Автор: Некрасов Н.А.  

Теги: уйдырма  

Год: 1971

Текст
                    1
*
VI48
Н. А. НЕКРАСОВ
НА.НЕКРАСОВ
РУС ИЛЕНДӘ
КЕМ
РӘХӘТ ЯШИ
Е
□


V'cx: / VVA8 МӘКТӘП КИТАПХАНӘСЕ НА. НЕКРАСОВ РУС ИЛЕНДӘ КЕМ РӘХӘТ яши о о Т м| к VMKMAf ШМИЦ wua * w UUttUHMti УЮеЦММнВЙ eiGTE№l ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ Казан 1971 Sii«а ьи Бд и отека) ЛЕТЬЕВСКОЙ I ^ВАННОЙ СИСТЕМЫ!
МӘХМҮД МАКСУД тәрҗемәсе
Беренче кисәк Пролог Кайсы елныдыр — чамала, Кай җирдәдер — үзең аңла, Олы юлның уртасында Очрашты җиде мужик: Вакытлы беркетелмешләр \ Хәсрәт Башы губернасы, Йодрык иле өязеннән, Кипкән Чишмә волостеннан. Җидесе дә күршеләр: Ямаулы һәм Сәләмәле, 1 1861 елда «азат ителгән» крестьяннар 1863 елга чаклы үз¬ ләренең элекке хуҗаларына эшләргә тиеш булганнар, шуңа күрә аларны «вакытлы беркетелмешләр» («временнообязанные») дип ата¬ ганнар.— Тэряд. 3
Теләнче һәм Калтырамыш, Янмыш Ил һәм Ачтамаклар, Көекбай авыллары. Очраштылар — бәхәс китте: Рус илендә кемгә тормыш Күңелле һәм иркен? — дип. Роман әйтә: алпавытка, Демьян әйтә: түрәләргә, Лука әйтә: попка, ди. Капкорсак сәүдәгәргә, ди Абый-энеле Г убинна р — Иван белән Митродор. Карт Пахом торды да уйлап Әйтте, күзен җиргә текәп: Зур урындагы боярга — Патша министрына, дип. Ә Пров әйтте: патшага... Мужик үгез шикелле ул: Бер уй кердеме башына, Казык белән дә син аны Бәреп чыгара алмыйсың: Ул һаман киреләнә! Бәхәс шундый кызып китте, Узган-барган уйлый бар да: Болар хәзинә тапкандыр, Бүлешәләрдер шуны... Төшкә чаклы ук һәркайсы Эше белән чыккан иде: Берсе бара тимерчегә, Ә берсе — Иваньковога, Балага исем кушарга Попны чакырырга дип. Пахом кәрәзле бал илтә Олы авыл базарына. Абый-энеле Губиннар, Кулларына нукта тотып, Чыгымчы атны тотарга Көтүгә дип баралар. Үз юлларына китәргә Күптән вакыт — ләкин алар Һаман бергә баралар! Бара алар, әйтерсең лә 4
Арттан куып килә бүре, — Кызу-кызу атлыйлар. Баралар—тел әрләшәләр! Акыралар — туктамыйлар, Ә вакыт уза һаман. Сизмәделәр сүзгә мавыгып Кояшның инде батканын, Инде кич тә җиткәнен. Төн буе барырлар иде Юллары кая илтсә дә, Ярый әле, каршы очрап, Шадра хатын Дурандиха Кычкырды: «Әй сез, агайлар, Төнгә каршы болай кая Барырга уйладыгыз?..» Шаркылдады, кыяфәтсез, Сукты да алашасына, Китеп барды юыртып... Кая барабыз?.. — Мужиклар Бер-берсенә караштылар. Тик торалар, түбән карап... Ә төн шундый караңгы! Бик күп йолдызлар кабынган Биек, зәңгәр күкләрдә. Ай калыкты, юлны кисеп, Сузылдылар күләгәләр Мужикларның алдында. Ой сез, кара күләгәләр! Сез кемне куып җитмәссез, Сез кемне узып китмәссез, Ләкин тотып кочып булмый Сезне — күләгәләрне! Пахом урман юлларына Карап торды бик озак, Карап торды уйланып ул, Әйтеп куйды аннары: «Ай-Һай кызык итте безне Бүген урман пәрие! Аз дигәндә утыз чакрым 5
Без инде киткәнбездер! Өйгә кайтып җитәлмабыз — Хәзер бик ардык инде, — Утырып шунда ял итик, Кояш чыкканны көти/к!..» Гаепләп урман пәриен, Урман авызында ипләп Утырдылар мужиклар. Акча салышып, икесе Китеп барды аракыга, Ут яктылар калганнары. Каен туздан бик әйбәтләп Стаканнар хәзерләнде. Аракы да килеп җитте, Закуска да килеп җитте — Бәйрәм итә мужиклар! Өчәр стакан төшергәч, Тагын башланды бәхәс: Рус илендә кемгә тормыш Күңелле дә, иркен дә? Роман әйтә: алпавытка, Демьян әйтә: түрәләргә, Лука әйтә: попка, ди; Капкорсак сәүдәгәргә, дип Кычкыралар ике Губин, Иван белән Митродор; Пахом әйтә: мәртәбәле, Зур урындагы боярга —* Патша министрына, ди, Ә Пров әйтә: патшага! Тагын да ныграк кыздылар Кызу канлы мужиклар, Ду киләләр, сүгенәләр, Бер-берсенең чәчләренә Ябышырга торалар... Күр—әнә ябыштылар да! Роман дөмбәсли Пахомны, Демьян дөмбәсли Луканы, Абый-энеле Губиннар Тетә күсәктәй Провны — Акыралар барсы да! 6
Купты кайтаваз урманда, Гүләп тора тирә-якта, Тарала ул бик еракка, Киребеткән мужикларны Үчекләгән шикелле. Патшага! — ди уң яктан ул, Сулдан аңа җавап килә: Попка! попка! попка! — дип. Урман бөтенләй мәш килә, һавада кошлар очалар, Елдам җәнлекләр чабалар, Хәшәрәтләр шуышалар, Гүлиләр һәм улыйлар! Иң башлап, бер соры куян Шундагы куак артыннан Атылып килеп чыкты да Сызды тизрәк бер якка! Аннары каен башында Бик күп чәүкә балалары Яман ачы чарылдашты. Чебенченең оясыннан Төшеп китте куркуыннан Нәни генә кошчыгы; Чыелдый, елый чебенче: ■— Кайда кошчык? — табалмый! Шул арада бер карт күке Йокысыннан уянды да, Кемнеңдер гомерен санап, Кычкырырга уйлады: Ун тапкыр ул тотынгандыр, Ләкин һаман да ялгыша, Башлый тагын яңадан... Күке, күке, кычкырып кал! Игеннәр баш кысарлар да, Башак тыгылгач тамакка, Кычкырудан туктарсың!1 Җиде байгыш очып килде, Карап торалар сугышны Җиде зур агач башыннан, — Шаркылдый төн кошлары! 1 Иген баш кысканда, күке кычкырмый башлый («башак ты¬ гылды»,— диләр халыкта). (Некрасов искәрмәсе.) 7
Ал арның сары күзләре Гүя балавыздан койган Ундүрт шәм кебек яна! Акыллы кош, козгын, килеп, Ут янында, бик якында, Бер агачка кунды да Шайтаннан теләк теләргә Тотынды бу, берәрсен, ди, Үтерсеннәр иде! — ди. Кичен көтүдән аерылган Шөлдерле бер сыер килде Бәхәсләшкән тавышка — Ут янында, мужикларга Текәде ул күзләрен, Тозсыз сүзләрне тыңлады, Шуннан тотынды, мескенем, Мөгрәп, мөгрәп мөгрәргә! Мөгри һаман тинтәк сыер, Нәни чәүкәләр чарылдый, Акыра кызмача мужиклар, Кире кайтып яңгырый аваз. Бар эше шул — куркыта ул Хатын-кызны, балаларны, Үчекли ул ирләрне! Беркемнең дә күргәне юк, Ә һәркем ишетә аны, Гәүдәсе юк — үзе яши, Теле юк — ә кычкыра! Мәскәү бикәсе — ябалак Фыр-фыр килә шул тирәдә, Мужикларның баш очыннан Оча, канатларын бәрә Я җиргә, я агачка... Хәйләкәр төлке үзе дә, Хатыннарча кызыксынып, Мыштым гына килде дә Тыңлап торды шактый вакыт, Аннары ул китеп барды: «Чортым да аңламас!» — дип. Чыннан да: инде мужиклар 8
Үзләре дә оныткандыр Нигә ызгышканнарын... Бер-берсенең кабыргасын Бик шәпләп санашкач кына Акылга килде алар. Җиргә ятып су эчтеләр, Юындылар, хәл алдылар, Йокы баса башлады... Шул арада нәни кошчык, Бик түбәнтен аз-аз очып, Ярты сажень күчә-күчә, Килде ут янына ук. Пахом аны тотып алды, Утка китереп карады, Әйтте: «Шундый нәни кошчык, Ә тырнагың бик үткен! Өрсәм — учымнан очарсың, Төчкерсәм — утка төшәрсең, Чиертсәм — җансыз калырсың, Ә шулай да, нәни кош, син Көчлерәк бит мужиктан! Тиздән канатларың ныгыр, Кая теләсәң, шул якка Фыр, фыр! очып китәрсең! һай син, кечкенә кошчыгым! Бирче безгә канатыңны, Бөтен илдә очарбыз, Тикшерербез — һәм күрербез, Сорашырбыз — һәм белербез Рус илендә кем бәхетле һәм иркен яшәгәнен!» “ Канатың да кирәк түгел, Әпәй генә булсын иде Көн саен бер ярты пот,— Тәпи-тәпи үлчәр идек Туган илкәйләрне! — диде Сытык чырайлы Пров. ■— һәм бер чиләк аракы да! — Диделәр эчәргә һәвәс 9
Абый-энеле Губиннар, Иван белән Митродор. ■—* Иртә белән тозлы кыяр, Унау булса, шул бик җиткән, — Дип көлеште мужиклар. *** Ә көндезен берәр жбан Сап-салкын квас булсын. ■— Ә кичләрен зур чәйнектән Кайнар чәй ташып торсын... Алар такылдаган чакта Баш очларында чебенче Очып йөрде, барсын тыңлап, Ут янына кунды ул. Чырылдады, сикеренде һәм нәкъ кеше теле белән Болай диде Пахомга: «Җибәр минем кошчыгымны! Шул кечкенә кошчык өчен, Бер зур бүләк бирермен». Нәрсә бирерсен? «Көн саен Ярты пот икмәк булыр, Бер чиләк аракы булыр, Иртән кыярын бирермен, Ә көндезен — әче квас, Ә кич белән — кайнар чәй!» Ә кайдан син, кечкенә кош, — Диде бертуган Губиннар,— Табарсың җиде мужикка Аракы да, ипи дә? «Табуын үзегез табарсыз, Ничек табарга икәнен Мин сезгә өйрәтермен». Өйрәт! «Барыгыз урманнан, Утызынчы баганадан Туп-туры бер чакрым: 10
Барып чыгарсыз аланга, Сез күрерсез шул аланда —* Ике карт нарат булыр; Шул наратларның төбендә Кечкенә тартма күмелгән. Казып алыгыз шуны, — Тылсымлы ул: эчендә бар Үзе сыйлаучы эскәтер, Кайчан гына теләмәгез, Ашатыр ул, эчерер! Тик әйтегез акрын гына: — Әй, үзе сыйлар эскәтер! Сыйла бер мужикларны! Сезнең соравыгыз белән, Минем боеруым белән Алга килер барсы да. Инде җибәр баламны!» — Тукта! без ярлы кешеләр, Ерак юллар үтәсе бар, — Дип җавап бирде Пахом: —■ Күрәм, син бер хикмәтле кош, Зинһар әфсүнләп җибәр син Безнең иске киемне! — Өстебездәге әрмәкләр Күпме кисәк тә, тузмасын! — Дип таләп итте Роман. — Юкә чабаталарыбыз Беркайчан да кыршылмасын! — Дип таләп итте Демьян. — Каһәр суккан борча һәм бет Күлмәкләрдә үрчемәсен,— Дип таләп итте Лука. — Ә чолгаулар сасымасын... — Дип өстәде Губиннар... Кош аларга җавап бирде: «Үзе сыйлаучы эскәтер Юар, ямар һәм киптерер Барын... Я, җибәр инде!..» 11
Пахом киң учын ачты да Азат итте кошчыкны. Азат итте, — нәни кошчык, Бик түбәнтен аз-аз очып, Ярты сажень күчә-күчә, Китте агач куышына. Артыннан очты әнкәсе, Очып барган килеш әйтте: «Тик белегез бер нәрсәне: Ашарга —* корсак чыдаган Хәтле сорый аласыз, Ә аракыны көн саен Тик бер чиләк сорагыз. Әгәр артык сорасагыз, Бер дә, ике дә үтәлер, Ә өченче тапкырында Бәла килер, белегез!» Очып китте чебенчебез Сөйгән балакае белән, Ә мужиклар, тезелешеп, Киттеләр алга таба. Утызынчы багананы Таптылар! — Тып-тын гына Баралар һаман туп-туры Кара урманның эченнән, Санап һәрбер адымны. Нәкъ бер чакрым үтү белән, Килеп чыктылар аланга, Күрделәр алар: аланда Ике карт нарат үсә... Нарат төпләреннән казып Алдылар теге тартманы, Ачсалар — тартма эчендә Үзе сыйлаучы эскәтер! Барсы бердән кычкырдылар: «Әй үзе сыйлар эскәтер! Сыйла бер мужикларны!» Кинәт — эскәтер җәелде, Кайдан килгәнен кем белә, Зур ике кул күренде, 12
Бер чиләк аракы куйды, Таудай өеп ипи кисте, Тагын күздән югалды. — Ә кыяры кайда моның? — Нигә кайнар чәе дә юк? — Нигә салкын квасы юк? Барсы да килде алга... Путаны чишеп, мужиклар Утырыштылар табынга, — Байлар сые башланды! Шатлыктан әй үбешәләр, Бер-беренә сүз бирәләр Моннан соң сугышмаска, Ә бәхәсле мәсьәләне, Бик тырышып, бергә-бергә Яхшылап тикшерергә — Өйләренә дә кайтмаска, Күрешмәскә хатын белән, Карт ата-аналар белән, Бала-чагалар белән, — Шул бәхәсле мәсьәләнең Серен төшенмәс борын, Русь җирендә кем бәхетле һәм иркен яши икәнен, Бер дә шик калмаслык итеп, Тикшереп белмәс борын! Менә шулай сүз куешып, Таң алдыннан, үле кебек, Йоклап китте мужиклар... I бүлек Поп Киң юлның ике ягында Матур ак каеннар үсә, Сузылган ул еракларга — Тып-тып яткан комлы юл. 13
Киң юлның ике ягында Сөзәк кенә үрләр китә, — Иген кырлары, болыннар, Барыннан да күбрәк ләкин Ташландык, яраксыз җир; Инеш, буа буйларында Урнашкан иске авыллар, Очрыйлар яңалары... Рус иленең урманнары, Борылып аккан елгалары, Су баскан киң болыннары Матур була яз көне. Әмма сез, әй, язгы кырлар! Сезгә күз салу күңелсез — Иген начар тишелгән! «Юкка түгел шул, кыш буе (Диләр.безнең илгизәрләр) Кар яуды ич көн саен. Үзенең нәрсә икәнен Күрсәтте кар, яз килгәч! Вакыты җиткәнче юаш ул: Бик тын оча, бик тын ята, Ә үлгәндә — үкерә. Кая карасаң — анда су! Кырлар су астында калган, Тирес ташырга — юлы юк. Ә вакыт бит узып бара, Җитеп килә май ае!» Барлык иске авылларга Карыйлар моңаеп алар, Ә яңаларга — әрнеп. Ой сез, өйләр, яңа өйләр! Сез бик матур, әмма сезне Салмаганнар бай булганга, Ә салганнар кан йотып!.. Иртәнчәк илгизәрләргә Күбрәк вак халык очрады: Нәкъ үзләре шикелле үк Чабаталы мужиклар; һөнәрчеләр, теләнчеләр, Солдатлар һәм ямщиклар. 14
Теләнчедән, солдатлардан Сорашып тормады алар: Рус илендә яшәү сезгә Җиңелме, авырмы? — дип. Солдат без белән кырына, Солдат төтендә җылына, Бу нинди бәхет булсын?.. Инде кич тә якыная, Баралар һаман юл белән, Каршыга бер поп килә. Мужиклар, бүрекне салып, Башларын түбән иделәр, Барсы да рәттән тезелеп, Кола алаша үтәрлек Юл да кадырмадылар. Поп кинәт башын күтәрде, Әйтте аның күз карашы: Нәрсә кирәк сезгә? — дип —Курыкма, без карак түгел! — Диде Лука, попка карап. (Лука базык, таза мужик, Киң сакаллы, күп сөйләүчән, Киребеткән, миңгерәү. Лука тегермәнгә охшый: Тегермән ул кош түгел — Күпме канат кагынса да, Очып китә алмый ул.) — Без бик инсафлы мужиклар, Вакытлы беркетелмешләр, Йодрык Иле. өязеннән, Кипкән Чишмә волостеннан, Барыбыз да күршеләр Ям аулы һәм Сәләмәле, Теләнче һәм Калтырамыш, Янмыш Ил һәм Ачтамаклар, Көекбай авыллары. Бик зур эш белән йөрибез: Башыбызда бер уй туды — Шундый тирән, — безне ул Өйләребездән аерды, Күңелебез эштән бизде, 15
Ашау-эчүдән калдык. Безгә син чынлап вәгъдә ит: Безнең мужикча сорауга, Алдамыйча һәм көлмичә, Акыл белән, вөждан белән Тугры җавап бирергә. Югыйсә без, җавап эзләп, Китәрбез бүтәннәргә... «Сезгә чынлап вәгъдә итәм: Соравыгыз хаклы булса, Алдамыйча һәм көлмичә, Акыл белән, тиешенчә Тугры җавап бирергә. Амин!..» — Рәхмәт. Инде тыңла! Юлларыбыз туры килеп, Очраштык без көтмәгәндә, Очраштык та бәхәс китте: Рус илендә кемгә тормыш Күңелле дә иркен дә? Роман әйтә: алпавытка, Демьян әйтә: түрәләргә, Ә мин әйтәм: попка, дим. Капкорсак сәүдәгәргә, ди Абый-энеле Губиннар, Иван белән Митродор. Пахом әйтә: мәртәбәле, Зур урындагы боярга, Патша министрына, ди, Ә Пров әйтә: патшага... Мужик үгез шикелле ул: Бер уй кердеме башына, Казык белән дә син аны һич чыгара алмыйсың: Күпме бәхәсләшсәк тә без, Бер фикергә килмәдек. Бәхәс кызды — кычкырыштык, Кычкырышкач, бер сугыштык, Ә сугышкач, сүзлкуештык: Бергәләп ил гизәргә, Өйләребезгә кайтмаска, КүрешМәскъ хатын белән, 16
Карт ата-аналар белән, Яшь бала-чагалар белән, Шул бәхәсле мәсьәләнең Серенә төшенмәс борын, Рус илендә кем күңелле һәм иркен яши икәнен, Бер дә шик калмаслык итеп, Тикшереп белмәс борын! Әйт ходайдан яшермичә: Поп тормышы күңеллеме? Изге ата, син бик иркен, Бәхетле яшисеңме? Арбада утырган килеш, Түбән карап, уйланып, Әйтте поп: «Православныйлар! Тәкъдирдән зарлану — гөнаһ, Тәкъдирдә язганга түзеп, Яшим... Ә ничек? дисәгез, Хакны сөйләп бирим, ә сез Крестьяннар акылы белән Чамалагыз!» „ — Я, башла! О С? «Сезнеңчә, бәхет нәрсә ул, Q Тынычлык, байлык һәм хөрмәт. Шулай түгелме, дусларым?» Җавап бирделәр: «Шулай»... «Инде карыйк, кардәшләрем, Попка кая тынычлык? Сүзне башлау кирәк иде Сабый чаклардан ук алып: Гыйлем өстәү бик җиңелме Әллә поп малаена? һәм нинди бәя түләп ул Поплык урнын сатып ала 1 — Сөйләмәвең яхшырак! А нлге- 1 Семинария бетер 'ән поп ләпү өчен, аның кызын i гагижкам иимм 2 И-68
Бездә юллар шәптән түгел, Ә приходим 1 зур гына. Авырганы һәм үлгәне, Дөньяга яңа килгәне Вакыт сайлап тормыйлар: Печән өстендә, уракта, Көзге караңгы төннәрдә, Кышкы зәһәр суыкларда, Язгы ташулар акканда, Чакырган һәр җиргә бар! Сүз дә әйтмисең — барасың. Ярый сөякләрең генә Сызланып калса, юк бит! Кайсына гына барсаң да, Җаның әрни, сыкрана. Беләмсез, православныйлар, Күнегүнең дә чиге бар: Кайсы йөрәк калтыранмас Үлем алды ыңгырашыннан, Кабер янында үксүдән, Ятимнәр кайгысыннан? Амин!.. Я, уйлап карагыз, Бармы попка тынычлык?..» Нәрсәсен уйлап торасың? Поп тын алгач, әдәп белән Әйттеләр аңа мужиклар: — Тагын нинди сүзең бар? «Инде карыйк, туганнарым, Попка хөрмәт нинди соң? Четерекле мәсьәлә бу, Ачулана күрмәгез... Әйтегез, православныйлар, Кемнән сез көләсез шулай, Айгыр токымы диеп? Чур! Сорауга җавап кирәк!» Крестьяннар ык-мык итә, Дәшмиләр поп та дәшми... 1 Приход — мәхәллә, чиркәү тарафыннан дин хезмәте күрсәтс лә торган төбәк.—Тәрау. 18
«Юлдан барганда, кемне сез Очратудан куркасыз? Чур! Сорауга җавап кирәк!» Ык-мык итәләр мужиклар, Дәшмиләр! «Ә кем турында Тозсыз мәзәкләр сөйлисез, Әдәпсез җырлар җырлыйсыз, Төрлечә- яманлыйсыз?.. Попның мәһабәт хатынын, Попның инсафлы яшь кызын һәм һәрбер семинаристны Ничек итеп мактыйсыз? Кемнең артыннан, мыскыллап: — Миһа-һай, — дип каласыз?» Тынсыз калды илгизәрләр, Дәшмиләр — поп та дәшми... Крестьяннар уйга чумган, Ә поп бик киң эшләпәсен Селкеп, битен җилләтә дә Күккә карап алгалый. Яз көне оныклар кебек, Ал чырайлы кояш бабай Белән уйный болытлар: Менә уң як тоташтан бер Кара болытка төренде, Караңгыланып китте ул һәм еларга тотынды: Соры җепләр, тезелешеп, Җиргә хәтле сузылды. Ә якында, юлчыларның Баш очында ерткаланган, Шат, вак болыт арасыннан Кояш көлә, көлтәләрдән Карап көлгән кыз төсле. Ләкин кара болыт һаман Якыная. Эшләпәсен Киде поп. Яңгыр явар. Ә уң Я1кта хәзер инде Кояш чыккан, шатлык балкый, 2* 19
Яңгыры сирәгәйгән. Яңгыр түгел, могҗиза ул* Анда эленеп торалар Алтын җепле киләпләр... «Үзебез түгел, без бары... Ата-бабага ияреп...» — Дип куйдылар Губиннар. Башкалар да элеп алды: «Әйе, без ияреп кенә!» Ә поп: «Амин! — дип куйды: — Кичерегез, кардәшләрем, Кешене гаепләп түгел, Үзегез бик үтенгәнгә, Әйттем сезгә дөресен. Крестьяннар попны шулай Хөрмәтли... Ә алпавытлар...» — Алар турында әйтмә дә! Без аларны беләбез! «Инде карыйк, туганнарым, Попларның бөтен байлыгы Кайдан килә икән ул?.. Әле күптән түгел генә Россия империясендә һәркайда дворяннарның Усадьбалары иде. Анда яши иде мәшһүр Зур хуҗалар-алпавытлар, Алар хәзер юк инде! Яшиләр, үрчиләр иде, Без дә көн күрә идек. Күпме туйлар була иде, Күпме бала туа иде, Бушлай икмәк мул булгач! Бик еш кына каты холыклы Булсалар да, киң күңелле Иде ул әфәнделәр. Приходны һич чит күрмиләр: Бездә никах укыталар, Бездә исем куштыралар, Тәүбә итәргә киләләр, Җеназа да укыйбыз. 20
Әгәр инде бер алпавыт Яши икән зур шәһәрдә, Кайта авылга, әлбәттә, Тыныч кына үләргә. Үлем килсә көтмәгәндә, Анда да ул васыять әйтә, Авылда күмегез, дип. Карыйсың, алты ат җиккән Файтонда безнең чиркәүгә Кайгыга чумган варислар Мәетне китерәләр — Попка һәйбәт кенә төшем, Агайларга бәйрәм була... Ә хәзер алай түгел! Яһүдиләр токымыдай Сибелделәр алпавытлар Ерак чит-ят илләргә һәм Туган Рус иле буйлап... Хәзер инде үз җиреңдә, Ата-бабалар янында Гүрдә яту кайгысы юк, Усадьбаларның күбесе Барышниклар кулында. Ой сез, иркә ак сөякләр, Рус дворяны сөякләре! Сез кайларда күмелмәгән? Кай илдә очрамыйсыз? Төшем бирә иде тагын Раскольниклар L. Тик мин алай Мал җыймадым, гөнаһым юк, Мохтаҗлыгым булмады: Бәхетемә, приходымның Эчтән ике өлеше Православный динен тота. Ә бит шундый волостьлар бар, Раскольниклар гына анда, Димәк, попка нишләргә? 1 Раскольниклар (дини секта) — патша хөкүмәте тарафыннан каты эзәрлекләнгәннәр. Раскольниклар турындагы эшләрне алып бару попларга тапшырылган булган. Дәүләт динен тоталар дип күрсәтсеннәр өчен, попларга раскольниклар взятка бирә булганнар. Александр II заманында бу эшләр гражданнар власте карамагына күчкән, раскольникларга бераз хокук бирелгән. 21
Дөньяда барсы үзгәрә, Дөнья үзе дә фани... Раскольникларга карата Закон хәзер каты түгел, Шулай итеп, попларның да Төшемнәре калмады. Алпавытлар да беттеләр, Усадьбада яшәмиләр, Ә картлыкта, үләргә дип, Безнең янга кайтмыйлар. Бай алпавыт хатыннары, Дингә ихласлы карчыклар, Кайберләре үлеп бетте, Кайберләре күчеп китте Монастырь тирәсенә. Хәзер попка подрясниклар 1 Бүләк иткән кеше юк, Япма 2 чиккән кеше юк... Крестьяннардан тына тик Җыеп йөр унар тиеннән, Пирогын җый бәйрәмнәрдә, йомырка җый — пасхада. Крестьян ул үзе мохтаҗ, Нәрсә бирсен, булмагач... Крестьянның тиеннәре дә Күнелгә бик шатлык бирми. Безнең якта туфрак ярлы, Комлык, сазлык, мүк үлән. Терлек ачлы-туклы йөри, Иген уңмый, бер потыңа Ике поттан арттырмый. Җир-анабыз юмартланса, Яна бәла: икмәгеңне Нишләтергә белмисең! Нужа китереп кыса да, Сатасың юк бәягә, Аннары — коры ел килә! Өч бәя түләп ал үзең, Мал-туарыңны сатып. 1 Поплар кия торган озын кием. 2 Чиркәүләрдә «изге» савытлар өстемә ябу ечен чигүле япма кулланганнар. 22
Православный кардәшләрем! Дога укыгыз,— быел да Зур афәт килмәгәе: Кышы зәһәр салкын булды, Язы бик явымлы килде, Күптән чәчәргә дә вакыт, Ә кырлар —су астында! Үзең шәфкать ит, ходаем! Текә салават күпере Балкысын күгебездә! 1 (Эшләпәсен салды да поп Чукына. Мужиклар да.) Авыллар бездә бик ярлы, Анда ирләр күп чирләүчән, Хатын-кыз мәңге хәсрәттә, Ризыкны да ул кайгырта, Үзе кол ул, динен тота һәм мәңге эшли бичара,— Куәт бир, тәңрем, аңа! Андый хезмәт акчасыннан Баю — шактый авыр шул! Кайчак барасың авыруга: Үләргә ятучы түгел, Туйдыручысын югалткан Семья бигрәк тә кызганыч Була андый минутта! Мәрхүмгә дога укыйсың, Калганнарның күңелләрен Күтәрәсең, көч җиткәнчә, Ә шул арада мәрхүмнең Әнкәсе, бичара карчык, Сөяккә калган сөялле Уң кулын суза сиңа. Биш тиенлек ике бакыр Зәгыйфь кулда чыңлаганда, Җаның чыгардай була! Сәдака алмый укысаң, Яхшы булыр иде дә бит — Ә соң ничек яшәргә? 1 Текә салават күпере — аязга, сөзәге — яңгырга. (Некрасов ис¬ кермә се.) 23
Юатыйм дигән сүзең дә Телеңдә тотылып кала, Кимсетелгән кеше кебек Кайтып китәсең... Амин...» * Сүзен бетереп, алашага Җиңел генә сукты поп. Крестьяннар юл бирделәр, Башларын түбән иделәр, Ат ашыкмый кузгалды. Ә шуннан соң алты иптәш, Сүз куешкан кебек, бердән, Тотындылар шелтәләргә, Мескен Луканы сүгәргә Суганлап һәм борычлап. — Киребеткән! Я, күрдеңме? Эх син, авыл күсәге! Бәхәсләшкән була, имеш! Поплар — чаңлы дворяннар, Яши алар князьларча. Болытларга җитә язган Попның матур йортлары, Вотчинасы гүләп тора, Чаңнар һаман сугып тора — Бөтен дөнья яңгырый. Өч ел буе, туганнар, мин Попта ялчы булып тордым, Тормыш — кура җиләге! Попның боткасы майлы, Попның пирогы тәмле, Попның ашы каймаклы! Попның хатыны юан, Попның кызы ак кына, Попның аты да симез, Попның умартасы да Чаң кебек гүләп трра! Менә сиңа кирәк булса, Мактаулы поп тормышы! Җикерендең, акырындың, Сугышмакчы булдың, нәләт! 24
Сакалым зур, шуның белән Җиңәрмен, дип белдеңме? Атабыз Адәмнән элек Бу дөньяда зур сакаллы Кәҗә йөргән, ә шулай да Менә хәзерге көндә дә Кәҗәне ахмак диләр!.. Лука тып-тын гына тора, Курыкканы — кабырганы Санамасыннар гына, һәм шулай булыр иде дә,—’ Аның бәхетенә каршы, Юл бер якка борылды да, Үр башында кинәт попның Кырыс йөзе күренде... II бүлек Авыл ярминкәсе Явымлы һәм салкын язны Илгизәрләрнең тиргәве Юкка гына түгел шул. Яз иртә һәм бердән килсен, Крестьян шуны ярата, Ә быел — утыр да ела! Кояшы җирне кыздырмый, Күктә яңгыр болытлары, Савым сыерлар шикелле, Өзлексез агылалар. Кар юк инде, әмма җирдә Яшел үлән күрмәссең! Су һаман да җәелеп ята, Җир әле һаман киенми Яшел хәтфә киемгә. Чытык йөзле күк астында, Кәфенсез мәет шикелле, Ялангач ул, моңсу ул. Мескен игенче кызганыч, Ә мал-туар бигрәк тә; 25
Юк-бар запасы да беткәч, Хуҗа аны чыбык белән Куып илтә болынга. Ә болында кап-кара җир! Язгы Николада гына Яхшыргандай булды һава, Мал-туар да рәхәтләнеп Яшел үлән ашады. * Эссе көн. Бара мужиклар Каеннар күләгәсендә, Гәпләшәләр үзара: «Бер авылны уздык — буп-буш, Икенчесе дә шулай' ук! Ә соң бүген бәйрәм көн ич. Кая киткән бу халык?..» Бара болар авыл буйлап —• Урамда тик бала-чага, Өйләрдә — карчыклар гына, Ә кайбер өйләр бөтенләй Йозак белән бикләнгән. Йозак-— әйбәт эт кебек ул: Тешләми дә, өрми дә, Үзе өйгә кертми дә! Авылны чыккач күрәләр — Яшел рамлы көзге бар: Тулып торган бер буа. Өстә — оча карлыгачлар; Ниндидер җитез черкиләр, Корыдан барган шикелле, Сикерә-сикерә, узышып, Су өстендә йөриләр. Ә күлнең яр буйларында Тартар сайрый таллыкта. Какшау басма уртасында Бик юан бер поп хатыны Бәләк тоткан кулына. Йолкынган чүмәләдәй ул —< Итәкләрен кыстырган. Шул ук басмада бер үрдәк йоклый бәпкәләре белән... 26
Чү! кайдадыр хырылдый ат! Крестьяннар карасалар, Күрәләр, су өстендә Ике баш бар: бер ир кеше, Коңгырт һәм бөдрә чәчле ул, Алка кигән (ак алкада Кояш нурлары уйный), Икенчесе — бер ат башы, Биш саженьлы бау бәйләнгән. Очы —. мужик авызында, Мужик йөзә — аты йөзә, Мужик кешни — аты кешни, Йөзәләр акырышып! Дер селкенә басмадагы Хатын да, бәпкәләр дә. Эләктерде атның ялыннан! Болынга чыкты атланып: Тәне ап-ак егетнең, Ә муены сумаладай; Гөрләвектәй сулар ага Егеттән дә, аттан да. — Бу нишләш сезнең авылда, Халык үлеп беткән кебек, Яшьтән, карттан беркем юк? «Кузьминский авылына Киттеләр, бүген анда Ярминкә һәм храм бәйрәме» ’. — Ә Кузьминский еракмы? «Өч чакырымлап булыр». — Әйдәгез Кузьминскига, Күрик бәйрәм-ярминкәне! — Диде безнең мужиклар; Ә күңелдән уйладылар: Бәхетле яшәүче кеше, Бәлки, шунда йөридер?.. ■ Храм бәйрәме — храм (чиркәү) кайсы изге исеменә багышлан¬ ган булса, шуның хермәтенә үткәрелә торган бәйрәм,— Тәрщ. 27
Кузьминский зур базарлы, Бай авыл, аннан да бигрәк — һәрвакыт пычрак авыл. Тау бите буйлап сузылып, Коры елгага төшә дә Аннан тагын тауга менә — Ничек пычрак булмасын? Борынгы ике чиркәү бар, Берсендә — иске динлеләр !, Берсендә — православныйлар. Училище дип язган өй — Буп-буш, такта кадакланган, Сыңар тәрәзле бер өйгә Бер авырудан кан алучы Фельдшер рәсеме ясалган. Бар пычрак бер гостиница Ишек өстендә — вывеска (Егет поднос тоткан, анда Зур борынлы чәйнекне Вак чашкалар камап алган, Ана казны бәпкәләре Камап алган шикелле). Өяз шәһәрләрендәге Гостиный дворларга охшап, Тезелеп киткән кибетләр... Юлчылар керде мәйданга: Төрле-төрле товар анда, Очы-кырые күренми Халыкның! Бик әкәмәт ич: Тәре йөрткән көн дә түгел, Ә мужиклар ник бүрексез — Тәре алдындагыдай? Безнең илләр шундый инде! Әнә кара, кая китә Игенченең баш күрке: Бар бер аракы склады/ Хәрчәүнә һәм ресторан, Унлап аракы кибете, Постоялый дворы — өчәү, 1 Иске динлеләр — старообрядецлар, раскольниклар.— Тәрщ. 28
Бер «ренский аракы базы» һәм ике кабак та’ бар. Җитмәсә — унбер кабакчы Бәйрәм хөрмәтенә монда Унбер палатка корган, һәрберсендә биш хезмәтче, Бишесе дә уңган егет, йөгереп кенә йөриләр, Шулай да акча алып һәм Кайтарып өлгермиләр! Карасана: күпме мужик Кулын сузган, бүрек тотып, Яулык, бияләй тотып. Ой, син, православный халык, Эчәргә һәвәс тә соң! Тик җанны юарга булсын, Базар көне үтеп киткәч, Бүрек табылыр әле. Исереп җиткән башларны ч Яз кояшы кыздыра... Бәйрәмчә, шау-шу, көлүләр, Тирә-юнь — чуп-чуар, матур! Егетләр хәтфә чалбардан, Өсләрендә буй-буй жилет, Күлмәкләре төрле төстә; Хатыннар кызыл күлмәктән, Кызлар ленталап чәч үргән, Аккош йөзгән күк йөриләр! Ә кайсыбер купшылары Шәһәрчә киенгәннәр — Күперенә киң җәелә Коршау тоткан итәге!1 Кагылдыңмы — кәпрәяләр! Нигә инде, купшы кызлар, Юбка астына куясыз Балык җәтмәсен шулай? Бизәнгән кызларга карап, Иске динле зәһәр карчык Иптәшенә сөйләнә: 1 60 нчы елларда модада булган хатын-кыз киеме «кринолин». 29
«Ачлыкка бу! Ачлыкка бу! Күрәсеңме, уҗым чери, Язгы ташкынның сулары Петраугача кипми бит! Хатын-кыз кызыл ситсыдан Күлмәк тектерә башлагач, Илдә агач үсмәс булды, Ә игенне — чәчмә дә!» — Кызыл ситсының гаебе Нәрсәдә соң, анакаем? Җитми шуңа акылым! «Ә бит француз ситсысы ул — Буялган эт каны белән! Я... аңладыңмы хәзер?..» Ат базарында йөрделәр, Аннары үргә менделәр, Анда: сука, сәнәк, тырма, Балтасы да, арбасы да, Багор да, тугым да бар. Анда кызу сәүдә бара, Карганалар, шаяралар, Рәхәтләнеп шаркылдыйлар, Ничек шаркылдамыйсың? Кечкенә генә бер мужик Тугымнар карап йөри: Берсен бөкте — яратмады, Икенчесен бөккән иде, Тугым, тураеп, мужикның Маңгаена чиертте. Мужик, бичара, акыра, «Ах син, карама күсәк!» — дип, Сүгә сугыш чукмарын. Тагын берсе килде, төрле Агач әйберләр төягән йөген кинәт аударды! Үзе исерек! Күчәр сынды, Аны рәтлим дигән иде — Сынып китте балтасы! Уйга чумды шуннан мужик, Бик зур эш эшләгән кебек, Әрли һәм сүгә балтаны: 30
