Автор: Толстой Л.Н.  

Теги: уйдырма  

Год: 1970

Текст
                    ЖЖТОЛСТОИ
ЕГЕТЧЙК


Л.Н.ТОЛСТОЙ ЕГЕТЧӘН Повесть П Ч у п а е r с a ft СЕЛЬСКАЯ БНЬ^СТШ Альметьевского Р~У* ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ Казан 1970
Т-56 ИНДЕКС PI K. Мицлебаев тәрҗемәсе бүлек ЕГЕТ ЧАГЫМ КАЙЧАН БАШЛАНДЫ 7-6-3 218-69М УРТА ҺӘМ ОЛЫ ЯШЬТӘГЕ МӘКТӘП БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН Дмитрий'белән ике арадагы дус¬ лык мине тормышка, яшәү максатына һәм кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре¬ нә яңача карарга өйрәтте, дирән идем. Ул карашның асылы; кеше мәңгелек бер нәрсәгә —■ әхлак ягыннан камил¬ ләшүгә омтылырга тиеш, ә моңа ире¬ шүе бик ансат, дип уйлаудан гыйба¬ рәт иде. Тик моңа хәтле мин шушы караштан килеп чыга торган яңа фи¬ керләр ачу, киләчәгемне хезмәттә, әх¬ лаклы итеп үткәрергә бер дигән план¬ нар кору белән генә ләззәтләндем;, көннәрем исә һаман шул вак-төяк, буталчык нәрсәләр белән мавыгып эшсезлектә үтә барды. Мин үзалдыма пышылдап кына асыл егет дип йөрт¬ кән сөекле дустым Дмитрий белән икәү төрле яхшылык¬ лар эшләргә хыялландык, ләкин ул изге ниятләр күңе¬ лемә ятып бетмиләр, аларны бары тик акыл гына ошата иде әле. Ә беркөнне шундый уйлар башыма килгәч, мо¬ раль ачыш ясагандай тоелды. Моңарчы күпме вакытым¬ ны бушка уздырганмын бит, дип уйладым да ~ котла¬ рым очты, әлеге уйларны көне-сәгате белән гамәлгә ашырасым, шуңа турылыклы булып яшисем килде. Менә шунда егет чагым башланып китте дә инде. Миңа ул чагында уналты тулып килә иде. Минем янга әле дә булса укытучылар килеп йөриләр. St.-Jérôme укуыма күз-колак иде, шуңа күрә теләсәм-теләмәсәм дә, 3
университетка әзерләндем. Укудан тыш мин ялгыз ка* лып әллә ниләр турында хыяллана, уйлана торган идем, дөньяда иң көчле кеше булу өчен гимнастика ясый идем, бер максатсыз бүлмәләр буйлап, бигрәк тә кызлар бүл¬ мәсенең коридорында йөренә һәм көзгегә карана идем, тик көзге яныннан һәрвакыт бик нык күңелем төшеп, гарьләнеп китә идем. Мин төскә-биткә ямьсез икәнемә тәмам төшендем, алай гына да түгел, мин үземне һич югы шундый чакта әйтелә торган сүзләр белән юата гына да алмадым. Минем чырайда күркәмлек, акыллы¬ лык яисә затлылык чагыла диярлегем юк иде. Бернинди күркәмлек тә юк — гап-гади, килбәтсез авыз-борын; бә¬ ләкәй соры күзләрем исә көзгегә текәлгән чагымда, акыллылык чагылдырудан битәр, аңгыралыкны күрсәтә¬ ләр иде. Кыюлык тагы да чамалырак күренә: буйга- зур, яшемә күрә гаҗәп көчле була торып та, йөзем әллә нинди генә — бөтенләй изрәгән, гайрәтсез иде. Минем чырайда хәтта затлылык дигән нәрсә дә сизелми, кире¬ сенчә, мужик чырае, аяк-куллары-м да мужикныкыдай иләмсез, ә андый булу миңа ул чагында бик оят тое¬ ла иде. II б ү л е к ЯЗ Мин университетка керәсе елны Изге атна1 ничектер соңгарып, ап¬ рель азагында килде, шуңа күрә имтиханнар Фома атнасына 1 билге¬ ләнде, ә Интегү атнасында1 мин ураза тотарга һәм шул ук вакытта имтиханга әзерләнеп җитәргә тиеш идем. Карл Иваныч: «Атасы артыннан улы да килеп җитә»,— дип атаган җепшек кардан соң өч-дүрт көн рәт¬ тән җилсез, җылы һәм аяз булды. Тышта карның әсәре дә калмады, лепердәвек бетеп, юеш урамнар ял¬ тырап китте, гөрләвекләр шаулап 1 Дини бәйрәм атналары. ага башлады. Өй түбәсеннән соңгы тамчылар тамды, тәрәзә алдындагы бакчада агач бөреләре бүртте, ишек алдында туңган тирес өеме яныннан аранга кадәр сук¬ мак салынды һәм болдыр тирәсендә таш араларыннан ямь-яшел чирәм шытып чыкты. Язның күңелләргә аеру¬ ча нык тәэсир итә торган чагы: якты, әмма әлегә сүлпән кояш нурлары һәрнәрсә өстендә ялт-йолт килеп җемел¬ ди; гөрләвекләр ага; ара-тирә жир күренә башлый; һава саф, ә күгелҗем күк йөзендә тасма-тасма ефәк болыт¬ лар йөзә. Миңа нишләптер язның әнә шушы тәүге көн¬ нәре зур шәһәрдә ныграк сизеләдер, күңелгә ныграк тәэсир итәдер төсле тоела «■= күрүен азрак күрәсең, әмма күбрәк сиземлисең. Кояш ике кат тәрәзә аша саруларымны кайнатып бетергән класс бүлмәсенең идәненә тузанлы нурларын сибә; мин, тәрәзә янына баскан килеш, кара тактада нин¬ дидер озын гына алгебраик тигезләмә чишәм. Бер ку¬ лымда Франкерның таушалып беткән «Алгебра»сы, икенче кулымда бур кисәге, аның белән инде мин кул¬ ларымны да, битемне дә, кыска фрагымның җиңнәрен дә буяп бетергәнмен. Җиңнәрен сызганып, алъяпкыч буган Николай ке¬ ләшчә белән бакчага караган тәрәзәнең кадакларын кәкрәйтә, замазкасын кубара. Аның тәрәзә янында кай¬ нашуы һәм бертуктаусыз шакылдатуы минем игътиба¬ рымны үзенә тарта. Өстәвенә минем бер дә кәеф юк, үз-үземнән канәгать түгел чагым, һич кенә дә чыгарып булмый бит: исәпли башлаганда хата җиткән дэ, хәзер инде яңабаштан тотынырга кирәк: бурны ике тапкыр идәнгә төшереп җибәрдем, битем-кулым буялып бетте, такта сөртә торган болыт, белмим, кая киткәндер; Ни¬ колайның тук-тук бәрүе нервларыма тия. Ачуланасым, сукранасым килә; бур белән «Алгебра»ны ташладым да бүлмә буйлап йөренә башладым. Шул чак бүген Интегү чәршәмбесе, безнең тәүбә кыласы көнебез икәне, җыен начарлыктан тыелырга кирәклеге исемә төште дә кинәт кенә юашланып калдым, шуннан Николай янына бардым. Тавышыма иң юаш төс бирергә ты¬ рышып: Кая, Николай, булышыйм әле үзеңЬ,"- дигән булдым. Ачуымны басып, аңа булышып яхшылык эш¬ лим, дигән фикер мине отыры юашландырды. 4 5
Замазка инде кубарылган,' кадаклар кәкрәйтелгән, ләкин Николай ничек кенә тартмасын, рам урыныннан кузгалмады. „ «Әгәр дә хәзер- икебез бергә тартуга чыкса,— дип юрадым мин,—гөнаһ була, аннары инде бүген башка укырга-язарга ярамый». Тәрәзә рамы кубып урыныннан чыкты. — Моны кая илтәсе? — дидем. Николай минем тырышлык күрсәтүемә гаҗәпсенде, ризалык бирергә теләмәде. — Рөхсәт итегезче, үзем генә илтим,*—дип җавап кайтарды ул,— буташтырырга ярамый, чоланда мин аларга номер сугам. Тәрәзә рамын күтәрә-күтәрә: — Мин дә билге ясармын,— дидем. Чо'лан ике чакрым, тәрәзә рамы ике тапкыр авыррак булса, мин сөенер генә идем шикелле. Николай өчен эш¬ ләп арыйсым, алҗыйсым килде. Мин бүлмәгә әйләнеп кергәндә, бәләкәй кирпечләр, тоз пирамидалары инде ике тәрәзә арасыннан кырыйга алып куелган, ә Николай канат белән комны һәм йокыга талган чебеннәрне ачык тәрәзәдән себереп төшерә иде. Бүлмәгә инде хуш исле саф һава тулган. Шәһәр шау-шуы һәм тәрәзә ал¬ дындагы бакчада чыпчыклар чыркылдашканы ишетелә иде. һәрнәрсә дә ялт итеп яктырып, бүлмәгә ямь кереп китте, акрын искән язгы җил «Алгебра»ның битләрен һәм Николайның чәчен тузгыта. Мин тәрәзә төбенә ки¬ леп утырып, бакчага таба иелдем дә уйга калдым. Кинәт күңелем ниндидер бөтенләй яңа, рәхәт һәм гаҗәеп җөчле бер хис белән тулды. Анда-санда ачык1 яшел кыяк төртеп килүче càn-сары нәни сабаклы чирәм күренә башлаган дымсу җир; кояшта җем-җем итеп, туфрак һәм йомычка кисәкләрен агызып алып барган гөрләвекләр; тулган бөреләре белән тәрәзә алдында ук тирбәлеп утырган кызгылт сирень куагы; куак арасында мәш килеп чыркылдашучы кошлар; кардан юешләнеп каралган койма; барыннан да битәр әлеге хуш исле дымсу һава белән шат кояш миңа ап-ачык аңлаешлы итеп ниндидер, яңа, гүзәл нәрсә турында сөйләделәр. Гәрчә аларның ничек сөйләгәнен төшендереп бирә алма- сам да, һич югы аны ничек тойганымны аңлатырга ■ - 6 тырышырмын: матурлык, бәхет һәм игелек турында, аларның бер-берсеннән башка яши алмавын, хәтта ма¬ турлык, бәхет һәм игелекнең бер үк нәрсә булуын, алар¬ га ирешүе минем өчен ансат икәнен сөйләделәр. «Моңар¬ чы мин' берни аңламаганмын, элекләре әшәке бәндә булганмын, ә киләчәктә игелекле һәм бәхетле кеше бу¬ лачакмын! — дип сөйләндем мин үз-үземә.—Тизрәк, тизрәк, шушы минутта ук икенче кеше булырга да башкача яши башларга». Шулай уйласам да, мин гәле шактый вакыт хыялланып, кыл да кыймылдатмыйча, тәрәзә төбендә утыра бирдем. Сезнең җәен салынкы көнне көпә-көндез йокларга ятканыгыз, кояш баеганда уянып, күзегезне ачканыгыз һәм җилдә киерелеп тәрәзә төбенә шап та шоп бәрелгән киндер пәрдә астыннан яңгыр тамчылары сарган һәм, күләгә төшеп, миләүшә төсенә кергән юкә аллеясын, кояшның соңгы нурларында ялтыраган юеш бакча юлын күреп алганыгыз, кошлар¬ ның күңелле чыркылдашуларын кинәт ишеткәнегез, тәрәзә яктысында үтә күренеп бөтерелүче бөҗәкләрне күргәнегез, яңгырдан соңгы һаваны иснәгәнегез һәм: «Ни битем белән шундый кичне йоклап яттым икән»,— дип уйлаганыгыз һәм, дөньяның тәмен татыйсым килә, бакчага чыгам, дип сикереп торганыгыз бармы? Әгәр дә бар икән, мин әнә шул чакны кичергән зур хисне аңлы? алырсыздыр. • * III бүлек ХЫЯЛ «Бүген тәүбә кылам да гө¬ наһларымнан арынам,— дип уйладым мин,— аннары инде башка гөнаһым булмас... (Шунда үземне бик нык бор¬ чыган гөнаһларымны исемә төшердем.) Якшәмбе саен чир¬ кәүгә бармый калмам, аннан кайткач та бер сәгать инҗил 1 укырмын, аннары университет¬ та укый башлагач кулыма ке¬ 1 Инщил (Евангелие) — христианнарның беренче дини китабы. 7
рәчәк билеттан ике сум илле тиенне (ягъни уннан бе¬ рен) ай саен ярлыларга биреп барырмын, тик беркемгә дә белгертми бирермен: теләнчеләргә-түгел, җан иясе дә белмәгән фәкыйрь-фокараны, берәр ятимне, я бул- маса карт-корыны эзләп табармын». «Үземә бер бүлмә булыр (St.-Jérôme’HbiKbiH бирерләр инде), аны мин үзем җыештырып, искиткеч пөхтә ител тотармын; хезмәтчегә бернинди эш тә кушмамын. Ул да бит минем шикелле үк адәм баласы. Аннан универси¬ тетка көн саен җәяү йөрермен (әгәр дә дрожка бирәлә.р икән инде, анысын да сатып акчасын ярлыларга тотар¬ мын), барысын да төгәл итеп үтәрмен («барысын да» дигәнемнең нәрсә икәнен һич әйтә алмасам да, аның акыллы, аңлы, тел-теш тидергесез көн итү икәнен яхшы , аңлый идем). Лекцияләр язармын, хәтта фәннәрне алдан үзләштереп куярмын да беренче курста иң алдынгы булырмын һәм диссертация язармын; икенче курста инде барысын да алдан белеп торырмын, шунда мине турыдан-туры өченче курска кертеп утыртырлар да, ун¬ сигез тулганда ике алтын медаль белән, иң алдынгы кандидат булып укуны тәмамлармын, аннан соң ма¬ гистр, доктор исеме алып, Россиядә беренче галим бу¬ лырмын... Мин әле бөтен Европа күләмендә иң зур галим була алам... Аннары нишләрмен? —> дип сорау куйдым мин үз-үземә, тик шунда ук бу хыялның масаю, гөнаһ икәне башыма килде, аны бүген кич белән үк тәүбә кылдыручыма әйтергә кирәк 'булыр, дип уйлап алдым да фикернең башына ÿK әйләнеп кайттым:—лек¬ циягә әзерләнергә Чыпчык тауларына җәяү йөрермен; анда берәр агач төбенә утырып укырмын; ара-тирә анда капкалап алырга сырма, Педоттидан пирожокмы, башка берәр нәрсәме алып барырмын. Ял иткәннән соң берәр матур гына китап укырмын, яки берәр күренешне рәсемгә төшерермен, яисә берәр төрле инструментта уйнармын (флейта уйнарга өйрәнәчәкмен). Аннары ул да Чыпчык тауларына күңел ачарга йөри башлар-Һәм бервакыт минем янга килер дә кем булуымны сорарГМин аңа моңсу гына карап куярмын да: мин бер рухани улымын, бары шушында гына, япа-ялгыз чагымда гына үземне бәхетле хис итәмен, диярмен. Ул миңа кулын сузар, берәр җылы сүз әйтеп, яныма утырыр. Без һәр- көнне шунда барып йөрербез. Дуслашып китәрбез, мин аны үбәрмен?) Юк, алай килешми. Киресенчә, бүгенге көннән башлап хатын-кызга күтәрелеп тә карамам, кыз¬ лар бүлмәсенә аяк та басмам, хәтта яныннан да үтмәскә тырышырмын, ә өч елдан тотам да әйләнәм, башка чы¬ гам. Күбрәк хәрәкәтләнермен, көн саен гимнастика ясармын һәм егерме бишкә җиткәндә, Рапподан да көчлерәк булырмын. Беренче көнне сыңар кулым белән биш минут буена ярты потны, икенче көнне егерме бер кадакны, өченче көнне егерме ике кадакны күтәрәм, аннары, көн саен шулай арттыра барып, ике кулыма да дүртәр пот күтәрүгә ирешеп, хезмәтчеләрнең барысын¬ нан көчлерәк булам; кем дә кем миңа начар сүз әйтә- нитә калса, яки аның турында ярамаган сүз ычкындыра калса, менә шулай сыңар кулым белән якасыннан эләктерәм дә җирдән бер-ике аршын күтәрәм, көчемне күрсен өчен бераз тоткач җиргә бастырам; хәер, монысы да килешә торган эш түгел; юк, ярый, мин бит аңа явызлык эшләмим, үземнең кем икәнемне генә...» Бала чак һәм үсмер чаклардагы шикелле үк, егет чагымда да сабыйларча хыяллануым өчен мине гафу итә күрсеннәр. Әгәр миңа бик озак яшәргә язган булса, һәм хикәям яшемнән калышмаса, җитмешкә җиткәч тә, нәкъ менә хәзерге кебек, гаҗәп сабыйларча хыялланыр идем. Мазепаны яраткан Мариядәй, мин тешсез картны да берәр гүзәл яоатса иде, акылга саерак улым колак ишетмәгән, күз күрмәгән вакыйга аркасында министр булып китсә иде, яисә кулыма кинәт әллә ничә мил¬ лион сум акча керсә иде, дип хыялланачакмын. Минем¬ чә, ләззәтле һәм юанычлы хыялга бирелү сәләтеннән кеше яшь чагында да, картайгач та мәхрүм түгелдер. Ләкин, хыялның гамәлгә ашмас тылсымлы якларын искә алмаганда, төрле яшьтә төрлечә, һәркем үзенчә хыяллана. Мин үсмер чагым бетеп, егет чагым башлан¬ ды дип санаган чорда хыяллануым дүрт төрле хискә нигезләнгән иде, менә алар: аны, /хыялымдагы кызны сөю,— аның хакында мин һәрвакыт бер үк төрле фикер йөрттем һәм аны берәр җирдә очратыр кебек идем. Ул бераз Сонечкага да, бераз Василий хатыны Машага да (аның тагаракта кер юган чагына), бераз теге, мин әллә кайчан театрда, күрше ложада күргән, - ап-ак муенына энҗеләр таккан хатынга да охшаган идёЗ Икенче хис—яратылуны ярату иде. Бар кешегә билгеле 8
буласым, яраттырасым килде. Николай Иртеньев дип исемемне әйтүгә, бар. кешенең үземне төрле яктан сырып алуын күрәсем, нәрсә өчен булса да рәхмәт әйтүен ише¬ тәсем килде. Өченче хис •—беркем күрмәгән бәхеткә, шөһрәтле бәхеткә өмет, акылдан шаштырырлык өмет иде. Менә-менә берәр гадәттән тыш хәл килеи чыгар да, кисәк кенә дөньяда иң бай һәм иң данлыклы кеше бу¬ лып китәрмен, дип ышанып, бертуктаусыз ниндидер тылсымлы, бәхетле очракны сагалап йөрдем. Мин гел, менә башланыр да, адәм баласы ирешә алырдайның ба¬ рысына ирешермен, дип көттем; мин юк җирдә башлана икән инде, дип уйлап, кая барсам да ашыктым. Иң әһәмиятле дүртенче хис — әйтеп бетергесез үкенү һәм үземә үзем нәфрәт белән карау иде. Ләкин ул үкенү- пошынуда хәсрәт дигән нәрсәнең әсәре дә булмыйча, бәхеткә өметләнү бар иде. Миңа бөтен үткәнеңнән аерылу, нәрсә булганын оныту, тормышыңны, андагы барлык мөнәсәбәтләрне өр-яңадан үзгәртеп кору җиңел һәм табигый булып тоелды, шуңа күрә үткәнем мине бер дә авырсындырмады, бәйләп тормады. Мин хәтта үткән¬ нәремә җирәнеп караудан тәм табып, аны тагы да күңелсезрәк итеп күрергә тырыштым. Үткәннең буяу¬ лары карарак булган саен, бүгенгем аңардан яктырак, ә инде киләчәгем бөтенләй ал да гөл төсле тоелды. Әнә шул үкенү һәм камилләшергә омтылу минем рухи үсе¬ шемнең ул чорында төп этәргече булды, үземә, кеше¬ ләргә, ходай яраткан дөньяга карашыма яңа нигез сал¬ ды да инде. Дөньяда хөкем сөргән ялганны һәм бозык¬ лыкны күңелем дәшми-тынмый гына кабул иткән чак¬ ларда ничәмә-ничә мәртәбә көтмәгәндә кыюланып китеп ялганга каршы баш күтәргән, үткәнне зәһәрләнеп фаш иткән, бүгенгенең мәгънәсен ачып биргән, шуны яратыр¬ га мәҗбүр иткән һәм киләчәктә дә яхшылык белән бә¬ хет вәгъдә иткән игелекле, куанычлы тойгы! Син кайчан да булса яңгыраудан туктарсыңмы икәнни?. IV бүлек БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ КЕШЕЛӘРЕ еУл язны nanâ өйдә сирәк булды. Әмма инде өйдә чакларында ул, күтәренке күңел белән, фортельянода үзе яраткан җыен килде-китте көйләрне дыңгырдатып утыра, күзләрен майландырып Мими турында да, безнең барыбыз турында да төрле мәзәк¬ ләр уйлап чыгара: Грузия шаһзадәсе Ми- миның атта йөргәнен күреп гашыйк булган икән дә Синодка хатынын аеруны сорап гариза биргән икән, дипломатны Венадагы илчегә ярдәмче итеп җибәрәләр икән, ди, үзе бер дә көлми; Катенька үрмәкүчтән шүрләгәнгә, аны үрмәкүч белән куркыта; безнең дусларыбыз Дубков белән Нехлюдовка ул бик ягымлы; безгә дә, кунакларга да бертуктаусыз киләсе елны ниләр эшләячәген сөйли иде. Бу планнар көн саен диярлек үзгәреп һәм бер-берсенә каршы килеп торса да, искиткеч кызыкдъ! булганга, без онытылып тыңлый¬ быз, ә Любочка, бер-бер сүзен төшереп калдырмыйм тагы дип, папаның авызыннан күзен дә алмый. Папа әле безне Мәскәүдә университетта калдырып, үзе Любочка белән ике елга Италиягә китә, әле Кырымда, диңгез буеннан утар сатып ала да безнең белән җәй саен шунда бара, әле барыбызны да алып Петербургка китеп урнаша һ.б. Тик папада, күңел күтәренкелегеннән тыш, соңгы вакытларда тагы бер үзгәреш сизелә баш¬ лады, һәм моңа мин бик гаҗәпләндем. Папа үзенә модалы киемнәр — яшькелт-сары төстәге фрак белән тасмалы панталон, өстенә ятып торган озын бекеша 1 тектерде; ул кунакка барганда, бигрәк тә бер ханым янына киткәндә (аны телгә алган чагында Мими уфтан¬ мый калмый, аның чыраеннан: «Нарасилар! Бәхетсез гыйшык! Әле ярый ул үлеп котылды»,— дигән сүзләр укый аласың), папйдан еш кына гаҗәп тәмле хушбуй исләре килә. .Мин бу,кышны папаның картадан бәхетле булганын Николайдан ишеттем, чөнки папа үзе уйнавы 1 Биле бөрмәле бишмә^ 11
хакында безгә бер сүз сөйләмәс иде; ул искиткеч күп откан да акчасын ломбардка салган һәм язын уйнамас¬ ка булган. Менә шуңа, тыела алмам дип куркып, тиз¬ рәк авылга китәсе килгәндер. Ул минем университетка кергәнемне дә көтмәде, пасха үткәч тә, кызларны алып Петровскийга китәргә ниятләде, Володя белән без соң¬ рак кайтырга тиеш идек. Володя ул кышны яз җиткәнче Дубковтан аерылма¬ ды (Дмитрий белән исә аралары суына башлады). Аларның иң тәм тапкан нәрсәләре, сөйләүләренә кара¬ ганда, шампанский чөмерү, атлар җиктереп ниндидер бер туташның (алар аңа икәүләшеп гашыйк булганнар иде бугай) өе тирәсенә барып чыгу һәм хәзер инде бала¬ чага балында түгел, бәлки чын балларда визави танце¬ вать итеп йөрү иде. Бу хәл, Володя белән без бер-бере¬ безне яратсак»та, безне бик нык аерды. Бер-беребезгә ни уйлаганыбызны әйтергә кыюлыгыбыз җитмәде, чөнки укытучылардан дәрес алучы малай белән зур балларда танцевать итеп йөрүче кеше арасында икебез дә әллә ничаклы аерма сиздек. Катенька инде тәмам җиткән кыз булды, романнар укый башлады, озакламый ул кияүгә дә чыгар, дигән фикер миңа инде көлке тоелмый иде; Володяның өлкәнрәк булуына да карамастан, алар үзара әллә ни килештермәделәр, хәтта бер-берсен дош¬ ман ук күрәләр иде бугай. Гомумән, өйдә үзе генә кал¬ ганда, Катеньканы романнан үзгә нәрсә кызыксындыр¬ мады, һәм ул күпчелек вакытын ямансулап үткәрде; өйгә ир-ат килдеме, ул бөтенләй үзгәрә: җанлана, ягым¬ лылана, күзләрен әллә нишләтеп бетерә, аның нигә шулай итенүен мин һич аңлый алмый идем. Соңыннан сүз арасында аның авызыннан, кыз кешегә бары бер¬ төрле чытлыклану — күз уйнату гына килешә, дигән сүз¬ не ишеткәч кенә, ни өчен шулай кылануының серенә төшендем, бу хәл башкаларны бер дә гаҗәпләндерми иде булса кирәк. Любочка да инде ярыйсы ук озын күлмәк кия башлады, аның җеп аяклары бөтенләй күренми диярлек, шулай да ул элеккеге шикелле үк 'яшькә йомшак иде. Хәзер инде ул, гусарга чыгам, дими, бәлки берәр җырчыга яки музыкантка чыгам, дип хыял¬ лана, шуңа күрә музыкага чынлап торып өйрәнә иде. St.-Jérôme безнең өйдә мин имтихан биреп бетергәнче генә яшисен белеп, ниндидер бер графта үзенә эш’та- бып куйды һәм шуннан бирле безнекеләргә ничектер кимсетеп карый башлады. Өйдә сирәк күренде. Ул ва¬ кытларда зур купшылык саналган папиросны тартып, ниндидер күңелле көйләр сызгырып йөрде. Миминың көннән-көн кәефе кырыла барды һәм, без үсә .башлаган¬ нан бирле, беребездән дә игелек көтмәде бугай. Мин төшке ашны ашарга төшкәндә, бүлмәдә Мими, Катенька, Любочка һәм St.-Jérôme гына утыралар, папа өйдә юк, Володя .үз бүлмәсендә иптәшләре белән имти¬ ханга әзерләнә, ашны да шунда гына китерергә кушкан иде. Гомумән, соңгы вакытта өстәл янында Мими баш, тик без аңы беребез дә санга сукмыйбыз, шунлыктан төшке ашның бер яме дә калмады. Төшке аш хәзер maman яки әби исән чагындагы кебек билгеле бер сәгать¬ тә бөтен гаиләне бергә җыя һәм көнне икегә бүлә тор¬ ган йола булудан туктады. Без инде соңгарабыз, икенче блюдоны гына ашарга төшәбез, кызыл аракыны стакан¬ лап җибәрәбез (моңа үрнәкне St.-Jérôme үзе күрсәтә), урындыкка җәелеп утырабыз, ашап бетермичә торып китәбез һәм башка шундыйрак ярамаган эшләрне эшлибез. Хәзер «инде төшке аш элеккеге шикелле гаилә¬ нең шатлыклы тантанасы булудан туктады, Элекләре Петровекийда сәгать икедә һәммә кеше төшке ашка дип юынып, киенеп-ясанып, кунак бүлмәсендә күңелле генә чөкердәшеп, билгеләнгән вакытны көтеп утыра торган иде бит. Нәкъ менә официант бүлмәсендәге стена сәгате икене сугар алдыннан гырылдарга тотынгач, беләгенә тастымал салган, горур һәм беркадәр кырысрак чырай¬ лы Фока килеп керә. Ул көр тавыш белән: «Ашарга әзер!»—- дип белдерүгә, һәммә кеше сөенеп, көләч йөз белән, крахмаллы юбкаларын кыштырдатып, итек-баш- макларын шыгырдатып, зурлар алдан, кечеләр алар ар¬ тыннан аш бүлмәсенә төшә башлыйлар, күңелле генә гөрләшеп, үз урыннарына утырышалар иде. Ә соң Мәс- кәүдә әби исән чаклар! Бар кеше дә, пышын-пышын гына сөйләшеп, табын янында аяк өсте әбине көтә, Гаврило аны.ң янына кереп, нигъмәт куелды, дигәннән соң кинәт ишек ачылып китә, һәм аннан күлмәк чыш¬ тырдаган, аяк атлаган тавыш ишетелә, чепчигына берәр бик матур алсу-зәңгәр бант таккан әТ5и елмаеп якн астан карап (саулыгы нинди була бит!), яны беләнрәк салмак кына атлап килеп чыга, ул арада Гаврило анын 12 13
креслосына таба ашыга, урындыклар якынрак тартыла, аппетит килгәнне белдереп, аркаң кымырҗып куйгандай була, шунда крахмаллы дымыграк тастымалны аласың, ипи катысын чәйнәп йотасың да, түземсезләнеп, куанып, өстәл астында кулыңны угалап, дворецкий һәркемнең чинына, яшенә һәм әби якын күрү-күрмәүгә карап тә¬ линкәләргә аш бүлгәндә, буы чыгып торган шулпага карап-карап куясың. Хәзер инде мин төшке ашка төшкәндә сөенмим дә көенмим дә. Мими, St.-Jerome һәм кызларның, рус укытучысы нинди ямьсез итек киеп йөри, княжна Корнаковалар оала итәкле күлмәк кияләр, дип һәм башкаларны та¬ кылдап утыруларына элекләре минем бик нык эчем поша иде, бигрәк тә Любочка белән Катенькага шуның ' өчен булган нәфрәтемне яшереп тә ятмый идем, ә бүген андый- такылдауларга кәефем кырылмады, мәрхәмәтле булырга тырыштым. Сөйләгән сүзләрен ягымлы елмаеп тыңладым, квас алып бирүләрен түбәнчелек белән үтен¬ дем, St.-Jérôme ның табын янында әйткән сүземне, je peux 1 дигәнгә караганда je puis 1 дию матуррак, дип дөресләвенә" дә каршы килмәдем. Шулай да турысын әйтергә кирәк, басынкы һәм мәр¬ хәмәтле булуыма берсенең дә артык исе китмәве миңа бик үк ошап җитмәде. Любочка миңа аштан соң үзенең бөтен гөнаһларын язган бер кәгазь кисәге күрсәтте, мин, анысы бик яхшы, тик барлык гөнаһларыңны да күңеле* ңә язуга җитми инде, дидем. Әй, бусы да ярый ла; син мине барыбер аңлый алмассың, - дидем. Аннары St.-Jérôme’ra, әзерләнергә менәм, дигән булдым да өскә менеп киттем, максатым исә тәүбәгә чаклы калган сәгать ярым чамасы вакыт эчендә бөтен гомерем буе башкарырга тиеш эшләремә һәм вазифаларыма расписание төзү, яшәвемнең макса¬ тын һәм гомерем буе читкә тайпылмый яшәү өчен ки¬ рәкле кагыйдәләрне кәгазьгә теркәү иде. 1 Мин булдыра алам. 14 V б ү ’л е к КАГЫЙДӘЛӘР Бер табак кәгазь алдым да иң әүвәл киләсе елда башкарырга тиеш эшләрнең һәм вазифаларымның рас¬ писаниесен төземәкче булдым. Кәгазь¬ гә сызыклар сызарга кирәк иде. Ли¬ нейка тапмаганга, латин лексиконын ■ кулландым. Лексиконны кәгазь өстенә куеп, буеннан-буена каләм белән сы¬ зып чыгып, лексиконны читкәрәк этәр¬ гәч, кәгазьгә сызык урынына пычрак юл үткәргәнмен булып чыкты, җитмә¬ сә тагы лексикон кәгазьдән .кыскарак иде, шуңа күрә аның таушалган поч*- магына җиткәч, сызык эчкә кереп китте. Икенче кәгазь алдым да, лексиконны шудыра-шудыра, мең бәла белән сызыклар сыздым. Вазифаларымны өчкә бүлеп: үземә карата, якыннарыма карата, ходайга карата дип атап, беренчесенә кергәннәрен яза башладым, тик аның бүлек һәм бүлекчәләре чамасыз күп булып чыкты, шуңа күрә башта «Яшәү кагыйдәләре»н теркәп, аннары гына рас¬ писание төзүне тиеш таптым. Алты табак кәгазь алып тектем дә башына: «Яшәү кагыйдәләре» дип язып куй¬ дым. Шушы ике сүз кыек-мыек язылгач, яңадан языйм микән әллә, дип озак баш ваттым, ертып ташланган расписание белән әлеге кыек-мыек язылган ике сүзгә карап, бик озак азапландым. Нигә ул минем күңелемдә бар да ачык, бар да гүзәл дә, нигә кәгазьдә, гомумән тормышта тотынган бер эшем шундый ямьсез килеп чыга соң?.. —< Тәүбә кылдыручы килде, кагыйдәләр тыңларга аска рәхим итегез,— дип кереп әйтте Николай. Дәфтәремне өстәл тартмасына яшердем дә көзгегә карап чәчемне өскә таба тарадым,-—- алай иткәч, уйчан кыяфәтк^ керәмдер кебек тоела иде - шуннан диван бүлмәсенә төштем, анда инде өстәлгә ашъяулык ябып, аның өстенә янып торган шәм белән сын куелган иде. Папа минем белән бер ук вакытта икенче ишектән килеп керде. Тәүбә кылдыручы, картайган кырыс чырайлы, чал чәчле монах папага фатихасын бирде» Папа аның 15
жечкенәрәк кенә кин һәм кипшергән кулын үпте, мин дә . ана иярдем. — Вольдемарны чакырыгыз әле — диде папа.— Ул кайда? Ә юк, ул университет чиркәвенә йөри бит әле. — Алар князь белән укып утыралар,— диде Катень¬ ка һәм Любочкага карады. Любочка нигәдер кисәк кенә кызарынды, кай җиредер авырткан төсле кашын җыерды да чыгып китте. Аның артыннан мин дә чык¬ тым. Ул кунак бүлмәсенә тукталып, кәгазенә карандаш кисәге белән нидер язып куйды. Мин: —- Нәрсә, әллә тагы берәр гөнаһ эш эшләдеңме? — дип сорадым. Ул, кызарып: — Юк, болай гына,—дип җавап кайтарды. Шул вакыт алгы бүлмәдән Володя белән саубулла¬ шып ятучы Дмитрийның тавышы ишетелде. Бүлмәгә килеп кергән Катенька Любочкага: •— Сиңа һәрвакыт гөнаһ өстәлергә тора,— диде. Сеңелемә ни булганны мин аңлый алмый тордым: оялудан башта аның күзенә яшьләр килде, аннары йомшаклык күрсәтүенә үз-үзенә ачуы кабарды, ә Ка- тенькага мыскыллап йөргән өчен нәфрәт белән карап куйды. — Синең иностранка1 икәнең күренеп тора (Катень¬ ка өчен иностранка Дип атаудан да әчерәк сүз булма¬ гандыр, Любочка аны кимсетү максаты белән әйтте дә инде), шундый серле нәрсә башланырга торганда гына,—дип сүзен дәвам итте ул эре генә,-» син мине юри борчыйсың... уен эш түгел икәнен аңламыйсың... Иностранка дип атаганга ачуы чыккан Катенька: — Беләсеңме, Николенька, ул ни язган, ул...— дип сөйли башлаган иде, тәмам сөмсере коелган Любочка: — Бу хәтле явыз булырсың димәгән идем, шундый чакны гел мине языклы итәргә генә торасың. Мин бит синең хисләреңә, синең кичерешләреңә катышмыйм,-— дип, безнең яннан китеп үк барды. 16 1 Чит ил кешесе. 17 ТӘҮБӘ КЫЛУ чергән илаһи Менә шушындыйрак таркау фикерләр белән мин диван бүлмәсенә кердем; инде бар да җыелып беткәннәр, тәүбә кылды¬ ручы урыныңнан торып, тәүбә алдыннан дога укырга әзерләнгән иде. Ләкин дога укучы монахның ачык, кырыс тавышы тынлыкны бозып яңгырый башлауга, бигрәк тә ул безгә: бөтен гөнаһларыгыз¬ ны оялмыйча, яшермичә, акланмыйча сөйләп бирегез дә, калебегез ходай кар¬ шында сафланыр, әгәр берәр нәрсәне яшерәсез икән, зур гөнаһлы булырсыз дигән сүзләрне әйткәннән соң миндә ир¬ тән үк, бу йолага хәзерләнгәндә үк, ки¬ бер соклану тойгысы уянды. Бу халәт миңа чиксез ләззәт бирде, һәм мин, шуны сакларга те¬ ләп, башыма кергән уйларны куар өчен нәрсәдәндер куркырга тырыштым. Тәүбә кылырга беренче булып nanâ кереп китте. Ул әби бүлмәсендә бик озак булды, һәм шул вакыт эчендә без диван бүлмәсендә баштарак дәшми-тынмый утыр¬ дык, аннары, кем алдан керә, дип пышылдаштык. Ни¬ һаять, ишектән тагын монахның дога укыганы һәм папаның аяк тавышы ишетелде. Ишек шыгырдап куйды да бүлмәдән, гадәтенчә йөткеренеп, җилкәсен сикертеп, беребезгә дә карамыйча, nanâ килеп чыкты. Ул көләч йөз белән: — Я, хәзер, Люба, син кер инде, тик кара аны, ба¬ рын да әйт. Син бит бик гөнаһлы,—диде һәм назлап аның битен чеметеп алды. Любочка бер агарынды, бер кызарынды, алъяпкычы¬ на кыстырган кәгазен бер чыгарды, бер яшерде һәм, өстән сукканны көткәндәй, башын аска иеп, әллә ңичек бөрешеп, ишектән кереп китте. Ул анда озак-тормады, шулай да чыкканда үксүдән җилкәләре дерелди иде. Ниһаять, ишектән елмаеп чыккан чибәр Катенька артыннан чират миңа җитте. Мин шул ук аңсыз курку белән һәм аңлы рәвештә тагы да ныграк куркырга тырышып караңгылы-яктылы бүлмәгә барып кердем. 2 B-35Û
Тәүбә кылдыручы налой’ алдында тора иде, ул аФык-'' мый гына миңа таба борылды. Әби бүлмәсендә мин биш минут та булмаганмынДыр, тик инде аннан чыкканда бәхетле идем, ул чактагы аңлавымча, бөтенләй саф, рухи яктан үзгәргән, яңа кеше идем. Тормышның ңскечә калуы, шул ук бүлмә¬ ләр, шул ук мебель, шул ук гәүдәм булуы (эчке яктан үзгәргәнмендер шикелле тоелды, кыяфәтемне дә үзгәр¬ тәсем килде) миңа начар тәэсир итте, шуңа да кара¬ мастан, ул күңел рәхәтлеге урыныма барып ятканчы сузылды. Юкка чыккан барлык гөнаһларымны эчемнән саный- саиый йокыга китәм генә дигәндә, тәүбә иткәндә әйтми калдырган бер зур гөнаһым келт итеп исемә килеп төште. Тәүбә алдыннан укылган доганың сүзләре, хәте¬ ремә килеп, колак төбемдә яңгырап торды. Тынычлыгым юкка чыкты. «Әгәр берәр нәрсәне яшерәсез икән, зур гөнаһлы булырсыз...» — дигән сүзләр колак төбемнән китмәде, мин үземне искиткеч зур гөнаһлы итеп сиздем, миңа нинди генә җәза да аз булыр сыман тоелды. Үз хәлемне уйлый-уйлый, әле бер ягыма, әле икенче ягыма әйләнеп бик озак яттым, менә-менә ходай җәза бирер дип көттем, хәтта кисәк кенә үлеп тә китәрмен кебек иде,— бу уй мине әйтеп бетергесез куркуга салды. Тик караңгылы-яктылы ук тәүбә кылдыручы янына мо¬ настырьга барып, яңадан тәүбә итәргә, дигән якты уй башыма килгәч кенә, тынычлангандай булдым. VII бүлек МОНАСТЫРЬГА БАРУ Йоклал калмыйм тагы дип кур¬ кып, төнлә берничә тапкыр уян¬ дым, ә сәгать бишләрдә торып та утырдым. Таң атып кына килгән чак. Бөгәрләнеп беткән, чистар¬ тылмаган киемнәрем карават янын¬ да ята,— Николай алып өлгермә¬ гән иде әле,— шуларны кидем дә, аллага да табынмастан һәм юынып та тормастан, гомеремдә беренче мәртәбә ялгызым урамга чыктым. 1 Иконалар һәм дини китаплар куя торган авыш өстәл. Урамның икенче ягыннан, зур йортның яшел түбәсе артыннан, алсуланып, томанлы, суык таң атып килә. Иртәнге каты суык юлдагы пычракны һәм гөрләвекләр¬ не катырган, аяк астында боз шытырдый, битне-кулны суык чеметә. Мин извозчикка утырып тиз генә барып кайтырга исәп тоткан идем тыкрыкта берсе дә кү¬ ренмәде. Арбатка таба сузылып киткән ниндидер олау¬ лардан һәм тротуардан сөйләшә-сөйләшә барган ике ташчыдан башка беркем- юк иде. Мең адымлап җир үткәч, кәрзин тотып базарга баручы ирләр һәм хатын¬ нар очрый башлады; мичкә белән су ташучылар күзгә чалынды; чатта пирожный сатучы күренде, күмәч кибете ачылды, Арбат капкасы төбендә извозчигы да табылды. Зәңгәрсу буявы кыршылган, ярыйсы ук өшәнгән кали- берлы дрожкасында 1 чайкала-чайкала йоклап баручы бер картлач иде ул. Башта миннән йокы аралаш мо¬ настырьга барып кайтырга нибары егерме тиен көмеш сорап, аннан кисәк кенә аңына килде булса кирәк, мин утырыйм дигәндә генә, атына дилбегә очы белән берне тамызды да чак кына китеп бармады. — Ярамый, барин, атны ашатасы бар1 —дип мыгыр¬ данды ул. Кырык тиен тәкъдим итеп, көчкә ризалаттым үзен. Ул, атын туктатып, миңа төбәп карады да: <—• Утыр, барин,—! диде. Турысын гына әйткәндә, бу мине берәр караңгы тыкрыкка алып керер дә талар инде, дип бераз шүр¬ ләдем. Аның бөкре аркасына кигән ертык чикмәне яка¬ сына тотынып — шунда аның муены ачылып, җыерчык¬ лар күренде,— чайкалып торган, буй-буй зәңгәр утыргычка алдан әйләнеп кереп утырдым да, Воздви¬ женка буйлап төшеп киттек. Барганда мин извозчикның чикмәне төсле үк яшькелт материя кисәгенең дрожка артына да сугылган булуын шәйләп алдым, шул мине тынычландырып җибәрде, мин инде, извозчик берәр ты¬ ныч тыкрыкка алып кереп талар, дип артык курык¬ мадым. Без монастырьга җиткәндә, кояш инде ярыйсы ук күтәрелгән, һәм чиркәү гөмбәзләренең алтыны җем-җем итә иде. Күләгәдә суык торса да, кояшта бөтен юлны тутырып болганчык гөрләвекләр ага, ат пычрак юлдан 1 Рессорлы гади дрожка. 18 2’
шапыр-шопыр атлап бара. Монастырь ихатасына кер¬ гәч тә, беренче очраган кешедән тәүбә кылдыручымны ничек табасын сорадым. Каядыр ашыгучы монах, юлыннан бүленеп, кечкенә генә болдырлы бер өйгә төртеп күрсәтте: Әнә аның хөҗрәсе. — Бик зур рәхмәт сезгә,— дидем мин. Бер-бер артлы чиркәүдән чыгып килүче монахлар мине күреп ни уйладылар икән? Мин сабыйлыктан узган, ә олы кеше булып җитмәгән әле; битем юмаган, чәчем тарамаган, киемем чат мамык, итегем чистартыл¬ маган, пычранып беткән иде. Монахлар мине нинди кешеләр рәтенә керттеләр икән? Алар бит миңа бик те¬ кәлеп карап калдылар. Шулай да мин яшь монах күр¬ сәткән якка киттем. Хөҗрәләргә бара торган тар юлда кечерәгрәк буй¬ лы, кара киемле, куе чал кашлы бер карт очрап, миңа нәрсә кирәген сорады.. Берни кирәкми, диясем, кире извозчик янына йөге¬ рәсем, өйгә кайтып китәсем бик килсә дә, кашлары усал җыерылган бу картның йөзенә күтәрелеп карагач, эчемә җылы керде, һәм мин тәүбә кылдыручымның исемен әйттем, шуны күрәсем бар, дидем. Карт минем хәлне шундук аңлап алды бугай, кире борылды да миңа: — Әйдәгез, егеткәй, алып керим,—диде,— атакай иртәнге гыйбадәттә әле, хәзер чыгар. Ул ишекне ачты да пөхтә итеп җыештырылган өйал¬ ды һәм алгы бүлмә аша, чип-чиста киндер буйлап мине хөҗрәгә алып керде. ■— Менә шушында көтегез,— диде ул миңа ягымлы гына итеп һәм үзе чыгып китте. Мин утырган бүлмә кеп-кечкенә, әмма гаҗәп пөхтә җыештырылган иде. Бар җиһазы —- ике төп яран гөле утырган ачылмалы тәрәзәләр арасындагы клеенка ябыл¬ ган бәләкәй өстәл, сыннар куйган шүрлек белән алар алдына асылмалы шәмдәл, бер кресло һәм бер пар урындык иде. Почмакта — чәчәкләр төшерелгән цифер¬ блатлы, чылбырлары тартылган ике җиз герле зур сәгать; бүлмә тактасына ике ряса эленгән, түшәмгә ак¬ шарлы таяклар белән генә тоташтырылган бүлмә эченә карават куелган булса кирәк. 20
Тәрәзәдән ике аршын гына ераклыкта ак стена күре- яә. Ике арада кечкенә генә сирень куагы үсеп утыра. Хыштагы бер генә аваз да бүлмәгә үтеп керә алмый, шуңа күрә сәгать теленең күңелгә ятышлы итеп тигез генә текелдәве яңгырап ишетелә. Шушы тын почмакта ялгыз калуым булды, кинәт бөтен уйларым онытылып китте, әйтерсең, алар беркайчан да башыма килмәгән инде. ! аҗәеп татлы уйларга чумдым. Нанкадан теккән, кыршылган эчле, саргая башлаган ряса, бакыр каптыр¬ малы китапларның таушалып беткән кара күн тыш¬ лары, туфрагы бик дымлы, яфраклары су белән юып төшерелгән тонык яшел гөлләр, барыннан битәр сәгать теленең берөзлексез келт-келт итеп торуы бик ачык итеп яңа, әле моңа чаклы мин белмәгән тормыш турын¬ да, ялгыз көн итү, догалар укып, тыныч кына бәхетле яшәү турында сөйли иде. «Айлар, еллар үтә,—дип уйладым мин,—ә ул бер¬ үзе, ул гел тыныч, ходай алдында үзенең калебе саф икәнен һәм ходай аның догасын ишеткәнне белеп тора». Үземә шулчаклы күпне сөйләгән авазларның гар¬ мониясен бозмыйм тагы дип, кыймылдарга да, тирән суларга да куркып, бер ярты сәгатьләп утырганмындыр. •Ә сәгать теле һаман бертөрле — уңга катырак, сулга акрынрак текелди бирде. , J VIII бүлек ИКЕНЧЕ ТАПКЫР ТӘҮБӘ КЫЛУ Уйларымны тәүбә кылдыручының аяк та¬ вышы бүлдерде. Ул чал чәчен рәтли-рәтли: — Исәнмесез. Ни йомыш? — диде. Мин аннан фатйха бирүен үтендем һәм •бик теләп аның кечкенә саргылт кулын үптем. Йомышымны аңлатып биргәч, ул миңа бер сүз әйт¬ мәде, сыннар янына барды да тәүбә кылдыра башлады. Тәүбә кылып мин оялмый-нитми күңелемдәгене әй¬ теп биргәннән соң, ул, кулларын минем башыма куеп, йомшак яңгыравык тавыш белән: «Балакай, алла үзе разый булсын, сиңа мәңге ышаныч, юашлык һәм дә сабырлык бирсен. «Амин»,— диде. Минем бәхетем ташып чыгарга җитте, шатлык яшь¬ ләре бугазыма тыгылды, мин аның драдедам 1 рясасын үптем дә күтәрелеп карадым. Монахның чыраенда дулкынлануның әсәре дә юк иде. Мин күңел -йомшарудан ләззәтләндем, шул хисне ялгыш өркетеп җибәрмим тагы дип, тәүбә кылдыручым белән тиз-тиз генә хушлаштым да, таркаулык алмасын өчен, як-ягыма да карамыйча, капкадан чыгып яңадан шул чайкалып торган буй-буй дрожкага менеп утыр¬ дым. Әмма экипажның сикертүе, күз алдыннан берәм- берәм үтеп торган әйберләрнең чуарлыгы ул хисне бик тиз таркатты; шуннан инде,, тәүбә кылдыручым минем шикелле киң күңелле егетне гомерендә дә күргәне юк¬ тыр әле, күрә дә алмас, минем кебек кешеләр дөньяда да юк, мөгаен, ул менә шуны уйлыйдыр әле, дип уйлап кайттым. Моның шулай булуына бик нык ышандым; һәм шул ышану минем кәефне күтәреп җибәрде, ә моны кем¬ гә дә булса сөйләми түзәрлек түгел иде. Бик сөйләшәсем килде, янымда извозчиктан башка кеше булмагач, аңа сүз куштым. — Нәрсә, бик озак көттердемме? — дип сорадым. Кояш чыгу белән бераз кәефе күтәрелә төшкән картлач: — Шактый шул, ә атны ашатырга күптән вакыт, мин төнлә чыккан кеше бит,— дип куйды. — Миңа калса, бер дә озак тормадым шикелле, дидем мин. Аннары, картлачка. якынрак, уйрап торган урынга күчеп утырдым да:— Минем монастырьга ник килгәнне беләсеңме соң? — дип өстәдем. — Миңа димәгәе! Утырган кеше кая кушса, шунда, илтәсең инде,— диде извозчик. Мин: — Шулай да, ник дип уйлыйсың? — дип сорашты¬ руымда булдым. Берәр кешегезне күмәр өчен урын сатып алыр¬ гадыр,— дип җавап кайтарды ул. Юк, туганкай, беләсеңме, мин ник килдем? — Белә алмыйм, барин,— дип кабатлады улс 1 Юка сукно. 21
Извозчикның тавышы миңа артык ягымлы булып ишетелде, һәм аңа үгет-нәсихәт өйрәтү йөзеннән нишләп йөрүемне, хәтта нинди хискә бирелүемне дә сөйләргә ниятләдем. Сөйлимме үзеңә? Беләсеңме... Барын да сөйләргә керештем, бөтен гүзәл хисләрем¬ не тасвирлап бирдем. Шул исемә төшсә, әле дә булса оялам. Извозчик бик үк ышанып җитмичә: ’— Алай икә-ән,— дигән булды. Шуннан^ соң ул байтак вакыт дәшми-тынмый барды, кымшанмый-нитми утырды, тик зур итек кигән һәм ка- либер баскычында сикергәләп барган аяклары астыннан чыгып торган чикмәнен генә кыстыргалап куйды. Мин инде, бусы да минем турыда тәүбә кылдыручы шикелле уйлыйдыр,— ягъни, моның ише әйбәт егет дөньяда да булмас, дип уйлыйдыр әле дип кенә тора идем, ул миңа карап: Соң, барин, сез бит байларча,— дип куйма¬ сынмы. • — Нәрсә? — дип сорадым мин. Ул тешсез авызы белән сүселдәп? —- Байларча, дим, байларча,—дип кабатлады. «Юк, аңламады бу мине»,—дигән уй башыма кил¬ де, әмма кайтып җиткәнче бүтән сөйләшмәдем. .Күзне чагылдырырлык кояшлы урманда атлаган саен төрле төстәге кием кигән кешеләр очрап торуга да карамастан, миндә күңел йомшаруы һәм диндарлык тойгысы ук булмаса да, ул тойгыга бирелгән идем бит дип, үз-үземнән тәмам канәгать булуым юл буена җит¬ те; әмма өйгә кайтып керүем булды, аның эзе дә кал¬ мады. Минем извозчикка бирергә кырык тиенем юк иде. Дворецкий Гаврилога болай да бурычлы идем, шуңа күрә аннан өмет игеп булмый иде. Минем ишек ал¬ дыннан ике тапкыр акча эзләп йөгереп узганны күреп торган„извозчик, нишләп йөрүемне сизенеп булса кирәк, шундый ягымлы күренүенә дә карамастан дрожкаСыннан төшеп, шулай акча түләмәүче шаромыжниклар1 бар шул, дип кычкырып-кычкырып сөйләнергә — минем бак¬ чага таш атарга тотынды. Өйдәгеләр әле бар да йоклыйлар, шуңа күрә хез* * Кешедән алдап-елдап әйбер алучылар, ялганчылар. 24 мәтчеләрдән сорамый хәлем юк иде. Ахырда Василийга мең-мең антлар иттем, тик минем антка ул бер тамчы да ышанмады, мин моны аның чыраеннан күрдем, тик болай гына, мине яратып һәм изгелегемне исендә тотып кына минем өчен извозчикка түләде. Шулай итеп ул тойгы җилгә очты. Бүтәннәр белән чиркәүгә причасти-е эчәргә барам дип җыена башлап та, киемем үзгәртеп тегелмәгәнне күргәч, әллә ничаклы гөнаһ сүз әйтеп ташладым. Башка кием киеп чиркәүгә барганда, уйла¬ рым ничектер ашыгып ага, үземнең яхшы якларыма бер генә дә ышанычым калмаган иде инде. IX бүлек ИМТИХАНГА ӘЗЕРЛӘНҮ Изге пәнҗешәмбе көнне папа, сеңелем, Катенька һәм Мими авылга киттеләр дә, әбинең зур өендә Володя, мин һәм St.- Jérôme’ гына торып калдык. Теге, тәүбә иткән һәм монастырьга барган көндә булган эчке киче¬ решләрем онытылып бетте, алар- цан күңелгә якын бер истәлек кенә калды, әле анысы да иректә яшәү тәэсирендә юкка чыга барды. дип язылган дәфтәрне дә бүтән караламалар белән бергә яшереп куйдым. Дөньяның барлык очракларына да кагыйдәләр төзеп, шуннан чы¬ гып кына эш итәргә -мөмкин, дигән фикер миңа ошады, артык гади, шул ук вакытта бөек фикер булып та күрен¬ де, һәм мин аны ничек кенә булса да гамәлгә ашырырга уйладым, тик аны шундук эшләргә кирәклеген тагын хәтеремнән чыгардым, икенче бер вакытка калдырдым. Шул вакыт башыма килгән һәр фикер минем кагыйдә¬ ләрем һәм вазифаларымның берәр бүлегенә: я туган¬ нарга, я үземә, я ходайга булган мөнәсәбәткә туры килеп торуы һәрхәлдә сөендерде. Үземә үзем: «Вакыт * Христиан динен тотучыларда: просвира (түгәрәк күмәч) кисәкләре салган кызыл аракы. 25
җиткәч, менә бу фикерне һәм бу әйбер турында ул вакыт башыма киләчәк бик күп фикерләрне шунда кер¬ термен»,—дидем. Инде мин үз-үземнән еш кына: мин кайчан яхшырак һәм хаклырак идем, кеше акылының чиксез кодрәтенә ышангандамы, әллә инде менә хәзер, үсү көчен җуеп, кеше акылының көченә һәм әһәмиятенә шикләнеп карагандамы, дип сорыйм, ләкин һич анык җавап таба алмыйм. Үземне иректә сизү һәм нидер көткән язгы тойгы ■(бу турыда сөйләгән идем инде) мине әйтеп бетергесез нык дулкынландырды, һәм мин үз-үземне кулда тота алмадым, шуңа күрә имтиханга рәтләп әзерләнеп бул¬ мады. Кайчагында иртән шулай класс бүлмәсендә әзерләнеп утырасың, әле ике соравын укымаган фәннән иртәгә имтихан икәнен, шуңа күрә эшкә, тотынырга кирәклеген дә беләсең, ләкин тәрәзәдән кинәт язгы һава бәреп керә дә хәзер үк бер әйберне хәтереңә тө¬ шерәседер кебек тоела, китап тоткан кулларың салынып төшәләр, аяклар үзләреннән-үзләре хәрәкәткә киләләр, ишекле-түрле йөрергә тотыналар, берәрсе пружинаны кысып машинаны ходка җибәргәндәгедәй, башың җиңе- ләеп, төрле-төрле күңелле хыяллар гаҗәеп тиз чагыла ■башлый, менә инде ялт-йолт үтеп кенә тора. Сизелми генә бер сәгать тә узып китә, ике дә уза, Яисә шулай укып утырасың, укый торган нәрсәңә мең бәла белән ■бөтен игътибарыңны юнәлтәсең, кинәт коридордан ха¬ тын-кыз килгәне, күлмәк кыштырдаганы ишетелә дә — башыңда берни калмый, коридорда әбинең горничные Гашадан башка кеше була алмасын тәгаен белсәң дә, урыныңда һич утырып калырмын димә. «Ә бәлкем, улдыр? Бәлкем, менә хәзер башланып китар? Ә соң ыч¬ кындырсам?» дигән уй башыңа килә дә,' коридорга атылып чыгасың, Гаша икәнен күрәсең; тик аннан соң инде бик озак вакыт башыңны эшкә җигә алмыйсың. Пружина кысыла да яңадан шайтан-ширем башлана. Я булмаса кич белән берүзең шәм яндырып бүлмәңдә утырасың; кинәт шәмнең маен агызырга яки урындыкка җайлабрак утырырга теләп бер генә секундка китаптан аерыласың: ишек һәм почмакларның дөм-караңгы бу¬ лып торганын күреп аласың, өй эче тынып калганны ишетәсең дә — укудан туктап тынлыкка колак салмый, караңгы бүлмәнең ачык ишегеннән күренеп торган караңгылык эченә карамый һәм озак кына бер дә кым« 26 шанмыйча утырмый яисә аска төшеп буш бүлмәләрне айкамый түзә алмыйсың. Шулай ук кичләрен зур залда шәм яндырып ялгыз утырган Гатаның, фортепьянода ике бармагы белән генә «Сандугач»ны уйнавын шыпырт кына тыңлап утыра торган идем. Ә инде айлы төннәрдә, караватымнан торып, өй түрендәге бакчага караган тәрәзә төбенә барып ятмый булдыра алмый идем; ятам да Шапошников өенең ай яктырткан түбәсенә, чиркәү¬ нең төз манарасына һәм бакча сукмагына коймадан һәм куактан төшкән күләгәләргә озаклап карап ятам, аннары иртәгесен сәгать унда көчкә уянам. Менә шуңа күрә дә шул, әгәр яныма укытучылар килеп йөрмәсә, St.-Jérôme ара-тирә теләр-теләмәс сал¬ пы якка салам кыстырмаса, барыннан да битәр дустым Нехлюдов алдында уңган егет булып күренәсем/ягъни имтиханны отличнога бирәсем (аның уенча, бу бик әһәмиятле нәрсә иде) килмәсә, язгы ямьлелек һәм иректә булу аркасында мин белгәнемне дә онытып бе¬ тергән булыр идем, һич кенә дә имтихан бирә алмаган, булыр идем. X б ү л е к ТАРИХТАН ИМТИХАН 16 нчы апрельдә университетның зур залына беренче мәртәбә аяк, бастым. Мине монда St.-Jérônjg алып килде, без аның белән үзе¬ безнең шактый купшы фаэтоныбыз¬ га утырып килдек. Мин үз гомерем¬ дә беренче тапкыр фрак киеп ал¬ дым, өстемә кигәнем эчке күлмәге¬ мә һәм оекка хәтле иң яңасы, иң әйбәте иде. Швейцар аскы катта шинелемне салдыргач, көязлегем өчен бераз оялып та куйдым. Ләкин паркет идәнле, яп- якты, шыгрым тулы залга аяк басуым булды, гимназист формалары һәм фраклар кигән йөздән артык егетне (аларның кайсы берсе минем якка салкын караш таш-< лады), аргы башта зур креслоларда утыручы һәм өстәл¬ ләр тирәсендә йөренеп торучы тәкәббер профессорларны күрүгә, барысының да күзе миндә генә булыр дип өмет¬ 27
