Автор: Камалетдинов К.А.  

Теги: уйдырма  

Год: 1976

Текст
                    ЖЕК
/ЮНЛОН
ХИКӘЯЛӘР
ФАТИХ ХӘСӘНОВ тәрҗемәсе
КАЗАН
ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ
1976


И (Англ) Л72 Хикәяләр Джек Лондонның 1954—1956 елларда «Государствен¬ ное издательство художественной литературы» нәшрияты чыгар! җиде томлыгыннан алып тәрҗемә ителде. Художнигы КАМАЛЕТДИНОВ К. А. УРТА ҺӘМ ОЛЫ ЯШЬТӘГЕ МӘКТӘП БАЛАЛАРЫНА 70803-235 Л 146—76 Ml 32 (03)-76 (фтвтарявга тәрҗемә. Татарстан китап нәшриягы, 1976.
ДЖЕК ЛОНДОН (1876-1916) Джек Лондон — Американың бөтен дөньяга танылган иң кү¬ ренекле язучыларыннан берсе. Аның әсәрләрен зурлар да, балалар да яратып укый. Язучының иң яхшы әсәрләре төньякның кырыс табигатен, анда яшәүче көчле рухлы кешеләрне, аларның бик күп кыенлыклар белән бәйле булган авыр тормышын сурәтләүгә ба¬ гышланган. Джек Лондон (Джон Гриффит Лондон) 1876 елның 12 янва¬ ренда Америка Кушма Штатларының Калифорния дигән штатында¬ гы Сан Франциско шәһәрендә туа. Аның әтисе — Вильям Чэни — Джек туганчы ук семьясын ташлап киткән була. Булачак язучы туганнан соң Озак та үтмәстән аның әнисе ДжОн Лондон дигән бер бөлгән фермерга тормышка чыга. Малайны үги әтисе, уллыкка алып, үэ фамилиясенә күчертә. Лондоннар искиткеч мохтаҗлыкта яшиләр. Әтиләренең эшләп тапканы ишле семьяны туйдырырга җитми. Шунлыктан Джек Лон¬ донга тормыш ачысын бик яшьли татырга туры килә. Ун яше тул¬ ганда инде ул урамда газеталар сатып акча эшли башлый, әти-әни- сенә булыша. Ундүрт яшендә кбнеера фабрикасына эшкә керә. Аннары, балык тоту шхунасына матрос булып ялланып, Япония ярлары буена чыгып китә. Ул бик озак дөнья гизә. Американы аркылыга да, буйга да йө¬ рен чыга. Аляскага барып җитә. Алтын өзләүче булырга да туры ж.тлә аңа. Ниһаять, укырга керү теләге белән Калифирниягә әйлә¬ неп кайта. Монда да ул кайда туры килсә шунда ялланып эшли. Төннәрен исә баш күтәрми укый, университетка керергә әзерләнә. Өч ел буе өйрәнергә тиешле фәннәрне Лондон дүрт ай эчендә үзләштерә. Әмма ai)a Калифорния университетында Озак укырга туры килми: тамак туйдырырлык та акчасы калмаганлыктан, укуын ташларга мәҗбүр була. Джек Лондон мәктәптә укыган чакларында ук язучы булу уе белән хыяллана башлый. 1893 елда Сан-Фраицискода чыга торган газеталарның берсендә аның «Япония ярлары буенда тайфун» дигән беренче Очеркы басыла. Ә XX йөз башында инде аның хикәяләре ■ерым җыентыклар булып чыга башлый, һәм ул тиз арада танылып та өлгерә. Еллар буе михнәт итен йөрүләр, яшәү өчен аяусыз көрәш — Джек Лондонны язучы итеп тәрбияләгән шартлар әнә шул. Аның әсәрләре искиткеч мавыктыргыч итеп язылган, алардан яшьлек бөр¬ келә, кешеләргә, тормышка ышаныч ташып тОра. Джек Лондон тормышны һәм табигатьне үзенә генә хас бер олы ярату белән ярата; әмма аның иң якын күргәне — кешеләр, кешеләрнең дә көчле 3
рухлылары, энергиясе ташып торганнары, какшамас ихтыярга ия булганнары. Джек Лондонның әдәби мирасы искиткеч бай. Үзенең кыска гына гомере эчендә ул йөз илледән артык хикәя, дистәләгән роман һәм повестьлар язып калдырган. Шулай булгач, бу кечкенә җыен¬ тык аның иҗатын бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бас¬ тырырга нигез була алмый, билгеле. Шуңа да карамастан, биредә тупланган хикәяләр мисалында гына да Джек Лондонның никадәр күпкырлы талант иясе икәнлеген чамаларга була. «Яшәү теләге» хикәясе — язучының иң көчле әсәрләреннән берсе. Андагы вакыйга нәкъ менә Лондонча кырыс тонда сөйләнә. Күләме ягыннан артык зур булмаган бу хикәя күңелдә онытылмас¬ лык тәэсир калдыра. Язучы биредә кешегә дан җырлый, аның ис¬ киткеч авыр кыенлыкларны да җиңеп чыгарга сәләтле булуын тетрәндергеч итеп сурәтли. Н. К. Крупскаяның В. И. Ленин турындагы истәлекләрендә мондый юллар бар: «Ильич гомеренең соңгы айлары. Үзенең кушуы буенча мин аңа, гадәттә кичкә таба, беллетристика укый идем... Үләренә ике көн кала, кич белән мин аңа Джек Лондонның «Яшәү теләге» дигән хикәясен укыдым,— ул хәзер дә аның бүлмәсендәге өстәлдә ята. Бик көчле әйбер. Кеше аяк басмагаП~кар чүле аша., ачтан үләр хәлгә җиткән бер авыру кеше зур елга пристанена таба бара, ә аның яныннан шулай ук ачтан үләр хәлгә җиткән бер бүре шуыша, алар арасында көрәш бара, кеше җиңеп чыга — ярым үлек хәлендә, ярым аңсыз килеш пристаньга барып җитә. Бу хикәя Ильичка "бик ошады. Икенче көнне Лондон хикәяләрен укуны дәвам иттерүне сорады». (К. Маркс, Ф. Энгельс, В. И. Ленин, Әдәбият һәм сәнгать турында. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1976, 411—412 битләр.) Бу җыентыкка кертелгән хикәяләрнең күбесендә төп герой¬ лар — нигездә балалар һәм яшүсмерләр. «Киш турында хикәят» әсәрендә үзенең зирәклеге, кыюлыгы аркасында бөтен ыруның хөрмәтен казанып, ыру башлыгы булып киткән эскимос малае ту¬ рында сөйләнә, «Качак» хикәясендә Лондон җиде яше тулуга ук фабрикага кереп, өлкәннәр белән рәттән торып эшләргә мәҗбүр булган сабыйның аяныч язмышын сурәтли. «Сакраменто буенда» дигән хикәядә гади бер эшче малаеның булдыклылыгы, ярдәмчеллеге тасвирлана. Джек Лондонның күпчелек геройлары кыенлыклар алдында каушап калмый торган, нык ихтыярлы, көчле кешеләр. Аларга хас күркәм сыйфатлар укучы күңелендә якты хисләр уята. Джек Лондон үзенең гүзәл иҗаты белән дөнья классикасында иң күренекле урыннарның берсен алды. Аның кырыс романтика '' ''белән сугарылган мәңге картаймас әсәрләрен безнең укучылары¬ быз да яратып укырлар. Фатих Хәсәндв
КИШ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ Борын-борын заманда, Поляр диңгезе буенда Киш | дигән бер кеше яшәгән. Озак еллар буена ул авылының иң абруйлы, иң хөрмәтле кешесе саналган. Үзе үлгәч тә әле аның исеме бик күп вакытлар халык теленнән төш¬ мәгән. Ул заманнардан бирле инде бик күп сулар аккан. Хәзер Киш исемен, аның турындагы чын хикәятне тик карт бабайлар гына хәтерли. Бабайлар бу хикәятне үзләренең әтиләреннән ишетеп калганнар. Алар аны балаларына, балалары исә үз балаларына сөйләп калды¬ рачаклар. Шулай итеп бу хикәят, телдән-телгә күчеп, буыннардан-буыннарга китәчәк. Поляр якның кышкы кичләрендә, боз чүлләрен иңләп төньяк бураннары котырганда, тышта шомлы җилләр улаганда, өйдән чы¬ гасы да килми торган чакларда иң фәкыйрь иглуда 1 дөньяга килгән Кишның зур дәрәҗә казанып үз авылы¬ ның иң хөрмәтле кешесе булып китүе турында хикәят тыңлаудан да рәхәтрәк тагын берәр нәрсә бармы икән бу дөньяда? Хикәяттә сөйләнгәнгә караганда, Киш бик тә зирәк, бик тә таза, бик тә көчле малай булган. Ул инде унөч кояш күргән. Төньякта ел исәбен шулай саныйлар, ник дисәң, һәр кыш саен кояш җирне караңгыда калдыра да үзе төшеп китә, ә икенче елны, кешеләр янә җылынып, бер-берсенең йөзенә карый алсыннар өчен, җир өстенә икенче кояш күтәрелә. Кишның әтисе батыр аучы булган. Ул ачлык елны үзенең кабиләдәш туганнары өчен азык юнәтергә дип ауда йөргәндә һәлак булган. Берүзе ак аю өстенә таш¬ ланган ул, ә аю аның бөтен сөякләрен сындырып бетер- * S 1 Иглу— Канада эскимосларының кар плиталәрдән корышты¬ рып ясаган алачыгы. S
гән, бу аюның ите искиткеч куп чыккан, халыкны шул коткарып калган. Киш бердәнбер бала булып, әтисе үлгәч әнисе белән генә яши башлаган. Тик шунысы бар: кешеләр бик тиз онытучан булалар, аның әтисе эшләгән батырлык турында да онытканнар алар, ә Киш кем дә, аның әнкәсе кем? Киш үзе бер бәләкәй малай да, әнкәсе бер мескен хатын гына ич, кешеләр исә алар турында да онытканнар, иң ярлы иглуда әнә шулай гомер сөреп, ятучы бу ике фәкыйрьне бар дип тә белмәгәннәр. 1 Ничектер шулай бер кичне ыру башлыгы Клош-Кван- ның зур иглуында халык җыенга җыелган. Менә шул җыенда Киш үзенең кем икәнлеген күрсәткән: кешләр аның тамырларындагы канның кайнарланып акканын да, йөрәге батыр ирләр йөрәгенә тиң булганын да, малайның һичкем алдында тез чүгәргә җыенмаганын да сизгәннәр. Ул олыларга хас кыяфәт белән торып баскан да башта шау-шу басылып тынлык урнашканны көткән. — Гаделлекне яклап сөйләмәкче булам мин,— дип башлаган ул сүзен.— Ит бүлгәндә әни белән миңа тиешле өлеш бирелә бирелүен. Тик күп вакыт ул теш үтмәслек карт ит, я коры сөяк кенә була. Аучыларның барысы да — чал чәчлеләре дә, чәчләре әле чалара гына башлаганнары да, көчләре ташып тор¬ ганнары да, әле бик яшьләре дә авызларын ачып таң калганнар. Мондый хәлне аларның гомердә дә күргәне булмаган. Сабый бала олылар рәтеннән торып сөйләсен дә аларга дорфа сүзләр әйтсен әле! Әмма Киш аңа-моңа карамыйча катгый сүзен дәвам иткән: — Минем әткәй Бок батыр аучы булган. Мин моны каян белгән дисезме? Кешеләр шулай сөйли. Бок ауга чыккан саен җәнлек итен бик күп итеп алып кайта тор¬ ган булган. Иң оста дигән ике аучы бергәләп тә аның хәтле алып кайта алмаган. Табышын үз кулы белән бүлә торган булган, һәркем үзенә тиешле итне тулысынча аламы дип, ятим-йолпы, карт-коры, карчык-корчык өлеш¬ тән мәхрүм калмыймы дип тикшерә торган булган. — Куып чыгарыгыз шул малай актыгын,— дип кыч¬ кырганнар аучылар.— Күзебезгә күренмәсен! Күптән әлли-бәлли итәр вакыт җиткән аңа. Чал чәчле ирләр сүзенә катнашырга башы яшь әле. Әмма Киш шау-шу тынганны сабыр гына көтеп торган. 6
— Синең хатының бар, Уг-Глук,— дигән ул,— һәм син аның өчен дә сөйлисең, Ә синең, Массук, хатының белән әниең бар, син шулай ук алар өчен дә сөйлисең. Ә минем әнинең миннән башка беркеме дә юк, шуңа күрә монда мин сөйлим. Минем әйтәсе сүзем шул: Бок батыр аучы булганга күрә үлгән, ә хәзер инде аның улы — мин дә, аның хатыны һәм минем әнкәем Айкыйга да, ыруыбызда ит туя ашарлык булганда, туйганчы ашарга тиешбез. Минем — Бок улы Кишның әйтер сүзе менә шул. Ул урынына утырган да үзе сөйләгәннәргә карата ризасызлык белдергән ачулы авазларга колак салган. — Җыеп хәтле җыенда малай-шалай сөйләргә тиеш¬ ме?— дип мыгырданган карт Уг-Глук. — Кайчаннан бирле соң әле бездәй ирләргә авызын¬ нан ана сөте кипмәгән малайлар акыл өйрәтә башла¬ ды?—дип кычкырган Массук калын тавыш белән.— Әллә югыйсә. минем ирлегем төкәнгәнме, ит ашыйсы килгән теләсә нинди малай актыгы миннән көлә аламы? Аларның ачуы кайнаган. Киш хәзер үк кайтып кит¬ сен дә йокысына ятсын, дип боерганнар, без сине иттән бөтенләй мәхрүм итәрбез, дип янаганнар, тупаслыгың өчен измәңне изәргә дә күп сорамабыз, дип куркыткан¬ нар. Кишның күзләре кайнаган, яңакларына сүгенә-сүгенә шаулаша — Мин сөйләгәнне кычкырган ул.— Үзегез ялынып килеп: «Әйт сүзеңне, Киш, син сөйләгәнне тыңлыйсыбыз килә», — дими торып, бүтән беркайчан да җыеныгызга килеп сүз сөй¬ ләячәк түгел мин. Ә хәзер, агайлар, соңгы сүземне тыңлагыз. Минем әткәем Бок бөек аучы булган. Аның улы мин дә ауга йөрермен, ит алып кайта башлармын. Тик сез бүгеннән үк белеп торыгыз: мин алып кайткан табышны бүлгәндә гаделсезлеккә юл куелмас. Тап-таза ирләр чамасыз күп ашаудан корсакларын күтәрә алмый¬ ча җәфа чиккәндә тол хатыннарның, тәрбиячесез калган картларның төн урталарында уянып ит юклыктан ачы¬ нып күз яше түгүләренә моннан соң чик куелыр! Шуның белән минем сүзем тәмам. Иглудан чыкканда кешеләр Кишның артыннан мәс¬ хәрәле сүзләр әйтеп калганнар. Шулай да ул тешен ут булып янган, ярсудан каны кызыллык йөгергән. Кешеләр башлагач, ул торып баскан, тыңлагыз әле, агайлар! — дип 7
кысып булса да түзгән, уңга-сулга каранмыйча үз юлыннан киткән. Ә иртәгесен ул боз белән коры җир кушылып кит¬ кән яр буйлап юлга чыккан. Кишның китеп барганын күрүчеләр аның үзе белән җәя һәм бик күп ук алганын, иңбашына әтисеннән калган олы соңге күтәреп киткә¬ нен искәреп калганнар. Бу вакыйга уңае белән әллә нихәтле имсш-мимешләр, мәзәк сүзләр сөйләнгән. Гомер күрелмәгән хәл булган бу. Аның яшендәге малайлар беркайчан да ялгыз гына ауга чыгып китми торган бул¬ ганнар. Ир-ат бу хәлдән аптырашып баш селкегән һәм моны нәрсәгәдер юрагандай иткән, хатын-кыз исә хәс¬ рәткә төшкән Айкыйганы кызганып уһ-аһ килгән. — Озакламый кайтып та килер әле,—дип тыныч¬ ландырырга тырышканнар алар әни кешене. — Бара бирсен әйдә, сабак алып кайтыр,— дигәннәр аучылар.— Озак тормас, кайтыр, бераз кикриге шиңеп, сүзен үлчәп сөйләргә өйрәнеп кайтыр. Тик бер көн үткән, ике көн үткән, өченче көнне бик әшәке буран купкан. Киш һаман кайтмаган да кайтма¬ ган. Айкыйга нишләргә белмичә үрсәләнгән, кайгы бил¬ гесе итеп битенә корым сөрткән, хатын-кызлар өзгәлә¬ неп ир-атны тиргәгәннәр, күрәләтә үлемгә чыгарып җибәрдегез бит сабыйны, дип битәрләгәннәр; ирләр дәшмәгәннәр, давыл тынгач Кишның гәүдәсен эзләү нияте белән юлга әзерләнгәннәр. Тик икенче көнне иртә таңда Киш үзе кайтып кил¬ гән. Үзе аулаган аюның арт санын иңенә салып кайткан. Аның аяк атлаулары ук үзгәргән. Сүзен дә ул эредән торып сөйләгән. — Сез, агайлар, нартага этләр җигегез дә минем эз буйлап барыгыз,— дигән ул,— Моннан бер көнлек юл үткәннән соң боз өстендәге ит өеменә барып чыгар¬ сыз — бер аю белән ике аю баласы булыр анда. Айкыйга шатлыгыннан нишләргә белмәгән, Киш исә әнкәсенең куанычын чын ирләрчә кабул итеп: — Әйдә кайтыйк, Айкыйга, тамак бик ачты. Аннары йоклап алырга кирәк булыр, шактый ардырган,— дигән. һәм ул иглуына кереп һәйбәтләп тамагын туйдыр¬ ган, шуннан соң егерме сәгать рәттән уянып та кара¬ мыйча йоклаган. Баштарак шик-шөбһә белдергән сүзләр, бәхәсләр күп булган. Ак аюга каршы бару — хәтәр эш, ә инде 8
балаларын ияртеп чыккан ана аюга каршы бару өчләтә хәтәр. Әле малайлыктан да чыкмаган Кишның япа-ялгыз килеш шундый зур батырлык эшләвен ирләр башларына да сыйдыра алмаганнар. Тик хатыннарының Киш алып кайткан итнең әле яңа гына суелган ит булуы турында сөйләве генә аларның шикләнүен киметә төшкән. Ни¬ һаять, Киш аюны үтергән булса да, аның тиресен тунап эчен алырга, түшкәсен туракларга башы җитмәгәндер, дип мыгырдана-мыгырдана сәфәргә чыгып киткәннәр. Төньякта бу эшләр җәнлек үтерелгәч тә эшләнергә тиеш, югыйсә ит үткен пычак белән дә тураклый алмас¬ лык булып катачак, ә инде өч йөз кадак авырлыгындагы шакыраеп каткан түшкәне нартага салып кытыршы боз өстеннән сөйрәп кайту җиңел эш түгел. Әмма алар Киш әйткән урынга килеп җиткәч башта үз күзләренә үзлә¬ ре ышанмый торганнар: Киш аюларны үтереп кенә кайтып китмәгән, аларның эчләрен чын аучыларча, менә дигән итеп алып, түшкәләрен дә дүртәр кисәккә чапка¬ лап калдырган. Кишның серле эше әнә шулай башланган. Көн артын¬ нан көн үткән, сер һаман да ачылмаган. Киш яңадан ауга чыгып киткән, бу юлы тап-таза бер яшь аю аулап кайткан, икенче баруында бик тә олы бер ата аю белән бер ана аю үтергән. Гадәттә, ул өч-дүрт көнгә чыгып китә торган булган, ә кайчакларда аңа боз чүлләрен иңләп атналар буе да йөрергә туры килгән. Ул беркемне дә ияртергә теләмәгән, халык исә аның саен гаҗәпкә калган. — Ник алай эшли икән ул?—дип сорашканнар аучылар бер-берсеннән.— Эт тә ияртми бит, ау эшендә эт — иң зур ярдәмче, югыйсә. Көннәрдән беркөнне Клош-Кван Киштан: — Нишләп син гел аю гына аулыйсың?—дип со¬ раган. Киш бер дә аптырап тормыйча: — Аюның ите күп булганны кем генә белми икән,— дип җавап биргән. Әмма авылда ниндидер сихер-тылсым көче турында имеш-мимешләр тарала башлаган. — Җен-пәриләр булышадыр аңа,— дигәннәр берәү¬ ләр.— Шуңа күрә ул ауга чыкканда һәрчак уңышка ирешәдер. Җен-пәриләр булышмаса, ничек аның эше гел уңайга гына барыр иде икән? \ 9 .
— Кем белә инде аны? Бәлки аңа җен-пәриләр түгел, берәр изге рух булыша торгандыр?—дигәннәр икенчеләре,— Аның әтисе мәшһүр аучы иде бит. Бәлки, хәзер улы белән үзе ауга чыгадыр, аны сабыр булырга, оста һәм батыр булырга ул үзе өйрәтәдер. Кем белгән аны! Ничек кенә булмасын, Кишның юлы уңмаган чагы булмаган. Осталыклары чамалырак булган аучыларга eni кына Киш әзерләп куйган табышны авылга алып кайтырга туры килгәләгән. Табышны бүлгәндә дә ул гаделлек саклаган. Әтисе кебек ул да сәлперәеп беткән карт-карчыкларга кадәр хәләл өлештән мәхрүм ителмә¬ сеннәр дип күзәткән. Ә үзенә ризыкны туенырга җитәр¬ лек кенә калдырган. Менә шунлыктан һәм җитмәсә тагын батыр аучы да булганлыктан, аңа ихтирам белән карый башлаганнар, аның белән исәпләшми булдыра алмаганнар. Хәтта Клош-Кван карт үлгәннән соң ул ыру башлыгы булып калырга тиеш дигән сүзләр дә таралган. Хәзер, шундый батырлыклар эшләп үзен танытканнан соң, барысы да аның яңадан җыенга килүен көткәннәр, әмма ул килмәгән, чакырып китерүне исә кешеләр үзлә¬ ре өчен хурлык санаганнар. — Мин үземә яңа иглу салырга уйлыйм,—дигән ул көннәрдән беркөнне аучылар белән сөйләшеп торган Клош-Кванга.— Ул әнием Айкыйга белән икебез кысан¬ лык тоймый гына яши алырлык иркен иглу булырга тиеш. — Бик хуп, — дигәннәр тегеләр, тәкәббер генә баш¬ ларын селеккәләп. — Тик иглу салып йөрергә минем вакытым юк. Минем төп эшем — җәнлек аулау, ул минем бөтен вакы¬ тымны ала. Мин алып кайткан итне ашаучы ирләр һәм хатын-кызлар миңа иглу салып бирсәләр, бик тә гадел эш эшләгән булырлар иде. Шуннан соң тегеләр аңа иглуны шундый зур һәм иркен итеп салып биргәннәр, хәтта ул Клош-Кван өен¬ нән дә зуррак һәм иркенрәк булып чыккан. Киш әнисе белән шунда күченгән. Шулай итеп, Айкыйга ире Бок үлгәннән соң күпме җәфа чиккәч кенә иркен тормышта яши башлаган. Муллыкта яшәү өстенә тагын Айкыйга менә дигән аучы егетнең әнкәсе дә бит әле. Хәзер аны авылда иң дәрәҗәле хатынга санап, башка хатыннар киңәш-табыш итәргә килә башлаганнар, үзара бәхәсләр 10
вакытында яисә ирләре белән тарткалашканда аның акыллы сүзләрен дәлил игеп китерә торган булганнар. Әмма Кишның гаҗәп оста аучылык серен белергә теләү берсенә дә тынгылык бирмәгән. Ничектер шулай бервакыт Уг-Глук Кишның туп-туры йөзенә карап аны сихерчелектә гаепләгән. — Сине җен-пәриләр белән эш итә дип сөйлиләр,— дигән Уг-Глук, шомлы гына итеп,— шуңа күрә синең ау эшләре уңышлы бара, имеш. — Ашаган итегез начар итме әллә? — дип сораган аннан Киш.— Әллә ул итне ашап авылда берәр кеше авырып киттеме? Монда ниндидер сихер эше катнаш¬ кан дип син каян алып әйтәсең? Ачуың килүдән, көнче¬ легеңә чыдый алмаудан сөйләнәсеңме? Уг-Глук бу хурлыкка түзә алмыйча китеп барган, хатын-кызлар аның артыннан көлеп калганнар. Шулай бер кичне җыенда озак кына бәхәс куертканнан соң, аучылар, аю ауларга чыгып киткән Киш артыннан күзә¬ түчеләр җибәреп, серен белеп кайтырга дигән карарга килгәннәр. Менә беркөнне Киш ауга чыгып киткән. Аның артыннан авылның иң оста дигән ике яшь аучы¬ сы — Бим белән Боун сәфәр чыккан. Алар, Кишның күзенә чалынмаска тырышып, артыннан калмыйча бар¬ ганнар. Биш көннән алар кире әйләнеп кайтканнар. Күргәннәрен тизрәк сөйләп бирү теләге аларга тынгы¬ лык бирмәгән. Клош-Кван өендә тиз генә җыен җыйган¬ нар да, Бим гаҗәпләнүдән акайган күзләрен елтыратып сөйләргә керешкән: — Туганнар!— дип башлаган ул сүзен,— Кушыл¬ ганны үтәп, без Кишның эзе буйлап киттек. Шулкадәр сак бардык, ул безне бер генә тапкыр да күрмәде. Ярты көн барганнан соң аңа бик зур бер ата аю очрады, бик тә дәү инде менә... — Аннан да зуррак аю булмый да торгандыр,—дип бүлдергән аның сүзен Боун һәм үзе сөйләп киткән: — Тик бу аю никтер көрәшергә теләмәде, кире борылды да боз өстеннән ашыкмый-кабаланмый гына китте дә барды. Без аны яр өстендәге кыя түбәсеннән күзәтеп тордык, ә ул безгә таба килә башлады, аның артыннан куркуны бар дип тә белмәгән Киш атлый. Киш аюга җикеренеп-җикеренеп кычкыра, кулларын болгый, юри тавыш куптара. Шулай килә торгач аю, тәмам ачуы 11
чыгып, арт аякларына басты да үкерергә тотынды. Ә Киш туп-туры аюның өстенә килде... — Әйе, әйе,— дигән Бим да, Боунның сүзен куәт¬ ләп,— Киш туп-туры аюның өстенә килде, ә аю аңа ташланды, Киш исә кирегә таба йөгерергә тотынды. Шулай йөгергәндә ул боз өстенә кечерәк кенә бер шар сыман әйбер төшереп калдырды, аю туктап шул шар сыман әйберне иснәп-иснап карады да йотып та җибәр¬ де. Киш исә һаман йөгерүендә булды, һаман шул кеч¬ кенә шарларын ташлый барды, ә аю аларны бер-бер артлы йота барды. Шул чак кешеләр арасында тавыш купкан, шикләнә калганнар алар, ә Уг-Глук ачыктан-ачык, бу әкиятегезгә ышанмыйм мин сезнең, дигән. — Без моны үз күзебез белән күреп кайттык,— дип ышандырмак булган аларны Бим. — Әйе, әйе, үз күзебез белән күрдек,— дип Боун да аның сүзен куәтләгән.— Шулай озак кына барганнан соң аю кинәт кенә туктады да авыртуга чыдый алмыйча үкерергә тотынды, шашынып ал аяклары белән бозны кыйный башлады. Ә Киш боз өсләтеп арырак йөгерде дә бер читкәрәк китеп басты. Хәер, аюның инде Кишта кайгысы юк иде, әлеге кечкенә шарлар үтереп-үтереп аның эчен бора иде. — Әйе, әйе, бора иде шул,— дип ялгап алып киткән Бим сүзне: — Аю үзен үзе белештермичә тырмана, коты¬ рынган эт баласыдай боз өстендә аунаклый-сикеренә. Ул авыртуга чыдый алмыйча үкерә-үкерә улый — аның шулай кылануы уйнау түгел, бәлки авыртудан булуы әллә каян күренеп тора иде. Мондый хәлне гомеремдә дә күргәнем юк иде әле минем. — Әйе шул, минем дә күргәнем юк иде,— дип сүзгә тагын Боун кушылган. — Ул аюның дәүлеген күрсәгез иде сез! — Сихер эше бу,— дип куйган Уг-Глук. — Анысын әйтә алмыйм,— дигән Боун, аңа җавап итеп.— Мин үз күзем белән күргәннәрне генә сөйлим. Шундый олы, авыр гәүдәле аю бертуктаусыз сикергәли торгач бервакытны тәмам хәлдән таеп яр буйлап китеп барды, үзе бара, үзе өзлексез башын чайкый, бераз бар¬ гач утыра да авыртуга түзә алмыйча ярсып-ярсып үке¬ рергә тотына, ә аннары тагын торып китә. Киш аю артыннан атлый, ә без аның артыннан барабыз, шулай 12
бара торгач дүрт көн үтте. Аю көннән-көн хәлсезләнә барды, ә үзе һаман эченә чыдый алмыйча үкерде дә үкерде. — Сихер эше бу!— дигән Уг-Глук.— Сихер эше бул¬ мый ни булсын! — Алай булуы да ихтимал! Шунда Боунны бүлдереп яңадан Бим сөйләргә то¬ тынган: — Бер мәлне аю бер урында бөтерелеп йөри баш¬ лады. Ул әле бер якка, әле икенче якка таба бөтерелә. Шулай бер алга, бер артка таба барып әйләнгәләп йөрде-йөрде дә яңадан теге урынга — Киш белән берен¬ че очрашкан урынга килде. Бу чакта инде ул тәмам хәлдән тайган, боз өстенә ятып шуыша да алмаслык дәрәҗәгә җиткән иде. Шунда Киш аның янына килде дә сөңгесе белән кадап үтерде. — Шуннан соң ни булды?— дип сораган Клош- Кван. — Аннары Киш аюның тиресен тунарга тотынды, ә без аның ничек итеп аю аулаганын сөйләргә дип монда чаптык. Шул көнне кичен хатын-кызлар әлеге аю түшкәсен барып алып кайтканнар, ә ир-ат җыенга җыелмакчы булган. Киш аудан кайткач, җыенга чакырырга дип кеше җибәргәннәр, ләкин ул, бик ачыгып һәм арып кайттым, дип бармаган, үзенең иглуы җитәрлек кадәр иркен булуын, анда әллә нихәтле кеше сыя алуын искәр¬ теп җибәргән. Бу вакыйга белән кызыксыну шулкадәр зур булган, җыенга дип җыелган халык, Клош-Кван җитәкчелегендә, дәррәү кубып, Киш иглуына таба юл тоткан. Алар килеп кергәндә Кишның тамак туйдырып утырган чагы булган. Ул аларны якты йөз белән каршы алган, дәрә¬ җәләренә карап, һәрберсенә урын тәкъдим иткән. Ай¬ кыйга исә әле горурланып китә, әле уңайсызланып кала, нишләргә белмичә гаҗизләнә икән. Киш исә үзен бик тыныч тоткан. Клош-Кван Бим белән Боуннан ишеткәннәрен сөй¬ ләп биргән. Сөйләп бетергәч ул кырыс тавыш белән болай дигән: — Бу мәсьәләдә син безгә аңлатма бирергә тиешсең, Киш. Ничек итеп аю аулавыңны сөйләргә тиешсең. Берәр төрле сихер көче кулланмыйсыңдыр бит? 13
Киш аңа таба күтәрелеп караган да елмаеп куйган. — Юк, һич юк, Клош-Кван! Сихер-мазар беләк маташу малайлар эше түгел ул, аннан соң мин сихер¬ ләүнең ни икәнен дә белмим бит әле. Мин тик аюны бик ансат кына үтерә торган бер әмәл уйлап таптым — хикмәт шунда гына. Бернинди сихер дә кирәкми монда, бары тик зирәклек кенә кирәк. — Аны һәркем эшли аламы? — һәркем эшли ала. Озак кына тын утырганнар. Ирләр бер-берсенә карашканнар, ә Киш ашавында булган. — Ул сереңне безгә сөйләрсеңме соң, Киш?— дип сораган ахырдан Клош-Кван, калтыранган тавыш белән. — Ник сөйләмәскә, сөйләрмен.— Киш кулындагы сөягенең җилеген суырып бетергән дә урыныннан торып баскан.— Бернәрсәсе дә юк аның. Менә кара! Ул нәзек кенә итеп кит мыегы телеп алган да аны барысына да күрсәтеп чыккан. Аның очлары әнә очы кебек булган. Киш шул мыекны саклык белән генә бөтерә-бөтерә учына йомарлаган да йодрыгын кинәт кенә ачып җибәргән. Кит мыегы шундук тураеп элекке хәленә кайткан. Аннары Киш бер кисәк тюлень мае алган. — Менә шушылай эшләнә ул,— дигән Киш.— Кече¬ рәк кенә бер кисәк тюлень мае аласың да аның урта¬ сына зур булмаган бер куышлык ясыйсың — менә шу¬ лай. Аннары шул куышлык эченә ныгытып бөтерелгән кит мыегын саласың — менә болай, һәм ул куышлыкны өстәп тагын май белән сылыйсың. Аннары шул йомар¬ ланган майны салкынга чыгарып куясың һәм май шакы¬ раеп ката да, бәләкәй генә шарчык хасил була. Аю әнә шул шарны йотып җибәрә, май эри, үткен очлы кит мыегы язылып китә дә аюның эченә кадала. Ә аю эче авыртуга чыдый алмыйча хәлсезләнгәч, аны сөңге белән кадап үтерү берни түгел. Моны теләсә кем эшли ала. — АЙ яй-яй!— дип кычкырып җибәргән Уг-Глук, таң калып. Ә Клош-Кван: — Менә сиңа мә-ә-ә!—дип сузган. Гаҗәпләнүен һәркем үзенчә белдергән, эшнең нәр¬ сәдә икәнен бөтенесе дә аңлаган. Борып борын заманда Поляр диңгезе буенда яшәгән
Киш турындагы хикәят әнә шулай тәмамлана. Сихер кулланып түгел, бәлки зирәклек белән эш итүе арка¬ сында ул, иң фәкыйрь иглуда туган булса да, әнә шулай дәрәҗәгә күтәрелгән һәм үз халкының ыру башлыгы булып киткән. Ул исән чакта халык муллыкта-иркен- лектә рәхәт кенә гомер сөргән, ит юклыктан төннәрен торып яшь коючы бер генә тол хатын да, бер генә фәкыйрь карт та булмаган, дип сөйлиләр.