«Балта түгел, тинтәк син! Юк кына бер нәрсәне дә Эшләп бирә алмадың. Гомер буе башың идең, Ә ягымлы булмадың!» Кибеттән кибеткә кереп, Соклана илгизәрләр: Иваново ситсылары, Яулыклар һәм шлеялар, Кимряклар 1 аяк киеме Кибетләрне тутырган. Аяк киеме кибетендә Тагын көлә илгизәрләр! Оныгына — нәни кызга Кәҗүл башмак сайлый бабай: Биш кат бәясен сорады, Әйләндергәләп карады, Товарның иң яхшысы! Ну, агай! Егермешәрдән Ике көмешеңне түлә, Булмаса, үкчәңне күтәр! — Диде купең. «Туктале син!» Б<а(бай, сокланып, башмакка Карый, үзе сөйләнә: «Киявемә — төкерәм мин, Ә кызым бер сүз әйтмәс, Карчыгыма — төкерәм мин, Дуласын — исем китмәс! Оныгымны кызганам! Тиктормас нәрсә, муенга Асылынды да: — Бабай,— ди,— Бүләк алып кайт! — Ефәктәй Чәче битемне кытыклый, Иркәләнә бу, үбә. Тукта, дим, ялан тәпием, Мин сиңа, бөтерчеккәем, Кәҗүл башмак алырмын... Ах, мактанчык Вавилушка, Олысына, кечесенә Бүләк вәгъдә иттем дә 1 Кимры авылындагы һвнәрчеләр (хәзерге Калинин елкәсендә). 31
Акчамны эчеп бетердем! Шушы битем белән ничек Өйгә кайтып күреним?.. Киявемә — төкерәм мин, Ә кызым бер сүз әйтмәс, Карчыгыма — төкерәм мин, Дуласын — исем китмәс! Оныгымны кызганам!..» Тагын шул ук! Өзгәләнә!.. Өзгәләнә, бичара!.. Тыңларга халык җыелды, Көлмиләр, кызганалар; Эш белән дә, аш белән дә Ярдәм итәрләр иде, Ә соң ике көмеш бирсәң, Нәрсә кала үзеңә? Бәхеткә, шунда бар иде Павлуша Веретенников. Нәселен һәм кем икәнен Белгән кеше юк, ләкин «Барин» дип йөртәләр үзен. Ул кызыл күлмәк өстеннән Постау поддевка 1 кия, Итеге майланган була. Рус җырларын матур җырлый, Тыңларга да ярата. Ул еш кына күренгәли Постоялый дворларда, Хәрчәүнә, кабакларда, Шул коткарды Вавиланы Башмакка акча түләде. Тизрәк башмакны алды да Вавила китеп барды! — Шатлыгыннан баринга ул Рәхмәтен дә әйтмәде, Аның каравы башкалар Шул хәтле шатландылар, Әйтерсең барин һәркемгә Берәр сум бүләк итте! 1 П• пальто шМАЛерәк озын кием, бөрмәле билле була.— Тәро$. >. '< •82-М..Х •< -
Анда тагын китаплар һәм Картиналар кибете бар, Кырык тартмачылар шунда Товар сайлап алалар. — Генераллар да кирәкме? — Диде шомарган сәүдәгәр. «Генераллар да ярый! Ләкин алдашасы түгел, Менә дигәннәре булсын — Юан һәм усаллары». — Сез бик әкәмәт кешеләр! — Диде купец, көлемсерәп,— Эш юанлыкта түгел... «Ә нәрсәдә? шаяртма, дус! Чүп-чар сылыйсың киләме? Ә без аны нишләтик? Крестьянга генераллар Чыршы күркәсе шикелле Барысы да бертигез: Ябыкларын сатар өчен, Кешесенә очрау кирәк, Ә юанны, коточкычны Кемгә дә сатып була... Давай безгә эреләрен, Күкрәк — таудай, күзе — акай, йолдызлары күп булсын!» — Ә соң статскийлар кирәкме? «Менә тагын статскийлар!» (Ләкин алдылар — бик арзан! — Ниндидер бер түрәне, Корсак — аракы мичкәсе, Унҗиде йолдызы бар.) Купең әдәпле кылана, Теләгәнне алып бирә, (Лубянканың1 шәп карагы!), 1 Иске зама1 сату Мәскәүдә ган булган. И-68— 3
Сатты йөзәр Блюхерны \ Архимандрит Фотийны һәм юлбасар Сипконы1 2. Сатты «инглиз милордын»3, «Шамакай Балакирев»ны 4... Кырык тартмада урнашып, Портретлар, китапчыклар Россия буйлап киттеләр, Тора-бара урнашырлар Крестьянның ак өендә, Тәбәнәк кенә стенада... Шайтан белсен, нигәдер! Эх! килерме шундый заман (Кил син, зарыгып көтәбез!..) — Кайчан крестьян аңлый башлар Портретларның, китапларның Аермасы барлыгын? һәм мужик Блюхерны түгел, Тинтәк милордны да түгел, Белинскийны һәм Гогольне Алып кайтыр базардан? Ой, кешеләр, рус кешеләр! Православный крестьяннар! Ишеткәнегез бар микән Әнә шул исемнәрне? Болар бит бөек исемнәр, һәм боларның якты данын Балкытканнар ияләре — Халыкны яклаучылар! Менә кемнең портретларын Элегез сез ак өйләрдә, Укыгыз китапларын... 1 Блюхер (1742—1819)—Пруссия генералы, Наполеонга каршы сугышларда катнашкан. Блюхер портреты Россиядә бик озак ва¬ кыт популяр булган. 2 Сипко— җинаятьче, ялган акча ясаган өчен 1860 елда судка эләккән кеше. 3 «Инглиз милорды Георгның маҗаралары турында повесть», Матвей Комароб әсәре, беренче тапкыр 1792 елда басылган. 4 Балакирев—Петр I нең сарай шамакае. «Балакирев турында анекдотлар җыелмасы» — урам әдәбиятының бик күп таралган бер китабы булган. 34
«Оҗмах ишеге кайда соң? Таба алмыйм!..» — шундый тавыш Керде кинәт кибеткә., — Нинди ишек кирәк сиңа? «Балаганга! Чү! Музыка!..» — Киттек, үзем күрсәтәм! — Балаган сүзен ишеткәч, Без дә барып карыйбыз дип, Китте илгизәрләр дә. Балаганда комедия Карадылар. Петрушкасы *, Барабанчы кәҗәсе бар, һәм шарманка гына түгел, Әйбәт музыкасы бар. Комедия тирән түгел, Ләкин артык сай да түгел, Полицейский-квартальныйга Ярыйсы ук эләгә! Шалаш тулган халык белән, Күбесе чикләвек яра, Я булмаса, ике-өч мужик Бер-ике сүз әйтәләр дә, Аракысы килеп чыга: Эчәләр кәмит карап! Шаркылдыйлар, шатланалар, Петрушканың сүзләренә Берәр үткен сүз* кушалар, Андый сүзне таба алмассың Каләмеңне йотсаң да! Шундый яратучылар бар — Комедия бетү белән, Ширма артына керәләр, Шунда музыкантлар белән Үбешәләр, гәпләшәләр: — Сез кайлардан, егетләр? «Без элек баринда идек, Алпавытка уйный идек, Хәзер без ирекле халык, 1 Балаганда төп рольне башкара торган курчак. 3* 35
Кем сыйласа, кунак итсә, Шул безнең барин була!» — Шулай яхшы да, дускайлар, Баринга күп уйнадыгыз, Инде мужикка уйнагыз! Әй! Егет! Татлы аракы! Наливка! чәй! алты сыра! Цимлянский! Тизрәк бул!.. һәм ташый башлый диңгезләр, Ул егетләрне сыйлыйлар Барыннан да юмартрак. Юк, яман җил дә дуламый, Селкенми Җир-ана да,— Шаулый, җырлый һәм сүгенә, Айкала, чайкала, ауный, Сугыша, үбешә шулай Бәйрәм көнендә халык! Үргә менгәч крестьяннар, Бөтен авыл чайкалгандай Күренде күзләренә. Хәтта биек манаралы Иске чиркәү бер-ике кат Селкенеп куйды бугай!— Аекка монда уңайсыз — Ялангач йөргән кебек... Илгизәрләр, бераз йөргәч, Кичкырын чыгып киттеләр Кайнап торган авылдан... III бүлек Исерек төн Рус илендә бик еш кына Авыл кырыенда амбар, Кабак, тегермән була. Бу авылда алай түгел, Тәбәнәк кенә агач йорт, Кечкенә тәрәзәләре Тимерле-рәшәткәле. 36
Шул этапный йорт яныннан Башланып китә бик киң юл, Юлның ике ягында да Үсеп утыра каеннар. Гадәттә кеше аз йөри, Тын гына бер моңсу юл ул, Ә бүген исең китәр! Бөтен киң юлны тутырып һәм тирә-юнь сукмакларда, Күз күреме җиткән җирдә, Атта һәм җәяү баралар, Шуышалар, мәтәләләр, Сүгенәләр исрекләр! Авыр арбалар шыгырдый һәм бозау башы шикелле Төрле якка чайкалалар йоклап барган мужикларның Кадерле башкайлары! Халык бара — халык егыла, Әйтерсең үр артыннан Яудырып тора дошманнар Картечьны мужикларга! Тын гына төн иңә җиргә, Караңгы күк йөзенә Ай да чыкты, инде алла Кызгылт алтын белән яза Зәңгәр хәтфәнең өстенә Шундый хикмәтле язуын, Аны беркем укый алмый — Акыллы да, ахмак та. Киң юл йөзләрчә тавыштан Гүли! Зәңгәр диңгез кебек, Бер тына, бер күтәрелә Халыкның әңгәмәсе. «Писарьга илле тиенне Төрттек: прошение язды Губерна башлыгына...» — Эй! арбадан капчык төште! 37
«Кая киттең, Оленушка? Тукта! тагын пряник бирәм! Син җитез бөрчә шикелле, Туйгач, сикердең дә киттең, Назлап та өлгермәдем!» — Шәп син, патша грамотасы, Ләкин безнең өчен түгел... «Юл бирегез, агайлар!» (Акциз эше түрәләре, Кыңгыраулар шылтыратып, Базардан кайтып китте.) — Ә мин әйтәм, Иван Ильич: Себерке — юк нәрсә үзе, Әмма идәндә йөрдеме, Күпме тузан туздыра! «Парашенька, син Питерга Барма, алла сакласын! Анда шундый түрәләр бар, Көндез кухарка булырсың, Төнлә сөяркә булырсың — Төкер һәммәсенә дә!» «Кая чабасың, Саввушка?» (Ат атланган, калай таккан Сотскийга поп кычкыра.) — Кузьминскийга баруым, Становой артыннан. Бер крестьянны үтергәннәр Юлда... «йа ходам, сакла!..» — Бик ябыккансың, Дарьюша! «Мин орчык түгел, дускай! Ул гына әйләнгән саен һаман калыная бара, Ә мин көннең-көн буе...» «Эй, егет, тинтәк-ләй, егет, Сәләмә, корчаңгы егет, Эй, ярат син мине! 38
Пычранып беткән, яланбаш, Исерек, карт хатынны — Яааа-раааат син мине!..» * Безнең крестьяннар аек, Караштырып, колак салып, Бара бирәләр юлдан. Киң юлның кыл уртасында Ниндидер бер мыштым егет Бик зур чокыр казыган: — Син нишлисең монда болай? «Минме? Әнкәемне күмәм!» — Дурак нинди әнкәең ул? Кара: яңа поддевкаңны Син җиргә күмгәнсең ич! Бар, дуңгыз танавың белән Канауга ят, салкын су эч! Бәлки, бераз айнырсың! «Яле бер тартышып карыйк!» Утыра да ике мужик Аякларын терәшәләр, Уклау тотып тартышалар, Көчәнәләр, ухылдыйлар, Буыннары чытырдый! Уклау тотып ошамады: «Я хәзер сакалдан гына Тартышып карыйк әле!» Бер-берсенең иягеннән Сакалны шактый киметкәч, Эләктерделәр чигәдән! Мышнап, бүртенеп, көчәнеп, Мөгрәп, чинап тартышалар! — «Җитәр, нәләт төшкерләре!» Туктарга уйлары юк! Канауда хатыннар дулый, Берсе әйтә: «Өйгә кайту Каторгадан да яман!» Берсе әйтә: «Лыгырдама! 39
Минем өйдә начаррак! Олы кияү кабыргамны Сындырды, уртанчысы йомгакны чәлгән, ансына Кайгырмас идем, эчендә Илле тиен бар иде. Кечесе гел пычак тота, Үтерәм, дип куркыта!..» «Я, куй инде, җанкисәгем! Ачуланма!» Үр артыннан, Бик якыннан тавыш килә: «Ачуланмыйм... әйдә киттек!» Шундый хәтәр бер төн бу! Олы юлның уң ягына, Сул ягына күзне салсаң: Пар-пар булып бик дус кына ’ Яшьләр бара, әнә теге Урманга түгел микән? Урман матур; килегез, дип, Сайрый анда сандугач... Юл тутырып халык бара, Барган саен хәл яман: Бик еш очрый — тукмалганнар, Мүкәләп сөйрәлүчеләр, Үлектәй ятучылар. Гадәт шулай: сүгенмичә, Бер генә сүз дә әйтмиләр, һич кирәксез, бик оятсыз Сүгенү яңгырап тора! Кабаклар янында шау-шу, Олаулар буталып беткән, Атлар куркып читкә кача, Кешеләрен калдырып. Елыйлар сабый балалар, Сыкрый хатыннар, аналар: Мужикны кабак йортыннан Чыгару җиңелмени?.. Юл баганасы янында Таныш тавыш ишетелә, Килә безнең илгизәрләр, 40
Күрәләр: Веретенников (Вавилага кәҗүл башмак Бүләк итеп биргән кеше) Мужиклар белән гәпләшә. Күңелдәген яшермичә, Сөйли аңа мужиклар: Павел җырны мактадымы — Биш кат җырлыйлар, яза бир! Берәр мәкаль ошадымы —< Мәкальне дә язып куй! Шактый күп язгач, аларга Әйтте Веретенников: «Рус крестьяны акыллы ул, Тик шунысы ярамый: Эштән чыкканчы эчә дә Чокырга, канауга ава, Карап торсаң — җан әрни!» Крестьяннар барин сүзен Җөпләгән кебек тыңлыйлар. Павлуша, дәфтәрен алып, Нидер язмакчы була. Шактый кызмача бер мужик Баринның нәкъ каршысында Аның күзләренә карап Ята иде, түше белән, Тып-тын гына,— кинәт ул Сикереп тора да баринның Карандашын тартып ала! «Тукта! Тукта, кибәк баш! Уйдырма, әшәке хәбәр Таратма безнең хакта! Нигә көнчелегең килде! Нужалы крестьяннарның Күнел ачуынамы? Без кайчакта күп эчәбез, Ләкин күбрәк эшлибез, Исерекләрне күп күрәләр, Ә бездә аек күбрәк. Авылларда булгалыймсың? Бер чиләк аракы алып, Өй саен кереп йөрик: 41
Ике өйдә ябырылырлар, Өченчедә — кагылмаслар. Бездә һәр эчкән семьяга Эчми торган семья бар! Эчми, барыбер җик күрә, Эчә бирсен иде ахмак, Имеш, күңеле тартмый... Мужикның аек өенә Бәланең килеп кергәнен Күрү гаҗәп, карыйсың да Килми хәтта!.. Эш өстендә Авылларны күргәлимсең? Халык кабакта буламы? Безнең кырлар бик киң, әмма Үзләре бик юмарт түгел, Әйтче, кем кулы аларны Яз көнендә киендерә, Көз көнендә чишендерә? Очратканың бармы синең Мужикны кич, эштән соң? Тау хәтле эш'бетереп кайта, Ашаганы — ясмык чаклы: — Эй! баһадир, салам белән Сугып егармын, юл бир! — Крестьянның ашы татлы, Тимер пычкы гомер буе Чәйнәсә дә, ашамый! Әмма корсак көзге түгел, Ашына без зарланмыйбыз... Эшне берүзең эшлисең, Эшең бетеп җитү белән, Өчәү өлеш сорап баса: Алла, патша һәм барин! Дүртенчесе дә бар әле, Татардан да усалрак, Бүлешеп тә тормый, явыз, Ялый гына һәммәсен! Өченче көн синең кебек Өтек кенә барин безгә Килде Мәскәү ягыннан. Җырлар язып алган була, Мәкален дә әйт син аңар,. 42
Табышмак та табып бир. Берсе үзәккә үтте бит: Көненә күпме эшлисең, Тамагыңа ничә сынык, Күпме, азмы тыгасың? Кайсы — басу үлчәп йөри, Кайсы — авылда халыкны Бармагы белән саный, Ә берсе дә санамый бит, Җәй саен пожар чыгып, Җилгә күпме очырганын Крестьянның хезмәтен!.. Рус кешесе үлчәп эчми. Ә кайгыбыз үлчәнгәнме? Эшнең үлчәве бармы? Аракы мужикны ега, Ә соң кайгы екмыймыни, һәм эше екмыймыни? Мужик бәлане үлчәми, һәммәсен дә җиңеп чыга, Нинди бәла килсә дә. Эшли мужик, уйлап тормый, Җегәрсез калмам микән, дип. Ә тустаган тоткач, нигә Уйлансын ул: артык эчсәм, Канауда аунармын, дип? Исерекләрнең аунаганын Карап тору күңелсезме? Бар син, кара алайса: Сазлыкның печәнен чабып, Юеш печәнне мужиклар Ничек итеп сөйриләр: Ат белән дип әйтмә инде, Җәяү, буш кул үтәргә дә Куркынычлы урыннарда Зур әрҗәләрен күтәреп Баткак түмгәкләр өстеннән Шуышалар крестьяннар,—> Шытырдый кендекләре! Кояшта яланбаш эшләп, Тирләп, баш тиңентен пычранып, 43
Кыяктан тәнне кистереп, Саз черкиеннән талатып, Канга батканда, без әллә Матуррак булабызмы? Кызгансаң — белеп кызган син, Ә бариннар аршынына Крестьянны үлчәмә! Назлы аксөякләр түгел, Әмма бөек кешеләр без Эштә дә, бәйрәмдә дә!.. һәрбер крестьянның җаны Нәкъ кара болыт шикелле — Дәһшәтле дә, ачулы да, Аннан, күкрәп, канлы яңгыр Яварга тиеш булса да, Эш узмый аракыдан. Тамырларга киттеме шул — Рәхәтләнеп көлә башлый Крестьянның яхшы җаны! Кайгырасы түгел моңа, Карап тор да,— шатлан гына! Ай егетләр, ай киленнәр, Күңел ача беләләр! Сөякләре чатнап беткән, йөрәк әрнүләре җиткән, Ә көчләрен кирәк чакка Саклап кала белгәннәр!..» Чабаталы аякларын Мужик тыпылдатып куйды, Бер минут тын торганнан соң Өстәде ул кычкырып,—. Шат үкереп, гүләп торган Кешеләргә сокланып: «Әй! Мужиклар патшалыгы, Бүрексезләр, исерекләр, Шаула — ныграк тавышлан!..» — Исемең ничек синең, картлач? «Язып алмакчы буламсың? Пожалуй, кирәге юк! 44
Язып куй: «Шәрә Яким бар Ялантәпи авылында, Ул үлгәнче эшли ала, Ярым үлгәнче эчә!..» Крестьяннар көлештеләр, Баринга сөйләп бирделәр Якимның кем икәнен. Яким, өтек кенә бер карт, Кайчандыр Питерда торган, Шунда төрмәгә эләккән: Купец белән судлашып! Каезланган юкә кебек, Авылга кайтып төште дә Сукасына тотынды. Менә утыз еллап инде Буразнада яна-пешә, Тырмасына ышыклана Янгыр яуган чакларда, Гомере үтә сука белән, Әҗәл җиткәч Якимушка Кубып төшәр, сукасына Ябышкан балчык кебек... Бервакыт шундый хәл булды: Рәсемнәр алып улына, Өенә элеп куя бу, • Сокланып карый шуларга Малаеннан да бигрәк. Каһәр салып ходай бер көн Пожар чыга авылда, Ә Якимның гомере буе Җыйган утыз биш сум көмеш Акчасы булган икән. Шуны аласы урында Ул иң элек рәсемнәрне Куптарырга тотына, Ә хатыны иконалар Тирәсендә булаша, Шул арада ызба ава,— Яким аптырап кала! Көмеш акчалар укмашкан, 45
Бөтен кисәгенә шуның Бирәләр тик унбер сум... «Ой, Яким дус! бик кыйбатка Төшкән ич ул рәсемнәр! Хәер, яңа ызбаңда да Элгәнсеңдер аларны?» — Элдем — яңалары да бар,— Дип кенә куйды Яким. Барин текәлеп карады Игенчегә: күкрәк иңгән, Корсак шактый эчкә баткан, Авыз һәм күзләр тирәли, Ярылган кара җир төсле, Беленеп тора сызыклар; Ул үзе дә җир-анага Охшый: көрән муены Сука куптарган кантар күк, Бите — кирпеч шикелле, Куллары — агач кайрысы, Ә чәче нәкъ ком төсле. Яким сүзләренә барин Ачуланмаганны күргәч, Крестьяннар үзләре дә Якимга кушылдылар: «Әйткән сүзләрең бик дөрес, Эчү килешә безгә! Эчәбез — без ышанабыз, Димәк, үз көчебезгә! Тормыш бик күңелсез булыр Без эчүдән туктасак! Тик аяктан эш екмасын, Хәсрәт кенә алҗытмасын, Колмак безне җиңәлмас! Шулаймы?» <— Алла рәхимле! «Я, эч безнең белән бергә!» Аракы салып эчтеләр. Якимга Веретенников Ике шкаликны бирде. 46
«Ай, барин! Гаеп итмәдең. Акыл бар икән башыңда! (Дип әйтте аңа Яким): Башында акыл бар кеше Крестьянны аңлый ул! Ә дуңгызлар, җирдә йөреп, Күкне мәңге күрмиләр!..» Кинәт хор белән җырлаган Көчле тавыш күкрәде: Тезелешеп, җырлый-җырлый, Килә утызлап егет, Кызмачалар, тик аумыйлар. Волга турында җырлыйлар, Мактыйлар егетнең данын, Кызларның матурлыгын. Юл бөтенләй тынып калды, Җилдә арыш тибрәнгәндәй, Ирекле һәм иркен агылып, Яңгырый тик шул җыр гына, Крестьянның йөрәгенә Керә утлы моң булып!.. Егетләрнең җырын тыңлап. Бер яшь килен уйга талды, Үксеп елый башлады: «Минем гомерем — кояшсыз көн, Минем гомерем — айсыз төн, Ә мин үзем, япь-яшь килеш, Бәйләп куйган юрга төсле, Мин — канатсыз карлыгач! Минем карт һәм көнче ирем Исерде дә гырлап йоклый, Үзе мине, яшь хатынын, Йоклаганда да саклый!» Шулай зарланып, яшь хатын Кинәт арбадан сикерде! «Кая?» — дип акыра көнче ир, Хатынның толымын тарта, Торма йолыккан кебек! 47
Ой’ син, төнкәй, исерек төнкәй! Якты түгел, ә йолдызлы, Эссе түгел, язгы җилкәй, Назлы җилкәй искән таң! Безнең илгизәрләргә дә Бушка гына үтмәдең! Сагындылар хатыннарын, Чыннан да бит: хатын белән Күңеллерәк булыр иде! Иван әйтә: «йокым килә!» Ә Марьюшка: «Әйдә, ятыйк!» Иван әйтә: «Урын тар бит!» Ә Марьюшка: «Сыярбыз ла!» Иван әйтә: «Ой, салкын ич», Ә Марьюшка: «Елынырбыз!» Шушы җырны хәтерләгәч, Сөйләшми дә килештеләр Эскәтерне җәяргә. Алла белә, ни өчендер, Кыр белән юл арасында Берьялгызы куе юкә Үсә, шунда илгизәрләр Утырдылар, акрын гына: «Эй! үзе сыйлар эскәтер, Сыйла мужикларны!» —дип. Шунда эскәтер җәелде, Кайдан килгәнен кем белә, Зур ике кул күренде, Бер чиләк аракы куеп, Таудай өеп ипи кисте, Тагын күздән югалды. Дуслар тамак ялгадылар, Роман калды каравыллап Бер чиләк аракыны, Башкалары кушылдылар Халыкка — бәхетле кеше, Бәлки, шунда табылыр, дип: Барысының да тизрәк Өйгә кайтасы килде... 48
IV бүлек Бәхетлеләр Бәйрәмчә гөжләгән халык Арасында илгизәрләр Аваз салып йөрделәр: «Эй! бәхетле кеше бармы? Булса, кил! Әгәр чыннан да Бәхетле яшисең икән, Бер чиләк аракы әзер, Эч бушлай, күпме телисең — Бик яхшылап сыйларбыз!..» Колак ишетмәгән сүздән Аек кешеләр көлделәр, Исерекләр һәм акыллылар Мужикларның сакалына Төкерердәй булдылар. Ә шулай да күп табылды Бушлай гына аракыны Чөмерергә теләүче. Илгизәрләр, аваз салып, Юкә төбенә кайткачтын, Уратып алды халык. Шырпы төсле нечкә, ябык, Куылган бер дьячок килеп, Матур сайрый башлады: Бәхет мал-туарда түгел, Алтында, төлке толыпта, Асыл ташларда түгел. — Нәрсәдә соң? «Киң күңелдә! Барин һәм вельможаларның, Патшаларның җире чикле, Ә акыл иясе кеше Гайса бакчасын били! Кояш мине җылытамы, Бер яртыны төшердемме, — Мин бәхетле дөньяда!» — Яртыны кайдан аласың? «Сез бирергә булдыгыз ич...» — Сыпырт моннан! Эчми тор! И-68— 4 49
Бетәшкән бер кортка килде, Шадра битле, сыңар күзле, Башын иеп исәнләште, Әйтте: мин бәхетле, дип: Быел шалканы бик уңган, Кечкенә генә түтәлдән Меңгә якын шалкан алган. «Үзе шундый эре шалкан, Үзе шундый тәмле шалкан, Ә түтәле — тик өч сажень, Аркылыга — тик бер аршын!» Корткадан көлделәр генә, Бер тамчы да бирмәделәр: — Әбкәй, өеңә кайтып эч, Закускага — шалканың! Медаль таккан солдат килде, Җаны гына! Ә эчәргә Тели: «Мин бәхетле!» — ди. — Я, сөйләп бирче, баһадир, Солдат бәхете нәрсәдә? Ләкин кара, алдашма! «Беренчедән, егермеләп Сугышка мин катнашсам да, Исән калдым, үлмәдем! Икенчедән, бу — иң зуры, Мирный вакыт мин һаман да Ни ач, ни тук килеш йөреп, Үлемгә бирешмәдем! Өченчедән — зуры, вагы, — Төрле гаепләрем өчен Күпме таяк ашасам да, Мин исән — капшап кара!» — Мә! Эчеп җибәр, солдаткай! Бәхәсләшеп тә тормыйбыз: Бәхетле син — сүз дә юк! Авыр чүкечен күтәреп, Ташчы килде, киң җилкәле Егет, Олонец ягыннан: «Яшим, — диде, — зарланмыйча, — 50
Әни белән, хатын белән, Нужа күргәнебез юк!» — Ә сон, бәхетең нәрсәдә? «Менә кара (чүкечен ул Каурый тоткандай селтәде): Мин кояштан иртә торып Төн уртасында турайсам, Таулар куптара алам! Мактанып әйтүем түгел, Таш ватып көненә биш сум Төшергән чаклар була!» Пахом «бәхет»не тотты да Шактый көчәнеп, ташчының Алдына илтеп куйды: — Ай-Һай салмак! Картлыгыңда Бу бәхетең сиңа, егет, Авырга килмәс микән?... «Көчең белән мактанма син, — Дип өстәде тагын берәү, Сулышы кыскан, хәлсез мужик (Борыны очлы — мәет борыны, Ябык куллар — тырма кебек, Озын аяклар — колгадай, Кеше түгел — бер черки),— Мин дә яхшы ташчы идем, Көчем белән масайганга, Алла җәзасын бирде! Минем беркатлы икәнне Подрядчик җен белеп алган, Тотынды бу мактарга, Ә мин, юләр, канатланам, Дүрт кешенең эшен эшлим! Бер көн шулай шәпләп кенә Аркага кирпеч төядем, Шайтан алгыры бу кеше Очрады бит юлымда: «Бу нәрсә, — ди, — Трофим, синме? Таный алмыйча торам! Бөтен төягәнең шулмы? Оят егет кешегә!» — Алай бик аз дип уйласаң, 51
Өстә хуҗа кулын, белән, — Дидем мин ачуланып. Ярты сәгатьләп узгандыр, Ул төяде, басып тордым, Җитәрлек салган, юньсез! Сизеп торам — йөк бик авыр, Әмма чигенәсе килми, Нәләт төшкән шул йөк белән Мендем икенче катка! Подрядчик карый, аптырап, Кычкыра, юньсез, түбәннән: «Ай-яй, Трофим, молодец! Беләсеңме, син нишлисең? Алып мендең, бер ялгызың, Аз дигәндә, ундүрт пот!» Ой, бик беләм! Күкрәгемдә Йөрәк чүкечтәй дөпелди, Күз алдымда канлы таплар, Аркам чатнагандай булды... Аякларым калтырый. Шуннан соң коргаксыдым мин!.. Ярты чәшке сал, туганкай!» — Сал? Ә бәхете кайда соң? Без бәхетлене сыйлыйбыз, Ә син нәрсә сөйләдең? «Ашыкма! Бәхет тә булыр!» — Нәрсәдә соң, сөйләп бир! «Ә менә нәрсәдә. Минем, һәрбер крестьян шикелле, Илдә үләсем килде. Питерда мин, хәлсез көйгә, Аңын җуйган кеше кебек, Машинага утырдым. Ну, ярый, китеп бардык без, Вагонда бик күп җыелды Бизгәк белән авыручылар, Саташып ятучылар. Барысы да, минем кебек, Авылына кайтып бара, Өендә үләр өчен. Тик монда да бәхет кирәк: 52
Җәйнең көне булган эш бу, Эсседән, тынчу һавадан Бик күпләрнең авыру башы Бөтенләй миңгерәүләнде, Тәмуг — вагон эчендә: Берсе сыкрый, берсе ауный Идәндә, тиле кебек, Берсе: Әнкәй! — дип саташа, Станцага җитү белән Андыйларны төшерәләр! Иптәшләргә карап ятам, Тәнем ут күк. Үзем уйлыйм: Котылмак юк миңа да! Күземә утлар күренә, Берөзлексез саташам бит: Әтәч суямын, имеш! (Без бит әтәч асраучылар, Елына меңәрләп бүксә Симерткән чак бар иде.) Искә төште бит нәләтләр! Догалар да укып карыйм, Юк! башымнан чыкмыйлар! Ышанамсың? Меңләп әтәч Канат кагына каршымда! Киселгән бугазларыннан Кан ага, ә кычкыралар! Ә мин пычак тотканмын да: «Җитәр сезгә!» — дип аларга Кычкырмакчы булам; ходай Саклады, кычкырмадым! Ничек тә түзәргә кирәк... Бәхеткә, көн үтте, кичен Салкынайды,— без мескенгә Рәхмәтен салды алла! Шулай без килеп тә җиттек, Авылыма кайтып төштем, Ә монда, аллага шөкер, Хәлем бераз яхшырды...» — Мужик бәхете белән сез Нәрсә монда мактанасыз? — Дип кычкыра аяклары Эштән чыккан бер дворовый. — 53
Менә мине сыйлагыз: Мин бәхетле, ходай шаһит! Мин бит князь Переметьевның, Иң беренче бояринның, Яраткан колы идем. Хатыным да аның колы, Ә кызым, барышня белән, Французча да, бүтән тел дә Өйрәнде, һәм рөхсәт иде Аңа княжна каршысында Утырып торырга да... Ой! чәнчи! Ой! атакаем!.. (Уң аягын кулы белән Уарга тотынды ул.) Крестьяннар көлештеләр. — Нигә көләсез, тинтәкләр, — Дип кычкырды дворовый, Кинәт бик ачуланып: — Мин чирле, ә беләсезме, Алладан нәрсә сорыйм мин, Ятканда һәм торганда? Мин сорый: «Әй тәңрем, шушы Почетлы чирем бетмәсен, Мин — дворян ул чир белән!» Сезнең мужик чире түгел, Ютәл түгел, бүсер түгел, Империядә иң беренче Кешеләрдә була торган Затлы бер авыру белән Авырыйм мин, мужиклар! По-да-гра диләр аны! Ул авыруны алыр өчен, Бер утыз ел эчү кирәк — Шампанский, бургонский, Токайский, венгерский — Дигән аракыларны... Кырык ел мин басып тордым Әнә шул светлейший князьнең Урындыгы артында, Француз трюфеле 1 салган Тарелкаларын яладым, 1 Трюфель — сирәк очрый торган гөмбә. 54
Рюмка төпләрендә калган Чит ил шәрабен эчтем... Я, сал берне! «Сыздырт моннан! Бездә мужик аракысы, Простой ул, читтән түгел — Синең эчкә килешмәс!» Юаш кына елышып килде Сары чәчле, бөкрәйгән Бер крестьян — белорус, Аракыга кулын суза: «Печтик кенә салып бирче, Мин бәхетле!» — ди үзе. — Көрәктәй кулыңны сузма, Башта безгә аңлатып бир: Нидә синең бәхетең? «Безнең бәхет әпәйдә ул: Белоруссиядә өйдә Кибәк белән талкыш кушкан Арпа икмәк күши идем, Кайчагында, эчне тотып, Бала табучы хатындай, Бөгәрләнә, акыра идем. Ә хәзер аллага шөкер! — Губонинда 1 тамагым тук, Арыш икмәге бирәләр, Кушим шуны туйганчы!» Чытык йөзле мужик килде, Яңак сөяге каерылган, һаман уңга таба карый: «Мин аюга ауга йөрим, Бик бәхетле кеше мин, Аюлар өч иптәшемне Ботарлап ташлады инде, Ә мин, шөкер, һаман исән!» — Я әле сулга кара!— Мужик күпме көчәнсә дә, Коточкыч төскә керсә дә, 1 Губонин — тимер юллар салдырган бай, үзенең эшчеләрен бик начар ашата булган. 55
Сулга карый алмады: «Ана аю печтик кенә Каерды яңагымны!» Икенчесе белән сынаш, Ансына ун яңакны куй, — Төзәтер... —дип көлештеләр, Ләкин берне салдылар. Сәләмә хәерчеләр дә, Аракының исен сизеп, Килеп җитте, сөйләнәләр, Без бәхетле кеше, дип: «Бусагадан ук каршылый Кибетче садака биреп, Өйгә керсәк, капкагача Озатып ук куялар... Җыр җырларга керештекме, Ипи белән пычак тотып, Хуҗа хатын тәрәзәгә Килә, ә без җырлыйбыз: «Телемен түгел, бөтенен Бирсәң, валчыгы коелмас, Сиңа тиз ул, безгә дә мул...» * Илгизәрләр аңлап алды Юкка аракы түккәнне, Хәер инде чиләкнең дә Төбе күренә. «Җитәр! Эй син, мужиклар бәхете! Ямау салган ертык бәхет, Сөялләнгән бөкре бәхет, Бар өеңә кайтып кит!» «Ә сез Ермила Гириннан Барып сорагыз, кордашлар, — Дип әйтте илгизәрләргә Төтентамак авылының Крестьяны Федосей: — Инде Ермил да йолмаса, Үзен бәхетле димәсә, Селкенеп йөрисе юк...» 56
— Ермил дигәнең кем соң ул? Князьме ул, я зур графмы? «Князь дә түгел, граф та, Просто, шундый бер мужик!» — Аңлатыбрак сөйлә әле, Утыр әйдә, тыңлап карыйк — Нинди кеше ул Ермил? «Ә менә нинди: Унжада Ятимнәр тегермәнен ул Тота иде. Хөкем булды Тегермәнне сатарга: Бүтәннәр белән торгига 1 Бара Ермил палатага 2. Акчасы аз алучылар Бик тиз төшеп калалар, Тик бер купең Алтынников Ермил белән узыша, Туктамый һич, сатулаша, Бер тиенләп өсти һаман. Ермилның ачуы килә — Менә биш сум өсти ул! Купең тагын бер тиеннән, Көрәш һаман кыза бара: Купең кыйный тиен белән, Ермил кыйный сум белән! Алтынников та җиңелә! Ләкин мондый хәл була: Задаткага өчтән берен Хәзер үк түлә, диләр. Өчтән бере — мең сум булыр, Ә Ермил акчасыз килгән, Белмим, үзе гаеплеме, Подьячийлар 3 гаеплеме, Эш начарга таба бара! 1 Торги — аерым кагыйдәләр буенча, халык алдында бәя өстә¬ теп сату, 2 Казенная палата — революциядән элекке Россиядә финанслар министрлыгының дәүләт мөлкәтен һәм төзү эшләрен идарә иткән органы. 8 Подъячийлар — иске заманда хөкүмәт учреждениеләрендә канцеляриядә эшләүче — язып утыручы. 57
