп тилпенгәне генә ишетелеп торды. 322
19. МОНАСТЫРЬ ЯНЫНДАГЫ СУГЫШ Бровкин әйткән дүрт полк яңа Иерусалим дип атал¬ ган Воскресенский монастыре төбендәге иңкү җиргә ял итәргә туктаган иде. Чиркәү манарасы артында, кояш баешында бер йолдыз җемелди, монастырь эче караңгы, капкалары бикле. Иңкүлектә дә караңгы, дымсу, учак¬ лар сүндерелгән, — стрелецлар төнгә каршы, тар гына Истра елгасын кичеп, Мәскәү юлына чыгарга җыена¬ лар... Мәскәү тирәләрендә булган разведчиклар шундый хәбәр алып кайттылар: анда бөтенесе паникага бирел¬ гән, боярлар белән зур купецлар авылга качалар; бис¬ тәләрдә безне бик көтәләр, без килеп җитәрәк сакчы¬ ларны үтереп, шәһәр капкаларын ачып куячаклар; ге¬ нералиссимус Шеин потешныйлардан, бутырчылар бе¬ лән лефортчылардан өч меңләп гаскәр туплаган, каршы торырга уйлый; ләкин бөтен халык безгә булышачак; безнең хатын-кызлар да сөнгеләре белән балталарын кайрап куйганнар инде, без кайтканны көтеп, бистә бу¬ енча ыгы-зыгы килеп йөриләр... Нишләргә? Стрелецлар көнозын бәхәсләштеләр: кай¬ сылары Мәскәүгә туп-туры бәреп керергә теләде, ә кай¬ сылары, Мәскәүне әйләнеп үтеп, Серпуховта яки Тула¬ да туктарга да, Дон буйларына, Украина шәһәрләренә чаптар җибәреп, казаклар белән андагы стрелецларны ярдәмгә чакырырга кирәк, диде. — Серпуховларга барып тормыйбыз... Туры өйгә кайтыйк, бистәгә... — Казакларны көтеп ятмыйбыз... Шеин кем соң ул... Бөтен Мәскәүне күтәрәбез... — Теге вакытта да шулай дигән идек, күтәрә ал¬ дыкмы соң?.. Уен эш түгел... — Аларның Гордон белән Крагалары бар... Бу пол¬ ковниклар сугыша беләләр... — Ә без арыган... Аннан бик аз бит без... — Доннан ярдәм килгәнче, Серпуховта торып то¬ рырга кирәк... Овсей Ржов арбага менеп басты... Торопцеда бунт башлануга ук, стрелецлар офицерлар белән полковник- 323
ларны алып ыргытканнар һәм үзләре арасыннан бер¬ ничә башлык сайлап куйганнар иде. Овсей хәзер шун¬ дый башлыкларның берсе иде. Ул ютәлли-ютәлли кыч¬ кырды: — Кайсыгызның өстендә күлмәк бар әле? Ә минеке череп төште инде. Былтырдан бирле сакал тараганым, мунча кергәнем юк... Күлмәге черемәгәннәр әнә Серпу¬ ховка китә бирсен, ә без өйгә кайтабыз... Стрелецлар төрле баштан: — Өйгә, өйгә! — дип кычкырдылар. — Софьяның хатын оныттыгызмыни? Башта мөм¬ кин кадәр тизрәк аны коткарырга кирәк! Мыштырдап ятсак, безнең эш харап... Лефорт мәңгегә безнең муенга менеп атланачак... Шеинны тизрәк бөтереп тыгыйк та Софьяны тәхеткә меңгезеп утыртыйк... Ул чакта ашарга да, эш хакы да, ирек тә булачак... Кызыл мәйданга янә¬ дән багана утыртырбыз, боярларның үзләрен чиркәү манарасыннан ташларбыз, йорт-җирләрен бүләрбез, Софья безгә бөтенесен бирер... Ә немец бистәсенең кай төштә булганын да онытырлар кешеләр... Завод тотучы берничә стрелец Овсей баскан арбага сикереп менде. Берсе ялан кылычын кынысына бәрә- бәрә кычкырды: — Кузгала башлагыз, егетләр!.. — Ә безнең белән китмәгәннәрне сөнге очына!.. Күбесе арбалар янына йөгерде, атларга кычкырды. Олаулар һәм төркем-төркем стрелецлар томан эчендәге елгага таба киттеләр... Шул чак аргы яктан, куаклар арасыннан, кемдер флаг селки-селки ачынып кычкырды: — Туктагыз, тукта... Карасалар, яр читендә тимер кием, каурыйлы шлем кигән бер кеше басып тора. Текәлебрәк карый торгач, таныдылар да: бу Гордон иде. Бөтенесе шып булды... — Стрелецлар! — диде Гордон. — Минем патша хәз¬ рәтләренә турылыклы дүрт мең гаскәрем бар... Гаскәр сугышу өчен менә дигән позициядә урнашкан... Ләкин минем һич тә үз туганнарымның канын коясым килми. Әйтегез әле, нәрсә уйлап чыгардыгыз сез, кая бармакчы буласыз? — Мәскәүгә... Өебезгә кайтабыз... Ачыгып беттек... Өс башларыбыз тетелеп төште... — Нигә сез безне ул юеш урманга илтеп тыктыгыз?.. — Азовта безне аз кырганнар иде шул... 324
Кайтканда үләксә ашый-ашый кайттык бит... — Ә крепость салганда күпме ватылдык.,. — Мәскәүгә кертегез безне... Без сезгә буйсыныр¬ быз... Стрелецлар туктауга, Гордон кулларын авызына куйды: — Бик яхшы... Ләкин төнлә белән юләрләр генә елга кичә, юләрләр генә!.. Истра тирән, олауларыгызны баты¬ рып бетерерсез... Хәзергә шунда торып торыгыз, таң ат¬ кач сөйләшербез... Ул зур гына атка атланды да караңгылык эченә ке¬ реп югалды... Стрелецлар икеләнеп тордылар, шаула¬ шып алдылар да учаклар ягып ботка пешерергә тотын¬ дылар... Болытсыз офыктан кояш күтәрелеп чыгуга, елга аръ¬ ягында, калкулыкта тигез сафларга тезелеп торган Пре¬ ображенский солдатлары күренде. Алар артында, тагын да биектәрәк, яшел лафетлы унике җиз пушка тезелеп тора иде. Фитильләренә ут төрткәннәр дә иде инде. Сул канатта биш йөзләп драгун күренә, калган гаскәр, Мәс¬ кәү юлын