Автор: Симонов К.  

Теги: роман   художественная литература  

ISBN: 5-298-00140-8

Год: 1989

Текст
                    к. СИМОНОВ
ИСӘННӘР
һәм
ҮЛЕЛӘР


^Син°и°в цӘЩРИ*"’1’
ББК 84Р7-4 С37 Симонов К- М. С37 Исәннәр һәм үлеләр: Роман. / Т. Нурмөхәммәтов тәрҗемәсе.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1989.—544 бит. ISBN 5—298—00140—8 Күренекле рус совет язучысы һәм Бөек Ватан сугышы чо¬ рының танылган хәрби журналисты Константин Симонов Ва¬ тан сугышы вакыйгаларына багышлап байтак кына роман, по¬ весть, хикәя һәм киносценарийлар иҗат итте. Шул әсәрләр ара¬ сыннан иң танылганы, башка күп кенә телләргә тәрҗемә ител¬ гәне «Исәннәр һәм үлеләр» романы. Шушы әсәре өчен автор илебезнең иң югары бүләгенә — Ленин премиясенә лаек булган иде. Роман авторның 1981 елда Мәскәүнең «Художественная ли¬ тература* нәшриятында басылган әсәрләр җыентыгының дүр¬ тенче томыннан алып тәрҗемә ителде. 4803010102—262 С М132(03) — 89 16 89 ББК 84Р7-4 Олы һәм урта яшьтәге мәктәп балалары Симонов Константин Михайлович ЖИВЫЕ И МЕРТВЫЕ (на татарском языке) ИБ № 5461 Редакторы Л. Хзмидуллин. Художнигы А. Иванов. Художество редакторы Ф. Хәсьянова. Техник редакторы С. Әхмәтҗанова. Корректорлары М. Каримова, М. Хайруллина. Җыярга тапшырылды 2.06.89. Басарга кул куелды 29.08.89. Форматы 84X108>/j2. Типогр. кәгазе № 2. Гарнитурасы «Литературная». Каба¬ рынкы басма. Шартлы басма табагы 28,56+форз. 0,32. ШартлыЯһгяу-оттнск 29,09. Нәшер-хисап табагы 32,384-форз. 0,57. Тиражы 15 000 экз. Закаа 3-263. Бәясе 1 сум 40 тиен. Татарстан китап нәшрияты. 420084. Казан, Бауман ур., 19. Татар¬ ское книжное издательство. 420084. Казань, ул. Баумана, 19. Татарстан АССР Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре дәүләт комитетының Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинаты. 420084. Казан, Бауман ур., 19. ISBN 5—298—00140—8 © Т. Нурмөхәммәтов тәрҗемәсе. 1989. (§) А. Иванов рәсемнәре. 1989.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Меңләгән бүтән гаиләләр кебек, Синцовлар гаиләсе дә сугышның беренче көнендә каушап төшкән иде. Сугыш буласын гүя күптән көтсәләр дә, ул башка таш ява баш¬ лагандай кинәт ябырылган; мондый бәхетсезлекне ничек алдан искәрәсең? Юк, мөмкин түгел иде бу. Сугыш ачылуын Синцов белән Маша Симферополь вокзалы каршындагы уттай кызган мәйданчыкта торган чакларында ишеткәннәр. Алар әле генә поезддан төшкән¬ нәр, Гурзуфтагы гаскәриләр санаторийсына бару өчен,, акчаны уртактан түләү нияте белән, ачык өсле иске генә «линкольн» машинасы янында юлдашлар көтеп торалар иде. Шофер белән: «Базарыгыз ничек соң, җиләк-җимеш, помидор ише нәрсәләр бармы?» — дип сөйләшеп торган¬ да гына, радио хырылдык тавыш белән бөтен мәйданга сугыш башлануын игълан итте, һәм тормыш шундук бер- берсеннән кискен аерылган ике кисәккә бүленде: сугышка кадәрге дөнья төгәлләнде, аның хәзерге мизгелләре, хә¬ зерге мәшәкатьләре башланып китте. Синцов белән Маша чемоданнарын якындагы эскәмия¬ гә күтәреп килделәр. Маша эскәмиягә урнашкач та ике кулын йөзенә каплады, башын күкрәгенә салындырды,., әнә шулай, селкенеп тә карамыйча, җансыз калгандай утыра бирде. Синцов аңа дәшәргә кыймады, хәзер үк куз¬ галасы поездга билет алыр өчен хәрби комендант янына китте. Хәзер инде аларга Симферопольдән кире Гроднога кайтырга кирәк, чөнки Синцов ел ярым инде менә андагы армия газетасы редакциясендә хезмәт итә иде. Сугышның гомуми бәхетсезлек алып килүе өстенә алар- ның үз гаиләләренә генә кагылышлы тагын бер хәсрәте бар: менә шушы минутта политрук Синцов хатыны белән бергә, сугыштан меңнәрчә чакрым еракта Симферополь каласында туктап калган булса, бер яшьлек кызлары читтә, 5
сугыш белән янәшә Гродно шәһәрендә аерылып калган иде. Ул анда, болар монда, һәм аларны кызлары белән, дүрт тәүлектән дә элегрәк, бернинди көч тә кавыштыра алмый иде. Хәрби комендантка чиратка баскан Синцов Гроднода¬ гы мәхшәрне күз алдына китереп карады. «Границага якын шул, бик якын, ә авиация өчен ул... Менә шул авиация булмаса икән... Дөрес, балаларны андый урыннардан бик тиз эвакуацияләргә тиешләр анысы...» Синцов бу фикер¬ не шундук элеп алды, бу хакта сөйләп бирсә, Машасы да тынычланып китәр төсле тоелды. Ул барысы да тәртиптә, төнге уникедә юлга чыгабыз дип әйтер өчен Маша янына кнлеп басты. Хатыны, башын күтәреп, бөтенләй чит кешегә карагандай карап торды. — Тәртиптә дисеңме? Нәрсә тәртиптә? — Билетлар белән тәртип дим мин,— дип Синцов янә сүзен кабатлады. Маша гамьсез генә: — Ярый, тәртип булсын,— диде дә кабат башын ике учына салындырды. Кызын ташлап киткәне өчен ул үзен гафу итә алмый. Әнисе өзми-куймый үгетләгәч кенә китәргә риза булган; әнисе Маша белән Синцовны санаторийда ял иттерер өчен Гроднога махсус килгән. Синцов та Машаны барыйк, бер диңгез күреп кайтыйк, дип озак кына үгетләгән, ә Маша аңа китәсе көнне генә: «Бәлкем, бармабыз, ә?» — дип кү¬ тәрелеп карагач, ул хатынына үпкәләгән дә иде әле. Шул чагында икесен дә тыңламаса, әйе, Маша хәзер Гроднода булыр иде. Шушы мизгелдә анда булу уе аны куркыт¬ мый, ә анда булмавы куркыта. Гроднода бүленеп калган баласы алдында үзен гаепле санавы аны шул кадәр ти¬ рән кайгыга чумдырган, хәзер инде ул ирен исеннән дә чыгарган кебек иде. Дөресен генә сөйләргә күнеккәнлектән, Маша ирен онытканлыгын, аны уеннан чыгарганлыгын үзе үк әйтеп бирде. — Ә нәрсә минем турыда уйларга? — диде Синцов моңа каршы.— Болар барысы да кысыр хәсрәт, менә кү¬ рерсең әйбәт булып бетәчәк. Аның болай сөйләшүе Машага ошамады. Ата казың күкәй саламы дигәндәй, ире аны мәгънәсезгә тынычлан- дырмакчы була. Итәккә ут капкач та, юк, капмаган дип, ничек инде юләр сатып торырга кирәк? — Юкны лыгырдама әле! — диде ул аңа ачу белән.— Йә, нәрсәң тәртипле ул кадәр? Нәрсә беләсең соң син? — 6
Мишиның ярсуыннан иреннәре үк дерелди башлаган иде ltn/tc. Ул бик каты төйнәлгән йодрыгы белән тез башын Тһ1һсчли башлады: — Китәргә хакым юк иде минем! Аң¬ лыйсыңмы, хакым юк иде! 11оездга утыргач кына Маша эченнән тынды, үзен бү¬ тән шелтәләмәде, Синцовның һәммә сорауларына да «әйе» иһи «юк» дип кенә җавап кайтарды. Гомумән, Мәскәүгә җиткәнче юл буена үзен ихтыяры югалган кешедәй тот¬ ты: чәй эч дисәләр эчте, дәшмәсәләр сүзсез генә тәрәзә¬ дән карап барды, аннан өске сәндерәсенә менеп сәгать¬ ләр буена стенага карап ятты. Әйләнә-тирәдә бөтен әңгәмә шул сугыш тирәсендә ура¬ ла, ә Машаның колагы гүя бернәрсә ишетми. Күңеленә бик авыр 11әм җитди уй төйнәлгән, бу күңелгә бүтәннәрне тү¬ гел, ирен дә якын җибәрми иде ул. Инде поезд Мәскәүгә җитәрәк, Серпухов станциясендә тукталгач кына, Маша үзләренең озын юлында әле берен¬ че мәртәбә Синцовка дәшеп: — Әйдә һава сулап керик әле...— диде. Вагоннан төшүгә, ирен култыклап алды. — Беләсеңме, синең турыда ни өчен баштук уйлама¬ дым мин? Моны хәзер генә аңладым: без Таняны эзләп тапканнан соң аны әни белән озатырбыз, мин исә синең янында армиядә калырмын, дигән идем мин. Ә синең яның¬ да калгач, без бергә булабыз бит инде. — Син тәгаен шулай хәл иттеңме инде? — Әйе. — Әгәр уеңнан кайтсаң, дим? Маша сүзсез генә башын чайкады. Шуннан Синцов, үзен мөмкин хәтле тынычрак тотарга тырышып, болай диде: без алайса бурычларны бүлешик. Таняны эзләп табу бер мәсьәлә булса, армиягә китү-кит- мәү икенче мәсьәлә булсын... — Юк, бүлешмибез! — дип кырт кисте Маша. Ләкин Синцов, үз фикереннән чигенмичә, аңлатуын дәвам иттерде: әгәр ул хезмәт иткән урыны Гроднога кит¬ сә, Маша исә, киресенчә, Мәскәүдә калса, бу күп өлеш акыллырак булачак, диде. Семьяларны Гроднодан эва¬ куацияләгән тәкъдирдә (моны, мөгаен, шулай эшләгән¬ нәрдер дә инде), Машаның әнисе Таняны алып Мәскәүгә, үз квартирасына, һичшиксез кайтып җитәчәк. Димәк, Машага әнисе белән кызын Мәскәүдә көтеп тору, һич югы, алар белән аймылышмас өчен көтеп тору акылга иң яраш¬ лысы булачак. — Бәлкем, алар Гродно ише ерак җирдән дә инде күп¬
тән кайтып җиткәндер, ә без Симферопольдән дә кайтып җитә алмыйбыз әле! Маша иренә шикләнеп карап куйды, янә Мәскәүгә җит¬ кәнче ләм-мим бер сүз әйтмәде. Алар Артемьевларның Усачевкадагы бик иске кварти¬ раларына кайтып төштеләр; әле кайчан гына, Симферо¬ польгә барышлый, алар бу квартирада ике тәүлек буена гамьсез генә ятканнар иде. Тик менә Гроднодан кайтмаганнар булып чыкты. Син¬ цов телеграммага өметләнгән иде дә, тик анысын да ки¬ термәделәр. Ахырдан Синцов мондый карарга килде: — Хәзер мин вокзалга төшәм. Урын табылса, кичке поездга утырып китәрмен. Ә син шалтыратып кара, бәхет елмаймасмы? Ул кесәсеннән куен дәфтәрен чыгарып бер битен ертып алды да Машага Гродно редакцияләренең телефон номер¬ ларын язып бирде. Маша ирен туктатып: — Сабыр ит, бер генә минутка утыр әле,— диде.— Беләм, минем китүемне хупламыйсың син. Шулай да моны ничек эшләргә була? Синцов моны эшләргә кирәкми дип үзенекен тукырга кереште. Әүвәлге сәбәпләргә яңасын өстәде: Машага Грод¬ нога китәргә рөхсәт бирсәләр һәм аны анда армиягә ал¬ салар да,— әле алуларына да шикләнәм мин,— диде Син¬ цов,— ничек инде Маша үзенең бу кыланышы белән ире¬ нә икеләтә хәсрәт арттырачагын төшенми? Машаның ирен тыңлаган саең чырае агарганнан ага¬ ра бара иде. — Ә син үзең менә ни өчен төшенмисең?!—дип кинәт кычкырып җибәрде ул.— Мин дә кеше бит, нигә син шуны аңламыйсың? Минем дә бит син булган җирдә буласым килә. Нигә син үзең турында гына уйлыйсың икән? — Ничек инде «үзең турында гына»? — диде Синцов тәмам аптырап. Тик Маша, җавап бирмәстән, ачынып еларга кереште. Ә инде елавыннан туктагач, җитди тавыш белән: бар син вокзалга төш, билет юнәт, юкса соңга калырсың, диде. — Миңа да ал яме? Вәгъдәме? Машаның кирелегенә җене чыккан Синцов аны кыз¬ ганмый да башлаган иде инде, шуңа күрә үтә кискенлек белән: бернинди штатскийларны да, ә хатын-кызларны- бигрәк тә, Гродно поездына хәзер утыртмыйлар. Гродно тирәсен кичә үк телгә алдылар, сиңа мәсьәләгә аек карар¬ га вакыт инде, ниһаять, диде ул. 8
— Ярар, поездга утыртмыйлар икән утыртмасын- нлр,— диде Маша.— Тик син барыбер миңа урын табар- гп тырыш. Мин сиңа ышанам. Табарсың бит? — Тырышып карармын,— диде Синцов сүлпән тавыш белән. Аның «карармын» диюе зур мәгънәгә ия. Ул бервакыт¬ та да хатынын алдамый. Машаны поездга утыртырлык җий чыкса, аны, әлбәттә, үзе белән алачак иде. Бер сәгатьтән ул, өстеннән тау төшкәндәй җиңел су¬ лап, вокзалдан шалтыратты: кичке унбердә Минскига китә торган поездга билет алдым, чөнки Гродноның үзенә по¬ ездлар юк, диде. Аннан ул өстәп шуны әйтте: көнбатыш юнәлешенә карата комендант приказ алган, бу приказ буенча поездга, хәрбиләрдән кала, беркем дә утыртылмый икән. Маша моңа каршы берничек тә җавап бирмәде. Син¬ цов: — Нигә дәшмисең?!—дип кычкырды телефон трубка¬ сына. — Юк, болай гына. Мин Гроднога шалтыратып кара¬ дым. Гродно белән хәзергә элемтә юк, диделәр. — Син минем әйберләрне аерым чемоданга тутыра тор әле. — Ярый, тутырырмын. — Мин хәзер ничек тә.политуправлением кереп ка¬ рыйм әле. Бәлкем, редакция бүтән җиргә күчкәндер, шуны белеп булмасмы. Ике сәгатьтән кайтып җитәрмен, бик юксынма. — Ә мин юксынмыйм,— дип, шул ук төксе тавыш бе¬ лән җавап бирде Маша, үзе үк трубканы алдан элеп куйды. Маша иренең әйберләрен бүтән чемоданга күчергән чагында һаман бер нәрсә турында уйланды: ни башы бе¬ лән ул, кызын Гроднода калдырып, аннан китә алды? Ул Синцовка ялганламады: кызы турында уйласа да, үзен онытмаган — әүвәл кызын эзләп табып Мәскәүгә озатырга, аннан соң гына ире белән анда, сугышта калырга ният иткән иде ул. Гроднога бару әмәлен ничек табарга? Моның, өчен нәрсә генә эшлим? Кинәт соңгы мизгелдә, Синцов әйбер¬ ләрен чемоданга тутырып бетереп, капкачын япкач кына, полковник Полынин исенә килеп төште, Маша аның эш телефонын бер кәгазь кисәгенә язып куйган иде бит. Ма¬ талар Симферопольгә барышлый Мәскәүдә туктаган көн¬ не абыйсы Павел белән бергә Халхин-Голда хезмәт иткән 9
бу иптәше һич көтмәгәндә телефоннан шалтыратып, үзе¬ нең Чита шәһәреннән очып килүен, анда Павелны күрүен хәбәр итте. Павел турында әниегезгә шәхсән үзем ке¬ реп бәйнә-бәйнә сөйләп бирермен, дигән иде. Ул чагында Маша полковникка Татьяна Степановна- ның Гроднода икәнен әйткән, әнисе кайткач та полков¬ никка, ягъни Баш авиация инспекциясенә, шалтырату өчен аның эш телефонын язып та алган иде. Тик кая кит¬ те соң әле ул кәгазь кисәге? Маша кәгазьне каушый-ка- балана бик озак эзләде, ниһаять, аны табып алып теле¬ фоннан шалтыратты. Усал гына бер тавыш: — Полковник Полынин сезне тыңлый,— диде. — Исәнмесез! Мин Артемьевның сеңлесе. Миңа сезне күрергә кирәк иде. Ләкин Полынин аның кем икәнлеген, үзенең аңа ни өчен кирәклеген тиз генә аңлый алмый торды әле. Ниһа¬ ять, абайлап алды, берникадәр шикле тынлыктан соң: «Бик озакка булмаса, ярар, очрашырбыз, бер сәгатьтән килеп җитегез. Мин подъездга чыгармын»,— диде. Полынинның аңа ни рәвешле ярдәм итәсен Маша күз алдына китерә алмый, шулай да ул нәкъ бер сәгатьтән бик зур хәрби йортның ишек төбенә килеп баскан. Ул По- лынинны тышкы кыяфәтеннән таныр кебек, ләкин тыз да пыз чыгып-кереп йөргән кешеләр арасында ул күренми иде. Бер мәлне кинәт ишек ачылды да, аның янына яшь кенә бер сержант килеп басты. — Сезгә полковник Полынин кирәкме? — дип сорады ул Машадан һәм гаепле кеше тавышы белән полковник¬ ның наркоматка чакыртылуын, ун минут элек кенә шунда китеп баруын әйтте.— Ул сезнең көтеп торуыгызны үтен¬ де,— диде сержант.— Иң яхшысы әнә тегендә, трамвай юлы аша чыгып кечкенә бакчада көтеп утырыгыз. Полков¬ ник кайту белән сезне шуннан чакыртып алыр. Маша шунда Синцовны исенә төшереп (ул тиздән өй¬ гә кайтып җитәргә тиеш иде): — Полковник кайчан кайтыр икән? — дип сорады. Сержант җавап бирү урынына иңнәрен генә сикер гел куйды. Маша ике сәгать буена көтте, инде көтәрлегем калма¬ ды дип, трамвайга утырыр өчен юл аша йөгереп чыккач кына, аның янына бер «эмка» килеп туктады да аннан, ишеген ачып, Полынин төште. Полынинның чибәр йөзе нык кына үзгәреп картаеп китсә дә, аңа гамь төсмерләре 10
иңгән сымак тоелса да, Маша полковникны бик тиз та¬ нып алды. Ул каядыр ашыга, вакытның һәрбер мизгелен санап тора кебек күренә иде. — Рәнҗемәгез, шушында гына басып сөйләшик. Юкса мине анда... җыелган халык көтеп тора инде. Нинди кай¬ гы төште башыгызга? Маша нинди кайгы төшүен, полковникка нинди йомыш булуын мөмкин хәтле кыскарак аңлатырга тырышты. Алар трамвай тукталышында янәшә басып тора, трамвайдан төшүчеләр һәм утыручылар өерләре белән агылып алар- ны иңбашлары белән төртеп-төртеп узалар иде. Полковник Машаның гозерен тыңлап беткәч: — Алай икән,— дип куйды.— Минемчә, җәмәгатегез хаклы: андагы семьяларны булдырган кадәр эвакуация¬ лиләр. Шул исәптән безнең авиаторларның семьяларын да. Әгәр алар аша ни дә булса белә алсам, шалтыратыр¬ мын. Ә сезнең үзегезгә килгәндә, сез анда мондый вакыт¬ та китмәсәгез икән,— диде ул. Әмма Маша үзенекен тукыды: — Шулай да ярдәм итсәгез иде, үтенәм сездән! — диде. Полынин йөзен ямьшәйтеп кулларын күкрәгенә кушырды: — Карагыз әле, ни үтенәсез сез, гафу итегез, кая тык¬ шынасыз?! Гродно тирәсендәге боламыкны күз алдыгыз¬ га китерә аласызмы? — Юк. — Юк булса, китерә алган кешеләрне тыңлагыз! Полковник Машаны үгетләгән чагында «боламык» ди¬ гән сүзне юкка әйткәнлеген абайлап алды: Гроднода бо¬ ламык булгач, аның кызы белән әнисе дә шул боламык эчендә була бит инде. Ул ниндидер бер йогышсыз тавыш белән хатасын тө¬ зәтте: — Гомумән, андагы хәлләр ачыкланыр, әлбәттә. Семья¬ ларны эвакуацияләү дә тәртипкә салыныр. Ул яктан кеч¬ кенә генә хәбәр алсам да сезгә шалтыратырмын. Шулай килештекме? Полковник бик ашыга һәм аның өтәләнүе бөтен килеш- кыяфәтеннән үк күренеп тора иде... Синцов кайтып җитеп Машаны өйдә күрмәгәч, ни дип тә уйларга белмәде. Ичмаса язу язып калдырса икән! Маша белән телефоннан сөйләшкәндә аның тавышы бик сәер тоелган иде. Әмма бүген, ире китеп барасы көнне генә, ул аның белән ачуланышырга уйламагандыр лаба- са инде! 11
Политидарәдә аңа үзе белгәннән артыгын берни әйт¬ мәделәр: Гродно янында сугышлар бара, ә газета редак¬ циясенең күчкәнме-юкмы икәнен үзегез Минскига барып төшкәч белерсез, диделәр. Моңарчы башында гел кызы өчен хәсрәтле уйлары бөтерелгәнгә, Матаның да, хәтерләре таралып, исәнгерәп калуын курен торганга, ул ирексездән үзенең дөньяда барлыгын онытып җибәргән иде. Хәзер нәкъ менә аның үзен коточкыч уйлар биләп алды: соң анда сугыш бара ла- баса, шул сугышка кемнең дә булса түгел, ә аның китә¬ се һәм бүген үк китәсе бар, өстәвенә аны анда үтерүлә¬ ре дә бик ихтимал бит. Әнә шулай уйларын очлап та бетермәде, өзек-өзек та¬ выш белән шәһәрара телефон чытырдый башлады. Синцов бүлмә аша йөгереп чыгып трубканы оясыннан йол¬ кып алды, ләкин телефонда Гродно түгел, ә Чита каласы иде. Корт иледәй гөҗләгән авазлар эченнән көчкә-көчкә генә саркылып Артемьевның бик ерак тавышы ишетелде: — Кем бу? Синме, әни? — Юк, бу мин, Синцов. — Мин сине сугышып йөрисең инде дип уйлаган идем. — Бүген китәм. — Ә безнекеләр кайда соң? Әни кайда? Синцов үзләренең хәл-әхвәлләрен аңлатып бирде. Алты мең чакрымлы телефон чыбыгының икенче очын¬ нан Артемьевның тавышы хырылдый-хырылдый чак кына килеп җитә иде: — Әй-йе, бик күңелле түгел икән хәлегез! һич югы син анда Машаны җибәрмәскә тырыш инде. Шайтаным¬ мы олактырды мине шушы Байкал артына! һич түзәрле- гем калмады! Шунда телефончы кыз, тукрандай тукылдап: — Элемтәне өзәм, өзәм! — дип кабатлады, һәм труб¬ када кеше тавышы да, гөжләгән авазлар да кырт кына өзелеп тынып калды, гүя бөтен нәрсәне үз эченә өнсезлек йотты. Башын иеп, сүзсез-нисез генә, бүлмәгә Маша килеп керде. Синцов, син кайда идең дип, төпченеп тормады, үзе сөйләп биргәнен көтте һәм сиздерми генә сәгатькә күз са¬ лып алды: өйдән чыгып китәргә бер сәгать кенә вакыт калган иде. Маша аның күз карашын, бу карашта үзенә карата шелтә барын абайлады, әлбәттә. Ул иренең йөзенә туры карап: 12
— Хәтерең калмасын! Синең белән ничек тә китеп булмасмы икән дип, киңәшергә барган идем,— диде. — Йә, йә, нинди киңәш бирделәр сиңа? — Хәзергә ярамый әле, диделәр. Синцов: — Их, Маша, Маша!—диюдән башка бүтән бер сүз дә әйтмәде. Маша да, үзен кулга алырга теләп, дәшми торды, та¬ вышындагы калтырауның басылуын көтте. Ниһаять, те¬ ләгенә иреште, аерылышырга бер генә сәгать калганы аның да аңына барып җитеп, үзен бик тыныч тотты. Тик вокзалның больницадагы кебек зәңгәрсу маски¬ ровка лампочкалары яктысында иренең авыру кешенеке сыман бик хәсрәтле чыраен күргәч кенә Полынинның: «Гроднода шундый боламык анда»,— дигән сүзләре кылт итеп исенә төште дә, сискәнеп, Синцовның кытыршы ши¬ неленә сыенды. — Син нәрсә? Елыйсыңмы әллә? — диде Синцов. Ләкин хатыны еламый. Ул эченнән үрсәләнә һәм, ела¬ ган шикелле, яңагы белән уына-сырпалана иренә сарыла иде. Сугышка, маскировка караңгылыгына әле беркем дә күнегеп җитмәгән, шуңа күрә кичке вокзалда этеш-төртеш, тәртипсезлек хөкем сөрә иде. Синцов Минск поездының кайчан һәм каян китәсен озак кына сорашып йөрсә дә моны беркемнән белә алмады. Башта аңа поездның инде китеп барганын әйттеләр, ан¬ нан, юк, иртә белән генә китә әле, диделәр. Ул да түгел кемдер: «Биш минуттан Минск поезды китә!» — дип бөтен перронга сөрән салган иде. Озатучыларны ни өчендер перронга кертмәделәр, шул сәбәпле ишек араларына һич кузгалмаслык булып халык килеп тыгылды. Маша белән Синцовны да төрле яктан китереп кыстылар һәм алар бу этеш-төртеш, шау-гөр эчендә хәтта соңгы мәртәбә кочаклашып та өлгерә алма¬ дылар. Синцов бер кулына чемоданын тоткан. Иң соңгы мәлдә генә икенче буш кулы белән Машаны ничектер эләктереп аркылы-торкылы күкрәк каешына кыса алган һәм аның йөзен авырттырган да иде ахрысы. Синцов аны әнә шулай күкрәгенә кысты да, артка чигенеп, ишек ара¬ сында юкка чыкты. Шуннан Маша, вокзалны урап узып, ишегалдын пер¬ роннан аерып торган ике кеше биеклегендәге рәшәткә яны¬ на килеп басты. Ул инде Синцовны күрермен дип өмет¬ ләнми, һич югы поездлары перрон турысыннан узганым Ю
гына карап каласы килгән. Рәшәткә кырыенда ярты сә¬ гатьләп басып торса да, поездның кузгалыр исәбе күрен¬ ми иде әле. Кинәт аның күзләре Синцовны караңгылык эченнән аралап алды: ул бер вагоннан чыгып икенчесенә таба атлап бара иде. / Маша: / — Ваня! — дип кычкырса да, ире аны ишетмәде, әй¬ ләнеп карамады. Маша рәшәткәгә чытырдап ябышты, тагы да катырак итеп кычкырып җибәрде: — Ваня! Синцов аны бу юлы ишетеп аптыраган кыяфәт белән әйләнеп карады, янә башын боргалап як-ягына күз салды. Маша өченче тапкыр кычкыргач кына рәшәткә янына йө¬ гереп килде. — Ваня, син китмәдеңмени әле? Поезд кайчан кузга¬ ла соң? Бәлкем, тиз генә китмәс ул? — Белмим шул,— диде Синцов.— Хәзер китә, хәзер китә дип туктаусыз әйтеп торалар. Синцов чемоданын җиргә куеп рәшәткә арасыннан кулларын сузды, Маша да куллары белән аңа омтылды. Синцов аларны үбеп байтак вакыт үзенең учларыннан ыч¬ кындырмыйча басып торды. Тагын ярты сәгать узгач та әле поезд урынында кала бирде. Маша исенә килеп: — Бәлкем, син урын табарсың да әйберләреңне куеп яңадан минем яныма чыгарсың? — диде. — Юк инде, булмый!..— диде Синцов, башын килбәт¬ сез генә бутап, үзе исә хатынының кулларын җибәрмичә һаман аның янында басып торды.— Вагон басмасына бул¬ са да утырып барырмын инде! Алар, әйләнә-тирәдәге кешеләрне дә онытып, бергә булган соңгы мизгелләрен кичерәләр, өч көн элек челпә¬ рәмә килгән тыныч чакның күнегелгән сүзләрен әйтә-әйтә аерылышу хәсрәтен йомшартырга тырышалар иде. — Безнекеләрнең хәле начар түгелдер дип ышанам мин! — Берүк шулай язсын иде! — Бәлкем әле берәр станциядә аларны очратып та куярмын, мин тегеләй барганда, алар болай таба кайт¬ канда дим! — Их, шулай булса канә!.. — Килеп төшү белән сиңа хат язармын. — Әйе, хат язарлык кына анда синең! Телеграмма сук та, шуның белән вәссәлам! — Юк, язмый калмыйм. Син миннән хатлар көт... 14
+- Көтмимме соң! Д- Син дә миңа хат яз яме? —\ Әлбәттә язам! Менә хәзер, инде дүртенче тәүлегенә кереп барган су¬ гышның ни-нәрсә икәнен аларның икесе дә тулысы белән белеп бетерми. Әлеге сүзләренең бик озак, бәлкем, бер¬ вакытта да үз тормышларында чынга ашмаячагын — хат¬ лар да язылмасын, телеграммалар да сугылмасын, шулай ук күрешүләр дә булмасын алар күз алларына китерә алмыйлар иде әле... Сннцов артында кемнеңдер: — Кузгалабыз! Кемнәр китә, утырыгыз!—дип кычкыр¬ ганы ишетелде. Синцов Машаның кулларын соңгы тапкыр кысты да, чемоданын күтәреп, кыр сумкасы каешын кулына чорный- чорный, йөгергән шәпкә вагон басмасына сикереп менде, чөнки поезд акрын-акрын китеп бара иде инде. Аның артыннан тагын кемдер сикереп менде, ул да түгел тагын берәү сикерде һәм алар Сннцовны үзләре¬ нең гәүдәләре белән каплап алдылар. Ерактан Синцовмы фуражкасын болгаган, әллә бүтән кешеме кулын изәгән кебек тоелган иде Машага, әмма тора-бара берсе дә күзгә чалынмый башлады, алар вагоны артыннан мелт-мелт ки¬ леп бүтән вагоннар узды, кемнәрнеңдер кемнәргәдер кыч¬ кырып дәшкәне ишетелде, ә Маша исә, йөзе белән рәшәт¬ кәгә сөялгән килеш, кузгалмыйча бер ялгызы басып тор¬ ды, тик бармаклары гына бердән өшеп киткән күкрәге турысында ашыга-ашыга плащ төймәләрен төймәли иде. Аларның ни өчендер дача вагоннарыннан гына төзел¬ гән поездлары, вак-төяк станцияләрдә дә саруны кайна¬ тырлык булып озак кына туктый-туктый, башта Мәскәү тирәсе ж,ирләреннән, ә аннары Смоленск кырлары аша узды. Синцов утырган вагонда, шулай ук бүтән вагоннар¬ да да пассажирларның күбесе Аерым Көнбатыш хәрби округы командирлары һәм политработниклары иде, алар ашыгыч рәвештә үз частьларына кайтып бара. Хәзер исә Минск поездында кинәт кенә очрашуларына, бер-берсе белән күрешүләренә хәйран булып калганнар иде. Югыйсә отпускыга берәм-берәм киткәннәр иде бит. Хәзер менә кыр чирүедәй шушы кадәр халыкның, сугыш¬ та рота, батальон һәм полкларны ж,итәклисе урынга, бу бурычларны үтәмичә, үз частьларыннан, әйтергә кирәк, бу мизгелләрдә кан коеп яткан частьларыннан сугышның 1S
беренче көннәрендә үк аерылып калуларын һич кенә/ дә башларына сыйдыра алмыйлар иде. 7 Сугыш исен апрель аеннан ук сизә килеп тә, бу /хәлгә дучар буласыларын ни Синцов, ни бүтән отпускачы^ар да күз алларына китерә алмады. Вагонда бу хакта Шактый кызып сөйләшәләр, бәхәсләре әле тынып тора, әле яңа¬ дан дөрләп кабынып китә. Бер гөнаһсыз кешеләр дә үз¬ ләрен гаепле итеп тоялар, поезд озаграк туктап торса, тәмам тынычлыклары югалып көяләнеп бетәләр иде. Расписание дигән нәрсә онытылды, югыйсә беренче көнне юлда бер генә һава тревогасы да булмаган иде. Поезд төнлә белән Оршага җиткәч кенә бөтен тирә-юньдә паровозлар үкерде һәм вагон тәрәзәләре дерелдәп торды: немецлар Оршаның товар станциясен бомбага тоталар иде. Менә монда да әле, бомба шартлаулары колагын яра язып калганда да, Синцов утырып барган поездларының сугышка ни өчен шул кадәр якынлашуын аңышып бетми. Нибары: шулай булмыйни, немецларның фронтка баручы составларны төнлә белән бомбага тотуы гына бу, монда бер дә гаҗәпләнәсе юк, дип кенә уйлап куйган иде. Кар¬ шында утыручы, үзләренең Домбачеводагы чик буе часте¬ на кайтып баручы артиллерия капитаны белән алар: не¬ мецлар, мөгаен, Варшавадан яки Кенигсбергтан очып киләдер, дигән уртак нәтиҗәне ясадылар. Кем дә булса аларга: «Немецлар икенче төн инде менә Оршага Гродно¬ дагы хәрби аэродромыбыздан, Синцов армия газетасы ре¬ дакциясен эзләп барган Гродноның нәкъ үзеннән үк очып киләләр»,— дисә, моңа аларның гомердә дә ышанасылары юк иде. Менә төн дә узды. Шуннан аларга тагы да ямьсезрәк хәбәрләрне үз колаклары белән ишетергә һәм аларга ирексездән ышанырга туры килде. Иртә белән поезд үр- мәли-үрмәли Борисовка килеп җиткәч, теше сызлаган кешедәй чырайлары киткән станция коменданты аларга: «Эталон моннан ары бармый!» — диде. Ә сәбәбе шуннан гыйбарәт: Борисов белән Минск арасындагы тимер юл бомбага тотылган, өстәвенә немец танклары юлны аркы¬ лы кисеп куйган икән. Борисовода кая карама тузан, ифрат бөркү, шәһәр өстендә тилгәннәрдәй немец самолетлары әйләнгәләп йөри. Юлдан туктаусыз гаскәрләр һәм машиналар уза: берише- ләре бер якка атласа, икенчеләре икенче якка йөз тоткан. Госпиталь каршында, йомры ташлы юл өстендә үк, носил¬ каларда мәетләр ята иде. 16
комендатура турысында бер өлкән лейтенант басып тора, кемнәргәдер: «Пушкаларны күмәргә!» — дип колак ярырлык итеп кычкыра. Ул шәһәр коменданты икән. Син¬ цов ялга киткәндә үзе белән корал алмаган иде, хәзер менә коменданттан наган сорады. Ләкин аңарда наган юк, чөн¬ ки бер сәгать элек ул бөтен арсеналын таратып бетер¬ гән. Синцов белән артиллерия капитаны беренче очраган йөк машинасын туктаттылар. Шофер, шәһәрнең бер башын¬ нан икенче башына машина кудыртып, каядыр югалган склад мөдирен эзләп йөри икән. Алар машинага утырып гарнизон начальнигын эзләргә керештеләр. Чик буендагы үз полкына эләгергә өтәләнгән капитан тизрәк андагы нинди дә булса артиллерия частена билгеләнергә тели. Синцов исә фронт Политидарәсенең кайда икәнлеген бе¬ лергә өметләнә — әгәр менә хәзер Гродноның үзенә барып җитеп булмый икән, теләсә кайсы армия яки дивизия га¬ зетасына җибәрсеннәр әйдә. Синцов та, капитан да телә¬ сә кая барырга, теләсә нинди эшне эшләргә риза, тик нә¬ ләт төшкере бу отпускаларында җир белән күк арасында ‘ болганып йөрүдән генә туктасыннар иде. Аларга гарни¬ зон начальнигының Борисов артындагы гаскәриләр шә¬ һәрчегендә икәнлеген әйттеләр. Борисово үкәлчәсендә, аларның баш түбәсеннән генә пулеметларын тырылдатып, немец истребителе очып узды. Истребитель аларны үтерә’ дә, яралый да алмады, ә менә машина әрҗәсе такталарын китеп-китеп тирә-якка йомыч¬ калар чәчрәтте. Коты алынган Синцов йөзе белән бензин исе аңкып торган әрҗә төбенә капланды. Ә инде исенә кил¬ гәч гимнастеркасы аша иңенә кадалган бармак хәтле шырпыны суырып чыгарды. Берникадәр вакыттан соң өч тонналы машиналарының бензины бетеп киткәнлеге ачыкланды, шуннан Синцовлар, гарнизон начальнигын эзлисе урынга, шоссе буйлап Минск ягындагы нефтебазага китеп бардылар. Алар анда сәер генә күренешкә тап булдылар: бер лей¬ тенант— әлеге нефтебаза начальнигы белән бер старши¬ на саперлар формасындагы майорга пистолетларын тө¬ бәгәннәр. Лейтенант майорга: «Ягулыкны синнән шарт- латтырганчы мин сине атып үтерәм!» — дип кычкырына. Күкрәгенә орден таккан олы яшьләрдәге майор кулларын өскә күтәргән, аянычлы бу хәленнән калтырый-калтырый, үзенең нефтебазаны шартлатыр өчен түгел, ә бәлки шарт¬ лату мөмкинлеген аныклар өчен генә,.килгәнлеген аңла¬ тып тора иде. Ниһаять, пистолетлар::түбән төшерелгәч, 2 3-263 17
майор, күзләрен яшьләндереп, ярсына-ярсына: «Өлкән командирны пистолет астында тоту — позор бу!» Л-дип кычкырырга тотынды. Вакыйганың ничек беткәней Син¬ цов белә алмады. Майор шелтәсен караңгы чырай белән тыңлап торган лейтенант аңа, борын астыннан гына мы¬ гырдап: «Гарнизон начальнигы хәзер танк училищесы ка¬ зармаларында, моннан ерак түгел, урманда гына»,— дигәч, ул машиага утырып шунда китте. Танк училищесының бөтен ишекләре дә төпләренә хәт¬ ле ачык — хет шар тәгәрәтеп уйна! Бары мәйданда гына экипажлары белән бәләкәй ике танкетка тора. Алар мон¬ да өстәмә боерыклар бирелгәнчегә кадәр калдырылган. Тик ул боерыклар ничәнче тәүлек инде юк та юк. Беркем рәтләп берни белми. Берәүләр, училище эвакуацияләнгән, икенчеләре, ул инде күптән сугышка киткән, дип сөйлиләр. Ишетелгән хәбәрләргә караганда, Борисов гарнизоны на¬ чальнигы Минск шоссесы тирәсендә икән, аның да әле Борисовның бирге ягында түгел, ә теге ягында. Синцов белән капитан Борисовка кире кайттылар. Анда комендатура әйберләрен машинага төяп яталар иде. Комендант хырылдык тамагы белән шыпырт кына: «Мар¬ шал Тимошенконың Борисовны калдырып Березинага чи¬ генү турында приказы бар. Бу приказда немецларны ары таба җибәрмичә, соңгы тамчы канга кадәр оборона тотар¬ га кушылган»,— диде. Артиллерия капитаны моңа ышанып бетмәде: «Комен¬ дант арттан тере саескан очыра»,— диде. Ләкин комен¬ датура төялеп ята, бу исә кемнең дә булса приказыннан башка эшләнә алмый иде. Алар янә үзләренең грузовик¬ ларына утырып шәһәр читенә чыгып киттеләр. Юлдан, ту¬ зан болытлары күтәреп, кешеләр һәм машиналар бара. Тик алар хәзер теләсә кайсы якка таралмыйлар: ә бәлки бер тарафка — Борисовтан көнчыгышка табан агылалар иде. Күпер башында, кешеләр өере эчендә, фуражкасыз гына, бик озын буйлы бер хәрби басып тора. Ул тәмам чыгырыннан чыккан, сугышчылар белән машиналарны кү¬ пергә кертми, наганын бутый-бутый, карлыккан тавышы белән: «Мин, политрук Зотов, монда армияне туктатырга тиешмен һәм туктатырмын да. Чигенергә маташкан һәр¬ кемне атачакмын!» — дип кычкыра иде. Ләкин халык политрук яныннан үтеп тора, машина бе¬ лән дә, җәяүләп тә уза, ул исә бүтәннәрне тоткарлау өчен кайберләрен уздырып та җибәрә, наганын каешына кыстырып, кемнең дә булса изүенә ябыша, аны ычкынды- 1S
г \ рып,\ тагын наганын суырып чыгара һәм, агымга каршы борылып, ярсына-ярсына, ләкин бер файдасызга кабат берәрсен гимнастеркасыннан эләктереп ала... Синцов белән капитан машиналарын су буендагы си¬ рәк урманлык эчендә туктаттылар. Урманда халык мыж¬ гып тора. Синцовка, кайдадыр шушы тирәдә ниндидер командирлар бар, алар частьлар формировать итә, диде¬ ләр. Чынлап та урман авызында берничә полковник күр¬ сәтмәләр бирә иде. Әрҗәләре ачык машинада кешеләрнең исемлеген төзиләр, алардан роталар туплап, шунда ук билгеләнгән командирларның боерыгы астында, Березина буйлатып әле уңга, әле сулга озата торалар. Бүтән ма¬ шиналарда өем-өем мылтык ята, аларны исемлеккә тер¬ кәлгән, ләкин кораллары булмаган һәркемгә бирәләр иде. Синцов та шул машиналар янына барып язылды; аңа штыгы кушырылган каешсыз бер мылтык бирделәр, аны кулдан төшермичә күтәреп йөрергә кирәк иде. Күрсәтмәләр бирүче полковникларның берсе — Ленин ордены таккан, Мәскәүдән Синцов белән бер вагонда кил¬ гән бу пеләш башлы танкист аның отпуск билеты белән таныклыгын карады, һәм йөзенә зәһәр төсмер чыгарып кулын гына селтәде: янәсе, газета кайгысымы соң әле монда! Ләкин шулай да Синцовка бик ерак китмәскә бо¬ ерды — аңа интеллигент кеше буларак үз эше табылыр. Полковник йөзен сәер генә чытып нәкъ менә «интеллигент кеше буларак» эш табылйсын басым ясап әйтте. Синцов чак кына таптанып торды да, полковник яныннан йөз адым чамасы читкәрәк китеп, үз машиналары турысына килеп утырды. Әлеге сүзләрнең мәгънәсен ул икенче көнне генә белде. Бер сәгатьтән машина янына тупчы капитан йөгереп килде, кабинадан биштәрле капчыгын тартып алганнан соң, бик бәхетле елмаеп, Синцовка: «Минем командалы¬ гыма ике орудие бирделәр бит әле, беренче юлга гына әле бу!» — дип кычкырды. Синцов аны бүтән бервакытта да күрмәде. Урман эчендә кешеләр кайнап тора, полковникларның боерыклары белән төрле якка күпме генә озатылмасын- нар, аларның һаман әле очы-кырые күренмәстер кебек тоела. Тагын берәр сәгать үткәч, сирәк нарат урманы өстен¬ дә беренче немец истребительләре күренде. Синцов ярты сәгать саен җиргә каплана, башын нәзек нарат төбенә те¬ ри; бик югарыда, гүя күк йөзендә, ул наратның сыек ябал¬ дашы кыймыл-кыймыл килеп селкенгәли иде. һәр һава 2* 19
һөҗүме саен урман күккә карап ата башлый. Мылтыктан, пулемет һәм наганнардан аяк өсте басып та, тезләнеп тә, җиргә ятып та аталар иде. Ә самолетлар бер-бер артлы килеп торды, аларның һәммәсе дә немец самолетлары иде. Синцов: «Ә кая соң безнекеләр?» — дип үзалдына бик ачынып сорап куя; ул гына түгел, аның тирәсендәге бар¬ лык кешеләр дә үз-үзләренә шундый сорауны телдән дә, күңелләреннән дә бирәләр иде. Көн кичкә авышкач кына канатларына кызыл йолдыз сурәтләре төшерелгән безнең өч истребитель узып китте. Йөзләгән кеше сикереп торып, шат авазлар белән кыч- кыра-кычкыра, аларга кулларын болгадылар. Бер минут¬ тан бу өч «карчыга», пулеметлардан ут сиптерә-сиптерә, кире әйләнеп кайтты. Синцов янында олы яшьтәге бер интендант басып тора иде. Аның безнең самолетларны яхшырак күрәсе килгән иде ахрысы, кояштан фуражкасы белән ышыкланып күз¬ ләрен күккә төбәде, тик бер минуттан чалгы белән чап¬ кандай авып китеп җан бирде. Аның янәшәсендәге бер кызылармеец та яраланып, утырган җиреннән эчен то¬ тып, туктаусыз бөгелергә, сыгылырга кереште. Әле шунда да кешеләр очраклы хәлдер бу, ялгышлыктыр дип, күккә аптырашып карап торалар иде. Инде шул ук самолетлар өченче мәртәбә агач очларына тияр-тимәс узганда гына аларга каршы ут ачтылар. Самолетлар бик түбән очкан¬ лыктан, аларның берсен хәтта пулеметтан атып та бәреп төшерделәр. Самолет Синцовтан нибары йөз метр ерак¬ лыкта гына агач ботакларына эләгеп чәрпәләнә-чәрпәлә- нә коелып төште. Аның җимерек кабинасында немец фор¬ масы кигән бер мәет кысылып калган иде. Баштарак: «Ниһаять, бәрделәр бит үзен!» — дип, бөтен урман эче тан¬ тана итсә дә, кызылармеецлар шундук, йөрәкләре уелып, башларын чайкарга керештеләр, чөнки немецларның кай арададыр безнең самолетларны эләктереп өлгерүләренә пошыналар иде алар. Ниһаять, зарыгып көткән караңгы да төште. Йөк ма¬ шинасы шоферы үзенең сохариен Синцов белән туганнар¬ ча бүлеште, кабина утыргычы астыннан Борисовта сатып алган бер шешә җылымса ситросын да тартып чыгарды. Елгага ярты чакрым да юк, ләкин бүгенге хәлләрне ки¬ чергәннән соң, аларның анда төшеп менәрлек тә җегәре калмаган иде. Тамакны ситро белән һенә чылатып алгач, шофер аягын тышка чыгарып, кабинага ятты, Синцов кыр сумкасын машина көпчәгенә терәп башын шуңа төртте.' 2»
Никадәр коты алынуларына һәм йөдәп бетүләренә дә ка¬ рамастан, Синцов һаман әле үз киресен куып: «Юк, була алмый бу. Мин күргәннәр монда гына ул, бүтән җирдә һич була алмый!» — дип уйлап алды. Шул уйлары эчендә йокыга талды һәм бервакыт колак төбендә генә нәрсәләрнеңдер шартлавыннан уянып та кит¬ те. Аңардан ике адымда гына җиргә утырган бер гаскәри наганыннан өзлексез күккә ата. Урман эчендә бомбалар ярыла, офык чигендә иртәнге шәфәкъ алсуы чагыла. Ур¬ манның кай җиренә генә карама, караңгыда, берсе өсте- нә берсе килеп яки агачларны сөзгәли-сөзгәли, машиналар үкерешә иде. Әлеге шофер да кузгалырга омтылган иде, тик Синцов, соңгы тәүлектә беренче мәртәбә әле, гаскәри гамәлен үтәп аңа паника басылганчыга кадәр туктап торырга боерды. Бер сәгатьтән бөтен әйләнә-тирә тынып калгач — ма¬ шиналар да, кешеләр дә күздән гаип булгач кына — Син¬ цов шофер янәшәсенә кереп утырды, һәм алар урманнан чыгу юлын эзләргә керештеләр. Урманнан чыгып җиткәндә генә Синцов сыек шәфәкъ яктысында бер төркем кеше шәүләсен күреп алды. Ул ма¬ шинаны туктатты да, мылтыгын кулына алып, шул шәү¬ ләләргә таба атлап китте. Юл кырыена баскан ике гаскәри штатский киемендәге бер кешене тоткарлаганнар да, аңардан документ таләп итеп, сөйләшеп торалар. — Юк минем документым, юк! — ди тегесе... — Ә нишләп юк?—дйп төпченә гаскәриләрнең бер¬ се.— Күрсәт безгә документыңны! Штатский шунда калтыравык усал тавыш белән: — Сезгәме документ күрсәтергә? Ә ниемә кирәк ул сез¬ гә?!— дип кычкырып җибәрде.— Нәрсә, Гитлермы әллә мин еезгә? һаман Гитлер аулап йөрисез! Барыбер тота алмассыз аны! Аңардан документ таләп иткән гаскәри шундук писто¬ летын тартып чыгарды. Штатский һаман әле кәперенүеннән туктамыйча, яр¬ сулы тавышы белән: — Ат соң, ат вөҗданың җитсә! — дип кычкыра бирде. Ай-Һай, диверсант булырмы икән бу кеше. Барыннан бигрәк ул мобилизациягә эләгеп тә үзенең призыв пунктын таба алмыйча ачуының иң соңгы чигенә җиткән кешегә охшап тора иде. Әмма бик күп нәрсәләрне күреп, үзе ке¬ бек үк шашар дәрәҗәгә җиткән бу кешеләргә Гитлерны телгә алып бер дә җикеренергә кирәкмәс иде. Ләкин бу хакта Синцов соңыннан гына шулай уйлады, 81
ә теге мәлдә исә берни дә уйларга өлгерә алмады: алар¬ ның баш очында гына гөлт итеп җете ракета уты кабын¬ ды. Синцов җиргә ауды һәм шул мизгелдә үк бомба гөр- селдәвен ишетте. Беравык көтеп ятканнан соң үзеннән егерме адымда гына өч кешенең тетелеп беткән гәүдәсен күрде; бу күренешне гүя гомер буена күңелеңә сеңдереп' кал дип фәрман биргәндәй, ракета әле һаман яна бирде, ниһаять, чырт итеп күккә үзенең утлы сызыгын сызып каядыр төшеп югалды. Синцов машина янына килде, мотор астына башы бе¬ лән кереп поскан шоферның тышка тырпаеп чыккан аяк¬ ларын күреп алды. Алар кабинага утырдылар да тагын көнчыгышка таба берничә километр юл уздылар, әүвәл шосседан, аннары урман эчләтеп бардылар. Синцов юлда очраган ике командирны туктатып бүген йоклап чыккан урманнан төнлә белән җиде километр артка, яңа пози¬ циягә чигенергә приказ булганлыгын белде. Машина фарасын кабызырга ярамый иде, шуңа күрә Синцов, машина агачларга бәрелмәсен өчен кабинадан төшеп, алдан юл күрсәтеп барды. Әгәр аңардан: «Ниемә кирәк соң ул машина сиңа, нигә аның белән иза чигә¬ сең?»— дип сорасалар, төпле җавап бирә дә алмас иде; нишлисең, шулай килеп чыкты инде: үз частен югалткан шофер политруктан калырга теләмәде, ә үз частена ба¬ рып җитмәгән Синцов исә шушы машина ярдәме белән ичмаса бер җан әсәренә тап була алганы һәм аның белән энә-җептәй бергә була алганы өчен күңеленнән бик шат¬ лана иде. Таң атып килгәндә машинаны икенче урманга урнаш¬ тырдылар. Монда һәр агач төбе саен диярлек машина тора, кешеләр окоплар, кереп сыенырлык ярыклар казый¬ лар иде. Шушында инде Синцовка, ниһаять, начальство, белән очрашырга язды. Соргылт һәм салкынча бер иртә иде. Урман сукмагында, Синцов каршында, пилоткасы күзенә кадәр төшеп торган, иңнәренә кызылармеец ши¬ неле элгән, гимнастерка петлицаларында ромбалар тезе¬ леп киткән, күрер күзгә яшь кенә, әмма өч көн инде кы¬ рынмаганга яңакларын төк баскан бер кеше басып тора. Кулына ул ни өчендер көрәк тоткан. Синцовка Борисов гарнизоны начальнигы шул бугай инде дип әйткәннәр иде. Синцов аның янына килде, бөтен шартын китереп, мө¬ рәҗәгать итте, иптәш бригада комиссарыннан аны — по¬ литрук Синцовны армия газетачысы сыйфатында файда¬ ланып булмас микән дип үтенде, ә инде файдаланып бул- маса, аңа нинди приказ көтәргә кала икән?—дип сора¬ 22
ды. Бригада комиссары башта җансыз күзләре белән аның документларын карады, аннары әнә шул җансыз күзләр¬ не күтәреп ваемсыз бер сагыш белән әйтә куйды: — Дөньяның асты өскә килгәнен күрмисезмени? Нит¬ кән газета турында сөйлисез сез? Хәзер монда нинди га¬ зета була алсын инде? Бу сүзләрен ул шундый төсмер белән әйтте ки, Син¬ цов үзен ирексездән гаепле итеп санады. Бригада комис¬ сары тынып торганнан соң: — Сезгә штабка, дөресрәге Фронт политуправлениесе- нә барырга кирәк. Анда сезне кая куясыларын әйтерләр,— диде. — Ә штаб белән политуправление кайда соң?—дип сорады Синцов, күңелендә өмет чаткысы кузгалып. Комиссар моңа каршы иңбашларын гына сикертеп ал¬ ды һәм шундук икенче кешеләр белән сөйләшә башлады. Синцов читкә китте, хәзер нишләргә инде, дип уйлап та өлгермәде, таныш полковник-танкист белән маңгайга- маңгай очрашты. — Мин сезне эзләдем, кай җәһәннәмдә йөрисез сез? — диде полковник кырыс-каты тавыш белән,— Әнә күрәсез¬ ме тегендә? — дип, ауган ике нарат өстенә утырган кеше¬ ләр төркеменә күрсәтте.— Без вакытлы тройка төзедек. Сез газетада секретарь булгансыз, аларга протоколлар язарга ярдәм итәрсез! Ауган нарат өсләрендә утыручыларның берсе кара чәч¬ ле икенче рангтагы хәрби юрист, икенчесе аксыл башлы авиация петлицалы политрук, өченчесе алсу петлицалы НК.ВД гаскәрләре майоры, ә калган дүртесе аларның әү¬ вәлге буйсынарлары — кызылармеецлар иде. Җидесе дә ял итә; аяк асларына тәртипсез рәвештә көрәкләрен ыр¬ гытканнар. Янәшәләрендә һава һөҗүменнән яшеренер өчен әле бил тиңентен генә казылган тар гына ике траншея ыр¬ жаеп ята иде. Синцов алар янына килеп үзен таныштырды. — Блокнотыгыз бармы? — дип сорады хәрби юрист. — Бар. — Бик яхшы булса. Хәзер менә бу чокырларны казып бетерик тә аннан эшкә керешербез. Траншеяларны бер сәгатьтән казып бетерделәр. Син¬ цов аягын, чокырга салындырып шәрә җиргә утырды, йон¬ чыганга, аннары ашамаганлыктан да йокыга ойый баш¬ лады, ул да түгел черемгә китеп тә барды. Төшендә ул башта бакча күрде. Бакча эченнән гаскә¬ ри форма кигән, хәрби юрист петлицалары таккан Маша атлап килә иде. Аннары бакча манзарасы Усачевкадагы ез
квартиралары белән алышынды; квартирага Гитлер кыя¬ фәтле бер кеше килеп керде, аның тавышы кичә бомба астында үлгән штатскийныкына охшаган иде. Менә шул кеше Синцовтан: «Ашарга бер-бер нәрсәгез юкмы?» — дип сорады. Синцов аңа атар өчен янтыгыннан наганын капшый башлаган иде дә, ләкин янтыгында наганы юк булып чыкты... Синцовны кемдер траншеягә этеп төшергәч һәм үзе дә аның өстенә югарыдан тып итеп аугач кына уянып китте ул. Оялар бик вакытлы казылган: биектә, нарат ябалдаш¬ лары өстендә, бомбаларын сибә-сибә, самолетлар очып бара иде. • Бу көнен Синцов томан эчендә үткәрде: ул талчыгып беткән, бик ачыккан, өченче тәүлек инде йокламаган да диярлек иде. Ул әле бомба һөҗүме беткәнче дип чокырга төшеп ята һәм шунда аз-маз черемләп тә ала, әле чокыр¬ дан чыгып, аякларын түбән салындырып кояшта җылы¬ нып утыра һәм янә дә күпмедер вакытка күз кабакларын йома, әле, тоткарланган кешеләр китерелеп, хәрби юрист һәм өлкән политрук белән майор алардан сорау ала баш¬ лагач, блокнотын тезенә куеп, кыенлык белән генә хәреф¬ ләр тезәргә керешә — беркетмә яза. — Сез кыскарак, кыскарак, иң кирәген, иң мөһимен генә языгыз! — дип кисәтә иде аны юрист, кешеләрдән со¬ рау алган саен. Ә иң’мөһиме әлеге дә баягы шул: тоткарланган ке¬ шеләрнең һәммәсе дә диярлек ни диверсант, ни шпион, ни дезертир түгел, алар каяндыр килеп каядыр юл тотучы¬ лар, кемнедер яки нәрсәнедер эзләп тә, аларны таба ал¬ мыйча гаҗизлеккә төшүчеләр генә, чөнки хәзер бөтен нәр¬ сә дә буталып беткән, урыннарыннан купкан иде шул. Алар ут һәм бомба астына эләгәләр, немец десантлары белән танклары хакында йөрәк яргыч сүзләр ишеткәнлектән, кай¬ берләре, әсир төшүдән котлары алынып, документларын җиргә күмәләр, ә кайчак аларны ертып та ташлыйлар иде. Сорау алганнан соң бу кешеләрне гадәттә җибәрәләр, берәүләренә чама белән кайсы якка китәргә икәнен әйтә¬ ләр, икенче берәүләренә монысын да әйтмиләр, чөнки кая барасын үзләре дә белмиләр. Иреккә җибәрелгәннәрнең күбесе китәргә дә теләми, ник дигәндә, алар тагын кайда да булса тотылудан, дезертирлыкта гаепләнүдән куркалар иде. Шулай да хәрби форма кигән ике кешедән бик нык шикләнделәр. Аларның бернинди документлары юк, ә инде сорашкан чагында үзләренең кем булуы, каян килүләре 24
һәм кая барулары турында ышанырлык юньле җавап та бирә алмадылар, шуннан аларны диверсантка санап атар¬ га хөкем иттеләр. Аларны урман читенә атарга алып кит¬ кән конвоирлар соңыннан шуны кайтып сөйләделәр: те¬ геләрнең берсе, зинһар сабыр итегез, дип елаган булган, барысын да аңлатып бирәм, дип ышандырган, икенчесе дә әүвәл, ашыкмагыз, сабыр итегез, дигән, ә инде мылтык үзенә төбәлгәч,, гомеренең иң соңгы минутында: «Хайль Гит¬ лер!»— дип кычкырган икән. Тотылганнар арасыннан бер бик озын буйлысы, нәкъ баһадирларныкы ише дәү генә кул-аяклы, ләкин балалар сымак кечкенә генә башлы һәм озын муенлысы, аннан да битәр сабый балаларча кыркылган чәчле кызылармеец акылдан язган булып чыкты. Ул бомбаларның җир акта¬ рып гөрселдәүләренә чыдый алмыйча, үзен кызылармеец формасы кигән фашистларга пленга эләккәндәй хис итеп, юл уртасына ук йөгереп чыкты да, баш очыннан очып барган немец самолетларына кул болгый-болгый: — Сытыгыз үзләрен, сытыгыз! — дип акырырга то¬ тынды. Кызылармеецның мие түнгән: тирә-юньдәге кешеләр аңа — немецлар, аларның самолетлары исә безнең само¬ летлар булып тоела иде. Аны көч-хәл белән генә боргыч¬ лап бәйли алдылар. Кызылармеец тикшерүчеләр алдында киндер кебек агарынып, калтырый-калтырый басып торды, күзләре бе¬ лән әле хәрби юристка, әле Синцовка кадалып: — Фашистлар! Нигә киемегезне алыштырдыгыз! Мин сезне үтәли күреп торам! Нигә киемегезне алыштырды¬ гыз?! — дип кычкырды. Аны тынычландырырга, син үзебезнекеләр арасында бит, дип никадәр генә юатырга тырышмасыннар, моның файдасы тимәде: аны үгетләгән саен, күзләрендә тагы да шашкынрак утлар көйрәп янарга керешә иде. Бер мәлне ул ялт-йолт каранып алды да, кинәт баула¬ рыннан ычкынып, алга ыргылды һәм Синцовның агачка терәп куйган мылтыгын эләктереп, өч сикерүдә юлга ба¬ рып та җитте. Ул: — Качыгыз! Качыгыз!—дип шундый нечкә, чинак та¬ выш белән кычкырып җибәрде, бу җан әрнеткеч тавыш¬ ны тирә-юньдәгеләрнең берсе дә ишетми калмады.— Ка¬ чыгыз! Безне фашистлар чорнап алган! Качыгыз! — дип, ул иелә-бәгелә һәм мылтыгын баш очында тирбәтә-тир- бәтә сикеренергә тотынды. 25
Юл уртасында чиный-чиный биюче бу кешене кемдер паникага бирелгән ахмак дип, аны-моны уйламастан, ана берничә мәртәбә наганнан атты, ләкин тигезә алмады. Ан¬ нары тагын кемдер атып ана янә тигезә алмады. Әлеге кызылармеец кешеләргә каушатып төшерә тор¬ ган, өннәрен ала торган куркыныч сүзләрне кычкыргач, аны, әлбәттә, үтерерләр, үтерми калмаслар, дип уйлады Синцов. Бу саташкан бәндәне коткарырга ниятләп, бары шул турыда гына уйлап, ул аңа ташланды. Ләкин тегесе үзенә таба йөгереп килгән Синцовны искәреп елт кына борылды да, мылтыгын тоткан хәлдә, яшен ташыдай аның каршына атылып килә башлады. Синцов, кызылармеец белән йөзгә-йөз калып, аның нәфрәт очкыннары чәчрәп тор¬ ган акай күзләрен күрде, мизгел эчендә читкә тайчынып, шул мизгелдә үк штык сызгырганын ишетеп калып, ике кулы белән чытырдатып мылтыкка ябышты: уң кулы бе¬ лән мылтыкның көбәгеннән, ә сулы белән көпшәсеннән то¬ тып алды. Хәзер инде, Синцовка тигерүдән куркып, беркем дә атмый, ул да, кызылармеец та ярсый-ярсый мылтыкны үзенә каерып алырга тырыша иде. Бу көрәш дәвамында Синцов мылтыкны акрынлап ике кулы белән дә көбәген¬ нән эләктереп ала алды, кызылармеец исә аны хәзер көп¬ шә очыннан гына тотып тора иде. Бар көченә мылтыкны үзенә та^а йолкыгач, Синцов нәрсә булганын тоймый да калды: кызылармеец салынып төшкән кулларын күтәреп гүя башын тотып карамакчы булды, ләкин, кулларын битенә дә җиткерә алмыйча, йөзтүбән ауды. Шушы хәл алдыннан ни өчен шартлаган аваз ишетел¬ гәнен Синцов бердән абайлап алды: юк, бу мәлдә чит кеше мылтыгы түгел, ә аның үзенеке атылган иде, аны йолыккан чагында ялгыш чакмасына орынып кителгән, һәм менә хәзер аяк очында ул атып үтергән кеше түше белән җиргә җансыз капланып ята иде. Кызылармеецның яраланып кына калмаганын, ә үте¬ релгән булуын Синцов, мылтыкны читкә ыргытып, аның янына чүгәләгәч тә шәйләп алды. Балаларныкы кебек маңгай чәчле кызылармеец башын ничектер уңайсыз, бик кызганыч төстә бора төшеп, яңа¬ гын җиргә куеп яткан. Муеныннан тузанлы юлга каны ага: пуля туп-туры тамагыннан — бугаз кимерчәге аша кереп киткән булган. Битен төк баскан колгасар капитан үлек янына килеп басты да: — Гад, паника куптара язды бит!—диде. Кулында на¬ 26
ганы — шул наганы белән кызылармеецка беренче мәртә¬ бә атучы да нәкъ ул үзе иде. — Шулкадәр паникер булмасаң соң, гад! — дип янә кабатлады капитан.— Эткә эт үлеме! Бу сүзләрне ул тупас һәм катгыйлек белән әйтсә дә, аның үз күзләре дә үз гаебен белгән этнекенә охшап тора. Кызылармеецны сүгүе дә юкка түгел: янәсе, кызыларме¬ ецка атып ул дөрес эшләгән, һәм моңа үзен дә, бүтәннәр¬ не дә дорфа сүзләре белән ышандырмакчы була иде, ахрысы. Синцов тәмам каңгырып калды. Сугышта беренче эш итеп үз кешесен үтерде бит! Коткармакчы иде дә, барып чыкмады — үтереп ташлады менә!.. Шуннан да мәгънәсез¬ рәк һәм коточкычрак нәрсә була аламы?! Көн ахырына кадәр әйләнә-тирәләрдәге хәлләр турын¬ да берни аңышмый йөрде ул. Әле Минскины әүвәлгечә үк безнең кулда дип сөйлиләр, әле, киресенчә, немецлар Борисовны да алган инде, диләр; кич җитәрәк шундый хәбәр дә таралды: моннан җиде километр ары немец танк¬ ларын туктатканнар, имеш. Алда, әйтергә кирәк, бик ерак та, бик якын да булган тарафларда, чынлап та тоташ туп шартлаулары ишетелеп торды... Әлеге бик кысыр мәгълүматлар да, бомба гөрселдәү¬ ләре, ул үтергән кеше турындагы караңгы уйлары һәм тоткарланган кешеләрдән, сорау алулар да Синцовның то¬ манлы башында һәммәсе бергә буталып беттеләр. Инде кояш баеп барганда Синцов янына бер сугышчы килеп полковникның аны дәшкәнлеген әйтте. Урманда бүтән кешеләргә боерык бирә алырлык коман¬ дирлар җитәрлек, ләкин полковник-танкист үзен алардан да өстенрәк һәм энергиялерәк итеп саный. Синцов ки¬ леп җиткәндә ул урман читендә, яшел ботаклар белән кап¬ ланган маскировкалы палатка янында басып тора, нәкъ шул мәлдә ике элемтәче палатка эченә кыр телефоны чыбыкларын сузып маташа иде. Синцов полковник каршына килеп баскач, ул аңа ке¬ реш сүзсез-нисез генә: — Сез Фронт политуправлениесе хакында сораган иде¬ гез, аны менә ул белә,— дип янәшәсендәге чик сакчысы формасы кигән батальон комиссарына күрсәтте.— Управ¬ ление кайдадыр Могилев тирәсендә. Бу пограничник сез¬ не машинага утыртып үзе белән алып бара ала. Чик сакчысы дәшми генә башын иеп куйды. — Хәзер мин әйберләремне генә алып киләм! Ике-өч минут көтәрсез бит? — диде Синцов. 27
Чик сакчысы тагын башын иеп сәгатенә күз салып алды. — Мин бик тиз! — Синцов машинадагы чемоданын алып килер өчен урман эченә йөгереп кереп китте. Ләкин йөк машинасын элекке урыныннан тапмады. Ул эзләнеп шул тирәләрдә әйләнеп йөрде, әйтерсең маши¬ на шунда җир астыннан килеп чыгарга тиеш иде. Кылт итеп аны көтеп торулары исенә төште дә, кулын селтәп, кире йөгерде. Чик сакчысы аны палатка янында сабырсызланып кө¬ теп тора иде. — Ә әйберләрегез кайда? — дип сорады ул. — Кузовта иде дә, машина китеп барган, ахрысы...— диде Синцов.— Ярар, чемодансыз гына китәм инде. Бер сәгать элек, караңгы төшә башлагач, Синцов ма¬ шинадан шинелен алып иңенә элгән иде. Менә хәзер шул шинелен алып калганы өчен дә эченнән бик шатланды. Чик сакчысы янбашындагы юка кыр сумкасына су¬ гып: — Минем дә бөтен байлыгым шушы гына. Хәтта ши¬ нелем дә юк, бөтен әйберләрем машинада янды,— дип уф¬ танып куйды. Чик сакчысы, бу зарларына өстәп, бар нәрсәдән язуын: яшәгән-торган йорты януын да, гаиләсе һәлак булуын да әйткән булыр иде дә, әйтми калды, бары янган шинелен генә телгә алды, аннары сүзен кырт кына җөпләп: — Әйдә киттек! — диде. Алар урман юлыннан җәяүләп ике километр узгач Минск шоссесына килеп чыктылар. Агач төпләренә ише¬ релгән берәр машина янына туктап шуңа утырырлар да ары таба китеп барырлар дип уйлаган иде Синцов — югый¬ сә батальон комиссары шинеле машинада янганын сөй¬ ләп тә биргән иде бит. Ләкин Синцов аның сүзләрен ко¬ лагы яныннан гына үткәргән иде шул. Инде алар әледән- әле йөк машиналары узып торган Минск шоссесына чы¬ гып, чик сакчысы аңа: «Хәзер голосовать итәбез дә Ор- шага кадәр барабыз»,— дигәч кенә, ул батальон комисса¬ рының бернинди машинасы булмавын, бары юл уңаендагы машинага утырып кына китәселәрен абайлап алды. — Сез бер-ике йөз адым алга узып басыгыз, ә мии монда калам,— диде чик сакчысы.— Әгәр мин туктата алмасам, сез туктатырсыз. Синцов ике йөз адым чамасы алга китеп басты һәм батальон комиссарының, кулын күтәрә-күтәрә, машина¬ ларны туктатырга тырышуын бик яхшы күреп торды. Ул 28
да кулын күтәрде, тик машиналар выжт-выжт узып кына тора. Ниһаять, Синцов комиссарның бер машинаны тук¬ татканын, кабина ишеген ачып эчтәге кеше белән сүз алышканын күрде. Синцов аларга таба ыргылды — йөгереп китеп маши¬ нага утырмакчы иде. Ләкин нәкъ шул мизгелдә үкерә- үкерә аска кадалып төшкән самолет авазын ишетте. Син¬ цов күнегелгән гадәт буенча җиргә капланды, борынын шундук кызган асфальт исе ярып керде. Бер тын асфальт¬ та ятканнан соң борылып караса, юлда әле туктаган ма¬ шина да, аның янындагы чик сакчысы да юк иде. Бомба машинаның кыл уртасына эләккән, шул урында чокыр тө¬ тәсләп ята, ә шоссе буенча Синцовка таба машинаның умырылган көпчәге тәгәрәп килә иде. Көпчәк Спнцовның янына ук килеп җитәргә теләгәндәй аңардан нибары ике адымда гына чайкалып алды да, тимерен асфальтка шы¬ кырдатып, авып төште. Минск шоссесында бер ялгызы басып тора Синцов, аның яныннан елт-елт машиналар уза, күңеле шундый тулган, телен аркылы тешләрлек булып армаса, кычкыру гына түгел, үкереп елап та җибәрәсе иде. Синцов тагын берничә километр узгач, күзе бәйләнә башлады. Шуннан ул, меңнәрчә бүтән кешеләр кебек үк, төнне юл читендәге канауга төшеп, пилоткасын баш асты¬ на салып, йөзен күтәреп куйган шинель якасы белән кап¬ лап уздырды. Ул берничә сәгать үле кешедәй йоклады, колагына шосседан гөрелтәп узган машина тавышлары да, төнге һава һөҗүме вакытындагы бомба шартлаулары да кермәде, бары кемдер, шинель якасын кайтарып, кулы белән битенә кагылып: — Юк, бусы тере,— дигәч кенә уянып китте. Синцов күзен ачты, торып утырды. Каршына махсус артиллерия мәктәбенең чип-чиста шинельләрен кигән ике малай баскан, шинельләренең кара петлицаларына кадал¬ ган чалыш-чолыш пушкаларына кадәр алтындай җемелдәп торалар иде. Күрәсең, алар да Синцов кебек үк күптән инде авызларына берни капмаган: балачыл битләре су¬ лып эчкә суырылган, ә күзләре чаткыланып бик хәтәр яналар. Икесе дә ояларыннан алып юлга тондырылган карга баласына охшый иде. Синцов аяк өсте басып: — Сез нәрсә, балалар, кая юл тотасыз? — диде. Малайлар Смоленскига җәйге спорт парадына бардык дип җавап бирделәр, хәзер шул Смоленск каласыннан Борисовка, үзләренең мәктәпләренә кайтып киләләр икән. 29
— Ә мәктәбегез кайда соң, Борисовның үзендә үк мени? — дип сорады Синцов. Юк, диделәр малайлар, Борисовтан арырак, Минскига таба уналты километр киткәч. — Хәзер анда немецлар булырга тиеш. Мин анда нәкъ кичә генә булдым,— диде Синцов. Малайлар аңа шикләнеп карап куйдылар, аннары алар¬ ның берсе күзен читкә борды. Синцов та аның карашына ияреп читкә борылды һәм үзеннән ике йөз метрда берни¬ чә җансыз гәүдә белән юл уртасындагы бомба чокырын күреп алды, көнчыгышка таба җилдереп барган бер ма¬ шина шул чокыр тирәли әйләнеп узып ята иде. Кичә йоклап киткәндә югыйсә юлда беркем дә юк иде бит, ди¬ мәк, төнлә аннан ерак түгел бомба төшеп кемнәрнедер һәлак иткән, ул исә шуны да сизми калган. Малайларның берсе: — Без сезне дә үлгәнсез дип уйлаган идек,— диде. Ан¬ нан аптырагандай әйтеп куйды: — Хәзер кая барыйк инде без? — Шулай да үзебезгә, мәктәпкә кайтыйк без,— диде аның иптәше.— Анда немецлар булырга тиеш түгел. Синцов аларны үз сүзенә берничек тә ышандыра ал¬ мады. Аның каравы, юл алдыннан капкалап алыгыз дип, ке¬ сәсеннән кичә кич хәрби юрист биргән консервыны чыгар¬ гач, малайларның түбәсе күккә тиде. Банкыда кильки консервысы булып чыкты, һәм алар аны өчесе дә, иписез һәм сусыз гына, ашап та куйдылар. Малайлар кире табан китеп барды. Синцов алар өчен борчылып артларыннан бик озак карап торды. Аннары, шинель белән пилоткасын кагыштырып, Минск шоссесы буенча көнчыгышка, Орша тарафына китеп барды. Ул көннәрдә кемнәр генә таптамады бу юлны! Бераз читкә тайпыла төшеп урманнарына да керделәр, өскә бом¬ балар яуганда кырыендагы канауларына да сырышып яттылар һәм яңадан юлга үрмәләп менеп хәлсез аякла¬ рын сөйри-сөйри һаман алга атладылар. Бигрәк тә бу шоссе буенча Столбцы, Барановичи, Молодечно һәм Көн¬ батыш Белоруссиянең бүтән шәһәрчекләреннән килеп ку¬ шылган еврейлар ташкын булып агылдылар. Хәзер, су¬ гышның сигезенче көнендә, алар инде Борисовны да уз¬ ганнар, димәк, инде күптән юлга чыкканнар, сугышның беренче көнендә үк... Бик галәмәт фураларда, ике һәм дүрт көпчәкле арбаларда меңләгән кешеләр утырып бара; алар арасында пейслы һәм сакаллы, үткән гасырлардан 30
■г калган котелок эшләпәле картлар, бик иртә картайган, йончып беткән еврей хатыннары бар, һәр олау саен кур¬ кынган, ләкин бик тере күзле җидешәр-сигезәр кара чу- тыр балалар да утырып бара иде. Ә арбалар тирәсен¬ дәге җәяүле кешеләрнең иге-чиге юк иде. Ертык-пыртык киемле карт-корылар һәм бала-чагалар арасында яшь еврей хатыннарының килеш-кыяфәтләре бигрәк сәер булып күренә; алар өсләренә тузанга батып бетсә дә, бик модалы пәлтәләр кигәннәр; шулай ук мода¬ лы,, кырыйга ишеп төшерелгән чәчләре дә кызганыч бу¬ лып күренә, чөнки алар да тузанга, кергә катканнар. Ә кулларында кечесеннән алып зурысына хәтле — төрле күләмдә төенчекләр; бармаклары көзән җыергандай кы¬ сылып килгәннәр, алҗудан һәм ачлыктан дер-дер калты¬ рыйлар. Менә боларның һәммәсе дә көнчыгышка таба агыла, ә көнчыгыш яктан алар каршына, шоссе читләтеп, армия¬ гә чакырылган гражданский киемле, фанер сандыклы, дермантин чемоданлы яисә аркан капчыклы яшь кенә егет¬ ләр атлый — алар билгеләнгән призыв пунктларына ашы¬ галар; үзләрен кемнәр дә булса дезертирлар дип уйлама¬ сыннар өчен үлемнең күзенә туп-туры карап — нәкъ менә шушы олы юлдан немецларга табан атлап баралар. Алар¬ ны өмет-ышаныч һәм бурыч дигән нәрсә алга илтә; чын¬ лыкта дошманның кайда икәнен дә белмиләр, яңа обмун¬ дирование кияргә, кулларына корал алырга өлгергәнче ук немецларга тап буласыларына алар әле ышанмыйлар иде... Ул көннәрнең күңелсез фаҗигасе иде бу, юлларда бомбалар астында калган, үзләренең призыв пунктлары¬ на барып та җитмичә немец тоткынлыгына дучар булган кешеләрнең бик ачы язмышы иде. Ә юлның ике ягында тыныч-имин урманнар, әрәмәләр сузылып киткән. Синцовның хәтеренә гади генә бер кү¬ ренеш уелып калган. Кич кергәндәрәк күзенә кечерәк бер карья чалынган. Ул тәбәнәк кенә калкулык өстенә җәелеп утырган; карасу-яшел бакчалар кичке шәфәкънең кызыл нурлары белән өртелгән, түбәләр өстеннән җеп-җеп төтен баганалары күтәрелгән, ә кашлактан, кызыл шәфәкъ як¬ тысында малайлар төнге туплауга атларын чаптырып баралар. Карья зираты юл кырыена ук килеп терәлгән. Авыл үзе кечкенә генә булса да зираты зур, киң генә кал¬ кулык өсте сынган, чалышайган, яңгыр һәм кардан агарып беткән иске тәреләр белән тулган. Кечкенә карья да, зур зират та, алар арасындагы кискен аерма да — менә болар җыенысы Синцовны эченнән тетрәндерде. Кайдадыр артта 31
калган, немец итеге белән тапталган, инде иртәгә мон- \ да да аның типкесендә булачак газиз туган ил аны шун- ' дый сагышка салды, йөрәге кысылып-кысылып килде. Ике көн эчендә Синцовның башыннан үткәннәре немецларның бирегә дә килеп җитә алуын раслый, ләкин бу җирне ул һич тә немецныкы итеп күз алдына китерә алмый. Әле- t ге тәреләр астына ничәмә-ничә буын ата-бабаларыбыз^* кереп яткан, гасырлар буена берсе өстенә берсе күмелгән'' һәм менә шушы изге туфракны чит-ят санарга беркемнең - дә хакы юк иде. Соң нәрсә көтә болай булгач безне?! Менә шундый*; ушын алырлык әлсерәткеч хисләрне Синцов соңыннаң^ беркайчан да кичермәде. Хәлләр шулайрак башлангач, өзелеп яраткан, күңеле белән инанып кабул иткән нәрсә-’ ләрен киләчәктә ни көтә аның? Ул алар белән бергә үс- ’ те, алар хакына ил, халык һәм бервакыт та җиңелмәс дип1' ышанган армиясе белән, коммунизм белән бер тән, берт җан булып бергә яшәде бит. һәм әнә шул коммунизмны сугышның җиденче көнендә Минск белән Борисов арасы¬ на килеп җиткән немецлар вәхшиләрчә кырып салырга ант иткәннәр ләбаса! Синцов куркак түгел, ләкин, миллионнарча бүтән ке¬ шеләр кебек, хәзерге хәлне күңеле белән кабул итәргә әзер дә түгел. Нәкъ бүтән кешеләр тормышындагыча, ул киченгән гомернең дә күп өлеше мохтаҗлык һәм михнәт күреп, көрәшә-көрәшә узды, шул сәбәпле, соңыннан ачык¬ ланганча, сугышның беренче көннәрендәге коточкыч авыр¬ лыклар аларның рухын сындыра алмады. Ләкин аларның күбесенә әлеге авырлыклар һич тә кичерә алмаслык бу¬ лып тоелды, гәрчә ул авырлыкларны алар соңрак кичерә алган булсалар да. Ел ярым элек, Синцовка демобилизацияләнәсе урынга’ кадровыйда калырга тәкъдим ителгәч, моңа бик сөенмәсә дә, ул армиядә калырга ризалык биргән, чөнки ул хезмәт иткән дивизия Буг елгасы буена урнашкан, ә шул елга артында ук фашистлар тора, һавада инде сугыш исе аңкый башлаган, һәм Синцов, коммунистлар мондый оч¬ ракта армия хезмәтеннән йөз чөермиләр, дип уйлаган иде. һәм менә армиядә үз теләге белән кала торып та, фашизмга каршы сугыш башлангач кына, ул кинәт җаны теләгән урында түгел, ә киресенчә, үз частеннан аерыл¬ ган булып чыкты, дала дүңгәләгедәй әйләнепме әйләнә, атлаган саен мәгънәсезгә документларын төртә, каядыр олаккан редакциясен эзли, хәзерге минутта, аны эзләп, •1 32
Хоттп дезертир кебек фронтның бу ягына шъҗкая-шыңкая хлдсрә. Ул чик сакчысы үлеменнән соң да барыбер Могилевка барып җитәргә кирәк дигән нык карарга килде. Фронт Политпдарәсе шунда дип әйтелгәч, бармый ярамый. Әгәр инде бу сүз ялган булып чыкса, ул бүтән берни дә эзләп йөрмәскә, беренче очраган укчылар частена ук политрук .ггсп билгеләүләрен сорарга булды. Әйе, бу карарыннан ул һич чигенмәячәк. Кичә кич белән «голосовать» иткән кебек, бүген иртән дә ул кулын күтәреп-күтәреп карады, ләкин бер машина /,.,а аның янында туктамады. Шуннан соң төкерде дә кал- йн көнне, машиналарга карамыйча, авыр уйларына би¬ релеп яки берни дә уйламыйча, әлеге юлдан атлап үткәр¬ де, аяклары таш аскандай авырайган булсалар да, кире- ләнә-киреләнә һаман алга табан атлады. Ахыр чиктә ул барыбер, ихтимал, Оршага кадәр җәяү тәпиләгән булыр иде. Ләкин караңгы төшкәч кенә аның янына бер йөк машинасы килеп туктады. — Политрук, кая барасыз? — дип сорады кабинада утырып баручы полковник. — Оршага! —диде Синцов сүлпән генә. — Ни өчен җәяү барасыз? Синцов шул ук сүлпән тавышы белән җавап кайтарды: — Голосовать иттем-иттем дә туеп беттем. Утыртмый¬ лар гына бит, сволочьлар! — Әйе, сволочьлар җитәрлек бездә. Мондый хәлдә азрак булсалар да, бар әле, бар,— диде полковник.— Кая документларыгызны бирегез әле? Синцов гамьсез генә документларын полковникка суз¬ ды. Полковник аларны елт кына күзеннән уздыргач, Син- цовка кире кайтарды. — Барыгыз кузовка менегез. Котырып чапкан машиналары бер сәгатьтән Оршада иде инде. Машина полковникның үзенеке түгел, билләһи, Оршага кадәр генә барам, дип алып торган булган. Син¬ цов кебек үк ул да Могилевка юл тота, Оршадан поездга утырып барырга исәпли иде. Синцов аның белән бергә шә¬ һәр комендантына керде. Комендатура бер мәктәпнең подвалына урнашкан. Өстәл артында телефоннардан кыч¬ кырып сөйләшә-сөйләшә башлары күбеп беткән бер майор — шәһәр коменданты белән ике тимер юлчы майор утыра иде. — Могилевка поезд кайчан була? — дип сорады пол¬ ковник. 3 3-263 33
Сорау комендантка бирелгән булса да, ул бер телефон трубкасын өстәлгә ыргытканнан соң икенчесенә ябыш¬ кач, полковник аны нык кулы белән иңеннән эләктереп алып үзенә таба борды. — Мин сездән сорыйм, җавап бирегез: Могилевка поезд бармы, юк икән, кайчан була? Майор хырылдык тавыш белән: — Хәзер, иптәш полковник! Булырга тиеш...— диде һәм янә чылтырый башлаган икенче телефонга атылды. Трубканы тыңлаган саен йөзе кырысланганнан кырысла¬ на барды. Ниһаять, төксе генә сүгенеп, телефон трубка¬ сын атып бәрде.— Поезд булмый, иптәш полковник! Сөен¬ чегә үз колагыгыз дигәндәй, хәзер генә боепрппаслар поездының бомбага тотылуын хәбәр иттеләр. Ике юл да җимерелгән. Могилевка бернинди поезд булмаячак! — Шайтан алсын ла үзен,— дип, тыныч кына әйтеп куйды полковник Синцовка,— Болар үзләре дә рәтләп бер¬ ни белми, алар өчен һәммәсе дә җимерелә, һавага оча, бактың исә хафасыз гына үтеп китәргә дә буладыр. Әйдә станциягә киттек, анда очына чыгарбыз. Ләкин станциядә дә нәрсәнең дә булса көен табу җи¬ ңел түгел: анда ут юк, хәрби комендант белән станция начальнигы серле генә пышылдап, әлегә берни дә билгеле түгел, диделәр. Ниһаять, полковник бер тимер юлчыны тотып ала алды, анысы да бик зур серне чишкәндәй, пы¬ шылдап кына: «Водокачка артында Могилевка товар соста¬ вы т*езелеп ята»,— диде. — Киттек! — диде шуннан полковник. Күрәсең, Синцов кына түгел, тормыш казанында кай¬ нап чыккан бу өлкән кеше дә үзен ялгыз тоя һәм эчендәге борчуларын аның белән уртаклашасы килә иде. Синцов¬ ка ул менә нәрсәләр сөйләде. Идел буе хәрби округыннан ул Мәскәүгә очып килгбн, анда корпус штабы начальнигы итеп билгеләнгән. Корпусын эзләп йөри-йөри Борисовка барып чыккан, немецлар кулына эләгә язган, кичә көне буе сугышта командирсыз калган рота белән җитәкчелек ит¬ кән, бүген исә ул корпусның монда түгел, ә Осиповичи — Бобруйск районына килеп чыкканлыгын белә алган һәм менә хәзер Могилев аша шунда барышы икән. Ул үзалдына ачуланып: — Әлбәттә, мин тагы да рота белән командалык итә ала идем дә, ләкин тәртип булырга тиештер ләбаса ин¬ де!— диде.— Ходайга шөкер, сигезенче көнебезне сугы¬ шабыз, айнырга вакыт! Әгәр мин корпус штабы началь¬ нигы итеп билгеләнгәнмен икән, димәк, мин хезмәт уры- 34
Йима барып җитәргә, винтовка тотып кына цепьта ят¬ маска тиешмен. Ротага җитәкчелекне бер лейтенантка тапшырганда, беләсезме ничек шелтәләгән булды бер ах¬ мак мине? Сез куркак, диде. — Аңа ничек җавап бирдегез соң? — дип сорады Син¬ цов. — Ничекме? Әйбәтләп ипи шүрлегенә менеп төштем. Сабак булсын киләчәккә, дидем. Аннан киттем дә бардым. Полковник боларны исенә төшергәч хәтта кызарынып килде, болай да мыеклы төнтек чырае бик хәтәр кырыс¬ ланып китте. Алар чуен юллар арасында әлеге составны эзләп озак кына тулганып йөрделәр. Гадәттә көч-куәтенә ышанган, үз кирәген бик яхшы белгән кеше янына бүтәннәр дә тар¬ тыла, менә хәзер дә аның тирәсенә үз йомышлары белән Могилевка баручы унлап гаскәри җыелды. Алар составны эзләгән арада станциягә немец бомбарди¬ ровщиклары һөҗүм итте. Поездлар килеп тыгылган стан¬ ция юлларында бер-бер артлы паровозлар үкереште. Орша узелында паровозлар берничә дистә иде. Алар бер-берсен кабатлап, ак пар болытларын тузгыта-тузгыта үкереш¬ теләр; авазлары нык өркүдән йөрәкләренә кан сауган бик сагышлы җанварларныкына охшаган. Соңгы көннәрдә Синцов ияләшеп килгән бомба шартлауларыннан да кур¬ кынычрак иде бу. Әйтерсең паровозлар, тамаклары ярыл¬ ганчы кычкыра-кычкыра, кемгәдер ялварып ярдәм сорый¬ лар, ә күк әнә югарыдан кара җиргә бомбалар гына си¬ бәли, ул бомбалар йортлар, рельслар өстендә, янә дә әле¬ ге тамашаларга рәнҗеп бәгырьләре кискәләнеп беткән, хәзер исә ачулары ташып юлларга сыенып яткан бик бә¬ хетсез кешеләр арасында гөрс тә гөрс ярылалар иде. Тревогадан соң водокачкага кадәр бардылар, тик анда да бернинди состав тапмыйча, барысы да юл читендәге шлак өеме өстенә ял итәргә утырдылар. Беркемнең авыз ачып сүз әйтәсе килми, ләкин дәшми калырга да ярамый: һәркайсының күңелен бушатасы килә иде. Арып-талып утыручыларның берсе хәсрәтле тавыш белән әңгәмә башлап җибәрде: — Кем уйлаган болай булыр дип? — Синцов башын күтәреп караса да, бу кешене караңгыда таный алмады. Күпмедер тынып торганнан соң полковник: — Анысы аның уйланылган да бит, тик чынлыкта нәр¬ сә килеп чыкты? Эт баш, сыер аяк! — диде. Караңгылык эченнән тагын кемдер нәзек тавыш белән бик гаҗәпләнеп әйтә куйды: 3* 35
— Тәртипсезлекнең очы-кырые юк, исең китәр! — Син¬ цов монысын да шәйләми калды. Берсе калын, куе та¬ выш белән: — Минем батальон — саперлар батальоны — Белосток- та тора иде. Кая олаккан ул хәзер...— диде. — Кая, кая! Каен башына!—дип кискен генә җавап кайтарды кайсыдыр салкын тавыш белән. Берничә минут барысы да дәшми утырдылар. Бая саперга җавап биргән салкын тавыш үте сытыл¬ гандай ачы гына әйтте: — Академиядә ундүртенче елның август катастрофасын өйрәнгән булдык тагын, Самсоновтан көлдек. Көлдек, ә ыштан төбен фәлән нәрсәгә күмдек,— дип бик ямьсез сүз әйтеп ташлады ул.— Бөтен нәрсәгә бармак аша карадык. Чит территориядә кан түкмибез, янәмәсе. Урра һәм баш¬ калар... Полковник аңа бик усал җавап бирде: — Әй, сез, званиегез кем, караңгыда күрмим — тик ко¬ лагыгызга шуны киртеп куегыз, без чит территориядә була¬ чакбыз әле! Әйе, иптәшләр, сүзләрегездә хаклык юк тү¬ гел: тәртипсезлек бездә күп әле, би-и-пк күп... Өстәвенә боламыкны үзебез болгаттык бит, шулай булгач аны үзе¬ безгә үк ашарга туры киләчәк! Полковникның бу фикеренә төрле яктан төрле җавап¬ лар яуды. Безнең урыс кешесе атын акрын җиксә дә, кызу чаптыра ул, дигән булды кемдер. Тик бу сүз яклау тап- мадк. — Сигез йөз уникенче ел түгел бу сиңа, атны тизрәк җиксәң дә ярый. Юкса әнә Смоленскига хәтле кара җә¬ яүләп чабарга туры килер! Бу сөйләк немецлар уйдырмасы ул, диде полковник. Кешеләр бер-берсе белән бәхәсләшсәләр дә, тавышла¬ ры калтырап чыга, ул тавышларда ачу да, үпкә дә бар иде. Әйе, тәртипсезлекләр ярылып ята анысы. Әмма алар- дан бигрәк кайдадыр барган сугышлар өчен гасабиләнә бу хәрбиләр, соң, үз частендагылар анда үлем белән яка¬ лашсын да, ә болар һаман шунда барып җитә алмасын. Әле кайчан барып җитәрләр диген! Арадан берсе: — Кичә үземне чактан гына атмый калдылар әле! — диде.— «Диверсант син!» — диләр, авызга наганнарын ты¬ галар. Атмыни мин авызга наган тыгарга. Перекопны ал¬ ган кеше мин, ә ул сволочь малайлар авызга наган ты¬ галар! 36
Бу кешенең салкын тавышын полковник баядан бирле ошатмый утыра иде инде, ул аны кинәт искәреп алгандай: — Әй, сез, август катастрофасы! — дип дәште.— Сез дә безнең белән Могилевка барасызмы? Үзегезнең часть¬ ны эзлисезме? Ләкин бу сорауга җавап бирүче булмады. Әллә телә¬ мәде, әллә китеп барды шунда җавап бирергә тиешле ке¬ ше... Караңгыда гаскәриләрнең бер-берсенә борылышың шыбырдап алганнары гына ишетелде. Ниһаять, баягы калын тавышлы сапер: — Минем янда утыра иде, китте ахрысы,— дип куйды. Бер мәл дәшми торганнан соң полковник, әллә сапер¬ га җавап бирәсе итепме, әллә үз фикерен үзе җөпләпме: — Әлбәттә, паникерлар да очрап куя. Авызларына на¬ ган тыгарлык кешеләр дә юк түгел. Тик менә наганны тиешсез кешеләргә тыгалар — анысы да булгалый... Куз¬ галдык, иптәшләр! — диде. Үзе үк башлап аяк өсте бас¬ ты.— Шайтан белсенме аларны, бәлкем, бүтән водокач- калары да бардыр. Әйдәгез, эзләп карыйк соң! Алар бүтән водокачканы тапмадылар, бер сәгатьләп атлый торгач, стрелочникка кадәр барып җиттеләр. Стре¬ лочник ерактан карамчыклар кебек шәйләнгән паровоз¬ сыз вагоннарга күрсәтеп һәм бернинди икеләнүгә урын калдырмыйча: аларны Могилевка ялгарга тиешләр, диде. Мәгънәсезгә арлы-бирле йөреп арып беткән гаскәри¬ ләр шул вагоннарга таба китеп бардылар. Товар вагоннары рәтендә, аерым платформаларга, өрь- яңа ике штаб автобусы утыртылган иде. Полковник баш¬ лап үзе платформага' үрмәләп менде. — Әйдәгез автобусларга төялешик,— дип, автобусның ишеген ачып карады. Ишек чыңк итеп ачылды.— Алып китсәләр китәрбез, китмәсәләр иртәгә хәтле йокларбыз, ичмаса. Синцов та автобуска менеп яңа клеенкалы утыргычка утырды, гүя бу көннәрдә өрьяңа, чип-чиста нәрсәләрнең булуына ышанычын югалткандай, чынмы икән бу дигән сымак, утыргычны кулы белән капшап карады. Аннан, салкынча тәрәзәгә башын сөяп, шундук йоклап китте. Иртән йокы аралаш үзенең кайда икәнен төшенә ал¬ мый торды. Автобуста бара икән ләбаса! Янәшәдә, бүтән утыргычларда, әллә ниткән ят гаскәриләр утыра, уң як¬ ның да, сул якның да тәрәзәләре артында каршына кояш¬ та коенган җып-җылы яшел урман йөгерә. Ул әүвәле ав¬ тобуска утырып шосседан барам дип уйлаган, төнлә ки¬ чергән хәлләрне исенә төшергәч кенә автобусның бер 37
урында торуын, ә поездның хәрәкәт иткәнлеген абайлап алган. Стрелочник алдамаган; поезд чынлап та Могилев¬ ка якынаеп килә иде инде. Могилев коменданты Синцовның документларын алып кан сауган күзләре белән рәттән берничә мәртәбә укып чыкты; мөгаен, бик нык аргангадыр, беренче мәртәбәсен¬ дә ул кәгазьгә бөтенләй җансыз бәбәкләре белән карап торды, икенче мәртәбәсендә күзләренә очраклы ташлан¬ ган сүзләрне генә укыды, өченче мәртәбә баккач кына до¬ кументта язылганнарның аелына төшенә башлады. Ул Синцовка Фронт политидарәсенең Могилевтан ун¬ өч километрда булуын әйтте. — Тәрәзәдән күренгән әнә шул күперне чыккач та сул¬ дагы шоссе буйлап Оршага таба китәсе. Урман эчендә, унөченче километрда. Анда баргач күрерсез. Синцовны бәхет басты. Ул күпердә бер пикапны тук¬ тата алды. Кабинада шофер белән янәшә бер элемтәче лейтенант утыра, ә пикап әрҗәсе граната ящиклары бе¬ лән түбәләмә тулган иде. Гранаталар өстенә урнашкан Синцовны элемтәче әле генә таптала башлаган берничә юл кереп киткән куе урманга хәтле алып барды, шунда, урман алдында, төшереп тә калдырды. Синцов урманга кереп китте, һава бозылды, вак яң¬ гыр сибәли башлады. Әрәмәле калкулык битләрендәге агачлар арасында бөтен җирдә дә землянкалар, окоплар казыйлар, кайбер тәңгәлләрдә дүрт көпшәле зениткалар калкынып тора. Штаб белән Фронт политидарәсе, күрәсең, монда әле урнашып кына килә. Синцов нәкъ юл читендә басып торган, өстенә яңгыр суларыннан карала төшкән саргылт-көрән күн пәлтә кигән чандыр гына гәүдәле ди¬ визия комиссарын очратты. Комиссар бик ачык чырай¬ лы, бодай башагы сымак сары мыеклы чибәр генә кеше булып, төсе-кыяфәте белән тач Чапаевка охшаган иде. Синцов әнә шуңа мөрәҗәгать итте. Комиссар аның отпускы билетын яңгыр астында тотып торган арада, әле Мәскәүдә чагында ук каләм белән язып куелган число- лар, имзаларга яңгыр тамчысы төште дә алар өстендә шәмәхә тап җәелеп китте. Дивизия комиссары билетны икегә бөкләп: — Кызганычка каршы, редакциягезнең хәзер кайда икәнен белмим,— диде.— Ачыктан-ачык әйткәндә, Өченче армиянең политбүлеге кайда икәнен дә белмим. Гому¬ мән...— Комиссар Өченче армиянең дә тәгаең кайда икә¬ нен белмәвен әйтмәкче иде дә, әйтеп тормады, нибары моң¬ су гына елмаеп куйды: — Сезгә монда, безгә генә хезмәт 38
и гәргә туры килердер инде...— һәм ул Синцовның доку¬ ментларын аның үзенә түгел, ә янәшәсендә басып торган, чалымнары таныш булган алсу йөзле юан гына батальон комиссарына сузды.— Политрукны үзегезгә алыгыз, ди¬ де ул.— Сезнең Турмачев озаккамы соң әле? Батальон комиссары, әйе, Турмачев озакка китте, дип җавап бирде һәм, китәргә рөхсәт сорап, Синцовны үзе белән алып китте. Ярты сәгатьтән, чыршылар төбенә яшерелгән бер «эм- ка»га кереп утырганнан соң, ул: — Сез хәзер безнең кеше буласыз инде менә,—диде. Алар «эмка»ның идәненә бастырып куелган термостан чиратлашып чәй эчтеләр. Батальон комиссарының тезенә газетага бер күч ванильле сохарилар да өелгән иде. — Әле Мәскәүдә чагымда хатын төреп биргән иде,— дип аңлатты батальон комиссары.— Аңа ачуланган да идем әле: «Син нәрсә миңа төйисең дә төйисең? Минем та¬ макны армия кайгырта бит!» — дидем. Хәзер исә сөенеп бетә алмыйм... Сохари Мәскәүнеке, фронт газетасы редакторы булып хезмәт иткән батальон комиссары да Мәскәүнең үзеннән иде. Синцов узган ел Мәскәүгә газетачыларның кыска сроклы курсларына барган, батальон комиссары шунда партия тормышы буенча аларга лекцияләр укыган иде. Үткән биш тәүлек эчендә очраткан кешеләр арасыннан аз гына булса да күргән-белгән иң беренче таныш кешесе иде ул Синцовның; аны иң куандырганы шул: моннан соң, ни¬ һаять, тегендә-монда каңгырып йөрисе, документларыңны төртәсе һәм һәр очракта «белмим», «билгеле түгел» дигән җавапларны ишетәсе юк. Шөкер, ул частька килеп ур¬ нашты, бүтән инде бер дә эзләнеп йөрмәс, бары биредә приказлар гына тыңлар да янә сугышка нәрсә өчен кил¬ гән булса, шул вазифаларны үтәр. Менә бу хисләрнең барысы да йөрәгенә ташкындай ур¬ гылып килеп кергәч, Синцов ирексездән уфтанып куйды. — Сез нәрсә? — Адашып йөрүләрдән тәмам туеп беттем. — Әйе, барыбызга да авыр хәзер,— дип җөпләде аның сүзен батальон комиссары.— Турмачевны әнә кичә ди¬ версантлар яралады. Сез аны белми идегезме? — Юк, белмим. — Ул кайчандыр сезнең «Сугышчан байрак»та хезмәт иткән. Редакция полуторкасына утырып төнлә белән мон¬ да политидарәгә- кайткан чагында үзен кемдер фонарь яктыртып туктаткан. Шунда документын тикшерә башла¬ 39
ганнар. Ул кесәсенә тыгылам дигәндә генә наган белән шарт! — янтыгына. Үзләре шундук качканнар да. Кем аткан? һәм ни өчен?.. Бүген газета чыгардык,— дип, сүз¬ не бүтән якка бордырган кебек булса да, чынында исә әң¬ гәмәне шул ук эздән алып барды батальон комиссары.— Тик менә кая илтергә белмибез! —диде ул, авыр гына көр¬ сенеп.— Кыр почтасы әлегә эшләми, кайда нинди часть торганы да билгеле түгел. Бүген таң белән үк барлык работникларны машиналарга утырттым да, барыгыз, дүрт ягыгыз кыйбла, дидем, нинди частьны очратсалар, шунда берәр пачка газета калдырырга куштым. Бик авыр шул хәлләр,—дип нәтиҗә ясады ул һәм Свинцовка кире Мо¬ гилевка барып типографиядә газета номерын чыгарышыр¬ га приказ бирде.— Анда хәзер җәмгысе өч кеше калды: секретарь, машинистка һәм выпускающий. — Ә материал бармы? — дип сорады Синцов. — Булган кадәресен файдаланыгыз. Соңрак үзем дә килермен. Каян килсен инде материал?—дип, иңнәрен сикертеп алды комиссар.— Бәлкем, кичкә алып кайтырлар. Газеталарны таратканда берьюлы материал да алып кай¬ тырлар.— Шуннан ул Синцовка күтәрелеп карап: — Ә сез¬ нең соң нинди дә булса материалыгыз бармы? — дип со¬ рап куйды. Ләкин Синцов аңа дәшмичә генә карап торды. «Каян килсен миңа материал?!—дип уйлады ул эченнән.— Әйе, материал бар анысы миндә. Бу көннәрдә мин гомер эчем¬ дә күрмәгән нәрсәләрне олавы-олавы белән күрдем. Лә¬ кин аларны редакторның тез өстендәге газетасында ур¬ наштырылган һәм үзәктән радио аша язып алынган мәгъ¬ лүматлар янәшәсендә басып буламыни?! Сводкада әле чик буйларында зур сугышлар баруы турында язылган, ә өч көн элек үк инде Борисовтан Минскига үтә алмыйча җә¬ фа чигелде. Кайсына ышанырга: сводкагамы, әллә үз кү¬ зең белән күргәннәргәме? Әллә тегесе дә, монысы да дөрес булып чыгамы? Бәлкем, тегендә, алда, чынлап та бик авыр, ләкин уңышлы гына оборона тотып яталардыр? Мин, немецларның ыргым полосасына эләгеп, куркуымнан са¬ таша башлаганмын да бүтән урыннардагы хәлләрне дөрес итеп күз алдына китерә алмыймдыр?» Ләкин тегесе-бусы дөрес булган тәкъдирдә дә газета¬ ның эшен үзгәртә алмый иде алар. Газета битләрендәге радиодан кабул ителгән сводка чынбарлыгыннан гайре бү¬ тән бернинди чынбарлык та була алмый иде! Озак тынлыктан соң Синцов редакторның күзенә ка¬ рап: 40
— Миндә бернинди дә материал юк,— диде, һәм алар бер берсен шундук аңлап алдылар. Сиицов Могилевка көнгә караңгы капканда гына кай¬ тып җлтте. Аңа билгесез Турмачевны үткән кичтә дивер- спнтләр яралаган шул ук редакция полуторкасында кайтты ул. LII )феры да шул ук шофер иде. Юл буенча ул кичәге вакыйга турында сөйләп барды. Синцов шуннан сон, контроль-пропуск пунктларында тоткарланган саен, сул кулы белән документларын сузса, уң кулында наганын кы¬ сып тота. Наганны аңа хәстәрле редактор политидарәдән юнәткән иде. Могилевның иске типографиясендә, илле алла, биш мулла ярдәме белән дигәндәй, кич буе наборларны биткә салып фронт газетасының чираттагы номерын бастылар. Ярты газетаны Информбюроның соңгы ике сводкасы би¬ ләгән, чөнки урынны күбрәк алсын өчен аларны бик зур хәрефләр белән җыйганнар. Материалның калганын ки¬ чәге газетаны таратып йөргән корреспондентлардан көчкә генә төн уртасына хәтле җыйнаштыра алганнар. Болар очраклы батырлыклар хакындагы кыска-кыска хәбәрләр булып, аларны атна буена сугыша-сугыша чигенүче яки немец камавын өзеп чыгучы кешеләр авызыннан ишетеп язганнар. Башта корреспондентлар тырыша торгач, аннары инде Синцовның кызыл карандашы ярдәмендә сводка җаена китергәч, ул хәбәрләрдәге сугышның кайда барганын абайлап булган урыннары акрынлап юкка чыккан. Свод¬ калар янәшәсендә басылган әлеге бәләкәй-бәләкәй мәка¬ ләләр, бәлки, укучы күңелен тынычландырып та җибәрә¬ дер. Ни дисәң дә кешеләр әнә сугыша, батырлык кыла бит, фашистларны кыра. Ә инде аларның тәгаен кайда сугышканын беләсең килә икән, тотасың да сводкаларны карыйсың — алар һәммәсен дә әйтеп бирә. Төннең төрле сәгатьләрендә редакциягә кайткан кор¬ респондентларның иң саран хикәяләреннән дә Синцов Минск шоссесындагы нәрсәләрнең бары анда гына булма¬ вын, немецларның күп җирләрдә безнең оборонаны өзгәнен белә алды. Хәл бик авыр. Өстәвенә ачык-анык та түгел. Бу бигрәк Көнбатыш фронтта шулай булса кирәк, һәм кая инде бу хәлләрне фронт газетасына ачыклап тору¬ лар! Синцов моны бик яхшы аңлый һәм кызыл каранда¬ шын бернинди ңкеләнүсез мәкаләләр өстеннән йөртә бирә иде. Тик ул шунысын төшенеп җитми: ничек килеп чыкты соң әле боларның барысы да? Аннары Синцовның миен менә нәрсә бораулый: илгә шушы кадәр куркыныч яный 41
торып та, без якын көннәрдә хәлне берничек тә үзгәртә алмыйбыз микәнни соң? Синцовның күпне күргән күзе: юк, үзгәртә алмыйбыз! — ди. Ә менә җаны бу хәлләр бе¬ лән килешә алмый, ул бүтән нәрсәгә өметләнә! Аның үз күзенә ышанмаска хакы булмаса да үз иманына, күңе¬ ленә ышанмаска да хакы юк, чөнки алар барлык нәрсә¬ ләрдән дә өстенрәк. Бу өмет-нманнан башка Синцов теге көннәрне кичерә дә алмас иде. Әнә шулай йөрәгендә өмет чаткыларын саклап, үзе дә сизмәстән, миллионнарча хәрби һәм хәрби булмаган бүтән кешеләр кебек үк, ул да дүрт еллык сугышка кушылып китә алды. Таң. атып килә иде инде. Синцов номерны машинага кертер алдыннан, аңкы-миңке хәлендә, бер юлын калдыр¬ мыйча укып чыкты, аннары типографиянең салкынча таш идәненә шинелен җәеп, йокларга ятты. Иске печать маши¬ налары көчәнә-көчәнә гөжелдиләр, баш астындагы идән исә беленер-беленмәс дерелди иде. Йокыга киткәндә генә кызы исенә төште, бүтән газе¬ тага, фронтның бүтән участогына эләккәне өчен ул бөтен¬ ләй хәлсез калып, үрсәләнеп куйды. Моннан соң инде ул, ниләр генә кылса да кызыннан хәбәрдар була алмас, һич югы кискен үзгәрешләргә кадәр берни белә алмас... ИКЕНЧЕ БҮЛЕК * Иртә белән типография капкасыннан редакциянең дүрт полуторкасы чыкты, һәр машинага ике корреспондент утырган, әле генә басылган тираждан унар бөктәр газета төялгән иде. Аларны кичәге ысул белән генә таратырга, ягъни юлда кемнәр очрый, шуларның һәммәсенә тапшы¬ рырга, бер уңайдан киләсе номер өчен материал да туп¬ ларга тиешләр иде. Синцов типография идәнендә нибары өч- сәгать йоклап алган, анда да әле йокысы бүленгән, чөнки аны чак кына яктыра башлауга редактор килеп уяткан иде. Ул исәр кеше кебек берни аңышмый аяк өс торып басты, кран ас¬ тында битен чылатты, каешын тартып кыса төшкәннән соң ишегалдына чыгып машина кабинасына кереп утырды һәм Бобруйск шоссесына чыккач кына йокысыннан ай¬ нып җитә алды. Күк йөзендә самолетлар үкерә; Могилев өстендә һава сугышы бара: немец бомбардировщик¬ лары Днепр аша салынган күпергә кадалырга чамалап түбән төшеп киләләр, алар сагындагы жидеме-сигезме ис¬ требитель биек күк гөмбәзендә безнең Могилев аэродро- 42
Мыннап күтәрелгән тупыйк борынлы «карчыга»ларыбыз белән сугышалар иде. Синцов кешеләрдән шуны да ишетте: ул «карчыга»лар Испания белән Монголиядә немец, итальян һәм япон ис¬ требительләрен әйбәт кенә чүкегән икән. Монда да әүвәл бер «мессершмитт» ялкынга чорналып егылып төште. Тик ул да булмады, мәтәлә-мәтәлә безнең дә берьюлы ике «карчыга»быз түбән таба төшә башлады, һавада берсе генә калды. Синцов, машинаны туктатырга кушып, кабинадан чык¬ ты да безнең истребительнең дошман самолетлары ара¬ сында елдам гына боргалануын карап торды. Әмма са¬ молетларның өчесе дә болытлар артына кереп югалды, бомбардировщиклар исә үкерә-үкерә күпергә ябырылды¬ лар, ләкин ничәнче мәртәбә инде туры гына төбәлеп төшә алмыйлар иде. Синцов әрҗәдәге газета бөктәрләренә утырган юлда¬ шына, Люсин дигән кыз фамилияле кече политрукка дә¬ шеп: — Йә, ничек, киттекме? — диде. Люсин шактый озын буйлы бик чая һәм алмадай алсу чырайлы чибәр зат, аның өрьяңа көяз фуражкасы астын¬ нан аксыл маңгай чәче ишелеп төшкән иде. Обмундиро- ваниесе үлчәп теккәндәй өстенә ятып тора, өстәвенә ял- тыраулы яңа каешлар белән тарттырылган, иңенә егетләр¬ чә генә уенчыктай яңа карабин аскан, кыскасы, соңгы ва¬ кытта Синцов очраткан гаскәриләр арасында ул иң гаскә¬ рие, иң кәттәсе булып тоела, һәм Синцов юлдаштан уңган¬ лыгына бик сөенә иде. Люсин утырган җиреннән күтәрелде дә, бармак очла¬ рын фуражкасына тигезә язып: — Приказыгыз нинди булыр бит, иптәш политрук! — дип җавап кайтарды. Синцов төнлә газета чыгарган вакытта ук әле хәрби газетачылар арасында бик сирәк очрый торган бу кешегә игътибар иткән: Люсин үзен, хәрбиләр теле белән әйт¬ кәндә, үтә дә «по-строевому» тота иде. — Тик мин дә кузовка менеп утырырмын, пожалый,— диде Синцов. Әмма Люсин итагатьле генә каршы төшеп: — Иптәш политрук, мин сезгә өстә барырга киңәш итмәс идем,— диде.— Командадагы өлкән кешегә положе¬ ние кабинада барырга куша, югыйсә ничектер уңайсыз да бит әле.'Машинаны тоткарлаулары да бар.— һәм ул яңа¬ 43
дан бармак очларын фуражкасына тигезә язып честь бирде. Синцов кабинага утыргач машина кузгалып китте. По¬ луторка да, шофер да кичәгеләр, фронт штабыннан Мо¬ гилевка кайтып барган вакыттагылар иде. Синцовның әр¬ җәгә менеп утырырга теләве дә, йә шофер тагын шул ди¬ версантлар турында сөйләп интектерер дип куркуыннан гына иде. Ләкин хәзер рульдагы шоферның кашлары җые¬ рылган, авыз ачып, ник бер кәлимә сүз әйтсен. Әллә йокы¬ сы туймаган, әллә Бобруйск ягына баруны бик өнәп бе¬ термәгән иде ул. Синцовның исә, киресенчә, кәеф шәрәфләре күтәренке. Редактор төнлә белән Березина артындагы безнең часть¬ ларның, Бобруйскига җитәрәк, немецларны шәп кенә тал¬ куы турында сөйләгән, һәм Синцов бүген әнә шунда ба-' рып кайтырга ниятләгән иде. Ул сугышның беренче көннәрендәге тәртипсезлекләрие, фронт юлларындагы паниканы күрү генә түгел, үз җилкә¬ сендә дә татып өлгергән иде инде, ә хәзер менә күңеле, куркусыз табигатьле бүтән кешеләрнеке кебек үк, алга, сугыш барган җирләргә атлыга иде. Дөрес, редактор анысы немецларны кайсы частьлары- бызның һәм кай тирәләрдә пешекләвен юньләп аңлата ал¬ мады, ләкин тәҗрибәсез яшел Синцовның моңа әллә ни исе китмәде. Редактор бармагы белән Бобруйск тирәсенә төртеп күрсәткән картаны алды да менә хәзер генә аны карый-карый барды, күңеленнән күпме вакыт эчендә ба¬ рып җитәселәрен исәпләде; сәгатенә утызар километр уз¬ салар, якынча өч сәгать килеп чыга иде. Могилев читенә чыгу белән анда-санда гына әрәмәләр оешып утырган кырлар башланып китте. Күп кенә урын¬ нарда җирнең яшел чирәмле көзләре кишәрлек-кишәрлек кисеп алынган, ул җирләрдә кызыл балчык өелеп тора: шоссеның ике ягында да танкка каршы текә ярлавыклы сызалар, тирән окоплар казыйлар. Эшләүчеләрнең күбесе гади киемдәге халык; ара-тирә генә чуар күлмәкләр һәм баш яулыклары арасында боерык-фәлән биреп йөрүче са¬ перларның гимнастеркалары чагылып кала иде. Аннары машина куе урманлыкка килеп керде. Монда инде кеше затыннан берәү дә күренми, бары ымсыз тын¬ лык кына хөкем сөрә иде. Полуторка урман түренә шак¬ тый тирәнәеп кергәч тә каршына беркем очрамады: ни кеше, ни машина күренмәде. Синцов бу хәлгә әүвәл по- шынмаса да, соңга таба ничектер сәерсенә башлады. Мо¬ гилевтан ерак түгел фронт штабы булгач, ә Бобруйск ар- 44
ты или безнекеләр немецлар белән сугышып та яткач, шу¬ шы ике пункт арасында часть штаблары белән гаскәрләр lyn.iiiiibipra, димәк ки, өзлексез рәвештә машиналар да йө¬ рен горырга тиеш дип уйлаган иде бит ул. Менә инде юлның яртысы да артта калды, аннан үт- инн юлга өстәп ун һәм янә ун километр уздылар, ә шоссе һиман аулак тынлык эчендә иде. Ниһаять, Синцовларнын йок машинасы шоссе чатлыгында урманнан чыгып килүче омка» белән чак кына бәрелешми калды. Синцов, кабина ишеген ачып кулын болгагач, «эмка» туктады. Аңа пехо¬ та капитаны утырган, ул үзен укчылар корпусы команди¬ рының адъютанты итеп таныштырды. Синцов аның белән ияреп китеп аларның корпус частьларында газеталар та¬ ратырга булды — газета бөктәрләре әле дә булса кеше ку¬ лы тимичә әрҗә төбендә ята бирә иде бит. Ләкин адъю¬ тант, үзе каядыр барып кайткан арада, корпусларының кай тарафкадыр күчкәнлеген бик каушап кына сөйләп бирде. Аның да хәзер үз корпусын эзләп йөрүе икән. Шуңа күрә миңа ияреп китү мәгънәсез, иң кулае берничә бөк¬ тәр газетаны «эмка»га салыгыз да корпусны тапкач үзем генә таратырмын, диде ул. Люсин әрҗәдән ике бөктәр газета алып капитанга сузды, капитан аларны арткы утыр¬ гычка атканнан соң газ бирде, һәм «эмка» агачлар ар¬ тында юкка чыкты. Ә полуторка Бобруйскийга таба юлын дәвам иттерде. Алар өстеннән берничә мәртәбә «мессершмитт»лар уз¬ ды. Урман шоссега орынып ук торганлыктан, агач ябал¬ дашлары артыннан алар бөтенләй искәрмәгәндә килеп чыга, шул сәбәпле Синцов бары бер тапкыр гына маши¬ надан сикереп кача алды. Ләкин немецлар полуторкага атып тормады — аларның тагы да әһәмиятлерәк эшләре бар иде ахрысы. Карта белән исәпләгәндә Березинага нибары ун кило¬ метр калган. Редактор сугышлар аның аръягында, Боб¬ руйск артында бара, дигән иде бит, димәк, бу як ярда тыл¬ лар булырга яисә икенче эшелоннар торырга тиештер инде. Синцов башын әле уңга, әле сулга боргалады, ур¬ ман ешлыгын җентекләп күзәтте. Буш шоссе аның нервысын торган саен кузгата барды, бу инде бернинди киртәгә сыймый иде. Менә шофер кисәк кенә тормоз бирде. Шосседан еракка ук, офык чигенә үк сузылып киткән тар урман ызаны чатлыгында, юл читендәрәк, мылтык- сыз-нисез генә, әмма биленә ике граната аскан бер кы¬ зылармеец басып тора иде. 45
Синцов аңардан: «Кайсы частьтан син? Як^н-тирәдә командирларыгыздан кем дә булса бармы?» Z-дип со¬ рады. / Кызылармеец менә нәрсә сөйләп бирде: ул җитәкчелә¬ ре лейтенант булган егерме кешелек команд^ составында Могилевтан әле кичә үк йөк машинасына утырып килгән һәм монда постка куелган — ул көнбатыштан килүче ял¬ гызакларны тоткарларга һәм сулга, ызаннан урман хуҗа¬ лыгына таба кертеп җибәреп торырга тиеш, чөнки лейте¬ нант анда бер часть туплап ята икән. Сораша торгач шунысы да ачыкланды: кызылармеец кичәдән бирле басып тора. Мылтыкны армеецларга Моги¬ левта' чакта ук әле: «На первый, второй рассчитайсь!» — дип, бер кеше аша гына биргәннәр, шул сәбәпле аңа мыл¬ тык эләкми калган; постта әүвәл икәүләп торсалар да, таң алдыннан иптәше юкка чыккан; кичәдән бирле урман хуҗалыгына алтмышлап ялгызакны озаткан, ләкин үзен менә онытканнар ахрысы; аны беркем дә алыштырмаган һәм кичәдән бирле авызына бер валчык та азык капканы юк икән әле. Синцов аңа кыр сумкасына тыгызлап тутырылган со¬ хариларының яртылабын бирде дә шоферга ары таба ки¬ тәргә кушты. Тагын бер километр узгач, аларны урман эченнән аты¬ лып чыккан, өсләренә резин катламлы көлсу плащ, кигән икө милиционер туктатты. Танышып та өлгермәделәр, бер¬ се шунда: — Иптәш командир, нинди приказ бирәсез? — диде. — Ниткән приказ тагын ул? Приказ бирергә сезнең үз начальствогыз бар бит! — диде гаҗәпләнгән Синцов. — Безнең үз начальствобыз юк шул,— диде милицио¬ нер.— Кичә безне, төшә калсалар дип, урманга парашют¬ чылар тотарга җибәрделәр. Соң, немецлар Березинаны аркылап чыккач, каян килсен инде монда парашютчылар? — Кем әйтте шулай дип? — Кешеләр әйтте. Әнә артиллерия дә... Ишетмисезме¬ ни? Синцов тыңланып торды һәм алгы тарафта туплар гү- ләвен ишеткән кебек булса да кискен тавыш белән: — Юк, сафсата бу! — диде, үзен тынычландырырга ты¬ рышып. Ләкин чынында бу аның киреләнүе генә иде. Шул чак милиционерның агарган йөзендә тәвәккәллек төсмерләре чагылып китте, һәм ул инәлүле тавыш белән: — Иптәш начальник, сез, мөгаен, үз частегезне эз¬ ләп йөрисездер, зинһар безне дә шунда алып кайтып су- 46
fuui'ibi Игеп билгеләгез?!—диде. — Шунсыз безгә фа- 11ПҺ мприыц башыбызны ботакка элгәнен генә көтәсе кала! (Нины чиктә әллә форманы салыйкмы икән? Синцов чынлап та бер-бер часть-мазар юкмы икән дип •4ЛПП йөрүләрен әйтте. Әгәр безгә иярергә теләсәгез, ма¬ шинага утыра аласыз, диде милиционерга. — Ә сез хәзер кая барасыз соң? — дип сорады мили¬ ционер. Синцов кулы белән кая күрсәткәнен үзе дә белмичә: — Алга,— дип кенә куйды. Синцов белән сүз алышкан милиционер шундук аягын тәгәрмәч өстенә китереп салды. Икенче милиционер арттан килеп аның плащыннан тартты, иптәшенә нидер пышыл¬ дап әйтте, күрәсең, аның Бобруйск ягына барасы килми иде. Теге милиционер: — Кит әле моннан!..— дип ырылдап алды да җирәнгеч чырай белән өскә ыргылды, шунда итеге белән иптәше¬ нең күкрәгенә дә төртеп, борт аша әрҗә эченә сикерде. Машина урыныннан купты. Ул икенче милиционер янын¬ нан узып та бара иде инде. Милиционер каушаган кыяфәт белән карап торды-торды да, бер чарасыз калгандай ку¬ лын селекте, инде машина кызулап барганда аның ар¬ тыннан йөгереп килеп әрҗәнең арткы капкачына ябышты һәм, үзен кинәт өскә чөелдереп, авыр гәүдәсе белән лап итеп әрҗә төбенә килеп төште. Алга баруы куркыныч анысы, ләкин бер ялгызың калу тагы да куркынычрак иде. Урман өстеннән куе тавыш белән гүелдәп дүрт мотор¬ лы төнге ТБ-3 бомбардировщиклары узды. Гәүдәләре кот¬ очкыч зур булгангамы, алар әйтерсең очмый, күк йөзен¬ нән кыймылдап кына үрмәли. Тирә-юньнәрендә безнең бер генә истребитель дә күренми. Синцов әле күптән түтел баш очларыннан «мессершмитт»лар узганын исенә төше¬ реп бердән хафалана калды. Ләкин самолетлар күз ал¬ дыннан тыныч кына китеп югалдылар. Ә инде берничә минуттан алда авыр бомбалар шартлап ярылганы ише¬ телде. Елт та елт килеп артта юл күрсәткечләре кала. Алар¬ га караганда, машина дүрт километрдан соң Березинага барып җитәргә тиеш. Синцов хәзер тәгаен үзебезнең часть¬ ларны очратырбыз дип ышанып бара, шулай булгач ничек инде Березинаның бирге ярында бер җан иясе дә очра¬ маска тиеш? — дип уйлаган иде ул. Кинәт урманнан берничә кеше йөгереп чыгып кызу- 47
кызу кул болгарга керештеләр. Шофер сорауль^/карашын Синцовка борды, тик Синцов дәшмәде, һәм машина алга баруын дәвам иттерде. Машина узып киткәч/ юлга йөге¬ реп чыккан теге кешеләр, авызларына куш уйларын куеп, нидер кычкырырга тотындылар. / — Туктагыз! — диде Синцов шоферга. Машинага тыны-өне бетеп саперлар сержанты йөгереп килде дә Синцовтан: — Машинагыз кая бара? — дип сорады. — Бобруйскига! Сержант шабыр тиргә баткан битен җиңе белән сөртеп алды да, бугаз төенен батыра-калкыта төкреген йогып куйганнан соң, немецларның инде, Березинаны кичеп чы¬ гып, безнең ярга аяк басканнарын әйтте. — Нинди немецлар ул тагын? — Әнә танклары да... — Кайда? — Соң, моннан җиде йөз метрда гына. Хәзер генә без алар белән сугыштык! — дип, сержант алга таба күрсәт¬ те.— Без команда белән маршрут буенча миналар кырына бара идек, ә алар танктан ут ачтылар, бер снаряд белән ун кешене үтерделәр. Менә безнең нибары...— дип, ул янә-< шә баскан кызылармеецларга таркау гына карап алды,— нибары җиде кешебез калды... Ичмаса яныбызда шарт¬ латкыч яисә гранаталар булса икән, ә моның белән танк¬ ка, каршы пычагыммы эшлисең?!—дип сержант мылтык түтәсе белән җиргә дөп итеп сукты. Синцов немецларның бик якында булуына һаман әле ышанып җитмичә икеләнеп торды, ләкин шул мәлдә полу¬ торка моторы капыл гына туктап калды, һәм тирән тын¬ лык эчендә ап-ачык булып пулемет тырылдаганы ишете¬ леп китте — юлның сул ягында, бөтенләй янәшәдә дияр-1 лек аталар иде. Әйе, Березинаның нәкь бу ягында! Люсин бөтен сәфәр буена әрҗәдән беренче мәртәбә тавыш биреп: — Рөхсәтме, иптәш политрук! Бәлки, хәл ачыкланган¬ чы машинаны борып куярбыз? — диде. Аның гадәттәге алсу йөзе агарынган, чыраена курку билгеләре тибеп чыккан, шулай да ул Синцовка гаскәри¬ лекнең бөтен формасын китереп дәшкән иде. — Борылдык, алайса!—диде Синцов та шулай ук ага¬ рынып. Ул моңарчы берәр километрдан немецлар кочагына барып керү ихтималы турында уйлап та карамаган иде! Шофер дөбердәтеп машинаны кире борды да җилдереп 48
ллып\итте. Синцовның күз алдыннан берәм-берәм сугыш¬ чыларның коелып иңгән чырайлары чагылып калды. Ка¬ ра инде, аларны ташлап китте ләбаса! Синцов шулкадәр җебеп төшүеннән оялып: — Тукта! — дип акырып җибәрде һәм бармакларын шофер иңенә шундый батырды, тегесе хәтта ахылдап куй¬ ды. Синцов кабинадан муенын сузып кызылармеецларга кычкырды: — Кузовка утырыгыз, минем белән барырсыз! Синцов хәрби газетада инде ел ярымлап хезмәт итсә дә, үзенең югары дәрәҗәсеннән, ягъни петлицалардагы ку¬ бикларының бүтәннәрнекеннән күбрәк булуыннан файда¬ ланып, гомер эчендә әле беренче мәртәбә генә приказ бир¬ гән иде. Кызылармеецлар өерелешеп машина әрҗәсенә сикереп' менделәр, бары берсе генә менә алмыйча озаграк маташты. Иптәшләре аны әрҗәгә күтәреп диярлек мен¬ гезделәр. Синцов шунда гына аның яралы икәнлеген күреп алды: сугышчының сыңар аягы гына күн итекле, ә икен¬ че аягында итеге юк, анысы лычма кан иде. Синцов кабинадан сикереп төште дә яралыны үз уры¬ нына утыртырга приказ бирде. Ул сугышчыларның при¬ казны үтәвен күреп приказ бирүендә дәвам итте, һәм аны янә дә тыңладылар. Яралы кызылармеецны иптәшләре ка¬ бинага кертеп урнаштырганнан соң Синцов машина әрҗә¬ сенә үрмәләп менде. Пулемет тырылдаулары һаман саен ачыграк ишетелә барганга, шофер машинаны бик кызу хут белән Могилевка таба кудырып алып китте. Күп тә үтмәде, кызылармеецларның берсе куркынган тавыш белән: — Самолетлар!—дип кычкырып җибәрде. — Безнекеләр,— диде икенче кызылармеец. Синцов башын күтәреп һавага карады. Нәкъ юл өс¬ теннән, уртача биеклектә, безнең өч бомбардировщик кай¬ тып килә. Бая Синцов ишеткән бомба шартлаулары алар эше булырга тиеш, ахрысы, самолетлар хәзер, акрын-ак- рын биеклекләрен арттырып, хәвефсез генә кайтып бара¬ лар. Ләкин дошман ягына очып киткәндә Синцов алар өчен никадәр борчылган булса, хәзер дә нәкъ шулай борчыла иде әле. Хафалануы юкка түгел: каяндыр өстән, сирәк болытлар артыннан шөпшә җитезлеге белән бер «мессер¬ шмитт» сикереп чыкты да өнне алырлык тизлек белән бомбардировщикларны куа китте. Полуторкадагылар тынсыз калып әрҗә капкачларына ябышканнар. Бөтен дөньяларын онытып, гүя зур бәхет¬ сезлек көткәндәй, күзләрен күккә төбәгәннәр. «Мессер¬ шмитт» ике иптәшеннән калышкан ТБ-3 койрыгына кый¬ 4 3-263 49
гачлап кына очып килгәч, бомбардировщикны /мизгел эчендә төтен урап алды, әйтерсең мичтәге кәгазь/ шырпы белән ут элдергәннән соң, тирә-ягына төтен боркылдырган иде. Ул һаман әле очуын туктатмады, бары төтен болыты' эчендә түбәнәя генә башлады, аннары бер мәл карамчык шикелле эленеп торгандай итте дә, һавага төтен сызыгы сыздырып, урман өстенә килеп төште. / «Мессершмитт» кояшта ялтыр урактай дугайланып өс¬ кә томырылды, ул да түгел, борылып килеп, чиный-чиный, икенче бомбардировщик койрыгына якынайды. Кыска гына арада пулеметлар чытырдаганы ишетелеп алды. Шуннан «мессершмитт» кабат һавага чөелде, ә икенче бомбарди¬ ровщик, бер канатына авышып, берникадәр вакыт урман өстеннән очты, аннары кинәт чалкан әйләнеп, авыр гына гөрселдәп, иптәше кебек үк урманга егылып төште. «Мессершмитт» чинак тавыш белән элмәк ясаганнан соң, янә, өстән аска кыйгачлап төшеп, алга киткән соңгы бомбардировщик койрыгына атылды, һәм тагы баягы хәл кабатланды: ерактан чак-чак кына пулемет чытырдавы, «пике»дан чыккан «мессершмитт»ның нечкә итеп чинап куюы ишетелде, урман өстенә өнсез генә төтен тасмасы сузылды, аннан колакка бик еракта гөрселдәп куйган аваз чалынып калды. Бу кадәрле тетрәндергеч күренешләрдән исләренә ки¬ леп тә өлгермәгәннәр иде әле, баягы сержант янә имәнеч тавыш белән: —* Тагын киләләр! —дип кычкырып җибәрде. Бомбардировщиклар һөҗүмгә алтау киткән. Менә хә¬ зер артта, урман өстендә шуларның өчесе күренгән иде. Әрҗәгә аягүрә баскан сержант кулларын сәер генә бол- гаштырып алды, әйтерсең бомбардировщиклар төркемен туктатасы, аларны бәладән йолып каласы килгән иде. Тәмам исәнгерәгән Синцов, куллары белән портупея каешларына ябышып, һавага карап тора; дога укыгандай ике кулын да күкрәгенә кушырган милиционер аның янын¬ да иреннәрен кыймылдатып утыра, ул чынлап та очучы¬ ларга: «Күрегез, еландай уралып очкан шул бәдбәхет шөпшәне тизрәк күреп алыгыз инде!» — дип эченнән ял¬ варына иде. Полуторкада баручыларның һәммәсе дә инәлә-инәлә шуны телн, ләкин очучылар әллә дошманны күрми, әллә күрә торып та берни эшли алмыйлар. «Мессершмитт» шәм¬ дәй өскә томылып болытлар эченә кереп югалды. Немец¬ ның мөгаен патроны .беткәндер, дигән өмет туды Синцов күңелендә. 50
— Карале, икенче истребитель!—дип кычкырды ми¬ лиционер ул арада.— Әнә икенчесе! Болытлар арасыннан бер генә түгел, ә ике «мессер¬ шмитт» атылып чыкканын күрде Синцов. Алар парлашып безнең үшән машиналарыбызны яшен тизлеге белән куып җиттеләр, иң ахырдагы бомбардировщик яныннан шуып кына уздылар. Бомбардировщик шундук төтенли башла¬ ды, ә «мессершмитт»лар, алар белән очрашканга гүя сөе¬ неп бетә алмыйча, уйнаклый-уйнаклый һавада күнекмә¬ ләр ясадылар, аннан, урыннарын алмашып, пулеметларын чытырдата-чытырдата, бомбардировщик өстеннән кабат уздылар. Бомбардировщикка гөлт итеп ут кабынды һәм ул, тоташ ялкын эчендә калып, һавада ук бик күп кисәкләргә чарпаланып, җиргә коелып төште. Ә истребительләр бүтән бомбардировщикларны куа киттеләр. Ике авыр машина, биеккәрәк менәргә тырышып, һаман әле үҗәтләнеп урман өстеннән очты, юл буйлап аларны куа киткән полуторкадан һәм аңа утырган кешеләрдән торган саен ерагая барды, югыйсә бу төнтек кешеләрнең һәммәсе дә, аларны кызганудан йөрәкләре сыкранып, бер үк хәсрәт уты белән, яналар иде. Төнлә генә сәфәр чыга торган ул акрын машиналарның очучылары нәрсә уйлый хәзер? һәм нәрсәгә өметләнә алар? Бөтен булдыклары тартып-сузып шул урман өстеннән очу иде. Өметләнсәләр дә бары бер нәрсәгә өметләнәләр, дошман узынып китеп, чамасын югалтып, койрык асла¬ рындагы пулеметлары каршына үзе килеп чыкмасмы? Синцов алар турында: «Ни өчен парашютта сикерми¬ ләр икән? — дип уйлап куйды.— Әллә инде парашютлары да юкмы?» Бу юлы пулемет авазы бомбардировщикка «мессер- шмитт»лар якынайганчы ук ишетелде, бомбардировщик аларны әнә шулай ут белән каршылап куркытып алмакчы иде ахрысы. Кинәт аның янәшәсендә очкан «мессершмитт», үзенең «пике»сыннан да чыга алмыйча, урман артында күздән югалды. Шундый тиз килеп чыкты бу, немецның бәреп төшерелүен полуторкадагы кешеләр абайламый да калды; аннары инде, хәлне төшенеп алганнан соң, шат¬ лыклары эчләренә сыя алмыйча, дәррәү кычкырып җибәр¬ деләр, ләкин бу шат авазлар озакка бармады, шундук өзелде: бомбардировщик өстеннән узган икенче «мессер¬ шмитт» аңа ут төртеп алгандай итте, бу юлы инде, Син- цовнын баягы уена җавап биргәндәй, бомбардировщиктан 4* 51
бер-бер артлы берничә карамчык сикерде, берсе түбәнгә таштай атылды, ә калган дүртесенең өстендә парашют гөмбәзләре ачылды. / Юлдашсыз калган немец, парашютчылар өстеннән әй- ләнгәләп, үчләнә-үчләнә пулеметын чытырдатты. Маши- надагылар аерым ачык күреп тордылар: ул кыска-кыска чиратлар ясап урман өстенә эленгән парашютчыларга атып йөри. Немец патронын әрәм итми, саклап кына ата. Ә парашютчылар урман өстенә шундый әкрен төшеп килә, машинадагылар бер-берсенә күз салырлык хәлдә булса-1 лар: «Тизрәк төшегез инде, тизрәк!» — дип әйтергә телә¬ гәндәй, куллары белән аска ымлап торуларын күрерләр иде. ' «Мессершмитт» парашютчыларның баш очында бө- терелә-бөтерелә аларны урман өстенә хәтле озата төште, аннан, җирне капшагандай, агачларга тияр-тимәс очып узды да шундук күздән гаип булды. Офыкта иң соңгы алтынчы бомбардировщик та эре¬ гәндәй югалды. Күк йөзендә бүтән берни күренми, гому¬ мән әлеге олы гәүдәле сөмсез машиналар җир йөзендә әйтерсең булмаган да кебек тоела. Ни бомбардировщик-' лар һәм аларга утырып очкан кешеләр, ни пулемет чы¬ тырдаулары, ни «мессершмитт»лар, кыскасы, күктә бер¬ нәрсә юк, бары әнә шул шып-шыр һавада берничә төтен баганасы гына шәйләнә, алар да урман өстенә шуышып тарала башлаган иде инде. Синцов шоссе буйлап элдергән машина әрҗәсенә аяк өс баскан да, ачуы соң дәрәҗәгә җитеп, сулкылдый-сул- кылдый елый. Ул иреннәренә агып төшкән тозлы яшьлә¬ рен ялмый-ялмый елый, аңа кушылып бүтәннәрнең елага¬ нын да күрерлек хәлдә түгел иде. Ләкин беренче булып исенә килде дә: — Тукта! Тукта!—дип йодрыгы белән кабина түбәсен кыйнарга кереште. Шофер: — Нәрсә? — дип кабинадан сузылып карады. — Эзләргә кирәк! — диде Синцов.— Эзләргә кирәк — бәлкем, парашюттагылар исәндер әле... — Эзләргә икән, бераз бара төшик, иптәш начальник, аларны җил ерак алып китте бит,— диде милиционер; аның да бите елаган балаларныкы кебек бүртенгән иде. Алар тагын бер километр узып машинадан төштеләр. Березинаны аркылап чыккан немецлар исләрендә булса да, аларны хәзер беразга онытып тордылар. Синцов бүле¬ 52
неп юлның ике ягыннан да очучыларны эзләргә кушкач берсе дә бәхәсләшергә базмады. Синцов ике милиционер белән сержантны үзенә ияр¬ теп, юлның уң ягындагы урман эченнрн аваз сала-сала озак кына эзләп йөрделәр, ләкин парашютларны да, очу¬ чыларны да тапмадылар. Югыйсә очучылар урманның нәкъ шушы тирәсенә егылып төшкән кебек иде бит, алар¬ ны һич тә тапмый калырга ярамый, чөнки тапмасалар, аларны немецлар эзләп киләчәк! Бер сәгать чамасы ты- рышып-тырышып, ләкин гел заяга эзләп йөргәннән соң гына, Синцов, ниһаять, юлга кире чыкты. Люсин һәм бүтән сугышчылар аларны машина янын¬ да көтеп торалар иде инде. Люсинның бите тырналып бет¬ кән, гимнастеркасы ертылган. Аның кесәләре шундый ка¬ барган, берсенең хәтта тартылып төймәсе өзелгән. Кулына ул пистолет тоткан иде. — Иптәш политрук, икесен дә үтергәннәр,— диде ул хәсрәтле чырай белән һәм тырналган битен сыпырып куйды. — Сезгә ни булды? — Наратка үрмәләп менгән идем. Берсе, мескен, бо¬ такка, агач очына ук эленеп калган, баш түбән асылып тора. Җансыз, әлбәттә, аны һавада чагында ук үтергән¬ нәр. — Ә икенчесе? — Икенчесе дә үлгән. Бер кызылармеец нәфрәтенә чыдый алмыйча: — һай кешеләрне мыскыл итә фашист! — диде. — Документларын алдым,— дип, Люсин төймәсе өзек кесәсенә орынып куйды.— Сезгә тапшырыйммы? — Үзегездә торсын. — Алайса пистолетны алыгыз.— Люсин командирга җиңел генә браунинг сузды. Синцов браунингка карап торганнан соң аны кесәсенә салып куйды. — Ә сез, иптәш политрук, тапмадыгызмы? — дип со¬ рады Люсин. — Юк. — Миңа калса, уң кулда төшүчеләрне җил тагы да ераграк алып киткән булырга тиеш,— диде Люсин.— Та¬ гын дүрт йөз метрлап ары китик тә цепь белән урманны тарап чыгыйк. Ләкин урманны тарарга туры килмәде. Машина тагы дүрт йөз метр китеп туктагач, аның каршына, аркасын¬ дагы йөгеннән иелә төшеп, өстенә гимнастерка кигән, лет- 53
чиклар шлемы күзенә хәтле үк төшкән базык гәүдәле бер очучы килеп чыкты. Ул комбинезонлы икенче очучыны кү¬ тәреп килә; яралы очучы иптәшен муеныннан кочаклаган, ә аяклары җирдән сөйрәлә иде. — Тотыгыз,— диде очучы кыска гына. Люсин белән йөгереп килгән кызылармеецлар яралыны аның җилкәсеннән күтәреп алып юл читендәге чирәмгә , салдылар. Очучының ике аягын да пуля тишкән, ул чирәм¬ гә яткан җиреннән авырлык белән тын ала, күзләрен бер ача, бер йома иде. Җитез куллы Люсин яралының күн итеген дә, комбинезонын да пәкесе белән ярып җибәреп җәрәхәтләрен индивидуаль пакет белән бәйләгән арада, базык гәүдәле очучы, шлемын салып, шабыр тирле юеш битен сөртеп алды һәм авыр йөктән оеган иңнәрен язды¬ рырга теләп сикерткәләп алды. — Күрдегезме? — диде ул, ниһаять, караңгы чырай белән һәм, янә битен сыпырып куйганнан соң, башына шлемын киде—шундый батырып киде, гүя беркемне дә күрәсе килми һәм беркемнең дә аның күзләрен күрүен те¬ ләми иде. — Безнең өстә генә иде,— диде Синцов. — Күрдегезме Сталин лачыннарын, әйтерсең сукыр мәче балаларын...— дип башлаган иде дә очучы, тавышы калтырап, сүзен әйтә алмый торды, җан ачуыннан шле¬ мын күзенә кадәр үк батырды. Синцов дәшмәде. Ул ни дияргә дә белмәде. — Кыскасы, переправаны бомбага тоттык, күперне танклары белән бергә су астына җибәрдек, заданиене үтә¬ дек,— диде очучы.— Ичмаса саклап барырга бер генә ис¬ требитель бирсәләр соң! — Сезнең ике иптәшегезне таптык, тик үлгәннәр алар,— диде Синцов. — Без дә инде исән түгел,— диде очучы.— Документ¬ лары белән коралларын алдыгызмы? — дип өстәде ул бө¬ тенләй икенче нык тавыш белән. Күрәсең, очучы үзен кулга алырга тели һәм чынында да ул моңа ирешкән иде. — Алдык,— дип җавап бирде Синцов. Очучы Люсин бәйләп яткан яралыга таба борылып: — Төнге һәм сукыр очышларда полкның иң яхшы штурманы ул,— диде.— Минем штурман! Полкта иң әйбәт экипаж идек, ә менә хәзер башыбызны ашаттылар! — дип кычкырды ул, яңадан үкси башлап, һәм баягы кебек елау¬ дан капыл гына туктап, үзен кулга алып: — Китәбезме? — дип сорап куйды. Б4
Яралы штурманны машина әрҗәсенә менгезеп, бик сел¬ кетмәс өчен кабина буена ук китереп салдылар, ә аякла¬ ры астына газета бөктәрләрен тыктылар. Очучы да түргә> менеп иптәше янына утырды. Аннары калган сугышчылар да менеп урнаштылар. Машина әллә ни китеп тә өлгер¬ мәде, кинәт кенә тормоз бирде. Алар теге урман ызаны чатлыгына килеп тә җиткәннәр. Синцов биргән сохарины ашап калган кызылармеец анда әле дә булса басып тора иде. Кайтып килүче машинаны күрүгә, ул шоссе уртасына йөгереп чыкты да гранатасын, нәкъ машина астына ыргытырга теләгәндәй, болгарга то¬ тынды. — Иптәш политрук,— дип дәште ул әллә ничек кенә шомлы итеп, һәм Синцовның эченә шундук салкын йөгер¬ де.— Иптәш политрук, ни була инде бу? Икенче тәүлек алыштырмыйлар... Бүтән приказ булмас микәнни, иптәш политрук? һәм Синцов аның гозерле карашыннан шуны төшенде: әгәр кызылармеецның соравына, бүтән приказ булмый, сине килеп алыштырырлар, дип катгый җавап бирсә, ул тәгаен монда калачак һәм постында торачак иде. Ләкин аны килеп алыштырырлар дип кем генә әйтә алыр иде икән ана хәзер? — Мин сезне посттан алам,— диде Синцов һәм, үч ит¬ кәндәй, мондый чакта өлкән начальник сакчыга әйтәсе формуланы онытып җибәрде, һич исенә төшми генә бит, чәнчелгере! Ниһаять, кызылармеецның, приказны дөрес бирмәгән очракта, аны тыңламыйча монда калуыннан, үз постында һәлак булыннан куркып, тиз генә әлеге боеры¬ гын кабатлады:—Мин сезне посттан алам! Аннан доло¬ жить итәрсез! Машинага утырыгыз! Кызылармеец җиңел сулап куйды, гранатасын поясы¬ на элде дә машинага үрмәләп менде. Машина кузгалып китүгә күк йөзендә тагын безнең Бобруйскига юл тотучы өч бомбардировщигыбыз күренде. Бу юлы ТБ-3 ләрне бер истребитель озата иде. Ул бик югары менеп китте дә, үзенең икеләтә артык тизлеген бом¬ бардировщикларның акрын хуты белән тигезләргә тыры¬ шып, елдам гына алар өстеннән узды. Бәреп төшерелгән бомбардировщик очучысы Синцов¬ ка дәшеп: — Хет бу тройканы озата баралар әнә,— диде; аның тавышында баягы гарьлеге алай ук сизелми иде инде. Синцов аңа җавап бирергә дә өлгермәде, болытлар артыннан ике «мессершмитт» калкып чыкты. Алар шун¬ 55
дук бомбардировщикларга ташландылар. Безнең истре¬ битель аларга таба борылып курс сызыгы буенча туп- туры барды да кинәт өскә каерылып элмәк ясады һәм бер «мессершмитт» яныннан җәһәт кенә узып, аңа пулемет¬ тан ут төкерде. — Яна! Яна! Карагыз әле, яна!—дип кычкырды очу¬ чы. Машинада баручылар, баягы үчне алгандай, шатла¬ нып бетә алмадылар. Хәтта шофер да баранканы бер кулы белән генә тотып, кабинадан үрелеп карады. «Мессершмитт» түбән төшеп бара, аннан немец сикереп биек күктә пара¬ шютын гөмбәздәй кабартып ачып җибәрде. —' Хәзер икенчесен дә бәрә! — диде очучы.— Күрерсең менә! — Үзе дә сизмәстән ул Синцовның кулын җилтерә¬ тә иде. «Карчыга» тагын өскә каерылды, ләкин ни арададыр немец аның сыртына менеп кунаклады; янә пулемет тукыл¬ даулары ишетелде, тик «мессершмитт» югары менеп китсә, безнең истребитель төтенләп аска төшә башлады. Аннан бер карамчык атылгандай булды, ул күз иярмәслек тиз¬ лектә җиргә якынайды, төшеп җитеп харап була дигәндә, нәкъ наратлар очында гына, парашюты ачылды. «Мессер¬ шмитт» бер дә кабаланмый күк иңенчә зур гына әйләнеч ясады да Бобруйскига таба бомбардировщиклар артыннан китеп барды. ■Очучы сикереп торып сүгенә-сүгенә кулларын болгар¬ га тотынды, ә битеннән туктаусыз яшьләре тәгәри иде. Синцов аның кызганыч кыяфәтен күп мәртәбә күргән иде инде. Хәзер аны күрмәс өчен йөзен читкә борды. Ул бары ерактагы пулемет тавышларын гына ишетеп торды, аннан колагына очучының тешен шыкырдатканы, җан ачысы бе¬ лән «бетте» дип ахылдап алганы чалынып калды. Ул да түгел, очучы, ике кулы белән битен кысып, әрҗә кырына капланды. Синцов шоферга туктарга кушты, һавада — бик югары¬ да немец парашюты кыймылдый, ә безнең очучы төшеп тә җитте инде. Күз чамасы белән ул әллә ни ерак төш¬ мәгән булырга тиеш. Бобруйскига таба ике километр ча¬ масында гына. — Урманга кереп шул фашистны тотыгыз әле! — диде Синцов Люсинга.— Үзегез белән сугышчылар алыгыз. Люсин эшлекле кыяфәт белән: — Тере килеш алып кайтыйммы? — диде. — Ансын карарсыз. Немецны тере килеш алып кайтсалар да, үле килеш 66
ллып кайтсалар да Синцов өчен барыбер иде. Ул бары шуны гына тели — фашистлар монда килгәндә әлеге не¬ мец аларны очратып бүтән шатланмасын гына! Ике яралыны да — штурман белән кабинадагы кызыл¬ армеецны машинадан төшереп агач төбенә китереп сал¬ дылар: аларны сакларга Синцов посттан алган теге гра¬ наталы сугышчыны калдырды. «Ул нинди хәлдә дә яра¬ лыларны ташламас»,— дип уйлады Синцов. Люсин белән сержант һәм бүтән кызылармеецлар ур¬ манга немецны тотарга киттеләр, Синцов исә, очучы бе¬ лән ике милиционерны алып, машинаны кире якка ку¬ дырды. Алар уңга-сулга бик җигелеп карый-карый яңадан Бобруйскига таба киттеләр; парашютны машинадан гына күрербез дип өметләнәләр — очучы юл тирәсенә генә төш¬ кән шикелле иде бит. Бу вакыт алар эзләгән очучы чынлап та юлдан йөз генә адымда, кечерәк бер аланда ята иде. Немецларның аны һавада атуларын теләмичә, ул салкын кан белән си-» керешне мөмкин хәтле озаккарак сузды, ләкин чамага туры китерә алмады, парашют алкасын бер секундка со¬ ңарып тартты. Парашют җиргә төшеп җиткәндә генә ачыл¬ ды һәм очучы, җиргә бәрелеп, ике аягын да сындырды, өстәвенә умырткасы белән агач төпсәсенә бәрелде. Хәзер ул әнә шул төпсә янында: «Бетте башым!» дип ята; гәү¬ дәсенең билдән түбән өлеше гүя аныкы түгел, ул пара¬ личланган, хәтта үрмәли дә алмый. Ул авызыннан кан ургый-ургый яны белән күккә карап ята. Аны бәреп төшер¬ гән «мессершмитт» хәзер инде әнә яклаучысыз калган бомбардировщикларны куа китте; күк йөзендә бер төтен койрыгы да барлыкка килде әнә. Моңарчы әҗәлдән әллә ни курыкмаган кеше менә хә¬ зер җир өстендә ята. Үзенең әллә нн озын булмаган го¬ мерендә: «Мин күп мәртәбәләр бүтәннәрне бәреп төшер¬ гәнем яки яндырганым кебек, үземне дә бәреп төшерүләре яисә яндырулары бик ихтимал бит»,— дип ничә-ничә кат куркусыз уйга калганы бар аның. Ләкин ул, шушы көнгә кадәр үз иптәшләрен табигать биргән кыюлыгы белән көн¬ ләштереп килгән булса да, хәзер инде бөтен-бөтен түземе бетеп кан калтырап ята иде. Ул бомбардировщикларны сакларга тиеш иде, ләкин аларның берсе әле генә үз күзе алдында гына яндырыл¬ ды, ә икесе офык артына китеп югалды һәм аларга инде берничек тә ярдәм итә алмый иде. Очучы үзен немецлар алган территориядә ята дип белде һәм аларны бик зәһәр 57
төстә уеннан кичерде. Менә алар килерләр дә аяк ас¬ ларында аунап яткан мәеткә авыз ерышып карап торыр¬ лар. һәм кемне мыскыллаячаклар бит әле — аны — утыз җиденче, Испания елларыннан бирле дистәләрчә мәртәбә газеталарда мактап язылган кешене! Моңарчы ул үткәне белән бик горурланды, хәтта вакыт-вакыт масаеп та кит¬ кәләде. Аның турында язмаган гына булсалар икән! Фа¬ шистлар монда килеп генерал-лейтенант Козыревның үле¬ ген түгел, ә дүрт ел элек Мадрид күгендә үзенең беренче «фоккер»ын бәреп төшергән билгесез бер өлкән лейте¬ нантның мәетен генә тапкан булсалар икән! Ничек шат¬ ланыр иде ул хәзер шулай гына булса! Әгәр көчем җитеп документларымны ертсам да, барыбер немецлар мине танып алачак һәм мине — Козыревны, иң тәүге совет ас¬ ларыннан берсен карга урынына гына бәреп төшердек бит диеп авыз суларын корытачаклар, дип яман да ачырга¬ ланып ятты. Бүген ул гомерендә беренче мәртәбә Сталинның аны чакыртып полковниктан туп-туры генерал-лейтенантлык¬ ка күтәргән көнен һәм сәгатен каргады. Халхин-Голдан соң булган иде бу хәл. һәм Сталин аны шундук округ хәт¬ ле округның истребительләр авиациясенә командующий итеп тә билгеләгән иде. Х^зер әҗәле каршында аңа беркемне дә алдыйсы юк: ул, үзеннән кала, беркемгә дә командалык итә белми, ге¬ нерал киеменә киенсә дә, асылда өлкән лейтенант кына булып калды. Сугышның беренче көненнән үк коточкыч хәлләрдә расланды бу, аның белән генә түгел, бүтәннәр белән дә. Бик тиз күтәрелүенең сәбәбе чын батырлыгы белән кан коеп алган орденнары иде, әмма генерал йол¬ дызлары аңа меңнәрчә кешеләр һәм йөзләрчә самолетлар белән командалык итү осталыгын китермәделәр. Менә шулай имгәнеп, ярты үлек булып, кымшана да алмаслык хәлдә җир өстендә ятканда ул хәзер, башы әй¬ ләнгән еллар дәверендә беренче мәртәбә буларак әле, үзе белән, ирексездән гаепле булган кеше белән килеп чык¬ кан фаҗигане тоеп алды, әйе, бу хәрби хезмәттәге бик озын баскычның иң үрге басмасына таба күзенә ак-кара күренмичә, башын артка ташлап йөгереп менгән кешенең фаҗигасе иде — ул хәзер монысын да тәмам төшенеп җит¬ те. Ул тиздән сугыш башланачак дигән хәбәрләргә иң соң дәрәҗәдә сансыз каравын, ә инде сугыш башланып кит¬ кәч, бик сәләтсез командалык итүен хәтеренә төшерде. Самолетларының ярты өлеше сугышка хәзерлексез булган аэродромнарда, җирдә чагында ук яндырылган булуы 68
һәм бомбалар шартлап торганда җан ачысы белән үрсә- ләнә-үрсәләнә очып киткән, ләкин күккә менеп җитмичә үк һәлак булган очучылары исенә төште. Янә дә шулар хә¬ теренә килде: сугышның беренче көннәрендә, бердән кү¬ ңеле төшеп яки күзе-башы тонып, тормышын куркыныч астына куя-куя, ләкин шул ук вакытта бернәрсәне дә кот¬ карырга өлгерә алмыйча, истребителе белән ут өермәсе¬ дәй чапкынлап йөргән сәгатьләрендә ул нинди каршы¬ лыклы һәм эзлексез приказлар биргән иде бит. Елга аша чыгып ятучы дошманны бомбага тотарга кит¬ кән, ләкин яндырылган төнге бомбардировщикларның берсе бүген һәлак булыр алдыннан гына радиограмма җи¬ бәргән иде. Бу радиограмма генерал Козыревның миенә китереп суккандай булды, чөнки әлеге самолетларны көн¬ дез, истребительләр сагыннан башка заданиегә җибәрер¬ гә ярамый, бу ярылып яткан җинаять иде. Ләкин истре¬ бительләр юк, ә елга аша чыгып яткан дошманны кичек¬ мәстән бомбага тотарга кирәк, шунлыктан очучылар бу заданиегә үзләре теләп киткәннәр иде. Юлы уңаеннан һавада очраган бер «мессершмитт»ны бәреп төшереп, Могилев аэродромына утыргач, ул радио колакчаларында әле Елецк авиамәктәбендә үк бергә укы¬ ган иске иптәше майор Ищенконың бик таныш тавышын ишетте. Майор: «Заданиене үтәдек. Кайтып барабыз. Дүрт машинабызны яндырдылар инде, хәзер үземне яндыра¬ чаклар. Ватан өчен үлә'без. Бәхил булыгыз! Безне бик әй¬ бәт саклаткан Козыревка рәхмәт тапшырыгыз!» — диюгә, ике кулы белән дә башын йомарлады ул, шунда — опера¬ тив дежур бүлмәсендә үк — пистолетын чыгарып атыласы килсә дә, үзенә кул салырга кыймыйча, бер-ике минут чамасы тораташтай селкенми утырды. Аннан: «ТБ-Зләр ка¬ бат бомбага тотарга барамы?» — дип сорады. Аңа, күпер¬ не җимерделәр инде, тик пристань белән елга аша чыгар¬ лык бүтән средстволарны да җимерергә дигән тагын бер приказ бар, диделәр; әмма кул астында бер генә дә көн¬ дезге бомбардировщиклар эскадрильясы юк, шуңа күрә янә ТБ-Зләрнең бер тройкасы һавага күтәрелгән икән. Генерал дежур бүлмәсеннән йөгереп чыкты да, бер¬ кемгә берни әйтмәстән, истребительгә утырды һәм очып та китте. Ул, болытлар арасыннан чыгып, заданиене үтәр¬ гә очып барган бомбардировщикларның исән икәнен күр¬ гәч, соңгы көннәрдә беренче мәртәбә үзен бик бәхетле итеп тойды. Ә бер минуттан соң ул «мессершмитт»лар бе¬ лән сугыша иде инде. Шулай да бу сугыш аның бәреп төшерелүе белән тәмамланды. 59
Округка алынган МИГ истребительләренең һәммәсе диярлек сугышның беренче көннәреннән үк аэродромнар¬ да яндырылган иде. Ул, И-16 белән дә «мессершмитт»- 'ларга каршы сугышып булуын үз үрнәгендә күрсәтәсе килеп, шул иске истребительгә күчеп утырган. Сугышып була анысы, тик кыенлык белән генә, чөнки җилеше, тиз¬ леге җитеп бетми иде шул. Козырев исән килеш әсир төшмәсен белә, тик кайчан¬ рак атылуы турында гына икеләнә: әгәр немецлар бик якын килсә, аларның берәрсен үтергәчме, әллә чак кына алданрак, һушын югалтмас борын үз-үзенә атаргамы? Аның күңелендә бер генә дә үлем газабыннан курку ише нәрсә юк, тик үлгәннән соң ниләр буласын белә ал¬ мау үкенече, шул үкенечкә бәйле хисләр генә бар. Әйе, сугыш искәрмәстән башланды; әйе, яңа коралга күчеп өл¬ гереп булмады; әйе, ул да, күп кенә бүтән иптәшләр дә башта начар җитәкчелек иттеләр, каушап төштеләр. Лә¬ кин немецлар беренче көннәрдәге кебек киләчәктә дә без¬ не кыйнарлар дигән коточкыч уйны аның солдат намусы күтәрә алмады, моңа армиягә, иптәшләренә, ниһаять, үз- үзенә булган өмете каршы төште — ни дисәң дә ул да бит әле бүген ике фашистны дөмектереп Испания белән Мон¬ голия күкләрендә бәреп төшерелгән дошман самолетлары¬ ның санын утыз бергә җиткерде. Әгәр бүген аны бәреп төшермәсәләр, ул янә аларга күрмәгәннәрен күрсәтәчәк иде.әле! һәм аларга тәгаен күрсәтәчәкләр әле! Аның изе- леп беткән тәнендәге йөрәге һаман әле әнә шул дәрт өме¬ те белән тибә, ә янәшәдә генә бу өметен күләгәләп: «Ә мнн монЫ бүтән бервакытта да күрә алмыйм инде» дигән кара фикере сагалап тора иде. Вак җанлы кешеләргә хас булганча, хатыны аның тор¬ мышында үз ролен, үз урынын күккә күтәрде, әгәр ире үлем якасында торганда да аның турында уйламады ди¬ сәләр, ул моңа гомердә дә ышанмас иде. Ләкин монда бернинди хилафлык юк, аны яратмаган өчен түгел бу — Козырев һаман да ярата әле аны. Сәбәп бүтәндә: бу мәл¬ дә ул бөтенләй башка нәрсә турында уйлап ятты. Зур һәм тирән хәсрәт булган чагында хатынының матур, ләч кин риялы йөзен моннан соң бервакытта, беркайчан да күрә алмау кебек вак-төяк кайгыны ул күңеленә китереп тә карамады. Кеше үләр алдыннан бөтен гомерен күңеленнән кичерә диләр. Бәлкем, бу сүз дөрестер дә, ләкин аның исендә бары сугыш кына иде! Кеше соңгы сулышы алдыннан берь¬ юлы күп нәрсәләр турында уйлый диләр. Бу шулайдыр да, 60
билкем. Ләкин ул үләр алдыннан бары бер нәрсә — сугыш турында гына уйлады, һәм ул ярым һушсыз хәлендә кем¬ нәрнеңдер мыдыр-мыдыр сөйләшкәннәрен ишеткәч һәм кан баскан күзләре белән якынлашып килүче өч фигураны шәйләп алгач та әле күңеленә сугыштан гайре бернәрсә¬ не дә китермәгән, бары: «Фашистлар якынлашып килә бугай инде, башта аларны атып, аннан соң гына үземә атармын»,— дип уйлап куйган иде. Пистолеты кул астын¬ да гына чирәмдә ята, ул дүрт бармагы белән аның кытыр¬ шы сабын, ә бишенчесе белән тәтесен капшап карады. Кыенлык белән генә кулын җирдән күтәрде дә, тәтегә бер¬ бер артлы басып, канлы күзенә җәелеп-җәелеп күренгән соры шәүләләргә ата башлады. Ул ничә мәртәбә атканын санап барды. Бишенче патроннан соң, сан тәртибен югал¬ туыннан куркып, кулын көчкә генә битенә хәтле күтәрде дә пистолет көпшәсе белән колагын эзләп табып атып җибәрде. Синңов һәм ике милиционер дөнья куйган очучы ал¬ дында туктап калдылар. Алар каршында, канга батып, башына шлем кигән, гимнастерка петлицаларында гене¬ рал йолдызлары җемелдәгән кеше ята иде. Әлеге хәл шундый тиз булды, алар исләренә дә килә алмадылар. Синцовлар куе куак арасыннан аланлыкка килеп чыкканнар, үләндә яткан очучыны күреп алып, кыч- кыра-кычкыра, ана таба чапканнар, ә ул исә тегеләрнең «Үзебезнекеләр! Үзебезнекеләр!» дигән авазына да игъ¬ тибар итмичә аларга ата башлаган. Инде бар көчләренә талпынып аның янына килеп җиткәч кенә, ул кулын чи¬ гәсенә таба китерде дә, тартышып куеп, тынып калды. Милиционерның өлкәне җиргә чүгәләп очучының гим¬ настерка төймәсен ычкындырды, курка-курга гына һәлак булган генералның документларын чыгарды, ә Сиццов, хәзергә авыртуын да тоймаган, бары гимнастерка аша каны саркып кызыштырып кына торган кабыргасын тотып, каршында әлеге хәлгә иссез-һушсыз калып басып торды. Өч көн элек ул бер кешене коткарырга теләгән иде, ләкин аны үзе үк атып үтерде; бүген исә тагын берсен кот- кармакчы иде дә, тик ул аның үзен чак кына атып үтерми калды; хәзер исә ул, үз гомерен үзе кисеп, аяк астында, нәкъ теге шосседагы акылдан язган кызылармеец кебек җансыз ята. Очучы, бәлкем, милиционерларны, көлсу плащлары ар¬ касында, немецлар дип белгәндер. Шулай ук: «Үзебезне¬ келәр, үзебезнекеләр!» дип кычкырганнарын ишетмәде ми¬ кәнни соң? 61
Синцов, кан саркып торган кабыргасын һаман әле кулы белән тота биреп, җиргә чүмәште дә генерал кесәсеннән чыгарылган барлык документларын да милиционердан үзе¬ нә алды. Документлар арасында, өстә генә, түгәрәк битле, күперенке иренле, елмаеп торган авызлы бик чибәр бер хатынның фотографиясе ята; Синцов бу хатынны төсмер¬ ләгән кебек булды. Әйе, кайчандыр аны күргән булуына иманы камил, тик менә кайчан һәм кайда күргәнен генә исенә төшерә алмый. Карточка астында партия билеты, орден кенәгәсе һәм генерал-лейтенант Козырев исеменә бирелгән таныклык ята иде. Синцов һаман уйларын очын-очка ялгый алмыйча азапланды, эченнән: «Козырев, Козырев...» — дип кабат¬ лады һәм кинәт барын берьюлы: әле мәктәп елларыннан ук бу хатынны Надя, гомумән Надька Караваева дип кенә йөртүләрен дә, генералның газеталардан күреп белгән, хәзер исә пуля ямьсезләгән бик таныш йөзен дә исенә төшерде. Ату тавышына бомбардировщик очучысы белән шофер йөгереп килгәндә дә Синцов һаман әле генерал каршында тезләнеп тора иде. Очучы мәетнең кем икәнен шундук бе¬ леп алды. Ул Синцов янәшәсенә үләнгә утырды, документ¬ ларны дәшмичә генә караганнан соң шулай ук дәшмичә генә аларны Синцовка кире бирде, кайгырудан бигрәк га¬ җәпләнеп: — Шундый-шундый эшләр....— дип әйтеп куйды. Ан- нарв! ул кулы белән юеш янтыгын кысып әле дә булса тез башларында утырган Синцовка карап алды.— Ни булды сиңа? Синцов үлеккә ишарәләп: — Ул атты әнә...— диде.— Мөгаен, безне немецлар дип белгәндер. — Гимнастеркаңны сал, бәйлим,— диде очучы. Ләкин Синцов аңына килеп немецларны исенә төшер¬ гән. Соңра, машинага утыргач та бәйләргә була, ә хәзер әйдәгез, генералның гәүдәсен әрҗәгә илтик, диде. Ике ми¬ лиционер Козырев мәетен җилкәсеннән ипсезрәк күтәреп, ә очучы белән шофер аягыннан тотып аны машинага алып киттеләр. Синцов һәмишә кулын ярасы өстеннән алмый, ул инде аның авыртуын да тоя башлаган һәм менә шул хәлендә, сөртенә-сөртенә, тегеләр артыннан атлап бара иде. Козырев мәете әрҗә төбенә салынып, машина кузгалып киткәч, очучы: 62