Алтынников көлә башлый: Димәк, тегермән минеке! Ермил әйтә: «Алмый тор! — Председатель янына ул Килә: — Хөрмәтле әфәндем, Ярты сәгать көтмәссезме?» — Ярты сәгатьтә нишләрсең? «Акча табып килермен!» — Кайдан алып? Акылың бармы? Тегермәнгә утыз чакрым, Ә бездә бер сәгатьтән соң Эш бетә ич, кадерлем! — «Ярты сәгать көтәрсезме?» — Ярый, бер сәгать көтәрбез! — Китә Ермил, подьячийлар, Купең белән күз кысышып, Көлешәләр, подлецлар. Бу хәл базар көнне була, Сәүдә мәйданына килеп, Ермил бер олауга менә, Карыйбыз: бу чукына да, Дүрт ягына да борылып, Башын ия, бар көченә Кычкыра: «Эй, кардәшләрем! Шауламый тыңлап торыгыз, Сезгә әйтер сүзем бар!» Киң мәйдан тиз тынып кала, Ермил тегермән турында Халыкка сөйләп бирә: «Купең Алтынников күптән Тегермәнгә кызыгып йөри, Мин дә йоклап ятмадым. Шәһәрдә биш кат белештем, Торги, — диләр анда миңа, — Ике тапкыр буласы L Беләсез ич, аулак юлда Юкка акча алып йөрү 1 Оригиналда: «с переторжкою назначены торги». Торги бер генә тапкыр булмый, тагын кабатлана, димәк, беренче торгида акча түлисе түгел, дигән мәгънәне аңлата.— Тәрҗ. 58
Крестьянга кул түгел: Бер тиенсез килеп төштем, Ләкин алар алдалаган: Янадан торги булмый! Хәйлә корганнар мәлгуньнәр, Көлешәләр денсезләр: «Бер сәгать эчендә имеш, Акча кайдан табарсың?» Ходай кушса, табармын дим! Подьячийлар көчле, усал, Ә халык бит көчлерәк, Алтынников — бик бай купен, Әмма ләкин бай булса да, Җиңәлмас мир казнасын — Диңгездәге балыктай ул, Бетми йөз ел тотсаң да. Я, туганнар! ходай шаһит Киләсе базар түләрмен! Тегермәнгә исем китми, Ә гарьлеге ни тора! Әгәр Ермилны белсәгез, Ермил алдамас, дисәгез, Егетлек күрсәтегез!..» һәм шундый могҗиза булды ‘— Бөтен базар мәйданында, Җил исеп күтәргән кебек, һәркайсының сул чабуы Кинәттән күтәрелде! Крестьян янчыкны чиште, Ермилга акча китерә һәркем хәле җиткәнчә. Язу-сызуны белсә дә, Ермило берсен дә язмый, Санап өлгерсә ярый! Бер эшләпә тутырдылар Бер сумлыклар, лобанчиклар *, Крестьянның көеп беткән, Тузган кәгазь акчалары. Барысын да ала Ермил, Бакырын да кире какмый. • Лобанчик—ярты империал. (Некрасов искәрмәсе.) Импери¬ ал — иске заманда ун сумлык алтын акча. 59
Ничек кире каксын, кайбер Биш тиенлек бакыр акча Кыйбат тора йөз сумнан! Җитәрлек сумма җыелды, Ә халыкның юмартлыгы Үсә бара: «Ермил Ильич, Мә ал, синдә югалмас!» Дүрт ягына да борылып, Ермил халыкка баш иде, Бер эшләпә акча тотып, Палатага юнәлде. Гаҗәпләнә подъячийлар, Күм-күк була Алтынников, Мең сум акчаны Ермило Өстәлгә китереп салгач!.. Теш үтмәсә, койрык болга, — Сырпаланып подъячийлар, Тәбрик иткән булалар! Ләкин Ермил андый түгел, Артык бер сүз ычкындырмый, Бирми сукыр тиен дә! Бер атна тиз үтеп китте, Тагын базар көне җитте, Ермилның шул ук мәйданда Бурыч түләвен карарга Бөтен шәһәр җыелды, һәркем истә торамы соң? Теге көнне бөтен эш бит Бик ашыгыч эшләнде! Шулай да ызгыш булмады, Ермилодан бер тиен дә Артык түләтмәделәр. Соңыннан ул сөйләп йөрде, Алла белсен, кемдер берсе Бер сумын алмый калган. Ермил, янчыгын күтәреп, Кемнең бер сумы калды, дип, Көне буе эзләгән. Кояш батып, кеше беткәч, Кайтып киткән ул, бер сумын Сукырларга өләшеп... Менә кем ул Ермил Ильич». 60
— Гаҗәп! — диде илгизәрләр: — Ә шулай да сөйләп бирче, Нинди сихер көче белән Тирә-юньнең бөтен халкын Караткан үл үзенә? «Сихер түгел, хаклык белән. Князь Юрлов вотчинасын, Тәмуг Иле дигән җирне, Ишетә беләсездер?» — Ишеткән бар, я, ни булган? «Анда жандарм корпусының Йолдызлы бер полковнигы Баш управляющий иде, Биш-алты ярдәмчесе дә Бар иде, ә Ермил шунда Писарь иде конторда. Егермеләрдә иде ул, Писарьның ни көче бар соң? Крестьяннар өчен ләкин Писарь да бик зур кеше. Иң элек аңа барасың, Ә ул сиңа киңәш бирә, Йомышыңны башкара, Көче җитсә — ярдәм итә, Әҗерен дә сорап тормый, Үзең бирсәң дә алмый! Бер крестьян икенчесенең Актык тиенен суырыр, Имансыз булса гына. Шулай итеп, бар вотчина Биш ел эчендә Ермилны Яхшы белеп җиткерде. Ә аны эштән кудылар... Без бик кызгандык Гиринны, Кыен булды яңа кап-йот Писарьга ияләшү, Ә шулай да нишлисең бит, Бераз вакыт узганнан соң Җаен таптык без аның. 61
Бер юл язса — ике тиен, Бер сүз әйтсә — бер тиен, Шундый комсыз, поп нәселеннән, Алдарга алла кушкан! Ләкин ходайның рәхмәте, Озак хөкем сөрмәде ул, — Карт князь үлеп китте дә, Кайтып төште яшь князь, Куды теге полковникны, Куды аның ярдәмчесен, Куды бөтен конторын. Безгә вотчина эченнән Бурмистр сайларга кушты. Без озак уйлап тормадык, Барыбыз да, алты мең жан, Кычкырдык без бер кешедәй: «Ермило Гиринны!»—дип. Барин Ермилны чакыртты. Аның белән сөйләшкәчтен, Кычкырды балконыннан: «Ярый, сез дигәнчә булсын. Сайлавыгызны раслап, Князь печатен басам мин: Уңган мужик, язу таный, Тин шунсы: яшь түгелме?» Ә без: «Зарар юк, атакай, Яшь булса да, акыллы!» Шулай бөтен вотчинада Ермил эш йөртә башлады, Исең-акылың китәр! Җиде ел буе бер тиен Мир акчасына тимәде, Гаепсезгә кагылмады, Гаеплегә юл куймады, Хаксызлык эшләмәде...» — Тукта! — диде шелтә белән Ак чәчле бер кечкенә поп, — Гөнаһка батма, кардәш! Туры тырмалап барганда, Тырмаң читкә кереп китте — Теше ташка эләкте! 62
Сөйләргә керешкәч инде, Җырның сүзен киметмә син, Әкият сөйләмисеңдер бит Син бу илгизәрләргә?.. Ермил Гиринны беләм мин... «Ә мин, нәрсә, белмимме? Бер вотчинада яшәдек, Бер үк волость кешеләре, Тик безне күчерделәр...» — Әгәр Гиринны белсәң син, Энесен дә беләсеңдер, Митрийны?.. исеңдәме? Сөйләүчебез уйга калды, Бераз тик торгач әйтте: «Алдадым мин: сөйли торгач, Кирәкмәгән сүз ычкынды! Бервакытны Ермило да Абынды: үз энесен, Әнә шул Митрий дигәнне, Солдаттан алып калды. Дәшмибез: ник әрләшергә, Барин үзе дә староста Энесен бирмәс иде. Тик Ненила Власьевна Улы өчен аһ-ваһ итә, Безнең чират түгел! — ди. Нишли алсын ул? Билгеле, Ухылдар да туктар иде. Ләкин шунда Ермил үзе, Никрут эшләрен бетергәч, Тирән сагышка бирелде, Ашамый да, эчми дә бу, Эш зурга китә, сарайда Кулына бау тоткан хәлдә Күрә аны әтисе. Ермил шунда серне ача: «Власьевнаның улын, ди, Чиратсыз җибәргәннән соң Дөньяның яме бетте!» Үзе гел бауга сузыла. 63
Әтисе белән әнисе Аны үгетләсәләр дә, Ул һаман бернәрсә сөйли: «Мин җинаятьче! Бәйләгез, Судка илтегез мине!» Эш начарга китмәсен, дип, Мескенне бәйли әтисе һәм каравыл да куя. Җыен җыелды, шаулаша, Гүли, мондый гаҗәп хәлне Гомер буена юк безнең Күргән дә, тикшергән дә. Ә Ермилның туганнары, Халык кызгансын, димиләр, Нык хөкем итсен, диләр Власьевнаның малаен Кайтарырга кирәк, диләр. Юкса, күрми дә калырсың, Ермило асылыныр! Килде Ермил Ильич үзе, Ябыккан ул, яланаяк, Колодкалы, кулы бәйле. Килде дә әйтте: «Элек мин Гадел хөкем итә идем, Хәзер үзем гөнаһлырак, Мине хөкем итегез!» һәммәбезгә башын иде, Диванадай басып тора, һаман көрсенә, чукына, Карарга да кызганыч) Ненила карчык алдында Мескен кинәт тезләнде! Эш яхшылык белән бетте, Баринның аның һәркайда Сүзе үтә, карчык улы Кайтты, Митрий китеп барды, Хезмәте авыр түгел, дип Сөйлиләр, аның турында Князь үзе кайгырта. Ә без шул гаебе өчен Гиринга штраф салдык, Акчасын никрутка бирдек, 64
Бераз тиде Власьевнага, Бераз — безгә, эчәргә... Шуннан соц да безнең Ермил Бик тиз төзәлә алмады, Бер ел тиле күк йөрде. Вотчина бик сораса да, Ташлады ул үз эшен, Алды теге тегермәнне Арендага, бөтен халык Аны элеккедән бигрәк Хөрмәт итә башлады: Көрәк онын күп түләтми, Беркемне озак көттерми,— Приказчик, управляющий, Иң бай алпавытлар да һәм Иң ярлы мужиклар да Берсе дә чиратны бозмый, Тәртипне яхшы куйды! Ул губернада үземнең Күптән инде булганым юк, Ермил турында ишетәм, Халык мактап бетерә алмый, Сез дә барып күрегез». — Йөрүегез бушка булыр,— Диде бая бәхәсләшкән Ак чәчле поп аларга:— Ермил Гиринны беләм мин, Моннан дүрт-биш ел элек Шул губернага күчтем мин (Үз гомеремдә күп гиздем мин, Безнең епископ попларны Күчерергә һәвәс иде)... Ермило Гирин белән без Күрше булып яшәдек. Бер дигән мужик иде ул! Бәхет өчен нәрсә кирәк, һәммәсе бар: тынычлык та, Акчасы да, почет та. Сокланырлык чын почет ул, Акча түләп я куркытып Түгел, бәлки хаклык белән, И-68- 5 65
Акыл белән табылган! Ләкин, тагын әйтәм сезгә, Йөрүегез бушка булыр, Ул төрмәдә утыра... <-= Ничек алай? «Ходай кушкан! Берәрегез ишеткәндер: Курыкмыш губернасының Суламас өязендәге Коллар дигән бер авыл — Алпавыт Илкисәревнең Вотчинасы бунт чыгарды... Пожар булса, газеталар (Мин аларны укыштырам) «Сәбәбе беленмәде» — дип Язалар. Шуның төсле, Земский исправник та, Югары хөкүмәт тә, Коллар халкы үзләре дә Әле булса да белмиләр Бунт чыгуның сәбәбен. Ә нәтиҗә яман була, Авылга солдатлар килә, Патшаның үз илчесе Речь сөйли халык алдында, Бер сүгеп җиңмәкче була, Эполетлы иңбашларын Сикерткәләп тә куя. Бер юмаларга тотына, Сүгенүеннән файда юк, Юмалавы — мәгънәсез: «Православный крестьяннар! Русь-ана! атабыз-патша!» һаман шуны кабатлый! Шактый азапланганнан соң, «Ат!» дип команда бирергә Тели солдатларына. Шул чак волость писареның Башына бер шәп уй килә, Ермило Гирин турында Начальникка әйтә ул: «Халык Гиринга ышаныр, 66
Халык аның сүзен тыңлар...» — Чакыртыгыз тиз үзен! * Кинәт: «Ай, ай! кызганыгыз!» — Дигән тавыш ишетелеп, Попның сүзен бүлдерде. Барысы йөгерде карарга: Юл буенда суктыралар Ниндидер исерек лакейны — Урлаганда эләккән! Тотылган җирендә үк суд: Утызлап судья табылды, һәркайсы берәр чыбыктан Шәпләп кенә тамызды. Лакей сикереп торды да, Ертык итеген шапылдатып, Сызды бер сүз әйтмичә. Күреп алгач та каракның, Чит ил шәраплары эчеп, Авыру булдым, дип мактанган Теге лакей икәнен: «Очып бара, яшәрткәннәр! — Дип көлеште илгизәрләр,— Каян килгән бу җитезлек! Җил очырып киткәнмени, Затлы чире дә беткән!» * — Эй, эй! кая син, батюшка! Китмә, башта сөйләп бетер Алпавыт Илкисәревнең Коллар дигән авылында Бунтның ничек чыкканын! «Кайтырга вакыт, кардәшләр. Язган булса, очрашырбыз, Шунда сөйләп бирермен!» * Таң алдыннан бөтен халык Кайтып китте, таралды. 67
Илгизәрләр дә йокларга Җыенганнар иде, кинәт Кыңгыраулы бер тройка Килеп чыкты, оча гына! Ниндидер барин утырган, Авызда — сигарасы. Крестьяннар, бүрекләрен Салып, юлга ташландылар, Башларын түбән иделәр, Барысы да рәттән тезелеп, Кыңгыраулы тройканың Барыр юлын бүлделәр... V бүлек Алпавыт Ә ул тройкада баручы — Күрше авыл алпавыты Таврило Афанасьевич Мокыт Балдаев иде. Алпавыт алсу чырайлы, Күрер күзгә бик килбәтле, Яше алтмышлардадыр. Ап-ак озын мыеклы ул, Кыланышы егетләрчә, Бранденбурлы венгеркадан 1, Киң чалбар киеп алган. Таврило Афанасьевич, Тройкасының алдында Җиде таза мужик күргәч, Бераз шүрләде, бугай. Үзе шикелле үк юан Пистолетын чыгарды да Алты атарлы көпшәсен Мужикларга төбәде: — Тик торыгыз! Кузгалсагыз, Юлбасарлар! Талаучылар! Атып үтерәчәкмен! Крестьяннар көлештеләр: «Без нинди юлбасар булыйк: 1 Шнурлар белән бизәлгән кыска куртка. 68
Кара, пычагыбыз да юк, Балта да, сәнәк тә юк!» —■ Ә соң сез кем? Нәрсә кирәк? «Башыбызда бер уй туды, Шундый тирән уй — безне ул Өйләребездән аерды, Эштән күңелебез бизде, Ащау-эчүдән калдык. Син безгә чынлап вәгъдә ит: Безнең мужикча сорауга Алдамыйча һәм көлмичә, Акыл белән, хаклык белән, Дөрес җавап бирергә. Шулай булса, барысын да Сөйләп бирербез сиңа...» — Боерыгыз: мин намуслы Дворян сүзен бирәм! «Юк, син дворян сүзен түгел, Христиан сүзен бир безгә! Дворян сүзе тиргәүле, Яңакка сала торган сүз, Безгә кирәк түгел ул!» — Әһә! менә ничек икән! Ярый, сезнеңчә булсын! Әйтегез, эш нәрсәдә соң?.. «Пистолетыңны яшер! Тыңлап тор: без карак түгел, Без бик инсафлы мужиклар, Вакытлы беркетелмешләр, Хәсрәт Башы губернасы, Кипкән Чишмә волостеннан, Җидебез җиде авылдан — Ямаулы һәм Сәләмәле, Калтырамыш һәм Теләнче, Янмыш Ил һәм Ачтамаклар, Көекбай авыллары. Юлларыбыз туры килеп. Очраштык без көтмәгәндә, Очраштык та бәхәс китте: 69
Рус илендә кемгә тормыш Күңелле һәм рәхәт? — дип. Роман әйтә: алпавытка, Демьян әйтә: түрәләргә, Лука әйтә: попларга, ди, Капкорсак сәүдәгәргә, ди Абый-энеле Губиннар *— Иван белән Митродор. Пахом әйтә: дәрәҗәле, Зур урындагы боярга — Патша министрына, ди, Ә Пров әйтә: патшага... Мужик үгез шикелле ул: Бер уй кердеме башына, Казык белән дә син аны һич чыгара алмыйсың! Күпме бәхәсләшсәк тә, без Бер фикергә килмәдек. Бәхәс кызды — кычкырыштык, Кычкырышкач — бер сугыштык, Ә сугышкач, сүз куештык: Бергәләп ил гизәргә, Өйләребезгә кайтмаска, Күрешмәскә хатын белән, Карт ата-аналар белән, Яшь бала-чагалар белән,— Шул бәхәсле мәсьәләнең Серен төшенмәс борын, Рус илендә кем күңелле һәм иркен яши икәнен Бер дә шик калмаслык итеп, Тикшереп белмәс борын. Әйт син безгә дөресен генә, Алпавыт тормышы шәпме? Син бәхетле һәм бик иркен Яшимсең, алпавыткай?» Таврило Афанасьевич Сикереп төште тарантастан, Килде алар янына: Врач кебек, һәрберсенең Кулын капшап, күзләренә Карап торды, аннары. 70
Эчен тотып, шаркылдады... Ха-ха! ха-ха! ха-ха! ха-ха! Аның ваемсыз көлүе Иртә белән саф һавада Яңгырады еракка... Шаркылдап туйгач алпавыт, Нигәдер ачынып әйтте: «Бүрекләрегезне киеп, Утырыгыз, әфәнделәр!» — Без зур әфәнделәр түгел, Ярый безгә каршыгызда Басып торсак та... «Юк! һич юк! Утырыгыз, гражданнар!» Илгизәрләр тагы бераз Киреләнеп тордылар да Бер читкә утырдылар. «Мин дә утырсам ярыймы? Эй! Прошка! Мендәр, келәм, Бер рюмка херес китер!» Келәменә утырды да, Бер рюмка херес эчеп, ул Сүзне болай башлады: «Мин сезгә намусым белән Сүз бирдем хакны сөйләргә, Әмма бу җиңел түгел! Сез бик хөрмәтле кешеләр, Ләкин укымаган халык, Белмим ничек сөйләргә? Башта сез шунсын аңлагыз: Алпавыт һәм дворян дигән Сүзнең мәгънәсе нәрсә? Я, әйтсәгез, кадерлеләр, Нәсел агачы турында Ишеткәнегез бармы?» — Урман юлын күп таптадык, Төрле агачны күргән бар!— Диде аңа мужиклар. «Иштегез ишәк чумарын!.. 71
Ачыграк итеп әйтим: Мин атаклы нәселдән, Ерак бабаем Балдаев Иске рус грамотасында Моннан ике йөз илле ел Элек телгә алынган. Ул грамотада әйтелгән — Мокыт Балдаев исемле Татаринга ике сумлык Яхшы сукно бирелде: Исем бәйрәме көнендә Патша бикә хәзрәтенең Төлке һәм дә аю белән Күңелен тапкан өчен, Үз аюы белән бергә Кыргый аю да җибәргәч, Кыргый аю Балдаевны Ботарлап харап итте... Аңлыйсызмы, газизләрем?» — Ничек инде аңламаска! Аю белән күп йөриләр Ул прохвостлар хәзер дә. «Гел бутыйсыз, газизләрем! Молчать! Тыңлап торыгыз сез Сүзнең кая барганын: Патша бикәнең күңелен Тапкан әнә шул Балдаев — Безнең нәселнең башы. Ә бу эшкә, әйткәнемчә, Ике йөз елдан артык. Әнкәй ягыннан бабаем Тагы да борынгырак: Князь Щепин Гусев белән (ди икенче грамота) Мәскәүне яндырмак булган, Казнаны талар өчен; Аларга үлем җәзасы Биргәннәр, бу — аз дигәндә, Моннан өч йөз ел элек. Менә кайдан килә бит ул Безнең дворянлык агачы, Белсәгез, дускайларым!» 72
— Ә син, әйтик, шул агачның Алмасы буласыңмыни? Диделәр илгизәрләр. «Ярый, алма була бирсен! Риза! Менә сөйли торгач, Барысын да аңладыгыз. Инде үзегез беләсез — Нәсел агачы никадәр Борынгы булса, дворян да Шулкадәр атаклы була, Шулай бит, кардәшләрем?» — Шулай! — диделәр мужиклар: — Кара сөяк һәм ак сөяк Күрер күзгә дә төрлечә, Хөрмәте дә бер түгел! «Күрәм, күрәм: аңладыгыз! Менә шулай, дусларым, без Ал да гөл яши идек, Безгә хөрмәт тә зур иде. Рус кешеләр генә түгел, Хәтта рус табигате дә Безгә буйсына иде. һай гомер! Күктә кояштай, Син бер үзең тирә-якта, Синең тыйнак авылларың, Синең кара урманнарың, Синең кыр иде бар да. Авыл буйлап барасыңмы — Мужик аягыңа ава, Урман буйлап барасыңмы — Йөз еллык агачлар белән Урман башын иеп кала! Басулардан барасыңмы — Кыр тутырып үскән иген Аяк очыңа иелә, Иркәли, шатлык бирә! Елгада балык ялтырый: «Симерә төш, иртә әле!» Болында куян сыдырта: «Тик йөри бир көзгә хәтле!» 73
Барин кәефен таба барысы, һәрбер үлән, иркәләнеп, Пышылдый: «Мин синеке!» Тау башында, үр сыртында; Рус иленең горурлыгы Ак чиркәүләр балкып тора; Данлылыкта алар белән Узыша дворян йортлары. Оранжереялары бар, Китайский беседкалар, Английский парклар; һәр йортта флаг җилферди, Күңелне тартып тора, Руслар кунакчыллыгы һәм Сый-хөрмәт аңкып тора. Француз төшендә дә күрмәс Безнең монда бер көн түгел, Ике көн түгел,— ай буе Уздырган бәйрәмнәрне. Барысы да үзебезнеке: Симез күркә, шәп аракы, Актеры һәм музыкасы; Хезмәтчеләр — бер полк. Мин биш повар, бер күмәчче, Ике тимерче, обойчы, Унҗиде музыкант егет һәм егерме ике аучы Тота идем... Йа ходам!..» Алпавыт сагышка чумды, Битен мендәргә каплады, Торып, бераз төзәтенде: i— Әй! Прошка! — дип кычкырды. Барин сүзен аңлап, лакей Аракы бирде бер кувшин. Таврило Афанасьевич, Чөмереп, дәвам итте: «һай гомер! Көзнең көнендә Урманнарың, Русь-анабыз, Нинди җанлана иделәр Аучылар быргысыннан. 74
Кабат яши башлый иде Саргайган, ярым ялангач, Боек-моңсу урманнар. Тора урманның читендә Бурзайчылар-юлбасарлар, Алпавыт үзе дә шунда. Урман эчендә этчеләр Үкерәләр, башкисәрләр, Өрә барлык этләре'. Чү! быргы да кычкырталар!.. Чү! өер нинди улый! Ахрысы, кызыл җәнлек Куалардыр?., улю-лю! Кара көрән матур төлке, Мамык йонлы таза төлке Оча, болгап койрыгын! Чүгәләделәр, постылар, Калтыраналар үзләре, Ярсу, зирәк бурзайлар: Рәхим ит, көтелгән кунак! Килче безгә якынрак, Урманнан кит арырак! Вакыт! Ну! Сынатма, атым! Сынатмагыз, эткәйләрем! Эй! улю-лю! эй! җаннарым! Эй! улю-лю!.. эй! а-ту...» Таврило Афанасьевич Персиян келәменнән Торды, кул изәп кычкыра, Сикеренгәли, ул чыннан да Төлке аулыйм дип белә... Крестьяннар хәйран калып, Сүзсез генә күзәтәләр, Мыек астыннан көлеп... 1 Алпавытлар ауга ике төрле этләр белән чыга булганнар. Җен- лек исен бик ерактан тоя торган гончийлар, җәнлекне табып, урманнан куып чыгарганнар, бик тиз чаба торган бурзайлар исә урман эченнән күренгән җәнлеккә ташланганнар. Бурзайларны карый торган хезмәт¬ челәр «бурзайчы» дип, гончийларны карый торган хезмәтчеләр «выж¬ лятник» дип аталган, Тәрҗемәдә «выжлятник»ны «этчеләр» дип кенә һәм «гончие»не «этләр» дип кенә алырга туры килде. Некрасовның эт белән ауга йөрү турында язган аерым шигыре дә бар («Псовая охота», 1846), ул шигырьгә автор тарафыннан озын искәрмәләр би¬ релгән. Некрасов алпавытларның эт белән ауга йөрүләре крестьян¬ нарны кимсетү икәнлеген сурәтли.— Тәрҗ.
«Ой, эт белән ауга йөрү! Алпавыт барысын онытыр, Әмма сине, рус иленең Борын-борынгы кызыгын, Ул мәңге дә онытмас! Уфтанмыйбыз үзебез өчен, Русь-анакай, син кызганыч: Ау белән бергә югалттың Рыцарьларча, бик мәһабәт, Сугышчан кыяфәтне! һай гомер! Көз җитте исә, Җыела идек иллеләп Бергә ау кырларына; Җәнлек куарга йөзләп эт Алып чыккан һәр алпавыт, һәрберсендә уннан артык Бурзайчылар атка менгән, һәрберсенең повары бар, Бер йөк азыгы килгән. Җыр белән, музыка белән Алга кузгалып киттекме, Атлы гаскәр дивизияң Үзе бер якта торсын! Вакыт лачын төсле оча, Җиңел, иркен сулыш ала Алпавытның күкрәге. Боярлар заманасына, Борынгы рус йоласына Күчә шунда күңелең! Беркем каршылык күрсәтми, Кемгә телим — шәфкать итәм, Кемгә телим — җәза бирәм. Теләгем минем — закон! Йодрыгым — полиция! Суксам — кирәгеңне бирәм, Күзеңнән чаткы чәчрәтәм, Теш казнаңны җимерррәм!..» Кинәт, кыл өзелгән кебек, Тынып калды алпавыт. Түбән карап, йөзен чытты, — Эй, Прошка! — дип кычкырды. Эчте бераз, йомшак тавыш 76
Белән әйтте: «Беләсез ич, Каты булмый ярамый! Ләкин минем җәзалавым Яратканга күрә иде. Бөек чылбыр өзелде бит — Хәзер инде крестьянга Сукмыйбыз да, аталарча Назламыйбыз да аны. Әйе, кайчак каты идем, Хәер, күбрәк мин юмалап Алдыра торган идем. Пасха якшәмбесендә мин Бөтен вотчинам белән дә Үбешә торган идем!1 һай гомер! Кунак залында Бик зур өстәл хәзерләнгән, Кызыл йомыркалар да бар, Пасха да, кулич та бар 2. Хатыным да, әбкәем дә, Улларым, хәтта кызларым Җирәнмичә үбешәләр Иң түбән мужик белән. «Христос яңадан туды!» — «Чынлап та!» Крестьяннарым Аракы, бал эчәләр... Унике изге бәйрәмнең3 һәрберсендә минем йортта Төнге гыйбадәтне поплар Укый иде зур залда. Крестьянга рөхсәт иде Шул гыйбадәткә килергә, Орын — маңгай ярылганчы!4 1 Пасха бәйрәмендә православныйлар, бер-берсенә: «христос яңадан туды!», «чынлап та яңадан туды!» дип, өч тапкыр үбешә¬ ләр, моны христоваться итү диләр,— Тәрҗ. 2 Пасха — эремчектән хәзерләнгән татлы ашамлык. Кулич— цилиндр формасында биек ак икмәк,— Тэроц. 3 Православныйларда унике зур дини бәйрәм бар.— Тэрҗ. 4 Дингә ышанучы мөселманнар да, православныйлар да маң¬ гайны туфракка орып, гыйбадәт кылалар. «Гыйбадәт» — коллык күрсәтү дигән сүз, һәм моның ни өчен кирәклеген алпавыт бик оста сөйләп биргән — Тэрҗ. 77
Ис бик шәптән булмый иде, Соңра мужик хатыннары Юа иде идәнне! Аның каравы без шулай Рух сафлыгын саклый идек* Рухыбыз кардәшлеген! Дөрес бит, туганкайларым?» — Дөрес! — диделәр мужиклар, Ә эчтән уйладылар: «Аларны син үз өеңә Күсәк белән җыйдыңмы?..» «Мактанмыйча әйтәм: мине Мужик ярата иде! Сурмадагы вотчинамда Мужиклар подрядчик иде, Өйдә эчләре поша да, Сорап китә иде алар Яз җитү белән читкә... Көзне зарыгып көтәбез, Хатыным һәм бала-чагам Баш ваталар, әрләшәләр: «Крестьяннар безгә нинди Бүләк алып кайтыр?» — дип. Чыннан да барщинадан тыш, Борынгыдан алпавытка Җыела килгән йомыркадан, Кош-корттан һәм киндердән тыш,— Үзләре теләп, мужиклар Китерә иде бүләкләр! Киевтан варенье димсең, Астраханьнан балык димсең, Ә таза хәллерәкләре Ефәген дә китерә, Барыняның кулын үбеп, Аңа төргәген бирә! Балаларга — сый, уенчык, Ә миңа, карт эчкечегә — Питер эчемлекләре! Рәтен белә, разбойниклар, Ала француз кибетеннән,— Кривоноговтан түгел. 78
Бергәләп кәефләнәбез, Туганнарча сөйләшеп. Хатыным үз кулы белән Аларга да салып бирә. Бала-чага да шунда ук Күчтәнәч конфет суыра, Мужикларның аны-моны Сөйләгәннәрен тыңлый — Авыр эшләре турында, Ерак шәһәрләр турында, Петербург һәм Астрахань, Киев һәм Казан турында... Вотчинам белән, кардәшләр, Менә шулай яшәдем мин, Дөрестән дә, яхшы бит?..» — Яхшы булмаган кая ул!.. Сезнең ише алпавытка Әҗәлнең кирәге юк! — Аһ, болар бар да бетте шул!.. Чү! күмү чаңы сугалар!.. Илгизәрләр колак салды, Чыннан да: Кузьминскийдан Иртәнге саф һавада Үзәк өзгеч аваз килә: «Гүреңдә тыныч ят, мужик, Урының оҗмахта булсын!» — Диделәр дә илгизәрләр, Барысы да чукындылар... Таврило Афанасьевич, Бүреген салып, шулай ук Ихлас белән чукынды: «Крестьянны күммиләр! Алпавыт тормышын күмү Чаңын сугалар!.. Мәңгегә Бәхил бул, иркен тормыш! Бәхил бул, алпавыт иле! Русь хәзер бүтән инде! Эй, Прошка!» (бераз чөмереп, Сызгырынды...) 79
«Ой, бәхетсез Туган илем, синең йөзең / Шулкадәрле үзгәргәнен / Күрүе бик күңелсез! Асылзатлар сословиесе / Әйтерсең лә үлеп беткән, Качып беткән! кая барма, Очрый сиңа юлыңда тик Исерек мужиклар гына, Очрый акциз түрәләре һәм сөргендәге поляклар \ һәм тинтәк посредниклар 1 2. Ә кайчакта узып китә Команда. Аңлап аласың: Кайда булса берәр авыл, Алпавытка рәхмәт укып, Бунт чыгарган икән дип. Ә бит элекке заманда Монда күпме йөри иде Өч ат җиккән коляскалар, Алты ат җиккән дормезлар!3 Алпавыт семьясы бара — Анакайлары килбәтле, Кызыйлары бик сөйкемле, Малайлары бик шаян! Кыңгыраулар җырлап тора, Шөлдерләре гөрләп тора, Тыңлап туя алмыйсың. Ә хәзер нинди кызык бар? Адым саен коточкыч бер Картинага очрыйсың: Кинәт зират исе килсә, Белеп тор — димәк, усадьба Якын монда... Иа хода! Алпавытның матур өен Берәр кирпечләп сүткәннәр, Пөхтә итеп, әрдәнәгә 1 Польшада 1863 ел восстаниесендә катнашкан өчен патша хө¬ күмәте тарафыннан сөргенгә җибәрелгән поляклар. ' 2 Посредниклар (арадашлар) — 1861 елдан соң «азат ителгән» крестьяннар белән алпавытлар арасындагы мөнәсәбәтләрне тәртип¬ кә салу өчен билгеләнгән түрәләр. 3 Дормез — ятып йоклар өчен ипле итеп ясалган зур карета. 80
Өйгәннәр кирпечләрен! Алпавытның йөз елларча Кадер күргән киң бакчасын Мужик кискән, соклана ул: Утыны күп чыкты, дип! Крестьян ул тупас җанлы, Бер дә уйлый белми шул: Менә хәзер ул аударган Имәнне үз кулы белән Утырткан минем бабам. Әнә шул миләш төбендә Уйный иде балаларым, Ганичка да, Верочка да, Шуннан миңа кычкырып. Менә бу юкә төбендә Пышылдап кына хатыным Беренчебез Гаврюшага Узганын әйтте миңа һәм яшерде күкрәгемә Чия шикелле кызарган Чиксез гүзәл биткәеп... Мужикка тик табыш булсын — Алпавыт усадьбаларын Шатланып юк итәчәк! Авылдан узарга оят, Мужик утыра — кымшанмый, Дворян горурлыгы түгел, Ачу кайный йөрәктә. Урманда нәрсә яңгырый? Аучылар быргысы түгел, Разбойниклар балтасы. Урлыйлар!.. Нишли аласың? Урманны кем сакласын?.. Кырлар — эшләнеп җитмәгән, Иген чәчелеп бетмәгән, Тәртипнең эзе дә юк! О, анакай! о, туган ил! Үзебез дип көенмибез, Кадерлем, син кызганыч. Син моңлы тол хатын кебек Торасың, чәчең тузгыган, Битең дә бизәнмәгән! И-68-6 81
Усадьбалар бетеп бара, Үрчи алар урынында Эчкечелек йортлары!.. Эчерәләр бозык халыкны, Земствода эш бирәләр, Грамота өйрәтәләр, Бик кирәге бар ана! Русь-ана, буйдан-буеңа, Карак кләймәсе кебек, Атлардагы тамга кебек, Тик ике сүз сызылган: «На вынос и распивочно» ’. Бу сүзләрне укыр өчен Мужикка зур грамота Өйрәтеп торасы юк!.. Безнең өлешкә җир калды... Ой син, алпавытның җире! Хәзер үз анабыз түгел, Үги син... «Ә кем кушты? — Дип тотына тел бистәсе Язучылар: — үз җиреңне Шул хәлгә китерергә?» Алдан аны кем белгән соң? Ох! вәгазьне сөйлиләр дә! «Җитәрлек барин булдыгыз! Уян йокыңнан, алпавыт! Кузгал син! — Өйрән! Эшлә!..» Эшлә, имеш! Кемгә соң сез Шундый вәгазь сөйлисез, Мин чабаталы мужикмы? — Алла мәрхәмәте белән Мин Россия дворяны! Россия — немец илеме? Без иң нечкә тойгыларга, Горурлыкка өйрәнгәнбез! Асылзат сословиеләр Бездә эшкә өйрәнмиләр, Начар түрә кисәге дә 1 Шушында эчәргә дә, өйгә алып китәргә дә сатыла, дигән мәгънәдә.— Т9рҗ. 82
Бездә пдәп себермәс, Мич ягып та маташмас... Мактанмыйча әйтәм сезгә, Беркая чыкмый диярлек, Кырык ел яшим авылда, Үзем арыш башагын да Арпадан аера белмим, Ә алар: «Эшлә!» — диләр. Ә инде бурычыбызны Ялгыш аңлаган икәнбез, Безнең бурыч — дворянлыкның Борынгы исемен, данын Аулар белән, туйлар белән, Зиннәт белән саклауда һәм башкалар көче белән Яшәүдә түгел икән,— Элек әйтү кирәк иде... Мин нәрсәгә өйрәнгән соң? Нәрсә күргән тирә-юньдә?.. Күккә карап йөри бирдем, Патша ливреясы кидем, Халык казнасын туздырдым, Мәңге шулай яшәрмен дип Белдем... Кинәт... Иа, ходам!..» Алпавыт үкси башлады... * Нечкә күңелле мужиклар Чак кына еламадылар һәм болай уйладылар: «Бөек чылбыр — өзелде ул, Өзелде дә китереп сукты: Бер очы белән баринга, Берсе белән мужикка!..»