ләнүем шундук сүрелде; өйдә чагында Ла, хәтта монда аскы катта да, мин бит үзем теләп шулай матур киен¬ мәдем, дигән төс белән йөргән идем — залга кергәч бө¬ тенләй югалып калдым, күңелем төште, кимсенеп куй¬ дым. Тик инде бар кешедән аерылып иң арттагы эскә¬ миядә утыручы, карт булмаса да, чәче агарып бетә язган, бигрәк алама киенгән бер әфәндене күргәч кенә, бераз җан керде. Аның янына барып утырдым да имтиханга килгән яшьләрне караштыра һәм уйлана башладым. Монда төрле халык бар иде, әмма алар барысы да, минем ул вакыттагы аңлавымча, өч төргә бүленәләр иде. Минем шикелле үк, имтихан бирергә гувернерынамы, әтисенәме ияреп килүчеләр бар иде, болар арасында мин гувернер Фрост белән килгән кече Ивинны, карт ■әтисе белән килгән Илинька Грапны күреп алдым. Моның ишеләрнең барысының да иякләренә төк чыккан, өсләренә күлмәк-манишка кигәннәр, алар шыпырт уты¬ ралар, өйдән алып килгән китап-дәфтәрләрен актармый¬ лар, профессорларга һәм имтихан өстәлләренә шүрләб¬ рәк караганнары күренеп тора. Имтихан бирүчеләрнең икенче төре гимназист формалары кигән, күбесе ияклә¬ ренә пәке тидерергә өлгергән егетләр. Аларның күпче- »чеге үзара танышлар булып, 1 кычкырып сөйләшәләр, профессорларны исемнәре белән атыйлар, шундук утырып сорауларны әзерлиләр, бер-берсенә дәфтәрләрен бирешәләр, эскәмияләр аша атлап чыгалар, астан пиро¬ жок, бутербродлар алып менәләр һәм шундук, башла¬ рын бераз аска ия төшеп, ашап та алалар. Ниһаять өченче төр имтихан тотучылар — кайберсе фрак, ә күбе¬ се манишкасыз гына сюртук кигән картаеп беткән кешеләр иде. Алар әллә ни күп булмыйча, җитди кыяфәт белән берән-сәрән утыралар, чырайлары бик караңгы күренә. Теге, мине үземнән начаррак киенгән булуы белән юаткан кеше дә шул соңгылар рәтенә керә иде. Ул иелгән килеш ике кулы белән дә башына таянып китап укып утыра, бармак араларыннан тырпайган ярым чал чәчләре күренә иде. Ул миңа елтыр күзләре , белән яратмыйчарак кына күтәрелеп карады да төксе итеп кашларын җыерды һәм, якынрак килмәсен дип миңа таба каешланып беткән терсәген чыгарып куйды’ 1 имназистлар, киресенчә, шомарган халык булганга мин алардан бераз шүрләбрәк тә тордым. Берсе кулыма 28 китап тоттырып: «Әнә тегеңәр бирегез», диде, икенчесе алдымнан узып барышлый: «Шуннан үтим әле, туган¬ кай»,—диде; өченчесе, рәтләр аша атлап чыкканда, җилкәмә таянды, әйтерсең мин аңа җансыз әйбер инде. Болар бар да миңа кыргый күренде, бер дә ошамады; мин үз-үземне ул гимназистлардан әйтеп бетергесез өстен санадым һәм, минем белән үз кешеләрчә кыланыр¬ га тиеш түгелләр, дип уйладым. Менә фамилияләрне әйтеп чакыра башладылар; гимназистлар кыю-кыю чы¬ гып, барысы да диярлек әйбәт җавап бирәләр һәм урыннарына кире килгәндә йөзләре көләч була; безнең халык шүрли төшә, җавапны да начаррак бирә бугай. Картлардан бер ишесе бик шәп ж.'а.вап бирсә, икенче¬ ләре юньләп сөйли дә алмый иде. Семенов фамилиясе чыккач, елтыр күзле, чал чәчле күршем, мине этә-төртә, аякларым аша атлап чыкты да өстәлгә таба юнәлде. Профессорларның чыраена караганда ул бик тә яхшо! һәм кыю җавап бирде. Үз урынына килгәч, ул, билгесен дә белешеп тормыйча, дәфтәрләрен алып чыгып китте. Фамилияләрне кычкыручының тавышын ишетүгә, мин инде берничә мәртәбә сискәнеп алган идем, тик алфа¬ вит тәртибендә төзелгән исемлек буенча К. хәрефенә башланучы фамилияләрне чакырсалар да, миңа чират җитмәгән иде әле. Көтмәгәндә профессорлар утырган почмактан кайсыныңдыр: «Иконин, Итеньев»,—дип кычкырганы ишетелде. Арка буыннарым кымырҗып куйды. Тирә-ягымда: — Кайсыгызны чакыралар? Кайсыгыз Бартеньев? — диештеләр. _ , „ . Минем артта басып торган озын буйлы, алсу битле гимназист: — Иконин, бар, сине чакыралар; Бартеньев, Мор- деньев кайсыгыз соң? — диде. St.-Jérôme: — Сезгә,— дип куйды. — Минем фамилиям Иртеньев,—> дидем мин алсу битле гимназистка.— Иртеньев диделәрмени? — Әйе инде; нишләп чыкмыйсыз?.. Кара, нинди тә¬ кәббер!— дип өстәде ул акрын гына, әмма аның ни әйткәнен мин урынымнан чыгып барышлый ишетеп ал¬ дым. Миннән алда Иконин атлый. Озын буйлы, егерме биш яшьләрдәге бу егет өченче төргә, картлар рәтенә 29
керә иде. Аның өстендә куе яшел төстәге тап-<гар фрак белән зәңгәр атлас галстук иде, галстук өстенә, җилкә¬ сенә a la мужик итеп таралган озын аксыл чәче төшеп тора. Аның кыяфәте эскәмиядә чагында ук күземә ча¬ лынган иде. Ул шактый матур, сөйләмчәк кеше иде. Аның бугаз турысында сәер булып үсеп утырган җирән төкләре һәм тагын да сәеррәк гадәте — бертуктаусыз жилет төймәләрен чишеп, күлмәк аша күкрәген кашу гадәте мине барыннан да битәр гаҗәпләндерде. Иконин белән без өстәл каршысына килеп туктадык, өстәл артында өч профессор утыра иде, аларның берсе дә безнең сәламне алмады. Яшь профессор билетларны уен карталарын буташтырган сыман буташтырып тора; икенче профессор, күкрәгенә йолдыз кадаганы, ашыгып- ашыгып Бөек Карл турында сөйләүче һәм сүз саен «менә» дип кабатлаучы гимназистка текәлгән; өченчесе, күзлек кигән карт, башын аска иеп күзлек өстеннән генә безгә карап алды да билетларны күрсәтте. Мин тоеп тордым: аның карашы Иконин белән икебезгә берь¬ юлы юнәлгән иде, һәм аңа безнең кай җиребездер (бәлкем, Иконинның җирән төкләредер) ошамады, югыйсә, тагын икебезгә берьюлы караган көе, тизрәк билет алырга кушып баш какмас иде. Безнең сәламе¬ безне алмауларына да, үземне Иконин белән янәшә куеп имтихан тотучылар дип кенә карауларына да, Иконин¬ ның җирән төкләре аркасында алдан ук үземнән өмет өзүләренә дә тәмам гайрәтем чикте. Бернинди курку¬ сыз билетны алдым да җавап бирергә әзерләндем, ләкин профессор күз карашы белән генә Иконинга ымлады. Билетымны укып чыктым: белгән әйберләр иде, шуңа күрә, тыныч кына чират көтеп, күз алдымда нәрсәләр эшләнгәнне күзәтергә керештем. Иконин бер дә шүрлә¬ мәде, билет алырга кирәгеннән артык кыю, ничектер бөтен гәүдәсе белән янтайды, аннары чәчен артка таш¬ лады һәм билетына язганны шытырдатып укып чыкты. Мин инде аны сөйләргә тотына дип торам, ул авызын ачкан гына иде, йолдыз таккан профессор, .гимназистны мактап билге куйгач, Иконинга күтәрелеп карады. Иконинның хәтеренә нидер төште, ахры, туктап калды’ Гомуми тынлык бер-ике минутка сузылды. Я,— дип куйды күзлекле профессор. Иконин авызын ачты да тагын тынды. — Бер сез генә түгел бит. Сөйлисезме, юкмы? -=• диде яшь профессор, әмма Иконин аңа борылып та ка¬ рамады. Ул, билетка текәлгән көе, дәшми-тынмый тора бирде. Күзлекле профессор аңа күзлек аша да, күзлек өстеннән дә һәм күзлексез дә карап алды, чөнки шул арада ул күзлеген салып, пыяласын сөртергә һәм яңа¬ дан кияргә өлгерде. Иконинның авызыннан бер сүз чык¬ мады. Кинәт аның йөзендә елмаю чагылды, ул чәчен артка ташлады, яңадан бөтен гәүдәсе белән өстәлгә таба янтаеп билетын куйды, профессорларны берәм- берәм күздән кичерде, аннары миңа карап алды, борыл¬ ды һәм нык-нык атлап, кулларын селкә-селкә китеп бар¬ ды. Профессорлар бер-беренә карашып куйдылар. —. Менә сиңа асыл кош! ■== диде яшь профессор.—* Своекоштный *, имеш! Мин өстәлгә якынрак елыштым, ләкин профессорлар пышылдап кына диярлек сөйләшүләрен дәвам иттеләр, әйтерсең лә карашларында мин юк идем. Ул чагында мин: профессорларның өчесен дә, бу егет белерме икән, ничегрәк җавап бирер икән, дигән уй бик нык борчый, тик алар гамьсез булып, мине күрмәгән булып кылана¬ лар гына, дип уйлыйдыр идем. Күзлекле профессор бер дә исе китмичә генә миңа сөйләргә кушкач, мин аның күзләренә туры карадым да шулай минем алда күз буяп маташуына оялып куй¬ дым һәм башта беравык тотлыгып тордым: бераздан җиңел генә сөйләп алып киттем дә, соравым рус тари¬ хыннан булганга (мин рус тарихын бик нык белә идем), искиткеч оста йомгакладым, хәтта үземнең Иконин тү¬ гел икәнемне һәм мине аның белән бутарга ярамаганны профессорларга күрсәтәсем килеп, тагы бер билет алыр¬ га рөхсәт сорадым.. Тик профессор, башын кагыпз «Яхшы»,—диде һәм журналга нидер билгеләде.^ Уры¬ ныма кайтуга, гимназистлар миңа бишле куйганны әйттеләр. Каян барысын да белеп бетерә торганнардыр шулар -— алла белсен. * Революциягә кадәр казнадан ашап укучыларга казеннокошт- ныйлар, казнадан ярдәм алмыйча, үзенекен ашап укучыларга свое- коштныйлар дигәннәр. 31 30
XI б ү л е к МАТЕМАТИКАДАН ИМТИХАН S Калган имтиханнарда минем инде үзем белән таныш булырга лаек сана¬ маган Граптан һәм ни өчендер миннән читләшеп йөргән Ивиинан тыш яңа та- к \ нышларым да бар иде. Кайберләре инде минем белән исәнләшеп йөри башлады- и! лаР- Иконин хәтта> мине күргәч, шатлан- ffijW I гандай булды һәм миңа тарихны яңадан Мл I бирәчәген, тарих профессорының үзенә «■О' каныккйн булуын, үткән ел да саташ- № тырганын әйтте. Минем белән бер фа¬ да' I шК культетка, математика факультетына LJ керүче Семенов имтиханнар беткәнче гел кеше белән аралашмады, чигәсенә таянып, чәчләренә бармакларын баты¬ рып бер ялгызы дәшми-тынмый утырды. Ул имтиханны бик шәп биреп, икенче булып бара, алдынгылык исә беренче гимназия гимназистында иде. Анысы озын чандыр гәүдәле, чем-кара чәчле, чырайсыз бер егет иде, кара галстук бәйләгән, ә маңгае бетчә белән тулган иде. Куллары нәзек һәм кып-кызыл, бармаклары гаҗәп озын, тырнакларын кимереп бетергән, шуңа күрә бар¬ мак очларына җеп ураган кебек иде. Болар бар да миңа әйтеп бетергесез ошады, мин, алдынгы гимназист нәкъ менә шундый булырга да тиеш, дип уйладым.. Егетләр белән ул башкалар шикелле үк сөйләште, аның белән хәтта мин дә таныштым, шулай да миңа аның аяк атлавында, ирен кыймылдатуында,һәм кара күзлә¬ рендә ниндидер бер гаҗәеп нәрсә, магнит бар кебек, тоелды. Математика имтиханына мин гадәттәгедән элегрәк килдем. Фәнне ярыйсы гына үзләштерсәм дә, алгебра¬ дан ничектер укытучыга әйтми калдырган, бөтенләй белмәгән ике сорау бар иде. Әлегедәй хәтеремдә, тоташ¬ тырмалар теориясе белән Ньютон биномы. Арткы эскә¬ миягә утырдым да үземә таныш булмаган ике сорауны караштыра башладым, тик шау-шулы җирдә әзерләнер¬ гә өйрәнмәгәнлек һәм вакыт җитмәячәген сизеп тору укыганымны аңларга ирек бирмәде. — Менә ич ул, монда кил. Нехлюдов,— дигән таныш тавыш ишеттем. Борылып карасам — Володя белән Дмитрий. Икесе дә сюртукларын җилбәгә җибәргәннәр, кулларын селкә- селкә эскәмияләр арасыннан миңа таба атлыйлар. Икенче курс студентлары булгач, университетта үз өйләрендәге шикелле йөриләр. Аларның җилбәгә җибәр¬ гән сюртуклары гына да безнең ишеләргә мыскыллы карауларын күрсәтә, көнләшү һәм хөрмәт уята иде. Шунда утырганнар минем икенче курстагы ике студент белән таныш икәнемне күреп торалар, дип уйлавы әйтеп бетергесез рәхәт иде, шуңа күрә мин аларны кар¬ шылап урынымнан торырга ашыктым. Володя үзенең өстенлегең сиздерми кала алмады. — Эх син, хәсрәтле баш! — диде ул.— Нәрсә, бирмә¬ деңмени әле? Юк. « Нәрсә укыйсың? Әзерләнмәдеңмени? Ике сорауны рәтләп белмим. Менә шул җире аңлашылмый. — Кайсы? Бусымы? — диде Володя һәм миңа Ньютон биномын аңлатырга кереште. Ләкин тиз һәм буталчык аңлатканга, минем күзләремнән үзенең белүе¬ нә шикләнеп караганны сизеп, Дмитрийга таба борыл¬ ды, аның күзләреннән дә шуны ук күрде бугай, кып- кызыл булды, шулай да нәрсәдер сөйләвен дәвам итте, ә мин берни аңламый утырдым. Дмитрий профессорлар ягына күз ташлап алды да: — Володя, тукта әле. Өлгереп булса, үзем аңлатыйм әле,— дип яныма утырды. Дустымның миңа иң ошаган, үз-үзеннән канәгать һәм сабыр чагы икәңен шунда гына абайладым. Ул математиканы яхшы белә һәм аңлаешлы сөйли иде, шуңа күрә сорауны миңа шундый итеп аңлатып бирде, әле дә булса хәтерлим. Әмма аның беренче сорауны аңлатып бетерүе булды St.-Jérôme пышылдап кына: «a vous, Nicolas!»1,— диде, һәм мин, икенче сорауны өйрәнмәгән килеш, Иконинга иярдем. Өстәл янында ике профессор утыра, гимназист кара такта алдына баскан иде. Профессор инде: «Җитәр»,— диде, безгә билет алырга кушты, ә гимназист аның саен кыюланып, акбуры Николенька, сезгз1 32 3 В- 356 33
белән тактага шак-шок бәрә-бәрә, ниндидер . формула чыгаруында булды. «Тоташтырмалар теориясе булса, нишләрмен!»*—дип уйладым мин кисеп куйган кәгазь¬ ләрнең йомшак өеменнән калтыраган бармакларым бе¬ лән билет алганда. Иконин исә үткән имтихандагы шикелле үк, бөтен гәүдәсе белән чайкалып, сайлап-ни- теп тормыйча, иң өстәге билетны алды, аңа күз төшерде дә кашларын җыерды. ■ Гел шундый нәрсә эләгә! дип мыгырданды ул. Мин үземнекенә күз салдым. Я раббем! Тоташтырмалар теориясе!.. Иконин: >— Сезнеке нинди? —< дип сорады. Мин күрсәттем. t - Мин аны беләм,— диде ул. — Алышабызмы? Иконин пышылдап кына: — Юк, барыбер,' минем кәеф юграк әле,— дияргә генә өлгергән иде, профессор безне тактага чакырды. «Бар да бетте! дип уйладым мин.— Имтиханны искиткеч шәп бирергә уйлап та, Икониннан да битәр хур булам икән». Әмма Иконин кисәк кенә профессор¬ ның күз алдында миңа таба борылды да, билетымны кулымнан тартып алып, миңа' үзенекен бирде. Мин би¬ летка карадым: Ньютон биномы. Профессор карт кеше түгел, акыллы, күркәм чырай¬ лы, бигрәк тә маңгаеның ташып торган аскы өлеше аңа шундый төс бирә иде. « Әфәнделәр, сез нигә билетларыгызны алмаштыра¬ сыз? диде ул. Иконин аптырап калмады Юк, ул миңа үзенекен карарга гына биреп торган иде, профессор әфәнде,— диде, һәм яңадан профессор әфәнде дигәне аның шунда әйткән соңгы сүзе булды; бу юлы да, минем яннан үтешли, профессорларга, аннары миңа карап алды, елмайды да: «Кайгырган юк әле!»—« дигән төс белән җилкәләрен сикертеп куйды. (Иконин- ның имтиханга өченче ел йөрүен мин - соңыннан белдем.) Әле генә әзерләгән соравыма гаҗәп яхшы җавап бирдем, профессор үземә хәтта: таләп ителг,әннән күп артык, диеп бишле куйды. XII б ү л е к ЛАТИН ТЕЛЕННӘН ИМТИХАН _ Латин теленә җиткәнче бар да яхшы бар- ды. Яңагын бәйләп йөрүче гимназист беренче, Семенов икенче, мин өченче идем. Мин инде чынлап торып, яшь кенә булсам да, мин сезгә ШһЖ/ ни житте кеше түгел дип уйлап, кәпрәя дә Г, ik башладым. ! I Беренче имтихан көненнән башлап латин I г теле профессоры турында зур бер курку белән 4 г сөйлиләр иде, аны яшьләрнең, бигрәк тә свое- II коштныйларның һәлакәтеннән ләззәт табучы бер аждаһа дип сөйләделәр, җитмәсә тагын латинча яки грекча гына сөйләшә икән, ди¬ деләр. Мине латин теленә St.-Jérôme өйрәткән иде, ул бераз юатып килде; үземә калса, Цицеронны 1 лексикон¬ сыз тәрҗемә итә алгач, Горацийның2 берничә одасын белгәч, Цумптны3 бик шәп үзләштергәч, башкалардан начар хәзерләнмәгәнмендер төсле тоелган иде дә соң, бөтенләй көтмәгән нәрсә килеп чыкты шул. Иртәдән бирле миннән алда чыгучыларның һәлакәте турында гына сөйләделәр: (тегеңәр нуль, моңа берле куйган, бу¬ сын эт итеп сүккән, куып чыгарырга теләгән һ. б., һ. б. Бары Семенов белән беренче гимназист кына элеккечә тыныч чыктылар һәм һәр икесе бишле алып шул ук тыныч кыяфәт белән урыннарына килеп утырдылар. Минем инде Иконин белән бергә чакырылгач ук өметем өзелде. Куркыныч профессор берүзе утыра иде. Ул кеч¬ кенә, ябык гәүдәле, гаҗәп уйчан сап-сары чырайлы, майлаган озын чәчле бер кеше иде. Иконинга ул Цицеронның речьләр китабын тоттырды да шуны тәрҗемә итәргә кушты. Минем гаҗәпләнүемә каршы, Иконин укып кына да калмады, профессор ярдәм итә торгач, берничә юл тәр¬ җемә дә кылды. Шундый көчсез көндәшем алдында 1 Цицерон (безнең эрага кадәр 106—43 нче еллар) — Рим ора¬ торы, язучы. 2 Гораций (безнең эрага кадәр 65—8 нче еллар) — Рим шагыйре. 3 Цумпт (1792—1849) — немец филологы, Берлин университеты профессоры, латин теле грамматикасы, борынгы тарих буенча дәрес¬ лек һәм башка китаплар язган кеше. 34 3* 35
үземнең өстенлегемне күрә торып, елмаймый булдыра алмадым, ә инде эш анализга килеп’ терәлгәч һәм Иконин гадәтенчә бөтенләй телдән язгач, мин беркадәр мыскыллабрак та елмайдым. Шушылай акыллы һәм бераз мыскыллы елмаеп, мин профессорга ошарга ты¬ рышкан идем, ә ул киресенчә килеп чыкты. Профессор русчаны ватып-җимереп миңа: — Көлеп торасыз, әллә яхшырак беләсезме? « диде.— Күрербез. Я, сез әйтеп карагыз. ' Латин теле профессорының Иконинны яклаганын, Иконинның хәтта шуларда яшәвен мин соңыннан гына белдем. Мин Иконинга синтаксистан бирелгән сорауга шундук җавап бирдем, ләкин профессор, чыраен сытып икенче якка борылды: — Ярый, үзегезнең чиратыгыз җиткәч күрербез, 'ничек, беләсездер бит,—диде дә, миңа карамыйча гына, Иконинга үзе әле генә сораган нәрсәне аңлатырга кереште. — Барыгыз,— дип өстәде ул; һәм мин аның билгеләр дәфтәренә Иконинга дүртле куйганын күреп алдым, «һи,— дип уйладым мин,— бер дә усал түгел ич, юкны сөйлиләр». Иконин киткәч, ул бер биш минутлап (миңа бу биш сәгать тоелды) китапларын, билетларын рәтлә¬ де, борынын сеңгерде, креслосын җайлый төшеп, җәелеб¬ рәк утырды, залга, тирә-ягына, бөтен якка каранды, миңа гына карамый иде. Бу күрмәмешкә салыну аңа аз тоелды булса кирәк, ул китап ачып, мин янында ба¬ сып торганны бөтенләй күрмәгәндәй, укыган булып кы¬ ланды.'Мин аңа якынрак килеп тамак кырдым. — Ә, сез бармыни әле? Я, берәр нәрсә тәрҗемә ите¬ гез шунда,— диде ул һәм миңа ниндидер китап сузды, ә юк, менә монысын.—’ Ул Гораций китабын актарды да бер җирен һәм итә дә —« Мин —■ Сез күңелдән ятлап килгәнне сөйләргә телисезме- Е ни? Юк инде, менә моны тәрҗемә итегез. Мин ничек җитте алай мәгънәсенә төшенә башладым, ! ләкин профессор минем һәрбер сораулы карашыма ба¬ шын чайкап, уфтанып: «Юк»,—- дип кенә торды. Ни¬ һаять, аның түземе бетте, һәм ул шапылдатып китапны | япканда, бармагы китап битләре арасына кысылып кал- i ды; ул бармагын тиз генә тартып алды да миңа 37 ачты, миңа аны берәү дә тәрҗемә итмәгән алмастыр төсле тоелды. моны әзерләмәдем,— дидем.
грамматикадан билет бирде, аннары, креслосына аркан ятып, зәһәр бер кыяфәт белән дәшми-тынмый утыра башлады. Сөйләргә тотынган идем, аның йөзенә карагач, телем бәйләнде, ни генә әйтсәм дә, ялгышамдыр төсле тоелды. Кинәт ул кузгалып куйды, терсәкләре белән өстәлгә таянды, сул кулының арык бармагында буш йөргән ал¬ тын балдагы белән уйнарга кереште һәм, рус телен бозып: — Алай түгел, бөтенләй алай түгел,—- дип сүз баш¬ лады,— Әфәнделәр, югары уку йортына болай хәзерлә¬ нергә ярамый; сез барыгыз да зәңгәр якалы мундир кимәкче буласыз; аннан-моннан гына өйрәнәсез дә, инде студент була алабыз, дип уйлыйсыз: юк, әфәнделәр, фәнне тирәнтен үзләштерергә кирәк, һ. б., һ. б. Ул телне ватып-җимереп шул сүзләрне сөйләгән ара¬ да, мин мәгънәсез текәлеп аның аска караган күзләрен күзәттем. Башта мин өченче була алмам инде дип бор¬ чылдым, аннары имтиханны бөтенләй бирә алмам, ахры, дип кайгырдым, моңа, ниһаять, гаделсезлекне тою, хак- сызга мәсхәрә ителгәнеңне тою килеп кушылды; ул гына да түгел, үзем аңлаганча, comme il faut булмаганы өчен (мин моны аның түгәрәк, кыска һәм нык тырнакларына карап торганда ачтым) профессорга карата нәфрәт хисе уянуы минем ул тойгыларымны тагын да дөрләтебрәк җибәрде, зәһәрле итте. Миңа күтәрелеп карап, иреннә¬ рем калтыраганны һәм күземә яшь тулганны күреп ал¬ гач, ул минем дулкынлануымны, үзенчә, балл өстәтергә ялына дип аңлады бугай, мине кызганган төс белән, җитмәсә тагын шул чакны килеп кергән икенче бер профессор алдында: — Ярый, мин сезгә урта балл куям,— диде (бу икеле дигән сүз иде),—сез. аңа лаек түгел түгелен, тик мин аны сезнең яшьлегегезне хөрмәт итеп, университетка кергәч инде акыллырак булырсыз, дип өметләнеп куям. Минем өскә: «Менә, егеткәй, ничек була’ бит ул!» — дигәндәй карап торучы ят кеше алдында әйтелгән бу сүзләргә аптырадым да калдым. Күз алларым караңгы¬ ланды: өстәл артындагы куркыныч профессор миңа кай¬ дадыр еракта утырадыр төсле күренде, башыма бик ачык булып бер фикер килде: «Тотарга да... нишләрләр иде икән?» Тик мин ни сәбәпледер алай эшләмәдем, ки¬ ресенчә, профессорларның икесенә дә аңсыз рәвештә, “ 38 калган имтиханнарны биргәндә бер дә исем дә китмәде. Барысын бергә алганда дүртәр баллдан артып китә иде, тик бу тамчы да кызыксындырмады; мин үземә: беренче булырга тырышу, ул хәтта ' ничектер аеруча олылап баш идем дә, бераз елмаеп ", (Иконин төсле итеп елмайдым бугай), өстәл яныннан китеп бардым. Бу гаделсезлек миңа искиткеч нык тәэсир итте, һәм үз белдегем белән генә эшләргә яраса, мин башка имти¬ хан биреп йөрмәгән булыр идем. Миндә горурлыкның в.. әсәре дә калмады (өченче булу турында уйлап та торасы юк иде инде), тырышмадым, шулай да әле инде мине бер нигә кирәк ул mauvais genre 1 дә әле, Володя кебек, бер шикеллерәк » барсаң, шул җиткән, дип исбат иттем. Бу очракта бе¬ ренче мәртәбә дустым фикеренә кушылмау булса да, киләчәктә университетта шуны гамәлгә ашырырга ният¬ ләдем. Мин инде бары мундир белән өчпочмаклы эшләпә, үз дрожкам, үз бүлмәм, барыннан да битәр, үз ирегем турында гына уйлый идем. XIII бүлек МИН ДӘҮ КЕШЕ Хәер, ул уйларның да үзенә күрә бер матур ягы бар иде. 8 нче майда, соңгы имтиханны- —за¬ кон божийны биреп кайткач, Розанов¬ лардан килгән таныш мастер ярдәмчесен очраттым. Ул элегрәк тә миңа елык-елык итеп торган, әле типчеп кенә чыккан кара постау мундир белән сюртук күтә¬ реп килгән иде һәм акбур белән лацкан¬ нарын 2 билгеләгән иде, ә хәзер инде те¬ геп бетереп китергән, ялтырап торган алтын төймәләре өстенә кәгазь ураган. Шул киемнәрне киеп алгач, SL- Jérôme, сюртукның аркасы җыерылып тора, дигәнгә дә карамастан, ирексездән авызымны ерып, аска төшеп киттем, хезмәтчеләрнең алгы бүлмәдән 1 Рәт белмәү. 2 Лацкан —пиджак, сюртук һ. б. яка кайтармасы. 39
дә, коридордан да йотлыгып карап торганын күр-» мәмешкә салынып, Володя бүлмәсенә юнәлдем. .. I Дворецкий Таврило мине залда куып җитте, универ- I ситетка керүем белән тәбрик итте,, папа кушкан дүрт ак билетны тапшырды һәм папа әмере белән кучер Кузь¬ маның, пролетка һәм кызыл туры Чибәрнең бүгенге көн¬ нән тулысынча минем карамагыма күчкәнен белдерде. Мин бөтенләй диярлек көтелмәгән бу бәхеткә шундый куандым, шундый куандым, Таврило алдында һич кенә дә гамьсез булып кылана алмадым, бераз югалыбрак калдым, тыным кысылып, телемә килгән беренче сүзне әйтеп ташладым: «Чибәр менә дигән чаптар ич ул»,^ дидем бугай. Алгы бүлмәдән һәм коридор ишекләреннән карап торучыларга күз салдым да, артык тыела алмый¬ ча, ялтыравык алтын төймәле өр-яңа сюртук кигән көе, зал аша чабып киттем. Володя бүлмәсенә кереп бар¬ ганда, артымда Дубков белән Нехлюдов тавышын ишет- тем; алар мине тәбрикләргә һәм минем университетка керүем хөрмәтенә берәр җиргә барып төшке ашны ашар¬ га, шампанский эчәргә чакыра килгәннәр иде. Дмитрий миңа, шампанский эчәргә яратмасам да, бүген инде сез¬ нең белән «син»гә эчәргә барам, диде; Дубков исә миңа, сез нигәдер полковник төсле булгансыз, диде; Володя мине котламады да, бары тик коры гына итеп, хәзер, инде берсекөнгә без авылга да китә алабыз, дип куйды. Минем университетка керүемә шатланса да, үзе шикелле үк дәү кеше булуым бераз кәефен кырды бугай. Безнең янга St.-Jèrôme да килеп керде, ул бик купшы сөйләде, шулай итеп, үзенең бурычын үтәгәнен, яхшы үтәгәндер¬ ме, юктырмы ■— анысын белмәвен, әмма инде ул үзенең кулыннан килгәннең барын да эшләгәнен һәм иртәгә графларына күченәсен белдерде. Миңа әйтелгән сүзләр¬ нең бөтенесенә дә җавап итеп, ихтыярсыздан юләр кеше сыманрак, үз-үземнән канәгать булып, бәхетле бер ел¬ маю белән елмайганымны тойдым, бу елмаюның минем белән сөйләшүчеләргә дә күчүен сиздем. Хәзер инде минем гувернерым юк, үз дрожкам бар, минем исем студентлар исемлегендә басылган, пор¬ тупеям белән шпагам булды, будочникларның миңа ара- тирә честь биреп куйгалаулары да ихтимал... мнн дәү кеше, мин бәхетле бугай. Төщке ашны без Ярда сәгать бишләрдә -ашарга булдык; тик инде Володя Дубковларга киткәч, Дмитрий, төшкә кадәр бер эшем бар иде, дип гадәтенчә каядыр китеп баргач, ике сәгать вакытымны теләсәм ничек үт¬ кәрә алам булып чыкты. Бик озак бүлмәдән бүлмәгә йөрдем, әле сюртугымны төймәләп, әле җилбәгә җибә¬ реп, әле өске төймәсен генә эләктереп, алдында борга¬ ланмаган көзгем калмады, ничек кенә карасам да, ки¬ лешле күренде. Аннары, куанЪшым чиктән ашканны күрсәтүдән оялсам да, ат абзарына һәм кареталар әвес¬ легенә чыкмый булдыра алмадым; Кузьманы, ат белән дрожканы карап кердем дә, баягыча ук шат елмаеп, бүлмәдән бүлмәгә йөренергә, көзгегә каранырга һәм ке¬ сәмдәге акчама нәрсәләр алырга икәнен исәпләргә ке¬ рештем. Тик шулай да бер сәгатьтән миңа инде күңел¬ сез була башлады, мондый ыспай киенгән чагымда берәү дә күрә алмый, дип борчылдым, каядыр барасым, нидер эшлисем килеп китте. Менә шуңа күрә атны җигәргә куштым: Кузнецкий мостка әйберләр алырга барудан да яхшысы булмас, дигән карарга килдем. Володяның университетка кергәндә Виктор Адам эш¬ ләгән ат литографияләрен, тәмәке белән челемнәр сатып алганы хәтеремә төште дә миңа да шулай ук эшләргә кирәк шикелле тоелды. Бар кешене үземә каратып, төймәләремне, эшләпәмә кадаган кокарданы, шпагамны кояшта ялтыратып, Куз¬ нецкий мостка барып, картиналар магазины алдына туктадым. Як-ягыма ялт-йолт каранып, магазинның эче¬ нә кердем. Маймыл кебек, Володяга охшарга тырыша дип гаепләмәсеннәр өчен? мин В. Адам атларын алмаека булдым. Ләкин бик кечелекле магазин хуҗасын борчу¬ дан куркып, тизрәк берәр нәрсә алыйм инде, дип кенә тәрәзә төбеннән гуашь белән ясалган бер хатын-кыз су¬ рәтен алып егерме сум түләдем. Тик егерме сумны түләгәч, шундый чибәр киенгән ике кибетчене шуның ише юк-бар нәрсә белән борчуымнан оят булып китте, аннары алар әле миңа һаман исләре китмичә карыйлар сыман тоелды. Үземнең кемлегемне танытырга теләп, пыяла астында яткан ниндидер көмеш әйберне күрсәтер¬ гә куштым, аның унсигез сумлык porte-crayon 1 икәнен белгәч, кәгазьгә төрдереп алдым, акча түләгәннән соң матур челем белән әйбәт тәмәкенең күршедәге магазин¬ да сатылганын белеп кибетчеләрнең һәр икесенә түбән¬ 1 Карандаш башы^ 40 41
челек белән баш идем дә култык астыма картина кыс¬ тырып урамга чыктым. Күршедәге магазинның вывеска- сына сигара тартып утырган бер негр рәсеме ясалган иде. Анда кереп мин, янә беркемгә охшамаска тырышып, Жуков тәмәкесен алмадым, бәлки солтан тәмәкесе, Истамбул челеме белән юкәдән эшләнгән ике алсу челем сабы алдым. Магазиннан дрожкам янына чыккан чак¬ ны, башын салындырып, тротуардан кызу-кызу атлап баручы, штатский сюртук кигән Семенов күземә чалын¬ ды. Аның мине танымавына кәефем кырылды. Шактый каты тавыш белән: «Китер атны!» — дип кычкырдым да, дрожкага утырып, Семеновны куып җиттем. Исәнмесез! — дидем мин аңа. — Саумысез,— диде ул, үзе баруында булды. Мин: — Нишләп сез мундирыгызны кимәдегез? — дип сорадым. Семенов туктады, кояшка карый алмагандай итеп, чынында исә минем мундир белән дрожкага исе кит¬ мәвен сиздерү өчен, ак тешләрен күрсәтеп көлемсерәп, күзен бераз кыса төшеп, сүзсез генә миңа карап алды да китеп барды. Кузнецкий мосттан Тверской бульвардагы кондитер- скийга киттем. Монда мине барыннан да битәр газета¬ лар кызыксындыра дип күрсәтергә тырышсам да, тыелып тора алмадым, баллы пирожныйларны бер-бер артлы бора башладым. • Газетага ышыкланып зур кы¬ зыксыну белән минем якка күз ташлаган әфәндедән оялсам да, бер җиде-сигез пирожныйны (кондитерскийда булган төрләрнең барысын да) күз ачып йомганчы бө¬ гәрләп ташладым шул. Өйгә кайткач бераз саруым кайнады; әмма, аңа илтифат итмичә, алып кайткан әйберләремне карашты¬ рырга тотындым. Картина миңа бер генә тамЧы да ошамады, шуңа күрә мин аны, Володя шикелле кысага тарттырып, үз бүлмәмә элеп' куймау гына түгел, бер кеше дә тапмаслык итеп, комод артына яшердем. Өйдә porte-crayon да ошамады; шулай да бу көмеш әйбер, студентка бик кирәкле нәрсә, дип үз-үземне юатып, өс¬ тәл тартмасына салып куйдым. Тарту кирәк-яракларын исә шундук сынап карарга булдым. Чирек пачканы башлап, вак итеп тапаган коңгырт- сары солтан тәмәкесен стамбулкага тутырып, аның өсте- нә утлы мамык куйдым да, челем сабын урта бармак белән атсыз бармак арасына кыстырып (миңа шулай тоту бигрәк тә ошый иде), төтен суырырга керештем. Тәмәкенең исе тәмле, тик менә авызда ниндидер әч¬ келтем бер тәм барлыкка килә, җитмәсә буылдыра иде. Шулай да теләр-теләмәс кенә шактый озак төтен суыр¬ дым, түшәмгә алкалар җибәреп һәм борыннан чыгарып карадым. Озак та үтмәде, бүлмә эчен зәңгәрсу төтен болыты каплап алды, челемем гырылдый, кызган тәмәке бөртекләре сикерешә башлады, авызымда әрем әчесе тойдым, башым әйләнгәндәй булды. Мин инде туктарга да уйладым, бары челем капкан килеш көзгедән генә карыйсым килде, бу нинди гаҗәп хәл! — чайкалып куй¬ дым; бүлмәнең асты-өскә әйләнде, ничек җитте алай якынлашып көзгегә карасам, антырап киттем — чыраем киндер кебек агарып калган. Диванга гына барып ауган, идем, тотынды болганырга күңел, тотынды болганырга! Тарту миңа ярамый икән, хәзер үләм икән, дип торам. Чынлап торып шөбһәгә төштем, ярдәмгә кеше чакыр¬ ма кчы, доктор алырга җибәрмәкче булган идем. Әмма куркуым озакка сузылмады. Тиздән мин эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алдым, башым коточкыч чат¬ нап, үзем бөтенләй мәлҗерәп төшеп байтак кына диван¬ да яттым, тонган күзләрем белән чирек пачка тышына сугылган Бостонжогло гербына, идәндә аунап яткан челемгә, төпчекләргә, кондитерский пирожок сыныкла¬ рына карап яттым, кәефем кырылып, хәсрәтләнеп: «Баш¬ калар шикелле тарта алмагач, мин әллә ни дәү түгел¬ мендер әле, миңа башкалар кебек челем сабын урта бармак белән атсыз бармак арасына кыстырырга, эчкә суырырга, коңгырт мыек арасыннан төтен чыгарырга язмагандыр инде, күрәсең»,— дип уйладым. Сәгать бишенчегә киткәч, мине алырга дип кергән Дмитрий әнә шундый күңелсез хәлдә күрде. Шулай да, бер стакан су эчкәч, мин кеше кыяфәтенә кердем, аның белән китәргә әзерләндем. Тәмәке тартканымны белгәч, ул: —« Нинди кызык табып тартасыздыр инде,—> дип куйды.— Ахмаклык бу, шуның өстенә бер дә юкка акча туздыру. Мин үземә үзем тартмаска сүз бирдем... Әйдә¬ гез тизрәк, Дубковларга да сугыласы бар ич әле. 43 42
XIV бүлек ВОЛОДЯ БЕЛӘН ДУБКОВ НИШЛИЛӘР ИДЕ Дмитрийның бүлмәмә килеп керүе булды, чыраен¬ нан, аяк атлавыннан, кәефе юк чагындагыча итеп күз кысуыннан һәм, галстугын төзәткән булып, башын бер якка боргалавыннан мин аның киреләнгән чагы икә¬ нен аңладым (андый хәлгә ул үз-үзеннән канәгать бул¬ маганда төшә иде, мин аның андый чагын бик өнәп бетерми идем). Соңгы вакытларда мин дустымның харак¬ терын күзәтә, аның турында фикер йөртә башладым, ләкин моңа карап безнең дуслык бер тамчы да үзгәр¬ мәде: дуслыгыбыз әле яңа, көчле иде һәм кайсы гына яктан карасам да, Дмитрий миңа гел камил кеше булып күренде. Аңарда капма-каршы ике кеше, һәм шуларның икесе дә миңа әйтеп бетергесез гүзәл булып тоела иде. Бер яктан ул күркәм холыклы, ягымлы, басынкы, шат күңелле һәм үзендә шушы яхшы сыйфатлар булуын белә торган кеше иде. Аның бу ягын мин үлеп яраттым. Кәефе шундый чагында, аның бөтен тышкы кыяфәте, тавышы, һәрбер хәрәкәте әйтерсең лә инде: «Мин ба¬ сынкы, мин игелекле, шуннан тәм табам, сез моны күреп торасыз»,— ди иде. Икенче яктан ул салкын табигатьле, үзенә дә, бүтәннәргә дә катгый, горур, фанатикларча диндар, педантларча әдәпле кеше иде. Аның бу ягын мин әле яңарак кына аңлый башлап, әлбәттә, аның мә¬ һабәтлеге алдында баш ия идем. Минем янга килеп кергәндә, ул менә шул икенче кеше иде. Дрожкага чыгып утыргач, ике арадагы дуслык өчен зарур булганча турыдан-туры, үземнең шундый шатлык¬ лы көнемдә аны кәефе кырылган хәлдә күрү бик тә авыр, бик тә күңелсез икәнен әйттем. — Мөгаен, берәр нәрсә кәефегезне җибәргәндерГ Нигә миңа әйтмисез? — дигән идем, ул нервланып ба¬ шын боргалады, күзен кыскалады, аннары ашыкмый гына: »— Николенька! Әгәр дә инде мин сездән бер нәрсә дә яшермәскә сүз биргәнмен икән, сезнең яшерә торган¬ дыр дип шикләнергә урыныгыз юк. Кешенең кәефе гел бер төрле генә булып тормый ич, әгәр инде берәр нәр¬ сәгә кәефем киткән икән, аның нәрсә икәнен мин үзем дә белмим,—- диде. «Нинди ачык характер бу, менә ичмасам характер, шаклар катарсың!» —* дип уйлап алдым мин һәм артык борчымадым. Без дәшми-тынмый гына Дубков өенә барып кердек. Аның квартиры гаҗәп матур иде, һич югында миңа шу¬ лай күренде. Кая карама анда келәм, картина, гардин, чуар обой, портрет, кәкре табанлы кресло, вольтер креслосы; стеналарга мылтыклар, пистолетлар, тәмәке янчыклары һәм тагы катыргыдан ясаган ниндидер җән¬ лек башлары асылган. Бу кабинетны күздән кичергәч, мин Володяның бүлмәсен бизәүдә кем артыннан куга¬ нын аңлап алдым. Дубков белән Володя карта уйныйлар * иде. Ниндидер мин белмәгән бер әфәнде (үз-үзен тоты¬ шына караганда, әллә кем түгел иде булса кирәк) өстәл янында уенны илтифат белән күзәтеп утыра иде.- Дуб- ковның өстендә ефәк халат, аягында йомшак башмак иде. Аның каршысында диванда сюртугын салып таш¬ лаган Володя утыра. Кызарынган чыраена һәм безнең якка ризасызлык белдереп җәһәт кенә күз ташлавына караганда, ул уен белән бик мәшгуль иде. Мине күргәч, ул тагын да ныграк кызара төште. — Я, син өләшәсе,— диде ул Дубковка. Минем уем¬ ча, карта уйнаганын күрүем аңа бер дә ошамады. Ләкин аның чыраеннан уңайсызланганы сизелми иде, гүя аның кыяфәте миңа: «Уйныйм шул, уйныйм; ә синең башың яшь әле, шуңа күрә шаккатып калдың. Моның бернинди начарлыгы юк, безнең яшьтә һәркем уйнарга тиеш»,— ди иде. Мин моны шундук сиздем, шундук төшендем. Дубков карта өләшмәде, утырган җиреннән торды да безнең белән кул биреп күреште, урын күрсәтте,, челемнәр т&къдим итте, тик инде без анысыннан баш тарттык. — Менә ич ул безнең дипломат, бүгенге күңел ачу¬ ларның сәбәпчесе,— диде Дубков — Валлаһи менә, пол¬ ковник, каплаган да куйган. 45
Мин, моңа җавап итеп? / * — һем, генә дия алдым, яңадан абызым ерыла башлаганны тойдым. / Ул гаҗәп инсафлы егет, бик оста танцевать 1 итә, французчаны яхшы белә, дип, өлкәннәр мактап торган¬ да егерме җиде яшендәге адъютантны уналты яшьлек малай ничек ихтирам итсә, мин Дубковны шулай ихти¬ рам иттем, ә ул үзе минем яшьлегемә нәфрәт белән караса да, сиздермәскә тырыша иде бугай. Ихтирам итсәм дә, аны белә башлаганнан бирле миңа ни өчендер аның күзләренә күтәрелеп каравы уңайсыз иде. Соңыннан гына аңыштым, өч төрле кеше¬ ләрнең күзенә карый алмыйм икән: үземнән артык тү¬ бән булганнарга, үземнән артык өстен булганнарга һәм икебез дә белгән нәрсәне бер-беребезгә әйтә алмаган- нарга. Бәлкем, Дубков миннән өстенрәк тә булгандыр, бәлкем, түбәнрәк тә булгандыр, тик инде ул бик еш ялганлагандыр, моны берәүгә дә әйтмәгәндер, мин исә ■ аный бу кимчелеген күреп алганмындыр, әмма үзенә бу турыда әйтергә базмаганмындыр. Володя, папа шикелле үк итеп җилкәсен сикертеп, карталарны буташтыра-буташтыра: Тагын бер король генә уйныйк инде,— дип куйды. — Бәйләнде бит, валлаһи! — диде Дубков,—Соңын¬ нан уйнарбыз. Я, берне уйныйк инде, алайса. Алар уйнаганда кулларына күзем төште. Володяның кулы зур да, матур да иде; карта тоткан чагында аның баш бармагының торышы һәм калганнарының бөклә¬ неше nanâ кулына бик охшаган иде һәм баштарак Во¬ лодя кулын юри, зурларга охшарга тырышып, шулай тотадыр төсле тоелды, әмма йөзенә карау белән, уеннан башка нәрсә турында уйламаганы күренде. Дубковның куллары, киресенчә, бәләкәй һәм бик симез, гаҗәп җи¬ тез, ә бармаклары йоп-йомшак, эчкә таба кәкре иде; чат менә балдак кия торган кул инде, андый куллы кешеләр кул эше белән мавыгучан һәм матур әйберләр яратучан Володя оттырды бугай, чөнки аның карталарына карап утырган теге әфәнде: «Владимир Петровичның бер дә бәхете юк»,— дип куйды, ә Дубков, портфелен алып, нидер язды, аннары, язганын Володяга күрсәтепз «Шулаймы?» и» дип сорады. • Володя аның куен дәфтәренә юри исе китмәгәндәй күз төшереп алды да: — Шулай! диде,— Хәзер киттек. Дубков Володя атына утырды, мин Дмитрииның фаэтонында киттем. Юлда барганда: — Нәрсә уйнадылар алар? —дип сораган идем, Дмитрий: - — Пикет уйнадылар. Ахмак уен, хәер, уенның оа- рысы да ахмак инде,— дип җавап ^кайтарды. — Алар соң зур акчадан уйныйлармы? — Зурдан түгел түгелен, шулай да ярый торган нәрсә түгел. >—■■ Сез уйнамыйсызмыни? — Юк, мин уйнамаска ант иттем; ә Дубков кешене отмый тора алмый. — Алай эшләргә ярамый ич,— дидем мин.—Володя аңа караганда начаррак уйныйдыр шул? — Әлбәттә, ярый торган эш түгел, шулай да аның бернинди начарлыгы юк. Дубков уйнарга ярата, уйный белә, шулай да ул бик шәп кеше. — Минем башыма да килмәгән иде...—дип куй¬ дым мин. Аның турында начар уйны һич башыңа ките- рергә ярамый, чөнки ул бипрәк асыл кеше. Мин аның кимчелекләрен белә торып яратам, һәрвакыт ярата¬ чакмын. Миңа нишләптер, Дубковны артык тырышып якла¬ ганга күрә дә шул Дмитрий аны яратмый да, ихтирам да итмидер, тик бу турыда үзсүзлеләнеп кенә берәүгә дә әйтмидер: «Синең кыска сәгатьтә кырык төрле...» дип, битенә бәрүдән куркадыр төсле тоелды. Ул дус¬ ларын мәңге яратучылардан иде. Андый кеше дусты һәрвакыт ошаганга түгел, бәлки инде ялгышып кына булса да бер ярата башлагач, суыну вөҗдансызлык була дип, мәңге ярата. 44
XV бүлек / МИНЕ ТӘБРИКЛИЛӘР / Дубков белән Вблодя Ярның бар кешесен исемнәре белән атыйлар, анда аларга швейцардан алып хуҗага ка¬ дәр һәркайсы зур хөрмәт күрсәтә. Без¬ не шундук аерым бүлмәгә урнашты¬ рып, ис китәрлек сый-нигъмәт китер¬ деләр— Дубков аларны француз кар¬ тасыннан сайлаган икән. Туңдырылган шампанский әзер иде инде. (Мин аңа мөмкин кадәр салкынрак карарга ты¬ рыштым.) Дубков, гадәтенчә, булган хәл дип, җыен тузга язмаганны лы¬ гырдады: әйтик, аның әбисе өч юлба¬ сарны мушкетонная атып үтергән, имеш; ул моны сөй¬ ләгәндә, мин кызардым, аяк астыма карадым, аңардан читкә борылдым; ә менә мин сөйләргә тотындыммы, бе¬ рәр әдәпсез сүз ычкындырмагае дип, Володяның коты алына. Ничек кенә булмасын, мәҗлес барыбер бик күңелле үтте. Шампанский китергәч, барысы да мине тәбрикләделәр, мин Дубков һәм Дмитрий белән кул¬ ларны алышып эчтем, икесе белән дә үбештем (шуннан соң инде без бер-беребезгә «син» дип сөйләшергә тиеш идек). Мин шампанскийны кем алдырганын белми идем (ул уртак булган икән, миңа моны соңыннан төшендер¬ деләр), ә үземнең иптәшләремне кесәмдә берөзлексез кулыма эләккән үз акчама сыйлыйсым килде, шуңа күрә мин акрын гына унлыкны суырып чыгардым да, хезмәтчене чакырып алып, аңа шул акчаны тоттырдым, барысы да ишетерлек итеп пышылдап кына (ишетми калмадылар, чөнки сүзсез генә миңа карап' торалар, иде) : «Тагын бер ярты шешә шампанский китерә күр^ инде»,— дидем. Володя, комачтай кызарып һәм җилкә¬ сен сикертеп, куркынган кыяфәт белән әле миңа, әле бүтәннәргә карый башлагач кына, хата эшләгәнемне аңлап алдым. Шулай да шампанскийны китерделәр, һәм без аны бик рәхәтләнеп эчеп җибәрдек. Әле һаман күңелле иде. Дубков’ бертуктаусыз борчак сиптерде, Володя мәзәкләр сөйләде (ул шундый кызык иттереп сөйләр дип һич көтмәгән идем), без эчләребезне тота* тота көлдек. Володя белән Дубков сөйләп көлдергән нәрсәләрнең асылы моңа кадәр яшәп килгән бер мәзәк¬ кә охшатып һәм аннан да уздыра төшеп сөйләүдә иде. Ул мәзәк менә болай: «Сезнең, нәрсә, чит илләрдә бул¬ ганыгыз бармы?» — дип сорый икән берәү. «Юк, минем булганым юк,— ди икенчесе,— минем абый скрипка уй¬ ный белә». Володя белән Дубков мәгьнәсезлектән көлү¬ дә шундый остарып киттеләр, хәтта мәзәкнең үзен дә? «Минем абый да гомерендә скрипка тоткан кеше түгел»,—дигән шикеллерәк үзгәрттеләр. Алар бер-бер- сеннән ни генә сорамасыннар, шундыйрак җавап бир¬ деләр, ә кайчагында сораусыз гына да шулай бер-бер- сенә якын килми торган ике сүзне бергә кушарга тырыштылар, шул мәгънәсез нәрсәне җитди кыяфәт бе¬ лән сөйләгәч, көлке килеп чыкты. Алай сөйләшүнең мәгънәсенә төшенеп, үзем дә мәзәк сөйләмәкче булып карадым, тик барысы да миңа, булдыра алмас бу, дип карадылар, яки бөтенләй читкә борылдылар, шуннан мәзәгем килеп чыкты. Дубков: «Алдашасың, дипломат туган»,— дип куйды, ләкин миңа зурлар арасына кергән¬ гә һәм шампанский эчкәннән соң рәхәт булганга, аның ул сүзе күңелемне сизелер-сизелмәс кенә тырнап үтте. Бары Дмитрий гына, безнең белән бертигез эчүгә кара¬ мастан, үзенең кырыслыгын һәм җитдилеген җуймады, бу хәл мәҗлестәгеләрне беркадәр тыелырга мәҗбүр итә иде. Әфәнделәр, тыңлагыз әле,— диде Дубков,—-та¬ макны туйдырганнан соң безгә бит инде дипломатны үз кулыбызга алырга кирәк булыр. Тәтәйләргә китмик микән, дип торам әле мин, анда инде юлны үзебез күрсәтер идек. Володя: ) » Нехлюдов бармый шул,—дип куйды. — Әүлия! Сиңа әйтәм, әүлия! —дип, Дмитрийга мөрәҗәгать итте Дубков.’—■ Киттек безнең белән, тәтәй¬ нең нинди әйбәт ханым икәнен күреп кайтырсың ичмаса. Дмитрий, кызарып: — Үзем бармау гына түгел, аны да әле сезгә ияртеп җибәрмим,— дип куйды. — Кемне? Дипломатнымы? Синең барасың килә ич, дипломат? Кара, кара, тәтәй сүзен ишеткәч, колаклары ничек торды. 48 В-356 4 49