каплап, уң канатка, рогаткалар артына ур¬ нашкан иде... Стрелецлар тавыш күтәрделәр, атларын ашык-по¬ шык җиктеләр дә казакларча дүрт почмаклап тезеп куй¬ дылар... Ат менгән Гордон үзе белән алты драгун ияр¬ теп, әкрен генә калкулыктан төшеп яр читенә килде. Аты, муенын сузып, суны бер кавым иснәп торды да, си- ңерә-йөгерә генералны бу якка алып чыкты. Стрелецлар генералны камап алдылар. — Карагыз әле... — диде ул һәм тимер перчаткалы кулын югары күтәрде. — Сез акыллы һәм яхшы кеше¬ ләр... Нигә безгә сугышып торырга? Фетнә чыгаручы¬ ларны, теге вакыт Литвадан качып кайткан каракларны тотып бирегез дә, — бетте китте. Овсей аның аты янына атылып килде. — Бездә караклар юк... Сез кабахәтләр генә ул рус¬ ларны карак дип йөрисез... Безнең һәркайсыбызның муе¬ нында тәре... Әллә ул тәре сезнең Лефортыгызга оша¬ мыймы?.. Якынрак килделәр, катырак тавышлана башлады¬ лар... Гордон күзләрен йома төшеп, ат өстендә кыймыл¬ дамый утырды. 325
— Сезне Мәскәүгә кертмибез... — диде уЛ, — карт солдатның сүзенә колак салыгыз әле, бунт күтәрү нигә кирәк, үзегезгә начар булачак бит... Стрелецлар, кызып китеп, сүгенергә тотындылар. Зур гәүдәле, кара чәчле, лачын күзле Тума исемле бер баш¬ лык, пушка өстенә басып, кулындагы кәгазьне селти- селти: — Монда бөтен җәберләрегез язылган... Безнең өче¬ безне генә булса да аргы якка чыгарыгыз. Шушы язуны гаскәрегезгә укып күрсәтик... — Монда гына укы... Гордон, тыңла... Тума йодрыгын селти-селти укырга кереште: — «...Азовта сугышкан чакта,— диде ул тотлыга- тотлыга, — имансыз Лефорт, руслар зур бәхетсезлеккә тарысын өчен, Мәскәүнең иң яхшы стрелецларын кре¬ пость буена юри иртә алып килде һәм аларны иң кур¬ кыныч җирләргә тезеп куйды, шулай итеп, бик күбесен төрекләрдән кырдыртып бетертте. Җир асты юлын да усал ният белән казытты ул. Анда ул янә дә өч йөз ке¬ шене үтертте!..» Гордон атына шпоралары белән тибеп куйды, язуны тартып алмакчы булды. Тума читкә тартылды. Стрелец¬ лар котырып кычкырырга тотындылар. Тума дәвам итте: «...Борынгы динебезне хурлау, тәмәке тарту, сакал кыру кебек бөтен әшәкелекләрнең башы шул каһәр төш¬ кән немецтан башланды...» Гордон, сүз белән генә җиңүгә ышанычы калмагач, атын үрә бастырды да як-якка чигенгән төркем арасын¬ нан елгага таба чапты. Аргы якка чыкты да генералис¬ симус палаткасы янында атыннан сикереп төште. Озак¬ ламый солдатлар арасында елкылдап торган риза кигән поплар пәйда булды. Моны күреп, стрелецлар да сугыш¬ ка керү алдыннан гыйбадәт кылып алырга булдылар. Бер пушка лафетына ат япмасы җәйделәр дә гыйбадәт йоласын үтәү өчен чиләк белән су китереп куйдылар, һәм яланаяклы, сәләмә киемле поплар, бик тырышып, гыйбадәтне башлап җибәрделәр... «Я алла, дин дошманнарын җиңәрлек куәт бир...» Аргы якта гыйбадәт беткән, солдатлар бер-бер артлы килеп, тәре үбә башлаганнар иде инде, ә стрелецлар әле һаман поп артына тезләнеп чиркәү җырын сузалар иде. Менә алар да торып, мылтыкларын барып алдылар, кор- 326
дылар. Поплар да, гыйбадәт вакытында кия торган ту¬ зып беткән күкрәкчәләрен салып, арбалар артына ке¬ реп киттеләр. Нәкъ шул чакта теге яктан берьюлы унике пушкадан атып җибәрделәр. Ядрәләр олаулар өстеннән чыжылдап уздылар да монастырь стенасы янына төшеп шартладылар. Өем-өем туфрак күтәрелде. Гаскәр башлыклары кылычлары белән селтәнеп кыч¬ кырдылар: — Туганнар, һичнәрсәгә карамастан, күкрәк киереп алга!.. — Мәскәү безнеке булыр!.. — Сафларга тезел!.. — Пушкаларны алга чыгар!.. Шул чак аргы яктан олауларга төзәп атып җибәрде¬ ләр. Атлар ярсып тыпырчынды, арба ватыклары һавага очты. Стрелецлар мылтык атып, туплар, бомбалар гөр- селдәтеп җавап бирделәр. Аргы яктан өченче тапкыр аттылар, бу юлы туплар стрелецлар иң күп җиргә килеп төште. Стрелецларның бер өлеше, су аша кичеп, рогат¬ каларга ташланды, ләкин анда аларны лефортчылар бе¬ лән бутыровчылар каршы алды. Гордон туплары дүртен¬ че тапкыр гөрселдәде, калкулыкны куе төтен чолгап алды. Стрелец роталары буталып, кушылып беттеләр һәм, байракларын, коралларын, кафтаннары белән бүрекләрен ташлап калдырып, кайсы кая йөгерә башладылар. Ә драгуннар, елга аша кичеп, аларның артларыннан чаптылар; куып җитеп, эт көтүен куып алып килгән кебек, олаулары янына сөреп алып кил¬ деләр. Шул ук көнне генералиссимус Шеин үзенең станын монастырь төбенә күчерде һәм стрелецлардан сорау алырга кереште. Стрелецларның берсе дә Софьяны чак¬ мады, аның хатын телгә алмады. Яраларын, сәләмә киемнәрен күрсәтеп зарландылар. «Мәскәүгә каршы баш күтәрүебез зур ялгышлык булды, кызып киттек шул, хә¬ зер инде акылга утырдык, гаепле икәнебезне үзебез дә күреп торабыз...» диделәр. Иң усал илле сигез стрелецны Мәскәү юлына алып чыгып астылар. Калганнарын төрмәләргә озаттылар яки монастырьларга илтеп яптылар... 327