Икенче кисәк КРЕСТЬЯН ХАТЫНЫ Пролог «һаман ирләр арасыннан Эзләмик без бәхетлене, Хатыннарны да капшыйк!» — Дип, башлады илгизәрләр Хатын-кыздан сорашырга. Ыштырлы дигән авылда Кырт кисеп җайап бирделәр: «Бездә бәхетле хатын юк, Чөйле авылында бар: Менә ичмасам хатын ул! Көр — холмогор сыерыдай, Аннан матур, акыллы юк! Матрена Тимофеевна Корчагина дип, сорагыз Я: губернаторша, дип...» Уйлан тордылар — киттеләр. Башаклар инде тулганнар. Башларын алтынга манган, Төз баганалар тезелгән, Ягымлы һәм уйчан гына Шаулаша. Гүзәл вакыт! Шуннан күңелле, шуннан бай, Шәп бизәнгән вакыт юк! «Ой син, ашлык уңган басу! Хәзер инде белмәссең дә: 84
Азаплангандыр ничаклы Игенчеләр синең белән. Син авыр, тигез башакка Киенеп, килеп басканчы, — Патша алдына тезелгән Гаскәр шикелле тезелеп,— Сукачының алдына! Җылы чыклардан да бигрәк, Игенченең маңгай тире Дым эчергән бит сиңа!..» Илгизәрләр бик канәгать. Арыш, бодай яки арпа Арасыннан баралар. Бодайга һич шатланмыйлар: Мужик алдында бодай ул Гаепле — сайлап туйдыра, Аның каравы арышка Сокланып бетә алмыйлар: Ул һәркемне туйдыра. «Быел бик шәп җитене дә... Ай, мескенкәй! Эләккән ич!» Җитенгә чорналып беткән Бер тургайны сак кына Ычкындырып алды Роман, Бер үбеп: «Бар оч!» — диде. Тургай биеккә атылды, Күңеле нечкәргән мужиклар Аны карап калдылар... Борчак өлгергән! Саранча Шикелле ташландылар: Борчак матур кыз кебек ул, Узган-барган чеметә! Борчак хәзер һәркемдә бар, Яшьләрдә дә, картларда да, Борчак инде эчелгән, Җитмеш юлга чәчелгән! Яшелчәләр дә өлгергән, Бала-чаганың кулында Шалкан я кишер күрәсең, 85
Я көнбагыш яралар, Хатыннар чөгендер йолкый, Чөгендере шундый уңган! Кызыл күн итек шикелле Яталар җир өстендә. Әллә бик тиз, әллә озак, Әллә якын, әллә ерак — Чөйлегә дә җиттеләр. Искитмәле авыл түгел: Өйләр — терәүле, әйтерсең Култык таяклы хәерче! Түбә саламын терлеккә Ашатканнар. Өтек өйләр Скелет кебек торалар. Шундый була чәүкә оясы Явымлы көз азатында, Чәүкә балалары киткәч; Юл буенда каеннарның Яфракларын җил койгач... Халык барсы кыр эшендә. Авыл артындагы үрдә Бер усадьба күрделәр дә Карарга дип киттеләр. Бик зур йорт, киң ишегалды, Уртада—күл. Күл тирәли Таллар үсеп утыра, йортның биек |башнясы бар, Балкон белән уралган. Башнясының шпиле бар. Капкадан кергәч, аларга Ниндидер бурка ябынган Бер лакей очрады: «Кем кирәк? Барин чит илдә, Управитель чирләп ята!..» Шулай диде дә борылды. Шаркылдады илгизәрләр: Аркасында буйдан-буйга Арыслан сурәте бар. «Менә кызык!» Бу ни хәл? — дип, Озак бәхәсләштеләр, 86
Иң ахырда зирәк Пахом Тапты бит табышмакны: «Лакей хәйләкәр: бер келәм Ләктергән дә, шуны тишеп, Шул тишеккә башын тыккан һәм шулай йери бирә!..» Суык өйдә тараканнар Ары-бире йөгергәндәй,— Тараканнар туңдырыйм дип, Мужик өйгә якмаганда, Усадьбада йөренәләр Ач калган дворовыйлар, Аларны язмыш иркенә Ташлаган бариннары. Барысы карт, барысы чирләшкә, Табордагы чегәннәрдәй Киенгәннәр. Биш кеше Күлдә сөрәкә өстери. «Алла куәт бирсен! Ничек, Эләгәме?» — Бер кәрәкә! Элек чутсыз күп иде дә, Без бик яман ябырылдык, Хәзер — еласаң да юк! «Ичмаса бер биш-алтыны!» — Дип куйды бер йөкле хатын. Ул — агарынган чырайлы. Күл буенда бик тырышып Ут ягып азаплана. —■ Сырлы, матур таякларың Балконнанмы, уңган хатын? — Дип сорады мужиклар. «Балконнан!» < Әйтәм бик коры! Ә син өрмә! Барысы да Янып бетәр, шулпагызга Кәрәкәләр тотканчы! 87
«Көтеп ардым. Каткан ипи Күп хәл кертми шул, Митенька, Эх, тормыш — газап кына!» Дип, башыннан сыйпады ул Ярым ялангач малайның (Бер курнос малай утыра Күгәргән таз эчендә). — Ә соң аңа салкындыр бит, — Диде Пров кырыс кына: — Калай ләгән эчендә? — Кулына алмакчы булды Баланы. Ул елады. Хатын: «Тимә! — дип кычкырды,— Күрмисеңме? Уйный бит ул! На, на! шулай! әйдә! Бу таз Коляскасы бит аның!..» Адым саен илгизәрләр Яңа бер кызык күрәләр: Кая гына бакма, анда Берәр гаҗәп эш бара — Бер дворовый азапланып Ишектәге җиз тотканы Алып ята; икенчесе Чынаяк кирпеч күтәргән. «Булдырдыңмы, Егорушка?» — Диделәр аңа күлдән. Ә бакчада бала-чага Алма агачын селкетә. «Бик аз калган инде, агай! Агач очында гына, Ә элек чутсыз күп иде!» — Нигә кирәк? Ямь-яшел ич! «Безгә шул да яраган!» Озак йөрделәр бакчада: «Күпме кызык! тау, упкыннар! Буа да бар... Аккошлар да Йөзгәндер бу буада?.. Беседка... тукта! язулы!..» 88
Демьян грамоталы мужик, Укый башлый иҗекләп. «Кит, булмас ла!» Илгизәрләр Шаркылдый. Демьян яңадан Укый — тагын шул чыга. (Көчкә генә аңладылар, Кемдер язуны үзгәртеп, Ике хәрефне бозган, Шуңа күрә затлы сүздән Начар сүз килеп чыккан!) Мужиклар кызыксынганны Күреп, ак чәчле дворовый Килде, бер китап тотып: «Сатам!» Демьян күпме генә Көчәнсә дә, бу китапның Ниндидер хикмәтле исемен Укып чыга алмады: — Алавыт булып утыр да Юкәгач күләгәсендә, Үзең укый бир аны! «Язу белгән кеше, имеш! — Дип, бик каты ачуланып, Ышылдады дворовый: — һәйбәт китап нигә сезгә? Эчкечелек .вывеокасын һәм юлларда очрый торган «Тыела» дигән язуны Укый белсәгез җиткән!» — Бакча юлларын пычратып Бетергәннәр! Таш кызларның Борыннары кителгән! Җиләк-җимеш кереп беткән, Аккошлар да кереп беткән Лакейның бүксәсенә! Нәкъ попсыз чиркәү шикелле, Игенчесез җир шикелле — Алпавытсыз бакча да! — Диделәр безнең мужиклар: — Алпавыт бик матур торган, Бик озак яшәргә булган, 89
Ә менә... (Көләләр алтау, Җиденчесе ачулы.) Кинәт кайдадыр биектә Җыр күкрәде! Илгизәрләр Башларын күтәрделәр: Башня тирәли балконда Ниндидер бер кеше йөри, Подрясник кигән үзе; Җырлый ул... Кичке һавада Көмеш чаң авазы кебек, Күк күкрәтеп, бас гүли... Гүли — безнең мужикларның йөрәкләренә үтә: Сүзе русча булмаса да, Җырдагы тирән кайгының,— Рус җырындагы шикелле,— Чиге дә, төбе дә юк. Шундый салмак агыла ул, Шундый үкси... «Әйтче безгә, Ул кеше кем?» — дип сорады Роман хәзер Митенькага Яңа пешкән тәмле шулпа Ашатучы хатыннан. — Безнең чиркәү җырчысы ул. Малороссиядән аны, Италиягә барырсың дип, Алып кайтты бариннар; Ә үзләре китеп барды... Кая инде Италия! — Ул мескен шат булыр иде Конотопка кайтырга, Монда аңа бер эш тә юк... Этләр дә ташлап киттеләр (Дип кинәт ярсыды хатын), Монда кемгә эш бар соң? Китәр иде, алдыннан да, Артыннан да берние юк, Шул тавышыннан башка... Тавыш дисәң дә тавыш бу t 90
— Иртәнгә хәтле торсагыз, Менә ишетерсез әле: Бар моннан бер өч чакрымда Дьякон... ул да шәп тавышлы... Шулар икәү гадәтләнде Бик гаҗәп исәнләшергә һәр көн иртән, таң белән. Безнеке, башняга менеп, Үкерә бар көченә: «Сау то-рам-сың, о-тец И-пат!» Тәрәзәләр чыңлап куя! Тегесе аннан кычкыра: «И-сән-ме, сан-ду-тач-ка-ем! А-ра-кы э-чәр-гә кил!» — Ба-рам!.. — Шул «ба-рам!» һавада Бер сәгать буе яңгырый... Менә нннди айгырлар... Әнә көтү кайтып килә. Юлда тузан күтәрелде, Сөт исләре таралды. Митя әнисе көрсенде: Керми бер генә сыер да >. Баринның капкасыннан! — Чү! еракта җыр яңгырый, Халык җырлап эштән кайта, Сау бул, зарлы ана! Киттек Халыкны каршыларга. Иркен сулады мужиклар: Сыкранган лакейлардан ооң Матур күренде аларга Җырлап кайткан ир, хатыннар — Уракчылар төркеме, Монда кызлар ямь бирәләр (Кызлар булмаган төркем ул Чәчкәсез болын кебек). — Хәерле юл! Ә кайсыгыз Матрена Тимофеевна? «Нәрсә кирәк, агайлар?» 91
Матрена Тимофеевна Киң генә, таза гәүдәле, Утыз сигез яшьләрдәге Килбәтле, матур хатын. Чәченә чал кереп килә, Зур күзләре җитди карый, Керфекләре куе, озын, Кара тутлы, кырыс йөзле, Өстенә ак күлмәк кигән, Сарафаны кыска гына, Иңбашында урагы. «Нәрсә кирәк абзыкайлар?» Илгизәрләр, ашыкмыйча, Бүтән хатын-кызларның Узып киткәнен көттеләр, Аннары баш иделәр: — Без чит авыллар булабыз, Башыбызда бер уй туды, Шундый тирән уй —безне ул Өйләребездән аерды, Эштән дә күңелебез бизде, Ашау-эчүдән калдык. Без бик инсафлы мужиклар, Вакытлы беркетелмешләр, Хәсрәт Башы губернасы, Кипкән Чишмә волостеннан, Җидебез дә күрше авыл — Ямаулы һәм Сәләмәле, Калтырамыш һәм Теләнче, Янмыш Ил һәм Ач тамаклар, Көекбай авыллары. Юлларыбыз туры килеп, Көтмәгәндә очраштык без, Очраштык та — бәхәс китте: Рус илендә тормыш кемгә Күңелле һәм иркен? — дип. Роман әйтә: алпавытка, Демьян әйтә: түрәләргә, Лука әйтә: попларга, ди, Капкорсак сәүдәгәргә, ди Абый-энеле Губиннар — Иван белән Митродор., 92
Пахом әйтә: дәрәҗәле, Зур урындагы боярга — Патша министрына, ди, Ә Пров әйтә: патшага... Мужик — үгез шикелле ул, Бер уй кердеме башына, Казык белән дә син аны һич чыгара алмыйсың! Бәхәс кызды — кычкырыштык, Кычкырышкач — бер сугыштык, Ә сугышкач, сүз куештык: Бергә-бергә ил гизәргә, Өйләребезгә кайтмаска, Күрешмәскә хатын белән, Карт ата-аналар белән, Яшь бала-чагалар белән,— Шул бәхәсле мәсьәләнең Серен төшенмәс борын, Рус илендә кем бәхетле һәм иркен яши икәнен, Бер дә шик калмаслык итеп. Тикшереп белмәс борын... Поптан инде сораштык без, Алпавыттан да сораштык, Туп-туры сиңа килдек! Түрәне һәм сәүдәгәрне, Министрны һәм патшаны (Патша сөйләшерме әле Безнең ише мужик белән?) Эзләп йөрмик,— коткар безне! Сөйлиләр һәркайда сине Бәхетле, иркен яши дип, Дөресен генә әйтче безгә Синең бәхтең нәрсәдә? — Матрена Тимофеевна Гаҗәпләнмәде бугай, Ләкин никтер моңсуланды, Тирән уйга талды ул... «Сез юк эшкә керешкәнсез! Хәзер кызу урак өсте, Күп сөйләр вакыт түгел!..» 93
— Ярты патшалыкны гиздек, Берәү дә кире какмады! — Дип үтенде мужиклар. «Бездә инде арыш коела, Кеше җитми урырга». — Ә без нәрсә соң, кодача? Урак кына бир! Җидебез Иртән тотынсак, арышын Кичкә урылып бетәр! — Сизеп алды Тимофеевна, Бу бит бер дә начар түгел. «Ярый,— диде ул боларга: — Уңган кеше күренәсез, Сизми дә калырсыз әле Унар көлтә урганны». — Ә син барсын да сөйләп бир! «Бернәрсә дә яшермәм!» Матрена Тимофеевна йорт эшләрен караганда, Крестьяннар бер шәп урын Таптылар өй артында: Шунда — ындыр, үсә киндер, Тора бик зур ике богыл, Бар яшелчә бакчасы. Бик матур имән төбендә Утырдылар илгәзәрләр: «Әй, үзе сыйлар эскәтер, Я, сыйла мужикларны». Шунда эскәтер җәелде, Кайдан килгәнен кем белә, Зур ике кул күренде, Бер чиләк аракы куеп, Таудай өеп ипи кисте, Тагын күздән югалды... Ике Губин хахылдыйлар: Бер тырма йолкып алганнар, Күрсәң, исләрең китәр! 94
Кара-зәңгәр «үк йөзендә йолдызлар үз урынын алгач, Ай югары күтәрелгәч, Хуҗа хатын килеп чыкты, һәм безнең илгизәрләргә Эч серләрен сөйләде... I бүлек Кияүгә чыкканчы Кыз чагым бәхетле булды: Безнең семья эчми торган, һәйбәт бер семья иде. Әткәм-әнкәмнең янында Ваемсыз, бик тыныч кына Яшәдем мин, егетләр. Әткәй иртә таңнан торып, Назлап кызын уята, Абыем җырлап уята; Үзе киенгән арада Җырлый: «Сеңелкәш, торсана! Бар өйләрдә киенәләр, Чиркәүләрдә чукыналар, Вакыт җитте торырга! Көтү инде чыгып китте, Дус кызларың да урманга Җиләк җыярга киттеләр, Сукачылар — кырларда, Чыңлый балта урманда!» Савыт-сабаны юа да, Барысын җыеп куя да, Мичкә икмәген утыртып, Килә әнкәй — уятмый, Ныграк төрә, кочаклый: «Йокла әле, былбылым, Көч җый, минем күз нурым! Чит семьяга китәрсең — Соң гына яткырырлар! Таң белән уятырлар, Сиңа козау бирерләр, Эчендә — бер кыерчык: Каткан ипи кимер син, Тутырып козау китер син!..» 95
Мин бит урманда тумаган, Мин агачка табынмаган, Озак йоклап ятмадым. Симеон көнендә әткәй Кола атка атландырды — Сабыйлыктан чыгарды', Биш яшь тулды дигәндә. Җиденчедә шул коланы Көтүгә йөртә башладым, Әтигә ашарга илттем, Каз-үрдәкне дә көттем. Аннары гөмбә, җиләкләр, Аннары: «Мә, тырма ал да, Кабарт шушы печәнне!» Шулай мин эшкә өйрәндем... Ду китереп эшли идем, Җырларга да, биергә дә Оста идем яшьтән үк. Көне буе кырда эшләп, Пычранып өйгә кайтасың, Ә мунча нәрсәгә соң? Рәхмәт сиңа, эссе мунча, Рәхмәт каен миннеккә, Рәхмәт салкын чишмәгә,— Тагын чистарынып, җырлап, Җеп эрлим дус кызлар белән Төн уртасы җиткәнче! Егетләргә исем китми, Наян булса, кырт кисәм мин, Юаш булса, пышылдыйм: «Тиз кызара биткәем, Сизеп ала әнкәем, Тимә! Кит!..»—китеп бара... Ерак йөрсәм дә алардан, Үземә язган килеп чыкты, Шунсы начар — чит җирдән! Филипп Корчагин — Питердан, һөнәре —мич чыгару. 1 йола. (Некрасов искәрмәсе.) 96
Әнкәем елый, мескенкәй: «Зәңгәр диңгезгә чумасың, Балыккаем! Үз ояңнан Очасың, былбылкаем! Чит җиргә шикәр сипмәгән, Бал да ягып куймаган! Анда бик җылы булмас, Анда тамагың туймас, Анда иркә кызыма Зәһәр җилләр ябырылыр, Кара козгыннар каркылдар, Йөнтәс этләр өрерләр, Ә кешеләр көләрләр!..» Әткәем яучылар белән Эчте бераз. Мин моңайдым, Төн буе йокламадым... Ах! Егеткәй, миңа синең Нигә күңелең төште? Кайда күзләдең син мине? Святкида 1 мин, көлә-көлә, Дус кызлар, малайлар белән Тау шуган чагындамы? Ялгышкансың, егеткәем! Тау шуганнан, йөгергәннән, Салкыннан кып-кызыл булган Кыз баланың битләре! Аулак өйдә күзләдеңме? Анда мин бизәнгән идем, Кыш көне хәл җыйган идем, Шуңар балкып тора идем, Мәк чәчәге шикелле! Ә син мине күрсә идең. Ындырда ашлык сукканда Я җитен талкыганда... Әткәй-әнкәй өендәме?.. Ах! әгәр мин белгән булсам, Лачын энемне шәһәргә Җибәргән булыр идем: «Энем-җаным! җиде төстә 1 Святки — кышкы дини бәйрәм. и-68— 7 97
Гәрес һәм ефәк сатып ал, Зәңгәр гарнитур да ал!» 1 Почмакларына Мәскәүне, Патшаны, патша хатынын, Киевны һәм Царьградны, Уртасына кояшны Чигәр идем, шул пәрдәне Тәрәзәмә корыр идем, Шуңар сакланып, син мине Күрми дә калыр идең!.. Төн буе уйланып яттым... «Калдыр,— дидем егеткә мин:- Иректән ирексезлеккә Китәсем килми минем!» — Шул хәтле ерактан килдек! Әйдә! — диде Филиппкәем: — Мин сине кыерсытмам! Сыкрандым, үксеп еладым, Ә соң кыз түзәрмени: Сиздерми генә, егеткә Күз төшергәләп алдым. Төскә матур, җилкәгә киң, Коңгырт чәчле, акрын сүзле — Ошады бу күңлемә! — Бас әле, я, уңган егет, Туп-туры минем каршыга, Бас шул бер үк тактага! Кара минем якты күзгә, Кара минем алсу йөзгә, Яхшы уйла, чамала: Ник алдым дип үкенмәсәң, Ник бардым дип еламасам,— Ярый... Менә мин каршыңда, Үзең күреп торасың! — Мин үкенмәм синең белән, Елам/аюсың минем белән! — Диде миңа Филиппкәй. | Гарнитур (дөресе: гродетур) — нык, тыгыз ефәк. 98
Без сатулашкан арада: Филиппкә мин: — Китче моннан! — Ә ул: «Әйдә минем белән!» Ул, билгеле: «Матуркаем, Җан кисәгем... багалмам...» — Ай!..— Кинәт читкә тартылдым... «Син нәрсә? Ай-яй көч тә соң!» Тотып кала алмаса, Мәңге күрмәс иде мине, Ләкин тотып калды шул! Без сатулашкан арада, (шулай дип уйлыйм мин хәзер) Шул чакта булгандыр бәхет, Аннары булды микән! Хәтердә калган: йолдызлы, Матур һәм тын бер төн иде, Нәкъ бүгенге шикелле... Бер көрсенде Тимофеевна, Богылга аркасын куеп, Бик сагышлы тавыш белән Акрын гына җырлады: Әйтче, син нигә, Яшь егет-купец, Яраттың мине, Крестьян кызын? Мин көмешкә дә, Саф алтынга да, Энҗеләргә дә Күмелмәгән ич! Үзе саф көмеш — Сафлыгың синең, Үзе алтын ул — Аллыгың синең. Эре ак энҗе — Синең күзләрдән Тәгәрәгән яшь... Чык,— диде газиз әткәем, Фатиха бирде әнкәем, 99
Имән өстәлнең янына Бастырдылар үземне, Чәшкеләрне тутырдылар: «Ал подносны, башың иеп, Өләш ят кунакларга!» Беренче тапкыр баш идем — Аякларым калтыранды; Икенче тапкыр баш идем — Алсу йөзем сулып калды, Өченче тапкыр баш идем — Ирек1 тәгәрәп юк булды Кыз баланың башыннан... — Алайса: туй? Котлыйк әле,— Диде Рубиннарның берсе: — Кияү белән кәләшне. — Дөрес! Башлап — хозяйкага. — Эчәмсең, Тимофеевна? — Карчык бул да — эчмә ди!.. II бүлек Җырлар Аяклар сызлый, Судка килгәндә, Башлар авырта, Венец2 кигәндә, Авырта башың, Төшә исеңә Күптәнге бер җыр, Үзәк өзгеч җыр. Киң ишегалды, Кунаклар килә, Ир алып кайта Кәләшне өйгә. 1 Кызны ярәшкән чагында аның башыннан ирекне, ягъни кияүгә чыкканчы тагып йөргән лентасын салдыралар. (Некрасов искәрмәсе) 2 Чиркәүдә никах укыганда кызга венец (таҗ) кидерәләр.— Тәрҗ. 100
Туган-тумача Әрли киленне! Кайнагай әйтә: йорт тотмас нәрсә, Бигрәк көяз лә! Кайнатай аны Ана аю ди, Ә кайнанасы, Зәһәр елан, ди, Берсе, шапшак, ди, Берсе, ахмак, ди... Шул җырда нәрсә Җырланган булса, Кичердем шуның Мин барысын да! Беләсездер ич? Җырлаган бардыр?.. — Башла, кодача! Без кушылырбыз... Матрена Мин яшь кеше, каты йоклыйм һаман, Башны салам тагын мендәргә, Ә кайнатам йөри өйалдында, Ачуланып, нидер сөйләнә. Илгизәрләр (хор белән) Дөбер-шатыр, дөбер-шатыр йокы бирми киленгә: Тор, тор, тор, йокы симерткән, Тор, тор, тор, шешенеп беткән, йокы симерткән, шешенеп беткән, уңмагач килен! Матрена Мин яшь кеше, каты йоклыйм һаман, Башны салам тагын мендәргә, Ә кайнанам йөри өйалдында, Ачуланып, нидер сөйләнә. 101
Илгизәрләр (хор белән) Дөбер-шатыр, дөбер-шатыр, йокы бирми киленгә: Тор, тор, тор, йокы симерткән, Тор, тор, тор, шешенеп беткән, Йокы симерткән, шешенеп беткән, уңмаган килен! Семья бик зур, әрләшүчән... Кыз чагымда иркә яшәп, Эләктем мин тәмугка! Ирем эшкә китеп барды, Дәшмә, түз, дип киңәш бирде: Кызган тимергә төкермә — Чыжлый башлар, диде ул! Калдым мин каенигәчләрем, Каенатам, каенанам белән, Иркәләүче берәү дә к>к, Барсы да әрли генә! Эшлә олы каенигәчкә Үтә динчел Марфушага, Аның колы шикелле; Күз-колак бул каенатайга, Күрми калсаң — кабакчыдан Түләп ал урлаганын. Тор һәм утыр, юрый белеп, Юкса каенанаң үпкәләр, Ә барсын кайдан беләсең? Галәмәтнең яхшысы бар, Бар аның начары да. Каенатайның колагына Пышылдаган бит каенанай: Урлаган орлыктан арыш Яхшы уңа икән, дип. Бер төнне киткән Тихоныч, Тотканнар,— һәм үтерә язып, Ташладылар сарайга... Ирем кушканча эшләдем, Ачуымны эчкә йотам. Берсенә дә бер сүз әйтми, Тын гына йөри бирәм. 102
Кышын Филиппкәем кайтты, Ефәк яулык алып кайткан, Екатерина көнендә 1 Чанада йөртте ул мине, йөрдем, «кайгым юк тесле! Җырлап җибәрдем, кыз чакта Җырлаган күк үзебездә. Филипп белән яшьтәш идек, Тимәсәләр — без шат идек, һәрвакыт тату идек. Әйе, Филипп төсле ирне Кендез чыра яндырып та Эзләп таба алмассың... —» Бераз дөмбәсләгәндер лә? Ык-мык итте Тимофеевна: Аннары, пышылдап кына: — Бер генә тапкыр,— диде. — Ни өчен? — дип сорадылар. — Әйтерсең лә сез белмисез Авыл өендә ызгышның Ничек чыкканын? Иремнең Апасы килде кунакка, Юлда катасы тишелгән. — Башмагыңны Оленага Бир, хатын!—диде Филипп. Ә мин тиз җавап бирмәдем. Кулымда зур чүлмәк иде, Бигрәк авыр: сүз әйтергә Авыз ача алмадым. Филиппнең ачуы чыкты, Чүлмәкне мич алдына Куйганымны көтеп торды, Аннары —шалт яңакка! — Килүең бик ях1шы булды, Син башмаксыз да йөрерсең,— Диде Филиппнең икенче, Әле ирсез сеңлесе. ’ Беренче тапкыя чана шуу. (Некрасов искәрмәсе.) 103
Филипп берне өстәп куйды. — Күптән күрешкән юк иде. Белгән булсаң — килмәс идең! — Диде шунда каенагай. Тагын өстәде Филюшка... Менә шул! Ирең сукканны Санап тору яхшы түгел, Тик мин сезгә сүз бирдем шул Берсен дә яшермәскә! — Ай бу хатын-кызлар! Андый Юха еланнар котыртса, Үлек тә камчы алыр! Матрена җавап бирмәде. Сылтау чыкканга шатланып, Мужиклар эчте берәрне, Ирнең туган-тумачасы һәм ефәк камчы турында Хор белән җырладылар. * Сөйкемсез ирем Кинәт кузгала, Ефәк камчыны Кулына ала. Хор Чыжлады камчы, Чәчрәде каны... Ах, лели! лели! Чәчрәде каны... Кайнатама мин Башымны идем: Кайнатай, дидем, Кыйнатма мине Явыз иремнән, Зәһәр еланнан! 104
Кайнатай әйтә: Кыйнасын тагын, Түгелсен каның... Хор Чыжлады камчы, Чәчрәде каны... Ах, лели! лели! Чәчрәде каны... * Кайнанама мин Башымны идем: Кайнанам, дидем, Кыйнатма мине Явыз иремнән, Зәһәр еланнан! Кайнанай әйтте: Кыйнасын тагын, Түгелсен каның... Хор Чыжлады камчы, Чәчрәде каны... Ах, лели! лели! Чәчрәде каны... • Филипп Благовещенье дә 1 Китте. Мин Дёмкамны таптым Казанский көнендә. Сокланырлык иде Дёмка! Гүзәллек алган кояштан, Кардан алган аклыкны, Иреннәре — мәк чәчәге, Кара кашлары кешнеке, Себерләрдәге кешнеке, Күзләре лачынныкы! Язгы кояш басудагы Карларны эреткән кебек. Таратты кайгымны сабый, Фәрештәдәй елмаеп... 1 Христианнарның дини бәйрәмнәреннән берсе. 105
Бер дә борчылмас булдым мин. Ни кушсалар — шуны эшлим, Тиргәсәләр дә—дәшмим. Шулчак яңа бәла туды: Абрам Гордеич Ситников, Барин управляющие, Үзәгемә үтте бит: — Син матурларның матуры, Пешкән кура җиләге... «Кит, оятсыз! Җиләк — ләкин Синең урманнан түгел!» Каенигәчемә ялынам, Үзем барщинага чыкмыйм, Өйгә килеп җитә бу! Сарайга, ындырга качам, Каенанам тартып чыгара: «Эй, ут белән уйнама!» — Куып җибәр, зинһар, шуны! «Әллә солдатка буласың Киләме?» Бабайга барам: — Нишлим? — дим:—Өйрәт мине! Иремнең бар семьясында Тик Савелий бабай гына,— Каенанам әткәсе була,— Кызгана иде мине... Сөйлимме бабай турында? — Эч сереңнең барысын сөйлә! Икешәр көлтә өстәрбез,— Диделәр илгизәрләр. — Әһә! Алайса, сүз башка! Бабайны сөйләми булмый, Бәхетле иде ул да... III бүлек Изге рус баһадиры Савелий Егерме ел алынмаган Бик зур чәче-ялы белән, Бик зур сакалы белән Ба'бай аюга охшаган, 106
Бигрәк тә урман эченнән Чыккан чакта бөкрәеп. Аркасы аның нәкъ дуга. Башта мин бик курка идем, Тәбәнәк өй ишегеннән Ул кергәндә: ә турайса? Зур аю ул, башы белән Тишәр бүлмә түшәмен! Тик турая алмый бабай. Сөйлиләр:—Аңа, диләр, йөз яшь тулып үткән инде. Бабай яши аерым өйдә, Семьяны ул бик яратмый, Кертми беркемне янына. Семьяда тик сукраналар, «Кләймәле каторжан» дип, Сүгә аны үз улы. Савелий һич ачуланмый, Бүлмәсенә кереп китә, Төрле дога укып утыра, Кинәт көлеп әйтеп куя: «Кләймәле, тик кол түгел!..» Ачуын бик китерсәләр, Шаяра ул: «Карагыз,— ди,— Яучы килә!» — Каенсеңлем йөгереп барса тәрәзәгә: Яучы түгел — теләнче! Кургашын төймәдән бабай Унбиш тиен ясаган да Идәнгә куйган; кайнатай Эләккән бу кармакка! Кабактан исереп түгел, Кыйналып кайтып керде, Кичке ашта беркем дәшми: Каенатайның каш ярылган, Бабайның йөзе елмая, Салават күпере күк. Яздан алып, көз үткәнче. Бабай җиләк, гөмбә җыя, Кыр һәм урман тавыкларын 107
Тотарга элмәк куя. Ә кыш көне мич башында Үз-үзенә сөйләнә. Бар бик яраткан сүзләре, һәм аларны әйтә бабай Сәгатенә тик берне. «һәлак булганнар... беткәннәр...» «Эх, сугышчы-Аникалар! Сезгә картлар һәм хатыннар Белән тик сугышырга!» «Беттең — сабырың җитсә дә, Беттең — артып китсә дә!» «Эх син, чикмәнле изге рус Баһадирының язмышы! Тунала ул гомер буе, Кайчакта үлем турында Уйланса — теге дөньяда Тәмуг газабы көтә». «Аңга килде Корёжина, Өстә! Өстә! Өстә! — ди...» Тагын бик күп! Онытканмын... Каенатай дулый башласа, йөгерә идем бабайга. Бикләнәбез. Мин эш эшлим, Дёма нәкъ карт алмагачның Очындагы алма төсле, Бабай җилкәсендә утыра Матурланып, алланып... Бабайдан сорыйм беркөнне: — Нигә сине каторжан дип, Кләймәле дип йөртәләр? — Мин каторжан идем шул. — Синме, бабай? 108
— Мин, балакай! Фогель дигән бер немецны, Христьян Христианычны, Тереләтә күмдем мин... — Булмас! Бабай, шаяртасың! — Юк, шаяртмыйм, менә тыңла! — Сөйләп бирде барын да. «Борын-борын заманнарда Без дә баринныкы идек, Әмма ләкин алпавытны һәм управитель немецны Белми идек ул чакта. Барщинага йөрми идек, Оброклар да бирми идек, Өч елга бер җибәрәбез, Теләгәндә тик шунда». — Ничек алай, Савельюшка? «Заманалары хәерле Иде шул ул чагында. Юкка түгел, бер мәкаль бар, Безнең, диләр, бу якларны Шайтан өч ел эзләгән. Тирә-якта карурманнар, Тирә-якта зур сазлыклар, Атлы үтә алмый безгә, Җәяүле җитә алмый! Безнең барин Шалашников Кыргый хайван сукмагыннан Полкы белән,— хәрби иде,— Үтмәкче булып карады, Ләкин борды чаңгысын! Полиция еллар буе Килә алмый иде безгә, Шундый заманнар иде! Хәзер барин янәшәдә, Юлы дисәң — ашъяулыктай... Тфү! Шайтан алгыры... Безне борчыйлар иде тик Аюлар... Алар белән дә Ансат сөйләшә идек. Бик зур пычак, сөңге тотып,— 109
Пошидан да куркынычрак,— Мин барам яшерен сукмактан, Кычкырам: «Минем урман!» Тик бер тапкыр шүрләдем мин: Килеп бастым йоклап яткан Ана аю өстенә. Качып китмәдем анда да, Сөңгене шундый кададым, Табадагы чебеш төсле Бөтерелә башлады ул, Бер сәгать тә тормады! Шунда аркам чатнап китте, Сызлаштыра иде бераз, Үзем әле яшь чакта. Ә картайгач, бөгелде ул. Мин охшыйм бит, Матренушка, Зур кое сиртмәсенә?» — Бер башлагач, сөйләп бетер! Я, кайгысыз яшәдегез, Шуннан соң нәрсә, бабай? «Бер заманны Шалашников Яңа нәрсә уйлап тапкан, Безгә килеп төшә приказ: «Килергә!» Ә без бармадык, Кымшанмыйбыз, тик ятабыз Үзебезнең сазлыкта. Ул елны бик коры иде, Безгә полиция килде, Без аңа бал, балык бирдек! Тагын да килеп җитте, Конвой белән җибәрәм, ди, Без аңа тиреләр бирдек! Өченче кат — берни дә! Кидек иске чабатаны, Кидек ертык бүрекләрне, Тузып беткән чикмәнне — һәм кузгалды Корёжина!.. Барып җиттек... (Шалашников Полкы белән тора иде Губерна шәһәрендә.) «Оброк!» — Оброк юк! — дибез. — Игеннәр бер дә уңмады, 110
Балык тотып та булмады... «Оброк!» — Оброк юк! —дибез. Ул сөйләшеп тә тормады: «Әй, беренче перемена!» һәм тотынды ярырга. Янчык безнең нык төйнәлгән! Шалашников та бик түзем: Телләр бәйләнә башлады, Миләр кузгалгандай булды — Ул һаман да суктыра! Чыбык түгел, баһадирлар Күсәгедәй!.. Соң нишлисең? Кычкырабыз: туктап тор! Ыштырларны чиштек тә без, Ярты бүрек лобанчикны 1 Китереп бирдек баринга. Тынычланды сугышчыбыз! Чамасыз ачы ниндидер Бер эчемлек китертте, Үзе дә эчте чәкәшеп, Җиңелгән Корёга белән: «Ну, ярый, бирелдегез! Юкса, билләһи, мин сезнең Тирегезне туный идем... Барабанга ярар иде — Полкка бүләк өчен! Ха-ха! Ха-ха! Ха-ха! Ха-ха! (Хахылдый — шәп әйтте, имеш.) Чыгар иде ул тиредән Менә дигән барабан!» Боегып кайтып барабыз... Имән төсле ике карт бар, Көләләр... Ай, имәннәр! Инечкә теккән йөз сумлык Кәгазь акчаларны алар Алып кайталар өйгә! Терәделәр бит аякны: Без теләнчеләр, имеш! Шулай котылып калдылар’ 1 Лобанчик — алтын тәңкә, 111
Уйладым мин шул чакта: Ярый! — дидем,— картлач җеннәр, Моннан ары туры килмәс Сезгә миннән көләргә! Оят ич, чиркәүгә карап, Бүтәннәр дә ант иттеләр: «Инде хурлыкка калмабыз, Үлгәнче суктырса да!» Алпавытка ошап куйды Корёганың тәңкәләре,— Ел да чакыра... суктыра... Шәп суктыра Шалашников, Ләкин алган акчалары Әллә ни зурдан түгел: Зәгыйфь кешеләр бирешә, Ә көчлеләр ил өчен дип Барына да чыдыйлар. Мин дә түзәм, сабыр итәм, Бер сүз дәшмим, уйлыйм үзем: «Кыйна әйдә, эттән туган, Бар җанымны чыгармассың, Нәрсәдер калыр әле!» Шалашников түләү алгач, Китәбез — һәм, заставаны Үткәч, табыш бүләбез: «Ни хәтле акча калды бит! Дурак та син, Шалашников’» Корёга үз чиратында Бариннан көлә шулай! Менә нинди тәкәбберләр! Ә хәзер бер оукты исә, Алпавытка, исправникка Актык тиенен илтәләр. Без купецтай яшәдек тә... Матур җәйләр җитеп килә, Язу көтәбез... килде ул... Ә язуда шуны әйткән, Шалашников бер сугышта — Варно янында үлгән. 112
Кызгануын 'кызганмадык, Ә күңелгә бер уй килде: «Крестьянның рәхәтләре, Ахрысы, бетәр инде!» һәм чыннан да: һич булмаган Нәрсә уйлаган варисы: Бер немецны җибәргән. Кара урманнар аркылы, Баткак сазлыклар аркылы Җәяүләп килде, мәлгунь! Берьялгызы: фуражка да Таяк, ә таяк эчендә Балык тотарга кармаклар. Башта ул бик юаш булды: «Түләгез хәлдән килгәнен». — Хәлдән килми берни дә! «Баринга хәбәр итәрмен». — Хәбәр ит!..— һәм шулай бетте. Бездә яши башлады; Ашаганы — күбрәк балык, Утыра ярда кармак салып, Үзе шунда маңгаена Я борынына — шап та шап! Без көләбез: «Яратмыймсың Корёганың черкиләрен... Яратмыймсың, немчура?..» Су буенда ята һаман, Кыргый тавыш белән көлеп, Ләүкәдәге шикелле... Малайлар һәм кызлар белән Дуслашты, йөри урманда... Юкка йөрмәгән икән! «Түләргә хәлдән килмәсә, Эшләгез!» — ди.— Әйтеп кара, Нинди эш ул? «Сазлыкның Әйләнәсен канау белән Уратыгыз...» Ураттык без... «Инде урман кисегез...» — Бик яхшы! — Урман кисәбез, Немчура күрсәтеп тора, Кайдан ничек кисәргә. Карыйбыз: юл килеп чыга! И-68— 8 113
Юлны тазартыл бетергәч. Кушты сазлык янына ул Шуннан агач ташырга. Кыскасы: без аңга килдек, Юлны инде эшләп беткәч: Немец безне утыртты! Чыгып китте пар ат җигеп! Карыйбыз, китерә шәһәрдән Савыт-саба, түшәкләр; Каяндыр килеп чыктылар Яланаяклы немецның Хатыны, балалары. Аш-суга чакыра башлады Исправникны, властьларны, Өе тулы— кунаклар! Килде шунда чын каторга Корёга мужикларына — Хәерчегә калдырды! Ә талый... Нәкъ Шалашников! Тик анысы беркатлы иде: Ташлана бар көче белән, Уйлыйсың: үтерә бу! Акча бирсәң, авып төшә, Эт колагында күбенгән Урман бете шикелле. Немец тешләсә нык тешли, Хәерчегә калдырганчы Җибәрми, имә һаман! — Ничек чыдадыгыз, бабай? — Шуңа күрә без чыдадык, Чөнки без — баһадирлар. Рус баһадирлыгы шунда. Син уйлыймсың, Матренушка, Мужик — баһадир түгел дип? Тормышы — гаскәрдә түгел, Үлеме — сугышта түгел, Ә үзе ул — баһадир! 114
Аның куллары зынҗырлы, Аяклар тимер богаулы, Аркасы... Кара урманнар Үткән аннан — сынган алар. Күкрәге? Ильяс пәйгамбәр Дөбер-шатыр йөри анда, Утлы фаэтонга утырып... һаман чыдый баһадир! Сыгыла ул, үзе сынмый, Сынмый да ул, аумый да ул... Баһадир түгелмени? — Шаяртасың син, бабакай! — Дидем аңа.— Әгәр булса Андый куәтле баһадир, Тычканнар ашар үзен! — Белмим ансын, Матренушка, Коточкыч зур авырлыкны Күтәрүен күтәрде ул, Үзе .билдән җиргә батты Көчәнүдән! Битләреннән Яшь түгел — каннар ага! Белмим, очына чыга алмыйм: Нәрсә булыр? Алла белә! Үз турымда болай дим: Кышкы буран улаганда, Карт сөякләр сызлаганда, Яттым мин мич башында; Ята идем, уйлый идем: Көчем минем, кая киттең? Нәрсәгә син ярадың? — Чыбык һәм таяк астында Вак-төяккә беттең син! — Ә соң немец, бабакаем? — Немец хуҗалык итсә дә, Безнең үткер балталар Көтеп кенә ятканнар! Унсигез ел без чыдадык. Фабрика салдырды немец, Кое казырга кушты. 8* 115
Тугыз кеше казый идек, Төшкә хәтле эшләдек без, Ашап алырга кирәк. Немец килә: «Бары шулмы?» һәм тотына ул үзенчә, Ашыкмыйча, әрләргә. Ач килеш басып торабыз, Ә немец безне тик сүгә, Юеш балчыкны чокырга Аяк белән типкәли. Чокыр шактый тирән иде... Ничектер мин җиңел генә Төрттем аны җилкә белән, Аннан тагын берәү төртте, Тагын берәү... кысыла төштек... Чокыр — ике адымда... Бер генә сүз дә әйтмәдек, Карамадык бер-беребезнең Күзенә... барыбыз да Христьян Христианычны Сак кына һаман этәбез Чокыр читенә табан... Немец бух итте чокырга, Кычкыра: бау! — ди,— баскыч! — ди. Без аңа җавап кайтардык Нәкъ тугыз көрәк белән. «Өстә!» — дип мин бер сүз әйттем,— Рус халкы сүз белән бит ул Дусрак эшләүчән була,— «Өстә! Өстә!» Әй өстәдек, Чокыр әйтерсең булмаган — Җир белән тигезләнде! Шуннан без карашып куйдык... Бабай туктады сүзеннән. — Шуннан нәрсә? «Эшләр яман! Кабак... Острог Буй-городта, Шунда мин язу өйрәндем, Эшебез каралганда. Каралып бетте: каторга һәм башта камчы сугарга: 116
Сугу дисәң хәтере калыр, Начар сугалар анда! Аннан... Каторгадан качтым... Тоттылар! Моның өчен дә Баштай сыйпамадылар. Заводларның башлыклары Бөтен Себердә дан тота — Сугарга өйрәнгәннәр. Шалашников тагы да каты Суга иде — йөз чытмадым Завод камчысына мин. Остасы иде сугуның! Тиремне ул шәп иләде, йөз ел тузмыйча йөри. Ә тормыш җиңел булмады. Егерме еллап каторга, Егерме еллап чит җирдә Бераз акча җыйнадым, Патша манифесты белән Яңадан мин илгә кайттым, Менә шушы өйне салдым һәм күптән шунда торам. Акчам бетмәс борын бар да Ярата иде бабайны, Хәзер күзгә төкерәләр! Эх! сутышчы-Аникалар! Сезгә картлар һәм хатыннар Белән тик сугышырга...» Савелийның сүзе тәмам... — Шуннан? — диде илгизәрләр: — Сөйләп бетерче, хозяйка, Тормышыңны үзеңнең! — Сөйләп бетерү кызык түгел, Бер бәлане ходай алды: Үләттән үлде Ситников,— Тик яңа бәла туды. 1 Каторгадан соң, өйгә кайтырга рөхсәт ителмичә, читтә сөр- генда яшәү (поселение) мәгънәсендә.— Тәрщ. 117
«Өстә!» диделәр юлчылар (Бу сүз аларга ошады) һәм эчеп җибәрделәр... IV б ү л е к Дёмушка Бер агачны яшен суккан, Сандугач оясы булган Ул агачның башында. Иңри-иңри яна агач, Иңрәп яна кошчыклар: «Ой, әнкәем! син кайда соң? Канатыбыз ныгыганчы Назласаңчы безне син: Ә канатлар үсеп җиткәч, Үзебез дә без очарбыз Болынга, тып урманга!» Көлгә әйләнгән бу агач, Көл булган кошчыклар да, Менә кайта аналары. Агач та юк... оя да юк... Балаларын чакрып сайрый... Сайрый, үкси, бөтерелә, Шундый тиз-тиз бөтерелә,— Сызгыра канатлары!.. Төн җитә, бар дөнья тына, Ә сандугач һаман иңри, Таңга хәтле өзгәләнә, Балаларын тапмыйча!.. Дёмушканы мин уракка йөртә идем... назлый идем... Тик каенанам каныкты, Акырды бу, бакырды бу: «Бала белән күпме генә Урырсың, калдыр бабайга!» Тиргәштән кот чыгып беткән, Каршы әйтергә базмадым, Калдырдым мин баламны. 118
Ул елны арыш бик уңды, Җирне без, ялкауланмыйча, Кадерләп, ашлаган идек,— Сукачыга кыен булды, Уракчыга күңелле! Көлтәне мул итеп төйим, Озын, тирән арбага мин, Үзем җырлыйм, егетләр. (Арбаны җырлап төйиләр, Ә чананы төягәндә, Күңелсез уйга чумалар: Арба ашлыкны өеңә, Чана — базарга илтә!) Кинәт кемдер ыңгыраша. Карыйм: Савелий шуыша, Үлектәй агарынган. «Кичер мине, Матренушка! Күрми калдым — гаеп миндә!..» Дип егыла аякка. Ой, карлыгач! Ой, син, юләр! Текә ярда, яр битендә Ясама син ояңны! Көн саен су арта барыр Елгада, ул күмеп китәр Синең балаларыңны. Ой, син, бичара яшь килен, Семьяда иң соңгы кеше, Колның да иң мескене! Чыда яшенгә, давылга, Түз күпме кыйнасалар да, Әмма акылсыз сабыйны Күзеңнән ычкындырма!.. Кояшта карт йоклап киткән, Демидушкамны дуңгызга Ашаткан исәр бабай!.. Тәгәрәп йөрдем йомгактай, Бөтә рләнд ем суалча ндай, Дәшәм, уятам Дем/аны — Тик соң инде дәшәргә!.. 119