САКРАМЕНТО БУЕНДА Исә җилләр, исә җилләр Калифорния ягына. Сакраменто бик бай як ул: Алтын потлап табыла! Фриско портына керер алдыннан чыгыр әйләндереп якорь күтәрткәндә матрослар җырлый торган шушы җырны чандыр гәүдәле бер малай колак яргыч нәзек тавыш белән сузып-сузып көйләргә тотынды. Гап-гади бер малай иде бу, үзенең әле гомерендә бер тапкыр диңгез дә күргәне юк иде. Аның каравы моннан нибары ике йөз фут ераклыкта — кыядан түбәнгә генә төшәсе — ургый-ургый Сакраменто елгасы ага. Малайны Бәләкәч Джерри дип йөртәләр. Бәләкәч дигән кушамат өстәми булмый, чөнки аның әтисе дә Джерри исемле. Малай суйган да каплаган әтисе инде менә: җирән чәче дә, янып торган зәңгәр күзләре дә, сипкел баскан бите дә нәкъ әтисенеке төсле; бу җырны да ул әтисеннән отып алды. Өлкән Джерри диңгезче иде, ул үзенең ярты гомерен сәяхәтләрдә үткәрде; матрос булып йөргән чакларында җырлый торган иде ул әлеге җырны. Берчакны шулай Азиядәге ниндидер бер портта үзенең егерме иптәше белән бергәләп җырлый-җырлый чыгыр әйләндергәндә бу җырның сүзләре аны беренче тапкыр уйга калдырды. Сан-Францискога кайтып төшкәч ул, корабы белән дә, диңгез белән дә саубуллашып, Сакраменто ярларын карарга юнәлде. Менә шушында күрде инде ул алтынны. Джерри «Алтын хыял» дигән рудпикка эшкә ялланды һәм елга auiii ике йөз фут биеклегендә асылма юл салганда бик тә файдалы кеше булып чыкты. 16
Аннары ул әлеге күпергә күз-колак булып торырга биредә төпләнеп үк калды. Тросларны карап-күэәтеп торды, аларны һәрвакыт тәртиптә тота иде, эшен бик ярата иде; тора-бара ул шулай «Алтын хыял» руднигы¬ ның алыштыргысыз эшчесе булып китте. Аннары Мар¬ гарет Келли дигән чибәр генә бер кызга гашыйк булып, өйләнеп җибәрде. Әмма күп тә үтмәстән Маргарет аны тол калдырып, әле тәпи генә йөри башлаган нәни Джер- рины ятим итеп, дөнья куйды. Хәзер ул бәләкәй зиратта, шомлы наратлар шаулавы астында мәңгелек йокыда ята. Джерри карт яңадан диңгез хезмәтенә кайтасы итмә¬ де. Ул әлеге шул асылма юл буенда гомер сөрде, ә үзе¬ нең мәхәббәтен, күңеленең бөтен җылысын корыч чы¬ быклардан ишелгән юан тросларга һәм нәни улы Джер- рига бирде. «Алтын хыял» руднигы өчен кара көннәр башлангач та карт бу компаниягә хезмәт итүдән баш тартмады, ташландык предприятиедә каравылчы булып калды. Ә бүген иртән ул никтер күренмәде. Бәләкәч Джерри гына баскыч төбендә матрослар җырлый торган әлеге җырны көйләп утыра иде. Ул үзенә-үзе иртәнге аш әзерләде, аны һәйбәтләп кенә ашады да дөнья йөзенә карарга дип тышка чыкты. Ерак та түгел, аннан егерме адымнар чамасы читтәрәк, бик зур бер корыч барабан кукраеп утыра, очы-кырые булмаган металл трос әнә шуңа урала. Янәшәдә генә — руда ташый торган ваго¬ нетка. Ул бик ныгытып барабанга беркетелгән. Биектә елга аша сузылган корыч тросларның күз иярмәслек тизлек белән хәрәкәт итүләрен күзәткәндә бәләкәй Джерри елганың теге як ярында да шундый ук барабан һәм шундый ук вагонетка барлыгын күрде. Бу корылма гади авырлык көче тәэсире белән хәрә¬ кәткә китерелә иде: руда төялгән вагонетка авырлык тәэсирендә үзеннән-үзе хәрәкәт итә, бу вакытта каршы як ярдан буш вагонетка килә. Руда төялгән вагонетканы бушатып, буш вагонеткага руда төягәч, шул ук хәрәкәт яңадан кабатлана; әнә шулай бик күп тапкырлар, йөз һәм мең тапкырлар кабатлана инде ул, карт Джерри асылма юлның каравылчысы булып эшли башлаганнан бирле шулай. Бәләкәч Джерри, якынаеп килгән ниндидер аяк та¬ вышлары ишетеп, җырлавыннан туктады. Өстенә зәң¬ гәрсу күлмәк кигән, аркасына мылтык аскан озын гына 17 2 E-J82
гәүдәле бер кеше наратлыктан чыгып бире таба килә иде. Моннан берәр миль өстәрәк Сакраменто буенда урнашкан икенче бер рудникның — шундый ук асылма күпере булган «Сары Аждаһа» руднигының — каравыл¬ чысы Холл иде бу. — Нихәл, Бәләкәч! Ниләр җимермәк буласың мон¬ да берүзең?—дип кычкырды Холл малайга ерактан ук. — Әти өйдә юк бит, хуҗа булып калдым, хуҗа кеше ни эшләмәс,— дигән булды малай. Аның җавабында олыларга охшарга тырышу сизелә иде. Әйтерсең лә ул өйдә ялгыз калырга күптән күнеккән. — Кая китте әтиең?— дип сорады Холл. — Сан-Францискога. Кичә кичтән үк киткән иде инде ул. Каядыр Иске Дөньяда яшәгән абыйсы үлгән аның. Шул хакта адвокат белән киңәшергә дип китте. Иртәгә кич кенә кайтачак. Боларның бөтенесен Джерри аерым бер горурлык белән сөйләде. Горурланырлыгы да бар шул: аны шушы текә яр буенда ялгыз калдырып кичтеләр бит, аш-су әзерләү дә, башка эшләр дә аның үз җаваплылыгына калды. — Тик кара аны, сак бул. Трослар белән уйный күрмә,— диде Холл, аны үгетләп.— Ә мин «Аксак сыер» үзәненә төшеп менмәкче булдым әле, берәр болан атып булмасмы диюем иде. — Яңгыр булмагае,— дип куйды Джерри эре генә. — Миңа барыбер! Яңгырга чыланудан курка дисең¬ ме әллә син мине? Холл шулай диде дә, кире борылып, агачлар арасына кереп югалды. Яңгыр турында Джерриның юраганы юш килде. Сәгать уннар тирәсендә инде нарат агачлары шыгыр- шыгыр килеп ыңгырашырга, тибрәнергә-чайкалырга тотындылар, ә бераздан эре тамчылы яңгыр тәрәзәләргә бәрсп-бәреп ява да башлады. Уникенче яртыда Джерри учак тергезеп ашарына әзерләде, унике тулуга инде ул тамак туйдырырга утырды. «Чыгып йөрергә туры килмәс ахры бүген»,— дигән карарга килде ул, ашагач табак-савытын юып җыешты¬ рынганнан соң. Аннары: «Холлның чыланмаган җире калмагандыр, мөгаен! Йөргәненә күрә болан очраган булса ярый инде!» — дип тә уйлап куйды. Көндезге берләр тирәсендә ишек шакыдылар. Джер- 18
риның ишекне ачуы булды, бүлмәгә, атылып диярлек, бер ир белән бер хатын килеп керде: әйтерсең аларны ирексезләп җил куып кертге бирегә. Елгадан унбер- унике миль чамасы читтәрәк аулак бер үзәндә яшәүче фермер Спиллен белән аның хатыны иде бу. — Холл монда түгелме?— дип сорады мистер Спил¬ лен. Джерри фермерның нилектәндер бик дулкынланган булуын һәм каядыр ашыгуын, ә миссис Спилленның бик тә кәефе кырылган булуын искәреп алды. Бу хатынның бетен кыяфәте аңа үз гомерендә бик күп эш эшләргә, бик күп җәфа чигәргә туры килгәнлекне әйтеп тора; ялыктыргыч авыр хезмәт аның йөзенә тирән җыерчык¬ лар салган. Шул ук тормыш авырлыгыннан аның ире¬ нең аркасы бөкрәеп чыккан, куллары тупасланып бет¬ кән, чәчләре вакытсыз агарган. — Ул ауга китте, «Аксак сыер» үзәненә. Ә сез кая җыендыгыз болай, теге якка чыгарга кирәкме әллә? Хатын сулкылдап елап җибәрде, ә мистер Спиллен ачынып нидер мыгырданып куйды да тәрәзәгә килде. Джерри да аның белән янәшә басып тәрәзәдән асылма юл ягына таба күз салды, коеп яуган яңгыр пәрдәсе артында трослар бөтенләй диярлек күренми иде. Якын тирәдә яшәүчеләр Сакраментоны кичү өчен гадәттә «Сары Аждаһа» руднигындагы асылма юлдан файдаланалар иде. Елга аркылы чыгарган өчен һәркем¬ нән артык зур булмаган хак алына, «Сары Аждаһа» компаниясе шул акчадан Холлга жалованье түли иде. — Теге якка чыгарга кирәк безгә, Джерри,— диде мистер Спиллен.—Аның әтисе бәлагә тарыган,—дип дәвам итте ул сүзен, бармагы белән хатынына таба күр¬ сәтеп.— Рудникта, «Клевер Яфрагы» шахтасында эшли иде ул. Анда шартлау булган. Исән калуы икеле, диде¬ ләр. Ә без бу хәбәрне яңа гына ишеттек. Джерриның эче жу итеп киткәндәй булды. Спиллен¬ ның елганы «Алтын Хыял»дагы асылма юл ярдәмендә кичәргә теләгәнен белә ул белүен, әмма әтисеннән баш¬ ка бу эшкә тотына алмый, чөнки аларның юлы кешеләр чыгару өчен файдаланылмый, аннан соң байтактан бирле инде аны гомумән эшләткәннәре дә юк иде. — Бәлки озакламый кайтып та җитәр инде, Холлны әйтәм,—диде малай. '* Спиллен башын чайкап куйды һәм: 2* 19
— Әтиең кайда соң?— дип сорады. — Сан-Францискога китте,—диде Джерри, сүз куер¬ тып тормыйча гына. Спиллен ачыргаланып ыңгырашып куйды һәм йод¬ рыгы белән икенче кулының уч төбенә сугып алды. Хатын исә: «Өлгерә алмабыз шул инде, үлеп китәр инде...» — дип такмаклый-такмаклый, үксеп еларга то¬ тынды. Малай үзе дә елап җибәрмичә көчкә генә түзеп тора иде, ул ни эшләргә дә белмичә аптырап калды. Шунда мәсьәләне аның өчен Спиллен хәл итте. — Карале, Бәләкәч, хатын белән миңа синең юлдан ничек кенә булса да теге якка чыгарга кирәк,— диде ул, икеләнеп торырга урын калдырмыйча, кистереп кенә.— Шушы эштә ярдәм ит инде син безгә: ычкындырып җибәр әлеге нәмәстәңне. Ниндидер ярамаган эшкә этәргәннәрен тойгандай, Джерри артка таба чигенеп куйды. — Холлны карап килмәскәме икән соң, кайтып та җиткәндер инде, бәлки?—диде малай кыюсыз гына. — Ә кайтмаган булса? Джерри яңадан да икеләнеп калды. — Ул-бу була калса, бөтенесе өчен дә үзем җавап бирермен. Әйттем ич инде мин сиңа, Бәләкәч, безгә ничек.кенә булса да теге якка чыгарга кирәк.— Джерри аптырап башын селкеп куйды,— Холлның кайтканын көтеп торуда мәгънә юк, — дип дәвам итте сүзен Спил¬ лен,— үзең беләсең, «Аксак Сыер» үзәненнән ул тиз генә кайтып җитә алмаячак. Кыскасы, киттек әйдә, җи¬ бәр барабаныңны. «Үзенә вагонеткага кереп утырырга булышканда миссис Спилленның куркудан агарынып китүе дә гаҗәп түгел»,— дип уйлады Джерри ирексездән; түбәндә төп¬ сез упкындыр сыман тоелды аңа. Җиде йөз фут ерак¬ лыгындагы аргы як яр стена булып коеп яуган яңгыр аша, котырып искән җил куып китергән болыт кисәк¬ ләре һәм томан аша бөтенләй күренми дә иде. Ә алар менеп баскан кыя текә стена булып, түбәндә бөтерелеп- ургып аккан елганың төбенә үк төшеп китә һәм корыч трослардан алып аска кадәр булган ара ике йөз фут түгел, бәлки ким дигәндә бер миль чамасы булыр кебек тоела иде. — Әзерләнеп беттегезме?— дип сорады Джерри. 20
— Җибәр әйдә!— дип кычкырды Спиллен бар кө¬ ченә. Алар вагонетка идәненә хатыны белән янәшә, кулга- кул тотынып утырдылар. Джеррига бу бер дә ошамады. — Сезгә ике кулыгыз белән дә ябышып утырырга туры килер: югыйсә җил бик каты атындыра! — дип кычкырды ул. Ир белән хатын шундук кулларын аердылар да ныгытып вагонетка читенә ябыштылар, Джерри исә сак¬ лык белән генә тормоз рычагын төшерде. Барабан әкрен генә әйләнергә тотынды, очсыз-кырыйсыз трос сүтелә башлады һәм вагонетка кузгалып китте. Вагонетканы беренче генә җибәрүе түгел иде Джер- риның. Тик моңа хәтле бу эшне аңа әтисе күзәтеп тор¬ ганда гына эшләргә туры килә иде. Тормоз рычагы ярдәмендә ул саклык белән генә хәрәкәт тизлеген көй¬ ләде. Тизлекне киметә төшәргә кирәк иде, чөнки, җил бер көчәеп, бер басылып торганлыктан, вагонетка бик каты тирбәлә иде, ә бер тапкыр, яңгыр стенасы артына кереп китеп күренмәс булыр алдыннан, вагонетка шул¬ кадәр нык кыңгырайды, эчендәге кешеләре әздән генә упкынга егылып төшми калдылар. Моннан соң инде Джерри вагонетканың хәрәкәт иткәнен троска карап кына белә алды. Ул үзенең бөтен игътибарын җигеп тросның барабаннан сүтелүен кү¬ зәтте. Кабельдәге билгеләргә карап ул: — Өч йөз фут..., өч йөз илле..., дүрт йөз..., дүрт...,— дия-дия авыз эченнән генә саный барды. Кинәттән трос туктап калды. Джерри тормоз рыча¬ гын тартып карады, әмма трос кузгалмады. Малай ике куллап троска тотынды, аны кузгатырга теләп, бөтен көченә үзенә таба тарта башлады. 1Ок! Нәрсәдер ва¬ тылды булса кирәк! Әмма нәрсә ватылганын белә алма¬ ды; вагонетка да күренми иде инде. Өскә таба күтәрелеп игътибар белән карый торгач, ул һавада буш вагонет¬ каны күреп алды. Йөкле вагонетка нинди тизлек белән ерагая барса, буш вагонетка шундый ук тизлек белән бире таба килергә тиеш. Ул моннан ике йөз илле фут¬ лар чамасы ераклыкта иде. Бу исә — кайдадыр соры караңгылык эчендә, ургылып-актарылып аккан елга өстендә ике йөз фут биеклегендә, икенче як ярдан ике 21
йөз илле фут чамасы ераклыкта, ирле-хатынлы Спил- леннар, вагонеткалары туктап, асылынып калдылар дигән сүз иде. Джерри бар көченә тырышып ике-өч тапкыр кычкы¬ рып та карады, ләкин аның тавышы яңгыр шаулавын ярып үтә алмады. Инде ни хәл итәргә дип, баш ватып торган арада, елга өстендә түбәнтен генә агып барган болытлар сирәгәя төшеп, көн ачылып киткәндәй булды, һәм шул мизгелдә малай аста Сакраментоның ургый-ур- гый акканын һәм еракта һавада асылынып калган ваго¬ неткадагы кешеләрне күреп калды. Аннары, болытлар яңадан куерып, елга өстен тагын да шомлырак караңгы¬ лык каплап алды. Джерри, барабанны җентекләп тикшерсә дә, аннан бернинди кимчелек тә таба алмады. Теге як ярдагы барабанның нәрсәсе дә булса ватылган булырга тиеш. Әлеге ике кешенең, коеп яуган яңгыр астында, упкын өстендә һавада асылынып калган вагонеткада үзләренең нилектән туктап калганлыкларын да белмичә утырула¬ рын күз алдына китерү дә куркыныч иде. Ә уйлап кара¬ саң, аларга Джерри «Сары Аждаһа» руднигындагы асылма юлдан теге якка чыгып андагы әлеге ватык бара¬ банны төзәткәнгә кадәр шушы хәлдә утырырга туры киләчәк бит! Шул чакны Джерри, инструментлар саклана торган чоланда блок белән бау барлыгын исенә төшереп, шу- ларны алып чыгарга дип чапты. Тиз генә блокны троска беркетте дә тарта башлады — бар булган көчен куеп тартты да тартты, куллары суырылып чыга язды, мус¬ куллары менә-менә шартлап өзелер сыман тоелды. Лә¬ кин трос урыныннан кузгалмады. Теге як ярга чыгудан башка чара калмады. Ул инде манма су булып беткән иде, шуңа күрә һаман явып торган яңгырга исе дә китмәстән, җан-фәр¬ манга «Сары Аждаһа»га таба йөгерде. Җил уңаена йөгерү җиңел иде, тик аны Холлның ярдәменнән башка вагонетканың тизлеген ничек көйлисе булыр инде ди¬ гән уй гына бераз борчыды. Нык баудан ул үзенә-үзе тормоз әмәлләде, элмәк ясап аны хәрәкәтсез троска беркетте. ‘ Җил колакларны тондырырлык итеп ыжгырып, ваго¬ нетканы очыртып алып китәрлек булып котырып-коты- рып исте. Шунда Джерри Спилленнарның нинди хәлгә 22
таруларын тагын да ачыграк итеп күз алдына китерде. Бу аны батырайтып җибәрде. Исән-имин генә аргы якка чыгып җитеп, сөзәгрәк урын сайлап өскә күтәрелде дә, аяктан егарлык булып шашынып искән җил белән көрә- шә-көрәшә, «Алтын Хыял» барабанына таба йөгерде. Барабанны тикшереп караса, ни күзе белән күрсен: барабан төзек, аңа берни дә булмаган. Теге яктагы барабан да, бу яктагысы да ватык түгел. Тоткарлык нәр¬ сәдә соң алайса? Тоткарлык уртада булырга тиеш, баш¬ кача булуы мөмкин түгел! Ирле-хатынлы Спилленнар утырган вагонетка аннан нибары ике йөз илле фут чамасы ераклыкта иде. Коеп яуган яңгыр пәрдәсе аша Джерри ярсып-ярсып давыл котырганда һавада асылынып калган вагонеткада бөк- шәеп утыручы ир белән хатынны күреп алды. Җилнең улавы тыныбрак торган арада ул, вагонетканың йөрткеч тәгәрмәчләрен тикшерергә кушып, Спилленга кычкырды. Спиллен малайның ни дип кычкырганын ишетте булса кирәк, чөнки Джерри аның саклык белән генә тезләнеп вагонетканың ике тәгәрмәчен дә капшап-тот- калап караганын күрде. Аннары Спиллен, ярга таба борылып: — Монда бөтенесе тәртиптә, Бәләкәч!— дип кыч¬ кырды. Джерри бу сүзләрне көчкә-көчкә генә ишетсә дә, аларның мәгънәсен дөрес аңлады. Нәрсә генә булды икән соң алайса? Бөтен эшнең буш вагонеткада булу¬ ында хәзер аның шиге калмаган иде инде; буш ваго¬ нетка моннан күренми, әмма Джерри аның да шул ук дәһшәтле упкын өстендә, Спилленнар вагонеткасыннан ике йөз футлар чамасы ераклыкта асылынып калганын белә иде. Ул уйлап та тормастан катгый бер карарга килде. Ундүрт яшендә генә булса да, ут борчасыдай җитез хәрәкәтле, чандыр гәүдәле бу малай биеклектән һич тә курыкмый иде, чөнки аның бөтен гомере таулар ара¬ сында үтте, һәм әтисе аны диңгезче һөнәренең барлык серләренә төшендергән иде. Барабан янындагы һәртөрле кораллар тутырылган тартмадан ул иске гайка ачкычы, тимерчыбык һәм бер бәйләм сүс шпагат табып алды. Матрос бишеге сыман- рак берәр нәрсә әмәлләргә дип такта кисәге эзләп караса да, таба алмады: якын-тирәдә, калын такталар- 23
дан башка, аңа ярардае табылмады. Аларны кисәргә кул астында бернәрсә дә юк иде, шунлыктан ул уңайлы бишек әтмәлләү уеннан кире кайтырга мәҗбүр булды. Джерриның ияре бик гади килеп чыкты: ул аркан¬ нан элмәк ясады да, аны буш вагонетка асылган хәрә¬ кәтсез трос буйлап шуа торган итеп беркетте; аннары арканның икенче башына утыра торган элмәк ясады; шул элмәккә җайлап утыргач, ул кулы белән бик ансат кына троска тотына ала иде. Ә өскә, элмәкнең металл троска ышкыла торган җиренә үзенең курткасын кыс¬ тырды; куртка урынына берәр төрле чүпрәк яисә иске капчык та яраган булыр иде дә, кул астында булмагач, каян табасың ди аны хәзер генә. Әзерлек чараларын тиз-тиз генә күргәннән соң, Джерри әлеге элмәгенә җайлап утырды да, троска кулы белән тотынып эттерә-эттерә, упкын өстенә таба шуып китте. Ул үзе белән гайка ачкычы, тимерчыбык һәм бер¬ ничә фут шпагат алды. Трос бераз авышрак тартылган булып, Джеррига өскә табарак менәргә туры килә иде. Анысына әле түзәр иде, менә җил тәмам үзәгенә үтте. Котырып-котырып искән җил аны әрле-бирле китереп атындыра, бөтерепме-бөтер ә иде. Шунда аның курку¬ дан йөрәге жу итеп китте. Тросы да искереп беткән бит инде моның... Әгәр дә Джерриның авырлыгына һәм җил¬ нең атындыруларына түзә алмыйча өзелеп китсә? Коты ботына җитә язды малайның. Куркудан күк¬ рәге чәнчешә башлады, тез буыннары йомшарды, бөтен тәне калтырарга тотынды. Шулай да Бәләкәч батырларча алга баруында булды. Трос искергән, урыны-урыны белән кыршылып-ашалып беткән; тырпаеп торган тимерчыбык очлары малайның кулларын суелдырып, канатып бетерде. Әмма ул моны бераз хәл җыеп алырга дип туктагач кына искәрде. Шунда ул Спилленнарга кычкырып карамакчы булды. Хәзер инде аларның вагонеткасы нәкъ аның турысында берничә фут ераклыкта гына булып, ул аларга нәрсә булганлыгын һәм үзенең ни өчен мондый сәяхәткә чык¬ канлыгын аңлатып та бирә ала иде. — Сиңа бик рәхәтләнеп булышкан булыр идем дә бит, хатынның хәле начарланып китте,— дип кычкырды Спиллен,— Кара аны, Бәләкәч, сак була күр берүк! Үз башыма үзем алган бу бәладән безне коткару мәшәкате синең өскә төшә бит инде. 24
— Мин сезне бу хәлдә калдырмыйм инде анысы! Әйтегез миссис Спилленга, шушы минут эчендә үк теге як ярга чыгып җитәчәксез,— дип кычкырды Джерри, аңа җавап итеп. Күз ачкысыз булып коеп яуган яңгыр астында ул, маятник сыман берөзлексез арлы-бирле атына-атына, алга таба шуышты. Суелган уч төпләре үзәккә үтәрлек булып авыртуга да, сулышын капландырырлык булып ачы җил исүгә дә карамастан, Джерри, тырмаша торгач, ниһаять, буш вагонетка янына барып җитте. Шундый хәтәр сәяхәткә чыгып китүенең юкка гына булмагайлыгына ул бер карауда ук төшенде. Вагонетка ике тәгәрмәчкә тагылган иде; аларның берсе йөри-йөри бик нык ашалган булган; әнә шуд тәгәрмәч тростан ычкынган да, трос, тәгәрмәч белән чыгыр арасына кереп, кузгалмаслык булып кысылган. Уйлап та торасы юк: иң элек тәгәрмәчне чыгырдан чыгарырга кирәк; моның өчен вагонетканы юан бау бе¬ лән хәрәкәтсез троска ныгытып бәйләп куярга туры киләчәк. Чирек сәгатьләп маташкач, Джерри, ниһаять, ваго¬ нетканы бау белән тарттырып, троска бәйләп куйды,— бар эшләгәне шул булды аның. Тәгәрмәчне күчәргә тоташтырган чигә чөй тутыгып, кузгалмаслык хәлгә килгән булып чыкты. Джерри, бер кулы белән троска тотынган хәлдә, икенче кулы белән чигә чөйне какка- ларга-суккаларга тотынды, ыжгырып искән җил аны һаман атындырып торды, шунлыктан ул сукканда чигә чөйгә туры тидерә алмый азапланды. Ул куйган тырыш¬ лыкның уннан тугыз өлеше тигезлек саклауга сарыф ителә иде. Төшеп китмәсен өчен, ачкычын кулъяулыгы белән беләгенә бәйлән куйды. Ярты сәгатьләп вакыт үтте. Суккалый торгач, чигә чөйне урыныннан кузгатты кузгатуын, әмма барыбер чыгарып җиткерә алмады. Ничәмә-ничә тапкырлар инде ул өметсезлеккә бирелеп китә язды, үзен әнә шундый хәтәр адымга дучар итүе дә, барлык тырышлык куюла¬ ры да — һәммәсе дә юкка гына булган сыман тоелды аңа. Шул чак кинәт кевә аның башына көтмәгән бер уй килде. Ул, корт чаккандай кабаланып, кесәләрен акта¬ рырга тотынды. Шулай эзләнә торгач, кесәсеннән озын гына бер кадак табып алды. 25
Бу кадакның кайчан һәм нинди шартларда кесәсенә эләгүен ул үзе дә белми иде. Әгәр дә шул кадак килеп чыкмаган булса, Джеррига кире ярга төшәргә туры кил¬ гән булыр иде. Әнә шул кадак ярдәмендә ул чигә чөйне бәрдереп чыгарды. Аннары аңа озак кына вакыт тимерчыбык белән маташырга туры килде. Шуның ярдәмендә ул тәгәрмәч белән чыгыр арасына кереп кысылган тросны ычкынды¬ рырга тырышып азапланды. Аны ычкындыргач, тәгәр¬ мәчне элеккеге урынына куйды, аннары вагонетканы бау ярдәмендә күтәртеп, тәгәрмәчне металл трос өстенә бастырды. Шулай маташа торгач шактый вакыт үтте. Джерри- ның буш вагонетка янына килеп җиткәненә инде сәгать ярым гына түгелдер. Менә хәзер генә ул үзенең «иярен¬ нән» төшеп вагонеткага күчеп утыра алды. Аннары вагонетканы тотып торган бауны чиште, шунда тәгәр¬ мәчләр хәрәкәткә килеп трос буйлап акрын гына тәгәри башладылар. Вагонетка урыныннан кузгалып китте. Моннан күренмәсә дә, Джерри белә: кайдадыр аста Спилленнар вагонеткасы да кузгалып капма-каршы якка таба хәрәкәт итә башлаган булырга тиеш. Хәзер инде аңа тормозның кирәге калмады, ник ди¬ гәндә, икенче вагонетка авырлыгын аның үз авырлыгы тигезләштерә иде. Озак та үтмәстән, болыт пәрдәсе артында таныш кыя һәм аның өстендә үз җаена гына әйләнеп утырган иске барабан күренде. Джерри яр өстенә сикереп төште дә вагонеткасын беркетеп куйды. Бу эшне ул ашыкмый-кабаланмый гына, бик җентекләп эшләде. Ә аннан соң барабан янына килде дә, җилләп-давыллап яңгыр коюга да карамастан, җиргә ятып үксеп елап җибәрде. Бусы инде шундый батыр егеткә бер дә килешә торган эш түгел иде дә түгелен, нишләмәк кирәк! Малайны шул дәрәҗәгә китереп җиткергән сәбәпләр байтак иде: суелып беткән куллары сулкылдап-сулкыл- дап сызлый иде, үзе аяктан егылырлык дәрәҗәгә җитеп арыган иде һәм, ниһаять, ничәмә-ничә сәгатьләр буена сузылган котчыккач авыр нерв киеренкелеге беткәч, өстеннән таш төшкәндәй, кинәт җиңеләеп калган иде ул; аннары Спилленнарның бәладән коткарылу шат¬ лыгы үзе генә дә ни тора! Дөрес, ул аларның рәхмәт сүзләрен ишетмәде әле К
ишетүен, моннан еракта алар; әмма ул белә: ургый-ур- гый аккан елганың теге ягында сукмак буйлап «Клевер Яфрагы» шахтасына таба ашыга-ашыга китеп баралар булыр инде. Джерри алпан-тилпән атлап өйләренә таба китте. Өйгә кергәндә ишек тоткасына аның кулыннан кан буя¬ лып калды, әмма ул моны искәрмәде дә. Малай үзенең изге эш эшләгәнен белә, шунлыктан күңелендә горурлык һәм канәгатьләнү хисе тоя иде; аның әле риялану-хәйләләүне белми торган самими күңеле үзенең изге эш эшләгәнен танудан да курык¬ мады. Аның өчен тик бер генә нәрсә үкенечтә калган иде: әтисе дә өйдә булып, күреп торса, нинди шәп буласы иде югыйсә! юяю
1 КАЧАК Мин көндезге эшкә барам, менә күр син, Әй ходаем, беләгемә егәр бир син.. Гомерем бетеп, үлем килсә, әйдә килсен, Тик эшемне бетерергә ирек бирсен. Амин. Хәзер үк тор, Джонни, тормасаң ач каласың, ашарыңа бирмим мин синең! Куркыту өчен әйтелгән бу сүзләргә малайның исе китмәде, һич кенә дә кузгаласы килми иде шул аның җылы урыныннан. Татлы уйларга чумган хыялый кеше¬ дәй, ул йокысыннан айный алмый ята бирде. Үзе кулла¬ рын йодрыкламакчы була, шул йодрыклары белән төрле хәрәкәтләр ясый, кизәнгәләп тә ала. Әнисенә сугарга дип ёелтәнә, тик әнисе гадәтенчә әле бер якка, әле икен¬ че якка тайпылып кала, үзе һаман малаеның иңбашын¬ нан тарткалый да йолыккалый. — Кит әле моннан! Йокы аралаш ыңгырашкан тавыш көчәя-көчәя ярсы¬ нып үкергән аваз булып яңгырады да кинәт тынып нин¬ дидер бер шыңшуга әверелде. Киек җәнлек тавышын хәтерләткән бу аваз әллә нинди тәмуг газапларына түзә алмаган җанның ачынып сөрән салуы иде. Әмма әни кеше аңа игътибар итеп тормады. Күзлә¬ рен ачы кайгы, йөзен моңсулык баскан бу хатын үзенең көндәлек вазифаларын үтәүгә инде күптән гадәтләнгән иде. Ул малаеның өстенә ябынган одеялын тартып алмакчы булды, әмма тегесе, йодрыклары белән төрткә¬ ләүдән туктап, ике куллап одеялына ябыщты. Карава¬ тының бер башына йомарланып яткан хәлдә, ул одеялын башыннан ук бөркәнде. Шунда әнисе аны бөтен урын- җире белән караваттан өстерәп төшерергә чамалап 28
карады. Малай һаман тартышуында булды. Әнисе аны бар көченә тартты да тартты. Өстенлек аның ягында иде, малайның урын-җире караваттан шуып төшә баш¬ лады, ә малай, ягылмаган бүлмә шыксызлыгыннан коты¬ лырга теләгәндәй, чытырманланып урынына ябышты. Менә ул идәнгә килеп төшәр чиккә җитеп карават кырыенда асылынып калды. Йокысыннан айныды инде ул хәзер. Малай, гәүдәсен турайтып, тигезлекне саклап кала алды; аннары аякларын идәнгә төшерде. Әнисе шундук аны иңбашыннан эләктереп тагын бер җилте¬ рәтеп алды. Малай яңадан йодрыкларын эшкә кушты, бу юлы аның йодрыклары саллырак та, төгәлрәк тә хәрә¬ кәт итәләр иде. Аның күзләре ачылды. Әнисе аны үз ирегенә куйды — ул уянды. — Ярар,— диде малай мыгырданып. Ана, лампаны алды да, малаен караңгыда калдырып, тиз генә чыгып китте. — Акчаңны тотып калсалар белерсең әле! — диде ул чыгып барышлый. Бүлмәнең караңгылыгы комачауламады малайга. Ул өстен киенде дә кухняга чыкты. Аның аяк атлаулары салмак һәм авыр, арык гәүдәсенә һич кенә дә ятышлы түгел иде. Ул аякларын көчкә генә сөйрәп атлый, һәм бу бик тә сәер тоела, чөнки аяклары шундый нечкә, әйтерсең алар сөяк белән тиредән генә гыйбарәт иде. Ул өстәл янына какшап-калҗаеп беткән бер иске урын¬ дык китереп куйды. — Джонни! — дип кычкырды аңа әнисе. Малай капыл гына торды да эндәшми-тынмый рако¬ вина янына китте. Майланып, шакшыга катып беткән раковинаның тишегеннән авырсы ис аңкый иде. Малай моны искәрмәде. Раковинадан сасы ис килү дә, сабынга һәртөрле чүп-чар ябышып каткан булганлыктан аның бик начар сабынлануы да малай әчеп гадәги хәл исәп¬ ләнә иде. Хәер, сабыннар белән озаклап юынып торыр чамасы да юк иде аның. Биг очын ике-өч тапкыр сал¬ кын су белән сыпыргалагандай итте дә, шуның белән үзен юынган санады. Тешен чистартып тормады. Теш щеткасы дигән нәрсәне аның күргәне дә юк иде, һәм ул теш чистарту кебек ахмак эш белән шөгыльләнүчеләр бардыр дип башына да китерми иде. — Көненә бер тапкыр гына булса да үзең белеп юынсаң икән син,— диде әнисе, шелтә белдереп. 29
Ана ватык капкачлы кофейниктан ике чынаякка кофе агызды. Джонни әнисенең шелтәле сүзләренә җа¬ вап кайтарып тормады, чөнки бу инде алар өчен көн туды исә кузгатылмый калмый торган мәңгелек темага әверелгән, һәм бу мәсьәләдә әни кеше һич кенә дә таш¬ лама ясарга теләми иде. «Көненә бер тапкыр гына бул¬ са да» битне юу мәҗбүри исәпләнә иде. Джонни каеш¬ ланып каткан ертык сөлгегә битен сөртте, сөлгедән аның битенә җеп бөртекләре ябышып калды. — Бигрәк җәһәннәм артында яшибез инде,— дип куйды әнисе, Джонни өстәл янына килеп утыргач.— Ни әйтсәң дә, һаман яхшырак булсын дип тырышасың бит инде. Үзең беләсең. Аның каравы, монда иркенрәк тә, бер долларга арзанрак та. Анысы да урамда аунап ятмый бит аның. Үзең беләсең. Туйдырган инде бу сүзләр Джоннины. Ничәмә-ничә тапкырлар сөйләнде бит инде бу турыда. Әнисенең уйлары бик чикләнгән шул, ул тора да шул бер үк нәр¬ сәгә — фабрикадан ерак яшәүнең уңайсызлыгына әйлә¬ неп кайта. — Бер доллар булса да ашау ягына файда бит ул,— дип куйды Джонни, мәгънәле генә итеп.— Йөрүен җәяү дә йөрергә була, аның каравы ашауны яхшырак ашый¬ сың. Ул авызындагы ипиен ашык-пошык чәйнәштергәндәй итте дә кайнар кофе белән йотып җибәрде. Аның кофе дигәне дә әле болганчык бер кайнар сыеклык кына иде, әмма Джонни аны менә дигән кофега исәпли. Күңеленә хуш килгән бердәнбер юанычы иде бу аның. Чын кофены аның гомерендә бер тапкыр татып караганы да булмады. Ипи янына бер кисәк дуңгыз ите дә куелган иде. Әнисе аңа тагын бер чынаяк кофе ясады. Ипие бетәр алдыннан Джонни, тагын булмасмы икән дигәндәй, карангалап торды. Әнисе аның бу уен шундук сизеп алды. — Ачкүзләпмә алай,—диде ул,—үз өлешеңне аша¬ дың бит инде. Сабыйларга ни кала дип беләсең? Әнисенең бу сүзләренә Джонни берни дип тә җавап бирмәде. Болай да сүзгә һәвәслеге юк иде аның. Туй¬ мый калган булса да, аның күз карашында эстәнү бил¬ гесе яңадан сизелмәде. Малай һични дип тә зарланмады да, сыкранмады да; аның язмыш алдында әнә шулай 30
баш июе, мондый карусызлыкка өйрәткән мәктәпнең үзе кебек ук, дәһшәтле иде. Ул кофесын эчеп бетерде дә, авызын сөрткәндәй итеп, урыныннан торды. — Тукта әле,— диде әнисе, кабалана-кабалана,— Бу кыерчыктан юка гына итеп тагын бер телем кисеп алырга була ич. Ананың куллары күз иярмәслек тизлек белән хәрә¬ кәт иттеләр. Ана тагын бер телем ипи кисә башлаган сыман булып маташты да, кыерчыкны ипи кәрзиненә салып куйды, ә улына үз телемен бирде. Ана үзенең бу ялганына улы ышанды дип уйлады, әмма тегесе, әнисе¬ нең хәйләсен сизсә дә, бернинди вөҗдан газабы киче¬ реп тормастан ипине алды. Чирләшкә генә башы белән барыбер күп ашый алмас, дип уйлады ул әнисе турында. Улының коры ипи ашап утырганын күргәч, ана өстәл аркылы үрелеп кенә аңа үз чынаягыннан кофе салды. — Нәрсәдер күңелем болганып тора, шул кофедан булса кирәк,— дип аңлатты ул үзенең бу эшен. Бик еракта сузып кычкырган гудок тавышыннан ике¬ се дә сискәнеп киттеләр. Ана киштәгә куелган калай будильникка карап алды. Ул алтынчы яртыны күрсәтә иде. Фабрика халкы әле хәзер йокыдан гына уяна. Ана иңбашына шәл бөркәнде, башына каешланып, ямьшәеп беткән иске эшләпәсен киде. — Йөгерергә туры киләчәк,— диде ул, лампаны сүн¬ дерү өчен филтәсен бора-бора. Алар бүлмәдән капшана-кармалана гына чыгып, бас¬ кычтан төшеп киттеләр. Көн чалт аяз һәм салкын иде. Джонни суыктан калтыранып куйды. Йолдызлар әле һаман чекрәешеп яналар, шәһәр дә әле караңгылыкка чумган иде. Джонни белән әнисе, аякларын авыр сөй¬ рәп, җәяүләп киттеләр. Җиргә каты басып барырлык көчләре юк иде. Унбиш минутлап барганнан соң ана уңга таба кереп китте. Караңгылык эченнән аның: — Кара аны, соңга кала күрмә! — дигән соңгы кисә¬ түе ишетелеп калды. Малай аңа җавап биреп тормады, үз юлы белән баруында булды. Фабрика кварталындагы өйләрнең ишекләре бер-бер артлы ачыла торды, тиздән инде Джонни караңгылык эченнән баручы халык төркеме эчендә иде. Ул фабрика капкасыннан кереп барганда икенче гудок тавышы яңгырады. Малай көнчыгышка күз 31
төшереп алды. Түбә кыеклары өстендә алсуланып таң беленеп килә иде. Аның өлешенә тия торган бар булган көн яктысы менә шул инде. Ул аңа аркасы белән бо¬ рылды да, халык төркеменә кушылып, цехка кереп китте. Джонни бер-бер артлы тезелеп киткән станоклар рәтендәге үз урынына барып басты. Аның алдында, вак шүреле тартма өстендә, эрерәк шүреләр әйләнеп тора. Әнә шуларга ул вак шүреләрдәге джут җебен чорната. Катлаулы эш түгел ул үзе түгелен, әмма җаен белергә кирәк. Вак шүреләрдәге җеп эре шүреләргә шулкадәр тиз чорнала, авыз ачып торырга һич тә вакыт калмый. Джонни машинадай тиз эшли. Бәләкәй шүреләрнең берәрсе бушаса, ул, олы шүрене сул кулы белән тиз генә туктата да, шундук бармаклары белән җеп очын эләктереп тә ала. Шул ук вакытта уң кулы белән яңа бәләкәй шүредән җепнең очын тота. By хәрәкәтләрне аның ике кулы да бер үк вакытта һәм бик тиз башкара. Аннары Джонни күз дә иярмәс тизлек белән ике җеп очын бергә китереп ялгый да шүрене җибәрә. Туку эшендә җеп ялгап торуның бер кыенлыгы да юк аның. Ничектер шулай бервакытны ул, йоклаганда да эшләп була аны дип, мактанып та утырган иде әле. Төптән уйлаганда, шулаен да шулай инде: төшенә шүре кермә¬ гән, җеп очлары ялгый-ялгый саташып уздырмаган төн¬ нәре булса да бик сирәк буладыр Джонниның. Станок яныннан таю ягын гына чамалап торучы малайлар да килеп чыккалый. Алар бушаган шүреләрен вакытында алмаштыру турында уйлап та карамыйлар, станоклары бушка әйләнеп тик утыра. Андыйларны мастер күзәтеп кенә тора. Бер тапкыр ул Джонниның күршесен эләктереп, каты гына яңаклап та алды. ~~ Джоннига кара әнә! Сиңа да аның шикелле эш¬ ләргә ярамыймени?— дип җикеренде ул аңа. Джонни шүрәләре бертуктаусыз әйләнә, әмма читләтеп әйтелгән мактау сүзләре аны тамчы да сөендермәде. Бар иде заманалар тик күптән үтте шул инде алар. Үзен икенче берәүгә үрнәк итеп куюларын ишетсә дә, малайның битараф йөзендә җанлану галәмәте аз гына да сизелмәде. Әйе, анысы дөрес, үрнәк эшче иде ул. Аның шулай икәнен ул үзе дә белә иде. Бу турыда инде аңа ничәмә-ничә тапкырлар әйткәннәре дә бар. Мактау сүзләре аның өчен хәзер берни дә аңлатмый зг
торган коры сүзгә әйләнде. Ул үрнәк эшчедән үрнәк машинага әверелде. Әгәр дә аның эше бармый икән — бу, станокныкы кебек үк, гадәттә чималның начар сый¬ фатлы булуыннан килеп чыга иде. Камилләштерелгән кадак ясау станогының кадакны төгәл штампламавы мөмкин булмаган кебек, аңа да ялгышу мөмкин түгел иде. Моның шулай булуы бер дә гаҗәп түгел. Аның тор¬ мышында машиналар белән тыгыз аралашмаган бер генә мизгел дә юк иде. Әгәр шулай дип әйтергә яраса, маши¬ налар аның канына сеңгән иде, һәрхәлдә ул шулар ара¬ сында үсте. Моннан унике ел элек шушы ук фабрика¬ ның туку цехында ыгы-зыгы купты. Джонниның әнисе¬ нең кәефе начарланды. Аны шалтыр-шолтыр килеп эш¬ ләп утырган станоклар арасына идәнгә яткырдылар. Ике тукучы хатынны чакырып китерделәр. Аларга мас¬ тер да булышты. Берничә минуттан туку цехындагы кешеләр саны тагын бер җанга артты. Дөньяга килгән яңа җан иясе Джонни иде; ул туку станоклары гөрел¬ тесе, шуларның шаулавы астында туды һәм беренче алган сулышы да дымсу һава — мамык тузанына туен¬ ган җылы һава булды. Ул, үзенең үпкәсен тузани-« арындырырга теләп, гомер итә башлавының бере»; сәгатьләрендә үк йөткерергә тотынды, һәм шул ук сәбәп аркасында әле бүген дә йөткерә. Джонниның янәшәсендә эшләүче малай шыңшып зарлана, мышык-мышык борынын тарткалый. Мастерга булган нәфрәте аның йөзенә бәреп чыккан, ә тегесе һаман да әле малайга таба усал итеп карап-карап алга- лый; әмма бушаган шүреләр калмаган иде инде. Малай, үз алдында әйләнеп утырган шүреләргә карап, җен ачу¬ лары белән сүгенә, тик аның тавышы үзеннән еракка китә алмый, стенага килеп бәрелгән сыман тоткарланып кала — аны цех эчендәге гөрелте басып китә. Джонни мондый вак-төяккә игътибар итми. Бернигә дә исе китми аның хәзер. Аннары, бер үк нәрсә ?сат- лана башласа, туйдыра да бит ул, ә мондый х.« uupue аның кырыкмаса-кырык тапкыр күргәне бар. Мастер белән карулашу машинага каршы тору кебек үк мәгь- нәсезлек булып тоела аңа. Машиналар, үз көйләренә эшләп, үзләренә тиешле эшне башкару өчен ясалганнар. Мастер да шуның шикелле инде. 3 е 382 33
Тик сәгать унбердә цехта сәер бер борчылу-дулкын- лану ыгы-зыгысы купты. Бу ыгы-зыгы ниндидер серле юллар белән шундук бөтен кешенең күңелен биләп алды. Джонниның күршесендә эшләүче сыңар аяклы малай ашыгып тыйтаклый-тыйтаклый буш вагонетка янына килде дә, култык таягы-ние белән бергә, шуның эченә кереп чумды. Цехка ниндидер бер яшь егет иярт¬ кән управляющий килеп керде. Әлеге егет менә дигән киемнәрдән, крахмалланган якалы күлмәктән, кеше¬ ләрне бәяләгәндә Джонни куллана торган үлчәү белән үлчәгәндә, ул коеп куйган джентльмен иде. Шуның өстенә әле тагын инспектор да бит үзе. Цех буйлап барганда инспектор малайларга сөзеп- сөзеп карап үтте. Ул әледән-әле туктап сораулар бир- гәли. Аңа бар көченә киерелеп кычкырырга туры килә, шунлыктан чырае сытылып, йөзе җимерелә иде. Инспек¬ тор Джонни янындагы станокның буш икәнлеген шун¬ дук искәреп алды, шулай да аны-моны әйтәсе итмәде. Аның игътибарын Джонни да җәлеп итте. Кинәт тук¬ тап, ул Джоннины беләгеннән тотты да машинадан берәр адым читкә алды һәм, гаҗәпләнүеннән аһ итеп, шундук аны ычкындырып җибәрде. — Ябыграк шул,— дип куйды управляющий кет¬ келдәп. — Коры сөяк кенә! Күрегез инде аның аякларын гына! Кычкырып торган рахит галәмәте бит бу. Бер¬ нинди шик булуы мөмкин түгел, бу малай рахит белән авырый башлаган. Әгәр ул эпилепсиядән җан бирми икән, бу тик аның әҗәле туберкулездан булганга гына. Джонни бу сүзләрне үз колаклары белән ишетеп торса да, берни дә аңламады. Хәер, аны әле кайчандыр булачак бәла-казалар куркытыр идеме икән. Инспектор йөзендә инде килеп җиткән һәм тагын да дәһшәтлерәк булган икенче бер куркыныч яный иде аңа. — Йә әле, алдашмый гына әйт әле, малай актыгы,— дип кычкырды инспектор, аның колагына иелеп, — сиңа ничә яшь? — Ундүрт, — дип алдады Джонни. Ул моны бар көченә киерелеп шундый каты итеп кычкырып әйтте, инде бүген иртәдән бирле үпкәсенә утырып өлгергән тузан кузгалудан буылып-буылып йөткерергә үк то¬ тынды.
— Күрер күзгә уналтыны бирергә була,—диде уп¬ равляющий. — Алтмышны бирсәң дә күп түгелдер моңа,—дип куйды инспектор. — Гел шул килеш ул менә. — Кайчаннан бирле?— дип сорады инспектор, каба¬ ланып. — Ничәмә-ничә еллардыр инде, һаман олыгаймый да олыгаймый. — Киресенчә, яшәрми дияр идем мин. Ул елларны гел шушында эшләп үткәрдеме? — Тәнәфесләре булгалады булуын. Әмма бу яңа закон чыкканга кадәр иде бит,— дип өстәде управляю¬ щий ашыга-ашыга. — Буш станокмыни бу?—дип сорады инспектор, Джонниның күршесендә яртылаш җеп чорналган шүре¬ ләрен зыр-зыр китереп әйләнеп утырган кешесез ста¬ нокка күрсәтеп. — Шулай булса кирәк,— диде управляющий; анна¬ ры ул кул изәп мастерны чакырып китерде дә, станокка таба күрсәтеп, аның колагына пидер кычкырды. — Буш станок икән ул,— дин аңлаггы хәлне управляющий. Алар ары таба киттеләр, Джонни исә, бәладән коты¬ луына куанып, ишенә тотынды. Ә сыңар аяклы малай¬ ның эшләре уңмады. Очлы күзле инспектор аны күреп алын вагонеткадан өстерәп чыгарды. Малайның ирен¬ нәре калтырый, күзләре, өметсез бер бәлагә тарыган сыман, пәүмизләнеп карыйлар иде. Мастер, бу гарип малайны әле беренче генә тапкыр күргәндәй, авыз ачып антыран ук калды, ә управляющийның йөзендә гаҗәп¬ ләнү, ризасызлык билгеләре чагылып үтте. — Беләм мин бу малайны,— диде инспектор.— Аңа унике яшь. Минем боерык буенча ул быел инде өч фаб¬ рикадан чыгарылды. Сезнеке дүртенчесе. Ул сыңар аяклы малайга таба борылды: — Син, мәктәпкә йөрермен дип, ант эчә-эчә вәгъдә биргән идең бит миңа! Малай күз яше белән еларга тотынды: — Кичерегез, зинһар, инспектор әфәнде! Ике кеч¬ кенәбез үлеп китте, өйдә ашарыбызга юк. — Ә нишләп йөткерәсең?— дип сорады инспектор, малайны ниндидер бер авыр җинаятьтә гаепләгәндәй, каты кычкырып. 3* 35
Малай, акланырга теләгәндәй, ашыгып җавап бирде: — Анысы берни түгел. Үткән атнада салкын тидер¬ гән идем, инспектор әфәнде, шуныкы гына ул. Сыңар аяклы малай инспектор белән бергә цехтан чыгып китте. Борчылудан каушап калган управляющий да аларга иярде. Бу вакыйга шуның белән тәмамланды. Шуннан соң һәммә нәрсә үзенең гадәти эзенә төште. Ниһаять, тиз генә үтмәс сыман тоелган иртә дә, иге- чиге булмас сыман тоелган көн дә үтеп китте, эш бетүен белдереп гудок кычкыртты. Джонни фабрика капкасын¬ нан чыкканда караңгы төшкән иде инде. Бу вакыт ара¬ лыгында кояш күк гөмбәзенең алтынсу баскычы буйлап күтәрелергә, дөньяны үзенең шифалы җылысына коен¬ дырырга, көнбатышка таба түбәнәйгәннән-түбәнәя ба¬ рып, түбә кыеклары артына кереп югалырга да өлгерде. Кичке аш табыны Джонниның энеләре һәм сеңел¬ ләре белән кара-каршы утырып ашый торган бердәнбер табын иде. Бу чыннан да ике якның кара-каршы килүе була иде. Ник дисәң, ул үзе бик тә карт, ә аның эне- ләре-сеңелләре ачу китерер дәрәҗәдә яшь иделәр. Алар¬ ның бу чамасыз яшьлеге аның ачуын китерә иде. Мон¬ дый яшьлекне аңлый алмый иде ул. Аның үзенең бала¬ лык еллары күптән үткән, бик еракта калган. Ә боларның ваемсыз дуамаллыгы аңа чып-чын ахмаклык булып тоела, мыңгырдык картларны ярсыткан шикелле, аның күңелен әрнетә. Ул кашын җыерган хәлдә дәшми-тын¬ мый гына тәлинкәсе өстенә иелә, озакламый аларга да эшли башларга туры киләчәк дигән уй гына аның күңе¬ лен бераз юаткандай итә иде. Менә шул чагында кик¬ рикләре шиңәр әле, башларына уй кереп, аның шикелле үк җитдиләнерләр әле, янәсе, һәр адәм баласы кебек үк, Джонни да һәммә нәрсәне әнә шулай үз үлчәве белән үлчи иде. Табын янында утырганда әниләре үзенең алар өчен ничек тырышканын тәкрарлый-тәкрарлый аңлатырга тырыша; шуңа күрә Джонни, үз өлешенә тигән ризыкны ашап бетерүгә үк, урыныннан торып урындыгын читкә- рәк этеп куйды. Башта ул ятып йокларга да, урамга чыгарга да белмичә, икеләнебрәк торды, аннары чыгып керергә дигән карарга килде. Тик әллә кая, еракка китәсе итмәде, баскыч төбенә чыкты да арык иңбашла¬ рын салындырып бөкшәеп утырды, терсәкләрен тез башларына куеп, яңагына таянды. 36
Берни уйламыйча утырды да утырды. Ял игеп утыр¬ ды ул шулай. Зиһене менә-менә йокыга китәм дигән сыман изри иде. Аның энеләре белән сеңелләре дә урамга чыкканнар һәм үзләренең иптәшләре белән бер¬ гә чыр-чу килеп уйнарга тотынганнар иде. Почмакка эленгән электр фонареңнан уйнап йөргән балалар «стенә якты нур бөркелә. Джонниның һәрвакыт ачулы булганын бала-чага яхшы белә, шуңа да карамастан алар, шайтан коткысына бирелгәндәй, аны үртәргә, үчекләргә тотыналар. Әнә алар җитәкләшеп тезелгәннәр дә аның каршысына ук килеп тып-тып басып бииләр, үзләре аны мыскыллап төрле такмаклар әйтәләр. Башта Джонни аларга җикергәләп, мастерлардан ишеткән төрле сүгенү сүзләрен әйткәләп тә карады. Тик моның файдасыз икәнен күреп, бала-чага белән бәйләнеп бала¬ чага буласы килмичә, яңадан дәшмәс булды. Атаманнары әлеге дә баягы Билли инде, Джонниның ун яшьлек энесе. Джонниның аңа карата бер дә үз итү, ярату хисе тойганы булмады. Аңа һәрвакыт Виллига юл куярга, ташлама ясарга, аның хакына нидән дә булса үзен мәхрүм итәргә туры килә иде. Джонни Виллины үзе алдында зур бурычлы булган, яхшылыкның кадерен белми торган малайга саный иде. Уйнап күңел ачардай чакларында аңа Виллины карарга туры килде һәм аның балалык елларының күпчелек өлеше бала карап үтте. Вилли яшь бала вакытында да әниләре хәзерге кебек үк көинең-көн буена фабрикада эшли иде. Шулай итеп, әти-әни өстенә төшәргә тиешле бурычлар Джоннига йөкләнә килде. Джонниның энесенә юл куеп нәрсәләрдәндер ваз кичүе Вилли өчен файдага булган, күрәсең. Ул янып тор¬ ган алсу йөзле, тыгыз гәпле, буйга Джонни хәтле, хәтта аннан тазарак та иде әле. Әйтерсең лә ике туганнан берсенең бар булган яшәү көче икенчесенең бәдәненә күчә барган. Бәдәненә генә дә түгел әле. Джонни хәл¬ дән тайган, сүлпән, дәртсез кыяфәтле булса, аның эне¬ сеннән исә эчке бер дәрт, көч ташып тора иде. Әлеге мәгънәсез такмаклау авазы көчәйгәннән-көчәя барды. Вилли тыйтаклый-тыйтаклый якын ук килеп телен чыгарып күрсәтте. Джонни сул кулы белән генә үрелеп энесен якасыннан эләктереп алды да йодрыгы белән берне борынына кундырып та җибәрде. Аның бәләкәй генә булса да сөякчел йодрыгы шактый саллы 37