Дмитрий урыныннан кубып, ишекле-түрле йөренә- йөренә, миңа карамыйча гына, сүзен дәвам итте: — Җибәрмим үк түгел инде, мин аңа бармаска ки¬ ңәш кенә бирәм, мин аның анда баруын теләмим. Ул хәзер сабый бала түгел, барасы килсә, сездән башка да бара ала. Ә сиңа, Дубков, бераз оят кирәк иде, үзең начар эш эшләгәч, бүтәннәрне дә шуңа этәсең. Дубков, Володяга күз кысып: — Мин сезне чәй эчеп кайтырга тәтәйләргә чакырам икән, моның нәрсәсе начар? — диде.— Безнең бергәлә¬ шеп баруыбыз сиңа ошамый икән, мәйлең: без Володя белән икәү генә китәбез. Володя, барасыңмы? — һем, һем! — дип ризалык бирде Володя.—*Анда барыйк та, аннары миңа кайтып, пикетны дәвам итте¬ рербез. Дмитрий, минем янга килеп: — Синең, нәрсә, барасың киләме алар белән, юкмы? — дип сорагач, мин: —> Юк,— дип җавап кайтардым, үзем диваннан аңа урын бирдем.— Минем болай да барасым килми иде, син бармаска киңәш бирәсең икән инде, әллә нигә дә бармыйм. Ә беравыктан мин: — Юк, барасым килми дип мин ялган сөйлим, ләкин мин бармавыма шатмын,— дип өстәдем. — Бик шәп,— диде ул.— Үз акылың белән яшә, берсенең дә кубызына биемә, шуннан яхшысы булмас. Бу кечкенә генә бәхәс безнең кәефләрне кырмады гына түгел, бәлки күтәрә дә төште әле. Дмитрий мин ярата торган кыяфәткә керде. Үзен яхшылык эшләгән дип табып, шундый кыяфәткә кергән чакларын миңа соңыннан да күргәләргә туры килде. Хәзер ул мине алып калуыннан канәгать иде. Күңеле күтәрелгәч, ул үз гадә¬ тенә каршы тагын бер шешә шампанский китертте, бүлмәгә ниндидер таныш булмаган бер адәмне чакырып кертеп, аны сыйларга кереште. Gaudeamus igitur’Hbi1 җырлап җибәрде, безгә дә җырларга кушты, Сокольни- кига чана шуарга барырга тәкъдим кертте; моңа каршы Дубков: «Артык хискә бирелү була бит»,— дип куйды. —- Әйдәгез бүген типтерик,— диде Дмитрий, ел¬ маеп:— менә аның укырга керүе хөрмәтенә үз гомеремдә I сШатланыйк шулай булгач» — латин телендәге борынгы сту¬ дентлар җыры. 50 беренче тапкыр эчеп исерим булмаса,— Болай күтәренке күңелле булу Дмитрийга килешә һәм ничектер сәерлән- дерә иде. Ул үз балаларыннан бик канәгать булган, бераз төшергәннән соң аларны көлдерергә, шул ук ва¬ кытта намусыңа зыян китермичә дә күңелне күтәрергә мөмкин икәнен исбат итәргә тырышңан яхшы күңелле атага яисә гувернерга охшап китте. Ләкин аның кәефе безгә дә күчте бугай, өстәвенә тагы кеше саен яртышар шешә чамасы шампанский эчелгән иде. Кәефем шундый күтәрелгән чакны мин, Дубков бир¬ гән папиросны кабызырга дип, олы якка чыктым^ Урынымнан кузгалгач, бераз башым әйләнгәнне той¬ дым; аяк-кулларым бик тырышсам гына тыңлыйлар, югыйсә, аякларым икесе ике якка китә, кулларым, таби¬ гый торышын җуеп, әллә нинди хәрәкәтләр ясый иде. Мин бар игътибарымны шул әгъзаларыма юнәлт¬ тем: кулларыма күтәрелергә һәм сюртук төймәләрен каптырырга, чәчемне бераз рәтләргә куштым (шунда терсәкләрем чамасыз нык күтәрелде), ә аякларыма ишектән чыгарга куштым, алар моны үтәделәр, тик инде я артык каты басалар, яисә бик йомшак басалар, бигрәк тә сул аягым әледән-әле бармак очларына басарга ча¬ малый иде. Кайсыдыр миңа: «Кая киттең? Шәм китерер¬ ләр»,— дип кычкырып калды. Мин бу кычкыручының Володя икәнен таныдым, һәм, барыбер таныдым бит әле, дип уйлау миңа бик рәхәт иде, тик аңа җавап итеп елмайдым да юлымны дәвам иттердем. 4* XVI бүлек ЫЗГЫШ Олы якта бәләкәй генә өстәл янында карсаграк буйлы, базык гәүдәле, сары мыеклы бер штат¬ ский әфәнде нидер ашап утыра иде. Аның янында озын буйлы, кара чәчле, мыексыз тагы бер кеше утыра. Алар французча сөйләшәләр иде. Беркадәр кыю¬ сызланып булса да, алларында янып утырган шәмнән папиро¬ сымны кабызырга булдым. Күз карашларын очратмас өчен як- 51
. / ' ' ягыма каранып, өстәл янына килдем дә ут элдерә баш¬ ладым. Папиросым көйри башлагач түзмәдем, ашап уты¬ ручы әфәндегә күз ташладым. Аның соры күзләре миңа усал текәлеп карыйлар иде. Мин борылырга гына уй¬ лаган идем, аның сары мыеклары селкенеп куйды һәм авызыннан французча әйтелгән сүзләр чыкты: — Могтәбәр әфәндем, мин үзем ашап утырганда тартканны яратмыйм. Мин нидер мыгырдадым. Мыеклы әфәнде, мине ничек итеп сүккәнен күзәтергә өндәгән сыман, мыексыз әфәндегә җәһәт кенә карап алды да, кырыс тавыш белән: — Әйе, яратмыйм,—дип сүзен дәвам итте.—Синең борын төбеңә килеп тәмәке тартучы тупас адәмнәрне дә яратмыйм, аларны да яратмыйм. Мин шундук аңлап алдым. Бу әфәнде мине тирги ләбаса; әмма баштарак үземне аның алдында бик нык гаепле санадым. — Мин-сезгә комачаулармын дип уйламаган идем,—• дип кенә әйтә алдым. — Әһә, сез үзегезне тәрбиясез дип уйламаган икән¬ сез, ә мин менә уйладым,— дип җикерде теге әфәнде. - Мыскыл итүләренә төшенгәч, үземнең дә ачуым килде. — Кычкырырга сезнең ни хакыгыз бар? — Ни хакым бармы? Мин һичбер вакытта башыма атландырмам, ә сезнең ише тәти егетләрне акылга утыр¬ тырмын. Фамилиягез ничек, могтәбәр әфәндем? Кайда яшисез? Минем җен ачуларым чыкты, иреннәрем калтырады, сулышым кысылды. Шулай да, бәлкем, шампанскийны артыграк эчкәнгәдер — мин үземне гаепле санадым, әлеге әфәндегә бернинди каты сүз әйтмәдем, киресенчә, иреннәрем үзләреннән-үзләре минем фамилиямне, кайда торганымны әйтеп бирделәр. — Минем фамилиям Колпиков, могтәбәр әфәндем, ә сез икенче әдәплерәк булыгыз. Без әле очрашырбыз (vous aurez de mes nouvelles),— дип сүзен тәмамлады ул, чөнки без аның белән французча гына сөйләштек. Мин, тавышым ныграк чыксын дип кенә тырышып, бары: — Бик шатмын,— дия алдым, шул арада сүнеп өл¬ гергән папиросымны кулыма тоткан килеш, борылдым; да үз бүлмәбезгә кердем. Булып узган хәл турында мин абыйга да, иптәшләр¬ гә дә әйтеп тормадым, аларның ни турындадыр кызып- кызып сүз көрәштерүләрен күреп, берүзем почмакка, •барып утырдым, бу сәер хәл турында фикер йөртергә, тотындым. «Сез тәрбиясез, могтәбәр әфәнде» (un mal élevé, Monsieur) дигән сүзләр колагымнан китмәде һәм торган саен ачуымны кабарта төште. Исерүнең эзе дә- калмады. Үз-үземне ничек тотуым турында уйлаганда,, куркакларча тоттым бит, дигән коточкыч уй килде. «Миңа бәйләнергә аның ни хакы бар иде? Тәмәкенең, үзенә комачаулаганын нишләп ул болай гына әйтмәде?" Димәк, гаеп анда? Тәрбиясез, дигәч нишләп соң мин. аңа: тәрбиясез дип, могтәбәр әфәндем, кешегә тупас сүз- әйтүчегә әйтәләр, димәдем? Яисә нишләп мин аңа: «Молчать!» — дип кычкырмадым—-әмма да шәп килеп чыккан булыр иде; ник мин аны дуэльгә чакырмадым? Юк! Мин боларның берсен дә эшләмәдем, куркак җан¬ нарча, үземне мыскыллаттым». Колак төбемдә ачу ките¬ реп: «Сез тәрбиясез, могтәбәр әфәндем!» — дигән сүз¬ ләр яңгырап торды. «Юк, моны болай гына калдырырга ярамый»,— дип уйладым да, яңадан теге әфәнде янына чыгарга, аңа берәр әчерәк сүз әйтергә, яисә башына шәмдәл белән кундырырга, дигән катгый карарга килеп, • урынымнан кузгалдым. Башыма шундый тәвәккәл у» килсә дә, олы якка курка-курка гына чыктым. Минем бәхеткә, Колпиков әфәнде киткән иде инде, олы якта бары лакей гына өстәл җыештырып ята иде. Шуңа ба¬ рын да сөйләп бирәсем, үземнең бер дә гаепле булма¬ вымны аңлатасым килде, тик «нигәдер бу уемнан кайтып, кәефем соң дәрәҗәдә кырылган көе, үз бүлмәбезгә әйләнеп кердем. — Безнең дипломатка ни булган? — диде Дубков.—» Мөгаен, ул хәзер Европаның язмышын хәл итә тор¬ гандыр. Мин караңгы чырай белән: —« Әй, бәйләнмә лә,— дип, читкә борылдым. Шуннан ук, бүлмә буйлап йөренә-йөренә, нигәдер: «Дубков бер дә юньле кеше түгел,— дип уйландым.— Нишләп ул гел шаярта, миңа «дипломат» дигән була — моның ни кызы¬ гы бар икән инде? Бар белгәне Володяны оту да нинди¬ дер тәтәйләргә йөрү... Аның кай җире күркәм соң? 53 52
Берөзлексез борчак сибә, әшәке сүзләр сөйли, җитмәсә кешедән көлә. Ахмактыр ул, юньле кеше түгелдер». Биш-алты минут эчендә шундыйрак уйлар кичердем, Дубковка булган нәфрәтем нишләптер арта барды. Дуб¬ ков исә миңа илтифат итмәде, бу хәл мине тагын да ныграк ярсытты. Мин әле хәтта аның белән сөйләшкән өчен Володя белән Дмитрийга да ачуланып алдым. Дубков, көтмәгәндә минем якка елмаюлы караш ташлап: Әфәнделәр, беләсезме нәрсә? Дипломатның өсте- нә су коярга кирәк, югыйсә, бер дә кеше төсе калмаган! Валлаһи әгәр, кеше төсе калмаган! — диде. Миңа аның елмаюы мәсхәрәле, хәтта хыянәтчел булып күренде. Мин, явыз елмаеп: — Сезне дә коендырырга кирәк, сезнең үзегездә кеше төсе калмаган,— дип җавап кайтардым, «син» дип сөйләшкәнем хәтердән үк чыккан. Мондый җавап Дубковны аптырашта калдырды бул¬ са кирәк, ләкин ул миңа таба арты белән борылды да Володя һәм Дмитрий белән сөйләшүен дәвам итте. Дин аларның гәпләренә катышырга чамалап кара¬ дым, ләкин күз буяуны бер дә булдыра алмадым, шуңа күрә тоттым да яңадан үз почмагыма кереп утырдым, киткәнче шуннан кузгалмадым. Акча түләп, шинельләрне кия башлагач, Дубков Дмитрийга: — Ну, Орест белән Пилад* кая таба юл тоталар? Өйгәдер инде, мәхәббәт турында әңгәмә сатаргадыр,—■ диде,—ә без ичмасам сөекле тәтәйне күреп кайтабыз,— бу сезнең әчкелтем-төчкелтем дуслыгыгыздан артыграк. Кинәт мин аның янына очынып килдем, кулларымны болгый-болгый җикеренә башладым. — Бездән көләргә сез- ничек батырчылык итәсез? Үзегез белмәгән, аңламаган хистән көләргә ничек ба¬ тырчылык итәсез? Мин моңа юл куймам. Молчать! —• дип кычкырдым да үзем үк туктап калдым: шуннан да артык ни әйтәсен белмәдем, дулкынланудан тыным кысылды. Дубков башта аптырап, калды; аннары ел¬ маерга, моны шаярту дип кабул итәргә тырышып кара¬ ды,. ләкин соңыннан, минем гаҗәпләнүемә каршы, кур¬ кып калды, күзләрен аСка яшерде. 1 Грек мифологиясе геройлары; бер-берсе белән бик дус бул- у еаннар. 54 —- Мин сезнең үзегездән дә, сезнең хисегездән дә көлмим, мин моны болай гына әйтәм,— диде ул. — Шулай дисәгез генә! — дип кычкырдым мин, лә¬ кин шунда үземә үк оят булып китте, ә минем дорфа¬ лыгыма рәнҗеп кызарынган һәм югалып калган Дуб¬ ковны кызганып куйдым. Володя белән Дмитрий икесе беравыздан: — Сиңа ни булды? Берәү дә сине җәберләргә уйла¬ мый ич,— диделәр. — Юк, ул мине мыскыл итмәкче була. Дубков, ишектән чыгып барышлый: • ‘— Кара, нинди әфәнде синең энекәшең,— диде. Бу вакыт инде ул, кычкырсам да, ишетә алмас иде. Бәлкем, мин аның артыннан да йөгереп чыккан бу¬ лыр идем, тагын каты сүзләр әйткән булыр идем, тик бу вакыт Колпиков белән безнең арада булган хәлне тың¬ лап торучы лакей миңа шинелемне кигезде, һәм мин шундук тынычландым, бары Дмитрий алдында бик тиз тынып калуым сәер тоелмасын өчен кирәк булган дәрә¬ җәдә генә ачулы күренергә тырыштым. Икенче көнне Дубков белән без Володя бүлмәсендә очраштык, булып узган хәлне телгә алмадык, тик барыбер «сез» дип сөйләштек, ә бер-беребезгә күтәрелеп каравы тагын да кыенлашты. Колпиков икенче көнне дә, аннан соң да миңа de ses nouvelles 1 бирмәде, аның белән ызгышу озак ел¬ лар буе хәтеремнән чыкмады һәм изеп килде. Биш ел буе, кимсеткәнгә җавап бирә алмавым исемә төшкән саен, утырган җиремдә сикереп куя торган идем, аның каравы Дубков белән кычкырышкандагы егетлегемне хәтерләп кенә бераз күңелемне юаткаладым. Күп еллар¬ дан соң гына бу эшкә мин бөтенләй икенче күзлектән карый башладым һәм Колпиков белән ызгышны рәхәт¬ ләнеп көлеп искә ала торган булып киттем, әйбәт егет Дубковны рәнҗетүем өчен үкенә башладым. Шул ук кичне мин Колпиков белән ике арада булып үткән маҗараны сөйләгәч һәм ул әфәнденең кыяфәтен тулы итеп тасвирлап биргәч, Дмитрий бик нык гаҗәп¬ сенде. — Бу шул ич инде! — диде ул.— Менә тыңла алайса: Колпиков — әшәкелеге белән дан тоткан бер шулер, 1 Үзе турында белгертмәде. 55
-өстәвенә куркак җан да әле. Берәү аны яңаклаган, ә бу дуэльгә чакырмаган, шунын өчен иптәшләре моны полк¬ тан ук куганнар. Каян килгәндер аңа ул кыюлык? — ~ дип өстәде, миңа мөлаем ёлмаеп караган көе.— Соң бит ул «тәрбиясез»дән башка бер сүз дә әйтмәгәндер? Мин, кызарып: «— Әйтмәде,— дип куйдым. Күңелле түгел дә бит инде, ис китәрлеге дә ■юк! — дип юатты мине Дмитрий. Күп еллар үтеп, бу вакыйга турында салкын кан белән уйлап карагач кына, мин дөрескә якын бер нәти¬ җәгә килдем: Колпиковны мыскыл иткән булалар; бер¬ ничә ел үтеп мине очратып һәм миңа һөҗүм итәргә яраганын сизеп, ул кара чәчле, мыексыз кеше алдында мактанып, моның үчен миннән ала; мин үзем дә нәкъ шулай булдым һәм бер гаепсез Дубковтан теге «тәр¬ биясез» дигән сүзнең үчен кайтардым. XVII бүлек ВИЗИТ БЕЛӘН БАРЫРГА ҖЫЕНАМ «Икенче көнне иртән уянуга, башыма беренче килгән уй Колпиков белән бә¬ релешү булды; мин тагын мыгырдап ал¬ дым, бүлмә буйлап йөрендем, тик берни эшләр хәл юк иде; җитмәсә тагы Мәс- кәүдә минем соңгы көнем, папа кушуы буенча, ул язып калдырган кешеләргә визит белән дә барасы бар иде. Әти без¬ гә белем бирү яки тәрбияле итүгә кара¬ ганда, күбрәк кеше арасына кертү ягын кайгырта. Кәгазь кисәгенә аның кәкре- бөкре хәрефләр белән ашыгып язган сүз¬ ләре шулар иде: 1) князь Иван Ивано¬ вичка бармый калма, 2) Ивиннарга бар¬ мый калма, 3) өлгерә алсаң, князь Михайлога һәм княгиня Нехлюдова белән княгиня Валахиналарга бар. Попечительгә ректорга, профессорларыңа барырсың, әлбәттә. Ректорларга баруның кирәге юк, аннары ничек оял¬ мыйча бармак кирәк, дип, Дмитрий соңгы визитларны 1 Попечитель —уку йортларына күзәтчелек итүче зур дәрәҗәле кеше. кире какты, ләкин калганнарына инде барына да бүген> үк барырга кирәк иде. Алардан да бармый калма сүзе- өстәлгәннәре котны ала иде. Князь Иван Иваныч бай һәм ялгыз карт, генерал-аншеф иде; шулай булгач миңа,, уналты яшьлек студентка, аның белән турыдан-туры сөйләшергә туры килә иде, ә инде мондый сөйләшү ми¬ нем өчен бер дә күңелле булырга охшамый иде. Ивиннар да байлар иде, аларның әтиләре зур бер.штат¬ ский генерал, ул бездә әби исән чакта нибары бер мәр¬ тәбә булган иде. Әби үлгәннән соң мин кече Ивинның бездән читләшүен һәм борын чөюен сизеп алдым. Олы¬ сы, ишетмештән, белгәнемчә, Правоведение курсын тә¬ мамлап Петербургта хезмәт итә, икенчесе, кайчандыр мин яратып йөргән Сергей да, Петербургта Пажский корпуста укый, озын буйлы, юан бер кадет булып кит¬ кән иде. Егет чагымда мин үзләрен миннән өстен санаган кешеләр белән мөгамәлә итүне яратмадым гына түгел, андый мөгамәлә минем өчен зур бер җәза булды, чөнки әледән-әле кимсетерләр дип торырга һәм үземнең төшеп калганнардан түгел икәнемне күрсәтү өчен барлык зи¬ һенемне җигәргә туры килде. Тик инде, папаның соңгы кушканын үтәмәгәч, беренчеләрен үтәү белән үзеңне ак¬ ларга кирәк иде. Мин бүлмә буйлап, урындык артла¬ рына эленгән кием-салымны, шпагамны, эшләпәмне караштырып йөрдем һәм китәргә генә җыенган идем, бүлмәмә, тәбрикләргә дип, Илинькасын ияртеп, карт Грап килеп керде. Карт Грап руслашкан, гаҗәп төче телле, ялагай немец, аның аек чагы сирәк була иде; ул безгә күпчелек вакыт берәр нәрсә сорарга килә, һәм папа аны кайчагында үз кабинетына алып керә иде, тик. безнең янга ашарга утыртканнары булмады. Аның үз дәрәҗәсен төшерүе һәм теләнүе тышкы яктан мөлаем булуына, безнең йортка ияләшүенә ничектер килешеп тора, шуңа күрә бар кеше дә безгә ияләшкән булуын аның өчен зур бер дәрәҗәгә санады, ләкин мин үзем никтер аны яратмадым, ул сөйләгәндә гел аның өчен оялыр идем. Боларның килеп чыгуы миңа бер дә ошамады, һәм мин моны яшереп тә азапланмадым. Илинькага мин өс¬ тән карарга, ә Ильинка безне моңа хаклы дип санарга күнеккән иде инде, аның үзем шикелле үк студент икә¬ нен күрү хәтта авыр булды. Минемчә, бу тиңлектән ул ~ 57
үзе дә уңайсызлана иде. Мин аның белән салкын гына исәнләштем дә, аларны утырырга да кыстап тормыйча (әйтмичә дә утырырлар дигән идем), пролетканы җитәр¬ гә куштым. Илинька яхшы күңелле, гаять намуслы, ярыйсы^ ук акыллы егет, әмма ул бераз сәеррәк нәрсә иде; кайчан гына карама, я ул юк-бар аркасында бала¬ выз сыга, я артык көлә, я юк кына нәрсәгә кимсенә; әле хәзер дә аның кимсенә торган чагы иде бугай. Ул ләм- мим дәшмәде, бер миңа, бер әтисенә күзенең агы белән карап куя, үзенә төбәп әйтсәң генә, ясалма елмаю белән елмая, шулай елмаеп ул үзенең барлык хисләрен, той¬ гыларын, бигрәк тә безнең өйдә әтисе өчен оялуын яше¬ рергә гадәтләнгән иде. - ' Менә шулай, Николай Петрович,— диде миңа карт, мин киенәм, ә ул бүлмә буйлап минем арттан та¬ гылып йөри һәм юан бармаклары арасында әби бүләк иткән көмеш тәмәке савытын ихтирам белән акрын гына шудыра иде,— сезнең зиһенле икәнегез һәммә ке¬ шегә мәгълүм, сезнең имтиханнарны шундый яхшы биргәнегезне малайдан ишеткәч, тоттым да тәбрикләргә килдем үзегезне, атакаем; мин бит сезне җилкәмә утыр¬ тып йөргән кеше, ходайның үзенә мәгълүм, сезнең барыгызны да туган балаларым шикелле яратам, Илинькамның да сезгә бик киләсе килде. Ул да сезгә ияләште. Илинька бу вакытны дәшми-тынмый тәрәзә янында, минем өч кырлы эшләпәмне караштырган булып, ачула¬ нып, авыз эченнән ботка пешереп утыра иде. — Ну, мин бит әле, Николай Петрович, сездән со- раштырмакчы булган идем,—дип, сүзен дәвам итте картлач,— минем Илюша ничек соң, яхшы бирдеме имтиханын? Ул миңа әйтте, сезнең белән бергә" булам, диде, сез инде, зинһар, аны ташламагыз, күз-колак була күрегез, киңәш-табыш итегез. Ул бик шәп тапшырды,—дидем мин һәм Илинь- кага карап алдым, минем карашны сизеп, ул кып-кызыл булды, иреннәрен кыймылдатудан туктады. Картлач, миннән коты алынган кыяфәт белән елмаеп: — Аңарга бүген көнне сездә уздырырга мөмкин бул¬ масмы икән? — диде, үзе кая гына барсам да, минем арттан калмады, шуңа күрә аңа үтәдән-үтә сеңеп бет¬ кән тәмәке һәм аракы исе минем борынга бертуктаусыз кереп торды. Улына' карата мине шундый ялган мөга* мәләгә куюына, игътибарымны киенү чаклы әһәмиятле эштән читкә тартуына гарьләндем; аннан да битәр, артымнан калмый йөргән тончыктыргыч ис кәефемне кырды, һәм мин аңа, шактый коры итеп, кичсез өйгә кайтмаячагымны, шунлыктан көнемне Илинька белән бергә уздыра алмаячагымны әйтеп бирдем. Илинька, миңа карамый гына елмаеп: 1 — Әткәй, сез бит сеңелегез янына барырга булган идегез, минем дә эшем бар,— диде. Миңа отыры гарь¬ лек, отыры уңайсыз тоелды, һәм мин үземне акларга тырышып, өйдә була алмавымның сәбәбен, князь Иван Иванычка, княгиня Корнаковага, теге бик зур урындагы Ивинга барырга тиешлегемне, төшке ашны княгиня Нехлюдовада ашаячагымны әйтергә ашыктым.. Минем уемча, шундый зур кешеләргә барасымны белгәч, алар инде миңа кагылмаслардыр төсле иде. Алар китәргә җыенганда, мин Илиньканы башка вакыт керергә ча¬ кырдым: ләкин Илинька авыз эченнән генә нидер әйтте дә елмайган булды. Икенче бусагама аяк та басмасы күренеп тора иде. Алар артыннан мин визит бирергә кузгалдым. Үземә генә йөрергә җайсыз булмасын өчен, Володяны бергә барырга иртүк чакырган идем дә, риза булмады, бер бәләкәй пролеткага агалы-энеле икәү утырып йөрү ар¬ тык хискә бирелү булыр бит, диде. XVIII бүлек ВАЛАХИНАЛАР Шулай итеп, мин берүзем киттем. Бе- yV/ ренче визитым Сивцевый Вражекта яшәүче Валахинага иде. Сонечканы күрмәгәнемә /ь тбм өч ел гомеР узып, минем аңа булган мә- /Л ,Ж\ хәббәтем инде, әлбәттә, күптән сүрелгән, шулай да йөрәк түрендә бала чакта булып узган мәхәббәтнең җылы истәлеге саклана W Рч иде. Шушы өч ел эчендә аны аермачык /I1 W итеп исемә төшереп, күздән яшьләр түккән цД һәм үземне яңадан гашыйк санаган чакла- рым да булды, ләкин бу хәл берничә \ я 1 ' секундка гына сузыла, җитмәсә бик сирәк J була иде. Сонечканың әнисе белән ике елга якын 58 5?
чит илдә яшәп кайтканын, анда дилижанс авып, каре¬ таның тәрәзә пыяласы Сонечканың битен ярып җибәр¬ гәнен, шуннан аның бик нык ямьсезләнеп калга¬ нын ишеткән идем инде. Аларга барышлый мин элеккеге •Сонечканы күз алдыма китереп, хәзер ниндирәк икән, дип уйлап бардым. Ике ел читтә йөреп кайткач, ул инде зифа буйлы, нечкә билледер, үзен бик җитди һәм эре тотадыр,, шулай булса да искиткеч мөлаемдыр, дип уй¬ ладым. Аны һич тә җәрәхәтләнгән итеп күз алдына китерәсем килмәде; киресенчә, бер янып-көеп йөрүче гашыйк, мәгъшукасы кызамыктан шадра булып калгач та, яраткан икән, дигәнне кайчандыр ишеткәнгә, бары дан казаныр өчен генә, мин Сонечканы сөям, җәрәхә¬ тенә дә карамастан, аңа турылыклы икәнмен, дип уй¬ ларга тырыштым. Гомумән, Валахиналар өенә якынлаш¬ канда, бер дә гашыйк булмасам да, тик инде эчемдәге иске мәхәббәт истәлекләрен актарып чыгарып, гашыйк булырга тәмам’ әзерләнеп җиттем, югыйсә бит гашыйк иптәшләремнән артта калганга әллә кайчаннан бирле оялып йөри идем. Валахиналар бәләкәй генә, бик җыйнак агач өйдә яшиләр, өйләренә ишегалдыннан әйләнеп керәсе иде. Кыңгырау тавышына (ул чакны Мәскәүдә әле кыңгырау бик сирәк очрый торган нәрсә иде) миңа ишек ачарга пөхтә киенгән бәләкәй генә бер малай чыкты. Хуҗалар •өйдәме, юкмы икәнен әллә әйтәсе килмәде, әллә әйтә белмәде — караңгы алгы бүлмәдә берүземне калдырып, тагы да караңгырак коридорга кереп тайды! Бу караңгы бүлмәдә миңа шактый көтәргә туры килде. Биредә тышкы ишек белән коридордан башка тагын бер бикле ишек бар иде. Өйләренең караңгы -булуына мин гаҗәпсендем дә, читтән кайткан кешенең өе шушындый була торгандыр инде, дип тә уйладым. Бер биш минуттан баягы малай залга керә торган ишек¬ не эчтән ачты да мине әйбәт җыештырылган, әмма ярлырак кына бер бүлмәгә -— кунак бүлмәсенә ияртеп кертте, бирегә минем арттан ук Сонечка да килеп керде. Ул унҗидедә иде. Буйга бик тәбәнәк, үзе чамасыз ябык, бераз саргылтрак, авыру чырайлы иде. Йөзендә бер дә яра эзе күренми, ә менә искиткеч гүзәл чыгынты күзләре, ачык һәм ягымлы итеп елмаюы бер дә үзгәрмә¬ гән: мин бала чакта сөйгән күзләр, мин бала чагымда сөйгән елмаю иде. Мин аны мондый кыяфәттә очратыр- 60
мын дип уйламаган идем, шуңа күрә юлда килгәндә аның өчен әзерләгән хисләремне барын берьюлы әйтеп бетерә алмадым. Ул миңа инглизләрчә кулын бирде (бу нәрсә дә кыңгырау шикелле үк яңа иде әле), кулымны чын күңелдән кысып, үз янына диванга утыртты. — Ах, сөекле Nicolas, мин сезне күрүемә шундый шат, шундый шат,—диде ул һәм йөземә чын-чыннан шатланып карады, аның «сөекле Nicolas» диюендә үзен өстен тоту дигән нәрсә түгел, бәлки үз итү бар иде. Гаҗәпкә каршы, читтә йөреп кайтканнан соң, ул элек» кегә караганда да гадирәк, сөйкемлерәк, туганнарчарак сөйләшкән төсле күренде. Мин аның борын төбендә һәм кашында кечкенә-кечкенә генә ике эз күреп алдым, тик искиткеч гүзәл күзләре һәм елмаюы бер дә үзгәрмәгән, бу күзләр элеккечә үк елтырый иде. — Сез ничек үзгәргәнсез! — диде ул.—Үсеп киткән¬ сез. Ә мин, сезнеңчә, ничегрәк? Нәкъ шул чакны, мин аны кайчан күрсәм дә таныр идем, дип уйласам да: — Мин сезне танымый тордым,—дидем. Мине мон¬ нан биш ел элек әби балында аның белән гросфатер танцевать иткәндәге шикелле гамьсезлек чолгап алды, күңелле булып китте. Ул, башын селкеп: ■— Нәрсә, мин бик ямьсезмени хәзер? — дип сорады. — Юк, юк, һич алай түгел; бераз үсә төшкәнсез, олыгайгансыз,— дип җавап кайтарырга ашыктым мин,— киресенчә, хәтта әле... — Хәер, барыбер лә; сезнең хәтерегездәме теге ва¬ кыттагы танецлар, уеннар, St.-jérôme, m-me Dorât? (Мин бернинди ОогаГны да хәтерләми идем; мөгаен, ул, бала чактагы истәлекләренә артык бирелеп китеп, берәрсе белән бутагандыр.) Ах, нинди рәхәт чаклар бар иде бит,—дип дәвам итте ул, һәм мин күңелемдә йөрткән елмаюдан да матуррак елмаю, шул ук күзләр елтыра¬ вын күрдем. Ул сөйләгән арада, үземнең бу минуттагы хәлем турында уйлап алдым да, гашыйк булдым, дигән карарга килдем. Шундый карарга килгән генә идем, шатлануларым, гамьсезлегем төште дә калды, күз ал¬ дымдагы барлык нәрсәне, хәтта аның елмаеп каравын да сөрем каплады, никтер оят булып китте, кызарын¬ дым, телдән яздым. — Хәзер заманалар башка,— дип дәвам итте ул, көрсенеп һәм бераз кашын күтәреп,— хәзер бар да үзгәрде, яме китте, без үзебез дә ямьсезләнә төштек, шулай бит, - Nicolas? Мин җавап бирә алмыйча аңа карап тордым. Ул, минем кызарынган, куркынган чыраема азмы- күпме кызыксынып текәлеп караган көе, сүзен дәвам иттерде: — Хәзер кайда икән ул вакыттагы Ивиннар, Кор- * наковалар? Хәтерегездәме? Бар иде бит рәхәт чаклар! . Мин һәмишә җавап кайтара алмадым. Бу авыр хәлдән мине вакытлыча карт Валахинаның бүлмәгә керүе коткарды. Урынымнан торып баш идем, яңадан телем ачылды; аның каравы, әнисе бүлмәгә кергәч, Сонечкага әллә ни булды да куйды. Аның бөтен көләчлеге, бөтен якынлыгы кинәт юкка чыкты, хәтта елмаюы да бүтән иде инде, ул нәкъ менә килешли мин күзаллаган, читтән кайткан кызга әверелде дә калдьц бары буйга гына үзгәрмәде. Бер караганда, алай үзгә¬ рерлек урын да юк иде шикелле, чөнки аның әнисе элеккечә үк мөлаем елмая, һәр хәрәкәтендә шундый ук сабырлык сизелә иде. Валахина зур креслога утырды, миңа да үз яныннан урын күрсәтте. Кызына ул инглизчә нидер әйтте, Сонечка шундук чыгып китте', бу инде ми¬ нем хәлне бөтенләй җиңеләйтеп җибәрде. Валахина миннән туган-тумачаны, абый белән әтине сораштырды, аннары үзенең хәсрәтен —< иренең үлүен сөйләп бирде, аннан соң инде, минем белән бүтән сөйләшер сүз калма¬ ганын күргәч: «Сөеклем, менә хәзер торып китүеңнән дә яхшысы булмас», дигәндәй, дәшми-тынмый гына ка¬ рап тора башлады, тик миңа гаҗәп бер хәл булды. Сонечка кулына эш тотып керде һәм кунак бүлмәсенең икенче башына барып урнашты, мин аның үземә карап-- карап алганын тоеп утырдым. Валахина иренең үлеме турында сөйләгәндә, мин Сонечкага гашыйк икәнемне тагын бер мәртәбә исемә төшердем дә, аның әнисе дә моны сизгәндер, сизенми булмас, дигән уй башыма кил¬ де, шуннан соң яңадан бик нык оялдым, бер генә әгъзамны да табигый рәвештә кузгата алмасымны аңла¬ дым. Торып китәр өчен, кая басарга, башымны һәм кулларымны ничек тотарга икәнен уйларга кирәк була¬ сын яхшы аңлый идем; кыскасы, мин үземне кичә кич бер шешә шампанский эчкәннән соң ничек тойган булсам, 63 62
хәзер дә нәкъ шулай тоя идем. Боларның барысын да башкарып чыга алмаячагымны сиздем, урынымнан куз¬ гала алмасымны тойдым һәм чынлап та кузгала алма¬ дым. Минем комачтай кызарган йөземне, кымшанмый да утыруымны күреп торган Валахинаның исе киткән¬ дер инде; шулай булса да, чыгып китәм дип, кеше көл¬ кесенә калганчы, юләр сыман утыруны артык санадым. Берәр көтелмәгән • хәл бу бәладән коткарыр әле дип, шактый озак утырдым. Бәладән коткаручы, үз өендә- гечә килеп кереп, миңа баш игән бер егет сәләмәсе булды. Валахина, гафу үтенеп, урыныннан торды, үзе¬ нең homme d’affaires 1 белән сөйләшәсе барын әйтте, миңа: «Әгәр сез гомер буе шулай утырырга телисез икән, утыра бирегез, кумыйм»,—> дигән аптырашлы ка¬ раш ташлады. Үземне ничек кирәк алай, мең бәла белән генә урыннан кубарга мәҗбүр иттем, ләкин саубулла- шырлыктан узган идем инде, ана белән кыз әрнеп карап калды, мин чыгып барышлый урындык аудар¬ дым, югыйсә, ул урындык бөтенләй минем юлымда да тормый иде инде, аяк астына җәйгән паласка абын¬ маска тырышып чыкканда аудардым. Саф һавада, җил¬ кәләремне сикертеп һәм Кузьма берничә мәртәбә: «Нәр¬ сә дидегез?» — дип сорарлык итеп мыгырдап алганнан соң, бу хис таралды, шуннан мин үземнең Сонечкага булган гыйшкым хакЫнда, Сонечканың әнисенә шактый сәер мөгамәләдә булуы турында салкын кан белән фи¬ кер йөртергә керештем. Соңыннан әтигә, Валахина кызы белән бик тату түгел, ахры, дигән идем, әти: — Әйе, ул бичараны саранлыгы аркасында җәфа чиктерә, диде.— Шунысы сәер,— дип өстәде ул һәм аның бу әйтүендә туганлык хисеннән җылырак бер хис ча¬ гылды:— Нинди гүзәл, сөйкемле, күркәм хатын иде бит! һич башыма сыйдыра алмыйм: нишләп шулай үзгәргән¬ дер. Син анда, аның өендә берәр секретарь-мазар күрмә¬ деңме соң? Рус барынясына секретарь ни пычагыма кирәктер инде? — дип куйды ул, үзе, ачуы килеп, минем яннан читкә атлады. Мин: Күрдем,— дидем. « Нәрсә, матурмы соң үзе, ичмасам? 1 Эшбашкаручы^ «■=- Юк, бер дә матур түгел. — Берни аңламыйм,— диде папа һәм җилкәсен ачулы сикертергә, йөткеренергә тотынды. «Менә мин дә гашыйк булдым»,'— дип уйладым мин һәм дрожкамда ары чаптырып киттем. XIX бүлек Юл уңаена минем икенче ви¬ зит Корнакова- ларга иде. Алар Арбаттагы зур йортның бель¬ этажында яшиләр иде. Баскычлары хәйран пөхтә бул¬ са да, һичбер яме КОРНАКОВАЛАР юк. Өйдә тукыган келәмнәр җәелеп, алар басма саен ялтыратканчы чистартылган җиз чыбыкларга кысты¬ рылган, әмма чәчәктер, көзгедер ише нәрсә күренми. Кунак бүлмәсенә мин һәйбәт ялтыратылган паркет идән¬ ле залдан -үттем, ул зал да артык пөхтә, артык җыйнак, андагы һәммә нәрсә, бик үк яңа булмаса да, таза, нык күренә, ялт-йолт килеп тора, шулай да ни картина, ни гардин, ни башка төрле бизәү әйберләре юк иде. Княж¬ наларның берничәсе кунак бүлмәсендә, булып чыкты. Алар бер эшсез, шундый тәүфыйклы кыяфәттә утырып торалар, өйләрендә кунак югында алай утырмаганнары әллә каян күренеп тора иде. Олысы минем яныма ук килеп утырды да: — Maman' хәзер чыга,— дип куйды. Ул княжна мине чирек сәгатьләп сөйләштереп утырды, һәм ул моны бик иркен, бик оста башкарды, шуңа сүз бер дә өзелмәде. Тик инде аның мине юри сөйләштереп утырганы аерма¬ чык сизелгәнгә, миңа бу хәл ошамады. Сүз иярә сүз чыгып, ул миңа абыйлары Степанның (алар аны Этьен дип йөриләр, аны моннан ике ел элек Юнкерлар мәк¬ тәбенә биргәннәр иде) офицер булып алуын әйтте. Абыйсы турында, бигрәк тә абыйсының гусар булып китүенә татап’нары каршы килүе турында сөйләгән 64 5 В-356 65
чагында, аның йөзенә курку чыкты, дәшми-тынмый утыр¬ ган кече княжналарның да йөзләренә курку чыкты; әби үлгәнне искә алганда, аның йөзенә кайгы чыкты, кече княжналарның да йөзләрендә кайгы чагылды; минем St.-Jérôme’ra китереп сукканымны һәм бүлмәдән алып чыгып китүләрен искә төшергәндә, ул мәхәббәтсез теш¬ ләрен ыржайтып көлеп җибәрде, кече княжналар да ямьсез тешләрен ыржайтып көлешкән булдылар. Княгиня килеп керде; шул ук кечкенә, корыган-кип- кән гәүдә, шул ук йөгерек күзләр, синең белән сөйләшеп торганда бүтәннәргә борылып караулары. Ул мине ку¬ лымнан алды да үзенең кулын үптерер өчен минем авызыма китерде, югыйсә, мин аның кулын, үпмәсәм дә ярар әле дип, әллә нигә дә үпмәгән булыр идем. Күп сүзле княгиня, кызларына борылып карый- карый: Сезне күрүемә мин бик-бик шатмын,—- дип сүз башлады.— Ах, чат гпатап’ы инде менә. Шулай бит, Lise? Миндә әнинең сымагы да юк икәнен бик яхшы бел¬ сәм дә, Lise, шулай шул, диде. е— Кара инде, үсеп тә җиттегез! Минем Этьеным да... Сез онытмагансыздыр ич аны, сезнең бит берегезнең бабасы белән икенчегезнең әбисе бертуган... әй, алай түгел лә. Ничек була соң әле, Lise? Минем әни Варвара Дмитриевна иде, әнинең әтисе Дмитрий Николаич иде, сезнең әбиегез дә Наталья Николаевна. Олы княжна: ‘-3 Безнең әбинең әтисе белән аның әбисе бертуган килеп чыга ич инде, maman,— дигән иде, әнисе, ачу¬ ланып: — Син инде бутарга гына торасың,— дип кычкыр¬ ды,— бер дә әбиләрегез түгел, аның әнисенең әнисе белән сезнең әбиегезнең әтисе бертуган. Менә сезнең белән минем Этьеночкам кебек. Сез беләсезме, ул хәзер, офицер бит. Тик инде артык иркендә булуы гына киле¬ шеп бетми. Сез яшьләрне кулдан ычкындырырга яра¬ мый, сезне менә болай тотарга кирәк!.. Сез миңа, карт тутагызга, дөресен әйткәнгә ачуланмагыз: мин Этьеным- ны каты тоттым, шулай кирәк тә. — Әйе, менә бит нинди якыннар,— дип, сүзен дәвам итте ул,—* князь Иван Иваныч минем туган абзам, ул сезнең әниегезгә дә абзый тия. Шулай булгач, сезнең татап’ыгызнын әнисе белән минем әни, юк, әни түгел, әнинең әтисе бертуган, шулай, шулай. Я, әйтегез әле: сез, дустым, кнезь Иван янына бардыгызмы соң? Мин, бармадым әле, бүген барам, дигән идем, кня¬ гиня кычкырып җибәрде: , — Шулай ярый димени! Беренче визитыгызны шуңа ясыйсыгыз калган. Беләсез ич инде, кнезь Иван сезгә әтиегез белән бер. Аның улы-кызы юк, шулай булгач, аның варислары сез дә минем балалар гына ич. Сезгә аны яшь ягыннан да, җәмгыятьтә тоткан урыны ягыннан да, башка яклардан да ихтирам итәргә кирәк. Белеп торам, сез, хәзерге яшьләр, туган-тумачалык белән исәпләшеп тормыйсыз, картларны яратмыйсыз; тик сез инде карт тутагызның сүзен тыңлагыз, мин бит сезне яратканга әйтәм, татап’ыгызны да яратадыр идем, әбиегезне дә бик-бик яраттым, ихтирам иттем. Юк, сез аңа барыгыз, бар, һич кенә дә бармый калмагыз. Мин бармый калмасымны әйттем һәм, визит шактый озакка сузылды дип уйлап, урынымнан кузгалдым, тик ул мине җибәрмәде. — Юк, туктагыз әле, «әтиегез кайда, Lise? Бирегә чакырыгыз әле үзен. Ул сезне күрүенә бик-бик шатла¬ начак,— дип, сүзен дәвам итте княгиня, миңа карап. Бер-ике минуттан чынлап та князь Михайло килеп керде. Ул карсаграк буйлы, таза гәүдәле бер әфәнде иде. Өстенә бик килбәтсез киенгән, сакал-мыегы җиткән, чыраенда ниндидер бертөрле ис китмәү бар, һәм шул аны тилемсә итеп күрсәтә иде. Мине күрүенә ул бер дә шатланмады, һәрхәлдә, моны әйтмәде. Әмма княгиня аңа (хатыны алдында ул дер калтырап тора иде булса кирәк): Вольдемар (минем исемне оныткан, ахры) тпатап’ы төсле үк, шулай бит? — диде һәм күзләрен әллә ничек уйнатты. Шуннан князь аның нишләтергә теләгәнен аңышып алды булса кирәк, минем янга килде дә, бер генә дә теләмичә, йөзен чытып, миңа үбәргә дип кырынмаган яңагын куйды. Шуннан соң княгиня аңа ачулы тавыш белән (өйдә- геләр белән ул гел шулай сөйләшә иде, күрәсең): — Әле киенмәгән дә икәнсең, ә сиңа инде китәргә вакыт,— дип әйткәләргә кереште.— Тагын һәммәсен ачу¬ ландырасың киләме? Тагын үзеңә каршы итәсең киләме? Князь Михайло: 66 5* 67
•— Хәзер, әнкәсе, хәзер,— дип чыгып китте. Мин дә, саубуллашып, юлыма атладым. Князь Иван Иванычның варислары булуыбызны мин беренче мәртәбә ишеттем, һәм бу хәбәр миңа ошамады. XX бүлек И В И H Н АР Князь Иван ИванЫчка бара¬ сым бар бит әле дип уйлавы та¬ гын да авыррак булды. Ләкин князьгә барганчы юл уңаенда Ивиннарга кереп чыгасы бар иде. Алар Тверскойда, зур матур йортта яшиләр. Чукмар башлы таяк тотып баскан швейцар янын¬ нан шүрли-шүрли генә ак бол¬ дырга мендем. Аңардан мин: . ■— Өйдәме? — дип сорадым. Сезгә кем кирәк соң? Ге¬ нерал улы өйдә,— дип җавап кайтарды швейцар. Мин, кыюланып: ■— Ә генерал үзе? — дип сорадым. Швейцар: •— Кереп әйтергә кирәк. Ничек әйтергә боерасыз? диде дә шалтыратты; Баскычта лакейның штиблет ки¬ гән аяклары күренде. Белмим, нигәдер коелдым да төш¬ тем, лакейга башта әле генералның улы янына керәсемне, шуңа күрә генералга әйтми торырга икәнен белдердем. Иләмсез зур баскычтан менгәндә кечерәеп калгандай булдым. Шундый ук тойгыны дрожкам дәү болдыр төбенә килеп туктагач та кичергән идем: дрож- ка да, ат та, кучер да кечерәеп калгандай булды. Гене¬ рал малае, мин кергәндә, диванда йоклап ята иде, ал¬ дында ачык китап. Аның гувернеры Фрост әфәнде әле дә булса аларда яши икән, ул минем арттан ук шак- шок басып килеп керде дә шәкертен уятты. Ивин.-мине күргәч, әллә ни куанмады, аннары мин аның үзем белән сөйләшкәндә кашыма каравын сизөп алдым. Минем бе¬ лән бик әдәпле кыланса да, миңа ул — княжна шикелле VK сөйләштерә, әллә ни яратмый, башка танышлары бардыр, минем кирәгем шулкадәр генәдертанга Мондый уйлар бигрәк тә ул кашыма карап торганг килде Бер сүУз белән әйткәндә, моны икърар итүе ничек ХДавырРбулмасын,-ул миңа мин Илинькага.карага^ . чарак карый иде. Каным кыза башлады күз карашын тоттым, аның Фрост әйткәндәй алуын: «Нигә килгәндер инде безгә?»-дип әйткәндәй аНЛБераз’ сөйләшеп утыргач, Ивин миңа ә™-әнисенең өйдә булуын әйтте һәм, бәлки, бергә төшпәРя6^’ Д“Декен. — Хәзер киенеп керәм,—дип өстәде ул, аннаР че бүлмәгә чыгып китте. Соң бит ул әле дә яхшы гән- өстендә өр-яңа сюртук белән ак жилет. Биш-алты минуттан ул минем янга мундир киеп, бөтен төи“аләп ренУкаптырып килеп чыкты да, икәүләшеп аска төшшт киттек Без үткән ак бүлмәләр искиткеч зур, биек һәм зиннәтле анда мәрмәр дә, алтын да, кисея япканы да, көзгеле әйберләр дә бар иде. Кунак бҮлмДСе ^/^кытт! бәләкәй бүлмәгә Ивина безнең белән бер үк вакытта икенче ишектән килеп керде. Мине ул бик KYa”bIg’ Ду ң ларча якын итеп каршы алды, янына утыртып, бе ганым бар иде, хәзер исә бик җентекләп карадым, һәм үл миңа бик ошады. Ул буйга бик зур, ябык гәҮдад^ ап-ак чырайлы иде, кайчан гына карама - сагышлы талчыккан күренә иде. Аның елмаюы кайгылы әмма искиткеч ягымлы; күзләре зур, арыган т®сле Һә“ 6®Pæ кылыйрак, бу исә аның чыраен тагы да моңсурак тагы да күркәмрәк итә иде. Утырганда бөкрәеп УТЬ1Р““И, ни¬ чектер бөтен гәүдәсе белән иңеп утыра, аның һәр хәрә кәте җиргә, түбәнгә юнәлгән иде. Ул бик тә сүлпән сөи- ли, әмма аның тавышы һәм р белән л ны^артык ачык әйтмичә сөйләшүе гаять күңелгә ятышлы иде. Ул инде сөйләштермәде. Минем үзебезнекеләр турында ^игән¬ нәрем аңарда, күрәсең, бертөрле сагышлы кызыксыну уята, әйтерсең инде мине тыңлыи-тыңлыи, яхшы аа“ана' лап исенә төшеп моңая иде. Улы каядыр чыккач, бер-ике шшут дәшми-тынмый гына миңа карап утырды-утырды да көтмәгәндә елап җибәрде. Мин аның каршысындЭни әйтергә дә, ни хәл итәргә дә белми утырдым. Ул миң , карамый гына елады да елады. Башта ул миңа кызгач 69 «
ныч тоелды, соңра: «Аны юатасыдыр бит, ничек итеп юатырга икән?» —дип уйлап алдым, ә инде тора-бара, мине шундый җайсыз хәлдә калдырганы өчен, ачуым ук килде. «Соң минем кыяфәтем кызганыч микәнни? —■ дип уйладым.— Әллә, бу малай нишләр икән дип сынар өчен, юри кыланып маташамы?» «Торып китсәң яхшы түгел — аның балавыз сыгуын¬ нан куркып качкан сыман килеп чыгар»,— дип уйладым мин. Үземнең биредә икәнемне исенә төшерергә теләп утырган урынымда кыбырсынып куйдым. Ул миңа күз төшереп алды һәм, елмаерга тырышып: һай юләр! —«диде.—s Кайбер көнне тик торганда елый башлыйм. Ул үз яныннан диваннан кулъяулык эзләргә кереш¬ те, шунда тагы да катырак еларга тотынды. ходаем! Туктый алмыйм бит, адәм көлкесе. Сезнең әнкәгезне мин бик ярата идем, без аның белән ахирәтләр... иде... идек... Ул кулъяулыгын тапты һәм шуңа капланып елады да елады. Мин тагын уңайсыз хәлдә калдым һәм шулай шактый озак утырдым. Ачуым да килде, кызгандым да. Миңа ул чын күңелдән яшь түгәдер, минем әнине кыз¬ ганып түгел, бәлки үзе ул чагында бик яхшы яшәп тә, хәзер начар яшәгәнгә күзен бетерәдер кебек күренде. Бу хәл, белмим, ни белән очланган булыр иде, тик шул вакыт яшь Ивин кереп, карт Ивинның аны чакырганын әйтте. Ивина урыныннан торып чыгарга гына иткәндә Ивин үзе килеп керде. Ул тәбәнәк буйлы, таза гәүдәле’ куе кара кашлы, кыска чал чәчле, авызын ачуында ук гаять зур кырыслык һәм катылык күренеп торган бер әфәнде иде. к Мин утырган җиремнән торып баш идем, ләкин яшел фрагына өч йолдыз таккан Ивин минем сәламләвемә җавап бирмәү генә түгел, бәлки миңа әйләнеп тә ка¬ рамады; башыма кинәт, мин кеше түгел икән, игъти¬ барга лаек булмаган бер җансыз әйбер — кресло яки тәрәзә икән, кеше оулсам да, кресло белән тәрәзәдән бер аерынкы җирем юк икән, дигән уй килде. Ивин салкын һәм кырыс чырай белән, французча- латып: Сөеклем, сез графиняга һаман да язмаган икән¬ сез әле, дигәч, Ивина кинәт миңа горур төстә башын иеп һәм, улы шикелле үк, кашыма карап: ' — Хушыгыз, monsieur Irtenef,— диде. Мин тагы бер мәртәбә аның үзенә дә һәм иренә дә баш идем, минем баш июем карт Ивинга тәрәзәне ачып җибәрү белән бер булды. Студент Ивин мине ничектер ишеккә кадәр озата чыкты һәм шунда үзенең Петербург университетына күчәсен әйтте: анда аларның әтиләрен урынга куялар икән (ул миңа ниндидер бер бик зур урынны атады). «Ну, папа теләсә нишләсен,— дип мыгырдандым дрожкага утырганда,— тик мин монда бүтән аяк басасы кеше түгел, бу җебегәне миңа караган да балавыз сыга, әйтерсең, инде мин бер мескен, Ивины тагын исәнләш¬ мәгән була, дуңгыз; очрамас микән үзе дә...» Очраса нишләтмәкче булганмын инде, һич башыма сыйдыра алмыйм, җае туры килде дә әйтеп ташладым. Соңра миңа еш кына әтинең үгетләвен тыңлап уты¬ рырга туры килгәләде; ул миңа, бу танышлыкны үстереп җибәрергә кирәк, шундый зур кеше синең ише малай- шалай белән вакланып тормас ич инде, моны син аңар¬ дан таләп тә итә алмыйсың, ди торган иде, ләкин мин бик озак вакыт үз сүземдә тордым. XXI бүлек КНЯЗЬ ИВАН ИВАНЫЧ « Ну, хәзер Никитский урам¬ га, соңгы визит,— дидем мин Кузь¬ мага, һәм без князь Иван Иваныч йортына таба юл алдык. Берничә җиргә визит белән ба¬ рып сыналганнан соң миндә үз- үземә ышаныч туа торган иде, мин инде князь өенә шактый тыныч кыяфәттә барып җитә яздым. Көт¬ мәгәндә княгиня Корнакованың миңа варис дип әйткәне исемә төш¬ те; аннары болдыр төбендә ике эки¬ паж да күреп алдым һәм янә шүрли башладым. Миңа ишек ачкан карт швейцар да, өстемнән ши¬ нелемне салдырган лакей да һәм кунак бүлмәсендә утырган өч ханым белән ике ир-ат та, алардан да битәр, штатский сюртук киеп, диванда утырган князь 70 71
Иван Иваныч үзе миңа варис итеп карыйлар, шуңа күрә яратмыйлар шикелле күренде. Князь миңа бик ягымлы булды, үземне үпте, ягъни яңагыма йомшак, коры һәм салкын иреннәрен бер секунд куеп торды, минем укуымны, планнарымны сораштырды, шаяртып сөйләде, теге юлы әбинең туган көненә багышлап язган шигырь кебекләрне әле дә язу-язмавымны сорады һәм көндезге ашка чакырды. Тик менә ягымлырак була бар¬ ган саен, миңа ул варис булуымны өнәп бетермәвен сиздермәс өчен юри юмалыйдыр төсле тоелды. Аның авызы тулы ясалма теш һәм ара-тирә өске иренен кай¬ тарып, борын тишекләренә тартып кертергә теләгәндәй, бераз мышнап алу гадәте бар иде, хәзер менә шулай эшләгәндә, ул эченнән генә: «Малай актыгы, син әйтмә- сәң дә беләм: варис, малай актыгы, варис»,—дип әйтә¬ дер шикелле тоелды. Вала вакытта без князь Иван Иванычка бабай дия торган идек, ләкин хәзер инде, варис буларак, аңа: «бабай» дип әйтергә телем бармады, шунда ук утырган бер әфәнде әйткәнчә «Ваше сиятельство» диюне үземә түбәнчелек санадым, шуңа күрә сөйләшеп утырган арада аны ничек дип тә атамаска тырыштым. Әмма барыннан да битәр мине үзем шикелле үк варис булып, князь өендә яшәүче карт княжна борчыды. Төшке аш вакы¬ тында мин княжна белән янәшә утырдым һәм ул минем белән үзе шикелле үк варис булганым өчен дошман күргәнгә сөйләшмидер, ә инде князь безнең икебезне дә — мине дә, княжнаны да варис булганыбыз өчен сөймәгәнгә, безнең якка әйләнеп тә карамыйдыр төсле тоелды. Шул ук кичне Дмитрийга: — Князь өендә ике сәгать утыруы миңа искиткеч уңайсыз булды,— дидем. Варис дигән сүзгә җирәнеп каравым белән аның алдында мактанасым килде, чөнки алай карау миңа бик яхшы тойгы булып күренде. Шул ук вакытта дустыма бу сүзләрне мин князь алдында үземне кимсетелгән итеп санаганлыктан сөйләмәвемне аңлатасым килде.— Ул гаҗәп әйбәт кеше, минем белән бик ягымлы сөйләште, ләкин сиңа,— дип дәвам иттем мин,— князь өендә яшәп, аның алдында ялагайланучы княжнага караганча карый алалар, дип уйлавы үзе генә дә коточкыч. Ул бик әйбәт карт, ягымлы һәм нә¬ закәтле, шулай булса да аның княжнаны мальтретиро- 12 вать итүен 1 күреп торуы авыр. Бу җирәнгеч акча дигән нәрсә бөтен мөгамәләне боза да куя! Бераздан янә: — Беләсең нәрсә, минемчә, князь белән турыдан- туры аңлашудан да, аңа туп-туры: сезне мин кеше бу¬ ларак яратам, ә инде мирасыгыз турында уйлап та караганым юк һәм сездән берни калдырмавыгызны үте-, нәм, бары шул очракта гына сезгә килеп йөриячәкмен, диюдән дә яхшысы булмас,— дип өстәдем. Моны ишеткәч, Дмитрий шаркылдап көлеп җибәр¬ мәде, киресенчә, уйга калды һәм беравык сүзсез тор¬ ганнан соң миңа: — Беләсеңме нәрсә? Син ялгышасың,— диде.— Яисә сиңа, үзең турында ниндидер бер княжнагыз турында уйлаганча уйлый алырлар, дип башыңа да китермәскә кирәк; яисә әгәр дә андый фикергә килгәнсең икән инде, фикерләвеңне дәвам иттер, ягъни бүтәннәрнең үзең турында ничек уйлаганнарын син беләсең, ләкин син ул фикердән ерак торасың, син ул фикергә җирәнеп карый¬ сың һәм аңардан файдаланып берни дә эшләмәячәксең, шулай дип фикер йөрт. Син, алар синең моны уйлага¬ ныңны уйлыйлар, дип уйла... кыскасы,— дип өстәде ул, фикере чуала башлаганны үзе үк сизеп,— алай уйла¬ маудан да яхшысы булмас. Хаклык тулысынча дустым ягында иде; бик яхшы булып күренгән һәм һәркем үз күңеленә яшерергә тиеш булган нәрсә турында уйлауның, бигрәк тә сөйләүнең ничаклы зарарлы икәненә һәм матур сүз белән әйбәт эш арасында шактый аерма булуына мин бик күп еллар үткәч кенә, тормыш сабагыннан гына төшендем. Ми¬ немчә, яхшы теләк әйтелсә генә дә, аны үтәве кыенлаша, күпчелек очракта бөтенләй дә үтәп булмый. Тик ничек соң егет чакның изге һәм үз-үзеннән канәгать омтылы¬ шын әйтеп бирүдән тыелып калырга? Бары күп еллар үткәч кенә шул исеңә килеп төшә дә, таҗлары ачылмас борын ук тыела алмый өзеп ташлаган чәчәкне соңыннан җирдә шиңгән һәм тапталып беткән килеш күргәндәге кебек, эчең әрни. Мин, әле яңа гына дустым Дмитрийга, акча араны боза дигән кеше, икенче көнне иртән,_ авылга чыгып китәр алдыннан, бар акчамны төрле картинка-мазар, 1 Начар ■ мөгамәләдә булуын (француз сүзе maltraiter’daK алынган). 73