Чү! тояк тавышлары бар, Чү, чыңлый алтынга манган Сбруйлар... тагын бәла! Бала-чагалар, куркытып, Өйләренә таралдылар, Тәрәзәләрдән карыйлар Картлар белән карчыклар. Урамда йөгерә староста, Шакып үтә тәрәзәне, Китә кырга, болынга. Халык җыйналды: ах да вах! Бәла! ходай каһәрен салган! Килде көтмәгән кунаклар, Килде кансыз судьялар! Күрәсең, акча беткәндер, Итекләре кыршылгандыр, Ашарга калмагандыр!.. Гайсага тиешле дога Укымыйча, утырдылар Земски өстәл янына, Налой 1 һәм тәре куйдылар, Пүнәтәйләрнең барсын да Безнең поп ант иттерде. Бабайдан сорау алганнар, Аннары килде десятник, Мине чакырып. Становой Ишекле-түрле йөренә, Акыра бу, урмандагы Ерткыч җанварлар кебек: «Эй! син! Дөресен әйтеп бир: Крестьян Савелийга Хатын булып тордыңмы?» Мин пышылдап җавап бирдем: «Нигә, барин, рәнҗетәсең! Мин иремә тугры хатын, Ә Савелий йөз яшендә... Үзең дә беләсеңдер?» Арандагы дагалы ат Шикелле бу аяк типте, 1 Налой (аналой) — икона яисә китап куяр өчен, сөзәк так¬ талы, кечкенә биек өстәл. 120
Чаган өстәлгә китереп йодрыгы белән сукты: «Молчать! Үзеңнең балаңны Савелий белән бергәләп Үзең үтермәдеңме?» Ходаем! Нәрсә уйлыйлар! Чак кына шул кап-корсакны Денсез дип атамадым, Бөтен каным ут булды... Шунда лекарьны күрдем мин: Пычак, ланцет, кайчыларын Кайрап тора иде ул. Сискәндем, аңыма килдем. — Юк,— дидем,— мин Дёмушканы Яратып назлый идем... «Агу бирмәдеңме аңар? Мышьяк эчермәдеңме?» — Юк! ходай үзе сакласын!.. — Шунда мин башымны идем, Аягына егылдым: «Мәрхәмәтле, шәфкатьле бул! Баланы, мыскыл итмичә, Яхшылап күмәргә куш! Мин анасы...» Тыңлыймы соң? Муеннарында тәре юк, Күзләрендә һич оят юк, Күкрәкләрендә җан юк! Юка биләүсәсен чишеп, Алдылар да Дёмушканы, Аның ак, кечкенә тәнен Тотындылар турарга. Шунда мин чыдый алмадым,— Өзгәләнеп кычкырдым: «Ах сез, явызлар! Палачлар! Төшмәгез сез, күз яшьләрем, Туфракка да һәм суга да, Алла чиркәвенә дә! Төшегез сез йөрәгенә Миннән көлгән явызның! Ходаем, тәңрем, шулай ит! Киеменә көя төшсен, Акылына зыян килсен 121
Миннән көлгән явызның! Хатыны дивана булсын, Тинтәк балалар тудырсын! Кабул ит син, ишет, ходам, Ана каргышын, күз яшен, Шул явызга җәза бир!..» 1 — Акылыннан язганмы ул? — Ди начальник сотскийга: — Нигә алдан әйтмәдең? Эй! тилермә! (бәйләтермен!.. Ян сәкегә утырдым мин, Хәлдән тайдым, калтыранам. Калтырап лекарьга карыйм: Җиңнәрен сызганган ул, Күкрәгендә — алъяпкычы, Бер кулында киң пычак бар, Берсендә — канлы тастымал. Борын очында—күзлек! Тын булып калды бүлмәдә... Начальник бер сүз дә дәшми, Тик каләме шытырдый, Поп трубкасын көйрәтә, Мужиклар кымшанмыйлар да, Чырайлары сытылган. Лекарьга поп: «Пычак белән Йөрәген укыймсыз?» — диде, Явыз лекарь Дёмушканың йөрәген актарганда. Тагын урынымнан атылдым... «Әйе, акылыннан язган! Бәйләгез!» — дип десятникка Н ач альни к акы рынды. Пүнәтәйләрдән сораша: «Элек тә сез бу хатында Акылсызлык галәмәтен Сизә идегезме?» — Юк! — Каенатай да, каенагай да, Каенанай да, каенигәч тә: 1 Сүзгә сүз диярлек халык такмазасыннан алынды. (Некрасов искәрмәсе.) 122
— Юк, сизми идек,—диләр. Карт бабайдан да сорады. — Сизми идем! сабыр иде... Тик шунсы: түрә чакыргач, Юләр хатын, бер сумын да, Яна суккан киндерен дә Алып килә 'белмәде! Үксеп елап җибәрде карт. Ә начальник йөзен чытты һәм бер сүз дә әйтмәде. Шунда мин аңыма килдем! Ходай акылымны алган! Ачуланган! Сандыгымда Яңа киндер бар иде. Үкенергә соң иде шул. Күз алдымда Дёмушканы Лекарь тураклап бетерде, Өстенә чыпта япты. Әйтерсең лә мин агачка Әйләндем, күз дә алмыйча, Карыйм: лекарь кулын юды, Аракыга тотынды. Попка әйтә: үтенәмен! Ә поп аңа: «Үтенмә дә! Барыбыз да гөнаһлылар, Чыбыркысыз, чыбыксыз да Киләбез бу инешкә!» Крестьяннар аягүрә Арыдылар, калтырандылар. (Безнең өскә очып төшкән Бу тилгәнгә шундый чиксез Комсызлык кайдан килгән!) Чиркәүсез дә чукындылар, Иконасыз — баш иделәр! Түрә өермәдәй дулый, Мужикның сакалын йолка, Ерткыч кебек, өскә сикерә,— Алтын 'балдагын бәргәли... Шуннан — ашарга утырды. 123
Ашый, поп белән гәпләшә, Мин ишеттем, попның аңа Пышылдап зарланганын: «Халык — хәерче, эчкече, Никах өчен, тәүбә өчен Ел буе түләмиләр. Актык тиенне кабакка Илтәләр! Тик гөнаһларын Төяп, попка киләләр!» Аннары мин җыр ишеттем, Барсы да таныш тавышлар, Кызларның тавышлары: Глаша, Дарьюшка, Наташа... Чү! бииләр! Гармун уйный... Кинәт барысы да тынды... йокыга талдым, ахры? Кинәт җиңел булып китте: Кемдер пышылдаган кебек, Баш очыма иелеп: «Йокла, кайгылы бичарам! Йокла, хәсрәт чиккән балам!» Баш очымда чукынды ул... Кулларымнан бау да төште... Берни белмим аннары... Уяндым мин. Дөм-караңгы, Тәрәзәгә карыйм—төн! Кайда соң мин? Нәрсә булды? һич тә хәтерли алмыйм! Урамга чыктым — беркем юк. Күтәрелеп карадым — Күктә ай да, йолдыз да юк. Тоташ кара, куе болыт Авыл өстен каплаган, Өйләр караеп торалар, Тик бабайның алачыгы Сарай шикелле балкый. Кердем — барысы искә төште: Нәкъ уртада — имән өстәл, Анда якты янып тора Әллә ничә балавыз шәм, Өстәл өстендә бик нәни Бер гроб бар, аны ефәк 124
Эскәтер белән каплаган, Баш очында — икона... «Ой сез, балта осталары! Сез нинди өй салдыгыз соң Минем балакаема? Тәрәзәләр уелмаган, Пыяласы куелмаган, Миче юк, урындык юк! Мамык мендәрләре дә юк... Дёмушкама каты булыр, Куркыр бит йоклаганда!..» «Кит!..» — дип кычкырдым кинәт мин. Бабайны күреп шунда: Күзлек кигән, китап тоткан, Дёмага ул дога укый, Басып гроб янына. йөз яшьлек картка әйттем мин Кләймәле, каторжан, дип. Дулап, ярсып кычкырдым мин: «Дёмушканы син үтердең! Кит! нәләт төшсен сиңа!..» Карт урыныннан кузгалмады. Укый, чукына... мин тындым, Бабай килде яныма: «Кышын оиңа, Матренушка, Тормышымны сөйләп бирдем, Тик барысын да әйтмәдем: Бездә урманнар караңгы, Күлләр тирәсе кешесез, Ә халык кыргый бездә. Безнең кәоеп тә бик каты: Көртлегенә элмәк куй да, Озын саплы сөңге тотып, Өстенә бар аюның, йоклап торсаң — үзең беттең! Ә соң барин Шалашников һәм аның гаскәрләре? Ә соң җан кыйраткыч немец? Аннары—төрмә, каторга... Ташка әйләндем мин, кызым, Ерткычтай усалландым. 125
Йөз ел буе бертоташтан Кыш иде. Аны эретте Синең Дёма—баһадир! Бер көнне мин тирбәткәндә. Елмайды кинәт Дёмушка... Мин дә елмайдым аңар! Миңа могҗиза булгандыр: Өченче көн тиенгә мин Ук төбәдем: бер ботакта Тирбәлеп, ул, мәче кебек, Тәпи белән бит юганда... Тик атмадым: яши бир! Урманда, болында йөрсәм, һәр чәчәккә сокланам мин. Өйгә кайткач, көлә-көлә, Дёмушка белән уйныйм... Ходай шаһит, сабыйны мин Өзелеп сөя идем! һәм үзем, гөнаһ шомлыгы, Мескенне хәрап иттем... Тиргә син, җәзала мине! Алла белән бәхәсләшмә. Кил! Дёмушкаң өчен дога Укы! Алла белеп эшли: Мужик рәхәт яши мәллә?» Шуннан бабай бик озаклап Игенченең авыр хәлен Сагышланып сөйләде... Мәскәүнең купецлары да, Патша вельможалары, да, Патша үзе дә: остарак Сөйли алмаслар иде! «Хәзер Дёмушкаң оҗмахта, Рәхәт аңа, якты аңа...» Бабай елап җибәрде. — Мин уфтанмыйм,— дидем аңа: — Ходай сабыйны алганга. Йөрәк әрни — нигә алар Мыскыл иттеләр аны? 126
Ни гэ, ка р а козгы ни а рд а й, Туракладылар ак тәнен?.. Әллә патша да, алла да Ярдәм итмәсме миңа? «Алла биек, патша ерак...» — Барыбер, мин җитәрмен! «Ах! бу н.и сөйләвең, кызым, Түз барсына да, (бичарам! Түз син, хәсрәт чиккән балам! Безнең өчен дөреслек юк». — Нигә шулай, бабакай? «Син — крепостной хатын ич!» — Диде миңа Савелыошка. Мин озак, әрнеп уйландым... Күк күкрәп, тәрәз чатнады, Сиокәнеп киттем... Мине карт Гроб янына китерде: «Дога укы, фәрештәләр Зөмрәсенә керсен Дёма!» Шулай дип бабай кулыма Янып торган шәм бирде. Мин төн (буе, таң атканчы, Дога кылдым, бабай һаман Дёмушканың баш очында Көйләп китап укыды... V бүлек Ана бүре Дёмушкага чирәм юрган Ябылганга егерме ел,— һаман кызганам үзен! Аның өчен дога кылам, Алма капмыйм Спаскача L 1 Юрау галәмәте: сабый бала үлгәч, аның анасы Спасска хәт¬ ле (өлгереп җиткәнче) алма ашаса, шуның өчен җәза итеп, теге дөньяда алла аның үлгән баласына «уйнарга алма бирми». (Нек¬ расов искәрмәсе.) 127
Мин тиз генә терелмәдем, Беркем белән сөйләшмәдем, Ә Савелий бабайны һич Күрәсем дә килмәде. Эшкә дә йөрми башладым. Каенатай бер өйрәтмәкче Булды дилбегә белән, Аягына егылдым да: «Үтер мине, үтер! — дидем,— Үтер! Миңа барыбер!» Элеп куйды дилбегәсен. Дёмушка кабере янында Үтте минем көн-төнем. Каберне шәл белән төрдем, Үлән тизрәк үссен дип. Сабый өчен дога кылдым, Әткәйләргә үпкәләдем, Оныттыгыз мине дип. Этләремнән куркасызмы? Семьямнан ояласызмы? — Ах, юк, бала, алай түгел! Этләреңнән курыкмыйбыз, Семьяңнан да оялмыйбыз, Әмма сиңа үзебезнең Аһ-зарларны сөйләр өчен, Синең зарны тыңлар өчен, Кырык чакрым җир барырга Ала бия кызганыч! Күптән инде барыр идек, Әмма шунсын да уйладык: Без баргач та син еларсың, Киткәндә — үкерерсең! Кыш та җитте: кайгымны мин Ирем белән уртаклаштым, Савелий алачыгында Икәү бергә сыкрандык. — Ә бабай ничек, үлдеме? — Юк, үзенең бүлмәсеннән Алты көн чыкмыйча ятты, Соңра китте урманга, 128
Шундый җырлап, елап йөрде, Хәтта урман ыңгырашты! Ә көз көне китте бабай Песочный монастырьга. ФнЛ|Ипп белән барып кайттык Әткәй-әнкәйләр йортына, Мин дә эшкә тотындым. Өч ел гомер әнә шулай, Атнага атна ялганып, Сизелми узып китте. Ел саен бер бала арта, Уйларга да, еларга да Вакыт юк, эшкә өлгерсәң, Чукынып алсаң, ярый. Ашыйсың — тик олылардан, Балалардан калган ашны, йоклыйсың —авырганда... Ә дүртенче ел дигәндә, Килде яңа авыр кайгы, Кемгә генә ябышса ул, Котылмак юк үлгәнче! Алдан оча ул — үткер лачындай, Арттан оча ул — кара козгындай, Алдан оча ул — ташлап калдырмый, Арттан оча ул—тукталып калмый... Әткәй-әнкәй дөнья куйды... Ишеттеләр кара төннәр, Ишеттеләр ачы җилләр Ятим бала сыкравын, Ә сезгә нигә сөйләргә... Дёма каберенә киттем Иркенләп бер еларга. Карыйм: каберне җыйганнар, Тәредә алтынга манган Матур икона тора. Күрәм: икона алдында Кулларын җәеп, йөзтүбән Бер карт ята.— Савельюшка! Син кайдан килеп чыктың? и -68- 9 129
— Кайттым менә Песочныйдан Дёма өчен дога кылам, Михнәтле рус крестьяны Өчен мин дога кылам! һәм тагын мин дога кылам (Тәрегә түгел, ул миңа Башын иде), ачу йоткан Ана күңелен ходай үзе Йомшартсын, дип... Кичер мине! — Күптән кичердем, бабай! Савелий көрсенде... «Кызым! Ә, кызым!» — Нәрсә, бабай? «Элеккечә бер карачы!» Мин элеккечә карадым. Савельюшка күзләремә Текәлде; карт аркасын да Турайтырга көчәнде. Бабай тәмам ап-ак булган. Картлачны мин кочакладым, Тәре янында икәү Бик озак елап утырдык. Яңа кайгымны бабайга Шунда сөйләп бирдем мин... Бабай озак яшәмәде. Көз көне картның муенында Күренә башлады кинәт Ниндидер тирән яра. Үлеме бик авыр булды/ йөз көн бернәрсә капмады, Ябыкты ул, кибеп бетте, Үз-үзеннән көлә иде: «Матрена, мин, коры сөяк, Черкигә охшаганмын?» Кайчак сүзчән, юаш кына, Кайчак бәйләнчек, ачулы, Безне куркыта иде: «Крестьян! син иген итемә, Крестьянка, киндер сугып, 130
Җеп эрләп бөкрәймә! Күпме азаплансагыз да, Туганда алла язганнан Узып булмый, тинтәкләр! Ирләр өчен өч кенә юл: Кабак, төрмә, каторга; Хатыннарга Рус илендә Өч элмәк: берсе ак ефәк, Икенчесе — кызыл ефәк, Өченчесе—кара ефәк, Теләгәнең сайлап ал, Сайлап ал—муеныңа сал!..» Бабай шундый шаркылдады — йөрәкләр жу итеп китте; Төнгә каршы үлде ул, йөз дә җиденче яшендә. • Кушканыңча, Дёма белән Янәшә 'күмдек үзен... * Аннары, игзә»к ^баладай, Бер-берсенә охшап, дүрт ел Узып ‘китте тын гына... Буйсындым мин барысына да: Беренче булып мин торам, Иң соңыннан мин ятам; Исереп кайткан каенатайның, Ярамаган 1 каенигәчнең Итекләрен салдырам... Тик балаларга тимәгез! Алар өчен нык торам... Бервакытны, беләсезме, Килде бер илгизәр хатын, Татлы телле гыйбадәтче,— Без йотлыгып тыңладык; Алла кушканча яшәргә Өйрәтә (башлады бу; Ә бәйрәм көннәр булдымы, Таңнан чиркәүгә уята... 1 «Ярамаган» — яраксызга чыккан мәгънәсендә алына. Русчасы «бракованная». Бу сүзгә Некрасов үзе искәрмә биргән: «Әгәр сең- лесе апасыннан элек кияүгә чыкса, мондый апа бракованная дип атала». 9* 131
Аннары ул әйтте 'безгә, Ураза көн беркайчан да Бала имезмәгез, дип *. Бөтен авыл каушап калды! Чәршәмбе, җомга көннәрне Ач сабыйлар кычкыралар! Кайбер ана бичаракай Елаган баласы белән Бергә күз яшьләрен коя: Үзе баласын кызгана, Үзе алладан курка! Тик мин алай эшләмәдем, Мин үземчә уйладым: Алырмын алла каршында Гөнаһның барсын үземә, Бала гаепле түгел! Алла каргады, күрәсең, Сигез яшь тулгач улыма, Көтүчегә малай итеп Бирде аны каенатай. Беркөн Федоткайны көтәм,— Көтү кайтты, ул һаман юк,— Чыгып карыйм урамга. Бихисап халык җыйналган! Колак салып торам да мин Тизрәк шунда ташланам. Күрәм, Федот ап-ак булган, Староста Силантий аның Колагыннан эләктергән. — Нигә тиясең аңар? «Бераз чәбәкләргә кирәк: Бүреләрне сарык белән Сыйлый башлаган малай!» Федоткайны тартып алдым, Шунда Силантийны ялгыш Аягыннан ектым мин. Бик әкәмәт бер хәл булган: Көтүче киткән; Федотым Көтү янында калган. • Православныйлар ураза көннәрендә итле аш ашамыйлар, сөт эчмиләр.— Тәрҗ. 132
«Утырам,— ди,— тау битендә,— Сөйли миңа балакаем,— Кинәт бик зур ана бүре Килеп чыкты да Марьяның Эләктерде сарыгын! Артыннан чабам, кычкырам, Үзем чыбыркы шартлатам, Балетканы өстерәм... йөгерергә миңа куш син, Ә шулай да ул нәләтне Куып җитә алмас идем, Әгәр корсаклы булмаса: Имчәге җирдән сөйрәлә, Кан аккан эздән, әнкәем, Куып бардым мин аны! Акрын чаба башлады ул, Бара торгач — борылып карый, Ә мин җан-фәрман чабам! Туктады бу... Чыбыркылыйм: «Бир сарыкны, нәләт төшкән!» Бирми бу, тик утыра... Каушамадым: «Үлсәм — үләм — Тартып алам!..» Мин бүрегә Ташландым да тартып- алдым... Тешләмәде соры бүре! Ул үзе чак кына тере, Тик тешләрен шыкырдата, Сулышын көчкә ала. Утырган җире кан гына, Имчәкләрен үлән кискән, Кабыргасын санап була, Башын күтәргән дә минем Күзгә карый... Шуннан кинәт Улады бу, елагандай! Сарыкны капшап карадым: Ул инде үлгән иде... Бүре шундый мескен булып Карый, улый... Әнкәй, аңар Сарыкны ыргыттым мин!..» Менә нинди хәл булган бит. Авылга кайткач, ул, тиле, 133
Барсын да сөйләп биргән, Суктырырга уйлаганнар, Ярый әле өлгердем... Силантий бик ачуланды, Кычкыра: «Ник тыгыласың? Үзеңә чыбык кирәкме?» Ә Марья үз сүзен сөйли: «Бир, тилене өйрәтсеннәр!» Яфрак кебек калтыраган Федотны миннән тарта. Ишетелә быргы тавышы, Барин кайтып килә икән Аудан. Барам янына: — Җәберләтмә балакайны! «Нәрсә бар?» Старостаны Чакырып алып, әйтә бу: «Малай бик кечкенә әле, Акылы юк,— тимәгез!.. Ә бу бик чая хатынны Шәп кенә өйрәтегез!» «Ай, барин!» Мин сикереп куйдым: «Федоткайны коткарды бит! Тиз бул, өйгә кайт, Федот!» — Барин кушканча эшлибез! — Диде староста халыкка: — Эй! биергә ашыкма! Күрше хатын колагыма: — Ә син аягына егыл... «Федот! Тизрәк өйгә кайт!» Башын сыйпадым малайның: «Борылып карыйсы булма, Ачуланырмын... Бар, кайт!» Җырдан сүзне ташлап булмый, Ташласаң, җыры да калмый. Сузылып яттым, агайлар... 134
Федоткаемның янына' Килдем, песидәй, елышып: Саташып йоклый бичара; Бер к$улы салынып төшкән, Икенчесен йомарлаган, Күзе өстенә куйган: Елагансың, ахры, бәбкәм? Тыныч йокла, мин яныңда! Федотка йөкле чагымда Дёма өчен сыкрый идем — Бик зәгыйфь булып туды, Әмма зирәк бала булды: Алферов фабрикасында, Әтисе «белән бергәләп, Зур торба салды Федотым, Күрсәң, исләрең китәр! Төне буе баш очында Утырдым да таң белән Нәни көтүчем — бәгъремне Уяттым мин, дога кылдым, Үзем чабата кигездем, Кулына бүрек тоттырдым, Быргы, чыбыркы бирдем. Семьяда барысы уянды, Мин кемгә дә күренмәдем, Уракка да чыкмадым. Төштем мин инеш буена, Чылтырап аккан суга карап, Аулакта, тал ышыгында Соры ташка утырдым да, Башымны салып кулыма, Үкседем мин, бичара! Чакырдым мин әткәемне: Килче, әткәм, якла мине! Күз сал сөйгән балаңа... Файдасызга инәлдем шул. Олы сакчым юк шул инде! Кирәкмәгән явыз кунак, Нәсел һәм нәсәпсез кунак — Үлем аны иртә алды! 135
Чакырдым мин әнкәемне. Ачы җилләр җавап бирде, Ерак таулардан өн килде, Әмма әнкәм килмәде! Көндезен мине кайгырткан, Төннәр буе дога кылган Бәгърем — әнкәм, инде сине Мәңге дә күрәсем юк! Ерак сәфәргә чыктың син, Аядан кире кайтып булмый, Анда җилләр җитә алмый, Җәнлекләр үтә алмый... Бөек яклаучыларым юк! Күрсә һәм белсә идегез — Кемгә мине ташладыгыз, Күпме газап чигәм мин! Төннәр буе — мин яшь коям, Көндез — үлән күк сыгылам... Башкаем түбән иелгән, Ачу тулган йөрәктә!.. VI бүлек Авыр ел Ул елны күктә гаҗәп бер йолдыз уйнады һаман; Берәүләр болай юрады: Күктә, имеш, алла пизә, Фәрештәләр күк кырында Алланың аяк астында Юлны себереп баралар Утлы себерке белән Кайберәүләр: алла түгел, Дәҗҗал йөри анда, диде. Зур афәт иңәр, диде. Чыннан да: иген уңмады! Туган туганга бер телем Ипи кисеп бирмәс булды! • Койрыклы йолдыз. (Некрасов искәрмәсе.) 136
Коточкыч ел иде ул... Федотның ана бүресен Искә төшердем — ач килеш, Балаларым белән бергә Шуңа охшап калдым мин! Җитмәсә тагын каенанай, Юрап, яхшы атлы була, Күршеләргә әләкли, Имеш, афәт китергәнмен. Ничек, димсез? Рождествода Чиста күлмак киганмен*. Яклаучым — ирем булганга, Әллә ни азап күрмәдем: Ә бер хатынны, мескенне, Шундый эше өчен бугай, Казык белән үтерделәр. Ачның ачуы яман!.. Бер бәла белән бетмәде: Икмәк ятын җайлаганда, Некрут бирер чак җитте. Тик мин бер дә борчылмадым: Семьядан Филипп абыйсы Солдатка киткән инде. Ялгызым эшләп утырам, Ирем, ике каенэнем Иртәдән бирле кырда; Каенатай җыенга китте, Ә хатын-кыз һәммәсе дә Күршеләргә таралды. Кәефем бик начар иде, Лиодорушкага йөкле Чагым: көне җитеп килә. Балаларны карадым да Мич башына менеп яттым Зур өйдә, тун бөркәнеп. Хатын-кыз кичкырын кайтты, Ә каенатай Һаман да юк, Кичке ашка көтәбез. Кайтып килде: «Ох! ох! ардым, 1 Галәмәт: Рождествода чиста күлмәк кимә: югыйсә иген уц- мас. Даль сүзлегендә бар. (Некрасов искәрмәсе.) 137
Ә эшне рәтләп булмады, Харап булдык без, хатын! Күз күрмәгән гаҗәп бер хәл: Зурысы киткәнгә күптәнме, Ә хәзер кечесен бир! Мин яшен санап күрсәттем, Халык алдында баш идем, Бездә халык нинди соң? Бурмистрдан да үтендем, Каргана: беләм, кызганам, Тик үзгәртеп булмый, ди. Писарьдан да бик үтендем, Балта белән стенадан Күләгәне чукып булмый, Ул юньсездән дә шулай ук Дөресен чукып булмый. Барысын да майлаганнар... Губернаторга җиткерсәң, Шәпләп өйрәтер иде! Үтенергә иде бары: Тикшертсен иде волостьның Чират исемлеген генә. Ләкин, үтенеп кара!..» Каенанай да, каенигәч тә Елый башладылар, ә мин... Элек миңа салкын иде, Хәзер ут кебек янам! Янам... Әллә ниләр уйлыйм... Уй түгел... ямьсез саташу... Каршымда тора ач, ятим Балаларым... Семьябызда Аларга кырын карыйлар, Алар өйдә шаулашалар, Ә урамда даулашалар, Табында һич туймыйлар... Чеметкәлиләр аларны, Биргәлиләр башларына... Чыда, солдатка-ана!.. Хәзер инде өлешем юк Басуда — иген җирендә, Өй тирәсе каралтыда, Мал-туарда, киемдә. 138
Хәзер байлыгым бер генә: Минем түккән кайнар яшем Өч күл бардыр, ә чәчкәнем — Өч имана хәсрәттер! Хәзер гаепле кешедәй Торам күршеләр алдында: Кичерегез! бик һавалы, Бик тәкәббер идем мин, ‘ Тинтәк булып, сизмәгәнмен Ялгызым каласымны... Кичерсәгез лә, агайлар, Өйрәтсәгез лә акылга, Ничек яшим? Балаларны Ничек карап үстерим?.. Капчык астым балаларга: Яхшылап кына сорагыз, Урлашасы булмагыз! Ә балалар үкси: «Салкын! Өс-башыбыз тетелеп беткән, Ишектән ишеккә йөреп, Арып бетәрбез, әнкәй, Тәрәз төбендә таптанып, Өшеп бетәрбез, әнкәй... Байдан соравы куркыныч, Ярлы әйтер: «Ходай бирсен!..» Өйгә буш кул белән кайтсак, Безне тирги башларсың!.. Өстәлгә ашны китердем; Каенанайны, башкаларны Чакырдым да, ач кол кебек, Ишек янында торам. Каенанай әрли: Хәйләкәр! йокларга бик ашыгамсың!» Ә каенигәч өсти шуңар: «Син бит юньләп эшләмәдең! Көн буе агач янында Басып тордың, кул кушырып, Кояш батканын көтеп!» Яхшырак киемне киеп, 139
Мин чиркәүгә киткән чакта, Арттан көлеп калдылар! Яхшы киенеп тә йөрмә, Битеңне сабынлап юма, Күрше хатын үткер күзле, Телгә дисәң—бик чая! Урамда йөр тавыш-тынсыз, Башың бик түбән иелсен, Шат булсаң да — көлә күрмә, Кайгырсаң да — елама! Кыш килде мәңге үтмәскә, Басулар, яшел болыннар Кар астында калдылар. Җем-җем иткән ак кәфендә һичкайда юк җыелган су,— Мескен солдатка-ананың Бер дусты юк дөньяда! Кем белән уйны уйларга? Кемгә серләрне сөйләргә? Михнәтне ничек җиңәргә? Зарны кая куярга? Урманга — урманың шиңәр, Болынга — болының көяр! Елгаларга илтеп салсаң, Су болганыр елгада! Солдат хатыны, зарыңны Сакла кабергә чаклы! Ирем юк шул, яклаучым юк! Чү! барабан! Солдаткайлар Киләләр... Туктадылар да Сафларга тезелделәр. «Тиз бул!» Филипп чыгып басты Мәйданның уртасына: «Эй! беренче перемена!» — Дип кычкыра Шалашников. Филипп ауды: — кичерегез! «Ә син татып кара! ошар! Ха-ха! ха-ха! ха-ха! ха-ха! 140
Баһадирларга ярарлык Минем тал чыбыкларым...» Сикереп төштем мич башыннан, Аякка кидем. Бик озак Тыңлап тордым — семья йоклый! Әкрен генә ишек ачып, Чыктым. Тышта салкын төн... Кичләрен Домна өендә Егетләр, кызлар җыела, Шул өйдән мин бик яраткан Бер матур җыр яңгырый... «Тау башында бер чыршы бар, Тау астында — якты бүлмә, Ул бүлмәдә—Машенька. Әткәсе килә янына, Уятмакчы була аны: Эй, Машенька, кайтыйк өйгә, Ефимовна, кайтыйк өйгә! Юк, мин кайтмыйм, теләмим дә: Төн караңгы, ай чыкмаган, Су шәп ага, перевоз юк, Карурманда каравыл юк... Тау башында бер чыршы бар, Тау астында — якты бүлмә, Ул бүлмәдә Машенька. Әнкәсе килә янына, Уятмакчы була аны: Машенька, кайтыйк өйгә! Ефимовна, кайтыйк өйгә! Юк, мин кайтмыйм, теләмим дә: Төн караңгы, ай чыкмаган, Су шәп ага, перевоз юк, Карурманда каравыл юк... Тау башында бер чыршы бар, Тау астында — якты бүлмә, Ул бүлмәдә Машенька. Бүлмәгә килә Петр, Килә Петр Петрович, Машеньканы уята: Машенька, кайтыйк өйгә! Ефимовна, җаным, кайтыйк өйгә! 141
Ярый, бәгърем, кайтам теләп, Төн бик якты, ай калыккан, Су тын ага, перевоз бар, Карурманда каравыл бар». VII бүлек Губернаторша йөгергәндәй кызу бардым Уран буйлап: минем арттан Егетләр, кызлар, җырлашып, Куган кебек тоелды. Клиннан узгач, як-яика Карандым: ак кар даласы Күктә якты ай, далада — Берүзем һәм күләгәм... Кинәт бертөрле курку да, Борчу да калмады,— гүя йөрәктән шатлык ташыды... Рәхмәт төшсен кышкы җилгә! Әйтерсең салкын су белән Чирле хатынны сугарды: Кайнар башымнан сыйпады, Кара уйларны таратты, Акылымны кайтарды. Ап-ак карга тезләндем мин: «Аңлат миңа, Мәрьям ана, Аллага мин нинди генә Ярамас эш эшләдем? Сынмаган бер сөягем юк, Өзелмәгән тамырым юк, Бозылмаган кан тамчым юк,— Түзәм, бер дә зарланмыйм! Алла биргән көчне — эшкә, Ә мәхәббәтемнең барсын — Балаларга багышлыйм. Бөтенесен син күрәсең, Бөтенесен булдырасың! Коткар мине, бәндәңне!..» йолдызлы салкын төннәрдә Саф һавада берьялгызым Дога укырга яратам 142
Шул вакыттан бирле мин. Бәла килсә — хәтерләгез, Хатыныгызга әйтегез: Шуннан яхшы дога булмый Беркайда, беркайчан да. Мин дога укыган саен Җиңелрәк була барды, Кайнар маңгаемны шунда Ап-ак кар ашъяулыгына һаман ешрак орган саен, Яңа көчләр өстәлде... Аннары юлымда булдым, Бик күптәнге таныш юл бу, Күп тапкыр йөргәнем бар. Кичтән юлга чыгасың да, Иртән кояш белән бергә Өлгерәсең базарга. Төн буе бардым, юлымда Беркемне очратмадым, Шәһәргә җиткәндә генә Олаулар күренделәр. Крестьяннар биек, биек Итеп печән төягәннәр, Мин атларны кызгандым: Үзләренең азыкларын Шәһәргә илтә мескеннәр, Соңыннан ач торырга, һаман шулай, дип уйладым: Эштәге ат салам ашый, Эшсез юргага — солы! Нужа бара он күтәреп, Ул он артык түгелдер дә, Иманасы көтми шул! Шәһәр янында бистәдә йөриләр вак сәүдәгәрләр, Мужикларны чолгап алып, Алдашалар, карганып! Мин шәһәргә кергән чакта Иртәнге чаңны суктылар, Собор мәйданын эзлим, 113
Губернаторның сарае Шунда икәнен беләм. Мәйдан әле буш, караңгы, Начальник йорты алдында Часовой йөреп тора. Әйтче, солдат: йокысыннан Начальник иртә торамы? «Белмим, тизрәк кит! Безгә бит Сөйләшергә ярамый!» (Мин егерме тиен бирдем): «Губернаторның бит аның Үзенең швейцары бар». — Ә кайда ул? Исме ничек? «Макар Федосеич, диген... Әнә теге баскычта!» Бардым, әле ишек бикле. Утырдым да уйга талдым, Яктыра да башлады. Бер фонарьчы баскыч тотып Килде, тонык кына янган Фонарьларны сүндерде. «Эй! Ник җәелеп утырасың?» Сикереп тордым, котым чыкты: Халат кигән, пеләш башлы Берәү тора ишектә. Мин тиз генә бер сумлыкны Суздым, башны түбән иеп, Макар Федосеичка: — Бик зур йомышым бар минем Губернаторның үзендә, Күрмичә һич ярамый! «Сезнең пшене кертергә Кушмыйлар... ярый, зарар юк... Сугыл берәр сәгатьтән...» Киттем. Акрын гына барам... Мәйданда бакырдан койган Бер кеше тора, нәкъ менә Савелий бабай инде. 144
— Бу кем була? «Сусанин бу». Бераз карап торганнан соң, Базарга таба киттем. Анда бик каты курыктым, Нигә? — димсез, ышанмассыз Минем бу сүзләремә: Повар малайның кулыннан Ата үрдәк ычкынды. Малай йөгерде артыннан, Үрдәк шундый кычкыра! Бөтенләй үзәккә үтте, Егыла яздым, андый итеп Кычкыралар суйганда. Тоттылар! муенын сузып, Ачу белән ыслады ул, Әйтерсең поварны мескен Куркытырга теләде, Мин йөгердем, уйлыйм үзем: Повар пычагы астында Тынар мескен үрдәк, дим. Менә начальник сарае, Матур паласлы баскычы, Башнясы да, балконы да Аермачык күренә. Тәрәзәләргә күз салдым. Пәрдә корган. «Кайсысында Икән синең йокы бүлмәң? йокың татлымы, кадерлем? Нинди төшләр күрәсең?..» Паласка басмый, читләтеп, Үттем швейцар янына. «Иртә килгәнсең, кодача!» Мине тагын курку алды, Макар Федосеи ч п ы Танымадым: кырынган ул, Чигүле ливрея кигән, Кулда — йомры башлы таяк 1, 1 Элекке заманда атаклы йортларның һәм учреждениеләрнең швейцарлары парадный формадан булган чакларында кулга йомры башлы озын таяк (булава) тотканнар.— Тәрҗ. И-68— Ю 145
Ә пеләше юк булган. Көлә. «Ник шулай сискәндең?» — Агай, бик нык ардым мин! «Шүрләмә! Алла шәфкатьле! Син миңа тагын бер сум бир, Күрерсең — файдам тияр!» Тагын бер сум бирдем мин. «Әйдә, минем бүлмәгә кер, Хәзергә чәй эчә тор!» Бүлмәсе баскыч астында: Бер карават, бер тимер мич, Самовар һәм шәмдәл бар. Почмакта лампадка пыскый, Стенада рәсемнәр. «Менә ул! — дип куйды Макар: — Его превосходительство!» Чиертте йолдызлар таккан Бик килбәтле хәрбигә. — Яхшы кешеме? — дидем мин... «Кайсы як белән тора бит! Бүген менә мин дә яхшы, Ә кайчак эттән яман». — Агай, эчең пошадыр шул? «Хикмәт эч пошуда түгел, Эш бүтәнчә — сугыш бу! Кич үзе һәм хезмәтчеләр Киткәч, Макар бүлмәсенә Дошман керә: көрәшик! — ди. Ун ел инде көрәшәм. Бер рюмка артык эчтеңме, Шәпләп махорка тарттыңмы, Менә шушы мич кыздымы, Шәм янганнан ис чыктымы — Чыдап тор!» Мин хәтерләдем Бабай баһадирлыгын: 146
— Син, агай, дидем мин аңа,—* Баһадир булсаң кирәк. «Мин баһадир түгел, кызым, Йокысын җиңмәгән кеше Көч белән мактанмасын!» Бүлмә ишеген кактылар, Макар китте... Утырам ялгыз, Көтә торгач, эчем пошты, Ишек ачып карадым. Карета килеп туктады. — Кем китә? — «Губернаторша!» — Дип җавап бирде дә Макар Баскыч янына йөгерде. Ә баскычтан төшеп килә Кеш тун кигән бер барыня, Янында бер түрә бар... Нишләгәнемне белмәдем. (Мәрьям ана үзе миңа Кушты ахры!..) Аягына Егылдым да: «Яклагыз! — дим,— Сабый балалар атасын һич гаделлек белән түгел, Ялган белән алдылар!» — Син кайдан, күгәрченкәем? — Дөрес җавап бирдем микән — Белмим... Кинәт йөрәгемне Нидер китереп кысты... Күземне ачтым, агайлар, Матур, якты бер бүлмәдә, Ятамын чыбылдыкта; Каршымда — сөт имезүче, Шәп киенгән, кокошниктан’, Бала тотып утыра: — Кем баласы ул, гүзәлем? «Синең балаң!» Алып үптем Яңа туган баламны... 1 Элекке заманда төньяк рус хатыннарының ярым түгәрәк рә вешендә маңгайга төшеп торган чигүле баш киеме.— Тәрщ. 10* 147
Губернаторша ханымның Мин аягына егылгач, Елап сөйли башлагач, Үзен сиздергән күптәнге, Чамадан тыш арганлык. Вакыты җитүдән элек Бала тапканмын шунда! Сау бул, губернаторша, Елена Александровна, Үземнең анамдай күреп, Рәхмәт укыйм мин аңар! Баламны ул чукындырды, Лиодорушка дип аңа Исемне үзе бирде... — Ә иреңә нәрсә булды? — Клинга кеше җибәрделәр, Барысын тикшереп белделәр — Филиппне коткардылар. Елена Александровна,— Бәхет бирсен аңа алла! Иремне, үзе җитәкләп, Минем янга китерде. Бик акыллы, бик ягымлы, Бик гүзәл, таза хатын, тик Ходай бала бирмәгән! Мин аларда торган чакта, Лиодорушканы һаман Үз баласыдай карады. Инде яз да килеп җитте, Каеннар да яфрак ярды, Без кайтып киткән чакта... Күңелле, якты,— • Алла дөньясы! Рәхәт — күкрәккә, Җиңел — сулавы. Барабыз да без Туктап калабыз, Урман, болынга 148
Әй сокланабыз, Әй сокланабыз, Тыңлап торабыз Шаулап акканын Язгы суларның, Дәртле сайравын Язгы тургайның! Карап торабыз,— Күзләр очраша, Без елмаябыз, Безгә елмая Лиодорушка. Очратсак әгәр Карт теләнчене, Бирәбез аңар Хәер-сәдака: «Син безнең өчен Дога укыма,— Дибез ул картка,— Оин дога укы Сау булсын өчен Гүзәл Елена Александровна!» Әгәр бер чиркәү Очраса юлда, Чиркәү каршында Без чукынабыз: «Ходаем, мәңге Бәхетле булсын Яхшы күңелле Александровна!» Яшәрә урман, Яшәрә болын, Уйсу җирләрдә — Көзге шикелле! Күңелле, якты — Алла дөньясы, Рәхәт — күкрәккә, Иркен — сулавы. Иөзәм суларда, 149
Аккоштай булып, Иөгрәм далада, Бытбылдык булып. Кайттым мия очып Күк күгәрчендәй... Баш иде миңа Шуяда кайнатай; Баш иде тагын Миңа кайнанай. Кайииш, кияүләр Башны иделәр, Башны иделәр, Кичер! — диделәр. Утырышыгыз, Башны имәгез, Тыңлап торыгыз Әйтер сүземне: Баш иик шуңа,— Кем миннән көчле, Дан җырлыйк шуңа,— Кем миннән изге. Кем соң ул кеше? Губернаторша! Яхшы күңелле Александровна! VIII бүлек Хатын-кыз турында гыйбрәтле хикәя Тимофеевна туктады. Ә илгизәрләр, билгеле, Авыз ачып калмадылар, Губернаторша өчен дип, Берәрне төшерделәр. Хозяйканың сөялгәнен Күреп печән кибәненә, Тезелешеп килделәр: — Шуннан соң нәрсә? — Беләсез: Бәхетле дип даным чыкты, Шуннан бирле Матренагыз — 150
Губернаторша инде... Шуннан соңмы? йортны карыйм, Балаларымны үстерәм... Шатлыкмы бу? Беләсездер. Биш улым бар! Крестьянның Тормышы мәңге үзгәрми — Берсен алдылар инде! Матур керфекләрен сирпеп, Тиз генә Тимофеевна Башын куйды кибәнгә. Крестьяннар ык-мык итте, Пышылдашты.— Я, хозяйка! Тагын нәрсә әйтерсең? — Тагын тик шуны әйтермен, Сез юк эшкә керешкәнсез — Бәхетле кеше эзлисез Хатын-кыз арасыннан!.. — Барсын да сөйләдеңме соң? —• Сезгә тагын ни кирәк? Әллә шуны сөйләргәме: Ике тапкыр без дә яндык, Ходай безгә нәкъ өч тапкыр Түләмә бүләк итте. Ат эшен дә без үзебез Эшләдек; мин алашадай Тырма өстерәп йөрдем!.. Мине типкәләмәделәр, Кулыма бау салмадылар, Инәләр чәнчемәделәр... Сезгә тагын ни кирәк? Эч серләремне сөйләрмен, Дидем, тик сөйли белмәдем,— Кичерегез, егетләр! Башкаема биек таулар Ишелгәләп төшмәделәр, Алла минем күкрәгемә 151
Яшеннәрен атмады, Минем сагышым — тын сагыш, Җан газабым — күренгесез, Аны ничек аңлатыйм? Тапталган елан шикелле, Җәберләнгән мескен ана, Беренчемнең канын күрдем, Күп тапкырлар рәнҗетелдем, Җавап кайтара алмадым, Камчысын да татыдым! Мин бары тик татымадым (Шөкер, ул Ситников үлде!) йолып булмастай хурлыкны, Иң соңгы зур хурлыкны! Ә сез, имеш, бәхет дисез! Күңел рәнҗи, егетләр! Барыгыз сез түрәләргә, Вельможага — зур боярга, Барыгыз сез патшага! Ә хатын-кызга тимәгез, Хак сүз! Кабергә кергәнче, Бушка гына йөрерсез! Беркөн бездә кунып чыкты Алла бәндәсе бер карчык: Фани дөньядан ваз кичкән, һаман ураза тота; Гайсә кабере янында Дога кылган изге карчык, Афон тауларында булган, йорданьда су коенган... Сөйләде миңа шул карчык: «Хатын-кызлар бәхетенең, Безнең якты иркебезнең Ачкычын каядыр ташлап, Алла үзе югалткан! Чүлдә яшәүче ирәннәр, Мәңге гыйффәтле хатыннар, Китап серен аңлаучылар Эзлиләр —табалмыйлар! Югалган! Күрәсең, аны Берәр балык йоткандыр... Ачлыкка, салкынга чыдап, Богау киеп, хәлдән таеп, 152
Алла гаскәрләре узган Чүлләрдән, шәһәрләрдән — Күрәзәләрдән дә сорап, йолдызлар буенча санап Караганнар — ачкыч юк! Дөньяны гизеп чыкканнар, Тауларда, җир асларында Эзләгәннәр... Иң ахырда Ачкыч тапкан батырлар! Чиктән тыш кадерле ачкыч, Ләкин безгә түгел шул! Алла үзе сайлап алган Бәхетле, батыр бәндәләр Ул чакта бәйрәм иткәннәр,— Табылган ачкыч яраган Төрмәдәге колларга: Ишекләр киң ачылганнар, Бөтен дөньяга таралган Шатлыклы иркен сулыш! Ә хатын-кыз ирке өчен Ачкыч һаман юк әле! Бөек, баһадир ирәннәр Әле һаман тырышалар, Диңгез төбенә төшәләр, Күккә дә менеп эзлиләр — Ачкыч һаман юк та юк! Белмим, табылыр микән бер... Безнең тылсымлы ачкычны Кайчан, нинди балык йоткан, Ул балык кай диңгезләрдә Гизә — алла оныткан!..»