төште: энесенең авыртуга чыдый алмыйча чәрелдәп еларга тотынуы шул турыда сөйли иде. Бала-чага кур- кышып чинашырга тотынды, ә Джонни белән Виллиның сеңелләре Дженни җан-фәрманга йөгереп өйгә кереп китте. Джонни Виллины этеп җибәрде, бик каты итеп аягы белән типте, аннары аны егып салып йөзе белән җиргә терәде. Шул чакны әниләре килеп чыгып Джоннины әрләргә, ярсып-ярсып ачуланырга тотынды. — Нигә телен тыя белми ул!—диде Джонни аңа җавап итеп.— Күрмимени минем арып кайтканны? — Буйга синең хәтле булдым инде мин!—дип кыч¬ кырырга тотынды, пычранып, канга батып беткән Бил¬ ли, әнисе кочагына сыенган хәлдә. — Сине куып җиттем инде, узып та китәрмен әле! Шул чагында бирермен әле мин синең кирәгеңне! Күреп торырсың әле менә! — Алай бик зур үскән булгач, эшкә керергә ки¬ рәк,— диде Джонни, әрләшеп.— Эшкә керергә вакыт икән инде сиңа — маеңа чыдый алмый башлагансың. Әйт әнә әнигә, урнаштырсын үзеңне берәр эшкә. — Бик бәләкәй бит әле ул, ни җаның белән эшкә кушмак кирәк инде шушы сабыйны,— диде әнисе, аның сүзенә каршы төшеп. — Беренче тапкыр эшкә кергәндә мин аннан да бәләкәйрәк идем әле. Джонни үзенең күңелендә җыела килгән барлык әрнүләрне әйтеп салып, эч бушатып алмакчы булган иде дә, бу уеннан кире кайтты. Күңелсез генә борылды да өйләренә керен китте. Кухнядан җылы кереп торсын өчен аның бүлмә ишеге ачык калдырылган иде. Ярым караңгылык эчендә өс киемнәрен салганда аның кола¬ гына әнисенең күрше хатыны белән сөйләшкәне ише¬ телде. Әнисе елый иде, аның сөйләгән сүзләре дә яшь аралаш бик кызганыч булып ишетелә иде. — Ни булгандыр безнең бу Джоннига, һич кенә дә аңлый торган түгел,— дип сөйләнде әнисе.— Беркайчан да болай итенгәнен күргәнем юк иде. Шул хәтле дә басынкы, шул хәтле дә сабыр бала иде бит ул. Фәрештә иде инде менә. Хәзер дә бик әйбәт ул әйбәтлеккә,— дип дәвам ипте ана, тизрәк улын акларга тырышып,— Эштән беркайчан баш тартмас; бик иртә керде шул фаб¬ рикага, анысы да дөрес. Мин гаеплемени соң инде
моңа? һаман да шул яхшырак булмасмы дип уйлый¬ сың бит. Яңадан сулкылдап елаган тавыш ишетелде. Ә Джон¬ ни, йокыга китәр алдыннан: — Шул-шул менә, эштән беркайчан да баш тартма¬ дым,— дип мыгырданды. Икенче көнне дә аны әнисе йокысыннан көчкә генә уятты. Янә шул ук такы-токы иртәнге ашны ашап алу, караңгылы-яктылыда өйдән чыгып китү, таң атар-атмас- та фабрика капкасына барып керү. Шулай итеп, бихи¬ сап көннәрнең тагын берсе үтеп китте — алар эчпошыр- гыч бертөрлелек белән үтәләр иде. Джонниның тормышында төрлелек тә булгалый: мо¬ нысы аны икенче бер эшкә куйганда яисә авырып сыр- хауланып киткән чакларда була. Алты яшендә ул Вил- липы һәм башка балаларны карады. Җиде яше тулгач шүре ясаучы булып фабрикага эшкә керде. Сигез яшен¬ дә икенче фабрикага күчте. Яңа эше бик тә җиңел иде аның. Тоташ тасма булып агып торган тукыманы кулың¬ дагы таягың белән кирәк чакта тигезләп кенә утырасы иде. Ул тасма машина авызыннан сузылып чыга да кай¬ нар барабанга килеп керә һәм шуннан каядыр ары китеп бара. Ә Джонни, көн яктысыннан мәхрүм булган хәлдә газ лампасының күз чагылдыргыч яктысы астында бер урында утыра торгач, үзе дә машинаның бер кисә¬ генә әйләнә бара иде. Цехта үтә эссе һәм бөркү булуга карамастан, Джон¬ ни бу эштә үзен бәхетле хис итә иде. Чөнки ул әле бик яшь һәм төрле татлы хыялларга бирелеп китеп күңелен юата ала иде. Парлары чыгып торган тукыманың тотащ тасма булып берөзлексез акканын карап утырганда хыял диңгезенә чумарга ярата иде. Тик ул башкара торган эш бернинди хәрәкәт тә, бернинди акыл киерен¬ келеге дә сорамый, аның хыялга талган чаклары сирә- гәйгәннән-сирәгәеп, зиһене тунасланганнан-тупаслана бара иде. Шулай да атнасына ике доллар акча эшли, ә шул ике доллар нәкъ менә ачыгу белән ачлы-туклы яшәү арасындагы аерманы тәшкил итә иде. Әмма тугыз яше тулгач, бу эшен югалтты. Кызамык белән авыру сәбәп булды моңа. Кызамыктан терелгәч, пыяла заводына керде. Монда түләвен күбрәк түлиләр, аның каравы осталык та сорала иде. Эш башыннан түләнә торган эштә иде ул; монда никадәр өлгеррәк 39
булсаң, акчаны да шулкадәр күбрәк аласың. Эш хакы¬ ның әнә шулай осталыкка бәйле булуы Джоннины менә дигән эшче итеп тәрбияләде. Монда да эш катлаулы түгел иде: бәләкәй шешә¬ ләргә пыяла бөкеләр генә бәйләп торасың. Джонниның биленә учмасы белән сүс бау бәйләнгән, ике куллап эшләргә җайлы булсын өчен, ул шешәләрне ике тез арасына кыстыра. Утырган килеш иелеп эшләгәнгә, аның тар гына җилкәсе бөкрәеп калган, ә күкрәк чит¬ леге ун сәгать буена рәттән бөкшәеп кысылган хәлдә торырга мәҗбүр. Бу аның үпкәсенә зарар китерә иде китерүен, аның каравы ул көненә өч йөз дюжина ше¬ шәгә бөке тага иде. Управляющий аның белән горурланырга ярата, за¬ водны карарга килүчеләргә һәрвакыт аның ничек эшлә¬ гәнен күрсәтә иде. Ун сәгать дәвамында Джонни кулын¬ нан өч йөз дюжина шешә үтә. Бу исә аның машина тиз¬ легендә эшләвен күрсәтә Ул бер генә артык хәрәкәт тә ясамый. Арык кулларының һәр селтәнүе, сөякчел бар¬ макларының һәр хәрәкәте төгәл исәпләнгән. Мондый эш гаять зур киеренкелек таләп иткәнлектән, инде Джонниның нервлары да какшый башлаган. Төннәрен ул сискәнеп-сискәнеп йокысыннан уянып китә, көндез¬ ләрен шулай ук эш мәшәкатеннән арынырга да, ял итәргә дә өлгерә алмый. Ул үзе бик тә тынычсыз бер көяләк кешегә, ә куллары көзән җыергандагы шикелле дер-дер калтырый торганга әйләнде. Йөзенә ниндидер бер нурсыз сарылык кунды, йөткерүе көчәйгәннән-көчәя барды. Шулай йөри торгач Джонни үпкәсе шешеп авы¬ рый башлады һәм пыяла заводындагы эшеннән дә колак какты. Хәзер ул үзе беренче тапкыр эшкә кергән джут фаб¬ рикасына кире кайтты. Биредә юньлерәк эшкә күтәре¬ лүгә дә исәп тота ала. Әйбәт эшче бит ул. Бераздан аны крахмал цехына, ә аннары туку цехына күчерерләр. Ә аннан соң җитештерүчәнлекне арттырасы гына кала. Хәзер машиналар тагын да тизрәк әйләнәләр, ә Джонниның зиһене акрынрак эшли. Ул инде элекке еллардагы кебек хыял диңгезенә дә чуммый. Бервакытны гашыйк та булган иде бит әле. Тоташ тасма булып бара¬ банга таба аккан тукыманы тигезләп торырга куйганнар иде Джоннины. Шул елны гашыйк булды ул. Аның мәхәббәте управляющий кызына төште. Җиткән кыз 40
иде инде ул. Ә Джонниның аны күрүе биш-алты тап¬ кыр гына булгандыр, алары да әле ерактан гына. Хәер, андамыни соң хикмәт. Өзлексез агып торган тукыма тасмасы өстендә Джонни үзенең матур киләчәген сурәт¬ ли торган иде: имеш, ул эшендә әллә нинди могҗизалар күрсәтә, күз күрмәгән, колак ишетмәгән гаҗәеп маши¬ налар уйлап таба, аннары фабриканың директоры бу¬ лып китә һәм, ниһаять, әлеге сөйгән кызын кочагына алып, саклык белән генә аның маңгаеннан үбә. Тик бу көннәр артта калдылар шул инде. Ул чак¬ ларда әле Джонни бу кадәр үк алҗымаган, йөрәген мүк басмаган, сөю сәләтеннән мәхрүм калмаган иде. Аяныч¬ ка каршы, ул кыз берәүгә кияүгә чыгып каядыр китеп барды, ә Джонниның хисләре акрынлап сүнде, тупас¬ ланды. Гаҗәп күңелле чаклар иде бу: башкалар үзләре¬ нең ваемсыз балалык вакытларын, әкиятләрдә генә була торган изге затларга ышанып яшәгән сабый чакларын хәтерләгән кебек, Джонни да бу көннәрне әледән-әле исенә төшерә. Джонни исә изге затларга да, Санта Клауска да ышанмады; ул тик парлары чыгып торган тукыма өстенә үзенең хыялы сурәтләнгән бәхетле килә¬ чәкнең гүзәл картиналарына гына ышана иде. Джонни бик иртә олыгайды. Җиде яшендә, беренче жалованьесын алгач, аның үсмер чагы башланды. Ул үзен хәзер беркемгә дә бәйле түгел дип хис итә иде, әнисе белән ике арадагы элеккеге мөнәсәбәтләр үзгәрде. Ул инде акча эшли, үз көнен үзе күрә башлады, шул сәбәпле әнисе белән бер дәрәҗәгә басты. Олыгаю, чын мәгънәсендәге олыгаю аңа унбер яшендә, ярты ел рәт¬ тән төнге сменада эшләгәннән соң килде. Төнге сме¬ нада эшләүче бер генә сабый да сабый килеш кала алмый. Аның тормышында берничә мөһим вакыйга булды. Бервакытны әнисе кара җимеш сатып алып кайткан иде. Аннары тагын ул аның ике талкыр крем пешергә¬ нен хәтерли. Бик тә мөһим вакыйгалар иде болар. Алар аның хәтерендә матур бер истәлек булып калдылар. Ул чакны әнисе аңа тагып бер гаҗәеп тәмле ашамлык ту¬ рында сөйләгән иде, берәр вакыт пешереп ашатырмын әле, дип вәгъдә дә иткән иде; «йөзмә утрау» дигән ашамлык иде ул. «Кремга караганда да тәмлерәк була ул»,— дигән иде аңа әнисе. Джонни, өстәл янына уты¬ рып туйганчы «йөзмә утрау» ашар көн кайчан гына 41
килер икән дип, еллар буе көтте; тик аның бу өмете дә чынга ашмас хыял гына булып калды. Бервакытны ул урамда егерме биш центлык акча тапты. Бу да аның тормышында бик зур, хәтта, әйтергә кирәк, фаҗигале вакыйга булды. Бу акча белән ни эш¬ ләргә кирәклеген ул аны җирдән иелеп алганга кадәр үк белә иде. Өйләрендә, гадәттәгечә, ашарларына юк иде, — тапкан акчасын да аңа, шимбә көннәрне получка- сын алып кайткан кебек, өйгә кайтарып бирергә кирәк иде. Дөрес юлның шул икәнлеген дә белә иде ул. Әмма Джонниның беркайчан да кесәсендә акча йөрткәне бул¬ мады, берәр төрле татлы ризык ашап карыйсы килә иде аның. Конфет ише тәмле әйберләр олы бәйрәмнәрдә генә эләккәнлектән, ул аларны бик тә тансыклаган иде. Джонни үзен-үзе алдарга уйлап та карамады. Ул үзе¬ нең гөнаһ эшләгәнен белә иде. Бер типтереп алу нияте белән унбиш цент акчасын аңлы рәвештә туздырып бетерде. Тапкан акчасының ун центын икенче бер ва¬ кытны кәеф-сафа кылырга дип калдырмакчы булды. Тик, хәерчегә җил каршы дигәндәй, аны да югалтты. Бу бәхетсезлек аның үз-үзен ашардай булып вөҗдан газа¬ бы кичереп йөргән көннәренә туры килде, шуңа күрә ул аны алла тарафыннан җибәрелгән җәза дип кабул итте. Дәһшәтле илаһи көчнең якында гына сагалап торганын тоеп аның коты алынды. Кыңгыр эшне алла күреп алып җәзасын да җибәрде бит: гөнаһ эшкә дип калдырган акчасыннан шундук мәхрүм итте. Үзе эшләгән бердәнбер җинаять булганга, Джонни бу вакыйганы әледән-әле исенә төшергәләп тора һәм исенә төшергән саен өр-яңадан вөҗдан газабы киче¬ рергә тотына иде. Ул моны гөнаһлы бер сер итеп сак¬ лады. Шул ук вакытта ул үзенең табигате белән үк мон¬ дый хәлләрне үкенми-сызланмый гына үткәреп җибәрә ала торган кеше түгел иде. Тапкан акчасын әнә шулай әрәм итүеннән үзе дә канәгать булмады. Ул акчага бик күп әйбер алып булган булыр иде, югыйсә; алланың шулай тиз җәзалаячагын белгән булса, бу җәзаны чит- ләзеп үтәр иде дә тапкан егерме биш цент акчаның бөтенесен берьюлы тотып бетерер иде. Аның әнә шул егерме биш цент акчаны ничек итеп файдалану турында күңеленнән исәпләп каравы йөз тапкыр гына булма¬ гандыр; һәр исәпләвендә ул аны тагын да отышлырак итеп тота иде. 42
Бик күптәнге, әмма шулай булса да сабый күңелендә әтисенең рәхимсез аякларыннан мәңгелек эз булып калган тагын бер вакыйганы хәтерли ул. Кайчандыр башыннан кичкән вакыйга булудан бигрәк, куркыныч бер төшне, кешенең борынгы бабалары әле агач башла¬ рында яшәгән чорларга караган атавизм күренешен хә¬ терләтә иде ул. Көндезләрен, йокламаган чакта бу вакыйга беркай¬ чан да Джонниның күз алдына килми. Төнлә белән, аңы томанланып йокыга китә башлаган чакларда килә ул. Шул вакыт Джонни дерт итеп сискәнеп китә, куркып уянуның беренче мизгелендә үзен караватның аяк очын¬ да аркылы яткан итеп күрә. Караватта әтисе белән әни¬ сенең ятканы әйле-шәйле генә төсмерләнә. Ул әтисенең кыяфәтен һич кенә дә исенә төшерә алмый. Әтисе ту¬ рында тик бер нәрсә генә — аякларының бик тә тупас һәм рәхимсез булуы гына күңеленә сеңеп калган аның. Күптәнгерәк хатирәләр аның миендә ничектер сак¬ ланалар әле, әмма инде соңгыраклары бөтенләй оны¬ тылган. Көннәре барысы да бер үк төрле иделәр. Кичәге көнне яисә былтыргы елны мең елга сузылган дисәң дә, бер минутта үткән дисәң дә була иде. һичкайчан һич¬ бер нәрсә булганы юк. Вакыт агышын күрсәтердәй вакыйганың бөтенләй булганы юк. Вакыт үтми, ул бер урында туктап калган. Тынгысыз машиналар гына хәрә¬ кәттә, хәер, алар да, һаман саен кызурак әйләнүләренә дә карамастан, беркая да китә алмыйлар. Ундүрт яше тулгач, ул крахмал цехына күчте. Бу искиткеч зур вакыйга булды. Бер төндә яисә бер атнада гына онытып булмый торган вакыйга иде бу. Яңа эра башланды. Джонни әчеп бу үзенә күрә бер олимпиа¬ дага, ел исәбе башлануга тиң иде. «Мин крахмал цехын¬ да эшли башлагач», «әле мин крахмал цехына күчкәнгә кадәр» кебек сүзләрне хәзер аның сөйләмендә бик еш ишетергә була иде. Үзенә уналты яшь тулуны Джонни туку станогында эшләүгә күчү белән билгеләп үтте. Монда кызыксын¬ дыру чарасы янә шул ук эш башыннан түләү иде. Джонни монда да үзен күрсәтә алды, чөнки фабрика гудогы күптән инде аны күндәм машинага әверелдергән 43
иде. Өч айдан соң ул ике станокта эшли башлады, ә аннары өч һәм дүрт станокта эшләүгә күчте. Шушы цехта үткән ике ел гомере эчендә ул тукы¬ маны бүтән тукучыларның теләсә кайсысына караганда да күбрәк, ә үзенең акрынрак кыймылдый торган иптәш¬ ләренә караганда хәтта ике тапкыр күбрәк җитештерде. Хәзер исә өйдәге тормышлары да рәтләнеп китте. Хәер, ул эшләп алып кайткан акча семьяның ихтыяҗларын үтәүдән дә артмый иде әле артуын. Балалар исәя барган саен аларның ашарына да күбрәк китә иде. Мәктәпкә укырга йөри башлагач, аларга дәреслекләр сатып алыр¬ га туры килде. Бәяләре дә бит аның, үч иткәндәй, Джонни җитезрәк эшләгән саен, шундый ук тизлек бе¬ лән күтәрелә торды. Йортлары инде күз алдында җиме¬ релүгә йөз тоткан булуга да карамастан, квартир хакы да күтәрелде. Джонни, буйга үскәнлектән, тагын да ябыграк булып күренә башлады. Аның нервлары тәмам какшады, ул юктан гына да ярсып китүчән чәүчәләк бер кешегә әй¬ ләнде. Балалар да олы абыйларыннан ераграк йөрмәсә- ләр ни күрәселәрен үз җилкәләрендә татып беләләр иде. Джонни семьяның төп туйдыручысы булганлыктан, әни¬ се аны ихтирам итә. Тик аның бу ихтирам белән кара¬ вына тагын ниндидер курку-сагаю да кушылган була иде. Д-жонниның тормышында куаныч-шатлык дигән нәр¬ сә булмады. Көннәрне күрми иде ул. Төннәр тынгысыз йокымсырау хәлендә үтте. Калган вакытын ул эшләп үткәрде, ә эшләгәндә аның аңы машина аңына әйләнә иде. Шуннан бүтәнне ул башына да китерә алмады. Анда бернинди омтылыш әсәре калмады, аның бердән¬ бер юанычы — бик һәйбәтләп кофе эчү иде. Ул рухи тормыштан мәхрүм ителгән эш терлегенә әйләнде. Тик кайдадыр хәтер капчыгы төбендә, аның үзе өчен дә әйле-шәйле генә булып эшенең һәр сәгате, кулларының һәр хәрәкәте, мускулларының һәр кыскаруы теркәлә барды; менә шулар бөтенесе аның үзен дә, якыннарын да таң калдырган көрчеккә китерде. Язгы матур көннәрнең берсендә Джонни эшеннән гадәттәгегә караганда арыбрак кайтты. Табың янына җыелгач, туганнары шау-гөр килеп көлешеп утырдылар, ә Джонни моны бөтенләй искәрмәде. Ул сөмсере коел¬ ган хәлдә бер сүз дә сөйләшми генә алдына куелганны 44
ашый бирде. Энеләре-сеңелләре аһылдап та, уфылдап та, авыз чәпелдәтеп тә карадылар. Тик боларның бер¬ сенә дә Джонниның исе китмәде. — Ни ашаганыңны беләсеңме син?—дип сорады аннан әнисе, сабырлыгын җуеп. Джонни ваемсыз гына башта тәлинкәсенә, аннары әнисенә карап алды. — «Йөзмә утрау» пешердем бит,— диде әнисе, аны сөендерергә теләп. — Ә-ә,— диде Джонни. — «Йөзмә утрау!» — дип, хор белән кычкырып җи¬ бәрделәр эиеләре-сеңелләре. Джонни исә яңадан да; — Ә-ә — дип кенә куйды. Бер-ике капканнан соң ук ул:— Никтер бүген бер дә ашыйсым килми минем,— дип өстәде. Аннары кашыгын куйды да, көч-хәл белән генә уры¬ ныннан кузгалды һәм: — Ятып торыйм әле, булмаса,— дип, табын яныннан торып китте. Аякларын көчкә генә сөйрәп кухня аша үтте. Өс киемнәрен салу аннан искиткеч зур тырышлык куюны таләп итте һәм ул аңа бөтенләй кирәкмәгән эш булып тоелды. Хәлсезлектән елап ук җибәрде һәм, бер аягын¬ нан башмагын салып та тормыйча, шундук ятагына чум¬ ды. Башында ниндидер шеш барлыкка килгән сыман, шунлыктан фикере томанланып чуалган сыман тоелды аңа. Какча бармаклары, әйтерсең, беләк юанлыгы булып калынайганнар, ә бармак очлары шешеп берни сизмәс булганнар иде. Түзә алмаслык булып биле сызларга тотынды. Бөтен буыннары, бөтен тәне сызлады. Мил¬ лионлаган туку станогы тавышын хәтерләтеп, башы чың¬ лады. Дөнья бушлыгын әрле-бирле йөреп торган сосалар тутырды. Алар, йолдызлар арасында киләп сарып, бер болайга — бер тегеләйгә очтылар да очтылар. Джонни берүзе гүя мең станокта эшли, ул станоклар тизлекне һаман арттыра баралар, сосалар торган саен тизрәк йөгерә, ә үзенең мие һаман саен тизрәк сүтелә һәм җепкә әверелә бара, ул җепне әрле-бирле йөреп торган мең соса өстери. Икенче көнне Джонни эшкә чыкмады. Ул бүтән эш белән — башын шаулатып әйләнеп утырган мең станок белән мәшгуль булды. Әнисе врач чакырды да үзе фаб¬ рикага китте. «Бик әшәке грипп эләктергән» диде врач. 45
Авыру абыйсын караган Дженни врач кушканнарның бөтенесен дә эшләргә тырышты. Авыруның хәле бик начар булды, тик бер атна буе ятканнан соң гына Джонни аягына чак-чак басып бүл* мәдә йөри алырлык хәлгә килде. Тагын бер атнадан эшкә чыгарсың, диде аңа врач. Якшәмбе көнне, Джон¬ ниның хәле җиңеләя төшкәч, аларга, хәл белергә дип, туку цехының мастеры килде. — Цехыбызның иң яхшы тукучысы ул безнең,— диде мастер Джонниның әнисенә.— Аның эш урыны сакланачак. Эшкә тагын бер атнадан, киләсе дүшәмбедә генә чыкса да була. — Ичмасам рәхмәт әйт инде, Джонни,— диде әнисе, улы өчен уңайсызланып.— Бик тә авыр булды бит аның хәле, әле дә аңына килеп җитмәгән,— дип сөйләнде ул. Джонни, үзен гаепле тойган сыман, башын түбән иеп бер ноктага төбәлгән килеш утыра бирде. Әле мас¬ тер чыгып киткәннән соң да озак кына шул хәлендә утырды. Тышта инде күз бәйләнгән иде, ул бераз уты¬ рып керергә дип баскыч төбенә чыкты. Иреннәре әле* дән-әле кыймылдап-кыймылдап куйды. Әйтерсең күңе¬ леннән генә нидер саный, ниндидер хисап чыгара иде. Икенче көнне дә ул көн җылына төшкәч баскыч төбенә чыгып утырды. Кулына кәгазь белән карандаш тоткан хәлдә ул бик озаклап, бөтен тырышлыгын куеп нидер санады, хисаплады. Төш турыларында мәктәптән Вилли кайтып керде. Джонни аннан: — Миллионнан соң нинди сан китә? Санау тәрти¬ бен беләсеңме?— дип сорады. Кичкә таба исәп-хисап эшләре беткән иде инде. Джонни һәр көнне әнә шулай баскыч төбенә чыгып утыра, тик хәзер инде ул кулына кәгазь дә, карандаш та алмый. Урамның теге ягында үсеп утырган ялгыз агачка төбәлә дә сүзсез тик утыра. Бу агачны ул сәгатьләр буе күзәтә. Җилнең агач ботакларын селкеткәнен карап утыру аны аеруча мавыктыра. Бу атнаны башыннан ахырына кадәр Джонни үз-үз< белән сөйләшеп үткәргәндәй үткәрде. Якшәмбе көнне, һаман да шул баскыч төбендә утырганда, берничә тап¬ кыр шаркылдап көлеп җибәрде. Бу хәл олы улының көлгәнен инде ничәмә еллар күргәне булмаган ананы тәмам аптырашка калдырды. 46
Икенче көнне иртән, таң беленер-беленмәстә, уятыр¬ га дип, әнисе аның караваты янына килде. Атна буе өйдә ятып йокы туйдырырга өлгергән иде инде ул, шуңа күрә бу юлы йокыдан уяну бер дә читен булмады. Кар¬ шылык күрсәтеп тә тормады, юрган астыннан чыкмаска тартышып та азапламады, тыныч кына яткан җиреннән тавышын бер дә күтәрмичә генә: — Уятуыңның кирәге юк, әни,— диде. — Соңга каласың бит,— диде әнисе, аны әле йокы¬ сыннан уянып җитмәгән дип уйлап. — Мин йокламыйм, әни, тик син юкка гына мине торгызырга дип азапланасың, мин барыбер тормыйм. — Эшеңнән колак кагасың бит болай ятсаң,— диде әнисе, үрсәләнеп. — Тормыйм дип әйттем бит инде,— диде аңа каршы Джонни, ниндидер бер битараф, ваемсыз тавыш белән. Ул көнне ана үзе дә эшкә бармаска булды. Моңа ка¬ дәр күрергә туры килгән авыруларның барысына кара¬ ганда да хәтәррәк авыру иде бу. Тән кызышкандагы, бизгәк тоткан чаклардагы саташуларны аңларга була. Андый саташу гына түгел шул бу, акылы чуала башла¬ мадымы икән аның? Ана улының өстенә юрган япты да Дженнины врач чакырырга җибәрде. Врач килгәндә Джонни тыныч кына йоклап ята иде. Ул аны йокысыннан уятып, пульсын тьп^лап карады. — Артык искитәрлек нәрсә юк. Хәлсезләнгән булуы бер дә гаҗәп түгел, коры сөяккә генә калган ич! — диде доктор. — Элек тә шундый иде лә ул анысы,— диде әнисе, аңа җавап итеп. — Ә хәзер кит, әни, янымнан, бераз йоклап алыйм әле. Бу сүзләрен Джонни салмак кына, сабыр гына итеп әйтте. Шулай ук тыныч кына икенче якка борылып ятты да шундук йокыга да китте. Сәгать унда йокысыннан уянды, урыныннан торып кухняга чыкты. Әнисе, когы алынып, беравык аңа карап торды. — Чыгып китәм мин, әни. Әйдә хушлашыйк,— диде Джонни. Әнисе йөзен алъяпкыч итәге белән каплап урын¬ дыкка утырды да елап җибәрде. Джонни сабыр гына көтеп торды. 47
— Шушы көнгә калырмын дип бер дә уйламаган идем. Кая китмәкче буласың соң син? — диде ана, яшь аралаш өзгәләнеп; аннары ул алъяпкыч итәген йөзен¬ нән алды да курку баскан җансыз күзләрен Джоннига төбәде. — Белмим әле... китәм кая да булса. Шунда Джонниның күз алдына урамның теге ягын¬ да үсеп утырган ялгыз агач килеп басты. Бу агач аның миендә мәңге онытылмаслык булып, минут саен күз алдына килерлек булып сурәтләнеп калган иде. — Ә эшең нишли?— дип сорады әнисе, калтыранган тавыш белән. — Ике аягымның берсен дә атламыйм мин эшкә моннан соң. — Тәүбә диген, Джонни! Ни сөйлисең син!—диде әнисе, елый-елый. һич тә ярамаган көферлек булып тоелды бу анага. Джонни әйткән сүзләр аңа алланы сүгү сүзләредәй авыр тәэсир итте. — Ниләр генә булды соң сиңа тагын? — дип сорады ул, кырысрак булырга тырышып. — Цифрлар. Бары тик цифрлар гына. Атна буе исәпли торгач, үзем дә гаҗәпкә калдым,— диде Джонни, аңа җавап итеп. т- һич тә аңлый алмыйм, цифрларның ни катнашы бар соң монда? — диде әнисе. Джонни сабыр гына елмаеп җибәрде, ә әнисе, моның элекке чәүчәләклеге беттеме икәнни, дип уйлап куйды. — Хәзер аңлатам мин сиңа,— дип башлады Джон¬ ни сүзен.— Мин арып тәмам хәлдән тайдым. Ә моның сәбәбе нәрсәдә? Өзлексез хәрәкәт итеп торуда. Туган¬ нан бирле тик торганым юк бит минем. Бертуктаусыз хәрәкәттә булу ардырды мине, җиткәндер инде миңа. Пыяла заводында эшләгән чагымны хәтерлисеңдер бит? Көн саен өч йөз дюжина шешәне кулдан үткәрә торган идем мин анда, һәр шешә кимендә ун төрле хәрәкәт сорый иде. Көненә утыз алты мең хәрәкәт дигән сүз ич бу. Ун көнгә ул өч йөз алтмыш меңгә җыела. Ә аена бер миллион сиксән мең була. Сиксән меңен санамаганда да, ай саен миллион, ә елына унике миллион хәрәкәт дигән сүз! Туку станогында миңа ике мәртәбә артыграк хәрәкәтләнергә туры килә. Ә бу — елына егерме биш миллион хәрәкәт дигән сүз. Миллион еллар буе әнә 48
шулай хәрәкәтләнәмдер сыман тоела башлады инде хә¬ зер миңа. Ә соңгы атнада мин кыл да кыймылдатмадым. Ничә- мә сәгатьләр буе хәрәкәтсез утыр әле. Берни эшләмичә тик утыру шундый рәхәт икән. Беркайчан да миңа бәхет елмаймады. Беркайчан да минем буш вакытым булмады. Бер генә минут та хәрәкәтсез торма, имеш. Ни куанычы бар инде шуның? Юк инде, моннан соң берни дә эшләмим мин. Тик кенә утырам да утырам — рәхәтләнеп ял итәм... аннары тагын өр-яңадан ял итәргә тотынам. — Билли белән балалар нишләр?—дип сорады әни¬ се, өметсезлеккә бирелеп. — Бернәрсә булды исә, Билли белән балалар дияр¬ гә тотынасың инде син...— диде Джонни аңа каршы. Тик аның тавышында бернинди әрнү дә, зарлану да сизелмәде. Әнисенең кече малаена бик зур өметләр баг¬ лаганы аңа күптән билгеле иде, әмма ул моңа бер дә рәнҗемәде. Хәзер аның өчен ни булса да барыбер иде. Хәтта моңа да исе китмәде аның. — Виллины кем итәргә җыенганыңны беләм мин синең, әни; мәктәп бетертеп, бухгалтер итмәкче була¬ сың син аны. Юк инде, анысы миннән булмый. Эшкә керергә туры килер аңа. — Ә мин сине үстергән булам,— дип яңадан яшь коярга тотынды ана, алъяп;уяч итәге белән күзләрен сөрткәләп. — Мине син үстермәдең,— дип куйды Джонни, моң¬ су гына итеп.— Үземне үзем үстердем ич мин, әни. Вил¬ лины да мин үстердем. Ул миңа караганда буйга да озынрак, тазарак та, көчлерәк тә. Күрәсең, мин сабый чагымнан ук ачлы-туклы яшәгәнмен. Ул үскәндә тамагы тук булсын өчен миңа эшләргә туры килде. Тик хәзер ул көннәр кабатланмас. Керсен әнә Вилли эшкә, минем кебек. Керми икән, үзенә үпкәләсен. Минем өчен бары¬ бер. Гел миңа гына интегергә димәгән. Чыгам да китәм... Ана бер сүз дә дәшмәде. Ул, алъяпкычы белән йөзен каплап, тагын еларга тотынды. Джонни ишек төбенә җиткәч туктап калды. • — Булдыра алган хәтле һәммәсен дә эшләргә ты¬ рышкан идем бит югыйсә,— дип өзгәләнергә тотынды ана. Джонни өйләреннән чыкты да урам буйлап китте. 4 Е-382 49
Ялгыз агачка күзе төшүгә, йөзендә сүрән генә елмаю билгесе чагылып үтте. — Моннан ары берни дә эшләячәк түгел мин,— диде ул, акрын гына көйләп; аннары уйга батып күккә таба күтәрелеп карады, якты кояш аның күзләрен чагыл¬ дырды. Аңа бик озын юл үтәргә туры киләчәк иде, шулай да ул ашыкмый-кабаланмыи гына барды. Менә джут фаб¬ рикасы. Аның колагына тонык кына булып туку цехы¬ ның гөрелтесе ишетелде. Шунда ул ирексездән елмаеп куйды. Юаш кына, моңсу гына бер елмаю иде бу. Ул беркемгә карата да, хәтта шалтыр-шолтыр килүләре белән тәмам җанына тиеп беткән машиналарга карата да, тамчы да нәфрәт хисе тоймады. Бернинди әрнү-көе- нү тойгысы да сизмәде ул күңелендә — тик тынычлык, бары тик тынычлык кына тели иде ул. Ераграк киткән саен йортлар, фабрикалар сирәгәй- гәннән-сирәгәеп, чиксез кыр киңлекләре ачыла барды. Ниһаять, шәһәр инде еракта, артта калды, Джонни тимер юл буйлап сузылган юлга килеп чыкты. Ул үзе дә, аның аяк атлаулары да кешенекенә бөтенләй охша¬ маган иде. Ташка үлчим дигәндәй, аның исеме генә кеше — йончыткыч хезмәт авырлыгыннан өшәнеп-гарип- ләнеп беткән бу җан иясе үзенең аяк атлаулары, иләм¬ сез, булып салынып төшкән куллары, бөкшәеп беткән кыяфәте белән ниндидер бер чирләшкә мәймүнне хәтер¬ ләтә иде. Кечерәк кенә бер станцияне үткәч туктады да бер агач төбенә килеп чирәмгә сузылып ятты. Бөтен көнен шунда аунап үткәрде ул. Үзе әледән-әле йокымсырап китә, төшендә мускуллары тартышып-тартышып куя иде. Уянгач агач ботаклары арасыннан күккә карап озак кына хәрәкәтсез ятты, һавада кошлар очканны күзәтте. Бер-ике тапкыр, күрәмсең һичбер сәбәпсез, шаркылдап көлеп тә җибәрде. Шәфәкъ батып караңгы төшә башлагач, станциягә дөбер-шатыр гөрселдәп бер товар поезды килеп керде. Паровоз вагоннарның бер өлешен запас юлга кучергә- ләп маташкан арада, Джонни кача-поса гына поезд яны¬ на килде. Бер буш вагонның ишеген ачты да тырышып- тырмашып эчкә керде. Аннары вагон ишеген ябып куйды. Паровоз свисток бирде. Джонни караңгыда ел¬ маеп ята иде.
«КАПТЫРДЫЛАР» Ниагара шарлавыгына мин товар поезды белән кил¬ дем. Кичкә таба гына килеп төшкәнгә, анда-монда сугы¬ лып, юанып тормадым, шундук шарлавык янына киттем. Биектән ургылып төшә торган гаҗәеп су ташкынын күрүгә ук мин авызымны ачып таң калдым. Аерылып китә алмыйча карап тора торгач шактый гомер үткән, җирле «утрак» халыкның берәрсен «капшаштырып» кичке тамак ягын кайгырту өчен уңай вакытны кулдан ычкындырганмын. Хәтта үземне «табынга чакырсалар» да бу тамашадан аерылып китә алмаган булыр идем. Менә төн дә җитте. Гаҗәеп матур айлы төн иде бу, ә мин шарлавыкка карап хәрәкәтсез утыра бирдем. Исемә килгәндә сәгать уникенче киткән иде инде, кая да бул¬ са «баш төртер» урын эзләргә кирәк иде. «Баш төртү», «төнәү», «әвен базарына барып кайту», «черем итү» — болар һәммәсе йоклап алу дигәнне аң¬ лата. Нилектәндер бу шәһәр күңелемә «юньле шәһәр» сыман тоелмады. — Һәрхәлдә сукбайлар өчен кулай тү¬ гел иде ул, һәм миң шәһәр читенә таба юл тоттым. Ниндидер бер койма аркылы чыктым да кырга таба «сыпырттым». Монда инде Закон хәзрәтләре мине һич тә эләктерә алмаячак!— дип уйлан, чирәмгә сузылып яттым һәм шундук сабый бала сыман йокыга да киткән¬ мен. Хуш исле һава һәм төннең үтә дә җылы булуы мине шулкадәр изрәткәи, төн буена уянып та карама¬ дым. Әмма яктыра башлау белән күзем ачылып, әлеге искиткеч шарлавык исемә төште. Яңадан теге койма аркылы чыгып, шарлавыкны тагын бер карап килергә дип киттем. Әле бик иртә, нибары сәгать бишләр тирә¬ се, ә инде сигез тулганга кадәр ашарга юнәтү турында уйлыйсы да юк. Елга буенда тагын өч сәгать була алам
әле мин. Тик, чәнчелеп кенә китсен! Миңа елганы да, шарлавыкны да яңадан күрергә язмаган икән! Шәһәр йоклый иде әле. Тын урам буйлап әрле-бирле йөргәндә тротуардан миңа таба өч кеше килгәнне күреп алдым. Алар өчесе бергә янәшә атлап киләләр иде. «Минем шикелле үк сукбайлардыр инде; тикмәгә генә таң тишегеннән торып чыкмаслар»,— дигән уй килде башыма. Тик фараз итүемдә бераз ялгышканмын булып чыкты. Бары алтмыш алты бөтен йөздән алтмыш алты процентка гына дөрес уйлаганмын. Килүчеләрнең ян яктагы икесе чыннан да сукбайлар иде, әмма уртадагы- сын һич тә сукбай дип булмый иде. Мин, тротуарның бер читенәрәк тайпылып, аларны үткәреп җибәрмәкче булдым. Тик алар болай гына үтеп китәсе итмәделәр. Уртадагылары нидер әйтүгә, өчесе дә туктап калдылар һәм уртадагысы миңа мөрәҗәгать итте. Үземә ниндидер куркыныч янаганын шундук сизеп алдым. «Фиргавен» иде бу, ә ике сукбай аның тоткын¬ нары булып чыкты. Закон хәзрәтләренең йокысыннан торып, иртәнге «киек» ауларга дип чыгуы булган икән. Ә мин нәкъ менә ул эзләгән киек идем инде. Берничә ай үткәннән соң тупланачак тәҗрибәм ул вакытта ук булган булса, тотар идем дә кире борылып йөгерер идем мин. Фиргавен аркама төбәп ата да ала алуын, шулай булса да аның һәр атканы килеп тия дигән сүз түгел бит әле. Тидерә алмаса мин котылган була идем. Минем арттан куа китмәс иде ул, ник дигәндә, качып баручы бер сукбайны эләктерәм дип, инде кулга төш¬ кән ике сукбайны ташлап китүнең мәгънәсезлек икәне көн кебек ачык. Ә мин, юләр, ул эндәшкәч, тораташ булып каттым да калдым! Бик кыска булды безнең сөй¬ ләшү. — Кайсы отельдә тукталдың?— дип сорады ул. Нәкъ менә шунда «каптырды» да инде ул мине. Мин бернинди отельгә кереп гә тормадым, хәтта нинди дә булса гостиницаның исемен дә атый алмадым, чөнки аларның берсен дә белми идем. Аннары урамга чыгуым да бик иртә булган икән. Минем файдага сөйләрдәй бер генә нәрсә дә юк иде шул. — Әле килеп кенә төштем,— дидем мин. — Әйдә, борыл да, безнең алдан атлый бир, тик кара аны, безне калдырып китәргә уйлама. Монда сине кайберәүләрнең күрәселәре килә. 52
Шулай итеп, мине «каптырдылар»! Мине күрәсе килүчеләрнең кем икәнлеген шундук аңлап алдым. Ике¬ ләнеп тә тормастан, туп-туры шәһәр төрмәсенә таба кигтем; әлеге ике сукбай белән фиргавен, үкчәмә басып диярлек, минем арттан атладылар, фиргавен, анда бо¬ рылма, монда борыл, дия-дия, юл өйрәтеп барды. Төр¬ мәдә безгә тентү ясап, исем-фамилияләребезне язып алдылар. Нинди фамилия белән язылганым хәтеремдә калмаган инде. Мин үземне Джек Дрейк дип яздырдым, әмма алар тентегәндә кесәмнән Джек Лондонга адрес¬ ланган хатлар таптылар. Шушы хәл беркадәр бутал¬ чыклык китереп чыгарды, миннән аңлатма бирүемне таләп иттеләр... Вак-төяк детальләре онытылган, хәзер инде мин үземне Джек Дрейк исеме беләнме, әллә Джек Лондон исеме беләнме «утыртканнарын» тәгаен генә хәтерләмим, һәрхәлдә шушы ике исемнең я тегесе, я монысы шәһәр төрмәсенең арестантлар исемлеген әле бүгенге көнгә кадәр бизәп тора булыр. Бик кызыксына китсәң, моны ачыклау берни түгел. Вакыйга 1894 нче елда, июньнең беренче яртысында булды. Мин кулга алынганнан соң берничә көн үткәч тимер юлчыларның зур забастовкасы башланды. Безне конторадан алып чыктылар да «хобо»га ябып бикләделәр. «Хобо» дигәне — төрмәнең тимер рәшәт¬ кәле зур бер читлеге иде. Анда вак-төяк җинаять эшлә¬ гән кешеләрне утырталар. Хоболар, ягъни сукбайлар, вак-төяк җинаять эшләүчеләрнең төп массасын тәшкил иткәнлектән, бу читлекне «хобо» дип атаганнар. Монда инде берничә сукбай утыра иде, аларны да бүген иртән генә эләктергәннәр, бездән соң да ишек минут саен диярлек ачылып, тоткыннарны икешәрләп тә, өчәрләп тә кертә тордылар. Ниһаять, читлектә уналты хобо җыелгач, безнең барыбызны да бергә «скә, суд камера¬ сына алып менеп киттеләр. Хәзер мин сезгә бу «судта» ниләр булганын түкми-чәчми сөйлән бирмәкче булам. Анда минем гражданлык хисләремне шулкадәр рәнҗет¬ теләр, моны әле минем һаман да оныта алганым юк. Шулай итеп, суд камерасында уналты арестант, судья һәм ике пристав утырабыз. Ачыклануынча, судья секретарь вазифаларын да үти булып чыкты. Бернинди шаһит-мазар юк иде. Ниагара-Фоллс шәһәренең граж¬ даннары да юк иде биредә. Монда алар туган шәһәрлә¬ рендә гадел хөкем эшләре ничек башкарылганлыкны үз S3
күзләре белән күрә алырлар иде. Судья алдында яткан «эшләр» исемлегенә күз төшереп алды да бер фами- лияне атады. Сукбайларның берсе торып басты. Судья суд приставына карап алды. — Сукбайлыкта гаепләнә, әфәндем,— диде тегесе. — Утыз көн!— диде әфәнде. Сукбай урынына утырды. Судья икенче бер фами¬ лияне атады — икенче сукбай торып басты. Монысын хөкем итү төп-төгәл унбиш секундка су¬ зылды. Чираттагы кешене дә шундый ук тизлек белән хөкем иттеләр. Суд приставы «Сукбайлыкта гаепләнә, әфәндем»,—диде, ә әфәнде исә: «Утыз көн!» дип тәк¬ рарлады. Хөкем әнә шулай хронометр төгәллеге белән алып барылды: һәр хобога унбиш секунд вакыт... һәм утыз көн арест бирелде. «Бу нинди бер дә карулаша белми торган телсез- тешсез хайваннар соң болар! — дип уйладым мин.— Кү¬ рерсез әле менә: чиратым җиткәч сезнең ул әфәнде¬ гезгә бирермен әле мин кирәген!» Суд процедурасының иң кызган чагында әлеге «әфәндем», ничектер көе килеп, хөкемгә тартылучыларның берсенә бер-ике авыз сүз әйтергә ирек бирде. Ул ирек куйган кеше юаш кына бер хобо аламасы булып чыкты. Чын «кәсепче» сукбайга ул бөтенләй охшамаган иде. Водокачка янында товар поез¬ дын көтеп торганда яныбызга килгән булса, без аның әле «мәче баласы» гына икәнлеген шундук сизеп алган булыр идек. Сукбайлар дөньясында «мәче баласы» дип әле тәҗрибәсе булмаган яңа кешеләрне атыйлар. Бу хобо кәмәше артык яшь тә түгел, күрер күзгә кырык биш яшьләр чамасында иде. Инде ул бөкрәя дә башла¬ ган, йөзе җыерчыкланып, җилдә ашалып беткән. Сөйләвенә караганда ул, хәтерем ялгышмаса, Нью- Йорк штатындагы Локпорт шәһәрендә булса кирәк, ниндидер бер фирмада озак еллар буена олаучы булып эшләгән. Фирманың эшләре көйсезләнеп китеп, 1893 елда ул ябылган. Гәрчә системалы эшләре булмаса да, аны соңгы көннәргә кадәр тотканнар. Ничек итеп бер¬ ничә айлар буе рәттән эшкә урнаша алмый йөрүе ту¬ рында сөйләде ул — кая гына карама, урам тулы эшсез¬ ләр икән. Ниһаять, Олы Күлләр тирәсендә берәр эш килеп чыкмасмы дигән өмет белән, Буффалога юл тот¬ кан. Шулай йөреп, тәмам хәерчеләнеп беткәч монда килеп эләккән, һәммәсе көн кебек ачык. 54
— Утыз көн! — диде әфәнде һәм чираттагы фами¬ лияне кычкырды. Фамилиясе аталган кеше торып басты. — Сукбайлыкта гаепләнә, әфәндем, — диде судның приставы. — Утыз көн,— диде әфәнде. Хөкем итү әнә шул тәртиптә барды: унбиш секунд үтүгә кем дә булса утыз тәүлек төрмә ала торды. Гадел хөкем машинасы һичбер тоткарлыксыз шома гына әйләнеп тик утырды. Бу иртәнге сәгатьләрдә әлеге әфәнде тамагын туйдырырга өлгермәгән булгандыр, кү¬ рәсең, шуңа күрә кызу тоткандыр ул эшен. Тәнем кызышып, каным кайный башлады. Ерак баба¬ ларымның үткән заманнардан торып аваз салуларын ишеткәндәй булдым. Суд эшләре присяжныйлар кат¬ нашлыгында башкарыла торган тәртип кертү өчен, шуңа хокук яулау өчен алар гомерләрен дә аямый сугы¬ шып йөргәннәр ләбаса. Бабаларыбызның газиз каны белән изгеләндерелгән бу хокук миңа алардан мирас булып калган һәм мин аны яклауны үземнең изге буры¬ чым саныйм. «Күрсәтермен әле мин сезгә күрмәгәяе- гезне, чиратым гына җитсен!» — дип янадым мин әчем¬ нән генә. Менә минем чират та килеп җитте. Кайсысын икә¬ нен хәтерләмим, минем бер фамилиямне кычкырдылар, һәм мин торып бастым. Суд приставы, гадәтенчә: — Сукбайлыкта гаепләнә, әфәндем!—диде. һәм мин сөйләргә тотындым. Шул секундта ук судья да: — Утыз көн!—дип кычкырды. Протест белдерергә маташып караган идем дә, судья әфәнде: «Тавышыңны чыгарасы булма!» — дип кенә җи¬ керде һәм исемлегенә каран чираттагы фамилияне ата¬ ды. Пристав мине урыныма утырырга мәҗбүр итте. Яңа сукбай үзенә тиешле утыз көнне алуга, шул ук срокны алу өчен чираттагы сукбай торып басты. Әнә шулай әштер-өштер хөкем итеп һәркайсыбызга утызар тәүлек арест игьлан иткәч, безне инде чыгарып җибәрерләр дип кенә торганда, кинәт кенә судья әлеге Локпорт шәһәреннән килгән олаучыга — кулга алынган¬ нар арасында авыз ачып сүз әйтергә ирек куелган бер¬ дәнбер кешегә мөрәҗәгать итте. 55
— Нигә син эшеңне ташладың?— дип сорады аннан судья. Судьяның соравы олаучыны аптырашта калдырды. Чөнки ул үзенең эш ташламаганлыгын, ә бәлки аны эш¬ сез калдырганлыкларын аңлаткан иде инде. — Кызык кына сорау бирдегез сез, әфәндем...— дип башлады ул сүзен, каушый-каушый гына. — Эш ташлаганың өчен тагын утыз көн!— диде судья һәм шуның белән хөкем эшләре тәмамланды. Ахыр чиктә олаучы җәмгысы алтмыш тәүлек, ә калган- нарыбыз утызар тәүлек алды булып чыкты. Безне аска алып төшеп читлеккә ябып куйдылар да ашарыбызга китерделәр. Мондый иртәнге ашны төрмә шартлары өчен бер дә начар димәс идем мин — шуннан соң ай буена әлегедәй иртәнге ашны күрергә туры килмәде. Минем исем-акылым китте: присяжныйлар судын¬ нан файдалану хокукыннан гына түгел, судка мөрәҗә¬ гать итеп үземнең гаебем юклыкны белдерү хокукын¬ нан да мәхрүм иттеләр бит мине, аннары, исем өчен генә суд сыман бер нәрсә оештыргандай итеп, хөкем дә чыгарып куйдылар. Шунда башыма бер уй килде: без¬ нең бабаларыбыз яулап алган шәхес иминлеге дигән тагын бер хокук бар бит әле. Күрсәтәм әле мин аларга күр*мәгәннәрен! Минем адвокат таләп итүемнән көлде¬ ләр генә. Хокук бар ул үзе, әмма төрмәдән тышта бер¬ кем белән дә хәбәрләшә алмагач, аның булуыннан миңа ни файда. Шулай да күрмәгәннәрен күрсәтәм әле мин аларга! Мине мәңге төрмәдә асрый алмаслар. Туктагыз әле, бераз сабыр итегез, иреккә генә чыгыйм. Шунда утлы табага бастырырмын әле мин сезне! Законнарны, үземнең хокукларымны белми дип уйлыйлардыр алар мине, танытырмын әле мин аларга, гадел хөкем тәртип¬ ләрен ничек бозганлыкларын белерләр әле! Төрмә сак¬ чылары килеп безне өерләп канцеляриягә куып алып барган чакта мин инде күргән зыян өчен ничек итеп дәгъва белдерәчәгемне күңелемнән уйлап ук бардым. Полисмен минем уң кулымны ниндидер бер негр¬ ның сул кулына беркетеп икебезгә бер богау салды. («Әһә, тагын бер закон бозу,—дип уйлап куйдым мин.— Иреккә генә чыгыйм әле менә!..») Миңа иптәшкә бик гәүдәле негр туры килде, алты футтан да озынрак булгандыр ул; икебезне бергә китереп богаулагач, аның 56
кулы минем кулны өскә таба тартып тора башлады. Кайчан да булса миңа очраган негрларның иң сәләмәсе һәм иң шат күңеллесе булгандыр ул, мөгаен! Барыбызны да әнә шулай парлы-парлы итеп богау¬ ладылар. Богаулап бетергәч никельле корычтан ясалган ялтыравыклы чылбыр алып килеп барлык богауларга тыгылган боҗралар аша үткәреп йозаклап куйдылар. Шулай итеп, тоташ бер тезмә — «богаулылар тезмәсе» хасил булды. Кузгалырга приказ бирелде, һәм без ике полицейский күзәтүе астында урам буйлап киттек. Су¬ зан негр белән миңа почетлы урын туры килде — без иң алдан юл ярып бардык. Төрмә караңгылыгыннан урамга чыгуга ук кояш як¬ тысы күзләрне чагылдырды. Моңа кадәр әле беркайчан да кояш яктысының мине бу хәтле сөендергәне юк иде. Үзем богауларымны шалтырата-шалтырата көчкә генә атлап барам, ә үзем шушы кояш нурларын бер күрергә зар булып утыз көн буе утырырга туры киләчәк бит, дип уйланам. Шәһәр урамнары буйлап тимер юл станциясенә таба киттек, юлда очраган кешеләр исә, күзләрен ала алмый¬ ча безне тамаша кылып калалар иде. Бер отель яныннан үткәндә аның верандасына чыгып баскан бер төркем туристлар безнең белән аеруча нык кызыксынды. Безне тоташтырган чылбыр шактый озын иде, һәм без, богауларыбызны шалтыр-шолтыр китереп, тәмәке¬ челәр вагонының эскәмияләренә парлы-парлы булып утырыштык. Миннән һәм минем ерак бабаларымнан көлүләренә никадәр генә нәфрәтләнсәм дә, артык кызып китеп башын югалтыр дәрәҗәгә җиткән дуамал кеше түгел идем әле мин. Минем өчен һәммәсе дә яңа иде. Ә алда бит әле башланмаган бер ай: анда ниләр күрәсе бардыр тагын... Берәр тәҗрибәлерәк кеше эзләп, тирә- ягыма карангалап алдым. Безне йөздән кенә арестанты булган кечкенә төрмәгә түгел, ә бәлки ун көннән алып ун елга кадәр төрле срокларга хөкем ителгән ике мең тоткын яши торган чын чын төзәтү йортына алып бар- ганлыкларын белә идем инде мин. Минем арттагы эскәмиядә киң җилкәле, таза гәү¬ дәле, нык мускуллы бер кеше утыра иде. Күрер күзгә ул утыз биш-кырык яшьләрдәдер сыман тоела. Мин аңа игътибар беләнрәк карап алдым. Аның күзләрендә ша¬ янлык чаткылары чагыла, киң күңелле кеше икәне 57
йөзеннән үк сизелеп тора иде. Башка яклары белән ул күбрәк хайванга охшаган, аның турында, әхлакый йөзен тәмам җуйгандыр бу, үзе ерткыч җанвар сыман көчле¬ дер, инстинктлары да ерткычларныкы сымандыр, дип уйларга була иде. Әмма аның күз карашы — үзенә тимә¬ гәндә ерткыч җанвар да әнә шундый уенчак бер киң күңеллелек белән карый — күп кенә җитешсезлекләрен каплый иде. һәрхәлдә миңа шулай тоелды. Минем өчен чып-чын «хәзинә» иде бу. Мин күңе¬ лемне шуңа «багладым». Поездыбыз Буффалога юл тотып, үзем белән ишләп богауланган сузан негр үзенә ниндидер бер кер юу йортында эш вәгъдә итүләре, хәзер инде кулга алыну аркасында шул эшеннән дә колак кагуы турында зарлана-зарлана, көлә-көлә сөйләп барган арада, арттагы эскәмиягә утырган әлеге кеше белән сөйләшеп киттем. Аның трубкасы буш иде. Үзем¬ нең барлы-юклы запасымны да жәлләмичә аның трубка¬ сына тәмәке тутырдым. Төреп тартканда бу тәмәке, ачуым килмәгәе, ун тартуга җиткән булыр иде. Сөйләшә торгач, бу кешенең нәкъ менә күңелемә ошаган кеше булуына һаман саен ныграк ышана бардым. Ахыр чиктә мин аның белән бөтен тәмәкемне бүлештем. Дөресен генә әйткәндә, мин дөньяның ачысын-төче- се« шактый күргән кеше, шунлыктан һәртөрле хәлләргә бик тиз ияләшә алам. Бу кешенең нәкъ менә мин эзлә¬ гән кеше булуына шик тә белдереп тормастан, аңа ияләшүне үземә максат итеп куйдым. Гәрчә инде аңа төрле төрмәләрдә — кайсысында бер ел, кайсысында ике, ә кайсыларында хәтта бишәр ел — утырырга туры килеп, инде шомарып беткән булса да, без бара торган «төзәтү йортында» беркайчан да утырганы юк икән. Без бер-беребезгә бик тиз ияләшеп киттек, ә инде ул миңа һәрвакыт аның сүзен тыңлый торган булырга киңәш ит¬ кәч, күңелем күтәрелеп, сөенеп куйдым. «Егеткәй» дип дәште ул миңа, мин дә аңа шулай эндәшә идем. Буффалога барып җитәргә биш миль калганда бер станциядә поезд туктады, без богауларыбызны шалты¬ рата-шалтыр ата поезддан төштек. Бу станциянең исе¬ мен тәгаен генә хәтерләмим, Роклин, Роквуд, Блэкрок, Рокксаль яисә Ньюкасль кебегрәк бер станция иде ул. Ничек дип аталса да аталыр, хикмәт анда түгел. Башта безне шактый гына ара җәяү алып бардылар, ә аннары трамвайга утырттылар. Ике яклап утыргычлар тезелеп 58
