Автор: Астафьев В.  

Теги: уйдырма  

Год: 1980

Текст
                    ВИКТОР
у1СТ4<Ф>ЬЕВ


В И КТОР /1С"М«*»ЬЕВ ПОВЕСТЬ Русчадан Таһир Нурмөхәммәтов тәрҗемәсе КАЗАН У ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ 1980
Р2 Л86 © татарчага тәрҗемә, Татарстан китап нәшрияты, 1980.
КҮҢЕЛДӘ САКЛАНГАН ӘКИЯТ (Кереш сүз урынына) Безнең авыл читендә, яшел чирәмле аланлыкта җә¬ мәгать амбары бар. Амбар озын-озын бүрәнәләрдән бик зур итеп салынган, такта белән тышланган. Ул субайлар өстендә күтәрелеп тора. Бездә аны бура дип кенә йөр¬ тәләр. Авыл халкы әлеге бурада гомер-гомергә чәчүлек орлыкларын саклаган. Берәрсенең өе янып китсә, давыл кубып ут бөтен авылны ялап алса да, бурага салынган орлык исән кала. Ә орлыгы булган авыл җир сөрә ала, иген үстерә ала, димәк ки, син әлегә хәерче түгелсең, үзеңне кеше итеп, хуҗа итеп хис кыласың. Амбар янәшәсендә генә, таулардан тәгәрәп төшкән ташлар ышыгында, каравыл алачыгы утыра. Монда көндез дә караңгы, чөнки кояш тӨшми. Алачыктан өс- тәрәк, яшел дулкыннарга охшап торган тау түбәләрендә, карагайлар белән наратлар чайкала. Әлеге каравылчы өе яныннан гына, зәңгәр төтен кебек төтәсләп, чишмә агып чыга. Чишмә тау итәгенә таба киңәеп китә, җәен куе кыяк үләннәренә, тубылгы чәчәкләренә күмелә, кышын исә аны кар астыннан саркып чыккан сыек пар болытларыннан гына абайлап була. Алачыкка бәләкәй генә ике тәрәзә уелган, аның бер¬ се ишек катында, икенчесе авыл ягына карый. Авыл ягына караганын чишмә дымында котырып үскән шо¬ мырт куаклары, колмак, киндер, кычыткан ише үлән¬ нәр каплап тора. Алачыкның кыегы да юк, бары туф¬ раксасы гына бар. Аның өстенә чормалып-чормалып колмак үскән, шуңа күрә дә алачык әлеге тәрәзәсе белән сыңар күзле, тузма чәчле бер башка охшый. Колмак арасыннан төпсез чиләк кигезелгән морҗасы күренеп тора. Алачыкның өйалды да, болдыры да юк, ишек туп- туры тышка ачыла һәм ачылган саен, елның кайсы вакыты булуына карап, өскә я яңгыр тамчылары сибелә, 5
я колмак мәкәйләре белән шомырт шыбырдап коела. Кыш булса кар энәләре белән боз сөңгеләре чәчелеп төшә. Алачыкта Василий исемле бер поляк кешесе яши иде. Буйга әллә ни озын түгел, йөргән чагында бер якка янтаебрак атлый һәм иң кызыгы — ул күзлек кия иде. Күзлекне бездә Василийдан башка беркем кими. Шуңа күрә авылның олысы-кечесе дигәндәй бу күзлеккә шик¬ ләнеп карый. Шулай да алар Василийны олыламыйча, аның алдында башларын имичә калмыйлар иде. Василийның авылга зыяны тигәне юк, ул үзенең алачыгында тыныч кына яшәп ята. Тик ни сәбәптер, аның янына берәү дә килми. Бары чая малайлар гына кача-поса тәрәзәсенә күз салгалыйлар, тик өйдә ни ба¬ рын күрмәс борын ук, иңри-иңри авыл ягына кире ча¬ бып китәләр иде. Яз башыннан көзгәчә амбар тирәсендә бала-чаганың чыр-чуы ишетелеп тора. Алар монда кача-кача уйный¬ лар, капка алдындагы бүрәнә күперчек астыннан түш¬ ләре белән шуышып йөриләр, идән астындагы субайлар артына, хәтта бура-өсәкләр эченә кереп яшеренәләр иде. Амбар янында малай-салай акча сугышлы да, кузна да уйный. Кургашынлы сагалар еш кына стенага чәчрәп торганга, амбар такталары чәрдәкләнеп беткән. Кай¬ вакыт сагалар белән шундый каты сугалар, амбар хәтле амбар дөмбердәп куя, амбар эчендәге чыпчыклар исә, котлары алынып, фырылдап очып чыгалар иде. Мин нәкъ менә шушы амбар тирәсендә хезмәт юлым¬ ны башлап җибәрдем: без анда, җилгәргеч тоткасын әйләндереп, ашлык суырта торган идек. Шушында ук мин, үз гомеремдә беренче мәртәбә, скрипка уйнау¬ ларын ишеттем. Скрипканы бик сирәк очракларда гына әлеге поляк кешесе уйный. Аны безнең малайлар бер дә фани дөнья кешесе итеп санамыйлар иде. Ул үз эченә йомылган ниндидер серле кешегә охшый. Шуның өчен генә булса да ул бала-чаганың күңелендә онытылмаслык бер ха¬ тирә булып урнашып калгандыр дип уйлыйм. Өстенә урман ишелеп төшәргә торган, яныннан гына күгел¬ җем томанлы чишмә челтер-челтер аккан әлеге ташлы тау астындагы алачыкта нәкъ менә шул бик сәер, бик серле кеше генә, ягъни Василий гына яшәргә тиештер кебек тоела; аның йорты да, безнең уебызча, бүтән 6
кешеләрнекенә охшамаска тиеш, ул мөгаен тавык тәпиле субайларда утыра булыр, кичләрен аның тәрә¬ зәсендә беленер-беленмәс кенә булып тычкан уты җе¬ мелдәр, төпсез чиләкле морҗасында исә төн кошы ябалак хахылдап утырыр һәм тагын да хикмәтлерәге — бу алачык хуҗасының анда нәрсә эшләп ятканын, аның ни-нәрсәләр уйлавын бер генә адәм дә белмәскә тиештер сымак тоела иде безгә. Мин Василийның бервакыт дәү әни янына килеп нәр¬ сәдер сораганын хәтерлим. Дәү әни Василийны өстәл янына утыртты, аңа чәй ясап бирде, шуннан үзе чоланга чыгып китте, ниндидер кипкән үлән алып кереп, аны чуенга салып пешерергә куйды. Дәү әни әледән-әле Василийга кызганып карап куя, караган саен тирән генә көрсенеп ала иде. Василий чәйне без эчкән кебек чынаяк тәлинкәсенә коеп эчми, стаканнан гына эчә, чәй калагын да өстәлгә куймый, тәлинкәгә куя, калакны бер дә идәнгә тө¬ шерми иде. Аның күзлек пыялалары бик куркыныч ял¬ тырый, чәче кыркылган башы исә гәрәнкә шикелле бәләкәй генә булып күренә. Василийның кара сакалын яшен камчысыдай көмеш тасма телеп узган. Аның өс киеме дә, гәүдәсе дә тозга шакраеп каткан кебек, ва¬ кытсыз шиңгән, кипкән кебек тоела иде. Чәй эчкәндә Василий бик оялып утырды, дәү әнием нихәтле кыстаса да, нибары бер стакан чәй эчте, эчте дә, чукынмый-нитми генә, тәкәллефле генә баш иеп өс¬ тәл яныннан кузгалды. Дәү әнигә рәхмәтен әйткәч, бер кулына үлән төнәтмәсе салынган чүлмәкне, икенче ку¬ лына үзенең шомырт таягын тотып ызбадан чыгып китте. Дәү әни аның артыннан ишекне япты да: — Ходаем, берүк сакла! Күз алдында сукыраеп бара бит бу, бәхетсез җан...— дип офтанып алды. Икенче көнне кичен мин Василийның скрипка уйна¬ ганын ишеттем. Көзнең әле беренче көннәре генә иде. Амбарның ишеге төбенә кадәр ачып куелган. Анда җил уйнап тора, бураны төзәткәннән калган йомычкаларны селкет- кәли. Амбардан күксеп беткән арыш исе килеп тора. Кыр эшенә ярамаслык бер көтү бала-чага юлбасарлар булып уйный. Ләкин теләр-теләмәс кенә уйнаганга, уен сүрелеп калган иде. Көзен ничектер шунда яз көнендә-
я колмак мәкәйләре белән шомырт шыбырдап коела. Кыш булса кар энәләре белән боз сөңгеләре чәчелеп төшә. Алачыкта Василий исемле бер поляк кешесе яши иде. Буйга әллә ни озын түгел, йөргән чагында бер якка янтаебрак атлый һәм иң кызыгы — ул күзлек кия иде. Күзлекне бездә Василийдан башка беркем кими. Шуңа күрә авылның олысы-кечесе дигәндәй бу күзлеккә шик¬ ләнеп карый. Шулай да алар Василийны олыламыйча, аның алдында башларын имичә калмыйлар иде. Василийның авылга зыяны тигәне юк, ул үзенең алачыгында тыныч кына яшәп ята. Тик ни сәбәптер, аның янына берәү дә килми. Бары чая малайлар гына кача-поса тәрәзәсенә күз салгалыйлар, тик өйдә ни ба¬ рын күрмәс борын ук, иңри-иңри авыл ягына кире ча¬ бып китәләр иде. Яз башыннан көзгәчә амбар тирәсендә бала-чаганың чыр-чуы ишетелеп тора. Алар монда кача-кача уйный¬ лар, капка алдындагы бүрәнә күперчек астыннан түш¬ ләре белән шуышып йөриләр, идән астындагы субайлар артына, хәтта бура-өсәкләр эченә кереп яшеренәләр иде. Амбар янында малай-салай акча сугышлы да, кузна да уйный. Кургашынлы сагалар еш кына стенага чәчрәп торганга, амбар такталары чәрдәкләнеп беткән. Кай¬ вакыт сагалар белән шундый каты сугалар, амбар хәтле амбар дөмбердәп куя, амбар эчендәге чыпчыклар исә, котлары алынып, фырылдап очып чыгалар иде. Мин нәкъ менә шушы амбар тирәсендә хезмәт юлым¬ ны башлап җибәрдем: без анда, җилгәргеч тоткасын әйләндереп, ашлык суырта торган идек. Шушында ук мин, үз гомеремдә беренче мәртәбә, скрипка уйнау¬ ларын ишеттем. Скрипканы бик сирәк очракларда гына әлеге поляк кешесе уйный. Аны безнең малайлар бер дә фани дөнья кешесе итеп санамыйлар иде. Ул үз эченә йомылган ниндидер серле кешегә охшый. Шуның өчен генә булса да ул бала-чаганың күңелендә онытылмаслык бер ха¬ тирә булып урнашып калгандыр дип уйлыйм. Өстенә урман ишелеп төшәргә торган, яныннан гына күгел¬ җем томанлы чишмә челтер-челтер аккан әлеге ташлы тау астындагы алачыкта нәкъ менә шул бик сәер, бик серле кеше генә, ягъни Василий гына яшәргә тиештер кебек тоела; аның йорты да, безнең уебызча, бүтән 6
кешеләрнекенә охшамаска тиеш, ул мөгаен тавык тәпиле субайларда утыра булыр, кичләрен аның тәрә¬ зәсендә беленер-беленмәс кенә булып тычкан уты җе¬ мелдәр, төпсез чиләкле морҗасында исә төн кошы ябалак хахылдап утырыр һәм тагын да хикмәтлерәге — бу алачык хуҗасының анда нәрсә эшләп ятканын, аның ни-нәрсәләр уйлавын бер генә адәм дә белмәскә тиештер сымак тоела иде безгә. Мин Василийның бервакыт дәү әни янына килеп нәр¬ сәдер сораганын хәтерлим. Дәү әни Василийны өстәл янына утыртты, аңа чәй ясап бирде, шуннан үзе чоланга чыгып китте, ниндидер кипкән үлән алып кереп, аны чуенга салып пешерергә куйды. Дәү әни әледән-әле Василийга кызганып карап куя, караган саен тирән генә көрсенеп ала иде. Василий чәйне без эчкән кебек чынаяк тәлинкәсенә коеп эчми, стаканнан гына эчә, чәй калагын да өстәлгә куймый, тәлинкәгә куя, калакны бер дә идәнгә тө¬ шерми иде. Аның күзлек пыялалары бик куркыныч ял¬ тырый, чәче кыркылган башы исә гәрәнкә шикелле бәләкәй генә булып күренә. Василийның кара сакалын яшен камчысыдай көмеш тасма телеп узган. Аның өс киеме дә, гәүдәсе дә тозга шакраеп каткан кебек, ва¬ кытсыз шиңгән, кипкән кебек тоела иде. Чәй эчкәндә Василий бик оялып утырды, дәү әнием нихәтле кыстаса да, нибары бер стакан чәй эчте, эчте дә, чукынмый-нитми генә, тәкәллефле генә баш иеп өс¬ тәл яныннан кузгалды. Дәү әнигә рәхмәтен әйткәч, бер кулына үлән төнәтмәсе салынган чүлмәкне, икенче ку¬ лына үзенең шомырт таягын тотып ызбадан чыгып китте. Дәү әни аның артыннан ишекне япты да: — Ходаем, берүк сакла! Күз алдында сукыраеп бара бит бу, бәхетсез җан...— дип офтанып алды. Икенче көнне кичен мин Василийның скрипка уйна¬ ганын ишеттем. Көзнең әле беренче көннәре генә иде. Амбарның ишеге төбенә кадәр ачып куелган. Анда җил уйнап тора, бураны төзәткәннән калган йомычкаларны селкет- кәли. Амбардан күксеп беткән арыш исе килеп тора. Кыр эшенә ярамаслык бер көтү бала-чага юлбасарлар булып уйный. Ләкин теләр-теләмәс кенә уйнаганга, уен сүрелеп калган иде. Көзен ничектер шунда яз көнендә- 7
гечә һәвәссенел уйнамыйсың. Хәзер дә менә малайлар берәм-берәм өйләренә таралдылар. Мин амбарның ко¬ яшта җылына төшкән күперчегенә сузылып яттым да бүрәнә араларында шытып өлгергән бөртекләрне чүп¬ ләргә керештем. Ташлы тау юлында кайчан арбалар шалтырар икән дип, шулай иренеп кенә бөртекләр чүп¬ ләп ятам. Безнекеләрнең басудан кайтуын күрсәм, мин дә өйгә чаклы арбада утырып кайтачакмын, шуннан соң, бәлки, үземне атка атландырып су эчертергә җибәрүлә¬ ре дә ихтимал. Енисёй аръягындагы Үгез сырты * тирәләре караң¬ гыланып та килә инде. Үгез сыртында үсеп утырган на¬ рат ,һәм карагайлар очында гына бер йолдыз кинәт кенә уянып киткәндәй калкып чыкты да күз кысып куй¬ гандай булды. Ул да түгел, кылчыктай нурларын чәчеп тирә-юнен яктырта да башлады. Бирге якта, Василий алачыгы сөялгән тау өстенә, алсу шәфәкь шәүләсе су¬ зылып ятты, бу шәүлә бөтенләй көз аена хас булмаганча нурланып яна иде. Ләкин күп тә үтмәде, шәфәкъ алсуын урман ягыннан да, елга ягыннан да шуышып килгән куе караңгылык кысрыклый башлады. Әйтерсең лә шәфәкъ яктысын иртәнгә кадәр тәрәзә капкачы белән ябып куй¬ дылар. Җир өсте бердән караңгыланып китте, тынып калды. Күңелне ялгызлык хисе биләп алды. Василийның алачыгы чак-чак кына күренә иде инде. Ул тау ышыгына елышып бетте, караңгылык эченә йо¬ тылды. Бары тик чишмә суы җыелып торган җирдә, бә¬ ләкәй күлдә генә алтын тәңкәләр сымак сары яфраклар шәйләнә. Бераздан күл өстендәге ачык һавада ярканат¬ лар очарга кереште, алар «чи-чи!» килеп аланга таба очып килделәр дә минем баш очымда гына бөтерелергә тотындылар, аннары фыр-фыр килеп амбарның ачык ишегеннән эчкәре үтеп керделәр. Мин амбар чатына елышып тын алырга да куркып тордым. Нәкъ шул вакытта Василий алачыгыннан өс- тәрәк, тау юлында арбалар шалтырый башлады, ташка чык-чык итеп бәрелгән тояк тавышлары ишетелде: авылдашлар ышна җирендәге басудан кайтып киләләр, * Русчасында Караульный бык дип бирелә. Б ы к — суга төртелеп кереп торган таш кыя. Әлеге кыяны автор бүтән урында үгезгә дә охшата. 8
мин исә амбарның кытыршы бүрәнәләренә ябышып кал¬ ганмын да алардан һич аерыла алмыйм, чөнки караң¬ гыда кузгалып китәргә куркып тора идем. Авылда инде утлар да кабынды, морҗалардан Енисей тарафына тө¬ теннәр агып төшә башлады. Кече инеш куаклары ара¬ сында кемдер үзенең көтүдән кайтмый калган сыерын эзләп йөри, ул әле бик назлы тавыш белән дәшә, әле сыерын теттереп сүгәргә тотына иде. Менә Үгез сырты өстендәге ялгызак йолдыз янында, рәсемдәге кебек, көмеш ай пәйда булды. Ай тешләп алынган ярты алмага охшап тора иде. Амбардан төш¬ кән күләгә бөтен аланны диярлек каплады. Анда ми¬ нем дә озын борынлы күләгәм сузылып ятты. Якында гына, инеш артында, зиратның аксыл тәреләре чагы¬ лып китте, амбар эчендә нәрсәдер чыелдап куйды — минем тез буыннарым калтырый башлады. Кулым бе¬ лән амбарга таянып үземне-үзем этеп җибәрмәкче булдым, әгәр шулай эшләсәм, өйгә уктай кайтып җи¬ тәсе, авылыбызның барлык этләрен уятырлык итеп капка биген шакылдатасы идем... Тик кинәт тау астындагы шомырт куаклары белән колмак үрелмәләре арасыннанмы, әллә җир карынын¬ нанмы ниндидер серле аваз — музыка ишетелеп китте дә мин янә стенага сыендым, Сул ягымда гына зират ята, каршымда тау калкып күренә, аның ышыгында әлеге серле каравыл өе бу¬ лырга тиеш. Уң ягымда ак сөякләр белән чуарланган иңкүлек җәелеп ята. Шомлы, караңгы эчле амбар ар¬ тыннан ук авылыбызның бәрәңге бакчалары башланып китә, ул бәрәңге бакчаларында, тәмуг төтеннәрен хә¬ терләтеп, шайтан таяклары үсеп утыра. Әйтәсе юк, бик имәндергеч картина бу, шуңа күрә мин, көзге яфрак кебек калтыранып, тын алмый басып торам. Япа-ялгыз бит. Минем ялгызлыгымны ялгыз скрип¬ каның зарлы авазы да арттыра төшә сымак. Дөрес, ул миңа берние белән дә янамый. Шулай булгач, нигә соң әле мин ялгызлыктан да, скрипкадан да куркып торам? Музыкадан да шөлләп торгач инде. И юләр баш, моңарчы минем аны ишеткәнем генә булмаган, шуның өчен дә аңардан куркып калганмын... Музыка үтә күренмәле затлы пыяла кебек ачыла төште, ягымлырак булып ишетелә башлады, шуннан минем шик-шөбһәләрем таралып китте. Хәзер инде 9
музыка тау астындагы чишмәгә кушылып агадыр сы¬ мак тоелды. Кемдер чишмә өстенә иелеп, аның көйле, моңлы суын ирене белән генә чөмерә сымак тоелды, ул чишмә суын чөмерә дә чөмерә, сусынын һич кайтара алмый, чөнки аның авызы да, эче дә тәмам кибеп бет¬ кән. Шул вакыт ни өчендер кичке Енисей күренеше күз алдыма килде. Су өстеннән үзенең учак уты белән сал йөзеп бара. Караңгыда күзгә күренмәгән сал хуҗасы: «Бу кайсы авы-ы-ыл?!» — дип сузып кычкыра. Кычкы¬ ра да ары йөзеп караңгылыкка китеп югала. Ни өчен китте соң әле ул? Аннан кая йөзеп китте икән соң ул? Ул да түгел, күз алдыма бүтән күренеш килеп бас¬ ты. Карлы Енисей өстеннән бер-бер артлы тезелешеп, чана табаннарын шыгырдатып олаулар узып бара. Аларның да каядыр еракка китеп барышы. Янәшәдән этләре лырт-лырт йөгерә. Ә атлары ашыкмый, йокым¬ сырап кына атлый сыман. Ләкин бу күренеш бик тиз алмашына. Менә Енисей ярына бер төркем халык җыел¬ ган, имеш. Аларның аяк астында ләмгә буялган бер юеш гәүдә ята. Яр буена җыелган бөтен кешенең дә күз карашы шул юеш гәүдәгә төбәлгән. Ә чәчләре тузгып беткән дәү әнием исә минем өстемә иелгән дә нигәдер үксеп-үксеп елый... Бу скрипкадан нишләп шундый хәсрәт моңы агып тора икән? Менә ул минем хастам турында, минем биз¬ гәк белән авыруым турында да хикәяли сымак инде. Мин җәй буе әрем кебек әче хина эчтем, ул дарудан тәмам гарык булып беттем. Колагым ишетми башлагач, үземне курку алды, мин дә үзебезнең Алеша кебек го¬ мерлеккә чукрак булып калырмын микәнни дип уйла¬ дым. Бизгәк белән саташып яткан бервакытта яныма әнием килеп басты, салкын кулын маңгаема куйды — аның тырнак төпләренә кадәр күм-күк булган, көеп чык¬ кан төсле күренә иде. Мин шунда җан ачысы белән кычкырып җибәрдем. Кычкырдым, ләкин үз тавышымны үзем ишетмәдем. Ызбада төне буе лампа янып чыкты, аның уты басып кына куелган иде. Минем әче тавышка дәү әнием йө¬ гереп килде. Аннары мине үзенә ияртеп, кулындагы лампасы белән почмакларны, карават асларын яктырта- яктырта күрсәтеп чыкты: менә күр, бернинди җен- фәлән юк... Скрипка уйный да уйный. Менә ул миңа бер кыз ба¬ 10
ланы исемә төшерде. Аны олаучылар шәһәр больницасы¬ на дәваларга илтәләр, чөнки аның бер кулы корышып сөяккә калып бара иде. Күз алдымда янә дә шул олаулар тезелеп китте. Алар каядыр китеп баралар. Бер күренеп алалар, бер боз кантарлары белән капланган елга борылмасы ар¬ тына кереп зыкылы томан эчендә югалып калалар. Бө¬ тен тирә-якны тынлык чолгап алган. Бозлар, урманлы кара кучкыл таулар чатлама суыкта оеп утыралар. Ләкин шундук Енисей күз алдымнан юкка чыкты, кышкы Енисей да, җәйгесе дә күренмәс булды; яңа¬ дан да әлеге Василий алачыгы артындагы чишмә чел¬ тер-челтер килеп ага башлады. Аңарга бүтән чишмәләр дә килеп кушылгач, ул елга рәвешенә керде, алай гына да түгел, таудан атылып төшкән ташкын кебек шаулап ага башлады. Ул инде хәзер аккан уңайга зур ташларны тәгәрәтә, агачларны төбе-тамыры белән куптарып таш¬ лый да бөтерә-бөтерә аларны бик еракка агызып китә. Менә ул хәзер тау астындагы алачыкны да, аландагы амбарны да йомычка шикелле юдыртып алып китәр, таудагы барлык нәрсәне сыпырып төшерер, һавада күк күкрәп, яшеннәр яшьнәр, шул чак гөлт итеп тылсымлы абага чәчәкләре кабынып китәр. Абага чәчәкләреннән ут урманга эленер, урман белән бергә бөтен җир өсте янар, янгын шул хәтле кбчәер, бу утлы давылны хәзер чишмә суы гына түгел, Енисей үзе дә, хәтта Енисейдан да ишлерәк дәрьялар да баса алмас, сүндерә алмас ке¬ бек иде! «Ни булды соң әле бу?! Кешеләр нәрсә карап тора?! Василийны бәйләргә кирәк бит, бәйләргә!» Ләкин скрипка җирне ничек яндырган булса, шулай ук сүндерде дә. Тик кабат канәгатьсезлек хисе туды, ничектер кызганыч булып китте. Ялгыз кеше янә үзал¬ дына сагышлый башлады. Ул каядыр китеп бара, олау¬ дамы, салдамы шунда китеп бара, ә бәлкем әле кичке караңгылыкта җәяүләп кенә китеп барадыр. Юк-юк, дөнья янмаган да, җимерелмәгән дә икән. Бары берәрсенең җаны әлеге абага чәчәгедәй күзгә күренмичә генә кызыл ялкын шикелле балкып алгандыр. Хәзер инде һәммә нәрсә дә элеккеге рәвешенә керде. Ай белән йолдыз да әүвәлгечә елга өстенә нурларын коялар. Ә авыл утлары күптән сүнгән инде. Зират та тирән тынлыкка чумган. Тау астындагы каравыл ызбасын 11
энҗе бөртекләредәй ялтырашкан бихисап шомырт сы¬ рып алган. Әнә шулай җемелдәп утырган ызба эчен¬ нән тын гына, моң гына булып скрипка авазы агып чыга. Барысы да үз урынында. Тик минем әле сөенеч, әле көенеч белән тулышып торган йөрәгем генә шундый талпынып тибә, ул менә-менә җир өстенә сикереп тө¬ шәр кебек. Менә бит нишләтте минем йөрәгемне тыл¬ сымлы серле музыка! Шулай да нәрсә турында сөйләде соң әле бу музыка миңа? Сөйләгәннәре шул олаулар гына түгелдер бит! Шулай ук’ үлгән әнием белән теге кулы корыша башла¬ ган кыз бала гына да түгелдер. Музыка миңа бүтән нәрсә, зуррак нәрсә хакында сөйләгән булырга тиеш. Ни өчен сыкранды икән ул алайса? Кемгә ачуланды икән? Аны ишеткәннән соң ни өчен минем күңелем борчылды һәм ачынды? Нилектән әле минем моңарчы еламаган¬ ча илереп-илереп елыйсым килә? Ни өчен мин үземне дә, әнә ул зиратта мәңгелек йокыга талган гүр ияләрен дә кызгана башладым? Алар арасында, тәбәнәк кенә калкулык төбендә, минем әнием белән ике апам да йоклап яталар бит. Мин аларны күреп тә белмим, чөн¬ ки алар мин туганчы яшәгәннәр, дөресрәге, аз гына яшәп калганнар. Әнием мине шушы дөньяда бер ял¬ гызымны. калдырып әнә шул кыз туганнарым янына китеп барган; кайсыныңдыр тынгысыз, борчу тулы йө¬ рәге хәзер бу фани дөньяда тәрәзәдә тырпылдаган кү¬ бәләк кебек тырпылдый сыман миңа. Менә музыка тавышы өзелде. Гүя кемдер скрипка¬ чының иңбашына кулын куеп: «Җитеп торыр хәзергә!» дип әйткәннән соң кинәт кенә тынып калды ул. Скрипка әйтергә теләгән сүзен гүя ахырына хәтле әйтергә өлгер¬ мәде, үзенең йөрәк әрнүен гүя тышка чыгарып бетерә алмыйча көрсенеп кенә куйгандай булган иде. Ләкин нәкъ шул вакытта бөтенләй башка бер скрипка уйнап җибәргән кебек булды да, аның авазлары җир хәтле җирнең дә өстенә сыя алмыйча, биеккә-биеккә аша баш¬ лады, бары төпсез күк гөмбәзенә, әлеге чәчрәп янган йолдыз янына менеп җиткәннән соң гына ул аһәңнәр өзелеп калды. Кайвакыт кешенең кайсыдыр төшендә, үзен ыңгырашыр дәрәҗәгә җиткереп, нәрсәдер капыл гына чәнчеп ала бит. Скрипка моңы да әнә шулай, гүя күккә менеп җиттем дигәндә генә кинәт кенә өзелеп калды шикелле... 12
Мин, иренемә агып төшкән күз яшьЛәремне ялмаш- тырып, амбар чатында әле озак утырдым. Кузгалып ки¬ тәрлек тә көчем калмаган иде. Хәзер миндә бер генә теләк бар, ул да булса менә шушында, бу бураның ка¬ раңгы чатында үлеп китү теләге. Әйе, барлык кешеләр тарафыннан да ташланган һәм онытылган хәлемдә үлеп китәсе иде дә һәммәсеннән дә үземне бер кызганды¬ расы иде. Тирә-юньдә ниндидер үзгәреш, ниндидер яңалык барлыкка килгән кебек булды. Музыка алдашмый ул — минем эчке сиземләвем чынлап та дөрес булып чыкты. Амбар янында күпме утырганмындыр, анысын хә¬ терләмим. Скрипка авазы кинәттән өзелеп калгач, өс¬ тәвенә алачыкта ут та сүнгәч, ирексездән: «Әллә Васи¬ лий үлде микән?» —дип уйлап куйдым мин. Сак кына атлап алачыкка таба киттем. Аякларым¬ ны чишмә тирәсендәге салкын ләм суыра башлады. Битемә алачык өстеннән асылып торган салкынча кол¬ мак яфраклары сарылды, баш очымда гына аның чиш¬ мә суы исе дә, татлы каен суы исе дә килеп торган мәкәйләре шыштырдап куйды. Мин, тәрәзәне каплап алган колмак сабакларын күтәрә төшеп, алачык эченә күз салдым. Алачыкта ялкынсыз гына тимер мич яна. Мич авызыннан төшкән кызыл ут шәүләсендә стена буендагы өстәл, янә почмактагы агач ятак чагылып кит¬ кәли. Василий сул кулын күзенә куйган да әллә ятыпмы, әллә утырыпмы тора. Өстәлдәге күзлекнең тәртәләре өскә күтәрелгән, пыялалары исә яктыра да сүнә, як¬ тыра да сүнә. Ә Василий үзе скрипкасын түшенә салган да уң кулындагы озын таягын — смычокны кысып тот¬ кан килеш хәрәкәтсез ята. * Мин ишекне акрын гына ачтым да эчкә таба бер генә атлап куйдым. Теге чакны бездә чәй эчеп киткән¬ нән бирле Василийдан курыкмый идем инде мин. Бигрәк тә аның күңелгә бик якын булып тоелган скрипка та¬ вышын ишеткәннән соң курыкмаска булдым. Бусагага утырдым да Василийның кулына кысып тоткан шома таягын җентекләп карарга керештем. Ан¬ нары: — Вася абый, тагын уйнап күрсәтегез әле?—дидем. — Кайсы көйне уйныйм соң сиңа, малай? Василийның тавышыннан шул аңлашылды: аның янына кемнеңдер килүенә, ул кемнеңдер үзе янында 13
утырып торуына ул бер дә гаҗәпләнми. Әллә бар мин аның өчен, әллә юк. — Вася абын, кайсысын телисез шуны уйнагыз,— дидем мин. Василий ятагына торып утырды да скрипкасының чөйләрен боргалады, шуннан ул смычогын кыллары өс¬ теннән ишетелер-ишетелмәс кенә сыздырып алды. — Мичкә утын өстә әле,— диде ул. Мин аның үтенечен үтәдем, мичнең ялкыны беравык- ка бөтенләй сүнде, өй эчен караңгылык биләп алды. Василий мичнең янып киткәнен сабыр гына көтеп утырды. Менә утыннар чырт-чырт килеп яна башлады¬ лар, тиздән мичнең челтәрләнеп беткән янтыкларында үлән сабаклары белән тамыр сурәтләре барлыкка килде, алачык эчендә ут шәүләсе тирбәлеп куеп Василийның йөзен яктыртып алды. Василий скрипкасын иңбашына кысып уйнап җибәрде. Мин ул уйнаган көйне таныганчы байтак вакыт узды. Амбар янында ишеткән көйгә дә, бүтән көйгә дә охша¬ ган иде ул. Тик монысы бертөрле күңелне эретә торган, бик миһырбанлы музыка иде, аңарда хәсрәтнең тамчы¬ сы да юк диярлек, хәвеф-хәтәрләр бөтенләй сизелми кебек. Скрипка бер дә ыңгырашмый, аңардан, әүвәлге кебек, .йөрәк каннары саркылып чыкмый, тирә-ягында исә ут та котырмый, тау-ташлар да җимерелми. Мич эчендә ялкын тирбәлә, ә бәлки бу — ызба ар¬ тында, тау башындагы урманда кабат шул, әлеге дә баягы абага үзенең тылсымлы чәчәген аткандыр. Борын¬ гыдан калган риваять шуны сөйли: әгәренки абага чә¬ чәген табу бәхетенә ирешсәң, син күренмәс кешегә әйләнәсең, димәк, син байларның бөтен мал-мөлкәтен тартып алып аны ярлыларга өләшә аласың, җен пат¬ шасы урлап киткән гүзәл кызны яңадан да үз егетенә кайтарып бирә аласың, хәтта зиратка килеп үзеңнең әниеңне дә, үксез калган бүтән балаларның әниләрен дә терелтә аласыңл. Коры нарат утыны дөрли-дөрли янып китте, калай торба терсәге бакырдай кызарып чыкты, борынга кызган түшәм исе, анда күбекләнеп кайнаган чәер исе килеп бәрелде. Өйнең һавасы мунча ләүкәсендәге кебек эс¬ селәнде, стеналар ут шәүләсеннән яктырып торды. Мич эчендә ялкын телләре бии, аның авызыннан әледән-әле 14
чаткылар чәчри, мич, тук мәчедәй мырылдап, җайга гына үзенең көен көйли иде. Ызбада музыкантның күләгәсе туктаусыз селкенеп тора, бу күләгә әле стена буенча сузаеп ята, әле үтә күренмәле шәүләгә әйләнә дә су өстендәге кебек кал¬ тырый башлый. Ул да түгел, музыкантның күләгәсе өй почмагына кереп кача, һәм минем алда поляк Васи¬ лийның җанлы, теп-тере гәүдәсе калкып чыга. Ялан тә¬ пиле Василий күлмәк изүен ычкындырып җибәргән, күз төпләре ифрат тирәнәйгән — монысы йокысызлык билгесе, әлбәттә. Василий скрипкасын яңагына кысып ятып тора, аңа болай уңайлырак ахрысы, чөнки ул скрипкага орынган колагы белән бик нечкә аһәңнәрне дә сиземләгән кебек. Менә мичтә ут та сүнде, мин моңа сөендем генә, чөнки мин Василийның агарынган чыраен, күлмәге аша төртелеп торган очлы калак сөякләрен, аның күмер шипшйе белән кысып-кысып нәзегәйтелгәндәй уң аягын, янә дә төпкә баткан күзләрен күрмәс булдым. Василий¬ ның күзләре зәгыйфь ут яктысыннан да мөлдер-мөлдер килеп өркешеп торалар кебек иде. Ярым караңгыда мин Василийның үзенә карамыйча, кыллар өстеннән кызу-кызу шуышкан, ә кайвакыт ак¬ рын гына сызылган смычогына гына, янә килеп скрип¬ касыннан бер мизгелгә дә калышмыйча чайкалып тор¬ ган күләгәсенә генә карарга тырыштым. Шуннан ул кабат борынгы әкияттәге тылсым ияседәй күз алдыма килеп баса, аның гарип гәүдәсе беразга гына булса да онытылып торгандай була иде. Мин әлеге көйне шун¬ дый мөкиббән китеп тыңлаганмын ки, Василий: — Бу музыканы бик нәүмиз кеше язган, ул бик ка¬ дерле нәрсәсеннән мәхрүм ителгән,— дигәч, дерт итеп сискәнеп куйдым. Василий скрипка уйнавын туктат¬ мыйча гына күңелендә булган уйларын сөйли бирде:— Кешенең үз әнисен, әтисен югалтуы мөмкин. Шулай да без аны ятим дип әйтә алмыйбыз әле, чөнки бу кеше¬ нең аны ятимлектән коткаручы туган иле бар әле.— Василий бер тын уйга калды. Мин аны нәрсә әйтер икән бу дип көтеп тордым.— Мәхәббәт тә, сөйгән ярыңны югалту ачысы да, шулай ук үлем-җитем хәсрәтләре дә, хәтта, әйтер идем, күңел җәрәхәтләре дә тора-бара оны¬ тылалар, үтеп китәләр. Ләкин туган илкәеңне сагыну 15
хисе бервакытта да бетми, ул гомер буена синең бәгы¬ реңне имеп тора... Баягы музыкадан соң суынып та өлгермәгән скрипка кыллары яңадан телгә килде. Василий эченнән әрнеп- әрнеп сызлана, моны аның калтыраган кулы белдереп тора иде. Ләкин аның кулы бик тиз тынычланды, ә төйнәлгән йодрыгы исә язылып китте. Василий сүзен дәвам итте: — Бу музыканы, егеткәй, минем якташым Огинский язган. Огинский аны туган иле белән саубуллашкан ча¬ гында, чик буендагы бер кунак йортында язган. Әнә шулай итеп ул үзенең туган җиренә соңгы сәламен тап¬ шырып калдырган. Композитор үзе күптән вафат, ә менә аның тирән хәсрәтле музыкасы, туган илен өзелеп са¬ гынуы, аны олы мәхәббәт белән яратуы бүгенге көндә дә яши, чөнки бу олы мәхәббәтне аның йөрәгеннән һич¬ кем дә тартып ала алмаган... Василий үзе тынып калса да, аның скрипкасы тын¬ мады. Шулай да скрипка җыры моңаеп кына сүнә бара иде инде. Менә ул ялтыравык пәрәвез җебедәй сузылып торды. Бу җеп соңгы мәртәбә калтыранып алды да та¬ выш-өнсез генә өзелеп китте. Бу вакыт мин ике кулым белән дә бугазымны кысып тоткан идем, чөнки ялгыш сулышымны өреп пәрәвез җебен өз*еп ташлаудан курыккан идем. Ә менә ул җеп барыбер өзелде. Шуннан мин кулларымны муенымнан алып тирән генә сулап куйдым. Мич сүнде. Утлы кү¬ мерләр эрегәндәй таралып төштеләр. Хәзер инде Василий үзе дә күренми, аның скрипка тавышы да ишетелми. Тынлык, караңгылык һәм әйтеп бетергесез сагыш хуҗа хәзер бу өйгә. Василий үзенең караңгы почмагыннан тавыш бирде: — Соң инде, бар өеңә кайт. Дәү әниең хафалана башлар. Мин бусагадан торып бастым, шунда ишекнең агач тоткасына тотынмаган булсам, егылып китәсе икәнмен. Аякларым шундый оеган, аларны мең-мең энә чәнчи кебек иде. Пышылдап кына: — Рәхмәт, Вася абый,— дидем. Василий үзенең почмагында кыймылдап куйды, әллә оялчан гына көлде, әллә «Ни өчен?» дип сорагандай итте шунда. Мин: 16
— Белмим, ни өчен...—дип, авыз эчемнән генә бола¬ мык болгаттым да шундук ызбадан атылып чыктым. Куанычымнан күз яшьләремне коям, Василийга да, аның алачыгына да, барлык бу төнге җиһанга, йоклап яткан авылга, аның артында төшләнеп утырган ур¬ манга да күңелемнән күп-күп рәхмәтләр әйтә идем. Мин хәзер зират яныннан узарга да курыкмый идем инде. Минем өчен хәзер бернинди куркыныч юк. Бу минутта тирә-юнемдә явызлыкның әсәре дә булырга тиеш түгел. Дөнья, япа-ялгыз булса да, рәхимле ул, шуңа күрә үзе¬ нең эченә бернинди әшәкелекне дә сыйдыра алмый ул. Мин ай нурында коенган авылыбызны, шулай ук барлык җир йөзен дә бик рәхимле итеп күз алдыма китердем, шул рәхимлек белән шәфкатьлеккә үземне ышанып тапшырырга булдым — зират эченә кердем. Әниемнең кабере янында бераз басып торганнан соң: — Әнием, .бу — мин. Мин синең йөзеңне, чыраеңны онытканмын. Төшемә керми башладың бит син,— дидем. Мин тезләндем дә колагымны кабергә куеп тыңлап карадым. Әнием җавап бирми. Җирнең өстендә дә, астында да — тынлык. Дәү әнием белән бергәләп утырт¬ кан кечкенә миләш агачыннан кабер өстенә бәләкәй генә бер тармак өзелеп төште. Янәшә каберләрдәге каеннар үзләренең сары яфраклы чукларын җиргә хәтле үк салындырганнар. Каен очларындагы яфраклар ко¬ елган инде, шәрә чыбыклары зират өстендәге ярым айны челтәрләп бизәп куйган сымак. Бөтен тирә-юнь ым¬ сыз тынлык эчендә. Менә чирәм өстенә чык төште. Җил ичмаса ялгышып кына да исми. Тик, күп тә үтмәде, таулар ягыннан ташкын кебек салкын һава ага баш¬ лады. Каеннар шыбыр-шыбыр килеп яфракларын коярга керештеләр. Чирәм өстендәге чык тамчылары күз ал¬ дында мәрҗәннәр булып каттылар. Тиздән минем шул мәрҗәннәр эчендәге аякларым туңа башлады. Яфрак¬ ларның берсе якам эченә очып төшкәч әллә ничек чир¬ канып киттем. Зираттан тиз генә чыктым да авылыбыз¬ ның караңгы урамы аша, йокылы йортлар яныннан узып, Енисейга таба йөгердем. Ни өчендер өйгә кайтасым килмәде. Енисейның текә ярында күпме утырганмындыр, хә¬ терләмим. Ташлы яр буйларында Енисей суы шаулап тора. Салмак кына аккан елга таш кыяларга килеп бәрелә дә, айкала-айкала, тирән уймаклар ясый-ясый 2 М-527 17
кире үзенең үзәненә кайта. Блк тынычсыз безнең елга¬ быз. Ниндидер көчләр аны мәңге тынгысызлап тора, үз-үзе белән дә, ике яктан китереп кыскан кыялар бе¬ лән дә туктаусыз көрәшә ул. Енисейның тынгысыз булуына, аның элекке заман¬ нардан бирле ярсып агуына минем бер дә эчем пошма¬ ды. Вак ташлар өстеннән җырлый-җырлый, челтери- челтери аккан чишмә яки инеш сулары кешеләрне ни¬ чек тынычландырса, шашкын табигатьле Енисей да минем күңелемне шулай тынычландыра гына иде. Әл¬ бәттә, миңа көзге матурлык та тәэсир итми калмаган¬ дыр. Елга өстен шәм кебек ай яктыртып тора. Кая карама шунда чык бөртекләре җемелди. Яр башындагы кычытканнар да хәзер тиле бәрән үләне кебек күңелгә шом салмый, алар хәзер төрле бизәкләр белән чуар¬ ланган тылсымлы үсемлекләргә охшыйлар. Аннары кү¬ ңелемдә баядан бирле Василийның туган илне ярату турындагы музыкасы яңгырап тора. Минем каршымда да бит хәзер туган җирем җәйрәп ята. Минем туган җирем төнлә дә йокы затын күрми агучы Енисей ул; аргы якта үгезгә охшап утырган таш кыя ул; ерак тау сырт¬ ларындагы сөңгедәй очлы башлы чыршылар ул, артым¬ да гына яткан тып-тыныч авылым ул; көз суыгына да карамыйча, кычыткан арасында чырылдап утырган, үзен кимендә җәннәт кошларының патшасы итеп санаган чикерткә ул; ниһаять, җир өстендә энҗеле келәмдәй тү¬ шәлеп яткан чирәм дә ул. Боларның һәммәсе күңелемне шатландырган да, вакыты белән сыкрандырган да газиз туган илем ул. Өйгә төн уртасында гына кайтып кердем. Миндә ниндидер үзгәреш булганын чыраемнан ук сизеп алган дәү әнием мине әрләп тормады. Моның өчен мин аңа хәзер дә рәхмәт укыйм. Ул ни¬ бары: — Нишләп шулай озак йөрисеңдер. Ашарыңа әнә өстәл өстенә куйдым. Аша да йокларга ят,— диде. — Дәү әни, мин поляк Василийның скрипка уйна¬ ганын тыңлаган идем. — Ә-ә,— диде дәү әни сузып кына,—Ниндидер ят көйләр уйнаштыра шул ул. Катыннар аның скрипкә уйнаганын ишетсә җылыйлар, ирләр котырганчы эчә¬ ләр... — Ниткән кеше соң ул, дәү әни? 18
— Васяны әйтәсеңме? — Дәү әни учы белән авызын каплап иснәп куйды.— Кем диим инде сиңа. Бер адәм шунда. Ят әйдә, йокла. Иртүк торып сыерны көтүгә куасым бар.— Ләкин минем, бер сораша башласам, йө¬ дәтеп бетерәсемне дәү әни белә иде:— Кил алайсам, минем янга юрган астына кереп ят,— диде. Мин дәү әнинең юрганы астына шуып кына кердем, аны муеныннан кочып алдым. — Кара син аны, боз булгансың бит! Аягың да юеш! Тагын сызлар әле менә.— Дәү әни юрганны ипләбрәк япты, читләрен кыстырып-кыстырып куйды. Мине ба¬ шымнан сыйпап алганнан соң сөйләп китте:—;Вася нәсел-нәсәпсез бер бичара инде ул. Аның ата-анасы Польша дигән ерак җир кешеләре. Андагы халыкның гыйбадәт кылуы да бүтәнчә. Безнеңчә түгел. Патшасы да безнекечә түгел, ә король дип атала. Король белән безнең патша арасында бүләсе маллары булды микән инде — белмим дә. Тик безнең патша тарткан да алган поляк җирләрен... Син йоклыйсыңмы соң? — Ю-у-ук. — йокла, бәбекәчем, йокла. Минем икенче әтәч бе¬ лән торасым бар бит.— Дәү әнинең миннән тизрәк ко¬ тыласы килә иде, шунлыктан ул башлап җибәргән хи¬ кәясен йөгертеп кенә сөйләп чыкты.— Польша дигән әлеге ерак мәмләкәтнең кешеләре урыс патшасына каршы баш күтәргәннәр, моның өчен аларны безнең Себер ягына сөргәннәр. Василийның әти-әнисен дә би¬ регә куып китергәннәр. Василий ятапта чакта конвоир* толыбы астында туган. Аның чын исеме Вася түгел, Стася икән, аларча әйтсәк, Станислав булып чыга инде. Ә безнең авыл кешеләре аның исемен үзгәрткәннәр. Син йоклыйсыңмы соң? — дип, дәү әнием кабат сорап куйды. — Ю-у-у-к,— дидем мин аңа. — Тфү, нәләч икәнсең! Соң шул инде, Васяның ата- анасы үлеп киткән. Әүвәле анасы, аннары атасы гүр иясе булган. Бик зур кара тәреле, гөлләр үскән каберне күргәнең бар иеме? Күрсәң әнә шуларныкы инде ул. Вася ул каберне өф-өф итеп кенә тора. Аны кадерләгән кебек үзен дә кадерләмәс. Васяны хәзер картлык басты, аның кай арада картаеп киткәнен сизми дә калдылар. Ходаем, рәхимеңне кыл, без дә анысы яшь-җилкенчәк түгел инде! Шулай менә, Вася үзенең гомерен амбар саклаган булып каравыл өендә үткәрде. Сугышка ал¬ 2* 19.
мадылар. Тугач та, әле юеш чагында ук аягына суык тигән булган. Олауда барганда тигән... Менә шулай азап чигеп ята инде, мескен. Тик, әйтәм бит, вакыты җиткән. Әҗәл анысы һәммәбезгә дә киләсе дә бит... Дәү әнинең тавышы акрынайды, сүзләре аңлашыл¬ мый да башлады инде. Шулай көрсенеп ята торгач, ул йоклап та китте. Мин аны сорауларым белән бүтән бор¬ чымадым. Уйланып яттым, кеше тормышының нәрсә икәнен төшенергә тырыштым, ләкин берни дә булдыра алмадым. Кешеләрнең олыгайгач та әле тормышны төшенеп җитә алмауларын бик күп сулар аккач кына белдем мин. Әлеге истәлекле кичтән соң берничә ел вакыт узгач, аландагы амбарны файдаланмый башладылар, шәһәрдә элеватор төзелгәнлектән, аның кирәге дә беткән иде инде. Василий эшсез калды. Хәер, ул инде каравылчы булып эшли дә алмас, чөнки дөм сукырга әйләнгән иде. Күпмедер вакыт авылда хәер эстәп йөрде, аннары аяк¬ тан язды. Шуннан соң дәү әнием белән бүтән карчык- корчыклар каравыл өенә Василийның ашарына илтеп йөрделәр. Беркөнне дәү әни өйгә караңгырак чырай белән кай¬ тып керде, өстәлгә шундук тегү машинасын утыртып сатин күлмәк тегәргә кереште. Алдан ерыгын калдыр¬ мыйча гына ыштан да, берничә бәйләвеч җебе белән мендәр тышы да, уртадан җөйләмичә генә бер җәймә дә текте — гадәттә кәфенне генә шулай тегәләр иде. Безгә урык-сурык кешеләр кереп дәү әни белән шыпырт кына сөйләшеп алгалыйлар иде. Колагыма берничә мәртәбә «Вася» дигән сүз чалынгач, мин ыз- бадан атылып чыктым да каравыл өенә чаптым. Өйнең ишеге ачып куелган. Анда халык шактый күп җыелган. Кешеләр эчкә баш киемнәрен салып керәләр, чыккач бик кайгылы, юаш чырай белән көрсенеп алалар иде. Василийны кечкенә генә табутка салып алып чык¬ тылар. Табут шундый кечкенә, әйтерсең аны малайлар өчен ясаганнар иде. Мәетнең йөзен ак җәймә белән ябып куйганнар. Табуты да черек үзәге алып ташланган агач куышы гына булып, анда чәчәкнең әсәре дә кү¬ 20
ренми, шулай ук мәет озатучылар кулында да венок- мазар юк иде. Табут артыннан берничә карчык ияреп бара, аларның берсе дә такмаклап еламый. Йоланы сүзсез-нисез, җитдилек белән генә үтәделәр. Кара тут¬ кыллы бер карчык, чиркәүнең әүвәлге старостасы, атлап барган уңаена дога укыдв, ташландык амбар яныннан узганда ул аңа үзенең салкын бәбәкләрен терәп башын чайкап куйды — амбарның ишеге тупсасыннан каерыл¬ ган килеш җирдә аунап ята, ә түбә такталарын әле те¬ геннән, әле моннан суырып алганнар иде. Мин алачык эченә уздым. Тимер мичне идән урта¬ сыннан читкә алып куйганнар. Торбаны төшергәннән соң .ачылып калган түшәм авызыннан үлән тамырлары белән колмак сабаклары асылып тора, алардан тонык тамчылар тама. Шул ук түшәм авызыннан салкын җил өрә, ул аяк астындагы йомычкаларны кузгаткалый. Сәке түренә иске урын-җир төреп .куелган. Сәке астында исә каравылчы шакылдавыгы, себерке, көрәк һәм балта ише нәрсәләр аунап ята. Тәрәзә төбендә чүлмәк миски, тот¬ касы сынган агач йомры, кашык, тарак һәм ни өчендер минем күземә чалынмый калган сулы шешә тора. Ше¬ шәгә шомырт ботагы утыртып куелган. Ул инде бөре ачкан, тәрәзә төбенә берничә бөре кабыгы да очып төшкән. Киштәдән миңа та'ба үзенең үксез пыялалары белән күзлек карап тора. Күзлек миңа кылт итеп скрипканы исемә төшерде. «Ә кайда соң ул?» Мин аны шундук күреп алдым. Скрипка сәке турысындагы стенага элеп куелган. Күз¬ лекне каушый-каушый кесәмә тыгып, стенадагы скрип¬ каны сузылып алдым да ызбадан йөгереп чыктым — миңа мәет озатучыларны куып җитәргә кирәк иде. Язгы ташу вакытында холыксызланып киткән инеш аша бүрәнә басма салып куйганнар иде. Табут күтәргән мужиклар белән алар артыннан ияреп барган карчык¬ лар ул басманы чыгып өлгергәннәр, язның һәр көне саен яшелләнә барган чирәмле тау битеннән зиратка таба юл алганнар иде. Мин аларны куып җитүгә дәү әнинең җиңеннән тартып куйдым, аңа скрипка белән смычокны күрсәттем. Дәү әни кашын җыерды да шун¬ дук миңа арты белән борылды. Аннары кара туткыллы карчык янына барып аның белән нәрсә турындадыр пышын-пышын сөйләшеп алды. 21
— Расходы күп... Файдасы юк... Сельсовет әнә төч¬ керми дә,— дип, карчык күм-күк иреннәрен селкетеп алды. Минем инде борынга дөнья исе керә бара, кайбер нәрсәләрне төшенгәлим, менә хәзер дә карчыкның скрипка сатып күмү расходларын капларга чамалавын абайлап алган идем. Мин дәү әнинең җиңенә чытырдап ябыштым, икебез дә артка калыша төшкәч, караңгы чырай белән әйтеп куйдым: — Скрипка кемнеке, йә, әйт әле? — Васяныкы, атакай, Васяныкы,—диде дәү әни, миннән күзен яшереп. Аннары кара туткыллы карчык¬ ның аркасына төбәлгән килеш пышылдап кына әйтте:— Син болай ит, Витя. Скрипканы табутка илт тә сал! Ишетәсеңме, үз кулың белән илтеп сал!..— Шулай диде дә дәү әни, алга табан җөһәт-җәһәт атлап китте. Мужиклар мәетне табут капкачы белән каплап ку¬ ярга җыенгач, мин кешеләрне аралап алга уздым да дәшми-тынмый гына Василийның күкрәгенә скрипкасы белән смычогын куйдым, аннары басма янында өзеп алган бер бәйләм үги ана яфрагы чәчәген скрипка өстенә таратып салдым. Миңа беркем дә сүз әйтергә кыймады, бары чиркәү карчыгы гына чәнчеп карап алды, ләкин ул да үзенең салкын бәбәкләрен күк йөзенә терәп тиз-тиз чукынырга тотынды. Мин мужикларга карап торган булдым — табутның капкачын әйбәтләп кагалармы икән, янәсе. Василий¬ ның якын кардәшедәй, туфракны да аның каберенә бе¬ ренче булып мин аттым. Тиздән һәркем үзенең көрәген кулына тотып, тиешле сөлгесен дә куенына кыстырып, җыелып өлгергән күз яшьләрен бер коеп алыр өчен, үз туганнарының каберләре янына китеп барды. Мин исә, учымдагы балчыкны бармакларым белән изә-изә, Ва¬ силий кабере каршында озак кына утырып тордым. Болай көтеп утыруның бернинди файдасы тимәслеген белеп торсам да, барыбер көтеп утырдым. Василийның алачыгы, хуҗасы булмагач, бер җәй эчендә череп бетте, аны чишмә дымы черетте. Түшәме ишелеп төшкәннән соң ызба бөтенләй җиргә иңеп калды. Тиздән бу бүрәнә өемен колмак, кара әрем сабаклары, Себердә котырып үсә торган киндер кычытканы басып 22
китте. Куралар арасыннан ярым черегән бүрәнә баш¬ лары гына тырпаешып тордылар, тик аларны да тора- бара шомырт куаклары белән тиле бәрән үләннәре кап¬ лап алды. Чишмә үзенә яңа юл тапты, алачык торган урынны урап узмыйча, нәкъ аның өстеннән агарга ке¬ реште. Ләкин берникадәр вакыттан соң ул да тончыкты, тынып калды. Шомырт агачлары корый башлады, колмак таны¬ маслык булып чагайды, шуннан бу тирәдә чүп үләнгә кадәр үсмәс булды. Кеше китте — тереклек бетте. Ә дөньялыктагы кешеләр? Белмәссең аларныкын. Поляк Василий исән чагын¬ да, алар аның белән төрлечә мөгамәлә кылдылар, кай¬ берләре аны артык кешегә санап, үзен күрмәгәнгә са¬ лышып килделәр. Кайсыберәүләр аны котырталар, аның белән, бүкәй сымак, бала-чаганы куркыталар, ләкин авылдашларның бер ишесе бу фәкыйрьне кызгана да иде. Менә поляк Василий җиргә тапшырылды, хәзер авылга нәрсәдер җитми кебек иде. Кешеләрнең җанын, гаеп өстендә тотылгандай, шикләнү корты кимерә баш¬ лады. Кардәшләрне искә төшерү бәйрәмендә булсынмы, бүтән бәйрәмнәрдә булсынмы, бер генә йорт та, бер генә гаилә дә хәзер аны яхшы яктан искә алмый кал¬ мыйлар. Исән чагында күзгә-башка күренмичә шым гына яшәп килсә дә, менә бит ул нинди изге кеше бу¬ лып чыккан, үзенең тыйнаклыгы, инсафлыгы белән ке¬ шеләргә юньле булырга, бер-берен яратырга ярдәм иткән. Сугыш елында гаҗәп батыр йөрәкле берәү утынга дип зираттан агач тәреләрне ташый башлаган, барын¬ нан да элек ул поляк Василий каберендәге җиңел кул¬ дан гына юнып эшләнгән карагай тәрене урлап чыккан. Шуннан соң поляк Василийның кабере югалып калды. Кабере юкка чыкса да, аның якты хатирәсе югал¬ мады. Авылыбызның хатын-кызлары аны бүгенге көн¬ дә дә искә алалар һәм искә алган саен тирән генә көр¬ сенеп куялар. Кешенең кадерен үлгәч кенә беләсең дигән сүз дөрестер шул. Сугышның соңгы елында, көз аенда мин җимерелеп беткән бер поляк шәһәрчегендә пушкалар сагында тор¬ дым. Үз гомеремдә беренче мәртәбә чит ил шәһәрен 23
күрүем иде. Ул безнең җимерек шәһәрләрдән бер ягы бе¬ лән дә аерылмый. Анда да шул ук исләр: янган-көйгән ис, мәет һәм тузан исләре. Хәрабәгә әйләнгән йортлар арасыннан, урам буенча, яфрак, кәгазь һәм төер-төер сөремнәр бөтерелеп йөри. Шәһәр күген янгын шәүләсе каплап алган. Ул алсу чыбылдык сыман тора-тора да хәлсезләнеп йортлар өстенә салынып төшә, саран гына урам-тыкрыкларны яктырта, аннары учаклар сыман бик күп кисәкләргә бүлгәләнә. Ләкин тонык кына дәвам¬ лы ату тавышыннан соң ул учаклар яңадан бер-беренә тоташып өскә сикерәләр, караңгы күк йөзен каплап алалар һәм шуннан үзләренең сыек кына нурлеры бе¬ лән бөтен тарафны яктыртып торалар, һавага ут капкан яфраклар очып менә дә шунда ук көйрәп янып бетә. Кайвакыт болай да янып яткан хәрабәләр өстенә өермә-өермә булып снаряд яки миналар төшә, моңа өстәп самолетларның йөрәк яргыч гүелдәүләре ишетелә, шәһәр артында, фронт сызыгын белдереп, немецларның ракеталары оча. Алар караңгы офык чигеннән ут каза¬ нына чаткы кебек сибеләләр, шуннан кешеләрнең яшәр¬ леге дә калмаган әлеге торак йортлар көзән җыер¬ гандай җыерылып тагы да ялкынланыбрак яна баш¬ лыйлар. Мин көле генә калып барган шәһәрдә үземне япа- ялгыз хис итәм, миңа анда бер генә җан иясе дә юк кебек тоела. Төнлә, аеруча хәрабәләр каршында басып торганда, үзеңне һәрвакыт әнә шулай ялгыз тоясың. Ләкин чынында бу алай түгел. Янәшәдә, тимгел-тимгел яфраклары көйгән куаклар артында гына, ташландык бер ызбада безнең расчет йоклап ята һәм алар миңа, йоклап ятсалар да, көч-кодрәт бирә, мине тынычланды¬ ра төшә иде. Без шәһәрне көндез алган идек, ә кичен каяндыр кешеләр килеп чыкты — җир астыннан калыктылармы әллә югыйсә! Кайберәүләр төенчек тоткан, кайберәүләр чемодан аскан, арба тартып баручылары да күренә — күбесе балалар җитәкләгән иде. Алар хәрабәләр янына барып елашып тордылар, янган, төтәсләп яткан өемнәр астыннан нәрсәләрнедер тартып чыгарырга азапланды¬ лар, Көнбатышка — мәңгелек дошманнары ягына карап йодрык янап тордылар. Ниһаять, кешеләрнең үзләрен дә, аларның кайгы-га- запларын да төн караңгысы каплап алды. Төн караң¬ 24
гысының тик янгын утларын гына томаларга көче җит¬ мәде. Кинәт миннән урам аша гына булган бер йортта әр¬ гән тавышы ишетелеп куйды. Авиация һөҗүме вакы¬ тында ул йортның ярты ягы умырылып төшкән, исән өлешенең стенасыннан, корым эченнән, зәңгәр күзле, ач яңаклы әүлияләр белән мадонналар карап тора иде. Бу әүлияләр белән мадонналар миңа караңгы төш¬ кәнче карап тордылар. Алар шундый шелтәләп карый¬ лар кебек, үземнең дә, бүтән кешеләрнең дә кылган гамәлләре өчен миңа ничектер уңайсыз булып китте. Янгын шәүләләре менә хәзер дә аларның китек башлы хәсрәтле йөзләрен, урыны-урыны белән бизәкле кирпеч¬ ләре кубып төшкән озын муеннарын яктыртып куйгалый. Алар да әргән тавышын тыңлыйлар, тик музыканы алар безнеңчә, ягъни кешеләрчә түгел, ә бүтәнчә, ягъни үз хозурларындагыча аңлыйлар кебек тоела миңа, һәм ул музыка минем дә, хәзергесеннән бигрәк, үткәндә бул¬ ган халәтемне, ягъни бик еракта калган, инде онытылып бетә язган бала чагымны хәтеремә төшерә иде. Музыка инде узып барган гомеремнең көенечле ис¬ тәлекләрен кузгатты. Мин карабинымны тезләрем белән кысканмын да, күземне йомып, пушка лафетында утырам, хәрабәләр эчендә яңгыраган ялгыз әргән тавышын башымны чай- кый-чайкый тыңлыйм. Кайчандыр минем скрипка уй¬ наганнарын тыңлаганым бар иде, скрипка ул вакыт сокланыч хисләр уяту белән бергә мине шундый хәс¬ рәтле, тирән сагышка салган иде, беләсезме, минем шундук үләсем килеп киткән иде. Юләр булганмын шул. Бәләкәй булганмын. Соңынһан мин әҗәлен дә, үле гәү¬ дәләрне дә бик күп күрдем. Шундый күп күрдем, минем өчен дөньяда «үлем» сүзеннән дә явызрак, аннан да нәфрәтлерәк сүз бар иде микән?! Шуңа күрәдерме, бала чагымда ишеткән музыка миндә хәзер бөтенләй үзгә төс алды. Музыканың бигрәк тә мине елаткан кызганыч урыннары минем күңелемдә ташка әйләнде. Бала ча¬ гымның ерак төнендәге кебек, хәзер дә музыка минем бугазымнан кысып ала анысы, ләкин ул минем күз яшьләремне сыгып чыгара алмый инде хәзер, мине хәс¬ рәткә күмә алмый. Бу янгыннар мәңгегә сүнсен өчен, кешеләр хәрабә эчендә газапланмасын өчен, зәңгәр күк 25
гөмбәзендә шартлаулар ишетелмәсен өчен музыка нәр¬ сәдер эшләргә чакыра, мәҗбүр итә иде. Ул шәһәр өстендә бик тантаналы яңгырады, снаряд шартлауларын да, самолет гүләүләрен дә, янган агач¬ ларның шытырдап ярылуларын да күмеп китте. Бу музыка бервакытта да үзенең туган илен күрмәгән, го¬ мере буена аны өзелеп сагынган Василийның йөрәгендә сакланып калган һәм, әйтергә кирәк, туган җиренең иң соңгы сулышыдай сакланып калган музыка иде. Бу му¬ зыка хәзер кинәт кенә әсәренеп катып калган хәрабәләр өстеннән хакимлек итә иде. ШӘФӘКЪ ЧЫПЧЫГЫНЫҢ ҖЫРЫ Дәү әнием мине иртүк уятып торгызды да, без ур¬ манлы тауга җиләк җыярга киттек. Безнең ындыр тауга килеп үк терәлә. Киртә аша каен, усак һәм нарат ботак¬ лары салынып тора. Бер шомырт агачы хәтта киртәне дә үтеп кергән, ул ызанда киндер белән кычытканнар арасында үсеп утыра. Аңа беркем тими, бары кошлар гына анда оя корып бала чыгаралар. Авылның әле тыныч кына йоклаган чагы. Тәрәзә капкачлары ябык, морҗалардан төтен дә күтәрелми, көтүче дә йокымсыраулы үшән сыерларны су буендагы утлауга җыеп өлгермәгән. Тау асты болынына, әнә шул утлауга, томан җәелгән, дымык һавада үлән лычма юеш¬ ләнгән, тавыклар дәвасы — сары чәчәк бу юештә чы¬ ланып төшкән, ромашка исә үзенең ак керфекләрен йомып куйган. Енисей да томан эчендә. Аргы яктагы кыяларның итәкләренә дә томан ияргән, бу кыялар ерак¬ та үзләренең түбәләре белән күккә ашып торалар һәм әйтерсең лә агымга каршы туктаусыз йөзеп баралар. Авылыбызны икегә бүлгән Кече инеш, көндез шым гына акса да, хәзер кыюланып киткән. Зират яныннан тыныч кына узганнан соң, ул гөрләргә, чайпалырга ке¬ решә, ә инде авылны чыккач тагы да кыюлана төшә, шаулый башлый, хәтта үткел тәңгәлләрендә шарлап ага. Түтәлгә сибәр өчен дә, мунча ягар өчен дә, эчәргә, пе¬ шерергә дә суны шуннан алалар. Аны бала-чагасы да, терлеге дә интектереп бетерә. Аны кем генә ерып йөрми дә аңа нинди генә чүп-чар түкмиләр. Шулай да ул үзе¬ нең җитезлеген, көмештәй сафлыгын саклый белә иде. Шуңа күрә дә ул менә хәзер, әле болганмас борын 26
һәм актарылмас борын, үзенең пакьлегенә сөенеп, тук¬ таусыз гөрли дә гөрли. Ләкин аның гөрләве кинәт өзе¬ леп кала, чөнки инеш Енисейга төшеп җиткәч аның мул суына сөртенеп алгандай була, шул сөртенүе өчен уңай¬ сызланып тынып кала. Инеш текә чал дулкынлы Ени¬ сейга үзенең нечкә генә толымын китереп кушкандай итә. Енисей аның һәм меңнәрчә бүтән инешләрнең авазлары белән аралашып, үзенең көчен тамчылап-там- чылап арттыра бара, бусагаларда шаулап ага, шуннан бу дәһшәтле елга котып диңгезенә таба йөгереп китә һәм безнең инешебезнең дә көмеш суларын меңнәрчә чакрым ераклыктагы бозлы диңгезгә китереп коя. Без¬ нең авылыбыз да әнә шулай, гүяки тибеп торган тере тамыр аша иге-чиге булмаган олы җир белән барып тоташа иде. Кемдер аргы яктагы шәһәргә йөзеп чыкмакчы ахры, су буенда сал корыштырып маташа. Балта әүвәл су буенда тукылдап ала, аннары аның тавышы, йокылы авылда туктап тормастан, өстән генә узып китә дә тау¬ ның бик биек ташлы ярына барып сугыла, анда күп¬ ләгән кайтавазларга бүленеп яңадан түбән таба чәчелә. Киртәнең чыклы колгалары арасыннан башта дәү әни, аннан мин иелеп чыктык та үзән буенча үргә таба менеп киттек. Яз аенда бу'үзәннән кар сулары шаулап акты, безнең ындыр артына урман чүп-чары белән таш¬ ларны ташыды-ташыды да көннәрдән беркөнне тынып калды. Үзәннең су юлы икәнлеген хәзер юыла-юыла ялтырап беткән бихисап күп ташларга карап кына бе¬ леп була иде. Үзәндәге томанны әйтерсең бишеккә салып куйган¬ нар. Ул үзенең бишегендә шундый изрәп йоклый, без тамагыбызны кырып алырга да курка идек. Дәү әни мине җитәкләп бара, бу ак тынлык эчендә адашып калмагаем дип, кулымны торган саен катырак кыса. Мин үзем дә эчемнән шомланып барам, бик терчән, җып-җылы дәү әниемә елыша төшәм. Аяк астында тә¬ бәнәк кенә каты үлән шыштырдый. Үлән арасында сары кәпәчле майлы гөмбәләр, уалучан ак гөмбәләр ялтырашып кала. Ава төшкән яшь нарат астыннан үтү өчен безгә би¬ лебезне түбән үк бөгәргә туры килде. Куакларга, кол¬ мак сыман, бабай көдрәләре үрелгән. Без аларның чор¬ мавыкларына чуалып бетәбез, ә кайвакыт алардан 27
котыла алмый азапланабыз, шундый чакларда аларның ак кыңгыраулары эченнән муеныма һәм башыма сал¬ кын чык тамчысы тама. Мин сискәнеп калтыранып китәм, җилкәмне кысам, иренемдәге әчкелтем тамчыларны ялап куям. Дәү әни минем кырылган башымны учы яки яулык очы белән сөртеп ала, яңгыр белән чыктан балалар дәү үсәләр дип елмая-елмая, мине юаткан була иде. Томан куера төште, көнҗәлә-көнҗәлә булып астагы авылны, бәрәңге бакчаларын һәм ян бакчаларны каплап алды. Енисей күбекле сөт шикелле күперде, үзе дә, аның ярлары да күпергән күбек астында тыныч кына йоклап яталар сымак иде. Хәтта Кече инешебез дә үзе¬ нең тугайларына ак яулык ябып куйган, шул ак яулык¬ ларга карап аның исәпсез күп борылмалы икәнлеген белеп була иде. Ләкин яктыра барган саен көн дә җылына бара, то¬ ман сыегая, аның сәләмәләре урман ешлыкларына ке¬ реп кача иде. Енисей буендагы балта тавышы тынды. Шуны гына көткәндәй, көтүче үзенең кураен уйнап җибәрде. Авыл¬ ның буеннан-буена таралган гыжлак курай тавышына әле теге, әле бу ишегалдыннан, шөлдерләрен чайкаш¬ тырып, сыерлар мөгрәшеп җавап бирделәр. Шуның артыннан ук капкалар шыгырдаганы ишетелде. Сыерлар урамнар буенча салмак кына атлап утлау¬ га таба төшә башладылар, алар томан ертыклары ара¬ сында әле күренеп калалар, әле югалалар иде. Тиздән Енисейның дегеттәй кара су өсте дә күренә башлады. Андагы томан акрынлап эри барды. Ә үзәннәрдә һәм тайгада томан төш җиткәнче то¬ рачак. Әле кояш та чыкмаган, ул ерак таулар артында черемләп ята бирә. Таулар хәзер дә әле анда үзләренең сыртларында һәм куеннарында ак карларны яшереп яталар, төнге дым белән томаннарны рәхәтләнеп су¬ лыйлар. Ә томаннарның тау араларында гына каласы килми. Алар таң алдыннан, кешеләр әле тәмле төшләр күреп яткан бервакытта, акрын гына үрмәләп безнең авылга да төшәләр, ә инде кешеләр уянып, авылда бе¬ ренче авазлар ишетелү белән ермакларга, тарлавыклар¬ га, янә дә елга ерымнарына кереп посалар, салкын там¬ чыларга әверелеп үлән-яфракларны, киек кошлар белән 28
җәнлекләрне — табигатьнең барлык чәчәген, гөлен су¬ гаралар. Без, үзәндәге томанны башларыбыз белән сөзә-сөзә, су эченнән йомшак кына атлагандай атлап бардык һәм үзәннән чыкканда да тавышсыз гына, акрын гына чыктык. Томан инде безнең күкрәк тиңентен генә. Ни¬ һаять, билдән, аннары тездән генә булып калды. Кинәт тау тезмәләре артыннан, бертөрле бәйрәмчә җемелдәп, каршыбызга якты нур бөркелде, ак чыршы ылыслары арасыннан укалар булып сирпелде дә зур йомры ташлар өстендә, вак кына майлы гөмбәләрнең каты эшләпә¬ ләре очында, янә дә чирәм бөртекләрендә ялтырап уй¬ нап алды. Баш түбәмдә генә бер кош талпынып куйды, миңа очкынлы чык тамчыларын коеп төшерде, аннары яңгы¬ равык саф авазы белән: «Тить-тить-ти-тирри-и!..» — дип, сузып кына сайрап җибәрде, гүя ул бер дә йок¬ ламаган, һәр даим уяу булган. Мин дәү әниемнән шыпырт кына сорадым: — Дәү әни, бу нәстә соң әле? — Бумы? Бу — шәфәкъ чыпчыгы җырлый. — Шәфәкъ чыпчыгы? — Ие. Шәфәкъ чыпчыгы көнне каршы ала, кошлар, уяныгыз, уяныгыз, көн туды, ди ул. Чынлап та, шәфәкъ чыпчыгының дәшүе булды, бер¬ ничә тавыш җавап та бирде, һәм китте шуннан чутыл¬ дашулар! Күк йөзеннән дә, нарат белән каен башларын¬ нан да — һәр тарафтан безгә очкыннар сибелде, бу очкыннар белән бергә шундый ук ачык, көмештәй чыңлап торган күмәк авазлар коелды. Кошларны санап бетерерлек түгел, алар берсеннән-берсе остарак сайрый, шулай да якты көн хәбәрчесе шәфәкъ кошының авазы арада аерылып тора, ул үтә яңгыравык тавыш белән сайрый иде. Шәфәкъ кошы авазларның өзелүенә һич тә юл куй¬ мый, чак кына өзелдеме, шундук үзенең шатлыклы җы¬ рын кушып җибәрә иде. — Шәфәкъ чыпчыгы җырлый, шәфәкъ чыпчыгы җырлый! — дип ирексездән кычкырып җибәрдем мин һәм ни өчендер баскан урынымда сикеренгәләп тә куйдым. — Шәфәкъ чыпчыгы җырласа, безгә көн килә, җирга яктылык иңә,— диде дәү әни. 29
һәм без әнә шул көн белән, яктылык белән очрашу өчен таулар артыннан салмак кына күтәрелеп килгән кояшка табан ашыга-ашыга атлап киттек. Безне кошлар җырлап озатып калалар, шулар ук җырлап каршы ала¬ лар, чык тамчыларына чыланган, шулай ук кошлар ава¬ зына әсәренгән нарат-чыршылар белән миләшләр һәм каеннар исә безне бил бөгеп каршы алалар сымак тоела иде. Чыклы үлән арасында каен җиләкләре күренде, алар кояшта якуттай яналар иде. Мин иелдем дә ярты ягы кызарган бер кытыршы җиләкне ике бармагым белән сак кына өзеп алып савытыма салдым. Кулым¬ нан урман, чәчкә исе, аннары күк йөзенә тарала барган якты нур исе дә килеп киткәндәй булды. Кош-корт үзенең күмәк тавышы белән якты иртәне, нурлы кояшны мактап җырлады, ә көн хәбәрчесе шә¬ фәкъ чыпчыгы исә миңа үзенең шатлыклы җырын бү¬ ләк итеп калдырды, бу җыр минем күңелемдә ул көн¬ не өзлексез яңгырап торды, һәм ул көмеш аваз бүгенге көнгә кадәр минем күңелемдә яңгырап тора. АГАЧЛАР ҺӘРКЕМГӘ КИРӘК Язгы ташу вакытында мин бизгәк белән авырдым. Дәү әнием миңа «изге» су бөркеп карады — ярдәме ти¬ мәде. Ә Августа исемле апам беркөнне посып кына килде дә җилкәмә чүмеч белән кое суы сипте, «бизгәк»не су белән куып чыгармак була, янәсе. Шуннан соң мин төне буе калтырап чыктым, ә моңарчы бизгәк мине таң алды белән кичке шәфәкътән соң гына калтырата иде. Дәү әни апамны су сипкәне өчен «ахмак!» дип атады һәм миңа хина ашатырга кереште. Мин чукракландым, үзалдыма гына яши башладым, ничектер уйчан булып киттем, берөзлексез тегесен, монысын эзләнеп йөрдем. Ишегалдыннан башка мине беркая чыгармадылар, биг¬ рәк су буена төшермәделәр, чөнки теге каһәр төшкере калтыраткыч, карчыклар сүзенә караганда, «судан ту- мыш» икән. Ызбадамы, ишегалдындамы,— хәтта уч төбе кадәр¬ ле генә булса да,— һәр малайның яшертеп почмагы була. Минем дә шундый почмагым барлыкка килде. Элек иске арбалар белән чаналар өелеп торган урыннан, 30
ягъни печәнлек артындагы бакча чатыннан табып ал¬ дым мин аны. Монда киндер, алабута, кычыткан ише үләннәр урман булып үсә иде. Ләкин бервакыт дәү әтигә тимер кирәк булын чык¬ кан да, җыен иске-москыны, тимерләрен салдырыр өчен, авыл тимерчесенә илткән. Арба белән чаналардан бушаган урында өсте кыз¬ гылт төскә кергән җир ачылып калды, хәер, бу тирә гел үк буш та түгел, анда пәрәвез җәймәләре, тычкан оялары, нечкә сабаклы елан гөмбәләр пәйда булды. Ан¬ нан бу җирне сырлан баса башлады. Кибеп бөрешкән елан гөмбәләренең эшләпәләре җиргә авып төште. Ачык¬ лыкка киндер белән кычытканнар да басып керде, алар- үзләренең тамырлары белән тычкан ояларын тупчыган¬ дай иттеләр'. Мин сынган пычак кисәге белән ызанда йолдызак үләнен «урдым», «печән кибәне куйдым», тал чыбыкла¬ рыннан чана табаннары һәм дугалар бөктем, ашык-ат- ларны җигеп сарай артына «көлтәләр» илттем. Төнгә- каршы «айгырлар»ымны туарып үзләрен печәнгә кушып калдырдым. Шулай үз дөньяма бикләнеп һәм шөгыль табып мин акрын-акрын хастадан корыла бардым, ләкин тавыш¬ ларны аера алмый идем әле, сөйләшкән чакта кешегә төбәлеп карап торам, ягъни күзләрем белән ишетмәкче булам. Кайвакыт киндер арасында бәләкәй генә кош — че¬ бенче күзгә чалынгалый. Ул томшыгы белән бик тыры¬ шып каурыйларын рәтли, миңа үз дустыдай итеп карый, бик зур агач ботакларыннан сикергәндәй, киндер өстен¬ нән сикеренеп йөри, чебен белән чикерткәләр чүпли, аннары авызын ача да «чил-чил-чил» дип сайрарга керешә — тик мин аның сайраганын ишетмим генә. Че¬ бенче яңгыр яуганда әрекмән яфрагы астына кереп йоннарын кабартып утыра. Балалары булмаганга, ул үзен бик күңелсез хис итә. Шул ук әрекмән яфрагы астында чебенче оя да корып куйган. Ул ояда бервакыт балалар да кыймылдашкан кебек булган иде. Тик мәче аларның башына җитте, актыгына хәтле ашап бетерде. Чебенче яфрак астында тын гына черем итә. Яфрак өстеннән бер-бер артлы тамчылар тәгәрәп төшә. Мон¬ дый чакта кошчыкның күзләре яры белән каплана иде. 3L
Кошчыкны күзәтә торгач, мин үзем дә авызымны ачып исни башлыйм, тәнем чымырдап киткән кебек була, иреннәрем калтырый башлый. Тымызык кына сибәләгән яңгыр көенә мин оеп та киткәлим. Мин эчемнән генә уйланам, «үз җиремдә» агач утыртсам яхшы булыр иде, дим. Ул бик зур булып үсәр иде, чебенче анда оя корып куяр иде. Мин агач тирәсенә гөләп орлыгы чәчәр идем дә, шуннан соң бер¬ нинди мәчеләр дә аңарга үрмәләп менә алмас иде — мәчеләр энәле гөләп куагы арасыннан йөрергә бик кур¬ калар бит. Бик эссе, кояшлы бер көнне миңа да җылы булып китте, ә бизгәгем тыела төшкән кебек булды. Мин мун¬ ча артына чыктым да ялтырап торган ике генә яфраклы көрәнсу бер үсенте табып алдым. Дүләнә агачы дигән нәтиҗәгә килдем һәм, казып алып, сарай артына утыр¬ тып куйдым. Хәзер инде минем эшем-шөгылем бар. Мин чүмеч белән чапчактан су ташып үсентегә сибәм. Ул тиздән баш калкытты, үлән күләгәсеннән яктыга таба үрләр өчен үзендә көч-куәт тапты. Дәү әнием кулын бутый-бутый: «Кая ташыйсың син бу суны?» — дип, мине аптыра¬ тып бетерде. Гүя аны да чукракка санап: «Әйтмим. Бик яшерен сер бу!» — дип, мин дә аңа кулымны бутый-бутый җа¬ вап бирдем. Мин үземнең үсентемә сәгатьләр буе карап торам. Миңа инде ул энәләре тырпаеп торган зур гына агач булып тоела башлады. Менә ул бик күп яфрак ярды, шау чәчәккә күмелде, аннары утлы күмердәй кызыл җимеш бирде, ул җимешнең төше таш кебек каты иде. Дүләнә агачына хәзер чебенчедән башка кызылтүш, купшыл, солы чыпчыгы һәм карабүрекләр дә килеп кундылар. Кунсыннар, урын барысына да җитәр! Агач¬ ның тагы да үсәсе бар бит әле. Әлбәттә, ул күк йөзенә хәтле үк менеп җитә алмас анысы, дүләнә әллә ни зур агач түгел ул. Ләкин печән сараеннан биегрәк булачак, чөнки мин аңа туктаусыз су сибеп торам бит! Әмма минем үсентем буйга түгел, ә киңлеккә үсте, ул тагын яфраклар ярды, ниндидер мыекчалар чыгар¬ ды, ул мыекчаларда мәк бөртегедәй генә бөреләр ха¬ сил булды, ул бөреләр ачылып алсу чәчәк аттылар. 32
Бу вакыт мин аз-маз ишетә башлаган идем инде, дәү әнием янына кердем дә, үз тавышымны да ишетерлек итеп кычкырдым: — Дәү әни, мин дүләнә утырткан идем, ә үзе аңа бер дә охшамый!..; Дәү әни минем белән сарай артына чыкты, хуҗа¬ лыгымны җентекләп күзеннән үткәрде. — Менә син кая качып ятасың икән!—диде ул, аннары үсентемә иелеп аны як-якка авыштырды, чәчә¬ ген бармак бите белән уып иснәп караганнан соң:— Әне-кәе-ем! — дип, миңа кызганып карап торды. Мин шундук йөземне читкә бордым. Дәү әнием мине башым¬ нан сөйде дә:— Көз җиткәч чын агачын да утыртырсың әле, алла боерса!..— дип, колагымны яра язып кыч¬ кырды. Шуннан мин утырткан үсентемнең агач булып чык¬ мавын аңладым. Чыннан да, ул, дәү әниемнең әйтүенә караганда, уралмалы кырлач булып чыкты. Минем шун¬ дук борыным төште, кәефем китте. Хәтта сарай артына чыкмый да башладым. Аннары бу вакыт авыруым да беткән кебек булган иде, мине күрше Левонтий агай балалары белән уйнарга урамга да чыгара башлаган¬ нар иде инде. Мин дәү әнинең кәрзинен актарып утырырга ярата идем. Анда нәрсә генә юк — Яков бабай товарларыннан бер дә ким түгел! Бөтнек дисеңме, сары мәтрүшкә ди¬ сеңме, шалфей, андыз тамыры, әлвәдиян һәм, очраклы гына салып куйгандай, бер чук нарат җиләге дә бар — монысы миңа дигән урман күчтәнәче. Менә хәзер дә мин шул кәрзинне актарып утырам. Бу юлы аннан дәү әнинең яулыгына төрелгән бер яңа нәрсә килеп чыкты. Яулык почмакларын сакланып кына чишеп карасам, бәләкәй генә карагай кәлшәсе икән. Бу карагай кәмәше чеби хәтле генә булып, каурыйларга охшаш саргылт ылыс белән капланган, шунлыктан ул чи-чи килеп яулык эченнән сикереп төшәр һәм чабып та китәр кебек тоела иде. Без дәү әни белән сарай артына чыктык. Дәү әни көрәк тотып чыккан иде, шуның белән киндер, кычыт¬ кан ише үләннәрне казып атты. Без бәләкәй карагае¬ быз өчен зур гына чокыр ясадык. Мин иске кәрзин бе¬ лән аңа тирес, аннан кара туфрак китереп салдым. Без карагайны шул чокырга күмеп куйдык, җирдән аның 3 М-527 33
сары төрткедәй борыны гына чыгып калды. Соңыннан аңа җылымса су сиптек. — Менә күрерсең, күз ачып йомганчы, үсеп тә ки¬ тәр әле,— диде дәү әнием.— Кәлшә анысы утыртыр өчен бик әйбәт түгел. Орлыктан әйбәт үсә ул. Әмма без аны сакланып кына утырттык, тамырына зыян китермәдек. Иншалла, китәр дә... Мин тагын хыялга бирелдем, агачымның биек булып vcen утыруын күз алдыма китердем. Ул агачта кошлар чыр-чу киләләр. Ылыслары ямь-яшел иде, тик көз җиткәч ул яшел ылыслар саргайды. Шулай да бу үсен¬ тегә минем шигем бар. Аны да теге вакыттагы кебек саташтырмадык микән? Җиренә җиткереп утырта ал¬ дык микән? Дәү әнием, йорт-җирнең кырык мәшәкатеннән коты¬ лып, үзенең тынычрак эшенә — кабасыннан йон эр¬ ләргә утыргач та, мин аңа әлеге дә баягы шул сорау¬ ларны яудырырга керешәм: — Дәү әни, ул зур булып үсәрме икән? — Кем ул? — Минем агачым инде... — Ә-ә, аны әйтәсеңме. Әлбиттә үсә, бик зур булып үбә. Карагай бәләкәй булмый бит ул. Тик менә минеке димә син аны. Агачлар, атакаем, һәркемгә кирәк. — Кошлар өчен дәме? — Кош өчен дә, кеше өчен дә, кояш өчен дә, инеш өчен дә кирәк. Менә ул хәзер йоклап китте. Кыш буе йоклап ята ул. Аның каравы, яз җиткәч җәһәт кенә үсеп китәр, сине дә узып китәр... Дәү әнинең теле бер сүтелә башласа, туктатырмын димә. Ул орчыгын бөтерә тора, ә сүзен тезә тора. Ми¬ нем күзләрем эленә инде, бизгәктән соң хәлем дә ча¬ малы гына, гел йокыга оетып тора, һәм менә мин тө¬ шемдә җылы яз аен, ямь-яшел агачларны күрәм. Безнең бәләкәй карагаебыз да сарай артындагы кар көрте астында тыныч кына йоклап ята. Мөгаен, ул да төшләнеп ятадыр, төшендә яз килгәнен күрә торгандыр. ҖЫЛУДАГЫ КАЗЛАР Енисей өсте боз белән бик акрын каплана. Башта яр буена тигезле-тигезсез булып көзгедәй юка боз ката. Култыкларда, ярга кереп торган ерынтыларда бу юка 34
боз шактый киң була, ә менә елганың ургылып аккан урыннарында тар гына булып ката, анда да әле тотрык¬ лы булмый, тирбәлеп тора. Ләкин салкын иртәләрдә боз киңәйгәннән-киңәя бара, ул да түгел, Енисейны иңләп карлы боз ага башлый, шуннан елга күңелсез генә шуштырдап тора-тора да бер мәлне искәрмәстән тынып кала, язга хәтле йокыга тала. Аның яр буендагы бозлары калын да, киң дә инде хәзер, шулай да уртасында су тасмасы ярылып ята. Андагы боз кисәкләре шыштыр-шыштыр килеп бер- берсен этәләр, бер-беренең өстенә шуышып менәләр. Ан¬ нары боткадай боз берегә башлый һәм бер заманны — бу гадәттә төнге чатлама суыктан соң була — елга шып туктый. Елганың катып китәр алдыннан гына боз боткасын өскә чөеп-чөеп алган урыннарында азу тешләренә ох¬ шаган кантарлар утырып кала. Менә җәяүле буран да себерә башлый, әлеге утыр¬ ма бозлар, җилне тоткарлап, «чың-чың!» итеп җыр¬ ларга керешәләр; алар турысында, ышыклагыч рә¬ шәткәләр янындагы кебек, көртләр өелә башлый. Тик ургылма тәңгәлендәге казык бозларны кар бервакытта да күмә алмый; кар астыннан төртелеп торган бу яшь¬ келт бозлар кояшта корычтай ялтырыйлар. Ләкин көз нинди генә кырыс килмәсен, боз боткасы нинди генә куе булмасын, Енисей бервакытта да тоташ¬ тан катмый. Елга өстендә әле тегендә, әле монда җылу¬ лар ачылып кала. Җылуның да иң зуры дигәне Үгез сырты янында. Монда су бик шомлы богырдый, боз һич кенә дә тот¬ карлана алмый, шашкын агым катасы килгән боз чит¬ ләрен кимереп кенә тора. Үгез сыртының бер дә бозга катасы килми шул. Елга тоташ боз белән капланганда да, ул су ташкыны эчендә басып тора. Кайбер кайнар башлар, таяклары белән сак кына төрткәли-төрткәли, боз өстеннән инде йөрергә дә тотыналар. Ул да түгел, япа-ялгыз бер атлы күренә, аннары кыймылдап кына баручы олаулар төркеме күзгә чалына, ә Үгез сырты яныннан һаман әле бу күтәрелә, су каралып ята. Су парыннан Үгезнең янтыклары да, аның түбәсен¬ дәге кылганнар, куаклар, яшь наратлар да ап-ак булып бәсләнә һәм инде Үгез сырты караңгы, шыксыз кыялар арасында үзенә бер могҗиза булып балкып утыра. 3* 35
Елга тулаем катып беткән көннәрнең берсендә авыл¬ ның буеннан-буена бер хәбәр таралды: Үгез сырты кы¬ луына, имеш, казлар төшкән. Төшүен төшкәннәр, ә менә һич тә очып китәргә җыенмыйлар икән, имеш. Бик олы казлар, кешедән дә курыкмыйлар икән. Мөгаен, йорт казларыдыр. Чынлап та, малайлар белән чана шуганда, кичкә таба аргы яктан казларның борчылып кычкырганнары ишетелде. Әйтерсең лә бер малай әрсезләнеп, һич менә көен белмичә, пионер быргысын кычкыртып тора иде. Казлар күрәсең төн якынлашып килүеннән курка¬ лар. Җылу торган саен тарая. Чатлама суыкта аның читләрендәге боз элпәләре калыная, ныгый бара, алар- ны инде күрәсең шарлап аккан су да җимерә алмый. Икенче көнне без, бер өер малай, Енисейга йөгереп төштек, яңа гына салынган, чак-чак беленеп торган сукмактан елга аша чыгып Үгез сырты янына килдек. Бозланып каткан таш кәрнизенә берәм-берәм менгән¬ нән соң казларны күреп алдык. Җылу бөтенләй тараеп калган. Аның бер урынында су елан кебек сикерә, зур утта кайнаган казандай бокыр- дый. Менә шул бәләкәй ачыклыкта, түгәрәк ясап, ач¬ лыктан өшәнгән каз көтүе тилергәндәй йөзеп йөри. Иң алдан, әледән-әле хафалы гаңгылдап, зур гәүдәле ана каз йөзә. Кайвакыт ул кызу гына йөзеп килә дә түше белән үткер боз читенә бәрелә, боз өстенә күтәрелмәкче, көтүне үзе артыннан ияртеп алып чыкмакчы була. Минем моңарчы да боз арасындагы казларны күр¬ гәнем бар. Енисейның өске агымында алар үзуңача яшәп яталар, симереп бетәләр, шундый сансызланалар, елга өстендә кунарга да калалар. Моның азагы шуның белән бетә — төнлә аларны куерып килгән яңа боз кап¬ тырып ала да үзләрен каты агымга кагып чыгара, икен¬ че көнне иртә белән алар әллә кайларга агып төшкән булалар, ниһаять, бозга катып калалар, андый-мондый боз өстенә үрмәләп менсәләр дә, барыбер салкыннан һәлак булалар. Әлеге казлар, шушындый язмыштан котылу өчен, һаман көрәшәләр иде әле. Дулкыннар аларны өскә чөя, як-якка тузгытып ташлый һәм шул чак ана каз әмер биргәндәй өзек кенә кычкырып куя. Без аның нәрсә әйткәнен аңлыйбыз, әлбәттә: «Бергә тупланырга! Мин¬ нән бер карышка да калмаска!» — ди ул. 36
Көтмәгәндә агым бер казны көтүдән аерды да җылу читенә агызып алып китте. Каз агымга каршы түше белән борыла, аны җиңәргә тырышып карый, ләкин агымның аны ычкындырырга исәбе юк, ул казны һаман түбәнгә сөйри иде. Тегесе җылу читенә килеп җиткәч, үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде. Ана каз бу тавышка, канатларын кага-кага, аның янына омтылып караган иде дә, өлгерми калды, агым яшь казны әүвәл боз читенә китереп кысты, аннары аны янтайтып суырып алды, бичара каз, пыяла астындагы ак йомарламга охшап, мәңгегә күздән югалды. Ана каз бик озак кычкырды, шул хәтле өзгәләнеп кычкырды, йөрәкләребез парә-парә килде. Шуннан малайларның берсе әйтте: — Казларның башы бетә бит. Барысы да харап була. Коткарырга иде үзләрен. — Ә ничек коткарырга? Без уйга калдык. Малайлар гына булсак та, Ени¬ сей белән шаярырга ярамаганын, җылу янына килеп булмаслыгын без аңлый идек. Җылу читендәге боз кителеп төшсә, ах итәргә дә өлгермәссең, боз астына чумарсың, аннары — син күр дә мин күр — теге казны бөтергәндәй үзеңне бөтереп кенә алыр. Бала-чага арасында еш кына булгандай, без дәррәү бәхәсләшеп киттек. Кайберәүләр үз фикерен кистереп әйтә, җылуга үрмәләп барыйк, ди. Икенче берәүләре бер-беребезне аяктан тотып үрмәләп барырга куша. Өченчеләре аучыларны чакырып китерергә, интекмәсен¬ нәр өчен казларны аттырырга киңәш итә. Бу эшкә кул селтәүчеләр дә бар: янәсе: бераз сабыр итик, казлар боз өстенә үзләре чыкмасмы, суык аларны җылудан кумый калмас, күр дә тор менә. Без Үгез сыртыннан төштек тә тиз арада аргы якта известьчылар яши торган йорт янына килеп җиттек. Минем авылдашларым күп еллардан бирле әллә ни зур хикмәте булмаган бер эш белән шөгыльләнәләр — таштан известь яндыралар. Известьташны кыялардан актарып алалар, арба белән яр буена алып төшәләр. Шунда ук, яр буенда, сал белән алып килгән бүрәнәләр¬ не яргалап, озын-озын утын агачлары әзерлиләр иде. Без килеп туктаганда, утын әрдәнәсе янында Мишка Коршунов тукмак белән чөй өстенә сугып тора, суккан саен ухылдап куя иде. Ул үзе олы кеше, исеме дә Миш- 37
ка түгел, ә Михаил, тик аны авылда Мишка дип кенә йөртәләр иде. Бервакыт Мишка язын боз аккан чагында Енисей аша чыгам дип бәхәсләшкән һәм чыккан да, ташбаш. Шуннан бирле аны дуамал кешегә санап йөриләр иде. Мишка тукмакны кулында салындырып: — Нәрсә тавыш кубарып йөрисез, ә үзегез сугыш¬ мыйсыз? — дип сорап куйды. Күзләре, егетлек күрсә¬ тергә җыенган кешенеке төсле, очкынланып китте, бо¬ рыны белән ачык күкрәгендә тир бөрчекләре ялты¬ рады. Аның киемнәренә каен тузы элпәләре ябышып бет¬ кән, чегәннеке ише бөдрә башы әнә шул ак элпәләрдән чаларгандай күренә иде. Мишкага казлар турында сөйләп бирдек. Ул якты чырай белән утыннар ягына ишарәләп куйды. Без уты¬ рыштык та Мишкага төбәлеп тынып калдык. Мишка тәмәке кабызып, төтенен өреп куйганнан соң: — Казларга чыгарга булышмасак, алар үләчәк,— диде. Без җиңел сулап куйдык: димәк, Мишка казларны тәгаен коткарачак. Аның авызыннан сүз генә чыксын. Мишка чынлап та безгә үз артыннан иярергә куш- Tpi. Без барак салынып яткан бер калкулыкка йөгереп килдек. — һәрберегез берәр такта ала! — дип боерды Мишка. Без канатланып киттек. Әлбәттә инде, такта кирәк, үзебезнең ничек баш җитмәгәндер. Менә без, такта сала-сала, казык бозлар арасыннан җылуга таба үрмәлибез. Юка бозда күз-күз булып кат¬ мый калган урыннар күренгәли, ләкин без аларга ка¬ рамаска тырышабыз. Мишка иң артта, аңа такта өстенә ятарга ярамый, чөнки ул авыр. Такта өзелеп калгач, ялгар өчен ул без¬ гә икенчесен суза, без аны алга салабыз да кабат үрмә¬ либез. — Җитте! — дип команда бирде Мишка.— Хәзер инде түргә берегез генә керергә тиеш. Кайсыгыз җиңел¬ рәк әле сезнең? — Ул күзен безнең өстән йөртеп чыга, менә аның карашы миндә тукталып кала, бизгәк кичер¬ гәннән соң ничек авыр булсын инде минем гәүдәм.— Сал туныңны! — ди ул миңа. 38
Мин тун төймәләрен ычкындыра башлыйм. Үземнең исә кычкырасым килә, качып китәсем килә. Ничек качмыйсың ди инде — моннан соң да үрмәләп баруы ифрат куркыныч бит. Ләкин Мишка әнә мин үрмәләп кергән тактаның икенче башыннан карап тора, шулай булгач, ничек каршы килә алыйм аңа. Такта буенча алга таба үрмәлим. Ул миңа уттай кызган кебек тоела. Такта астында чытыр-чытыр килеп боз сыгыла. Казлар җылуның каршы ягына йөзеп киттеләр дә, бер төркемгә тупланып, аптырашып та, борчылып та гаңгылдаша башладылар. — Казкайлар, казкайлар,— дип пышылдыйм,— каз¬ кайлар, җаныкайлар,— дип, аларны инәлеп үз яныма чакырам. Мин алга таба бүтән шуыша алмыйм инде — куркыныч. Такта астындагы боз зең-зең килеп иңә бара, боз өстеннән як-якка чытырдап ак сызыклар тарала. — Казкайлар, җаныкайлар,— дип елый-елый дәшәм, бармакларым белән дә, күзләрем белән дә ишарәләп казларны үз яныма чакырам. Алар исә каршы якка җыелышканнар да муеннарын сузгалап миңа карап торалар. Кинәт кырымда гына нәрсәдер чытырдап куйгандай булды, мин өнсез калдым, бозны ватылган дип уйлап кулларым белән тактама чытырдап ябыштым. Мишканың дулкынланып: — Тот, тот! — дип дәшүен ишеткәч, артыма карап та тормыйча, кабалана-кабалана, ул сузган тактаны тотып алдым. Такта шома боз өстеннән җиңел генә шуа. Мин ни өчендер шул мизгелдә: «Их, шушы шома боз өстеннән җәлпәк ташларны ыргытып җибәрсәң икән, әллә кайларга шуып барырлар иде үзләре дә»,— дип уйлап куям. Такта башы суның читенә үк килеп терәлде, чак кына бозны сыкты, боз кырыйлары уалып ватылып киттеләр. Мин тактага күшеккән бармак очларым белән генә тотынып: — Казкайларым, җаныкайларым...— дип тагын ял¬ варырга тотындым. Ана каз миңа карап куйды да, бик ышанмыйча гаңгылдап алганнан соң, тактага таба йөзеп килә баш¬ лады. Аңа бөтен оясы иярде. Ана каз такта янында гәү¬ 39
дәсен борган чагында мин аның кызыл ялкын кебек тәпиләрен күреп калдым. Каз тәпиләрен ялт та йолт ки¬ тереп бик кызу ишә иде. Минем артымда басып торган малайлар сабырсыз¬ ланып: — Иә, чык инде, чык! — дип кычкырып җибәрделәр. Мишка: — Әй, ыбыр-чыбыр! — дип кычкыргач, тегеләр шып тындылар.. Ана каз әлеге шау-шудан куркып читкә тайпылды, бераздан соң гына тынычланды, түше белән агымга каршы борылып ашыга-ашыга йөзәргә кереште һәм так¬ та өстенә сикереп менде. Такта буенча ава-түнә атлап куйды да яшь казларга таба башын борып: «Нәкъ ми¬ немчә эшләгез!» —• дип боергандай итте. — И акыллым, акыллым да соң! — дип пышылда¬ дым мин. Яшь казлар да, тактага сикереп менеп, ава-түнә миңа таба атлап килделәр, мин исә аның саен артка чи¬ гендем:— Казкайлар, казкайлар! — дип, аларны уп¬ кындай кап-кара җылудан ерагайта бардым. Ә инде казлар каты бозга чыгып беткәч, иң зуры- сын, авыр гәүдәлесен эләктереп алдым да аның салкын каурыйлары арасына борынымны төрттем. Малайлар бүтән казларны да күтәреп алганнан соң, без авылга таба йөгердек. Мишка безнең арттан: — Ашарларына бирергә онытмагыз! Өйгә алып ке¬ реп җылытыгыз, юкса бик туңганнар бит каңгылдык¬ лар!..— дип кычкырып калды. Мин әлеге зур казны өебезгә алып кайттым, бүтән¬ нәрен дә малайлар бүлешеп бетерделәр. Дәү әни минем кайда булуымны, казларны ни рәвештә коткаруыбызны белгәч, чак кына акылдан язмады, аннары Мишка Коршуковны бик һәйбәтләп мунча кертергә вәгъдә итте. Ана каз түшәмне күтәрердәй итеп бик каты гаңгыл¬ дый, безне чукымакчы була, биргән азыкка якын да килми иде. Дәү әни аны ишегалдына куып чыгарды да үзебезнең абзарга ябып карады. Ләкин ана каз анда да бөтен авылга ишетерлек итеп кычкырынды, үзен бүтән йорттагы яшь казлар янына кушмый торып гаңгылдау¬ дан туктамады. Ә инде яшь казлар белән очрашкач, тынычланды, тамагына да ашады. 40
Безнең авылда казлар әнә шулай барлыкка килде, алар инештә канатларын кагып чупыр-чупыр килеп ят¬ тылар, урамда арлы-бирле йөрделәр, ысылдый-ысылдый малайлар артыннан чаптылар. Соңга таба казлар эз¬ сез югалды, сугыш елында авылдашларыбыз аларны ашап бетерде. Хәзер инде Енисей үреннән дә казлар безгә төшә алмыйлар. Чөнки анда, безнең авылдан өс- тәрәк, гидростанция өчен буа корып куйдылар. ПЕЧӘН ИСЕ Печәнгә кичтән үк җыена башлыйлар. Дәү әти бе¬ лән Коля абый — ягъни гаилә эчендә атап йөрткәне¬ безчә Кече Коля була инде — ат дирбияларын барлап куялар, балта түтәсе белән чанага суккалыйлар, нәр¬ сәдер юналар, нәрсәдер бәйлиләр, ныгыталар. Алеша белән мин исә гел алар янында буталып йөрибез, кай¬ бер нәрсәләрне биреп яки тотып торабыз, ә кайчагын¬ да аларны читтән генә күзәтәбез. Безгә тегеләй дә, бо- лай да җикеренәләр, «Салкын бит! Барыгыз өйгә кере¬ гез!»— дип, безне куып җибәрәләр. Ләкин без өйгә кермибез — ничек инде моңдый вакытта өй тавыгы бу¬ лып утырмак кирәк. Атыбыз берәү генә булса да, дәү әтиләр өч чана әзерләп яталар. Әвеслектән искеләрен дә сөйрәп чыгар¬ ганнар. Аларга җәйдән бирле соры тузан утырган, чи каешлары калҗаеп каткан, табаннары пешеп кызыл төс¬ кә кергән. Балта белән менә шул чаналарга суккалый¬ лар, утыртасы урыннарын утыртып ныгыталар иде. Мәсьәлә ачык — тагын ике ат булачак. Аларны күрше- күләннән яки туган-тумачадан алып торачаклар. Без сабыр гына көтеп торабыз. Кече Коля ике йө¬ гәнне җилкәсенә салганнан соң борынын сеңгерде дә бар¬ макларын кунычы кайтарылган пимасына сөртте. Шун¬ нан соң гына ишегалдыннан чыгып китте. Без дә аңа иярдек. Кече Коля безне куып та җибәрми, безгә дәшми дә. Ул урам буйлап сызгыра-сызгыра атлавын белә. Киндер пута очларын көязләнеп як-якка салындыр¬ ган, алар атлаган уңайга селкенеп баралар. Маңгай чәче кыңгыр бүреге астыннан ишелеп чыккан. Коля бик кече күңелле кеше ул, безне өйгә куып кайтармас. Дәү 41
әти белән дәү әнинең балалары ишле булганлыктан, аларга исем дә җиткерә алмаганнар күрәсең, шуңа күрә бездә Өлкән Коля да, Кече Коля да бар. Хәзер йортта Кече Коля да Алеша белән мин генә калдык. Без икебез дә ятим малай. Минем әнием бул- маса, Алешаның әтисе юк. Алеша безнең гаиләдә бөтен¬ ләй үзгә бала, чөнки телсез ул. Аны, нәрсәдәндер өне алынып, сөйләү куәсен югалт¬ кан дип сөйлиләр, югыйсә, дәү әнием аның «әттә, әниә» дип теле ачылганын аермачык хәтерли икән. Алешаны һәммәсе кызгана, мин дә аны яратам. Шулай да кай¬ вакыт эләгешеп киткәлибез. Бик көчле, усал малай ул. Сугышкан чакларда дәү әни безне аера, миңа әйбәт кенә шапалак бирсә, Алешага ул бармагын гына янап куя. Миннән башка Алешага кем дә тими, чөнки тәкъ¬ дир аны болай да «рәнҗеткән». Минем монысына исем китми анысы. Ул сукканда мин дә карап тормыйм, су¬ гам, чөнки мин аның белән үземнең арада бернинди аерма күрмим. Ә болай без бергә ашыйбыз, бергә йок¬ лыйбыз; бергә үк уйныйбыз һәм менә бергә үк ат алыр¬ га да китеп барабыз. Атларны, Кара туры белән Ала бияне, Кече Коля Өлкән Колялар ишегалдыннан җитәкләп алып чыкты. Кече Коля миңа Ала бияне бирде. Мин аны бордым да башта коймага үрмәләп мендем, аннары корсагым белән атның бөгелә төшкән киң сыртына аудым. Ала бия шундук сул колагын шомартты, миңа өнәми генә карап алды, теше белән ас салган пимамны эләктермәкче бул¬ ды, ләкин тот капчыгыңны, эләктерми генә тор әле! Алеша минем алдан Кара турыны юрттыра, хахылдап көлә — дивана дисәң дивана! Без текә яр башыннан Енисейга таба төшеп барабыз. Юл, су түгелә-түгелә, бозланып беткән, шуңа күрә атларның аягы тая, дага¬ лары боз өстен шыкыр-шыкыр тырмый. Алеша хәзер инде авызын күтәреп хахылдамый, шулай ук чинамый да. Кече Коля аңа кулын болгый: ат ялына ныграк ябыш, ди. Кара һәм ак чыршылар белән киртәләнгән озынча бәкегә атлар үз көйләренә генә атлап бардылар. Енисей ялтыр-елтыр килүче боз кантарлары белән капланып беткән. Кантарларның да иң зурдайлары елга урта¬ сында. Су каткан чагында бозлар анда уттай өерелеп йөгерешкәннәр иде шул. 42
Бәке кырыйларын җәяүле буран ялаганмыни, шоп- шома. Тырпаешкан бозлар арасында бәке тере утрау кебек күренә, атлар әнә шул утрауга таба күңелле генә юыртып баралар. Бәке кырыйларында кар өемнәре ята. Шул өемнәр белән чыршылар артында — киң генә ярыкта кап-кара су шарлап ага. Боз астында нәрсәдер түнгән, әйләнгән кебек тоела. Атлар алгы аякларын аера төшеп бәке янына сак кына киләләр. Мин тын алырга да куркып торам. Ала бия кара суга чума калса? Ул тар ярыкка сыймый сыюын да. Аның каравы мин сыям бит... Ала бия дә, Кара туры да су шупыралар. Алешаның чырае ук агарып киткән, ул хәзер ат алырга барганы өчен үкенәдер дә инде. Мин дә анысы артык куанмыйм. Ә Кече Коля атларны тезгеннәреннән тоткан да озак кына сызгырып тора. Ала бия белән Кара туры, сызгыр¬ ган тавышка онытылып, чөмерәләр дә чөмерәләр суны. Менә алар башларын күтәреп тын алдылар, тирә-якка карандылар. Кара турының ирен төкләре шундук боз¬ ланып җемелди дә башлады. Ала биянең дә ирен төк¬ ләре пыялага әйләнделәр, энәләр кебек тырпаешып тордылар. Атлар танауларын тагын бәкегә тыктылар, тик икесе берьюлы, үкенешкәндәй, башларын кире күтәрделәр. Хәзер инде иң кызыгы башлана. Куркыныч бәке артта калды. Кече Коля чыршыдан өзеп алган бер ботак белән атларны чыж да чож чыбыркыларга кереште. Шуннан атлар сикерә-сикерә чабып киттеләр. Без ат өстендә көчкә генә утырып барабыз, туп кебек һавага чөеләбез. Ярый әле атларның ялларына, йөгәннәренә чытырдап ябышкан идек, югыйсә, төшеп тә калган бу¬ лыр идек. Бераздан без кыюлана төштек, атларны уй¬ наклатып кына алып кайттык. Таудан чана шуган ма¬ лайлар безгә күзләрен уттай кыздырып карап калдылар. Кайберләре кычкыра-кычкыра артыбыздан йөгереп барды. Ә без элдертәбез генә, мин сиңа әйтим! Әле өебезгә бик ерак, тыкрыкка әле яңа гына килеп кергән булсак та: — Дәү әти, капканы ач! — дип җан-фәрманга кыч¬ кырам. Алеша да үзенчә нидер кычкырган була. Дәү әти капканы ача да безгә кулы белән ишарә¬ ләп иелергә куша, чөнки капка борысының безне сы¬ 43
пырып төшерүе бар. Куанычка каршы, атлар ишегал¬ дына кушаяклап чабып керәләр, һәм шунда без бөтен сөенечләребезнең әҗерен күрәбез, ат башлары аша мәтәлеп төшәбез дә карга чумабыз һәм, берли дә күр¬ мичә, тын ала алмый ятабыз. Без көрт эченнән чыккан чакта дәү әтиебез мыек астыннан гына елмаеп куя, аннан атларны җылы абзарга алып керә. Кече Коля да, капканы япканнан соң, хахылдап көлеп куя. Эри башлаган кухня тәрәзәсендә дәү әни күренә, ул да та- выш-өйсез генә башын чайкый, авызын мүкелдәтә. Шуннан үзебез дә, бер мәзәк тапкандай, кычкырып көләргә тотынабыз. Абзарда чинаган, дөбердәгән тавышлар ишетелә — бу Ала бия шулай төнгә каршы үзенә урын даулый, безнең бик хәтәр кушаматлы юаш Карчыгабызга тибә. Кече Коля: — Мин сине, бүре калдыгы! — дип кычкырып җи¬ бәргәч кенә, тегесе басыла төшә. Дәү әти тәртәләре һавага күтәртелгән чаналарны тагы бер кат күзеннән кичерә, үрәчәләренә типкәли, бер чанага агач һәм тимер сәнәкләрне, тырмаларны сала, бастырыкларны ныгытып бәйләп куя, ә икенче чана төбевд балтаны ташлый. Мин ул балтаны бик яхшы бе- ләм, чөнки беркөн аны ялап караганнан соң телем ябы¬ шып калган иде. Хәзер гомеремдә дә яламыйм мин аны. Җитте. Ызбага керергә вакыт. Кече Коля себерке белән пимасындагы карларны себереп төшерә, тагын бер читкә борынын сеңгереп ала, дәү әти дә шулай итә, без дә, чүлмәкчедән күрмәкче, борыннарыбызны сеңгерәбез. Бүген ашны да иртәрәк ашыйлар, йокларга да ир¬ тәрәк яталар. Безнең исә йоклыйсыбыз килми, шулай да карусыз гына мич башына менеп китәбәз. Мин ни¬ чәнче тапкыр инде кабатлап әйтәм: — Дәү әти, онытмассыңмы? — дим. — Нишләп онытыйм инде,— дип, калын тавыш белән җавап бирә ул түбәннән. Дәү әти йортта бердәнбер ышанычлы кеше. Ул һич алдашырга тиеш түгел. Печәнгә алып барам дидеме, димәк, алып барачак. Өй эче тып-тын. Тик дәү әни генә шыгырдавык агач караватында борсаланып ята, аны кырыкмаса-кырык чире җәфалый. Гүрничәдә ютәлли-ютәлли Кече Коля тәмәке тартып утыра, ул иртә ятарга өйрәнмәгән, аулак 44
өйләргә йөрергә ярата, әтәчләр кычкыра башлагач кына кайтып керә. ЬүДӘәҮниӘНдәшмиИ,М югыйсә, мин аның йокламаганын белеп торам инде. — Дәү әни! — Тагы ни җитми инде? — Син минем пиманы мич эченә тыктыңмы? Тыктым, тыктым, йоклавыңны бел! — Алеша пимасын дамы? Аныкын да тыктым. Йокла! Өй эче тагын тынып кала. Тәрәзәләр ка"^ бм ябүлы булганга, ызба эче караңгы баз Ke6e^;J?“fi4 башындаУ тараканнар кыштырдый, тәпиемне кытыклый. — Дәү әни! Бернинди җавап юк. — Дәү әни-и-и! , Менә мин торып кирәгеңне бирәм хәзер! Син бияләйне ямадыңмы? о , — Иртә белән ямап бирермен, йоклагыз хәзер үк! Алеша тын да алмый. Ул ишетмәсә дә иртәнге көн¬ не кайгыртуымны төшенә. Ул мине муенымнан каты- каты итеп кысып куя — борчылуым, хәстәрлек күрүл рем өчен үзенең рәхмәте"н белдерә. Мин дә аның коча¬ гыннан котылырга теләмим. Теле булса әйтеп кенә биоев иде дә бит, булмагач менә кочаклый гына, мине күкрәгенә кысып-кысып куя. Бераздан ул тирән итеп су лыш алды куллары салынып төште. Алеша йоклап китте Көне буе йөгереп арганнан соң йокы күленә чумды.Мин исә, кибәргә куйган араларны чытыр-чы- тыо китереп әле бер, әле икенче ягыма борылам, баш астымны биегәйтеп, уңайлырак итү өчен ямДӘку™ иске пималарын мендәр астыма тыгып куям. Дәү ә нең тыелып кына янаганы ишетелә: — Йоклыйсыңмы, юкмы, җәһәннәм кисәве? Мин дәшмим. Атыбыз Ала бия турында, кап-кара аВЫКүз Хй^усыз" аТ кара чыршылар чагыл- галый Имеш, без Енисей өстеннән, боз кантарлары арасыннан печәнгә китеп барабыз. Атлар акРь’а ™на юырталар. Тәртәләрнең каеш баулары шыгырдый, чана табаннары сызгыралар. Кече Кола авыз эченнән нәрсә¬ дер җырлап бара. Боз өстендәге ат юлы алга табан 45
сузыла-сузыла да урманга килеп керә; тауның берсен¬ нән төшеп, икенчесенә менеп китә. Печәнгә бездә бик еракка йөриләр, чөнки авыл ти¬ рәсендә генә чабынлык юк. Тау-кыя арасындагы авылы¬ быз Енисейга терәлеп тора. Чабынлыклар Фокин елга¬ сы, Кече һәм Зур Слизневка елгалары тугайларында гына бар. Ә безнең чабынлык Мана инешендә. Инеш үзенең суын Мана елгасына коя, Мана исә Енисейга агып төшә. Без Алеша белән печән өстендә үзебезнең ча- бынлыка барган идек, анда тырма белән печән җыйдык, балык каптырдык, аннары су кердек. Ә менә кышын анда бер дә барганыбыз юк. Ерак та, салкын да. Ча¬ бынлык кышын нинди була икән? Анда нинди җәнлек¬ ләр яши икән? Куянсыз булмас инде анысы. Төлке дә, аю да бардыр. Алар безнең печәнне саклый, кыр кәҗә¬ ләрен кибәнгә якын да җибәрмиләрдер. Кәҗәләр пе¬ чәнне ашаса, сыерыбызга ни кала аннары? Юк, аю аларны кибәннәр янына җибәрмәс. Аннары без печән¬ не анда калдырмыйбыз бит, өйгә алып кайтып китәбез. Чанага күк көймәсенә җитәрлек итеп төйибез дә өе¬ безгә алып кайтабыз. Мин дә, Алеша да олауларның иң биегенә менеп утырабыз. Ә дәү әти белән Кече Коля атларны каулап, тәмәке тарта-тарта, арттан кай¬ талар. Әйе, без печәнгә киттек бит әле. Атлар лырт-лырт юырталар. Дөбер-р-рт! — итеп мин йөк башыннан тә¬ гәрәп төшәм, сикереп торам да... башымны түшәмгә бә- рәм — күземнән яшел утлар чәчри. Карасам, олауларның эзе дә юк. Мин мич башында икәнмен ич. Алеша мыш-мыш йоклап ята. Шәлен авылча бөркәнгән дәү әни—аш өендә, ул буш сөт чиләген үзе үк идәнгә аударып төшер¬ гән дә мәчене азарлап маташкан була, һәрвакыт мәче гаепле аңа. Мин мич башыннан сикереп төшү белән гүрничәгә күз салдым, Кече Коляның урын-җире җыеп куелган. Сәндерәне килеп карасам — дәү әти дә юк. Чөйдәге то¬ лыплардан да җилләр искән. Мин барысын да аңладым, һәм мыж-мыж елап җибәрдем. Дәү әни үз эшен белә, сөт чүлмәкләрен шалтыр- шолтыр китереп урыннан-урынга күчерә, мине ишетми, имеш. Мин тавышымны күтәрә төшәм, тик анысы да файдасыз. Яңадан мич башына үрмәләп менәм дә ачу 46
белән Алешаны җилтерәтәм. Ул исәнгерәп миңа карап тора. — Ме-ме-ме!—дип үчеклим мин аны, әйтерсең йок¬ лап калуыбыз өчен ул гаепле. Шуннан Алеша да шыңшырга керешә. Ә ул елый башласа үгез кебек үкерә: «Мө-мө-мө-ө-ө!» Ниһаять, дәү әнинең түземе бетә: — Менә мөэлдәтәм мин сезне хәзер, бик һәйбәтләп мөэлдәтәм! Кара син аларны, ни уйлап тапканнар! Пе¬ чәнгә бармакчылар! Юеш борыныгыз катып китсә, кем кубарып алыр бозларын? — Ә нигә алайсам вәгъдә иттеге-е-ез? Алеша да: «Мө-ө-ө!» дип суза, чөнки сүз әйтә ал¬ мый бит ул, миңа шул үкерүе белән генә булыша. Дәү әни тагын безне ишетмәмешкә салыша, ә безнең күз яшьләребез бетеп тә килә инде. Алеша да көч-хәл бе¬ лән генә мәэлди инде. Мин алгы як бүлмә ишегеннән башымны тыгам: — Алайсам нигә вәгъдә иттеге-е-ез? — Әһә, син дәү әниеңә карулашасыңмыни әле? — Яра-ар, яра-ар. — Бар әнә алайсам абзар чистартырга, шунда рә¬ хәтләнеп үкерерсез. — Чистарт-мый-ыйм! . — Ничек чистартмыйсың? — Чистарт-мый-ыйм! Дәү әни тастымалны ала да: — Чистартмыйсыңмыни әле? — дип берне җилкәмә шапылдата. Ниһаять, рәнҗеп, үземне бик бәхетсез кешегә санап, яңадан мич башына менәм дә иске тунга төренеп ятам. Бераздан дәү әнинең эндәшкәне ишетелә: — Әй, олаучылар, йәгез әле, сакал биетергә тө¬ шегез! — Мин җавап бирмим. Алеша җилкәмә төртә. Мин аның кулын җилкәмнән алып ташлыйм. Ник җәһән¬ нәмгә олакмыйсыз шунда ашауларыгыз-ниләрегез белән! Менә ачтан үлсәм белерсез әле! Дәү әни катырак тавыш белән кычкырып җибәрә: — Кемгә әйтәм мин, ә? Хәзер үк төшегез! Кырык эшем кырылып ята, ә алар! Иәле төшегез! Дәү әни тәкәллефләнеп тормыйча башта Алешаны, аннары мине сөйрәп төшерә, өстәвенә минем арт күмәч¬ кә шапылдатып сугып ала. 47
Без аш өендәге сәкедәй озын өстәл артына теләмичә генә кереп утырабыз. Бүген мужиклар өйдә юк, шуңа күрә түр якка утырып тормыйбыз. — Битегезне кем юар икән сезнең, ә? — дип сорый дәү әни.— Тикмәгә булмас бу, кемнең дә булса башына кыланасыз сез. Йәле җәһәт кенә мувальник янына. Биткә бозлы су тидергәч йокы иренчәклеге шундук бетте, күңелебез дә күтәрелеп китте. Тозга мана-мана чикмәнле бәрәңге ашыйбыз, аны иртә сауган сөт белән йотып җибәрәбез, шул арада, онытылып бетте дигән¬ дә генә, сулыгып-сулыгып та куябыз. Дәү әни безгә кызганып карый: — Җүләр дә жүләр, сез дә жүләр. Әле атта йөрергә өлгерерсез. Тез буе гына бит әле сез. Менә үсә төшкәч, иншалла, сезне дә печәнгә алып барырлар. Мин дә тәртәне татулану ягына борам: — Яренгәме, шулаймы? — Яренгә ансы барасыз да барасыз инде. Яренгә инде сез менә болай, танымаслык булып үсәсез! Мин Алешага бер бармагымны күрсәтәм, янәсе, ки¬ ләсе елда безне печәнгә алып барачаклар. Ул ияген кагып куя. Алешаның да, минем дә башым күккә тигән¬ дәй була. Шулай куанышып тышка йөгереп чыгабыз да мал-туар астын чистартырга керешәбез, аннары зур җиңел көрәк белән ишегалдындагы карны урамга көрәп чыгарабыз, капка алдын да себереп алабыз. Без пе¬ чәнчеләрне каршы алырга җыенабыз. Алар кайткач биек йөк башына үрмәләп менәрбез, печәнне сарайга ташырбыз, аны бии-бии таптарбыз. Тамаша булачак, әйтәсе юк! * * * Дәү әни мич ашларын өлгертте, безгә берәр кәбестә бөккәнен сонып мич башына менәргә кушты, без бөккән ашаган арада паласларны кагып, идәннәрне юып чы¬ гарды. Өй эче бер төрле сафланып, яктырып китте. Бәйрәмгә хәзерләнгәндәй, дәү әни көне буе мәш ки¬ леп йөрде. Сыерны икенче мәртәбә савып кереп сөтне сөзгәч кенә, бер мәлгә хәл алу өчен тәрәзә катына утыр¬ ды, гадәттәгечә әйтеп куйды: — Йа хода, тыным-көнем бетә микән дип торам! — Тәрәзәгә күз салып алды да корт чаккандай сикереп 48
торды: — Бу мужиклар нигә соңгарды соң әле? Юлда хәвеф-хәтәр булып ятмасалар гына ярый инде. Ул йөгерә-атлый урамга чыкты, каранып торды- торды да яңадан өйгә керде. — Күренмиләр генә бит! һай, күңелем сизә. Атлар¬ ның аягы сынды микән әллә? Теге Ала биядер әле, яллы зәхмәт! Ни әйттем, алмагыз шул имгәкне, дип — алдылар бит, тыңламадылар. Менә шул үләбәт хәзер аларга күрмәгәннәрен күрсәтә инде... Дәү әни әнә шулай туктаусыз сукранды, әллә нәр¬ сәләр уйлап борчылды, әледән-әле урамга йөгереп чыкты. Аннары ул үзенә тагын эш тапты, безне исә урам каравылларга чыгарды. Инде тәмам караңгы тө¬ шеп, без дә өйгә кергәч, соңгы нәтиҗәне ясады ул: — Шулай буласын белгән ием, белгән нем. Шул, теге Ала бия инде, дөмеккере, арт сабакларын укыта тегеләрнең. Ни әйттем Өлкән Коляга, сатып алма бу бияне! Аның күзе дә убырныкы төсле, дидем. Соң, ана сүзен тыңлыйлармы алар! һай, кисәләр бит йөрәк бә¬ гыремне, кисәләр! Ярый ла йоклап калсалар, ә урман уртасында калсалар, шушы зәмһәрир суыкта? Балалар! Сез нәрсә анда артыгызны кыздырып ятасыз? Иәгез әле Енисейга төшеп менегез. Күр әле син боларны, өй тавыкларын. Бүтән вакытта өйгә кайтып кермиләр, ә хә¬ зер утыралар мич башында байгышлар кебек... Без тыныбыз бетеп Енисейга йөгердек. Акрын гына, кыймылдап кына атлаган олаулар төркемен күрдек. Алар яр башына күтәрелделәр дә атларын узгынчылар йортына таба бордылар. Ә безнекеләр юк. Олаучылар¬ дан: «Безнең дәү әти белән Кече Коляны күрмәдегез¬ ме?»— дип сорадык. Тик алар Өске Енисей кешеләре булып чыкты. Алар Енисейның бүтән ягыннан, кала юлыннан килгәннәр, авыл олауларына игътибар итмә¬ гәннәр икән. Дәү әни безне өйалдына чыгып каршы алды: — йә? — Юк, күренмиләр. — һай, киселә йөрәк итләрем, киселә. Менә сиңа хикмәти хода! — Ул кулларын чабып куйды да йөгерек адымнар белән гүрничәгә керде, почмактагы сын кар¬ шына тезләнеп тезеп китте: — Изге Мәрьям ана! Коткар гасый бәндәләреңне, юлдаш бул аларга, печәннәрен алып кайтырга ярдәм ит, 4 М-527 49
берүк гариплектәй сакла. Ала бияне, Ала бияне тый төш!.. Өйдә сабырлык дигән нәрсә тәмам бетте. Дәү әни битенә алъяпкычын каплап елый ук башлады. Без дә аңа кушылмакчы идек тә, ул безгә аяк тибеп кычкырып куйды: — Сез нәрсә сайрыйсыз тагын? Бәлкем, бернәрсә дә булмагандыр әле! Йөкләре авып киткәндер дә безрик кенә тоткарланып яталардыр. Ничу юкка-барга да каркылдап торырга монда!,. Без көтә-көтә көтек булдык та лампаны кабыздык. «Шул инде, кунарга калганнардыр»,— дип үзебезне ты¬ нычландырганнан соң, дәү әни тәрәзәгә бер карап куй¬ ган иде — чәчрәп кием элгечләренә таба атылды. — Балалар, күзегез чыкканмы әллә сезнең шуны да күрмәскә? Атларын туарып яталар лабаса мужиклар!.. Мич башыннан безне җил өреп төшергән кебек булды. Пималарыбызны ялан аякка гына кидек, бүрек¬ ләрне башка капладык, кулга нәрсә эләксә шуны җил¬ кәбезгә элеп ишегалдына йөгереп чыктык. Ә ишегалды шундый тараеп калган! Өч йөк печән белән тулган ул, ә капкабыз төбенә хәтле ачык калган. Мин йөгереп чыккан шәпкә дәү әтигә барып ябыштым, аның эче әйләнмәле сап-салкын йонлач тунына борыным белән бер яктан мин килеп төртелсәм, икенче яктан Алеша килеп төртелде. Дәү әни капканы япкач исе китмәгән¬ дәй генә сорап куйды: — Нигә болай соңгардыгыз? — Юлны кар бураган. Мана инешендә ике чакрым¬ лап кар таптап йөрдек,— дип, тыныч кына җавап бирде Кече Коля. Ул Ала бияне туарып аңа кычкырып куйды. Дәү әти дәшмичә генә кулы белән бүрекләребездән какка¬ лады да безне читкәрәк этәрде. — Дәү әти, дәү әти дим, печәнне бүген урнашты¬ рабызмы, иртәгәме? Аның урынына: — Бүген, бүген,— дип Кече Коля җавап бирде. Без шатлыктан чинаша-чинаша әвеслек белән ике арада йөгерешә башладык, анда дугаларны, сбруйлар¬ ны кертеп куйдык. Без кирәксә-кирәкмәсә дә мужикларның аяк астында буталдык, алар сукранып безгә дилбегә бәйләмнәре белән 50
тамызгалап та алгалыйлар иде. Кече Коля бервакыт сәнәк белән дә кизәнде. Тик безнец сәнәктән куркып тору юк — очлы корал ул, олылар аның белән балалар¬ ны кыйнамыйлар. Без артык тыңлаусызланып киттек, печән йөгенә үрмәләп мендек, аннан кар эченә мәтәлеп төштек. — Бер эләгә әле сезгә, бик нык эләгә,— дип, безгә әле дәү әни, әле Кече Коля янап куя. Тик дәү әти генә бер сүз әйтми иде. Атлар өстенә торыпша ябып үзләрен абзарга керт¬ теләр. Чана тәртәләрен бәйләп һавага каратып куйды¬ лар. Йөк белән тартылган чи каеш баулар элекке хәл¬ ләренә кайта иде микән, алар черт-черт килделәр. Ә тирә-юнь яп-якты,. чөнки күк йөзеннән әсәрләнеп салкын ай карый, анда йолдызлар чекрәеп яна һәм кая карама шунда кар бөртекләре җемелди. Өлкән Коля белән аның ике улы һәм Апроня түтәй килде. Шаулап-гөрләп эшкә керештек. Иң әүвәл берен¬ че йөкнең бастырык очын чиштек. Бастырык тирбәлеп торды да өскә сикерде, пушка кебек айга төбәлде. Печән йөге кара ташкын булып кар өстенә акты, ярты ишег¬ алдын диярлек биләп алды. Менә икенче йөкне дә, өченчесен дә аудардылар. Нечән тау хәтле булды. Каян¬ дыр сыер килеп чыкты. Йотлыга-йотлыга ашый баш¬ лады. Бер яктан куып җибәрсәләр, икенче яктан килеп йолкый. Йолкымаска — аның да бәйрәме ич бүген! Пе¬ чән өстенә эт тә менеп ятты, анысының аркасына сәнәк төште. Эткә печән өстенә ятарга ярамый, ятса печәнне сыер ашамый. Эт кызганыч тавыш белән өрә- өрә әвеслек астына кереп качты. Ә без инде печән сараенда, дәү әни дә безнең белән. Безгә төп эшне тапшырдылар — печәнне таптап торыр¬ га куштылар. Без таптыйбыз, таптаган арада егылып китәбез, әүмәкләшәбез. Мужиклар зур-зур печән күбә¬ ләрен безнең өскә ыргыталар, гүя ялгыш кына безне күмеп ташлыйлар. Өскә ыжылдап печән өеме килеп төшкәч, караңгы базга убылгандай буласың, су төбеннән чыккандай, өскә таба йөзә башлыйсың, туктаусыз йөзәсең. Авы¬ зыңа кергән печән вагын төкереп тә өлгермисең — шаулатып тагын синең өстеңә бер өемне ыргыталар. Чыдап кына торыгыз, малайлар! Батмагыз! 4* 51
— Балалар, сез исәнме соң? — дип, күңелле тавыш белән сорап куя дәү әни. — Исән! — Пешкәнсездер инде! — Ю-у-ук! Ләкин минем аркам шабыр тир инде, Алеша да тир¬ ләп чыккан. Без тырыша-тырыша печән таптыйбыз, аның эчендә йөзәбез, әүмәкләшәбез һәм печәннең куе исеннән исерешәбез. Менә бер тын ял итеп алабыз. Без хәлсезләнеп печән өстенә егылабыз, баш түбә¬ безгә хәтле чумабыз. Мужиклар тәмәке кабызып те- гесе-монысы турында сүз алышкалыйлар. Ә дәү әни үзенең яулыгын кага. — Дәү әни! — дип дәшәм мин аңа.— Син хәзер бе¬ рәр үләнне яки чәчәкне таныр идеңме? Безнең дәү әни үлән-чәчкәләрне бөртегенә хәтле белә. Исемнәрен генә түгел, исләрен дә, нинди-нинди чәчәк атуларын да белә. Нинди хастадан нинди үләнне эчәргә кирәклеген дә әйтеп бирә. Эчләре авырткан, суык алдырган, тагын әллә ниләр белән интеккән авыл¬ дашларның һәммәсе дә аңа килә. Тик менә үзен дәва¬ ларга гына вакыты юк аның. — Караңгы бит, танып булыр микән? — дип җавап бирә дәү әни. Аның тавышында тыйнаклык сизелә. Танымыймы соң инде дәү әни! Ул кулы белән печәнне актарды да безне үз янына чакырып алып, ачык ишектән төшкән ай яктысында бер үлән сабагын күрсәтте: — Менә бу кыяк булыр. Аны бүтән үләннәрдән аеруы бик ансат — каты да, без кебек очлы да, аннан ары ул төсен бер дә үзгәртми. Мана инешендә бик күп үсә ул.— Дәү әни тагын учындагы бөртекләр арасын¬ нан берсен ала: — Менә бусы сүсән, аны да аеруы бик ансат — башында себеркесе бар. Менә монысы кың¬ гырау чәчәк. — Герән гөлеме? — Әйе, аны герән гөле дип тә әйтәләр. Ул сулган, кипкән инде. Аның бик матур элпә таҗлары, бөтен нәфислеге җиргә коелган инде. Кешеләр дә шулай, чәчәк чагында бик матур булалар, аннан кибеп бетә¬ ләр, җыерчыклы әбигә әйләнәләр. Матур чәчәк тиз коела, кеше гомере буена батырлык күрсәтсә дә, ма¬ турлыгы бик тиз узып китә...