стамбулка ише әйберләргә туздырып бетергәнемне бел¬ гәч, юлда тотарга ул үзе тәкъдим иткән егерме биш сумлык ассигнацияне алдым да аннары бик озак вакыт аңа бурычлы булып йөрдем. XXII бүлек ДУСТЫМ БЕЛӘН СЕРЛӘШҮ Әлеге серләшүебез Кунцевога барганда фаэтонда булган хәл. Дмитрий мине әнисе янына визит белән иртән бармаска күндерде һәм мине үзләре яшәгән дачага алып китәргә төштән соң керде, мин анда кичнең кич буе утырырга, хәтта кунып та калырга тиеш идем. Шә¬ һәрдән чыгып, ала-кола шапшак урамнар һәм таш юлдагы колак тондыргыч дөбердәүләр артта ка¬ лып, киң кырлар башлангач, тузан¬ лы юлдан йомшак кына' тәгәрәп барган тәгәрмәч тавышыннан башка тавыш калмагач, хуш исле яз һавасы һәм киң дала мине үзенең кочагына алгач кына, бу ике көн эчендә үземне тәмам саташтырып бетергән нәрсәдән, моңарчы белмәгән тәэсирләрдән һәм үземне иркендә хис итүдән бераз айныгандай булдым. Дмитрий хәйран ягымлы иде, башы белән галстугын тө¬ зәтмәде, нервланып күзен кыскаламады; аңа яхшы хис¬ ләремне әйтеп салгач, Колпиков белән булган хурлыклы бәрелешне кичерә инде, мине дошман күрми башлый инде дип уйлап, үз-үземнән канәгать калдым; шуннан без аның белән бер-береңә бик сирәк очракларда әйтелә торган нәрсәләр турында якын дусларча сөйләшеп кит¬ тек. Мин Дмитрийларның гаиләләрен белми идем, ул әнисе, тутасы, сеңелесе турында, Дубков белән Володя минем дустымның гыйшкы санаган һәм сары каш дип йөрткән кыз турында сөйләде. Әнисе турында ул бераз салкынрак, тантана белән, мактабрак сөйләде — аның .хакында бернинди сүз көрәштерү булырга тиеш түгел, дип алдан кисәтеп куярга тырышкан сымак килеп чык¬ ты; тутасы турында ул исе китеп, ләкин бераз рәхимле¬ лек күрсәткән кыяфәт белән сөйләде; сеңелесе турында ул миңа бары бер-ике авыз сүз әйтте, артыгын сөйләргә уңайсызланды бугай; әмма инде сары каш турында бик дәртләнеп сөйләде: аның чын исеме Любовь Сергеевна булып, ул карт кыз Нехлюдовларга ерак кардәш тигән¬ гә, аларда яши икән. « Әйе, хәйран кыз ул,—* диде дустым, үзе оялуын¬ нан кызарып китте, үзе минем күзгә аның саен кыюрак карады,— аның яше бар инде, хәтта карт кыз дисәң дә ярый, төскә-биткә дә ямьсез, ләкин матурлыкны ярату үзе нинди мәгънәсезлек, нинди тинтәклек! Мин моның хәтле тинтәклекне башыма сыйдыра алмыйм (бу сүз¬ ләрне ул әле хәзер генә иң яңа, гаҗәп бер хакыйкать ачкан төс белән әйтте), ә аныкы шикелле күңел, аныкы шикелле йөрәк, әдәплелек... минемчә, безнең югары катлауда андый кызны таба да алмыйсың. ' Безнең югары катлауда рәтле нәрсә сирәк очрый, дигән сүзне кемнән откандыр, тик аны Дмитрий яратып кабатлый, һәм ул аңа ничектер килешеп тора иде. Матурлыкны яратып ахмаклык эшләүчеләрне бөтенләй бетереп ташлаганнан соң: — Тик син аны тиз-генә таный да, аңлый да алмас¬ сың дип куркам,— диде ул, тыныч кына сүзен дәвам итеп,— ул бик тыйнак, хәтта бераз йомылыбрак та яши, үзенең гаҗәп матур, гүзәл якларын күрсәтергә яратмый. Менә минем әни, син аны күрәсең әле, үзе болай бик әйбәт, акыллы кеше дә инде, Любовь Сергеевнаны әллә кайчаннан бирле белә, ә үзенең аны аңлыйсы килми. Мин кичә дә әле... кичә син сораганда кәефем кырылу¬ ның сәбәбен әйтәм хәзер. Өченче көн Любовь Сергеев- наның минем белән бергә Иван Яковлевич янына барып кайтасы килде. Иван Яковлевичны синең ишеткәнең бардыр инде: аны акылдан язган дип сөйлиләр, чынында исә — әүлия. Аны бары Любовь Сергеевна гына аңлый. Ә Любовь Сергеевна гаҗәп тә динле кеше. Ул Иван Яковлевич янына еш кына барып йөри, аның белән сөйләшеп утыра, үзе эшләп тапкан акчасын фәкыйрь¬ ләргә өләшергә дип аңа калдыра. Любовь Сергеевна ис¬ киткеч кеше, менә үзең дә күрерсең әле. Ну, мин аның белән Иван Яковлевич янына барып кайттым, шундый асыл кешене күрсәткәне өчен рәхмәттән гайре сүзем юк. Әнкәйнең шуны аңлыйсы килми, гореф-гадәт дип кенә карый. Менә кичә шул хакта әнкәй белән гоме¬ ремдә беренче мәртәбә сүзгә килдем,— дип сүзен тәмам¬ лады ул, һәм кичәге хәле исенә төшкәч, муенын тартып куйды. 74 75
Дустымны күңелсез уйлардан аерырга теләп: — Я, шуннан ничек уйлыйсың инде? — дип сора¬ дым.— Ни булыр, кайчан булыр дип уйлыйсың, диюем... Мәхәббәтегез яисә дуслыгыгыз нишләр дә ни белән бетәр... бу турыда аның үзе белән сөйләшәсеңме соң? Ул яңадан кызарды, шулай да миңа таба борылып һәм күземә туры карап, кыю гына әйтә куйды: Өйләнергә уйлыйсыңмы, дип сорыйсыңдыр инде син, әйеме? «Соң аның нәрсәсе бар? — дип тынычландырдым мин үз-үземне.— Берние дә юк, без зурлар ич, үзебез дус¬ лар, үзебез фаэтонда барабыз, шунда киләчәгебез ту¬ рында фикер йөртәбез. Бер читтә күзәтеп торудан, безнең сүзне тыңлаудан берәү дә баш тартмас иде». Минем әйе дигәнне ишеткәч, ул: ’— Нишләп өйләнмәскә? — дип сүзен дәвам итте,— һәрбер акыллы кешенең максаты шикелле үк, минем дә максатым —- мөмкин кадәр бәхетле һәм яхшы кеше булу. Аның белән, әгәр мин үз көнемне үзем күрә башлагач, ул каршы килмәсә, аның белән мин дөньяда бер чибәрне алганга караг-анда да бәхетлерәк һәм яхшырак кеше булачакмын. Сөйләшә-сөйләшә без Кунцевога җиткәнебезне дә, бөтен күк йөзен болыт каплаганны һәм яңгыр килгәнне дә сизми калганбыз. Кояш инде түбәнәйгән, ул хәзер уң якта, Кунцево бакчасындагы карт агачлар өстеннән кү¬ ренеп тора, ялтыравык кызыл шарның яртысы яктыны чак кына үткәреп торган соры болыт астын-а яшеренгән; икенче яртысыннан ялкынлы нурлар чәчри, һәм күк йөзенең болыт каплап өлгермәгән зәңгәр өлешендә карт агачларның ябалдашларын гаҗёп көчле яктырта иде. Күк йөзенең бу кырые шулай ялтырап, яктырып торса да, безнең алда бөтенләй башка күренеш: анда, , офык читендә, күренгән яшь каен урманы өстенә миләүшә төсендәге болыт салынган иде. Чак кына уңдарак, куаклар һәм агачлар артыннан бәләкәй-бәләкәй дача йортларының төрле төстәге түбә¬ ләре дә күренә башлады; аларның кайберсе кояш ну¬ рында ялтырап тора, кайберләре күкнең икенче кырые¬ ның күңелсез төсен кабул итә иде. Түбәндә, сул кулда, тынып калган буа зәңгәрләнеп ята, буа кырыенда үсеп утырган таллардан шадра су өстенә кара-кучкыл шәүлә төшкән. Буадан ары, сөзәклектә, парга калдырылган 77
җир кап-кара булып җәелеп ята, аны туп-туры ярып узган яшел ызан ерак-еракларга китеп, офыктагы салын¬ кы яшен болытларына барып терәлә. Фаэтон йомшак юлдан акрын гына чайкалып бара, юлның як-ягында ямь-яшел булып кыякланып үсеп утырган сусыл арыш һәммә нәрсәдән аерылып тора, ул инде сабаклана «да башлаган, һава тып-тын, үзе саф; яшел агачлар, яфрак¬ лар, арыш басуы — бар да хәрәкәтсез, тынып калган, искиткеч саф. Әйтерсең лә һәрбер яфрак, һәрбер үлән үзенең тормышы — кызыклы һәм бәхетле тормыш белән яши иде. Юл читендә мин карасуланып яткан сукмакны күреп алдым; куе яшел арыш арасыннан бормалы-сыр¬ малы булып сузылган бу сукмак нишләптер авылны хәтерләтте; авыл турындагы истәлекләргә бәйләнеп, нин¬ дидер могҗиза белән Сонечка һәм аңа гашыйк булуым исемә килеп төште. Дмитрий белән ничаклы гына дус булмыйм, аның эчкерсезлегеннән нихәтле генә рәхәт тапмыйм, аның Любовь Сергеевнага б.улган хисләрен һәм ниятләрен артык ишетәсем, килмәде, үземнең Сонечкага булган мәхәббәтемне, әйтеп бетергесез нәзберекле тойгыларым¬ ны сөйлисем килде. Ләкин аңа үземнең ниятләремне, Сонечкага өйләнеп авылда яшәсәң, идән буйлап мүкәләп йөргән бала-чагаларың әттә дип дәшсәләр, нинди шәп булыр иде, син хатының Любовь Сергеевна белән юл киемнәре киеп миңа кунакка килсәң, нинди зур шатлык булыр иде, дип, нигәдер туп-туры әйтә алмадым... Бо- ларның бөтенесе урынына, баеп баручы кояшка төртеп күрсәтеп: — Дмитрий, кара әле, нинди гүзәллек! — дип куйдым. ■ Дмитрий миңа бер сүз дә дәшмәде, шундый эч сер¬ ләрен ачып салуга җавап итеп, игътибарын табигатькә юнәлдергәнгә үпкәләде, ахры, чөнки ул табигатькә шак¬ катмый иде. Табигать аңа гел миңа тәэсир иткәнчә тәэсир итми: аңарга табигатьнең матурлыгыннан битәр мавыктыргыч булуы ошый төшә, ул аны йөрәге белән түгел, күбрәк акылы белән ярата иде. Мин исә аның, үз уйларына бирелеп, минем авыздан чыккан сүзгә шаккатмаячагына бер дә илтифат итмнчәз *=\Мин бик бәхетле бит,— дидем,— Кечкенә чагымда гашыйк булганымны сиңа сөйләгән идем ич, бүген менә шул кызны күрдем,— дип дәвам иттем дәртләнеп,— хә¬ зер инде мин аңа бөтенләйгә гашыйк... Чыраенда ис китмәү билгесе һаман күренүенә дә карамастан, йин аңа үземнең мәхәббәтем, киләчәктә бәхетле гаилә тормышы корып җибәрергә дигән ниятем¬ не сөйләп бирдем... Гаҗәп тә инде, өзелеп сөйгәнемне әйтеп бетерергә өлгермәдем, шундук хисемнең кечерәя башлавын тойдым. Дачага бара торган каен аллеясына борылгач, яң¬ гырга эләктек. Тик ул безне чылатмады. Яңгыр яуганын мин бары шуннан гына белдем: берничә тамчы боры¬ ныма, кулларыма тамды, яшь, җилемле каен яфрак¬ ларына нидер шыбырдап төшә башлады, — ул каеннар үтә күренмәле саф тамчыларны, бөдрә толымнарын ты¬ ныч кына салындырып, аллеяга көчле ис бөркеп, рәхәт¬ ләнеп үзләренә кабул итәләр иде бугай. Өйгә бакча буйлап тизрәк йөгереп үтәрбез дип, коляскадан төштек. Өйалды ишеге төбендә безгә дүрт дама очрады, алар, кызу-кызу атлап, бакчаның икенче башыннан киләләр, аларның икесе кул эше, берсе китап 'тоткан, берсе бәләкәй генә эт күтәргән иде. Дмитрий мине шундук әнисе, сеңелесе, тутасы һәм Любовь Сергеевна белән таныштырды. Алар беравык туктап тордылар, әмма яңгыр куәтләнә төште. Мин Дмитрийның әнисе дип уйлаган ханым: — Галлереяга әйдәгез, шунда син безне тагы бер мәр¬ тәбә таныштырырсың,— диде дә, без ханымнар белән бергә баскычтан мендек. XXIII бүлек НЕХЛЮДОВЛАР Башта мине барысына караган¬ да да Любовь Сергеевна гаҗәпкә калдырды. Аягына бәйләгән калын башмак кигән, болонка 1 күтәргән Любовь Сергеевна баскычтан менеп барганда бер-ике мәртәбә, туктап- туктап, миңа бик җентекләп боры¬ лып карады, аннары шуннан ук этен үбеп алды. Ул кыз шаккаткыч ямьсез иде: үзе җирән чәчле, үзе ябык, буйга бәләкәй, бераз янтыг- рак. Ул чәч юлын таз хатыннарча 1 Болонка — озын йонлы кечкенә бүлмә эте. 78 79
бер кырыйдан үткәргән, ә бу аның ямьсез йөзен тагы да килбәтсезрәк итә иде. Дустыма яхшы атлы булу өчен никадәр генә тырышмыйм, ул кызда барыбёр ма¬ турлыкның әсәрен дә таба алмадым. Хәтта мөлаем' коңгырт-кара күзләре дә кысынкы, тонык һәм бик ямм сез иде. Гадәттә кешенең куллары ничектер ямьле булып тора, моның куллары гына да, гәрчә зур булмыйча, ки¬ лешле күренсә дә, кып-кызыл һәм яргаланып бет¬ кән иде. Аларга ияреп террасага кергәч, Дмитрийның сеңеле- се Варенькадан кала һәркайсы, яңадан эшенә тотынган¬ чы, миңа бер-ике сүз әйтеп алды; Варенька исә минем якка таба зур карасу-соры күзләрен текәп бер карады да тез өстендә тоткан китабын кычкырып укырга ке¬ реште. _ Княгиня Л1арья Ивановна зифа буйлы, кырык-кырык оиш яшьләрендәге хатын иде. Чепчик кырыеннан чыга¬ рып куйган шактый агарган чәч алкаларына караганда, аңа артыграк бирерлек, әмма индё күзгә чалынырлык бер генә җыерчыгы да булмаган нәфис йөзенә, бигрәк тә зур-зур күзләренең җанлы, күңелле ялтыравына караганда, ул әле яшьрәк тә күренә иде. Аның күзләре коңгырт-кара булып, чәчрәп тора; иреннәре үтә юка, бераз усалрак та кебек; борыны төз булып, очы аз гына сулгарак авышкан; кулы ирләр кулыдай зур, бармак¬ лары искиткеч матур иде, мин аларда йөзек ише нәрсә күрмәдем. Өстенә кигән ябык изүле карасу-зәңгәр күл¬ мәге аның әле дә булса нечкә билен кысып тора, һәм ул үзенең сылулыгы белән көязләнә иде булса кирәк. Ул гаҗәп төз утырган, нидер җөйли иде. Мин галлереяга кергәч, ул мине кулымнан тотты да, якыннанрак караш¬ тырырга теләгәндәй, үзенә таба тартты һәм, улы шикел¬ ле үк бераз салкынрак, ачык караш ташлап, мине Дмитрий сөйләве буенча күптән белгәнен әйтте һәм якыннан торып танышыр өчен үзләрендә бер тәүлек то¬ рырга кыстады. ’ Җаныгыз теләгәнне эшләгез, бездән бер дә тар¬ тынып тормагыз — күңел ачып йөрегез, укыгыз, тыңлап утырыгыз, җаныгыз тели икән, ятыгыз да йоклагыз —. дип өстәде ул. софья Ивановна утырган кыз булып, княгиняның сёңелесе, әмма күрер күзгә ул княгинядан картрак иде Аныкы ише тән төзелеше бары тәбәнәк буйлы, симез 80 гәүдәле, билләрен корсет белән тарттырып куйган карт кызларда гына очрый. Аның бар тазалыгы югары өле¬ шенә җыелган Да менә-менә үзен буып ташлар шикелле иде. Аның кып-кыска йомры куллары күкрәкчәсенең кайтармасыннан түбән бер-берсенә җитмиләр, күзләре исә тәнен буып куйган шул күкрәкчәсенең кайтармасын да күрә- алмыйлар иде. Княгиня Марья Ивановна кара чәчле, карасу күзле, ә Софья Ивановна аксыл-сары чәчле, атылып торган зур, шул ук вакытта (монысы инде сирәк очрый) күгел¬ җем тыныч күзле булса да, ике туган арасында охшаш¬ лык зур иде; шул ук чырай, шул ук борын, шул ук иреннәр; тик Софья Ивановнаның борыны да, иреннәре дә бераз калынрак та, елмайганда княгиняныкы сулга¬ рак, ә бусыныкы уңгарак авыша иде. Киеменә һәм чәче¬ нә караганда, Софья Ивановна картаерга ашыкмый иде һәм, чәч алкаларына чал керсә, аларны чыгарып куй¬ мас иде төсле. Княгиня алдында үземне бик йөгәнсез тотсам да, Софья Ивановнаның карашы да, сөйләшүе дә миңа башта бик һавалы күренде, уңайсызландырды. Бәлкем, аның шулай калын булуы һәм Бөек Екатерина портретына беркадәр охшавы (моны күреп исем китте) миңа тәкәббер итеп күрсәткәндер; ничек кенә булмасын, ул миңа, текәлеп карап: «Дусларыбызның дуслары — безнең дусларыбыз»,—дип әйткәч, бөтенләй менә коел¬ дым да төштем. Ул, шушы сүзләрне әйтеп тынып кал¬ ганнан соң һәм, авызын бераз ачып, тирән сулыш алган¬ нан соң гына, миңа бераз җан керде, һәм аның турын¬ да башкачарак уйлый башладым. Чамасыз юанга күрә аның биш-алты сүз әйткән саен, бераз авызын ачып һәм зур күк күзләрен түгәрәкләндереп, тирән итеп сулый торган гадәте бар иде бугай. Аның алай итүендә ни сәбәпледер гаҗәп бер сөйкемле шәфкать чагыла иде, аның шулай сулавы булды — мин аңардан курыкмый башладым, миңа ул хәтта бик нык ошап та китте. Анын күзләре сокланыч, тавышы чылтырап чыга һәм бик тә ягымлы иде, шуңа күрә аның гаҗәп тулы булуы да егет чагымның ул дәверендә үзенә күрә ямьле булып күренде. Любовь Сергеевна минем дустымның дусты булгач, хәзер үк мине үз итеп берәр җылы сүз әйтергә тиеш иде, ул миңа: болай дисәм, артык үз итү булмасмы икән, дигән сыман икеләнеп бик озак * дәшми-тынмый 81 6 В-35С
карап та торды, ләкин миннән бары кайсы факультетка керүемне сорар өчен генә авыз ачып бер-ике сүз әйтте. Аннан соң да ул миңа шактый вакыт төбәп карап тор¬ ды, бу җылы сүзне әйтим микән, әйтмим микән, дип икеләнә иде бугай; мин, аның икеләнүен күреп, күз карашым белән барысын да әйтүен ялварып сорадым, ул бары тик: «Бу елларда инде университетта фәнне юньләп өйрәнмиләр икән»,— дип кенә әйтте һәм бәләкәй этен — Сюзеткасын чакырып алды. Ул кичне Любовь Сергеевна күбрәк әнә шундый мәгънәсез сүзләр сөйләде; шулай да мин Дмитрийга ышанган идем, ә ул: «Я, ничек?» — дигән төсле итеп, бер миңа, бер аңа борчылып карады, менә шуңа күрә күңел күзем белән Любовь Сергеевнаның бер дә иски¬ тәрлек җире юк икәнен күреп торсам да, моны үз-үземә әйтүдән бик-бик ерак идем әле, андый чакларда еш кына шулай була бит ул. Гаиләнең соңгы кешесе Варенька бер унбиш-уналты яшьләрдәге таза гына кыз бала иде. Аның тутасыныкы шикелле үк тыныч карашлы кара- су-соры көләч күзләре, бик зур толым итеп үргән сары чәче һәм гаҗәп нәфис куллары бик тә килешле иде. Софья Ивановна, тирән сулап, җөйләп утырган күл¬ мәгенең кисәкләрен икенче яклары белән әйләндерә- әйләндерә: — Сезгә, monsieur Nicolas, урта бер җирдән тыңлавы кызык түгелдер инде,— дип куйды. Бу вакыт, Дмитрий каядыр чыкканга, укымый тора¬ лар иде. — Бәлкем әле, сезнең «Роб-рой» 1 ны укыганыгыз да бардыр? Ул чагында мин, өстеңдә студент мундиры булгач, үзең аз белгән кеше белән сөйләшкәндә иң гади сорауга да акыллы һәм үткен җавап бирергә кирәк, ә инде — әйе, юк, кызык, кызык түгел һ. б.— диП, туп-туры һәм кыска җавап бирү бик зур оят, дип саный идем. Өстем¬ дәге соңгы модада тегелгән панталонга һәм сюртугым¬ ның төймәләренә күз төшереп алдым да, «Роб-рой»ны укыганым юк, шулай да бик кызыксынып тыңлыйм, чөнки мин китапны баштан алып укыганга караганда, урта бер җиреннән башлап китәргә яратам, дип җавап бирдем. 1 Инглиз язучысы Вальтер Скоттның (1771—1832) романы. ' •— Бермә-бер кызыграк: нәрсә булганын да, шул ук вакытта нәрсә буласын да алдан белергә тырышасың,— дип өстәдем һәм үз-үземнән канәгатьләнеп елмаеп куйдым. Княгиня көлеп җибәрде, көлүе табигый чыкмады (соңра мин аның гел шулай көлүен аңлап алдым). — Шулай булуы да ихтимал шул,— диде ул.— Сез монда озак торасызмы әле, Nicolas? Мин сезгә monsieur димәсәм, үпкәләмәссез бит? Авылга кайчанрак китәсез? Иртәгә китәсебез тәгаен билгеле булса да, мин ни сәбәпледер: *— Белмим бит әле, бәлки, иртәгә китәрбез, бәлки, бик озак торырбыз,— дигән булдым. Княгиня, каядыр еракка карап: — Минемчә, бераз торсагыз, үзегез өчен дә, Дмитрий өчен дә яхшырак булыр иде,— дип куйды.— Сезнең яшьтә дуслык бик кирәк нәрсә. Күреп торам: Варенька тутасының җөйләвен караш¬ тырган булып кыланса да, барысының да күзе миндә, барысы да минем ни әйтеремне көтәләр. Күреп торам: болар мине сыныйлар, хур булырга ярамый. — Әйе,— дидем мин,— Дмитрий белән дус булуның минем өчен файдасы бар, ләкин аңа минем файдам тия алмый: ул миннән мең тапкыр өстенрәк. Мин ни әйткәнне Дмитрий ишетерлек түгел иде, югыйсә, ул минем сүзләрнең чын күңелдән әйтелмәгәнен сизәр, дип курыккан булыр идем. Княгиня тагын үзе өчен табигый булган ясалма көлү. .белән көлеп куйды. — Ә инде аның әйтүенә караганда, c’est vous qui êtes un petit monstre de perfection l,— диде ул. «Monstre de perfection — бик матур сүз, онытмаска кирәк моны»,— дип уйлап алдым. — Хәер, анысы инде, сезне телгә алмаганда да, ул андыйны булдыра,— дип дәвам итте княгиня, тавышын төшерә төшеп (миңа бу хәл бик ошады) һәм, күз кара¬ шы белән Любовь Сергеевна ягына ымлап: — Ул әле менә Сюзеткасы-ние белән бергә мин егерме ел буе белгән бичара тутасының (алар Любовь Сергеевнага шулай диләр иде) гаҗәп күркәм якларын ачты, ә минем башыма да килмәгән... Варя, миңа бер стакан су ките¬ 1 Сез ул камиллекнең кечкенә аждаһасы. 82 6* 83
рергә куш әле,— дип өстәде ул, тагын еракка карап (күрәсең, мине гаиләдәге хәлләре белән таныштырырга иртәрәк әле, яисә бөтенләй ярамый, дип уйлагандыр).— Юк, юк, Nicolas чыгып әйтер, аның бер эше дә юк, син укы. Барыгыз, дустым, туп-туры ишеккә таба атлагыз, аннары унбиш адым үткәч, туктагыз да: «Петр, Марья Ивановнага бер стакан бозлы су керт», дип кычкыры¬ гыз,— диде, һәм тагын ясалма көлү ишетелде. «Мөгаен, минем турыда сөйләшергәдер исәбе,—* дип уйлап куйдым бүлмәдән чыгышлый,— мөгаен, бу минем бик-бик акыллы егет икәнемне күреп алганын әйтергә телидер». Унбиш адым атларга да өлгермәдем, тыны кысыл¬ ган юан Софья Ивановна җитез адымнар белән куып җитте дә: — Mersi, mon cher — диде,— мин шунда барам, үзем генә, әйтермен. XXIV бүлек МӘХӘББӘТ Гаилә өчен яратылып та, язмыш ул бәхетне бирмәгәч, ире белән балаларына дип озак еллар буе йөрәгендә саклап килгән, үстергән һәм ныгыткан бөтен мәхәббәтләрен кинәт кайбер кешеләргә түгәргә ка¬ рар кылган олы яшьтәге кыз¬ лар җир йөзендә бик сирәк очрый. Андый карт кызлар мәхәб¬ бәткә искиткеч бай булалар: күңелләренә ошаучылар ничаклы гына күп булмасын, аларның мәхәббәте әле бик күп кала һәм алар аны очра¬ ган бер кешегә, яхшысына да, яманына да түгәләр. Софья Ивановна менә шундыйлардан булып чыкты. Дөньяда өч төрле мәхәббәт була бит: 1) матур мәхәббәт, 2) фидакарь мәхәббәт һәм 3) эшчән мәхәббәт. 1 Рәхмәт, кадерлем. Мин монда яшьрәк ир-атның кыз балага булган мәхәббәтен һәм шуның киресен күздә тотмыйм, аның ише назлылыклардан минем каным туңа, аның ише мәхәббәттә дөреслекнең бер генә чаткысын да күрү бәхетенә ирешә алмадым, бары хайвани хискә бирелү, ир белән хатын арасында булган мөнәсәбәтләр, акча, кулларны бәйләргә яисә азат итәргә омтылу тойгының үзен чамадан тыш катлауландырып, һичбер нәрсә аңлап булмаслык хәлгә китерә. Мин монда кешегә булган мәхәббәтне, күңелнең иркенлегенә карап бер генә кеше¬ гә, кайберәүләргә, яисә күпләргә сарыф ителә торган мәхәббәтне, ана мәхәббәтен, атаңа, абыеңа, балаларга, иптәшеңә, дус кызыңа, ватандашыңа булган мәхәббәтне, гомумән кешегә булган мәхәббәтне күздә тотам. Матур мәхәббәт хиснең үзенең матурлыгын яратудан гыйбарәт. Андый мәхәббәт ияләре яраткан кешеләрен аларны ләззәтләндерүче татлы хис уятканнары өчен генә якын күрәләр. Матур мәхәббәт белән яратучылар үзләрен яраттырырга артык тырышмыйлар, бу хәл аларның хисләренең матурлыгына да, татлылыгына да һичбер тәэсир ясамый. Алар бүген бер кешене, иртәгә икенче кешене яраталар, чөнки аларга татлы мәхәббәт хисенең кузгалып торуы гына кирәк. Шушы татлы хис¬ не сүндермәс өчен, алар үзләренең мәхәббәтләре турын¬ да яраткан кешеләренә дә, бөтенләй чит кешеләргә дә бертуктаусыз сөйләп, иң матур сүзләр белән сайрап торалап Безнең илдә билгеле бер сыйныфның матур мәхәббәт белән яратучылары үзләренең мәхәббәтләре турында очраган бер кешегә сөйләп кенә дә калмыйлар, бәлки шуны французча һәм бары французча гына сөйлиләр. Билгеле бер катлау кешеләренә, бигрәк тә хатыннарына мәхәббәтләре турында французча сөйләү¬ не тыйсалар, аларның дусларына, ирләренә, балаларына булган мәхәббәтләре минуты белән юкка чыгар иде. Моны әйтүе дә көлке, әмма андый кешеләр элек тә бар иде, хәзер дә бар. Икенче төр мәхәббәт — фидакарь мәхәббәт, ярат- . кан кешеңә файда итәсеңме, зарар китерәсеңме икәнен дә уйлап тормастан, аның өчен үзеңне корбан итү процессын яратудан гыйбарәт. Бу төр мәхәббәтнең формуласы: «Нинди генә хурлыклар күрсәм күрермен, үземнең турылыклы булуымны бөтен дөньяга һәм аңа •күрсәтми калмам». Алай яратучылар үзләрен бервакыт-* 84 85
та да кеше яратмый дип уйлыйлар (янәсе, мине аңла¬ маган кеше өчен үземне корбан итү миңа дан гына өсти), шуңа көючән булалар, һәм бу хәл үз-үзләрен корбан итүдә аларның даннарын гына арттыра; андый •кешеләр .фәкать берәүне генә яраталар, чөнки аларга яраткан кешеләре өчен моңа кадәр ясаган корбаннары¬ ның даныннан мәхрүм булуы авыр; үзләренең ничаклы яратуларын күрсәтү өчен үләргә әзер булсалар да, алар артык фидакарьлек таләп итми торган көндәлек вак-төяк дәлилләр белән буялып тормыйлар. Тукмы сез бүген, йокыгыз туйганмы, кәефегез бармы, сау-сәла- мәтме сез—анда аларның эше юк, хәтта бу аларның кулларыннан килерлек эш булган очракта да әле сезгә ул рәхәтлекләрне бирү өчен аркылыны буйга алып сал¬ мыйлар; ә инде пуля алырга, утка керергә, суга ташла¬ нырга, мәхәббәт утында янып саргаерга дисәң, аларны куш. Моннан тыш, фидакарь сөюче үзенең хисе белән горурлана, таләпчән, көнләшүчән, ышанмаучан була һәм, бигрәк сәер инде, үзе яраткан кешегә куркыныч тели — шуннан коткарасы килә, бәхетсезлек телн — юатасы килә, хәтта начар сыйфатлар да тели,— шуннан арындырасы килә. Сез авылда хатыныгыз белән генә яшисез, ул сезне фидакарь ярата. Сез сау-сәламәт, тыныч яшисез, күңе¬ легезгә ошаган эшегез дә бар; сезне өзелеп яратучы хатыныгыз, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, өй эшлә¬ рен дә алып бара алмый — бу эш хезмәтчеләргә тапшы¬ рылган, балаларны да карый алмый —•. алар нянькалар кулында, үзе яратырдай берәр эш белән дә мавыга алмый,, чөнки ул бары сезне генә сөя. Бәлкем, ул авырый дадыр, әмма сезне борчымас өчен, моны сездән’ яшереп йөридер; бәлкем, аның эче дә пошадыр, ләкин ул сезнең өчен гомере буе шулай яшәргә риза; бәлкем, сезнең берәр нәрсә белән (ауга йөрү беләнме анда, китап уку беләнме, йорт эшләре беләнме, хезмәт белән¬ ме барыбер) артык мавыгып китүегез аның күңелен дә борчыйдыр, бу эш сезне гүргә кертәсен ул күреп тә торадыр, шулай да түзә һәм бер сүз әйтмидер. Менә сез авырып киттегез,—- сезне үлеп яраткан хатыныгыз үзе¬ нең чирен дә оныта, бер дә кирәкмәгәнгә үз-үзен газап¬ ламаска биргән киңәшегезне дә тотмый, сезне , саклап утыра; һәм сез аның: «Әйттем ич мин сиңа; әй, барыбер лә, ничек кенә булмасын, ташламам сине», дигән кара¬ шын бертуктаусыз тоеп торасыз. Иртән хәлегез яхшыра төшә дә, сез икенче бүлмәгә чыгасыз. Бүлмә җыелма¬ ган, ягылмаган; сез шулпадан башка нәрсә ашый алмыйсыз, ләкин аны пешерергә поварга әйтелмәгән, дару алырга кеше җибәрелмәгән; ләкин сезнең төне буе керфек какмыцча хәлдән тайган, өзелеп сөюче хатыныгыз һаман әле кайгыгызны уртаклашып сезгә карап тора, аяк очларына гына басыш йөри, хезмәтче¬ ләргә пышылдап кына боерыклар бирә, ул мондый бое¬ рыклар бирергә күнекмәгән, һәм ачык аңлаешлы итеп әйтә дә алмый. Сезнең укыйсыгыз килә — үлеп яратучы хатыныгыз, көрсенеп: синең мин әйткәнне тыңламасың- ны, ачуланасыңны белеп торам, мин моңа күнеккән инде, ди, алайга киткәч — укымавыгыз кулайрак булыр; бүл¬ мә буйлап йөрергә телисез — йөрмәвегез хәерлерәк булыр; сезнең өегезгә килгән дустыгыз белән сөйләшә¬ сегез килә — сөйләшмәсәгез уңайрак булыр. Төнлә белән тәнегез тагын ут яна, сез онытылырга тырышасыз, ләкин сезнең ябыгып беткән, агарынып калган өзелеп сөюче хатыныгыз лампа яктысында сезнең каршыгызда крес¬ лода утыра, ара-тирә көрсенеп куя, аның кыймылдавы, һәрбер авазы сезнен ачуыгызны китерә, сез бу хәлгә көч¬ кә түзеп ятасыз. Сезнең егерме ел буе бергә яшәгән хез¬ мәтчегез бар, сез ана ияләшеп беткәнсез, ул сезгә бик рәхәтләнеп хезмәт күрсәтер иде, чөнки көндез йокысын туйдырган, аннары ул бит шуның өчен хезмәт хакы ала,— әмма сезнең өзелеп сөюче хатыныгыз моңа юл куймый. Бөтен эшне ул үзе башкара, аның эшкә күнекмәгән ап-ак хәлсез бармаклары дару шешәсенең бөкесен алырга маташканда шәмне сүндергәнен, даруны түгеп җибәргәнен, я булмаса сезнең тәнегезгә чирканып кына кагылуын гайрәтегез чигеп карап ятасыз. Әгәр инде сез кызурак канлы кеше булып, түзә алмыйча, аңа чыгып китәргә кушсагыз, аның ишектән чыккач та юаш кына көрсенүен, елаганын һәм хезмәтчегезгә пышын-пышын килеп җыен тузга язмаганны сөйләгәнен ишетеп ятар¬ сыз. Ниһаять, әгәр дә инде үлми исән калсагыз, сез авырганда егерме төн буе керфек какмаган (бу турыда сөйләп ул сезнең колагыгызны тондырып бетерә) өзелеп сөюче хатыныгыз чирләп китә, корый-кибә, хәсрәт чигә, берәр эшкә тотынырга тагын да сәләтсезрәк булып кала һәм, сез таза-сау булгачтын, үзенең фидакарь мәхәббә- 87 86
XXV бүлек тен тавыш-тынсыз гына боегып утыруы белән күрсәтә, аның алай боегуы ирекле-ирексездән сезгә дә, тарә-як- таг-ы кешеләргә дә йога. Өченче төрлесе—эшчән мәхәббәт яраткан кешеңнең ни теләгәнен, бар талымын канәгатьләндереп, хәтта кимчелекләренә дә юл куеп торуга омтылудан гыйба¬ рәт. Алай сөючеләр мәңгегә яратучан булалар, чөнкн алар яраткан саен сөйгән кешеләрең якыннанрак өйрә¬ нәләр, аның саен яратуы, ягъни канәгатьләндереп торуы аларга җиңеләя бара. Аларның үз хисләрен телдән әйткәнен бик сирәк күрерсең, анда да әле алар матур сүзләр белән, үз-үзләреннән канәгать булып әйтмәсләр, ничектер оялып кына, тартынып кына әйтерләр, чөнки алар һәрвакыт, аз яратамдыр әле, дип куркалар. Андый кешеләр сөйгәннәренең кимчелекләрен дә яраталар, чөнки ул кимчелекләр яңадан-яңа теләкләрне канәгать¬ ләндерергә мөмкинлек тудыралар. Аларның үзләрен дә яраттырасылары килә; алар хәтта, ул да мине ярата ич дип, үз-үзләрен алдаудан да баш тартмыйлар; әгәр үзләрен чынлап та яратучы булса, ул чагында инде алардан да бәхетле кеше юк. Андый кешенең, үзен яратмасалар да, хисе-бер дә сүрелми, сөеклесенә ул бәхет теләп кенә калмый, бәлки хәзинәсендә булган мораль һәм материаль, зур һәм кечкенә чаралар белән һәрвакыт бәхетле итәргә тырыша. Софья Ивановнаның һәр сүзендә, һәр хәрәкәтендә апасына, аның улы белән кызына, Любовь Сергеевнага һәм хәтта миңа да (чөн!?и мине Дмитрий ярата) әнә шул эшчән мәхәббәт күренде, күзләрендә шул эшчән мәхәббәт чаткылары чагылды. Софья Ивановнаның кемлеген мин озак еллардан соң аңладым, ләкин ул чагында ук инде башыма: ни өчен соң әле мәхәббәтне башка егетләрдән үзгәчәрәк аңларга тырышкан Дмитрий, күз алдында һәрвакыт Софья Ивановна була торып, көтмәгәндә шул аңлаеш- сыз Любовь Сергеевнага мөкиббән киткән дә, ничек соң әле ул тутасының да яхшы яклары бар дип кенә әйтә, дигән уй килде. Уз араңдагы изге беленми шул, дигән сүз хак сүздер, ахры. Икенең бере: я чыннан да һәрбер кешедә яхшыдан битәр яманы күп, яисә инде кешенең күңеле яхшыдан битәр яманга төшүчән була. Любовь Сергеевнаны ул яңарак белә башлаган, ә тута, сының мәхәббәтен туганнан бирле күргән. МИН ТАНЫШАМ Мин галлереяга кире әйләнеп кергәндә, бер дә минем турыда сөйләшмиләр . иде; әмма инде Варенька укуын ташлап Дми¬ трий белән сүз көрәштерә, Дмитрий исә ишекле-түрле йөре¬ нә, муенын боргалап галстугын төзәтә, күзен кыскалый иде. Бәхәс Иван Яковлевич һәм хора¬ фатлар турында барган кебек күренсә дә, кызып-кызып бәхәс- ләшүләреннән монда шушы гаи¬ ләгә якынрак икенче бер нәрсә күздә тотылганын күреп була иде. Княгиня белән Любовь Сергеевна һәр сүзгә колак салып, дәшми-тынмый гына тыңлап утыралар, югыйсә, ара-тирә бәхәскә катнашасылары да киләдер инде, тик алар, ничек тә тыелып, үзләре өчен берсе Варенькага, икенчесе Дмитрийга сөйләргә ирек бирәләрдер. Мин килеп кергәч, Варенька минем якка бер дә исе китмичә карап алды, бу караштан аның бәхәстә кызып киткәне һәм үзе сөйләгәндә минем шунда булу-булмавым аның өчен барыбер икәне күренеп тора иде. Княгиня Варень¬ ка яклы иде булса кирәк: аның да күз карашы шундый ук иде. Ләкин Дмитрий минем алда тагын да кызыбрак сүз көрәштерде, ә Любовь Сергеевна мин керүдән бик нык курыкты бугай, берсенә дә атап әйтмичә: «Картлар дөрес сөйлиләр — si jeunesse savait ' si vieilesse peuvait» *,— дип куйды. Тик бу әйтем бәхәсне туктатмады гына түгел, бәлки мине, Любовь Сергеевна белән дустым хаксызлар икән, дигән фикергә генә китерде. Гәрчә болар гаиләсендәге ызгышны тыңлап утыру миңа бераз оятрак булса да, миннән тартынмыйча бәхәсләшүләре һәм шул бәхәс барганда үзара мөгамәләләрен ачып салулары үзе бер рәхәт иде. Еш кына шулай була бит: сез бер гаиләне еллар буе әдәплелек корамасына төренгән хәлендә күрәсез, һәм * Яшь чагында белеп булмый, картайгачтын кылып булмый. 9» 88
бу гаиләдәге кешеләрнең чын мөнәсәбәтләре сезнең өчен сер булып кала (минем күргәнем дә бар: ул корама ничаклы калынрак һәм матуррак булса, сездән ишерел¬ гән чын мөнәсәбәтләр шулчаклы начаррак, тупасрак була)! Ә көтмәгәндә гаиләдә берәр юк кына нәрсә турында, әйтик, ефәк челтәр яисә иренең атларына уты¬ рып визит белән бару турында сүз чыга да, менә шунда инде бәхәс бер дә кирәкмәгәнгә куерып китә, мәсьәләне хәл итүгә корама комачаулый башлый, һәм кинәт, сүз көрәштерүчеләрнең күрмешләренә каршы, шундагылар¬ ны таң калдырып, бөтен тупас, чын мөнәсәбәтләре тыш¬ ка бәреп чыга, корама инде берни дә каплый алмый, ул көрәшүче ике як арасында бер дә кирәкмәскә асылынып, ни вакыт алданып яшәгәнлегегезне сезнең исегезгә төшереп тора. Кайвакыт шулай искәрмәстән ишек каша- гасына килеп бәргәч тә әле маңгаең эшли-эшли каба¬ рып чыккан, авырткан җиргә акрын гына кагылгандагы кебек үк нык авыртмый. Ә мондый кабарган, авырткан җир гаилә булгач булмый калмый. Нехлюдовларда андый кабарган җир Дмитрийның. Любовь Сергеевнага булган мәхәббәте, сеңелесе белән әнисен көнләштермәсә дә, аларның туганлык тойгыларын кимсеткрн сәер мә¬ хәббәт иде. Менә шуңа күрә дә шул Иван Яковлевич белән хорафатлар турындагы бәхәс аларның барысы өчен дә бик әһәмиятле нәрсә иде. — Син һәрвакыт шулай,— диде Варенька, аның тавышы чылтырап, һәрбер әйткән авазы аермачык ише¬ телде,— башкалар көлгән нәрсәдән, башкалар нәфрәт белән караган нәрсәдән күркәм сыйфатлар табарга ты¬ рышасың. — Беренчедән, Иван Яковлевичтай асыл затка нәфрәт белән карау дигән сүзне акылга сай кеше генә авыз күтәреп әйтә ала,— диде Дмитрий. Ул дулкынла¬ нып башын сеңелесеннән читкә борды.— Икенчедән, син менә, киресенчә, күз алдында ук торган яхшыны юри күрмәмешкә салышасың. Безнең янга әйләнеп кергән Софья Ивановна бер¬ ничә тапкыр әле энекәшенә, әле сеңелкәшенә, әле миңа куркынып карап алды һәм бер-ике мәртәбә, эченнән генә нидер әйткәндәй, авызын ачып, тирән сулап куйды. Ул Варяга китабын биреп һәм аның кулына акрын гына чәпелдәтеп: =-» Варя, тизрәк укы әле, кызны ул яңадан таптымы икән, шуны бик беләсем килә,— диде. Хәтерем алдама- са, романда югалткан кешесен эзләүче бөтенләй юк та.—» Ә син, Митя дустым, яңагыңны бәйләр идең, суытып җибәрде, тешләрең тагын сызлый башлавы бар,—> диде ул. Энекәше үз дәлилләренең логик агышын чуалткан өчен ачулы караш ташласа да, Софья Ивановнаның моңа исе китмәде. Уку дәвам итте. Бу кечкенә генә бәхәс шушы хатын-кызлар арасында хөкем сөргән киңәшләшеп яшәүгә һәм гаилә иминлегенә бер дә зарар китермәде. Араларында Марья Ивановна юл күрсәтә иде бугай; бу халыкта минем өчен гел яңа һәм күңелне тартып торган ниндидер логикалылык һәм шул ук вакытта са- мимилек, гүзәллек бар иде. Бу гүзәллек, бу самимилек алар өендәге әйберләрнең, әйтик кыңгырауның, китап тышының, креслоның, өстәлнең матурлыгында, пөхтәле¬ гендә, ныклыгында да чагыла иде, княгиняның корсетлы гәүдәсен төз тотуында да, чал чәчен кеше күрсен дип юри чыгарып куюында да, беренче күрүдән үк мине гади генә итеп Nicolas дип атавында һәм минем турыда ул дип әйтүендә дә, шулай ук аларның эшләрендә дә, уку¬ ларында һәм күлмәк тегүләрендә дә, ханымнарның кул¬ лары чиксез ак булуында да чагылды. (Аларның һәр¬ берсенең кулында уртак бернәрсә бар, ул да булса — кул яссуларының алсуланып, искиткеч ак беләкләреннән аерылып торуы иде.) Ул яңа нәрсәне мин аеруча алар¬ ның сөйләшүләреңдә күрдем. Алар өчесе дә кирәк рус¬ ча, кирәк французча булсын, гаҗәп оста сөйләшәләр, һәр авазны аермачык әйтәләр, һәр сүзне, һәр җөмләне педантларча төгәл итеп әйтеп бетерәләр иде. Әлеге яңа нәрсәләр, бигрәк тә аларның миңа зур кеше итеп карау¬ лары, минем белән үзләрен бик гади һәм җитди тоту¬ лары, миңа үз фикерләрен сөйләп, минем фикерне дә тыңлаулары миндәге базымсызлыкның эзен дә калдыр¬ мады. Ә бит бу хәлгә әле мин күнегеп җитмәгән идем, шуңа күрә ялтырап торган төймәләрең, күк обшлагла¬ рың 1 була торып, берәрсе үзеңә: «Чынлап та сезнең белән җитди сөйләшәләр дип уйлыйсызмыни? Башта укыгыз әле»,—■ дисә нишләрсең, дип котым алынды. Кыюланып киткәч, мин урынымнан да тордым, күчеп тә 1 Җиң очындагы кайтармалар. П 90
утырдым, барысы белән дә курыкмый сөйләштем, бары тик Варенька белән генә бер күрүдән үк сөйләшеп китәр¬ гә тартындым, никтер алай килешми дип карадым. Варенька чылтырап аккан чишмәдәй матур тавышы белән китап укыганда, мин әле аңа карадым, әле чәчәк¬ лекнең яңгыр тамчыларыннан түгәрәк-түгәрәк булып тимгелләнә барган комлы юлына һәм юкәләргә кара¬ дым; безнең баш турындагы болытның тонык, үтәли зәңгәрсу читеннән ул юкәләргә эре яңгыр тамчылары шыбырдап коела иде. Әле Варенькага, әле яңгырда чыланып беткән куе яфраклы карт каеннарны яктыртып байый барган кояшның кып-кызыл соңгы нурларына, аннары яңадан Варенькага карадым, шунда башыма: бу кыз башта күренгәнчә үк ямьсез түгел ич, дигән уй килде. «Бик кызганыч, гашыйк булып өлгердем шул инде,— дип уйладым мин,— Вареньканың Сонечка булмавы да кызганыч; кинәт кенә шушы гаилә кешесенә әйләнеп - китсәң, шәп тә килеп чыгар иде, ичмасам: берьюлы әниле дә, түтиле дә, хатынлы да булыр идең». Боларны уйлаганда мин Варенькадан күзем алмадым, ул китап укый иде; мин гипнозлагач, карамый булмас, дип уйла¬ дым. Варенька чыннан да китабыннан күзен алды, миңа карады, күзләребез очрашкач, читкә борылды. — Яңгырның туктарга исәбе юк икән әле,— дип куйды ул. Күңелемдә кисәк кенә гаҗәп бер хис уянды, бу хәлне мин моннан элек тә бер кичергән идем ич инде: анда да хәзерге шикелле үк бераз яңгыр сибәли, кояш каеннар ышыгына яшеренеп бара иде, мин аңа карап утыра идем, ул укып утыра иде, мин гипнозлагач, ул миңа борылып карады, шунда мин: бу бит әле моннан элек тә булган иде, дип исемә төшердем. «Шулай ук бу... шул үзе булыр микәнни? — дип уйладым мин.— Шулай ук башланыр микәнни?» Әмма шундук: бу ул түгел, әле башланмый да, дигән фикергә килдем. «Бердән, ул ямьсез,— дип уйладым мин,— ул гади бер туташ, аның белән танышуым да шаккатарлык түгел, ә иңде мин берәр гадәттән тыш урында очратасы кыз искиткеч гүзәл кыз булыр; аннары болар гаиләсе миңа дөнья күрмәгәнгә генә яхшыдыр төсле,—дип төпле фикер йөрттем,— ә мондый гаиләләр бик күптер, мин аларны үз гомеремдә аз очратмам әле». XXVI бүлек ҮЗЕМНЕҢ ӘЙБӘТ ЯКЛАРЫМНЫ КҮРСӘТӘМ Чәй янында укудан тукталып тордылар, шуңа дамалар мин белмәгән кешеләр, мин белмәгән вакыйгалар турында сөйләшеп киттеләр; миңа калса, алар моны юри, ягымлы каршы алсалар да, яшь ягыннан да, халык арасын¬ да тоткан урын ягыннан да үзлә¬ ре белән минем арада аерма бар¬ лыгын сиздерү өчен шулай сөй¬ ләшәләрдер төсле тоелды. Мин инде үземне мундир кигәч тә бик төпле, гаять оригиналь кеше бу¬ лып күренергә тиеш дип уйлый идем, шуңа күрә үзем катнашырдай сүз чыкканда, ми- нарчы дәшми-тынмый утыруымның үчен кайтарырга тырыштым. Дачалар турында сүз кузгалгач, мин бер дә уйламаган җирдән әллә ниләр сөйләп киттем: янәсе, князь Иван Иванычның Мәскәү янында бер дачасы бар, аны күрергә дип Лондоннан да, Париждан да кешеләр 1 килде, ул дачаның рәшәткәсе дә өч йөз сиксән мең тора, князь Иван Иваныч миңа туган тиешле кеше, әле бүг?н үзендә төшке ашны ашадым, янәсе, җәйне дачада бергә үткәрергә дәшкән иде дә, риза булмадым, чөнки мин инде ул дачаны бик яхшы беләм, әллә ничә тапкыр булганым бар, шуңа күрә андагы рәшәткәләр, андагы күперләр мине кызыктырмый, минем шул бай җиһазны никтер җенем сөйми, бигрәк тә инде авылда шундый нәрсәне килештермим, авыл икән, янәсе, ул инде чын- чыннан авыл булып калсын... Шушы катлы-катлы, кот¬ очкыч ялганны әйтеп биргәннән соң уңайсыз булып кит¬ те, кызарындым,— мөгаен, ялганымны бар да тоткан¬ нардыр. Шул вакытны миңа чәй ясап биргән Варенька һәм мин сөйләгәндә күзләремә карап торган Софья Ива¬ новна икенче якка борылдылар да башка нәрсә турында сөйләшә башладылар; аларның чырайларына: «Ялган¬ лаганын белеп торабыз ич, нигә бер дә юкка азаплана икән инде, бичара!..» дигән сүзләр язылган иде; соңрак 92 93
I мин, берәр яшь-җилкенчәк күзгә карап ялган сөйли башласа, кешеләрнең чырае шундый төскә кергәнен _ күргәләдем. Князь Иван Иванычның дачасы бар, дип сөйләвем аның кардәше булуымны һәм бүген төшке ашны аңарда ашаганымны башкача әйтергә җаен тапмаудан килеп чыкты; ләкин өч йөз сиксән меңлек рәшәткәсе бар дип •ни өчен сөйләгәнмен дә, Мәскәүдә яисә Неапольдә генә яшәүче Иван Иванычның өенә йөрми торып һәм бара алмый торып, бик еш булам дип ни өчен әйткәнмен инде — һич аңлый алмыйм. Нехлюдовлар барыбер мо¬ ның дөресен белә ич. Минем бала чагымда да, үсмер чагымда да, акылга утырып җиткәч тә ялган сөйләү гадәтем булмады, киресенчә, артык туры, артык эчкер¬ сез идем; тик менә бер ара гына, егет була башлагач, әледән-әле һич кирәкмәскә, күрәләтә ялган сөйлисем килеп торды. Күрәләтә дим, чөнки бик тиз тотылырдай нәрсәләрне ялганлый торган идем. Минемчә, бу хәл дан сөеп, үзеңне яхшырак кеше итеп күрсәтү ниятеннән һәм, тотылмый гына ялганлармын әле, дип өметләнүдән килә. Кояш баеганда яңгыр туктап, күк йөзе ачылып кит¬ те, җил дә исми башлады; чәйдән соң, княгиня түбәнге бакчага төшеп, үзе яраткан җирләрдә йөреп керергә чакырды, һәрвакыт оригиналь буласым килеп һәм, минем белән княгиня шикелле акыл ияләренә тапталып беткән әдәпле сүзләр сөйләп тору килешми, дип уйлап: шул тиктомалга йөрүне җенем сөйми, йөрсәм дә — бер ялгызым йөрим, дип җавап кайтардым. Алай әйтүнең тупаслык булуы ник кенә башыма килсен; ул чагында мин: иң оят нәрсә — әшәке комплимент әйтү, иң күркә¬ ме — ни уйлаганыңны яшермичә, беркадәр тупасрак рәвештә әйтеп бирү, дип белә идем. Шулай да мин, үземнең җавабымнан чиксез канәгатьләнеп, йөрергә бөтенесе белән бергә чыктым. Княгиняның яраткан урыны иң аста, бакчаның ка¬ раңгы почмагында, таррак кына сазламык өстенә салын¬ ган басма икән. Тар гына булса да, гаять моңсу һәм гаять мәһабәт күренеш ачыла иде аннан. Без сәнгатьне табигать белән бутарга өйрәнгәнбез, шунлыктан еш кына болай да килеп чыккалый: моңа кадәр сынлы сәнгатьтә очрамаган табигать күренешләре табигый 95