киткән иске генә бер вагон иде ул. Вагонда булган бүтән пассажирларның бер яктагы утыргычларга күчеп утыруларын үтенделәр, ә без, чылбырларыбызны шал- тырата-шалтырата, каршы яктагы утыргычларга уты¬ рыштык. Без аларның каршысына ук утырдык, шунда хатын-кызларның котлары алыныр дәрәҗәгә җитеп без¬ не күзәтүләрен хәтерлим. Алар безне каторгага хөкем ителгән кеше үтерүчеләр яисә банк басучылар дип уй¬ лыйлар иде, күрәсең. Мин булдыра алган хәтле усалрак күренергә тырыштым, ә минем богаудаш иптәшем, әлеге уенчак күңелле негр, күзләрен уйнатудан туктамады пәм бертуктаусыз: «Йа ходай! Йа тәкъсир!» — дип так- маклый-такмаклый шаяртуында булды. Без трамвайдан төштек тә Эри округы төрмәсенең канцеляриясенә хәтле җәяүләп бардык. Монда безнең фамилияләребезне язып алдылар, кызыксынсагыз, шул исемлектә минем ике фамилиямнең берсен таба аласыз. Шулай ук безгә үзебездә булган әйберләрнең барысын да — акча, тәмәке, шырпы, пәке ише һәм башка шундый нәрсәләрне тапшырырга куштылар. Яңа танышым миңа таба карады да, тапшырырга уйлама дигәнне аңлатып, башын чайкап куйды. — Әгәр әйберләрегезне монда калдырмыйсыз икән, соңыннан аларга барыбер конфискация ясала,— дип кисәтте чиновник. Минем таныш исә һаман башын чайкавында булды. Ул башка арестантлар артына кача-поса гына куллары белән ниндидер ишарәләр ясый. (Кулларыбыздан богау¬ ларны салдырганнар иде инде.) Мин аның ни эшләгә¬ нен күзәтеп тордым да, аннан курмэкче, болай эшләдем: үзем белән алырга дигән әйберләремнең һәммәсен кулъ¬ яулыгыма төреп бәйләдем. Бу төенчекләребезне күлмәк изүеннән тыгып куенга яшердек. Мин бүтән арестант¬ ларның да, сәгатьләре булган бер-ике кешедән башка¬ ларының, үз әйберләрен әлеге канцелярия чиновнигына бирмәгәнлекләрен искәрдем. Алар, «беткән баш — бет¬ кән» дигән карарга килгәннәр иде булса кирәк, әйбер¬ ләрен контрабанда юлы белән алып керергә өметләнә¬ ләр иде; әмма минем яңа танышым кебек тәҗрибәле түгел иделәр, ахрысы, аласы әйберләрен төеннәргә бәй- ләп-нитеп тормадылар. Конвоирлар бездән салдырган богауларны җыешты¬ рып алып чыгып киттеләр, ә безне яңа сакчылар күзәтүе 59
астында төрмәгә озаттылар. Канцеляриядә юанып ма¬ ташкан арада безгә тагын берничә партия яңа килгән арестантлар кушылды, шулай итеп, хәзер инде безнең агай-эне кырык-иллеләп кеше булды. Иректә йөрүчеләр беләләрме икән: олы төрмәләрдә хәрәкәт, урта гасырларда сәүдә итү тыелган шикелле үк, һәртөрле юллар белән кыенлаштырыла, чикләнә. Төзәтү йортына килеп эләккәч инде син биредә үзең теләгәнчә йөри алмыйсың. Адым саен диярлек иләмсез зур тимер ишек яисә капкаларга килеп төртеләсең, алар һәрвакыт бикле була. Безне парикмахерскийга алып киттеләр, анда барганда юлда әледән-әле әнә шундый бикле ишек¬ ләр очрап торды. Беренче «вестибюльдә» үк ишек ач¬ каннарын көтеп торырга туры килде. «Вестибюль» ди¬ гәне вестибюль дә, коридор да түгел аның. Алты катлы итеп, туры почмаклап кирпечтән салынган котчыккыч зур бер кубны күз алдыгызга китерегез — һәр катта рәт-рәт булып камералар тезелеп киткән, һәр рәтендә иллешәр камера булыр. Тагын да ачыграк итеп күз алдына китерү өчен аны корт кәрәзе белән чагышты¬ рырга була. Әнә шул кәрәзне җиргә куегыз да стеналар белән әйләндереп алыгыз, аннары түбә ябыгыз — менә шуннан соң Зри округы төрмәсенең вестибюленә охша¬ ган бер нәрсә килеп чыгар. Картина тулы булсын өчен һәр рәт буйлап сузылган тар гына асылма галереяны һәм аның тимер култыксаларын да күз алдыгызга ките¬ регез. Галереялар, янгыы-фәлән чыга калса дип, ике баш-баштан тар гына тимер баскыч белән тоташты¬ рылган. Шулай итеп, без, сакчыларның ишек ачканнарын көтеп, беренче «вестибюльдә» туктап калдык. Яныбыз¬ дан өсләренә буйлы материядән тегелгән төрмә кием¬ нәре кигән такыр башлы тоткыннар үтеп-үтеп китә. Шундый бер тоткынны мин өстә, өченче каттагы гале¬ реяда да күрдем. Ул култыкса өстенә иелеп уйга талган, әйтерсең безне бөтенләй күрми дә, күзләре каядыр бушлыкка төбәлгән. Яңа танышым әкрен генә ысылдаган сыман итеп куйды. Әлеге тоткын күз карашын аска таба юнәлтте. Алар, бер-берсенә сигнал бирешеп, нидер әйтешеп алдылар. Шуннан соң танышым үзенең төең- чеген югарыга таба чөеп җибәрде. Өстәге әлеге тоткын аны эләктереп алды да шундук куенына яшереп, яңадан шул ук баштагы кыяфәтендә торып калды. Танышым 60
миңа да шуны ук эшләргә кушты. Сакчының безгә таба арты белән борылган вакытын чамалап торып, мин дә төенчегемне югарыга чөйдем. Минем төенчек тә әлеге тоткынның куенына кереп чумды. j Берәр минут үтүгә, ишек ачылып, безне парикмахер¬ скийга китереп керттеләр. Мондагы чәч алучылар да шундый ук төрмә киемнәре кигән кешеләр иде. Монда ванналар да, кайнар су да, сабын да, щеткалар да бар. Безгә өс киемнәребезне чишенеп ташлап юынып алыр¬ га боердылар. Юынганда һәркайсыбызга күршесенең аркасын ышкырга кушылды. Мәҗбүри тәртиптә куелган бу юыну артык мәшәкать кенә булып чыкты, чөнки төрмәдә паразитлар мыжлап тора иде. Юынганнан соң киемнәребезне салып кую өчен һәркайсыбызга киндер капчык бирделәр. — Киемнәрегезне капчыкка тутырыгыз,— диде безгә конвоир.— Рөхсәт ителмәгән әйберләрне алырга мата¬ шасы булмагыз! Тикшерү өчен шәрә килеш стройга тезеләчәксез. Срокларыгыз утыз тәүлеккә кадәр бул¬ ганнар — үзегез белән башмаклар һәм подтяжкалар алыгыз. Сроклары утыз тәүлектән артык булганнарга берни дә алырга рөхсәт ителми. Бу хәл тоткыннарның ачуын кабартты: анадан тума килеш кай җиреңә яшереп алып кермәк кирәк инде ул берәр төрле «ярамаган әйберне»? Иптәшем белән ике¬ безнең бу җәһәттән күңелебез тыныч иде. Шул чагында чәч алучылар эшкә тотынды. Алар, кыйммәтле әйберлә¬ регез булса миндә калдырып торыгыз, бүген ук үзегезгә кире кайтарып бирермен, дип яңа килгән тоткыннарны йөреп чыктылар. Аларның сөйләнүләрен-кыланышларым күрсәгез икән — коеп куйган филантроплар инде менә. Фра Филиппо Липпи белән булган хәлне исәпләмәгән¬ дә, башка беркайда да кешеләрне артык йөктән шун¬ дый тизлек белән азат иткән очрак булмагандыр әле, мөгаен. Шырпы, тәмәке, папирос кәгазе, трубка дисең¬ ме, пәке ише әйберләр, акча дисеңме — чәч алучылар¬ ның куены һәммәсен дә сыйдыра барды. Чәч алучылар өреп кабарткандай юанаеп калдылар, ә сакчылар алар¬ ның бу эшләрен күрмәмешкә салыштылар. Кыскасы, төшеп калган — югалган дигәндәй, хәзер ул әйберләрнең кире кайтачагы турында уйлыйсы да юк. Чәч алучылар җыйган малларын кире кайтару турында уйламыйлар да иде. Моны алар үзләренең законлы табышы дип исәп¬ 61
лиләр. Парикмахерский өчен өстәмә доход иде бу! Тора-бара тагын шул ачыкланды, төрмәдә салым җыю¬ ның әллә нинди төрләре хөкем сөрә икән. Боларның һәммәсен миңа үз җилкәмдә татырга туры килде. Мин моны әлеге танышым аркасында татыдым. Парикмахерскийда берничә урындык куелган бул¬ ганлыктан, чәч алучылар эшне бик коры тоттылар. Чәч һәм сакал-мыек китәрүнең шулкадәр тиз башкарылуын минем әле беркайчан да күргәнем булмаган икән! Тот¬ кыннар сакал-мыекларын үзләре сабынлыйлар, шуннан соң чәч алучылар аларны яшен тизлегендә кырып та ташлыйлар. Бер кешенең сакал-мыегын кыруга нибары бер минут вакыт китә. Чәч алуга вакыт бераз күбрәк китә. Өч минут үтүгә инде минем — унсигез яшьлек үсмернең — бала йоннарым кырылган, чәчем алынып, башым бильярд шарыдай шоп-шома булып калган иде. Кием-салымнан, кыйммәтле әйберләребездән мәхрүм ителүебез ничек тиз булган булса, чәч һәм сакал-мыек- ларыбызны да шундый ук тизлек белән китәрделәр. Арттырып әйтүем түгел — шундый эшкәртү үткәннән соң без ата җинаятьчеләргә охшадык та калдык! Бу хәтле җан биздергеч булса да булыр икән адәм баласы. Мондый итеп минем аны хәтта күз алдыма да китергә¬ нем юк иде! Шуннан соң безне бер рәт итеп стройга тезделәр. Кырык-илле кеше анадан тума килеш тезелешеп бастык, һөҗүм итеп Лунгтумпенны алган Киплинг геройлары булдык та куйдык. Безне тентеп чыгу берни түгел, тик аякларыбызда башмаклар гына. Чәч алучыларга ышанып җитмичә әйберләрен үзләрендә калдырган бер-ике тә¬ вәккәл башның тәмәке, трубка, шырпы, вак акча ише әйберләренә шундук конфискация ясадылар. Тентү бет¬ кәннән соң безгә төрмә киемнәре китерделәр. Аның күлмәге дә, курткасы белән чалбары да буй-буй мате¬ риалдан тегелгән иде. Буй-буй арестант киемен уголов¬ ный җинаятьчеләргә генә кидерәләр дип уйлап, моңа кадәр ялгыш фикердә йөргәнмен икән. Бу ялгышуым белән мин шушында хушлаштым, хурлык белән тамга¬ ланган төрмә киемнәрен киеп марш атлап йөрүнең бе¬ ренче ачысын шушында татыдым. Бер-бер артлы тезелеп, һәрберебез кулларын алдагы кешенең иңбашына салган хәлдә хәрәкәт итеп, без икенче бер зур «вестибюль»гә чыктык. Биредә безне 62
стена буена тезделәр дә сул кулыбызның җиңен сызга¬ нырга боердылар. Бездәй хайваннар белән тәҗрибә ясап эшкә өйрәнүче яшь кенә бер студент-медик бары¬ бызга да прививка ясап чыкты. Моны ул чәч алучыларга караганда дүрт тапкыр тизрәк эшләде. Прививка ясаган урынның каны кибеп кутырлаганчы кагылмаска-тимәс- кә кушып, безне камераларга тараттылар. Шунда мине яңа танышымнан аердылар. Шулай да ул миңа: «Суы¬ рып төкер!» — дип пышылдарга өлгерде. Өстемнән бикләп китүләре булды, шунда ук при¬ вивка ясап салган даруларын тамчысын да калдырмый суырып төкердем. Мондый чара күрмәгәннәрнең беләк¬ ләре йодрык кадәр булып чиләнеп чыкты! Үзләренә үпкәләсеннәр! Нигә вакытында төкереп атмаганнар... Минем камерада тагын бер тоткын бар иде. Безгә срокны бергә тутырырга туры киләчәк иде. Таза гына гәүдәле, аз сүзле, сирәк очрый торган бик әйбәт холык¬ лы яшь кенә бер егет иде ул. Бу егет әле яңарак кына Огайо штатындагы «төзәтү йортларының» берсендә ике ел утырып чыккан. Хәер, анысыннан зыян юк. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, галереядан үтеп барыш¬ лый бер тоткын безнең камерага күз салды. Минем теге танышым булып чыкты бу. Аңа «вестибюль» буйлап кайчан теләсә шунда иркенләп йөрергә рөхсәт иткәннәр икән. Аның камерасы иртәнге алтыдан алып кичке тугызга кадәр бикләнми икән. Монда ул үзенең элекке бер танышын очраткан. Бу танышы байтактан бирле утыра икән, инде биредә ышаныч казанып өлгергән, һәм аны «коридор күзәтчесе» итеп куйганнар. Бу вазифаны аңа ышаныч казанган икенче бер тоткын бирдерткән. Анысын «беренче күзәтче» дип йөртәләр икән. Безнең корпуста унөч күзәтче бар икән: ун галереяның һәрбер¬ сенә берәр күзәтчедән ун күзәтче куела икән. Ә алар өстеннән дә күзәтчелек итүче өлкән күзәтчеләрне бе¬ ренче, икенче, өченче дип номерлап йөртәләр икән. Танышым миңа, бүген прививка ясалган көн булган¬ лыктан, яңа килгәннәрне эшкә-мазарга кушмыйлар, кичкә хәтле камерада гына утырырга туры киләчәк, диде. Ә иртән төрмә ишек алдына алып чыгып, мәҗбүри эшкә кушасылар икән. — Андый эшләрдән коткарырмын мин сине, менә җае гына чыксын. Коридор күзәтчеләреннән берәрсен 63
алдыртып, сине аның урынына куйдыртырга тырыша¬ чакмын! Шунда ул кулын куенына тыгып аннан минем теге әйберләр төйнәлгән төенчегемне тартып чыгарды да рәшәткә аркылы гына миңа сузды. Аннары галерея буй¬ лап китеп барды. Төенчекне чишеп карамакчы иттем. Әйберләрем бар да урында булып чыкты! Бер генә шырпым да югалма¬ ган хәтта. Тәмәкемне камерадаш иптәшем белән бүлеш¬ тем. Шырпы сызарга гына җыенган идем, ул мине тыеп калды, һәр икебезнең керләнеп беткән иске генә одея¬ лыбыз бар иде. Шул одеялның бер башыннан тар гына тасма кисеп алды да аны ныгытып бөтерде һәм шырпы сызып, шуның очына ут төртте. Мамык тукыма дөрләп кабынып китмәде, пыскып кына янарга тотынды; ул әнә шулай сүнмичә сәгатьләр буе яна икән. Камерадаш иптәшем моны «ку» дип атады. Ку янып бетәр алдын¬ нан, икенче тасмадан яңаны ясап, бетеп килә торган кудан ут элдереп калырга була икән. Күргәнегезчә, утны сүндерми саклау мәсьәләсендә ут алласы Прометей да безнең белән ярыша алмаган булыр иде! Сәгать уникедә төшке аш китерделәр. Камера ише¬ генең аскы читендә кечерәк кенә бер тишек бар иде. Андый тишек тавыклар кереп-чыгып йөрер өчен гадәттә кетәк ишегенә ясала торган була. Әнә шул тишектән ике телем ипи белән ике миски «аш» бирделәр. Аш дигәне берәр кружка кайнаган суга бер-ике тамчы май белән тоз җибәреп «тәмләтелгән» шып-шыр бер сыек¬ ча иде. Ашны иписез генә чөмердек. Ипине ашамавыбыз тамак туклыктан, яисә аның ашарга яраксыз булуыннан түгел иде. Ипие болай ярыйсы гына күренә. Башка сәбәпләре бар иде моның. Камерадаш иптәшем мине бер яңалык белән таныштырды: камерабыз тулы кан¬ дала икән безнең. Стеналардагы бөтен ярыкларга, купкан штукатурка асларына кереп оялаганнар алар. Иң азау ярганнары хәтта көндезләрен дә сәяхәткә чыгудан тай¬ чанып тормыйлар. Стеналарда, түшәмдә аларны йөзәр¬ ләп күрергә була... Ә минем иптәш бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган икән. Ул, курку белмәс Чайльд-Ро- ланд шикелле кандалаларга каршы аяусыз сугыш ач- 1 Ч a ft л i> д • P о л а н д — XIX гасырда яшәгән инглиз шагыйре Ро.берт Браунингның шул исемдәге поэмасы герое. 64
макчы булды. Менә бер заман сугыш башланды. Бу рәхимсез сугыш сәгатьләр буена сузылды. Тар-мар ките¬ релгән дошманның ярыклардагы, купкан штукатурка асларындагы ныгытмаларына кереп качуы безнең алда торган бурыч әле яртылаш кына үтәлгән дигән сүз иде. Без ипиебезне чәйнәп үзле камыр хәленә китердек тә, әлеге качак кандалалар ярыкларга кереп тулгач, өслә¬ реннән шуның белән сылап куйдык. Барлык ярыкларны, тишек-тошыкларны сылап бетерү өчен караңгы төш¬ кәнгә кадәр маташырга туры килде. Чәйнәлгән ипи белән сыланып, ярыкларда томаланып калган кандала¬ ларның ач үлем вәхшилегенә бирелеп, ничек итеп бер- берсен ашашып бетерүләрен күз алдына китерүе дә куркыныч! Ачыгып, тәмам хәлдән таеп койкаларыбызга аудык та кичке аш китергәннәрен көтә башладык. Бер көнгә шулай эшләү бик җиткән инде. Хәзер теге хәшәрәтләр һөҗүменнән интегәсе булмас, ичмасам! Кандала тала¬ масын дисәң, ач утырырга да риза буласың икән: барлы- юклы ипиебезне корбан итеп булса да бу бәладән котыла алуыбызга без шат идек. Тик юкка шатланган¬ быз! Бөтен куйган тырышлыгыбыз әрәмгә генә булган икән! Әлеге эшебезне бетерүгә үк диярлек надзиратель килеп камера ишеген ачты: тоткыннарны камераларга өр-яңадан урнаштыралар икән, безне ике галереяга өскәрәк, икенче камерага күчерергә булганнар. Иртәгесен иртә таңнан камераларны ачтылар, һәм берничә йөз тоткын, аскы «вестибюльдә» аллы-артлы тезелеп, төрмә ишек алдына эшкә чыгып киттеләр. Эри округы төрмәсенең арткы як ишек алды кырыйлап кына Эри каналы үгә иде. Без әнә шул каналга кереп тукта¬ ган суднолардан йөк бушаттык, шпалга охшаган авыр- авыр борысларны төрмәгә ташыдык. Шунда эшләгәндә мин, моннан таеп булмасмы икән дин, тирә-якны күзәт- кәләдем. Әмма ул турыда уйлыйсы да түгел икән. Стена буйлап әрле-бирле автомат винтовкалар белән корал¬ ланган сакчылар йөреп тора, ә почмаклардагы манара¬ ларга, сөйләүләренә караганда, хәтта пулеметлар да куелган. Хәер, моңа ул кадәр үк кәефем кырылмады. Утыз тәүлек артык күп вакыт түгел ләбаса! Моңа гына түзәр¬ гә булыр. Аның каравы хөкем эшләрен әштер-өштер очлап куючы теге явыз җаннарга каршы төрмәдән чык¬ 5» Е-ЗЮ 6S
кач эш кузгату өчен материалны күбрәк туплармын. Хокуклары аяк астына салып тапталган яшь амери¬ канның нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтермен әле мин аларга! Присяжныйлар катнашындагы гадел хөкем хо¬ кукыннан мәхрүм иттеләр бит, хәтта гаеплеме-түгелме икәнлегемне дә сорап тормадылар, асылда мине судсыз- нисез хөкем иттеләр (Ниагара-Фоллес шәһәрендә оештырылган фарсны суд дип атый алмыйм ич инде мин!); миңа юрист белән яисә башка берәр кеше белән очрашу мөмкинлеге бирмәделәр, димәк хөкем карарын¬ нан риза булмыйча шикаять бирү хокукыннан мәхрүм иттеләр, тап-такыр итеп чәчемне алып ташладылар, каторжниклар кия торган буй-буй кием кидерделәр, ашарыма ипи белән су гына биреп, каторга эшләре эш¬ ләттеләр, коралланган конвой белән генә йөрттеләр. Бу җәзаларны алырлык ни гаебем бар соң минем? Нәрсә эшләгән мин? Әллә соң Ниагара-Фоллес шәһәре граж¬ даннарына карата берәр төрле җинаять эшләдемме? Мин бит югыйсә урамда кунуны тыя торган карарга карата да хилафлык кылмадым. Урамда түгел, кырда йокладым! Хәер дә эстәнмәдем, үткән-сүткәннән тиен¬ нәр дә теләнмәдем! Бары тик тротуарларында йөрдем дә бер тиенгә тормаган шарлавыкларын гына карадым! Инде шул җинаять эшләү буламы? Юридик яктан кара¬ ганда, мин бер генә ярамаган эш тә эшләмәдем. Ярый, күрсәтермен әле мин аларга, иреккә генә чыгыйм! Икен¬ че көнне мин надзирательгә мөрәҗәгать иттем. Адвокат таләп иттем. Надзиратель моннан көлде генә. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, миннән көлделәр генә. Чын¬ лыкта мин дөньядан аерылган идем. Хат язып карарга да уйладым, әмма хатларның ачып укылганлыкларын, цензура тикшерүе аша үткәнлекләрен, төрмә башлык¬ лары тарафыннан конфискацияләнгәнлекләрен, аннары килеп, «аз сроклыларга» гомумән хат язарга рөхсәт ителмәгәнлекне белгәч, бу уемнан да кире кайттым. Аптырагач, хатларымны срокларын тутырып кайтып китүчеләр артыннан биреп чыгармакчы булып та кара¬ дым. Тик чыкканда да тентеп чыгаралар икән: тентү вакытында минем хатларны табып юк иткәннәр. Әйдә, ярый, үз гаепләрен генә арттыралар, иреккә чыккач мин аларны барыбер болай гына калдырачак түгел! Көннәр үтә торды, көннәр үткән саен миңа да акыл керә барды. Полицейскийлар, адвокатлар турында, по¬ 56
лиция судлары турында ниләр генә ишетергә туры кил¬ мәде миңа! Тоткыннар эре шәһәрләрдә ничек итеп полиция белән бәрелешкә керүләре турында котчыккыч маҗаралар сөйләделәр. Полиция тарафыннан үтерелгән кешеләр турында сөйләгәннәре тагын да куркынычрак иде. Берничә еллар үткәч миңа «Лексоу комиссияселнең докладында төрмәдә ишеткәннәргә караганда да дәһ¬ шәтлерәк хәлләр турында укырга туры килде. Ә мин, беркатлы, төрмәгә ябылуымның беренче көннәрендә, андый сөйләгәннәргә ышанмыйча, көлеп кенә карый идем. Көннәр үтә торды, көннәр үткән саен мин боларга ныграк ышана бардым. Бу төзәтү йортында сөйләп кеше ышанмас хәлләрне мин үз күзләрем белән күрдем. Күб¬ рәк нәрсәләр белгән саен закон шымчыларына һәм хө¬ кем итү машинасына сагаебрак карый башладым. Ачу килү тойгысы югала барып, курку хисе үзенең тамырларын һаман саен тирәнгәрәк җибәрә барды. Ни¬ һаять, үземнең нәрсәгә каршы баш күтәргәнемне аерма¬ чык аңладым. Мин басынкыланып, юашланып калдым. Иреккә чыккач тавыш күтәреп йөрмәскә дигән уй күңе¬ лемдә көннән-көн ныгый барды. Хәзер мине кызыксын¬ дырган бердәнбер теләк — кая да булса ераккарак олагу иде. Иреккә чыккач мин шулай эшләдем дә. Телемне тыеп, башымны игән хәлдә Пенсильвания штатына юл тоттым.
ЮЛЧЫЛАР ИСӘНЛЕГЕНӘ — Сал тагын! — Карале, Кид, артык катыга китмәс микән соң? Вискины спирт белән катнаштыргач болай да бик зәһәр нәрсә килеп чыга, шуның өстенә әле монда тагын брен¬ ди да, перцовка да... — Сал диләр сиңа! Кем ясый пуншны — синме, мин¬ ме? — Бөркелеп-бөркелеп чыккан бу эчендә Мэлмут Кидның ягымлы елмайганы күренә иде.— Бу илдә мин торган хәтле торып карасаң иде син, улым, ашаганың көн дә саен әлеге дә баягы бер горбуша балыгы булса иде, менә шул чагында син рождество бәйрәменең елга бер генә тапкыр килгәнен белер идең. Пуншсыз рожде- ство нәрсә инде ул — бөртек тә алтыны булмаган при¬ иск белән бер ул. — Ике төрле сөйләшеп булмый инде монда!—диде Джим Билден да, аның сүзен куәтләп. Үзенең Мэйзи- Мэйдагы участогыннан бирегә рождество бәйрәменә дип килгән Олы Джимның соңгы ике ай эчендә болан ите генә ашап яшәгәнен барысы да беләләр иде.— Исең¬ дәме, теге вакытта Танана кабиләсе хакына ничек итеп эчке мәҗлесе үткәргән идек? Онытмагансыңдыр әле, мөгаен? — Ничек онытасың ди аны! Әй, күрсәгез иде, егет¬ ләр, сез аларның бөтен кабиләләре белән исерешеп бетүләрен, сугышуларын күрсәгез иде — көлә-көлә эчлә¬ регез катып бетәр иде; ә бит югыйсә эчкән нәрсәләре дә шикәр ачытып ясалган эчемлек кенә иде. — Сиңа хәтле булды бу хәл,—диде Мэлмут Кид, Стенли Прииска мөрәҗәгать итеп.— Япь-яшь кыяфәтле бу тау инженерының монда яши башлаганына әле ике генә ел иде.— Беләсеңме, бөтен илендә бер генә ак тән¬ ле хатын-кыз да юк, ә Мэзон өйләнмәкче була. Танана «8
кабиләсенең башлыгы Рубо атакай да, бөтен кабилә халкы да аларның никахлашуына каршы иделәр. Хәл бик тә мөшкел иде! Менә шунда инде мин үземнең соң¬ гы гөрәңкә шикәремне эшкә җикмәкче булдым — шул чактагы эчемлектән дә катыракны гомеремдә дә ясый алганым юк минем! Әй куганнар иде дә соң инде ул чакны артыбыздан, бөтен яр буен тутырып кичүгә хәтле килгәннәр иде. — Шуннан, скво 1 нишләде соң? — дип сорады Кана¬ дадан килгән озын буйлы француз Луи Савой, кызык¬ сынудан җанлана төшеп. Бу тәвәккәл эш турында ул үткән ел ук инде Форти-Майлда ишеткән икән. Мэлмут Кид төньяк Лочинварда булган әлеге вакый¬ га турында бер дә арттырмый-күпертми генә сөйләргә тотынды. Маҗара эзләүче кырыс холыклы кешеләрнең барысы да аның сөйләгәннәрен тыңлаганда Көньякның кояшлы көтүлекләрен сагынудан, салкын белән һәм үлем белән мәгънәсез көрәшүгә караганда юньлерәк нәрсә вәгъдә иткән көньяк тормышын сагынудан күңеле сызланганны тоймый калмагандыр. — Без Юконны кичкәндә боз әле яңа гына кузгал¬ ган иде,—дип дәвам итте сүзен Кид,—ә индеецлар чирек сәгать үткәч кенә килеп җиттеләр. Менә шул безне коткарды да инде: бозлар актарылып-актарылып ага башлаганлыктан, аларның юлы киселде. Ә инде ничек кирәк алай Нуклукайтега килеп җиткәндә алар- ны бөтен пост сагалап-көтеп торган Туй мәсьәләсендә исә әнә Рубо атакайдан сораштырыгыз, никахны ул укыды. Иезуит авызыннан трубкасын алды да җавап бирәсе урында аталарча ягымлылык белән елмаеп кына куйды, ә бүтәннәр исә, католиклар да, протестантлар да, дәр¬ рәү кул чабарга тотындылар. — Шәп тә булган соң инде, валлаһи! — дип кычкыр¬ ды Луи Савой; аны бу вакыйганың романтикасы мавык¬ тырды, күрәсең.—La petite2 скво! Mon Mason brave3. • Шә-әп! Пунш салынган аккургаш кружкалар түгәрәкне бер 1 Скво — Теньяк Америка индеецлары телендә хатын-кыз ди¬ гән сүз. 1 Бәләкәй (французча). 3 Молодец (французча). 5 Е-заз 69
тапкыр әйләнеп чыккач, кыбырсык Беттлс торып басты да үзенең иң яраткан җырын җырлап җибәрде: Генри Бичер шәп егет, Остазы белән килеп, Шифалы су эчәләр Гап-гади бер шешәдән. Без әйткән сүз — аткан ук, Безне алдар рста юк. Чөнки шешә эчендә Түгел гади эчемлек. Исерекләр хоры аны күтәреп алды: Ченки шешә эчендә Түгел гади эчемлек. Мэлмут Кид әзерләгән каты эчемлек үз эшен эшлә* де: аның җылысы тәэсирендә кешеләрнең телләре чи* шелде, төрле мәзәк сөйләүләр, җырлау-шаяртулар баш* ланды. Төрле илләрдән җыелган бу кешеләр кемнәр өчен генә эчмәделәр. Инглиз Принс «Яңа дөньяның үтә дә иртә өлгергән нарасые Сэм агай» хөрмәтенә тост әйтте; янки Беттлс Англия королевасы хөрмәтенә — «Алла исәнлек бирә күрсен үзенә!» — эчәргә тәкъдим итте, ә француз Савой белән немец промышленнигы Мейерс Эльзас-Лотарингия өчен чәкештерделәр. Аннары кулына кружкасын тотып Мэлмут Кид то¬ рып басты да пыяла урынына кәгазь куелган тәрәзәгә күз ташлап алганнан соң болай диде: — Бүген төнлә юлда булган кешеләр өчен эчик. Аларның азыклары төкәнмәсен, этләре ару-талуны бел¬ мәсен, шырпылары дымланмасын! Шул чак кинәг кенә таныш авазлар: кемнеңдер чы¬ быркы шартлатканы, һау-һаулап этләр өргәне, алачык янына шыгырдап ниндидер чана килеп туктаганы ише¬ телде. Узгынчының кергәнен көтеп тын калдылар. — Дөнья күргән кеше! Башта этләрен карый, аннан соң гына үзе турында кайгырта, — диде Мэлмут Кид Принска, пышылдап кына. Тышта эт ырылдаган, шыңшыган авазлар әлеге юл¬ чының үз этләренә азык биреп, чит этләрне алар янын¬ нан куып йөрүе турында сөйли иде. Тәҗрибәле Мэлмут Кидның үткен колагы моны аермачык ишетте. 70
Каты гына итеп ишек шакыдылар. Узгынчы өйгә керде. Күзе яктыга ияләнә алмаганлыктан, ул берәр минутка ишек төбендә туктап калды; барысы да кызык¬ сынып аңа таба карадылар. Баштанаяк мехка төренгән бу кешенең кыяфәте бик тә мәһабәт иде. Алты фут чамасы буйлы, буена тәңгәл килерлек киң җилкәле, гайрәт ташып торган калку күкрәкле иде ул. Аның шоп- шома итеп кырылган йөзе салкыннан алсуланган, озын керфекләренә, кашларына сыкы сарган. Бүре тиресен¬ нән тегелгән шлемын чишеп җибәреп баскан хәлдә ул төн караңгылыгыннан кинәт кенә килеп чыккан нинди¬ дер кар иле патшасын хәтерләтә иде. Сәйлән белән чигелгән путасына зур гына ике кольт һәм аучы пычагы кыстырган, ә кулында беркайчан да төшмәс чыбыркы¬ дан тыш әле тагын эре калибрлы өр-яңа мылтык та бар. Ныклы салмак адымнар белән якынрак килгәч, бөтенесе дә аның шактый ук нык арыган булуын күрделәр. Башта урнашкан шомлы тынлык аның үзенә бер¬ төрле эчкерсезлек белән әйтелгән: «һәй, күңелле икән монда сезнең, егетләр!» — дигән сүзләреннән соң эреп юкка чыкты, һәм Мэлмут Кид шундук килеп аның ку¬ лын кысты. Бер-берсен ишетә белсәләр дә, очрашкан¬ нары юк иде әле боларның. Нинди максат белән кая таба юл тотуын аңлаткалаганчы, кунакны барысы белән дә таныштырып чыгып, аңа берәр кружка пунш эчер¬ деләр. — Бөркәүле чанага сигез ат җиккән өч кеше кай¬ чанрак үтте моннан?—дип сорады ул. — Моннан ике көн элек. Шуларны куа барасыз- мени? — Әйе, минем чана ул. Борын төбемнән диярлек урлап алып киттеләр, кабахәтләр. Куып килә торгач, араны ике көнгә кыскарттым инде, тагын бер омтылуда артларыннан җитәрмен дип уйлыйм. Сугышмыйча гына кайтарып бирерләр дисезме? — дип сорады Билдеп, Мэлмут Кид кофе кайнатып, дуң¬ гыз ите белән болан ите кыздырып китергәләгәнче әң¬ гәмәне дәвам иттерергә теләп. Узгынчы мәгънәле генә итеп билендәге револьверына суккалап алды. — Даусоннан кайчан чыккан идегез? — Сәгать уникедә. 5* 71
•— Кичәме?— дип сорады Билден, икеләнер урын калдырмый гына. — Бүген! Гаҗәпләнеп пышылдашкан тавышлар ишетелде. Га" җәпләнмәслек тә түгел шул: каткан елга өсләтеп унике сәгатьтә җитмеш биш миль үтү уен эшмени? Аннары әңгәмә гомуми төс алды. Сүз күбрәк яшьлек хатирәләре турында барды. Егет үзе өчен әзерләнгән кичке ашны ашау белән мәшгуль вакытта Мэлмут Кид бөтен игътибарын биреп аның йөзен күзәтте. Егетнең мөлаем ачык йөзе аңа башта ук ошады. Авыр хезмәт, мохтаҗлык яшь кенә бу йөзгә инде үзенең кырыс там¬ галарын салырга да өлгергән. Аның зәңгәр күзләре ягымлы, шәфкатьле карый, әмма кирәк вакытта, бигрәк гә ызгышкан чакларда, аларның корычтай ялтырап янарга сәләтле булулары сизелеп тора. Киң яңагы, шак¬ макланып килгән ияге аның баш бирмәс кырыс холыклы булуын күрсәтә иде. Әмма арыслан табигатенә хас бу сыйфатлар белән бергә үк аңарда хатын-кызларга гына хас йомшаклык та сизелә иде. — Шулай итеп без карчык белән өйләнештек,—; диде Билден, үзенең гаҗәеп кызыклы мәхәббәт тарихын сөйләвен төгәлләп.— «Менә, без булабыз инде бу, әти¬ ем»,— ди минем кәләш. Ә әтисе аңа: «Күземә күренәсе булмагыз!» — ди. Шунда ул миңа таба борыла да: «Сал әле, Джим, бәйрәм киемнәреңне — анда шактый гына җир бар, төшкә хәтле сөреп ташларга кирәк», — ди. Аннары ул кызына болай дип кычкыра: «Ә син, Сэль, бар хәзер үк савыт-саба юарга тотын!» — Шунда ук, кү¬ ңеле тулып, кызын үбеп тә алды. Бу хәлгә мин бик тә шат инде. Ә ул моны күрде дә: «Бар, эшеңдә бул, Джим!» — дип кычкырмасынмы. Җан-фәрманга чыктым да йөгердем амбарга. — Ә сезнең балаларыгыз Кушма Штатларда калды¬ мыни?— дип сорады узгынчы. — Юк, Сэль бер бала да китермичә үлеп китте. Шуннан соң килдем мин монда. Билден уты сүнгән трубкасын белештермичә суыр- галарга тотынды, ә аннары, яңадан җанлана төшеп: — Ә сез өйләнгәнме, дускай?— дип сорады. Ә тегесе җавап урынына чылбыр сыман асылынып төшкән каешын салдырып алды да сәгатенең капкачын ачып Билденга бирде. Джим майга батып барган пил- 72
гәне төзәткәләп куйды, сәгать капкачының эчке ягына тәнкыйть күзе белән карап алды, нәрсәнедер хуплаган- /дай үзалдына гына мыгырданып, сәгатьне Луи Савой га )бирде. Луи, берничә тапкыр: «Э-эх, шайтан!» дип ка¬ батлаганнан соң, ниһаять, аны Принска сузды; аның I куллары калтыранганны, күзләрендә исә үзенә бертөрле )мөлаемлык балкыганны барысы да күреп торды. Сәгать сөялле кулларның берсеннән икенчесенә күчә китте. Аның капкачының эчке ягына кулыңа бала тоткан бер ■хатын рәсеме ябыштырылган иде; мондый ирләргә нәкъ менә шундый сабыр кыяфәтле, басынкы хатыннар ошый торган була. Бу могҗизаны карап ләззәт алу чираты җитмәгән¬ нәре түземсезлек белән көттеләр, күргәннәре исә тын калып үткән тормыш хатирәләренә бирелделәр. Бу кешеләр ө^ен бернинди ачлык та, бернинди зәңгелә зәхмәте дә, сугыш вакытында яисә су басканда кинәт үлү дә куркыныч түгел, әмма әлеге кулына бала тоткан билгесез хатын сурәте бу минутларда әйтерсең аларның үзләрен хатын-кызга һәм сабый балага әйләндерде дә куйды. — Күргән дә юк әле сабыйны. Әнисе ике яшь тулды дип язган иде инде,— диде узгынчы, кире әйләнеп кайт¬ кан кадерле хәзинәсен кулына алып. Ул сурәткә бер¬ авык карап торды, аннары капкачны шартлатып япты да, яшь тулган күзләрен яшерергә теләп, читкә борылды. Мэлмут Кид аңа ял итеп алырга тәкъдим итте. — Сәгать дүрт тулгач та уятыгыз мине, тик карагыз аны, уятмыйча калдыра күрмәгез! — Шулай диде дә ул яткан уңайга ук диярлек гырлап йокыга да китте. — Менә егет, ичмасам! — диде Принс.—Эт җиккән чанага утырып җитмеш биш миль үт тә өч сәгать йокла¬ ганнан соң яңадан юлга кузгал! Кем соң бу, Кид? — Джек Уэстендэл. Аның монда килгәненә өч еллап бардыр инде. Ат урынына эшли үзе, ә үзен гел уңыш¬ сызлык артыннан уңышсызлык сагалап кына тора. Күр¬ гән кешем түгел иде түгелеп, шулай да аның турында Ситка Чарли сөйләгән иде миңа. — Сөекле яшь хатыныңны калдырып чыгып китеп гомереңнең иң гүзәл елларын шушы алла каргаган илдә, бер елы ике еллык гомереңне алырдай җирдә үткәрү ансат түгелдер, күрәсең. Ул бит үзенең үҗәтлеге аркасында гына тора монда. Баштарак, җае туры килеп, 73
ул бер-ике тапкыр шактый гына акча да төшергән иде, "бар тапканын югалтып бетерде. I Сүзне Беттлсның шатланып кычкырган тавышы бүл^ де. Әлеге сурәт тудырган дулкынлану басылды. ЯлыкА тыргыч авыр хезмәт еллары да, мохтаҗлыкта үткән көн-) нәр дә шундук онытылып, шау-шулы күңел ачу баШ'1 ланды. Тик Мэлмут Кид кына бу гомуми күңел ачугД кушылмыйча, борчылып-тәшвишләнеп әледән-әле сәгаА тенә карап ала иде. Ниһаять, ул кулына бияләен, ба- . шына кондыз бүреген киде дә алачыктан чыгып чоланда , нидер эзләнә, актарына башлады. 1 \ Ул билгеләнгән вакыт җиткәнне кәгеп торасы итмә-1 де, кунакны чирек сәгатькә алдарак уятты. Яшь әзмәвер¬ нең аяклары оеп атлый алмас булганнар иде. Торып! басар хәлгә китерү өчен аларны бөтен көчне куеп ыш- I кырга туры килде. Ул көч-хәл белән генә, алпан-тилпән атлап, алачыктан чыгып китте. Инде этләр җигелгән, юл t хәзерлекләре күрелгән иде. Уэстендзлга хәерле юл, эзәрлекләүчеләрен куып җитүдә уңыш теләделәр. Рубо атакай ашык-пошык кына хәер-фатихасын бирде дә тизрәк алачыкка керү ягын карады — аның болай итүе бер дә гаҗәп түгел: җитмеш биш градус салкында шәрә колакларын, ялангач кулларын чеметтереп берәүнең дә торасы килмәс! Мэлмут Кид Уэстендэлны юлга кадәр озата барды һәм чын күңелдән кулын кысып болай диде: — Чанагызга йөз кадак балык икрасы салдым. Эт¬ ләргә ул йөз илле кадак балык запасын алыштырырлык азык булачак. Сез, мөгаен, этләрегезгә азыкны Пеллида алмакчы булгансыздыр әле, ә бит аннан бер кабымлык та азык ала алмаячаксыз. Уэстендэл сискәнеп киткәндәй булды, күзләре елты¬ рый башлады, шулай да ул Кидның сүзен бүлдерәсе итмәде. — Файв-Фингерска җиткәнче сез үзегез өчен дә, этләргә дә бер генә унция азык та юнәтә алмаячаксыз, ә аңа хәтле ким дигәндә ике йөз миль юл үтәсе. Кара¬ гыз аны, утызынчы мильдә җылуга барып төшә күрмә¬ гез, Ле-Барждан өстәрәк олы канал белән китегез, шу¬ лай итсәгез юлыгыз шактый кыскарыр. — Каян белдегез? Хәбәрләр үземнән алда килеп җиттемени? — Мин берни дә белмим һәм белергә дә теләмим. 74
Тик сез куып бара торган чана сезнеке түгел ич ул? үткән яз аны Ситка Чарли шушы кешеләргә саткан. Хәер, ул миңа сезне намуслы кеше дип сөйләде, мин аның сүзләренә ышанам; сезнең йөзегез ошый миңа. Аннары хатыныгызны да күрдем...— шайтан алгыры, күзегездән тозлы су агызмагыз! — Шунда Кид бияләен салды да алтын комы тутырылган янчык тартып чы- дарды. — Юк, мин моңа мохтаҗ түгел.— Уэстендэлның ;ңагындагы яшь бөртекләре боз булып катты. Ул калтырана-калтырына Мэлмут Кидның кулын кысты. — Алайса этләрегезне кызганмагыз. Егылганын бер¬ сен постромкадан ычкындырып калдыра барыгыз. Алар урынына яңаларны алыгыз, бәясеннән тормагыз. Алар- ны Файв-Фингерста да, Литтл-Сомонда да, Хуталинкада да алырга була. Аягыгызны чылатудан сак булыгыз,— диде Мэлмут, хушлашып.— Салкынлык йөз егерме биш градустан да артмаса, барудан туктамагыз, температура шуннан да түбәнрәк төшсә генә учак ягып оекбашлары¬ гызны алмаштырыгыз. Шуннан соң чирек сәгать тә үтмәгәндер, кыңгырау шылтыраган тавышлар яңа кунаклар килгәнне хәбәр итте. Ишек ачылып китте, аннан эт куа килгән ике метис юлдашын ияртеп, төньяк-көнбатыш округының бер полицейские килеп керде. Алар өчесе дә, Уәстендэл кебек үк, баштанаяк коралланганнар һәм арганлыклары да кыяфәтләреннән үк күренеп тора иде. Биредә туып- үскәнгәме, метислар юл газапларын җиңелрәк кичер¬ гәндәй күренәләр, яшь полицейский исә тәмам хәлдән тайган иде. Бу раса кешеләренә хас үҗәтлек кенә аны хәлдән таеп егылганга кадәр куа барырга мәҗбүр иткән. — Уәстендэл кайчан китте? — дип сорады ул,— Сез¬ дә туктагандыр бит ул? Сорап та торасы юк: ничек икәнен чана эзләре үк күрсәтеп тора иде. Мэлмут Кид белән Билден бер-берсенә карашып куйдылар, ә Билден эшнең нәрсәдә икәнен шәйләп алды һәм: • — Шактый вакыт үтте шикелле инде,— дип икеле- микеле генә җавап бирде. — Боргаланып маташма, турысын әйт, дускай,— диде полицейский, кисәтүле тавыш белән. 75
— Күрәсең, бик тә кирәк ул сезгә? Даусонда нии.Ц этлекләр эшләгән соң ул? — Гарри Мак-Ферлэндның кырык мең акчасын талаган, аны Тын океан компаниясе складында Ситл чегын алмаштырган. Артыннан куып җитеп эләктермәсәк, шу чек буенча акча алырга кем комачаулар дисез аңа? Кай чан китте ул моннан? Мэлмут Кидтан күрмәкче барысы да дулкынланул рын сиздермәскә тырыштылар, һәм яшь полицейский тирәсендәге кешеләрнең йөзендә тик салкын ваемсызлык билгеләре генә күрә алды. Принска таба атлап ул аңа шул ук сорауны бирдер Үз ватандашының ачык һәм җитди йөзенә туп-туры карап алдашу аңа ничектер уңайсыз иде булса кирәк, әмма Принс юл начарлыгыннан зарланып нидер мы¬ гырданып куйды. Шунда полицейский Рубо атакайны күреп алды Ә ул алдашырга җөрьәт итә алмады. — Аның киткәненә әле чирек сәгать кенә,— диде ул — Тик ул монда этләрен дүрт сәгать ял иттерде. — Киткәненә инде чирек сәгать үткән! Җитмәсә тагын яңа гына ял да иткән булсын! Менә син шуның артыннан җитеп кара инде! > i . Арудан, кәефе кырылудан полицейский һушыннан яадр дәрәҗәгә җитеп, егылып китә язды һәм Даусон- нан чыкканнан бирле ун сәгать буе юлда интегүләре, этләренең хәлдән таюы турында нидер мыгырданып алды. Мэлмут Кид кыстый-кыстый аңа бер кружка пунш эчерде. Аннары полицейский эт куучыларына эндәште дә ишеккә таба бара башлады. Тик тегеләр аяк терәп каршы тордылар, өйнең җылылыгы, ял итеп алу мөм¬ кинлеге аларны шулкадәр кызыктырган иде. Җирле француз диалекты Кидка яхшы таныш иде, ул аларның сүзенә колак салды. Метислар, этләр хәлдән тайды, дип, Бабетта белән Сивашны берәр миль үткәч тә атып үтерергә туры килә¬ чәк, башка этләрнең дә хәле әллә кем түгел, ял Итеп алу берсенә дә зыян китермәс иде, дип ант итә-итә ышандырырга тырыштылар. — Биш эт бирмәссезме икән миңа? — дип сорады полицейский, Мэлмут Кидка мөрәҗәгать итеп. Кид булмый дип башын селкеде. ’ * 76
I Мин сезгә капитан Константайн исеменә биш Уеңлек чек бирәм. Менә документым — теләсәм кайчан чек язып бирергә вәкаләтем бар. i һаман шул ук тынлык, дәшми генә баш тарту. t — Алайга китсә мин ул этләрне королева исеме белән тартып алачакмын! Кид, киная белән елмаеп, тирә-ягындагыларга күз төшереп алды, инглиз, үзенең көчсезлеген танып, ишек¬ кә таба атлады. Эт куучылар әле һаман да кәҗәләнеп маташалар иде һәм ул, куркаклар, җебегәннәр дип сүгә-сүгә, алар өстенә ташланды. Өлкән метис ачуыннан кызарынган-бүртенгән хәлдә торып басты да, очка җи¬ гелгән эт арып егылганчы куам, шуннан соң үзеңне рәхәтләнеп карга күмеп калдырам дип, каргана-каргана начальни1ына янады. Яшь полицейский бар булган көчен җыеп, арыган¬ лыгын сиздермәскә тырышып, катгый кыяфәт белән ишеккә таба атлады. В арысы да аның ныклыгына таң калдылар. Шулай да ул авыртудан чырае сытылганны яшерә алмады. Бөтен гәүдәләрен сыкы баскан этләр кар өстенә бөгәрләнешеп ятканнар, аларны торгызып аякка бас¬ тыру бөтенләй мөмкин түгел иде шикелле. Эт куучы¬ ларның җен ачулары чыкты, ә мескен хайваннар чыбыр¬ кы белән аяусыз кыйналуга түзә алмыйча шыңшырга тотындылар. Тик очка җигелгән Бабеттаның постромка- сын кискәннән соң гына, чана урыныннан кузгалып, юлчылар китеп бардылар. — Менә син аны, мошенник икән! Ялганчы! Шай¬ тан алгыры! Карак! Индеец та болай эшләмәс! Һәммәсенең дә бик каты ачулары чыккан иде. Ачу чыкмаслык та түгел шул: беренчедән, аларны алдап киткәннәр, икенчедән, Төньяк кагыйдәсенә хилафлык кылынган — кешенең төп күрке санала торган намус¬ лылык аяк астына салып тапталган. — Ә без, аның ниләр эшләгәнен белә торып, шул адәм актыгына әле булышып маташканбыз! Мэлмут Кид Sep почмакта урын көйләп Бабеттаны җайлабрак яткырды да инде соңгы тапкыр күтәрү өчен калган пуншны дәшми-тынмый гына кружкаларга бү¬ ләргә тотынды. Барысының да күзләре шелтә белдереп аңа текәлде. 77
— Бик суык бүген, егетләр, ай-һай суык!— дип, сәер генә башлап җибәрде ул үзенең аклау речен.— Сезнең берегез дә юл йөрмәгән кеше түгел, юл йөрүнең ни икәнен беләсез. Арып егылган этне аягына бастыр¬ ма! Сез тик мәсьәләнең бер ягына гына игътибар иткән¬ сез. Безнең белән бер табактан ашап, бер үк одеял ябы¬ нып ятучылар арасында Уэстендэлдан да намуслырак кешенең әле беркайчан да булганы юк. Үткән көз ул үзенең бөтен акчасын — кырык меңне — Джо Кастрелл- га биргән. Кастрелл Доминион базарында Уәстендэл өчен акча салырга тиеш булган. Хәзер инде ул мил¬ лионер булган булыр иде. Ә беләсезме Кастрелл нишлә¬ гән? Уәстендэл Серкл-Ситида үзенең зәңгелә белән авырып киткән иптәшен тәрбияләгән арада Кастрелл Мак-Ферләнда кәртле уйнап бөтен акчасын оттырган. Икенче көнне кар өстендә аның үле гәүдәсен тапкан¬ нар. Шулай итеп, мескен Джекның кышын хатыны яны¬ на, әле бер тапкыр да күрмәгән улы янына кайту турын¬ дагы планнары челпәрәмә килгән. Сез шуны искәрегез: ул үзенең иптәше күпме оттырган булса, төп-төгәл шул¬ кадәр — кырык мең — алган. Хәзер ул китеп барды. Ни әшләмәкче буласыз соң сез? Кид үзенең судьяларына күз йөртеп чыкты да, алар- ның йөзләрендәге кырыслык кими төшкәнне күреп, кружкасын күтәрде. * — Бу төнне юлда булган кеше исәнлегенә күтәрик бу бокалларны! Аның азыгы бетмәсен, этләре арыма¬ сын, шырпысы дымланмасын. Ходай тәгалә аны ярдә¬ меннән ташламасын, эшләре гел уң булсын, ә... — Ә атлы полиция — хур булсын!— дип тәмамлады сүзне Беттлс, буш кружкалар чыңлавы астында. S£9S
КАҺАРМАНЛЫК Моңсу күзле, бәсәргән йонлы бүре башы палатка итәген күтәреп эчкә тыгылды. — Әй, Чук, дим! Сиваш! Пшол моннан, шайтан то¬ кымы!—дип, беравыздан кычкырып җибәрделәр палат- кадагылар. Беттлс этнең башына кургашын тәлинкә белән суккан иде, баш шундук юк булды. Луи Савой палатканың авызын каплый торган брезентны рәтләп куйды да, аягы белән кайнар табаны әйләндереп, шуның кызуында кулын җылыта башлады. Зәмһәрир салкыннары башланган чак. Спиртлы тер¬ мометр моннан ике көн элек үк инде, нульдән түбән төшә торгач, 68 градуска җитте дә шартлады. Көннәр салкыпайганнан-салкыная барды; бу салкыннарның күп¬ мегә сузылачагын белеп бетерә торган да түгел. Мондый җәһәннәм суыгында җылы мич яныннан китеп салкын һава сулауны дошманыңа да теләмәссең! Кайчакларда кешеләр йөрәкләре җитеп мондый суык¬ ларда чыгып киткәлиләр, әмма аларның үпкәләренә сал¬ кын тия, аннары коры ютәл буа башлый, якын-тирәдә май кыздырсалар, мондый ютәл бигрәк тә көчәя торган була. Аннары инде, изын яисә җәй җиткәч, каткан грунтны шартлатып, берәр төштә кабер казыйлар. Ка¬ бергә мәетне төшерәләр дә, шушы салкында ул мәхшәр көнендә терелерлек булып сакланыр дин ихлас ыша¬ нып, өстенә мүк каплыйлар. Мәхшәр көнне терелүгә ышанмый торган скептикларга үләр өчен Клондайктан да кулайрак урьГн тәкъдим итүе дә кыен. Әмма Клон¬ дайк яшәү өчен дә шундый ук уңайлы урын дигән сүз түгел әле бу. Палаткада тыштагы кебек үк суык булмаса да, әллә ни җылы да түгел. Монда җиһаз дип исәпләнердәй бер¬ дәнбер нәрсә мич булып, бөтен кеше шуның тирәсенә 79
елышу ягын карады. Җирнең беркадәр өлешенә нарат ботаклары җәелгән, ботаклар өстендә исә тире юрган¬ нар ята Палатканың калган өлешендә, тапталган кар өстендә котелоклар, табалар һәм поляр лагерьның баш¬ ка кирәк-яраклары аунап ята. Кып-кызыл булып кызган мичтә шарт-шорт килеп утын яна, шул мичтән өч атлам җирдә зур гына бер боз кисәге ята; боз эрергә уйламый да, әйтерсең лә аны әле генә елгадан чабып алып кер¬ гәннәр. Тыштан кереп торган салкын һава агымы палат¬ кадагы бөтен җылыны өскә куа. Мич торбасы түшәм аша тышка чыгып киткән тишек тирәсендә брезент боҗ¬ раланып коры булып тора, ә аннан читкә таба парланып юешләнгән брезент китә, палатка түшәменең калган өлеше һәм стеналары ярты дюйм чамасы калынлыктагы җемелдәп торган ап-ак коры бәс белән капланган. — А-а-а! А-аһ!—дип ыңгырашып җибәрде тире юр¬ ган астында яткан егет. Аның хәлсезләнгән ябык йөзен сакал баскан иде. Йокылы-уяулы килеш ул, авыртуга чыдый алмыйча, һаман ныграк, газаплырак итеп ыңгы¬ рашты. Аның юрган астыннан яртылаш чыккан гәүдәсе, кычыткан өстендә яткан сыман, бер җыерылып, бер куырылып килде. — Ягез, әйләндереп салыгыз әле егетне! — дип боер¬ ды Беттлс.— Тагын көзән җыера башлады бит. Аның алты иптәше авыруны шундук күтәреп алдылар да ничек зуры килсә шулай боргалый-әйләндергәли баш¬ ладылар, өянәге үтеп киткәнче бөтен гәүдәсен изделәр, төйделәр. — Чәнчелеп кенә китсен бу юл йөрүләр! — дип мы¬ гырданды егет, өстендәге юрганын ачып ташлап уры¬ нына утыра-утыра. — Мин бит өч кыш рәттән илнең буеннан-буена чаптым — чыныгырга вакыт иде инде югыйсә! Менә шушы каһәр төшкән якка килеп чыккач кына белдем: баксаң — чебен тисә чер итәргә торган мәми авыз икәнмен, тамчы да егетлегем юк икән; хатын- кызга охшаган афиналыдан бер генә дә артык җирем юк икән! Ул ут янына килеп чүмәшеп утырды да тәмәке төрә башлады. — Сез мине зарланырга ярата икән бу дип уйлый күрмәгез тагы! Юк, мин барын да күтәрә алам! Үз-үзем- нән хурланам мин, хикмәт менә шунда гына... Барлы- юкл-ы утыз миль үтүгә үземне хәлдән тайган авыру 80.