Менә шундый җан җылымлы булганда, бик акыллы сүзләр сөйләгән һәм фикер иткәндә без дәү әниебезне үлеп яратабыз. Мондый вакытта аның ни сөйләгәнен Алеша да аңлыйдыр кебек тоела. Әлвәдиян да, мәтрүшкә дә, мәче табаны белән ак чәчәк тә — урманның барлык-барлык хәзинәсе безнең печәнлеккә күчте. Мин печән эченнән капшана торгач җир җиләген табып алдым, берне генә түгел, берничәне табып алдым. Үз өлешемне мин сабагы-ние белән авы¬ зыма каптым — шайтаным да булмас әле. Ә менә дәү әни өлешен биргәч, ул аны иснәп кенә карады да Але¬ шага сузды. Алеша ике җиләк ашаганнан соң елмаеп куйды. Мин печән эчендә тагын актарынмакчы идем, ләкин ачык ишектән тагын зур гына күбә печән ташладылар. Сарай эче шундук караңгыланып китте, һәм бик кызу эш башланды. Сараебыз тәмам тарайды. Печәнне нихәтле генә тап¬ тамыйк, арткы стена белән почмакларга төйгечләмик, барыбер ул шикмә белән колгаларга парлап-парлап асып куйган каен себеркеләренә кадәр менеп җитте. Түбә асты тарая барды, башка кигән бүрекләребез, аркылы борысларга эләгеп, берничә мәртәбә аска тәгәрәде, без аларны караңгыда печән арасыннан көчкә генә табып алабыз. Иң өстә, сарайның түбә бәбкәләре тоташкан җирендә, аркылы торыкларга карлыгач оялары ябыш¬ кан, алардан ерак түгел шөпшә куыклары асылынып тора. Мин кайнар кулым белән карлыгач оясына ты¬ гылдым, аның эченә кар тулган, кар астында вак кау¬ рыйлар ята иде. Ул чыркылдык карлыгачлар хәзер кайда икән? Мөгаен, алар бу минутта үзләренең өйлә¬ рен, менә шушы сарайны, безнең авылны өзелеп сагы¬ налардыр. Мин уйланып торган арада кинәт астан керт-керт иткән тавышлар ишетелеп китте — юлдан йончып кайт¬ кан атлар печән ашарга керешкәннәр иде. Алар ашау¬ ларыннан туктап пошкырып куялар, авыр тояклы аяк¬ ларын алмаш-тилмәш баскалыйлар иде. Түбәндә, ишегалдында, хатын-кызлар үзара сөйлә¬ шеп алдылар. — Урман печәне ваграк шул, бәрәкәтсез, язга чаклы ук ашап бетермәсләр микән? Сатып алырга туры кил¬ мәгәе дим. 53
— Аз файдадан күп зыян,— дип, сүзгә кушылды дәү әни.— Ышнадан * салам да алып кайткач җитеп куяр әле. Печәнгә генә салынсаң, җитмәс, әлбиттә... — Салам ашатып, ашлы су эчертеп кенә әллә ни сөт сава алмассың,— диде Апроня түтәй. — Син, кызый, ашлы суны бик яманлап ташлама әле алай. Суың ашлы булса, табының да ашлы булыр. Тик җиренә җиткерә белергә кирәк. Җылы суга көрпә кушып бирсәңме! Ә инде юынтык су эчертсәң, өмет тә итәсе юк... Болай әңгәмә куерта башлагач, димәк, эшләре бетеп килә. Өстәвенә сарай да тулды. Без инде печәнне түбә астында кысыла-кысыла таптыйбыз. Хәзер инде безгә сәнәкләр белән тотам-тотам печәннәр генә ыргыта¬ лар — күрәсең чанадагы калдык-постыкны гына җыеш¬ тыралар. Болай булгач шәп инде, югыйсә җаныбыз чыга язды. Менә эш тә бетте. Чаналарны әвеслек астына куй¬ дылар, сыерны үз аранына куып керттеләр. Дәү әни бөтен ишегалдына таралган печән вагын тырма белрн җыйды да ат утлыгына кертеп салды. Мужиклар сәнәк- тырмавычларны лапаска сөяп куйдылар, йонлач тун¬ нарын алып, баскычта пималарын кагыштырып, бол¬ дырга менделәр. Туңланып каткан пималары болдыр¬ ның буяулы идәнендә шыгыр-шыгыр килде, таеп-таеп китте. Мужикларга ияреп ишектән салкын болыты бәреп керде, эт тиреле туннарыннан әллә нинди ят ис тарал¬ ды. Ләкин бу исләрне шундук борынны ярып керә тор¬ ган печән исе күмеп китте. Дәү әти сакал-мыегыңдагы боз чукларын куптаргалап лаканга ыргытты. Дәү әни аңа мич башыннан тузанлы иске пималарын алып бирде. Апроня түтәй табын әзерләде. Дәү әти белән Кече Коля өс-башларын алыштыргалаганчы, өстәлгә киләсе нәрсәләр килеп бетте. Кече Коля тәмәке янчыгына ку¬ лын тыккан иде дә, дәү әни үзен шундук орышып ташлады: — Җитәр сиңа ач карынга төтен суырырга. Башта ашап алыгыз, аннан соң теләсә нихәтле суырыгыз шул каһәр төшкән нәстәне. * Ышна — урманнан арчылган игенлек җир. 54
Без өстәл тирәли утырыштык, бары түрдә генә дәү әтигә урын калдырдык. Бу урын — изге урын, аны беркемнең дә алырга хакы юк. Кече Коля, Алеша ба- лән миңа карап: — Күрдеңме хезмәтчеләрне, кашыкны хәзерләп тә куйганнар,— дип көлеп куйды. Барысы да шау-гөр килештеләр, урындыкларын, эскәмияләрен дөбердәтеп җайлабрак утырдылар. Дәү әти генә юкка чыкты. Ул кухняда нәрсәдер эзләде. Безнең түземебез төкәнеп бетте. Бер дә ашыга белмәс шул дәү әти! Сүзен дә көненә биштән яки уннан арт¬ тырмый. Әйтеп бетермәгән сүзләрен аның өчен дәү әни әйтергә тиеш, бу гадәт электән үк килә. Менә дәү әти дә керде. Кулында киндер янчык. Ул ашыкмый гына кулын янчыкка тыкты. Без Алеша белән алга талпынып куйдык, тын да алмыйбыз.. Ни¬ һаять, дәү әти янчыктан күмәч кыерчыгын тартып чы¬ гарды да елмаеп аны алдыбызга куйды: — Бу сезгә куян күчтәнәче,— диде. Без күмәчне — шап! — эләктереп алдык. Ул таш кебек туңган. Үзен чиратлашып тешлибез. Мин ике бар¬ магымны башыма куеп Алешага күрсәттем, аның авы¬ зы колагына җитте — куян күчтәнәче икәнен аңлады. — Ә монысы төлке күчтәнәче! — дип, дәү әти безгә мич кызуында кызарып пешкән шәнгәләр бирде. Сокланудан безнең хисләребез ташып чыгар дәрә¬ җәгә җиткән иде күрәсең. Тик дәү әтинең безне тагын шатландырасы бар икән әле. Ул кулын янчык төбенә тыгып яңадан эзләнергә кереште, бик озак актарды, сакал-мыегы эченнән елмаеп, безгә бик хәйләле итеп карый иде. Ә безнең ансыз да түзәрлек хәлебез калмаган. Бер¬ мәл йөрәгем туктагандай булды, ә аннары кинәт тыр¬ сылдап тибә башлады, күзләрем исә мондый киерен¬ келектән әлҗе-мөлҗе килде. Ә дәү әти бер дә ашык¬ мады, мине тәмам чыгырымнан чыгарды. «Йәле, дәү әти, нәрсәң бар соң синең анда, нәрсәң бар?»— дип кычкырып җибәрәсем килде. Ниһаять, дәү әти янчы¬ гыннан ипи валчыклары ябышып беткән туң ит кисәге чыгарды да зур тантана белән аны безгә бирде.. — Ә монысы аю абзый күчтәнәче! Ул безнең печән¬ не һәйбәт саклаган. Мин утырган җиремнән сикереп тордым: 55
— Аю абзый күчтәнәче! Алеша, күрәсеңме, аю күч¬ тәнәче! Бу-бу-бу! — дип, мин аңа яңакларымны кабар¬ тып, кашларымны җыерып карадым. Алеша мине төше¬ неп учын учка сукты>. Без аюны икебез дә бер төсле итеп күз алдына китерә идек. Туңган күмәчне, шәнгә белән ит кисәген тешләребез белән каерабыз, бу урман күчтәнәчләрен телебез белән дә, авызыбыз белән дә, тыныбыз белән дә эретмәкче булабыз. Табындашлар безгә бик сөеп карыйлар, безне шаярталар, бер уңайдан үзләренең дә бала чакларын искә төшереп алалар иде. Тик дәү әни генә ачусыз- нисез дәү әтигә болай әйтеп куйды: — Бу кәмитеңне соңрак ясарга ие. Балалар аша¬ мый калалар бит. Без чынлап та, мавыгып китеп, ашамый калдык. Селәгәебез белән ялтыратып бетергән күмәчне дә, шән- гәләрне дә кулыбызга тотып сәндерәгә мендек. Мич башында бүген дәү әти йоклый, чөнки ул салкыннан кайткан кеше. Кулымдагы салкын күмәч кисәге акрын¬ лап эри барды. Алеша кулындагы түгәрәк шәнгә дә эрегән иде бугай инде. Бу кичне без бик күп, бик күп матур төшләр күрдек. ♦ АЛСУ ЯЛЛЫ АТ Дәү әни күрше йорттан чыкты да Левонтий малай¬ ларының тау урманына җиләккә җыенуларын әйтте, миңа да аларга ияреп барырга кушты. — Бер тырыс җыеп кайтсаң, калага илтеп сатыр- мын, перәннек алып бирермен. — Атлысынмы, дәү әни? — Атлысын, атлысын. Атлы перәннек! Кайсы авыл малае гына хыяллан¬ мый аның турында! Ап-ак ат ул. Ә ялы иртәнге шәфәкъ кебек алсу, койрыгы да, күзе дә, тояклары да алсу төстә. Дәү әни мине урамга ипи күтәреп чыгудан һәрвакыт тыя килде. Өстәл янында ашамасаң, казалы буласың дип әйтә торган иде. Ә менә перәннеккә ул сүз әйтми. Атлы перәннекне күлмәк эченә тыгып йөрергә, аның ач корсакка ярсый-ярсый тибенүен дә тыңларга була. Бермәлне: «Аһ! Төшеп калган!»—дип эсселе-суыклы булып китәсең, күлмәгеңне тегеннән дә, моннан да 56
капшый башлыйсың, аннары: «Уф, монда икән атым!»— дип шундый шатланасың, күккә сикерергә җитешәсең. Алсу яллы атың булса, сиңа хөрмәте, игътибары — барысы була. Синең тирәдә Левонтий малайларының бөтерелүен күрсәң иде. Чүрәкәй уйнаган чагында да синнән башлап суктыралар, рогаткаларыннан да атты¬ ралар, тик аларга перәннек читен генә тешләттер, һич югы ялаттырып ал. Левонтийларның Санькасы белән Танькасына пе¬ рәннек тешләткәндә нәкъ кабасы урыннан бармакларың белән ныгытып тотарга кирәк, югыйсә ул кап-йотлар шундый зур итеп тешлиләр, атыңнан койрыгы гына калыр., Күршебез Левонтий әлеге Мишка Коршуков белән яр буенда эшли, бүрәнәдән утын хәзерли. Левонтий аны кисә, яра, Енисей аша чыгарып авылыбыз каршын¬ дагы известь заводына тапшыра. Левонтий ун көнгә бер, әллә унбиш көнгә бер ми¬ кән,— тәгаенен генә хәтерләмим,— акча алып кайта, шуннан ишле баладан гайре бернәрсәсе булмаган Ле¬ вонтий йортында бәйрәм башлана, ашамлыклар тау- тау өелеп тора. Бәйрәм шау-шуы гүя күршеләргә дә йога. Дәү әни янына иртән иртүк, тыньГ-көне бетеп, кулына бер тәң¬ кәлекләр тоткан Левонтий хатыны Васеня апа килеп керә. Бертөрле калтыравыклы шат тавыш белән ул: — Туганай, менә бурычларымны керттем!—ди, ул да түгел, юбка итәкләрен җилфердәтеп, чыгып та китә. — Тукта әле, шашкан! Акчаңны саныйсы бар бит! — дип, дәү әни аның артыннан кычкырып кала. Васеня апа карусыз гына яңадан керә, дәү әни ак¬ чаларны санаганчы, ялан аякларының әле берсенә, әле икенчесенә янтайгалап басып тора, әйтерсең лә чарыс ат ул, дилбегәне бушаттыңмы, шундук алга ыргыла¬ чак. Дәү әни берлекләрнең һәрберсен өстәл өстендә сы- пыра-сыпыра озаклап саный. Шунысы истә калган: дәү әни кара көн «запас»ыннан Левонтий хатынына әҗәткә бервакытта да җиде яки ун сумнан арттырып бирми, чөнки аның бөтен «запас»ы да ун сумнан артмый иде кебек. Ләкин Васеня апа шул аз-маз әҗәтен дә саташ¬ тырып кертә, аны я бер, я өч сумга арттыра торган иде. 57
— Син, бакча карачкысы, нишләп әле акчаны җил¬ гә очырасың?! — дип, дәү әни аның өстенә ябырылып килә.— Миңа бер тәңкә, тегеңә бер тәңкә бирә башла¬ саң, ни була инде ул? Ул арада Васеня апа итәген җилфердәтеп өебездән чыгып та китә. — Тагын арттырып керткән! Дәү әни Левонтий белән аның хатынын озак кына орыша, әледән-әле ботларын чаба, төкеренә, мин исә тәрәзә янына утырып күрше йортка карыйм, аннан сагышлы күзләремне һич аера алмый торган идем. Ул йортның һәр тарафы бушлык булып, шул буш¬ лыкта бик иркенәеп утыра кебек. Сирәк кенә тәрәзә пыялалары белән дөньяга караган була, тәрәзәләренең йөзлекләре, капкачлары да юк, хәтта бу йортның кап¬ касы белән коймасы да юк иде. Язга чыккач Левонтий гаиләсе йорт тирәсендә ка¬ зынган була, колга-чытырдан, иске такталардан киртә коргандай итә. Ләкин кышка кергәч боларның һәммәсе дә ызба уртасында җәелеп утырган урыс миче кары¬ нында юкка чыга. Левонтий Танькасының үз өйләре хакында тешсез авызы белән ышылдап болай сөйләгәне бар: — Аның каравы, әти туждыра башлаша, без аңа тоттырмыйша рәхәтләнеп йөгереп йөри алабыз. Левонтий агай җылы кичләрдә урамга ярым ялан¬ гач диярлек чыга. Аның ыштаны билендә ике бөркетле бердәнбер бакыр төймә белән көчкә генә эләгеп тора, бәз күлмәгенең исә бөтен төймәләре дә кырылган була. Ул болдыр урынына куелган, өсте балта белән чапка- ланып беткән бүкәнгә утыра. Әгәр инде дәү әниебез тәрәзәдән башын тыгып йортының эчендә дә, тышында да ул эшләргә тиешле эшләрне санап китсә һәм алар- ның эшләнмәгәне өчен Левонтий агайны оялта баш¬ ласа, Левонтий агай шытыр-шытыр кашынып көлем¬ серәп кенә куя: — Петровна, мин бит слабуд яратам!—ди, кулы белән тирә-юненә күрсәтә.— Менә бит нинди хозурлык, диңгезмени! Рәхәт тә соң күзгә! Левонтий агай кайчандыр корабта диңгезләр кич¬ кән, диңгезне бик ярата, ә мин аның үзен ярата идем. Левонтий агай акча алган көнне алар өенә керер өчен хәтта җанымны бирер идем. Тик анда керүе ансат тү¬ 58
гел. Минем кыҗрап йөрүемне дәү әнй күптән үк сизей- гон була инде. — Ничу кеше кыерчыгына күз кыздырырга,— ди ул ачулы тавыш белән.— Ничу юксыллар өлешен тыгы¬ нырга. Беттән башка ул өйдә берни юк. Булмаса булмас. Тик менә ничек тә качып чыгасы иде өебездән. Качып чыгып Левонтийларга керсәмме, олы кунак итәләр инде мине үзләре дә, чын бәйрәм була минем өчен. Сәрхүш Левонтий агай үз малайларының берәрсенә усал гына карап куя да: — Җәле, чык әле аннан!—ди. Өстәл яныннан кем дә булса теләр-теләмәс кенә кузгалып киткәннән соң, инде ачуы кайткан тавыш белән балаларына аңлатыр¬ га керешә: — Ятим малай бит ул, ятим малай. Сезнең һич югы әти-әниегез бар! — һәм миңа өзелеп карый да үкереп елап җибәрә.— Балакай, син хет әниеңне хәтерлисеңме? — Мин башымны кагып куйгач, бик кай¬ гылы кыяфәт белән терсәкләренә таяна, йодрыклары белән битендәге яшьләрен сөрткәли, үткәннәрне искә төшереп сөйләп китә: — Ни гомер икәүләп утын ярдык би-и-ит! — Шуннан ул тагын да катырак үкерә баш¬ лый: — Кайчан кермә... киченме, төн уртасындамы... беткән баш син, Левонтий,'ди, ә үзе... ә үзе... баш төзә¬ тергә салып бирә-ә-ә... Шунда Васеня апа да, малайлар да, бер уңайдан мин үзем дә акырып елап җибәрәбез. Левонтийларның өй эче шундый кызганыч авазлар белән тула, аларның юмартлык хисләре шундый ташый башлый, барлык байлыкларын өстәлгә чыгарып өяләр дә куялар, узы- ша-узыша мине сыйларга керешәләр, үзләре дә, ашый¬ сылары килмәсә дә, чемченеп утыралар. Кич җиткәч яки кич төнгә авышкандарак, Левонтий әлеге дә баягы соравын бирә: «Нәрсә ул тормыш?» Шуннан мин тиз генә өстәлгә сузылып берничә перән¬ нек белән конфет алам, Левонтий малайлары да кул астына ни туры килсә шуны эләктереп алалар. Күз ачып йомганчы без урамда инде. Иң соңгы кеше булып өйдән Васеня апа качып чыга. Дәү әни аны бездә иртә беләнгә хәтле «фатирда тота». Левонтий бу вакыт үке¬ рә, сүгенә, акырып-акырып елый, ниһаять, тәрәзәлә¬ ренең иң соңгы пыялаларын да кырып ташлый. Иртәгесен ул пыяла кисәкләре белән тәрәзәләрен 59
ямаштыра, өстәл һәм эскәмияләрне төзәтә, аннары ки¬ чәге кыланмышлары әчеп бик каты үкенеп, кара кай¬ гыга калып эшенә китеп бара. Өч-дүрт көн дә үтми, Васеня апа кабат өй борынча йөри башлый, тик бу юлы инде ул өйләргә дуылдап килеп керми, аның итәге дә җилфердәми. Ул тагын акчасын, оп белән бәрәңгесен — нәрсә бирсәләр шуны әҗәткә алып йөри. Менә шул Левонтийның малайлары белән мин җи¬ ләккә киттем, чөнки минем үз кул көчем белән эшлән тапкан перәннекне' ашыйсым килде. Малайларның кай- сыберсе җиләк җыяр өчеи китек кырыйлы агач бадьян, кайсы ут элдерер өчен тузлары йолкынып бетә язган ты¬ рыс, кайсысы сапсыз чүмеч кенә тоткан иде. Левонтий¬ ның бөркетләре бу савыт-сабаларны бер-берсенә ыргы¬ тышалар, тегеләй дә болай үчекләшеп баралар, җиргә ятып әүмәкләшәләр, берничә мәртәбә сугышып китеп елашып та алганнар иде. Юл уңаенда алар берәүнең бакчасына да төшеп менделәр, яшелчәсе өлгермәгән дип тормадылар, һич югы уҗым суганнарын урып чык-, тылар, аны авыз кырыйлары яшел селәгәйгә буялып беткәнче ашадылар, берничәсен генә сыбызгы ясарга калдырып, бүтәннәрен юлга ыргыттылар. Суган кыя¬ гының өзеп ташланган башыннан өрә-өрә, алар юл буе чыелдап бардылар. Менә шулай музыка уйный-уйный без тиздән урманга, ташлы тауга да килеп җиттек. Монда инде малайлар кыяк чыелдатудан туктап тауга таралыштылар, әле өлгереп кенә килгән, шуңа күрә дә бик кадерле булган каен җиләкләрен шатла¬ нышып җыярга керештеләр. Мин тырыша-тырыша җиләк өзә торгач тырыс тө¬ бен каплап та өлгердем инде. Дәү әни: «Башта савыт төбе күмелсен, аннан үзеннән-үзе җыела ул»,— ди. Мин җиңел сулап куйдым, җиләкне тагын да тизрәк җыя башладым, аннары тау менә барган саен, үзләре дә күбрәк очрый башладылар. Левонтий малайларының башта тавыш-тыннары да чыкмады, бары бакыр чәйнекләренең җеп белән бәйле капкачы гына ара-тирә шалтырап киткәли иде. Чәй¬ некне Левонтийның өлкән малайлары тоткан, капкач шалтыратуы да юкка гына түгел, янәсе, белеп торыгыз, куркып йөрмәгез, чөнки абыегыз янәшәдә генә. Кинәт чәйнек капкачы хәвефле генә зыңлап куйды, ул да түгел, тыз-быз килгән тавышлар ишетелде. 60
— Әле син җиләк ашыйсыңмыни? Җиләк ашый¬ сыңмыни? Ә өйгә нәрсә алып кайтырсың, өйгә нәрсә алып кайтырсың? — дип сорый өлкән малай һәм сораган саен дөп-дөп итеп кемнеңдер артына тибеп куя иде. — Ә-ә, Шанькага ашарга ярый, ә безгә ярамый¬ мыни?..— дип, Танька сузып кына елап җибәрде. Шуннан Санькага да тукмак эләкте. Аның ачуы килде, савытын атып бәрде дә чирәмгә йөзе белән кап¬ ланды. Өлкәннәре җиләк чүпли дә чүпли, өйгә алып кайтыр өчен тырыша, ә болар, оятсызлар, ашап бара¬ лар икән әле менә. Өстәвенә үлән өстендә аунап ята¬ лар әнә. Шуннан моның хәтере калды булса кирәк, сике¬ реп торып кабат Санькага тибеп алды. Санька уларга кереште, аннары кинәт өлкән малай өстенә ташланды. Шалтыраган чәйнек эченнән җиләкләре чәчрәп төште. Абыйлы-энеле малайлар пыр тузып сугыша торгач җи¬ ләкләрен сытып бетерделәр. Каты гына тукмашып алганнан соң өлкәненең дә җиләк җыю дәрте бердән сүнде. Ул коелган, изелгән җиләкләрне җыярга кереште, тик кулына эләккән бер¬ сен авызына озата бара иде. — Димәк, сезгә ярый, ә миңа ярамыймы? Сезгә ярый, миңа ярамыймы? — дип, усал гына эндәшә-^ндәшә ул җыелган җиләкләрнең һәммәсен дә ашап бетерде. Тора-бара Левонтий малайлары татулашып китте¬ ләр, бер-берен начар сүзләр белән хурламый башла¬ дылар, аннары Кече инешкә барып бер чупырдашып алырга булдылар. Минем дә су керәсем килә, тик таудан китәргә кү¬ ңелем генә тартмый, чөнки савытым җиләк белән тулып бетмәгән иде әле. — Петровна әбидән куркасыңмыни? Их, син! — диде Санька авызын кыйшайтып. Аннары мине әшәке сүз белән атады. Санька андый сүзләрне күп белә. Ул сүз¬ ләрне мин дә беләм, Левонтий малайларыннан әйтергә өйрәндем. Шулай да аларны әйтергә куркам длин, бәлки ояла да торганмындыр. Шуңа күрә: — Аның каравы, дәү әни миңа чабышкылы перән- нек алып бирә,— дип кенә куйдым. — Чабышкылы? Бәлки алашалыдыр? — дип мыс¬ кыллап көлде Санька. Ул аяк астына төкереп куйды, эченнән генә нәрсәдер абайлап алды: — Дәү әниеңнән куркам диген инде ичмаса яки мин бик саран диген. 61
— Минме? — Син! — Саранмы? — Саран! — Телисеңме, җиләгемне бөртегенә кадәр ашап бе- терәм? — Нәкъ шулай дидем мин һәм шундук Санька- ның тозагына эләккәнемне төшенеп тә алдым. Саньканың бите тырналып беткән, малайлар белән гел сугышып торганга, башы эреле-ваклы шеш белән капланган, кул-аягы чебиле, күзләрен исә һәрвакыт кан баскан була. Кыскасы, Санька туганнары арасында иң усалы, иң явызы иде, кешегә хитлык итәргә генә тора иде. — Бик ашар иең дә, артың тотмый шул! — диде ул миңа. — Минемме тотмый? — дидем мин әтәчләнеп һәм тырыс эченә күз кырыем белән генә карап куйдым. Җиләгем тырысның яртысыннан узып киткән иде инде.— Тотмыймы?—дип сүнә төшкән тавыш белән кабатладым мин. Шуннан шүрләп чигенмәс, хурлыкка калмас өчен тоттым да савытымны җиргә түндердем.— Менә алайсам, ашагыз, һәммәгез дә ашагыз минем белән! Левонтий кавеме шундук җиләккә ябырылды, аны бер минут эчендә юк итте, миңа берничә бөртек кенә, анда да борчак хәтлеләре генә эләкте. Җиләкне кызга¬ нудан күңелем боегып китте. Ләкин мин, ни булса шул булыр дип, барысына да кул селтәдем. Хәзер барыбер кайтарып алып булмый инде. Мин дә Левонтий малай¬ ларына кушылып инешкә йөгердем. Юлда барганда: — Мин дәү әнинең яшереп куйган калачын да ур¬ лыйм әле,— дип мактандым. Малайлар аркамнан кактылар, шулай кирәк, янәсе, тик безне берүк өлешсез калдыра күрмә. Бәлки әле калач белән калмассың, пирог яки шәнгәләр дә сугып чыгарсың. — Әлбәттә сугам! Без инешкә төшеп бер-беребезгә салкын су сибеш¬ тек, арлы-бирле килеп йөрдек, таш асларыннан эт ба¬ лыгы тоттык. Санька шундый бер балыкны эләктереп алды да үзенең оят җире янына куеп чагыштырып ка¬ рады, шуннан соң без ул балыкны, иләмсез булганы өчен, ярга алып чыгып ботарлап ташладык. Аннары без 62
баш түбәбездән генә очып йөргән кошларга пуля итеп ташлар тондырдык, бер керәшәне бәреп төшердек. Без аңа инеш суын эчертеп караган идек тә, суны ул йота алмады, инешкә каннарын гына тамызды, аннары башын түбән салындырып үлеп китте. Без керәшәне вак ташлы яр буена күмдек. Тиздән без аны бөтенләйгә оныттык, чөнки йөрәк өшеткеч бүтән бер комарлы уен уйлап чыгардык — без баш ала йөгерешеп сап-салкын тау куышы авызына кереп-чыгып йөрдек. Бу куышта пәри¬ ләр бар дип сөйлиләр иде. Санька барыбызны да уз¬ дырды, тау куышына эчкәрәк керде. Ул пәридән дә курка белми иде. Санька куыштан йөгереп чыккан саен: — һй, монысы чүп кенә әле! — дип мактана.— Мин түргә үк керер ием дә, тик аягымда юк, ә анда елан¬ нар мыж килә. — Еланнар? — ди Танька, куыш авызыннан читкә- рәк китеп, аннары, салына төшкән штанын күтәреп йөгерергә үк хәзерләнеп куя. Ләкин Саньканың хикәясе бетмәгән иде әле. — Мин анда беләсезме нәрсә күрдем? йорт ияләрен күрдем. Ирле-хатынлы утырганнар, мин сиңа әйтим. — И шартлавык! — дип, аны сүзеннән бүлдерә өл¬ кәннәре.— Йорт иясе чорма белән мич астында гына ята ул. Санька чак кына каушагандай була, ләкин шундук өлкәннәренең авызын каплап куя: — Син нәрсә беләсең соң, йортныкы үзенә, ә тау куышыныкы үзенә була. Күрсәң ие иркәген, өстенә мүк үскән, соп-соры. Дер-дер килә, чөнки туңа ул. Ә хаты¬ ны шундый ябык, сөяк белән тире генә; күзләре бик кызганыч итеп карый, үзе туктаусыз ыңгыраша. Тик — үшли! — берничек тә алдап китерә алмассың мине, килдеңме, эләктерә дә ала. Аннан йотып та җибәрә. Мин аның күз төбенә таш белән утырттым!.. Санька, бәлкем, йорт ияләре хакында шыттырган¬ дыр да, ләкин ничек кенә булмасын, без аның сөйлә¬ гәннәрен котыбыз чыгып тыңлый идек һәм миңа чын¬ лап та тау куышында кемдер өзлексез ыңгырашадыр кебек тоела иде. Бу хәтәр урыннан башлап Танька сыпыртты, аннары без дә түбән сибелдек. Утка май өстәгәндәй, Санька әүвәл ачы итеп сызгырып җибәрде, 63
аннары йорт ияләренең җиде бабасын телгә алып сү¬ генеп куйды. Шулай итеп без көнне кызык кына, күңелле генә үткәрдек, җиләк бөтенләй исебездән чыга язды. Ләкин бер заман өйгә кайтыр вакыт җитте. Без агач төбенә яшергән савытларыбызны табып алдык. Санька шул вакыт алаша кебек ыржаеп көлеп куймасынмы: — Ну Катерина Петровна кирәгеңне бирә! Чыдап кына тор! Җиләк очты бит! Хи-хи-хи!.. Юри ашаттыр- дым мин аны! Безгә шымытыр, ә синең артыңа — ку¬ тыр! Хи-хи-хи!.. Левонтий малайларына чүп тә булмаслыгын, миңа исә бик каты эләгәсен үзем дә белә идем. Ни дисәң дә, дәү әни Васеня апа ише генә түгел. Урманнан мин көчкә генә чыктым. Левонтий малай¬ лары артыннан да көчкә генә сөйрәлеп бардым. Алар алдымнан кыр чирүедәй чабып киттеләр, сапсыз чүмеч¬ не тәгәрәтә-тәгәрәтә аның артыннан куыштылар. Чүмеч ташлар өстеннән шалтырый-шалтырый тәгәри, аның исән калган эмальләре дә кубып беткән булырга тиеш иде. .Санька абыйлары-энеләре белән киңәшкәннән соң минем яныма килде дә: — Беләсеңме нишлибез? Син тырысыңны тыгызлап үлән белән тутыр да өстенә җиләк сал — шуның белән бетте-китте вәссәлам!—диде. Шуннан ул нәкъ минем дәү әнием кебек сөйләнеп алды: — һай, балакай гынам! Ходай тәгалә сиңа, үксез ятимгә, мәрхәмәтен бик киң кылган шул...— Санька шуннан соң миңа күзен кысып куйды да җилдереп түбән таба төшеп китте. Мин тау башында басып калдым. Менә инде ындыр артында Левонтий малайларының авазлары да тынып калды. Кинәт минем йөрәгемне шом баса башлады. Авыл анысы моннан кул сузымында гына. Шулай да тайга бит, өстәвенә тау куышы да янәшәдә генә, ә анда ирле-хатынлы йорт ияләре утыра, еланнар мыжгып ята. Мин уфтана-уфтана озак кыпа басып тордым, күзе¬ мә яшь тә килде бугай. Шуннан нишлим инде, мес- кенәеп кенә үлән йолкырга тотындым. Күп итеп өзгән¬ нән соң тыгызлый-тызгызлый тырысыма тутырдым. Ан¬ нары җиләк җыеп үлән өстеннән каплап куйдым. Җи¬ ләгем кибән башына охшап калды. 64
Өйгә кайтып, арка буыннарым чымыр-чымыр килеп, тырысымны дәү әниемә тапшыргач, ул такмаклый- такмаклый: — һай, балакай гынам! Ходай тәгалә сиңа, үксез ятимгә, мәрхәмәтен бик киң кылган шул. Мин сиңа бу тырышлыгың өчен перәннек сатып алырмын, менә шун- даен зурын алырмын. Җиләгеңне үземнекенә кушып тормыйм инде, үз тырысы белән генә алып китәм!..—■ диде. Шуннан соң миңа хәл кереп китте. Мин дәү әнине хәзер үк гөнаһымны сизеп алыр да шундук миңа тиешле кыенны ашатыр дип уйлаган идем, һәм мин шуңа хәзерләнеп тә тора идем инде. Ләкин яшенле кара болытлар баш очыннан гына узып китте. Барысы артта калды. Дәү әни җиләкне подвалга төшереп куйды, мине тагы бер мәртәбә мак¬ тады, ашарыма бирде. Шуннан мин, карале, дөнья тү¬ гәрәк, дөнья матур икән ләбаса, ниемә әле куркып то¬ рырга дип уйлап куйдым. Ашап туйганнан соң урамга чыктым. Нишләп шу¬ лай телем кычытып тора икән минем, Саньканы күрү¬ гә өйдәге хәлләрне сөйләдем дә бирдем. — Ә мин әләклим, хәзер менә Петровнага керәм дә әйтәм!..— диде ул. — Санька, зинһар, әйтмә! — дйп ялындым мин. — Калач алып чыксаң әйтмәмен. Кача-поса гына келәтебезгә кереп, күлмәк астына яшереп, калач алып чыгарга туры килде. Ләкин Сань- каның бирән корсагы моның белән генә туймады, шун¬ лыктан янә һәм янә аның ашарына ташып тордым мин. Сәндерәгә йокларга менгәч: «Дәү әнине алдадым. Калач урладым! Нишләтер икән ннде ул мине хәзер?»— дип борсалана-борсалана яттым мин. Үземне хәттан ашкан җинаятьчегә санаганлыктан, күземә һич йокы кермәде. Бермәлне караңгылык эченнән дәү әнинең карлык¬ кан тавышы ишетелде: — Син нәрсә анда үрсәләнеп ятасың? Тагын инеш¬ кә кердең мәллә? Нибуч аягың авыртадыр әле. — Ю-у-ук, бер куркыныч төш кенә күргән идем... — Ә син тфү, тфү, дип төкер дә йокла да кит. Тор¬ мышта төштән дә куркынычрак хәлләр булгалый, ата¬ каем... 5 М-527 65
«Әллә үзен уятып барын да сөйләп бирим микән?> Мин тыңлана калдым. Астан дәү әнинең авыр-авыр тын алуы ишетелде. Кызганыч шул уятырга, бик арган ул. Иртәнге кояш белән торасы да бар. Юк инде, иң яхшысы, йокламыйм, дәү әнине иртә беләнгә хәтле ка¬ равыллап чыгыйм. Аннары инде тырыс турында да, ирле-хатынлы йорт ияләре турында да, калачлар ту¬ рында да бәйнә-бәйнә сөйләп бирермен... Мондый карарга килгәннән соң ничектер җиңеләеп киткәндәй булдым һәм кай арададыр күземне дә йом¬ ганмын. Бервакыт Саньканың шакшы танавы, аннан җиләкләр чалынып киткән кебек булды. Санька үзе дә, бөтен-бөтеп дөнья да җиләккә күмелде. Сәндерәдән гүя нарат чәере исе белән тау куышы¬ ның салкынча дымык нее килеп тора иде. * * * Дәү әти авылыбыздан биш чакрымда гына булган ышна җиренә киткән иде. Анда, Мана тамагы янында без бер кишәрлек арыш, бер кишәрлек солы, бер ки¬ шәрлек бәрәңге чәчкән идек. Колхоз турында әле сүз генә йөргән вакыт. Безнең авыл кешеләре хәзерг» ялгыз хуҗвлык булып яши иде. Мин дә дәү әти белән ышна җиренә барырга яратам. Анда тыныч, күңелең ни тели шул бар. Дәү әти дә анда тавыш-өнсез, үз җаена гына эшләп йөри. Хәер, ул мыш¬ тым булса да, һәр нәрсәне тырышып, җентекләп эшли торган иде. Якында гына булса икән ул ышна дигәне. Шунда кптәр идем дә яшеренер идем. Ләкин биш чакрым юл минем өчен ул чакта һич үтә алмаслык озын юл булып тоела. Иптәшкә туганым Алеша да юк. Күптән түгел Августа апа килеп аны үзе эшләгән җиргә, урман уча¬ стогына алып киткән иде. Мин аулак өебездә әрле-бирле килеп йөрдем-йөр- дем дә, бүтән бер чара да калмагач, Левонтийларга кереп киттем. — Петровна аргы якка чыгып китте! — диде Санька астыртын гына көлеп һәм теш арасыннан черт итеп идәнгә төкереп куйды. Аның алгы тешләре арасында тагын бер теш сыярлык ярык бар, без ул ярыктан үлеп 66
көнләшәбез. Санька шул ярыктан бик еракка төкерә ала иде. , Санька балыкка төшмәкче икән, кармак җебен сүтеп маташа иде. Бәләкәй Левонтийлар эскәмияләргә ябы¬ шып йөриләр, түшләрендә шуышалар, камыт аяклары белән әлпән-тилпән атлыйлар. Кул арасына кереп кыл җепне чуалттырганнары өчен Санька малайларга шапа¬ лакны бер дә кызганмый иде. — Кая соң бу кармак? Әллә боларның берәрсе йоткан инде,— дип ачу белән әйтеп куйды ул. — Үләме инде хәзер? — Алар үләме соң! — дип тынычландырды мине Санька.— Синең кармагың күп бит, берәрсен -бирсәң иде. Моның өчен мин сине балыкка алып төшәрмен. — Бирәм! Мин шатлана-куана өйгә йөгердем, кармак таяк¬ лары белән ипи алып чыктым. Без утлавык артындагы ташлы шарламага киттек, ул авылдан чак кына түбән¬ рәк иде. Левонтийның өлкән малайлары бүген өйдә юк, әтисе аны утын ярырга алып төшкән. Шуңа күрә Санька үзен өлкәнгә саный, бик җаваплы итеп хис итә, уңга- сулга боерыклар яудыра. Ул юкка-барга бәйләнми, су¬ гыша башласалар гына «халык»ны шундук бастыра иде. Шарламага төшкәч, Санька кармакларга чуалчан- нар кигезде дә аларны төкереп майлап чулт та чулт суга ыргытты, шулай үзләрен бер-бер артлы тезеп куйды. Санька: — Шым булыгыз,— дигәч, без тынып калдык. Озак кына чиртми торды. Көтә-көтә арып беттек, аннары Саньканың кушуы буенча кузгалак, яр сарым¬ сагы белән кыргый шалкан җыярга киттек. Левонтий малайлары «җирдән» туена белә, ходай биргәннең барын да чирканмый ашый, шуның өчен дә аларның битләре янып тора, аннан бик көчле һәм җи¬ тезләр дә үзләре, барыннан бигрәк табын янында өл¬ герләр иде. Без тамакка үтәрлек яшелчә эзләп йөргән арада, Санька ике шыртлака, бер ташбаш һәм ак күзле йомры чабак тартып чыгарган иде. Яр буенда ут тергезеп җибәрдек. Санька балыклар¬ ны чыбык очына элеп утта кыздыра башлады. •5* 67
Балыкларны тозсыз-нисез, хәтта чи килеш диярлек ашап бетердек. Малайлар минем ипине күптән үк йомып куйганнар, хәзер һәрбере үзалдына мәшгуль: яр буен¬ дагы оялардан керәшәләрне тартып чыгаралар, җәлпәк ташлар ыргытып су өстендә коймак коялар, суга да кереп чыгалар; ләкин суның салкын чагы әле, шуңа күрә судан чәчрәп чыгу белән учак янына җылынырга киләбез. Җылынып алгач әле үсәргә дә өлгермәгән үлән өстенә ятып ауныйбыз. Җәйге аяз көн, кояш яхшы кыздыра. Утлавык чи- тендй күке күз яшьләре дигән чуп-чуар чәчәкләр баш¬ ларын җиргә игәннәр. Үзләренең җептәй нечкә сабак¬ ларында зәңгәр кыңгырау чәчәкләре чайкалалар, ул кыңгырауларның чыңлауларын ишетсә шул бал корт¬ лары гына ишетәдер. Кырмыска түмгәге янындагы җылы җирдә буй-буй сызыклы шөлдермәләр җәелешеп ята; аларның күгелҗем чокырчаларына төклетуралар башларын тыкканнар да төкләч артларын югары күтә¬ реп озак кына чыкмый торалар, гүяки шөлдер музы¬ касын мөкиббән китеп тыңлыйлар. Чык балыннан каен яфраклары ялтыраша. Усаклар кояш кызуында йокым¬ сырап киткәннәр. Дүләнә агачлары, чәчәкләрен коеп, су өстен чүпләп бетергәннәр. Наратлар күгелҗем томан¬ га төренгән. Енисей өстендә вак тәңкәләр җемелдәшә, шул җемелдәүле офык чигендә, аргы якта, известь мичләренең ялкын сулаган кызыл авызлары чагылга- лый. Кыялар өстендәге урманнар ымсыз тынлыкка чум¬ ган. Шәһәрнең аяз көнне безнең авылдан да күренә торган чуен юл күпере өрфия пәрдә кебек чак кына селкенгәли, аңа озаклап карап торсаң, аның челтәре тагы да нечкәрә барып ертылып-ертылып киткәли сымак. Әнә шул күпер артыннан безнең дәү әниебез көймә белән йөзеп кайтырга тиеш. Ниләр генә булып бетмәс инде ул кайтса. Нигә болай эшләдем соң әле мин? Нишләп тыңладым шул Левонтийларны? Тыныч кына яшәүгә җитми инде. Йөри бирәсең, тегендә, монда чабасың һәм бернәрсәне дә гамеңә ал¬ мыйсың. Ә хәзер ничек? Бәлки, көймә капланып, дәү әни батып куяр? Юк инде, батмый торсын. Әнә минем әнием дә батты — ни яхшылыгы тиде? Үксезлектә яшим. Кызганыр кешем юк. Кызганса да исерек Левонтий гына кызгана. Ә дәү әни кычкырына гына белә, кайвакыт 68
пешекләп тә ташлый — монысына аның һәрвакыт кулы кычытып тора. Дәү әти дә өйдә юк, дәү әти ышнада хәзер. Ул мине кыерсытырга юл куймас иде анысы. Ләкин дәү әни аңа да кычкырына: «Үзеңнекеләрне дә гомер буе узындырдың, хәзер инде монысын да узын- дырмакчы буласыңмы?!»—ди. «Дәү әтием, бәгырькәем, ичмаса мунча керергә кай¬ тыр идең, мунча димәсәң, болай гына кайтыр идең. Кайтыр идең дә мине үзең белән алып китәр идең, ә, дәү әтием?» Санька кайгырткандай төс белән миңа карап куй¬ ды да: — Нигә борыныңны салындырдың әле син? — диде. — Юк, салындырмадым,— дидем мин, ләкин тавы¬ шым үзе үк: менә син мине нинди хәлгә җиткердең дигәнне әйтеп тора иде. — Борчылма! —дип тынычландырды Санька мине.— Кайтма өеңә, и вәссәлам! Печән эченә кер дә посып тик ята бир. Әниеңне күмгәндә Петровна аның ябылып җит¬ мәгән күзләрен күреп калды, андый күзләрдән коты чыгып тора аның хәзер. Сине дә батты дип уйлар. «Бә¬ ләкәчем батты! Үксезем мине ташлап китте!..»—дип балавыз сыга башлагач кына печәннән сикер дә чык!.. — Кирәкми, батмыйм! Моннан ары синең сүзне тыңламыйм да!—дип карыштым мин. — Тыңламыйсың икән, тыңлама! Сине кызганып әйтүем генә ие... Әһә! Чиртә! Синеке чиртә! Мин яр буе тишекләрендәге керәшәләрне куркыта- куркыта сикереп төштем дә кармак таягымны югары селтәп җибәрдем. Алабуга каптырдым. Ул да түгел, бер шыртлака тоттым. Балык керә башлады, туктаусыз чиртеп торды. Чуалчан кигезәбез дә ыргытабыз, киге¬ зәбез дә ыргытабыз. Малайлар сокланудан шашар дәрәҗәгә җиттеләр. Санька аларга хорафатка ышанган кеше кебек: — Кармак таягы аша атлап чыкмагыз! — дип кыч¬ кыргалый һәм балыкларны берәм-берәм суырып кына тора иде. Малайлар аларны тал чыбыгына кигезеп суга салалар иде. Кинәт якындагы кыя артында тимер башлы колга авазлары ишетелеп китте, күп тә үтмәде, елга өстендә бер көймә күренде. Аягүрә баскан өч мужик кулларына тоткан колгаларын каерып судан чыгардылар һәм шун¬ 69
дук өчесе берьюлы, таякларының, шомарып беткән очлы тимер башларын кояшка ялтыратып, янә ташлы су төбенә китереп кададылар. Каймасына хәтле суга иңгән көймәләре дулкыннар тарата-тарата ярга таба ыргылды. Тагын бер мәртәбә колгалары белән төрткәннән соң, көймә үзенең борынын югары чөеп, кызу гына безнең өскә килә башлады. Безгә килеп җитәм дигәндә генә койрыктагы мужик үзенең колгасын суга батырып алды, көймә мизгел эчендә кармак салган урыныбыз¬ дан читкә борылды. Мин шул вакыт көймә эскәмиясенә утырган тагын бер кешене күреп алдым. Ул шәл яулы¬ гы очларын аркылы-торкылы култык асларыннан чы¬ гарып биленә бәйләп куйган иде. Ә шәл яулыгы астын¬ нан чия төсле кофтасы да чалынып калган иде. Бу коф¬ та сандыктан шәһәргә барганда яки зур бәйрәмнәрдә генә чыга торган иде... Дәү әнием ләбаса!!,. Мин кармакларны ташлап туп-туры ярга таба йөгер¬ дем, аягымның баш бармагы белән керәшә оясына таян¬ дым да өскә таба талпынып яр башындагы үлән сабак¬ ларына ябыштым. Шунда бер керәшә очып килеп ба¬ шымнан чукып алгач, кантарлы кызыл балчык өстенә егылып төштем. Тиз генә сикереп торып яр буйлап йөге¬ реп кйттем, көймә яныннан мөмкин хәтле ераккарак качарга тырыштым. — Кая киттең? Тукта, тукта! — дип кычкырды миңа дәү әни. Мин барлык көчемә йөгердем. Артта дәү әнинең: — Кайтырсың әле, дәдҗал, кайтырсың, ашаган җиренә сыер да кайта! — дип кычкырып калганы ише¬ телде. Мужиклар да: — Тот үзен, тот!—дип сөрән салгач, мин авылның аргы очына килеп эләгүемне сизми дә калдым. Шунда гына айнып китеп кич җиткәнлеген, кайтырга теләмәсәм дә, өйгә барыбер кайтырга кирәк икәнен абайлап алдым. Ләкин өйгә кайтасым килми иде шул. Мин тоттым да туганнан туган Кешаларга, ягъни Ваня абый малае янына китеп бардым. Алар авылның иң югары очында яшиләр иде. Анда барып яхшы иттем әле. Ваня абыйлар туры¬ сында бер көтү малай кәшәкә таяк уйный иде. Мин 70
уенга кереп караңгы төшкәнче чабып йөрдем. Кешаның әнисе Феня апа өйләреннән чыкты да: — Син нишләп өйгә кайтмый йөрисең монда? Дәү әниең сине эзли-эзли аяксыз калгандыр бит инде,— диде. Мин бик кәефле һәм гамьсез күренергә тырышып: — Юк, эзләми, ул шәһәргә китте. Бәлкем, кунарга да калыр әле,— дидем. Феня апа ашап чыгарга кушты, һәм алдыма куйган ризыкларны мин бик тиз ялтыраттым. Ә нечкә муенлы төнтек Кеша чүлмәктә кайнатылган сөтне генә шупырды. — Бар белгәне сөт. Күрәсең егетеңне ничек сукты, шуңа күрә таза да ул,— диде әнисе аңа. Феня апа кунарга да калдырыр әле дип өметләнеп торган идем мин. Ләкин ул озаклап сораштыра торгач минем хәлемне белеп алды да кулымнан тотып өебезгә алып кайтты. Өйдә ут сүнгән иде инде. Феня апа берничә мәртәбә тәрәзәгә кагып куйды. Дәү әни эчтән: «Ишек бикле түгел бит!»—дип кычкырды. Без караңгы, тын өйгә ки¬ леп кердек. Анда тәрәзәдә күбәләкләр лепердәве белән чебеннәр безелдәве генә ишетелеп тора иде. Феня апа мине шундук өйалдына этәреп чыгарды да чоланга кертеп җибәрде. Чоланда кем дә булса эсседә әлсерәп кайтса дип, ял итеп алыр өчен түшәк урынына палас, ә баш астына иске ияр хәзерләп куелган була. Мин баштанаяк паласка төренеп тынып калдым. Феня апа белән дәү әнием ызбада нәрсә турындадыр сөйләшеп алдылар. Чоланнан көрпә, тузан исе, аннары түшәмгә асылган, стена ярыкларына кыстырылган төрле үлән исләре килеп тора. Ул үләннәр әледән-әле четердәп куялар иде. Чоланда күңелсез шул. Аның эче шундый караңгы, караңгылык тирән серлелек белән, берсеннән-берсе куе исләр белән тулган кебек иде. Идән астында, кыюсыз гына, ялгыз тычкан кыш¬ тырдап алды, мәчебездән куркып ул ачыгып беткән булса кирәк. Түшәмдә һаман әле кипкән үлән белән чәчәкләр четердиләр, үзләренең төргәкчекләрен ачып караңгыга орлыкларын сибәләр иде. Салкын дым төшкәннән соң авыл бөтенләй тынып калды. Ләкин төннең дә үз тереклеге, үз хәрәкәте бар иде. Көндезге эсседән өнсез калган этләр хәзер инде 71
өйалларыннан, болдыр асларыннан яки ояларыннан үр¬ мәләп чыгып бер кат тавышларын сынап карадылар. Кече инеш аша салынган күпер турысында гармун шыңгырдап алды. Безнең яшьләр күпер өстенә уенга чыга, анда җырлыйлар да, бииләр дә иде. Левонтий абыйларда ашыга-ашыга утын турыйлар. Левонтий агай пешерә алырлык бер-бер нәрсә алып кайткан булса кирәк. Мондый чакта алар кемнең дә булса колгасын сугып керәләр. Мөгаен, хәзер дә менә безнекен сукканнардыр әле. Әллә кайларга барып ва¬ кыт уздырасы түгел... Феня апа киткәндә өйалды ишеген бик . яхшылап япты. Мәчебезнең караклар сымак җәһәт кенә атлап узганы ишетелде. Идән астындагы тычкан янә тынып калды. Караңгыда мин үземне тагы да ялгызрак хис иттем. Ызба эчендә идән сайгаклары да шыгырдамый, дәү әни дә тып-тып атлап йөрми. Бик арып кайткан, күрәсең. Әллә ничек кенә чирап киткәндәй булдым. Бөгәрләнеп тыным белән түшемне җылытырга керештем. Бер заман чоланыбызның тонык тәрәзәсе аша төш¬ кән кояш яктысыннан уянып киттем. Кояш нурында тузан бөртекләре сукыр чебендәй бөтерелә. Каяндыр ышна исе, сөрелгән җир исе килеп тора. Як-ягыма ка¬ рангач, йөрәгем шатлыктан сикереп чыга язды: өстемә дәү әтиемнең иске тунын япканнар иде. Димәк, төнлә белән дәү әти кайткан! Менә могҗиза! Аш өендә хафалы тавыш белән, кычкырып-кычкы- рып дәү әни сөйли: — ...Культурный гына ханым үзе, башына эшләпә кигән. «Мин, гражданка, һәммә җиләгегезне дә алам»,— ди бу миңа. Рәхим итегез, алыгыз. Җиләкне урманнан ятим оныгым җыеп кайткан ие, дим мин аңа. Шул чак гүя җир убылды да, мин дәү әни белән шунда төшеп киткәндәй булдым. Моннан ары мин аның нәрсә сөйләгәнен һич аңыша алмадым, чөнки башым¬ нан ук тун бөркәнгән идем, шулай үземне үзем тон¬ чыктырып үләргә җыенган идем. Ләкин тун астында бик эссе, берни ишетелми, өстә¬ венә тыным да бетә башлаган иде. Бу хәлгә чыдый алмыйча тунымны ачып җибәрдем. — ...Үзебезнекеләрне дә гомер буе азындырып кил¬ дең син! — дип шаулады дәү әни.— Хәзер инде бусын азындырасыңмы? Ә ул әнә хыянәт итә башлады. Моның 72
азагы ни белән бетәсен уйлыйсыңмы? Күр дә тор, ка¬ торжан була ул, аристан була! Әле мин Левонтийларны болай гына калдырмыйм! Аларның сабагы бу, алар¬ ныкы!.. Бәладән башаяк дигәндәй, дәү әти ишегалдына чы¬ гып китте. Дәү әни өйалдына чыгып чоланга башын тыгып карады. Мин чытырдатып күземне йомдым. — Күреп торам, күреп торам, йокламыйсың син! Ләкин мин йокламаганымны сиздермәскә тырыш¬ тым. Дәү әнинең хәл-әхвәлләрен белергә дип туганнан туган сеңлесе керде, исән-сау гына әйләнеп кайттыңмы, диде. Ходайга шөкер, исән-сау йөреп кайттым, диде дәү әни, шуннан тагы баягы нәрсәне сөйләп китте: — Безнең төпчегебез, беләсеңме, ни кыландырган... Бу иртәне бездән кеше өзелмәде. Кергән беренә дәү әни: «Безнең төпчегебез, беләсеңме, ни кыландыр¬ ган...»—дип, әлеге дә баягы хәбәрне җиткереп торды. Дәү әни гелән-гелән абзар-кура белән өй арасында йөреп торды, сыерга су эчертеп аны көтүгә илтеп кайт¬ ты, кырыкмаса-кырык эшен эшләде һәм чолан янын¬ нан узганы саен: — Күреп торам, күреп торам, йокламыйсың бит син!..— дип !эндәшеп куя иде. Бер кат өй эшләрен бетергәннән соң мин аның чы¬ гып китәсен беләм. Ул түзмичә авыл буйлап кала хәбәрләрен сөйләп йөриячәк, бер уңайдан үзе югында нинди яңалыклар булганын да белеп кайтачак, һәм урамда очраган берсенә: «Безнең төпчегебез, беләсең¬ ме, нишләгән...»— дип, үз өебездәге хәбәрне дә җитке¬ рәчәк. Чоланга дәү әти дә кереп чыкты, түшәгем астындагы каеш дилбегәне суырып алды, аннары: «Каушама, узар әле!»— дигәндәй, миңа күз кысып куйды. Мин шул мәл¬ не үк борынымны мышкылдата башладым. Ә инде дәү әти башымнан да сыйпап куйгач, күземә тыгылган яшь¬ ләрем берьюлы агып киттеләр. . — Йә, йә, сабыр, сабыр,— дип тынычландырды дәү әти мине, бирчәйгән каты кулы белән битемдәге кайнар яшьләремне сөртеп алды.— Ничек болай ач ятмак ки¬ рәк? Тор да, кичер, дәү әни, диген... Бар, бар,— дип, дәү әти акрын гына җилкәмнән этеп куйды. Мин бер кулым белән төшәргә чамалаган чалба¬ рымны, икенчесе белән күземне каплап өйгә кердем дә: 73
— Бүтән алай... Бүтән алай... алай...— дип үкереп җибәрдем, сүземне әйтеп бетерә алмадым. Әлегә кадәр ачуы басылып бетмәгән булса да, дәү әни күк күкрәтеп тә, яшеннәр уйнатып та тормады, тыелып кына: — Ярый, буласы булган, юын да аша әнә!—диде. Мин аңа шундук буйсындым, тиз-тиз юындым. Әле дә булса сулкылдаудан тыела алмыйча, битемне сөл¬ гегә бнк озаклап, ышкый-ышкый сөрттем, шуннан соң гына өстәл янына барып утырдым. Дәү әти исә терсә¬ генә дилбегә каешын чорнап, тагы әллә ниләр эшләп маташа иде. Мин аны үземнең иң ышанычлы таянычым итеп санадым һәм өстәлдәге бер телем ипине үрелеп алдым да коры килеш кенә ашый башладым. Дәү әни бер кул җиле белән стаканыма чүлмәктән сөт койды да аны чык иттереп өстәлгә утыртканнан соң: — Менә бит ул нинди өркәк, менә бит ул нинди тәүфыйк иясе! Сөт тә сорап ала белми!..— диде. Дәү әти миңа кабат күз кысып куйды, чыдарга кирәк, янәсе. Мин моны аннан башка да беләм: хәзер дәү әни белән карулашып тору яки ул кушканны үтәмәү үлем белән бер. Дәү әни капчыкны төбенә хәтле селкеп салырга, бөтен эчен бушатырга тиеш хәзер. Мине төрлечә фаш итүләрнең, тегеләй дә болай оял¬ туларның иге-чиге булмады. Шуннан мин кабат елап җибәрдем. — Шыңшыйсы булма! — дип кычкырды миңа дәү әни. Менә әйтәсен әйтеп бетерде бугай инде. Дәү әти дә каядыр китеп барды. Мин тез башымдагы ямауларны сыпыргаладым, сүсәреп чыккан җепләрне өзгәләдем. Бер заман башымны күтәрсәм, алдымда... Мин керфегемне бер йомып, бер ачтым. Тагын кү¬ земне йомып, тагын ачтым. Пычак белән кырылган өстәлдән, гүяки сөрелгән басулары, болыннары һәм юллары булган иксез-чиксез җир өстеннән, алсу яллы ап-ак ат чабып бара иде. — Нәрсә багынып калдың, ал, ал. Дәү әниеңне кабат алдарсың микән инде, юк микән?..— диде дәү әни миңа карап. Шуннан бирле никадәр генә гомер узмады да нинди генә вакыйгалар булып бетмәде! Ә әкияттәгедәй алсу яллы серле атны мин һаман әле оныта алмыйм. 74
ТЫШЫ ЯЛТЫР, ЭЧЕ КАЛТЫР Миңа бәрәңге чүпләргә кушылды. Дәү әни миңа үз өлешемне, үз нормамны алдан ук бүлеп бирде. Минем өлешем бүрәнә өсәкнең ике ягына куелган гәрәнкәләргә хәтле. Ул гәрәнкәләр Енисейның аръягындагы кебек бик ерак иде. Аларга кайчан барып җитәсемне бер хо¬ дай гына белә. Анда җиткәнче, бәлки, үлеп тә китәрмен әле мин. Подвалда гүр тынлыгы. Стеналар күксеп беткән, ә түшәменә шикәр вагы кебек бәс кунган — үзен тел белән ялыйсы килеп тора. Вакыт-вакыт ул тик торган¬ нан да коелып төшә, яка эчемә керә. Юк инде, моны¬ сыннан да бәхет булмады минем. Ә түбәндәрәк, яшелчә өсәкләре, кәбестә, кыяр, гөмбә кисмәкләре торган җир¬ дә, бәс үрмәкүч пәрәвезенә дә бәйләнгән. Мин анда карасам үземне әкият дөньясына килеп эләккәндәй хис итәм, ә алдыма карадым исә эчем жу итеп китә, шуннан мин тирән сагышка батам. Алдымда бәрәңге өеме. Чүплисе бәрәңге бит ул. Череген чуманга ыргытырга, эресен капчыкка салырга, ваграгын мин утырган өсәк почмагына ыргытырга ки¬ рәк. Өсәге өсәк кебек .кенәме, ишегалды хәтле булыр, мин анда көне буе, юк, ел буе утырам бугай инде, дәү әни мине оныткан да булырга тиеш. Менә үлеп китсәм, баланы, өстәвенә ятим баланы монда ник калдырган көннәренә төшәрләр әле. Әлбәттә, мин хәзер бала түгел, монда эшләвем дә юкка гына түгел. Бәрәңгенең эрерәк дигәнен шәһәргә илтеп сату өчен сайлыйм. Дәү әни бәрәңге саткан ак¬ чага мануфактура алып кесәле чалбар тегеп бирергә вәгъдә итте. Мин ул килешле, матур чалбарны хәзердән үк киеп куйгандай хис итәм үземне. Кулымны кесәгә тыгып авыл буенча йөрим, әгәр кузна сагасын яки тимер ак¬ чаны ераграк яшерергә кирәк булса, әлбәттә, кесәмә салып куям, ә кесәдән инде бернинди байлык та төшеп кала алмый, югалмый. Кесәле чалбарны, бигрәк тә яңасын, минем әле мо¬ ңарчы бер дә кигәнем булмады. Миңа һаман иске-мос¬ кыдан гына әтмәлләп бирәләр. Я буяуга манылган кап¬ чыктан тегәләр, я киелми башлаган хатын-кыз юбкасын бозып тегәләр, яки берәр нәрсәдән корыштыралар. 75
Бермәлне иске шәльяулыктан да тектеләр. Мандылар да тектеләр. Ә ул уңды да китте, шакмаклары беленә башлады. Левонтий малайлары мине көлкегә калдыр¬ дылар. Аларга нәрсә, теш агартырга гына булсын! Кызык, минем чалбар нинди булыр микән, карамы, әллә зәңгәрме? Аннан кесәсе нинди — яшерен кесәле микән, тышкы кесәле микән? Тышкы кесәле инде, әл¬ бәттә. Дәү әни яшереп торамы соң! Ул болай да вакыт җиткерә алмый. Бөтен нәсел-нәсәпне йөреп чыгасы, тегесен-монысын әйтәсе бар. Генералмыни! Әнә бит, дәү әни тагын каядыр китеп барды, ә мин — утыр монда, хезмәт ит! Бу тирән чокырда, аулакта башта миңа бик куркы¬ ныч иде. Иеп беткән караңгы почмакларга кем дә булса яшеренгәндер кебек тоела, мин кымшанырга яисә йөт¬ керергә дә куркып утырдым. Шуннан мин дәү әни кал¬ дырган сукыр лампаны почмаклар күренерлек итеп кү¬ череп куйдым. Почмакларда яшькелт күкседән башка берни юк, күксе бүрәнәләргә онча кебек ягылып тора иде. Аннары анда оясыннан тычкан казып чыгарган туфрак түмгәкчеге, янә дә сакаллы гәрәнкәләр генә бар иде. Мин бер гәрәнкәне алдым да тирләгән һәм бәсәргән өсәк почмагына тондырдым, шуннан өсәк почмагы «доң!» итеп куйды. — Ә-ә, шулаймы, энекәем! Минем белән бик шаяра алмассың!..— дидем мин. Аннары мин үз яныма вак чөгендер, кишерләр җыеп, аларны әледән-әле почмакларга, стеналарга аткаладым, җендер, бичурадыр яки шулар ише әтрәк-әләмнәрне куркытып тордым. «Әтрәк-әләм» дигәннәре безнең авылга читтән йок¬ кан сүз, нәрсәне аңлатадыр ул — белмим. Ләкин бу сүз миңа ошый. «Әтрәк-әләм.» Дәү әнинең әйтүенә ка¬ раганда, җыен чүп сүзне безнең авылга Бетехтиннар ыруы ташый икән, алар булмаса безнең авылда сүгенә дә белмәсләр иде. Мин инде өч кишернең башына җиттем, пима куны¬ чына сөрттем дә ашадым. Аннары кисмәктәге кәбестә бастырып куя торган түгәрәк такта астына кулымны тыктым да учлап алып шытыр-шытыр салкын кәбестә ашадым. Икенче кисмәктән кыяр алып, аны да тиешле җиргә озаттым. Шуның артыннан ук колаклы кисмәк кебек тәбәнәк чапчактан гөмбә авыз иттем. Хәзер минем 76
эчем чурлый, ул бер яктан бер якка авышкан шикелле була. Бик тыгызга килгәнгә, анда кишер, кыяр һәм кәбестә белән гөмбәләр сугыша булса кирәк. Ичмаса эчем йомшарып китсен иде яисә аякларым авыртсын иде. Мин аякларымны сузам, тез буыннарым шытырт-шытырт килә — тик бер дә авыртмыйлар, ка¬ һәрләр. Әллә авыртканга салышыйм микән? Ә чалбар? Кем алып бирер ди чалбарны, нинди ак¬ чага алып бирер? Кесәле өр-яңа чалбар бит, ләмкесез теккәне. Бәлкем әле каешы да булыр! Минем куллар тиз-тиз бәрәңге ыргыта башлый: эре¬ сен — зур авызлы капчыкка, вагын — өсәк почмагына, череген — чуманга. Шалт-шолт, вәссәлам! — Ат әйдә, тондыр әйдә! — дип үземне үзем рух¬ ландырам мин һәм түшәмне күтәрерлек итеп акырып җибәрәм: Бик яшь булса да үзе — Хөкем иткәннәр кыз-з-зны... Бу читтән кайткан җыр, безнең авыл җыры түгел. Аны да, күрәсең, шул ук Бетехтиннар алып кайткандыр. Мин ул җырның ике юлмын гына хәтерлим, ләкин шула¬ ры да күңелгә бик ошап калган иде. Кызны ничек хө- кемләгәннәрен беләм мин. Җәйлектә, кич җиткәннән соң, дәү әни белән бүтән карчыклар нигез туфрагына чыгып утыралар да, телләрен телгә йоктырмыйча, Левонтий агайны да, Васеня апаны да, кадерле әнисенә итәгендә бәбәй алып кайтып биргән Агашканы да хөкемләргә тотыналар иде. Тик мин шунысын төшенә алмыйм: ни өчен дәү әни белән карчыклар алар турында сөйләгәндә башларын чайкыйлар, «тфү!» дип туктаусыз җиргә төкереп тора¬ лар икән? Аннары алар бәбәйне бүләк иткән диләр бит. Бүләк начар нәрсә түгел ләбаса! Менә миңа да дәү әнием чалбар текмәкче — ул да бүләк бит! — Ат әйдә, тондыр әйдә! Бик яшь булса да үзе — Хөкем иткәннәр кыз-з-зны... Як-якка бәрәңгеләр оча, бәрәңгеләр сикерә. Яхшы бәрәңге ягына ялгыш бер череге дә эләкте. Алып таш¬ 77
ларга үзен! Ничу сатып алучыны алдарга! Җиләк бе¬ лән дә алдадым — ни яхшылык булды, йә! Оятымнан җир тишегенә керә яздым. Менә хәзер дә ару бәрәңге арасына череге эләксә сатып алучы чыгымлый башлар! Алмаса, димәк, акча да, мануфактура да булмый, ма¬ нуфактура булмагач, чалбар да булмый! Ә чалбарсыз кем мин? Әтрәк-әләм! Әнә Левонтий малайларының арт күмәченә узган берсе чәпелдәтеп кенә тора, чал¬ барсыз йөрсәм минекенә дә эләгәчәк. Эләкмини, шуның өчен генә яратылганда ул. Шәрә артыңны күрделәрме — чәп берне! Минем тавыштан түшәм дер калтырый, чөнки та¬ вышым подвалдан беркая чыга алмый. Сукыр лампа уты сүнәм-сүнәм дип тора, тавыш яңгыравыннан бәс бөртекләре дә ябалак кар кебек коела. Тик мин бернәрсәдән, бернинди әтрәк-әләмнән дә курыкмыйм! Әтрәк-әләм, әтрәк-әлә-ә-әм... Үзем җырлыйм, үзем подвал баскычына карыйм. Аның егерме сигез басмасы бар. Аларны мин күптән санап куйган инде. Дәү әни мине йөзгә кадәр санарга өйрәтте, мин хәзер санап булган барлык нәрсәне са¬ ныйм. Подвалның өске ишек канаты чак кына ачып куелган. Миңа бик куркыныч булмасын өчен дәү әни ачып калдырган аны. Дәү әни шулай да әйбәт кеше бит! Генерал генералын да, ләкин шундый булып ту¬ гач, үзгәртеп булмый бит инде аны. Ишек артындагы аралыкта бәсле җепләр асылып тора. Кинәт алар арасында боз сөңгесен күреп алам мин, сөңге дип әйтерлеге дә юк, тычкан койрыгы хәтле генә. Ләкин шундук минем йөрәгемдә, йомшак мамык¬ лы песи баласын хәтерләтеп, нәрсәдер селкенеп куя. Яз борын төбендә генә икән ич. Яз ул — җылы көн¬ нәр. Яз ул — Беренче май! һәммәсе бәйрәм итә, җыр¬ лый, күңел ача. Миңа ул көнне сигез яшь тула. Мине кызганырлар, башымнан сыйпарлар, үземне татлы күч¬ тәнәчләр белән сыйларлар. Дәү әни әлеге чалбарны да Беренче майга, һичшиксез, тегеп бирер. Әтрәк-әләм, әтрәк-әлә-ә-әм... Бәйрәмгә була чалбар! Койрык тоттырмый чабам!.. 78
Энекәем, гәрәнкәләргә килеп җиткәнмен бит! Үз өле¬ шемне бетергәнмен! Дөрес, дәү әни бүлеп биргән араны мин берничә мәртәбә кыскарткан идем, .гәрәнкәләрне үземә таба күчереп куйган идем. Мин аларның әүвәлге урыннарын хәтерләмим дә, хәтерләргә дә теләмим. Әгәр чынга китсәме, мин ул гәрәнкәләрне бөтенләйгә алып куя алам яки әнә тегендә тондыра алам, аннары бәрәң¬ гесен, чөгендерен, кишерен — һәммәсен дә күз ачып йомганчы чүпләп чыгам. Хөкем иткәннәр кыз-з-зны... — Йә, хезмәтче, ни хәлләрең бар синең? Мин сискәнеп кулыма тоткан бәрәңгене төшереп җибәрдем. Дәү әни төшкән икән. Ә, җан кисәгем, исән- сау гына килеп җиттеңме! — Хезмәтченең хәле ал да гөл! Хәзер мин берочтан кишерен дә, чөгендерен дә актарып чыга алам. — Син инде, атакаем, алай бик кызма. Ай-һай-һай, кызу тотмакчысың үзең дә! — Тотам, бик кызу тотам! — Син нәрсә, черек әчесеннән исердең мәллә? — Исердем шул!—дип җөплим мин аның сүзен.— Хөкем иткәннәр кыз-з-рны... — Энекәем! Җир ерттыңмы әллә син бу борының белән. Дуңгыз да дуңгыз, син дә дуңгыз!—дип, дәү әни минем борынымны һәм битемне алъяпкыч чите белән сөртеп алды.— Сабын да төткәреп булмас сиңа болай. Бар, ашарга мен. Дәү әтиең көтеп тора. — Өйлә генәмени әле? — Әллә өч көн казынып яттым дип уйлыйсыңмы? — Әйе, өч көн! Мин баскычтан өскә атылам. Буыннарым шырт-шырт килә, ә битемә салкынча саф һава килеп бәрелә. Под¬ валдагы тынчу һавадан соң шундый татлы, шундый рәхәт булып тоела ул! Аста дәү әнинең тавышы ишетелә: — Вәт, дәдҗал! Кемгә генә охшаган бу, ә? Хәйлә¬ кәр таз белән бер! Нәселдә дисәң, нәселдә юк бугай андыйлар...—Дәү әни гәрәнкәләрне күчереп куюымны сизеп алган иде ахрысы. Мин, кызулый төшеп, саф һавалы нурлы дөньяга килеп чыгам һәм шундук яз галәмәтләрен күреп алам. Күк йөзе тирәнәеп һәм киңәеп киткән, су өстендә һава 79
зәп-зәңгәр, түбәнең төшлек ягындагы такталары тир¬ ләгән, ә чыпчыклар чырык-чырык килеп сугышалар. Ерак тау очларыннан үзәннәргә төшә башлаган, урман¬ нарны, инеш тамагындагы болыннарны рәхәт кенә изрә- теп торган сыек томаннар да кояшлы яздан хәбәр би¬ рәләр иде. Тиздән инешләр кабарыр, алар өстенә яшькелт сары туш сулары чыгар, яр буендагы кызыл талларны, карлыганнарны, хәтта өянкеләрне дә күмеп китәр; аннары боз калкып чыгар, аның эрегәне эреп бетәр, эремәгәне еракка агып китәр; тау араларындагы карлар да сызып бетәр; битләүләрдә яшел чирәм шы¬ тар, умырзаялар җилфердәр һәм, ниһаять, Беренче май иртәсе туар, ә Беренче майда^.. Юк инде, Беренче майда ни буласын хәзердән үк күрәзәләп тормыйк, кирәкми! * * * Безнең якта тегүлек товарны мануфактура диләр. Менә шул мануфактураны, ягъни чалбарлык мате¬ риалны дәү әни әле чана юлы туктаганчы ук шәһәрдән бәрәңге акчасына алып кайткан иде. Карасу-зәңгәр төсендәге бу материал өстендә сырлар бүртеп-бүртеп тора, аларны сыпырсаң шыштырдап киткән кебек бу¬ лалар. Дәү әни бу материалны треко диде. Шул ва¬ кыттан бирле күпме яшәп, күпме чалбарлар гына туз¬ дырмадым, ләкин андый исемдәге материалны бер дә очрата алмадым мин. Трико булгандыр ул, күрәсең. Моны мин үзем генә шулай уйлыйм. Бала чакта ниләр генә булып бет¬ мәде, ләкин аларның берсен дә, кызганычка каршы, кайтарып алып булмый шул. Чалбарлыгым сандык эчендә иң өстә ята. Дәү әни сандыкны җырлатып ачкан саен, мин шунда йөгереп киләм. Гүрничә бусагасына басып сандык эченә күз салам. Дәү әни баржадай зур сандыгында нәрсәдер актара, мине күрми дә. Шуннан мин селкенгәлим, бар¬ магым белән ишек яңагын шакыштырам — дәү әни барыбер мине ишетми. Мин йөткереп куям, аннары суык тиеп бөтен күкрәгем каткандай кат-кат йөтке- рәм — дәү әни дөм чукрак, берни ишетми. Инде дә бул¬ магач, мин якынрак килеп сандыкның зур ачкычын 80
боргаларга тотынам. Дәү әни сүзсез генә минем кулыма сугып куя, ләкин мине күрми. Ниһаять, мин, иң соңгы чара итеп, зәңгәр мануфактураны, ягъни треконы бар¬ макларым белән сыйпарга керешәм. Монысына инде дәү әни түзми, сандык капкачы эченә ябыштырылган сакаллы, мыеклы генераллардан: — Ни кылыйм мин бу бала белән, йә?—дип сорап куя. Генераллар җавап бирми. Ә мин аның саен ману¬ фактураны сыйпыйм. Дәү әни кая тыгыласың керле кулың белән, треконы пычратасың бит дигәндәй, минем кулымны алып ташлый да сүзен дәвам итә: — Ул бала үзе дә күреп тора бит югыйсә,— тәгәр¬ мәч эчендәге тиен кебек бөтереләм мин! Аның туган көненә шул нәләш чалбарны тегеп бирәсемне дә белми түгел, белә ул, шулай да менә бит, мүкләк сыер шикел¬ ле төртенеп тора!.. Соңгы сүзләрен әйткәннән соң дәү әни я маңгай чәчемнән, я колагымнан тотып мине читкә сөйри. Шун¬ нан мин маңгаемны стенага терим. Чыраем шундый са¬ гышлы, хәсрәтле булып күренә ахрысы, беравыктан сандык тагы да нәфисрәк тавыш белән җырлап җибәрә һәм мин ниндидер сөенеч буласын көтеп катып калам. Дәү әни бәләкәй генә* ачкыч белән тәрәзәсез йортка охшаган, калайдан эшлэ'нгэн кытай котыйчыгын ачып җибәрә. Котыйчыкка әллә нинди тармаклы ят агачлар, кошлар һәм битләренә иннек-кершән яккан кытай кыз¬ ларының сурәтләре төшерелгән. Кытай кызлары ба¬ лаклы зәңгәр ыштан кигәннәр. Алары трекодан тегел- мәсә дә, барыбер миңа ошыйлар. Әлбәттә, үз мануфак¬ турама җитми инде! Мин сабыр гына көтәм. Бу сабырлыгымның әҗере булмый калмый. Эш шунда ки, бу котыйчыкта дәү әниемнең зиннәтле әйберләре белән бергә пыяла лан¬ дрин, үзебезчә әйтсәк, манпаси да саклана. Манпаси- дан да татлырак һәм матуррак нәрсә дөньяда бармы икән! Аны бездә пасха күмәчләренә дә, баллы пирог¬ ларга да төртеп куялар, аннары болай гына, тел өстенә куеп та суыралар — манпасилары булган кешеләр генә суыра, әлбәттә, булмаганнары суыра алмый. Ә дәү әнидә бар ул. Дәү әни аларны кунакларга гына тота. Ягымлы нәфис көй тагын яңгырап куя. Димәк, ко¬ тыйчык ябылды. Әллә дәү әни бирмәскә уйлады микән? 6 М-527 81
Мин торган саен борынымны катырак тарта башлыйм, безелдәргә җыенам. Шул вакыт дәү әнинең канәгать¬ сез тавышы ишетелә: — Мә, зимагур, мә! Мин кулымны артыма салындырып күптән үк хә¬ зерләп куйган идем инде. Менә шул кулыма хәзер кы¬ тыршы манпасилар килеп керә. Ләкин мин авызыма җыелган суларны йотып җибәрәм дә дәү әнинең кулын кире этәм. — Кирәк-ми-и-и... — Ә сиңа нәрсә кирәк соң? Каеш кирәкме? — Чалбар кирә-ә-әк... Мин дәү әнинең гаҗизлек белән бот чабып куйга¬ нын ишетәм. Хәзер инде ул генералларга дәшеп тормый. Ә минем аркама ук терәп әйтә: — Карале син моны, тәмам канымны суыра бит! Мин аңа бәйнә-бәйнә аңлатып торам, ә ул, пәрвайсыз җан!.. Әйттем ич мин сиңа тегәм дип! Аласыңмы, юкмы кәнфитне? Әллә кире салып куйыйммы? — Үзең аша! — Үзең? — дип дәү әни бөтенләй исәнгерәп калды.— Үзеңме? Менә мин сиңа күрсәтим әле хәзер үзеңне! Киеренкелекнең иң югары ноктасы иде бу. Хәзер һич тә еламый калырга ярамый. Шуңа күрә мин: — Э-э-э-э...— дип шундук сытылып китәм. — Мыжгыма!—дип кычкыра миңа дәү әни, ләкин мин аның саен катырак үкерәм. Бераздан ул кайта төшкәндәй булды, мине тынычландыра башлады: — Тегәм дигәч тегәм инде, тик, атакаем, җылама гына син. Мә менә, бәбекәчем, кәнфит суыр. Бик тәмле кәнфит. Бик матур, бик затлы чалбар киеп йөререңә күп тә калмады инде. Шулай үгетли-үгетли, дәү әни мине көйгә китерә. Учыма биш манпаси сала, шуннан бер данә дә арт¬ тырмый ул! Алъяпкычы белән битемне, борынымны сөртә һәм мине, тынычланган, шатлыктан биергә җи¬ тешкән сабый малайны, гүрничәдән чыгарып җибәрә. ♦ * * Ләкин минем якты өметләрем акланмый калды. Беренче майга, туган көнемә, чалбарым тегелмәде. Кар эреп беткәндә генә дәү әнием түшәккә ауды. Юк-бар 82
авыруларны ул аяк өстендә генә үткәрә, ләкин түшәк¬ кә ауса, бик каты һәм озак авырый торган иде. Аны гүрничәгә күчерделәр, йомшак чиста караватка яткырдылар, идәннән паласны алдылар, тәрәзәгә пәрдә элделәр, почмактагы сынлы тәрене кечкенә лампа бе¬ лән яктырттылар — кыскасы, гүрничә больница исе килеп торган ярым караңгы һәм салкынча бер өйгә әй¬ ләнде, кешеләр анда аяк очына гына басып керә, пы¬ шылдап кына сөйләшәләр иде. Дәү әнием авырган көннәрдә мин үземә бер ачыш ясадым: дәү әнинең кардәш-ыруы галәмәт күп икән, туган-тумача булма¬ ганнары да төркемләп-төркемләп аның хәлен белергә киләләр. Бала акылым белән генә булса да, мин шуны төшенеп алдым: гадәти генә бер карчык булып тоелган дәү әнием авылның бик абруйлы кешесе икән, ә мин менә шул кешене тыңламый килгәнмен, аның белән карулашканмын. Бик соңгарып килгән бу тойгыларым мине айнытып җибәргәндәй булды. Мендәрләргә аркасын сөягән дәү әни сулаган чагын¬ да каты-каты хырылдап куя: — Баланы ашатты-гыз-мы?.. Ачыткан сөт әнә шун¬ да... күмәч келәттә... ларда...— дип өзек-өзек кенә сөйли иде ул. Кызлары, туганнан туган сеңелләре, тагын әллә кемнәре, әллә кемнәре: балаңны ашаттык та, эчерттек тә, аның өчен борчыласы түгел, дип тынычландыралар иде дәү әнине һәм сүзләрен исбат итәр өчен мине карават янына алып килеп күрсәтәләр. Дәү әни түшәккә салы¬ нып төшкән кулын көчкә генә күтәреп башымнан сый¬ пагандай итә, миңа кызганыч тавыш белән дәшә: — Дәү әниең үлеп китсә, ничек кенә көн итәрсең инде менә. Алдый-алдый гөнаһ кылыр кешең дә булмас инде. Ходаем, ходаем!—дип ул күз кырые белән генә почмактагы сынга карап куя: — Шушы ятим бала ха¬ кына гына көч, мәдәт бир миңа. Густа...—дип дәшә ул Августа апага.— Сыерны савар алдыннан җылы су бе¬ лән җиленен ю, йәме? Безнең сыерыбыз бик иркә ул.,.. Әйтмәсәм... сез тегеләйрәк бит... Шуннан кабат аны тынычландырырга керешәләр, сиңа күп сөйләргә, борчылырга ярамый, дип үгетлиләр. Ләкин ул барыбер сөйләшүдән туктамый, тегесе-монысы өчен хафалана, нишлисең, бүтәнчә булдыра алмый шул ул. 6» 83
Бәйрәм җиткәч дәү әни чалбарымны өлгертә ал¬ мавы өчен кайгыра башлады. Хәзер инде мин дә аны юатам, ничек тә терелерсең әле дим, чалбарны оныт¬ тырырга тырышам. Дәү әни ул вакытта савыга баш¬ лаган иде инде, аның белән теләсәң күпме сөйләшергә була иде. Мин аның түшәгенә, янәшәсенә утырдым да: — Нинди чир соң ул синең, дәү әни? — дип юри кызыксынгандай иттем,. Ул ябыгып коры сөяккә калган; нәзек кенә толы¬ мындагы чәчүргече сүтелеп киткән; муенына вак чыл¬ быр белән борынгы хач-тәресен таккан. Ул үзе турында озаклап хикәяләргә җыенгандай, ашыкмый гына сөй¬ ләп китте: — Бик йончыдым мин, атакаем, тәмам арып беттем. Кече яшьтән үк эштә, хезмәттә бит мин. Әткәй белән әнкәйнең җиде баласы булу өстенә, үзебезнең дә бер дистә балабыз бар ие... Әйтүе генә ансат. Әмма ләкин ничек үстермәк кирәк балаларны?! Дәү әни тормышының авыр якларын болай гына искә ала, гүя җырланасы җырны башлап китү өчен генә иде бу. Аннары ул олы тормышының бүтән вакый¬ галарын да искә төшерде. Аның хикәяләве буенча шат¬ лыгы кайгысына караганда да күбрәк булып чыкты. Аларның берсен дә онытмаган ул, үзенең гади һәм авыр гомер юлын үткәндә һәрберсен күңелендә калдыра килгән. Бала туа икән, аның өчен зур сөенеч бу. Инде балалар чирли башлап, аларны төрле үлән-яфраклар, тамырлар белән дәвалый алса, ягъни аларны үлемнән саклап калса да — бик зур куаныч бу аның өчен. Үзенә яки балаларына яңа кием хәстәрли алса да, игеннәр уңып икмәккә авызлары тисә дә, балык тотсалар да ул үзен бик бәхетле итеп саный торган булган. Берва¬ кыт кызу урак өстендә ул кулын каймыктырган, әмма үзе үк урынына утырткан. Чулак, кулсыз булып кал¬ мау үзе үк зур шатлык бит! һәм ул моның өчен бик куанган. Мин дәү әнигә карыйм да, карале аның да әтисе- әнисе булган бит дип янә аңа гаҗәпләнеп куям. Аның сеңерле эшчән куллары, әүвәлге алмадай кызыллыгын¬ нан шәүләсе генә калган җыерчыклы йөзе, көзге күл өстен хәтерләткән яшькелт күзләре, кыз баланыкыдай як-якка тырпаешып торган нәзек толымнары — болар- 84
ның һәммәсе, һәммәсе миңа шундый якын, шундый кадерле ки, дәү әниемә карата булган мәхәббәт хисләре мине өермәдәй бөтереп ала да, мин ирексездән аның көпшәк күкрәгенә килеп капланам, дәү әнинең җылы, бары аның исе генә килеп торган күлмәгенә борынымны тәртәм. Мин дәү әнигә исән калуы өчен әнә шулай, үземчә итеп рәхмәтемне белдерә идем. Дәү әни башымнан сыйпый-сыйпый аяныч белән генә әйтеп куйды: — Бәйрәмгә чалбарыңны да тегеп бирә алмадым бит ичмасам. Ышандырып йөрдем-йөрдем дә, ә үзем менә тегә алмадым... — Качмас әле, дәү әни, кайчан да булса тегәрсең. — Ходай рәхмәте белән аякка гына басыйм... Чыннан да, дәү әни үз сүзендә торды. Кыймылдап йөри башлауга миңа чалбар кисәргә кереште. Үзенең тамчы да хәле юк, карават белән өстәл арасын стенага тотына-тотына гына уза, үлчәвемне дә урындыкка утыр¬ ган килеш кенә ала. Ул еш кына чайкалып киткәли, андый чакта кулы белән маңгаен тотып: — йа хода, нәрсә булды соң әле миңа? Башыма ис тигәнмени! — дип әйтеп куя торган иде. Шулай да ул үлчәүне, төгәл алырга тырыша, мате¬ риалга акбур белән сыза, билемә, буема карап уйлый, чамалый, тик кенә басып тормавым өчен берничә мәр¬ тәбә артыма шапылдатып та алды — монысы өчен мин куандым гына, чөнки бу хәл дәү әниемнең яңадан тер¬ нәкләнүен, аның савыгып җитүен күрсәтә иде. Дәү әни чалбарны көне буе кисеп, тегү эшен икенче көнгә калдырды. Төнлә белән начар йоклавымны әйтеп тә тормыйм. Әле яктырганчы ук мин аягыма бастым. Тамак кырга- лап, мыгырдана-мыгырдана, дәү әни дә торды, аш бүлмәсенә чыгып ашарга әзерләде. Ул еш кына туктап тыңланып кала торган иде. Шушы көннән алып ул гүр¬ ничәдә ятмый башлады, үзенең аш бүлмәсенә һәм урыс миченә якын булган поход түшәгенә күчте. Көндез дәү әни белән бергә машинаны идәннән кү¬ тәреп алып өстәлгә утырттык. Янтыгындагы алтынсу чәчәкләре кырыла башлаган борынгы машина иде ул. Ул чәчәкләрнең исән калган мыекчалары авызларыннан ут бөркеп торган аждаһаларга охшап китәләр иде. Дәү әни машинаны «Зигнер» дип йөртә, аны дөнья бәясе 85
мал дип ышандырырга тырыша, ә инде машинаның йортта ничек пәйда булуы белән кызыксынучыларга: — Әни мәрхүм аны, авыр туфрагы җиңел булсын, бик юньгә генә сөргенчеләрдән алыштырып алган,— дип бик тәмләп сөйләп бирә һәм нәрсәгә алыштырган булуын да әйтә: — әнием бу машина өчен нибары бер башмак тана, өч капчык он белән бер кукшин сары май гына биргән. Авыз кырыйлары аз-маз кителгән, әмма ләкин эшкә яраклы ул кукшинны сөргенчеләр кире кайтармаганнар. Аларны да каһәрләп булмый — сөр¬ генчеләр бит! «Зигнер» машинасы текелдәпме текелди. Дәү әни аның тоткасын башта хәл җыйгандай сак кына әйлән¬ дерә, анда да әле, беравыкка туктап, нәрсә эшләргә кирәк икәнен уйлап тора, аннан соң тотканы шундый кызу әйләндерергә тотына, аны ычкындырганнан соң да ул күренмичә зыр-зыр әйләнеп тора. Машина шулай туктаусыз әйләнеп чалбарымны тегеп тә чыгар кебек тоела миңа. Ләкин дәү әни шундук кулын шома тәгәр¬ мәч өстенә куя, аны тыя төшә, ә инде машина туктап калгач, теше белән керт итеп җепне өзә, чалбар ялау¬ ларын күтәреп аңа игътибар белән карый — янәсе, ма¬ шина җыерып текмиме, җөйләре тигезсез түгелме? Чалбарны әледән-әле үлчәп карарга кирәк булган өчен, мин ул көнне дәү әни яныннан бер дә читкә кит¬ мәдем. Машинадан әйләнеп чыккан саен чалбарым чалбар төсенә керә бара, миңа ул шундый ошый, сок¬ лануымнан телсез калам, хәтта көлә дә алмый башлыйм. Дәү әнинең: — Менә бу төше төртеп тормыймы? — Менә бу җире кысмыймы? — дигән сорауларына башымны гына селким һәм күңелле тавыш белән: — Ю-у-к! —дип кенә җавап кайтарам. Дәү әни мине: — Син чынын әйт, алдашма, юкса соңыннан төзәтүе кыен була,— дип үгетли. Дәү әни чалбарны сүтеп тормасын өчен мин, сүзем¬ не ныгытып: — Чынлап, чынлап кысмый,— дип тиз-тиз әйтеп куя идем. Эш чалбар изүенә килеп терәлгәч, дәү әни аеруча җитдиләнде, җентекли башлады. Ул бигрәк тә чалбар¬ ның ниндидер капламасы өчен борчылды. Аны дөрес 86
текмәсәң, чалоарың вакытыннан элек череп ертыла да аннары «чыпчыгың» гел-гел очып чыга торган була, диде. Ә мин аның очып чыгуын теләмәдем, дәү әнинең чалбарны кат-кат кигезеп каравына да түзеп тордым. Дәү әни «чыпчык» тирәләрен игътибар белән капшаш- тыра, мин кытыгым килгәнгә черелдәп җибәрәм, бас¬ кан урынымда биеп алам, шуннан дәү әни муен тамы¬ рыма шап итеп сугып куя иде. Әнә шулай, төшке ашны да ашап тормыйча, без кичкә хәтле чалбар тектек. Ашау чүп ул, аның өчен дә бүленеп тормыйк инде дип, мин үзем дәү әнидән үтен¬ гән идем. Кояш утлау артына иңеп, аның соңгы нурлары биек тау башларына орыну белән дәү әни, менә көтү кайтыр тиздән, ә мин һаман шул бер эш белән чокчынып уты¬ рам дигәндәй, кинәт кенә кызулый башлады һәм чал¬ барны бетереп тә ташлады. Тыштан, бәләкәй әрекмән яфрагы кебек, кесә дә тегеп куйган иде. Мин аның эчке кесә тегүен бик теләсәм дә, сүзләшеп тормадым инде. Менә дәү әни соңгы җөйне салып, чалбарны машинадан суырып чыгарды, аны үзенең алдына җәеп салды, җеп очларын төенләде, аннары балакларыннан сыпырып куеп: — Ходайга шөкер, бетте. Төймәләрен, иске киемнәр¬ дән өзеп алгач, тагып бирермен,— диде. Нәкъ шул вакыт урамда шөлдер чыңлаганы ише¬ телде, сыер көр авазы белән таләпчән генә мөгрәп алды. Дәү әни чалбарны машина өстенә атып сикереп торды, бүлмәдән кызу-кызу чыгып барганда, машинаны әйлән¬ дерәсе булма, бернәрсәгә тимә дип, үзенең үгет-нәси¬ хәтен дә әйтергә өлгерде. Мин тыелып кына утыра бирдем. Аннары минем кузгалып китәрлек тә хәлем калмаган иде. Инде авыл¬ да ут алынды, кешеләр ашап-эчеп тә туйдылар. Мин һаман әле зәңгәр чалбарым эленеп торган «Зигнер» машинасы янында утырам. Төшке ашны да, кичкесен дә ашамыйча, йокымсырап утырам. Ә дәү әнием минем яныма керми дә керми иде. Мин йокыга талгач, дәү әни мине ничек урыныма илтеп яткыргандыр, моны һич хәтерләмим. Ләкин бәй¬ рәм көннәрендәгечә ашкынып уянган бәхетле иртәне бик яхшы хәтерлим. 87
Карават башына үтүкләп, эшен бетереп өр-яңа зәң¬ гәр чалбар элеп куелган, аның өстендә буй-буй сызыклы чиста күлмәгем ята; карават янында итекче Жеребцов сары күннән яңа баш сабып биргән һәм дегет белән майланган күн итегем кукраеп утыра иде. Каяндыр дәү әни килеп чыкты да мине бәләкәй ба¬ лаларны киендергән кебек киендерә башлады, мин аңа бер дә карышмадым, туктаусыз көлдем, әллә ниләр такылдадым, үзем дәү әнидән тегене-моны сорашмакчы булам, үзем йотыгып ярты сүземдә бүленеп кала идем. Мин киенеп-ясанып беткәч, дәү әни: — Сөбханалла!—дип куйды, тавышы калтырап китте, авыз кырыйлары бердән кыйшайды, ул яулык почмагы белән күзенә төртә-төртә: — Әниең, мәрхүм, күрсә икән хәзер үзеңне...— дип еламсырый да баш¬ лады. Мин кашымны җыерып аяк астыма төбәлдем. Дәү әни шундук шыңшудан туктады, мине күкрәгенә кысты да бармак очлары белән генә чукындырып алды. — Аша да дәү әтиең янына ышнага барып кайт. — Үзем Үенәме, дәү әни? — Үзең генә булмыйни. Син дәү ич инде, менә нинди мужик булдың! Шунда мин түзмичә дәү әниемне муеныннан кочып алдым, аңа башым белән сырпаланып тордым. — Ярый, булды,— дип ул мине чак кына этәргән¬ дәй итте.— Кара син аны, хәйләкәр төлкене. Көн дә, көн дә шундый ягымлы, бик тәкъва булсаң икән син... * * * Мин матур киемнәремне киеп, кулыма дәү әтигә дигән мич ашлары төенчеген тотып ишегалдыннан чы¬ гып киттем. Кояш шактый күтәрелгән, авыл тормышы инде үз җаена төшкән. Иң беренче эш итеп мин күр¬ шеләребезгә таба борылдым. Минем килеш-кыяфәтем Левонтий гаиләсенә шундый бер йогынты ясады ах¬ рысы, андагы ыгы-зыгы шундук тынды, йорт ничектер үзгәреп калгандай булды. Васеня апа, кисәү агачы тотканын да онытып, кулларын чабып куйды, кисәү агачы бәләкәй малайлардан берсенең башына төшкәч, тегесе калын тавыш белән елап җибәрде. Васеня апа 88
аны күтәреп алып аркасыннан кага-кага юата башла¬ ды, ә үзенең күзе гел миндә иде. Танька кай арада минем яныма килеп чыккандыр. Балаларның бүтәннәре дә мине чолгап алып, чалба¬ рымны капшый-капшый, телләрен шартлатырга кереш¬ теләр. Танька кулы белән кесәмә үк кереп китте, анда яулык барлыгын күреп өнсез калды. Ләкин аның эчен- дәгесе тышында, күзендә иде, мин ул күзләргә карап үземнең беркемнең дә буе җитмәслек бик матур икән¬ легемне, Таньканың исә миңа гаять соклануын аңла¬ дым. Мине як-яктан төрткәли, кыскалый башладылар. Кайсы күлмәгемнән, кайсысы чалбарымнан тотып ка¬ рый иде, шуңа күрә мин читкә сугылырга мәҗбүр бул¬ дым. Өстемне йомарламасыннар, пычратмасыннар өчен, шул ук вакытта ыгы-зыгыдан файдаланып дәү әтигә дигән шәнгәләрне дә сукмасыннар өчен мин ялт-йолт карана идем, чөнки мондый чакта авыз ачып торырга ярамый иде. Кыскасы, мин, вакыт юк дигән булып, китәргә ашык¬ тым, Санькага йомышыгыз юкмы дидем. Санька безнең ышнада дәү әтигә кыр эшләрендә булыша иде. Җәй килү белән Левонтийлар үзләренең малайларын кайсын кая төртәләр. Алар кешеләрдә тамак үткәрәләр, эшләп буй үстерәләр иде. Дәү әти икенче җәй инде менә Сань- каны үзе белән алып китә. Дәү әни элегрәк бу эшне өнәп бетерми, ул каторжан картны акылдан гына яз¬ дырыр, аңардан бер тиенлек тә файда күрмәс дип әйтә торган иде. Соңыннан исә дәү әтинең Санька белән ур¬ так тел таба алуын һәм бер-берсеннән бик канәгать булуларын күреп шакката иде. Васеня апа: — Санькага җибәрерлек бернәрсәм дә юк,— диде.— Илья бабайны тыңласын, Манада коенасы килә икән, коенсын, бата гына күрмәсен. Аянычка каршы, бу иртәдә кешеләр урамда бик аз күренә, чөнки авыл халкы язгы эштә иде әле. Мужик¬ лар Манага болан промыслосына киткәннәр — яшь бо¬ лан мөгезенең * иң кыйммәт чагы хәзер. Аннан печәнгә төшәр вакыт та җитеп килә — һәркем шуның хәстәрен күрә иде. Шулай да урамда уйнарга чыккан малайлар * Яшь болан мөгезеннән пант дигән дару эшлиләр. 89
күренгәли, кибеткә баручы хатын-кызлар да очрап куя, алар, әлбәттә, башларын борып миңа карап-карап китә¬ ләр, кайберләре миңа күзләрен текәп карап торалар иде. Менә каршыма кәз-кәз атлап дәү әнинең туганнан туган сеңлесе Авдотья түти килеп чыкты. Мин сызгы¬ рынып атлый бирдем. Авдотья түтине күрмичә узып барам, имеш. Ул бер читкәрәк тайпылды да, хәйран- тамаша булып, кулларын җәеп җибәрде: — Уф, егылып үләм хәзер! Катерина оныгы Витя түгелме соң бу?! «Шул үзе инде, үзе!»—дип бик кымырҗып торсам да, үз вакытында тыелып калдым мин, шулай да ады¬ мымны акрынайта төштем. Авдотья түти бот сугып куй¬ ганнан соң кызу-кызу яныма килде, мине капшарга, изге теләкләр тели-тели, аркамнан сөяргә тотынды. Шунда урамның як-ягында тәрәзәләр ачылып китте, хатыннарның, карчык-корчыкларның башлары күренде, алар мине, дәү әнине — бөтен нәсел-нәсәбебезне бер¬ авыздан мактарга керештеләр. Янәсе, егет әнисез дә әнә ничек үсеп килә, дәү әнисе аны шундый тәрбияли, бага, кайбер ата-аналарың бер якта торсын. Шуңа күрә мин дәү әниемне хөрмәт итәргә, аның сүзен тыңларга, ә инде үсеп җиткәч аның яхшылыкларын онытмаска тиешмен. Безнең авыл бик зур, очы-кырые күренми. Аның бер башыннан икенче башына чыгып җиткәнче мин үз матурлыгыма үзем һаваланып та, кешеләрнең исләре китеп соклануларын, котлауларын ишетеп тә тәмам алҗып беттем, шабыр тиргә баттым. Су буена йөгереп төштем дә кушучлап Енисейның бозлы суын эчтем. Шатлыктан канатланып китеп, елга өстенә ташлар ыргыта башладым, әнә шулай дөньямны оныттым дигәндә генә, кая юл тотуым, үземнең нинди кыяфәттә булуым кылт итеп исемә төште. Өстәвенә барасы җирем дә бик ерак — биш чакрым! Шуннан дәр¬ рәү кузгалып, хәтта йөгереп үк диярлек китеп бардым, тик яңа баш сапкан итекләремне агач тамырларына сыдырмас өчен миңа гел аяк астыма карарга туры килә иде. Мин салмак адымга күчеп крестьяннарча, ягъни дәү әти кебек бер җайга гына атлый башладым. Үзәнлекне узу белән мин калын урманга килеп кер¬ дем. Чәчәкләре коелып бетә язган дүләнә агачлары, чәерләре аксын өчен киртләп-киртләп куйган наратлар, 90
авыл белән янәшә тору язмышын кичергән, ягъни кы¬ шын себерке өчен кыркылып беткән каеннар артта калды. Тау бите яшел яфрак ярган усаклар белән каплан¬ ган. Кар сулары белән юылган ташлы юл өскә таба үрмәли. Юлда көчле ташкын актарып ташлаган, дагалардан тырналып беткән таш плитәләр очрый. Сул якта, иң¬ келдә карасу-яшел чыршылык үсеп утыра, аның кеше керә алмаслык ешкынлыгында җәен тынып кала торган шарлама шаулый. Чыршылыкта, бикәчләрен үз янна¬ рына чакырып, боҗырлар сызгыра. Ләкин юкка сыз¬ гыра алар, чөнки бикәчләре бала чыгарырга утырган¬ нар, әтәчләренә җавап бирү түгел, селкенмиләр дә. Юлда карт суер күзгә чалынды, як-якка сугылгалап йөрде дә канатын авыр гына җилпеп очып китте. Суер кышкы йонын коя башлаган иде. Менә хәзер ул вак таш чүпләр өчен, җылы тузанда коенып бетләрен кояр өчен юлга төшкән иде. Тапкан мунча! Тынычлап кына утырсын иде үзенең ешкынлыгында, юкса бу карт юләрне селәүсен ашап куюы да бар бит. Минем тыным бетә язды — теге суер бик каты ша¬ пылдаткан иде шул канатын. Ләкин куркырлык әллә нәрсә юк, чөнки барлык тйрә-юньдә кояш нуры уйный, урман тереклеге үз эше белән мәшгуль. Аннары юл да бик таныш, аңардан минем ат өстендә дә, арбага уты¬ рып та үткәнем бар, дәү әти һәм дәү әни белән, Кече Коля һәм бүтән кешеләр белән дә узганым бар. Шулай да бүген күргәннәрем һәм ишеткәннәрем миндә бөтенләй яңа тәэсир калдыра, чөнки мин ышнага тау аша, тайга аша ялгызым гына барам. Үргә менгән саен урман сыегайды, ләкин аның кодрәте моңа карап кимеми, киресенчә, арта гына бара. Әнә карагайлар, бөтен тайганы узулары белән генә риза булмыйча, тау түбәләре өстеннән йөзгән ак болытларга хәтле ашып утыралар. Хәтеремдә, Кече Коля әлеге озын тау юлын мен¬ гәндә һәрвакыт авыз эченнән бер көйне көйли, ат та, аңа комачау итмәс өчен, адымнарын акрынайта төшә, тояклары белән юлга сак кына баса торган иде. Ә инде тау менеп җиткәч, ат үзе дә үткел һәм тарлавыкларны яңгыратып кешнәп җибәрә, ул да түгел, оялгандай, койрыгын бутап куя: янәсе, җырларга алай ук оста¬ 91
лыгым юк-югын да, шулай да түзә алмадым бит менә, кешнәп җибәрдем, чөнки сез бик миһербанлы олаучы¬ лар — миңа чыбыркы белән сукмыйсыз, өстәвенә җыр¬ лап барасыз. Менә мин дә түзмичә Кече Коляның сабанчы җырын сузып җибәрәм, ләкин тавышым,— мәзәк дисәң мәзәк инде,— үзәннәр буенча шар шикелле тәгәрәп китә, таш өемнәрен сикереп-сикереп үтә. Шулай җырлый-җырлый тауга менеп җиттем. Монда яктырыбрак киткәндәй булды. Кояш нурлары арткан¬ нан арта барды. Урман сирәгәйде. Ташлар күбәйде, эрәйде. Юл борылмалары да ешайды, хәзер инде юл зур-зур таш кантарларын әйләнеп уза иде. Үләннәр азайды, чәчәкләр исә күбәя төште. Ә инде мин урман кашагына чыккач, аның тоташ кызыл чәчәктән генә торганын күреп алдым. Монда, тау яссылыгында, безнең авыл кырлары башланып китә. Башта ул кырлар карасу-коба төсен- дәрәк иде, кайбер урыннарда гына мүктәй соры булып бәрәңге буразналары күренә иде. Ә ак ташлы сөрелгән җир кояш астында елт-елт килеп ялтырый. Аннан да ары әле яшел, әле аксыл төскә кереп арыш басулары дулкыңлана. Бары Себер кешеләренең җнрне бик вак¬ лап тормыйча ясаган киң ызаннары гына, елга ярлары сымак, арыш кырларын бер-берсеннән аерып тора, аларның диңгез булып кушылуына комачау итә иде. Юлга казаяк үләне үскән, өстеннән атлар, кешеләр атлап йөрсә дә гамьсез генә сары чәчәк атып ята ул. Бака яфрагы да чәчәк атачак, аның нәзек шәмнәре сүсәрә башлаган инде, һәр үлән бөртеге яшел төскә кереп шатланып утыра, чөнки тузан юк монда. Юл чит¬ ләрен, кырдан чыгарылган таш өемнәрен, ауган агач¬ лар белән чабылган куак чытырларын — һәммәсен-һәм- мәсен котырган үлән белән чормавык каплап алган. Аю көпшәләре, кыргый кишер үләннәре, ак әнисләр ничәмә-ничә буынга сикереп оя-оя булып утыралар, ә кояш кызуындагы мәк яфраклары аз гына җилгә дә кызыл бурандай тузып очарга торалар. Кыңгыраулы герәннәр суга сусап сәлберәешкәннәр — алар үзләре өчен һәлакәтле җәй киләсен алдан ук сизәләр. Куе межа уйдыкларында, герәннәргә алмашка, сәрәнәләр үсеп килә, аларның бәстәй төкчәле озынча төргәкчек¬ 92
ләре чәчәк атарга җыеналар; тиздән алар басу кырый¬ ларына кызыл-шәмәхә чуар алкалар асып куярлар. Менә Королев чүллеге *. Аның ләмле күлдәвеген¬ нән мин, як-якка сулар чәчрәтеп, йөгереп кенә узмакчы идем, ләкин шундук исемә килеп итекләремне салдым, •. чалбар балакларымны сызгандым. Шуннан соң гына төбенә мал-туарның тояк эзләре һәм төрле җәнлек бе¬ лән кош-кортның тәпи эзләре төшкән, мүк һәм кыяк үләннәре үскән тымызык су эченә сагаеп кына кереп киттем. Чүллекне чыгып җитәрәк сикерә-сикерә йөгерергә тотындым, ә инде чыгып җиткәч, итекләремне кия-кия, алдымда җәйрәп яткан кырга карап тордым, соңгы мәртәбә кайчан күрдем соң әле мин моны дип исемә төшерергә тырыштым. Офык чигенәчә сузылып киткән кыр. Кыр уртасында биек-биек ялгыз агачлар. Басу эченә юл кереп китә, ул иген арасында бик тиз юкка чыга, ә юл өстеннән чырык-чырык килеп карлыгач очып бара... Әһә, хәтеремә төште! Дәү әни мине кышлыкка мәк¬ тәпкә яздырырга алып барган иде. Укытучы бүлмә¬ сендә нәкъ шундый ук басу күренеше төшерелгән кар¬ тина бар иде, тик ул картинада игеннәр саргаеп өлге¬ реп җиткән иде инде. Мин ул картинага бик бирелеп карап торгач, укытучы: «Ошыймы әллә?»—дип сорап та куйды. Башымны кабат-кабат кагып алганнан соң, укытучы бу рәсемнең мәшһүр рус художнигы Шишкин тарафыннан ясалганын әйтте. Шишкин булгач, худож¬ ник шишкаларны, ягъни эрбет күркәләрен җитәрлек ашагандыр инде дип эчемнән генә уйлап та куйган идем әле ул чакны. Мин бик калын бер карагай янына килеп туктадым, башымны чөеп өскә карадым. Агач үзенең сирәк ботак¬ лары, яшел сәйләндәй тезелгән куе ылыслары белән күк йөзеннән йөзеп баргандай тоела; аның көйгән сы¬ ман кара булып күренгән әкәләләре арасына бер кар¬ чыга оялаган, һәм ул да хәзер талгын гына тирбәлеп, йокыга оеп йөзеп барадыр кебек тоела. Бервакыт Сань¬ ка бу карчыга оясын туздырмакчы булган иде. Ояга менеп җитеп зур авызлы карчыга балаларын җирга атарга җыенгач кына, кинәт әнкәләре җан ачысы белән * Чүллек — һәрвакыт су җыелып торган уйсу чокыр. 93
кычкырып җибәрде. Кычкырып җибәрде дә Санька өстенә очып килеп аны канатлары белән кыйный баш¬ лады, томшыгы белән чукырга, тырнаклары белән тыр¬ нарга тотынды. Бу хәлгә түзмәгән Саньканың куллары агач ботагыннан ычкынып китте. Шунда башы бетәсе иде, тик, бәхетенә каршы, күлмәк чабуы ботакка элә¬ геп калды. Киндер күлмәгенең җөйләре нык булып чыкты, сүтелмичә малайны тотып калды. Мужиклар аны баштүбән эленгән җиреннән төшергәч йомшак җи¬ рен яхшы гына каезладылар. Шуннан бирле Санька¬ ның күзләре гел кызарып тора — күзенә кан сауган булгандыр, диләр кешеләр. Агач — үзенә бер дөнья ул! Аның тәнендә тукран чокыган тишекләр бар, ул тишекләрнең һәрберендә я коңгыз, я берәр кошчык, яисә кәлтә-мазар яши, үзен¬ чә кым-кырыч килә. Агач итәгендәге чирәм белән чуа¬ лып беткән өске тамырлар арасында кош оялары яше¬ ренгән. Ә тычкан белән йомраннар үз ояларын тамыр төбенә үк төшереп ясаганнар. Агач кәүсәсенә кырмыс¬ ка түмгәге сөялгән. Карагай янында энәле гөләп тә, чагайган чыршы да, шулай ук яшел алан да бар. Ак¬ тарылган, кабыклары суелган агач тамырлары шуны күрсәтеп тора: мондагы кәсне күтәреп карамакчы бул¬ ганнар, тик тамырлар сабан төрәннәренә бирешмәгән, аланны ботарларга юл куймаган. Әлеге карагай куыш эчле икән. Кайсысыдыр күптән үк инде аның төбенә ут төртеп карамакчы булган, кәүсәсе кара көйгән. Дәү булмаса, ул күптән үлгән булыр иде — юк шул, яши бирә, кыенлык белән булса да гомер итә ул, үзенең сукаланган тамырлары белән җир куеныннан тереклек суын эчә, шулай ук кырмыска, коңгыз, тычкан, кош- корт белән күп кенә бүтән җан ияләренә тормыш итәр¬ гә мөмкинлек бирә. Мин агачның күмерләнгән куышына кереп аның эченә үсеп чыккан таш кебек каты гөмбәгә утырам. Агачның карыны әле гүләп тора, әле шыгырдап куя. Гүяки аның тамыр очларыннан ук хәсрәтле бер өн ага, карагай үзенең агач авазы белән сулкылдап-сулдылдап елаган кебек була. Мин кара куыштан чыктым да агач¬ ны кәүсәсеннән сыйпап куйдым. Аның кайрысы чакма ташыдай каты, балта чапкан тирән киртләр чәергә ка¬ тып беткән. Монда нинди генә җәрәхәт эзләре юк, алар¬ ның кайсылары төзәлгән, кайсылары төзәлмәгән —• «4