түгелдер төсле тоела, әйтерсең табигать үзе ясалма була ала инде; киресенчә, сынлы сәнгатьтә артык еш кабатланган күренешләр таушалган сыман күренәләр; бер генә хис, бер генә уй белән чамадан тыш сугарыл¬ ган һәм безгә чынбарлыкта очрый торган күренешләр исә чамадан тыш ясалма төсле тоела. Княгиняның ярат¬ кан җиреннән дә шундыйрак бер күренеш ачыла иде. Чит-читләрен кыяк баскан кечкенәрәк кенә буа, буа кырыеннан ук текә тау башлана, ул тауда дәү-дәү карт агачлар һәм куаклар үсеп утыра, аларның сыек яшел һәм карасу-яшел төсләре бергә буталып күренә; тау итәгендәрәк буа аркылы икенче якка таба янтаеп төш¬ кән карт каен, әле үзенең юан тамырларын яр буеның дымлы туфрагыннан ычкындырмастан, башын озын зифа усакка китереп салган, аның бөдрә тармаклары көзгедәй су өстенә салынып төшкән, су өсте асылма бөдрәләрне дә, тирә-яктагы яшеллекне дә — барысын үзендә ча¬ гылдыра. Княгиня, башын чайкап, беребезгә дә атап әйтмичә: — Нинди гүзәллек! — дип куйды. Мин исә, һәрнәрсәгә карата үз фикерем барлыгын күрсәтергә тырышып: — Әйе, бик матур, тик, минемчә, декорациягә охшый төшә,— дидем. Княгиня минем сүзләрне ишетмәмешкә салышты, сокланып каравында дәвам итте һәм, Любовь Сергеевна белән сеңелесенә карап, үзенә аеруча ошаган нәрсә¬ ләргә — асылынып торган кәкре ботакка һәм аның суга төшкән шәүләсенә күрсәтте. Софья Ивановна: болар бар да бик матур, апа биредә сәгатьләр буе карап тора, ди, тик аның бу сүзләрне княгиняның күңелен табу өчен генә әйткәне әллә каян сизелә. Минем сынаганым бар: эшчән мәхәббәт белән сөючеләрнең күбесе табигатьтәге матурлыкны гадәттә күрмәүчән булалар. Любовь Сер¬ геевна да таң калып карап тора һәм: «Ничек тора диген бу каеннЫ! Кайчанга кадәр торыр икән әле?» —дип сорап куя һәм әледән-әле Сюзеткасына карый, анысы исә аякларын кәкрәйтеп, йонлач койрыгын болгап, бас¬ ма буенча шундый эшлекле кыяфәт белән бер ары, бер бире 'чабып йөри, әйтерсең инде бүлмәдән гомерендә беренче чыгуы. Дмитрий горизонты чикләнгән күренеш¬ нең матур була алмавы турында әнисенә үтә логик сүзләр сөйләргә тотынды. Варенька бер сүз дә дәшмәде. Мин аңа таба борылып карадым: ул, басма рәшәткәсенә таянып, миңа кырын баскан килеш, алга карап тора иде. Мөгаен, бер-бер нәрсәгә күзе төшеп дулкынланган- - дыр һәм, онытылып китеп, үзен күзәтерләр дип башына да китермәгәндер. Аның зуп-зур күзләрендә ачык фикер йөртү һәм мәгънәле караш, гәүдә тотышында иркенлек һәм, буйга бәләкәй булуына карамастан, мәһабәтлек чагылуын күргәч, янә ул исемә төшкәндәй тоелды, һәм мин үз-үземнән: «Башлана түгелме соң?» — дип сорап куйдым. Янә үз-үземә: мин инде Сонечкага гашыйк, Варенька исә — минем дустымның сеңелесе, гади бер кыз, дип җавап кайтардым. Тик бу минутта ул миңа ошап куйды, ни белән булса да аның хәтерен калды*- расым килеп китте. Шуннан Варенькага якынрак килдем дә, аңарга ишеттереп, дустыма: —* Дмитрий, беләсеңме нәрсә, минемчә, бу урынның черкиләре булмаганда да әле бер кызыгы юк, ә хәзер- бигрәк тә яман,— дидем һәм маңгаема шапылдатып су¬ гып, чыннан да бер черки үтердем. Варенька, башын бормый гына: —* Сез табигатьне яратмыйсыз, ахры? —- диде. >—• Минемчә, ул файдасыз нәрсә, эшсез кешеләр эше,—дип җибәрдем һәм аның күңеленә ошамастай сүз әйтүемә, җитмәсә тагын ул сүзнең оригиналь чыгуына бик тә кәефем килде. Варенька бер секундка, кызганып, кашын күтәр¬ де, аннары элеккечә үк тыныч кына күзәтүен дәвам итте. Аңа гайрәтем чикте, шулай да ул таянып торган, буявы уңган соргылт басма рәшәткәсе, буа аркылы су¬ зылган каенның асылма тармаклары беләй кушылырга теләгәндәй торган судагы шәүлә, саз исе, маңгаемда үтерелгән черкине тою, Вареньканың текәп каравы һәм сынын шундый мәһабәт тотуы соңра еш кына бер дә уйламаган җирдән күз алдыма килә торган булды. 96 7 В-356 97
XXVII бүлек ДМИТРИЙ Варенька кичләрен җырлый торган бул¬ ган, ә бүген йөреп кергәч, җырларга телә¬ мәде, һәм миңа шул җитә калды, мин моны басмада әйткән сүзләремнең тәэсиреннән күрдем. Нехлюдовлар кичен чәйләп тормый¬ лар һәм бик иртә таралалар икән, ә бу кич¬ не Дмитрийның теше сызлый башлады да (Софья Ивановна анда ук шулай булыр дигән иде аны), без аның бүлмәсенә көн¬ дәгедәй дә иртәрәк кереп киттек. Зәңгәр яка белән төймәләрне чистарттым,, өстән бурыч төште, барысына да ошадым дип уйлап, үз-үземнән бик канәгать булдым, кәефем гаҗәп күтәренке иде; Дмитрийның бәхәстән соң һәм теше сызлаганга чырае кара көйде, авыз ачып сүз әйтмәде. Ул өстәл янына барып утырды да нәрсәләр эш¬ ләгәнен һәм нәрсәләр эшләргә тиешлеген һәр көн саен язып бара торган дәфтӘре белән көндәлеген алып, каш¬ ларын җыера-җыера һәм кулы белән яңагына кагылга- лап, бик озак нидер язып утырды. Тешенең сызлау-сызламавын, җылы чүпрәк ябарга теләү-теләмәвен белергә дип Софья Ивановна җибәргән горничныйга: — Бәйләнмәгез әле,— дип җикерде. Аннары, сиңа хә¬ зер урын җәеп бирерләр, мин хәзер керәм, дип Любовь Сергеевна янына китте. «Шунысы кызганыч, Варенька чибәр түгел һәм гомумән Сөнечка түгел, дип хыялландым мин, бүлмәдә 'ялгызым калгач:—югыйсә, университетны тәмамлауга, өйләренә килеп, тәкъдим ясар идем. Шунда: «Княжна, мин инде яшь кеше түгел — шашып ярата алмам, ләкин сезне һәрвакыт туган сеңелемдәй күреп яратырмын»,—* дияр идем. Әнисенә: «Мин сезне хәзердән үк ихтирам итәм»,— дияр идем. Софья Ивановнага: «Әзсезне, Софья Ивановна, бик-бик асыл кешегә саныйм»,— дияр идем дә янә Варенькага карап: «Яшермичә генә әйтегез әле: миңа хатын буласызмы?» — дип сорар идем.— «Бу¬ лам».— Шунда ул миңа кулын сузар, мин аның кулын кысып: «Минем сөюем сүздә булмас, эштә булыр»,— диярмен. Әгәр дә Дмитрий Любочкага гашыйк булса,— Любочка аңа гашыйк ич инде,— өйләнәсе килсә? Алайга киткәч безнең кайсыбызга булса да өйләнергә ярамый. Хәйран булыр иде. Ул чагында мин менә нишләр идем. Моны сизәр идем дә, дәшми-тынмый гына, Дмитрий янына килеп: «Дустым, без бер-беребездән сер яшерә алмыйбыз,—- дияр идем.—■ Сеңелеңә булган мәхәббәтем гүргә кергәч кенә сүнәр; син минем кулдан иң зур юа¬ нычымны тартып алдың, бәхетсез иттең, бу мәгълүм миңа; ләкин беләсеңме, гомергә бәхетсез булып калуына Николай Иртеньев ничек җавап бирә? —Менә сиңа ми¬ нем сеңел»,— дияр идем дә Любочканың кулын тотты¬ рыр идем үзенә. Дмитрий миңа: «Юк, кирәкмәс!..» — дияр, ә мин: «Князь Нехлюдов! Николай Иртеньевтан да кече күңеллерәк булырга юкка тырышасыз. Аңардан да кече күңелле кеше җир йөзендә юк»,—,дияр идем, аннары саубуллашып чыгып китәр идем. Дмитрий белән Любочка артымнан йөгереп чыгар иделәр дә, ялынып* ялварып, киресенчә, мине Варенькага өйләнергә үгетли башлар иделәр. Әгәр Варенькага гашыйк булсам, моңа риза булып, бәхетле гомер кичерә алыр идем...» Бу хыяллар күңелемә бик нык ошаганга, аларны дустыма сөйләп бирәсем килде. Әмма, бер-беребездән бер нәрсә дә яшермәскә антлар итешүебезгә карамастан, боларны аңа сөйләргә батырлыгым җитмәде. Дмитрийга Любовь Сергеевна дару биргән икән, да¬ рудан соң тешенең сызлавы тагы да көчәя төшкән, шуңа күрә үз бүлмәсенә ул тагы да чырайсызрак хәлдә килеп керде. Миңа урын җәелмәгән иде әле. Дми¬ трийның хезмәтче малае, кая җәяргә, дип сорарга керде. Дмитрий аңа аяк тибеп кычкырды: — Бар, чыгып кит моннан! — Малай чыгып кына киткән иде, тавышын күтәрә барып:—Васька! Васька! Васька! —дип кычкырды.— Васька! Җәй миңа идәнгә. Мин моңа каршы: — Идәнгә мин ятармын,— дидем. Дмитрий һаман шул ачулы тавыш белән: — Барыбер, кая булса да җәй шунда,— диде.— Васька! Нәрсә катып калдың? Ләкин Васька нишләргә кушканны аңлап җиткермә¬ де бугай, баскан урыныннан кузгалмады. Дмитрийның кинәт төсләре үзгәрде. 99 7* 98
— Нәрсә каттың? Җәй, дим, Васька! Җәй, Васька! *•» АИЛәакинР Васька һаман аңыша алмый тора, җитмәсә шүрли дә башлаган иде, шуңа күрә ул урыныннан кузгалм^д мине үтер ачуымны чыгарырга бул- АЫ Дмитрий, утырган җиреннән сикереп торып, малай янына атылып килде һәм бик каты кизәнеп ике-өч мәр¬ тәбә аның башына сукты, Васька бүлмәдән очып чыкты. Дмитрий, ишек төбендә туктап, миңа борылып карады. х Аның чыраенда әле яңа булган шашынуның һәм явыз¬ лыкның эзе дә калмады, бөтенләй юаш, оялчан төскә керде йөзендә сабыйларча ярату чагылды, һәм миңа ул кызганыч булып китте, шуңа күрә нихәтле генә артым белән борыласым килмәсен — базмадым Ул миңа б р авыз сүз дә эйтмэ'де, гафу үтенгән төс белән аРа'™Р^ каоый-карый, бүлмә буйлап дәшми-тынмыи бик озак йөренде, аннары өстәл тартмасыннан дәфтәрен алды аңа нидер язды, сюртугын салып, әйбәтләп кенә төреп куйды, почмакка сын каршысына барды да, ап-ак зур кулларын күкрәгенә куеп, гыйбадәт кылырга кеРе1“те. Гыйбадәтне бик озакка сузды, ул арада Васька, мин пышылдап кына аңлатканча, мендәр алып кереп идәнгә vnbiH жәяргә өлгерде. Мин чишендем дә яттым, әРДмитрийРгыйбадәт кылудан туктамаган иде әле. Чак кына бөкресе чыгып торган аркасына, җиргә кадәр баш игәндә тырпайган үкчәсенә карап тора-тора, Дмитриины мин элеккегедән дә битәр ярата төштем, ул вакыт ми- ~нем башымда бер генә уй йөрде: <<Се^е™әрег^ дагы хыялымны әйтергәме, әйтмәскәме?» Гыйбадәтен кылып бетергәч, ул минем янга килеп ятты һәм, тер¬ сәгенә таянып, кыюсыз ягымлы караш белән, Дәшми- тынмый озак кына миңа карап торды. Алай сүзсез карап ятуы авыр да булгандыр, тик ул үз-үзен җәзалый иде бугай Мин аңа карап елмаеп куйдым. Ул да елмайды. У _ Нишләп соң алай итүемне әшәке дип әитмисең? - пИде ул,- Син бит әле генә шуны уйладың? Башка нәрсә уйлаган булсам да, шуны уйлаганмын¬ дыр шикелле тоелды, шуңа күрә: _ —, âge — дип җавап кайтардым,—- әйе, бер дә киле¬ шә торган эш .түгел, мин моны синнән Һич көтмәгән 100 идем.— Аңа син диюдән шул чакны аеруча рәхәт булып китте.— Я, тешең нихәл? — дип өстәдем ахырдан. Дмитрий: —Туктады инде. Эх, Николенька, дустым! —дип искиткеч ягымлы итеп сөйли башлады, елтыраган күз¬ ләрендә менә-менә яшь күренер төсле тоела иде.— Мин үземнең әшәке икәнемне дә беләм, яхшырасым килгәне, яхшыртуын сораганым ходайның үзенә мәгълүм. Ниш¬ лим соң холкым шундый әшәке булгач, шундый бәхетсез кеше булгач? Нишлим соң? Тыелырга да тырышып карыйм бит инде, югыйсә, төзәлергә дә тырышып ка¬ рыйм, тик моңарга ялгыз башың ирешергә мөмкинме соң? Аннары бу тиз генә була торган нәрсә түгел. Миңа берәрсе булышсын иде. Любовь Сергеевнаны алыйк —* ул миңа бу эштә зур ярдәм күрсәтте инде, чөнки ул мине аңлый. Язуларымнан күренеп тора, мин инде соңгы бер ел эчендә бик нык төзәлдем. Эх, Николенька, җа¬ ным!—дип, гаҗәп назлы итеп һәм, күңелендә ни барын чыга^рып салгач, бераз тынычлана төшеп, сүзен дәвам итте ул.—• Аның шикелле кызның йогынтысы үзе ни тора бит! Я раббем, шундый дус белән бергә-бергә көн итә башлагач, нинди шәп булачак! Аның янында мин бөтенләй икенче кеше бит. Шуннан Дмитрий, өйләнеп, авылда яшәячәген, тук¬ таусыз үз өстендә эшләячәген сөйләргә кереште. •— Мин авылда яшим, ә син миңа кунакка киләсең: ул чагында, бәлкем, син дә Сонечкаңа өйләнгән булыр¬ сың,— диде ул,— балаларыбыз уйнап йөрер. Карап то¬ рырга болар һәммәсе көлке төсле, ә шуларның булып куюы ихтимал. Мин, елмаеп: •—< Ник булмасын, бик ихтимал! — дим, ә үзем, аның сеңелесен алсам, тагы да яхшырак килеп чыгачак, дип уйлыйм. Ул бераз сүзсез торды да: — Беләсеңме, сиңа минем нәрсә әйтәсем килә? —> дип куйды.— Син бит Сонечкага гашыйкмын дип кыла¬ насың гына. Карап-карап торам да — юк нәрсә дия¬ сем килә. Чын тойгының нәрсә икәнен белмисең әле син. Үзем дә шулайрак уйлаганга, каршы килмәдем. Бераз сөйләшмичә яттык. — Син сизгәнсең инде: минем бүген дә әллә нинди чагым иде, Варя белән сүз көрәштереп тә начар 101 *
эшләдем, җитмәсә тагы синея алда бит әле. Соңыннан үкенеп бетә алмадым. Варенька күп нәрсәне аңлап җит¬ керми җиткерүен, тик ул акыллы, әйбәт кыз, менә син аның белән якыннанрак танышырсың әле. Аның сүзне минем гашыйк булмавымнан үзенең се- ңелесен мактауга боруы мине әйтеп бетергесез куандыр¬ ды, битемне кызартты, әмма аның сеңелесе хакында бер авыз сүз әйтмәдем. Икенче нәрсә турында сөйләштек. Шулай сөйләшә торгач, таң әтәчләре кычкырганчы йокламый ятканбыз. Дмитрий, үз урынына күчеп, утны сүндергәндә инде таң беленеп килә иде. Җитәр, йоклыйк инде,—диде ул. <— Әһә,— дидем мин.— Бер генә сүз әйтәм. — Я. Мин: —• Дөньяда яшәве рәхәтме? — дигәч, ул: '=• Дөньяда яшәве рәхәт,— дип җавап кайтарды. Аның тавышыннан караңгыда да көләч йөзен, балкып торган күзләрен, сабыйларча елмаюын күргәндәй булдым. XXVIII бүлек АВЫЛДА Икенче көнне без Володя белән, почта атларына утырып, авылга кай¬ тып киттек. Юлда Мәскәү истәлеклә¬ рен берәм-берәм баштан үткәргәндә, хәтеремә Сонечка Валахина килеп төште, тик анысы да көн кичкә авыш¬ кач, биш станция киткәч кенә булды. «Кызык та инде,— дип уйладым мин:—үзем шуңа гашыйк, үзем бө¬ тенләй баштан чыгарганмын; миңа аны уйламыйча ярамый». Шуннан аның турында уйларга керештем, юл- дагының билгеле инде: уйларым бәй-< ләнешсез булса да, җәһәт йөрде. Ни¬ һаять, авылга кайткач, өйдәгеләр алдында ике көн рәт¬ тән кайгы-сагышлы булып, уйга баткан сыман йөрергә кирәк, дигән фикергә килдем. Бигрәк тә Катенька ал¬ дында шулай кыланырга кирәк таптым, чөнки ул моның ише нәрсәләрне бик яхшы белә дип санадым, йөрәгем¬ нең нинди хәлдә булуын аңа читләтеп кенә сиздереп тә куйдым. Тик бүтәннәрне дә, үземне дә ничаклы гына ышандырырга тырышмыйм, башка гашыйкларча ничак¬ лы гына кыланып карамыйм, алай да гыйшкым ике генә көнгә тарыды — әле анда да көне буена түгел, кич¬ ләрен генә гашыйк икәнем исемә төшкәләде, аннан соң инде, авыл тормышына бер ияләшеп киткәч, Сонечканы сөюем хәтердән үк чыкты. Петровскийга без төнлә белән кайтып төштек, мин йоклаган идем, шуңа күрә өйне дә, каен аллеясын да, өйдәгеләрнең дә берсен-бер күрмәдем (күптән йоклый¬ лар иде инде). Бөкреләре чыккан, картаеп беткән, өсте¬ нә хатынының ниндидер сырган кофтасын кигән Фока, яланаяк килеш, кулына шәм тотып, ишек ачты. Безне күргәч, шатлыгыннан дерелдәргә тотынды, безне иңнә- ребездән үпте, үзе җәеп яткан киезне ашык-пошык җый¬ ды да киенә башлады. Өйалды белән баскычны үткәндә әле мин йокыдан рәтләп айнып җитмәгән идем, әмма инде алгы бүлмәгә килеп кергәч, ишек тоткасы, ишек бикләвече, кыек идән тактасы, борынгы шәмдәл (аңа элеккечә үк май эреп тамган), шәцнең әле генә янды¬ рылган, кызып та җитмәгән кәкре җебеннән төшкән шәүләләр, гомер-гомергә тузанлы, ике катлы тәрәзә (аның артында миләш үсә иде бугай) —болар һәммәсе бер фикер йомгагына килеп тоташкандай үзара бәйлә¬ нешле, күңелгә якын һәм истәлеккә бай булганга, мин кинәт бу сөекле иске йортыбызның үземне назлавын тойдым. Башыма ирексездән: «Ничек соң эле без өй бе¬ лән бер-беребездән башка шулчаклы озак тора алдык? — дигән уй килде. Шуннан , каядыр ашкынып, башка бүлмәләр дә шулай ук микән дип, карарга йөгердем. Бар да элеккечә, тик бераз кысыла, бераз чүгә төшкән,' үзем үсә төшеп, авыраеп һәм килбәтсезрәк булып кит¬ кәнмен шикелле; тик үзгәргән булсам да, өем мине куа¬ нып каршы алды, һәр идән тактасы, һәр тәрәзәсе, һәр басмасы, һәр авазы белән минем күңелемдә гомер ка- I батланмас бәхетле үткәннең дөнья хәтле вакыйгаларын, хисләрен һәм образларын уятты. Без үзебезнең кечкенә чактагы йокы бүлмәбезгә кердек: ишек артларына һәм почмакларга шул ук бәләкәй вакыттагы котны алучы нәрсәләр поскан кебек; кунак бүлмәсе аша үттек »—> шул ук назлы ана мәхәббәте бүлмәдәге һәр әйбердә сизелеп юз Ь 102
тора; залны үттек — бу бүлмәдә кайгы-хәсрәтнең ни икәнен белмәгән сабыйларның чыр-чу килеп уйнау-көлү- ләре туктап калган да яңадан җанландырып җибәргәнне көтәдер төсле. Фока безне диван бүлмәсенә алып керде, шунда урын җәеп бирде; бу бүлмәдә бар нәрсә дә —• көзге дә, ширма да, иске агач сын да, ак кәгазь ябыш¬ тырган стенадагы тигезсез урыннар да — гомергә ка¬ батланмас нәрсәләр турында, шулай ук газаплы үлем турында сөйли иде. Без яткач, Фока безгә тыныч йокылар теләп чыгып китте. — Ә бит maman шушы бүлмәдә үлде? — дип куйды Володя. Мин җавап бирмәдем, йоклаган булып яттым. Берәр генә сүз әйткән булсам да, елап җибәрер идем. Икенче көнне иртәгесен күзем ачсам — өстенә халат, аягына сафьян читек киеп, авызына сигара капкан папа Воло- дяның урын-җиренә утырган да аның белән көлеп-көлеп сөйләшә. Ул көләч йөз белән, җилкәләрен сикертеп, Володя .яныннан торды да минем янга килде, зур кулы белән аркамнан какты, аннары битен, минем авыз туры¬ ма китереп терәде. — Менә шәп булган, рәхмәт, дипломат,—диде ул, кеп-кечкенә елтыр шаян күзләрён миңа төбәде.— Володя сине әйтә: молодец ул, яхшы тапшырды, ди, бик әйбәт булган. Тырышасың икән, булдыра аласың, син бит начар егет түгел.. Рәхмәт, туган. Хәзер инде иркенләп ял итәрбез, кышын бәлки әле Петербургка да китеп барырбыз; тик менә, ау гына бетеп куйды, югыйсә, бераз күңелегезне ачар идем. Ну, Вольдемар, мылтык белән ауга йөри аласыңмы инде? Киек кошның исәбе-хисабы юк. Мин үзем дә синең белән берәр вакыт чыгармын¬ дыр, ахры. Кышын, алла боерса, Петербургка күчеп китәрбез дә, сез шунда кеше күрерсез, аралашырсыз; хәзер сез зурлар инде, Вольдемарга әйтеп торам әле; сез хәзер аякка бастыгыз инде, димәк, миннән бурыч төште, хәзер үз аягыгыз белән атлап бара аласыз, мин¬ нән исә теләгән тәкъдирдә киңәш кенә сорый аласыз, мин хәзер сезгә дядька түгел, дустыгыз, һәрхәлдә, дустыгыз һәм иптәшегез буласым килә, кирәк чакта киңәшчегез буласым килә, шуннан артыгы кирәкми. Я әле, Коко, синең философияң буенча ничегрәк бу? Яхшымы, әллә начармы? Ә? Мин, әлбәттә, бик шәп, дидем, чыннан да шулай уйлый идем. Папаның чырае ул көнне ничектер аеруча - цатур һәм көләч иде, аның йөзендә бәхет нуры балкы¬ ды; аның миңа менә шулай дәү кешегә, бер иптәшенә караганча каравы тагын да ныграк яратырга мәҗбүр итте. — Я, сөйлә инде, туган-тумачаларның һәммәсенә дә бардыңмы? Ивиннарга бардыңмы? Картны күрдеңме? Сиңа ул нәрсә әйтте? Князь Иван Иванычта булдыңмы? Без шулай өстебезгә киенми генә сөйләшкән' арада, кояш диван бүлмәсенең тәрәзәләреннән китә дә башла¬ ды, бүлмәбезгә Яков килеп керде (элеккеге шикелле үк карт, элеккеге шикелле үк бармакларын бөтерә һәм ике сүзнең берендә шулаен шулай да бит, ди иде). Яков папага колясканың әзер икәнен хәбәр итте. Мин пападан: — Кая барасың? — дип сорадым. Папа тамак кырды, җилкәсен сикертеп алды. — Ах, оныта язганмын,— диде ул кинәт исенә төш- '« кәндәй,— мин бүген Епифановларга барырга булган идем. Хәтереңдәме, Епифанова, la belle Flamande, татап’ыгыз янына килеп йөри иде. Бик әйбәт кешеләр алар.—Миңа калса, ишектән чыгып барышлый папа иңбашын оялыбрак сикертте. Любочка без ләчтит саткан арада берничә рәт ишек¬ кә килеп: «Сезнең янга керергә ярыймы?» — дип сорады, папа аның саен ишек аша, ярамый, без киенмәгән әле, дип җавап биргән иде инде. — Булса ни! Мин сине халаттан күргәнем бар ич! — Абыйларың формаларын кими торып, сиңа алар- ны күрергә ярамый,— диде папа.— Аларның һәркайсы синең ишегеңне үзләре шакырлар, ризамы шуңа? Ә сез шакыгыз. Бу көе аларга синең белән сөйләшергә дә оят. Любочка ишек артыннан: — Җенем сөйми шундый кешеләрне! — дип кычкыр¬ ды.—Алай булгач, ичмасам, кунак бүлмәсенә 'тизрәк керер идегез. Миминең дә сезне бик күрәсе килә. Папа чыгуга, мин җәһәт кенә сюртугымны кидем дә кунак бүлмәсенә кердем; Володя, киресенчә, бер дә ашыкмады, урман үрдәге белән чуллыклар кай тирәдә күбрәк очрый, дип Яковтан сораштырып бик озак өстә утырды. Мин бер тапкыр әйткән дә идем инде, аның дөньяда иң курыкканы, үзе әйтмешли, атакае, энекәше, 105 104
яисә сеңелкәше белән назланышу иде, шуңа күрә ул, хисен күрсәтүдән бөтенләй качып, кирәгеннән артык салкын була һәм моның сәбәбен аңламаучыларны бик нык кимсетә торган иде. Алгы бүлмәдә мин папйны очраттым, ул вак-вак атлап экипаж янына ашыгып чы¬ гып бара иде. Өстенә Мәскәүдә тектергән өр-яңа модалы сюртугын кигән, үзеннән хушбуй исе аңкып тора иде. Миңа ул: «Күрәсеңме, әйбәтме?» — дигәндәй, елмаеп баш селекте, аның күзләрендә иртән үк чагылган шат¬ лыклы нур мине кабат таң калдырды. Кунак бүлмәсе элеккечә үк биек түшәмле һәм якты, түрдә сары инглиз рояле, зур-зур ачык тәрәзәләреннән ямь-яшел агачлар, кызгылт-сары бакча юллары күренеп тора. Мими белән, Любочка белән үбешкәннән соң Ка- тенькага якынлашканда, кинәт башыма: аның белән үбешү килешми инде хәзер, дигән уй килде, һәм дәшми- тынмый гына кызарынып туктап калдым. Катенька бер дә уңайсызланмады, миңа кечкенә генә ап-ак кулын сузды да университетка керүем белән тәбрик итте. Володя, кунак бүлмәсенә кергәч, Катенька белән күреш¬ кәндә шундый ук хәлгә очрады. Чыннан да, бергә үсеп, көн саен күргән кешең белән беренче мәртәбә аерылы¬ шып торганнан соң күрешкәндә нишләргә икән дип баш ватарлык иде шул. Катенька безнең барыбыздан да ныграк кызарды; Володя бер дә уңайсызланмады, аңа чак кына баш иеп исәнләшкәннән соң Любочкага таба атлады, аның белән дә аз-маз шаяртып кына сөйләште дә бер ялгызы каядыр чыгып югалды. XXIX бүлек КЫЗЛАР БЕЛӘН ИКЕ АРАДАГЫ МӨНӘСӘБӘТЛӘР Кызларга Володя кызык кына карый иде: аларның тамаклары тукмы, йокылары туйганмы, матур итеп киенгәннәрме, фран¬ цузча сөйләшкәндә кеше алдында аның би¬ тен кызартырлык хаталар ясамыйлармы —- аны менә шундый мәсьәләләр генә кызык¬ сындыра иде, ә менә алар да кешечә уйлый яки хис итә алырлар дип, аннан да битәр аның үзе белән бер-бер нәрсә турында сөй¬ ләшә алырлар дип башына да килми иде. Кызларга аңардан берәр катлаулырак нәр¬ сә турында сорарга туры килсә (хәер, алар моны эшләмәскә бик тырышалар иде тырышуын), берәр роман турында аның фикерен белергә теләсәләр, яисә аның университетта ничек укуын сораштыра башласа¬ лар, ул чыраен сыта да бер сүз дәшми китеп бара, я булмаса француз сүзләрен бозып: ком си три жоли шикеллерәк нәрсә әйтә, яки юри ахмак төс белән теге¬ ләрнең сорауларына һич катышы булмаган берәр сүз әйтеп куя, кинәт кенә күзләрен тондырып: булка, яки кзбестә, я булмаса, киттек яки башка берәр шундыйрак сүз әйтә. Әгәр дә мин аңа Любочкамы, Катенькамы әйткән сүзне кабатлыйм икән, ул: — һем! Син алар белән шундый нәрсәләрне дә сөй¬ ләшәсеңмени әле? — дип куя.— Карап-карап торам да, синдә рәт юк икән әле. Аның шушы сүзләр белән әйтеп биргән тирән һәм үзгәрешсез нәфрәте тавышыннан һәм чыраеннан бик ачык сизелә иде. Володяның үсеп җиткәненә ике ел булып, ул күргән бер чибәргә гашыйк булды; әмма Катеньканы көн дә күрүенә, шулай ук аның да ике ел буе озын итәкле күлмәк киеп йөрүенә һәм көннән-көн чибәрләнә төшүенә карамастан, Катенькага гашыйк бу¬ лырга башына да килмәде. Әллә инде моңа бала чакның күңелсез истәлекләре — төрле линейкалар, простынялар, кәҗәләнүләрнең хәтердә бүгенгедәй саклануы комачау¬ лады, әллә яшьрәк егетләр өйдәге нәрсәнең бөтенесен яратмаудан килде, әллә инде якында ук матур һәм яхшы нәрсә очратып та: «Э! Мондыйларны гына мин гомерем¬ дә күп күрермен әле»,— дип үтеп китү гадәтеннән килде,— ничек кенә булмасын, әмма Володяның Катень¬ кага әлегә хәтле хатын-кыз итеп караганын хәтерләмим. Володя бу җәйне гел ямансулады бугай, бу аның безгә булган нәфрәтеннән килә иде (ул үзе бу нәфрәтен, алда әйтүемчә, яшерергә дә тырышмый иде). Аның чыраеннан һәрвакыт: «Фу, нинди күңелсез, сөйләшер кеше дә юк!» — дигән сүзләрне укып була иде. Ул я бер ялгызы мылтык алып ауга китә, я бүлмәсендә төшкә кадәр киенми-нитми китап укып ята торган иде. Әгәр дә инде папа өйдә булмый икән, Володя табын¬ га да китабын күтәреп килеп керә, ашаганда да укый, беребез белән дә сүз алышмый, шуннан барыбыз да аның алдында үзебезне гаепле кешеләрдәй тота идек. Кичен дә ул, аякларын бөкләп, кунак бүлмәсендәге 107 106
диванга ята, терсәгенә таянган килеш йоклый, яисә, чы¬ раен да сытмыйча, әллә ниләр ялганлый, бу ялганы кайчагында тупасрак та чыга, шунда инде Миминең җен ачулары килә, бите бөрчек-бөрчек булып кызара, ә безнең көлә-көлә эчләребез ката; ләкин Володя өйдә- геләрнең берсе белән дә җитди сөйләшми, бары папа белән һәм ара-тирә минем белән сөйләшә торган иде. Мин исә, назланудан аның шикелле курыкмасам да, кызларга булган нәфрәтем ул чаклы тирән һәм көчле булмаса да, аларга ирексездән абыемчарак карый баш¬ ладым. Шушы җәйне берничә тапкыр эш юктан Любоч¬ ка һәм Катенька белән дусларча сөйләшеп карарга уйлаган идем, тик аларның логик фикер йөртергә сә¬ ләтсез булуларын һәм, акча нәрсә ул, университетта нәрсәгә өйрәнәләр, сугыш нәрсә ул, дигән һ. б. шуның ише иң гади нәрсәләрдән дә мәгълүматлары юклыгын, боларны аңлатканда бер дә исләре китмәвен күреп, күңелем сүрелде. Хәтеремдә әле, бервакыт шулай кич белән Любочка фортепьянода кырыкмаса-кырык кат уйнап туйдырып бетергән бер пассажын уйнап утыра, Володя кунак бүл¬ мәсендә диванда йокымсырап ята һәм ара-тирә генә усал көлеп, берәүгә дә атап әйтмичә сөйләнеп куя: «Ай, өздерә дә соң... музыкантша... Битховен!.. (бу исемне ул аеруча мыскыллы көлеп әйтә), сөйлисе дә юк... я тагын бер... менә шулай» һ. б.—« Катенька белән без чәй эчкән җиребездән кузгалмадык, Катенька ничектер, хәтеремдә юк инде, сүзне үзе яраткан нәрсәгә, мәхәббәткә борып җибәрде. Фәлсәфәгә биреләсем килеп торган чак иде, белдекле кешеләрчә, мәхәббәт ул »—= үзеңдә юкны икенче берәүдән табып үзеңә алырга омтылу, диебрәк аңла¬ тырга керештем. Әмма Катенька моңа каршы: киресен¬ чә, әгәр кыз кеше берәрсенең байлыгына кызыгып кияү¬ гә ^чыгарга уйлый икән, бу инде мәхәббәт тә булмый, байлык иң мәгънәсез әйбер, бары тик аерылып торган чагында сүнмәгән мәхәббәт кенә (моны үзенең Дубков- ка булган мәхәббәтенә карата әйткәнен аңладым инде) чын мәхәббәт була ала, дип җавап кайтарды. Володя безнең сүзләрне ишетеп яткан, күрәсең, ки¬ нәт терсәгенә күтәрелде дә: — Катенька! Русларнымы? — дип кычкырып сорал куйды. Катенька: — Бер мәгънәле сүз чыкмас шуннан! — дигәч, Володя, һәр сузык авазына басым ясап: — Кәбестә? — диде. Минем башка: Володя хаклы шул, дигән уй килде бит. Төрле кешедә төрлечә булган акыл һәм хискә бирелү сәләтеннән, сәнгать тойгысыннан — бу гомуми нәрсәләрдән тыш әле тагын аерым бер нәрсә бар, ул җәмгыятьнең төрле катлауларында, бигрәк тә төрле гаиләдә төрлечә була, ул сәләткә мин сиземләү дим. Ул сәләтнең мәгънәсе чама белүдән һәм әйберләргә бер үк күз белән караудан гыйбарәт. Бер тирәлектәге яки гаи¬ ләдәге шундый сәләтләре булган ике кеше үзләренең хисләрен билгеле бер ноктага кадәр әйтәләр, шунда җиткәч инде икесе бердәм рәвештә коры^сүз генә күрә¬ ләр; кая җиткәч мактау бетеп, көлеп сөйләү башланга¬ нын, кайсы ноктада мавыгу бетеп, күз буяу башланга¬ нын сизәләр, ә икенче төрле аңлаучыларга гел башкача булып күренүе мөмкин. Бер үк төрле сиземләүчеләргә һәрбер нәрсә аеруча көлке, яисә матур, яисә әшәке ягы белән күзгә ташлана. Бу бер үк төрле аңлауны көчәйтү өчен, бер тирәлек яки гаилә кешеләре үз телләрен, үз әйләнмәләрен, хәтта үз сүзләрен дә булдыралар һәм шуның аркасында бүтәннәр бар дип тә белмәгән мәгъ¬ нә оттенокларын билгелиләр. Безнең гаиләдә папа, Во¬ лодя һәм мин бер-беребезне бик нык аңлый торган идек. Дубков та ничектер безнеңчә сиземләргә күнекте, ә менә Дмитрий, аңардан күп акыллы була торып та, бу мәсьәләдә тинтәк иде. Бер үк шартларда үскән ике ту¬ ган гына бу сәләтне үстерә-үстерә иң чигенә китереп җиткердек. Папа әллә кайчан бездән артта калды, без берсүзсез төшенгән нәрсәне ул аңламый башлады. Әй¬ тик, Володя белән үзара сөйләшкәндә, ходай белсен ничек, менә мондый сүзләр телгә кереп китте: йөзем минем акча бар дигән сүз, шишка (моны әйткәндә ике бармагыңны бергә китерергә һәм ш ларның икесенә дә басым ясарга) »— яңа, таза, гүзәл, әмма көяз түгел дигән сүз; күплектә кулланылган әйбер исеме бу әйбере не кирәгеннән артык яратуны күрсәтә һ. б., һ. б. Хәер, мәгънә күбрәк чырайга, сүзнең ни турында барганына карап йөри иде, шуңа күрә безнең кайсыбыз да булса яңа оттенокны күрсәтер өчен нинди генә сүз уйлап тап¬ масын, икенчебез аны тел төбеннән үк дөп-дөрес аңлый иде. Кызлар безнеңчә сиземли алмыйлар иде, һәм менә 108 109
шул хәл безне мораль яктан аерган һәм нәфрәт тудыр¬ ган төп нәрсә булды да инде. Бәлкем, алар үзләренчә сиземләгәннәрдер, тик без¬ некенә якын да килми, шуңарга без коры сүз генә дип караган нәрсәгә тирән хис дип карыйлар һәм безнең көлеп әйткән сүзебезне чынга алалар иде. Ләкин ул чагында мин монда аларның бер дә гаепләре юк икәнен, бу сиземләү сәләтеннән мәхрүм булган очракта да акыл¬ лы да, матур да була алуларын аңлап җиткермәгәнмен, шуңа аларга нәфрәт саклаганмын. Шуның өстенә, бер¬ вакыт, эчкерсезлек турында уйланып йөреп, үземдәге бу сыйфатны ахыргача камилләштергәннән соң, тыныч һәм ышанучан табигатьле Любочканы күз буяучылыкта һәм астыртын булуда гаепләп йөрдем,—■■ ә ул үзенең һәр¬ бер фикерен, күңел ашкынуын актарып чыгаруны, тик¬ шерүне кирәк тапмаган. Әйтик, Любочканың йокларга ятар алдыннан папаны чукындыруы, аларның Катенька белән икәү әнигә панихида укытырга барган җирдә часовняда елаулары, Катеньканың фортепьянода уйна¬ ганда көрсенүе һәм күзләрен түгәрәкләндерүе —« болар барысы да миңа коры кылану булып күренде, һәм мин үз-үземнән сорап куя торган идем: кай арада әле алар шулай, зурлар кебек, чытлыкланырга өйрәнгәннәр дә ничек кешедән оялмыйлар? XXX бүлек ЭШЛӘГӘН ЭШЛӘРЕМ Шулай булса да, үземдә музыкага дәрт кузгалу аркасында бу җәйне мин кызлар белән башка елларга караган¬ да ныграк дуслаштым. Язын безгә та¬ нышырга дип күрше авылдан бер егет килгән иде. Кунак бүлмәсенә керүгә, фортепьянодан күзен алмады, Катень¬ ка һәм Мими белән сөйләшкән арада, сиздерми генә урындыгын шуңа таба- рак шуытты. Көннәрнең матурлыгы, авылда торуның рәхәтлеге турында бераз сөйләшкәч, ул сүзне оста гына итеп фортепьяно төзәтүчегә, музыкага, фортепьянога борды һәм түзмәде — уйный белгәнен әйтеп куйды, ан- ,нары шундук өч вальс уйнап ташлады. Ул уйнаганда, Любочка, Мими һәм Катенька фортепьяно янында аңа карап тордылар. Ул егет безгә шуннан гайре кермәде, ләкин миңа аның уйнавы, фортепьяно янында утыруы, башын селкеп чәчен артка ташлавы, бигрәк тә сул кулы белән октава алуы, шунда чәнти бармагы белән баш бармагын икесен ике якка җәһәт кенә аеруы, акрын гына бергә китерүе һәм яңадан аеруы гаҗәп нык ошады. Шушы мәһабәт кул хәрәкәте, гамьсез генә утыруы, ба¬ шын селкеп куюы, аннары аның талантына безнең кыз¬ ларның игътибары миндә фортепьянода уйнау теләге кузгатты. Шуннан соң инде, музыкага дәртем дә, талан¬ тым да бар икән дип уйлап, өйрәнергә ябыштым. Монда мин, тумыштан сәләтсез, сәнгатьнең ни бирәсен һәм ул нәрсәдер бирсен өчен аңа ничек тотынырга кирәклеген бөтенләй белмәгән хәлдә, юньле укытучысыз-нисез өй¬ рәнергә тотынучы миллионлаган ир-ат; бигрәк тә хатын- кыз кебек үк, четерекле хәлдә калдым. Музыка, дөрес¬ рәге, фортепьянода уйнау минем өчен кызларны үземә карату чарасы гына булды. Катенька ярдәме белән ноталарны үзләштереп, юан бармакларымны бераз ба¬ сарга өйрәнеп (ике ай буе тырыштым, ашап утырганда теземә, йокларга яткач мендәргә бертуктаусыз тискәре атсыз бармагым белән бәрдем дә бәрдем), пьесалар уйнарга тотындым. Үзем тагы җаным-тәнем белән aves âme уйнадым (моны Катенька да шулай диде), ләкин тактның ни икәнен дә белмәдем. Нәрсә уйнаганым билгеле инде — вальслар, галоп- лар, романслар (arrangés) һ. б.— бөтенесе дә яраткан композиторларымныкы: андый композиторларның әсәр¬ ләрен музыканы аз-маз аңлый торган кеше ноталар магазинында бер кочак гүзәл әсәрләр арасыннан сайлап алып сезнең кулыгызга тоттырыр да: «Менә уйнамаска тиешле әйберләр, шуннан да начар, шуннан да тозсыз- • рак, шуннан да мәгънәсезрәк нәрсәләрнең нота кәгазенә төшкәне юк әле»,— дияр; ул әсәрләрне начар булганга да шул һәрбер рус барышнясының фортепьяносы өстен¬ дә очратырсыз. Дөрес, бездә Бетховенның кызлар бозып бетергән мескен хәлгә төшергән «Sonate Pathétique» 1 белән Cis-moll сонаталары да бар иде, Любочка аларны татап’ны искә алып уйный торган иде, аннары тагын 1 (Патетик соната». 110 111
Любочкага Мәскәүдә музыка укытучысы өйрәткән яхшы әйберләр бар иде, ләкин Любочка әле алар өстенә шул укытучының мәгънәсез маршларын, галопларын да уй¬ ный иде. Катенька белән без зур әйберләрне яратмадык, «Le Fou» 1 белән «Сандугач»ны барыннан артык күр¬ дек; «Сандугач»ны уйнаганда Катеньканың бармакла¬ рына күз иярми иде, мин дә инде башыннан алып ахырына кадәр дыңгырдатып чыккаладым. Теге егетчә утырырга өйрәндем һәм еш-еш кына уйнавымны карап тормауларын кызганып куйгаладым. Ләкин озакламый Лист белән Калькбренер миңа артык авыр тоелдылар һәм мин Катеньканы куып җитә алмаячагыма төшендем. Шуннан соң инде, классик музыка җиңелрәк булырга тиеш дип уйлап, аннары оригинальрәк булу нияте белән кинәт, гыйльми немец музыкасын яратам икән, дигән фикергә .килдем; дөресен генә әйткәндә, туйдырып бе- •тергән булса да, Любочка «Sonate Pathétique» уйнаган¬ да, шаккатып тыңлап тора башладым, үзем дә Бетховен әсәрләрен уйнарга тотындым, Бееетховен дияргә өйрән¬ дем. Хәзер уйлап карыйм да, никадәр генә фикер бутал¬ чыклыгы булмасын, никадәр генә кыланып маташ¬ мыйм — миндә шулай да талантка якынрак бернәрсә булган икән, дигән фикергә киләм. Чөнки музыка тәэ¬ сирендә минем күземә яшь килә иде, ошаган көйләрне мин тырышып-тырышып булса да, нотасыз гына фор- тепьянода чыгара ала идем; ул чагында мине музыка ул кызу һәм тәэсирле уйнавың белән кызлар кызыкты¬ рырга ярарлык нәрсә генә түгел, бәлки максат, үзенә бер ләззәтләнү, дип карарга өйрәтсәләр, ихтимал, мин¬ нән чынлап та ярыйсы музыкант чыккан булыр иде. Ул җәйне минем икенче эшем француз романнары уку булды,— Володя аларны күп • итеп алып кайткан иде. Ул вакытларда Монтекристолар һәм төрле «Сер¬ ләр» яңа күренә башлаган гына иде әле. Сю, Дюма һәм Поль-де-Кок романнарыннан аерыла алмадым. Иң ясал¬ ма кешеләр дә, иң ясалма вакыйгалар да миңа чынбар¬ лык шикелле күренде, кайда ул авторны ялганлый дип уйлау — мин әле авторның барын да белмәдем, тере кешеләр, чын вакыйгалар китаптан чыгып минем алды¬ ма үзләре генә килеп басалар иде. Әгәр дә инде үзем укыган кешеләргә охшаган кешеләрне .чынбарлыкта 1 сАкылсыз», күрмәсәм, аларның килеренә бер тамчы 'да шикләнми идем. Шикләнүчән кеше медицина- китабы укыганда үзендә бөтен авыруларны да бар дип уйлаган шикелле, мин дә үземдә һәр укыган романда очраган характер — һәм әйбәте, һәм явызы — белән уртаклык таптым, анда языл¬ ган хисләр бар дип уйладым. Ул романнарда миңа хәйләле фикерләр дә, кайнар хисләр дә, тылсымлы ва¬ кыйгалар да, бөтен итеп бирелгән характерлар да оша¬ ды: яхшы кеше икән, ул инде ахырынача яхшы булсын, каһәр икән, гел явыз булсын — яшьлегем башланганда мин кешеләрне нәкъ менә шулайч булалар дип уйлый торган идем; боларның барысының да француз телендә язылган булуы да, итагатьле кешеләр авызыннан чык¬ кан гыйбрәтле сүзләрне күңелемдә саклап, берәр яхшы эштә куллана алуым да ошады. Шул романнарга тая¬ нып, очрата-нитә калсам дип, Колпиков өчен нинди генә француз сүзләре әзерләп куймадым да гыйшкымны оч¬ ратып күңелемдәгене әйтер өчен нинди генә француз сүзе әзерләмәдем! Мин аларга ишетү белән егылып ки¬ тәрдәй сүзләр әйтергә әзерләндем. Романнар укый-укый, үзем ирешергә теләгән мораль биеклекнең яңа идеал¬ ларын да булдырдым. Иң элек мин үземнең бар эшем¬ дә «noble» буласым килде (noble дим, юньле кеше димим, чөнки француз сүзенең икенче мәгънәсе бар, немецлар моны аңладылар да ehrlich белән беррәттән nobel сүзен дә алдылар), аннары дәртле буласым килде, шуннан соң инде мөмкин кадәр comme il faut буласым килде —• моңа элек-электән минем күңел ята иде. Берәр геройда менә шушы билгеләрнең берсе очрый икән, мин тышкы кыяфәтем белән дә, гадәтләрем белән дә шул геройга охшарга тырыштым. Әле дә булса исемдә, ул җәйне мин йөзләп роман укып чыктым. Шуларның бер¬ сендә куе кашлы, гаҗәп гайрәтле бер герой бар иде. Мораль яктан безнең арада бернинди аерма юк дип уйлап, кыяфәтемне дә гел аныкы төсле итәсем килде. Көзге алдында кашымны караштырдым, куерак булып үссен өчен аны чак кына кыркып алырга булдым, тик инде бер тотынгач, бер җирдә төптәнрәк кыркып таш¬ лаганмын — тигезләргә туры килде. Моның соңы шуның белән бетте: көзгедә бөтенләй кашсыз һәм шуңа күрә бик ямьсез булып калганымны күреп, чәчләрем үрә тор¬ ды. Ләкин тиздән кашым теге дәртле кешенеке төсле S В-356 ИЗ 112
куе булып үсеп китәр, дип күңел юаттым, кашсыз ки¬ леш күзләренә күренгәч, үзебезнекеләргә ни әйтермен инде, дип борчылдым. Володяның дарысын алдым, аны кашларыма ышкып ут төрттем. Гәрчә дары дөрләп янып китмәсә дә, кашым көйгән төсле үк булып калды, хәй¬ ләне сизүче булмады. Теге гайрәтле кеше тәмам истән чыгып беткәч, кашым чынлап та гаять куе булып үсеп китте. XXXI бүлек COMME IL FAUT Хикәямнең берничә җирендә мин әнә шул француз сүзенә туры килгән мәгънәне телгә алдым, хәзер шуңа бө¬ тен бер бүлек багышларга туры килә, чөнки миңа тәрбия һәм җәмгыять бир¬ гән ул нәрсә үз гомеремдә иң ялган, иң зарарлы фикер булды. Кешелек дөньясын бик күп төрләр¬ гә бүләргә мөмкин: кешенең була бае, ярлысы; була аның яхшысы, яманы; була акыллысы, ахмагы; була хәрбие, статские; була башка бик күпләре; ләкин һәркем дә үзенчә бүләргә ярата, берәр яңа кешене очраттымы — үзе нишләгәнен төшенеп тә җитми, хәзер: моны кайсы төргә кертим икән, дип уйлый башлый. Әле яза торган дәверемдә мин кешеләрне башлыча, comme il faut (ком иль фо) һәм comme il ne faut раэ’ка 1 бүләргә ярата торган идем. Икенче төр исә чын-чыннан comme il faut булмаган кешеләргә һәм гади халыкка бүленә иде. Comme il faut кешеләргә мин хөрмәт белән карый идем һәм үземә иш булырга лаек саный идем; икенчеләрен дошман күргән булып кыландым, чынында исә алар мине рәнҗеткән-кимсеткән сыман, күңелемдә ниндидер үпкә һәм ачу саклап килдем; өченчеләрен бар дип тә белмәдем —■ аларын бөтенләй дошман күрдем. Минем comme il faut дигәнем, беренчедән (һәм шунысы иң әһәмиятлесе), француз телен бик шәп белү һәм бигрәк тә сүзләрне дөрес әйтү иде. Французча ярым-йорты сөй¬ ләшкән кешене күрдем исә, гайрәтем чигә иде. Мин эчемнән генә аңардан көлеп: «Хәлеңнән килми икән инде, нәрсә дип безнең шикелле сөйләшеп маташа- сың?»<—'дип сорый идем. Comme il faut’Hbm икенче шарты озын һәм керсез тырнаклар иде; өченчесе —■ баш иеп исәнләшә, сөйләшә һәм танцевать итә белү иде; дүртенче һәм бик әһәмиятлесе — һәммә нәрсәгә дә гамь¬ сез карау, һәрвакыт затлы итеп кенә, бүтәннәрне ким¬ сетебрәк кенә ямансулау иде. Аннары мин, кешегә сүз кушмыйча ук, аның кайсы төргә кергәнен билгеләрлек сыйфатлар белә идем. Ул сыйфатлар арасында бүлмә¬ нең җиһазыннан, язган язуыннан, куйган печатеннан һәм утырып йөргән экипажыннан тыш, кешенең аяклары бик зур урын тота иде. Кемнең кем икәнлеген аның панталон балагы итегенә ничек ятып торуына карап әйтә идем. Итеге үкчәсез һәм тупас башлы булып, пан¬ талонының балак очы тар һәм анда тасма юк икән ул кеше гади була; итеге үкчәле, итек башы тар һәм йомры булып, панталоны балтырына сыланып торырдай тар балаклы һәм тасмалы икән, яисә тасмалы булып та, итек башына төшеп бүлтәеп тора икән ул кеше mauvais genre1 дигән сүз һ. б. Минем ише comme il faut’Hbm якынына да килми торган кешенең шуңа ябышып ятуы үзе бер гаҗәп. Бәлкем әле, миңа нәкъ comme il faut булыр өчен артык күп көч сарыф итәргә туры килгәнлектән шулай булган¬ дыр. Исемә төшсә, котым алына: гомеремнең иң матур чорында, уналтыда чагымда нихәтле кадерле вакытым¬ ны үземдә әнә шул сыйфатны булдыруга әрәм иткәнмен бит. Минем өчен үрнәк булган кешеләрнең барысына да — Володяга, Дубковка һәм танышларымның бик кү¬ бесенә бу сыйфатка ирешү әллә ни тормагандыр төсле күренә иде. Аларга мин көнләшеп карыйм, берәүгә дә сиздермичә генә французча нәфис сөйләргә тырыштым, баш игән кешенең үзенә карамыйча гына баш ию сән¬ гатен үзләштердем, сөйләү телен камилләштердем, әйбәт танцевать итәргә, һәрнәрсәгә ис китмичә карарга һәм ямансуларга өйрәндем, тырнакларымны матурлат¬ тым (бармагымны кайчы белән аз тунамадым) — бо- ларның барысына да шактый көч сарыф иттем, шулай булса да максатка ирешергә әле бик ерак икәнлеген 1 Рәтле һәм рәтсез. 1 Кием рәте белмәүче. 114 «♦ 11S '
үзем үк күреп тордым. Бүлмәмне, язу өстәлен, экипа¬ жымны һич кенә дә comme il faut хәленә китерә алмый азапланып беттем, ә бит андый практик эшләргә җирә¬ неп карасам да, шуңа күпме көч сарыф ителде. Бүтән¬ нәр исә бер дә көч түкми генә моңа ирешәләр иде кебек, гүя башкача булуы да мөмкин түгел иде. Хәте¬ ремдә әле, бер мәлне тырнакларымны чистартып азап¬ ланып беткәннән соң, тырнакларын соклангыч бер хәлдә йөрткән Дубковтан тырнакларының кайчаннан бирле шундый булуын, моңа ничек ирешкәнен сорадым. Дуб¬ ков миңа: «Үземне белә башлаганнан бирле алар шун¬ дый булсын өчен берни эшләгәнем юк, рәтле кешенең тырнаклары башка төрле була да алмый»,— дип җавап кайтарды. Бу сүзләр мине тәмам аяныч хәлгә китерде. Ул чагында әле мин comme il ГаиГның иң әүвәлге шарт¬ ларыннан берсе — comme il faut’Ka ирешер өчен ниләр эшләгәнеңне башкалардан яшерү икәнен белмидер идем. Comme il faut минем өчен асыл бер сыйфат, югары дәрә¬ җә, яки үзем омтылган камиллек кенә булып калмады, бәлки тормышта зарури шарт, аннан башка бәхет тә, дан-шөһрәт тә, бернинди яхшылык та килмәслек бер¬ нәрсә булды. Әгәр ул comme il faut түгел икән, мин данлыклы артистны да, галимне дә, кешелек дөньясына изгелек эшләүчене дә — берсен-бер ихтирам кылмаган булыр идем. Cqmme il faut булган кеше алардан- чагыш¬ тыргысыз дәрәҗәдә өстен тора иде; ул аларга рәсем ясарга, нота һәм китап язарга, яхшылык эшләргә юл куя, хәтта моның өчен мактап та җибәрә: берәүнең яхшы яклары күренә икән, аны кем булуына карамас¬ тан мактарга кирәк,— ләкин ул үзен аларга тиң итә алмый, чөнки ул comme il faut, алар comme il faut түгел,—шуннан артыгы кирәкми дә. Әгәр дә мәгәр абый, әти, яки әни comme il faut булмаса, мин аларга да: әлбәттә, бу бик зур бәхетсезлек, тик инде мин сезнең белән араны өзәм, дип әйтер идем төсле. Ләкин comme il faut’Hbin минем өчен авыр, бернинди җитди эш белән кызыксынуларга юл куймый торган шартларын сак¬ лыйм, саклыйм ди-ди әрәмгә түккән алтын вакыт та, кешелек дөньясының уннан тугызына булган нәфрәт һәм дошманлык хисе дә, comme il faut кабыгы тышында эшләнгән гүзәл эшләрнең берсенә-бер илтифат итмәү дә — болар әле comme il faut'ны аңлавымнан килгән зарарның иң зурысы түгел. Иң зурысы: comme il faut 116 җәмгыятьтә мөстәкыйль бер хәл икән дә, comme il faut кешегә чиновник буласы да, галим буласы да, аның өчен тырышып ятасы да юк, шул дәрәҗәгә ирешкәч, ул үз бурычын үти инде, моның белән ул хәтта күпчелек кешедән өстенрәк тә күтәрелә, дип уйлауда — зарарның иң олысы әнә шунда иде. Яшьлекнең билгеле бер чорында, күп ялгышулардан һәм төрле әйберләр белән кызыксынулардан соң, гадәт¬ тә һәркемнең җәмәгать тормышына катнашасы килә- башлый, берәр төрле эш тармагын сайлап ала да го¬ мерен шуңарга багышлый; тик инде comme il faut бул¬ ган кеше бик сирәк алай итә. Мин элек тә, хәзер дә бик күп картларны беләм,— алардагы горурлыкка, мин-мин¬ леккә, үтә кискен фикер йөртүгә исең китәр! Әгәр шу¬ лардай теге дөньяда: «Кем син? нишләдең син фанн дөньяда?» — дип сорасалар: «Je fus un homme très comme il faut» дип әйтүдән башка җавап тапмас¬ лар иде. Мине дә шундый язмыш көтә иде. XXXII, бүлек ЕГЕТ ЧАКЛАРЫМ Башымдагы фикер¬ ләрнең әнә шулай чуа¬ луына да карамастан, ул җәйне мин яшь идем, ирекле идем һәм шуңа күрә бәхетле идем дисәң дә хата булмас. Кайчакларны — ә ан¬ дый чаклар еш булды — мин бик иртә тора идем, (йоклый торган җирем ачык һавадагы терраса булып, мине ялтырап чыккан иртәнге кояшның нурлары уята иде.) Тиз генә киенәм дә, сөлге белән француз романын култык астына кыстырып, үзебезнең өйдән бер ярты чакрымдагы каенлык турысына коенырга китәм. Анда мин күләгәле җиргә чирәмгә сузылып ятып укыйм 1 Мин бик тә рәтле кеше идемк \ 11?