кешедәй хис итәм бит; әйтерсең лә мин шәһәр читенә чыгып биш мильдән дә ары китә алмый торган бер бет¬ кән җан! Җаның әрнемәслек тә түгел бит!.. Шырпы юкмы берәрегездә? — Кызма әле, балакай! — дип, Беттлс авыруга шыр¬ пы урынына кисәү башы сузды да аталарча кайгырту- чанлык белән сүзен дәвам итте: — Андый гына була инде ул — һәркемнең дә башын¬ нан үтә торган хәл бу. Арыгансың син, йончыгансың. Мин үземнең беренче сәяхәтемне оныткан дисеңме әллә? Язылып булмый дисеңме? Соң, шулай була инде ул, иелеп бәкедән су эчәсең дә аннары әллә ни гомер билеңне яза алмыйча, күтәрелә алмыйча торасың. Бөтен буыннар шыгыр-шыгыр килә, сөякләр акылдан шашты¬ рырлык булып сызлый. Ул көзән җыеруны әйтерең бар¬ мы инде? Мине шундый итеп бөтереп ала торган иде, белсәң — бөтен лагерь ярты көн буена аяк-кулымны язарга тырышып та булдыра алмый иде! Башың яшь булса да, егет икәнсең син, ихтыярың нык икән! Берәр елдан инде син безнең ише карт-корының барысының да борынына чиртәчәксең. Иң әйбәте — организмың чыдам; артык маең да юк, югыйсә типсә тимер өзәрдәй егетләрнең бик күбесе нәкъ менә шуның аркасында вакытыннан элек бабалары янына юл тоталар бит. — Май аркасында дисеңме? — Әйе, әйе. Сөягендә ит-май күп булган кешеләр юл йөрүне авыр кичерәләр. — Белми идем әле мин моны! — Белмәгән булсаң бел инде менә. Әзмәвердәй таза гәүдәле кеше каны кызган чакта гына ни дә булса эш¬ ләп ташлый ала, чыдамлыкка килгәндә — аннан булмый анысы. Иң пешмәгән халык инде! Таза буынлы чандыр кеше тотса нык тота менә ичмасам — эт авызыннан сөякне тартып ала алмаган кебек, аның кулына килеп эләккән нәрсәне дә ала алмыйсың! Юк, юк, симез гәү¬ дәле пәһлеван егетләр мондый эшкә ярамыйлар. — Дөрес әйтәсең син, әй,— дип сүзгә Луи Савой да кушылды.— Буйвол кебек таза, олы гәүдәле бер әзмә¬ верне белә идем мин. Менә шул бервакытны Лон Мак- фейн белән Күкерт Елгасы ягына таба киткән. Лонны хәтерлисездер бит? Җирән чәчле тәбәнәк кенә буйлы ирландиялене, гел көлемсерәп кенә йөри торган иде үзе. Шулай, барганнар да барганнар болар, көн буе да, 81
төн буе да барганнар. Әлеге юан, хәле бетеп, карга ята башлаган. Ә шушы бәләкәй генә гәүдәле ирландияле дны тарткалый да йолыккалый, үзе белән алга өстери икән, теге исә сабый баладай үкереп елый ук башлаган. Шулай итеп Лон аны минем палатка янына килеп җит¬ кәнче өстерәп диярлек алып килгән. Өч көн буена ул миндә юрган астында аунады. Ир кеше бу хәтле җебе¬ гән авыз булыр дип һич тә уйламый идем. Менә симез¬ лек нишләгә кешене! — Ә Аксель Гундерсон нишләде?—дип сорап куй¬ ды Прина Әзмәвер-скандинавияленең фаҗигале үлеме яшь инженерга нык тәэсир иткән.— Ул каядыр тегендә ята бит инде...— дип, Принс кулы белән серле көнчы¬ гыш ягына таба күрсәткәндәй итте. — Кайчан да булса океанга юл ярган яисә поши аулаган кешеләрнең иң көчлеләренең дә көчлесе, иң кыюларының да кыюы иде бит ул,—дип өстәде Беттлс.— Әмма бу шул ук фикерне куәтли түгелме соң? Ә син аның хатынын, Унганы хәтерлисеңме? Аның тәне тоташ мускуллардан гыйбарәт иде, грамм да артык мае юк иде Ә үзе иреннән дә батыррак иде. Бу хатынның күрмәгәне калмады, һәм ул гомере буена ире турында гына кайгыртты. Ире өчен аның дөньяда кылмаган эше калмады. — Ә нигә, димәк, яраткан!—диде инженер. — Эш андамыни! Ул бит... — Туктагыз әле, туганнар,— дип сүзгә кушылды аэмк-төлек тутырылган әрҗә өстендә утыручы Ситка Чарли.— Сез монда олы гәүдәле тап-таза ир-атларның чәрексезлеге хакында, хатын-кызларның батырлыгы һәм мәхәббәте хакында гәп куерттыгыз; һәм болар турында сез бик матур итеп сөйләдегез. Мин дә илебезнең әле яшь булган чакларын, кешеләрнең учаклары бер-бер- сеннән йолдыз ераклыгында булган чакларны, шул дә¬ вердә булган эшләрне исемә төшердем. Менә шул чак¬ ларда миңа әнә шундый сыек буынлы әзмәверне һәм аның хатынын очратырга туры килде. Ул кечкенә генә хатынның йөрәге зур иде, үгез йөрәкле ир кешенекен¬ нән дә зуррак иде. Без диңгезгә таба бардык, юл бик авыр иде, ә юлдашларыбыз безнең коточкыч суыкларда тирән кар көртләре, газаплы ачлык кына иде. Әмма бу хатынның мәхәббәте кодрәтле мәхәббәт иде, аңа шун¬ дый исем генә биреп була. 82
Ситка тынып калды. Ул янында яткан боз кантарын¬ нан балта белән берничә кисәк боз чабып алды да мич естенә куелган алтын юу улагына салды. Бозны эретеп эчәргә су әзерләмәкче иде ул. Ир-атлар якынгарак елыштылар, авыру егет исә көзән җыерган тәне авырт¬ масын өчен җайлабрак утырырга тырышты. — Туганнар,— дип дәвам итте сүзен Сигка,— минем тамырларда сиваш каны — кызыл кан ага. Әмма йөрә¬ гем ак минем. Беренчесе — аталарыбызның гөнаһысы өчен җәза, икенчесе өчен исә мин үземнең дусларыма бурычлы. Малай чагымда ук инде минем өчен олуг ха¬ кыйкать ачылды. Мин бөтен җирнең сезнеке икәнен белдем, сивашлар ак тәнлеләр белән көрәшә алмыйлар икән һәм алар, салкыннан һәлак булган аюлар һәм боланнар кебек, һәлак булырга тиешләр икән. Менә мин җылыга килдем, сезнең учагыгыз янында арагызга кереп утырдым һәм үз кеше булып киттем. Үз гоме¬ ремдә мин күпне күрдем. Сәер нәрсәләр белдем һәм төрле кабилә кешеләре белән бик күп юллар йөрдем. Мин кешеләр хакында, аларның эшләре хакында сезнең кебек фикер йөртә башладым, сезнеңчә уйлый башла¬ дым. Әгәр дә мин берәр ак тәнле кеше турында кырыс сүз сөйлим икән, сезнең миңа хәтерегез калмасын бе- ләм мин. Аталарым кабиләсеннән берәр кешене мак¬ тыйм икән, ул чакта сез миңа: «Ситка Чарли — сиваш, аның күзе начар күрә, теле ялган сөйли»,— дип әйтмәс¬ сез. Шулай бит? Тыңлап утыручылар, тонык кына мыгырдап, аның белән килешкәнлекләрен белдерделәр. — Ул хатынның исеме Пассук иде. Мин аны гадел¬ лек белән туганнарыннан сатып алдым. Алар яр буенда яшиләр иде, табына торган сыннары тозлы диңгез тар¬ магының югаргы агымында тора иде. Бу хатынга минем күңелем ятмады, һәм мин аның тышкы кыяфәтенә бө¬ тенләй илтифат итмәдем; аның күз карашы һаман аска таба юнәлгән була, гомерендә бер дә күрмәгән чит кеше кочагына эләккән кызлар сыман, ул кыюсыз да, куркак та кебек тоела иде. Күңелем аңа ятмый иде дип әйттем инде мин, әмма мин ерак сәяхәткә җыена идем, һәм миңа этләремне ашатып, елга буйлап озаклап көймә белән барганда ишкәк ишешердәй кеше кирәк иде. Бер юрган астына икәүләп тә сыярга була бит, — мин Пас- сукны сайладым. 83
Ул чакта мин казна хезмәтендә идем дип әйттемме әле мин сезгә? Менә шуңа күрә чаналарым, этләрем, запас азык-төлегем белән бергә мине хәрби корабльгә алдылар; минем белән Пассук та бар иде. Без төньякка таба, Беринг диңгезенең мәңгелек бозларына таба йөзеп киттек, шунда безне — Пассук белән мине һәм этләребезне — ярга төшереп калдырдылар. Хөкүмәттән мин эш хакы,' моңарчы кеше аягы басмаган җирләрнең карталарын, хатлар алдым. Хатлар карлы-бозлы буран¬ нарда да, яңгырларда да юешләнмәслек итеп ябышты¬ рылган иде. Мин шул хатларны бозлар тарафыннан мәшһүр Макензига кысрыклап кертелгән кит аулау суд¬ ноларына илтеп тапшырырга тиеш идем. Бөтен елгалар¬ ның атасы булган Юконыбызны исәпләмәгәндә, андый зур елга бөтен дөньясында юк. Әмма хикмәт анда түгел, чөнки мин сөйләргә телә¬ гән нәрсәләрнең кит аулау судносына да, Макензи буенда үткәргән чатнама салкын кышка да бернинди катнашы юк. Язга чыгып көннәр озаюга таба киткәч һәм җепшетеп алганнан соң кар батмый башлагач без Пассук белән боз өсләтеп көньякка, Юкон ярларына таба юнәлдек. Бу авыр, ялыктыргыч сәяхәт иде, әмма кояш безгә юл күрсәтеп барды. Әйткәнемчә, бу яклар ул чакта бөтенләй кешесез иде әле, һәм без Кырыгынчы мильгә барып җиткәнче, әле колгалар белән этеп, әле ишкәкләр белән ишеп агымга каршы йөздек. Ак йөзле кешеләрне күрү бик күңелле булды, һәм без ярга чыктык. Ул кыш бик кырыс булды. Караңгылык һәм салкын¬ нар башланды, шуның белән бергә ачлык та килде. Ком¬ паниянең агенты җан башына нибары кырыгар гөрәңкә он белән егермешәр гөрәңкә терлек мае бирде. Ногыт борчагы ише нәрсәләр бөтенләй булмады. Этләр өзлек¬ сез уладылар, кешеләрнең ачтан эче эчкә ябышты, йөз¬ ләренә тирән җыерчыклар сызылды. Көчлеләр хәлсез¬ ләнде, зәгыйфьләр үлә барды. Кешеләр арасында зәң¬ гелә котырынды. Көннәрдән беркөнне, кибеткә килеп шүрлекләрнең буш икәнен күрүгә, безнең ашказаннарыбыз ачлыктан тагын да ныграк кысылды; без учак яктысында әкрен генә сөйләшеп утырдык, чөнки шәмнәр язга кадәр яши алучылар өчен дип җыеп куелган иде Һәм менә шул чагында, безнең фаҗигале хәлебез турында хәбәр итәр¬ 84
гә дип, яр буена берәрсен җибәрергә кирәк дигән ка¬ рарга киленде. Шунда барысы да миңа таба борылып, өмет тулы күзләрен миңа текәделәр: минем тәҗрибәле сәяхәтче икәнемне барысы да беләләр иде. — Диңгез буендагы Хейнс миссиясенә кадәр җиде йөз миль,— дидем мин,— һәм юлның буеннан буена чаңгы белән барырга кирәк. Иң яхшы этләрегезне һәм иң яхшы азыкларыгызны бирсәгез барырмын. Минем белән Пассук та барыр. Кешеләр риза булдылар. Әмма шунда таза һәм нык гәүдәле янки — Колгасар Джефф торып басты. Ул үтә дә шапырынып сөйләде. Үзенең бик тиз йөри торган кеше булуын әйтте, әйтерсең лә чаңгыда йөрер өчен генә туган да ана буйвол сөте имеп кенә үскән, диде ул үзе турында. Минем белән бергә барачагын, мин алай- болай юлда һәлак булып калсам, хәбәрне миссиягә илтеп җиткереп йомышны үтәячәгең әйтте. Мин ул чакта әле яшь идем һәм янкиларны начар белә идем. Мактануның нәкъ әнә шул зәгыйфьлек, көчсезлек бил¬ гесе икәнен белми идем әле мин! Зур эшләр башкарыр¬ дай нык, чыдам кешеләр шапырынмый торган булалар икән шул. Иң әйбәт этләрне, запас азык-төлек алып без өчәү — Пассук, Колгасар Джефф һәм мин — юлга чыктык. Сезнең үзегезгә дә кеше аяк басмаган кардан юл салып барырга, колга белән эш итәргә, боз белән кап¬ ланган елгаларны кичәргә туры килгәне бар, — шуңа күрә мин юл газаплары турында күп сөйләмим. Шуны¬ сын гына әйтәм, кайчакларда без көненә ун миль, ә кай¬ чакларда утызар миль үтә идек; шулай да ешрак унар гына миль үтәргә туры килә иде. Безгә бирелгән иң яхшы азык та безне коткара алмый, чөнки юлга чыгуга ук без аны бик чамалап кына ашый башладык. Шушын¬ дый шартларда без этләребездән дә әллә ни кәгә алма¬ дык, алар аякларында көчкә генә басып торалар иде. Ак Елгага җиткәндә безнең өч җигемебездән икесе генә калган иде инде — әле бит югыйсә юлның ике йөз ми¬ лен генә үткән идек!' Дөрес, без берни дә югалтмадык; үлгән этләр исән калганнарының ашказанына керә барды. Без Пеллига барып җиткәнче ник бер җан иясе оч¬ расын да ник берәр җирдән төтен исе килсен! Пеллига барып җиткәч мин азык-төлек юнәтермен һәм хәлдән 6 F. 382 85
таеп юл буе шыңшып барган Колгасар Джеффны шунда калдырырмын дип уйлаган идем. Әмма Пеллидагы азык склады буш иде; компаниянең агенты буылып-буылып Йөткерә, үзенең тыны бетә, күзләре бизгәк тоткан кеше¬ неке сыман ялтырый иде. Ул безгә миссионерның бушап калган алачыгын һәм каберен күрсәтте; кабердәге мәет¬ не этләр актарып алмасын өчен таш бастырып куйган¬ нар. Анда без бер төркем индеецларны очраттык, әмма алар арасында инде бала-чага да, карт-коры да юк иде; боларының да язга чаклы бик азы гына исән калачагы көн кебек ачык иде. Шулай итеп, без юлыбызны буш корсак һәм төшен¬ ке күңел белән дәвам иттек. Хейнс миссиясенә хәтле мәңгелек карлар өстеннән, мәңгелек тынлык эченнән әле тагын биш йөзләп миль барасы бар иде. Елның иң караңгы чоры иде, хәтта көн үзәгендә дә кояш көньяк горизонтны яктыртмый иде. Шулай да боз тыгылган урыннар инде кими төште, юл бераз гына җиңеләйгән сыман булды. Мин этләрне өзлексез куала¬ дым, без туктамыйча көн дә, төн дә бардык. Безгә гел чаңгыда барырга туры килде. Чаңгылар аякларны коточ¬ кыч авырттырды, табаннарыбызда төзәлми торган җәрә¬ хәтләр барлыкка килде. Бу җәрәхәтләр безне көннән- көн ныграк газаплады. Көннәрдән беркөнне иртә белән аякларыбызга чаңгыларыбызны кигән чакта Колгасар Джефф балалар сыман еларга тотынды. Мин аны җи¬ ңелрәк чаналар өчен юл салсын дип алдан җибәргән идем, ул җиңелрәк булсын дип чаңгыларын салган. Чаң¬ гысыз юл салып булмый инде, аның мокасины 1 карга бата гына, ул баткан урыннарга этләрнең аягы төшеп- төшеп китә. Этләр исә шундый арык, сөякләре тирелә¬ рен тишеп чыгардай булып тора, аларга алга баруы бик авыр иде. Мин Джеффны нык кына ачуландым, ул яңа¬ дан алай эшләмәскә сүз бирде, ләкин сүзендә тормады. Аннары мин аңа чыбыркы белән суктым, һәм шуннан соң инде этләр карга батмый башладылар. Джефф үзен балаларча тотты, — юл газап чары һәм рухи йомшаклыгы аны сабыйга әйләндерде. Әмма Пассукны күрсәгез иде сез! Ир исемен йөр¬ түче әлеге бәндә учак буенда елап ятканда ул ашарга 1 Мокасин — Теньяк Америка индеецларының тиредән те¬ гелгән аяк киеме. 86
әзерләде. Иртәләрен миңа этләрне җигәргә, кичләрен туарырга булышты. Безнең этләребезне Пассук кына коткарып калды. Ул һәрвакыт чаңгы белән аларга юл салып алдан барды. Пассук... ничек итеп кенә әйтергә инде аны сезгә! Мин боларның барысын да шулай бу¬ лырга тиеш дип кабул иттем һәм ул чакта берни дә уйламадым. Башымда минем бүтән уйлар иде, өстәвенә мин яшь идем һәм хатын-кызларны юньләп белми идем. Бары тик соңыннан гына, шул вакытлар турында яңа¬ дан уйланганда гына мин үземнең хатынымның нинди булуын аңладым. Джефф исә бөтенләй җебеп төште. Этләр болай да хәлсез иделәр, ә ул артта калган чакта урлап кына ча¬ нага ята икән. Бер җигемне Пассук үзе тотарга булды, Колгасар Джеффка бүтән эш тә калмады. Иртәләрен мин азыкның аңа тиешле өлешен тулысы белән бирәм, шуннан соң ул алга китеп бара, ә без әйберләрне җы¬ ештырып чанага салабыз, этләрне җигәбез. Көн үзә¬ гендә, кояш үртәп торганда без битләрендә күз яшьләре бозланып каткан янкипы куып җитәбез дә узып китә¬ без. Төнлә туктап ял итәбез, Джсффныц ашарына өле¬ шен калдырабыз да йокларына урын җәябез. Аңа безне ерактан күрергә ансат булсын дип, зур итеп учак яга¬ быз. Без туктап берничә сәгатьләр үтүгә ул аксаклый туксаклый килеп җитеп сукрана-сукрана үз өлешен ашый да ятып йокыга китә, һәм көн саен шушы хәл кабатлана. Бу кеше авыру түгел иде, ул арыды, интегү¬ дән, ачыгудан хәлсезләнде. Әмма бит Пассук белән без дә арый идек, без дә газаплардан һәм ачыгудан хәлсез¬ ләнә идек, шулай булса да бөтен эшне башкардык, ә ул бер эш тә эшләмәде. Аны, күрәсең, әлеге дә баягы шул Беттлс әйткән симезлеге һәм рухи йомшаклыгы һәлак иткәндер; азыкны исә без аның белән һәрвакыт тигез бүлештек. Бер мәлне без Кар Чүлендә юл буйлап барган ике өрәк күрдек. Ак тәнле бер ир кеше белән бер малай иде болар. Ле-Барж күлендә боз кузгалган да, аламның бар булган мал-мөл'кәте су гәбенә киткән. Аларның ике¬ сенең дә иңбашында одеяллары гына бар иде. Төнлә ут ягып алар иртәнгә кадәр шуның янында җылынып ята¬ лар. Бик аз гына оннары булып, шуны алар җылы суга болгатып эчәләр иде. Ир кеше миңа үзләренең калган сигез чокыр оннарын күрсәтте, ә Пеллига кадәр әле ике б* 87
йөз миль барасы бар иде. Анда да күптән инде ачлык хөкем сөрә иде. Юлчылар үзләре белән бергә тагын бер индеец та булуын, аңа да азыкны хәрәмләшмичә бирү¬ ләрен сөйләделәр, шулай булса да аның болар артын¬ нан җитешә алмавын әйттеләр. Индеец белән азыкла¬ рын гадел бүлешүләренә ышанмадым мин боларның,— алай булгач нишләп җитешә алмаган соң ул алар ар¬ тыннан? Мин үзем боларга берни дә бирә алмадым. Алар без¬ нең иң симез дигән этебезне (анысы да инде аның сөяк белән тире генә иде) урламакчы булдылар. Мин алар- ны револьвер белән куркыттым да тизрәк таярга куш¬ тым. һәм болар, бу ике өрәк, исерекләр сыман чайкала- чайкала, Пелли юнәлешендә Кар Чүле буйлап китеп бардылар. Хәзер минем өч этем дә бер чанам гына калды. Эт¬ ләр дә инде — эт димәсәң хәтере калыр — коры сөяк тә тире генә. Утын әз булса, учак начар яна, алачык та суык була, — безнең хәлебез дә шундый иде. Азыкны без әз-әзләп кенә ашадык, шуңа күрә салкын бик тил¬ мертте; битләребез өшеп шундый да каралып бетте, әнкәләребез дә танымаслык хәлгә килдек. Аякларыбыз чутсыз сызлады. Иртәләрен юлга кузгалган чакларда мин кычкырмыйча чак түзә идем, чаңгы шулкадәр авырт¬ тыра иде аякны. Пассук, иреннәрен кысып йомган ки¬ леш, алдан юл салып барды. Янки исә һаман шыңшуында да улавында булды. Утызынчы мильгә якынлашып килгәндә су агымы юлы¬ бызда кайбер урыннарда бозны кузгаткан булып чыкты, безгә бозы ачылган урыннар, ярыклар, урыны-урыны белән тоташ су каплаган урыннар очрады, һәм берва¬ кыт без гадәттәгечә алдан китеп инде ял итеп яткан Джеффны куып җиттек. Без аның белән суның ике ягында калдык. Ул суны боз чите буйлап әйләнеп үткән. Әмма чананы чыгарыр өчен урын бик тар иде. Без әле шактый нык булган бер буй боз таптык. Егылсам-нит- сәм дип кулына колга тотып, беренче булып Пассук чыкты. Пассук гәүдәгә бик җиңел иде, чаңгылары да киң иде аның — ул үзе исән-имин үтте дә этләрне әйдә¬ де. Әмма этләрнең бит аларның колгасы да, чаңгысы да юк, алар суга төшеп чумдылар. Мин бик нык итеп ябы¬ шып чананы тотып калган идем дә, мичәү бавы өзелеп, этләр боз астына кереп киттеләр. Итләре аз булса да, 88
мин әле этләрне бер атналык азыкка исәпләп тора идем, алар да суга төшеп юк булды! Икенче көнне иртән мин булган ризыгыбызны өч тигез кисәккә бүлдем дә Колгасар Джеффка әйттем: телисең икән — безнең белән барасың, теләмисең икән — каласың, дидем, без артык-портык әйберләрне ташлап калдырабыз, шунлыктан тиз-тиз атлаячакбыз, дидем. Ул кычкырына башлады, аякларым, теге җирем- бу җирем авырта дип зарланырга тотынды, мине начар Иптәш дип шелтәләде. Әмма бит Пассукның да, минем дә аяклар авырта иде, аныкыннан ныграк та авырта иде, чөнки без этләрне дә карый идек; безгә дә бик читен иде. Колгасар Джефф, үлсәм үләм, бер адым да ары атлый алмыйм, дип ант итте. Пассук эндәшми-тынмый гына чанадагы япманы, мин котелок белән балтаны алдык та, китәргә җыендык. Шул чакны минем хатын¬ ның янки өлешенә куелган азыкка күзе төште: «Бу са¬ быйга шушы кадәр азык калдыру — мәгънәсезлек. Аның үлүе хәерлерәк булыр»,— диде. Мин башымны чайка¬ дым. «Иптәш һәрвакыт иптәш булып кала ул»,— дидем. Шунда Пассук Кырыгынчы мильдә калган кеше¬ ләрне минем исемә төшерде, анда чын ирләр калды бит. Алар күбәү һәм алар миннән ярдәм көтәләр иде. Мин, яңадан да кабатлап, «юк» дигәч, Пассук минем билба¬ выма кыстырылган револьверны тартып алды, һәм Кол¬ гасар Джефф вакытыннан элек ата-бабалары янына оза- тылды. Мин Пассукны ачуландым, әмма ул бернинди үкенү билгесе дә күрсәтмәде, кәефсезләнмәде дә. Күңе¬ лемнән мин аның хаклы икәнен белә идем. Ситка Чарли сөйләвеннән туктады да алтын юа тор¬ ган улакка тагын берничә кисәк боз алып салды. Ирләр эндәшмәделәр, тышта улаган этләр тавышыннан алар¬ ның аркаларына салкын Йөгергәндәй булды. — Без Пассук белән көн саен әлеге теге ике өрәк кар өстендә йоклап киткән урыннардан үтә тордык. Аннары без оченче өрәкне очратт ык — анысы да индеец иде, ул да Пелли га таба бара иде. Ул безгә әлеге ир кеше белән малайның аны кыерсытулары турында сөй¬ ләде, инде менә өченче көн, аның оны юк икән. Ул төнгә кергән саен мокасиныннан бер кисәк умырып ала икән дә шуны пешереп ашый икән. Хәзер аның мока¬ сины инде ашалып бетә язган. Индеец тумышы белән диңгез буеннан икән, ул боларның барысын да аның 89
телен аңлый торган Пассукка сөйләде. Аның беркайчан да Юконда булганы юк икән, юлын да белми икән, шу¬ лай булса да шунда дип бара икән. Еракмы ул? Ике көндә барып җитәрлекме? Ун көн кирәкме? Йөзме? Моны белми ул, шулай да Пеллига таба бара. Кире кайтырга артык ерак иде шул инде, аңа тик алга таба гына барырга кирәк иде. Ул бездән ашарга сорамады, чөнки безнең үзебезнең дә хәлләребез мөшкел икәнен күреп тора иде. Пассук әле индеецка, әле миңа карангалады, әйтерсең нәрсәне¬ дер хәл итә алмый иде — чебиләре бәлага тарыган ана көртлек сыманрак кыланды ул. Мин аңа таба борылдым да болай дидем: «Бу кеше гаделсезлек корбаны булган. Ризыгыбызның беркадәр өлешен бирикме әллә үзенә?» Шунда мин Пассукның күзләрендә сөенеч чаткылары күрдем, әмма ул озак кына итеп бер аңа, бер миңа карап торды, иреннәре кырысланып кысылды, тик шуннан соң гына: «Юк. Тозлы Суга кадәр юл ерак әле, һәм юлда безгә үлем куркынычы яный,—диде.—Ул үлем, аласы булса, чит кешене алсын, минем ирем Чарлины исән калдырсын»,— диде. Шуннан соң индеец Пелли юнәле¬ шендә Кар Чүле буйлап китеп югалды. Төнлә исә Пассук елап ятты. Элек бер дә елаганын күргәнем юк иде минем аның. Күзенә учак төтене кер¬ гәннән түгел иде аның бу елавы. Мине аның хәсрәте гаҗәпләндерде, хатын караңгылык һәм авырту арка¬ сында йомшаклык күрсәтәдер дип уйладым мин. Гаҗәеп тә сәер нәрсә бит бу тормыш дигәнең. Озак¬ лап уйландым мин бу турыда, тегеләй дә, болай да фи¬ кер йөртеп карадым, әмма ул торган саен минем өчен аңлаешсызрак була барды. Нишләп соң безнең шулка¬ дәр яшисебез килә икән? Тормыш — уен бит ул, һәм бу уеннан берәү дә җиңеп чыга алмый. Яшәү бит ул — картаеп беткәнче авыр эштә җәфа чигү дигән сүз, кар¬ таеп беткәч кенә безнең кулларыбыз сүнгән учак көле¬ нә хәлсезләнеп килеп төшә. Бик авыр бит яшәүләре. Туганда бала газапланып туа, соңгы сулышын алганда кеше үлем газабын кичерә, гомер буе без төрле киче¬ решләр, мәшәкатьләр эчендә яшибез. Шулай булса да кеше үлем кочагына таба теләмичә генә, абына-сөртенә генә, егыла-тора, артына әйләнеп карый-карый гына атлый. Үлем мәрхәмәтле бит ул, югыйсә. Тормыш кына кешене газаплар чиктерә. Шулай булса да, без тор¬ 90
мышны яратабыз, үлемне исә күралмыйбыз. Бик тә сәер хәл бит бу! Пассук белән мин бик аз сөйләштек. Төннәрен без мәетләр кебек кар өстендә яттык, иртәләрен торып мәетләр кебек сүзсез генә юлыбызны дәвам иттек. Без¬ нең бөтен тирә-юнебездә үле тынлык иде. Кыр тавык¬ лары да, тиеннәр дә, куяннар да күренмәде. Ак кар катламы астыннан елганың тавышы-тыны чыкмады. Урманда бар нәрсә өнсез калган. Салкыны да менә хәзерге кебек бик каты иде. Төнлә йолдызлар якында гына булып, эре-эре булып күренделәр, алар сикергә- лиләр-биешәләр иде; көндезләрен кояш безне шулкадәр үртәде, безнең күзебезгә берыолы берничәшәр кояш күренә башлый иде; һава җемелди, очкынлана, кар исә күзгә алмаз булып күренә. Әйләнә-тирәдә ни бер учак юк, ни бер тавыш ишетелми — салкын да ап-ак Кар Чүле генә. Без инде вакыт исәбен дә югалттык, мәетләр сыман бардык. Әмма безнең күзләребез диңгез ягына текәлгән, уйларыбыз диңгезгә юнәлгән, аякларыбыз үзеннән-үзе Тозлы Суга габа атлый иде. Без Тахина янына килеп туктадык — ә үзебез апы танымый тордык. Безнең күзебез Ак Атка таба текәлде — үзебез аны күр¬ мәдек. Безнең аягыбыз тарлавыктагы каты кар өстенә атлады — үзебез шуны тоймадык. Без гомумән берни дә тоймадык. Без еш кына егылып-егылып китә идек, әмма егылган чакта да диңгез ягына таба карап егылдык. Азык-төлекнең соңгы кабымлыклары да бетте. Без аны тигез итеп бүлә идек, шулай булса да Пассук еш¬ рак егылды. Болан Кичүенә җиткәндә инде ул бөтенләй хәлдән тайды. Иртәгесен без бердәнбер ябынгычыбыз¬ ны бөркәнеп яткан урыныбыздан тора алмыйча, юлы¬ бызга кузгала алмыйча ягтык. Мин дә шунда калып, үлемне Пассук белән янәшә торып каршыламакчы бул¬ дым, чөнки мин инде олыгая төштем һәм хагын-кыз мә¬ хәббәтенең ни икәнен аңлый башладым. Хсйнс миссия¬ сенә хәтле сиксән миль чамасы юл үтәсе калды, әмма анда инде, еракта, урманнар өстеннән бөек Чилкутның давыллар кыерлап бетергән түбәсе күренеп тора иде. Ниһаять, Пассук сүз башлады. Ул әкрен генә, мин ишетсен өчен ирене белән колагыма кагыла-кагыла сөй¬ ләде. Хәзер инде ул, ачулануымнан курыкмыйча, минем алда бөтен күңелен ачып салды, сөюе турында, шушы 91
минутка кадәр мин аңламаган әллә ниләр турында сөй¬ ләде. Ул болай диде: — Син минем ирем, Чарли, һәм мин сиңа әйбәт хатын булып тордым. Мин һәрвакыт синең учагыңны яктым, ашарыңа әзерләдем, этләреңнең тамагын туйдыр¬ дым, ишкәк иштем, юл салдым һәм бервакытта да зарлан¬ мадым. Мин бервакытта да, әтием вигвамында 1 җылы¬ рак иде, анда нигъмәт күбрәк иде, дип әйтмәдем. Синең сөйләгәнеңне һәрвакыт тыңлап тордым. Син боерганда миң һәрвакыт күндәм булдым. Шулай бит, Чарли? — Әйе, шулай,— дип җавап бирдем мин аңа. Ул сүзен дәвам итте: — Син безнең Чилкутка килеп, эт алгандагы сыман күз дә төшермичә мине сатып алып киткәч, минем йөрә¬ гем сиңа каршы баш күтәрде, әрнү катыш курку белән тулды. Әмма аннан бирле инде күп вакытлар узды. Шәфкатьле кеше үзенең этен жәлләгән сыман, син дә кызгандың мине, Чарли. Йөрәгең исә салкын килеш кала бирде, анда минем өчен урын юк иде; шулай да син миңа карата гадел булдың, синең бөтен кылган эш¬ ләрең дә гадел иде. Син кыю эшләр башкарганда һәм хәвеф-хәтәр кичергәндә мин синең белән булдым, мин сине башка ирләр белән чагыштыра идем дә алар ара- сйнда үзеңнең намусыңны саклаганыңны күрә идем. Сүзләрең синең акыллы иде, телең дөресен генә сөй¬ ләде. Мин синең белән горурлана идем, һәм менә шун¬ дый вакыт килеп җитте, мин синең бөтен йөрәгемне биләп алуыңны тойдым, мин гел сине генә уйлый баш¬ ладым. Син минем өчен җәй үзәгендәге кояш кебек идең, ул алтын шар күк йөзеннән гел югалып тормады. Күзем кая гына караса да мин һәр җирдә үземнең коя¬ шымны гына күрдем. Әмма синең йөрәгең салкын иде, Чарли, анда минем өчен урын юк иде. Мин аңа болай дип җавап бирдем: — Әйе, бу шулай иде. Йөрәгем минем салкын иде, һәм синең өчен анда урын юк иде. Әмма бу элек шулай иде. Хәзер минем йөрәгем кояш кайткандагы язгы көн кебек, язгы көндәге кар кебек. Минем йөрәгемдә хәзер бөтен нәрсә эри, анда гөрләвекләр чылтырый, бөтен 1 Вигвам —Теньяк Америка индеецларының алачыгы. 92
нәрсә яшәрә, бетен нәрсә чәчәк ата. Кертлек тавыш¬ лары, чыпчыклар чыркылдавы ишетелә, музыка уйный, чөнки кыш җиңелде, Пассук, мин хатын-кыз мәхәббә¬ тен таныдым. Ул елмаеп миңа табарак сыешты. Аннары: — Мин шат,— диде. Шуннан соң ул башын минем күкрәгемә салды да әкрен генә тын алып бик озак сүзсез ятты. Аннары пышылдап кына сөйли башлады; — Минем юлым шушында өзелә, мин арыдым инде. Тик башта кайбер нәрсәләр турында сөйләшеп алыйк. Моннан бик күп еллар элек, әле бала чагымда, Чилкут- та әтиемнең вигвамында берүзем тиреләр өстендә уйнап утырганымны хәтерлим. Ирләр барысы да ауга киткән, хатын-кызлар белән малайлар урманнан ауланган җән¬ лекләрне ташыйлар иде. Язгы көн иде бу, мин үзем генә калган идем. Шул чак көтмәгәндә гаҗәеп зур бер көрән аю вигвамга башын тыкты да улап җибәрде. Кыш¬ кы йокысыннан әле яңа гына уянган ач аю иде бу. Ул вакыт абыем чана тартып урманга иткә барган җирен¬ нән кайтып кына кергән иде. Ул кыюланып аю белән көрәшкә ташланды, учактан алып аның өстенә кисәүләр ыргытты, этләр исә җигүле килей: аюга барып асылын¬ дылар. Коточкыч шау-шу купты, зур сугыш булды. Этләр, ут өстенә барып төшеп, тиреләрне кайсын-кая таратып бетерделәр, вигвамны әйләндереп аттылар. Ахыр чиктә аю егылып үлде, аның авызында исә минем абыемның бармагы өзелеп калды. Ә битләренә аюның тырнак эзләре төшкән иде. Пеллига таба китеп баручы индеецның утка тотып кулын җылытканда баш бармагы юк икәнен искәрдеңме? Минем абыем иде ул. Әмма мин аңа ризык бирмәдем, һәм ул Кар Чүле буйлап азыксыз килеш китеп барды. Менә, туганкайлар, нинди иде Болан Кичүендә үлеп калган Пассукның мәхәббәте! Олы мәхәббәт иде ул! Авыр юл буйлап ач үлемгә алып барган ир хакына бу хатын үзенең абыйсын корбан итте. Аның мәхәббәте чамасыз көчле иде, шуның хакына ул хәтта үзен дә жәлләмәде. Соңгы тапкыр күзе йомылыр алдыннан Пас¬ сук минем кулымны алды да тун эченә тыкты. Кулым аның биле турысындагы тыгызлап тутырылган янчыкка тиде. Миңа барысы да аңлашылды. Соңгы кабымлыкка 93
кадәр без бөтен азыгыбызны көн саен тигезләп бүлә килдек, әмма ул үз өлешенең яртысын гына ашый тор¬ ган булган. Калганын минем өчен дип әнә шул янчы¬ гына җыя барган. Пассук болай дип дәвам итте: — Шуның белән Пассукның юлы төкәнде, синең юлың исә, Чарли, әле бетмәгән, ул әле бөек Чилкут аша, диңгез буендагы Хейнс миссиясенә хәтле бара. Ул юл әле тагын да арырак, күп кояшлар яктысына, күз күрмәгән җирләр һәм чит-ят сулар аша үтәр, ул юлда сине, озын гомер, хөрмәт һәм данлы көннәр көтә. Ул юл сине күп хатын-кызлар, яхшы хатын-кызлар торагына илтер, әмма син Пассук мәхәббәте кебек олы мәхәб¬ бәтне беркайчан да таба алмассың. Аның хак сүз сөйләгәнен белә идем. Шунда мине дуамал бер хис биләп алды. Тыгызлап тутырылган ян¬ чыкны алып ыргыттым да, минем дә юлым шушында тәмам, мин дә синең белән калам, дип ант иттем. Пас¬ сукның арыган күзләре яшь белән тулды, ул болай диде: — Ситка Чарли кешеләр алдында һәрвакыт намус¬ лы булды, аның һәрбер сүзе гадел иде. Хәзер ул үзенең намусы турында онытканмы әллә, нигә ул Болан Кичүе буенда кирәксез сүзләр сөйли? Кырыгынчы мильдәге кешеләр турында оныттымы әллә ул, алар бит аңа азыкларының иң яхшы өлешен, этләренең иң әйбәтлә¬ рен бирделәр? Пассук үзенең ире белән һәрвакыт го¬ рурлана иде. Чарли аягына торып басып чаңгыларын киеп алсын да юлга чыксын, Пассук аның белән элек¬ кечә үк горурланырлык булсын. Кочагымда аның тәне бөтенләй суынып беткәч, мин тордым да әлеге янчыкны эзләп табып, аягыма чаңгы¬ ларымны кидем һәм чайкала-чайкала юлга чыктым. Тез буыннарымда хәлсезлек тойдым, башым әйләнеп, кола¬ гым шаулады, күземә утлар күренде. Бала чактагы оны¬ тылган күренешләр күз алдыма килеп басты. Казаннары кайнап торган олы мәҗлестә утырам, имеш, җырлар җырлыйм һәм егетләр, кызлар әйтеп торган такмак көе¬ нә, морж тиресеннән ясалган барабан тавышына биим, имеш. Ә Пассук, мине җитәкләгән килеш, һаман янә¬ шәмнән атлады. Йокыга китә башласам, ул мине уятты. Абынып егыла башласам, ул мине күтәреп торгызды. Тирән көртләргә бата башласам, ул мине юлга чыгарды. Аракы эчеп башы җиңеләйгән кешенең күзенә әллә М
ниләр күренә бит, мин дә менә нәкъ шундый хәлдә диңгез буендагы Хейнс миссиясенә барып җиттем. Ситка Чарли урыныннан торды да палатканың итә¬ ген ачып тышка чыгып китте. Көн уртасы иде. Көнь¬ якта, Гендерсон сыртын яктыртып, кояш салкын таба кебек эленеп тора, һава җемелдәгән бәстән ясалган пәрәвез оясына охшап калган. Алда, юл буенда, йон¬ нары сыкыланып беткән бүре эте күккә карап җан әр¬ неткеч тавыш белән үкереп-үкереп улый иде.