— Сине бәйләргә кирәк,— дип янә баягы сүзен кабат¬ лады. Ул машина барган уңайга ашыга-ашыга әүвәл гим¬ настеркасын, аннан эчке күлмәген салды да, Синцовның карышуына да карамый, кыска, нык бармаклары белән, күлмәк чабуыннан киң-киң тасмалар ертып алды. Очучы Синцовның гимнастеркасын кайтарып, белдек¬ ле кеше сыман: — Үтәли тишеп чыккан бу, төзәлер,— диде һәм күлмәк тасмалары белән Синцовны кабырга турысыннан урарга кереште.— Үлмисең, кайтып җитәсең. Йә, хәзер гимна¬ стеркаңны төшер инде. Ул гимнастерка чабуын тартып-тартып куйды, җәрә¬ хәттән астарак каешын бик каты кысып бәйләгәндә Син¬ цов берничә мәртәбә ахылдап йөзен җыерды. Очучы гафу үтенгәндәй: — Ничек эләктергән ул сиңа, шайтан алгыры,— дип, әле үле Козыревка, әле Синцовка карап алды. Берничә минуттан алар яралыларны калдырган баягы урынга килеп җиттеләр. Штурман һушын югалткан, аягы җәрәхәтләнгән кызыл¬ армеец чалкан ята, ул еш-еш сулап авырлык белән генә тын ала. Биленә гранаталар аскан кызылармеец алар янында утырып тора иде. — Ә калганнар кайда?—дип сорады аңардан Синцов. Кызылармеец Могилев ягына күрсәтеп: — Әнә шунда йөгерделәр,— диде.— Парашютны җил бик ерак алып китте. "Тоткан булырга тиешләр, атышкан- нарын ишетеп калдым. Машинага яралыларны төягәч һәм гранаталы кызылар¬ меецны да утырткач, ары таба киттеләр. Очучы хәзер инде Синцовның үзен кабинага утырырга кыстады. — Синең төсең киткән, теге ни... булма әле син,— дип сүгенеп куйды ул, аны кайгыртып. Шуннан Синцов аны тыңламый булдыра алмады. Арка якта әледән-әле авыр артиллерия атканы, кнсәк- кисәк җил искәндә пулеметлар тырылдаганы ишетелеп куя. Ике километр узгач туктап калдылар: Люсин белән кызылармеецлар һаман юк иде әле. Синцовның тагы да арырак китәсе килгән иде, ләкин үз-үзен тыеп, әйтергә кирәк, бик кыенлык белән генә ты¬ еп, ул яңадан арттагы атышларны колак салып тыңлап торды, аннары, тегеләр немецны тотып чыкканчы шушын¬ да гына көтеп торырга туры килә инде, диде. 63
Артта әүвәлгечә үк аткан тавышлар ишетелә. Синцов үзенә сораулы карашлар төбәлгәнен сизсә дә, янә унбиш минутлар чамасы сабыр итәргә булып, көтеп утырды. Сәгатенең минутларны күрсәтә торган теле билгеләнгән җиргә җиткәч: — Тагын бер кычкырып карагыз әле,— диде. Милиционерларның өлкәне куш учын авызына куеп берничә мәртәбә сөрән салып караса да урман һаман дәшми иде. Шуннан Синцов: — Ары китеп карыйк, булмаса,— диде. Ләкин ары таба бик ерак барырга туры килмәде: ярты километрдан соң ук аларны танкистлар формасы кигән бер лейтенант туктатты. Ул күкрәгенә немец автоматын асып, бик усал кыяфәт белән юл уртасына чыгып баскан иде. Аның артында, мылтыкларын әзер тотып, юл буе ка¬ навыннан тагын ике танкист күтәрелде. — Тукта! Кемнәр сез? — диде лейтенант, кабина ише¬ ген йолкып ачып. Синцов аңа фронт газетасы редакциясеннән икәнлеген, хәзер исә иптәшләренең немец очучысын тотарга киткән- лекләрен әйтте. — Ә кемнәр алар сезнең иптәшләрегез, алар ничәү? Синцов басынкы тавыш белән: «Алар җиде — кече политрук белән сержант һәм биш кызылармеец»,— диде. Ул үзен ни өчендер,— нигә икәнен үзе дә белмәстән,— гаепле кеше итеп тоя башлаган иде. — Шулай-шулай, без ул иптәшләрегезне тоткарладык, сезнең аларга ничек итеп дезертир булырга ярдәм итүе¬ гезне үзләре сөйләп бирделәр!—диде лейтенант, зәһәр көлемсерәп.— Йәгез әле машинаны юлдан алыгыз, һәм хәзер үк бер аягыгыз монда, икенче аягыгыз безнең ка-* питан янында булсын — анда кемнәр безнекеләр, кемнәр сезнекеләр икәнен, бер уңайдан сезнең үзегезнең дә кем булуыгызны бик тиз танырлар! Бу сүзләргә Синцовның җене купты, ләкин һаман әле үзен ни өчендер гаепле санаганы өчен, ул ярсынып китү¬ дән тыелып калды. Аның урынына машина әрҗәсендәге очучы җавап бирде. Очучы әрҗәдән сузыла төшеп, тәмам ярылырга җитеп: — Әй, син, кил әле монда! Сине майор чакыра! Кил дә танавыңны кузовка төртеп кара!—дип җикеренде. Лейтенант, яңак тамырларын калтыраткалап, сүзен әй¬ тә алмый торды, машина янына килеп, әрҗәгә күз салды. Андагыларны күреп кенә фикере үзгәрмәсә дә, һәрхәлдә, 64
тавышы йомшара төште. Синцовка дәшеп, караңгы чырай белән: — Иөз метр узгач та урман эченә юл кереп китәр. Шунда борылыгыз! —диде. Тупаслыгы өчен акланасы кил¬ гәндәй, өстәп куйды: — Миңа моннан беркемне дә җибәр¬ мәскә дигән приказ бар. Аны сезгә дә үтәргә туры килер... — Портягин!—дип дәште ул үзләренең бер танкисты¬ на.— Машина канатына! Капитанга чаклы озат! Тукта! — диде ул кузгала башлаган машинаны туктатып.— Сугыш¬ чылар, кузовтан җиргә сикерегез! Монда каласыз! Ике милиционер белән гранаталы кызылармеец җиргә сикерде. Боерык бик катгый, һич тә каршы килерлек тү- , гел иде. Лейтенант Синцовтан бигрәк кабина басмасындагы танкистка дәшкәндәй: — Кузгалыгыз! — диде, кулын изәп. Машина кювет өстенә ташланган яшел ботаклар өе¬ мен чатыр-чотыр китереп урман эченә борылып кергәндә Синцов куак араларына яшереп куелган 37 миллиметрлы ике пушканы күреп калган, аларның көпшәләре шоссе ягы-* на төбәп куелган иде. Пушкалар турысында, аякларын як- якка сузып, кара-каршы ике сугышчы утыра, яннарында гранаталар күче белән зур кәтүккә чорналган телефон чыбыгы тора; алар граната jбәйләмнәpe хәзерлиләр иде. Машина агачлар арасыннан борыла-сарыла баргач халык тулы аланлыкка килеп чыкты. Анда граната ящик- лары һәм мылтыклар төялгән бер полуторка, ә аның янә¬ шәсендә өстенә чыршы ботаклары ыргытылган кечерәк кенә бер элемтә броневигы да тора иде. Старшина-танкист, өзек-өзек командалар биреп, кы¬ рыклап мылтыклы кызылармеецны әле бер сафка, әле ике рәткә тезә, әле «кру-гом!» дип аларны борып куя. Алар арасында Синцов белән машинада барган сугыш¬ чыларның да таныш йөзләре чагылгалап китте. Броневик янында җирдә, кыр телефоны тартмасына таянып, башына танкист шлемы кигән бер капитан утыра һәм трубкага: — Тыңлыйм сезне. Тыңлыйм. Тыңлыйм...— дип тук¬ таусыз кабатлый иде. Аның янәшәсенә шулай ук шлемлы тагын бер танкист урнашкан, ә алар артында, аякларын алмаш-тилмәш бас- калап, Люсин тора. Капитан трубканы куйды да аягүрә басып: — Бу элемтәчеләр мәрткә киттеме әллә, чыбыкларын һаман сузып җиткермиләр! —диде. 5 3 263 65
Ул килеп туктаган машинаны да, инде аннан төшеп өлгергән Синцов белән очучыны да бик яхшы күреп тора, ләкин, аларны шәйләмәгәндәй, җиргә утырган танкисттан элемтә турында сорашкандай итә иде. Ниһаять, ул яңа килеп төшкән гаскәриләргә күзләре белән кадалды һәм, сүзләрен өсте-өстенә өеп, кискен генә: — Мин Унҗиденче танк бригадасы командирының тыл- буенча урынбасары, ә сез кем буласыз? — диде. Ул үзен шулай танытса да, килеш-кыяфәте белән бер дә тыл кешесенә охшамаган, озын буена тиң пычрак һәм ертык комбинезоны янтык турысыннан янып чыккан, сул беләзеге бармак очларына хәтле бәйләнгән, бинтындагы каны сүлләнеп кибә башлаган; ә яңаклары әллә күптән кырынмаганга, әллә арып эштән чыгып беткәнгәме кара көеп тора; утлы күмердәй күзләре гүя сиңа янап карый; Капитан да күкрәгенә, әлеге лейтенант кебек, немец ав- томаты аскан иде. — Мин...— дип беренче булып сүз каткан иде дә очучы? ләкин капитан шундук кулын селекте, чөнки очучының кем икәнлеген тышкы кыяфәте үк әйтеп тора иде. — Сезнең билгеле, иптәш майор,— диде капитан очу¬ чыны сүзеннән бүлеп.— Бәреп төшерелгән бомбардиров-* щик летчигымы? Очучы төксе генә башын какты. — Ә сез менә документларыгызны күрсәтегез! — дип, Синцов каршына бер адым атлап куйды капитан. Аның артында торган Люсин: — Мин сезгә әйттем ич инде,— дип аваз салды. Капитан аңа борылып та тормыйча, җилкәсе аша гына: — Ә сез эчегездән тыныгыз! Үзегез өчен генә җавап бирерсез!—диде. Соравын янә дә тупасрак тавыш белән кабатлап: — Документларыгызны күрсәтегез! — диде ул Синцовка. Синцов капитанның үтә кырыс кылануын күтәрә ал¬ мыйча, бик нык ярсынып кычкырып җибәрде: — Сез башта үзегез миңа документларыгызны күрсә¬ тегез әле! Капитан бөтенләй көтелмәгән тыныч тавыш белән: — Мин үземнең часть территориясендә булганга бер¬ кемгә дә документларымны күрсәтергә бурычлы түгел¬ мен,— диде. Синцов, редакциядә яңа документлар алырга өлгермә¬ вен капыл гына исенә төшереп, кесәсеннән таныклыгы белән отпускы билетын чыгарды. Ул тәшвишкә калып үзе белән килеп чыккан хәлне аңлатырга кереште, ләкин моңа 66
карап шик-шөбһәләре кимемәде, киресенчә, арта гына төште. — һемм...— диде капитан аптыраган кыяфәт белән,— бу документлар анык түгел.— һәм аларны Синцовка кай¬ тарды.— Ярый, барысы да сез сөйләгәнчә булсын ди. Ни >чен сез кешеләрне үзегезгә ияртеп ут сызыгыннан тылга ташыйсыз? Кем бирде сезгә мондый хокукны? Моннан элек шушындый ук шикләрне шосседа лейте¬ нант та белдергән иде, шул минуттан башлап Синцов мон¬ дый аңлашылмаучылыкның ничек килеп чыкканлыгын сөй¬ ләп бирергә атлыгып тора иде. Ул сугышчыларның маши¬ на каршына йөгереп чыгуларын, аларны бәладән коткарыр эчен үзе белән алуларын бәйнә-бәйнә аңлатырга кереште. Боларга өстәп соңыннан тагын әле бер кызылармеецны үзләренә ияртүен әйтте. Ләкин капитан әлеге хәлләрне, Синцовның гаҗәбенә каршы, бер дә аңлашылмаучылык итеп санамады ахрысы. Нәкъ аның хикәяләвеннән чыгып: — Курыкканга куш, койрыгы белән биш,— диде.— Бер снаряд белән танктан атып ун кешене егып буламыни, өстәвенә урман эчендә әле! Сафсата! Шөр җибәреп җир¬ гә ауганнар да, команда өлкәне, кешеләрне җыйнап аласы урынга, ярты кешесен ташлап калдырган әнә, үзе исә шосседан элдерткән. Ә сез шул сафсатаны авыз ачып тың¬ лап торгансыз! Алай әллә нихәтле халыкны тылга алып китәргә була: берәүләр шүрләп качса, икенчеләре тылда үзләренең частен эзләп йөри... Үз частегезне әнә тегеннән, дошман тирәсеннән эзләргә кирәк!!—диде капитан сүге¬ неп. Ул шуннан, җиңеләеп калып, алай да сугышчылар бе¬ лән шөгыльләнгән старшина ягына ымлап, тыныч кына әйтте: — Әнә, күрегез аларпы ничек ушка китерәләр! Уш¬ ка китерәбез дә үзләрен сугышка алып керәбез! Ә Моги¬ левка һәр паникерны ташый калсаңмы?! Болай да алар тылда эт көтүе чаклы! Кешеләр безгә монда кирәк! Брига¬ да командиры миңа кичкә хәтле урманда селкенеп йөрү¬ челәрдән өч йөз кешелек өстәмә көч тупларга кушты, һәм мпн аны туплармын да, рас шулай! Сезнең кече политрук¬ ны да алырмын һәм... үзегезне дә! — дип өстәде капитан, юри үчлеккәндәй. Очучы кулы белән Синцовка ишарәләп, гадәттәге ка¬ раңгы чырае белән: — Аны алу файдасыз, янтыгында җәрәхәте бар,— ди¬ де.—Аңа кичекмәстән госпитальгә кайтып ятарга кирәк. Капитан: — Яраланганмы?—дип кайтарып сорады. 5* 67
Күзләрендә ышанмаучылык төсмерләре чагылып китте, гүя без сезне чишенергә һәм җәрәхәтегезне күрсәтергә мәҗ¬ бүр итәрбез дип әйтәләр кебек иде алар. «Ышанмый»,— дип уйлап алды Синцов, хәтере калып, һәм бердән эче салкынаеп китте. Ләкин капитан Синцов гимнастеркасындагы кара тап¬ ны күреп алган иде инде. Ул Люсинга таба борылып: — Сез ни өчен монда калудан һәм сугышка керүдән баш тартасыз? Менә шул хакта политругыгызга үзегез доложить итегез әле,— диде.— Әллә сез дә яраланган, тик ярагызны миннән яшергән идегезме? Люсйн кинәт чинак тавыш белән: — Мин яралы түгел!—дип кычкырып җибәрде, һәм матур йөзе бик иләмсез ыржаеп килде.— Мин бернәрсә¬ дән дә баш тартмыйм! Мин барысына да әзер! Ләкин ре¬ дакторның миңа приказы шундый: заданиене үтәгәннән соң кире кайтырга! Мин, командирым приказ бирми то¬ рып, үз белдегемчә берни эшли алмыйм! Капитан Синцовка дәшеп: — йә, нинди приказ бирерсез сез аңа? — диде.— Без¬ нең хәл бик кыен, минем менә бөтен группага бер полит- работнигым да юк. Үзебез кичә генә окружепиедән чык- гык, ә бүген исә кеше ертыгын ямарга кирәк. Мин монда сугышчылар җыйнап өлгергәнче, анда, Березинада, брига¬ да иң еоңгы башны сала! — Алайса сез, иптәш Люсин, теләгегез дә булгач, ка¬ лыгыз гына,— диде Синцов ихласлык белән.— Мин дә ка¬ лыр идем дә...— Ул Люсинга күтәрелеп карады һәм аныц күзләре белән очрашуга юлдашының һич тә калырга те- ләмәгәнлеген, аңардан бөтенләй бүтән сүзләр көткәнлеген абайлап алды. Капитан Люсинга таба борылып: — Ярый, мәсьәлә ачыкланды,— диде. Кырт кына өс¬ тәп әйтте: — Старшина янына барыгыз да аның белән бер: лектә бер группаны үз командалыгызга алыгыз. Кече политрук, Синцов белән маңгайга маңгай чәкешә язып, каты гына кычкырды: — Тик бу башбаштаклыкны редакторга доложить ите¬ гез! Бер уңайдан үзегезнең дә кем икәнегезне...— Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, капитан аны бармак очларына ка¬ дәр бинт чорналган әлеге кулы белән көчләп борды да алга табан этеп җибәрде. — Доложить итәр, бер дә котың очмасын! Бар приказ¬ ны үтә. Син хәзер безнең бригадада. Буйсынмыйсың икән — шундук үзеңне яшәү дәфтәреннән сызармын. 68
Люсин, бердән иңбашларын салындырып, китеп барды. Нинди төз буйлы, гаскәринең дә менә дигән кәттәсе иде1 бит, ә бер минут эчендә коелып иңде. Синцов исә үзендә моңарчы булмаганча хәлсезлекне тоеп җиргә утырды. Капитан аңа сәерсенеп карап торды, аннан, политрук-* ның яралы икәнен исенә төшереп, аңа нәрсәдер әйтмәкче иде дә, тик шул мәлдә телефоннары зәгыйфь кенә пипел¬ дәп куйды, шуннан ул телефонга ташланып трубкасын эләктереп алды. — Тыңлыйм, иптәш подполковник! Бер төркемне иске маршрут буенча озаттым. Икенчесен тупладым. Кая? Хә¬ зер билгелим.— Ул комбинезон изүеннән дүрткә бөклән¬ гән карта чыгарды да, күзләре белән ниндидер пунктны эзләп табып, аның өстенә тырнагын батырып диярлек сы¬ зып куйды.— Так точно, засадада торалар.— Синцов аның шоссе читендәге пушкаларга кинаяләгәнен шәйләде.— Ан¬ дый-мондый кирәк булса дип, без гранаталар да бәйләп куйдык. Юк, үткәрмибез! Капитан тынып калды, трубкада яңгыраган сүзләрне бәхетле йөз белән тыңлап торды. — Яхшы,— диде ул, ниһаять.— Барысы да ачыклан¬ ды.— Ә безнең хәзер генә монда...— Ул нәрсәдер сөйләргә итенгән иде дә, тик телефон чыбыгының икенче очында аны капыл гына бүлдерделәр, ахрысы. Шуннан капитан базымсыз гына: — Есть, серләшүне туктатырга!—диде.— Минем дә сүзем бетте. Ул трубканы тартмага салганнан соң аякка басып очу¬ чыга карап торды. Әле генә машинасы янган, үз күзе алдында иптәшләре һәлак булган бу кешегә шундый җы¬ лы итеп карады ул, гүя ниндидер сөенечле хәбәр әйтеп аны бик шатландырасы килә иде. һәм шулай килеп чыкты да. Нәкъ менә шушы мәлдә очучыны куандырырлык хә¬ бәрне әйтте ул. — Подполковник: дошман бүген шоссе буенча һөҗүм итә алмас, ахрысы, дп. Немецлар бик аз танкларын гына бу якка чыгара алган. Калганнарын сез Березина аръ¬ ягында бүлеп калдыргансыз. Күпер пыран-заран килгән, эзе дә калмаган. — Күпер дә пыран, без дә заран — мактанырлык бер¬ нәрсә юк монда! —дип кырт кисте аны очучы, ләкин күпер өчен горурланганын аның күзләре үк әйтеп тора иде. — Ә бит ничек яндыгыз сез! Без йодрыкларыбызны чәйнәп бетерә яздык! — диде капитан. Аның очучыны ни¬ чек тә юатасы килә иде.— Немец монда төште, аны тере килеш тотасы иде дә — кая инде, һавадагы хәлне безне¬ 69
келәр үз күзләре белән күргәннән соң, тыеп буламыни аларны! — Кайда ул хәзер? — диде Синцов, җирдән көчкә генә торып басып. — Әнә анда, чыршылар артында. Иң яхшысы аңа ка¬ рамау,— дип кулын изәп куйды капитан.— Аны танктай изеп ташлаганнармыни...— Кан югалтудан төсе качкан Синцовка күз төшереп алганнан соң ул өстәп болай ди¬ де. — Сез, яралы булгач, барыгыз инде, мин сезне тоткар¬ ламыйм. Синцов шулай да, акланасы килгәндәй: — Кузовта тагын ике яралы ята әле,— диде.— Бер үлек тә бар.— Анысы генерал димәкче иде дә, әйтми кал¬ ды — ә ни мәгънәсе бар? — Әйдә киттек,— диде ул очу¬ чыга дәшеп. — Мин, пожалый, монда калырмын,— диде очучы ашыкмый, ләкин өзеп кенә: бу хакта ул әңгәмә барышын¬ да ук уйлап куйган, ниһаять, шундый кискен карарга кил¬ гән һәм бу фикереннән кире кайтмаска уйлаган иде.— Вин¬ товка бирерсеңме соң?—дип сорады ул капитаннан. — Бирмим!—дип, башын чайкады капитан.— Бирмим, кадерле лачыным! Ничек инде син монда каласың һәм ни әһәмияте бар моның? Әнә анда бар,— диде ул бәйле кулы белән күккә күрсәтеп.— Слуцкидан бирле чигенәбез бит, сез аз очканга көн саен кыен ашыйбыз. Ходай хакына бар оч — бары шул гына таләп ителә сездән! Ә калганын без үзебез эшләрбез! Синцов, автомобиль янына килеп, тегеләрнең тартышуы ничек бетәр икән дип көтеп торды. Ләкин капитанның сүзләренә очучы алай ук эреп китмәде. Бәреп төшерелгән машинасы урынына яңасын алу өмете булса, монда үзе дә калмас иде, ләкин бу өмет юк бит, шунлыктан ул җнр өстендә генә сугышырга ният кылган иде. — Винтовка бирмәсә, үзем табармын,—диде ул Син¬ цовка. һәм политрук аның, балта белән кирт чапкандай, тәгаен үз сүзендә торачагын аңлап алды.— Бар, кит син, тик штурманны госпитальгә җиренә җиткереп тапшыр. Танкист тынып калган. Синцов кабинага менеп утыр¬ гач та әле алар — танкист белән очучы — бер-берсенә дәшмичә, басып торалар: берсе бик зур, буйчан, икенчесе төп кебек тәбәнәк кенә; икесе тиң киребеткән, усал, уңыш- сызлыклардан гарык булганнар һәм бер-берсе белән тук¬ машырга гына торалар кебек иде. 70
Синцов беренче мәртәбә дөньяда газетасы да барлы¬ гын исенә төшереп, кабинада килеш кенә: — Иптәш капитан, сезнең фамилиягез ничек соң? — дип сорады. — Фамилияме? Өстемнән жалоба бирмәкче буласыңмы әллә? Корыны бушка әйләндермә. Минем исем бөтен Рос¬ сия тоткасы ул. Язып куй, Иванов. Әллә болай да хәте¬ реңдә калдырырсыңмы? Машина урманнан чыгып шоссега борылганда Синцов тагын теге, посттан алынган кызылармеецны күрде; ул җирдә ике кызылармеец янәшәсендә утыра, алар эшләгән эшне үк эшли: гранаталарның өчесен, дүртесен кушырып телефон чыбыгы белән бәйли иде. Могилевка ике сәгатьтән артык кайттылар. Әүвәле арт¬ та тоташтан улаган туп авазлары ишетелеп торган иде, аннары алар ишетелмәс булды. Шәһәргә ун километр кала Синцов ат җигелгән пушкаларны күрде — алар юл¬ дан әле сулга, әле уңга чыгып позицияләргә таралалар; шундук шоссе буенча килгән пехота колонналары да оч¬ рады. Синцов нәкъ томан эчендә йөзгән күк иде; аңа йок¬ лыйсы килгән кебек тоела, чынында ул әледән-әле һушын югалта һәм яңадан исенә килә иде. Могилев читендә биек кук йөзендә ике сакчы истреби¬ тель әйләнгәләп йөри. Зениткаларның атмавына караган¬ да, алар безнең истребительләр иде. Җентекләп карый торгач Синцов МИГларны танып алды: бу яңа машина¬ ларны ул Гроднода яз аенда ук күргән. Алар «мессер- шмитт»ларга караганда күп мәртәбә кызурак оча, дип сөй¬ лиләр иде. Юл мәшәкатьләреннән арган булса да һәм янтыгы авыр¬ тып торса да: «Юк, хәлләр алай ук мөшкел түгел нкән»,— дип уйлап куйды Синцов. Аның бу тойгылары Могилев алды позицияләрендәге гаскәрләрне, янә дә шәһәр өстендә тамаша ясагандай ялт та йолт очкан МИГларны күрү¬ дән дә түгел, ә аларның машинасын тоткарлаган тан¬ кистларны: үзенең капитанына охшаган лейтенантны, бәл¬ кем дә әле үзенең подполковнигына охшаган капитанны күргәннән соң туган иде. Полуторка госпиталь янында туктап калгач, ул бөтен көчен җыеп кабинадан чыкты да, санитарлар һушсыз штурманны, тешен шыкырдата-шыкырдата ыңгырашкан кызылармеецны һәм үле генералны машинадан төшергән¬ че, әрҗәгә тотынып, көтеп торды. Аннан ул шоферга ре¬ дакциягә кайтырга һәм үзенең госпитальдә калганлыгын әйтергә кушты. 71
Шофер әрҗәнең арткы капкачын япты. Синцовның кан¬ га буялып беткән газета бөктәрләренә күзе төште, аларнын бер дә диярлек таратылмавын хәтеренә китерде. Синцов кабул бүлмәсенә үз аягы белән атлап кергән иде әле. Керде дә кесәсеннән генералның документларын чыгарып өстәлгә куйды, аннан үзенең таныклыгын алыр өчен куенына кулын тыкты, кесәсен шактый капшагач кы¬ на таныклыкны табып сестрага сузды һәм, сетраның аны алганын көткән арада, янтыгы белән ипсез генә борылды да, һушын югалтып, идәнгә ауды. ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Синцовның дәвалануына ике атна узып, инде бакчага' көненә ике мәртәбә чыгып йөри башлагач, госпитальне Дорогобужга эвакуацияләргә дигән приказ килде. Яралы¬ лар арасында шундук: немецлар Шклов тирәсендә Днепр¬ ны кичкәннәр, Могилевны төньяктан урап узмакчылар икән, дигән хәбәр таралды. Синцовка операция ясаган врачның әйтүе буенча, аның ярасы «уңышлы» булган: пуля кабыргалар өстеннән шуып үткән. Үзен иңде сәламәтләнеп җиткән кебек тойган Синцов госпиталь замполитына кереп госпитальдән чыгаруларын үтенде. Аны госпитальнең эвакуацияләнү ихтималы кур¬ кытты. Ул аннан соң да кире кайтып редакцияне эзләп йөрергә теләми иде. Замполит шикләнеп кенә әйтә куйды: — Сезнең редакциягез Могилевтан күчеп китте бугай инде. Синцов өзеп кенә, бу мөмкин түгел, диде. Китәсе бул¬ салар, алар аны да алырлар иде, чөнки редактор шулай вәгъдә итте. Яралыларны эвакуацияләү эшенә муеннан баткан зам¬ полит Синцовны озак үгетләп тормады: госпитальдән чы¬ гарыласың килә икән, чык, рәхим ит! Синцов, көн уртасында документларын һәм обмунди- рованиесен алып, госпиталь капкасыннан чыкты. Могилев бушап һәм ничектер шомлы булып калган: урамнарда баррикадалар барлыкка килгән, чат йортлар¬ ның тәрәзәләрен комлы капчыклар белән ышыклап пуле¬ метлар куйганнар. Синцов, редакцияне, бәлкем, шуннан табармын дип, Могилев типографиясенә барса, бина янында бер дә сөй- 72
дәшәсе килмәгән сакчы басып тора. Ишекләр дә, ишегал¬ ды капкасы да бикле. Эчтән машиналар шавы түгел, шылт иткән тавыш та ишетелми, әйтерсең бөтен тирә-юнь үлгән. Синцов хәрби комендант янына китте. Могилевның коменданты, Синцов ике атна элек кергән вакыттагыча, нәкъ шул майор икән, тик йокы әсәрен күрмәүдән тагы да аңгыраеп башы-күзе әйләнеп беткән. Ул фронт газета¬ сының ике көн элек китеп барганлыгын раслады. «Ичма¬ са, хәбәр дә итмәделәр»,— диде Синцов үзалдына борчы¬ лып. — Ә кая киттеләр икән? Комендант, җилкәсен җыерып, маршрутны доклады¬ вать итмәгәннәр иде шул, дип җавап бирде. Фронт штабы Смоленск тирәсенә күчкән, редакция дә аның артыннан ук киткәндер, күрәсең. — Госпитальдән сез юкка иртә чыккансыз. Дорогобуж - га эвакуацияләнер идегез дә аннан нормаль тәртиптә ре¬ дакциягезне эзләп табар идегез. Синцовның күңелен яңа сәфәргә бәйле ямьсез хисләр биләп алды. — Карагыз әле, гомумән нинди частьләр тора соң Мо¬ гилев районында? — Анысы сезгә нигә кирәк? Синцов иң якын дивизиягә эләгәсе килгәнлеген әйтте. Дивизиядә булып, газета өчен* материал җыйганнан соң редакцияне эзләп табармын, ичмаса кулыма материал то¬ тып барып керермен, диде. Комендант теләмичә генә картаны ачып салды да Днепрның теге ягындагы, Могилев күпереннән алты кило¬ метр чамасындагы кечерәк бер урманлыкны күрсәтте. Аның сүзенә караганда, 176 нчы дивизиянең штабы шунда тор¬ ган. Синцов Днепр күперен чыгып Могилев — Орша шоссе¬ сыннан өч километр узгач, арттан, Днепр аръягыннан туп¬ лар гөрелдәгәнен ишетте. Ул артиллериянең шомлы гүлә¬ венә колак салып шосседа бер мәл басып торды да яңа¬ дан юлын дәвам иттерде. Могилев комендатурасыннан чык¬ каннан бирле миендә һаман бер уй — инде ни көтә хәзер безне? — дигән уй кайный иде. Фронт штабы башта Минск янында, аннары Могилев турысында иде, хәзер инде әнә Смоленск төбәгенә күч¬ кән— дошман, димәк, Мәскәүгә тагын йөз километрга якы¬ найган дигән сүз бит бу... Болар хакында ничек кенә тыныч уйларга тырышма, география үзе әнә башыңны чүкеч белән төйгечли. 73
Госпитальдә ике атна булу Синцовны күп кенә нәрсә¬ гә өйрәтте. Ул әллә ниткән имеш-мимешләрне ишетә дә эсселе-суыклы булып китә. Гел яман сүзләргә генә ышан¬ саң, күптән инде акылдан шашар идең. Ә инде зиһенгә яхшыны гына җыеп торсаң: «Куй инде зинһар, ни өчен соң алайса мин госпитальдә, ни өчен Могилевта, ничек шулай килеп чыга, ә бүтәнчә түгел?» — дип, гелән-гелән иренеңне тешләп торыр идең. Синцовка башта сугыш турындагы хакыйкать нинди¬ дер бер урталыктадыр кебек тоела иде. Аннары ул моның да дөрес түгеллеген аңлады. Яхшысын да, яманын да төр¬ ле-төрле кешеләр авызыннан ишетте ул. Ләкин бу хикәя¬ ләр кемнәрнеңдер анда нәрсәнедер сөйләвенә карап тү¬ гел, ә аны ничек итеп сөйләвенә карап игътибарны җәлеп итәләр иде. Госпитальдә ятучыларның сугышка карата я теге, я бу яктан мөнәсәбәтләре бар, шунсыз алар анда килеп эләк¬ мәсләр дә иде. Ләкин арада шундый кешеләр дә күп: алар хәзергә бары немецларның гына әҗәл таратуын беләләр, ә аларның да үлемгә дучар ителә алуын күз алларына ки¬ тереп тә карамыйлар. Ә тегесен дә, монысын да белгән, немецларның да үлә алуын үз тәҗрибәләре аша кичергән сугышчылар бөтен хикәячеләргә караганда да почетлырак. Алар яхшысын¬ нан да* яманыннан да ниләр генә сөйләмәсеннәр, аларның һәр сүзенә ышаналар һәм бу ышаныч артында: кара, не¬ мецлар да аяк суза ала икән бит, әй, дигән әлеге тойгы тора — һәм бу сугыш хакыйкатенең дә иң дөресе, иң чы¬ ны иде. Бобруйск янындагы урманда Синцовка сабак биргән капитан-танкист нәкъ менә шул хакыйкатьне раслаучы кешеләрнең берсе иде. Хикмәт берәүнең батырлыгында яки икенче берәүнең куркаклыгында түгел. Гади генә әйткәндә, капитан ул көн¬ не сугышка Синцов күзләре белән түгел, ә бүтән күзләр белән карады. Немецлар да әҗәлдән котыла алмый, үтер¬ гән чагында алар да шып туктап кала дигән нык караш¬ та тора иде ул. Капитан шулай уйлый һәм бөтен гамәлен дә шул уена буйсындыра; дөреслек, әлбәттә, аның ягын¬ да. Синцов үз канаты астына кереп котылырга теләгән кешеләрне һәлакәттән качырып алып киткән, ә капитан шул ук кешеләрне, максатка ирешү өчен, эшне саклап калу өчен, сугышка алып керәчәк иде. Капитан хезмәт иткән бригаданың исән калган өлеше¬ нә һәм капитан белән берлектә ул көнне кулга корал то¬ 74
тын бригада тирәсендә сугышкан гаскәрләрнең һәммәсенә д.) немецларның да җаннары үзләренә бик кадерле икән¬ леге мәгълүм, немецларның да башлары бу мәсьәләдә бик йомры — менә шуның өчен дә алар теге көнне Моги¬ левка бик ыргылмаган. Ә капитан хезмәт иткән бригада сугышчылары исә немецларны үтерү һәм үзләренең үлүе бәрабәренә бер тәүлек вакытны отканнар: алар җилкәсе артында кичкә таба инде өрьяңа укчылар дивизиясе ое¬ шып җитеп позицияләргә урнашып өлгергән иде. Бу хакта Синцовка икенче көнне аның хәлен белергә килгән редактор сөйләп бирде. Аларның Бобруйскига барулары турында редакторга шофер сөйләп биргән. Ул Синцовны мактады, ә Люсин өчен бик борчылды, танкистны исә башбаштаклык кылган өчен тиргәде. Аның бик якын, самими булып тоелган ка¬ бартма битләре хәтта ачудан тимгел-тимгел кызарып дерт- дерт селкенеп алганнар иде. Синцов редакторның уй-тойгылары белән килешеп бе¬ тә алмады. Бобруйск сәфәре көнендә никадәр ахмаклык эшләнгәнен ул белә, ярый әле аның адым-фигыльләрен куркаклыкка санамадылар. Моның да өстенә, госпиталь¬ дә ятучылар үз яралары өчен көенгәндәй, ул да: «Их, генерал атылмый да кала ала иде бит, немец формасына охшаган шул соры милиция плащлары гына харап итте, нәләт төшкерләре!» — дип өзгәләнепме өзгәләнә иде. Син¬ цов ул чакта бу турыда уйламаган, ә сугышта боларын да уйларга кирәк. Гомумән, итәк-чабуыңны җыйнап йөрер¬ гә кирәк, күрәсең. Люсин мәсьәләсендә дә ул редакторның нәфрәтле хис¬ ләрен уртаклаша алмады. Кече политрук Люсин газеталар таратырга дип киткән җиреннән сугышка барып эләкте. Эләксә соң! Билгеле, моның болай килеп чыкмавы да мөмкин иде, әмма^ нишлисең, шулай килеп чыкты шул. Люсинның чырайлары ыржаеп китүе генә кәефне җибә¬ рә төште менә. Аның бригадада каласы килмәде, әлбәтттә, ә танкист әнә аңа: «Буйсынмасаң, мин сине яшәү дәфтә¬ реннән сызам!» — диде. Нәрсә белән бетте икән тартышу¬ лары? Синцов бу мәсьәләдә үз гөманын әйтеп караган иде дә, әмма редактордан ул, җавап урынына: — Нәрсә, һәммәгезне дә частьлар буенча таратырга кушасызмыни? Бүген Люсинны, иртәгә сезне, ә берсекөн¬ гә бүтәнегезнеме? — дигән сүзләрне ишетте. Редакторның фикере, гомумән, дөрес, ләкин Синцовка теге урманны, теге мәлне һәм теге капитанны исенә тө¬ 75
шергәч, киресенчә, әлеге сүзләр бөтенләй дөрес түгел ке¬ бек тоела. Редактор белән Синцов бер сәгать чамасы гәпләшеп тә бер-берсен аңламый калганнар иде, ахрысы. Ә берничә сәгатьтән бүтән уй-тойгыларын да бик озак¬ ка күләгәдә калдырган бер вакыйга булды. Синцов Сталинның радио буенча тапшырылган речен тыңлады. Коридорда, дежур сестраның өстәл янында громкого¬ воритель арылып тора. Аны иң соңгы куәтенә борганнар, ә палаталарның ишекләрен төпләренә хәтле каерып ачып куйганнар иде. Сталин бертөрле тонык, акрын тавыш белән сөйләде, ләкин грузинчасы барыбер бик нык беленеп тора иде. Бер¬ вакыт, реченең уртасындарак, стаканын зыңлатып су эчеп куйганы ишетелде. Сталинның тавышы калын, салмак, әгәр талчыкканлыктан авыр тын алмаса һәм рече дәва¬ мында су да эчмәсә, ул тыныч кына сөйләр кебек тоела иде. Ул дулкынланса да, аһәңе нигездә тигез булып калды, тоныграк авазында тавыш түбәнәйтү яки күтәрүләр, бер¬ нинди өндәү галәмәтләре сизелмәде. Ул бәян иткән тра¬ гизм аның тыныч тавышына бер дә туры килми, һәм бу тәңгәлсезлектә үзенә бер көч-куәт бар иде. Ул көч бер дә гаҗәпләндерми, аны Сталиннан көтәләр иде. Аны төрлечә яраталар: бик бирелеп яки кайбер искәр¬ түләр белән, сокланып яки шик-шөбһә белән; ә кайвакыт яратмыйлар да; ләкин аның кыю һәм тимер рухлы булуын¬ нан беркем шикләнми. Ә сугыш алып баручы илнең ба¬ шында торган кешегә хәзерге сәгатьтә нәкъ әнә шул ике сыйфатка ия булу сорала кебек иде. Сталин хәлне фаҗигале дип әйтмәде: бу сүзне аның авызыннан ишетү гайре табигый булыр иде; ләкин ул хи¬ кәяләп күрсәткән нәрсәләр — ополчение, оккупацияләнгән территория һәм партизан сугышлары — элекке иллюзия¬ ләрнең бетүе турында сөйли иде. Без бөтен җирдә дияр¬ лек чигенгәнбез һәм бик ерак чигенгәнбез. Хакыйкать ачы булса да, ниһаять, ул әйтелде һәм ул барында җиргә ныг¬ рак басып торырга була иде. Сталинның, әүвәлге сөйләү манерын бик үзгәртмәстән, галәмәт дәү һәм коточкыч сугышның уңышсыз башланып китүе безгә зур кыенлыклар тудырды, бу кыенлыкларны мөмкин кадәр тизрәк җиңәргә кирәк, диюендә дә зәгыйфь¬ лек, мескенлек түгел, ә көч-кодрәт сизелә иде. һәрхәлдә, Синцовның фикере әнә шундый иде. Төнле 76
белән караватында ятканда, инде үлеп баручы күршесе¬ нең ыңгырашуларына җаны өзлексез сыкранса да, Ста¬ линның чыгышын ул җентекләп дигәндәй әледән-әле исе¬ нә төшерде. Бигрәк тә аның: «Дусларым минем!» — дигән мөрәҗәгате күңеленә уелып калды, бу сүзләрне иртәгесен госпиталь халкы көне буе авыз эченнән кабатлап йөрде. Әгәр Синцов янына килеп: «Аның яшәве хакына үл син»,— дисәләр, Салин өчен үз гомерен корбан итәр иде микән? Гадәттә мондый сорауны үзеңә яшь чакта бирә¬ сең, ә Синцов аны утыз яшендә, госпиталь караватында ятканда төн уртасында бирде һәм: «Әйе, итәр идем. Бүтән вакытка караганда бүген бигрәк тә корбан итәр идем!»— дип үзенә үзе җавап та кайтарды. Синцов авыз эченнән пышылдап: «Дусларым ми¬ нем...»— дип кабатлады һәм, бердән күңеле яктырып ки¬ теп, менә нәрсәне төшенеп алды: Сталинның аның хәте¬ рендә калган иң җитди эшләрендә дә күптән бит инде аның өчен — Синцов өчен нәкъ бүген әйткән «Энеләрем һәм сеңелләрем!» дигән сүзләре, дөресендә, аларны мамыклан¬ дырып төреп бирә торган җан җылысы җитешми иде бит инде. Неужели сугыш ише шундаен зур трагедия генә бу җылы сүзләрне, бу җылы тойгыларны тормышка кайтара алды икән? Нинди аянычлы һәм җанны ачыттыра торган фикер бу! Синцов шундук пошаманга калып, әлеге фикерен вак һәм игътибарга да алмаслык нәрсәгә санап, бу уеннан кире кайтты, чынында исә бу уе вак та, алай ук күңелгә якын китермәслек тә түгел. Синцов болай уйларга күнек¬ мәгән генә иде әле. Ә Сталин реченнән соң йөрәгенә сеңеп калган иң әһә¬ миятле нәрсә шул: Синцов хәзер, бөтен тамырларын кие¬ реп дигәндәй, хәлләрнең яхшы якка үзгәрүен көтә, һәм бу өмете аның көткәнгә караганда да иртәрәк, ягъни берен¬ че атнада ук чынга ашырылыр кебек тоела иде. Сводкаларда көн саен рәхимсез сугышлар барган бер үк юнәлешләр кат-кат телгә алынды. Бу юнәлешләрдәге хәлләрнең дөрес булуына госпитальдәгеләр бигрәк шуның өчен ышанды: бүтән юнәлешләр рәтеннән Бобруйск та ис¬ кә алынган иде бит. Ә анда немецлар чыннан да менә ничәнче көн инде бер урында таптаналар: госпиталь хал¬ кы бу хәбәрне кеше аша ишетеп түгел, ә үз җилкәсендә татып белә иде. Ләкин соңра госпитальдәге һава үзгәрә, дулкынлана башлады. Иң әүвәле, немецлар, Могилевка үтә алмагач, W
Бобруйскидан Рогачев белән Жлобинга борылганнар һәм аларны алганнар, дигән хәбәр таралды. Аннан көтмәгәндә Синцов янына бер генә минутка редактор кереп: сәламәт¬ легең ничек? — дип сорашты, редакция күчә калса, сине үзебез белән алырбыз, диде. Ул да түгел, сорауларга җа¬ вап бирәсе килмәгән кешедәй, машинасына утырып дәр¬ рәү генә китеп тә барды. Ниһаять, госпитальне эвакуация¬ ләү турында приказ алынган көнне: немецлар Шклов тирәсендә Днепрны кичкәннәр икән, дигән хәбәр дә та¬ ралды. Хәзер и<;ә Синцов Днепр ягалап төньякка сузылып кит¬ кән шоссе читеннән Шкловның нәкъ үзенә таба атлап ба¬ ра һәм иртәнге имеш-мимеш дөрес микән, түгел микән дип уйлана иде. Ул имеш-мимешләр, бәхетсезлеккә каршы, дөрес булып чыкса, редакциянең Днепр аръягында калган Могилевтан ни өчен киткәнлеге аңлашылыр. Тик менә шунысы һич аң¬ лашылмый: аңа биргән вәгъдәләрен үтәү, ягъйй Синцов- ны госпитальдән үзләре белән алып китү өчен ничек инде бер ун минут кына вакыт таба алмаганнар иде икән? Могилев хәзер дә, редакциянең аннан китүенә ике көн узгач та әле, күңелдә дошманга тапшырыласы шәһәр ке¬ бек тойгы калдырмый. Алайса, нигә кирәк булды шундый ашыгычлык? Синцов сугышчан әйбәт материалсыз редак¬ циягә кайтмаска дигән карарга килгән һәм аның редак¬ циягә карата булган үпкәсе бу карарын ныгытканнан ны¬ гыта гына бара иде. Ярадан соң Синцов мантып җитмәгән әле, хәле юк. Юлның җиденче километрында, комендатның сүзенә ка¬ раганда дивизия штабы торырга тиеш җирдә, урман эчен¬ дә бары машина эзләре белән кызыл балчыклы чокырлар янә дә ашык-пошык ыргытылган маскировка ботаклары гына күзгә ташлана. Әгәр монда штаб торган булса да, әлеге сәлперәйгән ботаклар аның кимендә бер тәүлек эл¬ гәре китеп баруы турында сөйлиләр иде. Шоссега кире чыккан Синцов яныннан танкка каршы пушкалар таккан өч йөк машинасы, сугыш кирәк-ярагы төягән колонна, ан¬ нары тагын пушкалы бер машина узды. Синцов кыяр-кый- мас кына кулын күтәрде, ләкин бер машина да туктамады. Бераздан аның яныннан «эмка» узды. Синцов аны да туктамас дип уйлаган иде, ләкин ул йөз метрлар узгач тук¬ тап калды. Синцов, авыр гына тын ала-ала, машина яны¬ на чабып барды. Шофер янәшәсенә бәләкәй нык гәүдәле, ак кашларын тагы да агартып күрсәткән кызыл чырайлы батальон ко¬ 78
миссары утырган, ул Синцовка ике кат калын пыялалы күзлеге аша карап: — Сезгә ни кирәк, иптәш политрук?—дип сорады. Синцов 176 нчы дивизия штабын эзләвен әйтте. Ба¬ тальон комиссары, бертөрле өметсезрәк кыяфәт белән, Син¬ цовка документларын күрсәтергә кушты. «Юк, утыртмас машинага»,— дип уйлады Синцов. Лә¬ кин госпиталь белешмәсен укыган комиссарның йөзе бер¬ дән йомшап киткәндәй булды. Ул белешмәне Синцовка кире кайтарып: — Йөз җитмеш алтыда мин дә булырга тиеш, тик ир¬ тәгә. Хәзер исә мин Өч йөз бергә барам. Теләсәгез, анда алып бара алам,— диде. Синцовка бик мач бу. Ул, рәхмәт әйтеп, шундук ма¬ шинага кереп утырды. Алар бер километр чамасы сөйләш¬ ми бардылар, аннан батальон комиссары машинаны тукта¬ тып арткы утыргычка күчеп утырды. Машина яңадан куз¬ галып киткәч: — Болай күңеллерәк булыр,— диде ул.— Юкса, сөй¬ ләшергә тотынсаң, өзлексез башны борырга кирәк, ә мин сөйләшмичә булдыра алмыйм.— Ул мөлаем генә елмаеп Синцовка кулын сузды: — Шмаков. Шмаков чынлап та телдәр кеше булып чыкты. Ул, җә- һәт-җәһәт сораулар биреп, үзенең ак башын коштай мәзәк кенә сул иңенә сала да күзлеге аша Синцовка җып-җылы көләч карашын төби, гүя: «Иәле, йәле, сез миңа нинди кы¬ зык нәрсә сөйләрсез икән?» — дип өметләнеп көтеп тора. Ә үзе сөйләргә керешсә әледән-әле күзлеген салып пыя¬ лаларын сөртә, кияр алдыннан яктыга куеп игътибар бе¬ лән карый, ниндидер тузан бөртеген шәйләп алып күзлек пыяласын яңадан сөртергә тотына һәм янә яктыга карый; аның күзләре калын күзлектән башка бөтенләй сырхау һәм кызыл, шешкән кабаклы булып күренә иде. Синцов аның сорауларына бик үк теләмичә, артык тәфсилләп тормыйча гына җавап бирде: сугышта алтын¬ чы көнен уздырганын, төрле җирдә булганын, Бобруйск янында очраклы гына яралануын әйтте. Әңгәмәдәшенең күңеле боек булуын Шмаков, күрәсең, бик тиз чамалады, төпченүен туктатты һәм, үзе турында сүзгә керешеп, әле бер атна элек кенә армиягә чакырылуын, ПУРККА лек¬ торы сыйфатында кичә генә фронтка килеп төшүен һәм частьлар буенча әле беренче генә мәртәбә юлга чыгуын сөйләп бирде. Синцов: «Шәхсән минем хәзер лекцияләр тыңлар ча¬ гым узды инде», дип уйлап алды да: 79
— Сез монда, фронтта, ниндирәк лекцияләр укырсыз икән соң? — дип сорап куйды. — Болай мин белгечлек буенча экономист.— Шмаков юлдашы соравындагы төртмәле кинаяне я сизмәгән, я сиз¬ мәмешкә салышкан иде.— Ә темаларым төрле: «Сугыш һәм халыкара хәл», «Германиянең хәрби-экономик потенциа¬ лы» һәм, әлбәттә, көндәлек темалар. — Ә сезнең хәрби белемегез бармы?—диде Синцов. — Ничек дияргә сезгә? — Шмаков күзлеген кабат сөрт¬ те һәм, каядыр еракка, үткән көннәргә карыйсы килгән¬ дәй, аны тагы яктыга куеп карады.— Күп кенә коммунист кордашларыбыз кебек, кайчандыр гражданнар сугышы вакытында мин политработник идем. Хәер, бернинди таш¬ ламасыз гына әйткәндә, минем белемнән бигрәк тәҗрибәм бардыр кебек. «Әйе, тәҗрибә,— дип уйлап куйды Синцов эченнән көенеп.— Тик бу тәҗрибәнең ярдәме бер дә күренми шул әле. Немецлар — аклар, ә Гитлер — Деникин түгел», һәм, җеннәре килеп, моннан ике ел элек булачак сугыш турын¬ да бер роман укуын исенә төшерде. Ул романда безнең самолетларыбызның беренче ударыннан соң ук бөтен Гер¬ маниянең көле күккә очканы сурәтләнгән иде. Их, шул авторны ике атна элек Бобруйск шоссесына чыгарып бас¬ тырсаң иде икән! Синцовның башыннан елт кына әнә шундый уйлар уз¬ са да, авыз ачып бер сүз әйтмәде ул, бары көрсенеп кенә куйды. Шмаков бу көрсенүне ишетеп, Синцовның хәленә кер¬ гәндәй: — Сезгә бик авырга туры килдеме? — дип сорады. — Мин генә нәрсә ул? — диде Синцов ихласлык бе¬ лән.— Ә гомумән, шундый авыр була кайчакларын...— һәм ул янында утырган ап-ак башлы бәләкәй кешегә, ту¬ ганнарча зарлангандай, кулын гына селкеп алды. Шмаков, гүя аны тынычландырырга теләгән сымак, хәтта чак кына җиңенә дә орынып куеп: — Борчылмагыз,— диде.— Тегендә, монда киртә куй¬ дык инде аларга, аннан бер заман бөтенләй дә туктатып текә борылыш та ясарбыз; моннан да яманрак чаклар булган иде бит: Юденич Петроградка килеп җиткән, Де¬ никин Орелны алган, Мәскәүгә ыргылган... Ахыр чиктә барыбер үзләрен сындырган идек. Синцов: — Деникинның авиациясе дә, танклары да булмаган бит аның,— дип әйтеп ташлавын сизми дә калды. / 80
Шмаков яңадан Синцовтан кәефен белмәгәндәй яки белмәмешкә салынгандай: — Сүзегез хак, дөресендә, хак дип әйтерлек,— дип аның белән килешкәнлеген сиздерде.— Ләкин безнең дә бит ул чакта хәзерге күп кенә нәрсәләр — бишьеллыклар, дүрт миллион коммунистыбыз булмады... «Нәрсә ул мине агитлый?»—диде Синцов эченнән үр¬ тәлеп. Аның җаны тынычлык эзли, ләкин дулкынлануын тиз генә баса алмый, чөнки күңелен ниндидер вәсвәсә ко¬ тыртып тора иде кебек. Шмаков дәшми торганнан соң: — Әлбәттә, без сугыш алдыннан мактаныштык, кай¬ бер мәсьәләләрдә сабын куыгы очырдык, шул исәптән су¬ гышка хәзерлегебезне күпертеп күрсәттек — моны хәзер Мәнди агай да белә,— диде.— Ләкин бу икенче чиккә ыр¬ гылырга кирәк дигән сүз түгел әле, шулай ук беренче уңышсызлыкларыбыз нәтиҗәсендә потенциаль көчләребез¬ не киметеп күрсәтергә кирәк дигән сүз дә түгел. Безнең ул көчләребез тау хәтле, алар безнең үзебез, бигрәк тә немецлар тарафыннан ахырынача исәпләнмәгән. Мин мо¬ ны бик нык ышандырып әйтәм, чөнки мәсьәләне төбенәчә беләм. , . — Ә нигә киметергә? — диде Синцов.—Кемнең генә ул потенциаль көчләребезне киметеп күрсәтәсе килсен икән? Миңа калса, мин инде сугыш шулпасын эчеп кара¬ дым, хәзер инде: «Дөнья әйбәт, гүзәл маркиза...» дип җыр¬ лаудан гайрәт чигә. — Әйе, дөресендә дә большевиклар җыры түгел бу,— диде Шмаков көлеп.— Ә без исә — большевиклар, шуңа күрә ул җырга чик куярга вакыт. Синцов Маша турында уйлап: — Сез күптәнме Мәскәүдән? — дип сорап куйды. — Өч көн инде. — Бомбага тотмадылармы? — Юк. — Чынлапмы? — Мин гомумән чынын гына сөйләргә гадәтләнгән,— диде Шмаков, тавышын капыл гына үзгәртеп, һәм күзлеге аша Синцовның күзләренә төбәлеп карап торды. — Ә, сезнеңчә, ни өчен бомбага тотмыйлар? — Чөнки барысы да хәлләреннән килми. Бөтен авиа¬ цияне фронтка ташладылар, ә менә Мәскәүгә очарга — җитешми. — Әйе, җитешмәс инде... — Җитешми шул. Гомумән немецларның көчләре оч¬ 6 3-263 81
сыз-кырыйсыз дип уйларга кирәкми: безнең кайберләре- без мондый чиккә ташландылар инде, һәм бикярга! Аннан паникага бер адым гына, ә паника өчен бездә сәбәпләр юк, аннары холкыбыз да кире кага аны. Хәер, гаилә га¬ рипсез булмый,— дип нәтиҗә ясады Шмаков берникадәр йомшара төшеп, ләкин үзенә хас ныклык белән. Шмаковның әле генә әйткән сүзләрен үзенә кыек атып туры тидергән шелтә итеп кабул итсә дә, Синцов аңа рәх¬ мәтле күзләр белән карады. Шмаков чын хәлне бик яхшы аңлый, һәм аның әлеге сүзләреннән ныклы ышаныч белән үз иманына һич шөбһә¬ сез инануын тоярга була иде. — Димәк, Мәскәүдә тыныч?—дип сорады Синцов, тавышын күтәрә төшеп. — Нәрсә әйтим инде? — диде Шмаков җилкәсен җые¬ рып.— Тизәк, әлбәттә, су өстенә калкып чыга. Ә җыйнап әйткәндә,— диде ул бер тын уйлап торганнан соң,— хәл бик нормаль.— Аннары, турысын әйттем микән дип, сүз¬ ләрен бизмәнгә салгандай уйлап торды да кабат: — Әйе, нормаль! —дип җөпләп куйды. Шмаков моны әйтеп авызын йомарга да өлгермәде, алар каршына котырган тизлектә килүче берничә йөк ма¬ шинасы күренде. Иң арттагы машинада, кабинадан би¬ ленә кадәр сузылып чыгып, тузма чәчле фуражкасыз бер кеше килә һәм колакны тондырырлык итеп: — Анда'танклар, танклар! — дип кычкыра иде. Шофер, машинасын туктатып тормыйча, сораулы ка¬ рашын Шмаковка борды, аның битеннән кан качкан иде. — Ары киттек,— диде Шмаков тыныч тавыш белән.— Дивизиягә чаклы бер километр гына кала. Ниндидер па¬ ника бу, мөмкин түгел... Синцов дәшмәде. Үзен бу кешедән дә саграк итеп күр¬ сәтү мәгънәсез иде. — Мөмкин түгел бу,— дип янә кабатлады Шмаков, ярты километр узгач.— Безнең гаскәрләр бөтен Днепр ягалый оборона тота, дигәннәр иде миңа, каян килсен немец танклары монда? Синцов тагын дәшми калды. «Каян килсен?»—дип уйлады ул.— Шайтан белсенме аларның каян килгәннә¬ рен!» Шмаков күрә караучы күзләрен планшетка якын ук китерде: анда үтә күренмәле кавырсын астында картасы бар иде. Фронтка беренче мәртәбә барган кеше үзенең картада күрсәтелгән урында булуына ничек ышанса, 32
Шмаков та шуңа антлар эчәрлек булып ышана иде.— Хә¬ зер туктап төшәрбез, берәр юЛ күрсәткече бардыр әле. Ләкин Шмаков шоферга тукта дип боерып та өлгер¬ мәде, тегесе үзе тормоз бирде. Еракта, юлның кыл үзә¬ гендә, бер-бер артлы снарядлар ярылырга тотынды. Мо¬ ңарчы буп-буш булган юлга шундук машиналар бәялә башлады: берәүләре каршыга очып килде, икенче берәү¬ ләре, арттан килеп туктаганнары, кинәт-кинәт кирегә бо¬ рылды. «Эмка» шоферы, приказ да көтеп тормастан, шу¬ лай ук машинаны борырга кереште һәм, яңадан туп шарт¬ лаган бер мизгелдә, капыл гына машинадан кюветка атылды. Синцов ишекне ачып шоферны кире кертер өчен сике¬ реп тә төшмәкче иде инде, ләкин Шмаков кыенлыктан бик ансат чыкты. Ул Синцовның иңеннән тотып, тыныч кына: — Тик кенә утырыгыз,— диде дә үзе рульгә күчеп «эмка»ны тиз генә борып юл кырыена куйды. Ул моны нәкъ үз вакытында эшләде; бер генә секундтка соңга кал¬ са да, ут капкандай чабып килгән йөк машиналары алар¬ ны сытып узасы иде. — Ә хәзер менә чыгарга да була.— Шмаков кювет ту¬ рысына килеп шоферга исеме белән эндәште: — Иптәш Солодилов! Шофер, керфекләрен курка-курка кагыштырып, чокыр¬ дан чыкты: — Барыгыз рульгә утырыгыз,— дип боерды аңа Шма¬ ков. Шофер сытык чырай белән машина янына кире килде, ә Шмаков утырмыйча аның янында сәер генә таптанып алды, алга, әле дә булса снарядлар ярылган тарафка ка¬ ранды. Синцов нишләргә дә белми аптырап торды. Кире кайту турында башлап әйтергә кыймыйча бер-ике минут үткәр¬ гәннән соң, ниһаять: — Карагыз әле, иптәш батальон комиссары, әйдәгез ике-өч километрга чигә төшик әле,— диде.— Мин анда юл читенә танкка каршы орудиеләр куелганын күреп кал¬ ган идем. Командирлардан кемне булса да табарбыз да: «Өч йэз беренчегә үтеп булырмы икән?» — дип сорарбыз. Синцов шулай әйтсә дә, юк, бу йомшак җәеп каты ят¬ кыручы адәмгә охшаган, машинаны барыбер алга табан —• бөтенләй билгесез тарафка кудырыр, дип курыккан иде. Ләкин Шмаков, аны сабыр гына тыңлаганнан соң, бик ерак түгел юл өстендәге төтен пәрдәсенә күз салып алды да тиз генә машинага кереп утырды. 6* 83
Үзенең кайту ягына ни өчен борылганын аклыйсы кил¬ гәндәй, ул: — Беләсезме, хәтта наган да юк, биреп өлгермәделәр әле,— диде. Синцов, беренче көнне коралсыз йөрүе аркасында ни¬ кадәр нервысын бозганлыгын да онытып: «Кәкже, бик ярдәм итәр иде сиңа наган!» — дип уйлап куйды. Шмаков алгы утыргыч аркасына терсәге белән таянды да, шоферның йөзенә кырын гына карап: — Димәк, командирларны ташладыгыз, ә үзегез качты¬ гыз, ә? — диде. Тегесе башын бормыйча басынкы гына җавап бирде: — Нишлисең, гаеплемен, хөкем итегез. — Сезне хөкем итүе дә просто оят бит. Сез комсо¬ молмы? — Комсомол,— дип шулай ук басынкы тавыш белән әйтте шофер. — Комсомол булгач, бигрәк тә оят,— диде Шмаков.— Минем улым да комсомол, аның да сезнең кебек шүрләгә¬ нен ишетсәм, гарьлегемнән җир тишегенә кереп качар идем. Шофер: — Ә кайда соң улыгыз? — дип акрын гына сорады. Әгәр Шмаков улын кайдадыр тылда дисә, әлеге әйт¬ кән сүзләренең төкерек кенә булачагын абайлап куйган иде Синцов. — Улым укчы пилот иде. Бер атна элек һәлак булды. Ә нигә кирәк ул? — Болай гына,— диде шофер, тавышын тагы да акы- рынайта төшеп. Юлны күзәтеп барган Синцов кинәт: — Тукта!—дип кычкырып җибәрде. Алар кюветка урнаштырылган танкка каршы орудие янында туктап калдылар. Ерактан ул урманнан шоссега күчеп чыккан куаклык атавы булып күренгән иде. Орудие янәшәсендә фуражкасын салган, кыска ак чәчле бер пол¬ ковник термостан чәй эчеп утыра иде. Шмаков та, Синцов та машинадан төшкәч, полковник алар белән сөйләшеп тә тормады, бары: — Машинагызны ике йөз метр читкә куегыз,— диде. Шмаков шоферына алгарак китәргә кушты, башы бе¬ лән төньякка ишарәләп, анда, дүрт километр арырак не¬ мецлар шоссены утка тота, дип полковникка әле генә кү¬ реп кайтканнарны сөйләп бирде. 84
Полковник урыныннан торып термос капкачын борып япты, шуннан сон, гына бертөрле ваемсыз тавыш белән: — Бик мөмкин,— диде. Синцовка полковник кинаяләп сөйләшкәндәй тоелды, Шмаков исә артык тыныч бу җавапны ишеткәннән соң, иптәш полковник берәр җирдә нинди дә булса дивизиянең штабы торганын белмиме икән, дип сорап куйды. Полковник һаман әле астан көлүен дәвам иттергәндәй: — Нинди дә булса дивизия штабымы? — диде кайта- лап. Ул фуражкасын башына каплады да термосының бре¬ зент чехолын төймәләп, аны җилкәсе аша кигәннән соң: — Нинди дә булса дивизия штабы кирәккәч, әйдәгез инде алайса безнекенә киттек,— диде. — Сез ничәнче дивизия? — дип сорады Шмаков. — Ә сез кем буласыз? Шмаков таныклыгын күрсәтте. Полковник аңа тиз ге¬ нә күз төшереп алгач үзенең 176 нчы дивизиядә артилле¬ рия начальнигы икәнен, монда танкка каршы оборонаны тикшерергә килгәнлеген һәм менә хәзер кире штабка ки¬ тәчәген әйтте. Шмаков шундук аңа: — Ә Өч йөз дә бергә ничек барырга?—дигән сорауны бирде. Полковник иңбашларын сикертеп алганнан соң болай аңлатты: 301 нченең штабы сигез километр чамасы төньяк- тарак иде, әгәр немецлар юлны утка тота икән, хәл ачыклан¬ ганчы, пожалый, анда баруның мәгънәсе юк, диде. Полков¬ ник янә «пожалый» сүзен юкка гына кыстырмаган, ул та¬ гын баягыча ваемсыз көлә иде кебек. Шмаков исә әңгәмәдәшенә каныгуыннан туктамыйча: — Карагыз әле, миңа Өч йөз дә беренче якынрак, мон¬ нан дүрт километрда гына, дигәннәр иде бит,— диде. Полковник кабат иңнәрен сикертте. — Кайчан әйттеләр моны һәм кайда? — Кичә, армия политбүлегендә әйткәннәр иде. — Кичә әйткәнгә азрак ышаныгыз, иптәш батальон комиссары, югыйсә, вакыт факторы дигән нәрсәне исәпкә алмасагыз, калган көннәрегезне плендә үткәрерсез. Ә сез дә, мин дә чал чәчләребез белән пленгә эләксәк, адәм көл¬ кесенә калачакбыз.— Шуннан полковник Синцовка аз гы¬ на борыла төшеп: — Сез дә лектормы?—диде. — Юк, мин фронт газетасыннан. Полковник битараф тавыш белән: — Ә-ә...— диде дә шпорлы хром итек кигән торнадай озын ботлары белән машинага таба киң-киң атлап китте. 85
Синцов та, Шмаков та һәм полковникны озатып йөргән капитан дәрәҗәсендәге дивизион комадиры да аның ар¬ тыннан чак-чак ияреп бара алдылар. Полковник машинаның алгы утыргычына утырганда, капитанына дәшеп: — Минем коноводка әйтегез, атны штабка китереп куйсын,— диде. Машина кузгалып киткәч тә, Шмаков: — Дивизиягездә хәлләр ничек? — дип сорады. — Хәлләрме? — Полковник аңа таба борылып, каш¬ ларын күтәрә төшеп көлемсерәгәндәй итте: — Хәлне аны бер ходай белән дивизия командирына гына белергә яз¬ ган. Ә мин үземнең артиллерия каланчасыннан болайрак гөман кылам. Пушкаларыбыз бармы? Бар. Кичә, ниһаять, снарядлар да алгач, димәк ки, безгә сугышырга гына ка¬ ла. Кичә, елга аша чыгарга маташканда, немецлар рота¬ сын алты понтоннары белән бергә су төбенә җибәрдек, мин сиңа әйтим. Ләкин бу чын сугыш түгел әле. Синцов та шунда сүзгә кушылып китте: — Кичә мин Могилевтан чыгып барганда шәһәрнең көньяк чите артында туп тавышлары ишеткән идем,— диде. — Шулайдыр. Анда Серпилин сугыша башлаган булыр¬ га тиеш,— дип раслады аның сүзен полковник.— Кичә кү¬ зәтү пунктыннан немец танклары җыелганын шәйләгән идек шул. Ләкин кисеп әйтә алмыйм, мин иртәдән бирле монда бит. Ә, гомумән, якын арада һәммәбез дә сугышка керәчәкбез, котылу юк! Синцовка бу кешенең профессиональ мәзәкчән тыныч¬ лыгы ошады. Ул кичәге көнгә кадәр снарядлар юнәтә ал¬ мыйча дулкынланып йөргәндер, ә хәзер бердән тынычла¬ нып калган, киләсе сугышлар турында гүяки хуҗа әзер табын каршында торгандай бер дә хафаланмыйча сөйли. Могилев коменданты картадан күрсәткән җирдә булып чыкмады штаб дивизиясе, ул бер километрга якынрак, си¬ рәк нарат урманы эчендә тора. Наратлык уртасында, бик зур нарат төбенә җыелма өстәл куелган, өстәл янында шундый җыелма утыргычта ике орденлы гимнастеркасы¬ ның ачык изүеннән йөнтәс күкрәге күренеп торган, эссе¬ дән шабыр тиргә баткан тулы гына гәүдәле бер полков¬ ник утыра. Дивизия командиры шул үзе иде инде. Синцовның фронт газетасыннан икәнлеген белгәч, пол¬ ковник нигәдер бик авыр сулап куйды, аннары, юк, кор¬ респондентлар минем вәкаләткә керми, замполиты көте¬ гез яки политбүлеккә барыгыз әнә, диде. 86
— Минем бер катышым юк сезгә, мин сабак алдым инде, җитәр!—дип кычкырырга тотынды полковник.— Әйе, җитәрлек алдым! — һәм ул үзенең табактай йөзе бе¬ лән шундый ашардай булып карады, әйтерсең Синцовның бу кеше каршында бик зур гөнаһысы бар иде. Синцов читкә тайчанып сәгатенә күз төшереп алды. Сәгать җиденче киткән иде. Шуннан ул замполитны кө¬ тәргә булды. Шмаков аның янына килеп: — Мин политбүлеккә киттем, ә сез нишләргә уйлый¬ сыз? — диде. — Мин монда гына көтәм инде.— Синцов батальон комиссарының кулын кысты, бу кешене бүтән бервакытта да күрә алмам ахрысы инде дип аның белән саубуллаш¬ кандай итте. Алар белән машинада бергә кайткан ак чәчле тупчы полковник, Синцов яныннан узганда: — Бәлкем, капкалап алырсыз?—диде.— Минем бата¬ рея әнә урман артында гына. Мин кушты дигәч, артилле¬ ристлар сезне ашатырлар. Синцов аңа рәхмәт әйтте һәм: — Минем монда һәммәсе дә бар,— дип сумкасына су¬ гып куйды. Чынлап та, аның сумкасында госпитальдә бирелгән ит консервысы белән бер кыерчык ипи бар иде. — Нәрсә, безнекенә мөрәҗәгать иткәч, ул сезне ын¬ дыр артына кудымы? — дип көлемсерәде полковник, каш¬ ларын күтәреп, һәм өстәле артында шаулап алган диви¬ зия командиры ягына башын кагып куйды. — Әйе, шуңа охшаган. — Рәнҗемәгез, кешенең хәленә керә белегез. Фин су¬ гышында безгә бер корреспондент килгән һәм аңа төрпә- рәк сүз әйтеп ташлаган. Ә ул безнең бик коры тота, шун¬ дук тегеңә ун сутка арест чәпәп куйган иде. Ә корреспон¬ дент дигәнебез соңра, бәхетсезлеккә каршы, язучы булып чыкты, өстәвенә әле бик атаклы да икән. Хөкемдары арест¬ ка утыртканда ул аңа бу турыда аңлатып та караган иде югыйсә, тик безнекенең колагына керәмени, ул нәфис әдә¬ бият укымый бит... Сезгә замполитны көтәргә киңәш итәм. Тагын менә нинди киңәш бирер идем... Чәнчеп көлүче бу артиллерия начальнигы тагын нин¬ ди киңәш бирер иде икән, Синцов бу кадәресен белеп өл¬ герә алмады, урманда башта бер авыр туп ярылды, анна¬ ры өере белән шартлады, һәм барысы да — Синцов та, артиллерия начальнигы һәм дивизия командиры да нарат¬ 87
лар арасында казылган комлы окопларга төшеп ышык¬ ланды. Немецлар штабны түгел, ә урман артына куелган, полковник әле генә Синцовны ашарга барыгыз дип дим¬ ләгән батареяны утка тоталар икән, моны Синцов төртмә сүзле артиллерист белән егерме метр аргы окопта яше¬ ренеп утырган юан дивизия командирының үзара сөрән са- лышуларыннан аңлап калды. Туп шартлавы артыннан ук дивизия командиры окоп¬ тан башын чыгарып һәм кулын козырегына куеп, аңа: — Тапканнар батареяны кая куярга!—дип кычкырып җибәрде. Артиллерия начальнигы да, окоптан башын чыгарып һәм кулын козырегына куеп, аңа: — Аңлатма бирергә рөхсәт итегез! Сез бирегә КПны күчерткәч тә, мин сезгә бу хакта искәртеп куйган идем бит инде! — дип кычкырып җавап бирде. Тагын бер снаряд шартлаганда полковниклар янә окоп төбенә чумдылар. Ул да түгел, дивизия командиры кабат башын калкытты да, кызарына-бүртенә, акырырга то¬ тынды: — Чуртымамы миңа кисәтеп торырга? Рас мин КПны күчергәнмен икән, батареяны ансыз да күчереп куярга була иде бит!.. Артиллерия начальнигы кулын янә козырегына куйды: — Аңлатырга рөхсәт итегез! Мин сезгә бу хакта доло¬ жить иттем» Үзегез күчермәскә приказ бирдегез, чөнки... Яңадан снаряд сызгырып, яңадан ярылып торды. Те¬ геләр дә окопка бер чумып, бер калкып чыгалар иде. — Бернинди «чөнки» юк! Приказны тыңларга и вәс¬ сәлам!..— дип тагын сөрән салды дивизия командиры. Синцов тупчы полковник белән бергәләп окоп төбенә ешынган бер мизгелдә, хәлнең җитди булуына да карамас¬ тан, елмаеп куйган. Артиллерист аның елмаюын шәйләп калып малайлар кебек аңа күз кыскан иде. Туп һөҗүме кинәт кенә башланган кебек, шундый ук кинәтлек белән бетте дә. Нәтиҗәсе бөтен урманга шул булды: берничә сугышчы җиңел яраланды. Дивизия командиры окоптан авырлык белән генә үр¬ мәләп чыкты да калын тез башларын кага-кага: — Хәзер үк батареяны күчерергә! — дип приказ бирде. Тупчы полковник аңа: — Есть, батареяны күчерергә! — дип җавап кайтарды. Ләкин дивизия командиры тупчыдан йөзен борган иде инде, ул машина таләп итеп кемгәдер кычкыра да башла¬ ган. Әйе, әйе, машина кирәк аңа, Серпелин янына барырга! 88
Бер минут үтте микән, ул кабат: — Серпилин! Серпилин!—дип, телефоннан разбой са¬ ла башлады.— Бу Зайчиков!.. Ничек анда синең, Серпи¬ лин? Хәзер синең яныңа барам, давай син югалма анда! — Телефоннан аңа шатлыклы хәбәр әйттеләр булса кирәк.— Дөмбәслә син аларны, Серпилин, мать якасына, без синең белән акларны дөмбәсләгәндәй дөмбәслә!.. Хәзер килеп җитәм!—дип бөтен урманга кычкырды полковник күңел¬ ле тавыш белән. Дивизия командиры китүгә кече калибрлы пушкалар¬ дан атарга тотындылар һәм шундук телефон аша штаб¬ тан өч километр ераклыкта шоссега немец танклары чык¬ канлыгын хәбәр иттеләр. Тупчы полковник полуторкага утырды да шоссега үз пушкалары янына китте. Синцов та машинага атылган иде дә, соңгы мәлдә, артка кайшалып, туктап калды. Үз ал¬ дына, китеп бармакчы идем дә, тик өлгермәдем бит менә дип салышкан булса да, чынында исә ул күңеле белән шүрләп калганын танган иде. Инде бер минуттан, үзен кулга алып, ихластан барып кайтырга карар кылса да, хәзер инде аны ияртеп барырлык кешесе калмаган иде. Ул оператив дежурный утырган өстәл янына килеп арка¬ сы белән бик калын наратка сөялде. Телефондагы хәбәрләр берсеннән-берсе яман: танклар килеп җитәргә ике километр, калган, аннары бер ярым километр һәм менә бер генә километр калган иде. Оператив дежурный белән тагын ниндидер майор гра¬ наталар һәм бензинлы шешәләр хәзерләп куярга боерык бирделәр. Бензинлы шешәләрне хәзерләделәр хәзерләвен, тик шыр¬ пы юк булып чыкты. Танклар онытылып торды, һәммәсе дә кесәләрен актара-актара берничә минут дәвамында шырпы бүлештеләр. Шоссе ягыннан моторлар гөрелтесе ишетелде, аннары тоташтан туплар атты да, бөтен тирә-юнь тынып калды. Оператив дежурный җиңе белән маңгаендагы тирләрен сөртеп алды, тынлык эчендә шык итеп җиргә төшкән те¬ лефон трубкасын өстәлгә алып куйды, аннары гына: ба¬ рысы да тәртиптә — оборонаны өзгән танклар артиллерия уты белән юк ителде, диде. Биш минуттан урман эченә, агачлар арасыннан элмәк¬ ләр ясый-ясый, бер пикап килеп керде, һәм кабинадан Синцов монда гомердә дә көтмәгән бер кеше сикереп төш¬ те. Бу аның КИЖда чагындагы сабакташы, мәшһүр Мәс- кәү фоторепортеры Мишка Вайнштейн иде. Хәзер ул гаскә¬ 89
ри форма кигән, ә калган кыяфәте сугышка хәтле нинди булса шундый ук: юантык гәүдәле, ачык йөзле, шарыл- дык авызлы һәм күкрәгенә асып куйган ике «лейка»лы иде. Синцов шатлыгыннан түзмичә: — Сәлам сиңа, Мишка!—дип кычкырып җибәрде һәм куш учы белән әшнәсенең гердәй авыр кулын җилтерәтте, аңа Синцовтан башка да һәркем шулай Мишка дип кенә дәшә иде. Миша авызын колагына кадәр ерып: — Сәлам соң, сәлам!—диде, икенче буш кулы белән тиргә баткан- табактай түгәрәк битен сөртеп алды.— Кай арада элдердең әле син бу якларга? «Элдерү» аның яраткан сүзе иде. Синцов дусты тана¬ выннан күзен алмыйча, үзе дә ирексездән елмаеп; — Ә үзең соң, үзең ничек элдердең монда? — диде. — Шоссе буенча бара идем дә, немец танкларын дөң- кегәннәрен күреп, әй элдерттем машинамны, мин сиңа әй¬ тим! Өермәдәй килеп туктадым да фотого төшереп тә ал¬ дым. Өч танкны шундый органнар, ходай җәлпәкләгән ташбакалармыни! Тик берсеннән берсе ерак торалар. Зыян юк, үзләрен якынайта төшеп ябыштырам да куям мин аларны, табигать почмагын кисеп ташлагач, менә дигән панорама килеп чыга!—дип, Миша баш бармагын күрсә¬ теп алды. — Ә монда нигә килдең? — Дивизия штабы шушында дип әйткәннәр иде. Кереп чыгарга булдым, тагын кая элдерәсең сорашам әле. — Менә әле генә хәбәр иттеләр,— дип оператив дежур¬ ный да сүз кушып куйды.— Днепр аръягында, Могилев янында егерме танкны җимергәннәр. — Менә бу панорама дисәң дә панорама!—Миша йө¬ зен Синцовка борып: — Әйдә шунда элдерикме? — диде. — Әйдә соң... — Озатучыдан башка Серпилинны таба алмыйсыз,— дип кабат сүзгә кушылды оператив дежурный. — Мин тапмыйммы соң! — диде Мишка.— Тик менә фотога төшерер өчен көн караңгырак шул.— Миша соры төскә керә барган күк йөзенә карап алды, борынын канә¬ гатьсез генә як-якка йөрткәләде, ниһаять, табигатьне үз¬ гәртеп булмый шул дип, үз-үзен тынычландырып, машина¬ сын ягулык салырга җибәрде.— Карале,— диде ул Син¬ цов янәшәсенә утырып,— синең тамак ялгарлык нәрсәң юкмы? Иртәдән бирле валчык та капмаган, пионерларча ант итәм менә! SO
Синцов дәшмичә генә сумкасыннан ипи белән ит кон- сервысы чыгарды. Ачыккан Мишадан ни дә булса сора¬ шуның файдасызлыгын ул белә иде. Миша пәкесен ачың бер кул җиле белән дигәндәй кон¬ серв өстен түгәрәкләп кисеп чыкты һәм, ит кисәкләрен пәке очы белән элгәләп, ипине дә зур-зур кабып, ризык тулы авызын селкетә алмыйча: — Ә син ашаган идеңме соң? — диде. — Юк. — Мә.— Миша банкы белән калган ипи кисәген кыз¬ ганып кына аңа таба этәрде.— Менә минем гадәт шун¬ дый: һәрвакыт иптәшемне онытып җибәрәм. Синцов Миша кулыннан пәке белән консервы калдык¬ ларын алып көлеп куйды. Банкы Синцов кулына күчкәнче Миша тагын түзмичә бер кисәк итне эләктереп өлгергән иде, ниһаять, шуны тач- тач чәйнәп бетергәннән соң, Синцов аңардан: — Йә, Мәскәү ничек анда?—дип сорап куйды. — Дөресен әйтсәм, ышанмассың да. Мәскәүне күргә¬ нем дә юк. Фронттан берничә сәгатькә генә элдерәм. Фото¬ ны тапшырам да — яңадан фронтка! Карале,— дип дәр¬ рәү генә дәште ул күңелле тавыш белән.— «Звезда»дагы Ковригин Минскида һәлак булган бит. Әйбәт егет иде, кызганыч! Ковригинны ул чыннан да кызгана, ләкин хәзерге мәл¬ дә танкларны төшерә алганы өчен бик сөенә, шунлыктан һәммә нәрсә турында да бер төсле үк күтәренке аваз бе¬ лән шатлана-куана сөйли иде. Ничек итеп фронтка барып кайтуларын да ул әнә шулай елмая-сөенә хикәяләде. Синцов аны сүзеннән бүлде, фронтта күргәннәреннән соң гомуми хәлгә ничегрәк каравын сорады. Ләкин Миша гомуми хәлгә берничек тә карамый икән; фашистлар анысы безнең тез астыбызга ярыйсы гына сук¬ кан — бу кадәресен ул үз күзе белән күргән, ә менә дош¬ манны киләчәктә җиңүгә, түбәләүгә килгәндә исә — моны¬ сына инде ул җаны-тәне белән ышана. Ант шулай! Мишаның җитди темаларга әллә ни сөйләшәсе килми, шунлыктан ул пикабының ягулык салып кайтып керүенә бәхет кошы күргәндәй шатланды. — Тәгамне онытмадыңмы? — дип сорады Миша шо¬ ферыннан. Шоферы пикаптан бер бөтен ипи чыгарды. Миша ипи¬ нең яртысын сындырып алды да яңадан ашарга кереште. Синцов исә үзен танытыр өчен алгы кырыйдан кайтып кер¬ гән дивизия командиры урынбасары янына китте. 91
Замполит йомры тәнле, озын борынлы һәм зур салбыр мыеклы бер украин булып, әнә шул мыегы аны политра- ботниктан бигрәк командирга охшатып тора иде. Ул, ка¬ раңгы чырай белән булса да, Синцов докладын сабыр гы¬ на тыңлап бетерде дә бүгенге көндә фронт Политуправле- ниесенең кайда икәнен белмәвен әйтте. Аңа шунысы гы¬ на мәгълүм: фронт күчсә дә, армия штабы Чаусы янында калган, Синцов шунда барса, фронт Политуправлениесенең кайдалыгын аңа, мөгаен, әйтеп бирерләр. Синцов, армия штабына китәреннән элек, фотокоррес¬ пондент белән Днепр аръягына барып кайтасы килгәнле¬ ген әйтте, чөнки анда күп кенә немец танкларын җимергән¬ нәр икән. Замполитның бу тәкъдимгә дә караңгы чырай һәм зур түземлек белән караганлыгы шәйләнде. Үзем дә яңа гына шуннан кайттым әле, диде ул, анда төнлә бару хәерлерәк: көндез исә гомумән фронтка узып булмас. Әгәр төнлә барырга икән, ул чагында үзегез белән озатучы алырга кирәк булыр. Миша ипиен чәйнәп бетергәннән соң сансыз гына әйтеп куйды: — Иптәш полк комиссары, сез безнең өчен хафалан¬ магыз, без иске фронтовиклар бит, ничек тә барып җитәр¬ без.— һәм алпан-тилпән атлап аның янына килде. — Иске’фронтовикмы сез, яшьме — анысы миңа кирәк¬ ми, тик озатучыдан башка бармыйсыз! — диде замполит өзеп кенә.— Политбүлек инструкторыбыз тамак ялгап ал¬ сын да аннары сезнең белән кцтәр. Рәсемгә генә төшерә¬ сезме, әллә язасыз дамы? — Төшерәбез дә, язабыз да. Мишаның бу җавабына замполитның исе китмәде, һа¬ ман әле сөмсере коелып, Синцовка эндәште: — Әгәр язсагыз частьларның дислокациясен күрсәтмә¬ гез. Болай да немецларның белмәгәне юк, көзгедән карый¬ лармыни, эт ялагырылары!..— дип, көтмәгәндә сүгенеп куй¬ ды ул; замполит полктан уңышлы сугышлардан соң кай¬ тып керсә дә, аның эчендә кәефен кыра торган сере бар¬ лыгы сизелеп тора иде. Замполит янына бер яшь политрук килеп: — Иптәш полк комиссары, партизан отряды команди¬ ры килде,— дип доложить итте. — Яхшы. Ашап алыгыз да алар белән, машиналары¬ на утырып, кире Серпилин янына барыгыз,— диде зампо¬ лит, Синцов белән Мишага ишарәләп. Аннары ат өстен¬ нән төшкән, күн курткасы тышыннан биленә маузер һәм 92
гранаталар аскан аксыл чәчле чибәр генә егеткә борылды да аңа ияреп урман эченә кереп китте. Бер сәгатьтән пикап, Днепр күпере сайгакларын дың¬ гырдатып узганнан соң, акрын хут белән Могилевка ба¬ рып керде. Әле иртән генә Синцов яткан госпиталь каршында, тро¬ туар буенда йөк машиналары тора, аларга таба, чылбыр¬ дай тезелеп, санитарлар авыр яралыларны носилкаларда ташый. Урамның икенче чатында, плащ-палаткаларын бөр¬ кәнеп, зенитка расчетлары черем итә иде. Шәһәрдә бөтен нәрсә дә ничектер тавышсыз-нисез, ак¬ рын гына эшләнә: документларны акрын гына дәшеп тик¬ шерәләр, юлларны шулай ук акрын гына сүз алышкалап күрсәтеп җибәрәләр. Синцов тәртип урнашуга бик сөенгән. Күперне чыгып шәһәрне узган арада гына да аларны өч мәртәбә төнге патруль тикшергән иде. Ниһаять, Могилевның нәкъ читендә, бер генә катлы кечерәк йорт каршында политрук машинаны туктатты. — Серпилин күчмәде микән, тиз генә сорап чыгыйм әле,— диде ул һәм, сакчыга документларын күрсәтеп, кап¬ кадан кереп китте. Калын-калын җәймәләр корылган тәрәзәләр артында сөйләшкән тавышлар ишетелеп калды. Бер минуттан по¬ литрук кире чыкты. Ул Синцовка пышылдап кына: — Дивизиянең оператив группасы монда,— диде,— Дивизия комадиры да шунда әле.— Шулай дигәч, Син- цовның исенә теге юан полковник төште. «Серпилин, хәзер килеп җитәм, килеп җитәм!» — дип кычкырган иде бит ул телефон трубкасына. Синцов бу исемне бүген ничәмә-ничә кеше авызыннан ишетте, ул аңа танышы күк тоела башлаган иде инде. Шуннан ул: — Ә Серпилин кайда? — дип сорап куйды. — Элек кайда булса шунда,— диде политрук. Алар үкәлчәнең иң соңгы йортларын да уздылар, таш түшәлгән юлга борылып тимер юл күпере астыннан чык¬ тылар, яңадан куаклык эченнән калкып чыккан патруль¬ ләргә килеп төртелделәр. Бу юлы алар шактый күп — дүртәү иде. — Тәртип,— дип куйды Миша. — Кайда гаскәр, шунда тәртип,— диде политрук аның сүзен җөпләп. Патрульләр документларны тикшергәннән соң пикапны куаклар арасына кертергә куштылар. Икесе пикап янын¬ да калды, ә икесе, иптәш командирны урынына кадәр оза¬ 9»
тып куябыз, диделәр. Бер патруль алдан атлады, ә икен¬ чесе кулына мылтыгын тотып — арттан. Андый-мондый очракта дип аларны конвой астына алуларын Синцов шун¬ дук төшенде. Алар, караңгыда сөртенә-сөртенә, сайрак элемтә траншеясыннан атладылар, аннан озак кына бар¬ гач борылып тирән окопка төштеләр, ниһаять, бер блин¬ даж ишеге янына килеп бастылар. Патрульләрнең алда¬ гысы блиндажга кереп югалды, бер мәлдән озын буйлы кешене ияртеп килеп тә чыкты. Ул кеше шундый озын, әйтерсең аның тавышы каяндыр өстән ишетелә иде. — Кем буласыз сез? — дип сорады ул. Миша чая тавышы белән корреспондентлар булуын әйтте. — Нинди корреспондентлар?—диде озын буйлы, га¬ җәпләнеп.— Нинди корреспондентлар килеп йөрсен җиде төн уртасында минем янга? «Минем янга» дигән сүздән Синцов аның Серпилин икәнлеген абайлап алды. — Менә хәзер өчегезне дә җиргә сузып салам да, ир¬ тәнгә хәтле ятарсыз шунда, кем икәнегез ачыкланганчы! Кем җибәрде сезне бирегә? Синцов аларны бирегә дивизия командиры урынбасары җибәрүен әйтте. Алар белән сөйләшкән кеше тагын үҗәтләнеп үз сүзен кабатлады:* — Менә мин сезне иртәнгә чаклы җирдә ятарга мәҗ¬ бүр итәм әле. Ә иртәгә урынбасарга доложить итеп, ми¬ нем полкка төнлә белән чит-ят кешеләрне җибәрмәвен үтенәм. Мондый сүз сөрешен көтмәгән һәм башта шүрләбрәк калган политрук, ниһаять, телгә килеп: — Иптәш комбриг, бу мин, Миронов, дивизия полит¬ бүлегеннән,—диде.— Сез мине^беләсез ич... — Әйе, сезне беләм,— диде комбриг.— Шуңа күрә ге¬ нә иртәнгә чаклы җиргә яткырмыйм! — һәм кинәт йомшак тавышка күчеп: — Иптәш корреспондентлар, үзегез уйлап карагыз инде безнең хәлне,—диде ул, әгәр караңгы бул- маса, мөгаен, аның бу мәлдә елмайганы да шәйләнер иде.— Әйе, үзегез уйлап карагыз,— дип сүзен дәвам ит¬ терде ул.— Нинди положение килеп туды бит, шайтан ал¬ гыры, теләмәс җирдән усал булырсың монда. Кая гына барма «диверсантлар, диверсантлар!» дип бытылдыйлар, ә мин үз полкым расположениесендә диверсантлар турын¬ да сүз ишетергә дә теләмим. Мин аларны танымыйм. Әгәр каравыл яхшы оештырылса, бернинди диверсантлар «94
була алмый. Блиндажга керегез, докуметларыгызны ан¬ да ут яктысында тикшергәннән соң, рәхим итегез, мин сез¬ нең карамакта. Ә сез, Миронов, монда калыгыз. Синцов белән Миша землянкага кереп киттеләр һәм бер минуттан кире чыктылар. Комбриг, нәфрәтен рәхим¬ леккә алыштырып, караңгыда икесенең дә кулын кысты, папиросын учы белән ышыклап, әле өч сәгать элек кенә туктаган сугышта үз полкының утыз тугыз немец танкы- сын җимерүе турында сөйләргә кереште. Аның хисләре та¬ шыганга, хикәясе җанлана, кызыграк була бара, тавышы вакыт-вакыт көмештәй чыңлап куя, шундый яшьләрчә яңгырый ул, Синцов бу колгасар кешегә, тавышына карап, бер тә утыз яшьтән артыгын бирмәс иде. Аңа мөкиббән киткән Синцовның күңелендә бер мәл шундый сорау ту¬ ды: нишләп соң әле яшь тавышлы бу кеше күптән гамәл¬ дән чыккан комбриг званиесен йөртә һәм, шул дәрәҗәдә булып та, ни өчен соң әле нибары полкка гына команда¬ лык итә? — «Танклар, танклар» дип тәмам аптырыйлар,— диде Серпилин,— ә без аларның измәләрен издек һәм изәрбез дә! Ә ни өчен изә алдык? Менә иртә белән, яктыргач, ка¬ рарсыз, минем полкта окоплар һәм элемтә траншеялары гына да егерме километрдан артык булыр. Валлаһи, шу¬ лай! Иртәгә шаһит булырсыз: әгәр немецлар һөҗүмнәрен кабатласа, без дә аларга күрмәгәннәрен күрсәтербез! Әнә, пожалысты, берсе тора! — һәм ул ерак та түгел сөрәеп торган кара калкулыкка күрсәтте.— Минем күзәтү пунк¬ тына йөз метр гына килеп җитми калган иде, ә хәзер, җан¬ кай-җанаш, тиешле урынында катып тора. Ни өченме? Чөнки окоптагы солдат үзен куяндай хис итми, колагын кысмый. Папиростан папироска ут кабызып өзлексез тарта-тар- та, Синцов белән Мишага ул тагын бер сәгать дәвамында ничек итеп полкның сугышчан рухы сакланып калуы ту¬ рында сөйләде. Бу бик кыен булган, чөнки полк карама¬ гындагы шоссе буенча көнбатыштан һич туктамый йөзәр- ләп-меңәрләп камалыштан чыгучы кешеләр ташкыны ак¬ кан. Миша әлеге сайсызлыгы белән: — Ул окруженецлар арасында ай-һай паникерлар күп тә соң! — дип әйтеп куйды. Кан калтырап торуны үз җилкәсендә татып карамаган бу кешенең һавалануы Серпилинга ошап бетмәде. —- Әйе, паникерлар күп анысы,— диде ул килешеп.— Ләкин нишләмәк кирәк кешегә? Аңа сугышта да куркыныч, 95
ә сугышмаганда тагы да куркынычрак. Нәрсәдән башла¬ на бу? Килә ул үзебезнең тылдан юл буенча, ә аның кар¬ шына— ялт!—немец танкысы! Икенче юлга ыргыла гы¬ на— янә икенче танк каршына! Җиргә ятса — һавадан сиптерәләр аңа! Менә сиңа паникерлар! Моңа аек карар¬ га кирәк. Аларның уннан тугызы гомерләре буена паникер түгел. Аларга сулу алдырырга, үзләрен тәртипкә китерер¬ гә, аннары инде нормаль сугыш шартларына куярга ки¬ рәк. Менә шуннан алар бурычларын кайтарачак. Ә болай алар качу җаен гына карый, иреннәре калтырый. Ничек шатланыйм мин аларга? Карыйсың да: «Ичмаса тизрәк узып китсеннәр иде позициябездән», дип уйлыйсың. Юк, һаман уза торалар. Узулары әйбәт анысы, чөнки кайтып сугышачаклар әле, тик безнең хәл дә мөшкел бит. Ярый әле үзебезнекеләрнең кәефләрен саклап кала алдык, кү¬ ңелләре сынарга ирек куймадык! — дип нәтиҗә ясады, ни¬ һаять, Серпилин.— Бүгенге сугыш әнә шуны исбатлый. Яшермим, бик канәгать калдым мин! Ярәшелгән кыз ке¬ бек дулкынландым: егерме ел сугышмаган идем бит, бе¬ ренче мәртәбә кыйнаштым — уен-муен түгел бу. Ә хәзер, ничево, үземне полкымда ышанычлы хис итәм, минем өчен бәхет бу. Әйе, зур бәхет! — дип, кемгәдер үчеккәндәй ка¬ батлады ул.— Ярый, җитәр сүз боткасы пешерергә. Зем¬ лянкада бөркү, өстәвенә урын да аз. Шинелегез үзегез бе- ләнме? » — Үзебез белән. — Монда, өстә генә ятыгыз. Әгәр пулемет атуын ишет¬ сәгез, игътибар итмәгез, йоклый бирегез — алар юри нер- выга тияләр. Әгәр туплар ата башласа, ул чагында окоп¬ ларга рәхим итегез. Кичерегез, постларны урап килим әле бер.— Ул караңгыда кулын козырегына тигезеп алды һәм аңа дәшмичә генә ияргән кешеләр озатуында окоплар буй¬ лап китеп барды. Алар шинельләренә төренеп чирәмгә ятканнан соң Ми¬ ша ярым куанычлы, ярым шелтәле тавыш белән: — Сыйланырсың, бар4 көт моннан,— дип куйды. Синцов болытлы күк йөзенә озак кына карап ятты, анда бер йолдыз да калмаган иде. Ул йоклап китте һәм гүя шул мизгелдә үк ачы итеп чытырдаган пулемет тавышла¬ рын ишеткәндәй булды. Ул йокы аралаш әле тынган, әле көчәеп киткән, әле еракта — башланган җирендә ишетел¬ гән, әле бөтенләй бүтән җирдә тукылдап куйган пулемет авазларын ишетеп ятты. Чү, нәрсә булды соң әле бу? Пулеметлар, чатыр-чо¬ тыр килеп, аны төрле яктан да камап алды түгелме соң? S6
Синцов әнә шулай саташып сикереп торды да гырылдап яткан Мишаның кабыргасына төртте. — йә? — диде тегесе йокы исереклеге белән. — Карале, бик гаҗәп бит бу, пулемет әүвәле алда, аяк очында гына ишетелгән күк булган иде, ә хәзер ар¬ тымда, баш очында гына чытырдый... Миша йокылы тавышы белән: — Ә син икенче ягың белән әйләнеп ят,— дип, тел шо¬ мартып алды да янә чалынган үгездәй гырылдарга ке¬ реште. ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Синцов уянганда баш түбәсендәге күк йөзе зәп-зәңгәр, аннан ялтырап алтын кояш карый, бары ерактагы ишете- лер-ишетелмәс туп гүләүләре генә сугыш барганын хәтер¬ ләтә иде. Синцов күзләрен ачкалап-йомгалап берничә ми¬ нут ятты да елдам гына кузгалып аягына басты. Миша аның янәшәсендә чирәмлектә утыра һәм яңа пленка куеп «лейка»сын корып маташа иде. — Бер генә күз сал әле, нинди матур көн! — диде Син¬ цов шат тавыш белән. Землянка ишегеннән, башын түбән иеп, комбриг чык¬ ты. Синцов аны төнлә белән яшь кенә итеп күз алдына китергән иде, ул исә алай ук яшь түгел икән. Серпилинга илле яшь чамасы, бәлкем әле артыграк та булыр. Ул зем¬ лянкадан фуражкасын кими генә чыкты. Чал кергән сар¬ гылт чәч тотамын кыйгачлап яткырып куйса да зур пелә¬ ше капланып бетмәгән. Атныкы ише озынча йөзе тирән җыерчыклар белән ермачланган, авызында ике рәт ти¬ мер тешләре ялтырый иде. Серпилин болай да инде үтүкләгәндәй ябышып яткан чәчләрен сыпыра-сыпыра: — Ничек, ял итеп булдымы? — диде. Ул тимер тулы авызын ачып елмаеп куйгач, сөйкемсез йөзе бердән нур¬ ланып, яшәреп киткәндәй булды. — Рәхмәт, рәхмәт,— дип җавап бирде Синцов. Миша сабыры төкәнеп: — Танкларны тизрәк төшерәсе иде, танклар редакция өчен ипи кебек кадерле хәзер! —диде. — Берничә минуттан батальон командиры капитан Плотников бушый, аның белән алар батальонына барыр¬ сыз: алар кичәгенәк бик күп танкның башына җиттеләр. Миңа сорауларыгыз бармы? Юкса соңрак эшкә батачак¬ мын. 7 3-263 97
Серпилин шулай дигәч, Миша кыю гына сорый куйды: — Иптәш комбриг, әйтегез әле, ни өчен без күпер чык¬ канда бер генә зенитка да күрмәдек? — Ә ниемә кирәк ул күпер? — Серпилин шундый кис¬ кен җавап бирде, Синцов аның тавышын гомергә хәтерен¬ дә калдырды. — Ничек ниемә инде? — диде Миша җилкәсен җые¬ рып.— Әгәр тегендә кире кайтырга туры килсә? — дип, ул бармагы белән Днепр ягына күрсәтте. — Кире кайтырга туры килмәс,— диде Серпилин.— Солдат окопны дошманның беренче таләбеннән үк калды¬ рып китәр-өчен казымый. Онытсалар да бик күптәнге гыйбрәт: казыйлар, казыйлар, ә аннары...— Серпилин ку¬ лын селтәп куйды.— Без исә окопларны казыганнан соң калдырып китмибез. Ә бүтәннәрдә эшебез юк! Соңгы сүзен ул аяныч беләнрәк әйтте; бу сүз дөрес түгел, ул үзе дә алай уйламый, чөнки аны ул ирексездән әйткән, һәм Серпилин үзенең чарасызлыгыннан оялып та тормый. Ул Синцов белән Мишага билгеле булмаган нәр¬ сәләрне дә белә, Могилевтан сул һәм уң якта инде немец¬ ларның Днепрны кичүен, әгәр соңгы сәгатьләрдә чигенер¬ гә приказ бирелмәсә, үзенең полкы белән чолганышта ка¬ лып сугышырга дучар ителәчәген дә белә. Андый приказ¬ ны өнәмәү генә түгел, гомумән чигенү турында приказ би¬ релүен тедәми ул. Аның күңелен солдат горурлыгы биләп алган, бу солдат бер дә үз янәшәсендә кемнеңдер начар сугышуын, чигенүен, барыннан бигрәк качып баруын те¬ ләми. Юк, моңа һич-һич ышанасы килми аның. Бары шул мәгънәдә генә, бүтәннәрдә эшебез юк, дип әйткән иде бит ул. Ун көн, ун төн ныгып утырды, шулай эшләргә аңа кур¬ ку хисе түгел, ә намусы кушкан иде. Әйе, аның полкы ки¬ чә бик оста сугышты, киләчәктә дә шулай сугышырга тиеш — моңа аның иманы камил. Әмма ләкин үзләре генә түгел, бүтәннәр дә шулай бил бирмәсә генә сугышны ота¬ чакбыз, дип уйлый иде ул. — Иптәш комбриг, сез ничек уйлыйсыз, бүген сугыш булырмы, әллә көн тыныч кына үтәрме? — дип сорады Син¬ цов. Нык ихтыярлы комбриг була торып ул да дулкынлан¬ гач, бу Синцовка да тәэсир иткән. Шуңа күрә аның да күңелендә томанлырак бер шик уянып куйган иде. Серпилин бераз уйланып торганнан соң болай диде: —- Бүген көн тыныч узмагае дип куркам. Сөңгеләрен йомшаграк җирләргә кадап карамагайлары. Мин немец, тактикасына элек тә югары бәя бирә идем, хәзер дә шулай. Тактик буларак алар начар түгел,— дип өстәп куйды ул. 98
Аның юрамалый үртәп әйткәндәй бу сүзләре Синцовка бер дә аңлашылмый. Җитмәсә Серпилин, нәрсәнедер хә¬ терләгәндәй, ирексездән көлемсерәп куйды, ләкин эченнән ни уйлаганын әйтми калды. Ул алар янына килеп баскан капитанга дәшеп һәм аның кулын кысып: — Капитан Плотников, сез тагын кырынмагансыз бит,— диде. Капитанның арган күзләрен кан баскан, шулай да йө¬ зеннән, приказ булса, әллә нинди тәвәккәллекләр кылырга әзер торуы сизелә, шул ук вакытта, рөхсәт бирсәләр, из¬ рәп йокларга да күп алмавы шәйләнә иде. — Кичерегез, иптәш комбриг. Ун тәүлек җир эчендә казындым, аннан вакытны сугышып үткәрдем, ә төнлә бе¬ лән окопларны төзәткәләдем. — һәммәсен дә беләм,— диде Серпилин,— шулай да кырынмый булмый бит. Корреспондент сезне иң яхшы комбат дип сурәткә төшермәкче, ә сез кырынмаган да. Корреспондентларны үзегез белән алып барыгыз да алар¬ га танкларны төшерергә ярдәм итегез, ә кичен аларны яңа¬ дан кайтарып куегыз.— Серпилин башын чак кына какты да землянкага кереп китте. Капитан аның артыннан карап калды, яңагын кулы белән ышкып алганнан соң өзеп кенә әйтте: — Киттек! Ул алдан, ә Синцов белән Миша аның артыннан атла¬ дылар. Комбатның кыяфәте чынлап та окоптан ун көн чык¬ маган кешенеке төсле: фуражкасы таушалган, күрәсең, баш астына салып яткандыр; итекләре чистартылма¬ ган, чалбары белән гимнастеркасына балчык/ сыланып каткан. Серпилинның полк яхшы ныгып урнашты дигән сүзлә¬ рендә бер дә арттыру юк. Юлдан батальонга барышлый һәркайда тулы профильле окоплар күренә, алар шундый күп тармаклы, төп һәм запас траншеялары белән арала¬ шып беткәннәр, хәтта бик көчле артиллерия уты да полк¬ ны идарә итүне туктата алмастыр кебек тоела иде. Коман¬ да пунктлары өчен блиндажларның түбәләрен ике кат бү¬ рәнә һәм туфракса салып корганнар, ә пулеметлар түгәрәк атаучыкларда торалар иде. Миша: — Карале, японнар кебек яшеренгән ич болар,— дип хуплап куйды. Плотников башын борып: — Нәрсә дисез? — дип кайтарып сорады. 7* 99
— Халхин-Голдагы японнар кебек,— диде Миша.— һәр- берен чокып алмыйча, өннәреннән чыгарам димә, корт чаккырыларны! Плотников: — Ә сез Халхин-Голда булдыгызмы? — дип әллә ни кызыксынмыйча гына сорап куйды. — Булдым. — Ә без кичә беренче көнебезне сугыштык,— диде дә Плотников ары таба китеп барды. Батальонның ^лгы кырые яшь туйралыкны урап уза; ә тагы да алдарак арыш басуы җәелеп киткән, басу артын¬ да исә куе нарат урманы кучкылланып тора — анда не¬ мецлар утыра. Урманнан тимер юл йөгереп чыга, аның янәшәсендә үк диярлек — шоссе. Тимер юл да, шоссе да батальон позициясен кисеп тылга таба үтә. Арыш басуы эчендә, окоплар алдында бәләкәй-бәләкәй сугышчан сак чокырлары шәйләнә, аларга аралашу юллары барып тота¬ ша. Сак чокырлары артында, басуда кичә җимерттерелтән немец танклары калкышып тора. Миша комбаттан: — Танклар тагын кайда бар, кайда бар?—дип йотлы- га-йотлыга сорады.—Миңа монда ундүрт танк җимертел- гән дип әйткәннәр иде. Мин тугызын гына күрәм, ә тагын бишесе кайда? — Калган бишесе дә сугышчан сак артында, тик уйсу¬ лыкта, аЛар моннан күренмиләр. — Ярар, мин аларына элдереп кенә барып килермен әле,— диде Миша,— ә хәзер әйдәгез басу эчендәгеләренә барыйк. — Ә сез аларны моннан гына төшерә алмыйсызмы? — дип сорады Плотников. — Ә нигә? Хәзер тынлык бит. — Тынлык? — диде Плотников үзалдына шикләнгән¬ дәй. Ул рота командиры — лейтенантны чакыртты һәм егерме яшьләрендәге аксыл чәчле һәм кашлы бу егеткә: — Хорышев, барып килегез әле шулар белән,— дип, Миша ягына ишарәләп алды.— Алар танкларны рәсемгә төше¬ рергә телиләр. Сугышчан сактан дүрт-биш кеше алыгыз, танкларга үрмәләп барсыннар да андый-мондый хәл бул¬ масын өчен тикшереп карасыннар, аннары боларны оза¬ тырсыз. Ул әлеге сүзләрне иренеп кенә, бик алҗыган чырай бе¬ лән әйтте. Аның бу шаулы корреспондентны үзеннән тиз генә шудыртып, аз гына булса да черем итеп аласы килвөн иде. 100
— Ә сез минем янда каласызмы? — дип эндәште ул Синцовка. — Юк, мин дә барам,— диде Синцов. Аның да җимерек немец танкларын үз кулы белән капшап карыйсы килә иде. — Ихтыярыгыз,— дип, шулай ук иренеп кенә килеште Плотников.— Ә мин монда гына калам, йоклап алам.— Үзе турында ничек уйлауларына ул бик кыю, ләкин иф¬ рат та арган кеше битарафлыгы белән карады. Танклар якын гына күренсәләр дә, шактый еракта бу¬ лып чыктылар. Алар янына бик озак үрмәләп барырга туры килде. Ләкин арыш эчендә немец автоматчылары юк, урманнан да атмыйлар иде. Миша танкларны башта ятып һәм тезләнеп төшерде, аннары комсызланып аягүрә басты. Ул тугызын берьюлы төшермәкче булды. Ләкин аларның һәммәсен дә объектив¬ ка һич кертеп булмый: җидесе сыя, ә икесе бик еракта кала. Мишаның йөзенә карасаң, ул чынга ашмастайны да ашырырга теләп теге ике танкны да сөйрәп китермәкче һәм болары янына кушмакчы була кебек тоела иде. Миша фотога төшергән арада Синцов танклар тирәсен¬ дә әйләнгәләде. Арыш арасында бер хәрәкәтсез, үле хәл¬ ләрендә торганда, алар элек уйлаганча ук бик дәү һәм куркыныч булып күренми. Алар гигант фляга капкачла¬ рыдай түгәрәк һәм тәбәнәк башнялы, аннары бик пычрак та. Танклар янында берничә немец үлеге ята, алардан бик җирәнгеч ис килә иде. Миша үзенең эшен төгәлләгәч, озатучы алып, күрше ротага, калган танкларны төшерергә китте, ә Синцов бе¬ лән лейтенант Хорышев ротаның күзәтү пунктына кайт¬ тылар. Тимер юл дамбасы астында, будкадан ерак түгел, кечерәк бер блиндаж казып ясаганнар иде. Хорышев «син» дип сөйләшүгә күчеп: — Әйдә будка янында утырып торыйк әле,— диде.— Минем анда бераз капкалап алырлык нәрсәләр һәм су да бар. Будкада һаман әле юл караучы карт яши. — Ә ни өчен? — Кем белгән аны, курыкмый, яши бирә! Минем су¬ гышчылар тырышып-тырышып аңа землянка казыдылар, ә будкага бөтен сугыш барышында бер генә снаряд та эләкмәде, әйтерсең юри эләкми. Алар будка янына килгәндә үр иңендә — дамбада, әле¬ ге землянка турысында, юл караучы карт утыра һәм, те¬ зенә кадәр чалбар балагын кайтарып, кояшта бүрткән тамырлы бәлтерәвек аякларын җылыта. Аягы янында 101
итекләре басып тора,, шунда ук кояшка чолгауларын кип¬ терергә куйган. Карт, чагылмасын өчен, күзләрен кыскан, ялан тәпиләренең бармакларын селкеткәли. Ул кара төс- 'тәге кыйгач якалы сатин күлмәге өстеннән карасу-яшел ■немец мундиры кигән иде. Хорышев үр өстенә карт белән янәшә утырып, елмая- ■елмая: — Кичә без аңа немец лейтенантының мундирын бү¬ ләк иттек,— диде.— Ул шундук киеп тә куйды, тик башта погоннарын сүтеп атты. Карт, Хорышев сүзләрен ишеткәч, гәүдәсен бора төш¬ те, йокылы күзләренең берсен ачты да, кулы белән мун¬ дир җиңен сыпыргалап: — Поставы ярыйсы гына, затлы,— диде. — Аны кигәч бик эссе түгелме соң? — Җылы сөяк сындырмый. — Нигә сез Могилевка китмәдегез? — дип сорады Син¬ цов. Карт иренчәк тавыш белән: — Нием калган анда?—дип җавап кайтарды. Анна¬ ры Хорышевка дәшеп әйтә куйды: — Сез тушыннан куз¬ галмыйбыз дидегез ич? — Кузгалмыйбыз. — Шулай булгач, мин дә сезнең белән торам. Минем дә казна •хезмәте ич. — Без картны ашаткалыйбыз,— диде Хорышев. Карт янә теләмичә генә бер күзен ачып: — Тамак ныгыту зур эш ул,— дип җавап бирде.— Оланнар игелекле, тик нимеч күп кыйды сезнең башны кенәген... тамаша инде! — Кичә югалтулар күп булдымыни? — диде Синцов. Хорышев, кояш яктысына керфекләрен кыса-кыса, пи¬ лоткасын күзләренә кадәр төшерде һәм ротада югалтулар¬ ның сизелерлек булганлыгын әйтте: үлгәннәр белән яра¬ лылар утыз кеше, диде. — Әйдәгез, без дә итекләребезне салыйк,— дип куйды ул.— Гел җир таптап аяк пешеп бетә. Ул тарта-йолкый итекләрен салды, шпаллар өстенә чол¬ гауларын җәйде, әлеге карт кебек үк рәхәтлек кичереп, оеган аяк бармакларын селкеткәләде. — Бу брезент итекләр училищедан калган итекләр әле, ә бүтәннәре юк. Егетләр миңа дип немецтан, бер офи¬ цердан, итекләрен салдырганнар иде дә, йөзе кыса, ә бал¬ тырлары бик каты. Алар балтыр эчлегенә нәрсәдер кысты¬ ра ахры. 102
— Патша заманындагы кебек,— дип юл караучы да! сүзгә кушылды.— Әфисәрләрнең гадәти итекләре инде,, балтырларын каеш белән катырган. Синцов та аягын чишенде. Хорышев ялан тәпиләп буд¬ кага китте, аннан кулына ипи белән бер котелок су һәм өч кипкән чабак тотып чыкты. — Рельска басма, бик кызган!—диде карт, ә үзе күз чите белән чабакларга карап алды.— Ул нәмәрсәләр су эчертә бит! Ләкин Хорышев җавап бирәсе урынга аңа бер чабак¬ ны сузгач, карт аны карусыз гына алды да шундук кабы¬ гын чистартырга кереште. Өчесе янәшә утырып балыкларны ашаган арада, Син¬ цов анда-санда гына Хорышевка күз салгалады. Бу хәс¬ тәрле япь-яшь чая егет әле кичә генә немецлар белән бе¬ ренче мәртәбә сугышса да, менә хәзер ул гүя бик күптән¬ ге, ияләнгән нәрсә турында сөйләгәндәй сөйли һәм килә¬ чәктә дә немецлардан һич менә курыкмастыр кебек күре¬ нә — аның бу килешенә Синцов хәйран калган иде. Алар тагын әле ярты сәгатьләп бергә утырдылар, анна¬ ры яннарына өч разведчик килде; аларның һәркайсы ике¬ шәр немец велосипеды җитәкләгән. Ул велосипедларны таң вакытында ук әле урманнан атылып чыккан немец разведкасы шоссега ыргытып калдырган. Разведкага кар¬ шы ‘ут ачканнар, ике немецны үтергәннәр, ә калганнары урманга кереп качкан. Хорышев велосипедларны алып кайтырга кушкан, разведчиклар аларны менә хәзер җи¬ тәкләп кайтып киләләр иде. — Өчесен ротада калдырыгыз, өчесен батальонга би¬ регез,— дип боерды Хорышев. Разведчикларның берсе маңгаен җыерды. — Әйткәнмен икән — бирегез, бирегез,— дип кабатла¬ ды Хорышев,— юкса Плотников алтысын да алдырачак! Разведчиклар китеп барды, ә арыш басуы өстендә бер «мессершмитт» тулгана башлады. Ул әле биеккә үк аты¬ лып менә, әле кабат-кабат бер үк җиргә «пике» белән ка¬ дала. — Сезнең иптәшкә ата,— диде Хорышев салкын гы¬ на.— Танклар нәкъ шул төштә утыра. «Мессершмитт» кыр өстендә әйләнеп йөргәннән соң ки¬ теп барды. Синцовның эченә пошаман төште, тик күп тә үтмәде, офыкта Мишаның юан гәүдәсе күренде. Менә ул кайтып җитеп урга шап итеп капланды да Синцов кулын¬ дагы ашалып бетмәгән чабакны шәйләп «Би-ирче» диде һәм тегесе биргәч, балыкны тешләре белән шатыр-шытыр 103
кимерә дә башлады. Хорышев будкадан тагын берничә ба¬ лык алып чыкты. х — Сиңа аттылармы анда? — дип сорады Синцов. — Миңа,— диде Миша көлеп.— Ә мин бүксәмә яттым да танк астына үрмәләдем! Ул исә озынборын кебек күп¬ ме генә безелдәмәсен, пычагым да эшли алмады. — һәммәсен дә төшердеңме? — диде Синцов. ■— һәммәсен дә. Инде китә алабыз. Ул Синцовтан калган балыкны да, Хорышевның ике чабагын да бик тиз ялтыратты, алар артыннан бер коте¬ лок су эчте. Синцов итекләрен киеп юл караучы белән саубуллашканнан соң, алар өчәүләп — ул, Миша һәм Хо¬ рышев та — кире Плотников батальонына кайтып китте¬ ләр. Плотников землянкада телефон катында утыра һәм ка- бат-кабат бер үк җавапларны бирә иде: — Есть, миңа аңлашыла... Есть, миңа аңлашыла. При¬ каз үтәләчәк.— Трубканы куюга ул өстәл артыннан то¬ рып басты. — Ничек соң, бераз черем итеп алдыгызмы? — диде Синцов. — Алдым. Тик моңарчы йокламаганы да күп бит әле. — Мин сезне хәзер рәсемгә төшерәм,— диде Миша. Алар тышка чыктылар. Миша комбатны үзенең энә күзеннән* кичерде: яңаклары кырынмаган, фуражкасы йомарланган, обмундированиесе дә искергән, ә немец па¬ рабеллумы корсагына шуып чыккан. — Бармый,— диде Миша көрсенеп. Ул купшы рәсемнәрне ярата, ә Плотников — бәрәңге кәлҗемәсе. — Каешыгызны кыса төшегез,— дип, Миша фәрман¬ нарын бирә башлады.— Ә ни өчен портупеясыз? Порту¬ пеягыз бармы? — Бар, землянкада. — Алып чыгыгыз, формадан булсын. Плотников теләр-теләмәс землянкага кереп портупея¬ сын алып чыкты, җилкәсе аша атып биленә эләктереп куйды. — Изүегезне каптырыгыз! — дип аяусыз таләп итте Миша. Плотников каптырмасын капшады-капшады да үкенеч белән: — Өзелгән бит! — диде. Миша тагын көрсенде. — Ә каскагыз бармы? 104
— Каска юк. — Ничек инде юк? — Хорышев, берәр сугышчыга әйтегез әле, каскасын биреп торсын,— диде Плотников. Ул ялыга башлаган һәм моны яшерми иде. Хорышев каска алып килде. Плотни¬ ков фуражкасын салып аның урынына каска киеп куйды. — Автоматыгыз бармы? — Автомат бар. Хорышев, землянкадан минем авто¬ матны алып чыгыгыз. Хорышев автомат алып чыккач Плотников аны муе¬ нына киде. Миша автоматны төзәткәләде дә аппаратын соңгы кат көйләп ни каскасы, ни автоматы,, ни Миша та¬ ләбе буенча булган бүтән үзгәрешләре үзенә бер дә охша¬ маган, килешмәгән Плотниковны рәсемгә төшереп алды. Аннары Миша әйткәнне дә көтеп тормыйча капитаннан каскасы белән автоматын алып кигән һәм аппарат кар¬ шында күзләрен шар ачып үрә катып торган Хорышевны чалт-чолт төшереп алды. Плотников Мишага дәшеп: — Хәзер мин сержантны җибәрәм, ул сезне полкка озатып куяр,— диде.— Комбриг шалтыратты, төнлә немец танклары астында чокырлар казып засада оештырырга приказ бирде. Караңгы төшеп килә инде, приказны үтәр¬ гә барам.— Ул алҗыган кыяфәт белән иңбашларын кал¬ кытып алды да борылып китеп барды. Синцов белән Миша яңадан Серпилин каршына килеп баскач, ул: — йә, ничек, Плотников ашаттымы сезне, әллә башы¬ на килмәде дәме? — дип сорады. Миша: — Исме бар, җисме әллә ни юк...— дип, икеле-микеле башлаган иде дә, Серпилин шундук тамак кайгысын бет¬ кәнгә исәпләп, берни дә өстәп әйтергә бирмичә, сорап куйды: — Димәк, эш эшләнде, хәзер китә аласыз? — Әйе. Иртәгә Мәскәүгә кайтып өлгерергә, материал¬ ны номерга тапшырырга кирәк. Тик минем сезне дә төше¬ рәсем килгән иде бит. — Ә нигә мине төшереп торырга? Барыгыз, вакытны әрәм итмәгез. Аның тел төбендә ниндидер шөбһә ятуын сизенде Син¬ цов. Комбриг аларның моннан тизрәк сызуын тели иде ке¬ бек. Төньяк белән көньяктан көне буе яңгыраган туп аваз¬ лары хәзер, кич кергәндә, каяндыр арка яктан, бик ерак көнчыгыш тарафыннан ишетелгәли иде. 105
Миша үз сүзен тукып: — Шулай да, иптәш комбриг, рөхсәт итегез сезне тө¬ шерергә,— диде. — Алайса өчебезне дә — замполит һәм штаб началь¬ нигы белән бергә. Полктагы иптәшләребез истәлегенә кал¬ сын,—диде Серпилин.— Сез сурәтен ясарсызмы соң? Фотографияләрне гомерендә дә ясамаган Миша: — Ясармын,— дип алдашты.— Ясармын да монда җи¬ бәрермен. — Монда җибәрергә кирәкми,—диде Серпилин. Аның җавабында 'тагын Синцов игътибар иткән ят тавыш ише¬ телеп киткәндәй булды.— Хатыннарыбызга җибәрерсез, без адресларын бирербез. Ул ординарецын дәшеп замполит белән штаб началь¬ нигын чакырырга кушты. — Сезнең җәмәгатьләрегез кайда яши? — дип сорады Миша. — Аларныкы—Рязаньда, минеке — Мәскәүдә. Блок¬ нотыгыз үзегез беләнме? Миша планшетыннан каеш кебек шомарып беткән блок-, нотын чыгарды, Серпилин аны актаргалады да чиста би¬ тенә ярылып яткан эре хәрефләр белән: «Валентина Его¬ ровна Серпилина, Пироговская, 16, квартира 4» дип язып куйды. , Пироговская... Бу бит Усачевкадагы Артемьевларның кысан квартирасы белән янәшә генә, Маша шуннан вок¬ залга төшеп Синцовны Гроднога озатып җибәргән иде ич. «Гродно, Гродно...» диде Синцов үзалдына һәм бу көн¬ нәрдә йөзенче мәртәбә инде бер дә мәгънәсезгә үз-үзенә сорау бирде: «Кызым белән нәрсә булып бетте икән?» Бер минуттан алар янына замполит һәм штаб началь¬ нигы килеп басты. Комбриг Мишага ым кагып: — Менә сурәткә төшәргә тәкъдим итә,— диде,— сурәт¬ ләрне хатыннарыбызга җибәрергә вәгъдә дә бирә. Синцов өченче тапкыр инде аның тел язып бетермә¬ вен, ниндидер хәсрәт катыш тантаналы ниятен абайлады. Серпилин уртага, замполит аның уң ягына, ә күзләрен сагыш сөреме каплаган чем кара чәчле, әйтергә кирәк, бик чибәр һәм япь-яшь штаб начальнигы уң якка басты¬ лар. Миша Синцовка дәшеп: — Син дә янәшә бас,— диде.—Тик артык якын килмә. Соңыннан сине кисеп алырмын да хатыныңа аерым ясап 106
бирермен.— Аның аппаратын яңадан корасы килми, ә куел¬ ган пленкасы инде бетеп бара иде. Синцов килеп басты. Миша аппарат төймәсен чыкыл- датты һәм, блокнот алып, калганнарының адресларын язарга җыенды, ләкин Синцов чынлап та Мишаның фото¬ графияләрне бу кешеләрнең хатыннарына тапшыруын те¬ ли иде, шунлыктан ул аларның өчесенә дә кош теледәй генә хатлар язып бирергә киңәш итте, иптәш Вайнштейн аларны фоторәсемнәр белән бергә почта аша җибәрер, диде. Синцов ахириенең рәсемнәрне ясарга бик кыҗрап тор¬ мавын белсә дә, фронттан язган хатларны хыянәтсез генә тапшырыр дип өметләнә иде. — Кая хат язып торырга монда!—дип, комбриг Син¬ цовның киңәшен кире какмакчы иде дә, штаб начальни¬ гының моң саргай күзләрен күргәч, риза булды:— Ярый, язарбыз. Тоткарламыйк, сезнең китәсегез бар. Бөтенесе дә хат язарга кереп киткәч, Миша: — Ну саран да кеше инде!—диде.— Тоткарлыйм, ки¬ тәсегез бар! Кичкелекне ашатырга уйламый да бу. Китәргә кирәген мин аннан башка да беләм, әмма табып корып алырлык кына вакыт табар идем әле. Юк бит, куып җи¬ бәрә әнә, карун. Синцов әлеге фотографияләр белән хатларның әһә¬ миятен берьюлы күз алдына китереп: — Их, берни дә аңламыйсың син, Миша! — диде. Соң¬ гы өч атнада кичергәннәрнең нәтиҗәсе буларак, аның җанын хисләр өере чорнап алды, һәм ул ныклы бер ка¬ рарга килде. — Син монда көтеп тор, мин хәзер чыгам,— диде ул Мишага һәм Серпилин кереп киткән землянка ишеген ач¬ ты: — Иптәш комбриг, керергә мөмкинме? — Керегез. Сёрпилин өстәл янында утыра һәм кыр кенәгәсеннән ертып алынган кәгазь битенә, каләмен киң-киң йөртеп,' хат яза иде. — Нәрсә булды? — диде ул башын күтәреп, аннан өс¬ тәл каршындагы урындыкка күрсәтте: — Утырыгыз. Синцов килеп утырды. Аның чыраена карап, эчендә ниндидер үзгәреш барлыкка килүен Серпилин дә шәйләгән иде ахрысы, ул кабат: — Сезгә ни булды? — дип сорады. — Мин иптәшем беләм китмим. Әгәр рөхсәт итсәгез, хәзергә сезнең полкта калам. — Хәзергә генәме? — диде Серпилин кызу гына. 107
Синцов аның соравын җавапсыз калдырып: —Мин сезнең полктан китәргә бер дә теләмәс идем,— диде. — Ни өчен китәргә теләмисез? — Сез чигенергә уйламыйсыз кебек тоела миңа. Минем сездә каласым килә,— диде Синцов, комбригның күзләре¬ нә туры карап. — Без дөресендә дә чигенергә уйламыйбыз,— диде Сер¬ пилин.— Тик бездә генә калырга димәгән бит. Килдегез, күрдегез безнең хәлне, хәзер бүтәннәрне барып карагыз; корреспондентлар аз, ә частьлар күп.— һәм ул үзенә ки¬ лешмәгән дәртле тавыш белән:—Барыгыз, бар. Калырга рөхсәт бирмим, сезгә берни калмаган монда,— диде сүзен җөпләп, һәм янә хат язуында дәвам итте. Синцов күңеленнән ташып чыккан йөрәк тавышы белән: — Иптәш комбриг,— дип эндәште һәм Серпилинны үзенә карарга мәҗбүр итте.— Мин куян кебек чабын йөрүдән, нәрсә язарга да белмәүдән гаҗиз булдым. Дүр¬ тенче атна китеп тә бер генә юл да язмадым. Белмим, нилектәндер, миңа гел каршы җил исеп торган иде, бүген исә менә утыз тугыз немец танкысын чынлап торып җи¬ мергән полкка тап булдым, ул танкларны үз күзләрем бе¬ лән күрдем. Әгәр иртәгә сугышка керешсәгез, аны да үз күзләрем белән күрер идем, һәм шул хакта язар да идем. Мин фронт газетасы хезмәткәре, ә монда нәкъ фронтның үзе. Сездә булмый кайда булыйм инде мин? — Менә нәрсә, иптәш... кичә исемегезне әйткән иде¬ гез, оныттым инде... — Синцов. — Менә нәрсә, иптәш Синцов.— Комбригның чырае бердән җитдиләнеп китте.— Сезнең ни өчен сугышта бу¬ лырга теләвегезне мин аңлыйм. Тик кайчак шундый хәл¬ ләр килеп туа — анда штат кешеләренә генә частьта ка¬ лырга ярый, ә бүтән һичкемгә дә сугышырга һәм үләргә ярамый. Әгәр без гадәти сугышларны гына көтсәк, мин сезне үземдә калдырыр да идем, ләкин андый сугыш тү¬ гел, ә камалыш эчендәге сугыш көтелер кебек. Иртә белән мин бу хакта фараз гына итсәм, ә хәзер моның шулай буласына иманым камил. Сез туп тавышларын ишет¬ тегезме? — Ишеттем. — Сез аларны начар ишеткәнсез. Хәзер безнең ике ягыбызда да немецлар, алар Днепрны кичеп тылга бик тирән үтеп керделәр. Әле хәзер үк китсәгез дә юлда кыен¬ 108
лыклар булуы мөмкин. Барыгыз, миңа хатны язып бете¬ рергә бирегез, минем дә. сезнең дә вакыт бик тар. — Иптәш комбриг,— дип йомшак кына дәште Синцов, ләкин Серпилин башын да бормады. Шуннан карандашын кулына алган Серпилинның игътибарын үзенә җәлеп итү өчен политрук: — Иптәш комбриг! — дип катырак тавыш белән янә кабатлады. — Йә? — диде Серпилин канәгатьсез төстә хатыннан аерылып. — Мин коммунист, дәрәҗәм буенча политрук, шуңа кү¬ рә сез мине монда калдырыгыз. Сезгә ни булса, миңа да шул булыр. Исән калсак, барысын да нәкъ күргәнемчә язармын. Мин сезнең өчен бер дә артык йөк булмамын; кирәк икән, бүтәннәрдән кимен куймый тиешенчә үләрмен. Серпилин ана озак кына сынап карап торды да, ки¬ нәт «син» дип сөйләшүгә күчеп: — Кара аны, иптәш Синцов, соңыннан үкенәсе бул¬ ма! — диде. Синцов үзенең үкёнмәсенә чыннан да инанган төстә: — Юк, үкенмәм,— диде һәм мәсьәләне чишелгәнгә са¬ нап бүтән дәшмәскә булды. Ул чыгып китмәкче иде инде. Ләкин ишеккә җиткәндә комбриг аны туктатып: — Иптәшеңә әйт, бер минуттан язып бетерәм, китәр¬ гә җыенсын,— диде. Миша каешын көчкә генә тарттырып эләктерә алган кабарынкы кыр сумкасына сугып куйды да бик күңелле тавыш белән: — Менә юлга никадәр нигъмәт булды,— диде.— Ком¬ бриг безгә ык та итмәде, ә үзе фәрманын биргән әнә. — Мин синең белән китмим. Берничә көнгә монда ка¬ лам,— диде Синцов артыгын җентекләп тормыйча. — Ничек инде каласың? һәм кайчанга кадәр? Нәрсә, материалың азмы әллә синең? — Аз. — Аз булса, икенче ’мәртәбә баргач күбрәк җыярсың, ә хәзергә ипи-тозлык бар ич! — Юк, Миша, мин калам!—диде Синцов үз сүзеннән кайтмыйча. Иптәше бурлаттай кызарынып килде, җеннәре куба башлап: — Карале, дуңгызлык бит бу! — дип кычкырып җи¬ бәрде.—Синең белән калырга ярамаганын беләсең бит, редакциягә фотоларны миннән башка беркем дә илтә ал¬ мый. ■' ”v *'■ - •• ' ■ ;с-Ц- / . 1091
— Дөрес, менә шуңа күрә бар кит. — Соң, мин сине ташлап киткән кебек булып чыгам бит! — Җүләр сатма әле! Китәсең дә, и вәссәлам! Мишаның башына бу уңайсыз хәлдән чыгу әмәле кил¬ де булса кирәк, ул: — Ярар алайса, мин Мәскәүгә элдерәм дә фотоларны тапшырганнан соң кире синең яныңа, монда киләм,—ди¬ де.— Иң күбе өч көннән соң! Тик беркая аяк атламыйсың, мине биредә, менә шушында көтәсең? Вәгъдәме? — Вәгъдә! — дип җавап бирде Синцов, иптәшенең кай¬ нар кулын кысып. Бу котылу уена Мишаның бердән кәефе күтәрелеп китте: — Слушай,— диде ул нәрсәдер исенә төшкәндәй,— син миңа хәзер үк йөз генә юл булса да язып бир әле. Танк¬ ларны җимерү турында бер текст кебек нәрсә. Ант менә, минем панорамам белән барачак. «Известия»дә басылса, эчеңне тишмәс бит! Синцов кинәт комбригның вакыт бик кадерле дигән сүзен исенә төшерде дә эсселе-суыклы булып китте. Ул Мишаны тоткарлыйм микән әллә дип икеләнеп торды. Тик шул мәлне землянкадан, ачык конвертлы хат то¬ тып, Серпилин чыкты да: — Мәгез* яздым,— дип Мишага дәште.— Фотография¬ сен ясагач, эченә салып, ябыштырып җибәрегез. Җыенып беттегезме инде, китәсезме? Миша иптәшенә ишарәләп: — Текст кисәген генә язып бирсен дә хәзер китәм,— дип җавап бирде. Синцов комбригтан землянкага кереп шәм яктысында берничә генә юл язып чыгарга рөхсәт сорады. — Кер, мин барыбер китәм,— диде Серпилин.— Ә бү¬ тәннәр хатларын бирделәрме? — Бирделәр. — Хәерле юл.— Серпилин Мишаның кулын кысты, Синцовны инде үз кешесенә санап, аның белән саубул¬ лашып тормыйча, китеп барды. Синцов һәм бер ялгызына гына көтеп торуы күңел¬ сез булган Миша да землянкага керделәр. Синцов өстәл янына утырды, ә Миша сумкасын ачты да аннан каты казылык алып тырыша-тырыша теш казналыкларын бие¬ тергә кереште. Синцовка ашыгырга кирәк иде, шунлыктан ул берни¬ кадәр үчләнеп тиз-тиз язды. Ул җимертелгән немец танк- 110
лары, арыш басуында үлеп яткан немецлар, Серпилин, Плотников һәм Хорышев турында язды. Ул иң әһәмиятле нәрсәгә янә һәм янә кайтып басым ясады: немец танк¬ ларын да яндырырга, ул танклар синең өскә килгәндә алар алдында чигенмәскә дә була икән бит! Ул кызу-кызу язды, ә миендә: әлеге ниятемне кабул итмәгән булсам, нишләр идем мин, дигән уе кайнашты. Әгәр моны Серпилинга әйтеп өлгермәсә, менә хәзер шүр¬ ләп качып киткән булыр иде кебек тоелды аңа. Синцов үзенең йомшаклыгына оялды. Тик шул кадә- ресен аңлап җиткермәде: төрле характерларда рухи көч тә төрлечә була — берәүләр үзләре кабул иткән мондый карарлардан коелып төшсәләр дә әлеге карарларын үз¬ гәртмәүләре белән көчле булып калалар. Синцов мәкаләне, сәгатенә күз салгалап, нибары егер¬ ме биш минутта язып бетерде, шунда ук, кәгазенең соңгы битендә, Машага да берничә сүз юллады. Ул кәгазьләрен дүрткә бөкләде дә: — Мә,— диде.— Машинкада басканнан соң карала¬ масын хатынга тапшырырсың. Бәлкем, ул Мәскәүдәдер әле, менә аның телефоны. Мин аңа госпитальдән ике мәртәбә яздым инде, тик сиңа почтага караганда да күбрәк ыша¬ нам. — Шулай булмый ни!—диде Миша уфтанып, ашап бетермәгән казылыгын сумкасына, ә Синцовның кәгазь¬ ләрен кесәсенә салып куйды. Алар землянкадан бергә чыктылар. Миша ни үзенең, ни кешеләрнең карарлары турында озаклап уйлап торыр¬ га яратмый; ләкин бу минутта аның да артык нечкә бул- маса да, әмма бик изге һәм юмарт күңелендә ниндидер хафа кебек бер нәрсә уянып киткәндәй тоелды. Аңа үзе¬ нең китеп баруы, Синцовның исә монда калуы һич кенә дә ошамады . — Ярый, исән бул,— диде ул, Синцовның кулын кы¬ сып,— исән бул. Мин элдереп кенә киләчәкмен әле яны¬ ңа. Әйткән сүз — аткан ук! — һәм аның шакмактай шәү¬ ләсе караңгылык эчендә эреп күздән югалды. Синцов окоп читенә утырды да, йолдызлар белән чуар¬ ланган күк йөзенә карап, уйга калды. Миша кечкенә пикабын җилдертеп иртәгә кичен үк Мәскәүдә булыр инде дип уйлады ул. Пленкаларын үзе проявить итеп, үзе үк рәсемнәрен дә ясар, аларны әле юеш килеш үк редактор өстәленә китереп салыр. Тик шуннан соң гына — Синцов моның шулай икәнен тәгаен белә — ул Машага шалтыратыр. Инде төн уртасы да җиткән булыр, 111
Маша әгәр Мәскәүдә икән, трубканы кулына алыр, һәм Мишка аңа бер тәүлек элек кенә ирен күргәнлеген, аның исән-сау икәнлеген сөйләп бирер... Ә Синцов ул мәлдә, ягъни бер тәүлектән, соң, кайда булыр икән?.. Бер тәүлектән соң ниләр булып бетәеен Синцовның хәзер уйлыйсы килмәде. Ул бары бер нәрсәне белә: бүгенге тынлык мәңгелек түгел, аңа я төнлә, я иртә белән чик куелыр, сугыш башланыр. Ә бу сугышта аны ни көтәсен Синцов белми. Ул гынамыни, моны хәтта Серпилин да, шулай ук аның полкын тәшкил иткән кәм менә монда, янәшәдә генә, окопларда утырган кешеләр дә белми. Бу хакта белмәүчеләр алар гына да түгел әле. Моны бер, ике километр ераклыкта землянкаларга, ара¬ лашу траншеяларына, тагы да арырак арыш басуындагы немец танклары астында тырыш Плотников казыткан чо¬ кырларга ышыкланып яткан сугышчылар да хәзергә абайламый булыр. Синцов та, инде Днепр күперен выжлатып кичеп өл¬ гергән һәм хәзерге минутта, юкка ташлап киттем дус¬ тымны, дип уйлап барган Миша да аларга бер тәүлектән ни буласын күз алдына китерә алмыйлар иде. Әйе, Миша әшнәсен алгы сызыкта калдырганы өчен бик борчылды. Янәсе ул аны язмыш кочагына калдцрып ташлап китте, үзе исә туп-туры Мәскәүгә элдерде. Югый¬ сә Синцов бер тәүлектән соң да әле ни һәлак булмыйча, ни яралану түгел, хәтта чак кына тырналып та карамый¬ ча, сау-сәламәт килеш, әмма дә арып-талып һәм үле кеше¬ дәй һушсыз калып шул ук окоп төбендә йоклап ятачак иде. Синцов дустының бер тәүлектән соң Мәскәүдә булуын¬ нан, аның Маша белән сөйләшүеннән көнләшсә дә, тик аның ни Мәскәүдә була алмаячагын, ни Маша белән сөй¬ ләшмәячәген белми кала, чөнки Мишаны әле иртән үк, Чаусы янында, немец мотоциклисты яралый. Аның зур, көчле тәнен берничә җирдән пулялар тишеп чыга. Миша соңгы тамчы көчен җыйнап юл читендәге куаклык эченә үрмәләп керә дә, канга баткан хәлендә, фотоаппараттан пленкасын суырып чыгарып яктыга ача. Шулай итеп не¬ мец танклары сурәтләре дә, Миша мәҗбүр итеп дигәндәй каскасын кидертеп, автоматын муенына астыртып төшер¬ гән бик арган кыяфәтле Плотников сурәте дә, иңнәрен калкыткан, күкрәген киергән көяз Хорышевның, Серпи¬ лин белән Синцовның һәм күзләренә сагыш сөреме ягыл¬ ган штаб начальнигының рәсемнәре дә юкка чыга. Миша моның белән генә дә калмый әле, эчендәге ниндидер өйгә 112
буйсынып, инде хәле бетеп барган юан бармаклары бе¬ лән әлеге кешеләрнең хатыннарына атап язган хатларын да вак кына кисәкләргә ертып ташлый. Ул хат кисәкләре башта Мишаның кан эчендә яткан, инде сүнеп-суынып бар¬ ган гәүдәсе янына җиргә чәчелеп төшәләр, аннары алар, җилгә ияреп, тузанлы шоссе буенча бөтерелә-бөтерелә очып китәләр, немецларның йөк машиналары көпчәкләре һәм көнчыгышка таба үрмәләгән танк чылбырлары арасына барып керәләр. БИШЕНЧЕ БҮЛЕК Синцов китми калган полк командиры Федор Федоро¬ вич Серпилин тормышта сынса да, әмма бил бирми торган биографияле кешеләрнең берсе иде. Аның гаскәри исем¬ леге бик күп мәртәбәләр үзгәргән, ләкин асылда ул го¬ мере буенча тик бер эш — кулыннан килгәнчә һәм сол¬ датларча революциягә хезмәт итү белән генә шөгыльлән¬ гән. Ул герман сугышында да катнашкан, гражданский- да полк белән дивизияләрне җитәкләгән, шуннан соң хәр¬ би сабаклар алган һәм үзе дә академиядә лекцияләр укы¬ ган, хәтта язмышы аны үз ихтыярыннан тыш Колымага илтеп ташлаган чагында да барыбер революциягә хезмәт иткән кеше. Комбриг авыл фельдшеры гаиләсендә туган, әтисе урыс, ә әнисе Касыйм татары кызы булган, ул йорттан качып китеп Серпилинның әтисенә иргә чыгар өчен чукындырыл¬ ган булган. Федор Федоровичның әтисе хәзер дә Тумда, Мещераның тып-тын чомбырак урманындагы тар тимер юлы — узколейкада фельдшер булып эшли иде. Серпи¬ лин дә үзенең бала чагын шунда үткәрә, шуннан, әтисе сукмагыннан ук, унсигез яшьлек егет Рязаньга фельд¬ шерлар мәктәбенә укырга китә. Фельдшерлар мәктәбендә ул революцион түгәрәккә катнаша башлый, полиция кү¬ зенә чалына, әгәр беренче бөтендөнья сугышы ачылып чәче кыркылмаса, мөгаен, сөргенгә дә сөрелгән булыр иде. Унҗиденче елның кышында фельдшер Серпилин сол¬ датларның беренче туганлашуында катнаша, ә көзен, ба¬ тальон командиры итеп сайланып, кызыл Питерга яу белән килгән немецларга каршы сугыша. Кызыл Армия оеш¬ кач, күңеленә хуш килгән строевой хезмәттә кала, граж¬ даннар сугышын Перекопта полк командиры сыйфатын¬ да тәмамлый. 8 3-263 113
Серпилинның биографиясен белгән хезмәттәшләре аңар¬ дан, үзе югында, фельдшер дип көләләр. Бу бик күптән¬ ге заманалар булып, аларны инде онытырга да вакыт, лә¬ кин ул үзе дә җае килгән чакларда әүвәлге профессиясен искә төшереп көлгәли. Серпилинның хәтерендә әле — гражданнар сугышыннан соң ул гел укып йөрде диярлек: белем күтәрү курсларыннан соң янә полк белән коман¬ далык итте, академиягә хәзерләнеп, аны да тәмамлады, аннары өрьяңадан танкистлыкка өйрәнеп, беренче меха- никалаштырылган частьларда хезмәт итте һәм, яңадан пехотага кайтып, ике ел дивизиягә җитәкчелек иткәннән соң, биш ел элек кенә үзе бетергән Фрунзе Академиясен¬ дә үк тактика кафедрасын алды. Ләкин монда да ул укуын¬ да дәвам итте, буш вакытларында якын киләчәктә дош¬ ман булырга чамаланган немецның телен күңелдән ят¬ лады. Утыз җиденче елны көтелмәгәндә кулга алынгач, аңа, гаҗәпкә каршы, әнә шул немец телен һәм квартираны тентегәндә алып кителгән немец уставларының төп чы¬ ганакларын гаеп итеп куйдылар. Ә Серпилинның үз лекцияләрендә яңадан торгызылган Гитлер вермахтының көчле тактик якларын чагылдыруын һәм, әйтергә кирәк, әле ул вакытта модада булмаганча кайберәүләрне искәртеп куюын исә аны кулга алу өчен нигез итеп таптылар. Серпилинны фашист армиясе өстенлеген пропаганда¬ лый дип беренче кат гаеп тагып исен-һушын алганнан соң да әле аңа тагын нинди генә ялалар якмадылар! Аңардан Ежов үзе ике мәртәбә сорау алды, һәм янә ярты ел дәва¬ мында бер-берсен алыштырган өч тикшерүче дә аның бул¬ маган нәрсәләргә кул куюын бик өметләнеп көткәннәр, тик заяга көткәннәр иде шул алар. Ниһаять, аңа, асылда судсыз-нисез дигәндәй, ун ел бирделәр. Ә ярты елдан соң, тоткынлыкта чагында, шун¬ дый бер хәл булды: Серпилин гражданнар сугышындагы әүвәлге хезмәттәшен, троцкийчыны ялгышлык белән сер¬ дәше итеп сайлаган, ә тегесе бервакыт үзенең фикер¬ ләрен уртаклашкан чагында, партия бозык юлга басты, революция һәлак булды, дип сөйләгән иде. Серпилин күп уйлап тормады, аны бу сүзләре өчен канга батырганчы кыйнап ташлады. Тоткынлык чоры Серпилин аңында әрәмгә киткән го¬ мер төсендә уелып калды. Менә хәзер, сугыш вакытын¬ да, юкка сарыф ителгән шул дүрт ел исенә төшсә, аяныч белән тешен шыкырдатып куя иде. Ләкин әнә шул дүрт 114
ел дәвамында да Серпилин үзе белән булган нәрсәдә бер генә мәртәбә дә Совет властен гаепләмәде: ул моны ко¬ точкыч аңлашылмаучылык, хаталык һәм мәгънәсезлек итеп санады. Ә коммунизм аның өчен тап төшермәслек изге бер мәсләк булып калды. Аны ничек тиз утыртсалар, шундый ук тизлек белән чыгардылар да. Ул аннан картаеп, физик яктан тәмам сызып, бетеп чыкса да, җанында картлык һәм өметсез- лекнең бер генә җыерчыгы да юк нде. Ул Мәскәүгә сугышның беренче көнендә кайтып төш¬ те һәм бер генә нәрсә — тизрәк фронтка китәргә теләде. Серпилинны азат итү өчен кулларыннан килгәннең һәммәсен дә эшләгән иске иптәшләре әлеге мәсьәләдә дә аңа ярдәм күрсәттеләр: ул яңадан аттестацияләүне, хәтта яңадан партиягә кайтарылуын да көтмичә, бары парт¬ комиссиягә документларын тапшырып кына, бик тиз фронтка китеп барды. Ул взвод командиры булырга да әзер, тик үз шөгыленә, хәзер инде сугышка әверелгән хәрби хезмәтенә бернинди тоткарлыксыз кайтарылсын гына. Аның нәрсәгә сәләтле булуын кичекмәстән исбат¬ лыйсы килә. Үз шәхесе өчен генә түгел: аңа коралын һәм дәрәҗәсен кайтардылар бит инде, партиягә кайтарырга да вәгъдә бирделәр һәм фашистлар белән сугышыр өчен фронтка да озаттылар — шушыннан да артыгы нигә ки¬ рәк аңа? Тик Серпилинның шәхси үрнәгендә теге ерак җир¬ дән кайтмаган бүтән бик күпһәр белән дә үзенә карата эшләнгән мәгънәсезлекнең кылынуын исбатлыйсы килде. Әйе, нәкъ шулай, мәгънәсезлек кылынуын! Аның бу уй-хисе һәр сугыш көне саен арта торды. Немецлар көчле — бу хакта ике уйлыйсы юк. Сугыш җит¬ ди, ә беренче уңышсызлыклардан соң ул тагы да хәтәрәеп китте. Шундый сорау туа: сугыш алдыннан гына армияне Серпилин кебек кешеләрдән мәхрүм итү кемгә кирәк бул¬ ды икән? Алар белән тау җимертеп булмас иде анысы. Армия сугышны аларсыз да отачак. Ләкин нигә алар- сыз? Ни хикмәт бар монда? Ул бүген таң беленгәндә дә, ординарецы түшәп биргән печән өстендә яткан чагында да, шул хакта уйланды. Бе¬ ренче уңышлы сугыштан соң аның күңеле өметле хисләр белән тулышты, полкның могҗизалар тудырачагына өмет итү генә түгел бу, хәер, анысын да аның күңеле кире какмый иде — барыннан бигрәк хәлнең гомумән моннан элек уйлаганча бик үк мөшкел түгел икәнлегенә инанды ул. 8» 115
Әлбәттә, үз позицияләре аша камалыштан чыгучы гас¬ кәрләрнең сөйрәлеп кенә узуларын карап торганга кара¬ ганда армия яхшырак сугыша һәм немецларга югалтулар да күбрәк китерә. Аның полкы беренче бәреләштә ничек сугышса, йөзләгән бүтән урыннарда да армия шулай ук әйбәт кыйнашкандыр; инде шулай була торып та немец¬ лар алга бара, безне боҗрага кыса тора икән, бу әле алар¬ га ансат кына бирелә һәм бик арзанга төшә икән дигән сүз түгел. Сугыш театрының зурлыгы, аңа безнең резерв¬ ларның кертелүе һәм техниканың көчәйтелүе (фронтка тиешле күләмдә китертелергә тиештер ләбаса инде ул техника, шайтан алгыры!) —әйе, менә болар барысы да, ниһаять, немецларны кайсыдыр чиктә туктатырга тиеш. Мәсьәлә шунда гына: тәгаен кайда булыр ул чик? Кичәге тынлык Серпилинны шатландырмады. Бу тын¬ лыкның сәбәбе немецларның алар полкын изеп ташлау¬ дан өметләрен өзүләрендә түгел, ә үз көчләре белән, кыз¬ ганычка каршы, оста итеп маневр ясый белүендә иде. Бу маневрның нәтиҗәләре сизелә дә башлады ин/te. Алар Могилевның сул ягыннан да, уң ягыннан да фронтны өз¬ деләр. Бу хәл көнчыгыш тарафында ерагая барган сугыш авазларыннан да бик яхшы шәйләнә. Бары чукрак кеше генә моны абайламас. Комбриг исә үзенең полкы белән монда кул кушырып утырды, үзенә кайчан чират җитә- сен көтте. * Армия белән элемтә өзелер алдыннан дивизиягә кил¬ гән соңгы приказ шундый: позициядән һич тә чигенмәс¬ кә. Әйе, үзләренең гомерләрен бик кыйммәткә бирүче һәм аның хикмәтле юлларын белүче кешеләр өчен бу бик үк кәй приказ түгел түгелен, бигрәк тә шул приказ артын¬ нан ук чигенергә, дигән икенче приказ булмаса, чөнки аннары чигенергә соң була бит инде. Ләкин, тагын бер сорау бирик әле,— күрше дивизияләргә нәрсә булган ан¬ да? Фронтның чиксез өзелүләре, камалышта калулары кайчанга хәтле дәвам итәр? — алар турындагы хикәяләрне тыңлый-тыңлый колак сасып бетте бит инде! Серпилин булачак хәлләр турында уйга калды, чиге¬ нергә дигән приказны бик соңгарып бирүләреннән курык¬ ты. Хәер, иртәгә иртән сугыш башланса, теләсәң дә не¬ мец ябырылуыннан котыла алмыйсың. Ә сугыш, әлбәттә, булачак. Дивизия Могилевны саклый, анда бөтен юллар килеп тоташа, шунда ук Днепр күпере — боларның һәм ; мәсе дә бер төенгә бәйләнгән, ул төенне чишәргә ом¬ тылмый торып аны һич тә үзеңнең тылыңда калдыру яра-'' мый. 11в
«Шайтаныммы китергән аны безгә, мөгаен, башын са¬ лыр биредә!—дип бертөрле сөенеч, ярату белән уйлап куйды Серпилин янәшәсендә чирәмдә йоклап яткан Син¬ цов турында.— Яшь әле, минем штаб начальнигы кебек. Шулай ук хатыны да яшьтер әле, мөгаен...» Шуннан Сер¬ пилинның уйлары Мәскәү Академиясенең казна кварти¬ расында яшәгән үз хатынына барып ялганды. Серпилин- ны кулга алганда шулай да хатынына бер бүлмәне кал¬ дырганнар: кайсысыныңдыр намусына көч килгән иде күрәсең. «Әй, карчыгым, карчыгым! — дип иркәләде аны Серпилин күңеленнән.— Чәчләрең да агарып бетте бит. Хатлар яза-яза, передачалар ташый-ташый, хезмәттәшлә¬ ремнең һәм начальникларның бусагаларын таптый-таптый күләгәң генә калды бит үзеңнән. Ә нинди чибәр идең син кайчандыр, һәм төрле гарнизоннардагы ничаклы кай¬ нар һәм туңбашлар, нигә кияүгә чыкты икән ул шул иләм¬ сез шырантаена, нигә үзен бүтән ирләр белән уртаклаш¬ мады икән, дип гаҗәпләнәләр иде». Көнбатыштан аерым ачык булып башта гүелдәгән, ан¬ нары гөрселдәгән авазлар ишетелде: немецлар берьюлы еч-дүрт снаряд төшерделәр. «Плотников өстенә,— дип аныклады Серпилин һәм ты¬ ныч кына:—Менә башладылар да»,— дип уйлап куйды. Синцов дәррәү торып утырды һәм, йокысыннан айнып та җитмичә, пилоткасын эзләп капшанырга тотынды. Серпилин, өстеннән печән бөртекләрен кагыштыра-ка- гыштыра, салмак тавыш белән: — Димәк, калдың? Хәзер инде үкендең ни, үкенмәдең ни...— дип әйтеп куйды. Синцов дәшмәде. — Алайса, әйдә минем белән батальоннарга киттек. Су¬ гышны күрәсең килгән иде, күрерсең менә хәзер. Серпилин полкы фронтында кузгалып киткән сугыш өч көн буена бер генә дә тынып тормады диярлек. Беренче көн үзәгендәрәк немецлар, снарядларын кыз¬ ганмыйча, бик көчле артиллерия уты ачтылар, десант танк¬ лары белән берничә мәртәбә һөҗүм иттеләр, шулай да ул көнне бер җирдә диярлек үтеп керә алмадылар. Полк фронты алдында, иш янына куш булып, тагын ике дистә яндырылган һәм җимертелгән танклар белән бронетран- спортерлар утырып калды. Арыш басуында, һәммәсенең дә сөйләвенә караганда, биш йөз немец җан тәслим кыл¬ ды, ләкин арттырырга яратмаган Серпилин дивизиягә бир¬ Н7
гән донесениесендә мәетләр санын өч йөз дип кенә күр¬ сәтте. Полкта туп һәм танк утыннан үлгәннәр тагы да күбрәк, ә окоплардан качып чыккан безнең бер рота су- гышчыларыбызны немец автоматчылары соңгы кеш'е- ләренә хәтле кырып салдылар. Калган роталарның яр¬ тысында командирлар белән политруклар, шул исәптән йокысын туйдырып өлгерә алмаган Плотников та һәлак булды. Күзәтү пунктында, нәкъ өстенә килеп төшкән ми¬ надан, полк замполиты тәмам тетелеп беткән иде. Көннең икенче яртысында өч полк командирларыннан бердәнбер исән калган Серпилин янына көчкә генә диви¬ зия командиры полковник Зайчиков килеп җитте. Иртән ул Днепр аръягында иде, икенче эшелонда торган пол¬ кын, чолганышта каласын шәйләп, елгага аркан, ә фрон¬ ты белән көнчыгышка каратып, капма-каршы борып куй¬ ды. Аннары, Днепрны кичеп, Могилев үкәлчәсен сакла¬ ган полкында ярты көн буена утырды: анда немец артил¬ лериясе рәхимсез ут алып барды, ләкин һөҗүмнәре, Сер¬ пилин позициясенә караганда, көчсезрәк иде. Ихтимал, не¬ мецлар, шәһәр урамнарында сугышырга керешеп тормый¬ ча, башта Серпилинны юк итәргә, аннан, Могилевны урап узып, Днепр күперенә чыгарга теләгәннәрдер, һәрхәлдә, дивизия командиры Серпилинга шулай аңлаткан иде. Ул аның янына — күзәтү пунктына тирләп-пешеп, чирле йөрәген гимнастерка астыннан кулы белән кысып килеп керде. Позициядә үткәргән авыр көннең нәтиҗәсе иде бу. Күз төпләре салынып-салынып торган салпы гәүдәле ди¬ визия командиры окоп эчендә Серпилин янына килеп баскач та әле еш-еш сулап озак кына тын алыпчторды. Аннары бик хәсрәтле чырай белән: — Безнең Глущенконы үтерделәр бит,— диде. Глу¬ щенко аның замполиты иде.— Күпер янында, бөтенләй оч¬ раклы снаряд белән ахмакларча үтерделәр. Моңа каршы Серпилин: — Ә кемне акыллы итеп үтерәләр соң? — диде.— Сез¬ гә докладымда әйттем: минем замполитны да үтерделәр, дидем, шуңа күрә мин дә ятим менә хәзер. — Беләм,— диде комдив,— шуның өчен дә менә ал¬ маш алып килдем. Ул шулай диде дә үзе белән ияртеп алып килгән кызыл чырайлы, аксыл кашлы, борынына ике кат пыялалы күз¬ лек элгән чурәкәй генә гәүдәле батальон комиссарына борылды — Серпилинның бу кешене дивизиядә моңарчы күргәне юк иде әле. 118
Комдив тынын һаман тигезләп бетерә алмыйча, өзек- төтек кенә: — ПУРККАның нәкъ үзеннән килгән лектор,— диде.— Безгә лекцияләр укымакчы, ә хәлебез шунлык кына иде ди безнең... — Шмаков,—диде батальон комиссары, кулын фураж¬ ка козырегына тигезеп алып. — Иптәш Шмаков полкка килергә үзе теләк белдер¬ де. Хәл-әхвәлне белә. Дивизия буенча приказ бирелде, димәк ки, сине полк комиссары белән котлыйм,— диде комдив. Комбриг Зайчиковка сораулы күзләрен төбәде. — Нәкъ шулай, полк комиссары белән котлыйм,— ди¬ де тегесе кабатлап.— Мәрхүм Глущенко, элемтә өзелер алдыннан гына, армия политбүлегеннән комиссарлар вә¬ каләтен яңадан кайтару турында указ хәбәре алган. Шул хәбәрне полкларга үзе үк таратмакчы иде дә, өлгерә ал¬ мады шул, бичара... — Әйе,— диде Серпилин, дәшми торганнан соң,— янә гражданнар сугышы вакытындагы кебек инде бу: син һәм комиссар. Безнең җитди хәлебезгә бер ишарә... — Сезгә шул кадәрәсе дә мәгълүм булсын, иптәш полк командиры,— дип сүзгә кушылып китте Шмаков.— Үз ва¬ кытында мин, Деникинга каршы мобилизация игълан ител¬ гәннән соң, Кырык икенче укчылар дивизиясендә бер ел чамасы комиссар булып хезмәт иткән идем. Дөрес, граж- данскийдан соң шундук сәяси эшкә чакыртып алдылар һәм менә тагын, бер атна инде, формадан йөрим. Зайчиков комбриг ягына башын кагып: — Аның да хәрби форма кигәненә бер ай да юк әле,— диде.— Ул да кайчандыр дивизия белән командалык ит¬ кән, мин исә академиядән соң аңарда стажировка үткән идем, димәк ки, сез монда ике олы начальник бер-бере¬ гезне табышкансыз булып чыга инде,— дип көлеп куйды ул, ләкин мәзәге барып чыкмады, чөнки күз алдыннан һаман шул мәрхүм Глущенко китми тора иде. Комдив шулай да үзен җиңеп: — Күпме кешең калды соң әле синең кул астында, ип¬ тәш начальник, ә?— дип янә шаярткандай итте. Серпилин югалтуларны санап чыкты. — Югалтулар барысында да күп,— диде Зайчиков, аны җөпләп.— Бик зур югалтулар! — дип кабатлады, тагын Глущенко турында уйлап. Кыска тәнәфес бетте. Серпилин Шмаков белән юнь¬ ләп сөйләшергә дә өлгермәде, немецлар яңадан да вакы¬ 119
тыннан элек һөҗүмгә күчте, һөҗүм башлануга яңа комис¬ сар, озатучы алып, батальоннар белән танышырга китеп барды. Китер алдыннан Серпилин аңа: — Сул флангтан, өченчедән, башла,—дип киңәш ит- те- Чөнки якынрак ул.— Ә эченнән: «Тынычрак та»,— дип өстәде. Комиссарның КПда үзен күз көеге итеп тотмавы С^р- пилинга ошады, шунлыктан аны отыры саклыйсы килгән иде. Дошманның бу көнгә алтынчы һөҗүме чагында Зайчи¬ ков гел Серпилин янында басып торды. Аның полкта бу¬ луыннан Серпилин үзен бер дә кысан хис итмәде, өстә¬ венә комдив бөтен атака дәвамында нибары ике-өч әмер сүзе әйтте, анда да әле нәкъ Серпилинның тел очында торган приказлар бирде. Сугыш кырындагы хәлләрне бер үк күз белән, әйтергә кирәк, күңел күзе белән дә күрә белү турында сөйли иде бу. Ике атна элек, Серпилин үз полкын кабул итәргә кил¬ гән чагында әле, дивизия командиры дәрәҗәсе белән үзеннән өлкәнрәк булган бу буйсынарын уңайсызланып кына каршы алган, хәзер исә, сугыш белән мавыгып, моны онытып җибәргән иде. Стажировканы ул Серпилинда күп ел элек үткән булса да, алар бер-берсен асылда алай бик тирән белмиләр, ләкин хәзерге авыр һәм җитди обстанов- када сугышка кадәрге танышлыклары аларның икесе өчен дә бик мөһим һәм ике арада фикерләрен ачыктан- ачык әйтергә ярдәм итә иде. Немецларның алтынчы атакасы моннан алдагыларына караганда җиңелрәк кире кайтарылгач та — дошманның тез асты тотмый башлаган иде ахрысы — комдив шундук күр¬ ше полкка китәргә ашыкты. Серпилин белән хушлашыр алдыннан, күзгә-күз калып ул: — Федор Федорович, синең өчен минем җаным ты¬ ныч,— диде.— Әлбәттә, сиңа миндә полк бирүләренә шат¬ ланам, әмма, ихлас менә, дивизия командирлары сыйфа¬ тында күршеләр булсак та ярыйсы икән, һич югы фланг¬ ларыбыз тынычрак булыр иде. Юкса сугышабыз, сугыша¬ быз, ә флангларыбыз юк! Әле кичә иртән генә сул кулдагы күршем белән иңгә-иң тора идек, хәзер исә кояш алды, ай йотты үзен! — Ничево,— диде Серпилин,— кем әйтмешли, хәзинәдә¬ ге бары, ходай биргән акыл белән генә командалык итәргә кала безгә. Исән булсак, генерал исемен дә алырбыз әле, ә инде полковник яки комбриг булып үлсәк, ничек тә исе¬ мебезне җисемебезгә туры китереп күмәрләр. 120
— Фашистларны күбрәк дөмектерсәк, җеназабыз бул- маса да ярар,— диде комдив һәм Серпилин белән саубул¬ лашканда, күккә карап: — Нигәдер аларның авиациясе очмый әле,— дип шикләнеп куйды. Урынсыз сүз үзеңә тияр дигәндәй, ярты сәгать тә үт¬ мәде, немецлар Серпилин полкы белән күрше полк буыны арасын бик каты бомбага тоттылар. Кырык бомбардиров¬ щик су буйларына бер-бер артлы «пике» ясап, гүяки алар¬ ны пычак белән телгәләп бетерделәр. Офыкның төньяк канатын тоташтан төтен пәрдәсе каплап алды. Ә инде авиация һөҗүме тынып бер сәгать үткәннән соң бомба кыйпыгыннан корсагы бик авыр җәрәхәтлән¬ гән комдивны носилкада күтәреп килделәр. Медпунктка йөгереп килгән хирург, сестра ярдәме белән, өзлексез ың¬ гырашкан хәлсез комдив өстендә бик озак булашты, ни¬ һаять, бомба кыйпыгын актарып чыгарды. Дивизия ко¬ мандиры яралангач ук үзен медпунктка түгел, ә KFIraj Серпилин янына алып барырга дип бик катгый приказ биргән иде. Врач сукранып кына приказга буйсынырга мәҗбүр булды. Үзенең яшьлеге аркасында калтырап төшкән, чөн¬ ки дивизиядә болай да Зайчиковтан уттан курыккандай куркалар, һәм дәһшәтле Зайчиков аның каршында кыл кыймылдатмаслык булып изрәп ятса да, һаман әле ул аңардан шүрли иде. Немец бомбардировщиклары аркаларын Днепрга те¬ рәгән ике полк арасын астын-өскә китергәннән соң, янгын төтеннәре таралып та бетмәде, шул позицияләргә үк не¬ мец танклары һөҗүм итте. Алар Днепр күперенә ябырылып аны шартлатырга өлгермәгән хәлендә кулга төшерделәр. Танклар белән бергә, алар бронясына ышыкланып, авто¬ матчылар да үтеп керде. Алар күп түгел, бер рота гына. Ләкин бомбалар өскә шундый капыл яуды, танклар шун¬ дый кинәтлек белән бәреп керде һәм автоматчылар ка¬ раңгылык эченнән шундый дәррәү ут ачкан кебек булды, Серпилин да, аңардан аерылып калган полкның коман¬ диры да бу фаҗиганең беренче сәгатьләрендә Днепрга ябырылган немецларның әлегә нечкә җептәй генә бул¬ ган сафына удар ясарга кыймый тордылар. Ә кичен исә моңа тәвәккәллек җитмәде: ни дисәң дә тәҗрибәләре юк, аннары дошман санын да күп итеп күзал¬ ладылар — ә иртән айнырга соң иде инде. Зайчиковны команда пунктына китергәндә Серпилин анда кайтып җитмәгән. Ул, яралы комдив белән аймылы¬ шып, иртәнге сугышка күрсәтмәләр бирер өчен, үзенең уң 121
флангтагы күп югалтуларга дучар булган батальонына киткән иде. Комдив үзен туп-туры команда пунктына, Серпилин янына алып барырга кушты, чөнки ярасы бик тирән бу¬ лып, үзен менә-менә үлеп китәр кебек тойды һәм диви¬ зиягә җитәкчелек итүне тизрәк Серпилинга йөкләп ка¬ лырга ашыкты. Врач, наркоз биреп җәрәхәтен чистар¬ тырга җыенгач, ул һушсыз калудан куркып карышып торды; Серпилинга дивизияне тапшырып өлгермичә тә- гаен үлеп китәр сымак тойды үзен... Серпилин дивизия командирының авыр яралануын батальонда чагында ук ишеткән иде. Ул, иң кирәкле бое¬ рыкларын биргәннән соң, дивизия командирын күрү өчен, полк медпунктына ашыкты. Ләкин медпунктта ни диви¬ зия, ни хирург юк — ул команда пунктына чакыртылган иде. Аны землянка авызы янында гимнастерка өстеннән канланып беткән халатын кигән врач каршы алды, ул шыпыртлап кына: — Ип;әш комбриг, мин гаепле түгел,— диде.— Җәрә¬ хәтне иң яхшы шартларда тиешенчә эшкәртергә теләгән идем дә, тик дивизия командиры мине приказ белән мәҗ¬ бүр итте... — Их, син, мәҗбүр итте, мәҗбүр итте! —дип, Серпи¬ лин ачу белен кулын селекте.— Без түгел, ә врачлар безгә приказ биргән момгнтлар да була. Исән калырмы соң? — Кулдан килгәннең барысын да эшләдек, ләкин яра¬ сы бик авыр, ә ярдәм күрсәтү шартлары... — Уфтанырга соң инде! Тагын ни дәхбулса эшли ала¬ сызмы? — Хәзергә берни эшли алмыйм. — Алайса, барыгыз китегез, медпунктта анда сезне яралылар чираты көтә,— диде дә Серпилин землянкага керде. Күзләрен зур ачып караватта Зайчиков ята, ул ың¬ гырашмаска тырышып тешен кыскалый иде. Серпилин урындыкны үзенә тарта төште һәм, очлы тез башларын авырттыра-авырттыра, карават кырына ук терәтеп утырды. — М-нә сугышны да тәмамладым, Федор Федорович,— диде комдив. Шулай диюгә, күзеннән яшь тамчысы сы¬ пылып чыгып бите буенча тәгәрәп китте. Ул яшен сөртеп алганнан соң кулын янә гәүдәсе белән янәшә ак җәймә өстенә сузып салды.— Әллә нәрсә, калтырата, шинельне япчы. 122
Серпилин кадактан үз шинелен алып җәймә өстеннән комдивка япты. — Ничек анда немецлар? — дип сорады комдив. Яра¬ лыдан хәлне яшерү файдасыз, аннан Серпилин үзе дә дөресен әйтергә булган иде. Зайчиков яраланса да диви¬ зия командиры бит әле. Немецлар безне күрше полктан аерып Днепрга чыктылар, ихтимал, күперне дә алганнар¬ дыр, диде Серпилин. Комдив бу хәбәрне бик авыр киче¬ реп, уйларын туплый алмыйча, дәшми ятты. Зиһене тәмам түнеп китте: тукта әле, әгәр немецлар... күперне алса¬ лар... ул чагында алар бер удар белән өч полкны бер-бер- сеннән аера түгелме соң? Ул үзенең Днепр аръягында өл¬ кән командир булып калган штаб начальнигы полковник Юшкевич турында уйлап алды. — Кисәкләп телгәннәр икән,— дип куйды ул үзалдына. Юшкевичны әйбәт штаб начальнигы итеп саный да бит, хәзер аның язмышы кыл өстендә шул менә. Күперне югалтканнан соң ул, тар гына яр буе полосасына кысы¬ лып, аркасын немецларга куеп, ике ут арасында кала¬ чак. Әгәр бүген төнлә белән үк боҗраны өзеп көнчыгыш¬ ка бәреп чыгарга башы җитсә, бәлкем, үзе белән ни дә булса сөйрәп чыга алыр, ә инде башы җитмәсә — эше харап! Могилев үкәлчәләрендә торучы, хәзер исә аерылып калган өченче полкның коңандиры майор Лошкарев ут¬ тан яралган да бит, тик яшелрәк шул әле. Шүрләп кал¬ мас анысы, Зайчиков моңа бөтен күңеле белән ышана. Ләкин бер дуамаллыгы белән генә полкны коткарып ка¬ луы шикле. Комдив: Серпилин янында түгел, ә тегендә, Лошкарев янында яралансам яхшырак буласы икән, дип үкенеп куйды — анда ул хәзер менә шулай яткан рәвешен¬ дә дә кирәгрәк булыр иде. Аннары ул үзен кызганды, ярасы, гаиләсе — хатыны белән кызлары турында уйлап алды. Гел кызлардан кит¬ кән иде бәхетләре, соңгысында, ник малай булмады соң, ходаем, дип балавыз да сыккан иде бит хатыны. «Биш кыз белән кыенрак шул»,— диде ул эченнән, үзен үлеп баргандай тоеп. Ниһаять, Зайчиков көчләнеп кенә зиһенен эшкә җигә алды: — Слушай, Серпилин, дивизияне кабул итәргә җыен. Приказ яз,— диде. — Кирәксә, әзер торырмын, ә приказ белән хәзергә сабыр ит! Командир исән була торып ничек инде мин дивизияне кабул итим. Бераз ят та, аякка басарсың, син 123