.да укыйм, сирәк-мирәк кенә китаптан башым калкытып, әйләнә-тирәмә күз салгалап куям. Кояш төшмәгән җир¬ дә инеш миләүшә төсенә керә һәм иртәнге җилдән чай¬ калырга тотына; инешнең аргы ягында сап-сары булып арыш басуы җәелеп ята; иртәнге кызгылт нурлар каен¬ нарның ап-ак кәүсәләреннән акрынлап түбәнгә үрмәли; ул ап-ак кәүсәләр, берсе артына берсе яшеренеп, мин¬ нән качалар, саф урманның эченә үк йөгерешеп кереп китәләр. Мин тирә-ягымдагы шикелле үк яшь һәм саф яшәү көчен үземдә дә тоям, шуннан ләззәтләнәм. Күк йөзенә иртәнге соры болытлар җәелеп, коенганнан соң туңам икән, юлсыз-нисез урман, басу буйлап китәм, иртәнге чыкның итек үтәли аягымны чылатуыннан нин¬ дидер бер тәм табам. Андый вакытта мин яңарак укып чыккан ромаИның геройлары белән мәш киләм, әле полководец, әле министр, әле гаҗәп көчле пәһлеван, әле гыйшык тоткан кеше булып хыялланам да минут саен як-ягыма карангалыйм: аланда яисә агач артында кинәт кенә аны күреп алырга өметләнәм. Шулай йөргәндә эшләп ятучы крестьяннарны, аларның хатыннарын, кыз¬ ларын күрәм икән, гади халыкны бар дип белмәсәм дә, нилектәндер бик нык уңайсызланам, күзләренә чалын¬ маска тырышам. Әгәр, кояш ныграк кыздыра башлагач та кызларыбыз чәйгә чыкмый торалар икән, ул чагында инде бакчага өлгергән яшелчәсен-җимешен ашарга ке¬ реп китәсең. Иң зур ләззәтләрнең берсен шунда табасың. Кереп утырасың алма бакчасына, биек һәм куе булып үскән кура җиләгенең нәкъ уртасына. Өстә — яп-якты эссе күк йөзе, әйләнә-тирәдә — чәнечкеле кура, төрле чүп үләннәр. Иң төз үскәне —* карасу яшел кычыткан булып, ул өскә таба нечкәрә бара, иң очында чәчәк утыра; чәнечкеле һәм ниндидер шәмәхә чәчкәле, җәелеп үскән тигәнәк кура җиләгеннән дә узып киткән, кешедән дә озын булып тырпаеп тора, кайбер урында, кычыткан белән бергә, карт алмагачларның ботакларына ук тиеп тора; ә ул ботакларда исә, кызу кояш нурларына карап, түм-түгәрәк, шоп-шома алмалар үсеп утыра, аларда әле чык кибеп җитмәгән. Аста сирәк яфраклы кура кояшка таба авышкан; тар кыяклы үлән белән япь- яшь әрекмән, корыган яфраклар арасыннан башларын гына калкытып, чыкка чыланып утыралар, үзләре мәң¬ гелек күләгәдә булганга, алмагач яфракларында кояш «урлары уйнаганын белмиләр дә шикелле. 118
Бу чытырманлыкта кайчан карама дымсу була, бур¬ сыган ис, пәрәвез, каралып җирдә аунап яткан черек ■алма, кура җиләге исе аңкып тора, кайчагында урман кандаласы исе дә килә, ул кандаланы җиләк белән бер- тә ялгыш кабып та җибәрәсең — аннары тизрәк икенче җиләк кабып авызыңны тәмләтәсең. Алга таба барганда гел шунда яткан чыпчыкларны өркетәсең, аларның чыр¬ кылдашырга тотынганын һәм бәләкәй генә канатларын кызу-кызу кагып, ботакларга бәрелә-сугыла, пырылдап күтәрелгәннәрен ишетәсең, бер җирдә бал корты безел¬ дәгәнен ишетәсең, юл буйлап барган бакчачы Аким юләрнең аяк тавышын, аның бертуктаусыз үзалдына мыгырдавын ишетеп аласың. «Юк! Ул да, бүтән кеше дә мине моннан таба алмас...» — дип уйлап куясың һәм уңнан да, сулдан да сусыл җиләк чүплисең, рәхәтләнеп бер-бер артлы кабып җибәрәсең. Аякларың тез тиңен¬ тен манма су, башыңда чеп-чи мәгънәсез нәрсә (эчеңнән генә кырыкмаса-кырык кат кабатлыйсың: е-егер-ме-е-е дә-ә җи-и-и-и-де дә-ә), кулларыңны да, юеш панталон үтәли аякларыңны да кычыткан чага, башыңа инде куе .куаклар арасыннан үтеп кергән кояшның эссесе каба, инде ашыйсың да килми, ә шулай да әрәмәлектә һаман утыра бирәсең, як-ягыңа караштырасың, колак саласың, уйлап куясың, иң пешкән җиләкләрне өзеп аласың да кабып йотасың. Сәгать уннарда, күп вакыт чәйдән соң, кунак бүлмә¬ сенә керә идем, ул чагында инде Мими белән кызлар эшкә тотынган була. Беренче тәрәзәгә кояштан киндер ■пәрдә корылган, пәрдә тишекләреннән сирпелеп кергән якты кояш нуры ни эләкте шуңа уттай янып торган тү¬ гәрәкләр төшерә, шундый якты ул түгәрәкләр, күзеңне ачып карый алмыйсың. Тәрәзә буенда киерге станы тора, аның ап-ак киндерендә акрын гына чебеннәр йөри. Киергедә Мими чигеп утыра, ул әледән-әле ачуланып башын чайкый, кояштан качЫп бер урыннан икенче урынга күчеп утыра, ә кояш көтмәгәндә генә каян да булса үтеп керә дә я аның битенә, я кулына ут тасмасы сала. Калган өч тәрәзәдән күз камаштыргыч булып дүртпочмаклар төшә, алар өстенә рамнардан күләгә сы¬ зыклары сузыла; ул дүртпочмакларның берсенә, кунак •бүлмәсенең буямаган идәненә, иске гадәтен куып Мил¬ ка сузылып ята да, колакларын шомартып, кояшта йөргән, чебеннәрне күзәтә. Катенька диванда чигепме, 120 укыпмы утыра, сап-сары куе чәч арасына кереп чәбә* ләнгән чебенне куар өчен кояш нурында үтәли күренгән төсле ап-ак нәни куллары беләнме селтәнә, башынмы чайкый. Любочка я бакчага чыкканны көтеп, ике кулын артка куеп, идән буйлап ишекле-түрле йөренә, я фор- тепьянода һәр авазына кадәр миңа таныш берәр пьеса¬ ны уйный. Мин берәр яры чөмәшәм дә шул көйне яки китап укыганны тыңлап утырам, фортепьяно янына үзе¬ мә утырырга җае чыкканны көтәм. Төшке аштан соң. ара-тирә, кызларны ияртеп, атка атланып йөрергә чыгып китәм (шушы яшькә җитеп, шундый кеше була торып,, җәяү йөрүне мин үзем өчен хурлык саный идем). Без¬ нең алай атта йөрүләр бик кызыклы була, чөнки мин кызларны кеше аягы басмаган җирләргә алып барам. Әллә нинди маҗараларга тап булабыз, шунда мин үзем¬ не егетләрчә тотам,'кызлар мине атта шәп йөргән өчен, кыюлыгым өчен мактыйлар, үзләренең яклаучылары дип саныйлар. Кичен, кунак-мазар булмый икән, күлә¬ гәле галереяда чәйләр эчкәннән соң, папа белән йорт тирәсендә йөреп кергәннән соң, мин үземнең элеккеге урыныма, вольтер креслосына менеп ятам да, Катенька- ның яки Любочканың уйнаганына колак салып,, китап укыйм, бер үк вакытта электәгечә хыялланам. Кайчакны шулай, Любочка берәр борынгы көйне уйнаганда, кунак бүлмәсендә ялгызым калам да, ирекле-ирексез китабым¬ ны бер читкә куеп, балконның ачык ишегеннән күренеп торган биек каеннарның салынкы бөдрә ботакларына (аларга ул чакны инде кичкә күләгә төшә), ачык күк йөзенә карап ятам, күк йөзенә текәлебрәк карагач, ки¬ нәт тузанланып беткән саргылт тап күренеп киткәндәй була; залдан ишетелгән музыканы, капка шыгырдавын, хатыннар сөйләшкәнне, көтү кайтканын тыңлап ятам да —< кинәт исемә Наталья Савишна, maman, Карл Иваныч килеп төшә, беравык бик ямансу булып ала. Тик күңелемдә яшәү көче һәм өметләр чамасыз күп бул¬ ганга, ул истәлекнең миңа канат очы гына кагылып уза. Кичке аштан соң, ә кайчакны берәрсе белән төнгә каршы йөреп кергәч — караңгы аллеяларда ялгызым йөрергә мин курка идем,-^ бер башым галерея идәненә ятып йокларга китәм, миллионлаган озынборын ашаса да, шунда йоклау миңа әйтеп бетергесез рәхәт тоела иде. Күктә тулы ай йөзгән чакларда, йокысыз үткәргән төннәрем аз булмады. Яктыга, күләгәләргә текәлеп тик 121
утырам, тынлыкка, төнге авазларга колак салам, төрле нәрсәләр турында, бигрәк тә ул чагында миңа җир йөзендә иң зур бәхет саналган татлы, шигъри бәхет турында хыялланам, һәм әлегә кадәр болар турында хыялланырга гына туры килгәнгә күңел сыза. Кайча¬ гында шулай, халык таралыша да, утлар кунак бүлмә¬ сеннән өскә күчә, аннан хатын-кыз тавышлары, тәрәзә ачкан һәм япкан авазлар ишетелә башлый, мин, гале¬ реяга чыгып, әрле-бирле йөренәм, йокыга талып баручы йортта ишетелгән һәрбер авазны йотлыгып тыңлыйм. Хыялымда йөрткән бәхетнең килүенә ичмасам аз гына өмет чаткысы яшәгәндә, мин әле һич тә үземнең бәхетем турында салкын кан белән фикер йөртә алмыйм. Юк кына нәрсәдән дә —- берәрсе яланаяк йөриме, йөткерәме, көрсенәме, тәрәзә канаты килеп бәреләме, кием кыштырдыймыяткан җиремнән сикереп торам да угрыларча колак салып тыңлыйм, як-ягыма кара¬ нам, бер дә юкка борчылам. Менә югары тәрәзәләрдәге утлар сүнә, аяк тавышлары һәм сөйләшүләр тынып, гырылдап йоклаган тавышлар ишетелә башлый; кара¬ вылчы такта сугарга керешә; тәрәзәләрдән якты шәүлә төшүдән туктагач, бакча кисәк караңгыланып калгандай була, ^яктырып та киткәндәй була; соңгы ут буфеттан алгы бүлмәгә чыгарыла, чык төшкән бакча буйлап аныЦ якты шәүләсе дә күченә; тәрәзәдән миңа Фоканың бөкре гәүдәсе дә күренә:'ул күлмәкчән генә, кулына шәм то¬ тып, ятагына бара. Еш кына мин, өй күләгәсенә поса- поса, юеш үлән эченнән алгы бүлмәнең тәрәзәсенә ■барам, тын да алмыйча, хезмәтче малайның гырлага¬ нын, Фоканың тамак кырганын (кем дә ишетми, дип уйлыйдыр инде), аның хәлсез тавыш белән бик’озак дога укыганын тыңлап торырга яратам, шуннан тәм табам. Бер заман аның соңгы шәме сүнә, тәрәзә ябыла да, мин бер ялгызым торып калам, аннары, берәр җир¬ дә, клумба тирәсендә яисә урын-җирем янында ак кигән хатын-кыз күренмиме, дип кыяр-кыймас кына як-ягыма күз салып, галереяга очам. Шуннан инде урыныма ба¬ рып, озынборын белән ярканаттан сакланыйм дип ба¬ шымнан ук төренеп ятам да бакчаны кү-зәтәм, төнге, авазларны тыңлыйм, мәхәббәт һәм бәхет турында хыял¬ ланам. Ул чагында миңа бар нәрсә дә икенче төрле булып «үренә, бер яктагы бөдрә ботакларын ай яктырткан, ә икенче, күләгәле яклары белән куакларга, юлга кара пәрдә япкан карт каеннар да, буа. өстенә тып-тын, аваз¬ дай тигез җәелә барган яктылык та, галерея каршысын- дагы соры түтәлгә мәһабәт күләгәләре төшкән чәчкәләр¬ дәге чык тамчыларының ай яктысында җемелдәве дә, буа артындагы бытбылдык тавышы да, олы юлдан ишетелгән юлчы тавышы да, ике карт каенның бер-бер- сенә ышкылып ишетелер-ишетелмәс шыгырдавы да, юр¬ ган астына кергән озынборынның колак төбемдә үк безелдәве дә, ботакка эләгеп торган алманың корыган яфраклар өстенә шапылдап төшүе дә, вакыт-вакыт тер¬ раса баскычы төбенә үк килеп, яшел сыртларын ай яктысында ничектер серле ялтыраткан бакаларның си¬ керешүе дә — болар барысы да миңа гаҗәп сәер, артык зур матурлык һәм ниндидер төгәлләнмәгән бәхет булып күренә. Менә ул килә: озын кара толымлы, калку күк¬ рәкле, һәрвакыт кайгылы һәм чибәр, ялангач беләкле, татлы кочаклы. Ул мине сөя, аның мәхәббәтенең минуты өчен генә дә гомерем фида. Тик ай һаман югарырак тәгәри, күк йөзе торган саен яктыра төшә, буаның аваз¬ дай тигез арткан ялтыравы беленгәннән-беленә, күләгә¬ ләр отыры карарак, яктылык исә ачыграк була бараз шушы күренешләргә карап, тыңлап ята торгач, нидер . миңа: бәхет һич тә шәрә беләкле, дәртле кочаклы кызда гына түгел, аңа булган мәхәббәт әле һич тә дөньяда иң яхшы нәрсә түгел, ди; югарыда йөзгән тулы айга карап торган саен, чын матурлык, чын яктылык тагы да биегрәк, сафрак булып, аңарга —1 җир йөзендәге бар матурлыкны, бар яхшы нәрсәне бирүчегә отыры якынрак булып күренә, шунда инде үзем ирешә алмаган, әмма дулкынландырган ниндидер бер куанычтан күземә яшь килә. Мин гел берүзем ятам, миңа' бертуктаусыз: серле мәһабәт табигать, айның үзенә тарткан якты түгәрәге (нишләптер ул тонык зәңгәр күк йөзенең билгесез бер җирендә, югарыда туктап калган, шул ук вакытта ул бар урында нәкъ бер төсле туктап калган һәм күз күре¬ ме җирне берүзе тутырып тора) һәм мин, кешегә хас булган юк-бар хисләргә бирелгән бер мескен бөҗәк, шулай да хыялга һәм мәхәббәткә гаҗәп баи бер бән¬ дә — миңа ул минутны табигать тә, ай да, мин дә, без барыбыз бер үк нәрсә булып күренде. .122 123
XXXIII бүлек КҮРШЕЛӘР Кайтып кергән көнне, папа- ның күрше Епифановларны мак¬ тавын, бигрәк тә алар белән йөре- шүен күргәч, аптырап калдым. Епифановлар белән безнең арада элек-электән ниндидер җир өчен бәхәс бара иде. Сабый чагымда папаның Епифановларны сүккә¬ нен үз колагым белән ишеткәнем бар, анда папа алардан сакланыр өчен ярдәмгә әллә нинди кешеләр дә чакырды бугай, Яков исә Епифановларны безнең дошман¬ нарыбыз, җир битләр дип сүгә торган иде, maman үз өендә, үзе барында аларны телгә алуны тыйды. Менә шушылардан чыгып бала чагымда мин: «Епи¬ фановлар безгә дошман икән, кулларына эләксәң, атаң¬ ны гына түгел, балаңны да буыпмы, чәнчепме үтерер¬ ләр», дигән фикердә идем, аларның битләре туфрак икән, дип йөрдем, әнкәй үлгән елны Авдотья Васильев¬ на Епифанованың, la belle Иатапбе’ныц әнкәйне кара¬ вын күргәч тә, аның әнә шул җир битлеләр гаиләсеннән булуына көчкә ышандым, тик шуннан соң да әле аларга карата күңелемдә бик начар фикер калды. Бу җәйне еш күрешсәк тә, иске фикеремнән кайтмадым. Епифа- новларның кемнәре булуын әйтеп китим әле. Аларның әниләре бар иде (ул илле яшьләрдәге тол хатын булып, матурлыгын да, көләчлеген дә җуймаган иде әле), иски¬ тәрлек чибәр кызлары Авдотья Васильевна һәм уллары Петр Васильевич бар иде — анысы отставкага чыккан, гаять кырыс холыклы поручик, үзе өйләнмәгән һәм сөй¬ ләшкәндә тотлыга иде. Анна Дмитриевна Епифанова ире исән чакта бер -егерме ел аңардан аерым яши. Ара-тирә Петербургка, туганнарына барып чыга, ләкин күбрәк вакытын бездән өч чакрымдагы Мытищи авылында уздыра. Тирә-якта аның турында чәчең үрә торырлык нәрсәләр сөйлиләр, ■аның янында Мессалина гөнаһсыз сабый гына булып кала иде. Менә шуңа күрә дә әнкәй аның турында авыз да ачтырмый иде; ләкин, һич тә көлми-нитми генә әйт¬ кәндә, күрше-күлән сөйләгән зәһәр гайбәтләрнең уннан беренә дә ышанырлык түгел иде. Мин белә башлаганда Анна Дмитриевнаның өендә крепостной конторщик Ми- Тюша яши, ул чәчләрен бөдрәләтеп, “помадалар сөртеп, Чиркәе шикелле итеп сюртуклар киеп, төшке аш вакы¬ тында Анна Дмитриевнаның урындыгы артында басып Тора, һәм бикә Митюшаның үз алдында ук французча- латып кунакларын аның искиткеч матур күзләренә, авызына карарга димли торган иде. Гәрчә халык сөй- I ләүдән туктамаса да, менә шуннан артык берни сизел- , ми иде. Чыннан да, байбикә бер ун ел элек, үзен ихти- I рам иткән улы Петрушаны хәрби хезмәттән чакыртып , алдырганнан бирле, гел икенче төрле яши башлаган иде булса кирәк. Анна Дмитриевнаның имениесе зур түгел, Нибары йөзләп кешесе бар иде, ә типтереп яшәгән чак¬ ларында акчаны шактый күп бетерә, ансыз да бурыч¬ лары күп булган бикә тагын бурычка бата, һәм моннан бер ун ел элек аның имениесе аукционда сатылырга Тиеш була. Шундый хәлгә төшкәч, Анна Дмитриевна, Опека билгеләү, имениегә опись ясау, судлашу һәм баш¬ ка шуның ише күңелсез нәрсәләр бурычны түләмәвен¬ нән түгел, бәлки хуҗалык башында хатын кеше булу¬ дан килә, дип уйлап, әниеңне коткарырга кайт дип, улына полкка хат яза. Петр Васильевич, яхшы гына хезмәт итеп, тиздән ризыклы булырга өмет итсә дә, Картлык көнендә анасын тынычландыруны үзенең бе¬ ренче бурычы саный, хатында да чын күңеленнән шулай Дип яза, тота да, барын ташлап, отставкага чыга һәм авылга кайта. Төскә-биткә ямьсез, авыр сөякле һәм тотлыгып сөй¬ ләшсә дә, Петр Васильевич тормыш итү өчен бик акыл¬ лы һәм үз сүзендә нык торучан кеше иде. Аннан йол¬ кынып, моннан йолкынып, кайсыннан бурычка алып, Кайсына ялынып, имениене йолып кала. Алпавыт бул¬ гач, Петр Васильевич атасыннан калган бекешаны1 Кладовойдан табып өстенә киеп ала, атларны, экипаж¬ ларны бетерә, Мытищига кунакка йөрүчеләрне биздерә, Чирәм сөрдереп чәчүлеген арттыра, крестьян җирләренә 1 Бекеша — билле бишмәт* 124 125
дә керә, бәләкәйрәк урманы була, шуны үз кешеләрен¬ нән кистереп бик яхшы бәягә сатып җибәрә — шулай итеп эшләрен җайга сала. Бурычлардан арынмый торып, атасыннан калган бекеша белән күптән түгел тектергән тупас, каты киндер пальтодан башка кием кимәскә, крестьян атыннан башканы җикмәскә, арбадан башка нәрсәгә утырмаска ант итә һәм шул антын бозмый. Шушы кысынкылыкка ул гаиләсен дә күнектермәкче була, тик моңа әнисен артык нык ихтирам итүе генә комачаулый, ә әнисенә карата шундый мөгамәләдә бу¬ луны ул үзенең бурычы саный. Кунак бүлмәсендә ул әнисе алдында тотлыга-тотлыга ялагайлана, аның бар теләген җиренә җиткерә, Анна Дмитриевнаның сүзен тыңламаучы булса, сүгеп ташлый, ә инде кабинетында яки конторада аның рөхсәтеннән башка үрдәк пешергән өчен дә, Анна Дмитриевна кушуы белән күрше хатынына хәл белешергә кеше җибәргән өчен дә, яшелчә утаучы крестьян кызларын урманга кура җиләге җыярга җи¬ бәргән өчен дә элеп алып селкеп сала. Өч-дүрт ел эчеңдә бурычлар түләнеп бетә, шунда инде Петр Васильевич Мәскәүгә бара да аннан өр-яңа- дан киенеп, тарантаска утырып кайтыпа керә. Эшләре җайланып китсә дә, кырыслыгын ул һаман ташламый, шуның белән үз кешеләре алдында да, ятлар алдында да горурлана иде бугай. Еш кына тотлыга-тотлыга: «Мине бик күрәсе килгән кеше өстемдә тун булса да күрер, миндә кәбестә шулпасы белән ботка ашар,— дип куя һәм:—Мин ашыйм ич әле»,— дип өсти. Ул әнисе хакына бәхеттән баш тартуына масая, шундый эш эш¬ ләмәгән кешегә җирәнеп карый, бу аның һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән күренеп тора. Ана белән кызның.исә характерлары гел башка, алар бер-берсеннән дә нык аерылып торалар иде. Анна Дмитриевна кеше арасында һәрвакыт шат күңелле, кө¬ ләч йөзле һәм бик ягымлы хатын, һәртөрле гүзәллеккә, матурлыкка балаларча куана. Хәтта күңел ачучы яшь¬ ләргә карап торудан да әйтеп бетергесез ләззәт таба торган иде,— ә бу сыйфат иң күркәм холыклы карт- корыда гына була бит. Аның кызы Авдотья Васильевна, киресенчә, җитди кеше, дөресрәге, кияүгә чыкмаган чи¬ бәрләр гадәтенчә, аеруча салкын канлы һәм тиктомалга борынын чөя иде. Ваемсыз булырга тырышкан чагында 126 I. ничектер бик мәзәк тоела торгаң иде: һич тә алай итәр¬ гә теләмәсә дә, үзеннән дә көлгән төсле, әңгәмәдәшеннән дә көлгән төсле, бөтен дөньядан да көлгән төсле. Аның авызыннан: миндәге чибәрлекне әйтеп тә бетерерлек түгел инде; әйе, бар да миңа гашыйк булып беттеләр ич шикеллерәк сүз ишеткәндә, мин моны ничек аңларга да белми идем. Анна Дмитриевна кайчан карасаң да эш белән мәшгуль булыр; өй эчен, бакчасын рәткә кер¬ тергә, чәчкәләр үстерергә яратыр, кенәриләр һәм вак- төяк зиннәтле әйберләргә кызыгыр иде. Аның бакчасы да, бүлмәләре дә бәләкәй генә, анда телгә алырлык берни юк, ләкин алар һәммәсе шундый җыйнак, пөхтә була, җырлап торгандай тоела, һәм кунаклары еш кына _ мактап әйткән курчак шикелле дигән сүзләр аның бак¬ часына да, бүлмәләренә дә хәйран гына туры килә иде. Анна Дмитриевнаның үзенең дә курчактан бер дә аермасы юк: кечерәгрәк ябык гәүдәле, яшь чырайлы, бәләкәй матур куллы; аның йөзе һәрвакыт көләч бу¬ лыр, киеме һәрвакыт үзенә килешеп торыр. Тик менә кулларындагы бик нык бүртеп торган карасу зәңгәр кан тамырлары гына бераз ямен җибәрә иде. Авдотья Васильевна, киресенчә, бер эш эшләми, чәчкәләр һәм зиннәтле әйберләр белән мавыкмый гына түгел, киенү- ясануга да әллә ни исе китми, хәтта киенергә дә һәр¬ вакыт кунаклар килгәч кенә кереп бикләнә торган иде. Аның каравы, киенеп кердеме инде, карап туйгысыз була, тик менә гел бер төсле җансыз елмаюы һәм күз карашы гына килешеп бетми, тик анысы инде артык чибәр булган һәрбер кешедә бар. Аның гаҗәп килешле, нурлы йөзе һәм талдай зифа буй-сыны сезгә бертук¬ таусыз: «Әйдә, карагыз миңа»,— ди иде кебек. Ләкин, анасының шундый җитез, ә кызының салкын канлы күренүенә дә карамастан, нәрсәдер сезгә шы¬ пырт кына әйтеп тора: беренчесе күңел ачу һәм вак- төяк нәфис әйберләрдән башка элек тә, хәзер дә — 'гомер буена берни яратмаган, Авдотья Васильевна исә гашыйк t була икән, сөйгәненә җанын фида кылачак, г • 127 F *
XXXIV бүлек ӘТИНЕҢ ӨЙЛӘНҮЕ Икенче тапкыр Авдотья Васильевнага өйләнгәндә, әти кырык сигез яшендә иде. Зур отыштан соң уеннан баш тарткан чагында карта уйнаучылар ничектер шун¬ да, борчылсалар да, үзләрен бик бәхетле хис итәләр, кеше белән җиңел аралашу- чан булалар; язын авылга кызлар белән генә кайтып төшкәндә, папа әнә шундый аны күз алдыма шулайрак хисләр кичергәндер, мин _ китерәм. Папа әле үзенең бәхете бар икәненә Ъәм/ул оәхетне карта уенына туздырып бетерергә теләмәсә, гомумән тормышта уңыш казануга тота алуына төшен¬ гәндер. Җитмәсә тагын яз була, һич уйламаганнан ку¬ лына чиксез күп акча керә, моның ялгыз чагы... сагыш баскандыр. Яков белән хуҗалык эшләре турында гәп¬ ләшеп утырганда, байтактан бирле күрмәгән Авдотья Васильевна исенә төшкәндер дә, Яковка: «Беләсеңме нәрсә, Яков Харлампыч, болай бәхәсләшеп ятканчы бирик булмаса үзләренә шул каһәр суккан җирне. Син ничегрәк уйлыйсың?..» •— дигәндер. Мондый сораудан соң Яков, борчылып, артка яшер- " гән кулларының бармакларын әйләндерә башлаган¬ дыр, папага: «Шулаен шулай да бит, Петр Александро¬ вич, дөреслек безнең якта»,— дигәндер. Ләкин папа коляска җигәргә кушкандыр Һәм иң модалы сары бекешасын киеп, ике-өч бөртек чәчен та¬ рап, кулъяулыгына ислемайлар сибеп, дәгъваны барин- нарча хәл итүенә һәм, аннан да битәр, чибәр туташны күрәчәгенә өметләнеп, гаять күтәренке рух белән күр¬ шеләргә китеп баргандыр. Папа бёренче баруында Петр Васильевичны өйдә туры китерми (ул басуда була) һәм ике сәгатькә якын хатын-кызлар белән генә утыра. Аның ничек итеп ягым¬ лы сүзләр яудыруын, пышылдап кына сөйләшүен, күз- • ләрен майландыруын, итеге белән идәнгә шапылдатуын ч һәм дамаларның тәмам биһуш калуларын күз алдына китерүе авыр түгел. Күңелле карчык аны үлеп ярата башлагандыр, салкын канлы чибәр кызының исә кәефе килгәндер. Хезмәтче кыз сулуы кабып йөгереп баргач һәм, безгә- карт Иртеньев килде, дип хәбәр иткәч, Петр Васильевич: «Килмәгәе!» — дип ачуланып кычкыргандыр. Шуның аркасында өенә мөмкин кадәр акрынрак атлап кайт¬ кандыр, кабинетына кергәч тә әле, бәлкем, юри иң әшә¬ ке пальтосын алып кигәндер; аннары бикәләр куша-нитә- калса, төшке ашка берәр нәрсә өсти күрмәсен тагы, дип поварга әйтергә кушкандыр. Соңыннан миңа папаның Епифанов белән бергә бул¬ ган чагын еш күрергә туры килде, шуңа күрә аларның беренче күрешүләре күз алдыма бик ачык килеп баса. Папа бәхәсне татулык белән генә чишәргә тәкъдим итә торып та, Петр Васильевич әнисе хакына карьерадан баш тартканга, папаның андый нәрсәне эшләргә кулын¬ нан килмәгәнгә, аның чыраеннан буран бәргәндер, бер¬ нигә исе китмәгәндер; папа исә, аның бу салкынлыгын күрмәмешкә салынып, гел уен-көлкегә боргандыр, аны бер бик мәзәк кеше итеп сөйләшкәндер. Петр Василь¬ евичның моңарга кайчак ачуы килә, кайчагында теләсә- теләмәсә дә шуның йогынтысына бирелә торган иде. Бар нәрсәне уен-көлкегә борырга яратучан папа Петр- Васильевичка нишләптер полковник ди. Епифанов бер тапкыр минем алда да әле гадәттәгедән ныграк тотлы¬ гып һәм гарьлегеннән кызарынып бүртенеп үзенең по- по-полковник булмыйча, по-по-поручик икәнен әйтсә дә, биш минуттан папа яңадан полковник ди-п дәшә. Любочка миңа сөйләде инде: без кайтканчы, алар көн саен Епифановлар белән очрашып торганнар, шуңа гаҗәп күңелле булган, һәммә нәрсәнең искиткеч кызык¬ лы, нәзакәтле булуына бик ансат ирешүче папа әле- ауга баруны, әле балыкка баруны оештыра, әле хәйран- тамаша фейерверклар уйлап чыгара икән. Боларга Епифановлар да катнашкан. Любочка әйтә, шул Петр Васильевич борынын салындырып, тотлыгып кәефне- бозмаса, тагы да кызыграк булган булыр иде әле, ди. Без кайтканнан бирле Епифановлар безгә нибары ике тапкыр килделәр, без аларга бер мәртәбә бардык. Папаның исем кушкан көнен уздырган Петров көнендә 9* в-ззь 129 128
безгә кунаклар күп килгән иде. Ёпифановлар да бар иде, шуннан соң нишләптер безнең ара суынып китте. ИӨРУДӘН папа гына туктамады. Мин папаның Дунечка белән (әнкәй аны шулай атый иде) сөйләшеп утырган чагын күреп калган арада, кү¬ земә менә нәрсә чалынды: папаның күңеле һәркайчан без кайткан иртәдәгечә күтәренке була торган иде. Аның дөньяда яшәүдән канәгать булуы яшәреп киткән чыраенда ачык чагыла, һәм аның бу бәхетеннән шунда¬ гы кешеләргә дә нур сибелеп, аларның да ирекле-ирек- •сез кәефләре килә иде. Авдотья Васильевна бүлмәдә чагында, ул аның яныннан бер адым китми, аңа төче сүзләр сөили (ул сүзләрне ишетеп, аның өчен мин кы¬ зарып тора идем), яисә ул Авдотья Васильевнага дәш- ми-тынмыи гына карап тора, ничектер дәртләнеп үз- узеннән канәгатьләнеп, җилкәсен сикерткәли, тамак кыргалыи, ә кайчакны татлы елмаеп аңа нидер пышыл¬ дый, тик ул моны гүя болай гына, шаяртып кына беләИ’йде Л ИҢ ҖИТДИ нәРсәне дә шулай уен-көлкегә бора Па падан Авдотья Васильевна бәхетле булырга өй¬ рәнде бугай, бәхет аның зур күк күзләрендә берөзлексез балкый, кинәт оялчанланып киткән минутларында гына бераз^ сүнеп тора; мин, үзем дә оялчан кеше булганга андый чакта аны кызганып куям. Андый минутларда ул һәр күз карашыннан, һәр сүздән курка иде бугай, бар кеше дә мине күзәтә, барысының да уенда мин генә мине берсе дә ошатмый, дип уйлый иде булса кирәк Ул’ куркынып як-ягына карана, бер кызара, бер агара шунда ук, бер дә курыкмыйча, кычкырып сөйләргә тоты¬ на, күп очракта юк-барны сөйли, үзе шуны аңлап 6v сүзләрне папа да, бүтәннәр дә ишетеп торганны аңлап ■отыры кызара. Ләкин андый чакларда папа аның юк- бар сүзләр сөйләгәнен ишетми дә, күрми дә — элеккечә үк дәртләнеп тамакларын кыргалап, биһуш булып аңа карап тора. Мин шуны да сизеп алдым: Авдотья Ва¬ сильевна бер дә юкка оялса да, кайчагында папа ал¬ дында берәр яшьрәк чибәрнең исемен телгә алсалар кызарына иде. Авдотья Васильевнаның әле уйчан булып әле кәефе күтәрелеп, оялып калуын язган идем инде’ •әнә шул оялуыннан, папаның яраткан сүзләрен һәм -әйтемнәрен отып алуыннан, папа белән башлаган сүзен «бүтәннәр белән бетерүеннән — боларның барысыннан да 130 папа белән Авдотья Васильевна арасында ни булганны щаят аңлар да идем, бу эшкә үз әтиемнең катнашкан булуы һәм үземнең чак кына өлкәнрәк булмавым гына комачаулагандыр. Тик ул чагында, хәтта папаның үз күз алдымда Петр Васильевичтан ниндидер хат алып бик нГ“ефе кырылганын, август беткәнче Еннфановларга бармавын күрә торып та, башыма берни килмәде. Август азагында папа яңадан күршеләргә кунакка йөри башлады һәм Володя белән мин иртәгә китәбез дигән көнне безгә үзенең Авдотья Васильевна Епифа- новага өйләнәчәген белдерде. XXXV бүлек БУ ХӘБӘРГӘ БЕЗНЕҢ КАРАШЫБЫЗ Моннан бер көн элек бу хәбәрне бөтен өй эче белеп алган һәм төрле¬ без төрлечә фикер йөртә башлаган иде инде. Мими көн буе бүлмәсен¬ дә елап утырды. Катенька аның яныннан төшке ашка гына чыкты, чыраенда ниндидер җәберсенү ча¬ гыла — бөтенләй әнисенекечә инде; Любочканың, киресенчә, күңеле бик күтәренке иде, төшке ашны ашаган¬ да, ул бик кызыклы сер белүе, тик аны беркемгә дә әйтмәячәге белән мактанып утырды. Володя аның куанычын уртак-* лашмыйча: — Нәрсәсе кызык булсын ул сернең?—диде,—Юньләп фикер йөртә алсаң, син мо¬ ның бик начар нәрсә икәнен, бәлкем, аңлар да идең. Любочка аңа гаҗәпсенеп, текәлеп карады да сүзсез , Ка<Аштан соң Володя мине култыклап алмакчы булган иде дә алай килешеп бетми, дип уйлады, ахрысы, бе¬ ләгемә кагылып алды да зал ягына ымлады. Бүлмәдә бездән башка кеше юк икәнен күргәч: „ . —- Любочканың нинди сер турында әйткәнен белә¬ сеңме? -=• дип сорады. 8* 131 !