ЯШӘҮ ТЕЛӘГЕ Аксаклый-туксаклый елгага таба төшкәндә ике юл¬ чының алдан баручысы вак ташларга сөртенеп егыла язды. Озак вакытлар буе кичерә килгән мохтаҗлыктан алар инде икесе дә арып хәлдән тайганнар, шулай да Һәр икесенең йөзендә сабырлык-күндәмлек билгеләре чагыла. Иңнәрен биштәрләп аскан авыр йөкләре баса, һәр икесенең дә мылтыгы бар. Икесе дә бөкрәеп баш¬ ларын түбән иеп, күзләрен дә күтәрмичә атлыйлар, — Яшерелгән патроннарның һич югында икесе мон¬ да булса икән,— диде берсе. Аның тавышы бик сүлпән чыкты. Булса ни дә, булмаса ни, дигән сыманрак сөйли иде ул. Ташлар өстеннән ап-ак булып күбекләнеп аккан суга кереп барган юлдашы берни дип тә җавап кай¬ тармады. Юлдашы артыннан икенчесе дә суга кереп китте, боздай салкын суда аяклары сызлый башлап, бармак¬ лары сизмәскә әйләнсә дә, алар аяк киемнәрен салма¬ дылар. Урыны-урыны белән су тез турысына кадәр җит¬ те, инде алар, тигезлек саклый алмыйча, чайкалып-чай¬ калып китәләр иде. Юлчыларның берсе аягы таеп егыла язды, әмма, авыртудан кычкырып җибәрсә дә, егылмыйча калды. Башы әйләнде, күрәсең, — ул чайкалып китте дә, һава¬ дан таяныч эзләгәндәй, кулы белән селтәнеп куйды. Үз- үзен кулга алгач ул алга таба атлады, яңадан да чайка¬ лып аздан гына егылмый калды. Шуннан соң ул туктап үзенең юлдашына күз салды; юлдашы исә, әйләнеп тә карамыйча, алга таба атлавында булды. Арттан килгәне, икеләнеп торгандай, берәр минутка хәрәкәтсез калды, ниһаять, кычкырып җибәрде: — Карале. Билл, мин аякны тайдырдым бит! Билл, аякларын көчкә генә сөйрәп, ак күбекле су 96
эченнән баруында булды. Әйләнеп тә карамады. Юлда¬ шы аның артыннан карап торды, гәрчә аның йөзе элек¬ кечә үк сабыр төсле күренсә дә, күзләрендә өметсезлек билгеләре чагылды. Билл, инде икенче як ярга чыгып, юлын дәвам итте. Елга уртасында басып калганы аннан күзен дә алмады. Иреннәре шундый да нык дерелди иде, хатта каты бөр¬ текле җирән мыекларына кадәр кыймылдады. Ул теле¬ нең очы белән генә иренен ялап алды. — Билл!—дип кычкырды ул. Авыр бәлагә тарыган кешеләрдә генә була торган рух төшенкелегенә бирелеп, өметсезләнеп ялваруы иде бу. Әмма Билл исә башын да бормады. Биллның авыр адымнар белән сөзәк тау бите буйлап дулкынланып киткән горизонт сызыгына таба аксаклый-туксаклый, абына-сөртенә менеп барганын бик озак күзәтеп торды ул. Билл биек булмаган калкулыкның сыртын кичеп, аска таба төшеп киткәнче карап торды. Шуннан соң ул борылды да Билл ташлап киткәннән соң үзенә генә калган дөньяны күз карашы белән айкап чыкты. Офык читендә кояш яктырткан сыман булып тора, чиген дә, сызыгын да шәйләрлек булмаган калын пәрдә сыман яткан томан һәм караңгылык аша ул көчкә күренә иде. Бөтен гәүдәсенең авырлыгын бер аягына гына са¬ лып, юлаучы сәгатен тартып чыгарды. Сәгать дүрт иде. Соңгы ике атнада ул вакыт исәбен югалтты; июльнең ахыры яисә августның башы булганлыктан, кояшның төньяк-көнбатышта булырга тиешлеген белә иде ул. Ул көньякка таба карады, кайдадыр анда, караңгы калку¬ лыклар артында, Дәү Аю күле булып, шул ук юнәлештә Канада үзәнлеге буйлап дәһшәтле Поляр сызык үткәне дә мәгълүм иде аңа. Ул басып торган инеш Коппермайн елгасының кушылдыгы иде, Коппермайн исә шулай ук төньякка таба ага һәм Төньяк Боз океанының Корона¬ ция култыгына коя. Аның монда бервакытта да бул¬ ганы юк, бу урыннарны бер тапкыр Гудзон култыгы компаниясенең картасында гына күргәне бар иде. Җир йөзенең үзенә генә калган өлешен ул яңадан күздән кичерде, һич тә күңелле күренеш түгел иде бу. Тәбәнәк кенә калкулыклар дулкын сыман сызык булып горизонтка барып тоташа. Ни агачлар, ни куаклыклар, ни бер үлән заты — иксез-чиксез шомлы чүлдән башка 9?
берни дә юк, — аның күзендә курку билгеләре ча¬ гылды. — Билл!—дип пышылдады ул. — Билл! — дип яңа¬ дан кабатлады. Болганчык инеш эченә чүгәләп утырды, әйтерсең лә шушы чиксез сахра үзенең дәһшәтле авырлыгы белән өстән басып тора, әйтерсең лә үзенең куркыныч тыныч¬ лыгы белән изә иде. Ул бизгәк тоткандагыдай калтырый башлады, мылтыгы чупылдап суга барып төште. Бу хәл аны исенә килергә мәҗбүр итте. Ул үзенең куркуын җиңеп, көчен җыйды да судан кармалап мылтыгын та¬ бып алды. Аннары, авырткан аягына җиңелгәрәк кил¬ мәсме дип, аркасындагы йөген сулгарак күчерде, авыр¬ тудан йөзләрен җыера-җыера, әкрен генә, ипләп кенә ярга таба китте. Ул туктамыйча барды. Авыртуга игътибар итмичә, катгый карарга килеп, ашыга-ашыга сырт өстенә менде. Юлдашы шул калкулык артына төшеп китте бит. Аягын көчкә генә сөйрәп барган аксак Билл ерактан тагын да көлкерәк һәм килбәтсезрәк булып күренә иде. Калку¬ лык түбәсенә менеп җиткәч үзәнлектә берәү дә юк икә¬ нен күрде. Күңелен тагын курку биләп алды, бу кур¬ куны ул тагын җиңде, иңендәге йөген тагын да сулга¬ рак күчерде дә титаклый-титаклый түбән таба төшә башлады. Үзәнлекнең төбе сазлык сыман булып, андагы куе мүккә лычма су сеңгән иде. Баскан саен аяк астыннан су чәчрәде, юеш мүктән аякны лычкылдатып тартып- тартып алырга туры килә иде. Юлчы бер күлдәвектән икенче күлдәвеккә күчә-күчә барды, үзе һаман, утраулар сыман булып мүктән тырпаеп чыгып торган ташларга басып, Билл эзеннән барырга тырышты. Берүзе калгач та ул юлыннан язмады. Ул белә: бераз баруга ук Титчинничили күленә килеп чыгачак, бәләкәй генә бу күл тирәсендә — корыган ак чыршылар да, әл- хәл эчендә үсеп утырган кәрлә чыршылар гына. Күлнең исеме җирле халык телендә «Бәләкәй Таяклар Иле» дигәнне аңлата. Күлнең суы болганчык түгел, аңа бер инеш тә коя. Инеш буйларында камышлар үсә — моны¬ сын ул яхшы хәтерли,— әмма анда агачлар юк. Шушы инеш буйлап югарыга, субүләр калкулыкка кадәр бара¬ чак. Субүләрдән инде көнбатышка таба ага торган икенче инеш башлана; шул инеш буйлап ук Диз елга¬ 98
сына төшәр дә ташлар белән бастырып куелган каек астына яшерелгән әйберләрен табар. Анда ул патрон¬ нар, кармаклар һәм кармак җепләре, бәләкәй генә җәт¬ мә — үзеңә азык-төлек юнәтер өчен кирәк булырдай бөтен нәрсәне яшереп куйган иде. Аннары анда аз бул¬ са да он, бер кисәк ит һәм ногыт борчагы да бар иде. Билл аны шунда көтеп торыр да, алар икәүләп Диз елгасы буйлап Дәү Аю күленә таба төшеп китәрләр. Аннары, шул күл аша чыгып, Макензи елгасына таба барырлар. Алар көньякка, һаман көньякка таба барыр¬ лар, ә кыш алар артыннан куа килер. Елгадагы ургылны боз каплар, көннәр салкыная төшәр,— алар исә һаман көньякка, биек, көчле агачлар үсә торган, азык-төлек теләсәң никадәр була торган Гудзон компаниясенең берәр факториясенә кадәр барырлар. Алга таба көчкә генә атлап барган юлчының уй-фи- керләре менә шундыйрак иде. Баруы никадәр авыр бул¬ са да, үзеңне — Билл ташлап китмәде, ул әйберләрне яшергән урында көтәчәк, дип уйларга мәҗбүр итү тагын да авыррак иде. Ул шулай уйларга тиеш, чөнки шулай булмаганда көрәшүнең бернинди мәгънәсе дә юк, шу¬ лай булмаганда җиргә сузылып ятарга да үләргә генә кала. Тонык кына яктырткан кояш көньяк-көнбатышка кереп югалган арада, куып килүче кыштан качып бар¬ ганда Билл белән бергәләп үтәсе юлның һәрбер адымын ул бер генә түгел, әллә ничә мәртәбә исәпләп чыкты. Үзе яшергән урындагы азыкның һәм Гудзон компаниясе складындагы запасларның күпме булганын кат-кат кү¬ ңеленнән кичерде. Ике көн инде авызына тәгам ризык капканы юк; күпме вакытлар инде туйганчы ашаганы булмады. Ул әледән-әле иелеп төссез сазлык җиләклә¬ рен өзде, аларны авызына салып чәйнәде дә йотып җи¬ бәрде. Бу җиләкләр сусыл тышча ачсндаге каты төштән гыйбарәт иде. Җиләк авызында эри дә, аның тәмсез каты төше генә кала. Җиләкнең тамак туйдырмаганын белсә дә, ул аларны сабыр гына чәйни бирә, тамак туй¬ дырмаганын белүдән бигрәк өмет дигән нәрсә бар бит әле. Сәгать тугызларда ул аягының баш бармагын таш¬ ка бәреп егылып китте, аягын бәргәнгә генә түгел, хәл- сезлектрн, арыганлыктан егылды. Яны белән барып төшкән килеш шактый вакытлар кыймылдый да алмый¬ ча ятты. Аннары каешларын бушатып җайсыз гына 99
күтәрелде'дә„утырды. Әле караңгы-төшеп-җитмәгән иде эңгер-меңгердә ул ташлар -арасыннан капшанып кипкай мүк җыя башлады. Бер кочак чамасы җыйгач, учак кабызып җибәрде; пыскып кына яна торган төтенле учак булып чыкты бу; шуның өстенә котелок белән су утыртты. Төргәген сүтеп башта шырпыларын санады. Аның алтмыш җиде шырпысы калган иде. Ялгышмас өчен ул аларны өч кат санады. Өчкә бүлеп пергаментка төрде дә бер төргәген буш янчыгына салды, икенчесен бүреге¬ нең эчлеге астына яшерде, өченчесен куенына тык¬ ты. Шушы эшен эшләп кенә бетергән иде, күңеленә шом төште: өч төргәкне дә яңадан сүтте. Шырпыларны яңадан санады. Шырпылар һаман да шул алтмыш җиде бөртек килеш иде. Юешләнгән аяк киемен учак каршында киптереп алды. Мокасины инде сәләмәләнеп беткән, одеялдан тегеп кигән оекбашы тишелгән, аяклары суелган иде. Тубыгы бик тә нык авырта, ул аны «җентекләп күздән кичерде: тубыгы тез кадәр булып юанаеп шешкән. Ул бер одеялын буеннан-буена ертып алды да шуның белән тубыгын бәйләп куйды. Тагын берничә буй ертып алып аякларына урады — болары оекбаш һәм мокасин уры¬ нына булды, аннары кайнар су эчте дә сәгатен борды. Өстенә одеялын бөркәнеп йокларга ятты. Ул үлгән кешедәй берни сизмичә йоклады. Төн урталарында караңгыланды, әмма караңгылык озакка бармады. Төньяк-көнчыгыш яктан яктыра башлады. Ә кояш соры болытлар артына яшеренгән иде. Сәгать алтыларда ул чалкан яткан килеш уянып китте. Туп-туры соры күккә карады да үзенең ач икә¬ нен тойды. Терсәгенә таянып күтәрелгән иде, пошкыр¬ ган тавыш ишетте һәм колакларын шәмрәйтеп үзенә таба карап торган зур бер боланны күрде. Болан аннан күп булса бер илле адым ераклыкта торгандыр, ул та¬ бада кыздырылган болан ите исен тойгандай булды. Үзе дә сизмәстән, корылмаган мылтыгын алып төбәде, куро¬ гына басты. Болан хырылдап җибәрде дә чаба-чаба китеп барды, ташка тигән тояк тавышлары гына ишете¬ леп калды. Юлчы сүгенеп куйды, мылтыгын бер читкә ыргытты, аннары торып аягына басарга маташып карады да ың¬ гырашып җибәрде. Тора алмыйча бик озак азапланды 100
ул. Буыннары әйтерсең лә тутыгып беткән, аларны бик авырлык белән генә бөгеп яисә язып була иде. Ниһаять, аягына торып баскач та билен язып, кеше кәмәленә ки¬ леп тураер өчен әле шактый вакыт кирәк булды. . Ул кечерәк кенә калкулык өстенә менеп басты да тирә-якка күз салды. Анда-санда аунап яткан эре таш¬ лар, соры күлләр һәм соры инешләр күренгән соры мүк диңгезеннән башка ник бер агач, ник бер куак әсәре булсын. Күк йөзе дә шундый ук соры иде. Ник бер нур әсәре булсын да ник бер кояш яктысы күренсён! Ул инде төньякның кайда икәнен дә күз алдына китерә алмый, кичә кич монда кайсы яктан килеп чыкканын да хәтерләми иде. Әмма ул юлдан язмады. Монысын ул аермачык белә. Тиздән ул Бәләкәй Таяклар Иленә ба¬ рып җитәр. Аның каядыр сулда икәнен, моннан ерак түгел икәнен — бәлки әнә шул алдагы яссы калкулык артында гына булганын белә ул. Биштәрен юлга кузгалырлык итеп бәйләргә дип ул кире борылды. Шырпы төргәкләренең өчесен дә бар¬ лады, шулай да аларны яңадан санап тормады. Тик ул болан тиресеннән тегелгән яссы янчыкка карап уйга калды. Янчык үзе зур да түгел, ул аның учына да сыя, әмма авырлыгы унбиш гөрәңкә тарта — бар булган бү¬ тән әйберләрнең бөтен авырлыгы да унбиш гөрәңкәдәп артмас. Бу хәл аны борчый иде. Ниһаять, ул янчыкны бер якка куйды да биштәрен төйни башлады. Аннары янчыгына күз төшерде, аны тиз генә эләктереп алды, нәфрәтләнеп уңга-сулга карады, әйтерсең лә сахра аның алтынын тартып алырга тели иде; ул аягүрә торып юлы¬ на китеп барганда инде аның янчыгы аркасындагы биш¬ тәренә салынган иде. Юлчы сулга борылды да, әледән-әле туктап сазлык җиләкләрен чүпли-чүпли, алга таба китте. Аягы инде берни тоймас хәлгә килде, ныграк аксый башлады, әмма ашказанындагы авырту белән чагыштырганда бу авырту берни түгел иде. Ачлык аны түзеп булмаслык дәрәҗәдә газаплады. Авыртудан шулкадәр таланды, Бәләкәй Таяк¬ лар Иленә килеп чыгар өчен кайсы якка таба барырга икәнен дә аңламый башлады. Җиләк ашказанын кимерә торган авыртуны басмады, аңкау белән телне генә ачыт¬ тырды. , Кечерәк кенә уйсулыкка барып җиткәч, аның кар- шысына ташлар, түмгәкләр арасыннан, «кр, кр, кр» дип 7 Е 382 101
кычкыра-кычкыра, канатларын кыштырдатып ак көрт¬ лекләр күтәрелде. Ул аларга таш ыргытып карады, ти¬ дерә алмады. Аннары, биштәрен салып, чыпчык аулаган песи сыман, посып кына барып берәрсен эләктермәкче булды. Очлы ташларга эләгеп чалбар балаклары ертыл¬ ды, тезләре сыдырылып канап бетте, әмма ул бу авыр¬ туны тоймады, аны ачлык газабы басып китте. Ул юеш мүк өстеннән шуышты; киемнәренең юешләнгәнен дә, тәне туңганын да — берсен дә тоймады, ачлык шулка¬ дәр газаплый иде аны. Ак көртлекләр исә әле аннан, әле моннан аның яныннан гына күтәрелеп очып китә тордылар, ниһаять, көртлек тавышлары аңа мыскыллау булып ишетелә башлады; ул көртлекләрне сүкте дә кычкырып-кычкырып аларны үрти башлады. Бер тапкыр ул әздән генә бер көртлек өстенә барып чыкмый калды, көртлек, күрәсең, йокыга талган булган. Ташлар арасындагы оясыннан очып килеп чыкканчы ул аны күрмәгән. Көртлек никадәр тиз очса да, ул аны шундый ук җитезлек белән эләктереп алырга өлгерде. Әмма кулында ак көртлек койрыгыннан өзелгән өч бөр¬ тек каурый гына калды. Көртлегенең очып киткәнен күреп ул шулкадәр нәфрәтләнде, әйтерсең лә кош аңа коточкыч явызлык эшләгән. Аннары биштәрен күтәреп аркасына киеп алды. Көн урталарында кош-корт күбрәк булган бер саз¬ лык буена барып чыкты. Үртәгәндәй, якыннан гына егермеләп болан үтеп китте,— мылтыктан атып тидерү берни түгел иде аларга. Боланнар артыннан чабарга дигән кыргый бер теләк биләп алды аны, болан көтүен куып җитәренә тәгаен ышана иде, күрәсең, аннары ул авызына көртлек капкан бер көрән төлкегә тап булды. Юлчы илереп кычкырып җибәрде. Тавыш тетрәндергеч иде, әмма төлке, куркып бер читкә тайпылса да, көрт¬ лекне ычкындырмады. Кичен болганчык сулы инеш буеннан, сирәк-мирәк үскән камышлар арасыннан барды. Камыш сабагын тө¬ беннән ук тартып чыгарган иде, тамырында чәнчә бар¬ мак башыннан да бәләкәйрәк суган сыман нәрсә барлы¬ гын күрде. Бу суган чәйнәгәндә кетер-кетер килеп тора торган йомшак кына бер нәрсә булып чыкты. Әмма аның җепселләре каты иде, һәм ул да сазлык җиләкләре кебек үк ашыйсы килүне басмады. Шунда юлчы бөтен булган әйберен җиргә ташлады да, күшәүче хайван сы- 102
ман авызын чәпелдәтә-чәпелдәтә, үрмәләп камысмар арасына кереп китте. Ул бик арыган иде, җиргә сузылып ятасы да йокыга китәсе килде. Әмма Бәләкәй Таяклар Иленә барып җитә¬ се килү теләге, ә аннан да бигрәк ачлык, аны һаман алга таба куды. Ул күлләрдән бакалар эзләде, ерак төньякта суалчаннар да, бакалар да булмавын белсә дә, суалчан табарга өметләнеп, куллары белән җирне казыды. Ул һәрбер күлдәвекнең төбенә карап барды, ни¬ һаять, караңгылы-яктылы вакыт килеп җиткәч шундый бер күлдәвектә ташбаш хәтле генә бер балык күреп алды. Ул уң кулын иңбашына кадәр суга тыкты, әмма балык аңа тоттырмады. Шуннан соң ул аны ике куллап тотмакчы булып, бөтен суны болгатып бетерде. Дул¬ кынлануыннан абынып суга егылды, бил тиңентен бө¬ тен, киеме чыланды. Берни күренмәслек булып болган¬ ган суның тонганын көтеп торырга туры килде. Аннары яңадан да балык тотарга тотынды, су тагын болганды. Аның инде башка чыдар чамасы калмады. Калай чиләген чишеп алып шуның белән күлдәвекнең суын түгә башлады. Башта суны ярсып-ярсып түкте, үзенең өс-башын юешләп бетерде, суны күлдәвектән алып якынга гына түгә торды, су кире күлдәвеккә ага торды. Аннары ул суны чиләге белән ипләбрәк чүмерә башлады, гәрчә йөрәге дөп-дөп тибеп, куллары калты¬ раса да, үзе тынычрак булырга тырышты. Ярты сәгать¬ ләп үтүгә күлдәвектә су бөтенләй диярлек калмады. Аның төбеннән инде су чиләккә эләкми башлады. Әмма балык та юкка чыкты. Ташлар арасында бер ярык бул¬ ган да, балык шул ярыктан икенче, зур күлдәвеккә чы¬ гып качкан булып чыкты, анысыннан инде суны тәүлек буена түксәң дә түгеп бетерерлек түгел иде. Шул ярык¬ ны башта ук күрсә инде, таш белән каплап куйган булыр иде дә, балык аның кулына эләккән булыр иде. Шунда ул өметсезләнеп юеш җиргә утырды да елап җибәрде. Башта әкрен генә елады, аннары инде, шәф¬ катьсез сахраны йокысыннан уятырдай итеп үкереп елый башлады: сүзсез генә үкси-үкси бик озак елады ул. Учак ягып җибәрде, бераз кайнар су эчкәч җылына төште, аннары, үткән төндәге кебек үк, тигез өсле бер таш өстендә төн кунарга урын әзерләде. Йоклар алдын¬ нан, дымланмады микән дип, шырпыларын тикшерде, сәгатен борды. Одеяллары тотып карауга ук дымлы һәм 7* 103
салкын иде. Җанга тиеп аягы сызлады, әмма ул ачлык¬ ны гына тойды, төшендә сый-хөрмәт, тантаналы мәҗ¬ лесләр, төрле-төрле нигъмәт тулы табыннар күрде. Ул туңып, чирләп уянды. Кояш юк иде. Җир өстендәге һәм күктәге сорылык тагын да куерып, тагын да караңгы¬ лана төшкән кебек, зәһәр җил исә, беренче кар калку¬ лыкларны акка буйый. Ул ут ягып су кайнатканчы һава әйтерсең лә куерып, агарып китте. Ябалак-ябалак булып юеш кар ява башлады. Башта алар җиргә тияр-тимәс эри бардылар. Әмма торган саен кар күбрәк ява башлады, куерды, ниһаять, аның бөтен җыйган мүге юешләнеп бетте, учак сүнде. Бу аңа биштәрен яңадан да аркасына асып алга таба, билгесез юнәлештә китәргә сигнал иде. Ул инде Бәлә¬ кәй Таяклар Иле турында да, Билл турында да, Диз елгасы буена яшергән әйберләре турында да уйламады. Аны тик бер генә теләк — ашау теләге генә биләп алды. Ачыгудан ул саташа башлады. Кая барса да барыбер иде аңа, тик тигез җирдән генә барасы булсын иде. Ул юеш кар астыннан кармалап, сусыл җиләкләр эзләде, камыш сабакларын төбе белән суырып чыгарды. Әмма болар барысы да төче, тамакны туйдырмый иде. Аннары ниндидер әчкелтем үлән очрады, ул аның табылган хәт- лесен ашап бетерде, ләкин болар гына аз иде, чөнки җиргә ябышып үскән үләнне кар астыннан бик табып булмый иде. Бу төнне аның ни учагы, ни кайнар суы булмады, ач килеш одеялы астына кереп шомлы йокыга талды. Кар салкын яңгырга әйләнде. Яңгыр битен чылатканын тоеп ул әледән-әле уянып торды. Кояшсыз, соры көн туды Яңгыр туктады. Ачлык хисе инде тоелмас булды. Ашка- занында өзлексез сызлап тора торган авырту калды, әмма бу аны артык җәфаламый иде. Фикерләре ачык¬ ланып китте, ул яңадан да Бәләкәй Таяклар Иле турын¬ да, Диз елгасы буена яшергән әйберләре турында уйлый башлады. Бер одеялының калдыгын буй-буй итеп ертты да кырылып, канап беткән аягына урады. Авырткан аягын бәйләгәч юлга чыгарга әзерләнә башлады. Эш биштәргә килеп терәлгәч, озак кына итеп болан тиресеннән тегел¬ гән янчыкка карап торды, ахыр чиктә аны да аласы итте. Яңгыр карны эретеп бетерде диярлек, калкулыклар¬ 104
ның түбәләре генә ак килеш кала бирде. Ниһаять, кояш күренде, һәм юлчы, инде хәзер юлдан язганлыгын бел¬ сә дә, төньяк белән көньякның кайда икәнлеген билгели алды. Күрәсең, соңгы көннәрдә адашып йөреп ул сулга ныграк каерган иде. Дөрес юлга керү өчен аңа хәзер уңга табарак тайпылу кирәк булды. Ачлык газаплары инде ул кадәр көчле булмаса да, ул хәлсезләнүен сизде. Еш кына туктап, сазлык җиләкләре белән камыш тамыры җыя-җыя ял итте. Теле шешен чыкты, төк үскән сыман булып кипшерде, авызыннан тәмсез ачы тәм килде. Бигрәк тә аны йөрәге интектерә иде. Берничә минут баруга күкрәгеннән атылып чыгар¬ дай булып дөп-дөп тибә башлый, аннары сикереп куй¬ ган сыман була да газаплы итеп дерелдәргә тотына, шуннан тыны кысыла, башы әйләнә, һуштан язар хәлгә җитә. Көн урталары җитәрәк зур гына бер күлдәвектә ике ташбаш балыгы күреп алды. Күлдәвекнең суын түгеп бетерү мөмкин түгел иде. Ул хәзер тынычрак эш итте һәм балыкларны чиләк белән тоту хәйләсенә кереште. Балыклар нибары чәнчә бармак зурлыгында гына, хәер, аның инде әллә ни ашыйсы да килми. Ашказанындагы авырту басыла төште, әйтерсең лә ул йокымсырап китте. Балыкларны чи килеш кенә ашады, бик тырышып чәй¬ нәде, бу гамәл фәкать акыл гамәле генә иде. Ашыйсы килмәсә дә, исән калу өчен ашарга кирәклекне белә иде ул. Кич җиткәч тагын өч ташбаш тотты, аларның ике¬ сен ашады да өченчесен иртәнгә калдырды. Сирәк кенә очрый торган мүк учмалары кояшта кипкән иде. Ул учак ягып су кайнатты, кайнаган су эчеп җылынып алды. Бу көнне ул ун мильдән дә артык юл үтә алмады, икенче көнне исә йөрәге ирек биргәндә генә юлын дә¬ вам итте, һәм биш мильдән арттыра алмады. Ашказа¬ нындагы авырту аны борчымады, әйтерсең лә ул изрәп йоклый иде. Бу яклар аңа ташаш түгел иде, боланнар һаман еш¬ рак очрый башлады, бүреләр дә очраштыргалады. Еракта әледән-әле аларның уланы ишетелә иде, бер мәртәбә ул хәтта үзенең юлы аркылы кисеп китеп баручы өч бүрене күрде. Тагын бер көн үтте, иртәгесен, акылына килеп, ни¬ һаять, күн янчыгын бәйләгән каешен чиште. Янчыктан 10S
сап-сары булып алтын комы, кисәкле алтыннар коела башлады. Ул алтынны ике өлешкә бүлде дә шуның ярты¬ сын, одеял кисәгенә төреп, кыяның ерактан ук күренеп торган чыгынтысына яшерде, яртысын исә кире янчы¬ гына салды. Соңгы одеялын да аягына урады. Мылтыгын ташламады, чөнки аның әле Диз елгасы буена яшергән патроннары бар иде. Яңа көн томанлы булып туды, бу көнне ул яңадан үзенең ач икәнен тойды. Шулкадәр хәлсезләнде, башы шундый әйләнә иде, вакыты-вакыты белән күзе берни дә күрмәс булды. Хәзер гел абынып, егыла-егыла гына барды, бер мәртәбә көртлек оясына барып төште. Ояда көртлекнең яңа гына йомыркадан чыккан дүрт чебие бар иде; һәрберсе берәр генә кабымлык булган бу чеби¬ ләрне ул комсызланып тере килеш кабып җибәрде; чәй¬ нәгәндә чебиләр күкәй кабыгы сыман, четер-четер кил¬ деләр. Чебиләрнең әниләре кычкыра-кычкыра аның тирәсендә әйләнгәләп очып йөрде. Ул аны мылтыгының түтәсе белән бәреп үтермәкче булган иде, көртлек чит¬ кә тайпылып өлгерде. Шуннан соң ул аңа таш ыргытып сыңар канатын имгәтте. 14мгәнгән канатын сөйри-сөйри очарга маташып, көртлек бер читкә ташланды, әмма адәм баласы да аннан калышмады. Чебиләр аның аппетитын гына котыртты. Авырткан аягына аксаклый-аксаклый, җайсыз итеп сикерә-сикерә ул әле көртлеккә таш ыргыта-ыргыта кычкырды, әле төкселәнеп эндәшмичә барды, егылган саен сабыр гына аягына торып басып, аңын югалту дәрәҗәсенә җитеп башы әйләнүен таратыр өчен кулы белән күзләрен уды. Көртлек артыннан куа куа ул сазлы уйсулыкка ки¬ леп чыкты. Шунда юеш мүк өстендә кеше эзләре күрде. Бу эз\әр аның үз эзләре түгел иде, монысы әллә каян күренеп тора. Билл эзләре булырга тиеш болар. Әмма ул монда туктап тора алмады, чөнки көртлек ерагайган- нан-ерагая барды. Башта көртлекне тотарга да, аннары, кире килеп, аяк эзләрен яхшылап карарга иде аның исәбе. Ул көртлекне хәлдән тайдырды, әмма үзе дә тәмам алҗыды. Кошкай авыр сулап кырың ята иде. Юлчы да көртлектән унлап адым гына читтә, аның янына килеп җитә алмыйча, хәлсезләнеп егылды. Юлчы хәл җыйган арада кош та тернәкләнеп өлгерде, һәм ул комсызланып кулын сузуга, көртлек пырылдап очып китте. Яңадан 106
эзәрлекләү башланды. Аннары төн җитеп кош тагын күздән югалды. Аркасындагы биштәре-ние белән бергә ул сөртенеп егылып яңагын җәрәхәтләде. Бик озак кына кыймылдый алмый азапланды, аннары янбашына әйлә¬ неп ятты да, сәгатен борып, иртәнгә кадәр шул хәлендә калды. Тагын томанлы көн туды. Одеялының яртысын гына аягына чорнады. Биллның аяк эзләрен ул таба алмады, әмма хәзер инде моның бернинди әһәмияте юк иде. Ачлык аны өзлексез алга куды. Әгәр дә мәгәр... әгәр Билл да адашкан булса? Көн урталарына инде ул тәмам хәлдән тайды. Алтынын яңадан икегә бүлде, бу юлы инде яртысын туп-туры җиргә түкте. Кичкә таба калга¬ нын да ташлап китте. Хәзер аның одеял кисәге дә, калай чиләк белән мылтыгы гына калды. Аны бәйләнчек уйлар интектерә башлады. Ни өчен¬ дер патроны калган сыман тоелды. Мылтык корулыдыр, ул моны искәрмәгән генәдер сыман тоелды аңа. Шул ук вакытта үзе мылтыгының магазинында патронның юк¬ лыгын да белә иде. Әмма бу уй аны берөзлексез эзәр¬ лекләде. Ул сәгатьләр буена шул фикергә каршы көрәш¬ те, аннары магазинны ачып карап, анда бернинди дә патрон юклыгына инанды. Ул шулхәтле ачынды, әйтер¬ сең лә аннан чыннан да патрон килеп чыгарга тиеш иде. Ярты сәгатьләп вакыт үткәч, бу бәйләнчек фикер тагын яңарды. Ул яңадан аңа каршы көрәш башлады һәм ничек тә булса үзенә ярдәм итү йөзеннән мылты¬ гын кабат ачып карады. Вакыт-вакыт зиһене чуалды, ул, автомат кебек, аңсыз рәвештә баруын дәвам итте; сәер уйлар һәм әллә нинди тозсыз күренешләр корт кимер¬ гән сыман аның миен кимерде. Әмма ул шундук аңына килде — ачлык газабы аны шундук чынбарлыкка кай¬ тарды. Бер мәлне аны шундый бер күренеш һушсыз игә язды — каршында ат басып тора иде. Ат! Ул, исерек кеше кебек чайкалып, аягында көчкә генә басып калды. Үз күзенә үзе ышанмады. Күзләрен куе томан каплады, шул томанга якты ут нокталары кадалган кебек иде. Ул җан-фәрманга күзен уарга тотынды, күзе яңадан ачыла төшкәч, каршысында ат түгел, бәлки зур бер керән аю торганын күрде. Ерткыч аңа дошмани кызыксыну белән карап тора иде. Атарга дип мылтыгын күтәрим дигәндә, янә исенә килде. Мылтыгын төшерде дә сәйлән белән чигелгән 107
кынысыннан ау пычагын тартып чыгарды. Аның кар¬ шында ит иде. Баш бармагы белән пычакның йөзен сыпырып карады. Пычакның йөзе дә, очы да үткен иде. Хәзер ул аю өстенә ташланыр да аны чәнчеп үтерер. Шул вакыт, кисәткән кебек, тук-тук-тук итеп, йөрәге кагарга тотынды. Маңгаен тимер кыршау белән кысып алгандай булды, күз аллары караңгыланды. Тәвәккәллекне, кыюлыкны курку дулкыны юып тө¬ шергәндәй итте. Ул шулкадәр хәлсезләнгән, әгәр дә хә¬ зер аю аның өстенә ташланса, нишләр? Ничек тә дәһ¬ шәтлерәк күренергә тырышып, торып басты да пычагын тотып туп-туры аюның күзенә карады. Ерткыч килбәт¬ сез генә итеп алга таба атлады, арт аякларына басты, ырылдап җибәрде. Кеше йөгерсә, аю аның артыннан куа китәр иде. Әмма курку кешене кыюланырга мәҗ¬ бүр итте, ул урыныннан кузгалмады, кыргый ерткыч сыман, куркыныч итеп ырлап җибәрде. Аның тормышы белән аерылгысыз бәйләнгән, гомеренең иң тирән та¬ мырлары белән тыгыз үрелгән куркуның чагылышы иде бу. Аю ырлый-ырлый бер читкә тайпылды, үзенең кар¬ шында басып торган әлеге куркусыз сәер заттан шүр¬ ләве иде бу аның. Кеше һаман хәрәкәтсез торуында булды. Куркыныч беткәнгә хәтле ул каккан казык кебек басьңт торды, аннары, бизгәк тоткандагы сыман калты¬ ранып, юеш мүк өстенә ауды. Бераз хәл алганнан соң, яңадан куркуга төшеп, юлын дәвам итте. Бу инде ач үлемнән курку түгел иде: хәзер инде ул үтерелүдән курка иде. Әйләнә-тирә тулы бүре. Бу чүлдә аларның улавы әле бер, әле икенче як¬ тан ишетелеп торды, чүлнең һавасы ук берөзлексез шундый куркыныч бөркеп торган кебек иде; шушы кур¬ кынычны читкә кагарга теләгәндәй, ул ирексездән кул¬ ларын күтәрде. Икешәрләп тә, өчәрләп тә бүреләр аның юлын аркы¬ лы кисә тордылар. Шулай да үзләре әллә ни якын кил¬ мәделәр. Бердән, алар бик үк күп түгелләр иде, икенче¬ дән, алар болан ауларга гадәтләнгәннәр, боланнар аларга каршылык күрсәтмиләр, ә бу сәер җанвар ике аяклап йөри, ә үзе баксаң тырмаша да, тешләшә дә тор¬ гандыр әле. Кичкә таба ул таралып яткан сөякләр өстенә килеп чыкты. Бүреләр үзләренең табышларын шушы төштә 108
куып җиткәннәр, күрәсең. Берәр сәгать кенә элек әле бу сикергәләп йөргән болан бозавы булгандыр, ул шук¬ ланып уйнаклагандыр, әнисен чакырып мөгрәгән бул¬ гандыр. Кеше чип-чиста итеп, шомарып, ялтырап бет¬ кәнче кимерелгән сөякләргә карап торды. Күзәнәклә¬ рендә тормыш сүнеп бетмәгәнгә күрә сөякләр әле алсу¬ ланып тора иде. Көн ахырына хәтле бәлки бу юлчыдан да шундый кимерелеп, яланып беткән сөякләр өеме генә калыр? Бик тиз генә үтеп китә торган ыгы-зыгылы бу тормыш шундый бит инде ул. Ул безне газап кына чик¬ терә. Үлүнең аның бер читенлеге дә юк. Үлү — йоклап китү дигән сүз генә ул. Үлү ул барысы да бетү, тыныч¬ лыкка чыгу дигән сүз. Нигә соң алай булгач кешенең бер дә үләсе килми? •» Әмма юлчы озаклап уйлап тормады. Шул арада инде ул, чүгәләп, әлеге бүреләрдән калган сөякләрне авы¬ зына алып, аларны алландырып торган соңгы тормыш билгеләрен суырып утыра иде. Сизелер-сизелмәс кенә булып, әллә кайчандагы хатирә кебек кенә сизелеп-си- зелеп киткән ит тәме аның җен ачуларын чыгарды. Ул тешләрен ныграк кысып кимерергә тотынды. Кайчакта сөяк чәрдәкләнде, ә кайчакта тешләре кителгәләде. Аннары ул сөякне таш белән төя башлады, онга әйлән¬ гән сөякне йотлыга-йотлыга ялый-йота барды. Ашык- пошык төя торгач, таш белән үзенең бармакларына да эләктереп алгалады, һәм нихәтле ашыкса да, бармакла¬ рының авыртуны сизмәвенә гаҗәпләнергә вакыт тапты. Иләмсез әшәке, карлы-яңгырлы көннәр башланды. Юлчы кайчан төнгә туктап, кайчан юлга кузгалганын да искәрмәс булды. Кайвакыт икәнен дә, көнме яисә төнме икәнен дә белмичә барды, хәлдән таеп егылган урынна¬ рында ял итте, аннары тагы, сүнеп барган тормышы яңадан кабынып-үрләп киткән чакларында алга таба өстерәлергә тырышты. Ул инде кешеләр көрәшкәнчә көрәшми иде. Аның эчендәге тормыш кына, бөтенләй үк сүнеп бетәргә теләмичә, аны алга таба куа иде. Ул инде газапланмый да. Нервлары зәгыйфьләнде, берни сиз¬ мәскә әйләнде, әйтерсең лә катып калды, миендә әллә нинди сәер, хыялый күренешләр, күңелле төшләр кай¬ нашты. Бөртеген дә калдырмыйча үзе белән җыештырып алып киткән сөякләрне ул өзлексез суырып, таш белән төеп ваклаганын чәйни-чәйни барды. Хәзер инде ул 109
калкулыклар өстенә дә менмәде, субүләрне дә кич¬ мәде, киң үзән буйлап аккан зур елганың сөзәк яры буйлап кына атлады. Ул елганы да, бу үзәнлекне дә күрмәде. Күз алдына бүтән күренешләр килде. Аның җаны белән тәне янәшә бардылар, шулай да аларны тоташтыра торган җеп үтә дә нечкә иде инде. Беркөнне иртән ул яссы таш өстендә яткан җирен¬ нән исенә килде. Якты кояш нурлары җылыта иде. Ерактан болан бозауларының мөгрәве ишетелде. Ул элем-чалым гына кайчандыр яңгыр-кар явуын, җил бу¬ луын хәтерләде, әмма андый көннәрнең күпмегә барга¬ нын —.ике көнгәме әллә ике атнагамы сузылганын һич кенә хәтерли алмады. Озак ңына хәрәкәтсез ятты, мәрхәмәтле кояш аның бичара гәүдәсен җылытып юмарт нурларын сипте. «Көне шәп», дип уйлап алды ул. Кояшка карап, бәлки үзенең кайдалыгын да ачыклый алыр. Азапланып кына янбашына әйләнеп ятты. Анда, түбәндә, салмак кына булып киң елга агып ята. Елганың ят булуы аны гаҗәп¬ ләндерде. Ул исе китмичә генә елганың агышын күзәтте, аның моңсу калкулыклар, моңа кадәр очраганнарына караганда да тәбәнәгрәк, ямансурак шәрә калкулыклар арасыннан бормаланып-бормаланып агуын күзәтте. Ис¬ киткеч бер битарафлык белән, бернинди кызыксынусыз- нисез ул таныш булмаган елганың агышын горизонтка кадәр күзәтте, аның җемелдәп торган якты диңгезгә коюын күрде. Шулай да боларның берсе дә аны дул¬ кынландырмады. «Бик тә сәер, бу я мираж, я хыялый күренеш, я минем күземә генә күренә»,— дип уйлады ул. Җемелдәп торган диңгез уртасында якорьдб утыр¬ ган корабльне күргәч, ул моның шулай булуына тагын да ныграк инанды. Ул бер секундка гына күзен йомып, яңадан ачты. Гаҗәп, әлеге күренеш юкка чыкмады! Хәер, бер дә сәер түгел. Аның корылмаган мылтыгында патрон булмаган кебек, бу буш җир йөрәгендә дә бер¬ нинди диңгез дә, бернинди корабль дә булмаганың белә лә ул. Менә ул арт якта көрсенүгәме, ютәлләүгәме охша¬ ган ниндидер бер мышнау авазы ишетте. Бик салмак кына, соңгы чиккә җиткән хәлсезлеген көчкә җиңеп, әкрен генә икенче якка таба борылды. Якын-тирәдә бер¬ ни дә күренмәде, ул сабыр гына көтә башлады. Яңадан да мышнаган, йөткергән тавыш ишетелде,— үзеннән бер 110
егерме адым җирдә, очлаеп торган ике таш арасында бер бүре башы күренде. Моңарчы үзе күргән бүреләр¬ неке сыман колаклары тырпаеп тормый, тоныкланган күзләрен кан баскан, башы хәлсезләнеп салынып төш¬ кән. Бүре авыру иде, күрәсең: әледән-әле төчкереп-йөт- кереп торды. «Ә менә монысы күзгә күренү генә түгел»,— дип уйлады ул, төрле хыялый күренешләрдән азат булгац чын дөньяны күрергә теләп; аннары яңадан икенче ягына әйләнде. Әмма еракта һаман да шулай диңгез җемел¬ дәде, корабль дә аермачык күренде. Бәлки, чындыр бо¬ лар? Ул күзен йомды да уйларга тотынды һәм, ниһаять, эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенде. Диз елгасыннан ерагая барып, ул төньяк-көнчыгышка таба киткән һәм Коппермайн елгЬсы үзәненә килеп чыкка!/. Салмак агышлы бу киң елга Коппермайн иде. Җемелдәп яткан диңгез исә — Боз океаны иде. Әлеге корабль — Макензи елгасы койган җирдән көнчыгышка таба йөзеп кергән кит аулау судносы иде, ул Коронация култыгында якорь салган. Ул кайчандыр үз күзе белән күргән Гуд¬ зон компаниясенең картасын исенә төшерде, шуннан соң инде барысы да аермачык булып аңлашылды. Ул торып утырды да кичектергесез эшләре турында уйлый башлады. Одеялдан ертып алып аягына ураган чолгаулары инде тузып беткән, аяклары кырылып чи иткә әйләнгән иде. Соңгы одеял да расходка чыгып бет¬ те. Ул мылтыгы белән пычагын да югалтты. Эчлеге астына яшерелгән шырпысы-ние белән бүреге дә юкка чыкты. Пергаментка төреп салган шырпылар исән һәм дымланмаган иде. Ул сәгатенә карап алды. Сәгате тук¬ тамаган, унберне күрсәтә иде. Ул аны борырга онытма¬ ган, күрәсең. Ул үз акылында, күңеле бик тыныч иде. Коточкыч хәлсез булуына карамастан, ул бернинди анырту да сизмәде. Ашыйсы да килмәде. Ашау турында уйлау хәт¬ та күңелен болгата башлады, хәзергесе моментта ни эшләсә дә ул аек акыл белән эшләде. Тезенә хәтле чал¬ бар балагын ертып алды да шуның белән табаннарын бәйләп куйды. Нилектәндер ул чиләген ташлап калды¬ расы итмәгән. Корабльгә таба бара башлаганчы, су кай¬ натып эчәргә кирәк, чөнки бу юл бик авыр юл булачак. Аның хәрәкәтләре бик салмак иде. Үзе паралич сук¬ кан кеше сыман дер-дер калтыранды. Кипкән мүк җый- Ш
макчы иде дә, урыныннан кузгала алмады. Берничә мәр¬ тәбә торырга азапланып карады, ахыр чиктә дүрт аякла¬ нып үрмәләп китте. Бер мәртәбә ул авыру бүре янына бик якын килде. Җанвар теләмичә генә читкә тайпылды да, көчкә генә телен әйләндереп, авыз читләрен ялап алды Кеше аның теленең сәламәт алсу төстә булмыйча саргылт-көрән төстә икәнен искәрде. Кайнар су эчеп алгач, ул үзен, гәрчә көче тәмам бетә язган булса да, аягына басарлык, хәтта атларлык хәлдә итеп сизде. Минут саен диярлек ял итәргә туры килде. Аякларын көчкә-көчкә генә сөйрәп атлады, шун¬ дый ук көчсез адымнар белән аның артыннан бүре сөй¬ рәлеп барды. Җемелдәп торган диңгез төн караңгылыгында юк булды; бу кичне ул диңгезгә нибары дүрт мильгә якы¬ найганын аңлады. Төнлә ул һаман авыру бүренең йөткергәнен, вакыт- вакыт болан бозаулары мөгрәгәнне ишетеп ятты. Тирә- юньдә тормыш кайный, сәламәтлек ташып торган тор¬ мыш кайный, ә авыру бүре авыру кеше артыннан кал¬ мый бара да бара; кешенең үзеннән алданрак үлүенә өметләнеп бара ул. Иртәгесен күзен ачкач, кеше бүре¬ нең моңсу, ач күзләре үзенә таба карап торганын күрде. Хәлдән тайган боек эткә охшаган ерткыч койрыгын кысып, башын түбән игән дә салкын җилдә калтыранып басып тора. Кеше аңа карлыккан тавыш белән пышыл¬ дап’кына эндәшкән иде, бүре усалланып тешләрен ыр¬ жайтты. Яп-якты булып балкып, кояш чыкты, һәм юлчы һа¬ ман абына-сөртенә, егыла-мәтәлә җемелдәп торган ко¬ рабльгә таба баруында булды. Көннәр матураеп китте. Төньяк киңлекләрдәге кыска гомерле әбиләр чуагының башлануы иде бу. Атна буе шулай торуы да, бүген-ир- тәгә бетеп китүе дә ихтимал иде аның. Көннең икенче яртысында юлчы ниндидер кеше эзләренә килеп чыкты. Бу — бүтән кеше эзе иде, кеше аягы белән атлап түгел, бәлки дүрт аякланып, мүкәләп барган. Бу эзләрнең Билл эзе булуы да мөмкин, дип уйлап куйды ул, бик сүлпән генә, бер дә исе китмичә генә. Аңа барыбер иде инде. Асылда инде ул ни дә булса тоя да, дулкынлана да алмый иде. Авыртуны да тоймады ул. Ашказаны да, нервлары да әйтерсең лә йокымсырыйлар иде. Әмма тәнендәге әле сүнеп бетмә- 112