Өченче кисәк ТӨПЧЕК АЛПАВЫТ I бүлек Питрау. Эшнең кызу чагы. Авылда печән өсте. Грамотасыз губернада, Иске Вахлак 1 волостенда, Илгизәрләр ярлы гына Олы Вахлак авылын узып, Волгага килеп чыктылар... Анда оча акчарлаклар; Яр буендагы сай җирдә Сикеренә куликлар. Кичә кырынган подьячий Яңагы кебек ялангач Болынны тутырып утыралар «Князь Болконскийлар» * 2 һәм Аларның үзләреннән Элек туган бабалары 3. — Нинди киң буйга чапканнар!— Диде Пахом Онисимыч: — Монда халык 'баһадир! х Вахлак — тәрбиясез, культурасыз, тупас, шапшак дигән сүз. Моны тәрҗемә итү кирәк табылмады, чөнки Некрасов тышкы тупас¬ лыкны гына күздә тота, патша Россиясендә коточкыч изелү астында яшәгән халыкның җиңелмәс көченә һәм сафлыгына ышана. «Алтын ул, алтын ул халыкның йөрәге!»—ди.— Тәрҗ. 2 Богыллар. (Некрасов искәрмәсе.) 3 Чүмәләләр. (Некрасов искәрмәсе.) 154
Бертуган Губиннар көлә: Алар күптән күреп алган Жбан күтәреп богылда Басып торган агайны; Ул эчә, ә сәнәк тоткан Хатын астан югарыга Карап тора агайга. Богыл янына җиттеләр — һаман эчә әле мужик! Иллеләп адым киткәч, Бердән борылып карадылар: Башын артка чөйгән агай, Ә савытның төбе инде Югары күтәрелгән... Яр буенда чатырлар бар, Буш арбалы атлар тора, Карчыклар, бала-чагалар Ыгы-зыгы киләләр, Ә еракта, печән әле Чабыла торган урында, Халыкның исәбе юк! Хатын-кызлар ак күлмәктән, Агайлар чуар күлмәктән, Анда шау-шу, өлгер чалгы Чыңлый. «Алла куәт бирсен!» — Рәхмәт төшсен, егетләр! — Илгизәрләр туктадылар... Тигез сафларга тезелеп, Печәнчеләр чабалар; Барысы бердәм күтәрелгән Чалгылар ялт иттеләр дә Чыңладылар, үлән кинәт Шау итеп җиргә ятты! Волганың түбән ярында Болыннарда үлән куе, Печән чабу күңелле. Чыдамады илгизәрләр: «Күптән инде эшләгән юк, Бирегез — чабыйк бераз!» Җиде хатын чалгы бирде. 155
Уянды, дөрләп кабынды Инде күптән онытылган Җырлап эшләү гадәте! Ач кешенең теше кебек, Өлгер эшли куллары! Куе үлән күндәм ава, Олы Вахлак якларында Таныш түгел — җырлары; Ачы җилләр, өермәләр Тудырганнар ул җырларны Туган-үскән илләрдә: Сәләмәле һәм Ямаулы, Калтырамыш һәм Теләнче, Янмыш Ил һәм Ачтамаклар, Кытлыкбай якларында... Туйганчы эшләп аргачтыи, Утырдылар ашарга... — Кайдан буласыз, егетләр? — Дип сорады кунаклардан Бер карт мужик (хатын-кызлар Аңа Власушка диләр): — Юлыгыз кая табан? — Ә без...—диде илгизәрләр, Ләкин кинәт туктадылар: Чү! кайда музыка бар? «Алпавыт йөрергә чыккан,— Дип Влас печәнчеләргә _ Кычкырды: — йоклап торма! Калышмый чап! Ә бигрәк тә: Барин хәтрен калдырма. Ачуланса — башыңны и! Мактаса — ура кычкыр... Эй, хатыннар! Шауламагыз!» Тагын бер бик киң сакаллы, Тәбәнәк һәм юан мужик Халыкка нәкъ тегеседәй Кычкырды да, чикмән киеп, Яр буена йөгерде. Узышлый ул гаҗәпләнгән Илгизәрләргә карады: 156
«Болар кемнәр?—дип кычкырды: — Сал бүрекне!» Яр читенә Өч көймә килеп туктады. Берсендә — хезмәтчеләр һәм Музыка; 'икенчесендә — Таза, озын сөт анасы Бала тоткан; карт нянька һәм Юаш приживалка 1 бар, Ә өченче көймәдә Бариннар үзләре килгән: Бик матур ике барыня (Нечкәрәге — саргылт чәчле, Ә юаны — кара кашлы), Зур мыеклы ике барин, Аралары тик берәр яшь Булыр,— тәти өч малай, Аннары — бер кечкенә карт: И ябык! кышкы куяндай Ап-ак; биек ак бүреге Кызыл постау кырпулы2. Борыны — карчыганыкыдай, Мыегы ак, бик озын, Ике күзе — ике төрле: Берсе таза — янып тора, Ә сул күзе — кургаш акча Шикелле — төссез, тонык! Кечкенә өч ак эт тә бар, Нәни аякларда — чуклар, Шундый йөнтәс үзләре... Яр башына менгәннән соң, йомшак, кызыл паласта Шактый озак ял иткәч, карт Чапканны карап йөрде. Я зур мыеклы бариннар, Я теге яшь барынялар 1 Алпавыт еендә бернәрсә дә эшләмичә, бушка ашап ятучы ярлы хатын.— Тэрэц. г Дворяннар формасы. 157
Аны култыклап йөрттеләр,— Ул барлык иярченнәре — Балалар, приживалкалар, Сөт анасы һәм нянькалар, Кечкенә ак этләр белән Болынны йөреп чыкты. Крестьяннар баш ияләр, Бурмистр барин алдында (аңлап алды илгизәрләр Теге тәбәнәк юанның Шул икәнен) боргалана, Чиркәү күргән җен кебек: «Так точно! Тыңлыйм! Шулай!» — ди. һәм иелә алпавытка, Башы җиргә тигәнче. Әле бүген генә куйган Искитмәле зур богылга Барин бармагын тыкты да, Печән юеш икән, диде, Җикеренде: «Хуҗа малын Чертәсез! Ах, мошенниклар! Үзегезне барщинада Чертермен мин! Тиз булыгыз, Киптерегез яңадан!..» Староста ык-мык итте: «Ничек соң күрми калганмын! Чи икән шул: виноват!» Халык килде — сәнәк белән Менә дигән баһадирны Алпавытның күз алдында Теткәләп тә ташладылар. Алпавыт тынычланды. (Илгизәрләр карадылар: Печәне шундый коры!) Салфетка тоткан бер лакей йөгерә, аксап: «Аш әзер!» Бар иярченнәре белән — Балалар, приживалкалар, Сөт анасы һәм нянькалар, 158
Кечкенә ак этләр белән Алпавыт ашарга китте, Эшне караш бетергәч. Су өстендәге көймәдә Яңгырады музыка, Яр буенда ак эскәтер Япкан өстәл күренде... Илгизәрләр, гаҗәпләнеп, Властан сорыйлар: — Бабай! Бу нинди әкәмәт тәртип? Бу нинди сәер карт соң? «Алпавыт: князь Утятин!» — Нигә алай кылана ул? Хәзер тәртипләр яңа ич, Ә ул иокечә тилерә: Коп-коры әйбәт печәнне Яңадан киптер, имеш! «Иң кызыгы аның шунда: Печән бит аныкы түгел, Болын аныкы түгел!» — Кемнеке соң? «Авылныкы». — Ә соң нигә тыкшына ул? Сез дә кеше түгелмени? «Алла шәфкате белән без — Ирекле игенче хәзер, Бүтәннәрдәге шикелле Бездә дә тәртипләр яңа, Ләкин эш анда түгел...» — Алайса, эш нәрсәдә? Богыл төбенә ятты карт, Артык бер сүз дәшмәде! 159
Илгизәрләр дә утырып, Әйттеләр әкрен генә: — Эй! үзе сыйлар эскәтер, Сыйла бер мужикларны! Шунда эскәтер җәелде, Кайдан килгәнен кем белә, Зур ике кул күренде, Бер чиләк аракы куеп, Таудай өеп ипи кисте, Тагын күздән югалды... Бабайга бер чәшке салып, Илгизәрләр үтенделәр: «Я, сөйләче, Власушка, Бу нинди хәл соң сездә? — Әллә ни сөйләсе дә юк... Я, әйтегез, сез үзегез Кайсы яклардан буласыз, Кайсы якка барасыз? «Без ерак як кешеләре, Күптән инде зур эш белән Чыгып киттек өебездән, Башыбызда бер уй туды... Шундый тирән уй, безне ул Өйләребездән аерды, Эштән күңелебез бизде, Ашау-эчүдән калдык...» Илгизәрләр туктадылар... — Сез нәрсә телисез соң? «Я, сөйләшмик. Аш ашадык, Хәзер ял итәргә кирәк». Яттылар. Сүз дәшмиләр! — Сез шулаймы? Ә безнеңчә, Башладыңмы, сөйләп бетер! «Үзең ник сөйләмисең соң? Без синең күк түгел, картлач! 160
Ярый, әйтик, беләсеңме, Без эзлибез, Влас агай, Камчы белмәс губернаны, Талау Күрмәс волостьны, Муллык Иле авылын!..» Сөйләп бирде илгизәрләр: Көтмәгәндә алар ничек Очраштылар, бәхәсләшеп Сугышкач, сүз куештылар, Ачкарын һәм Бөлдерелмеш Губерналарын буйлатып, Эзләп йөрделәр, табыйк дип, Рус илендә бик бәхетле, Шат яшәгән кешене. Тыңлый Влас, күз төшерә, Сынагандай сөйләүчене: «Күрәм, сез бик сәер халык! — Дип куйды ул, тыңлый торгач: — Бездә дә әкәмәт эш күп, Ә сез бигрәк әкәмәт!» — Сезнең монда нинди хәл соң? Тагын берне сал, бабай! — Ике стаканны төшергәч, Власның теле ачылды: II бүлек — Безнең алпавыт гаҗәп ул, Байлык дисәң, исәбе юк, Дәрәҗәле, зур нәселдән, Гомер буе тилерде, Аннан кинәт күк күкрәде... Ышанмый: юк, алдыйсыз, ди! Посредникны 1 да куды бу, Исправникны да куды бу, Тилерә бит искечә. Шомланучан булып китте, 1 Мировой посредник — крепостное право бетерелгәннән соң крестьяннар белән алпавытлар арасындагы җир низагларын хәл итү өчен җирле дворяннардан билгеләнгән кеше.— Тәрэу. И-68— 11 161
Баш имәсәң— каезлый! Губернатор үзе килде, Бик озак бәхәсләштеләр, Баринның ачулы тавышы Яңгырап торды бүлмәдә; Шундый каты ярсыды ул, Кич белән удар булды! Ярты ягы җансыз калды, Туфрак кебек кара янды... Бетте бу бер дә юкка! Малга хирыслыгы түгел, Мин-минлеге харап итте, Югалтканы — чүп кенә. — Алпавытның гадәткәе Менә нәрсә ул, дусларым! — Дип кыстырды Митродор. — Алпавытлар гына түгел, Мужик та гадәт көченә Бирелә,— диде Пахом. Бервакыт мин яла белән Эләккән идем острогка — Шунда кызык мужик күрдем. Ат урлаган өчен бугай, Утыртканнар, исеме Сидор, Острогтан баринга ул Оброк җибәреп торды! (Арестантның доходлары Билгеле: хәер-сәдака, Аны-моны эшләп таба, Туры килгәндә чәлә.) Башкалар аннан көләләр: — Әгәр син сөргенгә китсәң \ Акчаң әрәм була бит! «Шулай да яхшырак»,— ди... — Я, бабай, син сөйләп бетер! — Чүп ул бөтенләй юк нәрсә, Күзгә генә кермәсен: 1 Төрмәдән соң ерак өлкәгә җибәрелү (поселение) мәгънәсендә.— Тә ром;. 162
Тын диңгезгә имән ауды, Диңгез елый башлады — Карт бөтенләй һушсыз ята (Инде тормас дип уйлыйлар)! Кайтып җитә уллары, Кара мыеклы гвардеецлар (Сез аларны күрдегез ич, Теге матур барынялар — Аларның хатыннары). Зур улында доверенность Булган: ул посредник белән Грамота да язышты L Баксаң, картка җан керде бит! Чак кына сүз кузгатуга... Яраланган ерткыч кебек Ыргыла бу, акыра! Күптәнге хәлләр түгел бу, Ул чак староста идем, Үзем ишетеп тордым — Әй сүгә алпавытларны! Бар сүзе дә хәтердә: «Жидлар тиргәлә, Гайсаны Саттылар дип... ә менә сез Йөз елларча изге булган Дворянлык хокукларын Саттыгыз!..» — ди. Җикеренә Улларына: «Куркак җаннар! Минем балам түгел сез! Әнә шунда вак бәндәләр — Взяткадан байлык җыеп, Крестьяннар сатып алган Поп малайлары кылансын... Аларга бу килешә! Ә сез... князь Утятиннар? Сез соң нинди У-тя-тин-нар? Вон!., сез — ташландык балалар, Минем балам түгел сез!» Егетләр каушап калалар: 1 Уставная грамота — 1861 ел манифесты буенча «азат ител¬ гән» крестьяннар белән алпавытлар арасындагы мөнәсәбәтләрне билгели торган документ. 11* 163
Нишләрсең, үләр алдыннан Мәхрүм итсә мирастан? Картлачның урманы, җире, Җыйган акчасы нихәтле! Кая китәр-ул байлык? Уйла! Питерда князьнең Уйнаштан туган өч кызы Генералларда кияүдә, Васыять итсә шуларга? Ә князь тагын түшәктә... Берәр төрле җай тапканчы, Вакыт уза торсын өчен, Барыняларның кайсыдыр (Саргылт чәчлесе, ахрысы, Шул чагында ул князьнең, Мескенкәйнең, аркасын Щетка белән уган, диләр) Әйткән дә салган баринга: Мужикларны алпавытка Кайтарырга боерык бар! Ышанган бу! Сабыйдан да Беркатлырак булып калган, Паралич сукканнан соң! Елап җибәргән! Икона Алдында бар семьясы Белән бергә дога кылган, Чиркәүдә чаң суктырган! Көче арткан бит картлачның, Яңадан: ау һәм музыка, Дворовыйларын сыйлый Таяк белән, крестьяннар Җыенын җыярга куша. Варислар дворовыйлар белән Сүз куешалар, билгеле, Ә берсе бар (бая гына Салфетка тотып килгәне), Ансын инде күндереп тә Торасы юк: баринны ул Чамадан тыш ярата! 164
Үзе ул Ипат исемле. Ирек турында сүз чыккач, Ышанмады: «Шаяртмагыз! — Ди бу: — князь Утятиннар Вотчинасыз калсын мәллә? Юк, кулыгыз кыскарак!» «Положение»не 1 дә алдык. Ипат әйтә: «Шаярыгыз! Ә мин князь Утятинның Колы — менә шул гына!» Баринның мәрхәмәтләрен һич оныта алмый Ипат! Бала чагы һәм яшьлеге, Хәтта картлыгы турында Кызык нәрсәләр сөйли (Баринга барып, бик озак Көтеп утырган чакларда Йөз кат тыңлаганмындыр): «Бала чагымда князькәй Мине үз куллары белән Җигә иде арбага; Үсеп җиттем, егет булдым: Князь отпускыга кайтты, Әйттереп йөрде дә мине, Ходайның соңгы бәндәсен Коендырды бәкедә! Бигрәк кызык! Ике бәке: Бер бәкегә җылым белән Батыра, икенчесеннән Тартып чыгара тиз генә — һәм суза аракысын. Картлыкка табан атладым. Кышкы тар юлда мичәүләп Биш ат җигеп, князь белән Йөргән чаклар күп булды. Бервакыт ул, һай, мәзәкче! — Фалетур 2 итеп утыртты 1 (Крепостной бәйлелектэн чыккан крестьяннар турында гомуми положение» — крестьяннарны <азат итү» турында закон чыгарылы¬ шы актлары. 2 Фалетур — форейтор, атларны мичәүләп җиккәндә, алдагысы¬ на атланып, ат тотып баручы кеше. 165
Мине, иң соңгы бәндәне, Скрипка тоттырып. Музыка бик ярата ул. «Уйна, Ипат!» Ә кучерга Кычкыра: шәбрәк юырт! Шактый көчле буран чыккан, Мин уйныйм: куллар буш түгел. Ат һаман да сөртенгәли — Егылдым бит өстеннән! Ә чана, билгеле инде, Минем аша узып китте, Күкрәгемне яньчеде, Бәла анда түгел: суык, Катып үләрсең, тирә-як — Кар каплаган сахра гына... Гөнаһлардан тәүбә итеп, Карап ятам йолдызга. Я, ни диярсең, дускаем? Шөлдер тавышы ишетәм, Чү! һаман якыная! Кире кайтты князь (шунда Аның күзләре яшьләнә, Ничә тапкыр сөйләмәсен, Шул урында елый ул!), Миңа җылы кием бирде, Мине, лаексыз бәндәне, Князь үзе белән бергә Утыртып алып кайтты!» Илгизәрләр шаркылдады... Тагын салып (дүртенчене), Влас һаман сөйли бирде: Варислар үзләре килеп, Вотчинага баш иделәр: «Әтине бик кызганабыз, Хәзерге яңа тәртипкә Мескен чыдый алмас ул. Зинһар, әткәйне саклагыз! Сүз дәшмәгез, баш иегез, Авыруга каршы килмәгез, Без сезне бүләкләрбез: Эш өчен, барщина өчен, Хәтта сүккән сүзе өчен, 166
Ёарысы өчен түләрбез. Озак яшәмәс инде ул, Ике-өч айдан артык тормас, Духтыр үзе шулай ди! Әйткәнне кире какмагыз, Волга буендагы болын Сезгә бүләк булсын бездән; Менә хәзер посредникка Кәгазь дә җибәрәбез!» Җыен булды, халык шаулый! Яхшы болын (менә шушы), Аракы һәм мул вәгъдәләр Үзенекен эшләде — Карт князьгә үлгәнгә чаклы, Халык дәшмәскә булды. Посредникка барып чыктык: Көлә! «Начар эш түгел бу, Болыны да бик яхшы! Әйдә тилерә бирегез, Рус илендә, беләсез ич, Баш ияргә, сүз дәшмәскә Рөхсәт һәммә кешегә!» Шулай да мин каршы килдем: — Мужиклар, сезгә көлке бу, Ә менә мин нишләрмен? Берәр хәл булса, бурмистр! Баринга бар! һаман саен Мине чакыртып торыр ул! Тинтәк сорауларга ничек Җавап бирим? аның юләр Боерыкларын башкарыйм? «Бүрегеңне сал каршында, Бер сүз дәшмә, башыңны и, Кайтып киттең — эшең бетте. Авыру картның акылы зәгыйфь, Берни дә хәтерләмәс!» Ансы дөрес: бик мөмкин эш! Ярым юләрне алдалау Әллә ни кыен түгел. 167
Тик чыны шул, мин шамакай Булырга теләмәдем. Болай да мин үз гомремдә, Бусага янында басып, Барин каршында җитәрлек Таптандым! «Әгәр халык (Дидем, җыенга баш иеп): Рөхсәт итсә төшерелгән Баринга карт көнендә Тагын бераз тилерергә, Дәшмим мин дә — буйсынамын, Әмма мине бу хезмәттән, Зинһар, азат итегез!» Эш таркала язып калды, Тик Клим Лавин коткарды: «Ә сез бурмистр итеп,— ди,— Мине куегыз! Картка да, Сезгә дә яхшы булыр. «Төпчек алпавыт» бик тиздән Ходай каршына юнәлер, Безгә болыны калыр. Шундый начальник булырмын һәм каты тәртип кертермен, Көлә-көлә вотчинаның Эче катар... Күрерсез!» Халык бик озак уйлады. Климка бик башсыз мужик: Эчкече бер кеше шунда, Кулы озын җитмәсә. Эш эшләми, аралаша Бик еш чегәннәр белән, Үзе — сукбай, коновал! Эшләгән кешедән көлә: Күпме көчәнсәң дә, эшләп, Белмим, кайчан баерсың, Бөкре генә алырсың! Хәер, грамотный егет, Мәскәүдә, Питерда булган, Сәүдәгәрләр белән барган Себергә дә, тик шунсы жәл, 168
• Нигә шунда калмаган! Акыллы, тик акча төтми, Хәйләкәр, тик эләккәли! 'Шапырынырга ярата! Ниндидер әкәмәт сүзләр Белә: Атечество \ ди, Москва первопрестольная 2, Великорус җаны, ди. «Мин — рус мужигы!» — дип яман Тавыш белән акыра да, Маңгае белән чәкешеп, Ярты штофны залпом эчә! Аракы өчен һәркемгә Кулъюгыч күк баш ия, Акчасы булса — бүлешә, Кем очраса, шуның белән Барсын эчеп бетерә! Юк-бар мәзәккә бик оста, Череп беткән товарны да Яхшы итеп күрсәтә. Борчак ата — исең китәр! — Ә ялганын тотып калсаң, Бер дә оялмый, шаярта: «Бер мәкаль бар: көйне дөрес Уйнасаң, смычок белән Биткә сугалар, диләр!» Уйлый торгач, җыен мине Бурмистрлыкта калдырды, Эшне мин алып барам. Ә баринга Климканы Бурмистр дип күрсәттек без, Баринына күрә ярый! Әйе, берсе — «Төпчек барин», Берсе — адәм актыгы! Климның вөҗданы балчыктан, Ә сакалы — Мининныкы, Күрер күзгә аннан аек, Аннан килбәтле кешене Табып булмас шикелле. 1 Отечество (ватан) дигән сүзнең бозып әйтелгәне. 2 Иң борынгы тәхетле шәһәр.— Тэрҗ. 169
Варислар чикмән тектерде Аңар: шуны киеп алды, һәм элекке башсыз Клим — Клим Яковлевич булды, Беренче сорт бурмистр. Иске тәртип кире кайтты! Бәлагә каршы, Төпчеккә һавада йөрү кирәк, ди. Рессорлы коляскасында Көн саен ул узып китә Авыл урамы буйлап, Аякка бас! Картузны сал! Алла белсен, ни өчендер Тирги башлый, яный башлый, Ә син бер сүз дәшми тор! Кырда үз җирен сөрүче Сукачыны күрә дә ул, Сүгә башлый: ялкаулар сез, Юньләп эшли белмисез! Ә җир шундый шәп сөрелгән, Барин өчен беркайчан да Мужик алай эшләмәде, Шунсын сизә алмый Төпчек: Баринныкы түгел инде, Бу җир күптән безнеке! Үзара без көлешәбез! Дивана барин турында һәркем берәр кызык сөйли, Минемчә, аны һаман да Очкылык тота булыр! Җитмәсә, Клим Яковлич Начальник булып кылана (Дуңгыз масая, баринның Болдырына кашынса), Кычкыра: «Приказ укыйм!» — ди, Ярый, тыңлап торабыз: «Мин баринга сөйләп бирдем: Тол хатын Трентьевнаның Өе җимерелде, дидем; Үзе сәдака соранып Тамак туйдыра, дидем. 170
Барин миңа приказ бирде: Өйләндерергә Жоховны, Гаврил аны, шул хатынга, Ызбасын сипләп бирергә, Шунда нәсел үрчетсеннәр, Барщинага йөрсеннәр!» Тол хатынга җитмеш бардыр, Ә кияүгә — алты яшь! Билгеле, без шаркылдыйбыз!.. Тагын приказ: «Кичә иртән Көтү куганда, сыерлар Барин өе тирәсендә Мөгрәгәннәр, һай тинтәкләр, Баринны уятканнар,— Көтүчеләр сыерларга Алай ирек бирмәсен!» Тагын шаркылдый вотчина. Ә сез нигә көләсез? «Приказның төрлесе була: Бер генерал Якутскида Губернатор булып торган, Шәһәрдә ул сыерларны Казык башына утырткан. Питерны монумент белән Бизәгән кебек, шәһәрне Үтерелгән сыер белән Бизәп бетергәч белгәннәр: Ул генерал күптән инде Акылдан язган икән!» Яңа приказ: «Сторожның, Софронов дигән ундерның, Эте бик әдәпсез икән: Баринның үзенә өргән,— Сторожны куарга! Алпавыт усадьбасына Аның урынына куярга Еремканы!..» Тагын һәркем Эчләрен уып көлә: Еремкабыз тумыштан ук Чукрак-телсез бер тиле! 171
Клим бик шат. Табылды ич Үзенә ошаган бер эш! Йөгереп йөри, тыз-быз килә, Эчүен дә киметте! Кодагые Орефьевна Бик чая бер зирәк хатын, Шулар икесе бергәләп Баринны тилертәләр, Хатыннарга көне килде! Киндерен дә, гөмбәсен дә Барин йортына илтәләр: Барынялар, акча түләп, Сыйлап та җибәрәләр! Кызык табып, кәмит ясап Йөри торгач, көтмәгәндә Бер бәлагә очрадык: Бар иде бер бик үзсүзле, Дорфа мужик Агап Петров, Безне ул әрли иде: «Патша үзе кызгангачтын, Ник тагын камыт киясез... Болыннары да чәнчелсен! Барин белән эшем юк!..» Тик бер штоф куеп кына Тынычландырдык без аны (Салырга һәвәс иде). Ә шулай да, шайтан кушып, Очраган бу баринга: Агап агач алып кайта (Тинтәккә төне җитмәгән, Көн уртасында урманга Агач урларга киткән!), Каршысына коляскада Барин килә: «Әйтче, мужик, Шундый яхшы бүрәнәне Кайдан алып кайтасың?..» Кайдан икәнен сизә ул. Агап дәшми: бүрәнәсе Барин урманыннан булгач, Нинди җавап бирсен ди! Ә карт артык чәпчи башлый, Берөзлексез тирги аны, 172
Дворянлык хокукларын Аңлатырга тотына! Крестьянның сабры бик киң, Әмма инде кайвакытта Чиге була аның да. Өйдән Агап, ашамыйча, Иртүк чыгып киткән икән, Дчуы килгән чак булган, Җитмәсә, барин сүзләре, Куса, китмәгән чебендәй, Колак төбендә безелди... Шаркылдап көлгән Агап! «Ах син, хәерсез шамакай! Тик тор!» әй тотынган бу! Бер Төпчеккә генә түгел, Аның бабаларына да Шактый гына эләккән. Бер ачулансак, шундый без! Барин тирги — черки тешли, Ә мужик тиргәнсә инде — Балта түтәсе бәрә! Карт барин бик хәйран калган! Пуля яки таш яуса да, Болай ук булмас иде! Уллары да хәйран калган, Хатыннар Агап янына Килеп, үгетли башлагач, Кычкырган бу: үтерәм!.. «Шакшы тагарак төбе сез, Апара күк кабаргансыз... Чү! Ачма авызыңны! Крестьянга хуҗа булу Бетте! Син Төпчек инде! Төпчек син! Без мужикларга Тиле булганга, бүген син Начальник, ә иртәгә без Артыңа тибәрбез дә Бетте-китте шуның белән! Бар өеңә, йөренә бир, Койрык кысып, үз бүлмәңдә, Кит моннан! Тик тор, дәшмә!» 173
— Син фетнәче! — дип, гырылдап, Әйтә дә карт, калтыранып, Ава, үлгән кешедәй! «Инде бетте!» — дип уйлыйлар Кара мыеклы бариннар һәм матур яшь барынялар; Ә карт—һаман бетмәгән! Приказ: бөтен ил алдында, Алпавыт үзе барында, Чиксез тупаслыгы өчен, Агапны суктырырга. Варислар һәм хатыннары Йөгереп килделәр Климга, Агапкайга һәм миңа! «Коткарыгыз, абзыкайлар!» Бөтенләй агарынганнар: «Әгәр хәйлә ачыла калса, , Аннары без беттек ич!» Бурмистр бар көчен куйды! Кичкә хәтле Агап белән Эчте, шуннан — кочаклашып, Йөрде ярты төнгә хәтле Авыл буйлап; аннары Тагын эчерде дә аны, Исерек килеш алып килде Барин ишек алдына. Барсы да бик әйбәт узды: Барин кәефсез булганга, Болдырдан төшә алмады... Климның эше ходта! Ат абзарына Агапны Алып керде дә хәйләкәр, Бер штоф куйды алга: «Эч, үзең кычкыр: жәлләгез! Ой, атакай! Ой, анакай!» Агап риза булды моңа. Чү! Акыра! Төпчек барин, Музыка тыңлаган кебек, Рәхәтләнә. Көлә яздык, Ул сөйләнә башлагач: 174
«Бир ки-рә-ген раз-бой-ник-ның, Фет-нә-че-нең... бир ки-рә-ген!» Чыбык ашаган кешедәй, Акырды Агап, тилерде, Тулы штоф беткәнче: Шуннан соң ат абзарыннан Лаякыл исрек Агапны Дүрт кеше алып чыккач, . Барин хәтта кызганды да: «Үзең гаепле, Агапкай!» — Диде ягымлы гына... «Яхшы кеше ич! кызгана»,— Диде Пров, ә Влас аңа: — Усал түгел... тик мәкаль бар: Печәнне макта—төягәч, Баринны макта — җирләгәч! Әҗәл аны алсын иде... Мескен Агап юк инде... — Ничек алай! Үлдемени? — Әйе, хөрмәтлеләрем: Шул ук көнне дип әйтерлек! Кичен ухылдый башлады, Төн уртасында поп килде, Таң алдыннан җан бирде. Күмеп үзен, каберенә Изге тәре куйдык без... Алла белә — ни булгандыр! Билгеле, без һич тимәдек, Чыбык белән сугу түгел, Бармак та тиермәдек. Шулай да уйлап куярсың: Бу әкәмәт хәл булмаса, Агап үлмәс тә иде! Үзсүзле, чи мужик иде, Баш ияргә сөйми иде, Ә аңа — бар, ят, имеш! Дөрес, бар да яхшы бетте, Әмма Агап уйлагандыр: Күнмәсәм — ил ачуланыр, Аннары көн бирмәс дип! 175
Барсы бергә , туры килде: Яшь барынялар Агапны Үбәрдәй булып йөрделәр, Илле сумлапмы — төрттеләр, Аннан бигрәк: Клим юньсез Харап итте бичараны Аракысы белән!.. — Әнә, Бариннан кеше килә! Старостаны чакырткандыр, Карыйм әле кәмитне! III Илгизәрләр дә иярде; Аннары берничә хатын, Берничә егет кушылды; Көн уртасы, ял вакыты, Шулай байтак кеше килде, Күзәтеп торырга дип. Барысы бер читтә тезелеп, Бик әдәпле торалар... Шешәләр һәм төрле-төрле Тәмле ашлар белән тулган Озын, ак өстәл тирәли Утырганнар бариннар: Иң түрдә — карт князь үзе, Ап-ак чәчле, ак киемле, Бите бер якка кыйшайган, Күзләре — ике төрле. Күкрәгендә ак тәре1 бар (Влас әйтә: Победоносец Георгий тәресе, ди). Ак галстук таккан Ипат Урындык артына баскан, Тугры хезмәтче баринны Саклый чебен-черкидән. Алпавытның як-ягында Яшь кенә ике барыня: Берсе аның кара чәчле, 1 Ордеи мәгънәсендә. 176
Ирене чөгендер күк кызыл, Күзләре — алма хәтле! Икенчесе саргылт чәчле, Таралып төшкән толымлы. Ай, толымы! алтын кебек, Яна кояш нурында! Матур киенгән өч малай Утырганнар биек, нәни Урындыкларга; ал арның Күкрәгендә салфетка. Яннарында няня карчык, Аннары — укытучылар, Ярлы дворянкалар. Баринга каршы утырган Кара мыек гвардеецлар, Төпчекнең ике улы. һәрбер урындык артында Кыз бала я хатын баскан, Чебеннәрне куарга. Өстәл астында ак йонлы, Кечкенә этләр, аларны Үрти нәни бариннар... Барин каршында бүрексез Бурмистр басып тора: Ашый-ашый, барин сорый: «Я, әйт әле, печәнне без Кайчан чабып бетрәбез?» — Хәзер ничек боерырсыз бит: Тәртип буенча, атнаның Өч көне баринныкы, Бер хатын яки яшүсмер, Ярты карчык көн саен. Барин срогы бетә инде... «Тсс! Тсс! — диде князь Утятин, Берәүнең нечкә хәйләсен Сизеп алган кешедәй:— Нинди барин срогы ул? Кайдан алдың син аны?» И-68— 12 177
Тугрылыклы бурмистрга Күзен төбәде князь. Клим башын түбән иде. — Боерганыгыз үтәлер! Тагын ике-өч көн генә Аяз булса, печәнегез Җыелып бетәр, ходай кушса! Дөрес сөйлим бит, агайлар? (Бурмистр киң йөзе белән Барщинага борылды.) Барсы өчен җавап бирде Өлгер хатын Орефьевна, Бурмистр кодагые: — Билгеле, Клим Яковлич, Көннәр аяз чакта барин Печәнен җыеп бетерик, Безнеке — көтеп торыр! «Хатын-кыз булса да, әнә Ул синнән акыллырак!» — дип, Алпавыт, тешен ыржайтып, Шаркылдап көлә башлый: «Ха-ха! дурак!.. Ха-ха-ха-ха! Дурак! дурак! дурак син! Тапкан бит: барин срогы! Ха-ха... дурак!., ха-ха-ха-ха! Барин срогы — кол гомере! Оныттыгызмы әллә сез: Алла мәрхәмәте белән, Борынгы патша язуы, Нәселем, хезмәтем белән Мин сезгә хуҗа булам!..» Влас үләнгә утыра. — Син нәрсә?—ди илгизәрләр. «Бераз ял итеп алыйм! Инде безнең князькәйне Тиз туктата алмыйсың! Безгә ирек була икән, Дигән хәбәрләрдән бирле Князьнең бар сөйләгәне: Кыямәт көне җиткәнче, 178
Барин йодрыгыннан мужик Ычкына алмас әле!..» һәм чыннан да: бер сәгатьтер Төпчек барин сөйләде! Телләре әйләнмәс булды: Тирә-якка төкрек чәчте, Шыелдады! Ачуыннан Уң күзе тарта башлады, Сул күзе кинәт киңәйде, Нәкъ байгыш күзе шикелле, Түгәрәк ул, көпчәк булып Әйләнергә тотынды. Гасырлардан бирле килгән Дворянлык хокукларын, Хезмәтләрен, зур исемен Барин искә төшерде, Алла һәм патша каһәре Белән куркытып мужикны Бунт чыгармаска кушты һәм бик ныклап шуны әйтте: Вотчина һич шаярмасын, Юкны-барны уйламасын, Барин сүзен тыңласын! — Атайлар!—диде Яковлич, Тавышы сәер чәрелдәде, Әйтерсең лә алпавытны Искә алган чакта аның Җаны-тәне шатланды:— Без кемнең сүзен тыңлыйк соң? Кемне яратыйк? Крестьян Кемгә өмет багласын? Каза белән туенабыз, Күз яшь белән юынабыз, Нигә без бунт чыгарыйк? һәммәсе алпавытныкы — Ярым ж.имрек өйләребез, Чирләш мал-туарларыбыз, Үзебез дә — сезнеке! Җиргә чәчкән орлыгыбыз, Түтәлдәге яшелчәбез, Гомер буе тарамаган 12* 179
Чәче дә хәтта мужикның. Барысы да — сезнеке! Кабердәге карт бабалар, Мич башындагы бабайлар, Бишектәге нарасилар — Барысы да — сезнеке!! Җылымдагы балык кебек, Без хуҗа — өебездә! Бурмистрның күндәм сүзе Ошап куйды алпавытка: Сау күзе белән Климга Карап торды ул, хуплап, Ә сул күзе тынычланды, Күктәге айдай булды! Үз кулы белән стаканга Салып чит ил аракысын, «Эч!» — диде аңа барин. Аракысы җем-җем итә, Куе үзе, майлы кебек. Чыраен бер дә сытмыйча, Эчеп җибәрде Клим. Тагын башлады: «Атайлар! Шәфкатегез аркасында, Без ал да гөл яшибез: Крестьян бариннан башка Шулай яшәп карасын! (Ай, хәйләкәр, үзе тагын Бер чөмерде аракы): Баринсыз без кая барыйк? Боярлар — кипарис алар, Башны имиләр! Алардан Өстен — бер патша гына! Ә мужиклар — карама күк... Бөгелә-сыгыла, шыгырдыйлар! Мужикка үлем булган җир Барин өчен берни түгел, Мужик басса — боз ярыла, Барин басса — чытырдый! Атайлар! сез җитәкчеләр! Әгәр алпавыт булмаса, Без иген игә алмабыз, Печәнсез дә калырбыз! 180
Сакчылар! кайгыртучылар! Дөнья җимерелер иде, Барин акыллы булмаса, Без беркатлы булмасак! Сезгә тәкъдирдә язылган Тинтәк мужикны сакларга, Ә безгә — бариннар өчен Эшләргә, сүзен тыңларга! һаман дога кылырга!» Алпавыт артында басып, Чебен куган карт хезмәтче Кинәт үкси башлады! Карт битеннән яшьләр ага. «Барин озак яшәсен дип, Ягез, бер дога кылыйк!» — Диде нечкә күңелле кол, Калтыранган, зәгыйфь кулы Белән чукына башлады. Кара мыек гвардеецлар Тугры хезмәтчегә карап йөзләрен чыткан булдылар; Әмма берни кылыр хәл юк, Фуражканы салдылар да Чукына башладылар. Чукыналар барынялар, Чукына карт нянюшка да, Чукына бергә Клим... Кодагыйга күз кысты ул, Шуннан — бариннарга якын Басып торган хатын-кызлар Чукына башладылар. Берсе үксергә тотынды, Карт хезмәтче шикелле. («Мөгрә әйдә, Терентьевна! Ярым дивана карчык!» — Диде ачулы Влас.) Болыт арасыннан кинәт Кояш чыкты, акрын гына Сузып уйнаган музыка Ишетелде елгадан... 181