әнә нинди баһадир,— дип, Серпилин йомшак кына аның иңенә кагылып куйды. Зайчиков аңа күз чите белән карап алганнан соң ты¬ нып калды. Нәрсә әйтәсең инде аңа? Серпилин урынында булса үзе дә шулай җавап бирер иде. Комдив беравык дәшми ятканнан соң: — Шулай да син хәзерлән әле,— диде һәм күзен йом¬ ды. Медпунктка китмичә, менә хәзер Серпилин янында бу¬ луына ул берникадәр шатлана да: тегендә үзен бүтәннәр арасында нибары яралы итеп хис кылыр иде, монда исә ни дисәң дә үзе командир әле. Ул берничә минут күзен йомган килеш ятып торды, ә инде күзен ачкач Серпилин артына баскан, урманда чагында аның янына килгән әле¬ ге газетачы буйчан политрукны күреп алды. Политрук¬ ның гимнастеркасы туфракка буялып беткән, кулына исә- немец автоматы тоткан иде. Синцов көне буе Серпилинга ияреп йөрде, башта бер, аннгн икенче батальонда булды; аның күзе алдында не¬ мец танклары Плотников батальоны позициясенә бәреп керделәр; танкларның берсе үр өстендәге тимер юлга менеп юл караучының будкасын әйләндереп салды, Син- цовтан илле метрда гына озаклап пушкадан атты; снаряд¬ лар политрукның баш очыннан сызгыра-сызгыра очты¬ лар. Аннары Плотников окоптан чыгып танк астына гра¬ наталар бәйләме ыргытты. Танкка ут кацты, ә Плотни¬ ковның үзен шул мәлдә үк икенче танк пулеметы чал¬ гыдай кисеп салды. Аннары Синцов ничек итеп, бер ротаның качканлыгын күрде. Немец автоматчылары аларны кырырга тотынгач, сугышчылар арасына каяндыр Серпилин килеп чыгып, команда бирә-бирә, сугышчылардан ут ачтырды, грана¬ талар ыргыттырды, әнә шулай тырыша торгач автоматчы¬ лар һөҗүмен кире кайтарды: бу вакыт Серпилин үзе ДЦ төзи-төзи, мылтыктан аткан иде. Шулай ук Синцов күршесендә яткан юл караучы карт¬ ның да мылтыктан атканын тойды; ә инде ул аңа кабат әйләнеп караганда, карт окоп төбендә үлеп ята, немец мундирының ачык изүеннән исә канга буялган ап-ак йөн¬ тәс күкрәге күренеп тора иде. Синцов та мылтыктан атты һәм бер немецны үтерде — үтергәнлеген тәгаен үз күзе белән күрде: немец аңардан бер ун метрда гына җир астыннан чыккандай кинәт кенә калкып чыккан иде. 124
Атака кире кайтарылганнан соң, Серпилин, гүя сугып, барышында күзеннән бернәрсәне дә ычкындырмагандай итеп: — Менә син дә үз өлешеңә чыккан немецны үтердең,— диде. Аннары ул буйсынарларына боерып Синцовка не¬ мецтан алынган автомат белән киндер янчыклы ике озын¬ ча запас обойма бирдертте: — Ал, синең законлы авто матың ул! — диде. Болар инде күптәнге, иртән булган хәлләр. Ә кичен, караңгы төшкәч, политрук, Серпилин белән бергә, бомба һөҗүме артыннан немецлар бәреп кергән участокка кит¬ те. Анда ул Серпилинны күздән югалтты, үтермәгәйләре тагын үзен дип курка-курка, аны озак кына эзләп йөр¬ де, ә инде команда пунктына кайтып Серпилинның исән- сау икәнен белгәч, бик сөенде. Землянкага Синцов әнә шулай елмаеп килеп кергән һәм йөрәге шундук дерт итеп киткән: урындыкка утыр¬ ган Серпилинның бөкшәйгән арык аркасын да, аның ка¬ раватында күзен йомып яткан дивизиянең командиры әлеге полковникны да — барын берьюлы күреп алган иде ул. Полковникның чырае шундый агарган, Синцовка ул хәтта үлгәндер кебек тоелган иде. Ләкин комдив күзен ачты да Синцовка озак кына карап торды. Синцов, та нишләргә һәм ни әйтергә белмичә басып торды. Серпилин, артында кемнеңдер булуын сизеп, әй¬ ләнеп карады. — Йә, политрук, сугышып беттеңме инде? Хәзер инде яза алмам дип зарланмассыңмы? Синцов кыр сумкасында яткан блокнотын исенә тө¬ шерде, көне буена ул аңа ник бер орынып карасын. Аның тамагы ач, ләкин ашаудан бигрәк үлеп йоклыйсы килә иде. Ул кул-аягының гына түгел, ә бөтен җаны-тәненең из¬ рәгәндәй талуын тоеп: — Иптәш комбриг, китәргә рөхсәт итегез? — диде. Серпилин бер күз сирпүдән аның хәлен абайлап: — Йоклыйсың киләме? — диде.— Бар соң, син ирекле кеше ич. Ихтимал, Серпилинның аңа караганда да катырак арып күбрәк йоклыйсы килгәндер, шулай да менә бик уяу утыра дип, үзалдына оялып куйды Синцов һәм: — Мин монда, землянка янында гына ятып торам,— диде. Серпилин борылмыйча гына башын какты. Ә Зайчиков сүлпән тавыш белән: 125
— Нәрсә ул синең тирәдә кайнаша? — диде. Ләкин Серпилин, ничек дияргә дә уңайсызланып, җилкәсен генә җыерып куйды. Синцов чыгу белән землянкага Шмаков килеп керде; ул да муенына немец автоматы аскан иде. Землянкага кергәч тә автоматын салып почмакка сөяде һәм, арган муенын боргалап яздыра-яздыра, карават янына килде. Аңа яралы Зайчиковның монда ятканлыгын әйткәннәр, ә хәл эчендәге кешенең нәрсәсен сорашасың аның. Шун¬ лыктан ул уз эченә йомылып тик басып торды. Зайчиков күзен аңа күтәреп: — Күпме автомат төшердегез кулга? — диде. — Егерме автомат. — Аларның автоматы бик кызу ата,— дип куйды Зай¬ чиков.— Финскпйда вакытта ук әле автоматлар белән масса күләмдә коралланырга кирәклек аныкланган иде. Сугышка кадәр бот күтәреп яттык та төп башына утыр¬ дык менә. Безнең полкка ун автомат та ярап куя, ә алар¬ ның йөзәрләп! — Аның сүнә барган хырылдык тавы¬ шында әлеге хәлләргә бик нык гарьләнгәне сизелә иде. Шмаков сул флангта ниләр булганын сөйләргә ке¬ реште. Серпилин дикъкать белән тыңлады, ә эчен кисеп- кисеп алудан ярты минут саен күзен чытырдатып кыскан Зайчиков, дөресендә, аның сүзләрен колак яныннан гына уздырды. ТНиһаять, ул көчләнеп кенә елмайгандай итеп: — Бала табарга җыенаммыни,— диде. — Иптәш Шмаков, мин синең землянкага күчәм, ә монда комдив янына медицина посты куябыз,— диде Сер¬ пилин. Ул башта Зайчиковны медпунктка күчертмәкче иде, ләкин соңра бу уеннан кире кайтты. Хәзер инде, чолга¬ нышта калгач, полкның тыл ягы кайда, алгы кырые кай¬ да икәнлеге җенемә дә билгеле түгел ләбаса. Ята бирсен монда, аны барыбер күндереп булмый, ә инде ахыры ни белән бетәсен белмәгән очракта бәхәсләшеп торуны Сер¬ пилин бер дә өнәми иде. \ Зайчиков: — Миңа бернинди пост та кирәкми,— диде.— Димәк ки, мин сине землянкадан куган булып чыгаммы инде? — Шулай кирәк!—дип өзеп әйтте Серпилин.— Бу мәсьәләдә минем белән тарткалашу файдасыз, ни дисәң дә мин әүвәлтен фельдшер идем бит. Бу яктан тәҗрибәм бар. Зайчиков ирексездән елмаеп куйды. Ул Серпилинның «фельдшер» дигән кушаматын, үзенең күптән инде, утыз 126
өченче елларда ук аның кул астында стажировка узган¬ лыгын исенә төшерде. — Әгәр булдыра алсаң, Николай Петрович, син йок¬ ларга тырышып кара инде,— дип Серпилин аягына бас¬ ты.— Без комиссар белән бүгенге көнгә йомгак ясарга киттек, ә соңыннан сезгә приказлар алырга килербез. Зайчиков аны күзе белән генә озатып калганда бер¬ нинди риясыз-нисез: «Шулай булмый ни, бик кирәк инде минем приказлар сиңа!..— дип уйлап куйды.— Лошкарев түгел лә син. Тәртәң кире якка каерылмаса, син хәзер дивизиягә, бәлкем дә әле корпуска да командалык итәр һәм үзең үк миңа приказлар бирер идең...— Ул шунда ар¬ мия белән элемтәсез калганлыгын исенә төшереп: — Их, хәзер аның белән бәйләнеш булса иде!» — дип ачынып елмаеп куйды. Әле Шмаков аяк та атлап кермәгән землянкага төш¬ кәннән соң алар кара-каршы утырдылар. Землянка бик тар, шунлыктан Шмаковка иртә белән үлгән комиссар караватына, ә Серпилинга әле кичке якта гына һәлак булган штаб начальнигы койкасына утырырга туры кил¬ де. Көнлек йомгаклары дөресендә җиң кисеп итәк ялгау¬ дан тора — алар тишек-тошыкны каплау өчен кемнәрне кая күчерергә кирәклеге турында фикер йөртәләр. Көн эчен¬ дә сафган чыкканнар урынына менә хәзер, төнгә каршы, бер батальон белән ике рота командирларын һәм өч по¬ литрук билгеләргә кирәк. Шмаков әлегә бер батальон кешеләре белән генә, анда да әле әйле-шәйле генә таныша алган. Бөтен кандидатураларны да Серпилин күрсәтә бара иде. Чират политрукларга җиткәч Серпилинның хәтеренә Синцов килеп төште. Шмаков иңнәрен сикерткәләсә дә, Серпилин: — Нәрсә, дошман үтергәнчегә шае ул миңа койрык булып йөрсенмени? — дип, үз сүзен үткәрү җаен кара¬ ды,— Рас политрук званиесе бар икән, ротага политрук булып барсын әйдә. Бер дә бүтәннәрдән ким булмас, ә ким булса — барыбер аны алыштырырлык башка кеше¬ без юк. Биш минут та үтмәде, йокысыннан уятылган Синцов, күзен тырный-тырный, Серпилин белән Шмаков каршында басып тора һәм аларның фатихаларын тыңлый иде инде. Шуны да әйтергә кирәк. Шмаков белән монда очрашуына ул бик гаҗәпләнгән иде. Аны менә хәзер, төн үтмәс борын ук әле, кичә генә бергәләп тимер юл дамбасында кояшка җылына-җылына Азов чабагы кимереп утырган Хоры- шевның нәкъ үзенә ротага озаттылар. Серпилин аңа: 127
<Ничек, булдырырсыңмы?» — дигән бик зарури, ләкин әлеге шартларда мәгънәсезрәк тоелган сорауны биргәннән сөң, Сиицов икеләнә төшебрәк: — Минем бер дә командалык иткәнем юк шул,— дин җавап кайтарган иде. Серпилин исә моңа каршы, вәгазь әйткәндәй: — Ә син командалык ит. Җиңдә йолдыз, ә петлицада ®ч кубик йөрткәч, димәк, мин аларның әҗерен синнән таләп итә алам,— диде. Бу сүзләрне ул Синцовка ачулы булганы өчен түгел, ә аның гаскәри хәле үзгәргәнен аныклап күрсәтү өчен ярыйсы гына кырыс һәм каты итеп әйтте.— Сиңа хәзер озатучылар бирергә устав кушмый, ә билгеләнгән урынга барып җитмәсәң, син дезертир! — Серпилин соңгы сүзләрне шаяртып әйткәнлеген белгертер өчен елмаеп та куйган иде. Синцов хушлашыр алдыннан Серпилин белән Шмаков- ның кулын кысканда исенә әле дә булса килеп өлгермә¬ гән иде. Алар арасындагы мөгамәлә хәзер элеккечә түгел, ул бөтенләй үзгәрде. Әле кичә генә Синцов бу ат сыман бик юмарт чырайлы шырантай комбригның полкында ку¬ нак кына, ә бәләкәй гәүдәле ак чәчле батальон комис¬ сары исә әле күптән түгел очраклы рәвештә очрашкан бер фронт юлдашы гына иде. Хәзер исә алар аның ко¬ мандиры белән аның комиссары, ә ул алар командалы¬ гындагы политрук; инде моннан соң аңардан бүтәннәр¬ нең сугышуы турында язып бирүен көтмәячәкләр, ә үзе¬ нең бүтәннәр кебек ук сугышуын көтәчәкләр. Аның мо¬ ңарчы гомерендә дә мондый тиз һәм авыр үзгәрешкә тап булганы юк иде. ( Синцов чыгып киткәч Серпилин белән Шмаков күзгә- күз карашып алдылар. — Мин медиклыктан туп-туры батальон командирлы¬ гына атладым,— диде Серпилин,— шулай да, ничево, ва¬ зифамны үти алдым. Шулай булгач, ни өчен мин аңар¬ дан шикләнергә тиеш? — дип, ул ишек ягына ым кагып алды.— Нәрсә, Совет властеның егерме өч еллык дәве¬ рендә алар бездән кәйрәккә әйләндеме? Әллә без алар белән нибары сүз генә куерта белдекме, аларны кеше¬ леккә чыгара алмадыкмы? Мин болай булуына һич ышан¬ мыйм! Бүгенге көннәрдә кара хәсрәтләр кичерсәк тә, бары¬ бер ышанмыйм! Бәлкем, без аларны һәрвакытта да тиешле югарылыкта тәрбияли алмаганбыздыр? Ә шулай да, ничево, үзәкләре нык аларның, фашистларныкы ише генә түгел! Кешеләрне начар тәрбияләмәделәр. Минем төр¬ 128
мәдә чагында да моңа иманым нык иде. Төрмә хакында гаҗәпләнмисеңме? — Гаҗәпләнмим. Зайчиков миңа сезнең тарихыгыз турында сөйләгән иде,— дип җавап бирде Шмаков, хәзер әле «син»гә күчәргә ояла төшеп. Ләкин Серпилин комиссарның «сезнең» диюен үзенчә анлады. — Менә бит язмыш сезне комиссар итеп кем хозурына китереп ташлаган, иптәш Шмаков, бик кызганыч! — диде ул үзе дә «сез»гә күчеп һәм ачы ирониясен бер дә яшереп тормыйча. Шмаков моңа каршы дәлилләрне күпләп китерә алыр. Мине, гомумән, армиягә язмыш китереп ташламады, үз теләгем белән килдем аңа, дип җавап биргән булыр иде. Аннары ул Зайчиковка булган гозере хакында да, ягъ¬ ни, дивизиянең киләчәктәге хәле аныкланганчыга кадәр түгел, ә ул хәл инде бүген үк билгеле булып торганда мине бер-бер сыйфатта файдалана алмассызмы икән дип үтен¬ гәнен дә белдерер. Ниһаять, ул шунысын да әйтми узмас: мин, сездән бер дә кимен куймыйча, совет властена, бу властьның аңа соңгы сулышларына кадәр тугры булып калырлык кешеләрне тәрбия итә алу сәләтенә ышанам, шуңа күрә сезгә дә, иптәш Серпилин, үземә ышанган ке¬ бек үк ихластан ышанам, дияр идем. Ләкин, гадәттә телгә оста булган профессор, хәзер исә батальон комиссары, кем дә булса кыстаганга карап кына телбайга әйләнеп китә торган затлардан түгел, шунлык¬ тан ул артык туарылып тормады, фәкать Серпилинга үзе¬ нең калын пыялалы күзлеге аша карап бер генә локма сүз әйтте: — Иптәш Серпилин, «син» дип сөйләшүгә мин тиз генә күчеп китә алмыйм. Зинһар, «сез» дип дәшүемә игъти¬ бар итә күрмәгез. Шмаков «игътибар итә күрмәгез» дигәнен чак кына вәземли төшеп әйтте, моның белән ул Серпилинның ки- наясын абайлавын һәм аның шелтәсен кире кагуын бел¬ гертте. Турыдан бәрергә яраткан Серпилин: — Әгәр сезне дөрес аңлаган булсам, минем үткәнемдә сезнең эшегез юк,— диде. — Сез мине дөрес аңладыгыз. — Тик мин үткәнемне онытып бетерә алмыйм бит, анда-санда һаман әле искә төшереп куйгалыйм. Моңа сез ничек карыйсыз? — Табигый хәл дип карыйм. 9 3-263 129
— Сезнең исемегез ничек? — Сергей Николаевич. — Минеке — Федор Федорович. Киеренке әңгәмәдән котылуына шатланган Шмаков: — Менә танышып та беттек! — дип көлеп куйды.— Югыйсә, кинәт беребез үлеп китсә, бик уңайсыз килеп чыгар: похоронный кәгазендә исемебезне ничек итеп яза да белмәс идек. — Их, Сергей Николаевич, полкны җигелеп тартырга алла үзе кушкан миңа! — дип башын чайкап алды Сер¬ пилин.— Сугышта үлү генә хәрби бурыч булып бетә ал¬ мый әле, күп дигәндә безнең һөнәребезнең ярты эше генә ул. Немецлар үлсә икән ул, менә нәрсә таләп ителә без¬ дән.— Серпилин торып басты, бөтен буена киерелеп ал¬ ганнан соң:— Ярый, комдивка доклад ясап кайтыйм әле,— диде. — Бәлкем, аңа тимәскәдер,, хәле әйбәт түгел бит,— диде Шмаков, каршы төшеп. — Доложить иткәннән соң хәле яхшыра төшәр. Болай гына әҗәл көтеп яту бик авыр битГ Никадәр приказлар бирә алса, шулкадәр яши әле ул! — Ай-Һай, врачлар сезнең фикер белән килешерме икән? — диде Шмаков, шулай ук аягына басып. — Мин.аларның килешүен сорап тормыйм, үзем фельд¬ шер. Шмаков ирексездән елмаеп куйды. Серпилин да ү.зе- нен шаяртуыннан көлде, ләкин шундук йөзе яңадан җит¬ диләнде. — Менә сез үлем турында сүз кузгаттыгыз. Бу мәсьә¬ ләгә бүтән кире кайтмау өчен, сезнең мине баш-аягым бе¬ лән аңлавыгыз өчен мин дә бер нәрсә әйтим әле. Бөтен кеше күзе алдында үләргә мин курыкмыйм. Ә менә хә¬ бәрсез югалырга инде минем хакым юк! Аңладыгызмы? Икенче көн дә, иртәдән алып кичкә кадәр, сугышып үтте. Кыр һәм танкка каршы орудиеләрнең күпчелеге ак¬ рынлап сафтан чыга барды, шул сәбәпле немец танклары әледән-әле позициянең түренә үк үтеп керделәр, бик озак¬ лап окоп араларыннан үрмәләп йөрделәр, чылбырлары белән землянкаларны изделәр, пушкадан аттылар, яннан килеп окопларның һәм аралашу траншеяларының буен¬ нан буена пулеметтан пуля яңгыры яудырдылар. Кайва¬ кыт полк позицияләре алынган да күк тоела, ләкин немец пехотасы көне буе тырышып-тырмашса да танкларга ия¬ реп үтеп керә алмый, ә танклар пехотасыз — ике кулсыз алар, шунлыктан танклар үз эшләрен ахырына кадәр җит¬ 130
керә алмыйлар: кайберләре, патрон һәм снаряд запас¬ лары бетеп, сугыштан кире чыга, ә кайсыберләре граната бәйләмнәре белән бензинлы шешәләрдән янып позицияләр¬ дә утырып кала иде. Артиллерия һәм снарядлар җнтешмәгәнлектән танк¬ ларны үткән көннәргә караганда азрак яндырдылар, шулай да төрлесе төрле җирдә тугыз танк яндырылды. Берсе хәтта Серпилинның хәзер комдив ята торган блиндажына ук менгән иде, аны әнә шул блиндаж өстенә кунаклаган килеш яндырдылар да. Артын окопка салындырган, ә туп көпшәсен һавага чөйгән бу танк хәзер блиндаж өстендә һәйкәл кебек сураеп тора иде. Бу көнне сигез атаканы бер-бер артлы кире кайтар¬ дылар. Кичә кичтән Хорышев ротасына килгән Синцов тәү¬ лек эчендә нибары ике мәртәбә генә сәгатенә күз салды. Ана ротада үзенең яхшы политрукмы, түгелме икәнлеге турында уйлап торырга һич вакыт тимәде; ул көнозын окопта сугышчылар арасында булды һәм үз тирәсендәге аз-маз кешеләргә, вакытына һәм җаена карап, мөмкин кадәр төплерәк приказлар бирергә тырышты. Ул һөҗүм итүче немецларны якынрак җибәрергә кирәген шәйләгән чакларында атмаска боерды, ә инде атарга кирәк икәнен нәкъ вакытында тоеп алганнан соң ут ачарга приказ бир¬ де һәм үзе дә атты, немецларны үтергән дә кебек булды бугай әле. Немецларның нәүбәт буенча иң соңгы, сигезенче ата¬ касы тәмамланганнан соң, көнгә караңгы капкач, пилот^ касы астыннан башына бинт уралган Хорышев аның яны¬ на килде дә, чукрак кешегә дәшкәндәй, колагына каты гына итеп: «Бик җилле сугыштың, политрук!» — дип кыч¬ кырды. Синцов җавап урынына иңбашларын гына кал¬ кытып алды. Ул яхшы сугышканмы, начар сугышканмы икәнен үзе дә белми, тик шуны белә: алар иртән кайсы ■окопта булса, шул окопта калдылар да, бу исә начар түгел икән бит. Шулай уйлап та өлгермәде, үзенең исән-сау калуына бик гаҗәпләнде: бер көн эчендә генә дә әйләнә-тирәдә исәпсез күп кеше үлгән һәм яраланган иде бит. Алар бе¬ рәм-берәм үлгәндә яки яраланганда, Синцов үзе турында уйлап та карамаган, хәзер исә, сугыш тынганнан соң яра¬ лысы, үлесе исенә төшкәч, үзенең, кем әйткәндәй, тырнак очы белән генә сыдырылмавы аны бик-бик аптырашта кал¬ дырган иде. S* 131
— Ничек уйлыйсың, иртәгә тагын килерләрме икән?— дип сорады ул Хорышевтан. Тегесе ишетмәде, кайталап сорады. Синцов алҗыган- арган кыяфәт белән соравын кабатлады, шуннан Хоры¬ шев та бик йончыган кыяфәт белән: — Әлбәттә, киләләр, аларның бүтән ни эшләре бар!— дип җавап кайтарды. Серпилин комдив янына землянкага кергәндә караңгы төшеп җиткән иде инде. Землянканың бер як түшәме шак¬ тый иңгән, ә бер бүрәнәсе бөтенләй аска бүлтәеп чыккан. Сузылып яткан Зайчиков караваты янына идәнгә туфрак¬ садан бер өем коры балчык коелып төшкән. — Танк мине чактан гына сытмый калды,— дип кө¬ лемсерәде Зайчиков.— Немецлар килеп җитте инде дип уйлап атышырга да җыенган идем инде.— Шулай дигәч ул мендәр астына кыстырган пистолетына кагылып ал¬ ды.— Лошкаревтан хәбәр юкмы? — Соңгы сәгатьтә колакка берни ишетелми. Тып-тын!— диде Серпилин. — Мин дә тыңланып яткан идем — көннең икенче яр¬ тысында берни ишетелми башлады. Мин Лошкарев өчен куркам,— диде Зайчиков борчылып. Серпилин берни әйтмәде. Ул Лошкарев өчен хәзер ку- рыкмый, ул якта шундый тын, куркырлыгы калмаган иде инде. — Бераздан комиссар кайта, сорарбыз,— диде Сер¬ пилин.— Элеватордан кайбер нәрсәләр шәйләнә, шунда менеп карыйм әле дигән иде ул. Ярты сәгать үтте, ә Шмаков юк та юк. Ниһаять, ул кайтып керде,, шундый тирләгән, гимнастеркасы юешләнеп кап-кара булган. Сүзгә керешкәнче, землянка почмагын¬ дагы чиләктән бер-бер артлы ике кружка су алып эчте; суы болганчык, әллә ниткән сары түпле — туфракса балчыгы чиләккә дә коелган иде. Шмаков кружкасы белән өченче мәртәбә су чумырып алганнан соң, аны, фуражкасы белән күзлеген салып, ап-ак төкле алсу муенына койды. Серпилин ярым җитди, ярым шук тавыш белән: — Пештегезме көне буена? — диде. Шмаков гаепле кешедәй: — Әйе, бик бөркү, яшь тә үзен сиздерә,— диде, ан¬ нан, урындыкка утырып, үзе анда чагында немецларның элеваторга бер генә дә атып карамаулары турында сөй¬ ләргә кереште: — Элеватор иләк шикелле тишелеп беткән,— дип аңлатуында булды ул.— Шуңа күрә без аннан күзәтү пунктын алганбыз дип уйлаганнардыр алар. Хәбәрләр кү¬ 132
ңелле түгел: бездән уң кулда шылт иткән тавыш юк, бер дә атмыйлар, бер сәгать элек тә шулай иде. Дөрес, үзем¬ нең күзәтүемә бик ышанып җитмим, чөнки караңгы төш¬ кән иде. Ләкин сугышчыларның күзләре минекеннән оч¬ лырак бит,— диде Шмаков һәм күзлеген салып бармак¬ лары белән пыялаларын сөртеп алганнан соң аны тагын киде.— Сугышчыларның раславы буенча, немецлар Мо¬ гилевтан шоссе буйлап көнбатыш тарафка әсирләр ко¬ лоннасын алып киткәннәр. — Күп микән? — диде Зайчиков. — Өч йөзләп кеше, диделәр. — Болай булгач, Лошкарев полкы беткән,— диде Зай¬ чиков һәм, бер кавым тынып торганнан соң, янә көрсенеп кабатлады: — Әйе, Лошкарев полкы беткән. Землянкада тынлык урнашты. Өчесе дә дәшмәде, өче¬ се дә бер үк нәрсә турында уйлады: иртәгә яисә берсе¬ көнгә аларны да шул ук язмыш көтә. Снарядлар бетте, гранаталар бераз бар әле, ләкин алар да кайчан да бул¬ са юкка чыгар; ә менә бензинлы шешәләр бер дә калмады инде. Иртәгә немецлар яңадан һөҗүм итәчәк, ярар, бер көн тотып торырга да булыр аларны, ә аннары нәрсә? Әлбәттә, төнлә белән китәргә, көнчыгышка, Днепр аръя¬ гына бәреп чыгып карарга да мөмкин булыр, анысы. Ләкин бу омтылу уңышлы чыгармы? Аннары мондый очракта күпме кеше югалтасылары бар бит әле. Менә бу сораулар аларның өчесен дә тирән уйга калдырды. Алар хәзерге позицияләрендә ничәнче көн инде немецлар һөҗүмен уңыш¬ лы гына кайтарган, дошманның җитмешкә якын танкы- сын ватканнар иде. Менә шул позицияне ташлап китүе елар дәрәҗәгә җитәрлек бик кызганыч. Ә инде окоплар¬ дан чыккач, танкларны әллә ни яндырып та булмый иде... Аларның уйлары бер тирәдә кайнашса да, берсе дә башлап сүз әйтергә җөрьәт итмәде. Серпилин дивизия командиры сүз катып ни дә булса әйтер, Зайчиков исә, киресенчә, бу сүзне Серпилин кузгатыр дип көтә; Шма¬ ков исә, ап-ак түгәрәк башын боргалап, әле берсенә, әле икенчесенә карап-карап куя, ул үзен, полкка яңа гына килүе сәбәпле, әлеге хәлләр турында бары соңыннан гына сүз әйтергә тиешле кеше итеп саный. Менә әлеге шушы сә¬ бәпләр аркасында өчесе тиң авызын йомып тик тора; һәм¬ мәсе дә, хәзер ык та итмичә, мәсьәләне чишүне иртәгә калдырырга карар иткән иде. Төн уртасында Днепр аръягыннан бик каты сугыш¬ канга охшаган авазлар ишетелде, иртә белән анда да бу авазлар тынды. Тәгаен немецларның төнге атакасы түгел 133
бу. Аларның, кагыйдә буларак, төнлә сугышырга ярат¬ мавын Серпилин абайлап өлгергән иде инде. «Көндез дә бик күп нәрсәгә өлгерәләр»,— дип, үз уеннан зәһәр генә көлеп куйды ул. Барыннан бигрәк дивизиянең калдык частьлары белән Юшкевичның сул ярдагы боҗраны өзәргә маташып каравы булырга тиеш бу. Булдырганмы, юкмы — бу хакта әйтүе кыен. Ничек ке¬ нә булмасын, сул як яр тынды, бернинди өметкә ышаныч калмады; сугышның бишенче көн иртәсендә Серпилин полкы япа-ялгыз калды. Комбриг иртә таңнан немецлар¬ ның яңа һөҗүмнәрен көткән, һич шикләнмичә, менә кә- зер башларлар, менә хәзер башларлар дип уйлый. Ләкин бер сәгать, аннан икенче сәгать тә узып, немецлар әле дә булса һөҗүмгә керешми торалар. Киресенчә, безнең күзәтчеләр, немецларның сугышчан сагы юкка чыкты, ур¬ манга чигенде, дип кайтып әйткәннәр. Бу үзе бер табыш¬ мак иде. Әлбәттә, бер сәгать үткәннән соң бу табышмак¬ ның нәрсә икәнлеге аңлашылды — һавада немец авиа¬ циясе пәйда булды. Немец танкларының Серпилин пол¬ кын Лошкарев полкыннан кисеп аерып алганнарына дүрт көн үтсә дә, аларның авиациясе нибары бер генә мәр¬ тәбә һөҗүм иткән иде әле. Ул моңарчы бүтән, мөһимрәк юнәлешләр белән мәшгуль булгандыр күрәсең, хәзер исә менә Серпилинга һәм аның полкына авиациянең барлык куәтен татырга туры килердер инде ахрысы. Немецлар иртә белән полкка өч сәгать тынлык бүләк итсәләр дә, моның хакын көне буе түләттеләр. Иртәнге тугыздан кичке тугызга чаклы нәкъ унике сәгать буе алар полк позициясенә үзләренең «пике»ләре белән ка¬ далып тордылар, ярты сәгать саен алышынган әҗәл ма¬ шиналары полкны җитен талкыгандай талкыдылар. Ярты һәм чирек тонналы авыр бомбалар, янә авырлыклары йөз, илле һәм егерме биш килограммлы кайтышраклары, бо- ларына өстәп ярчыклары борчактай сибелүчән кассеталы ике-өч килолы вак кына бомбалар да Серпилин полкы позициясе өстенә иртәдән алып кичкә кадәр күк йөзеннән ишелә-ишелә яуды. Ихтимал, немецлар самолетларны әллә ни күп ташламаганнардыр да — күп дигәндә ике яки өч дистә генә булганнардыр — ләкин алар ниндидер бик якын аэродромнан очып киләләр һәм өзлексез үлем йөкләрен ташып торалар. Тугыз самолетлы төркемнәре ки¬ теп тә өлгерми, алмашка икенче төркемнәре килеп җитә һәм алар кабат бомбаларны яңгырдай сибә башлыйлар иде. 134
Немецларның сугышчан сакны читкә тарттырулары хә¬ зер аңлашыла; алар моннан соң танклары белән пехота¬ ларын Серпилин полкына сарыф итәргә теләмиләр. Бушап калган авиацияләренә алар хәзер, бернинди җәзасыз-ни- сез, башкисәр ролен уйнауны йөкләгәннәр. Серпилин пол¬ кын туфрак белән бутап, югалтусыз гына, исән калган¬ нарны шәрә куллар белән җыйнап алырга ниятләгәннәр. Мөгаен, иртәгә дә әле алар һөҗүмгә күчмәс, бары безнең позицияләрне туктаусыз бомбага тотарлар—бу уй Сер¬ пилинның һушын ала иде. Үлемгә каршы үлем белән җа¬ вап бирмичә һәлак ителүдән дә авыррак нәрсә бармы икән? Чынында бит нәкъ шуның исе килә. Немецлар соңгы һөҗүмне тәмамлап кичкелекне ашар¬ га һәм йокларга китеп барганнан соң полк участогы өскә яуган үткер тимерләр белән шундый сөрелеп калган, анда ичмаса биш, ун метрлык бер генә кисәк исән телефон чы¬ быгын да табып булмый иде. Көне буена бары бер «юн- керс»ны бәреп төшерә алдылар, ә полктагы югалтулар бөтен көннәргә караганда да канлырак булган кичәге көндәге кебек үк иде. һава һөҗүменә хәтле ике мең бер йөз кеше исәпләнә. Ә хәзер кара исәп белән генә дә ал¬ ты йөз кеше дә калмаган. Бернинди юанычы булмаган шушы доклад белән Сер¬ пилин комдив янына землянкага китте. Ул бүген берничә мәртәбә инде Зайчиковны исән килеш күрә алмам ахры дип уйлап куйган: землянка' тирәсендә төрле калибрдан төрле вакытта кимендә унлап бомба шартлаган, ләкин комдив — могҗиза түгел диген — үлем тырнагыннан исән калган иде. Серпилин землянкага керү белән: — Иптәш комдив, минем фикерем: төнлә белән боҗ¬ раны өзеп карарга,— диде. Комбриг бүтән юлның бул¬ мавына төшенгән, ә инде үзенең ниятенә ныклап ышан¬ ганнан соң, аны, бернигә карамый, әйтеп бирергә ашык¬ кан иде.— Әгәр боҗраны өзеп чыга алмасак, иртәгә безне һавадан кыруны дәвам иттерәчәкләр. Зайчиковның җәрәхәте үлекли башлаган, кичәге көн белән чагыштырганда тавышы бөтенләй зәгыйфьләнеп кал¬ ган. Шулай да ул зәгыйфь, сүлпән тавыш белән комбриг¬ ның әлеге карарына риза икәнлеген әйтә алды, шуннан алар землянкага килеп кергән Шмаков белән өчесе бер¬ гә Днепрга бәреп чыга алырлык юнәлеш билгеләү турында фикер йөртергә керештеләр. Ярты сәгатьтән барысы да хәл ителде; немец телен белгән Шмаков «юнкеротан сикергән укчыдан сорау алыр 135
өчен үз землянкасына, ә Серпилин бер кат йөреп чыгарга дип окопларга китте. Төнге сугышта кешеләрне унайрак идарә итү өчен ул исән калганнарның һәммәсен дә бер батальонга тупларга булды. Вакыт бик кысан иде. Ул тиз-тиз командирларны билгеләде, боҗраны өзәр алдын¬ нан барысы бергә җыеласы пунктны күрсәтте. Хәзер бер генә көнгә кичегү дә ярамый, ә төнне һич тә сузып бул¬ мый— июль киче бер саплам җеп хәтле генә. Комбриг, Плотников батальонын ротага калдырып, Хорышевны взвод командиры итеп билгеләгәннән соң, үз дәрәҗәсеннән бу¬ шаган Синцовка елт кына күз төшереп алды да аңа үзе артыннан иярергә кушты. Алар КПга кайттылар, Серпилин комдив землянкасын да узып Шмаковка сугылды. Шмаков өстәл артында кабарынган күркә кебек утыра, бик ачуы чыккан, ә аның каршында очучылар формасы кигән яшь немец үрә басып тора: немец бәйләнчек чебен¬ не куасы килгәндәй яңагын тартыштыра. Аның бер бите ак, икенче битенә кызыл тимгелләр тибеп чыккан иде. Серпилин бусагадан атлап кергәндә үк: — Бетермәдегезмени әле? — диде. — Менә, яңагына чалтыратырга, үзен бастырып куяр¬ га туры килде.— Шмаковның йөзенә канәгатьсезлек төс¬ мерләре чыккан иде.— Аякларын чалыштырып утыра, мин сиңа әйтйм. Ул гынамы әле, үз позициягез аша чыгар¬ саң, ди, пленгә төшкәннән соң тормышыңны саклап ка¬ лырга мин сиңа гарантия бирәм, ди! Яхшылыкка каршы яхшылык, янәсе! Нахал, мине вербовать итмәкче була! — Сорау алу бер-бер гамали нәрсә бирдеме, юкмы? — Бик аз. Мондагы хәлне белми диярлек: аларны ир¬ тән генә Бресттан ташлаганнар. Ике көн элек Брест-Ли- товск цитаделен бомбага тотуын әйтте. Шмаков бер тын дәшми торды, алар бер-берен яхшы аңлауларын тоеп, дәррәү дулкынланып китеп, күзгә-күз карашып алдылар. — Обстановканы белми: карта тотмадым, самолет ук¬ чысына карта тиеш түгел, ди.— Кылт кына Шмаковның үз улы исенә төшеп куйды да, ул болай дип өстәде:— Мөгаен, аның сүзе дөрестер. Гомумән, гамәли яктан — коры бушлык. Аның каравы психологик ягы бар... — Сергей Николаевич, безнең хәзер психологиягә игъ¬ тибар итеп торырлык вакытыбыз юк,— диде Серпилин бор¬ саланып.— Хәл ачыкланган бит инде, ә вакыт бик кыйм¬ мәт. Мин киттем. Зайчиковта көтәм. 136
Шмаков землянкасыннан Зайчиков землянкасына хәтле йөз адым да юк иде. Сорап калырга өлгермәм дип курык¬ кан Синцов ашыга-каушый: — Иптәш комбриг, Брест хакында дөрес әйтте ми¬ кән, ничек уйлыйсыз сез? — диде. Серпилин бик ашкына, ләкин, Синцов соравы ачуын китергәнлектән, туктап калырга мәҗбүр булган иде. Ул кискен генә: — Минемчә, аның сүзендә йөз мәртәбә дөреслек бар!— диде.— Тик менә син моңа ни өчен шикләнәсең икән? Әгәр без генә кул күтәрергә яратмыйбыз дип уйлыйсың икән, ахмаклыктан гайре берни түгел бу! Комбриг Синцовка шулай шапалак биргәннән соң, алар кырык адым чамасы дәшми бардылар. Политрук өчен бик авыр тынлык иде бу. Ниһаять, Серпилин тынлыкны башлап үзе бозды: — Сез грамоталы кеше бит. Хәер(, чамалавымча, бө¬ тенләй үк түгел дияр идем. Чолганыштан чыгарга кереш¬ кәч кешеләр исәбен — кимегәнен дә, артканын да — бик җитди рәвештә алып барырга туры килер, кыскасы, мин¬ нән читкә китмисез. «Менә ничек чыгабыз икән!»—дип уйлап алды Син¬ цов һәм Серпилинның аны үз янына алуына эченнән үке¬ неп куйды. Ул Хорышев ротасында бергәләп ахырга кадәр сугышырмын дип уйлаган һәм бу уена ияләшкән дә иде инде. Серпилин землянкага Синцов белән килеп кергәч тә: — Бер сәгатьтән кузгалабыз,— диде. — Син кузгалырсың анысы, тик мин менә транспорт- лау өчен уңайсызрак бит әле,— диде Зайчиков.— Сезгә ар¬ тык йөк булырмын, заяга көчегезне алырмын...— Ул ши¬ нель өстендәге йодрыгын хәлсез генә кысып куйды — Ничево, исән булсак алып чыгарбыз... Сез берәү генә, ә без алты йөз баш. — Алты йөз булуы расмы инде? — Әле берничә кешегә артык та, — диде Серпилин.— Әгәр сөңгедәй уңышлы кадалсак, уза алырбыз, йодрыгы¬ быз нык,— дип тә өстәп куйды ул. — Менә нәрсә,— диде Зайчиков,— бүтән кичектерергә ярамый. Утыр да, Серпилин, дивизия командиры итеп билгеләнүең турында приказ яз. Мине алып чыга алыр¬ сызмы юкмы — анысы бүтән мәсьәлә, ә менә мин шушы мәлдән соң командир түгел инде. Серпилин җилкәсен җыерып куйды: — Ихтыярыгыз соң. 137
Аның хәзер карулашып торасы килми, Зайчиков хаклы, моны эшләргә вакыт иде инде. — Бу шуның өчен дә кирәк,— дип аңлатты Зайчиков,— бәреп чыкканда дивизиянең бүтән частьларындагы кеше¬ ләрен дә очратуыбыз мөмкин. Ә бит окружениедә, бүтән ж,ирдә булуга караганда да, ныграк кул кирәк! Серпилин дәшмичә генә башын какты. Аныңча, бу фи¬ кер дә дөрес иде. Серпилин политрукка борылып карады. Ул янә «син»гә күчеп һәм 'баягы уңайсыз әңгәмәне онытканлыгын бел¬ дереп: — Әйдә утыр да приказ яз,— диде. Аның дивизия ко¬ мандиры итеп билгеләнүе турында үз кулы белән приказ язасы килми иде. Синцов өстәл янына утырды: — Ничек языйм соң?— дип сорады. Зайчиков, эче авыртуына түзмичә, тешен шыкырдатып: — Акка кара белән язасың инде,— диде. — Шуның өчен соравым: минем карандаш кына бар бит,— диде Синцов. Гимнастерка кесәсеннән карандашын чыгарды да аңа шикләнеп карап алды — бу карандашы¬ ның да әле очы сынык иде. Серпилин аңа пәке сузды. Синцов карандаш очлаган арада, Зайчиков күзләрен түшәмгә төбәп уйланып ятты, Синцов карандашны очлап бетерүгә аңа әйтеп приказ яздыра башлады. — «Приказ номер...— Ул, маңгаен ж;ыерып, дивизия буенча бирелгән соңгы приказның номерын беравык исе¬ нә төшерә алмый ятты, ниһаять, исенә төшереп, дәвам ит¬ те:—номер унберенче. Яраланып сафтан чыгуым сабәп- ле,— дип тезә бирде ул,— миңа ышанып тапшырылган ди¬ визиянең барлык частьларына командалык итүне Биш йөз егерме алтынчы укчылар полкы комбригы Серпилинга тапшыру турында приказ бирәм». Исемемне куегыз! — Серпилин комдивның дәвам итүен көткән иде. Ләкин Зай¬ чиков: — Бетте,— диде дә, хәлсезлектән тирләп чыккан маңгаен учы белән сыпырып куеп, башын чөйкәлдереп мен¬ дәргә китереп салды.— Бирегез, кул куйыйм, хәер, сабыр итегез. Минем планшетта кызыл карандашым бар, шуны алып бирегез! Синцов землянка стенасындагы кадакка эленгән план¬ шетка үрелеп, аннан үткен итеп очланган кызыл каран¬ дашны чыгарды да, приказны шул ук планшет өстенә ж.әеп салып, Зайчиков янына килде. Зайчиков бер терсәгенә таянып чак кына күтәрелә төш- 138
те һәм карандашны көчсез бармаклары белән тотып кул куярга кереште. Фамилиясенең икенче хәрефендә үк кал¬ тырап киткән карандашының очы, кирәкмәгән сызыкны сызып, сынып төште. — У, шайтан алгыры!—дип тиргәнде Зайчиков.— Оч¬ лагыз әле тизрәк үзен! Синцов янә Серпилиннан пәке алып карандашны оч¬ лаганнан соң, Зайчиков аны көчәнә төшеп кулына тотты һәм исемен пөхтә, матур итеп ахырына кадәр язып бетерде. Соңыннан числосын да куйды. — Мә, Серпилин, ал. Серпилин приказны укып чыкканнан соң дүрткә бөк¬ ләп гимнастерка кесәсенә салды. Полк җитәкләргә дип фронтка китеп барганда, үз тормышының тамырдан үзгәрәчәгенә, көннәрдән бер көн аңа полкны тапшырып дивизияне кабул итеп алырга ку- шачакларына ул ышанып киткән. Ләкин нәкъ менә шушы дивизияне кабул итәрмен, өстәвенә шушындый үтә кат¬ лаулы шартларда алырмын дип ул башына да китермә¬ гән иде бит! Серпилин элекке гадәте буенча түгел, ә соңгы мәртәбә шулай әйтергә теләгәне өчен генә: — Камалыштан чыгарга хәзерләнү өчен китәргә рөхсәт итегез? — диде һәм кулын козырегына тигезеп куйды. Зайчиков аның бу уен шундук абайлап алды, җавап бирәсе урынга, Серпилинга рәхмәтле күзләре белән карап, аңа тирле хәлсез кулын сузды. Серпилин аны нык кына кысканнан соң землянкадан чыкты. , Землянка бусагасын атлап чыгуга, аның тыштан: — Рота командирлары җыелып беттеме? Барысы да ■ минем янга! —дигән җиздәй нечкә тавышы яңгырап китте. АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК Күктә кояш елмаеп торган яп-якты иртә иде. Сер¬ пилин полкыннан калган йөз илле кеше сул як Днепр урманы эченнән йөгерә-атлый барды, аларга кичүдән мөм¬ кин хәтле тизрәк ерагаю кирәк иде. Бу йөз илле кешенең дә һәр өченчесе җиңел җәрәхәтле. Сул ярга могҗиза белән генә алып чыгып булган биш яралыны Серпилин билгеләгән ин таза егерме сугышчы носилкаларда алмаш- тилмәш күтәреп барды. Җаны эленеп кенә торган Зайчиковны да күтәргәннәр иде. Ул әле аңын югалта, әле һушына килә һәм зәңгәр 139
күк йөзенә, янә дә бик өстә, әллә кайларда, әллә кайлар- да чайкалган нарат белән каен очларына карый. Шунда, фикерләре чуалып, аны күтәреп барган сугышчыларның иңнәре дә, агачлар белән күк йөзе дә һәммәсе бергә ку¬ шылып тирбәлеп-тирбәлеп чайкала башлыйлар кебек тое¬ ла. Ул бик җигелеп тынлыкка колак сала; шулчак сугыш авазлары аңа бер ишетелгән күк була, бер, кинәт кенә, шылт иткәне дә сизелмәстәй булып, берни ишетми ята һәм шунда ул үзен бөтенләй чукракланып калгандай хис итә — дөресендә исә бу чынлап та ымсыз тынлык урнаш¬ кан мәлләр була. Урман тын, анда-санда гына җил агачларны шыгыр¬ датып алгалый да арган кешеләрнең аяк тавышлары ише¬ телеп калгалый һәм шуларга өстәлеп аларның котелок¬ лары зеңләп куйгалый. Тынлык үлеме якынайган Зайчиков өчен генә түгел, бүтәннәр өчен дә сәер тоела. Алар тын¬ лыктан шундый бизгән, аннан өннәре алына кебек. Алар хәзер генә әйтерсең елганы түгел, ә сират күперен кичкән» нәр, аларның кибеп бетмәгән юеш киемнәреннән әле дә булса пар күтәрелә иде. Серпилин алдан һәм як-яктан күзәтеп бару өчен до¬ зорлар җибәргән. Шмаковны эчке тыл сагында калдыр¬ ган, үзе исә колонна башыннан бара. Аякларын көчкә генә сөйрәсЪ дә, арттан килүчеләргә ул бик җиңел һәм җәһәт-җәһәт атлый кебек тоела. Әйе, кая барганына бик нык инанган һәм моның өчен рәттән бик күп көннәр атлар¬ га әзер булган кешедә генә шундый җитезлек була ала, дий уйлыйлар иде Серпилин турында буйсынарлары. Дөресен¬ дә мондый елдамлык аңа бер дә җиңел бирелми: ул инде бик яшь түгел, тормыш та үзен җитәрлек талкыган, соң¬ гы сугышларда Серпилин ифрат талчыккан, ләкин менә хәзер, чолганышта чагында, кечкенә генә нәрсәнең дә бик зур әһәмияткә ия булганын белә. Аның колонна башыннан йөгерә-атлый баруының да үзе өчен генә түгел, ә бүтән¬ нәр өчен дә кирәге, әһәмияте бар иде шул. Комбригның җитезлегенә гаҗәпләнгән Синцов автома¬ тын ничә мәртәбә инде иңнән-иңгә алыштырып асты: ул бик нык арган, җилкәсе, муены, иңбашлары сулкылдый — кыскасы, аның бер генә дә авыртмаган җире юк иде. Кояшлы июль урманы хозур да соң! Аңардан чәер һәм җылымса мүк исе килә. Чайкалып торган ботак араларын¬ дагы җылы кояш таплары елык-елык итә. Былтыр коелган ылыс өсләрендә, кызыл тамчылардай мөлдерәп-шаярып, оеш-оеш җиләк сабаклары чагылып кала. Сугышчылар 140
атлап барган уңайга алар өсләренә иелгәлиләр. Синцов та, үзенең алҗып бетүенә карамастан, ямьле урманга сөенеп рәхәтлек кичереп бара иде, «Шулай да исән бит без, исән!» — дип уйлады ул. Өч сә¬ гать элек Серпилин аңа елга кичүчеләрнең төгәл исем¬ леген төзәргә боерган. Политрук бу исемлекне төзегән чагында фәкать йөз кырык сигез кешенең генә исән кал¬ ганлыгын белә алган иде. Төнлә белән камалышны өзәргә барган һәр дүрт кешенең өчесе яки һәлак булган, яки су¬ га баткан, бары дүртенчесе генә, шул исәптән Синцов үзе дә исән кала алган иде. Менә шулай урман эченнән атлыйсы да атлыйсы, кич¬ кә кырын, немецлар белән бер генә дә очрашмыйча, туп- туры үзебезнекеләр янына барып чыгасы — шуннан да> зуррак бәхетнең булуы мөмкин иде микән? Ә ни өчен әле шулай булмаска тиеш? Бөтен җирдә дә немецлар түгел лә¬ баса, аннары әле безнекеләр дә ул тикле ерак чигенеп өлгермәгәндер! — Иптәш комбриг, ничек уйлыйсыз, без, бәлкем, бүген үзебезнекеләр янына чыга алырбыз? Серпилин атлаган шәпкә чак кына борылып: — Мин үзебезнекеләр ягына кайчан барып җитәсебез- не белмим, ә менә кайчан да булса барып җитәсебезне бе- ләм,— диде.— Ә хәзергә бу кадәресенә дә рәхмәт әйт! Ул җитди генә сөйләшә баЪплаган иде дә,, әмма үзенең аңлатмасын бик үк күңелле булмаган төртмәле сүзе бе¬ лән бетерде шул. Ул бер дә Синцов уйлаганча уйламый. Картага караганда, алар, юллар аша чыгуны да исәпләп, тоташ урман эчләтеп күп дигәндә тагын егерме километр җир бара алалар, Серпилин бу араны кичкә кадәр узарга уйлый. Ләкин көнчыгышка таба барганда, кайда да булса, барыбер шоссе аркылы чыгарга, димәк ки, немецлар бе¬ лән очрашырга туры килә. Картаның шоссе артындагы яшел төс белән күрсәтелгән урман массивы эченә немец¬ ларны очратмыйча гына барып керүе бик уңышлы була¬ сы да бит, ләкин Серпилин мондый уңышка бик үк ышан¬ мый, чөнки төнлә белән берәр шоссе тәңгәле аша барыбер сугышып кына үтәргә туры киләчәк иде. Комбриг хәзер¬ ге мәлдә Синцовны әсәрләндергән, аның ышанычын тәмам яулап алган тып-тын яшел урман буенча әнә шул булачак сугышлар хакында уйлап бара иде. Алгы дозордагы бер кызылармеец алар каршына йө¬ гереп килде дә күңелле тавыш белән: — Комбриг кайда? — дип кычкырып җибәрде. Ә аны күреп алгач: — Иптәш комбриг! Мине лейтенант Хорышев 141
җибәрде! Безнекеләрне Биш йөз егерме җиденчеләр кар¬ шы алдылар,— дип доложить итте. / — Чынмы бу?!—диде Серпилин бердән куанып.— Кайда соң алар? Кызылармеец куаклар арасыннан каршына килүче хәр¬ биләргә бармагы белән төртеп күрсәтте: — Әнә, әнә алар! Серпилин, арганлыгын да онытып, кызу-кызу атлап китте. 527 нче полк кешеләре алдагы ике командирлары — бер капитан белән лейтенант җитәкчелегендә атлап килә¬ ләр. Аларның бөтен обмундированиесе һәм кораллары да бар. Ике кызылармеец хәтта кул пулеметлары да күтәр¬ гән иде. Пилоткасын кырын салган бөдрә чәчле көяз капитан егетләрчә мут тавыш белән: — Исәнмесез, иптәш комбриг! — диде. Серпилин аны кайчандыр дивизия штабында күргәнле¬ ген исенә төшерде, хәтере ялгышмаса, ул Аерым бүлек — Особый отделның уполномоченные иде. — Исәнме, кадерлем!—диде Серпилин.— Синең йөздә барыгызны да дивизиягә кушылуыгыз белән котлыйм!— һәм капитанны кочаклап каты-каты үбеп алды. Серпилинның устав кушмаганча назлавыннан күңеле эрегән капитан: — Менә килеп җиттек, иптәш комбриг,— диде.— Ди¬ визия командиры сезнең белән дигәннәр иде. — Әйе, безнең белән,— диде Серпилин,— алып чыктык без аны. Тик...— Ул сүзен әйтеп бетермәде, фәкать:—Хә¬ зер аның янына барабыз,— дип кенә куйды. Колонна туктады, һәммәсе дә шатланышып яңа килеп кушылган полк сугышчыларына карап тордылар. Сугыш¬ чылар әллә ни күп түгел. Ләкин моның ише очрашулар мондагыларның барысына да янә һәм янә булыр кебек тоела иде. Комбриг Синцовка дәшеп: — Юлны дәвам итегез,— диде дә зур гына кул сәгате¬ нә карап:—Тиешле привалга кадәр атларга әле егерме ми¬ нут бар,— дип өстәп куйды. Колонна теләмичә генә ары таба китте, ә Серпилин ка¬ питан белән кече лейтенантка гына түгел, ә әүвәлге кы¬ зылармеецларына да, миңа иярегез дигәндәй ымлап куеп, колонна каршына акрын адымнар белән атлап китте — аның уртасында яралыларны күтәреп баралар иде. 142
— Менә монда җиргә куегыз,— диде Серпилин, ком- дивны күтәреп килүче кызылармеецларга пышылдап ди¬ ярлек дәшеп. Сугышчылар носилканы җиргә төшерделәр. Зайчиков күзен йомып хәрәкәтсез генә ятты. Капитан¬ ның шат йөзе бердән караңгыланып китте. Хорышев аның белән очрашканда дивизия командирының яралануын әйт¬ кән, ләкин капитан хәзер Зайчиковның галәмәт тә бетере¬ шүен күреп тәмам телсез калган иде. Дивизия командиры¬ ның кояшка каралган әүвәлге тулы бите суырылып тәмам үлек төсенә кергән. Борыны да мәетнекедәй очлаеп кит¬ кән, ә каны качкан аскы иренендәге теш эзләре кара көй¬ гән. Комдивның шинеле өстендә яткан ап-ак кулы бөтен¬ ләй җансыз кебек тоела. Капитан комдивка күз салу бе¬ лән аның дөньядан узып баруын төшенеп алган иде. Серпилин оеп авырткан аякларын көчкә генә бөгеп бер тез башы белән носилка янына чүмәште дә: — Николай Петрович, ә Николай Петрович,— дип акрын тавыш белән комдивка дәште. Зайчиков башта кулы белән шинелен капшаштырды, аннары иренен кат-кат кысып-кысып куйды, шуннан соң гына күзен ачты. — Үзебезнекеләрне очраттык, Биш йөз егерме җиден¬ че кешеләрен! — Иптәш дивизия командиры, Аерым бүлек вәкиле Сытин сезнең карамакка килде! Үзем белән унтугыз ке¬ шелек подразделение алып килдем! Зайчиков дәшмичә генә каш астыннан карап куйды, аннан шинель өстендәге аксыл бармакларын кыймылда¬ тып алды. — Иелә төшегез,— диде Серпилин капитанга.— Сезне дәшә. Аерым бүлек вәкиле, Серпилин кебек үк, бер тезенә чүккәч, Зайчиков кысылган иренен салбырайтып аңа нәр¬ сәдер пышылдап әйтте, әмма капитан аның нәрсә әйткәнен искәрми калды. Зайчиков аның күзләреннән ишетмәгән- леген чамалап, янә пышылдап алды: — Дивизияне комбриг Серпилин кабул итте, рапорты¬ гызны аңа бирегез,— диде. Вәкил һаман әле тезләнгән хәлендә калып, тик хәзер инде Зайчиков белән Серпилинның икесенә дә берьюлы дәшеп: — Белдерергә рөхсәт итегез, без дивизия байрагын да алып чыктык,— диде. Зайчиковның бер яңагы беленер-беленмәс дерелдәп 143
куйды. Ул елмаймакчы иде ахрысы, ләкин булдыра ал¬ мады. — Кая ул?— дигәндәй кыймылдап алды аның ирене. Нәрсә пышылдаганын ишетмәсәләр дә, һәммәсе дә аның күз карашыннан: «Күрсәтегез!»—дип әйткәнлеген /шун¬ дук төшенде. / — Старшина Ковальчук алып чыкты,— дип аңлатты вәкил.— Ковальчук, байракны чишегез әле! Ковальчук, аның фәрманын да көтеп тормастан, кае¬ шын ычкындырып өлгергән иде инде, ул аны җиргә таш¬ лады да гимнастерка чабуларын кайтарып, тәненә чорна¬ ган байрак комачын сүтә башлады. Ковальчук комачны сүтеп бетергәч, Зайчиков яхшырак күрсен өчен, аны чит- читеннән тотып буенача киерде. Бөтәрләнгән, солдатның тозлы тире сеңеп беткән, әмма да коткарып калынган байракның ефәк комачына алтын укалар белән: «Эшче- крестьян Кызыл Армиясенең 176 нчы Кызыл Байраклы укчылар дивизиясе» дигән бик таныш сүзләр язылган иде. Зайчиков байракны күргәч елап җибәрде. Ул тамчы да хәле калмаган, тәмам сүнеп барган кешедәй, яңак та¬ мырларын да селкетә алмыйча, мышык-мышык елады; күзләреннән акрын гына яшьләре тәгәрәде. Көрәктәй та¬ за куллары‘белән байрак тоткан пәһлеван буйлы Коваль¬ чук җиргә кадәр салынып төшкән байрак артыннан мөл¬ дер-мөлдер күз яшьләрен агызган дивизия командирына карап торды да, ул да, түзмичә, елап җибәрде, әмма ул казага төшкән бик дәү ир-аттай тыелып кына елады — аның бугаз төене күз яшьләреннән көйгәндәй эчкә үк бат¬ ты, иңбашлары да, байрак тоткан дәү куллары да үксү¬ дән дерелдәп селкенеп тордылар. Бер заман Зайчиковның күзләре йомылып, нәкъ шул мәлдә гәүдәсе тартышып кит¬ те, Серпилин куркынып шундук аның кулларына ябышты. Юк, Зайчиков үлмәгән, беләзек тамыры сизелер-сизел- мәс тибә әле—комдив иртәдән бирле нәүбәт буенча менә ничәнче мәртәбә инде һушыннан язган иде. Серпилин йөзләре белән аңа борылган сугышчыларына шыпырт кына дәшеп: — Носилканы күтәрегез дә атлый торыгыз,— диде. Сугышчылар носилканы ипләп кенә күтәреп алганнан соң кузгалып киттеләр. Серпилин һаман әле байракны кулларында асып торган Ковальчукка борылып: — Байракны үзегездә калдырыгыз. Үзегез алып чык¬ кансыз икән, үзегез үк саклагыз да,— диде. 144
Ковальчук байракны сагаеп кына бөкләде дә, тәне тирәли чорнап, гимнастерка итәген төшерде, аннан җир¬ дәге каешын алып гимнастерка өстеннән буып куйды. Кече лейтенант та бая күзләрен юешләп алган, хәзер исә Серпилин янында уңайсызланып басып тора иде. Ком¬ бриг аңа да дәшеп: — Иптәш кече лейтенант, барыгыз, сугышчылар белән колонна койрыгына басыгыз,— диде. Колонна койрыгы узып беткәндәрәк, Серпилин Аерым бүлек вәкилен терсәгеннән тотып туктатты, инде сугыш¬ чылар тәмам узып бер ун метр ара калгач кына, ул вәкил белән янәшә атлап китте. — Хәзер инде нәрсәләр белүегез һәм нәрсәләр күрүе¬ гез турында докладывать итегез. Вәкил иң соңгы кичке сугыш турында сөйләргә кереш¬ те. Дивизия штабы начальнигы Юшкевич белән 527 нче полк командиры Ершов төн уртасында камалышны өзеп көнчыгышка бәреп чыгарга карар кылганнан соң бик рә¬ химсез сугыш башланып киткән; алар ике төркемгә бүле¬ неп чыкканнар, соңыннан кушылырга дип килешкән бул¬ салар да, кушыла алмаганнар. Юшкевич немец автомат¬ чыларына юлыгып вәкил алдында ук үлеп калган. Ә икен¬ че төркемгә командалык иткән Ершовның исәнме икәнен, әгәр исән булса аның кая барып чыкканлыгын вәкил, юк, белми. Иртән ул үзе дә боҗраны өзеп чыгып, унике кеше¬ се белән урманга килеп кергән, соңра тагын кече лейте¬ нант җитәкчелегендәге алты кешелек бер төркемне оч¬ раткан. Вәкилнең бөтен белгәне менә шулар иде. Серпилин: — Егет икәнсең, вәкил. Дивизия байрагын алып чыга алгансыз. Кем тырыштырды, синме? — диде. — Мин. — Чын егет!— дип янә кабатлады Серпилин.— Дивизия командирын үләр алдыннан гына бик шатландырдың бит! — Үләр микәнни?— дип куйды вәкил. Серпилин да үз чиратында: — Ә син күрмисеңмени?—диде.— Шуңа күрә дә коман¬ даны аңардан кабул иттем дә инде. Әйдә, кызулый төшик, колонна башын куып җитәсе бар. Адымыңны ишәйтә ала¬ сыңмы, әллә бер дә җегәрең калмадымы? — Ишәйтә алам,— дип елмайды вәкил.— Мин яшь бит әле. — Кайсы елгы? — Уналтынчы елгы. 10 3-263 145
— Егерме биш яшь,— дип сызгырып куйды Серпи¬ лин.— Ай-Һай званиене тиз тондыралар сезнең братка! Өйлә тирәсендә колонна озак привалга туктады. Шун¬ да Серпилинны шатландырган тагын бер очрашу булып алды. Алгы дозорда барган үткен күзле шул ук Хорышев куе куаклык арасына яшеренгән бер төркем кешеләрне күреп алган. Алтысы җирдә тәгәрәшеп йоклый, ә немец автоматы тоткан ике сугышчы белән куак эчендә тезенә наганын куеп утырган бер хатын-кыз заты — хәрби врач йоклаучыларны саклыйлар икән, тик саклаулары шуның хәтле генә булган. Хорышев шаяртырга уйлап куаклык арасыннан нәкъ алар каршына йөгереп чыккан да: «Кул¬ ларыгызны күтәрегез!»—дип кычкырып җибәргән һәм чак кына автомат утыннан үлми калган. Болары да дивизия¬ ләренең тылда хезмәт итүче кешеләре икән. Йоклап яту¬ чылардан берсе техник-интендант булып, азык склады на¬ чальнигы сыйфатында хезмәт иткән, үзе белән җиде ке¬ ләтче, бер олаучы һәм күрше ызбада очраклы гына төн кунган хатын-кыз врачтан торган группаны алып чыккан. Аларның һәммәсен дә привал вакытында Серпилин янына алып килделәр. Әле сугыш ачылгач кына мобили- зацияләнгән техник-интендант, әйтергә кирәк, бик үк яшь ■булмаган ялтыр башлы бу кеше, өч көн элек кенә болар торган авылга десант төяүле немец танкларының бәреп кергәнлеген сөйләп бирде. Ул уз кешеләре белән ындыр артына йөгергән: мылтык һәммәсендә булмаса да, алар¬ ның немецларга биреләсе килмәгән. Үзе Себер чалдоны икән, элек кызыл партизан булган һәм менә кешеләрне урман сукмакларыннан үзебезнекеләр ягына чыгарырга алынган. — Алып та чыктым шул, тик барысын да түгел — ун¬ бер кешене югалттым; бер мәлне немец дозоры өстенә ки¬ леп чыкканбыз,— дип сөйләвендә булды ул.— Шулай да дүрт немецны үтереп коралларын алырга өлгердек. Менә шушы хатын наганы белән бер немецны чүкеде,— дип техник-интендант хәрби врач ягына ым кагып куйды. Врач бик яшь һәм шундый бәләкәй, әйтерсең кыз ба¬ ла. Серпилин белән аның янәшәсенә баскан Синцов һәм әйләнә-тирәдәге барча-барча кешеләр дә аңа мөкиббән китеп карыйлар, аларның күз карашында бу бәләкәй зат¬ ка карата бертөрле назлылык белән мәхәббәт җылысы си¬ зелә. Ә инде ул сугышчыларның сорауларына каршы, ипи катысын кимерә-кимерә, үзе турында сөйли дә башлагач, аларның аңа карата булган җылы тойгылары тагы да ар¬ 146
та төште. Үз катнашындагы вакыйгаларның һич кенә да очраклы түгел, ә нәкъ менә зарури рәвештә килеп чык¬ канлыгын бу яшь хатын бәйнә-бәйнә аңлатты. Аның хи¬ кәясе түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде. Ул теш врачлары институтын тәмамлаган. Комсомол кызларны армияга ала башлагач ул да армия сафына килгән; аннары кем инде сугыш вакытында миннән теш дәвалаттырып йөрсен дигән уй башына килгән дә, теш врачыннан шәфкать туташына әверелгән, чөнки кул кушырып утыра торган замана түгел ләбаса! Бомбалау вакытында врач һәлак ител¬ гәч врачлык эшенә керешкән, чөнки аны алыштырырга кирәк булган; үзе үк тылга медикаментлар юнәтергә кит¬ кән, чөнки алар полкка әҗәл даруыдай кирәк икән. Ул төн кунган авылга немецлар бәреп кергәч, бүтәннәр бе¬ лән бергә ул да аннан китеп барган. Ни өченме? Соң, не¬ мецлар белән кала алмый лабаса инде! Соңынтын немец дозоры белән очрашып, атыша башлагач, алда бер су¬ гышчы яраланып каты гына ыңгырашырга керешкән, һәм врач хатын аны бәйләргә дип үрмәләп барганда үгездәй бер немец ябырылмасынмы аның өстенә шулчак! Нишлә¬ сен, наганын чыгарган да немецны атып үтергән. Наганы шундый авыр икән, аны ике кулы белән тотып атарга ту¬ ры килгән. Ул хикәясен, балалар тәтелди-тәтелди такмак әйткән кебек, йотлыга-йотлыга сөйдәде, аннан, ипи катысын ашап бетергәннән соң, агач төбенә утырып санитар сум¬ касын актарырга тотынды. Әүвәл сумкадан шәхси кулла¬ ныш өчен берничә индивидуаль пакет, аннары хатын-кыз¬ ларның елкылдап торган чем кара күн букчасын чыгарды. Синцов үзенең озын буе белән өстән аска карап аның эчендәге тәнкәдәй генә пудра савыты белән тузанга ка¬ ралган иннек бармакчыгын шәйләп калды. Пудра савыты белән иннекне врач хатын, беркем дә күрмәсен өчен, аска- рак яшерде дә кулына көзге алды һәм, пилоткасын салып, бала төгедәй йомшак чәчен тарарга кереште. Бәләкәй врач чәчен тарап бетереп, үзен чолгап алган ир-атка күз салганнан соң, ничектер, сиздерми генә читкә тайчанды һәм шулай акрын гына ерагая барып мыштым гына урман эченә кереп китте. Аның артыннан карап кал¬ ган Серпилин: — Менә бу чын хатын-кыз! — диде, колоннаны куып җиткән, аның янына ял итәргә утырган Шмаковның җилкә¬ сенә сугып куйды:—Әйе, чып-чын!—дип кабатлады.— Менә бу миңа аңлашыла! Ул барында дошманнан шүр¬ 147 10*
ләргә дә оят!— Серпилин тимер тешләрен ыржайтып көл¬ де, чалкан ятып күзен йомды да шул мизгелдә үк йокыга да китте. Синцов наратка сөялеп тора иде. Ул аркасын кәүсә буенча акрын-акрын шудыртып төшерде дә аякларын бөк¬ ләп чүмәшеп утырды, Серпилинга бер күз салып алганнан соң тәмле генә иснәп куйды. — Ә сез өйләнгәнме?—дип сорады аңардан Шмаков. Синцов башын какты, ничек тә йокысын тыеп, Машаны исенә төшерергә тырышып карады. Теге вакытта, Мәскәү- дә чагында, аның белән бергә Машаның да фронтка ки¬ тәсе килгән йде бит. Ярый соң, дип уйланды Синцов, Маша үз теләгенә ирешсен, аның белән сугышка китеп барсын ди... Әйтик, алар Борисовка җитеп поезддан төшәләр... Шуннан соң ни була инде? Монысын инде күз алдына ки¬ терүе кыен... Шулай да Синцовның күңеле үзен түгел, ә хатынын яклый, йөрәккә уелып калган теге аерылу кө¬ нендә Маша бик күпкә хаклырак иде шул. Күп кенә хәлләрне кичергәннән соң немецларга кара¬ та йөрәгендә кайнаган ачу нәфрәте Синцовның әүвәлге аңына бәйле чик-киртәләрне җимереп ташлады; дошман кырылырга тиеш дигән уйдан гайре миендә хәзер һәм ки¬ ләчәктә дә бүтән бернинди уй булачак түгел. Үзендә шун¬ дый тойгы була торып та, ни өчен Машада андый тойгы булмаска тиеш иде соң әле алайса? Үз хокукын тартып алырга беркемгә дә ирек куймаганда, ни өчен әле ул Ма¬ шаның шундый ук хокукын тартып алырга тиеш? Әйтик, менә әлеге бәләкәй докторның хокукын да? Бу хакта авы¬ зыңны гына ачып кара — шундук томалап куяр ул аны! — Ә балаларыгыз бармы?—дип бүлде аның уйларын Шмаков. Синцов менә бер ай буе инде, гаиләсе кылт итеп исе¬ нә төшкән саен, барысы да тәртиптә, кызым инде Мәскәү- дәдер дип, үзен үҗәтләнә-үҗәтләнә ышандырып килә иде. Хәзер исә бу уйларыннан капыл гына шикләнә кал¬ ды. Шмаков әлеге сорауны биргәч, үзенең шик-шөбһәлә- рен уртаклашасы килгәндәй, аңа гаиләсе һәм аның ниләр¬ гә тарып бетүе турына кыскача гына сөйләп бирде. Шмаков Синцовның йөзенә күз салып алды да, ник мин аны, гаиләсен исенә төшереп, борчып тордым икән, дип үкенеп куйды. — Ярый, сез баш төртеп алыгыз. Привал озакка сузыл¬ мас, беренче төшегезне дә күреп өлгермәссез әле! «Кая инде ул төш күрүләр!»—дип үзалдына тиргән¬ де Синцов, ләкин күзләрен бер мәл ачып утырганнан соң, 148
кинәт калгып китеп, борыны белән тезен «чукый» башла¬ ды, аннан кабат күзләрен ачып, Шмаковка нәрсәдер әйт¬ мәкче иде дә, әйтә алмады, башын күкрәгенә салындырып тирән йокыга талды. Шмаков аңа көнләшеп карады, күзлеген салып, баш һәм имән бармагы белән күзләрен сыпыргалап алды: йо¬ кы күрмәгәнгә бәбәкләре авырта, әйтерсең көн яктысы йомылган кабаклары аша да аларны кисеп-кисеп алган¬ дай итә, шунлыктан күзенә һич йокы керми иде. Шмаковның сугышта улы үлгән. Соңгы өч тәүлек эчендә улы кебек үк бәхетсезлеккә дучар булган яшь егет¬ ләрне шундый күп күрде ул, аның үз ихтыяры белән кү¬ ңеле төбенә яшереп куелган ата хәсрәте ургылып-ургылып ташып чыкты, бу кайгысы улына карата гына түгел, ә аның күз алдында һәлак булган, шулай ук, үзе күрмәсә дә, һәлак булган дип фараз кылган бүтәннәргә карата да йөрәкләрне көйдереп-көйдереп алырлык уртак бер кай¬ гыга әверелде. Бу кайгысы тирәнәйгәннән-тирәнәя барып, ниһаять, нәфрәткә әйләнде, һәм шушы нәфрәтеннән ул хәзер, җиргә утырып торган мәлендә, тәмам буылып кил¬ де. Моңа бары фашистлар сәбәпче иде. Менә бу мизгел¬ ләрдә дә алар бөтен җирдә, сугышның барлык юлларын¬ да да үз улы кебек үк Октябрьдә туган меңәрләгән яшь¬ ләрне таптый-таптый изәләрдер, гомер арты гомер баш¬ ларына җитәләрдер кебек тойды ул. Элек акларны ничек күрәлмаса, хәзер немецларны да шулай күрәлмады ул. Моннан да тирәнрәк нәфрәтне ул бүтән белми, һәм кеше табигате өчен шуннан артыгы кирәк тә түгел, дип уйлый иде ул. Әле кичә генә немец очучысын атарга боерганда при¬ казны ул үзен үзе кыстап кына биргән иде. Әмма бүген, елганы кичкән чагында, фашистларның яраланган, батып барган, ләкин җан әсәре сизелгән сугышчыларны, сугым¬ чылар кебек, муеннары тирәсеннән автомат уты белән кыйганнарын күргәч һәм бу шәфкатьсезлекне күреп йө¬ рәге талангач, ул ирексездән бу рәхимсез җәлладларны кайда һәм нинди шартларда гына булмасын — сугышта¬ мы сугыштан соңмы — аларны беркайчан, беркайчан кыз¬ ганмаска ант итте! Менә шушы уйларына чумып утырган чагында аның, яше инде шактый җитеп килгән бу зыялы кешенең, га¬ дәттә бик тыныч булган, әйтергә кирәк, тумыштан ук ты¬ ныч булып яратылган йөзе шундый чытылып китте, чирәм өстендә яткан Серпилин, күзен зур ачып: 149
— Сергей Николаевич! Ни булды сиңа? Бер бер хәл булдымы әллә? — дип сорамыйча булдыра алмады. — Берни булмады,— диде Шмаков һәм, күзлеген киеп кую белән үк, әүвәлге хәленә кайтты. — Әгәр булмаса, әйт әле, сәгать ничә: кузгалырга ва¬ кыт җитмәгәнме икән? Югыйсә заяга кулымны да кузга¬ тырга иренәм,— дип көлде Серпилин. Шмаков, сәгатенә күз салып, привал бетәргә әле җиде минут барлыгын әйтте. — Алайса, тагын йоклыйм әле,— дип, Серпилин күзен йомды. Кешеләрнең талчыгып бетүенә дә карамастан, Серпи¬ лин бер сәгатьлек ялны чак кына да арттырмады. Колон¬ на ары таба китеп юнәлешен акрынлап көньяк-көнчыгыш якка бора барды. Кичке привалга хәтле отрядка кабат урманда таптанып йөргән өч дистәгә якын кеше килеп кушылды. Тик алар дивизиясеннән хәзер инде берәү дә очрамады. Беренче при- валдан соң очраткан әлеге утыз кешенең барысы да сулъ¬ як Днепрның көньягындарак торган күрше дивизия сугыш¬ чылары иде. Алар төрле полктан, батальон һәм тыл часть¬ ларыннан җыелганнар, араларында өч лейтенант белән бер өлкән политрук булса да, дивизия штабының кайда- лыгын, кай тарафка күченгәнен ичмаса чамалап кына да белмиләр. Шулай да аерым сүзләреннән, аларның очы-оч- ка ялганмаган хәбәрләреннән фаҗиганең гомуми карти¬ насын күз алдына китереп була иде. Чолганыштан чыгучыларның үзләре узган төбәк исем¬ нәрен телгә алуларына караганда, дивизия немецлар бәреп кергән мәлдә фронт буенча җептәй утыз километргача сузылган булган. Өстәвенә ул ныгып утырырга да өлгер¬ мәгән, дөресендә, моны тиешенчә булдыра алмаган. Не¬ мецлар дивизияне егерме дүрт сәгать буена бомбага тот¬ каннар, аннары тылларына берничә мәртәбә десант төше¬ реп, дивизиянең идарә һәм элемтә тәртибен бозып, янә дә авиацияләренә ышыкланып, Днепрны берьюлы өч җирдән кичәргә керешкәннәр. Дивизия частьлары шул чак сытып ташланган, армеецлар кай урыннарда качып киткән, ә кай урыннарда соңгы тамчы каннарына кадәр сугышкан, ләкин болар гына дивизиянең гомуми хәлен үзгәртә ал¬ маган, әлбәттә. Дивизия сугышчылары әлегәчә ике яки өч кешелек вак төркемнәргә бүленеп барганнар. Кайберләренең коралла¬ ры бар, ә кайберләренең юк иде. Серпилин, бу армеец¬ лар белән сөйләшеп алганнан соң, аларны үзенекеләр бе¬ 150
лән аралаштырып стройга тезде. Кораллары юкларны ул сафка коралсыз гына бастырды, коралны сугышта үзегез юнәтегез, әзергә-бәзер генә булмагыз әле, диде. Серпилин кешеләр белән корырак сөйләшсә дә, алар¬ ны әллә ни үпкәләтмәде. Өлкән политруклары коралы бул- маса да чолганыштан баштанаяк обмундирование һәм кесәсендәге партбилеты белән чыгуын әйтеп аклана баш¬ лагач кына, Серпилин аны яшелле-мөшелле тавыш белән сүгеп ташлады, коммунист булган кеше партбилеты белән бергә үзенең коралын да сакларга тиеш, диде. — Без туйда утырмыйбыз бит, ә сугышабыз,— диде Серпилин.— Менә фашистлар сезне стенага тери икән дип фараз итик. Шул чакта да үз кулыгыз белән комиссар йолдызларыгызны өзеп ташламыйсыз икән, димәк, бу әле сездә намус дигән нәрсәнең булганлыгын күрсәтә. Ләкин безгә намуслы булуыбыз гына җитми бит. Стена катына үзебез басарга түгел, ә фашистларны бастыру кирәк без¬ гә. Моңа исә коралсыз һич ирешеп булмый. Менә шулай, дустым! Барыгыз, стройга басыгыз. Мин сезнең сугышта иң беренче кеше булып корал юнәтүегезгә ышанам. Өлкән политрук кызарына төшеп берничә адым читкә киткәч, Серпилин аны яңадан үз янына чакыртып алды да поясындагы ике «лимонка»ның берсен чишеп, аны учына салып: — Мәгез, әлегә ярап торыр сезгә!—диде. Адъютант сыйфатында блокнотына фамилияләр, зва¬ ние һәм часть номерларын язып барган Синцов комбриг¬ ның кешеләр белән сабыр мөгамәлә итүенә, алар белән тыныч кына сөйләшүенә күңеленнән сөенеп бетә алмый иде. Кешенең эченә кереп булмый, ләкин Синцовка әлеге бергә булган көннәрдә Серпилин үлемнән курыкмыйдыр кебек тоелды. Бәлкем, аның фикере дөрес тә түгелдер, һәрхәлдә Синцовка шулай тоела иде. Шул ук вакытта Серпилин кешеләрнең куркуын, ничек итеп качуын, каушап төшүен һәм корал ташлавын күрә торып та, бу хәлләрне күрмәгән дә, аңламаган да кебек кыланмады. Киресенчә, ул мондый кешеләрнең хәленә кергәнлеген сиздерә, шундук: курку һәм җиңелү гарьлек- ләрегез сезнең үткән көннәрегезгә карый, киләчәктә инде моның ише нәрсәләрегез кабатланмас, дигән фикерне өз- ми-куймый аңнарына җиткерергә тырыша. Ягъни: булган- узган, моннан ары алай итмәгез. Коралыгызны югалтты¬ гызмы? Бер дә әйбәт түгел бу, түгел, әмма ләкин сугышка керү белән үк кораллы була аласыз бит сез! Менә шуның 151
өчен дә кешеләр Серпилин яныннан башларын салынды¬ рып китмиләр, аның кыркурак сөйләшүенә дә кинә тот¬ мыйлар. Ул гаеплеләрне акламый, бу яктан гадел ул. Шул ук вакытта Серпилин бөтен гаепне дә алар өстенә ау¬ дармый. Кешеләр моны бик яхшы төшенә һәм үзләре үк аның хаклы булуын эш белән исбатларга тырыша иде. Кичке привал алдыннан моңарчы күргәннәренә бер дә охшамаган тагын бер очрашу булды. Урман ешкынлы¬ гыннан барган кырый дозорның бер сержанты Серпилин янына кораллы ике кешене алып килде. Гимнастерка өс¬ теннән кыршылып беткән күн куртка кигән кызылармеец иңбашына мылтык элгән. Икенчесе кырык яшь чамасын¬ дагы озын буйлы, бөркет томшыгыдай борынлы, бик нә¬ фис шома йөзле бер кеше булып, пилотка астыннан күре¬ неп торган көмеш чәчләре аның мәһабәтлеген тагы да арттыра төшә; ул галифе чалбар белән затлы күн итек кигән, җилкәсенә тәлинкә дисклы өрьяңа ППШ аскан, әмма шунысы ярылып ята: башындагы пилоткасы каеш¬ ланып катып беткән, изүе тар, җиңнәре курачрак күрен¬ гән кызылармеец гимнастеркасы да шулай ук кергә кат¬ кан, хәтта урыны-урыны белән ялтырап та тора иде. Бу кешеләр белән Серпилин янына килеп баскан сер¬ жант, алардан күзен алмыйча һәм мылтыгын әзер тотып: — Иптәш комбриг, доложить итәргә рөхсәт итегез,— диде.— Менә ике кешене тоткарладык. Кем икәнлекләрен әйтмәгәнгә, шулай ук кыяфәтләре бик шикле тоелганга, конвой астында алып килдем. Коралларын бирмиләр, бик каты карышалар, ә кирәксезгә урманда ут ачып тормадык. Автомат аскан кеше Серпилин белән аның янында басып торган Шмаков каршында үрә катып кулын пи¬ лоткасына тигезеп алды да үпкәләгән сымак ачулы та¬ выш белән: — Армия штабы оператив бүлегенең начальник урын¬ басары полковник Баранов,— диде. Әлеге кешеләрне китергән сержант та, бу сүзләрне ишеткәч, кулын пилоткасына тигезеп алды: — Гафу итүегезне үтенәм,— диде. Серпилин сержантка таба борылып: — Ә ни өчен гафу үтенәсез әле? Тоткарлап бик дөрес эшләгәнсез, миңа алып килеп тә дөрес иткәнсез. Моннан соң да шулай эшләгез. Ә хәзер инде китә аласыз,— диде. Сержантны җибәргәннән соң Серпилин тоткарланган опе- ративникка йөзе белән борылып, дәрәҗәсен телгә алмый¬ ча гына:—Документларыгызны күрсәтегез,— диде. 152
Оперативникның ирене калтырап куйса да елмайган¬ дай итте ул. Бу кеше Серпилинны беләдер, тик хәзер ге¬ нә комбригны танып алып, аны монда, бөтенләй тиешсез урында очратканы өчен кинәт әсәренеп киткән сымак то¬ елган иде ул Синцовка. Шулай килеп чыкты да. Үзен полковник Баранов дип таныткан бу кеше чынында да шул фамилияне йөртә, аның полковник дәрәҗәсендә булуы да шулай ук дөрес, тик ул үз каршында, бүтән командирлар әйләнәсендә, нәкъ менә Серпилинның хәрби формадан басып торуына башта ыша¬ нып җитмәгән, ул аңа кемнедер хәтерләтәдер кебек кенә тоелган иде. Ниһаять, ул кулларын җәеп: — Серпилин!—дип кычкырып җибәрде, шаккатуы иде¬ ме бу, әллә Серпилинны кочакларга җыенуы идеме — мо¬ нысы бик аңлашылып җитмәде. Серпилин һич көтелмәгәнчә чыңгырдаган корыч тавыш белән: — Әйе, мин комбриг Серпилин,— диде,— миңа ышанып тапшырылган дивизиянең командиры. Ә менә сезнең кем икәнегезне мин әлегә белмим. Рәхим итеп документыгыз¬ ны күрсәтегез! — Син нәрсә, Серпилин, акылдан яздыңмы әллә? Мин Баранов бит! Серпилин янә баягы корңч тавыш белән: — Өченче мәртәбә кабатлыйм, документларыгызны күрсәтегез,— диде. Баранов озак кына тынып торганнан соң: — Минем документларым юк,— диде. — Ничек инде юк документларыгыз? — Шулай килеп чыкты инде, югалттым... Менә мо¬ нысына... кызылармеец гимнастеркасына алыштырганда искесендә онытып калдырганмын.— Баранов шулай дип катып беткән килешсез гимнастеркасына орынып куйды. — Документларыгызны теге гимнастеркада калдыр¬ гансыз? Полковник билгеләрегез дә шул гимнастеркада калдымы? — Әйе,— дип көрсенеп куйды Баранов. — Алайса, ни өчен мин сезнең оператив бүлек началь¬ нигы урынбасары полковник Баранов икәнегезгә ышаныр¬ га тиеш? Баранов сүнә барган тавышы белән: — Әмма син мине беләсең бит, без синең белән бергә академиядә хезмәт иткән идек,— дип мыгырданып алды. 153
Серпилинның бер дә йомшарыр исәбе юк иде, аңа гел ят тоелган әлеге корыч тавыш белән: — Ярый, шулай да булсын ди. Ләкин сез минем урын* га бүтән кешене очратсагыз, сезнең шәхесегезне, звание белән хезмәт урыныгызны кем раслый алыр иде ул чагын¬ да?— дип сорады. Баранов бер дә аптырап тормыйча: — Менә ул,— дип, янәшәсенә баскан күн курткалы кы¬ зылармеецка күрсәтте:—Минем шоферым ул. Серпилин, полковникка карамыйча, кызылармеецка та¬ ба борылып: — Иптәш сугышчы, ә сезнең документыгыз бармы?— диде. — Бар...— диде кызылармеец һәм Серпилинга нинд» дәрәҗә белән дәшәргә дә белмичә тынып торганнан соң:— Бар, иптәш генерал,— дип кабатлады. Сугышчы кожан төймәләрен ычкындырып гимнастерка кесәсеннән чүпрәккә төрелгән кызылармеец кенәгәсен чы¬ гарды да аны комбригка сузды. — Алай икән,— диде Серпилин һәм кенәгәгә язылган¬ нарны кычкырып укый башлады:—«Кызылармеец Золота¬ рев Петр Ильич, 2214 нче гаскәри часть». Аңлашылды,— дип ул кызылармеецка кенәгәсен кире кайтарып бирде.— Әйтегез әле, иптәш Золотарев, сезнең белән бергә тоткар¬ ланган бу кешенең шәхесен, званиесе белән хезмәт уры¬ нын сез раслый аласызмы?—диде комбриг, янә борыл¬ мыйча, тик бармагы белән генә Барановка күрсәтеп. — Так точно, иптәш генерал, ул чынлап та полковник Баранов, мин исә аның шоферы. — Димәк, сез аның командирыгыз икәнен таныклыйсыз? — Так точно, иптәш генерал. Баранов шулчак түзмәде, нервысы кузгалып: — Ташла мыскыллавыңны, Серпилин! — дип кычкырып җибәрде. Ләкин Серпилин аңа күз дә сирпемичә: — Ярый әле, командирыгызны сез таныклыйсыз,— ди¬ де.— Югыйсә, дөньяда ни генә булмас, аны атулары да бик мөмкин бит. Ни документлары, ни гаскәри билгеләре юк, ә гимнастеркасы кеше өстеннән салдырылган, тик итеге белән чалбары гына комсоставныкы!..— Серпилин соңгы сүзләрен кычкырып диярлек әйтте. Бер мәл тынып торган¬ нан соң: — Бу тирәләргә сез ничек килеп чыктыгыз? — дип сорады. Баранов: 154
— Хәзер сиңа барын да сөйләп бирәм...— дип, сүзгә ке¬ решкән иде дә, Серпилин аны шундук өзеп: — Әлегә мин сездән сорамыйм,— диде.— Менә сез сөй¬ ләгез,— дип, яңадан кызылармеецка дәште. Кызылармеец башта тотлыга төшеп, аннары тавышын һаман саен ныгыта барып, өч көн элек булган хәлләрне тәфсилләп сөйләргә кереште. Армиягә барып кайтканнан соң алар дивизиядә кунганнар. Полковник иртә белән штаб¬ ка киткәч, бөтен тирә-якны бомбага тота башлаганнар. Ул да түгел, тылдан бер шофер кайтып: «Анда немецлар десант төшергән!»— дип кычкырып җибәргән. Шуннан кы¬ зылармеец, андый-мондый кирәк булса дип, машинаны китәргә хәзерләп куйган. Тагын бер сәгатьтән, нөгерә-йө- герә, полковник кайтып кергән, машинаны хәзерләп куй¬ ганы өчен кызылармеецны «молодец!» дип мактаган. Ул машинага тиз генә кереп утырганнан соң, алар кирегә, Чаусы ягына җилдергәннәр. Шоссега килеп чыксалар, бик яман атышып яталар, бөтен җирдә болыттай төтен күтәрелгән икән. Болар ат юлына кереп күпмедер баргач, янә атышкан тавышларны ишеткәннәр, монысында инде юл чатында немец танкларын да күреп алганнар. Инде нишләргә кала? Тотканнар да аулак урман юлына боры¬ лып кереп киткәннәр. Ә инде урман түренә җиткән полков¬ ник машинаны туктатырга боерган. Кызылармеец хикәяне сөйләгәндә, дөрес бит, шулай бит, дигән сымак, полковникка карап-карап ала, ләкин тегесе дәшми, башын иеп басып тора. Хикәядә аның өчен авыр моменты килеп җиткән, моны ул бик яхшы төшенә иде. Серпилин: — Ярый, машинаны туктатырга боерды,— дип кызыл¬ армеецның соңгы сүзен кабатлады.— Ә шуннан соң нәрсә булды? . —Шуннан иптәш полковник миңа утыргыч астыннан иске гимнастеркам белән иске пилоткамны алырга боерды. Мин шул көннәрдә генә яңа обмундирование алган идем, кирәге чыгар, машина астына да керәсем булыр әле дип, искесен үземдә калдырган идем. Иптәш полковник үзе¬ нең гимнастеркасы белән фуражкасын салды да минем искеләремне киде, окружениедән хәзер инде җәяүләп кенә чыгарга туры килер, диде. Шунда ул машина өстенә бен¬ зин сибеп аңа ут төртергә кушты. Тик мин...— дип тот¬ лыгып торды шофер,— тик мин, иптәш генерал, иптәш полковникның үз гимнастерка кесәсендә документларын онытып калдырганын белмәгән идем шул, белсәм, әлбәттә, 155
исенә төшерер идем. Шуннан, нишлим инде, машина- сы-ние белән яндырганмын... Кызылармеец әлеге эше өчен үзен бик гаепле тоя иде. Серпилин полковникка борылды да: — Ишеттегезме? Сезнең сугышчыгыз документлары¬ гызны исенә төшерә алмаганы өчен үкенә.— Комбригның бу сүзләрендә астыртын көлү бар иде,— Шунысы кызык, нәкъ машинаны яндырыр алдыннан исегезгә төшергән булса, сез нишләр идегез икән?— Ул кабат йөзе белән шоферга таба борылып:—Шуннан ни булды? Дәвам ите¬ гез...— диде. . — Шуннан без ике көн буена кача-поса бардык һәм менә сезне очраттык... — Рәхмәт сезгә, иптәш Золотарев,— диде Серпилин.— Синцов, исемлеккә теркә үзен. Ә хәзер инде, иптәш Золо¬ тарев, колоннаны куып җитегез дә сафка басыгыз. Привал- да сезгә ашарга бирерләр. Шофер кузгалган да иде инде, ләкин туктап калып со¬ раулы күзләре белән үзенең полковнигына карап алды, тегесе һаман әле башын игән хәлендә басып тора иде. Серпилин кызылармеецка катгый фәрман биргәндәй: — Юлыгызда булыгыз! Сез азат!— диде. Шуннан кызылармеец китеп барды. Авыр тынлык ур¬ нашты. — Сез ни’өчен аңардан минем алда сораштыгыз? Кы¬ зылармеец алдында мине яманатка калдырмыйча үзем¬ нән генә сорашсагыз да була иде бит? — Мин кеше киемен кигән документсыз һәм гаскәри билгесез полковник сүзенә караганда кызылармеец кенә¬ гәсе булган сугышчы сүзенә күбрәк ышанам — менә ни өчен сораштым мин аңардан,— дип җавап бирде Серпи¬ лин.— Хәзер инде, һич югы, картинаны гына булса да тө¬ шенә алдым. Сез дивизиягә армия командующиеның при¬ казлары үтәләме, юкмы икәнен тикшерергә баргансыз. Шу¬ лай бит? Баранов үҗәтләнеп күзен һаман әле җирдән алмаса да: — Шулай,— дип җавап кайтарды. — Ә приказны үтисе урынга сез, беренче куркыныч ту¬ гач та, үкчәгезне ялтыраткансыз! Бар нәрсәгезне дә ыр¬ гытып калдырып качып киткәнсез. Шулаймы, юкмы? — Юк, алай ук түгел. — Алай ук түгел? Ничек соң алайса? Әмма Баранов эндәшми торды. Үзен никадәр генә ким¬ сетелгәндәй тоймасын, акланып берни әйтә алмады. 156
— Мин аны кызылармеец алдында яманатка калдыр¬ ганмын, имеш! Ишетәсеңме син, Шмаков? — дип, Серпи¬ лин комиссарга борылды.— Адәм көлкесе бит бу! Ул, шүр¬ ләп, кызылармеец алдында командир гимнастеркасын салган, документларын ыргытып калдырган, ә мин аның яманатын сатканмын! Кызылармеец алдында мин түгел, ә сез үзегез армия команда составының яман атын сат¬ кансыз. Хәтерем ялгышмаса, сез партия әгъзасы идегез. Нәрсә, партия билетыгызны да яндырдыгызмы? — Барысы да янды,— диде Баранов кулларын җәеп. Шмаков та әңгәмәгә акрын гына кушылып: — Сез документларыгызны гимнастеркада онытып кал¬ дыргансыз. Әйтегез әле, сез аларны очраклы рәвештә оны¬ тып калдырдыгызмы, әллә түгелме? — Әйе, очраклы рәвештә. — Минемчә, сез алдашасыз. Минемчә, шоферыгыз аларны исегезгә төшергән булса да, берәр уңайлы очрак¬ та сез алардан котылыр идегез. — Ни өчен?—дип сорады Баранов. — Анысын инде үзегез яхшырак беләсез. — Ләкин мин коралны ташламадым бит. — Сез бит куркыныч булмаганда да документларыгыз¬ ны яндыргансыз икән, беренче немецны очрату белән ко¬ ралыгызны да ташлар идегез. — Коралын ул урманда бүреләрдән курыкканы өчен ташламаган,— диде Серпилин. — Мин немецларга атар өчен калдырдым коралым¬ ны!— дип кычкырды Баранов, тыела алмыйча. — Ышанмыйм,— диде Серпилин.— Штаб командиры буларак, сезнең кул астыгызда дивизия кадәр дивизиягез бар иде бит, шулай була торып сез аннан качып киткән¬ сез! Ничек инде сез бер ялгызыгыз гына немецларга кар¬ шы сугышасыз? Баранов кинәт шыпырт тавышка күчеп: — Федор Федорович, нигә сез шулкадәр төпченәсез? Мин малай-шалай түгел бит, һәммәсен дә аңлыйм,—< диде. Иелгән башны кылыч кисми дигәндәй, әле генә тыры- шып-тырышып акланган Барановның кинәт кайтып төшүе, аның сөйләшү манерын үзгәртүе Серпилинда кинәт аңар¬ га карата ышанмау тойгысын уятты. — Нәрсәне аңлыйсыз сез? — Үз гаебемне аңлыйм. Мин аны каным белән юармын. Миңа рота бирегез, һич югы взвод бирегез. Шулай да мин 157
немецларга түгел, ә үзебезнең якка чыктым бит. Моңа сез ышанасызмы? — Монысын әйтә алмыйм,—диде Серпилин —Минем¬ чә, сез бер якка да чыкмадыгыз. Җайга карап атлагансыз да атлагансыз. Кем әйткәндәй, җил уңаена... Баранов: — Документларымны яндырган минутымны каһәрлим мин...— дип яңадан үзенекен тукырга керешкән иде дә, комдив аны шундук бүлдерде. — Менә хәзер үкенүегезгә ышанам мин. Ашыга төшүе¬ гез өчен, үзебезнекеләр янына килеп чыгуыгыз өчен үкенә¬ сез. Әгәр бүтәнчә килеп чыкса, белмим, үкенер идегезме икән. Комиссар,— дип мөрәҗәгать итте ул Шмаковка,— сез ничек карыйсыз, әүвәлге полковник карамагына рота бирә алабызмы без, юкмы? — Юк,— диде Шмаков. — Ә взвод? — Взвод та бирә алмыйбыз. — Минемчә дә шулай. Әлеге хәлләрдән соң мин сез¬ нең шоферыгыз өстенннән түгел, ә барыннан бигрәк аның сезнең өстән командалык итүенә ышанам!—диде Серпи¬ лин. һәм, тавышын чак кына йомшарта төшеп, болай дип •өстәде:— Барыгыз әнә шул яңа автоматыгыз белән сафка басыгыз, үзегез әйтмешли, гаебегезне... немецлар каны белән юып карагыз.— Бераз тынып торганнан соң кабат өстәп:— Ә кирәк булса үзегезнең каныгыз белән дә юар¬ сыз,— диде.— Монда миңа һәм комиссарга бирелгән власть белән без сезне, үзебезнекеләр ягына чыкканчы, рядовойда калдырабыз. Ә анда сез әлеге адымыгызны, без исә үзе¬ безнең башбаштаклыгыбызны тиешенчә аңлатып бирер¬ без. — Беттеме? Бүтән бер сүзегез дә юкмы?—дип усал гына күтәрелеп карады Баранов комдивка. Бу сүзләрне ишеткәч Серпилинның йөзе тартышып киткәндәй булды; ул хәтта үз хәлен яшерү өчен бер-ике мизгел күзен дә йо¬ мып торды. Шмаков өзеп кенә: — Куркаклык өчен без сине ата да ала идек, атмый калуыбыз өчен рәхмәт әйтегез әле.— диде. Комбриг күзен ачкач: — Синцов, часть исемлегенә сугышчы Барановны тер¬ кәгез,— дип, Баранов ягына башын кагып куйды.— Аның белән лейтенант Хорышевка барыгыз да сугышчы Бара¬ новның лейтенант карамагына тапшырылуын әйтегез. 158
— Власть синдә, Федор Федорович, барысын да үтим, тик мин моны бервакытта да онытачак түгелмен. Серпилин кулларын артка кушырды да беләзек буын* нарын шыртлатып яздырды, ләкин дәшми калды. Синцов Барановка борылып: — Әйдәгез минем белән киттек,— диде. Шуннан алар алда инде күренми башлаган колоннаны куа киттеләр. Шмаков комбригка бик җентекләп карап торды. Әлеге хәлгә ул үзе дә дулкынланган иде, ләкин Серпилин дул¬ кынлану гына түгел, тәмам тетрәнеп калган иде. Күрәсең, ул әүвәлге хезмәттәшенә бик яхшы карагандыр да хәзер исә аның шулкадәр хурлыкка төшүен эченнән бик авыр кичергәндер. — Федор Федорович! — Нәрсә?—диде Серпилин йокысыннан айнып җитмә¬ гәндәй. Ул, уйларына талып, Шмаковның янәшәдә генә, иңгә-иң атлап баруын онытып җибәргән. Ә инде Шмаков дәшкәч, хәтта сискәнеп тә киткән кебек булган иде. — Нигә шулкадәр борчыласың? Аның белән бергә озак хезмәт иткән идегезме? Аны яхшы белә идеңме? Серпилинның комиссарга төбәлгән күзләре бик таркау карый иде. Ул: — Кем кемне белмәс! Привалга хәтле кызурак атла¬ сак яхшырак булыр,— диде һәм туры җавап бирмәве белән үзен дә, Шмаковны да гаҗәпләндерде. Шмаков бәйләнчекләнергә яратмый иде, шуңа күрә ты¬ нып калды. Алар, адымнарын кызулый төшеп, һәркайсы үз уена бирелеп, привалга чаклы ләм-мим дәшмичә янәшә атлап бардылар. Шмаковның юравы дөрес түгел. Баранов чынлап та ака¬ демиядә Серпилин белән хезмәт итсә дә, Серпилин аның ту¬ рында яхшы фикердә генә түгел, киресенчә, бик начар фикер¬ дә тора иде. Баранов армия мәнфәгате хакында уйлама¬ ган, барыннан бигрәк үзен кайгыртып хезмәте буенча өс¬ кә таба үрмәләгән сәләтле генә карьерист иде. Баранов академиядә укытып бүген бер, ә иртәгә икенче доктрина¬ ны якларга әзер тора, караны ак, акны кара диюдән дә тартынмый. «Югары»дагыларга нәрсә ошый, шуңа ялт кына яраклаша, кайбер фактларны үзе бик яхшы белсә дә, «югары»дагыларның ул фактларны белмәвеннән килеп чыккан адашулы фикерләрне күккә чөеп мактаудан да чирканмый иде. Баранов, бик белдекле булып, фараз ителгән дошман армияләре турында докладлар сөйләргә, тегене-моны хә¬ бәр итәргә ярата; ул дошманның бар дип гөман гына 15»
кылынган яки бөтенләй булмаган йомшаклыкларын эзлән¬ гән була, кемнәргәдер тәлинкә тотып, булачак дошманның көчле һәм куркыныч яклары турында дәшми кала иде. Ул заманда мондый темаларга сөйләшү бик катлаулы эш булса да, Серпилин моның өчен Барановны күзгә-күз ка¬ лып ике мәртәбә сүкте, ә бер мәртәбә халык алдында орышты. Бу хакта Серпилинга соңыннан бөтенләй көтелмәгән шартларда исенә төшерделәр; һәм аның Баранов белән әлеге әңгәмәсе вакытында бөтен күңелен айкап ташлаган барча уйларын да ни өчен әйтми калганлыгын бер ходай гына белә.' Серпилин, мин Баранов турында болай уйларга хак¬ лымы, юкмы, дип икеләнә, ләкин бу хакта яхшымы, яман¬ мы — барыбер нинди дә булса хатирәләргә бирелүне тә- гаен кирәксез саный, чөнки вакыты ул түгел дип уйлый иде. ; Алар сөйләшкәндә бик авыр бер мизгел булды — Бара¬ нов сорау катыш күзләре белән Серпилинга бик усал ка¬ рап куйды. Серпилин бу утлы туры карашны да чыгырын¬ нан чыкмыйча гына кичерә алды бугай, һәрхәлдә, Бара¬ нов аерылышыр алдыннан, Серпилинга янавына да кара¬ мастан, тыныч күңел белән китеп барды. Ярый, шулай да булсын! Үз буйсынуындагы сугышчы Барановка карата аның, Серпилинның, бернинди үче-рия- сы юк. Әгәр Баранов батырларча сугышса, ул аңа строй алдында рәхмәт кенә әйтәчәк; әгәр числык белән башын салса, бу хакта доложить итәчәк; әгәр Баранов шөр җибә¬ реп качса, бүтәннәрне аттырган кебек, Серпилин аны да атарга приказ бирәчәк. Барысы да дөрес анысы. Ләкин нигә йөрәге сыкрый соң бу хәтле?! Привалны урман эчендә, көне буена беренче мәртәбә очраган өй янында ясадылар. Ышна җиренең бәрәңге бакчасы читендә иске генә урманчы ызбасы тора. Шунда ук коесы да бар, анысына эсседән пешеп беткән сугышчы¬ лар бик сөенделәр. Синцов әүвәлге полковникны Хорышевка илткәннән соң ызбага керде. Ул ике бүлмәгә бүленгән, тик берсе ябык; аннан сузып-сузып елаган хатын-кыз тавышы килә иде. Әлеге беренче бүлмәнең бүрәнә стеналарына ябышты¬ рылган газеталары инде саргаеп беткән. Уң почмакка ка- лайсыз-бизәксез генә төшерелгән бик фәкыйрь алла сыны асып куелган. Киң генә ян сәкедә ызбага Синцовтан ал- данрак кергән ике командир белән бергә өстенә ап-ак чиста күлмәк-ыштан кигән сиксән яшьләрендәге бер карт 160
утыра. Аның йөзе тирән җыерчыклар белән ермачланып беткән. Карт чырадай нәзек муенына чылбыры ашалып өзелергә торган тәре аскан иде. Күрәсең, картның кордашы булган бөтерчек кенә бер кампер, җитезлеге аркасында яшьрәк күренгән карчык Синцов белән бил бөгеп исәнләште, чигүле пәрдә корылган киштәдән тагын бер кырлы стакан алып аны Синцов кар¬ шына— өстәлдәге ике стакан белән бадьян янына куйды. Синцов кергәнче карчык теге командирларны сөт белән сыйлаган булган икән. Синцов аңардан дивизия командиры һәм комиссарына тамак үткәрерлек берәр нәрсә хәзерләп булмасмы икән дип сорады, өстәп үз ипиләре булуын да әйтте. — Нәстә ашатыйм соң инде сезгә хәзер, сөттән гайре бер нәстә юк шул.— Әбекәй шулай дип кулларын җәйде.— Казан асып бәрәңге пешерсәм генә инде. Вакытыгыз бар¬ мы соң көтәргә? Синцов вакыт җитәсен-җитмәсен белми иде, шулай да бәрәңгене пешерә торырга кушты. — Иске бәрәңге дә бетмәгән әле, былтыргысы...— диде әбекәй һәм мич тирәсендә кайнаша башлады. Синцов бер стакан сөт эчте; аның тагын эчәсе килә, ләкин бадьян эченә күз салып, яртысыннан азрагы гына калганын күргәч, кабат эчәргә оялды. Теге командирлар¬ ның да янә берәр стакан эчәртә нәфесләре бар иде кебек, тик алар да саубуллашып чыгып киттеләр. Синцов карчык белән карт янында берүзе калды. Карчык утын астына чыралар салганнан соң күрше бүлмәгә кереп шырпы алып чыкты. Кергәндә һәм чыкканда да ишектән әлеге хатын¬ ның ачы тавыш белән сыктаганы ишетелеп калды. — Кем елый, нәрсә булган анда?—дип сорады Синцов. — Дунька, минем оныгым. Аның җегетен үтергәннәр. Корышкан куллы ул, сугышка алмадылар. Нелидов сала¬ сыннан колхоз көтүен куа киткән ие, олы юлга чыккач кына өсләренә бомба ыргытканнар, шунда әнә җегетен дә үтергәннәр. Улый башлаганына икенче көн инде,— дип көрсенеп куйды карчык. Ул чыра кабызып, ихтимал, алдан ук үзләре өчен хә¬ зерләп куйган чуенны утка утыртты, аннан карты янына өстәлгә килеп утырды да яңагына таянып хәсрәтле уйлар¬ га бирелде. —һәммәсен дә сугыш суырып алды — угылларымны да, оныкларымны да. Тиздән нимеч килергә тиеш диләр. Килерме икән соң? — Белмим, әбекәй. 11 3-263 161
— Нелидовлар узышлый әйткән ие, нимеч инде Чаусы- ны да үткән дигән ие. — Белмим шул.— Синцов чынында да ни дип тә җавап бирергә белми иде. — Тиздән килеп җитәр,— диде карчык.— Биш көн инде менә көтүләрне куалар да куалар. Зерәгә генә кумаслар. Менә без дә,— дип сөякчел кулы белән бадьянга күрсәт¬ те ул,— соңгы сөтебезне эчәбез. Сыерны тапшырдык. Ку¬ сыннар әйдә, алла боерса, кайчан да бер алып кайтырлар әле. Күрше хатын әйтә, Нелидовта кешеләр бармак белән санарлык кына калды, ди. һәммәсе ташлап китә... Карчыкның авызы туктамый, ә карт бер генә дә дәшми. Синцов ызбада утырганда ул ләм-мим сүз әйтмәде. Бик картайган шул, гүя аның хәзер үк, кызылармеец форма¬ лы бу кешеләр артыннан немецлар килеп кергәнче үк, үлә¬ се килә. Аңа күз салуга күңел шундый юксына башлый, ә теге кызның үкерүе исә шундый җилеккә төшә, Синцов¬ ның тәмам сабыры төкәнгән, хәзер керәм дип, ул чыгып китәргә мәҗбүр булган иде. Болдырдан төшүгә ызба янына килеп туктаган Серпи¬ линны күреп алды. — Иптәш комбриг...— дип авызын ачып та өлгермәде, Серпилин янына тыны-өне бетеп кичәге врач хатын йөгереп килде, дулкынлана-дулкынлана, полковник Зайчиковның хәзер үк> комбригны үзе янына дәшүен әйтте. Синцов ызбада бераз гына ял итеп чыкмассызмы, дип үтенгән иде дә, Серпилин: — Өлгерсәм, соңра керермен,— дип кулын гына селкеп куйды һәм авыр-авыр атлап бәләкәй врачка ияреп китте. Зайчиков куе чикләвек куаклары күләгәсендә носилкада ята. Аңа әле генә су эчергәннәр; күрәсең, суны ул кыенлык белән генә йоткан: гимнастерка якасы белән иңсәләре юеш¬ ләнеп беткән иде. — Мин монда, Николай Петрович,— диде Серпилин, комдив янәшәсенә җиргә утырып. Зайчиков күз кабакларын акрын-акрын гына күтәрде, гүя бу кечкенә хәрәкәт тә аңардан бик зур көч сорый иде. — Слушай, Федя,— дип, ул шыпыртлап кына беренче мәртәбә аңа исеме белән дәште.— Ат син мине. Тәмам га¬ җиз булдым, коткар зинһар. — Булмый,— диде Серпилин калтыравык тавыш белән. — Үзем генә газаплансам икән, барыгызны да газап¬ лыйм бит.— Зайчиков һәр сүзен авыз эченнән авыр кургаш¬ лардай этеп-этеп чыгара иде. • i — Булмый,— дип, янә кабатлады Серпилин. 162
— Пистолет бир, үзем атылам. Серпилин дәшмәде. — Җавап бирүдән куркасыңмы? Серпилин, ниһаять, бар булган ихтыярын җыйнап: — Сиңа атылырга ярамый, хакың юк,— диде.— Кеше¬ ләргә тискәре йогынты ясар. Без икәүдән-икәү генә барсак икән әле... Ул сүзен ахырына кадәр әйтеп бетермәсә дә, үлеме якынайган Зайчиков аның тел төбен шундук төшенеп алды: әйе, икәү генә булсалар, Серпилин аның атыла алу хоку¬ кын кире какмаячак иде. — Аһ, Серпилин, минем никадәр тилмергәнемне, ни¬ кадәр изаланганымны белсәң иде. һич тәкатем калмады. Врачка приказ бир: мине бөтенләйгә йоклатсын, зинһар! Мин үтенгән идем дә, бирми, даруым юк, ди. Син тикшер әле, алдашмыймы икән? Ул тагын күзләрен йомды, авызын кысып, хәрәкәтсез калды. Серпилин аягына басып читкәрәк тайчынды да врачны чакырып, акрын гына: — Өмет бер дә юкмы? —диде. Врач кечкенә кулларын чабып куеп: — Сез нәрсә инде сорап торасыз? Мин өч мәртәбә ин¬ де, менә үлә, менә үлә, дип уйлаган идем. Иң күбе берничә сәгать калгандыр калса. Серпилин акрын гына, ләкин бу юлы үтә катгыйлык бе¬ лән: — Сезнең аны йоклатырлык берәр нәрсәгез юкмы? — диде. Врач хатынның коты алынды. Серпилинга күзен бала¬ ларча зур ачып: — Ярамый ул! — диде. — Ярамаганын беләм. Җаваплылыкны үз өстемә алам. Бармы, юкмы? —Юк,— диде врач, һәм Серпилинга ул алдамады ке¬ бек тоелды. — Шундый тилмерә, бичара, аңа карарга инде чыдар әмәлем калмады. — Ә сез минем әмәлем бар дип уйлыйсызмы? — диде врач хатын һәм көтмәгәндә елап җибәрде, учлары белән күз яшьләрен сыпыргалап бөтен битен буяп бетерде. Серпилин кырт кына борылып Зайчиков янына килде, җиргә янәшә утырып аңа төбәлеп карады. Зайчиковның яңаклары үләр алдыннан эчкә батканлык¬ тан, ул ябыгып, яшәреп киткәндәй күренә. Серпилин ки¬ нәт комдивның аңардан алты яшькә кечерәк икәнен, граж¬ 11* 163
даннар сугышы ахырына аның яп-яшь комвзвод, үзенең исә инде полк белән командалык иткәнлеген исенә төшерде, һәм менә аңардан шактый яшь кешенең күз алдында ук соңгы сулышларын алуы аның карт, өлкән йөрәген парә- парә китерде. «Аһ, Зайчиков, Зайчиков,— дип уйланды Серпилин,— син миндә стажировкада булганда һавадан йолдызлар чүп¬ ләмәдең, төрлечә хезмәт иттең итүен — бүтәннәрдән яхшы¬ рак та, кайтышрак та хезмәт иткән чакларың булды; ан¬ нары ак финнәр белән сугыштың, мөгаен, батырларча су- гышкансыңдыр, ике орденны юкка гына бирмиләр; аннары син Могилёв янында да шүрләмәдең, каушап төшмәдең, аяктан егылганчы командалык иттең, ә хәзер менә монда, урман эчендә үлеп ятасың, беренче көннәрендә үк сиңа ка¬ ра кайгысын йоттырган сугышның кайчан һәм кайда бетә- сен дә белми каласың...» Зайчиков күзләрен ачты, янында утырган Серпилинны күреп, шыпырт кына дәште: — Ичмаса дивизия номерын саклап калырга иде. Юк, ул һаман әле һушында, хәл эчендә ятканда да Серпилин күңелендәге уйларны ук уйлый иде. Серпилин ышандырырлык нык тавыш белән: — Ә нигә саклап калмаска? Байракны да алып чыгар¬ быз, корал белән дә чыгарбыз һәм ничек сугышканыбызны да сөйләп бирербез. Нигә сакламаска номерны? — диде.— Без дивизиягә тап төшермәдек һәм төшермәбез дә, чын коммунист сүзен бирәм менә сиңа... — Болар һәммәсе дә ярый да бит,— диде Зайчиков кү¬ зен йомып,— тик авырта шул. Бар, синең эшләрең күп!— диде ул көчләнеп кенә һәм эче авыртудан иренен теш¬ ләде... Кичке сигездә Серпилин отряды урманның көньяк-көн¬ чыгыш өлешенә килеп җитте. Картадан караганда алда та¬ гын ике километрлык әрәмә ятырга тиеш, әрәмә артыннан шоссе юлы үтә, аны чыгу котылгысыз. Юлдан соң чәчүлек җире белән бер авыл бар, менә шуларны узгач кына яңа¬ дан урман башланып китә. Әрәмәлеккә кадәр Серпилин кешеләрне ял иттереп алырга булды, чөнки төнлә белән тәгаен сугышырга, сугыш артыннан ук шоссе аркылы чы¬ гарга туры киләчәк. Кешеләргә көч җыйнарга, йоклап алырга кирәк иде. Аларның күбесе байтактан бирле инде аякларын авырлык белән генә сөйри, ә инде төнлә шоссега чыгып аның аша үтә алмасалар, бөтен тырышлыклары да җилгә очачагын, янә дә икенче кичне көтәргә туры киләчә¬ ген алар бик яхшы беләләр иде. 164
Серпилин отрядның ничек урнашканлыгын, аннары дозорларны берәм-берәм тикшереп йөрде, шоссега развед¬ ка җибәреп, аның кайтуын көткән арада ял итеп алырга булды. Ләкин нияте тиз генә барып чыкмады. Күңеленә хуш килгән күләгәле бер агач төбенә яту белән аның яны¬ на Шмаков килеп утырды да галифе кесәсеннән урманда инде берничә көн ятып тоныклана башлаган немец листов¬ касын чыгарды. — Менә кызыксын әле. Сугышчылар табып китерделәр. Мөгаен, самолеттан ыргыталардыр. Серпилин йокысызлыктан эленеп барган күзләрен ыш- кыштырды да листовканы башыннан ахырынача игътибар белән укып чыкты. Листовкада Сталин армияләренең туз¬ дырылуы, алты миллион кешенең әсирлеккә төшерелүе, герман гаскәрләренең Смоленскины алуы, инде Мәскәүгә якынлашулары хәбәр ителә иде. Шуннан нәтиҗә дә чыга¬ рыла, моннан ары каршылык күрсәтү — файдасыз; нәтиҗә¬ гә ике вәгъдәләре дә килеп ялгана: «Кем дә кем үз ирке белән пленга төшә, аның, шул исәптән команда һәм поли¬ тик составка да тормышы саклана». Икенче вәгъдәләре «әсирләрне көненә өч мәртәбә ашатудан һәм цивилизация дөньясы кабул иткән шартларда яшәтү»дән гыйбарәт иде. Листовка артына кәгазь буенача схема ясалган; шәһәрләр¬ дән Минск, Смоленск һәм Мәскәү исемнәре генә күрсәтелә, ләкин гомуми масштабта караганда һөҗүм итүче герман армияләренең төньяк угы Вологданы да узып бик ерак ка¬ далган, ә көньяк угы исә Пенза белән Тамбов арасыннан кая табадыр юнәлгән. Уртанчы ук исә Мәскәүгә чак-чак кына килеп җитмәгән — листовканы төзүчеләр шулай да әле Мәскәүне алырга кыючылык итмәгәннәр. — Әй-йе,— дип мыскыл белән көлде Серпилин һәм лис¬ товканы икегә бөкләп Шмаковка сузды.— Сиңа да тормыш вәгъдә итәләр икән ләбаса, әллә комиссар үзләренә бире¬ лик микән дим? — Деникинчылар була торып, алар да мондый кәгазь¬ ләрне акыллырак оештыралар иде.— Шмаков Синцовка борылып:— Шырпың калмадымы?— дип сорады. Синцов кесәсеннән шырпы чыгарып Шмаков сузган лис¬ товканы укымыйча гына яндырмакчы булды, тик Шмаков аны туктатып: — Чир йоктырмый ул, укы син аны!— диде. Синцов листовканы хәтта үзен дә гаҗәпсендергән бита¬ рафлык белән укыды. Синцов өченче көн һәм кичә генә әү¬ вәл мылтыктан, аннары немец автоматыннан атып үз кулы белән ике, бәлкем әле артыграк та фашистны үтергән — 165
һич югы икесен дөмектергәне тәгаен ачык; ул моның белән генә чикләнеп калмый, аларны киләчәктә дә үтерә әле, ди¬ мәк, бу листовка аңа һич кагылмый... «Кем дә кем үз ирке белән пленга төшә, ...команда һәм политик составка да тормышы саклана...» «Политик сос¬ тавка да тормышы саклана!» Безнеңчә болай язылмый бит бу, дип уйлап куйды Синцов һәм шырпысын дымыга төш¬ кән кабына сызып листовканың шырпы ялкыныннан бөте¬ релә башлаган почмагына ут элдерде. Бу вакыт Серпилин, солдатлар кебек минутын да әрәм итмичә, үзе сайлаган агач төбендә ял итеп алырга җыен¬ ды. Синцовның гаҗәбенә каршы, Серпилинның кыр сумка¬ сындагы иң кирәкле әйберләре арасында таслап салынган резин күпчеге дә бар иде. Серпилин ач яңакларын күпертә- күпертә күпчеккә тынын өрде дә аны бертөрле ләззәт белән баш астына салды. — Хатын бүләге, үземнән бер дә калдырмыйм!—дип елмайды ул аның хәстәрлегенә күзен тасрайткан Синцов¬ ка. Бу колак мендәренең аның өчен бик истәлекле булуын, берничә ел элек хатыны өйдән салып җибәргәч, мендәрнең аның белән бергә Колыманы да урап кайтуын әйтми кал¬ ды ул. Серпилин йоклаганда Шмаковның ятасы килмәгән иде, ләкин тегесе барыбер аны бераз гына булса да хәл алырга күндерде. — Белеп тор, бүген безгә чиратлашып ял итүләр тәте¬ ми. Төнлә йокламыйбыз — сугышырга туры килмәгәе! Ә йокысыз гына сугышып булмый, хәтта комиссарларга да! Рәхим итеп, ичмаса бер генә сәгатькә, кунача тавыгы ке¬ бек, күзеңне йомып ал. Разведка кайту белән үзен уятырга кушып, ул чирәм өстенә, дөнья рәхәтен кичергәндәй, киерелә-сузыла ятты. Бер яктан икенче ягына кат-кат боргаланып алганнан соң Шмаков та күзен йомды. Серпилиннан бернинди боерык алмаган Синцов татлы йокыдан үзен көчкә генә тыеп кал¬ ды. Серпилин аңа син дә йокла дип әйткән булса, ул түз¬ мичә черем итеп алыр, ләкин Серпилин ык та итмәде бит, шунлыктан ул, йокысы белән тартышып, Серпилин белән Шмаков яткан кечерәк аланлыкны очыннан-очынача буй¬ лап йөрде. Кешеләрнең атлап барган уңайга йокыга оюла¬ рын ул моңарчы ишетеп кенә белә, хәзер исә бу газапны үзендә сыный, авып китәм дигәндә генә туктап-туктап кала иде. Синцов бер мәлне үзе артында кемнеңдер акрын тавыш белән дәшкәнен шәйләп алды: 166
— Иптәш политрук, иптәш политрук... Борылып караса, Хорышев икән. Лейтенантның шаян йөзендә моңа кадәр тынычсызлык¬ ның әсәре дә булмый иде, ә хәзер ул бөтенләй дулкынлан¬ ган. Синцов бердән хафалана калып: — Ни булды?— дип сорады. — Берни булмады. Урманда орудие таптык. Комбригка шул хакта доложить итәсем килә. Хорышев әүвәлгечә акрын гына сөйләште, ләкин «ору¬ дие» сүзе Серпилинны шундук уяткан иде булса кирәк. Ул учларына таянып торып утырды да, Шмаковка күз салган¬ нан соң, аны каты тавыш белән доклад ясап уятмасыннар өчен, кулын изәп куйды. Гимнастеркасын төзәтә-төзәтә һәм Синцовка да үз артыннан барырга ишарәләп, берникадәр урман эченәрәк керде. Шунда гына, ниһаять, Хорышевка яхшылап доложить итәргә ирек бирде. — Нинди орудие ул? Немецныкымы? — Безнеке. Биш сугышчысы да бар. — Ә снарядлар? — Берәү генә калган. — Хәзинәләре сайрак икән. Моннан еракмы соң? — Биш йөз адым булыр. Серпилин йокысыннан тәмам арыну өчен иңбашларын селкеткәләп алды, Хорышевка аны орудие янына озатырга кушты. Юлдан барганда Синцовның артына ут капса да по¬ шынмый торган лейтенантның ни өчен борчылганын белә¬ се килгән иде дә, ләкин Серпилин юл буе дәшмәде, ә Син¬ цов тынлыкны бозарга уңайсызланды. Биш йөз адым үткәннән соң алар чынлап та яшь чыр¬ шылар ешлыгында танкка каршы 45 миллиметрлы пушка күреп алдылар. Пушка янында, кызгылт-сары төстәге иске ылыс өстендә, Хорышев әле генә Серпилинга сөйләп бир¬ гән артиллеристлар утыра, алар лейтенантның сугышчыла¬ ры белән аралашып беткәннәр иде инде. Комбригны күргәч барысы да торып басты, тупчылар соңгарак калсалар да, барыбер Хорышев команда биргән¬ че торып өлгерделәр. — Исәнмесез, иптәш артиллеристлар! Кайсыгыз сезнең өлкәнрәк?— диде Серпилин. Сынык козыреклы, тупчыларда гына була торган кара кырпулы фуражка кигән старшина алга чыгып басты. Аның бер күз кабагы җәрәхәтләнеп күпкән, ә икенчесе ка¬ багы киеренкелектән туктаусыз тартыша. Ләкин ул төп кебек нык басып тора, ертык итекле аяклары җиргә әйтер¬ 167
сең кадаклап куелган. Ул берничә җирдән умырылган, янып-көеп беткән җиңле кулын уртадан сынган козырегына пружинадай аттырып тигезеп алды; калын, гөрелтек тавыш белән үзенең танкка каршы сугышучы тугызынчы аерым дивизионның старшинасы Шестаков икәнен, хәзерге мәл- дә команданың иң өлкәне булуын, сугыша-сугыша Брест шәһәре яныннан ук килгәнлекләрен, шул ук вакытта исән калган барлык матчастьны да алып чыкканлыкларын сөй¬ ләп бирде. — Каян алып чыктык дисез әле, каян? Старшина балта белән чапкандай: — Брест шәһәре яныннан!— дип кабатлады.— Без анда дивизионның тулы составы белән беренче мәртәбә фашист¬ ларга каршы сугыштык. Тирә-як тынып калды. Серпилин, тупчыларга карап, әле генә ишеткән сүзләр¬ нең дөрес бул'уы мөмкинме икән дип, үзалдына уйланып торды, һәм аларга караган саен үзе өчен шул нәрсәне ачыклады: әйе, бу гадәттән тыш хәл анысы, ләкин хакый¬ катьнең нәкъ үзе, ә немецларның җиңү турында листовка¬ ларга язган сүзләре ялганнан башка берни түгел. Биш сугышчының сөремләнеп беткән, ачлыктан суыры¬ лып калган күм-күк йөзе, арып эштән чыккан биш пар кал¬ тырча куллары, ботаклар тырнаган, мунчаладай таушалган һәм керләнгән биш гимнастеркасы, сугышып алган биш немец автоматы һәм дивизионнарның иң соңгы пушкасы. Әле нинди генә пушка диген! Аны күктән дә түгел, ә җир¬ дән, дүрт йөз чакрымнан да артыграк ераклыктан әнә шул солдат куллары белән сөйри-сөйри алып кайтканнар бит... Юк инде, фашист әфәнделәр, бервакытта да сезнеңчә бул¬ маячак ул! Серпилин бугаз төбендәге төерне йотып җибәрде дә пушкага ымлап: — Нәрсә, җилкәгез беләнме әллә?— диде. Старшина җавап биргәннән соң, калган сугышчылар да, сабырсызланып, ашыга-кабалана сөйләргә тотындылар: төрлечә булды инде, иптәш комдив, ат җигеп тә тарттыр¬ дык, кул белән дә сөйрәдек, янә бер мәртәбә атларга тиен¬ дек һәм янә кулларыбызны эшкә җиктек... — Ә су киртәләре аша ничек? Монда, Днепрны ничек кичтегез?—дип кабат сорау бирде Серпилин. — Өченче көн кичен без аны сал белән... Серпилин аларны капыл гына бүлеп: — Ә менә без берсен дә алып чыга алмадык,— диде. Ул үз сугышчылары өстеннән күзен йөгертеп чыкты, әмма 168
аның хәзер бары бер кешене — үзен генә шелтәләвен һәм¬ мәсе дә төшенде. Аннан ул күзен артиллеристларга күчерде. — Сезнең снарядларыгыз да бар дип әйтәләр бит әле? Старшина, форсатны ычкындырып, сугыш ярагын вакы¬ тында тулыландырмаганы өчен үзен гаепле санагандай мескен бер тавыш белән: — Фәкать берәү, соңгысы гына калды шул,— диде. — Ә аннан алдагысын кайда тоттыгыз? — Менә монда, ун километр тирәсендә генә.— Старши¬ на кулы белән артка, урман читеннән уза торган шоссе ягына күрсәтте. — Үткән кичне шоссега чыктык та, куак¬ лык эченә яшеренеп, туры наводка белән автоколоннага, алгы машинасының перәме фарасына дөңгелдәттек! — Ә урманны тарап чыгуларыннан курыкмадыгызмы? — Юк. Тирә-ягыбызга миналар гына яудырып алдылар. Аннары дивизион командирын бик каты яраладылар. — Ә кайда соң ул?— дип дәррәү сорый куйды Серпи¬ лин, әмма сүзен әйтеп бетермәстән, кайда икәнен абайлап та алды... Берникадәр читтәрәк, старшина күзләре белән ишарә¬ ләгән тарафта, очына кадәр шәрәләнеп калган бик биек бер нарат утыра, нарат төбендә яңа гына өеп куелган саргылт кабер күренә; шунда ук кәс кисеп кабер тирәли өеп куйган¬ нан соң кирәге калмаган киң, генә немец көрәге кадалып тора, ул күзгә җир астыннан тырпаеп чыккан әрсез тәре¬ дәй чагыла иде. Наратның аркылы-торкылы чабылган киртегеннән әле дә чәере тамгалый, кабернең уң һәм сул ягындагы нарат¬ ларда да шундый ук ачынып чапкан тамгалар бар, алар мондый аянычлы язмыш өчен кайчан да булса бер кире кайтып үч алуны белгертәләр сыман иде. Серпилин кабер янына барып башыннан фуражкасын салды. Аның каршында биш бөртек сугышчысы белән иң соңгы снарядлы пушкасын гына булса да Бресттан алып шушы Днепр арты урманнарына хәтле алып килә алган ке¬ ше ята. һәм Серпилин моннан соң беркем һәм беркайчан күрә алмаячак әнә шул җир куенындагы кешенең йөзен ни¬ чек тә шәйлисе килгәндәй үзенең аяк астына, өнсез-тынсыз калып, озак кына карап торды. Ул кешене Серпилинның бервакытта да күргәне булма- са да, аңа бик яхшы таныш кебек тоела. Ул шундый кеше ки, аның өчен солдатлар утка-суга керә, үзләрен корбан итеп булса да сугыш кырыннан аның үле гәүдәсен алып чыга, үлгәннән соң да аның приказларын үти. Шушы 169
пушка белән шушы кешеләргә меңнәрчә чакрым җирләр үтәрлек көч-дәрман биргән кеше ул. Әйтергә кирәк, алар үзләре дә нәкъ менә командирларына тиң кешеләр. Ә ко¬ мандирлары исә һәр адымны, һәр карыш җирне алар белән бергә атлаганы өчен әнә шундый асыл булгандыр кебек тоела... Серпилин фуражкасын киде дә сүзсез генә артил¬ леристларның кулын кысып чыкты. Аннан кабергә ишарә¬ ләп кисәк кенә сорады: — Фамилиясе ничек? — Капитан Гусев. — Язма,— диде ул Синцовка, планшетын кулына ал¬ гач.— Мин аны болай да соңгы сулышыма кадәр оныт» мам. Хәер, әҗәл дигәнең барыбызның да башыннан йөри. Язып куй булмаса! Артиллеристларны да строевойлар исемлегенә теркә! Иптәшләр, хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Ә соңгы снарядыгызны бүген кичен сугышканда ук очыр¬ тырбыз дип уйлыйм. Серпилин артиллеристлар белән бергә басып торучы Хорышев сугышчылары арасында чал чәчле Барановны күптән үк күргән, ләкин менә хәзер генә аның белән күзгә- күз очрашкан һәм бу кешенең яшеренергә өлгермәгән ка¬ рашында булачак сугыштан коты алыну сымак нәрсәне шәйләп калган иде. Ләкин шунда сугышчылар артыннан елт кына чүрәкәй гәүдәле доктор хатын килеп чыкты да: — Иптәш комбриг, сезне полковник дәшә!— диде. — Полковник? — дип кайталап сорады Серпилин. Ул Баранов турында уйлап торганлыктан, аны кайсы полков¬ ник дәшкәнлеген абайлап өлгермәгән иде.— Хәзер, хәзер, килеп җитәм,— диде ул, ниһаять, докторның Зайчиков яны¬ на дәшкәнлеген төшенеп. Доктор яңа кабер тирәсенә өелешкән кешеләргә карап торды да: — Ни булды? Нигә мине чакырмадыгыз? — диде, аяны¬ чыннан бәләкәй йодрыкларын төйнәп. Серпилин, докторны иркәлисе килгәндәй, аның иңенә зуп-зур кулын китереп салды, әмма бу дорфарак килеп чыкты булса кирәк. — Әллә ни юк, сезне чакырырга соң иде цнде. Әйдәгез киттек! — диде ул докторны көч белән кире якка борып. Әнә шулай, кулын һаман әле бу хатын иңсәсеннән алмый¬ ча, аның белән янәшә китеп барды. Доктор белән бергә атлап барса да, башында әлеге дә баягы шул Баранов иде. «Шундый өметсез, намуссыз һәм вөҗдансыз булыр икән,— дип уйлады ул.— Сугыш еракта, 170
чагында: нәрсә карыйбыз без, гамьсезләр!—дип кычкы¬ рына иде бит. Ә сугыш килеп җиткәч, беренче булып үкчә¬ сен ялтыратты. Коты ботына төшкәч, тәмам өне алынгач, аныңча, димәк, без барысын да оттырган, җиңүдән колак- каккан булып чыгабызмы?! Тот капчыгыңны менә! Синнән дә гайре капитан Гусев белән аның артиллеристлары бар әле монда, без гөнаһлы җаннар, ягъни исәннәр белән үл¬ гәннәр дә, янә дә наганны ике ку лбелән тотучы менә бу бәләкәй доктор хатын да бар әле...» Серпилин шунда исенә килеп әнә шул бәләкәй хатын¬ ның иңенә авыр гына кулын салып, хәтта аңа таянып та атлап барганлыгын абайлап алды. Кара син аны, үзе сиз¬ мәгәнгә салыша тагын, хәтта иңбашын, мин яхшырак тая¬ ну өчен, юри калкыта төшеп бара бит. Атлый да атлый һәм дөньяда Баранов кебекләрнең булуын исенә китереп тә. карамыйдыр, мөгаен. Серпилин саңгырау, ләкин бик назлы тавыш белән: — Иә, бу нәрсә инде, кулымны сезгә салганмын да дөньямны онытканмын,— диде һәм шундук кулын доктор¬ ның иңеннән тартып алды. — Зыян юк, зыян юк, таяна бирегез, арган булсагыз. Беләсезме нинди көчле мин! — диде доктор. «Әйе, син чынлап та көчле. Сезнең кебекләр булганда җимертеп яшибез әле без, рас шулай!» — дип уйланды Сер¬ пилин үзалдына. Серпилинның бу бөтерчек хатынга күңелен үсендерер¬ лек бик иркә сүз әйтәсе килә, әгәр шуны әйтсә, Баранов турындагы уйларына җавап та биргән кебек булыр иде. Әмма ник кенә килсен шундый сүз аның теленә. Әнә шулай дәшми-нитми атлый торгач Зайчиков яткан урынга килеп тә җиттеләр. Хатын беренче булып Зайчиков носилкасына тезләнде дә акрын гына: — Иптәш полковник, менә алып килдем,— диде. Доктор янәшәсенә Серпилин да тезләнде, полковникның баш очына ул якынрак килсен өчен, доктор читкәрәк кагы¬ ла төште. — Синме бу, Серпилин? — дип ишетелер-ишетелмәс со¬ рады полковник. — Мин. — Менә нәрсә,— диде Зайчиков тагы да акрынрак та¬ выш белән, ләкин сүзен әйтә алмыйча тынып калды. Серпилин бер минут, янә дә ике минут көтте, ләкин әү¬ вәлге дивизия командирының хәзерге яңасына нәрсә әйтер¬ гә теләгәнен аңа ишетергә язмады. 171
— Үлде,— диде доктор пышылдап. Серпилин акрын гына фуражкасын салды, әнә шулай яланбаш тезләнеп торды, бераздан оеган аякларын көчкә генә яздырып торып басты, бер сүз дәшмәстән кире китеп барды. Разведчиклар кайтып, шосседа немец патрульләре булу¬ ын, Чаусы ягына машиналар агылуын әйттеләр. — Берни эшләп булмый, сугышырга туры килер,— ди¬ де Серпилин.— Кешеләрне торгызыгыз һәм сафка тезегез! Ул шосседагы хәлләрнең шулай буласын алдан ук ча¬ малаган иде, хәзер инде юлны сугышмыйча үтеп булмаслы- гын ачыклагач, үзен иртәдән бирле йөдәткән физик арган¬ лыгын өстеннән капыл гына кагып төшергәндәй итте. Сер- пилинның йокыдан уянган кораллы кешеләрне тиешле җир¬ гә, ягъни үзебезнекеләр ягына алып барып җиткерергә ди¬ гән уе күңелендә тәмам ныгып өлгергән. Шуннан тыш ба¬ шында бернинди уй юк һәм бүтән уй-тойгылар аңарда хә¬ зер була да алмый иде. Серпилин бу кичне үз полкы кешеләренең никадәр фи¬ дакарьлек күрсәтәчеген әле белми һәм белә дә алмый. Аңа һәм аның буйсынарларына охшаган меңнәрчә бүтән кешеләр дә шундый ук меңнәрчә башка җирләрдә дош¬ манга каршы тиңдәшсез дау күтәрәчәкләрен әле абайлап җиткермиләр иде. Алар Мәскәү, Ленинград һәм Киевкә атлыккан герман армиясе генералларының кырык беренче елның бу июль аен унбиш ел үткәннән соң һич тә җиңүгә алып килә ал¬ маган ялган өметләр һәм ялган уңышлар ае иде ул дип атауларын әле белмиләр һәм белә дә алмыйлар иде. Дошманның киләчәктә шундый ачы үкенечкә калачагын әлегә күз алларына китерә алмасалар да, немецны нәкъ менә шундый хәлгә төшерү өчен аларның һәрбере әнә шул июль аенда үзенең хәләл көчен соңгы тамчысына кадәр бирде. Серпилин чак-чак кына ишетелгән командаларга колак салгалап басып торды. Сафлары тигезсезрәк булган колон¬ на караңгы урман эчендә кыймыл-кыймыл килә. Киртләч агачлар өстенә зур гына бакыр акча сыман ай калыккан. Чолганыштан чыгасы тәүлекнең иң соңгы мизгелләре бетеп килә иде. ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК Август һәм сентябрь айларында безнең гаскәрләр Ельня ^янында уңышлы гына һөҗүм итеп алганнан соң Көнбатыш фронтта берникадәр тынлык урнашты. Ельнядан чак кына 172
көньяктарак, урман эчендә, подполковник Климовичның танк бригадасы тора; аның пехота бурычларын үтәүче раз¬ ведка батальоны алгы сызыкның дүрт километрга сузылган участогында оборона тота иде. Сугыш алдыннан Климович Слоним янындагы танк бри¬ гадасына командалык итте. Хәзер инде сугышны бергә башлап җибәргән кешеләреннән нибары җитмеше генә исән калды. Бригада урманга ышыклана-ышыклана чолга¬ ныштан Слуцк белән Бобруйскига бәреп чыккан, әүвәлге хезмәттәшләренең бер өлеше әнә шул вакытта һәлак бул¬ са, кайберләре Могилевны саклаганда ятып калган, ә кай¬ берләре инде монда — Ельня тирәсендә сафтан чыккан иде. Ельня сугышлары алдыннан бригаданың яртысы иске БТ-7 танкларыннан, яртыеы Т-34, ягъни гаскәриләр шун¬ дук «утыз дүртләр» дип атап йөри башлаган яңа танклар¬ дан тупланган иде. «Утыз дүртләр» үзләрен беренче класс¬ лы машиналар итеп күрсәттеләр, шуның өчен дә менә Ель¬ ня янындагы сугышларның төп авырлыгы алар җилкәсенә төште. Ләкин хәзер батальоннарда алар җитеш түгел, әйтергә кирәк, шактый җитеш түгел; шулай була торып бригаданы тылга чыгармыйлар, берничә көннән туп-туры позициядә генә кешеләр һәм танклар, бу юлы инде гел «утыз дүртләр» белән генә, тулыландырырбыз дип вәгъдә бирәләр. Ельня сугышларында бу танкларга гашыйк булып калган Климович аларның килүен дүрт күз белән көтә. Аның ни өчен шулай түземсезләнгәнен шушы сугышта гы¬ на да күкерттәй кабынып китә торган БТ-7 танкысыннан ике мәртәбә сикереп төшеп исән калган танкист кына белә. Бу танкларның тизлеге яхшы гына булса да, броня һәм коралларының зәгыйфь икәнлеге инде Халхин-Гол вакый¬ галары ахырында ук ачыкланган. Шуңа да карамастан, көтеп-көтеп тә, әлеге БТ-7 ләрне вәгъдә ителгән «утыз дүртләр» белән алыштыра алмаган Климович илебезнең көнбатыш чигендәге сугышны әнә шул иске танклары бе- лән генә башлап җибәргән иде. Сугышның бишенче көнендә ул бер рота командирын строй каршына чыгарып чактан гына атмый калды. Рота командиры шундый ярсынган: «Бу шырпы тартмалары бе¬ лән сугышып буламыни, чәнчелгерләре!» — дип әлеге танк¬ ларны сугышчылары алдында сүгәргә тотынган иде. Ә бер сәгатьтән сугышка кереп немецның бер танкысын җимер¬ гән, үзе дә Климович күзе алдында дөрләп янган иде. Ельняда подполковник ике төрле хис кичерде: бер як¬ тан, ул яңа машиналарга утырган танкистларының немец 173
танкларын чикләвек урынына яруларын күреп горур¬ ланса, икенче яктан, сугыш башында андый бер генә танк¬ ның да булмаганлыгына, ике танкка бер танк бирәсе җир¬ дә дошманның бер танкысына өч танкыбызны биргәнебез өчен бөтен күңеле-йөрәге белән әрнеде. Хәзер исә, тынлык урнашканнан соң, Климович брига¬ даның калган барлык БТ-7ләрен сипләде һәм буйсынарла- рының зиһененә бу машиналарда да сугышып була дигән уйны чөй белән кагып керткәндәй кертте, югыйсә яңа ма¬ шиналарны үзе шундый җилкенеп көтә, күңеле моңарчы бервакытта да шулай алгысыганы юк иде әле. Аның бөтен уйлары бригадасы турында гына, чөнки бу дөньяда аңардан гайре бернәрсәсе калмаган иде. Сугышка хәтле ул дүрт кеше белән уртак тормыш алып барды; өчесен бик яратты, дүртенчесен исә бурычы кушканга кайгыртты; болар аның кызы белән улы, хатыны һәм әбисе, ягъни хатынының әнисе иделәр. Сугышның өченче көнендә, инде гарасаттан котылып калдым дигәндә генә, алар машинасына шосседан барган чагында бомба төшеп дүртесе дә һәлак була. Ана бу хәбәр җиткерелгәндә әле бәрелеш дәвам итә иде, шунлыктан ул алар янына бара да, алардан калган тетелеп беткән әгъзаларны күмүдә катна¬ ша да алмады. Аңа утыз яшь кенә әле, кемнең дә булса башына килеп, ул кеше: «Әйе, син шундый дәһшәтне ки¬ чердең, җир*йөзендә аннан да куркыныч нәрсә була алмый. Ләкин син киләчәктә тормыш итәсе кеше бит әле. Әнә шул тормышыңда корбанга тиңдәш булырлык бүтән берни дә таба алмассыңмы икәнни?» — дип сораса, подполковник, тирән кайгы кичерүенә дә карамыйча: «Юк, табармын ,— дип дөресен генә әйтеп бирер иде. Әмма атналар, айлар уза торды; бу вакыт эчендә аның нык тавышын ишеткән, йомылып калган кырыс чыраен күргән кешеләрнең берсе бер: «Син сугыштан соң ялгызың гына ничек яшәрсең икән?> — дигән сорауны биреп карамады. Хәер, үзенең дә аның сугыш беткәннән соң ничек яшәрмен икән дип уйлап караганы булмады. Ул үзе үк бөтен баш-аягы белән су¬ гыш иде, сугышны гәүдәләндерә иде бит һәм хәзер, сугыш әле дәвам иткән чагында, аннан башка аның һич кенә дә бүтән интереслары, бүтән ихтыяҗлары юк. Семьясы һәлак булганнан соң күңелендә хәзер берни дә, беркем дә калма¬ ган иде. Беренче октябрь кичендә Климович бригада штабы ур¬ нашкан бер ызбада утыра иде. Ызба тыштан кыек һәм иләмсез күренсә дә, эчтән кыргычлап ялтыратылган — под¬ полковник бик нәзберек булып чисталыкка карата бер дә 174
битараф түгел иде. Климович фронт сатиригы язган «Егет солдат Швейкның яңа маҗаралары»н укый. Фронтовиклар, ның күбесе бу хикәяләрне ярата, ләкин Климовичка алар ошамый. Без немецларны кыйнаганга караганда алар без¬ не күбрәк кыйнаганлыктан, алар өстеннән көләргә безгә иртәрәк әле, дип уйлый иде подполковник. Шулай да Кли¬ мович бу хикәяләрне укымый калдырмый, чөнки ул фронт газетасын тоташтан укырга гадәтләнгән: хезмәте өчен бер¬ бер файдалы нәрсә юкмы икән дип кызыксына иде ул. Өстәлдә телефон четердәп алды. Климович газетаны укып туктаган җиреннән бөкләп куйды — соңыннан кайда калдым икән дип эзләп торасы юк — шуннан соң гына трубкага сузылды. Телефонны разведбат командиры шал¬ тырата, ул гадәттән тыш хәл турында хәбәр итә: батальон фронты алдында, немецлар тылында, өзлексез диярлек пу¬ леметлар тырылдаганы, автоматтан һәм мылтыктан аткан¬ нары, гранаталар шартлаганы ишетелеп тора икән. Климо¬ вич трубканы колагыннан алды да, тәрәзә канатын этеп җибәреп, тыңлана калды. Сизгер колагы ерактагы сугыш авазларын шундук элеп алды. — Хәзер килеп җитәм. Көтегез,— диде Климович. Урманның алгы чите караңгы да, юеш тә, яңа гына кыска яңгыр явып узган иде. Бригада командирын алмага килгән лейтенант Климович алдыннан атлады; аның авто¬ мат тоткан кул терсәкләре чыЛанып беткән плащ-палатка- сын як-якка төртеп торалар иде. Тирән окопка яшерелгән, өстән маскировка белән капланган БТ-7 танкысы яныннан узганда, Климовичның күңеленә әлеге дә баягы шул уе килде: «Их, «утыз дүртләр»не тизрәк аласы иде!» Күзәтү пункты нәкъ урман авызына куелган. Монда инешкә таба печәне чабылмаган болын сөзәкләнеп төшә дә теге якта, немецлар биләмәсендә шулай ук сөзәгәеп яңа¬ дан урманга таба менеп китә. Болын да, андагы янып көй¬ гән безнең БТ-7 белән немецның Т-4 танкысы да көндез аерым ачык күренә. Алар менә бер ай чамасы инде, әнә шулай игезәкләр кебек, бер-берсеннән аерыла алмый тора¬ лар иде. Алда, немец ягындагы урманның әле бер, әле икенче җи¬ рендә, күккә ак һәм кызыл сигнал ракеталары чөелә, ту- бал-тубал булып шартлау утлары күтәрелә. Бая разведбат командиры хәбәр иткән пулемет тавышлары белән мылтык тавышлары немецларның алгы сызыгыннан, ул әйткәнчә, километр ярым да түгел, ә бөтенләй якында ук ишетелә. Моннан немецларның алгы кырыена дүрт йөз метр гына, ә атышулар ул сызыктан чама белән биш йөз метр артта- 175
рак бара, анда, разведка мәгълүматларына караганда, не¬ мецларның икенче окоп линиясе сузыла иде. Күзәтү пунктына җыелган командирларның дулкынла¬ нулары Климович күңеленә дә күчте, аларның һәммәсе дә бер үк нәрсә турында уйлый һәм, үзләренең юрауларына ышаныргамы, ышанмаскамы дип, куркып калганнар иде. Климович ярты сәгать эчендәге күзәтү нәтиҗәләре ту¬ рында доклад тыңлаганнан соң: — Иванов, экипажларны танкларга! — дип катгый при¬ казын бирде. — Есть, .экипажларны танкларга! — диде Иванов һәм сорау бирмичә түзә алмады: — Иптәш подполковник, удар ясап каршы алабызмы? — Шартка карарбыз, приказны үтәгез! Климович блиндажга төшеп телефонистка армия шта¬ бын тоташтырырга кушты. Ул беренче мәртәбә армиягә әле КПга килгәнче үк шал¬ тыраткан, ләкин хәзер менә икенче мәртәбә шалтыратырга вакыт җитте. Телефонист аппарат тоткасын борырга да өл¬ гермәде, каршы звонок зеңгелдәп җибәрде: армия штабы үзе бригада командирын чакыра иде. Командующий: — Нәрсә күрәсез сез анда? Докладывать итегез! — дип боерды. Климовйч ракета һәм шартлау утларын күрүен, немец¬ лар тылында сугыш баруын һәм КПдан сугышкан җиргә хәтле сигез йөз-тугыз йөз метр чамасы булганлыгын хәбәр итте. — Сезнең сул як күршегез дә шулай ди. Ләкин аңар¬ дан читтә, уң кулда сугышалар бит. Бөтен вакыйга нәкъ сезнең каршыгызда, тар фронтта бара. Обстановкага нин¬ ди бәя бирәсез һәм нәрсә эшләргә уйлыйсыз? Климович үзе һәм разведбат кешеләренең һәммәсе дә нәрсә уйласалар шуны, ягъни аларның участогында, немец фронты сызыгы аша, ниндидер бер частьның сугыша-сугы- ша чолганыштан чыгып килүен сөйләп бирде. Ул коман¬ дующийдан танклар җибәреп немецлар тылының сул һәм уң канатына сугышчан разведка ясап карарга рөхсәт со¬ рады. Трубка беркавымга тынып калды, аннан командующий болай диде: минем мәгълүматларга караганда, немецлар¬ ның якын тылында безнең бернинди дә чолганышта кал¬ ган частьларыбыз юк, бу бик акыллы провокация дә бу¬ луы мөмкин, ягъни әүвәле безне алга ыргылырга мәҗбүр 176
итәләр дә аннары артка чөйлектереп үз җилкәбездә үк без¬ нең якка бәреп керәләр. — Мондый мөмкинлекне дә таныйм, иптәш командую¬ щий. Саклык чараларын күреп, «утыз дүрт»ләрне засада¬ га куям. — Аларның күпмесе исән сезнең, унберме? — дип, командующий Климовичның сүзен бүлдерде. Ул көннәрдә «утыз дүрт»ләр армия масштабында әҗәл даруыдай кыйммәт, шуңа күрә командующий аларны берәмтекләп белә иде. — Унбер,— дип раслады Климович.— Шулай да, әгәр безнекеләр чыгып килсә, аларга ярдәм итү тиештер бит инде, иптәш командующий? Трубка тагын тынып калды. Анда тавышлар ишетелә ишетелүен, тик сүзләрен аңлап булмый, мөгаен, коман¬ дующий шунда, трубка янында ук, Хәрби совет члены яки штаб начальнигы белән киңәшәдер. Бер-ике минуттан ул: — Әйдә хәрәкәт ит. Тик ярты сәгать саен безгә хәбәр итеп тор,— диде. Климович трубканы куйганнан соң кичекмәстән һө¬ җүмгә хәзерләнә башлады; яңадан трубканы кулына алып, батальон командирлары белән сөйләшеп чыкты, аларга приказлар бирде. Ә алда өзлексез сугыш авазлары ише¬ телә, алар әле сулга, әле уңга күчә, әле якыная, әле, күңелне шөбһәләндереп, артк^ ук чигенә. Юк, моның про¬ вокация булуы мөмкин түгел: анда, моннан сигез йөз метр ераклыкта, немецларның беренче һәм икенче позициялә¬ ре арасында, кешеләр кыймылдый, алай гына да түгел, алар бер бу якка томыла, бер артка кайшала, кайсы егыла, кайсы үлә, аларны немецларның шулай ук гел хә¬ рәкәттә булган ут божрасы кысканнан-кыса бара. Әйтер¬ сең анда, немец позицияләре эчендә, канга баткан тере йөрәк тәлпенә, әйтерсең аңа төрле яктан утлы пычаклар белән кадыйлар, үзен автомат чиратлары белән челтәрләп тишәләр, миномет залплары белән аның итләрен умырып- умырып алалар иде... Әгәр командующий Климовичның чолганыштагы бу кешеләргә, ягъни йөзләрчә километр узып та борын тө¬ бендә генә үлеп ятучы сугышчыларыбызга, ярдәм итүен тыйса, бу көн подполковникның гаскәри тормышында ин кара сөремле көне булып калыр; әгәр ана: «Син бит анда ярдәм иткән чагыңда үз башыңны да салачаксың!» — ди¬ сәләр дә, ул барыбер ике дә уйламый бу сугышка аты¬ лып керер иде. Инде немец позицияләре арасындагы күп җәрәхәтле 12 з-2бз 177
әлеге йөрәгебез актык тамчы каннарын түгеп тагын ике йөз метр алга, беренче окоплар сызыгына таба, иң соңгы ыргымга күтәрелгәч, аңа каршы сигез БТ-7 танкысы бе¬ лән разведкабызның йөз илле сугышчысы томырылды — бу гадәттәге төнге атака гына да түгел, ә озак сугышлар¬ да сирәкләнә төшкән, хәзер исә барлык күңелләре бер төен белән бәйләнгән разведка батальоны кешеләренең бердәм талпынышы иде. Климовичның планы — безнекеләр бәреп чыккан не¬ мец тылының сул һәм уң канатына удар ясау уе бик дө¬ рес булып чыкты, һәм ул шундук үзенең җимешен дә ки¬ терде. Безнекеләр бәреп чыгарга чамаланган урынга, окоплар һәм элемтә траншеялары аша, дошман көчләре тартты¬ рылган, алар әлеге тар гына тамакны тере бөкедәй тома¬ лап куярга тиешләр иде. Ике яктан да танк моторлары үкерүе һәм «ур-ра!» тавышлары ишетелгәч, алар яңадан окоплары буенча ашыга-йөгерә уң һәм сул флангларына сыпырттылар. Төнлә кат-кат күченгән чагында ыгы-зыгы булмый каламыни; ә монда исә чуалыш шуның өчен дә арта төште: немецлар безнекеләрнең бер үк вакытта чол¬ ганыштан бәреп чыгуларын да, фронт каршында ук ата¬ ка ясауларын да һич көтмәгәннәр иде. Сугыш бер сәгатьтән туктады. Ул анда-монда учак утларыдай кат-кат кабынып алгалады әле, көтмәс җирдән нәкъ буш чиләк шалтыраган сыман, кичеккән автомат чи¬ ратлары да ишетелеп куйгалады, ләкин барыбер тирә-як тиздән тынып калды. Климович бу бәрелештә ике танкы- сын югалтты —алар немец минасына эләгеп шартлаган иде. Янә дә инешнең ике як ярында да, ут астына туры килеп, унбиш кешесе ятып калды. Аның каравы, төнге кара исәп белән генә дә, әлеге ыгы-зыгыдан файдаланып, не¬ мец позицияләре аша бер батальон, ягъни өч йөздән ар¬ тык кеше бәреп чыга алды, һәм хәзер бәхетләреннән ша¬ шар дәрәҗәгә җиткән ертык киемле, ач карынлы бу ке¬ шеләр — исәннәре дә, яралылары да — һаман әле кулла- Еыннан коралларын ычкындырмыйча, танкистларның окоп әм землянкаларына таралышып караңгылык эчендә эри баралар иде. Нобиле экспедициясе вакытында аның унике кешесен боз һәлакәтеннән коткаручы алты илнең бозваткычлары һәм очкычлары артыннан бөтен дөнья радиостанцияләре күзәтеп барды, «Челюскин»чыларны шулай ук боз әсир¬ легеннән коткарган очучыларыбыз турында да дөньяның барлык газеталары язды; «Төньяк полюс» бозлыгыннан 178
дүрт кешене алыр өчен берьюлы өч экспедиция киткәннән соң да аларның хәл-әхвәлләре турында, ун миллионнарча кешеләр тынсыз калып, хәбәр көтеп торганнар иде. Ә менә 17 нче танк бригадасының разведбат участогын¬ да булган төнге хәлләр турында фронт оператив сводка¬ сында нибары ярты битлек хәбәр бирелгән, ә Информбю¬ ро сводкасына анысы да әле эләкми калган иде. Ләкин кешенең бүтән кешеләрне коткарган чагындагы иң ихлас, иң күркәм шатлыгы моңа карап кына сүреләмени?! Кли- мовичның танк биргадасындагы һәрбер землянкада әлеге коткарылган сугышчылар белән аларны коткаручылар бер-берсе белән кочаклашып утырдылар, башларыннан уз¬ ган вакыйгаларны бер-берсеннән узыша-узыша, сүзләре¬ нең очын-очка ялгап та тормыйча йотлыга-йотлыга сөй¬ ләделәр, туйганчы ипи ашадылар, ботка һәм ит консерва- сы белән сыйландылар, карават һәм сәндерәләрдә, җир идәннәрдә, ылыс өсләрендә, гамь дигән нәрсәне исләренә дә кертеп карамыйча, үле кешеләрдәй йокладылар. Чолганыштан чыккан группа командиры комбриг Сер- пилин соңгы сугышта ике аягына да яра алган иде. Адъ¬ ютант белән ике автоматчы аны шинельгә салып Климо¬ вич ызбасына алып керделәр дә зәңгәр төстәге юрган җәелгән авыл караватына китереп салдылар. Серпилин озын гәүдәсе белән өсте-өстенә өелгән ак мендәрләргә сөялә төшеп ята; өс-башы шапшак; яңакларына төк үс¬ кән, ярым пеләш башындагы ак чәчләре укмашып бет¬ кән, алай да ул чын гаскәри формадан, гимнастеркасына Кызыл Байрак ордены кадалган, бик чиста булмаган пет¬ лицаларында ромбалары шәйләнә, бер петлицага чатна¬ ган, купкан эмальле ромба беркетелгән, ә икенчесенә исә фуражка кырпуыннан кисеп алынган тула ромба тегеп куелган иде. Серпилинның галифе чалбар балакларын тез өсләрен¬ нән пычак белән ярып җибәргәннәр, керле бинтлары аша кан саркып чыккан аяклары менә хәзер әлеге зәңгәр одеял өстендә ята иде. Комбригны караватка салганнан соң ав¬ томатчылар Климович ординарецына ияреп чыгып китте¬ ләр, ординарец сугышчыларны ашатырга ашыга, ә Серпи¬ лин адъютанты — йончып хәлдән тайган озын буйлы по¬ литрук— сакчы фәрештәдәй, командирының баш очына баскан, ул карават аркасына терсәкләре белән таянып комбригтан күзен алмый карап тора иде. Климович карават янәшәсендәге урындыкка утырып: — Иптәш комбриг, мин врач чакырдым, бер-ике 12 179
минуттан килеп җитә. Әңгәмәгә керешкәнче сезгә перевязка ясый торырга рөхсәт итегез,— диде. Серпилин иренен көч-хәл белән генә кыймылдатып: — Отставить врачны, подполковник,— диде.— Туп-ту- ры медсанбатка илттер: монда барыбер операция ясамый¬ лар. Тик әүвәле мине армия командующие белән сөйләш¬ тер. Элемтәң бардыр бит? — Бар. — Кем сездә командующий? Климович аның фамилиясен әйтте. — Сергей Филипповичмы? — дип кайталап сорады Сер¬ пилин. һәм аның газаплы йөзендә елмаю төсмере чагылып китте. — Әйе, ул. — Минем академиядәге шәриктәшем. Тизрәк тоташ¬ тыр! — диде Серпилин. Климович карусыз гына телефонын шалтыратырга ке¬ реште. Үзенең дә командующийга доклад ясыйсы бар, ке¬ шеләр белән мәш килеп йөри торгач, болай да ун минут¬ ка сонга калган иде инде. Командующий телефонга килгәч, ул: — Сезгә подполковник Климович докладывать итә,— диде.— Төнге бәрелеш нәтиҗәсендә минем карамактагы участокка өч.йөзгә якын кораллы сугышчы чыкты. Группа командиры трубканы сорый. — Бир,— диде телефонда командующий. Климович өстәлне әйләнеп узды да телефонны аның аяклары арасыннан чыгарып Серпилин янына алып кил¬ де. Комбриг башы аша адъютантына күз салып аңа нәр¬ сәдер белгерткәч, тегесе, шундук абайлап алып, баш ас¬ тына берничә мендәр өстәп, аңа күтәрелә төшәргә ярдәм итте. Бая Климович белән сүлпән генә сөйләшкән яралы командир хәзер инде бөтен көченә кычкырып: — Иптәш командующий, сезнең алда комбриг Серпилин доклад ясый! — диде.— Сезнең расположением миңа ыша¬ нып тапшырылган Йөз җитмеш алтынчы укчылар диви¬ зиясен алып чыктым. Исәнме, Сергей Филиппович, бу Сер¬ пилин сөйли... Нәкъ шул мәлдә, соңгы сүзләрен әйткән чагында, та¬ вышы бердән сүнеп киткәндәй булды, тамагын әйтерсең ут<ы төер көйдерде — ни үкси, ни сулыш алмыйча торды һәм кинәт, мендәрләре дә ишелеп, авып китте — бөтенләй көтелмәгән хәлгә аптырап калган адъютант аны, күзен¬ нән ычкындырып, тотып кала алмаган иде. Телефон труб- 180
касы да идәнгә тәгәрәп төшкән. Климович трубканы кү¬ тәреп „алганда, анда һаман әле комбриг белән сөйләшәм дип уйлаган командующийның: Серпилин? Нинди Серпилин?.. Бу синме, Федор Федорович? — дигән тавышы ишетелә, тик трубканы ко¬ лагына Климович кысып тоткан, чөнки Сер .илин һушын¬ нан язган иде. Ул да түгел ызбага хәрби врач йөгереп кереп яралы¬ ның баш очына иелде, ә сестра ашыга-каушый урындыкка шприц белән ампула тартмаларын тезде. Трубкада һаман исә: — Серпилин, нигә дәшмисең? Бу синме, юкмы? Кай¬ сы Серпилин? — дип командующий кычкыра иде. Климович та, һушсыз яткан Серпилинга багынып, те¬ лефонда командующийны комбриг түгел, ә ул, Климович, тыңлаганын әйтергә онытып җибәргән иде. Сестра Серпилинга укол ясар алдыннан аның кулын кат-кат эфирлы мамык белән сөртте. Климович, ниһаять, күзен комбригтан алып: — Иптәш командующий, подполковник Климович әле бу,— диде.— Трубканы мин алдым, чөнки комбриг яралы, хәзер исә аңын югалтты. — Килеш-кыяфәте ничегрәк? — дип төпченүендә бул¬ ды командующий.— Озын буйлымы? Ачрак яңаклы, пе¬ ләшрәк башлымы?.. — Так точно,— дип җавап бирде Климович, комбриг¬ ка күз салып тормастан. Ул комбригны ансыз да гомер буена исендә калдыра¬ чак. Әйе, Серпилин буйчан, какча йөзле һәм берникадәр пеләш тә, аның бер ромбасы китек эмальле, икенчесе фу¬ ражка кырпуыннан кисеп алып тегелгән; күкрәгенә Кы¬ зыл Байрак ордены таккан. Ул шундый кеше ки, аның җаны барында армиянең дә җаны булачак — чик буен¬ нан Ельняга хәтле чигенсә дә аның армиясе яшиячәк. Ул шундый кеше ки, аның ниндилеген абайлау һәм хәтердә калдыру өчен аңа кат-кат карап тору бер дә кирәкми. Трубкада командующийның куанычлы тавышы ише¬ телде: — Ул1 Тәгаен Серпилин икән! Каян килеп чыккан ком¬ бриг, ул бит...— Командующий бер очтан Климович өчен артык булган нәрсәне дә әйтеп ташлый язды. Янә өстәп болай диде: — Хәзер бригадага үзем киләм. Сезнең анда врачыгыз бармы? Аның хакында нәрсә ди? — Бар, иптәш командующий. Хәзер сорыйм үзеннән,— дип, Климович врачка таба борылды: — Командующий 181
хәзер бирегә килеп җитә. Ул сездән комбригның хәлен сорый. Серпилинның йөзенә иелеп аның кул пульсын тикше¬ реп торган хәрби врач, Климовичка борылып та тормас- тан: — Аңа монда килергә ярамый,— диде.— Яралыга кабат жгут салабыз да хәзер үк медсанбатка, туп-туры опера¬ ция өстәленә илтәбез, һәр минутыбыз кадерле. Командую¬ щийга шулай дип доложить итегез. Климович яңадан трубканы кулына алды: — Иптәш -командующий, врач комбригны хәзер үк медсанбатка операция ясарга илтәбез, ди. Трубкада командующийның көрсенгәне һәм акрын гына, ләкин бик ачынып тиргәнеп алганы ишетелде. — Алайса врачка әйт, бик тиз илтсен. Минем дә мед¬ санбатка юлга чыгуымны тапшыр, бәлкем, операциягә кадәр өлгерермен дә... Юк, әйтеп торма, булмаса: йә нерв¬ ничать итеп суеп ташларлар тагын. Әйт, операция бетү белән медсанбатка килеп җитә, диген. Ә башка мәгълү¬ матларыңны, комбригны озаткач та, штаб начальнигына шалтыратып әйтерсең. Бүтән сүзем юк. Ун минуттан носилка алып кереп аңа Серпилинны сал¬ дылар. Климович комбригны санитар машинасына хәтле озата чыкты. Аңа Серпилинның адъютанты да иярде. Ма¬ шинага врач* белән сестра янына адъютант та кереп утыр- макчы иде, тик врач аңа, буш урын юк, аннары моның хаҗәте дә юк, диде. — Теләсәгез ни эшләгез, әмма мин дә барам,— диде адъютант, «санитарка» әрҗәсенә ябышып. Хәрби врач, үзенең яклавын үтенгәндәй: — Иптәш подполковник! — дип Климовичка дәште. Ләкин Климович врачны хуплыйсы урынга көтмәгән¬ дә адъютантны хуплады. Адъютантның медсанбатка үз командиры белән бергә баруын ул гадәттәге бер бурыч итеп кенә санады. — Зыян юк, политрук, үрмәли бирегез! Урын табылыр әле. Аннары шул ук «санитарка» белән кире кайтырсыз. — Комбриг ничек боерыр бит әле,— дип җавап бир¬ де моңа каршы политрук. — Үзеннән-үзе аңлашыла. Тик кайтсагыз туры яны¬ ма керегез, дим. Машина кузгалып китеп инде хут та ала башлаган иде. Шул вакыт адъютант, әрҗәдән үрелә төшеп: — Иптәш подполковник, зинһар комиссарыбыз Шма- 182
ковка комбригны илтә китүем турында әйтегез әле! — дип кычкырды. «Санитарка» тиз арада күздән югалды. Озын буйлы политрукны Климович кайдадыр күргән кебек иде, шушы уен елт кына башыннан уздырып, ыз- бага керде дә, телефонны әүвәлге урынына күчереп, тыл буенча ярдәмчесенә шалтыратты, йончыган кешеләрне шатлыктан артык күп ашатып күбендермәскә, аракы эчерт¬ мәскә кушты. Тегесе исә: — Танкистларның кунакчыллыгын, кем әйткәндәй, хо¬ дай тәгалә дә тыя алмый,— дип шаяртырга тырышып ка¬ рады. — Ходай тыймаса, сез тыегыз,— диде Климович кисеп кенә.— һәм бер кич эчендә үзләрен мунча кертеп чыга¬ рыгыз. Монысы инде менә чын кунакчыллык булыр! Шуннан соң ул бригада комиссарына шалтыратты, чол¬ ганыштан чыккан группа комиссары Шмаков синдә тү¬ гелме дип сорады. — Миндә. Тик бераз саңгырауланган. Янәшәсендә генә мина шартлаган. Ятып хәл алды инде, рәтләнеп килә, тиз¬ дән кичке ашка утырабыз. — Ярый, утыра торыгыз, хәзер мин дә килеп җи- тәм,— диде Климович һәм, политрук кич кунарга кайтса дип, ординарецына кайбер күрсәтмәләр бирде дә ызбадан чыкты. Җил югарыдан соры төстәге ертык-портык тәбәнәк бо¬ лытларны куа; бу сәләмә болытлар арасыннан ара-тирә көзге аксыл йолдызлар чагылып кала. Фронт өстендә шун¬ дый үле тынлык, әйтерсең дөньяда бернинди сугыш та юк иде. ...Ә Синцов бу вакыт, Серпилинның баш очына чүмә¬ шеп, сикәлтәле урман юлындагы машинада дырк-дырк сел¬ кенеп бара иде. Ярты юлны узгач Серпилин исенә килде, тик дәшмәде, бары түмгәкләр, юан агач тамырлары өстендә машина сикергәләгән чагында гына кысылган авызы эченнән та¬ мак кырып-кырып алгалый иде. Ниһаять, ул: — Кая барабыз, медсанбаткамы? —дип сорады. һәм, Синцовның тавышын танып алгач, медсанбатка килеп җиткәннән соң аңа кире үз дивизиясе кешеләре яны¬ на кайтырга кушты. Чолганыштан үзе белән бергә чык¬ кан сугышчыларны ул ике ай ярым инде менә үҗәтләнеп шулай атап килә һәм хәзер дә аларны үз дивизиямнеке¬ дер дип кадерләп сөйли иде. 183
Синцов медсанбат һәм буласы операция турында уй¬ ланып: — Сезне ялгыз калдырасым килми иде,— дип куйды. Тик Серпилин аны бүтәнчә аңлап: — И-и, туган, син болай минем белән Уралга кадәр барып җитәрсең,— диде.— Кайларда дәваламаслар мине! Ә кайчан гына сугышырсың син алай булгач? Сугыш баш¬ ланып кына китте бит әле! — Мин операция узганны гына көтмәкче идем... Ниһаять, Синцовның уен төшенеп алган Серпилин: — Көт алайса, көт!—диде.—Фельдшер акылым белән шуны әйтә алам: яраларым әллә ни авыр түгел, тик бик күп кан түгүем генә кәйрәк. Ул уфтанып алганнан соң кинәт әйтә куйды: — Хәтереңдәме, бәләкәй докторыбыз окружениедә ча¬ гында әле, их, яралыларга кан җибәреп булмый, дип өз¬ гәләнә иде? Кан бирүче дә табыла, кулы да алтын, тик кан күчерергә мөмкинчелек юк! Ни инструментлар, ни лабо¬ ратория дигәндәй... Шулай, туган, коралсыз кыен, шун¬ нан да авыррак хәл дөньяда юк! Сүз уңаеннан әйтим әле, син аны исеңнән бик чыгарма, кайгырт аны! Бу хакта Шмаковны да искәрт, үзең дә онытма...— Серпилин шун¬ да кан югалтканлыктан салкынайган кулы белән Синцов кулына орынып алды. Бу кул кагылышыннан Синцовның тавышы ук калты¬ рап китеп: — Иптәш комбриг...— дип сүзен очлый алмый торды. Сугышта Серпилинны югалтудан да авыррак югалту була алыр иде микән аның өчен, әмма: «Иптәш комбриг, сез үлмәгез!» — дип ялвара алмый лабаса инде ул. Бөтен медсанбат аякка баскан. Анда Серпилинга хәт¬ ле үк әле бик күп авыр яралыларны китергән булганнар. Яралыларны кабул итү, урнаштыру, шулай ук опера¬ ция алды бүлекләрендә утырырга түгел, алма төшәрлек тә урын калмаган. Серпилин носилкасын «санитарка»дан ашыга-ашыга төшерделәр дә, брезентын кайтарып, кабул итү палата¬ сына алып керделәр. Кысыла-кысыла Синцов та палатага узды һәм лампа¬ ларның саргылт ут яктысында Серпилинның каны кач¬ кан күксел-ак чыраена соңгы мәртәбә ярты минут чамасы карап торды. Серпилин адъютантының сүзсез үтенеченә җавап бир¬ гәндәй: > 184