аларын төзәтерлек хәле дә, суты да юк ахрысы инде бу агачның. «Сөремгә буялдым лабаса! Бу хәтле миңгерәү бу¬ лырмын икән!» Ләкин куыш эче күптән җилләгән, аның карасы йокмый икән инде. Терсәк очым белән бер ба¬ лагым гына беленер-беленмәс тапланып тора. Мин учыма төкердем дә балактагы тапны сөртеп алдым, ан¬ нан ашыкмый гына юлга чыктым. Карагай куышы эчендә ишетелгән ыңгырашу аваз¬ лары колак төбемдә озак яңгырап торды әле. Агачның да эченнән тыелып кына, ыңгырашып кына елый алуын мин хәзер беләм инде. Карагайдан Мана тамагы якын гына. Мин адымымны тизләтә төштем. Озак та үтми, ике тау арасындагы юлым сөзәкләнә дә башлады. Ләкин мин юлдан читкә- рәк кагылып тау кырындагы кәрниз буенча кереп кит¬ тем. Тау түбәнәя бара, үзенең зур ташлы борынын Мана белән Енисей кушылган куенга төртеп тора иде. Моннан безнең иген кырлары, барлык ышна җирләре уч төбендәге кебек күренеп тора. Аларны минем шушы тау иңеннән күптәннән бирле күрәсем килеп йөри, бер дә җае чыкмый, чөнки мин һәрвакыт кеше белән йөрим, кешеләр исә я эшкә ашыга, я эштән өйгә атлыгып кайта торганнар иде. Монда, Мана тавы сыртында, наратлар тәбәнәк бу¬ лып үсә, ботаклары көчле җилдән кәкрәеп-бөкрәеп бет¬ кән иде. Алар зәгыйфь буыннары, шешенке тубырла¬ ры белән картайган кешеләргә охшап торалар иде. Дүләнә агачы биредә киресенчә сузая төшеп, очлы бу¬ лып үскән. Куаклар тырпаешып катып калганнар. Ләкин шушында ук аксыл-яшел кайрылы яшь усаклык белән җете ак тузлы каен чаукалыклары да очрап куя. Монда булып узган янгыннан соң алар төз генә,, ыспай гына үсеп киләләр, яннарында әлеге пожар афә¬ тен хәтерләтеп йомры һәм киртле-киртле зур ташлар караеп тора* Агач түмгәкләренә дә, ташларга да әле кызарып җитмәгән җиләкләр, бөрлегәннәр, үткер кыяк¬ лы үләннәр белән чәчәкләр елышкан. Бер урында мин оя-оя булып үскән утчәчәкләрне очраттым, аларны иркәләп бөреләреннән сыйпаштырдым. Инде байтак җир киткән булсам да, утчәчәк исләре һаман әле миңа ияреп бара, бу исләр миңа муртайган агачлар исен, дымлы мәгарә исен, печән һәм әрем исен, хәтта кәефе 95
дә, вакыты да булган чакларында дәү әнием сөйли торган әкиятләрнең хуш исләрен дә — барын-барын берьюлы исемә төшерә иде. Агачлары бөтенләй диярлек булмаган, гөлҗимеш, сәрви куаклары, кырлач һәм ара-тирә тау шалканнары белән генә чуарланган текә яр читенә килеп җиткәч мин туктап калдым, аягым арганчы басып тордым, ан¬ нары биредә еланнар барын да онытып утырып тор¬ дым. Алдымдагы манзара миңа шундый тәэсир итте, йөрәгем дерт-дерт тибәргә тотынды. Мана белән Енисейның, бу зур ике елганың бергә килеп кушылуын мин югарыдан беренче мәртәбә күрә идем. Алар берсе тарафына берсе бик озын юл үтеп аш¬ кынып киләләр, очрашкач та, бер-беренә исләре китмә¬ гәндәй үз уңаенча агып баралар. Көмеш сулы Мана Енисейга караганда елгыррак, Енисей да суының саф¬ лыгы буенча Манадан калышмый. Ике агымсуны бер¬ береннән күбекле ап-ак җөй аерып тора, бу җөй поч¬ мак ясап киңәйгәннән-киңәя бара. Енисей чайпала, шаярткан булып Мананы янтыгын¬ нан төрткәли һәм кинәт аны су эченнән чыгып торган Мана кыясына китереп кыса — безнең авыл егетләре дә шаярышкан чакларында кызларны әнә шулай кой¬ мага китереп кысалар. Мана кайный, кыяга дулкын¬ нарын кагып үкерә, ләкин соң шул инде, кыяны сикереп уза алмыйсың, шактый биек ул, аннары Енисей да үҗәт¬ лектә бирешми — аның куенында бик тырпылдый ал¬ массың. Енисей тагын бер елганы буйсындырды. Ул таш кыя янында тук кешедәй бер тамак кырып куя да үзенең бунтарь холкы белән бернәрсәгә баш имичә, юлында очраган киртәләрне ватып-җимереп дигәндәй бозлы диңгез ягына чабып китә. Мана белән нишләп мата¬ выкланып торсын инде? Аңардан да тегеләйрәкләрен кочаклап дөм караңгы котыпка алып китә ул. Соңра минем үземне дә язмышым шул якларга илтеп ташла¬ ды, шунда инде мин йөрәгемә бик якын елганы бүтән сурәттә күрдем — ялыктыргыч ерак юлны үткәннән соң Енисей анда саега, күп кенә тармакларга бүленеп хәлсезләнеп ага. Хәзергә мин елгаларны, урман-тауларны хозур кы- дып басып торам. Мананың Енисейга кушылган җи¬ рендә уктай очлы һәм бик текә таш-кыя бар. Ташу әле 56
бетеп җитмәгән, таш кыяның юыла-ашала торган комшак итәге хәзергә су эчендә ята. Аргы якның текә ярлар төбен дә су каплаган, кыяларның биеклеген мон¬ нан аерып булмый, чөнки алар су өстендәге кара шәү¬ ләләр белән кушылып киткәннәр. Яр читләрендә таш тезмәләре сузылып ята, су ул тирәләрдә шомлы богыр- дап айкала-айкала ага. Мана елгасы өстендәге чиксез киңлеккә, иркен¬ леккә исең китәр! Уктай кыяның очы югарыда бүлтә¬ ебрәк тора, кыя алдында тегендә-монда таш кантар¬ лары чәчелеп ятса да, аннан соң чын тәртип башлана. Тау сыртлары рәте-башы булмаган үзәннәрдән, таулы елга белән инешләрдән качкандай тигез дулкыннар булып үргә таба менәләр, ул дулкыннарның сырт ур¬ маннары үзалдына аксылланып-яктырып, иңкелдәге урманнар исә ничектер каракучкыл булып, серле бу¬ лып күренәләр. Ә инде тайганың дөя өркәчедәй иң биек түбәсендә, адашкан җилкән кебек, ап-ак кыя калкып тора. Кеше аягы басу түгел, кошлар да очып барып җитә алмаслык ерак үткелләр күгелҗем томанга төренгәннәр. Әнә шул үткелләр арасыннан Мана елгасы ага, киртә¬ ләр, бусагалар очраса үкереп, шаулап, борыла-сарыла узып китә. Мана! Бу елганың бездә кеше теленнән төшкәне юк. Ул безнең туендыручыбыз — без анда иген үстерәбез, ауга йөрибез. Манада җәнлекләр, киек кошлар һәм балык күп. Анда бусагаларның, коры сызаларның, тау һәм инешләрнең иге-чиге юк. Исемнәре дә кызык кына: Каракош, Тыхты, Негнет, Кандынка, Миля һәм баш¬ калар. Кыргый Мана елгасының акылына исең китәрлек! Үзенең тамагына төшеп җиткәндә генә, сул якка, ук¬ тай сузылып яткан кыяга таба каерган ул. Менә монда, миннән аста, душкыннар өч-өя, сөзәк кенә бер почмак ясап калдырган. Бу сөзәклектә иген басуы җәелеп ята. йортлар Мана читендә, кырлар исә биредәрәк. Алар¬ ның алдында да, менә мин басып торган уң тарафын¬ да да таулар калкып тора. Безнең ышна дигәнебез шушында инде. Ышна артында, Мана борылып киткән турыдарак, җир биегәя бара, анда урман үсеп утыра, ә урман эчендә каеннар бик күп. Кешеләр бу урманны кысрыклап киләләр, бер җәйлек үсентеләрне чабып то¬ 7 М-527 97
ралар, берничек тә җиңә алмаган агачларны гына калдыралар. Безнең авыл халкы ел саен әле бу, әле теге калкулыкка яшел ямау салып тора. Бик үзсүзле кешеләр эшли бу җирдә! Мин күзләрем белән ышнабызны эзлим. Аны табуы кыен түгел. Ул иң артта, һәр ышна авылдагы йортны, ишегалдын кабатлый. Ызба бурасы да нәкъ шулай буралган, ишегалды да шулай ук корылган, лапас, өй¬ алды, тәрәзә йөзлекләренә хәтле шундый ук, ләкин һәм¬ мәсе дә — йорт та, ишегалды да, тәрәзәләр дә, өй эчен¬ дәге мич тә кечерәк итеп ясалганнар. Аннары ишегал¬ дында җылы абзар, келәт, мунча юк, тик чытыр кир¬ тә өстеннән салам белән капланган утар гына бар. Безнең ышна артында таш яр өстеннән еландай борылгалап сукмак сузылып китә. Бу тирәләр дымлы булганга, бөтен җирне мүк каплап алган. Таш ярыгын¬ нан чишмә агып чыга, ә чишмәдән өстәрәк ябалдашы кыелгандай бер кәкре карагай белән ике зирек агачы үсеп утыра. Агачларның тамырларын таш кыскан, шуңа күрә алар янтык ботаклы гына булып кәкрәеп үскәннәр. Безнең ышна өстеннән көнҗәлә-көнҗәлә бу¬ лып төтен күтәрелә. Дәү әти белән Санька нәрсәдер пешереп ята. Минем кинәт ашыйсым килеп китте. Ләкин мин һаман кузгалып китә алмыйм, әлеге ике елгадан, еракта җемелдәгән таулардан күземне ала алмыйм, үземнең акылым белән шушы киң дөнья¬ ны иңләп бетә алмыйм. Хәзерге транспорт өчен әллә ни ерак булып исәп¬ ләнмәгән ул яклардан кышка минем әти кайтачак. Әти үзенең яңа гаиләсе белән мине менә шушы Мана баш¬ ланып киткән бик серле җирләргә алып китмәкче. Мине анда язмыш үзенең кочагына шундый бөтереп алачак, Лаеш шулпасын шундый күп эчерәчәк, Мананы да, дәү әниләрем белән бергә яшәгән вакытларны да гомерем буена исемнән чыгармаслык булачакмын әле мин. Ләкин хәзергә мин андый язмышны белми торам әле, хәзергә минем дүрт ягым кыйбла, мин хәзергә кышкы суыкларны исән чыккан чыпчыктай шатмын. Шуның өчен дә мин менә шушы дөнья каршында, шушы җир, шушы Мана елгасы белән Енисей каршында кыч¬ кырып җибәрәм. Ни өчен кычкырам, белмим. Аннары мәтәлеп диярлек тауга түбән йөгерәм, минем артым¬ нан ук шыбыр-шыбыр килеп җәлпәк ташлар ташкыны 98
агып төшә. Зуррак таш кантарлары сикерешә-сикере- шә бу ташкынны узып китә һәм, минем белән бергә, өркеп йөгергәндәй Мана елгасына ухылдап килеп төшә. Кулымдагы утчәчәкләр дә, мич ашлары төенчеге дә суда йөзә, ләкин мине хәзер инде шашкынлык биләп алган, шуңа күрә мин салкын су эченнән хахылдый- хахылдый йөгерәм, шапыр-шопыр килеп төенчек белән чәчәкләрне тотып алам һәм капыл гына туктап калам: — Күн итегем! Мин әле башта итек кунычымнан өстәрәк бөтерелә- бөтерелә аккан суга, уйнак балыклардай елкылдаган кызгылт-сары төстәге итек йөзлекләренә тынсыз ка¬ лып карап торам. «И ачык авыз! И тинтәк! Чалбарымны чылаттым бит, итегемне чылаттым! Өр-яңа чалбар!» Мин тиз генә яр буена чыктым да чишенеп ташла¬ дым, итек кунычы эченнән суны койдым һәм өс-башым кипкәнче көтеп тордым. ♦ * * Мин, кирәкмәгән әйләнеч юллардан килеп, арып беткән идем. Мана шавын тыңлый-тыңлый шундук йо¬ кыга киттем. Әлләни күп йокламаганмын ахрысы, чөнки уянганда итек эчләрем дә кибеп бетмәгән иде әле. Аның каравы итек башлары матураеп киткән, алар сап-сары булып ялтырыйлар—майлаган дегетләре су белән юыл¬ ган иде. Менә чалбарым кояшта кибеп өлгергән. Ләкин аның купшылыгы беткән, җыерчыкланып калган. Мин кулыма төкереп аны тигезләргә керештем, кигәч тә сыйпаштырып куйдым, аннары аягыма киеп шундый кызу атлап киттем, артымда тузан болыты тузып кала иде. Дәү әти дә, Санька да өйдә юк. Ишегалдында, ызба артында тукылдаган тавыш ишетелә иде. Мин төенчегем белән чәчәкләремне өстәлгә куйдым да ишег¬ алдына чыктым. Дәү әти төз лапаста тезләнгән дә ялгашта тәмәке яфрагы чаба. Чалбар тышына чыгарып кигән, терсәк очлары күз-күз ямаулы иске күлмәге арка турысында дерт-дерт селкенгәли иде. Дәү әтинең муенын кояш ашаган, гүя ул муен түгел, ә яргаланып каткан балчык ?♦ 99
иде Әнә шул көрәнсу муенга тәрәш-тәрәш чал чәчләре асылып төшкән, атның янбашына охшаган дәү калак сөякләре исә күлмәк астыннан төртелеп тора иде. Мин чәчемне бер яккарак сыпырып куйдым, чуклы ефәк билбавымны кыса төштем һәм карлыккан тавыш белән* — Дәү әти! — дип эндәштем. Дәү әти яфрак чабудан туктады, балтасын читкә куеп миңа таба борылды. Ул тезләнгән килеш миңа карап торды, аннары аяк өсте басты, кулларын күлмәк чабуына сөрткәннән соң мине кочып алды.. Яфрак су¬ тына буялган кулы белән башымнан сыйпады. Ул шактый сузан буйлы, бөкрәеп чүгә дә төшмәгән, шуңа күрә мин битем белән аның корсак турысына, тәмәке исе аңкыткан күлмәгенә генә капланган идем, тәмәке исе борын эчен шундый әчеттерә, төчкерәсем генә .килеп торам. Дәү әти исә мине песи баласын сыйпагандай сый¬ пый, мин үзем дә селкенмичә иркәләнеп басып тора идем. т. Атка атланып Санька кайтып керде. Кояшта кара¬ лып беткән, чәче кыркылган — дәү әти кыркыган күрә¬ сең; күлмәк-ыштан ямаулы, эре-эре типчелүенә кара¬ ганда анысын да дәү әти башкарган ахры. Санька — Санька инде, һич үзгәрмәгән. Атны кер¬ теп куйды да күрешеп тә тормыйча, үзенең зәһәр теле белән* — Тышы ялтыр, эче калтыр! — дип күңелемне тыр¬ нап куйды. Ул тагын нәрсәдер өстәп әйтмәкче иде, тик тыелып калды, дәү әтидән оялды булса кирәк. Тел очыпдагын әйтми калмас, дәү әти югында әйтер әле. Көнчелеге килде Саньканың — аның гомер эчендә яңа чалбар кигәне юк, ә күн итекне, минеке ише өр-яңа баш сапкан итекләрне төшендә дә күргәне юк. Мин нәкъ төшке ашка килеп җиткәнмен. Төеп, сөт, май салып пешергән бәрәңге һәм табада кыздырган чабаклар ашадык — Санька балыкны кичтән тоткан булган. Соңыннан дәү әнинең чыланган мич ашлары белән чәй эчтек. — Шәнгәләргә утырып йөздеңме әллә? дип кы¬ зыксынды Санька. Дәү әти аны-моны сорашмагач: — Йөздем шул,— дидем. Ашап туйгач, мин чишмәгә төшеп савыт-сабаларны 100
юдым, бер уңайдан су да алып мендем. Авызы кител¬ гән иске кувшинга утчәчәкләремне утыртып куйдым. Алар шиңә язган иде инде, суга утырткач бердән кү¬ тәрелеп киттеләр, яшел яфракка күмелделәр. Тирә- юньгә серкәч тузаннарын коештырып утырган кызгылт- сары чәчәкләре кояшка ялтырашып) алдылар. һе! Кызлармыни! — дип янә чәнчеп куйды Санька. аип ^анька аркасын кысып куй- ^^Шушындыи^ тәти оланын күргәч, шатлыгы эченә алды, аннары кызылкүз балыгыныкыдай кызыл күзлә¬ ве белән МИНЯ vnnarr- „....... -Л._„ кибәк, Аштан соң мич башына ял итәргә менгән дәү әти: — Син аңа кадалырга торма. Чәчәккә мәхәббәте бар икән, нишләмәк кирәк, димәк ки, күңеле шундый аның. Димәк ки, моның төбендә без белмәгән бер хик¬ мәт ята. Менә шул! — диде. Дәү әти үзенең бер атналык сүз нормасын үтәгән¬ нән соң борылып ятты, ә Санька авызына су капты¬ мыни. Менә бит, телең тик тормаса! Бу сиңа Васеня апа белән әрепләшү яки дәү әниемә теш ыржайту тү¬ гел. Дәү әти әйтсә, кисеп әйтә ул! Дәү әти йөзе белән стенага карап яткан килеш тагын өстәп куйды: — Кигәвен басыла төшкәч, утлауга чыгарбыз. Итек белән чалбарыңны салырсың. Ишегалдына чыккач Санькадан: — Дәү әтинең теле ничек язылып киткән соң әле’ — дип сорадым. — Белмим шул,—дип Санька аркасын кысып куй- ДЫ. I I IVTITRTU ПК1Й тптт» ... J сыймагандыр.— Санька тырнагы * белән тешен ре белән миңа карап: — Иә, тышы ефәк, эче нишлибез? — диде. — Болай үчекләсәң, мин китәм. ~ Иә, йә, үпкәләмә, мин юри генә ич. Без кырга йөгердек. Санька үзе сөргән җирләрне күрсәтте, Илья бабай мине сука башын тотарга өйрэт- те, диде. Аннан тагы өстәде: янәсе, ул моннан соң аннанП^лТЛТгЙ’ СУКаГЭ °СТара Да акча эшли башлый, сатып яляб Р аЛЭ’ Трек° түгел’ ә сүкно чалбар Vd 1 Dill dJld. * „„ ху сүзләРдән С°Ң мин чынлап та Саняның эче тулы ут булуын аңладым. Шуннан ни килеп чыгасын абай- ^өнгәИКЯпДаЛДЫ«’ ЧӨНКИ мин ул көнне дә һәм хәзерге көнгә кадәр дә беркатлы кеше булып калдым ? 101
Баш кысып шәп кенә үсеп киткән солы кишәрлеге артындагы юл буенда бер чокыр бар. Аның төбендә суы юк та диярлек иде. Чит-читләре сумаладай чатнап каткан бу чокыр уртасында, уч төбеннән аз гына зуррак күлдәвек эчендә, кая гына куйыйм икән бу башымны дигәндәй хәсрәткә калып бер зур бака утыра иде. Мана елгасында да, Мана инешендә дә су каты ага, корсагың белән әйләндереп шундук агызып китә. Сазлы күл бар барын да ераграк шул, сикереп бара- бара җаның чыгар. Санька җәһәт кенә чокыр аша йөгереп китте дә,— хәтта күләгәсен дә күрми калдым,— әлеге баканы куркытты, бака шап итеп минем аяк астыма килеп төште. Санька чокырның теге ягына чыгып әрекмән яфрагына аягын сөртте. — Ә синең тез астың йомшак, булдыра алмый¬ сың,— диде ул. — Мин булдыра алмыйммы? — дип гайрәт чәчтем мин һәм шундук әсәреп киттем: соң Саньканың тоза¬ гына бер мәртәбә генә төшмәдем ләбаса инде, саный китсәң исәбенә чыгарлык түгел, шуның аркасында ни¬ кадәр бәлале булдым. «Юк, кечкенә балаларны алда¬ ган кебек мине бүтән алдый алмассың»,— дип уйлап куйдым эчемнән. — Син чәчәк җыярга гына булдырасың шул! — дип үртәвен дәвам итте Санька. «Җыйса соң! Начар нәрсә мәллә чәчәк? Әнә дәү әти нәрсә диде...» Ләкин шул вакыт кылт итеп авыл кешеләренең: «Чәчәк җыеп йөрү — җил куып йөрү ул, вакыт узды¬ ру гына!» —дип кимсетеп сөйләнүләре искә төште. Чынлап та хәзер сука сабын тотарга карт-корткалар белән бала-чага гына калды. Мужиклар Мана үзәнен¬ дә мылтык аталар, балык тоталар, аннары эрбет чик¬ ләвеге җыеп шәһәргә илтәләр — акча сугалар. Хатын¬ нарына бүләккә дип ч;?чәк сатып алып кайталар, тик алар ак, зәңгәр, кызыд төсләргә буяп кәгазьдән эш¬ ләнгәннәр, шыштырдап торалар. Хатын-кызлар әлеге базар чәчәкләрен гипстан катырган кырлы савытларга утырталар, почмактагы алла сыннарына элеп куялар. Ә утчәчәк белән сәрәнә алып кайтмый мужик, малаен да алып кайтмаска өйрәтә — моның өчен поляк Вася, итекче Жеребцов, мичче Махунцов ише тиле-милеләр 102
яки кәмит ясап, такмаза әйтеп йөрүче, әмма ауга ярак¬ сыз ахмаклар да бетмәгән! Әйе, Санька да шул мужиклар көен көйли. Чәчәк белән маташып торамы соң ул, аллам сакласын! Ул әнә сукачы инде, иген игә! Ә мин кем? Ахмах мин!' Мәми авыз мин! Шулкадәр әрләдем мин үземне, шулкадәр ташы¬ дым ачудан, күркә кебек кукраеп чаптым киттем чокыр аркылы. Бая бака моңаеп утырган җиргә, чокыр урта¬ сына җиткәч кенә зиһенем ачылып китте дә шундук үземнең тагын бер кат төпсез чуманга утыруымны абай¬ лап алдым. Мин аякларымны суырырга тырышып те¬ геләй дә, болай да талпынып карадым, ләкин Санька- ның бәләк-бәләк тәпи эзләрен бөтенләй бер читтә күр¬ гәч, өшеп киттем. Саньканың исерек кешеләрнекедәй кызгарган күзле табак битенә текәлеп: — У, кабих! — дидем дә кинәт талпынудан туктап калдым. Санька яр башында шайтан кебек котырынды. Чо¬ кыр тирәли ут өереп чабып йөрде, аякларын өскә чөеп кулларында биеде: — Ә-ә-ә, эләктеңме! Мактана торгач килеп каптың- мы-ы-ы! Тышы ялтыр, эче калтыр! Чалбарың иһа-һа-а! Итегең миһа-һа-а!.. Мин йодрыкларымны төйнәдем, еламас өчен иренем¬ не тешләдем. Беләм мин Саньканы — ул минем хәлдән таюымны, мәлҗерәп төшүемне тели, аннан мине, ча¬ расыз калган, тозакка төшкән малайны ботарлап таш¬ ларга да күп алмас иде. Аякларым туңа башлады, баткак мине һаман төпкә суыра бара, ләкин мин, тартып чыгар дип, Санькага ялынмадым һәм еламадым да. Ул мине хурлый торгач, бу эштән туйды булса кирәк, болай дип тәкъдим итте: — «Абзыкаем, җаныкаем, ходай хакына ярдәм ит!» диген. Шулай әйтсәң, тартып чыгарам! — Әйтмим! — Ә-ә, әйтмисеңмени? Утыр алайсам иртәгә кадәр! Мин тешемне кысып күзем белән тирә-юньнән таш, ботак ише нәрсәләр эзләдем. Берни дә тапмадым. Бака тагын үлән арасыннан чыкты, соңгы оямны да алдылар бит мәлгуньнәр, дигән сыман, миңа аяныч белән карап куйды. 103
Мин: — Югал күземнән! Кит яхшы чакта, кабих җан! Кит! Кит! — дип кычкырып җибәрдем дә Санькага уч- лап-учлап былчырак ата башладым. Санька китте. Мин кулымны күлмәккә сөрттем. Яр өстендә, ызанда тиле бәрән яфраклары селкенеп куй¬ ды — Санька яшеренгән анда. Чокырдан миңа әнә шул тиле бәрән үләне белән кырмавык очлары гына, янә дә юлның Мана тавына менеп киткән өлеше генә кү¬ ренеп тора. Әле кайчан гына мин матур хисләргә би¬ релеп шул юлдан атлап килдем, биредәге манзарага сокланып карап тордым, монда чокыр барын да, мине кайгы сагалавын да абайламадым. Хәзер исә сазга ба¬ тып көтеп торам, ә нәрсә көткәнемне үзем дә белмим. Әллә кигәвен талап бетергәнгә, әллә утыра-утыра туеп беткәнгәме, Санька куралар эченнән чыкты. Чык¬ ты да ниндидер үлән күшәп тора. Кәҗә сакалы булса кирәк. Ул һәрвакыт нәрсәдер чәйни, бирәне булгыры! — Казык кебек торасыңмы инде шулай? — Юк, тормыйм, егылам хәзер, аякларым күшекте инде. Санька кәҗә сакалы чәйнәүдән туктады, йөзендәге сайсызлыгы юкка чыкты — эшнең ахыры нәрсә белән бетәсен аңлый башлады күрәсең. ■— Әй син, корчаңгы ат! Егылып кына кара! — дип янады ул миңа һәм ыштанын сала башлады. Аяк өсте басып торырга тырышам, тик аякларым¬ ның тездән түбән өлеше шундый оеп каткан, мин алар¬ ны тоймыйм да. Барыннан бигрәк туңганга калтырыйм мин, аннары хәлем беткәнгә чайкалам. — Ишәк! — дип мине орыша-орыша Санька баткак¬ ка атлап керә башлады.— Күпме утырттым инде мин сине акылга! Күпме генә утыртмыйм — һаман утыра¬ сың! — Санька миңа әле бер яктан, әле икенче яктан килеп карамакчы була, ләкин килә алмый. Аяк асты ябышкак. Ниһаять, якын килеп: — Бир кулыңны! Бир! — дип акырып җибәрде.— Бирмәсәң китәм! Валлаһи ки- тәм! Чалбарың белән бергә дөмегерсең шунда!.. Мин аңа кулымны бирмәдем. Шуннан ул мине якамнан тартты, сөйрәп чыгармакчы булды, ләкин үзе шундук бата башлады. Мине ташлап, аякларын көчкә генә суырып чыгара-чыгара, ул яр буена ыргылды. Аның аяк эзләрен мизгел эчендә сыек лай каплады. Ул 104
эзләрдән куыклар быкырдап чыга, чыккан бере шарт¬ лый бара иде. Санька яр башында. Ул коелып төшкән, дәшми генә миңа карап тора. Ә мин аңа карамыйм, читкә карыйм. Тез буыннарым бөтенләй тотмый башлады, баткак миңа мамык түшәк булып тоела хәзер. Шул түшәктә рәхәт¬ ләнеп ятасым килә. Ләкин гәүдәмнең билдән өске өле¬ ше тере әле, иңке-минке генә булса да уйлый алам — егылдым исә тончыгачакмын мин. — Әй син, ник дәшмисең? — дип пышылдый миңа Санька. Мин җавап бирмим. — Аңгыра бәрән, телеңне йоттыңмы әллә? — Бар дәү әтине чакыр, кабахәт, егылам бит хәзер! — дип, тавышымны кысып кына чыгарам мин. Санька улап җибәрде, исерек мужиклар кебек сү¬ генде, аннан кабат мине йолыккаларга тотынды. Ул минем күлмәгемне салдыра язды, кулымнан тартты. Кулым шундый авыртты, мин түзә алмыйча үкереп җибәрдем. Аяк астым бүтән суырмый, мин ташлы кат¬ ламга төшеп җиткән идем инде, ахрысы. Ләкин Сань- каның мине тартып чыгарырга көче дә юк, аннары моның өчен аның акылы да җитми иде, Ул тәмам кау¬ шап калды, нишләргә дә белмәде. — Бар, кабахәт! Тиз бул, дәү әтигә йөгер! Санька калтырана-калтырана, аягы пычрак килеш, ыштанын киде. — Егылма, җаным, егылма!—диде ул бөтенләй бер ят тавыш белән һәм ышнага таба йөгереп китте.—Егыл- ма-а, җаны-ы-ым. Егыл-ма-а-а!.. Санька куркуыннан эт кебек улый-улый йөгерә иде булса кирәк. Уласын әйдә, үкерә бирсен. Ачуым чыккач, минем көчем артып киткәндәй бул¬ ды. Мин башымны күтәрдем, Мана тавыннан ике ке¬ шенең төшеп килүен күрдем. Кемдер берәүне кулын¬ нан җитәкләгән. Менә алар инешкә таба төшеп тал куаклары артында югалып тордылар. Мөгаен су эчә¬ ләр яки юыналардыр. Көн эссе булганга һәммәсе дә шунда төшеп юына. Инеш анда кызу ага, челтери-чел- тери ага. Шуның өчен беркем дә ул турыдан тыныч кына уза алмый. Бәлкем ял итәргә утырганнардыр? Әгәр шулай бул¬ са, минем эш харап. Ләкин күп тә үтмәде, калкулык 105
артыннан ак яулыклы бер баш күренде. Дөресендә, әүвәл яулык кына күренде, аннан маңгае белән бите, ул да түгел, бөтенләй икенче бер кеше — кыз бала да күренде. Кемнәр соң әле болар, кемнәр? Теләсә кем булыгыз, тик тизрәк кенә килегез!.. Кызуда акрын гына атлап килүче кешеләрдән кү¬ земне алмыйм мин. Әллә аяк атлавыннан, әллә яулы¬ гыннан, әллә кызга минеме, Королев чүллегенәме күр¬ сәткән кул ишарәсеннән үземнең дәү әниемне танып алдым. — Дәү әние-е-ем!.. Җаныка-е-ем! Ай, дәү әнекә-е- ем!—дип үкереп җибәрдем дә мин баткак өстенә авып киттем, бүтән берни дә күрмәдем. Минем күземә шушы нәләт чокырның ташкын ва¬ кытыннан калган эзләре генә чалынды. Хәтта яр ба¬ шындагы куралар юкка чыкты, баягы бака да каядыр сикереп качты. — Дәү әни-и-и! Дәү әне-кә-е-ем! Батам мин, бата-а- ам! — һай, киселә лә йөрәк итем, киселә! Сизгән ие аны күңелем, һай, сизгән ие! Ничек килеп эләктең соң монда, хәерсез?!—дип такмаклаганын ишеттем мин дәү әнинең.— Җирле йөрәгем сыкраган ие аны!.. Кай дөмеккересе өйрәтте сине болай эшләргә, һай, тизрәк, тизрәк! Аннары колагыма Левонтий Танькасының акыллы итеп әйтергә тырышкан шелтәле авазы чалынып калды. — Мөгаен урман иясе саташтырып керткәндер әле аны! Яныма башта бер, аннан икенче такта шап итеп килеп төште. Мине култыгымнан тотып алдылар да бү¬ рәнәдән тутыккан кадакны суыргандай акрын гына суырып чыгара башладылар. Аякларымның күн итек эченнән шуып чыгуын сизеп торам югыйсә, шул хакта кычкырып әйтмәкче булам, ләкин эндәшергә өлгерми ка¬ лам. Дәү әти минем аякларымны итек эченнән суырып ала. Үзенең аякларын да ул саздан көчкә генә тартып чыгарып ярга таба чигенә. — Аякчуы соң?! Итеге соң?!—дип дәү әнием чо¬ кырга төртеп күрсәтте. Анда тынчып беткән яшел су гына күбекләнә һәм быкырдый иде. Дәү әти өметсез генә кулын изәп куйды, ызанга менеп әрекмән яфракларын өзеп төште дә аякларым¬ 106
ны сөртергә кереште. Дәү әни калтыравык кулы белән яңа чалбарымдагы балчыкны көри башлады, кемгәдер нәрсәдер' исбатлагандай тантаналы тавыш белән тезеп китте: — Ю-у-ук, минем күңелемне алдый алмассың! Бу, бәдбәхет чыгып киткәч тә тотынды йөрәгем чәнчергә, тотынды чәнчергә! Ә син, карт җүләр, нәрсә карадың? Күзең чыкканмы әллә синең? Баланы харап иткән бул¬ саң? Итмәдем ич, менә итмәдем... Мин гарьлектән борынымны үләнгә төрттем дә үксеп- үксеп еладым. Дәү әни учы белән аякларымны ышкыр¬ га тотынды. Танька әрекмән яфрагы белән борынымны сөрткәләде, сакаулап: — У-у, каторшан Шанька! Мин Левонтий әткәмә бөтенешен дә шәйлим әле! — диде һәм каядыр еракка бармагын янап куйды. Мин башымны шул якка бордым, ышнага таба ту¬ зан өертеп чапкан Саньканы күреп калдым. Ул инде елга буена төшеп давыл басылганчы шунда яшеренеп ятачак. * * ♦ • Мин дүртенче көнемне инде мич башында ятам. Аякларым иске юрганга төрелгән. Дәү әни аларны төненә өчәр мәртәбә бик яшь эргәзембай чәчәге төнәт¬ мәсе, кырмыска мае һәм шуның ише бик зәһәр, сасы дарулар сөртеп ышкый. Алар минем аякларымны шун¬ дый пешерә, чеметеп-чеметеп ала, мин үкереп еларга җитешәм. Ләкин дәү әни: шулай тиеш, аягың авырту¬ ны тойгач, димәк ки, төзәлә инде ул, ди. Аннары кай¬ чандыр кемнедер нәкъ шулай дәвалаганын, моның өчен нинди-нинди рәхмәтләр ишетүен дә сөйләп бирә иде. Дәү әни Саньканың койрыгын да тота алмады. Монда дәү әтинең кулы уйнаганын сизәм мин, ул Сань¬ каны ашардай булып йөргән дәү әнидән саклап килә. Ул Саньканы әле төнгелеккә ат көтәргә җибәрә, әле барлы-юклы йомышлар белән урманга барып кайтырга куша. Шуннан дәү әни, ачуын алырлык кеше булма¬ гач, безне тиргәргә тотына. Тик безнең башлар моны¬ сына гына чыдый, бигрәк дәү әтинең исе китми, ул 107
тәмәкесен пыскытып тамагын кыргалап утыра. Мин исә я мендәргә капланып хихылдарга тотынам, я дәү әти белән күз кысышам. Дәү әни чалбарымны юып бирде, ә итегемне белә¬ сез инде — чокырда калды. Бик кызганам итегемне. Чалбарымның яме бетте. Материалы ялтырамый, зәңгәр буявы уңды; чалбарым кувшиндагы чәчәкләрем кебек шәлперәеп калды. «Их, Санька, Санька!» — дип тирән сулап, куям мин. Шулай да Саньканы кызгана да баш¬ ладым инде мин. Дәү әни минем көрсенүемне, мич ба¬ шында кыбырсып куюымны ишетеп: — Әллә тагын рематизмың кузгалдымы? — дип со¬ рый. •— Уф, бик эссе монда. — Җылы сөяк сындырмый. Түз, аяксыз каласың килмәсә.— Үзе исә кулын кашына куеп тәрәзәдән ка¬ рана.— Кая олактырды икән дәү әтиең, мәйтәм, теге ләгыйньне? Күрче, һәммәсе дә миңа каршы берләшкән бит болар! Ну, бер биетәм әле мин сезне!.. Чөй өстенә тукмак дигәндәй, дәү әти бу арада бер җебегәнлек күрсәткән, чуар тавыгыбызны күздән ыч¬ кындырган. Ул чуар тавык өч елдан бирле чебеш чыга¬ рырга җай эзләп йөри. Ләкин дәү әни оя басар өчен аңардан да яхшырак тавыклар бар дип исәпли. Чуар тавыкны ул салкын суга манчып каен себеркесе белән чапкан, аны йомырка салырга мәҗбүр иткән иде. Ләкин чуар тавык барыбер үҗәт нәрсә булып чыкты, йомыр¬ каларын каядыр яшеренеп салган да, шуларны хәзер, нәсел булдыру өчен, мыштым гына басып ятмакта икән. Дәү әни бөтен җирне бетереп Санька белән әлеге кире тавыкны эзләп йөри, безне тиргәп кенә тәм таба алмый иде инде ул. Кичен кинәттән өй тәрәзәсе яктырып китте, тәрәзә пыялаларында ут шәүләсе уйнап алды, ул да түгел, чытырдаган тавышлар ишетелде — елга буенда, чишмә артында язын аучылар корып куйган шалаш янып кит¬ кән иде бу. Шалаштан коты алынып, кабарына-каба- рына, безнең чуар тавык атылып чыккан, ул тәпиләрен җиргә дә тигезмичә, бик яман кырылдап, туп-туры без¬ нең ызбага очып килә иде. Бик каты тикшеренү, төпченү башланды. Ниһаять, дәү әнигә шул мәгълүм булды: Санька качып кына дәү 108
әтинең ялгашыннан тәмәке чәлеп киткән, аны тарткан чагында шалашка ут төшергән. — Болайга киткәч, ул, дәдҗал,, йортны да янды¬ рыр, күп сорап тормас! — дип тавыш куптарды дәү әни. Ләкин дәү әни артык тузынмады, тавыкның табылуы¬ на бик сөенгән иде булса кирәк. Бүген ул дәү әтигә шундый боерык бирде: Санька өйгә кайтып кунсын, теләсә кайда качып йөрмәсен, диде. Үзе, кырыкмаса-кырык эшем бар дигән булып, төштән соң авылга кайтып китте. Эше юк дип әйтеп булмый инде анысы. Ләкин мәсьәлә анда гынамы икән? Авыл кешеләреннән башка яши алмый ул — менә төп сәбәбе нәрсә. Сугыш вакытында командирсыз калган гаскәр нинди булса, авыл да аңардан башка шундый бит, ягъни эт — баш, сыер — аяк. Әллә тып-тыныч булганга, әллә дәү әни Санька бе¬ лән ике араны татулаштырып киткәнгә, мин тәмле йокыга талып, бары кояш иңгәндә генә уяндым һәм үземне җиңеләеп калгандай, күз алларым яктырып киткәндәй тойдым. Мич башыннан төшкәч, шатлыгым¬ нан кычкырып җибәрә яздым. Кырые китек кувшин эчендә зур бәйләм сәрәнәләр утыра, таҗ яфракчыкла¬ ры түбән таба кайтарылып нәкъ! менә алсу ялкындай балкып утыралар иде. - Болай булгач ямьле җәй, яп-якты җылы җәй кил¬ гән! Бусагада Санька басып тора, ул миңа карангалап теш арасыннан черт тә черт төкеренгәли. Сагыз чәйнә¬ гәнлектән селәгәе авызына җитәрлек җыелган иде бу¬ гай. — Сиңа да биримме? — Бир. Санька бармак башыдай гына аксыл сагыз тешләп бирде. Мин дә аны черт-черт итеп чәйни башладым. — Сагыз дисәң сагыз! Мин аны салдан ычкынып калган карагайдан кубарып алдым, су аны ярга кагып чыгарган иде.— Санька тагын теш арасыннан төкереп куйды, төкереген мич катыннан түр тәрәзәгә хәтле җиткерде. Ә минем төкерегем түшемә генә тамып төште. — Аягың һаман авыртамы? — Ю-у-ук, авыртмый диярлек. Иртәгә урамга чы¬ гам инде. 109
— Кигәвен белән тараканга ак чабак яхшы каба. Тиздән чикерткәгә каба башлый. — Мине дә алып төшәсеңме? — Катерина Петровна җибәрәме соң сине? — Юк бит ул! — Юк диюгә килеп җитә ул! — Мин аңардан рөхсәт алырмын. — Алай дисәң генә.— Санька артына борылып эт кебек иснәп куйгандай итте. Аннан колагыма: — Тар¬ тасыңмы? Менә тәмәке, дәү әтиеңнән чәлдердем!—ди¬ де. Ул бер төрерлек тәмәке белән кәгазь, аннан сын¬ дырып алган шырпы кабы кисәген күрсәтте.— Их, суырып җибәрсәңме! Ишеттеңме кичә шалаш яндырга¬ нымны? Чуар тавык аннан җилдерепме җилдерде. Ка¬ терина Петровна: «Ходаем, үзең сакла!» — дип, әй тотынды чукынырга, әй тотынды чукынырга. Көлеп үләрсең! Мин дәү әнигә охшарга тырышып: — Их, сине, Санька, Санька! Башыңны югалтасың бит син болай! — дидем. Мин Санькага әшәкелекләре өчен ачуланмый идем инде. — Югалмас! — диде Санька, кулын җиңел генә сел¬ тәп, Аннары иелде дә аягына кергән шырпыны суырып чыгарды. Шырпы кадалган урыннан нарат җиләгедәй бөрчек кенә каны сыпылып чыкты. Санька учына төке¬ реп аягын ышкып алды. Мин сәрәнәләрнең бик нәфис алсу аерчаларына, таҗларыннан бәләкәй чүкечләр кебек асылып торган серкәчләренә карап тордым. Аннан гаилә җанлы кар¬ лыгачларның чарлакта нәрсә турындадыр чырык-чырык сөйләшүләрен тыңладым. Карлыгачларның берсе нәр¬ сәдәндер канәгать түгел, чырык-чырык килә дә кисәк кенә кычкырып куя, нәкъ менә кичке уеннан соңгарып кайткан кызларына Авдотья түти җикеренгән шикелле. Дәү әти лапаста йөткеренгәләп балта чапкалый. Янбакча киртәсе артыннан елганың зәңгәр кыйпыгы күренә. Мин хәзер инде көндәлеккә кия башлаган, ия¬ ләшеп беткән, теләсәң кая утырып була торган! әлеге чалбарымны киеп алдым. — Кая җыенасың әле син болай? — дип кырыс кына сорап куйды Санька һәм: — Кара аны, ярамый бит! Катерина тәтәй кушмый! — дип миңа бармак янады. 110
Мин берничек тә җавап бирмичә өстәл янына кил¬ дем дә кояшта ярыйсы гына кызган сәрәнәләрне учым белән сыйпаштырдым. — Күр дә тор менә, дәү әниең орышыр. Кара син аны, батырны, түшәктән торган! —дип такылдады Сань¬ ка.— Тагын авырып китмәссеңме әле! Маташтыра Санька, юмалаган булып кылана. Миң аны уңайсыз хәлдән чыгару өчен: — Карале бу дәү әтине, нинди яхшы кеше, миңа сәрәнәләр җыеп кайткан,— дигән булдым. Мондый мөгамәлә Санькага ошады, ул акрын гына артына чигенеп ызбадан чыкты. Мин дә сак кына атлап урамга, кояшка чыктым. Югыйсә башым да әйләнә әле, аякларым калтырый, табаннарым да чәнчешә иде. Дәү әти чалгы сабы юну¬ дан туктап калды, балтасын читкә куйды. Ул миңа һәрвакыттагыча күңелемне эретерлек итеп елмаеп алды. Санька кыргыч белән Карчыганы чистартырга кереш¬ кән, тегесенең кытыгы килә булса кирәк, янтыкларын дерелдәтә, аякларын тып та тып басып тора иде. — Тыпырдармын әле мин сине, тыпырдармын! —• дип кычкырып куйды аңа Санька, аннары миңа таба борылып, фатиха биргәндәй, күзен кысты. Көн нинди җылы! Как гына карама — ул яшеллек, ул күңелле авазлар! Су өстендә туктаусыз керәшәләр әйләнә, алар әйтерсең үзләренең судагы шәүләләрен тотмакчы булалар. Сиртмә койрыклар чил-чил килә, шөпшәләр безелди, елгадан узыша-узыша бүрәнәләр ага. Тиздән күке кычкыра башлар — балаларны су коенырга чакырыр. Бәлки, миңа да коенырга рөхсәт бирерләр — бераз гына башым әйләнгәләп, аз-маз ая¬ гым сызлап торса да, бизгәк бу юлы тотмый калды мине. Ә инде рөхсәт бирмәсәләр качып-качып булса да коенгалармын. Санька белән бергәләп шылабыз да булт итеп суга чумабыз. Без Карчыганы су буена алып төштек. Карчыга таш ярдан кадаклар тишкәләп бетергән тояклы аяк¬ ларын тери-тери сагаеп кына төште. Суга ул үзе кер¬ де, туктап салынкы иреннәрен судагы шәүләсенә ти¬ гезде — гүя үзе ише картайган алаша белән үбеште. Аннары бер кагынып алды. Без аның эшли-эшли сөялләнеп беткән бөкре арка¬ сын һәм ял төпләрен су сибә-сибә кыргычладык. Кар¬ 111
чыга бу рәхәткә оеп тәнен дерелдәткәли, аякларын ал¬ маш-тилмәш баскалый иде. Болганчык суга комкорсак балыклар җыелган, алар өерләре белән тыз да быз атылышып йөриләр иде. Озын чабулы күлмәк кигән дәү әти ялан аягы бе¬ лән таш ярда басып тора, җил аның чәчен һәм сака¬ лын тузгыта, күлмәк изүең ачып ике калкымлы киң күкрәген күрсәтеп куя иде. Дәү әти поход вакытында хәл алырга .туктаган баһадирны хәтерләтә — туктап калган да ул, күзләре белән туган җирен иңләп, аның сихәтле һавасын тирән-тирән сулап тора. Рәхәт тә соң! Карчыга әнә су керә. Дәү әти таш ярга баскан да онытылып калган. Онытылырсың да шул, чөнки күңел¬ ле ыгы-зыгысы, ялыктыргысыз мәшәкатьләре белән шаулап-гөрләп җәй килгән, һәр кошчыкның, чебен- черкинең һәм кырмысканың үз шөгыле бар. Тиздән җиләк пешәр, гөмбә калкыр, аннан бәрәңге төшә баш¬ лар, игеннәр өлгерер, яшелчә дә үсеп җитәр. Нинди муллык, нинди туклык — яшә дә яшә генә! Ә чалбар белән итеккә килсәк — буласы булган, буявы сеңгән инде! Әле мин үзем дә бер заман акча эшли башлар¬ мын. Эшли башлармын да яңа киемнәр алып җибәрер¬ мен. КАРАҢГЫ ТӨНДӘ Балыкка мин бик яшьли, әле биш тулганчы ук йөри башлаган идем. Елга буена кармак таяклары белән малай-шалайлар тезелеп киткән була, мин алардан үлеп көнләшә торган идем. Кайвакыт миңа кармак таякларын тоттыргалыйлар, үзләре каптырган шырт¬ лака, комкорсакларын чыбыкка кигезеп куярга, һич югы кармактагы суалчанга төкерергә кушалар иде. Миңа да кармак таягы ясап бирегез дип мин дәү әнине аптырата башладым. Әүвәле аның бу сүзләрем¬ не ишетәсе дә килмәде, ләкин мин аны бөгәлчәндәй кадалып шундый туйдырып бетердем, ул «тфү!» дип төкерде дә бер таякка эрләнгән йон җебе бәйләп бир¬ де, батыргыч урынына күгәргән кадак асты, ә суал¬ чанны җеп очына элмәкләп куйды. — Мә менә, югал күземнән! — Ә кармагы кая-а-а? 112
— Ниткән кармак ул тагын? Оста балыкчы кармак¬ сыз да чирттерә ул. Дәү әни мине капкадан төрткәләп чыгарды, Левон¬ тий малайларына миңа күз-колак булырга кушты, шун¬ нан мин горурланып һәм күңелем дулкынланып авыл артына китеп бардым. Мин аягымны салындырып, үкчәмне керәшә оясы¬ на терәп яр башында утырам. Керәшә әледән-әле очып килеп оясына кертүемне сорый, миңа балык тотарга комачау итә иде. Бүтән малайларның кармак таяклары озын, кыл¬ лары таякларына караганда да озынрак, ә минем җебем су төбенә дә төшеп җитми. Малайлар мине мыскыллап көләләр: «Тарт җебеңне, чиртә бит! Әнә ничек йолкый!» — дип кычкыралар иде. Мин сабыр гына көттем һәм морадыма ирештем. Минем җебем дерелдәде-дерелдәде дә бер читкә тар¬ тыла башлады. Мин тәмам каушап киттем, кыймылдый да алмыйм. Аннары таякка чытырдап ябышып аны баш аша чөеп җибәрдем. Җеб очында нәрсәдер чагы¬ лып калды, аннары үлән арасында сикеренергә то¬ тынды. Мин җеп белән таякны, күгәргән кадагы белән ба¬ лыкны барын бергә кочып" җыеп алдым да урам буен¬ ча җилдердем. Бөтен авылга ишетелерлек итеп: —■ Тоттым! Тоттым! — дип кычкырып кайттым, ә инде ишегалдына бәреп кергәч, ни үле, ни тере кыяфәтендә каршыма дәү әни йөгереп чыкты. Мин сүземне әйтә алмыйча, авызымны ерып, дәү әни каршында биеп тордым. — Котымны алдың, җүләр! Ни булды икән, мәй¬ тәм. Йә, нәрсә тоттың соң? — дип дәү әни кулын миңа таба сузды. Тик шундук авызы кыйшаеп китте.— Әте- кәйләрем! Акай балык тоткансың лабаса! Ыргыт тиз¬ рәк, ыргыт! — Ник ыргыт? Балык ич ул! Бик каты чиртте ич! Әнә җепне нишләткән... Акай балык, ягъни әдәбичә әйтсәк, ташбаш безнең төче суларыбызда мыжгып ята. Урал якларында аны әбәкшә дип, еш кына әдәпсез исем белән йөртәләр. Миңа мәгълүм булганча, ул балыкны беркем дә үз ире¬ ге белән ашамый. Чөнки бик иләмсез ул. Аның каравы ташбаш үзе ни туры килсә шуны ашый. Менә хәзер 8 М-527 113
дә ул минем суалчаныма кызыккан, аны төене белән бергә йотып җибәргән. Ташбашның үзен исә ишегал¬ дында дәү әнинең кызыл әтәче табып чукып та алды... Аннары ул авызында җебе асылган килеш кычкырып карамакчы булды, ишегалды буйлап минем кармак таягымны сөйрәп йөрде. Әтәч, ниһаять, җепне тартып өзде. Шуннан мин бернинди юанычсыз калдым. Дәү әни үртәп ачуымны китергәннән соң миндә ба¬ лык то-туга һәвәслек кенә түгел, бер төрле үҗәтлек, комарлык уянды. Мин дәү әтинең Ксенофонт атлы агасына барып өч көн буена аның тирес баскан абза¬ рын чистарттым, ташландык бакчасындагы түтәлләрен утадым, моның өчен ул миңа чын кармаклы, кургаш батыргычлы, хәтта бөкедән ясалган калкавычлы кар¬ мак таягы эшләп бирде. Шул көннән башлап минем, әгәр шулай әйтергә яраса, балыкчылык гомерем башланып китте, дәү әни¬ нең күңелен исә тынычсызлык басты. Мин авылдан һа¬ ман саен ераграк китә бардым, чөнки нихәтле ерак китсәм балык та күбрәк керер дип уйладым. Ә инде бервакыт шыпырт кына тирмәнгә сызып, текә буа ас¬ тыннан ике бәрде тотып кайткач, дәү әни белән минем арада каты гына сүз булып алды. Ул минем кармак таягымны сындырып ташламакчы иде дә, мин сынды¬ рырга бирмәдем. Бөтен ишегалдын дер селкетеп үкере¬ шеп йөрдек. Кармак таягымны көч-хәл белән генә-кот¬ карып калдым. Дәү әни Ксенофонт агайга барып аңа нәләтләр яудырды. Ксенофонт агай сакалы эченнән көлемсерәп торды-торды да кистереп: — Җикермә! Шул тиклем усалланма! — диде.— Әгәренки аның мәхәббәте елгага төшкән икән, син ма¬ лайны аңардан берничек тә суыта алмассың! Ләкин тиздән мин комкорсак, кызылкүз һәм вак ча¬ баклар ташудан үзем дә туйдым. Төнге ауга жумбага чыгасым килә башлады. Жумбаны Енисейда, күчеп килгән халыкка киная¬ ләп, күчмә дип атыйлар. Бу сүздә бернинди дә мәсхәрә- фәлән юк. Күчмә кешеләрнең сәүдәгәрнекедәй зур кор¬ сагына шаяртып бер чәпелдәтеп алган кебек кенә ул. Жумба шулпасы безнең авылда бүтән шулпалар¬ дан күп өлеш тәмлерәк санала. Чалдон дигәнең ул, әнә шул күчеп килүче кеше, балыкның рәтен бик белә һәм нәрсәне нәрсә белән ашарга кирәк икәнен дә бәй- 114
нә-бәйнә сөйләп бирә ала. Енисей үрендәге жумбаның тәмен үзенә бер затлы дип сөйлиләр. Ә инде түбән агымда ул кыркурак, өстәвенә үзеннән ләм исе дә килә. Россиянең бүтән төбәкләрендә исә жумбаның бөтенләй почеты юк, аңардан хәтта чирканалар да, аның ише су буржуе хакында әллә ниткән гайбәтләр тараталар. Безнең балыкчылар жумбаны кыш аенда боз асты¬ на җылым салып тоталар, язын исә кармак белән, аның да тере җим кигезеп су төбенә салып куя тор¬ ганы белән тоталар. Мужиклар мине җумбага алып барган чагында мин үземне бөтен кешедән дә бәхетлерәк итеп саный идем. Мине алар теләр-теләмәс кенә алып баралар иде югый¬ сә. Язгы кичләр бик салкын була, су күтәрелгән чак — бәләкәй балыкчыны ансат кына юып алып китүе бар, аннары дәү әни белән дәү әти каршында ничек җавап бирсеннәр алар минем өчен? Аннан килеп яшь балык¬ чының иртә беләнгә хәтле ялыгуы һәм өшеп бетүе дә мөмкин бит, балык чиртә башлау белән өйгә кайтам дип мыжгый башласа үзеннән ничек котылырга белмәс¬ сең. Дәү әнинең өлкән улы Ваня агай сал постына ка¬ равылчы булып эшкә кергән иде, ул үзенең малае Кеша белән мине постка дежурга алып бара торган булды. Сал посты бүрәнә бурадан гыйбарәт иде, эчендә миче белән сәкеләре дә бар иде. Пост үзе авылдан ике чакрымдагы үзәнсу бер җиргә урнашкан. Ваня агай белән Кеша төнгә каршы яр буенда кармак салып куя¬ лар, мин аларга булышкалыйм, хезмәтем өчен алар миңа жумба балаларын ыргыткалыйлар иде. Ваня агай мине постка алып төшкән көннәрдә ба¬ лыкны күбрәк эләктерүен тоеп алган һәм мине ул бә¬ хетле балага исәпләп йөри башлаган иде. Ә инде дәү әтинең абыйсы Ксенофонт агай да мине балыкка алып төшеп күп итеп чөгәләр тоткач, минем бәхетле дигән даным бик тиз таралды, мине тегесе дә, монысы да балыкка алып йөри башлады. Төньяк халыклары көймә борыннарына агач пот ясап куялар бит. Шуның кебек мин дә тере потка әйләнеп киттем, үземнең фартлы бу¬ луым белән, балыкны ничектер күбрәк тотарга ярдәм итүем белән ифрат горурланып йөрдем. Дәү әни: «Хо¬ дай тәгалә эше бу, ходай сиңа ятимлегең өчен рәхмә¬ 8* 115
тен киң кылырга, балыкны ауга күп итеп куып ките¬ рергә булган»,— дип ышандырырга тырышты. Сал постындагы язгы кичләрне гомер буена оныта¬ сым юк! Посттан чак кына өстәрәк, Мана кыясына дулкын¬ нарын кагып Енисей шаулый. Агым су анда таш кан¬ тарларына ябышып калмакчы була. Агып төшкән сал бүрәнәләре дә шундагы ташларга һәм боналарга, ягъни йөзмә киртәләргә сугылып ухылдап-ухылдап куя. Яр буенда учак яна. Ул зур булмаса да, бөтен тереклекне үзенә сыйдырып бетергән кебек. Учак арты күзгә төрт¬ сәң дә күренмәслек дөм караңгы. Анда елганың дәһ¬ шәтле авазлары гына ишетелеп тора, янә дә суга текә ярлардан гөрс-гөрс килеп ташлар тәгәрәп төшә. Ермак¬ лардан үкерешеп ташу сулары агып чыга. Кайвакыт юылган яр читләреннән наратлар аугалый, алар шатыр- шотыр сыналар яки чәрдәкләнеп ярылалар. Ул да түгел, тау араларында төн кошы яшь баладай шундый елап җибәрә, минем чәч төпләрем чымыр-чымыр килә. Ләкин мин Ваня агай белән Кешаның кармакларны тикшерүен сабыр гына көтеп торам. Учакны актарга- лап, янәсе ут яктысы белән җен-пәриләрне кугалап, үземне үзем рухландырам. Таң сызылганда будкадан бөрешеп кенә Ваня агай чыга, учактан утлы күмер алып тәмәке кабыза. — Бәрәч, син ятмадың да әллә? Син болай үзең дә жумбага әйләнмәгәең. Яле, ниләр ырымладың икән, карыйк әле. Кармакларны тартып чыгара башлыйлар. Миңа су читенә килергә кушмыйлар. Әнием батып үлгәч, минем өчен хәзер бөтен кардәш-ыруыбыз куркып тора, әнинең мине су төбенә дәшеп алуы бар дип уйлый. Менә су чайпалган, ыгы-зыгы килгән, янә дә балык чупырдаган тавышлар ишетелә, шундук аяк астыма лач итеп корсакбай жумба килеп төшә. — Тот бер күчмәне! Жумба дуга кебек бөгәрләнә, сикерә-сикерә суга якынлашмакчы була. Мин аның өстенә капланам. Тез башларым да, терсәк очларым да ташларга сыдырыла, ә аяк астыма тагын балыклар ява башлый... — Тот үзләрен! — Тота-а-ам! Әһә, эләктегезме, әһә, каптыгы-ы- ызмы!.. Д16
Шатлыгым шундый ташый, биеп китәрлек булам. Ә йөрәгем күкрәгемнән балык кебек сикереп төшәр сымак. Үсә төшкәч минем кешеләргә тагылып йөрисем кил¬ ми башлады. Хыялым бер көймә үк булмаса да, ичма¬ са ике генә кәрзин жумба тотып үзебезнекеләрне, ба¬ рыннан да бигрәк дәү әнине шаккатыру иде. Үтә хи¬ рыслык белән балыкка йөрүем өчен дәү әни мине күптәннән бирле азарлап килә, ревматизм алдыруым¬ ны да шуннан күрә. Аннан дәү әниемнең колагыма кат- кат тукып ^килгән үгете дә бар: «Мылтык атып, балык каптырып йөргән кеше йорт җанлы буламы соң ул, әнә Ксенофонт ише гомер буена шәрә брамат булып калыр¬ сың шунда!» — дип, ул һаман минем исемә төшереп тора иде. Кыскасы, мин бәхет тә китерә торган булгач, ниш¬ ләп әле ул бәхеттән бүтәннәр файдаланырга ’ тиеш, миңа үземне кайгыртырга да вакыт җиткәндер бит инде, дип уйладым мин. Шуннан мин үземне кайгыртырга керештем. Бу эшкә Левонтийлар Санькасын җигү әллә ни кыен тү¬ гел, ул, кем әйткәндәй, ирекле казак. Менә Алеша белән хәл авыррак — ул дәү әнидән шүрли*иде. Әмма аңа үзебез чыгасы утрауны аңлатып биргәч, анда жумба күп булуын әйткәч, ул да бирелде. Аның мин¬ нән бер дә аерылып каласы килми. Дәү әни янында булганчы, минем янда булуы аңа кызыграк иде. Яр читендә боз челтәрләре ялтырап торган чагында ук әле мин дәү әнинең сүс йомгагын шудырткан идем. Сыерчык ояларын төзәтәбез дигән булып лапаска кер¬ дек тә жумбага калын җеп үрә башладык. Кармаклар¬ ны кыштан ук хәстәрләгән идек — без аларны үз кулла¬ рыбыз белән тоткан күсе тиреләренә кооперативта алыштырып алдык. Иртән бозлы яр буйларын томан каплаган була. Юка боз астында балык кыюсыз гына йөзеп йөри. Ул елны Енисейның бозы озак кына кузгала алмый торды, балыклар ишле суны сагынып зарыгып бетте¬ ләр. Ә без яр читендәге чытырдавык бозларга туктау¬ сыз таш ыргыттык, елгада боз кузгалуын сабырсызла¬ нып көттек. Менә бер көнне сиртмә койрыклар очып килде — алар килсә яр буе бозларын чукып бетерәләр, имеш. 117
Чынлап та, алар килү белән Енисей да кузгалды. Боз хохол Ефимның мунчасын да агызып китте. Аның мун¬ часы ел саен агып китсә дә, Ефим һаман үз киресен куа, мунчаны иске урынына салып куя иде. Боз һәрвакыттагыча су буендагы бакча киртәләрен җимерә, түтәлләр өстендә түшәктәй ятып кала, ята торгач чылтырап таралып китә, аның ап-ак кисәкләрен без авызларыбызга кабып шикәр кебек суыра торган идек. Менә яр буена утырган калын бозлар да кояшта сыза башлыйлар. Хәзер су күтәрелүен, әлеге көпшәк бозларны агызып китүен көтәргә кирәк, чөнки боз агып китү белән суга көймәләрне этәреп төшерәләр. Менә шунда инде жумбаның кабуына чыдап кына тор! Ниһаять, су күтәрелеп яр буйлары бозлардан чис¬ тарып калды, ГЭС буасыннан түбән болыннарны, үзән¬ нәрне тоташтан су басты. Енисейның суы болганчык ташу булып еракка-еракка агып китте. Көймәләрне төшерделәр, мунчаларга яки бакча кир¬ тәләренә бәйләп куйдылар. Алеша белән кармак таякларын алдык та утлавык артына гына төшкәндәй бер кыяфәт белән китеп бар¬ дык. Безнең яшерен серләрне белмәгән дәү әни безгә фатихасын бирде, шулай да: — Кая шулхәтле селәү җыйдыгыз? Әллә һәммә балыкны тотып бетермәкче буласызмы? — дип сорап куйды. — Бетерәбез! — дидем мин бик мәгънәле кыяфәт белән; Алешага күз кыстым. Безнең ни турында сөй¬ ләшүебезне төшенгән Алеша хафага калгандай бул¬ ды — дәү әнинең безне сизеп алуыннан курка иде ул. Көймә югалганын тиз генә белмәсеннәр өчен, ан¬ нары җаваплылыгы да кимрәк булсын өчен, без начар¬ рак көймәне алдык. Утрау авыл каршында гына, ләкин су бик югары типкән, утрауга чыгу өчен башта яр читләтеп Ваня агай постына хәтле ишеп менәргә кирәк. Югыйсә, турыдан китсәк, Үгез сыртына килеп эләгүебез бар, андагы ти¬ рән базларга су уелып-уелып төшә, анда барып эләгү¬ дән ходай сакласын! Авылдан постка кадәр ишкәкләрне шактый шыгыр¬ даттык. Постка ук җитмәдек җитүен. Бәладән баш-аяк дигәндәй, Ваня агайның безне анда тотып алуы бар. Ярга туктап бераз хәл алдык, көймә төбендәге суны 118
түктек. Алешаның күзе яр читендә, анда койрыкларын селкеткәләп сиртмә койрыклар йөгерешеп уйный. Яр башында наратлар тезелешеп утыра, ә нарат төпләрен¬ дә, үлән арасында умырзаялар, күкебашлар үсеп уты¬ ра. Әлбәттә болар Алешаның күңеленә елга борылмасы артында кара үтүктәй утырган шөкәтсез утрауга ка¬ раганда күбрәк ошый төшә. Алешаның бу утраудан гайрәте чигә үк башлаган иде бугай инде. Тик тәвәккәл Санька шул вакыт ишкәкне кулына алып: — Катерина әби әйткәндәй, йа хода, үзең сакла! — диде дә көймәне ярдан этеп тә җибәрде. Без Алеша белән ишкәккә утырдык, йөзмә киртә¬ ләр арасына эләгү өчен тигез дә, җитез дә ишәргә тырыштык. Монда бик сак булырга кирәк. Әниемнең көймәсе дә әнә шул йөзмә киртә очындагы бүрәнәләр бәйләменә сөртенгән булган. Көймә сөртенеп киткән дә капланган. Шуннан мин... әнисез калганмын. Киртә араларыннан тизрәк узарга иде, аларны уз¬ гач әллә ни куркыныч түгел. Ишкәк тимерләре шыгыр- шыгыр килә, Саньканың койрык ишкәге шапылдап- шапылдап куя. Хәвеф-хәтәрсез генә йөзик берүк! Киртә башы якында гына, янәшәдә генә. Ул хырыл- дый-хырылдый, йотлыга-йотлыга су эчә кебек. Башын чайкаштырып шупырыпмы шупыра. Ишкәк кенә ярыла күрмәсен инде, тимерләре генә шуып чыкмасын, боз¬ лар яки бүрәнәләр көймәне читкә генә кага күрмәсен. «Ходаем, сакла! Ходаем, сакла!» — дип эчемнән тук¬ таусыз кабатладым мин. Элек дәү әни мине көчләп тә дога кылдыра алмый иде, ә хәзер беркем дә кушмыйча үзем догалар укый башладым — бик хәтәр китереп кысты шул! — Сылама, сылама ишкәгеңне! — дип кычкырды Санька. Үзе исә, көймә борынын агымга каршы тоту өчен, ишкәк калагын батырып-батырып ишә иде. Ә инде йөзмә киртә артта калып, без иркен су өстенә, көчле агымга чыккач, Санька тантана белән: — Корабта пур-рә-ә-дек! — дип кычкырып җибәрде. Көймә астында болганчык су кайный, ул ялгыз боз¬ ларны куалый, аларны йөзмә киртәләргә китереп-ки- тереп суга иде. Җил һәм дулкын көймәне як-якка чай¬ кый, туктаусыз сикертә, аны нәрсәгә булса да бәреп чәрдәкләп ташлыйсы килә иде. 119
Енисейны без әле өлкән кешеләр дә кичәргә кыйма¬ ган бер вакытта кичеп чыктык. Утрау елга ягыннан бик якын булып күренә. Яр буе куаклары су эчендә калган, алар тирбәлеп үзлә¬ ренең очларын су өстенә чәпештерәләр иде. Утрау әй¬ терсең лә шапалак кош: канатларын кага-кага су өс¬ теннән чаба, тик күтәрелеп кенә китә алмый. Безнең хәлебез бетте, утрауга ябышырлык та көче¬ без калмады. Утрау койрыкчасында су шундый ыргы¬ лып ага, көймә безне борып алды да Үгез сыртына таба сөйри башлады. Санька ярсый-ярсый көймәне агымга каршы куймакчы, аны тыя төшмәкче була, ләкин көй¬ мә борынын күтәргән дә чыгымчы ат кебек элдертә генә. Көймәгә су күп кергән, ул безне тыңламый иде. — Алешка! Түк! — дип акырып җибәрде Санька. Ләкин Алеша аны ишетми, ишкәк калагы белән суны шапылдата бирә. Үзенең авызы ачылган, төсе качкан иде. Мин Алешаның ишкәгеннән тоттым да көймә ур¬ тасында йөзеп йөргән чиләккә ишарәләп күрсәттем. Алеша кинәт кубып чиләккә ыргылгач, көймәбез янта¬ еп китте дә су чумырып алды. — Акырын-н-н! — дип җикеренде Санька. Алеша аны ишеткәндәй катып калды, аннары ашыга-ашыга су түгәргә кереште. Бездән түбәндәрәк дөнья бетереп Үгез сырты үкерә. Кыя төбендә су котырып кайный, аның мәгарәле куены¬ на ишелә-ишелә кереп китә. Бу тирәләрдә шундый чоң¬ гыллар бар, алар үзләренә килеп эләккән бүрәнәләрне орчык кебек аягүрә бөтереп торалар да аннары суы¬ рып алалар. Соры бозлар, агач кабыклары, төбе-та¬ мыры белән йолкынган наратлар кыя астыннан выжыл¬ дап узып кына торалар. Ә өстән «гөрс!» итеп ташлар коелып тора. Үгез үкерүен без һаман саен якынрак ишетә бар¬ дык. Көймәбез, үкенечле язмышка сүзсез буйсынган¬ дай, берөзлексез чайкала. Үгез-кыя, үзенең таш күкрә¬ ге белән көймәбезне изеп ташларга һәм безне үзенең туймас карынына тизрәк озатырга теләгәндәй, безгә таба котырынып чабып килә кебек иде. Санька чинак тавышы белән: — Нәрсә мәлҗерәдең?! Иш!—дип кычкырды. Шуннан мин көч белән ишүдән бигрәк куркуымнан ишкәкне күтәреп-төшереп ишә башладым. Алеша суны 120
чумырып ала да түгә, чумырып ала да түгә. Көймәбез кинәт җиңеләеп киткәндәй булды, күндәмгә әйләнде, без аны шундук каты ургылдан читкә, утрауның тын боры¬ нына таба бордык. Күп тә үтмәде, ул кире агымга ки¬ леп керде, утрауга якынлаша башлады. Мин ишкәк¬ ләрне көймә читенә күтәреп куйдым да артыма боры¬ лып карадым. Үгез сырты нибары йөз сажинда калды бит, аңардан бер дә яхшылык көтәсе түгел иде, янты¬ гына килеп кысылган булсак, ну тотасы идек үзебез дә жумбаны! Санька сүрелгән тавышы белән: — Корабта пур-рә-дек! — диде һәм койрык ишкә¬ ген, хәлсез генә, көймә эченә салып куйды. Аның кул¬ лары калтырый иде. Ул аларга карап торды да бар¬ макларын селкеткәләп күңелле генә әйтте: — Егетләр, кабыз әйдә тәмәке! Санька чынлап та тәмәке кабызып җибәрде. Әти¬ сеннән чәлдергән махраны тирән генә суырды, авызын¬ нан да, борын тишекләреннән дә төтен пошкыртып чы¬ гарды. Без аңа бу минутта хөрмәт белән карап тор¬ дык. Утрау койрыкчасын су баскан. Таллар белән шо¬ мыртлар су эчендә калган. Ишкәкләр белән этенә тор¬ гач, көймәне куак арасына керттек, анда' су күсесен куркыттык. Аннары сайлыкка, үлән эченә килеп кергән чуртан баласы чурагайны тота язып калдык. Куак артындагы чабынлык читләрен дә су баскан, шуңа күрә ул ярга охшап калган иде. Санька җиргә аяк баскач: — Вәт, булдырдык! Ә син, тиле, курыкканыең! — дип безгә күз кысып куйды, аннан аякларын югары чөеп кулларында биеп алды. Без аның өстенә ябырыл¬ дык, чинаштык, әүмәкләштек. Тәмам туарылдык, эче¬ без ярыла язып көлештек. Ләкин Санька: — Җитте! — дпп безнең кәмитне бик тиз бүлде.—• Бераздан кояш байый. Нәкъ чиртә торган вакыт. Алеш¬ ка, син учак яндыр, төнгә кибенеп өлгерәсе ие.— Ул Алешага шырпы тартмасын тоттырды.— Ә син багаж¬ ны ташы,— дип боерды ул миңа.— Мин үзем кармак җепләрен сүтә торам. Санька көймәгә кергәч еламсыраган тавыш белән сорады: 121
— Кайсыгыз селәүне аударды? Бөтен көймәне тутырып суалчаннар йөзеп йөри, алар такта ярыкларына, торыклар арасына үрмәләп керәләр иде. Без тиргәнә-тиргәнә суалчан чүпләдек, Алешаны сүгеп тетмәсен теттек, ләкин ул берни ишет¬ ми, учак белән азаплана, су кагып чыгарган чи ботак- сатакка ут элдереп маташа иде. Нибары бер уч суалчан җыеп ала алдык, бүтәннә¬ рен Алеша су белән бергә түккән. Санька ачудан Але¬ шаның муен тамырына сугып куйды, тегесе аның белән сугышып китмәкче иде дә, тик чиләнеп беткән суалчан¬ нарны күрсәткәч, шып тынды. Учактан сулышка кабарлык ак төтен бөркелә, ә үзе кабынмый да кабынмый. Санька аңа өрә-өрә дә: — Үзегезне дә әйтер ием инде... Ярдәмчеләр, имеш!.. — дип безне әрләп ташлый. Мин куак арасыннан бөтерелгән каен тузы табып килдем, шуннан учак бик тиз кабынып китте. Капчык¬ тагы ипи дә, тоз да юешләнгән. Саньканың сырмасы белән безнең кыска бишмәтләребез дә лычма су бул¬ ган иде. — Ярар, суган ашарбыз! — дип мыгырданды Сань¬ ка. Аннан Алеша өстенә килеп: — Нәрсә карап кат¬ тың? Селәүләрне агыза белгәч, бар, таба да бел!—• диде. Алеша Санькага игътибар белән карап торса да, аның ни өчен тиргәнүен аңламады. Мин Алешага иша¬ рәләп күрсәттем: суалчан казырга, утраудан эзләп карарга кирәк, дидем, һәм ул, фәрманыбызны берсүз¬ сез тыңлап, суалчан казырга китеп барды. Санька йом¬ шара төшеп: — Юкса, челәеп тора, мин сиңа әйтим. Ә кармакка нәрсә элербез? Маңкабызнымы? Жумба маңкага кап¬ мый шул!.. Без Санька белән икәүләп җепләрне бик озак сүт¬ тек, кич җиткәндә генә бу эшне очлый алдык. Алеша бер учка якын ни үле, ни тере суалчан алып килде, жумба түгел, үзебезнең дә карыйсыбыз килмәде ул ак суалчаннарга. Бик терчән черемә суалчаннарын гына ярата ул жумба, нихәтле юан һәм кызыл булса, шул¬ хәтле яхшы каба. Кармакларны караңгы төшкәч кенә салырга кереш¬ тек. Батыргычыбыз авыр булгач, җепне бик ерак атар¬ быз кебек иде. Санька батыргычны чайкады-чайкады 122
да, гөрзи чөйгәндәй, куаклар аша чөеп җибәрде. Мин таш батыргычны куаклар артына чупылдап килеп тө¬ шәр дип көттем. Ләкин моның урынына бер заман Алеша чырый итеп кычкырып җибәрмәсенме. Ул Сань¬ ка артына шыпырт кына килгән дә кармакны ничек салалар икән дип карап тормакчы булган, кармак Алешаның ботына кадалган, ботыннан сиптереп кан ага иде. Учак яктысына килеп, кармакны суырган ча¬ гында Алеша башта үкереп караган иде дә, Санька йодрыгы белән борынына төрткәч эченнән тынды, ша¬ быр тиргә батып, иренен чәйнәп торды. Кармакны берничек тә чыгарып булмый иде. Санька: — Тиресен ярырга туры килә,— дигән нәтиҗәгә ки¬ леп, ачылмалы пәке очын утта кыздыра башлады. Опе¬ рация алдыннан инструментны шулай аруландырырга кирәк икәнен ул каядыр' ишеткән булса кирәк. Баш та соң бу Санькада, белмәгәне юк! Алеша күз дә йоммыйча, эченнән тетрәнеп, Санька- ның микроб көйдерүләрен карап торды, әмма карыш¬ мады, чөнки үзе гаепле иде. Мин туганымның өстенә утырып аны җиргә кыс¬ тым, ә Санька пәке очы белән аның ботына сызып җи¬ бәрде. Алеша тыпырчынды, икенче тез башы белән аркама кадап алды, әллә ниткән кыргый тавышлар чыгарып улап ятты. Санька булдыклы кыяфәт белән: — Корабта пур-рә-дек! — диде. Ул кулында ите-ние белән умырып чыгарган кармакны тотып тора иде.— Теге күчмә тәресен иткә бик яхшы каба диләр. Яле сынап карыйк! Мин Алешаның ботын юдым да тоз төргән чүпрәк белән бәйләп куйдым. Калтыранса да, хәзер ул ула¬ мый, учак каршында мыштым гына утыра иде. Моннан ары ул кармак салуыбызны бер генә дә килеп кара¬ мады. Шулай да без, никадәр тырышып та, җепләребезне яр читеннән юньләп ыргыта алмадык — безгә куаклар комачау итә иде. Җепләребез чуалып кына бетте. Алар¬ ны кискәләп-төенләп көч-хәл белән егерме кармаклык бер җеп хәзерләдек тә көймәгә кереп аны утрау кой¬ рыкчасы артына салдык. 123
— Зыян юк! Кабасы килсә монда да кабар әле.. Әткәй әйтә, жумба бу утрауда мыжгып тора ди. Бил¬ ләһи шулай! — дип ышандырырга тырышты Санька. Без юешләнеп, хәлдән таеп учак янына килдек. Анда кыл да селкетмичә, аргы яктагы авыл утларын¬ нан күзен алмыйча, Алеша утыра иде. — Ничава, Алеша, туеңа хәтле төзәлә ул!—дип,. Санька аның җилкәсенә сугып куйды.— Мин бер мәр¬ тәбә күгәргән кадакка да басканыем әле, үкчәмә шы¬ тырт итеп кереп киткән ие. Кутырлап йөрде-йөрде дә төзәлде тагын. Алеша аның ни әйткәнен белми калды. Ул мөлде¬ рәп торган яшьле күзләре белән миңа күтәрелеп ка¬ рады һәм үзенең бердәнбер сүзен әйтте: — Әб-бә... Мин калтыранып киттем. Нишләп кенә бетмиләр икән инде хәзер өйдә? Билгеле инде — Алеша белән мине югалтканнар. Бөтен авыл буйлап безне эзләп йөриләр¬ дер. Батканбыз дип уйлаулары да бар. Дәү әни ике кулы белән башын кысып акыра-бакыра урам буенча йөридер. Сорап китәргә кирәк булган икән шул. Алай дисәң, жумбага җибәрмәгән дә булырлар иде. Ә мин ике, һич югы бер кәрзин күчмәләр эләктерергә исәп иткән идем бит. Мин аргы якка карап алдым. Авылда утлар җе- мелди. Безнең белән авыл арасыннан усал гына бо- гурдый-богырдый елга ага. Бик биектән саркып төш¬ кән күк яктысы тау түбәләрен тигезләгән, аларны юган¬ дай иткән. Аның шәүләсе елга уртасында да чак-чак кына беленә. Су куаклар арасында тоткарланып ысыл¬ дап ала. Аккан бүрәнәләр Үгез сыртына бәрелеп на¬ бат чаңыдай «доңг!» итеп куялар. Тирә-якта табигать шау итә, берничә адымда гына безгә каршы усаллык кылып ята. Утрау буеннан-буена дерелди кебек. Аның ярларын су ашый, шуңа күрә анда шыбыр-шыбыр бал¬ чык коела. Урнашкан җиребезнең һич тотрыгы юк— ул гел тирбәлеп тора иде. Мин игътибар белән тыңлаган саен, тирә-юнемне төбәлә-төбәлә күзәткән саен, эчемдәге шомлануым арта гына бара. Утрау бер мәлне дерт итеп кузгалгандай булды. Минем колагыма дәү әниемнең елаганы, әнием¬ нең соңгы сулышы алдыннан ачыргаланып кычкыру¬ лары да ишетелә башлады инде. Аннары җәнлекләр, 124
хәтта су пәрие тавышына охшаган әллә нинди аваз¬ лар ишетелеп киткән кебек булды. Мин бөрешеп утка якын ук килеп утырдым. Ләкин куркуым һаман бет¬ мәде. Менә утрау ычкына хәзер... Әнә кузгала да баш¬ лады бугай... — Әб-бә-ә1 — дип кинәт Алешага кычкырып җибәр¬ дем мин.— Сиңа шул әбәң генә булсын! Көзге бәрәнгә әйләнеп беттең иркәләнеп! Бәэлдә әле менә, торып берне бирсәм!.. Санька: — Тимә син аңа,— дип мине тыя төште,— ул ранен бит, күреп торасың. Кармагы да кармак ише генәме, жумбаныкы! Бер кадалсамы! Әйдә, булмаса, ашап алыйк. Юеш ипи белән бәрәңге ашадык, арасында шытыр¬ датып суган чәйнәдек. Тоз юк, чөнки ул эреп беткән иде. Алеша тирән генә сулап куйды. Аның тамагы туй¬ мады. Туйганчы ашатырга дәү әни юк шул. Санька, тәмәке кабызып, сырма фуфайкасы өстенә янтайды, күк йөзенә каранды. Караңгы күк йөзендә, сөрем эчендәге чаткылар кебек, вак йолдызлар бер яна, бер сүнә. Анда, төштәге шикелле, тирән тынлык хөкем сөрә. Ә каршыбызда гына елга котырына, аяк асты¬ бызда бертуктамый утрау Селкенә, әйтерсең туңудан яки куркудан дерелди ул. — Төкерсәнә! — дип, Санька үзенең дә, безнең дә күңелебезне күтәрмәкче булды. Ул учакны актара-ак- тара авыз эченнән кенә көйләргә кереште. Мин исә дәү әнием турында, жумба турында уй¬ ландым. Жумба турында күбрәк уйладым мин. Кармак җепләрен тизрәк карыйсы иде. һәр кармакта булмаса да, әмма кармак аша берәр жумба утыра да утыра инде. — Санька, ә, Санька, әйдә кармакларны тикшереп карыйбыз,— дип, мин дускаемның күңелен кытыклап алдым. — Карарга дисеңме? Куйдык кына бит әле,— Сань- каның тавышында каршылык кебек нәрсә сизелмәде. Мин аны кыса төшкәч, ул бөтенләй йомшап китте. — Су чупылдагач балык өркемәсме соң? — Мин аның тавышыннан үзенең дә кармакларны карыйсы килүен сизеп алдым. Көймәбезне этеп су эченә кереп киттек. Санька җепне акрынлап кына кулыннан шудыра башлады. 125
— йолыкмыймы? — дип, кипкән тамак төбем бе¬ лән сорап куйдым. Санька җавап бирергә ашыкмады, әүвәл тыңлаган¬ дай итте. — йолыкмый кебек. Чү, тукта! Менә, йолкыды! Бик каты йолкый, бик каты! — Саньканың тавышы чың¬ лап торганнан соң кинәт өзелеп калды. Санька кулын тиз-тиз шудырта башлады, мин дә ишкәгемне шап-шоп ишә башладым. — Акрын! Кармакка кадаттырасың! Ләкин мин тыела алмый идем инде. — Каты йолкыймы? — Кулымны өзеп төшерә инде! Таймень эләккән ахрысы. Жумба болай йолкымас... — Тай-ме-ень!.. Эттә генәсе! Авылда мине сихерче дип юкка гына сөйлиләрмени! Җепне ыргытуыбыз булды, таймень ки¬ леп тә капты. — Санька, зурмы соң? — Нәрсә зурмы? — Тайменьне әйтәм. — Белмим шул. Йолыкмый башлады әле. — Син җепне күтәрә төш, күтәрә төш! Ычкынды- ,расың бит, иблисне! Бир әле үземә. Минем бәхет бар! — Утыр артыңны кысып! Күрсәтер бәхетеңне, ки¬ тереп орса!.. — йолкыймы? Саньканың тавышы тагын чыңлап китте: — йолкый гынамы соң! Көймәдән сөйрәп төшерә хәзер!.. — һай, Санька, җаныем!..— Бүтән берсүз дә әйтә алмадым мин дустыма. Бары караңгы ярга таба ка¬ рап, бугазымны ерта язып:—Алешка, Алешка! Таймень тоттык! Менә монда-а-аеп!..— дип кычкырдым. Әйтер¬ сең Алеша мине ишетә инде. — Соңгы кармакта ахрысы, батыргыч янында. Кө¬ чебез җитәрме икән?.. — Сак бул, Сань... Санька!—дидем мин, тотлыга башлап. Минем бервакытта да тотлыкканым юк иде -әле. — Менә менеп җитте. Кил, тиз бул! Мин ишкәкләрне ташлап Санька янына ыргылдым, җепкә чытырдап ябыштым. Җеп шундый тибә, шундый 126
деркелди, йөрәгемне тоташтырып куйганнармыни аңа. Үземне үзем белешмәстән, Саньканы читкә этәреп җеп¬ не чыгара башладым. Хәзер инде Санька миңа: — Акрынрак, җаныкаем!.. Саграк, саграк кылан! —• дип инәлеп кычкыра иде. Балык өскә калыкты да койрыгы белән «гөрс!» итеп сугып куйды. Таймень! Билләһи таймень! Иә, бәхетле авыз түгел диген мине! Сихерче түгел диген?! — Ай! — дип кычкырып җибәрде шул чак Санька. — Ни булды? — Кулга кармак кадалды! Аһ, җанвар! Ике пот¬ лап булыр! Чукынсын ла кармагы! Ярабыз да алабыз! Мин түзәм лә анысы! — Санька чиный, улый, мин исә балык белән көрәшәм, аны көймәгә сөйрәп китерә ал¬ мыйча азаплана идем. Санька үксегәндәй сөйли иде: — Ургылдан тынычрак суга йөзеп килгән ул! Кар¬ макка әүвәл ташбаш эләккән дә ул аны — хап! —• йотып җибәргән! Ләкин Саньканың сөйләгәннәре һич колагыма кер¬ ми. Минем үз хәлем хәл иде. Бары хырылдавык тавыш белән: — Ярга таба иш! Монда җиңеп булмый аны!—ди¬ дем мин аңа. Санька, кармакка эләккәнен дә онытып, ишкәккә ташланды, кармак җебенә чорналып бетте, өстәвенә минем итегемә дә кармак кадатты. Мин җепкә бәйле булып калдым. Балыкның көймә астына төшә баруын тоеп: — Ычкына бит!.. Ычкына!..— дип акырып җибәр¬ дем. Санька көймә кырына егылып мине дә төртеп җи¬ бәрде. Көймә янтаеп су чумырып алды, аннан капла¬ нып ук китте. Бозлы суга тәнем куырылды. Мин кул- аягымны хәрәкәтләндереп чапырдый башладым. Янә¬ шәмдә генә Санька чапырдады. Ул баштанаяк кармак, җебенә чолганган иде. — Ай-й-й! — дип үкерә-үкерә, Санька су төбенә тө¬ шеп китте. Мин аны күлмәгеннән эләктереп калырга өлгердем. — Батма! Батма, Санька!..— дидем мин су йота- йота. Ул да түгел, йоткан суым авызымнан горылдап кире чыкты. Шулай да мин Саньканы кулымнан ычкын- 127’
юләре яхшы печән калдырсын монда? Яхшысын кыш¬ тан ук ташып бетергәннәр инде. Шулай да салкын җирдә сикерешми идек инде без хәзер. Яман да суытып җибәрде. Чабынлыктагы дымлы үләннәр бәсәреп киттеләр. Юеш киемнәребезне тизрәк өстебезгә кидек. Җәрәхәте авырткан һәм калтыравык тоткан Алешаның йөзе күм-күк булган. Мин күлмәк чабуыннан бер буй чүпрәк ертып алдым да аның ботын яңадан бәйләп куйдым. Чи ярасыннан һаман әле кан саркып чыга иде. Санька учак янында бәйләүле кулын җылытты — ул кармагы белән бергә бәйләп куелган иде. Кулына әледән-әле өреп торса да, Санька хәзер уламый иде инде. Алеша да хәзер дәү әнине чакырып үкерми иде. Тешләребез тешкә тимичә, суыкка чыдый алмас хәл¬ гә килгәч: — Учакны күчерегез! —дип боердым мин. Без учакны бүтән җиргә күчереп, күмерләрен читкә себергәч, җылынып өлгергән җир өстенә печән һәм яфраклы ботаклар түшәдек, шунда бер-беребезгә сые¬ нышып яттык. — Җылымы? — Астан аз-Маз җылыта,— дип җавап кайтарды Санька. — Балыкчы Ксенофонт яр буенда кунган чагында һәрвакыт шулай эшли. — Җумбага аның белән чыгарга кирәк ие безгә. Үтенеп карасак ияртер ие микән? — Ияртер иде бар! Ияртсә дә, безнең өлешкә сасы балык кына тияр иде. — Безгә анысы да эләкмәде бит әле. — Ырылдама ичмаса!.. Нинди тайменьнән колак каккач соң! Мәми авызлар! Сезгә бәхет китерим дигән мин җүләр! Югыйсә, авызга үзе үк килеп кергән иде бит... Санька йокыга оеды. Тик күзен йомар алдыннан гына: — Көймә өчен дә, һәммәсе өчен дә безгә... эләгә¬ чәк әле... — дип бер уфтанып алды. Малайлар йокыга талдылар. Ә мин борсаланып ят¬ тым — күземә йокы кермәде. Кызыл койрыклы пот ярымлы тайменьны үз күзем белән күрдем, һәрбер та¬ мырымны киереп тоеп тордым бит мин аны! Сырты 130
көмеш тимгелле, янтыклары көлсу төстә, корсагы ши¬ кәрдәй ак, нәфис иде аның. Саңак аслары кызыл ут кебек. Көймә такталарына шарт-шорт суккан койры¬ гын әйтәсеңме тагын! Аннары ничектер күземә яр читендә басып торган авыл кешеләре чалынды. Балыкның авырлыгыннан сы- гыла-сыгыла атлап баруымны, балык койрыгының вак ташлар өстеннән сөйрәлүен мужиклар, хатын-кызлар, бала-чага әсәренеп карап тора, имеш. Кешеләрнең минем хакта ниләр сөйләгәнен ишетсәгез икән әле!.. Җанга рәхәт сүзләр: әтәче дә күкәй сала бу баланың, бәхете тешен сындырып керә. Болай уңа торган кеше¬ гә тормышта бернинди куркыныч юк... Кинәт тайменьнән җилләр исте менә. Көймә дә, һәм¬ мәсе дә юк булды. Тирә-юньдә бары караңгы төн калды. Янә дә ташу шатлыгыннан исереп ярсый-ярсый, чайка- ла-чайкала елга агып ята. һәм ул елгада кайдадыр, минем кармаклы итегемне сөйрәп, таймень йөзеп йөри. Я, ниемә дип ычкынды инде. Тамыр-томырга яки таш-фәләнгә җепләре белән чорналып барыбер тончы¬ га бит югыйсә... Бәлкем, ул кармагы белән яр буендагы куакка элә¬ геп калгандыр? Бәрелә-сугыла шунда әйләнгәләп тора¬ дыр? Мин исә, сөрхәнтәй, "йокы симертмәкче булып ятам... Тиз генә аякларымны Саньканың тишек итекләренә батырдым да ашыгып су буена килдем. Куак арасын¬ да нәрсәдер селкенә, ботакларны як-якка эткәли. Боз¬ лар икән. Утрауның су ашаган ярыннан кисәк-кисәк балчык ишелеп төшә. Адашып килгән бозлар бөтереләләр, әйләнгәлиләр, ә таймень шупырдаганы ишетелми. Таймень качты! Әнә елга нинди киң! Кая барса да үз өе! Шулай да мин, көймәне кагып чыгармады микән дип, утрау тирәли әйләнеп чыктым, куак араларына күз салдым. Су кими башлаган. Юеш куаклар су эчен¬ нән күтәреләләр, сыннарын турайталар, өсләренә ябышкан ләмнәрен селеккәләп төшерәләр. Куак ара¬ ларында көпшәк бозлар чылтырап вак-вак кисәкләргә ватылалар. Аяк астымнан гына бер шөлди сикереп чыелдап чыкты да канатларын су өстеннән җилпи- җилпи очып китте. Ул да түгел, тагын бер шөлди чыел¬ дап алды һәм тегенең каршына очып килә башлады. 0* 131
Менә аларның тавышлары бергә кушылды. Шуннан алар елга тармагы артына — ташлы ярга таба очып киттеләр. Гамьсез шөлдиләр, ирекле кошчыклар. Кая теләсә¬ ләр шунда очалар. Ә безнең менә көймә дә агып китте. Таймень да качты — үкереп еларсың.-Хәер, еласаң да ишетмәсләр. Җирдә бәхет дигәнең юк икән ул. Юкка әйтәләр минем бәхетем бар дип. Шулай ук сихерче дә түгел мин. Сихерче булсам, шул тайменьны ырымлый алмас идеммени? Утрауны урап чыкканымны сизмәдем дә, бер мәлне аяк астымда су үкергәнен ишеткәч сискәнеп киттем. Мин утрау башына килеп чыкканмын. Су куакларны мунчала кебек чайкый, тармакларын үз җаена тарый. Агым монда бүрәнәләрне, тамырлы төпләрне яр астына кысып бастырып куйган, алар ара¬ сына җыен чүп-чарны, боз кисәкләрен төйгечләп ту¬ тырган. Боларның һәммәсе дә су басымы астында шатор-шотыр килеп ватыла, җимерелә. Йөзмә киртә башын су өстендә тибрәтеп торган кебек, монда су утрау башын селкетә сымак, якорь бер заман өзелеп китәр дә, су утрауны бөтерә-бөтерә әйләндерә башлар, түгәрәк ипине кискәләгән кебек кисеп бетерер һәм, тычканнарны кагып төшергән төсле, безне дә суга ка¬ гып төшерер сыман тоела иде. Чабынлыкка таба акрын-акрын чигендем дә, кинәт борылып, үз ягыбызга йөгереп киттем. Су гөрелтесе артта калды. Мин ашалган яр өстенә килеп утырдым. Аста күбекләнеп су ага. Тагы да ары, суның теге ягын¬ да авыл. Ваня агай посты тирәсендә, кыюсыз шәм утыдай, учак ялкыннары бер күтәрелә, бер төшә. Тай- меньның безне нихәлдә калдыруын, дөньядан, бөтен кешеләрдән аерылып аһ орып ятуларыбызны, өстәвенә, көймәсез калуыбызны белсә иде икән Ваня агай хәзер. Авыл утлары сүнеп бетте. Авыл йоклый. Ут янса безнең өйдә генә янадыр, ләкин өй моннан күренми, ул урамның теге ягында, артта ук диярлек. Дәү әни елый-елый гыйбадәт кыладыр хәзер, дәү әти дә эчтән генә, сүзсез генә хәсрәт чигәдер. Мужик¬ лар, безне тотарга дип, җәтмәләрен, багор һәм тимер җәпләкәләрен әзерләп ятадыр. «Батканнар!» дигән хә¬ бәр иртә белән бөтен авылны йөреп чыгар, аны дер 132
калтыратыр. Безгә авыл советы председателе Митроха килер, дәү әни каршында зур сүз кузгатыр. Ни эшләдек без?! Ничекләр генә башым җитте минем моңа? Митроха дәү әнине ашап бетерәчәк. Дәү әнинең әйтүенә караганда, ул болай да аңа теш кай¬ рап йөри икән. Митроханың яшь чагында Мария апаны яучылап йөрүен, дәү әти белән дәү әнинең кызларына фатиха бирмәүләрен мин дә ишетә белә идем. Берва¬ кыт мин гөмбәгә барган җиремнән тау башы урманын¬ да адашкан идем. Митроха шул тирәдә утын хәзерләү¬ челәргә делянка бүлеп йөри икән. Ул минем тавышны ишетеп яныма килде дә кулымнан җитәкләп өйгә хәтле үк озатып куйды. Әлбәттә, мин урманда кычкырып туй¬ ганнан соң үзем дә юлны тапкан булыр идем әле. Андый хәлләр элек тә булгалады. Ә хәзер, кирәк бит, очрады да куйды әнә Митроха. Митроха үзенең власть кешесе булуын күрсәтеп дәү әнигә кырыс тавыш белән болай диде: — Балага күз-колак юк. Ә күз-колаксызларны дет- домга урнаштырырга кирәк. Анда карарлар да, багар¬ лар да. — Ә без аны бакмыйбызмыни? Аның, бәлки, атасың анасы булган бүтән балаларга караганда өсте дә бөтен, тамагы да туграктыр?! МенӘ мин аңа үземнең алъяп¬ кычымны бозып букча тектем әле. Мәктәпкә ул көзгә генә барырга тиеш, ә мин аңа хәзердән үк тегеп куй¬ дым. Калача булсын дип, кул бауларын да, кара са¬ вытын салып куяр өчен кесәсен дә тектем... Митроха дәү әнинең сүзен бүлде: — Мин сине анысы кычкырып та, такылдап та уза алмамын, мәнсез карчык. Тик колагыңа шуны киртләп куй: әгәр бала кирәкмәгән җирләрдә буталып йөрсә, чарасын таба белермен! Шулай диде дә Митроха фуражкасын киеп чыгып китте, дәү әни исә, «чара» сүзеннән тәмам мие түнгән¬ дәй, идән уртасында басып калды. Митроха ишегалдына чыккач дәү әти белән йөзгә- йөз килеп очрашты, дәү әти әлеге әңгәмәне ишетеп тор¬ ган ахрысы. Ул кулындагы балтасын бүкәнгә капты¬ рып куйды да гадәтенчә салмак кына, ләкин берәгәйле итеп: — Менә нәрсә, Митрофан Фадеич! Син алай минем карчыкны шөлләтеп йөрмә бик. Шөлләр җире калма¬ 133
ган инде аның. Бала моңарчы да бездә булды, моннан соң да бездә булыр,— диде. Беркавым тынып торган¬ нан соң янә өстәп әйтте: — Аннан ары, ходай сакла¬ сын, күршебез Левонтий ишетеп калмасын. Сәрхүш тә булса... кем сине аралап алыр? Левонтий агай бер эчсә аңа алла ни дә патша ни икәнен Митроха яхшы белә иде. Аннары мин Левонтий агайны яраткан кебек, ул да мине өзелеп ярата, кирәк булса минем өчен бөтен авылны көл итәр. Шулай да мин Митрохадан куркам. Дәү әниемне дә кызганам. Алеша белән минем өчен бер-бер «чарасын» табып куйса? — Дәү әни, дәү әни-и-и!..— дип, иренем үзеннән-үзе калтырый башлады. Ләкин кылт итеп Алеша исемә төште дә, мин шундук елаудан туктап калдым. Мин өшим, үземне япа-ялгыз итеп, бик кызганыч итеп хис итә идем. Тау түбәләреннән сөзелеп килгән яктылык су өсте¬ нә көмеш тәнкәләр чәчте. Туктаусыз ага да ага алкын елга. Ләкин миңа тагын да елга үзе түгел, ә утрау агып бара сымак тоела. Мин дә төн караңгысы аша, ярсыз елга уртасыннан, утрау белән ашкынып йөзеп барам сымак. Утрау үзенең куакларын югалта бара, аның артыннан, ядрә тиеп кыелган кош каурыйлары¬ дай, балчык кантарлары сибелә. Тирә-якта су кимеми, ә арта гына бара. Тиздән ул чабынлыкка килеп җи¬ тәр, учагыбызны ялап алыр, безне исә Үгез сыртына агызып китәр дә бөтен көченә үзенең ташларына ките¬ реп орыр... Мин башымны чайкап боргалап куйдым. Аръякның Ваня агай посты янындагы учак уты сүнеп бетте дияр¬ лек. Күңелемнән һаман шул Митроха китми иде әле. Бервакыт мин авылдан өстәрәк балык тотып утыра- утыра шактый соңгарганмын. Митроха мине урманнан алып кайткан җәйне иде ул. Көн шундый җылы, май кебек. Ташу кайтып беткән, шуңа күрә Енисей хәзерге кебек ярсымый да, үкерми дә, яшьләрчә җиңеләеп, яп- якты булып үз җаена гына ага. Кояш кызарып баегач балык та әйбәт капты, ә инде кояш тау артына тәгәрәгәч, чиртүдән туктады — мин бүрәнә өстендә тик кенә утыра бирдем, күптәннән инде 134
күз ияләшеп беткән тауларга карандым. Шулай итеп, караңгы төшкәнен сизми дә калдым. Елга өстендә ут чагылып китте. Ул якынайганнан- якынайды. — Кайсы авы-ы-ыл? — дигән аваз ишетелде бәләкәй салдан. Мин, кушучымны авызыма куеп, бик рәхәтләнеп җавап кайтардым, чөнки чит кешеләргә туган авылым турында, үзем турында, дөньяда безнең дә яшәп ятуы¬ быз турында хәбәр бирү минем өчен шатлык кына иде. Әлеге ут минем җавабымнан соң ярга якынайгач: — Сәлам сиңа, үскәнем! — дип дәшкәннәрен ишет¬ тем мин. «Үскәнем» дип миңа беркемнең дә дәшкәне юк әле, Шуңа күрә мин гаҗәпләнеп калдым, салга, дөресендә, дүрт бүрәнәдән генә оештырылган басма өстендәге ке¬ шегә ни дип тә әйтергә белмичә карап тордым. Таш плитәдән ясаган учакта ялкыннар кыймылдап куйды. Эшләпә читен күтәребрәк кигән ят кеше салдан һаман әле чыкмый тора, аның күзләрендә, бит җыерчыкла¬ рында ут шәүләсе уйный иде. — Исәнмесез! — дидем дә мин бауны сузылып ал¬ дым. Ят кеше ярга төште, без салны зур ташка бәйләп куйдык. Ә аны бәйләгән арада ят кеше миннән авыл хәлләрен, үземнең, дәү әни белән дәү әтинең хәлләрен сорашып белеп тә өлгерде. Шундый көр күңелле һәм телчән иде бу кеше, кая да булса бәйрәм итәргә бара¬ мыни. Аның күтәренке кәефе миңа да күчте ахрысы, гел сөйләшәсем генә килеп торды. Мин ят кешегә сал¬ дан учакны күчерергә һәм капчыгын алып чыгарга бу¬ лыштым. — Хәзер без өйрә пешерәбез, үскәнем. Үскәнем, сез өйрәнең нәрсә икәнен беләсезме? Мин белмәвемне шатлана-шатлана әйттем. — Тормыш ачышлардан тора ул. Сез дә хәзер өй¬ рәнең нәрсә икәнен белерсез.— Бу сүзләрне әйткәндә ят кеше эшләпәсен са'лып башын иеп куйды — шунда сирәк чәчләре күренеп калды. Мин йөгерә-йөгерә яр буеннан утын эзләп йөрдем, тапкан берен учакка өстәп тордым. Ят кеше тырыш¬ лыгым өчен мине мактады, тешсез зур авызы белән 135
минем өчен җыр булып ишетелгән әлеге «үскәнем»не гел-гел кабатлап торды. Менә өйрә дә пеште, ул яр суганы салынган сыек кына тары боткасы булып чыкты. Суганын ташлар ара¬ сыннан мин кыркыштырган идем. Ят кеше өйрәне татып карагач, күзен йомып, башын чайкады: — Телеңне йотарсың! Татырга биргәч, мин дә: — Тәм-ле-е-е! — дидем. Кашык берәү генә иде. Ят кеше ачылмалы пәке белән җәлт-җәлт кенә бер йомычка кисәген юнарга тотынды, аны уеп калак ясады, ә үз кашыгын миңа бирде. Мин аны ят кешегә кире бирмәкче идем дә ул, йомшак нәфис кулы белән иңемнән сыйпап: — Шушы дөньяның хуҗасына,— ул тирә-якка ку¬ лын изәп күрсәтте,— әйе, хуҗасына — кадер һәм хөр¬ мәт, янә дә менә шушы кашык! — диде.— Үскәнем, мин әллә нинди ашыңны да теләсә кая һәм теләсә нәрсә белән ашый алам. Ризыкны хөрмәт итәргә өйрәндем! — Ул бик мәзәк кыяфәт белән, эрәеп кенә бармагын өскә күтәрде, шуннан калагы белән тешсез кешеләр генә ашый торган өйрәне сосып алды да кабып та җибәрде. Аннары сүзен дәвам иттерде: — Бөек Горький: «Кеше аштан олы!» — дигән. Вә ләкин байтак горбәт чиккән¬ нән соң мин сүзләрнең бүтән мәгънәләрен, сүзләрнең эчке мәгънәләрен дә аңлый башладым. Мин шуны аңладым: сүзләр белән генә, хәтта бөек сүзләр белән дә тамак туйдырып булмый икән. Сүзсез яшәп була, ә ашсыз яшәп булмый. Тормыш дигәнең бик тиз өйрәтә ул акылга!.. Бу кеше мине үз күреп, якын итеп, мин аңламаслык сүзләрне моннан соң да күп сөйләде әле. Мин аның сөйләвеннән шуны гыпа төшенеп кала алдым: бу абзыйга озак кына дәшми торырга туры килгән, күрә¬ сең. Без өйрәне ашап бетердек. Ят кеше котелок белән кашыгын юып, капчыгына салып куйды, аннан казна тәмәкесен төреп кабызып җибәрде, күзләрен рәхәт кенә кыса-кыса, вак ташлар өстендә ятып торды. Шул вакыт, күләгә кебек кенә елышып, учак янына Митроха килеп басты. Чырае бердән караңгыланып китте, дәшмичә генә абзыйны, мине, салны карап чык¬ ты, аннары ят кешенең документын сорады. Абзый: 136
«Рәхим итегез!» — диде дә, асылмалы пәкесе белән эшләпә эчлеген сүтеп, кәгазь кисәге чыгарып бирде. Митроха, ут яктысына иелә төшеп, иреннәрен кый» мылдата башлады. Озаклап укыганнан соң гәүдәсен турайтты да балта белән чапкандай әйтеп куйды: — Шулай дип уйлаганыем аны! — Ничек дип уйлаган идегез, яшь кеше? — Ят аб- зый үз хәленә кайтып өлгергән, ул хәзер каушамый, шулай ук елмаймый да иде. Төсенә кинәт таушалган¬ лык һәм арганлык билгеләре чыкты. — Нинди кош син? — Таныклыкта әйтелгән бит. Мин вакытыннан элек коткарылган, «сез» дип сөйләшүегезне үтенергә хакым бар, мин дә сезнең белән шулай сөйләшәм. Митроха беравык аптырап торды, авырткан аягын авыштырып сау аягына янтая төште. — Иректән мәхрүм ителгәнче кем иең? — Капельмейстер идем. — Күренеп тора. Безнең партизан отрядында да аклардан чыккан каптенармус бар ие, лыкылдарга яра¬ та торган бер тиле-миле ие шунда. — Кичерегез, капельмейстер белән каптенармус сүз¬ ләре,— әгәр әйтергә рөхсәу итсәгез,— тиңдәш сүзләр түгел. — Нәрсә-ә-ә? — Тиңдәш сүзләр түгел дим. — Элегрәк булса, мин сине бу сүзләрең өчен!.. — О, бер дә шикләнмим. Миңа таныклыгымны кире кайтарыгыз. Ялган түгеллегенә ышандыгыз бит инде. Митроха әүвәлгечә үк кырыс кыяфәт белән: — Кая юл тотасың, тел бистәсе? — диде. Карт таныклыгын эшләпәсенә яшерде дә әдәпле, шул ук вакытта нәфрәтле тавыш белән: — Мин сорауларның кайсына җавап бирергә, кай¬ сына җавап бирмәскә тиеш икәнен җитәрлек өйрән¬ дем. Соңгы соравыгызны мин әнә шул тиеш булмаган сораулар рәтенә кертәм,— диде. Эшләпәсен батыра тө¬ шеп кигәннән соң Митрохага керфек тә какмый карап торды. — Сезнең күп Соравыгызга каршы мин бер генә сорау бирергә җөрьәт итәм: әйтегез әле, кешеләрдән шикләнергә, алардан сорау алырга кем өйрәтте сезне? — Беркем өйрәтмәде, үзем өйрәндем. 137
— Яшерми әйтүегез өчен рәхмәт. Ә хәзер, мөмкин булса, зинһар, бу малай белән икебезне генә калды¬ рыгыз: миңа аның белән күп өлеш күңеллерәк. — Бу малай беләнме? Бу малай барып чыгачак әле! Мин аны детдомга озатам! Карт кисәк кенә сикереп торды, йодрыкларын төй¬ нәп Митроха каршына килеп басты да сүрелеп калган тавыш белән: — Ичмаса... ичмаса балаларга ягылмасагыз икән! — диде. Аның куллары шундук салынып төште: — Мин сездән зинһарлап сорыйм, китегез моннан! Митроха аксак аягын сөйри-сөйри китеп барды, яр башына менеп җиткәч: — Иртә белән монда эзегез дә булмасын! — дип кычкырды.— Ә син хәзер үк өеңә сыз! — диде ул миңа. Мин учак янында кыйнап ташланган кешедәй утыр¬ дым. Үзем өчен дә, туган авылым өчен дә, бу елга әчеп дә, кырыс табигатьле булуына карамастан, бик сөй¬ кемле күренгән шушы җирем өчен дә минем беркай¬ чан шушы хәтле оялганым, эчемнән әрнегәнем булма¬ ды. Ялкыннары сикергәләгән учакка бөкшәеп кенә карап утырган картка күз сирперлек тә хәлдә түгел идем мйн бу минутта. Карт бераздан кисәү башларын салга күчерде, анда капчыкны да кертеп куйды, анна¬ ры бауны чишеп караңгылык эченә кереп югалды. Ялкын теле елга өстендә озак кына тирбәнеп торды. Минем, яр буенча йөгереп, салны куып җитә¬ сем, ят кешегә нәрсәдер әйтәсем, аңардан гафу үтенә¬ сем килде. Ләкин ут яктысы ерагаеп кечерәя барды, аннары кинәт караңгы суга батып киткәндәй булды. Ул чактагы төнне, эшләпә кигән теге ят кешене мин бүгенгәчә оныта алмыйм, караңгылык эченнән минем яныма йөзеп килеп чыккан әлеге утны да хәтеремдә саклыйм мин. Ул утның яктысы минем күңелемне җылыта да, бер үк вакытта авырттыра да. Ул чакта минем тормышыма туганлык тойгысы белән бергә ниндидер хәвеф-хәтәр кебек нәрсә дә үтеп кергән иде һәм утның мәгънәсен мин бөтенләй яңача, бөтен¬ ләй башкача аңлый башлаган кебек булган идем. Бу ут минем өчен хәзер утын агачыннан кабынган гади ялкын гына түгел, ә тормыш җилләрендә туктаусыз тирбәлеп торган кеше җаны да, кеше күңеле дә булып тоела иде. 138
Суык үзәгемә үк үтте, аны куып чыгарырга телә¬ гәндәй, мин бер кагынып алдым һәм шунда: — ... А-а-а!.. А-а-а!..— дигән өзек-өзек авазлар ише¬ теп калдым. Каршы як ярда урыннан урынга бүрек хәтле yt күчеп йөри һәм чынлап та кемдер кычкыра кебек иде. Менә зур уттан кечерәк ут аерылып чыкты да як- якка чайкала башлады. Шул чак кинәт бу утны безгә изәгәннәрен абайлап алдым һәм акырып та җибәрдем: — Санька! Алеша! Безне алырга киләләр! Учагы¬ бызны күргәннәр!.. Аһа-һа-а-а! — Ул да түгел, кулла¬ рымны бутарга керештем, әйтерсең кем дә булса күрә ала мине. йокысыннан уянган Санька да: — Әй-йәй-йәй! — дип кычкырып җибәрде. Алеша да уянып үзенчә кычкырган булды: — Әб-бә-бә-бә!.. Ләкин көймә безнең янга килеп җиткәнче байтак вакыт узды, чөнки таң ату белән томан төште, ул тау¬ ларны, елганы һәм утрауны басып китте. Дөньяда учак та без генә, ягъни бөтенләйгә онытылган, язмыш коча¬ гына ташланган бәләкәй адәмнәр генә торып калдык. — Әйдә, булмаса, кармак җебен тикшерик. — Чәнчелсенсәнә! — дип төкереп куйдым мин. Ут яныннан кузгалып, биткә сылана торган тоташ ак томан эченә, шулай ук салкын су эченә дә кереп йөрисем килмәде минем. Карт сәяхәтче белән Митроха турындагы хатирәләр йөрәгемне телгәләде. Тизрәк өйгә, дәү әнием янына кайтасым килде. Әлбәттә, йоклыйсым да килә иде. Ләкин минем, утырган җиремнән кузгалу түгел, бармагымны да селкетәсем килми иде. — Ярый, алайса, үзем генә карап килим,— дип ба¬ тырайган булды Санька, үзе исә һаман учак янында утыра бирде. Мин йокыга ойый башлап, сүлпән генә: — Карап кил,— дидем. Санька муенын җыергалады, туңган иреннәре белән сызгыртып тын алды да томан эченә кереп китте. Бер¬ никадәр вакыттан соң аның: — Берәү эләккән! — дип эндәшкәне ишетелде. Лә¬ кин мин моңа да куанмадым. Үлеп йокым килгәнгәме, алҗып беткәнгәме, мий ‘•миңгерәүләнеп калган идем. Тәмам ваемсызга әйлән¬ 139