20. ЦЕЗАРЬ КОЙРЫК БОЛГЫЙ Венадагы Цезарь сараендагы кебек ялганчы һәм хәй¬ ләкәр кешеләрне русларның беркайчан күргәннәре юк иде әле... Дөрес, анда Петрны олылап каршы алдылар. Цезарь да аны энекәшем дип кенә йөрде. Сүздә аңар бөтенесен вәгъдә итте, ә эшкә килгәндә, койрык бол¬ гады. Петр аңар болай диде: — Инглизләр белән голландецларның әйткән бер сүзләрен тыңларга кирәкмәс. Алар сәүдәдән күбрәк файда алу турында гына кайгырталар... Ә безгә Иеруса¬ лим патриархы язды, Исусның табутын төрекләрдән сакларга кирәк, диде... Ә соң сезгә Исусның табуты ка¬ дерле түгелмени?.. Цезарь моңар каршы болай диде: — Мин бу бөек һәм ихтирамга лаек фикерләргә кушылам, ләкин унбиш елга сузылган сугыш безнең бик күп акчабызны суырды; хәзерге көндә безнең өчен бердәнбер акыллы эш — төрекләр белән солых төзү. — Солых та солых... Ә үзегез Франция белән сугы¬ шырга җыенасыз. Монысын ничек аңларга соң? Цезарь җавап бирмәде, үзенең ягымлы күзләре бе¬ лән аңламаган булып карап торды. Петр, безгә төрек¬ ләрнең Керчь исемле крепостьлары кирәк, алайса солых төзегән чакта алардан безнең өчен шул крепостьны та¬ ләп итегез, диде. Цезарь, әлбәттә, сезнең бу дәгъвагыз¬ ны бөтен сарай халкы рәхәтләнеп яклый, ләкин бу мәсьәләнең уңайсыз ягы бар: төрекләр үзләренең кре¬ постьларын сугышмыйча гына бирергә өйрәнмәгән бит... диде. Бер сүз белән әйткәндә, Венага килүдән мәгънә чык¬ мады. Биредә Европа сәясәтенең нәрсә икәне Голлан- диядәгегә караганда да ачыграк күренде. Кайгыдан операга бардылар; исләре китеп кайтты. Шәһәр читен¬ дәге замокларга барып килделәр. Сарайдагы зур мас¬ карадта булдылар... Петр Венециягә китәргә җыенып беткән иде инде, шул чак Ромодановский белән Виниус- тан стрелецларның Яңа Иерусалим янында баш күтәрү¬ ләре турында хат килеп төште. 328
21. ПЕТРНЫҢ КАЙСАР ПАТШАГА ЯЗГАН ХАТЫ «...Мин хер кених... Синең 17 нче июнь көнне языл- мыш хатыңны алдым. Сез, галиҗәнап, ул хатыгызда, Иван Милославскийлар чәчкән орлык үсә, дип язган- сыз... Бу мәсьәләдә каты торырга кирәк. Шунсыз бу утны бернәрсә белән дә сүндереп булмаячак... Хәзерге файдалы эшебезне ташлап китү бик кызга¬ ныч булса да, бу уңай белән Мәскәүгә кайтырга бул¬ дык... Питер...» 22. ТЫНЫЧ КӨННӘР, ХУШ-САУ БУА! Успенский чиркәве. Гыйбадәт ахырында тәре үпкән¬ нән соң, кайсар патша мөнбәргә менде дә боярларга таба борылды һәм таягы белән таш идәнгә сугып куйды. — Бөек патшабыз Петр Алексеевич Мәскәүгә кай¬ тырга чыкты, — диде ул һәм, янтык-йонтык атлап, төр¬ кем аша чыгып китте. Ишек төбендә аны артына зур-зур гәүдәле, ерткыч кыяфәтле ике хезмәтче баскан алтын карета көтеп тора иде, — менеп утырды, һәм карета Мәскәү буенча дөбер-шатыр китеп барды. Петрның кайту хәбәре боярларга яшен суккан кебек тәэсир итте: ел ярым эчендә тыныч-рәхәт тормышка өй¬ рәнеп беткән идек, кайта инде кирәкле кишер яфрагы, тыныч-рәхәт көннәр, хуш-сау бул, тагын аның белән ша¬ макай булып йөр инде менә... Стрелецлар бунты өчен дә безгә бәйләнер әле, казна коргаксыганга да, тәмамлан¬ маган эшләр өчен дә бәйләнер... Менә бәла! Ял итү, иркәләнеп ятулар онытылды. Зур шәһәр ду¬ масы хәзер көненә икешәр тапкыр җыйналды. Приказ¬ чикларга, кибетләрен ябып, Зур казна приказына ба¬ рырга, андагы бакыр акчаны өч көндә санап бетерергә куштылар... Бөтен дьякларга приказларда буталып ят¬ кан эшләрне ничек тә тәртипкә китерергә әйттеләр, дьяк¬ ларның вак-төякләрен, писарьларны йокларга да кайтар¬ мадылар, киреләнеп торганнарын аякларыннан өстәлгә бәйләп куйдылар... 21 Л-1364 329
Боярлар патшага кунакка барырга әзерләнә башла¬ дылар. Кайсы-берсе сандыгыннан көя тимәсен өчен бөт¬ нек сибеп куелган мәхәббәтсез немец киемнәрен, парик¬ ларын өстерәп чыгарды. Сарай ашханәләреннән артык образларны җыеп алырга, алар урынына нинди булса да көзгеләр, битлекләр элеп куярга кушылды. Евдокия бе¬ лән аның улы һәм Петрның яраткан апасы — Наталья Троицада иделәр, тиз генә Мәскәүгә кайттылар. Дүртенче сентябрьдә кичкырын кайсар патшаның капка төбенә тузанга батып беткән ике карета килеп туктады. Кареталардан Петр, Лефорт, Головин, Менши- ковлар төште. Шакыдылар. Ишек алдында усал этләр өрергә тотынды. Капка ачкан солдат патшаны танымый торды. Петр аның күкрәгенә төртте дә, үзенең министр¬ ларын ияртеп, пычрак ишек алды буйлап, түбәсе курга¬ шын белән ябылган тәбәнәк болдырга таба китте. Ишек төбендә өйрәтелгән аю утыра иде. Аю, Петрлар килеп житәрәк, чылбырларын зеңгелдәтеп, урыныннан күтә¬ релә башлады. Ромодановский икенче катта булган икән, тәрәзәдән башын тыгып карады. Аның шешенгән бите шатлыктан дерелди иде. 23. ХАТЫНЫ ЯНЫНА КЕРЕП ТӘ ТОРМАДЫ.., Ромодановский яныннан чыккач, Петр Кремльгә кит¬ те. Евдокия иренең кайтасын белә иде, киенеп-ясанып, иннек-кершән ягынып көтте. Воробьиханың да өстендә матур камзул иде, ул ав.