Баринның күңеле нечкәрде, Аның исән уң күзеннән Матур толымлы килене Яшь тамчысын сөртеп алды һәм картлачның шул күзеннән Чупылдатып бер үпте. Карт барин тантана белән: «Менә!—диде улларына һәм яшь киленнәренә:— Күрсеннәр иде шушыны Безне кыргый крепостник дип Атый торган ялганчылар, Башкала мәзәкчеләре,— Күрсен, ишетсен иде...» Көтелмәгән бер хәл шунда Баринның сүзен бүлдерде: Кайсыдыр түзә алмады — Кинәт кычкырып көлде! Төпчек барин калтыранды. Сикереп торды, башын сузды! Кыр мәчесе күк эзләде Корбанын. Сул күзе көпчәк Булып әйләнде... «Та-бар-га! Та-бар-га фет-нә-че-не!» Клим—халык арасына. Эзләми ул гаеплене, Уйлый: инде нишләргә? Арткы сафка килеп чыкты (Анда безнең илгизәрләр), Бик ягымлы әйтте ул: «Сез читтән килгән кешеләр, Сезгә әллә ни эшләмәс, Берәрегез барыгыз!» Ык-мык итте илгизәрләр, Вахлакларны йолып алу Бер дә начар булмас иде, Барин тинтәк шул: соңыннан Судлашып йөр аның белән, Бөтен халык күз алдында йөз чыбыкны тамызса! 182
— Я-ле, Роман, син чык!—диде Абый-энеле Губиннар:— Бариннар ошый сиңа! «Рәхмәт, үзегез барыгыз!» Берсрн берсе илгизәрләр Кыстый башлады шулай. Клим төкерде. «Я, Влас, Син уйлап тап, нишлик хәзер? Арыдым, хәлем калмады!» — ГЭ бик оста алдадың бит! «Эх, Влас Ильич! ниткән алдау? Без алар кулында ла!.. Бер килер соңгы көнебез, Сикәлтәгә1 керербез дә Шуннан чыга алмабыз, Җәһәннәмгә мәтәлербез, Анда да без, крестьяннар, Бариннарга эшләрбез!» — Анда нәрсә булыр, Клим? «Алдан язылганы булыр: Алар казанда кайнарлар, Без утын өстәп торырбыз!» (Көлештеләр мужиклар.) Төпчекнең уллары килде: «Эх! Клим! Эш көләрлекме! Безне монда карт жлбәрде, Нигә озак тапмыйлар, ди... Кем соң шулай тилерде?» — Азынган кешенең үзен Баринга илтер идек тә, Бөтен эшне бозар шул! Бик бай мужик... Питерныкы... 1 Кабер. (Некрасов искәрмәсе.) 183
Гөнаһ шомлыгына каршы, Кунакка кайткан чагы! Бездәге сәер тәртипне Әле аңлап җиткермәгән, Кинәт көлеп җибәргән! Ә без хәзер җавабын бир! «Ярый... сез аңа тимәгез, Иң яхшысы: шобага. Менә, биш сум акча түлим...» — Бар да качып бетәрләр... «Алайса, баринга әйтегез, Гаепле качып киткән, дип». — Ә иртәгә? Сез гаепсез Агапны онытмагыз! «Менә бәла! Нишлик соң?..» — Бир әле шул кәгазеңне! Коткарыйм үзегезне! — Диде кинәт Бурмистрның Кодагые, чая хатын; йөгерде барин янына — Бух аягына: «Кояшым! Кичер, һәлак итә күрмә! Минем бердәнбер улым бар, Бу — шуның тилелеге! Ходай акылсыз яраткан! Миңгерәү бер нәрсә шунда: Мунчадан чыга — кашына! Чүмеч урнына чабата Тота, су эчәм дисә! Эшләвен бер эш эшләми, Ап-ак тешен ыржайта да Көлеп йөрүен белә! Өйдә әллә ни шатлык юк: Ызба җимерелеп төште, Ашамаган көннәр була, Ә ул көлә, дивана! Берәрсе акча бирсә дә, 184
Яңагына тамызса да — һаман көлә, дивана! Бик көләч шул... Атакаем, Дивананың кайгысы да Көлү булып яңгырый!» Шул кадәр оста үкерә, Кызлар кичәсендәмени!1 Картныц аягын үбә. «Бар, кит! Ходай ярлыкасын!» — Диде Төпчек йомшак кына: Тилегә мин ачуланмыйм, Үзем дә көләм аннан!» — Син нинди яхшы күңелле! — Диде кара чәчле килен, Сыйпап алган булды үзе Картның ап-ак башыннан. Кара мыек гвардеецлар да Бер-ике сүз кыстырдылар: Авыл тилемсәсе ничек Барин сүзен аңлый алсын, Бигрәк тә инде Төпчекнең Зур хикмәтле сүзләрен? Ә Клим постау чабуы Белән оятсыз күзен сөртте, Мыгырданды: «Атайлар! Атечества уллары! Җәза бирә дә беләләр, Кичерә дә беләләр!» Картның күңеле күтәрелде! Күбекле аракы килде. Бөкеләр, каты атылып, Хатыннарга очтылар. Чәрелдәделәр хатыннар, Куркып читкә тайпылдылар. Карт барин шаркылдады! Аның артыннан шулай ук Шаркылдады барынялар, 1 Кызлар кичәсе дип русчадагы «девишник» сүзе бирелде (рус¬ лардагы иске йола буенча, иртәгә туй дигән көнне, кияүгә китә торган кыз янына дус кызлары җыелып, кичә — девишник үткәрә булганнар).— Тәрҗ. 185
Алар артыннан — ирләре, Аннары — тугры хезмәтче, Аннары —нәнкәләр, карчыклар, Аннары — бөтен халык! Башланды күңел ачу! Барин кушуы буенча Крестьяннарга барынялар Аракы эчерделәр, Бала-чагага — перәннек, Кызларга — татлы аракы, Ә хатыннар берәр рюмка Простойиы эчтеләр... Эчә Төпчек һәм чәкәшә, Киленнәрен чеметкәли («Менә шулай! даруыңның Кирәге юк,— диде Влас:— Карт эчә стаканлап. Ачуланса, шатланса да, Төпчек барин күптән инде Чаманы белми һич тә».) Волгада музыка уйный, Кызлар җырлыйлар, бииләр — Кыскасы, мәҗлес кызды! Кызларга кушылыр өчен Аякка баскан иде карт, Мәтәлеп китә язды! Улы беләгеннән тотты. Карт аягын тыпырдата, Сызгыра, телен шартлата, Ә күз үзенекен итә — Көпчәк булып әйләнә! «Сез ник танцевать итмисез? — Диде яшь барыняларга, Улларына Төпчек барин:— Ягез әле!» Нишлисең бит? Берәр кат әйләнделәр. Карт алардан көлгән булды! Давыл көнне палубада Чайкалып барган шикелле Биеде: безнең заманда Менә ничек иде, дип. 186
«Люба, я, бер җырла әле!» Аксыл чәчле барыняның Җырлыйсы һич килмәсә дә, Карт сорагач, нишләсен! Хәтфә чирәмнәр өстеннән Җәйге кичтә акрын гына ‘Искән йомшак җил кебек, Яшь яфракларны тибрәткән Язгы яңгыр тавышы күк, 'Йомшак, нәфис булып, бу җыр Назлады колакларны! Гүзәл җырны тыңлый-тыңлын, Карт барин йокыга китте. Саклык белән генә аны Көймәгә кертеп салдылар. Карт хезмәтче яшел зонтик Тотып басты баш очына, Икенчесе кигәвенне, Черкине куып тора. Ишкәкче таза егетләр Тынсыз калган... Музыка да Чак кына ишетелә... Акрын гына кузгалдылар... Аксыл чәчле барыняның Толымы, флаг шикелле, Җил белән уйнап бара... — Төпчекнең күңелен таптым! — Дип куйды бурмистр.— Ярый, Әйдә әтәчләнә бир! Яңа ирек барын белмә, Коллар җырын һәм холоплар Музыкасын тыңлый-тыңлый, Алпавыт килеш үлеп кит — Әмма, зинһар, тизрәк бул! Безгә сулыш алырга бир! Ну, туганнар! рәхмәт, дигез, Влас Ильич, рәхмәт, диген: Илгә бер файдам тиде! Төпчек баринның алдында Басып тору бәла ул: 187
Тел арый, көләсе килә. Ә күзе бер әйләнергә Тотындымы, уйлыйсың: — Кая киттең, сыңаркаем? Үз эшең беләнме болай, Кеше эше беләнме? Курьерскийда йөрергә1 Кәгазең бар, ахыры!.. Бер тапкыр шаркылдый яздым. Мин эчкече, бер җилкуар, Амбарда күселәр ачтан Үлеп бетте, өем буп-буш, Ә шулай да, алла шаһит, Мондый каторга өчен мин Мең сум да алмас идем, Әгәр ачык белмәсәм: Мин торам Төпчек алдында, Аның әтәчләнүе дә Минем теләгем белән... Влас уйчан җавап бирде: — Шапырын! Ә күптәнме соң Без генә түгел — вотчина... (һәм... барлык рус крестьяны!) Акча, мәзәк өчен түгел, Өч-дүрт ай гына да түгел, йөз елларча... нәрсә тагын! Кая шапырыну,— без бит Тикмәгә вахлак түгел! Шулай да Клим Лавинны Ярым исрек крестьяннар Хупладылар: «ура!» әйтеп, Чөя дә башладылар. Аннары Терентьевнаны Янәшә утыртты Клим, Гаврилка — сабый белән һәм Кияүне дә, кәләшне дә Котлады ул! Туйганчы бер Юләрләнде мужиклар. 1 Иске мәгънәсе: дәүләт почтасын йөртүче курьер хокукыннан файдаланып, алмашынып торган почта атларында бик тиз бару,— Tapaf. 188
Әфәнделәр калдырганны Ашап, эчеп бетерделәр, Кайттылар алар авылга Кич белән бик соң гына. Өйдәгеләр каршы алды •Көтелмәгән хәбәр белән: Карт князь вафат булган! — Ничек? — «Көймәдән князьнең Җансыз тәнен чыгарганнар — Икенче удар булган!» Крестьяннар таңга калып, Бер-берсенә караштылар... Чукыналар... Тирән сулыш Алдылар... беркайчан да Шундый бердәм, шундый тирән, Шундый тирән суламаган Олы Вахлак авылы... * Ләкин вахлаклар шатлыгы Бик озакка бармады. Төпчек үзе үлгәннән соң, Варислары усалланды, Вахлакларга бирмәделәр Башны төзәтергә дә! Елга буе болыны өчен Варислар крестьяннар белән Судлашалар әле дә. Влас — авыл ходатае, Мәскәүдә тора ул хәзер... Питерда да булган... Әмма Ничектер файдасы юк!
Дүртенче кисәк ЗУР МӘҖЛЕС Сергей Петрович Боткинга багышлана Кереш Олы Вахлак кешеләре Борын-борыннан сукачы, Беразы — сумалачы; Авыл читендә карт тал бар, Телсез тыйнак шаһите ул Вахлаклар тормышының: Шунда бәйрәм уздырыла, Шунда җыеннар җыела, Шунда көндез суктыралар, Ә кичен кызлар, егетләр Үбешәләр, назлашалар; Менә шул талның төбендә Бик зур мәҗлес башланды! Моны уйлап чыгаручы — һәммә эшне дә Питерча Башкарырга гадәтләнгән, Безгә таныш Клим Яковлич, Спичлар1 сөйләнә торган Мәҗлесләр күргән кеше. Җирдәге бүрәнәләргә, Бура өстенә тезелеп Утырганнар мужиклар; 1 Спич — банкетларда кыскача котлау рече.— Тәрҗ. 190
Староста Влас белән Илгизәрләр дә — шунда ук (Алар барсын күзәтә). Эчәргә сүз куешкач та, Влас кечкенә улына «йөгер Трифонга!» — диде. Власның кодасы Трифон — Дьячок, эчәргә ярата, Аның белән бергә килде Семинарист уллары — Саввушка белән Гриша да: 3 урысы унтугыз яшьтә, Хәзер үк протодьякон Төсле ул, ә Григорий Ябык йөзле, ак чырайлы, Чәче сыек, көдрә-көдрә, Кызгылт булып күренә. Икесе дә әйбәт егет, Уралар да, чәчәләр дә, Ә бәйрәмдә аракыны Крестьяндай эчәләр. Авылның нәкъ яныннан ук Волга ага; аргы якта — Кечерәк кенә бер шәһәр бар (Дөресен әйткәндә, ул чакта Шәһәр юк, тик кисәү генә: Шуннан өч көн элек янгын Барсен ялаган иде). Шуңа күрә узгынчылар, Вахлакларның танышлары, Туктый монда, паром көтеп, Атларын ашаталар. Киләләр хәерчеләр дә, Гыйбадәткә бара торган Тәкелдәүчән хатыннар да, Юаш кына ирләр дә. Карт алпавыт үлгән көнне Крестьяннар уйламады, Безне әйбәт болын түгел, Судлашу көтәдер дип. 191
Берәр стакан төшергәч, Бәхәсләшә башладылар: Болынны нишләтергә? Рус халкы, син һәркайда да Җирсез түгел: очрап куя Эшләр яхшы гына барган Бәхетле почмаклар да. Ниндидер очраклык белән: Ерак торган алпавытның Эшне белеп җиткермәве, Посредникның ялгышуы, Тагы да ешрак — крестьяннар Җитәкчесенең хәйләсе Аркасында сирәк кенә Крестьяннар өлешенә Бераз урман да тигән. Анда мужик бик тәкәббер, Староста, имана дип, Тәрәзәне шакый икән, Ачулана —җавабы бер: «Ә син, ди, урманны сат!» Вахлаклар да уйладылар Су буендагы болынны Старостага бирергә, Имана түләр өчен, һәммәсе дә исәпләнгән: Оброк белән иманага Җитә. «Шулай бит, Влас?» — Иманам түләнгән булса, Мин беркемгә дә баш имим, Теләсәм — эшлим, теләсәм — Хатын белән ята бирәм, Яки — кабакка китәм! «Шулай!»—диделәр вахлаклар, Клим Лавинның сүзенә Җавап итеп: иманага! «Ризамы, Влас агай?» — Климның сүзе бик кыска һәм бик ачык, әйтерсең лә 192
Кабак вывескасы кебек,— Диде көлеп староста:— Хатын белән башлый да ул, Кабак белән бетерә! «Нәрсә белән бетерим соң? Острог белән мәллә? Каркылдама, җавап бир!» Ләкин Влас каркылдамый. Влас яхшы күңелле ул, Үз семьясы өчен түгел, Вахлаклар өчен әрни. Карт баринга хезмәт итеп, Аның усаллыкларына Ирексездән катнашканга, Газапланып йөрде ул. Яшь чакта — яхшыны көтте, Ләкин һаман яхшысы да Нәтиҗәсез генә яки Бәла белән бетә килде, һәр яңалыктан куркучы Булды Влас, вәгъдәләргә Ышанмады кайчан да. Крестьянның йөрәгеннән Узган җәберләр санынча Ак таш кала 1 урамыннан Узучы булмагандыр... Көлкеме бу?.. Влас мәңге йөри иде, каш җыерып, Ә бу юлы — ялгышты карт! Вах^акларның шатлыгыннан Өлеш тиде аңа да! Ирексездән уйлады ул: «Барщинасыз... иманасыз... Таяксыз... чынмы, ходаем?» һәм бер елмайды Влас. Шулай — эссе көндә кояш Кара урманның эченә Нур бөрки — һәм могҗиза: Чыклар алмаз булып балкый, 1 Мәскәү дип акларга кирәк. «Белокаменная» сүзе гадәттә Мәе- кәүне сыйфатлый,— Тәрҗ. И-68-13 193
Мүкләре алтынлана. «Әйттер-типтер, эч, вахлаклар!» Чамадан тыш күңелле Ич: һәркемнең күкрәгендә Яңа бер тойгы уйнаклый, Әйтерсең бик көчле дулкын Төпсез упкынның төбеннән Аларны якты дөньяга Чыгарган, һәм алар өчен Мәңгелек табын әзер! Тагын бер чиләк куйдылар, Берөзлексез гөж киләләр, Җырлый да башладылар. Мәетне җирләгәннән соң, Туганнары, танышлары Хуҗаның сые беткәнче, Бар да исни башлаганчы, Аны гына сөйлиләр. Нәкъ шуның күк, тал төбендә, Аракы куйган табында Бик озак барган гөжләү дә Алпавытның тамыры корган Крепьларын1 искә алу Мәҗлесенә әйләнде. Семинаристларны: «Ягез, Күңелле Җырны җырлагыз!» — Дип бик йөдәтә башлагач, Егетләр җырлап җибәрде. (Халык белмәгән ул җырны Беренчедәй Григорий Җырлап күрсәткән иде, Патшаның «Положенье»сы Халыктан крепьны алгач, Бәйрәмнәрдә эчкән чакта, Биегәндә шуны җырлый Иде поплар, дворовыйлар — Вахлак аны җырламый, тик Тыңлый, аяк тыпырдата, Сызгыра; «күңелле җыр» дип Атый аны чын-чынлап.) 1 Крепь — крепостное право мәгънәсен аңлата; «искә алу» «по¬ минки» мәгънәсендә алына (православныйларда үлгәннәрне искә төшерү йоласы),—Тарар. 194
I. Хәсрәтле заманалар — хәсрәтле җырлар КҮҢЕЛЛЕ ҖЫР — Яша, мә, тюря 1 аша! Сөт сорый күрмә тагын! «Ә безнең сыер кайда?» — Сыер юк инде, җаным! Барин китте бит алып, Үрчемгә дип өенә. Әй рәхәт яши халык Изге Рус илендә! Нәни кызы акыра: «Ә тавыклар кайда?» — дип, — Тинтәк нәрсә, акырма! Суд ашап бетерде бит; Аттан да колак кактык Постой2 тиеш килергә... Әй рәхәт яши халык Изге Рус илендә! Шулкадәр сызлый биле, Ә камыр тормый көтеп! Елый ана, моңлана, Катясы искә төшеп:- Инде бер елдан артык Катя — барин өендә! Әй рәхәт яши халык Изге Рус илендә! 4 Эшкә ярый башлауга, Югала безнең бала: Малай — китә патшага, Кызларны — барин ала! 1 Тюря — кваска яисә тозлы суга ипи турап хәзерләнгән бик гади аш. 2 Постой—аерым гражданнар өендә вакытлыча хәрби кешеләр урнаштыру.*?—Тәрҗ. 13* 195
Тик гарип кенә кала Ата-ана өендә. Әй рәхәт яши халык Изге Рус илендә! * Аннары вахлаклар җырын Хор белән бер күкрәттеләр,— Озын көйле, моңлы җыр ул,— Хәзергә бүтәне юк. Гаҗәп түгелме? православный Рус иле нинди киң үзе, Халкының исәбе юк, Ә бар кемнең күңелендә, Борынгыдан хәзергәчә, Аяз көн шикелле якты, Дәртле җыр кабынмаган. Гаҗәп бит бу! куркыныч бу! О син, заман,, яңа заман! Син дә җырда чагылырсың, Ләкин ничек?.. Халык җаны! Бер көл инде, ниһаять! БАРЩИНА ҖЫРЫ Калина — бик шапшак, бик ярлы, Көязлек көтмәгез аңардан, Аркасы бизәкле тик аның, Күренми — күлмәге каплаган. Табаннан муенга Тиресе суелган, Корсагы кибәктән күбенгән. Сүгелгән, сугылган, Сыннары сыгылган, Атлый ул соңгы көч белән. Кабакчы аягын үбә ул, Кайгыны аракы күмә шул, Тик шимбә көн генә дәшә ул хатынга Абзардан, баринның атлары яныннан... 196
«Ай җыры!.. Истә калсачы!..» Илгизәрләр пошындылар, Хәтеребез кыска, дип, Ә вахлаклар мактандылар: «Без барщина кешеләре! Без түзгәнгә түзеп кара! Без — барщина! Алпавытның Танау астында үстек; Көндез — каторга, ә төнен? Нинди оят! Тройкада Килеп, матур кызлар эзләп йөрделәр авылларда. Бер-беребезне танымас Булдык, һаман җиргә карап, Сөйләшүне оныттык. Эчә идек дәшми генә, Үбешә идек дәшми генә, Сугыша идек дәшмичә. — Дәшмәү турында, ансы, син Лыгырдама! бик кыйбатка Төште ул дәшми яшәү! — Диде күрше волостьтан Печән белән килгән кеше (Нужаның чигенә җиткән, Чабу белән — базарга!) — Боерды безнең барышня Гертруда Александровна Сүгенү сүзе әйткән өчен Бик каты суктырырга. Шундый суктыралар иде, Бер дә сүгенмәс булдык! Ә мужикка сүгенмәү ул — Дәшми яшәү шикелле үк. Иза чиктек! Ирек чыккач, Чын-чынлап бер бәйрәм иттек: Шулхәтле күп сүгендек, Ул көнне яңгырап торган Чаң авазы ишетелми дип Поп Иван үпкәләде. Бик әкәмәт хикәяләр Сөйләделәр... гаҗәпмени? 197
Ерактан сүз эзлисе юк — Үзеңнең арка тиреңдә Язылган һәммәсе дә. «Бездә кызык бер хәл булды,— Диде кара бакенбардлы, Озын буйлы бер егет:— Шуннан да кызыгы булмас». (Ул түгәрәк эшләпәдән, Значоклы кызыл жилеттан, Бер унлап җиз төймә тезгән, Таза киндер штан кигән, Чабатадан: охшый ул Шундый агачка, кайсының Кайрысын нәни көтүче Түбәнтен, буе җиткәнче, Беткәнче каезлаган, Ә югары өлешендә Тырнак тигән җире юк,— Рәхәтләнеп оя ясар Карга аның башында.) — Нинди кызык, сөйлә, туган! «Тукта, бер тартыйм элек!» Ул тәмәкесен тартканда, Илгизәрләр сорадылар Властан:— Бу нинди каз? — Читтән килгән бер интекмеш ’, Безнең волостька язылган, Барон Синегузинның 2 Дворовый кешесе, Викентий Александрович. Карета артында басып йөргән җиреннән сикергән 3 Крестьянлык эшенә, Кушаматы: «выездной» 4. 1 Русчасы: подбегало-мученик. «Подбегало» сүзенә Некра- сов: «читтән килеп, авылга язылган кеше»,— дип аңлатма биргән.— Тәрҗ. 2 Тизенгаузенның. (Некрасов искәрмәсе.) 8 Баринның каретасы артында хезмәтче өчен урын (запятки) булган.— Тәрҗ. 4 Кунакка яки җәмәгать урыннарына ат белән барганда хезмәт күрсәтүче лакей. 198
Үзе таза, аяклары Зәгыйфь, дерелдәп торалар; Барынясы каретага Мичәүле дүрт ат җиктереп, Гөмбәгә йөри булган... Сөйли дә соң! тыңлагыз бер! Зиһене шәп, ашагандыр Саескан йомыркасы *, дип Сүзен бетерде Влас. Зур эшләпәсен төзәтеп, Викентий Александрович Хикәясен башлады. ҮРНӘКЛЕ холоп — ТУГРЫЛЫКЛЫ ЯКОВ ТУРЫНДА Булган диләр түбән нәсел бер алпавыт, Ул взятка акчасына авыл алган, Утыз өч ел, бер дә китми, шунда торып, Өзелмәгән аракыдан, әче балдан. Саран булган, дворяннарга катнашмаган, Баргалаган чәйгә фәкать апасына, Крестьянны кеше дип тә санамаган, Ул шәфкатьсез булган хәтта баласына. Кызын биргәч, шәпләп суктырган киявен, Бер тиенсез куып чыгарган икәвен. Үрнәкле холопның, Тугрылыклы Яковның , Санаштырган тешләрен. Холоп дигән мескен кеше Кайчакта эт кебек ул: Барин күбрәк койса тешен, Яхшы барин — менә шул. Яшь чактан ук тугры холоп Яковның да Ике генә булган бөтен шатлыгы да: 1 Галәмәт: хәтерең яхшы булсын өчен, саескан йомыркасы ашар¬ га кирәк. (Некрасов искәрмәсе.) 199
Баринга ул хезмәт иткән чын йөрәктән, Туганының улын бишектә тирбәткән. Икесенә шулай картлык килеп җиткән, Аягыннан калган барин менә бер көн, Читкә барып дәвалану бушка киткән... Җитәр сиңа, күп әйттердең, күп типтердең! Күзләре бик үткер әле, Янып тора ал битләре, Шикәрдәй ак кабарынкы йомшак кулы, Тик аяклары богаулы! Юаш кына ята халаты астында, Ачы язмышын каһәрли, Тугры Яков һаман барины янында, Барин аңа: туганым, ди, дускаем, ди. Җәйне, кышны үткәрәләр икәү бергә, Карта уйнап вакыт уза, сизелми дә, Яши аның апасы бер ун чакрымда, Көннәр аяз торса, барин бара шунда. Яков аны алып чыга, ипләп сала, Атларны да юлда үзе тотып бара, Кертеп куя аны өйгә, апасына, Татулык шәп әле алар арасында. Үсеп җитә Яков энесе Гриша, «Өйләндер!»—дип, барин аягына ава. — Кәләшең кем була? — «Кәләшем — Ариша». — Тар кабердә черетермен, лыгырдама! Уйлаган ул Аришаны күргән мәлдә: «Аяк кына төзәлсәче, тәңрем!» — дигән. Энекәш өчен холоп күпме үтенсә дә, Үз көндәшен барин солдат итеп биргән: Бик нык хәтре кала үрнәкле холопның, Тугрылыклы Яковның, Котыра холоп, чыгып чиктән! Эчә көн-төн... Ә баринга ансыз яман, Барин өчен бар хезмәтче — юньсез, ахмак! һәр йөрәктә көчле ачу берегеп калган: Тупас кылан, үчеңне ал — бик уңай чак! Бер үтенеп сорый барин, бер сүгенә, Шулай уза ике атна. Менә бер көн холоп тагын кайтып керә... 200
Билен бөгеп, сәлам бирә башта. Аяксызны, имеш, бик нык кызганган ул; Кем генә соң бичараны карый алсын? «Начар эшне искә алма, шәфкатьле бул; Кабергәчә түзеп күтәрермен барсын!» Барин тагын ята, халат ябынган да, Яков утыра янында, һич күзен алмый, Барин тагын туганым дип дәшә аңа. «Яша, син ник чытык болай?» — Сару кайный! Бик күп итеп гөмбә тезде алар җепкә, Карта уйнап, чәй эчтеләр озаклап бик, Җиләк, чия тутырдылар эчемлеккә, Җыендылар, барып кайтыйк апага дип. Гамьсез ята барин, тәмәкесен тарта, Шатланган ул язгы кояш нурларына, Яков чытык, бик аз сөйли, уйга бата, Дилбегәсе дер-дер итә кулларында. Чукына ул: «Чур! җен-пәри, тизрәк югал! — Пышылдый,— Кит! тимә!» (ярсыта шайтаны.) Юлдан уңда агач үскән тарлавык бар, Җен елгасы дип йөртәләр күптән аны. Менә кинәт Яков шунда табан бора, Алпавытның төсе качкан: «Тукта!» — ди ул Яков дәшми. Бара атлар акрын гына, Ничә чакрым үткәннәрдер; ай, начар юл! Чокыр-чакыр, чыбык-чабык; ага монда Яз£ы сулар, зур агачлар тора шаулап... Туктадылар, барыр хәл юк бер адым да, Стенадай булып үскән алда нарат. Ат туара башлый Яков, ул ашыга, Күз дә салмый коты чыккан алпавытка, Калтыранган, чырае качкан Яшага Ялынырга тотына барин шул вакытта. Вәгъдәләрен аның тыңлап торган килеш, Көлә Яков! «Җан кыючы тапкан, имеш! Кул пычратып, мин соң сине үтерәмме? Юк, үләргә чират сиңа түгел әле!» Яков биек нарат башына менә дә, Дилбегәсен бәйли шуның нәкъ очына, Бер чукына, кояшка күз төшерә дә Башны — элмәккә, аякны ычкындыра!.. 201
Ходаем, коточкыч хәлләр! Салмак кына Яков өстә, баш очында әй чайкала. Өзгәләнә барин, үкси һәм кычкыра, Үз тавышы кире кайта аңа! Акыра ул бар көченә, сузып башын,— Кычкырудан юк бер файда! Төн пәрдәсе каплап ала Җен елгасын, Төнге чыклар бик мул анда, Дөм караңгы! -очып йөри ябалаклар Канатларын бәреп җиргә, Бик якында яфрак чәйни шунда атлар, Шөлдер чыңы ишетелә. Якынлашып килгән чугунка 1 шикелле, Ике түгәрәк күз уттай янып тора, Шаулап очкан ниндидер кошлар төркеме Шул наратның тирәсендә генә куна. Яков турында бер козгын кар-кар итә. Чү! алар йөзләп килгәннәр! Барин елый, таягы белән өркетә. Ходаем, коточкыч хәлләр! Төне буе ята барин шул елгада, Ыңгырашып куа кош һәм бүреләрне, Иртә белән аны аучы күреп ала. Өйгә кайткач, баринның шул бар белгәне: «Гөнаһлы мин! Җәзалагыз мине!» Әйе, барин, үрнәкле холопны, Тугрылыклы Яковны Мәхшәргәчә онытмассың инде! * «Нинди зур гөнаһ!» — диделәр Барсы да: «Яков кызганыч, Барин хәле дә коточкыч — Нинди җәза алган бит!» «Кызган!..» — Тагын шундый өч-дүрт Яман хикәя тыңлагач, Бик кызу бәхәс башланды: Иң гөнаһлы кеше кем? Берсе әйтә: «кабакчылар», 1 Элекке вакытта крестьяннар тимер юлны «чугунка» дип ата¬ ганнар, бу урында паровоз мәгънәсен аңлата.— Тәрҗ. 202
Икенчесе — «алпавытлар», Өченчесе — «мужиклар». Моны әйтте Прохоров Игнатий, ул — йөк йөртүче Килбәтле һәм хәлле кеше, Бушбугаз мужик түгел. Ул үзе бик күпне күргән, Губернаны аркылы да, Буйга да йөреп чыккан. Сөйләттерү кирәк иде. Ләкин барлык вахлаклар, Игнатийны ачуланып, Бер сүз әйттермәделәр, Бигрәк тә Клим Яковлев Әтәчләнде: «Дурак син!..» — Ә син башта тыңлап кара...— «Дурак ла син...» — Барыгыз да, Карап торам, дураклар!— Дип тупас сүз кыстырды Купең энесе Еремин, Крестьяннан ни эләксә Шуны сатып алучы — Чабатамы, бозавымы, Я нарат җиләгеме... Ә барыннан да бигрәк, Имана вакыты җиткәч, Вахлакларның актык малын Торгида саткан чагында Җайны ычкындырмаучы. — Бәхәс башлаган булдыгыз, Тик гел читтә йөрисез! Иң гөнаһлы — кем? Уйлагыз! — Кем соң? үзең әйтеп бир! «Кем? билгеле: юлбасарлар!» Ә Клим аңа каршы төште: — Крепостной булганыгыз юк, Тамып торган бөек тамчы Сезнең пеләшкә таммады! Янчык тулган: бөтен җирдә Юлбасарлар тора кебек; Юлбасар — ул башка нәрсә, 203
Монда һич катнашы юк! «Юлбасар юлбасарларны Яклый шул!» — дип куйды купец. Ә Лавин — аңа ташланды! — Укы догаңны! — дип, аның Авызына кундырды. «Мал-туар белән бәхилләш!» — Купең җавап кайтарды. «Ай, сугышалар! егетләр!» Крестьяннар чигенделәр, Беркем котыртып тормады, Берсе дә аермады. Боз яугандай, йодрык ява: — Үтерәм! яз васыятеңне! «Үтерәм! попны чакырт!» Кыршау белән кыскан кебек, Бер кулы белән купецны Кысты Клим, икенчесе Белән чәченнән тотты һәм егетне: «Сәламлә!»—дип, Аягына идерде. — Ну, җиткәндер! — диде купец Клим аны ычкындыргач, Бүрәнәгә утырды да, Шакмаклы зур яулык белән Битен сөртеп, әйтте ул: — Җиңде, имеш! гаҗәпмени? Үзе чәчми дә, урмый да, йөри тик коновал булып, Ничек ул көч җыймасын? (Крестьяннар көлештеләр.) «Әллә тагын телисеңме?» — Диде Клим гайрәтләнеп. — Әллә, куркыр бу, дисеңме? — Ипләп чикмәнен салды да Кулларына төкерде. «Гөнаһлы телем тибрәтми Булмастыр, ахры: тыңлагыз! Мин сезне килештерәм’» — Диде кинәт Ионушка, Кич буе бер сүз дәшмичә, Авыр сулап, чукынгалап, 204
Тын гына тыңлап утырган Юаш бер гыйбадәтче. Купец шат; Клим Яковлев Карышмады. Утырыштылар, Тирән тынлык урнашты. II. Илгизәрләр һәм гыйбадәтчеләр Рус илендә аз очрамый Нәсел-нәсәбе булмаган Йортсыз-җирсез кешеләр. Урмыйлар да, чәчмиләр дә — Уртак амбардан ашыйлар, Шул туйдыра тычканны да, Иксез-чиксез гаскәрне дә: Утрак тормышлы мужикны Аның Ж.ИЛКӘСС диләр. Халык яхшы белеп тора: Бик шәп кәсепкә киткәндәй, Көз көне кайбер авыллар Хәер сорарга китәләр: Ләкин халык карашыңча, Монда алдаудан бигрәк, Бәхетсезлеге көчлерәк,— Хәерчене кумыйлар. Мондый хәлләр дә еш була: Илгизәр гыйбадәтчең — бер Карак хатын булып чыга; Афон просфорасына \ Мәрьям ана күз яшенә Хатын-кыздан киндер алган Паломникның1 2 да беленә Тройцы-Сергей лаврасыннан Ары бармаганлыгы. Изге бер карт, матур ж.ырлап, Халык күңелен биләгән; Чуртанлы Күл авылында, Аналардан рөхсәт алып, 1 Просфора — православныйларда гыйбадәт йолаларын үтәгәндә кулланыла торган ак икмәк.— Тәрҗ. 2 Паломник — «изге» җирләрдә йөреп кайткан кеше.— Тәрҗ. 205
Яшь кызларны изге җырга Өйрәтергә тотынган; Кыш буе яшь, матур кызлар Япма ындырга йөргәннәр, Яңгырап торган җыр аннан, Җырдан бигрәк—чыр-чуы. Нәрсә белән беткән, димсез? Карт җырларга өйрәтмәгән, Барсын бозып бетергән. Барынялар күңеленә Ошый белгәннәре дә бар: Хатыннар аркылы җитә Кызлар бүлмәсенә, аннан — Барыняның үзенә; Ачкычларын шалтыратып, Йөренә бу, барин кебек, Төкрә мужикның битенә, Динчел карчыкны аннары Үзенә баш идерә!.. Ләкин халык илгизәрнең Яхшы якларын да күрә. Чиркәүләрне кем сала? Монастырь кружкаларын кем Мөлдерәмә тутыра? Кайберсеннән файда да юк, һәм зарарлы эше дә юк, Кайберсен аңламассың, һәрке^м белә Фомушканы: Ике потлы чылбыр белән Бөтен тәнен чорнаган, Җәен, кышын яланаяк, Аңлаешсыз сүзләр сөйли, Ә яши дин кушканча: Мендәре аның — каты таш, Азыгы—ипи дә су. Халыкның бик хәтерендә Старообряд Кропильников, Бөтен гомерен үткәрә карт Я ирек, я төрмәдә. Усолово авылына Килә дә бу, денсезләр, дип Тирги халыкны, урманда 206
Яшәргә өнди. Становой Ишетеп тора моны. — Допроска,— ди,— коткычыны! Ә карт аның үзенә: «Антихрист * илчесе син!» Сотский һәм староста Картка күзне кысалар: — Буйсын! — диләр, карт тыңламый! Острогка ябарга дип Алып китәләр аны, Ә ул тирги начальникны һәм, арбада баскан килеш, Усалларга кычкыра: «Зур хәсрәт күрерсез! Сез инде — беткән баш! Сәләмә идегез, булырсыз ялангач, Кыйнадылар сезне таяк, чыбык белән, Моннан соң кыйнарлар тимер чыбык белән!..» Крестьяннар чукыналар, Ә начальник картны кыйный: «Исеңә төшерермен мин Ерусалим судьясын!» Олаучы егет куркудан Дилбегәсен төшерә кулдан, Чәчләре үрә тора! Гөнаһ шомлыгына каршы Иртән команда килә: Күрше Устой авылында Солдатлар урнашалар. Допрос! халыкны суктыру! Тревога! шунда рәттән Усолларга да эләгә: Картның пәйгамбәрлекләре Дөрескә чыга яза. Халык мәңге дә онытмас Бистәдәге тол хатынны, Евфросиньюшканы: Алланың илчесе кебек, Килеп чыга иде карчык 1 Антихрист—Гайса дошманы, дәҗҗал.— Тәпҗ. 207
Холера елларында: Күмә, дәвалый, чирлене Карый. Аңа крестьянкалар Табынырдай булалар... Шакы ишекне, чит кунак! Кем булсаң да, курыкмыйча, Авылда ишек шакы! Төп крестьян беркайчан да Алай шикләнүчән түгел, Чит кешене, хәерчене, Юаш юлчыны күргәндә, Таза хәллеләр шикелле, Берәр нәрсә чәлмәсен бу! — Дигән уйга бирелми. Ә хатыннар — бик шат моңа! Кышкы кич. Чыра яндырып, Эшли семья, тыңлый-тыңлый Илгизәр хикәясен. Ул инде мунча да кергән. Үзенең кашыгы белән, Фатихалы кулы белән Балык шулпасы ашаган, Тамырларына бал киткән, Сүзе ага чишмәдәй. Өйдә тып-тын булып калган: Ясый торган чабатасы Төшеп киткән бабайның: Суса күптән йөрмәс булган, Киндер суга торган хатын Тыңлый — эшен оныткан; Хозяйканың олы кызы Евгеньюшка тегү тегә, Чәнчә бармагы зур булып Бүртеп чыккан, ә кыз үзе Тоймаган да, инә кадап, Бармагын канатканын; Тегүе төшкән идәнгә, Күзләрен зур итеп ачкан, Кулын җәеп утыра, Балалар баш салындырган Сәндерәдән, кымшанмыйлар, Төньяк диңгез бозы өстендә 208