гәнмен, бернидән курыкмыйм һәм бернәрсә өчен шат¬ ланмый да идем. Томан таралды. Күктә тонык кояш күренде. Авыл ягыннан бер көймә кузгалып китте. Санька белән Алеша яр буена йөгереп барып кул болгарга тотынды¬ лар, мин шунда да учак яныннан торып китмәдем. Оешып беткән печән калдыклары өстендә утыра бир¬ дем, кисәү башларының, бәс кунгандай, аксыл көл элпәләре белән каплануын, утлы күмерләрнең караңгы төндәй сүнеп карала баруын күземнән кичердем һәм тагын шул сәяхәтче абзыйны, аның салдагы утын исе¬ мә төшердем. Нәкъ менә шул ут җитми иде миңа хәзер. Кичәге учак урыныннан, печән астыннан, аз гына җылы килә сымак, ләкин печән исеннән мин талыга һәм хәлсезләнә генә бара идем кебек. Дәү әнинең әле көймәдән төшмәс борын ук кычкыр¬ ган тавышы ишетелде: — Нәрсә уйлап чыгардыгыз сез, ә, муеныгыз асты¬ гызга килгерләре? Кайсыгыз котыртты сезне бу эт¬ леккә? Алеша һаваны бугай кебек сөзеп алды да, ботын¬ дагы җәрәхәтен дә онытып, суга сикерде, көймәгә каршы атлап китте. Дәү әни аңа көймәгә менәргә бу¬ лышты, бер уңайдан үзенә шап итеп берне кундырып та алды. Тиргәү сүзләрен һаман әле яудыра биреп, ул ярга сикереп төште дә бер чыбык алып: — Менә сиңа! Менә сиңа! Котыртма икенчеләй! Котыртма икенче¬ ләй! — дип, Саньканың сыртына суккалап аны көймә ягына куалады. Мин көймә янына килеп бастым. Койрыкка Ксено¬ фонт, ишкәккә Кеша утырган. Кешаның йөзендә елмаю. Хаклы кеше үзенең өстенлеген сиздергән кебек тәкәб¬ бер елмаю. — Тимә Санькага! Аның кулына кармак кадалды. Аларны мин котырттым, мине кыйна! — дидем мин һәм елмаеп утырган Кешага нәфрәт белән карап алдым. — С-син-ме? — дип, дәү әни бер минутка таш сын¬ дай катып калды. Санька бу тынлыктан файдаланып көймәгә кереп посты. — Ай-һай-һай, ышандырдың үзең дә!.. Дәү әни хәлдән тайганчы мине чыбык белән ярды. Аннан чыбыкны читкә ташлады да такмаклап елап җибәрде: 14»
— Ни өченгә төште соң әле бу каргыш минем ба¬ шыма? Нинди гөнаһларым өчен бу дәдҗаллар каным¬ ны суыра?.. — Көймәгә керимме, юкмы? Кеша елмаймый инде. Ә Ксенофонт күз кыскалап, кулы белән ымлый-ымлый тизрәк көймәгә сикерергә куша, янәсе, аның янына узсаң, дәү әниеңнең буе җит¬ мәс... Әмма мин яр буенда тора бирәм. Дәү әни аягы белән җиргә каты-каты тибеп: — Кер яхшы чакта көймәгә, юкса, үтергәнче ярам хәзер! — диде.— Х-ходаем! Менә туганнан туган бабаң! Сенофонт, суктыр әле үзен... Суктыр...— Дәү әни кола¬ гымнан эләктереп алды да мине көймәгә таба сөйрәде. Ксенофонт ишкәге белән көймәне капыл гына эткәч, дәү әни чайкалып китте, көймә читенә ябышып эскә¬ миягә утырды. Көймә борылу белән, Кеша ишәргә то¬ тынды. — Санька, жумба кая? — Ай, онытылган, ләгънәт! — Көймәне чыгарыгыз! — дип таләп иттем мин. — Чыгарырмын мин сине, башың беткере, шундый чыгарырмын!.. Нәләт төшкән бу төндә үт ачыларым җитәрлек җыелган иде, шуларның барын бергә чыгарып: — Борыгыз көймәне яхшы чакта, юкса, һәммәгезне батырам! — дидем һәм шундук көймәне чайкалдырып алдым. — Сенофонт! — дип инәлеп дәште дәү әни.— Бор, атакаем, бор. Капландыра бит көймәне, капландыра! Бабасы үз туганы булса да, бу иблистән яхшылык көтмә... Ксенофонт көлемсерәп куйды, көймәне ярга таба борды. Ни дисәң дә дәү әтинең агасы бит, димәк, миңа да туган тиешле. Аягыма сыңар итегемне генә кигән килеш, ертылып каралып беткән күлмәк белән юеш чалбардан, яр буй¬ лап лычык-лычык атлап киттем мин. — Әйтәсе юк, нинди чибәр! — дип чәнчеп алды дәү әни.— Итек өчен дә эләгәчәк әле сиңа! Өр-яңа диярлек ие... Жумбаны су эченнән табып алдым. Санька аны таяк белән миңгерәтеп, саңагына чыбык тыгып куйган иде. Мин аны шул чыбыгы белән сөйрәп килдем. 141
Кеша: — һай жумбасы! — дип авыз ермакчы иде дә, бо- рынына балык белән орынып алгач, шундук жиңе белән борынын сөртергә кереште.— Син нәрсә кыла¬ насың? Чыгып алганга рәхмәт әйтәсе урынга... — Күчмәне ничек бүлешерсез икән? Аркылыгамы, буйгамы? — дип, дәү әни һаман чеметә бирде безне. — Бүлешербез, бер дә сугышмабыз... Елганы авыр тынлык эчендә кичтек. Көймәдән төшкәч, мин Санькадан пәке сорап алдым да жумбаны өч өлешкә бүлдем. Кичәдән бирле бу эшләрне мин башлап йөргәнгә, балык башы, әлбәттә, миңа тиеш. Уртасы Санькага — балыкны ул тотып чыгарды бит. Койрыгы Алешага, чөнки аның дәү әнине дәшеп улау¬ дан башка бүтән эше булмады. Жумбаның ике кисәгеннән дәү әни шулпа пешерде, тик ул, әллә юри, әллә кәефе киткәнгәме, ашын шыр тоз иткән иде. Мин барыбер үз тәлинкәмне ашап бетердем, шулпа¬ сын да калдырмадым. Безнең йортта ризыкны аерым ашау гадәте булмаганга, Алеша кыймыйча гына дәү әнине дә шулпадан авыз итәргә чакырган иде дә, тик ул кулын гына селтәде, ачулы тавыш белән: — Жумбагыз да, үзегез дә җәһәннәмгә олагыгыз,— диде. Кичен дәү әти кайтты. Ул урманда утын кисә иде. Безнең явызлыкларыбыз турында аңа бәйнә-бәйнә сөй¬ ләнде. Дәү әти шелтәләгән сымак әйтеп куйды: — Син нигә кешене акылдан саптырасың? Су бе¬ лән шулай шаяралармыни? Мин дәшмәдем. Дәү әтинең шелтәле сүзләре дәү әнинең мине суктыруыннан да авыррак иде. Ләкин дәү әти сүзен әйтмәс борын мине кызгана да башлады, дәү әни чыгып китүгә, хәлемә кереп: — Көймәне ничек ычкындырдыгыз соң сез? — дип сорап куйды. — Таймень капландырды. — Ай-Һай, шулай микән? — Җир йотсын менә!.. — Ышанам, ышанам. Көймәгезне Левонтий тоткан әнә. 142
— Нигә соң алайса дәү әни көймә өчен түләргә, кирәк ди? — Өркетә генә ул. Мин әйтмәдем, син ишетмәдең. Дәү әти, тәмәке пыскыта-пыскыта, тегесе-бусы ту¬ рында гәпләшеп торды, аннары тирән генә сулап алды! да мине Ксенофонт буйдак алачыгына алып китте. — Менә сиңа иптәшкә бер зимагур. Балык тоту серләрен өйрәт үзенә. Беткән баш ул хәзер, үлгәнче шулай булып калыр. Елгага бергә йөрсәгез, ичмасам җаныбыз тыныч булыр дим. Дәү әти белән Ксенофонт тәмәке кабызып бер-бере¬ нә дәшмичә озак кына утырдылар. Искереп беткән ярым караңгы ызба каты тәмәке төтене белән тулды. Мин акшарланмаган кыйшык мич янына чүктем дә, үз бәхетемә үзем ышанмыйча, йортлар артында ялтырап яткан Енисейга карап тордым. Менә Ксенофонт белән тотабыз да тотабыз инде балыкны! Жумбаны суырып кына торачакбыз! Бәлкем, теге тайменьны да табар¬ быз әле. Анысын булмаса бүтәнен эләктерербез. Бәл¬ кем әле, аңардан да зуррагы эләгер? Ах, бу тормыш дигәнең! Нинди текә борылышлы ул. Бәхет тә, бәхетсезлек тә бер-берсенә орынып ук тора икән анда... • ПАРОХОД МЕХАНИГЫ ФИЛИПП АБЫИ Дәү әнигә кунаклар күп килә. Шулар арасыннан пароход механигы Филипп абый минем күңелемдә аеруча сакланып калган. Филипп абый дәү әнинең исем улы, ә Левонтий абыйның бертуган энесе иде. Левонтий аны «күтәргән», аны «суга төшергән». Үзе ул коры җирдә калып гомере буе диңгезне сагынды. Шулай да әллә гаиләләре ишле булгангамы, әллә кунак сыйларга түгел, аңа сыеныр почмак та таба алмаган Васеня апа аркасындамы, Филипп абый башлап без¬ нең йортка төшә. Филипп абый, балык түне бетүгә, әгәр пароходы белән төньякта кышларга калмаса, һәр елны хатыны Дуня апа белән безнең авылга кунакка кайта торган иде. Дәү әни, кулын чабып, болдырга чыга, шундый җил¬ ләнеп чыга, үзе артыннан ишекне ябарга да оныта; 143
Болдырда чапылдап үбешкән, ах та вах иткән авазлар ишетелә, хатын-кызларның күз яшьләре коела. Аннары Филипп абыйның итеге астында өйалдының иске сайгаклары шыгыр-шыгыр килеп ыңгырашып ала, ачык ишек бер минутка капланып торганнан соң мин түшәмгә хәтле чөеләм. Филипп абый мине шулай түшәм астында тоткан килеш: — Үсәсеңме? — ди, аннан: — Ярый, үс, алайса,— дип, миңа үсәргә рөхсәт биреп, идәнгә төшерә. Шуннан соң Филипп абый алтын кебек ялтырап торган «кәбестәле» картузын минем башка каплый, кар¬ туз иягемә хәтле төшкәнгә, мин тир исеннән, одеколон белән чәч исләреннән укшый язып бер мәл тын ала алмый торам. Барысы да миңа карап көләләр. Мин «кәбестәне» сагаеп кына капшаштырам да затлы кар¬ тузны кадерләп тотып киредән Филипп абыйның үзенә тапшырам. Ул вакытта авылдашлар арасында дәрә¬ җәле кешеләр бик аз булганга, ә инде «кәбестәлесе» бары берәү генә — Филипп абый үзе генә булганга, аңа, абруйлы кунакка, беркадәр тыйнаксызлык күрсәтергә дә рөхсәт ителә. Филипп абый, кай ара онытылып китеп, картузын кигән килеш почмактагы сынлы тәре астында утыра, дәү әни моның өчен эченнән генә уынып йөри. Ә инде Филипп абый авылдан киткәч «гө- наһ»ны йоларга керешә, иске тирән кысага ишерелгән Мәрьям ана каршына килеп, Филипп абыйның бик җа¬ ваплы акыл хезмәтенә чумуы аркасында дини йола¬ ларны тотарга һич вакыты юклыгын, шуңа күрә алла колы Филиппны гафу итәргә кирәклеген кызу-кызу пышылдап аңлата башлый, бер уңайдан мин гөнаһлы бәндәңне дә кичерә күр, ди, чөнки мин синең изге сының астында бернинди картуз да киеп утырмадым бит һәм киләчәктә дә кимәячәкмен, аннан ары соң мин уразаларның берсен дә калдырмыйча тотып барачак¬ мын, ди. Изге Мәрьям ана сүз тыңлаучан хатын булса кирәк, чөнки Филипп абыйның кабаттан кунак булып кай¬ туына хәтле дәү әни аңа картуз хакында бүтән искә төшереп тормый, бары көндәлек вак-төяк мәсьәләләр белән генә мөрәҗәгать иткәли. Миңа кайвакыт чебен¬ нәрнең кара төрткеләре белән чуарланган бу изгенең әнә шул бетмәгән вак-төякләр өчен ачуы килер дә, 144
нәзек иренен кыйшайтып, дәү әнине: «Ну эчпошыргыч кеше дә инде син, тәмам теңкәмә тидең, җен карчы¬ гы!»— дип орышып ташлар сымак тоела иде. Филипп абый безгә соңгы мәртәбә ни өчендер гадәт¬ тәгечә кыш аенда түгел, ә иртә көзлектә кайтып төште, Дуня апа да ни өчендер кыюсыз күренә, аның күзлә¬ рен хәсрәт сөреме каплап алган кебек иде. Бүтән елларда Филипп абый бөтен эскәмияне бер¬ үзе диярлек биләп ала, ә шәле белән иңнәрен каплаган Дуня апа эскәмия читендә чак-чак кына эләгеп утыра иде сымак. Ул нечкә муенлы, какча гәүдәле хатын, юкка-барга да пошына, ирен бик коры тотмакчы булып күренә. Ләкин Филипп абый аның сүзен колагына да элми. Елан белән чорнаулы хәнҗәр сурәте төшерелгән кулын аракы салынган кырлы рюмкага таба суза. Дуня апа күз ачып йомганчы учы белән рюмканы каплый. Филипп абый дәшмичә генә хатынына карап куя һәм аның утлы күзләре Дуня апаны пешереп ал¬ гандай итә, шуннан соң Дуня апа кисәк кенә кулын рюмкадан тартып ала. Филипп абый зәмзәм суын зур авызына коеп тамагын кыргалап куя һәм ипи кисәген шундый каты исни, ипи аның борынына суырылып ябы¬ шып кала яза. Дәү әни кунакларын кыстый-кыстый сыйларга ты¬ рыша. Өстәл өсте һәртөрле ризыктан сыгылып тора. Монда тозлаган нарат гөмбәсе дә, гөреҗдәсе дә, кә¬ бестә белән кыяры да бар, Филипп абыйның күчтәнә¬ че—таманча тозлы «турухан» селедкасы да кисеп куе¬ ла — зиннәтле бүтән балыкларны күрмәгән кебек, бу майчабакның да эзен күрмәссең хәзер. Дәү әни урман сарымсагы — чиремшәне генә табынга куймый, чөнки сәбәбе бар. Бервакыт дәү әни кунакның әнә шул урман сарымсагыннан да авыз итүен үтенгән иде. Филипп абый, исем анасының хәтерен калдырмас өчен, тотты да чәнечкесен беренче эләккән тәлинкәгә кадады, ан¬ нан тагы нәрсәләрдер элеп алып авызына салды, нәрсә чәйнәгәнен һәм ни өчен чәйнәгәнен үзе дә белмичә, ияген биетә башлады. Чиремшәне әнә шулай гамьсез генә капкан иде шул. Шунысы да мәгълүм булсын: чиремшәне бездә, бозылмасын өчен, елга чуеры белән аралап тозлыйлар. Филипп абый чиремшәне теш каз¬ налыгы белән шундый китереп кысты, түшәм матчасы 10 М-527 145
шартлап сынды микән дип торабыз. Шул көннән бирле аның авызында ике көмеш теш ялтырый. Бу тешләрне күрсәм, мин шашар дәрәҗәгә җитәм. Шундый көмеш тешләрең булса икән! Әче-төче арасында дәү әнинең сандыгыннан оны¬ тылганда бер генә чыга торган бирнә вазасында кара җиләк вареньесы да була иде. Безнең авыл гадәтләре буенча, вареньелары булган кешеләр аны табынга әле чәй эчә башлаганчы ук куялар. Мин бер мәлне, форсаттан файдаланып, калагым белән варенье чумы¬ рып алдым, үзен өстәлгә дә тамыздым. Дәү әни, кунак¬ лардан яхшысынмыйча, мине әрләп тормады, бары: «Буласы булды инде»,— дигән сымак миңа инәлеп кенә карап-карап алгалый иде. Мин аны аңламаганга салы¬ шып вареньены туктаусыз соса бирдем. Табын ыгы-зыгысы үз көенә генә дәвам итте. Дәү әни рюмкаларга аракы салып тора, үзенең рюмкасын да ирененә тигезгәли, шулай ук Дуня апа да эчкәндәй итә, ләкин ире аракыга сузылса, ул аны кулы белән тиз генә каплап өлгерә. Ә инде Филипп абый аңа чәнчеп караганнан соң ул каударланып кулын кире ала, һәм янә дә зур кызыл авызга былт-былт итеп ара¬ кы коела. Аракы өстәлә барган саен аның чырае ба¬ кыр самавыр төсенә керә бара, муены бурлаттай кыза¬ ра. Ләкин, абыйсы Левонтийдан аермалы буларак, аның күз карашы йомшарып киткәндәй тоела. Филипп абый үзенең күңелендә булганын әйтеп бирә алмаганга, бер заман ташып елап китәр дә үзенең калын ирене белән һәммәбезне дә чүп-чүп итеп үбеп чыгар, сөяклә¬ ребезне шытырдатып кочаклар һәм шуннан соң гына тынычланып йокларга чыгып китәр кебек тоела иде. — Син, җанекачым Филипп, аша, тамагыңа кап,— дип, дәү әни аны юкка гына кыстый, нигъмәтле тәлин¬ кәләрне аның алдына юкка гына тезә. — Нәрсә «аша»? Нәрсә «кап»? Мин ашамыйча да тук,— ди Филипп абый аңа. Без аны болай аңлыйбыз: «Мин ашар өчен кайтма¬ ган, мәсьәлә ашауда түгел, ә ачык чырай күрсәтүдә! Мин бигрәк сине сагынып кайттым. Абыйны да сагын¬ дым. Керми генә бит тәкәббер күркә. Горурлыгы куш¬ мый. Ә менә мин керәм аңа. Бераз гына кунак булып утырам да керәм! Дунька колак итемне ашап гайрә¬ темне чигермәсен инде ичмаса: йә кул астыма килеп 146
эләгер. Ашау кирәкми миңа, ашауны мин пароходта да, өемдә дә булдырам. Ә монда мин болай гына эчәм, эчсәм дә әллә ни булмый миңа. Мин чирләшкә түгел¬ мен, елгачы механик мин, суда да беренче ел гына йөзмим. Котып чигендә дә кышлаганым бар, анда затоны, притоны булмаса да пароходны барыбер үз вакытына пар белән тәэмин итә идем. Пароходны на¬ вигациягә хәзерләгәндә гайкалар кулларыма шундый шакраеп ябыша, мин аларны кулларымнан аерып ала, алмый торган идем. Ә син «аша» да «аша» дисең!..» Филипп абыйның сүзләрен без әнә шулай аңладык. Бу сүзләрнең тирәнлеген, мәгънәсен күңеле аша үт¬ кәргән дәү әни балавыз сыгып та алгалый һәм Филипп абыйга: — И кайнар баш, кайнар баш! Яр буенда гына эшләсәң ни була? Ә батып китсәң, мәйтәм? Уен-муен түгел бит, кая карама — кыясы, су асты ташлары. Без¬ нең Енәсәй елга түгел, ходай белсен нәрсәдер,— дип үзенең киңәшләрен дә биргәли. Моңа каршы Филипп абый: — Хи! — дип көлемсери генә һәм табында бердән¬ бер ир заты булган миңа күз кысып куя: янәсе, мәзәк кеше синең бу дәү әниең, тик безнең эштә аның башкае питрит итми шул. Шул чак мин дә Филипп абыйга күз кысып алам: янәсе, ул кадәр игътибар итмә син аңар. Аннан күз карашым белән аңа шуны да белдермәк- че булам: үсеп җиткәч мин дә елгачы булам, бер генә булса да көмеш теш куйдырам һәм алтын «кәбестәне» дә юнәтермен. Син мине үз яныңа алырсыңмы? Филипп абый да миңа күзләре белән генә җавап бирә: «Алмый ни! Югыйсә, кая куясың сине?» — һәм шундук аракысын салып җибәрә. Ләкин Дуня апа торган саен кыюлана, үҗәтлеген күрсәтә бара: — Җитте сиңа, Филипп! Абыең хәленә төшәсең киләмени? — Артыңнан уйлап чыгармале! Филипп абыйның түземлеге төкәнә, зур итләч боры¬ нын ачу белән тартып куя да Дуня апаны эскәмиядән- сыпыра. Дәү әни аңа: — Әй, егеткәем! Кулыңны бик озайтма! — дип бар¬ мак янап куя. 10* 14Г
Филипп абый Дуня апаны култыгыннан эләктереп ала да шап итеп үз янына утыртып куя. Ул да түгел, тагын рюмкадагы аракысын йотып җибәрә, ләкин бу юлы инде ничектер әрнеп, тәмен тапмыйча эчә ул, эчкәннән соң ипи кисәген дә иснәп тормый. Дуня апа шунда шыңшый башлый, зарларын түгәргә керешә: — Менә шулай яшәп ятам инде мин моның белән, газап чигәм, Катерина тәтәй. Көн-төн миңа кул ягудан бушамый ул. Ташлап кына китәр идем дә, йә үземне суга атыр идем, тик мин булмасам, бер көн эчендә башы бетә бит ул ит бүкәненең. Соңгы картузына хәт¬ ле эчеп бетерәчәк, эчеп бетерәчәк... Филипп абый, бу сүзләрне танмагандай, борынын кабат тартып куя, шундый сызгыртып тарта, хәтта борыны колак ягына кыегаеп ала. Ләкин үзе ләм-мим дәшми. Әнә шулай горур, тыныч булып кала белүе өчен мин аны чиксез хөрмәт итә идем. Әйтәсе юк, чын мужик инде! Дәү әни Филипп абыйның мөшкел хәлен күреп аның ягыннан төшә, телен тыя белмәгән Дуня апаны шелтәләргә керешә: — Ай-һай-һай! Берни булдымы, ирегезне ташларга гына торасыз! Бигрәк слабудка чыгардылар үзегезне. Менә минем гомерем узды, туным тузды инде, әмма мондый нотыкларны сөйләү түгел, аларны күңелемә дә китереп караганым булмады. Ташлар ием, имеш! Үз башыңамы?! Әнә нинди асыл мужиклар китте хәзер. Әйтсәм әйтим, кызыкай! Синекенә картуз юкка гына бирелмәгән. Картузында бер алтын булса, картуз эчендә икенче алтын ята. Ә син «китәр ием» дисең... — Менә-менә, өстенә генә бастың, апакаем. Мин эчкәлим, әлбәттә, бу бер дәген яхшы түгел, әлбәттә. Әмма мин...— дип Филипп абый чукмарлы йодрыгын һавада бутап ала, без исә абажурлы асылма лампаны коеп төшерә хәзер бу дип шул мәлне катып кала¬ быз: — Әмма мин кординатны беркайчан да югалт¬ мыйм. Югалт-мы-ыйм!.. Дуня апа һаман да әле рәнҗегәндәй итә, ләкин, дәү әни сүзләреннән соң, килешүгә таба барып: — Тукта, тукта, Подтесовта югалтмадыңмыни кор- динатыңны? — ди. — Подтесовтамы? — дип кайтарып сорый Филипп абый, чукмар йодрыгы шундук салынып төшә. Ул 148
Подтесовта гөнаһлы булган ахрысы, «кординат»ны югалткан.— Соң, анысы ремонт вакытында гына бит, рейста чакта түгел... Дуня апа Филипп абыйның көймәсе комга терәлү¬ ен күреп, аның авызын капламакчы була: — Ә Дудинкада кординатыңны югалтмадыңмыни? — Дудинкадамы? — Филипп абый каш төпләренә кадәр кызарып китә.— Дудинкада дисеңме? Тфү, тә¬ мам теш корты булдың! — Ул шулай идәнгә төкерә дә үзенең зур гәүдәсен бөгә төшеп, йөзенең бер генә сызыгын да кыймылдатмыйча, картузын егетләр кебек кашына кадәр төшереп, ызбадан чыгып китә. Аның «кординат»ы миңа алтын кәбестәсе шикелле үк серле булып тоела. Ул кая да булса түш кесәсенә яшерелгән булырга тиеш; әгәр югалттыңмы үзен — беттем диген инде, кеше түгел син... Дуня апа Филипп абыйның Дудинкада чагында «кординат»ны ничек югалтуын бәйнә-бәйнә сөйләп күр¬ сәтә. Ул чакта Филипп абый дизель моторлы катерда беренче генә ел эшли икән әле. Ярга чыгып теге шай¬ тан төкереген шундый ялманган, телен әйләндереп ник бер сүз әйтә алсын. Нәкъ шул чакта катерны причал¬ дан алып китәргә кушалар. Цричал бүтән пароходлар¬ га кирәк булып чыккан. Причал начальствосы тавыш куптара, штраф белән яный икән. Ә Филипп абыйның башы эшләү түгел, сыңар бармагы да кыймылдамый. Ни генә кылмыйлар үзе белән: нашатырь белән дә уалар, өстенә су да коялар, колагын ышкый-ышкый өзеп чыгара язалар — төкерми дә Филипп абый. Шун¬ нан катер капитаны механикны машина бүлегенә сөй¬ рәп алып кереп дизель янына куярга приказ бирә. Сөйрәп керәләр дә сөяп куялар тегене. «Филипп, кабыз!» — дип акырып җибәрмәсенме шул чак капитан. Филипп абый мизгел эчендә әле рычагын, әле тәгәрмәч белән тоткасын борып ала, һәм дизель кабынып та китә. Шуннан капитан тагы да катырак кычкыра: «Филипп, газны моторга күчер!» Филипп абый, күзен дә ачмаган килеш, приказны җеген-җеккә үти. Ә инде култыгыннан тотып торучы матрослар үзен җибәргәч, һаман әле йокысыннан уянмыйча идәнгә авып китә бу. Әлеге хикәяне тыңлап бетергәннән соң дәү әни бар¬ магын өскә күтәреп әйтеп куйды: 149
— Ә мин сиңа нәрсә дим? Мин дә аның башы алтын дим ич1 — Ул әңгәмәне тагы да куерта төшмәк- че иде дә, Дуня апа, әйберен югалткан кешедәй, кинәт кабалана башлады: — һай, Филипп кая югалды соң әле? Абыйсына керде микән әллә? Әтекәчем лә! Җәпләре бер эләге¬ шеп китсәме — аерып та ала алмассың үзләрен. Ә теге, йомшак карга, күрми дә калыр... Дуня апа утырган урыныннан сикереп торып Филипп абыйны эзләргә чыгып китте. Филипп абыйны ул үзен¬ нән башка бер генә минут та яши алмый, Васеня апаның исә ике туганны җиңәргә кулыннан килми дип уйлый иде. Ләкин соңгы кайтуларында һәммәсе дә бүтәнчәрәк килеп чыкты. Дуня апа Филипп абыйның рюмкасын инде учы белән дә капламый, бары Филипп абыйга тирән сагыш белән әледән-әле карап куя, көрсенгәли һәм кешедән яшереп кенә елап та ала иде. Филипп абый бу юлы артык туарылган кебек күренде, шаула¬ ды, мәгълүм җырның әлеге дә баягы бер өзеген генә кычкырып җырлады: Тын океан-на-арга жи-теп без По-ходны тәмам-ла-дык! — Дунька, кемне кызганып яшь түгәсең син? Ми¬ неме? Хи-хи! Мин ул самурайларны менә ничек! — Филипп абый йодрыгын каты гына кысып куя, әйтер¬ сең лә самурайларны учында әнә шулай кырмыска урынына шытырдатып кыса. Мин табыннан шыпырт кына кузгалып урамга чы¬ гып киттем. Филипп абый белән Дуня апа туган-тумачаларына китеп бардылар, безгә өч көннән соң гына тәмам тал¬ чыгып, күзләре эчкә батып кайтып керделәр. Алар киң, чиста түшәккә ятып туйганчы йокладылар. Дәү әни Филипп абыйга кыяр суы эчерде, аны әллә ниткән яңа «некрут» сүзе белән кайта-кайта сүкте: — йә, йөреп туйдыңмы инде, некрут? Типтереп бер рәхәтләнеп калыйм дисеңмени? Филипп абый кашын-күзен җимереп тамагын гына кырЫп куя. Ә дәү әни аны һаман кысрыклый бирә. — Сез бу нәләт виноны Левонтий белән кайчан 150
гына эчеп бетерерсез икән? Эчегез кайчан гына акта¬ рылыр икән дә, кайчан гына эчүдән туктарсыз икән? — Исем анакаем, синнән башка да күңелем болга¬ на бит инде... — Болганамы? Болганмый ни. Бер чиләккә якын чөмергәнсездер әле? — Ике чиләк булыр. — Икеме?! — ди дәү әни, чәчләре үрә торырлык булып. Аннары Филипп абыйның кунадай аркасы ар¬ тында песи баласы кебек кенә посып яткан Дуня апага күзен кадап сөйләп китә: — Ә теге тәкәрлеккә, эреп аккан нәмәстәгә, ник инде үзенең мужигын тый¬ маска ие? Норманы билгеләп куй да, эшең бетте, ко¬ дагый. Юк бит, үзе дә сосып утыра, зәхмәт! Берәрсе булса «читкә китә» дияр ие... Ир белән тегесен-моны- сын сөйләшәсе, киңәш корасы бар дияр ие... Филипп абыйга тозлы кыяр суын эчерткәннән соң, дәү әни аны мунчага озатты, ә инде мунча артыннан башын төзәттергәч аны мич ашлары белән сыйлады. Филипп абыйның капчыгын да татлы кәтермәч, калач һәм шәнгәләр белән төеп тутырды, ирле-хатынлы бу гаиләне, яшьләрен коя-коя, көймәгә хәтле озата төште, шунда Филипп абыйга фатиха биреп бөтен халык ал¬ дында чукындырып алды, кибәндәй гәүдәле Филипп абый бу вакытта башын салындырып кыюсыз бала кебек басып торды. йокысы туймаган Левонтий агай, башланган шешә¬ сен кесәсендә чайкый-чайкый, бөтен Енисейны яңгыра¬ тып кычкырды: — Филипп, кординатны туры тот! Диңгездә дә, коры җирдә дә дошманны көл ит! — Шуннан ул эне¬ сен чап-чоп үбәргә кереште. — Көл итми ни, итәр,— дип ышандырды аны Дуня апа,— тик бүтән эчерә генә күрмә... Филипп абый белән Дуня апаны көймәгә утыртты¬ лар, авыл турысыннан узып баручы пароходка илтте¬ ләр. Пароход үзенең хутын киметә төшкәч, ир белән хатын аңа менеп утырдылар. Левонтий агай, пароход¬ тан калмаска тырышып, елый-елый яр буеннан йөгереп барды, әйтергә оныткан сүзләрен кабатлады: — Филипп!.. Энекәем!... Җан кисәгем!.. Авыл кешеләре өйләренә таралышканда Филипп абыйны хөрмәт белән телгә алдылар: «Кара, безнең 151
Филипп нинди зур түрә булган. Берүзенә пароход туктаттылар. Менә безнең ишеләр көймә белән керсә, ярылганчы кычкырсаң да утыртмаслар ие. Мондый кеше армиядә дә югалмас, өскә таба үрләр...» Филипп абыйның безгә вакытсыз кайтып төшүенең сәбәбен мин соңыннан гына белә алдым: ул «нибили- зованный» булган икән, самурайларны кыйнарга китәр¬ гә тиеш булган. Озакламый Ерак Көнчыгыштан безгә берничә хат килде, мондый хатларны без соңра Фин¬ ляндиядән дә алдык. Филипп абый кырык икенче елны Мәскәү янында һәлак булды, ул анда Себер чаңгычылары ротасына командалык иткән. Дуня апаны исә мин әле күптән тү^ел генә Крае* ноярскиның елга вокзалында очраттым. Пароходка би¬ лет алу өчен чиратка баскан идем. Кинәт каршыма бөтерчек кенә бер карчык йөгереп килде дә гөреҗдә шикелле кытыршы иреннәре белән мине үбеп алды. — Соң, читтән карап торам, бите-борыны тач мәр¬ хүм әбисенеке инде, мин әйтәм. Коеп куйган Катерина түтәй!.. Аның ач яңакларыннан яшьләре агып төште. Дуня апа тәмам чүккән, тәбәнәк кенә булып калган, йомык битеннән очлы борыны гына күренеп тора иде. — Скитта яшим, наныем, Скитта,— дип үзе турын¬ да сөйләп китте ул.— Хәзергечә әйтсәк, Дивногорск була инде. Килгән халык шулай атый аны, ә без үзе- безчә, искечә йөртәбез. Икенче ирем белән яши баш¬ лаганга да ун ел тулды инде. Электрик үзе.— Ул бое¬ гып тынып калды, йөзен читкә борды.— Нишләмәк кирәк, наный? Яшисе бар бит. Филиппны сугыштан кайтырмы икән дип бик озак көттем, тәки көтеп ала алмадым. Аны хәтерлисеңме соң? Мин, әйе, хәтерлим дидем. Дуня апа битенә кунып калган яшь тамчысын бармагы белән сыпырып алды да, хискә артык бирелми генә, сүзен дәвам иттерде: — Мәрхүмнең талканы корырак ие, мине кыерсыт- калый ие. Әмма аны искә төшермәгән бер генә көнем бармы икән.— Дуня апа янә тынды, күзләре, яшь чагын искә төшергән кешенекедәй, моңаеп китте.— Хәзерге хуҗам, кая ул миңа кул ягу, бер генә яман сүз дә әйтеп караганы юк. Шулай да Филипп һаман күңе¬ 152
лемнән китми. Гүргә кергәнче аны сагынырмын инде, күрәсең... Шуннан мин, йөрәгем әрнеп, сугышны тагын искә төшердем, хатын-кыз күңеленең серлелегенә хәйран булдым, изге һәм бөек мәхәббәт хисенә сокландым һәм Филипп абыйны ядкарь итәргә булдым. Пристаньда илле градуслы аракы сатып алдым — бүтәне юк иде. Елгачылар бу аракыны хәсрәт тамчы¬ сы дип йөртәләр иде. Ялгыз башка эчәсем килмәде. Пароходка утыру бе¬ лән, янымнан узып баручы бер матросны каютама ча¬ кырып алдым да стаканга ишарәләп: — Зинһар, минем белән эчегез әле,— дидем. Матрос миңа капыл гына күтәрелеп карады: янәсе, исерек түгелме бу? — Нәрсә өчен эчәбез? — Филипп абый өчен. Сугышка хәтле шушы паро¬ ходта механик булып эшләде ул. Матрос кулындагы стаканын әйләндергәләп торды- торды да: — Хәтерләмим,— диде. Ул эскәмиягә утырды, ста¬ канын кабат әйләндергәләде һәм янә дә оялчан кыяфәт белән: — Юк шул, хәтерләмим,— диде. «Кая инде хәтерләргә. Сйн сугышка хәтле ялан тәпиең белән яр буенча пароход куып йөргәнсең әле»,— дип уйлап алдым мин эчемнән. Матрос, стаканының яртысын гына эчеп, артыннан бер кисәк казылык капты да урыныннан торды һәм: — Кичерегез, бүтән ярамый. Тиздән вахтага,— диде, аннары кызу адымнар белән чыгып китте. «Карт»лардан бердәнбер исән калган «Спартак» пароходы пристаньнан кузгалып, кабалана-кабалана, калаклары белән су көри башлады, тиздән ул шау- шулы шәһәрне, аның төтеннәре белән күперен дә артта калдырды. Пароходта халык аз күренә. Хәзер бар кеше тиз йөрешле яңа корабларда йөзә. Мин генә ул күңелемне бер юатып алырга булдым. «Спартак» шәһәр читен дә узып китте. Лалетин сайлыгында нечкә тавышы белән сызгыртып алганнан соң бакеннар арасыннан йөзә башлады. Ул үзенең әллә кайларга яңгырый торган моңлы тавышын бер генә мәртәбә дә сынап карамады, чөнки тулы тавышка 153
кычкырту тыела хәзер. Минем тормышымның да бер кисәге әнә шул пароход тавышы белән бергә бик ерак¬ та өзелеп калган сымак тоела. «Спартак» үзе дә соңгы навигацияләрен кичерә, аны тиздән я утынга турарлар, я берәр бина урынына файдаланырлар дигән сүзләр йөри. Минем аста пароход көпчәге шапылдый, рам эчендә зең-зең итеп тәрәзә пыяласы калтырый, палуба өстендә асылма шлюпка чайкала иде. Пароход туктаусыз шы¬ гырдый, шалтыр-шолтыр килә, тау менгән ат кебек бик авыр сулый. Минем өстәл өстендә шешә кырына стакан бәрелгәли. Аракы да бар югыйсә, вакытым да санау- лы түгел, тик пароход механигы Филипп абый хөрмә¬ тенә эчәргә кешесе генә юк иде. ҖАН САКЧЫСЫ Утыз өченче елда безнең авыл ачлыктан интекте. Җырлар тынды, туй мәҗлесләре, шулай ук кичке уен¬ нар да бетте. Этләр, күгәрченнәр кырылды. Малай- шалай да шау-гөр килеп чана шумый, ишегалларында, бугазларына пычак тияр алдыннан, терлекләр үке¬ реште, хәлсезләнгән атлар авыл уртасында егыла баш¬ ладылар. Йортлар кинәт ямьсезләнеп, караеп китте, йорт чатлары коры сөяккә калган кешеләрнең теш каз¬ налыкларына охшап тора иде. Адәм баласы ашарына ничек кирәк шулай тапты. Аучы тайга актарып йөрде, кыр кәҗәләрен, болан һәм аю өннәрен эзләде. Ләкин кар ул елны бик калын яткан иде. Аннары шундый хорафат та яши: ачлык казасын җәнлек тә сизә, ул кешедән тайга түренәрәк яки кеше аяк баса алмаслык тау арасына кача икән. Шулай да Александр Ярославцев дигән авылдашы¬ бызны бәхет баскан — ул аю атып алган. Бәхет агалы- энеле Бетехтиннарны да читләтеп үтмәгән — алар өч кәҗә атып кайтканнар. Аучылар күрше-күләнгә дә өлеш чыгармады түгел, ләкин һәрберсенең үз гаиләсе бар, ә туган-тумачаны, дусларны әйтәсе дә юк, алар — атлаган саен. Аннары ите дә, бүлә торгач, кече телгә йогарлык кына кала бит. Шәһәр безнең өчен һәрвакыт бәла дә, таяныч та булды. Ул авыл продукциясе исәбенә яшәде, аның уты¬ нын якты, сөтен эчте, итен, балыгын, яшелчәсен, җилә¬ 154
ген ашады. Шәһәр исә авылны киендерде, аракысы белән сыйлады. Үзенә кирәген алганда ул авылга ачык чырай күрсәтте. Ә инде буш куллы мужикны, аның буш олавын теләмичә генә каршы алды. Чөнки сөйкем¬ сез булып калган бу зур шәһәр үзе дә хәзер ачлык кичерә иде. Нәкъ менә шул атсыз ачлык елны Енисейның боз юлында ж.илкәләренә капчык аскан, кулларына төен¬ чек тоткан җәяүле мужиклар белән хатыннар күренә башлады, алар «Торгсин»га алыштырырга дип үзләре¬ нең чүпрәк-чапракларын, ә инде алтыннары булганна¬ ры алтыннарын илтәләр иде. Гаиләбезнең башы хуҗалык өчен ут йоткан бик эш¬ чән дәү әни булганга, без ничек кирәк алай очньъочка ялгап бара идек әле. Дәү әни бик ябыкты. Әйтерсең тиресе сөякләренә тарттырып куелган. Аның шау-шулы кырыс холкы бер¬ дән йомшарып калды. — Мужиклар, ничу аптырарга, ничу! Язга ничек тә барып элгәшербез. Ә яз җиткәч... Мужиклар, ягъни дәү әти белән Кече Коля һәм мин, дәү әнигә зур өмет белән карыйбыз, ул исән булса без¬ нең баш та исән булачак, тик_берүк аяктан гына егыла күрмәсен. Соңра гаиләбезгә тагын бер «мужик» өстәл¬ де, безнең белән яшәргә Алеша килде. Августа апа урман хәзерләү эшеннән Мана тамагының сал агызу бүлекчәсенә күчте. Мана ышнасында иген игүләр бетте хәзер. Салчылар андагы йортларның күбесен сатып алдылар, ә иген кырларында бүтән эшләр баш¬ ланып китте: анда бүрәнә тәгәрәтәләр, кайсын кая та¬ шыйлар; бодай, арыш һәм бәрәңге үсеп утырган җир¬ ләрдә тау-тау бүрәнә өелеп тора. Дәү әтиебез игенче¬ лектән башка ничектер югалып калды, игенне кая чәчәргә белми һәм үзе дә кая барып бәрелергә белми иде. — Нишләмәк кирәк, мужиклар? — диде дәү әни Алешага кинаяләп.— Кая куймак кирәк аны? Густага, мәйтәм, сал эшеннән паек бирмәгәйләре әле. Ул Алеша өчен безнең алда аклангандай итә иде. Ләкин дәү әнинең теләгенә, аның кылган гамәленә без элек тә каршы чыкмый идек, хәзер бигрәк тә сүз әйт¬ мибез инде. 155
Августа апа якшәмбе саен Мана тамагыннан өйгә кайта, бераз гына он, бераз гына ярма алып кайта. Ә беркөнне «ж е л е д а чучка баласы» дигән консерва алып кайтты. Желе безнеңчә койка була инде. Әлеге банкада желе бар барын, әмма без анда никадәр эзләп тә чучка баласын таба алмадык.. Чучка баласы урынына банкага аның тиресе белән сөякләрен генә тутырып куйганнар иде. ■ Желедагы «чучка баласы»ннан соң без Августа апа паегыннан өметебезне өздек. Дәү әни капчыкка чигүле бәйрәм эскәтерләрен салды да шәһәргә барып ипигә алыштырып кайтты. Эскәтерләрдән соң ул дәү әтинең яңа тунын илтте. Аннан ары авыл йоласы буенча бик кадерләп сакланган үлемтеген: күлмәк, оек, яулык, чүәк һәм эчтән кигезә торган бәз юбкасын да илтте. Безгә көн дә ашарга кирәк, ә базарда иске-москы¬ ның бәясе төшкәннән-төшә бара. Аннары кысанрак яшәгән крестьян гаиләсендә иске-москының да чиге юк түгел бит. Дәү әни «Зигнер» машинасының кулдан ясалган фанер капкачын ничә мәртәбә ачып карады инде, ача да машинаның тузып беткән жылы тәненнән сыйпап куя, әйтерсең тере жан иясе. Ләкин картаеп һәм төс¬ сезләнеп беткән машинаны кем генә алыр соң, аңа сукыр бер тиен дә бирмәсләр. Дәү әни аның фигылен бөртегенә хәтле белә, шуңа күрә генә эшләп килә ул. Машина кайвакыт җепне өздерә, яисә бөтенләй текмн башлый. Дәү әни аның төбен ача да, катлаулы меха¬ низмнарына карый-карый, үзе белән сөйләшергә тоты¬ на, бармагы белән теге-бу җирләренә төрткәли, әле очлы көпшәле май савыты белән майлый, әле кайсы да булса җиренә каймак сылый һәм төкереп куя, соңын¬ нан инде үзенә өф-өф итеп өреп ала. Шуннан машина, син күр дә мин күр — пулеметтан сиптерәмени! — без¬ нең һәм күрше-күлән шатлыгына ул яңадан тегә баш¬ лый. Машинага дәү әни үзе хуҗа булса да, күпмедер кү¬ ләмдә, бүтән кешеләрнеке дә булып исәпләнә иде ул. Дәү әни аның белән ярты авылга диярлек кием тегә. Хәзер тегәргә китермәсәләр дә, авыл хатыннары безгә килгән саен гүрничәгә күз салалар: янәсе, «Зигнер» машинасы ычкынмаганмы әле. Аларга да, дәү әнигә дә машинаның исән булуы кирәк. Хәзергә утырып 156
кына торса да, әмма киләчәктә ул авылны энәдән-жеп- тән киендерәчәк әле. Киңәш корулардан мин шуны аңладым: дәү әни «бәгырь алмасының өзелүенә» риза ризасын да, тик аны еракка җибәрмәскә, авыл эчендә генә алыштырыр¬ га иде, шулай иткәндә аны кире сатып алып та булыр иде. Аннары аны сагынган чакларда үзенә бер күз салып чыгарга булыр иде, хәтта теккәләп тә булыр иде. Кыскасы, машина дәү әнинең тормышына баглы булып калыр иде. Ләкин авылда машинаны азык-төлеккә алыштырыр¬ лык кеше табылмады. Үрге Енисейдан бер узгынчы ямщик килеп чыккан иде дә, ләкин ул да: «Мин аны алып кайтып җиткергәнче, юлда коелып калыр бит ул!» — дип, баш тартты. Шуннан дәү әни, шатлыгы эченә сыя алмыйча: — Ач карынга ачы сарымсак ашасам ашармын, әмма ләкин машинамнан аерылмам,— диде һәм тыныч¬ ланып калды. Тик соңгы вакытта безнең хәлебез бик мөшкеллән¬ де. Без бәрәңге кабыгы, кибәк катыш ярдырмаган тары ашый башладык. Алабутасы, бүтәне дә калмады бездән. Мине гаиләдә кызгана төшәләр. Шуңа күрә азык¬ ның яхшырагы һәм тәмлерәге миңа эләгә. Моңа берәү дә каршы килми, чөнки бу гадәткә кергән инде. Ә бизгәк кичергәннән соң, шулай ук ревматизмнан җәфа чиккәнем өчен дә мине бигрәк тә кайгырта баш¬ ладылар, өстем бөтен, тамагым тук булсын өчен, янә дә авырып китмәсен дип мине авызларыннан өзеп ашатырга тырышалар иде. Мин барысына караганда да тизрәк бетерештем. Шешенә башладым. Җептәй нечкәргән аякларым мине тыңламас булдылар, йөргәндә чайкалам, башым тук¬ таусыз әйләнә иде. Өебезне авыр тынлык басты. Хәсрәт тынлыгы. Моңарчы бирешми йөргән дәү әни әледән-әле күз яшьләрен сөртеп ала. Аның төпкә баткан күзләре миңа куркынып карый торган булды. Бервакыт өшегән бәрәңге ашап корсакларыбыз тудды. Бәрәңгене тоз сибеп сөт белән дә ашагач һәм- мәбез дә канәгать кебек идек болай. Ләкин мине соңын¬ нан шундый укшыта башлады, дәү әни укшуымны көч- хәл белән генә басты. 157
— Мужиклар!.. Бер-бер чарасын күрергә кирәк!..-— диде дәү әни, еларга җитешеп.— Егетебез харап була бит. Ул китсә, мин дә китәм бу дөньядан. Аңардан башка көнем көн түгел... Мужиклар тирән уйга талдылар. Дәү әти әүвәлтен- нән үк соңгы чиктә генә сөйләшә, ә инде ышна җирен¬ нән мәхрүм булып калгач, аның авызыннан сүзне келәшчә белән дә тартып чыгарып булмый башлаган иде. Дәү әни күзләрен Кече Коляга төбәде. Ул да суы¬ рылган. Йөзенә җир төсе кергән. Ә бит кайчан гына аның чырае кып-кызыл янып тора, җор күңелле, дәү әни кебек үк бик эшчән һәм тырыш иде. Дәү әнинең Кече Коляга җигелеп каравы тикмәгә генә түгел, ул аңарга, үзеннән ниндидер киңәш көткәндәй, яшертен бер өмет белән карый кебек тоела иде. Кече Коля күз кабагын аска төшереп акрын тавыш белән болай диде: — Әнкәй, сайлашып торасы түгел инде монда... Икенең берсе: йә малай бетә, йә... Дәү әни аны ахырына хәтле тыңлап бетермәде, ба¬ шын өстәлгә салып кычкырып елап җибәрде. Ул әүвәл¬ гечә шыңшымады, тавышын кысып такмакламады, ә ничектер ачыргаланып, хырылдый-хырылдый елады. Аның тактадай тигез аркасында калак сөякләре дерт- дерт биеп тордылар, ә өстәлгә сузып салган куллары үлекнеке шикелле хәрәкәтсез иде. Тырнаклары ките¬ леп, чатнап беткән, тамырлары бүртеп торган сипкелле бу дәү куллар әйтерсең лә хуҗасыннан үзалларына аерылып яталар иде. Кече Коля янчыгын чыгарып тәмәке төрергә кереште, ләкин тамагына нидер эләккәндәй кинәт йөткерә баш¬ лады һәм төреп бетермәгән тәмәкесе белән янчыгын кулына тоткан килеш, идән такталарын сыгылдырып, ызбадан тиз генә чыгып китте. Дәү әти дә тамак төбен кыргалап аның артыннан чыкты. Бик авыр мәсьәлә хакында озак гына киңәшкәндәй иттеләр, нәрсә хакында киңәшкәннәрдер — анысын мин тәгаенләп белмим, бары икеләнеп кенә минем турыда түгел микән дип уйлыйм. Шомлы шомланыр ди. Шуның кебек минем күңелем дә тынычсызлана башлады. Әнием үлгән елны мине аның апасы Мария апаларга кунакка озатканнар иде. 158
Мария апа Зырянов атлы берәүгә кияүгә чыккан булса да, аларның балалары юк. Шуңа да карамастан, бик саран яшиләр иде. Шул сәбәпле мин бу гаиләдә озак тора алмадым, үземне тизрәк дәү әниемнәргә кайтару¬ ларын үтендем. Инде мине яңадан да шуларга җибә¬ рергә уйлыйлар микәнни? Мин түзмичә, бөтенләй сүнеп калган тавышым белән: — Дәү әнием, зинһар, мине Зыряновларга җибәр¬ мәгез,— дидем.— Нәрсә бирсәгез шуны ашармын. Өше¬ гән бәрәңгегә дә күнегермен. Санька әйтә, башта гына күңелне болгандыра ул, ди, аннары, ди... Дәү әни кинәт өстәлдән башын калкытты, төпкә баткан яшьле күзләре белән миңа карап куйды. — Кайсысы такылдады әле сиңа Зыряновларга җи¬ бәрәбез дип? — Беркем такылдамады, үзем генә шулай уйлыйм. Дәү әни чәчләрен яулык астына кыстыргалады, яу¬ лык почмагы белән күзләрен сөртеп алды, аннары мине кочаклап: — И тиле, тиле! Нишләп инде без сине үзебездән аерыйк? Каян уйлап чыгардың аны? — диде. Ул мине этәрә төшеп гүрничәгә кереп китте. Анда бушап калган сандык йозагының моңсу гына көйләгә¬ не ишетелде. Бу көй хәзер иһде күңелемне алгысыт¬ мый, чөнки сандыкта манпаси да, бүтән тәмле мәми¬ ләр дә сакланмый иде. Дәү әни озак кына чыкмый торды. Мин гүрничәгә күз салдым, дәү әнинең ачык сандык каршында тез¬ ләнеп торганын күрдем. Ул дога укымый, шулай ук еламый да, бары онытылып хәрәкәтсез калган. Кулы¬ на нәрсәнедер кысып тоткан иде. Дәү әни сискәнеп киткәндәй булды: — Менә! — дип, бармакларын язып, кулын миңа таба сузды. Аның җыерчыклар белән кискәләнгән кара туткыл¬ лы учында ике чәчәктәй алтын алкалар ялтырап ята иде. — Мәрхүмә әниеңнеке,— диде дәү әни, бөрешкән иреннәрен кыймылдатып.— Бердәнбер сакланып калган нәрсәбез шул. Туйга дип үзе эшләп алган ие. Известь заводында Левонтий белән кыш буе бүрәнә актарды. Бәйрәм көннәрендә генә тага ие. Ул бик сакчыл ие» 15»
әйбернең кадерен белә ие. Эшләмәгән эше юк ие мәр¬ хүмәнең. Дәү әни нәрсәдер хәтерләргә теләгәндәй онытылып калган. Ә кулын һаман миңа таба сузып тора. Чатнап беткән каештай уч төбендә кояш нурын чәчеп түгәрәк алкалар җемелди иде. Бармагым белән алкаларга орынгач, алар тәгәрә¬ шеп ишетелер-ишетелмәс кенә чыңлап алдылар. Дәү әни курыккандай шундук кулын кысты. — Сиңа дип саклап тотканыем, әниең истәлеге итеп. Тик кара көн килде бит менә... Дәү әниемнең иреннәре дерелдәп куйды, тик кабат җебеп төшүне ул үзенә хурлык санады, тыелып калды. Ул сандык капкачын ябып түр бүлмәгә чыкты. Алка¬ ны чиста кулъяулыгына төреп бәйләде, яулык почмак¬ ларын теше белән тартып-тартып куйды. Шуннан соң ул Кече Коляны дәшәргә кушты. Кече Коля кергәч: — Калага җыен, үзем бара алмыйм...— диде. Кече Коля иске тунын киде, билен пута белән бу¬ ганнан соң төргәкне куенына тыкты. Ул нәрсә эшләсә дә дәшми-тынмый эшли һәм миннән күзен яшерә иде. Әни батканда Кече Коля көймәдә булган. Әни ишкәк ишеп, ә Кече Коля койрык тотып бара икән. Щул ук көймәдә Апроня апа белән җидеме, сигезме бүтән ке¬ шеләр дә булган, ә батуын бары минем әни генә бат¬ кан. Көймә әлеге йөзмә киртә башына килеп бәрелгәч капланып киткән, ургыл суы әниемне шундук киргэ астына бөтереп алып кергән. Ул аннан, бәлкем, чыккан да булыр иде, тик киртәнең тимер чыбык бәйләменә чәч толымы чолганып калган. Аны берничә көн эзләгәннәр. Безнең авылдан ун чакрым түбәндәге Шалун кыясы яныннан чәч толымы иеп беткән, бер бармагы өзелгән хәлендә табып ал¬ ганнар. Ишетүем буенча, әниемне багор белән сал бәйләү¬ челәр тотып алган, шулар ук аның никах балдагы ки- гезелгән бармагын кискән. Ләкин ул вакытта безнең хәсрәтебез шундый зур булган, безнекеләрнең йөрәге¬ нә шундый кара кан сауган, дәү әниебезнең салчылар өстеннән жалоба бирерлек тә хәле калмаган. Ул ни¬ бары тетрәнеп: — Мәетне шул тиклем рәнҗетмәсәгез соң? Алла барыбер җәзасыз калдырмый бит сезне! Балдакны мин 160
сезгә болай да биргән булыр ием, барлык мөлкәтемне бирер ием...— дип кычкырган икән. Әнинең үлгәненә күптән инде. Ләкин Кече Коляның күңеле бүгенге көнгә хәтле утырып беткәне юк, ул әниемнең батуына үзен гаепле саный, гаебен әле назы- кадере, әле нинди дә булса яхшылыгы белән юмакчы була. Бактың исә, аның бернинди гаебе юк. Үлем сәбәпсез булмый диләр бит. Менә хәзер дә Кече Коляның «Торгсин»га китеп әниемнең алкасын алыштырып кайтасы бар. Шәһәре кайда диген әле. Әйтүе генә ансат! Дәү әни аңа фатиха биреп: — Иә, ходай юлдашың булсын! — диде.— Яулы¬ гыңны онытма. Калада караклар, күз буучылар бетәсе түгел. Кече Коля бу сүзләргә бернинди җавап кайтарма¬ ды. Ул тәмәке кабызды, тунының якасын күтәрде, эт тиресеннән тегелгән бияләйләрен киде һәм тәмәкесен тешләгән килеш ызбадан чыгып китте. Дәү әни миңа борылып карамыйча гына, гөбе эчен¬ нән килгәндәй тонык тавыш белән әйтеп куйды: — Син дә лапаска, дәү әтиең янына чыксаң икән. Мин киендем дә лапаска дәү әти янына чыктым. Ул себеркеләр бәйли, үзенең' мәчеләр тырнаган ач карынын тәмәке төтене белән басмакчы була иде. Дәү әнинең ялгыз каласы килә иде. Элек аны һәр¬ вакыт кешеләр янына тарта иде. Ул һәрвакыт алар арасында кайнашырга, вакыйгалар уртасында булыр¬ га, барлык авыл хәбәрләрен белеп торырга күнеккән. Ә бүген аңа ялгызы гына калырга кирәк. Без дәү әти белән аны борчымаска булдык. Өйгә бары кич җиткәч кенә, анда да бурлар кебек посынып кына кердек. Өй эче тын, караңгы. Дәү әни караватка сузылып яткан һәм селкенми дә. Бу кичне без лампаны кабы¬ зып тормадык, ашамадык та. Лампа яндырырга керо¬ синыбыз, ә ашарга бернәрсәбез дә юк иде. * * * Кече Коля шәһәрдән бер пот он, бер шешә киндер мае, Алеша белән миңа күчтәнәчкә бер уч татлы мәк алып кайтты. Бераз акча да бар иде. Боларның һәм¬ 11 М-527 161
мәсен дә аңа «Торгсин»нан биреп җибәргәннәр. Әлеге дә баягы шул, авыл халкы хөрмәт белән, берникадәр тетрәнеп тә телгә ала торган «Торгсин»нан биргәннәр. Дәү әни камыр ачытты, ишлерәк булсын өчен онга өшегән бәрәңге һәм кибәк кушты. Менә ипиләр мич¬ тән чыгарылды. Камырына төрле нәрсә кушылганлык¬ тан, алар сүрәнрәк булып пешкән иде. Дәү әни түгә¬ рәк ипиләрнең яртысын капчыкка салды, алар янына бәләкәй төенчек тоз белән суган да куйды. Кече Коля капчык күтәреп янә юлга чыкты. Ул олауга утырып бай саналган югары авылларга китеп барды. Бездә югары авыллар дип Дербинск, Минусинск районнары¬ на, Хакас даласы төбәкләренә кергән авылларны әйтә¬ ләр, чөнки аларның һәммәсе дә Енисейның югары тар¬ макларына урнашкан. Аларның кешеләре дә, йөк төягән озын-озын олаулары да югарылар дип атала иде. Кече Коля анда ялланып ашлык суыртырга китте. Ул ашлык суыргыч машинаны эшләтә белә. Дәү әни¬ нең сүзенә караганда, барабан тирәсендә кайнашырга аңардан да кулайрак, аңардан да җитезрәк кеше дөньясында юк, имеш. Барабаны нәрсәдер инде тагын, анысын белмим дә. Таяклар белән дөбер-дөбер кага торган барабанны гына беләм мин. Ләкин Кече Колянын барабаны бүтән булса кирәк, ул аның белән икмәк эшләп алмак- чы. Без аны ике күзебезне дүрт итеп көтәбез хәзер. Дәү әти авыл советына утын кисәргә ялланды. Кай¬ чандыр кеше күплектән шау-гөр килеп торган йорты¬ быз шыксызланып, бушап калды. Утын күп якмас өчен, дәү әни гүрничә ишеген кагып томалап куйды. Дәү әни «Торгсин» онын ничаклы саклап тотмасын, аны ничаклы тартып-сузып килмәсен, ул барыбер бет¬ те, кырып себерерлеге дә калмады. Ләкин ашамый то¬ рып булмый бит. Дәү әти ул арада авыл советы утынын кисеп бете¬ реп акча алды. Акчасы күп түгел, дәү әнием әйткәнчә, бер ипилек кенә иде. Дәү әтинең ачка киселеп, хәлдән тая-тая эшләп алган акчасын дәү әни изүенә яшереп шәһәргә китеп барды. Дәү әни шәһәрдән караңгы төшкәндә генә кайтты, кулына шомырт таягын тоткан иде. Таякны ул гоме¬ рендә беренче мәртәбә тоткан иде, шуннан бирле ул 162
гүр йясе булганчЫга кадәр ерак юлга чыккан вакыт¬ ларда таягын үзеннән калдырмый торган булды. Дәү әнинең капчыгында бастырып тарткан бодай оныннан пешерелгән табак хәтле ипи дә кайткан иде. Дәү әни бусагадан атлап кергәч тә дәү әтигә зә¬ гыйфь кенә дәшеп куйды: — Шул балага тиз генә бер кыерчык кисеп бир әле. Үзеңә дә кисеп ал... Ул, өстен дә чишенмичә, ике куллап шомырт таягы¬ на таянып утырды. Шул вакыт мин аның бердән кар¬ таеп киткәнлеген, аркасы да бөкрәйгәнлеген күреп алдым. Дәү әти капчыктан түгәрәк ипи чыгарып, авырлы¬ гын чамалагандай, кулында тотып торды. Болай да сакал-мыек баскан чырае караңгыланып китте. — Нишләп үзең капкалап алмадың шунда? Юлда егылып калсаң яхшырак булырые дисеңмени? — Мин бер читеннән катысын кубарып алган ием, тел очыма гына куеп суырып кайттым, аллага шөкер, менә кайтып та җиттем. Минем өчен кайгырма син, ломовой ат белән бер мин. Кисүеңне бел әйдә, баланы интектермә. Алешка кая соң әле? Мин Алешаның Мана тамагына әнисе янына китүен әйттем. Анда ашханә ачып җибәргәннәр, сал агызучы¬ ларны шунда казна исәбеннән ашаталар икән. Алеша үзе янында булгач, Августа апа ничек тә аның тама¬ гын туйдырыр. Аларның ашау кайгысы китте хәзер. — Шөкер икән алайсам, бик шөкер. Син нәрсә, ата¬ сы, мәрткә киттеңме әллә? Нишләргә дә белмәгән инде синең белән... Дәү әти безгә аркасын куйган да, кулына пычак тоткан килеш, кискән ипиенә багынып тора. Менә аның җилкәсе дә, иңбашлары да, куллары да чүпрәктән тегел¬ гәндәй салынып төштеләр. Аның гәүдәсе күзгә күре¬ неп кечерәйде. Дәү әни бердән хафага калып: — Ни булды тагын? — диде. Дәү әти сүнгән тавыш белән: — Анасы, сине алдаганнар,— диде. Ул пычагын чәнечке, кашыклар кыстырып куя тор¬ ган такта артына тыгып куйды. — Алдаганнар дисеңме? — Дәү әнинең иреннәре күм-күк булды, өнсез генә дерелдәп торды. Мин ирек- 11* 163
сездән кычкырып җибәрдем, күзләремне учларым бе¬ лән кыстым. Дәү әти мине кулъюгыч янына алып килде. Би¬ темне салкын су белән юа-юа: — Менә бит, аналарын еккырлары, ни кылана¬ лар!— дип мыгырданды. Дәү әти калтырана, саташкан¬ дай сөйләнә иде. Моңарчы дәү әтинең авызыннан көне¬ нә нибары өч яки биш кенә сүз ишеткәнем булганга, кинәт куркып калдым, үземне мич башына утыртырга куштым. Түгәрәк ипинең эче гел кибәк булып чыкты. Дәү әни: «Минем күзем чыккан ие мәллә, ни кара¬ ганмын мин? Никләр генә юлда егылып үлеп калма¬ дым ичмаса, шушы хәтле явызлыкны, угрылыкны күр¬ мәгән булыр ием. Миннән дә бәхетсез кем бар дөнья¬ да?» — дип үзен үзе тиргәде. Шулай бик озак такмаклап елады дәү әни. Елаган арада үзенең бик зур ипине күргәннән соң шатланып бетә алмауларын сөйләде. Ипинең артык кыйммәт булмавы шиккә төшергән төшерүен үзен, ләкин бүтән¬ нәр эләктереп алмагае дип, аны сындырып та карама¬ ган, тиле тәре! Сатучыларын күр әле син, калача бик күркәм киенгән булганнар тагын. Дәү әни шуны да әйтте: тиздән калада тәртип бу¬ ласы, ипине карточкага бирәселәр икән, базарда про¬ дукты өчен бик сугышмыйлар икән инде хәзер. Дәү әни эчен бушата барган саен, минем дә хәлем җиңеләя барды, хәзер инде өйдә куркырлык нәрсә кү¬ ренми кебек тоела иде. Дәү әнинең авызы тик торган¬ нан да селкенә башласа гына яки ул үзе урындыкта таштай катып утырса гына шомлана башлыйм мин. Ә болай берни дә юк кебек. Акрынлап барысы да үз көенә килер. Дәү әни хәсрәтен күз яше белән юып бетергәч җиңеләеп калыр, аннан бер-бер нәрсә уйлап чыгарыр. Чынлап та дәү әни тиздән мине аш өенә чакырып алды: — Мә, ипи катысын яла әле син. Ни дисәң дә камырдан пешкән бит ул. Мәкинәсен кубарып ал да суыр. Атасы, син дә безрик кенә кап. Нишләмәк ки¬ рәк? Безнең күз яшьләребез тотар әле ул йөзе кара¬ ларны, тотмый калмас! Күр, нәрсә алып кайттым әле мин тагын! —дип, көтмәгәндә көйләп кенә әйтеп куйды 164
дәү әни. Шулай диде дә куеныннан мамыклы йомгак сыман бер нәрсә чыгарды, йомгак шундук чыелдап куйды, борынын дәү әнинең учына төрткәләде.— Күр¬ че, моның да ашыйсы килә бит, корт чаккырының! — дип, бичарадан-ничара елмаеп куйды дәү әни һәм мескен кыяфәт белән бер миңа, бер дәү әтигә карап алды: янәсе, менә нинди карт җүләр инде мин. Мине үтерсәгез дә үзгәртә алмассыздыр инде. Тик бөтен теләгем яхшылыкта гына минем... Әмма дәү әнине моның өчен беркем дә битәрләргә җыенмады. Дәү әти бик күңелле гөлдерәп: — Каян таптың син бу могҗизаны, рәхмәт төшке- ресе? — диде. Ул көчекне сыртыннан ике бармагы белән генә тотып югары күтәрде. Көчек шундук чинаудан туктады, бары таяныр урын эзләп арт аякларын гына тыпырчытып алды. — Әчәч, яхшы токымнан бит бу, борынын чеметим! Бер дә еламый,— диде дәү әти. Дәү әти үз гомерендә бер генә мәртәбә дә аучы булып карамады, этне эттән аера да белми, әмма без башыбызны кактык: әлбәттә, яхшы токымлы көчек, үзе йонлач, үзе салпы колаклы тагын. Дәү әни тынычлана төшкән иде инде, көйләп кенә сөйләп китте: — Ял йортлары яныннан үтеп барганда, карыйм, кар эчендә кымшангалап ята бу, хәсрәт борчасы. Өшеп үлсен дип ташлаганнар, билгеле. Эт кайгысы¬ мыни монда! Шулай да мин туктап калдым. Туктадым да елап үзенә карап торам, чөнки Витька исемә килеп төште. Без булмасак, аны да шулай салкынга ыргы- тырларые...— Дәү әнинең күңеле нечкәреп киткән иде, ул сыпылып чыккан вак кына яшь бөртекләрен яулыгы белән сөртеп алды да чишенә башлады.— Сабыр ите¬ гез, мужиклар, сабыр итегез. Мин сыерны сауган бу¬ лыйм әле. Аның җилененә кагыласы да түгел ие дә бит. Үле бозау салмагае. Ярый, соңгысы булыр. Ә сез ипи катысы суыра торыгыз. Син, Витя, көчеккә бар¬ магыңны имдер. Шулай итсәң тынычланыр ул. Алдау¬ сыз дөнья файдасыз. Нишләмәк кирәк? — диде дәү әни. Үзе әлеге ипигә усал гына карап куйды. — Мин бик тиз керәм,— Сәндерәгә асып куйган сөт чиләген алды да ашыга-ашыга абзарга чыгып кит- 165
те, без исә дәү әти белән ипи катысыйа ябышкан ки¬ бәкләрне чүпләргә керештек. Кибән башыдай түгәрәк ипи катысын, шактый зур кыерчыкны, без дәү әнигә дип бүлеп калдырдык. Көчек җылыга кергәч оеп китте. Ләкин ул ач иде, шуның өчен дә шыңшып калтыранып киткәли, кытыр¬ шы аңкавы белән минем бармагымны чап-чоп имгәли иде. Дәү әни чиләк төбе күренмәслек кенә итеп сөт алып керде. Башта ул аны көчеккә коеп бирде. Аннары мич¬ тән чуенны тартып чыгарып, андагы кайнар суны сөт белән аз-маз агартты да һәммәбезгә чәй ясап чыкты. Ипи катысын чәйгә салып җебеттем. Дәү әти белән дәү әни дә авызларын мүкелдәтә, мин дә авызымны биештерәм, көчек тә калай банканы урыннан урынга күчереп йотыга-йотыга сөт эчә. — Кара син аны, авызын корт чаккыры! Бу да ашаган була бит! Яшисе килә-ә-ә! — диде дәү әни, көчектән күзен алмыйча. Аннары ул көрсенеп куйды.— Алла һәрбер җан иясенә гомер биргән шул, яшәргә яраткан. Мәйтәм, ходай кушып, ничек булса да язга барып элгәшербез дим, мужиклар, ә? Менә, насыйбы тисә, сыерыбыз да бозаулап куяр. Коля да ипилек эш¬ ләштерә алмасмы әле. Аннары язга хәтле күп тә кал¬ мый, анда инде чирәм шытып чыга... Туйды ахрысы, үзенә урын эзли,— диде дәү әни көчеккә күрсәтеп. Көчек бәләкәч кенә ахак теле белән калай савыттагы сөтне тамчысына хәтле эчеп бетерде. Шуннан ул, тәпиләрен тайдыра-тайдыра, аш өе буенча әйләнгәләп йөри башлады.— Син аны үзең белән бергә мич башы¬ на яткыр. Аның үзәгенә суык үткән. Хәзер инде ул гомер буе җылыга туя алмас. Мин көчекне мич башына алып мендем. Үзенә оя кордымыни, куеныма керде дә, беленер-беленмәс җылы тынын өргәләп, йокыга китте. Мин аны бөдрә йонна¬ рыннан сыйпаштырам, үзем эчемнән генә теге «йөзе каралар»ны тиргим, аларны дәү әниемнең күз яше тотар әле, тотмый калмас, дим. Аннары көчек турында уйлыйм, үсеп җиткәч дәү эт булыр әле бу, дим. — Дәү әни, ә, дәү әни, без аңа нинди исем бирик икән? 166
— Көчеккәме? Тотыйк та Шарик диик. Үзе дә шар кебек йомры ич. йоклыймы соң? — Йокламаган кая. Куеныма керде дә мыш-мыш килә. Мине кытыклый ул, дәү әни. — Йокласын әйдә. Кеше игелек итсә, аның иге¬ леге үзенә кире кайта. Кешене дә, хайванны да кызга¬ нырга кирәк, хайван да җан иясе бит, атакаем. Аның җаны яхшылыкны бервакытта да онытмый, кешедән дә болайрак ул хайван. Менә без Шарикны өебезгә алып кайтып җылыттык, аңа сөт бирдек. Күп тә ки¬ рәкми бит аңа, югыйсә. Бактың исә, ул үзе дә безгә, печтик булса да, яхшылык кылды, өебезгә шатлык, җиңеллек китерде. Онытма минем әйткәннәрне, йәме?..— Дәү әни сүзеннән бүленеп калды, караңгыда тыңланып торды һәм кинәт караватыннан кубып: — Әчәч, Коля кайтты түгелме соң? — диде.— Атасы, синең колагыңа аваз-фәлән чалынмадымы? — Капка шыгырдаган кебек булды шул. Дәү әни бернинди икеләнүсез: — Кем булсын, Коля инде, Коля бу! — диде һәм шыштыр-шыштыр юбкасын кия башлады.— Җирле, кич буе уемнан китмәде... Менә Шарик ни эшләтте! Җәб¬ раил фәрештә булып, җан сакчысы булып килде ул безгә. Дәү әти белән мин тышка чыкканда, дәү әни Кече Коля белән үбешеп күрешеп тә өлгергән, ашыга-ашыга, шул ук вакытта еламсырап та нәрсәдер сөйләп тора иде. — Витя, синме? Исән-саумы?! — дип, Кече Коля миңа каршы кызу-кызу атлап килде дә мине күтәреп алып төкле яңагына кысты: — Шөкер, исән икәнсең! Исән калгансың! Мин сиңа күчтәнәч тә алып кайттым бит әле!.. ♦ • • Без язны, аның яшел чирәмнәрен көтеп ала ал¬ дык, әмма безгә барыбер «Зигнер» белән саубуллашыр¬ га туры килде. Без аны бер капчык бәрәңгегә алыш¬ тырдык, чөнки утыртырлык та бәрәңгебез калмаган иде. Безнең авыллар ул елда бәрәңгене беренче мәртә¬ бә икегә, хәтта дүрткә ярып утырттылар, шуңа күрә уңышы да булмас моның дип шикләнгәннәр иде. Ул ел гомумән яңалыклар елы булды, нәрсәне генә алма — һәрбере тәү мәртәбә гамәлгә керә торган иде. 167
Югары Енисей мужиклары тегү машинабызны алырга дип кергәч, дәү әни өйдән чыгып китте, соңын¬ нан бик якын кешесе вафат булган кебек, көне буе такмаклап елады, һич тынычлана алмады. Яшел чирәм төртелеп чыкканнан соң да әле яңа уңышка хәтле шактый ара бар, ачлыктан интеккәндә минуты да мәңгелек булып тоела бит ул. Шулай да яз — кыш түгел инде/ безнең хәлләр сизелерлек җиңе¬ ләеп китте. Кече Коля колхозга керде, өйләнеп җибәрде. Безнең өйгә Нюра исемле ерык авызлы бер кыз килен булып төште. Аксыл чәчле, ачык йөзле җилаяк нәрсә. Кыска¬ сы, ул минем күңелемә ошады, без аның белән бик тиз дуслашып киттек. Менә дәү әни белән генә килешеп бетә алмадылар. Дәү әни Кече Коляга кәләшне үзе табыштырып куй¬ ган, анысы табигате белән басынкы гына, үзен бик дә¬ рәҗәле итеп тота белә, гәүдәгә дә өреп тутырган кебек иде. Миңа соңыннан шул нәрсәне күрергә туры килде: дәү әнием ише «генерал» карчыклар фәрештә кебек тыныч, басынкы киленнәргә сары май кебек эреп китә торганнар иде. Ләкин малайларның ата-ана кушуы буенча гына өйләнә торган заманнар, дәү әнинең үке¬ неченә каршы, узып киткән иде шул инде. Кул сузы- мында гына, ягъни унсигез чакрымда шәһәр тора, аның белән авылыбыз арасында таулы-кыялы киртәләр булса да, барыбер алладан җәяүләп качкан шәһәрнең бәйсез рухы безгә үтеп керә, иске гореф-гадәтләрне пыран-заран китерә иде. Дәү әни шәһәр йөгәнсезлеген каһәрли, аны ачлык белән казага юрый, әнә изге китапта да язган, ахыры заман алдыннан һавада тимер кошлар, авызларыннан ут бөркеп торган аждаһалар очып йөрер, җир өсте мәң¬ гелек боз һәм туң белән капланыр дип, кешеләрнең котын ала торган иде. Югыйсә, дәү әнинең әлеге изге китапны күргәне дә, укыганы да юк, чөнки ул укый-яза белми. Шулай да безгә ачлык килмәде түгел, хайваннары¬ бызны да үләт кырды. Тау түбәләренә тияр-тимәс тимер кошлар, ягъни аэропланнар да очып йөрде. Барысы да дәү әнинең әлеге китабы әйткәннәренә туры килде. Бу күрәзәлектән мин каң калтырап торам, авыл өстеннән 168
аэроплан очып киткән саен я болдыр астына кереп качам, я мич башына менеп поса торган идем. Ләкин тимер кошлардан карчыклар белән минем ише чирләшкә малайлар гына шүрли торган иде. Ле- ионтийның әрсез алабайлары бернәрсәдән дә курыкма¬ дылар, авыл өстендә аэроплан гөрли башлау белән алар шәрә артларын ялтыратып урамга йөгереп чыга¬ лар һәм күккә карап: — Яраплан, ярапланым! Тукта, менеп атланыйм! Атланган күк тайга мин, Менеп төшим айга мин!..— дип кычкыра торганнар иде. Хәлебез яхшырганнан-яхшыра барды. Сыер исән-сау гына бозаулады. Кече Коля белән Нюра чәчүгә йөр¬ деләр, моның өчен аларга аз-маз бодай бирделәр. Августа апа сал агызу участогында ударник булды, шуннан аның паегын арттырып куйдылар. Хәзер безгә дә акмаса да тамгалый — Августа апа ике көн саен бер порция ботка җибәреп тора безгә. Дәү әнинең олы улы Ваня абый да аның белән бер¬ гә сал агызуда эшли. Кеша тау аша әтисе янына азык- төлеккә барып йөри. Ул тауны кайчандыр мин дә яңа чалбарымны киеп кичкән идем. Кеша бер уңайдан без¬ нең өлешкә тигән боткабызны да алып кайтып бирә иде. Янда гына суы, бүрәнәсе була торып, бездә бер генә чалдон да җәяү йөрмәс. Әгәр җәяү йөри икән, ул үзен хөрмәт итүдән туктый дигән сүз бу. Безнең авыл кешеләре җәен кече салларда, ягъни ике яки өч-дүрт бүрәнәне ыргак беләнме, тимерчыбык беләнме беркетеп ясаган басмаларда йөзеп йөриләр.. Басманы күбесенчә ике бүрәнәдән әмәллиләр. Дүрткә' китсә, ул инде җәннәт сарае белән бер була. Читтән: килүчеләр котырган елга уртасында ике бүрәнәгә басып барган чалдонны күрсәләр куркудан күзләрен чытырда¬ тып йомалар. Кайвакыт алар суда йөзеп баручыны кот¬ карырга ашыгалар, ләкин тегеләр боларны бик әйбәтләп сүккәннән соң, яр буена кире кайталар, кулларын як- якка җәеп аптырап торалар иде. Салда йөзеп йөрү Кешаның да гадәтенә кергән. Ул башта участокка барып әтисе белән Августа апаның 169
паекларын ала. Аннары ике бүрәнәне кагып яки бәй¬ ләп аңа башта балык шулпасы салынган кәстрүлне урнаштыра, кәстрүл эченә, төшмәслек итеп, коштабак белән ботканы утырта, ботка өстенә түгәрәк ипи кыер¬ чыгын куя. Шуннан ул җиңелрәк такта табып ала да аны «ишкәк» итеп авылга йөзеп төшә, ә анда Кеша каршына дәү әни белән мин, янә дә Шарик каршы чыгабыз. Участокка Кешадан кала бүтәннәр дә паекка йөр¬ гәнлектән, гомумән бүрәнәдә сәяхәт кылулар авылдаш- ларыбызның күңеленә бик хуш килгәнлектән, участок¬ тагы тешле ыргакларны да, тимер чыбыкларны да күптән ташып бетергәннәр иде инде. Бер мәртәбә Кеша ике бүрәнәне бау белән генә бәйләп куя. Башта ул әйбәт кенә йөзеп бара, хәтта җырлый-җырлый төшә. Басмасы да йөзмә киртәләр, бүрәнәләр арасыннан бик яхшы гына элдертә. Ләкин соңрак агым аның ике бүрәнәле басмасын Мана кыя¬ сына таба сөйри башлый. Бу кыя елга эченә кереп торганга, аның чатында туктаусыз дулкыннар чайпа¬ лып тора. Үгез сыртындагы кебек, монда да һәрнәрсәне үзенә суырып ала торган мәгарә бар, тик аның базы Үгез сыртыныкыннан да тирәнрәк һәм комсызрак икән. Су монда богырдап кайный, актарыла-сытыла мәгарә эченнән атылып чыга, аннары кыяның кызгылт тут¬ кыллы салынкы корсагы астыннан ишелә-ишелә агып китә. Ул тирәдә һич авыз ачып тору ярамый! Кеша салны бик оста йөртә, аның Мана кыясы яныннан күп мәртәбәләр узып киткәне бар иде. Ләкин әлеге көнне бик кирәк вакытта гына аның «ишкәге» сынган булган. Кеша такта сыныгы белән генә салны буйсындыра алмаган, билгеле, шунлыктан су аны кыя ягына агызып алып киткән. Сал кыя кырына килеп бәрелгән дә, бавы шартлап өзелгәч, таралган. Кеша менә шундый һәлакәткә дучар булгач та үзе турында уйламаган, барыннан бигрәк паекларны кайгырткан. Кәстрүлне мизгел эчендә тотып алып батырмый калган. Ул арада аның ярты басмасы юкка чыккан. Кеша соң¬ гы бүрәнәдән дә колак какмас өчен, аңа менеп утыр¬ ган да, аякларын салкын суга салындырып, кулына кәстрүлне тотып җилдереп кенә төшеп бара икән. Шунысы да мәгълүм булсын, безнең авыл малай¬ 170
лары коенырга дигәндә үлеп китәләр, коенулары да кешенеке төсле генә булса икән, котырынып, хәтта бик хәтәр шаярып коеналар алар: аяклары белән бүрәнә¬ ләрне орчык кебек бөтерәләр, йөзмә киртә асларына чумалар — әнә шулай төрлечә кыланып бетәләр. Җәй саен су төбенә бишәр яки аннан да күбрәк малай китеп торса да, әҗәл белән уйнаудан алар һич тыела алмый иде. Менә без, дәү әни, мин һәм Шарик, яр буенда уты¬ рып торабыз. Мин су өстеннән ташлар чәпчетәм, дәү әни нәрсәдер уйлана, Шарик исә мөлдерәмә күзләре белән аңа карап утыра һәм койрыгы белән җиргә шундый сугып куя, вак ташлар чәчрәп-чәчрәп ки¬ тәләр. Су өстендә, бик еракта бер кеше күренде, салда йөзеп килә дисәң, ишкәге дә юк кебек. Агым аны арлы-бирле йөртә, безгә тегенең әле алдын, әле артын борып куя, ул да түгел, үзен йөзмә киртәгә китереп бәрә. Нәрсә генә эшләмәсен, ләкин кешенең бер генә дә ишкәк ишкәне күренми иде. Дәү әни кулын маңгаена куйды. Алга табан каран- ды-каранды да тиргәнергә тотынды: — Тагын бер юеш борын, сәйранга чыккан! Авызын корт чаккыры, шулай шаярмаса соң! Ну бу җилкуар¬ ларны! Су үзләрен суырып кына тора, югыйсә, бары¬ бер шаяралар!.. Минем күз очлырак. Әлеге «җилкуарының Кеша икәнлеген, аның авариягә тарганын аермачык күреп торсам да, дәү әнигә әйтеп бирергә һич җаен таба алмыйм. Беләсегез килсә, дәү әни гыйбрәт өчен генә шаулый ул, югыйсә, үзе дә шәһәргә сал белән йөзеп киткәли. Биштәрле капчыгын бүрәнәләр өстенә кертеп куя да елга аръягында иртәнге кояштан яктырып утырган известь заводына карап чукынып ала. Ан¬ нары: ■— Иа хода, фатихаңны бир! — ди. Шуннан миңа дәшә: — Атакаем, салны этеп җибәрче. Мин салны этеп җибәргәч, дәү әни ишкәген кый- мылдаткалап йөзеп китә. Пароход яки катер кебек нәрсәне күреп алса янә чукынырга тотына, баш очына ишкәген күтәреп болгый башлый. Янәсе: «Хутыңны кимет, хутыңны! Дулкын белән юдырып төшермә мине!» Менә хәзер шул дәү әни кырыс күзләре белән су 171
өстенә карап тора, ә Кеша безгә якынаеп ук килә инде. Күп тә үтми, дәү әни учларын чабып куя: — Ай, йөрәк итемне кисәләр бит! Безнең Кешка лабаса бу! Син нәрсә бер бүрәнәдә генә йөзәсең болай, ристан?!. Кеша шунда бөтен Енисейга ишетелерлек итеп елап җибәрде: — Ба-а-вым өзе-еелде! Паек төшеп китә-ә-ә хәзе-ер! Тотыгы-ы-ыз ми-и-не!.. Без тиз генә бер көймәгә утырабыз да Кешаны куа китәбез, аны авылдан шактый түбәндә тотып алабыз. Кеша кәстрүл колакларын шундый кысып тоткан, без кәстрүлне аның бармакларыннан көчкә генә аерып алабыз. Дәү әни өйгә кайтканнан соң Кешаны әле сүгеп ташлый, әле аңардан көләргә тотына, тегесе исә борынын лышык-лышык тартып мич башында кибенеп утыра иде. Кич җиткәч, дәү әни аны төрле үләннәр белән дәваларга кереште, Ваня агайның колагына исә болай дип киртеп әйтте: син тимерчедән ыргаклар чү¬ кетеп ал әле, салны да Кешага үзең ясап бирә торган бул, юкса, Кешаның паекны батырып куюы бар. Үзе дә батмагае, мәйтәм — тфү, әйттем исә кайттым! Енисей ярларына тәмам утырып җитте, йокымсырап кына ага башлады. Урман-болыннарда ңшь кычыткан, кузгалак, кыргый шалкан белән күкебашлар, янә дә какысы һәм башка үлән-тамырлар шаулап үстеләр. Пекарня итеп җайлаштырылган чиркәүдә кирпеч ипи¬ ләр пешерергә керештеләр, ул ипиләрдән һәрбер җан башына өлеш чыгардылар. Дәү әни чиркәүдә ипи пешерүгә каршы иде, шуңа күрә ул гыйбадәтханәгә кул сузучыларның тетмәсен тетте, аларны хатын-кыз җенесенең гаилә каршындагы вазифаларын бетерергә маташуда бик каты гаепләде. Хатын-кызны мичтән дә аергач, кемгә кирәге кала аның? Әнә чүплек башына гына чыгарып атасы үзен! Ә кирпеч ипине авызына якын да китермәс ул, аллаһе боерса, чөнки аңардан машина исе килеп тора, кыя¬ фәте дә ипи ише түгел. — Чәпчемә әле син, чәпчемә! — диде аңа дәү әти. Дәү әни аның өстенә менеп кенә кунмады, аны денсез дип атады, янәсе ул нибары күз буяу өчен — ашар алдыннан гына чукына, чукынмаса, ашаганы шундук тамагына кадалыр иде. Аннан ары соң, ул 172
чукынса шул чәчүгә яки печәнгә төшәр алдыннан гына чукыйа, чөнки уңышны күбрәк аласы килә бит. Кыска¬ сы, аңарга әле кирпеч ипине ашарга ярый, ә менә үзенә, ягъни мәсәлән, Катерина Петровнага, һич яра¬ мый, ашаса уразасын бозган булып чыга. Шулай да дәү әнигә ул ипине ашарга туры килде — ачка шайтан да чыдамый ди бит! Шуннан дәү әнинең нәсихәте бүтән якка үзгәрде: — һәрбер тәгамне алла үзе яраткан, өстәвенә бу ипи изге бинада пешкән, димәк ки, ул ходай биргән ризык булып чыга,— дип, кыяр-кыймас кына ышанды¬ рырга тырышты ул безне.— Ашамасаң, ходайны ачу¬ ландыруың да мөмкин... Югарыда берничә мәртәбә телгә алынган Шарик ачлык елны исән калды, үсеп җитте. Минем балалык елларымда аерата бер урынны алып торганга, бик еракта калган көннәремнең истәлеге итеп, аның турын¬ да тәфсилләбрәк сөйлисем килә. Шарик һәрвакыт дәү әнигә тагылып йөри, шунлык¬ тан дәү әни аны шаяртып «минем җәбраилем» дип атый иде. Шарик белән дәү әни арасында һәр даим көрәш бара, бу көрәш озакка сузылып, күбесенчә Шарик җиңүе белән төгәлләнә торган иде. Шарикның максаты ничек булса да өйгә бәреп керү, апда мәче сөтеннән авыз итү, янә дә кулъюгыч астын¬ дагы идән себеркесен бер чылатып алу иде. Шарик үскән чагында аны нинди генә сүзләр әйтеп хурламадылар, корсагын нәрсә белән генә кашыма¬ дылар. Менә хәзер дә ул үткән-сүткән кешеләрнең һәрбере каршында аякларын югары күтәрә дә корса¬ гын бүлтәйтеп ята бирә, һәм, билгеле инде, берәү дә аның тузанлы корсагын кашымый китми. — Кара син бу дөмеккерене, җәһәннәмгә тәгәрәп киткерене! Ах, син, чукынмыш, ах, син, азгын җан! — дип, аны корсагыннан кытыклыйлар иде. Шарик майлы күзләрен кыскалый, рәхәтлеккә чы¬ дый алмыйча арткы аякларын тыпырчындырып ята иде. Шарик үзенә карата әйтелгән сүзләрне, мөгаен, аң¬ ламагандыр, ләкин тормышта үзеңне никадәр тилемсә итеп тотсаң, яшәве дә шул кадәр рәхәт дигән фикерне ул үзенә мәңгегә сеңдереп калгандыр дип уйлыйм. Ләкин безнең авылда тилемсә булып кына яшәп булмый шул. Бездә күз-колакны сак тоту да кирәк. 173
Тик саклык дигән нәрсәне Шарик бик соңлап аңлады. Бер көтү эт тотмаган кеше бездә ни аучы, ни хуҗа түгел ул. Әле этләре нинди диген! Ачлык елны киме¬ сәләр дә, азык мәсьәләсе җиңеләю белән кураларда кабат күренә башлады алар. Бездә лайка токымлы этләрне генә асрыйлар. Алар кешеләргә аЛай-болай ташланмасалар да, ләкин кайчан карама үзара тала¬ шып торалар. Безнең Шарикны авыл этләре бер мәзәк җәнлеккә санадылар булса кирәк, аны ботарлап ташлау өчен капка төбебездән китми яттылар. Капка астыннан һәр¬ вакыт диярлек ике-өч этнең танавы төртелеп тора. Этләр борын тишекләрен киерә-киерә сулыйлар, Ша¬ рикка тешләрен ыржайтып-ыржайтып алалар иде. Шарик үзе исә, койрыгын болгап, аларны сәлам¬ ләгәндәй итә, алар белән танышу өчен, эт халкы арасына үзен яхшы дус итеп кабул итсеннәр өчен, түше белән капка астына ук шуышып килә иде. Шарикның бу изге теләге бервакыт бик начар нә¬ тиҗә белән бетте. Капка артында шундый тавыш куп¬ ты — кыямәт көне диярсең: кайсы улаганын, кайсы чинаганын, кайсы һаулаганын белерлек түгел иде! — һай, йөрәк итләрем телгәләнә! — дип, дәү әни өйдән йөгереп чыкты. Мин дә аңа ияреп чыктым.— Шарикны талыйлар! Шарикны!.. Пашул, чәнчелгерлә- ре... Пашул, бүре калдыклары!.. Дәү әни Шарикны капка артыннан күтәреп керде, аның өне дә юк диярлек, бары сизелер-сизелмәс шыңшый гына иде. Дәү әни Шарикка ачы камыр сылады, җәрәхәтләре¬ нә бака яфраклары ябыштырып- бетерде, аннан үзен тунга төреп яткырды. Ул әнә шулай, тын да бирми, мич башында берничә көн сырхаулап ятты. Дәү әни, мине битәрләгән кебек, Шарикка да шел¬ тәләрен яудырды: — Әйтмәгән булсам икән мин сиңа? Кисәтмәгән булсам икән мин сиңа! Чыкма капка астыннан дидем! Соң син, борыныңны корт чаккыры, тыңлыйсыңмыни мине?! Тыңлыйсыңмыни?! Шарик җавап йөзеннән берничә мәртәбә койрыгын шапылдатты: нишләмәк кирәк, хата җибәргәнмен шул. Коллектив дусы булмакчы идем. Әнә кешеләр дә ни өчендер колхозга кушылалар бит... 174
Шарик авыргай чагында артык иркәләнеп китте, мәчебезнең сөтенә борынын суза башлады, хәтта кулъ¬ югыч Астына килеп идән себеркесен дә юешләп таш¬ лый ид\. Шарикның бу гадәте мәңгегә калды, аны се¬ беркедәй һич биздереп булмады. Дәү әни Шарикны нихәтле генә каравыллап торма сын, Шарйк барыбер үзенекен итми калмый иде. — Мин сине бер тотармын әле! Тотармын да боры¬ ның белән төртермен!—дип янады аңа дәү әни. Ул чынлап та аны зур түземлек белән күзәтте. Беркөнне Шарик кухня өстәле астыннан чыкты да киерелеп куйды. Дәү әни окрошка өчен яшел суган турый, Шарикка игътибар да итми. Шарик мәче савы¬ ты янына килеп аңа борынын тыкты — анда сөт юк, чөнки ул аны күптән үк ялмап бетергән инде. Шулай да ул калай савытны бер шалтыратып алды, аннары кулъ¬ югычка таба атлап китте. Дәү әни үзе суган турый, үзе сагаеп калган. Шарик себеркене иснәп алды да кире идән уртасы¬ на килеп тирән генә сулап куйды, корсагы белән ша¬ пылдап идәнгә ятты, имеш, черем итә. Аннан акрын гына аяк өсте басып яңадан себерке янына китеп барды. Дәү әни капыл гына аңа таба борылды, аның йөзенә нәфрәт һәм тантана билгеләре чыкты. Ләкин Шарик берни булмагандай себеркене тыныч кына иснәп куй¬ ды. Ул дәү әнигә борылып койрыгын болгаштырды: менә тагын, себеркене дә иснәргә ярамый инде әллә? Дәү әни хәлсезләнеп эскәмиягә утырды: — Ну хәйлә капчыгы да инде үзең! Җендерсең, эт түгелдерсен син! Шарик шуннан дәү әни янына кыю гына атлап ки¬ леп ана тәпиен сузды. — Шайтаныма олак, бар! — дип, дәү әни аны читкә этәрде.— Оста син, бик оста алдарга. Мин дә, энекәем, төшеп калганнардан түгел, барыбер тотам мин сине. Тотам да һәйбәтләп борының белән тәртәм!.. Шарик дәү әни сүзләрен тыңлап тора. Аның бөтен игътибары дәү әнидә. Шул ук вакытта калай савытка да карап куя ул: бушка сөйләнеп торганчы, нигә инде бераз гына сөт тамызмаска? Дәү әни: 175
— Мә инде, мә, ялакай! — дип мыгырданып, ана аз гына сөт салып бирде. Күпмедер вакыттан соң ишек кинәт төбенә хәтле ачылып китә — аны чабып килгән шәпкә Шарик шу¬ лай тәпиләре белән этеп ача. Дәү әни шундук себерке¬ гә атыла. — Күл ясаган бит! Күл! — дип ыңгыраша ул һәм Шарик артыннан куа чыга. Дәү әни аны лапастан да, амбардан да, абзардан да, болдыр астыннан да эзләп карый. Кулына чыбык тотып, тәмам гаҗиз булып тора ул. Шулай да Шарик¬ ка сөеп кенә, гөлдерәп кенә дәшкән була: — Шарик, Шарик, кил җаныкаем, мин сиңа сө-ө-өт бирә-әм! — Ә үзенең артында чыбык. Шарик ник бер өн бирсен. Ул әйтерсең җир ярыгы¬ на кереп качкан. Дәү әни: — Тфү! — дип бер төкерә дә чыбыгын җиргә ата.— Өйгә кайтып керәсе булма, имансыз! — ди ул, һавага бармагын яный-яный. Дәү әни суынып, ачуы кими төшкәч кенә кайтып керде Шарик. Ул ишекне әдәпле генә тырнагандай итте, шыңшып куйды. — Затсыз, мин сине өйгә кертмим, кертмим! — дип кычкырды аңа дәү әни. Шуннан Шарик беравык тынып торды. Мондый чакта ул колагын бик нык сагайта, чөнки дәү әнинең кызуы кайтканмы, юкмы икәнен бе¬ ләсе килә. Кайткан булса да, бу минутта аның күзенә күренергә ярыймы, юкмы? — шуны да ул тыңланып чамалап белмәкче. Эшләре беткәндәй булгач, дәү әни этләрне куркыту өчен үзенең зур гына шомырт таягын кулына тотты да авыл буйлап туганнарын күрмәгә китте. Әйтәсен әй¬ тергә, тегесенә-монысына тыкшынырга кирәк аңа. Кем¬ не тиргәргә, кемне мактарга. Ул кереп чыкканнан соң кешеләр кайбер йортларда телләрен тешләп калалар, кайберләрендә ырылдап калалар, ә кайберләреннән аны, каян килгән бу генерал дип, себеркесез чабынды¬ рып та чыгаралар. Шуннан ул өйгә еламсырап кайтып керә дә моннан соң фәлән кызымның, фәлән киявемнең бусагасыннан да атлап кермим дип антлар эчәргә тотына. Дәү әти исә караңгы чырай белән генә әйтеп куя: — Әһә, кунакка табагач эләккән икән! 176
Әлеге биләмнәр вакытында дәү Әни артыннан күлә¬ гә кебек Шарик та ияреп йөри. Ә Шарикның үзенә, поса-поса атлап кына, авыл этләре тагылып бара, алар аның котын алып ырылдый-ырылдый баралар. Ләкин дәү әни кулына күсәктәй таяк тоткан, ул үзенең фәрештәсен беркемнән рәнҗеттермәс. Әгәр инде берәр әрсезе, бу таякка да карамыйча, капка астыннан аты¬ лып чыгып Шарикны тәгәрәтеп ташлый икән, дәү әни шап тегенең сыртына, берне! — һәм ул әрсез алабай, кая керер тишек тапмыйча, сыптыра гына, мин сиңа әйтим! Шарик канында аучы дәрте сакланып калган икән. Ул һәрвакыт тавыкларны эләктерергә чамалый, тота алмаса да, аның бу һәвәслеге һаман сүрелми иде. Ишегалдында чебиләр дә барлыкка килгәч, дәү әнинең көрәш мәйданы тагы да арта төште. Җәйнең бик озын көннәре. Ызбада ншек-тәрәзә- ләр тупсалары күренерлек итеп ачып куелган. Дәү әти, гадәтенчә, лапаста нәрсәдер эшләп маташа, дәү әни гүрничәдә изге сын каршына тезләнгән дә гыйба¬ дәт кыла. Мин ишегалдыннан тамчы гөл һәм яран гөлләре аша дәү әнинең бер түбән төшкән, бер өскә калыккан башын күреп торам. — Изгедән изге, гүзәлдән гүзәл ана! Безне хәвеф- хәтәрдән саклаучыбыз! Мин, гөнаһлы бәндәң, кабат менә карадан киенеп каршыңа килеп тезләндем. Ба¬ шыма кайгы-хәсрәт төшәсе булса, син, зинһар, мине үзеңнең мәрхәмәтле канатың астына ала күр...— Тәрә¬ зәдә дәү әнинең башы торган саен ешрак чагыла бара, ул тук-тук итеп маңгаен идәнгә ора, менә-менә иңрәп елап җибәрмәкче ул. Миңа калса, дәү әтинең аңа колак салуын белеп тора кебек ул, шуңа күрә үзенең дини ихласын тагы да арттыра төшә, янәсе, менә ул дингә нинди тугрылыклы, ә теге әнә, ир дигәне, гөнаһкарь бәндә. Әмма ләкин ул аның өчен дә гыйбадәт кыла бит инде, аның да гөнаһларын юа.— Шэф'катьле ана¬ быз! Каршыбызда изге капуларыңны ачып куярыңа без һәрвакыт ышанып торабыз. Син безне бәла-казадан сакларга ният итсәң, без бик шөкран булып исән калыр иек... Шарик! Дөмек-ке-ре-се! Кисәм бит хәзер үзең¬ не! — дип, тәрәзә кысасыннан кычкырып ала дәү әни һәм гыйбадәтен дәвам итә. Ул иреннәрен тиз-тиз кый¬ мылдата, каушап чукынырга тотына:— Бүлде бит, 21 М-527 177
Шайтан токымы!..— Дәү әни иреннәрен сёлкеткәләп догаларын искә төшермәкче була. Кинәт искә төше¬ рүенә шатланып, бер аятьтән бишенчесенә сикереп, ул янә кычкырып укына башлый. Ул догаларны үзенә җайлаштыра, үзенең тормышына, хаҗәтенә турылап кыла.— Син, анабыз, ихлас сүземне аңа ирештерә күр — ул да синең колың бит, изге ана. Китап та әйтә: саф күңелле бәндәне аллаһе тәгалә хәзрәтләре мәңге¬ лек тәмуг утыннан коткарырмын, ди. Аннан ары соң, бәндә үзенең йортын чиста-пакь итеп тотса, ул йортта сәламәтлек булыр, мал-туары исән-әман яшәр, ул йорт¬ ка ут та тимәс, үләт тә йокмас, ди... Дәү әни дөньясын онытып дога кыла, маңгае белән идәнне тукмый. Аның бер күзе Мәрьям анада булса, икенчесе — Шарикта. Подвал бурасы янындагы кычыт¬ кан арасына үзенең чебешләре белән тавык кереп киткән иде. Шарик алар янына үрмәләп килде исә, әнкә тавык йоннарын кабарта, кырылдап тузына башлый, хәтта чукырга ниятләп эткә һөҗүм итә, шуннан тегесе ялт кына кача иде. Шарик кәмит уйный, дәү әнигә тынычлап кына гый¬ бадәт кылырга бирми иде. Ул бер минут та аңардан башка тора алмый шул, дәү әнине ничек тә алдап урамга чыгарасы килә. Дәү әнинең бу шамакайга түзәр хәле калмый, болдырга чыга да кулларын һавага таш¬ лап, дөньядагын калдырмый Шарикны сүгәргә керешә, аягын тибә, төкереп куя, Шарик исә койрыгын дөп-дөп җиргә суга, тузан себерә-себерә, түше белән дәү әни янына шуышып килә: нишлим соң, гаебем зур, ләкин синең гыйбадәтең дә бик озакка китте бит әле...— ди¬ мәкче ул. Хәсрәт түгүдән башланып киткән бу гыйбадәт бүтән¬ чәрәк төгәлләнә икән, Шарик гаепле булмый, кем гаепле булсын инде монда. Хәер, аның гаеплелеге үзен¬ нән дә бигрәк наянлыгыннан, юләрлегеннән һәм хуҗа¬ сына карата тугрылык күрсәтүеннән килеп чыга иде бит. КӨЗ. АНЫҢ САГЫШЛАРЫ ҺӘМ КУАНЫЧЛАРЫ Көз аеның соңгы көннәре дә җитеп килә. Урманнар шәрә хәзер. Енисейны кочып алган таулар ничектер үсеп, зураеп киткән төсле. Ә Енисей үзе яп-якты, аның төбен¬ 178
дәге т&шларына кадәр ялтырап күренә, суы исә үзал¬ дына куерып иренеп ага сымак. Инде ялангач бакча¬ ларга бер кат кырау да төшеп алса, авыл хатыннары¬ ның тынгылыгы бетә. Нәкъ менә кырау төшкәннән сон көзнең иң кызу челләсе — кәбестә тапау көннәре баш¬ ланып китә. Себернең озын кышы өчен, бигрәк тә чалдоннарның ншледән-ишле гаиләсенә җитәрлек итеп, ягъни табын¬ нан бер дә өзелмәслек итеп кәбестә тозлап калдыру борыннан ук килгән һәм җитди хәзерлек сорый торган җаваплы эш ул. Менә шуңа күрә кәбестә турындагы хикәятемне минем дә борыннан ук килгән гадәтләргә бәйләп сөйләп бирәсем килә. Бәрәңге эшләре бетми торып, беркем дә кәбестәгә тотынмый. Бәрәңгене казып алып җилләткәннән соң, ашыйсы өлешен — идән астына, чәчәргә дигәнен под¬ валга салып куялар. Кишере, гәрәнкәсе, чөгендере, хәтта соңгы көннәргә кадәр түтәл читләрендә киерелеп утырган торма да йолкынып, сабаклары киселеп ка¬ раңгы подвалга салына. Шунысы да бар — дәү кор¬ саклы бу тамыразыкларны бүтән яшелчәләрдән өскә- рәк салалар. Чуалып беткән борчак саламнарын, шулай ук кузаклары кара көйгән ногыт саламнарын да бал¬ чык ябышкан аякларны сөртер өчен болдыр төбенә ыргыталар. Кайвакыт аягыңны мунчалаланып беткән саламга ышкып торганда, сары җепселле сабаклар арасыннан исән калган бер кузакны күреп аласың. Җыерчыклы бу кузакны чалбарыңа сөртәсең дә аны ачып борчак¬ ларын авызыңа коясың. Каты борчакларны чәйнәгән чагында кылт итеп аларның яшел чаклары искә төшә. Аларның ак һәм алсу-шәмәхә чәчәк аткан чаклары әле. Сөрлекмәсен өчен үзләрен таяк белән терәтеп куй¬ ганнар. Менә шул яшел чатыр астыннан син мүкәйлн- мүкәйли йөрисең, бал кортлары, төклетуралар белән бергә әлеге ак, алсу-шәмәхә чәчәкләрне тикшеренәсең. Шул вакыт талымсыз Шарик яшел сабаклар арасыннан берәр чормавыкны авызы белән өзеп ала да татлы сут¬ ларын чыгарганчы керт-керт чәйнәп тора. Хәзер Шарикны тәмле сөяк бирәм дисәң дә кара ләпекле бакчага чакырып чыгара алмассың. Хәзер бакчада яшел чикмәнен җилбәгәй җибәреп кәбестә генә утыра. Җәй буена шул хәтле дымыгып туйган, 12» 179
күбенгән ул, хәзер инде аның куенында җыелып торган яңгыр яисә чык суларын да эчәсе килми. Кеше аны әле ике генә бөртек күгелҗем яфраклы чагыннан алып көянтә-көянтә су ташып кадер-хөрмәт белән үстерде. Ул үзе дә хәзер, кайчан гына өзеп алырсыз да, кайчан гына минем игелегемне күрерсез икән дигәндәй, көзге салкыннарга һич исе китмичә, кочакка сыймастай бу¬ лып тулышып утыра. Бакча уртасына сыер кереп баскан да әллә черем итеп, әллә: «Ни өчен соң әле бу кешеләр миңа карата бүтәнчә мөгамәлә күрсәтә башлады?» — дип аптырап басып тора. Әле кайчан гына онытылып бакчага килеп керсә, үзен кан дошманнарына санап, кулларына ни эләксә шуның белән сыртын каезлый-каезлый аны бакчадан куып чыгаралар иде. Хәзер исә бакчада хет көне буе йөр, капкаларына хәтле ачып куйганнар. Башта ул әрле-бирле йөренде, хәтта койрык чәнчеп чабып та карады, ике баш кәбестәне умырып ашады, шомырт төбендә яшел чирәм чемченде, мунча янына килеп алачыктагы ниндидер чүпрәкне чәйнәде, аннан нишлим икән инде хәзер дигән сымак, йөдәүле бер ка¬ раш белән басып торды. Мондый чакта сагыштан һәм башына төрле уйлар төшүдән мышнай түтиләр каты итеп мөгрәп җибәрәләр, ул да шулай итте, һәм озак та көттермичә киндер, кычыткан үсеп беткән межалар артыннан шулай ук күмәклектән, ягъни көтүдән аеры¬ луның ачы хәсрәтен татыган сыерларның моңлы җа¬ вапларын ишетте. Тавыклар да хәзер көндезге сәгатьләрдә амбар тү¬ бәсеннән төшеп бакчага керәләр, буразналар арасында иренеп кенә чүпләнеп йөриләр, әллә кайчан йолкып ташлаган чүп үләннәр арасында тибенгәлиләр, күп очракта яшь әтәчләргә аяныч беләнрәк карап йоннарын кабартып утыралар. Ә тегеләре кукраеп йөргән була, тәпи очларына басып тавышларын- сынап карамакчы була. Ни бугазга, ни хуразга шул боларның. Гайрәтле әтәч пәхри кычкырса икән ул, титибикәләрнең шундук йөрәкләре өзелеп китәр иде! Кыш алдыннан була торган менә шушындый көн¬ нәрнең берсендә, иртә белән, ниндидер чыжылдаган, дөбердәгән тавышка уянып киттем дә, берни күрмичә, берни аңышмыйча исәнгерәп тордым: ызба эче пар бо¬ 180
лыты белән тулган, кече якта, тәмуг базындагы кебек, кызган ташлар тотып кешеләр йөгерешә. Башта мин котым алынып морҗа артына ук кереп качмакчы идем. Ләкин шул минутта ук көз җиткәнен, кисмәк белән чапчакларны пешекләргә кирәк икәнлеген исемә төшердем. Димәк, тиздән кәбестә чабарга кере¬ шәләр! Бәхет ташый болай булгач! Мин мич башыннан сикереп төштем дә кече якка йөгереп кердем. Төтенгә какланып, тирләп беткән дәү әнигә: — Дәү әни дим, дәү әни... Ә дәү әни?..— дип, аның итәгенә тагылып йөрдем. — Аптыратма әле! Күрәсең ич — вакытым юк! Ни пычагыма юеш идәнне таптап йөрисең әле син ялан аяк? Тагын чирлисең киләме? Хәзер үк мен мич ба¬ шына!..— диде дәү әни. — Кәбестәләрне кайчан җыясы дип сорыйсым кил¬ гән иде. Шуны әйтергә дә кызганасың... Мин кабат мич башына менеп яттым. Түшәм астын¬ да бик бөркү. Биткә пар сылана, тын алып булмый иде. Дәү әни эш арасында миңа бер кисәк ипи белән бер кружка сөт төртте. — Аша да чыгып тай,— диде ул миңа.— Кәбестәне, алла боерса, иртәгә җыярбыз. Ипи белән сөтне ике каптым, бер йоттым. Тиз генә итекләремне, пәлтәм белән бүрегемне киеп ишеккә таш¬ ландым. Аш өеннән кармаланып кына чыктым. Кая карама анда палас белән капланган кисмәк, колаклы һәм колаксыз чапчаклар утыра. Алардан карлыган, арчан, бөтнек һәм тагын ниндидер үлән-яфрак исләре килә, янә дә мунчадагы кебек эссе бәрелеп тора иде. Мич каршына баскан дәү әни: — Кайсыгыз анда ишекне ачык калдырды? — дип кычкырды. Мич эче ялкынланып китте, кызыл ут шәү¬ ләсе дәү әнинең битен яктыртып алды. Болдырга йөгереп чыгу белән саф һава тыныма капты. Минем аркам бик тирләгән иде, күлмәгемне җилфердәтеп җилләнеп тордым. Дәү әти иске күн оегын кигән дә лапаста бер кулы белән чарны бора- бора балта кайрап тора. Чарны үзең генә борып кай¬ равы бик җайсыз ул. Аны әйләндерү малай-шалай эше булмый кем эше булсын! 181
Мин ашыгып лапаска керәм. Дәү әти дәшмичә генә чарның кәкре тоткасын миңа тоттыра. Башта мин бик хәтәр борам, тутыклы су балта астыннан чәчрәпме- чәчри. Күп тә үтми, кикригем шиңә, мин әле бер, әле икенче кулым белән алмаш-тилмәш әйләндерергә тоты¬ нам. Кайрыйсы нәрсәләргә күзем төшүгә кәефсезләнеп китәм, кайрыйсы тәпке, кәбестә пычакларының иге-чиге юк икән әле. Өстәвенә, дәү әти, форсаттан файдаланып, балталарны да кайрар. Нигә килеп тыкшындым соң әле мин бу чарга? Ватылса я берәр нәрсә булса ярар иде үзенә, аннары бу ялыктыргыч эштән котылыр идем. Өстемнән пар бөркелә башлады инде. Чарны мин әйләндерү урынына, киресенчә, ул минем кулымны әй¬ ләндерә хәзер. Әнә шулай хәлем бетте дигәндә генә, капка келәсе чыкылдап куя да ишегалдына Санька ки¬ леп керә. Хозыр Ильяс яки шайтан димәсәң хәтере калыр бу Саньканың, мине бәладән коткарыр яки бә¬ лагә төшерер өчен нәкъ вакытында килеп җитә ул... Мин аңа мөмкин кадәренчә елмаеп карарга тыры¬ шам, тотканы кайчан сорап алыр икән дип көтеп торам. Ләкин эт каешы белән бер ул Санька! Башта дәү әти¬ гә сәлам биреп, аны үз тиңенә санап, хәл-әхвәл сора¬ шып торган булды, дәү әти миңа ишарәләп: «Алыш¬ тыр хезмәтчене»,— дигәч кенә, тоткага гамьсез генә килеп ябышты, аны уенчык урынына шундый җилләтеп әйләндерергә тотынды, чар чыжылдап чокырындагы суны ташытып чыгарды. Дәү әти Саньканы тыя төште, балтаны аз гына югары күтәрде. — Күрмисеңмени, йөзен чыгарам бит,— диде. Мин алар сүзенә катнаша алмавым өчен кыенсынып бүкән өстендә утырам. Ниһаять, алар сүзенә кушылып китмәкче булып: — Без хәзер кәбестә чаба башлыйбыз,— дидем. — Беләм. Катерина Петровна безнең кисмәкләрне дә парлый. Ул безне дә ярдәмгә чакырды. Саньканы шаккатыра алмассың. Ул безнең өйдәге хәлләрне бөртегенә хәтле белә һәм, мәктәпкә бармас өчен, кешеләргә ярдәм итү түгел, хәтта җир дә акта¬ рыр иде. Укытучыларыбыз хәзер аңа тәртибе өчен на¬ чар билгеләре куялар, кисәтү кәгазьләрен өйгә яуды¬ рып кына торалар. Васеня апа бу кәгазьләрне укыгач башта керфекләрен челт-челт йомгалый, аннары Сань- 182