ызын ерып, күзләрен кыса тө¬ шеп, сул як болдырда патшаның кайтып кергәнен сага¬ лап торды. Евдокия әледән-әле тәрәзәдән Воробьихага карап алды, — аның яулык изәгәнен көтте. Менә Во¬ робьиха Евдокия янына йөгереп керде: — Кайтып җитте!.. Ләкин каретасы Наталья ишек төбенә туктады... Хәзер барып белеп киләм... Евдокияның кинәт зиһене чуалып китте, сулып төште ул һәм сандык өстенә килеп утырды. Төн иде инде, һа¬ вада көзге йолдызлар җемелдәшә... Ел ярымга бер хат язмады бит... Кайтуына үзенең апасына атылды... Ә монастырьда тыныч иде, ничек рәхәт иде, күңелле иде... Мине газапларга гына кайтып җитте... 330
Евдокия сикереп торды. — Алешенька кайда соң? Улымны алам да әтиләргә кайтып китәм!.. — диде ул һәм ишектән чыгып барганда Воробьихага килеп бәрелде. Воробьиха ашыгып пышыл¬ дый башлады: — Үз күзем белән күрдем... Наталья янына керде. Керүенә Натальяны кочып алды. Тегесе елап җибәрде... Ә патша күңелсез... Яңаклары дерелди... Мыеклары тыр- пайган. Өстендә немец кафтаны, кесәсеннән трубка сабы белән яулык чите чыгып тора. — Җүләр син, жүләр, нәрсә булганын сөйлә... — Патшаның: «Сөекле апам, бердәнбер улымны күрәсем килә», — диюе булды, Наталья әллә кай арада кереп китте, әллә кай арада Алешеньканы җитәкләп алып та чыкты... Евдокия дерелдәгән иреннәре белән: — Елан бит ул Наташка, елан, — дип пышылдады. — Шуннан патша Алешеньканы күтәреп алып кочты да үбәргә, сөяргә тотынды... Аннары кинәт кенә идәнгә бастырды да, «Преображенскийга кайтып йоклыйм», дип, эшләпәсен алып киде. Евдокия башын тотты: — Китте дәме? — Китте, патшабикә, фәрештә валчыгым, китте. Әл¬ лә йокларга китүе булды, әллә инде немец бистәсенә китеп барды... 24. САКАЛ Икенче көнне иртән таңнан ук боярлар, генераллар, полковниклар, дәрәҗәле алпавытлар, арбаларга, карета¬ ларга төялеп, яки ат менеп Преображенскийга агылды¬ лар. Җыелган халыкны ырып-ерып өйалды аша үткәндә, курка-курка гына: «Я ничек, патша хәзрәтләре ни¬ чек?» — дип сорадылар. Өйалдындагылар, сәер көлеп, сәер җавап бирделәр: «Патша күңелле генә .болай...» Петр кунакларны яңа салынып беткән зур палатада кабул итте. Озын өстәлдә флягалар, стаканнар, круж¬ калар, табак-табак салкын ашлар. Тәрәзәдән кергән кояш нурларында тәмәке төтене бөтерелә... Патшада бө¬ тенләй рус кыяфәте калмаган: өстендә юка постаудан тегелгән ят кафтан, муенында хатын-кызлар челтәре, ба¬ 21* 331
шында ефәк парик, мыек очлары өскә тырпайган, аягында җеп оек, утыруына хәтле русча түгел... Үзе бик ябык... • Озын тун кигән кешеләр күзләрен акайтып, сакалла¬ рын тырпайтып берәм-берәм патша каршына килделәр дә, зуррак дәрәҗәлеләре бил тиңентен, кечерәкләре идәнгә тикле бөгелеп сәлам бирделәр, һәм шунда гына патшаның аяк астында кулларына сарык йоны ала тор¬ ган кайчылар тотып утырган ике кәрләне — Томас белән Секуны күреп алдылар. Кунакларның сәламнәрен алганнан соң, Петр кайсын күтәреп үпте, кайсының аркасына кагып куйды һәм һәр¬ берсенә елмаеп болай диде: — Кара, сакалың нихәтле булган ич! Мөхтәрәм әфәндем, Европада сакаллы кешедән көләләр... Кая, булмаса, миңа биреп тор син аны... Бөтенесе, карты-яше, кулларын җәеп, нишләргә бел¬ ми аптырап карап тордылар. Томас белән Секу, аяк оч¬ ларына басып, тегеләрнең пөхтә итеп таралган, иркәләп үстерелгән сакалларын тупас кайчылар белән кыркып төшерделәр. Бояр битенә ямь биреп торган сакаллар патша аяк астына өелә барды. Бояр дәшмәде, битен кулы белән каплады, калтыранырга кереште. Патша аңар шактый зур стакан белән борычтан төнәтелгән ара¬ кы салып бирде: — Мә, безгә озын гомер теләп эчеп җибәр әле... Сам- сонның да чәч-сакалын кыркыганнар... — диде ул һәм ялтыраган күзләре белән сарай кешеләренә карап, иша¬ рә бармагын күтәрде. — Сакал кыруны кайда чыгарган¬ нар? — Парижда. Чөнки хатын-кыз токымына шулай ошый төшә. Ха, ха!.. Ә сакалыңны бик кызгансаң, табу¬ тыңа салырга әйтеп калдыр, теге дөньяда ябышыр... Ачулансын, җикеренсен, кычкырып котны алсын иде, шул ук сакалдан өстерәп йөрсен иде, алай да бу хәтле куркыныч булмас иде... Әйтерсең җен алыштырган — хә¬ зер ул бөтен кеше өчен ят иде, аннан аңлавы да кыен иде аны: үзе сиңа карап елмая, ә йөрәккә бозлы су кой- ган күк була... Өстәлнең икенче башында бер поляк парикмахеры ыгы-зыгы килә, сакалы китәрелгән кешеләрнең битлә¬ рен сабынлап пәке белән кыра... Бояр үзенең шыксыз¬ ланып калган шәрә битен, кыек авызын күреп торсын 332