— Курыкма, үлмим әле мин, үләр өчен бармадым су¬ гышка,— диде. Арган санитарлар носилканы, бәйләп куйган җилкә ләмкәләреннән күтәреп торалар, аларның иңбашлары калтырый, алар белән бергә Серпилинның бите дә дерел¬ ди иде. Каршыга ак җәймә капланган берәүне алып чыгып ки¬ ләләр, ул үле иде булса кирәк. Санитарлар тар юлда, носилканы авыштыра төшеп, бер яккарак тайпылдылар, аннары тоткаларыннан җай¬ лабрак тотып аны операция бүлегенә алып кереп китте¬ ләр. Синцов операция бүлеге тирәсендә ике сәгатькә якын эче пошып әрле-бирле йөренде, ниһаять, танк бригадасын¬ нан Серпилинны китергән хәрби врач чыгып, комбригка кан җибәрделәр, аякларыннан ике пуля алдылар, йөрәге чыдам булып чыкты, хәзер аңа куркыныч янамый, диде. — Әлбәттә, хәзерге моментта,— дип төзәтеп куйды төгәллек яратучы хәрби врач, ләкин аның соңгы сүзен по¬ литрук ишетмәде дә. Синцовка иң кадерле нәрсә мәгълүм булды: комбриг үлемне җиңде! Серпилин өчен хәвефләнүе аның йөрәген таш кебек басып торган иде, хәзер исә ул үзенекеләр янына шатлык канатларында очып кайтачак. Ул хәрби врачны үгетләп ун гына минутка тоткарла¬ нырга күндерде һәм Шмаковка телефоннан шалтырату өчен медсанбат командиры янына китте. Медсанбат командиры: «Кирәкми, мәшәкатьләнеп тор¬ ма,— дип аны уеннан кире кайтармакчы булды.— Танк бригадасы командиры подполковник Климович бирегә шалтыратты инде, аңа һәммәсе әйтелде, армиягә дә доло¬ жить ителде»,— диде. Ләкин Синцов чукрак кеше кебек һаман киреләнә бирде, инде эшләр болайга киткәч, аңа, ниһаять, медсанбатны үзенә буйсындырган укчылар диви¬ зиясенең штабы аша танкистлар белән бәйләнешкә ке¬ реп, әнә шундый әйләнеч юл аша, Шмаковны табып бир¬ деләр. Ул Шмаковка Климович аркылы бер кат ишеткән хә¬ бәрне кабаттан ирештерде, операциянең ничек узуын, Серпилинның хәзерге мәлдәге хәлен сөйләп бирде. Моның белән генә тынычлана алмагач, мин кайтканнан соң сез¬ гә һәммәсен дә бәйнә-бәйнә сөйләп бирермен әле, дип өс¬ тәде. Шмаков аның изге ниятен кырт кына кисеп: 185
— Яхшы, тик моны иртәнгә хәтле кичектерик әле,— диде.— Мин, гөнаһ шомлыгына каршы, итекләремне сал¬ ган идем инде, йоклыйсым килә. Сезгә дә бүгенгә тыныч¬ ланыр вакыт җиткәндер дип уйлыйм. Ләкин Синцов һаман тынычлана алмый иде әле. Печенье белән ике кабып, бер йотып дигәндәй, кайнар чәй эчте дә, ашыгам дип сикереп торды. Саубуллаша баш¬ лагач та әле, кинәт медсанбат командирын җиңеннән то¬ тып, шатлана-куана, Серпилинның нинди яхшы кеше бу¬ луы турында бер биш минут чамасы сөйләп торды, аның, исән калуы безнең өчен нинди зур бәхет бит ул, диде. Синцовның күтәренке кәефе юлга чыккач та кимемә¬ де. Кая кимү, шатлыгыннан күккә сикерерлек иде ул, үз¬ ләренең ни рәвешле чолганыштан чыгуын борыны белән «җим чукый-чукый» калгып барган хәрби врачка юл буе җилкенеп сөйләп кайтты. Ниһаять, кайтып Климович ызбасына кергәч тә үзенә хәзерләп куелган караватка тиз генә ятмады әле. Климович өйдә юк. Күзләрен йокы баскан ординарец, кашларын җыерып кына, подполковникның алгы сызыкка китүен, минадан шартлаган танкларны караңгыда ничек чыгарачакларын үз күзләре белән карап, тикшереп тора¬ чагын әйтте. һаман әле шатлык эчендә йөзгән Синцов башта ни өчендер подполковникның кайтканын көтәргә булды, ан¬ нан, ызбада киләп сарып йөргәннән соң, ординарецтан: «Сезнең танк бригадасына да чолганыштан чыгарга туры килмәдеме, әгәр туры килсә, кайсы тирәдә чыктыгыз?» — дип сорашты. Ниһаять, аңардан әле дә мунча ягалармы- юкмы икәнен, менә хәзер үк, иртәгә калдырмастан, юы¬ нырга өлгереп булмасмы икәнен белешергә кушты. Ординарец күңеленнән: «И арык шайтан, ни пычагы¬ ма сиңа хәзер мунча? Дахатың бетеп ауганчы ят әнә тизрәк!» — дисә дә, Синцовка дәшеп әйтмәде, арты белән борылды да, тамагын кыра-кыра чөйдән пилоткасын ал¬ ганнан соң, мунчаны белешергә дип чыгып китте. Ул кайтып кергәндә караватка утырган Синцов, ба¬ шын иңенә салындырып, үле кешедәй йоклый иде. Ординарец башын селкеп торды да политрукның му¬ лаеп калган юеш итекләрен салдырды, корымдай карал¬ ган чолгауларын сүтеп атты һәм аны, ябык иңсәсеннән то¬ тып, башы белән мендәргә аударды. Синцов күзен ачканда өй яп-якты. Итек-галнфе кигән Климович, эчке күлмәкчән генә килеш, муен тирәгенә шад¬ ра сөлгесен кыстырган да, стенадагы кечкенә көзгедән 186
карана-карана башын кырып маташа. Ул, кулындагы брит¬ васын да куймыйча, ярты гәүдәсе белән борыла төшеп: — Сезнең дә уяныр көнегез булыр икән,— диде. Аның ярты башы кырылган, ә яртысы сабын белән күбекләнгән килеш әле. Синцов караваттан аягын төшерде дә хуҗага игъти¬ барлы карашын текәп: — Иптәш подполковник, кичә колагым ялгыш ишет¬ мәде микән — сезнең фамилиягез Климович бит? — диде. — Әйе, Климович, ә ул нигә? — Ә мин Синцов. Танымыйсызмыни? Климович дәшмичә генә бритвасын тәрәзә төбенә куй¬ ды. Караваттан торып килгән, йөзен сакал-мыек баскан киң җилкәле ябык бу кешегә соңгы мәртәбә сынап кара¬ ганнан соң, өнемме соң бу, төшемме дигәндәй, кызу адым¬ нар белән аның каршына атлап китте. Алар кочаклашып күрештеләр, Синцовның күзеннән хәтта яше дә сыпылып чыккан, монысы арудан һәм артык хисләнеп китүдән иде, әлбәттә. — Әйтәм җирле кичә үзеңне төсмерләгән кебек булган идем,— дип, беренче булып шаркылдап көлде Климович.— Мәйтәм, бу политрукны кайдадыр күрдем бит мин, дим үз-үземә. — Ә мин фамилияңне ишетеп калмасам, бу такыр ба¬ шың белән сине белештермәгән дә булыр идем! — Яртысы гына такыр бит әле! — дип исенә килде Кли¬ мович һәм кырынып бетү өчен яңадан кечкенә көзге кар¬ шына барып утырды. Бүтән шартларда алар, бәлкем, тагы да шатланыбрак күрешерләр иде, ләкин бу шатлыклары кичәгедәй бәхет- сәгадәт белән барыбер тиңләшә алмас иде. Әйе, кичәге сугышта очрашулары аларның әйтеп бе¬ тергесез чын куанычлары булды. Ә бүгенге күрешүләре фәкать күңелләрен генә хушландырды. Мәктәп елларын¬ нан бирле күрешмәсәләр дә бер-берсен таныдылар, шун¬ лыктан сүзләре бик тиз ялганып китте. Климович башын яңадан сабынлый башлап: — Комбригыңның хәле ярыйсы,— диде.— Медсанбат¬ тан алганнар инде. Ә аннан соң самолетка — Мәскәүгә ди¬ ләр! Фронт штабы да аның турында белеште, хәтта Став¬ ка да түгел микән әле. Иртән иртүк командующий үзе аңарда булды. Ул ни өчен комбриг? Аттестацияләп өлгер¬ мәделәр микәнни? Синцов артык җентекләп тормыйча: — Өлгермәгәннәр,— диде. Ул Серпилинның үткән тор¬ 187
мышын ишеткән, ләкин хәзер, ике ай сугышканнан соң, бу хакта тел тибрәтергә уйламады да — Әйе, дивизиябез командирсыз калды булып чыга инде хәзер... Климович моңа каршы: — Дивизиясе булса, командиры табылыр! — дип җа¬ вап бирде.— Син нәрсә, ул дивизиядә сугыш башыннан ук мыни? Синцов комбригка килеп эләккәнче булган тарихын үзе дә гааҗәпләнерлек төстә бик кыска итеп сөйләп бирде, Климович күз очлары белән көлемсерәп: — Димәк, адашып йөри торгач, солдат булдың син,— диде, аны хуплагандай.— Окружениедән чыкканчы мин дә адашу ачысын җитәрлек татыдым һәм каты гына тукмаш¬ тым да. Шундый кыйраткан көннәрем булды, аңарчы ни¬ чек шулай сугышмыйча яшәгәнмен икән дип гаҗәпләнәм! Климовичның кыек атып туры тидерүе Синцовның кү¬ ңеленә май булып ятты. Шуннан ул чогланышта чагын¬ дагы һәм аннан соң да эчендә төйнәлеп килгән уен әй¬ теп бирде, моннан соң газетага билгеләүләрен сорамыйм, дивизиядә генә калам, диде. — Тик дивизиягез исән калу шарты белән генә, юкса сезне ваклап-кискәләп тегендә-монда тыгып бетерүләре дә бар бит. Монда армиядә дә, фронтта да сезнең мәсьәлә¬ не ачыкларга килеп җиттеләр инде, тик кәефләре ни¬ чегрәктер — анысын белмим... — Ә безнең нәрсәбезне ачыкларга ул кадәр? Без гас¬ кәри часть булып: бөтен формабыз, корал һәм байрагы¬ быз белән чыктык. — Әгәр шулай чыкмасагыз, сезнең белән күптән инде бүтәнчә сөйләшерләр иде. Сез алла колларын закон бу¬ енча тикшерү урыннарына озатырлар, өстәвенә: сез кем, каян килдегез, ни өчен окружениегә эләктегез, ни өчен аннан чыктыгыз, дип җаныгызга тукынырлар иде,— Кли¬ мович әлеге сүзләрен әйткәндә төксе генә елмаеп куйды. — Көләрлек нәрсә түгел, бер дә! — диде Синцов, ачу¬ лана төшеп.— Әллә моны безнең өчен бик яхшы дип уй¬ лыйсыңмы? — Каян килеп яхшы булсын ди. Без Ельняда түгел, ә Кенигсбергта сугышсак, безнең урынга немецлар окру¬ жениедән чыгып азапланса икән, менә шунда яхшы булыр иде! Ә гомумән, сезнең Серпилинның дивизия номерын саклап, аны сугышчылар белән тулыландыру зарурилы¬ гын, ягъни аннан калган хәзерге кешеләрне сөйрәп йөр¬ мәүнең кирәксез эш икәнлеген исбатлап бирүе бик мөм¬ кин. Әйе, бик мөмкин,— дип яңадан кабатлады Климович. 188
Аның сөмсере коелган Синцовны юатасы килгән иде.— Ә инде сез байракны да алып чыккач, бигрәк тә исбатлар. Күптән түгел газетада берәүләрнең чолганыштан берни» сез, бары байрак белән генә чыгулары турында яздылар. Үзләрен мактап шундый лаф оралар, мин сиңа әйтим! — Ә нәрсәсе начар моның? — диде Синцов, хәтере кал» гандай. — Ә нәрсәсе яхшы ул кадәр? — диде Климович үз чи¬ ратында.— Байрактан гайре танклар, пушкалар һәм кеше¬ ләр белән дә чыгарга тырышып карарга кирәк. Чөнки кеше¬ ләрнең сугышасылары да бар ич әле! Ә байракны алып чыгарга син болай да бурычлы, вөҗданыңны югалтмасаң, әлбәттә! Без дә Слонимнан байрагыбызны алып чыктык, ләкин моны әллә ни зур хезмәткә санамыйбыз — шулай булмыйча соң! Ә йөз кырык танктан җәмгысе җиде танк белән генә чыгу — монысы инде бер дә мактаныч түгел! Ә теге исә газетада: «Байрак» та «байрак»! — дип шапы¬ рына. Байрактан тыш күпме нәрсә, күпме кеше алып чы¬ гулары турында ник бер сүз ычкындырсын! Әйтерсең мо¬ ның бер дә әһәмияте юк! Кайсыдыр тел бистәсе ничек исән калуын үсенә-куана сөйләп биргәндер дә, тегесе исә шуны чачаклап-чуклап язгандыр... — Күрәм, газетачыларны яратып бетермисең син,— ди¬ де Синцов. — Ә ни өчен аларны яратырга? Менә танксыз, байрак белән генә чолганыштан чыгуны үз башыннан кичерсә, ул бүтәнчәрәк язар иде. — Мин, мәсәлән, үз башымнан кичердем,— дип куйды Синцов. — Синең турыда сүз башка, чөнки син солдат хәзер,— диде Климович өзеп кенә, аннары өстәл астыннан кин¬ дерә белән бәйләүле, дегет исе килеп торган өрьяңа итек¬ ләр тартып чыгарып, аларны Синцовның аяк астына ат¬ ты: —Мә, киеп кара әле! Итекләр кечерәк, булып чыккач, Климовичның йөзендә үкенү төсмерләре чагылды: аның бүтән итеге юк иде. — Шундый тәпи үстермәсәң соң! — дип, Синцовның ялан аякларына карап торды ул.— Пехотада гына айт-два атларга сиңа. — Ә мин җитәрлек атладым... — Синеңчә, мин атламадыммы? Танксыз калгач ни¬ чек кенә атладым әле. Кыскасы, туган илем иркен минем һәм киң... Утыз тугызынчы елда, Халхин-Голдан соң, берәр¬ се миңа: «Әле җәяүлеккә калырсың»,— дисә, мин аңардан кычкырып көләр яки иманын алыр идем! Ярый соң, 189
карап карарбыз.— Ул сөлгесенә одеколон койды да аның белән кырган башын һәм битен сөртте, аннан, кемнедер сугышка әйдәгәндәй, аякларын киң генә басып, үзенең кечкенә буйлы, ләкин киң җилкәле, эчке күлмәге астын¬ нан мускуллары чуендай беленеп торган гәүдәсе белән Синцов каршында катып калды.— Алай ук хафаланма, сабыр ит, Германиягә әле мин үз «утыз дүрт»лем белән барып керәчәкмен. Алдан ук җеназабызны укымасалар, йолдызлы фанер кадаклап куймасалар, әле мин сине дә үз танкыма атландырып Германиягә алып керәчәкмен.—■ Климович артта ишек шыгырдаганын ишетеп: — Хаустов, ашарга керттегезме? — дип сорады. — Так точно!—дип җавап бирде ординарец һәм өс¬ тәлгә чәйнек белән сөлге капланган тәлинкәләр китереп куйды. — Ә мунчада кеше күпме? — Юк дип әйтеп булмый, иптәш подполковник... — Чәй эчкәч политрукны мунчага озатып куярсыз. Эчке күлмәкләр алдыгызмы? — Так точно! Тик куркып торам әле...— дип, ул Син¬ цовның колга буен күзеннән кичерде. — Әйдә, тамак ялгап алыйк,— диде Климович, гим¬ настеркасын тиз-тиз киеп.— Иркенләп утырырга вакыт юк, аннан сиңа да сакалыңны кырырга кирәктер бит. Унбео сәгатьтә начальство сезнең команда составын җыя. Сине бу сакал-мыегың белән поп дип уйламагайлары, муеныңа кияргә тәре генә җитми. Аш янында Климович җитди сүзләр кузгатмады, го¬ мумән, ул ашыга иде. Ул Синцовка ачлык кичергәннән соң акрынрак ашар¬ га, азыкны әйбәтләбрәк чәйнәргә киңәш итте, үзе аннан- моннан гына ике стакан чәй эчте дә торып басты. — Гафу ит, вакытым бетте. Әгәр өйдәгеләргә шөкранә булуыңны язасың килә икән, яз да шундук Хаустовка — минем ординарецка тапшыр. Ул бүген үк хатыңны безнең кыр почтасы белән озатыр. Синцов сүзләрен авызыннан келәшчә белән тартып чы¬ гаргандай: Ә синең семьяң ничек соң, кайда ул? — дип әйтеп ташлады. Подполковник бертөрле сәер, кырку тавыш белән: — Юк минем семьям,— диде дә, саубуллашып та тор¬ мыйча, чыгып китте. Синцов аның артыннан шапылдап ябылган ишеккә өнсез генә карап торды. «Нигә ул шулай бик төксе җавап бирде? Семьясында 190
бер-бер драма, хыянәт-мазар бармы? Әллә аерылышкан булганнармы? — дип үзенә үзе сорау бирде Синцов һәм ординарецның шелтәле караңгы чырае белән очрашкач кына Климовичның бик тирән кайгыга дучар булганлыгын абайлап алды. Бригада политбүлегенең зур палаткасына Серпилин белән бергә чолганыштан чыккан утызлап командир һәм политработник җыелды. Барысы да кич буена кырынган, юынган, чистарынган. Сугыштан бөтенләй йолкынып чык¬ каннары соры төстәге танкист киемнәре киеп алган: йө¬ рәк таш түгел бит — Климович приказын үтәп, аның тыл буенча ярдәмчесе юмартлык күрсәткән — аларга ун ком¬ плект кием биргән иде. Палаткага узганда һәммәсе дә шатлана-куана күрешә, күбесе бер-берен танымый да. Адәм рәтле яшәүнең бары бер киче, ягъни мунча керү, кырынуларның да кешеләр¬ не шулкадәр үзгәртә алуына ышануы кыен иде. Батальон комиссары Шмаков килеп төшкән началь¬ ствоны чолганыштан котылган иптәшләре белән таныш¬ тырды, немец боҗрасын өзеп чыккан өч йөз унике гаскә¬ ринең исемлеген өстәлгә китереп салды. Начальниклар өчәү: берсе армиянең политбүлегеннән полк комиссары — кара чәчле, ачык йөзле, ләкин йокысы туймаганлыктан һәр даим авызын ачкалап иснәнеп тор¬ ган бик ягымлы бер зат; икенчесе фронтның формирова¬ ние бүлегеннән бик яшь булмаган, утырганда да гәүдәсен уклау йоткандай катырып тоткан бер подполковник (Син¬ цов аңа күз сирпеп алу белән: «Бик коры кеше ахрысы»,— дип уйлап куйды; килүчеләрнең өченчесе — «особист», ягъни фронтның Аерым бүлегеннән, ул кечкенә гәүдәле бер майор иде, бик төнтек күренә, иреннәрен кысып уты¬ ра, өстендә ни өчендер чик сакчылары формасы иде. Иртән Климович белән булган әңгәмә Синцовны хәзер бердән сагайта калды. Ул үзләрен, чолганыштан кулга ко¬ рал тотып, байрак белән чыгучыларны, сафка тезеп куяр¬ лар да хезмәтләре өчен тантаналы рәвештә котларлар дип хыялланган иде. Хәзер исә, тәбрикләү, котлау урыны¬ на, аларны сугышчылардан аерып алдылар да аерым па¬ латкага җыйдылар менә... Синцовның кинәт эче жу итеп китте, күңеле бик алгысып теләгән шатлык урынына аны бөтенләй кыерсытып ташларлык берәр нәрсә булыр кебек тоелды. Әмма палаткада сүз рухи күтәренкелек белән башла¬ нып китте, рәнҗетүнең әсәре дә сизелмәде. 191
Иң элек әлеге ачык чырайлы полк комиссары сөйләде, монда, алгы сызыкта, сезне сафка тезеп тантана ясаулар максатка ярашлы булмас иде, дип бер дә күңелгә тими¬ чә йомшак кына кисәтеп алды ул. Бу эш һәммә составы¬ гызны да Юхнов районындагы бер җиргә озаткач, әнә шунда килеп төшкәч тә качмас әле, диде. Аннары менә мондый сүзләрне тезеп китте: әлбәттә, мин сезне, иптәш командирлар һәм политработниклар, чолганыштан чыгуы¬ гыз белән командование исеменнән дә, үз исемемнән дә ихластан котлыйм һәм иптәш Шмаковның минем алга кичектергесез рәвештә куелган мәсьәләсенә, ягъни диви¬ зиягезнең номеры да, үзе дә сакланамы, гомумән диви¬ зия тулыландырыламы дигән мәсьәләгә карата сезгә бары шуны гына әйтә алам: иптәшләр, зинһар, мине дөрес аң¬ лый күрегез — бу эш бит бер көн эчендә генә чишелми, аны мин, хәтта мин генә дә түгел, ә армия командованиесе дә хәл итми әле. Бу мәсьәлә анда, югарыда, ачыкланган-, чы, чолганыштан чыгучыларның барысын да гаскәри часть сыйфатында түгел, ә окружение шартларында вакытлы¬ ча тупланган, инде үз бурычларын үтәп өлгергән бер груп¬ па сыйфатында гына карарга туры килә. Әгәр шулай икән, ул хәзер, группа буларак, гамәлдән чыгарылырга тиеш бит инде, димәк, бу мәсьәлә андый эш белән кызыксыну¬ чылар тарафршнан һәр очрак та искә алынып, ягъни гаскәриләрнең звание һәм дәрәҗәләре, шулай ук аларның чолганышта чагындагы үз-үзләрен тотышлары, тәртипләре дә исәпкә алынып каралырга тиеш була. — Аннары,— дип өстәде комиссар,— әле башлангыч мәгълүматлар гына да менә нәрсә күрсәтә бит, иптәшләр: йөз җитмеш алтынчы дивизиядән фәкать йөз дә җиде кеше генә үзләренеке булып чыкты, ә калган өчтән ике өлеше исә төрле частьлардан һәм төрле вакытта килеп ку¬ шылганнар. Полк комиссары бу нотыкны тотканда, Шмаков, яу¬ лык очын күзлеге астына керткәләп, байтак гомерләр рәт¬ ләп йокы күрмәгән күзләреннән әледән-әле сыпылып чы¬ гып торган яшьләрен сөрткәләде, шул ук вакытта сөйләү¬ чене бик җентекләп күзәтеп барды; бу гомуми әңгәмәгә хәтле үк әле полк комиссары белән аның арасында, өстән- өстән генә танышу өчен дигәндәй, бер кат сүз булып ал¬ ган, хәзер исә Шмаков, полк комиссары янә дә ничек сөй¬ ләр, тегеләй-болайракмы, әллә Шмаков теләгәнчә сөйләр¬ ме дип, эченнән бик борчылып тыңлап утырган иде. Менә полк комиссары формирование бүлеге подпол¬ ковнигына таба борылды, тегесе шыгырдаган ишек тавы¬ 192
шы белән: кешеләр тиешле урынга барып җитеп минем карамакка тапшырылгач кына алар белән әңгәмәне дә вам иттерермен, диде кызу-кызу. Ә хәзер исә сез, иптәш командирлар, сугышчыларны сафка тезеп, үз команда¬ гыз астында машиналар янына алып барыгыз. Машина¬ лар аларны моннан бер километрда гына, әрәмәлек эчендә көтәләр, һәр машинага егерме сугышчы белән ике коман¬ дир исәбеннән утырыгыз. Барасы урыныгыз, ягъни Юхнов янындагы Людково авылы, моннан йөз кырык километр ераклыкта; маршрут юнәлеше Ельня — Спас-Деменск юлы буенча көньяк-көнчыгышка таба; Юхнов шоссесына җит¬ кәннән соң көнчыгышка карап барырга. Машиналар ара¬ сындагы интервал — утыз метр, авиация һөҗүме була кал¬ са, кешеләрне юлдан читкәрәк таратырга. Мин үзем ко¬ лонна башыннан җиңел машинага утырып барам. Подполковник сүзләрен пулемет урынына сиптереп чыкканнан соң шып тынды, ул әле генә әйткәннәренә бү¬ тән берни дә кушарга теләми иде булса кирәк. Подполковник чыгышыннан соң полк комиссары Аерым бүлекнең чик сакчысы майорына мөрәҗәгать итеп: — Ничек, иптәш Данилов, сезнең тарафтан корректи¬ валар булырмы, әллә инде юлга кузгалыйкмы? — дип со¬ рады. Майор бер дә җавап бирергә ашыкмыйча, иреннәрен кысып дәшми торды. Ниһаять, ул иреннәрен яздырды да кырку калын та¬ выш белән бернинди дә коррективалар кертмәячәген, тик группа башына гына бер сорау бирәсе килүен әйтте. Ул йөзен Шмаковка борып: — Коралларыгызны тапшыргансыздыр бит инде? — диде. — Нинди коралларны? — диде Шмаков. — Личный составта булган трофей коралларыгызны. — Н-ни өчен әле без аларны тапшырырга тиеш? — дип гаҗәпләнә калды Шмаков.— Трофеймы, түгелме, алар ба¬ рыбер безнең коралларыбыз, без алар белән дошман боҗ¬ расын өзеп чыктык, шулай булгач аларны ни өчен тап¬ шырырга тиеш без? Палатка эчендәгеләр һәммәсе дә дулкынланып шау- гөр килештеләр. Чик сакчысы шау-шу басылганын көтеп торды да, та¬ вышын күтәрми генә: армиядә сезнең-безнең коралыбыз юк, тик штат буенча тиешле һәм кулга тотар вакыт җит¬ кәндә генә кулга бирелергә тиешле корал гына бар, диде. Сортировка һәм формированиегә озатылучы гаскәриләр 13 3-263 193
корал йөртергә тиеш түгел, ә трофей коралын әйтәсе дә юк — ул гомумән тыела. Димәк, коралны үзең белән тыл¬ га ташып йөрмәскә, аны хәзер үк тапшырырга кирәк. Бу хакта сөйләп торасы да юк. — Сөйләрлек сүз бармы, юкмы — анысын карарбыз әле! — дип кискен генә әйтеп куйды Шмаков.— Без диви¬ зиябезне саклауларын сорап рапорт бирәбез әле.— Үзе¬ нең бу дивизия штатында исәпләнмәгәнен ул онытып та җибәргән иде. — Иптәш батальон комиссары, без бу мәсьәләне би¬ редә дискутировать итеп тормыйк инде,— диде чик сак¬ чысы.— Дивизия булырмы, юкмы — моны сезнең белән без хәл итмибез. Ләкин мәсьәлә ничек кенә хәл ителмә¬ сен, трофей коралларның барысын да хәзергә тапшырыр¬ га кирәк. — Командирларныкыннан, ягъни личный коралдан башкаларын! — дип бөтенләй көтмәгәндә әйтеп ташлады формирование подполковнигы шыгырдавык тавыш белән. Күрәсең, әлеге әңгәмә бу коры кешенең дә тешенә тигән һәм ул да сабырын югалтып ачу белән сүзгә ку¬ шылып киткән иде. — Бу безнең күңелне рәнҗетә,— диде Шмаков уры¬ ныннан кубып һәм ачудан йодрыкларын төйнәп.— Бик рәнҗетә! — дип кабатлады ул, тавышы хәтта яңгырап ук китте.— Безгә кешеләр алдында оят! Ә сез соң, сез бер дә оялмыйсызмыни?!—дип кычкырды ул чик сакчысына тө¬ бәлеп. Тегесе дә аягүрә басты, чырае агара төшеп, планше¬ тының башта бер, аннан икенче кнопкасын чыртлатып ачты. — Менә күрсәтмәләр бар,— диде ул акрын гына. Лә¬ кин эчке киеренкелеген тыя алганы өчен генә аның әнә шулай акрын сөйли алганлыгы сизелеп тора иде.— Без аң¬ латуларын сорап язган мәсьәлә буенча күрсәтмәләр алдык. Аларда әлеге таләпләр үтәлергә тиеш диелгән. Шун¬ лыктан, иптәш батальон комиссары, трофей коралларны тапшырырга кирәк. Бәхәс кызып барганда гына палаткага әңгәмә башын¬ да ук диярлек каядыр китеп югалган Климович килеп керде. — Иптәш полк комиссары, сезгә җиткерергә рөхсәт ите¬ гез, мине әле генә телефонга командующий чакырды. Ул комбриг Серпилин җитәкчелегендә чыккан группаны те¬ зеп монда, миңа тапшырылган часть биләмәсендә кыска- 194
ча тантаналы митинг үткәрү турында армия Хәрбия со¬ ветының рөхсәт бирүен сезгә әйтергә боерды. Палаткадагы командирлар бер-берләренә карашып ал¬ дылар. Полк комиссарының эчке шатлыгы йөзенә үк ти¬ беп чыккан: иртән, монда юлга чыкканчы әле, ул, полит¬ бүлек начальнигына үзенең фикерен әйтеп, сугышчылар¬ ны танк бригадасында гына тезеп митинг үткәрергә киңәш иткән, ләкин политбүлек начальнигы аңа: «Алгы сызык бик якын булгач бу эш кулай түгел, берүк бомбага тот¬ магайлары!» — дигән иде. «Тик барыбер аныңча түгел, ә минемчә килеп чыккан әнә. Димәк, Хәрби советта мәсьәләне яңадан хәл иткән¬ нәр!»— дип уйлады полк комиссары. Формирование бүлеге подполковнигы белән майор Да¬ нилов бары фронт штабына буйсына, аларның митингны кайда һәм ничек үткәрү хакында турыдан-туры күрсәтмә алганы юк, шунлыктан командующий белән карулашып торуны яхшысынмадылар, чөнки алар кайдадыр бүтән җирдә түгел, ә командующий җитәкчелек иткән төбәктә иделәр бит. Алар ләм-мим бер сүз әйтмәделәр, бары күз¬ ләрен күзгә төбәшеп кенә алдылар. Аның каравы Шмаков үзенең тантанасын ачыктан-ачык сиздерде. Климовичка кем дә булса җавап биргәнче: — Мөмкинме, иптәш полк комиссары?—дип, аңа мө¬ рәҗәгать итте. — Мөмкин, мөмкин,— диде тегесе. — Капитан Муратов! Политрук Синцов! Барыгыз...— диде дә кечкенә генә тыныш ясаганнан соң, һәркемнең күңеленә уелып калган әлеге сүзне үтә дә үҗәтлек белән өстәп: — барыгыз дивизияне тезегез!— диде. — Менә монысы яхшы ичмасам!—дип, Климович өс¬ тәл катына килеп утырды.— Дөрес, мин боерып өлгердем инде өлгерүен, шулай да ашыктыра төшсеннәр. Вакыты¬ быз тар, командующий митинг үткәрергә рөхсәт бирсә дә, бу эшне җәһәтрәк тотарга кушты. Климович батальон комиссарына җылы гына карап алды, әйтерсең күңеле дәррәү күтәрелеп киткән комиссар¬ ның шатлыгын уртаклаша иде. Бу кире карт аңа ошый — бер бөртек кара чәче калмаган чал Шмаковны ул эченнән шулай кире карт дип атый иде. Үз кешеләренең күңел ярасын нәкъ үзенекедәй кабул итте бит ул, югыйсә шул кадәр ярсыныр идеме. Аның шундый фидакарьлеген кү¬ реп торган Климович ирексездән аның файдасына инициа¬ тива күрсәтергә мәҗбүр булды. Командующий мине телефонга чакырды, дип ул күрә¬ 13' 195
ләтә алдашкан иде. Әйе, палаткадан чыгып командующий¬ га үзе шалтыраткан, урыннан купмыйча, бригадада гына, тантаналы сафка тезелешеп, кыска гына митинг ясап алырга рөхсәт сораган иде. «Әлбәттә ясагыз,— диде коман¬ дующий төрпә генә, күрәсең, эшләре баштан ашкан иде.— Политбүлек начальнигы урынбасарын җибәрдек ич инде сезгә. Ә ни өчен әле сез бу эшкә катышасыз? Нәрсә, аның үз акылы җитмиме әллә?» — «Белмим шул, иптәш коман¬ дующий,— диде Климович,— ихтимал, аның бүтән күрсәт¬ мәләре бардыр»,— «Нинди күрсәтмәләр ул тагын! Үткә¬ регез! Тик кәнителсез генә». Полк комиссары өстәлгә йодрыклары белән таянып: — Менә шулай, иптәшләр,—диде,—Тагын нинди со¬ рауларыгыз бар? — Әлеге дә баягы иске сорау: корал белән ничек? — дип искәртте Шмаков. Чик сакчысы, аны сүзеннән бүлеп, Климовичка дәште: — Иптәш подполковник, командующий трофей корал¬ ны тапшырмау турында приказ бирмәдеме? — Юк,— диде Климович аңа. Полк комиссары бәхәснең яңадан кузгалып китүен теләми иде, шуңа күрә ашыга-кабалана: — Алайса карар көчендә кала,— диде.— Стройга те¬ зелеп митинг үткәрүгә трофей коралны тапшырырсыз да шундук машһнага төялерсез! — Бер генә минут, иптәш полк комиссары,— дип уры¬ ныннан купты формирование бүлеге подполковнигы. Ул Шмаковка багынып калды һәм, сөякчел имән бармагы белән өстәлгә шык-шык итеп төртә-төртә, усал гына бо- лай диде:— Иптәш батальон комиссары, митингта «ди¬ визия» дигән төшенчәне кулланмавыгызны үтенәм, чөнки номерыгызны саклау мәсьәләсе хәл ителгәнчегә кадәр сез дивизияне түгел, ә окружениедән чыккан төрле-төрле дүрт дивизия белән бүтән частьлар сугышчылары һәм коман¬ дирларыннан торучы группаны тәшкил итәсез. «Ну чалышка кыеш та инде сез!» — дип кычкырмак- чы иде дә аңа Шмаков, ләкин тыелып: — Тыңлыйм сезне! —диде. Иң мөһиме — аныңча килеп чыга бит: «Хәзер кешеләр¬ не тезеп, аларга рәхмәт белдерәбез, ә калганын җен ал¬ сын! Анысын соңыннан ачыкларбыз». Ул аяк өсте басып, бүтәннәр артыннан чыгып китим ди¬ гәндә генә, аның янында каяндыр чик сакчысы пәйда бул¬ ды да җиңенә акрын гына кагылып: 196
— Ике генә сүзгә тоткарланыгыз әле, иптәш батальон комиссары,— диде. — Тыңлыйм сезне, иптәш майор,— диде Шмаков сә¬ ерсенгән тавыш белән; сәерсенүе юкка гына түгел, сөй¬ ләшүне беткәнгә санаган иде бит инде ул. — Менә нинди сорау.— Майор палаткадан һәммәсе дә чыгып беткәнне, үзләре генә калганны сабыр гына көтеп торды.— Без хәзергә сезнең кешеләрне белмибез әле, ә сез беләсез. Ничек уйлыйсыз, сезнең белән чыккан кешеләр' өчен тулысынча җавап бирә аласызмы, юкмы? — Җавап бирә аламмы? — дип тиз генә кайтарып со¬ рады Шмаков кискен тавыш белән.— Минемчә, алар не¬ мецлар ягында калмыйча, ә сугыша-сугыша чыгып үзлә¬ ре үк җавап бирде сезнең бу соравыгызга. Шмаковның катгый аңлатмасын тыңлап бетергәннән соң майор: — Ул кадәресен генә төшенәм лә мин, иптәш баталь¬ он комиссары,— диде.— Аларның безнең якка чыгуы сез¬ нең өчен нинди факт булса, минем өчен дә шундый факт ул. Ләкин сезнең кешеләр команда астында булган бит, ә команда шартларында үзе чыгарга җыенмаган, бүтән¬ нәргә ияреп, ягъни һәммәсенә дә кушылып чыгарга мәҗ¬ бүр булган кешенең дә булуы мөмкин. Ә андый кеше исә теге яки бу сәбәп белән командованиенең ышанычына бик үк лаек булып бетә алмый. Менә шундыйлар сездә юкмы? — Беренчедән, минем карашымча, андыйлар бездә юк,— дип тиз генә җавап кайтарды Шмаков.— Икенчедән, без фронт кичтек, ниһаять, үзебезне өйдә дип хис итәбез, шуңа күрә сезнең ни өчен дулкынлануыгызны мин аңла¬ мыйм. — Мин берни өчен дә дулкынланмыйм, иптәш батальон комиссары,-— диде майор, Шмаковның кызып китүен шәй¬ ләмәгәндәй. Болай басынкы җавап бирүеннән чик сакчы¬ сының гадәттән тыш түземлеге күренеп тора иде.— Үз эше өчен җавап бирүче кеше буларак, мине янә бер мәсьәлә кызыксындыра: сезнең белән бергә чыгучылар арасында группагызга үз максатларында кушылган, сезнең белән фронт аша чыгып, ул максатларга инде өлешчә ирешкән, ә юлда чагында, ягъни тикшерүгә хәтле, эзсез югалып ул максатларга тагын, да күбрәк ирешергә тиешле кешеләр юкмы? Андый бәндәләрнең сездә барлыгын-юклыгын мин белмим, ләкин тәҗрибә андыйларның һич шөбһәсез була алуын күрсәтә. Эш узганчы безгә бу хакта хәзер уйлар¬ га кирәк. Шмаков һаман үз киресен куып: 197
— Андый кешеләр миндә юк,— диде,— Бер кабахәтне эләктереп сезнең киңәшегезгә кадәр үк әле тотып аттык, ә икенче кабахәте үзе атылды. Эш узу-узмауга килгәндә исә...— Аның: «И хөрмәтле иптәш, без сезнең белән ке¬ шегә ышанмаучылык турында хәзерге моментларда бик еш һәм иртәрәк тә уйлый башламадыкмы икән? Ә инде ышанычсыз кешебезнең ышанычлы икәнлеге ачыклангач, соңарган булып чыга идек түгелме?»— дип әйтәсе килгән иде. Ул шулай әйтергә җилкенсә дә, моның урынына, яр¬ ты сүзендә бүленеп, үзенең дә кайчандыр бер еллап ВЧК органнарында .эшләвен, уяулык мәсьәләсендә үзенең бер генә дә майордан ким түгел икәнлеген кыскача гына сөй¬ ләп бирде һәм өстәп: — Әлбәттә, уяулыкны кылыч кына сакласын иде, тик берүк себерке сакламасын иде,— диде. — Моны ничек аңларга? — дип коры гына сорап куй¬ ды чик сакчысы. — Ә менә ничек,— диде Шмаков, әле дә булса суы¬ нып җитә алмыйча.— Үз кешеләреңә ышанырга кирәк. Инде ышанмыйсың икән, уяулык түгел, ә шикләнү, пани¬ ка килеп чыга! Шмаковның сүзләрендә усал киная бар, ләкин чик сак¬ чысы аны үз исәбенә кабул итәсе килми, шуңа ул салкын кан белән: — Анысы аның шулай да бит, ләкин бүгенге көнне үзебезнең хәЛебезне дә чуттан чыгармыйк, ә хәл үтә дә катлаулы һәм аңа күз йомарга кирәкми,— диде. — Мин бер дә күз йоммыйм һәм йоммам да! — Алайса минем сүзем бетте,— диде майор.— Мин ко¬ лоннаның иң азагыннан барырмын.— һәм кинәт: — Минем «эмка»да ике буш урын бар. Теләсәгез, рәхим итегез,— дип өстәп куйды. Шмаков аңардан мондый тәкъдимне көтмәгән иде. Бер генә мәлгә туктап уйлана калды: «Имәндә икән чикләвек. Синең майор Данилов үз эшен эшләвен, үзен бик хаклы санавын, хәтта күкерттәй кабынучан комиссарның баягы кебек сүз көрәштерүләрен колагына да элмәвен күрсәтә¬ сең килә инде...» Нарат урманын ярып узган кисенте бик ерактагы офык чиге белән тоташа. Кичәге яңгырдан соң юешләнгән яшел ылыс өсләрендә болыт аша караган көзге кояшның сыек таплары шәйләнә. Агачлар арасында, ара-тирә генә, иләк¬ тәй тишкәләнгән комлы атаучыклар чагылгалый. Килеп- килеп җил искәндә нарат ботакларына җыелган яңгыр су¬ лары шыбырдап коела да, шул чак сафка баскан сугыш- 198
чыларның дәррәү генә хахылдашканнары ишетелеп куя, алар мондый мизгелләрдә җилкәләрен кыса, бармаклары белән яка асларына ук кереп китә иде... Кешеләрне тезеп куйсалар да, начальство әле килеп җитмәгән, шуңа күрә сугышчылар бик иркенәеп һәм туа- рылышып басып торалар иде. Төн эчендә һәм иртәнге сәгатьләрдә дә әле гайрәт чӘ- чеп стройда калган янә дә утызлап яралыны медсанбатка озаттылар. Ызан буйлата ике йөз сиксән ике кеше тазел- гән — исемлек белән исәпләгәндә кичә сугыш алдыннан булганнарның нәкъ яртысы. Сафтагыларның һәммәсе дә кораллы. Иллеләп кеше¬ дә үзебезнең мылтыклар, калганнары ике ай ярымлык су- гыш дәвамында акрын-акрын немец коралын — мылтык белән автоматларын юнәткәннәр. Кайсыларының бил кае¬ шына немец гранаталары кыстырылган, аларның озын саплары тырпаеп-тырпаеп күренеп тора. Сул флангка чөлганыштан алып чыккан алты кул пу¬ леметы бастырып куелган — икесе безнеке, дүртесе немец¬ ныкы; тагы да арырак, фланг очында, немецның зур полк минометы сураеп тора, янәшәдә тотылмаган ике минасы да ята. Миномет янына аның расчеты да баскан — болар Бресттан чигенеп, чолганышның беренче көнендә үк Сер¬ пилинга килеп кушылган әлеге өч артиллерист иде. Кичәге төннең бигрәк тә ахырына таба беркем берни аңыша алмаган мәхшәр килеп туган. Шушы мәхшәрдән дә зурдай торба белән чуен плитәне, өстәвенә миналарын да бу артиллеристлар ничек алып чыга алгандыр — мо¬ нысы аларның сере булып кала, һәрхәлдә, алар бу җитез¬ лекләре өчен хәзер горурлык хисен кичерәләр, бу тойгы¬ ларын яшерергә дә уйламыйча, билләренә таянышып ба¬ сып торалар иде. Уң флангка, бүтәннәрдән бер башка диярлек калкып, старшина Ковальчук баскан. Ул әүвәлге дивизия коман¬ диры полковник Зайчиков каршына нинди килеш-кыя- фәттә килеп баскан булса, хәзер дә шундый ук тау ка¬ дәрле гәүдәсе белән, җиргә аякларын ныгытып баскан. Чолганышта чагында ике мәртәбә җиңел, бер мәртәбә шактый сизелерлек яраланган булса да, ул, башы чиста бинт белән чорналган хәлендә, түшен баһадирларча кие¬ реп, байрагын буенача җәеп, озын сабын исә аягына те¬ рәп басып тора. Ул нинди генә хәлләргә тарып бетсә дә байракны башыннан ахырынача үзе белән йөрткән һәм менә алып та чыккан иде! Ярты сәгать элек, тезелергә приказ алынгач, Коваль- 199
чукны кешеләр бар җирне бетереп эзләделәр, аны урман читеннән таптылар: ул агач төбенә утырып пәкесе белән байрагының яңа сабын шомартып бетереп килә иде. Хәзер исә әнә шул ап-ак сапка кигезелгән байракны ул бик ка¬ дерләп тотып тора, сафтагыларның һәммәсе дә чак кына сары иңгән, тир сеңеп беткән һәм сизрәя дә төшкән бу байрак комачыннан ике ай элек үк әле мәрхүм Зайчиков күздән кичергән «Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең 176 нчы Кызыл Байраклы...» дигән сүзләрне укый ала иде. Синцов та, бүтәннәр кебек, митинг башлануын түзем¬ сезлек белән көтә, ул байрактан ерак түгел бер кеше белән сөйләшеп тора, аны ул монда очратырмын дип башына да китермәгән иде. Климович командующийга телефоннан шалтыраткан¬ чы әле, андый-мондый кирәк булса дип, бу тантанага үзе¬ нең разведбат командиры белән төнге сугышта чаялык күрсәткән танкистларын да чакырган. Комбат алар бе¬ лән йөк машинасына утырып килгән иде. Аның белән бергә килүче сугышчылар машина әрҗәсеннән борчактай сибелештеләр, комбат кабинадан җиргә сикерү белән муенына немец автоматы аскан какча йөзле колгасар по¬ литрукка килеп бәрелә язды. Танкист капитан да, политрук та шунда бер-беренә сүзсез генә карашып тордылар. Синцов, ниһаять, исенә килде һәм: — Бобруйскиданмы?—дип беренче булып дәште, чөн¬ ки андагы очрашу аның хәтеренә капитанга караганда күбрәк сеңеп калган иде.— Исегездәме, сез анда мине тоткарлаган идегез, ә минем кече политрукны, Люсинны, үзегездә калдырган идегез... Аннары сездә теге очучы да калган иде... — Так точно!—дип күңелле генә җавап бирде капи¬ тан.— Кызганыч, үзегез дә калмадыгыз, югыйсә немецны бергәләп кыйраткан булыр идек! — Мин анда яраланган идем бит,— дип аның хәтере¬ нә төшерде Синцов. — Ә хәзер төзәлгәндер бит инде. — Төзәлде. — Яңадан өстәмәделәрме соң? — Әлегә юк. — Алла саклаган сезне! Ә ул вакыт эчендә фрицлар мине нишләтеп кенә бетермәделәр: калак сөягемә дә сыз¬ дырдылар, арт күмәчемнән дә, гафу итегез, бер кисәк итем¬ не умырып алдылар. — Ә сез теге чакта да, хәзер дә шушы бригадада иде¬ гезме? — дип сорады Синцов. 200
— Әйе шул, ә нигә? — Беләсезме, сезнең командирыгыз...— Синцов «минем сабакташым» димәкче иде дә, бары: — минем иске таны¬ шым бит»,— дип кенә әйтеп куйды. — Менә күрәсез,— дип елмайды танкист,— ә мин ул чакны сезнең алда телефоннан нәкъ аның үзе белән сөй¬ ләшкән идем. Таныш икәнегезне ник әйтмәдегез соң? Сез¬ не шундук сөйләштергән булыр идем! — Әйе, булыр идегез! Көт сездән! — дип көлде Син¬ цов. — Бездә төрле хәлләр була анысы,— дип, капитан да көлемсерәп куйды.— Тирә-юньдә гарасат купканда үзе¬ ңә дә шөрепләреңне ныгытырга туры килә. Аның каравы сезне монда кочагымны җәеп каршы алдым, сез туп-туры минем разведбатка килеп чыктыгыз бит! — Минемчә, сез ул чакта тыл буенча пом идегез? — Әй-й!..— дип кулын селтәде капитан.— Немец ар¬ кылы чыкканда алдыңның-артыңның кайда икәнен дә оны¬ тасың. Әле танавына китереп сылыйсың, әле ат кебек арт¬ ка тибенәсең. Әйе, тыл буенча пом идем дә менә развед¬ чик булып киттем. Соң, нәрсә инде сезгә аңлатып торырга, үзегез дә окружениедән чыктыгыз ла... һәм бик әрсезлә¬ неп чыктыгыз, ай-яй әрсезләндегез! Бер ай инде беркем чыкмаган, инде бүтән чыкмаслар да дип уйлаганнар иде. Күрәсең, командирыгыз бик чос сезнең! — дип хуплап куй¬ ды капитан.— Яраланган диләр, шулаймы? Синцов башын кагып алды. — Кызганыч! — Карагыз әле,— диде политрук, яңадан Люсинны исенә төшереп,— теге, сездә калган иптәшем белән ничек булып бетте соң? — Ә, кече политрук беләнме? Көяз фуражкалы? — дип көлде танкист.— Әйтсәм әйтим, бик кызык шәхес булып чыкты. Башта каласы килмәде, чәбәләнде. Аннары, тәр¬ тәгә тибеп кенә берни майтара алмаслыгын күргәч, өч көн ярыйсы гына сугышты, ә дүртенче көндә, сугыш чак кына тына төшкәч, начальствога рапортын сонды: янәсе, көчләп калдырганнар, аңа карата башбаштаклык кытг- ганнар, фәлән дә фәсмәтән! Шуннан үз редакциясенә ки¬ теп барды. Теге көннәрдә сугышканнары өчен без аны медальгә дә тәкъдим итмәкче идек, ә инде сызгач, әлбәт¬ тә, гайрәтебез чикте. — Ә очучы? — Ант менә белмим,— диде танкист, җилкәсен җые¬ рып.— Аны икенче көндә үк яраладылар, хәзер күктәме, 201
җирдәме яисә җир астындамы икәнлеге миңа мәгълүм түгел. — Сез, димәк, хәзер дә Иванов булып йөрисез һәм бөтен Россия тоткасымы? — Мин түгел, минем исемем Россия тоткасы,— дип ел¬ майды танкист. Ул, Синцов җилкәсенә дусларча сугып алганнан соң, өч адым чамасы артка чигенде дә, кулларын күкрәгенә кушырып, старшина Ковальчук тотып торган байракка озак кына сокланып карап торды. — Менә бу' ярыйсы! Аркалар чымыр-чымыр килә! Шмаков ызан уртасына чыгып «смирно» командасы биргәч, ике рәтле шеренга тигезләнеп, коралларны чың- лаштырып үрә катып калды. Уң флангка, ике метр ара¬ дан соң, үз командирлары белән разведбат танкистлары баскан иде. Алга полк комиссары чыкты, акрын, назлы тавышы бе¬ лән сугышчыларны корал ташламыйча һәм байракларын саклап чолганыштан батырларча чыкканнары өчен армия¬ нең Хәрби советы исеменнән чын күңелдән котлады. Ул «дивизия» сүзен дә, «группа» сүзен дә телгә алмады, туп- туры: «Иптәшләр! Мин сезне... тәбрик итәм»,— диде. Тәб¬ риккә каршы, бертавыштан ук булмаса да, ихласлык бе¬ лән: «Советлар Союзына хезмәт итәбез!» — дип җавап бирделәр. Аннан полк комиссары бер адым артка чигенеп, алга подполковник Климович чыкты. Аңа хәтле котлаган полк комиссары әллә ни сөйләмә¬ гән, бары гадел, хаклы сүзләр генә әйткән. Ләкин Климо¬ вич, үз нотыгын башлап җибәргәнче сугышчыларга күтә¬ релеп караса, күбесенең күзләрендә яшьләре мөлдери — бу кадәресен үк ул һич көтмәгән иде. Климович сафтагыларга ачык, яңгыравык тавыш бе¬ лән эндәшеп: — Сугышчы һәм командир иптәшләр!—дип башлап китте.— Сезнең төнге сугышта гайрәтегезне, безнең исә сезгә күрсәткән кардәшлек җылыбызны, ягъни ике йөз ун¬ беренче билгеләмәдә бер-беребезгә сугышчан куллары¬ бызны сузуыбызны Унҗиденче танк бригадасы мәңге онытмас. Сез безнең якка разведбат участогында чыкты¬ гыз,— дип подполковник кулы белән капитан Иванов ягы¬ на ишарәләп куйды,— моны батальон һәрвакыт горур¬ лык белән искә алачак. Капитан, сугышчан дуслык шә- рәфенә салют! 202
Танкистлар мылтыкларын һавага күтәреп залп бир¬ деләр. Тынлык урнашты. Климович бер мәл туктап торган¬ нан соң күңелендәге иң соңгы әйтелми калган сүзне әй¬ теп: — Үлем фашист оккупантларына! — диде. Өченче кеше булып Шмаков чыгып сөйләде. Аның өле¬ шенә шобаганың иң авыр очы чыккан: аңарга тантаналы митингны да йомгакларга, корал тапшыру турында да әйтергә һәм тылга күчү тәртибен дә төшендереп бирергә кирәк иде. Аның шактый нәрсәләрне ишеттерәсе килгән иде дә, тыелып калды һәм әнә шул сабырлыгы белән генә үзенең бурычын үти алды. Шмаков кулын байракка таба сузып: «Без вакытлыча сафтан чыккан комбриг Серпилин җитәк¬ челегендә һәм 176 нчы Кызыл Байраклы дивизиянең менә шушы байрагын күтәреп яңадан да чигенгән юлларыбыз¬ га кире кайтырбыз әле!» — диде, һәм тавышы шунда ка¬ пыл гына өзелеп калгандай булды. Ләкин яшь түгү урын¬ сыз иде, шуның өчен ул, ихтыярын җигеп, тавышын кире кайтара алды. Хәтта, ничектер дәрманы килеп, бер ел вакыт узганнан сон гына Сталин әйтәчәк сүзне әйтте: «Ип¬ тәшләр, безнең урамда да бәйрәм булыр әле!» Күз яшьле тамак төпләре белән кычкырган «ура» та¬ вышлары ишетелгәләде. Шмаков бераз тынып торды. Чырае бик тыныч күрен¬ сә дә, эченнән ул үзен чак-чак кына тышаулый алды. Бо- лай да аңлашыла бит инде, җәмәгать, безне тылга оза¬ талар, дигән сымаграк, трофей корал белән патрон-фәлән- нәрне тапшыру кирәклеге турында белдерү ясады. Янәсе, ял иткәннән соң безне кабаттан формировать итәчәкләр, шул чагында инде барыбызны да тиешенчә коралланды¬ рырлар, ә трофей корал-ярак хәзер бигрәк монда, фронт¬ та кирәк. Шмаков сафтагыларның ничектер каушап калганна¬ рын, кыштырдый башлаганнарын абайлап, тиз генә: — Иптәшләр, без тапшырылган әйберләребезнең исем¬ леген үзебездә сакларбыз,— дип өстәде.— Бу беләсезме нәрсә өчен дә кирәк, чолганыштан чыкканда немецлар безне түгел, ә без аларны коралсызландырдык! Менә шу¬ ның өчен дә кирәк ул! Аннан ул халыкны тылга алып китү өчен йөк маши¬ налары килгәнлеген әйтте, коралны тапшыру белән үк машиналарга төялешәбез, диде һәм «вольно» командасын бирде. 203
Рота һәм взвод командирлары стройдан чыгып корал тапшыру шөгыленә керештеләр, ә Шмаков, бөтен гәүдә¬ се белән борылып, полк комиссарына карап торды. «йә ничек, барысы да сөйләшенгәнчә булдымы, әллә юкмы?» — дип әйтә кебек иде аның карашы. Полк комиссары хуплагандай башын кагып куйды. — Ә шулай да дивизия хакында түзмәдегез, әйтте¬ гез,— диде подполковник шыгырдавык тавышы белән. Шмаков: — Дивизия хакында түгел, ә дивизия байрагы хакын¬ да! — дип тешләшмәкче иде дә, ничектер рәхиме килеп, елмаеп җибәрде: — Иптәш подполковник, иң яхшысы — минем белән бәйләнешмәгез: мин карт диалектик бит, бу өлкәдә гыйльми дәрәҗәм дә бар; әгәр төшенчәләр турын¬ да бәхәс куптарсак, мин сезне шундук төп башына утыр¬ там! Корал тапшыру бер сәгатькә сузылды. Сугышчылар¬ ның кайберләре аны әллә ни исләре китми генә тапшыр¬ ды: кирәк икән кирәк инде; кайсыберләре ачудан тозлап- борычлап сүгенделәр; өченчеләре трофей пистолетларын ераграк яшерделәр — алар белән хушлашуы чынлап та кызганыч иде. Синцовта пистолет юк, автомат кына пде, анысын да тапшыргач, ул бөтенләй коралсыз калды. Башка коман¬ дирларның да күбесе аның хәлендә иде: чолганыштан чык¬ канда алар пистолетны җитди коралга санамаган, үзләре өчен трофей автомат яки карабинны кулайрак күргәннәр иде. Шмаков янына тиз генә Климович килеп: — Ашыга төшегез, иптәшләр! — диде. Аның янына әле генә оператив дежурный йөгереп килгән, шуннан Климо¬ вичның кәефе бердән үзгәреп киткән иде.— Кызурак то¬ тыгыз, кызурак! Биш минуттан монда эзегез дә булма¬ сын! — диде ул иң соңгы фәрманын биреп. Нәрсә барын җентекләп тормастан, подполковник Шма¬ ковның кулын кысты, калганнарга да честь биргәннән соң: — Капитан, киттек әйдә! — дип Ивановка дәште. Климович политрук белән саубуллашырга оныткан да иде ахрысы. Синцов ана: — Иптәш подполковник! — дип кычкыргач, кырт кына туктап калып аңа йөзен борды һәм кулын кысып: — Сау бул, Ваня! Зинһар, тизрәк китегез! Гафу ит, вакытым юк,— диде. һәм китеп тә барды. 204
СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК Унөч йөк машинасыннан, алдагы һәм койрыктагы ике «эмка»дан торган колонна грейдер тигезләгән урман юлыннан ике сәгать бара инде, юлны белгән кешеләрнең сүзенә караганда, ул кайдадыр алда Юхнов шоссесына килеп кушыла икән. Кичәге яңгырдан соң көнне тагын корытып җибәргән, җилләп тора. Юлның як-ягында, урманның сары һәм кы¬ зыл төсләре белән аралашып, офыккача җәйрап яткан соры төстәге көзге кырлар чагылып кала. Юл аша, маши¬ на көпчәкләренә сарыла-сарыла, җилгә ияреп сәлпер яф¬ раклар йөгерешә. Болытлар арасыннан кайара кояш ял¬ тырап чыга да бердән җылы һәм күңелле булып китә. Синцов, автоматын тапшырып машинага төялешкәндә үк әле, Шмаковтан: минем бурычым хәзер нидән гыйба¬ рәт, мин кайсы машинага утырыйм, дип сораган иде. Көтмәгәндә Серпилиннан аерылгач, аның өчен адъю¬ тант та, ординарец та, писарь да булу вазифаларыннан берьюлы арынгач, күнегелмәгән бу иреклектән ул үзен ничектер уңайсыз хис кыла иде. Митингтан соң күңеле эреп киткән, чолганыштан чы¬ гучыларга бары яхшылык кына эшлисе килеп торган Шмаков аңа рәхимле иркә тавыш белән: — Ә син ашыкма!—диде, «син» дип сөйләшеп.— Менә барып җитик тә җебен җепкә, җеген җеккә китереп ачык¬ ларбыз. Кайсы машинага телисең шунысына утыр. Әле командовать итәргә өлгерерсең! һәм Синцов колонна уртасындагы күзе беренче төш¬ кән машинага утырды. Урыны кызылармеец Золотарев белән янәшә туры кил¬ де, ул полковник Барановның әүвәлге шоферы булып, теге чакны алар икесе дә Серпилин каршына китереп басты¬ рылганнар иде. Золотарев өстендә әлеге күн куртка, тик хәзер инде ул агарып чыкканчы кыршылып, урыны-уры- ны белән тәмам тетелеп беткән. Мылтыгы да алар яны¬ на килеп чыккандагы шул ук мылтык иде. Золотарев чол¬ ганышта чагында трофей коралга күзен кыздырмаган, менә шуның белән хәзер откан да иде. Золотарев янында танк бригадасы шоферы утыра, ул рембазада торган полуторкасына хәтле үзен утыртып ба¬ руларын үтенгән иде. Башта әңгәмәләре тапшырылган трофей корал тирә¬ сендә әйләнде. Танк бригадасы шоферы бу мәсьәләдә юл буе шаяртып барды. 205
— Әлбәттә, сезнең трофей миномет белән пулеметла¬ рыгызга, алган булсагыз, орудиегезгә дә шайтаным да кызыкмас иде. Ә менә автоматларыгыз өчен дау булачак. Ничек инде сезнең командованиегез шундый байлыкны кулдан ычкындырды. Мин командирыгыз булсаммы, үлсәм үләр идем, әмма дә сыңар коралны да бирдертмәс идем! — Ә нигә аларны тылга ташып йөрергә? Алар фронт¬ та кирәгрәк,— дип каршы төште Синцов. Күнеле кушуын¬ нан битәр болай тәртип өчен генә әйткән иде. — Фронтка кирәк имеш| Соң, сез дә Себергә китмисез ләбаса! Фронтка яңадан кайтачаксыз! — Кайтачакбыз, тик сразы түгел. Шофер тыштан итагать сакласа да, күз очлары белән кинаяле көлеп: — Сез, иптәш политрук, үтә дөрес сүзләр сөйлисез анысы,— диде.— Әмма мин үзем коралны билләһи тап¬ шырмас идем. Ах, ул автоматлар өчен талаш буласын белсәгез! Безнең бригада командиры һичшиксез үзенең тәпиен китереп салачак: бригадага калдыр — и бетте- китте! Армия тылыннан да: бир! — дип киләчәкләр. Ма¬ шина белән күрше дивизиядән дә килеп: күрше, бәлкем, безгә дә өлеш чыгарырсыз? — диярләр. Ә армия штабын әйтәсе дә юк: «Тыныңны да чыгарма!» Киләләр дә, һап — алып та китәләр! Ә танкистлардан бигрәк тә. Ельня янын¬ да болай да Күп сөрттегез, диярләр. Чынында исә Ельня белән тегеләйрәк килеп чыккан... Пыр тузып сугышсак та, трофей ташкүлчим генә иде... Такы-токы, ягъни мәсәлән... Шуннан сүз күптән түгел Ельня янында барган су¬ гышларга күчте. Синцовның аңлавынча, шофер үзе ул су¬ гышларда катнашмаган ахрысы, ләкин, күрәсең, ишеткән¬ нәре буенча да шактый бәрәкәтле сөйли; Ельня тирәсенә немецларның сигез дивизиясе тупланган икән, бу үзе генә дә армия кадәр бит! Бик каты эләккән таяк башы немчу- рага. Ләкин соңра безнекеләр авызлыкны бушата төшкән шул. Шофер әйтүенчә, әгәр «күршеләр» уңайсыз хәлдә калдырмасалар (нинди «күршеләр» ул, ни рәвешле уңай¬ сыз хәлдә калдырганнар — бу кадәресен аныклап тор¬ мады), әйе, әнә шулай итмәсәләр, немецларның бөтенесен дә бутылка эченә печатьләп куйган булырлар иде. Машинада утырып барган сугышчыларның Һәммәсе дә шофер сөйләгәнне игътибар белән тыңлыйлар, ләкин си¬ кәлтәләрдә дыркылдап алган чакларында кайбер сүзләр¬ не, җөмләләрне ычкындыргалыйлар, нәрсә әйтте, нәрсә диде дип алар турында бер-берсеннән сораштыргалый- лар иде. 206
Шофер баягы «бутылка»ны искә алгач, кемдер борчы¬ ла калып: — Шулай да форсатны ычкындырдылармыни? — дип сорап куйды. — Алай ук ычкындырмадылар да,— диде шофер моңа каршы,— әмма тегеләр техниканы тарттырып өлгерделәр шул. Әйттем ич, трофей сыеграк булды, дип. Аны тыңлаучылар безнекеләрнең немецларны, өстәве¬ нә әле сигез дивизияләрен, тукмауларына сөенсәләр дә, тик эшне ахырына җиткермәүләренә, дошманны «бутил¬ кайга тәмам печатьләп куя алмауларына һәркайсы эчлә¬ реннән гарьләнгән иде. Машинадагыларның барысы да немецларның да боҗрага килеп керүен, үзләре күргәнне аларның да үз башларыннан татып каравын телиләр иде. Ахырдан, гомуми тынлык урнашкач, кемдер: — Ә Ельня сугышларында югалтулар зур булдымы? — дип сорап куйды. — Ничек әйтим икән...— дип әйле-шәйлерәк аңлатты танк бригадасы шоферы.— Кемнеке ничек бит. Янә дә, әгәр җанлы көчләр яки материаль частьлар югалтуларны алсак, монда да бит саный белү кирәк. Синцов югалган кешеләрнең саны бик зур булганын төшенде, шоферның бу хакта артык җәеләсе килми иде. — Ә авиация ничек? — дип тагын кайсысыдыр сорый куйды. Шофер машина әрҗәсе капкачыннан кулын алып һәм күк йөзенә күрсәтеп: — Әнә шәйлисең ич — юк! — диде.— Әлегә җайлы гына теркелдибез. Җир ярыгыннан борынны төртә алмаган чак¬ лар да бар иде. Ә хәзер, әйтергә кирәк, бик кыю барабыз. Дөрес, анысы, бу арада тына төштеләр, сирәк очалар. Хәтта: нигә болай икән? — дип эч тә пошып куя. Башлап сорау биргән сугышчы, кискән-кырыккан ди¬ гәндәй, һаман үзенекен итте: — Ә шулай да югалтулар белән ничек? Әйтик, брига¬ дагызда сугыш ачылганчы сез күпме идегез дә хәзер сез күпме? — Ничек әйтим икән...— дип кабат читкә тайпылмак- чы булды шофер.— Кешеләрне беренче сугышларда да югалттык, аннары окружениедән чыкканда да. Дөрес, юл¬ да чагында безгә дә килеп кушылдылар кушылуын... — Анысы безгә дә кушылдылар алар,— дип җавап бир¬ де берничә тавыш берьюлы. — Бездән аерылып китүчеләрнең дә бүтәннәргә килеп кушылуы бик мөмкин,— диде төптән уйлаучы шофер.— 207
Бащма-баш инде. Янадан формировать ителгәннән соң да кеше саны үзгәрә бит. Менә хәзер яңа пополнение көтә? без... Ничек санап бетермәк кирәк? Мин, мәсәлән, брига¬ дада беренче көннәрдән үк, Слонимнан алып., — Ә синең кебекләр күпме? — Санамадым, белмим! — диде шофер ачулана баш¬ лап. һәм Синцов янә: «Димәк, күп түгел»,— дип уйлап куйды. — Хатларны ничек аласыз? Кыр почтагыз яхшы эш¬ лиме? — дип сорады ул. — Хатлар килә тора, тизме-озакмы килүе — анысы туган-тумачаңның кайда булуына карыйдыр инде. Менә, мәсәлән, сезнең, политрук, гаиләгез кайда? — Белмим,— диде Синцов караңгы чырай белән. Аның бу темага әллә ни сөйләшәсе килми иде. — Шул-шул менә, белмәүдән дә кыены юк.— Шофер көрсенеп алганнан соң тынып калды. Аның көрсенүен ишеткән Синцов: «Бәлкем, аның да гаиләсе югалгандыр? — дип уйлап алды.— Бәлкем дә әле, киресенчә, аныкы югалып, минеке табылгандыр? Сугыш¬ та кешене гелән-гелән бәхетсезлек сагаларга димәгән бит, бәхет тә табыладыр!..» Ул машина әрҗәсе читенә терсәге белән таянды да көпчәкләр аётыннан елт та елт артка чигенгән юлның соры тасмасына багып: «Нәрсә көтә мине хәзер: бәхетме, әллә бәхетсезлекме? — дип уйлана калды.— Кызым ни хәлдә икән? Бәлкем, мин фронтка килеп төшкәндә әби аның белән Мәскәүгә кайтып та өлгергәндер? Әллә алар анда, Гроднода калып, билгесезлек эченә чумдылармы?.. Ә Ма- шаның ни хәле бар икән? Армиягә киткәнме, юкмы икән?» Бүген иртә белән Синцов аңарга хат язып өлгерә ал¬ маган, моны кич белән, тиешле җиргә барып җиткәннән соң эшләргә булган иде. — Ә шулай да, семья Мәскәүдә яшәсә, хатның бер ат¬ надан барып җитүе мөмкинме?—дип сорады Синцов. — Бер ун көннән җитә. — Ә Вязьмага ничек? — дип тагын сорау бирде Син¬ цов. — Вязьмага озаграк бара,— диде шофер.— Ул якың булса да, Мәскәү аша урап бара... Вязьма Смоленск өл¬ кәсендә бит, ә Смоленск фриц кулында! «Нәрсә?» — дип Синцов чактан гына «фриц» сүзен со¬ рамый калды, чөнки бу сүзне беренче ишетүе иде. Шофер Синцов чыраенда сәерсенү төсмерләрен күреп: 208
- i— Фашистны хәзер «фриц» диләр бит,— дип ихластан аңлатып бирде.— Тегендә, окружениедә чагында ишетмә- дегезмени? — Ишетмәдек,— дип җавап бирде Золотарев политрук урынына. . , — Димәк, сез дөньядан гафил икәнсез,— дип көлде шофер. Золотарев танк бригадасы шоферының тезенә учы бе¬ лән шапылдатып: — Нәкъ эзенә бастың, без дөньядан гафил,— дип куй¬ ды.— Мисалга мине генә ал, мин өч айга якын инде ма¬ шина баранкасын тотканым юк. Әрҗә почмагында кемнеңдер нечкә шаян тавышы ише¬ телде: — Кая ул баранка тотмау гына, монда әле өч ай, хәт¬ та артыграк та бүтәнен дә тотып карамаган. Шулай да зарланмыйбыз. Менә барабыз да барабыз. Ә ул баранкасы өчен күз яше коя... йөк машинасындагылар кеткелдәп куйдылар, әлеге сүзгә берәгәйлерәк сүз дә ялгагач, әңгәмә бөтенләй кы¬ зып китеп гомуми төс алды, тик бу җанлылык озакка бар¬ мады, тиз сүнде. Золотарев, танк бригадасы шоферын җиңеннән тотып, һаман үзенекен бөкте: — Баранканы бик сагындым,— дип башын кабина ягы¬ на кагып алды: — Хәзер утырыр идем дә әй китеп барыр идем! — Грузовойда эшләдеңме? — Юк, җиңелендә. Өрьяңа «эмка» иде, сугыш алдын¬ нан гына ограничителен алдым. — Нәрсә, бомба төштеме, ташлап киттегезме? — Яндырдым... Приказ шундый иде... — Ә кемне йөрттең? — дип сорады танк бригадасы шоферы. — Берәүне шуңда...— диде Золотарев һәм, Синцов күз¬ ләре белән очрашканнан соң, артык сүз өстәмәде. Кайбер сәбәпләр аркасында бер кешенең ничек үлгән¬ легенә шаһит булырга туры килде аларга. Золотарев менә хәзер шул кешенең исемен әйтми калган иде. Чолганышта булуларына икенче ай киткән иде инде. Кичке сәгатьләрнең берсендә Синцов, челәндәй зур-зур атлап, Хорышев взводына комбриг Серпилинның чират¬ тагы приказын илтте. Сугыш хәл-әхвәлләре ул кичне, чама белән әйткәндә, чолганышның нәкъ беренче көннәрендәгечә. Телисеңме- 14 3-263 209
теләмисеңме, төнлә белән шоссены кисеп узарга, ягъни су¬ гышырга кирәк иде. Хорышев белән сөйләшкәннән соң Синцов, кайтырга чы¬ гар алдыннан, тәмәке тартырга утырды. Лейтенант әйтеп бетергесез юмартлык күрсәтте, аның уч төбенә бер төрер¬ лек уылган яфрак белән кушылган тәмәке тузаны койды. Куак араларына взвод сугышчылары урнашкан; корал¬ ларын тәртипкә китергәннәре ял итә, калганнары мылтык- автоматларын чистарта, сугышка хәзерләнә иде. Золотарев политрук белән Хорышев янында утыра, мылтыгын аруЛый, борын астыннан гына: «Көпшәне май¬ ламыйча коры килеш сөртергә ярыймыни инде, тамакка1 кабык тыгып аны ышкып ерту белән бер бит ул»,— дип, мыңгыр-мыңгыр зарлана да иде. Алардан егерме адым читтә түмгәк өстенә Баранов утырган да үзенең трофей парабеллумы белән мәш килә. Синцов комбригтан янә дә бер йомыш белән килгән, Хорышевтан нәкъ шул көнне Баранов турында сорашкан, Хорышев әүвәлге полковникның аннан-моннан гына су¬ гышуын сөйләп биргән. «Җиңеллек эзләп кенә йөри...» — дип тә әйткән иде әле. — Шушы арада гына алтыга алып бишкә саткан — бер сугышчы белән автоматын парабеллумга алыштыр¬ ган,— дип төшендереп биргән иде Хорышев ул чагында.— Автомат аның өчен авыр, имеш! Мин шулай алыштырыр идемме яки менә син? Муенга бау салсалар да алыштыр¬ мыйм. Канга батканчы сугыша торган кеше коралын уен¬ чыкка алыштырамы? Синцов шунда ук әле: «Нигә ул читтә утыра?» дип уй¬ лап куйган. Үзе үк җавап та биргән: «Мөгаен, аны шушы хәлгә калдырулары белән килешмәгәне өчен инде бу. Ке¬ шеләр исә моны бик яхшы тоя һәм аңардан читләшә». Менә шулай уйлады политрук Баранов турында. Ан¬ нары, тәмәке төтенен тирән генә сулап, Золотаревка таба борылды, аның хәтта төкреген йотып читкә каравын күр¬ гәч, тәмәкесен аңа сузып: «Мә, бер суыр!» — диде. Золотарев тәмәкене сагаеп, ике бармак очы белән генә эләктереп алды да бик тирәнтен, ләкин, комсызланмае өчен, кыска гына суырып куйды һәм аны Синцовка яңа¬ дан кайтарды. Шул мәлне шалт итеп аткан тавыш ишетелде. Хорышев сикереп торды, ачулы гына ысылдап: — Кем атты? — дип кычкырып җибәрде. Хәзер кирәк¬ мәгәнгә дә атып кыланулар һич ярамый, чөнки шоссе кул сузымында гына иде. 210
Ләкин сорап торуның кирәге калмаган: Баранов үлгән иде инде. Аткан аваз аның парабеллумыннан яңгыраган; йөзенә үк төбәп бик якыннан атканлыктан, аның ярты ба¬ шы читкә очкан иде. Ул чакны Синцовның күңеленә кылт итеп шундый уй килде: Баранов үлем күзенә карап йөрүләрдән аргандыр, күрәсең, яки буласы сугыштан курыккандыр ул. Кем бел¬ гән, бәлки, бүтән сәбәпләре дә бардыр, моны хәзер аңар¬ дан сорап булмый бит инде... Ләкин Синцов бу хакта кайтып Серпилинга доложить иткәч, комбриг башын чайкап торды да: — Үзен үзе атуына ышанмыйм,— диде.— Парабеллу¬ мы очраклы аткан. Тик очраклык та юктан гына килеп чыкмый бит: тәмам түбәнлеккә төшкән, үзенә кул селтә¬ гән, коралын да күңел куймый гына чистарткан, ә ул исә безнең корал түгел, ят корал. Менә шуның өчен маңгаена пуля алган. Очраклымы, түгелме ул — анысын теләсә ни¬ чек сана. Синцов үз фикерендә калды, хәер, бу хакта ана озак¬ лап уйларга да туры килмәде, бик күп кешенең гомерен алган төнге авыр сугыш бу вакыйганы күмеп китте. Синцов югалтулар вакытында ни эшләсә, хәзер дә шу¬ ны эшләде: Барановның исемен исемлектән сызды. Шулай итеп, Барановка нокта куелды... Менә хәзер, Золотарев беләй күзгә-күз очрашкач, ка¬ пыл гына хәтерләренә урмандагы шалт итеп атылган пис¬ толет авазы килеп төште, бу аваз үзенә кеше тормышын ияртеп китсә дә, Золотарев бу кешенең исемен телгә дә аласы итмәде. Гәрчә кайчандыр аның шоферы булса да. — Менә минем авылым, туган үскән йортым! — дип алчакланып кычкырып җибәрде шофер-танкист һәм каби¬ нага шакып алды: — Бахбаеңны тыя төш, мин монда рем- базага борылам. Ул төшеп калган җирдә урман түренә яңа салынган юл кереп китә. Ә урман алдында исә, дүрткел «оя»ларда, өсләренә маскировка җәтмәләре корылган зениткалар тыр-> паеп гора. Юлдан караңгы урман эченә, туфракка тирән чылбыр эзләре уя-уя һәм үкерә-үкерә, ике Т-34 танкысы үрмәләп кереп бара иде. Синцов шоферның рембаза турындагы сүзләрен исенә төшереп: «Мөгаен, ремонттан соң хутларын тикшереп йө¬ риләрдер»,— дип уйлап куйды. Аркылы межа чагында, түбәләмә снаряд ящиклары төягән өрьяна яшел машиналар колоннасы белән юл са¬ бышып алганнан сон. алар ары таба киттеләр. Үз межа- 14* 211
ларын чыгып җиткәндәрәк янә дә яшел төстәге йөк маши¬ наларын очраттылар. Зениткаларны да беренче мәртәбә генә очратулары түгел: ярты сәгать элек әрәмәлектәге күперләрнең берсен узганда да алар күч-күч булып чагы¬ лып калганнар иде. Берничә җирдә урман өстенә җептәй төтен баганалары күтәрелгән. Бер урында исә Синцов күзенә авыр туплар батареясы чалынды. Ә күпер төпләренә сакчылар баскан иде. Баш очынңан, күкнең төпкеленнән үк диярлек, көн¬ батыш ягына тугызардан өч төркем бомбардировщикла¬ рыбыз узды, аларны истребительләр озата бара иде. Чолганыштагы газаплардан соң синең күңелеңне хәзер нәрсә тынычландыра дип сорасалар, Синцов: мине барын¬ нан элек армиябезнең менә шушы тып-тыныч хозурлык! эчендәге гамәле, хәрби тәртибе юандыра, дип җавап би¬ рер иде. Мондый галәмәтләр шуңа өметләндерә, шуңа ышандыра: Синцов кичергәннәр моннан ары бүтән ка¬ батланмаячак, армия биредә тукталып калган һәм бик нык төпләнгән, немецлар алдында инде ул бүтән чиген¬ мәячәк. Исенә немецлар килеп төшкәч, бер генә мәел туды Син¬ цов күңелендә: алар безгә ни эшләсә, безгә дә аларга ка¬ рата шуны Ишлисе иде бит, ягъни безне ничек кусалар, аларны да шулай куасы, үзләрен дә һавадан бомбага то¬ тасы, өсләренә пуля яңгыры яудырасы, аларны урап узып танклар белән таптатасы, янә дә боҗра эченә кертеп пуля мохтаҗлыгы белән нужартасы, ачка тончыктырасы, шулай ук аларны да әсир итәсе, аяусыз рәвештә кырасы иде бит. Йөрәк бәгырендәге бу теләк шундый ургылып, ташып чыга, аңа кем дә кем: соң, синең бу сусының бер заман кайтачак бит, нәфрәтең суыначак дип әйтсә, шул кешенең йөзенә ул якын ук килеп: «И син беркатлы мәхлүк!» — дип аңардан авызларын ыржайтып, хахылдый-хахылдый көләр иде. Синцов машинада барганда гаскәребезнең һөҗүмгә җыенуы турында уйлады: соң, кайчан да булса башланыр бит инде бу һөҗүм! Ә янәшәдә генә бүтән уй-тойгысы да ияреп бара —ул хәзер ял итүдән, күптән тансыклаган иминлектән ләззәт¬ ләнә иде. Ике ай ярым эчендә җирен-күген, наратын-кае- нын, аланнарны, тугайларны, юл читеннән йөгереп барган менә бу чыршы ешлыгын күрү генә түгел, алардан тәмам- тәмам гарык булган иде ул. Кайчак әйләнә-тирәдә шун¬ дый тирән тынлык хөкем сөрә, хәтта сулыш алганың да 212
аерым ачык булып ишетелә... Ләкин анда, немецлар ты¬ лында, болар бөтенләй үзгә: каеннар белән наратлар да башка, җир дә, хәтта тынлык үзе дә гел башкача булып тоелгандыр шул инде... Хәзер исә күз алдыннан җәлт-җәлт кенә узган бу ман¬ заралар күңелне шатландыра, сине бәхеткә күмә. Аларны алга таба элдерткән машина да, алгы автомобиль каби- насыннан башын чыгарган Хорышевның җилгә җилбердәп' барган җитендәй саргылтым бик таныш чәче дә, күгелҗем чыршылар, алтын тәнкәле каеннар, әрәмәләр һәм кырлар да, төтенле морҗалар, кешеләр, зениткалар белән һава¬ дагы самолетларыбыз, колонна башындагы машинадан ишетелеп калган җыр авазлары да — болар бары-бары бик зур шатлык һәм бәхет-сәгадәт иде. Синцов үзен әнә шул бәхет дөньясында йөзгәндәй хис итте, тирә-юненә җилгә сыпылып чыккан яшьле күзләре белән йотлыга-йотлыга карады, көз салкыны шинель яка¬ сы астына кереп чиркандырып алса да, ул менә шулай бер сәбәпсезгә дә, авызын ерып елмаеп-елмаеп куя иде. Колонна койрыгындагы «эмка»ның арткы утыргычын¬ да, майор Данилов белән бәләкәй доктор хатын арасында, батальон комиссары Шмаков та утырып бара, ул да ян тәрәзәдән урман-кырларга күз салгалый һәм уйчанланып нәкъ Синцов кебек елмаеп куя. Ә кайвакыт комиссар ба¬ шын як-якка борудан туктый, күзен әллә алгы утыргыч¬ лардагы чик сакчыларының — шофер белән ординарецның киңчә җилкәләренәме, әллә колоннаның очынамы күче¬ реп өнсез генә төбәлеп кала иде. Шмаков иртәнге якта, трофей коралны тапшырырга мәҗбүр иткәннәре өчен, эченнән бик әрнешкән иде, хәзер исә әрнүле хисләре ахырына хәтле бетмәсә дә, һәрхәлдә басыла төште; сәбәбе бер генә: үткәндәге эш ул, хәзер аның әһәмияте инде юк та кебек. Аннары коралны тап¬ шыру, Шмаков көткәнчә, гаугалы булмады, сугышчылар моңа бик тыныч карады. Шмаков өчен иң мөһиме дә әнә шул кешеләрнең күңелен ектырмау, аларпы кыерсыттыр- мау иде — моның өчен җан талашты биг ул! Шөкер, ба¬ рысы да артта калды, күңел тыныч хәзер. Чолганышта чагында эһ тә итмәгән бәләкәй доктор көт¬ мәгәндә бүген иртән үзен сырхаулангандай хис итте һәм бу мәлләрдә машина почмагында, кайнар бер йомарлам булып, йоклап барды. Шмаков исә һаман тәрәзәдән ка¬ ранды, бер-бер артлы Данилов портсигарыннан «Казбек» папиросы тартты, комиссар папиросны чеметеп алган ча¬ гында майор һәр даим портсигар төбенә чиртеп куя иде. 213
Башта, чик сакчысы Шмаковка «эмка»га утырырга ки¬ ңәш иткәч, бу тәкъдимне ул кире кагарга уйлаган — корал мәсьәләсендә ярсынуы әле һаман басылмаган иде. Ә инде комиссар машинага утыргач, юлда чагында, Данилов бе¬ лән чын уяулык һәм урынсызга шөбһәләнүләр хакындагы бәхәсне дәвам итәргә ниятләгән, ләкин бу фикереннән дә кире кайтырга мәҗбүр булган, чөнки машинада алар үз¬ ләре генә түгел: аның белән доктор хатын утырып барса, майор белән исә ике сугышчы да утырып бара. Ә инде яр¬ ты сәгатьләп дакыт узганнан соң әлеге бәхәстән ул үзе дә суьнып калган иде. Нинди гарасат эченнән, сугыша-сугыша, намусларына тап төшермичә, исән-сау гына чыкканнар иде бит. Могҗи¬ за дисәң могҗиза, һәм менә шул мәхшәрдән машинада ераграк киткән саен, аның талган җаны-тәпе үзалдына рә¬ хәтлек һәм шатлык кичерде, хәтта үлем тырнагыннан ко¬ тыла алганнары өчен күңеле гел изрәп төшкән иде. Ниһаять, юлда баруларына бер сәгать тулгандарак, күңелендә Даниловка карата кәррә дә ачуы калмады, тә¬ мам эреп бетте, һәм үзе үк башлап тынычлыкны бозды. Шуны да әйтергә кирәк, машинада тынычлык урнашуына барыннан бигрәк ул сәбәпче һәм дәшми барудан да иң элек үзе үк туеп калган иде. — Сезнең фронт тылларыгыз бик ерак икән,— дип сүз кушты бер мәлне Шмаков. — Ә ни өчен ерак әле? — дип каршы төште Данилов. Кайнар табигатьле батальон комиссары аңа иртә белән ошап калган, хәзер исә ул үпкәләүдән туктап сөйләшеп киткәч, аның йөзенә бердән канәгатьлек билгеләре тибеп чыккан иде.— Барысы да тиешенчә! Фронт зур, ә без — флангта. Тыл оешмаларын бер флангка якынрак урнаш¬ тырсаң, аның икенчесе ерагая бит. — Ярар ла, язмыш шулай кушкандыр аларга,— дип кулын селтәде Шмаков, тылны болай гына, сүз уңаеннан гына искә алуын белгертеп.— Менә Мәскәүне әйтсәгез иде сез, ни хәлдә ул, бик җимермәделәрме үзен? — Мин Мәскәүдә булмадым. Ләкин өченче көн үз кү¬ зе белән күреп кайткан кешене күрдем. Әллә ни зыян килмәгән. Самолетларны җибәрмиләр, ди! — Менә монысы шәп! — диде Шмаков сөенеп.— Белә¬ сезме, июль уртасында фронтка килеп төшкәч, мәскәүле¬ ләрне, аларны гына түгел, бүтәннәрне дә: «Юк, әлегә са¬ молетлар очмый, очса да кертмәбез!» — дип үзем дә ты¬ нычландыра торган идем. Ә чолганышта исә листовкалар¬ ның ниндиен генә укымадым... Аларны табучылар кемгә 214
ташый дип беләсез ул листовкаларны? Шул комиссар¬ га инде!.. Нәрсә генә язылмаган иде аларда!—дип көлеп куйды Шмаков.— Кайвакыт Мәскәү өчен котым алына. Алар сүзенә караганда, Мәскәүнен. бер ташы да калма¬ ган булырга тиеш. Сафсата икәнен төшенәм анысы, ләкин ни дәрәҗәдә сафсата? — Хәтта кеше ышанмаслык дәрәҗәдә,— диде Дани¬ лов.— Әле ишетүемчә, Мәскәүдә җимереклек ике процент та юк. Шмаков янә ихластан шатланып: — Менә монысы яхшы! — диде. Әүвәл Мәскәүне генә сорашкан булса, хәзер Дани¬ ловка, тыелгысызланып, башына ни килсә шуны, бүген танк бригадасында йокы да күрмичә кич буе кешеләрдән сорашып бетерә алмаган нәрсәләрен дә яудырып кына торды: тыл ни хәлдә, югалтулар күпме, настроениеләр ничек? һәм башкалар, һәм башкалар. Чыраеннан бер дә төкселек китмәгән Данилов, шушы кадәр сорауга түзмичә, көлеп җибәрде: — Сез миңа шундый ябырылдыгыз, тын алып, сугыш¬ чан хәзерлеккә килергә дә бирмисез. — Аннан гына укагыз коелмас, түзегез! — диде Шма¬ ков көлемсерәп.— Мин күбрәккә дә түздем әле. Менә өч айга якын фашист уйдырмасыннан башка бер генә басма сүз дә күрмәдем! Ул Даниловка тагын берничә сорау, бу юлы инде соң¬ гы сорауларын бирде: фронтка хатлар яки фронттан яз¬ ганнары ничегрәк барып җитә, бик озак барамы? һәр ке¬ ше дә җан иясе бит, аның күңелен бер үк нәрсә кызык¬ сындыра... Данилов, монысына да җавап биреп, фуражкасын бо¬ рынына кадәр этәреп, баш чүмечен кашый-кашый нәүбәт¬ тәге сорауны көткәндә, кинәт Шмаковның акрын гына хырылдаганын ишетте. Комиссар сүзен дә әйтеп бетер- мәстән тирән йокыга талды. Аның да бәхетле минутлары килде — чамадан ашып арганлыгы үзенекен итте... — Ягез әле чыгыгыз, чыгыгыз, уяныгыз!.. Шмаков йокы аралаш ниндидер тавыш ишетә, ләкин һич уяна алмый иде. — Ягез, торыгыз инде!.. Шмаков күзен ачты. Машина туктаган. Алдында шофер да, ординарец та юк, шулай ук доктор хатын да күренми, ә тышка чыгып баскан Данилов, ишекне ачып, аны ку¬ лыннан сөйри иде. 216
Данилов ачулана башлап, тик артык дулкынлан¬ мыйча: — Әйдәгез канауга!.. Самолетлар әнә!.. — дип кыч¬ кырды. Шмаков юлга төшеп басты да чокырга йөгерде. Анда инде доктор хатын да утыра һәм, гаепле кешедәй елмаеп, йодрыгы белән күзләрен угалый. Ул йокы исереклегеннән’ никадәр җир киткәннәрен, үзенең күпме йоклаганын ча¬ малый алмый иде. Бөтен тирә-юньдә урман. Колонна туктап тынып кал¬ ган. Машиналарда кеше әсәре юк — барысы да юл читенә сибелгән. Тик еракта, алда гына, берничә кызылармеец юл аркылы йөгереп чыгып бара. Көнбатыштан самолетлар очып килә; алар күк гөмбә¬ зенең төбендә үк диярлек, ләкин колонна турысына шак¬ тый якынайганнар инде. Шмаков үз гөманына үзе ышанмыйча, бары доктор ха¬ тынны тынычландырыр өчен генә: — Бәлкем, безнекеләр кайтып киләдер? — диде. Самолетларның өзек-өзек, сузып-сузып гүелдәгән аваз¬ лары да безнекеләр түгел икәнен раслый — моны хәзер Шмаков та чамалап алган иде. Ләкин доктор хатынның бер дә куркыр исәбе күренмәде. — Менә^ хәзер кемнеке икәнен күрербез,— диде Дани¬ лов төртмәле генә.— һич югы чүгәләргә кирәктер, бәлки? Ул елмаеп Шмаковка астыртын гына карап алды, баш¬ лап кюветка үзе чүмәште, кулы белән ялгыш җиргә кагы¬ лып алганнан соң, бармакларындагы туфрак бөртекләрен бик җентекләп сыпырып төшерде. Кешеләрне ялыктырып тагын берничә минут узды; бо¬ лар, әлбәттә, немец самолетлары иде, хәзер алар нәкъ баш очына эленеп калганнар, бомбаларын ташласалар да читкә төшәсе иде. Шмаков бу хакта Даниловка әйтте. — Ярый ла, безне сизеп, яңадан әйләнеп килмәсәләр,— диде Данилов,— өч-дүрт минут көтсәк хәерлерәк булыр. Әмма самолетлар борылмады; алар үз юнәлешләрендә һәм әүвәлге биеклектә юлларын дәвам иттерделәр һәм кайдадыр алда, бик еш булмаса да, шактый төз генә алар¬ га зениткалар ата башлады. Аларның берничә бөдрә көн¬ җәләсе әүвәле ак болытлар кебек самолетлардан астарак эреп югалды, аннары алардан өстәрәк һәм ян-якларында кабарып-кабарып киткәләде. Күп тә үтмәде, самолетлар¬ ның берсе төтәсли башлады, төтене куерганнан-куера ба¬ рып, үз төркемнәреннән читкә кырынаеп чыкты ул. Ә һа¬ вада янә дә ак шарлар сикерергә кереште, тик бу мәлдә 216
инде алар самолетлардан шактый артка калып шартлый¬ лар иде. — Ах, син аны, тимәде! Нәрсә карыйлар алар, ә? — дип кычкырды доктор хатын, бердән күңеле кайтып, һәм канаудан беренче булып йөгереп чыкты. Аның бәхетле күз карашы нәкъ балаларныкы кебек бик тиз сүнде. — Күр әле канәгатьсезне! Берсенә җәза биргәч тә бик рәхмәт! — диде Данилов.— Ярый, машиналарга утырсак та була! Ул чик сакчысы фуражкасын салып, аны изәп алды, машиналарга утырышып кузгалып китәргә кушты. Немец самолетлары Шмаковның шатлыклы хисләрен юып алгандай итте, аның күңелендә кабаттан кешеләр өчен җаваплылык тойгысы уянды: — Беләсезме нәрсә? — диде ул Даниловка.— Мин сез¬ не ташлап китәм. Колонна уртасындарак йөк машинасын¬ да утырып барам. Полк комиссары — башта, сез — артта. Мин исә — уртада. Алай яхшырак булыр. Ә иптәш док¬ торны сезнең карамакка калдырам,— дип елмаеп куйды ул һәм кешеләр төялеп яткан машиналар яныннан алга таба йөгереп китте. Синцов үзләре яныннан Шмаков үтеп киткәндә маши¬ нага менеп утырган иде инде. Яшенә караганда бик елдам күренгән базык гәүдәле, чал чәчле комиссар спортчылар кебек тигез адымнар белән йөгереп узды. Синцовка һәм машинада утыручы бүтән сугышчыларга күңелле тавыш белән дәшеп: — Йөрәк бирешми әлегә, шөкер!—дип, иркен генә су¬ лап йөгерде ул.— Илле ике яшь хәрәм миңа! Ул тагын бер машина турысыннан узып икенчесенең кабинасына түгел, ә сугышчыларны куандырып өскә, әр-- җәгә менеп утырды. Синцов аның ялангач ак башын гел күреп торды. Инде колонна юлда чагында кайдадыр алда бомбалар шартлады, бу шартлаудан җир белән күк кинәт-кинәт тетрәнеп алды. Бомбалар шартлавын кабат көтсәләр дә, алар бүтән кабатланмады. — Юк, болар бомбаларын ташлап бетермәде әле,— диде Золотарев.— Болай гына, тамызып кына алдылар! Сезнеңчә ничек, иптәш политрук? Синцов та шулай уйлаган иде. Әлеге шартлауга карап кына кешеләрнең кәефләре бозылмады. Немец бомбарди¬ ровщиклары берникадәр тәшвишкә салса да, зенитчиклар 217
аларның үз күзе алдында ук дошманның бер самолетын бәреп төшергәч, аларга шундук җан керде. Ике-өч километр узганнан соң бер тоткарлык килеп чыкты. Колонна күптән түгел генә бомбалар төшкән урын* га килеп җиткән иде. Әлеге самолетларын югалту ачуын¬ нан немецлар тар гына инеш күпере позициясендә торган зенит батареясына берничә бомба ыргытканнар икән. Зениткаларга зыян килмәгән килүен, ләкин бомбалар¬ ның берсе нәкъ күпер турысына төшеп аңа керү юлын актарып ташлаган, шартлау дулкыны белән аның култык¬ сасын да, өлешчә сайгакларын да алып очырган. Колонна бер мәлгә туктап калды, ләкин күп тә үтмәде, Синцов ерактан әүвәле күпер аша сагаеп кына «эмкажның узганын, аннары бер-бер артлы йөк машиналарының да уза башлавын чамалап калды. Алар машинасы күпергә килеп җиткәндә генә, Синцов, әрҗә идәненә аягүрә басып, алдагылар ничек чыга икән дип, кызыксынып карап торды. Бу минутта нәкъ менә Шмаковларның йөк машинасы чыгып бара иде. Машина күпер сайгаклары кубарылган урыннан — дүрт метр ча¬ масы җирдән — узганда, аның көпчәкләре акрынлап-ак- рынлап кына өрлекләр өстеннән төпмә-төгәл тәгәрәп бар¬ ды. Алгы яки арткы тәгәрмәч өрлектән чак кына тайчын- са да, машина инешкә мәтәлеп төшәсе иде. Кабинасында Хорышев утырып барган машина белән нәкъ шул хәл килеп чыкты да. Шоферы бүтәннәр кебек үк тәҗрибәле булмаган, ахрысы, рульне бик төз тота ал¬ маган; арткы тәгәрмәче өрлек читенәрәк шуышканнан соң, машина бер заман базга убып төшкәндәй булды, әмма, бә¬ хеткә каршы, карданы белән өрлекләрнең берсенә, ә аягы көпчәкләре белән исә икенчесенә эләгеп калды. Беркем дә зыян-зарар күрмәде, тик бер сугышчы гына машинаның кинәт селкенүеннән әрҗә чите аша инешкә барып төште һәм менә хәзер, баштан-аяк чыланып, үрмә¬ ләп менеп килә. Иптәшләре аңардан эчләрен тота-тота хахылдап көләләр иде. Бер минут та үтмәде, Хорышев күпергә аяк басып фәр¬ маннар бирә башлады. Аның һәм Синцов машинасындагы сугышчылар төшеп кайсы кая җайлашып бастылар да, әнә шулай күмәк көч белән машинаны яңадан өрлекләр өстенә утыртырга җыендылар. Аргы яктагы Шмаков, авызына куш учын куеп: «Кө¬ тикме, әллә китикме?!» — дип кычкырды. «Эмка»сы белән йөк машиналары яныннан узып, кү¬ пернең икенче башында басып торган Данилов, яшел фу- 218
ражкасын болгый-болгый, нигә кешеләр бөялгәнен көтәр¬ гә, кирәкми! —дип җавап кайтарды. — Бара торыгыз! Юхнов шоссесы ерак түгел, монда' гына, биш километрдан соң юл чатыннан сулга борыла¬ сы. Без сезне хәзер куып җитәрбез. Алдан «эмка» бара бит, юлны күрсәтер! — дип кычкырды аңа майор. Шмаков машинага утырып бүтән йөк машиналарын куа китте, ә күпердә исә тагын әле чирек сәгатьләп мә- шәләнделәр. Ниһаять, машина хәвеф-хәтәрсез генә күпердән чыга алды. Данилов, шоферлардан кала, һәммә сугышчыларга да машиналардан төшәргә приказ бирде һәм машиналар¬ ны үз күзәтүе астында берәм-берәм күпердән үткәрде. Теге якка иң соңгы машинаны чыгаргач кына Данилов үзенең «эмка»сына утырып китеп барды. Машиналар, ко¬ лонна башын куып җитәргә тырышып, Юхнов шоссесына таба җилдерделәр. Колоннаның очында барган армия политбүлегенең полк комиссары белән формирование бүлеге подполков¬ нигы да, колонна уртасында баручы Шмаков белән кой¬ рыктагы Данилов та бу мәлдә килеп туган бик хәтәр ва¬ кыйганы белмиләр: немецларның танк корпусы берничә сәгать элек кенә Ельнядан көньяк һәм төньяк юнәлештә Көнбатыш фронтны өзеп, безнең армия тылын сыта-сыта, дистәләрчә километрга тирәнәеп кереп баралар иде. Бу командирларның берсе дә әле күпер янында бая мәҗбүри рәвештә туктап калуның нәрсә икәнлеген ислә¬ ренә кертеп карамый, югыйсә шул күпер янында ук инде колонна гына түгел, ә аларның һәммәсе дә, һич югы күн¬ челеге, исәннәр белән үлеләргә бүленеп куелган иде. Шмаков үзе күчеп утырган машинаның Ельня грей¬ дерыннан Юхнов шоссесына исән-сау борылып кергән иң соңгы машина булачагын берничек тә белә алмый иде. Данилов та бүленеп калган үз колоннасы белән янә¬ шәсеннән үк сузылган грейдердан бер ун минутлап бар¬ ганнан соң, нәкъ Юхнов шоссесына борылган чагында, безнең тылны ермачлап узган немец танклары һәм бро- нетранспортерларының алгы отрядына тап буласын һич тә искәрмәде. Ул моны белмәде һәм һәлакәткә каршы тыныч кына бара бирде. Данилов доктор хатынга йөзен борып: — Шоссега чаклы тагын дүрт километр барсак юлның өчтән берен узган булырбыз,— диде.— Сезнең хәлегез ничек? 219
— Болай ярыйсы кебек.— Доктор кулы белән маңгае¬ на орынып алды.— Бераз гына кызышып торам. Ну тиздән уза ул.— һәм портсигарын чыгарган Даниловның аны яңадан кесәсенә тыгуын күреп янә өсти куйды: — Сез ми¬ ңа карамагыз, тартыгыз. Үзем тартмасам да папирос тө¬ тенен яратам,— дип алдашты бу фидакарь хатын һәм, майор үз ниятеннән икеләнмәсен өчен, йоклыйсы килмәсә дә, күзен йомды. Доктор хатын әнә шулай күзен йомган килеш барды, ә Данилов тәмәке чигә-чигә, эченнән үз-үзе белән сөй¬ ләшеп, бүген дртән Шмаков белән ничек итеп сүзгә кил¬ гәнлеген тагын бер кат күңеленнән үткәрде. Тәртип-тәр- тип инде, әгәр ул армиядә гамәлләшкән икән, аны боз¬ мыйлар; ә чынлыкта исә, Шмаковлар белән булган әлеге очракта, аның үзенең дә коралны тартып алуны күңеле өнәмәгән иде. Ул болай хис кылды — үзен Шмаков уры¬ нына куеп карады: сөйлисе юк, бер дә әйбәт түгел. Чол- ганыштан бер ялгызлары, икешәрләп яки өчәрләп, фор¬ масыз һәм документсыз гына чыкканда — анысы бер хәер әле; ә менә кулларына корал тотып, документлары һәм гаскәри билгеләре белән дошман боҗрасын өзеп хәрби часть кадәр хәрби часть булып бәреп чыккайда — монысы бит аның бөтенләй икенче мәсьәлә. Боларның трофейла¬ рын үзләрендә калдырганда да намусларына бер дә хи¬ лафлык килми иде; шулай ук тылга озатылганда да — нигә аларга башларын югары күтәреп, горурланып кайт¬ маска иде икән?! Ә инде аннары — монысы безнең вазифа инде — хәтерләрен калдырмыйча, тиешенчә эшли бир, тик¬ шер үзләрен, әгәр арада бер кабахәте килеп чыкса, шун¬ дук чарасын күр. Бүгенге вакыйга Даниловның бәгыренә тиде, шунысы да бар: чик сакчысыннан «особый»га күчкәннән соң берен¬ че генә хәл булса икән әле. Әйтәсе юк, әпәе бер дә татлы түгел. Данилов озак кына чик буе хезмәте мәктәбен узды, Халхин-Голда яраланды, Ломжадан аз санлы булып кал¬ ган отряды белән чигенде, үткен күзле һәм хәтерле, янә дә бик төпченүчән булып, кешеләргә ышанып та, ышанмый да карый ала торган, кыскасы, урыны нәкъ менә Аерым бү¬ лектә булырлык бер шәхес иде ул. Майор вәкарьлек чире¬ нә бирелмәсә дә, гел менә тиешле урынын биләгәнлеген, үзенең чын фактларны чын булмаган фактлардан аера бел¬ мәгән, ә кайвакытта исә бу хакта әллә ни баш та ватма¬ ган иптәшләреннән өстен торганлыгын үзе дә бик яхшы тоя — азмы тотты ул күп еллык хезмәт гомерендә чып-чын 220
шпионнар белән диверсантларны! Ә бурычларына җитди карамаган хезмәттәшләре белән ул, үзе әйтмешли, җитәр¬ лек «этләште», берсен исә, Аерым бүлектә күп хезмәт итәргә өлгермәсә дә әле, колагыннан кояш яктысына тар¬ тып чыгара алды. һәм менә хәзер шушы кеше, майор Данилов, үзе дә берни белешмәстән, яңа гына үлем тырнагыннан ычкына алган кешеләрне әҗәл якасына алып килә иде. — Хәзер бая мин әйткән юлга чыгабыз,— диде Дани¬ лов, доктор хатынга борылып карап. Аның йокламаганын күргәч, ишек тәрәзәсен ачты. Нәкъ шул секундта беренче снаряд ярылды һәм Дани¬ лов ялан кыр аша аларга аркылы төшәргә ашыккан не¬ мец танкларын күреп алды. Машинаны кире борырга соң инде, аннары Данилов, колоннаны ташлап китеп, бер үзе генә кача да алмый бит. Ишекне төртеп ачты да беренче булып автоматы бе¬ лән юлга йөгереп чыкты, автоматын ул һәрвакыт үзе бе¬ лән бергә машинасында йөртә иде. Аның артыннан, шулай ук автоматларын күтәреп, аның чик сакчылары да йөге¬ реп чыктылар. — Чыгыгыз! — дип кычкырды ул доктор хатынга, аны кулыннан сөйрәп. Юлда күз күрмәгән, колак ишетмәгән нәрсә барлыкка килде. Алдагы йөк машинасы борылам дигәндә генә, юлга аркылы туктап, яна башлады. Калганнары, тормоз биреп, бер-берсе өстенә өерелештеләр. Юлда һәм аның читләрен¬ дә снарядлар ярыла; кешеләр машиналардан сикерешеп юлга, канауларга төшеп ята, урманга таба йөгереп китә. Танклар аларга пушкалардан, пулеметлардан ата иде. Танкларның берсе туп-туры юлдан сөзеп килде, шатыр- шотыр китереп машиналарны һәм берьюлы кешеләрне дә изә-изә, канауга көрәп төшерә башлады. Ә танкларга ышыкланган бронетранспортерлардан немец автоматчы¬ лары сикереп төште, алар як-якка таралышты, корсакла¬ рына терәгән автоматларын җилпәзәдәй әйләндерә-әй- ләндерә, нинди тере нәрсә бар, шуларның һәммәсен дә кы¬ рырга керештеләр. Кешеләрнең чиреге генә кораллы, алар өстеннән коман¬ далык итәргә дә бик соң һәм бу мөмкин дә түгел иде; йө¬ герүчеләрне бары ут белән генә капларга һәм гомереңне кыйммәткәрәк сатарга гына кала иде. Данилов үзенең чик сакчылары белән әнә шул бурыч¬ ны үтәде дә инде. 221
Майор машина артына канауга ятты да эченнән шат¬ ланып, — гәрчә хәле шатланырлык булмаса да — менә мон¬ дый план корды: ансат кына җиңәргә уйлаган немецлар бронетранспортерлардан сикереп төшкәннән соң, үзләре¬ нең әнә шул җиңү исереклеге белән, аны-моны абайламый¬ ча, якын ук йөгереп киләчәкләр, һәм шунда ул аларның һич югы берничәсенең генә булса да башына җитәчәк. Данилов артка әйләнеп карады. Анда, юлдан ерак тү¬ гел, куаклык башлана, берничә кеше, өсләренә ут явып- торса да, шул куаклыкка җитеп килә иде. Данилов: — Артка, ' куаклыкка йөгерегез, үләсегез килмәсә! — дип, терсәге белән үз янында яткан доктор хатынның иңенә төртеп куйды.— Тизрәк кыймылдагыз, юкса соңарасыз! Тик доктор майорга дәшмичә генә карап алды да аңар¬ дан йөзен чөерде; аның хәзер бернинди теләге юк: ни йө¬ герәсе, ни исән каласы килми, фәкать наганыннан немец¬ ларга атып өлгерәсе иде дә аннан үләсе иде, дип уйлады доктор. Җитәр, йөрәк канын күп агызды инде ул! Шуннан Данилов аны җилкәсеннән элеп алып канау¬ дан өскә, куаклар тарафына таба атып бәрде. Доктор хатын туп урынына югары чөелгәннән соң, бик мөшкел хәлдә калганын абайлап, башта ирексездән як- ягына каранды, аннары якыннан гына йөгереп барган ике кызылармеецны күреп, чарасыздан гомуми ташкын эченә йотылып, алар артыннан чапты. Данилов үлеме алдыннан гына күргән әҗәл туен бер¬ кемгә күрергә язмасын. Ул үз кулы белән коралсызлан¬ дырылган, юлда гаҗизәнә арлы-бирле чабышкан кешеләр өстенә бик якыннан пуля яудыруларын күреп торды. Кай¬ бер сугышчылар гына, ярсына-ярсына, инде зиһеннәре гөлт итеп сүнеп китәр алдыннан гына, берничә мәртәбә атып өлгерделәр, ләкин күбесе, коралсыз булу сәбәпле, соңгы сулышларына хәтле әнә шул ачы шатлыкны да та¬ тып кала алмыйча — үлемгә каршы үлем белән җавап бир¬ мичә, җир өстенә кадалып-кадалып килеп төшә. Немец¬ лар аларны, йөгергән уңайларына аркаларына ут еипте- рә-сиптерә, үтерәләр. Кайберләре кулларын күтәрсә дә, барыбер йөзләренә аталар иде. Данилов өстенә хәзер өне алынырлык, төштә дә хис кылып бетермәслек, аңа ирексездән тагылган, ләкин моң£ карап кына куркынычы бер дә кимемәгән бик җитди һәм бик аяусыз җаваплылык йөкләнгән; бу җаваплылык кар¬ шында әҗәл үзе дә үтә гади һәм куркынычсыз нәрсә бу> лып тоела иде. 222
һәм майор үлемне эченнән бер дә үкенмичә, чак кына да калтырамыйча кабул итте. Доктор хатынны өскә чөюгә, дошман пулясы башын чәрдәкләп өлгергәнче, немецларга ут ачып аларның бишесен атып үтерде. Даниловның дөньяда иң соң ишеткән авазы шул бул* ды: аңардан берничә мизгел генә артык яшәп кала алган ординарецы немецларга терәп диярлек, нибары өч адым¬ нан гына, автомат чираты бирде. Ә инде берничә минуттан соң канауда яткан өч мәет янына немец автоматчылары килеп баскан, аларның бер¬ се — пуля ярып узган яңагын лычма канлы яулыгы белән кысып тотканы — немец обер-лейтенанты иде, ул аяк очындагы җансыз рус майоры өстенә иелеп аның ачык яшел төстәге петлицаларына текәлеп карап тора иде. ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК Әлеге вакыйганың өченче кичендә, катастрофа булган Юхнов шоссесыннан илле километр ераклыкта, куе урман эченнән өч кеше атлап барды. Дөресендә аларның икесе; политрук Синцов белән кызылармеец Золотарев кына үз аякларында атлап бардылар. Өченче юлдашлары хәрби врач Овсянникова, гадичә генә әйткәндә, Таня булып,— Синцов аңа юл буе шулай дәщте,— ул төштән бирле инде аяктан язган. Аны плащ-палаткага салып әле Синцов, әле Золотарев арка капчыгыдай җилкәләрендә күтәреп бара¬ лар иде. Хәзер исә Синцовның чираты. Ул бик түбән иелеп, при- валга хәтле калган мең адымны саный-саный атлап бар¬ ды. Бармакларының хәле беткәнлектән, доктор хатынны җиргә екмас өчен, ул плащ-палатка чатларын кулына чор¬ нап тоткан. Докторның уттай эссе башы Синцовның иңе¬ нә салынып төшкән, политрук сөртенгән саен ул, җансыз бер каты нәрсәдәй, аңа төртеп куя. Синцов кайвакыт күзен ачыттырган кайнар тирен йодрыгы белән сөртер өчен тагы да иелә төшә һәм шунда уң терсәге астыннан доктор хатынның плащ-палаткадан асылып торган аякларын кү¬ реп кала: докторның бер аягы итекле, икенчесе, каймык¬ каны, итексез шәп-шәрә; ул кыз баланыкыдай бик кеч¬ кенә иде. Бүтән вакытта Синцов бу йөкне үзе генә дә кү¬ тәреп барыр һәм ул алай ук авыр да тоелмас, ләкин хәзер көчләре ташып тормый шул, икесе дә менә дүрт сәгать инде шулай сөйрәлеп кенә атлыйлар, үзләрен бик хәлсез тоялар иде. Синцов башта ук туктап колгалардан носилка 223
Ясамавына үкенде. Моны барыбер привалда эшләргә туры киләчәк бит! Тегендә, шосседагы беренче минутларда, котылып кал¬ ганнар өчен хәзер һәр адым куркыныч, теге якка барсаң да, бу якка барсаң да сине ниндидер очраклык көтүе мөм¬ кин, ә бу нсә үлем белән бер иде. Өченчекөн кайбер сугышчылар юлның сул ягындагы ур¬ ман ешкынлыгына кереп поскан, шунда төнне көтеп ал- макчылар иде. Ләкин немец автоматчылары кояш бае¬ шында ук, урманны тарап чыгып, аларны атып бетерде¬ ләр. Бүтән чак булса, немецлар аларны, бәлкем, плен да алырлар иде. Ләкин кайсысыныңдыр очраклы пулясы — бәлки, очраклы да түгел, ә максатлы булгандыр ул — нәкъ СС танк полкының командирына барып тигән. Командир-» ның танк башнясыннан күтәрелеп шосседагы әлеге канлы туйны тамаша кылып торган чагы булган икән, баягы пуля тигәч, шундук кыелып та төшкән. Немецлар һич көтел¬ мәгән үлем өчен рәхимсез төстә үч алдылар да инде. Бө¬ тенләй дә ышанычлы булып тоелмаган җиргә, шоссеның уң ягындагы вак куаклыкка йөгергән сугышчылар, кире¬ сенчә, исән калдылар: аларны аннан немецлар эзләп тә1 тормадылар, шуңа күрә качкыннар шул кичне үк немец боҗрасы тышына чыга алдылар. Фаҗигадән соң бер сәгать үтәр-үтмәстә лейтенант Хо- рышев янына’ бер төркем сугышчылар тупланды, алар, ва¬ кыт сарыф итеп тормастан, лейтенант командалыгында кире якка киттеләр, кичен үк Климович бригадасы танкист¬ лары белән очраштылар. Хорышев төркеменә менә шул танкистларга кушылып кабаттан дошманның яңа чолга¬ нышыннан чыгарга туры киләчәк әле. Урманга кереп турыдан гына төньякка юнәлүчеләр не¬ мецлардан ераграк китәрбез дип уйлаганнар иде, тик моның киресе килеп чыкты шул — алар дошманның Вязь¬ ма тирәли боҗраны йомып алырга ашыккан, өзлексез хә¬ рәкәт итеп торган танк һәм пехота колонналары полоса¬ сына килеп юлыктылар. Синцов та алар арасында иде; машинадан сикереп тө¬ шү белән урманга ташланган, котылам ахрысы дип, бер¬ туктаусыз алга атлаган, аның бар теләге мөмкин хәтле ераграк китеп өлгерү иде! Ату тавышлары ишетелгән мәл¬ дә үк ул танкларны һәм бронетранспортерлардан сикереш¬ кән немецларны күреп алган, гадәтенчә түшендәге авто¬ матына дип үрелсә, автоматы юк... Гомумән, берние юк, хәтта наганы да юк иде. Шуннан ул машина әрҗәсеннән сикерде дә туры урманга йөгерде. 224
Золотаревны бер сәгатьтән соң гына очратты. Берничә километрны йөгереп узганнан соң ул, ниһаять, туктап кал* ган, тын алу өчен карт бер наратка сөялгән, шул вакыт аның янына үзенең ертык курткасыннан Золотарев килеП баскан, аркасында хәзерге минутларда бик кирәк булган нәрсәсе — мылтыгы да бар иде. — Иптәш политрук, нинди приказ бирәсез? — диде ул. Золотаревның беренче авыз ачуыннан ук болай дәшүе әллә нинди алтын сүзләрдән дә кыйммәтрәк, ул рухы тә¬ мам төшкән һәм коралсыз да булган кешене әсәрләндереп җибәргән, аның да дөньяда бар икәнен, алай гына да тү¬ гел, командир да булырга бурычлы икәнен исенә төшергән иде. Синцов тыныч күренергә тырышып, Золотаревның үзен¬ нән бигрәк мылтыгына карап: — Хәзер хәл итәрбез,— дип җавап бирде. «Менә безнең саныбыз артты — икәү булдык, һич югы мылтыкка тиендек»,— дип уйлап алды ул һәм ахырынача тынычланып җитү өчен Золотаревка мондый тәкъдим ясады: — Әйдә бер утырып тәмәке тартыйк әле. Алар әлеге нарат төбенә үк утырдылар. Синцов кесә¬ сеннән яңа башлаган «Казбек» тартмасын чыгарганнан соң бер-бер артлы папирос кабызып җибәрделәр. Климович тыл буенча ярдәмчесенә чолганыштан чык¬ кан командирларның һәммәсенә дә берәр тартма «Казбек» таратырга приказ биргән иде. > Золотарев эченә суырган тәмәке төтененнән үзалдына рәхәтләнеп: — Бик бай яшибез икән, иптәш политрук,— диде. '• — Әйтерең бармы, икебезгә бер мылтык! — диде Син¬ цов. — Пистолетыгыз да юкмыни? — дип сорады Золота¬ рев. — Автомат тапшырганлыкка начбоепит биргән рас¬ пискам гына бар,— диде Синцов ачу белән.— Андый-мон¬ дый хәл килеп чыкса, шул распискадан гына атармын! Золотарев аның кайгысын уртаклашкандай: — Ничево, иптәш политрук, ничек тә яшәрбез әле,— диде һәм үзенең менә ярты сәгатьләп инде Синцов эзен¬ нән килгәнлеген сөйләп бирде. Политрук кая юнәлсә, ул да шунда юнәлгән, тик аның янына капыл гына килеп чык¬ маган, беркадәр ис алгач кына килеп баскан. Синцов тәмәке тартканда аларның ай ярым элек тә 15 3-263 225
нәкъ менә шулай тәмәке суырып утыруларын, ничек итеп Барановны күзәткәнлекләрен хәтеренә төшерде. Шул нәләт төшкере Барановның нәкәслеге өчен үзен дә гаепле санагандай, эченнән көенде, гасабиләнде ул, һәм бердән башына менә нинди уй килеп төште: «Карале, бу Золотаревка янә дә окружениедән начальник белән икәү¬ ләп чыгарга язган бит әле.— Тик уе шундук үзгәрде: — Ә ни өчен әле икәүләп кенә? Урманда без генә түгел бит. Бәлкем, кичкә кадәр кечерәк бер төркемгә туплана алыр¬ быз». Ләкин бу өметләре кысыррак булып чыкты. Папирос¬ ларын тартып бетереп ярты сәгать тә узмады, алар бәлә¬ кәй доктор хатынга юлыкты. Шуннан гайре беркемне оч¬ ратмадылар. Бәләкәй докторны күрүгә, политрукның кылт итеп исенә Серпилинның сүзләре килеп төште: «Әйе, доктор чынлап та кайгыртырлык кеше иде шул!» Ахрысы һәркем кайчан да булса ходай биргән көчен¬ нән — мәдәтеннән яза: һич ялыгуны белмәс бу хатын да шул көнгә төшкән иде. Чолганышта күпме эш эшләде, күпме җирне үрмәләп узды, башны кузгатып та булмаган хәтәр җирләрдә күпме сугышчының ярасын бәйләде!.. Ә хәзер аксый-туксый көчкә генә атлаштыра, ут булып ян¬ ган битләре бөтенләй суырылып калган. Янтыгында һәр¬ вакыт эленеп торган наганы да аңа хәзер искиткеч авыр булып тоела иде. Шмаков аны иртә белән үк медсанбат¬ ка озатырга теләгән. Ләкин хатын үзенекен итте — һәммә¬ сенә дә кушылып машинада утырып китте, һәм әҗерен дә алды менә! Синцов белән Золотаревны күргәч, шатланып бетә ал¬ мады ул, алар каршына чатанлый-чатанлый йөгереп килә дә башлаган иде, тик егыла язды. — Ай, ничек сөендердегез мине! — дип тәтелдәде док¬ тор балаларча, Синцовны шинеленнән тотып.— Ә кайда соң башкаларыгыз? Сез икәү генәмени? Бүтән беркемне дә күрмәдегезме? Синцов та аңа шундый ук сорау бирде: — Ә сез? — Мин — юк. Бары урманга йөгереп таралышканна- рын гына күреп калдым. Аягым да каймыккач, бер үзем генә китеп бардым.— Бәләкәй хатын шат тавыш белән кычкырып җибәрде: — Карагыз әле, Шмаков машинага бик вакытлы күчеп утырды бит! — Аның күчеп утыруы яхшы, тик сезнең күчмәвегез ге¬ нә менә... 226
Доктор политрукның Шмаков турында яман уйла¬ выннан курыкты ахрысы, шундук: — Белгән булса, ул күчмәс иде,— дип әйтеп куйды. — Анысы аңлашыла,— диде Синцов көлемсерәп.— Әгәр бу хәлгә каласыбызны белсәк, гомумән без... Ул, аянычлы уйларын куып җибәргәндәй, кулын сел¬ кен куйды, сезнең исән булуыгыз үзе зур шатлык безнең өчен, очрап бик сөендердегез, дигән булды. — Әйе, шатлык! — диде доктор хатын, аягына күрсә¬ теп.— Менә каймыкты бит әле, аннан температурам да бар.— Ул шулай дип Синцовның кулын маңгаена куйды.— Тоясызмы? — Зыян юк, сестра!—дип Золотарев та сүзгә кушыл¬ ды. Хәрби врач Овсянникова аның күзенә артык яшь һәм кечкенә булып күренә, шуның өчен дә аңа доктор дип дәш¬ мәгән иде ахрысы.— Зыян юк, сестра! — дип кабатлады ул йомшак тавыш белән, аның хәленә кергәндәй.— Җилкәгә утыртып булса да кайтарып җиткерербез! Сез кешеләргә чутсыз игелек күрсәттегез. Шуннан соң да сезне коткар¬ маган кеше — кеше түгел, эт җан булачак! Киң күңелле Золотарев юраганча килеп чыкты да шул. Бүген, качып баруларының өченче тәүлегендә, доктор ха¬ тын, сөртенеп, бер авырттырган аягын кабат имгәтте, һәм алар бишенче сәгать инде аны алмаш-тилмәш җилкәлә¬ рендә асып баралар. Дөрес, доктор хатын аягы' биртелгәннән соң да атлар¬ га омтылмады түгел, Синцовны ул, итеген салып ташлап, тубыгын утыртып карарга мәҗбүр итте. Утырды да җир өстенә калкып чыккан агач тамырларына чытырдап ябыш¬ ты, ә Золотарев арттан биленнән тотып торды. Шуннан Синцов доктор ни кушса шуны үтәде: киеренкелектән ша¬ быр тиргә батып, боргалый-боргалый аягын тартты. Авыр¬ туына чыдый алмаган доктор хатын, ишетелер-ишетелмәс, тегеләй ит, болай ит дип, күрсәтмәләр биреп торса да, Синцов аңа берничек тә ярдәм итә алмады. Плащ-палат- каны эшкә җигәргә, докторны аркага салып барырга туры килде. һәм менә Синцов, адымнарын саный-саный, аны күтәреп бара, үзләре билгеләгән привал арасы кимегәннән-кими, аңа күп тә калмаган — өч йөз адым... ике йөз адым... Ан¬ нан йөз илле адым гына... Менә шул мәлдә хатын һушына килде, Синцовның авырлык белән генә атлаганын тоеп, аның колагын кайнар сулышы белән көйдерә язып: — Ыргытыгыз мине!.. Ишетәсезме, зинһар, калдыры¬ 15* 227
гыз... Сезнең болай газаплануыгыз минем хәлне авырай¬ та гына, ялгыз калсам, яхшырак булыр иде...— дип ялва¬ рырга тотынды. Аны бу сүзләре өчен орышып та булмый, чөнки дөре¬ сен әйтә, авыр хәлендә дә үзеннән битәр кешеләрне кай¬ гырта иде. Ниһаять, алар ялга туктадылар. Политрук докторны кү¬ тәреп килгән арада Золотарев аның шинелен үз иңнәренә элеп барган иде, хәзер аны бер кашлакка җәйде дә Син- цовка йөген бушатырга булышты. Авыру селкенеп куйды. Аны капчыктай күтәргәннәр, шуңа күрә бөтен тәне оеп беткән иде. — Шушында гына кунабызмы? — дип сорады ул ак¬ рын гына. — Юк, йокларга иртәрәк әле,— диде Синцов.— Сез ятып торыгыз. Хәзер уйлашырбыз. Ул Золотаревка ым кагып читкәрәк китте. Иптәше яны¬ на килгәч: — Нишлибез? Көндез юкка ашыкканбыз. Башта ук носилка ясарга кирәк иде. — Ниткән «ашыгу» ул, иптәш политрук? — дип каршы төште Золотарев.— Юл чите иде бит, машиналар йөреп торды. Носилка ясарга туктасак, фашист килеп чыгар иде дә, әһә, сезмени бу, «гут морген» дияр иде. — Ярый,» шулай да булсын,— дип килеште Синцов.— Ә хәзер нишлик соң? Минемчә, носилкасыз ярамый. — Носилка вакытны ала, иптәш политрук, төн җит¬ кәнче тизрәк кешеләр янына чыгыйк та аны аларда кал¬ дырыйк,— дип ныклы ышаныч белән әйтте Золотарев.— Озак йөртсәк барыбер түзми, үлә. — Ә немецлар? Өч авылга чыгып карадык бит инде, гел алар. — Нишләмәк кирәк, әйдә тагын урман эченнән барып карыйк. Бәлкем, урманда да торак-фәлән табылыр, һаман да буш булмас ич инде. — Үзен генә калдыру куркыныч бит. — Нишләп, үзен генә түгел, кешеләр янында калдыра¬ быз. — Барыбер куркыныч. — Ә кулыбызда үлсә куркыныч түгелме? — Золотарев, тыңланып торганнан соң: — Әнә безне дәшә,— диде. Алар уртак фикергә килә алмыйча кире доктор яны¬ на кайттылар. Ул терсәкләренә таянып гәүдәсен күтәрә төшкән, кызышкан бите кып-кызыл булган, ә күзләреннән шомланганы сизелеп тора иде. 228
— Сез нәрсә мине ташлап киттегез? — Нишләп ташлыйк инде без сезне, Таня? — диде Син¬ цов. Ләкин Таняның күңелендә гел башка уй, ул бүтән нәр¬ сә өчен борчыла иде. — Нәрсә киңәштегез соң алайса минсез генә?' Бергә' булгач, әйдәгез бергә хәл итик. Синцов аңардан сүз яшермәскә булды: — Әйдәгез соң, бергә хәл итик,— диде.— Без Золота- рев белән сезне моннан соң ничек илтү турында сөйләш¬ тек, носилка әмәлләргә булдык. Тагын шул, сез юлда озак чыдый алмассыз дигән фикергә килдек. Таня аларның планын әлегә төшенеп җитмичә, бары эшләрен җиңеләйтә төшү өчен генә: — Бик дөрес уйлагансыз,— диде. — Без болай хәл иттек: сезне калдырырлык кешеләр табабыз да үзебез ары таба китәбез. Таня көрсенеп куйды. — И миңгерәү дә инде мин, миңгерәү тәре!.. Ул үзен аягын каймыктырганы, иптәшләре белән бара алмаганы өчен сүгә иде. Таня аларның хаклы икәнен аң¬ лый, ләкин алардан аерылуга караганда үлемен артыг¬ рак күрә иде. Алар бераз хәл алганнан соң яңадан кузгалдылар һәм эңгер төшкәндәрәк урман ешкынлыгына кереп киткән, кү¬ рер күзгә әле бик аз тапталган юлга килеп чыктылар. Синцов чак кына кырыйга тайпылырга булды, шуннан алар, юлны күздән яздырмыйча, саклык өчен аңа якын дә килмичә, сәфәрләрен янә дәвам иттерделәр. Бер сәгатьтән әлеге юл аларны бер акланга китереп чыгарды. Анда берничә йорт белән озын лесопилка барагы күренә, машиналар да, кеше-фәлән дә шәйләнми иде. Ле¬ сопилка эшләми. Ләкин әрдәнәләп куелган бүрәнә белән такталарга караганда, монда әле күптән түгел генә кызу эш булганлыгы чамалана иде. Золотарев разведкага китте, Синцов исә доктор хаты» белән калды. — Иван Петрович,— дип акрын гына дәште хатын,— әгәр начар кешеләр булса, зинһар, мине алар янында калдырмагыз. Иң яхшысы наганымны бирегез, мин атылыр гына идем. Синцов ачулана төшеп: — Ниткән начар кешеләр тагын? һәммә кешеләр да начар, бары тик без генә яхшымыни? — диде. — Сез Золотарев белән бик игелекле кешеләр — әнә 229
мине кайчаннан бирле күтәреп барасыз! Миңа оят та инде. — Ташлагыз әле! —диде Синцов баягыча төрпә генә.—i Бу сүзегезне кемгә булса да әйтсәгез әйтегез, тик миңа гына әйтмәгез. Без сезнең нинди асыл җан икәнегезне өч -айдан бирле күреп киләбез. Шулай булгач күз буяп тор-» магыз. Әгәр сезнең урынга мин аягымны каймыктырсам, сез дә мине күтәреп барыр идегез бит. — Сезне күтәрүе кыен, сез әнә нинди озын! — дип ел¬ майды Таня. Елмаюы Синцов озын булганга түгел, ә һәр¬ вакыт төнтек -чырайлы колгасар бу политрукның хәзер дә менә, бик изге, юмарт зат була торып та, аның белән кы-’ рыс, усал итеп сөйләшүеннән генә иде. Бераз дәшми тор¬ ганнан соң доктор: — Ә сез өйләнгәнме соң әле? —дип со¬ рап куйды.— Бу хакта күптән сорыйсым килгән иде, тик сез һәрвакыт ачулы күренәсез... — Ә хәзер нәрсә, бик ягымлы күренәмме? — Юк, мин болай гына сорарга иттем. — Мин өйләнгән, кызым да бар. Исеме дә сезнеке ке¬ бек— Таня,— диде Синцов караңгы чырай белән. — Ә сез нигә алай — бик кырку? Мин сезгә кәләш бу¬ лырга җыенмыйм ич. Бу сүзне ишеткәч, Синцов күзләрен тутырып аның га- сабиле йөзенә карады, бу кешеләр нигә болай бер-берсен- абайламый икән, дип уйлап алды, аннан сабый балага дәшкәндәй тыныч, назлы тавыш белән: — И тилешмәк тә инде сез, тилешмәк тә инде!..— диА де.— Просто мин кызымның кайда, хатынымның кайда икәнен белмим; хатын, сезнең кебек үк, фронтта булмагае. Алар икесе берьюлы исемә килеп төшкән иде. Сезгә кил¬ гәндә исә, мин сезне дөньяның иң күркәм хатын-кызы һәм гәүдәгә дә иң җиңеле дип уйлыйм,— диде Синцов елма¬ еп.— Сезне күтәреп баруы авыр дип уйлыйсызмы? Соң, сез кош мамыгы кебек кенә. Таня берничек тә җавап бирмәде, бары уфтанып куйды, ә күз читенә сәйләндәй кечтек кенә яшь бөртеге сыпылып чыккан иде. — Менә бит, ичмаса бераз гына күңелегезне күтәрим дисәм, сез әнә...— дип сүзен очлый алмый торды Синцов.— Менә Золотарев та килә. Золотарев ерактан карап торган чагындагы гөманна¬ рын раслады: әйе, немецлар күренми, ләкин лесопилкада- җан әсәре сизелә. Ул агачлык читенә ятып чирек сәгать¬ ләп күзәткәндә кырый ызбадан, костыльләренә таяна- таяна, бер инвалид ике мәртәбә чыккан булган, һавага 230
карый-карый самолетлар тавышын тыңлаган. Аннары бер1 кызый йөгереп чыккан да яңадан ызбага йөгереп кереп киткән. — Ә бүтән бер адәм заты юк! — Соң, әйдә, киттек алайса,— диде Синцов. Ул докторны плащ-палаткасы белән бергә күтәреп ал¬ ды да, аркасына асып тормастан, яшь баланы тоткандай күкрәгенә кочып китеп барды. — Әллә өйләренә кереп тагын бер кат разведка ясап чыгыйммы икән? — диде Золотарев аны кисәткәндәй. Ләкин Синцов киреләнеп: — Немецлар күренмәгәч, туп-туры барып керәбез,— диде.— Без кешеләрме, ниһаять, әллә түгелме? Синцов, үз җиребездә була торып, шушы җирдәге өй* гә тагын ниндидер разведкалар ясап торудан бик гарь¬ ләнде. Соң инде, элек, сугышка кадәр булса, ул яки бүтән бер кеше авыру хатынны бу өйгә алып керүдән тартынып торыр идеме? Ике дә уйламыйча, теләсәң кайчан алып ке¬ реп китәр иде! — Анда ниндидер кабахәтләрнең булуына ышан¬ мыйм,— диде Синцов.— Ә инде була калса, аларга безнең мылтыгыбыз да бар. Шулай, докторны күтәргән көе, кырый ызбага ка¬ дәр барып җитте дә аягы белән генә ишекне шакып алды. Ишек келәсен куркып кына шудырган унбиш яшьләр¬ дәге бер кыз бала үз каршында озын буйлы, киң җилкә¬ ле яман да арык, йөзендә миһербанлыкның төсмере дә калмаган бер адәм пәйда булуын күрде; өстәвенә бу кеше бер хатынны да күтәреп тора иде. Ир-атның дәү куллары хәлсезлектән калтырый, ә ике җиңендә дә исә — алар кы¬ зыйның күзенә шундук ташланган иде — кызыл уттай ко¬ миссар йолдызлары яна. Колгадай озын бу адәм артында өстенә ертылып бет¬ кән күн куртка кигән, кулына мылтык тоткан тагын бер ир кеше басып тора иде. Озын буйлысы боерык биргәндәй: — Күрсәт әле, наный, кая яткырасын,— диде, һәм кызның куркынган күзләрен күреп, йомшаграк тавыш бе¬ лән өстәп әйтте: — Менә бит нинди каза килеп чыкты без¬ нең! Кызый ишекне ачты, Синцов докторны кулларында тоткан килеш ызбага узды да ялт кына аның эченә күз йөгертеп алды; бүлмә ярым авылча, ярым шәһәрчә: урыс миче бар, стена буйлап киң эскәмия сузылган, буфет 231
басып тора, өстәлгә клеенка җәелгән, киштәләр кәгазь чел¬ тәр белән корып куелган... — Синнән башка тагын кем дә булса бармы? — дип ьсорады Синцов, докторны һаман әле кулыннан төшермичә. — Бар, ник булмасын,— диде аның артында кемдер жарлыккан тавыш белән. Синцов борыла төште һәм икенче бүлмә ишеге ара¬ сында Золотарев әйткән сыңар аяклы әлеге костыльле кешене күрде. Ул шактый яшьтә инде, гәүдәгә дә тулыша төшкән, тузгак чәчле; ә шешенке яңагына куе булып ак¬ сыл төк үсеп Чыккан иде. Синцовның доктор хатынны сәкегә салырга уйлавын шәйләде дә: — Сабыр ит,— диде.— Ленка, гүрничәдәге караваттан түшәк алып кер, тик одеял белән простынясын калдыр, тү¬ шәген генә ал! Тизрәк кыймылда, юкса көтәр чамалары калмаган! Синцов хуҗага текәп карап алды, аның күңелендә ни барын йөз чалымнары әйтеп тора: миңа сугыш ни, чолга¬ ныш ни, бәлагә юлыксагыз да, кесәне коры тотып бул¬ мый. — Нәрсә кадалдың? Шатланмыйммыни? — дип сорый куйды хуҗа.— Ә ни өчен шатланыйм? Монда юл турыдан гына, немецлар килсә һәммәбезнең дә баш китә. Шуннан ни кала?..— Ул ашыга-кабалана урын хәзерләүче кызый¬ га борылды: — Монда, менә бу читкәрәк, бер очын бөк¬ ләп куй, озынлыгы җитәр әле. Синцов докторны сәкегә салгач гәүдәсен кыенлык бе¬ лән генә яздырды. Аңа һәммә тамырлары да тартылган күк тоелды. Хуҗа Синцов җиңнәрендәге йолдызларны күреп һәм бердән «сез» дип сөйләшүгә күчеп: — Ә сез кыю икәнсез!—диде. Аның тавышында ас¬ тыртын көлү дә, хөрмәт тә бар иде кебек.— Бөтен төбәк¬ тә икенче көн инде немецлар, ә сез комиссар-мазар да икәнсез... Ленка, эчәргә су алып кер! Күрәсең ич арган¬ нар, эчәселәре дә килә!.. Ярый соң, утырыгыз, кунак бу¬ лырсыз.— Хуҗа костыльләрен стенага сөяде дә өстәл яны¬ на, куллары белән читенә тотына-тотына, башлап үзе утырды, артсыз урындыгы авыр гына шыгырдап алды.— Сезне подвалга яшерәсе иде дә, тик нишләргә дә белмә¬ гән: куркам да, курыкмыйм да кебек! Кунасызмы? Синцов башын кагып куйды. — Ә аннары ничек? 232
Синцов таң атканда чолганыштан үзебезнекеләр ягына чыгарга китәчәкләрен, ә авыруны — доктор хатынны мон¬ да калдырырга теләүләрен әйтте, чөнки җары бар, аягы имгәнгән; аңа ятып алмый ярамый; немецлар килсә дә хатын андый-мондый шик уятмас, яраланмагач, авыру гы¬ на булгач бигрәк тә. — Димәк, доктор,— диде хуҗа.— Мин аны сезнең ха¬ тындыр дип уйлаган идем. — Ни өчен алай уйладыгыз? — диде Синцов. — Теләсә кем теләсә кемне кулында күтәреп йөрми. Димәк, доктор булып чыга инде.— Ул, костыльләренә тая¬ нып, авыруның баш очына килде.— Кара ни көнгә төш¬ кәнсез бит! — диде, хатынның маңгаена кулын куеп ка¬ рады.— Ут булган. Тиф түгелдер бит? — Юк, мөгаен, үпкәмә суык тигәндер,— диде доктор хатын, тамак төбендәге төерен йотып. — Тиф булса да курыкмыйм. Бөтен тифларны да ки¬ чердем. Ә аягыңа нәрсә булды? — Каймыктырдым. — Аякны иртәгә карап-нитеп карарбыз. Бәлкем, пар¬ ларга кирәктер. Аяк белән шаярырга ярамый. Бер шаяр¬ ган идем дә, шуннан бирле тыраклап йөрим. Таныш бу¬ лыйк: Бирюков Гаврила Романович. Әткәй Роман исемле булса да, фамилияне урманга якынайткан,— дип көлемсе¬ рәде ул, докторның кайнар Кулын кысып, аннан Синцов белән дә, Золотарев белән дә кул биреп күреште. Бүлмәгә чиләк, кружка тотып кызый килеп керде. Хуҗа табигатенә хас дорфарак кайгыртучанлык бе¬ лән: — Башта аңа,— дип доктор ягына ым кагып алды.— Каян киләсез? Ничәнче көн инде? Синцов, үз язмышларыннан үртәлеп көлгәндәй бер кыяфәт белән, һәммә көнне дә санасаң инде җитмеш өчен¬ че көннәрен килүләре турында әйтте. Хуҗаның: «Ничек инде шулай?» — дип гаҗәпсенеп биргән соравына каршы бик җәелмичә генә ничек шулай килеп чыкканлыгы турында сөйләп бирде. Бирюков хәтта сызгырып куйды. — Әйе, ачы язмышка тап булгансыз. Өйгә кайтып җиткәч кенә тагын артка мәтәлгәнсез. Ишетәсеңме, Лень¬ ка, син түшәкне монда калдыр, ә үзең доктор белән гүр¬ ничәдә ят,— диде ул, юмартланып китеп,— Без, мужик¬ лар, монда гына җайлашырбыз. Йөзенә шатлык нуры чыккан кызый гүрничәгә урыш хәзерләргә атылды. Әтисенең мондый карарга килүенә ул: йа
чиксез горурланды. Синцов берничә минуттан докторны шул бүлмәгә күтәреп алып кереп китте, анда докторны ике кешелек бик зур карават көтеп тора, өстәвенә сиртмә сеткалы һәм кош мамыгы салынган йомшак ястыклы да иде. — Ай, җәннәт бит бу, күңелнең ышанасы да килми! — диде доктор пышылдап.— Сеңлем, миңа чишенергә булыш¬ чы! — Аңа ирләр инде чыгып киткән кебек тоелган иде, чынында исә алар бу сүзне ишеткәч кенә чыгып китте¬ ләр. — Ленька, бер генә минутка чык әле,— дип кычкырды Бирюков. — йә, нәрсә? — дип, ишектән муенын сузып карады кызый, түземсезләнеп. — Нәрсә түгел, ә чык! Ишегеңне ныклап яп! Шуннан кызый аның янына килеп басты. — Аны чишендергәндә, эчке күлмәге дә солдатныкы булса, әбәзәтелне салдыр. Әниеңнең күлмәген кидер. Бө¬ тен солдат әйберләрен җый да утынлыкка чыгар. Белә¬ сеңме кая яшер? Кичәгесен яшергән җиргә, теге обмунди¬ рование янына. Юкса хатын-кыз дип тормаслар. Документ¬ ларын алгач миңа чыгарып бир, җиргә үзем күмәрмен. Әллә үзегез белән аласызмы? — диде хуҗа, Синцов ягына борылып. — Юк, үзеңдә, ягъни монда калсын. Кирәк булуы бар. — Анысын әле белмәгән!—дип көлемсерәде Бирю¬ ков.— Төнәген монда берәү минем аша узды... гаскәри дә¬ рәҗәсен әйтмим инде — шайтан алсын үзен... Ашарына да сорамады, бөтен кайгысы өстен алыштыру иде! Кесәсен¬ дәге бөтен акчасын чыгарды да миңа сона бу: «Мә, ди, һәммәсе сиңа, тик өскә бер сәләмә генә бир»,— ди. Мин аңа күлмәк белән чалбар бирдем. Дөрес, чалбары иске түгел, ару гына, гөнаһ шомлыгына каршы, искесе юк иде: Шуннан, бар, мәйтәм, дүрт ягың кыйбла. Нишләмәк ки¬ рәк аның ише кеше белән, шундый коты алынган, авызын¬ нан сүзе дә чыкмый, иренен генә салпыландырып «ым-ым» дип тора! Обмундированиесен документлары белән бергә күмдем. Ә сез соң ничек, шулай гына китмәкче буласыз¬ мы? Синцов башын кагып куйды. — Ә немецлар очраса? Моңарчы дәшми утырган Золотарев сүзгә кушылып: — Немецлар очраса, сугышабыз,— диде. Хуҗа Золотаревның стенага сөялгән мылтыгына иша¬ рәләп: 234.
— Бу нәмәрсәң белән генә әллә ни сугыша алмас¬ сың,— диде.— Ә шулай да немец бик күпләрнең котын ал¬ ды, күреп торам, бик күпләрне шүрләтте. — Ничек шүрләмисең инде! — диде Синцов. — Рас әйтәсең,— диде хуҗа уйланып.— Якыннан кур¬ кыныч булганны, ерактан тагы да куркыныч инде ул. Хуҗа бүлмәдән-бүлмәгә йөгереп йөргән кызына: «Док¬ тор белән эшеңне бетер дә ашарга хәзерлә!» — дип кыч¬ кырып калды. Кызый тыз-пыз йөренгән, тәрәзәгә капчыклар злеп, табын хәзерләгән арада, хуҗа Синцов белән Золотаревка кыскача гына үз башыннан үткән «тормыш хикәят»ен сөй¬ ләп бирде. — Болай караганда, миннән кем булуым, ни кормы- шым хакында сорашырга хакыгыз да юк сезнең,— дип, хуҗа үзе башлап җибәрде әңгәмәне.— Чөнки мин сезнең өйдә түгел, киресенчә, сез минем өйдә. Әмма дә ләкин сез минем хозурыма кеше калдырасыз бит. Шуннан инде кү¬ ңел дигәнең сорый: «Ә кемгә калдырабыз без?». Дөрес бит? Синцов, «тач шулай», диде. — Әнә бит ничек, хәтта «тач шулай»! — дип көлемсе¬ рәде хуҗа. Ул үз тормышын, кирәген, кирәкмәгәнен дә калдыр¬ мыйча, таркау гына сөйләп «/ыкты. Уңышсыз язмышка ду¬ чар ителгән, дөресендә башы бер дә бәладән чыкмаган. Кайчандыр, гражданнар сугышына катнашып, ул взвод командиры дәрәҗәсендә запаска чыккан. Партия сафына кергән, урман хәзерләүдә прораб булып эшләгән. Шунда ук, исерек баштан өшеткәч, аяксыз калган. Хирург юк икән, фельдшер исә аягын бүрәнә кебек кискән. Шуннан, имгәнү гарьлегеннән, түбән үк тәгәрәгән, эчүгә сабышып, бар булган мөлкәтен сарыф иткән, партиядән дә очкан. Хәтта базарның бер суык тәпиенә әверелгән, һәм алты ел элек менә монда, әүвәлге хезмәттәшенең тол хатыны¬ на, йортка кергән... — Аның әнисенә кердем,— диде ул, кызый кереп кит¬ кән бүлмә ягына баш кагып.— Ике бала, икесе дә үзем¬ неке түгел. Хатын аны упкынга төшеп барган җиреннән йолып ал¬ ган, шуннан ул аның гомер юлдашына әверелгән, лесо- пилкада механик булып эшли башлаган, ике баланы тәр¬ бияләгән. Дүрт көн элек гаиләгә бәхетсезлек килгән. Лесопил- када эшләүче армеецлар авызыннан сугыш хикмәтләре 235
турында бик күп ишеткән үги улы кинәт юкка чыккан. Шул көнне генә алар яныннан бер часть узган булган, мө¬ гаен, шуңа ияргәндер, һәм әнисе төнлә белән беркемгә бер сүз әйтмичә, малаен өйгә алып кайту өчен, әлеге часть эзеннән китеп барган. — Хәзер әнә бөтен дөнья купты. Кая карама — немец. Ә хатын өченче көн инде кайтмый. Сез ишек шакыгач, әл¬ лә ул кайтты микән, дигән идем. Күпме ел инде авызга тамчы да капмаган идем, ә кичә кайгыдан эчтем. Сол¬ датлардан бер савыт калган иде. Ленька кулымнан йолкып ала башлады,- аңымда идем әле, исереклек белән үзенә сукканымны да хәтерлим. Ул әйтүен әйтми, тик тәгаен суктым инде. Югыйсә ул андый нәрсәләрне бер дә күтәр¬ ми... Ярый, Ленька, хәзерләп бетер тизрәк. Аннан теге шешәдә калган бар иде бит — шуны да алып кер яшергән җиреңнән... Шешәдә чынлап та бераз бар иде. Ирләр кырлы ста¬ канга яртышардан салып эчеп җибәрделәр дә артыннан тозга манчып салкын бәрәңге каптылар. — Ә тегеңә ничек? — диде хуҗа, ишек ягына ымлап.— Ашарына керттеңме? — Мин аңа алданрак керттем,— дип җавап бирде кы¬ зый. — Шулай,кирәк, шулай... Золотарев, эчеп һәм тамагына кабып алганнан соң, бик канәгать калып тамак кырды, вакытны әрәм итеп тор- мастан, янына мылтыгын куеп һәм өстенә кожанын ябып, стена кырына — Ленька кертеп салган печән өстенә ятты. Синцов доктор хатынның хәлен белмәкче иде дә, кызый аны ишек катында ук туктатты: авыру әле генә йоклап киткән икән. Синцов янә өстәл янына кереп утырды. — Ни дә булса тагын капкалап аласыгыз килмиме? — дип сорады хуҗа. — Рәхмәт. Ачлык артыннан ярамас дип куркам. — Рас әйтәсез анысын. Бирюков филтәне боргалады да өстәлгә терсәкләрен китереп салды. — Әйтегез әле, иптәш политрук, ничек килеп чыкты соң әле бу болай? Менә минем каршымда син — Эшче- крестьян Кызыл Армия вәкиле утырасың, формаңны сал¬ маганың өчен мин сине хөрмәт итәм, шул ук вакытта сиңа менә нинди гозерем бар. Ничек килеп чыга инде бу һәм кайчангача сузыла? Бу турыда сезнең белән генә сөйлә¬ шәм дип уйламагыз. Сугышчылардан да сораштым, монда 236
бер өлкән лейтенант та яшәгән, урман екканны күзәткән иде, тик аның белдеге ташкаулчим генә иде... Бер генерал да булды, дивизиягә командалык итте. Дивизия нәкъ без¬ нең урманда торды, аннан кинәт кенә үзен фронтка керт¬ теләр. Әйтәсе юк, генерал бик гаярь, кешеләрен, сутыша- сугыша, чик буеннан безгәчә китереп җиткергән, янә ди¬ визия төзеп фронтка киткән иде... Соң, шуңардан сорыйм мин: «Иптәш генерал, бирегәчә чигенү ихтималын төше¬ гездә дә күрмәвегезне, уегызга да китермәвегезне үзем дә беләм, анысын сез әйтмәсәгез дә була. Әйе, бер дә сез¬ неңчә килеп чыкмады бу. Тик хәзер менә нәрсә уйлавы¬ гызны яшермичә әйтсәгез иде: моннан китмәссезме? Мон¬ да — минем йортта немец булырмы, юкмы?* Бу мәлдә Бирюков башын күтәрде дә, ызбасы белән саубуллашкандай, ана күз йөртеп чыкты. — Ә нәрсә дип җавап бирде ул? «Тотсын капчыгын немец! Без үзебез иртәгә сугышка китәбез, аның иманын кикертәбез, башта әле үзен Ельнядан бәреп чыгарабыз»,— диде. Ә нәмәрсә булып чыкты? Рас анысы, киттеләр, има¬ нын да кикерттеләр, немецны Ельнядан бәреп чыгарды¬ лар! Ә хәзер менә ничек? Генерал миннән алга китеп Ель- няны алды, ә немецлар кичә артыма төште. Ә ничек итеп төшкәннәр бит әле. Кичә телефончы кыз Уградан Знамен- кага шалтыраткан диләр, ә анда немецча мөңгердиләр икән. Знаменка бездән тагы да көнчыгыштарак бит, илле чакрымда! — һич мөмкин түгел бу! — диде Синцов. — Менә сиңа мөмкин түгел! Генерал Ельняны алган, ә немецлар Знаменкага килеп җиткән. Ул генерал кайда булып чыга соң хәзер? Шуны әйт син миңа! — Кайда да кайда!..— дип кырт кына әйтте Синцов, пәрие килеп.— Берәр окружение-фәләндә тукмашып ята¬ дыр. Без дә тукмашыр идек, башыбызга таш яугандай ки¬ леп чыкмасалар... Ни генә димә, без дә Могилевтан Ель- няга кадәр килеп җиттек. Дошман аягына коралыбызны ташлар дәрәҗәгә җиткән чаклар да булды, тик ташла¬ мадык! Ә бүтәннәр бездән кайтышракмы әллә? — Кайтыш түгел анысы, тик немец кабат чолгап ал¬ ган бит әнә! Ә нигә аның чолгап алганын көтеп ятарга иде? Бәлкем дә сезгә немецның үзен теге-бу яктан эләк¬ тереп алырга кирәк булгандыр? Юкса аның беренче булып колагыбызга китереп тондырганын көтеп ятабыз бит. Ан¬ нары менә нинди сорау туа: ул сукканнан соң да аякта торып калырсыңмы икән әле? Торып кала алмасаң, егыл¬ ганны да дөпи белә бит ул. Менә син бу сугышчың белән 237:
кем булып чыгасың? Әнә шул егылганга керәсез инде сез дә. — Юк, кермибез,— диде Синцов моңа каршы. — Егылганга кермәсәгез, үрмәләүчегә керәсезме алай¬ са? — Юк, без үрмәләүче дә түгел. Без үз ягыбызга чыгып барабыз һәм чыгарбыз да. — Ә немец очраса? — Үтерәбез. — Танк очраса? Аны да үтерәсезме?.. Минемчә, бер¬ кемне дә очратмасагыз яхшырак булыр. Үзебезнең якка чыкканчы шым гына барыгыз да барыгыз. Чөнки хәзер немецны очратсагыз, сез түгел, барыннан бигрәк ул сезне үтерәчәк. — Белмим инде, белмим,— диде дә Синцов тынып кал¬ ды. Шунда сугыш ачылганнан бирле бәгыренә төшкән хәл¬ ләре, ничек итеп Могилев күпере аша үткәне һәм Серпи- линда калулары күз алдына килде.— Мин шуны гына әй¬ тә алам,— дип сүзендә дәвам, итте ул,— бәлкем, әллә ни күп тә түгелдер, әмма дә без аларны кулдан килгәнчә үтерә алдык. — Монысын беләсең. Ә нәрсәне белмисең? Әле генә «белмим» дигән идең бит. — Әйе, техникабызның кая киткәнен белмим. Әйтер¬ сең лә аны җирдән дә, күктән дә сыер ялап алган! Бирюков дәшми торды да: — Ә аларның самолетлары безнең өстән гү-гү килеп Мәскәүгә туктаусыз оча. Кич белән анда китәләр дә төн уртасында әйләнеп кайталар. Болдырга чыгып тыңлыйм: азаеп кайталармы, юкмы, ничек гүелдиләр икән? — дим... Ярый, йокла инде алайса! Сүз белән аптыраткан өчен гаеп итмә, бәлкем, син күзгә-күз сөйләшкән соңгы политругым¬ дыр, иртәгә немецлар белән сөйләшергә туры килмәгәе әле миңа. Үзебезнекеләргә кайтып доклад ясасаң, минем исемнән дә менә шуны әйт: бәлкем, планыбыз, Кутузов кебек, Мәскәүгә шае чигенергәдер дә бит, әмма дә ләкин тегендә калган кешеләр турында да уйларга кирәк иде, диң. Әлбәттә, ярыктагы таракан Совет властен яратып бетерми анысы, тик мин тараканнарны түгел, ә кешеләр¬ не истә тотып әйтәм. Чигенүегезне яшерми әйтсәләр, без¬ нең план шундый бит, дисәләр, мин дә күчеп киткән бу¬ лыр идем. Ә хәзер нишләргә кала? Шушында яшәп, немец¬ ка тәлинкә тотаргамы? Мин тегенди, мин мондый, бик ях¬ шы адәм, партиядән куылганмын, Совет властен таны¬ мыйм, дияргәме? Нигә шулай җанымны бәләкләргә? Ки¬ 238
түем яхшырак буласы иде. Нәкъ шулай әйт, политрук. Их, авыз да ачмый калырсың шул. Кайткач, нибары: «Сезнең карамакка килдем»,— диярсең дә шуның белән вәссәлам. — Каян килә бу уй сезгә? — Шулай инде, килә. Ә доктор өчен борчылма. Аны гына саклый алырмын анысы. — Мин борчылмыйм, чөнки сезгә ышанам. Бирюков янә дә гадәттәге төксе елмаюы белән: — Ә шуннан гайре нишләргә кала сезгә? — диде һәм, филтәне төбенә кадәр төшереп, авыр капчыктай сәкегә ауды, бераз борсаланып ятканнан соң хырылдап йоклап та китте. Синцов күзен түшәмгә төбәде, аңа түшәм бөтенләй юк кебек тоела, әйтерсең анда караңгы күк кенә һәм шул күктән Мәскәү ягына очып барган самолетлар гөрелтесе ишетелгәли. Күзләре йомылып килгәндә генә, кинәт бите¬ нә бала кулы орынды. Ленька чүгәләгән җиреннән пышылдап кына: — Иптәш политрук, сезне дәшәләр,— диде. Синцов торып басты, итеген кимичә генә, яланаяклап, кызый артыннан күрше бүлмәгә чыкты. Доктор хатын өстенә иелеп: — Ну, нәрсә булды сезгә? Хәлегез начарландымы әл¬ лә? — диде. — Юк, хәлем яхшыра төдгге, тик куркам мин: һушым¬ нан язмагаем яки йоклап калмагаем. Шуннан минем бе¬ лән саубуллашмый да китеп барырсыз. — Юк, алай гына китеп бармабыз, саубуллашырбыз. — Сез наганымны кайтарсагыз иде. Ул минем мендә¬ рем астында торсын. Ярыймы? Мин аны сезгә бирер идем дә, үземә кирәк шул. Синцов бернинди икеләнүсез: юк, бирмим, чөнки ул миңа чынлап та кирәк. Ә синең аның аркасында харап булуың мөмкин, дип җавап бирде. — Менә үзегез уйлап карагыз: сезнең обмундирование- гезне яшерделәр, хәтта күлмәгегезне алыштырдылар; бак¬ тың исә мендәр астыгызда наган! Ә немецлар килмәсә аның кирәге дә калмый, ә килсәләр? Ул сезнең һәм... ху¬ җаларның да үлеменә сәбәпче булачак,— дип өстәп куйды Синцов, докторның карышырлыгын калдырмыйча.— Йок¬ лагыз әйдә. Сезнең чынлап та хәлегез яхшырдымы? — Чынлап... Серпилинны күрсәгез, минем турыда сөй¬ ләп бирегез, яме? — Ярый, сөйләрмен. Ул акрын гына докторның кайнар кулын кысты. 239
— Минемчә, җарыгыз көчәя төшкән. ' — Гел эчәсем килеп тора, ә болай зыянсыз. Синцовны бусагада Ленька туктатты: — Иптәш политрук, минем сезгә бер сүзем бар иде...— Ул, тынсыз калып, әтисенең хырылдавын тыңлап торды.— Сез Татьяна Николаевна өчен курыкмагыз. Сез әтиемне,— ул үги әтисен нәкъ шулай «әтием» диде,— аны сез усал дип уйлый күрмәгез. Ул әнием белән энем кайгысыннан кая барып бәрелергә белми... Сез борчылмагыз, партиядән чыгарылдым диюенә дә игътибар итмәгез — бик күптәнге хәл инде ул. Сугыш башлану белән ул райкомга барды, яңадан партиягә алуларын үтенде. Аны лесхоз бюросында тикшергәннәр дә иде инде, тик эшчеләр армиягә китә баш¬ лады, җыелыш менә шулай булмый калды. Сез аннан ку¬ рыкмагыз! — Юк, мин курыкмыйм. — Мин дә Татьяна Николаевна өчен тырышырмын! — дип пышылдады кызый, йотлыга-йотлыга.— Мин аны ту¬ ган апам диярмен. Без шулай сөйләшеп куйдык инде. Чын комсомол сүзе менә! — Син комсомолга кердеңмени инде? — дип сорады Синцов. — Майда кердем. — Ә билетың кайда? — Күрсәтймме? — диде кызый, шундук китереп бирер¬ гә әзер булып. — Кирәкми. Менә фельдшер кебегрәк кеше тапсаң икән. Докторның каймыккан аягын утыртасы иде бит. Аның рәтен белмәгәч, мин генә утырта алмадым. Кызый, баягыча йотлыга-йотлыга: — Мин кеше табам, алып килермен! — диде, монысына да әзер булып.— Мин барысын да үтим! һәм аның чынлап та фельдшер да табуына, барысын да эшләвенә, хәтта бәләкәй доктор хатын өчен җанын да кызганмавына Синцов тәмам ышанып җитте. Ул яңадан урынына барып ятты һәм бу юлы, башына бернинди уй килеп тормастан, мизгел эчендә йокыга талды. Синцов ниндидер яктылык сирпелеп куйганга уянды. Иокы аралаш аңа таң аткандай тоелган. Ләкин күзен ачса, ызба эче һаман караңгы әле. Аның тагын күзен йомасы килде, тик шул чак тәрәзә пыяласын ут көлтәсе сыпырып узды. Бу тәгаен шуңа: лесопилкага килүче маши¬ на фарасын кабызып алгандыр. Синцов елдам гына торды да, итеген кимичә дә, Золо¬ тарев белән хуҗаның җилкәсенә төртте. 240
Тәрәзәне кабат яктылык сызып узды. — Немецлар килә! Шулай буласы билгеле иде,— дип кычкырды Бирюков хырылдык тавыш белән.— Йөгере¬ гез! Ул, сыңар аягында тыраклый-тыраклый, кулы белән стенага тотына-тотына, ишегалды ягы тәрәзәсенә килде һәм, кысасы белән үк кубарып алып, тәрәзәне шәрран- яра ачты. — Барыгыз! Ишегалдын узыгыз да ындыр артлатып урманга чыгыгыз. Күрмәсләр. Тиз булыгыз! Ачык тәрәзәдән берничә машина авазы бәреп керде. Синцов башта Золотаревны чыгарды, аннан, киеп өлгер¬ мәгән итекләре белән чолгауларын кулына тотып, тәрә¬ зәдән үзе атлап чыкты. Нәкъ вакытында чыгып өлгерделәр. Бүтән машиналар әле килеп ята, ә берсе ызба янына килеп туктаган; чат-чат сөйләшкән немец шивәсе ишетелә. Машиналары кеше бе¬ лән шыгрым тулы иде. Бәрәңге бакчасын узып бүрәнә әрдәнәләре арасыннан йөгерә торгач, Синцов белән Золотарев урман читенә ки¬ леп җиттеләр һәм тын алу өчен җиргә утырдылар. Син¬ цов үзе итекләрен кия, үзе артка, төн карасын фаралары белән телгәләгән немец машиналары ягына карана — алар анда бик текә борылышлар ясыйлар иде. Качкын¬ нар биш минут элек кенә ташлап киткән йортның әүвәл бер тәрәзәсендә, аннан икенче тәрәзәсендә ут кабынганын күрделәр. Тәрәзәләргә сирәк тукымалы капчыклар корыл¬ ганга, алар аша саркылган якты моннан ук шәйләнеп тора иде. Бу утлардан Синцовның йөрәге үз алдына хәлсезләнеп китте. Түшәктә яткан хатынны бер сәгать элек әле алар менә шушы мылтык һәм наган белән хәвеф-хәтәрдән сак¬ лый алалар. Хәзер исә доктор саклаусыз һәм ялгызы гына калган, кем әйткәндәй, үз кешеләребезнең намусына, ә дошманның хәерхаһлыгына ышанып тапшырылган иде. Золотарев та шул хакта уйлый икән. — Докторны әйтәм, ялгыш берәр сүз ычкындырмаса ярый инде!—Янә өстәп куйды:—Тартып алыйкмы әллә, иптәш политрук? Әллә нәрсә, йөрәгем урынында түгел. — Күрмәгәйләре! — Күрмәсләр, шинель астында тартырбыз... Алар, шулай итеп, өч кешедән икәү генә калдылар һәм! язмыш үзләрен як-якка олактырганчы, икәүләп тагын ал¬ ты тәүлек кача-поса бардылар. Кораллы дошман лагере аша узганда форма кигән, 16 3-263 241
кулларына мылтык һәм наган тоткан кешеләргә ни язган булса, шуның барын да күрделәр алар. Аларның тәне туң¬ ды, тамаклары ачыкты, ничәмә мәртәбә җаннары уч тө¬ бендә генә калды. Ничәмә мәртәбә әҗәлнең авызына керә яздылар, чактан гына әсир төшми калдылар, үзләреннән егерме адымда гына немецча сөйләшкәнне, немец коралы чыкылдаганын һәм машиналары үкергәнен ишеттеләр, бо¬ рын төпләрендә генә төче немец бензины исен тоеп тор¬ дылар. Алар чирый башлаган көзге урманда күшегә-күшегә, калтырый-калтырый дүрт көн кундылар, ике мәртәбә ке¬ шеләргә йокларга керделәр. Бер мәртәбәсендә аларны күргәч хуҗаларның шат¬ лыктан йөзләре үк яктырып китте, икенчесендә куркула¬ рыннан шым булдылар, аларны күргәннән түгел, ә кунып чыкканны немецлар белгәннән соң үзләренә ни буласын¬ нан котлары алынган иде. Ләкин ике очракта да кешеләр барыннан битәр боларның формаларын салмауларына игъ¬ тибар иттеләр. Беренче йортта моңа горурландылар, ә икенчесендә, әле әйткәнчә, котлары табаннарына төшкән иде. Таң сызылганда беренче йорттан киткән чагында Зо¬ лотарев үзенең юлдашына: — Чып-чын рус кешеләре болар! Дөрес бит, иптәш по¬ литрук? — йигән, һәм тегесе: — Дөрес! —дип җавап биргән. Ә инде икенче йорттан шулай ук таң атканда китеп барганда, Синцов Золотаревка: — Юк, үлсәм үләм, әмма формамны салмыйм, шушын¬ дый шкурникларның күзенә шырпыдай кадалып торсын өчен генә булса да салмыйм! — дигән иде. Ул чакта Синцов хуҗаларга ашау хакын, ягъни йөз сум акча биргән, Золотарев аны моның өчен орышкан. Акча бирәсе урынга битләренә генә төкерәсе иде аларның, дип әйткән иде. — Ә мин нишләдем соң? Йөз сум биреп әнә шулай битләренә төкергәндәй иттем дә бит инде. Менә хәзер сөрт¬ сеннәр битләрен шул акча белән! — дип җавап бирде Син¬ цов. Золотарев, һаман тынычланып җитә алмыйча: — Үзләре улыбыз армиядә диләр бит! Мондый ата-ана өчен йөрәк каныңны агызып йөрү язык ул!—диде. — Ата-анадан башка Совет власте дә бар ич әле. — Барын бар, шулай да хәләл көче әрәм,— диде Зо¬ лотарев, карулашып. 242
Бу әңгәмә алар өчен чак кына соңгы әңгәмә булмый калды, чөнки ешкынлы чокыр төбеннән менеп килгәндә, чыбык сузучы ике немец элемтәчесе белән чак кына маң- гайга-маңгай бәрелми калганнар. Ике як та моны көт¬ мәгән, ләкин чолганыштан сизгер җәнлекләр кебек сагаен кына чыгып барган ике рус кешесе яңарак кына иртәнге кофе эчкән, ниндидер көйләрен сызгырган тук карынлы немецларга караганда җитезрәк булып чыкканнар иде шул. Золотарев ялт кына мылтыгын салып шулай ук мыл¬ тыгын салып маташкан немецка беренче булып атып җи¬ бәрде. Ә икенче немец шүрләп куаклар арасына шылды, Синцов аның артыннан чапты, йөгергән шәпкә бер-бер арт¬ лы наганнан атты, иң соңгы җиденче патроны белән генә аны җиргә капландырды. Шуннан алар, бер мылтык белән сумка ише нәрсәгә тиенгәннән соң, атышкан җирдән мөмкин чаклы ераграк китәргә ашыктылар, йөгерә торгач, ниһаять, һич җегәрлә- ре калмыйча, бер куе куаклык эченә кереп лап итеп җир¬ гә аудылар. Шунда яткан килеш кенә булган хәлне ис¬ ләренә төшерә башладылар. Синцов лесопилкада чагында: «Ә немец очраса, ниш¬ ләрсез?» дигән сорауга: «Үтерәбез!» дип җавап биргән иде бит. Нәүбәтләре шуңа җиткән иде шул. «Менә үтердек тә фрицларны»,— дип уйлап куйды ул хәзер. — Кузгалыйк булмаса,— диде Золотарев.— Урманны тарап чыкмагайлары, әллә ни ерак китмәдек кебек... — Әйдә соң,— диде Синцов та, немец мылтыгын иңенә элеп, һәм өстәп куйды: — Ай-Һай, авыр тоела бу, күптән мылтык асмаганга бизгәнмен, ахры. Золотарев аңа наганын ыргытырга киңәш итте: бары¬ бер патроннары атылып беткән бит. Ләкин Синцов аны ыргытырга кызганды, патрон табылыр әле, диде. Аннары аңа тагын шул буш наган белән генә калыр¬ га язды. Төн карасында инеш кичүе аша чыкканда, муен тиңентен су эченнән атлап барган чагында Синцов, тирән базга туры килеп, баш очында каеш белән бәйләп тотып торган шинелен дә, немец мылтыгын да батырды. Соңын¬ нан су төбенә берничә мәртәбә чумып караса да, капша- на-капшана су төбеннән эзләп маташса да, ни мылтыгын, ни шинелен тапмады. Шулай итеп, Золотарев белән ике¬ сенә бер мылтык белән бер кожан гына калды. Бу алты көндә алар бик күпне күрделәр, тик бер нәрсәне — үзебез- некеләрне генә очрата алмадылар. Көнчыгышка таба 16» 243
никадәр ерак китмәсеннәр, һич гаскәрләребезгә якыная ал¬ мыйлар, чөнки немец безнең җиребезгә бик тирән кергән булып чыкты. Ниһаять, фронт сызыгына барып җитү буш хыял гына кебек күренә башлады. Бигрәк ялгызлык хисе тилмертте. Кай ара алар бу хакта сөйләшеп китәләр, һәм шулчак Серпилин белән Могилевтан Ельняга хәтле узган авыр вакытлары да хәзерге кичергәннәре белән чагыштырган¬ да иң бәхетле мизгелләре булып тоела иде. Сугыша-су- гыша окружениедән чыгып баручы берәр частьны очрат¬ салар икән ичмаса, шуңа кушылып кына китәрләр иде югыйсә! Дөрес, бер мәртәбә, кичкә кырын, форма кигән бер өл¬ кән лейтенант белән җиде кораллы сугышчыны очраткан¬ нар иде очратуын. Синцов белән Золотарев аларга кушы¬ ласы килүләрен әйткәч, өлкән лейтенант моңа карышмаган да кебек булган иде. Ләкин төн эчендә ул үзенең фикерен үзгәрткән ахрысы; мөгаен, Синцовның июльдән бирле чигенүләре хакындагы хикәясе аңарда шик уяткан бул¬ гандыр. Иртә таңда салкыннан кырпуланган ботаклар¬ ның еракта чырт та чырт сынганнарын Золотарев ишетеп калган. Әлеге сугышчылар яткан җирләреннән мыштым гына торып, аларны уятмыйча, үзләре генә китеп барган¬ нар иде. — Куып җитикме үзләрен? — дип сорады Золотарев политруктан. Әмма тегесе: — Ышанмагач, китә генә бирсеннәр әйдә,— диде. Ә сугыш белән чигенүче, алар иярерлек часть һич кенә очрамый. Вязьмадагы гаскәрләр, күрәсең, бүтән юнәлеш¬ тән бәреп чыкканнардыр... Алар урманда соңгы кичне кундылар. Урман читеннән шоссе әйләнеп уза, ә аннан ташкын булып өзлексез немец машиналары ага иде. Алар, бер җайлы моментны көтеп алып, шоссе аркылы йөгереп чыктылар да, тагын каршыдагы урман түренә ике километр чамасы узып, шактый гына чыршы ботаклары сындырып, шул ылыс өеме астына кереп яттылар, өсләренә Золотаревның ертык курткасын яптылар. Моңарчы көннәр коры торган, кич кергәндә генә яңгыр явып узган иде. Йокларга юеш тә, салкын да, югыйсә җылырак булсын өчен арканы аркага терәп тә ятып караганнар. Өстәвенә аларны ачлык та интектерә: түбә астында кунган ча¬ гында алган соңгы ризыклары иртә белән үк беткән иде инде. ■_ . .. . . 244 I.