ка артыннан кйсәү таягы белән куып йөри. Левонтий агай аек чагында Санькага сөялләнеп каткан кулларын күрсәтә, белеме аз-маз гына булган кешенең әпәйне бик кыенлык белән генә табуына ышандырмакчы була. Әгәр инде исерек чагы туры килсә, Левонтий агай ма¬ лаеннан тапкырлау җәдвәлен сорый башлый. Җитди чырайлы укытучыга охшарга тырышып, бармагын юга¬ ры күтәрә дә: — Санька! Биш урында биш ничә була? — дип со¬ рый, үзе үк җавабын да әйтеп бирә: — Утыз биш була! — ди. Левонтий агайның хаксызлыгын, биш урында биш¬ нең утыз биш булмавын исбатлап та маташма, файда¬ сыз. Инде хатасын төзәтим дисең икән, ул сиңа шундук рәнҗи, үзенең бик яхшы, тырыш кеше икәнлеген бәй¬ нә-бәйнә аңлатырга керешә. Янәсе ул кайчандыр диң¬ гезче булып бөтен Җир шарын әйләнеп чыккан, хәзер генә бирешеп китүенә карамагыз сез. Капитан булып капитан да Левонтий агаегызның кулын кысып күреш¬ кәне бар. Ә дәрәҗәле бер зур кеше аны, үрнәк хезмәте өчен, суга торган кесә сәгате белән дә бүләкләгән. Дө¬ рес, Левонтий агайны соңга таба пароходтан куганнар кууын. Шул куылу кайгысыннан ул әлеге сәгатьне са¬ тып эчкән. Нинди генә хәлләргә тарып бетмәсен, Ле¬ вонтий агай барыбер үзенең үткәне белән горурлана иде. Ул үзенең әйбәт кеше булуы турында сөйләгән арада Санька өйдән сызган була инде. Шуннан ул Васеня апага ябырыла: ник карамыйсың Саньканы? Фәлән- фәсмәтән. Васеня апа исә кырыкмаса-кырык сәбәп таба, малайның әйле-шәйле укуын Левонтий агай өс- тенә аудара. Шулай бер-берсе белән орышышып киткәч, алар сүзнең нәрсәдән башланганын да онытып җибәрә¬ ләр. Малайны тәрбияләү мәсьәләсенә шуның белән нок¬ та куела. Саньканың авылда бердәнбер курыккан һәм, әйтергә кирәк, хөрмәт тә иткән кешесе безнең дәү әтиебез иде. Санька аны бер көн дә күрмичә тора алмый. Дәү әти дигәндә шундый бирелеп эшли, әгәр дәү әти үзен хуп¬ лап башын кагып куйса, хәтта күзен генә төшереп алса да, бу аның өчен бик зур бәхет булып санала. Санька дәү әтинең күңелен күрү өчен тауларыңны актарып ташларга да риза. 183
Менә без кәбестә җыярга чыктык. Санька зур кап¬ чык белән кәбестә ташыган чагында дәү әти дәү әни¬ не битәрләп кенә торды: — Нишләп син аңа шул хәдәр төйисең? Ат түгел бит ул, бала! Саньканы бала дию мәзәгрәк тоела иде, шуңа күрә дәү әни шундук дәү әтинең авызын капламакчы булды: — Син кайчан да булса бер үз балаларыңны кай¬ гырта белдеңме икән? Кешенеке ай-һай сөйкемле күре¬ нә! Ул каторжанны да,— ягъни Саньканы була инде,— өф-өф итеп кенә торасың. Мондый кадер кайчан үз оныгыңа,— ягъни миңа,— эләккәне бар? Дәү әни нәрсә генә әйтеп бетермәде дәү әтигә, шу¬ лай да икенче юлы Санька капчыгына кәбестәне азрак салды. Санька яңадан ике-өч баш өстәргә кушкач, дәү әни күз кырые белән генә дәү әтигә карап алды. — Иә эчең төшәр! Бала гына бит әле син!.. — Төшми, өстә әйдә! — диде Санька. Ул ап-ак кү¬ чәнне шатырдатып чәйни-чәйни, әле бер, әле икенче аягына таянгалап торды. Дәү әни аның капчыгына бер-ике баш кәбестә өстә¬ де дә аркасыннан акрын гына этеп: — Җитте, атла әйдә,— диде. Санька ыржаеп алганнан соң бакча буйлап артку¬ рага таба йөгереп китте. Ул ишегалдына яшь айгырдай чабып керде, чапкан шәпкә кәбестәләрен болдыр буена дөбер-дөбер тәгәрәтеп җибәрде. Мин дә ике култыгыма берәр кәбестә кыстырып аның артыннан йөгереп килдем. Артыбыздан Шарик та чапты, ул теше белән чалбар балагыбызны эләкте¬ рергә чамалый, наянланып һау да һау өрә, котлары алынган тавыклар аңардан пырылдашып читкә сибе¬ ләләр. Болай уен-көлке белән эшләп йөрү бик күңелле иде. Соңгы кәбестәләрне чабып бетереп мунча алачыгы¬ на тутырганда, кояш төшлектән узган иде инде. Дәү әни табын әзерләргә кереп китте, без исә мунчабызның чи¬ рәм үскән нигез туфрагына хәл алырга утырыштык. Шул чак күк йөзендә кыр казлары гаңгылдаган аваз ишетелеп китте дә, без барыбыз берьюлы башларыбыз¬ ны өскә күтәрдек. Енисей өстендә тасма кебек казлар тезелешкән. Бик югартын очалар. Мин аларны төштә 184
күргән шикелле генә булдым. Тавышлары да төштә1е кебек тонык кына, йомшак кына булып ишетелә; хәзер инде аларның тасмалары җеп кебек кенә нечкәреп калды. Ниһаять, бу нечкә җеп тә җилле көнне хәбәр иткән алсу шәфәкъ нуры эченә кереп югалды. Әллә казларның өзек-өзек авазларын ишетеп кал¬ ганга, әллә бакчабызның соңгы җимеше — кәбестәләр дә җыелып беткәнгә, ә бәлки күрше йортлар тәрәзә¬ сендә иртә кабызган ут шәүләләре чагылып киткән өчендер дә — әллә ничек кенә боегып калдым мин. Хәт¬ та дәү әти белән Санька да үз алларына моңаеп уты¬ ралар иде шикелле. Дәү әти тәмәкесен тартып бетереп төпчеген аяк очы белән изде дә, гүя бирәсен биреп бе¬ тергән шәрә бакча белән түгел, ә хасталы җан дусты белән саубуллашкандай, тирән генә көрсенеп алды. Безнең каршыбызда кәбестә яфраклары чәчелгән, уры- ны-урыны белән бәрәңге сабаклары өеп куелган бакча чирап ята. Ара-тирә генә билчән, сары чәчәк үләннәре¬ нең яшел тубаллары күренгәли. Ә күрше бакчалар бе¬ лән ике арадагы ызаннар, тапталып бетү өстенә, бөтен¬ ләй шыраеп калган. Ялангач ботаклары карала баш¬ лаган ялгыз шомырт агачы бу шырлыкны ^агы да арттыра төшә. Колгалар белән киртәләнгән, кара шәүләләр сузы¬ лып яткан ятим бакчабызны артта калдырып ишегал¬ дына кергәндә дәү әти ишетелер-ишетелмәс кенә: — Менә кышны да җиткезәбез,— дип куйды. Ул капка канатын тыгызлап япканнан соң аркылы бикнең чөен кат-кат бау белән чорнады. Дәү әти оны¬ тылып китте ахрысы, онытылмаса, капканы ачмаслык итеп ябып тормас иде. Әле безнең бакчага чыгып мун¬ ча алачыгындагы кәбестәне ташыйсы бар. Әле капка¬ дан сыер да чыккалар. Ул чыгар да шәрә бакча урта¬ сында сәгатьләр буе селкенми басып торыр, исенә ки¬ леп бөтен авылга ишетелерлек итеп үкереп куяр. Кая китте соң бу яшел болыннар, кайда соң сез дә, мөгез- дәш туганнарым? — дип әйтә булыр ул. Икенче көнне мин иртә белән мәктәпкә киттем,-Кай¬ чан бетәр икән дәрес дип көтә-көтә көтек булдым, ә инде соңгы дәрес тә беткәч, өйгә йөгерә-йөгерә кайт¬ тым. Өйдә хәзер нәрсәләр эшләнеп ятканын мин беләм, шуңа күрә минем тизрәк анда буласым килә иде. 185
Тәпке тавышларын, килесапның чуен киле эчендә чыңлавын, шулай ук өмәгә килгән хатын-кызларның җырлауларын мин урамнан ук ишетеп кердем: Явыз дошманнар, һай, нигә Канатны каера икә-ә-ән?.. Нечкә тавышлы берәү башлап җырлый, аның та¬ вышы шундый әче булып ишетелә, менә-менә колак пәрдәсен ертыр сымак. Ул да түгел, таудан ишелеп төш¬ кәндәй күмәк аваз яңгырап китә: Көнләштереп, акча биреп Җанкаштан аера икә-ә-ән?.. Хатын-кызлар кызмача да булмаса, нинди өмә була ул? Эшләве дә, җырлавы да күңеллерәк булсын өчен алар әнә аз гына тамакларын чылатканнар, шуңа күрә беравыздан сузып-сузып җырлыйлар. Болдыр басмаларын бер итеп кенә сикереп менәм. Аш өе ишеген ачсам — әтекәем лә! — ызба тулы хатын¬ нар! Ул тукылдаталар, ул чыкылдаталар! Дәү әни бе¬ лән өлкәнрәк хатыннар аш өенең озын өстәлендә кул¬ лары белән кысып-кысып кәбестә уалар. Кәбестә аяк астындагы кар кебек шыгыр-шыгыр итә. Өмәчеләрнең җиңнәре терсәккә хәтле сызганылган, ә куллары кәбес¬ тә вагы белән кызыл чөгендер суы эчендә йөзә. Өстәл¬ нең бер читендә тыгыз катламнар булып ап-ак кәбестә яфраклары өелеп тора. Шунда ук тәңкә-тәңкә кншер, эре токмач рәвешендә чөгендер турап куелган. Мич ти¬ рәләре, ян сәке һәм өстәл аслары кәбестә башлары бе¬ лән тулган. Ә идәнгә ташланган яфрак, күчәннәр шун¬ дый күп, идән үзе күренми дә. Ишек катында түгәрәк капкач каплаган биек кисмәк. Капкач өстенә болган¬ чык чөгендер суы чыгып та өлгергән инде. Суның да өстендә әнис белән шөет, ягъни укроп төшләре йөзеп йөри — дәү әни кәбестәгә хуш исле булсын өчен теге¬ сен, монысын салырга ярата. Минем авыз суларым килеп китте. Кисмәктән бер чеметем кәбестә алып капмакчы идем дә, мине Санька күреп алды һәм бармагы белән ишарәләп үз янына ча¬ кырды. Санька малайлар котырып уйнаган түр якка да, гүрничәгә дә кермичә, хатыннар белән беррәттән утыра иде. Аның күзләре калайлана төшкән. Әллә үзе¬ нә бераз гына кәктергәннәр, әллә хатыннарның әйтте- 186
реп утыруларыннан шулай әсәрләнгән малаең. Ул киле¬ сап белән шундый каты тукый, -әйтерсең өй эчендә чир¬ кәү чаңын сугалар. Санька шулай тоз төя-төя җырлап та җибәрде: Витька остарган икән — Бәлеш урлаган икән! Әбисе көне буе Эзләп тапмаган икән!.. Өйдә мине шатлыклы бәйрәм көтәсен мин алдан ук белеп тора идем, аякларым җиргә тимичә, йөгерә-йө- герә кайткан идем. Ә менә Санька үзенең җыры белән өстемә салкын су койгандай булды. Мин чынлап та бервакыт өйдән бәлеш урлап чыгып Санька бирәннең үзен үк сыйлаган идем. Бу хәл күптән булды. Әйбер урлаулардан тәүбә итеп әлеге гөнаһымны юганга да бишбылтыр инде. Ләкин миңа кышын да, җәен дә тын¬ гылык юк икән, өстәвенә җыр белән җанымны кыйный¬ лар әнә! Мин борылып чыгып китмәкче идем, әмма дәү әни шул вакыт алъяпкычына кулын сөртеп Санькага бар¬ мак янап куйды, Васеня апа исә аның керпе башына чәпелдәтеп алды, шуннан минем чуар күңелем тыныч¬ ланып китте. Дәү әни мине түр бүлмәгә алып керде, буш тәлин¬ кәләр белән рюмкаларны өстәл почмагынарак куйган¬ нан соң ашарыма бирде. Аннары сәке астыннан шешә чыгарып көйли-көйли рюмкаларга кызыл аракы кояр¬ га кереште: — Иәле, кызкайларым, күз нурларым, ачымасын өчен кәбестәсе, җибәрик әле бу нәмәстәсен! Тәмле бул¬ сын, телне йотарлык булсын!.. Кәбестә тапаудан әүвәл бер тәпке туктап калды, аннан икенчесе, өченчеләре туктады. Минем Апроня тутам егетләрчә тамак кырып куйды: — Әйдәгез, ирем Пашканың тамагына бу аракы сөяк булып кадалсын өченгә, минем тамагымнан терек суы булып аксын өченгә җиппәрик берне!.. Хатыннар хахылдап көлешеп алдылар. Рюмкалар бушатылганнан соң алар үз ирләрен шундый яман сүз¬ ләр белән телгә ала башладылар, бүтән вакыт булса, ул сүзләрне әйтү түгел, күңелләренә китереп тә кара¬ маслар иде. 187
Мужикларга бүген бу ызбага керү юк, керергә те¬ ләсәләр дә хатыннар аларга алдыгыздан артыгыз ма¬ тур диярләр иде. Левонтий агай, бик кирәк нәрсәмне таба алмыйм, эзли-эзли аптырап беттем, дигән булып бик кереп ка¬ рамакчы иде дә, ләкин хатыннар шундый тавыш куптар¬ дылар, пычак, тәпке күтәреп Левонтий агай өстенә шундый өерелешеп килә башладылар, тегесе: «Котыр¬ дыгызмы әллә, нәгъләтләр!» — дип тизрәк чыгып китү ягын карады. Тик дәү әнием бүген гадәттән тыш юмарт иде шул, Левонтий агайга бер рюмка аракы чыгарып бирде. Шуннан Левонтий агайның урамнан карлыккан тавышы ишетелде: — Әй, катыннар! Кәбестәгез дә шуның кебек тәмле булсын! Аннан-моннан капкалап алгач мин дә эшкә кушы¬ лып киттем. Агач тукмак белән тыгызлый-тыгызлый кисмәк эченә чабылган кәбестә тутырдым, башлы кә¬ бестәләрне яшел яфракларыннан чистарттым, Санька белән кулалмашка киледә тоз төйдем, идәндәге юеш яфраклар өстеннән тая-тая йөгереп йөрдем, хатыннар¬ га кушылып җырлаган булдым. Аннан дәртләнеп ки¬ теп үзем дә мәктәптә өйрәнгән бер җырны җырлап ташладым: Дуняның чәч толымын Кичке җил сүткән мәллә?! Бите нигә алсу икән, Матрослар үпкән мәллә?! Һай, Дуня, гөлкәем, Гөлкәем, җиләккәем! — Өзелә лә үзәкләрем! — дип, дәү әнием кулларын чабып куйды: — Хезмәтчем нәмәстәгә өйрәнгән бит! Менә гыйлем нишләтә! Мин бу мактауга эреп киттем һәм тагы да акырыб¬ рак җырлап җибәрдем: Тәрәзәсен ват-җимер! Слабуд кирәк түгел! Әйт әле син, Дунечка, Билләрең нигә нечкә? һай, Дуня, гөлкәем, Гөлкәем, җиләккәем. Әнә шулай, җыр арасында, эшләр тәгәрәп кенә бар¬ ды. Хатыннар бер рәткә утырып озын тагаракларда 188
Кәбестә чабалар. Кайвакыт берәрсе, тигез ритмны бо¬ зып, тәпкесе белән тагарак читенә китереп суга һәм агач тагарак дөп итә, шуннан әлеге хатын мутланып әйтеп куя: — Энекәем лә! Хәлем беткән ләбаса минем! Бүтән өсти күрмә миңа, Катерина түтәй! — Миңа да җиткән! Юкса, яфраклар өстенә авып китәм хәзер! — Мин дә авам! — Безнең ише типке астында яшәгән хатыннарга күп кирәкмени... — Ахирәткәйләр! Иәгез әле онытып торыйк шул кайгыларны! — дип аваз сала дәү әни.— Ул кайгылар үлгәнче ияреп йөри әле безнең итәккә. Җырлап җип- пәрик булмаса. Густа, әйдә башла! Тозлак исе, кызыл аракы исе аңкып торган дымлы һава янә Августа апаның яңгыравык тавышыннан кал¬ тырап китә. Әле генә күзләре яшькә чыланып алган хатыннар бердән кубынып көйне күтәреп алалар һәм сузып-сузып озын көйләргә җырлыйлар иде. Дәү әни дә кушылып җырлый, ләкин аның кулы бер генә дә тик тормый. Ул урталай киселеп тә яңадан ябышып калган кәбестә башларын аерып тозлы суга манчып ала, аннары ипләп кенә рәт-рәт итеп кисмәк эченә тезә, өсләренә тоз белән уган, буланып торган вак кәбестәне түши — бу эшне ул беркемгә ышанып тапшырмый, һәрвакыт үзе эшли торган иде. Соңыннан хатыннар безгә кәбестә авыз итәргә кил¬ гәч: — Менә бит чәнчелгере! Әллә берәр сихерен белә¬ сеңме син моның, Петровна! Шикәр дә шикәр, синең кәбестәң дә шикәр!..— дип, дәү әнинең осталыгына хәй¬ ран калалар иде. Бу мактауга дәү әнинең күңеле дулкынлана, ул эченнән горурланып, тыйнак кына җавап бирә: — Нәстә ул сихер! Баш кирәк монда, баш! Аннан кулыңны кызганма. Кул тәм дә бирә, матурлык та бирә. Кулымны бер дә кызгана белмим шул мин, шуңа күрә дә төне буе сызлыйлар алар... Кичкә таба ыгы-зыгы кими төшә. Әле гүрничәдән, әле түр бүлмәдән берән-сәрәнләп балалар чыга башлый. Алар макмырлаганчы татлы күчән ашаганнар, һәм¬ мәсе дә эчләреннән зарлана, өйгә кайтыйк дип шыңшый. 189
Хатыннар аларгй кызганып карыйлар, үзләрен кйей- дергәндә: «Сездән котылып буламы соң, җәһәннәм ки¬ сәүләре! Бер генә дә тынгылык бирмисез!» — дип арт¬ ларына җиңелчә генә шапылдатып та алалар. Өмәче¬ ләр сый-хөрмәт өчен дәү әнигә рәхмәт әйтәләр, инде син дә безгә килеп чык, Петровна, дип аны үзләренә дәшәләр. Дәү әни дә аларга булышканнары өчен рәх¬ мәт белдерә, кирәк булу белән әйтерсез, барып чыгар¬ мын ди. Караңгы төшкәндә генә аш өеннән кәбестә вагы белән яфракларны себереп чыгаралар. Апамнар тиз кул¬ дан гына идәнне юып алалар, тегендә-монда паласлар ыргыталар. Нәкъ эш беткән вакытка ышнадан дәү әти белән Кече Коля кайтып керә. Ышнада безнең чабын¬ лык калган иде әле, алар да андагы эшләрне кар төш¬ кәнче төгәлләп кайтканнар иде. Дәү әни табын әзерләде. Шешәдә «ялгыш» кына кал¬ ган аракыны рюмкаларга салып дәү әти белән Кече Коля алдына куйды. һәммәсе дә арган, һәммәсе дә дәшми-тынмый ашый. Шулай да мужиклар кызыксынган булып сорап куя¬ лар, ничек соң, кәбестәне тозлап булдымы? Дәү әни, ходайга шөкер, тозладык, дип җавап бирә. Кәбестә быел бик сусыл, эшебез уңарга охшап тора, тик менә тозы күңелгә ятмый, әллә ниткән сорыдыр, ачылыгы да чамалы, кәбестәне бозмаса гына ярый инде. Му¬ жиклар, әлбәттә, дәү әнине тынычландыралар, хәтерлә әле, унтугызынчымы, егерменчеме елда тагы да начар¬ рак тоз белән тозлаган идең бит, диләр, әмма дә ләкин кәбестә бик тәмле булды, тамак үткәрергә дә ярады, диләр. Ашаганнан соң дәү әти белән Кече Коля тәмәке тартып алалар, ә дәү әни подвалны исләренә төшерә: андагы өсәкләрне сиплисе, төзәтәсе бар бит әле, му¬ жиклар, ди. Көне буе аяк өстендә булган дәү әни, кү¬ зеннән яше сыпылып чыгарлык итеп, иснәнеп ала, шу¬ лай да Кече Коляга үгет-нәсихәтен бирми калмый: йортта әнә нихәтле эш өелеп ята, син аулак өйдә алай бик озак юанма, ул биләмче Нюраң белән әтәчләр кыч¬ кырганчы йөрмә, юкса тагын йокың туймый калыр. Дәү әни Нюрага карата тагын әллә нәрсәләр әйтеп бетерә. Хикмәт шунда: Нюра Кече Коля белән бездә 190
торса да, дәү әни белән һаман әле тыныша алмый, кай¬ вакыт үз әти-әниләренә китеп бара иде. Кече Коля дәү әнине күндәм генә тыңлый, ләкин ул әйткәннәрнең җилгә очасын абый үзе дә, дәү әни дә белеп тора. Кече Коля өйдән чыгуга, әле болдырда ча¬ гында ук, нәрсәдер көйләргә керешә. Ә инде капкадан чыккач: — Әй, Миша! Кайчан бозаулыйсың инде син? — дип кычкыра. Нәсел-нәсәбеннән аерылган Мишка Коршуковны Ав¬ дотья түти вакытлыча үз өендә тота иде. Мишка Кече Коляның сүзенә каршы: «Яз бар, көз бар, ашыгып ни эш бар?» — дип җавап бирә. Тиздән урамда Мишканың гармуны шыңгырдый башлый. Ул да түгел, Мишка белән Кече Коля тәрәзә¬ ләр каршында тозлы-борычлы такмазалар әйттерергә керешәләр. Авдотья түтинең кызлары пәрдә читләрен чак кына ачып, кача-поса гына алар артыннан карап калалар. Авдотья түти аларны бик коры тота, дөресен¬ дә, тотып бетерә алмый. Кызлар еш кына өйдән качып чыгалар, шуннан Авдотья түти аларны урам буенча эз¬ ләп йөри, үзләрен берәр аулак җирдә эләктереп чәчлә¬ реннән сөйрәп алып кайта иде. Дәү әни лампа куыгына өреп утны сүндерә, ерагая барган егетләргә колак салып пышылдап куя: — Тагын сугыш'асылар икән! Ә теге сөйрәлчек ни катын, ни совет кәләше була белмәде. Ямап-җөйләп өйдә генә утырасы ие дә бит, юк, итәгенә ут капкан ке¬ бек уенга йөгерә. Чәнчемәсәләр генә ярый инде Коля¬ ны. Халык хәзер бик бозылган. Ходаем, берүк сакла... Ул озак кына тынычлана алмый борсаланып ята, авыз эченнән мыгырданып уфтанып куя, догаларын укый. Шул чак башыма бер уй килеп төшә: аның бо¬ лай борчылулары Кече Коляга гына кайтып калмый бит. Хәзер инде башка чыккан, үз көннәрен үзләре кү¬ реп яткан абыйларым белән апамнар да кайчандыр кичке уеннарга йөргән һәм дәү әни аларны да төннәр буе тынычсызланып көткәндер, һәммәбезне дә, шул исәптән мине дә кайгырткан дәү әнигә бик зур-бик зур йөрәк кирәктер. Өстәвенә бу йөрәккә тазалык та ки¬ рәктер! — Кулларым, нишләп шул хәдәр сызлыйсыз сез?! — дип ыңгырашып ята дәү әни.— Ңинди генә төнәтмәләр- 191
гә салыйм соң үзегезне?! Нәрсә генә ышкып карыйм сезгә?! — Дәү әни, дәү әни дим? Әйдә нашатырь сөртеп карыйк.— Мин үзем нашатырь спиртын бер дә ярат¬ мыйм, ул күзне ачыттыра, борынны пычак кебек ярып керә. Ләкин дәү әни хакына мин боларына да түзә¬ чәкмен. — Син йокламадыңмыни әле? — дип дәшә миңа дәү әни.— Хәзер үк йом күзеңне! Син маңкачтан баш¬ ка да юеш әле монда! Каян килгән фелшар!.. Тәрәзә капкачлары безне дөньядан, яктыдан аерып куйганга өйдә баз тынлыгы хөкем сөрә. Аш өеннән ачый башлаган кәбестә исе килә, ул хәзер түгәрәк так¬ тасы өстеннән ташлар белән бастырылып бокы-бокы куыкланып утыра булса кирәк. Стенада сәгать текелди. Дәү әни, ниһаять, тыныч¬ лангандай була, сызлаган кулларына йомшак урын тапкандыр, күрәсең. Тәрәзә капкачы ярыкларыннан таң яктысы сөзелеп керергә дә өлгерми — дәү әни яңадан аякка баса. Бер кат өй эшләрен бетергәннән соң ул берәр күршесенә ярдәмгә ашыга. Анда да өмә матавыгы башланып китә, тәпкеләр тәпелди, җырлар җырлана һәм күчән ашый- ашый гарык булган малайлар, эчләрен тотып, абзар артына йөгерә. Кәбестә өмәләре бездә бер, хәтта ике атнага сузыла, шушы вакыт эчендә кая гына барсаң да тәпке авазла¬ ры ишетелеп тора. Хатын-кызлар бу көннәрдә кибеттә еш кына күренгәлиләр, шәл астына шешә кыстырып ялт кына чыгып сызалар. Ир-атка йортта рәт калмый. Алар ындыр капкасы яки ташландык амбар янына җыелы¬ шып, бер-берсенең янчыгыннан чеметем генә тәмәке алып махра тарталар, ашлык сугу, тиенгә ауга чыгып китү турында, янә дә тиздән төшәсе чана юлы турында ашыкмыйча гына гәп сугалар. Тәпкеләр тукылдый торгач, хатыннар озын көйләргә күмәкләп җырлый торгач, сиздерми генә, посып кына кыш килеп җитә. Хатыннар, бала-чагалар ызбадан-ызбага күчеп кә¬ бестә чабып йөргәндә Енисей читендәге бакчаларның түбән очлары бозланып ката, кай арададыр йомшак кырпак кар белән каты кар ярмалары да сибәләп таш¬ лый, су өстеннән сил ага башлый, Үгез сырты әйтерсең 192
ак чикмән киеп куя, ә астарак, түбәндәрәк кап-кара җылу барлыкка килә. Соңга калган кыр казлары да безнең ташлы, кыялы җирләребезне өнәп бетермичә, анда оя корырлык яки утырып хәл алырлык та урын тапмыйча, ары табан очып китәләр. Беркөнне иртә торып тышка чыксаң, бөтен тирә- якны ап-ак кар каплаган була. Сыер алдына беренче мәртәбә сәнәк белән зур гына күбә печән ташлыйлар, шуннан ул хуш ис бөркеп торган бу печәнгә башын тыга да, хәтта мөгезен дә күрсәтмичә, кыштыр-кыштыр ашый башлый. ^Шарик, акылыннан язгандай, ак кар өстеннән ут¬ тай чабып йөри, туктаусыз өрә, сикеренә. Көндез мужиклар аш өендәге чапчаклар белән кис¬ мәкләрне янтайтып тәгәрәтә-тәгәрәтә чыгаралар да шома такта өстеннән шудыртып подвалга төшерәләр. Аш өе шундук иркенәеп китә, дәү әни юеш чүпрәк бе¬ лән идәнне сөртеп ала. Аннары ул эмальле кәндигә са¬ лып алсу төскә керә башлаган кәбестә алып керә. Кат¬ ламлы сусыл кәбестәне пычак белән тураганнан соң безнең алга чәнечке һәм ипи кисәкләре куя. Ләкин кәбестәне әүвәл иписез генә авыз^итеп ка¬ рыйбыз. Менә Кече Коля кытырт-кытырт итеп кәбестә чәй¬ нәргә керешә. Мин дә ашыкмый гына кетердәтәм. Дәү әти авызын мүкелдәтеп чәйнәштерә. Дәү әни читкәрәк баскан да бик киеренке хәлдә гаилә хөкемен көтә. Ниһаять, Кече Коля: — Кәбестә бик уңган! — дип нәтиҗә ясый, «эһем!» дип тамагын кырып куя да чәнечке очы белән тагын бер кисәк кәбестәне элеп ала. Мин дә баш бармагымны тырпайтам: — Кәбестә менә дигән! Дәү әти кабаланмый, гадичә генә: — Ярый. Ашарлык,— ди. Дәү әни бармакларын күкрәгенә төрткәләп ала, пы- шын-пышын килеп үзалдына сөйләнә: «Ходайга шөкер, ходайга шөкер! Хәзер ничек тә кышны үткәрербез. Бә¬ рәңге күп чыкты, үзебезгә дә, сатарга да җитәр. Коля- га пима юнәтербез. Үзенә тун алырга кирәк булыр инде. Витяның да өс-башын карарбыз, һич төткәзеп булмый үзенә, корт чаккырының...» Дәү әни яшь киленмени, көне буе бөтен ызбаны 13 М-527
бетереп ж,ил-ж.ил атлап йөри, үз алдына сөйләшә, әле миңа кычкырына, әле аяк тибеп Шарикны орышкандай итә. Ләкин мондый көнне Шарик та, мин дә дәү әнидән курыккан юк. Ул көнне дәү әни берәрсен тиргәсә дә, чынлап торып тиргәми, юри генә әрләштергән була иде. Кыш үзенен салкыны, карлары белән авылны бик озакка томалап куя. Тормышның түбә асты белән ка- ралты-кураларда гына аз-маз кыймылдаганы сизелә. Әгәр хужалар булдыклы булса, яшелчәсен, җиләк-җи- мешен һәм кәбестәне дә кыш буена житәрлек итеп әзерләп калдыралар, кышын нужасыз гына чыгалар, кичләрен эрбет чикләвеге чиртәләр, әкият тыңлыйлар, ә инде Крещение көннәрендә чатлама суыкта па ояла¬ рыннан чыгып типтереп йөриләр, рәхәтләнеп бәйрәм итә- Рһәм һәр ызбада өстәл уртасына тәлинкә я коштабак белән тозлаган кәбестә куела. Кәбестә чалдоннарның төп азыгы да, хәсрәте дә ул. Әмма табынында бөкре- бөкре каты кисәкләтә дә, тип-тигез сусыл яфраклата да, тәпке белән вак кына итеп чабылган хәлендә дә, авыз суларыңны китереп, алсу шәүләле кәбестә утырса, шуннан да зуррак бәхетнең кирәге дә калмый. Нинди генә сихри көчләргә ия түгел иде ул кәбес¬ тә — аларын мин күпме яшәп тә белеп бетерә алмадым. Аны бәрәңге янына куеп та, шулпага салып та, кыздырып һәм пешереп тә кыш буе ашый торгач, ничә¬ мә-ничә чапчакны, кисмәкләрне бушатып куялар. Аның каравы, чалдоннар үгез кебек таза, картаеп беткәнче бер генә тешләре дә коелмый, шулай ук күңелләре дә бик көр була. Алар кәбестә ашап ике кешелек эшли, өч кешелек эчә торганнар иде. МИННӘН БАШКА ГЫНА ТӨШКӘН РӘСЕМ Тирән йокыга талдыра торган бик озын төнле кыш уртасында әүвәлге кулак йортына урнашкан мәктәбе¬ бездә искиткеч бер вакыйга булып алды. Шәһәрдән олауга утырып фотограф килде! Болай гына түгел, эш белән, рәсемгә төшерү өчен килде. Әле шунысы да бар, фотограф карт-корыны да, әгәр ирек куйсаң берәүне дә төшертмичә, бары үзлә¬ 194
рен генә төшерттерәсе, бары үзләрен генә мәңгеләште¬ рәсе авыл түтиләре белән авыл агайларын да түгел, ә безне, мәктәп укучыларын төшерергә дип махсус кил¬ гән иде. Фотограф өйлә җиткәнче килгәнгә, ул көнне дәрес¬ ләрне туктатып торырга булдылар. Ирле-хатынлы укы- тучыларыбыз фотографны кемгә урнаштырырбыз икән дип уйга калдылар. Алар үзләре авылдан сөрелгән бер гаиләнең ызба дип әйтерлеге дә калмаган иске генә бер өендә, аның да әле бер як өлешендә генә яшиләр, ләкин аларның һич елаудан туктый белмәгән яшь балалары бар. Укы¬ тучыларның өйләрен караштыручы Авдотья түтинең гозере буенча безнең дәү әни ул баланың кендеген, әти-әнисеннән яшереп кенә, өч мәртәбә имләп караган, ләкин баЛа әле дә булса төннәр буе акырып чыга һәм, дәү әни сүзенә караганда, аның кендеге өзлексез елау¬ дан суган хәтле булып шешеп чыккан ди инде. Ызбаның икенче ягына салчыларның участок конто¬ расы урнашкан, анда корсаклы самавыр хәтле телефон эленеп тора, көндез бу телефоннан бугазың ертылганчы кычкырсаң да сөйләшеп булмый, ә төнлә белән ул шун¬ дый каты шалтырый, аның тавышыннан түбәдәге мор¬ җалар ишелеп төшәрлек була, аның каравы төнлә рә¬ хәтләнеп сөйләшә аласың. Бүтән вакытта участок на¬ чальствосы яки исерепме, эшсез аптырап йөрүдәнме килеп кергән бүтән халык та телефон трубкасына көне буе кычкырып тора, хәтта кайбер мужиклар аңа кы¬ чыткан телләрен басар өчен, ягъни сүгенер өчен генә дә керә торганнар иде. Әлбәттә, фотограф хәтле фотографны мондый йорт¬ ка куна, кертергә ярамый иде. Укытучылар аны узгын¬ чылар йортына кертик дигәч, моңа Авдотья түти кар¬ шы төште. Ул укытучыны аш өенә алып керде дә, уңай¬ сызланып кына булса да, ләкин кистереп болай дип аңлатып бирде: — Кунакны анда төшерәләрме соң инде, анда ям¬ щик оясы бит. Көмешкә эчәләр дә ярылганчы суган, кәбестә, бәрәңге ашыйлар. Ярый ла ашаганнан соң йоклап китсәләр, кич буе әдәпсезләнәләр.— Авдотья түти бик ышандыра алмадым ахрысы дип уйлап тор¬ ды да өстәп куйды: — Аннан ул ямщиклар бет тә иярт¬ мәгәе әле... 13* 195
— Алайса нишлик соң? — Алайсаммы? Мин тиз генә бер җиргә барып кай¬ тыйм әле. Аннары әйтермен.— Авдотья түти башына шәлен генә япты да ызбадан ашыга-кабалана чыгып та китте. Авдотья түти фотографны салчылар конторасының десятнигына урнаштырды. Десятник авылыбызның укый-яза белүче бик эшмәкәр кешесе иде. Үзе ул сөр¬ генчеләр нәселеннән иде. Аның атасынмы, бабасынмы бу якка сөргән булганнар. Күптән инде безнең авыл кызына өйләнгән, аны бөтен авыл кода дип йөртә, якын дуска саный, сал-урман хәзерләүдә, известь яндыруда акчалы эш аласы килсәләр дә һәрвакыт аның белән киңәшә торганнар иде. фотограф өчен десятниклар суйган да каплаган инде. Теләсәләр бик акыллы әңгәмә куерта алалар, кала аракысына нәфсесе булса, табынга анысы да ки¬ леп утыра. Бу хәбәрне ишеткәч укытучы үзе дә, укучылар да, авылыбызның һәммә кешеләре дә җиңел сулап куйды, чөнки фотограф өчен барысы да ах итеп тора, янәсе менә без сине ничек кайгыртабыз, моны онытма инде син, агайне, балаларыбызны тиешенчә итеп, әйбәт итеп сурәткә төшер. Укучылар ничек төшик икән дип кич буе киңәшеп йөрделәр. Утырып төшәсе урыннар, киясе киемнәр, та¬ гын әллә ниткән тәртипләр, кагыйдәләр турында баш вата-вата алар көтүләре белән авыл буенча әрле-бирле килеп йөрделәр. Урын мәсьәләсе минем файдага чи¬ шелмәгән иде. Алар болай уйлаганнар: әйбәт укучы¬ лар — алда, уртача укучылар — уртада утырып төшә, ә сөйрәлеп баручылар ин артка басарга тиешләр. Әле¬ ге кышта да, аннан соңгы елларда да мин үземнең әй¬ бәт укуым белән, тәртипле булуым белән дөньяны шак¬ катыра алмадым. Мин урта рәтләргә утырып төшәргә дә исәп тота алмый идем. Санька урыны кайда булса, минеке дә шунда, ягъ¬ ни иң артта. Шуннан без, барыбер инде башыбыз беткән дигәнне белдерер өчен, малайлар белән сугы¬ шырга чамалап карадык. Тик малайлар безнең белән артык мәшәкатьләнеп тормадылар, безне үз яннарын¬ нан куып кына җибәрделәр. Болайга киткәч без Санька белән тау шуарга бул- 196
дык. Шундый текә тауны сайлап алдык, башында мне булган кеше андый таудан гомерендә дә шумас иде. Без Санька белән чанага утырып егетләрчә кычкы¬ рып төшәбез, әшәке итеп сүгенәбез, ташларга бәрдереп чана башларын ваттырабыз, тезләребезне авырттырабыз, егылабыз, тәгәрәшәбез. Безнең бөтен җиребезгә, хәтта пима эчләренә дә кар кереп тулды. Дәү әни безне караңгы төшкәч кенә тау буеннан эзләп тапты, таяк белән икебезнең дә көебезне китерде. Бу котыруның нәтиҗәсе төнлә күренде — минем аяк¬ ларым сызлый башлады. Алар һәрвакыт дәү әнием әйткән «рематизм»нан әрнеп тора. Ә «рематизм» миңа, янәсе, әниемнән күчеп калган. Пима эчләремә кар керде исә, аякларыма суык тия, шуннан алар үте¬ реп сызларга тотыналар иде. Әле чана шуган кичтә дә аякларым чатнап-чатнап авыртты. Мин, авыртудан үкереп җибәрмәс өчен, те¬ шемне кысам, әле табаннарымны кызу мичкә терим, әле корып каткан буыннарымны учым белән ышкырга керешәм, шулай да басылмагач, ике аягымны да тун җиңнәре эченә тыгып куям — ләкин бернинди файда күрмим. Шуннан мин түзмичә үкереп җибәрдем. Башта кө¬ чектәй акрын гына шыңшып яттым, аннан сабыр са¬ бым ычкынып китте, буаларым ерылды. — Шулай булыр дигән ием аны, дигән ием аны! — дип сукрана-сукрана дәү әнием түшәгендә кузгалып куйды: — Авыз-борыныңны берьюлы корт чаккырысы! Әйтмәдемме мин сиңа суык алдырма, суык алдырма дип?! — Дәү әнинең тавышы һаман саен катырак ише¬ телә барды.— Соң дәү әнисен ул санга саныймы?! Аның әйткәнен тыңлыймы?! Менә ят хәзер, беткере! Үкермә ичмаса, үкермә!—Дәү әни торып басмакчы иде дә, баса алмады, билен тотып караватына утырды. Үз биле кузгалгач тавышы бердән сүрелеп китте: — Уф, үз башым да бетә ахрысы инде... Ул лампа кабызып аш бүлмәсенә күчте, киштәдәге шешәләрне-савытларны шалтыратып алды. Дәү әнием¬ нең тавышыннан курыккангамы, әллә, ни булыр икән дип, тыңланып калгангамы, мин хәлсезләнеп изрәп киттем. — Кая соң син? Мин мөмкин кадәр кызганыч тавыш белән: 197
— Менә ич, монда-а-а,— дидем, шундук тынып та калдым. — Монда-а-а! — дип үртәп алды дәү әни. Караңгы¬ да кармалана торгач, ниһаять, ул мине тапты, башта миңа йодрыгы белән нык кына төртеп алды. Аннан: — Мин сиңа әйтмәдеммени? Мин сине кисәтмәдеммени? — дип кабатлый-кабатлый аякларымны корытканчы на¬ шатырь спирты белән ышкыды. Өстәвенә әле икенче кулы белән миңа тукмаклар яудырып торды. Мин ләм-мим дәшмәдем, карулашмадым, чөнки ул мине дәвалый иде бит. Дәү әни тәмам арып бетте, хәтта тел әйләндереп сүз әйтә алмаслык булды. Кырлы шешәгә бөкесен тык¬ кач аны морҗа кырына терәтеп куйды да мамык шәл сәләмәсе белән аякларымны төрде, аның өстеннән тун ябып куйды, спирттан чемердәп торган учы белән би¬ темдәге яшьләремне дә сөртеп алды. — Алла боерса, тынычлап кына йокларсың инде хәзер, атакаем...— дип мыгырдана-мыгырдана ул күтәр¬ мәдән төште. Дәү әни бер уңайдан үз билен дә, кул-аякларын да сасы спирт белән ышкыр хәзер, ышкыр да караватына түнәр, йортның иминлеген саклаучы, шул исәптән йокы сагында да торучы изге Мәрьям анага атап догалар укып алыр. Догаларның уртасына җиткәч ул, бүленеп, йоклап киттем микән дип, минем якка колак салып то¬ рыр һәм мин йокы аралаш дәү әнинең: — Ник бәйләнде соң әле бу чир балага? Өсте-башы бөтен, пималары җылы, тәрбиясе дә кешечә... Әнә Ле¬ вонтий каторжаннары кар өстеннән ялан тәпи дә чаба... Ә моның?..—дип, үзалдына сөйләнгәнен ишетеп ка¬ лам. Ләкин әлеге төндә йоклап китә алмадым мин. Дәү әнинең догалары да, нашатырь спирты да, әниемнеке булган өчен күңелемә бик якын, күптән ияләшеп бет¬ кән мамык шәл дә хәлемне җиңеләйтә алмады. Мин тыпырчына-тыпырчына төне буе акырып яттым. Дәү әни үзе дә куркып калды, мине дөңгечләми баш¬ лады. Ул бөтен даруларын сынап карап та берни кыла алмагач елап җибәрде, дәү әтигә ябырылып: — Ничек оялмыйча ятасың, йокы бирәне? — диде. — йокламыйм мин, йокламыйм. Нишләргә куша¬ сың соң? 198
— Мунча як. — Төн уртасындамы? — Төн уртасында! Барин булып ятма әйдә! Күрә¬ сең ич баланы!..— Дәү әни шундук ике кулын битенә каплады: — Каян килгән каза булды бу?! Ни өчен ми¬ нем ятим оланкаемны тал чыбыгыдай сындыра ул?! Син озакмы анда тамак кырып йөрерсең, туңбаш? Нәрсә эзлисең? Кичәге көнеңнеме? Әнә бияләйләрең. Әнә бү¬ регең!.. Иртә белән дәү әни мине мунчага күтәреп барды, мин үз аягым белән йөри алмый идем инде. Дәү әни каен себеркесен кайнар суга тотып пешергәннән соң аның белән аякларымны бик озаклап ышкыды. Аннан пар салып кызган ташлар өстендә дә аякларымны то¬ тып торды. Себеркене икмәк квасына манчып чүпрәк аша бөтен җиремне чапты. Ахырдан кабат аякларым¬ ны нашатырь спирты белән уды. Өйгә кергәч дәү әни миңа агач кашыкка салып кызыл борыч төнәткән ара¬ кы эчерде, чылатылган нарат җиләге бирде. Иң соңын¬ нан мәк башлары салып кайнаткан сөт эчерде. Шуннан мин төш җиткәнче йокладым. Кемнәрнеңдер кычкырып сөйләшкән тавышларына уянып киттем. Санька минем янга бәреп кермәкче бу¬ ламы, әллә аш бүлмәсендә дәү әни белән даулашып ята идеме шунда. — Мин сиңа ана телендә әйтеп торам! Бара алмый ул мәктәпкә, бара алмый!..— ди дәү әни.— Күлмәген дә хәзерләп куйган ием, югыйсә. Бишмәтен дә киптер¬ гән ием, иске булса да һәйбәтләп ямаган ием. Ә ул урын хастасы булды әнә... — Катерина тәтәй, аппаратны бастырып куйдылар бит инде. Укытучы мине Витяны алмага җибәргән ие. Катерина тәтәй!..— дип үз киресен куа иде Санька. — Бара алмый дим бит... Туктале, тукта, тау шуар¬ га син үзең котырткансыңдыр әле аны, каторжан! — дип, кылт итеп исенә төшерде дәү әни.— Котырткансың да үзең хәзер... ә?.. — Катерина тәтәй дим... Мин дәү әнигә һәммә эшне дә булдыра алуымны күрсәтергә теләдем һәм шундук мич башыннан шуы¬ шып төштем. Ләкин аякларым мине тыңламадылар, сы¬ гылып килделәр. Мин дөберт итеп ян сәке турысына 199
идәнгә тәгәрәп киттем. Дәү әни белән Санька шундук яныма йөгереп килделәр. — Барыбер барам! — дип кычкырдым мин дәү әни¬ гә.— Бир күлмәгемне, бир чалбарымны! Барам дигәч барам! — Кая барасың, кая? Мич башыннан идәнгәме? — дип башын чайкаштырды дәү әни, миңа сиздерми генә Санькага кул изәп куйды: ычкын хәзер үк! — Санька, тукта! Китмә-ә-ә!..— дип иңрәп кычкыр¬ дым мин һәм атларга тырышып карадым. Дәү әни мине култыгымнан тотып алды, үзе дә мине бик кызганып юаш кына әйтеп куйды: — Кая барасың син бу хәлеңдә, йә? Кая? — Бара-а-ам! Күлмәгемне китер! Бүрегемне!.. Минем кыяфәтем Саньканы да шашындырды булса кирәк. Ул таптанып торды-торды да фотога төшү хөр¬ мәтенә Левонтий агай биреп торган көрән фуфайкасын сала башлады. — Ярый алайсам! Ярый! Мин дә бармыйм алай- сам, вәт шул! — дип өзеп әйтте ул. Санька дәү әнинең хуплаулы күз карашы астында түр бүлмәгә узды.— Соңгы көнебезне яшәмибез ич әле без бу дөньяда! — дип, олы кешеләрчә суктырды ул. Миннән дә бигрәк үзен үгетли сымак тоелды ул миңа.— Фотога төшәргә дә өлгерербез әле!.. Ничу ашыгырга! Менә шәһәргә ба¬ рырбыз да йә атка, йә ахтамабилгә утырып төшәрбез! Шулай ич, Катерина тәтәй? — дип, салам кыстырып та алды. — Рас әйтәсең, Санька, рас әйтәсең. Менә баскан җиремнән купмыйм, әгәр сезне калага Волковка алып бармасам, Волковны беләсеңме? Санька Волковны белми, мин дә аның кем икәнен белми идем. — Калада аңардан да һәйбәт фотограф юк! Ул по- третка да, пачпортка да төшерә. Атка да, ярапланга да, әллә нәмәстәләргә дә утыртып төшерә! — Ә мәктәпне? Мәктәпне төшерә аламы ул? — Мәктәпнеме? Мәктәпне дисеңме? Машинаны, теге аппаратны дим, үзе белән алып йөри алмый ич инде ул. Аның аппараты идәнгә беркетелгән,— диде дәү әни, тавышы бердән сүнеп китте. — Алып йөри алмый шул! Ә син.., 20Q
— Нәрсә мин, нәрсә мин? Аның каравы Волков потретны рамга куеп бирә! — Рамга куя! Ниемә кирәк миңа рам?! Миңа рәсем кирәк! — Рамсыз рәсемне телисеңмени? Мә алайсам, мә! Бар, олак! Тик аяктан егылып өйгә кайтып керәсе бул¬ ма! — дип, дәү әни минем өстемә күлмәгемне, бишмә¬ темне, бүрегем белән бияләйләремне ыргытты.— Бар, күземә күренмә! Дәү әниең сиңа начарлык тели шул. Ул синең кан дошманың шул! Дәү әнисе аның өчен ут йотып йөри, ә ул, күрәсезме ничек кыйлана! Шуннан мин кабат мич башына үрмәләп мендем дә үземнең бер чарасыз калуыма ачынып-ачынып еладым. Аягым йөрмәгәч кая бара алыйм инде мин, йә? * * * Мин бер атнадан артык мәктәпкә бара алмый ят¬ тым. Дәү әни мине дәвалады, назлап кына тәрбияләде, мине варенье белән дә, нарат җиләге белән дә сыйла¬ ды, минем бик яраткан клиндеремне пешереп бирде. Мин урам ягына караштырып көне буе сәкедә утырам. Мине урамга чыгармыйлар иде әле. Кыш өчен ябып куелган тәрәзә үзенә бәр сәнгать ул. Әле кемнең дә булса өенә кермәс борын ук, бары тик тәрәзәсенә генә күз салсаң да хуҗа хатынның нин¬ ди кеше икәнен, аның холкы нинди булуын, шулай ук өйдә яшәп килгән гореф-гадәтләрне дә белә аласың. Дәү әни тәрәзәләрнең икенче катын куйганда тәрә¬ зә арасын артык купшылап тормый, таманча гына бизи. Ул гүрничәнең ике рам арасына башта көпшә сымак төреп мамык сала, ак мамык өстенә яфраклары белән берничә тәлгәш миләш төртеп куя. Бар хәзинәсе менә шул — бернинди артык нәрсә юк. Түр як белән аш бүлмәләренең тәрәзә араларына исә ул нарат җиләге яфраклары кушылган йомшак мүк түши. Мүк өстенә берничә каен күмере ыргыта, ә күмер араларына ми¬ ләш сипкәли. Тәрәзәләрне төрлечә бизәүне дәү әни үзенчә болай аңлата: — Мүк юешне сеңдерә. Күмер тәрәзәгә боз катыр¬ мый. Ә миләш исне йота. Монда мич бар. Аш өендә төтен чыкмый булмый бит. 201
Дәү әни кайвакыт тәрәзә бизәү серләрен төшенде¬ реп бетерә алмый, миннән көлеп төрле мәзәкләр уйлап чыгара. Ләкин байтак еллар үткәннән соң мин язучы Александр Яшинның бер әсәрендә тагы шул хакта укы¬ дым: ис тиюдән беренче чара миләш дип язган иде ул. Халыктагы гадәтләрне яңабаштан уйлап чыгаруның язучы өчен бернинди дә хаҗәте булмагандыр дип уй¬ лыйм мин. Александр Яшин үскән Вологда җире белән минем бала чагым узган Саян таулары арасына бер генә тү¬ гел, берничә Европа кыйтгасын сыйдырып булыр иде, хәлбуки ырымнарга килсәк, алар бер үк икән. Халык акылын бернинди киртә, бернинди ераклык белән дә чикләп булмый, күрәсең. Монысы сүз уңаеннан гына иде. Авырган вакытымда мин дәү әниемнең дә, күршелә- ребезнең дә тәрәзәләрен өйрәнеп беттем. Левонтий агайның нәрсәсен өйрәнәсең. Рам арала¬ рына бернәрсә салынмаган, пыялалары да бөтен түгел, кайсы өлгесенә фанер кагылган, кайсысы чүпрәк бе¬ лән томаланган. Урам аша безнең өебезгә чапрыш булган Авдотья түтиләрнең тәрәзә араларында ни генә юк: мамык та, мүк тә, миләш тә, балан да, хәтта чәчәк тә бар. Зәң¬ гәр, кызыл, ак төстәге бу кәгазь чәчәкләр почмактагы изге сынга хезмәт итеп туйганнан соң хәзер тәрәзә ара¬ ларын бизәп торалар. Аннары Авдотья түтиләрнең рам арасын сыңар аяклы курчак белән акча чүлмәге бул¬ ган борынсыз эт тә бизи. Авдотья түти үзе дә шундый бит: шау-шулы, терчән; аңарда җилбәзәклек тә, киң күңеллелек тә, хатын-кыз телчәнлеге дә — барысы да бар. Авдотья түтиләрдән соң бүтән өйләр күренми. Алар¬ ның тәрәзәләре ничек бизәлгәндер — боларын мин бел- мин. Элек моңа игътибар итәргә минем вакытым бул¬ маган, хәзер исә минем бөтен эшем урам күзәтү дә мыгыр-мыгыр килгән дәү әниемне тыңлап утыру. Сагыш корты кимерә минем күңелне!.. Мин эшсезлектән бөтнек гөленең яфрагын өзеп алам да кулымда әвәләп торам, аның исе нашатырь кебек борынны ярып керә. Дәү әни бөтнек яфрагын чәйгә кушып пешерә, аны мичтә чүлмәккә салып кайнаткан сөт белән эчә. Тәрәзә төбебездә әле алой гөле дә бар, 202
ә гүрничәдә ике төп фикус үсеп утыра. Фикусларны дәү әни күз карасыдай саклый. Ләкин барыбер был¬ тыргы каты салкыннарда фикусларның яфраклары кара көйде, сабын кисәге юынган саен кими барган кебек, кечерәеп калды да аннары бөтенләй коелып төште. Лә¬ кин фикуслар исән иде әле — фикусның җаны тамы¬ рында саклана икән. Күп тә үтмәде, сабаклардан яшь бәпчекләр үсеп чыкты. Шуннан терелде китте фику¬ сыбыз! Яшәргә тырышкан гөлләрне карарга бик яратам мин. Хәзер яраннар, тамчылы гөлләр, чәнечкеле роза¬ лар, һәртөрле суганчалар, ягъни гөл чүлмәкләребезнең күбесе диярлек подвалда ята. Ул чүлмәкләр яки бөтен¬ ләй буш, яки алардан корып төшкән сабак төпләре генә төртелеп тора. Ләкин тәрәзә каршыбыздагы балан куагында очын¬ ган песнәк үзенең томшыгы белән беренче боз сөңгесен чукып алуга, дәү әни тишек төпле иске чуенын идән астыннан чыгара да аны аш бүлмәсенең җылы тәрәзә төбенә утыртып куя. Ике-өч көн дә узмый, җансыз кара туфрактан очлы башлы ике яки дүрт бөртек үренте шытып чыга. Ак- сыл-яшел төстәге бу үрентеләр көнләп түгел, сәгатьләп үсә, үскән уңайга куе яшел төстәге озынча яфракларга әйләнә бара, күп тә үтми, бу яфраклар куеныннан бер сабак башы үсеп чыга да яфраклардан да җәһәтрәк һәм биегрәк булып югары табан үрли башлый, аның очы бер заман, борчак шикелле бүртеп, үсүдән кисәк кенә туктап кала, әйтерсең ниндидер бер могҗиза бу¬ ласын көтә ул. Кайчан булыр икән бу могҗиза дип, мин һәр елны түземсезләнеп көтеп торам һәм ул серле мизгелләрне, нихәтле генә караулламыйм, барыбер ычкындырам. Су¬ ганча әллә төнлә, әллә таң алдыннанмы — һәрхәлдә кеше күзеннән яшеренеп кенә чәчәк атып куя. Иртә белән торасың да, әле йокылы-уяулы хәлең¬ дә, кечкенә хаҗәтеңне үтәр өчен тышка чыкмакчы бу¬ ласың. Шул чак сине дәү әнинең тавышы туктатып кала: — Күр әле, безнең суганчабыз нинди җитез — чә¬ чәк атты бит! Тәрәзә төбендәге кара туфраклы иске чуенда, бозлы пыялага орына язып, әлеге гөлебез алсу чәчәк атып 203
утыра. Ул үзенең тылсымлы ап-ак үзәгеннән нур сир- пегәндәй итә; алсу ирене белән сабый баладай чак-чак елмаеп: «Менә мин дә чәчәк аттым. Озак көттеңме соң мине?» — дип дәшкән сымак була. Мин ихтыярсыздан кулымны шул кыңгырауга таба сузам. Бу нәфис кыңгырауны тотып карыйсы килә, шул ук вакытта кыш уртасыннан ук яз турында хәбәр би¬ рүче бу изге җанны куркытмагаем дип шөлләп тә куям. Менә шулай, тәрәзә төбендәге суганчабыз алсу чә¬ чәк атканнан соң көннәр күзгә күренеп озая башлый, тәрәзәгә каткан бозлар да кояшта юкарып эреп бетәләр. Хәзер инде дәү әни идән астыннан бүтән гөлләрне дә чыгара. Алары да туфрактан бик тиз шытып чыгып яктыга таба үрлиләр, безнең тәрәзә төпләребезне, өебезне чәчәккә күмәләр. Ә ул арада суганчабыз, язга ишарә итеп үзенең вазифасын үтәгәннән соң, кыңгырау¬ ларын җыя башлый, кипкән аерчаларын тәрәзә төбенә коя, аның нибары сыгылма сабаклары гына тырпаеп кала. Кешеләр аны онытса да, ул үзе кешеләрне оныт¬ мый, аларны шатландырасы күңелле сәгатьләрен сабыр гына, тыныч кына көтә башлый. Ишегалдында Шарик өреп куйды. Дәү әни җөйләп утырган җиреннән туктап тыңлана калды. Ишек шакы¬ ган тавыш ишетелде. Авылыбызда ишек шаку, керим- ме-юкмы дип сорап тору гадәте булмаганга, дәү әни каушап төште, тиз генә аш бүлмәсенә чыгып, башта: — Кайсысы анда керә алмый азаплана?..— дип кыч¬ кырды, аннары: — Рәхим итегез, рәхим итегез! — дип, бик тәкъва генә булып сайрый башлады. Шуннан мин безгә бик зур кунак килгәнен аңладым. Мин тиз генә мич башына менеп яшерендем, өстән укытучыбызның пимага ияреп кергән карларны себер¬ ке белән себереп төшерүен, аннары бүреген кая эләргә белми басып торуын күреп тордым. Дәү әни, укытучы¬ ның бүреген һәм пәлтәсен кулына алып, әйдәгез түр¬ дән узыгыз, диде, укытучының киемнәрен аш бүлмәсенә элүдән уңайсызланды булса кирәк, аларны тиз генә гүрничәгә урнаштырып килде. Мин мич башына тагы да елыша төштем. Укытучы түр якка узып тагын бер мәртәбә исәнләште, минем хә¬ лемне сорашты. Дәү әни минем өчен җавап биреп: — Терелеп килә инде, терелә,— дип, миңа мич ба¬ шыннан төшәргә кушты. 204
Мин курка-курка гына төштем дә дәү әнинең кара¬ ватына менеп утырдым. Укытучы дәү әни гүрничәдән алып чыгып биргән урындыкта тәрәзә катында утыра, миңа елмаеп карап тора иде. Мин аның үзенең дә, атасының да исемен хә¬ терләмим, хәтта фамилиясен дә онытканмын. Ә менә йөзе, әллә ни күзгә ташланырлык чалымнары булмаса да, әле дә исемдә. Авыл кешесенең жилдә кагайган ту¬ пас бите белән чагыштырганда аның чырае бөтенләй ак иде. Чәче «политика» модасы белән, ягъни артка яткызып таралган. Күзгә чалынырлык бүтән нәрсәсе юк дияр идең, аз гына хәсрәт моңы сарган, шунлыктан бик рәхимле булып күренгән күзләре, янә дә Левонтий Санькасыныкыдай тырпаебрак торган колаклары бар иде аның. Укытучының яше егерме биштән дә артма¬ гандыр, ләкин ул миңа бик солтанатлы олы кеше булып күренә иде. — Мин сиңа фоторәсем алып килдем,— диде укы¬ тучы, шуннан күзләре белән портфелен эзли башлады. Дәү әни кулларын чабып куйды да тиз генә аш бүл¬ мәсенә кереп китте — портфель анда калган иде. Укытучы фоторәсемне өстәлгә чыгарып куйды. Мин фотога карыйм. Дәү әни дә аңа карый. Шулай ук укытучы да карап тор£. Фотографиягә малайлар да, кыз балалар да төшкән. Алар көнбагыш тәлинкәсендә¬ ге симәнке шикелле исәпсез күп! Йөзләре дә көнбагыш төше хәтле генә. Шулай да һәрберсен танып була. Ми¬ нем күзләр фоторәсем буенча йөгерә башлый: менә Вася Юшков, менә Витя Касьянов, менә хохол Коля, менә Ваня Сидоров, менә Нина Шахматовская, аның энесе Саня... Уртада, балалар арасында, ирле-хатынлы укытучы¬ лар. Ире бүрек һәм пәлтә кигән, ә хатыны шәл бөркән¬ гән. Аларның икесе дә ни өчендер сизелер-сизелмәс ел¬ майган. Балалар аркасында килеп чыккан көлке инде бу. Аларның нәрсә, аларның аяклары авыртмый. Санька минем аркада фотографиягә эләкми калган. Нигә кирәк иде аңа киреләнергә? Әле мине мәсхәрә итә, төп башына утырта, әле менә, күңеле нечкәреп, кызганган була. Шуңа күрә юк та ул фотографиядә. Мин дә юк. Күзләрем янә балалар бите буйлап йөгерә башлый. Юк шул мин, юк. Каян килеп булыйм инде, 205
мин ул вакытта каравыл кычкырып мич башында ята идем бит — Ярый, борчылма, фотограф тагын килеп чыгар әле, бәлкем,— дип тынычландырмакчы мине укытучы. — Ә мин нәрсә дим аңа! Мин дә шулай дим бит... Мин юан арты белән түр ягыбызга бүлтәеп чыккан урыс миченә таба борылам да күзләремне челт-мелт китерә башлыйм. Иреннәрем дә тыңлаусызланып кал¬ тырап китә. Нәрсә дип җавап бирим инде мин укытучы белән дәү әнигә? Берничек тә җавап бирә алмыйм. Шул инде — мин фотографиядә юк. һәм булмам да! Дәү әни самавыр куеп җибәрде, ул кайнап чыккан¬ чы, укытучыны сөйләштереп утырды: — Малай нихәлдә соң? Бүсере бетмәдеме әле? — Рәхмәт, Екатерина Петровна. Улыбыз рәтләнә. Бүген тынычрак йоклады. — Аллага шөкер икән алайсам. Бала үстерүнең мә- шәкәте күп шул аның! Минем бер көтү ие алар, шулай да үсеп җиттеләр. Сезнеке дә үсәр әле... Аш бүлмәсендә нечкә генә тавыш белән самавыр җырлап җибәрде. Әңгәмә юк-бар нәрсәләр турында әйләнде. Дәү әни минем мәктәптәге уңышларым турын¬ да сорашып тормады. Укытучы да алар турында тел тибрәтмәде. Ул ни өчендер дәү әти белән кызыксынды. — Үзе турында сорыйсызмы? Үзе калага утын илтә китте. Сатса акчалы булыр иек канә. Бүтәнчә ничек табыйк инде без аны? Шул, бакча белән сыер да утын гына коткара безне. — Екатерина Петровна, беләсезме нинди хәл бул¬ ды әле? — Нинди хәл? — дип колакларын торгызды дәү әни. — Кичә иртән тышка чыксам, бусагама бер йөк утын китереп аударганнар. Шыңгырдап торган коры утын, өстәвенә туралган. Кем китереп аударгандыр, һич белә алмыйм. — Нәрсәсен беләсең аның? Беләсе юк бер дә. Рә¬ хәтләнеп яга бирегез. — Уңайсыз бит. — Нишләп уңайсыз булсын? Утыныгыз юкмы? Юк. Авыл советы китергәнне көтеп ятсаң! Китерсә дә чи усак утыны гына китерер. Андый утынның игелеген күргәнче балагыз белән бергә катып үләрсез. Ә балагыз сезнең чәрексез нәстә. Сез акыл хезмәте кешесе бит, ул 206
хезмәтне җылыда гына үтәп була. Яга бирегез, яга би¬ регез. Укытучыга утын китерүче кешене дәү әни белә бул¬ са кирәк — күңелем сизә. Аннары бу бөтен авылга мәгълүм булырга тиеш. Бер укытучы гына белми моны һәм беләчәк тә түгел. Ирле-хатынлы укытучыларны безнең авыл әнә шу¬ лай шапырынмыйча, эчтән генә хөрмәт итә. Аларны бик кече күңелле булганнары өчен, баймы, ярлымы, күчмәме, узгынчымы икәнен тикшереп тормыйча һәм¬ мәсе белән дә күрешкәннәре өчен хөрмәт итә. Аннары авылдашларыбыз аларны шуның өчен дә бик хөрмәт¬ лиләр — көннең нинди чагы булуына карамастан, хәт¬ та төн уртасында да укытучы янына кереп кирәкле кә¬ газьне язып бирүен үтенсәң, ул бервакытта да аны кире какмый. Аларга теләсә кем өстеннән: авыл советыннан да, тавыш куптаручы исерек иреңнән дә зарланып керә аласың. Менә Левонтий агайны гына алыйк. Исерсә аңардан да батыррак кеше дөньяда юк. Барлык савыт- сабаны кырыштырып бетерә, хатыны Васеня апаның күз төбенә күм-күк фонарь элеп куя, балаларын кайсын кая куып тарата. Менә шул кеше булып шул кеше дә, укытучы үзе белән бер кат сөйләшкәннән соң, төзәлеп куйды бит. Укытучының Лёвонтий агай белән күздән- күзгә ни турында сөйләшүен беркем дә белми белүен, шулай да Левонтий агай очраган бер кешене туктатып, үзенең шатлыгын сөйләп бирә иде: — Менә сүзе белән юып кына алды инде! Үзе кыч¬ кырмый, нитми, әдәп белән генә сөйләшә. Сез, ди, фә¬ лән, ди. Соң миңа кешечә дәшсәләр, ахмакмыни мин төшенмәскә? Мондый кешене рәнҗетеп кенә карасын¬ нар, муеннарын сындырам мин аларның! Авыл хатыннары укытучылар яшәгән ызбага янтык¬ лары белән посып кына керәләр дә анда бер чүлмәк сөт яки каймак, яисә эремчек белән берәр тырыс нарат җиләген онытып калдыралар. Аларның малаена да күз-колак булалар, авырган чакларында дәвалыйлар, укытучы хатынын бала карый белмәгәне өчен, хәтерен калдырмыйча гына, шелтәләп тә алгалыйлар. Укытучы хатыны авырлы булгач авыл хатыннары аңа Енисейдан бер чиләк су да ташыттырмады. Бервакыт укытучы мәктәпкә олтаннары төшеп кала язган пима киеп килгән иде. Хатыннар кич белән бу пималарны элеп чыккан¬ 207
нар да итекче Жеребцовка илтеп биргәннәр. Аңа бер шешә аракы вәгъдә итеп: «Иртә белән киеп барырына әзер булсын»,— дигәннәр. Жеребцовны укытучыдан бер тиен дә акча алмаска ант иттергәннәр. Итекче эчми торамы, ышан аңарга. Шуңа күрә Жеребцовның хаты¬ ны Тома аракыны яшереп куйган, пималарга ас сал¬ мый торып аңа бер грамм аракы эчертмәгән. Укытучылар клубта да уен-көлкенең башында бул¬ дылар, яшьләргә төрле уеннар, танцылар өйрәтәләр, кәмит куйсалар поп һәм буржуй булып уйнаудан да тартынмыйлар иде. Туй мәҗлесләре вакытында алар бик почетлы урында, түр башында утырдылар. Эчке мәҗлесләрендә безнең халык аракы салыйммы-юкмы дип рөхсәт сорап торырга гадәтләнмәгән. Әнә шул пәр¬ вайсыз халыкны да алар үзләрен ирексезләмәскә өй¬ рәттеләр. Авыл укытучысына карата булган ихтирамның күп кенә яклары онытылды хәзер — кызганыч күренеш бу, минемчә. Югыйсә, хәзерге вакытта авылда мәктәпләр дә яхшырак, укытучылар да белемлерәк, ә менә алар¬ ны әүвәлгечә хөрмәт итү юк! Ә бит нинди мәктәптә мөгаллимлек иткәннәр без¬ нең укытуцыларыбыз! Мичтән төтене, исе чыгып торган иске генә авыл өендә. Парта, утыргыч ише нәрсә ул вакытта булмады, дәреслекләр, дәфтәр, карандашлар да юк. Беренче класста җәмгысе бер әлифба белән кызыл төсле бер карандаш кына бар иде. Без өйдән урындык, эскәмия алып килеп укытучы тирәсендә түгәрәк ясап утырабыз, укытучы сөйләгәннәрне тыңлыйбыз. Аннары ул безгә әйбәт итеп очланган карандашын бирә дә без нәүбәт буенча тәрәзә төбендә сызыклар сызгалыйбыз. Ә хи¬ сапка без шырпы саный-саный өйрәнгән идек. Бервакыт укытучыбыз шәһәрдән өч олау белән кай¬ тып керде. Аларның берсенә үлчәү, калганнарына ящик- лар белән төрле товар төялгән иде. Мәктәпнең ишегалды уртасында бүрәнә яркаларын¬ нан вакытлыча «Утильсырье» ларегы төзеделәр. Укучы¬ лар бөтен авылның астын-өскә китереп бетерделәр, чар¬ лакларны, амбар-сарайларны гасырлар буена җыелып килгән иске-москыдан: ватык самавыр, сука, сөяк белән чүпрәкләрдән чистарттылар. Мәктәптә карандаш, дәфтәр, катыргыга ябыштырыл¬ 208
ган төймә буяу, бармак белән юешләп чыгара торган күчермә кәртинкәләр барлыкка килде. Без чыра кисә¬ генә катырып куйган баллы әтәчләрне татып карадык, ә хатын-кызлар энә-җепкә, сәдәфкә тиенделәр. Укытучы авыл советы биргән арык ат белән шәһәр¬ гә кат-кат барды, аннан дәреслекләр яздырып алып кайтты. Башта биш укучыга бер дәреслек туры килде, соңрак ике кешегә бер дәреслек бирә башладылар. Өстәл белән утыргычларны авыл мужиклары ясап бирде, моның өчен алар акча алмый, мөгәрич кенә эчә, укытучының аларны үз хезмәт хакыннан эчерткәнен мин менә хәзер генә абайлый алдым. Фотографны да шул ук укытучы юмалап китергән иде, әлбәттә. Фото¬ граф балаларны да, мәктәпне дә рәсемгә төшереп алды. Нинди зур шатлык, нинди зур казаныш иде бу безнең өчен! Укытучы дәү әни белән утырып чәй эчте. Мин дә үз гомеремдә беренче мәртәбә укытучы белән бер табын¬ нан чәй эчтем. Дәү әни өстәлгә бәйрәм ашъяулыгын җәйгән, табынга үзенең нигъмәтләрен туктаусыз ташып тора иде... Монда кара җиләк вареньесы белән нарат җиләге дә бар, клиндер белән манпаси да, кала перәннеге дә бар, шулай ук бик матур савыт белән сөт өсте дә куел¬ ган. Кыскасы, нәрсә генә юк иде монда! Укытучының тәкәллефләнмичә безнең белән иркенләп чәй эчеп уты¬ руына, дәү әни белән әңгәмә коруына мин эчемнән сөе¬ неп бетә алмыйм. Аннары сый өчен битебезгә кызыллык килмәвенә, укытучыны кунак итә алуыбызга да мин күңелемнән бик шатлана идем. Ә укытучыбыз нибары ике стакан чәй эчте. Дәү әни¬ ем аны тагын кыстап карады, авыл гадәтенчә, гаеп итмәгез инде, бөтен сыебез шушы гына, дигән булды. Ә укытучы аңа бик сыйладыгыз, рәхмәт сезгә дип җа¬ вап бирде, дәү әнигә нык сәламәтлек теләде. Ул бездән китәргә җыенгач, шулай да мин кызык¬ сынып сорадым: «Фотограф кайчан килер икән та¬ гын?» — дидем. — И телеңә тилчә чыккыры! — диде дәү әни. Бу аның мине тиргәгән чагында бик яратып әйтә торган сүзе иде. Менә хәзер шуны укытучы алдында әйтеп ташла¬ гач, ул кашларын җыерып куйды. 14 М-527 209
— Фотографмы? Әллә нй озак Тормас, килер,— диде укытучы.— Син менә тизрәк терел дә сабакка йөри башла, югыйсә бик артта каласың. Ул сый-хөрмәткә янә бер кат рәхмәт әйткәннән соң, дәү әни аны озата чыкты, «Җәмәгатегезгә сәлам тап¬ шырыгыз»,— диде, әйтерсең лә укытучының хатыны ике урам аша гына яшәми, ә кайдадыр еракта, җир чи¬ гендә яши иде. Менә калка тимере чыкылдап куйды. Мин шундук тәрәзә янына йөгереп килдем. Иске портфель тоткан укытучы безнең ян бакча яныннан узып бара иде. Ул борылды да миңа кул болгап алды, аннары мөлаем гына елмайды — болай ягымлы да, җылы да итеп бары безнең укытучыбыз гына елмая белә иде. Әйе, мине мәктәпкә дәшә ул, тизрәк кил, тизрәк, ди. Мин аны күз карашым белән үзебезнең тыкрык очы¬ на хәтле озаттым, аннан кабат урамга озаклап карап утырдым: минем күңелем кузгалган, күз яшьләремә ирек биреп елыйсым килә иде. Дәү әнием бай табынны җыештыра да башлады. — .Кара син аны, ашамады да бит бу, чәйне дә ике стакан гына эчте,— диде ул зарлангандай.— Зыялы кеше дисәң зыялы кеше! Гыйлем шулай итә әнә кеше¬ не! — Шуннан ул мине үгетләргә кереште:— Витя, укы, балам, бик тырышып укы. Бер дә әрәм булмассың, йә укытучы, йә десятник булып китәрсен... Ул бүген беркемгә дә каты бәрелмәде, өебезгә кер¬ гән бер кешегә юаш, тыныч тавыш белән: безгә укы¬ тучы кереп чыкты бит әле, чәй эчеп минем белән дөнья хәлләрен сөйләшеп утырды,— дип мактанды. Янәсе, укытучы аның белән шундый ягымлы сөйләшә, егылып- лар ла китәрсең!.. Дәү әни һәммәсенә дә әлеге фотокарточканы күрсә¬ тә, анда эләгә алмавым өчен мине кыздырып та ала. Бу карточканы болай гына калдырмыйм әле мин, ди, базардагы кытайлардан кыса сатып алам да шуның эченә тыгып куям, ди. Ул чынлап та кыса сатып алып рәсемне стенага элеп куйды, ләкин мине шәһәргә алып бармады, чөнки мин ул кышны еш кына авыргалап тордым, бик күп дәресемне калдырдым. Язга таба утильгә алыштырган дәфтәрләребездә язарлык урын да калмады, буяу, карандашларыбызның 210
да төбенә төштек. Шуннан укытучы безне урманга йөр¬ теп үлән-чәчкә, инеш һәм күк гөмбәзләре турында сөй¬ ли башлады. Аның күп белүенә без хәйран кала идек. Агачларның әнә ничә ел яшәгәнен билгели торган балдаклары бар икән. Нарат чәереннән канифоль эшлиләр икән. Ылыс белән нерв авыруыннан дәвалап була. Каен агачыннан фанер ясыйлар. Урман җирдәге дымны, димәк ки, инеш- елгаларның да тереклеген саклый икән. Ләкин без үзебез дә урман турында кайбер нәрсә¬ ләр беләбез. Укытучы без сөйләгәнне игътибар белән тыңлый, күңеленә бикли бара иде. Без укытучыны сә- рәнә тамырларын казып ашарга, карагай сагызын чәй¬ нәргә, кош-кортны авазыннан танырга өйрәттек. Аннан адашкан очракта урманнан ничек чыгарга икәнен дә сөйләп күрсәттек. Бер көнне без мәктәпкә чәчәкләр, агач үсентеләре алып кайтыр өчен Ялан түбәгә киттек. Тауның яртысы¬ на мендек тә ял итәр өчен, Енисейны югарыдан хозур кылыр өчен ташларга утырдык. Кинәт малайларның берсе: — Елан, елан!..— дип кычкырып җибәрде. Еланны бөтенесе дә күрде. Елан аксыл сары умыр¬ зая чәчәгенә уралган да үткен тешле зур авызын ачып ысылдап тора иде. Без аны-моны абайлап өлгергәнче, укытучы безне як-якка эткәләде дә каяндыр таяк суырып алып аның белән җирне, умырзая чәчәген кыйный башлады. Өскә таяк сыныклары белән таҗ яфраклары очты. Елан йом¬ гак кебек бөтерелә, койрыгына басып сикереп-сикереп куя иде. Без: — Җилкә аша сукмагыз! Җилкә аша сукмагыз! — дип кычкырсак та, укытучы безне ишетмәде, еланны тукмавын белде. Аны җаны бетеп сузылып ятканчы тукмады. Таягы белән елан башын туфракка изеп керткәннән соң, безгә таба борылды. Укытучының кулы да, гәүдәсе дә калтырый. Борын тишекләре белән күз¬ ләре киерелеп ачылган, чыраена үлек төсе кергән, ә «политика» чәчләре тырпаешып колаклары өстендә ка¬ наттай җәелгән иде. Без аның кепкасын ташлар арасыннан табып алдык та балчыкларын кагып үзенә бирдек. 14* -211
— Балалар, әйдәгез китик биредән,— диде укытучы. Без тауга түбән чәчелдек, ул безнең арттан төшеп килсә дә һаман әле Ялан түбәгә борылып карый, ан¬ дый-мондый елан терелеп куа калса, безне аның һөҗү¬ меннән сакларга әзер булып тора иде. Без тау итәгенә төшеп җиттек. Укытучы инешкә ке¬ реп кушучы белән су эчте, битен чылатып яулыгы бе¬ лән сөртеп алды, шуннан сорап куйды: — Сез ни өчен миңа җилкә аша кыйнамаска куш¬ тыгыз, алай ярамыймыни? — диде. — Ул, җизказган, шундый явыз, таякка эленеп муен¬ га сикерүе бар,— дип төшендереп бирдек без укытучы¬ га. Шуннан кайсысыдыр капыл гына сорау бирде: — Сезнең кайчан да булса елан күргәнегез бар иеме? Укытучы гаепле кеше сыман елмайды да: — Юк,— диде.— Беренче мәртәбә күрүем. Минем туган якларымда, Кубаньда, агулы еланнар үрчеми. Мондагы шикелле таулар, тайга урманнары да юк анда. Без аны авызларыбызны ачып тыңлап тордык. Менә сиңа кирәксә! Димәк, укытучы безне түгел, киресенчә, без аны сакларга тиеш булганбыз бит! Ә без, тишек борыннар... Бу хәлдән соң бик күп еллар, байтак гомерләр узды. Ә авылыбызның укытучысы әле дә булса күз алдымда гаепле кеше сыман елмаеп басып тора. Бу бик кече¬ лекле базымсыз кеше дошманы каршына ташланып үзенең укучыларын бәладән аралап калырга, аларга ярдәм итәргә, гомумән, кешеләрнең тормышын җиңеләй¬ тергә һәр даим әзер булып тора иде. Ул вакыттагы мәктәп рәсемем әле дә исән. Рәсем саргаеп беткән, поч¬ маклары кителеп төшкән. Шулай да мин андагы малай¬ ларның һәммәсен таныйм. Кайда алар хәзер? Кемнәр алар? Аларның яртысы, бәлки әле күбеседер, сугышта ятып калган, әлбәттә. Аларның Себер кешеләре дигән аты бөтен дөньяга билгеле бит. Кайвакыт фоторәсемне кулыңа алып карыйсың да ничәнче мәртәбә инде хисең ургылып ташый башлый. Авыл хатыннарының мәш килеп күршеләрдән, туган- тумачалардан тундыр, фуфайкадыр сорап йөрүләре искә төшә. Ә шулай да малайларның киемнәре фәкыйрь күренә. Аның каравы ике таяк сапка киерелгән комач¬ 212
ны алар бик нык тотканнар. Ул комачка: «Беренче баскычлы Солы авылы башлангыч мәктәбе» дип сыр- лап-сырлап язып куелган. Тәрәзәләре ак капкачлы авыл йорты җирлегендә — балалар. Кайсысы бик каушаган йөзле, кайсысы — кояштай көләч. Берәүләр иреннәрен йомган, берәүләр авызларын ачып төшкән. Басып тө¬ шүчеләр дә, утырып төшүчеләр дә, хәтта карга ятып төшүчеләр дә бар. Бик мәзәк рәсем бу! Ләкин мин бервакытта да авыл фотографияләреннән көлмим. Аларның күбесендә сырлы өстәлләр янында я солдат, я унтер басып тора. Билге¬ ле инде, билләренә каеш буганнар, итекләрен көзгедәй ялтыратканнар. Мондый рәсемнәрнең күп булуы шуңа¬ дыр инде: авыл кешеләре элек шул солдатта чагында гына рәсемгә төшә алган бит. Минем кыз туганнарым белән ир туганнарымның фанер автомобильгә утырып төшкән рәсемнәре бар; бер апам карга оясы кебек эш¬ ләпә кигән. Ә бер агамның башында күзләренә үк төшеп торган күн шлем. Туганнан туган Кеша исемле абыем Кавказ казагы булып төшкән; дөресендә, ул түшләрен гармун мехыдай бөреп теккән, биленә хәнҗәр дә асып куелган әзер казакига, муен турысыннан, башын гына тыгып куйган. Берсе гармун* тотып төшсә, икенчесе ба¬ лалайка яки гитара тоткан. Хәтта җиң астыннан кул¬ ларына таккан сәгатьләрен күрсәтеп төшүчеләр дә бар. Хәлле йорт хәленчә кылана. Ләкин барыбер көлмим мин. Берничек тә көлә ал¬ мыйм. Авыл фотографиясе халкыбызның үзенә күрә елъ¬ язмасы ул, аның стенага элеп куйган тарих сәхифәсе ул. ДӘ У ӘНИ БӘЙРӘМЕ Печән җыелып кибәнгә куелганнан соң безнең йортка, чыбык очлары да калмыйча, туган-тумача җыела. Алар дәү әнинең туган көне бәйрәменә җыела¬ лар. Мондый мәҗлес ике-өч елга- бер мәртәбә генә була, ел саенга китсә бик кыйммәткә төшә. Дәү әниемнең уллары, кызлары, оныклары яки үз кардәш-ыруыннан булган бүтән туганнары: әйдә фәлән елга, фәлән ва¬ кытка җыелабыз дип берсе дә алдан ук искәртеп ки¬ лешеп куймый, шулай булса да алар әти-әниләре яны¬ на кайчан кайтасын күңелләре белән сизеп торалар. 213
Дәү әни белән дәү әти дә, быел кайтмый калмаслар дип, алдан ук сизенеп торалар, шулкадәр тамаша халыкны кабул итәр өчен, аларны кунак итәр өчен ал¬ дан ук хәстәрләнә башлыйлар. Кунаклар үзләре дә аны¬ сы буш кул белән кайтмый, монысында шик тә юк. Шу¬ лай да чыгымның байтагы дәү әни белән дәү әти өсте¬ нә төшә. Кыш уртасыннан ук безнең йортта ураза айла¬ ры башлана, ашау һәм акча якларын тегеләй дә, болай да кысарга тотыналар. Сыер бозаулаганнан соң, бозауны аерым күзәтү ас¬ тына алалар, чөнки аны суярга тиешләр. Әле чана юлы чагында ук Базайдагы пар тегермәненнән өрдереп кенә бодай оны тарттырып кайталар, иртә яздан ук йомыр¬ ка җыялар, май атлыйлар — боларның һәммәсе дә под¬ валның яки келәтнең бары дәү әнигә генә мәгълүм булган серле җирләренә яшерелеп куела. Дәү әни кайвакыт чатнаган йомыркадан, өсте алын¬ ган сөттән, саргаеп беткән кәкре кыярдан яисә бозыла башлаган берәр нәрсәдән миңа да өлеш чыгара. Дәү әнинең бәйрәме якынайган саен, йорттагы тор¬ мыш та үзалдына киеренкеләнә бара. Дәү әни кулга тоткан нәрсәләрне идәнгә ешрак төшерә яки түгә баш¬ лый, аннан сыныкка сылтап: «Ник дөмекмим мин, ә? Ичмаса котылырыем!»— дип кычкырып куйган була. Шулай да ул үзенең бәйрәмен, дәү әти һәм Кече Коля белән чагыштырганда, бик бетерешмичә, әйтергә кирәк, сау-сәламәт кенә каршы ала. Ул яшь кызлар кебек канатланып йөргәндә, тегеләр эш киеренкелегеннән өшәнеп беткән, дәү әничә әйткәндә, «ат өстеннән мәтә¬ леп төшкән» булалар. Шуннан инде алар көйсезләнә үк башлыйлар. Мужикларны бу дәрәҗәгә җиткерүдә дәү әнинең үз гаебе дә бар булса кирәк, ул тик торганнан да пыран¬ лап китә, кирәкмәгәнгә шикләнә һәм, менә мин нинди дигәндәй, артык дәрәҗәдә тырышлык күрсәтүе, ягъни дуганы артык бөгеп ташлавы белән болай да тынычсыз аккан тормышны болгатып җибәрә торган иде. Соңгы бәйрәм бүтәннәреннән яхшырак хәтеремдә калган, чөнки бу вакыт минем борынга ис керә башла¬ ган иде инде. Бәлкем, ул бәйрәм шуның өчен дә истә¬ лекле булгандыр: дәү әти ул елны бик яман чыгымла¬ ган иде. Янә дә шул дәү әнинең үз аркасында дип уйлыйм. Чөнки ул, мәшәкать өсте мәшәкать өелеп тор¬ 214
ганга, дәү әтинең сабыры төкәнүен үз вакытында сйзмй калган иде. Бүтән чакта ул моны алдан ук сизеп ала, үз-үзен тыя төшә торган иде. Буйдак Ксенофонт җиргә сеңеп бетә язган алачы¬ гында бер ялгызы гына яшәп туеп бетә дә көндезге эш¬ ләреннән соң безнең нигез туфрагыбызга кич утырырга килгәли иде. Ике ир туган бер-берсенә янчыкларын сузып, тәмәке тарталар. Кайвакыт шулай бер авыз сүз әйтми кич буе утырсалар да, бик күңелләре булып аерыла торганнар иде. Кайчагында исә, дәшми-тынмый тәмәке тартып утырганнан соң, кая да булса мыштым гына китеп югалалар. Эзләп тә маташма, барыбер таба алмассың үзләрен. Андый чакта дәү әти салмыш булып гаепле кыяфәт белән кайтып керә. Дәү әни үзенә мен- дәр-юрганнарны ыргытканнан соң ул аш өенең тавык кетәгедәй югары сәндерәсендә тынып кала. Әлеге тавыш чыгасы кичтә дә Ксенофонт гадәтенчә безнең нигез туфрагыбызга килгән, дәү әти искереп беткән тула оегын, буяуга манып яңартылган күлмәген киеп капка төбенә чыккан. Ике туган тәмәке пыскытып бик тирән уйга чумганнар иде. һаман эш артыннан куып арып беткән дәү әнинең моңа бик эче пошты: алыптай ике мужик тәмәке бе¬ лән урам төтәсләп утырсын инде, ә ул көне-төне чабып йөрсен. Дәү әни ишегалдында туктаусыз тиргәнде, Ша¬ рикны бер якка тибеп очырды, кычыткан арасында йок¬ ларга утырган бер тавыгын тотып алып печәнлеккә тондырды, болдырдагы буш чиләкне дыңгырдатып идән¬ гә атты, шуннан ул чиләк капкага хәтле тәгәрәп кит¬ те. Ләкин дәү әтинең бу хәлгә сыңар төге дә селкен¬ мәде. Бәхетсезлеккә каршы, дәү әти Ксенофонт белән нигез туфрагына утырган җиреннән китеп барды, аларның көймәне яр башынарак тартып кую өчен су буена тө¬ шеп китүләре соңыннан гына билгеле булды. Җәй бик кызу булганга тау араларына өелгән карларга кадәр эреп Енисейны ташытты, ата балыкчы Ксенофонтның көймәсен су алып китүе мөмкин иде. Дәү әни исә алар¬ ны тагын эчәргә киткән дип уйлаган булса кирәк, ул эченнән тәмам кайнап, дәү әти кайтып керү белән аның өстенә ташланырга әзер булып тора иде инде. Шуны да әйтергә кирәк, дәү әти андый-мондый өйгә зәм-зәм суыннан авыз итеп кайтса, дәү әни аңа кайтып керү 215
белән ташланмый. Дәү әтинең аяктан егылганчы эчкә¬ нен бервакытта да күргәннәре юк, аның аракыны күпме эчүен, ни дәрәҗәдә сәрхүш булуын беркем дә белә ал¬ мый. Мондый чакта һич югы аның йоклап алуын кө¬ теп торырга кирәк. Дәү әни дә әнә шулай сабыр гына көтеп тора, саклык күрсәтә торган иде. Ләкин бу юлы дәү әни чыгырыннан чыккан иде шул. Башта ул ызбада, аннан ишегалдында тузынып йөрде, соңыннан ажгырынып Авдотья түтиләргә кереп китте, дәү әтине анда очратса тутамнарның тәрәзәләрен бер¬ сен дә калдырмый кырып бетерәсе иде. Бездән урам аша, каршыда гына яшәгән Авдотья түти — дәү әтинең кече сеңелесе иде. Ул безнең нәселдә үзалдына аерылып тора. Җимерек талкы җитен көлтәсен ничек тузгытып ташласа, тәкъдир дә аның тормышын шулай туздырып, чуалтып ташлаган. Ире Терентий аның янына оныты¬ лып беткәндә генә кайтып төшә дә кайткан саен аны көмәнле итеп калдыра икән. Авдотья түти бер-бер арт¬ лы гел кыз бала тапкан. Аның башы борчудан чыкма¬ гангамы, әллә кысан яшәгәнлектән тәрбия итә алма¬ гангамы, туган бер кызы үлә барган. Ләкин Авдотья түтинең бәхетенә дә, бәхетсезлегенә дә каршы, өч кызы исән калган иде. Кызларын ул бик сәер багып үстерде: әле үзләрен көн саен диярлек мунча кертеп, башлары¬ на чүпрәктән бантиклар бәйли-бәйли, артык иркәләп җибәрә, алар өчен идәнне пычак белән кыра-кыра юа, паласлар җәя, өйне уенчыктай матур итеп җыеп куя; әле үзләрен йорты-ние белән бергә ташлый да ашат- мый-эчертми йөри, аларны ухват яки кисәү таягы бе¬ лән дөмбәсли, әшәке сүзләр әйтеп мыскыллый. Мондый чакларда ул үзе дә аракы эчә, юынмый, таранмый йөри, безнең тәрәзә каршыбызда әдәпсез такмазалар әйтә, өстәвенә тыпыр-тыпыр бии иде. Авдотья түтинең кызлары буй җиткереп, Агашка исемле өлкәне зинадан бала да тапты. Авдотья түти: «Бар кадалып кит уйнаштан туган балаң белән!» — дип, кызын йорттан куып та чыгарган иде, үзе исә ба¬ тып үләр өчен Енисейга йөгереп төшкән, хәтта суга да ташланган, йөзмә басмага хәтле йөзеп кереп шул бас¬ ма өстендә лычма юеш, кызганыч хәлендә озак кына иңрәп утырган иде. Әнә шулай ачы күз яшьләрен түгеп күңелен бер бушатып алганнан соң Авдотья түти кызын өенә алып 216
кайтты да аның белән тату гына яши башлады. Ул күз¬ гә күренеп картайды, чаларды, бит тиреләре салынып төште, үзе бөкрәебрәк йөри башлады. Хәзер инде ул өен бик карап тота, оныгын саф һавада тизрәк үстерә¬ се килеп тәрәзә өлгесенә форточка да ясатты. Ав¬ дотья түти кешеләргә өйләрен юарга, бакчаларын ка¬ зырга ярдәм иткәли башлады, аз-маз түләү хакына укытучыларның баласын карады, бүтән йомышларны үтәде һәм кая гына бармасын, һәрвакыт сөекле оныгы бәләкәй Костяны үзе белән алып йөрде. Авдотья түти астан гына шәраб белән, үзкуган белән сәүдә итеш- терде. Ул дәү әти белән Ксенофонттан аракы өчен акча алмый, кардәш булганнары өчен түгел, ә тегеләр хуҗа¬ лык эшендә аңа булышканнары, ягъни утын кайтарт¬ каннары, өйне сипләп һәм мичне төзәткәләп бйргәннә- ре өчен алмый торган иде. Авдотья түтинең тормышы бөтәеп киткәч кенә, аяз көнне яшен яшьнәгәндәй, яңадан да Терентий кайтып төште. Ул ниндидер Гольчихадан, котыптан кайтты. Безнең авылда әле моңарчы бер дә күренгәне булмаган озын кунычлы резин итеп киеп, кулына сәгать тагып кайтты, күчтәнәчкә кечерәк кенә бер мичкә сөләйман балыгы да бар иде. Авдотья түти бу мичкәне урамга тәгәрәтеп чыгарды, Терентийның башыннан эшләпәсен йолкып алып аяк астына салып таптады, йортына керде дә капканы бастырыклап бикләп куйды, тәрәзәләргә пәр¬ дә корды. Бу күренешне бөтен авыл рәхәтләнеп, бертөрле ләззәт табып карап торды, йөзе җил, кояшка чикләвек төсле кагайган, чәче агарып беткән Терентийның ниш¬ ләргә белми урам уртасында аптырап торуын һәммәсе дә күрде. Аннан ул әлеге балык мичкәсенә утырды да йодрыгы белән башын төйгечли-төйгечли: — Мин шыр ятим хәзер, кая барыйм да каян гына сыеныр урын табыйм үземә? — дип ачыргаланды. Дәү әни Терентийны: — Ә син браматта йөрмә, зимагур булып йөрмә! Каян килгән мода ул: кайтып хатыныңа корсак ясый¬ сың да өермәдәй чыгып качасың? — дип шелтәләде. Ул бөгелгән бармагы белән Терентийның башын кабак ша¬ кыгандай шакыды: — Ә син менә бу гайрәтле башың белән кайчан да булса балаларың турында уйлаганың 217
булдымы? Ничек яши алар, ашарга-эчәргә бармы? Ха¬ тынын нинди хәлдә синең, үлеме, тереме? Ирләр белән йөрмиме, әллә үзен синең өчен саклыймы? Әллә болар сиңа барыберме? Үкенечкә калмасын, җимер әйдә дөнья¬ сынмы? Хурлыгыннан актык чиккә җиткән Терентий: — Ай-вай! Минем шикелле кабахәтне үтерү дә аз, Катерина тәтәй! — дип кайта-кайта тәүбәләр кылды. Бу тамаша Терентийның да, аның балыклы кисмә¬ генең дә безгә кереп утыруы белән тәмамланды. Ә бер көннән Терентийны кызганудан күңеле эреп киткән дәү әнием, укучы баланы җитәкләгәндәй, безгә Авдотья түтине ияртеп керде. Терентий дәү әтинең, Ксенофонт белән дәү әнинең шаһитлыгында хатыны каршына тез¬ ләрендә үрмәли-үрмәли килде, почмактагы изге сынга карап, «үткәннәремнән» аерылам, «пәрештә» кебек сөт¬ тән ак, судан пакъ булам, аракыны авызга якын да ки¬ термим, бүтән беркая бармыйм, чөнки мин «тормышта ясаган хаталарымны тулаем аңгардым», дип ант итте. Терентий берни дә «аңгармады». Бер-ике атнадан ул авыл буенча кәеф-сафа корып йөри иде инде, үзенең сәгатен, итеге белән эшләпәсен сатып эчте, Авдотья түтине кыйнады, тегесе дә яңагын куеп тормады, йод¬ рыкка каршы йодрык белән җавап бирде. Шуннан бер көнне Терентий, мичтән чыккан ис кебек, өеннән дә, авылдан да юкка чыкты, акчаны көрәп алыр өчен яңа¬ дан да сукбайлыкта йөри башлады. Авдотья түти исә, бу юлы ире аңа бала бүләк итеп калдырмаганлыктан, үз көенә бик тиз кайтты, кеше рәтле яшәргә кереште. Аңа тормышын рәтләми һич ярамый, чөнки оныклары¬ ның да тамагын кайгыртасы, аларны багасы — үстерә¬ се бар. Онык дигәннән, аның кызларына «су буеннан» бәбиләр табып кайту ошап китте, алар әниләренең йом¬ шаклыгыннан файдаланып бу мәсьәләдә бер дә тар¬ тынмый башладылар. Авдотья түти үзенең соңгы көн¬ нәренә хәтле, дәү әнием әйтмешли, «алны-ялны белми», ягъни бер дә ял итмичә, тынгы белмичә балалар ара¬ сында мәш килеп яшәде. Бездә хатын-кызның үзара әрепләшеп алуын тешлә¬ шү диләр. Дәү әни белән Авдотья түтинең шулай бер- берсе белән тешләшеп тә, ләкин кыен хәлләрдә үзара ярдәмләшеп, бик дус булып яшәвенә мин шаккатам. 218
Әнә шундый кинә Саклый белмәгән хатыйнарны мийе1й җир йөзендә бүтән беркайда да күргәнем юк. Дәү әниебез әнә шул Авдотья түтиләрнең тәрәзәлә¬ рен кырырга дип китеп барган иде бит, югыйсә ул тә¬ рәзәләрне аннан башка да, ягъни мәсәлән, бүтәннәр дә еш кына кырып торалар инде. Дәү әни аларга барып хәл-әхвәлне белешкән арада дәү әти су буеннан кай¬ тып та өлгергән, үзенең кетәгенә менеп тыныч кына йоклап та киткән иде. Дәү әнинең үч алу теләге төне буе эчен кырып чык¬ кан булса кирәк, шуңа күрә ул иртә белән бөтен ачуын берьюлы бушатты. Дәү әти караңгырак чырай белән аны тыелып кына тыңлап торды да Пугачев шикелле төзәткән сакалын берничә мәртәбә селкетеп куйды. Дәү әни, кызганычка каршы, моны күрми калды, үзенең усал сүзләрен яшелле-зәңгәрле тавыш белән һаман сип¬ терә бирде. Дәү әни бер үк балык башын бик озаклап чәйнәргә чамалый иде ахрысы, шуңа күрә дәү әти аны ахырына кадәр тыңлап тормады, ишегалдына чыкты да тиз генә Карчыганы җикте, капка бастырыгын суы¬ рып алып кычыткан арасына атты. Мин эшнең кая таба барганын абайлап ызбага йөгереп кердем дә: — Дәү әни, дәү әни дим1 Дәү әти китә бит! — дип кычкырып җибәрдем. Суынырга һич уйламаган дәү әни: — Кая китсен, мич башынамы? — диде, ә үзе шу¬ лай да, атыла-бәрелә, ишегалдына чыкты. Дәү әтинең ачуы шундый да купкан иде, ул капка¬ ны япмыйча, өстәвенә капка асты тактасын күтәреп тә тормыйча арба тәгәрмәче белән җимертеп чыгып китте. Дәү әни болдырга басып, кулын болгый-болгый: — Япма соң, япма! Мин дә япмыйм! Япмыйм! — дип кычкырып калды. — Менә сиңа кирәк булса адәм көлкесе! Туганкай¬ лар, карагыз әле бер, безнең капка нинди шыр ачык! Карагыз әле бу хәлне! Җил уйнап торган ындыр таба¬ гы бит бу! Минеке түгел, синеке шундый, синеке!.. Дәү әни шулай кычкырынса да, үзе аяк очына ба¬ сып, муенын суза-суза, алга таба карана, ул, күрәсең, дәү әтине болай гына кызып киткәндер, акылына килеп кире әйләнеп кайтыр әле дип өметләнә иде. Ләкин инде зират артындагы Кечкенә инеш ташларында тәгәрмәч¬ ләр шалтыраганы ишетелде, арба әнә шулай шалты¬ 219
рый-шалтырый, шыгырдый-шыгырдый үргә таба менде дә наратлык эченә кереп югалды. Безнең дәү әти кебек нинди юаш кеше дә дилбегә белән сыртын каезлагач, Карчыга да айгыр кебек тауга каршы җилдереп кенә менә иде. Алар безнең ышна җиребезгә таба китеп бардылар. Ышнадагы ызбабыз судан шактый ерак бул¬ ганга, салчылар аңардан файдаланмый торалар иде әле. Әлеге бәйрәмне хәстәрләшсен әле дип, Кече Коля анда дәү әтине печән хәзерләү эшеннән бушаткан иде. Ә ул ярдәмчене ай күрде, кояш алды әнә. Урман эчендә арба тавышы тынып калганнан соң, дәү әни биленә таянып: — Менә әйбәт! Яма-а-ан да әйбәт булды! — диде.— Газиз балакайларым килеп төшәрләр дә сорарлар, әт¬ кәй кайда диярләр. Ә нәнүс оныкларым дәү әтиебез кайда диярләр. Ә мин әйтермен: алтынкайларым, күз нуркайларым, аның башына тай типкән бит! Сезнең ул Хозыр-Ильясыгыз ут капкандай качып китте, артыннан арба тавышы гына ишетелеп калды! Хәлемне белсәгез икән лә, газизкәйләрем. Тушы кеше белән уздырдым бит инде мин гомеркәйләремне! Күпме җәфа чикте аның белән минем хәсрәтле башы-ы-ым! Дәү әни һичкайчан бушка гына такмаклап еламас — моңа аның вакыты юк. Әлеге сүзләрен дә ул эш, мәшә¬ кать арасында көйләп-сызланып әйтте. Капканы үзе дә япмады, миңа да ябарга кушмады. Эченнән әрнеп тә, шул ук вакытта үчләнеп тә баягы зарын кабатлады: әйе, хозурланыгыз менә бу тамашаны күреп; үз гоме¬ ремдә ничаклы иза чиккәнемне белеп торыгыз менә! Кич җиткәнче капкабыз ачык торды. Ә инде караң¬ гы төшкәч шулай да аны ябып куярга туры килде. Инде дәү әтинең кайтырына бүтән ышанып ятасы түгел иде. Без кычыткан арасыннан бастырыкны эзләп тапканчы бөтен җиребезне чактырып бетердек. Дәү әни минем чабырган кулларыма ниндидер төнәтмә сөртте, хәзер инде аның ачуы кайта төшкән, тавышы да сүлпәнәйгән иде. Шулай да ул мыгыр-мыгыр килеп дәү әтигә яна¬ вын белде: — Ачыгып утыр әле менә хәзер, суган суы суырып!.. Тәртәгә типкән була! Әллә нәрсә дә әйтмәдем үзенә. Эчмәгән икән эчмәгән. Минем дә нервым бар, мин дә тәртәгә тибә алам болайга китсә. Миңа берни тормый 220
ул. Атны менә яндырмагае. Ул астыртында, ул тешләк¬ тә явызлык бер пот!.. Мөгаен яндырыр атны, һай ян¬ дырыр... Иртәгесен дәү әни көне буе үзенең күңелен ныгыт¬ ты, дәү әти аның янында басып торган күк сөйләнде. Аннан гайрәте бетте, минем аркама киярлек итеп кап¬ чык әзерләде, аны тәмле-томлы белән тутырды. Минем алда аклангандай итеп: — Коля балакаемны гына кызганам, Коляны гына,— диде.— Үзе бүгенле-иртәгәле ач утырса да исем кит¬ ми. Юк, бер тамчы яшемне дә агызасы түгелмен! Тү¬ гелмен...— дип дәү әни аягын тибеп алды, ышна җире¬ без ягына йодрыгын изәп куйды. Ләкин капкадан чык¬ кач, минем капчыгымны рәтләштереп һәм утка баскан¬ дай өтәләнеп тезеп китте: — Дәү әтиеңә әйтә күр, берүк әйтә күр — өйгә кайтсын, өйгә. Бозау чаласы бар, диң, йортта эшнең исәбе-хисабы юк, диң. Кайтсын, йәме? Беләм мин, аның үз холкы бар, шулай да ул сине тың¬ лый... Үгетли күр инде, балакаем... Үгетлә дип әйтүе генә ансат—ә ничек үгетләргә? Минем хәлләр бик мөшкел иде. Аз гына саксызлык күр¬ сәтсәм дә дәү әтине йорттан биздерүем, гайрәтен чиге¬ рүем мөмкин иде. Дәү әти ышнада мине караңгы чырай белән каршы¬ лады, беренче эш итеп аның әнә шул төкселеген бете¬ рергә кирәк иде. Берни дә булмагандай, чиләкне эләктереп алдым да, аны шыгыр-шыгыр җырлатып, чишмәгә киттем. Аннары ут тергезеп, бәрәнге юдым, аны чуенга салгач кычкы¬ рып җырлап җибәрдем: И бәрәнге агаем, Көтәм сине саргаеп — Тизрәк пешә белмәсән, Кунаклар итәр гаеп!.. Капты бит дәү әти кармакка! Ул борын тишекләрен киереп тын алды да сакал-мыек эченнән генә елмаеп куйды. — Дәү әти, тоз кайда? Ул миңа өнәми генә карады: янәсе, монда да тын¬ гылык бирмиләр, ялгызлыгыннан аерып, әле теге, әле бу эш белән аптыраталар. — Кая китсен инде ул, ызбада... 221
Тагын капты дәү әти1 Ярты сүз булса да әйттердем бит! Бу инде аз түгел. Кече Коля да печәннән соңга калмый кайтып керсә без аны икәүләп бик тиз бөгәчәк¬ без. Кече Коля дәү әти аркасында ач тора алмый бит инде, ул авылга бүген үк кайтып китәр иде. Кил әле син, абзыкай, Тозыкаем-тозыкай!..— дип мин баягыдан да катырак кычкырып җибәрдем, казанга бер уч тоз тондырдым, аннан тагын берне тон- дырмакчы идем, кинәт дәү әтинең: — Бушка килмәгән бит ул тоз...— дип эндәшеп куюын ишеттем. Әһә, дәү әтекәем, дим эчемнән, әле дә булса йорт җанлымыни син?! Башың уйлы булгач, үзең дә хәстәр¬ ле, димәк, син. Дәү әти әлегә миннән бернәрсә хакында да сораш¬ мый. Аның йөзе шуны әйтеп тора: миңа димәгәе ник дөньясына ут капмый — төкереп тә бирмим; бернинди бәйрәмнәренә исем китми — шөкер, муеннан камыт са¬ лынды... Мин исә бүтәнчә уйлыйм: барыбер дәү әтине уры¬ ныннан кузгатачакмын, авылга алып кайтачакмын, дим Бәрәңге пешеп чыкты. Мин чуенның суын агыздым да өстәлгә китереп утырттым. Телемләп ипи кистем, капчыктан шәнгәләр алдым, ике чүлмәк оеган сөт куй¬ дым. Дәү әти мыегын да селкетми. Тәмәке пыскытудан башканы белми. Бүкәнгә утырган да еракка, Мана аръ¬ ягына карый. Күз карашыннан хуҗалыкка да, эшкә дә күңел бирмәве сизелә. Ә үзе тәмәкесен шундый төтәс- ләтә, әйтерсең төтене пароход морҗасыннан бөркелеп чыга. — Коляны чакырып кайтыйммы? — Чакыр, миңа димәгәе... Мин болынга таба йөгердем. Әле барып җитәргә хәтсез җир кала ук, кулымны болгый-болгый: — Коля абы-ы-ый!.. Коля абы-ы-ый! — дип кыч¬ кырдым. Кече Коля печән кибәненә киртә корып ята, казык¬ ларга читән үрә, колгалар чаба. Аның күлмәк чабуы чалбар тышына чыккан, изүе ачык, дулкынланып төш¬ кән маңгай чәченә үлән сабаклары, йомычка кисәкләре ябышкан иде. 222
Мин кибәннең ярау ягына килеп аудым. Кече Коля киртәне тизрәк очлыйсы килеп җәһәтрәк эшли башла¬ ды, миннән дәү әни һәм йорт хәлләре турында сорашты, ничек соң, хәзерләнәсезме? — диде. Без болыннан кай¬ тышлый дәү әти хакында бергәләп хәрәкәт итәргә сүз куештык. Кече Коля ашыгыч эшләр бар дип төштән сон авыл¬ га китеп барачак. Дәү әти дә, ахыр килеп, ялгызлыкка чыдый алмас, күр дә тор, ышнадан китеп барыр. — Тик син аңа бик бәйләнмә, ачуын китермә,— дип киңәш бирде Кече Коля.— Кара аны, сынатма! Кече Коля битен-кулын чылатып алганнан соң өс¬ тәлгә утырды, ачык ишеккә карап: — Әти, нигә ашарга кермисең? Сине көтәбез ич! — дип кычкырды. Дәү әти сакалы эченнән генә нидер мыгырданып алды, ләкин без аның нәрсә әйткәнен аңламый калдык. Ниһаять, өйгә керде дә агач кысалы изге сынга боры¬ лып бик җитди кыяфәт белән чукынып куйды. Без бә¬ рәңге әрчибез, дәү әтигә карамаска тырышабыз. Ул башта теләр-теләмәс кенә ашады, бәрәңгенең кечерәк¬ ләрен, изелгәннәрен сайлап ала, аларны тамак төбен кыра-кыра бик озаклап әрчи, тозга манчыгач та авы¬ зына ашыкмый гына каба иде. Кара кайгыга төшкән дәү әти. Кече Коля тәрәзәгә борылып атларны күзәт¬ кәндәй итә. Мин пырхылдап көлеп җибәрмәс өчен үзем¬ не чак-чак кына тыеп утырам. Көлсәм бөтен планыбыз челпәрәмә киләчәк иде. Тора-бара дәү әти әйбәт кенә сыптыра башлады. Өйдән алып килгән күчтәнәчләрне минут эчендә ашап бетердек. Дәү әни мужикларны өйгә тизрәк кайтарту өчен мич ашларын җитәр-җитмәс кенә биреп җибәр¬ гән — тамаклары котырып кына калсын, янәсе. Бик оста үрелгән иде җәтмә! Аштан соң мин сәкегә аудым, ә Кече Коля авылга сызды. Дәү әти ишегалдында үзалдына гына мыгырданып йөрде, балтасы белән теге-бу нәрсәләргә суккалады. Аның хәзер күңеле тулган вакыты. Дәү әтинең бу мәл¬ дә, хәтере калуына да карамастан, үз-үзен җиңеп, авыл¬ га кайтып китүе дә, шулай ук мәңгегә ышнада калуы да мөмкин. Бик үзсүзле кеше ул безнең дәү әти. Менә йөгән каешында авызлык тимерләре шылтырап куйды, 223
дәү әти ишегалдында таптанып йөрүеннән туктап калды. Ниһаять, атны алырга кереп китте. Шөкер, боз купты! Тиздән абзар сайгакларында ат тупылдаганы ише¬ телде. Әнә дәү әти үшән Карчыганы арты белән чиген¬ дереп тәртә арасына да кертеп ята. Менә ул тегесен- монысын җыйнаштырып арба төбенә салды. Өйалдына кереп кулы белән стенада кармаланды, ачкычы белән йозакны эзләп тапты. Шуннан дәү әти бушлыкка дәш¬ кәндәй генә: — Син монда йоклар өчен килдеңме әллә? — диде. Мин сәкедән теләмичә төшкәндәй иттем, иснәнеп киерелеп куйдым, янәсе, черемләп кенә алганмын. Арбага яңа чабып алган печән түшәлгән. Мин кор¬ сагым белән печәнгә лапайдым, дилбегәне кагып куй¬ дым. Атны ишегалдыннан чыгарып дәү әтинең капка япканын көтеп тордым. Капка тирәсендә бик озак ма¬ ташты дәү әти. Кире уйламаса гына ярый инде. Юк икән. Борынын сеңгерә. Юлга чыгар алдыннан ныгытып тәмәке тарта. Дәү әтинең аз гына да селкенеп карамаган аркасын мин юл буе карап кайттым. Дәү әти Карчыганы ник бер әйдәкләп карасын. Ул өйгә ирексез кеше шикелле теләмичә генә кайтты. Ярты юлга җиткәч, борылып ка¬ рамыйча гына, миннән сорап куйды: — Үзе җибәрдеме сине? Мин Королев чүллеген үткәнебезне, тиздән текә сө¬ зәклек башланасын, кире кайтып торуның мәгънәсе калмаганын чамалап алдым да дәү әтинең фикерен раслап: — Үзе җибәрде,— дидем. — Җибәрми ни!.. Җибәрер шул!.. Сакал эченнән генә кысылып чыккан бу сүзләрдән мин мондый нәтиҗәгә килдем: дәү әти үзенең үч ала алуына шатлана, тантана итә иде. Мин аның эчендәге уйларын белеп торам: кешене нинди дәрәҗәгә җит¬ керделәр дә хәзер әнә... Мин нинди генә «туңбаш», нинди генә «авыр аяк» булмыйм, барыбер минсез бер адым да атлый алмыйсыз, чөнки мин моңарчы да йорт¬ ның тоткасы идем, киләчәктә дә шулай булырмын. Күпме генә кылтайсагыз да, бәйрәмегез миннән башка барып чыкмас. Бәйрәмнән соң да кирәк булырмын... Дәү әтигә тәмам җан керде: — Әйдә, Карчыга! Әйдә, малкай!—дип дилбегәне 224