өчен, юри аның алдына көзге китереп куя... Шул ук өс¬ тәл янында исереп өлгергән берничә шәрә бояр елап утыра... Генералиссимус Шеинны да, бояр Троекуровны да. князьләрне дә фәкать киемнәреннән генә таныдылар. Патша поляк кулыннан үткән һәрбер кешене яңагыннан чеметеп тотты да: — Менә хәзер сине Цезарь сараена алып барсаң да була, —диде. 25. ДӘҺШӘТ Петр әбәт ашарга Лефортка китте. Ул килеп кергән¬ дә, сөекле дусты яңарак кына торган, стеналары алтын йөгертелгән күн белән тышланган кояшлы зур йокы бүл¬ мәсендә көзге каршында авызын ачып иснәп утыра, хез¬ мәтчеләре аны киендереп торалар: кайсы паригын көд¬ рәли, кайсы пудра сөртә иде. Идәндә, палас өстендә Гамбургтан алып кайткан ирле-хатынлы ике кәрлә шая¬ рып утыра; йорт белән идарә итүче, ат-тун башлыгы, баш лакей һәм сакчылар начальнигы, Францка хөрмәт йөзеннән, ишек төбендә басып торалар иде. Францны кузгатмас өчен, Петр килеп керүенә кулла¬ ры белән аның иңбашларына басты һәм, көзгедә дусты¬ ның йөзе белән очрашып: — Тикшермәгән бит алар, хыянәтчел рәвештә йом¬ шак эш иткәннәр, уен уйнап ятканнар... Ә карасаң, йом¬ гакның очы Шеин кулында булган. Бер стрелец, асарга алып китеп барганда: «Чуртанны тотып ашадыгыз аша¬ вын, ә тешләре исән калды...» дип кычкырган... Кем ул «төш» дип ябышасы иде аңар шул чакта, ахмак Шеин- ның шуңар да башы җитмәгән... Көзгедә Петрның күзләре тоныкланып китте, Лефорт, артына борылып, үзенең кешеләренә чыгып торырга кушты... — Франц... Еланның угы калган!.. Бүген боярларның сакалларын кырдырттым... Канга сусаган шул саранча¬ лар турында уйласам, бөтен эчем кайный башлый... Елан угының кемдә икәнен беләләр, барысы да белә, ләкин әйтми, яшерә... Бунт тегенди-мондыи гына булма¬ ган, хатыннарыбыз янына гына кайта идек, диюләре ялган... Коточкыч эшләр эшләмәкче булганнар алар... Бөтен дәүләттә гангрена... Чери башлаган җирләрен 333
кисеп ташлйрга кирәк... Ә боярларның, сакалбайларның, бөтенесен акылга утыртырга... Милославский орлык¬ лары!.. Франц, бүген үк указ таратырга кирәк,— төрмәләрдәге, монастырьлардагы стрелецларны Пре¬ ображенскийга алып килсеннәр... Табын янында Петрның яңадан күңеле ачылып кит¬ кән кебек булды. Кайберәүләр аңарда яңа бер үзенчәлек сизделәр: матур гына сөйләшеп яки уйнап-көлеп утырганда кинәт тынып кала да, тонык, ләкин чиктән тыш ихтыяр көченә ия булган күзләрен чекрәйтеп берәрсенә текәлә... Анна¬ ры, 'борынын тартып куя да янәдән шаркылдап көләргә тотына, эчә, шау-гөр килә... Чит илнекеләр — инженерлар, моряклар, хәрби ке¬ шеләр өчен мәҗлес бик күңелле булды, ә руслар өчен алай күңелле булмады шул... Музыка уйнап тора, Ле¬ форт Франция короленең сөяркәләре турындагы кызык¬ ларны сөйләп көлдерә. Кинәт Петр әтәч шикелле башын күтәреп кычкырды да сикереп торды һәм бөтен гәүдәсе белән өстәл аша Шеинга таба иелде: — Карак! Карак! — диде ул, котырынып, аннары, скамьясын тибеп җибәрде дә, уртага йөгереп чыкты. Кунаклар аптырап калдылар, тора башладылар. Ле¬ форт йөгерә-йөгерә аларны тынычландырып йөрде. Му¬ зыка көчлерәк яңгырый башлады, менә күлмәкләрен, парикларын төзәткәләп, залга берничә ханым килеп кер¬ де. һәм бөтенесенең карашын кулына роза чәчәге тот¬ кан, зәңгәр күзле, аксыл сары чәчле бер бик чибәр ха¬ ным җәлеп итте. Толымнары баш түбәсенә чорнап өел¬ гән, нәфис челтәрле ефәк юбкалары чамадан тыш киң иде аның. Иңнәре ачык, иңнәре дә, куллары да бик тә матур, бик тә ак булып, күңелләрне аздыра торган иде. Ул беркемгә күтәрелеп карамады, керүенә бик нәзакәт¬ ле итеп реверанс ясап алды да, күзләрен бер ноктага текәп, туктап калды. Иң бай купец Бровкинның кызы Александра Ива¬ новна Волкова иде бу. Лефорт аның бармак очларын тотып үпте дә биергә чакырды. Алар артыннан, аякла¬ рын кыштырдата-кыштырдата, башларын ия-ия икенче, өченче парлар биеп китте. Ул да түгел, тагын буталыш башланды. Петр мыш¬
ный-мышный янәдән өстәл янына килде. Күзләре белән Шеинны эзләп тапты да, шпагасын тартып алып, селтә¬ неп җибәрде. Генералиссимус башын тайпылтып калды, бөтен көчкә кизәнеп сугылган шпага чынаякларны чел¬ пәрәмә китереп, имән өстәлгә батып керде. Лефорт йө¬ гереп килеп җитте. Петр аңар терсәге белән сугып җи¬ бәрде дә Шеинга янәдән селтәнде, бу юлы да Шеин тай¬ пылып калды. — У-у, карак! Бөтен полкыңның, бөтен полковник¬ ларыңның башын чабып өзәчәкмен! — диде Петр. Үзе белән биегән ханымны калдырып, Алексашка килеп җитте. Ул Петрны, шпагасыннан курыкмыйча, кочып алып, колагына нәрсәдер пышылдады. Петр шпа¬ гасын төшерде һәм сулышын Алексашканың паригына өрә-өрә кычкырды: — Ах