Икесенең дә күзенә йокы кермәде. Синцов күңелсез генә көлемсерәп: — Ичмасам каешымны батырмасам икән. Эчемне кыса төшсәм, җиңелгәрәк туры килер иде,— диде. — Безгә теге немецларның ранецларын актарасы кал¬ ган, бәлкем, кабарлык нәрсәләре булгандыр. Золотарев ничә кат инде әнә шулай эченнән уынып үкенеп әйткән иде. Золотарев дәшми ятканнан соң тагын сүз кушты: — Без чыккан юлга таш түшәлгән. Ниткән юл булды икән ул? — Верея белән Медынь көньяктарак шикелле. Ихти¬ мал, Медыньнан Вереяга бара торган юл үзедер. — Ә ул Верея Мәскәүдән еракмы соң? — Йөз километр чамасы. — Ай-Һай...— дип куйды Золотарев уйчанланып.— Мәс- кәүгә йөз чакрым гына калган, ә без һаман немецлап аша тәпилибез. Күңелнең ышанасы да килми...— Ул һава дөр¬ селдәвенә колак салып торды, аваз бик түбәннән ишетел¬ гән иде.— Мәскәүгә бу! Анда таба очкач, димәк, Мәскәү¬ ле алмаганнар әле! Ике арада бер мәлгә тынлык урнашты. — Ваня, ә Ваня!—дип дәште аннары Золотарев. Алар бер буын кешеләре: политрук Синцовның уты¬ зынчы яше булса, кызылармеец Золотаревка егерме җи¬ денче киткән; аларны сугыш бәласе туганлаштырган, хә-> зерге тормыш-хәятләре кай-кай вакыт аларны шундый шартларга куя ки, әйтерсең җир йөзендә икесеннән гайре бүтән беркем дә юк, шунлыктан алар «син» дип сөйләшеп киткәннәрен сизми дә калганнар иде. Золотаревның баягы дәшүенә каршы Синцов: — Нәрсә әйтмәкче идең? — диде. — Мәйтәм, шулай да докторны калдырдык без, котка¬ ра алмадык! — Ә ничек коткарасың аны? Әгәр суга бата башласак, баш очыбызда күтәреп тора алыр идекме? Юлда үлсә дә барыбер хәерле булмас иде. — Шулай инде анысы,— дип килеште Золотарев. Үзе исә уфтанып алганнан соң янә баягы сүзен кабатлады.— Ә шулай да калдырдык бит аны! — Нәрсә әйтмәкче буласың соң син?—диде Синцов өнәми генә. — Нәрсә генә әйтмәм мин. Бар теләгәнең дә кабул 245
булып тормый шул ул. Менә шуңа күңел рәнҗи... Ә белә¬ сеңме нәрсә телим мин? — Я әйт, ни телисең? — Менә миңа: «Золотарев, без сине бомба урынына Гитлер өстенә тондырабыз. Тик син коймак булсаң бул, әмма дә ләкин Гитлерны үтер. Син моңа ризамы?» — ди¬ сәләр, мин әүвәле:« Мине Гитлерга тәгаен тидерә алыр¬ сызмы соң?» — дип сорар идем. Әгәр инде: «Тидерербез»,— дисәләр: «Әйдә, тондырыгыз булмаса!» — дияр идем. Менә шундый җавабыма ышаныр идеңме син, Ваня? — Ышаныр идем. — Аннары башка менә нинди уй да килә: нигә мин шоферлыкка китеп шулай бәхетсез булдым икән? — дим. Танкта да йөри ала идем бит югыйсә! — Ярый, танк та йөрт ди, шуннан нәрсә? — Берни түгел. Ичмаса мылтыктан ату урынына теге¬ ләргә бер генә мәртәбә пушкадан дөпәр идем, мәйтәм! Яисә йодрыгым белән сугып танкларын яки машинала¬ рын челпәрәмә китерер идем, дим. Үзебезгә чыксакмы? Юк, мин бүтән шофер булмыйм. Шайтанымамы!.. — Шофер икәнеңне белсәләр, барыбер шоферлыктан котыла алмыйсың. — Ә мин шофер икәнлегемне яшерәм, әйтмим,— диде дә Золотарев тынып калды. Аннары: — Ваня, ә Ваня! — дип кабат дәште. — Нәрсә тагын? — Әйтче, немецлар Мәскәүне алырмы икән? — Белмим шул. — Шулай да ничек уйлыйсың? — Аласыларына ышанмыйм. һавада кабат самолетларның астан гына дөбердәп уз¬ ганнары ишетелде. — Тагын очтылар... — Ваня, син кайда укыдың? — Башта җидееллыкта, аннан ФЗУда — Мин дә ФЗУда укыдым. Син ниндиендә? — Станокта агач эшкәртергә өйрәндем. Ә син? — Мин слесарьлыкка. Ростсельмашта. Ә аннан соң ни¬ чек? — Аннан соң эшләдем. Эшләгәннән соң укырга кит¬ тем. — Кая? — КИЖга. ' — Нәрсә ул КИЖ? — Коммунистик журналистика инсититуты. 246
— Мин гел эшләп килдем. Башта тракторда, аннан йөк машинасында. Армиядә генә җиңел машинага күчеп утырдым. Син ничек уйлыйсың, Серпилин терелер микән? — Әйтә алмыйм. Ә врач, терелер, диде. — Янадан аның частена эләксәк ну әйбәт булыр иде. Шулай бит? — Чыга алсак, аңа язып карарбыз. Золотарев капыл гына сорап куйды: — Син миңа элек Вязьмада эшләдем дигән идеңме әле? — Вязьмада,— дип җавап бирде Синцов, аннан озак кына дәшми торды. Үзе дә Вязьманы берничә мәртәбә исенә төшергән иде. Хәзер исә, Золотарев сорау биргәннән соң, ничә километр булыр икән, ул дип, исәпләргә-чамаларга тотынган һәм чолганыштан чыга алмасалар, Вязьмага кайтырга, анда таныш-белешләрне эзләп табып, партизанлыкка китәргә дигән карарга килгән иде. Синцов та, Золотарев да бу кичне, немец инде Вязьманы күптән алгандыр дип уйлаганнар. Әмма Вязьма ни хәлгә ге¬ нә төшмәсен, анда тәгаен нәрсә булганын белсәләр, алар¬ ның күңелләре тынычланып китәр кебек тоелган иде. Вязьма тирәсендәге боҗра бу төндә дә кысылганнан кысыла бара, ләкин ахырынача кысылып бетә алмый; чолганышта калган гаскәрләребез анда немецларның танк һәм пехота корпуслары белән тигезсез сугышлар алып бара һәм рәхимсез төстә кырыла. Ләкин нәкъ менә Вязь¬ мадагы тоткарланып калган корпуслары берничә көннән соң Гитлерга Мәскәү янында җитешеп бетмәячәк иде шул. Үзенең масштабы буенча бик фаҗигале булган октябрь чолганышы, шулай ук Көнбатыш һәм Брянск фронтла¬ рындагы чигенешләр бер үк вакытта искиткеч нык оборо¬ наның чиксез тезелеп киткән чылбыр буыннары иде алар. Бу буыннар ком бөртекләре, хәтта таудан ишелгән ком булып та дошман көпчәге арасына кереп, аны шыкырда- та-шыкырдата тоткарларга сәбәп булдылар, немец бро¬ нясына Мәскәүгә кадәр тәгәрәп барырга ирек бирмәде¬ ләр. Верея янындагы урманда төн чыккан әлеге ике кеше дә, үзләрен ни коралсыз диярлек, ни кечкенә генә мескен адәмчек итеп хис кылуларына да карамастан, алар да бит чынбарлыкта нәкъ әлеге ком бөртеге вазифасын үтәп, үз ирекләре белән немец хәрби машинасы көпчәкләре астына ташланганнар иде. Мәскәүнең бервакытта бирелмәячәген белмәгән хәл¬ 247
ләрендә дә: «Бирмәбез микән?»— дип кан калтырап ят¬ салар да, алар да бит немецның Мәскәүгә барып җитүенә күкрәкләре белән каршы тордылар. Алар иртән бик якында ишетелгән каты сугыш аваз¬ ларыннан уянып киттеләр. Урман зәңгәр эңгер эчендә иде. Тиз генә тордылар да шул авазлар ягына атлап киттеләр, уйлары шундый: рас сугышалар, димәк, анда немецдар гына түгел, безнекеләр дә бар, насыйп итсә, үзебезңеке- ләр ягына чыгарга да мөмкинчелек булыр. Сугыш һәр нәрсәне дә үз аршыны белән үлчи. Кеше¬ ләр кискен минутларында хәят авазына, маякка яки кар эченә чумган ызба төтененә ашкынган кебек, Синцов бе¬ лән Золотарев та җан кыйгыч шартлау авазларына, пу¬ лемет чытырдауларын табан томылдылар. — Бәлкем, анда фронтның алгы сызыгыдыр? —диде Зо- торев. Синцовның да шуңа өметләнәсе килә. Ләкин ул, уйлап торганнан соң: «Булырмы икән?»— диде икеләнеп. Әгәр монда фронт чиге булса, төнлә белән шулай тыныч булыр идемени? Мөгаен, немец тылыннан безнекеләр чыгып ки¬ ләдер. Алар алга таба атлап киттеләр, сугыш та аларга якы¬ ная кебек тоелды; күп тә үтмәде, нинди дә булса пуле¬ метның түг^л, ә нәкъ менә «максим»ның якында гына кыска чиратлар белән атканы чамаланды. — Патронын саклап ата,— диде Золотарев. Синцов ым кагып алды. Алар тагын ике йөз метр киттеләр. Урман эче якты диярлек инде. Шунлыктан алар, үзебезнекеләрдән бигрәк немецлар өстенә килеп чыгудан куркып, сак кына атла¬ дылар. Кинәт йөз метр алда бер снаряд ярылды. Алар шун¬ да алга ташланып әле төтене дә таралып өлгермәгән туп чокырына кереп яттылар. Сул як белән уң якта тагын бер-бер артлы снаряд ярылды. Берничә батарея уты иде бу. Синцов башта, немецлар исәпләп бетермичә буш урын¬ га ата, дип уйлаган. Шуңа шатланып бер мәлгә куркыныч янаганын онытып та җибәргән иде. Әмма немецлар снарядларны методик рәвештә гел бер буйга салып тордылар, шуннан Синцов аларның без¬ некеләр юлын бүлеп, утлы киртә коргаклыкларын төшенеп алды. Ул Золотаревка дәшеп: — Йә нишлибез, көтеп ятабызмы, әллә кузгалабызмы?— диде. 248
Алда һаман әле пулеметлар тыкылдый иде. — Кузгалыйк. Алар чокырдан чокырга йөгереп бардылар, ә кайвакыт башларын тигез җиргә генә төртеп яттылар. Йөгереп барган шәпкә зур гына нарат төбенә килеп ауганнан соң, тынын көчкә генә алган Синцов: — Чынлап та үзебезнекеләр ягына чыктык ахрысы! Ышанасы да килми,— диде. Бу аның Золотаревка әйткән иң соңгы сүзе иде. Менә якында гына снаряд ярылды. Золотарев аягына баскач политрукның кулларын як-якка атып җирдә ятуын күрде, аның башы-маңгае кан эчендә иде. — Ваня, Ваня!—диде Золотарев, аны җилкәсеннән җилтерәтеп.— Ваня дим! Ләкин Синцов җавап бирмәде. Шуннан Золотарев аның җансыз гәүдәсен иңбашына салып алга, пулемет тавышы килгән якка таба атлап кит¬ те. Кырыклап адымнан соң, авырлыкка түзмичә, җиргә сыгылып төште, янә торып басты, Синцовны кабат җил¬ кәсенә салып алгы тарафка атлап китте, ул да түгел яңа¬ дан егылды. Золотарев бер мәл кузгалмый ятты, полит¬ рукны барыбер күтәреп илтеп җиткерә алмаслыгын тойды. Ә мизгелләр оча торды, һәм аңа пулемет авазлары ерагайганнан-ерагая кебек тоелды. Ниһаять, ул үзебезнекеләр янына йөгереп барырга һәм кемне дә булса ярдәмгә чакырырга, дигән карарга килде. Калтыранган бармаклары белән Синцовның доку¬ ментларын кесәсенә салды, аннары, икеләнеп торганнан соң, политрукның җиңнәреннән тартып, аның төй¬ мәләре өзелгән һәм тузып беткән гимнастеркасын сал¬ дырды. Ул үзебезнекеләрне куып җиткәннән соң кире монда кайтырга ниятләгән. Тик барып җитмәве дә мөмкин бит, шуңа ул Синцовны гимнастеркасы буенча фашистлар бе¬ леп алмагае тагын дип шикләнә калган — аның үле яки исән политрукны фашистлардан мыскыл иттерәсе килми иде. Бер кавым йөгереп барганнан соң гимнастерканы куе¬ рып үскән яшь чыршылык арасына ыргытты, ә тагын ике йөз адымнан инде туп-туры дүрт сугышчы өстенә килеп чыкты; алар, үз артларыннан «максим»нарын сөй¬ рәп, әледән-әле алга ыргылалар һәм җиргә сыенып яталар. Өчесе танкист, ә дүртенчесенә Золотарев тәмам хәйран булып калган, анысы аксыл чәче кыңгыр пилоткасы 249
астыннан ишелеп чыккан лейтенант Хорышевның нәкъ үзе иде. Взвод командиры йөгереп барып пулеметы артына ят¬ кан мизгелендә Золотарев аның өстенә килеп куна язган иде. Командир аның очып килгәнен беренче булып күрде, бу кунакны инде күптән көткәндәй, бер дә гаҗәпләнмичә, елмая төшеп: — Менә Золотарев та күктән төште! Патроның бар¬ мы? — диде. — Бар! — Алайса ят та ут ач! Хәзер фриц кабат киләчәк,— диде. Алар яныннан тагын берничә танкист белән пехотачы йөгереп узып агач араларына елыштылар. Барысы да Хорышев пулемет борынын борган якка, куе урман еш¬ кынлыгына җигелеп-җигелеп карыйлар иде. Лейтенант Золотаревка башын борып тормыйча: — Үзең генәме соң? —дип сорады. ; — Синцов белән идек. — Ә ул кайда сон? — Ул авыр яраланды. Моннан ерак түгел. Сез миңа кемне дә булса бирегез. Хәзер алып киләбез. — Син аны кайда калдырдың?.. Золотарев политрукны калдырган якка чамалап кына бармагын тө‘ртеп күрсәтте. — Кай җире җәрәхәтләнгән? — диде взвод командиры. Башында Синцовны ничек итеп алып китү планы туып өлгергән иде бугай инде, ләкин, сүзеннән бүленеп, шундук җиргә елышты ул: аларның баш очында гына, көйгән коры яфракларны кыя-кыя, автомат чиратлары тырылдап ал¬ ды.— Сез безне куркытмакчы булсагыз, без сезне муш¬ кага утыртабыз! — дип сүгенеп куйды Хорышев һәм, Зо¬ лотарев аның кая атканын чамалап өлгергәнче, пулемет¬ тан бер чират бирде. Шуннан Золотарев аның кай төшкә атканын күреп алды: агачлар арасында әледән-әле немецлар йөгерешә һәм лапаеп җиргә ава. Хорышевның «максим»ы тырыл¬ дый башлауга, янәшәдә тагын бер кул пулеметы, ә уң- дарак, аннан арырак, тагын бер станковый авазлары ише¬ телеп калган иде. Ә аларның баш очында, агач чыбыкларын тураклап, немец автоматлары тукылдады. Золотарев, немецлар күтәрелеп йөгерешкән арада, бер- ике мәртәбә атып өлгерде. Аннары немецлар байтак ва¬ кыт башларын күтәрми яттылар. 250
Хорышев урыннан күчәргә сигнал бирде. Алар йөгерә- елыша йөз метрлап алга киттеләр һәм яңа позициягә ур¬ наштылар. Немецлар озак юанмадылар: агачлар арасында җиңел рота миналары ярыла башлады, янә дә күзгә йөгерешкән шәүләләр чалынгалады. Хорышев пулеметы һәм уң кулдагы бүтән пулеметлар да атып немецларны җиргә ятарга мәҗбүр иттеләр, шун¬ нан файдаланып, сугышчылар позицияне кабат алыш¬ тырдылар. Золотарев взвод командиры янына шуышып барды да: — Нишлибез? — диде.— Бер сугышчы бирсәгез, полит¬ рукны эзләп табар идем... Хорышев аны шундук сүзеннән бүлде: — Җәһәннәмгәме барасың хәзер, тиле баш?! Я әйт, кая бармакчы буласың — күрсәт! Золотарев өметсез генә кулын артка изәп алды: сугыш дәвамында ул барып киләсе җир белән аларның хәзерге яңа позицияләре арасына инде немецлар урнашып өлгер¬ гәнен үзе дә шәйләп алган иде инде. Хорышев ачу катыш: — Шундук сөйрәп китәргә иде, ә хәзер соң инде!..— диде. — Алайса үзем генә барам! — Үзеңне корбан иткәндәй кыланма! Ут ач әйдә! Әнә фриц килә! Агачлар арасында чынлап та немецлар бер йөгереп, бер җиргә ята башлады, хәзер инде алар шактый якын¬ да хәрәкәтләнә иде. Золотарев эченнән ярсынып, шул ук вакытта үзенең солдат тормышындагы бөтен тырышлыгы, ихласлыгы белән агач араларында кыбырдаган яшел шәү¬ ләләргә ут ачты. ...Лейтенант Хорышев бер дистәләп сугышчысы һәм шулай ук бер дистә танкист белән нибары бер бурычны үти — шушы төндә немец тылыннан бәреп чыгучы Кли¬ мовичның танк бригадасы флангысын әлеге кечкенә уча¬ стокта ут белән каплап тора иде. Ә Климович бригадасы исә, үз чиратында, Көнбатыш фронтның немец тылында көрәшүен дәвам иттергән, Мәс- кәү яны урманнарында үз мәетләрен һәм дошман үләксә¬ ләрен чәчеп калдырган частьларның бер кисәге генә иде; бригада әлеге кичтә тә, икенче тәүлекнең көне буена һәм төн уртасына хәтле дә немец боҗрасын өзәргә тырышып изаланып беткән, ниһаять, сугышчыларның яртысын югал¬ тып, әлеге боҗраны өзеп чыккан иде. 251
Бу хәл аз ут, ләкин күп кан белән тудырылган мог¬ җизаның да могҗизасы, тик боҗраны өзеп ермачлап чыкканнан соң да әле аларны ял итәргә, кешеләр белән тулыландырырга җибәрмәгәннәр, ә чыккан җирләрендә генә калдырганнар иде. Алгы сызык һаман саен Мәскәүгә таба чигенә торды, немец ударлары астында әле тегендә, әле монда өзгәләнде, һәм шул ярыкларның берсен, үзләренә ашык-пошык кына азык-төлек, граната һәм патроннар биргәннән соң, чолга¬ ныштан әле генә чыккан частьлар белән томалап куйды¬ лар. Боҗраны өзүчеләр шул кичне үк яңадан сугышка кер¬ деләр, тик алар хәзер көнчыгышка карап түгел, ә көн¬ батышка карап сугыштылар, Мәскәү дә алда түгел, ә аларның артында; шуны да әйтергә кирәк, аларның аз гына күләмдә булса да яңадан да туплары, уң һәм сул күршеләре барлыкка килгән. Гадәттән тыш аруларына карамастан, алар монысына да бик шат иделәр. Золотарев кына үзен бик бәхетсез хис кылды, биредә кечкенә кеше, нибары рядовой гына булса да, камалыш¬ тан чыкканның икенче иртәсендә үк ул үз командирлары¬ на танк бригадасы җитәкчесе подполковник Климович янына ни өчен барып килергә кирәк икәнлеген исбат итте. Дошмай тоташ ут ачкан. Әнә шул ут эчендәге күзәтү пунктыннан Климович көчкә генә котылып, очраклы рә¬ вештә генә исән калып, үзенең команда пунктына кай¬ тып кына кергән һәм снарядлар белән актарылган авыл мәктәбе янында басып тора иде. Ул шлемын салган да, үзен душ астында хис иткәндәй, такыр башын көзге вак яңгырга чылатып тора һәм бу эштән ниндидер бер канә¬ гатьлек кичерә иде. Ул янәшәсенә баскан капнтан-танкистка дәшеп, шул ук вакытта үзләренә таба килүче Золотаревка кырын-кырын карап: — Бу яңгыр атна буена сибәчәк әле,— диде.— Юллар¬ ны тәмам былҗыратыр. Безнең өчен дә начар анысы, лә¬ кин немец өчен тагы да начаррак. Золотарев аның каршына килеп баскач: — Сезнең нинди йомышыгыз бар? — диде ул. Золотарев үзе турында доложить итте. Бригада ко¬ мандиры, вакыты бик тыгыз булган бу кеше, аның белән озын-озаклап сөйләшеп тормас дип уйлаган иде ул, тик Климович алай ук сабырсызлык белгертмәде, аны сүзен¬ 252
нән бер генә мәртәбә өзде. Бүлдерүенең дә сәбәбе шул: Золотарев иптәш подполковник янына юкка гына килмә¬ вен, ул политрукның якын танышы булганы өчен генә кил¬ гәнлеген әйткән. Ул моны кайчандыр Синцовның үз авы¬ зыннан ишеткән иде бит. — Танышлык — сафсата ул!—дип бүлдерде аны Кли¬ мович.— Без танышлыкка карап кына башыбызны сал¬ мыйбыз. Сугышта ниткән танышлык ди ул тагын?! Климовичның тавышында тирән кайгы чагылды: аның үз күзе алдында нихәтле яхшы кешеләр харап булды бит, ничек инде кайсысын азрак, кайсысын күбрәк кызганып торасың андый чакта. Юк, аның, Климовичның, каты бә¬ гырьле булуыннан түгел бу, мона гаделлек үзе шулай куша бит. Золоторев гимнастерка кесәсеннән Синцов документ¬ ларын чыгаргач, болай дип тә өстәп әйтте подполковник: — Нәрсә, политрукны ташлап киткәнегез өчен йөрәк әрниме? — Әрни. — Янадан кайтып алырмын дип уйладыгыз инде? — Әйе. — Алайса юкка кыйнамагыз үзегезне. Сез яхшылык теләгәнсез, ә сугыш бүтәнчә фәрман иткән! Алла үзе дә кайвакыт юраганын юш китерә алмый! — Шунда кылт итеп Климовичның исенә үз гаиләсе килеп төште. Яхшы¬ рак эшлим әле дип уйламаса, семьясын Слонимнан маши¬ на белән Слуцкига озатмаган булса, бомба астына эләк¬ мәсләр дә иде, алты сәгатьтән поездга утырып, бүтән семьялар кебек үк, исән-сау китеп барырлар иде. — Бирегез документларны. Ул Золотарев кулыннан Синцов документларын алды да үз янында басып торган капитанга тапшырып: — Иванов, үзебезнекеләр янына салып куй,— диде. Бүтән берни аңлатып тормады. Ә нәрсәсен аңлатып торасың: үзләре белән бергә күчеп йөргән тимер ящик нәкъ туганнар кабере иде, чолганыштан чыкканда баш¬ ларын салган нихәтле кешенең документларын үз кары¬ нына йотты бит инде ул!.. УНЫНЧЫ БҮЛЕК Синцов ни тикле һушсыз ятканлыгын белмәде — әллә биш минут, әллә инде бер сәгать. Ләкин исенә килгәннән соң иң беренче тойган нәрсәсе тынлык иде. 253
Ул башын күтәрде, кулларына таянып торып утырды, күзләрен җилемдәй каплаган канны учлары белән сыпы¬ рып алды. Аннары як-якка башын боргалады. Әйләнә- тирәдә беркем дә юк иде. — Золотарев!—дип дәште ул, әмма тавышы ише- телер-ишетелмәс кенә чыкты. Шуннан кычкыра төшеп яңа¬ дан дәште: — Золотарев! Ул, Золотаревны үлгәндер дип белеп, аны күзләре бе¬ лән эзләргә кереште. Ләкин тирә-юньдә исән Золотарев та, аның үлесе дә күренми иде. Синцов башын тотып карады. Башы шабыр кан эчен¬ дә, әмма бер ягы, анда да чигә өсте генә авырта. Сыды¬ рылган тиресенә ялгыш бармаклары тиеп киткәч, ыңгыра¬ шып куйды. Маңгаеннан җеп булып кан ага иде. Ул аяк өсте басты. Ни өчендер өшегән кебек ул, ләкин хәле бик үк яман түгел, атларлык. Ирексездән кулларын күкрәгенә кушырды һәм, коты чыгып, кире алды. Ул әүвәл керле эчке күлмәгендә канлы кул эзләрен күрде, шуннан соң гына үзенең гимнастеркасыз икәнлеген абайлап алды. Ни-нәрсә булганын һич тә күңеленә китерә алмады. Бөтенләй башкача уйлап: мөгаен, һушсыз хәлемдә гим¬ настеркамны салганмындыр да документлары белән бер¬ гә берәр тишеккә тыгып куйганмындыр, диде үзалдына. Әгәр үлемгә дучар булсам, документларымны ертып таш¬ ларга яки яшереп өлгерергә кирәк булыр дип бик күп мәртәбәләр уйлаганы бар иде бит аның. Әллә шулай сата¬ шып кына уйлаган идеме икән? Синцов җиргә сыгылып төште, кулы белән тирә-ягын капшады, инде сәлберәеп өлгергән үлән өстендә кара бөр¬ чекләр белән чуарланган сукмакны күреп алды, һичшик¬ сез кан тимгелләре иде бу. Җирдән купмый гына, бу ти¬ рәдә үскән вак куаклыкны аралый-аралый, канлы юлын¬ нан кире якка үрмәләп китеп карады. Ләкин куаклар ара¬ сында гимнастеркасы да, документлары да — һичбер нәр¬ сә юк иде. Ниһаять, ул карт нарат янына барып җитте һәм аны шундук танып алды: снаряд төшеп ярылгач, нәкъ шушы нарат турысында егылган иде бит ул. Менә ул урын, тәгаен үзе! һәм зур гына, инде җиргә сеңгән кан табы. Ул янә кулларын күкрәгенә кушырды, әйтерсең болай гына гимнастеркасыз шикелле тоелган иде аңа. Ләкин гимнастеркасы чынлап та өстендә юк иде. «Әллә Золотарев мине үлгәнгә санап гимнастеркам¬ ны салдырды микән?» — дип беренче мәртәбә икеле-микёй ле уйлап куйды Синцов. 254
Еракта сугыш авазлары ишетелә. Анда һаман атышалар иде әле. Тизрәк шунда таба барырга кирәк. Ул атышкан авазларга кабат колак салды, чайкала-чайкала аягына басты һәм каршына килгән ике немецны күреп алды. Мылтыклысы аңардан утыз метр чамасында, ә автома¬ тын аңа төбәгәне якында гына иде. — Хальт! Синцов немецның ярсудан колагынача киерелгән зур авызын, аның менә-менә корсагына атарга торуын күрде, кесәсендә күптәннән бирле йөргән буш наганы турында ваемсыз гына уйлап алды да кулын күтәрде. Шундук үзе¬ нең, шул хәлендә озак тотасылары булса, алагаемга авып китәсен тойды. Ул яраланганнан бирле инде бер сәгатьтән артык ва¬ кыт узган, мондагы сугышлар көнчыгышка таба күчкән¬ нән соң немецлар урманны җентекләп тарарга керешкән¬ нәр иде. Әлеге мылтык тоткан һәм ерактарак чалынган бүтән немецлар да урман эчләтеп баруларын дәвам иттерделәр, ә автомат тоткан немец исә, көпшәсе белән ишарәләп, аңа кая барырга икәнен күрсәтте һәм Синцовны кирегә таба, иртән Золотарев белән сөйрәлеп килгән якка алып китте. Немец әледән-әле канәгатьсез генә кычкырып куйса да, Синцов бик акрын атлады, немец бер мәртәбә, бик авырт¬ тырмый гына, автоматы белән биленә төртеп тә алды әле. Хәзер инде Синцовның башы ул кадәр әйләнми, ады¬ мын кызулый төшсә дә ярый иде, ләкин ул ашыкмады, һәм ашыкмавының сәбәбе немецтан курыкмавыннан да түгел иде. Ул, ерагая барган сугыш авазларына колак сала-сала: «Чәнчелеп китсен лә, атмагае!» — дип гамьсез генә уйлап куйды. Автоматлы немец Синцовны бүтән әсирләр төркеменә алып килде, алар бик яшь булмаган мылтыклы ике немец сагында урман читендә утырып торалар иде. Автоматлы немец, Синцовка ишарәләп алганнан соң, тегеләргә нәрсә¬ дер әйтте. Мылтыклы немецларның берсе, дәфтәр чыгарып, әү- вәл анда бер-ике тәре куйды, аннары нәрсәдер сыргалады, бәлкем, Синцовны алып килгән немецның фамилиясен язып куйгандыр. Ул немец, башын борып бер карап ал¬ ганнан сон, китеп барды. Дәфтәр тоткан өлкән яшьтәге немец исә, Синцовның канлы башына күз салганнан соң, ана: 255
— Зэтц дих| * * — диде. Синцов теге әсирләр янына килеп утырды. Алар дүрт кеше булып, берсенең кулы яраланган, икенчесенең муены бинт белән бәйләнгән, өченчесе туктаусыз кан төкерә, анысының бите белән авызы ертылган иде. Кулы җәрәхәтләнгән сугышчы Синцовка таныш кебек тоелды; шулай булып чыкты да. Сугышчы Синцов ягына- рак күчеп: — Иптәш политрук, менә кайда очрашырга язган бит безгә! Ярый әле, гимнастеркагызны салып өлгергәнсез! — дип пышылдады. — Ничек салганмындыр, хәтерләмим дә,— диде Синцов. Сугышчы, аның хәленә кергәндәй, кабат пышылдап куй- ДЫ: — Ә нәрсәсе бар аның, салгансыз да ташлагансыз. Ник инде юкка да мылтык астына керергә? Синцовка соңыннан да бу сүзләрне кат-кат ишетергә туры килде. Әлеге сугышчы тынып торганнан соң: — Без инде бөтенләй котылдык дип уйлаган идек, ма¬ тур хыяллар эчендә йөзгән идек,— диде.— Шуннан соң — дөмберт! — мин сиңа әйтим. Бар шатлыгыбыз җилгә очты! Ул теге чакны, шосседа барганнан соң, Хорышев белән танкистларга кире кайткан булган икән һәм чолганыштан чыгар өчен тегеләр белән тугыз көн сугышып йөргән. Ә бүгенге сугышта, җәрәхәтен бәйләп маташкан арада, иптәшләреннән калышкан да менә немецларга тап булган. — Кайда сугыштыгыз, еракмы? — Моннан өч километр ары. Синцов үкенеп тә, шул ук вакытта дусты өчен горур¬ ланып та: «Шулай да Климович Ельня төбәгеннән үз танкистларын алып чыга алган»,— дип уйлап куйды. Сугышчы: — Мин сөйләшкәндә дәрәҗәгезне бүтән бер дә искә алмамын. Юкса алар тыңлап тора,— диде пышын-пышын килеп. Немецлар, берни төшенмәсәләр дә, чынлап та аларга колак салалар иде кебек. Берсе, үзен бик усал күрсәтәсе килеп ахрысы: — Швайген! Швайген! * — дип сөрән салды. Алар әсирләрнең үзара сөйләшүен теләмиләр иде. Боҗраны өзүче руслардан кемнәр пленга алынган, шу- * Утыр! * Эчегездән тыныгыз! Тыныгыз! 256
ларның һәммәсен дә өч сәгатьтән җыеп бетерделәр дә колонна белән башта урман юлыннан, аннары шоссе буй¬ лап Боровск ягына куып алып киттеләр. Колоннада кырыклап кызылармеец бар, аларның яр¬ тысы җиңел яралы. Күтәреп яки култыклап барырлып беркем дә юк иде. Әсирләрнең чыш-пыш сөйләшүенә ка¬ раганда, немецлар авыр яралыларны һәммәсен дә яткан төшләрендә атып бетергәннәр. Шуннан гайре конвоирлар әллә ни рәхимсезлек күрсәтмәде, кемдер сөйләшә баш¬ ласа гына: «Швайген! Швайген!»— дип кычкырып җи¬ бәрәләр һәм колоннаны алга таба ашыктыра төшәләр иде. Мөгаен, монда тәреләр төшерелгән әлеге дәфтәр, ягъ¬ ни әсирләрнең гомуми хисабы роль уйный башлаган бул¬ са кирәк. Ул дәфтәр хәзер инде карт немец солдатыннан колоннаны озатучы шулай ук картлач йөзле, торнадай озын аяклы бер немец лейтенантына күчкән, лейтенант ни конвоирларга, ни әсирләргә әһәмият бирми, фәкать юл читеннән үзенең карасына коелып атлап бара иде. Муенына керле бинт ураган сугышчы, Синцов янәшә¬ сеннән чатанлап атлый-атлый: — Сортировкага барып җиткәнче, кичкә кадәр куа¬ лар да куалар инде алар безне,— дип пышылдап куйды.— Аннары сафка тезәләр дә тотыналар төпченергә: «Нихт офицер? Нихт политрук? Нихт юде?...» — монысы еврей инде аларча. . — Ә син боларны каян беләсең?—дип сорады Синцов. — Мин аларда бер булдым инде. Качтым һәм янә ки¬ леп каптым! Әнә шулай берәнтекләп сорашып бетермичә, ашарга да бирмиләр. Синцовны китереп кушканда урманда утырып торган дүрт әсирнең берсе иде бу сугышчы. Алар анда утырган арада Синцов сиздермичә генә кесәсеннән буш наганын чыгарып нарат тамыры астына тыгып куя алды, югыйсә, гимнастеркасы да булмагач, ул наган шундук шик уятачак һәм Синцовны тоттырачак иде. Ләкин әлеге дүрт кешедән кем дә булса аны тоттыр¬ масмы икән? Синцовның политрук икәнлеген берәү генә белә анысы, тик урманда чагында бу кызылармеецның Синцовка дәрәҗәсе белән дәшкәнлеген теге өчесенең дә ишетеп калуы бик ихтимал бит? Синцов бу хакта әле байнак кына, муены бәйләнгән сугышчы сортировка турысында кинәт сүз кузгатып җи¬ бәргәч кенә уйлап куйды. Уйлады һәм: «Юк, тоттырмаслар, муены бәйләнгәне дә тоттырмас,— дип баягы шигеннән кай¬ тып төште.— Аның сортировканы искә алуы болай гына, 17 3-263 257
чынында исә ул мине алдан ук кисәтеп куя, сак булырга куша...» Ике сәгатьтән колонна шосседан янтык юлга, ә соңра анысыннан да бүтәненә борылды. Бу юл безнең танкка каршы казылган тирән сыза белән аркылы киселгән. Бер төркем хатын-кыз хәзер ул сызаны конвой астында көрәк¬ ләр белән дә, ялан кул белән дә киредән күмеп ята иде. Колоннадагыларның берсе: — Юк, кеше хезмәтен кызганмый болар!—дип кыч¬ кырып җибәрде. Кайсысыдыр өстәп тә куйды: — Җәзасын күрегез, диләр! Янәсе, безгә каршы казы¬ гансыз, ә хәзер кулларыгыз белән үзегез үк күмегез! — Швайген! Хатыннар эшләреннән аерылып, җилкәләре аша гына, әсирләргә карап-карап алалар, ә аларның конвоирлары моны күреп карылдык тавышлары белән аларга акырыр¬ га тотыналар иде. Муены бәйле сугышчы: — Мөгаен, сүгенүләре инде боларның үзләренчә,— ди¬ де Синцовка. Танкка каршы чокырдан соң бер километр узгач, ар¬ тиллерия уты кырып-җимереп ташлаган бер буш авылга килеп җиттеләр. Авыл читендә бер таш бина тора, аның «Бала тудьфу йорты» дигән язуы да бар иде. Конвоир¬ лар колоннаны әнә шул бина янында туктаттылар. Сугышка һәм аның тирә-юньдәге хәрабәләренә дә ка¬ рамастан, бинада ниндидер җанга якын яңалык бар сы¬ ман. Күрәсең, аны язын яки сугыш алдыннан гына төзеп бетергән булганнардыр. Колоннаны бу бина янында тамак ялгап алыр һәм яра¬ лыларны бәйләтер өчен туктатканнар икән. Тегесе дә, бусы да урыс кешеләренең кулы белән эшләнде. Бала ту¬ дыру йортының кухнясында да, идәннәрендә дә тау-тау бәрәңге һәм терлек чөгендере өелгән. Ике хатын плитәгә утыртылган чиләк белән эмальле тазда аш пешерәләр. Кухнядан әрчелгән кабык, балчык һәм төтен исе бөркелә. Монда азыкны пленныйлар өчен түгел, ә җир казучы ха¬ лык өчен хәзерлиләр; ләкин колоннаны озатучы лейтенант моны күптән абайлаган булырга тиеш, ул колоннаны үзе артыннан ияртеп озын аяклары белән туры шунда ат¬ лап килгән иде. Кухняда нибары ун алюмин миски бар, әсирләр чират¬ ка басып пешекче хатын яныннан узганда, ул аларга яртышар миски чиле-пешле бәрәңге һәм чөгендер бурда- £58
сы салып бирә, ә инде арада бик йончыган әсирләрне күр¬ сә, аларны кызганудан күкрәкләрен дерелдәтә-дерелдәтә еларга керешә иде. Шулпа уттай кайнар булса да, һәммәсе дә авызларын пешерә-пешерә ашыгып ашады, чөнки иптәшләрен тот¬ карлыйсылары килми иде. Ә немец исә, пешекче хатын янына басып, ул ашны күбрәк салмагае, әсирләр чират¬ ка икенче мәртәбә басмагае дип күзәтеп тора иде. Синцов, авызын пешерә-пешерә үз мискиен ашап бе¬ тергәч, кинәт укшый башлады. Ул кулы белән авызын томалады да тамагына килеп терәлгән косыгын авырлык белән генә йотып җибәрде, аннары кухня күршесендәге яралыларны бәйли торган бүлмәгә юнәлде. Ихтимал, бу бүлмә элек бала табучылар палатасы булгандыр, тик хәзер анда бер өстәл белән ике урындык кына бар. Стена кырыенда печән өстенә җәелгән керле простыняда төрле сәләмәләр ябынып берничә гәүдә ята. Кемдер ыңгырашып-ыңгырашып ала. Хатын-кыз иде бу¬ гай ул. Яралыларны ике кеше бәйли; берсе кәкре янтыклы ин¬ валид сестра, икенчесе арслан чырайлы алыптай бер карт; аның куллары әлегә нык һәм оста булса да, вакыт-вакыт калтырыйлар, әллә картлыктан, әллә кухнядагы кебек үк күз көеге булып немец карап торганга иде бу. Теге не¬ мец: «Генуг! Генуг! * — дип кычкыргаласа, монысы гелән- гелән: «Шнеллер! Шнеллер!»** — дип кабатлый иде. Синцов урындыкка утырып врачка таба башын ипләб¬ рәк куйгач, врач аңа: — Бераз чыдарга туры килер,— диде. Ул җәрәхәткә чымырдап торган водород ачыткысы сип¬ те дә, кайчысы белән бик авырттырып сыдырылган тире кисәкләренә дә кагыла-кагыла, яра тирәсендәге чәчләрен кырыкты, аннары аңа шундый күп итеп йод сөртте, Син¬ цов түзмичә улап алды. Шуннан врач ярага нәрсәдер сылап куйды, өстәвенә бармаклары белән төртеп-төртеп тә алды. Аннары Синцовны этәреп янәшә урындыкка уты¬ рырга кушты, сестрага дәшеп: — Бәйлә! — диде. Ә Синцов урынына шундук бармаклары изелгән икенче яралы утырды. Сестра, бер аягына янтаеп, ә икенче иңен калкыткалап, ысылдый-ысылдый, Синцовның башын бәйләргә кереште. * Җитәр! Җитәр! ** Тизрәк! Тизрәк! 17* 259
Синцов әүвәл аның ни әйткәнен шәйләмәде, соңыннан гына Николай Николаевичның тынычлыгын алып эшләргә ко¬ мачау иткәннәре өчен немецларны сүккәнен аңлап алды. Бу карт белән кортка, күрәсең, гомер буйларына бергә хезмәт иткәннәр, һәм шуңадыр ахрысы бу карчык хәзер үзенең хирургы өчен хәсрәтләнә, хәтта яралыларны кай¬ гыртуга караганда да аны күбрәк кайгырта иде. Синцов урындыкта утырганда хирургның чыраена игъ¬ тибар итмәгән, аның йөзен хәзер генә күргән, бу кешенең немец аркасында коновалдай тупас эшләргә мәҗбүр бул¬ ганы өчен никадәр газап кичергәнен ул хәзер бердән тө¬ шенеп алган иде. Немец озак көтмәс, колоннаны бик тиз алып китәр, шуның өчен дә хирургның оста, ләкин ирек- сездән катыга әйләнгән куллары аша яралыларны күбрәк уздырасы килде. Аның чал кашлы, почык борынлы, мә¬ ченеке шикелле тырпаеп торган кыл мыеклы йөзе киерен¬ келектән тирләп чыккан, һәм ул бик бәхетсез кырыс кеше булып күренә. Ихтыяры җитсә, «Шнеллер! Шнеллер!..» дип һаман бер сүзне тукыган каһәр төшкере бу немецның муенына үткен скальпеле белән сызып кына җибәрер иде. Нәкъ бер сәгатьтән колоннаны тагын сафка тезделәр. Яралыларның бер өлешен бәйләп өлгермәделәр, ләкин торна аяклы лейтенант сәгатенә карап алганнан соң кис- кән-кырыкцандай итте. Конвоирлар әсирләрне билгеләнгән урынга илтеп җиткерергә ашыктылар; алар тагы да усал¬ рак җикеренә башладылар һәм адымнарын кызулый төш¬ теләр. Ләкин капыл гына боларның барысына да чик куелды, һәм колонна бер урында бик озакка туктап торды. Ары таба юл немец машиналары белән бөялгән, моннан аларның иге- чиге юктыр кебек күренә. Әлбәттә, әсирләр төркеме әй¬ ләнеч юл белән дә китә ала, ләкин бу тирәдә урман өскә ишеләм-ишеләм дип тора, шунлыктан торна аяклы лей¬ тенант машиналар белән бөялгән юлдан читкә тайпылыр¬ га шикләнә иде булса кирәк. Муены бәйле сугышчы Синцовка дәшеп: — Болай булгач, тиз генә кузгалмабыз инде без,— диде. Алар колоннада янәшә атлап баралар иде. — Ә синең яраңны бәйләп өлгермәделәрмени? — дип сорады Синцов. — Минем яра түгел, чуан гына... Озак торырбыз ахры¬ сы,— диде ул, янә үз сүзен кабатлап.— Әллә аларда бары¬ сы да тәртипле дисеңме? Аларда да тәртип юк ул. Үткән юлы, безне лагерьга куганда, качып киткәнче дим, мин мондый «бөке»ләрне ике көн буена күрә-күрә гаҗиз бул- 260
дым. Кай җәһәннәмдә соң безнең авиация? — дип өтәлә¬ нә идем.— Сугышчы беравык тынып торгач, татлы хыял¬ га бирелеп: — Их, бер тартып җибәрәсе иде кайгыдан!—■ дип куйды. Синцов аңа берни әйтмәде, ләкин күршесенең теле чишелгән иде инде, ул сабырсызланып: — Башыңны бәйләткән чагында идәндә ятучыларны күргән идеңме? — диде. — Күрдем,— диде Синцов.— Берсе хатын-кыз иде бу¬ гай... — Берсе түгел, ә һәммәсе дә! Аш бүлеп биргәндә миңа пешекче әйткән иде. Барысы да куллары өзек хатыннар. Танкка каршы чокыр янында бер урынны безнекеләр ми¬ налаган булганнар, немецлар исә ул миналарны хатын¬ нардан куллары белән казытып алдырганнар. Мина шарт¬ лаудан үлгәннәрен шул чокырда ук күмдергәннәр. Синцов әсирлекнең беренче минутларыннан ук көне буе эченнән кара көенде, тәмам сызып бетте, атсалар ни дә, атмасалар ни, дигән сымак рухи төшенкелек кичерде. Ләкин хәзер, ни хикмәттер, аның бу ваемсызлыгы юып алынгандай булды, ул инде хәзер юлда хәлсезләнүен — немецларның үзен атып калдыруын теләмәде... Аның ни¬ чек тә әсирлектән котыласы, болай гына түгел, ә билгеле бер максат белән котыласы килде. Болар кулыннан ыч¬ кынсамы! Ул чагында Синцов танкка каршы чокырларны хатын-кызлардан күмдергән өчен, аларның әлеге өзелгән куллары өчен немецларның җанын кыеп үч алачак! Ике ИЛ үкереп юл өстеннән үткәндә, Синцов та, бүтән әсирләр дә моның мәгънәсен аңлап өлгермәгәннәр иде. Моны алар шуннан соңгы мәлдә генә немецларның ашыга- кабалана машина әрҗәләреннән сикереп төшүеннән, кон¬ воирларның исә йөзләре белән җиргә каплануыннан абай¬ лап алдылар. Ә самолетлар шоссе өстеннән елт та елт үтә тордылар... Кайсысыдыр әҗәле алдыннан ачы гына кычкырып җибәр¬ де, әсирләрнең бер өлеше җиргә ауды, икенчеләре сихер¬ ләнгәндәй күк йөзенә карап торды. Немец лейтенанты җиргә лапайгаи җиреннән: — Нидер, цу боден! Лэгт ойх!.. *— дип кычкырды. Ул тәмам коелып иңгән, үзе акырына, үзе кабурыннан кысылып калган парабеллумын чыгармакчы булып азап¬ лана. Әсирләрнең баш очында гына күкрәкләрен киереп басып торуына, үзенең исә суелгандай бер мәхлук булып * Ятыгыз! Җиргә ятыгыз! 261
шосседа сузылып ятуына ул бик хурланган иде ахрысы. Ләкин самолетлар, пулеметларын чытырдатып, җәлт-җәлт үтә тордылар, ә аның исә аяк өсте торып басарга, әсир¬ ләрне дә җиргә яткырырга йөрәге җитми иде. Юк, ят¬ кырмыймы соң, яткыру гына түгел, җиргә сылап куяр ул аларны! Шуннан лейтенант кабат: — Цу боден!.. — дип кычкырып җибәрде дә һаман әле шосседа басып торган әсирләргә парабеллумыннан пуля яудыра башлады. Синцов муены бәйле сугышчының, капыл гына башын тотып, аяк очына егылып төшүен күрде дә үзе дә белеш- мәстән: — Иптәшләр, качабыз! — дип кычкырып җибәрде.— Әйдәгез качабыз!—дип тагын кабатлады һәм, юл читен¬ дәге канау аша сикереп, ботакларны сындыра-сындыра урман эченә томылды, тагын берничә кешенең шулай, бо¬ такларны шарт та шорт сындырып, йөгерүен ишетеп кал¬ ды. Баш очында пулеметлар тырылдый, ә артта шартлап бомба ярылган, автоматтан аткан авазлар ишетелә иде. Ул вакытта күпме әсир качып котылганын Синцов белә алмады: алар урманга керү белән төрлесе төрле якка йө¬ герешкән һәм бер-берсе белән яңадан очрашмаганнар иде. Ул, җиргә утырып чак кына тын алуларын исәпләмәгәндә, туктаусыз атлый бирде, октябрьнең кыска көнен гел юлда үткәреп караңгы кичен дә җиткерде, шулай ук төнлә дә атлавын белде. Ул урманнан бер дә чыкмады, фәкать төбенә хәтле яндырылган ниндидер бер авылны гына узды, шуннан соң ук яңадан урманга килеп керде, танкка каршы ике чокырны үрмәли-үрмәли чыкты, ташландык окоплар аша үтте. Аларның берсендә мәетләргә юлыкты, бу хәл аны үлемнән коткарды, югыйсә өшисе иде. Бер үлекнең гимнастеркасын һәм өр-яңа дип әйтерлек, бары каплама чите генә бераз канга буялган сырма фуфайкасын сал¬ дырды, ә икенче мәет яныннан изелеп беткән бер колакчын бүрек табып алып, аны бинт уралган башына көчләп дияр¬ лек кидерде. Ул шунда ук аунап яткан мылтыкны да алыр¬ га теләгән иде, тик ул затворсыз булып чыкты, әйләнә- тирәсендә ничаклы гына актарынмасын, затворны таба алмады. Аннары Синцовка ике юлны кичәргә туры килде, бер¬ сендә җан әсәре күренмәде, ә икенчесен чыгып бер минут үткәннән соң, аннан немец мотоциклистлары колоннасы выжылдап узды. Аның борынына янык исләре килеп-ки- леп бәрелә, күзенә алсу шәфәкъ шәүләләре чалына, кола¬ 262
гына әле сул, әле уң ягыннан аткан тавышлар ишетел-еп киткәли. Бер мәлне бу авазлар бөтен тарафтан да ише¬ телгән кебек булды. Синцов үзен фронт аша узгандай хис кылды. Бу исә хис-тойгы гына түгел, чынында дә нәкъ шулай иде. Ләкин таң беленеп килгәндә, хәлдән таеп, куе гынз бер агачлык эченә кереп егылгач, ул уңнан да, сулдан да, шулай ук арттан да түгел, ә каяндыр алгы яктан һәм, әйтергә кирәк, бик ерактан туплар гөрселдәгәнен ишетеп калган иде. Арганлыктан аның мие түнгән дияр¬ лек, әлеге ерак гөрселдәүләрнең безнең тылдагы бомба шартларулары булу ихтималын ул уена да китерә алма¬ ды. Киресенчә, бая мин фронтны уздым дип ялгыш уй¬ лаганмын, дөресендә исә фронт сызыгы алда булган дигән нәтиҗәгә килгән иде. Ничек тә үлем кочагыннан ычкынырга теләп, шул ук вакытта хәвеф-хәтәргә юлыкмаска тырышып, ул әүвәл сазлык суын эчте, аннан чаукалык эченә керде. Иң яхшы¬ сы кич җиткәнен көтәргә, аннары караңгыда фронты үтеп карарга: көнгә караганда төнгә ышаныч күбрәк. Шулай дип уйлады да берничә сәгатькә генә черем итәргә булып күзен йомды һәм шундук тирән йокыга талды, һава зәң¬ гәрләнә башлагач кына уянып китте. Ул аякка басып һич очы-кырые булмаган урман эчен¬ нән тагын биш километрлап Хир узды. Берара аңа сөй¬ ләшкән тавышлар ишетелде, хәтта бер мәлне якында гына аткан аваздан сискәнеп тә киткән иде. Әгәр ул әлеге тавышлар килгән якка атласа, туп-туры андагы медсан¬ батка барып кергән булыр иде. Ләкин ул һаман фронтны узмаганмын әле дип уйлый, баягы сөйләшкән һәм аткан авазларны немецларныкы дип белә, шунлыктан ул тагы да арырак китәргә булган иде. Ниһаять, караңгылык пәрдәсе бөтен җирне сарып алгач, Синцов урманнан танкка каршы сызалар белән ермачлан¬ ган кыр өстенә килеп чыкты. Ул танк чокыры аша узды да озын-озын бакчалары читәннәр белән киртәләнгән өч кенә йортлы утарга таба атлап китте. Үр менгәннән соң кырый йорттан ерак түгел беравык басып торды. Тирә-юнь тып-тын. Йортның бөтенләй дә җан әсәре юк сыман тоелды Синцовка. Ә инде аңа якыная төшкәч, йорт чатыннан борылып аңа таба атлап килгән бер сугышчыны күреп алды ул. Олырак чырайлы бу су¬ гышчы кулына чиләк тоткан иде. Искитмәле хәл бнт бу! Сугышчының нәкъ менә шулай ваемсыз гына чиләк белән коега су алырга баруы Син- 2S3
цовның үзебезнекеләр ягына чыгуына тамчы да шик калдырмаган иде. Менә алар күзгә-күз очраштылар. Синцов чиләкле су¬ гышчыдан яшьрәк, сугышчыга кырык тирәсе булыр, ләкин Синцов унике көн буена сакал үстереп йөргәнннән соң, үзе¬ нең ничә яшьтә булып күренгәнлеген күз алдына ките¬ рә дә алмый иде. Шуңа күрә чиләкле сугышчы аңа игъ- бар белән карап торганнан соң: — Атакай, сиңа ни кирәк? — дип сорагач, Синцов бө¬ тенләй әсәренеп китте. Ул сугышчыга таба ике адым атлап куйды, тегесе хәтта курыккандай артка ук чигенде һәм: — Сиңа кем кирәк соң, атакай? — дип янә баягы сүзен кабатлады. Ләкин Синцов һаман әле сугышчыга кулларын суза бир: де, ниһаять, сугышчының кулын эләктереп алып, чиләген зыңлата-зыңлата, аны җилтерәтергә үк кереште. Синцов авызыннан: — Чыктым бит!...— дигән бер генә кәлимә сүз ише¬ телде. Кулында чиләге чайкалган сугышчы (Синцов аның ку¬ лын ычкындырмыйча әле дә булса җилтерәтә бирә иде): — Чыгуын чыккансың да, бик тирән каергансың шул! Бездән алгы сызыкка егерме чакрым бар. Миңа хәтле беркемне дә очратмаган идеңмени? — диде. — Юк. Төнлә белән генә бардым, ә көндез урманда яшеренеп яттым. Мин янә бер төн барырмын әле дип уй¬ лаган идем... Сугышчы, Синцовның ярым ак сакалына дикъкать бе- ләнрәк караганнан соң, кинәт «сез» дип сөйләшүгә күчеп: — Сез дәрәҗәгез буенча кем буласыз? — дин сорады.— Полковник түгелдер бит? Әллә тагы да югарыракмы? Аның бердән кабынып киткән күзләрендә канәгатьлек төсмерләре сизелә иде: чынлап та аның каршына чолга¬ ныштан генерал-мазар ук килеп чыкмагандыр бит? Хәл¬ ләребез хәзер никадәр генә авыр тоелмасын, бу бит шат¬ лыклы бик зур вакыйга булыр иде. Ләкин Синовның җавабы артык шатландырмады шул. — Мин политрук. — Политрук? Алайса, иптәш политрук, я минем белән бергә коега барып килегез, я шушында гына сабыр итеп көтеп торыгыз. Тиз генә су алып кайтыйм да сезне шун¬ нан соң өлкән политрук янына озатып куярмын. Сез нәкъ аның ызбасына турылап чыккансыз бит! Синцов аңа ияреп коега барды, һаман әле үзенең бәхе¬ 264
тенә ышанып бетмичә, сугышчының чыгыр белән су күтәрт¬ кәнен көтеп торды, аннары аңа яңадан тагылып кире ыз- бага китте. — Әйе., сакалны сез шактый мул үстергәнсез икән.— Сугышчы Синцовны өйалдына алып керде дә, шунда чи¬ ләкне утыртып, андагы ике ишекнең берсен ачып җибәр¬ де.— Иптәш өлкән политрук, мөмкинме мөрәҗәгать итәр¬ гә? Менә хәзер генә окружениедән чыккан! Ызбада, өстәлдәге газета өстенә котелогын куеп, урта яшьтәге бер кеше шулпа ашап утыра иде. Ул хатыннар сы¬ мак яңагына таянып, бик хәсрәтле чырай белән ашап уты¬ ра, башын ишеккә таба боргач та, кулын яңагыннан ал¬ маган иде. Аның йөзе ягымлы, хатын-кызларныкы ише йомшак чалымлы, ә бер шпаллы петлицалары күгелҗем- зәңгәр, ягъни авиациянеке. Шуларны күреп алганнан соң Синцов үзен очкычлар частена эләккәнмен дип уйлады. Өлкән политрук бер аягына күн итек кигән, ә икен¬ чесе оекбашлы гына иде. Итегенең бер сыңары идәндә ята, ә өстәлгә пәке белән сырлап ясаган таяк сөяп куелган. Сугыш көннәрендә кырык җирдә кырык эш көтеп тор¬ са да, Синцов ни өчендер: «Мөгаен, шушы сугышчы сыр¬ лап биргән инде ул таякны?» — дип куйды. — Әйдәгез, узыгыз соң.— Өлкән политрук, бераз кал¬ кына төшеп, кулын Синцовка сузды.— Бөтенләй беткәнсез бит сез!— диде ул, аның хәленә кергәндәй.— Бик ачык¬ тыгызмы? — Чәй булса комачау итмәс иде,— диде Синцов: икенче тәүлеген ашамаса да, аның тизрәк чәй эчеп җылы¬ насы килә иде. Өлкән политрук өстәлдәге чәйнеккә башын кагып: — Чәй икән, чәй дә булыр,— диде.— Ә хәзергә менә шулпа капкалагыз.— Ул кашыгын сөрткәләде дә котелок¬ ны газетасы белән бергә Синцовка таба этәрде. Синцов кашыкны кулына алып ашарга кереште, ә кар¬ шында утырган өлкән политрук аның ничек ашаганын тү¬ гел, ә үзен күзәтте. Синцов берничә кашык ашы калганда гына өлкән политрукның аңа төбәлгән карашын шәйләп алды һәм шундук бүрекчән утырганын исенә төшерде. Ул, котелок¬ тан авырлык белән генә аерылып, ике кулы белән дә бүре¬ генә ябышты, аны аһылдый-уһылдый салды. Бүреге бер урында бинтына ябышкан булган икән. Өлкән политрук бинттагы каракучкыл кан табын күреп: — Әллә яраландыгыз? — дип сорады. Синцов шулпаны эчеп бетергәч кенә: 265
— Бик каты түгел,— дип җавап бирде.— Шундый миң¬ герәтте каһәр, чак-чак һушыма килә алдым. Ә җәрәхә¬ тем болай пүчтәк — чәчем-нием белән тирем генә сыды¬ рылган... Өлкән политрук кружкага чәй коеп Синцовка сузды. — Ә перевязканы кайда ясадылар? Бу бик кәри сорау: Синцов ничә көннәр бүреген сал- маса да бинты чип-чиста диярлек иде. Ул башын кайда, ничек итеп бәйләүләрен сөйләде, берьюлы башыннан кич¬ кән бүтән хәлләрне дә тәфсилләп хикәяләп бирде. Каршындагы өлкән политрук та июнь белән июль аен¬ да чик буеннан ук чолганыштан чыга килгән, аннары госпитальдә яткан, аннан вакытын тутырмый чыккан һәм менә өченче көн инде яңадан фронтта икән. Ул Синцов сөй¬ ләгәннәрне үз күңеленнән кичереп тыңласа да алай ис ки¬ тәрлек нәрсә тапмады, фәкать ут-сулар кичкән кешенең менә хәзер аның каршында исән-сау диярлек утыруы гына гаҗәбрәк сыман булып тоелган иде. — Фронттан соң егерме километрга каерылып туры очучылар янына килеп чыгармын дип һич уйламаган идем!—-диде Синцов һәм бушаган кружкасын алга таба- рак шудыра төште. Өлкән политрукка очучылар мәсьәләсендә беренче мәр¬ тәбә генә һңлатырга туры килмәгән ахрысы, ул Синцов сүзеннән соң көлемсерәп: — Сез минем петлицаларыма карамагыз,— диде.— Мин сугыш башында БАО комиссары идем. Без очучы түгел, ә стройбат. Немецлар бер бомба белән әүвәлге командир¬ ның да, комиссарның да башына җиткәннәр. Алар уры¬ нына мине туп-туры госпитальдән, ә яңа командирны рай¬ военкоматтан гына китерделәр. Өченче көн инде бер караң¬ гыдан икенче караңгыга хәтле казынабыз. Беренче көн казыгандагы рубежны калдырдык та инде,— дип, өлкән политрук ачу белән башын чайкап куйды.— Ә минемчә, әнә шулай җир сөргәнче, безне, пехота кебек, Мәскәү өчен сугышка ыргытсалар, күп өлеш яхшырак булыр иде! Хәер, мылтыклар җитешми дип әйтәләр әйтүен. Кайдадыр өелеп ятадыр, ә без монда аларны көтә-көтә көтек булып бетә¬ без! Синцов хәсрәт катыш тавышы белән: — Димәк, Мәскәү янында хәлләребез яман? — дип куйды. Ул ничә мәртәбәләр инде иң авыр хәлләр артта, ерак¬ та калды дип уйлаган. Ә алар, бактың исә, янә алда булып чыкты! Аның әле генә Мәскәү турында үз авызы белән 266
әйткән сүзе бөтен җанын актарып ташлагандай итте. Мәс- кәү янында хәлләр яман... Шуннан да коточкычрак сүз бармы! Өлкән политрук бер тыннан соң, теләмичә генә, болай диде: — Без, әлбәтә, сукыр тычканнар гына, безнең эш җир казу. Тик андагы хәлләр бик авыр булырга тиеш.— Ул Синцовның төсе киткән чыраена, аның бәйләвенә күз са¬ лып алганнан соң: — Медсанбат ерак түгел бит, монда гына,— диде. Синцов башын бутап: — Юк, эшләр болай торгач, мин сугышырга телим! Әгәр рөхсәт итсәгез, берәр җирегездә йоклап иртә белән кптеп тә барыр идем. — Кая китмәкче буласыз? — Сугышка, берәр пополнение белән. Шуннан зурра¬ гына документсыз өметләнә дә алмыйм, ә сугышчы итеп алырлар дип уйлыйм! Өлкән политрук моңа гаҗәпләнмәде: ул Синцовның ярты хикәясендә үк бу хакта яшермичә әйтеп бирүен көт¬ кән, чөнки чолганыштан чыккан документлы кешеләр сүзне алдан ук горурлык белән шуны күрсәтүдән башлап җибәрәләр иде. Синцов ни рәвештә документсыз калган¬ лыгын сөйләп бирде. Сөйләде> һәм утырдашының аңа бе¬ ренче мәртәбә ышанмыйча каравын абайлап алды, аның күзләре: «йә, нигә инде борчак сибәсең? Немец якынай¬ гач ертып ыргыткансың яки күмеп куйгансың, билгеле... Дөньяда булмаган нәрсә түгел ләбаса!.. Шулай булгач, нигә инде алдашырга?» — дип әйтәләр кебек иде. Ә үзе Синцовка: — Ярый, алайса, урамда очраткан сугышчы белән, Еф¬ ремов белән, сез бу ызбада йоклагыз, ә мин китим,— ди¬ де.— Әнә полуторка тавышы да ишетелә, мине алырга килгән ул. Тәрәзә артында чынлап та машина кычкыртып алганы ишетелде. — Эш бездә җитәрлек: әле яңа чокыр казыйбыз, әле күмелгәнен чистартабыз... Шунсыз булмый да...— Ул сү¬ зен дәвам иттермәкче иде дә, Синцовның ышанмаслык нәр¬ сәләр турында сөйләвен исенә төшереп, артык тәфсилләп тормады.— Сез йоклагыз,— дип кабатлады ул.— Ә иртән комбат белән без сезне командага озатырбыз... Ефремов, Ефремов!.. Бусагада Ефремов пәйда булды: — Тыңлыйм сезне, өлкән политрук! . 267
— Ефремов, зинһар, итегемне кияргә булыш әле... Бу яра шундый мәшәкать тудырды бит әле...— Монысы Син¬ цовка кагыла иде. Өлкән политрук ярдәмгә мохтаҗ бу¬ луыннан ояла иде ахрысы. Ефремов иелеп итек кунычыннан тотып торды, ә өл¬ кән политрук, авыртудан бөтен кашын-күзен җимереп, ана аягын тыкты. Аннары, өстәлгә сөяп куйган таягын алып, аксый-туксый, ызбадан чыгып китте. Синцов та өлкән политрукка ияреп чыккан иде дә, тик тегесе атлаган шәпкә генә Ефремовка берничә сүз әйткәннән соң, Синцовка карап та тормыйча, кабинасына кереп утырды. Ефремов машинаны күзе белән озатып калды, аннары: — Сез пәке белән кырынасызмы? — диде. — Пәке белән. — Бәлкем, үзем генә кырырмын? Синцовның бу тәкъдимне кире кагарлык бер генә дә тәкате калмаган иде. Башын артка ташлап эскәмиядә утыруы, сакалыңны кырганнарын хис кылу бик гаҗәп иде! Ефремов аның яңакларын, ияген кырганда Синцов йокымсырый ук башлады, ул инде хәзер Ефремов сөй¬ ләгәннәрне күңеленә авырлык белән генә иңдерә иде. Ба¬ тальон өченче рубежны төзи инде диме? Батальон төзи бирә, ә алар исә һаман чигенә. Әйе, аның комбатка эләк¬ мичә комиссарга килеп эләгүе бик яхшы булды әле... Немец көндез танкка каршы чокырны бомбага тоткан, егермеләп кешене имгәтеп ташлаган. Югыйсә «годный»- лар болай да аз бит инде. Тик бомба годныймы, түгелме икәнен карап тормый шул... Синцов йокыга оеп башын чөйкелдереп алды һәм шул мәлдә яңак калкымының әчетеп киткәнен тоеп калды. Ефремов шелтәләгәндәй: — Менә сиңа кирәксә! йоклагач ничек кырыйм инде? Ялгыш суеп куюым бар лабаса,— диде һәм котелок ас¬ тындагы газетадан бармак битедәй генә кәгазь ертып алып төкерекләгәннән соң, аны кискән урынга ябыштырды. Ниһаять, ул Синцовның яңакларын кырып бетерде, аны ишегалдына алып чыкты да учларына кружка белән су коя-коя аны юындырып алды, бу вакыт Синцов үзенең бәй- ләвен чылатмаска тырышты. Ефремов: — Бәлкем, яңа бинт белән бәйләргәдер? — дигәч, Син¬ цов аның тәкъдименнән баш тартып: — Куптарырга куркам шул,— диде һәм, арып тал¬ чыгудан, иснәп куйды. 268
Алар чоланга керделәр. Монда хуҗалык кирәк-ярак¬ лары, бәрәңге һәм кәбестә белән тулы капчылар саклана, шунда ук читеннән түшәге салынып торган таррак сәке дә бар иде. Ефремов: — Ятыгыз,— дип, сәкегә ым кагып куйды. — Ә сез? — Мин хезмәт кешесе, бәлкем, комбат та кайтыр әле. Синцов башын сәкегә салганчы ук йоклап китте һәм караңгы төн уртасында гына уянды. йокы исереклегеннән айнып җитмәгән кешегә «сез» дип эндәшүне кирәксез санаган Ефремов: — Әй, син, тор әле, тор!—дип аның җилкәсенә төрт¬ кәли иде. Синцов сәкедән аякларын төшергәч кенә, ул:— Торыгыз, сезне комбат сорый! — диде. Синцов итекләрен кияргә кереште, ә Ефремов күрше бүлмәгә керде. Өйалдыннан узганда ук аның: — Приказыгыз үтәлде! — дигән авазы ишетелеп калды. Яшь кеше канәгатьсезрәк тавыш белән әйтә куйды: — Ярый, керсен алайса. Болай да эт кебек ардым, өс¬ тәвенә тагын... Өстәл янында, керосин лампасы яктысында, тәпән¬ дәй нык гәүдәле өлкән лейтенант утыра, ул агарынган түп-түгәрәк чырайлы, рәссам ясагандай матур кашлы, тик күзе бераз чыгынкырак иде. ’Ул өшебрәк тора ахрысы, иңнәренә бөтен җире дә пычракка буялган шинель элгән. Каршындагы икенче утыргычка салып куйган фуражкасы да .гел балчык кына. Синцов бусагада Ефремов белән юл сабышты. Шуннан алдан гына өлкән лейтенант Ефремовка ашыгып: «Хә¬ зергә сез миңа кирәкмисез»,— дигән иде. Синцов: — Рөхсәтме керергә? — дип бүлмәгә узды.— Исәнме¬ сез! Әмма өлкән лейтенант шундук ачу белән: ■ — Кагыйдә буенча мөрәҗәгать итегез! — диде. Синцов аңа сүзсез генә карап алды, әлеге фуражканы өстәлгә алып куеп, урындыкка утырды. — Встать! — дип кычкырып җибәрде өлкән лейтенант. ' Синцов аңа дәшмичә карап һаман да утыра бирде. — Встать! — дип кабат кычкырды өлкән лейтенант. .. Синцов урындыктан купмады. Өлкән лейтенант кобурасындагы пистолетын кабаларга кереште. Синцов кыл да селкетмичә: 269
— Өркетмәгез, мин күптән өркегән инде,— диде.— Мин политрук, сезнең дәрәҗә белән бер тигез, ә басып то¬ руы миңа бик авыр. Шуның өчен генә утырам. Өстәвенә үзегез дә утырып торасыз. — Документыгызны күрсәтегез! / — Юк минем документым. / — Юк булгач, сез минем өчен политрук түгел әле! Встать! Аларның әңгәмәсе менә шулай башланды, һәм ул аз гына да яхшы нәрсәгә өметләндерми иде. Алар бер-беренә озак кына кар'ашып торганнан соң өлкән лейтенант шуны аңлады: бу кешене атса атачак, тик аны һич урыннан куз¬ гата алмаячак. Ниһаять, башлап үзе дә күзен читкә борды. Гүя буй- сынары белән сөйләшкәндәй, сансыз гына: — Мин әле үземнең комиссарымны очраттым. Ләкин мин ул кешенең нәкъ киресе — бер сүзгә дә ышанмыйм. Шулай да ничек итеп сез лыгыр саттыгыз, шуны кабат¬ лагыз әле миңа, — диде. Бу шундый кинәтлек белән килеп чыкты, Синцов хәт¬ та берни аңышмый торды. Сүзнең төбен абайлагач, эченә бөтен ачуын йотып: — Яхшы, мин сезгә һәммәсен дә кабатлыйм,— диде. Синцовныд кылт итеп шул нәрсә исенә төште: ике ара¬ да ни генә булмасын, алар икесе дә гаскәри кеше бит. Ул чолганыштан нәкъ өлкән лейтенант карамагындагың частька килеп чыккан. Үзе турында комиссарга ни сөйлә¬ сә, бу часть командирының да шул арны ук таләп итәргә хакы бар ич. Синцов, үзен ирексезләп булса да, ихласлык белән барысын да сөйләп бирде. Синцов сөйли, ә өлкән лейтенант ул сөйләгәннәргә ышанмый утыра. Ул яшь иде, хөсетлерәк иде, өстәвенә югалып та калган иде. Тормышта шундый кешеләр була: бүтәннәргә һич ышанмыйлар. Бу үҗәтлек, гадәттә, алар¬ ның берәрсе алдында коелып төшүеннән һәм шулай кое¬ лып төшкәннәре өчен оялып күңелләре газапланудан ки¬ леп туа һәм, шуны да әйтергә кирәк, мондый кешеләрнең, бик зәгыйфь холыклы һәм үз-үзләрен сөючән бу бәндәләр¬ нең, бер дә инде серкәләре су күтәрми. Өлкән лейтенант фронтка җибәрүләрен үзе сораган, ләкин Мәскәү янын¬ дагы коточкыч мәхшәргә килеп эләккән, беренче көнендә үк ачык кырда бомба һөҗүменә тап булып шундый кур¬ ку хисен кичергән ки, әлеге кыямәттән соң өч көн рәттән исенә килә алм>аган иде. Ул үзен гаскәри формасы мәҗбүр иткәнчә тотарга тырыша, ләкин кан калтыравын эченә яше- 270
pen, буйсынарларын котаннар дип шелтәләгән була һәм аларга җикеренгәли дә иде. Тик үзеңне үзең алдап була¬ мыни. Менә ул да хәзер Синцов каршында ул хикәя кыл¬ ганнарны, һич кенә дә кичерә алмаслыгын, ул күргәннәргә чыдый алмаслыгын бөтен йөрәге белән тоеп утырды: юк, өч айга сузылган чолганышка ул түзә алмас, соңгы ми¬ нутына хәтле комиссар формасын да киеп йөри алмас, шулай ук яралы килеш пулялар сызгыруы астында плен¬ нан да кача алмас иде. Шуларны эшли алмаслыгын икъ¬ рар иткән хәлендә, ул үзенә саклык битлеген киеп куй¬ ды, ягъни фидакарьлеккә сәләтле булган кешеләргә ышан¬ мады гына. Өлкән лейтенант Синцовны тыңлаганда аның сүзләренә ышанмады, бу халәте аңа ышанмаска ярамавыннан түгел, ә, киресенчә, бу кешенең алдашуына үзен чынлап торып ышандырырга теләвеннән килеп чыккан иде. Алдар кече генә дә түгел, мөгаен, немец җибәргән диверсанттыр, әле ул, һәм аны кем дә булса түгел, ә ул, ягъни фронтка өч көн элек кенә килгән, шуңа да карамастан инде фронт күргән һәм госпитальләрдә ятып чыккан менә дигән бү¬ тән хәрбиләрдән дә яхшырак булган өлкән лейтенант Кру¬ тиков тотып бирә ләбаса! Бу көннәрдә ул болай да инде ачык йөзле, ләкин һәр нәрсәнең асылын төшенгән бик үткен күзле комиссарының карашы астында, эченнән тет¬ рәнеп, бөкшәеп йөри һәм менә әлеге очракка, үзен аңар¬ дан өстен нтеп күрсәтә алуына ул шатланып бетә ал¬ мый. Әйе, ул барысын да үтәли күрерлек зирәк һәм тап¬ кыр кеше! Дөрес анысы, аңарда кырыслык та юк түгел, аның каравы үз-үзен аямыйча хезмәт итә ул. Хәер, әйтсәк ахырына хәтле әйтик инде, мондый сорт кешеләр үзләренә куркыныч янаганда гына шундый хәвәслек күрсәтергә омтылалар бит алар. Өлкән лейтенант берничә мәртәбә Синцовны сүзеннән бүлде, аңа ачыктан-ачык ышанмаучылык белдергән сорау¬ лар бирде: — Ничек инде ул бернинди документыгыз да юк?.. Шундый озак килә торып та, ни өчен бу сырма фуфайка¬ гыз яңа диярлек?! Синцов бу юлы да ярсынып китүдән тыелып калды, мин аны мәет өстеннән салдырган идем, дип сабыр гына аңлатып бирде. Ләкин өлкән лейтенант капыл гына: — Бик гаҗәп хәл: башыгыз җәрәхәтле, һуштан язып егылгансыз, ә үзегез шуннан соң да кырык километрлап шл үткәнсез!—дигәч, Синцов түзә алмады, бөтен буена 271
торып басты да ашыкмый гына сырмасын салды, аннан гимнастеркасы белән эчке күлмәк чабуын кайтарып: — Менә карагыз! Мин моны махсус сезнең өчен ка¬ дак белән тиштем! — дип, кабыргасындагы ике щрамга төртеп-төртеп алды.— Ә монысы шулай ук маскировка өчен генә,— диде ул бәйле башына күрсәтеп.— Анда бер¬ нәрсә дә юк. Чишимме? Өлкән лейтенант каушап калды, авызына берекче кил¬ гән сүзне әйтеп: — Мин сезгә доктор түгел, юләр сатмагыз! — диде. Синцов аңа сораулы күзләре белән карап торды да: «Их, сез!» — диде һәм, гимнастерка чабуын төшереп, шу¬ лай ук салган чагындагы кебек ашыкмый гына, сырма¬ сын киде. Өлкән лейтенантның миеннән кинәт бер гөнаһсыз фи¬ кер ялтырап узды: кара әле, бу кешенең сөйләгәннәре чын лабаса! Ләкин бу уен ул күңеленнән көчләп куып җибәрде. Чөнки бу уй аңа мәгъкуль түгел иде. Аның бу кешегә ышанасы килми, моны Синцов үзе дә тоеп алган иде инде. Өлкән лейтенант, ниһаять, бертөрле мәгънә белән: ; — Барыгыз, йоклагыз. Сезнең мәсьәләне иртәгә ачык¬ ларбыз!— диде. Синцов дәшми генә аягына басты, колгасар буе белән өстән лейтенантка карап торды да саубуллашмый гына чыгып китте. Өлкән лейтенант Крутиков ялгыз калгач, урыныннан кубып, чоландагы авазларга колак салып тыңлап торды: Синцов кыштыр-кыштыр килеп йокларга хәзерләнә иде. Шуннан өлкән лейтенант ары таба ни әмәл кылу турында уйланып бүлмә буенча арлы-бирле йөренде. Ефремовны хәзер үк записка белән күрше авылга җи¬ бәрергә кирәк. Анда, стройбатны кысанлап, кырыйдагы ике ызбада шушы рубежга килүче дивизиянең Аерым бүлеге урнашкан иде. Ефремовны кичекмәстән шунда озатырга да, особистлар төнлә белән үк бу типны килеп алсыннар! Әлбәттә, бу эшне, бик өтәләнмичә, иртәгә дә калдырыр¬ га була, ләкин үзенә үзе ышанмау коткысы, янә дә шөһ¬ рәт артыннан кууы аны гел җилкәсенән төртеп тора, шайтан алгыры: өлкән лейтенант Крутиков үз гөманының тизрәк чынга ашуын тели иде. Ул өстәлдән планшетын алды да кыр кенәгәсен чыгарып, аның бер битенә особист- ларга адреслап записка язды, аны дүрткә бөкләнгәннән соң Ефремовны үзе янына чакырып алды. Өйалдындагы урындыгында калгып киткән Ефремов бик канәгатьсез чырай белән, йокылы-уяулы хәлендә бүлмәгә 272
керде. Әле йокыга ойый башлаганчы ук бу мыштымның ниятен сизенгән иде ул, чөнки өлкән лейтенант утлы та¬ бага баскан мәче кебек бүлмәсендә тыз да пыз йөрергә керешкән иде. Приказны тыңлаганнан һәм записканы алганнан соң Ефремов көрсенеп куйды, сүлпән генә «Есть!» — диде, бу йомышны кысыр эшкә санап, өлкән лейтенантка өнәми генә карап алды, мылтыгын җилкәсенә киде дә, ишекне шап итеп ябып, урамга чыгып китте. Ә өлкән лейтенант бүлмәдә киләп сарып арганнан соң өстәл янына утырып планшет өстенә авырайган башын салды. Ул инде өч тәүлек йокы күрмәгән диярлек, курку хисе белән көрәшеп алҗып беткән, шулай ук кирәксез чокыр¬ ларны күмгән, кирәклесен — окоплар белән танк сыза¬ ларын җан тиргә батып казыган, танкка каршы «керпе»- ләр дә куйган һәм, бүтән кешеләр кебек үк, арып беткән, шуңа күрә күзен йомгач та яшь егет йокысы белән тирән йокыга талган иде. һәм аның арган мие күргән төшләрендә ни окоп, ни «керпе», ни күз алдында ярылган бомбалар, шулай ук ба¬ шыннан бәйләвен йолкып алмакчы булган арык полит¬ рук та юк. Аның төшенә әледән-әле бер үк нәрсә — бик сөйкемле чырайлы, ләкин бөтенләй көтмәгән аерылудан коелып иңгән хатын-кыз йөз^ кереп торды, Һәм ул, Кру¬ тиков, аңа йокымсыраган ирене белән тыелгысызланып нидер мыдырдаган кебек булды. Менә ул сөйкемле йөзгә кабартмадай йомшак бите белән сырпалана башлады, дө¬ ресендә битен өстәлгә кысып, авызын колагына кадәр ерып, елмайды һәм аның чын йөзе Синцов күргән йөзгә бөтен¬ ләй дә охшамаган иде... — Доложить итәргә рөхсәт итегез, иптәш өлкән лей¬ тенант... Йокыдан соң чирап киткән өлкән лейтенант каршында кулын бүрегенә тигезгән, җилкәсенә мылтык аскан Ефре¬ мов басып тора. Ул аягүрә катып калган, ләкин аның ягымлы күзләрендә шаян чаткылар сикерешә иде. — Доложить итәргә рөхсәт итегез! Рас үз аягы белән килгән, мөгаен, качып китмәс, диделәр алар, иртәнгә хәт¬ ле үзегездә генә торсын, диделәр. Аннары, үз эшебез дә җитеп ашкан, әгәр теләсәгез, иртә белән үзегез китере¬ гез, теләмәсәгез, теләсә ни кылыгыз, диделәр. «Сезнең үз нәчәлствогыз бар, шулай булгач, үзегезнең команда¬ лыкка мөрәҗәгать итегез!»—диделәр. Янә дә менә нәрсә әйттеләр алар (бу мәлдә Ефремов күзләрендәге чаткылар 18 3-263 273
сикерә-сикерә биешеп алгандай иттеләр): «Өлкән лейтенан¬ тыгызга шуны тапшырыгыз, бу очрак бер дә диверсант¬ лыкка охшамаган, шулай булгач, өлкән лейтенантыгыз ты¬ ныч кына йоклый бирсен!»—диделәр. Өлкән лейтенант сугышчыга ачулы тавыш белән: — Ярый, барыгыз чыгыгыз! — диде. Ләкин Ефремов һаман әле баскан урынында кала бир¬ де. Ул ашыкмый гына бүреген салды, аның эченнән өлкән лейтенант биреп җибәргән әлеге язуны алып өстәлгә куй¬ ды. — Кәгазьне кайтарырга куштылар. «Үз кәнсәләрегезнең төпләменә тегеп куйсын, безнең үз кәгазьләребез үзе¬ безгә җиткән!» — диделәр. Өлкән лейтенант, Ефремовның тел төбендәге киная¬ сен сизеп, әмма аның көлүен берничәк тә фаш итә ал¬ мыйча: — Чыгыгыз, дидем бит мин сезгә! — дип кабат кыч¬ кырды. Ефремов айалдына чыкты да караңгыда мыек астын- нн гына бик кинәнеп елмаеп куйды, аннан чоланга керде. «Их, политрукка сөйлисе иде моны! Кәмит тә соң! — диде ул үзалдына, көлемсери биреп.— Кызганыч, йок¬ лый икән». Ләкин Синцов йокламый иде. Ефремов сәкесен тулысы белән политрукка тапшырып үзе янәшәдә генә идәнгә ятты. Әнә шуннан, астан, шыпырт кына кеткелди-кеткел- ди, ул аңа үзенең Аерым бүлеккә барып кайтуын, өлкән лейтенантка ничек итеп доклад ясавын сөйләп бирде. Ләкин Синцов аның хикәясенә көлмәде дә, шатланмады да. Үзеңне белмәгән ят бер кемсә нинди кайгыга сала ала бит кешене! Өлкән лейтенант Синцовка ышанмады. Син- цовта өлкән лейтенантны ярату, хөрмәт итү хисе юк та юк инде анысы. Ул үзен һичкем каршында, барыннан би¬ тәр өлкән лейтенант каршында гаепле санамый, шулай булгач нигә әле үзен шулкадәр бәхетсез хис итә? Сәбәбе бер генә: аны гаепсездән гаепләгәннәр, хурлаганнар иде. Күзен йоммыйча ята торгач, Золотарев исенә төште: «Исәнме, үлеме икән ул? Мпн урманда һушсыз калганнан соң анда ниләр булганын барыбер аңардан башка беркем дә әйтә алмас иде. Мине кайгыртучы улмы икән, әллә берни белештермәгән чагымда гимнастеркамны үзем кү¬ меп куйгач, аны таба алмадыммы икән? Әллә шулчак бер-бер нәрсә килеп чыгып мин аны абайламый калдыммы икән?... Шушындый хәлләрдән соң да миңа ышанмаган 274
кешеләргә ничек җавап бирим инде?... Белгәнемне сөйлим¬ ме, әллә белмәгәнне уйлап чыгарып шуны гына әйтим¬ ме?..» Ул әнә шулай дип үз-үзеннән сорый, ә башында һаман күңеленә сеңеп калган бер сүз бөтерелә. Чолганышның беренче көнендә елганы кичкәннән соң, Серпилин: «Ко¬ миссар йолдызларыңны үз кулың белән йолкып атуга ка- ! раганда стенага барып басу җиңелрәк»,— дигән иде бит. Синцов әсирлекнең беренче сәгатьләрендә очраткан теге сугышчыны һәм аның: «Җиңдәге йолдызларыгызны өзәргә өлгердегезмени?..» — дигән соравын да исенә тө¬ шерде. Ул да түгел өлкән политрукның капыл гына ышан¬ мый карый башлаган күзләре хәтеренә килде, янә дә өлкән лейтенантны аны әле дә булса ярсыткан сораулары исенә төште, һәм Синцов кинәт бер карарга килде — аңа ышанмыйлар икән, димәк, ул барырга тиешле бердәнбер урын әнә шул Аерым бүлек үзе генә кала. Өлкән лейтенант белән әңгәмәсе аңа шундый тәэсир итте, әйтерсең аның яңагына чалтыраттылар, аның күз алдында, чаткылар урынына, бүтән кешеләрнең йөзләре, аңа ышанмый кара¬ ган, хәтта: «Әһә, без сине барыбер тотабыз!» — дигән ке¬ бек тантана белән караган акай күзләре биештеләр. Синцов тәгаен Аерым бүлеккә, менә хәзер үк, кичекмәс¬ тән барырга тиеш! Аны анда, хезмәтләре кушканча, ба¬ шыннан ахырынача һәммәсей дә тикшерәчәкләр. Тик¬ шерсеннәр соң! Әгәр тикшереп ни дә булса белә алсалар әле! Ә инде тикшереп тә белә алмасалар, ул чагында саф¬ ка бастырсыннар әйдә, сугышта сынасыннар! Ул, сәкедән аякларын салындырып, итекләрен, аннан сырмасы белән бүреген киде, аннары идәндә тыныч кына борынын сызгыртып яткан Ефремов аша атлап үтеп өй- алдына чыкты. Бераз ачык калган икенче ишектән өйал- ды идәненә сыек кына ут шәүләсе яткан. Синцов ишекне ача төшеп бүлмәгә узды. Өлкән лейтенант башын мен¬ дәргә төртеп йөзтүбән ята, пычрак итекләре астына га¬ зета кисәге җәйгән. Кобуралы каешын янәшәдәге урын¬ дыкка, ә планшетын өстәл өстенә куйган. Лампа, куыгын . сөремләтеп, әле һаман яна. Синцов: — Өлкән лейтенант! — дип дәште һәм шул ук нык тавышы белән янә кабатлады:—Өлкән лейтенант! Ләкин өлкән лейтенант үле кешедәй йоклый иде. Синцов әүвәле аны уятып хәзер, менә шушы мәлдә үк. Аерым бүлеккә барасын, конвой беләнме, әллә конвойсыз гына китимме? Анысын үзегез хәл итегез инде,— дип әйт¬ 18* 275 ■
мәкче иде. Ләкин берничә мәртәбә дәшеп тә аны уята алмагач, Синцов бу уеннан кайтты. Ул өстәл янына ки¬ леп каударланмыйча гына планшетны ачты, анда яткан кыр кенәгәсеннән бер битен ерткач һәм кенәгә элмәген¬ нән бик тырышып очланган карандашын да алгач, кәгазь битенә бер-ике генә сүз язды да аны төнге сорау вакы¬ тында өлкән лейтенант ярсынып эләктереп алган пистолет белән бастырып куйды... «Әйе, чын диверсантка тап булсаң, арт сабагыңны укы¬ тыр иде әле ул синең!» Тышта инде яктырып килә, утар юлы таучык бите буен¬ ча югары табан менеп китә, анда исә, ике чакрым ерак¬ лыкта, авыл читендәге карасу йортлар шәйләнә. Ефремов төн карасында сөйрәлә-сөйрәлә әнә шул каш¬ лакка менүе турында сөйләгән иде бит: монда икеләнеп торасы юк, нәкъ турылап барасы гына. Бер километр узгач, Синцов, каршыга төшеп килгән полуторканы үткәрү өчен, читкә тайпылды. «Тәгаен өлкән лейтенантны алырга бара. Ул йокыдан уянгач, бер тамаша булачак әле!»—дип көлемсерәп кал¬ ды Синцов һәм ары таба юлын дәвам иттерде. Ефремов ,ызба алдында машина кычкыртканга уянып китте. Яткан җиреннән сикереп торды да тәрәзәгә корган капчыкны алып атты: тышта яктырган инде. Ефремов бо¬ рылып караса, сәкедә политрук юк. Өлкән лейтенант яны¬ на кермәдеме икән дип, күрше бүлмә ишегеннән башын тыгып карады. Ләкин машина тавышын ишетеп уянган өлкән лейтенант та бүлмәдә ялгызы гына ята, ул, нидер мыгырдана-мыгырдана, ике йодрыгы белән дә йокылы күзләрен уыштыра иде. Ефремов, политрук үз хаҗәте белән чыккандыр дип уйлап, урамга атылды, ызба тирәли йөреп чыкты, «Иптәш политрук, иптәш политрук!»— дип, кат-кат дәшсә дә, җа¬ вап бирүче булмады. Шуннан Ефремов мыштым гына атлап өйалдына кер¬ де, ләкин акрын кыймылдау файдасыз: барыбер доклад ясарга туры килә. Ул шулай уйлап бүлмәгә үтте. Өлкән лейтенант караватында утыра, әле дә күзләрен тырнаштыра. — Нәрсә, машина килдеме? Ялгыш ишеттемме әллә? Ефремов: — Политрук юк бит,— диде һәм гәүдәсен калкытты. — Ничек юк? 278
— Юк булгач юк! Урамда да, беркайда да юк,— диде Ефремов. — Менә күрдеңме? Особистлар атын күтәреп йөргән булалар бит әле! Качкан! Качкан, сволочь, диверсант!..— дип кычкырды ул үзенең хаклылыгын тойган тантаналы^ тавыш белән. Ефремовның чытык чыраена капма-каршы1 буларак, аның йөзе шундый яктырып киткән, әйтерсең кош тоткан агаең!.. Бу мәлдә икесе дә Синцов язуын күрмәгән иде әле. Записка Ефремов эттәй сүгелеп ызбадан чыгып кит¬ кәч һәм өлкән лейтенант Крутиков пистолетына ябышкач кына табылды. Ул каушап төшеп пистолетны читкәрәк этәрде дә язуны кайта-кайта укыды, бу вакыт Ефремовның янында булмавына сөенеп бетә алмады. «Ярый әле чыгып китте, рәхмәт төшкере!» Запискага нибары дүрт сүз язылган: «Мин Особый отделга киттем». Ләкин записка өстенә куелган пистолет бу язуга карата шундый зәһәр кушымта булып тоела ки, Крутиков үзенең мыскыл ителүенә чак кына елап җибәр¬ мәде. Ә Синцов үз юлы белән барды да барды. Иртәнге сә¬ гатьләр булуына да карамастан, ул берничә гаскәрине очратты, ләкин аңа беркем дә алай җентекләп игътибар итмәде, чөнки ул кырынган һәм бүтәннәр кебек үк киенгән иде. Аның башында йолдызлы бүрек, бүрек читеннән чак- чак ак бәйләве күренеп тора; өстенә сырылган фуфайка, аягына шактый тузган күн итек кигән — итекләр анысы кемдә дә яңа түгел инде. Ул мылтыксыз, ләкин мылтык та күбесендә юк бит. Кыскасы, Синцовның юлдан җәяү¬ ләп һәм машинага утырып барган бүтән кешеләрдән әллә ни аерымлыгы юк иде. Анык карарга килү зур эш ул. Арып бетсәң дә, аяк атлауларың ук үзгәрә... Утар ягыннан караганда Синцов барасы авыл юлга орынып ук торгандай күренә, чынында исә ул читтәрәк булып чыкты. Алдагы күперчек бомба тө¬ шеп җимерелгәнлектән, юл әйләнебрәк уза. Бу әйләнеч¬ тән соң ул туп-туры ары таба китеп бара, ә авылга менү өчен уңга борылырга кирәк иде. Синцов юл чатына килеп җиткәндә анда, йөк маши¬ налары тәгәрмәче белән ермачланган тирән эздә, бая аның артыннан узып киткән «эмка» туктап калган. Шофер бе¬ лән командир машинаны баткактан этеп чыгарырга ма¬ таша; шофер ачык ишектән бер кулы белән рульне тот¬ кан, ә командир машинаның буферыннан этә. Командир башын борып Синцовны күреп алды: 277
— Әй, сугышчы! Килегез әле! Чыгарырга ярдәм ите¬ гез. Ягез әле, җәһәтрәк!..— дип кычкырды ул. Синцов бу боерыкка ирексездән буйсынды, буферга килеп ябышты. Бергәләшеп этә торгач машина сикәлтә¬ дән чыкты. Командир гәүдәсен турайтты, шинель чабуына ияргән ба лчыкларны кагып төшерде. — Ярый, рәхмәт. Синцов та гәүдәсен төзәйткәч алар күзгә-күз очраш¬ тылар. Аның каргйында теп-тере, сау-сәламәт, элек нинди кыя¬ фәттә булса, шундый ук кыяфәтле Люсин басып тора, тик петлицаларында ике кубик түгел, ә өч кубик ялтырый иде. Алар икесе дә гаҗәләнеп калган, Люсин хәтта Син- цовтан да битәррәк гаҗәпләнгән иде. — Люсин! Исәнме!? Алар, һаман әле бер-берсенә сәерсенгән күзләре бе¬ лән карап, кулларын кысыштылар. — Без инде сине исемлектән сызган, хәбәрсез югалды дип белгән идек... — Хатынга да шулай хәбәр иттегезме? — Менә анысын белмим инде... Син кайда булдың? — Кичә генә чолганыштан чыктым... Кая барасыз? Редакциягәме? Ул хәзер кайда? Люсин, ниһаять, Синцовның кулын ычкындырды. Аның йөзеннән беренче дулкынлану галәмәтләре югалды, чыра¬ енда өстенлек сыман бер нәрсә чагылды. — Мин алгы сызыкка киткәндә редакция Перхушково- да калган иде. — Соң ул Мәскәү янында ук лабаса!—дип кычкырып җибәрде Синцов. Ул фронтның Мәскәү янына ук килеп җитүен әле дә күңеле белән кабул итеп бетерә алмый иде. — Әйе, Мәскәү янында!.. Кайда булсын инде тагын? Ә менә алгы сызыкта бнш көн йөргән арада редакция Перхушководан да китеп өлгергән инде, төнлә белән армия политбүлегендә шулай диделәр. Хәзер әллә Мәскәүдә, «Гудок»та, әллә Мәскәү артында — Горький юлындамы шунда. Без соңгы вакытта поездда идек, ихтимал, поезд¬ ны да узып киткәнбез хәзер. Бәлкем, Мәскәүнең үзендә-* дер. Менә эшләр шулай!—диде Люсин күтәренке тавыш белән. Кәефе күтәренке булуының сәбәбе дә бар: Люсин бер¬ ничә көн буена алгы сызыкта утырган, хәзер исә хәвеф- 278
хәтәрдән котылган, чыпчыктай канат кагып алганнан соң, планшет тулы материалы белән кире редакциягә очып кайтып бара. — Ә син кая юл тота идең?— дип сорады Люсин һәм, Синцовның ябык йөзенә төбәлеп торганнан соң, өстәп куй¬ ды:— Карале, син коры сөяккә калгансың бит — Кая юл тотыйм инде? — диде Синцов кайталап.— Хәзер, сине очраткач, син кая барсаң, мин дә шунда инде — редакциягә. Үзең белән алырсыңмы? Биш минут элек аның уе бөтенләй башка: ул әнә авыл читендә генә күренеп торган йортларга бармакчы, тәгаен шунда гына юл тотмакчы иде. Хәзер инде ул күктән төш¬ кән Люсин белән тик үз редакциясенә генә кайтачак, бүтән ният һич була алмый аңарда хәзер. Аңа Люсин белән очра¬ шырга язмыш үзе кушкан, әйтергә кирәк, бик бәхетле язмыш бу. Синцов урынында бүтән берәү булса, ул да хә¬ зер бу бәхетенә шикләнмәс иде. Люсин чак кына икеләнеп торганнан соң: — Әлбәттә алам. Утыр әйдә,— диде.— «Эмка» минеке түгел түгелен, армия политбүлегенеке ул, шулай да алып барыр. Дөрес, шоферларга карата коточкыч приказ чыкты чыгуын: артык беркемне дә утыртмаска диелгән анда.— Люсин янәшәдә генә кулын чүпрәк белән сөртеп торган шоферга дәште:— Минемчә, ярыйдыр ич, ә? Көтмәгәндә очраган бу кешенең бәхетенә шофер да шат¬ ланган иде. — Ярый инде, нишлисең!—диде ул елмаеп.— Үз өсте¬ гезгә алгач, бигрәк тә!—диде ул өстәп. Шофер машина ишеген ачты да, арткы утыргычтагы юл кирәк-яракларын эчкәрәк этә төшеп, урын бушатты. Шофер рульгә, ә Люсин аның янәшәсенә утырды, Син¬ цов исә аркасын бөгә төшеп, артка урнашты; аның тезенә шул мәлдә үк, шалтор-шолтыр килеп, плащ-палаткага төрелгән тау хәтле әйбер коелып төште, монда нәрсә генә юк иде: көя төшкән калдык ботка белән котелок та, ка¬ шык та, автомобиль фарасы да. Шофер әйберләр шалтыравына башын борып карады. — Сез аларны аяк астына төрткәләгез,— диде.— Мон¬ да бер машинаны бомба җимергән иде, ә мин аннан кай¬ бер нәрсәләрне раскулачивать иттем. Алар шактый тиз бардылар. Болай булгач, өч сәгать¬ тән Мәскәүгә дә җитәрбез, дип уйлап куйды Синцов. Ике көн элек кенә, нәкъ менә шундый иртәнге сәгатьтә плендә булуы һич башына сыймый иде. Ә менә хәзер, өч сәгатьтән, ул Мәскәүдә була инде... Әллә соң алда утыр- 279
ган Люсин белән редакциягә алып кайтучы бу машина күзенә генә күренәме, чынлыкта алай түгел микән? Кинәт аның күңелендә бер өмет уянды, бик ышанычлы булмаса да, шундый кыҗрата ул аны, Синцов түзмичә үрсәләнә үк башлады: ә соң Маша беркая да китмәгән булса? Ул чагында аны берничә сәгатьтән күрәчәк бит ул. — Карале! — дип әсәренеп дәште Синцов Люсинга. Аларның ике арадагы танышлыгы әүвәл тартып-сузып бер тәүлек кенә булса да, сугышта күргәннәр аларны күп¬ тәнге танышларга әйләндерде, һәм алар беренче минут¬ тан ук «син»- дип сөйләштеләр,— Карале! Син теге чакта Бобруйск янында миңа үпкәләмәгән идеңме? — диде Син¬ цов гадәтенчә турыдан ярып. Синцов шуннан бирле бик күп кайгы шулпасы эчкән, хәзер Люсин каршында үзен аны алып китмәгәнлеге өчен гаепле итеп тә тойган, чөнки Люсинның хәле дә ул вакытта бик четерекле иде бит. Ни генә кылынмасын, Синцов ике арада рәнҗү-мазарның күләгәсе генә булса да калуын теләми иде. Люсин, юлдашына борылмыйча гына, ха-ха-ха дип көлде, ләкин чама белми артыграк та хахылдады сртман, бу исә аның үпкәләмәү мәсьәләсендә шик уята иде. — Тапкансың сөйләрлек сүз! —диде ул көлүеннән-тые¬ ла алмыйча*— Беренчедән, мин аны күптән оныттым, чөн¬ ки ул вакыттан соң да байтак кына иза чигәргә туры килде! Икенчедән, киресенчә, синең аркада сугыш чиркан¬ чыгы алдым. «Синең аркада» диюе кинә саклавының билгесе иде, әлбәттә, ләкин Синцов бу мәлдә моңа игътибар итмәде. — Беләсеңме, мин ул танкист капитанны соңыннан да очраттым бит, ул... — Батыр мужик, тик кеше түгел инде! — дип бүлде аны Люсин. — Юк, син тыңла әле! Ул сине медальчеләр исемле¬ генә кертүләре турында әйткән иде, әмма син редакциягә киткәч, үзеңне исемлектән сызганнар. — Төкерим сәнә!—диде Люсин, үткәнгә үкенмәвен белдереп, һәм, Синцовка борылып, шинель каплавын ачып җибәрде:— Күрдеңме? Аның күкрәгенә өрьяңа «Батырлык өчен» медале ка¬ далган иде. — Алар ярдәменнән башка да алдым. — Нәрсә өчен? — Ельнядагы сугышлар өчен. Сугыш башлангач та дивизиядән китми утырдым, һәм эзенә генә бастым: нәкъ 280
шул дивизия Ельняны алды. Дивизия командиры — Герой, ә мин медальле булдым. Ул туктаусыз дивизия командиры белән үзе турында сөйләде, әйтерсең бүтән сөйләрлек сүз юк иде. — Димәк, танкистлар миңа ачу сакламаганнар! — диде Люсин, янә дә күңелле темасына кайтып. — Юк, сакламаганнар. — Тагы нәрсә диделәр? — Берни әйтмәделәр. Сине сүз уңаеннан гына искә алдылар,— диде Синцов. Ул «сүз уңаеннан» диюе белән Люсинның кәефен кырганлыгын абайламый да калды.— Юньләп сөйләшергә өлгермәдек тә, ике сәгатьтән кабат чолганышта калдык. Шуннан Синцов бер-бер артлы ике чолганышта калуын сөйләп бирде. Люсин, җилкә аша сораулар биреп, теге-бу сүзне куш- калап, аны берничә мәртәбә бүлдерде, ә инде Синцов хи¬ кәясе дәвамында Миша Вайнштейн аша җибәргән хат¬ ларын искә алгач, аңа яңадан бөтен күкрәге белән боры¬ лып: — Шулаймыни? Менә кайда булган икән ул! — диде.— Аны соңыннан эзләп-эзләп тә тапмадылар. Эзсез югалды! — Югалды...— Бу сүз Синцовның күңелендә тонык кайтаваздай кабатланды. Аның күз алдына хатларны хәс¬ тәрләп кенә гимнастеркасы кесәсенә салып куйган теп- тере Миша килеп басты. Болай булгач хатлар барып җитмәгән икән. Миша югалган... Ә теге чакны нәкъ кире¬ се булыр күк тоелган иде бит. — Югалды!—дип кабатлады Люсин.— Син нәрсә, мо¬ ны белмисеңмени? — Каян белим инде мин?.. — Әйе, шулай бит әле. Синцов: — Ярый, лыгыр сатмыйм әле,— дип, кинәт өлкән лей¬ тенантның сүзен исенә төшерде һәм хикәясен ахырынача сөйләп бетерми калдырды. Ул төнлә белән ызбада өлкән лейтенантның шикле сорауларыннан җәфа чиккән Син¬ цов түгел инде, ә менә хәзер Люсин машинасында уты¬ рып Мәскәүгә кайтып баручы Синцов. Ул тегесе белән бусы арасында никадәр аерма булуы хакында эченнән шатлана-куана уйлап алды да, өстеннән тау төшкәндәй, җиңел сулап куйды.— Әйдә редакция хәлләрен сөйләп җи¬ бәр булмаса, бигрәк фронттагы, аннан Мәскәүдәге хәл¬ ләрне, гомумән, дөньяда ниләр бар—шулар турында сөйлә. 281
— Фронтта, минем аңлавымча, сугышалар инде ан¬ да,— диде Люсин.— Немецлар бик каты басым ясый, ә без тукмашабыз. Соң, шуннан башка нишләргә кирәк инде безгә? Люсин барган армиянең хәле чынлап та әйбәт түгел. Бу армия немец ударлары астында чигенсә дә, Люсин берничә көн аның алгы сызыгында була алган һәм, нин¬ ди хәлләрдә генә калмасын, барыбер анда китеп барган көннәренә караганда бөтенләй күтәренке рух белән кай¬ тып килә иде. Люсин киткәндә әлеге катастрофа турында бпк яман хәбәрләр таралган булган икән. Ул әнә шул бпк шомлы имеш-мимешләр чоңгылына чумам инде мин дип шүрләб¬ рәк киткән, ахрысы. Ә хәтәр чигенүне үз күзе белән күр¬ гәч берникадәр тынычланып калган, чөнки чын хәлне үз күзең белән күрү аны үзең күрмәүгә караганда һәрвакыт жиңелрәк тоела бнт ул. Өстәвенә Люсин үлми калган, исән-имин кайтып килә... Ул, үзенең егетлеген күрсәтер¬ гә теләгәндәй, бернихәтле кыланчыкланып сөйләсә дә, Синцовка чынбарлыкны дөрес аңлатып бирде. — Ә Мәскәү хәлен әйтә алмыйм. Бәлкем, кайберәү¬ ләр ыштан төбенә дә җибәргәндер, мин киткәндә шундый настроениеле кешеләр булды. Кайтырбыз — күрербез,— дип өстәп куцды ул, ревизорлар кебек масая төшеп. Шул арада алар тирә-юньнәрендә бетоннан коелган дот гөмбәзләре калкып торган күперне уздылар, аннан танкка каршы чокыр һәм офыккача сузылган рельс «кер- пе»ләр полосасы аша үтеп киттеләр, аннары чәнечкеле тимер чыбыклар сузар өчен хәзерләп куйган берничә ка¬ зыклар рәтен, янә дә бетон дот тартмалары, тик бу юлы әле җиргә күмелеп өлгермәгәннәре яныннан уздылар. — Кая карама, шунда төзиләр. Мин дә кичә чолга¬ ныштан туры стройбатчылар өстенә килеп чыккан идем,— диде Синцов. Шушы сүзне башламаса ниләр килеп чыгасын шайтан да белмәгән анысын, ләкин нишләмәк кирәк, Синцов үзе кичергәннәрне сөйләргә керешкән, ә инде хикәясенең стройбатка чыккан җиренә килеп җиткәч, Люсин үзенең Мәскәүгә бернинди документсыз кешене алып кайтып барганлыгын тәгаен төшенеп җиткән иде. Әлбәттә, беренче көннәреннән үк фронтка эләккән Люсин өчен бу яңалык түгел, аның каравы шунысы яңа¬ лык: хәзерге мәлдә, немецлар Мәскәүгә килеп җиткәндә, кем дә булса бүтән берәү түгел, ә нәкъ менә үзе, үзенең җаваплылыгына алып чолганыштан чыккан документсыз 2»2
кешене машинасында утыртып кайтып бара икән ич. Аны¬ сы ул бу хакта Синцов: «Алып кайтасыңмы соң?»—дип сорагач та уйлап алган һәм: «Әлбәттә!» дип җавап бирер алдыннан чак кына дәшми торуы да шуннан гына килеп чыккан. Ләкин машинага утырган чакларында Люсин до¬ кумент турында сорарга җөрьәт итмәгән, чөнки Синцоз үзен шундый ышанычлы һәм кыю тота, Люсинның хәтта теле үк көрмәкләнеп калган иде. Хәзер менә Синцов до¬ кументсыз булуы турында, исе дә китмичә, тыныч кына сөйләп кайта әнә. Өстәвенә сорау алган өлкән лейтенант¬ ны теттереп сүгә әле. Югыйсә Люсин аны гаепләрлек бер¬ ни күрми, өлкән лейтенант ахмаграк тоелса да нигездә хаклы булган ич, дип уйлап куйды ул. Ә Синцовның авызы һич туктамады, алдагы Люсин¬ ның муены кинәт кенә агачтай катып калганын да той¬ мыйча гел сөйләвендә булды. Люсин инде хәзер башын бормый башлады, әңгәмә барышындагы кычкырып җибә¬ рүләре, сорау яудырулары юкка чыкты, фәкать пауза араларында ишетелер-ишетелмәс: «әй-йе...», «әй-йе...» дип кенә куйгалый иде. Ә Синцов аның хәлен һаман сизми, сөйләнепме сөйлә- ләнә. Үзенең документсыз булуына ул, бигрәк тә өлкән лейтенант белән килеп чыккан кичәге вакыйгалардан соң, башына төшкән бер бәла, әйтергә кирәк, әле бик күп кай¬ гылар эчерәсе бәла итеп карый. Ләкин шулай да Люсии¬ ны әлеге өлкән лейтенант белән тиңләп булмый бит инде. Ул Синцовның кем һәм кайдан икәнлеген, шулай ук ре¬ дакциягә кайтып барганлыгын да белә. Өстәвенә аны ре¬ дакциядә дә беләләр — әгәр Могилев госпиталендә онытып калдырмасалар, Синцов әле дә шул редакциядә эшләр иде. Менә болар һәммәсе дә Синцов өстенә килгән бәлане чак кына булса да киметә төшәләр иде. Синцов бик мавыгып сөйли, Люсинның инде аңа игъ¬ тибар да итми башлавын исенә кертеп тә карамый. Лю¬ синның менә хәзер нәрсә уйлаганлыгын ул һич кенә дә күңеленә китерми. Хәлбуки Люсинның уйлаганы юлдашы өчен бер дә битараф нәрсә түгел, ул Синцовның киләчәк язмышына кискен үзгәреш кертәчәк иде. Алар, документлар турында сүз кузгалганчы ук әле, пропускларны тикшерә торган бер пунктны узып киткән¬ нәр, анда артык төпченмәгәннәр. Кулына әләм тоткан су¬ гышчы тормоз биргән машинага бер генә карап алган, машинадагыларның һәммәсе дә хәрби икәнлеген күргәч, аларны шундук уздырып җибәргән иде. Тик хәзер алда, юлның унтугызынчы километрында, Мәскәүнең иң беренче 9ЯЗ
үз КППсында, ягъни контроль-пропуск пункытында, тук¬ тарга туры киләчәк — монысы инде һәр нәрсәне энә кү¬ зеннән үткәрә торган бик кырыс пункт. Люсин аны Мәс- кәүдән чыгып киткәндә үк әле бик нык хәтерләп калган һәм хәзер җиңел акылы белән, аны-моны уйлап тормыйча, Синцовны утыртканы өчен үзен бик рәхимсез шелтәли иде. Ул йодырыгы белән маңгаен төярдәй булып көяләнеп барды: «Җүләр дә җүләр, мин дә җүләр! Утыртканда ук сорарга иде бит. Аннан соң да алмаска гына, фәлән җиргә бар дип киңәш бирергә һәм редакциягә хәбәр итәрмен дип әйтергә генә.иде,. Ә хәзер нишлим инде?..»—дип сызлан¬ ды ул эченнән. Синцов хикәясен тыңлап, бигрәк тә Люсинның сытык чыраен күреп, шофер да борчыла башлаган иде, ул ху¬ җасының әлеге уйларына җавап биргәндәй: — Иптәш политрук, егерме икенче билгене уздык, хә¬ зер егерме беренчедән җилдерәбез, ә аннан соң КППгада ерак калмый...— диде. Люсин берни дип тә җавап бирмәде, үзенә үзе кары¬ шып тагын ярты километрлап юл үтте, шуннан соң гына кырыс тавыш белән: — Машинаны туктатыгыз!—диде.— Бер генә минутка чыгыйк әле,— дип, Синцовка борылып карады. Синцов, нигә монда туктадылар соң әле болар дип, сә¬ ерсенеп кенЪ машинадан төште. Шоссеның бу тәңгәлендә беркем дә юк. Уңда урман утыра, сулда кыр аша дача йортлары шәйләнә. Синцов бу Мәскәү төбәгенең исемен хәтеренә төшерергә тырышып карады, ләкин төшерә алмады. — Әнә тегендә, ары табарак, барыйк әле.— Люсин аны култыклап берничә адым читкәрәк алып китте. Аның шо¬ фер алдында сүз кузгатасы килми, чөнки, үзен хаклы са¬ наса да, ике арада гына булырга тиешле сүзне ишетүеннән ояла иде. — Карале!—дип башлады Люсин кыенсынып кына,— Мәскәүдә хәлләр бик киеренке, хәзер КПП була, ә синең документларың юк. Люсин бу сүзләрен әйтеп бетергәнче үк, Синцов аның тел төбен төшенеп алды. Люсин тынып калды, әле әйткәннәргә юлдашы ничек җавап бирер икән дип көтеп торды, тик ул Синцовның авыр карашы белән генә очрашты, бу караш: «Йә, йә, мин карулашмыйм ич, теләсәң әйтә бир сүзеңне, теләмисең икән, шуның белән нокта куябыз»,— дип әйтә кебек иде. — Ник дәшмисең?—диде Люсин, ниһаять. 284
— Дәшеп нишлим инде? — Нигә соң син машинага утырганчы ук документла¬ рым юк дип әйтмәдең?.. Синцов дәшмәде, аның йөзе шундый кыяфәткә кергән, әйтерсең менә-менә Люсинның яңагына китереп сугар төс¬ ле иде. Люсин хәтта чак кына чигенеп тә куйды, аннары ая¬ гына алмаш-тилмәш басып: — Йә, нәрсә? — диде. Синцов саңгырау тавыш белән: — Яхшы, КППга хәтле генә алып бар да, мин шунда төшәрмен,— диде. — Моннан ерак түгел инде ул,— диде Люсин, тотлыга төшеп.— Мин сине бераз алып барырмын анысы, тик ма¬ шинаны КПП янында туктатырга ярамас, аз дигәндә яр¬ ты километр кала кирәк... — Ә ни өчен КППның үзенә дә түгел, ә ярты километр кала? Синцов ни өчен КППда туктарга ярамаганын абайлый башлаган иде инде, ләкин ул хәзер Люсинны бер дә аяр¬ га теләмәде. — Менә ни өчен...— дип Люсин бераз тотлыгып торды, чөнки сүзнең бик авырын әйтергә вакыты җиткән иде.— Чит кешеләрне, бигрәк тә документсызларны утыртып йө¬ рү катгый тыела. Үзең уйла м,енә— без бит шоферны да уңайсыз хәлгә куябыз, аннан минем дә хәлләр бермәгънә- сезгә кирегә китүе бар. Ә сине, минем белән булсаң да, бул- масаң да барыбер әнә шул КППда тоткарлыйлар... Мин бит материаллар алып кайтып барам... Үзем өчен түгел, ә шул материалларны кайтарып җиткерү өчен ашыгам мин! Сине документсыз-нисез алып кайтканым өчен КППда ми¬ не биш тәүлеккә утыртып куюлары бар... Әйе, аларга шун¬ дый хокуклар бирелгән! Ә сиңа машина белән кайтып җит¬ сәң ни дә, җәяүләп кайтсаң ни — барыбер түгелмени?.. Синцовның хәле бик авыр булса да: — Харап икән, биш тәүлеккә утыртып куялар икән,— дип көлемсерәп куйды.— Сиңа барыбер булса да, миңа барыбер түгел шул. Чөнки КППга икәү барсак, мине син тапшырасың бит анда, ә болай, җәяүләп кенә булса, ок- ружениедән туп-туры анда барып кергән кебек булам. Монда җир белән күк аермасы! Шайтан белсен аны — ни¬ чек мин Мәскәүгә кадәр килеп җиткәнмен! Каян килгән¬ мен, ни өчен килгәнмен? Дезертир түгеллегеңне исбатлап кара шуннан соң! — Зыян юк!—диде Люсин.— Сине тоткарлаганчы, 285
тикшерә башлаганчы әле мин редакциягә барып та җитәм, ә аннан телефон аша шундук КПП белән багланышка ке¬ рербез.... — Көт синнән, керерсең син! — диде Синцов, мыскыл белән кисеп кенә.— Ярый, китә бир алайса!—Ул Люсин- га бүтән күтәрелеп карамады, гел аяк астына карап торды. Люсин ике арадагы мөнәсәбәтне яхшыртасы килеп: — Йә, нигә шул хәтле киреләнәсең инде?— диде. Синцов һаман әле башын аңа бормыйча, телен көчкә генә әйләндереп: — Мине аласың калмаган, ә инде алгансың икән, утыртып бар. Биш тәүлектән курыкма,— дңде.— Шүрләгәч алмыйлар гына аны... Люсин хәзер юлдашының китереп сугуын көтмәсә дә Синцовның хәле нәкъ менә аның авызына менеп төшәр дәрәҗәгә җиткән иде. — Сволочь та инде син! Теге өлкән лейтенант мине хет белми иде, ә син соң... Сволочь кемсәсе, шкурник син! Ул нәфрәт уты көйрәгән күзләре белән бер генә миз¬ гелгә Люсинга күтәрелеп карады да шундук аңа аркасы белән борылды, артына кушырган кулларын шундый ка¬ ты кысты, сөякләре шытыр-шытыр килде. Люсин аңа ничек тә җавап бирергә белмичә: — Бигайбә алайса, үзең шулай теләгәч!—дип кычкыр¬ ды, әйтерсең Синцовка изгелек итәсе килеп тә, тегесе ан¬ нан баш тарта иде. Люсин машинага кереп ишекне шап итеп япканнан соң «эмка» кузгалып китте. Синцов аларга аркасы белән тор¬ са да машинаның пырылдап китеп барганын ишетеп калды. Өзелеп көткән өметләренең болай минут эчендә җил¬ гә очуын аның әле гомерендә беренче тоюы иде! Ул борылды да, кулын кушырган хәлендә, машина күздән югалганчы аның артыннан озак кына карап торды. УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК Маша Артемьева өч ай инде менә элемтәчеләр мәктә¬ бендә укый. Мәктәп әүвәлге урман мәктәбе дачаларына урнашкан, алар иске Калуга шоссесының утызынчы кило¬ метрында иде. 16 октябрьнең кичендә Маша белән аның дус кызы Нюся Журавскаяга, кайбер кием-салымны алыр өчен, 286
Мәскәүгә кайтып кунарга рөхсәт бирделәр. Ул киемнәр¬ нең немец тылында кирәк булуы мөмкин иде. Бик шыксыз җилле көн; ике хатын да Мәскәүгә азык- төлек алырга барган йөк мшинасында утырып кайта. Дө¬ ресендә, алар әрҗә төбенә түшәлгән саламга яткан, башларыннан ук йөк өстенә корыла торган калын брезент япма белән бөркәнгән иде. Маша караңгы брезент астын¬ да кайта торгач җылынып ук китте, үзен Мәскәүгә азык- төлек алырга баручы йөк машинасында түгел, ә төнге са¬ молетның шундый ук дөм караңгы идәненә ятып очып баргандай хис итте. Гүя ул менә хәзер фронтны кичеп чы¬ гар да парашюты белән бергә аска ташланыр кебек иде. Мәктәптә дәресләр бер атна элек бетте, Маша һәр кичне соңгы инструктаж бирүләрен һәм үзен аэродромга озату¬ ларын көтә иде. Ул рациясе белән Смоленск тирәсендәге өч ноктаны?!, берсенә ыргытылачагын белә инде. Шул ноктага төше релгәннән соң ул шәһәргә барып агентура эшен башлап җи¬ бәрергә тиеш. Машага чит кеше исеме белән паспорт бир¬ деләр, янә дә аның өчен менә нинди легенда уйлап чыгар¬ дылар: ул бала чагында ук әле әнисе белән бергә См<- ленскида булган, хәзер исә, Витебскидан китеп өлгерә ал¬ мыйча, бомба һөҗүме вакытында әнисен югалткан. Инде, сыеныр урын тапмыйча тегендә-моида сугылып йөргәннән соң, Смоленскида яшәүче апасы янына кайтырга булган «Апа»сының, бу исән кешенең, исеме-фамилиясе Машаны- кы ише ялган түгел, ә чып-чын исем-фамилия. Анык адресы Маша өчен явка, ягъни күрешү урыны булып, Ма¬ шага аны иң соңгы мәлдә, фәкать очып китәр алдыннан гына, күңеленә беркетеп куярга кирәк иде. Иптәш кызының җылы аркасына күкрәкләре белән сыенган Маша, иреннәрен акрын гына кыймылдаткалап «Вероника, Вероника...» дип берөзлексез эченнән кабатлап барды. Әйе, Маша үзен Вероника дип күрсәтергә тиеш, тик шунысы бар, нсем аңа ошамый. Машага бу исем белән эндәшсәләр, ул җавап кайтармыйча гаҗәпләнеп калыр төсле тоела иде. «Вероника, Вероника...»—дип пышылдадылар аның иреннәре. Әле кичке барлау вакытында ук рота командиры: «һәммәгезгә дә таралырга, Артемьева белән Журавская, минем янга!»—дип команда биргәч тә, Маша үз киләчә¬ генең бүгенге көнгә, менә хәзерге мәлгә үк якынайганлы¬ гын абайлап алган иде. 287
Ул ялгышмады. Рота командиры аларга Мәскәү квар¬ тираларыннан, үзе әйтмешли, «гражданский» күлмәклә¬ рен алып килү өчен увольнительныйлар язып бирде. Бу Машаны гына түгел, Нюсяны да самолеттан агентура эш¬ ләренә ыргытачакларын белдерә: әгәр партизан отрядла¬ рына төшереләсе булса радисткаларны һәрвакытта да об¬ мундирование һәм тун кигезеп озаталар иде. «Аны бу эшкә юкка тарттылар...»—дип уйлап куйды Маша ахирәте турында. Артык иркә тәрбияләнгән, бер дә тәҗрибәсе булмаган, тормышның ачысын-төчесен таты¬ маган Нюся агентура хезмәтенә ярамас кебек тоелды аңа. Болардан тыш ул сылулыгы һәм чибәрлеге белән аеры¬ лып тора, шулай булгач аңа шундук игътибар итүләре мөмкин иде... Маша үзе турында алай уйламады. Ул бигрәк само¬ летта очудан курка. Бер атна элек сикерү буенча трени¬ ровка үткәргәндә аның парашюты ачылмаган, ул запас алканы чак-чак кына йолкып өлгергән, менә шуннан соң әлеге очышлардан бик өркеп калган иде. Маша саламны кыштырдатып борылды да Нюсяга туңган аркасын терәп ятты, биектәге күк йөзенә ичмаса күз кырыем белән генә бер карыйм әле дип брезентны чак кына ача төште. Машина белән бергә өстә көзге күк йөзе дә выжылдап оча. Анда ай да, йолдызлар да, хәтта ак¬ сыл сыек болытлар да күренми; тоташтан соры һава са- рып алган кичке салкын күк йөзен. «И бар да инде дөнья¬ да яхшы хәбәрен (дә, яманын да белеп торган кешеләр,— дип уйлады Маша.— Менә Нюся, мәсәлән, әтисенең окру- жениедән чыгуын, хәзер аның Көнбатыш фронттагы кыр госпиталендә баш хирург булуын белә; әтисе аңа хатлар яза, ул да әтисенең кыр почтасына хатлар җибәреп то¬ ра.... Нюсяның абыйсы да әнә яраланган икән, аның аяк табанын кисеп алганнар, ул хәзер Казан госпиталендә ята, шулай ук Машага хатлар яза... Байтак кына бүтән кешеләр дә хатлар язышып тора, якыннарын үз күзләре белән күргән яки бүтәннәр аша ишеткән кешеләр белән очраша... Ә минекеләрдән исә ни яман, ни яхшы хәбәр юк. Кызым турында да, әнием турыңда, ирем турында да берни белмим һәм мин кая гына бармыйм, ни генә эшлә¬ мим, күңелемнән: исәнме алар, әллә түгелме?»—дигән со¬ рау һич китми. Әле июль аенда, мәктәптә укуның беренче атнасында ук, ул комиссар янына бер гозер белән кергән: «Курслар беткәннән соң, мөмкин булса, мине Гродно янында фай¬ далана алмассызмы икән?»—дип үтенгән. Соңыннан кү¬ 288
ренгәнчә, бигрәк инде беркатлы үтенеч булып чыккан иде бу! Ул чакта мәктәп комиссары кискен генә итеп: — Бу нигә?!—дип сораган иде. Ул Машаның анкета¬ сы белән автобиографиясеннән тормыш хәлләрен белә, ләкин аның хискә бирелүләрен өнәми, хәтта бу минутта аны аямый да иде.— Нигә кирәк әле бу?—дип кайталап сорады ул.— Семьягызны үзегез барып коткару өченме? Моны сездән башка да эшләргә тырышырлар. Ә сез анда килеп чыгуыгыз белән аларны һәм... үзегезне дә харап итүгез генә бар. Каян килде бу идея башыгызга, ә?— дип, канәгатьсез генә көлемсерәп алды комиссар.— Гроднода ирегез белән ел ярым бергә яшәгәнсез, өстәвенә сез поли¬ трук хатыны да бит әле! Шулай була торып, ничек инде шунда подпольный эшкә кире кайтырга кирәк?! Сез нәр¬ сә, безнең мәктәпкә семья мәнфәгатегез өчен генә укырга кердегезме әллә? Бикярга алай иткәнсез сез, бикярга. — Юк, әлбәттә, аның өчен кермәдем,— диде Маша берникадәр алдашып, чөнки нәкъ менә шунда, шул мәк¬ тәпкә, укырга кергәндә кысыр гына булса да шундый те¬ ләге бар: ул фронтны үтеп чыкканнан соң, әнисе белән кызын эзләп таба алмаса да, алар турында бер-бер нәр¬ сә ишетеп булмасмы икән дип өметләнгән иде. Шушы әңгәмәдән соң өч ай вакыт узды. Әлеге фикере фаҗигагә тарыган кебек булсһ да, ул инде аңа күнегеп өлгергән, әнисе белән Таняны нәкъ «анда» дип белә, үз¬ ләре исән булган сурәттә мин алар турында күпмедер ай¬ дан соң барыбер ишетми калмам дип гөман кыла. Ләкин ире хакында берни дә ишетмичә немец тылына китеп ба¬ руны ул һич тә башына сыйдыра алмый, бу уен әле дә булса аның күңеле күтәрми иде. Теге вакытны, вокзалда чагында, ире рәшәткә аша кул¬ ларын җылы учларына алып кыскан, аннары кыр сумка¬ сы каешын урап алып, йөгереп барган шәпкә вагонга си¬ кереп менгән. Ләкин вагонга бүтән берәү сикереп менгәч, Ванясы аның артында шундук юкка да чыккан, һәм ире белән ике арадагы җеп әнә шулай эзсез өзелеп тә калган иДе... Маша өч мәртәбә ире турында сорап хат язды, тик берсенә дә җавап алмады; фәкать үҗәтлеге аркасында гына ике мәртәбә политидарәгә үтеп керә алды; бер мәр¬ тәбә — июль аенда мәктәп исемлегенә теркәлгәч тә, ә икенче мәртәбә керүе күптән түгел, сентябрьдә генә бул¬ ды, моның өчен ул махсус унике сәгатьлек увольнитель¬ ный да алган иде. 19 3-263 289
Июль аенда, әле беренче мәртәбә керүендә, аңа: ире¬ гез хезмәт иткән «Кызыл байрак» армия газетасының дислокациясе турында вакытлыча хәбәрләр юк, дип җа¬ вап бирделәр. Бу җавап аны бер яктан хәвефләндерсә, икенче яктан тынычландырды да, чөнки идарә хезмәткәр¬ ләре кая Синцов турында гына, хәтта бөтен редакция ту¬ рында да берни белмиләр, ә бөтен редакция дә берьюлы югала алмый лабаса! Хәзергә белмиләр икән, соңга таба белерләр! Маша идарә мәктәпләренең почта ящигы номе¬ рын калдырды, ә аны кабул иткән батальон комиссарын¬ нан: «Зинһар,' редакциядән беренче хәбәр булу белән ми¬ ңа ике генә сүз языгызчы»,—дип үтенде. Батальон комис¬ сары «ярар соң» дип вәгъдә итте, ләкин ике ай инде ме¬ нә берни язмады. Батальон комиссарыннан башка мәктәп адресын ул та¬ гын үз йортларында яшәүче, мәрхүм әтисенең кордашы Зосима Иванович Попковка да калдырган. Бу карт, Ма- шаның почта ящигы ачкычын алып калып, көн аралаш аларның подъездына кереп чыгарга, хат-мазар килсә, шун¬ дук Машага җибәрергә вәгъдә биргән. Тик әлеге вакыт эчендә аңардан да бернинди хат-хәбәр килмәгән иде. Маша икенче мәртәбә политидарәгә, бу юлы инде бү¬ тән батальон комиссарына баргач,— теге беренчесе фронтка кипкән иде инде,,— яңа комиссар аңа: «Әйе, әйе, «Сугышчан байрак» редакциясе чолганыштан исән-сау гына чыкты, хәзерге вакытта тиешле урынында хәрәкәт итә. Аның редакторы, атап әйткәндә, Гуреев иптәш, әле су¬ гышка хәтле үк газетаның редакторы булган. Кызганыч¬ ка каршы, ул безнең запроска «редакция секретаре поли¬ трук Синцов отпускыдай соң хезмәт урынына кире кайт¬ мады» диелгән рәсми җавап җибәргән. Бар белгәнебез шул булды менә»,— дигән иде. Ике ай элек Маша: моның һич булуы мөмкин түгел, чөнки мин иремне Гроднога үзем озатып җибәрдем, дип комиссарны ышандырырга да тырышып караган булыр иде, бәлкем... Хәзер исә Маша, сентябрь кергәннән соң, күп кенә нәрсәләрне аңлаган, әүвәле башына берничек тә сыйдыра алмаган июнь белән июль ае хәлләренең дә инде күбесен төшенгән, шуңа күрә ул комиссар каршында көрсенеп ке¬ нә куйган, хәтта аның яныннан саубуллашмыйча да китеп барган иде. «Отпускыдай соң хезмәт урынына кире кайтмады». Димәк, ул анда барып җитә алмаган. Ә ни өчен барып җитә алмаган? Әгәр госпитальгә эләксә яки ниндидер бүтән частьта сугышса, бу турыда язган булыр иде әле. 290
Димәк, кайдадыр окружениедә булып чыга. Бик ихти¬ мал ич». Ул, үз-үзен тынычландырып, әнә шулай уйлады, нык¬ лык күрсәтергә тырышып, шуннан гайре ихтималлыклар- ны кире какты. Ләкин аның йөрәге бүтән бер тойгы — кы¬ зы искә төшкән саен күңеле сызлана башлаган ана кеше тойгысы да чеметеп-чеметеп куйгалый иде шул. Ул әнә шундый хисләргә бирелеп йомшарган чакларында киң җилкәле баһадир ирен сабый баладан да бәләкәйрәк ке¬ ше итеп күз алдына китерә... Бу мәлне җир дә, сугыш та аның күзенә иксез-чиксез бик дәү нәрсәләр булып күренә һәм шул сугыш эчендә аңардан башка беркемгә дә кирәге булмаган, чит-ят өчен бөтенләй дә билгесез булган әлеге бәләкәй кеше, ягъни аның ире томан эчендә югалып кала... һәм менә шул дәү генә дөньядан бер-бер җеп очы сузылып чыгып, кайда¬ дыр бик еракта югалып калган ире белән биредә калган Машаны икесен бергә баглап төенләп куйса, андый миз¬ гелләрне ул, Маша, искиткеч бер могҗиза кебек кабул иткән булыр иде. Әлеге соры күк йөзе йөк машинасына орынып диярлек ага да ага. Күк йөзе һәммә нәрсәләрне белгәндәй тоелса да, Машаның бер генә соравына да җавап бирәсе килми шул аның. Ярый, Синцовның кайдалыгын Маша белмәсен дә ди, ләкин аның кайда икәнен, ни эшләгәнен, кайда ятканын һәм ни-нәрсәләр уйлаганын кем дә булса белер¬ гә тиеш ләбаса. Иң мөһиме—кайда икән соң ул хәзер? «Мәхәббәт...— дип капыл гына уйлый калды Маша.— Нәр¬ сә ул мәхәббәт? Ваня барында миңа бик яхшы булуы, аны сагынуым һәм, дөресен әйтергә кирәк — алай да бул- галый иде бит — аны сагышлап балавыз сыгуларыммы ул мәхәббәт? Аннан башка кемгә дә күз салырга теләмә¬ вемме? Яисә, кая атап җибәрергә дә белмичә, аңа язган хатларыммы? Әйе, бу шулайдыр да, бәлкем. Ләкин бо- ларның барысы-барысы үзем хис иткән һәм хис итеп тә те¬ лем белән әйтеп бирә алмаган нәрсәгә караганда бик бә¬ ләкәй, бик зәгыйфь булып тоела шул! Белмим, ни әйтергә дә белмим инде... Менә шушы мәлдә бигрәк ни телим соң мин?—.дип кабат үзенә үзе сорау бирде Маша.— Барын¬ нан бигрәк мин менә нәрсә телим...» Ул уйга калып торды һәм үзенә икеләнүсез нык җа¬ вап бирде: «Мин барыннан бигрәк ул булган җирдә бу¬ лырга телим...» — диде. «Әгәр анда бик куркыныч бул¬ са һәм анда мине үлем көтсә, ул чагында ничек? Бары¬ бер аның янәшәсендә булырга телим. Әгәр икебез дә 19* 291
яралансак? Яралансак та, барыбер икебезгә бергә булыр¬ га кирәк! Ә үлсәк? Үлсәк тә, икебез бергә үлик...» Маша байнак кына: «Белмим... нәрсә дияргә дә бел¬ мим инде....» дип үзалдына пышылдаган иде. Кем белгән бит аны, менә хәзер, сугыш утлары дөрләп янган бер мәлдә, ул үзенең күңелен биләп алган төп соравына ка¬ рата нәкъ менә әлеге фикерләре белән җавап бирергә те¬ ләгәндер дә инде, бәлкем... Машина әрҗәсендә бик каты җил уйнаганлыктан Ма¬ ша кабат баш түбәсеннән үк брезент белән бөркәнде һәм икенче ягы белән әйләнеп ятты. Ул ире турында уйланып уфтанган чагында тынын дускаеның колагына өргән, теге¬ се перчаткасын салып колагын сыпырып куйган, чөнки кытыгы килгән иде. — Хәйлә канчыгы, миңа сыенып җылынасың!—диде Нюся һәм тәмле генә иснәнеп алды,— Ярый ла газ янса, миңа кереп юынып алыр идек... — Ә нигә, януы да ихтимал,— диде Маша. —• Ай-Һай, яныр микән. Сводкалар бик начар бит, котны алырлык!.. Бүтән курсанткалар белән бергә алар дә кичәге сводка¬ ны укыган, «Көнбатыш фронт юнәлешендә хәлләр начар¬ ланды» дигән сүзләргә икесе дә тетрәнеп коелып иңгән, Һәм Нюся авызыннан баягы сүзнең ычкынуы да шуңа бәйле, ләкин сводканың хәтәр асылын бик үк төшенеп җитмәгәннәр иде әле. Аларның мәктәбе үз эченә йомылып яшәде, курсант- каларның күңелен берөзлексез фронт сызыгы артында аларны көткән куркыныч көннәр тынгысызлап торды. Ма¬ ша төнгә каршы төерле-төерле саргылтым бәз җәймә бе¬ лән кызгылт казарма одеялына төренә дә әлеге дә баягы Һаман бер нәрсә турында уйга кала: кайчан бетәр инде бу урман мәктәбендәге ымсыз көннәр, кара такта янын¬ дагы дәресләр; кайчан гына туктар инде алар шул радио¬ тапшыргычларны сүтеп-җыюлардан, борып куйган сәгать¬ тәй нәкъ бер вакытта иртәнге, көндезге һәм кичке аш ашаулардан; киләчәк гамәлләре турында төннәрен чыш- пыш сөйләшүләренә кайчан чик куелыр да фронт сызыгы артындагы тормышлары кайчан гына башланыр икән инде, дип ах та ух килгәли ул. Ләкин эч пошуы моның белән генә бетми әле. Явкага беренче атлап кергәндә нәр¬ сә көтә аны? Бергәләп эшлисе кешеләре нинди булыр: бик тугры, ышанычлымы, әллә араларына бер-бер хыя¬ нәтче дә үтеп кергәнме? Әгәр немецлар кулына төшеп аны җәзалый калсалар, ул чагында ничек? Аны ни генә 292
эшләтмәсеннәр, ул монда, балаларның тып-тыныч урман мәктәбе өйчекләрендә укып белгәннәре хакында авыз да ачмаска тиеш. Әйе, ул күптән инде балаларның урман мәктәбе булуыннан туктаган иде... Аларның көнкүреше мәҗбүри хосусияттән гыйбарәт: ки¬ ләчәк вазифалары турында уйланулары кайчак бүгенге фронт хәлләрен дә оныттыра. Алар башлыча һәм зур дикъкать белән фронт артыннан килгән мәгълүматларны үзләштерәләр, мәсәлән, менә мондыйрак хәбәрләрне укый¬ лар: иптәш G яки анда иптәш К. үзенең партизан отряды белән фәлән хәтле фашистларны кырган яки фашистлар штабына һөҗүм оештырган, яисә ягулык цистернасын яндырган; отряд фәлән юлга миналар куйган яки әүвәлге утарына кайтып урнашкан алпавыт барон фон Бидер- лингның йортына ут төртеп, аны көл иткән. Курсанткалар- ныц күңелен, фронт хәлләреннән бигрәк, дошман тылын¬ дагы хәлләр җәлеп итә шул, ник дигәндә, алар тиздән үзләре үк шунда юл тотачак, шунда хәрәкәт итәчәк бит. һәм кызларны анда нәрсәләр көткәнлеген уйласаң, алар¬ ның юк кына эгоизмнарын, ягъни үзләрен кайгырткандай итүләрен кичерергә дә була иде... Машина кинәт тормоз бирде. Әрҗә янында, Машаның колак төбендә генә: «Документларыгызны күрсәтүегезне үтенәм»,— дигән таныш сүзләр ишетелдек Кабинада бар¬ ган мәктәп начхозы өченче ра>нглы интендант Бурылин шыштыр-шыштыр китереп кесәсеннән кәгазьләрен чыгар¬ ганнан соң ул кәгазьләр бүтән берәүнең кулында шыш- тырдап алдылар, ул да түгел документ күрсәтергә боерган баягы кырку тавыш: — Ә кузовта нәрсә алып барасыз?— дип сорап куйды. — Кузовта минем ике гаскәри бара, ләкин мин коман¬ дада аларның өлкән ек — Бу минем өчен әһәмиятсез,— дип шундук җавап бирде кырку тавыш. Чандыр гына яңаклы озын лейтенант машина борты аша муенын сузып карады. Аның артында берәү генә тү¬ гел, ә өч патруль басып тора иде. — Документларыгызны күрсәтегез! — диде лейтенант. Маша да, Нюся да кесәләреннән отпускы билетларын алып күрәттеләр. Лейтенант игътибар белән караганнан соң аларны ки¬ ре кайтарды, аның Нюсяга күз дә салмавы бик сирәк оч¬ рак иде, әлбәттә. — Юлыгызны дәвам иттерә аласыз!—диде лейтенант арты белән борылып. 293
— Күрче үзен нинди усал!— дип куйды Нюся. Маша патрульләргә күз салып: — Күп бит болар, дүртәү!— диде. Кылт итеп кичәге кичке сводка исенә төште, «Көнбатыш фронт юнәлешендә хәлләр начарланды» дигән сүзләр ко¬ лагында кабат яңгырагандай булды. Әле сентябрь аенда гына икәү генә басып торалар иде бит, ә хәзер ике пат¬ руль генә җитми, дүртәү әнә — бу нәрсәләр аның болай да хәвефле йөрәген уеп-уеп алгандай итте. Шоссе читләрендә чуен балкалардан эретеп ябышты¬ рылган, әле куеп өлгермәгән танкка каршы «керпе»ләр өелеп тора. Бер-ике минуттан аларның йөк машинасы, кызу гына килгән шәпкә, шәһәр чите баррикадасының бер генә машина узарлык итеп калдырган тар аралыгын¬ нан узып китте. Соңгы көннәрдә мәктәптә Мәскәүне ныгы¬ туларын, хәтта баррикадалар коруларын да ишеткәннәр. Ләкин ишетү бер хәл, ә үз күзең белән күрү, бигрәк Мәс¬ кәүгә килеп кергәндә күрү — монысы инде бөтенләй икен¬ че хәл. — Ят, салкын бит,— диде Нюся. Ул үзе, кай арада¬ дыр, сузылып ук яткан иде инде. Маша шоссега төбәлгән күзләрен көчкә генә аерып алды, брезент ябынып яңадан Нюся янына ятты. Яхшыгамы, начаргамы бу — анысын әйтүе кыен, лә¬ кин машина заставадан алып Пироговскаяга җиткәнче, алар ярты сәгать чамасы брезент астындагы җылыга бик кинәнеп бардылар, аның каравы ни Мәскәү читен, ни ан¬ дагы бу кичтә булган хәл-әхвәлләрне чынында күрми кал¬ дылар. Менә машина туктады да, Бурылин кабина ишеген ачып, учы белән әрҗә читенә суккалап алды: — Нәрсә, сезне монда ташлап калдырыргамы? — диде. Маша белән Нюся брезент астыннан бер-бер артлы үрмәләп чыктылар да, аякларын машина көпчәгенә терәп, сикерешеп төштеләр. Алар яныннан, алпан-тилпән генә атлап, мылтыклар белән коралланган штатский киемле кешеләр командасы узды. Аларның төрлесе төрле яшьтә, киемнәре дә бертөс¬ ле түгел: кайсысы пәлтә белән кепка, кайсысы сырылган фуфайка белән колакчын бүрек кигән. Җырлаулар кая инде, күңелсез генә, караңгы чырай белән атлап баралар, кайберләре атлаган уңайга тәмәке дә пыскыта иде. Бурылин кабинадан чыкмыйча гына: — Шундый-шундый хәлләр менә, кызлар!—дип көрсе¬ неп куйды. Иске Калуга шоссесыннан борылып кереп бер- 294
ничә урам гына үткән булсалар да, Бурылин брезент ас¬ тындагы кызлар күрми калган нәрсәләрне күреп өлгерде.—• Шундый хәлләр менә!—дип янә кабатлады ул һәм үз гаи¬ ләсе: шәһәрнең икенче очындагы Семенов заставасында яшәгән хатыны белән ике баласы турында уйлап алды, аларны ничек тә, шушы кичтә үк, көнчыгышка китүче бе¬ рәр поездга төртеп кертергә кирәк булыр, диде үзалдына. Әйе, моны кичекмәстән эшләргә!— Мин складтан продук- тылар алам да нәкъ җиде ноль-нольдә биредә булам, әзер¬ ләнеп туп-туры урамда көтеп торыгыз. Машина, кызларны тротуарда, тыкрык чатында ялгыз¬ ларын гына калдырып, китеп барды. Салкын җилгә куырылып килгән Нюся, үтенечле та¬ выш белән: — Әйдә миңа гына киттек, ә?!—диде.— Синең бары¬ бер кемең дә юк бит. Маша һаман әле таш юлдан атлап барган, хәзер инде бик еракта күренгән штатскийларның тәртипсез колонна¬ сына карап тора, күңелен шомлы уйлар биләгәнлектән Нюсяга тиз генә җавап бирә алмаган иде. — Йә, ничек?—дип кабатлады Нюся. Машалар йорты янәшәдә, чатлык артында гына, ә Ню- сяныкы биш квартал аша әле, шунлыктан кызыйның ял¬ гыз башы гына кайтасы килми иде. — Юк, мин әүвәл әйберләремне хәстәрлим, аннан сез¬ гә барырмын,— диде Маша. — Ярый алайса, мин сине монда көтеп торырмын. — Юк, көтмә, кайта тор, ә мин соңрак килермен. Туры Нюсяларга китмәвенең сәбәбе, әлбәттә, әйберлә¬ рен хәстәрләү түгел: хат-мазар килмәдеме икән дип Попков картка кереп чыгасы бар иде. Ләкин Маша бу хакта Ню¬ сяга аңлатып торырга теләмәде, аңлату шул ук ирең ту¬ рында сөйләү бит, аның өчен хәсрәтләнүеңне белгертү, кешедән рухи терәк, ярдәм өметләнү ул. Нюсяның үзендә юк нәрсәгә ничек инде өметләнмәк кирәк—бу яктан ул Машадан бик күпкә зәгыйфьрәк һәм көчсезрәк. Нюся үзсүзле иптәше алдында юашланып калган иде, шуңа күрә басынкы гына: — Ярый, китә торыйм инде алайса,— диде. Шулай да, Маша кире уйламасмы икән дигәндәй, куз¬ галмый торды, гасабилек белән папирос кабызды. Ул Ма¬ шадан аерылырга курыкты, гәүдәсенә төзәтелеп тегелмә¬ гән солдат шинеле белән аягына бик иркен кунычлы кирза итек кигән булса да, һаман әле зифалыгын, чибәрлеген югалтмыйча, аның каршында басып тора бирде. 295
Маша аңа күзләрен тутырып карап торды-торды да, кинәт йөрәге өзгәләнеп, аны кызганып куйды, Нюсяның йөзе нәфис гөлдәй матур булса да, сабый балаларныкыдай ихтыярсыз — йомшак булып күренә, ә җиткән кызларны¬ кы кебек талчыбыктай сыгылмалы сыны исә бер үк вакыт¬ та нык та, бик инде тотрыксыз да шикелле тоела иде. Нюсяны күзәткән арада Маша моңарчы да күңелен¬ нән күп мәртәбәләр кичергән уен уйлап куйды: ул бит Нюсядан өлкәнрәк тә, көчлерәк тә; аннары менә ни өчен аңардан олырак һәм ныграк — ул бит инде кияүгә чык¬ кан, аның ире, баласы бар... Әйе, хәбәр-хәтерләре булма- са да, бар шул алар, бар. Хәзер менә бу кызыйга карап торганда Нюсяның да, курсанткаларның да үзара гына сөйләшкән сүзләре хәте¬ ренә төште: әгәр анда, тылга баргач, исән килеш дошман кулына эләгә калсалар, ягъни үзләренә үзләре кул салып өлгермәсәләр, аларны нинди язмыш көтәр иде икән? Бу уйлар хәтерендә яңару белән чак кына кычкырып җибәр¬ мәде Маша, көч-хәлгә генә үзен тыеп калды һәм баягы фаразыннан тәненә ут йөгерүенә дә карамастан, моңсу¬ рак, тыныч тавыш белән: — Нинди гүзәл син, Нюся! — диде. Шунда Синцовның да аңа карата сокланып әйткән сүз¬ ләре исенә* төште. Югыйсә чибәрлек мәсьәләсендә Нюся¬ дан бик калыша бит ул. Хәтта Таняны табарга җыенып йөргәндә, Маша үзенең бер дә инде матур булмавын бе¬ леп торганда да барыбер ире аңа гүзәлем дип дәшә иде. Бу уйлар артыннан ул Нюся өчен түгел, ә үзе турында, үзенең немецлар тылына очачагы турында борчыла калды һәм кинәт, куркак уйларына җан ачулары чыгып: — Иә, нәрсә басып торасың, бар, юлыңда бул!—диде. Шулай диде дә үз тыкрыгына таба атлап китте. Таныш парадный ишегеннән кергәндә ишек канатла¬ рының тупсасына хәтле ачык икәнен шәйләде. Менә ул ишегалдына чыкты. Ишегалдында бер генә дә җан әсәре сизелми, тәрәзәләрнең барысы да «сукыр», аларга кара маскировка кәгазьләре корылган. Аргы җиденче подъезд янында (бу подъездның югары катында Попков яши иде) Маша чактан гына егылмый калды, ул кемнәрдер ише¬ галдына ташлап калдырган түшәккә сөртенгән иде. Баскыч, торба эче кебек, кап-караңгы. Маша югары катка менеп җитеп, звонок төймәсен кабалый-кабалый озак кына эзләде, ләкин, таба алмыйча, ишекне шакырга кереште. Ишек артында җавап бирүче булмады. Бераздан гына Попковның: 296
—Кем бар анда?—дигән карылдык тавышы ишетелде. — Зосима Иванович, бу мин идем, Маша. Үзенең бала чак гадәте буенча Маша һаман әле бу мыңгырдык картка бик юаш тавыш белән эндәшә иде. Карт җавап кайтармыйча, аягын лаштыр-лоштыр сөй¬ рәтеп, бүлмәләренә юнәлде, аннары яңадан ишеккә килде. Ул ишек келәсе һәм чылбырлары белән бик озак булаш- кач кына ишекне ачты. — Кер. Мин берүзем генә, чирләп торам. Коридорда ут янмый, Попков Машаны туры аш бүлмә¬ сенә алып керде. Шул ук кухняда, изелеп беткән урын- җире белән, никельле дәү карават тора. Попков, җәмәга¬ те вафат булганнан соң, караваты-ние белән монда күч¬ кән, ә икенче бүлмәсенә өйләнгән улын керткән иде. — Утыр! Нишкә басып торасың? — Попков юл уңаеннан түшәген рәтләштерде, башлап өстәл янына үзе утырды; ул кайчандыр рәешкә кия торган, хәзер инде кыршылып беткән бәрән тунын эчке күлмәге өстеннән генә бөркән¬ гән һәм аның күтәргән якасын төшермәс өчен почмакла¬ рыннан тотып тора иде. Маша күптән таныш өстәл артына кереп карт каршы¬ на утырды. Үзен белә башлаганнан бирле аларның квар¬ тирасында да шундый ук өстәл тора. Әле егерменче еллар ахырында, эшчеләр беренче мәртәбә яңа квартираларга күченгән чагында, Машаның әтисе белән Попков бер үк вакытта һәм бер үк магазиннан күчермә такталы шун¬ дый ике өстәл алган булганнар. Попков күзләрен Машага текәп: — Йә, ни әйтерең бар?—дип сорады һәм учы белән та¬ кыр башын сыйпап куйды: квартира салкын булганга, картның чит-читләренә каты көмеш төкләр үсеп чыккан, пәке белән кырулы башы туңа иде булса кирәк. — Ни әйтим инде,— дип, Маша иңсәләрен сикертеп ал¬ ды.— Киресенчә, сезнең әйтер сүзегез юкмы икән дип кер¬ гән идем мин. — Булса бик әйтер идем канә. Синең яшнек буш шул. Кичә чыккан идем, карадым. Маша бу сүздән соң шундый көрсенеп куйды, гүя ты¬ нын өреп ут сүндергән иде. — Нишкә уфылдыйсың?— дип мыгырданды Попков һәм үзе дә бик тирәнтен уфылдап алды.— Ике атналап яшне- геңне карамадым — бүсерем кузгалып бүльнистә яттым, ә кенәген карадым. Бупма-буш,— диде ул кабатлап. — Ә сезнекеләр кайда? — Киттеләр. Заводны эвакуацияләделәр... 297
—• Ә сез соң? — Әйтеп торам бит бүсерем кузгалды дип! Аз-маз кү¬ тәрешкән идем дә, бәласе дә килеп чыкты, бульнискә кер¬ дем. Попковның пенсиягә чыкканына өч ел инде, тик сугыш ачылгач яңадан цехка кайткан иде. — Хәзер ничек соң, алар янына китәсезме? Әмма карт башын чайкады. — Белмәгән җирнең чокыры күп. Кая да булса урна¬ шырмын әле,, монда калган берәр завод кәмәшендә мина кырдырырмын. Элгәрерәк булса китәр дә идем, ә хәзер күңел тартмый. Мәскәүдән сыпыртучылар миннән башка да күп. Соң, син урамнан кайткансыңдыр бит, үзең дә күр¬ гәнсең. Иртә белән ипи алырга чыккан идем, шул качак¬ ларны күргәч: ходаем!., дип, төкердем бер! Попков яшерен-батырын сөйләүне өнәми иде. — Оят та юк, гарь дә юк — ишегалдында ястыклар ау¬ нап ята. Болыт-болыт кош мамыклары оча, әйтерсең ка¬ рагруһчылар яһүдләрне туздыра! Юк, сүзем — сүз, хәзер инде мин Мәскәүне ярты карышка да ташлап китмим!—■ Ул ютәлләргә тотынды, кулы белән тун эченә кереп китеп күкрәген ышкып алды. — Зосима Иванович, сез хәзер дә саулыкка мантымый- сыз бит. — Пүчтәк, суык кына тидердем. Бульнистан чыккач тидердемме шунда. Бер килсә килә бит... Завод Миасс дигән калага киткән. Мин бульниста чагында улым килеп әйткән иде, Чиләбе өлкәсендә шундый кала бар икән. Ә тәгаең кайда икәнен белмим, картадан карагач та таба алмадым, чәнчелгерене. Менә бит ни хәлгә төштек! Без¬ нең төп Мәскәү заводыбыз югыйсә, ә үзен каядыр җәһән¬ нәмгә тондырганнар, картадан да табып булмый... Син нишкә кайттың әле?—дип, ул Машага күтәрелеп карады.— Әгәр хат турысында икән, булу белән сиңа җибәрермен. Качаклар күк үкчә күтәрмәмен, курыкма. Тактадагы кү¬ гәргән кадак кебек, шушында гына утырам инде, дошман¬ ның туздырылуын, җиңү көнен көтәм. Әллә син Мәскәүне алырлар дип уйлыйсыңмы? — Сез нәрсә, Зосима Иванович?!— Бу көтелмәгән со¬ раудан Маша хәтта кычкырып җибәрде, шуннан карт әле¬ ге уйның Маша күңеленә якын да килмәгәнлеген аңлап алды. Карт аның ныклы иманына шатланды, ләкин гадәте буенча ирештергәндәй итеп: 298
— Ә нәрсә, ихтималның арты бик киң. Бүген көндез кайберәүләрнең ничек кыяклаганын күрсәң иде икән син!— диде.— Мин берсен, өрлектәй ир-атны туктатып: «Китәргә рөхсәтең бармы?»—дип сорадым. Шундук кесәләрен ак¬ тарырга тотынды, кәгазьләр белән тротуарны тутыра язды. Югыйсә мин кем инде аның өчен? Нишкә коты алынды? Димәк, күңеле шәрә, куркудан гайре берни калмаган анда! Карт изүеннән кулын алып селтәп куйды, гүя өстәл¬ дәге чүпне сыпырып төшерде. — Ә син соң нишкә? Хат та булмагач, кайтуың заяга буламы инде? Маша, мәктәп кагыйдәләрен саклап, ягъни үз серләрен бүлешүдән тайчанып: — Шушы көннәрдә безне фронтка озаталар, кайбер әйберләремне алырга кайттым,— диде. — Димәк, сезне дә фронтка озаталар? «Безне» диюең кемнәр була инде ул? Маша аңа дәшми генә күз төшереп алды. — Ярар, әйтергә ярамагач әйтмә генә!—диде карт үп¬ кәләмичә.— Тик җанымны тынычландыр әле: Керенский чагындагы кебек, сезнең бөтен батальоныгыз да шыр ха¬ тын-кызмы соң? Әллә ир-ат та бармы? — Бар,— диде Маша, ирексез елмаеп. — Алайса, ходайга шөкер икән! Димәк, хәлләребез аңа барып җитмәгән әле,— Попков, көрсенеп куеп, озак кына дәшми торды; соңгы вакытта ул, өзми-куймый, һаман бер нәрсә турында уйлый, әнә шул күңелен кузгаткан, аның өчен бик мөһим булган нәрсәне дөньяда әле берни дә кү¬ реп өлгермәгән бу кызыйдан сорашып караргамы икән, юкмы икән, дип икеләнгәндәй итте ул. Тик бүтән вакытта да аның бу хакта сөйләшерлек беркеме юк, ә инде сөйләш- мәсә, шул нәрсә күңелендә кату була да тора, каһәр.— Мин бульниста бер полковник белән яткан идем. Ул фронт¬ та булса да, җәрәхәтсез, бары, минем кебек, бүсер белән генә интегә. Бүсер фронтта да үзенекен итә икән. Мин аңардан: «йә, бу ниткән «көтелмәгән хәл» соң, төшендер әле миңа шуны. Сез, хәрби кешеләр, мич башында идегез¬ ме әллә шул чакта?—дип сорадым.— Нишкә, мәйтәм, ип¬ тәш Сталин сезнең аша барын белә алмаган? Бер атна, ну, бер өч көн алданрак белә алмаган? Намус дигән нәр¬ сәгез бармы сезнең? Нишкә иптәш Сталинга вакытында доложить итмәдегез?»— дим. — Шуннан нәрсә диде ул?— Маша җанын көйдереп килгән мондый сорауны үзе ничәмә мәртәбәләр биргәне бар инде, тик менә Попков кебек, бер дә куркып тормыйча 299
һәм ачыктан-ачык бу сорауны бервакытта да биргәне бул¬ мады, — Шуннан нәрсә дидеме? Берни дә димәде. Бары миңа, карт кешегә карата дорфалык кына кылды. Сиңа, мөга¬ ен, һәммәсе дә аңлашыла торгандыр инде?—дип киная белән көлеп куйды Попков.— Бер ай элек мине монда йор¬ тыбызның яшь кенә бер бикәсе авызга сыймаган телем өчен и тәрбияләгән була, и тәрбияләгән була мине — аның өчен аңлашылмаган бер нәрсә дә юк, янәсе. Ә бүген исә үзе, чемоданын күтәреп, сыпыртыпмы-сыпырта, ишег¬ алды аша узганда аяклары сыгылып-сыгылып киткәли иде, бичараның. Әгәр сиңа дә әнә шулай барысы да аңла¬ шылса, алла ярдәмчең булсын, дәшмә иң яхшысы. — Мин дә берни дә әйтә алмыйм шул, Зосима Ивано¬ вич. Без ел ярым чик буенда, Гродноның үзендә үк яшә¬ дек бит. Безнең семьядан сугыш турында уйламаган кеше булдымы икән?! Барыбыз да уйладык! Шуннан кинәт күзебезгә ак төшкән кебек булды. Нәкъ сугыш алдыннан гына әни белән Таняны Гроднода калдырдык! Бүтәннәр ни уй йөрткәндер, белмим, күз уңымда үзем белән ирем¬ не генә тотам әле: ни башыбыз белән без шул нәрсәне эшли алдык икән? һич төшенмим менә. Бу хакта уйлый башладым исә, зиһеннәрем чуалып китә. Попков озак кына дәшми утырды да кырыс, хәтта тан¬ таналырак тавыш белән: — Ә менә мин хәзер үзем аңлаганчарак әйтеп карыйм әле сиңа,— диде.—«Көтелмәгән хәл» каян килгәндер, ул кадәресен белмим, анысы миңа кагылмый. Күршегә кунак¬ лар килеп, табын кора башласалар да, стена аша авазла¬ ры ишетелми тормый! Борын төбендә генә шул тиклем гаскәр җыелсын да нишкә инде ишетелмәсен икән — һич акыл ирешерлек түгел бу! Тик минем сүз бүтән әле. Не¬ мецның ничаклы көч туплавы, безнең исә бу яктан сына¬ туыбыз— монысы инде һич ялган түгел. Көчле каһәрең, көчле! Шунлык белән чик буеннан ук безне кыйнарга то¬ тынды.— Попков ике кулын да өстәлгә салып гәүдәсе бе¬ лән Машага таба авышты.— Син кечкенә бала түгел ин¬ де, үзеңнең кыска гомереңдә дә ниләр кылынганын хәтер¬ лисеңдер. Заманның үзеңә тигән өлешен генә исеңә төшер әле менә: җилкәләрбезгә никадәр генә авырлыклар төш¬ мәсен, без Кызыл Армиягә кайчан да булса нәрсә дә бул¬ са кызгандыкмы? Кызыл Армиягә кирәк нәрсәне халкы¬ бызның берәр вакыт бирми калганы булдымы? Юк, син миңа әйт әле, шундый нәрсә булдымы, юкмы? — Булмады,— диде Маша тәмам өнсез калгандай. 300
— Ә менә минем күңел хәзер: Кызыл Армиягә тәгаен кирәк нәрсәләрнең барысы да юк әле, ди! Ни гомердән бирле шул фашистны туктата алмыйбыз бит! Ә хәзер ин¬ де мин сорауны бүтән яктан куям һәм таләп тә итәм: ниш- кә соң безгә бу хакта берни дә әйтмәделәр? Соңгы чиктә мин бу фатирны биреп бер бүлмәдә генә яшәр идем, әч- мүхә ипидә генә торыр идем, гражданскийдагы кебек ба¬ ланда гына чөмерер идем, тик Кызыл Армиянең генә мох¬ таҗлыгы булмасын, границадан чаклы арты белән чиген¬ мәсен генә иде ул... Нишкә моны яшерделәр, ихластан әйтмәделәр? Нишкә авыз йомып тордылар? Расмы минем сүзем, түгелме? Маша каршында утырган, сөйләү генә түгел, инде кыч¬ кыра да башлаган Попковның сүзе дөресме, юкмы икәнен белми. Карт кирәкмәгәнгә кычкырмый, ә эченә җыелган бөтен хәсрәтен бушата. Аннан хәсрәт кенә микән әле бу! Картның күңеленнән шундый көч ташып, бу көч ирексездән сине дә канатландыра, шуңа күрә баландасына да, әчмү- хә ипиенә дә синдә бернинди ризасызлык калмый. Әчмү- хә ипи генәме соң әле! Син үзеңдә шундый куәт тоясың, хәлне үзгәртү хакына, немецларның безнең өскә түгел, ә без аның өстенә ябырылып бару хакына нинди генә сугыш¬ ка керергә дә, нинди генә үлемне кабул итеп алырга да әзер торасың! Күңеле шундый хисләр дулкыны белән тулышкан Ма¬ ша, эченнән сөенеп бетә алмыйча: — Ничево, Зосима Иванович?! Без әле аларның муен¬ нарын борачакбыз!—диде. Попков исә бу җавапка канәгатьсез калып: — Рәхмәт, бик инде төшендереп бирдең мин карт җү- ләргә!—диде.— Киләчәктә кем кемнең иманын кикертә¬ чәген мин синнән башка да беләм. Нишкә алар ничәнче ай инде безнең арт сабагыбызны укыталар — менә шуны әйт син миңа!.. Картның яңадан шулай кыса башлавын күреп Маша хәтта каушап калган. Шуңа күрә: — Нишкә дә нишкә...— дип ык-мык килеп торды ул.— Авыр сугышлар бара, әлбәттә... — Авыр сугышлар барганын мин сводкадан да күрәм,— диде карт төрпә генә.— Дошманны биредә тукмаганнар, тегендә әсир иткәннәр, монда туктатканнар... Ә шулай да өченче көн Брянск белән Вязьманы биргәннәр! Кем кемгә сабак укыта инде бу болай булгач, сезнеңчә, хәрбиләрчә ничек була инде бу? Син бит хәрби, шунлыктан җавап та бир менә! 301
Маша бернинди җавап бирергә өлгермәде: көтмәгән¬ дә тәрәзә артында, якында гына, ток-ток итеп зениткалар ата башлады. Попков тыныч тавыш белән: — Мин әйтәм, нишкә соңардылар соң әле болар? — диде, әле революциягә кадәрге иске стена сәгатенә карап алып, аннан аяк өсте басып:— Убежищега барасыңмы?— дип сорады. — Ә сез? — Шайтанымамы ул! Урман тавыгы кебек утырасың шунда посып, ә баш түбәңә дөпиләр дә дөпиләр. Иң яхшы¬ сы өйдә утыру, дигән уйга килдем мин... Соң, ничек, убе¬ жищега төшәсеңме, юкмы? — Юк, сезнең белән монда гына уздырам. Попков, аның үзе янында калуына шатланып: — Алайса, әйдә утны сүндерик, пәрдәләрне ачыйк,—■ диде.— Мин төнәген кич тәрәзә янында карап утырдым. Хозур да инде! Карт муен турысыннан кулы белән тунын тотып, караң¬ гыда аягын шапыл-шопыл атлатып, выключательгә бар¬ ды да утны сүндерде, аннан кәгазь пәрдәне күтәреп куйды. Маша аның белән янәшә тәрәзә төбенә утырды. Квар¬ тира иң өске катта, тирә-як йортлар биек булмаганга, күк гөмбәзе аерңм ачык күренә, бу күк йөзе хәзер төтеннәр боркылдырып кайный, дөберди, мең чүкеч белән кыйна¬ гандай тукылдый иде. Әйтерсең бөтен шәһәр өсте галәмәт зур кара чыбылдык белән каплап алынган да, ул чыбыл¬ дык даимән меңнәрчә җирдән шатыр-шотыр умырылып тора һәм шул ертык-тишекләрдә гөлт тә гөлт зенит туп¬ ларының утлы шарлары кабынып куя иде. Ерак түгел, йорт артыннан гына, әледән-әле аткан зе¬ нит батареясының күк күкрәгәндәй кайтавазы яңгырап китә, аның куәтле авазы эчендә вак-төяк тавышлар шундук күмелеп кала. Шунда ук, батарея залплары арасында, бозык радио тәлинкәсеннән ишетелгәндәй, колакка тирән күк төпкелегендәге самолетларның тонык кына гүләүләре чалынып киткәли, йорт, каядыр төшкән бомба шартлау¬ ларыннан, берничә мәртәбә инде селкенеп куйды. Якында гына, кайсыдыр йортлар артында, бер кабынып, бер сү¬ неп, ялкын телләре биешкәли иде. Аннан Маша кул сузымында гына нәрсәнеңдер чың¬ гылдап алганын ишетте. — Снаряд кыйпыгы,— диде Попков.—Балконга тиде.— һәм, башын Машага борып, өстәп әйтте:— Тәрәзә янын¬ нан китмисеңме? Очып килеп ватса, пыялага киселүең бар... 302
Маша, берни дәшмәстән, күк йөзен күзәтүендә булды. Күк тынып торган бер арада, Попков: — Әйе, зенит оборонасы белән бик шаярырга ярамый, аның аша болай гына үтә алмассың,— диде, һәм шундук, аның сүзен раслагандай, бик өстә, күк көймәсендә, туп шартлауларының сары шарчыклары арасында, гөлт итеп бик дәү җирән тап кабынды, төгәл рәвеше булмаган бу якты тап башта саргылтым бер почмакка, аннары ярым әвернәгә әверелде, аннан, сүнә баручы вак карамчыклар¬ га әйләнеп, аска, караңгылык эченә томырылды. — Бәрделәр!—дип кычкырды Попков. Зениткалар авазы тына төште, сары шарчыклар сирәг¬ рәк шартлады, ә прожекторларның күк гөмбәзендә аркы¬ лы-торкылы кисешкән куллары бер-бер артлы офык ар¬ тына авыштылар. — Бер дулкын узды.— Попковның күзе һаман тәрәзә¬ дә иде әле.— Менә шулай төнлә аждаһалар сугышкан күк тоела, ә иртән урамга чыксаң анда да монда төтәсләп ята. Әле теге өй, әле бу өй пыскый. Ә Мәскәү үзе исән! Шулай диде дә Попков пәрдәне төшерде. Алар бер ми¬ нутка дөм караңгыда калдылар. — Ярар, сугыш дип башны ташка орып булмый,— ди¬ де Попков, ут кабызып.— Бәлкем, чәй кайнатып эчәрбез. Маша, рәхмәт әйтеп, чәйдән баш тартты. Нюся көтә аны, ихтимал,*борчыладыр да. Тизрәк әй¬ берләрне алырга да аңа барып кунарга. — Рәхмәт, Зосима Иванович! Икенче юлы эчәрбез әле! — Ә кайчан ул икенче юлы?— диде карт кырыс кына. — Үзем дә белмим,— диде Маша, иңнәрен сикертеп. — Ярый, бар алайса.— Карт Маша артыннан ишекне шапылдатып япкач, аны, чылбырын шылтырата-шылтыра- та, бикләп алды. Маша кабат ишегалды аша узып үз подъездына кер¬ де. Ишек канатлары астына кирпечләр кыстырып куелган булса да алар каты җилдән бик хәтәр шыкырдап йөрен- гәлиләр иде. Машаның күңелен кинәт бер фикер сызып үтте: көт¬ мәс җирдән аны өстә, икенче катта, квартира ишегендәге ящикта, көпшәдәй түгәрәк ярык артында кичәгенәк тә тү¬ гел, ә бүген килгән хат көтеп ятса һәм бу хат Синцов ха¬ ты булмыйча, аның үлеме хакында язылган хат кисәге булып чыкса?! Маша, кабалана-кабалана, култыксага барып ябышты да, аны шулай кулдан ычкындырмыйча, караңгы баскыч¬ тан өскә атлап менде, аннан, кесәсеннән ачкыч чыгарып, эоз
йозак тишеген эзләргә кереште. Ләкин кулы шунда чың¬ гылдап куйган ниндидер нәрсәгә тиеп китте. Ул әүвәл, сискәнеп, кулын үзенә тартып алды, аннан, капшанып, ачкычлар бәйләменең тимер чыбыктан әмәлләгән алкасын тапты. Ә бер ачкыч йозак тишегеннән тырпаеп чыгып тора иде. Маша ишек тоткасыннан тарткач, бикләнми калган ишек, күңелне шомландырып, акрын гына ачыла баш¬ лады. Маша ачкычлары асылган ишек каршында, тынып калып, хәрәкәтсез генә басып торды, куркынган йөрәге өшегәннән-өнги барды, ләкин шундук үзенә ачуы килеп кисәк кенә ишекне тартты да өйгә узды. Башта бөтен җир тып-тын кебек тоелды аңа, ул да тү¬ гел колагына кемнеңдер икенче бүлмәдә өзек-өзек сулап куйганы чалынып киткәндәй булды. Маша йокы бүлмәсе бусагасыннан атлап керде дә, фонарен исенә төшереп, ши¬ нель кесәсеннән тартып чыгарып яктыртты. Караватта, коры түшәктә генә, башына колакчын бү¬ рек, өстенә сырма, аягына исә ертык күн итек кигән Син¬ цов ята. Ул йөзтүбән башын салындырган да суык тигән үпкәләре аша авырлык белән генә тын ала һәм, бер дә кымшанмастан, үле кешедәй йоклый иде. Тәрәзәгә маски¬ ровка пәрдәсе дә корылмаган. Маша, фонарен сүндереп, кабалана-кабалана, йөгермә адымнары белән ике бүл¬ мәнең дә пәрдәләрен төшереп килде, кухняга атылып ке¬ реп аның да пәрдәләрен төшерде, аннан баскыч площад- касына чыгып ишектән ачкычлар бәйләмен суырып алды, кире өйгә кереп үзе артыннан ишекне япты да бөтен ут кабызгычларны да чык-чык китереп лампочкаларны ян- дырмакчы булды, тик өйалды белән кухняда гына исән калган лампочкаларны яндыра алды. Маша шуннан соң гына кабат йокы бүлмәсенә узды. Ачык ишектән өйалдының сыек кына яктысы төшеп тора. Синцов элеккечә үк, башын түшәктән салындырып, йөз¬ түбән ята. Маша тезләнде дә иренең башын күтәрә төшеп мендәргә салды. Башына батырып ук киелгән колакчын бүрек астыннан керләнеп беткән марля чите шәйләнә, шу¬ ңа күрә Маша бүрекне салдырырга курыкты. Синцов һич уянмый. Машага ул кызышып ята сымак тоелды. Маша аның чигәсенә иренен тигезде, чигәсе кай¬ нар түгел, ә дымсурак, аны вак кына тир бөрчекләре са- рып алган иде. Маша ашыга-кабалана бүреге белән шинелен салды, мәрткә киткәндәй йоклап яткан бу кешене уятмагаем дип, бик каты шакылдаган итекләрен дә салып атты, аннан 304
йөгерә-атлый кухняга чыкты да зәңгәрсу газы мелт-мелт килеп кенә бик зәгыйфь янган плитәне кабызып, стенада¬ гы кадактан зур гына җиз тазны алып су җылытырга кунды. Аннан ул ачкыч белән аш бүлмәсендәге шкафны ачып эчке киемнәр, ак җәймә белән одеял алды да кабат кара¬ ват янына килде, шуннан соң гына Маша бөтен гәүдәсе белән иренә сарылып аны иңнәреннән кочты, аны күкрәк¬ ләре белән кысып үкси-үкси бик ачы да, бәхетле дә күз яшьләрен агызырга кереште. УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК Алҗуның иң соңгы чигенә җиткән кеше генә шулай Синцов кебек үлектәй каты йокы белән йоклый ала иде. Ул хатыны кайтыр алдыннан гына, ястыксыз-нисез тү¬ шәккә авып, йоклап киткән иде. Керфекләренә йокы кунган мизгелдән алып Люсин аны машинасыннан төшергән мәлгә чаклы арада сигез сәгать вакыт үткән, һәм Мәскәүдән егерме чакрым ерак¬ лыктагы шосседа булган бу ялгыз сәгатьләре Синцовка бик тә кыйммәткә төшкән иде. Шосседа ялгыз башы калганнан соң, үзен үзе тыеп, Люсинга алагаемга бер китереп сукмаганы өчен ул бик үкенде. Инде нишләргә хәзер аңа? Мөгаен, бернигә дә ка¬ рамастан КППга бару һәм монда ничек килеп эләгүен, хәзер исә кая юл тотуын аңлатып бирү дөресрәк булган¬ дыр. Ләкин кешеләр һәрвакытта да дөрес нәрсәләр генә эшләп тормыйлар шул. Шосседа ялгызы гына басып торган Синцов үзен Лю¬ син белән машинага утырып киткәнлеге өчен тиргәпме- тиргәде, шул ук вакытта аның үз уеннан чигенәсе дә кил¬ мәде. Мәскәү янәшәдә генә булгач, ул хәзер барыбер үзе¬ нең әүвәлге редакциясенә барып җитәчәк, иптәш Люсин аны ташлап калдырган нәкъ менә шушы урыннан атлап китеп барып җитәчәк. .( Ул бик аяныч, хәтта котырынырлык хәлдә калып дәр¬ рәү ярсынып китте дә, бөтен КППларны урап узып, ре¬ дакциягә барып җитәргә карар итте. Әгәр планын чынга ашыра алмаса, үзен алданрак тотып алсалар, аерма әллә ни зур булмаячак — аңа тегеләй дә, болай да дезертир түгеллеген һәм дезертир булырга уйлап та карамаганлы- гын барыбер исбат итәргә туры киләчәк! Синцов бер көн элек тә, бер көн соңрак та Мәскәүгә, 20 3-263 305
мөгаен, үтеп керә алмас иде. Ләкин нәкъ менә шул көнне, октябрьнең 16 нчы числосында ул, шосседан читкә тай- чынып һәм контроль-пропуск пунктларын әйләнеп узып, күптән таныш булган шәһәр читенә килеп җитте, аннары, һич беркем тарафыннан да тоткарланмыйча, Мәскәүнең үзәгенә үк барып җитә алды. Инде бу хәлләр әллә ни гомерләр артта калып, үзара гына сөйләшкәндә кем дә булса аның канына тоз салып, ә бәлкем дә зур аяныч белән әнә шул 16 нчы октябрьне исенә төшереп куйса, Синцов үҗәтлек белән дәшми кала иде, ул Мәскәүнең бу көнге хатирәсен, җанга бик якын кешеңнең коты алынган чагындагы бик ямьшек йөзен кү¬ рәсе килмәгәндәй, гайрәте чигәрлек дәрәҗәдә күңеленә китерәсе килми, хәтта бөтен ихласы белән күрәлмый иде аны Синцов. Әлбәттә, бу көнне безнең гаскәрләребез Мәскәү алдын¬ да гына сугышмадылар һәм үлмәделәр, Мәскәүне бирмәс өчен җаннары-тәннәре белән тырышучылар шәһәрнең үзен¬ дә дә җитәрлек. Шуңа күрә дә ул дошманга тапшырылма¬ ган. Ләкин Мәскәү яны фронтындагы хәлләр, әйтергә кирәк, сугыш чорының барлык афәтләре белән чагыштырганда да бик яман кискенләшкән кебек булганлыктан, ул көнне гасабилек кичергән байтак кына мәскәүлеләр немецлар¬ ның иртәгә башкалага килеп керәсенә тәмам ышана яз¬ ганнар иде’булса кирәк. Нәкъ фаҗигале минутларга таргандагыча, Мәскәүне кайгыртучыларның үз-үзләренә карата ныклы ышанычы һәм күзгә алай ук чәчрәп тормаган тыйнак эшләре әле һәммә кешеләр өчен дә аныкланып җитмәгән, бу гамәлләр әле җимеш агачлары үзләренең уңышларын биреп өлгер¬ мәгән җимшән чорында гына. Аның каравы боларга кап¬ ма-каршы якта торган икенче берәүләрнең коелып иңүлә¬ ре, кара кайгыга калулары, хәтта шашынулары, уч төбен- дәгедәй, аерым ачык күренеп тора. Бу көнне уннарча, йөзләрчә мең кешеләр, немецлар¬ дан котылырга теләп, урыннарыннан куптылар, Мәскәүдән уттан качкандай качтылар, аның урамнарыннан һәм мәй¬ даннарыннан вокзалларга, көнчыгышка таба сузылган шосселарга таба ташкындай актылар; уннарча һәм йөз¬ ләрчә мең бу кешеләрне, бик азларыннан кала, тарих соңра хөкем итсә, ул, гаделлек күзлегеннән караганда, хаклы да булмас иде. Мәскәүнең әлеге коточкыч көнендә Синцов аның урам¬ нарыннан, беркемнең дә күзенә чалынмыйча, атлап барды, хәер, биредә кемнең кемдә эше булсын: бер-берсен югалт- м«
кан кешеләр эзләнә-эзләнә чит квартираларга барып ке- Г>әләр һәм барыбер үзләренең якыннарын таба алмыйлар, 1ич югы аларны урам чатларында, туктап калган сәгать¬ ләр астында көтеп карыйлар, казандай кайнап торган вокзал мәйданнарында кычкыра-кычкыра тамакларын карлыктырып бетерәләр һәм елашалар иде. Люсин Синцовның уеннан күптән чыкты инде; Люсин- га карата ачуы хәсрәт дәрьясы эчендә игътибарга да ал¬ маслык вак нәрсә, бер чүп-чар нәрсә генә булып калды, әлеге кайгы ташкыны политрукны элеп алып Мәскәү урамнары буенча йомычкадай ияртеп китте. Ул инде хә¬ зер Люсинны түгел, ә үзен каһәрләде; бүтәнчә эшләсә, башта уйлаганча Аерым бүлеккә барса, ихтимал, аның кулына мылтык тоттырырлар һәм Синцов янә шул мыл¬ тыгы белән моннан йөз километр чңттә Мәскәүнең язмы¬ шын хәл итешер иде. Ләкин бу уен тәмам тормышка ашы¬ ру өчен аңа башлаган эшен ахырына җиткерергә — ни¬ чек тә редакциягә эләгергә кирәк иде. Ниһаять, ул машиналар һәм кешеләр килеп тыгылган Никита капкасыннан Хлынов көрчегенә борыла алды, ан¬ да Синцов әле сугышка кадәр үк сугылгалап йөри торган «Гудок» редакциясе урнашкан иде. Бүтән җирләрдә булган кебек, бу тыкрыкта да сөрем исе килә, кискен җил һавада .кәгазь көекләрен очыртып йөртә. Редакциянең бөтен тәрәзәләренә дә эчке яктан маскировка пәрдәләре корылган, эленмә йозак белән бик¬ ләп алынган ишек төбендә артсыз урындыкта, кече ка¬ либрлы мылтыгын учлап, өстенә тимер юлчыларның кара шинелен кигән вахтер карт утыра. Ул үзе яныннан әйбер¬ ләрен күтәреп йөгерә-атлый узган кешеләрне гаменә дә алмыйча тыныч кына утыра бирә. Синцов аның янына килеп басты, тискәре җавап ише- тәсен күреп торса да, монда фронт газетасы килмәгән иде¬ ме, дип сорады. Вахтер сүзсез генә башын бутады. «Гудок»ның киткәнлегенә иманы камил булса да, Син¬ цов: — Ә «Гудок» ничек соң, киттеме? — дип янә сорап ка¬ рады. J Вахтер шуннан соң гына, башын күтәреп: — Сезгә нәрсә кирәк? Документларыгыз бармы? Күр¬ сәтегез! — диде. — Ә сезгә ни өчен кирәк документлар? Карт ачулы гына: — Ә менә шуның өчен кирәк: сезгә җавап бирергәме, юкмы? — диде. 20* 307
Әйе, «Гудок» киткән инде, фронт редакциясе исә кил¬ мәгән һәм килүе билгесез дә әле. Мәсьәлә ап-ачык. Лә¬ кин Синцов һаман әле көрчектә таптана бирде, ары таба ни эшләргә дә белмичә, редакция тәрәзәләрен карап йөрде. Кинәт башына бер уй килеп төште: Мәскәүдә редак¬ ция дә булмагач, һич югы Серпилинны эзләп табасы иде бит; аны госпитальгә дип нәкъ монда, Мәскәүгә алып кит¬ кәннәр иде ич... Тик икенче аек тавыш аңа: «Әмма Серпилинны ничек кенә эзләп табарсың икән соң? — дигән сорауны бирде.— Кайсы госпитальдә ята? Мондый мәхшәрдә аның кайда икәнен кем генә әйтеп бирә алыр?» Моннан ерак түгел, Арбат мәйданында, Армия Поли- тидарәсе йорты бар. Синцов, Гроднога билгеләнгәнче әле, кырыгынчы елда, шул йортта булганлыгын исенә төшер¬ де һәм: «Бәлки, шунда барырга кирәктер? Ләкин доку¬ ментсыз кем генә кертер мине анда? Идарәсе дә андамы икән әле? Анда булуы икеле... Тик анда бармасам, кая барыйм? Кая гына барыйм соң инде?...» — дип уйлап куйды. Башына күңеленнән инде күптән куып җибәреп кара¬ ган тагын бер уй килде: «Ә Маша кинәт кенә Мәскәүдә булса?» Бу чынга ашмаслык бер хыял гына иде. Синцов бу хыял-фикеренә ни рәвешле генә каршы торып карама¬ сын, ул аны Хлынов көрчегеннән куып чыгарып Усачев- кага, үз өйләренә алып китте. Синцов ярты юлны узгач тагын үзен буш хыялыннан кайтырга мәҗбүр итеп карады: әлбәттә, квартирада бер¬ кем дә юктыр. Юк, ул анда нәрсәгәдер өмет тотканы өчен генә кайтмый инде, әлбәттә! Аңа исен җыяр өчен кайда да булса, ичмаса баскыч басмасында гына булса да, берәр сәгать утырып торасы иде! Шуннан ул торып китеп тә барыр иде... Тик кая? Туп-туры военкоматка ин¬ де, билгеле. Барыр да, тегеләй-болай нечкәләп тормыйча, доброволец булып язылырга килдем, дияр... Кешеләр туп¬ ланмый түгелдер анда, аларны туры фронтка озаталар¬ дыр бит?! Ә беренче сугыштан соң инде анда һәммәсен дә бәйнә-бәйнә аңлатып бирер! Ул чагында моның ул кадәр әһәмияте дә калмас, хәзерге минуты бик әһәмиятле аның: үзен һич кичекмәстән алсыннар иде дә тизрәк фронтка озатсыннар иде! Әйе, тик шулай гына!, Ләкин үз өйләренең ишегенә якынайгач, иң соңгы ми¬ нутта гына, әлеге уй-фикерләре башыннан очып чыккан¬ дай булды да, алар урынына күз алдына Машасы килеп 308
басты. Синцов хатынының аны июнь аенда әнә теге икен¬ че этажның тәрәзәсе артында ничек итеп фронтка хәзер¬ ләгәнен бөртегенә кадәр исенә төшерде. Подъезд ишеге шыр ачык, ишек канатлары астына кирпечләр кыстырылган, тротуарда җимерелгән кәнәфи култыксалары һәм аяклары аунап ята. Мәскәүдәге мәх¬ шәрне күргәннән соң кәнәфи җимерекләре генә аны га¬ җәпләндермәде; аларны аяклары белән тибәреп узды да йортның икенче катына менеп ишеккә йодрыгы белән сукты. Инде ишек артында беркемнең дә юклыгына күңеле күптән ышанган булса да, ул ишеккә битен кысып аны йодрыгы белән һаман дөпелдәтә бирде. Синцовның шу¬ лай өметсезләнеп ажгыра-ажгыра ишек кыйнавында аның гаҗизлеге, ачыргалануы күренә иде. Ниһаять, ул гәүдәсен турайтып борылды да, кулын селтәп, сөртенә-атлый баскычтан төште. Йорт астындагы таш капка эченнән төрле җиһазлар, өй әйберләре төягән йөк машинасы чыгып бара. Аны шун¬ дый түбәләмә өеп төягәннәр, әйберләре арка астына ти¬ мичә, сыдырылмыйча үтә алмый иде. Урам юлында нин¬ дидер бер кеше корт чаккандай йөгеренә, ул һавада кулын бутый-бутый: «Сулгарак, сулгарак, ә хәзер чык инде, чык!..» —дип кычкыра. Ниһаять, машина урамга чыгып җитте; әле генә юлда йөгеренгән кеше туктап калып драп курткасының җиңе белән тирләгән битен сөртте, шул мәл¬ не Синцов аны танып алды. Бу мондагы йортларның уп¬ равляющие әллә Клюшкин, әллә Кружкин иде шунда—■ Синцов аны кыз белән егет булып әле Маша белән йө- решкән чакларыннан ук белә, тик исемен генә хәтерләми иде. — Бер генә минутка сабыр итегез!—дип кычкырып җибәрде Синцов.— Сабыр итегез! — дип янә кабатлады һәм, управдом янына атылып, аны куртка якасыннан эләктереп алып шундый җилтерәтергә кереште, куртка хәтта шытырдап куйды. Управдом Синцовның кулыннан ычкынып: — Сез нәрсә, акылдан яздыгызмы әллә? — дип кыч¬ кырды, кизәнгәндәй итте, тик шунда Синцовны танып ал¬ ды.— Сезме ул анда ишекне җимерә яздыгыз? — Мин. — Сезнең хатыныгыз китте! — Кая китте? — Ничек инде мин барысын да истә тотыйм! —Уп¬ равдом машинага менеп утырды.— Ә исемлекләрне 309
яндырдык, һәммәсен дә яндырдык бүген, телефон кенәгәлә¬ ренә кадәр.— Ул машина әрҗәсенә урнашып беткәннән соң янә: — Әйе, һәммәсен дә яндырдык! — дип кабатлады, тавышында хәтта масаю сыман нәрсә чагылгандай бул¬ ды.— Сезнең хатыныгыз июль аенда ук китте, гаскәри формадан иде. Синцов кузгалган машина артыннан йөгереп барып: — Ул кайда соң?! —дип кычкырды. — Әй, әй, тукта! — дип кинәт сөрән салды управдом һәм учы белән кабина түбәсен шапылдатып алды. Инде машина тормоз биргәч: — Әй, син!—дип Синцовка дәш¬ те.— Ачкычыгыз миндә бит, менә дубликаты бар. Ул портфелен умырып диярлек ачты да аннан калын чыбыкны бөгеп ясаган алкага кигезелгән ике дистәгә якын ачкыч чыгарды. Алкада атынып-селкенеп торган ачкычларны сузып: — Кайсысы сезнеке? Тик, зинһар, тизрәк алыгыз,— диде. Синцов управдомга якынрак килде дә икеләнеп кенә ачкыч сайлый башлады. Управдом өтәләнеп кабинадан муенын сузган шофер¬ га карана-карана: — Җәтрәк, җәтрәк!—диде.— И-и, барысын да алы¬ гыз сана! — дип өстәде ул, бәйләмдәге һәммә ачкычны да Синцовка төртеп. Синцов ачкычларны тотып кала алмады, алар таш юл¬ га төшеп зыңгылдап куйдылар. Инде машина күз алдыннан узып барганда: — Сез кая киттегез соң? — дип сорады Синцов. — Бүтәннәр кая китсә, мин дә шунда! — дип кычкыр¬ ды управдом.— Мин партия члены. Асып куйсыннар өчен немецларны көтеп ятыйммы? «Их, син, партия члены!» Синцов, ачкычларны күтәреп алып, әле генә машинадан салынып аларны тотып торган көрәк хәтле йөнтәс кулларны ачу белән исенә төшерде. Ачкычларны бер-бер артлы караганда кинәт башына: Машаның квартирада язу-фәлән калдыруы да мөмкин бит, дигән уй килде. Бу уй шундук күңелен биләп алып, аны баскычтан йөгертеп менгезде. Синцов менеп җитте дә, тиз генә ишекне ачканнан соң, атылып диярлек квар¬ тирага керде, хәтта ишек тышында ачкычлар бәйләмен дә онытып калдырды. Язу юк иде. Өстәлдә дә юк, анда нибары очына аккош башы утыртып кулдан ясалган көймәчек — Синцовка күп¬ тән таныш тәмәке көллеге генә тора. Юк, язу йокы бүл- ?10
мәсендә караватта да күренми — анда юллы-юллы көрпә һәм тышы да салдырылган, сүрүеннән мамык каурыйла¬ ры кадалып чыгып торган мендәр генә ята. Шкаф бикле. Синцов аның тоткасыннан тартып кара¬ гач, ишеге ачылмады. Идәннәрне дә, эскәмияләрне дә, эскәтерсез өстәлне дә тузан сарган. Аш бүлмәсе тәрәзә¬ сендә каты җилгә ачылган ярык пыялалы форточка дерел¬ дәп тора; Синцов аны шап итеп япты да өстәл янына уты¬ рып, аңа көч-хәл белән генә арык кулларын китереп сал¬ ды. Безнең өчен коточкыч авыр шартларда башланган бу сугышта без җиңәбезме, юкмы? Синцов һәм аның ише- ләрнең Могилевтан ук башланган барлык-барлык афәт¬ ләрне дә ныклык белән, сабырлык белән кичереп килүлә¬ ренең мәгънәсе яки мәгънәсезлеге әлеге сорауга бәйле. Ельня тирәсендә беренче мәртәбә чолганыштан чыкканда әле, һәммәсе дә купшы сафка тезелеп Шмаковка корал¬ ларын тапшырганда, шәһит китүчеләр Синцов төзегән бик озын исемлектә генә калмадылар, алар аның күз алдын¬ да җиңүне үзләрен корбан итү бәрабәренә яулап алды¬ лар һәм шул фидакарьлекләре белән Синцовның йөрәгенә мәңгегә уелып калдылар. Тик менә хәзер, Мәскәүгә кайт¬ кач, аның күз алдыннан китмәгән канлы исемлек каршы¬ на галәмәт тә зур һәм кайгының үзе кебек үк кап-кара со¬ рау билгесе килеп басты. Синцов бүтән вакытта, бүтән халәттә булса, Мәскәүне югалтуны фараз ителгән котылгысыз җиңелү, димәк ки, бөтен дөньясы җимерелүе белән янәшә куймас иде. Лә¬ кин аның рухияте хәзер кирәгеннән артык йөк төялгән, ниһаять, ул йөкне күтәрә алмыйча бата башлаган көймә¬ не хәтерләтә. Җитмәсә, шылт иткән тавыш та ишетелмә¬ гән ымсыз бу квартира тагын — янында ни хатыны, ни баласы юк. Квартира ачкычын аңа Мәскәүдән китеп баручы кеше сонды, чөнки ул иртәгә Мәскәү алына, монда немецлар килә, дип уйлады. Синцов ант итеп әйтә ала — бу кеше йөк машинасына төялгән иске-москы сәләмәләре белән качып китте, приказсыз сыпыртты, ә үзенең муены тач үгезнеке бит, йөнтәс куллары да аю тәпие хәтле — бу кул¬ лар белән мылтык кына тотасы иде югыйсә... Юк, Синцов качып котылган әлеге бугайдан көнләш¬ мәде, тик аның хәле бик мөшкел: кесәсендә партия биле¬ ты юк, ул моннан өч урам аша гына булган, кайчандыр партиягә кергән райкомга да бара алмый. «Мин, комму¬ нист Синцов, Мәскәүне сакларга килдем, миңа мылтык 311
бирегез һәм кая барырга икәнен әйтегез!» — дип ык та итә алмый һәм менә шушы чарасызлыгы аны изә иде. Синцов уйланды-уйланды да кинәт кенә, без кайчак тормышыбызда да шулай бик мөһим карар кабул иткән шикелле үк, бер фикергә килде: «Ә ни өчен, ни өчен соң әле мин райкомга бара алмыйм? «Мин, коммунист Син¬ цов, Мәскәүне сакларга телим»,— дип әйтә алмыйм? Нәр¬ сә, мин коммунист булудан туктадыммы әллә? Теге үгез муен үзен коммунист итеп санасын да, мин үземне шулай санамыйммы? Ярый, миңа ышанмадылар һәм янә дә тагын берәрсе ышанмасын да ди, тик үземнең кем икәнемне бе- ләм ләбаса. Ни өчен мин Аерым бүлеккә, редакциягә, военкоматка барырга уйлап торам да үземне партиягә алган райкомга барырга куркам? Кем тыя ала мине бу эштән? Кемгә шундый хокук бирелгән?» Синцов өстәл яныннан торып китим дигәндә генә хәл- сезлектән чайкалып куйды. Ул, кухняга чыгып караңгыда кабалый-кабалый киштәләрне актара торгач, бәхетенә каршы, катып сохарига әйләнгән ярты бөтен ипи тапты. Суы бармы икән дип кулъюгыч янына килеп агызып ка¬ рады. Су бар икән. Синцов, стенага сөялеп, кран астында каты ипине җебетергә кереште, бармакларга сыланучан юеш ипи кисәкләрен ашыга-ашыга чәйни башлады. Соңгы кисәкне ашап бетереп килгәндә кинәт йорт сте¬ насы артында зениткалар атарга тотынды. Кара кәгазь ябылмаган тәрәзәне прожектор уты кисеп үтте, ул да тү¬ гел, бомба шартлавыннан бөтен йорт селкенеп куйды. Синцов кранны япты да, зенитка авазларына колак сала-сала, бүген ничәнче мәртәбә инде менә тынгысыз уена бирелде: «Шулай ук Мәскәүне тапшырырбыз микән¬ ни?» Мондый ихтималлык җанга шундый кан саудыра, үз кайгысы аңа чүп кенә булып тоела иде. Ул райкомны исенә төшереп: — Хәзер барам! — дип, үзалдына пышылдап куйды, ләкин стенадан аерылгач, хәзерге мәлдә үзенең барып җитә алмаслыгын төшенде: әйе, беравык ятып алырга ки¬ рәк булыр аңа. Ятып хәл җыярга, аннан соң гына барыр¬ га. Стенаны кулы белән кабалый-кабалый йокы бүлмәсе¬ нә килеп җитте, караватның сап-салкын никель аркасына тотынып, шәрә көрпә өстенә капчыктай авып төште. Ул һаман әле үҗәтлеген итә, ишетелер-ишетелмәс кенә: — Ятып торам да хәзер барам! Чирек сәгать кенә че¬ рем итәм дә барам...— дип үзалдына пышылдый иде. Маша аны җилтерәтә башлагач, ул, әле уянып җит¬ мичә үк, икенче ягы белән әйләнеп ятты, башта шундый 312