гән тормыш аны һаман алга таба куды. Үзе бик арыган булса да, тәнендәге тормышның тәмам һәлак буласы килмәде, аның һәлак буласы килмәгәнгә күрә кеше саз¬ лык җиләкләре, ташбашлар ашады, кайнаган су эчте һәм күзен дә алмыйча авыру бүрене күзәтте. Ул әлеге дүрт аякланып барган кеше эзеннән атлады һәм тиздән аның юлы ни белән тәмамланганын күрде: юеш мүк өстендә кимерелгән сөякләр ята иде, тирә- юньне бүре эзләре чуарлап бетергән. Әнә аныкы төсле болан тиресеннән тегелгән яссы янчык. Аны бүренең очлы тешләре тишкәләп бетергән. Хәлсезләнгән бармак¬ ларының мондый авырлыкны тотып торырлык көче бул- маса да, ул янчыкны җирдән күтәреп алды. Билл аны соңгы чигенәчә ташламаган икән. Ха-ха! Ул әле Билл¬ дан көләчәк! Исән дә калыр, җемелдәп торган диңгез эчендәге корабльгә янчыкны да алып барып җиткерер! Ул карга карылдаган тавышка охшаган куркыныч көлү белән хырылдап көлеп җибәрде. Моңсу тавышы белән улап авыру бүре дә аңа кушылды. Кеше шундук тынып калды. Менә шушы Билл булгач, Биллдан менә шушы чип-чиста аксыл-алсу сөякләр генә калган булгач, ничек итеп көлә алсын инде ул аннан? Юлчы алардан читкә борылды. Әйе, Билл аны таш¬ лап китте, ләкин ул Биллның алтынын да алмаячак, аның сөякләрен дә суырмаячак. Аның урынында Билл булса, ул менә суырыр иде, дип уйлады ул, юлын дәвам иттереп. Ул бәләкәй генә күл янына килеп чыкты. Балык кү¬ рергә өметләнеп, суга таба иелде дә, корт чаккандай, шундук читкә тайпылды. Суда ул үзенең шәүләсен күрде. Бу шәүлә шул дәрәҗәдә куркыныч иде ки, хәтта аның миңгерәүләнгән күңелен дә кузгатты. Күлдә өч ташбаш балыгы йөзеп йөри, әмма бу күлнең суын түгеп кенә бетерә торган түгел иде; башта аларны чиләк бе¬ лән тотмакчы булып караган иде дә, бара торгач андый уеннан да кире кайтты. Хәлсезлектәң суга,егылып ба¬ тып үлүдән курыкты. Комлы сайлыкларда күп булган бүрәнәләргә утырып йөзү уеннан да шул ук сәбәп арка¬ сында кире кайтты. Бу көнне ул корабльгә кадәр булган араны өч миль¬ гә, икенче көнне ике мильгә киметте: хәзер инде ул да Билл кебек дүрт аякланып мүкәли иде. Бишенче көн ахырына корабльгә барып җитәргә җиде миль ара кал- 113 1-
ды, ә ул инде көнгә бер миль дә үтә алмый башлады. Әбиләр чуагы әле дәвам итте, ә ул я үрмәләп барды, я һуштан язып ятты, авыру бүре исә йөткерә-төчкерә аның эзеннән сөйрәлүен дәвам итте. Кешенең тезләре, табаннары инде чиләнеп беткән иде, ул күлмәген ертып аякларын бәйләгән булса да, аның артыннан ташлар өстендә кан эзе сузылып калды. Бер мәртәбә артына әйләнеп караса, бүренең ачкакланып шушы канлы эзне ялаганын күрде һәм, әгәр дә ул бүрене үзе үтереп өлгер- мәсә, эшнең ни белән бетәчәген аермачык күз алдына китерде. Шуннан соң инде дөньядагы иң кискен көрәш башланды: үрмәләп кенә баручы авыру кеше белән аның артыннан көчкә генә сөйрәлеп килүче авыру бүре, — икесе дә ярым үле хәлдә бер-берсен сагалый- сагалый чүл аша кичәргә маташалар иде. Бүресе сәламәт бүре булса, кеше бу кадәр тарты¬ шып маташмас иде, инде үләксә хәленә килеп җиткән бу җирәнгеч хәшәрәтнең карынына эләгү ихтималын күз алдына китерү кешегә бер дә рәхәт түгел иде. Аның күңеле үк болгана башлады. Ул яңадан да саташырга тотынды, аңы томаланды, һушына килеп айныган ара¬ лары сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. Бер мәлне ул колагы төбендә үк кемнеңдер сулы¬ шын ишетеп аңына килде. Бүре сискәнеп китеп артка таба тайпылды да хәлсезлектән абынып егылды. Көлке иңе бу, әмма кеше ичмасам елмаеп та карамады. Улхәгта курыкмады да. Курку инде аның өчен үзенең көчен югалткан иде. Әмма ул бер мизгелгә айнып китте дә уйланып ятты. Корабльгә кадәр калган ара дүрт миль¬ дән дә артык түгел иде. Томанланган күзләрен уа-уа карагач ул аны аермачык күрде, җемелдәп торган диң¬ гезне ярып баручы ак җилкәнле көймәне дә күрде. Ләкин ул дүрт мильне кичү аның өчен мөмкин булма¬ ган эш иде инде. Ул моның шулай икәнен белә һәм тыныч күңел белән карый иде. Ярты гына миль дә үрмәләп бара алмаячагын белә иде ул. Ә шулай да аның яшисе килә иде. Шушы кадәр авырлыкларны ки¬ чергәннән соң үлеп китүдән дә зуррак мәгънәсезлек булырмы! Язмыш аннан артык күпне таләп итте. Хәтта үлем бугазыннан алганда да ул үлемгә буйсынмады. Ихтимал, бу шыр тилелек булгандыр, әмма үлем тырна¬ гында килеш тә ул аңа каршы көрәште. Кеше күзен йомды да бар булган тырышлыгын куеп 114
иң актыккы көчләрен җыйды. Бөтен тамырларына тара* лып бара торган күңел болгану хисенә бирешмәскә ты¬ рышты, Бу хис дулкын булып күтәрелеп аның аңын били бара иде. Вакыт-вакыт ул онытылып китеп бара башлый һәм шуннан калкып чыгарга тырышканда ихты¬ ярының соңгы тамчылары яңадан аңа булыша иде. Хәрәкәтсез хәлдә чалкан яткан килеш ул бүренең карлыккан сулышы якынайганны ишетеп ятты. Сулыш якынайганнан-якыная барды, вакыт чиксез булып су- сылды, әмма кеше һаман кыймылдамады. Менә инде әлеге сулыш аның колак төбендә үк ишетелә башлады. Менә наждак кәгазе сыман кытыршы тел аның яңагын тырнап алды. Кешенең куллары өскә күтәрелде,— һәр¬ хәлдә, ул аларны күтәрергә теләде,— бармаклары тыр- паеп бушлыкка кадалып алгандай итте. Ышаныч белән, җитез хәрәкәт итәр өчен көч кирәк, ә аның көче юк иде. Бүре никадәр генә сабыр булмасын, кешенең сабыр¬ лыгы бүренекеннән ким түгел иде. Ничек кенә булса да аңын югалтмаска тырышып, бүрене сагалый-сагалый, ул ярты көн хәрәкәтсез ятты. Бүре аны ашарга тели иде, һәм әгәр дә булдыра алса, кеше үзе бүрене ашар иде. Вакыт-вакыт ул аңын югалтты, озын-озын төшләр күр¬ де, тик өнендә дә, төшендә дә менә-менә бүренең кар¬ лыккан сулышы ишетелер дә, яңагын кытыршы тел ялап алыр дип көтте. Сулышны ул ишетә алмады, әмма кулына кытыршы тел тиюдән аңына килде. Ул сабыр итәргә булды. Менә бүренең казык тешләре аның кулын башта салмак кына, ә аннары һаман саен ныграк кысарга тотындылар; бүре, үзенең тешләрен күпме вакытлардан бирле сагалап килгән табышына батырмакчы булып, бар көченә ты¬ рышты. Тик кешегә дә бик озак көтәргә туры килде шул, ниһаять, аның тешләнеп беткән кулы бүренең танавын кысып алды. Бүре хәлсез генә каршылык күр¬ сәтеп маташкан арада, бүренең таланып тоткан кул шу¬ лай ук көч-хәл белән генә аны кыскан арада, икенче кул сузылып бүрене эләктереп алды. Биш минутлап вакыт үтүгә кеше үзенең бөтен авырлыгын бүре өстенә салды. Кулында бүрене буып үтерерлек көч калмаган- лыктан, ул аның бугазын йөзе белән китереп кысты, авызына йон тулды. Ярты сәгать чамасы үтүгә кеше үзе¬ нең тамагына ниндидер җылы нәрсә акканын тойды. 115
Шулхәтле дә авыр тоелды ул аңа, әйтерсең лә ашказа- нына эретелгән кургаш коялар иде; бөтен ихтыярын җыеп кына ул үзен түзәргә мәҗбүр итте. Аннары ул чалкан әйләнде дә йокыга китте. «Бедфорд» дигән кит аулау судносында гыйльми экспедициядән дә берничә кеше бар иде. Палубадан алар яр буенда ниндидер бер сәер җан иясе кыймылда¬ ганын күреп алдылар. Ком өстеннән көчкә генә хәрә¬ кәтләнеп, диңгезгә таба шуыша иде ул. Моның ни икә¬ нен аңлый алмыйча, галимнәр, табигать белгечләре буларак, көймәгә утырып ярга таба киттеләр. Алар күр¬ гән җан иясен кеше дип әйтерлек тә түгел иде. Берни дә ишетмичә, берни дә аңламыйча ул гигант суалчан сыман ком өстендә боргалана иде. Алга таба ул бөтен¬ ләй диярлек шуыша алмый, әмма боргалана-боргалана, тырмаша-тырмаша һаман алга таба барырга тырыша һәм сәгатенә егермеләп адым китә иде. Өч атна үткәннән соң бу кеше, кит аулаучы «Бед¬ форд» судносында койкага яткан килеш, елый-елый үзе¬ нең кем икәнен һәм ниләр кичерергә туры килгәнен сөйләде. Ул үзенең әнисе хакында, Көньяк Калифорния хакында, чәчәкләр һәм апельсиннар арасында утырган өйләре хакында ниндидер бәйләнешсез сүзләр сөйләде. Тагын берничә көннән ул, корабльнең капитаны һәм галимнәр белән бергәләп, кают-компаниядә утыра иде инде. Азыкның мул булуына куана, чит кеше авызына кереп киткән һәр кабым ризыкны борчулы караш белән озата, йөзенә тирән борчылу билгеләре чыга. Аның акы¬ лы ап-аек иде, әмма ул үзе белән бергә өстәл янында утырган кешеләргә нәфрәт белән карый. Азык-төлек җитмәс дигән курку җәфалый иде аны. Азык запаслары турында ул повардан да, юнгадан да, хәтта капитанның үзеннән дә сораштырып торды. Алар аны гел юатып тордылар, әмма ул аларның берсенә дә ышанмады һәм үз күзе белән күрер өчен сиздерми генә кладовойга да кереп чыккалады. Аннары ул күзгә күренеп тазара башлады. Көннән- көн юаная барды. Галимнәр, башларын чайкый-чайкый, төрлечә фикер йөрттеләр. Азыкны да чикләп карады¬ лар, әмма ул һаман юанаюында булды. Эшнең нидә икәнен белгәнлектән, матрослар мыек 116
астыннан гына көлеп йөрделәр. Күзәтә башлагач, галим¬ нәр дә эшнең нидә икәнлегенә төшенеп алдылар. Ир¬ тәнге аштан соң ул палубага чыга да икән, хәерче сыман матросларга кулын сузып басып тора икән. Мат¬ рос исә елмаеп аңа берәр кисәк сохари бирә. Ә бу ач- күэләнеп сохари кисәген эләктереп ала икән дә, алтын күрүгә үк күзләре тона торган карун бәндә сыман, аңа карый-карый, куенына тыгып куя икән. Мондый хәерне кызык итеп аңа башка матрослар да биргәли башла¬ ганнар. Галимнәр берни дә әйтмәделәр, аны тынычлыкта калдырдылар. Үзенә сиздермичә генә койкасын караса¬ лар, матрацы тулы сохари булып чыкты. Ә бит үз акы¬ лындагы кеше иде ул югыйсә. Алай-болай ачлык булса дип, алдан ук чарасын күреп куя — бары шул гына. Галимнәр, бу хәл үтәргә тиеш, диделәр, һәм, чыннан да, «Бедфорд» Сан-Франциско гаванена җитеп якорь сал- ганда, бу кешенең күңеле тынычланган иде инде. 8 Е-382
-V. • ЛЧ^?Л%'?Ду ■).V/*K4,*><. МЕКСИКАН I Аның элек ничек яшәгәнен берәү дә белми, ә инде Хунта 1 кешеләренең белмәвен әйтеп тә торасы юк. Ул аларның «бәләкәй генә табышмагы» иде, «бөек патрио¬ ты» иде ул аларның, һәм туып килүче Мексика револю¬ циясе хакына ул ихлас бирелеп эшли, аларның берсен¬ нән дә ким эшләми иде. Әмма моның шулай булуын тиз генә танымадылар, чөнки Хунтада аны сөймиләр иде. Беренче мәртәбә аларның шау-шулы бинасына килеп күренүе белән, шымчыдыр бу —Диасның2 ялланган агентыдыр дип шикләнделәр аннан. Кушма Штатлардагы гражданский һәм хәрби төрмәләрдә нихәтле иптәшләр утыра! Кайберләренең аяк-кулларына хәтта богаулар салынса да, богауланган килеш тә аларны чик аша чы¬ гарып стенага терәп аттылар. Беренче карашка малай тискәре тәэсир калдыра иде. Күрер күзгә ул, чыннан да, малай гына иде, күп булса унсигез яшьләрдә булыр. Ул Фелипе Ривера исемле булуын һәм революция хакына эшләргә теләвен әйтте дә, бетте-китте вәссәлам — шуннан башка ник бер сүз әйтсен. Баскан җирендә җавап көтеп торды. Иреннә¬ рендә — елмаю, күзендә нур әсәре күренмәде. Олы гәү¬ дәле, кызу канлы Паулино Вэра коелып төште. Астыр¬ тын, төксе булып күренде бу малай аңа. Кара күзләре агу чәчкәндәй тоелды. Бу күзләрдә котсыз салкын ут яна иде, бөтен дөньяга нәфрәт, ачу тулган кебек иде ‘Хунта (испанча) — комитет, иҗтимагый политик оешма. •Диас Порфириа (1830 —1915)—Мексикада озак еллар хакимлек иткән реакцион хэкүмәт башлыгы. 1911 елда халык мас¬ салары тарафыннан бәреп тешерелә. 118
лларга. Малай карашын язу машинкасына күчерде. Бу машинкада бәләкәй генә гәүдәле миссис Сэтби бик эш¬ лекле кыяфәт белән шакы-шокы килеп нидер басып утыра иде. Малайның карашы бер мизгелгә генә миссис Сэтбида тукталды, кыз да эшеннән бүленеп аптырап калгандай булды. Эшен дәвам иттерү өчен аңа баса башлаган хатын яңадан укып чыгарга туры килде. Паулино Вэра сәерсенеп Ареллано белән Рамоска сораулы караш ташлады, тегеләре, үз нәүбәтләрендә, гаҗәпләнеп Паулинога карадылар, аннары аптырашып бер-берсенә карашып алдылар. Чандыр гына бу малай алар өчен Билгесезлек иде, Билгесезлекнең дә куркы¬ нычы, дәһшәтлесс иде, акыл ирешмәслек бер табышмак иде. Бу революционерларның Диаска, ул китергән җә¬ бер-золымга булган ачы нәфрәте ахыр чиктә тик ниба¬ ры намуслы патриотларның коры нәфрәт хисе генә иде. Ә монда ниндидер башка нәрсә яшеренгән, тик алар аның ни икәнен генә белмиләр. Әмма Вэра, бик тиз кабынып китүчән һәм тәвәккәл кеше буларак, беренче булып тынлыкны бозды. — Революция хакына эшләргә теләвең бик әйбәт,— диде ул коры гына. — Курткаңны салып әнә тегендә элеп куй. Әйдә мин сиңа чиләк белән чүпрәкнең кайда икәнен күрсәтәм. Күрәсеңме безнең идән нинди пыч¬ рак. Эшеңне шушы идәнне юудан башларсың. Бүтән бүлмәләрне дә юарсың. Чүп савытларын әйбәтләп чис¬ тартырга кирәк. Аннары тәрәзәләрне карарсың. — Революция хакына инде бу? — дип сорады малай. — Әйе, революция хакына,— дип җавап бирде Пау¬ лино. Ривера революционерларның бөтенесенә дә нинди¬ дер бер ятсыну, шикләнү хисе белән күз йөртеп чыкты да курткасын сала башлады. — Яхшы,— диде ул. Шуннан бүтән бер сүз дә әйтмәде. Көн артыннан көн туа торды, Ривера эшкә йөрүендә булды — идән сайгакларын кыра-кыра себерде, юды, чистартты. Мич¬ ләрнең көлләрен түкте, күмерен алып керде, башкалар килеп эшкә утыргалаганчы ук мичләрне ягып җибәрә торган булды. — Монда кунсам ярамас микән миңа?— дип сорады ул бервакыт. 8* 119
Әһә, белдекме! Менә кайчан ачылды Диасның тыр¬ наклары! Хунта бинасында куну — аның бөтен серлә¬ рен, бөтен исемлекләрен, Мексикадагы иптәшләрнең адресларын ачыклау дигән сүз бит. Малайның бу үтене¬ чен кире кактылар һәм ул аны яңадан бервакытта да кабатламады. Иптәшләре аның кайда йоклаганын да, кайда һәм кайчан ашаганын да белмиләр иде. Берва¬ кытны Ареллано аңа берничә доллар акча тәкъдим итте. Ривера башын гына чайкады. Сүзгә Вара да кушылып, алырга үгетли башлагач: — Мин революция өчен эшлим! — дип кенә куйды. Безнең заманда революция күтәрү эше бик күп акча сарыф итүне сорый, шуңа күрә Хунта гел кысанлыкта яшәп килде. Ачыксалар ачыктылар, әмма Хунта член¬ нары уртак эш өчен көчләрен кызганмадылар; иң озын көннәр дә алар өчен җитәрлек кадәр озын тоелмый иде, шулай да вакыт-вакыт аларга берничә доллар җитмәү аркасында революция булмый калыр сыман тоела иде. Бер мәлне, ике ай рәттән инде квартира хакы түләнмә¬ гәнгә күрә йорт хуҗасы, куып чыгарам мин сезне, дип яный башлагач, әлеге дә баягы шул сәләмә киемле идән юучы Фелипе Ривера Мэй Сәтби өстәленә алтмыш дол¬ лар алтын чыгарды да салды. Аның мондый гадәте кабатлана торган булып кичте. Машинкада басылган өч йөз хат (ярдәм сорап язылган хатлар, эшче оешмала¬ рына адресланган өндәмәләр, вакыйгаларны бозып күр¬ сәткән газета мәкаләләренә җавап хатлары, Кушма Ш гатларда суд эшләрендәге законсызлыкка һәм рево¬ люционерларны эзәрлекләүгә карата протестлар) марка көтеп җибәрелмичә ята иде. Вэраның әтисеннән калган борынгы алтын сәгате дә очты. Мәй Сәтби кулындагы гади генә алтын балдак та күренмәс булды. Хәл үтә дә авыр иде. Рамос белән Ареллано аптыраганнан мыек¬ ларын бөтерергә тотындылар. Хатлар җибәрелергә тиеш, ә почта марканы бурычка бирми. Шул чагында Ривера башына эшләпәсен киде дә чыгып китте. Әйләнеп кайт¬ кач ул МэЙ Сэтбиның өстәленә икешәр центлы мең марка чыгарып салды — Диасның хәрәм алтыны түгелдер бит бу?— диде аптыраган Вэра ишешләренә. Тегеләре күтәрелеп кенә карадылар да бер сүз дә әйтмәделәр. Шулай итеп, революция хакына идән юып UQ
йөрүче Фелипе Ривера кирәк булган саен Хунта расход¬ ларына алтын-көмеш табып кайта торды. Тик барыбер иптәшләре аны ярата алмадылар. Бел¬ миләр иде алар бу малайны. Аның гадәтләре бөтенләй ят иде. Ул алар белән ачылып сөйләшмәде, чишелеп китмәде. Сөйләштерергә маташуларын гел кире кага килде, ә инде тегеләй-болай дип турыдан-туры сораш¬ тырырга тегеләрнең кыюлыклары җитмәде. — Бәлки, ул бер бөек заттыр... белмим... белмим... әйтә алмыйм!— дип, Ареллано кулларын җәеп җибәрде. — Ниндидер гайре табигыйлек бар анда,— диде Рамос. — Туң йөрәккә әйләнгән ул, — дип сүзгә кушылды Мәй Сэтби.— Яшәү шатлыгын, куана белү сәләтен суы¬ рып алганнар диярсең. Бөтен күңеле үлеп, суынып кал¬ гандай булса да, ниндидер тыелгысыз дәһшәтле көч сизелеп тора үзендә. — Сират күперен кичкәндер ул. Сират күперен кич¬ мәгән кеше мондый була алмас. Ә бит үзе малай гына әле югыйсә,— диде Паулино. Ничек кенә булмасын, алар аны ярата алмадылар. Малай бервакытта да сөйләшмәде, бервакытта да бер¬ нәрсә хакында да сорашмады, үзенең фикерләрен әйт¬ мәде. Революция турындагы сүзләр, бәхәсләр кызып киткәнче ул җансыз әйбер кебек тынын да чыгармыйча басып тора ала иде,— салкын ут булып янган күзләрен исәпләмәгәндә, билгеле. Аның күзләре кешенең йөзен тишеп керердәй итеп текәлеп карыйлар, шомландыра, хәвефләндерә иде ул күзләр. — Шпион түгел ул,— диде Вэра, Мәй Сэтбига мөрә¬ җәгать итеп.— Патриот ул, мин әйтте диярсең менә! Безнең барыбызга караганда да бирелгәнрәк патриот. Йөрәгем белән дә, акылым белән дә тоям мин моны. Шулай да үзен бөтенләй белмим. — Характеры әйбәт түгел аның, — диде Мәй Сэтби. — Әйе,— диде Вэра һәм тәненә суык йөгергәндәй калтыранып куйды. — Бүген ул миңа шундый итеп карады! Мондый күзләр ярата белмиләр, шундый куркыныч итеп карый¬ лар: юлбарыс усаллыгы бар ул күзләрдә. — Мин шуны беләм: әгәр дә мин эшебезгә хыянәт итсәм, ул мине үте¬ рәчәк. Йөрәге юк аның. Корыч кебек аяусыз, кышкы салкын кебек шәфкатьсез, мәрхәмәтсез ул. Диастан да 121
курыкмыйм мин, аның башкисәрләреннән дә курык- мыйм, әмма бу малайдан куркам. Чынлап әйтәм менә — куркам. Үлем сулышы кебек ул. Шулай дип сөйләнсә дә, нәкъ менә Вэра Риверага берәр җаваплы эш кушып карарга кирәк дигән тәкъдим кертте. Лос-Анжелос белән Түбән Калифорния ара¬ сында элемтә өзелгән иде. Үзләре өчен үзләреннән ка¬ бер казытып, өч иптәшне кабер читенә бастырып аткан¬ нар. Тагын икесе Лос-Анжелоста кулга алынганнар. Фидераль гаскәрләр командующие Хуан Альварадо сат¬ лык җан булып чыкты. Ул аларның бөтен планнарын җимерде. Түбән Калифорниядәге элекке революционер¬ лар белән дә, яңалары белән дә бәйләнеш өзелде. Ривера тиешле күрсәтмәләр алып көньякка китеп барды. Ул әйләнеп кайтканда инде элемтә урнаш¬ тырылган, Хуан Альварадо үтерелгән иде: аны күкрә¬ генә пычак кадалган килеш тапканнар. Бу аш, әлбәттә, Ривераның вәкаләтләренә керми иде, әмма аның бөтен йөргән юллары, кылган эшләре Хунтага мәгълүм иде. Аннан бернәрсә дә сораштырмадылар. Ул бернәрсә дә сөйләмәде. Иптәшләре бер-берсенә карашып алдылар да барысын да аңладылар. — Әйттемме мин сезгә,— диде Вэра.— Диас бары¬ сыннан да бигрәк шушы егеттән куркырга тиеш. Аннан котыла алмас. Яэҗүҗ-мәэҗүҗләр токымыннандыр ул. Мәй Сэтбиның Риверага, юньле малай түгелдер ул, дип шикләнеп каравына башкалар да кушылды. Ривера¬ ның сәер гадәтләре аларның бу шиген тагып да көчәйт¬ те. Шикләнмәслек тә түгел бит. Хәзер Ривераның еш кына я ирене сугып ярылган, я колагы шешкән, я яңагы күгәргән була. Әлеге дә баягы шул озаклап югалып тор¬ ган чакларында кемнәр беләндер бәйләнешеп китеп су¬ гышып йөридер ул, мөгаен. Хунта атна саен револю¬ цион листовкалар басып чыгара иде. Шуларны басу өчен Ривера әкренләп хәреф җыярга өйрәнде. Әмма кайчакларда ул хәреф җыярлык хәлдә булмый иде: я баш бармагы имгәнгән була, я буыннары яраланган, я кулы бөгелмәс хәлгә килеп салынып төшкән, авырту- сызланулары йөзенә чыккан була. — Сукбайның сукбае инде,— дип куя андый чакта Ареллано. Рамос исә: — Шулай өйрәнгән инде ул, шунсыз яши ал¬ мый,— ди. 122
— Ә менә акча каян ала икән ул? — дип сорый Вэра.— Бүген генә белдем әле, кәгазь өчен йөз кырык доллар түләгән. — Кайда йөргәнен, ниләр эшләгәнен бервакытта да әйтми бит ул,— дип куйды Мәй Сэтби. — Эзенә төшәргә кирәк, — дигән тәкъдим кертте Рамос. — Аның артыннан шымчылык итүче булырга телә¬ мәс идем мин,— диде Вэра.— Бу эшкә алынсам дөнья йөзендә исән-сау килеш күрә алмас идегез сез мине, күрсәгез дә шул күмгәндә мәетемне генә күрер идегез. Ниндидер бер комарлы уенгамы-эшкәме бирелгән ул, әнә шул эшеннән аны алла үзе дә аера алмаячак. — Дөресен генә әйткәндә, аның янында мин үземне дә сабый кебек сизәм,— диде Рамос. — Ниндидер кыргый кеч хас аңа. Кыргый бүре ул, һөҗүмгә әзерләнгән тавышлы елан сыман, агулы сколо¬ пендра сыман ул!— диде Ареллано. — Революциянең үзе ул, аның рухы, ялкыны,— диде Вэра, аның сүзен куәтләп,— Сиздермичә генә китереп сугып, аяусызлык белән үч алуның гәүдәләнеше ул. Бө¬ тен дөнья йоклаганда да уяу тора торган Газраил ул! — Аның турында уйлаганда минем елыйсыларым килә,— диде Мәй Сэтби.— Дуслары да юк аның. Ул кешеләрне күралмый. Безне ул үзенең теләкләрен тор¬ мышка ашыру юлында ярдәмчеләр итеп саный, шуңа күрә генә ияләнде ул безгә. Ялгыз ул, шундый да ял¬ гыз...— Кызның күңеле тулып, күзендә яшь бөртекләре күренде. Ривера вакытны чыннан да бик серле үткәрә иде. Аның атналар буена күзгә-башка күренмәгән чаклары булды. Бервакытны хәтта ай буе югалып торды. Әнә шулай озак-озак югалып торганнан соң кайтып керә дә, бернәрсә дә аңлатып-нитеп тормастав, Мәй Сэтбиның өстәленә алтын акчалар китереп сала, аннары тагын бөтен вакытын — атналарын, айларын Хунтага багыш¬ лый башлый. Күпмедер вакыттан соң тагың юкка чыга, Хунта бинасында я бик иртә, я бик соң гына күренә. Бервакыт Ареллано аның төн уртасында хәреф җыеп маташкан чагына туры килде; бармаклары шешкән, ире¬ не кабарып, канап чыккан иде. 123
Il Хәлиткеч сәгатьләр җитеп килә иде. Ничек кенә булмасын, революция Хунтага бәйле, ә Хунтаның хәл¬ ләре бик мөшкел иде. Акча кытлыгы үскәннэн-усте, ә аны табу торган саен авырлаша барды. Патриотлар инде соңгы тиеннәренә кадәр биреп бетерделәр, бүтән бирер чамалары калмады. Мексика¬ дан качып килгән сезонлы эшчеләр дә барлы-юклы тал¬ каннарының яртысың Хунта кирәгенә бирделәр. Әмма Хунтага ул гына җитми иде. Күп елларга сузылган авыр хезмәтнең, астыртын җимерү эшләренең нәтиҗәсе кү¬ ренер вакыт җитте инде. Революциянең язмышы үлчәү тәлинкәсенә салынды. Тагын бер талпыну, каһарман¬ нарча соңгы бер омтылыш — һәм үлчәү теле револю¬ циянең җиңүен күрсәтәчәк. Хунта үзенең Мексикасын яхшы белә. Бер кабынып китсә, революция үзен-үзе кайгыртачак. Диасның бөтен сәяси өскормасы уенчык йортлар сыман ишелеп төшәчәк. Чиктә геләр восстание күтәрергә әзер. «Дөньяның индустриаль эшчеләре» ди¬ гән оешмадан бер янки үз кул астындагы йөзләп иптәш белән чикне чыгын Түбән Калифорния өчен сугыш башларга дигән боерыкны көтеп кенә тора. Әмма аңа корал кирәк. Корал барысына да кирәк — социалист- ларгЬ да, анархистларга да, профсоюз членнарына да, Мексикадан куылганнарга да, коллыктан качкан пеон¬ нарга да, Кер-д‘ Аленның һәм Колорадоның тар-мар ителгән горнякларына да, полиция зинданнарыннан ычкынып, бер генә нәрсәне — ярсып-ярсып сугышуны гына теләгән бөтен кешеләргә — һәм, ниһаять, авантю¬ ристларга, һәртөрле бандитларга — бер сүз белән әйт¬ кәндә, җыен мөртәтләргә, хәзерге катлаулы дөньяның адәм актыкларына — барысына да корал кирәк иде. Хунта алар белән элемтәдә торды. Винтовка һәм патрон, патрон һәм винтовка дип кычкырган тавыш бөтен ил өстендә өзлексез яңгырады. Үч алу теләге белән янган шушы чуар халык төрке¬ мен чик аша үткәрергә генә кирәк: революция шундук кабынып китәчәк. Таможня да, Мексиканың төньяк портлары да кулга төшереләчәк. Диас каршы тора ал¬ маячак. Үзенең төп көчләрен боларга каршы ташларга кыймаячак ул, чөнки аңа көньякны кулда тотарга кирәк. Әмма ялкын көньякка таба да җәеләчәк. Халык баш 124
күтәрәчәк. Шәһәрләр оборонасы җимереләчәк. Штат арты штат болар кулына күчә башлаячак һәм, ниһаять, революциянең җиңүчән армиясе Диасның соңгы терәге булган Мехиконы камап алачак. Әмма акча каян алырга? Аларның корал куллана алырдай ашкын йөрәкле, үҗәт кешеләре бар. Алар ко¬ ралны сатып һәм китереп бирердәй сәүдәгәрләрне дә беләләр. Ләкин озак вакытлар буена революциягә әзер¬ ләнү Хунтаны йончытты, аның көчен бетерде. Соңгы тиеннәргә хәтле тотылып бетте, инде акча табардай бер генә чыганак та калмады, ачка интеккән соңгы патриот¬ ның соңгы көче сыгып алынды, ә бөек эшнең язмышы үлчәү көянтәсендә тирбәлүендә дәвам итте. Винтовка белән патрон кирәк! Хәерче батальоннар корал алырга тиеш. Ләкин ничек? Кайдан? Рамос үзенең конфиска¬ цияләнгән мал-мөлкәтен жәлләп уһылдады Ареллано булган байлыгын яшь чагында кадерен белмичә тузды¬ рып бетерүенә үкенде. Хунта кешеләре элекке акчала¬ рын саграк тоткан булсалар, эшләр ничегрәккә киткән булыр иде икән,— дип уйланды Мәй Сәтби. — Уйлап кына кара, Мексиканың иреге берничә мең долларга бәйле булсын инде! — диде Паулино Вэра, ачынып. Барысының да йөзенә өметсезлек билгеләре чыккан иде. Аларның соңгы өметләре акча бирергә вәгъдә иткән Хосе Амарильо иде. Ул да Чиуауада кулга алынып, үзе¬ нең конюшнясы янында агып үтерелгән. Бу турыдагы хәбәр әле килеп кенә җитте. Ривера тезләнеп идән кырып маташкан җиреннән күтәрелеп карады да кулына гцеткасын тоткан килеш тынып калды. — Биш мең белән эшне җайлап буламы?—дип со¬ рады ул. Бөтенесенең дә йөзенә гаҗәпләнү билгеләре чыкты. Вэра көчкә генә сулуын алып башын какты. Бу миз¬ гелдә ул тел әйләндереп сүз әйтә алырлык хәлдә түгел иде, әмма аның күңелендә өмет чаткылары кабынды. — Алайса винтовкаларга заказ бирегез!— диде Ри¬ вера. Аннары ул моңарчы беркайчан да булмаганча озын итеп сүзен әйтте:— Вакыт кадерле. Өч атнадан мин сезгә биш меңне алып кайтырмын. Шулай итсәм начар булмас. Җылыта төшкәч сугышырга да җиңелрәк булыр. Шуннан да артыгын эшли алмыйм. 125
Вэра күңелендә кабынган өметне басарга тырышты. Һич тә чынга охшамаган иде бу. Ул революция юлына аяк басканнан бирле әллә нихәтле татлы хыялларның, якты өметләрнең көле күккә очты. Революция хакына идәннәр юып йөрүче шушы йолкыш малайга ул үзе ышана да, шул ук вакытта ышанырга кыймый да иде. — Акылыңнан шаштыңмы әллә син?!—диде ул. — Өч атнадан,—дип җавап бирде Ривера.— Вин¬ товкаларга заказ бирә торыгыз. Ул торды, сызганган җиңнәрен төшерде дә куртка¬ сын киде. — Винтовкаларга заказлар бирегез. Миң киттем,— дип кабатлады ул. III Шау шулы ыгы-зыгы тынып, телефоннан сөйләшү¬ ләр, кычкырышу-ачуланышулар басылганнан соң Кел- линың конторасында төнге киңәшмә бара иде. Келли- ның эше башыннан ашкан; өстәвенә әле менә бу аяныч хәл дә килеп чыкты. Билл Карти белән очраштырыр өчен ул өч атна элек Нью-Йорктан Дэнни Уордны алып кайткан иде; әмма Картиның ике көн элек кулы сыйды; моны алар спорт комментаторларына ничек кенә булса да белгертмәскә тырышалар. Картины алыш¬ тырыр кеше юк Келли Көнбатыштагы бөтен җиңел үлчәүдәге боксерларга телеграммалар сукты, әмма алар¬ ның һәрберсенең тегендә яисә монда чыгыш ясау ту¬ рында контрактлары бар икән. Әле менә хәзер генә әз булса да өмет әсәре күренә башлады. — Син үзең болай куркаклардан түгел ахры,—диде Келли, Риверага игътибарсыз гына күз төшереп. Ривераның күзләре ачу һәм нәфрәт уты белән яна, әмма йөзе, бернәрсәгә дә исе китмәгәндәй, тыныч иде. — Мин Уордны җиңәм.— Аның бөтен әйткән сүзе шул булды. — Нидән чыгып әйтәсең син моны? Аның сугышка¬ нын күргәнең бармы соң синең? Ривера эндәшмәде. — Күзен йомып сыңар кулы белән дә сугып ега ул сине! Ривера иңбашларын сикертеп куйды. 126
— Әллә телеңне йоттыңмы? — дип мыгырданды кон¬ тора директоры. — Мин җиңәм аны. — Ә синең берәр вакыт берәрсе белән сугышканың бармы?— дип кызыксынды Майкл Келли. — Майкл — директорның туганы. Ул «Иеллоусто- ун»да тотализатор тота, боксерлар очрашканда бик күп акча эшли иде. Аңа җавап итеп Ривера ачулы караш кына ташлады. Секретарь, спортчы кыяфәтле яшь кенә егет, пыр¬ хылдап көлеп җибәрде. Күңелсез тынлыкны беренче булып Келли бозды: — Ярар, Робертсны беләсеңме син?—диде ул.— Мин аны чакырырга җибәрдем. Хәзер килеп җитәр ул. Утыр әйдә, көт. Кыяфәтеңә караганда, синнән рәт чыгар сыман түгел-түгелен. Тамашачыны алдауга бара алмыйм мин. Беренче рәтләрнең бәясе унбишәр доллар бит, әй¬ тергә генә ансат. Ул арада сәрхушлеге йөзенә чыккан Роберте килеп җитте. Алпан-тилпән атлап йөри торган чандыр гәү¬ дәле, озын бер кеше иде бу. Келли туп-туры үгезне мөгезеннән эләктерде: — Карагыз әле, Роберте, сез бу бәләкәй мексикан¬ ны таптым дип мактанган идегез. Картиның кулын сын¬ дырганын беләсез инде сез. Менә шушы мексикан көче¬ ге күзен дә йоммыйча Картины алмаштырам дип сөй¬ ләнгән була. Шуңа сез ңи диярсез? — Бик әйбәт, Келли,— диде Роберте ашыкмый гы¬ на.— Сугыша алачак ул. — Сез әле бәлки ул Уордны җиңәр дип тә әйтер¬ сез?— диде Келли, зәһәр телләнеп. Роберте бераз уйланып торды. — Юк, мин алай дип әйтмим. Уорд — югары класс¬ лы сугышчы, ринг короле. Шулай да ул Ривераны бик тиз генә җиңә алмаячак. Ривераны беләм мин. Нервсыз кеше ул, һәм ике кулы белән дә бертигез дәрәҗәдә яхшы сугыша. Ул сезне уңнан сугып та, сулдан сугып та ега алачак. — Алары вак мәсьәлә. Тамашачы халыкка нрый ала¬ мы ул, юкмы, менә шунысы кыйммәт. Сез инде гоме¬ регез буена боксерлар үстердегез, боксерлар өйрәтте¬ гез. Сезнең фикерегез алдында мин баш иям. Әмма тама- 127
шачының инде, акчасын түләгәч, хозурланасы да килә. Шул хозурлыкны бирә алырмы соң ул халыкка? — Бирә ала, әлбәттә; өстәвенә әле ул Уордны хәл¬ дән дә тайдырачак. Сез белмисез ул малайны, ә мин беләм. Ачышым ул минем. Нервсыз кеше ул! Иблис ул! Бу кыргый талант белән танышкач, Уорд әле таң кала¬ чак, аның белән бергә сез дә шаккатачаксыз. Уордны җиңәр дип мин тәгаен генә әйтә алмыйм, әмма ул сезгә күрмәгәнегезне күрсәтәчәк! Киләчәктә балкып яначак йолдыз ул! — Бик яхшы.— Келли үзенең секретарена мөрәҗә¬ гать итте:— Уордка шалтыратыгыз. Кулайрак берәр нәр¬ сә тапсам, чакырырмын дип, әйтеп куйган идем мин аңа. Хәзер ул ерак түгел, «Йеллоустоун»да. Халык ал¬ дында кыланчыкланып популярлык яулап йөридер.— Келли тренерга таба борылды:— Эчәсегез килмиме? Роберте бераз виски эчеп куйды да сөйләргә то¬ тынды: — Бу малайны ничек табуым турында сөйләмәдем бит әле мин сезгә. Күнегү залларында ул ике ел элек күренә башлады. Мин Прэйнны Дилэни белән очра¬ шуга әзерли идем. Прэйн бик усал кеше. Аннан мәрхә¬ мәт өмет итеп булмый. Ул үзенең партнерын шактый нык тукмады, шуннан соң мин үзе теләп аның белән эшләрдәй кеше таба алмый йөрдем. Хәлләр мөшкелгә киткән иде. Нәкъ менә шул чакны күземә аяк астында уралып йөргән шушы ач мексикан малае чалынды. Мин аны эләктереп алып кулына перчатка кигездем дә эшкә куштым. Шундый чыдам үзе, эт каешы белән бер, тик көче генә азрак. Өстәвенә бокс кагыйдәләре турында тамчы да төшенчәсе юк. ПрэЙн кәтлит ясап ташлады үзеннән. Үлле-мәлле булса да аңын югалтмыйча ике раунд чыдады үзе. Ач иде ул — бөтен хикмәт шунда. Әнисе дә танымаслык булып бөтен йөзе җимерелеп бетте. Мин аңа ярты доллар акча бирдем һәм бик шәп¬ ләп тамагын туйдырдым. Атавын гына күрсәгез иде сез аның! Ике көн буена авызына валчык та капмаган бул¬ ган икән. Бу монда яңадан эзен дә күрсәтмәс инде, дип уйлаган идем. Кая ул! Икенче көнне үк килеп җиткән, ә үзенең күгәрмәгән җире юк, исәбе — яңадан да ярты доллар эшләп алу һәм шәп итеп тамагын туйдыру икән. Ул вакытлардан бирле малай бик ныгыды. Тумыштан ук сугыш чукмары булып туган ул, үзе коточкыч чыдам! 128
Йөрәге таш аның! Боз кисәге кебек ул. Белә-белгәннән бирле мин аның тоташтан ун сүз әйткәнен ишеткәнем булмады. — Беләм мин аны, сезгә бик күп эшләде инде ул,— дип куйды секретарь. — Әйе, безнең бөтен атаклы кешеләребез аның бе¬ лән сугышып чыныктылар,— дип раслады аның сүзен Роберте. — Ул үзе дә алардан боксның төрле алымна¬ рын өйрәнде. Күбесен җиңә дә алыр иде ул. Әмма аның бокска күңеле ятмый. Минемчә, ул бервакытта да без¬ нең эшне яратмады. Миңа шулай сыман тоела. — Соңгы айларда ул төрле вак-төяк клубларда чы¬ гыш ясады,— диде Келли. — Әйе шул. Ләкин нәрсә мәҗбүр иткәндер аны моңа. Әллә инде күңеле кузгалдымы? Шул вакыт эчен¬ дә ул күп кешеләрне җиңде. Дөресрәге, аңа акча кирәк булырга тиеш; акчаны аз эшләмәде ул, хәер, өс-башына караганда, алай дип әйтеп тә булмый. Сәер кеше! Аның нишләгәнен, вакытын кайда үткәргәнен берәү дә белми. Хәтта эше булган чагында да эшен бетерүгә үк юкка чыга. Вакыт-вакыт атналар буена күренми. Бернинди киңәшкә колак салмый. Аңа менеджер 1 булган кеше капиталны туплаячак, билгеле; тик аның белән килешеп буламыни. Договор төзегәч ул бөтен сумманы дәгъва кылачак, менә күрерсез. Шул вакытны Дэнни Уорд килеп җитте. Бик тә тан¬ таналы итеп, купшы итеп килеп керде ул. Үзенең ме¬ неджеры һәм тренеры белән бергә шундый балкып-ел- маеп килеп керде, гүяки ул — бөтен изгелекнең, киң күңеллелекнең җанлы бер гәүдәләнеше иде. Сәламләү¬ ләр, шаяртулар, үткен сүзләрне ул уңга да, сулга да мул өләште, һәркемгә елмаеп карады. Дөрес, эчкерсез ук булмаса да, аның гадәте шундый иде. Уорд гаҗәеп артист иде һәм уңышка ирешүдә якты чыраилылыкны иң яхшы чара дип саный иде. Асылда бу бик сак, бик салкын канлы боксер һәм бизнесмен иде. Калганнары исә битлек кенә. Аны белгән яисә аның белән эш иткән кешеләр акча мәсьәләсенә килгәндә Уорд бик мут дип исәпләмиләр. Бөтен эшләрендә үзе катнаша, менеджеры аның пешка урынына гына йөри, дип әйтәләр иде. 1 Менеджер — капиталистик илләрдә профессиональ спорт¬ чыларның күнегүләрен һәм көрәшләрен оештыручы эшкуар. 129
Ривера исә бөтенләй башка кеше иде. Аның тамыр¬ ларында испан каныннан тыш әле индеецлар каны да ага иде; ул бер почмакка кереп поскан да селкенми дә утыра, тик кара күзләре генә берсенең йөзеннән икен¬ чесенә күчеп һәммәсен дә күреп торалар. — Шушымыни ул!— диде Дэнни, үзенең булачак дошманына сынаулы караш ташлап. — Хәерле көн, картлач! Ривераның күзләре ачу белән яна иде, ул Дэнниның сәламенә җавап та кайтармады. Гринголарны күралмый иде ул, монысына исә нәфрәте чиксез-чамасыз иде. — Менә сиңа мә!— диде Дэнни, менеджерына боры¬ лып.— Телсез-чукрак белән сугыштырырга уйламыйсыз¬ дыр бит сез мине?— Көлү тавышлары тынгач, ул тагын бер мәртәбә шаяртып алды:— Иң яхшы дигәнегез шушы булса, Лос-Анжелос тәмам корыган икән! Кайсы бала¬ лар бакчасыннан эзләп таптыгыз үзен? — Шәп егет ул, чынлап менә, Дэнни! — диде Ро¬ берте, татулык урнаштырырга тырышып,— Аннары, син уйлаганча ук ансат кына җиңеп тә булмый әле аны. — Җитмәсә тагын билетларның яртысы инде саты¬ лып беткән,— диде Келли, мескен тавыш белән.— Риза¬ лашырга туры килер сиңа, Дэнни. Шуннан да яхшыра¬ гын эзләп таба алмадык без сиңа. Дэнни тагын бер тапкыр Риверага кимсетүле караш ташлады да авыр сулап куйды. — Ипләбрәк маташырга туры килер инде үзе белән. Югыйсә баштук җанын алып куюың бар. Роберте пырхылдап көлеп җибәрде. — Әйдә, бик кычкырма,— дип тыя төште менеджеры Дэннины.— Таныш булмаган дошман белән хур булуың да бик тиз. — Ярар, ярар, истә тотармын,— диде Дэнни, ел¬ маеп.— Халыкның күңелен күрер өчен мин башта аның белән ипләп кенә маташырмын. Унбиш раундка син ни¬ чек карыйсың, Келли? Аннары нокаутка түндерергә! — Нигә, ярый!—дип җавап бирде тегесе. Тик юри маташканыңны халык кына сизмәсен. — Алайса эшкә күчик.— Күңеленнән ниләрдер исәп¬ ләп, Дэнни эндәшмичә торды.— Әлбәттә, Карти белән сугышкандагы сыман, барлык керемнең алтмыш биш проценты булырга тиеш. Әмма бүлешүен башкача бүле¬ шәбез. Сиксән проценты мине канәгатьләндерәчәк, 130