кабахәт, ах адәм актыгы!.. Полковник дәрәҗә¬ ләре сатып яткан бит... — Әйдә ярар, мин херц, үтәр әле, менә венгерскийны эчеп' җибәр... һәм үтте дә. Венгерскийны эчкәч, Шеинга инде шпа¬ га белән кизәнмәде, бармагын гына селтәде. Аннары, Лефортны чакырып алып, аның шешеп чыккан борынын үпте. 26. КОТОЧКЫЧ КӨННӘР Төрле төштә ябылып яткан стрелецларны, Преобра¬ женский бистәсенә алып килеп, богаулы килеш аерым өйләргә, подвалларга тараттылар, өсләреннән каравыл куйдылар. Сентябрь азагында тикшерүләр башланды. Сорауны Петр белән Ромодановский, Стрешнев һәм Лев Кириллович алды. Җәзалау урыннарында төн буена учаклар янып торды. Стрелецларны ундүрт урында дар агачларына бәйләп кыйнадылар, аннары ишек алдына өстерәп чыгып, учак өстендә тоттылар, хәл кертү өчен аракы эчерделәр дә, янәдән кулларын дар агачына кае¬ рып бәйләп кыйнадылар. Әнә шулай газаплап та фетнә башында торучыларны һичкем әйтмәде. Ике атна дигәндә генә эзләренә төшә алдылар... Овсей Ржов, кыздырган келәшчә белән кабыргала¬ рын сындыра башлагач, түзмәде,.Софьяның хаты турын¬ да әйтеп бирде. Аның приказы буенча күтәрелеп чыктык, 335
патша Итеп аны куймакчЫ идек, Диде. Овсейның энесе, өченче тапкыр җәзалый башлауга, без ул хатны Яна Иерусалимның урта манарасы төбендәге тирескә күмеп калдырдык, диде. . Ләкин җәзалаган вакытта сөйләп бирүче күп бул¬ мады. Баш күтәрүләре турында әйтеп бирсәләр дә, нигә күтәргәннәрен яшерделәр... Петр стрелецларның үлемнән дә курыкмыйча нык торуларыннан аларның үзенә каршы никадәр ачу тот¬ каннарын аңлады... Ул төне буе төрмәләрдә булды. Кендез чит ил инже¬ нерлары, мастерлар белән эшләде, күп кенә вакыты гас¬ кәр янында узды. Кичкырын Лефортка, берәр илчегә яки! генералга барып кунак булды... Уен-көлке, музыка, бию¬ ләр, князь-папаның тиле мәзәкләре... Сәгать уннар ти¬ рәсендә өстәл яныннан торып ишек алдына чыкты. Гәү¬ дәсе төз, иңбашларын җыерган... Ике тәгәрмәчле арбага менеп утырды да, әче җилдән битен шарф белән тома¬ лап, үзенең учак шәүләләре белән ерактан күренеп тор¬ ган Преображенскийга китте... Цезарь илчелегенең бер секретаре үзенең бу көннәр¬ дә күргәннәрен һәм кешедән ишетеп белгәннәрен көндә¬ лек дәфтәренә язып куйды: «...Преображенскийга Дания илчелегенең түрәләре килгән иде. Берничә зинданда булдылар. Алар анда кот¬ очкыч фаҗигаләрне, рәхимсез газаплауларны үз күзләре белән күрделәр, кешеләрнең авыр җәзаларга түзәлмичә кычкырганнарын үз колаклары белән ишеттеләр. Кая карама, кан, кан идәннәрдә күл булып җыелып ята, хәтта өйалларына агып чыккан... Моны күреп түрәләр¬ нең йөрәкләре әрнеде... Бер өйдә тагын да катырак кычкырган, чиктән тыш сызланган, яман ыңгырашкан тавышлар ишетеп, шунда юнәлделәр... Монысына килеп керүләре булды, шундук тизрәк чыгып китү ягын карадылар. Чөнки алар анда патшаның үзенә тап булдылар. Патша түшәмгә асып куелган бер шәрә кеше каршында басып тора иде. Ул ялт борылып карады. Чит ил кешеләренең үзен мондый җирдә күрү¬ ләрен бер дә яратмады, ахрысы, кашларын җыерып куй¬ ды. Нарышкин, Дания түрәләре артыннан йөгереп чы¬ гып: «Сез кем буласыз? Ник килдегез?..» дип сорады. 336
Тегеләр әйтмәгәч, аларга хәзер үк Ромодановский йор¬ тына барырга кушты. Түрәләр үзләрен кагылгысыз дип белгәнлектән, бу оятсыз боерыкны санга сукмыйча, үз юлларына китә бирделәр. Нарышкин, аларны туктатырга кушып, артла¬ рыннан бер офицер җибәрде. Ләкин офицер бер генә, ә түрәләр күбәү иде, — курыкмадылар. Шулай да офицер¬ ның катгый чаралар кулланырга исәп иткәнен сизеп алып, үзләре өчен куркынычсыз бер урынга качтылар... Куа чыккан офицерның кем икәнен соңыннан белдем: бу — патшаның бик яраткан кешесе — Алексашка бу¬ лып чыкты. Яман куркыныч кеше...» «...Яна түләү чыгардылар: приказларда хезмәт итүче һәр түрә хәзер үзенең дәрәҗәсенә күрә ясак түләргә тиеш булачак...» «...Кич белән Лефорт сараенда патшаларча бай оеш¬ тырылган төрле күңел ачулар булды. Кунаклар мәзәк утларга сокланып карап тордылар. Патша бакчада, яф¬ раклары коелган агачлар арасында, ниндидер утлы өрәк кебек чаба-чаба, очкын бөркеп торган фонтаннарны, транспортерларны кабызып йөрде. Бу утларга патшаның апасы Наталья белән улы Алексей да карап торды¬ лар, ләкин кунаклар белән бергә түгел, махсус бүлмә¬ дән... Бал вакытында Анна Монсны беравыздан иң чибәр ханым дип таптылар... Анна турында, патша аның белән тора икән, ә үзенең никахлы хатынын ерак бер монастырьга җибәрмәкче була икән, дип сөйләделәр...» «...Преображенский бистәсендәге казарма йортлары янында бер калку мәйдан бар. Бу — җәза җире. Анда хәзер һәрвакыт үтерелгән кешеләрнең башлары кадал¬ ган казыклар тезелеп тора... Унынчы октябрьда патша чит ил илчеләренең бөтенесен шул җиргә чакырды. Илчеләр килгәндә, мәйданны баштанаяк кораллан¬ ган гвардия полкы камап алган иде. Мәскәү халкын, шулай ук чит ил кешеләрен мәйданга кертмәделәр, алар түбәләргә, капка башларына менеп карап тордылар. 337