куркыныч хырылдап, аннары шундый ук кызганыч итеп ыңгырашты ки, бу кызганыч авазга Машаның йөрәге өзе¬ леп төшә язды. Хәзер инде, ире уянмаса-уянмас, аңа кул да тигезмичә, бары күзләрен генә текәп, бер сәгать буена утырып торырга разый ул. Тик ире йокыдан арынып килә бугай инде. Бик арган тирән зиһененең бер почмагы нәр¬ сәнеңдер йокларга комачау иткәнлеген тоеп алган иде ахрысы. Синцов уяныр-уянмас кымшанып куйды, кулла¬ рын җәеп як-яктан Машаның иңнәренә авыр гына ките¬ реп салды да аны үзенә таба кыса башлады һәм капыл гына, гүя аңа кемдер китереп сукканнан соң, күзләрен ачып җибәрде, аларда инде йокының әсәре дә калмаган, гаҗәпләнү дә юк, тик бәхет кенә бар иде. Әйтергә кирәк, алардан шундый бәхет нуры бөркелә, Машаның моңарчы да һәм шуннан соңгы көннәрдән соң да әнә шулай бәхет шатлыгы ташыган күзләрне беркемдә-беркемдә күргәне булмады. Синцовны, дөньяда нинди бәхет телисең син дип, ник шунда гасыр буена уйларга мәҗбүр итеп карамыйсың, ул хатынының яшькә чыланган, менә хәзер энәдәй каты төкле битенә әллә ничек җайсыз гына китереп терәгән бик кадерле юеш йөзеннән гайре бернәрсә дә уйлап чы¬ гара алмас иде. Тәмугтай көннәре, бигрәк тә бүгенгедәй газаплысы әйтерсең каядыр мең чакрымга чигенде. Ул яңадан да бернидән дә курыкмаслык кешегә әверелде. Ул Машаны иңбашларыннан кочып, аның йөзен үз би¬ теннән чак кына күтәрә төшеп елмаеп куйды. Елмаюында бернинди хәсрәт газабы, нәүмизлек юк, бу әүвәлгечә үк бик самими елмаю иде. Маша да, иренең танымаслык бу¬ лып үзгәргән ябык чыраена карап, беренче мәлдә котын алган бу йөздә хәзер бернинди начар галәмәт күрмәде. Маша икеләнүнең нәрсә икәнен дә белмәгән турыдан суктыруы белән, һич тәкәллефләнеп тормыйча, иренең хәл-әхвәлен аңларга тырышып карады: «Син партизаннар отрядына командалык иткәнсең, билгеле һәм сине Мәс- кәүгә чакырып алганнар — шулай бит?» — диде. Ни өчен әле командалык итүе, ни өчен тәгаен аны, өстәвенә са¬ молетта әле, чакыртканлыклары турында ул уйлап тор¬ мады, чөнки кичә генә мәктәптә сөйләгәннәр: күптән тү¬ гел, самолетлар белән немец тылыннан Мәскәүгә берни¬ чә отряд командирын алып кайканнар, нинди киемнәр белән килеп төшсәләр, шулар белән үк аэродромнан туп- туры доклад ясарга алып киткәннәр. Маша фикеренчә Синцов соңгы айлар эчендә кайда гына булмаган да кем генә булып бетмәгән! Иренең ни 313
өчен кайтканлыгына ул үзен әнә шулай инандырган¬ нан соң бүтән ихтималлыкны башына китереп тә кара¬ мады. Синцов, Машаны кочагыннан бушатып, күтәрелә төш¬ те дә аркасы белән стенага сөялде. Шушы чак кына кым¬ шануы да авырга килгән, аның төсе киткән иде. — Башыңа нәрсә булды, әллә син яраландыңмы? Синцов, авыртудан курка-курка гына, бүреген ике ку¬ лы белән тотып башыннан салды. Бу юлы, бүреге җәрә¬ хәтенә ябышмаганга авыртуны сизмәгәч, ул: «Бераз тыр¬ налып киткән'иде, бары шул гына»,— дип әйткәч, аның күзләренә карап торган Маша бу сүзләргә ышана калган иде. — Сүтеп яңа бинт белән бәйликме?! Синцов, юк, кирәкмәс, диде. Өченче көн башын, бөтен кагыйдәләрен китереп, әйбәтләп бәйләгәннәр, иң хәерлесе аңа кагылмау иде. Ул: — Әниең белән, Таня белән ничек?—дип сорады һәм, Маша авызын ачмас борын, йөз чалымнарыннан ук һәм¬ мәсен дә аңлады. Синцов бүтән берни сорашмады — аннары нәрсә генә сорыйсың инде тагын? — дәшмичә хатынының кулыннан гына тотып торды ул, нәкъ Белорус вокзалында чагында саубуллашыр алдыннан рәшәткә аша тотып торган кебек... Машаның битләре суырыла төшкән, чәчен элеккегә караганда да кыскарак кистергән. Үзенең хәрби формасы белән, муенына караганда мулрак изүле гимнастерка ки¬ гәнлектән, ул, күз ачып йомганчы дигәндәй, хатын чагын¬ нан кыз чагына кайтып төшкән сыман. Аның килеш-кыя- фәте нәкъ кияүгә чыгар алдыннан булган чагын да түгел, ә Синцов аны кайчандыр, алты ел элек әле, Ерак Көн¬ чыгышка озаткан вакытындагы буй-сынын хәтерләтә иде. — Шулай да хәрби хезмәткә китәргә булдыңмыни? — диде, ниһаять, Синцов. — Китәргә булдым. — Шулай итәрсең әле дип уйлаган идем аны. Сине монда очратырмын дип башыма да китермәдем. — Димәк, безне алла очраштырган,— дип өзек кенә әйтеп куйды Маша.— Мине бүген генә җибәрделәр. Кайт¬ маганыма бер ай инде. Син дә, мин дә бер үк көнне... Га¬ җәпләнмәс җирдән гаҗәпләнерсең. — Димәк, безгә күрешү кирәк булган,— дип елмайды Синцов. Күп нәрсәләрне белгән өлкән кешенең Машага 314
электән үк таныш булган бик ягымлы елмаюы иде бу.— Синең моңа исең китмәсен. Иң яхшысы сөйлә әле: ни өчен бүген генә кайттың, ни өчен бер ай дәвамында кайта алмадың, нинди хезмәтең ул синең һәм кайда? Маша әүвәле карышырга итенгән иде: аңа бәйле нәр¬ сәләр ул кадәр кызык түгел лә. Ләкин Синцов, аның кул беләзекләреннән иркә генә тотып, каршы торырлыгын калдырмады. — Мин анысы барын да сөйләрмен, тик бу озакка су¬ зылачак. Башта ике сүз белән генә син үзең аңлатып бир: кайда хезмәт итәсең? Фронтта булмадыңмы әле? Маша аның йончыган арык йөзенә, яргаланып беткән ирен турыларындагы таныш булмаган тирән сызыкларына карап торды, аннары аның күзләре белән очрашты: ире¬ нең күзләрендә дә менә хәзер анык кына әйтеп бирә ал¬ маган, әмма элек тәгаен булмаган нәрсәдер бар. Маша аларга төбәлеп карап торгач шуны төшенде: ире яки бө¬ тенләй сүз катмаска, яки, сүз катса, барча-барчасын да •сөйләп бирергә тиеш. Машага башлыча ирен тизрәк юын¬ дырып яткырырга кирәктер кебек тоелганга, ул, мәктәп¬ нең: беркемгә, беркайда һәм бернинди шартларда да бер¬ нәрсә турында да авыз ачмаска... дигән катгый инструк¬ цияләрен бозып, үзе хакында саран гына сөйләп бирде. Дөресендә, әлеге тыюлар хәтеренә дә килмәгән, чөнки менә хәзер ул өйгә кайтканнан соң килеп туган бөтен шартларны да, аның белән бөтенесен дә уртаклашкан кешене дә гел генә истә тотып һәм кагыйдәләр кысасына кертеп бетереп булмый бит. Синцов Маша сөйләгәннәрне һаман да әле аның бе¬ ләзекләреннән тоткан килеш тыңлады һәм сүзе уңаеннан ишарәләп куясы килгән чакларында учларындагы бу бе¬ ләзекләрнең дерелдәп-дерелдәп куюларын тоеп утырды. Маша аңа, ике нәрсәдән гайре, ягъни якын көннәрдә үзен дошман тылына төшерәчәкләрен һәм төгәл иртәнге җиде¬ дә, Пироговканың урам чатында, аны машина көтәсен рйтмичә, һәммәсен дә сөйләп бирде. Синцов аны битендәге бер генә тамырын да кыймыл¬ датмыйча тыңлады, тик чырае агарганнан агара гына ба¬ ра иде ахрысы. Әгәр Синцов боларны өч ай элек, бигрәк тә сугыш башланганчы ишеткән булса, хатынын нәрсәләр көтәсен күз алдына китереп, бәлкем, ушсыз да калыр һәм бу хакта турыдан-туры әйтеп тә бирер иде. Ләкин хәзер, күп кенә хәлләрне башыннан үзе кичергәннән соң, Маша өчен пошынып йөрәге дөп-дөп итеп типсә дә, бу нәрсәләр¬ не кисәтергә, алар турында ике генә сүз әйтергә дә үзен 315
хаксыз санады. Синцов чолганышта чагында Маша әле тотынырга гына җыенган эшләрдән бер дә ким булмаган эшләрне башкаручы хатыннарны күрде. Ни өчен әле Ма- шаның да шундый ук бурычларны үтәргә хакы булмаска тиеш икән? Тегеләрне яратмаган, ә Машаны яратканы өчен генәме? Маша тынып калган иде. Синцов инде үзенең дә кү¬ ңеле утырып җитүен тоеп: — Ярый соң, алайса, бәлкем, анда, кайдадыр фронт артында, Вязьмадагы танышларыбыздан кемне дә булса очратып куярсың,— диде. ■— Ә син Вязьма әле эвакуацияләнмәгәндер дип уйлый¬ сыңмы? — Юктыр дип уйлыйм,— диде Синцов дәррәү киселеп калган тавыш белән; бу сорауга кылт кына хатирәләре исенә килеп төшеп, сискәнеп киткән иде ул. һәм янә әлеге сүзен кабатлады: — Әле өлгермәгәннәр дип уйлыйм. Нәкъ бүтән шәһәрләрне дә эвакуацияләп өлгермәгәннәре ке¬ бек.— Ул битен Маша битенә якын ук китерде дә, тавы¬ шын үзгәртеп, балага дәшкәндәй тыныч һәм акрын гына: — Син боларны, гомумән, җентекләп күз алдына китерә ал¬ мыйсың ахрысы әле,— диде. Моңа каршы Маша: — Ә син аларны күреп туеп беттеңме?—диде. Синцов күзләрен йомып торганнан соң яңадан ачты. — Бик авыр булдымы? Синцов ияк каккандай итте, башы әйләнсә дә, үзен кул¬ га алырга тырыша иде ул. — Мәскәүгә кайчан очып килдең, бүгенме? — дип со¬ рады Маша акрын гына; күзләрен йомган Синцов нәрсә¬ недер исенә төшерәдер кебек тоелды Машага. Маша сорауны пышылдап кына биргәнгәме, әллә инде баш әйләнүе белән көрәшкәнгәме, Синцов үзен гаҗәплән¬ дерергә тиешле «очып килдең» дигән сүзне ишетми калды, колагына бары «бүгенме?» дигәне генә чалынып калган иде. Шуңа күрә ул сизелер-сизелмәс башын селекте. — Хәзер мин сине чишендереп юындырырмын да йок¬ ларга яткырырмын,— диде Маша, һәм кинәт «юындырыр¬ мын» дигән сүзеннән курка калып, иренең, керле тәнемнән җирәнә ахрысы бу минем, дип уйлавыннан шикләнеп, ул тиз генә аның сыдырылып беткән, каннары укмашкан авыр кулын иреннәренә якын китерде дә бик кайнарланып чуп-чуп итеп үбеп алды. — Юынып алырбыз, яме? — диде ул аңа күтәрелеп ка¬ рап. 316
Шуннан нәрсә дисен инде Синцов хатынына? — Бик әйбәт булыр иде, әлбәттә, бик әйбәт! — Менә шушы көчле дә, назлы да кечкенә генә кулларны азмы исенә төшергән иде ул? һәм аларның менә аны чишенде¬ реп юындыруыннан, аны йомшак урын-җиргә яткырула¬ рыннан да рәхәтрәк тагын нәрсәнең булуы мөмкин иде аның өчең? — Өйгә кайтып кереп сине күргәч тә мин кухняда су җылытырга куйган идем. — Шулай бик тизме? Акыллы да инде син үзең! — дип елмайды Синцов. — Акыллы булудан бигрәк, ярдәм итәсем килә сиңа, син, минемчә, чагайгансың. — Әйе, чагая төштем шул.— Синцов аның кечкенә чис¬ та кулын үзенең бик зур пычрак кулына алды, һәм шунда аның бу кулны авырттырганчы кысасы килеп китте. — Онытып та җибәргәнмен. Синең, бәлкем, ашыйсың киләдер? — дип сорый куйды Маша. — Юк, хәзергә ашыйсым килми,— диде Синцов һәм чынлап та менә хәзер ашыйсы килмәвенә бик гаҗәплән¬ де,— Бар, кухняга чык син, мин монда гына чишенермен дә чыгармын.— Ул ачык ишек аша Машаның өстәлгә ыр¬ гыткан шинелен күреп өсти куйды: — Тик шинелеңне генә кертче, мин аны җилкәгә салырмын. Ул Машаның шинель алып кцргәнен көтеп торды, ә инде чыгып барганда аны күзләре белән озатып калды, шун¬ нан соң гына аякларын идәнгә төшереп эһелди-эһелди итекләрен салды. Аннары Синцов кухняда җиз таз эчендә басып торды, ә Маша аны әниләр балаларын, госпитальдәге нәнкеләр исә авырулар белән яралыларны юган кебек юды. Маша аны сабынлый башлагач та янтыгындагы ике кызыл җөен күреп алган иде. — Җәрәхәтләделәрмени? — дип шыпыртлап сорады ул, тегесе башын иде: әйе, җәрәхәтләделәр. Маша аны авыруны култыклаган кебек култыклап һәм җилкәсе белән сөяп караватка хәтле китереп җиткерде. Инде аны ипләп кенә утыртканнан соң, Синцов: — Зинһар, бер кружка су кертче,— диде. Маша суга чыгып кергәнче дип, ул ятып торды. Җәй¬ мәләр җыерчыклы, ягъни үтүкләнмәгән булсалар да, чис¬ та һәм ап-ак. Алар өстеннән Машаның шинеле дә ябылган иде. Ул юынганнан соң киеп алган чиста киндер күлмәге¬ нә бармаклары белән орынды, аннан иснәп карады — Маша әйберләре белән берничә ай бергә яткан күлмәк¬ 317
ләреннән таныш одеколон исе килә. Мендәр тышы урыны¬ на мендәргә дә шундый ук бүтән күлмәк кигезелгән иде. Маша су алып керде, Синцов аны эчкән арада ишекне ябып килде, тәрәзә пәрдәсен ачты, аннан, кружканы алып куең, тиз генә чишенде дә Синцов белән янәшә ятты, туң¬ мас өчен ян-якка шинель чабуларын да кыстырды. — Син нишләп йокламыйсың? Ифрат та арганыңны сизәм бит. — Арсам да, йоклый алмыйм. — Ә ни өчен утырып торасың? — Алай. сөйләргә ансатрак.. Мин сиңа кайбер нәр¬ сәләрне сөйләргә тиеш... — Аннан сөйләрсең. Ятсаң яхшырак булыр. Син бик йөгенгәнсең. Шундый йөгенгәнсең, хәтта синең өчен курка да башладым. Әллә йокларга прожекторлар комачау итә¬ ме? Хәзер торып пәрдәне корам... — Миңа бернәрсә комачау итми. — Алайса, мә менә шинель, җилкәңә сал. Юкса тунар¬ сың. Синең төнне шулай утырып чыгасың киләме? — Әйе... Бүген менә синең белән күрешә алдым. Бу шундый нәрсә минем өчен, син әле моны шәйләп тә бе¬ терә алмыйсың. — Нишләп шәйләмим ди? — Юк, шәйләмисең. Минем белән нәрсәләр булып бет¬ кәнен сөйләми торып, син моны берничек тә аңлый ал¬ мыйсың. Менә сөйләп биргәннән соң аңларсың. Сиңа ка¬ рата шундый да рәхмәтле хисләр кичергәнемне белсәң икән! — Рәхмәтле? Ни өчен икән ул рәхмәт? — Синең мине яратуың өчен, менә ни өчен! — Ошамаганны! Аның өчен рәхмәт әйтәләрмени? — Әле ничек кенә әйтәләр! Маша иренең ни өчендер дулкынлануын сизенде. Көт¬ мәгәндә күрешүләре өчен генә түгел бу. Ни өчен икән? Ул сугышкан, ул яраланган, ниһаять, кабат монда, аның янында ул — менә шулар өчен Маша үзе аңа әйтеп бетер¬ гесез рәхмәтләр укый... Ләкин Синцовның аңа карата рәх¬ мәт хисләрен кичерүен ул ихластан төшенә алмый. Аның аяк-кулларын юганы өчен түгел лә инде. Әүвәлгечә үк аны яратканы, ә бәлкем әле хәзер менә тагы да күбрәк ярат¬ каны өчен дә түгелдер бит инде?.. Канса-кансов бик та¬ бигый нәрсә ләбаса бу, юкса ничек була инде ул шунсыз? Ә Синцов чынлап та аның үзенә карата бик көчле, бик тирән мәхәббәтен күреп, аңа күңеленнән очсыз-кырыйсыз рәхмәтләрен әйтә, бу мәхәббәтнең көчен кабат тоеп ал¬ 318
ганнан соң инде ул аңа җанын тырнап торган нәрсәләр¬ нең барын-барын да сөйләп бирергә әзер һәм шундый итеп сөйләр ул аңа, бу җанның чак-чак кына эленеп торган¬ лыгы үзеннән-үзе аңлашылыр. Синцов көрсенде, аннары караңгыда елмаеп куйды. Әйтерсең ул ике арада булган бу кичке бик сөенечле, бик назлы якынлык белән саубуллашып соңгы мәртәбә елмай¬ ган иде. Маша моны күрмәде, ләкин сизенеп: — Син елмаясың түгелме? Нигә елмаясың? — диде. — Сиңа елмаям. һәм шундук җитди тавыш белән: дөньяда синең ыша¬ нычыңнан һәм шушы авыр минутымда синең миңа ярдәм итүеңнән дә кадерлерәк нәрсә юк, диде. — Ә ни өчен авыр? — Авыр шул,— дип кабатлады Синцов һәм кинәт кенә сорау бирде: — Син мине менә шулай ят кеше гимнастер¬ касында, фуфайкасында күргәч нәрсә дип уйлап куйган идең? Мөгаен, мине партизаннар яныннан кайткан дип уй¬ лагансыңдыр инде син? Шулай бит? — Шулай. — Юк, эш аннан да яманрак.— һәм кабатлап әйт¬ те:— Әйе, аннан да яманрак, яманрак! Маша калтыранып китте, сабырсызланып көтә калды. Ул: нәрсә дигән сүз бу, дип сорар дип уйлаган иде Син¬ цов. Әмма Маша сорамады. Бары кулларына таянып кү¬ тәрелә төште һәм утырды гына. Синцов сөйләгәндә Машаны эченнән тулгак тоткандай итте, ире исә, киресенчә, бу вакыт тавышын бер дә күтәр¬ мичә тигез генә сөйләде, әгәр бу тавыш Машага таныш булмаса, ул аңа хәтта тынычрак та булып тоелган булыр иде. Синцовка ни чаклы гына кыенга килмәсен, ул һәммә¬ сен дә чиратка салып башыннан ахырынача сөйләде, югый¬ сә Маша берни аңламый калыр иде. Синцов аңа Борисов янындагы кичке вакыйгаларны, акылдан язган кызылармеецны сөйләде; Бобруйск шоссе¬ сы һәм Козыревның үлеме турында, Могилев өчен барган сугышлар һәм ике ай ярым чолганышта җәфа чигүләре турында сөйләде. Ул Машага барысын-барысын, ниләр күрүе, күңелен нинди сораулар борчуы хакында бәян ит¬ те; ул сөйләгәндә күз алдына кешеләрнең тимердәй нык¬ лыгы, чиксез батырлыгы, шул ук вакытта бу коточкыч һәм бик тә мәгънәсез сугыш дәһшәтеннән аларның гаҗиз¬ лек кичерүләре килеп басты һәм күңелдә үзеннән-үзе кур- 319
кыныч сораулар туды: ни өчен болай булды әле бу һәм моңа кем гаепле? Сугыш Синцовны аямаган кебек, Синцов та, Машаны аямыйча, аңа һәммәсен дә ачыктан-ачык сөйләп бирде. Ике-өч сәгатьлек әлеге хикәясе аша Синцов дүрт ай дәва¬ мында башыннан кичергән хәлләрнең барлык авырлыгын, барлык ачысын да бичара Маша өстенә ишеп төшерде — ул үз сүзләренең йогынтысын, хатынының күп кенә нәр¬ сәләрдән хәбәрдарлыгы юк икәнен дә онытып җибәргән. Дөрес, Маша сугышны сводка һәм газеталар буенча ча¬ малый анысы; үзенең күзләре, колаклары һәм сәламәт акылы ярдәмендә сугыш хәлләренең алар турында сөйләү¬ ләренә һәм язуларына караганда бик авыр икәнлеген дә абайлый ул. Ләкин ничек кенә булмасын, Синцов сөйлә¬ гәннәр аның акылына берничек тә сыеп бетмиләр, аны эченнән тетрәндерәләр. Маша караватта, үзенең калтыравын тыярга тырышып, мендәр почмагын тешләп утыра иде. Әгәр Синцов аны караңгыда шәйләсә, йөзеннән каны качканын, бармаклары тырпайган кулларын күкрәгенә кысып әйтерсең лә иренең сөйләүдән туктавын, аны кыз¬ гануын, бер генә минутка аңа ял бирүен бик инәлеп, бик ялварып сораган хәлдә утырганлыгын күреп алган булыр иде. Ләкин,Синцов аны абайламады шул, стенага күзен терәп, бер кулы белән карават аркасына ябышып, ә йод¬ рыкка төйнәлгән икенчесе белән кисәк-кисәк һаваны төй¬ гечләп җанын кара кисәүгә әйләндергән нәрсәләр турын¬ да сөйли, аның хәленә керүче бердәнбер якын кешесенә күңелендәге зарларын түгә иде ул. Бары Ельня янындагы соңгы сугыш һәм чолганыштан бәреп чыгу кичендә үзен бәхете басуы хакында сөйләгәч кенә Машаның киеренкелектән таштай каткан йөзе йом¬ шарып киткәндәй булды, ул шунда җиңел сулап куйды. Гүя җилкәсеннән тау төшкән иде. — Син нәрсә? — диде Синцов. — Берни юк, сөйли бир,— диде Маша, үзен кулга алып. Хәзер инде бая ишеткәннәреннән куркынычрак нәрсәләр булмас та дип уйлаган иде ул. Ләкин тагын да куркынычлылары әле алда иде. Син¬ цов Машаның түземе тәмам сынып килүен дә сизмичә, миһербан дигән нәрсәне дә онытып, әнә шул коточкыч хәлләр турында сөйләргә керешкән — ул Юхнов шоссе¬ сындагы танкларны, яңа чолганышны, әсир төшүен һәм пленнан качуын, элек нәрсәләр кичерсә, хәзер дә шулар¬ мы күңеленнән кичереп эшли алганны эшләгән, ә эшли 320
алмаганны эшли алмаган хәлендә утыруын хикәяләп бир¬ гән нде. Менә шуннан соң да аңардан нәләт төшкере яз¬ мышы өчен җавап бирүен сорыйлар икән, ул теләсә кай¬ да һәм теләсә кем алдында башны туры тотып җавап бирергә әзер. Бигрәк тә аның белән, Маша белән, күреш¬ кәннән соң әнә шулай бер дә курыкмыйча җавап бирәчәк Ул- Синцов кинәт тавышын күтәреп, муен калкымын ки- сәк-кисәк кенә батыра-калкыта: — Язмыш, язмыш! Төкерәм лә үз язмышыма мин! — диде.— Нинди генә гарасатка тап булмыйм, барыбер Мәс- кәү өчен сугышырга барам! Кем әйтә минем моңа хакым юк дип? Алдашма, бар моңа минем хакым! һәм тагын менә нинди мәсьәлә...— Синцов тәмам тавышыннан яз¬ ган. Маша аны белә-белгәннән бирле ул беренче мәртә¬ бә әнә шулай чыгырыннан чыккан иде.— Ни өчен әнә теге чактагы өлкән лейтенант, мин аның янына килеп хәлем¬ не нәкъ булганынча сөйләп биргәч, ни өчен ул берни күр¬ мәгән, белмәгән, сыңар немцны да үтермәгән башы белән, военкоматтан яңа гына килеп, миңа, минем сүземә ышан¬ мады? Чөнки аның ышанасы килмәде. Әйе, мин аны кү¬ реп тордым — ышанасы килмәде! Ә ни өчен? Нигә миңа ышанмыйлар? — Йә, тынычлан әле! — Юк, тынычлана алмыйм!*—дип кычкырып җибәрде ул, кулын Маша кулыннан йолкып алып. Тегесе аның кулын сыйпарга теләсә дә сыйпарга өлгерми калган иде. Ләкин Маша аны бу тупаслыгы өчен гафу итте. Шу¬ шындый мәлдә дә аны ничек гафу итмисең инде?! — Тынычлан,— диде Маша аңа кабат. Машаның үзенең дә ярсынып-ярсынып: «Ничек килеп чыкты әле бу болай?» «Ни өчен?» — дип аңа сораулар би¬ рәсе килгән. Тик Синцов бая шартларга җитешеп кычкы¬ рып җибәргәч, ул бердән тынычлана калган, әлеге сорау¬ ларын эченә йоткандай булган иде. Синцовның бик хәтәр сугыш тәҗрибәсен узуына да ка¬ рамастан, Маша бу мәлдә аңардан көчлерәк булуын тойды, аңа ярдәм игәсе килде һәм: — йә инде, йә, тынычлан,— дип өченче мәртәбә ка¬ батлады.— Ни сөйлисең син, җаныкаем? Алай әйтмә, ки¬ рәкми!..— дип ялынды ул Синцовка, аның белән бәхәслә¬ шәсе урынга. һәм аның назлы сүзләре иренең рәхимсез кырыслы¬ гын эретеп җибәрде. Ул шулай җебеп стенадан кыйшала 21 3-263 321
төште, йөзе белән мендәргә чумып, озак кына хәрәкәтсез ятты. Маша аның җилкәсенә орынды. Синцов мендәр аша, саңгырау тавыш белән: — Кагылма, сабыр ит!!—диде.— Хәзер исемә киләм мин. Маша аны елый дип уйлады, ләкин ул еламый иде. Маша, турысын гына әйтәсе урынга, болай диде: — Нигә әле син шулай, ышанмыйлар, дисең? Ничек инде ышанмасыннар? — Барыннан битәр аны Синцовның ышанмыйлар дигән сүзе тетрәндереп калдырган иде.— Ә мин соң, мин? Мин дә ышанмыйммыни?.. — Кичер мине...— Синцов аркасы белән әйләнеп ятты һәм салмак, тыныч хәрәкәт белән Машаның кулына оры¬ нып алды. — Моның өчен генә түгел бит мин...— диде Маша. — Барыбер, кичер мине! Синцов тынып калды. Маша да дәшми утырды. Маша: нишлибез соң хәзер?—дип уйлыйдыр кебек то¬ елды Сннцовка. Ләкин Маша бөтенләй бүтән нәрсә турын¬ да уйлый иде. Маша иренең башыннан кичкәннәре хакында уйланды һәм: «Аның урынында булсам, шул хәлләргә түзә алыр идем микән? — дип, үзенә үзе сорау бирде.— Юк, мөгаен, түзә алмас идем...» Нәрсә булды икән аңа анда, фронт¬ та? — дип, керфек тә какмый, йокысыз төннәр үткәрүен исе¬ нә төшерде; ничә мәртәбәләр ул аны пленга алганнардыр, менә-менә аны аталардыр дип яки берәр җирен яралаган¬ нардыр да, саташып, койкасында бәрелә-сугыла ятадыр һәм: «Маша! Маша!» — дип, аңа дәшеп кычкырадыр һәм калай кружканы теше белән шыкы-шыкы китереп су эчә¬ дер дип гөман кылган иде. һәм менә аның бөтен юраган¬ нары да юш килде бит: аңа атканнар да, яралаганнар да үзен, ул пленда да булган, сусап су бирүләрен дә сораган һәм: «Маша! Маша!» — дип өзгәләнеп тә кычкырган, ул әнә шулай бер тамчы суга тилмереп ут эчендә яткан. Ят¬ кан, әмма янында аны бәйләү белән бәйләрлек бер генә адәм заты да булмаган. — Ник дәшмисең син? Нишләргә тиеш мин, синеңчә? — дип сорый куйды Синцов. Маша аның янына якынрак килеп утырды, иренең бәй¬ ле башын тезенә салып: — Белмим шул. Ихтимал, үзең яхшырак беләсеңдер,— диде. 322
Ул чынлап та аңа җавап бирә алмый. Иң мөһиме, ул шуны белә: ире Машаның аны үлеп яратканын тойсын. Бу аның өчен иң кулай җавап та булыр иде. һәм Синцов дөресендә дә аның бик ихлас рухи ярдәмен тоеп, дәррәү генә, бик самими гади итеп, әле Маша өйгә кайтканчы ук үзенең ахырынача ук дип әйтерлек уйлап куйган ниятен сөйләп күрсәтте: ул иртәгә иртән аны кайчандыр партия¬ гә алган райкомга бара, шунда бара да һәммәсен сөйләп бирә; әйе, аны нишләтәселәрен уйласыннар әле. Ул хәзер¬ гә бер нәрсәдән генә курка: соңгы мизгелдә генә берәр ахмаклык килеп чыкмасын, юлда аны патруль-мазар тот¬ карламасын иде. Маша үзенең карарын чынга ашырып булмасын әле уйлап та бетермәстән, сүзләре капыл гына авызыннан өзелеп төшкәндәй булды: — Мин дә синең белән барам,— диде. Бу берничек тә була алмый: иртәнгә хәтле — комен¬ дант сәгатьләре, ә төп-төгәл җидедә исә аны теге каһәр төшкере машина алырга килә. Синцов: — Димәк, мине бала кебек кулымнан җитәкләп илтә¬ сеңме? — дип, караңгыда елмаеп куйды.— Ярар соң, уй¬ ларга кирәк булыр. Ул янә әүвәлге эзенә төште — көчле һәм тыныч өлкән кешегә әверелде. — Мин бер нәрсәне онытканмын.— Ул кабат елмай¬ ды бугай.— Синең ашарлык тәгам-мазарың юкмы? Эчтә бүреләр улый. — Нишләп соң моңарчы әйтмәдең? Мин синнән сора¬ ган идем ич! — Ул чагында ашыйсым килми иде. Мин монда, син¬ нән башка гына, әле сугыш башланганчы ук качып кал¬ ган ипи кисәген табып алган идем. Шундый каткан, су бе¬ лән җебетергә туры килде. — Мескенкәем! Минем шинельдә бераз печенье, ан¬ нан бер банка консерва бар, тик нинди икәнен генә бел¬ мим... ’ — Барыбер түгелмени? — дип көлде Синцов.— Килке булган сурәттә дә артыннан биш кружка су эчәрбез, бары шул гына. Маша ялан аякларын идәнгә төшереп: —■ Син ят, кузгалма. Мин хәзер алып киләм,— диде. — Тагы ни уйлап чыгарырсың икән?—диде Синцов һәм шулай ук аягын идәнгә төшерде. Икесе дә аяк өсте бастылар. Маша иңнәренә шинелен 21 323
элеп, ә Синцов одеялга төренеп кухняга чыктылар да өс¬ тәл янына утырдылар. Маша өстәлгә инде уалырга өлгергән кечкенә генә төр¬ гәк печенье алып куйды, ә Синцов, азаплана торгач, ши¬ нельнең икенче кесәсеннән зур гына банка консерва тар¬ тып чыгарды. — Әйтәм җирле аягыма бик авыр нәрсә баса, нәрсә бу¬ лыр икән бу дип уйлап куйган идем,— диде Синцов янә көлеп. — Мин аны бөтенләй исемнән чыгарганмын. Синцов кухня пычагы белән банканы ачты. Алар кара-каршы утырып, ит шулпасына печенье ки¬ сәкләрен мана-мана, консерва ашадылар. Соңыннан Син¬ цов банка төбендә калган шулпаны эчеп бетерде, елмаеп Машага карады. — И кәмит ясыйбыз да инде без синең белән! Үзебез йөзгә-йөз утырабыз, үзебез ялан аяк тагын... Ул иснәп куйды, гаепле кешедәй көлемсерәде. — Беләсеңме, оят булса да әйтим, ашагач йокыга оета, ач этмени... — Ә ни ояты бар аның? һәм Синцовка чынлап та оят булмасын өчен Маша да йокы килә башлады дип әйтеп куйды. Алар бүлмәгә чыгып әүвәленнән үк ничек йокларга яратсалар шулай яттылар: Синцов уң кулын Машага таба сузды, ә Маша аны акрынлап коча барган бу зур, көчле кулга битен куеп яны белән ятты. Ләкин алар ятканнан соң ике минут та үтмәде, тәрәзә артында зениткалар ток- ток ата башлады. Маша үзеннән битәр Синцов өчен хәвефләнеп: — Кара инде, йокыны качыралар бит болар,— диде. Ә үзенең, баягы кебек үк йокысы килми иде. — Нигә качырсыннар? — диде күзенә йокы керә бар¬ ган Синцов.— Менә ойыйбыз да инде... Ә бер минуттан Маша чынлап та аның йокыга талганын тоеп алды, бу бик арган, талчыгып беткән кешенең каты йокысы иде. Ул анысы элек тә шулай тиз йоклап китә. Ләкин элек ул бик җиңел, тигез сулап йоклый торган иде. һава тревогасы дәвамында һәм ул бетеп берме, икеме сәгать үткәч тә әле Маша, керфеккә керфек какмыйча, ята бирде, ул иренең җып-җылы зур кулына бите белән ешы- нып, аның башыннан кичкән һәм бая сөйләп биргән ва¬ кыйгалар турында өзлексез уйланды. Маша аларны элек тә белми түгел, юк, ул күп кенә хәлләрне үзе дә, икенче, өченче кешеләр аша ишетеп тә 324
берникадәр белә, ләкин ире белән үзенең генә түгел, ә бар- лык-барлык кешеләрнең дә башына төшкән кайгы-хәсрәт- нең бөтен авырлыгын да, бөтен тирәнлеген дә белү өчен әлеге хәлләрне нәкъ менә аның янында яткан кеше авы¬ зыннан һәм тоташтан ишетү кирәк булган. Әйтәсе юк, бар халыкның да йөрәген әрнеткән хәсрәт бик дәһшәтле һәм тетрәндергеч хәсрәт иде ул. » Маша үзе белән ирен генә истә тотып түгел, ә бөтен- бөтен кешеләр, гомумән сугыш, гарасат турында уйланып: — Нинди кара кайгы бит бу! — дип әйтеп куйды. Кылт итеп соңгы сводка — Вязьманың дошман кулын¬ да калуы исенә төште дә, ул үзен бүген, заставада доку¬ ментларын тикшергәннән соң да әле, Мәскәү буенча өскә брезент ябынып барганы, тирә-яктагы күңелсез күренеш¬ ләргә күз дә салмаганы өчен рәхимсез рәвештә орышты. «Әйтерсең бер мещанка!» Маша, ире сөйләгәннәрдән чыгып, аның күз алдында бу дүрт ай эчендә генә дә әллә никадәр кешеләр үлгәнен бел¬ де; ул шәһитләр үзләре турында түгел, ә немецларны ни¬ чек тә туктату турында уйлаганнар. Шулай да немецлар менә Вязьманы алганнар, Мәскәүгә килеп җитә язганнар, димәк, аларны хәзер туктату өчен теге һәлак булганнар¬ дан да күбрәк нәрсә эшләргә кирәк, чөнки алар дошман¬ ны туктата алмаганнар бит! һәм Машаның үзенә дә ва¬ зифасы кушканны үтәргә туры киләчәк! Иренең хикәясе аны исәнгерәтеп ташлаган иде — менә шул хакта ул эчен¬ нән бик пошынып уйлап куйды, ә бит Ванясы күргәннәр¬ не аның үзенә дә күрергә туры киләчәк, бәлкем тагын да хәтәррәк хәлләргә төшәргә һәм калтырап калмаска туры килердер! Маша әле әйберләрен дә хәстәрләп куймаганын исенә төшерде, ире йоклаган арада моны, мөгаен, эшләргә ки¬ рәктер, югыйсә соңгарып иренең кадерле вакытын әрәм итәр. Маша аның кулына салган башын күтәрде, ире уян¬ мады, бары оеган кулын хәрәкәтләндереп яздырып кына алды. Маша аягына басып тәрәзә янына килде дә пәрдәне төшерде, аннан өйалды ишеген ачып ни эшләргә дә белми торды һәм яңадан карават янына килде, идәнгә шуып төшкән шинель өстенә утырды да йоклап яткан иренең йөзенә карап тора башлады. Аның маңгае тирләгән, куллары, буыннары тәмам йом¬ шап, одеял өстендә ята. Ирен читләреннән иягенәчә уелып төшкән таныш булмаган тирән сызыклары йоклаган ча¬ 325
гында да язылмаган, әйтерсең алар бу җан җылымлы ке¬ шегә мәңгелеккә дип дорфалык мөһерен сукканнар. Машаның шул нәрсә исенә төште — ире немецлар ту¬ рында шундый тирән нәфрәт, шундый рәхимсезлек белән сөйләгән, аны тыңлаган чакта хәтта арка буыннары чы¬ мыр-чымыр килгән иде. Менә шуларның барысы турында да уйланып, әле төн озын бит, нишлим икән, диде ул үз¬ алдына һәм сизелер-сизелмәс көрсенеп куйды. Иртәгә яки берсекөнгә аңа немец тылына очасы, Маша исә, миңа кагыла күрмә, дип аны кисәтергә дә өлгермәде. Бер мәл¬ не күңеленә килсә дә, соңра бәхетеннән онытып җибәргән иде. Менә хэз'ер тегендә, немецлар тылында, агентура эш¬ ләрен башкарып йөргәндә кинәт кенә балага узганын тоеп алса, ни хәл генә итәргә кала инде аңа?! Бу хакта сөйләве оят булса да, андый-мондый нәрсә килеп чыкса, нишләрмен икән? —дип, мәктәп комиссарыннан сорарга һәм бүген үк сорарга кирәк булырдыр ахрысы. «Әйе, бүген булып чыга шул инде,— дип уйлады ул, сәгатенә карап,— күп тә калмаган икән бит». Сәгать алтыны күрсәтә; хәзерләнергә вакыт. Маша, гардеробны ачып, аның түреннән үзенә бик ку¬ лай булыр дип санаган, әле Ерак Көнчыгыштан ук алып кайткан, хәзер исә нафталин сибелмәгән җире калмаган, йон тукымасы тупас кына сугылган иске пәлтәсен тартып чыгарды. Аңнары шкаф киштәләрендә актарына торгач, көя төшкән баш яулыгы белән әнисенең кайбер әйберлә¬ рен табып алды — боларын үз гәүдәсенә чамалап кыскар¬ та һәм тарайта төшәсе дә бар иде. Әйбер-караны иске эскәтергә төреп өстәлгә куйганнан соң, ул кухняда кран астына кереп ашыкмый гына юын¬ ды да тиресе кызарып кызыша башлаганчы йөнтәс сөл¬ гесе белән озак кына ышкынып торды. Аннары, шулай ук ашыкмыйча гына, обмундирование- сен киде, көзгесез, нибары кабаланып кына, чәчен тарады, шуннан сәгатенә күз салып караватка утырды. Маша ире башын салган мендәр читенә борынын төр¬ теп, янә дә бите белән аның яңагына ышкынып: — Ваня! — дип берничә мәртәбә дәште. Ул әле озак кына уянмый ятыр дип уйлаган иде Маша, ләкин ул тиз уянып шундук торып утырды. — Ә! Синмени әле бу! — дип, аңа мөлаем генә елма¬ еп куйды. Синцов, аның инде киенеп беткәнлеген дә күреп, бер¬ дән шөбһәләнеп: — Син китәсеңмени? Кая китәсең? — диде. 026
Маша аңлатып бирде: ярты сәгатьтән, ягъни җидедә машина килеп урам чатында аны көтеп торачак, бу ма¬ шинадан һич тә калырга ярамый аңа, чөнки рөхсәт кәгазе иртәнге тугызга кадәр генә. — Ярый соң... бәлки, болай яхшырак та булыр,—диде Синцов.— Син китеп барырсың, ә мин яктырып беткәнне көтәрмен дә кичә әйткәнчә райкомга китәрмен. Киеник. Бер генә минутка чыгып тор әле, нигәдер синнән оялам. — Мин артым белән борылам.— Маша тәрәзә янына барды, пәрдәне сыерып тышка карап торды. Урамда әле караңгы.— Мәзәк тә инде син. Кичә оялмадың, ә бүген оя¬ ласың. — Нишләмәк кирәк, шундый инде мин,— диде Синцов, киенә-киенә. Ул, итекләрен шыкылдатып, кухняга чыкты, Маша исә, һаман әле тәрәзә яныннан китмичә, аның кран астында пошкыра-пошкыра юынганын тыңлап торды. Синцов, яңадан бүлмәгә кереп, карават аркасына юеш сөлгесен элеп: — Ярый соң алайса,— диде.— Миңа нәрсә генә бул¬ масын, ышансалар да, ышанмасалар да, фронтка җибәр¬ сәләр дә яки, иң куркынычы, җибәрмәсәләр дә,— диде ул киеренке, ләкин тыныч тавыш белән,— шулай да син миңа адресыңны бир әле. Сиңа мине ничек хәл иткәннәрен язып җибәрермен. Маша каушый калды. Инде ничек җавап бирергә моңа? Иртәгә яисә берсекөнгә очып китәм, дипме? Ул болай әй¬ тергә теләми. Җавапсыз калдырыргамы? Моны да эшли алмый шул. — Син анда, мәктәбеңдә, кайчанга кадәр буласың әле? — диде Синцов һәм эскәтцргә төргән әйберләрне кү¬ реп алып: — Бу нәрсә тагын? — дип сорады. — Менә, кайбер нәрсәләремне хәстәрләдем, шулар өчен генә җибәрделәр дә инде мине.— Маша берәр сылтау та¬ бып ялганларга да өлгерә алмый калды. — Ә-ә... Алайса аңлашыла. Димәк, шушы көннәрдә? Маша башын какты. , — Шулай да адресыңны бир. Нәрсә анда сезнең: ящикмы, әллә кыр почтасымы? Синцов тәрәзә төбендә саргаеп яткан газетаның поч¬ магын ертты да буфетта аунап яткан карандаш төпчеге белән Машаларның почта ящигы номерын язып алды, ан¬ нан кәгазьне гимнастерка кесәсенә салып көлемсерәп куйды: — Бүген; е көндә бердәнбер документым минем.— Ул 327
тынып калды. Машаны тынычландырасы килеп, өстәп әйтте: — Бәлкем әле, райком аша, ничек тә Серпилинны табып булыр, мин сиңа аның турында сөйләгән идем бит? Маша башын иде. — Әгәр ул исән һәм Мәскәүдә булса, минем турында бер¬ бер нәрсә әйтми калмас. Миңа хәзер ярты сүз дә кыйммәт. — Сиңа кем дә булса ышанмас дип мин күз алдыма да китерә алмыйм. — Ә мин китерә алам.— Синцов ничектер картаеп кит¬ кән, бер үк вакытта бик җылы да, усал да караган сәер күзләрен хатынына төбәде, һәм үзе турында бүтән сүз кузгатуны өнәмичә: — Павел кайда хәзер? һаман шул Читадамы? — дип сорады. — Әйе. Күптән түгел генә хат язган иде. — Сугышка җибәрмиләр дип җенләнәме? — Җенләнә...— Маша яңадан аны олы, ә үзен исә бә¬ ләкәй кешедәй хис итеп: — Карале, Ваня, нәрсә булыр икән бу Мәскәү белән? — диде. — Белмим. Ни теге, ни бу яктан әйтә алмыйм, ә ал¬ дашасым килми, һәрхәлдә, күз алдыма китерә алмыйм. Әмма сугышны оттыруыбыз хакында — уйлап та карама! Әгәр уйлыйсың икән, бу уеңны башыңнан чыгарып ташла! Мин сиңа сөйләгәннәрнең барысы да дөрес, һәм мин үк сиңа кабатлап әйтәм: сугышны оттырмыйбыз, һич тә! Бу сүзләрне ул көчәнә төшеп, хатыны өчен пошыныб¬ рак әйтте бугай: Маша аның гаепләре аркасында икелә¬ нә калмагандыр ич инде? Ләкин хатыны аның күзләренә төбәлеп: — Юк, үзем дә нәкъ шулай уйлыйм,— диде.— Бары хисләремне тикшереп карыйсым гына килгән иде. Кинәт аның йөзе салкынаеп, карашы исә бөтенләй ерагаеп киткәндәй булды, Синцов бу үзгәрешне шундук тоеп алды. — Сиңа ни булды? — Машина килде, әнә ишетеп торам. Ул ашыгып кына шинелен киде дә, башын борып, өс¬ тәл өстендә кабаланды, кечкенә фонарен эзләп табып җә¬ һәт кенә кесәсенә тыкты, тәмам киенеп бетеп, шинельчән һәм колакчын бүрекчән Синцовның күкрәгенә ташлан¬ ды һәм, сүз әйтергә дә тәкатьсез калып, басып торды. Ә хатынын кочагына алган Синцов исә бу минутта бөтен дөньясын, үткәндәге һәм киләчәктә күрәсе нужала¬ рын барын-барын да онытты. Маша өчен, аның тегендә, немецларга очуы өчен куркуы җан тамырларына ук үтеп керде. Бер дә аерылмаска иде дә бит, ләкин тиздән 328
китә шул Маша, һәм Синцовның моны туктатырлык бер¬ нинди көче, мәдәте юк, андагы хәле турында тамчы да белә алмый, аңа ярдәм күрсәтү өчен хәтта бармак та кыймы |дата алмый ул... — Бәлкем, мине машинага хәтле генә озатырсың,— ди¬ де Маша, аның кочагыннан чыгып.— Машина урам ча¬ тында гына. — Юк, сезнекеләрнең мине күрүен теләмим. Гомумән, минем белән очрашуың хакында бик ачылып бетмә. Кем әйтмешли, кеше рәтенә бассам, шул чакта менә, бик теләсәң, сөйләрсең, хәзергә исә кирәкми. Сезнең эш бик че¬ терекле. Тотарлар да шундый ирең өчен үзеңне җибәрми калырлар,— дип ачы гына көлеп куйды Синцов, ул да тү¬ гел, башыннан: «Их, калдырсалар иде»,— дигән хыянәтчел уе ялтырап узды. — Авызыңнан җил алсын! — диде Маша. Синцов аны янә ашыгып кочаклады, үпте, аннары ха¬ тынын кочагыннан чыгарды, хәтта ишек ягына этәрә төш¬ те. Маша, өстәлдәге төенчеген алганнан соң, борылып ка¬ рамыйча гына, алгы якка чыкты. Инде ул ишекне ачканда, Синцов аны тагын, куып җи¬ теп, йөзе белән үзенә таба борды: — Шуны гына әйт әле, кая очасың? Ичмаса, кай ти¬ рәдә икәнеңне күз алдыма китерермен,— диде. — Смоленск ягына,— дип «җавап бирде Маша. — Сак бул,— диде Синцов йотлыгып,— төлкедәй, җен- пәридәй хәйләкәр бул, тик алар кулына гына төшә күрмә, зинһар! Ишетәсеңме, соңгы гозерем бу минем! Синең исән¬ легеңнән башка мин берни теләмим... мина берни кирәк¬ ми, исән генә бул, аңлыйсыңмы?! Ул, шашкан кешедәй, Машаның иңсәсеннән җилтерәт¬ те, бүтән вакытта бик мәгънәсез тоелган әлеге сүзләрен кайтадан-кайта кабатлады. Аннары кисәк кенә тынып калды, елмаеп аңа кулын сузды, Машаның аңа үз кулын салуын көтте, аннары аны назлап кына шактый каты, ләкин авыртмаслык итеп кысты. — Сау бул, Маша! Машам, җан кисәгем!.. һәм аның кулын ычкындырды да, борылып, кире бүл¬ мәгә кереп китте. Маша, каударланып кына ишекне ябып, түбән таба йөгерде. Инде ишегалдына төшкәч, йөгергән уңаена, үзләренең тәрәзәсенә әйләнеп карады — ул төбенә кадәр ачылган. Чак кына беленеп килгән соры эңгер эчендә томанлы гына булып иренең йөзе шәйләнеп калды. Ул аңа кулын 329
да изәми, кычкырмый да. Бары, тәрәзә янына басып, аның артыннан карап тора иде... Шул ук көннең иртәсендә, сәгать унда, Маша мәктәп начальнигы кабинеты алдындагы бәләкәй генә адъютант бүлмәсенә керде. Адъютант юк, каядыр чыккан ахры. Маша берничә минут көтте, уфтанып куйды, аннан гим¬ настерка чабуларын тарткалап төзәтенде дә ишекне ша¬ кыды. —■ Керегез! — дигән тавыш ишетелде эчке яктан. Маша кереп үзе артыннан ишекне япты, өч ай инде мәктәптә әйтеп ияләшеп беткән сүзләрне тезеп китте: — Иптәш полковник, рөхсәт итегез сезгә мөрәҗәгать итәргә? — Исәнмесез, Артемьева? — Өстәл артындагы кеше кә¬ газьләрдән башын күтәрде.— Миңа ни йомышыгыз бар? — Шәхси йомышым, иптәш полковник. — Комиссарга керегез. — Иптәш полковник, комиссар Мәскәүгә китте, ә ми¬ нем бик тиз хәл итәсе мәсьәлә иде. — Алайса утырыгыз, сабыр итегез.— Полковник Шме¬ лев яңадан үзенең кәгазьләренә иелде. — Иптәщ полковник, бәлкем, мин сезгә комачау итәм- дер, чыгыйм булмаса,— диде Маша. Шмелев, башын кәгазьләрдән күтәрми генә: — Комачау итсәгез, әйткән булыр идем,— дип җа вап кайтарды, шуннан Маша стена кырыендагы урындык¬ ка утырып көтеп торды. Полковник Шмелев мәктәптә яңа кеше, әүвәлге на¬ чальник бер атна элек мәктәптән эзсез югалды, аны мах¬ сус задание белән очып киткән дип сөйләделәр, китүенең икенче көнендә үк аның урынына шушы Шмелев килде. Ул яраланып ятканнан соң госпитальдән килде, костыль- ләренә таянып мәктәп коридорлары буенча җәһәт-җәһәт йөренде, әледән-әле җәрәхәтле аягына басып карады. Икенче көнне үк ул исем-фамилияләрне, чырайны-төс- не истә калдыруы белән укучыларны шаккатырды. Ә шу¬ лай да Маша аны, гомумән алганда, ошатмады: аның уен¬ ча, мәктәптә өйрәтелә торган җитди эш өчен ул ярап бет¬ ми, чөнки артык күңелле, җор кеше, хәтта җилкуар да кебек. Сөйләшкән чагында кай ара мәзәк кенә тотлыгып сөйләшә, ничектер муены тартышып, күзен дә кысып куя. Бу күз кысуның шаярту булмавын Маша белә — конту-1 зия нәтиҗәсе ул, полковникның гимнастеркасына борып 330
беркетеп куйган ике Кызыл Байрак орденын да күргән, әйтәсе юк, шушы сугышта фронтта яраланган ул. Шулай да мәктәп начальнигына керергә Матаның күңеле тарт¬ мады. Әгәр сөйлисе нәрсәне иртәгә хәтле кичектерергә яра¬ са, ул тәгаен бик сирәк елмаючы, аз сөйләшүче комис¬ сарны көткән булыр иде. Машага ул күп мәртәбәләр ыша¬ нычлырак булып тоела иде. Маша Шмелевка карап аның эштән бушаганын көтеп утырды. Полковник хәзер тотлыкмый, күз дә кысмый һәм шаяртмый да — ул эчтән тынып, күзлек киеп, өстәл ар¬ тында язып утыра, аның күзлек кигәнең Маша беренче мәртәбә генә күрә иде әле. Полковникның көдрә башын¬ дагы бер тотам куе чәче әйтерсең көмешкә манылган. Аның даимән үзгәреп торган, тотрыксыз чалымлы елмаю- чан йөзе хәзер бер генә дә хәрәкәтләнми, бу йөз бик тал¬ чыккан һәм картлач булып күренә иде. Шмелев үзенең каршында Маша утырганлыгын оны¬ тып җибәрде ахрысы, ике мәртәбә тирән генә көрсенеп ал¬ ды, кашларын җыерды, авыр уйларын куып җибәрәсе кил¬ гәндәй маңгаен каты гына ышкып алды һәм язуында дә¬ вам итте. Маша ире белән күрешүен беркемгә дә әйтмәде әле. Машина янында аны борчылып көтеп торган Нюсяның: «Ни булды?» — дигән соравыңа каршы, черем итеп кенә алыйм дигән идем дә иртәнгә хәтле йоклаганмын, дип җа¬ вап бирде ул. Маша хәзер дә исенә килеп җитмәгән әле һәм мәктәп начальнигының ирексездән сабыр иттерүенә, аны ял ит¬ терүенә сөенгән генә иде. Шмелев кәгазен язып бетерде, пакетка салып ябыш¬ тырды, аннары, звонок белән адъютантны чакырып, па¬ кетны мәктәп начальнигы урынбасары майор Карповка тапшырырга кушты, күптән түгел алынган приказ буен¬ ча юлга чыксын, диде. Мәскәү тирәсендә хәлләр начарланып киткәнлектән, майор Карповка Горький юлы станцияләренең берсендә мәктәп өчен запас биналар кабул итеп алырга кушылган. Маша бу хакта әле берни белми, ләкин Шмелев мәктәп¬ не күчерү белән инде кичә кичтән бирле шөгыльләнә, шуңа Да аның хәзер бик кәефсез чагы иде. Адъютант чыгып киткәч, полковник: — Артемьева, якынрак килеп утырыгыз,— диде, өстәл¬ гә сөялгән костыльләрен уң яктан сул якка күчереп куй¬ ды. Маша урындыгын күчерә төшеп утырды.— Тыңлыйм сезне. 331
Шмелев, кисәк кенә башын борып, сул күзен кысып ал¬ ды, ләкин күз кысуы әүвәлгечә мәзәк килеп чыкмады, аның арган йөзенә карасу күләгәләр яткан иде. — Мин кичә Мәскәүдә, отпускыда идем, ирем белән кү¬ рештем...— дип башлап китте Маша. Шмелев маңгаен чак кына җыерып: — Сезнең ирегез Синцов бугай? — диде,— Иван, Иван... — ...Петрович,— дип җөпләде Маша сүлпән тавыш бе¬ лә». Шмелевка ире турында әле ул да белмәгән коточкыч нәрсәләр билгеледер, дип уйлап алган иде Маша эченнән. — Политработник, фронтка киткән, һәм сез аның ха¬ кында моңарчы хәбәрдар түгел идегез, димәк, ул Мәс- кәүгә кайтканнан соң күрешкәнсез...— дип тезә бирде Шмелев. — Әйе, кайтты шул,— диде Маша. «Бу нәрсә соң әле, мин үзем дә белмәгән нәрсәләрне каян белә ул?» — дигән табышмак аны тәмам шөбһәгә салды. Ләкин полковникка Синцов турында Машаның «личное дело»сындагы нәрсәләр генә билгеле, бу «дело» бүтән икесе белән бергә аның өстәл тартмасында ята хәзер. Бүген төнлә өч курсантны немец тылына төшерәсе бар, аларны озатыр алдыннан һәрберсе белән сөйләшәсе бул¬ ганлыктан,t бу «дело»ларны ул кабат күзеннән үткәреп алган иде. — Димәк, ирегез кайткан. Шуннан нәрсә инде? Шмелев каршында җиткән кыз чырайлы, бик тәвәккәл кыяфәтле яшь кенә хатын утыра, ире кайту уңаеннан бер¬ кая да җибәрмәүләрен үтенгән курсантка бер дә охша¬ маган иде ул. Алайса нигә килгән бу курсант аның яны¬ на һәм, үзен тыярга теләсә дә, нигә дулкынлана ул? Маша, Мәскәүдән мәктәпкә килгән чагында уйлап куй¬ ган гөманын кабатлап, калтыравык тавышы белән: — Беренчедән, әгәр балам булса, сез мине немецлар тылына төшергәннән соң, мин нәрсә эшләрмен? — диде.— Мин беләм, моңа бер дә хакым юк иде, ләкин нәкъ шу¬ лай килеп чыкса, мин ни кылырмын? <АҺ, менә нәрсә икән... Димәк, шулай да курыккан, очып китәргә теләмәгән!» — дип уйлап куйды Шмелев. Ул кешеләрне белүе-тануы белән горурлана, хәзер исә ялгышканы өчен эче сызып киткән иде. — Димәк, сез минем алга шундый мәсьәлә куясыз: за- даниене үтәргә бара алмыйсыз? — диде ул. Маша күкерттәй кабынып: — Ничек инде сез шулай уйлый аласыз, иптәш пол¬ ковник? — диде. 832
— Мин теләсә нәрсә уйлый алам,— диде моңа каршы Шмелев. Ул беренче хисенең дөрес, ә икенче уй-тойгысы- ның ялган икәнлеген төшенеп алып эченнән шатланып куй¬ ган иде. — Мин шуның өчен генә мәктәпкә үз теләгем белән килмәдем.— Маша ике битенең дә уттай кызышуын сизеп алды. — Шуның өчен түгел икәнен беләм,— диде Шмелев, аны сүзеннән бүлдереп. Полковникның хәзер бу хатынга ярдәм итәсе килә башлаган иде инде.— Әгәр шулай икән, әгәр сез өйрәнгән эшләрегезне үтәргә омтыласыз икән, ни йомышыгыз гына кала инде алайса сезнең миңа? Мин врач та, күрәзәче карчык та түгел бит. Маша полковникның кискен тонына киресенчә тыныч¬ лана калып: — Мин сездән шуны гына сорамакчы булам: бу хәлем миңа тегендә комачау итмәсме икән? Нишләргә миңа ан¬ дый очракта? Мин, анысы, үз бурычымны үтәми калмам,— диде. — Әгәр разведчик килеп туган шартларга буйсынса, алар аңа комачау итә, әгәр разведчик шул ук шартларны үзенә буйсындыра алса, аңа берни дә комачау итә алмый. Балалы хатын да, карт кеше дә, сукыр, чукрак-телсез, инвалид та разведчик була ала, тик бу кимчелекләрнең һәммәсен дә үзеңә, ярдәмгә янә дә дошманга каршы юнәл¬ дерә белергә кирәк. Барысы да кешенең үзеннән һәм эш мәнфәгате өчен өстәмә кыенлыкларны күтәрә алуыннан килә.— Шмелев бер тыннан соң болай дип өстәп куйды: — Мин шундый очракны беләм. Бер разведчик, кирәк бул¬ гач, уз аягын үзе сындыра, чөнки аңардан, юри аксап йөри ахры бу, дип шикләнә башлаган булалар. Маша ирексездән сөяп куйган култык таякларына ка¬ рап алды. Шмелев аның күз карашын шәйләп: — Бу күптән булган хәл, минем моңа бернинди каты¬ шым юк,—диде.—Мин, мәктәп начальнигы буларак, сез¬ нең мәсьәләне хезмәткә кагылышлы дип тапмыйм, әгәр инде шәхси эш рәвешендә киңәшәсегез килсә, ул чагында безнең врачка мөрәҗәгать итегез. Шуны да әйтим, ул ха¬ тын-кыз. Полковник Машага карап: «Тугры бу. Җибәрергә бу¬ ла, сатмас»,— дип уйлап куйды. „ Ул, әңгәмәне беткәнгә санап, хезмәт эшләре буенча тагын чакыртырмын әле, диде, аның белән хушлашырга да 332
җыенган иде инде, тик Машаның сүзе башланып кына килә иде шул әле. Маша, торып чыгып китәсе урынга, төп мәсьәләмне әй¬ теп бетермәдем әле, диде. Шмелев күз чите белән генә сәгатькә карап алды — вакыт бик кадерле иде — ләкин курсант шундый инәлеп дәшә, аның гозерен какмаска булды. Маша урындыгы бе¬ лән бергә якынрак күчеп утырды, кулларын кавыштырып сөйләргә кереште. Шмелев кеше сөйләгәнне тыңлый белә, гаҗәпләнергә өйрәнмәгән. Ул шундый күңел салып тыңлый, Машаны сөйләвеннән бүлдермәс өчен үзенең ихтыяр көче белән муенын тартыштыра торган нерв гасабын да җиңә алган иде; Әлбәттә, Маша ире турындагы хикәясе белән — аның әүвәл үз частен эзләве, аннан бүтән, чит частьта сугышуы, аннары чолганыштан чыгуы, аннан янә чолганышка элә¬ геп әсир төшүе, пленнан качуы, ниһаять, Мәскәүгә кайтуы белән полковникны гаҗәпләндерә алмады. Бу хикәянең сюжеты Шмелевка шуңа ук охшаш бүтән хикәяләр һәм үз тәҗрибәсе буенча да таныш — полков¬ ник фронт сызыгын ике мәртәбә тегендә һәм монда кисеп чыгарга өлгергән иде инде. Ләкин Шмелев каршында утырган бу яшь хатынның сөйләгәннәрендә үзенә бер фаҗигале мәгънә бар, ул ирек- сездән аның* күңелен кузгатты, чөнки полковник дошман тылында бу ханым үз иреннән ишеткәннәргә караганда да яманрак хәлләрне күргән һәм үзенең сабырлыгы, тәҗри¬ бәсе аркасында гына ялгыш карарга килмәгән минутла¬ рын хәтерли. Шмелев уенча, яшь ханымның ире чынлап та бик кыен хәлдә калган, бу ир-ат соңгы чиктә бик ук дөрес адым ясамаса да аны бу эштә бүтән гаепле кешеләр булмаган¬ дай итеп гаепләп булмый. Ләкин курсант Синцовның ни рәвешле Мәскәүгә кай¬ туын сөйләп бетереп Шмелевка сораулы күзләре белән багынып калгач, иренең язмышы яхшы нәтиҗә белән бе- тәренә полковникка өметен белдергәч, полковник ханым¬ га кисеп кенә ышандыра алмады. Әйе, ире каты бәгырь¬ ле бәндәләр кулына эләкмәсә, шәфкатьле кешеләргә тап булса, фронтка озатылыр һәм сугышыр да әле. Ләкин устав кагыйдәләре белән теңкәгә тиюче берәр бәндәгә эләксә, ул чагында инде хәлләр икеле. Аларның сине нишләтәсен бервакытта да белеп булмый! Маша полковниктан күзен алмый сөйли бирде һәм полковникның ара-тирә җөпләп әйткән «әйе, әйе», «тәк, 334
тәк» белән бертөрле канәгатьсезләнүен белдергән йөз ча¬ лымнары арасында сәер аермалык барлыгын тойды. Маша сүзен төгәлләп, Шмелев аңардан беттеме дип сорагач, һәм Маша аңа бетте дигәч, полковник кыска гына: «Яхшы, сез китә аласыз»,— диде. Ләкин Маша шун¬ дук «бик яхшы» булмаганын сизенде. Шмелев та, Маша кебек үк, барысының да яхшы булып бетүен тели, әмма, үзенең «әйе, әйе», «тәк, тәк» дигән сүзләренә дә кара¬ мастан, әлеге эшләрнең шулай хәерле булып бетүен белми иде. Маша ишеккә килеп җиткәндә генә аны Шмелев тук¬ татты. Полковник Машаның бар сөйләгәннәрен тыңлап утырган арада бер уйга килгән иде, менә хәзер шул уен¬ нан чыгып ул кинәт кенә мондый нәтиҗә ясады: — Менә нәрсә, сез миңа ирегез турында сөйләгәннәр¬ не бүтән кешегә сөйләмәсәгез дә була. Моны мин сезгә рәсми рәвештә әйтәм. Мин хәлләрегезне беләм һәм исәп¬ тә тотам, ә миннән башка аларны белүнең бүтән беркем¬ гә дә хаҗәте юк. Аңладыгызмы? Полковникның ни өчен алай әйтүен бик үк аңлап бе- термәсә дә, ләкин ире турында бүтән беркемгә дә ачы¬ лып сөйләргә туры килмәячәген төшенеп алганнан соң, Машага бердән җиңел булып китте. Шуңа күрә ул акрын гына: — Аңладым,— диде. — Унҗиде сәгатьтә группа* инструкторыгыз белән ми¬ нем янга керерсез. Барыгыз! Маша чыгып китте. Ишектән башын тыгып адъютант карап алды. — Сабыр итегез,— диде аңа Шмелев. Ул дулкынланган, шуңа күрә берничә минут ялгызы гына утырып торасы килә иде аның. Үзе өчен генә җавап биргәндә куркуның нәрсә икәнен дә белмәгән Шмелев бүтәннәр өчен җавап бирүне өнәп бетерми иде. Шушы берничә мизгел эчендә генә дә зиһененнән бө¬ терелешеп әллә нихәтле уйлар узды. Әлеге сүзләрне ишет¬ кәннән соң курсантны немецлар тылына озатыргамы, әллә кичектереп торыргамы? Ул үзе аңа ышана һәм очуын тот¬ карларлык сәбәп тапмый, ләкин очып китүне кичектерер¬ гә дә була бит, чөнки мәктәпнең бүтән кешеләрендә моңа карата капма-каршы фикерләр тууы мөмкин. «Ә курсант үзе ничек кабул итәр? — дип уйланды Шме¬ лев.— Озатырга җыенгач кына, җибәрми калсак, бу аның өчен зур трагедия булачак бит. Бүген китәсен белмәгән 335
тәкъдирдә дә, ул барыбер якын көннәрдә китәрмен дип көтеп торыр, ә инде озату сәгатьләрен көтеп ала алма-, гач, әһә, миңа ышанмыйлар икән, дигән карарга килер, Ә разведчик өчен исә шуннан да яманрагы юк, димәк, үз профессиясе буенча яраксызга чыгарыла дигән сүз бу». Инде ул, Шмелев, курсант Артемьевадан ишеткән хи¬ кәясен мәктәп комиссары белән уртаклашса (Машаның бигрәк тә аның янына керәсе килгән иде бит), гомумән алганда начар кеше булмаган, ләкин бу эштә формаль¬ лекне өстен күргән комиссар Артемьеваның очышын бер¬ сүзсез кичектерергә тәкъдим итәчәк, һәм ул шундый дә¬ лилләр китерер ки, Шмелев үз сүзендә калырга да уңай¬ сызланыр. Әгәр бу хакта мәктәп комиссарына берни дә белдермәсә, Артемьева исә кинәт кенә серне берәрсенә ычкындыра-нитә калса, курсант белән әңгәмәсенә игъти¬ бар бирмәү генә түгел, бу хакта һичкем белән дә киңәш¬ мәгән Шмелев бик сәер хәлдә калачак бит. Ни генә булмасын, аны җибәрергә, эш өчен, үзе өчен җибәрергә кирәк, монда җибәрми калырлык бернинди сә¬ бәп юк! Шмелев үзалдына ачуланып: «Җибәрәм! Җаваплы- лыкны үз өстемә алам да, беркем белән дә сафсата сатып тормыйча, җибәрәм!» — диде. Бая ишеккә җиткән Машаны кычкырып туктатуы да шушы фикерләренең нәтиҗәсе иде. Хәзер үзенчә хәл ит¬ кәч инде һәм Маша да чыгып киткәч, ул үзеннән ачы каһ¬ каһә белән көлде. Каян килгән батыр начальник! Үзенең агентына ышаныч белдереп, аны кирәк дип тапкан җире¬ нә җибәрергә уйлап нинди зур эш эшли, имеш! Кылт итеп шунда, Халхин-Голда чагында әле үз коман¬ дирының аңа әйткән сүзләре исенә төште: «Их, Шмелев, Шмелев, үзең орденлы хәрби кеше, өстәвенә күкрәгеңне пуля да тишкән әле, ә үзенең чак кына гражданлык ба¬ тырлыгың юк!» — дип, чеметеп алган иде бит аны коман¬ диры ул вакытта. «Чак кына»сы, ярар, теге чакта да бик дөрес булма¬ сын ди. Тик менә хәзер, күкрәгеңә ике Кызыл Байрак ме¬ неп кунаклагач, тау хәтле яңа куркынычларны кичергәч, янә дә немецлар хәзер Мәскәүгә килеп җиткәч, үзеңнең күңел түреңдә саклаган гражданлык батырлыгыңны күр¬ сәтергә дә ярыйдыр бит инде, иптәш полковник?! Хәзер дә күрсәтмәгәч, кайчан гына күрсәтерсең икән аны? Халхин-Гол! Нинди ачы язмыш! Ике ел элек японнар¬ ны чебен урынына кыруларын үз күзе белән күргәннән соң менә хәзер үзең дә нәкъ шул хәлгә төш инде! Ул фронт 336
аша чолганышта калган армияләргә очты, шәһәрләрдә агентура эшләрен җайга салды һәм шул шәһәрләрне не¬ мецларга тапшырганнарын иң әшәке төштә дә күрергә ту¬ ры килмәгән иде бит аңа! Ул юллардагы безнең меңнәр- чә-меңнәрчә әсирләребезнең колонналары, ул тезелеп кит¬ кән янык танкларыбыз — кайчандыр Баин-Цаганда җиңү яулап биргән танклар бит алар! Бу тамашаларны күргән¬ нән соң Шмелевның йөрәге парә-парә килә иде! Әйе, Халхин-Гол вакыйгаларының күбесенә бүтән күз белән карый полковник хәзер. Ул анысы хәзер дә япон солдаты немецныкыннан калышкан дип уйламый. Безнең техникабыз ул чагында ике, ә бәлкем әле өч мәртәбә дә өстен булгандыр — без мондый өстенлекнең нәрсә икәнен хәзер үз җилкәбездә татыдык инде! «Гомумән, дөреслектән качмаска вакыт җиткәндер без¬ гә,— дип уйлый бирде Шмелев.— Әле фин сугышыннан соң ук дөреслеккә хыянәт итмәгән булсак, ин мөһиме — тиеш¬ ле нәтиҗә ясасак, хәзер менә бүтәнчә яшәр идек без. Дө¬ реслекнең күзенә туры карарга хәзер дә соң түгел әле, ки¬ ресенчә, һәр очракта да дөреслекнең күзенә туры карау тагы һәм тагы да зарурирак хәзер!» Бүгенге фронт хәлләребез турында хәзерге мәлдә дә әле без мәктәбебездә дөресен әйтми киләбез, дип үкенеч белән уйлап куйды Шмелев. Әле кемнәр була торып әйт¬ мибез бит! Иртәгә үк немец талына озатыласы кешеләр¬ гә. Алар анда чын хәл белән генә түгел, ә шул хәлләрне әллә ничә мәртәбә арттырып сөйләгән имеш-мимешләр белән, пропаганда һәм яла ягулар белән очрашалар. Менә минем кабинеттан әле генә чыгып киткән хатынга кара¬ ганда да әзерлексез булып очрашалар. Моны үзгәртергә, разведчикларга мәгълүматларны бүтәнчә — дөрес һәм кыю бирергә кирәк. Шмелев, бу эшкә тотынса күпме кечкенә һәм зур кир¬ тәләрне кичәргә туры киләчәген уйлап, маңгаен җыерып куйды. Шәхсән үзе, аягын дәвалап, яңадан фронт аша очып, янә дә бик тәвәккәл заданиеләрнең берәрсен үтәсә, бу аңа күп өлеш ансатрак булыр кебек тоела, чөнки бу эшкә ул күптән ияләнгән һәм аннан курыкмый да иде! Әмма... Самолетның фронт сызыгын узуына да байтак инде, вакыт исәбе буенча ул Смоленскига якынаеп килергә тиеш. « Бу кичне бик җилләп торды, самолет туктаусыз чай¬ 22 3-263 337
калды, ул әле болытлар эченә кереп китә, әле канатларын җилпегәндәй итеп, алар арасыннан килеп чыга иде. Аста бөтен киңлекне караңгылык баскан; маскировка белән ышыкланмаган җир калмаган диярлек, Маша ян тәрәзәдән еракта, караңгылык төбендә җемелдәшкән си¬ рәк ут нокталарын берничә мәртәбә генә күреп калды. Шулай да берсендә алар бик күп, чылбыр кебек тезелеп киткән иде. Маша аларны әүвәле авыл утлары дип уйла¬ ган, аннары шоссе буенча барган машиналар икәнен абай¬ лап алган: Смоленск төбәге немецлар өчен инде ерак тыл булып санала, алар фараларын яшереп тормыйлар иде инде. Фронтка очкан һәм аның аша узган беренче сәгатьләр¬ дә Маша белән аның юлдашлары, тагы да ерактарак тө¬ шереләсе бер егет белән бер кыз, үзара сөйләшеп барган¬ нар, аннары кинәт тынып калганнар иде. Берсенең дә күңеле дулкынлануын сиздерәсе килмәде, шуннан алар бөтен самолет эчен тутырып төялгән медикамент капчык¬ лары һәм шартлаткычлар салынган әрҗәләр арасына ял- гыз-ялгыз урнаштылар. Машаның юлдашлары, әлеге кыз белән егет, бергә очалар һәм икесе дә бер җиргә сикерә¬ ләр. Медикамент капчыгы өстенә яткан Маша алардан көнләшеп куйды, икең бергә булу ялгыз башка караганда әйбәтрәк, билгеле. Менә унике дә тулды, төн уртасы. Квартирага кайтып кергәненә һәм Ваня белән кавышканга нәкъ бер тәү¬ лек. Маша керфекләрен төшерде дә чиксез булып тоелган әлеге тәүлек эчендә ниләр булганын, үзенең ниләр әйт¬ кәнен, Синцов авызыннан нәрсәләр ишеткәнен барын бер¬ гә туплап күз алдына китереп карады. Китереп карады каравын, ләкин ниятенә ирешә алмады; барысы да бута¬ ла, өлешчә генә алга килә. Әле Синцовның немецлар турында сөйләгән чагындагы бик кырыс йөзе күзгә чалы¬ на; әле инструктор әйтеп торып күңелдән ятлаттырган соң¬ гы мәгълүматлары: урам белән ул туктыйсы йорт һәм пароль исенә килеп төшә. Ул да түгел, каршында аңа «әйе, әйе», «тәк, тәк» дип җөпләп торган уйчан кыяфәтле пол¬ ковник пәйда була. Аннары күзенә әле иртә белән генә булмаган, ләкин кичке якта мәктәптән аэродромга бар¬ ганда кинәт кенә юл өстендә калкып чыккан баррикада, янә дә йөзенә юнәлдерелгән фонарь яктысы чагылды. Маша бол ардан сой да әле полковникны исенә төшер¬ де. Полковник кич җиткәч, нәкъ Машаны озатыр алдын¬ нан гына кинәт аңардан: кайчандыр миндә, Халхин-Гол- 338
да, хезмәт иткән абыегыз хәзер кайда? — дип сорап куй¬ ды. Маша, абыем Чита шәһәрендә, дип җавап кайтарды. Шуннан полковник, ике костыленә дә бер култыгы беләй генә таянып, ә икенче бушаган кулын Машаның иңенә салып, бары ул ишетерлек акрын тавыш белән генә: «Ире¬ гез өчен бррчылмагыз, барысы да тәртиптә булыр!» — ди¬ де. һәм аның Маша кулын озаклап кысып торуында да ниндидер мәгънә бар иде. «Барысы да тәртиптә булыр!» дип нәрсә аңлатмакчы иде икән ул? Тынычландыруы гы¬ намы, әллә ни дә булса белешкән, белә иде микән? Мәктәп комиссары да саубуллашыр алдыннан аның кулын кысты, калын гөлдерәвек тавышы белән: «Артемь¬ ева, шуны исеңдә тот — монда калучыларның һәммәсе дә синнән көнләшә. Безнең яшьләр әнә шундый! Тормышла¬ рын да кызганмый сугышка ашкына, һәрбере атлыгып тора»,— диде. Гадәттә комиссар үзе дә, аның сүзләре дә Машага ошый иде, ләкин бу юлы ни үзе, ни сүзе ошама¬ ды аңа. Йөрәге кайнаган Машага ата казың күкәй сала¬ мы дигәндәй килеп чыккан, югыйсә ансыз да монда ка¬ ласы килмәгән, очып китәргә, гомерен кызганмаска әзер тора иде бит ул. Ә комиссарның купшы сүзләре бер дә аның ихлас омтылышына туры килми иде. Хәзер, самолеттагы соңгы минутларында, Маша, дөре¬ сен генә әйткәндә, чиксез авыр хисләр кичерә. Авыр гына¬ мы, коточкыч аның хәле! Моңарчы ул үзен тормыштан ук батыр саный иде, бер-ике мизгелдән исә ул самолеттан бө¬ тенләй таныш булмаган упкынга сикерәчәк, аягын сузган хәлендә аның дөм караңгы төпсез карынына йотылып озак кына очып төшәчәк. Бу аны шундый куркыта, хәзер- дән үк һушы-өне алынган иде. Командир, самолет белән идарә итүне икенче пилотка тапшырып, кабинасыннан чыкты һәм Машага өч минуттан тиешле ноктага килеп җитәчәкләрен әйтте. Маша идәннән торды. Очучы аның парашюты дөрес утырамы икәнен тик¬ шерде һәм колагына кычкырып: — Исемең ничек? — дип сорады, әйтерсең бу мәлдә иң мөһиме шул иде. «Вероника»,— дип исенә төшерде Маша үзенең яңа исемен, ләкин үткәне белән бөтенләйгә бәхилләшкәндәй: — Маша,— гына диде. Очучы ишек катына килеп келәсен эшерде, шул чак кинәт кенә ишек ачылып китте дә, самолет эченә боздай салкын һава ургылып килеп керде. Маша ишеккә таба бер адым атлап куйды, ләкин очу¬ 22 339
чы аның юлын бүлде, җилкәсенә кулын салып берничә секунд тотып торды. Самолетта кыңгырау чыңлап куйды — штурман каби¬ надан сигнал бирә, тик очучының Маша җилкәсенә салын¬ ган кулы һаман әле аны җибәрми тора. Звонок икенче мәртәбә шылтырады. Шуннан очучы кулын Маша җилкәсеннән алып: — Хәерле сәгатьтә! — диде. Ишек каршына баскан Маша һава басымыннан чак кына артка егылмады, ул иелә төште һәм алдындагы буш¬ лыкка таба атлады. Самолетта иң соңгы ишеткән авазы кыңгырауның өчен¬ че мәртәбә чыңлап куюы иде. Бу аваз Машаның колагы¬ на инде чак кына чалынгандай итте, ишетелмәс борын ук өзелеп калгандай булды. УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК Синцов райкомга килеп җиткәндә урам һаман әле шык¬ сыз һәм салкын, анда бер генә җан иясе дә күренми; бары Ново-Девичье ягында күк йөзенә җептәй сузылып төтен баганасы «менә — төнге бомба һөҗүме вакытында анда нәрсәдер яна башлап та әле дә булса янып бетмәгән иде ахрысы. Садовый почмагында Синцов аяк астындагы телефон кенәгәсенә сөртенде. Ярым янык кенәгә «Ц» хәрефенә ачылып юл өстендә аунап ята. «Цитович А. В., Цито- вич Е. Ф., Цитович И. А. ...» — дип укыды Синцов җиргә чүмәшеп һәм, кенәгәне читкә тондырып, күтәрелеп карады. Янәшәдә генә торган телефон будкасының тәрәзә пыяла¬ лары кырылып беткән, трубкасы өзелеп төшкән, аның бер кисәк шнуры гына тырпаеп чыгып тора иде. Салкын җил урам буенча кәгазь көекләрен куып йөр¬ тә. Бер витринасы уртадан ярылган, икенчесе челпәрәмә килеп очкан азык-төлек кибете янында бер милиционер һәм билләрен каеш белән буган, кулларына мылтык тот¬ кан ике штатский дежур тора. Синцовның алар янына киләсе килгән иде дә, документсыз булуын исенә төшереп, тоткарлый күрмәсеннәр тагы дип, тизрәк ары таба китеп барды. Биш минуттан ул ике катлы борынгы таш пулат ту¬ рысында туктап калды; кайчандыр сарыга буялган ак ко¬ лонналы бу бинаның күптән инде төсе киткән, аның сте¬ 340
налары яшелле-мөшелле таплар белән чуарланып беткән иде. Синцов ишекне сап-салкын Җиз тоткасыннан тотып ачкан чагында райком янында машина торуын, ике кеше¬ нең аңа сургуч суккан капчыклар төяп маташуын шәйләп өлгерде. Вестибюльдә, агач киртә янында иңенә мылтык элгән милиционер басып тора. — Гражданин, сезнең нәрсә? — дип сорады ул. — Миңа райкомга кирәк. — Ә кемгә? — Голубевка,—дип, Синцов кайчандыр монда үзенә партия билетын тапшырган райком секретареның исемен атады. Атады атавын да, шундук, секретарьның алышы¬ нуы да бар бит дип, пошынып куйды. — Иптәш Голубев юк, ул партия оешмаларына кит¬ те,— диде милиционер. — Алайса кемгә дә булса бүтәнгә. Кем дә ярый. Ми¬ нем сөйләшәсем бар иде... — Ә сезнең партия документыгыз бармы? Синцов авыр тынлыктан соң: — Юк...—диде.— Ләкин миңа кичекмәстән сөйләшер¬ гә кирәк. Берәрсен чакырыгыз әле. — Чакыра алмыйм, гражданин. Мин постта торам. Әйтегез, ни йомышыгыз бар, мин эчке телефоннан шал¬ тыратырмын. Шул мәлне Синцов артында урам ишеге шапылдап ябылды һәм басмалардан йөгерә-атлый базык гәүдәле бер ир-егет менде. Ул аксыл чәчле булып, өстенә киң генә командир пояслы спай гимнастерка белән бриджи кигән. Гимнастерка итәге кабара төшкән, аның астыннан кобура очы күренеп тора иде. Ул Синцовка бер дә игътибар итмәстән, милиционер турысыннан җәһәт-җәһәт атлап узды, күңелле тавыш бе¬ лән аңа: — Евстигнеев, архивны төяп тә бетердек инде! — дип дәште.— Ә син бит иртәгә хәтле төяп бетермәбез дигән идең! Аксыл чәчле егет китеп югалмас борын, милиционер Синцовка: — Менә Елкин иптәш, партия учеты бүлеге мөдире. Шуңа мөрәҗәгать итеп карагыз,— диде. Үзенең исемен ишетеп калган ак башлы егет туктап борылды да баягы күңелле тавыш белән: 341
— Әйе,, мин — Елкин! Сезнең нинди йомышыгыз бар? — диде. Синцов ак башка таба бер адым атлады да бик азап¬ лы хырылдык тавыш белән: — Иптәш Елкин, минем үз янымда бернинди доку¬ ментларым юк, ләкин кандидатлык карточкасын да, пар¬ тия билетын да монда, шушы райкомда алдым,— диде. Синцов бу егетнең сиртмәле аяклары белән сикерә-сикерә коридор буенча шар сыман тәгәрәп китүеннән курыккан иде, шуңа күрә ашыга-кабалана: — Миңа хәзер үк, һич кичекмәстән сезнең белән сөйләшергә кирәк иде,— дип өстәп куйды. Ләкин Елкин беркая тәгәрәп китмәде, киресенчә, Син¬ цов каршына бер адым атлап куйды. Беренче мәлдә ул талчыккан бу кешене кайдадыр күргән кебек тойган, ан¬ нан, юк, күрмәдем, дип уйлап алган, гомумән, күргән ни, күрмәгән ни — моның әллә ни әһәмияте юк. Бу көннәрдә райкомда җитди йомышсыз килүче кешеләр бик сирәк була торган иде. — Алайса, әйдәгез минем белән. Иптәш Евстигнеев, үткәреп җибәр үзен! Милиционер дәшми генә читкә кагылганнан соң, Син¬ цов ак башлы егеткә ияреп китте. Алар кечерәк бер бүлмәгә килеп керделәр. Бүлмә тә¬ рәзәсенә рәшәткә корылган, стеналары картотека шкаф¬ лары белән тулган, тик барлык тартмалары да диярлек тартып чыгарылган килеш калган, ә эчләре буп-буш иде. Янә дә монда ике канцелярия өстәле, җыелма койка бе¬ лән печән матрацлы бер топчан тора. Койкада, башыннан ук кара пәлтә бөркәнеп, бер кеше йоклап ята, ул баш очына стенага мылтык та сөяп куйган. Елкин үзе топчанга урнашты, ә Синцовка урындык күрсәтеп: — Утырыгыз! — диде. Якыннан карагач, ак баш алай ук яшь булып чыкма¬ ды, бик җитез, шаян чалымлы булса да, йөзе шактый өшәнгән иде. Утырып та өлгермәде, папирос тартып чыга¬ рып, аны бармаклары арасында әвәләштергәннән соң авызына капты, аннары, өтәләнгәндәй, папирос кабын Синцовка сузды, тик Синцов кискен генә башын чайкады. Аның иртәдән үк тагын бик ашыйсы килгән, ач карынга тәмәке тартсам, укшый башлармын дип курыккан иде. — Тыңлыйм сезне, иптәш! Елкин җилкәсен җыергалап алды, йокы исереклеге 242
белән күптәннән көрәшкән кешедәй, күзләрен челт-мелт йомгалады. — Фамилиям минем Синцов. КИЖда укыдым, монда, шушы райкомда ук, мине кандидатлыкка, аннары партия сафына член итеп алдылар... Елкин түземсезләнеп аны сүзеннән бүлдерде: — Анысы аңлашыла. Әмма хәзер менә ни өчен кил¬ дегез? Ләкин Синцовка хәзер нигә килгәнлеген аңлату өчен моңарчы аның ни хәлләргә тарып беткәнлеген тәгаен аң¬ латып бирү тиеш иде. Синцов: — Мин беләм, сезнең вакытыгыз юк,— дип, Елкинга күтәрелеп карады,— шулай да мине бер ун минут тыңла¬ сагыз икән. Әгәр мөмкин булса. — Нигә мөмкин булмасын? Сөйләгез, әйдә. Сез пожар карарга түгел, райкомга килгәнсез бит... Синцов баштан кичкән хәлләрнең иң мөһим өлешләрен генә булса да ун минут эчендә сөйләп өлгерермен дип уй¬ лаган иде, ләкин хикәясенә икеләтә артык вакыт китте. Әгәр Синцов райкомга иртәнге сәгатьтә түгел, ә кичә кич яки төнлә белән килгән булса, Елкинның аны тыңлап бе¬ терергә сабырлыгы җитәр иде микән? Синцов сүзен бетереп беравык дәшми торганнан соң шулай да, нәфесен тыя алмыйча, топчанда яткан каптан бер папирос тартып чыгарды һәм йотлыга-йотлыга тәмә¬ ке төтенен суырырга кереште. Елкин, эченнән каршылыклы хисләр кичереп, дәшми генә аңа карап утырды. Бу кеше, аның сүзләренә ышан¬ ган тәкъдирдә дә, коралсыз һәм яраланган булса да, шу¬ лай да немецларга пленга бирелгән бит, ә аннары, плен'* нан качса да, фронт сызыгын кичә торып та анда, фронт¬ та, калмаган, ә Мәскәүгә өенә кайткан, ягъни гомуми күзлектән караганда дезертирлык кылган. Шул ук вакыт¬ та Елкинның үз каршында утырган бу кешегә ярдәм дә күрсәтәсе килә иде. Ни өчен? Мөгаен, барыннан битәр бөтенесен дә яшерми сөйләп биргәне өчендер, аның хикәясендә файдасы белән бергә бу кеше өчен файдасыз нәрсәләр дә бар иде бит. Синцов башлап киткән чагындагы сүзләрен янә кабат¬ лап: — Минем бернинди документларым юк, сүзләремне расларлык кешеләрне дә белмим,— диде.— Бары беренче октябрьгә хәтле булган хәлемне комбриг Серпилин гына раслый ала; аны теге чакта Мәскәүгә госпитальгә озаткан¬ 343
нар иде. Тик аның мондамы-юкмы икәнлеген дә белмим мин. Ә беренче октябрьдән соңгы хәлемне беркем дә та¬ ныклый алмый. Мәскәүгә ничек килеп эләгүе турында сөйләгәндә ул Люсинны да телгә алган иде. Ләкин икенче мәртәбә бу исемне искә төшерергә һәм үз намуслылыгын исбатлар өчен, суга батканда саламга ябышкан кебек, ул кабахәт җанга ябышырга Синцов бик гарьләнә — ассалар да моны һич эшли алмас иде. — Беркем дә таныклый алмый,— дип нык тавыш бе¬ лән тәкрарлады ул һәм, аяк өсте басып, папирос төпче¬ ген өстәлдәге консерва банкасы эченә төртте. Синцов сөйләгәндә госпитальне искә алгангамы, Ел¬ кин капыл гына, Синцовның бәйләүле башына карап куеп: — Ә хәзер ничек сезнең башыгыз? — дип сорады. — Ярый инде, бераз кымырҗып тора. Мөгаен, төзә¬ леп киләдер. Елкин топчаннан дәррәү генә кузгалды да, үзенең сиртмәле кыска аякларында сикергәләп, бүлмәнең буен- нан-буена йөргәли башлады. — Әлбәттә, райкомга килүегез яхшы булган анысы, ләкин партбилетыгыз белән нәрсә килеп чыккан, ә?..— Елкин ачуланып та, гаҗәпләнеп тә җилкәсен җыерды, аннан кабат бүлмә буенча йөренеп алды.— Юк, партия¬ гә яңадан кайтармаслар,— диде ул өзеп кенә, Синцов кар¬ шында туктап. — Иптәш Елкин, миңа бу хакта уйларга иртә әле,— диде Синцов.— Партбилетсыз калуның нәрсә икәнен бе- ләм мин. Сез менә нинди соравыма җавап бирегез: хәзер тагын кая барып, миңа ниләр булганын сөйләп бирим һәм бер генә нәрсәне — мине фронтка җибәрүләрен кемнән үтеним икән? Мин сезгә барын да сөйләп бирдем, ә хәзер менә сез әйтегез инде: миңа кая барырга һәм моны ничек эшләргә? Миңа бу мәсьәләдә райком ярдәм итә аламы, юкмы? Елкин кулларын җәйде. Ул үзе дә тегеләйме, бодай¬ мы — барыбер партия билетын югалткан, немецта плен¬ да булган бу кешегә ничек ярдәм күрсәтәсең белми. Лә¬ кин бу кеше кая да булса түгел бит, ә райкомга килгән, кемнеңдер каршында түгел, ә нәкъ менә Елкин каршында басып тора. Синцов ак башның озак дәшми торуына пошына ка¬ лып: — Бәлкем, иптәш Голубев кайткач миңа ярдәм итә алыр? — дип сорап куйды. 344
Елкин кулын гына селтәде. — Голубев... Үземнең дә аны бер тәүлек күргәнем юк .инде. Сез беләсезме Голубевның нинди чагы? Кырыкка ярылган чагы аның хәзер. Мин була торып, минем биш кич инде йокы күргәнем юк, ә сез Голубев дисез...— Ел¬ кин икенче тапкыр кул селтәде, маңгаен җыерып: — По- жалый, райвоенкомга бару дөресрәк булыр,— диде.— Соң, инде кешене фронтка аннан башка кем генә җибәрә ал¬ сын? Бары райвоенком гына!—дип сөйли бирде ул һәм телефон трубкасын кулына алды.— Миңа Юферев кирәк иде. Райкомнан бу, Елкин. Кайда ул хәзер? Ә төп-төгәле ничек? Ярар, мин кабат шалтыратырмын. Военком юк,— диде ул, трубканы куеп.— Аны хәзер баррикадалар тө¬ зелешендә диләр. Монда — Кырым күпере янында. Аның званиесе — майор, фамилиясе — Юферев. Барыгыз, эзләп табыгыз да сөйләп бирегез үзенә. Райкомда Елкинда бул¬ дым, ул җибәрде мине, дип әйтә аласыз. Юферев мине белә. Катлаулы хәлдән чыгарга булышкан бу фикере Елкин- ны кабындырып ук җибәрде ахры: — Ну, әгәр тапмасагыз яки ни дә булса килеп чык¬ са — кабат килерсез, милиционер аша мине чакыртыр¬ сыз. Ә Юферевка, саллырак булсын өчен, тагын шал¬ тыратырмын. Әйдә шулай ит! — дип җөпләде Елкин, әң¬ гәмә барышында беренче мәртәбә «син»гә күчеп. Синцов көрсенеп куйганнан соң бүреген киде. Ул ни өчендер әллә ниткән билгесез Юферевның аңа игелек күр¬ сәтүенә ышанмады, шул сәбәпле райкомнан китәсе кил¬ мәде. Ул арада Елкин: — Әнә шуннан, күпер тирәсеннән генә эзлә,— дип тә¬ гаенләде.— Анда — уңда да, сулда да — бөтен әйләнә- тирәдә баррикадалар төзиләр: Метростройда да, Садовый- да да... һәм кылт кына Елкин башына әлеге аңлатмалары ба¬ рышында исенә һич тә килеп карамаган бер уй килеп төште: «Кинәт бу кеше менә хәзер райкомнан чыгу белән бернинди дә Юферев янына бармыйча эзсез югалса, ул вакытта нәрсә булыр?! Ул немецларда плендә булган бит, гомумән, Мәскәүнең хәзерге хәлендә ниләр генә майтар¬ мас ул?!» һәм бу гөманы моңарчы уйлаганнарына кап¬ ма-каршы булса да, Елкин икеләнә калды. Аның шушы мәлдә бу кешегә ышанып бик дөрес эшләгәнлеген кемнән дә булса раслатасы килеп китте. 345
Елкин яңадан да «сез» дип сөйләшүгә күчеп, ашыга* кабалана: — Туктагыз, болай итик булмаса, чак кына сабыр итегез, бер генә минут утырып торыгыз,— диде. Синцов кире урындыгына килеп утырды. — Карале, Малинин! — дип кычкырды Елкин. — Нәрсә?—дигән тонык тавыш ишетелде. Койка селкенеп алганнан соң пәлтә бер якка очып төш¬ те һәм анда кулларын баш артына ташлаган бер кеше хасил булды, ул күзләрен ачып ята иде. — Карале, Малинин, монда шундый хәл килеп чыкты бит әле, бергәләп киңәшәсе иде,— диде Елкин, үзенең топ- чанына утырып. Шуннан ул Синцовка таба борылды:— Сез аңа кыскача гына кабатлап сөйләп бирегез әле. Малинин дигән кеше: — Нәрсәсен кабатлыйсың аның? Мин уяу идем, барын да ишеттем,— диде. Елкнн шундук: — Син кайчаннан бирле йокламыйсың инде? — дип сорады. — һич күзгә йокы керми,— дип җавап бирде Мали¬ нин.— Башымнан ук бөркәнеп яттым инде югыйсә, бары¬ бер йоклый алмыйм. Малининның тавышы бик төксе, гөбе төбеннән чык¬ кандай калын булып ишетелә, сүзләрен ачулы кешедәй ®зек-өзек әйтә, гүя авызын көчләп ачтыралар. Аның эре генә яңак сөякле соргылт йөзендә арганлык төсмере бар; тупасрак чалымлы чырае караңгырак булса да, аннан бер¬ төрле ягымлылык бөркелә. Читләре чак кына пеләшләнә башлаган биек һәм текә маңгае өстендә көмеш йөгергән көлсу чәчләре көдрәләнеп тора; аның зур авызы ачуы килгәндәй чытырдап кысылган. Малинин Синцовка өнәми генә карый һәм ләм-мим дәшми иде. — Барын да ишеткәч, йә, нәрсә киңәш итәсең соң? — дип сорады Елкин. Малинин әлеге төкселеге белән: — Кешене әүвәл ашатсаң икән,— диде.— Ипи дә, бан¬ кы белән балык та тәрәзә төбендә, ә пычак...— Шушы ва¬ кыт эчендә ул беренче тапкыр кымшанып куйды, баш астыннан бик саллы зур-зур кулларын чыгарды, чалбар кесәсеннән ябылмалы пычагын алып Синцовка сузды.— Мәгез...— һәм яңадан да кулын башы астына тыкты. — Чынлап та, сез ачтыр бит! — диде Елкин каудар¬ ланып. 346
Ул тиз генә тәрәзә төбенә барып, аннан бер түтәрәм ипи белән балык консервасын алып килде дә аларны Син¬ цов каршындагы канцелярия өстәленә куйды. Синцов пы¬ чак җәбен ачып консерва калаен кисә башламакчы иде дә тыелып калды, фәкать шактый гына кисәк ипи телеп алып, авыз тутырып каба-каба, аларны мөмкин кадәр озаграк чәйнәргә тырышты. Малинин, аңа беркавым карап торганнан соң, өстәлгә сузылып пычакны япты да икенче очындагы консерва ти¬ мерен кисә торган җәбен каерып чыгарды, аның белән кон¬ серва капкачын кыеп ачканнан соң банканы өстәлгә утырт¬ ты, янә калай кискечен ябып, Синцов ипи телеп алган зур җәбен ачты һәм, кулларын башы астына тыгып, бая¬ гы кыяфәтендә ята башлады. Синцовның ничек ашаганын күз чите белән генә ике- өч минут карап ятканнан соң: — Карале, Елкин, син аңа чәй бирер идең,— диде. — Ә каян алыйм чәй? — диде Елкин. — Соң, чәй булмаса, кипятук. Таня түтинең кубында бар. Иренсәң, үзем торам. — Ярар, ята бир,— диде дә Елкин тәрәзә төбендәге алюмин кружканы алып чыгып китте. Елкин чыкканнан соң Малинин, аларның әңгәмәләрен ишеткәнен тагын бер кат раслап: — Нәрсә, немецларны үз кулың белән үтердеңме?—дип сорый куйды.— Үлгәннәрен күрдеңме, әллә үлгәндер дип уйлыйсың гынамы? — Үзем күрдем. Синцов ипи кисәген читкә куйды. Малинин моны абай¬ лап калып: — Ә син миңа илтифат итмә, ашый бир,— диде һәм, бүтән сораулар бирмәсен белдереп, күзен йомды. Бүлмәгә Елкин кереп Синцов алдына кружка белән кайнар су куйды. Синцов өч телем ипи ашады, консерва- дагы балыкны ашап бетермәскә тырышып караса да бул¬ дыра алмады, аны төбенә кадәр ялтыратты, аннары та¬ магын өтеп ала торган кайнар су белән юдырып җибәрде. — Рәхмәт, мин китим инде,— диде ул, аяк өсте басып. — Соң, нинди киңәш бирәсең, Малинин? — дип сорады Елкин. Малинин күзен ачмый гына: — Ниткән киңәш инде ул? Син киңәш бирерлеген кал¬ дырмадың инде, нәтиҗәсен генә булдырырга кирәк хә¬ зер,— диде. — Хушыгыз,— диде Синцов. 347
— Бигайбә,— дип, Малинин бер мизгелгә генә күзен ачты да шундук кабат йомды. Елкин Синцов белән бергә чыкты. Ул милиционерга дәшеп: — Бу иптәш яңадан килсә, мине чакырт! — диде, һәм янә военком исемен кабатлап: — Димәк, Юферев! Оныт¬ магыз! — диде. Синцов райкомнан урамга чыкты. Таң вакытындагы кебек бик табигый булып тоелган аулак сәгатьләр түгел иде инде хәзер. Шәһәрнең тып-тын бушлыгы ихтыярсыз- дан үзенә игътибар иттерә. Зубовский чатындагы җимерек витрина янында әүвәлгечә үк милиционер йөренә, тик янында мылтыклы ике штатский юк инде. Садовый боҗ¬ расыннан йөк машиналары йөгерә. Берсе Синцов атлап барган тротуар турысыннан чинаган тавышлар чыгарып узды. Аңа рельслар белән тимер чыбыклар төялгән. Маши¬ на әрҗәсеннән салынып төшкән бер калын чыбык асфальт¬ ны тырнап бара. Автобус тукталышында автобус көтә- көтә көтек булган бер төркем чемоданлы кешеләр чират тора. Ә бүтән кешеләр исә, чемоданнары белән төенчек¬ ләрен асып, Садовый боҗрасыннан җәяүләп кенә атлый¬ лар, ләкин алар бүген бөтенләй аз күренә. Мәскәү бүген хәвефсезрәк, кичәгегә караганда дошман һөҗүмен кай¬ тару өчен күп өлеш әзеррәк булып тоела. «Әйе, аньут өчен соңгы тамчы көчләренә хәтле сугыша¬ чаклар,— дип уйлап куйды Синцов.— Баррикадаларны шул максат белән төзиләр дә инде. Мылтык бирсәләр мин дә шуларга ятып сугышам, менә монда, шәһәр чигендә, Мәскәүне яклап сугышам,— дип уйланды Синцов.— Шун¬ нан гайре нигә кирәк ул баррикадалар? Шулай ук миңа мылтык бирмәсләрме икәнни соң? Нәрсә, мин шул бар¬ рикадаларда сугышырга мылтык та ала алмаслык адәм актыгымыни инде? Юк, болай булырга тиеш түгел бу!» Райкомда аның белән гадичә генә мөгамәлә иттеләр, әллә ни күңелләре эреп төшмәсә дә, ана ышанган сымак булдылар һәм бу хәл аны тынычландырып җибәргән. Ба¬ рыннан бигрәк ул менә нәрсәгә тынычланган: райком яши, бу райкомның секретаре шул ук Голубев икән; ишек ка¬ тындагы агач киртә эчендә милиционер да басып тора, архив каядыр ышанычлырак урынга күчерелә, телефой да шалтырый һәм теләгән җиргә тоташтырыла, хәтта Таня түтинең багында кайнар су да бар икән. Кичә Синцов Мәскәүне бөтенләй кыямәт эчендә күр¬ гән иде, бактың исә аның артында икенчесе — райкомлы, әүвәлгечә тыныч, эшчән һәм өркемәгән Мәскәү дә бар икән. 348
Бу Мәсквүнең кичә Синцов кулына ачкычлар бәйләмен ыргыткан теге управдом белән кендеге берекмәгән, Син¬ цов Мәскәү турында кичә бүтәнчә уйласа, ахмаклык кына буласы икән! Егерме минуттан Синцов Кырым күперенә килеп җит¬ те, аның тирәсендә чынлап та бер яктан Метростройны, икенче яктан Садовый боҗрасын баррикадалар ышык¬ лап тора. Әле күптән түгел генә Синцов яныннан асфальт¬ ны шыкырдатып узган йөк машинасыннан тимер чыбык¬ лар белән рельслар бушатып яталар. Икенче машиналар¬ дан җиргә комлы капчыклар ыргыталар. Метро станциясе артыннан башланып киткән тыкрыкта ике-өч днстә кеше кайнаша — алар юлдан йомры ташларны актарып чы- гыралар. Күрәсең, алар бу эшкә кара төннән үк кереш¬ кән: казылган ташлар тау кадәр өелеп тора инде. Метро¬ стройның бер өлешен киртәләп куйганнар, җиргә суккан ике рәт бүрәнәләр арасына комлы капчыклар тутырган¬ нар, ә алдарак казык тешләрдәй кыйгачланып, рельслар белән куш балкалар калкышып тора. Берничә йөк маши¬ насыннан бушаткан әлеге балкалар белән рельсларны да шундук туракларга керештеләр — ерак та түгел тирә-юнь¬ гә көлтә-көлтә булып автоген чаткылары чәчри иде. Баррикада янында шинель петлицаларына бәләкәй балта билгеләре тагылган, армиягә запастан алынган өл¬ кән яшьтәге саперчылар лейтенанты кешеләргә боерык¬ лар биреп тора иде. Синцов аның янына килеп: — Иптәш лейтенант, сез майор Юферевны күрмәде¬ гезме? — диде. — Юферев монда булды, миңа эшчеләр алып килде дә китеп барды. Кире килергә вәгъдә итте,— дип җавап бирде лейтенант, Синцовка карамый гына. Аннары башын күтәреп: — Ә нәрсәгә ул, сез кайсы оешмадан? — дип со¬ рады. — Мине райкомнан җибәрделәр... Аннары лейтенант, йөзен борып, бер үк вакытта дияр¬ лек килеп баскан бүтән кешеләргә дәште: — Ә сез? Әлеге төркемдә ике хатын-кыз, борын сыртына күзлек элгән озын муенлы бер яшүсмер, янә дә башларына кыр¬ лары салынып торган бер үк төрле иске эшләпә кигән һәм берсе берсенә бик охшаган чандыр гына ике карт та бар иде. Хатыннарның берсе: 349
— Шулай ук райком җибәрде. Кем җибәрсен инде, ул җибәрми? — дип әйтеп куйды. — Алайса, барыгыз рельслар белән балкаларны авто¬ генга илтегез, киселгәннәрен кире алып китегез дә, тигез аралар калдырып, әнә теге якка салыгыз. Аларны шунда бастырып күмәрбез. Сапер юл аша кызу-кызу атлап чыкты да автоген кис¬ кән балка белән рельсларны кая саласын күрсәтте. Күзлек кигән озын муенлы яшүсмер Синцовка дәшеп: — Әйдәгез, илтик,— диде. Синцов, сүзсез генә иелеп, рельска тотынды, башкалар белән бергәләп аны күтәргәндә бертөрле җан рәхәте сиз¬ де: аруына да карамастан, кулларында әүвәлгечә үк диярлек көче бар иде. Башта алар рельсларны җилкәләренә салып ташыдылар, ә аннары калын тимер чыбыкларның очын ыргактай бөгеп, болт тишекләренә элә-элә, аларны чуен юлларны төзүче эшчеләр кебек бик гадәти ысул белән сөйрәделәр. Тирә-якта халык күбәйгәннән-күбәйде. Берәүләр, әр¬ ле-бирле килеп, әле киселмәгән, аннан инде кистерелгән рельслар белән швеллерларны * ташысалар, икенче берәү¬ ләр юлны лом белән чокый-чокый, тимер чөйләр белән аралый-аралый таш актардылар; ә Садовый боҗрага кап¬ ма-каршы якта пневматик чүкечкә хәтле тукылдый иде хәт¬ та. Рельс һәы балкаларны автоген белән өстенә комбине¬ зон һәм сырма кигән киң генә иңсәле бер егет кисте, ләкин икенче сәгатьләрен эшләгәндә, автогенчы Синцов- ның күзе алдында ук очкыннан һәм нурдан саклау бит¬ леген салгач, ул почык кына борынлы һәм бөдрә башлы бер хатын булып чыкты. Хатын, Синцовны һәм аның белән бергә балка илтүче салпы кырлы эшләпә кИгән әлеге игезәк картларны да шаяртып, уйнак-шаян тавыш белән: — Җәһәтрәк атлагыз, абзыкайлар, җәһәтрәк, юкса сезнең аркада эшем тора бит! — дип кычкырды. Картлар инде үзләре турында сөйләп өлгергән, икесе дә Китап палатасында библиограф булып эшли икән. Мой1 нан ерак та түгел, Садовыйда гына булган Палатаның иске бинасы бомба төшеп җимерелгән. Картлар эш бары¬ шында бу хакта берничә мәртәбә сүз куптардылар инде, алар бу хәлгә чынлап та пошынып калганнар иде. Күзлек кигән озын муенлы яшүсмер базымсыз гына Синцовка дәште: * Аркылы кисеме «п» хәрефенә охшаш тимер өрлекләр. 550
— Миңа сезнең арада уңайсыз да инде. Минем, әл¬ бәттә, фронтта буласым килә һәм анда булачакмын да. Тик больницадан чыгуыма бер атна гына әле, минем үлекләгән сукыр эчәгемне кистеләр, шушындый вакытта бит, ә? Җүләр түгел диген бу сукыр эчәгесен! Сез моңа ничек карыйсыз?—һәм ул оялып кына күрә караучы күз¬ ләрен Синцовка төбәде. Синцов: сукыр эчәге шундый нәрсә инде ул, син фә¬ лән чакта кузгал, фәлән чакта кузгала күрмә дип аңа әйтеп булмый, диде һәм аны тынычландыргандай итте. — Сезгә, гомумән, ташып йөрмәскә иде, югыйсә тек¬ кән җиреннән ертылуы ихтимал бит... Күзлекле яшүсмер: — Юк инде, анысы булмас!—дип, шундый ачынып әйтте, гүя тегеп куйган җөен хаксызга гаеплиләр иде. Алар тагын әле бер сәгать, сәгать ярымлап балкалар бе¬ лән рельслар сөйрәделәр, аннары юлда таш актаручылар¬ га килеп кушылдылар. — Ах, Мәскәү җире каты шул!—дип әйтеп куйды кемдер шунда. — Кызганыч, күпме таш казыганны немец белми, белсә шундук чигенер иде, мәлгунь... Мәзәк сүзне хөкем итмәделәр, шулай да аны күтәреп тә алмадылар. Кешеләр үз эшенә бик җитди карый иде. Бу хакта кычкырып әйтсәләр .дә һәрбере шул кадәресен аңлый: тегеләй юрасалар да, болай юрасалар да, алар барыбер немец танкларына каршы тимер казыкларны те- гендә-монда түгел, ә Кырым күпере каршындагы Садовый боҗрада куялар иде. Аннары йөк машиналары колоннасы чәнечкеле тимер¬ чыбык ураулы киртәләр, куш балкалардан тиз кулдан гына эретеп ябыштырылган «керпе»ләр алып килделәр. Синцов белән эшләгән хатыннарның берсе: — Аларны «Урак һәм чүкеч»тә ябыштыралар,— дить аңлатты.— Ирем кичә сөйләп торды: бу «керпе»ләрне көне- төне меңәрләп-меңәрләп ясыйлар икән... Синцов, үзен нинди язмыш көтәсен онытмыйча, ма¬ выгып эшләде. Нәүбәттәге балканы бик теләп күтәргән¬ дә, эченнән: «Ни булса шул булыр»,— дип уйлап куйды. Аның хәзер бу эшне ташлыйсы, каядыр китеп үзенә бил¬ гесез булган Юферевны эзләп йөрисе килмәде, өстәвенә^ лейтенантның әйтүенә караганда, райвоенком үзе дә мон¬ да килеп чыгарга тиеш бит. Көн үзәгендә эшләүчеләр янына өстенә сырма кигән, башына күк мамык шәл бәйләгән бер хатын килеп: 351
— Төнлә үк эшкә килгән беренче партия! Детдом- га ашарга барыгыз!—дип сөрән салырга кереште.— Төн¬ лә килүчеләр генә! Соңрак килүчеләр бераз сабыр итсен¬ нәр! Беренче партия, әйдәгез минем арттан детдомга бары¬ гыз! Синцов беренче партия белән бармады, ә икенче белән киткәч, зур гына йортның ишегалдына яшеренгән бер кат¬ лы особнякка килеп эләкте. Детдом күптән эвакуациялән¬ гән, ә бинасын ныгытма төзүчеләр өчен туклану һәм җы¬ лыну урыны итеп файдалана башлаганнар. Детдомда'җиһазлар балалар өчен генә; өстәлләр шун¬ дый тәбәнәк, алар янында яки тезләнергә, яки үзләренә утырырга гына, һич югы мискидән шулпа чөмергән чагын¬ да арканы стенага терәп торырга туры килә иде. Аштан гайре берни бирмиләр; кем дә кем өеннән ипи алып кил¬ мәгән, запаслы кеше аңа үз хәзинәсеннән өлеш чыгара; ләкин ит консервасы белән арпа ярмасы салып пешерел¬ гән аш шактый майлы һәм тәмле дә иде. Синцовның капыл гына әсир булып юлда барган чагы һәм бала тудыру йорты исенә килеп төште, немецлар ту¬ рында, аларга һич тә Мәскәүне бирергә ярамавы турында уйлап куйды. Сырма кигән мамык шәлле хатын клеенкалы аш бүлү өстәленә чүмеч белә шакып: — Кемгә өстәргә? Кемгә өстәргә? — дип кычкыргалап алды. Ул әлеге сырмасыннан урамга чыккан, хәзер дә шул ук киемнән, тик сырма фуфайкасы өстеннән керле булса да алъяпкыч бәйләп алган иде.— Әй, эшче халкы, кемгә өс¬ тәргә? Юкса, өченче смена килеп барын да сыпыра бит! Синцов хатын янына барып өстәвен үтенде һәм күб¬ рәк ашаган саен үзен ач кешедәй хис итте, гомумән ул тәмам әүвәлге халәтенә кайтып төште ахрысы инде. Аштан соң караңгы төшкәнче эшләделәр. Караңгы төш¬ кәнен генә көткәндәй, һава һөҗүме тревогасы башланып китте; метро янәшәдә генә. Бүтәннәргә ияреп Синцов та шунда төште. Балалы хатыннар алдандак төшеп нәкъ өйдәгечә: көр- пә-мендәрләрен, одеялларын, сөтле шешәләрен хәстәрләп куйганнар. Бу шартларга ияләшкән балалар, берни дә булмагандай, үзләренең түшәкләрендә бер дә көйсезлән¬ мичә йоклап китәләр иде. Синцов стена кырыеннан буш урын табып озын кул¬ лары белән аякларын кочаклап утырды да битен тез ба¬ шына куйды. Җылы һәм карыны да тук булганга шундук ойый башлады, үзе дә йоклаудан тартынмады. Бүген көн 352
янә дә гадәттәгечә яшәп узды: бөтен кешеләр белән бергә җәмәгать эшен эшләде ул. Инде күзләрен тәмам йокы басып килгәндә генә: «Тре¬ вога беткәч, шулай да чыгып теге Юферевны эзләп табар¬ мын инде...» — дип уйлап куйды. — Чак кына күчә төшегез әле, шушы баланы салыйм- чы! —диде аңа бер хатын-кыз. Синцов күзен ачмый гына күчә төште һәм янәшәсенә тәмләп кенә мышнап йоклаган баланы салганнарын ишет¬ те. Бер ир-ат: — Кичә Мәскәү өстендә тугызынчы таран булды,— дип әйтеп куйды. — Менә тамаша, самолет самолетны орсын инде! — Әйтәсе юк, үлем үлемне җиңә,— диде өченче бер тавыш. Ә яшь кенә хатын-кыз сокланыч белән: — Шундый кешеләргә җанымны да кызганмас идем!..— дип куйды. Кемдер моңа каршы: — Кызганмас идең дә, тик аларның ул бүләгеңне алыр¬ га вакытлары юк шул,— диде. Бөтен әйләнә-тирәдә шул таран турында сүз куерып, ул барысының да күңелен кузгаткан иде. Калын гөрелтек тавыш: — Немец хәзер бик үк нахалланып очмый башлады,— дигәч, һәммәсе дә бу фикер белән килеште. — Әйе, алай ук сөмсезләнми хәзер... — Таран аның дәртен басты. — Таран котларын алды... Синцовның болай да йокылы уйлары тәмам чуалып бетте; ул үзен каядыр очып баргандай хис итте. Шушы тойгыларына биләнеп бетеп, иң соңгы көче белән тез өс¬ тендәге башын күтәреп стенага сөяде дә шундук йокы күленә чумды. Бервакыт кемдер йомшак кына җилкәсеннән җилтерә¬ теп: — Иптәш, ә иптәш...— дип дәшкәч, сискәнеп уянып китте. Күзен ачса, метро бушап калган диярлек, анда-санда гына кеше шәүләләре чагыла. Яшь хатын көрпәсен төреп киндерә белән бәйләп маташа. Янында башына колакчын бүрек кигән биш яшьлек егет кисәге басып тора. — Мин төрттем җилкәгезгә, гафу итегез,— диде әлеге 23 3-263 353
яшь хатын.— Сез кичәдән бирле шундый озаклап йок¬ лыйсыз, эштән калмагаегыз дип курыктым... — Әйе шул, әйе шул,—диде Синцов урыныннан куз¬ галып.— Ә нәрсә... сәгать ничә соң? — Җиде инде. — Җиде үкмени?! Синцов хатынга гаҗәпләнеп карады һәм хәзер генә төнне йоклап чыкканлыгын аңлады. Карале ә, бөтен дөнь¬ ясын оныткан бит. Нәкъ бер тәүлектән соң Синцов кабат шул ук райком бинасы каршына килеп басты. Тәрәзәләрнең ярты өлге¬ ләре ватылып очкан, аларны стена төсенә буялган фанер кисәкләре белән алыштырганнар. Райкомга чапырыш бул¬ ган дүрт катлы бина әйтерсең пычак белән кыеп алын¬ ган. Синцов туп-туры метродан бирегә килде, беренчедән, гел менә күңеле монда тартып тора, аннан бирегә ки¬ лерлек нигезе дә бар: Юферовны тапмаган очракта Ел¬ кин үзе кабат килергә кушты бит. Ул Юферевны тапма¬ ды һәм менә яңадан райкомга килде. Синцов вестибюль ишеген ачты. Милиционер әүвәлге урынында утыра, тик бер як бите һәм күзе ак марля бе¬ лән бәйле «иде. «Мөгаен, пыялага киселгән»,— дип юрады Синцов. Ул милиционер янына килеп: — Ничек тә Елкинны чакырырга иде бит,— диде.— Ул үзе чакыртырга кушкан иде. — Ул юк. Яраланды. Госпитальдә, перевязкада... — Кайчан булыр икән? Милиционер иңнәрен сикертеп алды. Синцов аның каршында нишләргә дә белми басып тор¬ ды. Ул нишләптер, бу мәртәбә юлым уңар дип, ышанып килгән иде бит. Янәсе, Елкинны күрер дә, тегесе, вәгъдә иткәне буенча, Юферевка инде шалтыраткан булып чыгар; шуннан Синцов туп-туры райвоенкоматка китеп барыр, тегеләйме, болаймы — язмышы ничек тә хәл ителер, һәм менә тагын уйлары челпәрәмә килде. Нишләргә инде хәзер? Монда Елкинны көтеп утырыр¬ гамы, китеп Юферевны эзләргәме, әллә Кырым мәйда¬ нына кире кайтыргамы? Синцов бернинди карарга да килә алмыйча, пыяла ватыклары коелган идәнгә күзләрен төбәп басып торды, ә инде башын күтәргәч Елкинның бүлмәдәшен күреп ал¬ 354
ды. Коридор буенча аның яныннан Малинин узып бара. Зур гәүдәле, чытык йөзле бу кеше, үз алдына карап, кулъ¬ яулыгы белән алюмин кружкасын тотып, беркемгә дә игътибар итмичә атлавын белә. Ләкин Синцов янына ки¬ леп җиткәч, гүя аны ерактан ук күзәтеп килгәндәй, кырт кына борылып карады. Ул мыңгырдап кына: — Нигә кабат килдең? Юферевны тапмадыңмы? — диде. Синцов дәшмичә генә башын селекте. — Елкинга килдеңме? Елкин юк,— дип өстәде Мали¬ нин. Йөзе бердән ачылып китте, әйтерсең әлеге хәбәрне шатланып әйтә иде. — Сез белмисезме, минем хакта ул военком белән сөй¬ ләшмәдеме? — дип сорады Синцов. Малинин, үзеннән үзе аңлашыла бит инде дигән кыя¬ фәт белән: — Ул берни дә сөйләшмәде, онытты...— диде, һәм бө¬ тенләй көтмәгәнчә, хәтта Синцовны гаҗәпләндереп, мы¬ гырдавык тавышы белән милиционерга дәште: — Миңа уз¬ дыр. Әйдә, керик әле! Малинин, кайнар кружкасын тоткан килеш алдан ат¬ лап, Синцов исә бу караңгы чырайлы кеше мине ни өчен дәшә икән дигән сәер карашы белән аңа ияреп керделәр кичәге бүлмәгә. Малинин топчан ягына баш кагып: — Утыр! — диде дә, кружкасын тәрәзә төбенә куеп, стенага килеп сөялде. Аның үз койкасы солдатларча пөхтәлек белән, бер¬ нинди җыерчык калдырмый җыеп куелган, шуңа күрә ул аңа утырып тормады. Синцов буш топчан ягына ым кагып, Елкинны күз алдында тотып: — Нәрсә, аны бик каты яраладымы? — дип сорады. — Муенына сызганнар... Туена хәтле төзәлер әле! — Ярчык беләнме, пыяла беләнме? Малинин бу сорауга: — Финка белән шул,— дип җавап бирде һәм, Син- цовның аптыравын күреп, теләми генә болай диде: — Нигә гаҗәпләнәсең? Әллә Мәскәүдә финканың кирәге калма¬ ган дип уйлыйсыңмы? Мәскәү шпанасы да йоклап ят¬ мый, үз эшен эшли...—Малинин әллә мактап, әллә шелтә¬ ләпме: — Елкинга алар эшенә, әлбәттә, борынын тыгу кирәк иде...— диде.— Төнлә машина белән узганда мага¬ зин басучыларны күреп ала да тегеләргә наганын төби: 23* 355
кулыгызны күтәрегез!.. Менә шунда инде финка белән муенына сызып җибәрәләр. Ярый әле ялгыз булмаган — шпаналарны бик тиз егып салалар! Хәзер инде Малининның үз бүлмәдәшен хуплаган¬ лыгы аңлашылды, бары гадәте буенча гына боларны ул турсайган кыяфәт белән сөйләгән иде. — Ә син нәрсәсенә гаҗәпләнәсең? — дип Синцовка ка¬ бат сорау бирде ул.— Мондый вакытта табигать законы буенча бөтен нәҗес өскә калкып чыга. Кайвакыт тора-тора: бөтен чиләк тә шул нәҗес белән тулган микәнни соң? — дип уйлап куясың. Юк, шаяртма, була алмый бу бер¬ ничек тә, дисең! Малинин үзен чиктән тыш әсәрендергән нәрсәне исенә төшерде ахрысы, һаман тынычлана алмыйча, сүзен дәвам иттерде: — Иске режим кандалалары да шулай ук ярыкларыннан үрмәләп чыгарга гына тора! Кичә берсенең ипи шүр¬ легенә үз йодрыгым белән менеп төштем...— Малинин авыр йодрыгын күтәреп, гаҗәпләнгәндәй аңа карап торды.— Кая китте минем тотнаклыгым? Югыйсә кайчандыр бар иде бит ул: ә менә шундый көн килде — сабырсызлана баш¬ ладым... Димәк, военкомны тапмадың?—дип үз-үзен бүл¬ де ул. — Тапмадым,— диде Синцов һәм кичә Кырым күпере тирәсендә баррикадалар төзешүен, кичне метрода үткә¬ рүен сөйләп бирде. Малинин көлеп куйды: — Кичә Елкин килмәс бу, качар дип шикләнгән иде. — Кая, ни өчен качыйм? — диде Синцов. — Шул-шул менә, кая һәм ни өчен? Мин сине хәтер¬ лим,— диде дә Малинин тагын бүленеп калды: гомумән аның сөйләү манеры шундый иде.— Мин ул чагында Ел¬ кин урынында эшләгән, сине партиягә алганда документ¬ ларыңны хәзерләп биргән идем. Хәтеремнән зарланмыйм: минем аша өч мең яңа алынганнар узды, чыгарылган¬ нары да җитәрлек булды; менә шуларга бер күз салсам да, һәр икенчесе исемдә кала иде. Карале син аны, бу төнтек минем партиягә керүемне хәтерли, дип бердән шатланып куйды Синцов һәм үзе дә Малининны исенә төшереп карады, ләкин бер дә исенә төшерә алмады. Малинин аның уйларын юрагандай: — Ә син азапланма,— диде.— Мине искә төшерү әллә ни роль уйнамый, минем исә искә төшерүем — уйный. Ни¬ чек соң син, хөрмәтле иптәш, шундый бәлагә дучар ител¬ 356
дең? — Малинин башын чайкап куйды. Ул Синцовның бә- хетсезлеген йоларга уйламый да иде.— Кичә сөйләгәннәр¬ нең энәсеннән җебенә кадәр һәммәсе дә дөресме? — һәммәсе дә,— дип җавап бирде Синцов. Бу кешене ышандырыр өчен тагын нәрсә генә әйтә алыр икән ул? Малинин аңа озак кына дәшмичә карап торды. Җор күңелле Елкинга капма-каршы буларак, партия учеты бүлегендә утырып картайган бу төнтекнең андый- мондый кирәк булса дигән икенче, запас фикере юк. Аның кешеләр турында бердәнбер — яки яхшы, яки начар фи¬ кере генә бар, ул кешеләргә яки ышана, яки ышана ал¬ мый иде. Әгәр ышанса, тәгаен ышана, әгәр чак кына шиге булса, ул чагында гомумән ышанмый иде. Синцов сөйләп биргәннәрнең дөреслегенә безрик кенә шикләнсә дә ул хәзерге карары турында уйлап та кара¬ мас иде. Малинин тик бер мәсьәләдә шикләнүендә дәвам итә: аның, Малининның, моны эшләргә тулы хакы бармы? «Бар! — дигән нәтиҗәгә килде ул, ниһаять.— Үзем барам, бу кеше янында да үзем басып торам... һәм Гу- берга исбат итеп тә бирәм... Әгәр инде исбатлый алма- сам, карап карарбыз аннары». Малинин, дәшми торганнан соң: — Димәк, болай,— диде.— Хәзер районда коммунистик батальон тупланды, тик анда коммунистлар белән комсо¬ моллар гына түгел, партиясез актив та бар. Мин шунда китәм. Бүген кич исбатлап күрсәттем, җибәрделәр... Төн буена тагын берничә взвод туплый алдык. Хәзергә ко¬ мандирлар юк, мин взводымда иң өлкән булып саналам, сине үземә язып куям, бер сәгатьтән батальонга, Плю- щихага барабыз.— Малинин галифе чалбар кесәсеннән икегә бөкләнгән мәктәп дәфтәре чыгарып: — Я ничек, сине языйммы? — диде. — Нигә сорап торасыз инде? Малинин, өстәл янына килеп, гимнастерка кесәсеннән күзлеген алып киде, күзлеге көче ташып торган эре ча¬ лымлы битенә килешми иде. Малинин дәфтәрне ачып бар¬ макларын исемлек буенча йөртеп чыкты. Исемлектә егер¬ ме алты номер бар. Ул каләмен карага манып егерме җиденче номерны өстәде һәм матур хәрефләр белән: «Син¬ цов...» дип язып куйды. — Үзеңнең һәм әтиеңнең исеме? — Иван Петрович. «И. П.» дип язганнан соң Малинин дәфтәрне пресс- папье белән киптереп алды, аны кесәсенә тыкканнан соң гына: 357
— Баргач, батальон комиссарына доложить итәрмен. Карары нинди булыр... Ә мин үз фикеремне әйтермен,— диде. Бу сүзе шактый мәгънәле булса да, ул аны басы)м ясап әйтмәде. Малинин учет өстәле артында уналты ел утырды, күзе бозылгач кына инструкторлыкка күчте. Мон¬ да, районда, аның фикере белән исәпләшәләр, бигрәк кадр¬ ларны сынаганда, фәләнгә ышанырга ярыймы, юкмы, ди¬ гән сорау куелганда, аның сүзе соңгы сүз булып мәсьә¬ ләне хәл итә иде. Менә хәзер каршында утырган кеше өчен Малинин'үзен тагын да җаваплырак хис итте, моны ул бик яхшы белә, ләкин белгәне белән бер дә шапырын¬ мый иде. Малининның «комиссарга доложить итәрмен» дигән сүзләрен Синцов колак яныннан гына уздырды. Күңелен барыннан битәр Малинин беләи бергә бүген коммунистик батальонга эләгәм бит дигән бәхетле уйлары биләп алган иде. — Мин сезне бервакытта да онытмамын,— диде ул. — Ә ни өчен мине ул кадәр истә тотарга? — диде Ма¬ линин гадәтенчә йөзен чытып.— Сиңа һәм синең сәләмә¬ ләреңә Казанга чаклы урын табып бирсәм икән әле,— дип көлемсерәп куйды ул.— Кичә егермеләп кеше мине мәңге онытмаска вргъдә итте. Ә сиңа нәрсә, яңадан сугышка эләгергә генә ярдәм итәм мин! Син болай да фронтка эләккән булыр идең, бары мәшәкате генә арта төшәр иде. — Ярый, дәшмим, алайса,— диде Синцов,—Миңа ышануыгыз — минем өчен зур шатлык. Ышанмасагыз да берни эшләп булмый, ә менә ышандыгыз. Шуны гына әйтәсем килгән иде. Малинин бу зарны үзенчә, ягъни уяулыкка карата хи¬ лафлык күрсәтү дип кабул итте һәм ачуланган сымак: — Ә бит кешеләрнең һәммәсенә дә ышанып булмый,— диде.— Барысына да ышансаң төпсез чуманга утырырсың. Үзең генә утырып калсаң икән. Юк, Совет властен дә җилгә очырасың... Кырынмакчы идем дә, кире уйладым инде,— дип янә үзен үзе бүлде ул.— Теләсәң кырын, брит¬ ва белән пумала тәрәзә төбендә, әнә. Вакыт бар әле... Синцов битләрен тиз-тиз сабынлады да өч көн пәке ти¬ мәгән үҗәт сакалын кырырга кереште. — Әче таш та шунда, дуңгыз суйгандай канап беткән¬ сең,— диде Малинин, аның киселгән яңакларына җилкә аша карап кына. Ләкин ташның кая ятканын аңлатып бетерә алмады. 858
Кемдер ишекне шакыгач, Малинин: «Ну...» — дип өнәми генә әйтеп куйды. Ишек шыгырдап ачылып китте. Таш эзләүдән туктаган Синцов артына борылып карады. Буса¬ гада кулына биштәр капчык тоткан озын гына буйлы бер ябык хатын басып тора иде. Хатын: — Исәнме, менә сиңа алып килдем,— дигәч, Малинин аның каршына атлап китте. Малининның хатыны килгәнлеген төшенеп алды Син¬ цов һәм, аларга колак салмаска тырышып, кырыну әсбап¬ ларын җыештыра башлады, ләкин тегеләрнең аерым сүз¬ ләре барыбер колагына кергәләде. — Менә монысы яхшы булган,— диде Малинин хуп¬ лап.— Ә монысы кирәкми. Кирәкми дигәч кирәкми инде. Алмашка булгач, бик җиткән. — Ал, калдырмассың ич инде аны,— дип уз сүзендә торды хатыны. Ләкин Малинин: «Мин дөя түгел бит, ә ташып йөрергә носильщиклар юк монда...» — дип мыгырданды. Аннары берничә сүзләре Синцовка ишетелми калды. Беравыктан Малинин: — Мә, монда дүрт йөз,— диде. — Нишләп барысын да? Ә үзеңә? — дип сорый куйды хатыны. — Ә ниемә хәзер миңа акча? — диде Малинин.— Бу сүзе белән хатынын куркытып ук җибәрде ахрысы, ул шыңшый ук башлады. Синцов барысын да җыештырды, шуннан, нишләргә дә белмичә, Малинин белән аның хатынына аркасы белән борылып тик утырып торды. «Мөгаен, алар хәзер кочак¬ лашып саубуллаша инде, пышын-пышын тегене-моны әй¬ тешә»,— дип уйлап куйды ул. Кинәт анын артында калын гөрелдәвек тавыш ише¬ телде: — Мә менә бер пар эчке күлмәк-ыштан! — Ул да тү¬ гел, Синцовның тезенә иске булса да җентекләп ямалган ап-ак эчке киемнәр очып төште.— Юкса, мин күреп торам, син запассыз ахрысы. Хатын әнә артыгын алып килгән. Синцов йөзе белән борылды һәм әлеге ябык хатынның юклыгын күрде. Алар шундый да шыпырт һәм сиздерми генә саубуллашканнар, Синцов хәтта хатынның чыгып киткәнен дә абайламый калган иде. Малинин биштәр эченә эткәли-төрткәли кырыну әсбап¬ ларын тыкты да, ярым гаскәри, кучкыл-зәңгәр костюмы өстеннән кара төстәге иске драп пәлтәсен, янә дә башына 359
шундый ук кара драп кепкасын кигәннән соң, иңенә поч¬ макта торган мылтыгын элеп куйды һәм: :— Әйдә, киттек! — диде. Урамга чыккач Малинин тротуарда туктап калды һәм, гомерлеккә хәтеренә сеңдерәсе килгәндәй, райком бина¬ сына күтәрелеп карады. — Сез монда күпме эшләдегез? — дип сорады Синцов. — Райкомда егерме өченче елдан бирле, ә бу йортта, күчеп килгәннән соң, егерме алтынчы елдан бирле. Тәрәзә¬ ләре көзге кебек иде,— дип капыл гына өстәп куйды Ма¬ линин,— патша заманыныкы. Бер төндә, бер бөртек бом¬ бадан челпәрәмә килеп бетә язды. Ларек кебек, фанер кагарга туры килде! Кичә һәм өченче көн Синцов күреп шаһит булган нәр¬ сәләрне Малинин да күргән, ләкин райком дәрәҗәсендәге хезмәткәр буларак, ул күрүгә караганда да күбрәк белә. Әлбәттә, кичә дә, өченче көн дә вакыйгалар өстендәге күбек актарыла-актарыла кайнапмы-кайнады, ләкин күбек астындагы хәлләр бигрәк тә хәтәр иде. Киң масштабта эвакуация үткәрелде һәм соңгы этабында шундый ашыгыч үткәрелде, чынлыкта булуына караганда да зуррак па¬ ника куба ала иде. Фронтта өзеклек барлыкка килде, ач әрвахтай бу туйгысыз капчыкка кул астындагы бар нәр¬ сәне тыгалар да тыгалар, ләкин хәлләр моңа да кара¬ мастан хәзе^ дә әле бик авыр булып кала иде. Малинин, ничектер җаен туры китереп, бүген иртәнге биштә райком секретаре Голубев янына кергәч, секретарь аның күзенә карап: — Кичә кызуланып сиңа батальонга китәргә рөхсәт биргән идем, бүген исә бик үкенәм. Син миңа монда бик кирәк идең...— диде. — Ә тегендә? — Малининга нәрсә кушсалар шуны үтәр¬ гә әзер, ләкин эченнән ул секретарьның үз уен үзгәртүен теләгән иде. — Анда да кирәк син,— диде Голубев.— Сезне, ихти¬ мал, шундук сугышка кертерләр. Алар кабинетта икәүдән-икәү генә, ә райкомда бергә¬ ләшеп сигез ел эшлиләр иде инде. — Бүген Мәскәү белән ничек? Тик болай...— диде Ма¬ линин, авыр учы белән һаваны аркылыга кисеп. Ягъни, әйтсәң турысын әйт, әйтмисең икән, авыз да ачма. Голубев турысын әйтеп бирде: — Өченчекөн анык кына бернәрсә юк иде. Хәзер исә акрын-акрын тигезләшә. Күрәсең, нинди генә хәл килеп чыкмасын, Мәскәүне бирмәбездер, ләкин шәһәр үкәлчә- 360
сендә үк сугышырга туры килмәгәе. Шулай ук урамнарда туры килмәгәе. Чынга охшап тора. Райком секретареның кәефе әнә шундыйрак, ә Мали- нинның аңа ышанмаска бернинди нигезе юк. Голубевның аңа бөтен эче-тышы таныш, ул һәр сүзен төптән уйлап әй¬ тә, артыгын сөйләми иде. Инде алар чыгып, Плющихадан Синцов белән янәшә атлап барганда, Малинин: «Әйе, дөресендә дә урамнар¬ да сугышырга туры килмәгәе,— дип уйлап куйды.— Ә нәр¬ сә ул «урамнарда»? Соң ул шушы ук урамда, Плющихада дигән сүз ул! Менә бу йортта немец булса, тегесендә — без. Яки Кырым күпере артында — немецлар, ә бу ягын¬ да — без, аларны үзәккә җибәрми торабыз. Ягъни, унҗи¬ денче елда юнкерлар белән урамнарда сугышкан кебек үк инде, тик йөзгә тапкырларга гына кирәк!» Ул үзен шушы уйга күндереп атлап барды, тик уе барыбер башына сыймады. Озак кына дәшми торганнан соң: — Бәлкем, иртәгә үк фронтка китәрбез,— диде ул Синцовка. Синцов башын кагып куйды. Ул батальонда миңа мыл¬ тык табылырмы, әллә безгә фронтта гына корал бирер¬ ләрме икән? — дип уйлап барды. Хәзер коммунистик батальон казармасына әйләнгән ФЗУ мәктәбе кирпечтән салынган биек коймалы ихата түренә урнашкан. Койма янында штатский киемле егер¬ меләп кеше җыелышып тора иде. — Менә калган взвод та,— диде Малинин. — Башта райкомда очрашырга уйлаган идек, ә аннан инде монда гына җыелырга булдык. Болай эшкә якынрак бит. Ул бөтенләй көтелмәгән егетлек белән мылтыгын си¬ кертеп иңбашында рәтләп куйды һәм әлеге төркем янына килеп басты. Аларның барысы да диярлек өлкән агайлар, күбесе күзлек кигән; кайберләре рюкзак, ә кайсыберсе арка кап¬ чыгы аскан, икесе кечкенә чемоданнар тоткан, берсе хәтта беләгенә матур итеп үрелгән кер кәрзинкәсе дә элгән... Икесендәме, өчесендәме — ау мылтыклары, икесендә — чын винтовка, берсе пәлтә өстеннән каеш белән наган асып куйган, һәммәсе дә билләрен буганнар, өсләренә кем нәрсә кигән булсалар да, киемнәрен походта җитезрәк атлау өчен җыйнаклый төшкәннәр. Малинин белән Синцов төркем турысына килеп баскан¬ да агайлар кулына әлеге кәрзинне тоткан чалрак чәчле мужикны шаяртып торалар иде. 3«1
— Трофимов тагын балыкка җыенган бит, карале, ха¬ тыны ничек хәстәрләгән аны! Анда ике көнлек сый, бер «акбаш» та бар, хәтта колак мендәре дә... Барысы да җи¬ теш! — Бәрәч, кармакларың кайда, Трофимов? Әллә оны¬ тып калдырдың? — Әһә, Малинин килде, Малинин! — дип берьюлы дәш¬ те берничә тавыш. Аны һәммәсе диярлек белә иде ахрысы. — Команда башы килгәч, димәк, стройга тезелергә вакыт,— диде кемдер. Малинин күзе белән генә барысын да санап чыккан¬ нан соң: — Ә Иконников кайда?—диде.— Килмәдемени? Аның соравына баягы кәрзинле кеше: — Иконников килә алмый,— дип җавап бирде.— Мин аңа сугылган идем дә, анда команда подвалны казып ма¬ таша... Ул да подвалда күмелеп калган. — Ә ничек соң, тавыш-тыннары бар иде микән? — диде Малинин. — Әлегә шакыштырып хәбәр бирәләр. Кемдер төксе генә елмаеп, шул подваллардан да на¬ чары юк инде, иң яхшысы әҗәлне үз фатирыңда каршыла, дип шаярткан булды. — Иконников килмәгәч, димәк, һәммәбез дә бар,— диде Малинин. Икешәрләп тезелделәр. Малинин алга басты, ә Синцов соңгы рәттә ялгызы гына басып калды. Шулай колонна белән, гражданский киемле каравылчы яныннан узып, ФЗУның иркен ишегалдына килеп керделәр. Каравылчы: — Сәлам, Алексей Денисыч!—диц, Малинин белән ахириларча исәнләшкәннән соң, аларны үткәреп җибәрде. Малинин каравылчының штатскийларча күрешүен бик өнәп бетмәсә дә: — Исәнме? — дип узды. Ул яңа җыелышып килгәннәрне ишегалдында калды¬ рып бер бинага — батальон комиссары янына керде һәм килүләре турында доложить итте. Ул озак кына — егерме минутлап чыкмый торды. Ни¬ һаять, моңарчы булганга караганда да төксерәк чырай белән килеп чыкты. Кәрзинле агайга мөрәҗәгать итеп: — Трофимов, мин сине үзем югында команданың иң өлкәне итеп билгелим,— диде.— Барыгызга да шуны бел- дерәм: бүгенге көн занятиеләр көне итеп билгеләнгән. 362
Бүген рота командирлары килеп җитәргә тиеш. Взводы¬ бызга бүген унбиш винтовка алабыз, ә аннары күз күрер. Гомуми занятиеләр сәгать унда башлана, ә хәзер исә казармага кереп җылына аласыз. Безгә унтугызынчы бүлмәне биргәннәр, уң кулда икенчесе. Ә син, Синцов,— дип дәште Малинин, теше авырткан кешедәй йөзен чы¬ тып,— монда кал. Әйдә, комиссарга киттек. «Менә башлана эшләр»,— дип уйлап куйды Синцов. Алар батальон комиссары янына кергәч, Малинин шул ук караңгы чырае белән: — Менә китердем, сорагыз,— диде. Батальон комиссары класс бүлмәсенең укытучы өстәле янында утыра, аның артындагы кара такта акбур белән сызгаланып беткән иде. Малинин яны белән генә кереп парта арасына сыен¬ ды, Синцов исә басып торды. Илле яшьләр чамасындагы батальон комиссары ару гына киенгән, өстендә бәйләгән калын свитер, карасу- зәңгәр костюм, күкрәгендә Кызыл Байрак ордены. Янә¬ шәсендәге урындыкка кожан пәлтә белән пыжик бүреген ыргыткан. Комиссар алдында өстәлдә кобурына көмеш калай беркетелгән маузер ята. Синцов белән исәнләшәсе урынга, комиссар аңа: — Сез утырыгыз,— диде.— Сезнең белән менә ниш¬ ләргә икәнен уйларга кирәк. .Югыйсә, андыйлар безгә ки¬ рәкми, дигән идем мин, ә менә иптәш Малинин бу фикер белән риза түгел. — Минем ризасызлыкның катышы юк монда, сезнең эш приказ бирү! — диде Малинин. — Приказ бирүне искә төшерәсем бар әле. Менә об¬ мундирование алып киеним, искә төшерим, аннан инде приказ бирә башлармын,— диде комиссар.— Ә хәзергә, әйдәгез, киңәшик. Миңа иптәш Малинин сезнең хәлегезне өстән-өстән генә сөйләп бирде,— дип янә Синцовка дәш¬ те ул.— Ләкин кайбер детальләрне үзегез дә өстәрсез, бәл¬ кем? Комиссар корычтай җемелдәп торган көлсу чәчен бер якка кыйгачлап тарап салган, йөзе тар, әмма бик акыл¬ лы күренә; иреннәрен мәзәк кенә кысып куйган, алтын кы¬ салы кыйммәт күзлеге артындагы күзләре дә бик мәзәк, мут кына карыйлар. Синцов әнә шул уйнак күзләргә төбәлеп: — Нәрсә генә өстәргә соң, сөйли-сөйли эчләрем ак¬ тарылып чыкты инде! — диде. Синцов чамасын югалтканлыктан әлеге сүзләре бик 363
дорфа яңгырады, ләкин нәкъ шул дорфалыгы, тупаслыгы комиссарда яхшы тәэсир калдырды. — Нигә инде шулай кинәт кенә эчегез актарыла! Фа¬ милиям немецныкы булса да, мин эч актаручы немец түгел бит сезгә! Малининның сөйләвенә караганда, сезне болай да инде җитәрлек талкыганнар. Тик минем менә нинди шигем бар. Әгәр кире кага алсагыз — кагыгыз гына! Әгәр сез гражданский гына булсагыз, Малинин сезгә, ә мин исә аңа ышаныр идем дә, эш шуның белән бетәр иде. Ләкин сез бит кадровый хәрби хезмәткәр, без сезне яшереп яткан кебек килеп чыкмасмы соң? Малинин түзмичә: — И-их, Николай Леонидович, яшереп яткыру турында нинди сүз булуы мөмкин инде! — дип куйды. Комиссар аңа күзлеген ялтыратып алды да сүзен дә¬ вам иттерде: — Сез кадровый, шуңа күрә баштан кичкәннәрегезне аңлатып бирү, яңадан фронтка билгеләнүегез өчен тиеш¬ ле оешмага кайтуыгыз сорала. Минемчә, мондый мәсьә¬ ләләр белән Аерым бүлек шөгыльләнә, я инде округ про¬ куратурасына барсагыз да ярый дип уйлыйм, чөнки сез хәзер аның вәкаләте зонасында бит. Ә прокуратура — нәкъ аның янәшәсендә яшим мин — моннан ерак түгел, Молчановкада гына. Менә шунда барырга киңәш итәм. Ә баштан кичкәннәрегезне кабат сөйләвегезне үтенмим, чөнки алар барыбер карарымны үзгәртә алмый. Шуның белән сүзем бетте,— дип җөпләде ул рәхимсез төстә, ак¬ рын тавыш белән. Синцов бу әдәпле һәм спай нотыкның гомумән комиссарның үз сүзен кеше күңеленә җиткерүе¬ нең бер формасы икәнлеген аңлап калды. Малинин кинәт комиссар белән «син» дип сөйләшүгә күчеп: — Иптәш Губер, аңа ичмаса юллау кәгазе язып бир¬ сәң икән. Югыйсә, кешенең бер генә документы да юк бит,— диде.— Ярый әле ул райкомда миңа туры килде, мин аны йөзеннән хәтерләп калган идем. — Язармын,— диде Губер, бик үк өнәмәгән тавыш бе¬ лән. Өстәлдә яткан блокнотны ачты да, кесәсеннән авто¬ ручка чыгарып, капкачын борып алганнан соң, язарга кереште. Беренче ике юлны язгач: — Фамилиягез Синев бит әле? — дип сорап куйды. — Синцов,— дип төзәтте аны Синцов,— И. П. — «Синцов И. П.»,— дип кабатлады Губер, аның фа¬ милиясен яза-яза. Янә берничә юлны сырлаганнан соң 364
имзасын куйды да блокнот битен тартып ертты, аны икег бөкләп Синцовка бирде.— Безнең печать юк, ышанмакка тапшырабыз! Ышансалар — яхшы, ышанмасалар инде...- Комиссар иңнәрен сикертеп алды. Синцов агарынган чырай белән: — Рөхсәт итегез китәргә? — диде. — Рәхим итеп, китә аласыз. Синцов ачу белән хәрбиләрчә гәүдәсен калкытып, сул яклап борылды да тишек итекләре белән идәнгә шак-шок басып чыгып китте. Губер һәм Малинин ялгыз калгач, дәшми генә, күзгә- күз карашып алдылар. Малинин тирән генә көрсенеп куйды, нәфрәтеннән тәмам буылып килде. — Сүзеңне әйт, Малинин, юкса эчеңә кату чыгар. Рәсми сөйләмә, приказ юк әле, райкомның киң рәхмәте белән генә комиссар мин хәзергә, ә болай без күптәнге танышлар бит... — Бик ягымлы формалист син,— диде төнтек Мали¬ нин хырылдап.— Мин шуны аңламыйм: ничек син бригада комиссары була алдың?! — Беренче Конныйда әле, шуны да онытма,— диде Губер көлемсерәп.— Ләкин хан заманында бит инде ул! Шуннан бирле үзебезнең главкада унынчы чалбарымның төбен туздырам инде. Унбиш ел чит илләр белән сәүдә итәм, бозылганмын... Күрәсең, мәсьәләләрне ничек чишәм. — Май чүлмәге тышыннан билгеле. Күңел җылыңны портфельдә онытып калдыргансың, ә портфелең өйдә кал¬ ган. — Моны синнән ишетүе бик кызык әле, Малинин. Ә синең үзеңне ничек атап йөрткәннәрен беләсеңме, күзең артында, билгеле? — Беләм,— диде Малинин.— Мине Малинин һәм Бу¬ ренин дип йөртәләр... — Нәкъ шулай,—дип кабат көлеп куйды Губер.— Си¬ нең башыңа егерме еллап райком арифметикасы сеңгән гә шулай ул. Синдә, дәреслектәге кебек, соравына җавабы туры килә! Хәзер исә син капыл гына бөтен дөньяны иңләп алмакчы буласың! Сугышка сылтыйсың, янәсе? Тәртипкә төкерәсең? Моны мин синнән көтмәгән идцм! — Ярар, җитте,— диде Малинин һәм, гүя ишек ар¬ тында әле дә булса Синцов торгандай, бармагы белән шунда төртеп күрсәтте:— Син аның барысын да үзеңә сөйләп бирүеннән курыктың. Сөйләсә бүтәнчә хәл итәр¬ мен, дидең бугай. Шуңа күрә эчеңнән тын. Намусыңа көч 365
килә икән, иң яхшысы, дәшмә инде һәм миңа бәйләнмә дә... Губер кинәт кызарынып китеп һәм көләч-шаян бит¬ леген салгандай: — Нигә намусыма көч килсен?— диде.— Мин дөрес эшләдем: ул хәрби кеше, прокуратурага барсын, ә анда инде ничек кирәк тапсалар, шулай эшләрләр. — һәммәсен дә бөтен җирдә ничек эшләгән кебекме?— дип бүлдерде аны Малинин. — һәммәсенме, түгелме, һәрхәлдә, хәрби прокуратура¬ да очына чыгарлар, минемчә, һәм ул бездән башка да бик әйбәтләп кенә фронтка эләгә алыр,— диде Губер. — Бик яхшы эшләдең, бик яхшы, тегермәнеңне бушка тарттырма,— дип кабат кулын селкеп куйды Малинин һәм аны яссы кара кепкасына орындырып:— Взвод янына чыгарга рөхсәт итегез? — дип сорады. Синцов шул арада Молчановкадагы хәрби прокуратура бинасына якынаеп килә иде инде. Юлда чагында ул Гу¬ бер биргән язуны ике мәртәбә ачып укыды. Губер шун¬ дый тәвәккәл һәм хәрефләрне энҗедәй матур итеп яз¬ ган, имзасын да шундый горуранә иркен итеп куйган, язу¬ ның печате булмаса да, аңа чынлап та ышанырлар кебек иде. «Мәскәү хәрби округы прокуратурасына» диелгән анда һәм чүт кенә астарак «Направление» дип куелган. «Сезгә шәхси үтенечен белдерү өчен ип. И. П. Синцовны җибәрәбез. Фрунзе районы Коммунистик батальоны ко¬ миссары, запастагы бригада комиссары Н. Губер». Прокуратура бинасы янында иске «эмка» тора, каби¬ насында гаскәри шоферы черемгә киткән. Бинаның тә¬ рәзәләренә аркылы-торкылы кәгазь тасмалар ябыштырыл¬ ган, тик аларның да файдасы тимәгән — пыялаларның яртысы ватылып төшкән. Синцов ишекне этеп эчкә узды. Вестибюльдән түргә ике ишек аша үтеп була; берсе туры¬ сында сакчы басып тора, ә икенчесенең, ачыла төшкәне¬ нең артында беркем дә күренми. Синцов бу ишектән ике түгәрәк өстәле һәм көтеп торучылар өчен урындыклары булгаң, янә дә стенага ике кечкенә тәрәзә уелган бүлмәгә килеп керде. Бер тәрәзәчеккә «Пропускылар бирү бүлеге», икенчесенә «Почта кабул итү бүлеге» дип язылган, лә¬ кин ике тәрәзәнең дә капкачлары ябык. Синцов башта ак¬ рын гына шакылдатты, аннан катырак шакырга кереште. Ишек ачылып китеп, аннан сакчы муенын сузып карады. — Нәрсә шаулыйсыз? — дип эндәште ул Синцовка.— Монда беркем дә юк, шакып торасы түгел. 366
Миңа прокуратурага керергә кирәк. — Монда беркем дә юк, шакылдатмагыз. — Алайса сезгә мөрәҗәгать итәм. — Миңа да мөрәҗәгать итмәгез,— диде сакчы кис¬ кен генә.— Чыгыгыз бүлмәдән! Сезнең пропускыгыз бар¬ мы? — Юк. — Булмагач, бер эшегез дә калмаган, кертмим... Нәрсә дим мин сезгә, чыгыгыз!—дип кычкырды сакчы янаган¬ дай һәм Синцовны аркасыннан төрткәли-төрткәли урамга чыгарып җибәрде. Шоферы йоклап утырган «эмка» инде киткән, урам буп-буш иде. Синцов сакчы янына кабат кереп сөйләшү¬ нең файдасыз икәнлеген шәйләп урамда гына көтәргә бул¬ ды. Прокуратура хезмәткәрләреннән берәрсе монда ир¬ тәме-соңмы машинага утырып яки җәяүләпме анда ки¬ лергә тиештер ләбаса инде. Синцов шыксыз салкын җирдә калтырана-калтырана, ни өчен соң әле прокуратурага берәү дә керми дә, чык¬ мый да дип эче пошып тротуарны арлы-бирле таптап йөрде. Ниһаять, түзмичә, вестибюльгә яңадан керде; сакчы Синцовка авыр, шикле карашын ташлап, аны беренче мәртәбә күргәндәй, ачу белән сорап куйды: — Сезнең ни йомышыгыз бар? — Бәлкем, сез миңа прокуратура дежурныен чакыр¬ тырсыз? — Беркемне дә чакыртмыйм мин сезгә. Монда тапта¬ нып йөрергә ярамый, китегез, юкса мин сезне тотып тап¬ шырам! — Тапшырыгыз,— диде Синцов, барысына да әзер булганлыгын күрсәтеп. Ләкин аны тотып тапшыру сакчы вазифасына керми иде. — Китегез, юкса корал кулланам,— диде ул коелып төшкән тавыш белән мыгырданып.— йорт каршында да йөренмәгез: ярамый! Шулай диде дә ул мылтык көпшәсен алга авыштыра төште. Синцов мылтыкка, үзенә таба сөрлеккән штыкка ваемсыз гына карап куйды, сакчыга аркасы белән боры¬ лып һәм аңа ләм-мим дәшмичә, чыгып китте. Инде кем дә булса керер яки чыгар дип, көтәргә генә калды... Хә¬ зер инде ул ишекләр турысыннан йөрмәде, ә прокуратура¬ га чапрыш урамның теге ягындагы тротуардан киләп са¬ лып йөрде. 367
Урам әйтерсең үлгән. Синцов, инде вакыт исәбен югалтканнан соң, вестибюльгә кабат керде. «Барыбер мак¬ сатыма ирешәм, үземне тоткарларлык итәм! Тупасла¬ нам, чыгып китүдән баш тартам. Ә нишләргә инде шун¬ сыз?» Шулай карар итеп, бер-берсенең теңкәсенә тиешеп бет¬ кән әлеге карасына коелган сакчы белән өченче мәртәбә чәкешергә уйлап, Синцов бинага керде, тик сакчы бу юлы алышынган иде инде. Постта кызларныкы ише сызылып киткән кашлы бәләкәй генә кызылармеец тора иде. Синцов шундук кесәсеннән кәгазен чыгарып, туп-туры сакчы каршына барып, катгый тавыш белән: — Иптәш сугышчы, менә минем направлением. Дежур- ныйны чакыртыгыз яки аңа доложить итегез әле. Минем ашыгыч эшем бар иде,— диде. Сакчы аның кулыннан кәгазьне алгач, Синцов бер адым артка чикте. Кызылармеец моңа канәгать булып, үзе бе¬ лән кәгазь бирүче бу кеше арасындагы дистанциягә кырын гына карап алып, язуны укырга кереште. «Запастагы бри¬ гада комиссары»н эченнән хөрмәт итсә дә, язуда печать булмавы аны берникадәр икеләндереп торды. Ниһаять, Синцовка кабат күз салып, тумбочка өстендәге телефон¬ ның трубкасын кулына алды. — Иптәш прокуратура дежурные, сезгә сакчы докла¬ дывать итә. Монда бригада комиссарының направлениесе белән прокуратурага бер гражданин килгән, комиссарның фамилиясен танымыйм. Сезнең бер генә минутка аска тө¬ шүегезне үтенә... Тыңлыйм!.. Хәзер дежурный килә,— дип ул Синцовның кәгазен үзенә кайтарды. Биш минут үткәч ишектән өченче ранглы хәрби юрист чыкты. Аннан-моннан гына тарап куйган юеш ялтыравык чәчле, уң битендә зур гына тап кызарып торган арык тән¬ ле яшь кенә кеше иде бу. Хәрби юрист, сакчы аңа теле¬ фоннан шалтыратканчы, йодрыгына таянып йоклап утыр¬ ган булса кирәк. Ул кәгазьне укыды да, аны кире биреп, Синцовка карады. — Ни өчен печатьсез? Коммунистик батальонда печать юк әле, дип җавап кайтарды Синцов. Дежурный башын какты — мондый гади аңлатма ул көннәрдә аны бер дә гаҗәпләндерми иде. — Кыскасы, сезнең прокуратурага нинди йомышыгыз төште? Ни өчен сезне монда җибәргәннәр? Синцов: — Мине сезгә шәхси мәсьәләм белән җибәрделәр,— диде дә як-ягына каранып алды: менә монда, вести¬ 368
бюльдә аягүрә торган килеш сөйләсенмени инде ул сөйлисе нәрсәләрен? — Сезнең яки сез приказ бирәсе кешенең миңа ярты сәгать кенә игътибар итүен үтенер идем мин. Дежурный кабат Синцовка күтәрелеп карады. Бу кеше¬ нең йөзенә ышанырга була — бернинди мәкерсез арган, намуслы йөз. Дөрес, киеме корама, буена карата курач, аннан бик әшәке дә, итекләре исә ертылып, тишелеп бет¬ кән. Әмма дежурный бу кешенең коммунистик батальон¬ нан килгәнлеген исенә төшерде. Күп халык өйдән киткән чагында, яңа обмундирование алырга өметләнеп, өстенә иске-москы гына киеп китә. Намуслы ахрысы: намуссыз¬ лар мондый заманада хәрби прокуратурага якын да кил¬ ми. Ләкин дежурный бу кешенең гозерен тыңлый алмый, аны кемгә дә булса җибәрә дә, тегесен дә, монысын да эшли алмаганлыгын аңлатып та бирә алмый. Ә моның сәбәбе шуннан гыйбарәт: ике сакчыдан — әле генә алышынып йоклап яткан һәм яңа гына постка баскан сакчыдан гайре өченче ранглы хәрби юрист Половинкин хәзерге мәлдә хәрби прокуратура округында бердәнбер хезмәткәр иде. Өченчекөн прокуратура, тиешле боерык¬ ны алганнан соң, бүтән җиргә — Мәскәү яны станциялә¬ ренең берсенә китеп барды. Архив эвакуацияләнде, ә агым¬ дагы эшләр дислокациянең яңа урынына күчерелде. Про¬ куратурада икенче тәүлек инде менә буш шкафлар, теле¬ фоннар, ике сакчы белән ул, дежурный гына, торып кал¬ дылар. Дежурный монда килүчеләрне яки телефоннан шал¬ тыратучыларны, әгәр ышанычлы дип тапса, яңа адрес буенча юнәлдереп торырга тиеш. Дежурныйның Синцов белән монда, аскы катта, сөйләшергә мөмкинчелеге юк, чөнки ул өстә, үз телефоны янында, кизү тора. Аны үзе белән бергә югарыга да алып менеп китә алмый, әгәр икенче катка алып менсә, прокуратураның күчкәнлеге, кем әйткәндәй, Мәнди агайга да аңлашылыр иде! Ә моны исә чит кешеләргә белү һич тә тиеш түгел! Дежурный һәммә мөмкинчелекләрен эченнән исәпләгән¬ нән соң: — Менә нәрсә, сез биредә, пропусклар бюросы бүл¬ мәсендә, көтеп утырыгыз. Мин дежур торам, сезнең эше¬ гезне тыңларга бүленә алмыйм, ә мөмкинлеге булган хез¬ мәткәрләргә, эшләреннән бушагач та, сезнең хакта әйтер¬ мен. Я чакыртырбыз, я үзләре төшеп сезнең белән сөй¬ ләшерләр.— Дежурный ике тәрәзәле бүлмәгә бармагы белән генә ишарәләп сакчыга әйтте: — Ул шунда көтеп торсын, мин рөхсәт итәм... 24 3-263 369
— Ярый, рәхмәт сезгә,—диде Синцов,—Тик мин өчен¬ че сәгать бугай инде көтәм. — Нишлисен, бит, тагы көтәргә туры килә. Синцовка күпме көтәргә туры киләчәген дежурный бел¬ ми, ләкин аның көтәргә дигән тәкъдимендә бернинди рия юк. Бер сәгать элек кенә әлеге яңа урыннан начальник¬ ларның берсе телефоннан шалтыратып бер төркем хез¬ мәткәрләре белән тиздән монда киләчәкләрен белдергән. Дежурный Синцовка «көтегез» дип менә шуларны истә тотып әйткән иде инде. Ул үз бүлмәсенә, югарыга менеп китте, ә Синцов тү¬ бәндә көтә калды. Башта ул, минутларына кадәр санап, сабырсызланып утырды. Аннан, вакыт исәбен югалтып, йоклап китте, уянгач, берәр эшкә йоклап соңга калган кешедәй өтәләнә-ашыга вестибюльгә чыкты да сакчыга: — Мине дежурный белән тоташтырыгыз әле! — диде. Аның боеручан тавышы сакчыга тәэсир итте, ул теле¬ фон номерын җыеп дежурныйга: — Сез көтәргә кушкан кешенең сезнең белән сөйләшә¬ се килә. Трубканы биримме? — диде. Сакчы, күрәсең, уңай җавап алган, чөнки шундук труб¬ каны Синцовка бирде. Трубкада: — Я нәрсә анда? — дигән канәгатьсез тавыш ишетелде. — Иптәш өченче ранглы хәрби юрист,— дип эндәште Синцов,— мине беркем дә чакырмады бит! — Чакырырлар, көтегез! Синцов гасабилек белән: — Минем частька кайтасым бар бит,— дип алдашты.— Мин башбаштаклык белән соңга калып йөргәнмен кебек килеп чыга... Трубка беравык дәшми торды. Аннан болай дип җавап бирде: — Әгәр инде итәгегезгә ут капкан икән, прокуратурага белдерәсе нәрсәләрне языгыз да шунда калдырыгыз. Язып бетергәч часовойга әйтегез, ул шалтырату белән язуыгыз¬ ны төшеп алырмын. Синцов трубканы колагына кыскан кыяфәтендә янә беркавым тынсыз торды. Дежурный кушканны эшләргә кала шул. Бүтән бернәрсә дә уйлап чыгарып булмый... һәммәсен дә кәгазьгә ышанып монда калдырырга, ә ан¬ нан инде күз күрер. Синцов кинәт: «Ә мин батальонга кире кайтам»,—ди¬ гән нәтиҗәгә килде дә бердән үзен җиңеләеп калгандай хис кылды. .370
Әле райкомда чагында, Машага хат язармын дип, Ма- лининнан кәгазь сорап алган иде. Менә шул дүрткә бөк¬ ләнгән кәгазьләрне фуфайка кесәсеннән капшап карады да пропусклар бюросына керде, анда очы кәкрәя төшкән, ләкин әле язарга яраклы каләм табып алды. Каләмне йөртеп карагач, бер кара савытындагы калдык караны икенчесенә бушатып берләштергәннән соң, Синцов кәгазь¬ не сыйпап тигезләде, күкрәге белән өстәлгә ятып, бертук¬ тамый һәм уйлап та тормый, кәгазь арты кәгазь язарга кереште. Ул сигезенче битне язып барлык хәлләрен дә аңлатып бетергәндә тышта караңгылана башлаган иде инде. Синцов язганнарын яңадан укып чыкмакчы булды, лә¬ кин тәрәзәгә карагач кулын гына селекте һәм азаккы битенең иң ахырына соңгы җөмләсен язып куйды: «Үземнең эшләгән эшләрем арасында ике хата җи¬ бәрүемне дә әйтим: мин чолганыштан чыккан җирдәге Аерым бүлек частена барасы урынга, өстә әйткәнемчә, ма¬ шинага утырып китеп бардым, ә Мәскәүгә килеп җитәрәк КППга мөрәҗәгать итмәдем, аны урап уздым. Менә шу¬ шы фактлар өчен үземне гаепле саныйм һәм хәрби тәр¬ тип җәзасын алырга әзермен». Синцов имзасын куеп числосын да язды, соңгы юл¬ ларны кабат укыды, «хәрби тәртип җәзасын» дигән сүз¬ ләр артыннан «партия җәзасын да» дип өстәп куйды. Вестибюльдә баягыча ук сакчыга үтенечен белдереп дежурныйны чакыртуын сорады, сакчы телефоннан шал¬ тыраткач, берничә минуттан ишектә хәрби юрист кү¬ ренде. — Яздыгызмы? — Ул Синцов кулыннан язулы битләр¬ не алып әүвәл баш өлешен карады: адресын дөрес язган¬ мы икән? — аннан ахырын әйләндереп күз йөгертеп чык¬ ты: — Танышып чыкканнан соң үзегезне ничек табарга икәнен әйттегезме? —Әйе, аңлатмамның баш өлешендә.— Синцов язмада¬ гы шул урынны күрсәтте, анда: «Фрунзе районы Комму¬ нистик батальоны хәзерге вакытта Плющиха урамы, 2 нче номерлы ФЗУ бинасына урнашкан» дип язылган иде. Әлеге адресны күрсәтте дә, капыл гына исенә төшеп, ашыга-кабалана кесәсеннән Губер биргән кәгазьне тартып чыгарды. — Иптәш өченче ранглы юрист! Минем направлениегә кичкә хәтле тоткарлавыгыз турында язып куегыз әле, юкса башбаштаклык кылып кайтмый йөргәнмен кебек ки¬ леп чыга... 24* 371
Ул бераз алдашты: эш аның казармага кайчан кайта¬ сында түгел, Синцовка аның чынлап та прокуратурада булганлыгын Губерның белүе кирәк иде — Яхшы, унсигез сәгатькә кадәр биредә булдыгыз дип язармын,— диде дежурный. — Мөмкин булса, печатегезне дә куегыз! Дежурный маңгаен җыерды — кабат икенче катка ме¬ неп төшәргә һәм янә менәргә туры килә бит инде. Юрист, монысыннан баш тартасы килеп, «һем-м» дип куйды, ан¬ нары кире уйлады, бәгыре таш түгел ләбаса! һәм ул Синцов кәгазен алып чыгып ике минуттан китереп тә бирде. Яхшы кеше үз юмартлыгын өнәмәгәндәй мыгырда¬ нып кына: — Мәгез, алыгыз!—диде. Синцов инде караңгы төшеп өлгергән урамга чыккач та кәгазьне ачып карады. Кәгазьдә печать юк, «Мәскәү округы хәрби прокура¬ турасы» дип бәләкәй штамп кына куелган. Штамптан түбәндәрәк: «Прокуратурада унсигез сәгатькә кадәр бул¬ ды: 18.Х.41» дип язылган. Аннан купшы «П» хәрефе куе¬ лып түбән таба Синцовка һаман әле мәгълүм булмый кал¬ ган фамилиясе төшеп киткән иде. Беренче к^чке һава тревогасы бетеп отбой булганнан соң Губер янына каравыл начальнигы кереп Синцов фа¬ милияле бер кешенең капка төбендә торуын әйтте. Бу кеше казармадан Губер язып биргән увольнительный белән кит¬ кән икән дә хәзер яңадан кайткан икән. Бу мәлдә үзен комиссар янына кертүләрен көтеп тора, имеш. Губер каравыл начальнигының әлеге сүзләрен ишет¬ кәннән соң көлеп җибәрде, күзлеген төзәтеп, ул кешене аның янына кертергә, бер уңайдан Малининны да чакыр¬ тырга кушты. Губерга беренче булып Синцов килеп керде, Малинин күренми иде әле. — Я нәрсә, иптәш Синцов,— диде Губер көлеп кенә,— хәрби прокуратура ремонтка ябылганмы, әллә сез Мол- чановканы тапмадыгызмы? Әллә бүтән сәбәп бармы? Синцов Губер язуын чыгарып өстәлгә, аның алдына куйды. Комиссар язуны шундый игътибар белән укыды, әй¬ терсең үзе язмаган. Аннары кәгазьне бора төшеп проку¬ ратура дежурные сырлаган юлларны укыды: «Прокура¬ турада унсигез сәгатькә кадәр булды». — Димәк, сезнең эшне ачыклап, сезне безгә кире җи¬ 372
бәргәннәр? Шулаймы?—дип сорады Губер, кәгазьдән йө¬ зен күтәреп. — Юк, алай түгел. Синцов прокуратурада биреп калдырган гаризасы ту¬ рында сөйләп күрсәтте. — Сез гаризада Малинин миңа сезнең хакта сөйләгән¬ нәрнең барын да яздыгызмы? — Барын да,— диде Синцов. — Ачыктан-ачыкмы? Синцов җилкәсен җыерды һәм Губер үзе дә мәгънә¬ сез сорау биргәнлеген төшенеп алды. Кая инде бу кеше¬ гә яшерен-батырын эш итүләр! Куркак-мазар булса, ул дезертир кебек кичә үк ерак тылга качар, ә инде берәр хәй¬ лә капчыгы булса, үзе турында берәр нәрсә уйлап чыгарып, кайсыдыр хәрби частька сырышкан булыр иде. Вязьма белән Мәскәү арасында үз частьларын һәм документларын югалткан кешеләр буа буарлык бит хәзер. Аларның күплегенә исе китеп Губер хәтта сызгырып куйды һәм капыл гына кинаясез-нисез, ихластан елмай¬ ды — ул әнә шулай чын күңелдән, бернинди риясыз да елмая белә иде. — Утырыгыз, хәзер Малинин килгәч киңәшеп алыр¬ быз...— диде ул. Губерның кәефе яхшы күренә. Иртә белән батальонда булган йөз алтмыш мылтыкка чагын биш йөзне өстәгән¬ нәр; хәзер батальон мылтыклар белән генә булса да ко¬ ралланган, иң мөһиме — иртәгә аны машиналарга утыр¬ тып фронт тирәсенә озатырга тиешләр. Алга таба ни буласын Губер белми әле: әллә бөтен батальоннарны җыеп бер дивизия тупларлармы, әллә алар белән бүтән частьларны тулыландыра төшәрләрме? Ни генә булмасын, бу инде зур эшкә охшап тора, шуның өчен дә бит инде ул, данлы конармеец хокукыннан фай¬ даланып, үзен Мәскәүдә калдыруларына ирешә алды, ә үзенең главкасын урынбасары командалыгында эвакуа¬ цияләде. Малинин килеп керде, Синцовны шәйләп, яраксыз га¬ дәте буенча, аңа маңгай астыннан гына карап алды һәм төксе генә башын какты. — Менә, рәхим ит...— диде Губер, кәгазьне өстәлдән Малининга таба шуыштырып һәм күз очларындагы көлү чаткыларын яшерергә тырышып.— Бер бюрократ кәгазь маташтырган, ә икенчесе шуңа резолюциясен салган, ә теп-тере кеше,— дип ул Синцов ягына ым кагып алды,— тегендә барып бәрелә, монда кайтып сугыла һәм шул бю¬ 373
рократлар аркасында фронтка эләгә алмый. Синеңчә ни¬ чек,— дип кинәт күңелле тавыш белән сорый куйды ул,— әгәр доброволец Синцовны синең взводка язсак, бюрокра¬ тизмга чик кую булмасмы икән бу? Шуның белән сау бул закон, яшәсен партизанлык! — дияр идек, бәлкем, ә? Ләкин болай шаяртуны Малининның күңеле кабул итмәде. — Соң, ничек хәл иттегез? — дип сорады ул караңгы чырай белән. Губер исә, һаман әле уенчак тавыш белән сөйләвен¬ дә дәвам итеп: — Ничек хәл иттекме?— диде.— Кәгазь миндә, ә ул,— дип Синцов ягына башын изәп куйды Губер,— синдә кала. Андый-мондый хәл килеп чыкса, мин шул кәгазь белән ак¬ ланам, ә син исә Синцовның сугыштагы тәртибе белән акланырсың. — Мин сезнең ышанычыгызны аклармын, күңелегез тыныч булсын! —диде Синцов. Губер урыныннан кубып һәм әүвәлгечә үк көлемсерәп: — Ә минем тынычсызланган чагым бик сирәк була,— диде. Гомумән, ул күңел кыллары тиз чиртелә торган ро¬ мантик кеше, тик аларны тышаулап тыеп тора. Хәзер дә аларны нык кына төйнәп бәйләп куйган иде. — Китәргә рөхсәтме?— диде төнтек Малинин. — Сүзең булмаса, китә аласың. — Нинди сүз кирәк инде тагын? Әгәр бүтәнчә хәл ит¬ сәгез, райкомга барып жалоба бирәсе идем — шул гына! — Исәбең соңгы мөмкинчелекне файдаланып карау идеме? — Нәкъ шулай,— диде дә Малинин Синцовка борыл¬ ды:— Киттек әйдә! УНДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК Кар төшкәнгә дә икенче тәүлек инде. Кояш ялтырап торган ап-аяз салкын көн. Малинин ротадан взводына кайтып бара; әүвәл, ба¬ шын иеп, җете ак карлы элемтә траншеясы буенча тигез яланнан йөгерә-атлый узды, аннары турыдан кисеп кал¬ кулыктагы кирпеч заводы хәрабәләренә менде; аның взводы әнә шул хәрабәләргә урнашкан. Салкын булса да, кояш, бигрәк тә менә бу җирдә, әйбәт карый, аның җылы¬ сы хәтта бүрек аша да үтеп керә һәм рәхәт кенә кытык¬ лый кебек иде. 374
Малинин тын алу өчен туктап калды һәм артына әй¬ ләнеп карады. Артта Мәскәү ягының гадәттәге күренеше шәйләнә: те- гендә-монда карасу әрәмәләре белән кашлаклар калкы¬ шын тора, бик ерак офык чикләре белән кушылып урман полосалары җәйрәп ята. Якындарак МТСның янып-көйгән дүрткел утары күренә — анда батальон штабы урнашкан; арырак авыл түбәләре күзгә чалына — анысына полк шта¬ бы урнашкан. Карда яңа гына салынган сукмаклар, окоп белән элемтә траншеялары ярылып ята. Нинди генә мас¬ кировка ясама, хәзер, менә бу калкулык өстеннән, алар уч төбендәгедәй күренә. Кар барысын да фаш итә иде. Коммунистик батальон сугышчылары 31 нче укчы ди¬ визияне тулыландыру өчен килеп төшкән көнне үк Ма- лининга политрук дәрәҗәсе биреп ротага җибәрделәр. Әнә шул дәрәҗәсендә ул ун көн сугышты инде. Туктаусыз кан койган көннәр булды ул; Малининның сугышчылары өстәлгәннән соң да әле дивизияне кабат ту¬ лыландырдылар. Дөрес, бу юлы бик кинәндермәделәр, көчләрне киләчәккә сакладылар ахрысы. Немецлар элеккечә үк уңыш казана, дивизия бүген дә Мәскәүгә арка ягы белән торып сугыша, ул Малинин ки¬ леп төшкән төбәктән дә егерме чакрымлап көнчыгышка чигенгән иде. Дивизия бу вакыт эчендә урһашкан позицияләреннән өч мәртә кубынды инде. Ике мәртәбәсендә күршеләр белән фронт сызыгын тигезләү һәм чолганышта калмау өчен чигенгән, ә өченче мәртәбәсенең сәбәбе шул: аның полк¬ ларының берсе тулаем диярлек юкка чыгарылган, бүтән ике полкы исә төпләнгән җирендә тора алмаган. Тик икенче көннең иртәсендә шактый арттагы запас позиция¬ ләрдә генә немецларны тоткарлый һәм үзенең, шулай ук бик тирән тылдан аткан авыр тупларның тоташ уты ас¬ тында җиргә яткыра алган. Менә хәзер Малинин атлап барган әнә шул позицияләрдә дивизия чатыр ябышып калган һәм, дошманның өч тәүлек буена рәхимсез төстә һөҗүм итүенә дә карамастан, бүтән бер дә чигенмәгән иде. Дивизия биләмәсендә хәлләр менә шулай тора һәм бо¬ лар барысы бергә, бөтен Мәскәү яны фронты масштабын¬ да, озын-озакка сузылган галәмәт зур оборона сугышын тәшкил итә, бу сугышта һөҗүм итүчеләрнең дә, оборона тотучыларның да көчләре менә-менә бетәргә тиеш иде кебек, ләкин ни тегеләрнең, ни боларның көче һич киме¬ 376
мәде. Сугышлар әүвәлгечә үк бик аяусыз иде, нигездә немецлар файдасына иде, әмма бу өстенлекләренә дә ка¬ рамастан, сугыш аларга көннән-көн һәм, әйтергә кирәк, һәр километры да бик кыйммәткә төшә бара иде. Ул көннәрдә Мәскәү янында сугышкан кешеләр нинди хисләр кичерсә, Малинин да шундый ук хисләр кичерде. Немец танкларының удар көчләре хәзер инде, җәй аен¬ дагы һәм Вязьма белән Брянск тирәләрендә дошман бәреп кергән беренче көннәрдәге кебек, майга кадаган пычак¬ тай безнең фронтка кадалып кермиләр. Кешеләрне акрын- акрын бүтән'хис-тойгы биләп алды. Алар үзләрен коточ¬ кыч нык көч белән, хәтта кыймылдый алмаслык итеп кысылып килгән пружинадай хис кылдылар, ләкин пружина¬ ны нихәтле генә соңгы чигенәчә терәп кысмасыннар, ул үзендә барыбер кирегә атылу сәләтен саклый. Немецлар тарафыннан һаман саен бер рубеждан икенчесенә, ягъни Мәскәүгә таба мәрхәмәтсез рәвештә кысыла барган кеше¬ ләр ул көннәрдә, һәм физик, һәм рухи яктан да, нәкъ теге пружинадай кире кайтарып сугу сәләтенә ия була баралар иде. Аларның инде иң соңгы тамырлары киерелгән, үзләре артында Мәскәү торганлыгын беләләр, аларга моны аң¬ латып торасы да юк. Моннан тыш алар бик кискен ми¬ нутларда тулыландыру өчен килеп төшкән отрядлардан, фронтта көннән-көн арта барган артиллерияләрдән, янә дә бүтән билгеләргә, әйтик, күчтәнәч-бүләкләргә, хатлар¬ га, хәтта газеталарның тоны үзгәрүенә карап та, Мәскәү¬ не дошман кулына бирмәс өчен үзләре артында бөтен илебезнең дә алагаемга күтәрелүен тоеп торалар иде. Немецларның Мәскәүне алу уе булган булса да, бу форсат кулдан ычкынган иде инде. Безнекеләр Мәскәү янындагы җиңүгә әле өметләнә алмый, ләкин җиңелер¬ без дип тә уйламый. География әйтерсең немец файда¬ сына эшли: алар берничә шоссе буенча Мәскәүгә томы¬ лып аңа йөз километр диярлек кенә җитми калганнар. Сугышның беренче көннәрендәге арифметикасы буенча немец танклары фронтны өзеп мондый араны нибары бер- ике тәүлектә үтсә, хәзер инде бу арифметика Мәскәү янында һичничек гамәлгә ашырыла алмый. Танклар анысы фронтны өзә ала һәм әле тегендә, әле монда өзә¬ ләр дә иде, ләкин өч, биш яисә җиде километр үткән¬ нән соң аларны барыбер туктаталар. Ләкин әүвәлге кот¬ чыккыч арифметикадан башка география дигәне генә кеше¬ не исәнгерәтә алмый иде шул. Бүген, алгы сызыктагы тынлыктан файдаланып, ППС- 876
тан хатлар китерделәр. Хат Малининның җәмәгатеннән дә бар иде. Егерме өч ел бергә гомер кичергәннән соң Малининның хисләргә ирек бирми торган тыенкы таби¬ гате хатынына да йоккан, ул, бик туарылмыйча гына гел аның хакында уйлавын, кышкы киемнәрне вакытында бирерләрме икән дип үзенең борчылуын әйтеп язган: ке¬ шеләр сөйләвенә караганда, тиздән иртә салкыннар баш¬ ланачак икән. Моннан тыш хатыны ике яңалык турында да хәбәр иткән. Беренче яңалык улларына кагыла иде. Казан тирәсенә эвакуацияләнгән мәктәп директоры: сезнең улыгыз Малинин Виктор, тугызынчы класс уку¬ чысы, Мәскәүне сакларга китәм дип записка калдырып эзсез югалды, дип язган. Розыск белән эзләтеп карагач та малай бу көнгә хәтле тоткарланмаган икән әле. «Ничек тоткарлыйсың ул зимагурны!»—дип, улын кү¬ ңеленнән иркәләгәндәй, ягымлы гына елмаеп куйды Ма¬ линин. Хатынының улы хакында тирән хәсрәт белән язган хатын укыганда Малининның моңа башта әллә ни исе кит¬ мәгән. «Нишлисең, егеткә унҗиденче яшь бит инде»,— дип батырайланып уйлап куйган. Ләкин соңра әле кичә генә каршысында ачылып яткан туганнар каберен, андагы бер көн эчендә генә дә үлгән үз ротасының җиде егетен исенә төшергәч, ул бердән ямансылый башлады. Хәер, малаеның батыр адымы өчен күңеленнән әле дә булса горурлана иде горурлануын. Икенче яңалык хатынына кагыла: ул инспектор булып хезмәт иткән район торак бүлеге яңадан эшкә керешә, аны хәзер мөдир иткәннәр, чөнки аларның начальнигы, Ма- лйнинга таныш булган Кукушкин, Горькийдан кире кай¬ тарылган, анда үз белдеге белән качканлыгы өчен эшен¬ нән алынган, партиядән чыгарылган, броньнан азат ите¬ леп сугышчы сурәтендә фронтка озатылган. Бу яңалык Малининны шатландырды. Мәскәүдә Кукушкин кебек¬ ләрнең койрыкларын бора башлаулары аның күңелендә гомумән киләчәктә тәртип урнашачагына ышаныч уятты: болай булгач Мәскәүне тапшырмау гына түгел, ә бәлки дошманны аңа якын да җибәртмәбез әле, диде ул эчен¬ нән. Кукушкин, аныңча, бер эт җан. Судан да коры чыга¬ чак, дип ачу белән уйлап алды Малинин. Фронтка китереп тыксалар да, барыбер тылга кире атылып төшәчәк ул. Малинин хәл алганнан соң взводы урнашкан калку¬ лык иңенә менеп җитте. Кичә сугыш шундый хәлгә тө- 377
шерде, Малинин взводта көндез дә, кичен дә була алмады һәм шуның өчен үзен гаепсездән гаепле итеп санады. Ул һәр сугышчысын көненә бер мәртәбә күрергә гадәтләнеп киткән: ротада бик күп калмаганнар иде шул инде наный¬ лар. Фронт тормышы шундый ул — кичә күрешмәсән, бүген күрешәм дисәң дә күрешә алмыйсың: взвод кичә тагын зур югалту кичерде, анда, иртәнге мәгълүматлар буенча, взвод командиры сержант Сиротаны да кертеп, бары ун¬ бер сугышчы гына калган. Әлеге Сирота, бер көн эчен¬ дә ике лейтенант үтерелгәннән соң, менә бер атна инде взводка комаңдалык итә. Сугышның беренче көннәреннән үк сугышкан лейтенантның гомере иртә белән киселсә, аны алыштырырга дип туп-туры училищедан гына килеп төшкән икенчесе кичен үк үлеп калган иде. Кирпеч заводы хәрабәләренең хәрабә диярлеге дә юк, монда җимерерлек эш алай күренми. Заводны сугыш ал¬ дыннан төзи генә башлаганнар, ләкин ул төзелеп бетмичә бүленеп калган. Фундаментын торгызганнар да мич ни¬ гезләрен салганнар, янә дә стеналарын тегендә-монда кү¬ тәргәннәр, ләкин алары да ярты тәрәзә биеклегеннән уз¬ маганнар. Шунда ук, чүт кенә читтәрәк, булачак завод торбасына да керешкән булганнар. Җирдән бер метр өстә- рәк калын стеналы галәмәт зур алка күтәрелеп чыккан, ә аның эчендә җир астыннан төтен юлы үтә — бу табигать тарафыннан'тудырылган дотка охшый, үзен бик яхшы пу¬ лемет оясы итеп әмәлли төшәсе генә калган иде. Өч көн элек бу позициягә күчеп алгач, әүвәлтеннән үк пулеметчы булган Малинин әлеге торба калдыгын ях¬ шырак файдаланырга киңәш итте һәм ул да түгел анда үзенең станоклы пулеметы белән Синцовның урнашканын күрде; Синцов сугыш башыннан ук, язмыш кушуы буенча дигәндәй, Малинин ротасына эләккән, югыйсә ул гомумән бүтән полк һәм батальонга да беркетелә ала. Әлбәттә, Ма- лининның да берникадәр ярдәме тигән, чөнки монда, ба¬ тальонда ук, Малинин кайберәүләрнең колагына пышыл¬ дап куйган һәм бер мәртәбә, ротаны тулыландырган ча¬ гында, Синцовны аңа билгеләгәннәр иде. Тиздән шул нәрсә ачыкланды — Синцов күпне күргән тәҗрибәле кеше булып чыкты, ул корал белән яхшы эш итә белә иде. Зур сугыш көннәрендә булганча, шундук сол¬ датларның дәрәҗәләрен дә күтәрделәр. Фронтка килеп төшүенең беренче иртәсендә Синцов патрон ташыды, кичен «максим> артына икенче номер бу¬ лып ятты, ә икенче көнне инде үлгән беренче номерны алыштырды. 378
Дүрт көн элек, әүвәлге позицияләрдән яңаларына күч¬ кән чагында, Синцов үзенең икенче номеры ярдәмендә чигенүче ротаны күз бәйләнгәнче ут белән каплап торды һәм, рота командиры лейтенант Ионовның фикеренә кара¬ ганда, бу вакытны ул үзен кыю һәм сабыр сугышчы итеп күрсәтте. Лейтенант Ионов аны моның өчен хәтта «Батырлык өчен» медаленә күрсәтергә кирәк, дигән, ләкин Малинин, Синцовның үткәндәге хәлләрен истә тотып, бу мәсьәләдә бик үк ашыкмаска булган, һәр нәрсәне үлчәп эшли торган кыркурак табигате һәм Синцов өчен шәхси җаваплылыгы аңа эченнән ашыкма, ашыксаң ашка пешәрсең, дип кисә¬ теп тора. Малинин нәүбәттәге политдонесение вакытында пулемет расчетының зирәклеген, янә дә пулеметчыларның исем-фамилияләрен мактап телгә алган, ә инде Ионов¬ ның, әйдәгез наградной лист языйк, дигән киңәшенә ка¬ рата дәшми калган. Шуннан рота командиры, исәпсез- хисапсыз мәшәкатьләренә күмелеп, Синцовны онытып та җибәргән иде. Малининның менә хәзер Синцовны күрәсе килә, лә¬ кин ул башта пулемет оясына түгел, ә сержант Сирота утырган завод хәрабәләренә барып килергә теләгән иде. Бүтән кешеләр кебек, сержант Сирота да саксызлык тойгысыннан мәхрүм калмаган, ләкин сержантның бу сак- сызлыгы, аның уенча, гаскәри «хезмәт юлында бер пүч- тәк нәрсә генә икән. Бүтәннәрне үтергән кебек, аны да үтерә алалар — шуннан соң гомумән бар нәрсәгә, шул исәптән, хезмәт карьерасына да чик куела бит. Ләкин үзенең хезмәтен җиренә җиткереп үтәвенә үлем турын¬ дагы фикере аңа һич кенә дә кире йогынты ясый алмый иде. Сирота, рота политругын ерактан ук күреп, сырмасын каешы белән тагы да кыса төшеп буып куйды, бүреген¬ дәге йолдызын маңгай уртасына туры китеребрәк төзәтте һәм шундук иңенә әле генә майлаган ППШ автоматын элеп алды. Соңгы атналарда әлеге автоматлар алар дивизиясенә дә җибәрелә башлады; Сирота бу коралны үз взводын¬ да беренче булып алды һәм сугышта сынап та карады инде. Автоматның төз ату сәләте мылтыкныкы кебек үк бул- маса да дошманны һәлак итү ешлыгы күбрәк һәм Сиро¬ та үзенең ППШсына хәзер дә әле, нәкъ тәүге көннәрен- дәгечә, илаһи бер нәрсә итеп карый. ППШны иңенә элгәннән соң, Сирота стенадагы ти¬ шектән политрук каршына йөгереп чыкты. Малинин аның 379
бөтен формасын китереп сәламләвенә каршы әүвәл ку¬ лын бүрек читенә тигереп алды, аннары аны сержантка сузды. — Я ничек яшисең, Сирота? — дип, авыр нык кулы белән Сиротаның да шундый ук бик саллы таза кулын кысты. — Иптәш политрук, ашау ягы чамалырак,— дип, шун¬ дук зарланып алды Сирота. Ул үзенең солдат тәҗрибәсе белән начальствога кай¬ чан жалу итәсен һәм итмәсен бик яхшы белә һәм мөм¬ кин чагында тиз генә зарын белдерә иде. — Ни өчен чамалы әле ул? — Малинин эшнең ни ту¬ рында икәнен белсә дә, моны абайламагандай итә иде. — Иптәш политрук, ни өчен әле ул шулай? Бүген ир- тә таңнан термос белән китсәләр дә, котелокка сыярлык кына алып кайттылар... — Димәк, тиешлесен биргәннәр, ягъни наличный сос¬ тав кадәренчә,— дип аңлатты Малинин.— Рәнҗерлек бер¬ ни юк монда. Сирота нәкъ әнә шул «наличный состав»тан канәгать түгел, ул сугышчылар кимегәнен күрсәтми, бүген дә азык- төлекне кичәге норма буенча алырга исәпләгән иде. Шу¬ лай да ул, әллә ни сынатмыйча: — Юк, мин рәнҗемим анысы,— дигән булды. — Тагы'нәрсә җитешми? — диде Малинин. — Үзегез беләсез инде.— Сирота җилкәсен җыерып куйды, әмма йөзе «мин нәрсә, мин кечкенә кеше» дигән¬ не аңлатып тора иде.— Рас китермиләр икән, нәрсәсен әйтәсең инде аның? — Тәмәке, дисеңме? — Соң, нәрсә булсын инде бүтән, иптәш политрук? Ә сугышчан питание белән ярыйсы, анысыннан зарлан¬ мыйбыз. Малинин көлемсерәп куйды, кыр сумкасын ачып ан¬ нан дүрт кап махорка чыгарды. — Мә, тарат. Нәкъ менә бүген Мәскәү шефларыбыз- дан бүләк алган идек, сезгә дип юлга чыккач алып кил¬ дем. Анда папирос та бар, ну, аларны сезгә соңра, кичен китерерләр... Сирота Малинин кулыннан махоркаларны алгач бә¬ хетеннән хәтта «аһ» дип куйды. Аның йөзеннән бик озак тартмаганлыгы шәйләнә иде. Малинин сержантның калтыранган яңак тамырларын күреп: — Тартып җибәр булмаса,— диде.— Кая, мин дә бер- 380
не кабызыйм.— Малинин кесәсеннән башланган капны чыгарып башта Сиротаның учына койды, аннары калын гына итеп үзенә төрде. — Бәлкем, эчкә керербез? — диде Сирота.— Анда без бер стенага сыенып плащ-палатка корып куйдык. — Ярар, монда гына инде, җил дә җилбердәп тора әнә,— диде Малинин.— Әй, бүген хозур да инде! — Алайса, рөхсәт итегез, сугышчыларга тәмәке тара¬ тып килим. Мин хәзер, иптәш политрук! — Бар әйдә, тарат... Сирота шундук күздән югалды — стена тишегеннән ке¬ реп китте, анда кемгәдер дәште, күрәсең, махорканы та¬ ратырга кушкандыр. Ул да түгел әйләнеп тә чыкты. Сирота армиягә хезмәткә алуның иске законы буенча, ягъни унтугыз яшь урынына егерме ике яшьтән киткән. Хәзер аңа егерме сигез тулган инде, ләкин үзен дөнья гаме басканга, үз яшенә караганда өлкәнрәк күренә. Тик менә хәзер берне төреп җибәргәч, йөзе бердән балкып киткән иде. — Нигә шатланасың? — дип сорый куйды Малинин. — Көн әйбәт бит, иптәш политрук.— Сирота тәмәке¬ сен куш учында оста гына кабызып җибәрде.— Их, көнне тагы да суыта төшсә иде! — Әллә ни игелеге тимәс. Каты салкыннарда кырда бик авыр бит. . — Ә минемчә, менә болай: безгә авыр булса, немеңка тагы да авыррак.— Ул моны шундый усал көлү белән әйтте, гүя бу этлекне немецларга үзе үк эшли ала.— Ми¬ нем взводта бер студент-химик бар, дүртенче курстан. Менә шул әйтә, аларның авиация мае салкынга чыдамый, ка¬ тып китә, ди. Сез карагыз әле,— диде Сирота, күккә иша¬ рәләп,— икенче көн бит инде чып-чын кыш көне һәм икен¬ че көн инде менә фрицлар азрак оча. Мин әйтәм, тагы да катырак суытса, танк майлары отказ бирмәсме икән, дим? — Ә син танклардан курыкма. — Мин анысы курыкмыйм. Без аларның икесен ян¬ дырдык инде... — Ике генә хәл итми әле. — Соң, бер взводка гына бит ул,— дип карулашты Сирота, үпкәләгәндәй.— Сез менә укчы взводлар буенча исәпләп карагыз әле: бер взводка икәү булса, бер рота¬ га — алты, ә батальонга унсигез була. Полкка — илле дүрт,— дип санавында булды ул.— Дивизиягә — йөз алт¬ мыш ике, ә ун дивизиягә — мең алты йөз инде... Әгәр шул 381