Ярыймы шулай? — дип, ул менеджерына мөрәҗәгать итте. Тегесе ризалык белдереп баш какты. — Аңладыңмы?—дип сорады Келли Риверадан. Ривера башын чайкап куйды. — Алайса тыңла,— диде Келли,— Бөтен сумма бө¬ тен керемнең алтмыш биш процентын тәшкил итә. Син башлап сугышучы, сине берәү дә белми. Дэнни белән сез болай бүлешәсез: сиксән проценты — аңа, егерме¬ се — сиңа. Моннан да гаделрәк була алмый. Дөрес бит, Роберте? — Дөрес, дөрес, Ривера,—дип раслады Роберте.— Синең бит әле исемең танылмаган. — Керемнең алтмыш биш проценты күпме була ул? — дип сорады Ривера. — Бәлки биш мең булыр, ә бәлки сигез,— дип аңла¬ тырга ашыкты Дэнни.— Шул чама булырга тиеш. Синең өлешкә бер меңнән бер мең алты йөз долларга кадәр туры киләчәк. Минем кебек даны чыккан боксер тукма¬ ган өчен әз акча булмый ул сиңа. Ничек карыйсың син шуңа? Шунда Ривера аларны тәмам аптырашта калдырды: — Акчаның бөтенесе дә җиңүчегә була,— диде ул, кырт кисеп. Бүлмәдә үле тынлык урнашты. — Менә сиңа мә! — диде, ниһаять, Уордның менед¬ жеры. Дэнни башын чайкап' куйды. — Мин инде күпне күргән кеше,— диде ул,— Судья¬ га яисә монда булган башка берәр кешегә бернинди шигем юк. Хәрәмләшүләр, һәртөрле алдалаулар турында әйтмим дә, кайчагында алай да булгалый. Мин бер генә сүз әйтә алам: бу миңа бармый. Мин җиңүгә тулы ыша¬ ныч белән уйныйм. Ә кем белә, бәлки, мин кулымны сындырырмын? Я булмаса мине берәрсе эчертеп агу¬ лар?— Ул тәкәббер генә башын чөеп җибәрде.— Җиңү¬ чеме мин, әллә җиңелгән кешеме — барыбер сиксән процентын алачакмын! Сез нинди фикердә, мексикан? Ривера башын гына чайкады. Дэнни кызып китте һәм инде башкача сөйләшә баш¬ лады: — Ярар, мексикан эте! Менә хәзер инде минем ба¬ шыңны сугып ярасым килә башлады. Ш
Робертс әкрен генә торды да аларның икесенең ара¬ сына кереп басты. — Җиңүче тулысы белән ала,— дип кабатлады Ри¬ вера, төксе тавыш белән. — Нигә син һаман шул бер сүзне тукыйсың?— дип сорады Дэнни. — Мин сезне җиңәчәкмен. Дэнни пальтосын сала башлады. Менеджеры моның хәйлә генә икәнен белә иде. Пальтоның ни өчендер салынасы килмәде, һәм Дэнни, мәрхәмәте килеп, янын- дагыларга үзен тынычландырырга рөхсәт итте. Барысы да аның яклы иде. Ривера япа-ялгызы бер читтә калды. — Тыңла әле, тинтәк! Кем соң син? Беркем дә түгел ич! — дип такылдарга тотынды Келли.— Без синең соң¬ гы вакытта берничә җирле боксерны җиңгәнеңне белә¬ без — шуның белән вәссәлам. Дэнни исә — иң югары класслы сугышчы. Киләсе чыгышында ул инде чемпион исемен дәгъвалап сугышачак. Ә сине халык белми дә. Лос-Анжелостан читтә синең турыда гомумән ишеткән кеше дә юк. — Ишетерләр әле, менә шушы очрашудан соң ише¬ терләр,— диде Ривера, җилкәләрен җыерып. — Әллә син чыннан да мине җиңә алырмын дип уйлыйсыңмы?— дип кычкырып җибәрде Дэнни, гарьлә¬ нүенә түзә алмыйча. Ривера баш кагып куйды. — Уйлап кына карз^ синең өчен нинди реклама бу¬ лачак бу! — дип үгетләргә кереште Келли. — Миңа акча кирәк,—диде Ривера. — Минем белән мең ел сугышсаң да җиңә алмаячак син мине,— дип кычкырды Дэнни, кыэганнан-кыза барып. — Алай булгач нишләп риза булмыйсың?— диде Ри¬ вера— Акча кулыгызга үзе керәм дип торганда нишләп баш тартасыз? — Яхшы, мин риза!—дип кычкырды кинәт кенә Дэнни. — Рингта мин синең измәңне изәчәкмен! Тап¬ кансың шаяртыр кеше! Шартларны языгыз, Келли. Бө¬ тен акча җиңүчегә була. Бу турыда газеталарда да языл¬ сын. Эшнең шәхси алыш-бирештә икәнен дә әйтегез. Җиде бабасын танытыйм әле мин бу селәгәйнең! Келлиның секретаре инде яза ук башлаган иде, Дэн¬ ни аны кинәт кенә туктатты, 132 ,
— Тукта!— диде ул аңа, ә үзе Риверага таба бо¬ рылды,— Кайчан үлчәнәбез? — Чыгар алдыннан. — Шулай булмыйни, оятсыз малай! Бөтен керем җиңүчегә буласы булгач, үлчәнүен иртә белән сәгать унда үлчәнәбез. — Унда үлчәнсәк, бөтен керем җиңүчегә буламы? — дип кабатлап сорады Ривера. Дэнни раслап баш какты. Мәсьәлә хәл ителде. Ринг¬ ка ул чынлап торып сугышырга чыгачак. — Үлчәнергә шушында, сәгать унда,— дип әйтеп торды Ривера. Секретарь каләмен шыгырдатып язарга тотынды. — Биш кадакка артыграк була дигән сүз бу,— дип, ризасызлык белдерде Роберте, Риверага карап.— Ул хәтле үк юл куярга кирәк түгел иде. Болай булгач, от¬ тырдың инде син. Дэнни үгез кебек көчле булачак. Ахмак син! Ул һичшиксез җиңәчәк сине. Болай булгач, җиңүгә бәләкәй генә дә өметең калмады синең. Җавап бирәсе урында Ривера аңа нәфрәтле караш кына ташлады. Бөтенесеннән дә өстенрәк күргән бу грингога да җирәнеп карый иде ул бу моменгта. IV Ривераның рингка килеп керүен берәү дә искәрмәде диярлек. Аны сәламләү билгесе булып берничә урында аерым-аерым гына кул чапкан тавышлар ишетелде. Ха¬ лыкның аңа бернинди өмете, ышанычы юк иде. Бөек Дэннига җәфаларга бирелгән бәти генә иде ул. Халык¬ ның болай да ачуы чыккан. Халык Дэнни Уорд һәм Билл Карти белән ике арада тәэсирле сугыш булуын көткән иде, менә хәзер инде рингка яңа аяк баскан шушы бәләкәч белән хушланырга сиеш булып чыкты. Халыкның Ривераны хупламавы шунда да чагылды: Дэнни яклы булып бер кешегә каршы икешәр, хәтта өчәр кеше бәхәсләштеләр. Кем исеменә акча куелса, халыкның күңеле дә шул яклы була биг инде. Яшь мексикан үз почмагына килде дә көтеп утыра башлады. Вакыт бик әкрен үтте. Дэнни үзен озак көт¬ терде. Бу аның гадәттәге алымы иде, шушылай көтте¬ реп ул өйрәнчек боксерларның җанына тия иде. Яшь сугышчы, таш бәгырьле публика күзәтүе астында шушы¬ 9 Е-ж 133
лай утыра торгач, шомлы уйларга бирелеп китеп, күңел тынычлыгын югалта башлый. Әмма бу юлы сыналган чара үзен акламады. Роберте хаклы булып чыкты: Риве¬ ра курку-шомлану дигәнне белми иде. Мондагыларның барысына караганда да нечкә күңеллерәк, кызу канлы¬ рак, әсәрләнүчәнрәк булса да, курку хисе аның өчен ят нәрсә иде. Барыбер җиңеләчәк дип, алдан ук юрап кую¬ ларына да исе китмәде Ривераның. Аның секундантла¬ ры — әтрәк-әләм гринголар, кайчандыр бокс белән шө¬ гыльләнеп тә берни майтара алмагач бу эшне ташларга мәҗбүр булган талантсыз, булдыксыз бәндәләр иде. Үзләренең ягы җиңелүгә дучар булачагына аларның да иманы камил иде. — Кара аны, авызыңны ачып торма! — дип кисәтте Спайдер Хагэрти. Спайдер баш секундант иде.— Егыл¬ маска тырыш, сугыш мөмкин кадәр озаккарак сузылсын. Келли шундый инструкция бирде. Шулай булмаган су¬ рәттә, ялган уен оештырганнар дип, бөтен Лос-Анжело- сыңа шаулаячаклар. Болар рух күтәрерлек нәрсәләр түгел иде, әлбәттә. Әмма Ривера берни дә сизмәде. Боксны аның җене сөй¬ ми иде. Җирәнгеч гринголарның җирәнгеч уены иде бу. Ачтан үлмәс өчен генә, гимнастик күнегүләр сыйфа¬ тында гына шөгыльләнә башлады бит ул аның белән. Ә үзе ул әйтерсең лә бокс өчен генә яратылган иде. Хунтага килгәнче Ривера акчага сугышмады, әмма тора- бара ул моның җиңел генә акча табу юлы икәнлегенә ышанды. Әзмени дөньяда үзе теләмәгән эштә уңыш ка¬ занган адәм балалары, Ривера да шулай булды. Тик үзе ул артык баш ватып тормады. Ривера шуны белә иде — ул җиңәргә тиеш. Башка бернинди чара да юк. Риверага нәрсә көч биргәне залны тутырып утыру¬ чыларның берсенең дә башына килми иде, әлбәттә. Дэнни Уорд акча өчен сугышты, шушы акчага сатып алына торган җиңел тормыш өчен сугышты. Ә Ривера нәрсә хакына сугыша? Бу сорауның җавабы аның миен¬ дә кайнады. Ул үзенең хәйләкәр дошманын көтеп ринг почмагында утырган арада аның зур итеп ачылган күз¬ ләре алдыннан өндәге сыман ап-ачык булып хәйран калырлык куркыныч күренешләр үтеп торды. Ул Рио-Бланкодагы гидростанциянең ак стеналарын күрде. Ачлыктан йончыган алты мең эшчене күрде. Ун цент хакына смена буена олылар рәтендә эшли торган 134
җиде-сигез яшьлек балаларны күрде. Тере мәетләр хә¬ ленә калган буяучы-эшчеләрнең үлек төсле ак йөзләрен күрде. Әтисенең буяу цехларын «үзләрен-үзләре үтерү¬ челәр камерасы» дип атаганы әле дә исендә — бер ел шунда эшләү үлемгә тиң иде. Ул үзләренең кечкенә генә ишек алларын һәм әнисен күрде. Әнисе, гомер буе шул фәкыйрь хуҗалыкта муеннан эшкә баткан булса да, улын иркәләргә дә, сөяргә дә вакыт таба иде. Озын мы¬ еклы, киң җилкәле, гайрәтле әтисен күрде ул, әтисе бик яхшы күңелле кеше иде, аның юмарт йөрәгенең җылысы әнисенә дә, ишек алдында уйнап йөргән нәни малаена да җитә иде. Ул чакта аның исеме Фелипе Ривера түгел, Фернандес иде: ул әти-әнисе фамилиясен йөртте. Аның исеме Хуан иде. Соңыннан ул исемен дә, фамилиясен дә алмаштырды. Фернандес дигән фамилия полицей¬ скийларда да, жандармнарда да ачы нәфрәт уята иде. Олы гәүдәле, киң күңелле Хоакин Фернандес! Риве- раның күз алдына килә торган күренешләрдә шактый урын биләде ул. Сабый чакта әле бернәрсә дә аңламаган икән, әмма хәзер, артына борылып карагач, егет күп нәрсәне аңлады. Әйтерсең лә ул әтисен яңадан бәләкәй генә типографиядә хәреф кассасы янында күрә, әйтер¬ сең лә ул язу өстәле янында яңадан да шул тигезсез озын юлларга бетмәс-төкәнмәс сүзләрне яза. Серле төн караңгылыгында эшчеләрнең әтисе янында җыелышып озак-озаклап әңгәмә коруларын, ә үзенең бәләкәй поч¬ магында йоклый алмый ятканнарын ул өр-яңадан кичер¬ гәндәй булды. Каяндыр ерактан килгәндәй булып аңа Хагэрти та¬ вышы ишетелде: — Кара аны, тиз генә егыласы түгел! Инструкция шундый. Акчасын аласың икән, тукмалырга да тиешсең! Ун минут үтеп китте, ә Ривера һаман үз почмагында утыра бирде. Дэнни һаман күренмәде; ул үзенең әлеге алымын кулланып, дошманын мөмкин кадәр ныграк йончытырга тели иде, күрәсең. Ривераның күңел күзе алдыннан яңа күренешләр үтә башлады. Забастовка, дөресрәге — локаут; Рио-Бланко эшчеләре үзләренең Пуэблода баш күтәргән туганна¬ рына булышалар иде. Ачлык, тауларга менеп җиләк җыеп йөрүләр, ашарга яраклы үлән тамырлары эзләп интегүләр — алар барысы да шундый нәрсәләр белән генә тукланганлыктан ашказаны авыртудан җәфа чигә- 9» 135
ләр иде. Ә аннары әлеге коточкыч вакыйгалар: Компа¬ ния кибете алдындагы бушлык; меңләгән ач эшчеләр; генерал Росальо Мартинес һәм Порфирио Диас сол¬ датлары; һәм үлем уты ургылдыра торган мылтыклар... Алар бервакытта да тынмас кебек тоелды, эшчеләрнең гөнаһлары мәңге шулай үз каннары белән юылыр сы¬ ман тоелды! Ә ул төн! Мәетләрне Вера-Круска, акула¬ лар авызына, йөге-йөге белән илтеп аттылар! Хәзер ул яңадан әтисе белән әнисен эзләп шушы мәет өемнәре арасында мүкәләп йөри, менә ул аларны гарипләндереп бетерелгән, ботарлап ташланган хәлдә таба. Бигрәк тә аның әнисе хәтерендә: гәүдәсе бүтән гәүдәләр астында калып, башы гына күренеп тора иде аның. Ул арада яңа¬ дан Порфирио Диас солдатларының мылтыклары шарт- шорт килә башлады, малай эләктермәгәйләре дип кача- поса китеп барды. Ривераның колагына диңгез ша5'лагандагы сыман та¬ выш ишетелде, һәм ул үзәк юл буйлап тренерлары, секундантлары белән бергә Дэнни Уордның кереп килүен күрде. Халык үзенең каһарманын, үзенең җиңү яулаячак кешесен шашып-ду килеп сәламли иде. һәр¬ кемнең телендә аның исеме генә. Барысы да аның яклы иде. Дэнни җайлы гына итеп аркан астыннан иелеп рингка килеп кергәч, хәтта Ривераның секундантлары¬ ның-да күңеле күтәрелеп китте. Дэнни кояштай балкып елмая иде, ул елмайганда аның йөзендәге һәр сызыгы — күз кырыйларына, күз караларына кадәр елмая иде. Мондый ягымлы боксерның дөньяда булганы юктыр. Кәефе әйбәт кеше менә нинди була ул, дип күргәзмәгә куярга була үзен. Аның белмәгән кешесе юк. Үзе бер¬ туктаусыз шаяртты-көлде, дусларына рингтан сәламнәр җибәрде. Ераграк утырып, үзләренең соклануларын аңа ирештерә алмаган тамашачылар: «О, о, Дэнни!» — дип кычкырдылар. Котырынып кул чабулар дүрт-биш минут буена дәвам итте. Риверага берәү дә күз дә төшермәде. Әйтерсең ул монда юк иде. Спайдер Хагэртиның шешенгән йөзе аңа таба иелде. — Баштан ук бирешәсе түгел,— дип кисәтте Спай¬ дер.— Инструкцияне исеңдә тот. Ахырга кадәр чыдарга тырыш, язарга уйлама. Егыла калсаң, безгә сине чишенү бүлмәсенә кергәч тукмарга кушылды. Аңлашылдымы? Сугышасы булгач сугышасы — бетте китте! 136
Залда кул чаба башладылар: Дэнни көндәшенә таба килә иде. Ул иелеп ике кулы белән аның уң кулын эләк¬ тереп алды да чын күңелдән ныгытып кысты. Дэнниның елмайган йөзе Ривераның йөзенә якын ук килде: халык аның чып-чын спортчыларча кылануын күреп тагын үкереп җибәрде, көндәше белән үз туганы белән очраш¬ кандай очрашты, янәсе. Дэнниның ирене кыймылдап куйды, ә публика үзе ишетмәгән сүзләрне аның дус¬ ларча сәламләве дип уйлап, яңадан шатлыгыннан үке¬ рергә тотынды. Пышылдап әйтелгән сүзләрне Ривера үзе генә ишетте. — Әй, син, мексикан күсесе, хәзер җаныңны алам! — дип чыжылдады Дэнни, елмаюында дәвам итеп. Ривера кыймылдап та карамады. Урыныннан тор¬ мады. Аның бөтен нәфрәте күз карашында чагылды. — Тор урыныңнан, эт баласы! — дип кычкырды кем¬ дер залдан. Үзен спортчыларча тотмавы өчен Ривераны гаепләп халык сызгыра башлады, әмма егет кыймылдап та кара¬ мады. Кире килгәндә Дэннига яңадан алкышлар яудыр¬ дылар. Дэнни өстен чишенеп ташлагач, зал шашынып ух-ах килергә тотынды. Аның сәламәтлек һәм көч ташып тор¬ ган гәүдәсе искиткеч матур иде, тиресе хатын-кызлар¬ ныкы сыман ак, шома. Сылулыкның, мускуллар тыгыз¬ лыгының, гайрәтлелекнең җанлы гәүдәләнеше иде ул. Моның шулай икәнлеген нихәтле сугышларда раслаган бит инде ул! Бөтен спорт журналлары аның фоторәсем¬ нәре белән тулы бит. Спайдер Хагэрти Риверага свитерын салырга булыш¬ канда зал ыңгырашып куйгандай булды. Тәненең кара- кучкылланып торуы аның гәүдәсен тагын да ябыграк итеп күрсәтә иде. Мускуллары бар аның барлыкка, әмма көндәшенекенә караганда шактый кайтыш. Тик шунысы бар, халык аның күкрәк читлегенең киңлеген күреп бетерә алмады. Мускулларының һәр күзәнәге гаҗәеп дәрәҗәдә уяу һәм сак икәнлеген дә, егетнең гомумән ару-талуны белмәвен дә, гәүдәсен менә дигән сугышчан механизмга әверелдерә торган үтә сизгер нерв системасына ия булуын да халык тоя алмады, әлбәттә. Халык әле малайларга гына хас гәүдәле унсигез яшьлек кара-тут тәнле егетне генә күрде. Дэнни — менә аны әйтсәң дә була! Ул инде егерме дүрт яшендә, шуңа 137
күрә аның гәүдәсе дә тәмам ныгып җиткән ирләр гәү¬ дәсе. Судьяның соңгы күрсәтмәләрен тыңлый-тыңлый икесе бергә ринг уртасына чыгып баскач, бу аерма аеруча күзгә ташланды. Ривера репортерлар артында ук утырган Робертсны күреп алды. Ул гадәттәгегә караганда исерегрәк иде һәм шунлыктан сүзен дә гадәттәгегә караганда сузыбрак сөйли иде. — Курыкма, Ривера. Үтерми ул сине, шуны исеңдә тот. Беренче кысрыклаудан куркып торасы юк. Каршы тор, аннары клинчка бар. Ул сине бөтенләй үк имгәтеп ташламас. Күнегү залында дип хис ит син үзеңне,— диде Роберте. Ривера аның сүзен ишетмәмешкә салышты. — Менә бит ул нинди төнтек шайтан! Эт баласын тукмап бүре итәм димә,— дип мыгырданды Роберте, күршесенә таба борылып. Әмма хәзер инде Ривераның күз карашында гадәт¬ тәге нәфрәт ялкыны күренми иде. Бетмәс-төкәнмәс рәт¬ ләр булып тезелеп киткән мылтыклар күзен чагылдыра иде аның. Бер долларлык билет алып залда утырган кешеләрнең һәрберсе аңа мылтык булып күренде. Ул үзенең күз алдында кояш көйдергән, уңышсыз Мексика чиген күрде; шул чик буйлап коралга сусаган сәләмә киемле халык төркемнәре бара иде. Аягына торып баскач та ул үз почмагында килеш кәгеп торды. Аның секундантлары инде аркан астын¬ нан иелеп чыгып та киттеләр, үзләре белән брезент урындыкны да алдылар. Дэнни, күзләрен Риверага тө¬ бәп, рингның каршы ягында басып торды. Гонг чыңы ишетелүгә, көрәш башланып китте. Тамашачы халык, куанычыннан нишләргә белмичә, үкерергә үк тотынды. Аның әле бервакытта да мондый тәэсирле көрәш күр¬ гәне юк иде. Газеталарда, шәхси исәп-хисаплар... дип бик дөрес язганнар икән. Үзен дошманыннан аерып торган араның дүрттән өч өлешен Дэнни бер сикерүдә үтте, мексикан малаен тереләй йогарга әзер икәнлеге аның йөзеннән ук күренеп тора иде. Ул өермәдәй ябы¬ рылып килеп, Риверага күз ачарга да ирек бирмичә, аны уңлы-суллы бәргәләргә, йодрыклары белән берөз¬ лексез аңа кундыргаларга тотынды. Ривера бетте, бө¬ тенләй юкка чыкты. Теләсә кайсы почмактан, теләсә нинди торыштан саллы итеп, үткәреп сугарга өйрәнгән 133
оста сугышчының һөҗүме астында ул югалып калды. Менә Дэнни аны, кысрыклый-кысрыклый, арканга ките¬ реп терәде; судья сугышчыларны аерып җибәрергә мәҗ¬ бүр булды, әмма шундук Ривера яңадан аркан өстенә килеп төште. Моны берәү дә кара-каршы торып сугышу димәс иде. Көчленең көчсезне тукмавы иде бу. Бокс ярышла¬ рын карап чыныкмаган тамашачы беренче минутта ук хәлдән тайган булыр иде. Дэнни, һичшиксез, үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтте, менә дигән итеп күр¬ сәтте ул аны. Үзенең фаворитын чиксез яклаган һәм ярышның ни белән бетәчәгенә бернинди шик тотмаган халык хәтта мексиканның әле аяк өстендә басып то¬ руын да искәрмәде. Ривера турында ул бөтенләй оныт¬ ты. Дэнниның рәхимсез кысрыклавы аны халыкка кү¬ ренмәс итте. Бер минут үтте, ике минут үтте. Сугышу¬ чылар аерылышып киткәндә халык мексиканга күз төшереп алды. Аның ирене сугып ярылган, борыныннан кан ага иде. Ул борылып клинчка кергәндә аның арка¬ сында аермачык булып кан эзләре күренде. Ә менә аның күкрәгенең бер дә дулкынланмаганын, күзләренең гадәттәгечә салкын ут булып янганын халык искәрмәде. Кемнәр белән генә сугышырга туры килмәде аңарга: алар арасында дөнья чемпионы исемен дәгъваларга әзерләнүчеләр дә байтак иде. Аларның һөҗүме рәхим¬ сез, сугулары берәгәйле була иде. Бер очрашуга ярты доллар яисә атнасына унбиш доллар исәбеннән хак алып, ул әнә шундыйлар белән күп сугышты, аларның сугу-бәрүләренә түзәргә өйрәнде. Шактый авыр мәктәп иде бу, ләкин ул аның өчен бик тә файдалы булды. Шул чак һич көтмәгәндә шаккатыргыч хәл булды. Сугу-бәрүләр ташкыны кииәг кенә тынып калды. Ривера ринг уртасында берүзе басып тора иде. Дэнни, дәһ¬ шәтле Дэнни чалкан ята! Ул айкалып-чайкалып та тор¬ мады, иелеп-таянып та кала алмады, кинәт кенә гөрсел¬ дәп ауды. Ривера сул куллап аңа шундый итеп китереп кундырды, ул шундук аңын җуеп барып та төште. Судья Ривераны төртеп җибәрде дә аяктан егылган гладиатор өстендә торып секундларны санарга кереште. Акрынлап аңына килә башлагач, Дэнниның гәүдәсе калтыранырга тотынды. Бокс ярышларына йөрүчеләр гадәттә уңышлы нокаутны бик каты кычкырышып кар¬ шы алалар. Әмма бу юлы алар дәшмәделәр. Бигрәк 139
көтелмәгәндә килеп чыкты шул. Киеренке тынлыкта зал судьяның секундлар санаганын тыңлады. Кинәт бу тын¬ лыкны Робертсның тантаналы тавышы ярып үтте: — Әйттем бит мин сезгә ул ике кулы белән дә әйбәт кундыра дип! Бишенче секунд киткәндә Данни йөзтүбән әйләнде; судья җидене санаганда сыңар тезенә тезләнеп ял итә иде; шулай ял итеп ятарга да, унга җиткәнче, тугыз дию белән ук, торырга иде аның исәбе. Ун дигәндә Дзн- ниның тезе һаман да идәнгә тигән булса, аны җиңел¬ гәнгә санап, уенны туктатырга тиешләр. Тезе идәннән аерылган моментта ул «аягында» исәпләнә; бу вакытта инде Рйвера аны яңадан да бәреп ега ала. Ривераның үзен куркыныч астына куясы килми иде, Дэнниның тезе идәннән аерыласы секундта сугарга дип әзерләнде. Ул дошманының икенче ягына чыкты, әмма судья алар арасына килеп керде. Ривера аның секундларны артык озакка сузып санаганын белеп торды. Бөтен гринголар, хәтта судья да аңа каршы иде. Тугыз санын әйтүгә судья кинәт кенә Ривераны этеп җибәрде. Бу дөрес түгел иде, аның каравы Дэнни торып өлгерде, аның йөзенә яңадан елмаю җәелде. Урталайга диярлек бөгелеп, йөзенә һәм корсагына суктырмаска тырышып, ул бик җайлы гына итеп клинчка керде. Ка¬ гыйдә буенча судья аны туктатырга тиеш иде, әмма ул алай итмәде, һәм Дэнни дошманына килеп сарылдьң шулай итеп, ул вакыт үткәрде, хәл җыйды. Раундның соңгы минуты бетеп килә иде. Шуңа хәтле түзә алса, ул бер минут буена ял итәчәк. Хәле бик мөшкел булуга карамастан, ул түзде, ә аның йөзе һаман да шул ясалма елмаю белән елмая иде. — Үзе һаман елмая бит!— дип кычкырды кемдер, һәм халык җиңел сулап көлеп җибәрде. Секундантлары, хәл кертергә тырышып, мәш килеп Дэнни тирәсендә кайнаштылар. — Бер дә аңлый торган түгел бу мексиканның су¬ гуын,— дип пышылдады Дэнни тренерына. Икенче, өченче раундлар сүлпән генә үтте. Вакытны отар өчен һәм беренче раундтагы әлеге һөҗүмнән ай¬ ныр өчен рингның тәҗрибәле короле Дэнни, хәйләкәр маневрлар ясап, алдаштырып-йолдаштырып кына йөри башлады. Дүртенче раундта инде ул тәмам хәл җыеп өлгергән иде. Каушап калып кәефе киткән булса да, НО
гәүдәсенең һәм рухының көчлелеге аркасында аңына килә алды ул. Дөрес, шашынып дошманы өстенә таш¬ лану тактикасын инде яңадан кулланмады. Мексикан искиткеч зур каршылык күрсәтте. Инде хәзер Дэнни үзенең бар булган тәҗрибәсен ходка җибәрде. Хәлит¬ кеч һөҗүм ясый алмаганга күрә, бу бөек оста, шомарган, хәйләкәр сугышчы эзлекле рәвештә дошманын арытып хәлдән тайдыруга кереште. Ривераның һәр сугуына ул өч тапкыр сугып җавап кайтарды, әмма моның белән Дэнни, Ривераны нокаутка якынайтудан бигрәк, аннан үч кенә ала иде. Ике кулы белән дә бер үк дәрәҗәдә берәгәйле итеп кундыра белгән бу малайга Дәнни хәзер инде беркадәр хөрмәт беләнрәк карый башлады. Шул ук вакытта ул аннан шүрли дә иде. Сакланганда Ривера һөҗүмгә каршы сул кул белән һөҗүм итү алымы кулланып, дошманын тәмам апты¬ рашта калдырды. Аның бу алымы шактый үтемле бул¬ ды, Дэнниның авыз-борынына йодрык артыннан йодрык төшә башлады. Әмма Дэнниның үзенең алымнары ис¬ киткеч төрле иде. Шуңа күрә аны чемпион булыр дип юрадылар да. Ул сугыш барышында ук стилен үзгәртә ала. Хәзер инде ул якыннан торып сугыша башлады, бу аңа дошманының дәһшәтле контрһөҗүменнән котылыр¬ га мөмкинлек бирде. Берничә тапкыр ул, апперкот алы¬ мы кулланып, мексиканны чөеп-чөеп атты; моның өчен халык аңа көчле алкышлар бүләк итте. Секундлар сый¬ дыра алган кадәр Ривера бер тезенә тезләнеп ял итте, ул егылгач санаганда судьяның секундлары да бик кыс¬ ка булганын белә иде. Җиденче раундта Дэнни коточкыч куркыныч аппер¬ кот кулланды, шулай булса да Ривера аяктан егылмады, чайкалып кына куйды. Шундук Дэнни, Риверага һушы¬ на килергә дә ирек бирмичә, тагын һөҗүмгә ташланды. Ул аны аркан өстенә алып атты, аннан Ривера аста уты¬ ручы репортерлар өстенә мәтәлеп барып төште. Репор¬ терлар аны яңадан платформа кырыена таба этеп җибәрделәр. Судья ашыга-ашыга секундларны санаган арада ул бер тезенә тезләнеп ял итеп алды. Аркан¬ ның теге ягында аны дошманы көтеп тора иде. Судья Дэннины тәртипкә чакырырга уйлап та карамады. Ха¬ лык ду килеп үкерергә тотынды. Кинәт залдан: — Дөмектер инде шуны, Дэнни!— дип кычкырган гавыш ишетелде.
Бу тавышка, бүреләр өере улаган сыман, йөзләрчә тавышлар килеп кушылды. Дэнни мөмкин булганның бөтенесен дә эшләде. Әмма Ривера тугызга кадәр санаганны көтеп тормады, судья сигез дип кычкыруга ук, аркан астыннан иелеп үтеп, клинчка керде. Судья, Дэнни өчен сугарга уңай булырлык итеп, Ривераны әрле-бирле йөрткәләргә то¬ тынды. Аның Дэннины бик тырышып яклаганлыгы әллә каян күренеп тора иде. Тик шулай да Ривера һаман бирешмәде. Аның зиһе¬ не ачылып киткәндәй булды, һәммәсе нәкъ уйлаганча килеп чыкты. Гаделлек дигән нәрсәне бар дип тә белми¬ ләр бит бу кабахәт гринголар! Аның күз алдыннан яңа¬ дан да бер-бер артлы тезелеп таныш күренешләр үтә башлады: чүлдәге тимер юллар; жандармнар һәм амери¬ кан полисменнар; төрмәләрдә, полиция кулында җәфа чигүчеләр; водокачка буйларындагы сукбайлар — Рио- Бланкодан һәм забастовкадан соң күргән бөтен михнәт¬ ләре. Данлы революциянең ил буйлап атлаганын күрде ул. Винтовкалар! Менә алар — аның алдында! һәр җи¬ рәнгеч йөз — винтовка. Винтовкалар хакына ул сугыш¬ ка ташланачак. Ул үзе винтовка! Ул үзе — Революция! Ул бөтен Мексика хакына сугыша! Ривераның үз-үзен тотышы халыкның ачуын китерә башлады. Ни өчен ул үзенә тиешле тукмауны кабул итми? Барыбер җиңеләчәк бит югыйсә, нигә инде шушы кадәр киреләнеп эшне сузарга? Берән-сәрән генә булса да, Риверага уңыш теләүчеләр дә юк түгел иде. һәр ярышта җиңүгә өмете бөтенләй диярлек булмаган як өчен акча салып бәхәсләшүчеләр дә байтак була. Дан- ниның җиңәчәгенә тулысынча ышанган хәлдә кайберәү¬ ләр, унга каршы дүрт яисә өчкә каршы бер исәбеннән акча салып, кызык өчен генә дип Ривера ягыннан торып бәхәсләшкән булдылар. Бәхәс нигездә Ривераның ни¬ чәнче раундка кадәр түзә алуы турында барды. Алтын- чы-җиденче раундларга хәтле сугыша алмаячак дип котчыккыч зур сумма акча салучылар да булгалады. Бу бәхәсләрдә откан кешеләр, шундый тәвәккәл эштә җи¬ ңеп чыгуларына куанып, хәзер инде Дэннига кул чаба¬ лар иде. Ривера һич кенә дә җиңелергә теләмәде. Сигезенче раундта Дэнни апперкот алымын тагын бер куллан- макчы булып карады. Ләкин аның бу нияте барып чык- 142
мады. Тугызынчы раундта Ривера тамашачыларны тагын таң калдырды. Клинч вакытында ул кинәт кенә артка тайпылгандай итте дә дошманына саллы гына итеп бер¬ не кундырып та алды. Дэнни гөрселдәп барып төште. Хәзер инде аны секундларны сузып санау гына коткара ала иде. Зал өнсез калды. Дэнни үз алымының корбаны булды. Уң кул белән башкарыла торган әлеге мәшһүр апперкот бу юлы аның үзен егып салды. Судья «тугыз» дип кычкыргач, Дэнни торып басты. Ривера аны торган уңайга ук эләктереп алырга дип маташмады. Судьяның бәрелешне туктатып торырга теләгәнлеге аермачык иде. Ә теге вакытта, җиденче раундта, Ривера егылгач то¬ рып маташкан чагында ул бер дә алай эшләмәде, бәре¬ лешне туктатып тору турында уйлап та карамады. Унынчы раундта Ривера ике тапкыр апперкот алымы кулланды, ягъни «уң кулы белән астан китереп» дошма¬ нының иягенә кундырды. Дэнниның җен ачулары чык¬ ты. Йөзеннән элеккечә үк ясалма елмаюы китмәде, ә үзе әлеге ерткычларча кансыз алымнарын кабатларга то¬ тынды. Очып-очып кунуларына да, төрлечә кысрыклау¬ ларына да карамастан, ул Ривераны сафтан чыгара алмады. Алай гына да түгел, шушы шашкын һөҗүм ва¬ кытында Ривера үзе әле Дэннины рәттән өч тапкыр егып салды. Хәзер инде Дэнни бик тиз генә көч туп¬ лый алмый башлады, ә унберенче раундта аның хәле бик тә мөшкел иде. Әмма шушы моменттан алып ундүр¬ тенче раундка кадәр ул, көчен әрәм-шәрәм итмичә, ча- малап-сакланып кына сарыф итеп, үзенең бөтен оста¬ лыгын, бөтен гадәтләрен күрсәтте. Шуның өстенә әле тагын ул фәкать тәҗрибәле боксерларга гына мәгълүм булган әшәке алымнар да кулланды. Нинди генә этлек¬ ләр, нинди генә кабахәтлекләр эшләмәде ул; көндәше¬ нең перчаткасыннан эләктереп ычкындырмый тору дисеңме, тын ала алмасын өчен аның авызын томалау дисеңме, Ривераны мәсхәрәләү нияте белән аның кола¬ гына үтә дә әшәке, оятсыз сүзләр пышылдау дисеңме — берсе дә калмады. Судьядан башлап залдагы бөтен халыкка кадәр, Дэнниның уенда ниләр икәнен белә торып, һәммәсе аны узындырды, аны яклады. Мондый көтелмәгән хәлгә килеп капкач, Дэнни бө¬ тен өметен бер хәлиткеч һөҗүмгә баглады. Шушы хәлит¬ кеч һөҗүм өчен җайлы моментны туры китерү максаты белән, тегеләй дә, болай да боргаланды, төрле хәйләле 143
хәрәкәтләр ясап карады. Аның нияте бар булган көчен туплап дошманга саллы гына итеп берне кундырганнан соң инициативаны үз кулына алу иде. Бу алым инде элек тә бер тапкыр кулланылган, аннан да мәшһүррәк бер боксер кулланган аны. Моны Дэнни да эшли ала, чөнки аягында басып торган чакта әле аның кулла¬ рында көче бетмәячәк. Раунд арасындагы тәнәфесләрдә Ривераның секун¬ дантлары аның турында бик үк кайгыртып тормадылар. Сөлге җилпеп җилләтүләренең дә атасы-анасы бул¬ мады, монысын да әштер-өштер генә, кәмәленә китерү өчен генә эшлиләр иде алар. Шуңа күрә бу маташулары Ривераның һавага сусаган үпкәсенә әллә ни җиңеллек китерә алмый иде. Спайдер Хагэрти көчәнә-көчәнә пы¬ шылдап аңа төрле киңәшләр бирә торды, әмма ул биргән киңәшләрне тотарга ярамаганлыкны Ривера белә иде. Барысы да аңа каршы, аны хыянәтчеләр чолгап алган иде. Ундүртенче раундта ул Дэннины тагын бәреп екты, ә үзе, судья секундлар санаган арада, хәлсезлән¬ гән кулларын салындырып, хәл җыеп торды Шул ча¬ гында каршы як почмакта шикле генә булып ниндидер пыш-пыш сөйләшкән авазлар ишетелде. Ривера Майкл Келлиның Роберте янына барып аның колагына нидер пышылдарга тотынганын күреп алды. Ривераның колагы кыргый мәче колагыннан да ким ишетми иде, ул теге¬ ләрнең кайбер сүзләрен эләктереп алды. "“©Ыма аның күбрәк ишетәсе килде, шуңа күрә ул, дошманы торып баскач, арканга килеп терәлерлек итеп маневр ясады. Шунда ул Майкл Келлиның: — Шулай итәргә туры килер, — дигән сүзләрен ишетте. Роберте та аны хуплап баш кагып куйды.— Дэнни җиңәргә тиеш... Шулай булмаса мин котчыккыч зур сумма югалтам... бу эшкә мин дөнья кадәр акча түк¬ тем. Әгәр дә ул унбишенче раундта да егылмаса,— мин беттем дигән сүз... малай сезнең сүзне тыңламый кал¬ мас. Нидер эшләргә кирәк. Шушы минуттан башлап бернинди күренешләр дә Ривераның игътибарын читкә тартмады Алар аны алда- макчы булалар! Ул Дэннины тагын сугып екты һәм кул¬ ларын салындырып ял итеп алды. Роберте урыныннан торып басты. — Я, булды инде. Бар үз почмагыңа,— диде ул. Ул моны боеру тоны белән әйтте, аның мондый тон 144 ■
белән сөйләшүләре күнегүләр вакытында да еш була торган иде. Ривера аңа таба нәфрәтле караш кына ташлады да Дэнниның торганын көтә бирде. Аннары бер минутлык тәнәфес арасында Ривера янына Келли килеп җитте. — Ташла бу шаяруларыңны, шайтан алгыры!—дип пышылдады ул.— Ят дим мин сиңа, Ривера. Егет була¬ сың килсә, әйткәнемне тыңла. Мин сине кеше итәрмен; киләчәк тормышың ал да гөл булыр. Тик бу юлы син егылырга тиеш Башка вакытта мөмкинлек бирермен мин сиңа Дэннины җиңәргә. Ривера бу сүзләрен ишеткәнлеген күз карашы белән генә аңлатты, әмма риза булу-булмавын белдермәде. — Нишләп эндәшмисең? — дип сорады Келли ачу белән, — Тегеләйме, болаймы — син барыбер оттырасың,— дип кыздыра төште Спайдер Хагэрти.— Судья сиңа бир¬ мәячәк җиңүне. Келлиның сүзен тыңла, ят. — Ят, малай, ят,— дип, һаман бер сүзне такылдады Келли,— шуның өчен мин сине чемпион итәрмен. Ривера җавап бирмәде. — Валлаһи менә, чемпион итәм мин сине! Ә хәзер син мине коткар. Гонг тавышы Риверага бик шомлы булып ишетелде. Халык аны-моны искәрмәде. Ривера әле үзе дә дәһшәт¬ нең нәрсәдә икәнен белми, әмма аның якынлашуын тә- гаен сизә иде. Дэнниның көче, әүвәлгечә үз-үзенә ыша¬ нычы кире кайткан сыман тоелды. Бу Ривераны куркуга төшерде Аңа карата ниндидер этлек эшләргә җыеналар иде. Дэнни аның өстенә ташланды, ләкин Ривера җайлы гына итеп читкә тайпылырга өлгерде. Дошманының клинчка керәсе килә иде. Күрәсең, ниндидер бер мә¬ керле эш өчен кирәк иде бу аңа. Ривера әле артка чи¬ генде, әле читкә тайпылып калды, әмма ул иртәме-соң¬ мы барыбер клинчтан да, тегеләр уйлаган этлектән дә котыла алмаячагын белә иде. Өметсезләнеп, ул вакыт оту ягын карарга булды. Дэнни кысрыклый башлауга аның белән якын ук килеп тотынышырга әзер булып кыланды ул. Ә инде аралары якынаеп, гәүдәләре бер- берсенә менә-менә терәлә дип кенә торганда, кинәт сикереп китеп, артка чигенде. Шул чагында Дэпни поч- ма> ындагылар: «Хәрәмләшә! Дөрес түгел!» дип акы¬ рырга тотындылар. Ривера аларны алдады. Судья ниш¬ 145
ләргә белмичә катып калды. Ул әйтәсе сүзен әйтергә дә өлгермәде, галеркадан бер малай: — Тупас эш бит бу!—дип кычкырды. Дэнни җикерә-җикерә сүгенеп алды да Риверага таба юнәлде. Ривера артка чигенә башлады. Күңелен¬ нән ул, гәүдәсенә сукмаска кирәк булыр, дип уйлап куйды. Дөрес, болай эш иткәндә җиңү мөмкинлекләре¬ нең яртысы югала югалуын, әмма ул үзенең якын дис¬ танциядән түгел, ә бәлки ерактан торып сугышканда гына җиңә алачагын белә иде. Барыбер инде алар хәзер, юк сәбәпне бар итеп, аны хәрәмләшүдә гаепләячәкләр. Дэнни хәзер чамалап эш итү дигәнне бөтенләй белми башлады. Үзе белән якыннан торып сугышырга кыйма¬ ган бу малайны ул инде ике раунд рәттән дөмбәсләде. Аның йодрыклары бер-бер артлы Риверага төшә торды. Клинчка килеп эләкмәс өчен ул аларны дистәләп алырга да риза иде. Дэнниның шушы өермәдәй һөҗүме вакытында халык аягүрә торып басты. Бөтен зал акыл¬ дан шашкан сыман кыланды. Беркем берни аңламый иде. Халык тик бер нәрсәне генә күрде: аның сөеклесе җиңә! — Сугышудан баш тартмакчы буласыңмы? Качма, качма! Куркак! Күтәр башыңны, эт баласы! Башыңны күтәр диләр сиңа!—дип акырдылар Риверага. — Дэнни, дөмектер инде үзен! Шул кирәк аңа! Бөтен залында тик бер Ривера гына үзен тыныч тота иде. Темпераменты ягыннан ул барысына караганда да кызу канлырак, шулай булса да бер дә әсәрләнеп-кызып китми, сабырлыгын җуймый. Чөнки ул инде шактый чыныккан, дулкынлану-борчылуларның моңа караганда күп тапкыр дәһшәтлерәкләрен дә шактый күргән. Ә бу залдагы халыкның шашынып үкерүләре аңа салмак искән кичке җил сыман гына иде. Унҗиденче раундта Дэнни үзенең ниятен тормышка ашырды. Аның каты гына итеп бер китереп бәрүеннән соң Ривера бөгелеп-бөкшәеп калды. Куллары хәлсезлә¬ неп салынып төште. Ул алпан-тилпән килеп чигенә башлады. Зарыгып көткән минутлар җитте, дип уйлады Дэнни. Малайның язмышы хәзер аның кулында. Ләкин бу Ривераның хәйләләп маневр ясавы гына иде. Моңа алданып Дэнни уяулыгын йомшартты, шуны гына көтеп торган Ривера исә каты гына итеп аның иягенә кунды¬ рып та алды. Дэнни чайкалып китеп, аяктан ук егылды. 146
Өч тапкыр ул торырга маташып карады, әмма өчесендә дә Ривера аны шул ук алым белән сукты да екты, сукты да екты. Бернинди судья да моны дөрес алым түгел дип әйтергә кыймас иде. Келли: — Билл, Билл’—дип судьяга ялварырга тотынды. — Мин нишли алам? Бер генә бәйләнер урын да юк бит,— диде тегесе, аңа җавап итеп. Инде тукмалып бетсә дә тәвәккәллеген югалтмаган Дәнни егылган саен яңадан аягына торып басты. Гәрчә Дэнниның җиңелүләрен танудан баш тартып, сөлгелә- рен эшкә кушарга әзер килеш торсалар да, ринг кыры¬ енда ук утырган Келли һәм аның иптәшләре, бу кый¬ науны туктатырга дип, полиция чакырырга тотындылар. Ривера юантык гәүдәле бер полисменның аркан астын¬ нан иелеп кенә рингка килеп кергәнен күреп алды. Монысы нәрсә икән инде тагы? Нинди генә алдаулар уйлап чыгармый бу гринголар! Дэнни торып басты да, исерек кеше сыман алпан-тилпән килеп, аның алдында таптанырга тотынды. Судья белән полисмен Ривера янына килеп җиткән арада, ул Дэннига йодрыгы белән соңгы тапкыр кундырып өлгерде. Көрәшне туктатып торуның кирәге калмады: Дэнни яңадан күтәрелмәде. — Сана!—дип кычкырды Ривера карлыккан тавыш белән. Судья санаудан туктагач, секундантлары Дэннины күтәреп үз почмакларына алып киттеләр. — Кем җиңде?— дип сорады Ривера. Судья теләмичә генә аның перчаткасыннан тотып алып, кулын өскә, югарыга таба күтәрде. Ривераны беркем дә котламады. Ул ялгызы гына үз почмагына таба китте, секундантлары хәтта урындык та куймаганнар иде аңа. Ул аркасы белән арканга сөялде дә нәфрәтле күзләре белән секундантларына карап алды. Аннары аның күз карашы, һаман саен ераккарак күчә барып, ун мең грингоның бөтенесен дә иңләп алды Аның аяклары дерелди, ул, беркемгә дә сиздер¬ мәскә теләгәндәй, тыелып кына үкси иде. Күңелендә нәфрәт уяткан усал йөзләр аның күз алдында тибрәнә- тибрәнә йөзеп йөриләр иде. Шунда ул кинәт исенә ки¬ леп: «Винтовкалар ич бу’» дип уйлап куйды. Винтовка¬ ларның барысы да аныкы! Революция дәвам итәчәк.
ЭЧТӘЛЕК Джек Лондон (кереш) 3 Киш турында хикәят 5 Сакраменто буенда 16 Качак . . . ..... 28 • Каптырдылар» 51 Юлчылар исәнлегенә 68 Каһарманлык 79 Яшәү теләге 96 Мексикан . 118 Джек Лондон РАССКАЗЫ (на татарской языке) Редакторы Резеда Валиева Художество редакторы Г, Е. Трифонов Техник редакторы С. Г. Әтиатҗанова Корректорлары С. В. Вильданова. 3. К. Бикмухаметова На борга бнрелде 6/V-I976 ел. Баеарга кул куелды 2/V11-1976 ел. Типография кагазе № 1, 84X108'/». Учетн.-изд табагы 7.61. Якынча басма табасы 7,77. Заказ Е-382. Тираж 15 000. Баясе 33 тиен. Татарстан китап нәшрияты. Казан. Бауман ур.. 19. 1 атарское книжное издательство. Казань, ул. Баумана. 19. ТАССР Министрлар Советының Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе ашләре идарәсенең Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинаты. Казан, Бауман ур., 19.
33 тиен