йокымсырап ята торган Тюлень балалары кебек, Түшләренә ятканнар. Йөзләр күренми — каплаган Тузгып төшкән чәчләре, Ләкин әйтеп торасы юк — Чырайлары — сап-сары. Тукта! Афон хикәясен Сөйләп бетерер илгизәр — Баш күтәргән монахларны Диңгезгә төрек куганын, Монахларның, күндәм барып, йөзәрләп һәлак булганын... Иштелер ачынып пышылдау, Күрерсең яшь белән тулган, Куркып калган күзләрне... Җитте куркынычлы минут — Хозяйканың үзенең дә Юан корсаклы орчыгы Төшеп китә тезеннән! Васька-мәче сагая һәм Шул орчыкка сикерә. Бүтән вакыт булса әгәр, Эләгер иде песигә, Хәзер берәү дә сизмәде,— Өлгер аягы белән ул Орчыкны капшап карады, Шуннан сикереп уйнады, Орчык тәгәрәде-*китте, Бик күп итеп чорналган Җеп сүтелеп беткәнче! Әгәр берәү күргән булса Төн кунучы илгизәрне Крестьян семьясының Ничек тыңлавын,— аңлар ул: Эш тә һәм бетмәс нужа да, Озак сузылган коллык та, Хәтта кабак үзе дә Рус халкына әле һич тә Чик куя алмаганнар: Халык алдында киң юллар. И-68-14 209
Күптән сөрелгән кырлары Сукачыны алдаласа, Ул сөрә урман читендә Кисәк-косак җирләрне, Эшләү бик кыен булса да, Аның каравы, яңа җир Бер дә тиресләмичә дә Уңышны бик мул бирә. Шундый ук һәйбәт туфрак ул — Рус халкының үз җаны да... О, чәчүче! кил тизрәк! Иона (ягъни Ляпушкин) Вахлаклар ягына һаман Килеп чыккалый тора. Крестьяннар илгизәрне Читләтмиләр генә түгел, Бәхәсләшәләр, иң элек Кемдә кунак булсын дип. Ул бәхәсләргә Ляпушкин Ләкин үзе чик куя: «Хатыннар! иконаларны Чыгарыгыз!» Чыгаралар; һәрбер икона алдында Иона җиргә ава: «Әрләшмәгез! алла эше, Кайсы ягымлы караса, Мин шул өйгә барырмын!» һәм еш кына Ионушка Иң ярлы икона белән Бара иң ярлы өйгә. Ул өйгә хөрмәт аннары, Төенчек, таба күтәреп, Хатыннар агылып тора. Ионушка аркасында Өй тулы нигъмәт була. Чукына-чукына, акрын гына, Салмак кына сөйләп бирде Ионушка «Ике бик зур Гөнаһлы кеше» турында. 210
ИКЕ БИК ЗУР ГӨНАҺЛЫ КЕШЕ ТУРЫНДА Аллага бер дога кылып, Борынгы әкият сөйлим, Соловкида сөйләп бирде Аны отец Питирим. Булган унике юлбасар, Атаманы — Кудеяр, Бик күп христиан канып Агызып йөргән алар. Алар яшәгән урманда, Талап бик күп мал тапкан, Кудеяр Киев яныннан Матур кыз урлап кайткан. Көндез кыз белән юана, Төнлә йөри талауда, Шул юлбасарның вөҗданын Уята кинәт алла. йокы кача: җаны бизә Эчү, үтерү, талаудан, Үтерелгәннәр күз алдына Килеп басалар һаман. Озак көрәшә, карыша Ерткыч кеше аллага, Сөяркәнең башын чаба, Үлем — есаулга да. Явызны җиңә вөҗданы, Шайкасын ул бетерә, Малын бирә чиркәүләргә, Пычагын тал төбенә Күмә; гөнаһын йоларга Китә Гайса кабренә, Тәүбә итә, дога укый, Хәле яхшырмый бер дә. 14* 211
Картлач, монахча киенеп, Кайтып килә өенә, Яши ул кара урманда Иң карт имән төбендә. Көне-төне ялвара ул: Ходаем, шәфкатең сал! Җәзалана бирсен тәнем, Җанымны гына коткар! Мәрхәмәте белән алла Монахка юлны ача: Дога кылганда, алдына Бер изге килеп баса, Әйтә: «Талап йөргәндәге Пычагыңны казып ал, Ходай үзе сайлаттырган Имәнне кисеп аудар! Эше моның бик күп булыр, Әҗере күбрәк тагын да, Гөнаһ зынҗырың өзелер Имән ауган чагында». Карый монах: өч колачтан Ким түгел бу карт имән, Дога укып, кисә башлый Корыч пычагы белән. Кисә бу таза имәнне, Мактау сөйләп аллага, Еллар уза — картның эше Алга бик акрын бара. Коточарлык зур имәнгә Җитсенме чирләш көче? Монда кирәк картлач түгел, Тимер өзәрдәй кеше! Күңеленә шик тә төшә, Ишетә кискән арада: «Әй, картлач, нәрсә эшлисең?» Монах чукынып ала. 212
Караса — пан Глуховский Тора йөгрек атында, Иң бай, атаклы пан, диләр Монда аның хакында. Панның явыз кансызлыгын Бик күп ишеткәне бар Картның; гыйбрәт булсын өчен, Эч серен сөйли аңар. Пан елмая: «Котылуны Мин өмет итмим күптән, Хатын-кыз, алтын, аракы, Дәрәҗә — миңа җиткән. Син минемчә яши бел, карт: Күпме холопны тукмыйм, Асам, кисәм һәм җәзалыйм, Ә үзем тыныч йоклыйм!» Могҗиза була: монахның Ачуы чыга шул чакны, Явыз панның йөрәгенә Кадый корыч пычакны. Пан ияргә башы белән Ауганда, канга батып, Авып төшә карт имән дә Урманны яңгыратып. Имән ава, монахтан да Гөнаһлары алына, Безне, мескен колларыңны, Ярлыка үзең, хода! III. Искесе дә, яңасы да Иона бетерде, чукына; Халык дәшми. Тик яшь купең Кинәт кычкырып җибәрде Ачулы тавыш белән: «Әй сез, йоклаган көртлекләр! Әй, паром! Тизрәк! Па-ром!» 213
— Кояш чыкканчы булмас ул! Көндезен дә курка алар, Паромнары бик начар. Сабыр ит! Ә Кудеярны...— «Әй, паром! пар-ром! пар-ром!» Китте арбасы янына, Арбага сыер бәйләгән — Сыерга бер типте бу; Анда тавыклар кытаклый,— «Акырмагыз, тинтәкләр!» Анда бер бозау йөгерә — Бозауны да буш итмәде, Кашкасына кундырды. Кола атын чыбыркылап, Китте Волгага таба. Нәкъ юл турында ай йөзә, Купец белән янәшәдә, Айның тонык яктысында Кызык күләгә бара! «Сугышмаска булдымыни? Бәхәсләшер урын юк шул,— Диде Влас:—Ой, ходаем! Дворянның гөнаһсы зур!» Игнатий Прохоров тагын Чыдамады:—Зурын бик зур, Ә шулай да крестьянның Гөнаһсы хәтле түгел,— Дип куйды. Клим төкерде, «һаман да шул! Чәүкә дә бит Үз баласын аппагым, ди... Я, алайса, сөйләп бирче, Нинди бик зур гөнаһ ул?» крестьянның ГӨНАҺСЫ Бер тол аммирал диңгездә йөзгән, Диңгездә йөзгән, дөньяны гизгән, Ачаковта 1 ул төрекне җиңгән, Государыня аңар, Бүләк булсын дип, Сигез мең җанны багышлап биргән. > Ачаков — Очаков, Кафа диңгездә крепость. 214
Ахыр гомерен шул вотчинада Яши аммирал ваемсыз гына, Старостага бер алтын тартма Бирә аммирал үлгән чагында. «Ой, староста! Тартманы сакла! Анда теләгем минем язылган: Крепь коллыгын өзеп, иреккә Чыгарга тиеш нәкъ сигез мең җан!» Җансыз аммирал өстәлдә ята, Ерак кардәше күмәргә кайта... Күмә, эш бетә! Старостаны Чакырып, аннан барсын да белә; Вәгъдә итә ул алтыннар аңа, Иреккә чыгу кәгазе бирә. Ә комсыз Глеб кызыгып кала, Васыять кәгазе утка ташлана! Уннарча елга, хәзергә чаклы, Кол итә явыз сигез мең җанны — Ата-бабаны; һәм күпме халык Бетә, таш асып, суга ташланып. Алла шәфкатьле, гафу итми тик Иуда гөнаһсын. Ой, мужик! мужик! иң гөнаһлы бит Син, шуның өчен мәңге янарсың! Күкрәп торган дәһшәтле һәм Кырыс тавыш белән Игнат Сүзен сөйләп бетерде. Сикереп аякка бастылар, Көрсенделәр һәм әйттеләр: «Крестьянның гөнаһсы — Чыннан, коточкыч икән!» — Безгә мәңге газап, ох-ох! — Диде үзе староста, Өметсезләнеп тагын да; Ышанмый ул, киләчәктә Яхшы булыр дип, кайгыга һәм шатлыкка тиз бирелә. 215
«Бик зур гөнаһ! бик зур гөнаһ!» — Диде Клим, сагышланып. Ай нурларында яктырган Волга буендагы мәйдан Кинәт үзгәреп китте. Каты басып йөри торган Горур кешеләр югалды, Калдылар тик вахлаклар, Башлар нужадан чыкмаган, Туйганчы бер ашамаган, Аларны барин урынына Моннан соң кыйнар волостной, Ачлык аларның ишеген Шакырга инде җыена, Күптән бирле яңгырлар юк, Җитмәсә — коңгыз оча! Алдакчы купең аларга Яный — зур азаплар белән Хәзерләнгән сумалага, Вахлакларның күз яшенә, Бәяне киметәм, ди. Киметер дә, шелтәләр дә: «Ни өчен соң күп түләргә? Сез бит сатып алмагансыз. Кояшта үзегездән дә Сумала гел агып тора, Нараттан аккан кебек!» Тагын төштеләр мескеннәр Төпсез упкынның төбенә, Тынып, моңаеп калдылар Җиргә ятып түш белән; Уйланып, озак яттылар, Аннан — кинәт җыр башланды. Сузып әйтелгән сүзләре Акрын акты, якынлашып Килгән болыт шикелле. Бигрәк ачык җырладылар,— Җырны безнең илгизәрләр Бердән отып алдылар: 216
АЧЛАР ҖЫРЫ Баскан мужик — Гел чайкала, Бара мужик — Сулышы каба. Кайры ашап, Корсак күпкән, Үзәгенә Сагыш үткән. Кап-караңгы йөзе — калай, Исрекнең дә Булмас алай. Бара — мышнап, Бара — йоклап, Арыш шаулый — Кала туктап. Сурәт кебек Буразнага Баса, өнсез Җырлап ала: «Тизрәк өлгер, Арыш кынам! Мин сукачың Панкрат булам! Ашармын мин Таудай әпәй һәм зур коймак, Нәкъ өстәлдәй. Үзем ашыйм, Бирмим, улым, Әни, син дә Сузма кулың!» ♦ «Ой, ашыйсым килә, атай!» — Дип төшенке тавыш белән 217
Бер мужик кыерчык алды Капчыгыннан — кимерә. — Җырлыйлар тавышсыз гына, Ә чәчләрең үрә тора!— Диде икенче берәү. Чыннан, тавыш белән түгел, «Ачлар җырын» йөрәк белән Җырладылар вахлаклар. Җырлаганда, аягүрә Басты берсе, күрсәтә ул Хәлсез мужикның барганын, Ачны җил чайкалдырганын, Аны йокы басканын. Хәрәкәтләр — салмак, акрын. «Ачлар җырын» җырлап беткәч, Кыйналгандай, ава-түнә, Чиләк янына тезелеп, Эчтеләр бер җырчылар. «Тәвәккәл бул!» — Дьячокның Шулчак сүзе ишетелде, Улы Гриша килеп басты (Староста крестнигы) Авылдашлар янына. «Мә, аракы!» — Эчтем инде. Сезнең монда нәрсә булды? Суга төшкән төсле сез!.. «Безме?., юк ла!..» Сагайдылар, Гришаның җилкәсенә Влас Китереп салды зур кулын. — Коллык кире кайтты мәллә? Барщинага куалармы? Болынны алдылармы? «Болынны?.. Шаяртма, егет!» — Алайса, нәрсә үзгәрде?.. «Ачлар җырын» каркылдыйсыз, Әллә ачлык кирәкме? «Чыннан, нигә соң без болай?» — Диде Клим ашыгыч кына; 218
Күбесе җилкә чокырын Кашыдылар, пышылдашып: Чыннан, ник соң без болай? «Эч, вахлаклар, әйттер-сиптер, Барсы шәп, барсы безнеңчә, Барсы да без уйлаганча, Башыңны салындырма!» — Безнеңчәме, Климушка? Ә соң Глеб? Күп әйтелгән, Авызга чәйнәп салынган: Нәләт төшкән Глеб өчен Алар һич тә җавап бирми, Гаепле тик: бер крепь!— «Еланнан елан туа ич, Ә крепь алпавыт гөнаһын, Мескен Яковның, Глебның Гөнаһсын тудырды ул! Крепь булмагач — күндәм колын Элмәккә баш тыктыручы Алпавыты да булмас; Крепь булмагач — үзен үтереп, Бариныннан үч алучы Дворовый да булмас; Крепь булмагач — Рус илендә Яңа Глеб та булмас!» Барыннан бигрәк шатланып Гришаны Пров тыңлады: Елмаеп, иптәшләренә Әйтте җиңгән тавыш белән: «Чорна моны мыекка!» «Димәк, «Ачлар җыры»ның да^ Кирәге бетә моннан соң? Әй! Җырла күңеллесен!» — Диде Клим шатланып... Крепь турындагы дөрес сүз Телдән телгә күчеп йөрде: «Инде еланы булмагач — Елан баласы булмас!» 219
Клим Яковлев Игнатны Тагын сүкте: Дурак бит син! — Чак кына сугышмадылар! Дьячок Гришаны мактый: «Ходай биргән бит башны да! Мәскәүгә, новорситетка Ашыкмас иде юкка!» Ә Влас Гришаны сыйпый: — Алла бирсен көмешен дә, Алтынын да, бик акыллы Таза хатын да бирсен! «Кирәкми миңа көмеш тә, Алтыны да, бирсен ходай — Минем авылдашларым да, һәрбер крестьян кеше дә Барлык изге Рус илендә Иркен һәм шат яшәсен!» Кызлар шикелле кызарып, Чын йөрәктән шуны әйтеп, Григорий китеп барды. * Яктыра. Юлга җыена Олаучылар.— Әй, Влас Ильич! Кил әле, күр, монда кем бар! — Диде Игнатий Прохоров, Бүрәнәгә сөяп куйган Дугасын кулга алып. Влас килә, ә артыннан Клим Яковлев йөгерә, Аннары — илгизәрләр (Алар һәркая тыкшына): Бүрәнәләрнең артында, Хәерчеләр яткан җирдә Кыйнап ташланган берәү бар, Кыяфәте бик яман; Кигән киемнәре яңа, Ләкин ертылгалап беткән, Кызыл күлмәк, муенында Кызыл ефәк яулыгы бар, Жилетында — сәгате, йоклый ул. Лавин иелде, Карап кычкырды: «Кыйнагыз!» Авызына бер типте. 220
Сикереп торды егет, тонган Күзләрен уды, ә Влас Яңагына кунды рды. Китереп кыскан күсе кебек, Чыелдады күсәк-егет, Сызды урманга таба! Аяклары озын, чаба — Җир тетрәтеп! Ә артыннан Дүрт егет китте куып. «Кыйнагыз!» — дип кычкырдылар, Качкын да һәм егетләр дә Урманда югалганчы. «Кем ул? — дип, старостадан Төпченделәр илгизәрләр,— Ни өчен дөмбәслисез?» — Белмибез, тик хәбәр килде Тиски авылыннан безгә, Егор Шутовны кыйнагыз, Кайда күренсә дә, дип. Кыйныйбыз, тискилар килгәч, Аңлатырлар.— Булдымы? — дип, Егетләрдән сорады карт, Алар урманнан кайткач. «Куып җиттек һәм булдырдык! Демьянскига йөгерде, Шунда Волга аръягына Чыгарга уйлый булыр». Кызык халык! Нәрсә өчен Икәнен дә белми торып, йоклаганны кыйныйлар... — Бөтен ил кушкач: кыйный бцр! Бер дә юкка булмас!—диде Влас илгизәрләргә:— Тиски халкы мәнсез түгел, Күптәнме соң суктырдылар Анда һәр унынчыны?.. Ой, Егор!.. Ай, начар хезмәт!.. Пычрак кеше! — Аны булмый, 221
Кемне кыйнарга кирәк? Хәбәр безгә генә түгел: Тискидан башлап, Волгада Безгә хәтле ундүрт авыл, Барсында да строй аша Үткәргәннәрдер аны! Илгизәрләр тынып калды, Эшнең нәрсәдә икәнен Беләселәре килә, тик Влас агай ачулы. * Яктырып җитте. Ашарга Хозяйкалар ирләренә Чыгардылар кабартма һәм Каз ите (казлар көтүе шушыннан үткән иде; Бер агай култык астына Хәлсез өч казны кыстырган: «Сат! барыбер үләрләр!»—дип, Алдылар юк бәягә). Мужикның ничек эчкәнен Күп язганнар, аның ничек Ашаганын белмиләр. Сыер итен аракыдан Ныграк ярата бит ул. Эчмәүче бер ташчы шунда Әй исерде каз итеннән,— Аракың кирәк түгел! Чү! тавыш бар: «Кем килә бу! Кем килә бу!» Вахлакларның Шаулы күңел ачуына Тагын берәү өстәлде. Печән төягән йөк килә, Шул биек йөкнең өстендә Солдат Овсяников килә, Бер ун чакрым тирә-якта Аны белмәс кеше юк. Ә янында Устиньюшка, Туганнан туган сеңелкәш, Ятим кыз, ярдәмчесе. 222
Мәскәү һәм Кремльне Күрсәтеп, раегы1 белән Туена иде дә бабай, Кинәт раегы ватылды. Ә капитал бер дә юк! Бабай сап-сары өч кашык Сатып алды — тик өйрәнгән Сүзләр яңа музыкага Бер дә генә туры килми, Тыңлаучылары көлми! Хәйләкәр солдат! тырышып, Яңа сүзләр уйлап тапты, Кашыклар ходка китте. Картны күргәч, шатландылар: «Бабай, саумы! сикереп төш, Бергә-бергә эчеп җибәр, Аннары сук кашыкка!» — йөккә менүен мендем дә, Ничек төшәргә белмим шул, һаман бара! «Шәһәргәме? Тулы пенция сорапмы? Ә соң шәһәр янган бит!» — Янганмы? Аңар шул кирәк! Янганмы? Ә мин Питерга! Анда минем иптәшләрем, Тулы пенцияләр алып, Гулять итеп йөриләр, Минем дә эшем каралыр! «Чугункада китәрсең бит?» Солдат бер сызгырып куйды: — Бусурманның чугункасы Православный халкыбызга Озак хезмәт итмәде! Син безгә ягымлы идең Мәскәүдән Питерга хәтле Өч сум алган чагында, Җиде сум ала башлагач,- Шайтан алсын үзеңне!2 1 Раек — рәсемнәр куеп күрсәтә торган ящик.— Тэрҗ г 1868 елда тимер юлда йөрү тарифы бик нык күтәрелгән. 223
«Ә син кашыкларыңны сук,— Диде аңар староста:— Монда кызмача кешеләр Җитәрлек бар, эшләрең дә Рәткә килер, бәлки. Клим, Тиз бул, җайла барсын да!» (Климны яратып бетерми Влас, тик авыр эш булса, Аңар дәшә: «җайла, Клим!» Клим исә моңа бик шат.) йөктән картны төшерделәр, Солдат аякка нык түгел, Үзе озын, үзе ябык: Медальләр таккан сюртугы Колгага элгән кебек. Әйтеп булмый, аның йөзе Әллә ни бик ягымлы дип, Картның тәне тартыштымы — Нәкъ җен инде! Теш ыржая, Күзләре күмер була!.. Солдат кашыкларын сукты, Яр буендагы бар кеше йөгереп килде янына. Сукты — җырлап җибәрде: СОЛДАТ ҖЫРЫ Дөньяның Ялганын, Газабын Каргадым. Пуля немецларныкы, Пуля французларныкы, Пуля төрекләрнеке, Ә таяк — русларныкы! һай тормыш,— Юк өем, Юк ипи, Юк үлем. 224
Я-ле, беренче редуттан, бас эле, бас, Я-ле Георгийлы1 солдат, капчыгың ас! — Нигә соң бардым Байлар өенә? Чак алмадылар Мине сөңгегә. Коймага кадак Тезеп кадалган, Хуҗасы — карак, Кабахәт хайван. Ярлы — үзе ач, Тиенгә мохтаҗ: «Рәнҗемә, солдат!» — Рәнҗемим, брат! — һай тормыш,— Юк өем, Юк ипи, Юк үлем. Тик өч Матрена, Лука һәм Ермила Кадерле миңа, Лука һәм Ермила Тәмәке бүлә, Ә өч Матрена Ашарга бирә. Беренче Матрена Китерә икмәген, Икенче Матрена — Гөмбәнең бик шәбен, Өченче Матрена чүмечләп су бирә, Чишмәнең саф суын — туйганчы эчерә! Дөньяның Ялганын, Газабын Каргадым. Солдатны көзән җыерды, Устиныошкага таянып, Сул аягын күтәрде дә, Герне селкеп торган кебек, Селкеп тора башлады; Аннары уңын селекте, 1 Георгий И-68—15 кресты алган солдат. 225
«Ләгънәт тормыш!» — дип сүгенде, Басты ике аякка. «Җайла, Клим!» Нәкъ Питерча Эшне җайга салды Клим: Карт солдатны да, кызны да Янәшә бастырып куйды, Агач табаклар бирде, Үзе бүрәнәгә басып Кычкырды:—Тыңлагыз! —дип, (Солдат кеше чыдамады, Крестьянның сүзләренә Үткер сүзләр куша торды, Кашыкларын суккалап.) Клим Бер зур имән бүкән ята Минем ишегалдында, Күптән ята: яшьтән бирле Утын ярам мин шунда, Тик ул бүкән шушы солдат Хәтле үк яраланмаган. Күрегез: тик җаны бар! Солдат Пуля немецларныкы, Пуля французларныкы, Пуля төрекләрнеке, Ә таяк — русларныкы. Клим Ә пенцион тулы түгел, Картлачның бар яраларын Яраксыз дип тапканнар; Лекарь ярдәмчесе карап: «Ярасы икенче разряд! Пенцион да шул»,— дигән. Солдат Тулы пенцион бирмиләр, йөрәк тишелмәгән, диләр! 226
(Солдат сулкылдый башлады; Кашыкны сугам дигәндә, Көзән җыерды, Устинья Тотып калды картлачны.) Клим Солдат тагын прошенье Язган. Яраны карышлап Үлчәгәннәр, һәрберсенең Бәясе — бакыр акча. Базарда икәү сугышса, Пристав та шулай үлчи Аларның яраларын: «Уң күз төбе кара көйгән, Егерме тиен зурлыгы, Маңгай уртасы тишелгән, Бер сум зурлыгы. Барысы: Бер сум егерме тиенлек...» Базар сугышна әллә Тиңликме Севастопольдә Солдатның кан түккәнен? Солдат Таулар гЫна тибрәтмәдек. Редутларга сикереп мендек Куян кебек, тиен кебек, Кыргый мәчеләр кебек! Шунда калды аякларым, Шул шау-шуда чукракландым, Ачтан үлә язып калдым! Клим Питерга яралыларның Комитетына бара ул,— Мәскәүгә җәяү дә җитәр, Ә аннан соң? Чугунка бит Бик нык тешли ул хәзер! Солдат Кәпрәйгән барыня! Тәкәббер барыня Еландай шыелдап бара ул: «Берни дә юк сезгә! юк сезгә!» Авыллар өстенә җикерә, Мужикның битенә төкерә, 15* 227
Таптый ул, имгәтә, әвәли, Себерке бик яман себерә, Тиз көннән сау калмас беркем дә. Солдат аяк тыпырдата, Коры сөякнең сөяккә Бәрелгәне ишетелә, Ә Клим дәшми: килә инде Халык солдат янына. Барысы бирде: табакларда Яртышар, берәр тиеннән Бер сум акча җыелды... IV. Яхшы заманнар — яхшы җырлар Сүзләр, җырлар аралашып, Сүздән тукмашка да күчеп, Бу зур мәҗлес бетте бары Иртә белән! Халык та Таралды. Ә илгизәрләр Тал төбендә йоклап калды, Шунда калды Ионушка, Юаш бер гыйбадәтче. Култыклап ике ягыннан Әткәйләрен, Савва, Гриша, Ава-түнә кайталар, Җырлый алар, саф һавада Волга ярларында күкри, Чакырып чаң суккан кебек, Көчле, матур авазлар: Халык бәхете, Яктылык, ирек, Халык язмышы — Барыннан элек! Сорыйк алладан Тик шуны һаман: Яхшы эшләрдә Оста эшләргә Көч бир син безгә! 228
Тырыш, эшчән бул,— Шул иң туры юл Дус йөрәгенә, Ялкау һәм куркак, Буталып йөрмә! Оҗмах булыр җир! Халык бәхете, Яктылык, ирек, Халык язмышы — Барыннан элек! * Иң ярлы крестьяннан да Ярлырак яши Трифон. Бик кечкенә ике бүлмә: Берсендә мич төти һаман, Берсе җәйге — тик бер сажень, Бөтенесе менә шул; Сыеры да, аты да юк, Зудушка дигән эте дә, Мәчесе дә качканнар. Картны йокларга яткыргач, Савва китапка тотынды, Гриша, өйдә утыра алмыйча, Чыгып китте кырларга. Гриша — эре сөякле ул, Ләкин бик ябык чырайлы — Аларны начар ашата Комсыз карак — эконом. Семинариядә Гриша Төнге бердә уяна да Кояш чыкканчы йокламый,— Ак күмәчне көтеп ята, Көн саен бирәләр аны Кайнар сыек бал белән. Авыл бик ярлы булса да, Семинаристлар тук анда, Рәхмәт крестный Власка һәм бүтән мужикларга! Егетләр түли аларга 229
Көч җиткәнчә эшен эшләп, Шәһәрдә чакта аларның йомышы белән йөреп. Улларын мактый дьячок, Ә алар нәрсә ашый соң,— Ул хакта уйламый да. Ул үзе гомер буе ач, Көннәре уза эзләнеп Ашарга һәм эчәргә. Үзе бик җиңел холыклы, Югыйсә, чәч агарганчы Яши дә алмас иде. Аның хатыны Домнушка Бик хәстәрле, тырыш булган, Шуңа күрә алла аңа Озын гомер бирмәгән. Ул бичара кабергәчә Тоз юклыктан азап чиккән: Ипи булмаса — берәүдән Сорыйсың, ә тоз өчен Саф акча түләргә кирәк, Барщинада билен бөккән Олы Вахлак авылында Акча бик мулдан түгел! Ярый, икмәген бирәләр, Хәзинәдә бары белән Юмарт булмаса вахлаклар, Домнаның уллары күптән Кабердә черер иде. Кара көнендә кем генә Ярдәм итсә, шуның күндәм Батрачкасы Домнушка, Кер юганда һәм уракта, Кече улын, сөеклесен, Гришаны тирбәткәндә, Гомер буе тоз турында Уйлаган һәм җырлаган. Крестьяннар Домна җырын Искә төшереп җырлаганда, Бала йөрәге әрнеде. (Тапкыр телле вахлак җырны «Тозлы җыр» дип атаган.) 230
ТОЗЛЫ ҖЫР Кечкенә улым Ашаудан калды, Ходай сакласын Үлемнән аны! Бирдем бер сынык: «Мә, аша, балам!» Капмый, кычкыра: «Тоз сип син аңар!» Бер чеметем дә Тоз юк шул өйдә! Пышылдый алла: «Он сип ипигә!» Бер-ике капты, Авызын кыйшайтты. Кычкыра улым: «Тоз сип, ди, тагы!» Тагын он сибәм... Күз яшем ага Сынык өстенә! Ашады бала! Ана мактанды — Улы котылган... Димәк, күз яше Бик тозлы булган!.. Гриша җырны ятлап алды, Салкын, караңгы һәм кырыс Семинариядә аны, Дога укыган шикелле, Акрын гына тавыш белән Җырлап йөрүчән булды—• Сыкранды анасы өчен, Барлык вахлаклар өчен. Тиздән бала йөрәгендә Анасына мәхәббәте 231
Барлык ярлыга мәхәббәт Белән бергә кушылды — һәм, Унбиш яшенә җиткәндә, Григорий бик ачык белде: Ул яшәр ярлы һәм надан Туган ил бәхете өчен. Җәзалаучы кылыч тотып, Русь җирләренең өстеннән Ярсу демон күп очты. Авыр коллык Рус илендә Хәйлә юлын, алдау юлын Күп ачык тотты — җитәр! Терелеп килгән Рус илендә Бүтән бер җыр ишетелә: Ил өстендә, күренмичә, Очкан шәфкать фәрештәсе Җырлый,— көчле җаннарны ул Өнди намуслы юлга. Безнең бу җир йөзендә Теләсә кем өчен дә Бел, ике юл бар. Көчле булса горурың, Ныклы булса теләгең — Үзең сайлап ал! Берсе аның бик киң юл, Инде нык тапталган ул. Ул юлдан бара, Җиңелгә хирысланып, Рәхәткә комсызланып, Чиксез зур толпа. Чын күңелдән саф тормыш, Зур максатка омтылыш Мөмкинме анда? Кайный анда усаллык, Кансыз, явыз дошманлык — Сугыш һаман да 232
Даулап фани малларны... Анда әсир җаннарны Гөпаһ каплаган. Матур — карап торырга, Җансыз тормыш чынында, Ул — чукракланган. * Икенчесе — бик тар юл, Ләкин яамус юлы ул, Ул юлдан бара Тик иң көчле, саф җаннар, Мәхәббәткә бай алар Көрәшкә, алга. Яклап өлешсезләрне, Мәңге изелгәннәрне, Сафка бас тизрәк. Кимсетелгәннәргә бар, Мыскыл ителгәнгә бар, Син шунда кирәк. * һәм шәфкать фәрештәсенең Рус егеткә чакыру җырын Җырлавы гаҗәп түгел — Инде Русь аз күндермәде Якты фикерле улларын Намуслы. авыр юлга, Күз яшен дә аз түкмәде, Алар һәлак булганда (Атылган йолдыз шикелле Кинәт югала алар!). Вахлаклар ягы бик надан, Барщинадан һәм коллыктан Каты изелгән — тик ул да, Фатиха биреп, җибәрде Григорий Добросклоновны Шундый бер илче итеп. 233
Язмыш аңа хәзерләгән Халык яклаучысы дигән Бөек исемне, дан юлын, Чахотка һәм Себерне. * Кояш назлап нурын чәчә, Чыклы иртә сулышында Яңа чабылган печәннең Хуш исләре аңкыган... Григорий, уйга талып, Олы юлдан барды башта (Борынгы юл: ике якта Бик озын бөдрә каеннар, Юлы — уксыман туры). Ул я бик очынып бара, Я моңая. Вахлакларның Бәйрәмендә бер уянгач, Фикер һаман көчле эшли һәм җыр булып агыла: «Моңсу минутларда, Ватан-ана, Мин еракка очам уй белән. Күрерсең күп газап әле алда, Тик булмассың һәлак, мин беләм. Каралыгың тагы да көчле иде, Бигрәк яман иде йокың да, Син бөтенләй бәхетсез ил идең, Суд юк иде коллык йортында. Халкың синең булды уенчыгы Баринның, ул оятсыз азганда; Кол славянны монгол баскыннары Ат саткандай сатты базарда. Рус кызлары күпме хур ителде, Курыкмыйча камчы чыжлады, «Набор» сүзен халык ишеттеме,— Үлем килгән кебек сыкранды. 234
Җитәр! Исәпне өздек үткән белән, Ара өзек барин белән дә! Рус халкы үз көчен җыя бара, Гражданин булырга өйрәнә. Язмыш синең йөкне җиңеләйтте, Славяннарның гомер юлдашы! Син хәзергә семьяда кол әле, Ләкин азат улның анасы!» * Ашлык арасыннан узган Борылмалы тар сукмакка Кереп китте ул менә. Сукмак аны алып төште Инде чабылган болынга, Печән киптергән хатыннар Каршы алдылар егетне Яраткан җыры белән. Бичара әнкәсен уйлап, Гриша моңайды. Аннан да Бигрәк ачуы килде. Ул урманга китте. Анда, Арыштагы бүдәнәдәй, Бер-беренә аваз салып, Кечкенә балалар йөри (Ә зурраклар — печәндә). Шуларга кушылып Гриша Бер козау гөмбә җыйды. Кояш кыздыра: елгага Төште Гриша, су коена — Күз алдында: өченче көн Янып, кара кисәү булган Шәһәрнең күренеше: Исән калган бер йорт та юк, Тик берүзе исән калган Акка буялган зур төрмә, Утлавыкта ак сыер күк, Ялгызы басып тора. Начальниклар шунда шылган. Шәһәр халкы, гаскәр кебек, 235
Яр буенда лагерь корган, Әле йоклыйлар; уяулар Күп түгел: ике подьячий, Халат итәкләрен тотып, Шкафлар һәм урындыклар, Төеннәр һәм экипажлар Арасыннан узып бара Кабак палаткасына. Шул якка ук бер тегүче Бара, җыелмалы аршин, Үтүк, кайчы илтә, үзе Яфрак кебек калтырый. Торып әнә йокысыннан, Дога укый, чәчен тарый (Кызлар озын толымнарын Тоткан кебек) озын буйлы Бик мәһабәт кыяфәтле Протоерей Стефан, йокымсыраган Волгада Акрын гына саллар бара, Әнә, уңъяк яр астында Төялгән өч баржа тора; Җырлый-җырлый китерделәр Кичә аны бурлаклар. Әнә үзе — алҗып беткән Бурлак! Бәйрәмчә атлый ул, Күлмәк — чиста, кесәсендә Бакыр акча шылтырый. Канәгать йөзле бурлакка Карый-карый бара Гриша; Бер пышылдап, бер кычкырып Сөйләнә ул, уен шулай Ишеттереп уйлый ул: БУРЛАК «Җилкә, күкрәк, арка белән Баржа тартты аркан белән, Төшке кызудан тирләде, Елгадай акты тирләре. Егылды да тагын торды, «Дубинушка»сын шыңшыды,
Китереп җиткергәч баржаны, Баһадир йокыга талды, Иртән тирен ул мунчада Юды, хәзер гамьсез бара. Өч сумны текте билбауга. Бер чылтыратып алды да Калган бакырын, кабакка Керде, бер сүз дәшми, акча Түләп, эчеп җибәрде дә, Тамак кырды шәпләп кенә. Чиркәүгә бер чукынды: «Инде юлга! вакыт юлга!» Дәртле бара, чәйнәп күмәч, Бүләк: хатынына — комач, Сеңелгә — яулык, бала шат Булыр, аңа — путаллы ат. Юлы ерак, ходай бирсен — Кайтып җитсен дә ял итсен!» * Гришаның уе бурлактан Күчте серле Рус иленә һәм андагы халыкка. Яр буйлап озак барды ул, йөрде, дулкынланып, уйлап; Уйлый-уйлый арып беткән, Ут кебек кызган башыннан Яңа бер җыр ташыды. РУСЬ Син үзең ярлы да, Син үзең бик бай да, Син үзең көчле дә, Син үзең көчсез дә, Анабыз-Русь! Халыкның коллыкта Саф калган йөрәге — Алтын ул, алтын ул Ирекле йөрәге! Халыкның көчләре, Аның зур кодрәте — 237
Саф вөҗдан,— ул керсез,— һәм хаклык — үлемсез! Көч белән хаксызлык Сыймыйлар бер җиргә, Чакырмый хаксызлык Корбаннар бирергә — Русь бер дә селкенми, Әйтерсең: үлгәндер! Ә яшерен чаткысы Кабынып киткәч бер — Уятмый тордылар, Чакырмый килделәр, Тик берәр бөртектән Тау-бодай өйделәр! Исәпсез-хисапсыз Зур гаскәр кузгала, Җиңелмәс көчне ул Күрсәтер дөньяга! Син үзең ярлы да, Син үзең бик бай да, Син үзең изелгән, Син көчле — көчледән, Анабыз-Русь| * V «Җырым һәйбәт чыкты!—дип, Григорий биеп ала:— Чын йөрәктән әйтелгән бөек хакыйкать — анда! Вахлакларга җырлармын, һаман да ник аларга Боек җырлар? Ходаем! син ярдәм ит аларга! 238
Йөгерүдән, уеннан- битләр ут кебек яна, Нәкъ шулай, яхшы җырдан — дәртләнә һәм рухлана Изелгәннәр, ярлылар...» Җырны тантана белән Укыды ул (абыйсы мактады чын күңелдән), Гриша ятты йокларга, тик ныклап йокламады, Ярым йоклаган килеш, җыры яхшыра барды; Илгизәрләр Гришаның хәлен күреп торсалар, Инде үз өйләрендә булырлар иде алар. Хисапсыз көчләр ташый күкрәгендә Гришаның, Чиксез ягымлы аваз назлый уйларын аның, Якты гимн авазы бу бөек максат турында, Халык бәхете яңгырый Григорийның җырында!..
Николай Алексеевич Некрасов КОМУ НА РУСИ ЖИТЬ ХОРОШО (на татарском языке) Редакторы Т. М. Нурмөхәметов Художнигы А. Г. Садыйков Художество редакторы 3. Н. Хөсәенов Техник редакторы С. Г. Әхмәтҗанова Корректорлары Р. С. Хәмидуллина, М. М. Мирсалихова Наборга бирелде 29/1-1971 ел. Басарга кул куелды 7/IV-1971 ел. Ти¬ пография кәгазе № 2, 84Х|1081/з2. Учетн.-изд. таб. 13,44. Якынча басма таб. 12,8. Тираж 8000. Заказ И-68. Бәясе 48 тиен. Татарстан китап нәшрияты, Казан, Бауман ур., 19. ТАССР Министрлар Советы каршындагы Матбугат идарәсенең Камил Якуб исемендәге матбугат комбинатында басылды, Казан, Бауман урамы, 19.
Бәясе 48 Т1*ен