тәртиптә барса, немец танклары Мәскәүгә якын да кил¬ мәс иде. Ә бөтен взводлар да бездә икешәр танк яндыра алдымыни? Безнең батальонны гына алыйк. Мин бездән башка ике танк яндырган взводны белмим дә әле! — дип, ул бик горуранә очлады үзенең сүзен. — Димәк, бөтен фронт өчен дә исәпләп чыктың инде син? — дип көлде Малинин.— Син үз эшеңне эшләдең, үзеңнең ике танкыңны яндырдың да, хәзер инде бүтәннәр яндырсын аларның чираты хәзер дип, мич башына менеп ятсаң да ярыймы? — Нигә? Миндә алай уйлау гадәте юк. Мин бары рас сүзне әйтәм, ике танк бер взводка аз түгел, дим. — Мин дә аз димим, бары май катуына гына өметлә¬ нергә ярамый, дим. Салкыннар китереп суккач, немецның мае отказ бирәсен, туплары атудан туктыйсын, автомат¬ лары тыгыласын һәм мәетләрен юлдан көрәп алып әрдә¬ нәләргә өеп куясын гына көтәргә калырмы?! Мондый на- строениедә тору да, аның белән үзеңне тынычландыру да һич дөрес түгел. Сирота «вольно» хәлендә булганда сүзгә бер дә ап¬ тырап тормый иде — Ә нәрсәгә кирәк ул безгә үзеңне тынычландыру?— диде ул, кулларын җәеп. Аннары башын артка чөеп кояш¬ ка карады, ^үзләрен чел-мелт китереп: — Болар барысы да ялган. Арт сабагыңны укыта башласалар, бу матур¬ лыктан төтен генә калыр...— диде. — Ярый соң, әйдә позицияңне карап килик.— Малинин тәмәке төпчеген аяк астына ташлап тапташтырды да сте¬ на тишегеннән башлап үзе кереп китте. Ун минуттан ул, нәкъ тыныч сәгатьләрдәге гадәтенчә, солдатлар белән әңгәмә корып утыра иде инде. Аны алты кеше түгәрәкләп алган, калганнары, шул исәптән Син¬ цов та, үз позицияләрендә тора, ләкин Малинин барысын да берьюлы җыеп алмасына өйрәнгән, хәзинәдә бар ауди¬ ториясенә бик канәгать иде. Малинин кәҗә тоягын гасабилек белән суырган ябык чырайлы бер яшь солдатка дәшеп: — Менә син, Михнецов, химик, әлбәттә, химиядә суда йөзгән кебек йөзәсең, ә мин — юк, әлифне таяк дип тә белмим,— диде.— Син, немецларның авиация ягулыгы салкында яраксызга әйләнә, дисең, танк майлары да ка¬ тып китәр әле, янәсе, синеңчә, бәлкем дә әле, орудие сис¬ темалары да отказ бирер, автоматлары да тыгыла баш¬ лар.— Бу тема Малининны тәшвишкә калдырган, ул тегеләй дә, болай да шуңа әйләнеп кайта, ниһаять, аны 382
эзгә салып дөрес итеп чишәргә тырышып карый иде.— Бәлкем ул шулайдыр да, кабатлап әйтәм, син химик бул¬ гач күбрәк тә беләсеңдер. Ләкин мин аның шулай икәненә азрак ышанам. Димәк, син моңа ышанасың, ә мин — юк. Янә дә менә нәрсә: син немец техникасының салкыннарда отказ бирәсенә өметләнсәң, мин исә аңа түгел, ә барыннан бигрәк нәкъ синең үзеңә, ягъни Михнецовка, өметләнәм. Тышта нинди генә һава тормасын, синең җаның калтырап төшмәс, винтовкаң да, гранатаң да, кул астыңдагы бөтен нәрсәң дә отказ бирмәс, дип ышанам. Ә ни өчен ыша¬ нам? Чөнки немецларның бөтен техникасы да ник шунда утыз градуслы салкында да никадәр генә сәгать төгәлле¬ ге белән эшләмәсен, әгәр синең җаның калтырамаса, дош¬ ман бернинди шартларда да Мәскәүгә барып җитә алмая¬ чак. Техника беләнме, техникасызмы, салкындамы, сал¬ кында түгелме — барыбер барып җитә алмаячак ул. Бел¬ деңме инде сиңа ни өчен ышанганымны? Яле, химик, үзен ничек уйлыйсың, әйтеп кара әле? Михнецов акылсыз егет түгел иде, ахрысы, ул полит¬ рукның дуганы кая таба бөккәнен шундук абайлап алды. Ләкин ул дөньядагы барлык бәхетсезлекнең дә немец ос- тенә ябырылып килүен тели, шунлыктан безнең кышкы салкыннар һәм немец техникасы турында да ул кызып- кызып яңадан-яңа мәгълүматлар китерә башлады. Малинин бу егетнең ваемсызлыгына күпмедер дәрәҗә¬ дә чик куя алганлыгын тоеп, карусыз гына: — Шулай да булсын ди, шулай да булсын ди, ник муеннары аска кнлми шунда! — диде.— Тик хикмәт алар- да түгел, ә синдә икәнлеген аңладыңмы соң син? Майлары катуда түгел, ә синең ни рәвешле сугышуыңда икәнен аң¬ ладыңмы? — дип һаман үзенекен тукыды ул. — Анысы, иптәш политрук, аңлашыла, бик аңлашы¬ ла,— дип җавап кайтарды аңа берничә тавыш берьюлы. Сугышчылар тынып калдылар. — Карале, Сирота, бүген нинди көн? — дип сорый куй¬ ды Малинин. — Пәнҗешәмбе. — Оныта күрмә, шимбә көнне полкның партбюро ки¬ ңәшмәсе була. Анда синең мәсьәлә дә карала, сине пар¬ тиягә алачаклар. — Сораулардан куркам шул,— диде Сирота.— Минем һәрвакыт шулай: сораулар биргәнче һәммәсен беләм кебек, сорау бирделәр исә — барысы да баштан оча. Үч иткән¬ дәй менә! Өлкән яшьләрдәге сугышчы, аталарча ягымлы тавыш белән: 383
— Ул иртәдән бирле Устав укый, брошюралар укый, хәзерләнә,— диде. Бу теге вакытта беләгенә балыкчы кәр¬ зинә элгән Трофимов иде. Малинин хәтерли: аның взводы коммунистик батальон казармасына кергәнче, иптәшләре шаян сүзләр әйткәләп аны ирештереп торганнар иде. Хә¬ зер исә Трофимов башына җылы бүрек, өстенә сырма¬ дан тыш шинель дә киеп җибәреп егетләр яшендәге сол¬ датка охшап калган, тик борын астындагы күбәләктәй чал мыегы гына аның инде шактый өлкән икәнлеген бел¬ гертеп тора иде. Трофимов ротага Синцов белән бер өстә¬ мә тулыландыру вакытында килгән, барлык югалтулар¬ дан соң взводта бердәнбер коммунист булып калган иде. «Әгәр Синцовны санамаганда»,— дип исенә төшерде Малинин һәм шундук, юк, Синцовны исәпкә кертергә яра¬ мый, дип уйлап куйды: исбат ителмәгән шартларда парт¬ билетын югалткан хәрбиләрне, батырлык күрсәткән нәү¬ бәттә дә әле, партиягә кайтармыйлар. — Трофимов, син сержантка хәзерләнергә булыш,— диде Малинин.— Ул взвод командиры, ә син сугышчы гына булсаң да, күптәнге коммунист сыйфатында, аңа барыбер өлкән булып каласың. — Ул болай да ярдәм итә,— дип сүзгә кушылды Сиро¬ та.— Төрле брошюралар бирә, юкса Устав кына үземнеке. Малинин: — Мәскәүдән алып килгән идеңмени? — дип Трофимов¬ ка карап куйды. Трофимов башын какты, аннан: — Егетләр һаман миннән Мәскәүне сораша,— дип сөй¬ ләп китте.— Мәскәү ничек анда, имеш, паника булган икән калада... Яшермичә, булганынча гына сөйләп бир әле, ди¬ ләр. Ә мин әйтәм, әгәр булса да, күптән хәтеремнән чык¬ кан инде, дим. Хәзер исә хәтеремдә калганы Лермонтов¬ ныкы кебек үк: «Оланнар, Мәскәү безнең артта! Үлик әйдә шул хакка!..» Әле борын заманда, шушы гасыр башында чиркәү мәктәбенә йөргәндә өйрәнгән идем, ә менә оны¬ тылмаган бит! — Ярый соң алайса, алай Мәскәү хәбәрләре белән кызыксынгач, сезгә өрьяңаларын сөйләп бирим,— диде Ма¬ линин.— Менә мин җәмәгатемнән хат алган идем... Ул фронтка качып киткән улы турында, хатынының ничек итеп район торак бүлегенә эшкә кайтуы, янә дә Кукушкинны, броньсыз калдырып, фронтка җибәрүләре турында да сөйләп күрсәтте. Сугышчылар аны күңел салып тыңладылар; Кукушкин- 384
ның броньнан колак кагуы һәммәсенә дә ошады: шул кирәк аңа, шайтан алгыры! — Димәк, Мәскәүдә тәртип урнаштыралар,— дип ел¬ маеп куйды Трофимов.— Бу бик яхшы. Ә инде улыңның качып китүенә килсәк, ачулансаң, ачулаимасаң да шуны әй¬ тим мин сиңа, Алексей Денисыч, ул электә хулиган иде, ди¬ мәк, хәзер дә шундый булып калган. Мин сездән ике урам аша яшим, шулай да аның кыланмышларын ишетеп торам... Чак кына кәефе кырылган Малинин моңа каршы: — Ничево, аның яшендә мин дә яхшы гына хулиган идем...—диде. Моңарчы сүзгә катышмыйча, яңагына таянып утырган ап-ак чырайлы яшь кенә бер сугышчы: — Ә шулай да, бомбага тотканнан соң Мәскәү ничег¬ рәк күренә хәзер? — дип сорый куйды.— Мин үзем дә Мәс- кәүдән, Коровий валда яшәдем. — Синең Коровий валың исән,— диде Малинин.— Тро¬ фимов та сезгә бу хакта күп мәртәбәләр сөйләгәндер ин¬ де. Сез аның сүзенә ышаныгыз, ул җитди мужик, эчми дә, балыкчы була торып, алдашмый да,— дип өстәп куй¬ ды Малинин. Сугышчылар бу сүзгә шау-гөр килеп көлешеп алдылар. Ләкин Коровий вал егетенең үз кырыгы кырык иде, ул һаман каныга бирде: — Ә шулай да Мәскәү, газеталарда язганча, бик аз гына җимерелгәнмени соң? Төн җитүгә баш очыннан тук¬ таусыз гүләп китеп торалар бит... — Китүен китәләр, тик барып җитә алмыйлар,— дип җавап бирде Малинин аңа.— һәр пуля сиңа җитә алма¬ ган кебек, Мәскәү белән дә шулай! Сиңа андагы бомба һөҗүмнәре моннан коточкыч булып тоела. Мин исә мон¬ да, фронтка килгәндә, яфрак кебек калтыраган идем. Ә килеп төшкәч, болай берни юк кебек. Сирота Малининның куркуына бик ышанып җитмичә: — Ну, иптәш политрук, шыттырасыз да инде! Алай ук калтырамагансыздыр әле! Малинин аңа күз чите белән генә карап көлеп куйды: — Калтырамассың! Нәрсә, алла миңа курку хисен бир¬ мәгән дисеңме әллә? Олавы белән биргән! — диде һәм шул мәлне башын иеп алды, чөнки өстән генә бер снаряд очып узган иде.— Күрәсең, снаряд алдында менә ничек баш иям... Икеме, өчме сугышчы елмаешса да, калганнарының чы¬ рае бик җитди иде: шаярырга урын юк, снаряд якында гына ярылган иде. Шундый ук икенче снаряд, ягъни 25 3-263 385
сынап карау өчен атылганы, бераз алдарак ярылды. Шун¬ нан, өченчесен көтеп, һәммәсе дә стена ышыгына йөгер¬ де. Ул да түгел, немец артиллериясе шуннан шашына-ша- шына кирпеч заводын чабагачларга тотынды — калкулык түбәсенә бер-бер артлы берничә снаряд төшерде. Бик әче ыс исе чыкты. Сирота политрукның колагына: — Бу сволочьлар кичә без аларның һөҗүмен кире как¬ кач ук төбәп ата башлаган иде инде! — дип кычкырды. Немецлар чынлап та кичә цельне дөрес тотканнармы, әллә шундый бәхеткә бүген тиенгәннәрме — моның турын¬ да берсенең дә уйлап торырга вакыты юк иде. Алар тирә- юньгә шундый куе итеп снаряд тондырдылар, җир өсте тирән генә ухылдап берничә мәртәбә яктан-якка чайка¬ лып алды. Аннары немецлар төзелеп бетмәгән бинаның кыл уртасына бер снаряд тамыздылар. Малиниң, һәммәсе кебек үк, снаряд кыйпыкларыннан саклану өчен тыштагы стена төбенә яткан иде. Бер за¬ ман гөрселдәү авазы да, шартлау дулкыны да, ниндидер авыр нәрсәләр һәм тынга капкан кайнар һава да — бары¬ сы берьюлы аның өстенә ябырылды. Ул кирпеч кантарлары белән снаряд актарып ташлаган туң җир кисәкләре астын¬ да калды. Малинин,„ бөтен җегәрен туплап, тыны кысыла-кысы- ла, каты туфрак белән кирпечләр өеме астыннан үрмәләп чыкты. Моны снаряд шартлавына хәтле куллары белән башын каплап өлгергәне, әнә шулай куллары өстә кал¬ ганы өчен генә эшли алды. Башта кулларын азат итте ул, аннары, канлы битен капшап караганнан соң, үзенә торырга комачаулаган һәр нәрсәне ярсый-ярсый читкә көрәп, ниһаять, таш ка¬ береннән исән, ләкин миңгерәү хәлендә үрмәләп чыга ал¬ ды һәм, чайкала-чайкала, аягына басты. Әйләнә-тирәдә барысы да юкка чыккан. Авыр снаряд һәр карыш җирне актарып әйләндереп салган. Ак кар, умырып алынган туфрак һәм фундамент кисәкләре белән буталып, кара кан төсенә кергән. Кая карама, обмунди¬ рование сәләмәләре, кеше гәүдәсенең теткәләнеп беткән әгъзалары, ә берәүнең исә итеге белән бергә тездән юга¬ ры өзелгән аягы да аунап ята иде. Малинин, максатсыз гына, берничә адым алга атлады һәм кинәт калтыранып туктап калды. Итеге астында нәр¬ сәдер шытырдап куйгач аска караса — Трофимовның бер як тәртәсе урынына җеп кенә бәйләп куйган таныш күз¬ леге ята. 386
Ул бая күмелеп калган почмагына кире әйләнеп кайт¬ ты, үзенең бары таш-туфракка күмелгәне өчен генә цсән калганлыгын абайлап алды. Снаряд нәкъ тышкы стена төбенә килеп тигәч, ул кир¬ печләрне чәлпәрәмә китереп коеп төшергән, ә бина үзә¬ генә эләккән теге снаряд соңрак, ягъни Малинин кирпеч¬ ләргә күмелеп өлгергәч кенә шартлаган һәм аның кый- пылчыклары фәкать шуның өчен генә Малининны теткә- ләми калган иде. Малинин снаряд ярылганчы үз янәшәсендә кем утыр¬ ганын исенә төшерә алмый азапланды, ниһаять: — Әй, кем дә булса бармы монда? Кем дә булса?! — дип кычкырды. Сирота, янә дә теге химик Михнецов бар иде бит, кайда соң алар? Бу як җимерек арасында берсенең дә мәете күренми, снаряд туп-туры килеп тисә дә, кешенең ичмаса бер генә кисәге калырга тиеш ләбаса! «Бәлкем, үзләрен шартлау җиле алып ыргыткан¬ дыр»,— дип уйларга да өлгермәде, бина почмагындагы кирпечләр өеме астыннан ыңгырашкан тавыш ишетте. Тырнакларын сындыра-каера шундук кирпечләрне як-як- ка ата башлады, ул да түгел өем астыннан тере Сирота- ны сөйрәп чыгарды. Сирота, торасы килепме, ниндидер хәрәкәтләр дә ясап алды хәтта, тик битенең аскы өлеше кып-кызыл бер измәгә әверелгән. Ул авызы белән түгел, ә бугазы белән төптән ыңгыраша; әмма бугазының бугаз диярлеге дә калмаган, ул имгәнгән авызы эченнән асы¬ лып чыккан җанлы бер карындай тоела иде. Малинин бер уч кар алып Сиротаның куркыныч би¬ тен ышкыштырды, карына шундук куе кан сеңде. Шун¬ нан ул, кыр сумкасыннан индивидуаль пакет чыгарып, Сиротаның башын күтәрә төшеп, аны тоташтан чорнарга кереште. Сирота сулыш ала алмыйча хырылдый башла¬ гач, аны яңадан сүтеп бәйләргә туры килде. Инде канга буялып өлгергән бинт белән сержантның битен урагач һәм, канына тончыкмасын өчен башын күтәрә төшеп аны стена янына китереп терәгәч, әле генә Сиротаны тартып чыгарган җирдә, кирпечләр астыннан, бер аякның тыр- паеп чыкканын күреп алды. Бер сәгать элек монда килгәч Малинин химик Михне- цовның искерәк булса да ике кат киез ас салынган һәй¬ бәт кенә җылы итекләрен күреп калган. Михнецов алар- ны шушы көннәрдә генә ташландык бер ызбада табып алганлыгын әйткән, Малинин егетне, син взводта кышка 25* 387
иң яхшы хәзерләнгән кеше дип, шаяртмакчы да булган. Тик ниятенә ирешмәгән — онытып җибәргән иде. Хәзер исә менә, кирпечләр астыннан тырпаеп торган аякны кү¬ реп, анда Михнецов ятканлыгын төшенеп алды ул. Малинин, вакытны сарыф итеп тормастан, Михнецов- ны казып алырга кереште; ул аяктан башлады, тик мо¬ ның өчен шундук үзен битәрләп ташлады. Мнхнецовның башы кайда буласын чамалап, шул тирәдән кирпечләрне актарырга тотынды. Кеше әгәр исән калса, тончыкмасын өчен, баш турысыннан казый башларга кирәк иде. Малинин,- шул гади генә нәрсәне дә тиз генә абайлый алмаганы өчен һаман әле үзен тирги биреп, ярсый-ярсый кирпечләрне тирә-якка атты. Тиздән Михневцовның иң¬ сәсе күренде. Малинин аңа орынып карады — сырма астындагы җилкәсе җылы — Михневцов исән иде. Мали¬ нин янә кызулый төште, ләкин Михневцовның муен белән баш тирәләрен чүп-чардан сакланып кына бушатты һәм, аның баш чүмечен басып торган ярты кирпечне күтәреп алгач, кинәт туктап калды. Мнхнецовның тәне җылы булса да, аңарда инде җан әсәре юк. Аның баш чүмече әлеге кирпеч белән каезлап ыргытылган иде. Малинин гәүдәсен турайтты, кулындагы кирпечен ачу белән җир¬ гә тондырды һәм нәкъ шул мәлдә якында гына өзек-өзек итеп пулемет тукылдавын ишетте. Аңардан кырык адымда, завод торбасы нигезендә исән кешеләр бар — алар немецка ут ачканнар иде. Ма- лининның бердән хәле җиңеләеп китте, югыйсә ул үзен бер ялгызы гына калган дип хис иткән иде бит. Малинин сержант янына килде, аны тагын күтәреп тор¬ гызды, яңадан снарядлар шартлый калса дип, кыйпылчык- лардан ышыклар өчен, Сиротаның авыр гәүдәсен үзенә ешындыра төште. Хәер, немецларның артиллерия уты бу вакыт түргә, бик тирәнгә күчкән иде инде. Малинин сер¬ жантны үзенәрәк сыендырган чагында, ул, нәрсәдер кыч¬ кырып әйтәсе килгәндәй, канлы бәйләве астыннан кый¬ мылдап алды, аннары үзенең чарасызлыгына гаҗәплән¬ гәндәй, йомылган ике йодрыгын да ачып җибәрде һәм, аларны кабат төйнәп, тынып калды. Тик күкрәге генә хырылдый-хырылдый әле күтәрелә, әле кысылып килә иде. Малинин кабат аңа күз төшереп алганнан соң, стена аша чыгып, әлеге торбага таба ярты буй сайлыгында гы¬ на сузылган элемтә траншеясы буенча пулемет тавышы килгән якка атлап китте. Туплар ата башлаганчы Синцов үзенең икенче номе¬ ры, инде елдан артык хезмәт итүче яшь кызылармеец 888
Коля Баюков белән торбаны тишеп ясаган ике амбразу¬ раның берсендә пулемет артында утыра иде. Алар атмый¬ лар, бары моңарчы үзләре утка тоткан ориентирга шарт¬ лы рәвештә генә пулеметларын төзиләр, шуны да әйтергә кирәк, күнекмәләрен алмаш-тилмәшләп: Синцов — икенче номер, Баюков—беренче номер булып та үткәрәләр иде. Амбразура алдыннан ук текә сөзәклек башлана, аның бер өлеше күзгә күренми, пуля тию сызыгыннан астарак; сөзәклек иңкәя торгач ак карлы үзәнгә барып тоташа. Үзән безнең позицияләргә аркылы яткан. Аның артыннан ук бүтән калкулык башлана. Ул калкулыкта, аеры-аеры өч өй тирәсендә, алар ротасының бүтән взводлары урнаш¬ кан. Үзәннең үзендә окоплар юк, ике яктан аны һәрвакыт ике пулемет утка тота ала. Кичә немецлар нәкъ әнә шул үзәнлектән һөҗүм итеп карадылар, ләкин кара-каршы ут астында калганлыктан позицияләргә бәреп керә алмады¬ лар, хәтта мәетләрен дә сөйрәп чыга алмадылар, ә моны алар, үлем янаса да, һәрвакыт эшли иде. Кичә үзәндә өч дистәләп үлек ятып калган дип сөйләделәр, тик моннан, амбразурадан, ак карлы иңкелдә өч карамчык кына шәй- ләнде. Баюков белән шартлы «ату»ны үткәргәндә Синцов ориентир итеп карга кадалган маяк колгасын, янә дә үзән¬ нең башланган һәм беткән җирендәге ике кырый мәетне файдаланды. Синцов атна-ун көн иңде менә Баюков белән бергә хезмәт итә. Баюков аңа прокуратурадагы телефон буенча дежурныйны дәштергән теге кызылармеецны хәтерләтә. Аның да битләре кызларныкы кебек алсу һәм шома, каш¬ лары исә кара. Ә бүреген салган чагында аның җитендәй саргылт керпе чәчләре күренеп кала иде. Синцов беренче көнне үк аңардан: «Мөгаен, граждан¬ када маңгай чәче үстереп йөргәнсеңдер әле?» — дип сора¬ ган. Баюков елмаеп: «Эһе» — дип җавап биргән, Син¬ цов шунда эченнән: «Бу кара кашлы, саргылт чәчле Баю¬ ков егетләрнең дә иң солтаны, иң чибәре булгандыр»,— дип уйлап куйган иде. Хәзер инде аның башы китәрелгән, бу башта алдагы сроктан калган кирәгеннән артык мул, ят бүрек утырып тора; шинеле исә сырмасы өстеннән кал- җаеп-калҗаеп шакыраеп каткан — алар Синцов белән өченче көн инде менә ачык һавада яталар, әүвәл җеп¬ шектә, ә хәзер менә салкында яталар — кая инде монда чибәрлек турында уйлаулар. Тәүге танышудан соң ук икесе арасында бик яхшы мөгамәлә урнашты, дөресендә Синцов: пулеметка карата уртак якынлык булырга тиеш, ягъни пулеметчы беренче 389
номер өчен дә, икенче номер өчен дә эшли белергә тиеш, дип әйткәннән соң урнашкан иде бу җылы мөнәсәбәт. Синцов әлеге сүзләрне әйтеп кенә дә калмаган: беренче тыныч сәгатьтә үк алар аскы-өске һәм яссылык почмак¬ ларын, янә дә ераклык белән якынлыкны үлчәү күнекмә¬ ләрен ясап караганнар иде... Баюков Рязань ягының Ока елгасы артындагы урман¬ лы Солотча авылы колхозчысы, ул авыл үзенең бәрәңге¬ ләре һәм иске Ока тармагы Старица суындагы балык аулары белән дан тота икән. Ни генә булмасын, кешеләр мәңге сугышып тормас бит инде. Кешеләрнең холкына карап телбай да, төнтек тә була белгән Баюков бер атна эчендә Синцовка кайбер нәрсәләрне сөйләп өлгергән. Ул гаилә хәлләре аркасында гына җидееллыкны төгәлли алмаган: әтисе үлгән, ә әнисе авырып киткән; үзе армия алдыннан берәр ел чамасы ком¬ сомоллар бригадасында, ягъни бәрәңге игүдә бригадир булып эшләгән. Ә менә сугыштан соң аның тәгаен агро¬ номлыкка гына укыйсы килә икән. — Тик әүвәлтен җиде сыйныф өчен имтихан тапшыра¬ сы иде. Мин армиядә тапшырырга уйлаган идем дә, тик монда менә нәрсәләр килеп чыкты бит әле...— дигән иде ул. Ә «менә нәрсәләре> аның сугыш иде. Баюков ихлас күңелле, кызыксынучан егет. Аның биш¬ тәрле капчыгында саклана торган дәфтәрендә үз гомерен¬ дә укыган барлык китаплар исеме язып куелган. Яшенә карата аз түгел — йөз дә дүрт — күбесе яхшы китап. Кич¬ ләрен, әгәр андый-моңдый хәлләр килеп чыкмаса, ул үзе¬ нең «о»ны «а»лаштырган Рязань шивәсе белән Синцовка әлеге китапларның эчтәлекләрен сөйли иде. Сугыш башланып китсә, Баюков бөтен дөньясын оны¬ тып үз вазифаларын үти, бу мәсьәләдә ул Синцов белән бер тән, бер җан, һәрхәлдә, Синцовның аңа бернинди дәгъвасе юк. Аның үзенең дә күңеле гел сугышта, ул үзенә карата һичнинди ташлама ясамый, үз мәнфәгатен генә кайгырт¬ мый; Синцов сугыштагы тормышын — җиңгәнче яки үл¬ гәнче дә — бары солдат тормышы итеп кенә саный, һәм әлеге атна-ун көн эчендә Баюковның менә дигән кулдаш булып килүеннән мөһимрәк берни дә юк иде аның өчен. Шунлыктан ул Баюковның кадерен белеп кенә калмады, еллар дәвамында белеп килгән бүтән кешеләргә караган¬ да да аңа карата игелекне күбрәк эшләргә әзер тора иде. Дошман позицияне утка тота башлау белән алар, сна- 390
ряд кыйпыкларыннан пулемет көпшәсенә зыян килмәсен өчен, аны арткарак, үзләренә таба чигендерә төштеләр. Үзләре дә көчле ялкынга түзәрлек каты кирпечтән салын¬ ган морҗа төбенә аскарак төшеп утырдылар. Немецның куәтле һәм бик төз ут ачуын алар шундук абайлап алды¬ лар. Якындагы шартлаулардан бөтен тирә-юнь гүләп то¬ ра, ә болай, гомумән караганда, шундый каты туп Һөҗү¬ мендә дә алар үзләрен морҗа эчендә бик үк куркыныч итеп тоймыйлар: көчле утка түземле берничә катлы кир¬ печне бик якын арадан туры наводка белән аткан авыр снаряд кына тишеп керә ала, аңда да әле кыйгач төшкән снаряд белән түгел, туп-туры очы белән төшкән снаряд белән генә. Кыйпылчыкларга торба эченә очып керүе кыен: өченче көн үк әле алар Баюков белән аның өстенә табаклы казан тимерләрен капладылар. Бу тимер¬ ләр мич капкачлары өчен хәзерләнгән, дип әйткән мде Сирота. Тимер калын, ун миллиметрлы, аның ике табагы торбаны каплап бетерә язды, аз гына ярык калды. Фун¬ дамент аша төтен юлы үтә, торбага шул төтен юлыннан кереп-чыгып йөриләр иде. — Бер дә доттан ким түгел,— дигән иде кичә Сирота. Синцов белән Баюков та үз торбалары хакында әнә шу¬ лай уйлый иде. ■ Аларны бары бер нәрсә—баш очын каплаган тимер¬ ләр өстенә туп-туры снаряд килеп төшсә генә харап итә ала; ул чагында беркая да кача алмыйсың, синнән көлең генә кала. Мондый бәлане алар менә хәзер, дошман уты астында да, әҗәл дигәннең сугыш шартларында кешеләр¬ не теләсә кайчан сагалап торганлыгын истә тотканда да көтмәделәр. Немец утны көчәйткәннән-көчәйтә барды. Баюков бер¬ бер артлы кесәләрен әйләндереп, бөрмәләренә качып кал¬ ган тәмәке бөртекләрен учына каккалады. Кичә тагын тәмәке бирмәделәр. Әлеге операцияне ул бер мәртәбә эшләгән иде инде, янә дә кабатламакчы булды. Нишлә¬ мәк кирәк, уты көчле бит, ә ул гасабилек кичерә иде. Синцов торып амбразура янына килде, алдында ачы¬ лып яткан карлы үзәнлекне күзеннән үткәрде. Үзәндә, япан җирдә дә, сирәк-мирәк снарядлар шарт¬ лый, аның каравы өч өйле биеклектә күрше взвод пози¬ цияләрен тоташтан төтен каплап алган. Анда снаряд өер¬ мәләре бии, өч өйнең берсе юкка чыккан инде, әйтерсең булмаган да. Дошман утының туктамавыннан да түгел, ә утка тоту беткәч тә тәгаен атака башланачак дигән уйдан Синцов- 391
ның йөрәге чәнчеп-чәнчеп алды. Ул стена янына Баюков янәшәсенә утырды да артиллерия утының тәмамлануын көтә башлады. Капыл гына башы кычытып куйды, бер мәлгә бүреген салып чигә өстендәге җөен сыйпаштырып алды. Ике атна элек Золотаревка ул аны каберенә кер¬ терлек җитди генә яра булып тоелган, ә хәзер бу ярадан чит-читләре чәнечкеле яшь төкләр белән капланган тай¬ гак бер эз генә калган иде. Кешеләрнең мондый чакта уйлаган уйлары бер-берсе- некенә туры килми. Кайчагында мөһим булган яки мөһим булмаган, кайчак ике җанны бергә берләштергән уртак уйларны, ә кайбер вакыт үз иркенә, үз табигатенә генә бәйле ихлас уйларны уйлыйлар. Ләкин уй-тойгының шун¬ дые да була, сиңа үлем куркынычы янаса, син әнә шун¬ нан качу өчен үзеңне ирексезли-ирексезли бүтән нәрсәләр турында уйларга керешәсең. Синцов үзен алай ирексезләмәде. Башына ни килсә шул хакта уйлады, тик фикерләре алмашынып торды, ху¬ җабыз иң кирәкне уйлап өлгерә алмас бит дигәндәй, ул фикерләр күңеленә бер-берсен этешә-төртешә өерелешеп- өерелешеп килделәр. Шул көннәр эчендә ничәнче мәртәбә инде ул утырып Машага хат язарга ымсынып карады, кайда булуын, нәр¬ сәләр эшләгәнен әйтмәкче иде. Маша, янәсе, барысын да белеп торсын* Әмма бу теләге көчәя барган саен: кайда ул, кая языйм соң? — дип үзалдына сорап куя да шундук җеннәре кубып ярсына башлый. Әйе, аңарда мәктәпнең почта ящиге номеры бар, тик Маша хәзер мәктәптә түгел, ул күптән фронтның теге ягында инде һәм анда язып тору өчпочмаклы солдат хаты белән менә бу таш стенага төр¬ теп алу кебек кенә була ул. Синцов Мәскәүдә үткәргән теге кичне исенә төшерде. Идәнгә чүмәшкән Маша тазда аның аякларын юды, ти¬ ресенә ябышып каткан туфрак коймакчаларын кубарып- кубарып алды, сыдырылган җирләрен авырттырмыйча йомшак кына ышкыштырды. Синцовның бу назлы кул¬ ларны шундый иркәлисе килеп китте, аларны сагышлау¬ дан йөрәге хәлсезләнеп кысылып килде һәм кинәт, бу ха¬ тирәләрдән коты алынып, алардан арынырга булды, күңел дулкыннарын таш белән бастыргандай итте, хәтта хәзер менә мондый уйларга бирелгәне өчен үзен ярым пышылдап тиргәп алды. Баюков, ниһаять, махорка бөртекләрен җыйнаштырып, нәзек кенә итеп тәмәке төрә алды. 392
— Син нәрсә? — диде ул иптәшенең тиргәнүен ише¬ теп. — Юк, болай гына,— дип, Синцов кулын селкеп куйды. — Ә мин тагын әбиеңне, хатыныңның әнкәсен исенә төшергәнсеңдер дип уйлаган идем,— диде Баюков, урын- сызга шаяртып. Синцовның гүя сөяленә бастылар, ул янә сызланып Гродноны һәм бу сүзгә бәйле рәвештә барлык-барлык нәрсәләрне дә хәтеренә төшерергә азапланып карады. Азаплануы шуңа: сугыш көннәренең бу өлеше аңарда шундый җәрәхәт калдырды, зиһене кап-каты бер агачка әйләнә язган иде. Ул, үзен-үзе белештермәстән, кигәвеннән изаланган ат кебек, башын чайкап куйды. Аннан бер сә¬ гать элек кенә тау битеннән аларга таба менеп килгән Малинин турында уйлап алды һәм шундук Малининның рота политругы итеп билгеләнгән көнендә аның белән булган әңгәмәсе күз алдына килде. Малинин, кешеләр белән танышу йөзеннән, рота төн кунган Клинцы авылы¬ ның исән калган ызбаларын йөреп чыккан иде, хәер, ул авыл күптән немец кулында инде хәзер. Малинин сугыш¬ чылар белән сөйләшкәннән соң Синцовны ызбадан үзенә ияртеп чыкты да, аякларын киң генә аерып басып һәм кулларын кесәсенә тыгып — ?ның яраткан килеше иде бу — йөзен чытып кына: — Син үзеңнең үткәнеңне аңлатып яз әле әйдә. Без кадровый частькә эләктек, монда тулы тәртип булырга тиеш,— диде. — Кемгә языйм соң? Җитәрлек яздым бит инде...— диде Синцов ямансу гына. Малинин аңа шул ук чытык чырае белән карап алды да, канәгатьсез генә: — Миңа яз,— диде.— Мин үзем комиссарга яки диви¬ зия политбүлегенә тапшырырмын. Анда инде кая җибәрә- селәрен үзләре хәл итәр. Син бары кемнең нинди фактлар¬ ны раслый алуын күрсәт, фамилияләрен әйтеп күрсәт. Тикшерәселәре килә икән — тикшерә бирсеннәр. Бүген, түбә астында чагыбызда яз — иртәгә кайда кунасыбызны кем белә! Ярый, бигайбә! — Малинин күзен-кашын җи¬ мереп кенә башын кагып алды да урам буенча икенче ызбага таба атлап китте, ләкин капыл гына туктап: — Синцов! — дип дәште. Синцов аның янына килде. — Язган чагыңда минем бу хәлләрне күптән үк бел¬ гәнемне дә әйт. Нәкъ шулай башла да: «Сезгә билгеле 393
булганча...» дни. Аннары тезеп кит: «...тик минем язма рәвештә сөйләге бирәсем килә, чөнки политбүлек белән часть командованиесе...» Аңлашыламы? — Аңлашыла. Ул кичне Синцов тагын аңлатмаларын язарга утырды, Малинин кушканча, кешеләрнең исемнәрен күрсәтеп, ар¬ тык җәелми генә язды. Ләкин ничек кенә кыска язарга тырышмасын, инде бер кат Машага сөйләп биргәннән соң, аннан Елкинга, янә дә Малининга төшендереп биргәннән соң, өстәвенә әле прокуратурада да язып калдырганнан соң, болардан тыш тагын ялгызы гына калган чакларында һәммәсен дә кат-ка«г күңеленнән үткәргәннән соң, кабат бу нәрсәләр турында язуы аның өчен гаять авыр бер җәза иде. Соң, нәрсә инде бу, канса-кансов, ул фронтка сугышыр өчен киткәнме, әллә аңлатмалар языр өчен киткәнме? Ләкин шулай да Синцов язды һәм язган кәгазен Малининга бирде; бу хәл икенче көнне маршта чагында булды. Ди¬ визия, бушап калган флангны урап, ашыга-ашыга запас позицияләргә чигенде һәм ләпшердек пычрактан лачт- лочт атлаган, чырае гадәттәгегә караганда да караңгыла¬ на һәм турсаебрак киткән Малинин, Синцов белән тигез¬ ләнеп, аның, гаризасын дәшми генә алды да шинель кесә¬ сенә тыгып куйды. Синцов шуннан соң Малининны кат- кат күргәләсә дә, бу хакта алар бүтән 'сөйләшмәделәр. Менә хәзер, берөзлексез авыр снарядлар төшеп җирне дерелдәтеп торганда, Синцов политрукның гаризаны кем¬ гә биргәнлеген кыенлык белән булса да күз алдына ки¬ терергә тырышып карады. Әйе, кемгә биргән ул аны һәм биргән чагында ни дигән? Чакыртуны кайдан көтәргә: политбүлектәнме, әллә Особый отделданмы? Ун көн дә¬ вамында сугышканнан соң аны алгы сызыктан алмасыла- рын белеп торса да, язмышының хәл ителмәве аны изеп, көяләндереп тора иде. Күңеленә тагын бер караңгы уе үрмәли: әгәр аны җәрәхәтләсәләр тылга алып, китәчәкләр бит—ул чагында аңлатма да, Малинин да сау бул! Госпитальдән чыгып, бүтән частька эләгәсең дә барын- барын кабат яза башлыйсың... Баюков, артиллерия, улавын җиңәргә тырышып, Син¬ цов колагына: — Карале, егетләргә Эләкте ахрысы анда!—дип акырды. Синцов запас амбразура лнына килеп завод ягына карады, төтен пәрдәсе аша гына төзелеп бетмәгән бер стенаның иңкәя төшкәндәй булуын күрде. >94
— Чынлап та эләккән ахрысы,— диде ул, бердән net шына калып. Немецлар ата башлаганнан соң бер ун минут узгач булды бу. Ут тагын ярты сәгать дәвам итте, аннан тылга, безнең позицияләрнең түренә күчте, хәзер снарядлар мор¬ жа тирәсендә шартламый, ә аларның баш очыннан сыз¬ гырып кына уза иде. — Син, Коля, моннан кара, кем дә булса күренсә, әйт, элемтә тот,— диде ул Баюковка, башы белән кирпеч за¬ воды күренеп торган амбразурага ишарәләп, ә үзе пуле¬ мет куелган амбразура янына китте. Моннан ап-ачык күренеш ачыла: тылда тоташ стена булып снарядлар ярыла, ә кирпеч заводы урнашкан биек¬ лек белән өч өйле биеклек арасындагы ак карлы үзәнлек¬ тән немец танклары үрмәләп килә. Алгы танклар башта өч ызба торган, хәзер исә бер чүккән ызбасы гына кал¬ ган кашлакка менеп җитеп киләләр инде—Синцов ул өйләрнең подвалларында һәм шул өйләр тирәсендәге окопларда безнең ике взводның ятканын белә иде. Беренче танк туктап пушкадан аткач, әлеге соңгы кыек өй дә, катыргыдан ясалган уенчык өйдәй, кыйшаеп ишелеп төште. Көтмәгәндә танк астыннан гөлт итеп ут тубалы бүселеп чыкты һәм танк бер урында әйләнеп тора башлады. Аннары аның астунда янә бер ут көлтәсе ял¬ тырап алды да, танк өстеннән боркылып-боркылып куе кара төтен күтәрелде. Өске люктан яктыга карамчык шәүләләр сикерергә кереште; аларга ара-тирә мылтыктан дөпелдәтеп алдылар. Җил шул яктан искәнгә, мылтык тавышлары аерым ачык ишетелә һәм аларның сирәклеге күңелне шигәйтә генә иде. Безнең ике взвод яткан тараф¬ тан бөтенләй атмыйлар диярлек. Танкларның икенчесе янып утырган йорт яныинан узды да калкулык иңе артын¬ да күздән югалды. Үзәндәге бүтән танклар да бернинди тоткарлыксыз алга баруларында дәвам иттеләр. Тагын бер минут узды һәм Синцовның күз күремендә немец пехотасы пәйда булды. Карасу шәүләләр чылбыр сыман үз танклары артыннан ияреп бардылар. — Баюков, пулеметка!—дип кычкырып җибәрде Син¬ цов һәм ярык аша инде моңарчы атып сыналган әлеге маяк колгасын мушкага алды, беренче сафтагы немец¬ ларның колгага килеп җитәренә кырык метрлап ара бар иде әле. Баюков йөгереп килде дә лентаны рәтләгәннән соң иң әүвәл амбразурадан тышк# карады, аннары астан өскә Синцовка бик җигелеп карап алды. «Нигә башламыйсың 395
инде?» — ди иде аның күз карашы. Ләкин Синцов янә ярты минут көтте: ориентир төп-төгәл сыналган, аның шул ориентирдан файдаланасы килә иде. Немецлар сафы колга биеклегенә килеп җитте. Син¬ цов кыска гына чират бирде. Аннан, колга турысында җиргә сыенган немецлар сикереп торгач, озын һәм кыска чиратлар белән кабат атты. Бу соңгысы бик уңышлы бул¬ ды ахрысы: тегеләрнең бишесе җиргә ауганнан соң яткан җирләреннән бүтән торырга да, үрмәләргә дә омтылып карамадылар. * Синцов бер мизгелгә генә карашын Баюков битенә күчереп: — Нәрсә, заводтагыларның хәле ничек анда? — диде. — Берни күренми,— дип җавап бирде Баюков.— Ха¬ рап булмагайлары дип куркам. Бу сүзне ишеткәннән соң Синцов, озынракны ниятләсә Дә, кыскарак чират бирде, әйтерсең лә япа-ялгыз солдат булып калган да, патронны аңа бик саклап тотарга ки¬ рәк ңде. Немецларны әледән-әле карга яткырып һәм аларның алга барышын тоткарлап, биш минут чамасы ут сиптер¬ деләр алар. Аннары немецлар төркемнәргә бүленеп үзән¬ лекнең ерак очына таба йөгерешә башладылар; пулемет¬ ның уты анда да җитә, ләкин ут нәтиҗәсе сизелерлек зә¬ гыйфьләнә төшә иде. Кара чылбыр булып тезелгән немец¬ лар өч өйле биеклек аша уздылар. Анда аларны беркем дә утка тотмады. Димәк, безнекеләрнең һәммәсе дә һәлак • булган. Ниндидер немец пулеметчысы белән икенче номеры аякларын җәеп кар өстенә лапаеп яттылар — Синцов бе¬ лән Баюков биредән барысын да күреп торды. Ул да тү¬ гел немецлар аларның пулеметына каршы җавап уты ачтылар. Пулялар амбразура тирәсендәге кирпечләргә чык та чык килеп бәрелделәр. Немец төз ата, ләкин аның хәле кайтышрак, чөнки ачык урында ята. Синцов өч уңышсыз чираттан соң дүртенчесе белән аңа бик төз ти¬ гезде. Хәтта немец пулеметының карга мәтәлеп китүен дә күреп калды: әллә пулеметны Синцов пулялары тәгә¬ рәтте, әллә, әҗәле белән тартышып, немец үзе аны йол¬ кып атты. Икенче номер да үлгәндәй кар өстендә хәрәкәт¬ сез ята бирде. Ләкин берничә минуттан, Синцов бүтән цельгә ут яудырган арада, Баюков берзаман аның кулын¬ нан җилтерәтеп: — Карале, кара, икенче номер...— дип өзек кенә әйтеп куйды. 896
ХСинцов шунда борылып караса — пулемет янындагы кар өстендә бер генә карамчык шәүләләнеп ята. — Үрмәләп качкан ул...— диде Баюков. Тавышында үкенү генә түгел, шелтә дә сизелә: янәсе ул, Баюков, немец урынында булса, бер дә үрмәләп качмас, ялгызы да пулеметтан атуын дәвам иттерер иде. Немецлар, һөҗүм итү һәвәслеге беләндерме, башта үзләрен борчып торган пулеметка әллә ни игътибар бир¬ мәгәннәр иде, хәзер исә алар, ниһаять, аны акылга утыр¬ тырга булдылар, танклары белән бәйләнешкә керделәр. Танклар Синцовның күз күременнән югала барганда гы¬ на берсе елдам гына борылып куйды. Синцов аны әүвәл зарарланган дип уйлаган иде, ләкин ул кызу хут белән туп-туры алар биеклегенә килә башлады. Калкулык итә¬ генә җиткәч, акрыная төшеп, туктап калды. — Хәзер безгә дөпи бу,— диде Баюков. Синцов раслап ияген какты. — Бар, тыңлап кара, безнекеләр ничек икән анда? Танк түбәсендә люк ачылып китте дә, аннан немец башын чыгарып карады. Мөгаен, каршындагы күренешне яхшылабрак карыйсы килгәндер. Синцов пулеметтан чират биргәч танкист шундук юк булды, люк та шакылдап ябылды. Күп тә үтмәде, амбра¬ зура турысында ук снаряд ярылды. Синцов шул мәлдә үк, үзенең исәнлегенә шаһитлык итәсе килеп, әйтергә ки¬ рәк, тәмам пәрие килеп, үзән аша йөгерүләрендә дәвам иткән немецларга озын гына чират бирде. «Бик ишле болар, берничә рәт»,— дип уйлап алды Синцов. Моннан, ул күзәткән җирдән, бөтен нәрсә аерым ачык күренә; үз гомерендә беренче мәртәбә әле сугыш хәрәкәтен бөртегенә кадәр күреп тора иде. Кат-кат тыңладым, безнекеләрнең атканнары да, берние дә ишетелми... Бәлкем, алар янына барып килер¬ гәдер? — диде Баюков. — Барсаң яхшы булыр иде дә, тик монда үзем генә булдыра алмам дип куркам,— дип җавап бирде Синцов аңа. Танк янә амбразурадан ерак түгел бер снаряд төшер¬ де, Синцов исә кабат пулеметы белән пехотаны айкап алды. «Алдыйсың, исән әле!» дип әйтә сымак иде ул кү¬ ңеленнән. Ә үзе: — Бәлкем, якынрак килергә чамалыйдыр. Гранаталар хәзерлә! — дип кычкырып дәште ул Баюковка хырылдык тавыш белән. 397
Егет электр чыбыгы белән аркылы уралган гранауа- лар бәйләмен идәннән күтәреп алып аңа күрсәтте. / Танк тагын берничә мәртәбә атты да, нәкъ Синцов уйлаганча, якын ук килергә ниятләде. Беренче тизлек бе¬ лән гөрелтәп — йөрәкне алырлык иде бу гөрелтәү,-/- танк урыныннан кузгалды, кашлактан кыйгачлап акрын гына үрмәли башлады, аннары, юнәлешен үзгәртеп, борыла- сарыла тагы да өскәрәк менде дә бер иңкештә күздән югалды. Синцов белән Баюков аның тыны беткәндәй ка¬ ты гына ырылдавын ишеттеләр. — Әгәр якын килсә, амбразурага атачак,— диде Син¬ цов. — Ә син күзәтү ярыгына сиптер,— диде Баюков.— Ә мин шул арада үрмәләп чыгармын да — үзенә граната белән! Әмма Синцов җавап бирмәде, ул үзәнлек аша йөге¬ рүче немецларның яңа төркеменә чират бирде. Танк кайдадыр тышта, күзгә күренмичә, ырылдый бир¬ де. Синцовка ул, якын да килмичә һәм китә дә алмыйча, бер урында тора кебек тоелды. Ниһаять, ул тагын пәйда булды, ләкин Синцовлар курыкканча морҗа каршында, нәкъ амбразура турысында түгел, ә кабат аста, әүвәлге урынында күренде. — Бозлы таудан менә алмаган!—дип шатланып әй¬ теп куйды Синцов һәм җиңе белән битен сөртеп алды. Танкның яңадан люк капкачы ачылды, мизгел эчендә танкистның башы күренеп калды, аннары люк ябылды һәм танк, позициясен үзгәртеп, алгарак күчте. Пушкасы, төзәү нияте белән, күрсәткеч таяктай бер өскә күтәрелеп, бер аска төште. Синцовның арка буыннары чымыр-чымыр килде. Снаряд нәкъ амбразура турысында шартлап кир¬ печләрне умырып алды. Тагын шартлау, һәм кирпечләр тагын тузан булып очты. Ул да түгел, тау гөрселдәп ишел¬ гәндәй, янә шартлау авазы яңгырады, тимер табаклар белән дыңгырдап күк күкрәгәндәй булды, пулеметчылар¬ ның бердән колаклары тонып калды, чөнки икесе дә баш¬ лары белән стенага килеп бәрелгәннәр иде. Синцовка. снаряд амбразура аша кереп морҗа эчендә шартлаган кебек тоелган, югыйсә шулай шартлаган булса көлләре дә каласы түгел иде. Чынында исә снаряд тышта, амбразура кырыенда шартлаган һәм торба эченә шартлау дулкыны белән бер¬ ничә кыйпылчык кына очып кергән иде. Таш белән органдай, башы тонык кына авыртып ал¬ ган Синцов, исенә килеп, пулеметка томылды һәм неНец 398
танкистын күреп алды — немец, люкны ачып, манара эчендә бөтен буена баскан да, кояш күзен чагылдырган¬ га, кулын кашына куеп, пушка уты нәтиҗәсен карап тора иде. Синцов, пулемет көпшәсен чак кына кыймылдатып, мушкага манараның өске сызыгын — танкист иңсәләрен утыртЫп, гашетка төймәсенә басып алды, бу йомшак кы¬ на хәрәкәткә немецларга карата булган бөтен ачуын, бө¬ тен нәфрәтен китереп салган иде. Танкист гүя биленнән икегә киселде, манарадан чак кына егылып төшми калды, ләкин үлекне танк эченнән кемдер аякларыннан тартып алды — аның үлүендә Синцовның бернинди шиге юк иде. Үлек танк эченә алынганнан соң, люкны шапылдатып ябып куйдылар. Танк бер — бер артлы тагын өч снаряд җибәрде, ләкин боларын инде төз ата алмадылар — бары берсе генә морҗага тиде. Шуннан танк борылып түбән таба төшеп китте. Тик хәзер генә Синцов, пулемет яныннан кузгалып, хәрәкәтсез яткан Баюков өстенә иелеп карады. Тегесе акрын гына ыңгырашып ята иде. Синцовны кинәттән ял¬ гыз калу шиге биләп алды: — Коля, ни булды сиңа? — диде ул. — Аркама... бил турысына эләкте,— диде Баюков ише- телер-ишетелмәс. Ул кулларына таянып күтәрелә төште, ләкин аны аяк¬ лары тыңламый иде. Синцов аның шинеле белән сырмасын әйләндергәч, Баюковның билендә кечкенә генә кан табы күрде. Кый¬ пык бәләкәй булса да умырткага тигән, шунлыктан Баю¬ ков кузгала алмый иде. Синцов аны бәйләгән чагында, ул: — Ә менә кул зыянсыз,— дип, бармакларын селкетеп карады.— Мине бераз гына күчерә төшсәң, сиңа ленталар биреп торыр идем. Синцов аның гәүдәсен әйләндереп чак кына күчерә төште. Баюков ыңгырашкандай итте дә шулай да лента¬ ны сузылып алып хәлсез куллары белән пулеметка кү¬ тәрде. — Булдырам икән әле. Тик менә аяклар нигәдер... Синцов, ни әйткәненә исәп бирмәстән, бары Баюковны юатыр өчен генә: — Син исәнгерәп кенә киткәнсең, узар,— диде. Ул шигәеп амбразурадан карады. Немецлар кабат бо¬ рыннарын үзәнлеккә тыкса — пуля тию зонасына килеп керсә, аларны һич тә утсыз гына уздырып җибәрергә 39»
теләми иде Синцов. Шул ук вакытта ул, аларның котыры¬ гын китергән саен, үзләренең дә җан тәслим булачагын, пулеметның башына җитәселәрен күңеле белән сизеп то¬ ра иде. / Ул тагын менә нәрсә турында уйлады: немецла]/ тау¬ ның икенче ягыннан менсәләр, алар хәзер Баюков белән ике амбразураны да бер үк вакытта саклый алмыйлар. Ул пулеметтан аерылып икенче амбразурага йөгереп кил¬ де. Завод өстендәге төтеннәр күптән таралган инде, анда тынлык хөкем сөрә; күрәсең, барысы да үлгән, югыйсә ничек аңлатмак кирәк бу тынлыкны? Ул янә пулеметы янына йөгереп килде һәм амбразурадан алга күз ташла¬ ды. Баюков янәшәсендә генә ятса да, әллә ни тавышын күтәрергә кирәкмәсә дә: — Карале, карале! — дип сокланып кычкырып җибәр¬ де ул. Анда, үзәнлекнең иң арткы көн чыгышы читендә үк, аннары тагы да арырак, инде немецлар кулына күчкән МТС коймасы янында, янә дә ике взвод харап булган күрше биеклектә коточкыч шартлау тавышлары белән ялкын һәм кара төтен баганалары өскә атыла. Әйтерсең немецларның аяк астында җир үзе шартлап ярыла. Ә ялкынлы-төтенле шартлаулар арасында кар өстенә ка¬ ралҗым шаүләләр алагаемга каплана да яңадан торып йөгерә... Ә шартлау авазлары һич өзелми, утлары белән җирнең яңадан-яңа кишәрлекләрен ялмый бара иде. Баюков моның хикмәтен белә, ә Синцов тәгаен генә белмәсә дә, ул да абайлый иде. — Бу — «катюшалар»,— дип беренче булып әйтте ул.— «Катюшалар»... — Әйе. Мин аларны Ельняда күргән идем,— дип җөп¬ ләде Баюков. Немецлар һөҗүмне яхшы гына җәелдереп килгән ча¬ гында аларны тәмам аяктан еккан бу тамашаны исән Синцов та, яралы иптәше дә хәйран калып күзәттеләр. Немецлар пехотасы бер урында таптанганнан соң акрын¬ лап артка чигенде һәм әле генә дошман кулына күчкән позицияләр өстендә хәзер инде иңеннән-иңенәчә «катю¬ шаларның снарядлары түгел, ә һавага кара фонтаннар күтәреп, гади артиллерия туплары ярыла иде. Немец танклары, борылып, өч өе дә юкка чыккан әле¬ ге биеклек янына кире килделәр дә шуннан торып ата башладылар. Кинәт МТС ихатасының уң ягындагы кече¬ рәк урманлыктан безнең җиде танк чыгып тегеләргә ут 400
яудырырга тотындылар. Менә немецларның бер танкы- сына ут капты. Ул да түгел тагын берсе яна башлады... Тик шулчак безнең танкларның да берсе янарга кереште, икенчесенә дә ут эленде... Бу кара-каршы чәкешүне Син¬ цов йодрыгын авыртканчы кысып күзәтеп торды. Ул ара¬ да безнең артиллерия туктаусыз дөңгердәтте: МТС алды¬ на да, үзәнлеккә дә, өч өйле биеклеккә дә, биеклек артын¬ дагы ерак кырларга да берөзлексез ут яудырды... Снаряд¬ лар тоташтан ярылып торды. Немецларның чигенүенә бернинди шик калмады. Шул чагында Синцов кинәт МТС ягыннан килеп чык¬ кан чигенүче немецларны күреп алды. Алтмышлап кеше, станоклы пулеметларын сөйри-сөйри, пуля яву куркыны¬ чы булган үзәнлеккә төшмичә, сулгарак сугылып һәм киң сафка таралып, әлеге морҗа биеклегенә таба менә баш¬ лады. Синцов аларга бер чират биргәннән соң утын янә кабатлады; немецлар җиргә сырышты, тагы да сулгарак елыша төште. Алар әнә шулай сулгарак каера торгач күз күременнән бөтенләй югалдылар. Баюков ярдәм иткән чагында лентаны берничә мәр¬ тәбә ялгыштырып бирде. Синцов атудан туктады; пуле¬ метны хәзер тизрәк икенче амбразурага күчерергә кирәк иде. — Коля, пулеметны...— дип авызын ачкан гына иде, Баюковның җансыз башын, кирпечкә салындырып тө¬ шерүен күрде. Кулын әле лентадан ычкындырмаса да, аңарда җан галәмәте сизелми кебек иде. Синцов аны этәрә төшеп пулеметка ябышты, миен: «Ничек атыйм инде мин хәзер икенче номерсыз?» — дигән уй көйдереп узды. Шулай, чарасыз бүре кебек улардай булып торганда, морҗаның төтен юлыннан бите канга буялып беткән Малинин үрмәләп керде, кулында мылты¬ гы да бар иде. — Күптәнме ут алып барасың? — дип сорады Мали¬ нин. — Бер сәгатьтән артык инде. — Ничек инде бер сәгатьтән артык? — дип кайтарып сорады Малинин. Аңа бая бер мизгел генә исен югалткандай булып тоелган, ә чынында ул ярты сәгать һушсыз яткан; аңа Сирота белән Михнецовны кирпечләр арасыннан берничә минут эчендә аралап чыгарган сымак тоелган, дөресендә исә ул анда бер сәгатьләп казынган. Ә инде Синцовның пулемет чиратларын ишеткәндә аның беренче атуы гына 96 3-263 401
түгел, ә немецлар биеклеккә үрмәләп менгән чагындагы соцгы атуы иде. Синцов политрукның йөзенә күз төшереп алды: кай¬ чаннан бирле һәм ничек итеп ут алып баруы хакында аң¬ латып торырлык кына идеме соң аның хәзер хәле. Моның урынына ул кисәк кенә: — Тотыгыз пулеметны!—диде, әйтерсең бу минутта ул Малининның буйсынары түгел, ә киресенчә Малинин аның буйсынары иде.— Теге амбразурага күчерәбез! Не¬ мецлар шул яктан үрмәли! Алар пулеметны шунда сөйрәп алып киттеләр. Мали¬ нин, дәшмичә, икенче номер өчен ятты, ә берничә минут¬ тан аларның күз күремендә тауга таба ашыга-кабалана үрмәләп менүче немецлар күренде. — Әйдә! — диде Малинин акрын гына. Ләкин үз эшенә йотылган Синцов, сабыр ит дигәндәй, кулын гына селекте. Немецлар инде яшеренеп тә тормый¬ ча кызу-кызу менә. Синцовның күңеле сизә — тылга килеп чыктык, бу кире яктан куркыныч янамый дип уйлыйлар инде алар. Хәер, пулеметчылары андый-мондый хәл булса, •стә хәрәкәт-мазар сизелә калса дип, һөҗүм итүчеләрне шундук ут белән ышыкларга әзер торалар иде. — Ут белән капларга пулемет куйдылар,— диде Ма¬ линин чак кына ишетелерлек тавыш белән. Синцов £үзсез генә башын какты; пулемет куйганна¬ рын ул да күреп алган иде инде. Немецлар битләүдән күтәрелеп пулемет утының куәт¬ ле зонасына тирәнрәк керә баралар, шул ук вакытта алар һәр адым саен хыялланган чикләренә якынаялар — пуля тими торган ышык урынга ашкыналар, әгәр шунда ки¬ леп керсәләр, Синцов пулеметына эш калмый иде. Менә аларның арка ягында туплар гөрселдәгәне ише¬ телде. — Безнекеләрме? — дип, иреннәре белән генә сорап куйды Малинин. Синцов ым какты, югыйсә бу мәлдә күзенә калкулык¬ ка менеп килүче немецлардан һәм алар артындагы бер кисәк карлы җирдән гайре һичнәрсә күренмәгән иде. Не¬ мецларга әлеге пуля тимәү зонасына килеп җитәргә егер¬ ме адым калганда гына Синцов төймәгә басты һәм, нык кул белән уңга-сулга һәм яңадан уңга иңләп, әле егылып өлгермәгән кешеләргә дугай-дугай кургашын яңгыры сиптерде. Бу сугыштагы иң сирәк очракларның берсе бу¬ лып, монда бөтенләй көтмәгәндә салкын кан белән сугыш эше башланган — пулемет немецларның киң сафын маң- 402
тайларына терәп дигәндәй, нибары йөз метр арадан гына, нәкъ чалгы белән печән чапкандай, кисеп чыккан иде. Берничә кеше торып, ашыга-ашыга, пуля тимәү сызыгына җитмәкче булып йөгереп караган иде. Ләкин пулемет кабат-кабат тукылдап алды. Иң алдан йөгергән немец килеп җиткән дә иде инде. Синцовка аны кистерү өчен пулемет көпшәсен ахыргы чигенә хәтле ияргә туры килде. Немецларның пулеметы ток-ток итеп амбразурага атса да, бу якта амбразура авызы тар булып, пулялар кирпеч¬ ләрне генә китеп-китеп төшерә иде. — Хәзер тагын күтәреләләр,— диде Синцов. Чынлап та, пулемет артыннан янә бер саф кузгалып алга чыкты. Синцов аларга атмыйча, игътибарын немец пулеметына юнәлтте. Немецның җавап чиратыннан аның битенә, кысыла төшкән сул күзенә кирпеч валчыклары чәчрәде. Синцов авырткан күзен тагы да катырак кысып соңгы чиратын бирде һәм ике пулеметчыга да тигерде: бер немец янтыгына ауды, икенчесе сикереп торган иде дә аркасы белән лапаеп төшеп тауга түбән тәгәрәде. Не¬ мецлар сафы, үз артында пулемет тынганын күреп, тук¬ тап калды, аннан түбән таба йөгерде. Синцов хәтта бу көтелмәгән нәрсәдән каушап китте. Аңа немецлар, Малинин белән пулемет артында үлеп калганчы, әнә шулай, саф-саф булып, алар өстенә ябы¬ рылып килерләр кебек тоелган иде, ә алар кинәт боры¬ лып үкчәләрен күтәрделәр. Шуннан ул, соңгарып бул¬ са да, аларның баш очына пулялар очырды; тигезмәде, әлбәттә. Ул прицелны төзәтте, әмма аның кирәге кал¬ мады, чөнки соңгарган иде инде. Синцов, пулемет тотка¬ ларын ычкындырып, тирләп чыккан йөзен Малининга борды. — Иптәш Малинин, күземә кара әле... Нәрсә булган соң күземә? — Ә син ач, нигә кысып торасың аны? — Ача алмыйм, авырта... Малинин йөзен аның йөзенә якынайтты, алай зыян булырлык берни дә юк икәнен, бары каш астында сы¬ дырылган сызык булуын гына әйтте. Синцов ике бармагы белән кабагын яздырып күзен ачты. Күзе авыртса да күрә иде. — һөҗүмне кайтардык бугай,— дип куйды Малинин. Синцов берничек тә җавап бирмәде: һөҗүмнең тон¬ чыгуын ул да сизенә иде! Ары таба ни-нәрсә булыр — анысы билгесез, ә хәзергә һөҗүмне кире кайтардылар. Немецларның гомуми хәлләре 26* 403
кәефләрен җибәргән ахрысы, алар башлаган эшләрен ахырына хәтле җиткермәделәр. — Ә икенче номерын, үлдемени?—диде Малинин.— Баюковны әйтәм. — Юк, һушын югалтты. — Кай җире яраланган? — Умырткасы. Синцов бая караган кебек, Малинин да Баюковның шинель белән сырма чабуын кайтарып, гимнастерка итә¬ ген дә күтәрә төшеп әвернә сөяге турысында кара тап булып шәйләнгән канлы бинтка, иреннәрен чәйни-чәйни, озак кына карап торды. — Эшләр яман күренә. Синең тагын пакетың бармы? Синцов, пулемет яныннан китмичә генә, шинель кесә¬ сеннән индивидуаль пакет чыгарып Малининга атты. Ма¬ линин пакет җебен тартты, пакетны теше белән ертып, Баюковның җансыз гәүдәсен күтәрә төшеп, иске бинтлар өстеннән яңасы белән урарга кереште. Малинин егетне кат-кат урады, ә тегесе, исенә килми¬ чә, ишетелер-ишетелмәс ахылдап кына алды. — Ыңгыраша бу,— диде Малинин.— Бәлкем, исән ка¬ лыр... Я ничек анда немецлар? — Күренмиләр. — Минемчә, аларны безнекеләр куа киткән. — Теге амбразурадан карагыз әле. Малининның амбразурага каравы булды, шундук пу¬ лемет янына атылып килде. — Тизрәк, тизрәк! — дип кычкырды ул хырылдык та¬ выш белән. Алар пулеметны зур амбразурага сөйрәп китерделәр, ләкин, прицелны тиешенчә куйган арада, немецларның үзән аша чигенеп барган бер күче пулемет алдыра алган зонадан чыгып өлгергән һәм күздән югалган иде. Сугыш авазлары инде тынып килә, немецлар барлык позиция¬ ләрдән бәреп чыгарылган, алар нибары алдан ук кулга төшергән өч өйле биеклектә генә калган. Хәзер инде бу шәп-шәрә биеклекне безнең артиллерия утка тота, ләкин немецлар да анда минометларны алып килергә өлгергән¬ нәр һәм безгә көчле ут белән җавап бирәләр иде. Синцов ике сәгать сугыш барышында биеклектә утыр¬ ган безнекеләр һәлак булып беткән, анда хәзер немецлар гынадыр дигән фикергә күнеккән иде инде. Ә Малинин исә моны хәзер генә шәйләде. Бүген иртә белән генә аның ротасында исәпләнгән кырык ике кеше немецлар алган 404
әнә шул биеклектә һәм биредәге кирпеч заводы хәрабәлә¬ ре арасында дөнья куйган иде. — Бетте рота.— Малинин башын чайкады һәм бер дә хаксызга үзен битәрләп өстәп куйды: — Ротадан колак кактым, мин исә менә исән калдым!.. — Юк сүз сөйләмәгез, Алексей Денисыч! — Дәшмә! Үзем беләм...— Аның тәмам бәгыре кат¬ кан. Шуңадырмы, башын кат-кат селкеп алды.— Теге ам¬ бразурадан кара әле, немецлар килмиме? Синцов шундый арган, хәтта тез аслары тотмый баш¬ лаган иде. — Юк, килмиләр,— диде дә стена кырыена утырды. һәм шул мәлдә икесе дә, Синцов белән Малинин, шыштырдаган тавыш ишетеп алдылар. Малинин җәһәт кенә билендәге гранатасына үрелде, ләкин шундук кулын төшерде. Төтен юлында сержант Сиротаның башы белән иңсә¬ ләре күренде. Взвод командиры исенә килгән дә, аткан тавышларын ишеткәч, мылтыгын сөйрәп, торбага таба үрмәләп киткән. Каян тапкандыр ул үзендә үрмәли алыр¬ лык көч, чөнки Малинин ярдәмендә төтен юлыннан чык¬ кач, басу түгел, утыра да алмады, аны капчыктай стена¬ га сөяп куярга туры килде бит. йөзенең бинт ураган аскы өлеше карасу-кызыл, ә каны качкан маңгае белән күз төпләре кәгазь кебек ап-ак иде. Ул башын да бормыйча, фәкать Малинин белән Синцовка кырын-кырын күз тө- шергәләп, ихтимал, аларга нәрсәдер әйтергә көчләнеп утыра. Аның үзенә, бәлкем, ул сөйләшәдер кебек тә тоела¬ дыр, ләкин бәйләве астыннан анык булмаган авазлары нәкъ өргән сымак ишетелеп куйгалый иде. Малинин аның каршына туктап һәм баш очына иелә төшеп: — Аңлашыла, комвзвод, аңлашыла,— ди һәм, аны ты¬ нычландырып, башын каккалый.— Фикерегезне аңладым. Немецларны кудык, хәзер тулы тәртип. Тиздән, мөгаен, безнекеләр килер, өстәмә көчләр җибәрерләр... Ләкин Сирота тагын нәрсәдер әйтергә азапланып ка¬ рады, тик аның көчәнүеннән берни аңлашылмады. Мали¬ нин, ниһаять, түзмәде, икесенең дә гаҗизлегенә чик куй¬ ды: — Син, Сирота, азапланма, барыбер мин берни аңла¬ мыйм, чөнки синең авызың җимерелгән... Тавышың чыга, ә сүзең оешмый. Госпитальдә яткач, сөйләү сәләтең кай¬ тыр. Ә хәзер тырышма да, үзеңне бетермә... - Сирота аңа күзен зур ачып карап торды, әйтерсең 405
Малининга ышанмый иде, ләкин Малинин янә башын какты, шуннан Сирота мылтыгына сузылды да аны көч-хәл бе¬ лән тезенә салып башын стенага сөяде һәм күзен йомды. Малинин амбразура янына килеп утырган Синцовка кабат дәшеп: — Синең якта берни дә күренмиме?— дип сорап куйды. Синцовның: — Күренми,— дигәне кайтаваз кебек кенә ишетелде. — Әгәр караңгы төшкәнче безнекеләр килеп җитмәсә, мин болар белән калам,— диде Малинин яралыларның икесенә дә ишарәләп,— ә син хәбәр итәргә китәсең. Мон¬ дый позицияне бирергә ярамый. Без әле моннан торып, әгәр дивана булмасак, теге биеклекне дә кайтара ала¬ быз,— диде ул амбразурадан күрше биеклеккә карап. Бе- раз тынып торганнан соң, рота командирын исенә төше¬ реп:— Кызык, Ионовка ни булды икән? — диде.— Үз ро¬ тасыннан качып китмәстер инде, ул андый кеше түгел...— Янә сүзсез торганнан соң: — Ник дәшмисең син, Син¬ цов? — диде политрук. — Мин уйлыйм әле. — Нәрсә уйлыйсың? Сер түгелдер ич... — Янымда булмаган кеше турында уйлыйм... — Ачыграк әйткәндә кем була инде ул? — Хатыным. — Ну, хатын турында монда беркемгә дә уйларга ярамый,— диде Малинин караңгы чырай белән шаяр¬ тып.— Уйласаң да файдасы юк. Ә менә бүгенге сугыш¬ тан соң аңа хат язсаң ярый. Синең комсомол догаларың белән генә исән-әман калдым, фәлән-фәсмәтән дисең. Синцов аңа ярты кәлимә сүз белән дә җавап бирмәде. Безнекеләр бер сәгатьтән соң, эңгер-меңгер төшкәндә- рәк кенә килделәр. Әүвәл өч разведчик килде; аларга, сугышуларына караганда, биеклектә безнекеләр утырып калган булырга тиеш, дигәннәр. Ләкин андагы хәл ачык түгел, ни генә булмас. Шуннан разведчиклар морҗа ти¬ рәли үрмәләп йөрделәр, шундый сак йөрделәр, аларның берсен Синцов соңгы мәлдә генә сизеп алды. — Үзебезнекеләр, яшеренмә әйдә! — дип кычкырды ул аңа, бердән җиңеләеп китеп. Аның шатлыгын разведчик та шәйләп алды ахрысы, шундук аягүрә торып басты. Разведчиклардан соң биеклеккә бер взвод сугышчы¬ лар килде, аннары, инде караңгыланып җиткәч, алар яны- 406
на элемтәчеләрне ияртеп батальон командиры Рябченко да килеп керде. Элемтәчеләр шул минутта ук чыбыклар сузарга кереште. Булып узган хәлләргә дә карамастан, өлкән лейтенант каршына әле һаман өч өйле биеклек дип аталган биеклектән шушы кичне үк немецларны бәреп төшерү бурычы куелган. Рябченко төнге сугыш алдын¬ нан үзенең команда пунктын бирегә — кирпеч заводына күчерергә уйлаган, чөнки һөҗүмне төнлә башлап җибәрү өчен иң уңайлы урын икән бу. ■ Малинин кирпеч заводы янында ничек сугышулары турында доложить итте һәм пулеметчылар Синцов белән Баюковның тигезсез сугышта үзләрен егетләрчә тотула¬ рын әйтте. Малинин авызыннан бүтән бер сүз сыгып чыгармаса да, пулеметчыларның чын егетлек күрсәткәнен батальон командиры үзе дә абайлый иде. Ул команда пунктыннан үзәнлек аша килгән немец¬ ларның ничек итеп җиргә егылганнарын, танкның биеклек¬ кә менәргә тырышып каравын, инде соңынтын, чигенгән чагында, немец пехотасының берфайдасызга биеклекне алырга омтылганлыгын үз күзе белән күреп торды. Ан¬ нары немецлар ягыннан булган югалтулар нәтиҗәсе дә сугышның кем файдасына беткәнлеген күрсәтеп тора. Полк белән дивизиядә дә дошманның бүгенге атакасын тәгаен безнең йомшак участокны кабалап каравы һәм уңышка ирешә алган тәкъдирләрендә әнә шул йомшак участоктан бәреп керергә чамалаган булуы ул, дип бәя¬ ләгәннәр; әмма ләкин дошман уңышка ирешә алмады, аның атакасы барып чыкмады шул. Малинин рота командирына ни булганын сорады. Ионов дошман һөҗүменең беренче минутларында ук яра¬ ланып сугыш кырыннан чыгарылган һәм медсанбатка озатылган икән. Рябченко дошманның өч өйле биеклекне җәһәт кенә атакалап ала алуының сәбәбен менә ничек аңлатты: беренчедән, немецлар бик көчле ут ачканнар; икенчедән, аларның һөҗүме моментында әлеге биеклектә безнең ни рота командирыбыз, ни политругыбыз булма¬ ган. Монда Малининны гаепләү бик сәер булыр, чөнки ул дошман һөҗүме вакытында морҗа эчендә иде, аннары батальон командиры аны гаепләргә дә тормый иде әле — шуңа да карамастан Малинин барыбер коман¬ дир замечаниесен үзенә кабул итеп алды һәм «безнең әүвәлге биеклегебез»гә контрһөҗүм вакытында үзенә дә катнашырга рөхсәт сорады. Ул биеклекнең ычкынуына үзенең дә җаваплы булганлыгын сиздереп аны нәкъ шу¬ лай «безнең әүвәлге биеклегебез» дип атады. Командир 407
аның, каннары оеп каткан йөзенә карап, яшьләргә хас сәерлеге белән, үзенә әти кеше булырлык бу политрукка шулкадәр көч каян килә икән дип уйлап куйды. Ул: — Сез башта битегезне бәйләтсәгез иде,— дисә дә, аның әлеге үтенечен кире какмады. Малинин санинструктор кулына күчте, санинструктор иң элек аның, шактый озакбулашып, суелган битен, аннары кирпечкә сыдырылып беткән кулларын бәйләде. Ул бәй¬ ләп маташкан арада Малинин ротасы турында уйлавын дәвам иттерде: аны яңадан формировать итәрләрме, әллә итмәсләрме икән? Аның үзен берәр кая, политсостав ки¬ мегән җиргә дә күчерүләре мөмкин бит? Малининны бинтка чорнадылар, ә Синцовны комбат чакырып, аңа берничә сорау бирде. Немец башта ук биек¬ леккә менәргә маташмадымы? — дип сорады ул. Юк, дип җавап бирде Синцов һәм Баюков белән үзәнлектә фланг утлары алып баруларын гына әйтте. Аннан комбат: «Ни өчен немец танкысы морҗага барып җитмичә кире бо¬ рылды?»— дип сорады. Синцов, аның чылбырлары тай¬ гандыр, ахрысы, диде, үтерелгән танкистны телгә алды. — Мөгаен, офицер булгандыр,— дип, баш кагып алды комбат,— ә инде син аны кыеп төшергәч, бүтән борынна¬ рын сузмаска иткәннәрдер! Аннары комбатны полк командиры белән дивизия ко¬ мандиры телефонга дәште, һәм комбат спай гына итеп, аңа Малинин белән Синцовның сөйләвенә караганда да спай һәм шомарак итеп, кирпеч заводы урнашкан биек¬ лек өчен барган сугыш турында әүвәл полк командирына, аннан дивизия командирына доложить итте. Биеклек өчен политрук Малинин һәм пулеметчылар Синцов белән Баю¬ ков сугыштылар, алар немец пехотасы һәм танклары ата¬ касын кире кагып, безнең көчләр килеп җиткәнче үз кул¬ ларында тотып тордылар, диде комбат. Ул өстәп янә бо¬ лай диде: Синцов белән Баюков бу вакыт инде немецлар өстенә болай гына атмадылар, ә чып-чын җитди сугыш алып бардылар; болай гына сугышмадылар, ә биеклекне саклап калу өчен үзләрен аямый сугыштылар. Арып талган Синцов кирпечләр өстенә утырды, аңа үзенең ни рәвешле сугышуы һәм биеклекне саклап калуы турында тыңлап торуы бик гаҗәп булып тоела, әйтерсең моны үзе түгел, ә кем дә булса бүтән берәү эшләгәндер кебек хис кыла иде ул. Ике яралыны да, Баюков белән Сиротаны, күптән 408
тылга алып киттеләр: бары үлеләр генә калды. Алар өчен биредә, кирпеч заводы стенасы артында, әле катып өлгер¬ мәгән җирне казыдылар, ләкин күмүне яктыргач оешты¬ рырга булдылар, чөнки баш очларына снаряд төшкән¬ нән соң кешеләрдән калган әгъзаларны караңгыда җыеп бетереп булмый иде. Синцов утырган җиреннән пулеметта исенче номеры кем генә булыр икән, Баюков сәламәтләнә калса частькә кире кайтырмы, юкмы икән дип уйланды. Аннары ул бер- авыкка черемгә китте, ахрысы. Бер мәлне, колак туры¬ сында ук Малининның тавышын ишеткәч, сискәнеп куйды: — Киттек әйдә. Дивизиядән шалтыраттылар. Синең белән мине дивизия комиссарына чакыралар... Төнлә белән өч өйле биеклекне атакалауда катнаша алмаганлыктан, Малининның кәефе бик төшенке, ләкин үзенең канәгатьсезлеген белдерә алмый: приказга каршы килеп булмый бит инде. Хәрабәләрнең кара җирлегендә өч ак тап — Малининның бәйләүле бите белән калын итеп бинт чорналган ике кулы шәйләнә иде. — Сез нәкъ өрәк инде, иптәш политрук,— диде Син¬ цов. — Сабый бала кебек биләүгә төрделәр,— диде Мали¬ нин өнәмәгән тавыш белән.— Киттек, вакыт уздырып то¬ расы түгел!.. Синцов аңа ияреп калкулык битеннән төшеп барганда: — Ә ни өчен чакыралар икән?—дип сорый куйды. —> Баргач белербез. Полк штабына хәтле тәпи генә атларбыз, ә дивизиягә чаклы берәр йөк машинасында илтерләр әле, диделәр. Димәк ки, кирәгебез чыккан... Синцов озак кына дәшми барганнан соң: — Мин беләм нәрсә өчен чакырганнарын,— диде. Алар бу мәлдә таудан МТС утары каршындагы тигез яланга төшеп җиткәннәр һәм аның бик калын булып ятмаган кар юрганы аша чыгып баралар иде. — Нәрсә өчен? — Минем гаризам буенча бу,— диде Синцов. Малинин, безне чакыралар, дип әйтүгә үк, шул хакта уйлап куйган иде инде. Сугыштан соңгы бөтен санын кү¬ тәрә алмаслык булып аруы, әмма дә ләкин рухи күтәрен¬ келеге хәзер нәрсә булыр икән дигән көтеп тору киерен¬ келеге белән алышынган иде. — Әйе, тот капчыгыңны менә! — диде Малинин.— Шу¬ лай өтәләнеп сугыш эченнән чакырып торырлар ди! — Сугыш эченнән дип инде, укыганнар да тиешле ке¬ шесенә күрсәткәннәр,— диде Синцов.— Ничек инде бу 409
шулай: шундый бәндә була торып—алгы сызыкта! Әйдә аны тизрәк тылга тикшертү өчен! Аның бу мәсьәләдә иманы камил булмаса да, үзен яман нәтиҗәгә хәзерләп тора иде. — Алайса, мине нәрсә өчен чакырталар? — диде Ма¬ линин. — Ә мин гаризамда сезне атлаган саен телгә алдым бит! — Сафсата! — диде Малинин нык тавыш белән. Ул моның сафсата икәнлеген менә шушы гади генә бер сәбәп буенча да белә: аның моңарчы Синцов гариза¬ сын дивизия политбүлегенә үз кулы белән тапшырырлык җае булмады, шунлыктан менә бүген уңай очрак туры килмәсме, менә бүген туры килмәсме дип, хатын шинель кесәсендә йөртте. Ләкин бу хакта ул хәзер Синцовка әй¬ тергә теләмәде: дивизиягә чакыртулары гаризаны тапшы¬ рырга гына түгел, ә Синцов өчен бик әйбәт шартларда, ягъни уңышлы сугыштан соң комиссар белән сөйләшергә бик уңай мөмкинчелек тә ача иде. — Сафсата,— диде Малинин һәм атлаган шәпкә йөзе белән Синцовка борылды: — Киресенчә, сиңа шушы су¬ гыш өчен медаль бирәләр дип уйлыйм мин. Синцов дәшмәде. Ул моңа ышанмады. Чынлап та, по¬ литрук Синцовка караганда хаклыкка якынрак булса да, аларның икесенең дә гөманы дөрескә чыкмады. Аларны ашыгыч рәвештә алгы сызыктан дәштерүләре бөтенләй бү¬ тән сәбәп аркасында иде. Бүген дивизия штабында сугыш барышында Мәскәү газеталарының берсеннән килгән, әйтергә кирәк, бик үк яшь булмаган бер мәшһүр язучы утыра. Аны дивизиягә дә әле маңгайларын җыерып кына уздырдылар: үзен үтерсәләр җавап бирәсе бар бит! Тик язучы менә хәзер, кич белән генә, дивизия командирын¬ нан фронтның алдагы сафында, батальонда, дошман һө¬ җүмнәрен кире кайтарган, хәтта иллеләп немецны кырып салган политрук белән пулеметчы булуын белеп алгач, ул батальонга барып андагы сугышчылар белән сөйлә¬ шергә дигән катгый карарга килгән. Аның бу үтенечен шундый ук катгыйлек белән, бәлкем дә әле бик эзлекле булмаган рәвештәдер, кире какканнар иде. Әлбәттә, язу¬ чы бу эзлексезлекне кызулыгы белән абайламый да кал¬ ган. Аңа, батальонга хәзер узып булмый, ләкин сөйләшә¬ се килгән кешеләрне батальоннан бирегә чакыртырга мөмкин, дигәннәр. Язучы: «Нигә алай махсус чакыртып торырга?»—дип карышып караган. Ләкин мондый чак¬ ларда гадәттәгечә нинди сүзләр әйтелә торган булса, язу¬ 410
чыга да бу мәлдә шундый ук сүзләрне әйткәннәр: хәзер булмаса, соңрак кешеләрне барыбер чакыртырга кирәк, алар өчен бернинди аермасы юк бит!—дигәннәр. Комиссар бәхәсләргә чик кую өчен кулына телефон трубкасын алган — аның язучыны батальонга җибәрәсе килмәсә дә, бу әдипнең бик инде үз дивизиясе кешеләре турында язуын теләгән ул. Шуннан' соң инде Малинин белән Синцов, сугыштан соңгы арган-талган кыяфәтләре белән, аякларын кар өстеннән сөйрәтеп, кирпеч заводлы әлеге биеклектән МТС утарына юнәлделәр. Соңгы сәгатьләрдә сибәләп торган кар явудан туктады. Күктә ай калыкты. Кар бөртекләре көмеш нурлар белән уйнакларга кереште, шул чак әллә ничек кенә күңел дә күтәрелеп китте. — Нинди матур кич!—диде Синцов. — Әнә кара немец ята.— Малинин сукмак читендә кулларын алагаемга җәеп яткан мәет шәүләсенә ишарә¬ ләп күрсәтте. Үле немец белән тигезләшкәч беравыкка туктап кал¬ дылар, аңа карап тордылар, аннары ары таба китеп бар¬ дылар. Малинин бернинди кереш сүзсез: — Карап-карап торам да, син бик әйбәт мужик икән¬ сең бит,—дип капыл гына әйтеп салды. Алар, бер-берсенә дәшмик, тагын утыз адымлап уз¬ дылар. Малинин янә, көтмәс җирдән, әйтә куйды: — Әгәр яңадан партиягә керсәң, мин сиңа уйлап та тормыйча рекомендация бирер идем... — Рәхмәт. Тагын, бер сүз дә әйтмичә, иллеләп адым уздылар. — Тиздән барып җитәбез,— диде Синцов. Шулай дип әйтүе булды, башта бер, аннан икенче мина шартлады... Синцов белән Малинин очкыннар сибеп торган кар өстенә янәшә капланып яттылар. Бу якты кар җирлеген¬ дә алар үзләренең шинельләре белән, мөгаен, берничә чакрымнан ук ап-ачык күренгәннәрдер. Ә миналар еш ук булмаса да, шулай да өзелмәстән шахмат тәртибендә бө¬ тен карлы ялан буенча шартлап тордылар, күккә төтенле- туфраклы кара кибәннәр аттылар, тирә-юньгә зәңгәр ыс исен тараттылар. — Безгә түгел, юри тынгысызлап тору өчен бөтен мәй¬ данны тутырып аталар,— диде Малинин. — Эһе,— диде Синцов, тешен кысып кына. Аларга дип атканнармы, түгелме, барыбер — башта 411
биш минут, аннары инде ун минутлап ятып тордылар, ә миналар исә уңда да, сулда да, алда да, артта да бер¬ бер артлы төшеп курку хисен арттыра тордылар, әле генә авыр сугыш кичергән Малинин белән Синцовның бу хисе кимү генә түгел, киресенчә, үткенләнә генә төшкән иде. Ике¬ се тиң дәшми яттылар, аларның сөйләшәсе дә, уйлыйсы да, шулай ук бер-берсен тынычсызлыйсы да килмәде, аларда бары шул теләк кенә бар: бу җизказган миналар тизрәк тынсын иде дә, алар исән-имин калып юлларын дәвам иттерсеннәр иде. Мина һөҗүме ничек тиз башланган булса, шулай ук тиз туктады да. Көндезге сугыш эзләрен кичке кар әле яңа гына каплап өлгергән иде бит, һәм менә тагын ак кар өсте шартлаулардан гарипләнеп калды. Ул яңадан сугыш мәйданына әверелде, аннан кабат сугыш исе килеп торды. Малинин белән Синцов аякка басып янә юлга кузгал¬ дылар. Бу кичке карлы кырда аларга ятып калырга яз¬ маган. Дивизия комиссары янында аларны үзенең блок¬ ноты, авторучкасы, ннчарадан бичара рәвешендә бирәсе сораулары белән язучы көтеп тора. Ә Синцовның гариза¬ сы әлегә Малининның шинель кесәсендә ята, Синцовның бүгенге сугыш өчен наградной листы исә бу мәлдә уйла- на-уйлана полк штабында тутырыла — тегесенең дә, бу¬ сының да үзара очрашып бер нәтиҗә белән төгәлләнәсе бар иде әле. Сугыш үз нәүбәтендә дәвам итте. Аның янә бер көне тәмамланып килә, һәм бу көндә иң әһәмиятлесе Малинин кесәсендә яткан гариза да, полкта тутырыла башланган наградной лист та, язучының блокнотка ашык-пошык тө¬ шергән язмалары да түгел, ә гади, ләкин бик хасиятле бер вакыйга — немецларның Мәскәү яны фронтындагы бер участогында иртән үз алларына куйган максатлары¬ ның кичкә каршы нибары чирек өлешен генә үти алулары гына иде. УНБИШЕНЧЕ БҮЛЕК Тиз арада Горькийдан Мәскәүгә күчерелгән Климович танк бригадасы эшелоннары 6 нчы ноябрьдән 7 нче ноябрьгә каршы төндә Курск-товар станциясендә буша¬ тылдылар. Ары таба хәрәкәт итү маршрутын алмаган Климович, нәрсә булыр икән: аларны Мәскәүдә калды¬ рырлармы, әллә үз хутлары белән фронтка юл алдырыр¬ лармы икән? — дип аптырап торды. 412
Төнге сәгать икедә эшелоннар бушатылган урынга Мәскәү комендатурасының бер генералы килде. Генерал, Климовичны читкәрәк алып китеп, бригадага Подольскига бару маршруты бирелгәнлеген әйтте, шул ук вакытта бригаданың, Мәскәү аша узышлый, Кызыл мәйдан парадында катнашу ихтималы да бар, дип өстәп куйды ул. Мәскәү янындагы хәл-әхвәлләр һаман әле куркыныч булып кала, парад үткәрү ихтималы Климовичның ба¬ шына килеп тә карамаган иде. Ләкин ул, үзенең дулкын¬ лануын чак кына да сиздермичә, «есть!» диде һәм кулын шлем турысында тоткарлап сорау белән мөрәҗәгать итәр¬ гә рөхсәт сорады. Генерал бригада командирының соравына алдан ук кисәтү ясап: — Парад әле хәзерләнә генә,— диде,—Төгәл алтыда колонна башы белән Үзәк телеграфка чыгып, анда юнә¬ лешне дәвам итү өчен приказ көтеп торырсыз. Иң соңгы карар һаваның нинди булуына, очкычлар оча алырлык¬ мы, әллә оча алмаслыкмы булуына карый,— дип өстәде генерал, перчаткасы белән чалт аяз салкын күккә төртеп күрсәтеп. Ул боларның барысын да тавышын түбәнәйтә төшеп әйтте, -югыйсә оран да сала ала: платформадан, сайгак такталарын шатыр-шотыр китереп, соңгы танклар төшеп бара иде. Ләкин Климович бөтенләй башка сорау бирергә уй¬ лаган иде. һәм, кулын шлем турысында тотып, шул со¬ равын бирде дә ул: — Кызыл мәйданга алдан ук барырга ярыймы? Күтә¬ релү градусы белән Мәскәү елгасына таба түбәнәю гра¬ дусын урынында тикшереп карыйсы иде. Кызыл мәйдан аша бервакытта да йөргәнем булмады.— Климович моны үзен түгел, ә танкларын истә тотып әйтте. Генерал рөхсәт бирде һәм, Климович янында комен¬ датура капитанын калдырып, китеп барды. Климович белән капитан платформадан әле яңа гына төшерелгән «эмка»ның боздай салкын утыргычларына утырып Садовый боҗрасыннан уздылар да Горький ура¬ мына борылдылар. Мәскәү буп-буш. Кибет витриналары такта һәм фанерлар белән кагып куелган, комлы капчык¬ лар белән капланган. Парадта катнашасы гаскәрләр әле үзәккә таба кузгалмаганнар, җәяүлеләр күренми; бары әллә нигә бер комендатура пропускылары булган ялгыз машиналар гына сызгырып узып китәләр. 413
Климович белән капитанны берничә мәртәбә тоткар¬ ладылар, ләкин уздырып җибәрделәр, ниһаять, бөтенләй¬ гә туктаттылар: Горький урамы аша хәрәкәтне тыя тор¬ ган каравыл чылбыры уза иде. Ары таба җәяүләп китте¬ ләр. Кызыл мәйданның бөтен җире диярлек кеше аягы бас¬ маган ак кар җәймәсе белән капланган. Трибуналарның соры басмаларында кар бүрекләре кабарып тора. Климович мәйдан аша узып Спасск манарасы туры¬ сыннан аска, Мәскәү елгасына хәтле үк төште. Кар асты бозланып катмаган, танклар мәйдан аша бернинди хәвеф- сез-нисез һәм теләсә кайсы хут белән уза алалар, бигрәк тә бер-берләренең арасында интерваллар калдырсалар бик әйбәт узачаклар. Бу хакта ул сөзәклектән кире менгән чагында комен¬ датура капитанына да әйтте. Капитан җилкәсен җыерды, интервалларны арттыру мәшәкать тудырмый, беркем дә алай үкчәгә басып килми бит, диде, ишетүенә караган¬ да, техника әллә ни күп булмый. Шуннан ул, үзен ярты сүздә бүлеп, башын артка чөеп туктап калды: әле ярты сәгать элек кенә ап-аяз булган күк йөзе болганчык төскә кереп бара иде. — Хәзер инде парад булачак,— диде капитан. Алар яңадан Кызыл мәйдан аша кайттылар, төрле төстәге маокировка дүрткелләре белән чуарланган ГУМ бинасы яныннан, саклау өчен такта чехол кидерелгән, эч- кәресендә каравылчылары шәйләнгән сыман булган Мав¬ золей яныннан уздылар... Климович бая Кызыл мәйдан аша су буена төшкәндә андагы тынлыкны һәм шәрәлекне күреп ирексездән дулкынланып киткән, хәтта борчылып та куйган булса, хәзер инде, кайтып килгәндә, мондый хисне кичермәде. Күк йөзендә болытлар ишәя бара; бер¬ ничә сәгать тә узмас, кар белән капланган бу ташларга җан керер: аларга кишәрлек-кишәрлек булып гаскәрләр басыр һәм Мавзолейга Сталин күтәрелер, аңардан башка нинди парад була алсын инде? Октябрьнең 17 сендә иртә белән Мәскәү янындагы чолганышлардан һәм өч көнлек сугышлардан соң исән- сау калган бригаданы фронттан алып Мәскәү аша егерме машинада танклар кабул итәр өчен Горький шәһәренә озаттылар. Климович Садовый боҗрасы чатлыгында, ва¬ тык витриналы икмәк кибете янында, иң алдан барган машинасыннан чыгып «маяк» куйдырган иде. Машинадан чыгып кына өлгерде, аның янына берсе өлкәнрәк, берсе исә йөзгә бик чибәр, әмма ябык булган ике хатын-кыз 414
килеп басты. Яшьрәк чибәре Климовичка усал күзләр бе¬ лән төбәлеп, бөтен урамга ишетелерлек итеп: — Нәрсә, танкистлар, сугышны төгәлләдегезмени ин« де?!—дип кычкырды. Климович, бу хатыннарның рәхимсез йөзләренә каран, үз гаиләсен югалтудан башланып киткән сугышчан юлын кабаттан үзенең күңеленнән кичерде. Сугышның беренче көннәреннән үк җыелып килгән хәсрәт ачысы, канлы юл¬ лар, барлык югалтулар, немецлар җимергән безнең танк¬ лар һәм Климович үз куллары белән яндырган дошман танкларының һәммәсе-һәммәсе аның кысылып килгән бер йодрыгына төйнәлде, һәм әнә шул ук йодрык белән менә хәзер аның йөрәгенә китереп суктылар: «Нәрсә, танкист¬ лар, сугышны төгәлләдегезмени инде?!» Ул берни дә җавап бирмәде. Аннары Энтузиастлар шоссесы башланып китте. Кли¬ мович колоннасы беренче сәгатьләрендә гел халык таш¬ кыны эченнән барды. Алар бу вакыт машина кабинала¬ рына һәм әрҗәләренә балалы хатыннарны шундый күп төяделәр, йөк машиналары аларны күтәрә дә алмас кебек тоелды. Ә кешеләр агыла да агыла, хәрәкәт туктатылган җирләрдә исә аларны иңнәре белән әрҗә читләренә ки- тереп-китереп кысалар иде. Танкистларны барыннан бигрәк шул нәрсә үрсәлән- дерә: алар, коралланган гаскәри кешеләр, саклаусыз кал¬ ган халык ташкыны эченә йотылганнар һәм, бу качаклар кая омтылса, алар да шул тарафка, ягъни көнчыгышка, Иделгә омтылалар. Аларга шикләнеп һәм гаҗәпләнеп: «Кая барасыз сез, ни өчен барасыз?» дигән сораулы күз¬ ләр белән карыйлар. Бригада моңарчы ник шунда кырык үлемне кичермәсен, шоссе буйлап энә төшәрлек тә урын калмаган кешеләр арасыннан, әйтергә кирәк, нинди мак¬ сат белән юл тотканлыкларын беркемгә дә әйтмичә ба¬ руы йөрәккә килеп кадалырлык кыен, чөнки моны аңла¬ тып бирергә аларның бер генә дә хаклары юк иде. 17 нче октябрьдә хәл әнә шулай иде. Бүген исә, егерме көннән соң, ул үзенең сиксән танкысы белән Кызыл мәй¬ дан аша узар. Алтмыш данәсе «утыз дүртле» — кайсы гы¬ на танкистның хыялына да кермәгән машиналар болар. Янә дә егерме КВ — маневрга авыррак булсалар да, кече артиллерия генә тишә алмаган нык бронялы танклар. Их, бригадада алар сугышның беренче көннәрендә булса иде икән! Сиксән танк... Вязьма янында нәүбәт буенча чолга¬ ныштан икенче мәртәбә чыккан көнне ике немец дивизия- 415
сенең бергә кушылган буын арасыннан туп-туры грейдер буенча ажгырып-ярсып бәреп чыкканнан соң, ул йөк ма¬ шинасына утырып безнекеләр дивизиясенең команда пунктына килде. Аны, карашын карта өстеннән күтәреп, кырынмаган яшь кенә генерал каршы алды, аның башы¬ на тиз кулдан гына тупланган гаскәрләр группасы белән җитәкчелек итү кебек бик авыр язмыш төшкән иде. — Иптәш генерал, Унҗиденче танк бригадасы коман¬ диры подполковник Климович сезнең карамакка килде. Климович чолганыштан унике тәүлек дәвамында чык¬ са да, аның'кожаны бөтен төймәсенә төймәләнгән, петли¬ ца белән шпаллары үз урыннарында; ул, һичнинди шарт¬ ларга да карамастан, үзен пөхтә итеп күрсәтергә гадәт¬ ләнгән, шунлыктан генерал аңа бик гаҗәп сүз әйтте: — Ниһаять, танкистлар килде! Көтә-көтә зарыгып беттек! Күпме танк алып килдең?.. Күктән бәхете яугандай шатланган генерал үзенең ти¬ шек иләктәй ертылырга торган кан коюлы участогына тылдан танк бригадасын җибәргәннәр дип белгән һәм барлык төймәләре дә төймәләнгән бу подполковникны үзе¬ нең коткаручы фәрештәсе итеп кабул иткән иде. Климович үзеннән көләләр дип уйлаган, ләкин шун¬ дук барысын да абайлап алып, бөтен бавырлары телгә¬ ләнеп, генералның ялгышканлыгын әйткән: юк, мин не¬ мецлар аша әле генә бәреп чыктым, барча техникамнан фәкать йөк машинасы белән бер ватык танкны гына алып чыга алдым, дигән иде. — Әй, чәнчелгере! Мин бит бүтәнчә уйлаган идем...— дип, генерал авызы пешкәндәй тынып калган һәм Климо¬ вич каршына атлап, аны кочаклаган иде.— Кичер, агайне, рәнҗемә! Күпме кеше алып чыктың? — Биш йөз тирәсе,— диде Климович.— Бер сәгатьтән төгәл санны әйтермен. — Сугыша алалармы? — Әйе. Тик сугыш кирәк-яраклары бетте диярлек. — Аларын бирермен. Ә танк берәү генәме? — Берәү генә. — Ә шулай да алып чыккансың. Принцип өченме? — Принцип өчен,— диде Климович. Бу танкны да ул кичне немецлар шул ук авыл ура¬ мында, Климович генерал белән очрашкан шул ук йорт янында яндырдылар. Соңгы танк та менә шулай һәлак булды... Бүген исә Климович сиксән танкысы белән Кызыл «16
мәйдан аша үтәр һәм Подольск шоссесына, ягъни теге чакта булган тарафка килеп чыгар. <Шул вакыттан бирле немецлар әллә ни алга китә алмадылар. Мәскәү ярыйсы гына тешләшә икән бит!» Климович кире кайтып Мавзолей яныннан узганда тук¬ тап калды. Ишек катында әле дә сакчылар тора, ә эчтә- рәк, берничә басмага түбәнрәк, Ленин ята. Немецлар Мәскәүне алыр дигән уй элек тә Климовичка ят тоелса, бу гөман хәзер, Мавзолей янында басып торганда, ике¬ ләтә мәгънәсез булып тоелды. Менә биредә, Кызыл мәй¬ данда, Мавзолей янында, безне түгел, ә фашистларны, аларны үз формаларында, үз фуражкаларында һәм җиң¬ нәрендәге свастикалары белән күз алдына китерү... юк, бу һич-һич була торган эш түгел!.. Ул иртәдә Серпилинны, әле таң атканчы ук, госпиталь¬ дәге күршесе полк комиссары Максимов йокысыннан уятты. — Федор Федорович, тор әйдә, парадка барабыз! — дип җилтерәтте ул аны иңеннән. Серпилин ялт кына торып утырды һәм: — Нәрсә? Ниткән парад? Кайчан? Кая барабыз?.,.— диде. Ул уянып та өлгермәгән әле, ләкин кыяфәте нәкъ уян¬ гандай иде. Комиссарның күзләренә карап, йокысыннан арынмаган килеш, ни-нәрсә булганын уйланып торды: Максимовны кичә көндез, госпитальдән инде бөтенләйгә җибәрү алдыннан, шәһәргә чыгарганнар, ул нинди тулы обмундирование белән машинага утырып киткән булса, менә хәзер төн уртасында да шул ук кыяфәттә басып тора, өстәвенә әле авыз ерып көлә. Максимов караватка аның янәшәсенә утырып: — Тор әле, тор!—дип һаман кабатлый бирде.— Бү¬ ген җиденче ноябрь бит. Сине парадка чакырам. Киттек әйдә! Моның чын икәненә ышанып җитмәгән Серпилин: — Парад? Ниткән парад ул? — дип кайталап сора¬ ды.— Немецлар Мәскәүгә килеп җиткән, әнә! Ә син па¬ рад дисең. — Әйе, парад!—дип кабатлады Максимов һәм бөтен йөзен балкытып наян гына елмаеп куйды.— Иптәш Ста¬ лин шулай боерган. Кичә кич Маяковский метросында чыгыш ясады, мин анда булып соң гына кайттым, сине уятырга кызгандым... Кичә чыгыш ясады, ә хәзер менә парад була дигән! 27 3-263 417
— Расмы? Шаяртмыйсыңмы? — Серпилин төзәлгән, ләкин агач кебек тыңлаусыз аякларын сагаеп кына ка-< раваттан төшерде. Максимов: — Ниткән шаярту ул? — дип янә бөтен йөзен тутырып елмайды.— Өстәвенә көне дә самолетлар очмый торган көн бит. Мин чыгып карадым инде: күк йөзе безнең фай¬ дага, валлаһи менә, болыт каплаган! Серпилин астан гына Максимовның ыржык йөзенә карап: — Кара аны, шаяртсаң гафу итмим!—диде. — Нишләп алай бик кырыс сөйләшәсең? Мин инде «эмка» да сорап алдым. — Җибәрерләрме соң? — Өченчекөн җибәргәннәр иде бит! Әйе, госпиталь бакчасында таякка таянып йөрештерә башлаган Серпилинны өченчекөн чынлап та партия би¬ летын, орден белән яңа генерал таныклыгын алырга җи- бәргәннәр. Максимов аның шунда барып кайтуын исенә төшергән иде. — Ул наркоматка бит... — Ә монысы хәзер парадка,— дип елмая бирде Мак¬ симов.— Син инде хәзер таяклы генерал түгел бит, ә аяк¬ лы генераһ! Серпилин аягына шомланып кына басты: — Пима киергә туры килер ахрысы, күн итеккә аяк сыймас,— диде. Чир китәр, гадәт китми. «Пима» диюе «парад» сүзе каршында бик сәер булып тоелды. — Соң, безне бит парадка марш атларга түгел, ә три¬ бунага, кунакка чакырдылар. — Чакырдылар микән? — диде Серпилин, һаман әле ышанып җитмичә. — Чакырдылар, чакырдылар! — дип көлде Максимов, гимнастерка кесәсен кулы белән чәбәкләп.— Менә монда алар, чакыру билетлары! Минем ярты Мәскәү таныш бит, иң мөһиме — бөтен ПУР диярлек таныш! — Алайса, киенәм,— диде Серпйлин, шулай ук ирек- сездән елмаеп һәм бертөрле канәгатьлек белән Макси¬ мовка күз сирпеп алды. Максимов хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә сокла¬ нып карый торган яшь кенә полк комиссары: үзе буйчан, үзе бик киң җилкәле; йөзе исә матурлыгы белән дә түгел, ә көчле, җегәрле чалымнары белән игътибарны үзенә җә¬ леп итә. Дуслары аның чынлап та ярты Мәскәү иде. Сер- 418
пилин моның шулай икәнлегенә ышанып өлгерде инде. Хәер, күршесенең нинди кеше икәнлеген тәгаен төшенеп җитмәде әле Серпилин: әллә бәхет баскан аны, әллә нуры йөзенә чыккан бик тәвәккәл, чая адәм ул һәм барысы да гел уңай килеп торадыр кебек үзенә. Әйе, язмыш полк комиссары Максимовны бер яктан да рәнҗетмәгән. Утыз яшендә өч сугышчан орден алды, аларга ул гадәттән тыш шартлар нәтиҗәсендә лаек булды. Кешеләр аның ул шартларда исән калуын телгә алып сөйләгәндә, кара син аны, ризыгы бетмәгән бит моның, дип әйтә торганнар иде. Икесен Халхин-Голда, берсен фин сугышында алды. ПУР инспекторы булып кына китсә дә, соңра полк комиссары сыйфатында сугышып йөрде. Кырык бернең июнен дә Аерым көнбатыш округта инспектор булып йөргән чагын¬ да каршы алды. Бу юлы ул сугышның беренче көнендә үк үтерелгән дивизия комиссарын алыштырды, бер ай буе немецлар белән сугышып чигенде, инде боҗраны өзеп чыкканда корсагына авыр яра алды. Берничә операцияне кичереп кырыс диетада утырды, бу диетадан көлә-көлә, госпитальдә Серпилин белән янәшә яшәде — әйтерсең лә үзен дә, бүтәннәрне дә юатучы җанлы бер бәйрәм иде ул. Аны атна-ун көннән хәрби хезмәткә өлешчә генә ярак¬ лы итеп госпитальдән чыгарырга вәгъдә бирделәр, бүтән нәрсәләрдән көлгән кебек, бу'хәлдән дә ул көлде генә, ха- хылдый-хахылдый, мин әле фронтка гына түгел, өстәвенә әле бер-бер хәйлә белән кире үземнең дивизиягә үк кай¬ тачакмын, диде Серпилинга. Күңелен бервакытта да төшермәгән полк комиссары Максимов бары төннәрен, аны беркем күрмәгәндә, ишет¬ мәгәндә генә,— моны Серпилиннан башка беркем дә бел¬ ми иде,— караватында бөгәрләнеп утыра, эче авыртуын¬ нан сәгатьләр буе йокламый иде. Серпилин савыгып килә дип исәпләнгәнлектән, аның обмундированиесе палатада гына, гардеробта эленеп тор¬ ды. Ул галифе чалбарын, генерал петлицалы һәм ике Кы¬ зыл Байрак ордены борып беркетелгән яңа гимнастерка¬ сын киде дә көзге каршына килеп сыек кына саргылт-со- ры чәчен сыйпап куйды. Шуны да әйтергә кирәк, икенче Кызыл Байрак орденын аңа әле өченчекөн генә биргән¬ нәр иде. Серпилин урындыкка утырып аякларын сак кына киез итекләр эченә тыкты, аларга ризасыз бер кыяфәттә карап алганнан соң, Максимовка: — Әгәр шаяртмасаң, мин әзер! — диде. Алар машинага утырып сигезенче яртыда Үзәк теле¬ 27* 419
граф янына килеп җиттеләр. Моннан сакчылар тезмәсе узганлыктан, ары таба машина белән барып булмый иде. Горький урамы буенча, Маяковский мәйданыннан алып телеграфның үзенә кадәр үк, ике рәт танклар тора. Алар бер бригададан артык түгел, ләкин кыяфәтләре Серпилинны бик шатландырды: болар «утыз дүртле» бе¬ лән КВ маркалы җитди машиналар, ә сугыш башында немецлар шырпы тартмасы урынына яндырган Т-26 түгел иде. — Бүтәң алга җибәрмиләр. Биредә минем танышлы¬ гым бетә,— диде Максимов, алар «эмка»дан төшкәч.— Тәпиликме? — Килгәч, тәпилибез инде,— диде Серпилин, танклар¬ га күз чите белән карый-карый. Люгыннан чехоллы байрагы чыгып торган башлап ба¬ ручы танк янына кара тунын каеш белән буып куйган ко¬ мандир танкист баскан. Аның йөз чалымнары Серпилинга таныш сыман тоелды; ул кешеләрнең йөзләрен бик яхшы хәтерли, онытасы килгәндә дә аларны исендә тота иде. Ләкин әлеге командирны хәтерли алуына ул бик сөенде. Әле һаман да төсмерли биреп, ләкин тәгаен инде аның кем икәнлеген белеп, Серпилин аңа таба атлап китте. Танкист аның генерал папахасына ерактан ук честь бирде. Серпилһн: — Исәнмесез, подполковник,— дип бүрегенә кулын тигезеп алды.— Мин беренче октябрь төнендә чолганыш¬ тан сезнең каршыгызга чыктым. Ялгышмыйммы? Климович, честь биргән чагында, таякка таянган бу өзын буйлы аксак генералның теге чакта телефоннан ко¬ мандующий сорашкан яралы комбриг икәнлеген абайлап елгермәгән булса да: — Точно шулай, иптәш генерал,— дип җавап кай¬ тарды. «Серпилин? Кыяфәте ниндирәк?..» Климовичка ул ва¬ кытта комбригны гомер буена онытмас кебек тоелган иде. Менә ике ай узар-узмас оныткан да бит! Әйе, ул вакыт¬ тан соң ниләр генә булып бетмәде. Климович, генералга карый-карый: «Димәк, аягына баскан. Ә теге чакны җеназа арбасында иде бит инде...» —• дип уйлап алды. Шулай уйлап та бетермәде, кылт итеп аңа хәбәрсез югалган, дөресендә, һәлак булган политрук Синцовның документларын тапшырган кызылармеец Золотарев исенә төште. Ә теге чакта, Ельня янында, Синцов комбригы үл¬ мәсме икән, дип бик борчылган иде бит. Ә менә комбриг 420
исән-сау, генерал папахасыннан аның — Климовичның каршында басып тора, ә Синцовның сөякләре кайдадыр урманда, Верея артында череп ятадыр... — Ярдәмегез өчен рәхмәт, подполковник. Полковник булмадыгызмы әле? — Юк, булмадым,— дип җавап бирде Климович. — Очрашуга бик сөендем! Сезгә рәхмәт әйтеп язасым килгән иде дә, фронт бик зур бит... Серпилин командир танкистның кулын кысты, Климо¬ вич бу кешенең сөякчел зур кулында ничаклы көч булуы¬ на гаҗәпләнде. Хатирәләрдән йөзе караңгыланып киткән Серпилин: — Миңа соңыннан яздылар, минекеләрнең күбесе чы¬ гып җитә алмаганнар икән җитүен. Сезнең яннан киткәч тә танклар астына эләккәннәр! — Кайберләре, иптәш генерал, кире минем бригадага килделәр. — Күп идеме соң үзләре? — Егермеләп кеше. — Ә алар кайда соң хәзер? — Сугышта үлмәгәннәрңе, окружениедән чыккач та, пехотага тапшырдым, ә берсе хәзер дә миндә. — Кем ул? — Золотарев, шофер. Хәзер «утыз дүртле»не йөртә. — Беләм мин аны,— диде Серпилин. Хәер, Золотарев- ны гына түгел, бүтәннәрне дә белүе мөмкин иде аның.— Золотаревны күреп булмасмы икән? — Бик ерак шул. колонна койрыгында. — Алайса, үзегез генә рәхмәтемне тапшырыгыз әле, әүвәлге дивизия командиры әйтте, диегез. Ә команда со¬ ставыннан кем чыкты тагын сезнең янга? — Лейтенант Хорышев,— диде Климович. — Ул исәнме? — Исән иде, хәзерен генә белмим. Пехотага тапшыр¬ дым. Серпилин күз кырые белән генә Климович янына ки¬ леп баскан капитан танкистны күреп алды. Ул вазифасы буенча нәрсәдер хәбәр итмәкче, әмма сөйләшеп бетергән¬ нәрен көтеп тора иде. Ләкин Золотарев белән Хорышев турында сүз катып алган Климович шундук Синцовны да исенә төшерде. — Ә сезнең адъютантыгыз, иптәш генерал, хәбәрсез югалды. Мөгаен, һәлак булган ул. Серпилин җавап бирмәде. Нибары, башын иеп, дәш¬ мичә генә, аяк астына төбәлеп торды. Аннары кабат күз 421
чите белән килеп баскан әлеге танкистка карап алып Климовичка кулын сузды. — Сезнең белән фронтта уртак сугыш алып барырга бик теләр идем дә бит, тик хәзергә сезнең танклар узуын гына карап торыйк.— Ул кулын папахасына орындырып алды һәм аксый-аксый, киез итекләре белән сак кына баса-баса Горький урамы буенча түбән таба төшеп китте. Климович генералны күз карашы белән генә озатты да канәгатьсез йөзен танкистка борып: — Ну нәрсә, Иванов, тагын нәрсә аңлашылмый? Су¬ гышта каушамаганны, монда чат саен сорау бирәсең! — диде. Серпилин, таягына таянып чатанлый-чатанлый трибуна¬ ларга килеп җиткәндә, алар тулган диярлек иде инде. Аңа Фрунзе академиясе сафында Кызыл мәйдан аша берничә мәртәбә узарга туры килде. Ләкин ул чакта три¬ буналар бөтенләй башка: балаларын җилкәләренә утырт¬ кан, баш очларына аллы-гөлле куыклар күтәргән, сәламләп кулъяулыкларын, косынкаларын җилфер-җилфер изәгән штатскийлар, һәм барысы да шау-гөр килешәләр, йөзләрен балкытып елмаялар иде... Хәзер ибә трибуналарда бер штатскийга икешәр, өчәр хәрби туры килә. Күбесе Мәскәү юнәлешләрендә сугышучы полкларның, бригада һәм дивизияләрнең вәкилләре булып, туп-туры алгы сызыклардан килгәннәр. Алар ямьшек бү¬ рек, брезент бияләй һәм, аркылы-торкылы каешлар белән буып, шинельләр, туннар кигәннәр. Мәйданга, кишәрлекләр ясап, берничә пехота полкы те¬ зелгән. Трибуналарда да Мәскәүне немецлардан саклау¬ чы хәрбиләр белән гражданскийлар баскан. Гитлерның Мәскәүдән берничә дистә километрда гына булуына карамастан, башкала оборонасын тотучы гаскәри һәм гражданскийларның барыбер бу көнне, һәр вакытта¬ гыча, бирегә җыелып килүендә үз көчеңә инану, шул ук вакытта гарьлек һәм ачу хисе дә бар. Бу хис-тойгыны Серпилин да кичерде. Бүтән елларда академия сафы белән Мавзолей яныннан узганда, парадка катнашучыларның һәммәсе кебек үк, ифрат китеп бәхет шаукымына бирелә торган булса, хәзер исә аның бу хисе тыенкыланып тирәнәя һәм көчәя генә төште. Ул үзен бә¬ хетле саный дип тә әйтергә булыр иде дә, тик менә күңе¬ лен биләп алган уйлары аның бу бәхетле хисләренә каршы төшә иде шул. 422
Синцов өчен үлеп өзгәләнде ул. Дөньяда Серпилинның иң курыккан нәрсәсенә тап булган Синцов — хәбәрсез югалган... Югыйсә, сират күперләрен узып исән калган, чолганыш кысасын да өзеп чыккан иде бит... Менә сиңа өз¬ гән! Бүтәннәр дә үзләрен чолганыштан котылдык дип уй¬ лаган булганнар... Ул ачуына буылып Шмаковның фронт¬ тан язган хатын исенә төшерде. Колоннаның ахыргы си¬ гез машинасында баручыларның язмышы турында берни дә билгеле түгел. Күпер янында тоткарланган булганнар. Аларны, ихтимал, немецлар кисеп алгандыр... — дип язган иае Шмаков. «Ихтимал!» — диде Серпилин авыз эченнән генә һәм ничәнче мәртәбә инде Шмаковны күңеленнән орышып куйды. Аның «ихтимал»га шундый ачуы килгән, хатка каршы хат белән җавап биреп тә тормады. Серпилин үзе хакында да авыр уйларга бирелеп алды: иске дусты, аны бәладән коткаручыларның берсе, Генераль штаб начальнигы урынбасары белән булган өченчекөнге әңгәмәсе күз алдына килде..Инде бу кешенең дә аңа карата игелекле тойгыларына, аңа ышануына шик белдерү гөнаһ булыр иде, ләкин шуның өчен дә менә әңгәмәләре бик авыр узды. Иске иптәше аны яңа дәрәҗә бирелү белән котлаган¬ нан соң, гомумән, Серпилинны тегесе-монысы белән тәбрик иткәннән соң болай диде: «Мин монда синең медицина белешмәңне сораткан идем әле. Бер яктан, анкетаң төзәтелә төште, икенче яктан, бу юлы инде врачлар аркасында, бозылып китте. Кыскасы, си¬ ңа фронт турында уйларга иртәрәк әле; сәламәтлегең бик әйбәт түгел, гомумән тузгансың, аннан әлеге чолганыш та үзенекен өстәгән...» Серпилин ярсынып, җан ачысы белән: «Мин «гомумән тузу»ларны хәтеремнән сыздым, хәтта синең дә ул хакта искә төшерүләреңне теләмим,— диде.— Ә чолганыш турын¬ да шуны әйтәм: дистәләрчә генераллар сугыша-сугыша чолганыштан чыгып үз җилкәләрендә сугышчан тәҗрибә туплаганнар һәм моны тылда мич башында утыру өчен эш¬ ләмәгәннәр алар бер дә! Стройга яраклы булу белән яки фронтка озатасыз, яки, шуны белеп тор, Сталинга кадәр барып җитәм мин!» Серпилинның шундый тонына хәтта маңгаен җыерып куйган иске иптәше: «Кара ничек сөйләшә башладың бит әле син хәзер!» — дип куйды. 423
«Әйе, шулай сөйләшә башладым!» — диде Серпилин өзеп кенә. Үзенең киез итекләре белән телеграфтан трибунага ка¬ дәр титаклый-титаклый барган чагында ул шушы әңгәмә¬ не берничә мәртәбә исенә төшерде. Авыррак атлаган саен уйлары да авырая барды. «Бәлкем, чыннан да эш мәнфәгате өчен каядыр шунда Идел аръягына барып частьләр туплау яхшырак булыр? Ул да бик кирәк эш бит...» — дип үз-үзен үртәде ул. Зиһененә, бүтән күңелсез уйлар да килде. Шуңа да ка¬ рамастан, хәзер үзен монда, Кызыл мәйданда, бәхетле хис итте. Иренеп кенә кар сибәләгән бу иртәдә, мәйданда дүрткел-дүрткел булып үрә катып торган гаскәрләрдә, хәт¬ та бүген парад булуы турындагы башка да китерә алмас¬ лык фактның үзендә генә дә бирегә җыелган кешеләрне бәхеткә тиендерерлек могҗиза бар иде сыман: бу чынлап та әлеге иртәдә Кызыл мәйданда, сугыш башланганнан соң беренче мәртәбә әле, меңләгән кешеләрнең һәммәсенең дә алдагы ерак җиңүләренә хәзердән үк, менә шул мизгел¬ дән үк ышанып, өметләнеп торулары иде ул. Серпилинның колак төбендә генә кайдадыр югалып тор¬ ган Максимовның тавышы ишетелде. — Карале, бер тамаша килеп чыкты бит әле монда!..— диде ул дулкынланып.— Кая барып бәрелергә белмим... Дивизиямнең бер полкы монда икән... Ә-нә-ә, ГУМ янында тора.— Максимов мәйданның уң ягындагы аргы очында шәүләләнеп торган дүрткелләргә кулы белән күрсәтте.— Миңа дивизияне сугышта дигәннәр иде, ә аны биш көн элек чыгарган булганнар, тулыландырып бүген төнлә Мәс¬ кәү аша яңа юнәлеш буенча озатканнар. Бу полкны да мәйданнан туры фронтка озаталар икән. Ә мин белми дә калдым. Тамаша дисәң тамаша! Максимов бер үк вакытта сөенгән дә, көенгән дә иде. — Сиңа гелән-гелән бәхетле булырга димәгән. Нишли¬ сең, бу юлы бәхеттән коры калгансың! — дип шаяртты Серпилин. — Бәлкем, парадтан соң... — Нәрсә парадтан соң? — дип бүлде аны Максимов. — Штаттан тыш икенче комиссар итүләрен үтенимме? Их, ишетми генә калсам соң! — дип, ул үкенеч белән кулын селтәп куйды, ә үзе түзмәде, ГУМ янына баскан полкының колонналарына комсызланып карап тора башлады. Серпилин да башын шул якка борды, Максимовны көн¬ ләп: «Менә бит, үз дивизиясенә эләкмәсә дә, бүтәненә ки¬ тәргә ирешәчәк һәм тиздән барыбер фронтта булачак»,— дип уйлап куйды. 424
Әгәр шул якка караган Серпилин ерак арадан солдат¬ ларның йөзләрен аера алса, ул да уң як батальонның бе¬ ренче сафында башына иске керле бүрек, өстенә курачрак яңа тун кигән һәм күкрәгенә автомат асып куйган әүвәлге адъютантының колгасар буен шәйләп алган булыр иде. Кайчандыр, сугыш башында әле, комиссары Максимов булган, хәзер исә Синцов хезмәт иткән дивизиягә кирпеч заводы янындагы сугышларның икенче көнендә зур шат¬ лык насыйп булды. Ул чакларда Мәскәү тирәләрендә мон¬ дый шатлыкка фәкать кайберәүләр, анда да әле бик сирәк очракларда гына тап булалар иде. Гадәттәгечә алгы сызык, та гына тулыландыру урынына, дивизияне бүтән дивизия белән алыштырдылар да, аларны исә фронттан ерак түгел тылга күчерделәр. Дөрес анысы, авыр сугышларда югалту¬ лар күп булса да, корбаннар саны составның өчтән ике өлешенә җитсә дә, дивизияне тылда әллә ни озак тулылан¬ дырмадылар. Нибары биш көндә эшен бетереп, алтынчы көнендә үк аларны тревога белән күтәрделәр. Дивизия штабын, тупчылар полкы белән ике укчылар полкын шун¬ дук, төн уртасында ук, шактый алга китүләре белән куркы¬ ныч тудырган немецларга каршы Подольск аръягына озат¬ тылар, бары бер полкны гына парадта катнашу өчен Мәс- кәүдә тоткарлап калдылар. «Смирно!» командасы бирелмәгән иде әле. Сафтагылар, парадтан соң безне нишләтерЛәр: фронтка җәяүләпме, ма¬ шиналарга утыртыпмы, әллә эшелоннар белән озатырлар¬ мы икән, дип сүз алышкаладылар. Әңгәмәнең икенче мө¬ һим темасы парадка, анда Сталинның катнашу-катнашма- вына карый иде. Күбесе аны катнашыр дип исәпли, ләкин шикләнүчеләр дә бар иде. Синцов белән янәшә баскан автоматчы: — Менә күрерсең, булмый, кече сержант,— диде. — Ни өчен? — Ни өченме? Мин аңа гомумән монда, мәйданга чы¬ гарга рөхсәт итмәс идем. Ни генә булмас! — дип, автомат¬ чы томан белән капланган аксыл-соры күк йөзенә ишарә¬ ләп алды.— Куркам мин аның өчен! — Ә үзең өчен курыкмыйсыңмы?— дип, Синцов та күк йөзенә карап куйды. — Үзем өчен курыкмыйм: минем өчен немецлар мәшә¬ катьләнеп тормаслар. Ә аның өчен тырышачаклар. Болыт¬ лар артыннан шундый дөңгердәтерләр берне! Ул чагында нишләрсең?..— Автоматчы янә үҗәтләнеп баягы сүзен ка¬ батлады: аңардан рөхсәт сорасалармы? Юк, иптәш Ста¬ линга һич менә парадка чыгарга рөхсәт итмәс иде ул. 425
Шул минутта Синцов янына комбат Рябченко белән Малинин килеп бастылар. Малининга бу көннәрдә өч ку¬ бик урынына бер шпал биргәннәр һәм үзен батальон ко¬ миссары итеп билгеләгәннәр иде. Малинин әүвәлге сүлпән тавышы белән, әйтерсең лә Синцов аның алдында ни сәбәптәндер гаепле иде: — Исәнме,— диде һәм Синцовка маңгай астыннан гына карап куйды: — Полк командиры комбатка әйткән әнә: дивизия штабында приказ алынган. Кирпеч заводы өчен синең белән Баюковны Кызыл Йолдыз белән бүләкләгән¬ нәр. Менә шулай, тәбрик итәм үзеңне! Бик сәер гадәте бар Малининның: кемгә дә булса их¬ ласлык белән җылы сүз әйтәсе килсә, аның саен сүзе сү¬ рәнрәк һәм күңелсезрәк килеп чыга. Читтән берәрсе аның сүлпән авазын ишетсә, ул Синцовны орден алуы белән кот¬ ламый, ә киресенчә аны шелтәли дип уйлар иде. — Әйе, әйе, үзем ишеттем!—дип шат тавыш белән рас¬ лады комбат Рябченко.— Котлыйм сезне, иптәш Синцов. Синцов: «Советлар Союзына хезмәт итәм!» — диде, лә¬ кин, гаҗәбенә каршы, шатлык кичермәде диярлек; бу шат¬ лык аңа соңрак килер әле анысы, ләкин хәзерге мәлдә ул аны тоймады. Ул кирпеч заводын хәтеренә китерде, имгән¬ гән Сиротаны һәм авыр яраланган Коля Баюковны исенә төшерде. Янә дә бүтән сугышчылардан калган гәүдә әгъ¬ заларын күмүләре күз алдына килде һәм шуннан инде шатлык, тамакка төелгән сохари кисәкчәсе кебек, ярты юлында сүрелде. Малининның һаман әле китми торуыннан файдаланып, Синцов: — Ә сезне, иптәш өлкән политрук, котларга мөмкин- ме?— диде. — Минем эш кечкенә,— диде Малинин шул ук төшенке салкын тавышы белән. Аның бу тавышына карап, Синцов өлкән политрукның әллә бүләкләнгән, әллә бүләкләнмәгән икәнен һич менә төшенә алмый калды. Чынында исә Малинин бүләкләнмәгән, чөнки аны Кы¬ зыл Йолдызга түгел, ә Кызыл Байракка күрсәткән бул- ганнар икән. Кызыл Байракны исә фронт бирә, тик фронт¬ та кемдер, исемлекне кыскартып, бик нечкәләп тормыйча, политрук Малининны да бүтәннәр рәтеннән сызган. Тик Малинин үзе бүләкләнми калуына төкереп кенә карады, бу яктан ул шөһрәт яратмаучы кешеләрнең барысының да борынына чиртте. Мондый салкын канлылыкның сәбәбе шунда: минем эш чынлап та кечкенә, аннары хикмәт мин¬ дә, Малининда түгел бит, ә миңа тапшырылган кешеләр¬ 426
нең үз бурычларын ничек итеп үтәвендә, дип уйлый иде ул. Малинин стройда калган Синцов белән хәзер инде дәвала¬ нырга киткән Баюковның бүләкләнүенә дә ифрат канәгать, алар аның күрсәтүе буенча һәм нәкъ ул теләгәнчә бүләк¬ ләнгәннәр иде бит. Малининның монда да сәер ягы бар-ба- рын: ул кемнедер кайгыртып йөргәндә бер дә бу эшкә ат¬ лыгып тормагандай кыяфәт белән йөри, ләкин эшкә тотын¬ дымы инде үзенекен итми калмый, әгәр аңа отказ белән җавап бирсәләр, тәмам авыруга сабыша. Малинин дәшми торганнан соң: — Карале, Синцов! Сине кече сержант иттеләр, орден белән бүләкләделәр, синең хакта дивизия газетасында да яздылар. Синең сугыш алдыннан гына партиягә кайтару турында гариза бирүеңне мин бик мәгъкуль күрәм. Син моңа үзең ничек карыйсың? — диде. Синцов ничек карыймы моңа? Аның ничек караганын Малининнан да яхшырак белгән кеше бармы икән? — Бүген нәкъ гариза яза торган әйбәт көн, минемчә.— Малинин кар сибәләгән күккә кырын гына карап алды. Малининның тавышында аның үзенә карата гайре та¬ бигый сымак тоелган тантана төсмере чагыла. Кызыл мәй¬ данда булачак нәрсәне көтеп дулкынланган барлык кеше¬ ләр кебек, ул да дулкынлана калган иде. Синцов политруктан күзен алмый карап торды: «Син бу хакта иртәрәк сүз кузгатмадыңмы икән? Алайса, ал¬ дын-артын уйламыйча, нигә кузгаттың? Әгәр иртә түгел дип саныйсың икән, син миңа ахырынача ярдәмең күрсәт. Син дә ярдәм итмәгәч кем генә ярдәм итәр миңа?» Малинин Синцовның күз карашыннан тайчынмыйча үзе дә ана туп-туры карап торды. Дивизия Мәскәүдә торып тулыландырылган көннәрдә өлкән политрук, Синцовның үзенә ләм-мим берни әйтмичә, дивизия политбүлеге аша рәсми төстә запрос ясатты һәм җавабын да алды. Әйе, коммунист И. П. Синцовның бе¬ лешмә карточкасы кайда сакланырга тиешле булса, шун¬ да саклана. Аның партиядә икәнлеге документлар белән раслана, шунсыз аны партиягә кайтару мәсьәләсен купта¬ рып та тормаслар иде. Бу беренче һәм бик мөһим адым, Малинин хәзер нәкъ шул турыда уйлап алган иде; аның чыраена карасаң, болай әйтерлек берни дә юк кебек, гүя Синцовка гадәтенчә игътибар белән карап кына куйган: «Димәк, син шундый икән, Иван Синцов. Тәк-тәк...» Кинәт уңнан кайтаваз булып команда яңгырады: — Сми-иррр-но! Рябченко пружинадай алга атылып чыкты. Малинин 427
алпан-тилпән килебрәк аңа иярде, сафлар тигезләнә баш¬ лады... Сталинга парадта булырга рөхсәт итмәүче баягы авто¬ матчы, Синцов янәшәсеннән атлап; — Кара әле, кара... Кара дим мин сиңа! — диде.— Соң, кара инде, әнә!.. Синцов алга уң яккарак карады, һәм, мәйданга тезел¬ гән меңнәрчә кешеләр кебек үк, бик куе сибә башлаган кар җәтмәсе аша Сталинны күреп алды. Ул Мавзолейның өске катындагы гадәттәге урынында үзенең солдат шине¬ леннән басын тора иде. Парад бетеп, Тимирязев академиясе корпусларына ур¬ нашкан госпитальгә җитеп килгәндәрәк, Серпилин Макси¬ мовка дәшеп: — Әйе, фронттагы хәлебезгә аек акыл белән карасак, безнең һич югы сугыш башындагы шартларыбызны, ягъни яңадан да дәүләт чигебезгә кайтып сугышуыбызны бүгенге мәлдә күз алдына китерүе бик читен шул әле,— диде.— Лә¬ кин бер уй минем күңелемне юата. — Тәгаен генә әйтсәк? — Тәгаене шул: мин полкның калган сугышчылары бе¬ лән Могилер янында Днепрны кичкән чагымда Кызыл мәй¬ данда парад булыр, ул парадта мин дә булырмын дигән уйны башыма якын да китермәдем. Чөнки бу уй башыма һич сыймый иде. Үземне кулда тотарга тырышсам да мине бик караңгы уйлар басып киткән иде. Боларны хәтергә ки¬ тердең исә, миндә ике кеше яшәгәнлеге искә төшә. Берсе: «Шатланырга иртә әле, иртә!»—дисә, икенчесе: «Нишләп иртә? Шатланырга кирәк!» — ди. Ничек кенә төшендерим сиңа? Аларның бөтен уңышларына да карамастан, безнең белән алар арасында, гомуми сурәттә генә түгел, ә хәрби хосусият мәгънәсендә, безнең файдага зур аерма бар. Без Берлиннан нибары алтмыш километрда булганда аларның анда парад үткәреп ятуына мин бер дә ышанмыйм. Ышан¬ мыйм и вәссәлам! Хәер, эшләр парадта түгел, ә фронтта хәл ителә бит ул... Сине, нәрсә, киләсе җомгада чыгаралар¬ мыни инде? Максимов ни өчендер дәшмәде. Ул Серпилин белән янә¬ шә утырган җиреннән бер ноктага төбәлеп калган иде. Соңра, машина туктап, әүвәл сагаеп Серпилин төшкәч ке¬ нә, ул аңа кулын сузды. — Сиңа игелекләр телим, Федор Федорович! Син дә госпитальдән тизрәк чык! 428
— Син нәрсә, ничек әле болай? — Мине качтым дияргә дә була. Фронтка җибәрүләрен сорыйм. Ике арада гына калсын: барыбер ахырынача сә¬ ламәтләнеп җитә алмыйм, шулай булгач бер атна гына хәл итми, мин әйтәм. Икенең берсе: яки мәсхәрәгә калдырып кире кайтарачаклар, яки иртәгә кая да булса озатачаклар. Серпилин үз палатасына кайтып кергәндә, анда хатыны утырып тора иде. Валентина Егоровна бәйрәм хакына, сагынмак өчен дигәндәй, иске карасу ефәк күлмәген кигән. Ул урыныннан торып, ярты локма сүз әйтмәстән, иренен кысып кына аның каршына килгәч, Серпилин аның инде күптәннән монда икәнлеген, аны көтә-көтә көтек булганлыгын шундук аңлап алды. — һаман шул Максимовың инде мин беләм,— диде хатыны аңа таба атлап.— Май урлап ашаган мәче кебек, кая качкан әле ул? Минем күземә күренергә куркамыни? Валентина Егоровна, бәйрәм кәефен җибәрмәс өчен, ирен кичерәсен үзе дә аңлый, шуңа күрә сүзгә башлап үзе керешкән иде. — Тоттың менә койрыгын!—диде Серпилин.— Атына атланды да фронтка очты! — Кем җибәрсен аны? Аны киләсе җомгада гына чыга¬ ралар ич әле. — Җибәрәләр, ди шул мейә. — Бәлкем, син дә шулай җыенасыңдыр? — Анда карарбыз әле!.. f — Мин тапшыруны тыңладым, тик Сталин сөйләгәнен соңыннан гына төшендем,— диде Валентина Егоровна.— Нигә шулайдыр инде — радио һаман тоташтырылган ки¬ леш тора иде, ә тапшыруны речь уртасыннан гына баш¬ ладылар... Серпилин гаҗәпләнеп кулларын гына җәйде. Немец авиациясе һөҗүменнән куркып, башта эфирга парад ахы¬ рына хәтле бернәрсә дә тапшырмаска булганнарын алар белми һәм белә дә алмый иде. Иң соңгы мәлдә генә, Ста¬ лин микрофон янына килеп күккә күз ташлап алгач һәм карның ишелеп-ишелеп яуганын күргәч кенә, ул барлык радиостанцияләрне дә тоташтырырга приказ биргән. Лә¬ кин бу приказ тиешле кешеләренә җиткерелгәнче һәм үтелгәнче, әле тагын берничә минут узган иде... — Ә инде ул сөйләгәнен төшенеп алгач, мин елап җи¬ бәрдем... — Ни өчен? L fc 429
— Ни өчен икәнен үзем дә белмим, әмма еладым да җибәрдем... Ятасыңмы? — Юк,— диде Серпилин. Серпилин тәмам коелып төште, ятыр теләге дә калма¬ ды. Валентина Егоровна, аның эчендәгесен аңлап, ятарга кыстамады. —- Ярар ятмасаң. Тик итекләреңне сал. — Итекләрем иркен. — Иркен дип инде, аякларың авырта ич? — Печтик кенә авырта. Серпилин киез итекләрен салып гардеробка тыгып куй¬ ды, оекбаштан гына палата аша узды да кәнәфигә утыр* ды. Валентина Егоровна Мәскәүдән беркая китмәгән. Су¬ гыш ачылгач, шул ук Пироговскийда, өйләре янәшәсендәге госпитальдә шәфкать туташы булып эшли башлаган. Ә ин¬ де «Тимирязевка»га Серпилин китерелгәч, бу биш атнада, дежурдан бушаган араларда, аның янына килеп йөри иде. Ни сәбәптәндер,— хәер, сәбәбе билгеле инде аның: бер¬ ничә ел аерылып яшәгәннән соң ул, ниһаять, ире белән күрешә алган иде,— Валентина Егоровна әлеге биш атна эчендә бердән тазарып матураеп китте. Югыйсә Серпилин сугышның беренче көнендә лагерьдан кайтып төшеп, аның өчен хәср^тләнә-хәсрәтләнә сарыга сабышкан һәм җыерчык йөзле карчыкка әверелгән хәләлен күреп, аны танымый да торган иде бит. Хәзер исә хатыны, яшьлеге белән әллә ни аерылып тормаса да, әүвәлгечә үк чибәрләнеп киткән иде. Иреннән аерылып яшәгән елларда Валентина Егоровнаның чәче агара башлаган, бигрәк тә чигә турылары көмеш укадай җемелди иде. Ләкин көннәрдән бер көнне, Серпи¬ лин фронттан яраланып кайткач әле, ул чәчен буятырга булган һәм ире янына госпитальгә бер бөртек ак чәчсез килгән иде. Ә инде Серпилин аны ирештерә башлагач, үп- кәсез-нисез генә, шулай да аның йөрәгенә кадалырлык шелтә белән: «Нәрсә, юкка тырышканмын дип әйтәсең ки¬ ләме әллә, янәсе ясанмыйча да яратам димәкче буласың¬ мы? Яратмыйча кара!— диде һәм бераздан өстәп әйтте: — Теге елларны оныттың дамы?.. Әллә оныткандай кылана¬ сың гынамы?» «Оныттым»,— диде Серпилин ихластан. «Мин дә оныттым,— диде хатыны моңсу гына елмаеп. Аннары чәченә орынып куйды:— Яшь вакытымдагы кебек кара булса икән ул, буятып та тормас идем...» Серпилин кәнәфигә җайлашкач, җәелебрәк утыргач, Валентина Егоровна аңардан: 430
— Парад ничек үтте соң?—дип сорады. Ире әүвәл парадта күргәннәрен, аннары өченчекөн нар¬ коматтагы сөйләшүләрен тасвир итте. Алар анысы шул көнне, ягъни өченчекөн үк, күрешкәннәр. Тик Валентина Егоровна аның госпитальдән алданрак чыгуына бик ачу¬ ланган, аның һәр сүзен колак яныннан гына уздырып тор¬ ган иде. Ире, врачлар кисәтә торып та, вакытыннан элек чыкканга үзен яңадан начар хис итә башлады кебек тоел¬ ган иде аңа. Ә андый чакта нинди генә дәлилләрең дә сте¬ нага борчак сипкән кебек кенә аның өчен. Ул иренең акла¬ нуына каршы, катгый тавыш белән: «Документ белән орденнарыңны бер атнага соңрак ал¬ саң да, синең дә, аларның да укалары коелмас иде әле ул чаклы!»—диде, һәм кичә, протест йөзеннән, килми дә кал¬ ды, бер көнне уздырып җибәрде. Ә хәзер, парадтан соң инде, өченчекөнгесе өчен дә, бү¬ генгесе өчен дә аның ирен орышырлык көче калмаган иде. Серпилин инде сүзен башлап җибәргәч Валентина Его¬ ровнага барын да тәфсилләп сөйләп бирде, ә бит каршын¬ да бүтән кеше утырса, кайбер нәрсәләрне, ихтимал, эчен¬ дә калдырган да булыр иде. Ул аңа бик начар медицина белешмәсе турында да, иске дусты Иван Алексеевичның аңа госпитальдән соң фронтка түгел, ә частьләр туплар өчен тылга җибәрүе белән янавы турында да әйтте. Хатынының аның сәламәтлеге өчен борчылуын белә то¬ рып, ул курыкмыйча барын-барын сөйләп бирде. Госпи¬ тальдән чыкканнан соң ире фронтка китмәсә, бу аның өчен зур бәхетсезлек булачак иде — Валентина Егоровна моны бик яхшы төшенә һәм аңа мондый бәхетсезлекне һич телә¬ ми. Киресенчә, ул бөтенесенең дә аныңча, аның җаны те¬ ләгәнчә булуын тели. Болар Валентина Егоровнаның башы¬ на яңа хәсрәтләр өстәсә дә, булсын соң, аның күңеле те¬ ләгәнчә булсын әйдә. Шуның өчен дә хәләле аны олы мә¬ хәббәт белән, картаю белмәс мәхәббәт белән ярата. Ә мон¬ дый мәхәббәтне язмыш һәр көнне һәм һәрбер гаиләгә дә бүләк итми бит. Серпилин иске дусты белән булган әңгәмәнең икенче өлешен дә,— ул аны да хафага салган булса да,— бары¬ бер бөтен нечкәлекләренә кадәр бәян итте. Сүз 176 нчы дивизия (Зайчиковтан соң аның калдыкла¬ ры белән Серпилин командалык иткән дивизия) хакында, бу дивизиянең номеры, фронт штабына Шмаков китереп тапшырган байрагы турында барды. Хәзер инде, госпиталь¬ дән соң, иң мөһиме — Вязьма белән Мәскәү тирәләрендәге вакыйгалардан соң, Серпилин, әлбәттә, кайчандыр кабыр¬ 431
гасы белән куярга теләгән мәсьәләне — дивизияне гамәл¬ дән чыгармау мәсьәләсен куймады. Ул прожектер түгел, моның мөмкин түгеллеген белә, ләкин нәкъ әнә шул чара¬ сызлыгы аның җанын көйдереп-көйдереп ала иде. Менә шул халәтендә Серпилин, берникадәр акылына хыянәт итеп булса да, Иван Алексеевичтан: «Ул дивизия байрагыбыз хәзер кайда?» — дип сораша башлады. Хәзер инде кешелә¬ рен җыеп булмаса да, шул байракка һәм дивизия номеры¬ на нигезләнеп дивизияне яңадан формировать итеп бул¬ масмы?— диде. Иван Алексеевич, бу мәсьәләгә әллә ни әһәмият бирмә- гәнлеген яшереп тормастан, салкын гына: «Нигә, андый дивизияне дә формировать итәргә мөм- киндер»,— дип җавап бирде. Серпилин: «Дивизиядә әүвәлге традицияләрне яшәтү бик әһәмият¬ ле ул»,— диде. «Әһәмиятлесен әһәмиятле дә, тик моның белән хәзер кем шөгыльләнсен? Сине яңа дивизия тупларга җибәрик дисәк, бер дә теләк белдермисең, син әзергә бәзер генә, талкынып беткәне, ышанычны югалтканы урынына яңа ко¬ манда алып сугышка атылырга гына торасың! Әгәр сине билгеләсәләр, дивизияне ничек туплап биргәннәрен беле¬ шеп тә тормассың, шикләнәм бу мәсьәләдә, шикләнәм, фә¬ кать кеи?есе күпме, коралы күпме, кайда ул?—дип кенә сорашырсың, шуннан соң гына кабул итәргә барырсың. Син үз аршының белән генә үлчисең, бүтәннәрдә эшең юк». «Ярый, килештек тә ди. Тик частьләрнең тарихы бу¬ лырмы, юкмы? Син ничек уйлыйсың?» «Булыр,— диде Иван Алексеевич.— Тик Нух заманын¬ нан, үкчә күтәрүдән башламаска иде ул тарихны...» «Без үкчә күтәрмәдек!»—дип кырт кисте Серпилин ка¬ ты тавыш белән. «Кичерешләреңне уртаклашам,— диде Иван Алексе¬ евич.— Синекен генә дә түгел... Ләкин факт — факт булып кала: кайсыдыр дивизиянең Кенигсбергка һөҗүм итүе, һич югы Варшавага барып җитүе турында бернинди дә тарихы юк бит әле. Мәскәүгәчә чигенү турында гына бар тарих. Дөреслекнең күзенә туры карарга кирәк.—Ул моны Сер¬ пилинның бәгыренә тиярлек итеп әйтеп куйды һәм ул хаклы да иде:— Әлегә сугыш барганда, әйе, сугыш барганда,— дип янә кабатлады,— тарихны бары җиңүдән генә башлап җибәрәчәкбез! Иң беренче һөҗүм операцияләреннән. Су¬ гыш вакытында мәсьәләнең бу ягын онытмаска кирәк. Ке¬ шеләрне дә шуңа өйрәтергә кирәк. Ә сугышның тәүге көн¬ 432
нәреннән алып ахырынача хатирәләрне соңыннан язырбыз. Хәер, күп кенә хатирәләрне искә дә төшерәсе килмәс әле». Серпилин өстәл аша Иван Алексеевичка авыша төште һәм туп-туры аның күзләренә карады: «Соң, син сугыш алдыннан да нәкъ шушы урыныңда утыра идең бит. Әйт әле; ничек белми калдык без аны? Әгәр белгән булсак, ни э'чен доложить итмәдегез? Әгәр тыңлыйсы да килмәсә, нигә үз сүзегезне үткәрмәдегез? Әйтче шуны. Бу хакта фронтка килеп төшкән беренче көн¬ нәремнән үк уйлыйм, һич тынычлана алмыйм. Моны мин беркемнән дә сорамадым, ә менә синнән сорыйм». Иван Алексеевич өстәлгә йодрыгы белән сугып: «Җиңелрәк нәрсәләрне сора!»— диде, күзләре аларып килде һәм иң бәхетсез кешенеке кебек сүнеп китте. Ләкин бу күзләргә карап кына Серпилинның күңеле йомшармады, тагын сорау бирергә җыенды, әмма Иван Алексеевич аны шундук туктатты, кулын өстәлгә кысып, өзеп кенә, хәтта бертөрле дәһшәт белән: «Эчеңнән тын! һич җавап бирә алмыйм, ә алдашырга теләмим!—диде, һәм йотлыккандай тамак төерен төбенә хәтле батырып сулап куйды да бөтенләй икенче тавыш белән: — Синең Валентина Егоровнаң ни хәлдә соң? — дип сораштыра башлады.— Сәламәтлеге ничек? Йөзе, чырае дигәндәй? Әле син окружениедә чагында ул минем янга килгән иде. Бик бетерешкән иде...» Менә шушы әңгәмәне Серпилин хатынына бөртегенә чаклы тапшырды, һәм боларны хикәя кылганда Серпилин¬ ның да, тыңлап утырган хатынының да йөзе киндер кебек агарып-агарып китә иде. Серпилин хатынының баш очына ук иелеп, аның хәс¬ рәтле күзләренә карап: — Аңламыйм, менә күкрәгемә суга-суга әйтәм — һич аңламыйм,— диде,— ничек инде шундый кеше, Сталин бу¬ ла торып, нәрсәләр әзерләнеп ятканын сизми калды икән? Аңа докладывать итмәүләренә бер дә ышанмыйм. Валентина Егоровна бу авыр сөйләшүне икенчегә бор¬ дырасы килепме, әллә үз уйларына бирелепме: — Сталинның килеш-кыяфәте ничегрәк соң? — дип сорап куйды. Серпилин шуннан уйга калды. — Килеш-кыяфәтеме? Минемчә, әллә ни үзгәреш юк.— Серпилин анда, мәйданда чагында, аның талган саңгырау тавышын бик үк бирелеп тыңламады, тик ана карап кына торган иде. 28 з-2бз 433
Ә Сталин аягүрә басып сөйләде дә сөйләде. Немецлар Мәскәүгә килеп җитә язганнар, ул исә Мавзолейда басып сөйләп тора. Ә Мавзолей алдына гаскәрләр тезелгән; һәм бу Мәскәүнең ноябрь парады иде — Серпилин өчен иң әһә- миятлесе, күңелен җилкендергәне дә нәкъ әнә шул иде, «Бәлкем, бүтәннәредәдер»,— дип уйлап алды ул. — Боларның һәммәсен дә бик авыр кичерә кебек иде ул! — диде Валентина Егоровна. Серпилин аңа карады да, әле һаман иске бәхәс дәвам итә бит безнең арада, дип уйлап куйды. Аларның һәркайсы үз дигәненнән чигенми, еш кына, хәтта бер-беренә дәшми¬ чә дә, бергә һәм бер-берсеннән еракта булганда да бәхәс¬ ләшәләр. һәм болай сүз көрәштерүләре беренче ел гына да түгел иде. Серпилин хатынының ничек уйлаганын белә: Валентина Егоровна бөтен яманлык та Сталиннан башка эшләнә, ул аларны абайламый да кала, дип ихластан ышана. Янәсе, Сталинга чынлыкны дөрес җиткереп бармыйлар, шуның өчен дә ул тиешенчә гамәл итми. Хәтта Валентина Егоров¬ надан ирен тартып алган елларда да ул әнә шулай уйлый иде. Ә менә Серпилин бүтәнчәрәк фикер йөртә шул. Ул Сталинны күптәннән, әле Царицын оборонасы вакы¬ тыннан ук белә һәм мондый кешене алдый алуларын, аны кәкре каенга терәтүләрен, янә дә үз иркенә каршы ни дә булса эшләтә алуларын үзен көчләп тә күз алдына китерә алмый. Сталинны үтәли диярлек белгән, аның армиягә ка¬ рата игътибарын һәм армия өчен күп кенә игелекләр эшлә- вен яхшы бәяләгән Серпилинның башына утыз җиде белән утыз сигезенче елларда армия белән булган нәрсәләр һич тә, һич тә сыймый. Кемгә кирәк иде бу? һәм Сталин ни¬ чек шул хәлгә җиткерә алды?.. Ә сугышның ачылып китүе? Сталин Мюнхен вакыйгала¬ рын алдан ук күреп торганнан соң һәм утыз тугызынчы ел¬ да инглизләр белән французларга бездән тагын бер мәртә¬ бә туп азыгы ясатмас өчен немецлар белән ике арадагы пактка кул куйганнан соң бит әле!., һәм менә боларның барысы артыннан ук сугышны әнә шулай каршылау! Ни¬ чек була алды бу? Серпилин дәшми торганнан соң: — Аның кыяфәте ярыйсы болай...— диде.— Әйе, ярый¬ сы,— дип кабатлады.— Тик бераз картая төшкән...— Шу¬ лай диде дә эченнән генә беркайчан беркемгә карата да шулай каршылыклы, җанны телгәли торган тойгылар ки¬ чермәгәнлеге һәм кичерәчәк тә түгеллеге хакында уйлап 434
куйды. Бүген дә бит Сталин һичберкем дә җөрьәт итә ал¬ маган нәрсәне эшләде: Мәскәүдән ерак түгел сиксән немец дивизиясе торганда шушы парадны үткәрде... Парад төгәлләнеп һәм Кызыл мәйдан бушап калып тө¬ гәл унике сәгать үткәннән соң, 31 нче укчылар дивизиясе¬ нең кече сержант Синцов хезмәт иткән 93 нче полкы үзе¬ нең бер батальоны белән Кузьково авылы өчен төнге су¬ гышта катнашты. Кызыл мәйданнан көньяк-көнбатыш юнә¬ лешендә туры сызык сызсак дип фараз итсәк, бу авыл ан¬ нан нәкъ сиксән километрда ята иде. Алдан алынган мәгъ¬ лүматларга караганда, шул Кузьковода ук, тылда, икенче эшелонда, полк штабы урнашкан булырга тиеш, хәлбуки бүтәнчә булып чыкты. Әле иртәнге якта, Кызыл мәйданда парад үткәрелгән чагында, немецлар дивизиянең бу юнәлешне саклаган, лә¬ кин озак сугышларда дахаты беткән нәзек чылбырына берничә урыннан удар ясадылар. Башта аларның берни ба¬ рып чыкмады: дошманны көчле ут белән туктаттылар. Лә¬ кин немецлар өстәмә көчләр китертеп тагын ябырылдылар, фронтка кадалдылар һәм, биш километр эчкә кереп, өч авылны, шул исәптән Кузьковоны да алдылар. Инде көнгә караңгы капкандарак Мәскәүдән тиз генә җибәрелгән, чи¬ генүче частьләргә арттан таяу булган полкка төн эчендә әүвәлге хәлгә кайту турында приказ бирелде. Ике авылга керә алмасалар да, приказны ничек тә үтәү йөзеннән әле¬ ге Кузьково төнге уникедә 93 нче укчылар полкының бер батальоны белән подполковник Климович җитәкләгән 17 нче танк бригадасының танклар ротасы тарафыннан не¬ мецлардан тартып алынды. Кузьково — дошманның көндезге һөҗүмендә ин соңгы нокта. Дошман бу авылны кич кергәндә генә алып, анда әле ныгып җитә алмаган. Немецлар командованиесенең бер адым да чигенмәскә дигән приказы никадәр катгый булган булса, безнең командованиенең Кузьковоны һичсүзсез алырга дигән приказы да шундый ук катгый иде. Ләкин гадәттә, бер үк мәлдә шундый ике приказ бирелгән һәм үзара чәкешкән чагында, ул приказларның берсе генә үтә¬ лә, ә икенчесе үтәлми кала. Кузьковоның зур югалтусыз гына алынуында төп рольне көтмәгәндә пәйда булган танк¬ лар уйнады. Немецлар фронтның бу тәңгәлендә танклар юк дип уйлаганча, алар чынлап та әле иртә белән генә анда юк иде. Дивизия тулыландырылган чагында аның һәр баталь¬ 28* 435
онында берәрдән автоматчылар взводы оештырылды. Син- цовлар батальонындагы взводка аны отделение командиры итеп билгеләгәннәр, һәм бүтән автоматчылар белән берлек¬ тә, танклардан калышмыйча, ул да Кузьковога килеп кер¬ гән иде. Танклар Кузьковога бик кызу гөрелтәп килгән шәпкә үк бәреп керделәр; айлы кич булып, кар сырынтылары са¬ лынган авыл урамнарында ак нур уйный. Ызбалардан йөгереп чыккан немецларның күбесе ут белән кырылган иде. Батальоң тиз генә Кузьково үкәлчәсендә үз позиция¬ сен ныгытырга кереште, штаб авыл уртасында урнашты, ә автоматчыларга команда пункты яныннан ике йорт бүлеп бирелде. Алар үз эшләрен эшләделәр һәм танкистлар белән берлектә үзләрен көннең батырлары итеп хис кылдылар, ә инде ял да бирелгәч һәм, бүтәннәр кебек, кар баскан кыр¬ да казынырга мәҗбүр дә ителмәгәч, кәефләре тагы да кү¬ тәрелә төште. Автоматчылар төнгелеккә урнаштырылган әлеге ике йорт күршесендәге ызба әле немецлар авылны алган ча¬ гында ук яндырылган. Көек бүрәнәләр астында берничә мәет ята. Автоматчылар бу янгынлыкка килеп төртелгәч башта, немецлар безнең әсирләрне яндырган икән, дип уй¬ лаганнар иде. Тик бераздан алар бүрәнәләр астыннан өч янган мыл?ык белән көбәге күмергә әйләнгән бер автомат тартып чыгардылар. Авылда беркем яшәми; көндез монда нәрсәләр эшлән¬ гәнен тик фараз итәргә генә кала иде. — Мөгаен, атышып ятканнар, бирелергә теләмәгәннәр, шуннан немецлар ызбаны яндырганнардыр,— дип әйтеп куйды кемдер. — Әйе, кораллары да булгач, пленный түгел болар. Бер автоматчы көл эченнән тартып чыгарылган авто¬ матны озак кына чистартып маташты; чистартты-чистартты да, ниһаять, ачудан төкереп, аны читкә куйды. — Нәрсә, рәткә китерерлек түгелмени?— дип сорады¬ лар аннан. — Соң, тиз генә чистартып буламыни? Эри дә башла¬ ган хәтта! Ызба бик кызу янган, ахрысы. Кайсысыдыр: — Ялкыннар биегән инде монда,— дип шаяртмакчы иде дә, сүзләре һавада гына эленеп калды. Төнге җиңү бик ансат бирелсә дә, янәшә янгынлыкта тереләтә яндырылган кешеләр яткач, сугышчыларның таби¬ гатенә карап, кайсысының азрак, кайсысының күбрәк тә 436
бәгырьләре имелде. Киләсе сугышларда аларны да шундый ук язмыш көтүе мөмкин бит: алардан да җансыз гәүдә¬ ләре белән янган кораллары гына калуы ихтимал һәм аянычлы бу хәлләрне беркем-беркем белә дә алмас. Чи утыннары сызгырып та, пыш-пыш килеп тә янган учактан хуҗалары, күрәсең, инде күптән ташлап киткән шыксыз ызбага сүрән генә яктылык төшеп тора. Берничә кеше арканы аркага терәп стена кырына ук яткан: алай җылырак була. Калганнары, шулай ук Синцов та, ут кар¬ шында утыра. Иртәнге сәгатьләр, Кызыл мәйдан, кешеләр белән тулы трибуналар, шинель кигән Сталинның Мавзо¬ лейдан сөйләве исләренә төшә. Чынлыкта боларның һәм¬ мәсе булса да, аларның фәкать иртә белән генә булуына ышанып та җитә алмыйлар иде диярлек. Парадта Синцов белән басып торган, хәзер дә аның белән иңгә-иң терәлеп утырган Комаров исемле автоматчы: — Кызганыч, бер фрицны да тота алмадык,— дип куй¬ ды. Бая янган ызба янында автомат чистарткан сугыш¬ чы: — Комар, ә Комар, син аның белән нәрсә генә эшләр идең икән?— диде. Бу чандыр, озын буйлы, сукса тимер өзәрлек җәпләкә¬ ле кеше иде; яше утыздан артык булыр. Аның фамилиясе ничектер күңелгә ята торган фамилия: Леонидов. Биш көн элек Синцов аны сораштырмакчы булгач, тегесе: «Минем фамилиям бик матур»,— дип, үзен-үзе таныштырды, мыек астыннан гына елмаеп та куйды, әллә шаярта, әллә чыни лап әйтә — белмәссең. — Комар, нигә тындың әле? Әгәр бүген фрицны тоткан булсаң, нишләтер идең, дим? — Мин аңа парад турында: үзебезнең анда булуыбыз, Сталинның чыгышы турында сөйләгән булыр идем. — Ничек итеп сөйләр идең соң? Син, нәрсә, немецча беләсеңмени? — Толмач белән. — Ну, ярый, толмач ярдәмендә сөйләп тә бирдең ди. Шуннан нәрсә? — Шуннан җибәрер идем. — Нәрсә, нәрсә? Ничек инде җибәрер идең? — Әйе. Үзләренә китсен дә сөйләп бирсен. — Шулай, исән килеш җибәрер идеңме? — Соң, үтереп җибәрмәс идем инде. Өченче автоматчы, Пудалов фамилияле ефрейтор, те¬ геләрнең бәхәсен туктатып: 437
— Син, кече сержант, чиркәү янындагы ике немецны бик оста дөмектердең. Минем дискым беткән генә иде, мин әйтәм, тау артына качалар инде болар хәзер, ә син шул мәлдә тегеләрне кыеп салдың. Синцов аны да өч көн, юк, дүрт көнләп белә иде инде һәм аның сәеррәк ягын абайлап та калды: гомумән, яхшы гына сугышчы булган бу Пудалов ни өчендер отделение командиры кебек кечкенә генә түрә каршында да ара-тирә тәлинкә тоткалый иде. Синцов чынлап та анда, чиркәү янында, автомат чираты белән йөгереп барган немецны кисеп салган, ләкин икене түгел, берне генә; икенчесе ка¬ чып өлгергән иде. Пудалов моны белә, ләкин отделение командиры алдында юмакайланып алуын бер дә гөнаһка санамый иде, ахрысы. — Икенчесе качарга өлгерде,— диде Синцов.— Миндә дә дискының патроны бетеп килә иде. — Сүз уңаеннан әйтим, немецлар танклардан ай-һай үкчәләрен тиз ялтыраталар! — диде Леонидов, һәм аның яңагы яңагына ябышкандай тар йөзендә зәһәр елмаю бар-* лыкка килде.— Их, танклар күп булып, һәрберебез берәр танкка утырсын иде дә тегеләрне шундый сытсак иде! Пестрак, сиңа әйтәм, Пестрак! — дип, ул башын стенага чөеп янәшәсендә йоклап утырган буйчан солдатка терсәге белән төртеп-төртеп алды. Бу б«к нәфис, яшь чырайлы солдат. Тик йоклаганда да аның арганлыгы йөзенә чыккан; шундый алҗып йок¬ лый, Синцов та Пестракны кызганып куйган — я нәрсәгә уятырга инде аны? —дип уйлап алган иде. — Тимә, йокласын,— диде ул. — Юу-ук, сөйләсен әле безнең танктан ничек курык¬ канын. Танк яныбыздан узган гына иде, ул ла-аап кар өстенә, кыл да селкетми, мин сиңа әйтим!.. Пестрак, ә Пестрак! Ләкин Пестрак йоклый бирә, тик йөзендәге коточкыч талчыкканлык галәмәте бүтәннәрдән күбрәк аруыннан тү¬ гел, киресенчә, башка сугышчылардан бик күпкә яшьрәк һәм җегәрлерәк ул,— аның арганлык төсмере бүгенге иф¬ рат тирән кичерешләреннән килә иде. Автоматчылар итеп взводка күп очракта сугышларда катнашкан кызылармеецларны алалар иде. Синцов исә бүген Пестракның сугышка әле беренче генә мәртәбә кер¬ гәнлеген сизенде, югыйсә егет частькә килгәнче яраланып та өлгергән булган бит инде. Хәер, моның ни гаҗәпләнер- леге бар? Кеше дошманны күреп алганчы яки ерактан аңа атканчы ук әле яраланып куйган очраклар азмыни? 438
Мич катындагы Синцов утка елышып яткан үз отде- лениесе кешеләренә күзләрен теккән дә, Леонидовны һәм¬ мәсенә караганда да күбрәк — биш көнләп беләм, ә менә Пестракны азрак — нибары ике генә көн беләм, дип уйлап утыра. Күзе сугышчыларында булса да, күңеленнән биш ай сугыш дәвамында мизгел саен диярлек очрап торган әүвәлге иптәшләрен дә кичерә иде. Ничаклы кеше белән мәңгелеккә дуслаштым һәм никадәресеннән мәңгегә ае¬ рылдым мин. Әнә Борисов янындагы урманда капитан- артиллерист басып тора; әнә батальон комиссары да — ул чик сакчысын бомба төшеп үтерде бит; Оршада бергә¬ ләшеп Могилевка поезд эзләп йөргән полковник; янә дә бомбардировщигы бәреп төшерелгән очучы; янә дә капи¬ тан-танкист, кайсысын ки Ельняда кабат очратып, кабат күземнән югалттым; һәм мин политрук булган ротадан Хорышев тагын; ә Золотарев? Без аның белән үз ягыбыз¬ га чыгарга тырышып карадык бит. Их, исән булса икән. Синцовның беренче сүзеннән алып соңынача тик дөресен генә сөйләгәнен шундук раслап бирер иде ул! Коля Баюков та бар бит әле. Исәнме икән? Төзәләме, әллә гомерлеккә гарип булып калганмы? Кайда ул хәзер, ордены турында кая язарга? Нишләмәк кирәк, тирә-юнеңдә берәүләр һаман югалып тора, ә икенчеләре аларны алыштырырга килә — алгы сы¬ зыкта шунсыз булмый да. Моңарчы да шулай булган, ки¬ ләчәктә дә шулай булачак. Синцов: — Ну нәрсә, егетләр, йоклыйбызмы? — дип вакытсыз килгән уйларын башыннан куып җибәрергә тырышып ка¬ рады. Ятып өлгермәгән сугышчылар шундук урын җәяргә керештеләр. Синцов та идәнгә сузылмакчы иде, тик, кинәт ишек ачылып, ызбага Малинин килеп керде. — Азык-төлек белән хәлләр ничек? Синцов, бер көнлек сухой паек бар әле, диде. — Иртәгә кухня китертәбез,— диде Малинин.— Ял ите¬ гез. Яхшы сугыштыгыз, намусыгыз чиста — йоклый ала¬ сыз. Ул тунының өске каптырмасын ычкындырды да кулы белән куен кесәсенә кереп дүрткә бөкләнгән бер бит шак¬ маклы дәфтәр кәгазе тартып чыгарды һәм аны Синцовка сузды. — Кызыл мәйданда нәрсә сөйләшкән идек — хәтерли¬ сеңме? — Хәтерлим. 439
— Мә, мин монда бер нәрсә язган идем. Гаризаңа бер¬ кетеп куй. — Рәхмәт. — Рәхмәт ишетер өчен бирмим, ә сиңа ышанганым өчен бирәм,— диде Малинин.— Ротадан без икәү генә калдык. Син дә мин. Кемнең башына килер иде мондый язмыш! Аның күзләре шундый моңсу карый, Синцов ирексез- дән: «Бөтен кешенең дә яшисе килә. Малининның да»,— дип уйлап куйды. — Ярый4 хуш иттек... Синцов аны озата чыгарга теләгәч, тегесе сәерсенгән¬ дәй кулын гына селтәде. Синцов мич катына утырып дәфтәр кәгазен ачты, сү¬ неп барган ут яктысында беренче юлларны укыды: «Мин,. Малинин Алексей Денисович, 1919 елдан бирле ВКП(б) члены, И. П. Синцовка карата шундый фикердә торам...» Синцов кәгазьне ахырынача укыды. Тыныч-имин көн¬ нәрдә аңардан мондый сүзләрне ишетеп булыр идеме икән? «Аның үткәнен мин быелның октябрь аеннан гына раслый алам, шулай да мин аңа үземә ышанган кебек ышанам». Синцов кәгазьне яңадан дүрткә бөкләп гимнастерка ке¬ сәсенә салып куйды һәм тышта танк гөрелтәгәнен ишетеп бераз һава'алып керергә булды. Урам ай нурында коена. Ызба турысында «утыз дүрт¬ ле» туктап калган; ачык люк эчендә танкист басып тора. — Әй, пехота, тартырга юкмы? — Бар.— Синцов танк янына килеп тун кесәсеннән әле Мәскәүдә бәйрәмгә бирелгән ярты кап «Беломор»ны тар¬ тып чыгарды. — Сездән тиеш: без, танкистлар, булмасак, фрицлар Кузьковода арт сабагыгызны укытасылар иде әле! Борын саен берәрне. Ризамы? — Риза,— дип килеште Синцов. Танкист люк эчендә югалып торды, күрәсең, механик- йөртүчегә тартырга биргәндер. Аннары ул яңадан танк манарасында күренде. — Рәхмәт. — Нәрсә, китәсез дәмени? — дип сорады Синцов. — Китәбез. Авылны бездән башка бирмәссезме сон.? — Ничек тә бирмәскә тырышырбыз,— диде Синцов. — Борчак пешми башласа чиркәүгә менегез дә чаң доңгылдатыгыз! Шундук килеп җитәрбез.— Шуннан тан- 440
кист машина эченә кычкырды: — Петя, киттек әйдә, ка¬ быз! Танк үкереп алганнан соң, артыннан туралган кар тас¬ малары калдырып, ай нурында балкып яткан урам буенча китеп барды. Аркасы белән ызбага сөялгән Синцов танк чатта күз¬ дән югалганчы карап торды һәм рәхимсез сугыш яз¬ мышының аны шушы мизгелдә иң кирәкле кеше белән оч¬ раштыра язуын белми калды. Байнак кына: «Петя, киттек әйдә, кабыз!» — дип, ниндидер ят бер кешегә түгел, ә аның өчен бик кадерле булган танк йөртүче Золотаревка дәш¬ кәннәр иде бит. УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК Иске алпавыт йорты биек булмаса да, күзгә ап-ачык күренеп торган сырт өстендә утыра, калкулыкның ике битләвеннән дә капма-каршы якка безнең тыл белән ал¬ га, немецларга таба борынгы парк җәелеп төшә. Үзән¬ лектән борыла-сарыла хәзер инде боз астында калган инеш ага, ә аның артында әле берничә көн элек кенә не¬ мецлар кулына күчкән Дубровицы авылы ята иде. Әлеге сырт бомба һәм снарядлар шартлавыннан тәү¬ лекләр буена дер селкенеп торды, парктагы агачларның яртылабы шырпыдай сынды, чарлак өйле йорт өстенә туп-туры бомбалар төшкәннән соң ул йомычкага әйләнде; утардагы чиркәүне беренче катына кадәр снарядлар каез¬ лап алды. Ләкин немецлар бу җирне никадәр генә селкет¬ мәсеннәр, аны никадәр генә умырмасыннар, берничә мэр-* тәбә чигенергә мәҗбүр булган дивизия, үзенә дә, күрше¬ ләренә дә җене чыккандай, бу сыртка тәмам ябышып кал¬ ды, гүя ул иске алпавыт йортлы бу калкулыкны теш каз¬ налыклары белән эләктереп алган да аны кысканнан-кыса бара иде. 15 нче декабрь иртәсен дә санаганда дошман унбиш тәүлек инде менә бөтен көчен туплап Мәскәүгә табан ки¬ лә, бер үк вакытта аны төньяктан да, көньяктан да урап алырга тырыша, үзәк фронт сызыгын төрле җирләрдән өзеп һаман Мәскәүгә якынаймакчы була. Ике атналык һөҗүме вакытында ул Клин, Истра, Яхрома, Солнечно¬ горск, Венев, Сталиногорск, Богородицк һәм Михайловны алды. Төньяк-Көнбатыш юнәлешендә аның Мәскәүгә ка¬ дәр нибары егерме биш километр юл үтәсе генә калды... Кызыл мәйдандагы парадтан соң дивизия бер адым 441
да чигенмәскә дигән катгый приказ белән сугыша башла¬ ган булса да, аңа барыбер яңадан һәм, әйтергә кирәк, кат-кат чигенергә туры килде. Дөрес, солдат почтасы тылдан еш кына шундый хәбәр¬ ләр алып килә: аркан якта икенче эшелон, ә аннан да ары өченче эшелон частьлары да тора, имеш. Алгы сызыкта сугышканнарның күңелендә үзенә күрә бер ышаныч та туды, янәсе артта хәзер, безнең нәзек чыл¬ бырыбыз артында, кайбер очракка дип әнә запас та бар икән бит. Эл.ек, артыңда беркем дә тормаганда, егыла кал-> саң өстеңнән чигенүче сугышчылар йөгерә-атлый агып тор¬ ганда, ирексездән аркаңа бозлы суык йөгерә иде. Ә хә¬ зер, әлеге хәбәрне ишеткәннән соң, сугышчылар бердән тынычланып калдылар... Немецлар иң соңгы көчләренә һөҗүм итә икән, дип сөйләнде солдат халкы үзара һәм бу сүзне соңгы сугыш¬ лар раслый да кебек иде. Ә кем белә аларның «иң соң¬ гы көчләре» күпме буласын? Кичә Көньяк фронтта Ро- стовны кире алуыбыз һәммәсен дә сөендергән иде әнә, хәер, Ростовны биргән булуыбызны да шул хәбәрдән генә белә алган идек алуын; ә бүген радио буенча язып алын¬ ган иртәнге сводкада Тихвинның да инде берничә көн элек үк калдырылган икәнлеге әйтелде. Бәлкем, Ростовны алган кебек, аны да соңра кире алырбыз, ә хәзергә кал¬ дырганбыз икән бит әле әнә... Автоматчылар землянкасында — ике кат бүрәнә ябыл¬ ган иске кирпеч теплицада — сүз нәкъ шул хакта, Ростов белән Тихвин хакында, куерып килә. Теплица алпавыт йор¬ ты подвалына урнашкан батальон КПсы белән янәшә ди-1 ярлек, ул түбәннән, парк читеннән узган алгы сызыктан нибары кул сузымында гына иде. Леонидов белән Комаров арасында бәхәс купты. Кү¬ керттәй кабынучан Леонидов һаман Информбюро мәгълү¬ матларына очып куна, ә акыл иясе Комаров аларны Лео- нидовның каныгуыннан саклый иде. — Ташла әле, Комар,— дип үртәде Леонидов Кома¬ ровны.— Син һәрвакыт сүзеңне бирмәскә тырышасың. Ка¬ ян килсен ул дөреслек, Ростовны фрицтан алдык, дигәч? Алуын алдык та бит, ә кайчан биреп куйдык без аны? — дип, күземне ертып тордым мин. йоклаган чагымда бир¬ гәнбез, ә мин торышка алып куйганбыз булып чыгамыни? Соң, Тихвин белән дә әнә шулай. Ярый, башка бәла ки¬ леп, бирдек тә ди. Соң, бирдек диген инде, алайса, андый чакта. Юкса, «берничә көн элек» дигән булалар. Ә бәл¬ кем, бер ай узгандыр инде аңа. 442
— И, тиле дә инде! Бер атнага алдан белдең ни, соң белдең ни — моңа карап кына акылың артмый бит си¬ нең! — Артмаса да, алдан беләсем килә. — Ә бәлкем, моны язарга ярамыйдыр, ягъни немец¬ ларга белгертергә ярамыйдыр? — Нәрсә? — дип, Леонидов хәтта корт чаккандай си¬ кереп торды.— Син немецны үзе алган шәһәрне белми дип уйлыйсыңмыни? Алуын ала, ә белми, имеш. Без Кузь- ковоны алгач, йомып калдыкмыни? йоммый торсын әле! Полк командиры бездән, батальоннан, чак кына армиягә шалтыратмады, үзем ишетеп тордым. Чигенгән чагыбыз¬ да исә, монда инде лаф орып торырлык түгел иде... һаман сүзеңне өскә чыгармакчы буласың! Комар түгел, сукыр чебен син. — Нигә шаулыйсың әле син? — диде Комаров тыныч кына.— Ай-Һай күп беләсең... Мин аңа сукыр чебен, ә бү¬ тән берсе аңа бөҗәк. Ә үзең соң? Төклетура кебек жуыл¬ дыйсың да жуылдыйсың, ә бер файдаң юк. — Жуылдармын да!—диде Леонидов. Аның ачулы йөзе бердән сүрәнәеп китте.— Миңа Тихвин кызганыч! Мин үзем Кайваксыдан, Тихвиннан ерак түгел. Ә Тих- винны алганнарын белмим дә. Сабыр Комаров сабырсыз Леонидовны ирештереп: — Нинди Ваксыдан син? Ниткән Ваксы ул тагын? — диде. — Ваксы түгел, Кайваксы, Тихвин янында шундый тө¬ бәк бар! —дип җавап бирде Леонидов үртәлеп. Ләкин Комаров әлеге бәхәстә өстен чыгу форсатын ычкындырмыйча: — Их син! Үзең Ваксыдан булсаң да, борының күк¬ тә! — диде.— Синнән башка сводка бирә белмиләр ди! Синцов бу вакыт ватык кирпечләр өеменә китереп са¬ лынган ишекне өстәл итеп хатынына хат язып утыра иде. Леонидов кинәт аңа дәшә куйды: — Әйт әле, кече сержант, синеңчә, кешегә баш нәрсә өчен бирелгән: һәрвакыт «әйе», «әйе» дип ләббәйкә итәр өченме, әллә «юк» дип әйтер өчен дәме? Синцов башын күтәргәнче, Комаров: — Чүбек тутырыр өчен түгел, ә зиһенле булсын өчен! —дип җавап та биреп өлгерде. — Ә зиһен аңа ни өчен? — дип һаман үзенекен тукый бирде Леонидов.— «Әйе» дияр өченме, әллә «юк» дияр өченме? 443
Синцов аларга күтәрелеп карады. Землянка эче шун¬ дый җылы, коры, өстәвенә бүген тыныч та. Иртә белән, соңгы көннәрдә беренче мәртәбә әле, алар участогында тынлык урнашты. Менә беренче көн аларның күзе алдында беркемне үтермиләр дә, яраламыйлар да, туп кайтавазлары ишетелгәләгән уң тарафтагы күрше ди¬ визиядә генә әҗәл үзенең барлыгын кисәтә — күрәсең, анда бик каты сугышалар. Берни белән исәпләшеп тор¬ мыйча ярдәм итешү турында бернинди хәбәр юк әле, югый¬ сә аны көндез дә, кара төн уртасында да таләп итүләре мөмкин. Нёмецларның хәзер аларны түгел, ә күршеләрне генә кысуларына, бүтәннәр кебек үк, Синцов та шатлана. Солдатның әнә шулай үз-үзен генә кайгыртуыннан башка алгы сызыкта гомумән яшәп булмый. Ярты айлап сугышкан арада Синцов отделениесендәге җиде кешедән, үзен дә кертеп санаганда, бары дүртесе генә калды. Яралы иптәшен сугыш кырыннан чыгарганда ефрейтор Пудалов һәлак булды, вак-төяк белән началь¬ ство каршында юмакайланырга яраткан ефрейтор үзенең, соңгы минутында иптәшенә хезмәт итте шул, аңа гомерен бирде; ике сугышчы яраланып медсанбатка озатылды. Та¬ гын бер яралы бар, монысы — Пестрак, тик аның часть¬ тан китәсе килмәде, пәһлевандай бу сугышчы, иңсәсе ер¬ тылган булса да, стройда калды. Хәзер ул ашарга алып килергә дип китте, аны санамаганда землянкада хәзер от- делениенең бөтен наличный составы: Синцов үзе дә гел үзара сүз көрәштерүче автоматчылар Леонидов һәм Ко¬ маров иде; аңа Комар дигән кушаматны взвод командиры лейтенант Караулов тагып калдырган иде. Синцов: — Таптыгыз бәхәсләшер нәрсә! Башта «әйе» белән «юк» кына булса, башмыни ул, анкета гына ул! — диде. Леонидовның «әйе» белән «югын» Синцов төшенә: кирәк чакта «юк» дип әйтә белгән кешенең генә башы үз урынында аның. Леонидов сугышта үзен егетләрчә тота, ләкин холыксызрак, бөтен эшләрне дә дөрес дип санаган Комаровның тынычлыгы аның ачуын китерә. Бүтән төрле бәхәстә булсалар, Синцов, бәлкем, Леонидовны яклар да иде, тик бүген Леонидов, гел кирегә сукалап, сводкага да ябышты, ә монысы инде кирәкмәс иде. Фронтта сводка¬ ларны шик астына алу тиеш түгел. Иң соңгы чиктә фике¬ рең эчеңдә калсын. «Аннан Тихвинның алынуын кайчан белдерүләре, бүгенме, әллә өч көн элекме игълан итүләре бик әһәмиятлемени соң инде ул кадәр?—дип уйлады Синцов.— Бәлкем, яңадан алырга ниятләгәннәрдер дә 444
нәкъ безнең кебек әйтми торганнардыр, немецлар безне Кузьководан сугып чыгаргач, без дә төне буе армиягә до¬ кладывать итми торган идек бит әнә, авылны яңадан алырбыз дип өметләнгән идек. Аннан шулай да иртә бе¬ лән, теләсәң, теләмәсәң дә, әйтергә туры килде...» Леонидов дәшми торганнан соң: — Кемгә язасыз, кече сержант?—дип сорады. — Хатынга. — Ә мин, күрәм, син аңа икенче мәртәбә язасың, ә бәлкем өченче мәртәбәдер дә инде. Ә аңардан хат юк та юк. — Юк шул. — Алай булгач, жалу җибәрергә кирәк,— диде Леони¬ дов. Аның бу сүзендә көлү дә, шул ук вакытта авыр хәл¬ не уртаклашу да бар иде. — Ә кая җибәрәсең жалобаны? Телсез-чукрак белән сөйләшкән кебек мнн, җавап юк. — Мин дә менә хәзер җавапсыз калдым шул,— диде Леонидов.— Кичә нәрсәдер беләмдер кебек иде, ә менә белмим икән шул. Немецны Волхов тирәсендә генә дисәм, бүген әнә Тихвинны да узган — башыма күсәк белән сук¬ кан кебек булды! Ә минем анда гаилә калды бит. Мондый шатлыкны миңа капыл гына соңга калып җиткергәннәре кебек, бәлкем, аларның да өстенә кар ишелгәндәй ябы¬ рылганнардыр? Иртә белән "безнекеләр, ә кичен исә не¬ мецлар? Минем әти гражданскийдан ук инвалид булып калган. Алданрак хәбәр итмәсәләр, ерак китеп өлгерә ал¬ мас. Синцов белән Комаров аны шушы сүзләрдән соң гына ни өчен бүтән көннәргә караганда ачулырак икәнлеген аң¬ ладылар. — Ә син тот та, кече сержант кебек үк, хат яз,— дип киңәш итте Комаров. — Кая языйм? — диде Леонидов. — Соң, шунда, үзеңнең Ваксыга инде... Комаровның аны ирештерәсе килми иде инде, бары баягы шаяртуы белән мавыгып, Леонидов туган илнең ничек аталуын онытып җибәргән иде. — Кай-вак-сы!—дип иҗекләп-иҗекләп төзәтте аны Леонидов ачу белән.— Ә яңадан котыртсаң, колак тамы¬ рыңа утыртам! Комаров аның янавына да карамыйча: — Ә син шулай да яз әле,— диде.— Сугышта ни ген» булмый. Безнең фронтта әйтәләр, Тула боҗра эчендә кал¬ 445
ды, диләр. Бактың исә Тула әле дә алынмаган. Ә сезнең анда, бәлкем, киресенчәдер: Тихвинны немецлар алсалар да, бөтен тирә-юнендә безнекеләрдер. Шуңа күрә утыр да яз син. — Язмыйм,— диде Леонидов. Мондый җиңел бәхеткә ышанырга аның характеры кушмый иде. Кәгазь өстенә якты күбрәк төшсен өчен Синцов чак кына күчеп утырды да кабат язарга кереште. Леонидов хаклы, Мәскәүдә чагындагы теге кәгазь кисәгенә язып алган томанлы адрес белән Синцов Машага өченче хатын җибәрә иде йнде. • Хәзерге хаты да, әүвәлге икесе кебек үк, бик кыска: исән-сау мин! Адресатка ни хәл белән барып җитүен күз алдына китерә алмаганда, өстәвенә әле хәрби цензура да барында, озын хатлар язуы, гомумән, кыен иде. Язып бетереп өчпочмак итеп ясады да, узган хатла¬ рындагы кебек үк, Маша фамилиясе астына: «Адресаты булмаса да, ачып укуыгызны үтенәм» дип өстәп язды. Иң ахыргы очракта, әгәр Маша Мәскәү белән радиоэлем¬ тәгә керешсә, «Ирегез исән-сау»,— дип берничә сүз тап¬ шыруы гына әллә ни түгел ләбаса инде алар өчен! Шифр¬ га салсалар да күпме генә ул? Пүчтәк! Ә кеше анда, тыл¬ да, тынычланып китәр иде. Кыенмы инде шул? Кыен бул¬ са да эшләмәслек түгел бит?» — дип, Синцов күңеленнән үзе үк уйлап чыгарган кемгәдер, әйтергә кирәк, бер дә Машаны кайгыртмаган бер адәмгә усалланып-усалланып үзенең сорауларын яудырды. Землянкага, кунадай аркасын түбән үк бөгеп, Пестрак керде. Кулына ул соңгы көннәрдә кыйпыклар белән ти¬ шелгән термосны алыштырган сөт бидоны тоткан, ә кул¬ тыгына ике бөтен ипи кыстырган иде. — Менә кайнар шулпа да ашап бер кыланып алыйк әле,— диде Леонидов кулларын ышкып. Ләкин Комаров шундук аңа аркылы төште: — Егетләрнең нарядтан кайтканын көтәрбез, бәлки? Комвзвод та хәзер әйләнеп килә. Шулайдыр бит? — Газеталар алып кайтмадыңмы?—дип сорады Син¬ цов. — Алып кайттым. Пестрак шинелен чиште дә чалбар кесәсеннән таушал¬ ган газета чыгарып аны сыйпарга кереште. — Армейскиймы? — Армейский гынамы сон, бераз күтәрә төшегез,— диде Пестрак. Ул Синцов белән «сез» дип сөйләшә иде.— «Известия»! 446
— Шулай да, төшеп калганнардан түгел син, егет,— диде Леонидов. — Туры кухнядан алдым,— диде Пестрак.— Анда бер корреспондент сыйланган да бер төргәк гәҗит калдырып киткән. — Димәк, аны бик яхшы сыйлаганнар,— дип көлде? Леонидов. Пестрак аның бу кинаясен җавапсыз калдырды, тагын газета өстеннән әйбәтләп кенә сыпырып алды, аны Син¬ цовка биреп, әле генә дивизия фотографы белән бергә кайтканлыгын әйтте. Фотограф батальон КПсын күрсәтү¬ ен үтенгән булган, хәзер исә Малинин янына киткән. — Димәк, шушы көннәрдә синнән тиеш була,— диде Леонидов Синцовка. Автоматчылар кайбер нәрсәләрне абайлыйлар: Син- цовның партиягә кайтарылачагын да, аның партбюроны узган берничә кеше кебек үк, менә-менә фотограф килә- сен көткәнлеген дә беләләр иде. — Күрәсең, тиеш,— диде Синцов һәм елмаеп куйды. Ул фотографның килүенә бик шатлана һәм бу шатлыгы» иптәшләреннән яшерүне кирәк санамый да иде. — Пәке биримме? — диде Леонидов. Леоиидовның бик әйбәт бритвасы бар, аны бик рәхәт¬ ләнеп бүтәннәргә дә биреп тора иде. — Мин үземнеке белән дӘ кырына алам бит,— дидө Синцов. — Ну, үзеңнеке белән кырынсаң, кайда кыр, кайда әрәмә кала! Синцов мич янында торган чиләктән консерва банкы- сы белән су чумырып алды да аны җылытырга куйды. Леонидов газетаны үзенә таба тартып: — Кызыграк җирләрен сезгә дә кычкырып укырмын, яме?—диде. Ул кычкырып укырга ярата, ләкин һәммә язганны да түгел, игътибарга лаек булганнарын гына. Синцов биштәрле капчыгыннан сабын белән пумала чыгарды. Сабыны алсу төстәге каурый савытта ята, ә пумаласы яңа, менә дигән. Аның безопасный бритвасы да бар, ләкин, файдасыз, чөнки лезвиесе юк. Боларның барысы да Синцовка бүләкләр салынган бер янчык белән эләкте. Алар дивизиягә Алтайдан килде (дивизия сугыш-- ка хәтле шунда торган булган) һәм 7 ноябрьгә түгел, ә ике атна соңга калып килде. Батальонда да, ротада да алтайлылардан исән калучылар бармак белән генә санар¬ лыктыр, ә автоматчылар арасында бары берәү — взвод командиры Караулов кына иде. Шулай да бүләкләрне 447
Алтай кадәрле ерак җирдән алгач, кешеләрнең күңелләре эреп китте һәм автоматчылар Карауловның якташларына җавап хаты яздылар. Синцовка иншадай әйтеп яздырды¬ лар, алар артына Запорожье казагыдай баскан Караулов исә немецларга карата тозлы-борычлы сүзләр уйлап чы¬ гара торды. Ул көнне Карауловның, бер дә булмаганча,1 күңеле тулышып китте һәм ул артыграгын да җибәрде. Сабын савыты белән пумаланы капчыктан алганда әнә шулар кылт итеп исенә төште Синцовның. — Менә,— диде Леонидов, бармагы белән газетага төрткәләп.— Менә! Мин армейскийда кичә үк шәйләп- калган идем, сезгә дә укыйсым килгән иде, тик гәзитне кемдер суккан... Менә...— һәм акрынрак тавыш белән шак¬ тый ачуланып укырга кереште: — «Немец-фашист канэч- кечләре үз кулларына эләккән яралы кызылармеецлардан5 хайваннарча үч алалар. Никулино авылында фашистлар сигез яралы кызылармеец артиллеристны санын-санга ча¬ бып ташладылар. Өчесенең башы киселгән...» — Леонидов укып туктаган җиренә бармагын төртте дә шунда тотып торып усал күзләрен югары күтәрде һәм: — Я, нәрсә? — дип сорады. Ул шундый чырай белән сорап куйды, әйтер¬ сең кемнәр дә булса аның белән бәхәсләшәләр. Аннары бармагын төрткән урынга карап торды да: — «Өчесенең башы киселгән...» — дип кабат укыды.— Ә кичә мин не¬ мецны үтергәч, Караулов минем яңагыма утыртты. Шу¬ лай тиешме? — Сиңа шул кирәк!—дип сүз кушты Комаров.— Ке¬ шеләр җык күреп «тел» алып кайтканнар, ә син аны атып үтерәсең! Каян килгән мәргән! — Мин үзем алып кайттым ич аны,— дип карулашты Леонидов. — Син генә түгел, бүтәннәр дә алып кайтышты бит. — Ярый, колакка да утыртсын ди. Комвзвод булмаса, мин аны тәгәрәтер идем! — диде Леонидов.— Ярый, шулай да булсын,— дип кабатлады ул.— Өстәвенә янады да бит: тагын шулай эшләсәң, атып егам! — диде. Ә монысын ни¬ чек аңларга кирәк? — Ә шулай аңларга: «тел»гә тимә,— дип һаман үзенең нәсыйхәтен укыды Комаров. — Өлкән политрукның да мине игәвен ничек аңларга? Ул миңа «тел» турында әйтмәде әйтүен. «Пленный икән, гомумән хакың юк... Ни хакың бар синең!» — ди. Ә менә моны,— дип, Леонидов шундый каты итеп төртте бармагы белән газетага, хәтта аны тишеп чыгарды,— ә менә моны укырга хакым бармы минем? Әллә юкмы? Кешеләрнең 448