Җиле бик салкын иде. Көтеп тора-Тора бөтенеСейёЦ аяклары туңып бетте. Ниһаять, барыгызга мәгълүм Алексашка белән патша хәзрәтләре килеп житте. Алар каретадан төштеләр дә яркалар янына килеп туктады¬ лар. Ул арада бу дәһшәтле мәйданга үлем җәзасына хөкем ителгәннәрне сөреп керттеләр. Писарь, мәйданның бер җиреннән икенче җиренә күчеп йөреп, хөкем кара¬ рын укыды. Халык дәшмәде, палач эшкә кереште. Бичара стрелецлар шунда да тәртип сакларга, палач алдына нәүбәт белән генә килергә тиеш булдылар... Аларның йөзләрендә кайгыру да, үлемнән курку да си¬ зелми иде. Мин моны батырлык дип әйтәсем килми. Юк, рухи ныклыктан килгән хәл түгел бу. Көн-төн газаплау¬ лар аларны шулай үзләрен кызганмас дәрәҗәгә китер¬ гән, алар инде дөньядан туйганнар иде. Бу кешеләрнең берсен хатыны белән бала-чагалары яркага хәтле озата килделәр, йөрәкләрне тетрәтерлек итеп акырдылар алар. Ә бу үзе хатыны белән балаларына, истәлек итеп, бияләе белән чуар яулыгын бирде дә, бер дә уфтан¬ мыйча, башын яркага салды. Икенче бер стрелец, патша яныннан палачка таба узып барышлый: — Юл бир, патша, башымны яркага салырга ашы¬ гам, — дип кычкырды. Башларын чабып өзгәндә дә гаепләрен танмасыннар әле!.. Әйе, бу руслар чыннан да чиктән тыш кире беткән халык икән...» «...Новодевичье монастыре янына утыз дар агачы утыртылган иде. Анда ике йөз утыз кеше асып үтерелде. Фетнәнең башында торган, Софьяга хат язып җибәргән өч стрелецны монастырь стенасына, Софьяның тәрәзәсе каршына асып куйдылар. Уртадагысының кулына үзлә¬ ренең Софьяга язган хатларын бәйләп куйдылар...» «Патша хәзрәтләре баш күтәрүдә катнашкан поп¬ ларга җәза биргәндә дә шунда булды. Палач башта икесенең кул-аякларын лом белән сугып сындырды, шун¬ нан соң аларны тәгәрмәчкә кысып үтерделәр. Өченче поп ансат үлем белән үлде, монысын алай газаплап тор¬ мадылар, — башын чабып өзделәр... 338
Мөгаен, НатШа шуның белән шәһәр стеналарын изге итеп, кагылырга ярамый торган, басып керергә ярамый торган итеп күрсәтергә теләгәндер: стенадагы бойница- ларга бүрәнә тыгып, баш-башына ике фетнәчене асып куярга кушты. Ул көнне шул рәвешчә ике йөздән артык кеше асып үтерелде... Бөтен Мәскәү әйләнә-тирәсе дар агачлары, аларга асылган стрелецлар белән тулды». «Егерме җиденче октябрь... Бу көнге җәза алдагыла¬ рыннан нык аерылып тора. Ул көнне җәзалау ысуллары берничә төрле, шул ук вакытта кеше әйтеп кеше ышан¬ маслык булды... Эш шунда ки, соңгы көннәрдә патшаның урынсызга шомланулары чиктән тыш көчәйде; хәзер ул бөтен ке¬ шегә шикләнеп карый, җәзалап үтерелгән фетнәчеләргә теләктәшлек күрсәтүдә бөтен кешедән шикләнә иде. Шу¬ ңар үч итеп булса кирәк, бу көнне бөтен боярларны, сенаторларны, дьякларны фетнәчеләргә җәза бирүдә кат¬ наштырырга уйлады, — палачлыкны тулысынча ал'арга йөкләде. Берни эшләр хәлең юк, шундый зур дәрәҗәле кешеләр, нишләргә тиешлекләрен күз алларына китереп калтырана-калтырана, кызыл мәйданга килделәр. Менә һәрберсенең каршына бер фетнәче китереп бастырды¬ лар. һәрберсе үзенә тапшырылган фетнәчегә хөкем ка,- рары укырга, аннары балта белән башын чабып өзәргә тиеш булды. Патша генерал Лефортка да палачлык бурычын йөк- ләмәкче булган иде дә, ләкин немец, минем туган илем¬ дә мондый кыргый җәза юк дип, баш тартты... Боярлар бер үк вакытта өч йөз утыз кешене яркага салып баш¬ ларын чабып өзделәр, бер үк вакытта Кызыл мәйданда өч йөз утыз кешенең каны акты... Борис Голицын үз корбанының муенына чабам дип, ялгыш аның аркасына чапты. Урталай өзелеп чыгарга җиткән стрелец исән иде әле,— таш йөрәкләрне дә әрне¬ терлек итеп акыра башлады. Шул чак Алексашка тиз генә тегене, башын чабып өзеп, бу газаптан коткарды. Соңыннан ул, бүген егерме кешенең башын чаптым дип, мактанып йөрде. Кайсар патша да дүрт кешене чабып үтерде. 339
Кайбер боярларга бу эш шулхәтле тәэсир иттё, алар¬ ны мәйданнан култыклап алып кайтырга туры килде». Җәзалаулар, асу-кисүләр кышның-кыш буена барды. Моңар җавап итеп, Әчтерханда, Архангельскида, Донда, Азов буйларында яңа фетнәләр башланды. Зинданнар кеше белән тулды. Мәскәү стеналарында тагын берничә мең мәет ачы бураннарда селкенеп торды. Бөтен илне курку чолгап алды. Элекке тыныч көннәр караңгы почмакларга кереп посты... Балтик якларыннан март җиле исте. Еракта, диңгез дулкыннары кочагында җилкәнен киергән сәүдә кораб¬ лары күренеп киткән кебек булды.