Без Володя белән икәүдән-икәү калып җитди нәрсә турында әллә нигә бер генә сөйләшә идек, шуңа күрә андый чакларда икебезгә дә уңайсыз булып китә, күз алмабызда, Володя әйтмешли, бәләкәй малайлар сике¬ решә торган иде; әмма бу юлы күзләремдә уңайсызлану билгесен күреп тә, ул миннән күзен алмады, аның бу карашыннан: «Оялып-нитеп торасы юк, ни дисәң дә, без, туганнар, гаилә өчен җитди мәсьәлә турында бер-бере¬ без белән киңәшергә тиешбез», дигән сүзләрне укып була иде. Мин моңа төшенгәч, ул сүзен дәвам итте: Папа Епифановага өйләнә бит, син беләсеңме әле? — диде. Бу хәбәрне ишеткән идем инде, шуңа күрә баш кына селектем. Володя сөйләвендә булды: Бу бик начар бит,— диде, — Нәрсәсе начар аның? Нәрсәсеме?—дип җавап бирде Володя, гайрәте чигеп. По-по-полковник ише кардәшләр генә кирәк иде ди. Епифанова үзе дә хәзер әйбәт, ягымлы да бит, аның тора-бара нинди буласын кем белгән. Безгә за¬ рары да тимәс, ә бит Любочка озакламый кеше’ арасына чыгарга тора. Моның ише belle-mére 1 белән бик чыгасы килмәс. Ичмасам, французча гына да рәтләп сөйләшә белми бит, Любочканы ул нинди әдәпкә өйрәтә алыр дисең? Пуассардкадан 2 бер дә артык җире юк,— Во¬ лодя моңардан үзе дә канәгать калды бугай, сүзен тагын шуның белән тәмамлады:— яхшысын яхшы да бит, ни дисәң дә, пуассардка инде ул. Папа өйләнәчәк кыз турында Володяның шулай сал¬ кын кан белән сөйләп торуы ничек кенә сәер тоелма¬ сын, мин аның әйткәне белән килешми булдыра ал¬ мадым. • Нишләп өйләнә соң папа? — дип сорадым. — Ходай белсен үзләрен, анысы миңа караңгы; өй¬ ләнергә аны Петр Васильевич үгетләгәнен, ул таләп иткәнен, папаның карышып маташканын, ә аннары хы¬ ялга бирелеп, рыцарьлык эшләп ташларга уйлаганын гына беләм, калганы миңа караңгы. Әтинең кем икән¬ леген мин менә хәзер генә аңлый башладым —Аның 1 Үги ана. 2 Пуассардка — базар хатыны. папа димичә, әти дип атавы минем йөрәккә барып ка¬ далды.— Ул үзе болай шәп кеше, яхшы кеше, акыллы кеше; тик менә бер дә төпле кеше түгел икән ■ минем шуңа исем китә! Беләсең бит инде, үзенә таныш хатын- кызлардан ул гашыйк булмаганы юктыр. Мим игә чаклы... — Кит аннан! — Соң инде. Үзем дә шушы арада гына белдем: Мими яшь чакта, ул аңа гыйшык тоткан, шигырьләр азган, араларында нидер булып та алган. Мими әле дә булса оныта алмый азаплана.— Володя көлеп җибәрде. Мин шаккаттым: — Булмас ла,—■■ дидем. Володя яңадан җитди чырай белән сүзен дәвам итте, көтмәгәндә французчага күчте: — Барыннан да битәр, туган-тумачага сөенеч инде! Аның бит әле балалары да булыр... Володяның шундый акыллы фикер йөртүенә хәйран калдым, ни дип әйтергә дә белмәдем. Шул вакыт безнең янга Любочка килеп басты. Ул, куанычыннан нишләргә белмичә: ™ Сез дә ишеттегезмени инде? —• дип сорады. . Ишеттек,— диде Володя,— тик, Любдчка, минем исем китә: син сабый бала түгел ич' инде, nanâ бер әшәке нәрсәне ала икән, аның кай җиренә сөенмәк кирәк? Любочканың йөзенә кинәт җитдилек йөгерде, ул уйга калды. — Володя! Нишләп әшәке булсын ди инде? Авдотья Васильевңага шулай дип әйтергә синең ничек телең әйләнә? Папа андый кешене алмас! — Әшәке үк түгел, мин аны болай гына әйттем, шулай да... ' Любочка, кызып китеп, аның сүзен бүлдерде: — Бер дә монда «шулай да» лап торасы юк, син гашыйк булган кызны мин әшәке дип атамадым ич; ник соң син папа турында., дөньяда бер кыз турывда шулай дисең? Абый кеше дигәч тә, әллә оиңа алай сөйләргә • ярыймы? Юк, ярамый, — Сөйләргә ярамыймыни? Любочка яңадан кырт кисте: Ярамый шул. Безнең әти шикелле кеше турында 132 9 В-356 133
ярамый. Мимигә килешә ул сөйләп йөрү, ә абый кешегә килешми. Володя мыскыллап елмайды: — Әй, син нәрсә беләсең соң,— дип куйды.—• Аңла син башта. Ниндидер Епифанова Дунечка maman мәр¬ хүмәне алыштырсын да, шул яхшы булсын ди инде. Любочка беравык дәшми торды, аннары кинәт ике күзеннән яшь атылып чыкты. • Мин синең мактанчык икәнеңне белсәм дә, бу чаклы явыз икәнеңне белми идем,—- диде дә чыгып китте. - Булка, дип калды Володя, чыраена көлдергеч җитди төс биреп, күзләрен тоныкландырып.— Менә сөй¬ ләш син алар белән,— дип дәвам итте ул, гүя Любочка- га сүз әрәм итүенә үзен үзе тирги иде,— Менә сөйләш син алар белән,— дип өстәде. Иртәгесен көн бик ямьсез булды, мин кунак бүлмә¬ сенә чыкканда, анда әле папа да, Мими белән кызлар да юк иде. Төнлә белән көзге салкын яңгыр яуган, хә¬ зер исә зәңгәр күктә төн эчендә бушап калган болытның калдык-постык кисәкләре йөзә, алар арасыннан шактый югары күтәрелеп өлгергән, саргылт боҗра булып күрен¬ гән кояш тонык кына нур чәчә, һава дымсу, салкын җил исә. Бакча ишеге ачык, юешләнеп каралып беткән тер¬ раса идәнендә берничә урында яңгыр суы җәйрәп кибеп ята; ачык ишекне җил йолыккалый, эләктереп куйган тимер элмәктән ычкындырмакчы була', бакча юллары юеш, пычрак; шәрәләнеп калган ак ботаклы карт каен¬ нар, куаклар, үлән, кычыткан, карлыган, яфракларының аскы аксыл битләрен күрсәтеп утырган аю баланы — бары да бер урында талпыналар, тамырларыннан ку¬ барга иткәндәй булалар; юкә аллеясыннан бөтерелә- бөтерелә, бер-берсен узыша-узыша, түгәрәк сары яфрак¬ лар очалар һәм чыланышып юеш юлга килеп төшәләр, яисә болындагы юеш куе яшел курпы арасына кереп яталар. Минем бөтен уем әтинең өйләнергә йөрүе ту¬ рында иде, мин инде моңа Володяча карыйм кебек. Сеңелебезнең язмышы да, үзебезнең киләчәк тә, әтинең үз киләчәге дә бик яман булырдыр сыман тоелды. Җиде ят, чит кеше, җитмәсә тагы яшь көенчә, бернинди хакы булмаган гади бер кыз кинәт аның урынына, әнкәй мәрхүмә урынына килә бит, дигән уй минем җен ачу¬ ларымны чыгарды. Ничектер күңелсез булып китте, әти миңа торган саен гаеплерәк тоелды. Шул вакыт кола¬ гыма аның тавышы килеп бәрелде, Володя белән алар официант бүлмәсендә сөйләшәләр иде. Бу минутта әти¬ гә карыйсым да килмәде, шунлыктан бер читкәрәк кит¬ тем; ул арада Любочка кереп, nanâ сине чакыра, диде. Ул кунак бүлмәсендә булып чыкты, фортепьяиога таянган да, түземсезләнеп һәм бертөрле тантана белән миңа таба карап басып тора. Аның чыраенда хәзер оу арада берөзлексез күренгән яшәрү дә, бәхет тә балкы¬ мый. Аның йөзен сагыш баскан. Володя, кулына челем тоткан көе, арлы-бирле йөренә. Әти янына килеп исәнләштем. Ул башын күтәреп, күңелсез булса да әитми калыр¬ га ярамаган нәрсәләрне әйтә торган тавыш белән, кыю гына: . Дусларым, сез беләсездер инде: мин Авдотья Васильевнага өйләнергә ниятләдем,—диде. Аннары бер- аз дәшми торды.—« Сезнең maman ыгыз үлгәч бер дә өйләнермен димәгән идем дә соң...— ул беравык туктап торды,— язмыш кушадыр инде. Дунечка ягымлы, әйбәт кыз, бик яшь тә түгел инде; мин ышанам, сез, балалар, аны яратырсыз, ә ул сезне чын күңелдән ярата, ул бик кече күңелле. Хәзер сезгә,— диде, Володя белән миңа карап һәм, бүлдерә күрмәсеннәр дип курыккандай, ашы- га-ашыга сүзен дәвам итте,— китәргә вакыт җитте, мин яңа елга кадәр биредә калам, ә Мәскәүгә, ул тагы тотлыкты,—= хатыным белән Любочканы алып кай¬ тырмын. Безнең алда кыюлыгын җуйган, үзен гаепле санаган әтинең йөзенә каравы авыр булып китте дә, аңа таба атладым. Ләкин Володя һаман да башын иеп, челемен тартып, бүлмә буйлап йөренә иде. Папа, кызарынып, тамагын кыргалады: Менә бит, дусларым, карт атагыз ниләр уйлап чыгарды,— дип, сүзен тәмамлады һәм Володя белән миңа кулларын сузды. Бу сүзләрне әйткәндә, аның кү¬ зендә яшь күренде, бүлмәнең икенче башындагы Воло- дяга сузган кулы дерелдәп куйды. Шушы кулның кал- 'тыравын күреп шаккаттым, үзәгем өзелде, шул чак башыма килгән фикер — папа уникенче елда хәрби хез¬ мәттә булган, шунда кыю офицер булган, дигән уй күңелемне тагы да нечкәртә төште. Аның кан тамыр¬ лары бүртеп торган зур кулын кысып тоттым да үбеп 135 134
алдым. Ул минем кулны каты кысып, кинәт күз яшенә буылып, ике кулы белән дә Любочканың башын тотып күзләреннән үпте. Володя челемен юри идәнгә төшереп /кибәрде дә иелеп йодрыгы белән күзендәге яшен сөрт- те һәм сиздермәскә тырышып чыгып китте. XXXVI бүлек УНИВЕРСИТЕТ Ике атнадан туй буласы иде, тик инде лекцияләр баш¬ ланыр вакыт җиткәнгә, Во¬ лодя белән без сентябрь кер¬ гәч Мәскәүгә китеп бардык. Нехлюдовлар да авылдан кайттылар. Аерылышкан ча¬ гында Дмитрий белән бер-бе¬ ребезгә хат язарга сүз биреп тә бер генә хат та язмаган идек. Ул кайтуга минем янга килде, мине иртәгесен универ¬ ситетка беренче лекциягә үзе алып барырга булды. Кояшлы якты иртә иде. Аудиториягә килеп керүем булды, шат күңелле яшьләр юкка чыккандай тойдым. Ә ул арасында үземне эреп яшьләр зур-зур тәрәзәләрдән сибелгән кояш нурларын¬ да, ыгы-зыгы килеп, ишекләрнең дә, коридорларның да барысын тутырып агыла бирделәр. Мин дә шулчаклы халыкның кечкенә бер кисәге бит, дигән уй күңелемне рәхәтләндереп җибәрде. Ләкин шулхәтле халык арасын¬ да танышларым бик аз, әле алары белән дә танышлык баш селкеп һәм: «Нихәл, Иртеньев!» — дип үтәрлек кенә иде. Тирә-ягымда кул кысышалар, төрткәләшәләр, елмаялар, көләләр, һәр яктан дусларча шаяртып әйткән сүзләр ишетелә иде. Мин адым саен әнә шул яшьләрнең һәммәсен бергә берләштереп торган нәрсәгә барып төр- • телдем, үземнең бер читтә калганымны күреп күңелем әрнеде. Тик бу тойгы озакка бармады. Шул тойгы арка¬ сында һәм ул тудырган ачу аркасында бу халык төрке¬ мендә булмавыма, киресенчә, куана да башладым. Миңа үзем ише рәтлерәк кешеләр белән аралашырга кирәк, дигән фикергә килеп, өченче рәткә барып утырдым. Өченче рәттә граф Б., барон 3., князь Р., Ивин һәм шулар ише тагын берничә кеше утыра иде, алар ара- , сында мин белгәннәре икәү — граф Б. белән Ивин гына иде. Ләкин бу эскәмиядәге әфәнделәр дә миңа: син без¬ нең арага сыя торган адәм түгел, дигәндәй карадылар. Әйләнә-тирәмдә ниләр булганын күзәтергә керештем. Миннән ерак түгел Семенов утыра, сюртугын җилбәгә җибәргән, ап-ак чәче тузгыган, ул терсәгенә таянган да энҗедәй ак тешләре белән каурый каләмен кимерә. Имтиханда беренчелекне алган гимназист алгы рәттә, атлас жилетына тагылган сәгатенең көмеш ачкычы бе¬ лән уйнап утыра, аның чигәсе әле дә булса кара галстук белән бәйләгән килеш. Иконинны да алганнар икән, әнә ул итеген бөтенләй каплап торырлык кызыл кантлы күк панталон кигән дә югары менеп утырган, хихылдап, мин Парнаска мендем, дип кычкыра. Менә гаҗәп, Илинька миңа салкын гына түгел, бөтенләй авызын ыржайтып баш иде; без монда барыбыз да бер хокук¬ та, диясе килгәндер инде; ул минем алда ук бер сту-. дент белән сөйләшеп утыра, борылып-борылып миңа карый, арык сыйракларын, миңа үч итеп булса кирәк, артык килешсез сузган. Минем янда утырган Ивиннар компаниясе французча сөйләшә. Бу әфәнделәр миңа чиктән тыш ахмак булып күренделәр. Авызларыннан чыккан һәрбер сүзләре мәгънәсез, алай гына да түгел, бәлки ялгыш, французча булып җитмәгән кебек тоелды, мин эчемнән генә: ce n’est pas français, дип куйдым; Семеновларның утыруларын, сөйләшүләрен һәм кыла¬ нышларын мин итагатьле, comme il faut тапмадым. Мин бер компаниягә дә катышмадым, үземне ялгыз дип кеше белән аралашырга сәләтсез дип тою ачуым¬ ны китерде. Алгы рәттә бер студент тырнагын чәйнәп утыра, тырнак төпләре кып-кызыл булып суелып бет¬ кән, шуны күргәч, күңелләрем болганып китте, аңардан ераграк күчеп утырдым. Ул көнне миңа бик моңсу бул¬ ганын хәтерлим. Профессор кереп, бар кеше дә урыныннан кузгалып, аннары тынып калгач, хәтеремдә әле, мин профессорга да көлеп карадым, аның лекцияне бер мәгънәсез (миңа ул шулай тоелды) кереш сүздән башлап китүенә хәйран калдым. Лекция булгач, ул инде башыннан алып 136 137
?ашРпл^/„аКЛЫл ИСКИТКеч төпле, бер генә сүзен дә алып ташламаслык,бер генә сүз дә өстәмәслек булырга тиеш¬ тер дип уйлый идем мин. Матур итеп тышлаган дәфтәр алып килгән идем, шуны ачып: «Беренче лекция», дин язып куйган идем, хәзер инде гарьләнеп шуның астына унсигез кеше башы ясап куйдым, аларны чәчәк шикел ле итеп түгәрәкләп тоташтырдым, тик ара-тирә генә профессор минем белән бик нык кызыксына дип белеп’ аны алдар өчен генә кулымны кәгазь өстендә йөрткәләп “М-„,Беренче лекциядә үк: һәр профессор сөйләгәнне яза башласаң, акылдан шашарсың, дигән фикергә кил¬ дем дә ел беткәнче шул кагыйдәдән чыкмадым. Юра-бара, икенче лекцияләрдә мин үземне ул чаклы ялгыз хис итмәдем, күбесе белән аралашып өлгердем сөйләштем, кулларын кыстым, шулай да әле иптәшләрем белән чынлап торып дуслаша алмадым, менә шуңа тыштан күңелле булып күренсәм дә, эчтән сызарга туры килде. Бар кеше дә ак сөякләр дип атаган Ивиннар компаниясенә кушыла алмадым, чөнки (әле хәзер искә төшерәм) мин алар белән артык тупас, кыргыйларча кыланганмын икән, үзләре имәсә, берсенә-бер баш та имәдем, ә аларга минем кирәгем шулхәтле генә булган күрәсең. Калганнар белән дуслашмауның сәбәбе икенче төрлерәк иде. Берәрсе миңа җылырак карый башла¬ дымы, мин аңа шунда ук князь Иван Иванычка мәҗлес¬ кә йөрүемне, үз тарантасым булуын сиздереп куям Ьоларны мин бераз ялтырар өчен, ул иптәш ныграк ярата төшсен өчен генә әйтәм инде югыйсә, ләкин мин көткәннең бөтенләй киресе килеп чыга да тора: князь ми«ипИВаНЫЧ ҺӘМ таРантас турында ишеткән бере миннән читләшә иде. н Бездә Оперов дигән казеннокоштный, тыйнак, гаҗәп зиһенле, тырыш бер егет бар иде; күрешкәндә ул бар¬ макларын катырып суза, бер дә кысмый, шуңа күрә кайбер җор егетләр аңа кулларын үзенчә сузалар да ПпапТп к,ысу>> дип атыйлар. Мин көн саен диярлек шул 2 ТпВп,^ЛӘН ЯНӘмӘ уТЫра торган идем- еш КЬ1на сүзгә д керешә идем. Миңа аның профессорларга карата әйткән туры сүзләре аеруча ошады. Ул һәр профессор- ÜtLp укытуыадагы Унай һәм кире якларны гаҗәп кыска, үткен итеп бәяли, хәтта кайвакыт алардан көлеп тә куигалыи, аның уймак кебек авызыннан акрын гына чыккан шундый сүзләре миңа бигрәк сәер тоелды, мине шаккатырды. Шулай да, ул лекцияләрнең берсен-бер калдырмыйча, вак кына итеп, тырышып-тырышып язып бара иде. Без аның белән дуслаша да башлаган идек инде, бергә әзерләнергә сүз дә куештык, урыныма уты¬ рырга килгәнне күреп алгаҗ аның ерактан күр ү бәләкәй соры күзләре миңа яратып карый 6a^ara«“aP иде инде. Ләкин менә никтер сүз арасында аңа әнкәй үләр алдыннан әтидән безне казна йортына Убырга бирмәвен үтенде, казнада тәрбияләнүчеләр бик белемле булсалар да, минем өчен алар... ce ne sont pas des gens comme il faut1 дияргә кирәк таптым. Бу сүзләрне мин тотлыгыбрак әйттем, кызарганымны үзем үк сизеп тор¬ дым. Оперов миңа ләм-мим җавап кайтармады, әмма шуннан сок минем белок беренче булып исонлошмк тактасын сузмый, сөйләшми башлады; мин урыныма кереп утырганда, башын дәфтәрләре өстенә чалыш са лып шуларны караштыргандай кылана торган буль китте. Оперовның болай бер дә юктан суынуы мине бик гаҗәпләндерде. Тик pour un jeune homme de bonne maison2 казнадан ашаучы ниндидер студент Оперовка ялынып ятуны килештермичә, бүтән дәшмәдем аның суынуына эчтән сызсам да, түздем. Бервакыт мин аңардан алдарак килдем, студентлар яраткан пР°Фес' сорРлекциясе булганга гел йөрмәүчеләр дә «ыелган иде буш урын тапмагач, мин Оперов урынына утыр¬ дым, аннары дәфтәрләремне пюпитр өстенә куеп кори¬ дорга чыктым. Аудиториягә әйләнеп керсәм, ни КҮРИ“- минем дәфтәрләремне арткы өстәлгә күчереп куйганнар. Оперов үз урынында утыра. Мин, монда мин Дәфтәр¬ ләремне куйган идем, дигәч, Оперов кып-кызыл булды, миңа күтәрелеп карамый гына: — Мин берни белмим,—дип куйды. Кыюлык белән аны өркетергә уйлап, юри кызып КИТТСМI **- — Сезгә әйтәм ич, мин дәфтәрләремне монда куй¬ дым Бар да күреп тордылар,- дип өстәдем, як-ягыма карандым; тик шулай да, бу хәлне күбесе күзәтеп торса да җавап бирүчесе булмады. Оперов ачуланып урынында җайлабрак утырды да. миңа ризасызлык белдереп: 1 Рәтле кешеләр түгел. 2 Яхшы йорттан чыккан егет кешегә. 138 139
— Монда бит урынны сатып алмыйлар, алдан килгән кеше тота да утыра,— диде. Мин аңа: — Тәрбиясез икәнсез,—дидем. Оперов нидер мыгырдаган кебек булды: «Ә син аң¬ гыра малай»,— дип үк әйтте бугай, тик мин аның сүз¬ ләрен бөтенләй ишетмәдем, ишетсәм дә, ни файда соң? manants1 кебек сүгешергәме? (Мин бу manant сүзен бик яраттым, күп кенә буталчык мәсьәләләрдә җавапны шул сүздән таба идем.) Бәлки, тагы берәр сүз әйткән . булыр идем, тик шул вакыт ишек шап итеп ябылды зәңгәр фрак кигән профессор, кыштыр-кыштыр атлап’ кафедрага юнәлде. F ’ Шулай да, имтихан килеп җиткәч, миңа дәфтәрләр кирәк булгач. Оперов, әйткән сүзендә торып, миңа үзе¬ нең дәфтәрләрен тәкъдим итте, бергә кырды. әзерләнергә ча- XXXVII бүлек ХИСЛӘР Бу кышны мин хискә дем. Өч мәртәбә гашыйк че тапкыр Фрейтаг манежында аттаГңө- рүче гаҗәп юан бер ханымга гашыйк булдым, шуның аркасында һәр сишәмбе, һәр җомга саен — ул йөргән көннәрне —> аны күрергә манежга бара торган бу¬ лып киттем; ләкин ул күрмәгәе дип котым алынып, аңардан ерактарак, бер читтә туктый идем, ул үтәчәк җирдән бик тиз кача идем, минем якка ул күз ташлаганда, бер дә исем китмәгәндәй кыланып, читкә борыла идем, шунлыктан аның йөзен рәтләп күргәнем дә булма- та чибәр идеме инде ул, әллә юкмы —әле бик нык бирел- булдым. Берен- ды, чынлап Дә булса белмим. Дубков ул ханымны белә икән. Ул шулай бервакыт =ь,манТЖДа лак^лаР тоткан туннарга ышыклан^ fiïnCt ы күргәч һәм Дмитрийдан минем янып-көеп йөрүемне сорашып белгәч, мине шул амазонка белән 1 Мужиклар. 140 таныштырмакчы булды. Манеждан утка баскандай чы¬ гып йөгердем, Дубков аңа минем турыда әйткәндер, дигән фикердән генә дә бүтән анда аяк атламас бул¬ дым, хәтта лакейлар янына гына да бармадым, аны очратырмын, дип курыктым. Таныш түгел кызларга, аннан да бигрәк хатыннар гыйшкым төшкәндә, Сонечкага гашыйк булгандагыдан мең тапкыр ныграк ояла торган идем. Дөньяда иң ку- • рыкканым, мәгъшукам минем хисемне, минем дөньяд барлыгымны белер, дип курку иде. Ул, минем хисемне белсә, бик нык хурланыр, мине гомерендә гафу итмәс, дип уйладым. Әгәр әлеге амазонка минем лакейлар артына яшеренеп аңа карап торуымны күрсә, үзен урлап авылга китү, шунда аның белән ничек итеп яшәү, аны нишләтү турында хыяллануымны сизенсә, бәлкем, чын¬ нан да хурланмый калмас иде. Ә менә ул мине белеп тә, минем нәрсәләр уйлаганымны белә алмаячагы башыма килмәде, югыйсә аның белән болай гына танышудан бернинди зарар булмас иде. Икенче тапкыр — Сонечканы сеңелем бүлмәсендә күреп, шуңа гашыйк булдым. Теге чактагы мәхәббәтем инде әллә кайчан сүрелгән иде, ә менә Любочка миңа Сонечканың шигырь дәфтәрен биргәч,— анда Лермонт в «Демон»ының артык хисле урыннары кызыл кара белән астына сызылган, бит араларына чәчкәләр салынган иде — шул чак Сонечкага өченче мәртәбә гашыйк бул¬ дым. Үткән ел Володя сөйгән кызының букчасын үпкәне исемә килеп төште дә, мин дә шулай эшләргә ниятләдем. Кичен бүлмәмдә ялгызым калгач, чәчкәгә карап хыял¬ ланып, аны иренемә тидергән идем, чынлап та ничектер күңелләрем нечкәреп киткән сыман тоелды, Сонечкага яңадан гыйшкым төште, һич югында ике-өч көч шулай ДИПӨченчеМтапкыр шушы кышны гына Володя^ мәгъшу¬ касына гашыйк булдым,— ул кыз безгә килеп иөри иде. Әле хәзер уйлап карыйм да, аның бер дә кызыгырлык җире, гадәттә мине кызыктырган чибәрлек аңарда бө¬ тенләй юк иде бит, дигән фикергә киләм. Ул Мәскәүдә бер акыллы һәм укымышлы ханымның кызы булып, кечерәк кенә, ябык кына иде, сары чәчен инглиз туташ¬ лары шикелле көдрәләндереп йөри иде. Бар кеше дә. -кызы әнисеннән дә акыллырак, гыйлемлерәк, дип сөили иде; тик мин бу хакта һичбер төрле сүз әйтә алмыйм, 141
■чөнки аның әнә шул акыллы, гыйлемле ' булуыннан шүрләп,„ бары бер мәртәбә, анда да әле курка-курка гына сөйләштем. Ләкин Володяның мөкиббән китүе (ул моны теләсә кем алдында оялмыйча әйтә торган иде) миңа да тәэсир итми калмады, шуңа күрә мин бик нык гашыйк булдым. Агалы-энеле икең бер кызыйга гыйшык тоту Володяга ошап бетмәс дип уйлап, үземнең мәхәб- әтемне абыйга сиздермәдем. Бу хистә миңа иң ошаган нәрсә, киресенчә безнең мәхәббәтебез саф, һәм икебез ер гүзәлне сөйсәк тә, дус булып калырбыз, әгәр кирәк була икән, бер-беребезгә җаныбызны фида кылырбыз, дип уйлау булды. Хәер, җанын фида кылу турында Володя башкачарак фикер йөртә иде бугай, чөнки ул кызны ихлас күңелдән сөя һәм шул кызга өйләнергә йөргән чын дипломатны акылга өйрәтергә һәм дуэльгә чакырырга да теләгән иде. Миңа калса, үземнең хисем¬ не корбан итәсем генә килеп тордым. Бәлкем, бу минем өчен бик җиңел булгандыр, чөнки ул кыз белән мин гомеремдә бер тапкыр — анда да әле фәнни музыканың дәрәҗәсе турында гына бик купшы сөйләшеп алдым мәхәббәтем, ничек кенә тырышсам да, икенче атнада ук сүрелде. м XXXVIII бүлек ЮГАРЫ КАТЛАУ Университетка кергән чагымда, абыйдан күрмәкче, мин дә рәхәтләнеп бер югары катлау арасында күңел ачып йөрермен, ичмасам, дип хыял¬ ланган идем,— бу кышны күңел ачу¬ лардан гел өмет өздем. Володя бик күп танцевать итте, папа да яшь бикә¬ чен ияртеп балдан балга йөрде; мине әллә артык сабыйга санадылар, әллә инде ләззәтләнергә сәләтсез таптылар, тик берсе дә бал була торган өйләргә алып барып таныштырмады. Дмитрий¬ дан бернәрсә яшермәскә вәгъдә итсәм дә, балга йөрисем килгәнне, мине онытканнарын, философ дип кенә кара¬ ганнарын аңа да әйтмәдем. Беркая алып бармагач булырсың философ! и Кышын княгиня Корнаковаларда да кичә будды, г Княгиня безнең барыбызны да, шул исәптән мине д , "үзе килеп чакырды Шулай итеп, мин беренче мәртәбә балга барасы кеше! Китәр вакыт якынлашкач, Волод . минем бүлмәгә килеп керде дә минем ничек■ киенгәнем- L не күрергә теләвен белдерде. Аның бу теләге ми Утырды. Мин, матур итеп «йену бик оят парса, аны кешеР күзеннән яшерергә кирәк, дип уйлый1 идем, у . I киресенчә, моңа табигый һәм кирәкле шәй итеп[ карын i иде, миңа ачыктан-ачык: оятка калырсың дип курк , I диде. Ул миңа лаклы итек кияргә кушты, мин замша Г перчатка кия башлагач, чәчләре үрә торды, сәгатемн [ ничектер кызык иттереп тактырды, аннары кУзнецк мостка парикмахерга алып китте. Минем чәчне көдрә¬ ләттеләр. Володя, читкәрәк китеп, миңа еРа™ I — Менә хәзер әйбәт булды,—диде ул. Аннары па рикмахерга карап: — аның бу түбә чәчен яткырып бул- „ МЫЙМЫНИ СОҢ? — ДИП куйды. _ гриа СЫ- Тик М-г Charles сагызлы майны нихәтле генә сы ламасын, минем түбә чәчем эшләпә киюгә яңадан тыр¬ пайлы Гомумән, чәч көдрәләткәннән соң, мин үземә тагы да ямьсезрәк күрендем. Бернәрсәгә исем китмәгән¬ дәй кылансам гына, адәм чырае керәдер төсле ид • h Володя да нәкъ шулай уйлый иде бугай, чәчем Г тузгытып җибәрергә кушты, инде шуннан соң да рәткә ' кермәгәч, Корнаковаларга барып җиткәнче дәшмәд , чырае караңгы иде. . Володя белән булгач, Корнаковаларга мин бик кыю барып кердем; тик инде танцевать итәр өчен генә килгән ‘ булсам да, княгиня чакыргач, танцевать итә белмим, дидем һәм никтер югалып калдым, шуннан инде ят кешеләр арасында басып торган килеш, гадәтемчә, оялганнан-ояла бардым, үземдә шунь! җиңәр көч[ тап¬ мадым. Кичә беткәнче дәшми-тынмыи бер урында басып Т0РМузыкантлар вальс уйнаганда, бер княжна яныма Г килде дә бөтен гаиләләренә хас рәсми ягымлылык белән нишләп танецка чыкмавымны сорады. Әле дә хәтеремдә, мин коелдым да төштем, ләкин шул ук вакытта йөземә иоексездән канәгатьләнү билгесе чыкты, кереш җөмлә¬ ләр кыстыргалап, иң купшы француз телендә әллә нинди тузга язмаган сүзләр сөйләргә керештем — ул сүзләрдән әле хәзер дә, уннарча ел үткәч тә оялам. Күрәсең, миңа 142 143
музыка бик нык тәэсир иткәндер һәм нервларымны кузгаткандыр, ә инде бик үк аңлашылып җитмәгән сүз¬ ләремне басып киткәндер. Мин югары катлау турында, ир-атның һәм хатын-кызның рухи бушлыгы турында ни¬ дер сайрадым, ниһаять, очына чыга алмастай катлаулы бер җөмләгә кереп баттым. Шуны сизеп, сүземне әйтеп бетермичә, туктап калдым. Хәтта княжна булып княжна да уңайсызланды, миңа үпкәле караш ташлады. Мин елмайдым. Шундый авыр бер минутта Дубковны ияртеп Володя килеп туктады: минем кызып-кызып сөйләшкәнемне күреп, танцевать итә белмәвенең үчен сүздә ничек кайтара икән бу, дип кызыксынып килүе булгандыр, мөгаен. Княжнаның кур¬ кынган чыраен, минем авыз ерып тузга язмаган сүз сөйләвемне күреп алгач, ул кызарынып читкә борылды. Княжна да урыныннан торды һәм минем яннан китеп барды. Мин аның саен елмайган булдым, ләкин бу ми¬ нутта үземнең ахмак икәнемне белүдән шулхәтле газап чиктем, җир ярылса, җир тишегенә керер идем; хәлемне аз-маз җиңеләйтер өчен, ни булса да әйтәсем, кымшана¬ сым килде. Дубковка якынрак бардым да: «Сез тегенең белән ничә вальс биедегез?» — дип сорадым. Мин моны уинап-көлеп әйткәндәй генә булдым, ләкин чынында исә Дубковтан — Ярда обедта чакны үзем «молчать!»дип кычкырган Дубковтан — ярдәм сорап ялвардым. Дуб¬ ков ишетмәмешкә салышты һәм икенче якка борылды. Мин Володяга таба атладым, шаяртып әйткән сыман кыланып: «Ну, Володя, син тәмам алҗыгансыңдыр инде.» дидем. Тик Володя: «Икәү генә чагында син бер дә болай сөйләшмисең»,— дип әйтергә теләгәндәй карап алды да бер читкә китте: бәйләнмәгәе дип курык¬ кандыр, ахры. „ «Я раббем, туган абыем да ташлап китә»,—дип уйлап куйдым мин. Шулай була торып та, балны ташлап кайтып китәр¬ гә көчем җитмәде. Кичә беткәнче, дәшми-тынмый, бас¬ кан урынымда тордым, бары тик бөтен кеше китәргә җыенып алгы бүлмәгә тулгач, лакей шинелемне аркама япкач кына (шул чакны эшләпәм сикереп төшә язды) КҮ3„ яше аралаш әрнеп бер көлдем дә берәүгә дә- ата¬ мыйча гына сөйләнеп куйдым: «Comme c’est gracieux» *. Нинди нәзакәтлелек. XXXIX бүлек ТИПТЕРҮ ише килде-китте Моңарчы Дмитрий аркасында студентлар бик яратып оештыра торган типтерүләргә катнашмый килгән булсам да, бу кышны миңа шундый кичәләрнең берсендә кат¬ нашырга туры килде, һәм мин аның әллә ни кызыгын тапмадым. Менә ул ничек булды. Ел башында бер¬ вакыт лекциядә барон 3.— искит¬ кеч матур, җитди чырайлы, аксыл сары чәчле, озын буйлы егет —• безнең барыбызны да дуслык кичә¬ сенә чакырды. Барыбызны да ди¬ гәнем — безнең курстагы беркадәр comme il faut егетләрне инде, болар арасында Грап, Семенов, Оперов әфәнделәр юк иде, әлбәттә. Минем бе¬ ренче курс студентлары белән типтерергә җыенуымны күргәч, Володя авызын ерып куйды; ләкин мин, әле моңа кадәр үзем белмәгән нәрсә булгач, ул күңел ачуга дөньяда бер нәрсә итеп карадым һәм, бик нык ләззәт¬ ләнергә уйлап, нәкъ билгеләгән вакытта, сәгать сигездә барон 3.ларга барып кердем. Барон 3. ак жилет кигән, сюртугын җилбәгә җибәр¬ гән, кечерәк кенә өйнең ялт иткән залында һәм кунак бүлмәсендә кунакларны каршы ала: бу өйдә аның әти¬ ләре яши икән, алар тантаналы кичә хакына бүлмәләрен бүген аңа калдырганнар икән. Коридорга төрле бүлмә¬ ләрдән башларын тыгып та, бөтенләй чыгып та күпне белергә яратучан горничныйлар карап торалар, буфетта бер ханымның күлмәге күзгә чалынып үтте, мин аны баронессадыр дип уйладым. Кунаклар бер егермеләп кеше һәм бар да студентлар иде, тик Ивинга ияреп кил¬ гән Фрост белән штатский кием кигән озын буйлы, кып- кызыл чырайлы бер әфәнде генә читтән иде. Ул әфәнде мәҗлесне алып барды, аны һәммәсенә дә баронның кар¬ дәше, элеккеге Дерпт студенты дип таныштырдылар. Бүлмәләрнең артык якты булуы, артык гади җыешты¬ рылган булуы башта һәркемнең күңелен суытты, шуңа 145 144
күрә яшьләр ирекле-ирексез стена буена елыштылар; бары берничә кыю егет кенә тартынмады, Дерпт студен¬ ты да шулар арасында булды; ул жилет төймәләрен ычкындырып җибәргән дә гүя бер үк вакытта һәрбер бүлмәдә, һәрбер почмакта булырга өлгерә, яңгыравык һәм күңелле тавышы бүлмәне тутырып тора кебек иде. Иптәшләр исә күбрәк дәшми-тынмый тордылар, сөйләш¬ кәндә дә профессорлар, төрле фәннәр, имтиханнар, гомумән җитди, эчпошыргыч нәрсәләр турында сөйләш¬ теләр. һәркем буфет ишегенә карап-карап ала, кычкы¬ рып әйтүче булмаса да, чырайларыннан: «Соң, башла¬ сак та ярар иде инде»,— дигән сүзләрне укуы авыр тү¬ гел иде. Башларга яраганын мин дә тойдым, башланган¬ ны борчылып һәм куанып көттем. Лакейлар кунакларга чәй таратып чыктылар. Чәй эчелгәч, Дерпт студенты Фросттан русчалатып: — Фрост, көйгән әзерли беләсеңме? —-дип сорап куйды. Фрост, балтырын калтыратып: O ja!1—-дип җавап кайтарды, әмма Дерпт сту¬ денты яңадан русчалатып: — Син шуңа тотын инде,— диде. Дерпт универси¬ тетында бергә укыган иптәшләр бер-берсенә «син» дип дәшәләр икән. Шуннан соң Фрост, калын балтырлы кәкре аякларын эре-эре алдырып, буфет белән ике арада ашык-пошык йөри башлады. Озак та үтмәде, өстәлгә олы бер аш та¬ багы менеп утырды, аның өстенә студентларның өч шпагасын чалыштырып ун кадаклы башлы шикәр куел¬ ды. Бу вакыт барон 3. кунак бүлмәсенә җыелган иптәш¬ ләр арасында бер үк сүзләрне кабатлап йөрде: «Әфән¬ деләр, әйдәгез, бергә-бергә, студентларча, брудершафт2 эчәбез, юкса, хурлык бит, курсыбызда бер иптәшлек дигән нәрсә юк. Чишегез соң төймәләрегезне, яисә әнә аның шикелле бөтенләй салып ташлагыз». Чыннан да, Дерпт студенты сюртугын салып ташлаган, ап-ак күл¬ мәгенең җиңнәрен ак терсәкләренә кадәр сызганын, аякларын аерып баскан көе, аш табагындагы ромны ка¬ бызып маташа иде. 1 Әйе! 2 Дуслык хөрмәтенә. (Брудершафт эчкән кешеләр үзара «син» дип сөйләшәләр.) 146
— Әфәнделәр! Сүндерегез шәмнәрне,— дип кычкыр¬ ды кинәт Дерпт студенты. Тавышы шундый каты чыкты, барыбыз бергә кычкырган булсак та, алай чыкмас иде. һәммәбез дә сихерләнеп аш табагына һәм Дерпт сту¬ дентының ак күлмәгенә карап тордык, тантаналы минут- . ның башланганын һәркем тойды. Дерпт студенты яңадан: — Lôschen Sie die Lichter aus, Frost ’,— дип кычкыр¬ ды. Бу юлы инде ул немецчалатып җибәрде, күрәсең, артык кызып киткәндер. Фрост белән бергә без дә шәм¬ нәрне сүндерергә ташландык. Бүлмә караңгыланып кит¬ те, зәңгәрсу ялкын ак күлмәк җиңе белән шпагалар очында башлы шикәр тотып торучы кулларны гына яктыртты. Дерпт студентының нечкә тавышына бүлмә¬ нең һәр почмагындагы көлешү, сөйләшү дә килеп өстәл¬ де. Күпләр сюртукларын салдылар (сюртук астыннан чиста, нәфис күлмәк киеп килгән егетләр аеруча рәхәт¬ ләнеп салдылар). Мин дә өстемнән салдым һәм инде башланганын төшендем. Хәзергә әле әйтерлек кызык юк иде, шулай да мин, шушы әзерләнеп яткан эчемлек¬ не берәр стакан эчеп җибәргәч, бар да рәтләнер, дип уйладым. Эчемлек өлгерде. Дерпт студенты, өстәлгә агыза-агы- за, стаканнарга көйгән сальип чыкты, аннары: «Ну, әфән¬ деләр, хәзер әйдәгез»,— дип кычкырды. Безнең һәрбере- без туп-тулы, кулга ябыша торган стаканны алгач, Дерпт студенты белән Фрост немецча җыр башлап җибәрде¬ ләр (ул җырда Юхе! дигән өндәү сүзе бик еш кабат¬ лана иде). Аларга кушылып, без дә кирле-мырлы җыр¬ лый башладык, чәкешергә, нидер кычкырырга, көйгәнне мактарга, бу татлы, усал ширбәтне үзара куллар алы¬ шып та, болай гына да эчәргә тотындык. Шуннан да артык көтәсе әйбер калмаган иде, кичә тәмам кызып җитте. Мин ул көйгәнне бер стакан тутырып эчеп җи¬ бәрдем, икенчесен салдылар, чигәмдә кан тамыры бик нык тибә, ул миңа карасу кызыл булып күренә, тирә- ягымда бар кеше көлә, шау-гөр килә иде, шулай була торып та, күңелле булмау гына түгел, бәлки, киресенчә, миңа да, башкаларга да биредә бик күңелсез, тик без барыбыз да нишләптер кәефебез күтәрелгәндәй кыла¬ 1 Фрост, сүндерегез шэмнәрне1 148 набыз гына, дип уйладым. К-ыланмаса, шул Дерпт сту¬ денты гына кыланмый булыр; аның чырае кызарганнан.- кызара бара, өлгермәгән җире юк, буш стаканнарны тутыра тора, өстәлгә дә һаман ныграк агыза, хәзер инде өстәл өстендә татлы ширбәт күле хасил булып, куйган бер әйбер ябыша иде. Нәрсә алдан, нәрсә ахырдан булгандыр инде, хәтерләмим, тик ул кичне мин Фрост белән Дерпт студентын үл^п яраттым, немецча җыр өйрәндем, аларның икесен дә татлы иреннәреннән үп¬ тем; шунысы да хәтеремдә: ул кичне мин Дерпт сту¬ дентын дошман да күрдем, чак кына урындык белән башына тондырмый калдым; нәкъ теге вакытта Ярдагы кебек, бөтен буыннарымның бушап калганын хәтерлим, бу кич башымның әйләнүенә һәм әрнүенә чыдап торыр¬ лык түгел иде, шул минутта ук егылырмын да үләрмен, дип котларым алынды; тагы шунысы исемдә, без нишләптер барыбыз да идәнгә утырып, кулларыбызны ишкәк ишкән сыман болгап, «Идел-ана буйлап түбәнгә» дигән җырны җырладык, бу вакыт мин, болар нәрсәгә кирәк инде, дип уйладым; хәтеремдә әле, идәнгә яткан килеш, чегәнчә, аяк белән көрәштем, кайсыныңдыр муенын авырттырдым һәм, ул исерек булмаса, бер дә алай килеп чыкмас иде, дип уйлап алдым; аннары шул да исемдә, нидер ашадык, ниндидер икенче бер эчемлек эчтек, мин ишек алдына һава алырга чыктым, башым туңды; өйгә кайтып киткәндә, күзгә төртсәң күренмәс¬ лек караңгы икәнен, пролетканың басмасы чалышай¬ ганын, шомарганын, Кузьманың тәмам хәлсезләнеп чай¬ калып торганын, шуңа күрә аңарга тотынып булмаганын шәйләп алдым; аннары болардан тыш янә бер нәрсә хәтердә калган: кичәнең башыннан ахырына кадәр кәе¬ фем бик нык күтәрелгәндәй, бик күп эчәргә яраткандай, исерергә бөтенләй уйлап та карамагандай кыланып бик зур ахмаклык эшләвемне, бүтәннәрнең дә шундый ук ахмаклык эшләүләрен бертуктаусыз күреп тордым. Аерым алганда, һәррем үзен, минем кебек үк, күңелсез хис итәдер, тик бер аңа гына шулай күңелсездер дип, бүтәннәрнең кәефен кырмас өчен генә кәефле булып кыланадыр төсле тоелды миңа; шул ук вакытта — әйтүе дә сәер — аш табагына унар сумлык өч шешә шампан¬ ский, дүртәр сумнан ун шешә ром, ягъни ашамлыкны санамаганда да барлыгы җитмеш сумлык эчемлек са¬ лынган булуы гына да мине кәефем күтәрелгән булып 10 В-356 149
кыланырга мәҗбүр итте. Мин моны чынлап та шулай Пип тора идем.инде, ләкин барон З.да кунакта булу¬ чыларның икенче көнне, нишләгәннәрен телгә алырга оялмау гына түгел, бәлки анда нишләгәннәрен башка¬ лар ишетсен дип юри кычкырып сөйләүләрен күргәч, аптырап киттем. Алар: менә ичмасам типтердек, Дерпт егетләре шәп типтерәләр дә соң, кичәдә егерме кешегә кырык шешә ром эчелде, егетләрнең күбесе өстәл астына тәгәрәде, дип сөйләделәр. Нәрсә дип алай сөйләгәннәр¬ дер дә, нәрсә дип шулхәтле шыксыз ялганлаганнардыр инде « шуны һич аңлый алмадым. XL бүлек НЕХЛЮДОВЛАР БЕЛӘН БУЛГАН ДУСЛЫК Бу кышны мин үзебезгә көн саен диярлек килеп йөр¬ гән Дмитрий белән генә түгел, аның бөтен туганнары белән дә дуслаша башладым. Нехлюдовлар Дмитрий¬ ның әнисе, тутасы һәм сеңеле- се —- һәр кичне өйдә уздыра¬ лар иде, шуңа күрә княгиня кичләрен үз өенә, аныңча әйт¬ кәндә, кичнең-кич буе карта¬ сыз, танцысыз уздыра ала торган ирләр, яшьләр җыел¬ ганны ярата иде. Андый ирләр бик күп түгел иде бугай, чөнки бармый калган көнем сирәк булса да, алар- да әллә нигә бер генә кунакка тап булгаладым. Мин бу гаиләдәге кешеләргә, аларның кәефләре төрлесенеке төрлечә булуга ияләшеп беттем, аларның үзара нинди¬ рәк мөнәсәбәттә икәнлекләренә тәма\1 төшендем, бүл¬ мәләренә, өй җиһазларына ияләштем, кунаклар югында үземне гаять иркен тоттым, бүлмәдә Варенька белән икәүдән-икәү калган чакларда гына бераз тартындым. Баштарак мин аны, артык матур кыз булмаганга, мине үзенә гашыйк итәсе килә, дип уйлаган идем. Тик тора- бара оялмый башладым. Ул үзен, бик табигый тота иде, әллә минем белән, әллә абыйсы, әллә Любовь Сер- геевна белән сөйләшәме -= аның өчен барыбер иде ши¬ келле, шуңа күрә мин аның белән бергә булуның үзем өчен бик рәхәт икәнён бер дә яшерми башладым. Аны белә башлаганнан бирле миңа ул көне-көне белән; бик ямьсез, көне-көне белән ярыйсы гына кыз булып'күрен¬ де, ләкин, аңа гашыйкмы мин, юкмы дип, бер генә тап¬ кыр да сораганым булмады. Ара-тирә Вареньканың үзе белән сөйләшкәләсәм дә күп вакытта мин аның беләң Любовь Сергеевнага яисә Дмитрийга карап сөйләш¬ тем— болай сөйләшү миңа ошый төште. Аның алдыйда, сөйләшү, аның җырлаганың тыңлау, гомумән, үзем- белән бер бүлмәдә аның да булуын тоеп тору миңа әйтеп бетергесез рәхәт иде; әмма киләчәктә без Варенька белән нинди мөнәсәбәттә булырбыз, дигән уй да шулай ук, дустым минем сеңелемә гашыйк була калса, үземне фида кылу турындагы фикер дә минем башка бик сирәк килә торган булып китте. Килгән очракта да, бүгенге¬ дән канәгать калып, киләчәк турындагы уйларйы ниш¬ ләптер читкә кудым. < Î Шулай дуслаша торып та, мин әле һаман Нехлю-' довларның барчасыннан, бигрәк тә Варенькадан үзем¬ нең чын хисләремне, күңелем нәрсәгә тартылганын яше¬ рүне изге бурычым санадым, үземне бөтенләй икенче,’ хәтта, дөньяда булмый торган кеше итеп күрсәтәсем килде. Берәр нәрсәне күңелемә ошаган итеп күрсәтергә уйлаганда, хискә бирелүчән булып күренергә тырыш¬ тым, ах-вах килдем, хискә бирелгән кешеләрчә кулла¬ рымны шапылдаттым, шул ук вакытта үзем күргән яисә' бүтәннәр шаккатыргыч нәрсәләргә бер дә исем китмәгән сыман кыландым. Кешедән көлүче, бернәрсә алдында да баш имәүче бер явыз, әмма дөньяны күзәтергә яра¬ тучы адәм булып күренергә тырыштым, һәр эшемдә; тапкыр, көнкүрештә тел-теш тидермәслек кеше булып, шул ук вакытта бөтен материаль нәрсәне дошман күр-: гәндәй кыландым. Бер дә курыкмый әйтә алам: чынбар¬ лыкта мин, кыланышымнан килеп чыккан сәер бәндәгә караганда, әйтеп бетергесез яхшырак идем. Нехлюдовлар мине әнә шул сәер килеш тә яратты¬ лар, бәхеткә каршы, кылануларыма ышанып җитмәде¬ ләр, ахры. Бары Любовь Сергеевна гына мине дөньяда- бер эгоист, динсез һәм кешедән көлүче дип атады. Ул мине бик үк өнәп бетермәде кебек: еш кына бәхәскә' 150 151
керде, ачуланды, өзек-тәтек бәйләнешсез сүзләр атты, Дмитрий аның белән һаман да шул сәер мөнәсәбәттә (бу инде коры дуслык кына түгел иде) кала бирде: аны берәү дә аңламый, ул миңа бик күп изгелек итте, дип сөйләнде. Бу мөнәсәбәтне күреп аның әниләре әле дә булса рәнҗиләр иде. Бервакытны Варенька, безнең барыбызга да сәер тоелган бу якынлык турында икәү сөйләшеп утырганда болай аңлатты: Дмитрий горур, чамасыз горур кеше,—диде.— Шундый акыл иясе була торып та, мактаганны, таң калганны ярата, һәр эштә беренче буласы килә. Безнең түти чамасыз беркатлы кеш'е, Дмитрийны шаккатып мактый, соклануын аңардан яшерә белми. Шуңа күрә менә ул аңа тәлинкә тоткан булып чыга, ул юри түгел, чын күңелдән шулай кирәк дип таба, ләкин барыбер тәлинкә тоту ич инде. Вараньканың менә шушы сүзләре хәтеремә сеңеп калды, соңыннан, аның бу сүзләрен тикшереп карагач, Варенька гаҗәп акыллы кыз икән, дигән уйга килдем, шуның нәтиҗәсендә аның дәрәҗәсен бик рәхәтләнеп тагы да күтәрә төштем. Аңардагы акыл һәм башка мо¬ раль сыйфатларны күргән саен, үз алдымда аның дәрә¬ җәсен рәхәтләнеп күтәрә бардым, ләкин моны бик сак¬ лык белән генә эшләдем, һич тә чиктән ашып китмәдем, бер дә шаккатмадым. Әйтик, сеңелкәше турында бер иренмичә* сөйләүче Софья Ивановна миңа мондый бер хәлне сөйләп бирде: бәләкәйрәк чагында, моннан дүрт- биш ел элек, Варенька, авылга кайткач, рөхсәтсез-нисез бөтен күлмәкләрен, бөтен башмакларын крестьян кыз¬ ларына өләшкән,— аларны соңыннан кычкыртып кире алырга туры килгән. Софья Ивановна моны сөйләгән чагында әле мин моны Вареньканың дәрәҗәсен күтә¬ рерлек* нәрсә дип тапмадым, хәтта эчемнән генә әле аның әйбер кадерен белмәвеннән көлеп тә алдым. Нехлюдовларга ара-тирә кунакдар, шулар арасында Дубков белән Володя да килгәлиләр иде, андый вакыт¬ ларда мин үз кетйечә, бер дә сөйләшми, башкалар сөй¬ ләгәнне тыңлап кына утыра идем. Алар сөйләгәннән бер дә кызык тапмыйча эчемнән генә: ничек инде шундый акыллы, тапкыр хатын княгиня һәм аның логик фикерле бөтен гаиләсе шул мәгънәсез сүзләрне тыңлап утыра йа, ничек шуларга җавап бирә, дип гаҗәпләнә торган 152 ' - • % ■ идем. Әгәр ул чагында алар сөйләгәнне үзем сөйләгән I сүзләр белән чагыштырып карау дигән нәрсә башыма I килсә, мине, ихтимал, берни дә гаҗәпләндермәгән булыр г иде. Әгәр инде үзебезнең өйдәгеләрнең дә — Авдотья Васильевнаның, Любочка белән Катеньканың ■ ■ бүтән¬ нәр шикелле үк кешеләр икәненә, бер дә ким җирләре юк икәненә ышана алган булсам, аннары аларның кара I* төнгә кадәр, кү-ңелле елмая-елмая, ниләр сөйләп утыр¬ ганын исемә төшерсәм, княгиняларга тагы да кимрәк гаҗәпсенер идем; соң.бит Дубков бездә көн саен дияр¬ лек берәр нәрсәгә бәйләнә дә хискә бирелеп шигырь укый: «Au banquet de la vie, infortune convive...» яисә «Демон»нан өзекләр укый, гомумән, алар* сәгатьләр буе бертуктаусыз җыен тузга язмаганны сөйләп, шуннан тәм табалар иде. Билгеле, кунаклар барында' Варенька миңа үзем генә гбулгандагыга караганда азрак игътибар итә, һәм шуңа күрә мин тыңларга яраткан нәрсәләрнең берсе дә« китап уку да', фортепьяно уйнау да—булмый кала I иде. Кунаклар белән сөйләшкәндә, ул минем күңелгә иң ошаган гүзәллеген —тыныч фикер йөртү сәләтен һәм самимилеген җуя торган иде. Хәтеремдә әле: аның Володя белән театр турында, һавалар торышы турында сөйләшеп утыруы миңа ничектер гаҗәп тоелды. Володя- ның дөньяда иң яратмаганы төче телләнү иде. Варенька да, эшем кешеседәй, һавалар торышы һәм шуның ише башка нәрсәләр турында сөйләшүчеләрне сөеп бетерми иде,— нишләп соң алайса, бергә туры килделәрме, җыен юк-бар нәрсәләр турында сөйлиләр дә җитмәсә әле та- 1гын бер-берсе өчен кызаргандай булып кыланалар? Нишләп? Андый сөйләшүдән соң мин һәрвакыт эчтән & генә Варенькага ачу саклап йөрим, икенче көннё үк ■ кичәге кунаклардан көлгән булам, ә үзем Нехлюдовлар- ! да бер ялгызым булудан тагы да ныграк ләззәтләнәм. I Ничек кенә булмасын, Дмитрий белән икәүдән-икәү I калуга караганда, аларның кунак бүлмәләрендә утыру- V. дан күбрәк тәм таба башладым. й 1 «Дөнья дигән мәҗлестә ул да утырдаш...» . - ... Г ■ у V ■ ' 153
XLI бүлек НЕХЛЮДОВ БЕЛӘН ИКЕ АРАДАГЫ ДУСЛЫК Нәкъ менә шул чакларда Дмитрий белән минем арадагы дуслык кыл өстендә генә калды. Мин инде аңа әллә кайчаннан бирле тәнкыйть күз- легеннән карый башлаган идем, ким- челекләрен дә таптым; ә яшьлекнең Ж 1 Y беренче елларында без шашып кына и Ж ярата алабыз, шулай булгач, бер кңм- й /В*. V челексез кешеләрне генә яратабыз. \ \ Тора-бара шашыну бераз кими төш- I / \ \ кәч> аный сөреме аша акыл ирекле- ирексез нур сибә башлагач, үзебез сөеп йөргән кешене ничек булса шу¬ лай, аның яхшы ягын да, начар ягын да бергә күрә башлыйбыз, һәм шунда инде начар як¬ лар, тагы да кабара төшеп, көтелмәгән нәрсә булып күзгә ташланалар, яңа нәрсәгә омтылу һәм, икенче бер кешедә камиллекне очратырмын әле, дип өметләнү бу хисләрне суытып кына калмыйлар, бәлки моңарчы ша¬ шып яраткан кешебезгә карата нәфрәт тудыралар, менә шул чак без, элек яраткан кешебезне ташлап, берәр яңасын, камилрәген эзләргә керешәбез. Кайда ул дус¬ тыңны кызгану! Кызганып тормыйбыз. Әгә<р дә Дмитрий¬ га карата мин шулай эшләмәгәнмен икән, моңа бары аның күңел белән яратудан битәр акыл белән, педант¬ ларча яратуы гына комачаулагандыр,— монысына инде хыянәт итәргә намусым җитмәде. Ул гына да түгел, безнең бер-беребездән эч серен яшермәскә сүз куешкан булуыбыз да моңа ирек бирмәде. Без, аерылышып, бер¬ беребезгә ышанып сөйләгән, искә алуы да оят булган эч серләребезне шул көе кешедә калдырудан курыктык. Хәер, безнең эчкерсез булу дигән нәрсәбез әллә, кайчан¬ нан бирле бозылып килә иде бугай, хәзер инде ул без¬ нең арада сәер мөгамәлә китереп чыгара иде. Бу кышны мин килгән саен диярлек Дмитрий янын¬ да аның белән бергә укучы, бергә әзерләнүче Безобедов дигән студентны очрата идем. Безобедов буйга бәләкәй, ябык гәүдәле, шадра битле, сипкел баскан нәни куллы, тузган озын җирән чәчле бер йолкыш булып, кайчан карасаң да шапшак, тетелеп беткән киемле бер надан студент иде. Дмитрийның аңа булган мөнәсәбәте, Любовь Сергеевнага булган мөгамәләсе шикелле үк, һич аңларлык түгел иде. Күрер күзгә Безобедов универ¬ ситетта иң ябага студент иде, һәм фәкать шуңа күрә генә Дмитрий аны бөтен иптәшләреннән артык күргән¬ дер, башкаларга үч итү йөзеннән аның белән дуслашып киткәндер, һәрхәлдә, ул студент белән булган бөтен мөгамәләсеннән, үз-үзен тотышыннан: «Миңа сезнең кем булуыгыз барыбер; мин менә аны да яратам, димәк, ул да матур»,— дигәндәй горурлык, масаю сизелә иде. Мин, ничек ул шулай һәрвакыт үз җанын үзе коя ала икән дә, ничек мескен Безобедов шундый кыен хәл¬ гә түзеп тора икән, дип хәйран каладыр идем. Миңа аларның дуслыгы бер тамчы да ошамады. Бермәлне шулай кич белән, вакытны княгиняның кунак бүлмәсендә сөйләшеп, Вареньканың укыганын яки җырлаганын тыңлап үткәрергә уйлап, Дмитрийлар¬ га килдем. Ләкин өстә Безобедов утыра иде. Дмитрий миңа кырыс кына: Күреп торасың ич, кунагым бар, аны ташлап,, мин ничек аска төшим,—диде. Бераздан:—Белмим, анда ни кызык табасыңдыр? Биредә генә сөйләшеп утырсак, кай җире ярамаган? — дип куйды. 1 Ике-өч сәгать буе Безобедов янында утыру минем күңелгә бик үк ятып бетмәсә дә, кунак бүлмәсенә бер¬ үзем төшәргә яхшысынмадым. Дустымның бу сәерлеге¬ нә эчтән сызып, дуга табанлы креслога барып утырдым да дәшми-тынмый гына тирбәлә башладым. Кунак бүл¬ мәсендә булудан мәхрүм иткәннәре өчен, Дмитрий белән Безобедовка бик нык гарьләндем; бу Безобедовы кайчан олагыр икән инде дип, сөйләгәннәренә колак салып, икесенә дә ачуым килеп утырдым. Лакей чәй китергәч, Дмитрийга кырык кат кыстарга туры килде, чөнки базымсыз кунак беренче-икенче стаканнарны эч¬ кәндә: «Үзегез эчәр идегез»,— дип, кыстатып утыруны тиеш санады. «Бик күңелле кунак! Утыр инде шуның белән!» — дип уйладым мин. Дмитрий, үзен мәҗбүр итеп булса да, кунагы белән сүзне өзмәде, берничә тап¬ кыр мине дә әңгәмәгә тартмакчы булып караган иде дә, файда чыкмады. Мин чытык йөз белән, ләм-мим дәш¬ мичә утырдым. 154