кагып-кагып куйды һәм атны сикертеп чаптыра-чапты- ра өебез янына китереп тә туктатты. Дәү әни чыгып капканы ачты, атны тезгененнән җи¬ тәкләп ишегалдына алып керде. Дәү әнинең аягы җир¬ гә тими, йөгереп кенә йөри. Миңа сүзсез генә, көләч күзләре белән генә рәхмәт әйтә, дәү әтинең һәр ымына ярарга тырышып елмаеп кына тора һәм шундый ачы¬ лып сөйләшә, авызы белән кош кына тотмый инде. Дәү әти хәзергә актан да, карадан да берни сиздерми иде әле. Аш ашарга утыргач дәү әни: — Бәлкем, юл арты эчеп җибәрерсең? — дип тәкъ¬ дим итте, йөгереп кенә гүрничәдән бер чәкүшкә аракы алып кереп бирде. Дәү әти аракыны кружкага коеп эчеп җибәрде, оһем» дип тамак кырып куйды, шуннан авызын мүкел- дәтә-мүкелдәтә кәбестә шулпасы ашарга кереште. Безнең өйгә әнә шулай төкле аягы белән иминлек килде. * » * Кунаклар безгә төрлесе төрлечә кайтып төште. Өлкән Коля үзенең хатыны Наталья белән шәһәрдән салчыларның моторлы көймәсенә утырып килде. Шәһәр¬ гә алар коллективлашу чорында тайганнар, тик анда да җирдә казынып крестьянһарча тормыш итәләр иде. Алар бик мәзәк яши: үзләре көне-төне эшләп базарда сәүдә итә, һәр тиен өчен калтырап акча җыя, үзләре шул акчаны күбенгәнче эчеп туздырып бетерә, шуннан соң яңадан да тиенләп акча җыярга керешәләр иде. Базаихада яшәгән Вася абый белән Люба апа тау¬ лар аша җәяүләп кенә килделәр. Алар бер төптән үсеп чыккан куш каен кебек бер-берсенә охшаган: үзләре бик җыйнак, үзләре бик кечелекле — дәү әни алар өчен җан атып тора иде. Икесе дә Лалетиндагы тәҗ¬ рибә бакчасында хезмәт итә, Люба апа бакчачы, ә Вася абый төрле эштә йөри. Алар күчтәнәчкә алма алып килделәр, алмалары кызыл булса да, авызны камаштырырлык ачы иде әле. Бүтән малайлар кебек минем дә алманы моңарчы күргәнем юк иде, шуңа күрә бу күчтәнәчкә бик шатландым мин. Ачы дип тор¬ мадык, бик тәмләп ашадык. Мана сайлыгында яшәгән Мария апа белән ире Зырянов көймәдә йөзеп килделәр, алар күчтәнәчкә 15 М-527 225
өчгәләр, янә дә пирог өчен уртача 'зурлыктагы таймень балыгы алып килделәр. Маякчы Зыряновның бүсере бар, ул аны кызыл каеш белән бәйләп йөри иде. Мария апаның Зыряновтан баласы булмады, алар бай яши, шулай да акчаны кысып тоталар иде. Дәү әни Зыря- новны яратмый, аңа фамилиясе белән генә дәшә иде. Мария апаны кызганса да, араларына керми. «Ир белән хатын арасына кергәнче, кылыч белән кылыч арасына кер» дип әйтә торган иде дәү әни. һәрвакыттагыча «чыбык очлары» арта тора — дәү әнинең туганнан туган сеңелләреннән берсенең биләү¬ гә төрелгән берәр малае да кунакка килеп төшә. Дәү әни шундук аның биләвең чишеп карый, ягъни чүпрәге чистамы, җөйле түгелме? Ул кәкре аяклы бу Себер кешесен түше белән корсагыннан сыпырып куя. Дәү әнинең болай сыйпавыннан соң кәкре аяк күзен рәхәт кенә йомып бер киерелеп ала, ул да түгел, ачы тавыш белән кычкырып җибәрә. Бу тавышка барысы да көле¬ шәләр, ә дәү әни гөлдерәпме гөлдери: — Менә яңа җан иясе дә туды. Безнең ыруыбыз арта бара бит әле болай булгач. Кендеге туптай, аягы камыттай. Сабанчы була бу, сабанчы, ходай кушса! — ди, һәм кәкре аяк шулчак көлеп тә җибәрә. Ә Катери¬ на әбекәе турында, аның холкы турында моңарчы нәр¬ сәләр генә ишетеп бетермәгән, хәзер исә ни үле, ни тере көенчә басып торган яшь ана әлеге изге теләк¬ ләрне ишеткәннән соң шәльяулыгы белән авыз-боры¬ нын каплап мышкылдап ала. Дәү әни бер генә дә бел¬ мәгәне юк кеше сымак: — Төр әйдә егетеңне! — дип кычкыргандай итә аңа. Ә ишегалдында мужиклар әйләнгәләп йөри. Алар тегендә-монда элек нәрсә торганын исләренә төшерә¬ ләр, каралты-кураның әллә ни үзгәрмәвен күреп сөенә¬ ләр. Шуннан алар, берсен-берсе бүлдереп, малай чакта булган хәлләрне сөйләп китәләр. Вася абый яшь ча¬ гында түбә башыннан киртәгә тәгәрәп төшкән. Ә анда дәү әни сыер сава икән. Туры килүен күр әле син:- Ва¬ ся туп-туры сыер өстенә төшкән бит. Килеп тә төшкән, сыерга атланып та утырган. Дәү әни бу хәлгә егылып китә язган. Аннан Вася абый Иван абый белән Бетехтин- нарга кыярга төшүләрен дә сөйләде. Хуҗа эре ком бөртеге белән корылган сигезенче калибрлы мылтыгыннан гөр- селдәтмәсенме бер заман боларның артына! Вася 226
абыйны бервакыт чебен тисә дә чер итә торган Карь¬ ка исемле малай тешләп алган икән. Вася абыйның шундый ачуы килгән, үзе дә тегене тешләгән. Шуннан Карька өйләренә бары Васины гына кертә торган булган, бүтәннәрне кешегә дә санамаган. Алар яшь чакта яр читендә боз эреп бетмәс борын ук коена торган бул¬ ганнар. Тиле түгел диген үзләрен, кош ояларын да туздырып йөргәннәр бит. Аннары абыйларым ышнада эшләп йөргән чакларын искә төшерделәр. Дәү әни ба¬ суга килгәч аларны ваемсыз булганнары өчен кыздырып *■ та ала торган булган. «Менә болай бәйлиләр аны!»— дип, көлтәне үз кулы белән тыгызлап бәйләп күрсәткән. Ул да түгел, дәү әни я авылга йөгереп кайта, я күрше кишәрлеккә кереп команда бирергә дә өлгерә икән. Чөнки киңәш бирү кебек җаваплы эш белән аңардан башка беркем шөгыльләнмәгән — кешесе булмаган! Ишегалдында: . — Фәлән вакыйганы хәтерлисеңме? — Хәтерләмичә соң! Ә син фәләнне хәтерлисеңме?— дигән авазлар туктаусыз ишетелеп торды. Чәчләренә ак төшкән абыйларым һәм апаларым пырх-пырх көлешәләр, аларның йөзләре бердән яшә¬ реп, яктырып китә иде. һәммәсе диярлек кызгылт чәчле, сипкелле һәм калкурак яңаклы иде. Өлкән Коля белән Ваня абыйның чәче бигрәк тә кызыл, бүтән ту¬ ганнарыма исә, абыйларым белән апаларымның әйтүе¬ нә караганда, кызыл буяу җитешми калган, шуңа күрә аларның төсе ачыграк килен чыккан. Кече Коляны бөтенләй коңгырт төскә манганнар, аның өлешенә бер¬ ничә бөртек сипкел генә тигән. Ул көннәрдә безнең капкабыз бер генә дә ябылып тормады диярлек. Туган-тумача ишәйгәннән-ишәя ба¬ ра, шул сәбәпле капканың тимер келәсе, бәйрәм наба¬ ты кебек, туктаусыз чыңгырдап тора иде. Аннары абый-апаларыбызның яшьлек дуслары булган күрше¬ ләр дә бездән өзелмәде, алар күрешергә кереп, бер-ике генә авыз сүз булса да алышкалыйлар, хәл-әхвәл белешәләр. Аларны безнекеләр әдәп йөзеннән генә иртәгә кунакка чакырган булалар. Ләкин бәйрәмебез¬ нең гаилә бәйрәме генә икәнен, анда чит кешеләрнең катнашырга тиеш түгеллеген бөтен авыл белә иде. Авылыбызның халкы нигездә дүрт буыннан торган¬ лыктан, исем буенча да авылда дүрт фамилия өстен- 15* 227
лек итә. Иң таралганы — Фокиннар, алардан кала Шах¬ матовлар фамилиясе. Шуннан безнеке килә — Поты- лицыннар. Иң азактан сыеграк булса да, ләкин бик дуамал Бетехтиннар нәселе килә. Бездә бәйрәмнәрдә йорттан йортка күчеп йөрү га¬ дәте булса да, гаилә бәйрәме чагында аларны беркем дә кереп борчымый. Бүтән чакта, кунак йомшаграк бер адәм, дә булып чыкса, авылның бер очыннан икенче очына җиткәнче отпускысын да бетереп куя, аның күз алдында, сыйланып йөри торгач, җеннәр бии баш¬ лый. Шуннан аны мунчага сөйрәп кереп юындыралар, чабындыралар, эчендәге җен-пәриләрне куып чыгару өчен өстенә пумала белән су бөркиләр, әнә шулай илла алла, биш мулла белән гаиләсенә һәм хезмәтенә кайтарырлык хәлгә китерәләр. Күмәк бәйрәм чакларында сугышып та киткәлиләр, шундый каты сугышалар, урамга терәлеп торган кир¬ тәләрнең торыклары белән казыклары тәмам кырылып бетә. Бик холыксыз шул безнең авыл кешеләре, әйтәсе юк. Ләкин гаилә бәйрәменә карата сүз әйтеп ‘булмый, анда тәртип саклыйлар, тату гына, матур гына утыра¬ лар. Мондый бәйрәмнәрдә кайчак, күптәнге үпкәләрне искә төшереп, ычкынып киткәләсәләр дә, ләкин артык кызып китәргә ирек бирмиләр, җәнҗал куптарырга маташучыны я үгетләп тынычландыралар, яисә үзен бергәләп бәйләп ташлыйлар. Җәнҗал чыкса, анысы да шул Бетехтиннарда гы¬ на чыга торган иде. Бетехтиннарның һәммәсе диярлек бер тыкрыкта яши, алар гадәттә Троица көнендә бәй¬ рәм итәләр. Ул көнне шытыр-чытыр агач сынган, «Караул!», «Әнкәем!», «Тотма бугаздан, җибәр!» дип кычкырган авазлар өзлексез ишетелеп тора. Ул да тү¬ гел, һавада сигезенче калибрлы мылтык гөрселдәп куя, шуннан нәселдә иң өлкәне булган камыт аяклы Тимша Бетехтинның: — Ата-а-ам! Барыгызны кырам хәзе-е-ер!—дип акырганы ишетелә. Бу вакытта Бетехтиннардагы тамашаны белергә теләүчеләр булса да, берсенең дә алар тыкрыгына борынын төртергә йөрәге җитми. Ә инде тыкрыктан телсез Кирил килеп чыкса, хатыннар аны шундук сы¬ рып алалар, тегене-моны сорашып аптыратып бетерәләр. 228
Кирил үрсәләнеп елый, итләч борыныннан да, битен¬ нән дә чигүле хәтфә күлмәгенә эре-эре күз яшьләре тәгәрәп төшә. Бу тырыш, эшчән кешенең үз гомерен тынычсыз гаиләдә заяга үткәргәне, анда бер генә дә рәхәт күрмәгәне өчен хатыннар аны ихластан кызга¬ налар. Кирил үзенең кул ишарәләре белән әтисе Тимшаның ничек итеп мылтыктан атуын күрсәтә: — Әти пух итте! — ди ул. — Әни — ай-вай, ә мин — монда тай! Шуннан ул исерек туганнарын ничек-ничек аеруын, кайсын кая урнаштыруын ымлап күрсәтә. Ләкин теге¬ ләре барыбер урыннарыннан торалар, шытыр-пытыр изүләрен ерталар, ызбадагы савыт-сабаны ваталар икән. Кирилның күлмәген дә чактан гына ертмый ка¬ лалар, тик ул алар яныннан’чыгып кача, чөнки исерек агалары белән булашып арып беткән була инде. Ки- рилпың мондый мәсхәрәле тормышка әйләнеп тә карыйсы килми икән. Аның хәзер Енисейга төшеп суга ташланасы гына калган. Кирил үкси-үкси ары китеп бара, чаярак хатыннар Бетехтиннар тыкрыгына якынрак килеп: — Барып чыктыгыз, тәмам барып чыктыгыз менә! Кирилыгыз әнә суга ташланырга китте!..— дип кыч¬ кыралар. Бетехтиннар ихатасыннан: «Әле сез монда килеп йөрисезмени, фәләнегезне фәлән итим!» — дип ачы гына сүгенеп куялар. Аларның күз төбе кара көйгән, күлмәк изүе умырылып беткән әниләре капка төбенә йөгереп чыга да, сәләмә изүен кулы белән каплап, хатыннардан Кирилның кай якка китүен сорый, үзе куркыныч араны узганнан соң тегеләргә борылып: — Әй, юлбасарлар! Ул сезнең арт сабагыгызны укытыр әле бер! Сез аның кисеп ташлаган тырнагына да тормыйсыз! Бүген үк тончыгып үлсәгез ие! Гомерегез өтөрмәдә черсә ие!..— дип буыла-буыла кычкыра икән. Дәү әтидән, миннән, үзенең балаларыннан канә¬ гатьсез булып яшәгән дәү әни бервакыт болай дип әйтеп ташлаган иде: — Юк, үземнең балаларым, ирем турында яман сүз әйтәмме соң! Күз төбемне күгәртү түгел, тырнак та тигезгәннәре юк аларның миңа. Бу ни була соң әле, җәмәгать?! Әниләренә йодрык аша¬ тырга гына торалар бит бу адәм актыклары! Болай 229
калдырырга ярамый моны! Авыл советына жалу би¬ рергә кирәк, әйе, жалу бирергә кирәк! Балаларын коры тотуы, хәтта кирәгеннән артык коры тотуы, аның каравы үзенең әйбәт нәтиҗәгә ире¬ шүе турында дәү әни кайтадан-кайта сөйли иде. Ул хәзер дә үзенең нәсел тоткасы икәнлеген сиздерү өчен кызларына, үзләре дә инде бабай булып киткән улла¬ рына кырыс кына дәшкәли. «Балалар» моңа бер дә рәнҗеми, киресенчә, әниләренең һәр боерыгын тыңлап, аны кәефдәндерә алулары өчен шатланалар гына. Аннары, кырыс дигәч тә, әниләре дә ул кадәр зобани түгел ләбаса. Ул юри генә, вакытлыча гына шулай катылык күрсәткән була. Яулыгы колагына хәтле шуып төшкән дәү әни, иңнә¬ ренә канат үскәндәй, ишегалдына очып кына чыкты да улларының сөйләп очына да чыга алмаслык Хәтирәлә¬ рен бүлеп, бәйрәмчә селкенеп йөрүләренә чик куеп: — Мужиклар, оланнар! Сез нәрсә тәмәке пыскытып корыны бушка аударып йөрисез әле?—диде. ■— Ни эшләргә кушасың, әнкәй? — Ни эшләргәме? Соң Енәсәйгә төнге ауга төш¬ мәссез микән дим. Балык алып кайтсагыз тәмле итеп куырып бирер ием үзегезгә! — Әнкәй, балык тотарга җәтмә юк бит. — Җәтмәме? Әнкәгездә юк нәрсә юк ул! һәммәсен дә саклап тота ул!— дип, дәү әни йодрыгы белән тү¬ шенә сугып куйды. Мужиклар сарайга кереп киттеләр, дәү әни ишетсен өчен тавышларын күтәрә төшеп: «И хәстәрле дә соң безнең әнкәебез! Чын казна бит ул, чын казна!..»—дип әйтештеләр. Сарайдан җәтмә батыргычларының шылтыраганы, мужикларның дәртле авазлары ишетелеп торды. Ха¬ тыннар исә: — Ичмаса чиста күлмәкләрегезне салсагыз икән!— дип, ирләрен икеләнеп кенә үгетләп маташтылар, ан¬ нан үпкәләгәндәй генә дәү әнигә әйтеп куйдылар:—Каян уйлап чыгардың вакытсыз. Батып та куярлар әле менә күп йөрсәләр... Дәү әни алар белән бәхәскә кермәкче иде дә, тик өлгерә алмады, ишегалдында Августа апаның яңгыра¬ выклы чая тавышы ишетелде: 230
— Туйдан тукмак та калмый, менә мин дә килергә булдым әле. — Ә килдеңмени, багалмам, килдеңме-ни-и-и! — дип ябырылды дәү әни аның өстенә. — Нишләп иртәгә киләсе итмәдең? Туп-туры табынга узган булыр иең! Потылицыннар арасында язмыш тарафыннан иң кыерсытылганы Августа апа иде. Ирен үтереп ташла¬ дылар, малае телсез, йорты юк — кешедән кешегә йөреп гомер кичерә. Ул бәйрәмнәрдә дәк мондый көн¬ нәрдә дә дәү әнигә гел булышып тора. Дәү әни ан¬ сыз ике кулсыз булса да, үзен гел тиргәп тора иде. Менә берничә көн инде дәү әни бер йортны да калдыр¬ мыйча кереп-чыгып: «Густага сал агызганда бер-бер хәл булмадымы?» — дип сорашып йөрде, үзе Августа ана күренү белән аңа каныга да башлады. Августа апа көяләнеп кенә: — Әнкәй, мин производствода, сал агызуда эшлим. Үзеңнекен ташлап булса да, казна эшен ташлап китеп булмый бит,— дигәч, кунаклар уңайсызлана калдылар. Дәү әни моңа каршы ни дип тә әйтә алмады. Ләкин Августа апа үзе үк сүзне уңай якка борып җибәрде. — Аллакай гынам, Люба! — дип, ул кулларын җәеп Вася абый җәмәгате .янына килде дә һәммәбез өчен дә бик сөекле булган бу ягымлы хатынны кочак¬ лап алды, битләреннән үпте. Аннан Августа апа Таня апа һәм Коля абый белән кочаклашып күреште, аларга нәрсәдер әйтеп көлеп куйды, шуннан йорт эчендә кабат күңелле, дустанә авазлар ишетелә башлады. Ун минут та үтмәде, Августа апа сөт чиләген тотып киртәгә кереп китте, аннан чыккач, он иләргә тотынды, кыскасы, баш-аягы белән эшкә чумды. Дәү әни янына кичә кич¬ тән үк килгән Алеша миңа үзенең ишарәләре белән агымсуның йөзмә киртәләрдәге тросны да өзүен, үзенең ашханәгә баллы кесәл эчәргә йөрүен төшендереп бир¬ де. Аның нәрсә әйтергә теләгәнен мин нәсел-нәсәбебез¬ нең олысы-кечесенә тәрҗемә итеп биргәч, алар исләре китеп: — Ну башлы да соң! Менә сиңа телсез малай! Теле булганнарга да сабак бирә ала бу! — диештеләр. Алеша тагын миңа бер һөнәрен аңлатырга кереште, ул бик озак ишарәләп-ымлап торганнан соң кинәт мин аны абайлап алдым һәм: 231
— Ул шахмат уйнарга да өйрәнгән!—дип бөтен ишегалдыбызга кычкырып җибәрдем. Минем тавышка шундук дәү әни килеп җитте, хәле китеп: — Ни булды тагын?— дип сорады. — Алеша шахмат уйный белә! — Менә бәла! Соң ул оттырып йөрсә, үзе дә, Густа да кара җәяүлегә калыр бит... Вася абый дәү әнигә шахматның нәрсә икәнен аң¬ латып бирде: ул карта уены түгел, аның белән кара җәяүлегә калып булмый, диде. — Шулаймыни? — дип дәү әни тынычланып китте. •— Алай да уйнамасын әле ул аны, оттырмый дисәң дә оттырып куюы бар. Вася абый белән Люба апаның Катя исемле бәлә¬ кәй кызы җилкә якасына якорь сурәтләре төшерелгән матрос күлмәге киеп килгән, чәченә бантик та бәйләгән иде. Катя, башын бер якка янтайта төшеп, сандалий очы белән җир тырмаштырып торды да: — Мин шыйгырь сүли беләм,— диде. — Китсәнә? — дип, дәү әни бу нәзберек кыз кар¬ шына чүмәшеп үк утырды, төче генә елмаеп:— йәле, йәле, күбәләгем, әбекәеңә сүләп күрсәт әле,— диде һәм колагы яхшырак ишетсен өчен яулыгын муенына хәтле сыдырып төшерде. Катя, сәхнәгә чыгып баскан кебек, болдырга менде. Вася абый туган-тумачага шауламаска кушты. Люба апа киеренкелек белән тыңланып калгангамы, аның битләре алма кебек алсуланып чыккан., Ул кызыннан күзләрен алмыйча иреннәрен кыймылдата — кызының һәрбер сүзен кабатлап бара иде. Осырткыска утырып Күккә менәсем кңлә; Дәү әнкәйне, алтынкайны Өстән күрәсем килә!.. Бу ялагай шигырь тамаша кылырга җыелган кунак¬ ларның, бигрәк тә дәү әниебезнең күңеленә шундый тәэсир итте, мин моны язып та, сөйләп тә аңлатып бирә алмыйм. Дәү әни минут эчендә юк булып бер уч ман- паси алып чыкты, аны, бер генә данәсен дә калдырмыйча, Катяның күлмәк кесәсенә тутырды. Ә апалар белән абыйлар кызны үтереп мактарга керештеләр, аның 232
турында шундый матур сүзләр әйттеләр, бу сүзләргә хәтта үземнең дә күңелем җилкенеп китте. Минем дә болдырга менеп ике сугышчының, ягъни дошман сол¬ даты белән безнең армеецның кара-каршы очрашуы турында мәктәптә өйрәнгән шигырьне чатнатып сөйләп бирәсем килде. Ләкин ул шигырьне сөйләсәм, дәү әни¬ ем: «И-и-и, мәрхүм әнисе күрсә икән дә, тыңлап торса икән үзен бер...» — дип, күз яшьләрен түгәргә керешер һәм абый-апаларыма шулкадәр өздереп карар, теге¬ ләрнең шундук күңелләре нечкәреп китәр, аннан инде алар миңа да, дәү әнигә дә кызганып карап торырлар иде. Шуннан әни баткан чакта көймәдә бергә булган, ләкин үзе исән-сау котылып калган Кече Коляның да, исем апам Апроняның да йөзләре таш булып катар, алар бәйрәм буена дәшми йөрерләр. Безнең ерак ту¬ ганнарыбыз бу хакта дәү әнидән төпченеп сораша баш¬ ларлар, ул исә әниемне елгадан ничек эзләүләре, тап¬ каннан соң да бары үзенең генә аны танып алуы хакын¬ да, әниемне фәлән күлмәкләр кигезеп күмүләре турын¬ да, бер генә вак-төяген дә төшереп калдырмыйча, тәфсилләп сөйләп бирер. Ул чагында кунакларның бер өлеше хәсрәттән кара көяр, бер өлеше акырып елар өчен зиратка китеп барыр иде... Мин күз яше коелуын теләмәдем, чөнки яшь коела¬ сы сәгатьләр алда әле. Себер халкы шундый халык ул — бәйрәмнәрдә аны яшь сыгу буенча бүтән бер генә халык та узып китә алмый. Менә шуның өчен дә мин болдырга менеп әлеге шигырьне укып тормадым, ләкин туганнан-туган бер көтү энеләремә мин аны барыбер сөйләп бирдем. Шигырь энекәшләргә бик ошады. Ми¬ нем кебек, алар да дәү әнинең күзенә керер өчен чәч¬ рәп торган, һәрвакыт өстен калырга яраткан масайган кызчыкларны өнәп бетермиләр иде. * * * Кичке ау өчен балыкчыга осталыктан тыш зирәк¬ лек, җитезлек ише сыйфатларның да кирәк булуын һәркем белә. Кунаклар да үзләрен бу яктан бер дә ким- хур санамадылар, кичкә кырынлап шаулаша-гөрләшә су буена төшеп киттеләр. Алар ике көймәгә утырып утрауга керделәр дә аның агымга каршы очында җәт¬ мәләрен салып та куйдылар. 233
Мужиклар утрауга бер генә малайны да алып чык¬ мадылар, моңа мин бик гарьләндем. Мин җәтмә салып куя торган комарлы ауга йөрергә бик ярата торган идем. Ләкин миңа әллә ни хәсрәт чигәргә туры килмәде. Өй тулы кунаклар, шуңа күрә дәү әни мине чакырып тормады. Без караңгы төшкәнче бурасын да, качышлы да, куыш-куыш та, шыгырдинын да, ягъни чехардасын да уйнадык. Уйный-уйный әлсерәп беттек. Дәү әни, Августа, Апроня һәм Мария апалар мич ягып җибәр¬ деләр, өстәлгә татлы катырма өчен чынаяк төбедәй түгәрәк камырлар җәеп-җәеп куйдылар, пироглар ясап, өсләрен чеметеп-чеметеп чыктылар, бавырсакка бау- бау камырлар турап әзерләп куйдылар, шулай ук ка¬ лач өчен дә алка-алка камыр әзерләп куйдылар. Люба апа безнең тамагыбызга ашатты, ул шыпыртлап кына миннән: — Вася абыең утрауга исереп китмәгәндер бит? Батмаслар микән? — дип сорап куйды. Дәү әни аш бүлмәсеннән: — Люба, матурым! Син гаскәргә, малайларга дим, урын җәеп бирсәң икән! Гүрничә ятагына бергә җәй— адашмаслар әле! — дип кычкырды.— Үзең дә, мату¬ рым, йокларга ят. Син безгә карама, без күнеккән инде. Син ни дисәң дә затлы йорт баласы бит, назлы бала диюем... — Ни сөйлисез, әнкәй, мин дә хәзер сезнең яныгызга чыгам. Ничек йоклыйм ди инде мин? Малайларга урын җәям дә сезгә булышырга чыгам. — Юк, юк, Люба, авыз да ачма! Үз йортым, үз тәртибем. Начар булса да үземнеке! Шылт та итмә! Нинди рәтсез чүпрә бу, ә? Әүвәле заманда күәс төбе белән дә күпереп чыга торган ие, ә хәзер чүпрә белән ачытсаң да рахитлы бала кебек ята, корт чаккыры! Әллә картлыгым җитеп кулым киттеме, күзем күрми башладымы? Апалар дәү әнине бер дә борчыласы түгел, камыр бик уңган, бик йомшак дип тынычландырдылар, бер- берсенең хәлләрен белештеләр, кемнең ничек яшәве, кемнәрне очратулары, үзләренең дә, балаларының да нинди авыру белән чирләүләре, сал агызуда күпме акча төшерүләре һәм Зыряновның киселергә тиешле бүсере турында да сөйләшеп алдылар. Төн уртасы җиткәндәрәк кинәт ызбага мич ашы, 234
беренче табада пешкән татлы катырма исләре тарал¬ ды. Ул да түгел, гүрничәгә дәү әни килеп керде: — Балалар, сез йокламыйсызмы әле? — дип акрын гына сорап куйды. •— Ю-у-ук. — Ах сезне, корт чаккырылары. Мәгез алайсам беренче таба күчтәнәчләре. Кабаланмыйча гына, ка¬ баланмыйча гына, бик кайнар алар! Нәнүсләрне дә уятыгыз. Люба акыллым, мә син дә шәнгәдән авыз ит... — Рәхмәт, әнкәй. Ай, нинди кайнар! — Аша, аша,— диде дәү әни. Люба апа янында беравык утырып торды. Василий белән ничек яшисез соц? Савыт-саба бик шалтырамыймы? •— Болай тату гына яшибез, ярыйсы гына. — Ходайга шөкер икән алайсам, ходайга шөкер. Ул бик олы җанлы, егетләр арасында иң мәнлесе... — Дәү әни тынып калды, борынын тартып куйды: — һай, харап булдым! Сөйләшеп утыра торгач оны¬ тып җибәргәнмен! Кызлар көйдерә генә күрмәсен ннде, юкса, кунаклар муенымны борыр!.. — дип, дәү әни гүр¬ ничәдән йөгерә-атлый чыкты да ишекнең ике канатын да ябып куйды. Балыкчыларның кайтып керүен без ишетми кал¬ ганбыз. Люба апа да йоклап калган, моның өчен ул иртә белән оялып башын күтәрмичә генә йөрде. Вася абый исә яшь киленебезне ирештереп торды, аны: — Икенче юлы әле мин көймә белән шәһәргә хәтле йөзеп барам. Барам да бик чибәр чөгә балыгы тотып кайтам!.. — дип куркытты. Келәттә йоклаган, дөресендә таң атканда мендәргә башын төртеп кенә алган дәү әни: — Җитәр сиңа юкны лыгырдарга!—дип кычкырып куйды, аннан ыңгырашкандай иснәнеп алды. —Тоткан балыгыгызны әйтер ием, бер тайменыгыз баш бармак хәтле, икенчесе чәнти бармак хәтле генәдер. — Ул ке¬ ләттән чыкты да ике кәрзин йомры чабакка гаҗәплә¬ неп карап торды: — Әчәч! Элеккән бит сезгә аз-маз! — Әнкәй, җәтмәне сиңа атап салган идек! ■— Шулайдыр шул! — диде дәү әни килешеп, аннан Вася абыйга боергандай әйтте: — Люба тирәсендә бик уаланып йөрмә син, йөрмә! Бар әнә мужиклар янына печәнлеккә мен дә черем итеп ал. Су үзегезне ярыйсы гына чайкагандыр әле. Юкса, беренче рюмкадан ук 235
өстәл астында братлар белән күрешеп йөрерсез... Ә сиңа, Люба акыллым, приказым шул: теге кыр чи¬ рүен ашат-эчерт, үзләренә күз-колак бул, берүк суга төшмәсеннәр. Густа! Апроня! Марея! Җитәр сезгә йокы симертергә! Торыгыз әйдә! Кара син аларны, айгыр бикәләрне! Кояш төшлеккә җитеп килә бит инде... — У-у, җен карчыгы! — дип мыгырданып алды келәттә Мария апа. — Таң тишегеннән тора да һичкем¬ гә йокы күрсәтми. — Аның нәрсә, команда бирәсе генә калган! — дип җөпләп куйды Апроня апа. — Гинерал! — дип аваз бирде Августа апа да. Апалар берәм-берәм ишегалдына чыгып киерелә- киерелә иснәнеп торалар, кулъюгычны шылтыратып; алалар, ул да түгел, кабат эшкә керешеп тыз-быз йөренә башлыйлар, аларның сүлпәнлекләре юкка чыга, таушалган йөзләре язылып китә иде. Көн үзәгенә гүрничәдәге өстәлләргә куеласы ризык куелып бетте. Апалар белән дәү әнием, бер минутка югалып торганнан соң, яңа күлмәкләрен киеп, горур гына атлап яңадан гүрничәгә килеп керделәр. Дөре¬ сендә, дәү әни белән Мария апаның кыяфәтләре генә һавалы. Апроня апа белән Августа түтинең эрелекләре озакка бармады, алар шундук ыржаеп көлеп җибәрде¬ ләр. Дәү әти ишекнең бер канатын, дәү әни икенче ка¬ натын ачып куйды. Туйчы дәү әниебез дулкынлануын яшерергә тырышып та яшерә алмагач, көйләп кенә дәште: — Рәхим итегез, кадерле кунаклар! Тыйнак сые¬ быздан авыз итегез. Ходай биргәннең һәммәсе табында, ошап бетмәсә гаепләмәссез. Ә дәү әти исә, үз-үзенә әйткәндәй генә: — Түрдән узыгыз, ягымлы булыгыз!..— диде. Дәү әти артык тәкәллефләнеп тормый, йөрәге кабул итми. Ләкин дәү әни: «Кешеләрне сәламли дә белмисең бит син, ике авыз сүзеңне кызганасың»,— дип, дәү әтине әллә ничә мәртәбә кыздырганы бар, шуңа күрә дә дәү әти бүген үзенең өстенә төшкән вазифаны ахы¬ рына кадәр үтәргә булды. Уллары аның яныннан уз¬ ганда аңа күз кыскалыйлар, аны төрлечә рухландыра¬ лар, хәтта, уразаны ташласаң да ярый инде дип, үзен табынга утырырга дәшәләр. Ләкин дәү әнинең күзе 236
бик очлы, шул сәбәпле дәү әти кунакларга кушылып китәргә бер дә базмый иде. Ике-өч минутлык күңелле ыгы-зыгыдан соң, берәр нәрсәне түгеп, үзләренең дә, күршеләренең дә өсләрен буямас өчен саклык белән генә өстәл-эскәмия араларын¬ нан узганнан соң, янә дә узган чагында бер-берсенә төрт¬ мәле сүзләр әйтешеп алганнан соң, безнең олыдан-олы гаиләбез, ниһаять, урнашып бетте — өлкәннәр янәшә куелган ике өстәлгә утырса, кечкенәләр өченче аерым өстәлгә урнашты. Өстәлләргә таяулар белән фанер такталар да ялгап куйганнар, шуңа күрә табын салчы¬ лар ашханәсендәге төсле бер стенадан икенче стенага сузылып киткән. Өстәлнең изге сын астына килеп те¬ рәлгән түрге башында ике буш урын калган — болары дәү әни белән дәү әти өчен иде. Табын Себер гадәте буенча корылган: мичтә, баз бе¬ лән келәттә ни-нәрсә булса, озак вакыт дәвамында ни- нәрсә җыелып килсә — шуларның барысы-барысы чыга¬ рып куелган. Табын бай булган саен мәҗлестә күңелле¬ рәк үтә. Шуңа күрә дә өстәлләр кыздырып та, пешереп тә куелган тәгамнәрдән сыгылып тора, шуның да өстәвенә алар затлы савытларга салынып зәвык белән матур итеп тезеп тә куелган. Дәү әнинең горурлыгы булган, өстән аз гына туң- май белән өртелгән койка, кунаклар гүрничәгә кергән¬ дә ничек селкенә башлаган булса, әле дә шулай сел¬ кенеп тора. Үтә күренмәле койка бик җиңел сымак күренсә дә, барыбер аны пычак белән кисәргә кирәк. Өстәлгә кәбестәнең башлысы да, чабылганы да куел¬ ган. Тозлы кыяр юка гына тәлемләп киселгән. Шул¬ пада пешкән әтәч миски эченнән тәпиләрен тырпайт¬ кан. Табын буенча вак-вак тәлинкәләргә салып куел¬ ган суганлы чыршы гөмбәләре чуар иреннәре белән салават күпередәй елмаешып торалар. Чыршы гөм¬ бәсен бездә тозлар алдыннан юмыйлар, аларны тасты¬ мал белән берәм-берәм сөртеп кенә чыгалар, шунлык¬ тан алар җебеми дә, каралмый да, авызга капсаң керт-керт итеп тешләп ашыйсың. Зур-зур чуен таба¬ ларда мичтә кыздырган чабаклар корсакларын бүл¬ тәйтеп ята. Аларны дәү әни артык кибеп китәрлек итеп куырмый, бары кызартып кына ала, дәртең бул¬ са, четер-четер итеп башлары белән бергә ашарга була. Борыч ачысы да, лавр яфрагы исе дә аларга таманча 237
гына сеңдерелә. Ә менә йомры чабакларны май сал¬ мыйча гына кыздыралар. Үз мае үзенә җитмәсә, нинди чабак соң ул! Ә инде кыздырган чагында бераз кор¬ гаксып китсә, монда инде балык гаепле түгел. Монда я балыкчы гаепле, чөнки балыкның иң начарын кап¬ тырган ул, яисә инде мич каршында авызын ачып тор¬ ган хуҗабикә гаепле. Менә Зырянов алып килгән тайменьнән пешерелгән пирог. Бездә аны бөтен балыктан, ягъни кискәләмичә пешерәләр. Балык нинди зурлыкта булса, пирогы да шундый зурлыкта була, тик мичкә генә сыйсын. Бу юлы пирог зур түгел, әмма борынны ярып керерлек тәмле исле иде. Таймень балыгыннан пешерелгән пи¬ рогтан да затлырак пирог бар микән? Пирогка йомры чабакка кушкан шикелле үк борыч белән лавр яфра¬ гы гына кушыла, бүтән берни өстәлми. Тайменьның шулпасы да, мае да, исе дә үзе белән бергә. Сүз уңаеннан шуны да әйтим, әйбәт балыклар бездә хәзер күренми, беттеләр алар. Күптән түгел, мин үзем¬ нең туып үскән авылыма кайткан идем. Апам миңа ниндидер читтән кайтартмалы агач кебек каты балык¬ тан пешерелгән пирогны төреп бирде дә: — Күрче, безнең Енисейда нинди балыклар чиртә хәзер. Акай күзле! Элек бәләкәй күзлеләр генә каба иде, хәзер менә йодрык хәтле күзлеләр каба! — дип ачы гына көлеп куйды. Әмма мин читкә тайпылдым шикелле. Яңадан да бәйрәм табынына кайтыйк. Шәнгә, татлы катырма, итнең тегендие, мондые дисеңме — өстәл тулы. Җиңелчә генә тозлаган чөгә балыгы, йомырка тәбәсе, баллы бәлешләр, вазалар белән әле үткән җәйдә үк җыелган нарат җиләге вареньесы, янә дә өченче ел җыелган кара җиләк вареньесы, ул кош теле белән чәй токмачлары, клин¬ дер белән майга пешкән бавырсаклар — җаның ни тели, шул бар!.. Ашарга-эчәргә керешәсе иде дә бит, ләкин ашык¬ мый тор. Мәҗлес башланып китте дигәндә генә дәү әни күздән гаип булды бит әле. Шуннан кунаклар аны зарыгышып көтеп утырдылар. Дәү әти баскан җирендә таптанып торды-торды да үзенең изге сын астындагы урынына килеп утырды. 238
\— Гомер буе шулай кылтайды инде! — дип авыз эченнән генә әйтеп куйды ул. Өлкән Коля белән Ваня абый торып бастылар. Алар гүрничәдән чыгып дәү әнине ике яктан кадерләп кенә култыклап алып керделәр. Алар Августа апа белән Апроня апага, авызларын ерышып бу тантананы боз¬ масыннар өчен, күз кысып куйдылар. Дәү әнинең өлкән уллары, бала-чага өстәле яныннан акрын гына узып, әниләрен түргә озатып куйдылар, урындыкны читкә этәрә төшеп: — Әнкәй, почетлы түр башы синеке! — диделәр. Дәү әни моннан да артык нотыкның сөйләнә алма¬ вын, илле яшьлек улларының сүзне бик кыенлык белән генә әйтүләрен аңлый иде, әлбәттә. Ул, күзләрен тыйнак кына, оялчан гына түбән төшерде дә, иреннә¬ рен калтыратып: — Балакайларым, хөрмәтегез өчен, ягымлы сүзегез өчен рәхмәт инде сезгә,— диде. Бер уңайдан ул бәйрәм йоласын бозганы өчен, үзенең бәһасен белеп бетермәве өчен чәнечкеле күз ка¬ рашы белән дәү әтигә кадап алды. Дәү әти, үкенгәндәй, башын читкә борды, сакалын селкетеп куйды. Ләкин мәҗлеснең тантаналы өлеше бетмәгән иде әле. Дәү әни, изге сынга таба борылып, шул ук вакыт¬ та өстәл тирәсендә утыручыларны да күзеннән ычкын¬ дырмыйча, бармак очлары белән генә иркенләп төрте¬ неп алды. Менә урындык-эскәмияләр дөбсрдәгә^ тавышлар ишетелде, кайсысының чәнечкесе зыңлап идәнгә төшеп китте, кайсы «т-сс» дип эчтән тынарга өндәде — өлкән яшьтәге кунаклар да, кубарылып, дәү әнигә ияреп чукынып алганнар иде. Ә ыбыр-чыбыр, шул исәптән, дәү әнинең үкенеченә каршы, мин дә урыннарыбызда утырып калдык. Ул безне битәрләп тор¬ мады, билгеле, чөнки бала-чаганың күбесе укучы иде. Дәү әни үз урынына утырды. Шулай да ул нидер көтә әле. Менә дәү әти дилбегәне үз кулына алды. Ул өстәл астыннан чирекле зур шешәне чыгарып дәшмичә генә стаканнарга аракы коя башлады, ә Люба апа безнең узыша-узыша сузган рюмкаларыбызга нараг җиләге төнәтмәсе салды. Әлеге чирек бер чиратка гына җитте. Дәү әти кырлы стаканын кулына тотты да кыюсыз гына әйтеп куйды: 239
— Иәгез әле, балалар, очрашу хөрмәтенә^ әнкә¬ гезнең исәнлегенә берне күтәрик. Ул иң әүвәл дәү әни белән чәкеште. Гүрничә пыяла чыңнары белән тулды. Малайлар да чәкешкән булды¬ лар. Эчеп җибәрәсе генә иде дә, ләкин нәкъ шул вакытта бер тоткарлык килеп чыкты. Семья гарипсез булмый ди. Кунак бүлмәсенә беркемгә дә сиздермичә, оялчан кыяфәт белән нәселебезнең әнә шул гарип кешесе Митрий абый килеп кергән иде. Митрий абый авызын һич тыңлата алмаган бер эчкечегә әйләнгән, ул дәү әнинең йөрәген кадалган шырпы кебек әрнетеп тора иде. Дәү әни аңа, кунаклардан яшереп кенә, дәү әтинең киемнәрен кигезгән. Митрий абый гәүдәгә дәү әтидән кечерәк булганга, кигән чалбары аңа иркенрәк, ә күлмәк чабулары исә тез башларына хәтле үк төшкән. Митрий абыйның ашык-пошык юынганлыгы, чәчен дә аннан-моннан гына тараганлыгы күренеп тора. Ул каушаган кыяфәт белән күлмәген әле бер, әле икенче җиреннән тарткалап куя иде. Дәү әти аягы белән өстәлгә урындыкны тартып китерде. Дәү әни түшен каплап торган челтәрле ефәк шәлен төзәткәләде, кунакларга очкынлы күзләре белән карап алды: «Әйе, чакырдым шул! Сез теләсәгез ниш¬ ләгез, ә мин барыбер чакырдым аны!» Митрий абыйның хатыны Татьяна килмәгән. Ул безгә аяк та атламый. Дәү әни аркасында дип уйлыйм. Аның сүзенә караганда, Татьяна апа — юксыл, гидай. Ул колхозны башлап йөрүче, аны оештыручы. Кайчан карама киңәшмә корып ята, ире белән балаларын ка¬ рарга вакыты да юк. Дәү әни өчен бик кыргый хәл бу, шуңа күрә ул киленне барган бер җирендә хурлый, аның абруен төшереп йөри. Бервакыт, җил уңаеннандырмы, дәү әни клубка ки¬ леп кергән. Анда җыелыш бара, Татьянаның сәхнәдә речь сөйләгән чагы икән. Безнең авылда бик кызык гадәт яши: кешенең дәрәҗәсен аның хәллеме, түгелме икәненә карап билгелиләр. Мәсәлән, берәр хатынның кияренә ыштаны булмаса, ул кеше түгел инде, аның бәя¬ се иске бер тиен. Татьяна нотыгының яртысын сөйләп бетергәндә генә, клуб бусагасында басып торган дәү әни: — Татьяна, син үзең телгә бик оста остасын да, 240
тик синең ыштаның бармы соң?!—дип кычкырып җи¬ бәргән. Дәү әни киленен ыштанлыдыр дип башына да ки¬ термәгән. Ләкин Татьяна шунда итәген күтәргән дә клубтагы халыкка ыштанын күрсәткән. Аның капчык¬ тан гына тегелгән булса да, бик ару киндер ыштан ки¬ гәнлеген һәммәсе дә күргән. Дәү әнидән бөтен халык хахылдап көлә башлагач, ул клубтан тиз генә чыгып сызган. Әнә шул вакыйга¬ дан соң Татьяна аны бер дә өнәми, безгә килеп йөрми. Митрий абый читтәге бер урындыкка утырды. Ку¬ наклар, тамакларын кыргалап, нишләргә белми рюмка¬ ларын кулларында тотып тордылар. Бу киеренкелекне беренче булып Августа апа өзде: — йә, күтәрик әйдә! Безнең куллар казнаныкы тү¬ гел ләбаса, үзебезнеке! Әнкәй, синең исәнлегең өчен! Әткәй, сине дә әнкәебезнең туган көне белән котлый¬ быз! — диде. Мәҗлес башлануны көтеп зарыккан ирләр аракы¬ ларын тиз генә авызларына капладылар да, хатыннар, бер-берсеннән оялып, иреннәрен аракыга тидерер-ти- гезмәс сырланып торган арада, эшкә дә керештеләр: табадагы чабакларны, тәлинкәләрдәге койканы тиешле җиргә озата башладылар, Һәм Митрий абыйның кул¬ ларын өстәл астында гына тотуын, бер йотым аракы эчмәвен дәү әнидән кала берәү дә күрмәде. Икенче чирек аракы да өстәлгә менеп утырды. Хә¬ зер инде аны дәү әтидән уллары кабул итеп алды, янә¬ се, җитте, хезмәт иттең, хәзер инде үзебезгә эш күрсә¬ тергә вакыт. Икенче рюмкадан соң табын бердән җан¬ ланып китте, кунаклар шау-гөр килеп утыра башлады¬ лар, без ыбыр-чыбырдан тамакларыгыз туйдымы дип сорадылар, кулларыбызга чикләвеген, чуклы конфетын һәм бүтән күчтәнәчләрне тоттырып урамга чыгарып җибәрделәр, гүрничә иркенәя төшсен өчен таяулы фа¬ нер такталарын алып куйдылар. Шулай итеп, дәү әнинең бәйрәме башланып китте. Без исә Алеша белән сәндерәгә мендек, аннан ку¬ наклар уч төбендәге кебек күренеп тора иде. Алеша исерек кеше булып маймылланды. Ул шундый матур килештерә, мин тәгәри-тәгәри көлә идем. Гүрничәдә Августа апаның уйнак тавышы ишетелеп китте. Ул һәммәсен дә үзенә караткан иде. Таня-акти- 16 М 527 241
вистка шикелле кыланып, чәнечкесе белән бушап кал¬ ган чиреккә сугып алды да: — Әй, ир-ат, тын-лы-ык! — диде.— Әнкәй, башла әйдә! — Кая инде миңа, кызлар? Тавышым беткән бит. — Кушылабыз әйдә, булышабыз! — Йә, сезнеңчә булсын алайсам,— дип дәү әни йом¬ шара төште. Тавышы гомер буе кешеләргә юл куеп яшәгән карчыкларныкы кебек юашланып китте. Енәсәй лә ага таулар-да-ан, Суын ала карла-а-арда-а-ан... Дәү әни аяк өсте баскан да чак кына карлыга төш¬ кән акрын тавыш белән җырлый, җырлаган уңайга кулын болгый. Аның болай җырлый алуына мин шун¬ дый сокланганмын ахры, минем арка җекләрем чымыр¬ дап китте дә әнә шул өшеткеч суык бөтен тәнемне кал¬ тырата башлады. Аның тавышы киеренкеләнеп, чырае исә агара барган саен, суык та минем эчемә үк, үзәгемә үк үтә бара, хәтта тамырларым буенча аккан кайнар каным да туктап катып киткәндәй булган иде. Яр буйлары кып-кызыл чакма, . Гомеркәем лә-ә-ә, су кебек акма-а-а... Гүрничәбез кинәт әле җырлап та карамаган, хәлсез¬ ләнергә өлгермәгән күмәк, көр тавыштан яңгырап кит¬ те. Миндә шундый уй туды: әйтерсең лә кунаклар җырны түгел, ә уллары, кызлары янына көч-хәл белән генә килеп җиткән дәү әнине күтәреп алдылар да, юлда очраган бөтен ямьсез киртәләрне ватып-җимереп, тан¬ тана итеп аны мамыктай җиңел генә күтәреп киттеләр. Бу вакыт алар үз-үзләре белән дә, аларны дөньяга тудырган, азапланып үстергән, янә дә йөрәгендәге хез¬ мәтчән рухлы җырларыннан һәрберсенә өлеш чыгарып килгән дәү әни белән дә иксез-чиксез горурланалар кебек иде. Енисей турындагы җыр сузып-сузып җырлый торган бик мәһабәт җыр иде. Дәү әни аны балалары элеп алырлык итеп, ипле итеп җырларга тырышты. Аннары ул җырлаган чагында да балаларын кайгыртты, алар күңелендә матур тойгылар уятырлык җырларны гына җырлады: әйе, балалары, йөрәк парәләре, тату тормыш¬ та, дус булып яшәсеннәр, бәхетләре ташып торсын. Аннары алар үзләре очып киткән ояларын, туган-үскән 242
йортларын бервакытта да онытмасын, чөнки ата-ана йортыннан да кадерлерәк, аннан да изгерәк нәрсә дөньяда юк һәм булмас та. Менә башта дәү әнинең битеннән, аннары Августа апа белән Мария апаның яңакларыннан яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Аракы һәм кабымлыкка авыз да тигез¬ мәгән Митрий абый җиңе белән битен каплап дер-дер калтырана башлады, ә дәү әтинең күтәрмә якасы ка¬ мыт кебек селкенеп тора иде. Дәү әни еласа да җырлаудан туктамый үзе, җыр¬ ның ахырына кадәр килеп җитә. Инде җырның соңгы сүзләре, пыяла чыңнары белән кушылып, ачык тәрә¬ зәләрдән елгага хәтле яңгырап киткәч, өстәвенә Ени¬ сей белән караңгы тау өсләрендә тирбәлеп тә алгач, безнең ызбада хәйран тамашалар башланды, бер-берсе белән үбешмәгән-кочышмаган, мәңгелек дуслык, мәхәб¬ бәт хакында ант итешмәгән кеше калмады. Үзләре ант итешәләр, үзләре бары Потылицыннарга гына хас бул¬ ган, хәтта хәтәр җилләрең дә чорналып калырлык озын борыннарын лышык-лышык тартып елыйлар. — Әнкәй! Әнкә-е-ем! — Әткәй кая соң?! Әткә-ә-әй!.. Кече Коля да Митрий абыйны кочаклап балавыз сыга: — Туган абыем бит син! Туганы-ым! Митрий абый, әйе шул дигәндәй, башын кага, үзе куркып як-ягына карана. Ул берүзе аек булып исерек¬ ләр арасында югалып калган. Аны мин дә кызганам, почмакка елыша төшеп елыйм; ләкин мин үзалдыма гына, эчемнән генә елыйм һәм йодрыгым белән миндә дә булган әлеге озын борынны сөрткәлим. Левонтий агай белән аның утын хәзерләүдәге хез¬ мәттәше Мишка Коршунов безгә кай арада гына, нин¬ ди юллар белән генә үтеп керәдер — мин моны һич башыма китерә алмыйм. Мишка Коршунов чүпрәк ябыштырып бетергән корама гармунын да күтәреп кер¬ гән. Левонтий агайның авызы гадәттәгечә колагына кадәр ерылган. — Намуслы компаниягә иминлек телибез! — Левонтий! Мишка! Нинди җилләр ташлады сез¬ не, чукынмышлар! Тарттыр булмаса берне, Мишка! Дәү әни, Левонтий агай белән Мишка Коршуковны сырып алган улларын тыя төшеп: 16* 243
— Тын алырга да бирмисез кешегә, чүт кенә сабыр итегез! — диде, яңа кергән кунакларга стакан тутырып аракы салып бирде, чөнки рюмка ишеләр белән алар вакланып тормый иде. Левонтий агай белән Мишка Коршунов янәшә бас¬ тылар да, башта дәү әни, аннары дәү әти белән чә¬ кешеп: — Катерина Петровна, туган көнең белән тәбрик итәбез! Котлы булсын бәйрәмегез, киттек без! — диеш¬ теләр. — Исәнлеккә булсын, кадерле кунаклар! Дәү әни рюмкага иренен генә тидереп алды да аны кире өстәлгә куйды. Мишка Коршунов белән Левонтий агай балталарын бергә кизәнеп, бер хәрәкәт белән утын яралармыни. Бер-береннән бер генә мәлгә дә калышмыйча, башла¬ рын егетләрчә артка чөеп, аракыларын бүлт-бүлт итеп авызларына койдылар, бу вакыт аларның бугаз кимер¬ чәкләре бер батып, бер калкып торды. Мишка: — Совет влачы әйбәт тә, тик ачырак икән1—дип өстәл астына төкереп куйды. Ул идәннән гармунын алды да төймәләре өстеннән җитез бармакларын йөгертте. Гүрничә катына бала¬ чага өелешеп, йөрәкләре чемер-чемер килеп, музыка уйнаганны көтеп тордылар. Менә ул зарыгып көтелгән музыка яңгырап китте. Мишка Коршунов гармунын як-якка сузып җибәрде дә аны әкәмәт кенә алкаландырып алды. Коршунов әнә шулай кылтымланып гармунын берничә мәртәбә өз¬ гәне бар инде. Шул гарип гармунны ул хәзер клиндер кебек дугаландырып ниндидер бер саңгырау көй чы¬ гарды, аның кайсы көй икәнен нинди үткер колаклы кеше дә белә алмас иде. Шуннан Мишка бу көйгә сүз¬ ләрен ярдәмгә чакырды: Алтын көлтәләрен бәйли Алтын чәчле кызкай; Япь-яшь үзе, зәңгәр күзле, Биле талдай неч-кә-әй... Кунаклар шатланышып җырны дәррәү күтәреп ал¬ дылар: Э-эх, биле талдай неч-кә-ә-әй!.. 244
Маша исемле кыз турындагы бу җырны туганнарым ничек искәрми утыргандыр инде! Тора-бара Мишка җырны башлап кына җибәрә, башлап җибәрү белән, артын ат өстендә сикерткәндәй, эскәмиядә тыпырынга- лап, гармунын ярсый-ярсый тарткаларга керешә иде. Аңа аракылы стаканны төртәләр. Ул көй арасында ку¬ наклар аңардан башка да җырлый алырлык бер мәлне көтеп ала да бер кулы белән гармун бакаларын бас- калый, икенчесе белән стаканны авызына китереп ара¬ кысын чөмерергә керешә иде. Дәү әни аңа: — Мишка, син капкалап та ал,— дигәч, ул башын гына чайкый, янәсе, үзегез дә күреп торасыз, вакыт юк бит! Августа апа чәнечке очы белән кыяр телемен элеп ала да Мишканың авызына якынайта. Тегесе кыярны ирене белән генә йомып ала, Августа апага күз кысып куя, Августа апа да җавапсыз калмый, күзен кыса, һәм алар нәрсәдер турында астыртын гына килешеп куйган кебек булалар. Мишка яңадан бармакларын гармун телләренә баса башлый. Мужиклар берни дә абайла¬ мыйча әлеге дә баягы «биле талдай нечкәй!»не сузып торган арада, хатыннар «Ба_рыня» көенә өстәл тирәли биергә дә керешәләр, гүрничәгә сыймагач, иркенрәк түр бүлмәгә ташып чыгалар. Еламсырап булса да, йотлыгып булса да гармун үзенең тишек мехы ярдәмен¬ дә ярсып-ярсып бию көен тарттыра. Бәйрәм тәмам кызып җитте, халык җилкенеп бию¬ дән менә-менә ялкынланып янып китәр кебек иде. Ул шау-шудан, ул чырылдаулардан һәм аяк тыпырда¬ тулардан колаклар тонды. Хәзер инде һәммәсе буталып беткән — кем нәрсә тели, шуны эшли иде. Өстәл янын¬ да дәү әти белән корткалар, тыйнак киленебез Люба да төпсә сыман утыручы аек башлы Митрий абый гына калды. Митрий абый керләнеп каткан кулларын ял¬ гышып өстәл астыннан чыгармагаем, аннары ирексез- дән стаканга үрелеп хурлыкка калмагаем дип эченнән калтырап кына утыра иде. Васеня апа килеп кереп, син монда да тыкшынырга өлгердеңмени әле, шулайдыр шул, синнән башка гына булдыра алмыйлардыр шул дигәндәй, иренә усал гына карап куйды. Левонтий агайның ташы кызып өлгергән иде инде. Ул: — Менә минем катыным Васеня да керде, ягъни 245
мәсәлән, Васелиса Семеновна! — дип кычкырып җибәр- ды.— И әйбәт кеше дә инде! Чү, чү! Нишләп акаеп карыйсың әле? Килештермәдеңмени? Нишләп килеш¬ термәдең? Мин монда үз кеше бит, якын кеше! Якын¬ ның да иң якыны! Шулай бит, Катерина тәтәй? — Моны исбатлау өчен Левонтий агай дәү әнине кочаклап алып чап-чоп үбәргә кереште. — Ай!.. Сөякләремне сындырасың бит, җен! Җибәр тизрәк!..— дип ялварынды дәү әни.— Каян киләдер сиңа шундый көч! — Потылицыннарны үз нәселебездән дә катырак ■яратканга ул. Авылның иң күрекле кешесе бит сез минем өчен!.. Васеня апаны өстәлгә алып килеп ире Левонтий -янына утырттылар. Табын сыегаеп беткән иде инде. Васеня апа, әдәп йөзеннән, бераз кыстатып утырды, терсәк очы белән иренең янтыгына төрткәләде. Левон¬ тий агай хатыны төрткән саен утырган җиреннән аһыл¬ дап сикереп куя. Моңа һәммәсе дә шаркылдап көлә. ■Васеня апа үзе дә көлемсерәп куя иде. Мишка шашып-шашып гармунын йолка, хатыннар ул уйнаган көйгә бөгелә-сыгыла бии иде. Бии-бии алҗып беттеләр. Хатын-кыз да, ир-ат та -өстәл янына лапылдап килеп утыралар, яулыклары бе¬ лән битләрен җилләтәләр, аннан төрлесе төрле нәрсә турында сөйләшеп китәләр иде. — Менә шулай, Катерина Петровна, нужа адәм ба¬ ласын акылга да, хәйләгә дә өйрәтә. Ачлык елы кил¬ гәнче бәрәңгене кисеп утырт дисәләр, җиде бабаларын телгә алып сүгенерләр ие, лач итеп төкерерләр ие. — Әйтмә дә лә инде, кода. Артык томана булган¬ быз шул. — Тиресне әйт әле. Ике ятып бер төшебезгә дә кер¬ ми ие бит. — Ахмак дию дә аз мине. «Тизәк кушылган яшел- ■чәне ашамыйм!»— дип, мин кычкырган ием бит. — Шул шул менә. Ә тирес дигәнең алтынга бирге¬ сез нәрсә булып чыкты! Уңышны бермә-бер арттыра! — Әткәй, кала папиросын тартып җибәр. — Атның курмысы үзенә, кәҗәнеке үзенә, Вася. 'Папирус йөткертә мине. Кая, кабызыйм булмаса берне. — Мин аңа — уналты дим, ә ул унны гына бирә! 246
Мин аңа — уналты, ә ул — унны! — дип, Өлкән Коля йодрыгы белән өстәлгә сугып куйды. — Күпмегә килештегез? — Уникегә. — Алтыга алып бишкә сат, атың булсын сәүдәгәр! Тфү!.. Тормышмыни бу, ниеп ниткере! Ваня абый аучылык кәсебен инде күптән ташлап» ат карауга күчкән, ул конторда конюх булып эшли, иде. Шулай да аның телендә һаман шул аучы комар¬ лыгы. — ...Менә бер заман боланың аю өненә килеп төш¬ мәсенме! Ә өннең хуҗасы яткан җиреннән — ялт! — кабарынып чыкты! Мин аңа сул көпшәдән гөрс берне! Өстемә килә бит бу! Шуннан гөрс уң көпшәдән! һаман, килә! — Килә-ме-е? — Килә, мин сиңа әйтим! Танавы канга батса да- килә. Мин билемне кармалыйм, анда бер патрон да. калмаган. Боланны эзәрләгәндә коелып калган... Белдекле Зырянов зәһәр генә көлеп алды: — Язучы романы бу! Уй-дыр-ма! — Син үзең уйдырма! Аучы булганың бармы соц синең! Кысылып утырганчы, бүсереңне генә тотып утыр¬ саң икән... Дәү әни Зырянов белән Ваня абый арасына керде — якалашып китмәгәйләре тагын, аллам сакласын. — Митри, дөньяда ике генә кеше эчә алмый. Бер- төре беркем эчертмәгәнгә эчми, икенче төре кесәсендә- сукыр тиене булмаганга күрә эчми. Чаманы, норманы белү кирәк бит, энекәем! Мишка Коршунов Августа апаның колагына коштай- чутылдый: — Рус солдаты, беләсеңме, нишли шунда? Поп хә¬ зинә эзләргә китү белән елт аның хатыны куенына!.. — Кая тиешсез җиргә тыгасың кулыңны? Ал дим! Күрәсеңме әнкәйне... Күзе бик очлы аның! Левонтий агай, балык пирогын авызына тутыра- тутыра, янәшәдә утыручы хатыннарга әйтеп куйды: — Нәрсә ул таймень?! Чепуха! Минем диңгездә йөз¬ гән чакта беләсезме нәрсә ашаганым бар? Кыздырыл¬ ган сигезаяк итен! — Нәрсә итен? — Сигезаякныкын дим. Диңгез җәнлеге ул! Җылан» 24F
дисәң җылан түгел, ә үзе аңа охшаган. Тәмле дә соң, чукынгыры! — Тфү, хәшәрәт! — дип төкеренделәр хатыннар.— Ничек үбә шул авызыңны Васеня! Моңа каршы Левонтий агай кулын гына селкеп куйды: — Дәрт коймадан сикертә ди! — Дәрт дигәннән, ай-һай, кызлар азынды хәзер. Әнә сезнекеләр дә, Авдотья, балага күмеп ташлады үзеңне! Узындырдың син аларны, Авдотья, узындырдың! — Без дә фәрештә булып үсмәдек анысы, Марея. Безне бик яшьли кияүгә төрттеләр. Шунлык белән генә котылып калганбыз, югыйсә... Чукынып китсен лә кыз¬ лары да, мужиклары да! Катыннар, җырлап җибәрик¬ ме соң әллә? Назла мине, егет, ирек барда, Мин синеке әле хәзергә. Сүнәр кояш, күздә булыр гел яшь: Син өйләнгәч, чыгармын иргә... Авдотья түти бу җырны үзенә бер мәгънә белән, үз тормышына бәйләп җырларга тырышты... Туганна¬ ры Авдотья түтинең хәлен аңлап, аны эчтән еларга җи¬ тешеп кызгандылар. Алар җырның кушымтасын бер .авыздан шундый бирелеп җырладылар ки, бу күмәк аваздан тәрәзә пыялалары зыңгылдап куйды, тәмәке төтеннәре чайкалып алды, хәтта ызба түшәменә кадәр күтәрелеп менә-менә өскә ишелеп төшәр кебек иде. Кунаклар ярсып-ярсып, кулларын, башларын бутый- ’бутый җырладылар. Дәү әтинең җырлаганын берәүнең- бер күргәне булмаса да, ул да иренен кыймылдатка- лады. Буйдак Ксенофонт үзенең калын тавышы белән гүелдәде. Әледән-әле җырга Августа апаның пычактай үткен авазы килеп керә. Апроня апа, тавышын калты¬ ратып, канлы күз яше белән җырлый, чөнки ул ире Пашка Грязинскийга гомер буе олтырак булып яшәде, ә ул ир калдыгы хәзер лыкынганчы эчеп сарайда боры¬ нын сызгыртып ята иде. Мария апа да җырга кушы¬ лып киткән. Аның тавышыннан мул тормышта яшәгән¬ леге күренсә дә, шулай да аның хәсрәте сизелә иде. •Ә менә Зыряновның башын югары тотып көлемсерәп җырлавы мин сезнең барыгыздан да өстен дигәнне әй¬ теп тора. Кече Коляның хатыны Нюраның тавышы бик 248
ягымлы ишетелә. Ул күмәк җырны үзе артыннан ияр¬ теп бара, чайкалган көймәдән егылып төшүчеләр кебек җырдан читләшүче, кырыйга тайпылучы булса, ул аларны шундук дөрес юлга, елга үзәненә кертеп җи¬ бәрә иде. Мишка Коршуков, ичмаса үз гармунымның тавышын ишетеп булмасмы икән дигәндәй, аңа колагын куйган да артистлар кебек тирбәлеп-тирбәлеп җырлый иде. Олысы-кечесе дигәндәй, һәммәсе җырлады. Шәһәр кызы Люба апа гына җырга кушылмады, чөнки ул безнең җырларны белми иде. Ул инде хәзер тартынып тормый, Вася абыйның күкрәгенә сыенып ук беткән. Аның яшь кызларныкына хас нәфис йөзе ни өчендер агарып киткән, күзләре кызгану һәм мәхәббәт тойгысы белән, аннары аның тату һәм итагатьле, өстәвенә әле җыр да яраткан шушы гаиләнең килене була алганлыгы өчен шатлык белән дә тулышып, үзалдына мөлдерәп торалар иде. Җыр уртасында үкереп елап җибәргән Авдотья тү¬ тине култыклап аш бүлмәсенә алып чыктылар, анда үзенә су эчерттеләр. Җыр аңардан башка гына дәвам итте. Бераздан Авдотья түти яңадан керде, аның бите яшькә чыланып беткән иде. Чәчен төзәткәләгәннән соң ул кабат җырга кушылып китте. Мәҗлес хисле җыр¬ ларга күмелеп матур гына барганда: Мин бурмын, юлбасармын! Барыгызны асармын! Мине чибәр кызлар да яратмый...— дип сузып җибәрмәсеннәрме бервакыт. Шуннан Левон¬ тий агай, нәкъ менә үзенең бур икәнлеген, кешеләрне асучы юлбасар икәнлеген күрсәтеп, доң-доң күкрәген төя башлады. Әле яшь чагында, флотта хезмәт иткән чагында, ул кайсыдыр бер өлкәненең яңагына менеп төшкәнме, әллә үзен күтәреп алып диңгезгә тондырган¬ мы шунда — тәгаене билгеле түгел. Ләкин шунысы билгеле: моның өчен ул бер ел төрмәдә утырган. Утыр¬ гач утырган инде, берни эшләп тә булмый. Безнең авылда анысы төрмәдә утырганнар да, сөрелгән һәм биографияләре караңгы булган бүтән бәндәләр дә аз түгел. Тик ябылуда булып кайтканы өчен җир тишегенә керерлек булып гарьләнеп йөргәне бары Левонтий агай гына иде. Васеня апа да кайвакыт аның канына тоз 249
сала, кызып китеп аны «ристан» дип атый иде. Хәзер инде менә Васеня апа: — Җитте инде, җитте! Юк-бар өчен дә бала-чага кебек җылап утырмыйлар...— дип, баш-аягы белән яшь¬ кә баткан ирен юмаламакчы булып карады. Тик Левонтий агайны алай гына юмалый алмассың. Ул тубалдай башын өстәлгә салып тәкинкәләр ара¬ сында дөбер-дөбер тәгәрәтте. Кинәт ул балык кылчык- лаоы ябышып беткән йөзен күтәрде дә һәммә кунаклар¬ га да өндәүле сорау ташлады: — Нәрсә ул тормыш? — Шулай диде дә өстәлгә йодрыгы белән китереп сукты. Дәү әни каушаган та¬ выш белән: Өзгәләнә лә бавырым! Тиз булыгыз, Левонтий- ның өянәге кузгалды! — дип, өстәлдән ваза ише зат¬ лырак савытларны җыярга кереште. Кунаклар, чукрак кешегә дәшкән кебек, төрле як¬ тан кычкыра башладылар: Левонтий! Левонтий! Син нәрсә?! Компания ал¬ дында азрак үзеңне тыя бел! Васеня апа ире өстенә килеп асылынды. Левонтий агайның шундук яңак сөякләре, теш казналыклары калкып чыкты, хәтта бит тиреләре ертылырга җитеште, ә тешләре трактор чылбырлары кебек шыкырдады. Левонтий агай тагын баягы соравын кабатлады: — Ишетәсезме, сездән сорыйм бит, нәрсә ул тоо- мыш? г Менә без дилбегә белән бәйләп үзеңне сәке ас¬ тына тыгып куйсак, белерсең аның нәрсә икәнен,— дип, аңа тыныч кына җавап бирде Ксенофонт. — Мине-ме-е? Дилбегә белән-ме-е? — Левонтий, тыңла әле мине, акыллым, тыңла әле- Дип, дәү әни аның җилкәсеннән җилтерәтә баш¬ лады.—Укытучы нәрсә диде сиңа? Син аның белән сөйләшкәнеңне оныттыңмыни? Син төзәлгән иең бит инде!.. — Фәлән иттем мин укытучының башына! Мин ка¬ торжанны бары кабер генә төзәтә! Караңгы кабер генә! Левонтий агай тагын да катырак үкереп елый баш¬ лады. Ул Васеня апаны өстеннән чебен кебек кенә ка¬ гып төшерде, өстәлдән эскәтерне йолыкты. Тәлинкә, чынаяк һәм чәнечкеләрнең чылтырап коелганы ише¬ телде, Хатыннар белән бала-чагалар шундук ызбадан 250
ишегалдына сибелделәр. Ләкин Левонтий агайга артык гайрәт чәчәргә ирек бирмәделәр. Потылицыннар нәселе дә куян йөрәкле булып яралмаган, шулай ук сыек буынлы да түгел. Мужиклар Левонтий агайның, өстенә килеп аудылар да аны идән чатына кысып бәйләп тә ташладылар. Ул, файдасызга карышып торганнан соң, теше белән сузма эскәмия аягын кимерергә тотынды, шундый каты кимерә, як-якка йомычкалар атылып-аты- лып китә иде. Левонтий агай янында басып торган Васеня апа: — Затсыз син! Ристан син! Синең урының менә шунда!—дип, аңа бармагы белән эскәмия астына төр- теп-төртеп күрсәтә иде.— Әнә бүтәннәр бер дә кешеле¬ ген югалтмый... Ник гомеремне син фулиган белән че¬ реттем мин? Менә күрсеннәр әле үзеңне барысы да..., Яңадан табын кордылар, эскәтерне төзәтеп җәеп куйдылар. Подвалдан тагын бер чирек„ аракы менде. Мәҗлес кабат җанланып китте. Левонтий агайны исенә кертүче дә булмады. Ул дилбегә белән яшь баладай биләүләнгән, авызына эләккән йомычка кисәген чәйни- чәйни эскәмия астында йоклап ята иде. һәммәсе дә бимазалы Левонтий белән мәшгуль бул¬ ган бер вакытта, дәү әни, булган хәлләргә исе дә кит¬ мичә, һаман да әле бер читтә боегып утырган Митрий абый алдына шыпырт кына бер стакан аракы китереп куйды. — Мә, интегеп утырма, эч!..— диде. Митрий абый караклар җитезлеге белән стаканны бушатты да кулын кабат тиз генә өстәл астына тыкты. — Сиңа ашарга да кирәк бит, ашарга да... Ләкин Митрий абый авызына бернәрсә капмады, ә дәү әни кунаклар белән мавыгып киткәч, ул бер-бер артлы кемнәрдәндер калган аракыларны эчте. Күп тә үтмәде, чайкалып китеп, эскәмиясеннән егылып төшә язды, ярый әле үзен дәү әни тотып калды. Дәү әни га¬ җәп тыныч һәм күндәм Митрий абыйны „ култыклап келәткә алып чыгып яткырды да өстеннән йозак белән бикләп куйды. Аннары ул печәнлеккә күз салды.„Анда кул-аякларын таратып берничә мужик йоклый, хәл алып ята. Кай арададыр монда Авдотья түти дә кереп яткан. Ул печән өстендә тыпырчына, тәгәрәп йөри, коф¬ та изүләрен ерткалый. Аңа тын алырга һава җитми, шуңа күрә ул буыла, газаплана иде. 251
Бәйрәм акрынлап тына, сүнә барды. Аракы җиңә алмаслык таза ирләрне дә дәү әни белән дәү әти со¬ ңыннан, төн уртасында кайсың кая урнаштырып йөрде. Шуннан дәү әни биленә алъяпмасын буып өстәлләрне җыештырды, идәнне себереп чыгарды, аннары урын¬ нары җайсыз түгелме икән дип, йоклап яткан кунак¬ ларны тагын күзеннән кичерде, шуннан соң гына: «Хо¬ дайга шөкер, үтте!»—дип бер чукынып куйды. Ул өстәл катында бер мәл уйланып утырганнан соң гыйбадәт кылып алды, бәйрәм күлмәген салгач, бердән җиңеләеп китеп, ял итәргә ятты. Кунаклар бик авыр тын ала, хырылдап йоклый. Кемдер ыңгыраша, кемдер саташып сөйләшә. Ул да түгел, кайсысыдыр җырлап җибәрә, ләкин аның җыры кыймылдаган иреннәре эчендә югалып кала иде. Бары мин генә йокламадым. Мин яраткан Левонтий агаемны каравылладым. Ул вахтада торганымны гүя х үзе дә белә иде, таң аткач карлыккан тавышы белән: — Витя-а-а! Җанкисәгем!..— дип миңа -эндәште. Мин мизгел эчендә аның янына килеп җиттем. Левон¬ тий агай ястык өстендә ыңгырашып ята, аның астына ястыкны дәү әни салган, билгеле. — Җанкисәгем, чиш әле мине... Левонтий агай, киерелә-сугыладыр инде, төеннәрне тарттырып бетергән. Ул каты төеннәрне мин тырнак¬ ларым белән генә чишә алмадым, хәтта тешем белән, чәнечке белән дә чишә алмыйча бик озак азапландым. Левонтий агай тамагын кыргалый, миңа шыпырт кына киңәшләрен биргәли иде. Ниһаять, ул бәйдән котылып аяк өсте басты, чайка¬ лып китте. — Мин кичә мөгез чыгармадыммы? — дип сорады. — Чыгарырга өлгермәдегез. Сезне бәйләп ташла¬ дылар,— дидем мин. — Менә анысы әйбәт булган. Полный пур-рәдек корабта. Баш төзәтерлек кенә таба алмыйсыңмы? Үте¬ реп чатный инде менә... Мин дәү әнинең тәрәзә төбендә «онытып» калдыр¬ ган бер стакан аракысын алып бирдем. Левонтий агай аны чыраен сыта-сыта гына эчте, эчеп бетергәч җиңе белән авызын сөртте, күпмедер вакыт утырып торганнан соң, бармагын авызына куеп: 252
— Шау-ла-ма! Мин кит-тем!.. Катерина тәтәйгә әйт¬ мә...— диде. — Ярар, әйтмәм. Левонтий агай дулкында айкалган корабтан атлап барган кебек аякларын сөйрәтеп кенә атлый иде. Бик сак атларга тырышса да, маңгаен дыңк итеп ^ишекнең өске борысына китереп бәрде, үзенә үк: «Шау-ла-ма!» — дип әйтеп куйды. Ишек алдына чыккач аңа Шарик ташланды, аба¬ лап өрә башлады. Левонтий агай аңа да: — Шарик, шау-ла-ма, җан кисәгем! Эчеңнән тын!— диде. Иртән торгач дәү әни эскәмия астында аунап яткан дилбегәне күреп алды. Дилбегәсе бар, ә менә Левонтий агайдан җилләр искән иде. — Теге мәлгуньне кайсыгыз чиште? — диде дәү әни, үзе исә миңа борылып карады. Мин җилкәмне генә кыстым. — Белеп качкан күрше, үз вакытында качкан! Юкса, мин аның арт сабагын укытасы ием, утлы таба¬ га бастырасы ием. Мужиклар төксе чырай белән генә башларын төзәт¬ теләр. Дәү әни кызганып Левонтий агайны да дәшәргә кушты. Ләкин тегесе хәйләкәр шул. Иртәнге эңгердә үк әле ул, өенә дә кереп тормыйча,- үзенең аргы яктагы за¬ водына сыпырткан. Ә Енисей аша аны ничек эләктермәк кирәк! Левонтий агайның бер-бер гаебе булса, һаман шулай итә ул. Васеня апа суынгач, дәү әни эшкә чумып Левонтий агайның хикмәтләрен онытып бетергәч кенә өенә кайта иде. Кунакларны көндез озаттылар. Вася абый белән Люба апа һәм кызлары Катя Базаихага көймә белән китәргә җыендылар. Күз яшен агыза-агыза безелдәү¬ ләр, чап-чоп үбешүләр китте, юл аягына дип янә дә берәрне эчеп алдылар. Августа апа эшенә чапты. Үзлә¬ ренең колгалы көймәләрендә Зырянов белән Мария апа да китеп бардылар. Өлкән Коля Талина апа ягын¬ нан булган Шахматовскийларга чәйгә китте. Бүтән кардәшләр дә таралышты, кайсылары үз якыннарын зиярәт кылырга, кайсылары таныш-белешен күрергә китте. Безнең бәйрәмебез вак дулкыннарга чарпаланып авы¬ лыбызның әле теге, әле бу очында дәвам итте. 253
Ызбада яңагы эчкә батып сула төшкән Авдотья түти генә калды, ул, үз эченә йомылып, бөтен идәннәрне юып чыгарды. Дәү әти ишегалдын себерде, печәнлекне рәткә китерде. Дәү әни дә бүләккә китергән киемнәрен кан¬ дыкка яшергәннән соң үзенең өй эшләренә чумды. Бәйрәм узды. Гадәттәгечә мәшәкатьле көннәр баш¬ ланды. Бу бәйрәмнең туганнарыбызның бергә җыелышып үткәргән соңгы бәйрәм икәнен беркем белми иде әле. Бу җәйне дәү әтиебез, Илья Евграфович атлы атакае¬ быз, безне мәңгегә ташлап китте, шуннан безнең йорты¬ быз үксез булып калды. Шул ук елны аракыдан Митрий абый янып үлде, бер үк чардуган эченә, дәү әти янына кереп ятты. Күңелдә берние белән дә истә калмаган әнә шул тып-тыныч җәй¬ дән бирле, ягъни утыз бишенче елдан башлап, әлеге чардуган эчендә безнең каберләр һаман арта бара. Үз әнием белән дәү әтидән, янә дә Митрий абыйдан башка анда хәзер балыкчы Ксенофонт, активистка Татьяна, Өлкән' Коля белән Мария апа, хатыны Феня апа белән Ваня абый, аларның уллары — миңа туганнан-туган тиешле Миша һәм дә Кече Коляның кызчыгы Лида да ята. Туганнарың күп булса, бер-береңнең кадерен белеп яратышып яшәсәң бик яхшы ул. Ләкин туганнарың тай¬ гада ауган агачлар кебек кырыла башласа — шуннан да яманы юк. Ул чагында син кара кайгыга батасың, яшь сыга-сыга саргаеп бетәсең, тормышта да атлаган саен газап чигәсең... Минем олысы-кечесеннән булган сөекле туганнарым хәзер барысы да кабердә—алар анда янә дә күмәк гаилә корып тыныч кына, күндәм генә йоклап яталар. «Анда чир вә хәсрәт юк, ың-шың да юк. Анда мәңгелек теге дөнья гына бар...» Кышын Кече Коля белән Нюра бездән аерылып башка чыкты. Яз килү белән әтине ябылудан азат иттеләр. Ул яшь хатынга өйләнеп мине үз карамагына алды. Без яңача яшәр өчен Игаркага юнәлдек. Ләкин әти үзенең холкы, кыланышлары белән нәкъ менә Авдотья түтинең ире Терентийга охшаган. Шул сәбәпле ул үзе¬ нең тормышын да, минем белән яшь хатынының тор¬ мышын да төзәлмәслек итеп бутап бетерде. Шулкадәр катлауландырды ул безнең тормышны, ул чорны телгә алып сөйлисе дә килми. Шунлыктан мин берничә елны 254
’сикертеп узып яңадан да туган-үскән авылыма кайтып төшүем, көннәрдән беркөнне анда төнлә белән минем балалык елларыма да, шулай ук үсмер чагыма да чик куелуы турында гына сөйләмәкче булам... ЕРАКТА СУГЫШ БАРА Сугышның беренче кышында мин тимер юлчыларның Енисей станциясендәге ФЗУ мәктәбендә укыдым, һө¬ нәрне һәм группаны миңа сайлап торырга туры килмәде, алар үзләре мине сайлады. Менә болай булды ул: баш¬ та мәктәпкә кергән малайлар белән кызларны үзәк ба¬ рак каршына тезеп куйдылар, тигезләнергә куштылар. Тимер юлчылар шинеле кигән кырыс чырайлы началь¬ никлар безне җентекләп карап чыктылар да эрерәк сөякле, ныграк тәнле яшүсмерләргә бер адым алга чы¬ гарга, сафка тезелеп басарга һәм әйткән сүзне тыңлап торырга куштылар. Без начальниклар боерыгын үтәгән¬ нән соң, алар безгә: «Сез вагоннар ялгарга өйрәнәчәк¬ сез»,— диделәр. Бу эшнең кирәк икәнен, хәзер менә сугыш баруын, туган илебезнең безгә зур өмет багълавын начальник¬ лар арасыннан берсе дә сөйләп тормады. Кем булырга укуыбызны әйттеләр дә шуның белән вәссәлам. Бу ка¬ рардан соң, бигрәк тә группабызга кыз-кыркынның кертелмәвеннән чыгып, без үзебезчә болай уйлап куй¬ дык: эшебез бик җитди, четерекле буласы икән; безгә, күрәсең, сукнодан тегелгән форма да бирерләр; хәтта махсус туклануга да билгеләүләре мөмкин. Бу теләкләребез чынга ашмаса да без барыбер үзе¬ безне мәктәптә өстенрәк укучылар итеп санап йөрдек, бүтән группалардагы малайлар белән кызларны да ак¬ рынлап безнең белән исәпләшергә өйрәтә башладык: кухняда яки ипи кисеп торуда чираттан тыш кизү бул¬ сак та, теләгән чагыбызда өйгә кайтып йөрсәк тә, алар ык та итәргә тиеш түгел, ә инде безнекеләр корпуслар¬ да дневальный итеп билгеләнсә, алар эчке тәртипне бер генә дә бозмаска тиешләр. Яна ел алдыннан мин туган авылымнан кош теледәй генә хат алдым. Августа апа: зинһар, кайтып китче, үте- нәм, дигән. Уку башланганнан бирле минем беркемнән хат ал¬ ганым юк, шулай ук кайтып-китеп йөргәнем дә юк. 255
Группа мастеры Виктор Ивановичның фамилиясе Пло¬ хих булса да, ул бер дә алай начар кеше түгел, кире¬ сенчә, бик әйбәт кеше иде; дирекциянең аны бик авыр группага җитәкче итеп билгеләве юкка гына түгел иде булса кирәк. Менә шул кешегә әлеге хатымны күтәреп килгәннән соң, ул кашын җыерып бераз уйланып торды да миңа кайтып килергә рөхсәт бирде. Виктор Ивановичның мине җибәрер алдыннан уйла¬ нып торуы шуңадыр инде: без болай да программаны тиз уза идек. Сугышның илебезне кинәт кенә каушатып җибәргән беренче айларында военкомнар тимер юл транспортын шундый шәрәләндереп калдырганнар, тиздән тимер юлчыларны хәтта фронттан ук кайтарта башлаганнар иде. Безне беркая җибәрмәделәр, ял көннәре бирелмәде, үзебезне бик кырыс, әйтер идем, хәрби шартларда тот¬ тылар. Ләкин без нинди авыр хәлдән дә чыгу ысулларын уй¬ лап табабыз: исемлек буенча иртәнге һәм кичке тикше¬ рү вакытларында, шулай ук практика узганда да без бер-беребезне алыштыргалыйбыз. Виктор Иванович та безгә мөстәкыйль яшәргә ирек бирә, шуңа күрә без аның үзен дә уңайсыз хәлдә калдырмый идек. Теория, бигрәк тә практика буенча безнең группа бишле билгеләре генә ала, әгәр инде арада миңгерәүрәк малайлар бар икән, аларга бер дә көн күрсәтмибез, фәнне башларына чөй белән кагып керткәндәй кертәбез. Шулай итеп аларны үзебезнең дәрәҗәгә күтәрә идек. Сугышның әлеге кы¬ шында «тэк»ны, ягъни техника эксплуатациясе кагый¬ дәләрен, тимер юл сигналларын, вагоннарның авырлык күтәрә алу дәрәҗәсен, паровозларның җегәрлеген, янә дә транспортка кагылышлы бүтән гыйлемнәрне тирләп- пешеп өйрәнүләрен алар үзләре дә мөгаен бүгенге көнгә кадәр онытмыйлардыр. Тулай торактан мин кичкә кырынлап чыгып киттем. Болай да озын чабулы пәлтәм, кесәләремә ике паек ипи дә тыккач, авыраеп киткән сымак булды. Бернинди паек та бирелергә тиеш түгел иде әлбәттә. Ләкин масте¬ рыбыз Виктор Иванович Плохих та, группа старостабыз Юра Мельников та коелып төшә торганнардан түгел бит, алар ипи кисүче Васеева Наталья кебек крепость¬ ны да бирелергә мәҗбүр иттеләр. Васеева: «Каберең якын булмасын сезнең белән! Чукынып китегез!» —• 256
дип кычкырынса да, миңа барыбер кичке һәм иртә бе- ләнгә тиешле ипи паекларын бирде. Мин «тэк» теориясе дәфтәреннән берничә битне ер¬ тып алдым да шуларга ипиемне төреп китеп бардым. ФЗУ ботинкаларым салкында әллә ниткән техник авазлар чыгара. Алар әле тимерчелектәге майланмаган чүкү машинасы кебек, әле паровозның тузган клапаны кебек пошкыралар яки ыңгырашалар иде. Ботинкала¬ рым Себер кышы өчен яраксыз булса да, пәлтәмне бер дә яманлый алмыйм. Пәлтәм менә дигән. Озынрак озын¬ рагын, ләкин бик матур тегелгән, үзенә генә хас исләре дә бар. Рәтле дип саналган һәр колхозда җәмәгать файда¬ лануы өчен я толып, я йөнтәс тун тоталар. Безнең груп¬ пада исә тун урынына каракүл якалы менә шушы пәл- тәдән файдаланалар. Пәлтә тупас туладан тегелгән, йон бөртекләре чәнчеп тора; каракүле дә корыч йомычкасы кебек. Шулай да ул кендек озынлыгы ФЗУ сырмасы түгел инде. Пәлтә минем өчен ятрак тоелса да, мин аңа күнегә барам, исенә дә ияләшеп киләм. Ул гаҗәп авыр. Иснең дә төрлеләрен җыйнаган — тәмәке исе дә, мун¬ чала һәм чери башлаган постау исе дә, шулай ук ва¬ гоннарны агулый торган зәһәр карболка исе дә килеп тора. Тыныч, имин көннәрне исңә төшереп аңардан шу¬ лай ук беленер-беленмәс кенә нафталин исе дә килгәли иде. Пәлтә ФЗУ мәктәбенә Канскидан килеп төшкән. Ул Юра Мельников җилкәсенә эленеп килгән. Юраның пәлтәдән башка зәңгәр кашнесы, шулай ук кун түбәле каракүл бүреге дә бар иде. Без, барыннан бигрәк әнә шул киемнәргә караптыр инде, Юраны группа староста¬ сы итеп сайладык. Бактың исә ул киемнәр Юраның үзе¬ неке түгел икән. Аңа бабасыннан калган хәзинә икәнле¬ ген без соңыннан гына белдек. Әбисе бу хәзинәне ахыр¬ гы көннәренә кадәр сандыкта саклаган. Ләкин ул карты артыннан ук үлеп киткән. Юра ул киемнәрне сандыктан алып өстенә кигән дә, иске-москыларын базарда саткан¬ нан соң, күзе төшкән якка китеп тә барган. Поезд Енисей станциясендә туктаган. Юра тамак ялгап алырга уйлаган, тозлы чиремшә ашаган арада поезд китеп тә барган; шуннан Юра ва¬ кыт уздыру өчен белдерүләр укып торганда ФЗУның яна гына ачылган 1 нче номерлы мәктәбенә укырга 17 М-527 0=7
керергә өндәүче игъланны күреп алган. Мәктәп станция белән янәшә генә булганга, Юра аңа сугылган, кичек¬ мәстән кабул да ителгән, өстәвенә ашханәгә дә берке¬ телгән. Кашне белән бүрекне без танышу хөрмәтенә саттык та азыклар алдык, ә пәлтәне үзебезгә калдырдык. Группаның халкы яшь булса да, башлары эшли. Бу халыкка шундый авыр заманда исән калырга, бер уңай¬ дан һөнәр алырга да кирәк иде. Шыгыр-шыгыр итә, шакы-шокы килә минем ботин¬ калар, әнә шундый аһәңнәр ишетелеп торганда малай¬ лар турында, юл ^турында, янә дә төшеп килгән караң¬ гылык турында уйлавы да күңеллерәк иде. Авылда мине ниләр көтүе турында уйламаска ты¬ рыштым, чакыртулары яхшылыкка түгел билгеле, шуңа күрә бу хакта уйлыйсы да килми. Тирә-юнемдә: кыш¬ кы салкында, урамда, хырылдап кына кычкырткан ав¬ томобильләрдә, тәгәрмәчләре чыкырдаган поездларда, завоД-морҗаларында, күк йөзендә һәм минем күңелемдә дә кайгы-хәсрәт болай да җитәрлек иде. Мин тимер юл артындагы Базай агач эшкәртү ком¬ бинаты яныннан уздым да капыл гына ике күперле елга ягына борылдым, йомычка, такта ярмасы, кайры-ка- быклар китереп аудара торган чүплек башыннан түбән таба йөгерә-йөгерә төшеп киттем, боз өстенә төшеп җитү белән анда салкынрак булуын, елга буенча ачы җил исүен тоеп алдым. Биредән сукмак сузылып китә, ул тапталудан такы¬ раеп беткән, пыяла кебек ялтырый, бу сукмакта ботин¬ камның техник авазлары тагы да катырак ишетелә иде. Тимер юл күпереннән, бик ачы шыгырдап, эшелон узып бара. Мин әнә шул күпер турысыннан Енисейның каршы як ярына таба ашыга-ашыга атлыйм. Шул яр буеннан безнең авылга илтә торган ат юлы башланып китә иде. Әүвәл Базай ягында мондый юл юк иде. Барлык юллар да Лалетин тәҗрибә бакчасына килеп терәлә һәм шунда өзелеп кала иде. Анда, әлеге бакчада, һаман әле үзенең кызы Катя белән Люба апа яши. Ә Вася абый юк инде, аны су¬ гышта үтерделәр. Мин ничектер бер Люба апа өенә кагылган идем. Люба апа миңа бик ачы вак алма ва¬ реньесы белән -Чәй эчертте. Кызы мәктәпнең икенче классында укый иде инде. Катя мәктәптән кайткач, мин 258
аның әле бәләкәй чагында, Люба апа һәм Вася абый белән безгә кунакка килгәч дәү әниебезгә атап сөйләгән шигырен исенә төшердем: Осырткыска атланып Күккә менәсем килә, Дәү әнкәйне, алтынкайны, Өстән күрәсем килә... Шушы шигырьне Катяга сөйләп күрсәткәч, ул миңа арыган кыяфәт белән генә карап куйды, ә һәркемгә ярарга тырыша торган йомшак күңелле Люба апа исә аның өчен елмаймакчы булды: барысы да исләрендә янәсе... Шул керүдән соң мин аларга аяк та атламадым. Бу кышта минем дәү әнием, Екатерина Петровнаны әйтәм, өй борынча йөрде, әлбәттә чит-ят кешеләргә йөрмәде ул, шулай да мин моның нәрсә икәнен бик аң¬ лыйм. Ул һәрвакыт үзен йөк аты белән чагыштыра иде, чөнки гомере буе ат кебек эшләгән ул. Ашы да эшенә күрә булган, кем әйткәндәй, ашаганда колагы селкенеп торган. Ә сугыш башлангач, аңа ике йөз илле грамм ипилек кенә карточка биргәннәр. Тамагы туймаган, бил¬ геле. Әле көз көне үк сүндем, юашландым инде, дип миңа да зарланып торган иде. Әнә шулай үз горурлыгын үзе басып, ул башта Зыряновларга килә, аннан — Кече Коляларга. Зырянов Мана сайлыгында маякчы булып эшли. Кече Коля да маякчы булып киткән, аның посты Зыряновныкыннан биш чакрым өстәрәк, Минжул ине¬ ше турысындарак икән. Дәү әни маякчыларның бер өеннән икенчесенә күчеп йөри, чөнки шул өйләрдә генә туклана ала, бүтән уллары белән кызлары исә үз¬ ләре дә сугыш чоры карточкасына гына яшиләр, ягъни ач торалар. Августа апага нәрсә булды икән? Бер сәбәпсез генә кайтырга кушмас ул. Ә хәзер нинди сәбәп буласы бил¬ геле инде. Бер-бер бәла килеп чыккан, шул гына. Ва¬ кыты шундый. Ниләр генә булмый хәзер бездә. Зәмһәрир суыкта өшеп үләләр. Ачлыктан интегәләр. Базарда исә сугы¬ шалар. Ерак Себер шәһәренә эвакуацияләнгән халыкны китереп тутырганнар. Аларның рәхәт, имин тормышла¬ ры кинәт кенә бозылып киткән, котлары алынып нерв- 17* 25Э
лары какшап беткән, өстәвенә ач һәм ялангач халык та иде ул. Шуның да өстенә, үч иткәндәй, бик каты сал¬ кыннар башланды. Анысына элек тә Себердә кытлык булмады, әмма баштанаяк эт мехына төренгән тук ка¬ рынлы чалдоннарның ул суыкларга әллә ни исе китмә¬ де. Хәзер дә әле алар ФЗУ ботинкасы белән фуфайка¬ сын кигән безнең агайнене күрсәләр: «Хәзерге яшьләр бик чирләшкә шул, менә без ул элек...» — дип өнәмичә генә сөйләнәләр. Шулай да ни булды икән Августа апага? Шыгырдапмы шыгырдый минем ботинкалар. Киң, ту¬ пыйк борынлы алар. Башы белән кар җыеп барганга, киң танаулы жумба балыгына охшыйлар. Бик чарыс тагын үзләре. Тик шунысы кызганыч, кысанрак. Бу бо¬ тинкалар мәктәпкә яшүсмерләрне истә тотып кайтар- тылгап^ ә миңа аз дигәндә кырык өченче номер кирәк. Мондый суыкта ике размер запас та кирәк әле. Олты¬ ракка тире яки киез кисеп салсаң икән ул, аягыңа йом¬ шак ыштыр чолгап өстеннән газета белән төреп тә җи¬ бәрсәң икән... Җиле ярыйсы гына, хәрби җил. Безнең яктан, кыя¬ лар арасында яткан Енисей үзәненнән исә. Кистереп ис¬ кән таш җиле бу. Мондый җил үзәгеңә үтә. Мин җилгә аркам белән борылам, бүрегемне салып чишкәнче, кыркылган башыма бик кысан тимер чиләк кигезеп куйгандай була. Менә бүрегемне киеп җепләрен бәйләп тә куйдым. ФЗУ бүрегенең колакчыннары кыс¬ карак, чөнки аңардан экономия ясаганнар. Ярый, зыяны юк. Ә пәлтә нәрсәгә? Мин пәлтә якасын күтәрәм, шун¬ дук эсселәп китәм. Колагым да тона. Шунда бик иске сандык исе дә килеп киткәндәй була. Мөгаен, лампа- силар саклана торган, калай тасмалар белән бизәлгән дәү әниемнеке ише сандык булгандыр ул. Капкачы ас¬ тында генераллары, бүтән күчермә картиналары да булгандыр. Ә эченә тутырылган серле байлыкны әйтә¬ се дә юк, мондый сандыктан музейларың көнләшерлек. Бу тирәләрдә Енисей шулай бик киңдер дип башыма да китермәгән идем. Ат юлы белән бездән унсигез чак¬ рымдагы Гремячий инешенә барып җиткәнче елга өс¬ тен карасу-зәңгәр эңгер каплап алды. Җил тынган ке¬ бек булса да, ай-һай салкын иде кышкы елга өсте! Кичке эңгердә челтәр араталары үтә кара булып кү¬ ренгән күпер өстендә дә, күпер артындагы шәһәрдә дә 260
нәрсәдер ухылдап алгандай, дәһшәтле бик зур гәүдәсен әйләндереп куйгандай булды. Бөтен авазлар да ничек¬ тер тонык, күңелсез булып ишетелә, туң жирдә авыр гына кабатланып куя иде. Ул авазларда ниндидер борчулы тынычсызлык сизе¬ лә иде Маневр ясап йөрүче паровозлар гүя интегеп кенә кычкыралар иде. Докның смена бетүен белдергән гу¬ догы еракларга китеп яңгырап тормады, карлыгып кинәт кенә тынып калды. Ул бөтен авазларны күмеп югартыннан узды да үзе дә алар белән бергә салкын һавага йотылды, әйтерсең су читендәге көзге юка боз¬ га карлы калын боз катып калды. Күпер янында радио сөйли, дөресендә арыган ке¬ шедәй мыдыр-мыдыр килә. Мин һәрвакыт шытыр-шытыр килеп һәм улаштырып сөйләгән радионы тыңларга яра¬ та идем. Бу авазлар миңа серле булып тоела, шул аң- лаешсыз сәләмә авазлар эченнән бөтенләй дөньяви бул¬ маган янә бер аваз — әлбәттә инде бик ягымлы хатын- кыз авазы да ишетелеп китәр сыман тоела иде. Мин болай да үземнең яшьлегем, беркатлылыгым белән әнә шул гайре табигый нәрсәне гелән-гелән көтеп яшәдем, радио, авыз эченнән ботка пешереп, сөйләп җибәрсә, шундук колакларымны торгызам, күктән иңгәндәй, бары үземә генә багышлангандай теге авазны ычкындырма- сам гына ярар иде дип, котым алына иде. Мин шәһәрдән, аның борчуларыннан, дөбер-дөбер па¬ ровозлар үтеп торган күпердән тизрәк аерылырга ты¬ рыштым. Ул паровозлар бигрәк иләмсез кычкырта, кисәк кенә өреп куйган этләрдәй өнне ала. Алар алдында ке¬ шеләр төркеме дә, пассажирлар поезды да, товар вагон¬ нары да, тимер юл расписаниеләре дә, кыскасы, тыныч заманнарның барлык билгеләре чарпалып-чәчелеп ки¬ тәләр кебек иде. Әлеге паровозлар көнбатыш тарафына, фронтка ки¬ түче составларны әткәләп йөриләр, һәм алар алдында барлык нәрсәләр дә чигенергә тиешләр пде. Гремячий инеше янында, кыялар арасыннан кысы¬ лып кына үткән, хәзер инде ишелеп-бозылып беткән юл¬ ның кырында гына бик кечкенә бер ызба утыра, аның бәләкәй тәрәзәсе беленер-беленмәс яктырып тора иде. Мин яка очларымны тотып бу тирәдән кызурак атлап киутем. Ботинкаларым тагын җырлый башлады, таш 261
кыялы яр буенда суык битне чеметеп-чеметеп алса да шулай да ачык ялан түгел бу, атларга җиңелрәк. Караңгылык каплап алган кыяларны һәм үткелне узып сөзәк яр буена аяк басуга, кинәт туктап калдым Элек бу сөзәклектә ишле халкы белән бистә җәелеп ята иде. Хәзер бистә юк. Андагы бушлыктан искән җил би¬ темне шундый өтеп алды: «Әллә кире борылыйммы икән?» — дип уйлап куйдым мин. - * ♦ * Минем унбиш чакрым җир узасым бар иде әл^. Ва¬ кыт та инде төнгә авышкан. Җил боз кантарлары һәм кыек сырындылар өстендәге карны себерә. Хәзергә әле җил кар көнҗәләләрен тараштыра гына, ул алардан җепләр эрләп юл өстенә сузып сала, ягъни карларны җиңелчә генә тузгыткалый иде. Әгәр ул карны һавага күтәреп давыллый башласа? Ботинкалар инде чуен түмәрләре кебек шыкылдый... Ләкин бернинди йортлары булмаган әүвәлге бистә¬ дән ерак түгел генә, җил кылган һәм кура сабакларын таратып бетергән шырлыкта, тәрәзәләреннән яп-якты нур бөркеп телсезләр мәктәбе калкып утыра иде. Мәктәп келәтләре тирәсендә дә берничә тычкан уты җемелди, ә читтәге каралты-куралар кап-кара булып күренәләр иде. Әлеге мәктәптә Алеша укый, үзенең бик авыр белемен һәм столярлык һөнәрен үзләштерә иде. Ул анда җылыда, үзенең ияләшеп беткән иптәшләре арасында рәхәтләнеп ята хәзер. Андый-мондый кире уйласам, Алеша янына керермен дә кунармын. Куып чыгармаслар әле, Алешага ту¬ ган тиешле булуымны, аның белән бергә үсүебезне һәм менә шушы мәлдә аның әнисе янына кайтырга дип юлга чыгуымны аңлатып бирермен. Ахыр чиктә хатны күрсәтермен. Мин бу минутта Алешаның пилектән чукрак-телсез булып калуын искә төшерергә тырыштым. Бер вакыт ул өйдә ялгызы гына калган, дәү әни кая¬ дыр чыгып киткән. Алешаның почмактагы авыр икона¬ лар торгами шүрлеккә менеп карыйсы килгән, анда нин¬ дидер бәйрәм хөрмәтенә лампадка янып тора икән. Шүрлек җимерелгән дә, Алеша өстенә иконалар авып 262
төшкән. Я аны иконалар имгәткән, я алла сурәтләрен¬ нән коты алынган булган. Ләкин карчыклар аны нәкъ менә шул гөнаһы өчен телдән язган дип уйлыйлар иде. Ә менә ни өчен чукракланганын карчыклар аңлатып бирә алмады. Их сине, Алеша! Үзең башлы да, көчле дә һәм шат күңелле егетсең, тик менә телең генә юк шул. Алеша үзе дә, дәү әни дә, барыннан бигрәк Августа апа никадәр кайгы кичерделәр бу бәла аркасында. Ә мин, Алеша белән үз арамда бернинди аерма күрмичә, бала чагымда аның белән гел сугыша идем, аны яраксыз уеннар уйнарга котырта идем, ә ул бича¬ ра берни сизмичә шатлана торган иде. Печәнгә җыенуы¬ быз да хәтердә. Беркөнне без Алешаны да ияртеп жум- ба балыгы тотарга киттек. Шунда бата яздык. Качыш¬ лы уйнаганда исә ул кайвакыт качкан җирендә берәр, хәтта икешәр сәгать ята. Аңа кычкыра-кычкыра арып бетәләр, ниһаять, үзен эзләми дә башлыйлар, ә ул һа¬ ман утыра бирә яшеренгән урынында. Аның каравы Алеша барыбыздан да яхшырак йөзә, чүрәкәйне дә җи¬ тезрәк уйный, йөгергәндә һәммәбезне дә уза, сугышкан¬ да бик ярсып сугыша, ә инде үкерә башласа, үгез кебек: «мө-мө-мө!» — дип үкерә торган иде. Алеша белән без бергә үстек. Дәү әни безнең арка¬ да күпме җәфа чикте. Нихәлдә ята икән ул? Хәле на¬ чар билгеле. Ләкин кисәк-косакка калган кеше түгел шул ул. Хәзергә берни эшләп булмый. Менә ФЗУны бетерим әле. Яхшы гына акча төшерә башлармын да дәү әнине үз яныма алырмын. Без аның белән тыныч кына яшәрбез. Бары бергә, югы — уртак булыр. Дәү әни минем алда шаулап та йөрмәс. Шауласа соң. Ул шаулый дип мин дә ырылдап тормам бит инде. Гел шаулый бир¬ сен шунда... Менә хәзер мин ашыга-ашыга узып барган шушы яр буена кайчандыр фанердан, төрле такта-токтадан әт- мәләгән кечкенә-кечкенә ызбалар сыенып тора иде. Ул ызбалар тирәсендә бихисап яшелчә бакчалары чәчелеп ята. Бу уенчык каланың кешеләре безгә Расеядән күчеп килгән иде. Расея дип без Себер артындагы, ягъни үзе¬ безнең авылдан тыш булган төбәкләрне атый идек. Шәһәр артыннан соң җир чиге башланып китә дип уй¬ лыйбыз. Әлеге бистә кешеләре безне кацап дип йөр- 263
торганнар идеЗНеҢ авылдан олаУлаР белән тирес ташый ,к„Ала₽ иФРат эшчән иде. Кичләрен «Ах, син, Галя», «Болында, тугайда», «Атлы казак чапты даладан» дип бөтен су буен яңгыратып җырлыйлар иде. Алар әирәмнәрдә дә җырладылар, әйбәт кенә типтерделәр, ләкин чалдоннарның гаҗәбенә каршы, бер дә сугыш¬ мадылар. Безнекеләр исә эшне бер кизәнүдә эшләп уя, нәкъ сугышкандагы кебек. Расеядән килүчеләр шаулашмый^ гына, мыштым гына эшлиләр. Ә нәтиҗәсе менә мондый: чалдоннар болын күк бакчаларында тише¬ леп чыккан шытымнарга карап: «Бу чөгендер микән чүп үлән микән соң?» — дип башларын кашып торган¬ да, күчмәләр инде базарда шау-гөр килеп сату итәләр халыкка редис, кыяклы суган, иртә өлгерә торган кыя¬ рын, кызыл помидорын бүләк итәләр. Мин моны басым үяп^ӘИТ«СеМ килә — чынлап та алар ул яшелчәләрне халыкка бүләк итәләр иде. Чалдоннарның бу могҗизага исләре китә алар күч¬ мәләрне исертеп «сер»не белергә тырышып карыйлар. Ләкин күчмәләр чалдоннардан көләләр генә —янәсе монда бернинди сер юк, бөтен хикмәт тирестә генә* Чалдоннар исә аларның сүзенә ышанмыйлар: «Ай-яй' хәйләкәр дә инде үзләре, корт чаккырылар, серләрен пич белә алмассың!» —дип ихластан рәнҗиләр иде Ачлык елны һаваланып торырга идеме соң — кайбер авылдашларыбыз бакчаларын тиресләп карарга бул¬ дылар, шуннан яшелчәләре эрәеп китте. Ләкин чалдон¬ нар, арадан бигрәк тә безнең дәү әниебез: «Тирес ашап торабызмы соң?! Хахуллар үзләре ашасын!..» — дип һаман үз киреләрен куа бирделәр. Күчмәләр безнекеләрне кул яргычлары белән он тартырга, бәрәңге кабыгыннан крахмал ясарга, өшегән яшелчәне бер дә әрәм итмәскә һәм бүтән файдалы эш¬ ләргә өйрәттеләр. Алар җир күплектән, тайганың ходай биргән уңышыннан узынмаганнар, күбрәк үз көчләре белән тормыш итәләр иде. н Күчеп килүчеләрнең бистәсе күптән юк инде. Алар төрле җирләргә таралып беттеләр, шәһәргә төпләнде¬ ләр, авылларга сыендылар, чалдоннар белән кыз биреш¬ теләр, өйләнешеп кода-кодагый булдылар. Ә аларның күркәм эшләре, яңгыравыклы җырлары безнең туфрак¬ та яңа шытым бирде. 264
Уйлана торгач, әүвәлге бистә урынын да, телсез- чукраклар мәктәбен дә узып киткәнмен. Хәзер инде на¬ ратлы һәм каенлы яр буенда дачалар тезелеп китте. Урман монда су читенә үк килеп терәлә, язгы ташу би- редә яр читләрен ашый, агачларны аудара. Җәй «.ит¬ кәч, узгынчылар яр башыннан йөри. Дача сукмакларын¬ нан атлап баруы бик кызык тоела. Туп уйнаган, су коенган, һавага чыккан төрле кешеләрне күзләп узу үзе бер мәзәк һәм авыл кешеләре өчен бик сәер булып тоела Т°РКичләрен әрәмәдә музыка авазлары ишетелә, бер¬ ничә җирдә танцы бииләр. Танцы беткәч ирләр һәм яшь егетләр кызлар белән урманда йөриләр, алар белән агачларга терәлеп кочаклашып торалар. Берчакны мин мондагы ял йортларының берсендә ва¬ кытлыча гына яшәп алган идем, шунда ял итүчеләрнең ничек көн үткәрүләрен белеп калдым. Әнием суга оат- кан ел иде ул. Зырянов ул вакытта дачалар поселогында балта остасы булып эшли, мине бер ай вакыт бушлай ашап-эчеп йөрергә казна ашханәсенә урнаштырган иде. Ләкин мин анда бер атна гына чыдадым, әбием янына кайтарып җибәрүләрен үтендем. Әбием килде дә, Зыря¬ нов белән Мария апамның ачуы чыгуына да карамас¬ тан, мине алып китте. Кызык та инде бу кешенең тормышы! Миңа унҗиде генә яшь әле, язга унсигез тула. Шулай да тормышның тәмен — ачысын да, төчесен дә татырга өлгердем инде МИНМенә чумар вакыйгасы искә төште әле. Соңгы ва¬ кыттагы тормышымның иң бәхетле мизгеле дисәң дә ЯРЫЦумарны поезд килүгә ташаяк тәлинкәләргә салып буфетта саталар иде. Моны вокзал тирәсендә көн күрүче ФЗУ укучылары, эвакуацияләнеп килгән халык һәм бү¬ тән кешеләр иснәнеп белеп алганнар. Шуннан буфетка штурм ясаштыралар иде. Кесәлгә әйләнеп беткән шыр тозлы арыш чумарын тәлинкә читеннән генә эчәләр эчеп бетергәч тәлинкә төбен көзгедән ялтыраганчы ялап та куялар. Пассажирларга чумар бер дә эләкми диярлек иде. Ул да түгел, буфетта поезд билетыгызны күрсәтегез дип төпченә башладылар. Бер билет күрсәт¬ сәң, бер тәлинкә чумар аласың, икене күрсәтсәң икене, өчне күрсәтсәң —өч тәлинкә аласың. Бу бола- 866
мыкныц бер порциясе сиксән тиен тора, ул вакытта кеше ышанмаслык бәя бу, чөнки ул чакта, шушы сыек бола¬ мыктан гайре, тиенләп бернәрсә дә сатмыйлар, сатсалар да, шул безнең Енисей станциясенә сугыш җиле китереп ташлаган лилипут театрына гына билетлар саталар иде. Чумарны эченә ак кургашын йөгертелгән бакта пе¬ шерәләр. Тәлинкәләргә бүләр алдыннан суынсын өчен бакны коридорга чыгарып торалар, юкса поезд килгәч кенә тәрәзәдән бүлеп-бүлеп бирсәң, кешеләр аны түгеп бетерәләр, аннары ташаяк тәлинкәләр дә кайнарга чы¬ дамый ярылалар иде. Малайлар чумарның кайда торганын күреп калган¬ нар да багы белән урлап китәргә булдылар. Операция бик җентекләп уйланды. Без юл күзәтүчеләр группасыннан бик әрсез һәм та¬ кылдык бер малайны сайлап алдык. Ул, вокзал ишеген эзләп йөргәндәй, кухняга керде дә анда юмакайланып такылдарга кереште. Без шул арада тимер лом белән бакны колакларыннан элеп өйгә шылдык. Чумарны башлап безнең группа һәм теге такылдык чөмерде. Чумар шулпасы өстә сыеграк иде. Матрац астыннан бер такта суырып чыгардык та, аңардан чыра телеп алып, шуның белән сыек кесәлне бутый башладык. Болганчык болыттай көрпәле бак төбеннән чумарлар калкып чыга, без шау-гөр килеп аларны, чукмарбаш¬ ларны тоткандай, кашык белән эләктереп ала торабыз. Корсакларыбыз тулганчы ашаганнан соң, күрше ба¬ рактан кызларны чакырып керттек, аларга кашыкла¬ рыбызны бирдек. Чумар инде калмаган да диярлек, без аларны балык аулаган шикелле аулап бетергән идек, шулай да бактан шулпа чөмерергә була иде. Кыз¬ лар кашыкларын җәһәт-җәһәт йөртәләр, әледән-әле сок¬ ланып чинап җибәрәләр — юк дисәң дә чумарлар йөзеп чыккалыйлар иде әле. «Тот үзен, эләктер! Ычкындырма! Әһә, килеп капты-ың-мы-ы-ы! Кызлар! Салыгыз үзен тизрәк кызыл чүлмәккә! Каныгызны дулатсын әле бер!» — дип кычкырып җибәргәлибез. Чумарның эшен бетергәч, без дневальныйга бакны чарлакка менгерергә, караңгы почмакка мөмкин кадәр ераккарак тәгәрәтеп җибәрергә куштык. Дневальный эче пошудан шөрепләрен борып алган винтовкасын җилкәсенә киде дә башта, бакны күтәреп, 266