ЭЧТӘЛЕК БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК 1. Бровкин балалары 3 2. Урман юлында 5 3. Алпавыт йортында 6 4. Ак өйдә 9 5. Дворян ополчениеләре 10 6. Федор патшаның үлеме 15 7. Данила йортында 19 8. Алексашка Меншиков 22 9. Стрелецлар 24 10. Хованский 26 11. Куян Федька 31 12. Патша кызы 33 13. Милославскийлар яки Нарышкиннар .... 34 14. Бунт 37 15. Кремльдә 41 16. Патша сараенда 42 17. Сөнге очларына 45 ИКЕНЧЕ БҮЛЕК 1. Бар да искечә калды 48 2. Немец бистәсендә 52 3. Петр 58 4. Кырым сугышының башы 69 5. Бөек хыяллар 71 6. Гаскәр башлыгы 73 7. Потешныйлар 76 8. Немец кабагында 78 9. Рус патшасына немец киемнәре 81 10. Мәзәк 83 11. Анхен . 86 ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК 1. Кырымга поход 91 2. Прешпург дигән башкалада 96 3. Алешка . 99 4. Патша деныцигы 102 5. Көз көне .... 104 6. Йоклап ятмыйлар 108 341
7. Тәхетне саклаучы 116 8. Бичара Монс 120 9. Сүз кыска булды 122 ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК 1. Бер уч көмеш 2. Кияү • ... 3. Туй 4. Кырымга икенче һөҗүм ......... 5. Бакчага караган тәрәзә төбендә 6. Переяслав күлендә . . 7. Чегән 8. Шомлы көннәр 9. Шаярып йөрүләр бетте 10. Кимсетү 11. Күрәзә . 12. Мәскәүне кузгаталар 13. Разведчик 14. Төнлә белән 15. Преображенскийда 16. Йокы керми 17. Патша качты 18. Щомлы көннәр 19. Троица монастыренда 20. Софьяның төшүе 21. Сөрген, җәза, монастырь 22. Тикшерү 23. Мәңгелек сөргенгә 24. Бөтенесе искечә калды БИШЕНЧЕ БҮЛЕК 1. Франц Лефорт 2. Лефорт кунаклары 3. Лефорт кунаклары (дәвамы) 4. Хатын башы 5. Лефорт кунаклары (дәвамы) 6. Яшь патшабикә 7. Чегәннең язмышы 8. Мәзәк сугышлар 9. Дәҗҗал патшалыгы 10. Карнавал 11. Мәзәкләр һәм эшләр 12. Архангельски да 13. Диңгез җиле 14. Кайту 15. Юкә күләгәсендә 16. Солдат өендә 17. Мәет өстендә 18. Тиле хатын 19. Тагын Анхен 20. Цезарь вәкиле 21. Сугыш . . . ! 22. Кыз ярәшү 122 127 129 137 140 141 143 146 147 151 153 157 159 163 165 167 168 171 173 178 182 191 196 197 199 201 204 207 208 209 213 216 219 221 224 226 231 236 238 240 242 244 245 247 249 252 342
АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК [1. Идел буйлап . . . | 2. Азов юлында . . . ‘3. Беренче көннәр . 4. Алып булмый шул 5. Яланаяк Мәскәүгә ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК 1. 2. 3. 4. 5. 6. 7. 8. 9. 10. 11. 12. 13. 14. 15. 16. 17. 18. 19. 20. 21. 22. 23. 24. 25. 26. Ике елдан соң Милославский хыялы Чит илгә Диңгездә Кунакта Бөек илчеләр Герман җирләрендә Коппенбург сараенда Бу төш түгел Кайсар патшага хат Кайсар патшаның Петрга язган хаты . . . Волковның көндәлек дәфтәре Тагын бер көндәлек дәфтәре Петрның Кайсар патшага язган хаты . . . Мәскәү каласында Европа сәясәте Петрның Кайсар патшага язган хаты . . . Шомлы хәбәр Монастырь янындагы сугыш Цезарь койрык болгый Петрның Кайсар патшага язган хаты . . Тыныч көннәр, хуш-сау бул! Хатыны янына кереп тә тормады Сакал Дәһшәт Коточкыч көннәр 258 263 267 270 277 284 287 290 291 293 297 298 301 306 311 311 312 313 315 316 319 321 321 323 328 329 329 330 331 333 335
Алексей Толстой ПЕТР первый (на татарском языке) Художество редакторы Б. Af. Ә л м е но в Техник редакторы 3. А. И б р a Һ и мо в а Корректоры Н. Я. Исмэгыйлева Производствога бирелде 23/Х-65 ел. Басарга кул куелды 24/1-66 ел. Типография кәгазе № 3, 84X108V82. Учетн,- изд. табагы 17,83+рәс. 0,05. Басма табагы 10,75(18,06)4- 4-рәс. 0,06(0,11). Тираж 10 000 экз. Заказ Л-1364. Бәя¬ се тышлыгыннан башка 52 тиен, тышлыгы 18 тиен, рәс. 1 тиен. Татарстан Министрлар Советы каршындагы Матбугат идарәсенең Камил Я куб исемендәге матбугат комбина¬ тында басылды. Казан, Бауман урамы, 19, 1966 ел.