Кресломда салмак кына тирбәнгән көйгә, эчемнән генә Дмитрийга: «Миңа ямансу икәнне берәү дә сизә күрмәсен дип елмайган булып кыланасы юк сиңа»,—< дидем. Миндә үземнең дустыма карата акрынлап дош¬ манлык уяна барды, шул бераз күңелне юатты. «Менә ахмак,— дип уйладым мин аның турында:—сөекле ту¬ ганнары белән кичне күңелле уздыра ала иде бит инде югыйсә, кара син, шул хайван белән утыра бит; хәзер инде вакыт үтеп бара, кунак бүлмәсенә төшәргә соңга калырбыз»,— дип уйлап, кресло кырыеннан дустыма күз салдым. Аның утыру кыяфәте дә, кулы да, муены да, бигрәк тә баш арты белән тезләре миңа хәйран да җирәнгеч булып күренде, һәм ул минутта аңа берәр бик зур зарар китерәсем килде. Менә бер заман Безобедов урыныннан кузгалды, ләкин Дмитрийның шундый кадерле кунакны тиз генә җибәрәсе килмәде; ул аны кунып китәргә кыстады. Әле ярый Безобедов, риза булмыйча, кайтып китте. Аны озаткач, Дмитрий бүлмәсенә әйләнеп керде дә, характерын күрсәтүенә һәм ямансулыктан котылуына сөенеп булса кирәк, үзалдына елмаеп һәм кулларын угалап, ара-тирә миңа карангалап, әрле-бирле йөренде. Ул миңа тагы да җирәнгечрәк булып күренде. «Болай авыз ерып йөренергә ни хакы бар аның?» дип уйладым. Көтмәгәндә ул минем каршыга килеп туктады да: —- Нәрсә турсаеп утырасың? —- дип сорады. Мин андый чакларда гадәттә бирелә торган җавап¬ ны бирдем: “ Нишләп турсайыйм ди? Синең менә минем алда да, Безобедов алдында да, үз-үзеңә дә кылануың гына бераз гарьләндерә. •—* Тапкансың сүз! Минем беркем алдында да кы¬ ланганым юк. —’ Эчкерсез булырга дигән кагыйдәбезне яхшы хә¬ терлим, сиңа турысын әйтәм,— дидем мин.— Бу Безобе- довка син дә, минем кебек үк, җирәнеп карыйсың. Ә үзең шул аңгыра, мәгънәсез бәндә алдында кукраеп утырасың, шуннан тәм табасың. Юк! Беренчедән, Безобедов бик әйбәт кеше... — Мин әйтәм: шулай, дим. Кирәк булса әйтим инде: синең Любовь Сергеевна белән дуслыгың да шуңа ук корылган. Ул сиңа табынмый гына. — Юк, диләр ич инде сиңа. Мин, эчкерсез сөйләшүем белән аны коралсызланды¬ рырга уйлап, бөтен гарьләнүемне чыгарып салырга ты¬ рышып, кызып-кызып сөйли бирдем: _ Танып торасы юк, мин моны үземнән беләм, дидемЛ-Сиңа әйткәнем бар иде, тагы кабатлыйм: мин үземә матур сүзләр әйткән кешене яратамдыр төсле кү¬ ренә, тирәнтенрәк уйлап карыйм — чын дуслык юк бу¬ лып чыга. Дмитрий, ачуланып, муенын борып галстугын рәтләп куйды да: Юк,— диде.е^ Мин яратам икән, бернинди мактау да, бернинди ачулану да минем тойгымны үзгәртә алмый. — Дөрес түгел. Минем сиңа сөйләгәнем бар ич инде: папа мине әшәке дип атагач, әллә ничә көн дошман кү¬ реп йөрдем, аңа үлем теләдем. Син дә менә... Үзең шундый булгач та... Кешене катыштырма. Юкны сөйлисең,— дип кычкырып җибәрдем мин, кресломнан сикереп торып, Дмитрийның күзенә туп-туры карап.—Син миңа абый турында үзең әйттең ич; мин хәзер ул сүзләрне искә төшермим, алай гаделсезлек бу¬ лыр иде, үзең сөйләдең ич... Кем икәнеңне бик яхшы беләм инде хәзер... Шунда мин, аның үзеннән үткенрәк чәнчергә тыры¬ шып, әйтергә хакым бар дип тапканның барысын да әй¬ теп салдым, аның берәүне дә яратмавын әйттем. Барын да әйтеп бетергәч, бик нык сөендем, хәтта бу минутта» аның кызган чакта мин ачып салган кимчелекләрен та¬ нымаячагын,— димәк, болай сөйләп торуның бердәнбер максатына ирешеп булмасын тәмам баштан чыгарган¬ мын. Ул тынычлангач, кимчелекләрен икърар итә алыр¬ дай вакытта бу сүзләрне әйтергә көчем җитмәс иде шул. Бәхәс кызып, ызгышка әйләнде, һәм шунда Дмитрий тЫнып калды, аннары икенче бүлмәгә чыгып китте. Мин, сүзне өзмәскә тырышып, аның артңннан чыгып караган идем дә, ул җавап бирмәде. Аның кимчелекләр графа¬ сында ярсу дигән нәрсә барлыгы миңа мәгълүм иде; хә- зер ул үзен тыярга тырышадыр. Мин аның бөтен распи¬ саниеләренә ләгънәт укыдым. Менә бит нигә китерде безне бер-беребезгә күңелебез- дәгенең барын сөйләргә, бер-беребез турында бүтәннәргә бер сүз дә ычкындырмаска дигән кагыйдәбез. Эчкерсез- 156
лек белән мавыгып, кайвакыт фараз итүне һәм хыялны теләк һәм хис дип күрсәтергә маташып, күңелдәгене оят¬ сызларча әйтеп бетерүгә кадәр җитә идек,— менә хәзер мин әйткәннәр дә шундый бер оятсызлык булды; күңел¬ дәгене шулай әйтеп бетерүләр безне тоташтырган җеп¬ ләрне ныгытмау гына түгел, киресенчә, хисләребезне юкка чыгаралар, безне аералар иде; хәзер менә аның горурлыгы юк кына нәрсәне икърар итәргә дә ирек бир¬ мәде, шуңа күрә без, кызып китеп, моңарчы бер-беребез¬ нең кулына үзебез үк биргән коралдан файдаландык v ул үзәк өзгеч корал иде. XLII бүлек я ш ь ә н И Папа Мәскәүгә кәләшен алып яңа елдан соң гына кайтырга уйла¬ ган иде, тик ул көздән үк, октябрь аенда ук кайтты — этләр белән ау аулау сезоны беткәнне дә көтмәгән. Папа үзе ашыгуының сәбәбен се¬ натта эше каралырга тиеш булу белән аңлатты; ә Мими сөйләвенә караганда, Авдотья Васильевнага авылда күңелсез булып киткән, Мәскәүне теленнән төшермәгән, ба- ■лЭрХХ%ТГа"’ Шуннан "Нде ий Я эш-' ni~ Папагызнь> ярата торган кешемени соң ул? Байга ейймГа-ТеЛӘИ’ яРатам, яратам дип, очраган бер кешегә сөйләп йөргәч тә бит...—ДИП өстәде Мими, үзе- «Әгәп "апагыз кеше кадерен белсә, кайберәүләр шулай эшләр Кййб₽п.ТП ӘИГергә теләгәндәй, тирән көрсенеп куйдьг ' аиберәуләр Авдотья Васильевнага карата бик үк адел түгелләр иде; аның папаны фидакарь сөю белән ÏÏehïï, Һә1> һэр<5ер₽кү,СӨк“раш“Н“ МӘ^әббат !Р Н КҮРеНеП Т°Ра ВДе- ЛӘКИН МОНДЫЙ тыш бма плм Д СӨеКЛе ире белән берГӘ бУлУ теләгеннән тыш, мадам Аннеттан күз күрмәгән, колак ишетмәгән чепчик тектерергә дә, ялт-йолт итеп торган күк ?әвә КОШЫ КЯУПМР uanono,, - * н ио^бЛ!™ Кадаган эшләпә булдыруга да, моңа кадәр ире белән горничныилардан башка берәүгә дә күрсәтмә- гән ап-ак күкрәген һәм беләкләрен килешле генә ачып торырлык итеп Венециядән килгән зәңгәр бәрхеттән күл¬ мәк тектерүгә дә һич комачауламады. Катенька, билгел , әнисе яклы булды. Безнең белән яшь әни арасында мө¬ нәсәбәт уЛ килеп төшкән көннән алып ничектер шаяртып сөйләшүдән башланды. Ул каретадан төшүгә Володя, чыраена җитдилек чыгарып, күзен калайландырып, чаи- кала-чайкала, кабаланып, аның кулын үбәргә килде, бепәо чит кешене таныштырырга теләгәндәй иттереп. — Сөекле әнкәйне исән-сау кайтып җитүе белән кот¬ лыйм һәм кулын үбәм,— дип куйды. . Авдотья Васильевна үзгәрешсез матур елмаюы белән елмаеп: — Ә, сөекле улым! — диде. » . : Икенче улыгызны да онытмагыз, дидем ми , аның кулын үбәргә килгәндә, ирексездән чыраемны да, тавышымны да Володяныкы төсле итәргә тырышып. Яшь әни дә, без дә, ике арада дуслык бар, дип уйла¬ ган очракта — безнең болай күрешүебез сөю тойгыларың сиздермәскә тырышу сыман күренер иде; әгәр үзара дошман булсак, ирониянеме, яисә яраткандай кылануга нәфрәтнеме, яисә яныбызда торган әтидән чын мөгамә- ' ләбезне яшерергә маташунымы, башка тойгыларнымы күрсәтер иде; ләкин Авдотья Васильевнаның күңеленә хуш килгән бу күрешүнең асылында бертөрле мәгънә дә ятмый бары тик безнең арада бернинди мөнәсәбәт бул¬ мавын гына күрсәтә иде. Мин соңра башка гаидалзрд^ дә еш кына шундый нәрсәгә тап булдым: чын мөгамәләне күрсәтү авыр булачагын алдан ук сизенгәндә, бертөрле шаяру, мәзәкләшү юлына басалар; Авдотья Васильевна белән безнең арада да нәкъ менә шундый мегамәлә ур¬ нашты. Без аның белән гел шулай кыланып сөйләштек, юри санга санадык, аңа французча гына дәшеп, оһеге maman 1 Дип атадык, ул үзе дә һәрвакыт шуның ише үк шаяру сүзләре белән, һәрвакыттагы матур елмаюы белән җавап кайтара иде. Бар., җеп аяклы, елак Любочка F-гына гади тел белән сөйләште, яшь әнине яратты, зур бер- I катлылык күрсәтеп, кайвакыт уңайсыз хәлгә дә төшеп, аны безнең бөтенебез белән дә дуслаштырырга маташты, аның каравы Авдотья Васильевна өчен, папаны өзелеп § сөюен исәпкә алмаганда, Любочка җир йөзендә аз 1 Сөекле әнкәй. 153 159
күпме яраткан бердәнбер кешесе булып китте. Авдотья Васильевна аңа хәтта бераз хәйран кала, өркебрәк ка¬ рый һәм ихтирам күрсәтә иде,— бу хәл мине шакка¬ тырды. Авдотья Васильевна баштарак, үзен үги ана дип атап, гадәттә балалар да, өйдәгеләр дә үги анага кырын ка¬ рыйлар да, аңа көн итүе авыр була, дигән фикерне сиз¬ дерергә ярата торган иде. Ләкин, шундый хәлгә төшсә ничек авырга киләчәген белә торып та, шуны булдырмый калу чарасын күрмәде: тегесен иркәләү, монысын юма- лаУ, сукранмый яшәү аңа берни тормас иде югыйсә, ул үзе тумыштан болай артык таләпчән түгел, шуның өстенә бик мәрхәмәтле кеше иде. Ул боларның берсен дә эшлә¬ мәде, киресенчә, үзенең нинди хәлгә төшәчәген алдан күреп, һөҗүмсез-нисез үзен якларга әзерләнде, өйдәге¬ ләр барысы да гел аңа начарлык эшләргә, аны кимсетер¬ гә генә торалар дип уйлап, һәрнәрсәдән явызлык эзл^п, дәшми-тынмый түзүдән дә яхшысы булмас, дигән фикер¬ гә килде; әлбәттә, мәхәббәт казанырга уйлап та карамады һәм нәфрәт казанды. Аннары, мин бер гаилә кешеләре арасында бер-береңне сүзсез аңлау сәләте хакында әйт¬ кән идем бит, әнә шул сәләт безнең өйдә искиткеч үскән булып, аңарда исә аның заты да юк иде; аның гадәтләре безнең өйдә нык урнашкан гадәтләргә капма-каршы килә иде, менә шул ике нәрсә генә дә аннан йөз чөерергә мәҗ¬ бүр итте. Безнең җыйнак, тыйнак өйдә ул бүген төшкән килендәй яши бирде: бер иртә ята, бер соң ята; төшке ашка бер чыга, бер чыкмый; кичке ашны бер көн ашый, бер көн ашамый. Кунак-төшем юк чагында безнең алда да, хезмәтчеләр алдында да һәрвакыт диярлек ярым-йор- ты киенеп, ак юбкадан килеш, иңенә шәл салып, оялмый¬ ча беләкләрен күрсәтеп йөри. Баштарак миңа аның бу гадилеге ошагандай булды, әмма тора-бара нәкъ менә шул гадилеге аркасында аңа булган соңгы ихтирамымда юкка чыкты. Безне тагы да ныграк хәйран калдырган нәрсә аңарда ике кеше яшәве булды: кунаклар барында ул купшы киенгән япь-яшь, таза, салкын канлы гүзәл бер чибәр хатын, анда ул артык акыллы да түгел, бик күңел- ле^була; кунаклар югында — картаеп киткән, хәлдән тайган, өстенә ничек җитте алай киенгән, ирен яратса да, ямансылый, моңая торган хатын. Ул берәр визиттан кай¬ тып, кышкы салкыннан бит алмалары алсуланып, үзенең гүзәллегеннән канәгать елмаеп өйгә кергәндә, эшләпәсен салып көзгедән каранырга барганда, яки балга киеп йөри торган ачык изүле купшы күлмәге белән чаштыр- чоштыр атлап, хезмәтчеләрдән бер үк вакытта оялып та, горурланып та каретага утырырга чыкканда, яисә үзе¬ безнең өйдә бераз кунаклар җыелып, ул өстенә ябык изүле, муенына әллә нинди челтәрләр тоткан ефәк күл¬ мәкләр киеп, үзгәрешсез, әмма соклангыч елмаюын бөтен тирә-якка чәчкәндә — менә шундый чакларда мин епр кына аның өстенә караган көе: аңа шаккатучылар минем урында булсалар, аның кичләрен өйдә калып, сәгать уникене сукканнан соң иренең клубтан кайтканын көтеп, өстенә ни җитте кием киеп, чәчләрен тузгытып, караңгы- лы-яктылы бүлмәләр буйлап өрәктәй йөргәнен күрсәләр, ни дип әйтерләр иде икән, дип уйлый идем. Папаны көт¬ кәндә, ул я фортепьяно янына барып утыра да, маңгай¬ ларын җыера-җыера, үзе белгән бердәнбер вальсны уйный, я берәр роман алып урта бер җиреннән биш-алты юл укый да читкә ыргыта, я хезмәтчеләрне уятмас өчен буфет янына бара да берәр кыяр белән салкын бозау ите алып, шунда буфет тәрәзәсе алдында торгаш килеш ашап та җибәрә, я моңаеп һәм алҗып, бер эшсез бүлмәдән бүлмәгә йөри. Әмма безне аңардан иң нык аерып торган нәрсә бер-беребезне аңлый алмау булды, бу нәрсә аның белән берәр ул аңламаслык нәрсә турында сөйләшкәндә аеруча нык сизелә иде: андый чакта ул, ярар инде, сөй¬ лисегез бик килсә, сөйләгез, дигән төс белән башын кый¬ шайтыбрак тыңлап тора иде. Аның өчен Кызык булмаган нәрсәләр турында (ә аны кызыктырган нәрсә фәкать ире дә үзе генә иде) сөйләгәндә, иреннәре белән елмаерга, , башын кыек салырга гадәтләнеп киткән икән, монда аның ике тиенлек тә гаебе юк, ләкин аның әнә шул ел¬ маюы, башын кыйшайтулары адым саен кабатланып саруны кайнаталар иде. Аның үз-үзеннән, сездән, бөтен җиһаннан көлгәндәй елмаю-көлүләре дә куырылып чыга, кешегә күчми иде; аның хискә бирелүе төчеләнү сыман тоела торган иде. Безне иң нык гаҗәпләндергәне папа¬ ны сөюен теләсә кемгә оялмыйча сөйләп йөрүе булды. Минем бар куанычым шул сөюем генә инде, дип сөйлә¬ вендә гәрчә ялган булмаса да, гәрчә моны ул үзен тотуы белән бик ачык күрсәтсә дә, безнең аңлавыбыз буенча, шулай кешедән оялмыйча, бертуктаусыз сөйләп йөрү бер дә килешә торган нәрсә түгел иде; шуңа күрә без аның чит кешегә бу хакта сөйләгәнен ишетсәк, аның 160 161
французча сөйләшкәндә ялгышлар ясавын күреп торган- дагыдан битәр кызара идек. Ул ирен үлеп ярата иде, ире дә аны яратты, хатыны¬ ның бүтәннәргә дә бик ошаганын күргән чакларында, беренче айлардагы кебек, аеруча нык яратты. Яшь әни¬ нең дөньяда яшәве иреннән үзен яраттыру иде; ләкин ул, читтән карап Торганда, юри иренә ошамаслык эшләр генә эшләп тора иде кебек. Аларның барысын да ул корбан булырга әзер икәнен, үзенең сөю көчен күрсәтер өчен эшли иде бугай. Яшь әни киенергә-ясанырга ярата, әтинең аны кеше арасында иң чибәр итеп, бөтен кешене сокландырырлык итеп күрәсе килә иде; яшь әни, кием-салым яратуын әти өчен, корбан итеп, соры блуза киеп өйдә утырырга торган саен ныграк күнегеп китте. Папа гаиләдә һәркем ирекле һәм бертигез булырга тиеш дип караганга күрә, яраткан кызы. Любочка белән яшь бикәче арасында эчкерсез мө¬ нәсәбәт урнашыр һәм алар бик нык дуслашып китәрләр дип тора иде; ләкин Авдотья Васильевна монда да үзен түбән куя, Любочканы ул йортның чын хуҗасы дип атый, аны түбәнчелек белән ихтирам итәргә кирәк дип карый һәм моның белән папаны бик нык рәнҗетә иде. Папа бу кышны куп уйнады, кыш азагында шактый оттырды, карта уенын гаилә тормышы белән бер казанга салырга теләмәгәнлектән, ничек уйнаганын өйдәгеләрдән яшереп килде. Авдотья Васильевна үзен корбан итте. Мескен, авыру килеш, язга таба йөкле башы белән, сәгать дүрт булуга да, биш тулуга да карамастан, соры блузасын киеп, чәчләрен тузгытып, чайкала-чайкала папаны кар¬ шы алуны үзенең бурычы санады. Папа оттырып, сигезәр тапкыр штраф түләп, оялып, арып-талып кайтып кергәч, ул тәмам югалып кала, уенда бәхетең булдымы, дип со¬ рый, аның клубта нәрсәләр эшләгәнен сөйләвен, кырык- маса кырык кат үзен көтмәскә үтенүен елмаеп, башын селки-селки тыңлап тора. Папаның бөтен милкен хәл итүче нәрсә отуы яки оттыруы аның өчен берни торма-’ са да, ул,- янә төннәр буе көтеп, ирен клубтан кайтканда беренче булып каршы ала иде. Хәер, болай каршы алу- .ның сәбәбе үзен корбан итәргә яратуда гына түгел, йөрә¬ ген телгәләгән, күңел түрендә яшеренеп яткан көнләшү тойгысында иде. Аны папаның хатыннар яныннан кайт¬ мыйча, шул гомер клубта утыруына җир йөзендә бер генә адәм дә ышандыра алмас иде. Ул папаның йөзеннән яшерен хисләрен укырга тырыша; берни дә тапмагач, хәсрәтенә беркадәр ирек биреп, рәхәтләнеп бер көрсенә дә бәхетсезлеккә сабышырга тотына. Менә шуның ише берөзлексез үз-үзен корбан итүләр нәтиҗәсендә папйның хатынына булган мөнәсәбәтендә кышның соңгы айларында (ул чакны папа бик күп от¬ тырды, шуңа күрә еш кына кәефсез булды) эчке нәфрәт хисе үзен ачыктан-ачык сиздерә башлады, алай бизү яраткан кешеңне адым саен тирән кичерешләргә дучар итүгә омтылуда чагыла. XLIII бүлек ЯҢА ИПТӘШЛӘР Кыш үтте дә китте, тагын эретә башлады, университетта инде имтиханнар расписание¬ сен дә элеп куйдылар. Менә шунда мин аңыма килдем: ун¬ сигез фән тыңлап, унсигез фән¬ нән имтихан тотарга кирәк ИДе — ә мин шуларның ник берсен юньләп тыңлаган, яз¬ ган, әзерләгән булыйм. Гаҗәп, имтиханнарны ничек бирермен икән, дигән ап-ачык сорау ба¬ шыма кереп тә карамады ичмасам. Мин хәзер дәү инде, мин «comme il faut» кеше, дигән татлы уйлардан кыш- ның-кыш буе башым әйләнеп чыкты, шуңа күрә: имти¬ ханны ничек бирермен икән, дигән сорау күңелемә килгән саен, үземне иптәшләрем белән чагыштырдым да: «Алар¬ ның күбесе «comme il faut» булмаган башлары белән дә имтихан тапшырырга җыеналар әле, мин алардан өстен¬ рәк, шулай булгач, имтиханын да бирермен»,— диебрәк фикер йөрттем. Лекциягә мин гадәтләнеп киткәнгә күрә генә, nanâ куганга гына йөрдем. Шуның өстенә, таныш¬ ларым күплектән университетта миңа еш кына күңелле була торган иде. Мин аудиторияләрдәге шау-шуны, сөй- ләшү-көлешүләрне яратадыр идем; лекция барганда, профессор йокы китергеч тавыш белән сөйләп торганда, мин арткы эскәмиядә иптәшләрне күзәтепме яки хыялга бирелепме утырырга яратадыр идем; кайчагында берәрсе 162 163
белән йөгереп кенә Матернга барып аракы эчеп, за- кускасын капкалап кайтырга, аннары, профессорларның кыздыра алуларын белгәнгә, ишекне курка-курка гына ачып аудиториягә керергә яратадыр идем; коридорда курска каршы курс өерелеп килгән чакта бәргәләшергә яратадыр идем. Боларның бөтенесе дә гаять кызык иде. Студентлар һәммәсе дә лекциягә яхшырак йөрергә өйрәнеп кенә җиттеләр дигәндә, физиканы укучы профес¬ сор, лекцияләрен, йомгаклап, имтиханга кадәр хушыгыз, дип чыгып китте, студентлар исә, дәфтәрләр табышты¬ рып, бергә-бергә әзерләнергә керештеләр, шул чак мин дә хәстәрен күрми булмас, дигән фикергә килдем. Опе¬ ров белән без баш иеп исәнләшеп йөрсәк тә, бер-беребезгә ифрат салкын мөнәсәбәттә идек. Ләкин ул, әйтеп киткә¬ немчә, миңа дәфтәрләрен тәкъдим итеп кенә калмады, хәтта үзе һәм тагын берничә студент белән бергә әзерлә¬ нергә чакырды. Мин, аңа рәхмәт әйтеп, ризалык бирдем, шуның белән араны рәтләмәкче булдым, бары тик, минем өйгә җыелыйк, минем квартира шәп, дип кенә әйттем. Миңа, әле бер кешедә, әле икенче кешедә чиратлашып . әзерләнәчәкбез, якынрак өйне сайларбыз, дип җавап бирделәр. Беренчесендә Зухиннарга җыелдык. Ул Труб¬ ный бульварда зур өйнең такта белән бүлеп алган бәлә¬ кәй генә бер бүлмәсендә яши иде. Беренче билгеләнгән көнне соңгарып килдем: мин килгәндә, алар укыйлар иде инде. Бәләкәй генә бүлмәгә тәмәке исе тулган иде, вакштаф булса, бер хәер, Зухин үзе тарта торган махор¬ ка исе иде бу. Өстәл өстендә бер штоф аракы, рюмка, икмәк белән тоз, бер сөяк күренде. Зухин, урыныннан кузгалмыйча гына, мине аракыдан авыз итәргә кыстады, сюртугымны салырга киңәш бирде. — Сез мондый сый-хөрмәткә күнекмәгәнсездер әле,— дип өстәде ул. Барысының да өстендә керләнеп беткән ситсы күл¬ мәк, күкрәкчә. Үзләренә җирәнеп каравымны сиздермәс¬ кә тырышып, өстемнән сюртугымны салдым да иптәш¬ ләрчә диванга сузылып яттым. Зухин укый, ара-тирә дәфтәрләрен актара, башкалар аны туктатып сорау би¬ рәләр, ул кыска, матур, аңлаешлы итеп кенә төшендерә. Мин дә колак салдым, ләкин, баштан ук тыңламагач, күбесен аңламадым. Сорау биргән идем, Зухин: — һәй, туган, моны белми торып, сезгә тыңларга ярамый,— дип куйды.— Мин сезгә дәфтәрләр биреп җи- 164 11 В-356
бәрермен, иртәгә әзерләп килерсез. Югыйсә, ничек аңла¬ тып торасың ди аны. Миңа, шуны да белмәгәч, оят булып китте. Бер ук ва¬ кытта, Зухинның әйткәне дөрес икәнне сизеп, тыңламый¬ ча, биредә утырган яңа иптәшләремне күзәтергә кереш¬ тем. Кешеләрнең comme il faut лыгы ягыннан чыгып караганда, алар берсе дә comme il faut түгел иде. Шуңа күрә мин алардан җирәнеп кенә калмадым, бәлки бер- д°шйманнарым иҮеп тә карадым, чөнки алар omme il faut булмаган башлары белән миңа үзләренең ңнәре итеп карыйлар, ул гына да түгел, яхшылык күр¬ сәтү йөзеннән мине яклыйлар да иде бугай әле. Миндә оу тойгыны аларның аяклары һәм чәйнәлгән тырнаклы шапшак куллары, Оперовның бишенче бармагында тыр- паеп торган озын тырнагы, аларның алсу күлмәкләре күкрәкчәләре, бер-берсенә иркәләп әйткән с{генү S ләре, шапшак бүлмә, Зухинның, бер борын тишеген бармагы белән каплап, бетмәгән борын сеңгерүләре болардан да битәр мондагы халыкның сөйләү, кайбер* сүзләрне әйтү рәвешләре, интонацияләре - менә шулар миндә бу дошманлык тойгысын тудырдылар. Сөйләүлә¬ ренә карата шуны әйтергә кирәк: алар җүләр димичә ахмак диләр бик урынына бигрәк диләр, белем урынына’ зиһен диләр һ. б.— бу миңа китапча сөйләшү, рәтсезлек билгесе булып күренде, саруымны кайнатты. Миндә нәфрәт хисен тагы да ныграк тудырган нәрсә аларның кайбер рус-сүзләренә, бигрәк тә читтән кергән сүзләргә ясаган басымнары булды: алар, машина димичә, машина диләр, деятельность димичә, деятельность, нарочно ди- мичә, нарочно диләр, камин димичә, камин диләр, Шекс¬ пир димичә, Шёкспир диләр һ. б. Шулай да, тышкы кыяфәтләре ул чагында җирәнгеч булып күренсә дә, алар мине үзләренә тарттылар, алар- ны үзара берләштереп торган ниндидер яхшы яклары барын сизенеп, ничек кенә авыр булмасын, менә шушы кешеләр белән дуслашасым килде. Юаш һәм гадел Опе- ровны белә идем инде; хәзер миңа болар арасында бе¬ ренчелекне алып торучы һәм чиксез акыллы Зухин бик ошап китте. Зухин кара чәчле, күз кабаклары чак кына шешенке, акыллылыгы һәм үткенлеге төссез чыраена чыккан, кечерәк кенә таза гәүдәле бер егет иде. Алай артык киң булмаса да, калку маңгае, тирәнгә утырган кара күзләре, тырпаеп торган кыска чәче, һәрвакытта да. -кырынмыйча йөрүче кеше итеп күрсәткән куе кара са- калы аның йөзенә аеруча акыллы бер төс бирә иде. УД үзенең кыяфәтен бер дә кайгыртмый иде бугай (миңа менә шундый кешеләр ошый да), ләкин аның зиһене бер¬ туктаусыз эшләп торганы әллә каян күренә. Каиберәү- ләрнең чырае сезнең беренче күрүегездән соң ике-өч сәгать үзуга күз алдыгызда кинәт үзгәреп китә, Зухин¬ ның чырае да нәкъ әнә шулай үзгәрде. Кич җитеп, уку¬ дан туктаганда, кинәт аның йөзендә яңа җыерчыклар пәйда булды, күзләре тагын да төпкәрәк батты, елмаюы үзгәрде, гомумән, бөтен чырае танымаслык хәлгә килде. Укудан туктагач, Зухин да, башка студентлар да, иптәш булырга теләгәнемне күрсәтеп хәтта мин дә берәр рюмка салып эчтек, һәм штофның төбе генә ялтырап калды. Зухин, кайсыгызның егерме биш тиене бар, дип сорады: бүлмәсен җыештыручы ниндидер бер карчыкны тагын аракыга җибәрәсе килде аның. Мин акча тәкъдим итеп караган идем, Зухин минем сүзләрне ишетмәмешкә салынды һәм Оперовтан сорады. Оперов чигүле янчыгын чыгарды да кирәк көмешне бирде. _ Кара аны, эчүгә сабышма,—диде Оперов. Ул үзе аракыны авызына да алмый иде. — Кайгырма,—диде Зухин, үзе сөякнең җилеген суырырга ябышты (хәтеремдә әле: ул чагында мин, җи¬ лек ашаганга башлы да шул ул, дип уйлап алдым). — Кайгырма,— дип дәвам итте Зухин. Йөзендә сизе- лер-сизелмәс кенә елмаю чагылды. Бу елмаюны сизми калу һәм эчтән генә рәхмәт әйтмәү мөмкин түгел иде. Эчүгә сабышсам да, куркырлык нәрсә юк; хәзер инде, туган, көчләрне сынашырга була: улмы, җиңәр, минме. Бераздан маңгаена чиертеп: — монда бар инде, дип мактанып ъа куйды,— Менә Семенов бирәлми калмагае, ул нишләптер артык типтерә башлады. _ Чыннан да, беренче имтихан көнне кәйлеге белән мине шулчаклы куандырган, кабул итү имтиханнарын тапшыруда икенче урынга чыккан теге чал чәчле Семе¬ нов студент булып алгач, беренче айны лекциягә әйбәт кенә йөрде, репетицияләр башланыр алдыннан эчүгә сабышты. Курс беткәндә, университетта бөтенләй күрен¬ мәс булды. — Кайда соң ул? — дип сорады кайсыдыр. — Үзем дә белмим шул,— дип, сүзен дәвам итте Зухин.— Лиссабон ватканнан бирле күргәнем юк. Менә 11* 167 166
дигэи булды. Соңыннан нәрсәдер килеп чыккан, дип сөй- ™™!Әт" Ну бЭШ Та Соң үзендә! Ут кеше1 Нинди зиһен диген! Тәгәрәсә, кызганыч. Тәгәрәсен көт тә тор: универ¬ ситетта түзеп утыра торган сабый түгел. агын бераз сөйләшеп утыргач, бүтәннәргә якын бул- °ННаН арЫ Зухин бҮлмәсенә җыелырга сүз куешып, таралыша башладылар. Ишек алдына чыккач nnnJeme ДӘ ҖӘЯү кайтып барганда, бер миңа гына дрожкага утыруы оят булып китте, шуннан тартынып кына Оперовны үз яныма чакырдым. Зухин безнең белән үк чыкты, Оперовтан бер тәңкә акча сорап алып, төн буена кайтмаска дип, каядыр кунакка китте. Юлда миңа Оперов аның холкы һәм көнкүреше хакында күп нәрсә¬ ләр сөйләде. Өйгә кайткач, әле генә белгән иптәшләрем турында уйланып бик озак йокыга китә алмый яттым, ьер яктан, мин аларның белемнәренә, гади һәм намуслы булуларына, алардагы киң холыклылык һәм яшьлек шигъриятенә карап хөрмәт күрсәтәсем килде; икенче яктан, тышкы кыяфәтләренә карап косасыларым кил¬ де,— төне буе шуны уйлап, аларга карата нинди мөга¬ мәләдә булырга да белми яттым. Күпме генә тырыш¬ мыйм, ул чагында әле миңа алар белән дуслашуны башыма да китерергә ярамый иде. Безнең дөньяга ка¬ рашлар якын да килми иде. Мин дөньяның яме дип караган нәрсәләрне алар аңламый, аларныкын мин аң¬ ламый идем. Әмма дуслашуга иң кЬмачаулаган нәрсә — ул да булса минем голланд күлмәгем, егерме сумлык постаудан теккән сюртугым, дрожкам иде. Бу сәбәпнең минем өчен әһәмияте чамадан тыш зур иде: үземнең бай икәнемне күрсәтеп торган нәрсәләр аларны кимсетәдер төсле тоела иде. Мин үземне алар алдында гаепле сана¬ дым, үземнең сәбәпсез-висез юашланып калуыма бер күнеп, бер каршы килеп, шуннан ук үземне белдеклегә хисаплап, алар белән һич кенә дә эчкерсез була алма¬ дым. Мин Зухиндагы киң күңеллелек поэзиясен алдан ук күрдем, әнә шул нәрсә аның холкындагы тупас, әшәке ягын күмеп китте, шуңа күрә ул чакта аның тупаслыгы, әшәкелеге миндә начар тәэсир калдыра алмады. Ике атна буе көн саен диярлек мин кичләрен Зухин бүлмәсенә йөрдем. Мин анда әллә ни баш ватмадым чөнки алда әйткәнемчә, иптәшләремнән калган идем’ үзем генә укып аларны куып җитәргә хәлемнән килмә¬ гәнгә, күз буяр өчен генә алар укыганны тыңлаган һәм аңлаган булып утырдым. Иптәшләр дә моны сизенделәр бугай, чөнки алар еш кына үзләре яхшы белгән җирләр¬ не, миннән сорап-нитеп тормыйча, калдырып китәләр иде. , Көннән-көн мин бу халыкның тормышына күнегә бар¬ дым, анда бик күп романтика таптым, аларның comme il faut булмауларын кичерә бардым. Тик алар белән тип¬ терергә беркая йөрмәм, дип Дмитрий алдында ант итүем 'генә аларның күңел ачуларына катышудан тыеп алып калды. „ , Бервакыт, алар алдында әдәбиятны, бигрәк тә фран¬ цуз әдәбиятын белүем белән бераз мактанып алырга уйлап, шул турыда сүз кузгаттым. Шаклар каттым, чит тел китапларының исемнәрен бозып әйтсәләр дә, алар миннән күбрәк укыган, инглиз язучыларын, хәтта ул чагында мин әле бөтенләй ишетмәгән испан язучыларын, Лесажны яхшы беләләр, яраталар булып чыкты. Пуш¬ кин белән Жуковский алар өчен әдәбият иде (ә мин кеч¬ кенә вакытта укып, күңелдән ятлап йөргән сары тышлы китаплары буенча гына белә идем). Алар Дюманы да, Сюны да, Февальне дә бер күреп сүгәләр иде әдәбият турында аеруча Зухиннары миннән мең мәртәбә үткен¬ рәк һәм ачыграк фикер йөртә иде. Музыканы белү ягын¬ нан да алардан артык җирем юк иде. Мине тагы да ныграк гаҗәпсендергән нәрсә шул булды: Оперов скрип¬ ка уйный белә, безнең белән әзерләнгән бер иптәш вио¬ лончель һәм фортепьянода да уйный белә, алар икесе дә университетның оркестрында уйныйлар икән; алар музы¬ каны ярыйсы гына беләләр, әйбәтен яраталар иде. Ьер сүз белән генә әйткәндә, французча һәм немецча сүз¬ ләрне әйтүләрен исәпкә алмаганда, мин һаваланып беләм аты күтәреп йөргән нәрсәләрне* алар миннән ар¬ тыграк беләләр, шулай да мактанмыйлар иде. Ичмасам югары катлау кешеләре арасында йөрүемә масаер идем, анда да Володя шикелле йөргәнем юк бит. Болаига кит¬ кәч, минем аларга шулай өстән карау биеклегем нәрсә иде соң? Князь Иван Иванычны белүемме? Французча ару сөйләшүемме? Дрожкамы? Голланд күлмәкме? Тыр¬ наклармы? Болао барысы да чүп кенә түгелме соң? Күз алдымда торган иптәшлек хисеннән, яшьләрнең оныты¬ лып күңел ачуыннан көнләшеп, вакыт-вакыт чак сизе¬ лерлек булып башыма әнә шундый фикер оялады. Алар, бер-берсенә син диләр. Үзара мөгамәләдә аларның гади¬ 169> 168
лекләре тупаслыкка якынлаша, тик әнә шул тышкы ту¬ паслык астында бер-берен чак кына кимсетүдән дә бик. нык курку сизелә иде. Бер-берсенә иркәләп әйткән кө¬ чек, дуңгыз дигән сүзләрен ишеткәч, мин куырылып китәм, эчтән генә алардан көлеп утырам, ләкин бу сүз¬ ләр аларны кимсетми дә, үзара искиткеч якын дус булып калуга комачауламый да иде. Алар үзара сөйләшкәндә шундый сак, шундый әдәпле дәшәләр, бик ярлы яшь егетләр генә шундый мөгамәләдә була алалар. Иң әһә- миятлесе менә нәрсәдә: Зухин холкында, аның Лисса¬ бонга йөрүләрендә мин бертөрле дуамал иркенлек сиз¬ дем. Аның бу типтерүләре белән барон 3. өендә көйгән ром, шампанский эчеп кылануларыбыз арасында бик зур аерма күрдем. XLIV бүлек ЗУХИН БЕЛӘН СЕМЕНОВ Зухин нинди катлаудан чыккандыр, белмим, фәкать шунысын беләм, ул С. гимназиясеннән килгән һәм дворян булмаска охшый иде. Күрер күзгә картрак күренсә дә, аңа унсигездән артык түгел иде әле. Ул искиткеч баш¬ лы, бигрәк тә тиз отып алучан иде: аңа берәр әйбернең киләчәктә бирәсе нәтиҗәләрен өйрәнү юллары турында сүз озайтып торганчы, ул катлаулы әйберне, вак-төякләре һәм нәтиҗәләре белән бергә, берьюлы аңлавы ансат¬ рак иде. Үзенең башлы икәнен ул белә, моның белән горурлана, тик бар кеше белән дә үзен гади тота, бар кеше белән дә тату иде. Ул дөньяның әчесен-төчесен татыган булса кирәк. Аның кызу канлы, ■күпне белергә тырышучан табигате мәхәббәтне дә, дус¬ лыкны да, хезмәтне дә, акчаны да күреп өлгергән булырга тиеш. Кечерәгрәк күләмдә булса да, җәмгыятьнең түбән катлауларында булса да, аның татып карамаган нәрсәсе юк иде бугай. Татып карагач, ул бар нәрсәгә дә әллә җирәнеп димме, әллә бер дә исе китмичә, салкын кан беләнме карый, чөнки бар нәрсәгә дә ифрат җиңел ире¬ шә иде. Әйтерсең лә һәр яңа нәрсәгә ирешкәч тә җирәнеп карар өчен генә, аның кызып-кызып тотынган бар эше' берәр яңа нәрсәгә ирешү дә, шул ирешелгәннән көлү иде инде, ул искиткеч сәләтле булуы аркасында һәрвакыт максатына да, җирәнеп карау хокукына да бик тиз ире¬ шә иде. Фәнгә карата да шулай: аз укып, лекцияләрне язмыйча да, ул математиканы искиткеч шәп белә, про¬ фессорны җиңәм, дип әйтүе һич тә шапырыну түгел иде. Лекция тыңлаган чагында ул хәтсез күп буш сүз ишетә,, моны аңлый, тик аның үзе дә белештермичә шаярып кешегә ошый белү гадәте бар иде, шуның өчен профес¬ сорлар аны яраттылар. Начальствога турысын әйтә иде, ләкин алар аңа хөрмәт белән карадылар. Ул фәннәрне яратмау гына түгел, үзенә ансат бирелгән нәрсәгә көч сарыф итүчеләргә дә нәфрәт белән карый иде. Фәнне ул белгән кадәр генә өйрәнү аның сәләтенең уннан берен дә алмый иде; тормыш аның студент чагында бөтен та¬ бигатен биләрлек булып күренми, кызу канлы, үзе әйт¬ мешли, эшчән табигатенең яшисе килә иде, шуңа күрә ул хәленнән килгәнчә типтерергә тотынды, шуңар бар көчен, яшьлек дәртен бирде, онытылырга тырышты. Хә¬ зер, имтиханнар җиткәндә, Оперовның әйткәне рас кил¬ де. Зухин бер-ике атналап югалып торды (соңгы-вакытта без башка иптәш өендә әзерләндек). Ләкин беренче им- тихан көнне ул залга килде: чырае агарган, кыяфәте алҗыган, куллары дерелди иде, имтиханны искиткеч шәп биреп, икенче курска күчте. Укулар башланганда, Зухин шайкасында типтерүче¬ ләр бер җиде-сигез кеше була. Баштарак Иконин да, Семенов та шулар белән эчеп йөриләр, тик беренчесе,, ел башындагы тилереп эчүгә түзә алмыйча, алардан арына, икенчесе боларның эчүен әзсенеп ташлап китә. Баштарак безнең курста аларның егетлекләре һәркемне тдңга калдырды. Зухин студентлар теленнән төшми йөргән иде, курс азагында Семенов турында күбрәк сөйләделәр. Соңгы вакытта Семеновка һәммәсе шаккатып карый иде, ул әллә нигә бер лекциягә килгән көнне бөтен аудитория ду куба торган булып китте. Имтиханнар килеп житкәндә генә Семеновның типте¬ рүе бик кызык тәмамланды, моны мин Зухин белән та¬ нышлыгым аркасында үзем күрдем. Бу хәл менә ничек булды. Беркөнне кич белән барыбыз да Зухин бүлмәсенә' , җыелдык, шәмдәлдәге туңмай шәменнән тыш, буш 170 171
шешәгә тагын бер шәм утырткач, Оперов, күзенә якын ук ■китереп физикадан ва» итеп язылган дәфтәрләрен күк¬ ле-яшелле тавышы белән укырга гына тотынган иде, шул вакыт бүлмәгә хуҗа хатын кереп, Зухинга берәүнең язу китергәнлеген әйтте. Зухин бүлмәсеннән чыкты да озакламый әйләнеп керде, аның башы салынкы, йөзе борчулы, кулына ул соры начар кәгазьгә язган язу белән унар сумлык ике ассигнация тоткан иде. . Ул башын күтәрде дә, безгә таба ничектер тантаналы караш ташлап: — Әфәнделәр! Искиткеч хәл,— диде. Оперов, дәфтәр битләрен актарып: ку. Кондициягә1 акча алгансыңдыр әле? — дип — Әйдәгез укыйк инде,— диде кайсыдыр. Юк, әфәнделәр! Мин башка укымыйм,— дип бел¬ дерде Зухин шул ук тавыш белән,— әйтеп торам ич, акыл җитмәслек хәл! Семенов миннән әллә кайчан бу¬ рычка егерме сум акча алып торган иде, хәзер менә бер солдаттан шуны җибәргән, күрәсең килсә, казармага кил, дигән язуы да бар. Беләсезме, нәрсә килеп чыга? дип өстәде ул барыбыз өстеннән дә күз йөртеп чыккач. Без дәшмәдек.—Хәзер мин шунда китәм. Әйдәгез, кай¬ сыгыз минем белән бара? Шундук өстебезгә сюртукларыбызны кидек, Семенов янына барырга җыендык. Оперов нечкә тавышы белән: — Аңа барыбыз бергә аю күрергә барган кебек барсак, килешерме икән соң?—дип куйды. Мин дә шулай ук уйлый идем. Бигрәк тә миңа уңай- сыз булыр иде, чөнки Семеновны бик аз беләм. Тик инде иптәшләр белән бергә бу эшкә катнашасым килә иде шуңа күрә бер сүз әйтмәдем. Зухин: Сөйләмә юкны! — диде.— Иптәшебез кайда гына булса да, аның белән саубуллашырга барыбыз да бара¬ быз икән, аның нәрсәсе начар булсын ди. Кемнең барасы килә, әйдәгез. Извозчиклар яллап, солдатны яныбызга утырттык та киттек. Дежур унтер-офицерның кертәсе килмәгән иде 1 Берәр кеше белән килешү яки договор буенча. дә, Зухин аны ничек җитте алай күндерде, шуннан соң уңтер-офицер акча китергән солдатка безне^ияртеп • ке¬ рергә кушты. Без килеп кергән бүлмә шактый зур булып, өч-дүрт җирдә сукыр лампа гына янып утырганга ка- раңгылы-яктылы иде, бүлмәгә ике яклап тезелгән нарларга соры шинель кигән такыр башлы рекрутлар утырган һәм яткан иде. Казармага килеп кергәч, минем борынга ниндидер авыр ис бәрелде, колагыма йөзләрчә кешенең гырылдап йоклаганы ишетелде, юл күрсәтүче¬ без белән бергә иң алдан кыю атлаучы Зухинга ияреп барганда, мин, бик нык дулкынланып, һәрбер рекрутның йөзенә текәлеп карадым, һәрберсендә Семеновның хәте¬ ремдә калган таушалган гәүдәсен, чал кергән, тузган озын чәчен, энҗе тешләрен, елтыр боек күзләрен күрергә тырыштым. Казарманың аргы очында, почмакта иң актыккы чүлмәктәге кап-кара май эченнән салынып көй¬ рәп яткан филтә турысына житәрәк Зухин адымын тиз¬ ләтте, бераздан капылт туктап калды. — Нихәл, Семенов,— диде ул бер такыр башлы рекрутка. Ул рекрутның өстендә калын солдат күлмәге булып, шинелен иңенә салган, аякларын сузып утырган да, икенче бер рекрут белән сөйләшә-сөйләшә, нидер ашый иде. Аның чал чәче кыска итеп кыркылган, такыр маңгае күгелҗем төскә кергән, ә караңгы чыраеннан аңа хас үткенлек күренеп тора. Аңа туры карап рәнҗет¬ мәгәем дип, читкә борылдым. Оперов та минемчә уйлый иде бугай, иң артка китеп баскан. Ләкин Семеновның Зухинны һәм башкаларны сәламләгәндәге тавышы, га¬ дәттәгечә өзек-өзек сүзләре безгә җан кертте, шуңа күрә без дә башкалардан калышмаска тырышып алга чык¬ тык, мин — кулымны, Оперов тактасын суздык; әмма Семенов безне беренче булып кул бирү хурлыгыннан коткарып, үзе башлап сузды. Ул гадәтенчә теләр-теләмәс кенә, тыныч кына сөйләште: — Нихәл, Зухин. Керүеңә рәхмәт, һи, әфәнделәр, утырышыгыз.— Аннары үзе белән бергә кичке ашны ашап, сөйләшеп утырган рекрутка: — Кудряшка, утырт шунда Синен белән соңыннан гәпләшербез, диде. Әйдә, утырыгыз. Ну, Зухин, исең киткәндер инде? Ә? Зухин аның янына авыру янына утырган доктор сыман утырып: — Синең бер җирең дә мине гаҗәпләндермәде,— диде,— әгәр имтихан бирергә барган булсаң, исем 172 173
киткән булыр иде, менә шул. Я сөйләп җибәр әле, кайлар- да йөрдең, ничек болай булды? Семенов калын, көчле тавыш белән сөйләп китте: — Кайларда йөрдемме? Трактирларда, кабакларда, Гомумән, шундый җирләрдә йөрдем. Әфәнделәр, утыры¬ гыз барыгыз да, монда урын җитәрлек. Аякларыңны ала төш әле,— дип, бер генә секундка ак тешләрен күр¬ сәтеп кычкырды ул сул ягында кулларын баш астына куеп яткан көе, безнең сүзгә иренеп кенә колак салган рекрутка. Ну, типтердем. Яманы да, яхшысы да бул¬ ды,—дип дәвам итте ул, һәр -кыска җөмләсен әйткән¬ дә, аның җитез чырае үзгәрә барды,— Купең белән бул¬ ган хәлне беләсеңдер инде: үлгән, шайтан алгыры. Мине куып чыгарырга теләделәр. Күпме акчам бар иде — ■бөтенесе китте. Анысына гына түзәр дә идең әле. Бурыч¬ ка батып беттем. Яман бурычлар. Түләр чама калмады. Менә шул. Зухин: — Каян мондый уй килде соң сиңа? — дип сорады. Каянмы? Бервакытны шулай Ярославльдә типтер¬ дем. Анда Стоженкада купецтан чыккан бер барин белән типтердем. Ул рекрут җыя икән. «Мең сум бирсәгез китәм»,— дим мин моңа. Ул риза булды. ’ Алай ничек инде ул? Син дворян ич,— дип куйды Зухин. J Пүчтәк! Анысын Кирилл Иванов җайлады. — Кирилл Иванов кем соң ул? Мине сатып алучы.— Бу сүзләрне әйткәндә, аның күзләре ничектер үзенә бертөрле елтырап китте: сәерлек тә, шаянлык та, көлү дә бар иде бу күзләрдә; иреннә¬ рендә елмаюга тартым бернәрсә чагылды.— Сенаттан рөхсәт алдык. Тагын типтердем, бурычлардан арындым да китеп ук бардым. Шул гына. Соң нәрсә булган, мине чыбыклый алмыйлар... биш тәңкәм бар әле... Сугыш-фә- лән чыгып куяр, белмәссең... Аннары Зухинга ул ниләр эшләп йөргәнен сөйләргә кереште исең-акылың китәр! Моны сөйләгән чагында аның үткен чырае берөзлексез үзгәреп торды, күзләве төссез елтырау белән елтырады. Казармада артык утырырга ярамый башлагач, без аның белән саубуллашырга тотындык. Ул һәммәбезнең дә кулын каты кысты, урыныннан кузгалмыйча гына: — Әфәнделәр, берәр .вакыт табып тагы нерегез, монда безне ай буе тотасылар дип сөйлиләр әле,— диде. Аның йөзендә яңадан елмаю чагылгандай булды. Зухин шулай да, биш-алты адым атлагач, кире бо¬ рылды. Аларның саубуллашканнарын күрәсем килде, тукталдым. Зухин кесәсеннән акчасын чыгарып аңа сузды, Семенов аның кулын кире этәрде. Шуннан алар кочаклашып үбештеләр. Зухин безгә якынлашканда, шактый каты итеп: — Сау бул, туган!—дип кычкырды.— Мин курсны бетергәләгәнче, син инде офицер да булырсың. Моңа каршы гомерендә бер көлмәгән Семенов нинди¬ дер бер ят көлү белән хахылдап көлеп җибәрде. _Аның бу көлүе ничектер минем йөрәгемне телгәләгәндәй бул¬ ды. Без урамга чыктык. Өйгә җәяү кайттык. Зухин юл буе авыз ачып сүз кат¬ мады, бертуктаусыз бармагын әле бер, әле икенче борын тишегенә куеп борын сеңгергәндәй булды. Кайтып җит¬ кәч, безне өендә калдырып чыгып китте дә шул көннән башлап имтиханнар җиткәнче эчеп йөрде. XLV бүлек ИМТИХАННЫ БИРӘ АЛМАДЫМ Менә беренче имтихан көне килеп җитте — диференциал белән интеграл¬ ларны бирәсе иде,— ә мин һәмишә нин¬ дидер томан эчендә йөздем, алда ни көткәне турында артык баш ватмадым. Кичләрен, Зухин һәм башка иптәшләр яныннан кайткач, минем башыма, фикер¬ ләремнең кай җирендер үзгәртергә ки¬ рәк, аларның кай төшедер килеп җитми, килешми, дигән уй килә, тик иртәгесен,, кояш нур сибә башлагач, янә comme il fautra әвереләм, шуннан канәгатьләнеп, бер җиремне дә үзгәртәсем килми. Менә шундый уйлар белән мин берен¬ че имтиханны бирергә киттем. Князьләр, графлар, бароннар утырган якка кереп У™рдым, аларга (һоаннүзча сүз куштым. Гаҗәп инде, менә хәзер бер дә фәннән имтихан бирәсе бар, дип башыма да 174 175
килмәде. Имтихан бирергә чыгучыларга бер дә исем китми карап утырдым, кайберләреннән хәтта көлгәлә- дем дә. Илинька урынына кире килеп утыргач: гезмё?^ИЧеГРӘК С0Ң’ Грап>—^идем,— бик шүрләмәде- . Илинька университетка кергән көннән бирле минем йогынтыга каршы баш күтәргән, минем белән сөйләш¬ кәндә елмаймый, мине дошман күрә башлаган иде. — Үзегез нишләрсез бит әле,— дип куйды ул. Илиньканың шулай дип әйтүе бераз шиккә төшерсә дә, мин аңа каршы мыскыллы елмайдым гына. Шикне янә сөрем каплады, мин таркау һәм салкын канлы булып кала бирдем, хәтта имтиханны тапшыргач та (әйтерсең минем өчен шуннан җиңел эш юк иде инде) Матерн кибе¬ тенә капкалап алырга керербез, дип барон 3. белән сүз дә куештым. Иконин фамилиясеннән соң үземнекен ишеткәч, мундир чабуымны рәтләдем, бер дә дулкынлан¬ мый гына имтихан өстәле янына барып бастым. Бары кабул итү имтиханын алган яшь профессор туп-туры күземә карагач кына, билетлар язылган почта кәгазенә кулым тигәч кенә, эсселе-суыклы булып киттем. Иконин * билетны элекке имтиханнардагы шикелле үк бөтен гәүдәсе белән чайкалып алса да, ничек җитте алай сөйләп бирде; миңа калса, мин ул беренче имтиханнарда эшләгәнне эшләдем, минем әле тагы да начаррак килеп чыкты, чөнки икенче билет алып, анысына да җавап •бирә алмадым. Профессор миңа кызганулы караш таш¬ лады һәм катгый рәвештә: — Иртеньев әфәнде, сез икенче курска күчмисез,— дип ярып салды,—Имтиханга бүтән килеп йөрмәгез. Факультетны чистартырга кирәк. Сез дә шулай, Иконин әфәнде,— дип тә өстәде. Иконин, хәер сорагандай, имтиханны кабат бирергә рөхсәт сорады, ләкин профессор аңа, ел буе укып белмә- гәнегезне ике көн эчендә белә алмаячаксыз, икенче курс¬ ка күчмисез, диде. Иконин аның саен ялынды, ялварды, ләкин профессор тагы риза булмады. Ул шул ук басын¬ кы, әмма нык тавыш белән: — Әфәнделәр, сезгә китәргә мөмкин,— диде. Мин бары шул сүзләрне ишеткәч кенә өстәл яныннан киттем; дәшми-тынмый басып торуым белән Иконинның ялыну-ялваруларына кушылган булып чыгуымны аңлап алдым, шуңа гарьләндем. Студентлар арасыннан залны ничек үткәнмендер, аларның сорауларына ни дип җавап биргәнмендер дә ничек өйалдына чыгып, ничек өйгә кай¬ тып җиткә‘нмендер — һичбер нәрсә хәтерләмим. Мине кимсеттеләр, кешелегем калмады, мин чын мәгънәсендә бәхетсез идем. Өч тәүлек буе бүлмәмнән чыкмадым, берәүне дә күр¬ мәдем, сабый чакҮагы кебек күз яшеннән ямь табып, еладым да еладым. Бик теләсәм, атылырга ярар, дигән уй белән пистолет эзләп йөрдем. Илинька Грап очратса, битемә төкерер инде — һәм яхшы итәр; Оперов, минем бәхетсезлегемә шатланып, очраган, бер кешегә мине сөй¬ ләп йөридер инде; мине Ярда мәсхәрә итеп Колпиков бик дөрес эшләгән; княжна Корнакова белән шулай ах¬ макларча сөйләшкәч, ни буласы билгеле инде диебрәк уйладым. Үз гомеремдә күргән иң авыр, газаплы минут¬ лар бөтенесе күз алдымнан үттеләр; бу бәхетсезлегем өчен кемне дә булса гаеплисем килде: берәрсе моны юри шулай эшләгәндер, дип уйладым, үземә каршы әллә нинди мәкерләр уйлап чыгардым; профессорларны, ип¬ тәшләремне, Володяны, Дмитрийны һәм университетка биргән өчен папаны эчемнән генә тиргәдем; бу көнгә төшергән язмышымны сүктем. Ахыр чиктә, бөтен күргән- белгәннәр алдында төшеп калган кеше булып күренүем¬ не аңлан, пападан Кавказга яисә гусар итеп җибәрүен сорадым. Папаның миңа ачуы килгән иде, ләкин минем шулчаклы хәсрәт чигүемне күреп, бүтән факультетка күчсәң, бар да рәтләнер, дип юатырга тырышты. Володя да минем кайгымны әллә нигә санамады һәм, башка факультетта, ичмасам, яңа иптәшләрең алдында оят булмас, диде. Безнең туташлар имтиханның, күчмәүнең нәрсә икә¬ нен аңламадылар да, аңларга да теләмәделәр, әллә шунда аңлый алмадылар. Мин ут йотканга күрә генә жәлләделәр. Дмитрий минем янга көн дә килеп йөрде, миңа гаҗәп ягымлы, гаҗәп якын булды; ләкин нәкъ менә шуңа күрә дә аның миннән күңеле бизгән кебек күренде. Минем янга менеп, түшәк өстендә яткан авыруның янына килеп утырган доктор шикелле якын ук килеп сүзсез генә уты¬ рулары һич күңелемә ятмады, бик нык рәнҗетте. Аның аша Софья Ивановна белән Варенька мине кызыктырган китапларны жибәрделәр, мине үзләренә чакырдылар; әмма нәкъ менә шул кайгыртуда артык түбән тәгәрәгән 177 176
кешегә күрсәтелә.торган игътибарны күреп, күңелем әрнеде. Ике-өч көннән бераз тынычлана төштем, ләкин авылга киткәнче өйдән бер яры чыкмадым, бары башы¬ ма төшкән хәсрәт турында уйлап, өйдәгеләрне очратма- сам ярар ңде дип, бер эшсез бүлмәдән бүлмәгә йөрдем. Уйладым, уйладым да, уйлый торгач, көннәрдән бер¬ көнне кңч белән аста Авдотья Васильевнаның вальсын тыңлап утырган җиремнән капылт сикереп тордым да өскә йөгереп мендем һәм тышына «Тормыш кагыйдәлә¬ ре» дип язылган дәфтәремне сөйрәп чыгардым. Шуны ачкан идем—күңелләрем әллә нишләп китте, үкенеп бетә алмадым. Күземнән яшь акты, әмма бу инде хәсрәт яше. түгел иде. Хәл алгач, яңадан тормыш кагыйдәләрен язарга керештем; ул сәгатьтә мин бернинди әшәкелек тә, эшләмәячәгемә, бер генә минут вакытымны да зая ит¬ мәячәгемә, үземнең кагыйдәләремне һичбер вакыт боз¬ маячагыма бик нык ышанган идем. Ул күңел җилкенүемнең күпмегә сузылганын, аның ниндирәк нәрсә булганын һәм минем мораль яктан үсүемә нинди тәэсир ясаганын — боларын инде яшьле¬ гемнең киләсе өлешендә, бәхетлерәк өлешендә сөй¬ ләрмен. 24 сентябрь (1856 ел) Ясная Поляна. ЭЧТӘЛЕК I бүлек Егет чагым кайчан баш- II ланды . . . Яз III Хыял IV Безнең гаилә кешеләре . . V Кагыйдәләр VI Тәүбә кылу VII Монастырьга бару .... VIII Икенче тапкыр тәүбә кылу IX Имтиханга әзерләнү . . . X Тарихтан имтихан .... XI Математикадан имтихан XII Латин теленнән имтихан XIII Мин дәү кеше XIV Володя белән Дубков ниш¬ лиләр иде XV Мине тәбриклиләр .... XVI Ызгыш XVII Визит белән барырга жые- нам ’ XVIII Валахиналар ....... XIX Корнаковалар XX Ивиннар XXI Княз’ь Иван Иваныч . . . XXII Дустым белән серләшү . . XXIII Нехлюдовлар XXIV Мәхәббәт XXV Мин танышам XXVI Үземнең әйбәт якларымны күрсәтәм XXVII Дмитрий ........ . XXVIII Авылда XXIX Кызлар белән ике арадагы мөнәсәбәтләр XXX Эшләгән эшләрем .... XXXI Comme il faut XXXII Егет чакларым ...... XXXIII Күршеләр XXXIV è Әтинең'өй-ләнүе . . . ■. ,. 3 4 7 11 15 17 18 22 25 27 32 35 39 44 48 51 56 59 65 68 71 74 79 84 89 93 98 102 106 110 114 117 ? 124- - 128 179
XXXV бүлек Бу хәбәргә безнең карашы¬ быз 131 XXXVI , Университет 137 XXXVII , Хисләр 140 XXXVIII » Югары катлау 142 XXXIX , Типтерү 145 XL , Нехлюдовлар белән булган дуслык 150 XLI , Нехлюдов белән ике ара¬ дагы дуслык 154 XLII , Яшь әни 158 XLIII , Яна иптәшләр 163 XL1V , Зухин белән Семенов . . . 170 XLV , Имтиханны бирә алмадым. 175 Лев Николаевич Толстой ЮНОСТЬ (на татарском языке) Второе издание Редакторы С. Сибгатуллина Тышлык художнигы С. Кульбака Рәсемнәр художнигы К. Клементьева Художество редакторы А. Садыйков Техник редакторы С. Әхмәтҗанова Корректоры Ә. Халилова Наборга бирелде 25/VI-1969 ел. Басарга кул куелды 6/XI-1969 ел. Типография кәгазе № 2, 84х108'/зг. Учетн.-изд. табагы 9,32. Якынча басма табагы 9,45. Заказ В-356. Тираж 13000. Бәясе 37 тиен. Татарстан китап нәшрияты Казан, Бауман ур., 19. ТАССР Министрлар Советы каршындагы Матбугат идарәсенең Камил Якуб исемендәге матбугат ком¬ бинатында басылды. Казан. Бауман урамы, йорт 19, 1970 ел.
37 тией