Фебендә калган шулпаны эчеп җибәрде, йөзен чытып башын чайкап куйды — бак төбендә тозлысы гына калган иде шул. Шуннан ул безнең әмерне җиренә җиткерде. Ә без, тамагыбыз туйгач, күңелебез дә булгач, кыз¬ лар белән җырларга тотындык. Мин ялгыз тавышка: «Бәләкәчем Мэри, күңелем сиңа эри!..»не җырладым. Кызлар Мэри турындагы җырны шундук язып ал¬ дылар — аларга ул искиткеч ошады. Аннары тагын шун- дыйрак җырларның сүзләрен әйтеп торырга куштылар. Мин бик җигелеп уйлана торганнан соң бер җырны искә төшердем. Аның эчтәлеге болай иде: «Бу хәл күптән, унбиш ел элек булды. Мин бер кызны почта трактын¬ нан — олы юлдан алып бардым. Ул ефәк шәл бөркән¬ гән, кеш һәм төлке мехларына күмелгән иде...» Малайлар көнләшеп тынып калдылар. Мин кыюла¬ нып киттем, үземнең хәтерем белән кызларны шаккат- тырдым, тын да алмыйча, аларга бер-бер артлы җырлар яздырдым: «Кызарып кояш чыкканда, ямьле була су өсте...», «Көтәм сине су буенда; син генә лә уемда, ник ишмисең ишкәгең, нишләдең син, нишләдең?..» Ул көнне мин кызларның һәммәсен булмаса да, һәр хәлдә күбесен үземә карата‘алдым һәм берәрсе белән танышып та китә ала идем. Кондукторлар группасыннан анда озын гына толымлы, берет белән яңа фуфайка кигән бер чибәр нәмәстәкәй бар иде, ул миңа авызын ачып карап торган иде. Шул чакны минем үземнең дә шунда хәтерем таралып киткән кебек булды, җырларны инде бутап әйтә башлаган идем,— шуннан соң нәрсәләр генә булып бетмәс иде — анысын алла белсен. Тик ки¬ нәт тулай торагыбызга, дневальныйны этеп-төртеп, акыра-бакыра, станциянең азык блогы мөдире килеп керде дә: «Жуликлар! Судка бирәм мин сезне! Төрмәгә утыртам! Мин сезгә һаман чиратсыз җибәреп килдем! Ә сез минем яхшылыгыма каршы ни эшләдегез?!» — дип кычкырынырга кереште ул. Бу станция буфетчысын да әйтер идем инде — шыр тиле! Кешене кешедән аера белми. «ФЗУ»чыны бугаз ертып кына җиңеп буламыни. Мастерлар, замполит белән директор да — генералдан бер дә ким булмаган кешеләр бит! — безнең белән әдәпле генә сөйләшәләр. «Сезне фәлән эшкә билгеләделәр»,— диләр. «Сез бу- 267
рычыгызны онытмаска тиешсез»,— диләр, «Сездән үте¬ неп сорыйлар», «Сез дежурда бит»,— диләр. Юра Мельников караватыннан торды да: — Гражданин, ашыкмагыз! — диде,— Сезнең яшь¬ ләр торагына бәреп керергә, сугыш чорында часовойга һөҗүм итәргә ни хакыгыз бар? — Юра бер мәл тынып торды. Аннары ни өчен әле сез кызлар алдында эшче булачак егетләрне мыскыл итәсез? Шул вакытта фотоаппаратыбыз булмавын мин хәзер дә кызганып искә алам. Ул буфетчының рәсемен истә¬ леккә бик калдырасым килә иде. Нәкъ шул мизгелдә тө¬ шереп алган карточкасын! чыРаеннан сугыш елында төрле азык блоклары работникларында гына була торган масаюы һәм тәкәб¬ берлеге китеп бетмәгән, ләкин күңеле белән уйлары менә үзгәреп өлгергән иде инде. Ул шушы арада гына чегән¬ нәрдән, бик кыйммәткә төшереп, ак кургашын йөгер¬ теп алган ниндидер бак турында мыгырданып алды нормаларны, артык чыгымнарны, янә дә җаваплылыкны исебезгә төшерде... Хәзер инде безнең группа малайлары белән әлеге юл күзәтүче малай һәм дә кызлар эшкә кереште. Бу¬ фетчы тиздән тар-мар ителде, сытып ташланды Без шул тиклем тузындык, посттан буфетчы кулы белән алып ташланган дневальный үзе үк аны артыннан при¬ клад белән этеп чыгарды. Моннан соңгы эшләр мөдир аша түгел, ә буфетта тәлинкәләрне таратып-җыеп йөргән Кланя Сыромятни¬ кова, ягъни Юра Мельниковның якташы аша башка¬ рылды. Чегәннәрдән бик кыйммәткә кургашлатып алынган бак хуҗаларына кире кайтарылды. Ләкин ул шундый шарт белән генә кайтарылды: моннан соң, гомумән шушы гасыр беткәнчегә шае, чумар һәр «фзу»чыга чиратсыз һәм поезд билетын тикшереп тормастан җибәреләчәк. Шулай ук буфетка анда-санда эләккәли торган про- дуктылар, ягъни тозлаган чиремшә, гөреҗдә, пешкән чөгендерләр дә «фзу»чыларга льготалы нигездә җибә¬ релеп торачак. Чумарлы бакны бу вакыйгадан соң станция буфеты коридорына куймадылар, мөдир исә хезмәт резервлары укучыларына охшаган һәркем белән исәнләшеп йөри оашлады — ни генә булмас дөньяда! 268
Массага каршы киләләрме соң! Өстәвенә массаны Шпа Мельников ише кәттә егетләр җитәкләп торганда. RpweH кеше ул Юра! Ул менә миңа пәлтәсен дә бирде, паекларымны алышты. Мин аның пәлтәсен киеп атлый бипәм. Паекларым кесәмдә авыр гына булып сиздереп тора. Мин анысы кесәләремне җиңеләйтә алам, шулап vk бераз гына сабыр да итә алам. У Елга эченә очлаеп кергән, эре кар ярмасы белән кап¬ ланган борыннан юл читкә борылды. Наратлары сал¬ кыннан шыгыр-шыгыр килеп утырган яр буе, андагы дачалар куе караңгылык эченә йотылдылар. Алда карамчык кына булып утрау күренә. Ни өчен¬ дер ботинкаларым шыгырдамый башлады. Менә дулкын-дулкын кар көртләре. Аркама җил китереп бәрде. Аягымны тубык сөяге турысыннан тимер эскәнҗә каптырып алгандай булды. Чукрак-телсезләр мәктәбе күренми шул инде, йортлар да күренми. Бернинди җан әсәре юк. Алга барырга кирәк. Хәзер атлыйсы да атлыйсы гына. Нишлисең инде телсезләр мәктәбенә кереп торма¬ гач кешеләрне тынгысызлаудан оялгач? Әлбәттә алар «фз’у»чы аркасында төнне йокламый чыгарлар, кизү куярлар иде. Безнең агай-эненең шөһрәте шундый: арестант ни дә, «фзу»чы ни. «Ярый, баш исән булса үлмәбез! — дип, үземне үзем рухландырдым мин.— Әйдә аз-маз гыйшык турында да уйлап алыйк, булмаса. Мәсәлән, теге озын толымлы кондуктор кыз турында». Ничек танышырга икән үзе белән? Бәлкем, хат ки¬ сәге язаргадыр? Исеме ничек йде соң әле аның? Шуны да сорамаганмын бит, сарык! Ярар инде. Сорармын әле. Ни өчендер Катя исемледер кебек тоела ул миңа. Чәч¬ би толымлы, ике якка бөтеркәчләнеп торган маңгай чәч¬ ле, күз-керфекләрен сирпетеп кенә, оялып кына карау¬ чы, күперенке нәфис иреннәрен гаҗәпләнүдән чак кына ачык калдыра торган кызларның һәммәсе дә я Катя, я Соня исемле була бит. Андый кызга хатны эпиграф бе¬ лән язарга кирәк, шундый әйбәт эпиграф табарга кирәк , ки, кызның йөрәге дөрләп янып китәрлек булсын. «Җиңел сагыш били мине, сагышым минем нур¬ лы!..»— дип язарга кирәк. Ахырдан «А. С. Пушкин» дип куярга. Мондый шигырь теләсә кемнең йөрәгенә үтеп керә ул. 269
Җиңел сагыш били мине... Бик җиңел түгел шул сагыш. Кайвакыт мин үземне япа-ялгыз хис итәм, кая да булса качып китәсем килә. Нигә шундый булып тудым икән мин? Әнә малайлар төкерми дә, кәрт сугалар, кызыл почмакка танцы биер¬ гә йөриләр, коридорда кызларны кыскалыклар, шуның өчен хәтта тулай торакта пробкаларны борып алалар яки электрны бозып куялар. Ә минем алай эшләргә ку¬ лымнан килми. Оялып, кызның исемен дә сорамаган¬ мын, мәми авыз дисәң мәми авыз! Менә .утрауга да килеп җиткәнмен. Анда әрәмә дисәң әрәмә түгел, сыек таллар гына җилгә сызгырып утыра, аннары такталары бик сирәк кагылган сигнал щиты бар. Ярый әле шулай сирәк кагылган — ышыкланырлык түгел. Ышыкланыр җир булмагач, димәк, атларга ки¬ рәк. Җил утрауны ташлары чыкканчы себергән. Аның бозлы итәгендә дә кар калмаган. Боз суның төбенә ка¬ дәр каралып каткан, юл анда югалып кала иде. Боз читендә чана эзләре дә, дага тырнаган эзләр дә беленеп тора әле, әмма арырак алары юкка чыгалар. Ярый, зыянлы түгел. Болан әйбәтрәк тә әле. Мин йөгереп төштем дә үземнең ЧТЗ ботинкаларым белән кара мәрмәрдәй шома боз өстеннән шуып киттем. Та¬ гын йөгереп, тагын шудым. Җил мине кырыйга сөйри. Мин аңа карышам, ләкин ул көчлерәк иде шул. «Сөй¬ рәмәгәең! Боз хәзер барыбер бетә, мин юлга чыгам». Юлга чыгам! Кая соң ул юл? Мин җилгә каршы башымны идем. Җилдән ышык¬ лану өчен, ике кулым белән битемне кыстым. — Алга! Алга! Юк, җиңә алмассың!—дип кычкыр¬ дым мин үземне юатып, хәтта юлбасарлар кебек сызгы¬ рып та җибәрдем. Боз кантарлары адым саен. Әле шул кантарлар, әле кар көртләре. Тик юл гына юк. Мин бер көрттән икен¬ чесенә менәм. Кар астында кап-кара боз күзләре ча¬ лынып кала. Ул турыларда кар юка гына. Ул күзләрнең зурлары, тараеп килгән кечерәкләре дә бар. Менә сузып салган кар тасмасы башланып китә. Шулай да анда боз таплары күренгәли. Алар кечерәйгәннән кечерәяләр. Болай булгач, мин утраупың үрге ягыннан ерагая ба¬ рам икән. Димәк, дөрес атлыйм һәм тиздән юлга чы¬ гачакмын. 270
, Минем бердәнбер маягым — боз кантарлары. Алар агым уңаена сикертмәләр кебек сөзәгәя төшкәннәр. ЛлЬрга каршы баруы кыен, чөнки кантарларның теш¬ ләренә аяк бәрелеп китсә, үтереп авырттыра, бигрәк тез башлары бәрелгәч чыдап булмый. Кулларым, аякларым туйгач, суык үзәгемә үк үтте, бозга килеп бәрелүгә, йөрәгем шундый әрни, күземнән очкыннар чәчелә. Оч¬ кыннар сүнүгә, караңгы базга төшеп киткәндәй булам, югалып китәм. Пима булса икән! Ичмаса ас салганы да ярар иде. Дөньяда пима дигән аяк киеме дә бар бит әле. Иртә белән аны мич башыннан сузылып алалар. Аягыңны җылы кунычына тыгып җибәрсәң, аяк кына түгел, бө¬ тен тәнең май кебек эри дә китә инде. Үзе йомшак, үзе җайлы. Ләкин кеше дигәнең ботинка уйлап чыгарган. Ботинка түгел, ЧТЗ. Ниемә бу, йә? Чукрак-телсезләр мәктәбендә нигә туктап калма¬ дым икән? Алеша белән гәп суккан булыр идек. Ул өйдә ни булганын да әйтеп бирер иде. Без хәзер Алеша белән бик сирәк күрешәбез. Сугыш бөтен кешенең вакытын ала. Ә инде күрешә калсак, Алеша мине шундый каты кысып кочаклый, мин өч көн буе муенымны бора алмый йөрим. Хәзер күрешсәк тә, ул шатлыгыннан минем муёнымны сындырган булыр иде. Сындырсын соң. Бәлкем, авылга кайтып та йөрмәс¬ кәдер? Бәлкем, Августа апаның минем белән бер күре¬ шеп кинәнәсе килгәндер? Без һаман да бала бит әле алар өчен. Кайгысыннан, нужасыннан тинтерәп беткән¬ дер дә эчен бер бушатып аласы килгәндер. Кемгә эчен бушатсын да, кемгә генә зарлансын соң ул? Әллә инде, ходаем?.. Юк, юк, булмас, бу хакта уйлап та тормыйм! Юл бетте. Югалды. Дәү әнием әйткәндәй, мине җен- пәриләр адаштырды. Ат юлын, тапталган чана юлын югалтырмын дип мин һич уйламадым. Урманда, тайга¬ да югалтсам икән әле. Елга өстендә бит! Үзем дә оста инде! Карале, бу җиле дә төнгә каршы котырды, аяктан ега! Ул хәзер гәүдәм аша үтәдән-үтәли исә кебек. Кие¬ мем дә хәзер юкарып, җиңеләеп калгандай тоела. Хәт¬ та Юра Мельниковның пәлтәсе дә бозлы Себер җиле¬ нә каршы тора алмый хә?ер. Пәлтә дисәң пәлтә шул! Вагон эчендә син ярыйсың- 271
дыр да, тик монда бик ярап бетмисең. Мулрак шул син миңа, шуңа күрә астыңнан да, бөтен җиреңнән дә җил өрә. Хәзер син казык кебек, агач кебек шакыраеп ^ат¬ тың. Малайлар ярый әле эчтән кия торган җылы күлмәк бирделәр. Кайчандыр бистәдә яшәгән күчмәләрнең бер¬ се, Миша Татаренко дигән егет, миңа әбиләр кия тор¬ ган тире күкрәк җылысын да бирде. Ә менә чалбарым юкарак. Бияләем кыска. Бүрегем кечерәк. ЧТЗ ботин¬ каларым күңелле генә җырласалар да, кысанрак шул. Бар киемем дә хәзер кабык кебек катты, мин хәзер шул кабыкка салынган кеше кебек. Юлны да югалттым. Юл юк хәзер. Җил. Кар. Себернең, безнең якның зәһәр суыгы. Пима белән йөнтәс тун, тире бияләй белән мех бү¬ рек кирәк мондый суыкта... Их, сине, пәлтә җаныкаем! Кайсысы гына уйлап чыгарган соң сине?!. Мәктәптә мин шигырьләр яза идем. Берьюлы әллә нәмәрсәләр, әллә нәмәрсәләр турында язып ташлый идем. Малайларның минем талантыма исләре китә иде. Шул шигырьләр аркасында математикадан начар укы¬ дым, чөнки шигырь яза белгән кешегә математиканың кирәге юк дип уйладым. Сугыш килде. Тормыш яме бетте. Чигенәбез әле хәзергә. Тик барыбер штык белән кадап, Фрицны тыгарбыз гүргә! Бу шигырьне мин тимер юлы мәктәбе стена газета¬ сының беренче саны өчен яздым, имзасын Җиңелмәс дип куйдым. Җиңелмәс! Шушында шакыраеп катсам җиңелмә¬ мен менә! Нишләп Алеша янына кермәдем икән? Ни өчен? Хайван булганга! Күсәк булганга! Күсәк, йөри¬ сең күсәгеңне күшәп! Тфү, тагын шигырьгә китте ахрысы! Көртләр башланды. Мин күч булып каткан очлы бозларга менеп бастым. Кая гына бассам да, үрә кат¬ кан очлы шома бозлар, ә алар арасына көпшәк кар яткан. Пәлтә чабуым белән бер бозга сөртенеп киттем дә ниндидер каты нәрсәгә килеп төшеп күкрәгемне авырттырдым. Капшап карасам, су ялаган таш икән, 272
аның түбәсе икән. Таш тирәли җирдә боз сөңгеләре чыңлыйлар. !Мин таш өстеннән иелеп аска карадым. Таш бии лкын һәм шома, аның төбендә, караңгы тирәнлектә, га ага иде. Җилдән ышыкланган бу суда тайменьнәр йөзгечләрен кыймылдатадыр, алар җылы яз килгәнне көтәдер. Бәлкем дә әле итегемне алып качкан таймень- ның нәкъ үзе миннән көлеп торадыр, янәсе, әһә, егетем, тагын килеп каптыңмы! Үзем дә хәзер, балык булып, сугыш турында берни белми ятсам иде икән. Тымызык тирәнлектә язга хәтле ятар идем дә аннан елга башы¬ на уылдык чәчәргә элдертер идем! Ичмаса дачаларга керәсе иде. Алар ягылмаган бул¬ салар да урман эчендә торалар, аннары стеналары, тү¬ бәләре дә бар. Тәрәзәләренә каккан такталарын куба¬ рып аласың да мичкә ыргытасың... Болай ятып торырга ярамый, ңр буен табарга, да¬ чаларны эзләргә кирәк. Бер минут яттым микән, юк микән — шунда да белә¬ зегемне, аягымның моңарчы ук бер кат өшегән баш бармагын чеметеп алды. Кешенең ничек өшегәнен беләм мин. Әйтерсең тиреңне үткен пыяла белән сызып җи¬ бәрәләр — шундук тәнеңә энә кереп китә дә нәкъ шул урын тоймый башлый. Ул да түгел, янәшәдә генә кабат бер энә кадала, һәм тагын тәнеңнең бер өлеше синнән аерыла, авыртудан туктый... Шуннан изрәтә башлый. Мин боларны беләм, барысын белеп торам, ә шулай да тора алмый ята бирәм. Хәтта кыймылдыйсым да килми... Ләкин нәрсә булган соң әле ул кадәр? Юлны югалттыммы? Югалтсам соң! Туган-үскән елгамда ла- баса мин! Моторлы көймә белән дә, гадие белән дә йөздем ләбаса мин анда, атка утырып та йөрдем, тәпи- тәпи дә йөрдем. Анын һәр карыш җире миңа балача¬ гымнан ук таныш. Елганың һәр борылышын, һәр утра¬ вын, һәр кыясын беләм. Суга кереп торган Шаян кыя¬ ны да, Көчек утравын да беләм. Шулай ук Көчек сов¬ хозын да... Кызык дисәң кызык: совхозның исемен минем гоме¬ ремдә генә дә ничәмә-ничә мәртәбә үзгәрттеләр. Ул «Кызыл нур» да, «Коммунар» да, тагын әллә ниткән исемле дә булып беткән иде бугай, ләкин ялгышып кына микән, Көчек елгасы буена төпләнеп калган чал- 18 М-527 273
доннар биргән исеме ябышты да калды үзенә. Вывес- кадагы исеме үзгәрә тора, ә халыктагы исемен пычак белән дә кырып ташлый алмыйсың. 7 Чалдон чуен багана кебек ул, аны һич урыныннан кузгатып булмый. Син аңа «кыркылган» дисең, ә ул әйтә, «юк, китәрелгән!» ди. И бернәрсә эшли алмыйсың. Эттән туган нәмәрсә, кайда соң син? Миңа, әйлә* неп йөрмичә генә, яр буен табасы иде, шуннан мин си¬ нең үзеңне дә табар идем, Көчегем. Анда кешеләр яши. Аларның .атлары да бар. Шулай ук этләре дә. Ичмаса күңел өчен бер өреп куйсыннар иде хәзер. Ләкин мондый салкында этләр сәке астында ята шул. Мондый көнне яхшы хуҗа... Миңа гына ул диңгез тубыктан! Мин генә ул, ФЗУ алабае, апам янына кунакка сыпырттым. Ә монда кәкрәеп катсам?! Док яныннан төшкәндә һаваның нинди буласын кү¬ реп тә тордым бит югыйсә. Шәһәр читен тузгак соры болытлар каплап алган, ә минем туган авылым тәңгә¬ лендә, тау сыртлары өстендә шуышма болытлар кый¬ мылдый һәм алар арасында ике зәңгәр ачыклык чагы¬ лып калган иде. Еракта-еракта бик тирән төпкелле бә¬ ләкәй генә ике зәңгәр күл. Кайчандыр өченче класста бергә укЬгган, кемгә дә әйтмичә, бары тик күңелем тү¬ рендә генә сакланып йөргән кызчыкның күз карашы¬ мыни. Белеп тормасам иде икән бер дә яхшылыкка түгел икәнен. Үтә салкын буранлы көнне күрсәтә иде ул. һава галәмәтләрен хәзер мин үзем дә сынадым. Кем әйткәндәй, табигать куенында сынадым. Хезмәт дәре¬ сендә миңа бер чатына «Н. Я.» дип чигелгән кулъяу¬ лыгы бүләк иткән әлеге өченче класс кызы да исемә төшкәч, ә аңарга кондуктор Катя да кушылып киткәч, мин дөньямны бөтенләй онытып җибәргәнмен. Шулай да мин үземне торып басарга мәҗбүр иттем. Бер-ике адым атлыйм да боз кантарларына сөртенеп егылам, атлыйм да егылам. Бияләем эченә кар тулды, ботинкама да кар керде. Аларны кагып торырга вакыт юк. Туктарга ярамый. Тиздән бетәм мин, бетәм. Мин кинәт: — һә-ә-ә-әй-й! Кем ба-а-ар-р!..— дип аваз салдым. Батканда саламга ябышу кебек кенә иде бу. Ләкин мин дә могҗизасына, сихеренә, әфсененә, күз тиюләр- 274
га тагын шуның ише шайтанымнарына ышана торган чалдон идем бит. Мин туктап калдым. Тыңланып тордым. Киеренке¬ лектән башым шауларга кереште. Бернинди могҗиза да юк. Могҗиза мич артында» җылыда ул. Морҗа сызгырганын, янә дә әкиятләр тың¬ лый ул анда. Ул үзе йонлач, үзе яхшы күңелле, үзе йорт җанлы. Могҗиза әниемнән калган мамык шәл ул — мин аның белән сызлаган аякларымны төрә идем. Могҗиза ул дәү әниемнең куллары, аның авыз эчен¬ нән мыгырданып йөрүе, мине теттереп ачулануы. Мог¬ җиза каршыма килгән кеше ул, аның тавышы, күзе, колаклары. Могҗиза тормыш ул! Минем үләсем килми! Миңа унҗиде яшь. Бары унҗиде генә. Мин ФЗУны да бетермәгән әле, минем кешеләргә бернинди файдам да тимәде әле. Ә бит нәкъ менә шул файдам тисен өчен әнием мине якты дөньяга тудырган, кешеләр мине авызларыннан өзеп ашата-ашата үстергән. Мин әле бары бер кызчыкны, өченче класс кызчыгын гына яра¬ тып калдым, анда да аны яратуым турында үзенә әй¬ тергә өлгермәдем. Мин нибары аның «Н. Я.» дип чи¬ гелгән, димәк ки, Нина Якимованы белдергән кулъяу¬ лыгын гына кадерләп саклыйм. Аңа борынымны бер дә сөртмәдем, тузмасын дип аны бик сирәк юдым... Кондуктор Катяга да хат язарга өлгерә алмадым. Миңа үләргә ярамый әле. Үләргә бик иртә әле. Минем битем юеш, иренемнән тоз тәме килә. Менә хәзер, хәлем бетеп аугач кына, дәү әнием кебек үз- алдыма такмаклап елавымны абайлап алдым мин. — Дәү әни! Дәү әнием, җаныем! Кая син? Харап булам бит!.. Дөньяда кешеләр соңгы сулышын алганда нәрсә эшләсәләр, мин дә шуны эшлим — үз яныма иң кадер¬ ле кешемне дәшәм. Тик ул мине ишетми. Дәү әнием һәрвакыт ишетә иде бит мине. Бик авыр, бик кирәк чакта шундук ки¬ леп җитә иде. Мине коткарып кала, һәртөрле авырудан дәвалый, кайгымны уртаклаша иде. Ә хәзер килмәс инде ул. Мин үстем инде, тормыш икебезне ике якка аерды. Тормыш һәммә кешеләрне дә аера. Ни дип кенә 18* 275
тиз үсәсем килде икән минем? Ни өчен бөтен балалар да шуны тели? Малай гына булып йөрү нинди рәхәт югыйсә. Дәү әниең гел синең яныңда була... Иреннәрем салкыннан күшекте, мин хәзер такмак¬ лый да алмыйм. Яшь белән чыланган керфегем керфек¬ кә ябышты. Мин зур гына сөзәк боз кантары өстенә ян¬ таеп яттым, каракүл якам эченә башымны яшерә төш¬ тем. Якам салкын, аның бөдрәләре эченә кар кереп тулган иде. Инде моннан соң да каршы торырлыгым калмады. * * * Ләкин минем борыным — тоюдан, колагым — ише¬ түдән туктамаган иде әле. Мин сүнеп, өшеп өлгермәгән аңымның кайсыдыр чите белән чана шыгырдавын, ке¬ шеләр сөйләшкәнен һәм этләр өрүен тоеп калдым. Таш¬ күмердәй каты якам эченнән башымны бик ышанмый гына чыгардым да тыңларга керештем. Кискен жил битемә утлы кар бөртекләрен китереп сибә, мин аның тонык кына эт авазларын алып килүен дә ишетәм. Бер эт калдыгы, дөресендә дача эте булса кирәк, канәгать¬ сез генә ләңгелдәп куйган иде бугай. Дачада яшәүче¬ ләр ни сәбәпледер әйбәт эт тотмыйлар иде. Мин сикереп тордым да эт авазы ишетелгән якка ашыга-атлый киттем. Күп тә узмадым, тагын туктап тыңланып тордым. Берни ишетелми. Мине кар өстеннән кузгаткан ашкынуым һәм күңе¬ лемә оялап өлгергән өметем сүрелмәсен өчен үземне йөгерергә мәҗбүр иттем. Эт тәгаен өрде, менә монда, якында гына дача ләң¬ гелдеге өрде дип мин үз-үземне ышандырмакчы булам. Мин үземне-үзем хәйләлим, алдыйм, һәм — бик гаҗәп хәл — шуңа үзем дә ышанып торам бит, мөгаен ыша¬ нырлык бернәрсә дә калмаган өчен шулай ышангандыр- мын инде, күрәсең. Берара үземнең бик авырлык белән генә атлавым¬ ны сизеп калдым, карасам сөзәклектән үрмәләп менеп барам икән. Яр бит бу! Су ашаган яр читенә килеп терәлдем. Шуннан менә дә алсам... Менә мин алга таба атлап куйдым, тагы бер атла¬ 276
дым, шуннан кар кәрнизе белән бергә түбән таба мә¬ тәлдем. Ниндидер киртләч нәрсәләргә пәлтә чабула¬ рым эләгеп-эләгеп кала, кул-аягым килеп бәрелә, ба¬ шым да дөңгердәгән кебек шаулый иде. Мин ниндидер бер ярыкка кысылып калдым, шундук анда җил юклыгын тоеп алдым. Җил өстән, минем баш очымнан исә иде. Ул аннан коры кар ярмаларын китереп-китереп коя, ярмалар исә минем теш араларыма кереп шытырдый. Мин башымны чайкаштырам, ләкин бөтен тирә-юнем караңгы, дүрт ягымда да ниндидер стеналар калкып тора, ә өстән һаман кар себертә иде. Әллә кабер эченә убылып төштемме? Бик алҗып миңгерәеп калгангамы, бу ачыш мине бер дә тетрәндермәде, аннары аулакта ышык та бул¬ ганга, битемне карлы җил дә кисмәгәнгә, хәлем аз гына җиңеләеп киткән сымак булды. Мин ял иттем, акрынлап исемә килә башладым. Ә өстән һаман әле кар коела, учлап-учлап, порцияләп коела. Порция! Бу сүз нишләп әле минем хәтеремә килде? Мнн зиһенемне туплап аңа билгеле бер юнәлеш бирер¬ гә теләдем. Зиһенем тимер юлы мәктәбе тирәсендә: мастер Виктор Иванович Плохих, Юра Мельников, янә дә бактагы чумарлар тирәсендә буталды... Соң минем кесәдә ипи бар лабаса! Ике паек, яисә ике порция ипи! Кичлектәгесе дә, иртәнчәкнеке дә! Ике йөз иллешәр грамм, ягъни ярты кило дигән сүз бит ул! Менә син, ә. Үлеп китсәм ашамый да каласы идем бит!.. Мин бияләйне сыдырып салганнан соң кулымны ке¬ сәмә тыктым. Менә ул паегым! Менә ул ипекәем! Кир¬ печ ипинең бер чаты. Виктор Иванович бирдерде аны — ипи чаты һәрвакыт уртасыннан зуррак булып тоела. Мастер ерак юл кайтасымны да, апамның майлы бот¬ ка пешереп куймасын да белә ул. Мин ашарга керештем. Тешем белән ипи чатын умырам. Тышы сүрәнрәк булган ачы ипине чәйним һәм ычкына язып калган тормышымның үземә кире кайта баруын тоям. Ипидән сөрелгән җир исе, туган туфра¬ гым исе, автол сөрткән калай калып исе килә, бу ис¬ ләргә ияреп миңа кар белән, давыл белән чыбыркылан¬ ган, тимер аша үткән тормышым кайта. 277
Бер китаптан мин тормыштан роза исе килә дигән юлларны укыган идем. ФЗУ алабайлары бу хакта: «Күптән булган бу һәм дөрес тә булмаган!» — диярләр иде. Андый тормыш безнең өчен түгел ул. Булган тәкъ¬ дирдә дә без аңа ышанмыйбыз. Без бик авыр заманда, кыен җирдә яшибез. Безнең тормыштан тимер исе, ипи исе — әле нинди ипинең диегез! — маңгай тирен түгеп, көрәшеп алган ипинең исе килә. Без ул розаларның кайда, ничек үсүләрен дә белмибез. Без аларны кино¬ да, аннары открыткаларда гына күреп калдык. Үссә, шунда гына үссеннәр алар! Безгә ипи, ипи кадерлерәк! Кемнең менә шушындый ачы ипие юк, ул эшли дә, көрәшә дә алмый. Ул һәлак була, җир астына керә дә кортка әйләнә. Ул кортны җим итеп кармакка кигезәләр һәм аның белән балык тоталар. Аңа таймень, яисә бер файдасыз акай күзле комкорсак кына кабуы бар... Ипи ашагач миңа хәл керде. — Алдыйсың! Алай гына җиңә алмассың мине! — дип кычкырып җибәрдем. Соңгы сүземне — «Мине!» дигәнне көчкә генә әйттем югыйсә. Әмма ипи, бер паек ипиемне ашавым бушка китмәде. Каным тамырларым буенча шаулап агарга кереште, башым да яхшырак эшли башлады. Ипи төргән дәфтәр битен яндырып карарга кирәк әле. Яндырыйм да кулымны җылытып алыйм, аннары тирә-юньгә дә күз салыйм. Дәфтәр бите яхшы яна януын да, җылысы аз. Мин кесәмдәге икенче дәфтәр битен йолкып алам, ипием кәгазьсез генә, шәрә килеш кенә кала. Шулай да бар¬ макларым бер-берсен тоя башлады инде. Ул да түгел, мин акылга сыймастай бер эш эшләргә — тәмәке тар¬ тып карарга булдым. Чалбар кесәмдә, «Н. Я.» дип чигелгән яулыкка тө¬ релгән кәгазь капта бераз гына тәмәкем бар. Канск шәһәре фабрикасыныкы. «Гитлерга — үлем!» дип атала ул. Малайлар аны өйләреннән алып килгән, юлга дип миңа биреп тә җибәргәннәр иде. Тәмәке дегет кебек кара. Чын тәмәке түгел, никотин сеңдерелгән кәгазь генә ул. Төтенен бер суырсаңмы... Менә мин тәмәке төрәм. Бармакларым, иреннәрем һәм тешләрем белән төрәм. Мин аны ничек тә төрергә тиеш. Мин яшәргә тиеш! Әйе, тиешмен! 278
Мин тәмәке кабызып җибәрдем. Шырпы белән ка¬ быздым. Шырпысы да Канскиныкы. Кабы юк. Шуныц өчен шырпылар кесәдә таралып ята. Шулай да шырпы сызу өчен күкерт сыекчасы йөгертелгән катыргы ки¬ сәге бар. Запаска чакмам да бар. Ләкин чакма белән хәзер маташып булмас. Менә бер мәртәбә суырып алдым, йөткереп куйган¬ нан соң тагын суырдым. Сүнмәсә генә ярар иде дип куркып торам. Тәмәкене зарарлы дип сөйлиләр. Бу хакта бала чак¬ тан ук кисәтеп киләләр. Ярамый дип барысының да колагына тукыйлар. Тәмәке зарарлы, кешенең сәламәт¬ леген какшата дигән фикер белән барысы да килешә. Ләкин барыбер тарта бирәләр! Ни өчен тарталар? Моңа мин җавап бирә алмыйм. Миңа әле бу баздан чыгарга кирәк, фронтка барып кайтырга кирәк, шун¬ нан соң гына мин нәрсә яхшы, нәрсә яман дигән сорау¬ га төгәлрәк җавап бирермен. Ә хәзергә мин җитлекмәгән «ФЗУ»чы гына. Тәмәке минем өчен менә шушы мәлдә бик файдалы. Тәмәке төргән, бер-бер артлы шырпы сызган арада, беренче суырудан ук ютәлли башлап, тәмәке төтене эчәгеләре- мә һәм аннан да арырак төшеп җиткән арада, мин үземнең кая килеп эләгүемне', хәзерге хәлемне аңлап алдым. Мин бүрәнә әрдәнәләре арасына егылып төшкәнмен. Болай кулымны, аягымны да сындырмаганмын кебек. Бу әрдәнәләргә ияләшеп беткәнем өчендер бәлки? Ур¬ манны без көзен Левонтий агай белән, минем мәңгелек дустым һәм газаплаучым Санька белән ташыган идем. Санька кара көздә фронтка китеп барды, ул анда су¬ гыша хәзер. Мин исә монда артымны кыздырып ятам, өстәвенә үләргә җыенганмын. Үләргә икән, урынын бе¬ леп үләргә кирәк! Фронтта үләргә, сугышып, халык бе¬ лән бергә үләргә кирәк. Дошманның йөрәген алып... Мин үземне атка атлангандай күз алдына китер¬ дем. Бер кулымда кылыч, икенчесендә байрак имеш. Алда бер төркем халык чалына, мин аларны кылычым белән чабам! — Ур-ра-а-а! Кулымны болгап җибәргәч, айнып киттем. Әтекәем- энекәем! Чак кына йокы базына чуммаганмын! Әлеге хәрби киноны мин төшемдә күрә башлаганмын. Ә өнем¬ 279
дә бернинди кино юк. Әрдәнәләр арасында җил котыра, җил сызгыра. Бер яманның бер яхшысы була ул!.. Бу әрдәнәләр очрамаса нишләр идең!.. Жәй ахырында мин Игаркадан китеп бардым, до¬ кументларымны яңа гына ачылган тимер юлы мәктә¬ бенә тапшырдым. Әле аларны хутлаганчы, занятиеләр башланганчы, миңа тамакны кайгыртырга, ничек тә булса паеклар табарга кирәк иде. Тузган, какшаган, чырае караңгыланып киткән Левонтий агай мине үз янына утын бүрәнәләрен тәгәрәтешергә алды. Хәрби паектан Левонтий агай бик тиз биреште, салларны Үгез сырты тәңгәлендә тоткарлап, тиешле урынга чыгара алмады. Агым аны салы-ние белән бергә известь за¬ водыннан берничә чакрым читкә кагып алып китте. Безгә бүрәнәләрне Көчек елгасы турысында тәгәрәтеп чыгарырга туры килде. Әгәр шулай итәргә туры килмәгән булса? Юк, бә¬ хетле мин алай да, бәхетем тешемне сындырып кер¬ гән!.. Сихерче үк түгел түгелен дә, әмма ләкин... Хәзер миңа ничек тә өскә чыгарга кирәк. Чыга алсам, Көчек совхозы борын төбемдә генә! йортлары да якында гына! Эш бик кечкенә мәсьәләгә килеп терәл¬ гән — чыгасы гына бар. Мин әрдәнәләр арасыннан чыктым. Әлбәттә, тиз генә түгел. Авыр пәлтәм аска сөйри, көчем исә бик аз калган иде. Кулым ычкынып китә, мин һаман аска тә¬ гәрәп төшәм, тезем белән терсәкләремне авырттыр¬ дым, иягемне имгәттем, аннан пәлтәмнең култыгын ерттым. Ертык тишектән шундук салкын кереп бозлы тырнаклары белән минем күкрәгемне тырный баш¬ лады. Мин йөзгәндәге кебек кул-аякларымны як-якка те¬ рәп кенә чыга алдым. Әүвәл әрдәнәләр арасындагы кар өстеннән атлап бардым, аннан билдән кар ердым, муе¬ нымнан карга баткач, үземнең ишелгән яр читендә икәнемне төшенеп алдым да кар өстеннән шуыша баш¬ ладым. Аякларым белән этендем, кулларым белән иш¬ тем, капчык кебек тәгәрәдем, терсәкләремне, аркамны, башым белән муенымны, кыскасы, тере әгъзаларым¬ ның һәммәсен дә эшкә җиктем. Инде торып атлап китәргә кирәк булгач та, үз-үземә ышанмыйча карда әүмәкләнеп яттым. Менә бозланган бияләйле кулым каты чана юлына тиеп китте. Мин юл 280
уртасына чыгып, йомры ат тиресен капшап алдым, кыенлык белән аягыма басканнан соң аны кыскалап иснәп карадым. Аңардан җылы тирес исе килә иде. Димәк, атлар әле яңарак кына узганнар!.. Битемдәге карны сыпырдым, якында гына колга киртәне, ә аның артында, дөресрәге, ул беткән җирдә, тонык кына җемелдәгән ут күреп алдым. Ут түбәнтен, җиргә тия язып янып тора, гүя көрт уемтыгында тир¬ бәлеп йоклый һәм кар эчендәге тишектән тын ала иде. Мин бу хәлгә, торак һәм тирес исенә, янә дә янган агач исенә аптырап калдым, үземә-үзем ышанып бет¬ мичә бер тын җилдә басып тордым. Тәбәнәк тәрәзәдәге ут тетрәнеп китте, тоныклана төште. Ул соры күләгә эчендә берничә мәртәбә якты¬ рып алды, хәтта кояш табыдай җемелдәп куйды, ләкин каушаган сымак бер җилпенде дә шундук сүнеп китте. Мин әллә болар күземә генә күренәме, уты да, торак исе дә күңелемә генә килә микән әллә дип уйлап та ал¬ ган идем инде. Ләкин юеш борыныма да, җан әсәре кал¬ маган битемә дә тирес исе белән төтен исе бәрелеп тора иде бит. Мин үземне төтен исе килгән уңайга ат¬ лап китәргә мәҗбүр иттем һәм эзләгән нәрсәмне тап¬ тым. Каршыма кинәт ут калкып чыкты, чак кына тир¬ бәлеп мине сәламләгәндәй итте. Утны беркем дә сүн¬ дермәгән, аны бары морҗа башыннан җил кагып тө¬ шергән төтен болыты гына томалап торган икән. «Менә бит син нинди! Менә бит нинди!» — дип мин туңган иренемне кыймылдатып куйдым, ләкин шуннан да ары узмадым, утны әрләмәдем. Мине хорафат дигән нәрсә биләп алды, яраусыз бер генә кәлимә сүз ычкын¬ дырсам да, хәтта ул сүзне уема гына китерсәм дә, ба¬ рысы да бетәр, югалыр кебек тоела иде. Мин ызба бүрәнәләренә тотына-тотына нигез туфра¬ гы турысына яуган йомшак кар өстеннән атладым һәм кулымны бүрәнәләрдән ычкындырырга курыктым. Мин ишекне эзлим, ләкин таба алмыйм. Әгәр балаларча шуклыгым сакланып калса, мин: «Ызбакай-абзыкай, урманга артыңны, миңа алдыңны күрсәт!» — дигән бу¬ лыр идем һәм шундук ишекне табар идем. Хәзер исә шаярту түгел, телемне кыймылдатып сүз дә әйтә ал¬ мыйм. Җеп өзәрлек тә хәлем калмады. Ызба янында¬ гы карга утырып рәхәт кенә йоклап китәсем килде. Бик хозур бит — җилгә күзеңне йомасың да, монда, 281
кешеләр янына кайтып җнткәч үләргә ирек бирмәсләр әле дип ышанып һәм өметләнеп татлы йокыга таласың. Бусага төбендә генә ни өчен өшеп үлүләрен төше¬ неп җиттем хәзер. Борынымны ярып төтен исе кермәсә, аның дегет ачысы тамагыма утырмаса, мин йортның кар сарган сукыр стенасын кармалаудан туктаган булыр идем. Мин ул чагында кар өстенә түнәр идем. Ләкин җир өстендә төтен үзенең сакалын болгый, тере, җылы, нәрсәләрне исемә төшерә иде. Менә шимбә көн мунча якканнар имеш; җиңелчә генә күгелҗем исле ләүкәдә чабынганнан соң алачыкка йөгереп чыга¬ сың да, тешне сындырырлык салкын су эчкәндәй, еш- еш саф һава сулап торасың. Менә өй эчен мамыклан¬ дырып урыс миченнән тымызык кына җылы бәреп тора, ә мич катындагы суган бәйләмендә, караклар кебек, тараканнар кыштырдаша. Менә аш өеннән әле ачыган күәс исе, әле төчкелтем аш-су исләре килә. Менә дәү әнинең кыл иләк аша чыжлатып чиләккә сөт сөзгәне ишетелә, ул да түгел, дәү әни: «Мәле, эч, җылы сөт бик тиз тазарта ул...» — дип миңа бәйләнә дә башлый. Менә... Төтен исе! Бала чактан ук ияләшеп беткән ис. Аңа шундый күнегеп бетәсең, үзен сизми дә башлыйсың, бары күзеңне әчеттерсә генә аңа ачуың килеп куя. Ләкин төтеннән дә серлерәк, аннан да тәмлерәк нәрсә дөньяда юк! Әйе шул, юк! Төтен бар җирдә ут бар! Ут булган җирдә кешеләр була! Ә кешеләр булган җирдә тормыш кайный! Тормыш! Менә ул ишек. Менә аның уртасына кагып куйган агач тоткасы. Ләкин мин ишекне ача алмыйм. Мин су түгелеп каткан, саламнар ябышып беткән бусагага сыгылып төшәм. Борыным ишек ярыгыннан чыгып тор¬ ган җылы пар исе белән камыт исләрен тоеп алгач, шулай да мин түзмичә ишекне тырнаштырам. Этләр тәпиләре белән ничек тырнаса, мин дә ишекне шулай кат-кат тырнап алдым. Өй эченнән: — Кайсы шайтаны йөри анда? — дигән тавыш ише¬ телде. Мин җавап бирмәкче идем, тик күшеккән авызым¬ нан мөгрәгән аваз гына чыкты. Күз яшьләрем агып 282 3
сөйләргә комачаулый. Алар, әллә төтеннән, әллә Шат¬ лыгымнанмы, туңып беткән шома битемнән тәгәрәп төшеп авызыма бөеләләр иде. — Кем соң анда? Ник дәшмисез? Мин көчәнеп кенә: — Абзыкай, алла хакы өчен ярдәм итегез! — дидем. Соңгы чиктә чалдоннар ни кылса, мин дә шуны кыл¬ дым,— алар исән чакта, гайрәтле чакта аллага тел- теш тигерсәләр дә, кыен чакта аны һәрвакыт искә ала¬ лар иде. Фронтта да мин динсез кешеләрнең үләр ал¬ дыннан кисәк кенә алланы искә төшерүләрен күп мәр¬ тәбәләр ишеткәнем һәм күргәнем булды. Кешеләр һә¬ лак булыр алдыннан шулай ук әниләрен дә искә ала¬ лар иде. Тик минем әнием юк шул. Ишек артында сәке шыгырдаганы, кемнеңдер тамак кырып куйганы, тиргәнә-тиргәнә сөйләнгәне ишетелде: — Тфү, чәнчелгере! Аягым берчәк кенә ял итә ми¬ кән дисәм, тагын бер төн кошы килеп чыккан... Нием калган инде монда, нәрсә генә эзләп йөриләр?.. Чалдон, коеп куйган чалдон! Әле урыныннан тор¬ ганчы, әле киенгәнче мыгырданып та алыр, әрләп тә ташлар. Ләкин бер дә бусагасыннан кире борып җи¬ бәрмәс. Өенә тәгаен кертер. Үзеңне җылытыр, өшегән җирләреңне уар, соңгы кабым ризыгын ашатыр. Әмма шул арада эчендәгесен бушатмый да калмас. Чалдон туганкаем, ничек телисең шулай орыш, тик ишегеңне генә тизрәк ач. Зинһар тиз бул! * * ♦ Бер тишекле генә чуен плитәдә яшеннәр уйныймыни. Плитә ярыкларыннан да, стенадагы кирпеч араларын¬ нан да төтен белән ялкын бөркелеп-бөркелеп куя. Ызба эче гүелдәп, калтырап тора. Биткә дулкын-дул- кын җылы килеп бәрелә. Мичнең дөрләп тә, чытырдап та, кайвакыт шартлап та януында ниндидер дуслыкка, әйтер идем, шашкын дуслыкка ишарә бар. Ярык пли- тәле, аннан-моннан гына өеп куйган кыек янтыклы бу мичне, хәлемнән килсә, кочаклап кына алыр идем. Ләкин мин мич янына бара алмыйм. Мин утын агачлары өстендә утырам, аякларым сулы лакан эчендә, уң кулым чүлмәк бадьянга тыгып куел¬ 283
ган. Маэмай, сөяккә тимәскә кушылганнан соң, аңа ничек карап торса, мин дә шулай мичкә тилмереп ка¬ рап утырам. Мичкә таба кулымны суздым исә яки күк¬ рәгем белән анда таба талпындым исә, бу ызба тәга- нәсенең хуҗасы миңа эткә кычкыргандай кычкырып куя: — Ярамый! Яра-мы-ый! Ул без кадый-кадый тишелеп беткән, каккан кадак¬ тан яргаланган өстәлгә түшен терәгән дә сәкедә уты¬ рып тора. Ул эшли-эшли арган, хәзер исә ял итә. Ул минем аягымны, беләзегемә кадәр агарган уң кулымны кар белән уды. Битне ул исәпкә дә кертми иде булса кирәк, аны ышкырга нәүбәт җиткәндә эш узган иде инде. Ул постау бияләе белән битемнең һәм уң колагымның җыерылып килгән тиресен сыдырып кына төшерде. Ни өчендер минем гәүдәмнең һәрвакыт уң ягы туңа, ә сул ягы я җәрәхәтләнә, я имгәнә. Камытчының чәче-башы тузгыган. Стенада аның сәләмә шәүләсе чайкалып-чайкалып куя. Ниһаять, ул ял итеп алды булса кирәк, күлмәк чабуын кайтарып тулы йөзен сөртеп куйды, хатын-кыз тарагы белән чә¬ чен тараштырды. Мин шыңшып утырам, вак-төяк нәрсәләргә әһәмият бирмим, алар минем миемдә тоткарланып та кала ал¬ маслар иде. Камытчы шыгырдаганрак тавыш белән: — Мәшәкать тудырдың бит әле син миңа! — диде, үзе исә миңа ачык йөз белән карап куйды. Күземә аның уң як теш казналыгының буш ярыгы чалынып калды, ләкин исән тешләре ак та, нык та иде. Күрәсең яшьтән үк сагыз чәйнәп тешләрен ныгыткан. Мин бер генә минутка камытчыга игътибар белән ка¬ рап алган идем, шуннан кабат, кул-аягым әрнеп, шың¬ шый башладым. Камытчы һаман шул бер соравын бирде: — Кем малае соң син? — Аның бик ягымлы дәшүен¬ нән соң, әһә, мич янына килергә ярый икән дигән нә¬ тиҗәгә килдем. Тик ул шундук кычкырып җибәрмәсен¬ ме:— Якын барасы булма! Ярамый! Тиле баш та инде син! Әрни башласа ыштан төбеңә җибәрерлек буласың бит. Потылицыннар, димәк? Катерина Петровна Поты- лицына кем тиеш сиңа? Дәү әниеңмени? 9R4
Камытчы мина төбәлеп карый. Ләкин ул тәрәзә тө¬ бендәге лампага арты белән тора, шуңа күрә камытчы мине төсмерли алмый ахры. Аның шәрә бите миңа бик сәер булып күренде, ни мыегы, ни сакалы юк; тик иягендәге миңенә үскән бер¬ ничә көмеш төге генә бар, лампага борылган арада ул ялтырап-ялтырап киткәли. Чәчен ул артык кыландыр¬ маган, кыска гына кистереп колак артына җыеп куй¬ ган. Колак йомшакларындагы тишекләре күземә генә күренә ахрысы. Камытчы карлыккан тавышы белән ярсыбрак сөйләшә. Кырыс кешегә охшаган. Югыйсә мин күреп белгән камытчыларның, шулай ук итекче¬ ләрнең һәммәсе дә җор күңелле халыклар, чөнки алар эчүдән бушамыйлар. Дәү әнием әйткәндәй, аларның акылы утыра торган җирләрендә генә. «Чегәндер мөга¬ ен»,— дип уйлап куйдым мин ни өчендер, һәм шуннан ары төпченеп тормадым, хәлем анлык түгел иде. Ул кайгымы соң әле миндә! Битем кабарып чыкты. Әйтерсең кайнар суга пеш¬ кән ул, әйтерсең мең шөпшә чаккан аны. Кул-аягым үтереп әрни. Мин һаман шул бертөрле көчек тавышы белән шыңшыйм. Камытчы аның саен миңа карап куя. Ләкин ул шундый талчыккан, сүзләрен көчкә генә оештырып әйтә: — Катерина Петровна төнәген миңа сугылган ие. Мин шундук шыңшуымнан туктап калдым. Камытчы киез итекләрен салып, аякларын плитә өстенә сузып җылытып торды. — Каладагы өлкән малаеннан кайтып килә ие. Күп¬ медер шуларда торган. «Нәрсә сафсата сөйли бу?! Мине юата имеш!» —> дип көтмәгәндә үзем өчен бер ачыш ясадым мин. Ул да түгел, суган кабыкларыдай сары тәмәке төпчеге кә¬ газьләре белән тулган калай банкага ымлап: — Сез тәмәке тартмыйсызмы? — дидем. — Тартмаган кая! — дип, камытчы тирән итеп су¬ лап куйды.— Кичке якта конюхлар камытларын төзәт¬ терергә килгән ие, бөтен тәмәкемне ашап бетергәннәр, хет егылып үл менә хәзер...— Ул беравык өй артында җил ыжгырганын тыңлап торды, аннан янә тирән су¬ лап куйды.— Бу тәмәке тартуны кайсы тәресе уйлап чыгарды икән. Ашамасам ашамыйм, әмма тәмәкесез яши алмыйм, чәнчелгере! 285
Миңа игелек күрсәткән, үзе күн оеклардан гына калып, пималарын минем өчен мич катында җылытып торган бу кешегә карата яхшылык эшләрлек җай чы¬ гуына мин галәмәт тә сөендем һәм аңа кесәмдәге тә¬ мәке кабын алырга тәкъдим иттем. Камытчы пималарны плитә артына ыргытты һәм аларны шундук онытты, тентегәндәй кабалый-кабалый кесәмне актарырга кереште. Аннары өстәл янына як¬ тыга килеп басты. Бер оегы сыерылып төшеп калган иде. Ул аны аягы белән генә кабалап эзләде, үзе, апте¬ карьлар кебек сагаеп кына, кәгазьгә төрелгән тәмәке¬ не ача башлады. Аягы белән ничаклы кабаланмасын, күн оегын таба алмады ул. Ул туңган аягын каз кебек үзенә җыя төшеп, тә¬ мәке төрде. Шуннан, мөгрәгәндәй аваз чыгарып, лам¬ пага иелде, лампа ялкынын тәмәкесе белән суырып бетерә язды, төтенгә кылкынып тавышсыз гына бик озак ютәлләп торды. Үзен кемдер җилтерәткән кебек калтыранды, башына кадаган тарагы идәнгә сикергәч, чәчләре салам кебек ишелеп төште. Мин бу кеше кар¬ шында кыюланып лаканнан аягымны чыгармакчы бул¬ дым, ләкин шундук аның хырылдап кычкыруын, тоз- лап-борычлап сүгенүен ишеттем. Бераз тын алып тө¬ керенгәннән соң, ул күлмәк итәге белән яшьләнгән күз¬ ләрен сөртте, сөенә-сөенә башын калтыратып нечкә генә төрелгән тәмәкесенә карап куйды: — Тәмәке дисәң тәмәке-е-е! — «Гитлерга — үлем» дип атала ул. — Гитлергамы? Үлемме? Дөмектерәләр аны тиздән. Төнәген конюх катыннар сөйләп торды: радио әйткән, ди, Мәскәү янында германны утлы корал белән ян¬ дырганнар, ди. Герман солых сорый икән дә, тик безнекеләр күнми икән. Капут дип сөйлиләр аларга! Үзләрен тәмам җиңеп бетерәчәкләр икән... Әчәч, ниш¬ ләп аягыңны алдың әле? Әрниме? Юкмыни? Алай¬ сам минем пималарымны ки. Пималар, кая соң әле алар? — Камытчы, тәмәке тартмыйча, бер-ике стакан аракы эчкәнмени, әсәренеп тыз да быз йөренә иде.— Башта аягыңны сөрт. Чүпрәгем юк, менә оекка гына сөрт. Ниһаять, мич янында мин! Ләкин җылыда озак утыра алмыйм, битемне ертып алгандай умыра; югыйсә 286
камытчы аны каз мае белән дә майлаган, туеңа хәтле төзәлер, дип тә әйткән иде. Мичтә бәрәңге пешә, камытчы плитә өстенә бер уч солы да салган иде. Солы бөртекләре кыймылдый, си¬ керә, аларның кабыклары черт-черт ярылып китә, ка¬ мытчы аларны сумала эзләре калган бармаклары белән буташтыргалый иде. Мин инде хәзер аның шәрә битен¬ дәге вак җырчыкларын аерым ачык күрәм. Ул кыска муенына иске җылы яулык урап, төенен хатын-кызлар¬ ча күкрәгенә салындырып бәйләгән. Колак йомшакла¬ ры чынлап та тишекле иде. Камытчы солыга күрсәтеп: — Чистартып ашый тор. Хәзер бәрәңге пешә, чәй дә кайнап чыга,—диде,—Эчеңә җылы керәме соң әле? Самогон булса икән печтик кенә, тик каян аласың аны? Кыямәт башланды бит, кыямәт. Ай-һай-һай! — Ул нәкъ хатын-кызлар кебек уфтана иде. Тәмәке тартып алганнан соң камытчының төксе чырае йомшарып китте, ул инде хәзер бик ваемлы кү¬ ренә, йөгереп кенә йөри, ә бәлкем минем күзәтүемне сизеп алганнан соң, бөкре кешеләр, төрле гарипләр сәламәт кешеләрдән оялгандай, минем алда оятсына да башлагандыр? Мин плитә өстеннән солы'чеметеп алмакчы идем дә, тик ала алмадым — бармакларым бик күбенгән иде шул. — Чәнчелгере! Тота алмыймыни? — дип орышкан¬ дай итте минем бармакларны камытчы.— Менә бит, гөнаһ шомлыгы! Хәзер, хәзер...—дип, калай банкадагы тәмәке төпчекләрен мич алдына какты да аңа плитә өстендәге солы бөртекләрен сыпырып төшерде. Мин тел очым белән банкадагы куырылган солы бөртекләрен эләктереп алам да аларны көнбагыш чирт¬ кәндәй ярып ашыйм. Нинди тәмле! Ул арада бәрәңге дә пеште, калай чәйнектә бокы- бокы килеп су да кайнап чыкты. Камытчы аңа көйгән ипи катысын салып бераз си¬ кертеп алды, аннан алюмин кружкага коеп миңа чәй ясап бирде, үзенә пыяла банкага гына агызды. Мин иренемне кружканың әле бер, әле икенче, читенә тиге¬ зеп карыйм, тик эчә алмыйм, чөнки чәй бик кайнар иде. 287
Камытчы үзенең банкасына өргәли, минем хәлемә кереп кашларын җыерып-җыерып куя иде. Мич артында, камыт өстендә, минем пәлтәм эленеп тора, ул кеше иңенә киерткән кебек. Мин шул якка күрсәтеп: — Минем кесәдә ипи бар,— дидем. Бәрәңге аша, әниең янына кунакка кайтмыйсың бит, ипиең янга калсын... — Мин... Сез ашагыз димәкче идем... Камытчы миңа томырылып кына карап алды, дор¬ фа гына әйтеп куйды: — Минем өчен кайгырма син, мин атлар янында. Мин кайнар чәй эчкәч җебеп киттем, кулым белән борын астымны сыпыргалэдым. — Яулыгың ярыйсы синең,— диде камытчы, кесәмә күрсәтеп. Тәмәке кабы төрелгән, «Н. Я.» дип чигелгән яулыгымны ул кесәмә тыккан иде. Мин аның кинаясен аңлап: — Тартасыгыз килсә тартыгыз,— дидем. —- Ә үзең?—дип камытчы ык-мык килеп торды. — Мин шаярам гына, чынлап тартмыйм. — Алай булганда ярый,— дип камытчы ихластан ышанды минем ялганыма.— Тәмәкедән отказ бирә ал¬ мыйм. Ә син шаярма да, тәмәкегә өйрәнеп китмә! Зәһәр агу белән бер ул. Өйрәнмә, егетем, кирәкми! — Камыт¬ чы тагын кабаланга әйләнде, аягыннан салынган оегын капшап эзләргә кереште, тик оегы сәке астына тагы да эчкәрәк кереп китте. Камытчы бума ютәлле бала кебек янә ютәлләргә кереште, азапланып кына тамагын кырды да җиңелчә- рәхәт кенә йөткереп сүгенеп алды. Плитәгә тыккан утын янып бетте. Тәрәзә төбендәге лампа тагы да яманрак сөремли башлады. Камытлар өелеп яткан почмакта тычканнар йөгерергә кереште. Төн уртасы да узып бара, дөресендә таң якынаеп килә иде бугай инде. Камытчы, миңа стена ягыннан урын калдырып, сәкегә менеп ятты. Аның аяклары әледән-әле, көзән тоткандай, җыерылып килә. Ул аларга иплерәк урын эзләп сузылып ятмакчы була, ләкин камытчының аяк¬ лары авырта шул, тез буыннары шытырт-шытырт килә, әйтерсең ул эрбет чикләвеге кабыгы өстеннән йөренә иде. Минем өчен бик таныш чир бу. Бала чагымда бу 288
чирдән бик күп интектем мин, хәзер исә күз генә тимә¬ сен. Буыннарым аз гына сулыгып куялар да туктый¬ лар. Яшьлек авырудан көчлерәк күрәсең, ул барлык чирне дә тибеп чыгара, киләчәк елларга тибәрә. Соң¬ рак әлеге ФЗУ ботинкасы да, ачлы-туклы яшәү дә, кыш¬ кы елга өстендәге һәлакәтле кич тә — һәммәсе-һәммәсе калкып чыгачак әлбәттә. Камытчы ара-тирә йөткеренгәләп: — һай, аякларым, бәгырькәйләрем! — дип мыдыр- дап ятты.— Соң авыртып бетсәгез ие инде, бүтән сыз- ламасагыз ие... Тегеләй ни, болай ни — барыбер түгел¬ мени сезгә... «Гитлерга — үлем!» Каян уйлап тапкан¬ нар диң! Лампаны бор, кирәкмәсә. Кысып кына кал¬ дыр. Ни генә булмас, сугыш; бит. Сугыш халыкны уры¬ ныннан кузгатты. Кешеләр тыз-быз йөренә. Тагын шун дый бер батыры килеп чыкса, ут тәрәзәдә әзер торсын, аңа күз кыскаласын... Камытчы сүздән мыгырдауга, аннары мүкелдәүгә күчте. Аннары инде хырылдап йоклап китте. Ләкин йокысы тынычсыз иде, ул вакыт-вакыт ыңгырашып куя ИДеАның аяклары, бер сузылып, бер тартылып, үзлә¬ ренә йомшаграк урын эзли иде. Лампа да леп-леп итеп торды да туктап калды. Җил. ызбаны селкетми ид инде, тик тәрәзә пыяласында эри төшкән боз кисәклә¬ ре генә чытырдап куйгалыйлар иде. Иртәнге салкын алдыннан өи эче тынып калган иде. йоклаган чагында да кешегә тынгылык бирмәгән, аны газаплаган авыруны күреп туйганнан соң м»»- — Әйе, тәмам каныкты бит бу,—дип үзалдыма гына әйтеп куйдым, аннары уйланып яттым. Тимер юлы мәктәбе, Юрий Мельников, чумар ва¬ кыйгасы, бер-бер артлы тезелеп киткән эшелоннар күз алдыма килде. Ул эшелоннар техниканы эксплуатация- S кагыйдәләрен бозалар, хәер. ТЭКлар имин елларга Sa исәпләнгән, дежурдагы Диспетчерлар элек £1 кагыйдәләргә карап: фәлән номерлы сос™вн“ рып җибәрергәме, әллә сабыр итәргәме. ди кына уйлап чамалап торалар иде. » Хәзер алай уйлап торырга вакыт юк. Бөтен кДг“й- дәләр дә пыран-заран килде: хәзер һәммәсе ашыга һәммәсе йөгерә, кайвакыт кая йөгергәннәрен һәм ни өчен йөгергәннәрен дә белмиләр. Себеркең төп кеше¬ 289 19 М-527
ләре үз кысаларыннан чыгарылды. Аларның тормышы борыннан килгән ашкынусыз тыныч һәм какшамаслык нык кануннарга корылган иде. Алар үз-үзләренә хуҗа булып яшәргә өйрәнгәннәр, әдәптән, казна тәртиплә¬ реннән бик зарланмыйлар, шуңа күрә ил өстенә бәла килгәнне озак кына аңышмый тордылар, хәрби чорның җитешсезлекләренә, бигрәк тә икмәк җитмәүгә аларның башта исләре дә китмәде. Соңгы ачлык, утыз өченче елдагы ачлык, күптән узган, онытылып беткән. Хатын- кызлар айлык онны алганнан соң барың да күәс чилә¬ генә салып камыр куйганнар, тәмле мич ашлары пеше¬ реп кемгә күпме сыйса, шул хәтле корсакларын тутыр¬ ганнар, ә соңыннан ашарга таба алмый шешенеп йөр¬ гәннәр иде. Сугыш тора-бара чалдон хатыннарын акылга өйрәт¬ те. Алар бер уч кына он бутап бер чиләк бәрәңгедән ка¬ мыр ясарга, башак җыярга, кыш чыкканнан соң да кырда өшегән бәрәңге казып табарга, кылчыклы солыдан кой¬ мак изәргә, сыер җигеп, җир сөрергә, җилкәләрендә бәйләм-бәйләм утын ташырга өйрәнделәр. Себернең биек-биек бүрәнә коймаларын, ә кайбер урыннарда кап¬ каларын да утынга турадылар — яшеренеп ятарлык калмаган, тормыш һәркемнең күз алдында иде. Каза кешеләрне аермады, киресенчә аларны бергә туплады. Сугыш! Сугыш! Акылым аны һич иңләп бетерә ал¬ мый, ул минем башыма сыймый иде. Мин аны сугышу, атышу, штык белән чәнчешү, приклад белән тукмашу дип, һәм болар әлбәттә кайдадыр еракта барадыр дип кенә уйлаган идем. Ә ул менә минем җирем буенча борын төбендә генә кыдырып йөри, һәркемнең тормыш итү өчен көрәшүен таләп итә, һәркемгә үзенең йөзе белән борыла. Елга ягыннан әледән-әле кискен җил исеп куя, шунда лампаның уты сүнеп китә яза, җил морҗаны выжылдата, мич эчендә очкыннар чәчеп-чәчеп җибәрә иде. Ишекнең яңаклары, такта ярыклары бәсләнгән. Тупсасына калын ирен кебек боз каткан. Идән пычрак. Анда салам белән печән чүбе, каеш кыйпыклары ау¬ нап ята, кибәк коелган. Мин мичкә башта нарат уты¬ ны, аннары берничә чи каен агачы ыргыттым, шуннан соң морҗа гүелдәвен, мичтәге агачларның шартлый- шартлый янып китүләрен тыңлап утырдым. 290
Мине' калтырата башлады. Эчемдәге салкынны куып чыгарырга ниятләп кызу-кызу чәй эчтем. Күп тә үтмә¬ де, плитә ярыклары кабат яктырып китте, анда яшен¬ нәр уйнады. Чөйләргә эленгән, почмакларда, өстәл ас¬ ларында өелеп яткан, ат тиресе сеңеп беткән камыт, ыңгырчак һәм дилбегәләрнең ачы исләре барысы бер¬ гә кушылып борынны ярып керә башладылар. Өстәл өстендә камытчының эш кораллары, кирәк- яраклары ята. Монда банкага салынган гади кадак та, киң эшләпәле кадак та, төрле безләр, кадак боравы да, кулдан ясалган энә дә бар. Тәрәзә яңагында бакыр чыбык белән аралаштырып үрелгән һәм сумалаланган җеп асылынып тора. Аннан да өстәрәк,.ыштансыз билгә каеш бау дигәндәй, төтеннән саргаеп беткән плакат эленеп тора. Анда күкрәгенә значок; кадалган яшь кенә егет сурәте төшерелгән. Алсу яңаклы таза егет матур каенлык яныннан җитез генә чаңгы шуып бара. Плакат астына чөгендер төсендәге хәрефләр белән: «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!» — дип язып куелган. «Әзер бул!» Бик әзер булыр идең дә әгәр...» Мин өйне тагын бер кат күземнән! кичердем, камыт¬ чының йокы аралаш ыңгырашып куюларына колак салдым, сүлпән тавыш белән: «Әйе шул, хәзер син газраилнең тәпиен имәргә дә риза булыр идең...» — дип җөпләп куйдым. Ул да түгел, минем күз алдыма безнең ФЗУ комен¬ дантына охшаган юка яңаклы, кырыс карашлы газраил үзе килеп басты. Ул сикәлтәле кар өстеннәнме, ак бо¬ лытлар өстеннәнме атлап бара, бер кулына алтынлан¬ ган йөгән, икенчесенә каеш баулары белән камыт тот¬ кан. Газраил миңа бик инәлеп карый. Ләкин мин аңа: «ФЗУ»чыга бернинди камыт та кигезә алмассыз, «ФЗУ»чы бернинди шайтанга да, фәрештәгә дә ышан¬ мый. Без мастерга гына ышанабыз! Безнең мастер Вик¬ тор Иванович Плохих. Шундый кешене беләсеңме? Алайса син пычагым да белмисең! Канат таккан була¬ сың тагын! Дәрес калдырган өчен әрләмәкче буласың¬ мы? Менә сиңа!..» Мин аңа кукиш күрсәтмәкче идем дә, баш бармагымны ике бармак арасына тыга алма¬ дым. Камытчы рәте-башы булмаган бу куркыныч төшем¬ не күреп бетерергә бирмәде, аркамнан төртеп эткә дәшкәндәй дәште: 19* 291
— Урыныңа ят, бар әйдә, бар! Ә мин аңа күземне челт-челт йомып карыйм, берни аңлый алмыйм. Каршымда әле генә газраил басып торды лабаса! Камытчы каты гына сүгенеп куйды да, исерек ке¬ шене сөйрәгән кебек, култыгымнан алып сәке янына китерде. Печән һәм ат исе килеп торган ниндидер ту¬ занлы нәрсәгә борыным белән төртте. Мине култыклап йөрүе, баш астым йомшак булсын дип мендәр^ китереп салуы белән, аннары тәкәллефсез генә, шулай да авырттырмыйча гына аягымны төреп куюы белән ул дәү әнигә охшап тора. Аның мыдыр- дап йөрүе дә нәкъ дәү әниемнеке иде. Инде өстемә Юра Мельниковның төче кар исе, янә дә беленер-беленмәс вагон карболкасы исе килгән пәлтәсе дә шап итеп ки¬ леп төшкәч, дәү әнием менә-менә: «Ходай рәхмәте белән тынычлап кына йокла хәзер!» —дип әйтер кебек иде. Бу сүзләрне ишетмәгәч, мин күзләремне ачып җи¬ бәрдем. Лампа тәрәзә төбеннән алынган, ул почмактагы бү¬ кәнгә куелган. Биленә соры алъяпкычын бәйләгән ка¬ мытчы бүкән өстенә иелгән дә тезендәге камытын төзә¬ теп утыра. Ул, минем күз карашымны күреп калып, өнәмәгән- рәк тавыш белән: — Яктыра да башлар инде,—дип куйды. Мин бу мизгелдә үземнең балалыктан узганымны, монда дәү әнинең берничек тә була^ алмавын, ә тышта буран икәнен исемә төшердем. Янә дә башымнан кай¬ дадыр еракта сугыш баруы ялтырап узды. Кешеләр анда кар өстендә йоклый. Санька да шушындый суыкта анда ята. Ә буран котыра, һәммәсен карга күмә... Мин күземне йомдым һәм шундук әрдәнәләр ара¬ сындагы төпсез чокырга очып төштем. Кычкырып җи- бәрмәкче идем дә, өлгерә алмый калдым. Кинәт тирән йокыга талгач тавышым өзелеп китте. Мин яланаяк башта кар өстеннән, аннары кызган плитә өстеннән йөрдем һәм, аягым белән битемнең авыр¬ туына түзә алмыйча, уянып киттем. Тышта карлыккан тавыш белән: — Тукта, карт тәре! Тукта, чәнчелгере! — дип кыч¬ кырганнары ишетелде. Ызба эчендә күңелне изә торган соргылт караңгы- 292
лык. Лампа сүнгән. Плитәдәге утлы күмерләр дә сү¬ неп бара. Стенадан камытларны алганнар, шунлыктан өй эче иркенәеп калган. Стенада хәзер исәпсез күп агач чөйләр, тимер ыргаклар белән элгечләр тырпаешып тора. Бүкән өстендә бавы өзелгән иске ыңгырчак ята. Ыңгырчакка кыйгач без кадап куелган. Плитә артында тычканнар чи-чи килә, алар йөгерә-йөгерә курмы җыя¬ лар. Арадан берсе тырнаклары белән ниргәгә менеп ябышты, стена буенча йөгереп барды да теше белән чи йөгән каешын кимерергә тотынды. Кинәт ул, минем күз карашымны сизеп, идәнгә коштай очып төште чиел- дәп бүтән иптәшләренә дә качарга кушты. Ызба^ берара тынып торды. Мин күзем белән ботинкаларымны эз¬ ләдем. Алар мичкә терәп куелган, калҗаеп катканнар иде. Мин битемне тотып карадым, кулларыма, аякла¬ рыма күз салдым. Камытчы минем кул-аякларымны кот¬ карып калды, монысы өчен дә бик зур рәхмәт аңа. Ләкин битем шешкән, колагым пешкәндәй кабарган. Шулай да үлем тырнагыннан бик җиңел котылып кал¬ ган идем. Миңа тизрәк авылга кайтырга кирәк. Бер минут чамасы изрәп кенә ятып торам, үзем плакаттагы хезмәткә һәм оборонага омтылган яшь егеткә карыйм. Аннары үзалдыма тыңланып ятам, әле¬ ге төш аркасында бүленеп калган уйларымны тәртип¬ кә китерәм. Сәкедән җәһәт кенә тормакчы идем, шундук кире аудым, аякларым, бөтен буыннарым әрнеп-әрнеп авыр¬ талар. Төнлә бастырылганмын. Буыннарымны язып бераз хәрәкәтләнеп алырга кирәк, югыйсә бөтенләй изелеп төшәрмен. Физзарядка вакытындагы кебек бер¬ ничә мәртәбә чүгәләдем, кулларымны, аякларымны болгаштырдым, аннан ботинканы эләктереп алып аның тимер карынына аягымны тыкмакчы булдым, тик^ ая¬ гым аңа сыймады. Кулым белән капшап карасам, йом¬ шак печәннән олтырак салынган икән. Ботинкаларымны кулыма тотып идәнгә утырдым, ничектер шунда эчем өзелеп төшкән кебек булды. Мин күземне йомгаладым, йөткергәләдем, минем мәлҗерәвемне берәрсе күреп калмасын дигәндәй, бо¬ тинкамның башта берсен, аннары икенчесен тиз генә киеп куйдым, аларны чи каеш белән тарттырдым, муе¬ 293
ныма ФЗУ сөлгесен урадым, аннары култыгы ертыл¬ ган әлеге пәлтәмне кидем. Өй белән саубуллашыр алдыннан аңа соңгы мәртә¬ бә күз салдым: әнә тонык кына тәрәзә, тәрәзә төбендә ясалма фитиле күмерләнгән бишле лампа; караңгы почмакта кыртыш такталардан әтмәләгән, печән түшә¬ леп өстенә иске сарык тиресе җәелгән шыгырдавык сәке, сәке түренә баш астына дип такта кагылган, ул такта камыт киезе белән тышланган; әнә плитә, анда күпне күргән иске чәйнек белән алюминий кружка; бүрәнә ярыкларына тимерчыбыклар кыстырылган, тәрәзә исә мунча тәрәзәсе кебек корымланган; әлеге дә баягы шул плакат. Ат тире исе, төтен, көйгән бәрәңге һәм солы исе килеп торган бу ызбаны мин гомерем буе онытмаска тырышырмын. Соңыннан, бик күп сулар акканнан соң, кешеләрнең үз якыннарына булган ялгансыз ихлас мәхәббәтләре¬ нең каян килеп чыгуын тикшергәндә, һәм шул хакта уйланганда мин көтмәгәндә үзем өчен ачыш ясыйм: соң нәкъ әнә шул безнең тормыш чатлыкларында сирәк- мирәк кенә очрый торган ызбаларда туа лабаса ул мәхәббәт, дигән нәтиҗәгә киләм. Ә ишек артында туктаусыз чаналар шыгырдады, боз¬ ланып каткан чапчактан чүмеч белән су чумырып ал¬ ганнары ишетелде, атлар пошкырынды, ә аларның тояк¬ лары астында, сытылган җәнлек кебек, уала-кителә кар чыелдады. Тыны кысыла төшеп, карлыгыбрак дәшкән баягы таныш тавыш тагын кабатланды: — Постромкаңны рәтлә, постромкаңны! Ат бит ул, ишәк түгел! Ну хезмәтчеләр, әйтер ием үзегезне дә, чән- челгерләре!.. Кайда тудыгыз соң сез, нәрсәгә генә өй¬ рәндегез? Туктале син, совхоз убыры!.. Ызбаның ишеген ачуга, салкын һава сулышыма капты. Җил тынган. Кыялар өстенә әфлисун кебек кояш калыккан. Га¬ дәттәгечә каты буран артыннан бөтен дөнья тынып, хәтта гаепле сымак үзалдына йомылып калган. Урман кар эчендә хәрәкәтсез утыра. Биек кыялар арасын¬ дагы тарлавыкларга, иңкелләргә кар тулган. Алар да туңып өнсез калган кебек. Агач төпләрендә, койма буйларында — йомры-йомры ат тизәкләре, алар әле 294
суынып та өлгермәгән кебек. Кар болдырны да, ызбаны да чистарткан. Көчек елгасының сөзәк яр буйларына утырган йортларның тәрәзә капкачлары ачылган иде. Малайлар мәктәп янында чыр-чу килеп чана шуалар. Контор өстендә сулган мәктәй бәсләнеп флаг асылып тора. Фермада дуңгызлар чинаша. Бер дуңгыз капкадан качып чыкты да, кояшка күзе чагылып, түгәрәк артын өскә чөйгәләп, як-якка сикеренде. Камытчы тәмәкесен ирененә кыстырган да, аны ча¬ пылдатып суыра-суыра, күн үкчә салынган, кунычы арттан тигезсез киселгән пимасын шудырып кына, бер урынга тупланган олаулар яныннан атлый, аларны берсе артыннан берсен эшкә озата иде. Камытчы өлкән конюх вазифасын да үти икән дип уйлап алдым мин һәм, аның янына килеп, иткән яхшылыклары өчен рәхмәт әйттем. — Юк өчен дәме? — диде камытчы һәм кулын сел¬ тәп куйды, аннан эш арасында гына әйтте: — Катерина Петровнага сәлам тапшыр, Көчек совхозының конюхы Дарья Митрофановнадан диген. — Кемнән? — Дарья Митрофановнадан. Дарья Митрофановна шул вакыт үзенә, туза төш¬ кән сырма чалбарына, эре ‘җөйле пималарына, кесәсе умырылган тужуркасына карап куйды. Ул тәмәке төп¬ чеген төкерде дә тузгыган чәчләрен бүреге астына кыстырды, күкрәгендәге шәлен сыпырды һәм без очрашканнан соң әле беренче мәртәбә елмаеп куй¬ ды: — Соң син мине танымадыңмыни? Әүвәле Даша дип йөртәләр ие мине. Исеңә төшмиммени? Менә нинди көнгә калдык бит! — дип елмаеп дәште ул олаучылар¬ га, кулларын җәеп.— Мин дәү әниеңә кодагый тиеш. Василийның кендек әбисе. Хат-хәбәре бармы соң? Ка¬ терина Петровнадан сорарга да онытканмын. Мин Василийның хәзер дөньяда юклыгын, аны үте¬ рүләрен әйтмәкче идем, ләкин Дарья Митрофановна, үз-үзенә гаҗәпләнгәндәй, мөлаем генә елмаеп тора, минем аның кәефен бер дә бозасым килмәде. Мин авыз эченнән генә нәрсәдер әйттем дә чанага аудым, инде ерактан, Енисейга илтүче Көчек елгасы юлына төшеп җиткәч кенә, Дарья Митрофановнага кул болгадым. Аны хәтеремә төшерә алмавым өчен үз-үзем- 295
нән оялдым мин. Я аны мин бик күптән күргәнмен, я сугыш бу хатынны, дәү әнигә кодагый тиешле Дарья Митрофановнаны, танымаслык итеп үзгәрткән иде. ♦ * * Чана сикәлтәләрдән сикерә-сикерә, тигез урыннар¬ дан шыгырдый-шыгырдый бара. Төнлә мин егылып төш¬ кән әрдәнәләр арасыннан бүрәнә башлары көпшә авыз¬ лары кебек чыгып тора. Бүрәнәләрнең асларын да, өсләрен дә кар томалаган булган, алар тоташып әрдә¬ нәләр арасына чатыр корганнар. Мин төнлә шундый чатырларның берсенә китереп басканмын... Буран күптән түгел, әле яктырганда гына тынган булырга тиеш, һава алышынган чагындагы кебек, та¬ бигать хәл ала. Мондый вакытта буранга кабат буран ялганып китүе мөмкин, тик хәзергә ак дөнья бик ты¬ ныч. Сыкылы томан эченнән беленер-беленмәс кенә бу¬ лып утрау таллары, ә утрауның үрге ягында җемелдәп зур гына боз кантары шәйләнә. Төнлә әйләнечтән бар¬ мыйча, кар һәм боз сахрасы аша турыдан гына чыгуы¬ ма үзем дә гаҗәпләнеп бетә алмыйм. Туган якларында сукыр да адашмый ди бит! Утрау үреннән сул якка, Слизневка тамагына борылып Енисейны кыйгачлап чыккан ерак юлдан китеп барсам, я өшеп үлгән, яисә кулсыз-аяксыз инвалид булып калган булыр идем. Мин каз мае сөрткән колагымны һәм битемне якам белән ышыклый төшәм. Тегесенең дә, монысының да җылыныр өчен әллә ни файдасы юк, шулай да яка эчемә тынымны өргәч, суык йомшара төшә, бик әчеттер¬ ми. Ураган сөлгем дә, якам да бәсләнеп катты. Бәс энәләре аша ботак, чыршы, таяклар белән билгелән¬ гән юл күренеп кала. Юл буенча совхоз олаулары тезелеп киткән. Атлар ашыкмыйча гына юырталар. Чаналар шыгырдый, табан¬ нары сызгырып-сызгырып куя. Өч-дүрт ат аша чана башына олаучы хатын яисә берәр малай утырып бара. Төнлә кар салган урыннарда чана табаннары сызгы¬ рудан туктый, дага тавышы да ишетелмәс була. Кая карама, казык тешләрдәй очлы бозлар, алар арасына яңа гына китереп салган кар өемнәре. Атлар бәсле танаулары белән пошкырып-пошкырып куялар. 296
Себер кешеләре ат дирбиясын җиз тәнкәләр белән би¬ зәргә, кыңгыраулар, шөлдерләр тагарга яраталар иде, хәзер боларның берсе дә юк. Хәзер сбруйлары бик хәер¬ че: йөгән-дилбегәләре сүс баудан, тәҗеләре мунчала¬ дан, ә камытлары кырыкмаса кырык мәртәбә төзәтел¬ гән. Атлары да өшәнеп беткән. Кояш күтәрелә төште, хәзер ул елга уртасыннан күренеп торган авыл өстен яктырта. Кояш тирәсендә салкын томан сыегая төшкән, шулай да кояш җирән төсендәге йөнтәс тун киеп куйган сымак тоела һәм ул бер дә җылытмый иде. Кояш йортлар өстеннән күтә¬ релгән төтен җепләрендә асылып тора шикелле. Кара- гай бүрәнәләрдән нык итеп салынган ызбаларның тү¬ бәләре һәм морҗалары гына кар көртләре эченнән кара-кучкыл булып күренеп тора. Әйтерсең авыл кар астында тыныч кына йоклый. Ара-тирә берәрсенең тәрәзәсе кызган тимердәй ялтырап китә яисә берәр эт өреп куя. Тау түбәләреннән төшеп бакча башларына килеп терәлгән урман ала-колага әй¬ ләнгән. Ул ник бер селкенеп карасын. Озын, тар бакча¬ лар йортларны дилбегә кебек тотып торалар, аларга тауга түбән йөгерергә, яр башыннан егылып төшәргә ирек бирмиләр иде сыман. Ә елга өсте җәүһәр диңге¬ зе кебек җем-җем итә, боз кантарларыннан төшкән кояш шәүләләре караңгы чырайлы кыя кабыргаларында елт- елт уйнаклый. Кыялар эчендә вакыт-вакыт тонык кына авазлар ишетелә — таш була торып таш та салкынга түзми, шартлап-шартлап ярыла иде. Тоташ кар астында яткан авылыбызга якынайган- нан-якыная барабыз. Тайганың йөнтәс куенында ул шундый ялгыз-ятим һәм саф булып күренә, йөрәгем кысылып-кысылып куя. Мин олаудан сикереп төшәм дә, ботинкам беләй карга чума-чума, авылга таба кызу гына атлап китәм. Обоз мине бик тиз куып җитеп Слизневка елгасының үренә таба печәнгә менеп китә. Слизневкада кайчандыр су тегермәне бар иде, мин аның буасында балык тотам, дәү әни мине өйдә көтә-көтә аптырап бетә торган иде. Хәзер монда урман участогы, движок эшли, гараж янында машиналар гөрли, газ-генератор тракторының бункеры дөрләп ялкынланып яна. Мин кызулый төшәм. Туган авылымны кай арада 297
шулай сагынып өлгергәнмендер. Авылымнан башка чит-ят җирләрдә нишләрмен инде дигән уй мине бер¬ дән боектырып җибәрә. Көн йомшара төште. Ләкин өшегән битем һаман да авырта әле. Урамда чиләкләр күтәргән бер ят хатын очрады, мөгаен эвакуацияләнеп килгән хатындыр. Юш- ковлар капкасы астыннан бер ата эт тәгәрәп чыкты, миңа өреп куйды, ул да түгел, койрыгын болгап яныма килде һәм. ипи салынган кесәмне иснәп куйды. Фекла Юшкова сарайдан сыер алдына печән ыргытып маташа иде, мине күргәч исәнләште. Мин аңардан сабакташым Васька кайда дип сорагач, ул уфтанып куйды, Вась- каны военкоматка чакыртуларын әйтте. Мин тынычланып өлгергән идем инде, акрынрак ат¬ лап киттем. Авыл, аның йортлары, урамнары — һәм¬ мәсе үз урынында, димәк, тормыш монда үзенең гасыр¬ лардан килгән улагыннан җайга гына агып тора. Ту¬ ган илем белән әлеге очрашудан соң минем күңелем¬ дә: гади генә авылым яшәгәндә, дөнья да яшәр дигән ышаныч урнашып кала. Дөнья да, авылым да үзара мәңге берләшеп яшәрләр. Менә Августа апамның йорты. Мин ашыга-кабала- на тимер бикнең алкасын борам, ярый әле капка бас¬ тырык белән ябылмаган. Өйалдының буяулы идәнен¬ нән шуып кына узам да бөтен гәүдәм белән авып ызбага килеп керәм. Бу ызбаны сугыш башланыр ал¬ дыннан Августа апамның ире Тимофей Шамов сатып алган иде. Аш өендә беркем юк, ләкин бик җылы — әле генә томаланган мич исе, сыерга дип хәзерләнгән ашлы су һәм пешкән гәрәнкә исе килә иде. — Исән генә яшисезме! — дидем мин, авызымнан бозлы сөлгемне кубарып алдым да тиз генә ботинка каешларын чишәргә керештем. Минем тавышка гүрни¬ чәдән гәүдәгә тәмам кечерәеп калган почык борынлы Августа апа башын тыгып карады. — Өзелә лә бавырларым! Боз булгансың бит! — диде апам кулларын чабып.— Мондый суыкта кайсысы куып чыгарды үзеңне, балакаем! Ярый әле, дәү әниең өйдә юк. Нишләргә белмәс ие... Августа апа пәлтәмне салырга булышты, сөлгемне сүтте, теше белән бүрек тасмаларын чиште, чөнки төене җылы тынымнан бозланып каткан иде. Бер уңай- 298
дан ул бүтән эшләрне дә эшләде: чыра телде, тимер мичкә утын агачлары тутырды, чуенга сөт белән агар- тылган шулпа салып утыртты. Гүрничәдән, ишек яңа¬ гына тотынып, кара күзле Лийка белән кабартма бит¬ ле, ак кына тәнле Капа карап торалар иде. Гүрничә түрендә сабыйларныкына охшамаган карлыккан тавы¬ шы белән Лидка акырып җибәрде. Мин: — Килегез минем яныма! — дип балаларны барма¬ гым белән үз яныма чакырдым, Ләкин Лийка да, Капа да урыннарыннан кузгалмадылар. — Абыегыз бит бу,—дип аңлатты аларга Августа апа.— Алар сине танымыйлар. Синең битең шешкән, күм-күк булган. Сугышкан иеңме әллә югыйсә? — Сугышмыйни. Төнлә бүрәнәләр белән сугыш¬ тым. Йә, килегез әле яныма, мин сезгә ипи бирәм. Кызчыклар тартынып кына килделәр дә, кулларын салындырып миңа багынып калдылар, мин аларга ипи катысын сындырып бирдем. Кесәдә әвәләнеп беткән паекның калганын Августа апага суздым. — Мин озакка кайтмадым. Августа апа ипине киштәгә куйды. — Бар, мич башына мен. Анда Тимофейның иске пималары ята. Җылы да, мичне яңа гына томаладым. Карының бик ачтымы? — Түзәрлек. — Алеша янына кермәдеңме? — Юк. — Нишләп инде сугылмадың шунда? Ул якшәмбе көн кайткан саен синең хакта сораша. Ул сине бик сагына. — Кайтышлый кереп чыгармын бәлки... Мин известь белән акшарлаган морҗага аркамны терәдем. Битем, колагым Һәм кул-аякларым әрнеп сыз¬ лый башлады, гәүдәм калтырарга тотынды, тешем шы- кы-шыкы килде. Ләкин мин түздем, ыңгырашмаска тырыштым. Августа апа озак көттермәс, үзенең хәсрәтен сөйләп бирер. Апамның җир төсе кергән сипкелле бите дә, юмаган кишер ашагандай каралып калган иреннәре дә, авыру кешенекедәй көйрәп торган бәбәкләре дә аның хәсрәткә таруын күрсәтәләр. Тик минем бу хәс¬ рәткә ышанып җитәсем дә, аны ишетәсем дә килми, 299
шунлыктан мин урыс миче морҗасына тагы да елышарак төшәм. Бик җайлы урын. Бала чагымда дәү әниемнең ачуын китерсәм дә, малай-шалай аркасында бәлале булсам яки берәр се¬ рем булса да, мин гел мич башына менеп яшеренә тор¬ ган идем. Гүрничәдәге Лидка нәрсәдер таләп итеп катырак елын башлады. Лиика аны тирбәтергә кереп китте. Капа баскычтан атлап минем яныма мич башына мен¬ де.Мин аны күтәреп алып аксыл чәченнән сыйпап куйдым, аннары үзен бик тәмле исле суган һәм са¬ рымсак бәйләмнәре эленеп торган стена буена утырт¬ тым. Капа күзен зур ачып миңа карап торды да барма¬ гын битемә тигезеп: — Бү-бү,— диде, мине кызганудан күзләре яшь белән тулды. Мин кызчык елап җибәрмәсен өчен суган бәйләмен селкетеп алдым, аннары,— аллам сакласын,— үземнең дә елап җибәрүем бар иде бит. Лидканың авазы көчәйгәннән-көчәя бара — ул ими сорый иде. Августа апа чукракмыни — аны ишетми дә. Тик менә ул урыныннан елдам гына купты да, сайгак¬ ларны шыгырдатып, гүрничәгә узды, ул да түгел, Лид- каны бишектән йолкып алып йодрыгы белән ат башын дөмбәсләгәндәй аны кыйнарга кереште. Ул ямщиклар кебек шундый ачы сүгенде, Капа куркуыннан минем куе¬ ныма сеңде. Минем үземнең дә өнем алынды, югыйсә апамны тыйганда бик әйбәт буласы иде. Мә, тончык! — дип Августа апа Лидкага иминең очын китереп тыкты, тегесе исә буыла-буыла елаудан ирене белән имине эләктерә алмый азапланды, һаман кычкырып елавында булды.— Тыгын! Тыгын!..—диде апам җан ачысы белән. Имә башлаган Лидка тынып калды, шулай да ул тирән-тирән сулкылдап куя, андый чакта бөтен тәне тетрәнеп китә иде. Ниһаять, бала тынычланды, аның белән бергә Августа апа үзе дә йокыга оегандай булды. Ул изге сын астына утырган, аның үз йөзе дә каралып, кагаеп беткән шул сынга охшый. Мин апамның нәкъ менә шундый халәттә калуын, аның күз яшен койма¬ вын, сүгенми-нитми тыныч кына утыруын телим. Ан¬ 300
нары апамның чырае чак-чак кына яктыра төшсә дә яраган булыр иде. Августа апа сискәнеп китте, Лидка авызыннан им¬ чәген суырып алды, баланы чүпрәгенә төреп, үкенгән¬ дәй тирәң генә сулап куйганнан соң, бишегенә салды. Саклык чарасы өчен карават астына кереп качкан Лийка аннан чыкты да тамагы туйганнан соң, кәеф¬ ләнеп киткән, хәзер инде чыбылдык корулы бишектә яткан сеңелесен тырышып-тырышып тирбәтергә то¬ тынды. Бәлли-бәү, бәлли-бәү. Бабайның сакалы дәү...— дип җырлады ул. Минем артыма яшеренгән, тынып калган Капа морҗа артыннан башын чыгарып карады. Мин дә терсәкләремә таянып сузылып карадым. Ав¬ густа апа маңгаен мичкә терәп басып тора. Капкачы ачык чуеннан аңа шулпа пары бөркелә. Ул, күрәсең бер генә минутка дөньясын оныткан, кайнар парны тоймый иде. Менә ул салкыннан бөрешкәндәй булды, чүмече белән шулпа сосып алды. Августа апа башын күтәрмичә, акрын гына әйтеп куйды. — Үлем турында кәгазе килде.— Гүя ул минем бу хәбәрне ишетер өчен морҗа артыннан тыңланып тору¬ ымны белә, шунлыктан әлеге зур хәбәрне әйтми калыр¬ га һич тә ярамый дип уйлый иде. Шулай да минем сизенүем дөрес булып чыкты. Әле ФЗУда чакта ук апамнан хат алгач та, үле хәбәре килгән икән дип, эчем жу итеп киткән иде. Мас¬ терыбыз Виктор Иванович Плохих та, группадагы ма¬ лайлар да бу хакта сизенеп мине юлга хәстәрләделәр. Шулай кайгыртучанлык күрсәтеп минем юлымны җи¬ ңеләйтергә теләделәр. Мин исә туган кешемнең хәсрә¬ тен җиңеләйтү өчен буран дими, салкын дими аның янына кайттым. Ул хәсрәтне ничек җиңеләйтергә икә¬ нен белмәсәм дә барыбер газаплы юл кичтем. Кеше¬ ләр авыру янына больницага килеп йөриләр ич әле, аңа бернинди дару, дәва бирмәсәләр дә, бары бер кү¬ решеп сөйләшеп алыр өчен генә булса „да килеп китә¬ ләр. Бер сөйләшүе бер гомер дигәндәй, әнә шулай сөйләшүләре, хәл белешүләре белән генә дә алар авы¬ руга сәламәтләнергә ярдәм итәләр. 301
Капа янә бармагы белән минем инде кутырлый баш¬ лаган битемнән сыйпап куйды: — Бү-бү-ү...—диде. Ул мине юатмакчы була иде. Мин аның алсу тыр¬ наклы йомшак бармакларын чатнаган иренемә кыстым һәм яшемә буыла яздым. Бераздан Августа апа: — Әйдә ашарга төш,— диде. — Хәзер,,—дидем мин кипкән тамак төбем белән генә,—Дәү әни кая китте соң? Мин моны ике арадагы киеренкелекне киметү өчен генә сорадым. Августа апа янына төшмәс өчен ниләр генә эшлә¬ мәс идем хәзер. Августа апа бу мәлдә миңа күренмәсә дә, мин аны күңелем белән күрәм: ул миңа аш бүлгән дә, яныма ни өчен килгәнен дә онытып, хәтере таралып киштә янында басып тора. Дәү әниең каямы? — дип кайтарып сорады ул киштәдән нәрсәдер эзләп,—Мареяга китте, Зырянов- ларга... Мария апа белән Зырянов гадәттәгечә бик мул яши¬ ләр. Шулай да мин аларга йөрергә, яратмыйм, дәү әни дә аларны өнәп бетерми. Ләкин сугыш елында яраттың ни дә, яратмадың ни. Сугыш нәкъ киресен эшли, күңел¬ гә ошамаганны да яратырга мәҗбүр итә. Мин пималарны кулыма тотып күтәрмәдә торган ХӘЛДӘ. Ул беләме соң? — дип сорадым. — Белә. Ул безгә килеп елап китте инде. «Ятим калдыгыз бит, нарасыйларым! Ходай тәгалә сезне үз хозурына алса гына ярар ис...» — ди.— Августа апа яу- лык очы белән авызын сөртте, ләкин иреннәрендә әле¬ ге җир төсе барыбер калды.— Шуннан мин аны каты гына орыштым. Ул бездән пыранлап китеп барды. Бүтән аяк та атламыйм сиңа, ди. Беләсең инде аны. Соңгы вакытта тач сабый балага әйләнде. Өшегән җир¬ ләрең авыртамы? Авырта. Капа, әйдә аш ашарга төшәбез. Дәү әнинең Августа апаларга аяк та атламыйм дип ничә мәртәбә ант иткәне бар инде. Тик менә ул, Зыря- новларда тыныч кына ята-ята да, күз яше белән тулы шушы йортка кайтып керә. Авылда туганнарыбыз күп булса, да, безнең күңелебезне, бигрәк тә минекен, шушы фәкыйрь генә апам тартып тора. Ә бүтән туган-тума- 302
чаларыбыз төшкә хәтле генә якын, төштән соң шундук суыналар. Августа апа андый түгел, ул иң соңгы нәрсә¬ сен дә бүлешер, дәү әнием белән минем өчен аңардан да якынрак кеше юк. Кече Коля, бүтән абыйларым белән апамнар Августа апаны кыркулыгы һәм дорфа¬ лыгы өчен үзе артында орышсалар да, барыбер аңа килеп утырырга яраталар, дөресрәге сугышка хәтле килеп йөриләр иде. Хәзер һәркемнең үз мәшәкате, кем әйткәндәй, үз сугышы бар. Капа миннән калышмады, шәрә артын туңкайтып мич башыннан ашыга-кабалана төште. Мин аның бәби итәген тартып куйдым, ә өстәл янына үзем белән янәшә утыртканнан соң кулына кашык тоттырдым, бер кисәк ипи дә бирдем. д Балаларының өстәлгә утыруын өнәп бетермәгән Ав¬ густа ^ызыйлар| Сез яңа гына табыннан куптыгыз бит әле| — дип каты гына әйтеп куйды. Лийка белән Капа, кашыкларын шулпага тыгарга кыймыйча, үз алларына каранып тордылар. Зыян юк, ашасыннар әйдә! Гуса, син дә безнең белән ашасаң икән,— дип, мин аңа гаепле кеше сымак күтәрелеп карадым һәм аның күзләре белән очраштым. Августа апаның карашы да йбмшара башлаган иде. — Ипи хәзер тамагыма тыгыла,—диде ул, алдыма сарымсак куеп.—Аша, суык тигәнне бетерер. Кичкә мун¬ ча ягармын, әйбәтләп чабынырсың. Бәла бер-берсенә йога икән ул, берсеннән котылып өлгермисең, икенчесе килеп тәрәзәңне кага... — Нәрсә булды тагын? — дип, кулымдагы ны төшереп җибәрдем. Лийка шундук аның өстәл астына чумды. — Яманнар печәнне ашап бетерә инде. — Кәҗәләрме? Лийка миңа кашык сабын тоттыргач, мин тырдатып кыстым. — Нинди кәҗәләр? Мин берни аңламый утырдым. Безнең авылда кәҗә асрамыйлар. Әле күптән үк күчмә Федотовлар берничә баш кәҗә тотып караганнар иде дә, тик аларның гоме¬ ре озын булып чыкмады. Алар эре терлек кермәсен өчен генә киртәләнеп алынган яшелчә бакчаларына тө¬ шеп шулхәтле туйдырып бетерделәр, чалдоннар бер 303 кашыгым- артыннан аны чы-
булып аларның һәммәсен дә юк иттеләр, исерек бащтан хуҗаларын да теге дөньяга озата яздылар. Августа апа, тәрәзәгә караган килеш, сүзен йысып кына чыгарды: печәнне кыр кәҗәләре ашый, диде. Чөй өстенә тукмак инде бу. Бәла аяк астында йөри дип юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең. Узган җәй бик яңгырлы булды. Богыл салганда, пе¬ чән күксемәсен өчен, аңа аз гына тоз сиптеләр. Кәҗәләр бу печәнгә урманнан өерелешеп-өерелешеп чыктылар. Моңарчы аучылар да аларны эзләп таба алмый иде. Хәзер исә 'тау араларына кар бик тирән ятканга, өстә¬ венә каты салкыннар да торганга, алар ашарга таба алмый йөдәп бетәләр. Аннары таудан төшкән бу киек¬ ләрне мылтык белән дә өркеткәннәре юк. Шуннан кәҗә¬ ләр, кыюланып китеп, кайбер кибәннәрнең төбенә кадәр үк төшкәннәр. Августа апаның чабынлыгында да кәҗә¬ ләр бәпкә өслегендәге печәнне йолкып бетергәннәр, аны аударып та куйсалар, печәнне я ашап, я таптап бетерә¬ чәкләр. Сыердан башка нишләрләр бу балалар? Минем та¬ магымнан аш үтмәде. Мин аш шупырган кызчыкларга, җилкәсенә шәл ябып кайгы эчендә басып торган Авгус¬ та апага карап куйдым. — Чәй агызып бирче,— дидем мин аңа. Августа апа киштәдән зур гына агач йомры сузылып алды, бу йомрыны дәү әти, мәрхүм, каен үзәген чокып ясаган иде. йомры һәрвакыт ышнада торды. Хәзер инде ышна да, дәү әти дә юк, ә менә йомры әле дә булса саклана. Ул карала төшкән, ирен тигезә-тигезә шома¬ рып беткән ирнәве берничә җиреннән ярылган. Ул ярыкларда агач әйләнмәләре беленеп тора иде. Августа апа йомрыга чәй коеп биргәч, аңардан сизелер-сизел- мәс кенә иртә яз исе,' каен суы исе килеп китте. Карап торырга тупас кына эшләнгән мәңгелек бу йомры белән чагыштырганда бүтән савытлар миңа җансыз булып тоелалар. Мин йомрыдан, аның җып-җылы хуш исле парыннан аерыла алмыйм, аңардан кырлач белән куе бөтнек исе бөркелеп тора, янә дәү әниемнең бүтән үлән- чәчәкләре: сары мәтрүшкә, гөләп һәм сазанак исе килә. Дәү әнинең шушы үләннәре пешкән чәйне эчсәң җәйне сагына башлыйсың, аның шул мәлдә үк җитүен телисең. Аллакай гынам! Оныта язганмын лабаса!—дип Августа апа кулын чабып куйды, кәефе бердән күтәре- 304
леп; китте. Ул кызларның буе җитмәгән биек эскәмиягә менеп басты да, сузыла төшеп, шүрлекнең өске киштә¬ сеннән миңа бик таныш алсу чүпрәкле төргәк алды. Апам аны чишкән арада кылт итеп исемә төште: дәү әниемнең бәйрәмдә генә кия торган кофтасының бер кисәге иде ул. Чүпрәк эченнән тән җылысы белән эреп укмашып беткән өч данә манпаси һәм шулай ук кесәдә йөри-йөри ялтырап беткән бер кисәк шикәр килеп чык¬ ты. Августа апа күзен хәйләкәр генә кысып: — Яраткан оныкка,— диде, аннан дәү әнине иреш¬ тереп тезеп китте: «Матри, кызчыклар сөртмәсен. Мин аларга үз өлешләрен бирдем инде!» Августа апаның кысылган күзләре ачыла төште, иреннәре чак кына тетрәнеп куйды:— Сиңа хат язганымны белә ул. «И дәү әни,1 дәү әни! Нишләп китеп бардың соң әле син Зыряновларга? Көздән бирле күрешкәнебез юк бит инде, моннан соң да әле күрешергә язармы?» — дип өзгәләндем мин эчемнән. Мин шикәрне вак кисәкләргә ваттым, Августа апага: — Ичмаса, әйдә чәй белән ю эчеңне,— дидем. Апам тышкы яктан бик сүлпән күренсә дә, хәрәкәт¬ ләре салмак булса да, әмма эчтән 'ул үзен корып куй¬ ган мылтыктай киеренке хис итә. Бу аның бик кирәк чакта гына әйтеп куйган) сүзләреннән дә күренә иде. Мин котылгысыз минутларны мөмкин кадәр сузарга тырыштым. Августа апа, мин әйткәнгә сүзсез генә күнеп, үзенә чәй ясады һәм эчә дә башлады. Ул бераз җанланып киткәндәй булды, дәү әни турында сөйләргә кереште, сүз арасында кызларына манпасины шытыр-шытыр чәй¬ нәп ашамаска, бары тик суырырга гына кушты, суырса¬ гыз озакка җитә ул, диде. — Дәү әниең тач сабый бала хәзер.— Августа апа дәү әни турында һәрвакыт сөйләргә ярата, сөйләгәндә аның сүзләрен кабатлап мәзәк итеп сөйли иде.— «Гуска, син линтенантка кияүгә чык! Линтенант- ның карточкасы зуррак була аның»,—ди бу мина. Мәйтәм, ул линтенантны каян табыйм соң? Авылыбызда юк, шәһәргә барып йөри алмыйм — балалар җибәрми, дим. «Ике-өч көнгә генә үзем калып торам алар янында. Калага барып кайтсаң, кем белә, ярәшеп куюың да их-* тймал. Хәбәре килгәч, нишләмәк кирәк, үлгән артыннан 20 М-527 305
үлеп булмый. Тешеңне ыржайтма бер дә. Заманасы шундый —һәр адәм үзен кайгыртырга тиеш. Әнә сабый¬ ларың турында да уйларга кирәк...» Мәйтәм, син мине бер мәртәбә Девяткинга димләдең ич инде, мин дә үз- үземне Шамовка димләп карадым — миңа шулары да җитеп арткан! Синең сыңарың бит мин дә — балаларым ишле булды! — дим. Җеннәре купты моның. Мич башына менә дә тотына такылдарга, кайвакыт бөтенләй юк-бар- ны сөйли. Акылдан язмагае...— дип, .Августа апа ачык- тан-ачык уфтанып куйды.— Хәзер моңа әллә ни күп кирәкми. Тәмәке тартасың килмиме? — Әллә тәмәкең бар? — Бик күп. Тимофей җәйлектә утырткан ие. Гәрәнкә кәлшәләре өшеде дә бакчада урын калды. Шуннан Ти¬ мофей төрек тәмәкесе чәчте. Әйдә бер чәчәк атсын, балаларга юаныч булсын дигән ие. Ә төрек тәмәкесе дигәне Расея самосады булып чыкты. Башта мин аның сабакларын бөктем, аннары чабып түтәлдә яткырып тордым, мәрхүм әткәй ничек эшләсә, шулай эшләдем. Бер суырсаң үтең сытылыр менә. Кеша суырып караган ие дә шундук тынына капты. — Кая, кая, бер-ике сабагын алып кил әле. Августа апа чарлактан бер бәйләм сасы тәмәке алып төште. Аның яфракларын мичтә киптереп уган һәм төчкерә-төчкерә кәҗә тоягы төргән арада, минем түнгән мием ачылып киткән кебек булды. Мин тәмәкене кабызгач ирләргә хас җитдилек бе¬ лән,— янәсе, апам мине Енисей станциясеннән, ФЗУ мәктәбеннән юкка гына чакыртмаган бит инде! — шул ук вакытта кирәк җирдә туктап-туктап, болай дип сөй¬ ләп киттем: — Менә нәрсә. Бәла синең башка гына килмәгән. Дөрес, кешеләрнең күбесе аның ачысын әле хәзер генә татый башлады. Ә син андый хәсрәтләрне күптән ки¬ чергән инде. Ягъни кара хәсрәттән син какланып беткән¬ сең инде. Ә шулай да яшәргә кирәк бит. Әнә балаларың бар... — Ходаем!—диде дә Августа апа, башын стенага орып, аны юа-юа шомарып беткән бүрәнә өстеннән әрле-бирле тәгәрәтә башлады.— Хода-е-ем! Кайсысы мине каргаган соң болай. Минем тормышыма кайсысы¬ ның гына күзе тигән? Яшьтән үк, бала чагымнан ук җәфа чигәм бит. Кай җирем ким минем кешедән? Күр 306
әнә Мареяны ничек рәхәт яши! Коляларның да дөнья¬ лары түгәрәк, һәммәсе кешечә яши, мин генә җан та¬ лашам, боз өстендә бәргәләнгән балык кебек бәргәлә- нәм... һәркемнең үз тәкъдире. Августа апа унсигез яшендә Девяткин атлы бик белемле, ләкин эчкече берәүгә кияүгә чыккан. Кияве күчмә нәселеннән иде. Үзе бик тә шук җан. Исерек баштан сугышып харап булды, истәлеге итеп Августа апага Алешаны калдырды. Күпме генә көлмәделәр аның өстеннән, күпме генә яла якмадылар аңа Алеша аркасында. Алешада әтисенең каны шаяра — ул яман да сугыш чукмары булды, әмма икенче яктан ул, әнисенә охшап, бик тырыш егет булып үсте. Буй җиткергәч әнисенә ихластан булыша башлады, аның чын таянычына әйләнде. Тик хәзерге вакытта ул кисел¬ гән ипи телеме кебек кенә шул, бер читтә һөнәргә өй¬ рәнеп ята. Ул беренче разрядлы шахматчы, чаңгы ярышы буенча мәктәптә рекордлар куя. Авылда хәзер Алеша турында: «Менә сиңа телсез, менә сиңа чукрак!..» — диләр. Көннәрдән беркөнне, Алеша яшь чагында әле, яз¬ мыш Августа апаны Тимофей Шамов белән очраштыра. Кичә мин Енисейдан тәпиләгән чагында күчмәләр бис¬ тәсен бер искә төшергән идем бит әле — Шамовларның ишле гаиләсе дә Слизнев участогына әнә шул бистәдән күчеп килгән. Бу гаилә бик тыныч, эшчән һәм ачык йөз¬ ле, авылда да, урман участогында да аларны хөрмәт итәләр иде. Ләкин шушы гаиләнең үз эчендә дә әле бер яшүсмер малай —- Шамовларның Тимофей исемле өлкән уллары үзенең йомшак холкы, оялчанлыгы белән арада аерылып тора. Ул әнә шул үзенең тыйнаклыгы аркасын¬ да өйләнмичә дә йөргән, күрәсең. Тимофей хәтта Але¬ шаны да үзенә якынайта алган, Алеша аны, ягъни үги әтисен, шундый яратып киткән, аңа рәхмәт әйтәсе килеп микән инде: «Ә-ти! Ә-ти!» дигән сүзләрне өйрәнеп, шуны гел кабатлап тора иде. «Их сине, сугыш!» — дим мин эчемнән тешемне кы¬ сып, һәм рухымны мөмкин хәтле ныгытырга тырышам. Хәзер иң мөһиме — Августа апаның яшь коя-коя эчен бушатуын сабыр гына көтеп тору. Кайгыңны шулай гы¬ на бушатып алмасаң, бүтән чарасы да юк бит аның. Августа апа ярык бүрәнәгә сөягән башын өзлексез тәгәрәтеп торды. Мин аның тамыры калкып чыккан 20* 307
ябык муенына, күз яшьләре тамып торган ямьшек авызына карамаска тырыштым. Мин үзем дә буылам, үкереп җибәрмәс өчен үземне көчкә тыеп торам. Әгәр кыркылмаган булса, бер тотам чәчемне йолкыйсы гына иде дә бит. Яки нәрсәне дә булса балта белән йомыч¬ кага әйләндерәсе иде! Августа апа миңа үзенең тормышын сөйләде. Мин бу тормышны үтәли күреп торсам да, барыбер аны тың¬ ладым — апам шуның өчен чакырткан да бит инде мине. Ул үзенең каһәрле тормышы турында хәзер беркемгә сөйли алмый, үзенең ачы язмышыннан беркемгә дә зарлана алмый иде шул. Сөйләп бетергәч, Августа апа куллары салынып төшкән, чәчләре тузган, битләре күбенгән хәлдә тавыш- өнсез генә утырып торды. Аның борыны һәм иреннәре дә шешкән, күзләре исә кызарып чыккан иде. Ике арадагы озак тынлыктан соң Августа апа ни үле, ни тере тавыш белән: — Кайтуың яхшы булды әле. Мин асылынырга уй¬ лаган ием,— диде.— Бавын да әзерләдем, көзлектә ул бау белән судан бүрәнә тартып чыгара ием. Алеша хәзер үз көнен үзе күрә. Кызларымны да детдомга урнаштырырлар, тамакларын, өс-башларын да кайгыр¬ тырлар. Ә бу хәлемдә үземне дә, аларны да үлем көтә... Кешеләр: өй череп ауганчы, аны утынга турарга кирәк; билдән язганчы, бүрәнә ярудан бүтән эшкә кү¬ чеп калырга кирәк; быел чыршы гөмбәсе; белән нарат җиләге елы — Мана түбәсеннән кәрҗин-кәрҗин ташырга кирәк булыр әле,— дип тыныч кына сөйләгән кебек, Августа апа да үлем турында шулай тыныч кына сөйли иде. Мин өшегән битемне катырак авырттыру өчен ике кулымны да яңакларыма кыстым һәм чайкалып киттем. Кулларымны битемнән алмаска тырышып, аякла¬ рымны идәнгә тибә-тибә кычкырып җибәрдем: — Җитте' сиңа! —Августа апа сөйләүдән туктаса да тагы да катырак итеп: — Җитте! — дидем. Кызлар атлаган саен сыгыла торган сайгаклардан тыпырдашып уздылар да тагын тынып калдылар, кабат карават астына кереп качтылар булса кирәк. Бишектә Лидка уянды. Ул колакка чыбыркы белән сыдыргандай әче итеп кычкырып җибәрде. Мин, кулымны 308
болгый-болгый, тынымны куырырлык кайнар, шыпырт тавыш белән: — Нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме? Беләсеңме? Акыл¬ дан шашкансың! Дәү әни түгел, син үзең шашкансың! — дидем. Узган төндә камытчы өендә мин ничек калтырансам, хәзер дә шулай бөтен гәүдәм калтырана. Үзәгемә үткән шушы калтырануны тыймакчы булып аш өе буенча йөгерә-кабалана атлап йөрим, йодрыкларымны болгыйм, әле кычкырып җибәрәм, әле пышылдауга күчәм, сугыш турында, ФЗУ белән балалар турында, кичәге төн һәм яшисе килүем турында буталчык сүзләр әйтеп туктаусыз сөйләнәм... Тарихтан әллә ниткән мисаллар китереп бетердем, бөек кешеләрне, газап чигүче шәһитләрне, декабристлар белән аларның хатыннарын искә алдым; безнең авылыбызның азмы-күпме игелеген күргән поляк Вася белән сөргенчеләрне дә телгә алдым. Шул чак күптән түгел генә Томмазо Кампанелла турында укыган бер китап хәтеремә килде. Мин, аш бүлмәсендә тыз-быз йөренеп, күк күкрәгәндәй: — Менә итальян Кампанелланы алыйк! Крокодил чокырында ияге тиңентен су эчендә басып торган! Соңра казыкка утыртылган — шулай да бирешмәгән! Өстәвенә, китап язган! «Кояш шәһәре» дип атала. Безнең киләчә¬ гебез турында бу китап. Без ничек шатлана-куана яшәргә тиешбез, тату яшәргә тиешбез — әнә шул хакта ул...— дидем. Мин шунда Августа апаның мине игътибар белән тыңлавын, миңа текәлеп карап торуын сизеп алдым. Кызлар да карават астыннан чыгып, авызларын ачып, миңа багынып калганнар иде. Көтмәгәндә мин идән уртасында абынып киттем, оятымнан җир тишегенә керерлек булдым. — Менә нинди акыллы кеше икәнсең син! Дәү әниең тыңлап торса ие икән...— дип, Августа апа чыланган битен яулыгы белән сөртеп алды, аннан тирән генә су¬ лап куйды. Болай да кызышкан битемне ялкын өтеп алган кебек булгач, мин җәһәт-җәһәт тәмәке турарга керештем. Лий¬ ка эскәмиягә үрмәләп менде — тәмәке төрер өчен аның миңа календарь битен ертып бирәсе килде. Августа апа беравык утырып торды да башына шәль¬ яулыгы япты. Ул, берникадәр хәл алганнан соц, дәш.я¬ 309
ның бетмәс-төкәнмәс көндәлек эшләренә әзерләнгәндәй булган иде. Мин суыра-пошкыра тәмәке тарттым, күземне кая яшерергә белмичә,, шактый озак тарттым. «Каян килгән оратор! — дип мәсхәрәләдем мин үземне. — Мәхлукның мәхлугы! Өстәвенә шигырь сөйләргә, җырлап та җибә¬ рергә иде миңа!..» Ниһаять: — Тәмәкесе чынлап та каты икән,— дип борын астыннан гына мыгырдап куйдым мин, аннары тәмәке төпчеген мичкә ыргытып: — Кешаны дәшәргә иде,— дидем. Килеп тыгылгач, Кешаны дәштерми дә булмый шул. Аның хуҗалык эшенә кулы ятып тора. Бергә-бергә ни дә булса майтарырбыз әле. * * * Кешаның бала чагында бөтен азыгы сөт булды, шуңа күрә муены җеп кебек нечкә, сөйләшүе дә меҗ- меҗ генә, карашы исә, үшән сыерныкы кебек, йокы китергеч. Кеша үзенең фигыле белән безнең авылда яши • алмаслык бер малай иде. Сугыша белми, гомумән тук¬ машырга яратмый. Аны котырталар, әйберләрен талап алалар, үзен этеп җибәрәләр — шунда да дәшми ул, бары елый гына. Аның тукмак төшеп торган битеннән шундый эре яшь бөртекләре тәгәри, аны теләмәс җирдән кызганасың. Без, Кешаның ир туганнары, ни өчендер аны авыруга санап йөрибез, аңа кул ягудан үз-үзебезне аямый сакларга тырышабыз, бервакыт Кешаның уен¬ чыкларын талап алган бер малайны хәтта суга батыра язган идем. Хәер,, бу батырлыкларым миңа, кузна яки акча чүкеп уйнаганда, туганымның кесәсен чистартырга бер дә комачау итми иде. Кешаны канат астына алуыбызның нәтиҗәсе шул булды: аны котыртмый һәм кыйнамый башладылар; Левонтий Санькасы кебек ата җәнҗалчы да аңа бәйлән¬ ми иде инде. Кеша, бу хәлгә шатланып, үзалдына гына уйный башлады: тал чыбыкларыннан сбруй ясап, сагаларны ат итеп җигәргә, шуннан инде кәрҗиннәр дә үрергә, җәтмәләр бәйләргә, аннары агач һәм бакча¬ чылык эшләренә өйрәнеп китте. зю
Кай арада гынадыр Кеша үсмер малайдан йорт җанлы мужикка, кылны кырыкка ярырдай бер остага әверелде. Без трай тибеп малайлыктан чыга алмый йөргәндә, ул йорт хуҗалыгын үз кулына алып өлгер¬ гән, эшне эшләүдән бигрәк аның хакында күбрәк лы¬ кылдый торган Ваня агаң исә йортны үз улына куана- куана тапшырган иде.. Безнең туганнарыбыз, бигрәк тә дәү әниебез аңа сокланып туя алмый, аны һәрвакыт үрнәк итеп китерә. Кеша безне шелтәләүгә сәбәп булганы өчен бик ояла, безнең йомышларны бик тырышып үти иде. Кеша әле дә булса чүлмәктә кайнаган сөт эчә икән дигән хәбәр¬ ләр ишетелгәли. Тик Феня апа хәзер Кешаның бала чактан ук яраткан сөт савытын тәрәзә төбенә куймый икән инде, чөнки соңгы вакытта аларга елга аръягы¬ ның подсобный хуҗалыгында яшәүче бер кыз кереп йөри икән. Анысы да бик булган кыз, үзенең медици¬ надан белеме дә бар, оекбашлар, бияләйләр бәйли белә, боларның да өстенә пәрдә, кашага ише нәрсәләрне коеп кына куя икән. Кеша безгә килгәч, мин аңа һәрвакыттагыча тешем¬ не агартып дәштем: — Нихәл, сөт эчеп туясыңмы инде? — КаяҢ килсен сөт, сыер буаз бит,— диде Кеша га¬ дәттәгечә акланып. Ул бияләйләрен мич алдына куйды, тунын кадакка элгәннән соң почмакка барып утырды. Өстенә бик күп сәдәфле шакмаклы күлмәк, аягына матур итеп ас салынган, кунычы кайтарылган пималар кигән иде. Кемдер аның башын кайчы белән баскыч- баскыч итеп китәргән, маңгай чәчен кыйгачлап кискән, арык муенындагы ялган чокырын томалап торган то¬ лымын да төптән үк кисеп аткан. Кеша миңа туганнарча кайгыртучанлык белән карап куйды, «фзу»чының бернинди мәсхәрәсе дә аның бу җылы карашын сүрелдерә алмас иде. — Ичмаса, кәләшең белән таныштырыр идең,— дип һаман әле төрттерә бирдем мин.— Тегәргә бик оста, имеш. Миңа, үз кешегә, пәлтә тегеп бирмәсме. — Лелька сафсатасы бу!—дип, Кеша гүрничә ягына карап куйды. Августа апа анда, безне күрмәгәнгә салы¬ шып, урын-җир җыештырып йөри иде.— Кәләштәме соң әле монда хәлләр. Исәпкә алу өчен военкоматка чакырталар әнә. Тиздән армиягә алачаклар. 311
Без электән үк Кеша өчен сугышырга, аны төрле һөҗүмнәрдән сакларга, аның бик рәхәт ялгызлыгын борчымаска шундый күнегеп беткәнбез, военкомат сүзе чыккач та әле мин берни искәрми тордым. Бактың исә туганымның беркемнән ким җире юк бит. Безнең бере¬ без дә сугыш өчен яралмаган. Хәзер дә әнә запас полк¬ ларда аның кебек үк тыныч күңелле кешеләр салкында тып-тып атлап, күшеккән авызлары белән: «Вставай, страна огромная! Вставай на смертный бой!» — дип җырлап йөриләр. Тик Кешага анда, туган йортыннан бик еракта, кысан казармаларда яшәве, ягъни бөтенләй башка тормышта көн итүе бик авыр булачак. Кешаны анда беркем дә канаты астына алмаячак. Без Кеша белән утын кистек, утын ярдык. Мин әле- дән-әле Кешага карап куям, аны хәрби форма кигән хәлендә стройда чагында да, сугышып йөргән чагында да күз алдыма китереп карамакчы булам, тик берничек тә күз алдыма китерә алмыйм. Кеша минем борчылуым¬ ны сизенеп,— миннән бигрәк үзен тынычландырасы килеп¬ тер, күрәсең,— туктаусыз сөйләнә иде. — Анда төрле кеше кирәк дип уйлыйм мин. Бәлкем, мине берәр мастерскойга урнаштырырлар әле? Без башта' утын, аннары тәмәке турадык, бик кирәк очракка дип, берничә бәйләм тәмәкене калдырып тор¬ дык. Иләп тутырганнан соң ярты капчык тәмәке килеп чыкты. Августа апа аны алыпсатарларга биреп җибәрер, алыпсатарлар ул чакта аз гына булса да файда күрер өчен авылдан авылга көтүләре белән йөриләр иде. Тә¬ мәке саткан акчага Августа апа печән юнәтер. Сүз уңаеннан шуны да әйтим, безнең Мана елгасындагы күптәнге чабынлыгыбыз Августа апага күчкән иде. Инде менә шул чабынлыктагы печәнне кәҗәләрдән әрәм-шә¬ рәм иттерми алып кайтып булса, апам сыерны ничек тә яз чирәменә хәтле исән-сау асрый алыр иде әле. Әгәр инде печәнне алып кайтып булмаса?.. Иртәгә без Кеша белән печәнне саклап калыр өчен Манага китәбез. Ярый ла сакларлык печәне булса. Аны алып кайтуы да мәшәкать булачак әле. Нәрсә генә җигеп алып кайтырбыз? һәм кайчан алып кайтырбыз? Бик кыен мәсьәлә иде бу. Авыл кадәр авылга нибары бер ат калган — Левон¬ тий агай аты. Левонтий агай әле һаман да известь ян- 312
дыру өчен утын хәзерли, хәзер аның дәрәҗәсе үсә төш¬ кән — әллә бригадир, әллә десятник иде ул. Шәһәрдә дә, шәһәр читендә дә хәзер эвакуацияләнгән халык өчен бик күп казармалар, бараклар төзелә, Себердә, яңа җирдә фашистка калдырмас өчен күчерелгән завод- фабрикалар торгызыла, менә шул сәбәпле известькә ихтыяҗ күбәеп киткән иде. *■ * * Левонтий агайның өе иркен һәм чиста. Тәрәзәләрдә эленгеләр барлыкка килгән, сандык өстенә палас җәел¬ гән, түр бүлмәнең өстәлен чигүле эскәтер бизәп тора; караватка да матур одеял җәелгән, карават турысына, стенага, төрле төстәге кургашын кәгазьдән ясалган ата- лы-аналы мәчеләр эленгән — монысы эвакуацияләнгән кешеләрнең бәрәңгегә алыштырган картинкасы. Келт- келт итеп герле сәгать йөри. Сәгатьнең теле дә, маят¬ нигы да, гере дә төп-төзек! Әүвәле булса, бу сәгатьне алып кайтканнан соң я беренче, я икенче көнендә үк сүтеп ыргытырлар иде. Левонтий агайның бөркетләре мәчеләрнең эчләрен актарып бетерер, чигүле эскәтерне кайчы белән кискәләр иде. Алар, урыс миченнән кала, бөтен өйне астын өскә китереп бетерерләр иде. Васеня апа уңга-сулга чапылдатып кына торыр, ә Санька артын¬ нан кисәү агачы белән куып йөрер иде. Хәзер Левонтий агайның өе бик тыныч һәм күңелсез булып тоела. Мин кергәч Васеня апа бердән җанланып китте, мине чукындырып алды, үзе дә чукынды, ләкин мин аның моны тиешенчә эшли белмәвеннән көлеп куйгач, ул оялуыннан кызарып китте. Менә Васеня апа алгы якта кыш өчен ясалган тәбәнәк кетәклек өстендә утырып тора, рәшәткә арасыннан башын чыгарган әтәч аның киез итекләрен чукыштырса да, моны Васеня апа гаменә дә алмый. Ул миңа төбәлеп нәрсәдер исенә төшермәкче була иде. — Зыян юк, зыян юк, Васеня апа!—дип бытылда¬ дым мин, шуннан ярып салдым:— Әйдә койрыгыңны җыйна! Васеня апа, аксыл кашларын олы кешеләрчә гаҗиз- 313
лек белән җыерып, исенә төшерә, алмаган әлеге нәрсәне хәтерләргә тырышты. — Койрык? Нинди койрык? Ни өчен җыйнарга ку¬ шасың?—дип куркынып як-ягына каранды ул, итәген капшаштырып.— Ах сине, шамакай!—диде ул аннары җиңел сулап. Башындагы яулыгын рәтләде.— Санька да, син дә, нинди шук малайлар иегез бит! Санька хәзер антилерист! Әтисе, Санька кая әле ул? Кай якта? Ул шундый матур итеп язган... Әтисе, сөйләп бир әле.— Ва¬ сеня апа утырган урынында кыбырсып куйды, йөзеннән Саньканың хатын кат-кат тыңлаганы, аны күңеленнән ятлап бетергәне күренеп торса да, ул аны тагын бер мәртәбә игътибар белән тыңларга җыенды. Левонтий агай дәрәҗәле кешеләр кебек ашыкмый гына сүзгә кушылды. — Син безнең Саньканы, Александрыбызны бик ях¬ шы беләсең инде —диде ул ихтирам белән. Аннары, тәмәке төтененә күмелеп һәм минем моны раслаганымны, әйе шул, шундый әйбәт кеше шул^ ул дип әйтүемне көтеп калды. Мин расладым, ә үзем эчтән генә болай уйладым: «Менә Санька хәзер әти-әнисенең аны нинди зур хөрмәт белән искә алуын тыңлап торса ие икән. Ә бит ул кырык мәртәбә каһәрләнгән, кырык мәртәбә каргалган иблис калдыгы иде, әтисе белән әнисенең канына шундый тоз сала, белмим, нинди могҗиза белән генә исән калган¬ нардыр алар». — Менә хаты килгән ие әле,— дип сүзен дәвам ит¬ терде Левонтий агай,— Чуктыйн-чук сәламнәр тезгән, исәнлек-саулыклар теләгән, һәммәсе тәртиптә, һәммә¬ се әйбәт. Тик менә бернәрсәгә төртелдек кенә бит. «Сез сорасагыз да кайда торуыбызны яза алмыйм, чөнки хәр¬ би сер бу. Әткәй, бүрәнәләрне нәрсә белән ярасың?» Хәрби сере дә, кайда ятуларын әйтергә ярамаганлыгы да — һәммәсе аңлашыла. Тик Санька нишләп әле баягы сорауны биргән? Ул утын хәзерләүне белә бит, үзе үк тир түгеп йөргән ие. Агач тукмак, балта, чөй — менә бөтен дирбиябез! Без әнисе белән уйлый-уйлый башыбызны катырып бетердек, шулай да очына чыга алмадык. — Чыга алмадык, чыга алмадык, чүбек башлар! — дип җөпләп куйды Васеня апа. Аның күзләре бердән яктырып киттеләр, әйтерсең ул шатлыклы хәбәр ишетергә җыенган иде. 'Васеня апа, укучы бала шикелле кулын күтәреп, үзенең әңгәмәгә катнашасы килүен сиздерде. 314
— Сабыр, әнисе,—дип туктатты аны Левонтий агай.— Менә сменага чыктым, ул чакта мин кара эшче генә ием әле,— дип бераз үсенә төшебрәк әйтеп куйды Левонтий агай.— Үзем бүрәнәләр ярам, ә үземнең ба¬ шымнан һич китми Саньканың соравы. Кич белән авыл советына төшеп мендем. Александрның хатын әле теге¬ ләй, әле болай әйләндереп карыйлар. Синең Санькаң элең тә килделе-киттеле ие, хәзер дә шундый булып кал¬ ган, диләр. Әти-әнисенә мөгез чыгармый гына язарга ярамый идемени? Шуннан мин авыл советындагыларга тиешле җавапны бирдем! Җавап бирдем дә укытучы хатын янына киттем. Ул утын ярып ята ие, арыган, берни төшенми торды. Мин аңа утын тураштым, бер кочагын ызбага керттем. Ә ызбада аның авыру сеңлесе бар. Кубаньнан эвакуироваться иткән. Менә бит, хода- вәндә, хатны кулына алуга, аңлатты да бирде бу мин туңбашка. Чөйдә, беләсеңме, чөйдә хикмәт! — Левонтий агайның сокланудан йөзе шундый балкыды, Васеня апа исә, үзенең кетәгендә утырган килеш, нәкъ тавык сыман кытаклап куйды, мин аларның куанычларын бүлмәскә булдым. — Нинди чөй тагын ул? — Соң, чөй инде, урысча ңлин бит инде ул, ягъни Клин дигән шәһәр! Дөньяда шундый шәһәр дә бар икән!— дип әсәренеп әйтте Левонтий агай, яшьләнгән күз¬ ләрен сөртә-сөртә.— Менә бит нишләткән ул аларны, ә? — Башы түгәрәк, башы!—диде Васеня апа сокла- ныч белән. — һай, Санька! һай, Санька! —дип мин дә ах иткән булдым.— Хәйләкәр дә соң! — Левонтий агай белән Ва¬ сеня апаның күңелен тәмам җилкендерү өчен:— Мондый кеше сугышта да югалып калмый ул! — дип өстәп тә куйдым. Кайвакыт гади генә сүз дә кешенең күңелен күтәреп җибәрә. Левонтий агай түшен шундый киерде, әйтерсең аның яшь чагы, моряк чагы иде. — Безнең Александрны әйтәсе дә юк, йә пан, йә пропал ул! —диде Левонтий агай. Аннан шелтә беләнрәк Васеня апага дәште:—■ Әнисе, нишләп җәелеп утырасың әле син? Башта ашатырга-эчертергә кирәк, аннары гына хәбәр сорарга. Васеня апа каушап төште, үзен ачык авыз, карга дип атады, шуннан мич тирәсендә кайнаша башлады. Ле- 315
вонтий агай кыенсынып тамагын кырып куйды, аннары аклангандай: — Кайвакыт бөтенләй хәтерсезләнеп китә шул. Хат- хәбәр алса гына үзенә кеше төсе керә,— диде, җитендәй агарган башын чайкап куйды.— Их, сезне, егетләрем, матросларым... Левонтий агай, иелә төшеп, калтыравык бармаклары белән тәмәке төрергә кереште, тәмәкесен чалбарына коеп бетерде. Аның күцелендәгесе йөзендә иде: кая кит¬ те бу әртил'булып гөрләп яшәгән чаклар! Дөнья булгач ачлы-туклы да яшәдек, аның өчен бер дә каравыл кыч¬ кырып еламадык! Булгандыр, исереклегем белән гаиләне өйдән куып та чыгарганмындыр — исереккә күп кирәк¬ мени аңа! Ярый, апасы белән энеләре сугышсыннар да ди. Аның каравы ятлар бармак та тигезә алмый ие аларга! Чын бөркетләр! Бер-берсе өчен тау кебек тора¬ лар ие! Дошманның измәсен изәләр ие!.. Левонтий агай янчыгын сырган чалбарның кесәсенә тыгам дигәндә генә туктап уйлана калды, аннары ян¬ чыкны миңа сузды: янәсе, яшең җиткән, берне төреп җибәрә аласың. Пычак белән кырып юылган идән; авыз чите корымга буялмаган Васеня апа; бала-чагасыз өй эче; «әтисе» һәм «әнисе» дигән сүзләр; Левонтий агайның гамь сар¬ ган йөзе, аның олы сымаклыгы. Мин шул йортка килеп кердемме соң әле? Мин Васеня апа белән Левонтий агайны белә-бел- гәннән алар бер-берсенә «син» дип кенә дәшәләр иде. Левонтий агай күп очракта «эреп аккан нәмәстә» яки «карга» дия. Васеня апа исә аңа «ташмаңгай», «чуен йодрык», «рестан» дип кычкыра, бары акча алып кайт¬ кан көннәрдә генә аның турында «үзе» яки «хуҗа» ди торган иде. Бу йортта халык үзе бер мир, үзе бер җыен булыр¬ лык иде, шуңа күрә бу йортта хәсрәт тә, күз яше дә күп булыр әле. Бер үле хәбәре килде инде. Безне кайчандыр урманга җиләккә алып барган өлкән уллары чик буенда һәлак булган. Ике малай әтисе юлыннан китт! — Мур¬ манск тирәсендә флотта моряк булып сугышалар. Санька исә истребитель-артиллерист. Ә Татьяна... Миңа Танька димәделәр, нәкъ шулай Татьяна диделәр, шуннан мин аш ашаудан туктап авызымны ачып калган идем бугай. 316
Әйе, әнә шул Татьяна шәһәрдә тегүчелеккә укый икән. Янә ике балалары Черемховода һөнәрчеләр мәктәбендә шахтер булырга укый. Үз яннарында төпчек малайлары гына калган, анысы да кышын өйдә тормый, Мана та¬ магының унъеллык мәктәбендә укый, чөнки бездә урта мәктәп юк. Мин сөяк салып пешерелгән өреле куе шулпа ашадым. Ит булмаганда үпкә тансык дигәндәй, ашны бик шома шудыртам. Васеня апа шулпаны өсти тора, үзе миңа кызганып та, куркып та карый. Аның йөзендәге хатын- кыз хәсрәтен мин аңлыйм: «Бәлкем, мин сине соңгы мәртәбә сыйлыймдыр...» Миңа салган ашны кире кагу уңайсыз тоела, битләре үткән елгы гәрәнкә кебек шәл¬ пәйгән Васеня апаның кәефен бер дә җибәрәсем килми иде. һәрвакыт мич каршында торганга, аның битләре кызарган яки корымга буялган була. Чырае юри генә ачуланган кешенеке сымак була торган иде. Васеня апа тумыштан ук киң күңелле булгангамы, әллә инде фигыле артык йомшак өчен микән, мин — хәер, мин генә түгел, дәү әни дә, күршеләребез дә,— аны бер үк вакытта елый да, көлә дә ала торган беркатлы сабый балага исәпләп йөри торган идек... Хәзер бөтенләй башка ул. Әнә аның җыерчыклы битеннән, юл сикәлтәләреннән сикергән шикелле, өс¬ тәлгә яшь тамчысы сикереп төште — кайгы тамчысы бу, әлбәттә. Левонтий агай аяныч беләнрәк: — Җитте инде, булды инде! — дип хатынына кулын селтәп куйды.— Кеше ашап утыра, ә син өстәлгә күз яшеңне коясың! Васеня апа тиз генә алъяпкычы белән күзен сөртеп алды. Ул ике кулы белән дә яңагына таянып утыра. Ничектер миңгерәеп калган сыман, нәрсә әйтсәләр шуңа күнә. Аның килешендә, кыяфәтендә, һәрбер хәрә¬ кәтендә иксез-чиксез хәсрәт, сагыш. Бу сагышны һич¬ нәрсә белән дә чагыштырып аңлатып булмый, чөнки Васеня апа дөньяга хәсрәт кичерер өчен яралмаган, шунлыктан бу кайгылар аның йөрәген, язгы су көпшәк бозны ашап бетергән кебек, бүтән хатыннардан да ал- данрак сызып бетерәчәк. Миңа калса, Левонтий агай моны төшенде кебек, ул аның язмышы өчен курка кебек. Левонтий агай Васеня апага карамыйча гына: 317
— Кара инде, ә, кисмәк шикелле кипте бит бу,— диде. Васеня апа барыбер берни ишетми. Өй эче буш бул¬ гач, чинаш-кычкырыш булмагач, берни ватылмагач, яндырылмагач та, йорт аный өчен бар ни, юк ни — бө¬ тенләй ят булып калган. Васеня апа кайчандыр бу йорт¬ ны көн-төн каргый, аңардан, гаиләсеннән качып ничәмә мәртәбә елгага ташланмакчН булып караган иде. Менә хәзер аның нәкъ шул тынычсыз йортка, рәхәтсез иске тормышына яңадан да әйләнеп кайтасы килә. Шул көнгә кайта алса, ул балаларына тырнак та тидермәс иде, аларга иң соңгы кабымын да авызыннан өзеп бирер иде. Левонтий агай гәүдәгә җыйнаклана төшкән, җитди¬ ләнеп киткән.1. Өстендәге киеме чиста, пакь, бөтен җире дә төймәләнгән — балалар мәшәкате юк, Васеня апа аны карап кына тора иде. Шулай да күлмәге зур гәүдә¬ сенә курачрак күренә, кыскзрак җиңнәреннән көрәктәй куллары чыгып тора. Җилгә какланган,^ пәке белән кырылган озынча яңаклары ни өчендер майлаган кебек ялтырый. Ул казна тәмәкесе тарта, көлен калай банкага кагып төшерә. Бергәләп бүрәнәләр тәгәрәткән көз көнен¬ дәге белән чагыштырганда, ул күзгә күренеп тернәкләнеп киткән, хезмәт хакын да арттырганнар, үзенә өстәмә паек та бирә башлаганнар. Аны хәзер яман аты чыккан тәртипсез кеше дип белмәссең дә, югыйсә, әле кайчан гына ул шундый әкәмәтләр пыгарып куя, типтерү буенча даны еракка таралган авылыбызда бу «беткән баш»ны берәү дә уздыра алмый торган иде. Левонтий агайның получка алган көнен генә хәтерлә¬ гез әле! Өстәл тәм-томнан сыгылып тора. Ашый-ашый корсаклары ярылырга җитешкән бала-чага прәнне¬ геннән, конфетыннан дисеңме һәммәсенә күчтәнәч өлә¬ шә. Ул көлешүдән, ул биешүдән тәрәзә, түшәмнәр, хәтта стенаның һәрбер бүрәнәсе калтырап тора, ә инде «мәй- мүн-маймул» җырын акырьш җырлап та җибәрсәләр, ызба менә-менә таралып китәр сымак була иде. Аннары минем газраилем Саньканы хәтерләгез әле. Янә дә исе¬ рек баш Левонтий агайныг! аңа тапкырлау җәдвәле өйрәтүләрен: «Биш җирдә бишең ничә була?» — «Утыз биш була!» Мәзәк дисәң мәзәк! «Нәрсә ул тормыш?!» — диюләре тагын. Юк, мондый яраткан сорауларын Левонтий агай 318
хәзер бирми. Кемгә бирсен дә, моның өчен вакытын каян алсын хәзер? Хушлашыр алдыннан Левонтий агай бертөрле шел¬ тәле тавыш белән әйтеп куйды: — Нишләп әле Августа бездән читләшеп йөри? Үзе¬ нең йомышын әйтми? Әлбәттә, атка һич ял юк югын, өшәнгән дә, кабыргалары да калыккан. Шулай да үз кулыбызда бит! Кирәк икән, Ватан сугышының тол хатынын тәэмин итәрбез. Безнең, тыл хезмәткәрләренең, бурычы бу... Левонтий агайны мин авызымны ачып тыңлап тор¬ дым. Ул сөйләгәндә үзалдына үзгәреп китә, гәүдәсен турайта төшә иде. Шуннан мин Левонтий агайның чын¬ лап та дәрәҗәле кеше булуын аңлап алдым: ул кимендә десятник, ә бәлки аннан да югарырак түрәдер. Левонтий агайга анысы мин дә вәкарь беләнрәк җа¬ вап биргән булыр идем, тик мин өйдән чыгарга җыен¬ гач кына, Васеня апа, кетәклегендә утырган килеш,— күрәсең, ул анда, мич каршында, үзенең көннәрен кыс¬ карта булыр,— шундый сыгылып төште, яшьле күзләрен дә, яшь балалар шикелле, кул сыртлары белән шундый килештереп сөртте — мин өйдән чыгып киткәнемне сизми дә калдым. # * * Менә мин дәү әнием йорты каршында басып торам. Тәрәзә капкачлары ябык. Морҗа, агач төбе кебек, кар бүреген киеп куйган. Капка тирәләре, гадәттәгечә, тапталмаган, хәтта тимер бикнең алкасына да кар кун¬ ган. Кая карама кар, кеше кулы һәм аягы тимәгән ап- ак кар. Шул чак ФЗУ бүреген салып, аның тирле эчен умырып тешлисем килеп китте. Тик үз вакытында исемә килеп кенә тешләми калдым. Мин коймага үрмәләп ме¬ неп бала чагымның, газиз чагымның ишегалдына төштем. Нишлим соң, түзә алмадым. Бөтен җирдә кар, чынга охшамаган, бернинди эз төшмәгән мамыктай йомшак кар. Төз лапас янында әвер¬ нәле кош тәпие эзләре уелып ята, тик алар яңа эзләр түгел, күптәнге эзләр. Амбарны да, абзарларны да сү¬ теп алып киткәннәр, бары шушы искереп беткән такта 31»
лапас кына калган. Лапаска балта белән тапалып беткән, өстендә тоткыч ыргаклар күгәреп яткан зур гына бүкән терәтеп куелган. Дәү әти бу бүкәндә нәрсә дә булса эшләргә ярата иде. Бүкәннең ярыкларына да кар тулган. Лапас түшәмендә яфраклары саргаеп беткән себеркеләр асылып тора. Почмакка тырма, сәнәк сап¬ лары сөяп куелган, соры тузан каплаган бу ташландык сапларны беркем дә файдаланмастыр ахрысы инде. Такта арасына кылы чуалып беткән кармак таягы кыс¬ тырылган. Таяк очының кабыгы юнылмаган, димәк, минекб бу таяк. Эре балыклар таякны сындырмасын өчен мин аның очын бервакытта да юнмый идем. Күпме еллардан бирле саклана бит кармак таягым! Мин йомшак кар өстеннән акрын гына ызбага таба атлыйм. Болдыр басмасында кар эчендә әрем себеркесе ята, болдыр астыннан каен себеркесе сабы чыгып тора, аңа тишек төпле сөт чиләге элеп куелган.. Мин әрем се¬ беркесе белән болдырдагы карны ансат кына себереп тө¬ шердем. Түзмәдем, аш өенең тәрәзә капкачына уелган йөрәк сыман тишектән эчкә карадым. Башта берни күрә алмадым, тора-бара күзем караңгыга ияләште дә әүвәл күптән акшарланмаган мич алдын, аннары мич алдын¬ дагы зур кружканы күреп алдым. Ак чәчәкләр сурәте төшерелгән эмальле бу кружкадан дәү әнием миңа сөт эчертә иде. Сөтне эчеп бетергәнче, мин тәмам арыйм, эчем дә күбеп чыккан була иде. Дәү әни тырнагы белән корсагыма чиртә, яисә аны кытыклап ала, аннары: «Бу корсакта бөрчә үтерергә яхшы икән!» — дип көлеп куя торган иде. Бервакыт кружканың төбе тишелде. Дәү әти аның төбенә фанер кисәген түгәрәкләп салды, шуннан соң бу кружкада тоз тота торган булдылар. Хәзер дә тоз тутырылган микән аңа? Юк, түнтәреп куелган икән. Дәү әнинең тозы да беткәндер инде. Ә сатып алырга ул бик кыйммәт хәзер. Никадәр тырышып карасам да, бүтән берни дә күрә алмадым мин. Сары төскә буялган тәрәзә йөзлегенә сабаклары сынгалаган сары мәтрүшкә белән бөтнек үләннәре кыс¬ тырып куелган иде. Мин үлән төпләрен капшап карасам да анда ачкыч юк иде — дәү әни мине көтмәгәч, каян булсын инде ул. Үзе дә монда яшәми. Бу тиклем йортка утынны ничек җиткермәк кирәк? Аннан кеше тормаган йортка нихәтле генә якма, ул барыбер суына. 320
Мин сары ишеккә, аның тоткасына карап тордым. Буяулары кубалаклана төшкән инде. Ишекнең зур йоза¬ гы да сары төскә буялган. Шулай ук сары төстәге ишек яңагына күмер һәм акбур белән өсте-өстенә тәреләр сызылган, алар ниндидер изге бәйрәмне белдерәләр иде. Мин: «Ни өчен соң әле йортыбызның бөтен җире сарыга буялган?» — дип бик тырышып уйлап тордым, әйтерсең шуннан башка эшем юк иде. Хәтерләдем! Дәү әтиебез үләр алдыннан гына безгә кара майга буялып беткән, ике кулына ике чиләк кү¬ тәргән бер кеше килеп кергән, ул безнең яр буена туктаган буксирның мотористы иде. Бу кеше, дәү әни белән чыш-пыш сөйләшкәннән соң, ике чиләкне бездә калдырып, күлмәк астына нәрсәдер яшерә-яшерә, ишег¬ алдыннан мыштым гына чыгып китте. Менә шул чакта дәү әни, үзе әйтмешли, бушка кил¬ гән буяу белән идәннән алып көянтәсенә хәтле сарыга буяп чыккан иде. Буяу җәй буе кипми аптыратты, ыз- бага такта өстенә басып кына керергә кирәк, аннары беркая кагылырга да, сөялергә дә ярамый иде. Ул елны миңа күпме йодрык төшкәнен үзем генә беләм. Аның каравы буяу кипкәннән соң дәү әни ызбаның матурлы¬ гына сокланып туя алмады һәм үзенең хуҗалыкка бик маһир булуы белән уңае чыккан саен мактана торган иде. «Сары төс — хыянәт, кызыл төс — мәхәббәт ул! Ә яшел төс — ...» Таньканың, ягъни Таняның җырында яшел төс нәрсәне белдерә иде соң әле? Тагын юк-бар нәрсәләр китте. Башыма гел тузга язмаган уйлар килеп тора минем. Яхшы чакта китәргә кирәк. Әле кайчан гына шаулы бала чагым узган ишегал¬ дыннан чыгып киттем мин. Монда һәммәсе: уеннар да, тукмашулар да булды. Мине биредә эшкә өйрәттеләр — кар көрәргә, гөрләвекләр ясап кар суларын агызырга мәҗбүр иттеләр. Мин биредә утын кистем, чар тоткасын әйләндердем, абзардан тирес чыгардым, кирпечләр тезеп трактор ясадым, гомеремдә беренче мәртәбә агач утырт¬ тым. Биредә, ишегалды уртасында, җәйләрен тимер мич ягыла, дәү әни анда варенье кайната. Мин дәү әнинең миңа, түзмичә, варенье күбеге каптыруына яки кашык ялаттыруына өметләнеп мич янында озак кына пешеп- 21 М-527 321
кызарып утыра идем. Монда, лапаста, минем батып үлгән әнием дә ятып торган иде. Мине аның янына җи¬ бәрмәделәр, мин шулай да кереп аңа карадым, шуннан соң ул гел минем төшемә керә торган булды. Мине үлән белән дәваладылар, өстемә тере суы бөркеделәр. Минем дәү әтиемне дә шушы лапастан ук зиратка алып кит¬ теләр. Менә „шушында, беркем дә тимәгән кар юрганы астында, җәйләрен бүрәнә түшәлмә араларыннан яшел чирәм төртелеп тора, анда Шарик аунап ята иде. Аб¬ зарда сыер мышнап куя, амбарда, йомырка салганнан соң,„ тавыклар кытаклый, алардан да болайрак, шулай ук йомырка салырга җыенган кебек, әтәч кычкырып җибәрә иде. Дәү әни кызыл каурыйлы усал әтәчләр генә тота, куллары шуңа күрә әтәч чукуыннан канап бетә торган иде. Капкага шомарып беткән бастырык салынган. Ул бастырыкны бервакыт чыгымлап киткән дәү әтиебез кычыткан арасына алып аткан иде. Мин сикереп бүрәнә койманың өске торыгына ябыш¬ тым да аның өстенә менеп атландым. Нәрсә көтәм соң әле мин анда? «Капка„ юкмы әллә сиңа чыгарга, дәдҗал?! Башың- күзең акайган! Капканы да күрмисең, авызыңны корт чаккыры!» — дип кычкыруларын көтәмме? Ләкин миңа хәзер беркем дә кычкырып дәшмәде. Мин койма төбендәге кар өеменә сикереп төштем дә ян бакчабыз кырыена килеп бастым. Усак колгала¬ рыннан ясалган киртә артында кызыл балан тәлгәш¬ ләре асылып тора. Дәү әни кышлыкка баланны җый¬ мый, аңардан тәмле как коймый. Кошлар да ни өчендер баланны чүпләмиләр, югыйсә, балан аларның иң ярат¬ кан, бүтән җиләккә караганда да алдан чүпләп бетерә торган җимеше бит. Күрәсең, бу үксез йортыбызны кошлар да ташлап киткән иде. * * * Мана елгасы өстенә тулы ай калыккан. Ул шундый үтә күренмәле, андагы тишек-тошыклар да, карамчык¬ лар да,—таулар белән җир өсләредер инде,— һәрберсе аерым ачык шәйләмә. 322
Кеша белән мин посып яткан печән кибәнен ай як¬ тырткан. Тирә-якта төн булуына бернинди ишарә юк; без әйтерсең әкияттәге бер патшалыкка килеп эләккән¬ без, ул ниндидер сихерле бер төш белән өртелгән, анда хыял дөньясы хөкем сөрә, анда бөтен нәрсә үтә сал¬ кыннан чыңлап тора. Кибән калку җиргә салынган, елга да, томанланып торган зиреклек тә аңардан бераз гына читкә тайпылган кебек. Кибәннең шәрә калкулык¬ ка куелу сәбәбе шул — монда һәрвакыт җил уйнап тора. Печәнне рәшәткәле чатырга күпертеп салганнар, тырма белән яхшылап тараганнар, җил тузгытмасын өчен өстән кабыклар белән бастырып та куйганнар. Ләкин барыбер көзен ул яна язды, тоз сипмәсәләр, бө¬ тенләй харап буласы иде. Кибән әйләнәсе кәҗәләрнең тояк эзләре, аларның кара борчаклары белән чуарланган. Күрәсең, монда бер генә көтү утламыйдыр. Аннары бирегә күптәннән бирле йөриләр булса кирәк, печән шактый йолкынган инде. Без Кеша белән авылдан йөнтәс туннар табыштырып кигән идек. Икебезнең дә аягыбызда олтан салынган дәү киез итекләр, башыбызда мех бүрек, кулыбызда эт ти¬ ресеннән тегелгән бияләй. Өстәвенә мин битемне һәм ко¬ лагымны мамык шәл белән ураган идем. Хәзер менә күз өчен генә калган ярыктан әле кәҗәләр таптап бетергән кар өстенә, әле итәгенә күләгәләр яткан сыек урманга карыйм. Ай күк гөмбәзенең түбәсендә үк эленеп тора иде диярлек. Мин Ваня абыйның куш көпшәле мылтыгын кысып тотканмын. Кешаның кулында вак ядрә белән кора торган бер көпшәле мылтык. Ул аны күптән түгел генә ире Терентийдан мәхрүм калган Авдотья түтидән алып торган иде. Терентий сугышта хәбәрсез югалган. Тәки башын югалтты Терентий. Әллә, хәерсез, плен төшкән, әллә инде батырларча үлгән. Мин ай нурында коенган, гүяки бернинди гаме, ваемы булмаган һәм үзалдына әсәренеп калган дөньяга, янә дә җәүһәр сибелгәндәй очкынланып яткан аланы¬ бызга гаҗәпләнеп карап тордым. Кайвакыт айны каян¬ дыр килеп чыккан болыт пәрдәләре каплап тора һәм шул чак калкулык өсте тапланып китә, әйтерсең анда көмеш тәңкәле балыклар йөзә башлый. Чабынлык ар¬ тындагы сыек урман исә тыгызланган, андагы агачлар 21* 323
тавышсыз гына бер-берсенә елышкан кебек була. Лә¬ кин айның йөзе ачылуга, кар өстендәге шәүләләр дә юкка чыга, бәскә төрелгән урман да үз урынында оеп кына утыра кебек тоела. Каеннарның көнҗәлә башлары ак җир белән тоташкан. Әле балта тимәгән бу дәү каен¬ нар күп булса да, алар һәммәсе дә бертөсле. Алар әй¬ терсең сагышка күмелгән тол хатыннар. Ай яктысында ерактагы ялгыз кыялар да ачык кү¬ ренә. Тау сыртларындагы агачлар көйгән үлән сабак¬ ларына. охшыйлар. Үркәчле тау тезмәләренә, кәгазьгә ябыштырып куелгандай кучкыл кыяларга, балалар кулы белән аннан-моннан гына ясалгандай тоелган агачларга, ботакларын кар сыгып төшергән чыршыларга, тугай¬ лардагы чуалып беткән тал, шомырт һәм зирекләргә — мең чакрымнарга сузылып киткән шушы гамьсез дөнья¬ га карыйсың да, чынлап та еракта сугыш бара микәнни, кешеләр бер-берсен үтерә микәнни дип, һич ышанасы килмичә уйланып торасың. Юк, юк, булмастыр андый сугыш! Кешеләр әлеге бик борынгы, төш сыман тылсымлы дөньяда, нур чәчеп торган үткелләр артындагы карлы урман уртасында, яңа ел табыннары корып, җырлый- җырлый хәмер эчеп утыра, яраткан хатыннарын үбә булыр. • Аларның һәммәсе дә бер-берсенә бәхет тели¬ дер, йөрәкләрендә беркемгә дә ачу сакламыйдыр. Мон¬ дый тыныч, мондый пакь һәм гүзәл дөньяда явызлык¬ ка һич-һич урын юктыр! Менә бит кешене ничек сихерли урман, кышкы ур¬ ман! Аңа ихласың белән ышанасың килә, күзеңне йомып онытыласың, аның бишегендә тибрәлеп, мәңгелек йо¬ кыга таласың килә. Бик җиңел эш бит бу! Мин ку¬ лымны акрын гына күтәрәм дә шәлне бер колагымнан тарта төшәм. Шылт иткән тавыш та юк! Каян килсен инде монда кәҗәләр? Монда бер генә җан иясе дә булырга тиеш түгел! Мин үземне булмастай нәрсәгә ышандырырга ты¬ рышам: менә бу мизгелдә Августа апа тыныч кына йоклый, имеш. Шау-шулы, горур дәү әнием, хәер эстә¬ гәндәй, кеше бусагасыннан атлап керми, минем туган җиремдә кая карама, шунда тынлык хөкем сөрә, имеш. Ләкин ничаклы тырышсам да, үз-үземне алдый алмыйм мин — гөнаһсыз балалар йокысы белән тыныч кына 324
йоклаган шушы урманда, шушы тауларда да ниндидер хәвеф-хәтәр яшеренеп ятадыр сыман тоела. Тегермәнче үпкәсенә акрынлап он тузаны утырып килгән кебек, ми¬ нем күңелемә дә шик-шөбһә юшкыны утырган иде ми¬ кән? Шомлылык йөрәккә шырпы кебек кадала ул. Шуннан йөрәгең шешкәндәй була. Ул киләчәктә дә әнә шулай куркып һәм авыртып торачак, күңелеңне һәр даим шик корты кимереп торачак. Күңелеңә шик килсә, ул си¬ нең алдыңа да килә, ягъни чынга аша. Минем йөрәгем, мөгаен, «фзу»чы Катя һәлак булган минутта шулай авыртып кысылып калгандыр. Сез аны, башына беретка кигән озын толымлы кызны, хәтерли¬ сез булыр, мин аңа эпиграф багышлап хат та язарга җыенган идем әле. Ул шәһәр чите поездында практика үтә иде, вагоннарны ялгаучы булмау сәбәпле, паровозны үзе ялгамакчы булган икән. Сугышның нибары биш ае эчендә кочегарлыктан машинистлыкка кадәр юл үткән, үзе кебек үк, авызыннан ана сөте дә кипмәгән берәү аны паровозның чуен тәлинкәләре белән изеп ташла¬ ган. Мин аны бүтән күрмәм инде. Мин аның чын исемен дә белә алдым, ул Катя түгел, ә Груня, ягъни Груша икән. Аны күрше госпитальнең үлгән сугышчылары бе¬ лән бергә туганнар каберенә күмүләрен дә белдем. Ул вакыттан бирле күпме гомер узган. Груня исем¬ ле кызны бу дөньяда, ихтимал, инде күптән онытканнар¬ дыр, ә менә мин ни өчендер оныта алмыйм. Әллә ул минем беренче мәхәббәтем булган иде микән? Хәер, мин үз гомеремдә байтак кына кызларны күңелемнән генә яратып йөрдем. Күрәсең, Груняны да шулай яраткан булганмындыр. — Җиңел сагыш били мине, сагышым минем нурлы... — Син нәрсә анда пышылдыйсың? Әллә дога укый¬ сыңмы, ырымлыйсыңмы? — диде Кеша. Ул миңа авы¬ зын ачып карап тора. Аның керфекләре дә, ирен өс¬ тендәге һәм иягендәге әле яңа гына беленә башлаган төкләре дә бәсләнгән иде. — Ырымлыйм,— дидем мин, печәнгә яткан җиремнән селкенеп куеп, аннары, ни өчендер кызыксына калып:— Кеша, шундый илләр бар, анда менә хәзерге минутта да 325
ыштан кимичә, яланаяк йөриләр. Шуңа ышанасыңмы юкмы син? — дидем. — Ю-у-ук. — Ә сугыш булуына ышанасыңмы? Кеша аптыраган кыяфәт белән уйланып торды, ан¬ нары иңнәрен селкетеп алды, әйтерсең җилкәсеннән авыр йөкне төшерде. Ялгыш, печәнне шыштырдаткан- нан соң тынып калды. Ул сүзләрне авызыннан кысып кына чыгарып: — Сугышның булуынамы? Ышанам да, ышанмыйм да кебек,— диде.— Сугышта синең ни эшең бар? Үзең саташкач, мине дә саташтырмакчы буласыңмы? Сөйләш¬ мә. Тиздән төшәрләр инде. — Төшә?! Нәрсәләр төшә? — Соң, шул яманнар инде.— Кеша якасын кайтар¬ ды, керфекләренә кунган бәс кылчыкларын сыпырып, миңа игътибар белән карап куйды.— Син һаман кеше өчен борчыласың. Шуңа күрә дә син барыннан күбрәк газап чигәсең. Чү! Киләләр кебек?! Мин кулым белән кабаланып мылтык түтәсенең муенын эзләп таптым, Кешаның бәсле битеннән, ай яктысында, таш потныкы сымак, бәбәксез ялтыраган күзләреннән карашымны читкә бордым. Кеша терсәге' белән .янтыгыма төртеп куйгач та әле мин исемә килә алмый тордым. Ниһаять, исемә килдем мин, ләкин ча¬ бынлыгыбызда аны-моны күрмәдем. Мин яткан җиремнән чак кына күтәрелмәкче идем дә, янә печән шыштырдап китте. Кеша: — Тс-с-с! — дип, күзе белән генә алга таба күрсәтте. Анда безнең чабынлык, почмак ясап, урман кашагасына кереп тора. Чабынлыкның шул өлешендә, көннәр яң¬ гырлы булганга, печән дә чабылмый калган. Аннары анда печәннең мал ашарлыгы да юк, анда без бала чак¬ та су сиптергеч ясый торган беләк юанлыгы аю көпшә-' ләре генә үсә. Көпшәләрнең тәлинкә сыман башларын¬ нан кар өстенә орлыклары коелган. Чыршы белән нарат агачларыннан әкәләләр дә коелганга, ул тирәләр тим¬ гелләнеп тора иде. Куян һәм ас ише җәнлекләрнең эз¬ ләре зәңгәр тамырлар кебек үрелгәннәр. Урманның соры күләгәсендә, курмы өчен яраклы үләннәр арасында, ниндидер үзгәреш барлыкка килгән кебек булды, ул ти¬ рәләр ничектер караңгыланып китте дә тырпаешып 326
торган ялгыз аю көпшәләрен аерып булмый башлады. Колакка беленер-беленмәс шыштырдаган тавышлар ча¬ лынып китте, әйтерсең аю көпшәләренә җил кагылып узды, ул да түгел, кар өстенә аларның орлыклары шыбырдап коелды. Йөрәгем чемердәп китте, тыным кысылды. Мин әле урман күләгәсендәге куралар арасында кәҗә-мазар күрмәгән булсам да, аларның килгәнен абайлап алдым. Чабылмаган покос ягына күзләрем яшьләнгәнче карап торганнан соң, кар өстендә бик сәер кара-кучкыл кый¬ пыклар күреп алдым. Чыршы, усак, яшь нарат чытыр¬ манлыгыннан дүрт аяклы озын эскәмияләргә охшаган шәүләләр сузылып чыкты, һәр эскәмия башына әйтер¬ сең бүрек кигезгәннәр, ул бүрекләргә колаклар асып куйганнар. Эскәмияләр урыннарыннан кузгалып куйды¬ лар, судагы шәүләләр шикелле селкенеп алдылар. Алар төркеменнән ак покоска таба бер шәүлә бүленеп чыкты, аның үтә очлы ике мөгезе күренеп китте. Бераздан мин шуны абайлап алдым: Енисейга төшеп барган ай яктысындагы әлеге шәүлә сакаллы һәм мө¬ гезле бер дәү кәҗәнең күләгәсе икән. Күләгә челтәр кебек беленер-беленмәс кенә сизелә, чөнки ул ак гәү¬ дәсе белән кушылып беткән диярлек иде. Кәҗә сакалын күтәрә төште, борын тишекләрен киереп салкын һава сулады. Аның күзләре ялтырый, ул, чак кына кыштыр¬ даган тавышны да ишетергә тырышып, колагын шомарт¬ кан иде. Кәҗәләр, яшь тәкәләр белән бәтиләр көтү баш¬ лыгының кузгалып китүен бер читтә кымшанмый гына көтеп торалар. Көтү урманнан чыгып бетмәгән әле. Урман кашагасында да, агач төпләрендә дә хәрәкәт сизелә. Агач башларыннан коелган кар җәлпәкләре кар өстен тишкәннәр. Аю көпшәләре балалайка кыллары кебек чыңлап киткәли иде. Мин селәгәемне йоттым. Кеша теземә төртеп куйды. Тәкә, үз артыннан ачык буразна калдырып кар ера-ера, алга таба китте дә, калкулыкка җиткәч, сакалын тагы өскә күтәреп алды. Мин аның һаваны борын тишекләре белән сөзә-сөзә сулаганын ишеттем. Шунда карт тәкә¬ нең сасы исе килеп китте. Хәзер аңа атарга да ярый иде инде. Ләкин Кеша кабат теземә төртеп күзләре белән генә икенче якка күрсәтте. Мин ул күрсәткән якка акрын гына башымны бордым һәм кычкырып җибәрә яздым. 327
Калкулык итәгендәге аланлыкта, мөгезе булмаган бүтән тәкә җитәкчелегендә, тагын бер көтү кәҗә таралышып басып тора. Алар каршы таудан тавыш-тынсыз гына төшкәннәр дә, безне урап узып, печән кибәненең икенче ягына килмәкчеләр иде. Бу көтүнең башлыгы әллә яшь, әллә саксызрак инде, кәҗәләре, вагоннардан кайнар суга дип сибелгән солдатлар кебек, печәнгә таба тү¬ земсезләнеп йөгерәләр. Бәтиләре хәтта бер-берсен эте¬ шәләр, карга тирәнрәк баткан әнкәләре өстеннән сике- реп-сикереп чыгалар иде. Кеша күз карашы белән генә миңа аю көпшәләре эченнән килүче тәкәне күзәтергә кушты. Безнең тыны¬ бызны печән исе баскангамы, тәкә аны-моны сизмәде, ахрысы, шулай да ул әлегә сагаеп басып тора: я ул без¬ нең сулышыбыздан бәсләнгән печәнне, я кибәндәге пе¬ чәннең кузгала төшүен сизгән, ә бәлкем без калдырган чаңгы эзләрен дә күреп алган булгандыр. Без яшерен¬ гән кибән артында бүтән көтүнең кәҗәләре ябырылып печән ашый, бәтиләре исә тозлы печән исенә тәмам исе¬ решеп мөгезсез маңгайлары белән чәкешәләр, ә ул әлеге карт тәкә, һаман ашыкмый. Менә ул сагаеп кына кибәнгә таба килә башлады. Мин түземсезләнеп калтыранам, акырып-шашып мыл¬ тыктан атып җибәрмәс өчен көч-хәл белән генә үземне тыеп йтам. Эчләре нәфис кенә җыелып килгән кәҗәләр, нечкә торыклы яшь тәкәләр көтү башлыгын тыңламый¬ ча алга, печәнгә таба ыргылмакчы булып караганнар иде дә, тик карт тәкә, бу сакаллы түземсез халыкның һәр омтылышы саен, мөгезен бутап куя иде шул. Ә бер мәлне артык ярсу бер яшь тәкәне ул мөгезенә элеп шундый чөеп җибәрде, тегесе, карга лык итеп килеп төшкәннән соң, бүтән бер генә мәртәбә дә алга чыкмады. Карт тәкә бераздан чак кына мәэлдәп куйды, шун¬ нан көтү ташкын булып кибәнгә ябырылды. Көтү башы гына, таш сындай, үз урынында басып калды, ул миңа күзләрен ялтыратып карап торды, үзенең бу карашы белән мине җиргә кадаклап куйгандай итте. Минем ар¬ кам чымырдап китте, тын алырга да куркып, селкенми ята бирдем. Кеша теземне авырттырып кысып куйды, дымлы ты¬ нын бөркеп: — Шунысын! — диде. 328
Ләкин мин үземә бая карт тәкә чөеп аткан зур ко¬ лаклы яшь тәкәне сайлаган идем. Көтү башлыгына минем атасым килмәде. Бик мәһабәт иде ул! Нечкә аяклы, киң күкрәкле! Мөгезе сырлы-сырлы. Мөгез очына таба кими барган бу сырлар хәтта тәкәнең күләгәсендә дә киртләч-кирт- ләч булып ярылып яталар. Тәкә үзенең башын горур гына күтәргән булса да, сакалы җиргә хәтле үк салы¬ нып тора диярлек. Аның шушы сакалы да, текә маңгае да, киеренке һәм горур кыяфәте дә риваятьләрдә сөй¬ ләнеп килгән, каһарманлык хакына үз-үзеңне корбан итә торган бик борынгы дәверләрне искә төшерә кебек иде. Ифрат чибәр иде шул бу тәкә. Киче дә бик ямьле һәм тыныч иде. Минем беркем¬ нең дә җанын кыясым килми. Ләкин Кеша монда өлкән булганга, мин аңа буйсынырга тиеш. Башта ук шулай сөйләшенгән. Ул миңа мылтыкның да яхшырагын бир¬ гән, вак ядрә төкерә торган ниндидер калтыравык мылтык белән кәҗә атуыма ул ышанып бетмәгән иде. Мин тире бияләемнән кулымны чыгардым, Кешаның әлеге карарны үзгәртүенә, мине туктатып калуына аз гына булса да өметем бар иде әле, әгәр ул үзенең ка¬ рарын үзгәртсә, мин янә дә кулымны җылы бияләемә тыгып рәхәтләндерәсе идем. Әмма Кеша үзенең карарын үзгәртмәде. Ул печән арасына кадап куелган иске агач сәнәкнең ике җәбе арасына салган мылтыгына яңагын кысты. Мин дә, ату мизгелен ычкындырмас өчен, кулым белән мылтык көбәген капшый башладым. Безгә тәгаен бер вакытта атарга кирәк, без нәкъ менә шуның өчен ерак юл үтеп салкын тайгага килгән идек, шул минутны көтеп монда ярты төнне үткәргән идек. Бармагым чакмага тигәч тә аның салкын тимеренә ябышып калды. Мин хәзер атарга тиеш! Сакалы Хоттабыч картны- кына охшаган тәкәгә, шушы Яңа ел кичендәге тып-ты- ныч дөньяга, әкияттәге кебек ак нур балкышына таба атарга тиешмен! Тәкәгә мин мылтыгымны терәп диярлек ике көпшә¬ дән берьюлы аттым. Чөнки мин уйланып яткан арада тәкә каршыма ук килеп баскан, аннан Кеша да, мин ат¬ канны көтеп, мылтыгын төбәгән килеш ята иде. Мылтык түтәсе иңбашыма китереп сугып, көпшә¬ ләрдән төтен болыты бөркелеп чыкмас борын ук әле, 329
ялкын шәүләсендә, тәкәнең ЗякЛарын сыгылдырып югары сикергәнен күреп калдым. Кешаның мылтыгы исә коры чырадай соңрак чертләп куйды. Ул, өстендәге печәнен бер якка атып бәрде дә: — Эләкте! Эләкте! — дип чиный-чиный кибән янына Чабып китте. Карга бата-чума, егыла-тора йөгерде. Артыннан ту¬ нының чабуы сөйрәлеп бара, шунлыктан ул бик дәү сусарга охшый иде. Ә чабынлыкта бер яктан бер якка атылып өркенгән кәҗәләр чабыша башлады, алар күк¬ рәкләреннән карга батып, сикерә-сикерә чаптылар, тук¬ таусыз бәэлдәделәр, кычкырдылар. Бәтиләр әле теге, әле бу куакка килеп бәреләләр, ботакларны шытыр- шытыр сындыралар иде. Кәҗәләр шулай да тау араларына бик тиз тара¬ лыштылар, төнге кар яктысында эрегәндәй юк булды¬ лар. Күпмедер вакыт агач башларыннан кар җәлпәкләре коелып торды, ләкин тиздән алар да туктады, тайга эче яңадан тынып калды. Калкулыктагы ак кар юрганының ермачланып һәм тапталып бетүе генә, янә дә анда пар¬ лары чыгып аунап яткан кәҗә борчаклары гына монда бик күп киекләр булып киткәнне күрсәтеп тора иде. Мин куркып та, кызыксынып та тәкә янына килдем. Ул әле җан бирмәгән, хырылдап ята, үзенең тыңламас гәүдәсе'н кузгатасы килеп тыпырчынып-тыпырчынып куя иде. Аның үрмәләп булса да урман ягына китәсе килде, ләкин аяклары белән карны көрәгән саен астындагы чокырны тирәнәйтә генә һәм аңа бата гына бара иде. Мин аның күкрәгенә төбәп аткан идем, нәкъ тиде¬ рергә теләгән җиренә тидергәнмен дә ахрысы. Тәкә, башын күтәреп, тагын ыргылып качып китмәк- че булды, ләкин, аяклары сыгылып, үзенең чокырына утырып кына калды. Куян сыман утырып миңа төбәлеп карап торды. Сакалыннан кар өстенә кара кан тамчыла¬ ры тамды. Мин мылтык белән битемне каплап артка чигенмәкче идем дә, ачуым чыгып, үземне-үзем белеш- термәстән, тәкә өстенә ташландым һәм: — У-у, шаман! Нәрсә карыйсың миңа, убыр, убыр! Печәнне ашый белдеңме, ашый белдеңме! — дип, мыл¬ тык түтәсе белән тегенең мөгезле маңгаен төйгечли башладым. Бер мәлне шырт иткән тавыш ишетелде. Мин тәкәнең баш сөяген җимергәнмен, әле һаман да 330
тартышып торган, ләкин сүлпәнәя барган гәүдәсен тап¬ тап карга әвәләп бетергәнмен. Яныма Кеша йөгереп кил- мәсә, мин хәтта мылтык түтәсен дә чәрдәкләп бетергән буласы идем. — Син нәрсә, шаштыңмы әллә, җүләр! — дип Кеша этеп җибәргәч, мин йөзем белән карга капланып төш¬ тем дә, әле һаман да суынып бетә алмыйча, калтыранып ята бирдем. Иренем белән генә кәҗә пычтырдыгы исе килгән карны йомып алдым да аны йотып җибәрдем, аннары бияләемне битемә бастым. Битем авыртып кит¬ кәч кенә исемә килдем, борынымны сеңгердем, күзем¬ не сыпырып алганнан соң янә шәл белән каплап урап куйдым. Аннары, тәмам бушанып калып, кар өстендә уты¬ рып тордым. Кеша мылтыкны әйләндереп карый-карый, гаепле кеше тавышы белән: — Баш та инде үзеңдә, ә? Әтинең мылтыгын харап итәсе иең бит,— диде. Иелеп актарына торгач кар эчен¬ нән тәкәнең пар мөгезен тартып чыгарды:— Күрче, мө¬ гезне салган бу!..— дип, аны миңа сузды. Мин мөгезне алып аның өстеннән кулымны шудырып карадым, мөгезнең үткен сырлары бармакларымны кап- тырып-каптырып ала иде. — Күптән саласы килеп йөргән ул моны, тик булды¬ ра гына алмаган,— дип аңлатты Кеша.— Без менә аңа булышканбыз...— Шуннан Кеша хихылдап куйды:— Ка¬ лача әйтсәк, трофей инде бу. Әрәм итмә, мәткәңә бир. Куанычыннан нишләргә белмәс. — Минем мәткәм мөгез яратмый,— дидем дә мин аяк өсте торып бастым. Кешаның теге шәфкать туташына күз төбәп йөргәнен сизеп алганнан соң, мин дә, «фзуачы буларак, мактанмый кала алмадым: янәсе, белеп тор абзаңны, аның да мәткәсе берәү генә түгел, ә берничә. Туганым печән арасына яшергән чаңгысын тартып чыгарды да: — Нәрсә ярата ул синең? Кәнфитме? — дип кызык¬ сына калды. — Аңа алтын беләзек, яисә, иң яхшысы, бер паек кара ипи кирәк. — Кирәкми ни, кала кызлары шундый чытлыкый була инде ул! — Үзеңнеке дә кимен куймыйдыр әле! Кеша, бая өянәгем килгәнне кешегә сөйли күрмә инде син... 331
— Бала-чага түгел ич мин ул кадәр...— Ул. хәлемә кергәндәй уфтанып куйды:— Нервы бозык синең, чөн¬ ки син яшьтән үк... — Шулай, шулай, әйдә тарттыр. Өстәвенә дәү әни кебек такмаклап та җибәр. — Такмаклармын да. Алай гына да калмамын әле!.. — Ярый, булды! Әйт әйдә, нәрсә эшлик? Кеша ай яктысында күзләрен челт-мелт китерде, борынын тартып куйды. — Түшкәләрне бәйлик. Кара, ничек изеп бетергән¬ сең, камыр батыр! Кешаның авыл хатыннарыдай чәпченүе минем хә¬ лемне җиңеләйтә иде, мин үз-үземнән ояла башладым, покостан, ят, хәтта дошман булып тоелган шушы сап- салкын тайгадан тизрәк качасым килә иде. Аучыларның киң чаңгыларын янәшә китереп бәй¬ ләдек тә алар өстенә башта чирый башлаган тәкәне, аннары кәҗәне китереп салдык. Кәҗәнең имчәге чак- чак беленә, ә ярым йомык күзләре исә чибәр хатыннар¬ ныкы кебек тип-тигез озын керфекләр белән каймалан- ган иде. Түшкәләрне аркылы-торкылы бәйләгәннән соң, Кеша да, мин дә берәр чаңгы гына киеп Мана елга¬ сына таба түбәнгә төшеп киттек. Сыңар чаңгы белән генә атлавы, шуның да өстенә авыр йөкне сөйрәп баруы ифрат кыен иде. Без бик тиз җылындык, йөнтәс тун¬ нарыбызны салып түшкәләр өстенә каплаганнан соң, җиңелрәк атлап киттек. Тиздән без ат юлына чыгып чаңгысыз гына атлый башладык. Без кайвакыт йомшак туннарыбыз өстенә ятып тауга түбән шуып төшәбез, алдыбызда тәкә башы селкенгәли, сакалы белән кар себереп бара иде. Печән кибәне яныннан китеп баргач, җилкәдән тау төшкән¬ дәй булды, мин юлыбыз уңуына да шатландым. Ни генә димә, ит тә кайта, вакытлыча гына булса да кәҗәләрне дә куып җибәрдек. Ләкин шул ук вакытта минем кү¬ ңелемдә бер хис яралды, кайсысыныңдыр мине үтәли күреп торган карашы аркама кадалган да шуннан ыр¬ гак кебек һич тә ычкынмый тора, ул мине киредән кара- кучкыл тайгага, ай нурында ялтырап яткан, кышкы озын йонлы кәҗәләр качып киткән ак карлы тауларга таба сөйри кебек иде. Шул ук вакытта мин аудан соң күр¬ сәткән йомшаклыгым өчен дә эчемнән өзгәләнәм. Бу кичерешемне авылдашларымнан берәү дә аңламас һәм 332
аңларга да теләмәс иде. Бездә борыннан ук аучылык бе¬ лән шөгыльләнәләр, әгәр син кулыңа мылтык алгансың икән, атуыңны бел. Ата белмисең икән, итекче Жеребцов кебек, шомарып беткән артың белән итекләр төзәтеп утыр, анысы да үзенә күрә бер кәсеп. Без Мана тамагының сал агызу участогын узып киттек. Ул яктан ызбаларның төн эчендә чырт-чырт итеп суына барулары ишетелә, янган агач исе килә иде. Мин борынымны тартып иснәп куйганнан соң капыл гына камытчы өен — Дарья Митрофановнаны искә тө¬ шердем. Аңа бер-ике пешерерлек ит кертеп чыгарга кирәк булыр. Сөенсен әле бер! Ышна бетерелгәч, Мана тамагы безнең өчен хәзер чит-ят булып тоела. Анда хәзер казна эшен генә эш¬ лиләр. Ләкин башны ташка орып булмый, шунлыктан авылдашларыбыз бирегә, тау аша, җәен-кышын эшкә йөриләр. Аннары алар Слизневка урман участогы белән известь заводында, институтның Овсянкадагы ярдәмче хуҗалыгында да эшлиләр. Овсянкада күптәннән бирле колхоз оештырырга йөрсәләр дә, ул оеша алмады, шул сәбәпле Овсянка хәзер җир белән күк арасындагы ке¬ бек иде. Шулай да халыкның күпчелеге монда җирдән, ягъни яшелчә бакчасыннан, урман-судан туклана. Шөгыльләре аерым ачык булмаган кешеләр авыл сове¬ тыннан карточкалар алсалар да, аларга азык-төлек юнәтә алмыйлар, чөнки авылдагы сәүдә ноктасы моңа кадәр аракы кибете, казенка, кооператив һәм башка күп кенә исемнәр белән аталып йөреп тә, магазин дәрә¬ җәсенә күтәрелеп җитә алмады, шуның өчен ул Слиз¬ невка урман хуҗалыгына күчерелгән һәм озак вакыт¬ лар элекке урынына кайтмый торган иде. Енисейдагы юл чана йөри-йөри тапталып ^беткән. Суык, кыялар арасында гына посып тора алмыйча, тү¬ бәнгә, агым уңаена төшә, сөзәклек, күрәсең, кышын да үзенекен итә иде. Безнең тирләгән аркаларыбыз, эссе- ләгән битләребез салкыннан чемерди башлады Мин шәлемне кысыбрак бәйләдем. Йөнтәс туннарыбызны яңадан кидек тә, ләмкәләргә җигелеп, йөгебезне ары таба тартып киттек. Яр буендагы кыялар ягыннан елга өстенә киртләч-киртләч озын шәүләләр төшеп тора, лә¬ кин алар юлга хәтле килеп җитә алмый, шуның өчен атлавы да күңеллерәк иде. Бары елга эченә кереп бас¬ кан Мана кыясы гына үзенең күләгәсе белән юлны бүлеп 333
алган. Караңгы күләгә эченә килеп кергәч, бйшта акрынрак атлый башладык, аннары бөтенләй туктап калдык. Мана кыясы үзе ай нурында коена, аның түбәсе ак калай кебек ялтырый. Бу түбәдә үскән карагайлар кара булып шәрәеп торалар. Кыяны Енисейга әйтерсең крепость итеп салганнар. Аның итәгендәге боз катлам¬ нары каты җилдән калҗаеп ярылып-ярылып беткәннәр. Ташу суы кыяның таш гәүдәсенә сызык сызып калдыр¬ ган. Сызыктан өстәрәк слюда тасмалары җемелди. Туткыллы стена буйлап карамчык мүкләр үрмәләп менә, таш кадәр ташны яра торган шушы салкында да ул мүк үлми, яши бирә. Кыя чатында, Мана белән Енисей үзләренең шашкын суларын бакый заманнардан бирле китереп бәрә торган урында, зур гына мәгарә бар. Бу мәгарәнең авыз куышлыгына ап-ак булып боз каткан иде. Бала чагыбызда без монда ялгыз йөрергә куркабыз, югыйсә ташу беткәннән соң уелҗымлы бу җирдә жумба яхшы каба. Мәгарә безне чакма ташлы теш казналыгы белән чикләвектәй черт итеп изәр дә йотып кына җибә¬ рер кебек тоела иде. Кыя итәгендәге боз ярыклары коелып төшкән вак таш белән тулган. Кыя төбендә үткер таш кантарлары чәчелеп ята, аларның кайберләре юл читенә хәтле атыл¬ ган, алар юлдан да төртелеп-төртелеп чыгып торалар иде. Урманлы кашлактан өстәрәк, тау сыртының җылы ярыгыннан чишмә агып чыга. Чишмә, вак толымнарга бүлгәләнеп, су юллары һәм агач тамырлары буенча агып төшә, төшкән уңайга бүртеп торган кан тамыр¬ ларыдай катып китә. Кыя кәрнизләренә бик күп җәпле боз сөңгеләре асылган. Алар сары тутыклы булсалар да, барыбер ай яктысында бәллүр кебек ялтырыйлар. Чишмә юлындагы бер карагай яртылаш диярлек бозга төренгән, аның ботакларында бозлар шәм кебек асылып тора, өзелеп төшкәннәре исә карагай төбендә уалып ята¬ лар иде. Бер янып, бер сүнеп торган боз шәмнәре белән слю¬ да катламнары, ай нурында җемелдәп яткан кыя түбә¬ се, туктаусыз шаулап аккан чишмә, боз калканы белән капланган карагай агачы — болар һәммәсе дә сине шундый сихерли, син үзеңне бүтән дөньяга, теге дөньяга 334
\ килеп эләккәндәй хис итәсең. Бу дөньяны минем бер¬ вакытта да әле шундый серле, мәһабәт кыяфәттә күр¬ гәнем юк. Аның тынычлыгы, галибанә гүзәллеге тет¬ рәндерә иде. Күңелемдә күптәннән бирле оялап килгән хис минем тормышцмны нәкъ менә шушында, Мана кыясы төбендә, пычак белән сызып ике кисәккә бүлгәндәй булды. Бу кичне мин малайлыктан аерылдым, олы кешегә әйләндем. — Җиңел сагыш били мине, сагышым минем нурлы... — Син нәрсә мыдырдыйсың анда? — Шигырь бу, Кеша, Пушкин шигыре. — Шигырь дисеңме? — Кеша күзен зур итеп ачып миңа карап торды.— Китик моннан тизрәк,— диде ул каушаган тавыш белән, аннан пышылдап ялына ук баш¬ лады:— Китик, зинһар, китик... Мин кайтканда кыяга күп мәртәбәләр әйләнеп ка¬ радым әле, нәрсәдер көткән кебек борылам да карыйм, борылам да карыйм. Ниһаять, көткәнемә ирештем. Арт¬ та бер заман гүелдәгән, гөрселдәгән тавышлар ишете¬ леп китте. Зур гына боз кантары Мана кыясы төбенә гөрс итеп килеп төште дә, чәрдәкләнеп, зың-зың килеп, елга буенча чәчелеп китте, шуннан кыя тагын тынып калды. Әлеге гүләгән, гөрселдәгән һәм зыңлаган тавышлар минем колагымда һәм йөрәгемдә дә байтак кына яңгы¬ рап торды, кышкы озын төннең тымызыклыгы, чишмә¬ нең кыя күкрәгеннән, кан саркыгандай, акрын гына агып ятуы әлеге авазларга озак кына тынарга бирмәде. Ләкин бу кыя нинди генә мәһабәт булмасын, ничек кенә хәрәкәт итмәсен, аны да үкенечле язмыш көтә — гидро¬ станция төзүчеләр унбиш-егерме елдан аның да көлен күккә очырырга тиешләр иде. ♦ * * Без Августа апа йортына шыгырдап һәм шыкырдап кайтып кердек. Августа апа безнең тирәдә кабаланып йөрде, чише¬ нергә булышты, хәлебезне сорашты: — Исән-сау гына кайттыгызмы? Бик туңдыгызмы? Менә капканы шакырлар, менә шакырлар дип, сезне 335
байтак көттем, көтә-көтә йоклап та киткәнмен... Бары¬ гыз, мич башына менегез... 7 — Вакыт юк. Без монда киекләп атып кайттык әле, хәзер туныйбыз үзләрен. 7 — Китсәнә? Алайсам чын аучылар булып чактыгыз сез! — дип кулын чәбәкләп куйды Августа апа.+- Болай булгач яңа елны сугым белән каршылыйбыз икән! Шул көндә үк аш өендә без тәкә белән кәҗәне ту¬ нап ташладык, дөресендә бу эшне Кеша берүзе башкар¬ ды, мин кухняда буталып йөреп, савытларны төшереп, аңа комачау гына иттем. Пычакны бик оста уйнаткан Кешага Августа апа да булышты, әле ләгәнен, әле чи¬ ләк белән чуеннарны куеп торды. — Мин барысын да җыештырам... Башын да, эчәге- ләрен дә эшкәртәм. Берсе дә әрәм булмас...— дип пы¬ шылдады ул. Без иртә беләнгә кәҗәләрне тунап, эчләрен чистар¬ тып бетергән идек инде. Күзләребез йомык хәлдә дияр¬ лек хуш исле йомшак бәти ите белән кыздырган бәрәң¬ ге ашадык. Кеша ярты түшкәне капчыкка салып өенә алып кайтып китте. Мин мич башына менеп шешәгә салынган каз маен эзләп таптым, кутырлаган битләрем¬ не, колакларымны тагын бер кат майладым. Августа апа искергән май исен сизеп: — Төзәләме инде? — дип сорады. — Төзәлер, эт тиресе белән бер,— дидем мин. Августа апа, күтәрмәгә менеп миңа карап торган¬ нан соң, баш астыма тагын бер мендәр салды. — Битеңә йомшаграк булыр,— диде. Ул янә нәрсәдер әйтмәкче иде, әйтми калды, тик, кофта эченнән актарып торганнан соң, дүрткә бөклән¬ гән бер кәгазь чыгарып аны миңа сузды — авыл советы справкасы иде ул. Авыру сәбәпле бер атнага тоткарлан¬ ды дип язылган иде ул справкага. Шунда мин кызчык¬ ларның соңгы көннәрдә ни өчен сөт эчмәгәннәрен аңлап алдым. Апам аларны кысыр шулпада тоткан, шуңа күрә алар өзлексез елыйлар, ашарга сорап аптыраталар иде. «Нигә син болай эшләдең?» — дип, Августа апаны бер орышып алмакчы идем мин, тик алай итсәм, аның шундук кәефе китәчәк иде, шул сәбәпле мин, рәхмәт, яхшы булган дип кенә куйдым. Кәгазь булгач, миңа 336
ФЗУда шелтә эләкмәс, дидем. Справка болай бик кирәк тә булып чыккач, Августа апа балалар кебек шатланып куйды, Ул \бүтән ятып тормады, мич ягып җибәрде, ызба буенча \ шыпырт кына йөрде, ә инде Слизневка участо¬ гында магазин ачылгач, бер кисәк ит кыстырып шунда китеп барды. Ул аннан бер чәкүшкә спирт белән бик дулкынланып кайтып керде, болай булгач бәйрәм без¬ неке, диде. Без дүртәү бәйрәм иттек: Кеша, Августа апа, Левон¬ тий агай һәм мин. Васеня апа, сырхаулап торганга, килә алмаган. Тегене җибәрер алдыннан мин бер-ике авыз гына сүз әйтеп алдым. Кешеләргә, эчүдән бигрәк, сүз кирәк иде, шуның өчен мин дә ялындырып тормадым. — Җир йөзендә ни генә булып бетмәсен, вакыт ди¬ гәнең һаман алга тәгәри,— дидем мин.— Менә Яңа ел да килеп җитте, без аңа берничек тә килми тор дип әйтә алмыйбыз. Кешеләр дә,— мин шул чак Августа апага карап алдым,— әйе, кешеләр дә вакыт белән бергә алга атлыйлар. Нинди генә авыр елларда тумасыннар, алар да барыбер яшәр өчен яралалар. Монда инде берни эш¬ ләп булмый. Менә шулай! Августа апа, рюмкасын кулына тотып, боегып кына тыңлап утыра. Менә ул тирән-тирән итеп сулап куйды, күтәрелеп карады, аннары рюмкасын сузып һәрберебез белән чәкешеп чыкты: — Ярый, туе узган, туны тузган, үткәнне искә тө¬ шереп тормыйк. Мужиклар, сезне Яна ел белән кот¬ лыйм!— Ул эһ дигәнче Себерчә егетлек белән рюмканы каплап та куйды, артыннан гөмбә кабып кетер-кетер чәйнәп торды, аннан:— Левонтий, карале син минем энекәшне, ә? — дип, минем белән мактанырга кереште.— Шундый укалы-чуклы итеп сөйли, теле-телгә йокмый! Билләһи, егылып китәрсең менә! Өтермәдә китап язган бер кеше турында да сөйләгән ие әле ул. Калпанелла исемле. Муеннан су эчендә басып китап язган... — Китче?! — дип, Кеша урыныннан күтәрелеп куйды. — Тыңлама син аны,— дип, Августа апа ягына кул изәп алдым мин.— Үзеңнең Лелькаң да төшеп калган¬ нардан түгел. Левонтий агай: 22 М-527 337
— Густа рас әйтә,— Дип, Августа апаның сүзен Җеп¬ ләп куйды.— Энекәшнең сельсоветы үзе белән иңЬн,— дип, ул мәгънәле генә итеп башына шакып куйдй. Мин, сүзне икенче якка борасым килеп: / — Җитәр сезгә! — дидем һәм шешәне кулыма тотып шундый калтыратып алдым, спирты күбекләнеп ташып чыга язды.— Әйдә тагын берәрне җибәрик бул- маса. | — Әйләнечтән юл яхшы,—дигән булды Кеша да.— Ә безнең юлыбыз уңмады түгел. Өстәл тирәсе бердән җанланып китте. Без Кеша белән әлеге ау турында сөйләдек. Августа апа безне, Левонтий агай белән кызчыкларны да кыстый-кыстый ит белән сыйлады. — Аш ашка, урыны башка, туйганчы ашагыз! Гүрничәдә паласлар торган саен чуарланып күренә. Мендәрләре күпертеп өеп куелган, челтәрле җәймә җәелгән карават әйтерсең лә кырыная төшеп үзенең дүрт аягында каядыр китеп бара. Изге сын яшел шак¬ маклы тастымал белән капланган. Сандык янына чыр¬ шы башы утыртылган — кемдер, өенә сыймау сәбәпле, чыршы очын кыеп урамга аткан да, Августа апа аны алып кереп утыртып куйган, өстенә мамык «карлар» ыргыткан’. Өйдә барысы бәйрәмчә, килешле һәм рәхәт иде! Мин ул көнне әллә нәрсәләр сөйләп табындагылар- ны көлдереп бетердем. Өйнең һавасы җылы, йомшак, күңелләр дә күтәренке, хәтта Кеша була торып ул да, күзен йомып, авызын кыегайтып: «Якшәмбе көн, карт әнием...» — дип озын җыр җырлап җибәргән иде. Шунда кылт итеп дәү әниебез Катерина Петровна исебезгә килеп төште, һәм без аның безнең белән бер табында утырмавына үкенешеп куйдык. Сагышлы җырларны бү¬ ген җырламаска иде, шулай ук шаяннары да кирәк түгел. Хәер, алары күңелебезгә килеп тә карамый иде. Бозылып киткән кәефебезне күтәрә төшү өчен мин Көчек совхозының камытчы ызбасында булган вакый¬ ганы сөйләп алдым. Катып-туңып аның өенә килеп ке¬ рүемне, камытчы хатынны ир кеше дип белүемне, ка¬ мытчының «Гитлерга — үлем!» тәмәкесен тартканнан соң буыла-буыла йөткерүләрен, кыскасы, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Хикәям бик көлкеле килеп чыкты. Балаларга хәтле 338
безгә кушылып көлештеләр. Ә инде мин Капаны бераз кытыклап алгач, ул чинап ук җибәрде. Тавыш купты, ыгы-зыгы китте. Шуннан минем башыма бер уй килде, мин маңгаема тәкә мөгезен куеп кызларны сөзгәләргә керештем. Алар әле хахылдап, әле чырыйлап карават астына кереп качалар иде. Кеша белән Левонтий агай да эчләрен тотып көләләр, кызлар карават астыннан чыгу белән: «Кәҗә, кәҗә-мәкәрҗә...» — дип бертавыш- тан җырлап җибәрәләр. Бу көнгә тикле бернинди уен күрмәгән, күңел ачуның нәрсә икәнен белмәгән сеңел¬ ләрем тыпырдашып почмакларга сибеләләр, хәтта Лид¬ ка да үзенең бишегендә чырылдап артын сикерткәли иде. Арыган кыяфәтле Августа апа: — Бу җирән башлысы соңыннан җыламагае, бик күп көлә,— дип башын чайкап алды, балаларны шелтәлә¬ гән булып:— Кызыйлар, уйнап туйдыгыз инде, җитеп торыр сезгә,— диде. Әмма Лийка белән Капа озак кына тыела алмады¬ лар әле, алар өстәл тирәли бөтерелеп йөрделәр, әледән- әле килеп абыйларын җилтерәттеләр. Августа апа өстәл янында яңакларына таянып утыра һәм: — Мужиклар, сөйләшеп утырыгыз сез, сөйләшеп, йә булмаса җырлагыз,— дип үтенә иде. Аның ирененнән җир төсе кайткан иде инде. Кара хәсрәте дә баш очыннан узып киткән иде. Ул инде хәзер меңләгән тол хатыннар таптаган юлдан, бик авыр тор¬ мыш йөген күтәреп, акрын гына китеп барыр, алга табан атлар. Ләкин кичә мин ымсыз тайгада чагымда күңелемнең ниндидер бер почмагы белән сугышның бик озакка сузыласын тоеп алган идем, шулай булгач, ха¬ лык җилкәсенә, барыннан да бигрәк хатын-кыз җилкә¬ сенә, авырдан-авыр йөкләр төшәчәк әле. Мин Августа апаны бүтәннәргә караганда да белеп ашкан, шулай булып та, аның әлеге дәһшәтле елларны исән-имин генә кичерә һәм балаларны да саклап кала алуына бик гаҗәпләнәчәкмен. Ничек кенә сугылмасын¬ нар, бәрелмәсеннәр, гаилә барыбер сыерсыз кала, язга чыккач аны чәчүлек бәрәңгегә алыштыралар. Урман участогының да гаиләне йорттан куарга ничек башы җиткәндер, әмма бу нәкъ шулай булып чыга. Августа апа шуннан соң дәү әни янына күчеп килә, һәм алар, ата-бабадан мирас булып калган йортыбызның ярты¬ 22* 339
сын сатып ашап бетерәләр, йортның икенче яртырында гына яшәргә мәҗбүр булалар. Дәү әни Августа аһаның балаларын бага башлый. Августа апа үзе урмай учас¬ тогында урман егарга керешә, сугыш бетеп, авылыбызга әсир японнар куып китерелгәнче, вербовка буенча кил¬ гән кешеләр һәм арестантлар белән берлектә, күкрәге тиңентен кар ерып, тайгада бүрәнә сөйри. Ниһаять, ул хатын-кызга хас җиңелрәк эш таба — ялланып хәрби әсирләрнең керләрен уа башлый. Җор куңелле һәм бик юмарт хатын булганга, Ав¬ густа апа элекке кайгыларыннан, үзе әйтмешли, бик тиз аерыла, ул боек чырайлы бәләкәй япон солдатлары турында бик кызганып, хәтта еламсырап сөйли торган иде. Япон офицерлары пленда чагында да солдат өле¬ шен ашаганнар, аларны үзләре өчен дә эшләтә торган булганнар. Берсе бигрәк тә каты бәгырьле булган, кулын буйыйсы килмәгәч, солдатларны таяк белән кый¬ наган. Августа апага Енисейдан су ташырга булышкан солдатны да кыйнаган ул. — Әй дөмбәсли бу минем япунымны. Солдат чүрә¬ кәй кебек кенә, үзе, җитмәсә, күзлек кигән. Ямага ие аның исеме, аны әйткәндә әллә ничек кенә телем көрмәк¬ ләнә ие. Шуннан тоттым да моңа үзебезчә Яша дип дәшә башладым. Шулай, беркөнне мин аңа: Яша, нишләп әле син аңа гелән-гелән юл куясың? Берәр мәртәбә ипи шүр¬ легенә менеп төш, дим. Ямага исә: ярамый, офицер бит, самурай...— ди. Минем өчен самурай ни, фәлән ни! Шу¬ лай беркөнне минем ярдәмчемне кыйный гына башлаган ие, моның таягын суырып алдым да әйдә тегенең башын ярырга! Ямаганың сүзенә караганда, теге оятыннан асылынмакчы булган икән дә, тик асылынмый калган, әсирләр белән өенә кайтып киткән. Самурай дигәч тә, аның да яшисе килә бит... Әсирләр турында мәзәк сөйләп, мине бер кат ял ит¬ тереп алганнан соң, Августа апа ничектер читкәрәк ка¬ рап һәм тыенкы гына елмаеп яңа хәбәр әйтте: — Ә ирем өчен юкка гына яшь түккән икәнмен мин. Иптәш Шамов сау-сәламәт икән! Үзенә яшьрәк, чибәррәк бер нәмәрсә тапкан... Тимофей Шамов сугышта үтерелмәгән булып чыкты. Ул, үлүе турында кәгазь юнәтеп, гаиләсеннән качып яткан, хыянәт иткән. Мин дөньяның ачысын-төчесен күп күргән булсам 340
да, аһам әйткән хәбәргә ышанмый тордым. Шундый изге документны, ягъни үлем кәгазен ничек инде хурларга кирәк, дим эчемнән. Ләкин Августа апа көрсенеп кенә куйды, тәрәзә кашагасындагы хатны алып: — Мә, алайсам, ышанмасаң, укы! — диде. Тимофей Шамовның сеңелесеннән килгән хат иде бу. Абыйсына кунакка барып кайтмый торып ул үзе дә бу хәлгә ышанып бетмәгән, ә инде Тимофейны үз күзе белән күргәч аның битенә бәреп әйткән: оятың да юк икән, җир бит, бүтән мин сине туганым итеп санамыйм, дигән... Яңалык дисәң яңалык! Хәер, моның минем өчен га- җәпләнерлеге юк, сугышның кешеләрне бөеклеккә кү¬ тәрүе белән бергә, артык йомшак характерлы адәмнәр¬ не түбәнгә төшерүе, аларны бозуы да, әти әйтмешли, «бик табигый». Тимофей Шамов ниндидер зур генералда шофер булып эшләгән, рәхәт, тук тормыштан маемлап та киткән. ^Безнең окопта сугышчылар: «Кому — война, кому файда», дип юкка гына сөйләми торганнар иде шул. Ләкин нинди генә хыянәт, нинди генә кабахәтлек тә шома гына узмый. Фронтташ бер иптәшем: «Кешелек тарихында кабахәтләр бервакытта да җәзасыз калмый, калса да, иң күбе, бер дистә кабахәт качып кала»,— дип мине бик нык ышандырырга тырышып әйтә торган иде. Хыянәтчедән исән чагында үч алынмаса, барыбер үзе үлгәннән соң алына ул. Әллә тәкъдире җитепме, әллә инде ^ere фронтташ дустымның сүзе юш килүдәнме, шулай да Тимофей һәлак булган — аның өстенә бүрә¬ нәләр күтәрә торган кран ауган. Бу бүлекне тәмамларга да вакыт инде. Ләкин күңе¬ лем һаман әле мичне бик кызу ягып җылытылган ыз- бабызга тартылып тора. Без анда, Яңа ел табынында, сыек кына спирт эчеп һәм ярыйсы гына сыйланып тәмам эреп киткән идек. Кызчыкларның кәефе шундый күтә¬ релеп китте, хәтта алар безнең алда биеп тә күрсәттеләр. Без аларга дәрт биреп кул чәбәкләп утырдык. Кызлар миңа җырла да җырла дип бәйләнделәр, алар кайчан¬ дыр дәү әнинең бик яраткан оныгы — Люба апаның кызы Катяның әбисе каршында җырлаган җырын баш¬ каруымны үтенделәр. Мин, әлбәттә, шундук җырлап күрсәттем: 341
Очырткычка утырып Күккә менәсем килә; Дәү әнкәйне, алтынкайны, Өстән күрәсем килә... Бик аз эчкәнгә дә мәлҗерәп киткән Левонтий агай¬ ның күзеннән, зур борыны буенча, яшь тамчылары тә¬ гәрәп төште. Кеша да борынын мышкылдатып алды: — Ий-йе...— дип тирән генә көрсенеп куйды. Минем дә күзем әчетә башлады. —• Их, сезне, җыбыткылар!—дигән булдым да мин тиз генә мич башына менеп киттем. Мин, йокы аралаш кына, Левонтий агайның мине үбүен сиздем. Ул мине җилгә ярылган иреннәре белән колагымнан үбеп алды. — Кая менәсең инде анда, кая!—дип, Августа апа аны сөйрәп төшермәкче булды.— Аның тиздән ФЗУга китәсе бар бит, ял итеп алсын бераз. «Китәргә вакыт шул. Югыйсә, бөтенләй оныта яз¬ ганмын»,— дип иренеп кенә уйлап куйдым мин. Левонтий агайның Августа апага исе китмәде, «Үк¬ сез малаем бит ул минем», дип, битемә кайнар яшь¬ ләрен койды, ничәнче мәртәбә инде Потылицыннарны үз туганнарыннан да болайрак яратуын әйтте. Их, менә хәзер шушында күршекәе Катерина Петровна булса икән, ул аңа һәммәсен дә сөйләп бирер иде дә, тегесе аны шундук аңлап алыр иде. Аңламый ни, алар бик тә, бик тә дус булып яшәделәр бит. Шулай инде, Катерина Петровна аны сүгүен сүккәли иде. Сүксә соң, кирәккә сүккән и вәссәлам. Чөнки Левонтиең әүвәле заманда дөрес яшәмәгән, ай-һай, дөрес яшәмәгән дә соң ул! Левонтий агай шулай да минем янымнан төште. Шуннан соң мин берникадәр вакыт Августа апа белән Кешаның пышын-пышын сөйләшүләрен тыңлап яттым, ләкин аларның тавышлары ерагая бара, ерагая бара иде. Мин һәрвакыт бер үк төшне диярлек күрәм. Дөре¬ сендә мин әле ятканымда башта берни дә күрмәдем. Аннан төшемә чыршы керде, иске китаптан мин аны өй¬ ләнүгә юрауларын беләм. Моның төш кенә икәнен үзем белеп ятсам да, шулай да, моннан соң нәрсә булыр икән дип, тын гына көтеп калдым. Тик әлеге чыршым энәләре тырпаеп торган бик куе чыршылыкка әйлән¬ де — монысы әлбәттә гайбәткә иде. Аннары төшемә әллә нәрсәләр кереп бетте. Менә шәрә тәнле ир кеше пәйда 342
буЛды — мойысы ярый, чөнки шатлыкка бу.. Ул да тү¬ гел, ир кешем агач аяклы булып чыкты — димәк, озын сәфәр көтә. Бер заман ишек чалынып китте — монысы үлем-җитем. Мин үлемнән егыла-егыла качам икән, имеш, ләкин шунда упкынга мәтәлдем дә, ниндидер каты нәрсәләргә бәрелә-сугыла, аның дөм-караңгы төбенә төшеп киттем. Мин шундый озак очып төштем, болай озак төшүдән йөрәгем хәлсезләнде, үзем дә тәмам арып беттем. Гаҗизлектән ташка бәрелеп коймак булырга да әзер идем инде, тик ничек тә шул төпсез караңгы¬ лыктан котыласы гына иде. Мин әлсерәп тын ала ал¬ мый торган бер минутта, ниһаять, бала елаган тавыш ишеттем һәм шул тавыш килгән якка очып бара баш¬ лагач уянып киттем. Капа морҗа артына елышып калтыранып утыра. Мин аны маңгай чәченнән сыйпарга теләгәч, ул куркуыннан йомгак кебек бөрешеп килде. — Чү! Курыкма, елама! Мин идәнгә төштем. Өйдә беркем калмаган. Кеша да киткән. Лидка йоклап ята. Лия белән Августа апа, күрәсең, Капаны мич башына менгергәннәр дә үзләре сыер саварга чыгып киткәннәр. Мин суган бәйләменнән бер баш суган өзеп алдым да аны авызга кабып йод¬ рыгым белән яңагыма суктым. Авызымнан атылып чык¬ кан суган стенага пуля кебек килеп бәрелде. Бу фокус¬ ны мин берничә мәртәбә кабатладым. Капа, сабый бала дисәң сабый бала шул, елаудан туктап, «фзу»чы абый¬ сының әлеге фокусын үзе дә берничә мәртәбә ясап карады һәм тынычлангандай булды. Шуннан мин сагаеп кына Капаның ни өчен курыкканлыгын сораштым. Капа булдыра алганча миңа шуны аңлатты: мин саташып кәҗә кебек бәэлдәгән булганмын, тыпырчынып та, кул¬ ларымны болгап та ятканмын. Миңа төшемдә бер ялгызыма гына бик куркыныч булгандыр, шунлыктан үз яныма ярдәмгә кешеләр ча¬ кырганмындыр, күрәсең. БӘХИЛЛӘШҮ Менә мин бала чагымның истәлекләрен сөйләп тә бетердем шикелле. Ул истәлекләрне язган чагында мин бик шат идем, ә менә алардан аерылыр вакыт җиткәч, әллә ничек кү¬ 343
ңелсез булып калды. Бала чак турында сөйләү — үзе үк аңардан мәңгегә аерылу дигән сүз бит ул. Ләкин еракта калган дөньям белән саубуллашыр ал¬ дыннан сезгә дәү әнием Катерина Петровна белән соң¬ гы күрешүем турында да сөйләп бирергә кирәктер дип уйлыйм. Кырык бишенче елның азагында мин армиядән Урал¬ га кайттым, шунда төпләнеп яши башладым. Ул елларда эшкә урнашулар, тормышыңны җайлап җибәрүләр .бик ансат булмады. Мәшәкать арты мәшә¬ кать чыгып, ярты ел вакыт сизелми үтеп тә китте. Кы¬ рык алтынчы елның җәендә генә мин Себер ягына ыч¬ кына алдым. Мин солдат формасыннан (гражданский киемнәрне юнәтеп өлгермәгән идем әле), медаль һәм төймәләрем¬ не елкылдаганчы чистартып, Енисейны кичтем һәм ту¬ ган авылымның туфрагына аяк бастым. Мин йортыбызга ындыр артлатып кына кайттым. Авылда беренче күргән кешемнең нәкъ менә дәү әнием булуын теләдем мин, шуның өчен дә урамга кереп торма¬ дым. Бездә дә, күршеләрдә дә бакча киртәләренең ка¬ быксыз колгалары коелып беткән, казыклар урынында терәүләр, ботак яисә таяклар тырпаешып тора. Чүп үләнле ме*жалар бакчаларны һич аямый кысып бетергән¬ нәр. Үзебезнең бакчаны таудан агып төшкән агач кабык¬ лары белән ботак-сатаклар шундый басып киткәннәр, галифе чалбарыма эт тигәнәкләрен ияртә-ияртә мунчабыз янына килеп җиткәч тә әле мин түтәлләрне күрми тор¬ дым. Мунчаның түбәсен өермә алып аткан булса кирәк, аның ишеге дә бер читтә аунап ята, такта араларыннан исә быелгы үлән үсеп чыккан, ә мунчаның үзеннән төтен исе дә килми иде. Кечкенә генә кишәрлек бәрәңге җире дә аннары яшелчә үсентеләре бик куерып утырган бер¬ ничә түтәл генә күзгә чалына. Түтәлләрнең өй ягында- гысы уталган, анда кара туфрак шәрәеп күренә. Адашып кала язган әлеге түтәлләр дә, аякны ышкый-ышкый ашалып та, череп тә бетә язган бүрәнә түшәлмә дә, шулай ук аш өенең тәрәзәсе астына өелгән утын агач¬ лары да өйнең хуҗасы барлыгын белдерәләр иде. Боларның һәммәсен дә күргәч, ни өчендер минем эчем жу итеп китте, ниндидер көч мине бер урынга бас¬ тырып куйды да шуннан мине кузгатмый торды. Көчкә 344
генә атлап китеп ызбага якыная башладым. Куркып кына, бары аяк очымда гына атлап килдем. Ишек ачып куелган. Өйалдыннан чери башлаган агач исе килә, анда адашып кергән бер төклетура жуылдап очып йөри. Ишекнең дә, болдырның да буявы кубып беткән. Бары сайгакларның һәм ишек яңакларының чо¬ кырчыкларында гына сары таплар күренә иде. Мин байтак юл йөгереп килгән, өйнең салкынча һавалы ты¬ нычлыгын бозудан курыккан кешедәй, акрын гына, сак кына атласам да, киң ярыклы идән такталары барыбер күн итекләрем астында селкенеп алдылар һәм ыңгыра¬ шып куйдылар. Өйалды түренә якынайган саен караңгылык куера барды, идән иңкүләнә төште, почмакларын тычкан ти¬ шеп бетергән идәннең үзеннән дә, шулай ук идән ас¬ тыннан да күгәрек исе белән черек исе борынга аның саен катырак бәрелә иде. Дәү әни аш өендә, тонык тәрәзә янында йон йомгагы урап утыра иде. Мин ишек турысында туктап катып калдым. Җир шары өстеннән нинди-пипди давыллар шаулап узды! Ничәмә миллион кешенең язмышы буталып, чуа¬ лып бетте, дәүләтләрнең искеләре юкка чыгып, яңалары барлыкка килде, кешелек җәмгыятенә үлем белән яна¬ ган фашизм дөмектерелде — ә монда, бактың исә, гади генә такта шүрлек стенага пичек элеп куелган булса һаман шул килеш, бөрчекле ситсы пәрдә корылган ки¬ леш эленеп тора; мич алдында чуеннар белән зәңгәр кружка элек ничек утырып торган булса, хәзер дә шулай утыра; аскы киштәдән чәнечке-пычак һәм ка¬ шыклар ничек тырпаешып торган булсалар, хәзер дә шулай тырпаешып торалар, тик азая гына төшкәннәр, пычакның очы исә сынган, ә аш өеннән ачы күәс исе дә, сыерга болгатып бирә торган ашлы су һәм бәрәңге исе дә килми, калганнары гел үзгәрешсез, дәү әни дә үзенең яраткан урынында кул эшен тотып утыра. — Атакаем, нигә туктап калдың әле син бусагада? Түрдән уз әйдә, яныма кил! Кил, сөеклем, чукындырып алыйм үзеңне. Минем аягым сызлый... Курыксам да, сөенсәм дә бик каты авырта башлый..., Дәү әнием дә әүвәлге күнегелгән тавыш белән гади- чә генә сөйли, әйтерсең лә мин урманга яки дәү әтием янңна ышнага киткәнмен дә бераз гына тоткарланып 345
кайтып кергәннән соң дәү әнием минем хәлемне сора¬ шып тора. — Син мине танымассың дип уйлаган идем мин. — Язмаганны! Ничек танымыйм ди инде мин сине?! Мин шунда гимнастеркамны сыпырып куйдым, сы¬ нымны турайтып: «Исәнлек телим, иптәш генерал!» — дип, алдан ук уйлап куйган сүзләремне кычкырып әйт¬ мәкче булдым. Тик кая инде аңа хәзер генерал булу! Дәү әни аягына басмакчы иде дә, баса алмый, чай¬ калып китте һәм куллары белән өстәлгә ябышты. Тез өстендәге йомгагы идәнгә тәгәрәп төште, тик эскәмия астыннан мәчебез йөгереп чыкмады. Мәче юк, шуның өчен дә идән почмакларын тычканнар кимереп бетер¬ гән иде. — Картайдым шул инде, атакаем, картайдым... Менә аягым... Мин йомгакны күтәреп алдым да, аны чорный-чор- ный, бер үк вакытта дәү әниемнән күземне алмыйча, акрын гына аның янына килдем. Дәү әниемнең куллары бөрешеп калган. Кул тире¬ ләре саргайган, суган кабыгы кебек ялтырап тора. Хезмәт иләгән тиресе аша кулының һәр бөртек сөяге күренә. Аннары күгәргән таплары зәңгәрләнеп тора — алары өсте-өстенә өелгән көзге яфраклар кебек. Дәү әнинең җегәрле тәне үз хезмәтен үти алмый башлаган, имгәнгән, хәтта җиңелчә генә сугылган җирләрен дә бу тән хәзер кан белән сугара алмый икән инде. Дәү әни¬ нең яңаклары эчкә баткан. Картайгач, һәммәбезнең дә яңаклары әнә шулай суырылып калачак. Без барыбыз да дәү әнигә охшаган, киң яңаклы һәм калку сөякле. Дәү әни ямьшек иреннәре белән елмаерга тырышып карады: — Нигә шулай текәп карыйсың? Әллә матураеп кит¬ кәнменме? Мин төргәгемне ташладым да дәү әнине көрәп дияр¬ лек кочагыма алдым. — Дәү энекәем!.. Исән калдым бит мин, исән! Дәү әни, минем күкрәгемә кош кебек төртелеп: — Догамнан ташламадым, бер дә ташламадым! —■ дип тиз-тиз пышылдады. Ул минем йөрәк турымнан үбеп алды һәм янә баягы сүзен кабатлады:— Ташламадым, көн-төн синең өчен дога кылдым... — Шуның өчен дә исән калганмын, әйе бит? 346
— Посылканы алдыңмы соң? Посылканы? Дәү әнием вакыт тойгысын да югалткан иде инде. Күптән булган хәлләр аның өчен хәзер генә булган кебек тоела, бүгенге нәрсәләрнең күбесен ул оныта, чөнки алар аның томанлы зиһенендә югала һәм төс¬ сезләнә баралар иде. Кырык икенче елның кышында безне, фронтка озатыр алдыннан, берникадәр хәрби белемгә өйрәттеләр. Пол¬ кыбыз запас полк булып, безне бик начар ашаттылар, ә тәмәкене бөтенләй дә бирми торганнар иде, мин аны өйдән посылка алучы солдатлардан терәтә идем. Бер¬ вакыт иптәшләремә бурычымны кайтарыр көн дә килеп җитте. Озак кына икеләнүләрдән соң мин өйгә тәмәке сорап хат яздым. Нужадан үзенең дә башы чыкмаган Августа апа за¬ пас полкка кечерәк капчык белән тәмәке җибәрде. Тә¬ мәке эченнән вак кына турап киптергән бер уч сохари белән бер стакан эрбет чикләвеге дә чыкты. Бу күчтә¬ нәчне бер төргәккә тегеп дәү әнием җибәргән булган. — Кая, карыймчы үзеңә бер туйганчы? Мин, дәү әнинең соравын канәгатьләндереп, тыныч кына басып тордым. Аның шәлперәйгән битендә Кызыл Йолдыз эзе калды — дәү әни минем күкрәгемнән генә иде инде хәзер. Ул мине кулы белән капшады, үземне сыйпап-сыйпап куйды. Аның күзләре күптәнге хатирә¬ ләр сөреме белән капланган, ул мине дә узып каядыр еракка карап тора шикелле иде. — Дәү үскәнсең син, бик дәү!.. Әниең мәрхүмә күрсә ие икән үзеңне, әй сөенер ие дә инде...— Әниемне искә төшерде исә дәү әнинең тавышы калтырап китә, һәм ул миңа, ачуланмыйсыңмы дигәндәй, сорау катыш күзләре белән карап куя. Элегрәк мин аның әнием турында сөй- ләвен өнәми торган идем. Хәзер ул моның өчен минем ачуланмаганымны бик тиз сизеп алды, аннары ул шуны да абайлап алды: минем малайлык көйсезлекләрем уз¬ ган, яхшылыкка карата мөнәсәбәтем миндә бүтәнчә иде инде хәзер. Дәү әни нәрсәнедер кызганып, нәрсә¬ гәдер куана-куана, олы кешеләрдәй тыелгысызланып елады. — И гомерләр! Ходай тәгалә берүк аларны кире кайтара күрмәсен!.. Ходай дигәннән, ул мине һамап үзенең хозурына аласы килми бит әле. Шуңа күрә дә аяк астында гелән-гелән буталып йөрим. Кеше гүренә 347
кереп ятып булмый бит инде. Тиздән үләрмен кебек инде, үләрмен кебек... Мин: «Килешмәгәнне, сиңа үләргә бик иртә әле»,— дип әйтергә авызымны да ачкан идем инде, тик дәү әнием, акыллы түгел диген үзен, бер дә кәефсезләнмичә, минем башымнан сыйпап куйды, шуннан юмакай һәм буш сүзләрнең кирәге дә калмады. — Ардым мин, атакаем, бик ардым. Сиксән алтын¬ чы китте бит... Артель эшләмәслек эшләрне эшләдем. Синең кайтуыңны гына көттем мин. Көтә-көтә рухымны ныгыттым. Ә хәзер менә вакыты җитте инде. Тиздән үләм мин. Атакаем, берүк мине җирләргә кайта күр инде... Минем күзләремне йомдыра күр... Дәү әнинең хәле бетте, ул телен дә кыймылдата ал¬ мый башлады, бары кулымнан үбә, аны кайнар яшьләре белән чылата, мин исә кулымны аңардан алмый тора идем. Мин дә, тавыш-өнсез генә, күз яшьләремне коя идем. Бу күрешүдән соң күп тә үтмәде, дәү әни вафат булды. Миңа, күмәргә кайт дип, Уралга телеграмма суккан¬ нар иде. Ләкин мине производстводан җибәрмәделәр. Мин эшләгән вагон депосының кадрлар бүлеге началь¬ нигы: — Әниең яки әтиең булса икән әле. Югыйсә дәү әниләр, дәү әтиләр, тагын ниндидер кода-кодагыйлар өчен генә эштән аеру тиеш түгел...— диде. Дәү әнинең минем әтиемне дә, әниемне дә алыштыр¬ ганын, аның дөньяда иң-иң якын кешем булуын каян белсен соң инде ул начальник! Миңа аны фәлән җиргә олактырасы калган да бит, эшне ташлап, актык ышта¬ ным белән күн итегемне сатып булса да дәү әниемне күмәргә кайтасы калган да бит, тик мин моны эшли алмадым шул. Мин әле ул вакытта дәү әнине югалтуның нәрсә икән¬ леген, аның фаҗигасен аңлап та бетермәгәнмен. Әгәр бу хәл хәзер кабатланасы булса, мин дәү әнинең күзен йомдырыр өчен, аның белән бәхилләшер өчен Уралдан Себергәчә үрмәләп һәм җир тырмашып үткән булыр идем. Хәзер инде минем йөрәгем, гаебемне тоеп, бик сык¬ ранып тибә. Бу сыкрануым бер генә дә басылмастыр кебек. Дәү әнием каршындагы гөнаһымны йолар өчен 348
мин хәзер аны бүтән кешеләрнең күңелендә дә гәүдә¬ ләндерергә телим, ягъни, беренчедән, аның аша бүтән сөекле дәү әтиләрнең һәм дәү әниләрнең дә кешеләр йө¬ рәгендә изге ядкарь булып калуын теләсәм, икенчедән, дәү әниемнең дә алар йөзендә мәңге онытылмаслык бер хатирә булып яшәвен телим. Ләкин мин ничек кенә хи¬ кәяләп карамыйм, дәү әниемә карата булган тирән мәхәббәтемне укучыларга барыбер сөйләп бирә алмам кебек, шулай ук үземне аның каршында аклый да ал¬ мамдыр кебек. Дәү әнием анысы мине кичергән дә булыр иде, бил¬ геле, чөнки аның моңарчы да минем гөнаһларымны бик күп мәртәбәләр кичергәне бар иде. Ләкин шунысы бик кызганыч: ул хәзер дөньяда юк бит инде һәм булмая¬ чак та. Мине кичерерлек кеше юк шул инде хәзер, юк шул...
ЭЧТӘЛЕК Күңелдә сакланган әкият 5 Шәфәкъ чыпчыгының җыры 26 Агачлар һәркемгә кирәк 30 Җылудагы казлар 34 Печән исе 41 Алсу яллы ат 56 Тышы ялтыр, эче калтыр 75 Караңгы төндә 112 Пароход механигы Филипп абый 143 Җан сакчысы 154 Көз. Аның сагышлары һәм куанычлары . . .178 Миннән башка гына төшкән рәсем 194 Дәү әни бәйрәме 213 Ёракта сугыш бара 255 Бәхилләшү 343
УРТА ҺӘМ ӨЛКӘН ЯШЬТӘГЕ БАЛАЛАРГА АСТАФЬЕВ ВИКТОР ПЕТРОВИЧ ПОСЛЕДНИЙ поклон Повесть (на татарском языке) Редакторы С. Сибгатуллина. Художнигы В. Аккиратов. Художество редакто¬ ры Р. Шамсетдинов. Техник редакторы Ф. Абдрахманова. Корректорлары М. Хайруллина, 3. Бикмөхамматова. Наборга бирелде 28/VIII-1980 ел. Ба¬ сарга кул куелды 14/Х-1980 ел. Формат 84Х108'/и. Типография кәгазе № 1. Гарнитура литературная. Печать высокая. Учет. изд. табагы 19,0. Якынча басма табагы 18.5. ИБ № 1883. Заказ М-127. Тираж 15 000. Бәясе 75 тиен. Татарстан китап нәшрияты. Казан, Бауман урамы, 19. Татарское книжное издательство, Казань, ул. Баумана, 19. Татарстан АССР Нәшрият, полигра¬ фия һәм китап сәүдәсе эшләре дәүләт комитетының Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинаты. Казан, Бауман ур., 19.
Астафьев В. П. А86 Бәхилләшү. Повесть. Т. Нурмөхәммәтов тәрҗе¬ мәсе. Татарстан китап нәшрияты, 1980. 350 бит. Бу повестьның герое. Витя исемле малай, сабый чагыннан ук ятим калып, дәү әнисе кулында үсә. Тормыш газаплары да, Себернең кырыс табигате дә аңарда булган күркәм сыйфатларны үзгәртә алмый, кире¬ сенчә, аның характеры Енисей кыяларының чакма ташлары кебек ныгый гына бара. Повесть герое соңыннан илебезнең мәшһүр язучысы булып китә. «Мин үземнең мәхәббәтемне кешеләргә чүмечләп-чүмечләп өләшеп йөрер идем>,— ди ул үзенең бер хикәясендә. Әлеге китап та автор¬ ның дәү әнисенә һәм гомумән кешеләргә карата әнә шундый олы мәхәббәт хисләре, игелекле хисләр белән сугарылган. Повесть авторның 1972 елда «Молодая гвардия», 1978 елда «Сов¬ ременник» (Мәскәү) нәшриятларында басылган «Повести о моем современнике» һәм «Последний поклон» китапларыннан алып тәр¬ җемә ителде. А 70803—300 Ml 32 (03)—80 153—80 Р2