ничек башларын чапканын мин гәзиттән үз күзем белән күрәм! Шуның өчен минем колак төбемә сугарга кирәк¬ ме? Шулаймы? Леонидов кем дә булса җавап бирер дип тынып калды. Ләкин аңа беркем дә җавап бирмәде, шуннан ул, тавы¬ шын баягыдан да күтәрә төшебрәк, ары таба укып китте: — «Элемтә ротасы командиры ип. Мочалов белән ро¬ та политругы ип. Губарев Макеево исемле авылда кызыл¬ армеецлар Ф. И. Лапенко, С. Д. Сопов, Ф. С. Фильченко- ларның вәхшиләрчә мыскыл ителгән гәүдәләрен табып ал¬ дылар. Фашистлар яралы кызылармеецларны газаплаган¬ нар, күзләрен чокып чыгарганнар, борыннарын кисеп ал¬ ганнар, муеннарын суйганнар...» — Леонидов тагын күтә¬ релеп карады.— Ни өчен безгә бу хакта язалар? Ә, кече сержант? — Усалрак булыр өчен. — Мин болай да бик усал! Бер ноктага сугарга яраткан Комаров: — Ә син барыбер «тел»гә кагылма,— диде.— Рас алып кайткансың.икән, димәк, кирәк! — Карап-карап торам да, кирәгеннән артык шәфкать¬ ле сез! —диде Леонидов зәһәр тавыш белән. Синцов бритвасын куйды. Леонидовның соңгы сүзләре аның ачуын чыгарды. — Ә син усаллыгың белән чүп кебек күзгә кермә! Са¬ быр...— дип тезенә сукты ул, Леонидовның аны бүлдер- мәкче булуын күреп.— Ярый, син усал да ди! Күпме фа¬ шистның башына җиттең син? Теге әсирне санамаганда, ике фашистныңмы? Ә менә шәфкатьле Комаров теге дөнья¬ га дүртесен озатты! — Барысы да язып барылмый,— диде Леонидов караң¬ гы чырай белән. — һәммәбезнең дә барысы язып барылмый. Комаров¬ ның да һәммәсе язылмаган. Менә шуннан соң синең усал¬ лыгыңны ничек бәяләргә инде? Фашистларны аз үтердем дип явызланып, теге икесенә өченчесен дә кушарга бул¬ дыңмы? Әсирләрне үтерү — бер тиенлек кенә усаллык ул! Леонидов Синцовны сүзеннән бүлдереп һәм нәфрәтен¬ нән «сез» дип сөйләшергә күчеп: — Ай-Һай күп беләсез сез минем усаллыгым турын¬ да! — диде. — Беләм!—диде Синцов кырт кисеп. Язмышы аның бәгырен катыландыра төшкән, сугышка кадәрге күңел йом¬ шаклыгы тамчысына хәтле язылып бара иде.— Син әле күрәсене күреп бетермәгәнсең! Менә шул! 29 з-2бз 449
— Сездән ким күрмәгән бер дә! — Юк, кимрәк. Синең чып-чын сугышың, әгәр беләсең килсә, Кузьковода булды! Леонидов каушап калган иде, шулай да һаман әле зәһәрен киметмичә: — Бик инде күп беләсез сез минем хакта! — диде. Синцов үзенең отделение командиры икәнен исенә тө¬ шереп үзен-үзе тыелырга мәҗбүр итте һәм тынычрак та¬ выш белән: — Мин .синең отделенныең бит, синең хакта һәммәсен дә белергә тиешмен,— диде. Ул үзенең гадел күңеле белән: Леонидов чынлап та, Пестрак кебек үк, Кузьковода беренче мәртәбә атакада катнашты бит, дип уйлап куйды, ләкин Синцов ул чакта аны үзен ничек тотканлыгыннан абайлый алмаган, очрак¬ лы рәвештә соңыннан гына белә алган иде. Леонидовның дүрт фашистны түгел, ә фәкать икене генә үтерүе дә Ко¬ маровтан куркаграк булганы өчен дә түгел, ә сугыш шарт¬ ларының бөтенләй бүтәнчә килеп чыгуыннан, бары шуннан гына иде. Синцов бритвасын кабат кулына алды, Леонидовның һаман әле кәҗәләнеп газетага чокчынып утыруына күзе¬ нең чите белән генә карап, тагын бер мәртәбә үзенең хак¬ лы булуы* турында уйлап куйды. «Усаллыгың белән кеше күзенә керергә торма әле, без сугышта һәммәбез дә бер¬ тигез хәзер, усаллар усал булса, шәфкатьлеләр дә усалга әйләндек менә! Кем усал түгел, шул сугышны күрмәгән. Андый бәндәләр немецлар аларны шәфкатьле булганнары өчен кызганыр дип уйлыйлар ахрысы». Синцов гимнастеркасыз гына тышка чыкты, кырынган¬ нан соң кызышып торган битен кар белән ышкып-ышкып алганнан соң землянкага керде. Кергән шәпкә Леонидовның: — Әй, миңа димәгәе, ник җәһәннәмгә олакмый шун¬ да... Мин усал, ә ул шәфкатьле, имеш... Землянка янында теге фрицның каскасына ачуымнан автомат белән дөң- геткәч, көпшәсе кая очканын, приклады кая атылып төш¬ кәнен үзем дә сизми калдым шул!..— дигәнен ишетте ул. Синцов кереп түргә узгач, Леонидов шундук тынды. Ул сөйләвеннән куркып бүленмәгән — алай ук куян йө¬ рәкләрдән түгел ул, ә болай гына, инде сөйлисе килмәгән¬ нән генә тынып калган иде. Синцов гимнастеркасын, туны белән бүреген киеп, муе¬ нына үзләре ясаган прикладлы автоматын да асып куйгач, дустанә тавыш белән: 450
— Я, тагын нинди яңалыклар укыдың? — дип сорап куйды. — һаман бер балык башы,— диде Леонидов йөзен чы¬ тып һәм сводканың шул ук баганасы ахырына бармагын төртте: — «Екатериновка авылында санитар инструкторы ип. Никифоров мәете табып алынды. Гитлерчылар авыр яралы санитарны приклад белән кыйнаганнар, штыклар белән кадаганнар, битен бритва белән кисеп бетергәннәр». «Бритва белән, ә?» — дип уйлап куйды Синцов һәм кинәт үзен авыр яралы килеш кымшана да алмагандай тойды, ә немец исә, күкрәгенә утырып, бритва белән битен телгәли, имеш. — Рәсемгә төшәргә киттем,— диде ул сугышчыларга дәшеп.— Караулов кайтса, доложить итәрсез. Ул юыныр өчен землянкадан чыкканда тыштагы ман¬ зараны шәйләми калган иде, хәзер исә капыл гына кояш¬ лы кышкы көннең бөтен гүзәллеген күреп алды: бик си¬ рәк була торган ефәктәй зәңгәр күк йөзен дә, төнлә явып җир өстенә яткан җете ак кар җәймәсен дә, агач кәүсәлә¬ ренең карасу күләгәләрен дә,бик биектә, күкнең төбендә үк очкан, күгәрчендәй гөрләүләре бер дә куркыныч бул¬ маган самолетларның өчпочмаклы шәүләләрен дә — барын- барын күзе аша үткәрде ул. Байнак кына алар сугыш һәм үлем турында, кешеләр¬ не ничек үтерү һәм шул мәлдә миһербанлы да, явыз да булып калып буламы икәнлеге турында үзара бәхәсләшеп алганнар иде бит... Синцов хәзер кояшта балкып яткан, наратларның буй- буй шәүләләре белән чуарланган аллея буйлап алпавыт йорты хәрабәләренә таба атлый һәм кешенең асылда су¬ гыш дигән тормышка бик начар күнеккәнлеге турында уйлап бара иде. Бер яктан, бу тормышка ул үзен үзе ия- ләштермәкче булса, икенче яктан, бүтәннәр дә аны шуңа ияләштерергә тырыша, ләкин, сугышның аңда әкренләп чагыла баруын искә алмаганда, киресенчә, аның тынычта ял иткәндәге тойгыларын истә тотканда, моннан барыбер берни дә барып чыкмый, чөнки кеше күзен йомды исә, барыбер үзенең күңеле белән тыныч-имин чагындагы га-» дәти яшәешенә, мәеленә кире кайта... Юк, сугышырга өйрәнеп булса да, сугышка ияләнүе мөмкин түгел ул. Ияләнгәндәй кылана гына аласың һәм кайберәүләр моны бик яхшы гына килештерә дә белсәләр, бүтәннәр исә моны эшли алмыйлар, ихтимал, мәңге дә булдырачак түгелләр. Ә инде аңа, Синцовка, килгәндә ул килештергәндәй итә ахрысы да бит, ләкин бу кәмиттән 29* 451
ни файда? Менә кояш җылытып җибәрде, күк тә зәп-зәң- гәр, самолетлар да баш очында түгел, ә каядыр бүтән як¬ ка очалар, пушкалар да әнә монда атмыйлар, һәм ул менә атлап бара, һәм аның шундый яшисе килә, яшисе килә, хет җиргә ят та ела һәм әлеге куркынычсыз тынлыкның, ичмаса тынычта үлмәсеңне белер өчен генә булса да, янә бер, янә ике көнгә һәм янә бер генә атнага дәвам иттере- лүен инәлеп-инәлеп сора... Синцов, күңел дулкыннарында йөзә-йөзә, алпавыт йор¬ ты җимерекләренә килеп җитте, анда пулемет ротасы стар¬ шинасы Васюков белән маңгайга-маңгай очрашты, стар¬ шинаны да партия билеты өчен рәсемгә төшерергә тиеш¬ ләр иде. — Нәрсә, фотога төшмәкче буласыңмы? — диде Син¬ цов күңелле тавыш белән. — Мин төштем инде,— диде старшина, мыегын сыпы¬ рып; аңардан одеколон исе килә иде. — Кайда төшерә соң ул? — дип сорады Синцов. — Әнә йорт артында. Прәме стенага терәде, ата ми¬ кән дип торам,— диде Васюков шаяртып. — Бүтәннәр дә шундамы? — диде Синцов. — Төшеп беттеләр инде. Мин сине миннән алданрак төшкәнсең дип уйладым. Бар, тизрәк куып җит, ул хәзер генә полкка китте! Үзем гйепле, озак кырынып маташтым, дип Синцов адымын кызулый төшкән иде дә, аннан Малининны, ба¬ тальон политругының мондый эшләрдәге төгәллеген исенә төшерде, юкса бу вакыт эчендә Васюковны да, бүтәннәр¬ не дә җыеп та, рәсемгә төшереп озатып та өлгерә алмас¬ лар иде. Димәк, Малинин фотограф буласын алдан ук бел¬ гән һәм әзерләнеп килергә дип приказны да алданрак бир¬ гән. Димәк, фотограф артыннан йөгерүе дә мәгънәсез; Партдокументлар өчен кемнәрне рәсемгә төшерергә бое- рылса, ул шуларны төшергән дә, ә менә аны төшерергә, күрәсең, боерык булмаган. Димәк, дивизия парткомиссия¬ се партбюро карарын расламаган, Синцовка яңа партби¬ лет бирүне тоткарлап торырга булган. Моннан гайре нин¬ ди аңлатманың булуы мөмкин тагы? Бернинди дә! Синцов каушап туктап калды. Моңарчы, ай ярым инде менә фронтта булган чагында, кыен мизгелләрендә аңа һәрвакыт күңелендәге бер гөма¬ ны ярдәм итә килде: минем тормышымда, ниһаять, бары¬ сы да үземчә булачак, мин үз теләгемә ирешми калмам һәм бүтәннәр дә максатыма ирешергә ярдәм итми кал¬ маслар, дип әйтә торган иде аның бу гөман-ye. Синцовның 452
кирпеч заводындагы кебек рәхимсез сугыш көннәре дә булды, сугыш аның бөтен барлыгын биләп алган, аның өчен гүя пулеметыннан һәм немецларның ак кар өстен¬ дәге прицелга алынган карамчык шәүләләреннән башка дөньяда бернәрсә дә калмаган кебек тоелган. Бактың исә шундый көннәрдә дә ышаныч һәм гаделлек турындагы уе кайдадыр күңеленең бер почмагында яшәп килгән, яшәп килү генә түгел, аңа нәкъ шул чакта сугышканча сугы¬ шырга ярдәм дә иткән иде. Партбилетын югалтуы турында телдән аңлатмалар би¬ рү өчен полк партбюросына чакыртылган көне Синцовның хатирәсендә иң соңгы сынау булып калган кебек тоелган иде. Полк партбюросы членнары аңа иң мөһим нәрсәдә — теге Верея урманындагы иртәдә Золотаревсыз бер ялгызы гына уянып китүе турында чын дөресен сөйләп бирүенә ышандылар. Аларга бу хәл болай бик дөрес булып тоел- маса да, соңыннан алар шуны төшенделәр: Синцов бу чын хәлне тәгаен алдашасы килмәгәне өчен сөйләп биргән, югыйсә алдашып ансат кына котыла да алган булыр иде. Ул чагында Синцов полк бюросы членнарына: «Иптәшләр! Тагын нәрсә генә әйтә алам инде мин сезгә? Белмим мин партбилетымның кая киткәнен! Мин аны җиргә дә күм¬ мәдем, ертып та ыргытмадым! Белмим инде, бүтән чарам, калмаган булса, бәлкем, күмгән дә булыр идем. Әмма күммәдем, аңлыйсызмы? Ничек телисез, шулай хәл ите¬ гез, ә минем алдашасым килми!» — диде. һәм элек бүтән кешеләр Синцовка ышанмыйча нәр¬ сәдән шикләнеп килгән булсалар, хәзер исә партбюро членнары ул нәрсәгә тәмам ышандылар, чөнки алар аны бүгенгесе көндә теге бүтәннәргә караганда яхшырак белә¬ ләр иде. Аңа партбилетын югалткан өчен каты шелтә бирделәр һәм дивпарткомиссиядән яңа билет бирүен үтенү турында карар чыгардылар. Ул көнне сүз каты шелтә турында барса да Синцов үзен бик бәхетле хис иткән һәм аның бу бәхетен беркем дә тартып ала алмас кебек тоелган иде! Ә менә тартып алдылар шул! Соңгы көннәрдә ул үзе¬ нең әнә шул бәхетенә ышанып яшәгән, рәсемгә төшәргә дә шул бәхетенең канатларына утырып атлыгып килгән, моңарчы, аннан да элегрәк, бер дә ашыкмыйча, ибен бе¬ леп кенә аның белән кавышырга җыенган — һәм шул бә- хете-шатлыгы аның менә хәзер пыран-заран килгән иде...’ Димәк, дивизиядәме, бүтән җирдәме, аңа тагын ышанма¬ 453
ганнар. Бүгенге көне аяз күктәй күренеп торса да, әйе, аның үткәненә ышанмаганнар шул! Синцов, әнә шулай эченнән өзгәләнеп, бер минут чама¬ сы басып торды, кире землянкага борылмакчы иде дә, бу уеннан кире кайтып, Малинин янына китте. Малинин кайры тунын иңнәренә элгән дә, канәгать¬ сез чырай белән, каршындагы шактый олы яшьтәге бер хатынның аңа нәрсәдер сөйләгәнен тыңлап утыра; хатын башына шәл бәйләгән, өстенә тимер юлчыларның кара шинелен, аягына исә киез итекләр кигән. Ул Малининга үз зарлары белән килгән, ахрысы. Синцов керүгә хатын тынып калды, Малинин исә һаман шул канәгатьсез чырае белән Синцовка нибары борыла гына төште: — Нәрсә әйтмәкче буласың? — Иптәш өлкән политрук, мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез? — Хәзер мөрәҗәгать итәрсең, чак кына сабыр ит,— ди¬ де Малинин, кашын җыерып. . Синцов, эш юктан, ничәнче мәртәбә инде подвалны кү¬ зеннән кичерде, подвал команда пунктына хезмәт урыны, ә Малинин белән батальон командиры Рябченко өчен то¬ рак булып хезмәт итә. Ул тәбәнәк һәм озын; бер як ярты¬ сы моннан эвакуацияләнеп киткән госпитальнең иске-мос¬ кысы белой1 төеп тутырылган. Шуның өчен дә Рябченконың әүвәле монда урнашасы килмәгән, ләкин подвал җылы; Малинин җылы ярата, ә чир йогуыннан курыкмый. һәм ул үз дигәненә ирешкән. Госпиталь сәләмәләренә аннан- моннан гына дезинфекция ясаганнар, ә тумбочкалар бе¬ лән дарулардан бушаган тартмаларның сырлы катыргы кисәкләрен хәзер дә «буржуйкайда яга киләләр иде. Әлеге Подольск хатыны үз теләге белән дивизиягә са¬ нитарка булып язылган, ләкин, һәммәсен дә батальоннар¬ га тараткан чагында, менә монда килгәч, аны алмаган¬ нар. Менә шул турыда зарлана биреп, ул: — Сез иртән юк идегез, сезнең заместителегезгә кергән идем мин,— диде.— Ут кебек җирән чәчле, яшь кенә... Малинин сабак биргәндәй: — Заместительгә түгел, ә батальон командирына,— дип аны төзәтеп куйды.— Батальон командиры ул. — Кем булса да миңа барыбер,— диде хатын.— Ул ике яшь санитарканы алды бит. Ә сине алырга штат юк, ди миңа. Әлбәттә ул егет кеше, төшенәм мин... — Сез ташлагыз әле ул кинаяләрегезне, аңладыгыз¬ мы? — диде Малинин ачулы тавыш белән. 454
— Димәк, мин Подольскига кире кайтырга тиешме инде хәзер? — Бәлкем, шулайдыр да. — Кайтмыйм! Сез олы кеше, сез мине аңларга тиеш¬ сез! Мин санитарка булып утыз ел эшлим, безнең чуен юлы бульнисендә генә дә — егерменче ел инде. Миңа нә- мәрсә кирәк? Бернәрсә дә. Сездә һичнинди тәҗрибәсе бул¬ маган санитаркалар эшләвенә генә хәтерем калды. Ирен¬ нәрендә ана сөте дә кипмәгән бит, бәхетләре фәкать яшь¬ лектә генә. Алар бер мәҗрухны бәйләгәнче, мин өчне бәй¬ ләп өлгерәм. Менә шуңарга гына хәтерем калды! Малинин: — Яралыларны бәйләп кенә эш бетми бит, аларны су¬ гыш кырыннан алып чыгасы да бар,— диде.— Ә сугыш кы¬ рыннан алып чыгу өчен көч тә, яшьлек тә кирәк. Хатын Малининга карап: — Ә син үзең болай бер дә яшь түгел,— диде. — Монысы белән килешәм,— диде Малинин. — Яшь түгел дип тормагансың бит, сугышта үз уры¬ ныңны тапкансың менә. — Шуннан нәрсә? — Шуннанмы? Шуннан вәссәлам! Синең ул ут башың яшьләргә ышана икән, эйдр күңеле тартыла бирсен алар¬ га. Ә менә сиңа килгәндә, бабакаем, сине генә үз җилкә¬ мә сала алам әле мин! Көтмәгәндә мондый борылыш алган фикергә Малинин көлеп куйды. — Димәк, алыш-биреш: син — миңа, мин — сиңа. — Минем үз пимам бар, түльке шинелен генә бире¬ гез,— диде хатын.— Минеке кара бит, карда тиз беленә.—• Ул мәсьәләне хәл иткәнгә санады, һәм ул шулай булды да. Хатын шинель кесәсендә актарынганнан соң бер кәгазь тартып чыгарды һәм: — Мә менә,— дип аны Малинин кар¬ шына салды. — Нәрсә ул? — диде тегесе, карамый гына. — Подольскидан путевка,— дип җавап бирде хатын.— Ә син тегеләй генә дип уйлаган идеңме әллә? Мин сәдакә келәнергә килмәгән сезгә. Мине армиягә райком сайлап алды. Малинин берни дә әйтмәде, кәгазьне алып карандаш белән аңа нәрсәдер язды, аннары хатынга күз салып: — Сиңа бүрек яздыртыйммы?—диде. — Анысы инде миңа ничек дәшүеңә карый,— диде ха¬ тын чат-чат итеп. Аның гомере больницада узган бик чая нәнкә икәнлеге әнә шул күңелле тавышыннан ук шәйлә- 455
неп калды.— «Паша түтәй» дисең икән, шәл бәйләсәм дә ярый, ә инде «сугышчы Куликова»га санасаң — әйдә, бү¬ рек яз! — Алайса, язам.— Малинин өстәп бер юл язганнан соң кәгазьне хатынга сузды.— Барыгыз, тукланырга һәм кием¬ нәргә беркетелегез. Ә калганын батальон командиры кайт¬ кач килешербез. Кабат керерсез.— Малинин тормыйча гы¬ на башын какты, шуннан хатын, кулына кәгазен тотып, ишеккә юнәлде. Хәзер инде Синцов аның тирән җыерчыклы йөзен ап¬ ачык күрә алды. Хатын корткалар рәтенә керерлек булса да, гомерен маңгай тире белән хезмәт итеп үткәнлеген йө¬ зе үк әйтеп тора иде. Синцов яныннан узганда аңа елт кына күз төшереп алды. Нурлы карашыннан әлеге җиңү тантанасы бөркелеп калды. «Ниткән җиңү булсын бу? — дип уйлап куйды Син¬ цов.— Батальон, рота санитаркасы булгач, кайнап торган ут эченә керә бит! Бүтән акыллы башлар мондый җиңүдән мең чакрымга сыпыртыр иде...» Әлеге санитаркадан исенә килеп тә өлгермәгән Мали¬ нин: — Нәрсә, зарыңны түгәргә килдеңме? — диде һәм иша¬ рәләп Синцовка утырырга кушты. Синцов ‘әле җылысы суынып та җитмәгән урындыкка утырды. Малинин аңа төбәлде һәм Синцовның боекканлыгын ачыграк күргән саен үзенең дә сөмсере күбрәк коела бар¬ ды. Үз өстенә кем өчен генә җаваплылыкны алмасын, җа* ваплылыкны алган шул мизгелдән үк Малинин аны үзен¬ нән дә битәр кайгыртырга гадәтләнгән иде. Синцов үзенә яңа партбилет бирү мәсьәләсенең полк бюросыннан шома гына узмаганлыгын әле белми, эш анда терәлеп калыр дип ул башына да китермәгән иде. Бюрога кадәр Малинин секретарь белән бер сәгать буена сөйләшкән иде. «Син аның хакында бик әйбәт язгансың, кем әйтмешли, сүзгә бер дә аптырамагансың, асылда минем бернинди каршылыгым юк,— диде аңа секретарь.— Тик үзең уйлап кара менә, син бу эштә миннән тәҗрибәлерәк бит: ай ярым элек кенә партия билетын югалткан кешенең мәсьәләсен без бик иртә карамыйбызмы икән?» Малинин аңа, җене кузгалып: «Алайса андый кешене фронтка җибәрергә дә иртәрәктер, бәлкем,— дип каршы төште.— Югыйсә нәрсә килеп чыга: фронтка җибәрергә курыкмаганбыз, үзен пулеметы белән кирпеч заводында 456
немец атакасына каршы куярга шулай ук курыкмаганбыз, моның өчен үзен хәтта орден белән бүләкләргә дә курык¬ маганбыз, ә менә партия билетын бирергә куркабыз икән». «Шәхсән үзем мин бер дә курыкмыйм,— дип тәгаенләде Малинин үзенең фикерен.— Ә инде «иртә» диюеңә карата менә нәрсә әйтәм: кирпеч заводындагы вакыйгадан соң, ул ротадан стройда фәкать икебез: ул да мин генә калдык без. Нишлисең, була, тагын көтәргә була анысы...» Шулай итеп, бу мәсьәлә хәзергә куеп торылган, аның каравы шундук бүтәне кузгатылган иде. Сүз, секретарь уенча, Синцовның партия билетын һәм бүтән документларын югалтуына карата буталчык аңлат¬ ма бирүе турында бара иде. «Әле тегеләй, әле болай, әллә зиһене чуалып киттеме икән?.. Ышанасы килми!» «Ә алдашудан ни файда аңа? Күмдем дисә шунда, бет¬ те дә китте бит инде». «Бәлкем, башта кызулык белән шыттыра төшкәндер, алай яхшырак булыр дип уйлагандыр, аннан, начаррак килеп чыккач, чигенергә соң булгандыр. Кемнең башына төшмәгән?» «Төшә анысы, төшә!..— диде Малинин.— Тик мин үзем аңа ышанам. Әйдә бюрога куй: менә күрерсең, кешеләр ышанырлар...» һәм алар ышандылар да. Ләкин шуннан соң, бюро бет¬ кәч әле, секретарь беркетмәне тәртипкә салырга ярдәм итешкән Малинин белән тегене-моны сөйләшеп утырган ча> гында, ул уфтанып болай диде: «Синең, иске кадровикның борыны яхшырак сизә, әл¬ бәттә. Тик шулай да партбилет югалту турындагы аңлат¬ мавыбызны дивпарткомиссия кире кагар һәм безнең ка¬ рарны расламас дип куркам мин». Әмма Малинин үзенең хаклыгына ышана иде. Секретарьга: «Күз күрер әле анда»,— дип кенә җавап бирде. һәм менә аның күзе күрмәгәннәрне дә күрде! Малинин бу хакта ике сәгать элек үк белгән, полк бю¬ росы секретаре телефоннан шалтыратып дивизиядән фо¬ тограф киләсен, Синцовтан башка партиягә алынган кеше¬ ләрнең һәммәсен дә әзерли тору кирәклеген әйткән иде. Малинин аның сүзенә каршы берни дә әйтмәде, ләкин күңеленнән, тыелып кына, мин бу эшне дивизия комиссары каршында барыбер кузгатачакмын, дип уйлап куйды. Дө¬ рес, язмыш дивизиягә бик үк якты чырай күрсәтмәде. Су¬ гыш башланганнан бирле анда өч комиссар алышынды. 457
Кирпеч заводындагы сугыштан соң Синцовның аңлатмалы хатын Малинин үз кулы белән илтеп биргән комиссар гос¬ питальдә ята. Аның аша Синцовның учет карточкасын да сораткан иде Малинин. Ул вакытта комиссар Синцов ту¬ рында: мәсьәлә ачык, сугышсын әйдә, лаек булырлык ва¬ кыты җиткәч партиягә кайтару мәсьәләсен куярбыз, ди¬ гән иде. Хәзер инде ул комиссар юк, яңасы гына бар, ди¬ мәк, аның белән дә сөйләшүне яңадан башларга кирәк. «Ярый соң, яңадан керешермен,— дип уйлап алды Мали¬ нин үҗәтләнеп.— Кирәксә, югарырак та язармын». Ул Синцовның килүен көткән, килмәсә, үпкәләгән дә булыр; Синцовның үз хаклылыгына ышанмаганын күрсә¬ тер иде бу. Малинин озак тынлыктан соң беренче булып сүз баш¬ лады: — Менә эшләр шулайрак, Синцов! — Расламадылармы? — Хәзергә тоткарладылар. — Ни өчен? — Белмим шул әле. — Ә үзегез ничек уйлыйсыз? — һаман шуның өчендер дип уйлыйм... — Алексей Денисович, ачыктан-ачык сөйләшергә бу¬ ламы? — Синцовның тавышын күтәрә төшүе бер дә яхшы¬ га түгел иде. — Сиптер әйдә.— Синцовның көтелмәгән хәлдән исән¬ герәп калганлыгын, күңелен бушатасы килүен Малинин бик яхшы аңлый иде... «Ярый соң, бушансын әйдә. Күңеле ташыгач, барыбер тыела алмас, әйтәсен әйтер. Бүтән кешегә сөйләгәнче, миңа сөйләсен». — Димәк, яшермичә, ачыктан-ачык? — дип кабатлады Синцов. — Ә син өркетмә мине,— диде Малинин.— Мин хак¬ лыктан курыкмыйм. Шулай ук хаксызлыктан да. Синцов хәтта агарынып килеп: — Алайса әйтегез әле, кайсысы кадерлерәк: кешеме, кәгазьме? — диде. — Ә син үзең ничек уйлыйсың? — Малининның тавы¬ шында тимер чыңы яңгырагандай булды. Ләкин Синцов бу чыңга игътибар итмәде. — Мин менә хәзер кәгазь кадерлерәк дип беләм. Ул кайдадыр урманда череп ята һәм минем хакта: «Алдый¬ сың! Әллә син үзеңне миннән башка кешегә саныйсыңмы? Юк, миннән башка син кеше түгел! — ди,— Син гаевле <58
түгел, син мине ыргытып калдырмадың, шулай да миннән башка мин сиңа яшәргә ирек бирмим!» — ди ул. — Ул сиңа шулай ди. Ә син үзең аңа? — диде Малинин шул ук тимер чыңы сизелгән тавыш белән. — Ә мин дәшмим, Алексей Денисович! Гаризалар, аң¬ латмалар язам... Кайсысы түземлерәк булып чыгар, янәсе; минме, әллә кәгазьме? — Әгәр анда, урманда, кәгазь череп ятса, нигә аны кайгыртырга? Әгәр анда партбилетың икән, сине партия¬ гә беркем дә сөйрәп алып кермәде, үзең килеп кердең һәм партбилетның бәясен үзең үк белдең! Син үз дигәнеңдә, ягъни җиргә күммәдем дигән нык фикердә торасың икән, бу инде уен-муен эш түгел. Күмү яки ертып ыргыту ар-1 тында бер кеше торса, алдашу артында икенче кеше тора... Синцов аның сүзен бүлеп: — Ә дөресен әйткән кеше бу очракта нишләргә тиеш? Без кайчан кешегә ышанырга өйрәнербез? Әллә бу кирәк¬ мәгән артык сыйфатмы? — диде. Үз нәүбәтендә Малинин да аны бүлеп: — Ә син кемгә рәнҗеп килдең әле монда? — дип куй¬ ды. Ул Синцовны никадәр генә кызганмасын, сугышчан тормышлары аларны нинди нык җепләр белән генә бәйлә¬ мәсен, аның фикер сөрешендә ташлама ясый торган йом¬ шак пунктлар юк иде.— Миңамы? Үзем үк гариза язарга кыстаганнан соң максатка ирешә алмадыммы? Дөрес мо¬ нысы. Ләкин иртә әле. Мин үз сүземнән кайтканым юк. Әгәр инде партбюрога рәнҗеп килсәң, аның өчен дә ир¬ тәрәк, чөнки аның да соңгы сүзен әйткәне юк әле... Бәлкем, дивизия парткомиссиясенә рәнҗисеңдер, ә? Син сон аның кешеләрен үз күзләрең белән күргәнең бармы? — дип, ки¬ нәт үзен үзе бүлеп сорап куйды Малинин. — Моңарчы юк, каян күрим мин аларны? — Аларның да сине күргәне юк! Ә синең белән минем кәгазьләргә алар ышанмыйлар!—дип көлеп җибәрде Ма¬ линин.— Бәлкем, син уйлаганча ук, алар өчен дә кеше кәгазьдән кадерлерәктер?! Бәлкем, әүвәле сине күрәселә¬ ре, аннан соң гына карар итәселәре киләдер?! Син шулай уйламыйсыңмы? Ә мин менә уйлыйм. Икенче яктан, анда түбәннән генә йогынты ясауга бирелми торган берәр коры бәндәнең дә утыру ихтималы бар бит, ягъни мәсәлән, өстән генә йогынты ясап була торган. Партия зур ул, анда төр¬ ле кешеләр бар. Моны инде, ачыктан-ачык сөйләшергә ке¬ решкәч, син миңа түгел, ә мин сиңа әйтәм!—Малинин кинәт тавышын тагы да күтәрә төшеп: — Ләкин партиягә 469
кизәнергә син не смей! — диде. Хәтта бу сүзләрне әйткәндә урыныннан сикереп торды.— «Без кайчан кешегә ышанырга өйрәнербез?» — дип ирештерде ул Синцовны.— Кара син аны нинди өлгер! Үзенең сызлавыгыннан лозунг әвәләп чыгарган бит! — Сызлавык авыртмаса икән, Алексей Денисович,— диде Синцов һәм шулай ук торып басты. Малининның кызып китүенә аның әллә ни хәтере кал¬ мады: әлеге хәлгә аның да үзе кебек үк борчылганын ул белә иде. Малинин күрешкән һәм хушлашкан чагындагы гадәте буенча Синцовның күзләренә карамыйча, караңгы чырай белән генә, өстәл аша аңа кулын сузды да: — Мә, тот бишне,— диде. Синцов аның кулын кысып, тыела алмыйча: — Алексей Денисович, минем орденны да шул ук сәбәп аркасында тоткарламыйлардыр ич? Бик озак бирми йөр¬ тәләр? — дип әйтеп салды. Малинин болай сабыйларча гөман итүдән көлде генә, Синцовның эчкерсезлеге аңа ошап китте, моның артында ышаныч, өмет ята иде. — Күреп торам, син диванага әйләнеп барасың ахры¬ сы инде. Генерал орденнарны сумкасында өч көннән бир¬ ле йөртә диләр әнә. Өченчекөн артиллеристларга тапшыр¬ ган, кичә — туксан икенчедә. Ихтимал, бездә бүген үк бу¬ лыр әле. Синцов китәргә рөхсәт сорады, әмма бусагага җиткәч борылып, бервакыт Мәскәүдә, райкомда чагындагы кебек үк, йотлыга-йотлыга: — Минем белән ни генә булмасын, миңа карата яхшы мөгамәләгезне мин бервакытта да онытачак түгелмен,— диде. — һәй!—диде Малинин, кулын гамьсез генә селтәп.— Сугыштан соң Мәскәү урамында очрап: «Исәнме, Мали¬ нин!» — дисәң дә әле зур рәхмәт! — Ул янә кулын селтәде, аннан өстәл кырыннан атлаштырып Синцовка арты белән борылды: рәхмәт сүзләрен тыңларга гадәтләнмәгән иде шул ул. Малинин әле генә Синцов артыннан шапылдап ябылган ишеккә кырын-кырын караштырып подвал буенча әрле- бирле йөренде дә бер мәл тирән генә көрсенеп куйды, өстәл артына утырып гимнастерка кесәсеннән хат чыгарды, күз¬ леген кигәннән соң, ашыкмыйча гына, ул укыган нәрсә чыннан да дөрес була ала микән дигәндәй, бүген аны өченче мәртәбә инде менә башыннан ахырына кадәр укып 460
чыкты. Хат госпитальдән килгән, анда уң кулы ампутация¬ ләнгән улы Викторның ятуы, аның яраланганнан соң әйбәт кенә тазарып килүе турында язылган. Виктор әтисеннән хәзергә бу хакта әнисенә әйтмәвен үтенгән иде. Малинин хатны кабаттан укыган чагында улының «әйбәт кенә» ди¬ гән сүзенә игътибар итте. Күзлеген салып каршына куйды да стенага төбәлеп калды. Шулай да хатынга хәбәр итәргә кирәк, югыйсә, хат озак килми торса, үлгән дип уйлар. Аны ничек тә юатыр-: га кирәк, ә үземнең зарыма килгәндә — кемгә генә зар¬ ланыйм инде мин? Просто улым унҗиде яшеннән уң кул¬ сыз калды дигән уйга үземне күндерергә кирәк булыр. Ә бу уйга күнүе бик кыен шул. Ишек ачылып китеп, подвалга комбат Рябченко дуыл¬ дап килеп керде. Ул баскычтан, форма буенча аңа тиеш булмаган кавалерист шпорларын таш басмаларда зеңгел- дәтә-зеңгелдәтә, туптай тәгәрәп төшкән иде. Таза яшь иң¬ нәренә спай гына ятып торган шинель чабулары ялтыра¬ выклы күн итекләре тирәсендә җилфердәшеп алдылар; аның әтәчнекенә охшаган очлы борынлы йөзендә күңелле елмаю белән бергә дөнья гаме дә чагыла иде. — Хат алдыңмыни? — диде ул көлемсерәп. — Алдым,— диде Малинин һәм хатны кесәсенә яшерде. Рябченко, һаман әле җор күңеллелеген киметмичә: — Бер сәгатьтән генерал, килә, орденнар тапшырыр¬ га,— диде.— Арада минеке дә бар, июль аеныкы әле. Гос¬ питальләрдә яманып ятканда югалгандыр инде дип уйла¬ ган идем, юк, калкып чыккан әнә! Ул урындыкка утырып шатлыгыннан чалт итеп перчат¬ калары белән итек балтырына сугып куйды һәм шинеле» җилбәгәй ачып җибәрде. — Сезгә дә сугылам дип вәгъдә бирде, ә саубуллашу алдыннан штабка килгәннәрнең һәммәсен дә: «Ни өчен әле сез сугышчан участокларыгызда миңа «тел» тотып бир¬ мисез?!— дип, утлы табага бастырып алды. Ул моны биг¬ рәк полк командирына төбәп әйткән иде. Шуннан бу миңа таба борылды да: «Беләм мин, кичә сездә «тел» алган булганнар, тик кайтарып кына җиткермәгәннәр, ахмак¬ лар!..» — ди. Каян белде икән ул моны? — Политбүлектән,— диде Малинин тыныч кына.— Мин моны кичә политдонесениедә күрсәттем. — һәм юкка күрсәткәнсең! — Күптәнге җырың, өстәвенә файдасыз да. Рябченко аяныч белән кулын селтәде, бәхәсләшеп тор¬ маска булды. 461
Дәшми утырганнан соң: — Карале син бу әдәпсез кешеләрне, ә?! — дип хәтта кычкырып ук җибәрде.— Тәрбиялибез, тәрбиялибез, аңла¬ ган да кебек була үзләре, ә соңыннан пух! — пуляны плен-* ный маңгаена! — Без генә тәрбияләсәк икән,— диде Малинин.— Таяк¬ ның бер очында без булсак, икенче очында — немецлар. Без сугышчыга: тимә! — дибез. Ә ул дошманның безне¬ келәрне ызбада тереләтә яндырганлыгын үз күзе белән күрә. Фәнгә каршы фән. Аның Кузьководагы хәлдән соң Гитлер белән Геббельсның кул-аягын үзенең үк өзәсе килә дә бит, тик шуңарчы яшисен-яшәмәсен белми генә. Дөресендә дә, аның исән калуы бик икеле. Ә инде Гит- лерны эләктерергә хыялланган арада, карыйсың, кул асты¬ на ниндидер бер ефрейторы килеп эләгә. Шуннан нишлә¬ сен инде? — Димәк, аклыйсың? — Акламыйм, үземә үзем төшендермәкче генә булам: кешеләребез болай ерткыч та түгел инде, ә шулай да ерт¬ кычланалар, дим? Аларны бу хәлгә җиткерү өчен фа¬ шистлар бик күп көч салды шул! — Бу сүзеңнән соң сине ничек аңларга инде хәзер? — Ә менә ничек аңларга: шундый очраклар кабат¬ ланмасын өчен эшләргә кирәк. Ә әлеге хәлне мин үз эшем¬ нең кимчелеге итеп санадым, шунлыктан политдонесение- гә дә керттем. Әлбәттә, өйдәге чүпне тышка чыгарырга син каршы анысы, ләкин чүпне өйдә калдыру тагы да яманрак бит. Рябченко тынып торганнан соң, Малининның караңгы чыраена карап: — Ярый, атакай, миннән башка монда ниләр булды тагын? — дип сорады. — Ат яхшы, тик җил каршы дигән ди берәү: фотограф җибәртеп, кешеләрне партдокумент өчен рәсемгә төшер¬ гәннәр иде дә, әмма Синцовның эше тагын барып чыкма¬ ды бит. — Нәрсә алар җүләр сата?!—дип сикереп үк торды Рябченко.— Без икәүләп язган идек бит инде, аны якла¬ ган да идек... Шуннан соң да нәрсә кирәк аларга?.. Малинин аның яшьлек кайнарлыгыннан көлеп куйды. — Без синең белән, комбат, зур көч, әлбәттә,— диде һәм аңа җыерылган кашлары астыннан ягымлы гына ка¬ рап алды.— Әйе, зур көч! — дип кабатлады.— Тик күрәсең, бөтен җирдә дә түгел. 462
Генерал төгәл бер сәгатьтән полк командиры Баглюкның атлы чанасына утырып килде. Генерал белән Баглюк ар¬ тына адъютант утырган, дилбегәне Баглюк үзе тоткан иде. Рябченко белән Малинин генералны каршыларга чык¬ тылар. Рябченконың үзен санамаганда, бүләккә лаек бу¬ лучылардан дүртәү — Синцов белән взвод командиры Ка¬ раулов, янә дә укчылар ротасыннан ике сугышчы — ба¬ тальон штабына алдан ук чакыртылганнар һәм шулай ук, бер читтәрәк, генералның килеп җиткәнен көтеп тора¬ лар иде. Чанадан башлап Баглюк сикереп төште, дилбегәне адъютантка тоттырып: — Йорт артына илтеп бәйлә,— диде. Генерал да чанадан җиңел генә сикереп төште. Ул урта буйлы, ләкин колгасар Баглюк янәшәсендә тәбәнәк булып күренә. Ул башына папаха түгел, ә колакчын бүрек кигән, өстендә аркылы-торкылы каешлар белән буылган тун, ая¬ гында исә киез итекләр. Туны изүеннән каптырылмаганга, кителенең генерал петлицалары кып-кызыл булып шәй- ләнә. Генерал Орловның мыегы бәләкәй генә кара күбә¬ ләкне хәтерләтә; йөзе татарныкыдай саргылт, кысык күз¬ ләре дә, мыегы кебек үк, шомырт-кара, аларны бер дә картларныкы димәссең, уйнаклап янып торалар. Рябченко «смирно» командасы бирде, ә генерал рапорт¬ ны тыңлаганнан соң «вольно» диде. Ул шат йөз белән күк¬ кә, янә дә урман артына төшеп барган кояшка карап алды да кечерәк өстәл-мазарны тышка гына чыгарырга кушты. — Сезнең базыгызга төшеп торганчы, монда, кояшта гына тапшырыйк, өстәвенә сезнең анда карболка исе дә килә,— диде ул. Аның күп кенә сәбәпләр аркасында кәефе бик күтә¬ ренке иде. Кичә кич аларны штабка җыеп армия масштабында¬ гы һөҗүм операциясе планы белән таныштырдылар, һәр дивизия командирыннан үзләре алдында торган дошман¬ ның көче турында соңгы мәгълүматларны сорадылар, ар¬ мия директивасы нигезендә һәркемгә үз полосасында һө¬ җүм сугышын планлаштырырга приказ бирделәр. Армия директивасына караганда, төп удар алар участо¬ гында ясалмый булса кирәк, хет бүтән участокта күздә тотылса да, әмма ләкин бик зур һөҗүмнең планлаштыры- луы болай да ап-ачык күренеп тора — димәк, бу эшкә алар да катнашачак! Кем әйткәндәй, ходайга шөкер! Соңгы вакытта генерал җаны-тәне белән дигәндәй шу¬ ны сизә: немецлар әй кыса да инде безне, ә без исә, бу 4«3
кысуның куәтенә дә карамастан, берникадәр чигенсәк тә, көн киткәнбез, ай киткәнбез, энә буе җир киткәнбез. Гене¬ рал бу үзгәрешне бөтен барлыгы, дивизиясенең йөрәккә кан саудыргыч сугышлары белән тоеп килде. Артта икен¬ че эшелоннар тупланганын ул белә, тик дивизиясен һаман тулыландырмыйлар, аңа карата нигә шундый үтә карун-4 лык күрсәтүләрен дә сиземли: юкка гына түгел бу! Кыс¬ касы, яхшылыкка булачак үзгәрешне борыннары инде бер атнадан бирле тоя, ләкин кичә армиягә дәштерүләре исә — бу инде нәрсәнедер алдан абайлау гына түгел, ә галәмәт зур эшнең башы! Киңәшмәдә аңардан: «Сиңа нинди өстәмә кирәк?» — дип сорагач, генерал, командующий белән булган әүвәлге танышлыгыннан файдаланып, үзенә күбрәк каермакчы булган иде дә, әмма шундук тискәре җавап алды. Коман¬ дующий көлемсерәп: «Михаил Николаевич, элек мин си¬ нең кул астыңда хезмәт иткән булсам да, син тиешлесен¬ нән күбрәкне миннән көтмә инде»,— диде. Ләкин бу отпор да аның гайрәтен чигермәде. Ярар соң, күпме теләсә, шу- ныңча булыр, ләкин мин аңардан барыбер артыграгын суыртмыйча калмыйм, дип уйлады ул эченнән. Иң мөһи¬ ме— һөҗүм булачак монда! Бу фикер аны иксез-чиксез шатландырган иде. Генерал кайткач бөтен калган кичке сәгатьләрен, шу¬ лай ук төнлә дә штаб начальнигы белән план өчен берен¬ че исәп-хисапларны ясап карады, иртән исә, аның үзен ге¬ нә баш ватарга калдырып, Баглюк полкына китеп барды, моның белән берьюлы өч йомышны үтисе килде: бүләкләр| тапшыру, дивизия фронты алдындагы шартларны ачыклау өчен ничек тә «тел» алдырту, янә дә батальоннарның бар¬ лык өч НПсыннан да дошманны үз күзеннән үткәрү; ни өчен дигәндә, барыннан бигрәк анда, Баглюкта, удар ясар¬ га җайлы булачак һәм ул моны тагын бер мәртәбә нәкъ урынында тикшереп карарга ният иткән иде. Ул батальоннарның икесендә булды инде, аңа «тел» алып кайтырга вәгъдә иттеләр, хәтта тәгаен алып кайта¬ быз дип чын солдат сүзен бирделәр, ә инде ике батальон¬ ның да НПсыннан күргәннәре аның күңелендәге уй-фикер- ләрен раслады гына. Өстәвенә кояш бөтен җирне яктырта, ә немецлар атмыйлар да иде... Синцов белән янәшә басып торган, бу полкта өч ел действительныйны, тугыз ел сверхсрочныйны хезмәт иткән взвод командиры лейтенант Караулов, генералдан күзен алмыйча, ярым пышылдап кына: — Авызы ерылган моның бүген! — дип әйтеп куйды. <64
— Бәлкем, aii алдыннан бераз кәккәндер?—диде моңа каршы Синцов. Ләкин Караулов катгыйлык белән башын чайкады: — Капмый. Ул безнең Алтай ягы староверларыннан Хәтта сыра да эчми. — Бәлкем, у/ үзе дә старовердыр? Караулов, шаяртканны аңлыйсы килмичә: — Үзе ул партияле,— диде.— Нәселе менә иске мәз¬ һәпчеләрдән. Караулов шагртып сөйләгәнне, барыннан бигрәк нәчәл- никләрдән көлгзнне яратмый, шунлыктан ул Синцовка кырын гына карап алды: янәсе, кабат шаяртырга җыен¬ мыймы? Ләкин Синцов аның серкәсе су күтәрмәгәнен белә, шунлыктан кабат шаяртырга уйламады да. Хәрби учили¬ щеда укымастан, сугышта тиңдәшсез батырлык күрсәтеп лейтенант дәрәҗәсен алган Караулов фәкать ипи-тозлык кына грамоталы булуын бик авыр кичерә һәм үз кулы астындагы мәзәктеләр авыз ерыша башласалар, азыныр¬ га ирек бирмичә, аларны шундук туктата иде. Синцовның елмаймаганын күргәч, аның йөзе ачыла төште. Кече сержантны ул хөрмәт итә, аның сугышны по¬ литрук булып башлаганын белә, политруклыгы яңадан да кайтса, аның җитәкчелегендә хезмәт итүне ул бик таби¬ гый саный иде. Ләкин Синцов хәзергә аның взводында, ягъни Карауловта, отделение командиры гына һәм, бүтән¬ нәргә ташлама ясамаган кебек, аны да ул ык та ит¬ терми. Караулов, генералга сокланыч күзләре белән карап: — Аның көлүенә бик исең китмәсен. Бер мәлдә елмай¬ са, икенчесендә шундый борып ала ул сине! — диде. Ка¬ раулов, очынып, чукмарлы йодрыгын һавада болгап алды? янәсе, дивизия командирының кәефенә килмәслек берәр нәрсә эшләсәң, күрмәгәнеңне күрсәтер ул! Шул арада подвалдан өстәл чыгарып куйдылар. Ге¬ нерал кыр сумкасын башы аша салып адъютантка бирде. Адъютант сумкадан бәләкәй-бәләкәй биш кызыл тартма һәм биш таныклык чыгарды, аларның һәрберен ачып ка¬ раганнан соң, тартмалар астына таныклыкларын куеп чыкты, аннары генерал янына килеп аңа нидер әйтте. Генерал әйләнеп караганда елмаймый иде инде, чыра¬ енда бертөрле сөйкемле кырыслык кына чагыла иде. Рябченко үзе орден аласы булганга, команданы Баг- люк бирде. Синцов «смирно»га үрә катып шунда ук янәшә басып торган Малинин турында уйлап куйды. «Ни өчен шулай: 30 3-263 465
мин орден алам, ә Малинин — юк? Бу хакта авызыңны ач¬ саң шундук томалап куяр!» — Өлкән лейтенант Рябченко! Килегез, бүләгегезне алыгыз! —диде генерал көр тавыш белән. Рябченко, шинель чабуларын як-якка аертып җил-җил атлап чыкты да, кыңгыр бүреге астындагы кыскарак кыр¬ кылган җирәнсу чигә сакалларын җемелдәтеп, янә дә ага¬ рынып киткән йөзен артка чөя төшеп генерал каршына басты. Синцов бүләкне соңрак алды, ә Карауловның нәүбәте алданрак иде. Генерал Карауловны дәшеп чыгарып Хәрби совет приказын укыган чагында һәм тәбрик иткәндә, лей¬ тенантның маңгаена дулкынланудан бөрчек-бөрчек парлар тибеп чыкты. — Караулов, мин сезнең өчен бик шатмын! — диде ге¬ нерал һәм Кызыл Байрак орденын иплерәк борып беркетү өчен кулын аның гимнастерка астына тыкты.— Бу орден¬ ны сезгә үзем тапшыруым өчен дә шатланам! Алты ел, ягъни солдат службагызның яртысын, без бергәләп хез¬ мәт иттек һәм бергә үк, менә-менә сугыш башланыр, дип көттек. Сез хәзер лейтенант булдыгыз, күкрәгегездә су¬ гышчан орден балкый. Дивизиябез өчен зур куаныч бу! Мондый сүзләрне ишеткәч Карауловның хәтта ирен¬ нәре калтырап китте һәм чираты буенча орден алырга дәштерелгән Синцов алга чыгып баскач та әле үзе артын¬ да күңеле җилкенгән Карауловның авыр-авыр тын алган- лыгып сизеп торды. Генерал приказ укыды. «Смирно» баскан Синцов әй¬ терсең кулын да күтәрә алмагандай, аның янына адъю¬ тант килеп башта каптырмаларын чиште, аннары пәке очы белән тун түше тирәсеннән җәлт кенә тишеп алды. Шуннан генерал Кызыл Йолдыз орденын учына салып ашыкмый гына аның гайкасын борып чыгарды һәм сал¬ кында күшегә төшкән кулын Синцовның куенына тыгып орденны беркетә башлады. Синцов аның йөзен бик якыннан күреп торды һәм ге¬ нералны беренче мәртәбә күргән чагын исенә төшерде. Ба¬ шына каска кигән, иңнәренә юеш плащ-палатка элгән ге¬ нерал октябрьдә үз дивизиясенә өстәмә көчләр алыр өчен Дороховка килгән, ул: кем безнең дивизиягә күчә? — дигәч, шулчак бөтен коммунистик батальон алга чыгып баскан иде. Генерал орденны беркетеп бетергәч ярты адымга чиген¬ де дә Синцовка үзенең нык кына кечрәк кулын сузды. Ба¬ шын артка чөйкелдерә төшеп: 406
— Котлыйм!—диде.— Дивизиядә күптәнме? — Унтугызынчы октябрьдән бирле, Мәскәү пополнение- се белән килдем. Малинин шунда горурәнә тавыш белән: — Фрунзе районы коммунистик батальоныннан! — дип искә төшереп алды. — Пополнение бик әйбәт иде,— диде генерал аларны мактап һәм янә Синцовка күтәрелеп карады.— Коммунист¬ мы? — Әйе! — диде Синцов һәм Малинин белән күзгә-күз очрашты. Юк, Малинин аңа юкка өнәмичәрәк карады: Синцов әле әйткәненә бер сүз дә өстәмәячәк, аңардан берни дә үтенмәячәк тә! Урыны ул түгел. Әгәр «әйе» дигән икән, монда ни гөнаһ булсын? Әгәр алай түгел икән, батальон комиссары үзе төзәтсен аны. Ләкин Малинин аны төзәтмәде, шуннан Синцов, өч адым артка чигенеп, бүләкләнүчеләр сафына кире басты. Генерал, кулларын артка кушырып, аларны күзеннән үткәрде, аннары әүвәл Баглюкка, аннары яңадан бүләк¬ ләнгән гаскәриләргә карап алды, бер мәл тынып торган¬ нан соң, дивизия моңарчы командование приказларын на¬ мус белән үтәп килде, ләкин алда тагы да җаваплырак бурычлар тора, диде һәм бүген бүләкләнгән иптәшләрнең, дивизиядәге бүтән сугышчылар һәм командирлар кебек үк, әнә шул җаваплы бурычларны зур ихласлык белән үтәячәкләренә ышанычын белдерде. — Ә хәзер, менә бүген сезгә бәләкәй генә бер задание бар...— диде генерал, кысык күзләрен очкынландырып. Алдагы батальон сугышчыларын бүләкләүдә катнаш¬ кан Баглюк бу заданиенең нидән торганлыгын белә, шуңа күрә ул авырыксынгандай аякларын алмаш-тилмәш баска- лады һәм текә маңгайлы зур башы белән сөзәргә җыен¬ гандай астан гына карап куйды. Генерал моны сизенеп, аның ягына күзләре белән иша¬ рәләп: — Полк командирыгыз подполковник Баглюк әнә муе¬ нын да җыера инде, мин аны күреп торам. Сезнең алды¬ гызда мин аңа менә нәрсә әйтәм: бу заданиене әле кичә үк үтәргә кирәк иде. Ләкин ялгышны бүген дә төзәтеп була: иртә беләнгә ничек тә «тел» алып кайтырга кирәк. Үлгәнен түгел, ә исәнен! Бу эшкә кайсыгызның настроение- се бар? Синцовка генерал аңа өметләнгәндәй тоелган, югыйсә 39* 4М
ул күзләрен чынында аңа түгел, ә аның белән иңгә-иң ба¬ сып торган Карауловка төбәгән иде. Синцов, сынатырга теләмичә: — Алып кайтырбыз, иптәш генерал!—дип, бер адым алга чыгып басты һәм шундук Карауловның да иңенә оры¬ нып киткәнлеген сизеп калды, чөнки ул да аның белән бергә чыгып баскан, тик дәшмичә генә чыгып баскан иде. Генерал кинәт хәрби кеше икәнен оныткандай, гадичә, иптәшләрчә генә: — Ярый, алайса килештек,— диде.— Дошман позиция¬ сен, аңа бару юлларын яхшы беләсезме? — Так точно!—дип, бу мәртәбәсендә Караулов җавап бирде. — Димәк, кайсы җирләрдән барасын күрсәтә дә ала¬ сыз? — дип сорап куйды генерал. Үз планының соңгы өлешен үтисе — батальон НПсына барасы килгән иде аның, тик ул мыңгырдык Баглюкның: «Бармагыз», «сезгә ярамый», фәлән-фәсмәтән дип теңкә- сенә тиюен теләми, шунлыктан подполковникны түгел, ә үзенә Караулов белән әлеге кече сержантны гына ияртеп китәргә уйлаган иде. Баглюкның дивизия командирын тоткарлап калуына ышанычы булмаса да, батканда саламга ябышкандай итеп кенә: — БәлКем, иптәш генерал, полк НПсыннан күзәтсәк яхшырак булыр,— диде. Генерал моңа каршы: — Мин синең НПда һәрвакыт була алам, ә менә егет¬ ләр «тел» алып кайтасы ярыкны минем батальон НПсын¬ нан күзәтәсем килә,— дип җавап бирде.— Сез, иптәш Баг- люк, монда гына калып үз эшләрегез белән шөгыльләнегез, ә минем белән менә болар бара,— дип ул Караулов һәм Синцов ягына ым кагып алды,— Аннан батальон команди¬ ры да барыр,— дип өстәп куйды ул. — һич югы монда, батальонда гына, аш әзерли торыр¬ га рөхсәт итегез? — диде кәефе кырылган Баглюк. — Ходайга шөкер, соң булса да исенә төшерә алды! — дип кеткелдәп куйды генерал һәм Баглюкның абайлавына ышанып бетмичә өстәп әйтте: — Тик орденлы егетләр белән бергә утырып ашыйм.— Ул шулай дип Карауловка боры¬ лып карады;— Ничек уйлыйсың, Караулов, разведка ал¬ дыннан берәр йомры мишәйт итмәсме икән? — Миңа итүен итмәс, иптәш генерал,— диде Карау¬ лов,— тик үз йомрыгызны эчмәссез дип куркам! <68
— Соңга калдың,— дип көлде генерал,— соңга калдың, Караулов! Дөрес әйтәсең, элек андый гадәтем юк иде! Тик нарком норма куйганнан бирле, приказ тәртибендә җибә- рәм. Ә син,— дип ул аптырашта калган адъютантына бо¬ рылды, чөнки генералның аны үзе белән аласын яки ал¬ масын ул белми иде,— ә син пока тиз генә минометчылар янына барып кил. — Минометчыларга телефоннан да шалтыратып бу¬ ла,— дип кысылды алар сүзенә Баглюк. Генерал аның за- мечаниесен ишетмәгәндәй: — Тиз генә минометчылар янына барып кил,— дип ка¬ батлады.— Фирсовка әйт, гафу үтенә, диген. Вәгъдә бирсәм дә бүген аларны бүләкләргә бара алмыйм, иртәгә барам. Өлгереп булмый! Адъютант канәгатьсез төс белән честь бирде дә җәһәт кенә приказны үтәргә китеп барды, ә генерал борылып, артка карап тормыйча, йорт җимерекләрен урап узды да капма-каршы якка кызу-кызу атлап китте. Батальон НПсында аның инде булганы бар, анда ничек барасын белә иде. Аның артыннан шинель чабулары белән кар се- берә-себерә тиз генә атлап барган Рябченко үзенә Карау¬ лов белән Синцовны да иярткән иде. Алар башта, немец¬ лар күзенә чалынмас өчен, калкулыкның кире ягыннан уздылар, аннары чокыр төбендә салынган сукмактан атла¬ дылар, аннан соң элемтә траншеясына үрмәләп менеп аның буенча, нәкъ чокыр якасыннан диярлек, чак кына беленгән сыртка таба киттеләр. Кайчандыр анда таш бе¬ седка булган} ул хәзер ишелгән, ләкин аның бик нык кирпеч нигезе астында Рябченконың күзәтү пункты казып ясалган, аны бик оста итеп маскировкалап та куйганнар иде. Хәзер инде алга Рябченко белән Караулов чыккан, ге-, нерал исә алар артыннан атлый. Ә Синцов койрыкта ук калган иде. Караулов әледән-әле адымын акрынайта, гүя кунадай дүрткел аркасы белән генералны немецлардан ышыкларга тели. Чынында да аның максаты шул иде бугай. Генерал: — Әй!—дип, шаян тавыш белән Карауловка дәште һәм шактый каты итеп аның аркасыннан этте.— Тоткар¬ ланма, юкса үкчәңә басам.— Шуннан Караулов кызулый төште, ә генерал, аңардан чак кына калышып, Рябченкога кычкырды: — Өлкән лейтенант, ничек сез анда, кавалерия шинеле бик туңдырмыймы? Шинелегез, әлбәттә, мату...— һәм ул сүзен әйтеп бетерә алмады. 469
Элемтә траншеясы кырында гына мина шартлады. Син¬ цов инстинкт буенча куллары белән башын каплап карга ауды. Җирдән күтәрелгәндә генералның аның аяк очла¬ рына башын куеп күзләрен зур итеп ачып ятканын һәм сүзсез генә иреннәрен кыймылдатуын күреп алды. Синцов капыл гына тезләнеп аны күтәреп торгызмакчы булды. Генералның тун түше ботарлап алынган, чит-чит- ләрендә сукно сәләмәләре тырпаешкан һәм кыл уртасын¬ нан канга манчылган тәне күренеп тора. Синцов генерал¬ ны җилкәсеннән тотып күтәрә төште, аны бастырмакчы булды, ләкин- кинәт былт-былт иткән тавыш ишетте, әй¬ терсең кемдер сөйләшә, тик бу генералның бугазыннан ур¬ гылып чыккан кан авазы иде. Синцов күтәрелеп карады һәм Карауловның күзләре белән очрашты. Лейтенант, траншеяның тар ярыгында чү¬ мәшеп, генералны ипләп кенә күтәреп алмакчы булды. — Җибәр! — диде ул Синцовка.— Үлде!..— һәм, бүре¬ ген салып, еларга тотынды. Парк эчендә, артта, батальон штабы турысындарак залп белән аткан миналар күче шартлады. Аннан барлык тирә-юнь тынып калды. Кичкә кырың немецлар үзләренең тереклеген белгерт¬ теләр — алпавыт йорты калдыкларын мина утына тотты¬ лар. Беренч^ миналары йортка очраклы гына килеп җитми калган иде... — Шинель белән күтәрик,— диде Рябченко, шинелен сала башлап, ләкин тар траншея эчендә аны салырга җай¬ сыз иде.— Булыш әле,— диде ул Карауловка, ахылдап.— Кулыма мина кыйпылчыгы эләкте.— Синцов аның шабыр канга баткан сул кул чугын күреп алды. — Ә нигә шинельне буяп торырга! — диде Караулов күз яше белән.— Үзем генә илтәм. Аның туны буенача канга буялган: генералның бугазын¬ нан ургылып чыккан бөтен каны аның өстенә коелган. Кан аның йөзенә дә сиптергән, ул күз яше белән аралашып, аның битенә сыланып беткән иде. Караулов генералны әле үлеп җитмәгәндәй җайлап кына күтәрергә тырышты, әүвәл тезләнеп, аннан аяк өсте басып күтәрде һәм кулындагы йөге белән элемтә траншея* лары буенча кире штабка китте. Синцов, алдан атлап, ара-тирә генә артка карангалый. Илле адымлап үткәч, ул: — Бәлкем, икәүләп күтәрербез? — диде. Ләкин Караулов башын гына бутады. 47#
Аның, йөзе көчәнүдән бакыр төсенә кергән, ә күзеннән һаман әле мөлдерәп яшьләр коела. Штабка барып җит¬ кәнче ул йөген үзе генә күтәреп барды, аның дивизия командирын беркем белән дә уртаклашасы килмәде. Синцов штабка аңардан алданрак барып җитте, Карау¬ лов анда килеп туктаганда Баглюк белән Малинин инде подвалдан йөгереп чыкканнар һәм әлеге хәлгә исәнгерәшеп1 басып торалар иде. Караулов стенага килеп терәлде дә, тыны бетеп, бер мәл сөялеп торды, ишетелер-ишетелмәс: — Кая салыйм соң? — диде. Аның уз йөген җиргә саласы килми. Әлеге сорауны биргәч үк, тез аслары тотмыйча, чайкалып алды. Шуннан ул стенага сөягән аркасын шудырта-шудырта карга төшеп утырды, әмма барыбер генералны кулыннан ычкындырма¬ ды, аны яшь бала кебек кочаклап утырды. Берничә минуттан атлы чана алып килделәр, Караулов белән Баглюк генерал гәүдәсен күтәреп алып түшәлгән пе¬ чәнгә җәелгән киндер япма өстенә салдылар. Чана янына Рябченко да килгән, ул, әледән-әле иелеп, учына кар ала һәм шуның белән яралы кулына басып тора. Кар шундук кансырап, алсу кисәкләргә әверелеп җиргә коелып-коелып төшә иде. Малинин комбатның канга җебегән җиң очын кайтарып куйды, ярсу Рябченконың моннан беркая китмәслеген бел¬ гәнгә, ул врачмы, сестрамы артыннан кеше җибәрде, алар¬ ны бирегә дәшәргә кушты. Баглюк генералны алып китәр алдыннан телефоннан полк белән дивизиягә шалтыратыр өчен подвалга төште. Югалтуларга нихәтле генә күнегеп бетмәсеннәр, монысы гадәттән тыш бәхетсезлек, ә инде аның көтмәгәндә килеп чыгуы аяз көнне яшен яшьнәгән күк тәэсир итте. Моның хакында алдан ук хәбәр җиткерергә кирәк иде. Генерал чанада ята. Ат тояклары белән кар өстен тап- таштыра һәм чананы, дерелдәткәли. Ә Малинин белән Рябченко, шулай ук Караулов белән Синцов та чана янына басканнар да, һәркайсы үз уена чумып, үлеккә карап торалар. Генерал миңа почти кордаш бит, аның да, мөгаен, ба¬ лалары бардыр, үсеп җитеп, бәлкем, фронтка да киткән¬ нәрдер яки китәргә тиешләрдер... дип уйлады Малинин. Рябченко генералның үлүенә бүтәннәр кебек үк тетрән¬ сә дә, аның уйлары яралы кулыннан әллә ни ерак китмәде. Әгәр сөягенә зыян килмәсә, стройда калып булыр әле дип уйланды ул, ярасы авыртмасын өчен аңа туктаусыз кар 471
каплады, яралы кулының бармакларын кыймылдаткала- ды: юк, сөякләре чәрдәкләнмәгән кебек болай... Карауловның уе менә нинди иде: мина шартлар алдын¬ нан гына генерал аның аркасыннан эткән һәм ул, Карау-< лов, өч адымга алга йөгереп киткән. Шул чак аңа, гене¬ ралны тыңламыйча, үз урынында басып кына каласы иде дә бит, шулай итсә бу хәл килеп тә чыгасы түгел иде. «Бу хәл килеп тә чыгасы түгел» диюендә бер мәгънә бар, ягъ¬ ни әлеге мина кыйпыгы генерал урынына аңа гына эләккән булыр иде дип әйтәсе килә иде Карауловның. Бу самими уе белән әлеге хәлгә үкенеп бетә алмавы аның бик фида¬ карь җанлы-солдат икәнлеген күрсәтеп тора иде. Синцовның уе да генералга килеп бәйләнгән иде: без дүртәүләп элемтә траншеясыннан барганда, йөрәгем дерт итеп, шүрләп калган идем бит мин, «тел» алып кайтырга алынуым өчен үкенечле хисләр дә кичергән идем. Ә инде аяк астыннан гына килеп чыккан бу үлемнән соң, курыктым ни дә, курыкмадым ни — хәзер миңа барыбер инде, һәм мин заданиене үтәргә алынуым өчен хәзер инде үкенмим ДӘ. Барысы да уйлы, тик генерал гына берни уйламый. Ә көне буе нинди уенчак, нинди җор булды бит! Мо¬ ңарчы болай ук шаян, мәзәкчел булганлыгын ул бер дә хәтерләмәде, һөҗүм көтелүенә ул шатланып туя алмады. Гадәттә, бцк үк көләч булмаган бу кеше бүген исә, кирәк¬ сә, кирәкмәсә дә, көн буе көлемсерәп йөрде, «һөҗүм бит! һөҗүм!..» Юк, аңа һөҗүм башларга язмады шул. Ә күпме көтте, күпме көтте аны, һаман чигенеп торганга, күпме газаплар чикте! Бу һөҗүм турында көннәр буе, төннәр буе уйлан¬ ды һәм менә аның бусагасында гына авып төште! Әгәр үлгән кешеләр уйлый ала торган булса, ул, бәлкем, үлгән¬ нән соң да әле нәкъ һөҗүм хакында уйлар, әгәр үлеләр елый алсалар, аның да ачы үкенеченнән күзенә мөлдерәп яшьләр килер иде. Генерал чанада хәрәкәтсез ята һәм ярты сәгать элек кенә шаяртып сөйләшкән дүрт исән кешегә җансыз ачык күзләре белән карый, бу күзләр катып пыялага әверелә ба¬ ра иде инде. Баглюк подвалдан менде. Узгынчылар дивизия коман¬ дирының вафат булганлыгын вакытыннан элек белмәсен¬ нәр өчен генерал гәүдәсен өстән ябып куйдылар. Баглюк белән генерал гәүдәсе кире тарафка юл тоттылар. Чананы борылыш артына кереп югалганчы карап тор¬ ган Малинин: 472
— Әйе, дивизиягә бик авырга киләчәк,— дип әйтеп куйды. Бүген батальонда берәү дә яраланмаган булган икән, шунлыктан, берьюлы сестра белән санитарны да ияртеп, кар өстеннән атлый-атлый тыны-өне бетеп килгән хәрби врач Рябченконы бәйләү өчен түбәнгә, подвалга алып тө¬ шеп китте. Рябченко анда төшәр алдыннан, Малининнан да биг¬ рәк үзен тынычландыру өчен: — Минем тәнгә күз тимәсен, бик тиз төзәлә! — диде. Ул батыр йөрәкле кеше, ләкин кечкенә генә гөнаһысы да бар, менә хәзер яралангач, авыртуны авыр кичерә һәм кулын бәйләтер алдыннан ул шөр җибәргән иде. Рябченко подвалга төшеп киткәч, Малинин: — Лейтенант, син «тел» турында ничек уйлыйсың? — дип сорады Карауловтан. — Ничекме? Тотабыз да алып кайтабыз, иптәш өлкән политрук! Караулов яшь түгеп күбенә төшкән күзләре белән Ма- лининга хәтта беркадәр гаҗәпсенеп карап торды. Бу мәл¬ дә, инде генерал үлгәч, аның соңгы приказыннан да изге¬ рәк нәрсә бар иде микән аның өчен? — Мин болай уйлыйм,— диде Малинин,— Синцов бер юлга юлдашын үзе сайлап алсын һәм заданиене үтәргә китсен. — Ә мин? — диде Караулов. Аның дулкынланудан та¬ вышы ук карлыгып калган иде.— Мин генералга сүз бир¬ дем бит! Сез бу сүзне миннән тартып алмагыз инде! — Сүз бирдең шул менә,— диде Малинин.— Димәк, нинди генә шартларга да карамыйча операцияне үткәрер¬ гә, позицияләр аша сугышчыларыңны уздырып җибәрергә тиешсең,— дип, ул Синцов ягына баш кагып алды.— Әгәр инде аларның барып чыкмаса, ул чагында операцияне үзе¬ ңә кабатларга рөхсәт итәчәкмен... «Кара син аны, барып чыкмаса, имеш! Нинди сак тө¬ шенчә уйлап чыгарган — «барып чыкмаса!» — дип, бер минутка уйга калды Синцов һәм шунда аркасы буйлап салкын йөгереп узды. Малинин лейтенантның карулашырга җыенуын күреп: — Менә шулай, иптәш Караулов, барыгыз хәрәкәт ите¬ гез! — диде. Аңарда профессиональ хәрбилек юк әле, приказ бир¬ гәндә кайара тиешсез сүзләр ычкындыргалый, ләкин хол¬ кына килгәндә, боерыкларны бер дә ике мәртәбә кабат¬ ламый иде ул. 473
Караулов белән Синцов китеп бардылар, ә Малинин бер ялгызы гына калып һаман әле подвалга төшми торды. «Кем белгән аны! — дип уйлады ул.— Перевязка күңел¬ ле эш түгел, ә Рябченко яшь әле һәм тәкәббер дә. Я ың¬ гырашып куяр да аннары миннән оялып йөрер». Малинин үзен хаклы санаганда кешеләр белән мөнә¬ сәбәтен бозудан, алар белән оршышудан тартынып тор¬ мый, ләкин тиктомалга да кешенең авырткан сөяленә ба¬ сарга яратмый иде. Менә Карауловка карата да шулай эшләде. Ул акыллы бер сәбәп табып, ләкин бер дә күңе¬ ленә тимичә, аны задание үтәүдән коткарды. Чынында исә ул Карауловның немецларга баруын теләмәде, чөнки нәкъ менә бүген аның уңышсызлыкка очравы һәм һәлак булуы мөмкин. Ахыргы чиктә Малининга шулай тоела, чөнки Ка¬ рауловның генерал һәлакәтеннән соң тетрәнеп калганлы¬ гын ул үз күзләре белән күргән иде бит. Дөрес, Караулов анысы мәлҗерәп төшүчеләрдән түгел, аның тиресе, кем әйткәндәй, эт каешы белән бер! Ләкин сүз кеше турында барганда эт каешының ныклыгына гына ышанып бетмәде Малинин. Аның үзенә дә шундый бизәкле сүзләрне әйт¬ кәлиләр иде — булды андый хәлләр, ләкин ул үзен һәрва¬ кыт тышаулый белә иде. Нибары шул. йорт хәрабәләрен урап узган сукмакта генерал адъю¬ танты күренде. Ул ашыга-кабалана миноменчылар яныннан кайтып килә, ерактан ялгыз басып торган Малининны гы¬ на күргәч, соңардым ахры дип уйлаган иде. Ул килгән шәпкә: — Ә комдив кайда? Китте дәмени?—дип сорады. Малинин адъютантның күзләренә карады, көрсенеп куйды, аннары туры гына җавап бирмичә: — Ат белән юл буенча, тауны урап киттеләр. Ә сез сөзәклектән генә каршыларына төшегез, өлгерәсез әле...— диде. Адъютант янтыгында сикергәләгән сумкасын кулы бе¬ лән тотып сукмак буенча тауга түбән йөгерде, ә Малинин бая Баглюк белән генерал гәүдәсен озаткан чагындагы уен яңадан күңеленнән уздырып: «Әйе, дивизиягә бик авырга киләчәк!..» — дип әйтеп куйды. Караулов автоматчылар землянкасына керер алдын¬ нан тунын салып аны озак кына кар белән ышкыды, лә¬ кин кан сеңә төшкән, аны берничек тә бетерә алмады. — Сез, ичмаса, битегезне...— диде аның янында торган Синцов. Караулов учына кар алып берничә мәртәбә битен сөртте. 474
— Я ничек? — Бирегез әле, үзем! — диде Синцов һәм Карауловнын колак турыларында оеп кипкән кан тапларын ышкыш- тырды. Караулов тунын иңнәренә элеп алганнан соң, алар зем¬ лянкага керделәр. Генералның үлү хәбәре землянкага да барып ирешкән инде. Караулов заданиене аңлатырга керешеп «тел» мәсьә¬ ләсендә дивизия командиры каршында вәгъдә биргәнлеген әйткәч, сугышчылар бу вәгъдәнең хәзер инде мәет кар¬ шында икеләтә-өчләтә нык булырга тиешлеген төшенделәр. Караулов бурычның нидән гыйбарәт икәнлеген аңлатып бирде. Разведканы ул үзе озата һәм каршы да ала. Ә кече сержант Синцовка юлдаш булырга кайсыгыз алына? — Мин барам,— диде Леонидов ашыгып. Синцов ярдәмче булып Комаров барыр дип өметләнгән иде: аның тынычлыгы, бервакытта да чыгырыннан чыкма¬ вы Синцовка ошый, аңа ирексез ышанасың. Ләкин Леонидов алдан чәчрәп чыкты шул һәм тирә- ягына шундый усал караш ташлады, әйтерсең аның авы¬ зыннан иң соңгы ризыгын тартып алалар, андый утлы, көйдергеч караш алдында, әлбәттә, берәү дә теләк белде¬ рергә җөрьәт итмәде. Комаров урынына Леонидовның кулдаш булып баруы Синцовның кәефен бозды, ләкин бәхәсләшеп торыр чак түгел. Леонидов үзе аңардан бүген шактый гына җәберләү сүзләрен ишетте бит, шулай да аңа ияреп бара әнә: бәл¬ кем, хәтерен заяга, нахакка калдырганнарын исбатлар өчен генә барадыр да әле. «Кәҗә нервысы дигән нәрсә аңарда бераз бар инде, ә болай үзе ярыйсы...»—дип тынычландырырга тырышты Синцов үз-үзен һәм Комаровның бармавына эченнән соңгы мәртәбә үкенеч белдереп: — Рас шулай икән, әйдә җыенабыз! — диде Леонидов- ка дәшеп. Алар өсләренә бик җиңелчә, фәкать, билләрен каеш белән буып, сырма гына киделәр, үзләре белән автомат, пычак һәм, аянычлы очракка дип, икешәр граната алды¬ лар, янә дә кесәләренә «тел»нең авызын томалар өчен чүп¬ рәк, ә кулларын бәйләр өчен телефон чыбыгы тыктылар. Караулов соңгы приказларны биргәннән соң, аларга, окоптан чыгып, кар баскан вак куаклык эченнән үрмәләп барып түбәнгә, битараф җирдәге инешкә төшәсе генә кал¬ ды. Шунда, нәкъ кузгалырга торганда гына, Леонидов елт кына Синцовның колагына елышып: 475
— Их, кичәге гөнаһым булмаса, бүген орденыңны юып утырасы идек бит...— диде, бөтенләй көтмәгән сүзләрне әйтеп. Шуннан Синцов кулдашының разведкага ачудан гына бармаганлыгын аңлады: Леонидов кичә үтергән «тел»е аркасында үзе шаһит китсә китсен, әмма дә ләкин бүтән¬ нәрнең аның өчен корбан булуын һич тә теләми иде. — Сабыр ит, юарга өлгерербез әле,— диде Синцов һәм, кар кәзенең битен чәнчештергәнен тоеп, бруствер аша алга ауды... Ләкин өч сәгатьтән соң алар бәхетсезлеккә очрадылар. Инде үзән төбендә үз артларыннан «тел»не сөйрәп кил¬ гәндә, үз позицияләренә тик ярты чакрым гына калгач, алар минага тап булдылар — мина Леонидовның табанын каезлап алган иде. Синцов бил каешы белән аның тез астыннан буып тарттырып куйган чагында ачынып кыназ «Менә сиңа юдык орденны!» — дип уйлап алды. Янәшәдә кар өстендә кул-аягы бәйләнгән немец ята; башта алар аның кулын гына бәйләп атлаштырганнар иде, ә соңгы ярты чакрымда чиратлаша-чиратлаша кар өстеннән капчык кебек сөйрәп бардылар. Чалкан яткан немец мышный-мышный барды, чөнки авызына төйгечләп чүпрәк тыкканнар иде. Мина, ихтимал, үзебезнеке үк булгандыр. Әгәр аны не¬ мецлар куйса, ул миналарны белеп торсалар, шартлау ар¬ тыннан ук ут ачарлар иде. Ләкин немец позицияләре тып- тыныч, алар әле окопта йокыга киткән солдатның югалуын сизмәгәннәр, ә әлеге шартлауны, мөгаен, руслар ягыннан очып килгән минага санаган булганнардыр. — Нәрсә эшлибез инде хәзер? — дип акрын гына сорап куйды Леонидов. Кем белә, мина шартлап Леонидовның табан итен каез¬ лап алганда, Леонидов, бәлкем, кычкырып та куйгандыр. Ләкин соңыннан, Синцов аның тире сәләмәләренә эленеп торган табанын пычак белән кисеп атканда да, индивиду¬ аль пакет белән тоякчасын бәйләгәндә һәм бил каешы бе¬ лән аягын буып тарттырганда да, ул бер генә дә ахылдап карамады. Әйтәсе юк, Леонидовның характеры бик нык иде! — Бераз гына тын алыйк та үрмәләрбез аннары,— диде Синцов.— Көчең бетсә, сөйрәп барырмын. — Ә фрицны нишләтәбез? — дип сорады Леонидов. Синцов башына килгән уйдан тетрәнеп китте: фрицны атарга ярамый бит, Леонидовны үзебезнекеләргә таба сөй¬ 476
ри башлаганчы, немецны пычак белән суярга кирәк була* чак. Аны яңадан кайтып алу шарты белән ташлап калды¬ ру бик куркыныч: бауларын чишүе яки авызындагы чүпрә¬ ген чыгаруы мөмкин. — Нәрсә эшләргә соң?!—диде Синцов һәм аның йө¬ зеннән нәрсә эшләргә җыенганлыгын Леонидов шундук абайлап алды. — Бар, аны сөйрәп кит син!—диде Леонидов.— При¬ казны үтәргә кирәк. Үзең генә сөйри алырсыңмы? — Алырмын да бит... Синцов сүзен әйтеп бетермәде, чөнки Леонидов үзенең ярсулы кайнар пышылдавы белән аны кабат бүлдерде. Ул кан югалтудан хәлсезләнгәннән-хәлсезләнә бара иде. — Әйдә, сөйрә син аны, ә мин артыгыздан үрмәләрмен. — Ярар,— диде Синцов шундук Леонидов белән киле¬ шеп.— Ләкин беркая да үрмәләмисең, монда гына ятасың. Мин аны илтермен дә сине алырга килермен. Егетләрне дә алып килермен. Тик син монда гына була күр. Беркая кит¬ мисең! Леонидов хәлсезлектән аңын югалтып берәр җиргә үр¬ мәләп китеп бармагае, дип курыкты Синцов, аннары инде аны эзләп табырмын димә. — Ә син килерсеңме? — Үзенең әлеге фидакарь ния¬ тенә дә карамастан, Леонидовның яшисе килә, юкса ул мондый сорауны бирмәс тә иде. , — Үзем киләм! Ант менә! Синцов, үрмәләргә җиңелрәк булсын өчен, хәтта сыр¬ ма фуфайкасын да салып атты, Леонидов янына үзенең автоматын куйды, бары пычагы һәм кесәсендәге бер гра¬ ната белән, артыннан немецны сөйри-сөйри, алга табан үрмәләп китте. Соңыннан ачыкланганча, немец ул кадәр таза, авыр да булмаган, өстәвенә кечкенә буйлы икән. Ләкин шундый капчыкны, башыңны күтәрмичә, кардан сөйрәп кара әле! Синцов, кайтып җиткәненә үзе дә ышанмыйча, окоп¬ ларына илле метр каларак аңа каршы үрмәләп килгән һәм сырт артындагы кар өстендә ятып торган Караулов белән монда оборона тоткан рота командирын очраткач,, кинәт талып киткәндәй булды. Кар өстеннән әле үрмәләп барса да ул баштанаяк кара тиргә баткан иде. — Ә Леонидов кайда? — дип сорады Караулов. Синцов һәр сүзе саен тыны бетеп: — Анда, яраланды... Хәзер аны алырга китәм...— диде. һәм алар өчәүләп немецны сөйри-сөйри окопка китереп җиткергәнче, Караулов бүтән бер сүз дә әйтмәде. 477
Алар окопка төшеп, Синцовның җилкәсенә үзенең ту¬ нын китереп салгач кына: — Я, нәрсә булды анда Леонидов белән? — дип кабат¬ тан сорады Караулов. — Хәзер... әйтәм... Немец... авызыннан чүпрәкне алы¬ гыз, юкса...— диде Синцов, сүзен әйтеп бетермичә: аның сүз әйтергә тыны җитмәгән иде. Немецның авызыннан чүпрәкне алгач, ул чахоткалы кеше кебек ютәлли башлады. Аннары ул, әллә куркудан, әллә озак кына авызы томаланып торгангамы, укшырга тотынды. — Мина Леонидовның үкчәсен аерып атты,— диде Син¬ цов.— Хәзер аны алырга барам. — Кая барасың бу хәлеңдә? — диде Караулов.— Хәзер үзем барам. Тик кайда икәнен аңлатып бир. — Юк, мин дә синең белән барам,— диде Синцов,— бераз гына ял итим дә. Гадәттә ул Карауловка «сез» дип дәшә, ләкин хәзер «син» диюгә күчте. Рота командиры аңа флягасын сузды. — Кирәкми,— диде Синцов.— Көчне ала. Болай да эс¬ се. Су булса икән... Ләкин су якында гына юк иде, ул учлап алып кар ашый башлады. — Кал,т- дип тәкрарлады Караулов, тик бу юлы та¬ вышында начальник фәрманы яңгырады.— Үзем дә табар¬ мын. Комаровны да алырмын. Аның янында Комаров та бар. Караулов аны кулда¬ шы итеп алган икән, «барып чыкмаса» дип алгандыр инде, дип уйлап куйды Синцов. Синцов авызындагы канын төкерде. — Сез барасызмы, юкмы — анысы үз ихтыярыгыз, тик мин бармый калмыйм. Миннән башка барыбер тапмый¬ сыз... Сырмам белән автоматым да анда әле... Синцов кинәт теге вакытны, урманда булган вакыйга¬ ны исенә төшерде: ул яралы хәлендә уянып киткән иде, үрмәләп барды-барды да, аягына баскач кына каршына автоматлы немецның килеп чыкканын күрде. Шунда йө¬ рәге алына язган иде бит аның!.. «Юк, Леонидов белән мондый нәрсә булмаячак!» — Киттек,— диде ул кабатлап һәм, Карауловның азак¬ кы карарын көтмәстән, беренче булып окоптан үрмәләп чыкты. 478
УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК Серпилин фронтка врачлар комиссиясендә икенче мәр¬ тәбә каралгач кына билгеләнә алды, анда да әле тиз ген» түгел. Комиссия 25 ноябрьдә булды, аны исә фронтка бер атнадан сон, гына билгеләделәр. Иртә белән Генштабка чакырган булсалар, ә кичеп ана Мәскәү янында сугышып яткан дивизияне кабул итеп алырга кирәк иде инде. — Без монда синең хакта иптәш Сталинга доклад яса¬ дык,— диде Иван Алексеевич.— Синең, хәзер үк фронтка җибәрегез, дигән хатың турында инде... (Серпилин бу хат¬ ны икенче мәртәбә комиссиядә каралганнан соң язган иде.) Яшермим, без каршы идек, сине биредә, үзебездә генә кал- дырмакчы идек... Тик,— Иван Алексеевич иңбашларын си¬ кертеп алды,— тик ул үзенчә эшләде, димәк, без түгел, ә син хаклы булып чыктың инде хәзер. Ул: рас тели икән, дивизия бирегез үзенә, диде. Үзара гына әйткәндә, сине чак кына Карелия фронтына олактырмый калдык. Ул ике мәртәбә кабатларга яратмый бит; «Киттеме?» — дисә, ни дип җавап бирерсең? Ләкин безнең монда, Мәскәү янын¬ да, зур фаҗига килеп чыкты. Тиктомалдан, юләрләрчә дип әйтимме инде, очраклы минадан менә дигән дивизия командирыбыз һәлак булды. Орлов, генерал-майор. Белми идеңме? — Ишеткәнем бар,— диде Серпилин.— Сугышка чаклы Себер округында иде. — Әйе, Себердә, Алтай дивизиясендә,— дип башын ка¬ гып куйды Иван Алексеевич.— Әүвәл штаб начальнигы бе¬ лән алыштырырга уйлаган идек, тик аннары командующий шалтыратып көчлерәкне сайларга үтенде. Шуннан менә сиңа тукталдык. — Рәхмәт,— диде моңа каршы Серпилин. — Рәхмәт әйтергә ашыкма! —диде Иван Алексеевич.— Дивизия яхшы, әлбәттә, кадровый, ләкин бик талкынган, әйтер идем, бик рәхимсез тетелгән. Дөресендә, Орлов иф¬ рат көчле командир, һәм алты ел эчендә аңа ияләшеп тә беткән идек. Так што, син дивизиягә ниндидер мокыт ар¬ тыннан килмисең: кем әйткәндәй, сабагы да, башагы да бу¬ лыр... Кыскасы, менә шул. Рас биредә безнең белән эшли¬ сең килми икән, хәерле юл сиңа!—дип җөпләп куйды сүзен Иван Алексеевич. Аның тавышында үпкәләү төсмере бар иде. Иске ип¬ тәшләре Серпилинга мөмкин кадәр изгелек эшләргә телә¬ гәннәр, ә ул, киресен куып, өстәвенә әле ниндидер әйләнеч юллар белән, Сталинга язган. Ләкин Серпилин алар 47»
алдында үзен гаепле санамый. Аның фронтка китәсе килә һәм әлеге дуслары аңа күп кенә яхшылыклар эшләп, алар алдында ул бурычлы булса да, аларның хәтере калды дип, рәнҗүләре белән бик санашып тормады. Серпилин бәхәсләшәсе килмичә: — Әйдә соң, армия кабул ит тә, мин синдә генә хезмәт итәрмен!—дип шаяртып куйды. — Кабул ит, кабул ит!..— диде Иван Алексеевич.— Әллә монда эшлим дигәч тә шикәр суырып утыраммы мин? Чүкеч белән сандал арасында, мөгаен, җиңелрәктер дә әле! Бик кабул итәр идем дә, барысының да хатлары белән, синең кебек, шома гына үтми шул: монысын телим, теге¬ сен теләмим... Муен тамырыңа алуың да мөмкин! Серпилин үзе турында уйлап: минем дә хатлар белән бик шома гына барып чыкмады, кайчандыр шул ук адрес белән язган хатлар җавапсыз кала килде. Ярар, ул хат¬ лар өчен алла кичерсен инде үзләрен, ә бу хаттагы резо¬ люция өчен үлгәнче рәхмәт укыячак ул! — Үзеңнең булачак начальнигыңны беләсеңме? — дип сорады Иван Алексеевич, инде аягүрә үк басып, һәм Сер¬ пилин барасы армия командующиеның фамилиясен әйтте. Серпилин: телгә алынган кешене хәтерлим, академия¬ дә бергә укыдык, ләкин ул миннән ике курска яшьрәк, диде. * — Элек ике курска яшьрәк булса, хәзер исә бер йол¬ дызга өлкәнрәк,— дип көлеп куйды Иван Алексеевич.— Тик шуны әйтим, үсүе бик законлы. Аның сугыш башын-1 дагы өлеше бик ачы булды — мехкорпусны чынлыкта фор¬ мирование чорында кабул итте: иске танкларны менә-менә гамәлдән чыгарырга, ә яңаларын менә-менә кабул итә башларга кирәк иде. Мехкорпус белән үзен, бигрәк тә бүтәннәр белән чагыштырганда, егетләрчә тотты. Сугыша- сугыша чолганыштан чыкты. Биредә, Мәскәү янында да ул шактый гына... Хәер, үзең дә күрерсең әле, түбәннән күрү яхшырак диләр бит. — Ә өстән начаррак күренәмени? — Ничек дип әйтим сиңа? Төрле чаклар була. Менә болай да килеп чыга: чины да зур, ул чин күптән дә би¬ релгән була, ә үзенең хәрби инструментында һаман әле бер бармагы белән генә уйнавында дәвам итә; балалайка уйнаган кебек, күптәннән үк хәтерендә калган көйне чың- латкалый, безгә, урта буын операторларга да әле, аның нинди музыка уйнаганлыгы ачык кына ишетелеп тора, ә өстәгеләр,— дип, Иван Алексеевич түшәмгә күз атып алды,— һаман әле ул музыкага колак салмыйлар! Әйе, сүз 480
уңаеннан әйтим әле,— дип, Иван Алексеевич кулын Сер- пилинга сузды.— Кичә монда минем яныма Барановның тол хатыны килде. Мин синең белән ике арада булган әң¬ гәмәне исемә төшереп, аңа сине табарга киңәш иттем. Син аңа хәлне үзең сөйләп бирерсең инде, мин моны үз өстемә ала алмадым. Серпилинның маңгае җыерылды. — Дивизияне кайчан кабул итәргә китәсең? — Әгәр машина бирсәң, туп-туры фронт штабына ки- тәм. Аннан бер генә сәгатькә өйгә кайтырмын; җыенып төнгә яңадан китәрмен. Менә шулай уйлап торам. Аның Баранов хатыны белән сөйләшәсе килмәде һәм бүген үк фронтка китүе турында бик канәгатьләнеп уйлап куйды, чөнки тизрәк китеп барса, теге хатыннан да коты¬ лачак иде. Ләкин бүтәнчә килеп чыкты шул. Ул Перхуш- ководагы фронт штабына уйлаганына караганда да тизрәк барып җитте, ә инде ашап алырга һәм әйберләрен хәстәр¬ ләргә дип өенә сугылгач, үзенең фронтка билгеләнүе ту¬ рында әле Генераль штабта чагында ук кисәтеп куелган хатыны, капкачы ачык чемодан каршына тырпу кыяфәттә басып, мондый сүзләр әйтте: — Сиңа монда, өзми-куймый, Баранова фамилияле бер хатын шалтыратты. Бүген фронтка китүең хакында әйт¬ сәм дә, барыбер яңадан шалтыратачакмын әле, диде. Нин¬ ди Баранова ул тагын? — Нинди, нинди! Шул Баранов хатыны инде. Алар бер-беренә карашып алдылар. Валентина Егоров¬ на белә: иренең, утыз җиденче елдагы хәленә таруы өчен, байтак кешеләр белән беррәттән, Барановны да гаепләргә нигезе бар, өстәвенә, язмыш дигәне, үч иткәндәй, аны чол¬ ганышта чагында да кабат Баранов белән очраштырган. Ә хәзер — шул гына җитмәгән иде ди! — нәкъ фронтка ки¬ тәр алдыннан гына ире шул Баранов хатыны белән сөй¬ ләшеп торырга тиеш әнә. Иренең чыраеннан ук күреп тора Валентина Егоровна: ул тәгаен сөйләшәчәк, Баранова шал¬ тырата калса, шундук, килегез, дип әйтәчәк; бар өмет ул хатынның шалтыратмый калуында гына. Аерылышыр алдыннан икесенең дә теләге шул гына иде. Серпилин табын янында бик телмәкәй булды, ә Вален¬ тина Егоровнаның сөйләшәсе килмәде. Ул иренең дивизия¬ гә омтылганын, бу хакта Сталинга язганын да белә, аның теләге үтәләчәгенә дә ышана иде. Алар бер-берсен күптән инде биш бармактай беләләр. Әлбәттә, бер-береңне төшенү, аңлау ул мәхәббәт түгел әле, ә аның мөһим өлеше генә, шулай да алар еллар узу 31 з-2бз 481
белән төп нигезгә әйләнә бара, бер-береңне аңлашуга ко¬ рылмаган мәхәббәтне гомумән мәхәббәт дип атап булыр идеме икән, юк, аны алай атап та булмас иде. Иренең хә¬ лен барлык эче-тышы белән дигәндәй белүе, кайгы-хәс- рәтләрен дә, шатлыкларын да төшенүе Валентина Егоров¬ наның аны яратуында биш былтырдан бирле инде иң олы хасият булып килде һәм менә Серпилинның дивизия кабул итәргә китүенә ул нигездә шатлана, күңеле белән каршы булса да, шатлана иде. Әйе, күңел, йөрәге белән карыш¬ са да, чөнки тагын аерылалар бит, ул тагын фронтка китә бит, тәмам сәламәтләнеп җитмәгән көе аның янә йокысыз, киеренке тормышы башлана бит. Ләкин бу турыда сөйләргә ул үзенә рөхсәт итми, юлга чыгар алдыннан иренең кәефен бозасы килми, ә бүтән нәрсәләр турында гәп корып торырга күңеле тартмый иде. Шунлыктан бөтен аш дәвамында ул тик кенә утыра бирде, авыз ачып бер сүз катмады һәм аның болай телдән язуы бер дә аерылышу нәтиҗәсе түгел, әгәр берәр ят кеше кер¬ сә, ул шулай дип уйлаган да булыр иде, бәлкем. Тирән мәхәббәте аны әнә шулай кинәт кенә телдән яздырган, иреген тыйган иде. Валентина Егоровнаны тагын бер бимазалаган нәрсә —» бусы ире өчен борчылуы иде. Саубуллашу табынында, ире каршында утырганда аның үлгән кешене алыштырырга киткәнлеген ул бер дә исеннән чыгармады. Яна урынга билгеләнүе аңардан да җан соравы мөмкин бит, ләкин үлем-төшем турында сөйләү гадәте алар гаиләсендә бер дә юк шул. Серпилин чәй эчәргә керешмәкче иде дә: — Карале, Валя,— дип, стаканын этәрә төште.— Бе¬ ләсеңме сиңа нәрсә әйтәсем килгән иде?.. Мин киткәч, шәфкать туташы эшен яңадан дәвам иттер син, дип әйтәсе килгән иде Серпилинның, чөнки ул госпи¬ тальдән өйгә җибәрелгәч, хатыны бу эшне вакытлыча ташлап торган иде. Аның иртәгә үк үз эшенә кайтасын ул белә, шулай да моның фәкать хатыны өчен генә түгел, анын үзе өчен дә әһәмиятле булуын белгертәсе килә иде. Бу хакта ул соңра, аерылышуның иң соңгы минутында гына әйтә алган, чөнки аны әлеге сүзеннән телефон зең¬ гелдәве бүлдергән иде: бер хатын-кыз — баягынак Вален¬ тина Егоровнаны кисәтеп куйган хатын — бик мескен, лә¬ кин таләпчән тавыш белән үзенең Баранова икәнлеген, Федор Федоровичның фронтка китүе турында ишеткәнле¬ ген әйтте. Ләкин нишлисең, ул өченче мәртәбә шалтырата икән бит инде, бу юлы урам чатыннан, автоматтан шалты¬ 482
рата, шулай булгач, Федор Федоровичның аның белән сөй¬ ләшүдән баш тартырга хакы бармы икән?! Серпилин нәрсәдә дә булса хакы бармы-юкмы икән¬ леген исенә төшерүләрен яратмый иде, ләкин шалтырату¬ чы кеше Баранова булгач инде, аның белән сөйләшүдән үзен һич тыя алмады. — Килегез, мин сезне көтәм,— диде ул. Телефон труб¬ касын элгәч, хатыныннан сорый куйды: — Син хәтерләми¬ сеңме, ни исемле иде әле ул? Хатыны Баранованы өнәмәвен яшереп тә тормыйча, кырт кына: — Мин аны гомумән белмим,— диде. Барановның үле¬ ме Валентина Егоровнаның аңа карата булган фикерен үз¬ гәртмәде һәм бу мәсьәләдә бераз тайчынган ире белән ул килешмәде. Шул хатынның ире бит инде аны, Валентина Егоровнаны, хәләленнән дүрт елга мәхрүм итүдә кул уй¬ натты, аның гомерендә никадәр озын, чиксез булып тоел¬ дылар ул коточкыч еллар. Шулай була торып, әлеге хатын аның ире белән аерылыр алдыннан бик кадерле ярты сә¬ гать вакытын йолкып ала бит. Бу хәлгә Валентина Его¬ ровнаның тәмам каны котырып килде. Әлеге хатынны өзеп ташлардай итеп: — Шундый да оятсыз булыр икән! — диде, әлбәттә бик үк хаклы әйтмәде кебек, ләкин, үзенең хаксызлыгыннан оялып тормыйча, чемоданны элеп алды да Баранов хаты¬ нын күрергә теләмичә, иренең әйберләрен хәстәрли тору өчен, кухняга чыгып китте. Серпилин чәйне бер ялгызы гына эчеп бетерде, чәен эч¬ кәндә Баранованың үз исемен генә түгел, әтисенең исемен дә, килеш-кыяфәтен дә исенә төшерергә тырышып карады. Әйе, яшь кенә иде кебек, Барановтан яшьрәк. Хәтердә, ул аны утыз алтынчы елда вокзалда, алар Белоруссиягә көзге маневрларга барган чагында күргән; Баранов аны хатыны белән нәкъ менә шул чакта таныштырган иде, ахрысы. Серпилин берничә минуттан ишекне ачып керткән ха¬ тын чынлап та карт түгел, өстенә хәрби врач формасы кигән, әгәр Серпилин бу мәлдә аның буй-сынына, йөзенә игътибар итсә: «Чибәр дә инде, чукынган!» дип эченнән уйлап куйган булыр иде. Серпилин аңа чишенергә ярдәм итте, өстәл янына утырт¬ ты, чәй эчәргә кыстап карады. Ләкин хатын ашыга-кау- шый чәйдән баш тартты, ирләрнең зур гына кул сәгатенә карап куйганнан соң, телефоннан кисәткәнчә, үзенең төгәЛ ун минут вакыт алачагын әйтте. 31* 483
Иренең үлгәнлеге бер айдан бирле билгеле инде аңа, унсигез яшьлек өлкән улы әтисенең һәлак булганын бел¬ гәннән соң шулай ук бер ай элек үк инде үзе теләп фронт¬ ка киткән һәм ул аны, ана буларак, хуплаган икән. Хатын¬ га, 4 сентябрь дип күрсәтеп, иренең үлгән көнен хәбәр иткәннәр, пенсия мәсьәләсен куя аласыз, дигәннәр. Ләкин ул пенсияне шушы көнгә кадәр юлламаган әле... — Гомумән, пенсия ягы алай ук мөһим түгел әле,— дип өстәп куйды ул ашык-пошык.— Күреп торасыз, мин хәрби хезмәттә, госпитальдә баш хирург булып эшлим. Өлкән улым фронтта, кечесе иремнең әти-әнисендә, тамагы тук, өсте бөтен, так что безнең семья бер дә кысылмаган.— Хатынның бөтен сөйләгәне Серпилинның барлык шик-шөб- һәләрен таратыр өчен кебек иде. — Ләкин мин кичә, озак кына телефон шалтыратулар¬ дан соң, өске даирәләрнең бер кеше янына барган идем...— Ул Иван Алексеевичның фамилиясен әйтте.— Мин андый кешенең бүтәннәргә караганда мәгълүматлырак булуына өметләнгән идем. Ул чынлап та иремнең сезнең белән ок- ружениедән чыгуын шундук әйтеп бирде һәм сезгә мөрәҗә¬ гать итәргә кушты. «Шайтан алсын иде аны моның өчен! Бу хатынның да, минем дә муенга авыр тәре тагып куйган бит ул менә хә¬ зер»,— дип уйлап алды Серпилин һәм күңелендә үзен бәй¬ сез тотарга, тырышкан бу хатынга карата кызгану хисе уянып киткәндәй булды. Серпилин — карт чыпчык, ул барыннан бигрәк кеше җанындагы бәйләп-төйнәлеп куелган тыенкы тойгыларга ышана, хәзер исә бу хатынның бик киеренке чыңлаган тавышында аның алдына күз яшьләре коюына караганда да тирәнрәк хәсрәт чагылганын абайлап алды. — Әйе, без дөрестән дә чолганыштан ирегез белән бер¬ гә чыктык,— диде ул. Серпилин берьюлы ике мәсьәлә турында, ягъни бу ха¬ тынга үзенең нәрсә әйтәсен уйлап, бүтәннәрнең дә аңа нәр¬ сәләр әйтеп өлгергәннәрен фараз итеп, ашыкмыйча, сүз¬ ләрен үлчәп-үлчәп кенә сөйләде. Баранов һәлаге турында¬ гы мәгълүматлар Шмаков авызыннан гына, янә дә чол¬ ганыштан чыкканнан соң стройдагыларның ул үзе үк тап¬ шырган исемлегеннән билгеле булуы мөмкин. Ләкин Шма'* ков ул исемлеккә бер-бер аңлатма өстәп язганмы, юкмы һәм бу хатынга нәрсә әйткәннәр: ул менә хәзер сөйләп торганны гынамы, әллә артыграгын дамы? Бәлкем, аны кызганган булганнардыр? Әллә соң бу хатын чынлап та берни белмиме? Аннары үзе сөйләп биргәненнән күбрәк 484
-нәрсәләрне дә белүе бик ихтимал бит. Белә һәм аңардан, Серпилиннан, шул белгәннәрен раслатырга уйлыйдыр? Бо- ларның тегеләре дә, болары да булуы бик мөмкин һәм бу хатынның тавышында сизелгән чын кайгысын алар бер¬ ничек тә томалап калдыра алмыйлар иде. — Дөрестән дә без бергә чыктык, ул дөрестән дә дүр¬ тенче сентябрьдә һәлак булды.— Серпилин һаман әле бу хатын белән әңгәмәне ничегрәк алып барырга икәнен уй¬ лап өлгермәгән. Ләкин хатын аның тавышында икеләнү сыман нәрсәне абайлап өлгергән иде инде. — Зинһар, миңа ни-нәрсә булуын яшермичә дөресен генә сөйләп бирегез әле! Минем өчен бу бик мөһим, бигрәк тә улларыма, иң элек өлкән улыма белергә кнрәк. Мин аңа фронтка язарга вәгъдә биргән идем. Нәкъ менә хәзер, хатын «дөресен генә сөйләп бирегез әле» дигәннән соң инде, өстәвенә улын да искә алганнан соң, Серпилин чынын сөйләмәскә, дөреслекнең тулысын да, яртысын да, хәтта чиреген дә әйтмәскә булды. — Мин ирегезне июль ахырында, үземнең часть белән Могилевтан урман аша Чаусыга таба чыкканда очрат¬ тым,— диде ул.— Ирегез чолганыш шартларында рядовой сугышчы сыйфатында сугышты, барлык бүтән командир¬ лар кебек үк,— диде Серпилин бу сүзләрне үзеннән көч- хәлгә генә кысып чыгарып, гәрчә алар өлешчә генә ялган булса да.— Ирегез шунда, дүртенче сентябрь көнне шоссе аркылы чыкканда, сугыш башында ук һәлак булды. Моның нинди шартларда килеп чыкканлыгын мин үзем күрмәдем, ләкин күргән кешеләр миңа Барановның батырларча һәлак булганлыгын хәбәр иттеләр...— Моны Серпилин бу хатын өчен түгел, ә ул хат язып җәберергә тиешле улы өчен бер¬ төрле кыенлык белән, гаҗизлек белән генә әйтә алды. Бераздан ул болай дип өстәде: — Кызганычка каршы, үзегез дә күрәсез менә, артык берни әйтә алмадым. Минем анда ярты меңләп кеше иде, ничек һәммәсен дә нечкәләп хәтерләп бетерим. Без гаять зур авырлык белән сугыша-сугыша бардык, җирдә бик күп кешеләребезне калдырдык, ә соңгы сугышта, үзебез- некеләр белән кушылганда, ярты составны югалттык. Сез¬ гә, әлбәттә, моннан гына җиңеллек килмәс, ләкин гомумән безнең бик азыбыз гына исән калды... Хатын Серпилинга сынаулы күзләре белән карап: — Сез, бәлкем, миңа кайбер нәрсәләрне әйтеп бетермә- гәнсездер? — диде. «Әллә Баранов турында бик сүлпән сөйләвем белән шикләндердемме икән? — дип уйлап куйды Серпилин.— 485
Юк, алай түгелдер, менә хәзер дә сынатмыйм бит әле,—< •Аннан башына мондый фикер килде: — Иренең анарда, Серпилинда, гади сугышчы гына булуы гаҗәпләндердеме ■икән әллә аны?» Серпилин, хатынның күзләренә карый торгач, тегесенең дә, монысының да чын түгеллеген төшенде. Хатын үзенең ирендә аның өчен куркырлык кайбер якларны шәйләп ал¬ ган иде булса кирәк. Күрәсең, ул аны яраткандыр, шул ук вакытта, сугышка киткәннән соң анда ни хәлләргә тешә¬ сен уйлап, хафага калгандыр. Ул ире турында фәкать яхшы нәрсәләр генә ишетергә өметләнгән, шуның өчен килгән дә бирегә, ләкин күңел почмагында бер-бер яманлык ишетмәгәем дигән тәшвиш тә булган булса кирәк. Ә хәзер инде, Серпилин үз эченә йомылгач, ул яманлык тәгаен дә булгандыр, тик белгертми генә калгандыр, дип шөбһәләнеп утыра иде. Хатын тагын: — Сез шулай да, бәлкем, кайбер нәрсәләрне әйтеп бе- термәгәнсездер? — диде кайталап. «Бәлкем, шулайдыр да, бәлкем, шулайдыр да...» —диде Серпилин эченнән генә. Үзе исә хатынга бар белгәнен сөй¬ ләп биргәнлеген әйтте, бу хакта улыгызга бернинди ике¬ ләнүсез яза аласыз, диде. «Иң мөһңме бу хатын түгел, ә аның улы!» —дип уйлап куйды ул кабат. Бу юлы хатын аның сүзенә ышанып җитте, ахрысы, — Мин улыма хат язам һәм бу турыда сезгә таянам. — Ярый, таяныгыз,— дип җавап бирде Серпилин. Үзалдына исә: «Шайтан алгыры, мин күрәлмаган ул Барановта бу хатынны яраттырырлык ни дә булса булган ахрысы, югыйсә шушындый яхшы гына хатын да аны яра¬ туында дәвам итәр идемени?» — дип уйлап куйды. Серпилин хатынны алгы якка хәтле озата чыкты, ши¬ нелен алып бирде. Ул рәхмәт әйтеп китеп барды. Серпи¬ лин, бүлмәгә кире кереп сәгатькә күз салгач, әйткән ва¬ кыттан дүрт минут кына артык утырганлыгын күрде. Шун¬ дый авыр мәсьәлә белән килгән хатын-кыз өчен бу, әлбәт¬ тә, ифрат зур батырлык иде. «Әйе, бик холыклы кеше. Шулай да ни өчен генә ярата алды икән ул Барановны? Әллә, кем әйтмешли, берни өчен дә түгелме? Просто болай гынамы?.. Алай да була аны¬ сы...» — дип уйлый бирде ул, хатынның иренә карата мө¬ нәсәбәтен башына сыйдыра алмыйча. , Валентина Егоровна кереп: j — Китте дәмени? — дип сорады. 486
Хәтта Баранованың шулай тиз генә китеп баруы да аның күңелен йомшарта алмаган иде. Ул түзә алмыйча: — Я ничек, барын да сөйләп бирдеңме? — диде. — Мин аңа берни дә сөйләмәдем!—дип җавап бирде Серпилин төксе чырай белән. Аның бу темага бүтән һич тә сөйлисе килмәде.— Бары шуны әйттем, батырларча үлде, дидем. Валентина Егоровна коры гына: — Элек синдә алдашу гадәте юк иде,— диде. — Ә син авызыңны үлчәп ач,— диде Серпилин ачулана башлап.— Улы доброволец булып әтисе өчен үч алырга фронтка киткән. Син аңа кем өчен үч алырга кушасын, бер котан өченме?! — Аның кадерле әтисеннән башка үч алырлык кеше¬ ләр юкмыни? Әгәр әтисе исән булса, улына фронтка түгел, ә Урал артына китеп барырга кирәк идеме? Юк, мин моңа риза-бәхил түгел! — Минем урында булсаң, син дә риза булыр идең әле...— Серпилинның аңа фараз итүнең — бер эш, ә тол ха-* тын күзенә карауның—икенче эш икәнен төшендереп би¬ рәсе килгән иде. Ләкин Валентина Егоровна аны бүлдереп: — Нигә миңа синең урында булу кирәк, мин үз уры¬ нымда да бик күпне күрдем, җитәрлек күрдем! —диде. Болай сүз көрәштерү тагын аз гына дәвам итсә эшләр талашуга китәсе иде, тик икесе дә моны үз вакытында си¬ зеп алдылар һәм тыелып сүзне бүтәнгә бордылар: Серпи¬ лин кабат хатынына кичекмәстән үз госпиталендә эшли башларга кушты, ә Валентина Егоровна аңа аяк¬ ларына яра алганнан соң күн итекне сирәгрәк кияргә ки¬ ңәш итте. — Бүген, мәсәлән, юлга киез итек киеп чыгу бер дә артык булмас иде... Шундый кулай тәкъдимнән соң аларның сүзе гел юл хәстәрлеге турында тулганды... Ә ярты сәгатьтән Серпилин, Мәскәү аръягын үткәннән соң, кем әйткәндәй, «басу капкасы»нда документларын күрсәтеп алгач, машина белән шоссе буенча фронт тара¬ фына китеп бара иде инде. ...Серпилин армия штабына килеп төште, командую¬ щий яшәгән ызбаны эзләп тапты. Аны каршы алган адъю¬ тант чак кына сабыр итеп утырып торырга тәкъдим ясады. — Командующий ял итә, әмма төгәл егерме ике сә¬ гатьтә уятырга боерды, әгәр иртәрәк килеп төшсәгез, килү белән уятырга кушты. 487
Адъютант чыккач Серпилин сәгатенә күз салды — ул 21.50 не күрсәтә иде — аннан, башын бора-бора, бүлмәне караштырды. , Хәрби кешенең йортта вакытлыча яшәве дә аның нин¬ ди хуҗа икәнлеген күрсәтеп тора. Командующийның эш бүлмәсе салкын, чиста һәм буш та, артык нәрсәләрнең бөтенесе дә чыгарылган; өстәл белән урындыклар һәм этажерка гына калган, аның бер киштәсендә китаплар бәй¬ ләме, икенче киштәсендә «Красная звезда» төпләме, өчен¬ чесендә бер өем карталар ята. Өстәлгә кәгазь җәеп кноп¬ калар белән беркетеп куйганнар, әмма ник бер тап әсәре булсын, күрәсең, аны көн саен алыштырырга кушылган¬ дыр. Бу бүлмәдә эшләүче кешедә көязлек тә юк түгел, ахрысы. Серпилин ирексездән Иван Алексеевичның сүз арасында гына искәртеп куйганлыгын исенә төшерде, ко¬ мандующийның характеры текә, бик коры тота, дигән иде бит ул. Серпилинның уйлары артта ишетелгән кискен тавыш¬ тан бүленеп калды: — Чамалавым буенча, сез соңрак килеп төшәргә тиеш идегез. Кичерегез! Серпилин торып басты, ләкин әлеге сүзләрне әйткән кеше бүлмәдә юк иде инде — аның муенына сөлге аскан күләгәсе ген^ ишектән ишеккә шуып узды. Ә ике минуттан ул шундый ук тизлек белән, ләкин бу юлы инде дәшмичә, янә бүлмә аша узды, ә беравыктан, каешы астына тыгылган баш бармаклары белән гимнас¬ терка чабуларын төзәтә-төзәтә, Серпилин янына чыкты. Серпилин үзен таныштырды. Командующий аны аягүрә басып тыңлады, җәлт кенә кулын кысып алганнан соң аңа урын күрсәтте. — Менә сез нинди икән! — дип, ул Серпилинны баш¬ танаяк күзеннән үткәрде.— Генерал-лейтенант,— диде ул Иван Алексеевичның фамилиясен әйтеп,— дивизиягә дим¬ ләгән чагында сезне шундый итеп сурәтләде, мин сезне нәкъ Лермонтовча күз алдына китердем: «Буй-сыннары гренадир, җаны казак җаныдыр...» Шуннан мин икеләнә калдым. Дусларның мактый-мактый тәкъдим итүләреннән куркам мин.— Ул Иван Алексеевичны күңелендә тотып: — Сез нәрсә, аның белән бергә хезмәт иткән идегезме әл¬ лә? — дип сорый куйды. — Бергә хезмәт иттем,— диде Серпилин тәфсилләп тор¬ мыйча. һәм аның шулай кыска гына җавап бирүе командую¬ щийга ошады. 488
«Син менә нинди икән!» — дип уйлап алды Серпилин аңа карап. Аның каршында тәбәнәгрәк буйлы, биткә-төскә гади генә кеше утыра: түм-түгәрәк башлы, кыска нык муенлы, «под бокс» алдырылган аксыл керпе чәчле. Җыерчыксыз диярлек япь-яшь шома битендә, ияк астындарак бердән¬ бер тирән сызык уелып тора. Өстендә орденнарсыз поход гимнастеркасы, петлицаларына кадәр походча, яшькелт төстә. Командующий юри дә, нәкъ бүлмәсендәгечә, гади сурәткә кергән кебек — аның тышкы килеш-кыяфәтендә бер генә артык нәрсә дә юк. Серпилин аңа кырык яшь икәнен белә, ләкин чәчен малайларча «под бокс» китәртүе аны тагы да биш яшькә яшәртеп күрсәтә; тавышына ка¬ дәр яшьләрнекечә, чыңлап торган кискен тавыш иде. Серпилин хезмәт юлы турында сораулар көтте: яңа дивизия командиры белән танышканда моның ише сорау¬ лар бик табигый булып тоела иде. Ләкин командующий, бу тәртиптә беренче сүзе итеп, Серпилинның хезмәт исем¬ леге белән инде танышып та өлгергәнлеген әйтте. — Әйдәгез, бер-беребезне танышканга исәплик. Тирән¬ рәк итеп сугышта танышырбыз. Хәзер исә кыскача гына обстановканы сөйләп бирәм. Ул әйләнеп карамыйча гына этажеркага кулын сузды, карталар өеменнән, ялгышмыйча, нәкъ кирәклесен суырып чыгарды. — Без сезнең белән менә монда торабыз хәзер.— Аның бик үткен очланган карандашы эзләнүсез-нисез генә кар¬ тадагы кирәкле ноктага китереп төртте. Командующий булган хәлне, гүяки күңеленнән сүзлә¬ рен санап баргандай, чыннан да бик кыска сурәтләп бир¬ де, ләкин шул кыскалыгы аркасында, бернинди тагылма¬ сыз, укасыз-чуксыз картина ап-ачык булып күз алдына килеп басты. Армиянең барлык биш дивизиясе фронт буенча җит¬ меш километр араны биләп беренче эшелонда тора. Соң¬ гы көннәрдә армия резервы нигездә беткән диярлек. Әм¬ ма, командующий фикеренчә, немецның да резервы кал¬ маган. Соңгы көннәрдә дошман һөҗүм итеп торса да, өлешчә кайбер уңышлары булса да, тулаем алганда бу атакаларның характерлары нигезсез (командующий нәкъ шулай «характерлары нигезсез» диде), һич югы армия участогында уңышларын ныгыту, үстерү өчен зур резерв¬ лары булмаганы сизелә. — «Зур» дип саклык йөзеннән генә әйтәм, практик 4N9
яктан исә безгә каршы, гомумән, резервлары юк дип уй¬ лыйм күңелемнән. Командующий шуннан соң үз армиясе тәңгәлендә ни рәвештә һөҗүм итәргә кирәклеген тасвирларга кереште, санаулы көннәре генә калган бу һөҗүмне дивизияләрнең командирлары беләләр инде, шул исәптән Серпилинның элгәре Орлов та белә иде. — Бу һөҗүмдә туй хуҗалары без булмыйбыз,— диде командующий.— Сулгарак, безнең белән әүвәлге күрше арасына өр-яңа армия кертелә,—-ул армиянең номерын әйтте,— бу армия өлешчә күршенең, өлешчә безнең поло¬ саларга урнаша. Сул флангтагы дивизиябезне без резервка чыгарабыз, шулай итеп, сез яңа күрше белән, туй хуҗа¬ сы белән, иңгә-иң терәлешеп каласыз. Ләкин безгә дә бе¬ ренче атнада әнә кая барып чыгарга тәкъдим ителде! — Картадан ул күрсәткән ара шактый озын, өстәлнең өчтән берен алып тора иде.— Әлбәттә, кар өстеннән, дошман уты астында анда чыгу — карандаш белән карта буенча шуып бару гына түгел ул. Так што тирләргә туры киләчәк. Мин бай түгел, минем бүгенгә фәкать...— Командующий актив штыкларның шундый саран санын әйтте ки, күпне күргән Серпилинның да чәчләре үрә тора язды. Командующий Серпилинның йөзеннән күләгә йөгереп узганын сизеп калды, ләкин берни әйтмәде: аның фике- ренчә, немецларны Мәскәүгә уздырмауның уен эш түгел икәнен, моның бик кыйммәткә төшәсен Серпилин үзе дә абайларга тиеш иде. — Хәзергә әле бай яшәмибез,— дип янә кабатлады ул, тик бу юлы «без»гә күчеп икесенең исеменнән дә әйтте.— Өстәмә көчне иртәгә кичкә бирергә вәгъдә иттеләр, ләкин өстәмә алай ук юмарт булмас диделәр, чөнки туй хуҗа¬ лары без түгел. Сезнең дивизиядә картина бүтәннәргә ка¬ раганда шәбрәк: аны безгә җибәрү алдыннан гына тыл¬ га чыгарып тулыландырдылар. Серпилин, командующийның тын алуыннан файдала¬ нып: — Мин аның бер полкын җиденче ноябрьдә парадта күрдем,— диде. — Ә мин аны ул көнне ике күземне дүрт итеп көт¬ тем,— диде командующий һәм шуннан соң дивизия эшлә¬ ренә күчте. Дивизиянең әүвәлге командиры белән штаб начальни¬ гы гомуми армия директивасы нигезендә дивизия полоса¬ сы өчен сугыш планы төзегән булганнар, бу планны коман- 490
\ дующий кабул итәрлек дип саный, ләкин кайбер төгәл¬ лекләр кертүне кирәк таба икән. Командующий болай диде: — Генерал Орлов нәкъ менә урынга барып шул план¬ га өстәмә яңалыклар кертеп йөргәндә һәлак булды. Көн¬ дез батальон НПсына барган җиреннән безгә кире кайт¬ мады. Минаны очраклы булган диләр, хәер, кайсы очрак¬ лы, кайсы махсус дип язып куелмаган бит аларга. Иртә¬ гә кич үземә дивизия командирларын җыям. Планыгызны төгәлләп бетерү өчен сезнең тәүлектән кимрәк вакытыгыз кала. Вакыт кысан, дивизиянең яңа командиры буларак, хәлегез дә авыр. Ләкин мин дивизия командирын һөҗүм вакытында алыштыруга караганда, аны һөҗүм алдыннан билгеләүне тиешрәк таптым. Элек мин тәҗрибәсе, белем¬ нәре буенча да штаб начальнигы полковник Ртищев ди¬ визияне җитәкләргә дәгъва итә ала дип исәпләгән идем — кемне кем белән алыштыру турында безнең братка, кыз¬ ганычка каршы, алданрак уйларга туры килә... Серпилин башын какты: шулай булмый ни! — Ләкин, дивизиягә килгәч, хәсрәттән тәмам коелып төшкән кешене күрдем. Алар комдив белән егерме ел бер¬ гә хезмәт иткәннәр — кайгысы аңлашыла. Тик дивизия миңа кала, мин аңа үз башым кушканча командалык итәрмен дигән теләкнең ичмаса әсәрен генә дә сизмәдем мин аңар¬ да. Мондый уй-тойгы булмаса командалык итеп булмый. Орлов кебек командир артыннан бигрәк тә. Мин Орловны кайчандыр, яшьлегем таңында, белә идем — аның ротасын¬ да хезмәт иткән идем. Әйе, Ртищев белән барып чыкма¬ ды шул... Әгәр кеше әүвәлгесенә караганда да начаррак булмагаем дип курыкса, моның нәтиҗәсе билгеле инде: өй¬ рәсе сыек, күңеле боек. Кыскасы, мин аңарда дивизия командиры күрмәдем,— диде командующий кискен генә һәм Серпилин аңа карата булган беренче тойгысының дө¬ рес икәнлеген аңлап алды: бу кеше чынлап та бик кырыс иде.— Баргач үзегез күрерсез әле. Әгәр Орлов традиция¬ ләрен дәвам иттерсә — ә алар бик яхшы иде,— сез дә аңа бу эштә ярдәм итәрсез дип уйлыйм. Әгәр инде әүвәлгечә үк җеназа кылудан туктамаса — сез миңа доложить итәр¬ сез, без аны бүтән дивизиягә күчерербез, ә ул дивизия штабы начальнигын сезгә алдырырбыз... Комиссарга кил¬ гәндә, комиссар һәр яктан пөхтә, ыктымат кеше. Курку¬ сыз да — алгы сызыкта булырга ярата. Шуннан артыгын әйтә алмыйм, чөнки хәзергә аз беләм. Аңарга хәтлесе бик яхшы иде, әйтер идем, бик асыл кеше, тик дивизия бәхет¬ сезрәк шул: Орловка бер атна кала яраланды. Ә инде бу 491
темага аныграк сөйләшәсегез килсә, политбүлек началь¬ нигына керегез: Хәрби совет члены частьләргә китте,/ул исә биредә, керүегезне үтенде. Юл алдыннан бер стакан чәй эчәсезме? Серпилин рәхмәт әйтте. Ул юл килеп туңган, берәр рюмка аракы да артык булмас. Ләкин чәй бик кәттә иде. Күрше бүлмәдә, келәм җәйгән карават янындагы өстәлгә, буланып торган бик каты ике стакан чәй белән өстенә тастымал япкан бер тәлинкә печенье куелган иде. Командующий хезмәт әңгәмәсе белән иптәшләрчә сөй¬ ләшү арасындагы чикне язылдырасы килгәндәй: — Беләсезме, академиядә укыган чагында мин сезне хәтерләп калмаганмын бит,— диде. — Мин дә сезне хәтерләмим,— диде Серпилин. Сүз инде үткәндәге тормышка күчкәч ул үзен тиңдәш итеп саный иде. — Соңыннан сез, хезмәт исемлегегездән күрүемчә, ака¬ демиягә яңадан кайткансыз. Сез тактика кафедрасында булдыгызмы? — Әйе, утыз җиденче елга хәтле. — Димәк, без чак кына очрашмый калганбыз. Утыз алтынчы елда мине дә академиягә, укыту эшенә димләгән¬ нәр иде, ә аннары кинәт, егерме дүрт сәгать эчендә җые¬ нып, Испаниягә киттем. Кем әйткәндәй, нинди генә җил¬ ләр исми дә, ‘кая гына илтеп ташламый безнең башны алар... — Испаниядән соң кайда? — Генштабта. Ә сугыш алдыннан гына, алла кушып, мехкорпуска эләктем. Мехкорпусны телгә алгач командующий, күрәсең, чол¬ ганышны да исенә төшергәндер, Серпилиннан аның ничек итеп Ельня янында боҗраны өзеп чыгуын сорады. — Бик күп кешеләремне югалттым,— диде Серпилин.— Яртысыннан күбен. Әңгәмә барышында командующий беренче мәртәбә чит¬ кә карап: — Чама белән минем дә югалтулар шулайрак бул¬ ды...— диде.— Чолганыш бик әрнеткеч нәрсә: искә төше¬ рәсе дә килми, һич кабатлануын теләмим. Шундый кар¬ шылык туа: бер яктан, кеше кичә генә сиңа үзе теләп ку¬ шыла һәм сират күпере аша үтеп, синең белән бергә фа¬ шистлар тырнагыннан ычкынып, үзебезнекеләр ягына чы¬ га; икенче яктан, син аны беренче мәртәбә приказны үтә¬ мәгән өчен генә дә строй алдына чыгарып атасың. Шулай итми дә булмый, чөнки окружение шартларында ике-өч 492к ,■ »
мәртәбә приказны үтәмәү ачы нәтиҗәләргә китерә. Югый¬ сә кешеләр синең карамакка үз аяклары белән килеп кер¬ гән бит. Таралып бетүләре дә мөмкин иде. Ә юк, килгән¬ нәр. Ә инде килгәч приказ үз көченә керә. Шулай бит? — Нәкъ шулай! — диде Серпилин. — Соңыннан минем белән бергә чыккан бер иптәш,— диде командующий, «иптәш» сүзе алдыннан тыныш ясап,— мине властьны арттырып җибәрүдә гаепләде. Бәхәсләш¬ мим, үз приказларымны ахырынача үтәсеннәр өчен рәхим¬ сезлек тә күрсәткәнмендер. Ләкин үз-үзебездән сорыйк әлеменә: кеше приказны ни өчен үтәми? Күбесенчә, аны үтәгәндә үләрмен дип курыкканлыгы өчен. Ә хәзер сорыйк инде: ул курку хисеннән ничек котылырга? Үлем куркы¬ нычыннан да көчлерәк берәр нәрсә белән. Бу ни була ин¬ де? Төрле шартларда төрлечә: җиңүгә ышану, горурлык тойгысы, иптәшләрең алдында куркак булып калмау, ә кайчагында просто атылудан өркү. Кызганычка каршы, шулай әнә. Соңыннан минем өстән, властен күтәрә, фәлән- төгән дип, рәхимсезлектә гаепләп язган теге кеше чолга¬ ныштан сөттән ак, судан пакь булып чыга, чөнки аның турында ни яхшысын, ни яманын язып булмый. Ләкин кешеләрне чолганыштан ул түгел бит, ә мин чыгарган.— Командующий Серпилинның күзләренә туры карап: — Ә сезнең анда мондый проблема туганы булмадымы? — дип сорап куйды. Серпилин сүзсез генә башын кагып алды. — Ярый, алайса...— Командующий соңгы йотым чәен эчеп җибәрде дә аягүрә басты.— Сезгә һөҗүмдә уңышлар телим! Бәлкем, чолганышта калганнарның йөрәк сусаула¬ рын басарбыз, ниһаять, куып җибәрербез, чәнчелеп киткер- ләрне! Бөтен нәрсә һәм барысы өчен, хәтта мәҗбүри шартларда үз кулыбыз белән аткан шәһитләребез өчен дә үч алырбыз! Политбүлеккә кереп чыгыгыз да китегез. Ми¬ нем адъютант сезне дивизия штабына хәтле озатыр. Политбүлек начальнигы өч йорт аша гына яши иде. Серпилин ишекне ачып: «Рөхсәтме?» — дигәч, өстәл артын¬ нан торып чыккан кешенең полк комиссары Максимов икәнен күреп сөенеп куйды. Бүлмә уртасында басып калган Серпилин ирексездән: — Исәнме, Максимов, безнең күңелле кешебез! — дип әйтеп ташлады, комиссарны кулыннан җилтерәтеп. Комиссар Серпилинны кулыннан сөйрәп: — Кергәч-кергәч, биш минут утыр инде безнең белән,— диде.— Хәзер сине таныштырам! — Яхшы, тйк чынлап та биш минутка гына,— диде 4М) '
Серпилин, бармагы белән сәгатенә шакып.— Синнән юга¬ рырак булган әһел кичекмәстән дивизиягә китәргә боерды! — Куып җибәрәме, әллә үзең ашыгасыңмы?-/диде Максимов елмаеп. / — Куып та җибәрә, үзем дә ашыгам. / Серпилин полк комиссары бүлмәсендә утырга^, ул ки¬ леп кергәч тә аяк өсте баскан дүрт кеше белән /танышып чыкты һәм, шинелен салмыйча гына, өстәл янына килеп утырды. Максимов белән күрешүе никадәр генә зур шат¬ лык булмасын, әнә шул шинелен салмавы белән ул бары¬ бер үзенең биш минуттан китәсен белдергән иде. Максимов әле генә таныштырган кешеләрнең берсе — полковник дәрәҗәсендәге гаскәри, өчесе штатскийлар, хәер» алар да хәрбичә киенгән: аякларында шундый ук күн итек¬ ләр, өсләрендә командир каешлы гимнастеркалар, тик петлицалары белән дәрәҗә билгеләре генә юк. Граждан- скийларның берсе — немецлар оккупацияләгән районның партия комитеты секретаре, икенчесе нәкъ армия артын¬ дагы Мәскәү яны шәһәрчегенең партия комитетының, секретаре — Серпилин бер сәгать элек кенә шул шәһәр¬ чек аша узып киткән иде. Өченче гражданский — йөзен җәрәхәте иләмсезләгән карт — мебель фабрикасы дирек¬ торы булып чыкты. — Хәрби шсовет кушуы буенча тыл начальнигы белән берлектә безнең саклаудагы иптәшләрдән өстәмә нәрсәләр суыртабыз әле,— дип аңлатты Максимов. — Карале син бу адвокатны!—диде шәһәр комитеты секретаре. — Адвокат түгел, ә сезне саклаучы,— дип шаяртты Максимов. — Безне саклаучылар окопларда утыра,— диде секре¬ тарь, өзми-куймый,— ә син аларга беркетелмеш кенә. Без¬ дән суырту кирәкми, без үзебез бирәбез. — Бик саран мужик инде син анысы,— дип куйды тыл начальнигы. — Аның ике промышленность гигантыннан, ягъни тегү фабрикасы белән соңгы вакытта инде чаңгылар чыгара торган әүвәлге мебель фабрикасыннан без хәзер ясак җыя¬ быз,— диде Максимов хихылдап.— Алар безгә маскхалат¬ лар тегәләр, чаңгы белән пулемет чаналары ясыйлар. Бү¬ ген кайбер өстәмәләр сорадык һәм аларның кирәклегенә инандыру өчен иптәшләрне менә үзебезгә алып килдек. — Ташла әле,— дип, кулын селкеп куйды шәһәр коми¬ теты секретаре.— Ичмаса, оялмыйча сөйләп торма! Син инандырмасаң да тегү фабрикасы хатын-кызлары беләсең¬ 494
ме йңчәнче тәүлек йокламый инде?! Иң яхшысы, дөрес исәпләп җиткермәгәнбез диң инде, хәзер тагын өч йөз пар чаңгы \сирэк диң! — Бәхәсләшмим,— диде Максимов, битен җәрәхәте иләмсезләгән картка карап.— Ай-Һай, моны күндергәнче җиде кат\тирең чыгар. Ичмаса, чаңгылары җүнле булса икән! \ — Сортбыз чималдан, өстәвенә чи агачтан яхшы чаңгы ясап булмый,— диде карт тыныч кына.— Ә сан буенча без тиешен бирербез.— Ул шәһәр комитеты секретарена боры¬ лып башын кагып алды: — Мин чутлап карадым, бирер¬ без. Серпилин бер генә минутка булса да армия хуҗалыгы мәшәкатьләре эчендә күмелеп утыруына шатлана, биредә- геләр һөҗүмнең борын төбендә генә икәнлеген тагын бер мәртәбә искә төшереп әңгәмә суктырып утыралар. Ләкин вакыт тәгәрмәче рәхимсез рәвештә тәгәри иде шул. — Иптәшләр, мин сезгә изге теләкләр телим! — Сине машинага хәтле озатам,— дип, Максимов та торып басты. Серпилин бүлмәдәгеләрнең кулын кысты, иң соңыннан чаңгы фабрикасы директоры белән саубуллашты. — Иптәш генерал, мин сездә хезмәт иткән идем бит,— диде тегесе, аның кулын ычкындырмыйча. — Кайчан? — Ә сезнең белән генералларны кыйнаганда,— дип елмайды директор, бу елмаюдан аның җәрәхәте тагы да ямьсезләнеп дугайланып киткән иде.— Деникинны кыйра¬ тырга дип сезгә Мәскәү эшчеләре пополнениесе белән кил¬ гән идем! Сез ул вакытта Брянск губернасында, Навлядан көньяктарак тора идегез. — Дөрес, шунда тордым. Булды анда эшләр,— диде Серпилин.— Димәк, хәзер дивизиям чаңгылы, ә үзем ты¬ ныч була аламмы инде? — Чаңгыларны кесәгездә дип уйлагыз! Серпилин белән бергә авыл урамына Максимов та чык¬ ты. Урамга ай яктысы шундый мул сибелгән, уртасында яңа гына бомба актарып ташлаган, чак-чак кына мамык кар белән капланган чокыры ыржаеп тормаса, урам бик тыныч-имин булып күренер иде. — Менә, Федор Федорович, без синең белән тагын оч¬ раштык, мин моңа бик шатланам,— диде Максимов. — Мин дә бик шатланам. — Мин шундый шатланам,— диде Максимов янә сүзен кабатлап,— хәтта сиңа комиссар булып барасым килеп 495
китте. Өстәвенә ул дивизиядә мин дә сугыштым һәм шун- да ук яраландым да, аның әүвәлге командирын бик /хшы беләм, үлеп ярата идем, кичә аны үз кулларым белән җир¬ гә дә тапшырдым. Күземнән яшьләр килә шул Орлрв өчен, бик кызганам! Рас син шул дивизиягә барасың икән, мин моңа бик шат, күңелем тыныч. Ә минем дәрәҗәмме күтәр¬ гәннән соң кабат төшереп тормаслар, бер-бер гөнаһ эшлә¬ сәм генә инде. 7 — Ә син эшлә ул гөнаһны. 7 Максимов моңа каршы җитди тавыш беләң/ — Ярар, эшләрмен,— дигәч, Серпилин хәйа көлеп җи¬ бәрде. — Килгәлә, зарыктырма. Ә хәзер әйт әле: нинди¬ рәк яңа комиссар? — Аның фамилиясе... — Фамилиясен генә беләм мин — Пермяков. Ә менә калган ягы? — Килгәненә бер атна да юк әле. Кырымда корпус комиссары булган. Чоңгарда корпус, кем әйтмешли, үзен күрсәтмәгән, ну, алла колы комиссарның да шуның өчен ромбасын алып шпал тагып куйганнар. Белмим, кем гө- наһысы өчен булгандыр, әллә үзенеке, әллә кешенеке.— Максимов чынын, уенын бергә кушып: — Тагын сораулар бармы? — диде. — Сораулар күп, тик синең белән минем вакыт кына тар бит... Алар инде машина янына килеп баскан, икесенең дә бер-берсеннән аерыласы килми иде. — Менә, чаңгычылар батальонын оештырабыз әле,— диде Максимов.— Син, Федор Федорович, папахаңны са¬ лырсың дип өметләнәм, шинелеңне дә салмыйсыңмы? Юк¬ са, аларның снайперлары чүкергә генә тора, ә син буй ярым буйлы. Колакчын бүрек белән тун җылырак та. — Салам,— диде Серпилин.— Машинада запасым бар. Хәтта киез итекләр дә. Кайгырма, снайпер мушкасына утырмамын. Андый теләгем ташып тормый. Хәзер биг¬ рәк тә. — Ә бүтән вакытта ташып тора идеме? — Ничек дим... Әйтсәм әйтим инде, мин госпитальдә яткан көннәремдә анда Достоевскийны яңадан кайтып укыдым. Бәлкем, аның Раскольниковы кеше турында ни¬ чек хөкем йөрткәнен хәтерлисеңдер? Кеше яшәр өчен ба¬ рысын эшләргә дә разый — хет гомер буена бер генә ар¬ шын җирдә булса да басып торырга, кешесез, бер ялгы¬ зы, караңгыда, дәшмичә басып торырга разый — тик яшә¬ 496
сен\генә, үлмәсен генә! Мин исә моның белән килешмим,, мин '^ерым шартларда гына яшәргә разый. —\Тәгаен нинди шартларда? — Тәгаенме? Немецларны җиңгән шартларда гына! Шунсыз нинди тормыш инде ул? Караңгыда, котың алы¬ нып, дәшмичә, бер аршын җирдә генә? Юк, мин мондый тормышка разый түгел! Син дә шулайсыңдыр дип уйлыйм. һәм ул кабат Максимовның кулын каты гына кысып китеп барды. Дивизия штабына барып җитү өчен ат юлыннан шос¬ сега кире кайтып аның буенча җиде километр чамасы барырга, аннан тагын шундый ук ат юлына борылып ке¬ рергә кирәк иде. Серпилин шоссега хәтле шактый тиз килде, ә килеп җиткәч кенә «эмка»лары шып туктап калды. Шоссеның ике ягыннан фронт тарафына пехота атлый, ә уртасында күз күреме дә җитмәслек арада сузылып механик йөреш¬ ле гаубица полкы туктап калган. Ары таба юл тауга ме¬ нә, күрәсең, анда машиналарның көпчәкләре таеп, «бөке» хасил булган иде. Шофер берничә йөк машинасын урап узып юл читенә төште дә туктап калды, көрәге белән кар көрәштерде, ан¬ нары, машина көпчәкләрен шактый гына бушка әйләндер¬ тә торгач, яңадан шоссега менде, тагын бер йөк машина¬ сын әйләнеп узганнан соң, карга батудан куркып, тагын туктады. Командующий адъютанты «эмка»дан сикереп чыгып алга, һич кымшанмаган колонна башына таба йөгерде. — Бу хәзер юлны чистарта!—диде шофер нык ыша¬ ныч белән. Аның юравы чынга ашмады: тагын егерме минут вакыт узды, пехота исә җанлы чылбырга әверелеп акты да акты, машиналар яныннан, юл читләреннән һәм кәзле кар өстен¬ нән терекөмештәй шома гына узып торды, ә машиналар тук¬ таган урыннарында һаман да кала бирде. Серпилин «эмка»сыннан чыгып, бик үк сабырсызлан- маса да, берникадәр эче пошып, киез итекләре белән кар өстеннән шыгыр-шыгыр йөренде, ул юлда, начальствога визит ясаганнан соң, киез итекләрен яңадан киеп алган иде. Ярый ла, дивизиягә барыбер төнлә генә кайтасы ич, полкларга да төнлә белән барыр, ә йокларга җыенмый ул, бераз гына тоткарлануга бик үк исе китми, ә фронтка ом¬ тылган гаскәр белән техниканы тамаша кылу үзе бер хо¬ зур һәм һөҗүм якынаюын искә төшерә иде. Серпилин шатлана да, аз-маз гына шигәя дә. Дөресен 32 з-2бз 497-
генә әйткәндә, дивизиягә аның тыныч вакыттан бңрле командалык иткәне юк, берничә йөз кеше белән чолганыш¬ тан чыгуы кырыс булса да берьяклы мәктәпне узу гына ул,— аның хәзер киләчәктәге һөҗүм турында уйланып күңеле дулкынланып киткән иде. Юлның теге ягыңда, ма¬ шиналар һәм гаубица туплары арасыннан елт та/ елт пе¬ хотачылар уза иде, Серпилин шуларга карап:/«Болары бөтенләй яңалар, ахрысы. Борыннарына төтен Исе кереп тә карамаган. Командирлары да, мөгаен, күбесе сугышма- гандыр. Ә сугышта, ни генә димә, беренче көн — бик авыр көн ул...» — ди.п уйлап алды. Серпилин, әнә шундый уйларга бирелеп, аллы-артлы йөренде дә йөренде һәм бер заман кинәт алдында йөгереп килүеннән тыны-өне беткән әлеге адъютант пәйда булды. Ул үзен озата килгән шырантай бер майорга кулы бе¬ лән ишарәләп: — Менә, иптәш генерал, бу участокның колонна хәрә¬ кәте өчен ул җавап бирә,— диде.— Мин аңа: нәрсә көтә¬ сез сез, дим, ә ул бернинди чара күрми. Сезнең янга алып килергә туры килде! Серпилин гәүдәсен турайтып каршында бәйсез басып торган майорга күз салды. Майор кулын колакчын бүрегенә орындырды да суык алдырып карлыккан, әмма күңелле тавыш белән үзенең марштагы диһизиянең менә шушы полк командиры майор Артемьев икәнлеген доложить итте. Карлыккан тавышына һәм ияк астына хәтле үк ките¬ реп муенын марля белән уравына да карамастан, майор җир җимертерлек таза: озын буйлы, киң җилкәле, хәтта ай яктысында да сизелерлек җил каклаган карасу йөзле иде. Адъютант майорның үтемле генә шапалак алуына өметләнгән иде ахрысы, ләкин Серпилин сүзен орышудан башламады. — Ангинамы? Майор шул ук карылдык, ләкин уйнак тавыш белән: — Так точно, ангина! —диде. — Ә бу «бөке» озакка барырмы? — Иптәш генерал, пехота килеп җитте инде хәзер, та¬ гын биш-алты грузовикны куллар белән тау башына мен¬ гезеп куябыз да, аннан интервал оештырабыз; ә калган машиналар разгон белән үзләре дә менә алыр. Ун минут¬ тан тәртип булыр. Мин өлкән лейтенантка барын да аң¬ латтым,— дип, адъютант ягына төмсә генә баш кагып ал¬ ды ул — әйтерсең аны эшеннән бик вакытсыз аерганнар. ■498
~ Яхшы, ун минут вакыт бирәм,— диде Серпилин, сә¬ гатенә карап.— Тик шуннан да артык түгел! Сугышырга өлгермәдегезме әле? — Нәрсә турында сез, иптәш генерал? Минем турында сорыйсызмы? — Сёз полк белән командовать иткәч, полкыгыз ту¬ рында инде, дивизиягез турында... — Рядовой составның күбесе сугышмаган әле, ә команда составы Халхин-Гол сугышларында булды. Әл¬ бәттә, ул сугышлар...— Аның Халхин-Гол сугышларының бу сугышларга тормаганын аңлатасы килгән иде, ахрысы. Ләкин Серпилин аны сүзеннән бүлеп: — Мин сезне тоткарламыйм. Дивизиягезнең сугышчан данын тагы да күтәрә төшегез,— диде. — Рәхмәт, иптәш генерал. «Бөке»не тишәргә киттем.— Майор тиз генә тун куеныннан сәгатен чыгарып карап ал¬ ды да колонна читеннән йөгерә-атлый китеп барды. Серпилин дивизия штабына төнге бердә килеп җитте. Дивизия комиссары юк, әле көндез үк полкларның берсе¬ нә киткән, ләкин штаб начальнигы ятмаган әле, ул яңа командирның килүен көтеп тора иде. Серпилин тәкъдиме буенча алар эшне инде төзеп куел¬ ган сугыш планын караудан башладылар. План күрер күзгә, урында тикшерүне шарт итеп куймаганда, Серпи- линга акыллы булып тоелды. Штаб начальнигы — кайгы сарган талчыккан кыяфәт¬ ле бәләкәй генә полковник — әйтерсең үзенең яңа коман¬ дирга ошамасын алдан ук белә иде. Шуңа күрә ул, үзе сөйләгәннәренең әңгәмәдәше күңеленә ятамы-ятмыймы икәнен исәпләп тә тормыйча, эч пошыргыч тыныч һәм би¬ тараф тавыш белән хәлләрне сурәтләп күрсәтте һәм ике сүзнең берендә «генерал Орловның тәкъдиме буенча», «ге¬ нерал Орлов күрсәткәнчә», «генерал Орлов фикеренчә» дип, дивизиянең мәрхүм командирын искә төшереп торды. Бу ишарәләре белән ул комбригны шундый туйдырып бе¬ терде, тегесе: — Тыңлагыз әле, полковник Ртищев! Сез үзегез сугыш¬ ны планлаштыруда бер дә катнашмадыгызмыни соң? — дип, аны бүлдерергә мәҗбүр булды.— Кем төзеде аны, сезме, түгелме? Бу эш штаб начальнигы вазифасына керә дип беләм мин. Бер үк училищеларда укыган бит инде без югыйсә. Әгәр алай түгел икән, әйдәгез алдан ук ачык¬ лык кертеп куябыз! 32* 400
Ртищев ашыкмыйча, гүя теләмичә генә, Серпилйнга күтәрелеп карады, әйе, планның бөтен нечкә якларын үзем исәпләп чыктым, диде. — Ә минем шулай булуында бер шигем дә юк иде. Алайса, нигә соң сез миңа, кирәксә-кирәкмәсә дә, «генерал Орлов», «генерал Орлов» дип төрттерәсез? — диде ярты юлда туктарга яратмаган Серпилин.— Мәрхүмнең бик һәй¬ бәт дивизия командиры булуын мин фронтта да, армия¬ дә дә ишеткән идем инде. Традицияле дивизиягә килүемә бик шатланам. Ләкин атлаган саен аның исеме белән ко¬ лагымны сасытырга юл куя алмыйм. Чөнки дивизиянең командиры хәзер мин һәм моны сез дә, бүтәннәр дә ни турыдан, ни читләтеп һич тә инкарь итә алмыйсыз! Килә¬ чәк өчен күңелегезгә шуны беркетеп куегыз: генерал Ор¬ ловның нинди һәйбәт дивизия командиры булганлыгын миңа искә төшерүләр белән мәшәкатьләнмәгез. Үз ягым¬ нан исә мин, дивизия командиры буларак, үземнең элгә¬ ремә дә, штаб начальнигы сурәтендә сезгә дә бурычлы икәнлегемне әйтергә ничек тә җаен һәм шартын табармын, гәрчә исән кешеләрне мактау безнең гадәттә булмаса да.— Серпилин бер мәлгә туктап калды да кисәк кенә: — Яшер¬ мичә генә әйтегез әле: ничек уйлыйсыз бу хакта? — дип сорый куйды. Ул баштан ук бу кеше белән килешеп эшләргә теләгән, беренче очрашуда ук аңа карата булган күңел юшкынын юып ташларга уйлаган һәм, теләсә, үз нәүбәтендә, аның да бу хакта эчендәген әйтеп бирергә ирек куйган иде. Әгәр андый теләге булса, алар, әлбәттә, тату гына эшләя¬ чәк, әгәр инде эченә йомылып калса — аннан да яманы юк. — Нәрсә генә әйтим, иптәш генерал? — диде дә Рти¬ щев тынып калды һәм төбенәчә кайгы сөреме баскан күзе белән Серпилинга карап куйды.— Миша Орловны — гаеп итмәгез шулай әйтүем өчен, ул мәрхүм инде, мин аңа хез¬ мәт буенча бәйле түгел хәзер, әйе, мин аны, егерме еллап бергә хезмәт иткәннән соң, барыбер онытачак түгелмен һәм мәңге онытмамын да. Ачык кына әйткәндә... — Нәкъ менә ачыгын әйтегез! — Ачык кына әйткәндә, өстәвенә үзегез дә шуңа өн¬ дәп торганда, сез минем өчен аны алыштыра алмыйсыз. «Болай булгач, килешәбез икән»,— дип уйлап куйды Серпилин. — Күрәм, сез дивизия командирың бик яраткансыз,— диде ул.— Ә соң дивизияне? — Менә минем шул хакта әйтәсем килгән иде дә. Мин 500
дивизияне яратам, сезгә гозерләп әйтәсем килгәне дә шул: сез аңа мөмкин хәтле яхшы алмаш булырга тырышсагыз иде. Асылда минем шәхесем монда ул кадәр мөһим түгел... — Алай ук димәс идем! Сез штаб начальнигы бит,— дип янә бүлдерде аны Серпилин, түзмичә. — Әйе, минем шәхесем ул кадәр мөһим түгел,— дип үҗәтләнеп кабатлады Ртищев.— Минем сезгә шуны җит¬ керәсем килә: менә хәзер, әллә нихәтле югалтулардан соң да, дивизиянең утыздан артык командиры — Омск пехо¬ та училищесын тәмамлаган командирлар, ягъни Орловның шәкертләре, чөнки Орлов дивизиягә килгәнче анда ун ел хезмәт иткән иде. Беләсезме, бу шундый бердәм көч ки, аның белән, аның традицияләре белән шаярырга ярамый. Бәлкем, мин сезгә башта кара акылым белән «Орлов та Орлов!» дип, чөй суккан кебек сукканмындыр. Ихлас ме¬ нә, фәкать шуларны гына зиһенегезгә сеңдерәсем килгән иде. Боларны хәзер күңелегездән сызсагыз да була. Тик алар артында дивизия интереслары торганын гына оныт¬ магыз. — Килешәм. — Эшнең асылы да шунда,— диде Ртищев һәм хәсрәт сөреме бермә-бер арткан, әмма эчкерсезлекнең әсәре дә булмаган моңсу күзләре белән тагын Серпилинга карап куйды.— Ә инде шәхсән үземә килсәк, аның үлемен һич менә оныта алмыйм, тәмам сцрыга сабыштым. Менә шу¬ лай! — Шулай да булсын ди. Ә ары таба ничек сугышыр¬ быз соң? — Сугышырбыз анысы, хәрби белемем башымнан ка¬ гып чыгарылмаган әле! Ә үлемнән мин башкалар кебек үк курыкмыйм. — Әйдәгез полкларга киттек,— дип тәкъдим ясады Сер¬ пилин. — Кирәк микән?—диде Ртищев.— Бәлкем, иртәнге якта барырбыз? — Иртә беләнгә кадәр биш сәгать бар әле. Караңгы чакта алгы сафның көндез йөрергә ярамаган җирләреннән үрмәләп йөрербез. Ә иртән исә күзәтү пунктларына барыр¬ быз. Генерал Орловны НПда һәлак булган диләр. Кайсы полкта? — Баглюкта,— дип җавап бирде Ртищев. — Ә комиссар кайсы полкка китте? — Шунда, Баглюкка ук. — Ярый соң, Баглюктан башлыйк,— дип нәтиҗә яса¬ ды Серпилин. 501 -
УНСИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК Климович үзенә гипс салганнарын көтеп операция бүлегендә утырып тора иде. Бер көн элек ул кул чугын¬ нан өстәрәк, үзе әйтмешли, пүчтәк кенә пуля ярасы алды. Ләкин кулы сулыгып авырта башлагач, күрше укчылар дивизиясенең медсанбатына сугылды. Ярасы ул уйлаган¬ нан хәтәррәк булып чыкты: сөяге чатнаган. Бу яра белән стройдан чыгарга җыенмаса да, гипслы бәйләүгә карыш¬ мады. Ул, җиңен иңенәчә сызганып, гимнастеркачан гына утыра, кулына каз тәне чыкканын тоеп, ватык тәрәзәдән урамны күзәтә. Моннан каршы якның шулай ук ватык тә¬ рәзәле бер йорты һәм медсанбат ишеге янында немец шта¬ бы автобусының кара түбәсе күренеп тора иде. Мәскәү тирәсендә икенче тәүлек инде менә бөтен фронт буенча безнең контрһөҗүм бара, медсанбат әле таң ал¬ дында гына алынган шәһәрчекнең больница бинасына ур¬ нашкан иде. «Бик тиз көйләгән болар!» — дип Климович эченнән медсанбатны мактап куйды. Аның үз медсанротасы, киресенчә, төнлә белән кайда¬ дыр кар эчендә батып калган, кулын бәйләтер өчен менә күршеләргә килергә туры килгән иде. Шәһәрчек бик бәләкәй, тыныч елларда, аның исемен ишеткәч: йайда соң ул, Мәскәү тирәсендәме, әллә Идел буендамы?..— дип, аны, мөгаен, хәтерләренә китерә алмый интегә торган булганнардыр. Әмма хәзер, кырык беренче елның декабрь башында аның исеме матур музыка кебек яңгырый. Немецлардан тартып алганнар бит шәһәрчекне! Мондый сүз бик ят тоела иде әле. Аны кыска гына төнге сугыштан соң 31 нче укчылар дивизиясенең ике полкы алды. Алар бу уңышлары белән барыннан битәр күршеләренә — сулдарак унбиш километр¬ га уелып кергән Ерак Көнчыгыш дивизиясе белән Климо¬ вич танкистларына бурычлы. Танкистлар әле кичә үк не¬ мецларның чигенү юлын кискәннәр, аларны яки чолганыш¬ та сугышырга, яки, барлык нәрсәләрен, әйтергә кирәк, мондый чакта тиз генә кузгатып булмый торган нәрсәләрен ташлап, кичекмәстән чигенергә мәҗбүр иткәннәр. Шәһәр¬ чек һәм аның үкәлчәләре дошман ташлап калдырган төр¬ ле машиналар белән тум-тулы иде. Климович, гипс бәйләвен көтә торгач, күзеи йомды. Ул, урындыкта утырган, яралы кулын өстәл кырына куйган хәлендә, тиз генә йоклап китәрмен, дип уйлаган. Джонда гаҗәпләнерлек берни юк: әле бер, әле икенче тишекне то¬ 502
малар өчен аның бригадасын урыннан-урынга күчереп йөрткән бер айлап вакыт эчендә ул өзек-өзек кенә, икешәр, өчәр сәгатьләп йоклый алды, соңгы көннәрдә исә тик берәр сәгатьләп кенә черем иткәләде. Менә хәзер йоклап алыр¬ га кирәк тә кирәк инде, тик күзенә һич йокы керми: соңгы вакыйгалардан аның тәмам күңеле ярсынган; бу кү¬ ңеле тыштан хәрби хезмәтнең нинди генә нык бронясы белән каплап алынмасын, барыбер ул броня да түзмәгән, чөнки фронт буенча һөҗүм башланган, чөнки кешегә бер кайгыны гына авыр кичерергә язмаган бит. Шатлыгың чиксез булганда да аны йөрәк аша уздыруы кыен икән! Ул синнән зур көч сорый, син аннан арыйсың. Әлбәттә, кичә генә сугышка кергән һәм кергән уңайга немецларны унбиш километрга тибәргән әлеге Ерак Көн¬ чыгыш егетләре һәрбер гаскәри көнләшерлек бәхеткә тиен¬ гәннәр тиенүен, ләкин алар Климович башыннан кичергән хәлләрне барыбер аңлый алмый иде. Чигенүләр һәм чол¬ ганышлар белән кимсетелгән һәм мыскыл ителгән, соңгы тамчы бензинын сибеп инде бердәнбер танкысын да ян¬ дырганнан соң үзе артында, саубуллашу билгеседәй, йө¬ рәк бәгырьләрен кисәрлек итеп сызгырып торган кап-кара төтен баганасын калдырган һәм, автоматын муенына асып, ничәмә атналар урманнар аша, көнчыгыш тарафына дөц- герди-дөңгерди немец танклары барган юллар читеннән кача-поса атлаган кеше генә Климовичны ахырынача тө¬ шенә ала. Кичә ул, таң сызылганда немец оборонасын өзеп, аларның тылын сытарга томылды, соңра, медсанбатка дип юлга чыккач, дошман ташлап калдырган машиналар бе¬ лән тулган, немецлар ыргытып бөтен җиргә дә штаб кә¬ газьләрен тараткан шәһәр буенча күз иярмәслек тизлек белән выжылдап узды. Аның әнә шул тәүлек ярым вакыт эчендә кичергән рәхимсезлек белән бәйле булган ләззәтен, татлы кичерешләрен үзеннән башка кем генә тоя алыр?! Кичә таң аткач, дошман оборонасы өзелеп сугыш нәти¬ җәсе инде тәмам ачыклангач, аның утлы чүкече кыйнау¬ дан туктап тынып бетте дигәч кенә, шулай да колагы шау иткән Климовичның КВ манарасына соңгы снаряд тиеп, аны бер якка чүлектерде. Климович манарадан чыгып танкның кап-кара төскә керүен, аңа гадәттә сугыш алдын¬ нан төялә торган бөтен йөкнең: инструментларның, запас трак һәм чылбырларның туздырып ташланганын күрде. Кая карама, бөтен тимер-томыр ысланып төтәсләп ята. Климович үзенең танкысын күзеннән үткәреп тикшергән арада, бер йорт түбәсендәге немец автоматчысы аны яралап өлгерде. Автоматчыны шундук атып үтерделәр. Ә Климо- 503
вич, кулын бәйләттергәннән соң, КВдан «утыз дүртле»гә күчеп утырды да ары таба китеп барды. Көндез ул берничә танк белән көтмәгәндә немецлар¬ ның чигенеп баручы артиллерия колоннасы өстенә килеп чыкты һәм беренче снарядларын колонна башы белән кой¬ рыгына уңышлы гына төшергәннән соң юлны тыгылдырды. Немецлар әүвәле төрлесе төрле якка чәчрәп качып кит¬ кәннәр иде, соңынтын, әйтергә кирәк, зур кыюлык күрсә¬ теп, исләренә килделәр — берничә орудиене борып, алар¬ ның утына ышыклана-ышыклана, танклар янына килергә тырышып карадылар, һәммәсен берьюлы эшләргә: колон¬ наны да кырып бетерергә, аткан тупларны да утка тотар¬ га, шул ук вакытта үзеңә дә сакланырга кирәк иде. Танк¬ тан барын да күреп бетереп булмый бит: посып килеп ян¬ дырулары да мөмкин. Климовичка башня пулеметчыларын пулеметлары белән җиргә төшерергә, танклар арасына оборонага куярга туры килде. Ниһаять, атакага ташлан¬ ган немецларны берәм-берәм атып бетерделәр, тупларын җимерделәр, йөк машиналарын яндырдылар. Соңыннан ашык-пошык кына санап карасалар, тулы бер тупчылар полкын юк итүләре билгеле булды. Климович мондый хәл¬ не сугыш башыннан бирле хәтерләми иде. Әле төнлә белән ул немец автоколоннасын очратты; буран бурап тора, шунлыктан колонна фараларын кабыз¬ ган иде. Шоферлары, әнә шулай фараларын яндырган ки¬ леш, урманга качты, ә СС дивизиясе солдатлары әрҗәләр¬ дән кар өстенә сикереп төшеп кулларын күтәрделәр. Теге вакытта, июньдә, алар шушындый хәлгә калырбыз дип уйлап та карамаган, хәзер исә, декабрьдә, аларга да менә кул күтәрергә өйрәнергә туры килгән иде. Ә иртә белән Климович немецларның бик тирән тылындагы ныгытма¬ сын алды һәм пехотачыларның окоплардан күтәрелеп без¬ нең танклар алдыннан йөгерүен үз күзләре белән күрде. Бу атака вакытында Климович үзе булды һәм танк алдын¬ нан чабучы фашистларны ике йөз метрдан да, егерме метр¬ дан да күрде; аркаларына пулеметлардан атканда алар¬ ның йөгергән уңайга йөзләре белән борылып-борылып ка¬ рауларын шәйләп калды... Аның зиһене сугыш ачылганнан бирле шундый күп кот¬ очкыч хатирәләр белән тулган, аларны кичермәүче бүтән кешегә ул хатирәләрнең һәрберсе дә гомер буена җитәр¬ лек булыр. Дөресен генә әйткәндә, аларның кайберләре үзен дә, искә төште исә, дер калтыратып җибәрә; танкист¬ ларны күмүләрен тетрәнми генә искә төшереп буламыни: сугыш тынганнан соң танкны эчендә калган һәммә нәрсә¬ 604
дән дә чистартырга кирәк, ә анда нәрсәләр калганын һәм ни рәвештә калганнарын сүз белән генә әйтеп бетереп тә булмый!.. Әгәр танк әле яраклы икән, яңа экипаж утырт¬ канчы, аның эчен кырып-кырып юалар, аннары яңа эки¬ паж аңа утырып янә сугышка кереп китә... Мондый нәрсәләр кешенең рухын чыныктыра диләр. Бәлкем, бу сүз дөрестер дә. Ләкин чыныктыру белән бер¬ гә алар күңелне җәрәхәтли дә. һәм кеше әнә шул бер үк вакытта чыныккан да, җәрәхәтләнгән дә күңеле белән яши дә, сугыша да бирә. Бу бер үк медальнең ике ягы һәм нәр¬ сә генә сөйләмәсеннәр, мондый хәлдән барыбер котыла алмыйсың. Хәтта бүгенге иртәдәге кебек немецлар качуы¬ на бәйле хатирә дә, танк алдыннан йөгергән немецларның әҗәлгә күп калды микән дип борылып-борылып караула¬ ры да рухны ныгыту гына түгел, аңа тирән яра да сала иде. Чөнки ничек кенә итмә, зиһен, кайсыдыр бер чите белән, танк алдында барлыкка килгән әлеге йөзнең: «Ки¬ рәкми!.. Куркам!..» — дип, тавышсыз гына ачыргаланып мизгел эчендә юкка чыкканлыгын да мәңгелек хатирә тө¬ сендә үзенә сеңдереп кала бит. Әйе, Климовичны җилкен¬ дергән җиңү хисләренең бер өлеше сурәтендә булса да. Кайвакыт сугыш кешегә аның күңелендә онытылмаслык эз¬ ләр калдырмый кебек тоела, тик кеше чын кеше булганда гына шулай тоелган шикелле генә була ул... Менә шуның өчендер дә, бәлкем, ачык, ләкин шөкәт¬ сезрәк йөзле яшь кенә хәрби врач хатын, сестра кулында¬ гы чи гипслы бәйләүне алып, Климовичка карап куйган¬ нан соң, аның кулын сагаеп кына әйләндерде дә, хәлен уртаклашкандай: — Иптәш полковник, сезнең гаиләгез кайда, бик ерак¬ мы? — дигән сорауны бирде. Климович исә бу көтелмәгән сораудан сискәнеп китте һәм ярасы төзәлеп бетмәгән күңел капкасыннан әрсезлә¬ неп керүче әлеге кунактан теленә беренче килгән «Бик еракта» дигән сүзе белән үзен саклап калмакчы булды. Шуннан ул бөтен эчен актарып салган уйларыннан ары¬ ну өчен бүтән нәрсә турында уйларга кереште: ул медсан¬ батка үзе белән бергә «утыз дүртле»нең яңа механик йөр¬ түчесен дә бәйләтергә алып килгән, чөнки аның баш тире¬ се көйгәннән соң үлекли башлаган иде. һәм Климович, хәрби врач аңа баягы сорауны биргән¬ нән соң, дәррәү генә әнә шул механигын күз алдына ките¬ реп бастырды, аның хәл-әхвәлләре ничек икән дип уйла¬ на калды. Климович, медсанбаттан чыккач, мул гына яктырткан 505
кояш нурларына күзләрен челт-мелт йомгалап торды, ан¬ нары бөтен урамга сибелгән пыяла ватыкларын киез итек¬ ләре белән таптап: — Кайда кар, кайда пыяла шытырдаганын да белмәс¬ сең монда,— дип мыгырданып алды. Ул медсанбаттан тунының сыңар җиңен генә киеп, аны икенче гипслы кулы тышыннан төймәләп кенә чыккан. Урамда аны капитан Иванов көтә, бригада яңадан тулы¬ ландырылып формировать ителгәннән соң ул янә Климо- вичның тыл буенча ярдәмчесе булып калган иде. Бу эштә ышанычлы кешенең бәһасез икәнлеген белгән Климович аны бу хезмәткә әле Халхин-Гол чорыннан ук бер-берсе белән дус булганнары өчен күндерә алган иде. Иванов та иске дуслык хакына аны ирексезләп дияр¬ лек «эмка»сына утыртып, алгы сызыктан кулын бәйләтер¬ гә алып килгән, берьюлы шәһәрне дә күрсәтергә булган иде. — Иптәш полковник, сез болай танкка да сыймыйсыз бит! — Ничево, сыярмын! Ә сезнең ничек? — диде Климо¬ вич, Золотаревка дәшеп. Ул кичә иртәнге якта яраланган¬ нан соң аның «утыз дүртле»сенә күчеп утырган иде. — Тәртип, иптәш полковник, әмма ярты башымны ки¬ тәреп ыргытуылар. Золотаревның башын бинт белән урый-урый шундый шештергәннәр, танкист шлемы баш түбәсендә чак кына эленеп тора иде. — Әйдә, өйгә киттек,— диде Климович, бригадасын истә тотып. — Башта дивизия командирына сугылып чыгыйк,— дип үтенде Иванов. ] — Нинди шатлыгың калган? — Бер уем бар!..— Иванов, бөтен урамны тутырып ят¬ кан машиналарга күрсәтеп, аларны колачы белән көрәп алгандай итте.—Тик пехота кул салмагае дип куркам. Бер минутка гына кереп чыгыйк! — Беренче трофейларны алып өлгермәдек, инде сәүдә итә дә башладың! — диде Климович, кашын җимереп, тик Ивановның бригаданы кайгыртуын күреп, аны бүтән би¬ тәрләмәде. Шофер артына утырган Иванов кая барасын, кайда борыласын әйтеп торды, аннары бригада командирына теге-бу трофейга игътибар бирергә киңәш иткәләде. — Әнә, карагыз, монысы — танк полкының кыр рация¬ се. Ә бусы — аларның ремонт летучкасы,— диде ул бер 506
машинага күрсәтеп. Аның карынында, капотын күтәреп, ике танкист актарынып маташа иде инде. Климович, җавап бирү урынына: — Синекеләрме? — дип сорады. — Минеке булмый ни| Әлбәттә, минекеләр! Дөресен генә әйткәндә, трофейлар кемнеке соң? Безнеке түгел¬ мени? Дивизия штабына килеп җиткәндәрәк Климович бик үкенечле тавыш белән: — Их, мондый манзаралар сугыш башындарак булса икән...— диде. Шофер үкәлчәнең бер йорт турысында тормоз бирде. Бу йортка таба элемтә чыбыклары сузылган, капка төбен¬ дә акка буялган «эмка» да тора иде. Бу «эмка»да биш минут элек кенә үзенең штабына Серпилин кайтып кергән. Ул, тун төймәләрен чишә-чишә, фикус гөлләре куелган тәбәнәк түшәмле бүлмәдә әрле-бир' ле йөренә, бик күңеле дулкынланып, кешеләрдәге һөҗүм шаукымы турында өстәл артында утырган Ртищевка сөй¬ ли иде. Бу шаукым әле кичә үк башланган, әмма ул бүген, шәһәрне алгач, тагы да арта төшкән иде. — Шәһәр аша узып, аны күргәч, күңелләре шундый күтәрелеп китте! Әле алда сугыш булмаса икән! Иртәгә кемнең дә булса гүр иясе буласын белә торып, шундый ашкыналар! Яшермим, иртә белән мин аларны шәһәрдән сөреп чыгарырга туры килер, беренче җиңү белән канә¬ гатьләнеп калырлар дип уйлаган идем. Ә юк! Шәһәрне алдылар да ары таба томылдылар! Добродедовның кая барып чыкканын беләсезме? — Ундүрт сәгатьтә Зарубинда иде,— дип җавап бирде Ртищев.— Хәзергә элемтә юк — сузабыз гына әле! — Әле тиз генә сузып та бетерә алмассыз: Добродедов әнә кайда инде! — Серпилин карта янына килеп, барма¬ гы белән Зарубиннан дүрт километр ераклыкта яткан ноктага төртеп күрсәтте.— Мин хәзер генә шуннан кайт¬ тым! Серпилин төнлә белән шәһәрне яулаган ике полкта да булып өлгергән, кайтышлый беравыкка гына штабка су¬ гылып алырга уйлаган. Хәзер исә шәһәрне уң яктан урап узган Баглюк янына барырга ниятләп тора иде. Серпилин гомуми хәлне белә, шәһәрне бары тик тан¬ кистлар һәм күршеләре аркасында гына җәһәт кенә яулап алганын төшенә, чөнки алар бит немецларны, артларына әйләнеп карарга да вакыт калдырмыйча, чигенергә мәҗ¬ бүр иткән. Тик ничек кенә булмасын, шәһәрне шулай да 507
Серпилин полклары алган һәм аның, хәзерге һөҗүгм кы¬ зуында, үз дивизиясе уңышларын киметеп өстенлекне күр¬ шеләргә бирер теләге бер дә сизелми. Юк инде, агайне- ләр, анысы булмас! — дип уйлап куйган иде ул эченнән. Серпилин һөҗүм алдыннан маңгай тирен җитәрлек түкте һәм хәзер, беренче уңыштан соң, нәкъ менә үз дивизиясенең Мәскәү янындагы шәһәрләрнең беренчесен азат итүенә горурлана, ә беренче тәүлектәге югалтулар, аның чиксез бәхетенә каршы, бөтенләй көтелмәгәнчә аз иде. — Иптәш генерал, рөхсәт итегез: Унҗиденче танк бригадасы командиры полковник Климович! Серпилин борылып тимер тешләрен агартып алды Һәм Климовичның кулын кысты. — Кайчаннан бирле полковник? — Бер ай инде. Теге чакны телеграф янында парад башланасын көтеп торганда приказ бирелгән булган ин¬ де, белмәгәнмен генә. Серпилин һаман әле шаян тавыш белән сөйли бирде: — Ә мин полковник Климовичның танкистлары күрше белән уртак сугыш алып барганын ишеткән идем инде. Танкистлар бездә, кызганычка каршы, әле бармак белән генә санарлык, Мәскәү янындагы ике бригадада да Кли¬ мович атлы командирлар була алырмы икән, дим! — Ачык кына әйткәндә, иптәш генерал, мин сезңе оч¬ ратырмын дип уйламаган идем. Орловны күрергә ният ит¬ кән идем, чөнки ноябрь башында без аның белән бергә¬ ләшеп сугышкан идек...— диде Климович. — Әйе,— дип куйды Серпилин һәм аның йөзеннән ел¬ маюы шундук качты, әйтерсең ул булмаган да иде. — Генерал Орлов дивизиясен һөҗүмгә күтәрү турын¬ да шундый кыҗрап йөрде, җәннәткә эләгү турында да алай ук хыялланмагандыр. Ул көн аңа насыйп булмады шул, Орлов урынына Серпилин һөҗүм итә менә. Сугыш әкәмәтләре бу, бәла һәммәбезнең дә аяк астында бутала. Бүген төнлә ничек тә вакыт табып Орловның тол хаты¬ нына ике-өч сүз генә булса да хат язарга кирәк булыр, дип уйлап алды Серпилин һәм көрсенеп куйды. Дивизия, ирегезнең традицияләрен саклап, аның үлеме өчен үч ала- ала фашистлар өстенә яу белән бара, аларны куып җибә¬ рә, дип язар ул хатында. Үзе шулай уйлап торса да, Климовичка дәшеп: «Сезгә 31 нче дивизия белән хәрәкәт итәргә кушылмагандыр бит?» — дип сорап куйды. Климович әле дә булса сул яктагы күршегә буйсынган¬ 508
лыгын, үзенең исә бары медсанбатка сугылганлыгын, бер- уңайдан шәһәрчеккә дә күз салганлыгын әйтте. — Нихәтле сугышып йөрсәм дә, Ельняны санамаган¬ да, немецлардан тартып алган шәһәрләрне күргәнем юк. иде әле. Серпилин моңа каршы: — Әйе, беренче шәһәр генә әле, беренче шәһәр, гарь¬ ләнмәс җирдән гарьләнерсең!..— диде.— Сез, ичмаса, Ель¬ няны алып уңдыгыз, ә мин алты ай сугышып беренче мәр¬ тәбә шәһәр алам, анысын да әле сезнең ярдәмегез һәм алла рәхмәте белән!.. Бу сүзләрдә киң күңеллелеге күренсә дә, ул үзенең, канәгатьлек хисләрен кичергәнлеген яшермәде: ни генә ди¬ мә, шәһәрне аның дивизиясе алды бит! — Бәлкем, ике күрше чәй эчеп алырбыз? Әллә танкист¬ лар чәй эчмиме? Ләкин Климович чәйдән баш тартты. Ул бригадасы өчен борчылды. Дөрес, анда комиссар белән штаб началь¬ нигы калды калуын, бөтен приказлар да бирелде һәм хә¬ зер төнге операция алдыннан машиналарга ягулык салыр¬ га тиешләр. Шулай да аның күңеле урынында түгел иде. — Рәхмәт, иптәш генерал, мин китим инде,— диде Кли¬ мович.— Ләкин сезгә бер үтенеч бар. Уңышыгызга безнең өлеш тә кергән дип үзегез дә әйтеп торгач, сездә минем тыл буенча пом калсын әле, аның трофейлар арасыннан кайбер нәрсәләрне, бигрәк тә транспортны файдаланасы килә... Кыскасы, үксез баланы кызгансагыз икән! — Ул шулай диде дә үрә катып басып торган Иванов ягына ым¬ лап алды, Серпилин әлеге «үксез бала» сүзләренең тыл буенча помның тәкәббер кыяфәтенә бер дә юш килмәгән- леген күреп елмаеп куйды. — Шулай инде, ничек рәнҗетмәк кирәк сезнең үксез¬ не...— диде Серпилин һәм полковник белән инде саубул¬ лашырга җыенгач: — Сез ничек уйлыйсыз — кичә алар¬ ның тылына төштегез, үз күзегез белән күрдегез бит — алар безнең һөҗүмне көткәнме, юкмы? Миндә кайбер әсир ләр, көтмәдек, диләр, ә кайберләре чигенү турында ишет-' кән идек ишетүен, диләр. Климович уйлап торганнан соң, минем фикеремчә, не¬ мецларның чигенү турында приказ алган частьлары да, приказ алмаганнары да булган булырга тиеш, диде. Го¬ мумән, ниндидер чуалчык бар монда. — Мөгаен, чыны шулдыр,— дип килеште Серпилин.— Ләкин минем үземә менә болай тоела: әгәр без бер генә атнага кичексәк тә, моментын тотып ала алмасак, безгә 509
дошманның тәртипле рәвештә чигенүе белән очрашырга туры килгән булыр иде. Ә болай борын сизгер булып чык¬ ты! — диде ул шатланып, хәтта борыны белән һава иснә¬ гәндәй итеп тә куйды. Алар, булып узган вакыйгаларга куанышып, икесе тиң бер үк нәрсә турында унлап алды: азмы-күпме, немецлар¬ ның каршылыгы сындырылган, ләкин иртәгә аларны ни көтәсе билгесез әле. һәм бер-берсенең күзләреннән шушы тынычсыз уйларны шәйләп, кул кысыша-кысыша саубул¬ лаштылар алар. Полковник'киткәч, Серпилин әлеге әңгәмә вакытында сүзсез генә үз эшен дәвам иттергән Ртищевка дәшеп: — Мин чолганыштан нәкъ аның бригадасына килеп чыккан идем,— диде. Ртищев баш кагып куйды. Ул, гомумән, күп эшли, аз сөйли, гүя үзенең өн бирмәве белән: «Минем эчке дөньям өчен борчылмагыз, зинһар. Хезмәтемне шуннан чыгып та икърар итә аласыз: үз күз алдыгызда баш күтәрми эшләп утырам бит»,— дип әйтәсе килә иде. Серпилин мондый мөнәсәбәткә сөенмәсә дә риза кебек, аннары аның бу хакта уйлап торырга вакыты да юк иде. Ярты көн алгы сызыкта, ягъни полкларда, булып кайт¬ кан дивизия командиры гадәттә үзенең штаб начальнигы¬ на нинди сораулар бирсә, ул да Ртищевка шундый берни¬ чә сорау бирде: уң һәм сул як күршеләрдән нинди хәбәр¬ ләр бар? Сугыш кирәк-яракларын китертүдә тоткарлыклар юкмы? Тыл өзелеп калмыймы? Кушырыламы? Телефоннан начальство шалтыратмадымы? Сул күршедәге армиянең эшләре әйбәт икән. Уң күрше менә калыша: дуга сыман уем барлыкка килгән, моның өзеклеккә китерүе мөмкин. Армиядән штаб начальнигы шалтыратып алгы сафтагы хәлләрне сорашкан. Битәрлә¬ мәвенә һәм беркемне дә үрнәк итеп күрсәтмәвенә караган¬ да, әллә ни зур эшләр юк икән әле: ә кичәге һәм бүгенге кайбер уңышлар безнең өлешкә тия. Серпилин бу хәбәрләрне тыңлагач, тунын бөтенләй дә салмаска булыпмы, тиз генә чәй эчәргә утырды. Шулчак кинәт бусагада кискен генә уйнак бер тавыш ишетелеп китте: — Күр әле син моны! Немецтан ярты Россияне аласы бар әле, ә дивизия командиры картадагы бер ноктаны алып та, мин сиңа әйтим, җәелеп чәй эчеп утыра! Ишектә командующий басып тора; каты салкынга да карамый, форманы бик катгый саклаган: аягына күн итек, өстенә шинель, башына папаха кигән; йөзе суыктан бакыр- 510
дай кызарган, Серпилин бу йөздә усаллык галәмәтләрен дә шәйләгән кебек булган иде. — Обстановканы доложить итегез! — диде командую¬ щий һәм килеп кергән уңайга шинеле белән папахасын адъютанты кулына салып ыргытты да өстәл янына узды. Серпилин, аның белән янәшә карта өстенә иелеп, хәлне сөйләп бирде, карандашын карта өстеннән йөртеп, сул флангтагы ике полкның хәрәкәтен төп-төгәл күрсәтте. Ар¬ тык пөхтә Ртищев, әле полк командирларыннан язма до- несениеләр алып өлгермәс борын, аларның соңгы хәрәкәт¬ ләрен сызыкчалар белән генә билгеләгән булган. Командующий Серпилинның әлеге сызыкчалар өстен¬ нән калын гына кызыл сызыклар сызуын күреп, ышанып бетмичә: — Нәрсә, сез күрсәткән тарафка ук барып җиттегез¬ ме?— дип сорады. Дивизия командиры аңа нибары күңе- лендәген, теләген генә күрсәтергә ашыгадыр сымак тоел¬ ган иде.— Чынлап та барып җиттегезме, әллә җиттек дип фараз гына итәсезме? — Әйе, барып җиттек,—диде Серпилин. — Нигәдер ышанып бетмим. Бу мәлнең алар мөнәсәбәтендә никадәр әһәмиятле икә¬ нен аңлаган Серпилин нык тавышы белән: — Ә мин үз күзләремә ышанырга өйрәнгән! — диде, ан¬ нан өстәп куйды: — Менә монда һәм монда таба җиткән¬ без дип фараз да итә алам мин анысы...— һәм аның кулы пунктирлар белән ике сызык сызып җибәрде.— Ә менә бо- ларында,— диде ул карандашын кызыл төстәге калын сы¬ зыкларга төртеп,— мин үзем булдым.— Серпилин сәгатенә карап әлеге урыннарда кайчан булганлыгын минутына ка¬ дәр дөрес итеп әйтеп бирде. Командующий үзенең буйсынарлары белән бая гына Серпилин белән сөйләшә башлаган манерда, ягъни салкын һәм кискен итеп бик еш сөйләшкәли. Ул буйсынарларын- нан канәгать булмаса, аларны оста гына үрти белә, ан¬ дый-мондый гөнаһка чынлап та тарысалар, үртәвенә кара¬ та рәнҗүләрен бер дә хаклы санамый. Ләкин аның кырыс характерында хакимлеген холыксызланудан коткарып ка¬ ла торган бер үзенчәлек тә бар. Әгәр үз кулы астындагы кешесе, үзен бер-бер эштә хаклы санап, аңа отпор бирсә, ул моны таный. Хәзер исә нәкъ менә шундый отпорга ду¬ чар булган иде ул. Шулай да әлеге кискен манерда сөйләвен дәвам итте¬ реп: 511
— Тәк, монысы ачыкланды, ә уң якта, Баглюкта, хәл¬ ләр ничек соң? — диде командующий. — Ә Баглюкка мин хәзер барам.— Серпилин үзенең штаб начальнигына мөрәҗәгать итеп: — Доложить итегез, Баглюк ничек алга бара анда? — диде. Командующий Ртищевны тыңлап бетергәннән соң: — Ә чәй белән сыйлыйсызмы?—дип сорады һәм урын¬ дыкка утырды.— Үзегезгә генә чәйләргә уңайсыз булма¬ сын дим. һәм шаяртканын күрсәтәсе килгәндәй елмаеп та куйды. Командующий чәен бер йотып куйгач, Серпилин аңар¬ дан: — Иптәш командующий, рөхсәт итегез сорарга, бүтән дивизияләрдә хәлләр ничек? — дип сорады. Командующий аңа маңгай астыннан гына карап куй¬ ды. Серпилинның эшләре начар булса, ул бүтәнчә җавап бирер иде. Әмма Серпилинның эшләре әйбәт бара, шун¬ лыктан командующий аңа иптәшләрчә җавап бирде: — Ярый инде шунда, Федор Федорович, һәрхәлдә, әй¬ бәтрәк булса, бер дә комачау итмәс иде. Командирларның осталыгы гаскәрләрнең сугышчан рухыннан калыша, һө¬ җүм итәргә күнекмәгәннәр әле, күнекмәгәннәр!—диде ул ачулы тавыш белән кат-кат.— Кайберәүләрне артларын¬ нан этәргц туры килә, кайвакыт шундый этәсең, куллар авырта башлый. Улике кулында күтәреп кайбер акрын кыймылдаучан командирларны ничек итеп артларыннан эткәнлеген иша¬ рәләп күрсәтте. Дошман каршылыкны йомшак күрсәткән җирләрдә өлгеррәкләр алга таба барсалар да, флангла¬ ры өчен борчылып, туктап калалар, янәсе. Ә инде дошман¬ ның көчле оборонасына тап булган җирләрдә каты гына һөҗүм иткәләсәләр дә, ерактан ук урап узмый калалар, ник дигәндә, янә шул фланглар өчен куркалар. Серпилинның дивизиясе бүген нәкъ менә тиешле җә¬ һәтлекне күрсәтте, ул бүтән дивизияләр кебек аның күңе¬ лен борчымады, шуңа күрә ул башта аның күршесенә ба¬ рырга теләгән, тик түзмичә, күзенең чите белән генә бул¬ са да армия алган беренче шәһәрне күрәсе килеп киткән һәм менә Серпилинга килеп төшкән иде. Бүтәннәргә капма-каршы буларак, үзенә үзе бик нык ышанган кешедәй эчендәген яшермичә: — Кайберәүләрне әнә шулай эттем-төрттем дә, ичма¬ са, күңел тынычлыгы өчен трофейларны бер күреп кай¬ тырга булдым!—дип, дөресен ярып салды ул.— Трофей¬ лар шактый, доклад ясарга җитәрлек. 512
Командующий чәен эчеп бетерде дә аяк өсте басып Серпилинга дәште: — Алайса Баглюкка? — Так точно, иптәш командующий! — Боглюкка булгач, юл аягына шуны әйтим. Мин күр¬ шегез Давыдовның аркасын күгәртсәм күгәртеп бетерер¬ мен, әмма дә ләкин барыбер үзен алга этәреп чыгарырмын. Тик сез барыбер, ул калыша дип кенә, аның артына яше¬ ренергә тормагыз! Баглюк каршына төн эчендә менә мон¬ да чыгу бурычын куегыз! — Командующий картадан алар менә хәзер торган җирдән унике километр ераклыкта ят¬ кан тимер юл станциясен күрсәтте.— Төнлә белән үк анда барып җитәргә. Ә инде кулга төшергәннән соң ары таба китәргә! Иртә белән үзегезнең КПгызны шунда куегыз, иң яхшысы — бөтен штабыгызны шунда күчерегез! Шулай дип ул Ртищевка карап куйды, аннан сизелер- сизелмәс башын кагып алды — адъютант шундук аңа ши¬ нелен бирде. Телефон зеңгелдәп куйды. Ртищев трубкага сузылып чыбыкта армия штабы икәнлеген әйтте. — Мине Давыдовка китте дип доложить итегез. Бер сәгатьтән шунда шалтыратсыннар,— диде дә командующий Серпилин озатуында тиз-тиз атлап чыгып китте. Болдырда ул салкыннан шундый бөрешеп килде, Серпи¬ лин, түзмичә, ә шулай да тун шинельгә караганда ыша¬ нычлырак, дип әйтеп салды. — Шинельдән башкага күнекмәгән шул,— диде коман¬ дующий.— Әлбәттә, үзегезнең исәпкә алмагыз,— дип өс¬ тәде ул, Серпилинның киез итекләре белән тунын күзен¬ нән уздырып.— Бу киез итекләрегез белән станциягә ба¬ рып җитсәгез, рәхмәт кенә әйтермен. Ә инде күн итек бе¬ лән бер урында таптансагыз, күн итек тә коткармас. Ул, күн итекнең кемне коткара алмавын, ягъни бик көяз полковник Давыдовны — күрше дивизия командирын исенә төшереп, көлемсерәп куйды. Аннары Воскресенск станциясен төнлә белән һичшиксез алырга кирәклеген та¬ гын кисеп әйтеп, Серпилиннан бер минутка алданрак ки¬ теп барды. Серпилин машинага менеп шофер янәшәсенә утырды да тәрәзәгә ишелеп-ишелеп яуган ябалак карга ишарәләп: — Төнлә дәрәҗә билгеләрен дә шәйләмичә җәяүләп йө¬ рергә туры килмәгәе,— дип үзенең куркып куйганлыгын сиздерде. Серпилин юл тоткан Баглюк полкы төнлә белән алын¬ ган шәһәрдән уң кулдарак һөҗүм итә иде. 33 3-263 513
Полкташлар шәһәрне үзләре алмавына үкенә, күрше¬ ләреннән көнли, ә чынында исә аларның үкенеп тә, көн¬ ләшеп тә торырлык вакытлары юк. Полк беренче тәүлек¬ тә үк алты авылны азат итте, ә бүген иртә белән — янә бишне. Ләкин әлеге «азат итте» дигән сүз кичә әле хакый¬ катькә туры килсә, бүген алынган авыллар исә немецлар тарафыннан яндырылып тәмам көл ителгәннәр. Алар авылларга әле кичтән үк ут төрткәннәр, шуңа күрә полк каршында офык чигендә гүя берничә шәфәкъ нуры якты¬ рып торгандай булды. Рябченко'батальоны дошман оборонасы эченә беренче булып кадалып керде, ләкин бүген иртән юл чатлыгында¬ гы Мачеха дигән кечерәк авылга терәлеп калды, немец¬ лар аны бирү турында уйламыйлар да, шул сәбәпле фә¬ кать кисәү башлары гына калган авылны кулга төшерү алдыннан батальонга биш сәгатьләп сугыш барышында, үле һәм яралылары белән бергә, кырык кешене югалтыр¬ га туры килде. Хәзер исә Рябченко бер рота белән алга табан ерак ук киткән батальоннарны куып җитәргә ашыкты, ә Малинин буран өеп куйган көртле юл буенча таралган роталарны алга әйдәп торды. Әйтүләренә караганда, алда тагын бер авыл алынган, ләкин ул шулай ук яндырылган булган; бу янгын төтене янә дә ашыга төшәргә куша иде. Караулов артыннан сөйрәлеп кенә атлаган Синцов аның, белән тигезләште дә: — Карале, бөтен җирдә төтен бит,— диде. Аякларны кар эченнән тартып чыгарып булмый, бит¬ кә каршы җил исә, адымнарны ишәйтү, Карауловны куып җитү өчен бик көчәнергә туры килә иде. Синцовның сүзен ишетмәгән Караулов: — Нәрсә дисең? — дип кайталап сорады. — Бөтен җирдә төтен дим! Караулов башын иеп алды, кашларына, мыегына са¬ рылган карны бияләе белән сыпырды. Ул борылып карамыйча гына: — Менә мин атлыйм да атлыйм, атлаган уңайга санап барам,— диде.— Әле иртә белән генә биш төтен иде, ә хә¬ зер — сигез, һаман саен күбрәк яндыралар. Сигез бит! Шуңа тагын без алганны куш, ничек әле исеме... — Мачеха,— диде Синцов. — Нәкъ үзе, үги ана! Җәмгысы тугыз! Мачеха бар иде — юк булды. Анда бит кешеләр яшәгән... Белмим, ни уйлыйлардыр ул фашистлар: баш төртер урыннары бул¬ масын, диләрме икән? Соң, без кар өстендә дә йоклый 514
алабыз, ә барыбер аларның койрыгына басабыз! Рас алар шундый паразитлар икән, бөтен җирне яндырып баралар икән, мин армия буенча приказ бирер идем: аларны бер генә дә пленга алмаска. Бер ызбаны яндырдыңмы — мә маңгаеңа пуля! Син ничек уйлыйсың? Синцов та нәкъ Караулов кебек уйлый, Караулов үзе дә Мачеханы яндыручыларны тотып алганнан соң аларга шундый җәза биргән. Ләкин тәртип сакларга өйрәнгән кеше буларак ул моңарчы эшләгән һәм киләчәктә дә эш¬ ләнәчәк нәрсәләрнең үз нәфрәтеннән чыгып кына түгел, ә приказ нигезендә үтәлүен тели иде. — Конюшня янындагы офицерның башына кайсыгыз җитте?—дип сорады Караулов. — Комаров. — Синең уз отделениең белән алга киткәнеңне күреп калган идем, тик аннан берни ишетелмәде, фәкать теге¬ ләрнең автоматлары гына чытырдап алды. Беттеләр, ах¬ ры, мин әйтәм. Ә аннан гранат гөрселдәп куйды да немец¬ лар бүтән атмады! — Комаров ыргытты ул гранатаны,— дип, Синцов янә Комаровның исемен телгә алды. — Шулайдыр шул,—диде Караулов.— Юкса, мин инде отделениегез дөнья кичте дип уйлаган идем. Хәзер Синцов отделениесендә нибары ике кеше: үзе дә Комаров кына бар. Ләкин анда бүгенге көндә күпме генә кеше калмасын, Караулов аны барыбер отделение итеп саный иде... — Менә тагын бер үлек,— диде Караулов, юл кырыенда карга күмелеп яткан немец мәете янында туктап. Немец куллары белән башын кочып йөзтүбән яткан, бер аягын үз астына җыя төшкән, икенчесен юлга аркы¬ лы салган иде. Караулов бу аякны киез итеге белән тибәргәч, аяк башта кузгалгандай итте, тик яңадан юлга аркылы ятты. — Кышын үлекләр бүтән, җәйлектәге ише түгел,— ди¬ де Караулов.— Кайберләре нәкъ курчак кебек, кешегә ох¬ шамаган да! Караулов яңадан алга чыгып атлый башлады, ә Син¬ цов — аның артыннан. Хәзер Синцов алдында Караулов¬ ның куна тактасыдай аркасы шәйләнә, ә артында Комаров¬ ның авыр гына мышнаганы ишетелә. Комаровка һөҗүм алдыннан гына хаста ябышты: күкрәге авырта, тора-тора ютәл тота, мөгаен, Леонидовны сөйрәп кайтканда суык алдыргандыр. Ә хәзер суык тидергән шул үпкәсе белән ике тәүлек инде ялсыз-йокысыз атлап бара, бер дә зар¬ ланмый, тик әледән-әле ачы гына ютәлләргә керешә иде. S3*
«Ә Леонидов хәзер госпитальдә, бәлкем, Мәскәүдә, бәл¬ кем, кайдадыр тагы да арырак йомшак одеялга төренеп, ак җәймәләр өстендә ятадыр»,— дип үтә көнчелек белән уйлап куйды Синцов һәм чыннан да табансыз Леонидов¬ ның ничек итеп рәхәттә ятканлыгын күз алдына китерде. Синцовның да яралы буласы килеп китте, әйтик, Лео¬ нидов кебек каты яралы булып түгел, һич югы, Баюков кебек — аны үз сүзле Малинин барыбер эзләп тапкан. Баюков хат җибәргән, орден турындагы хәбәре өчен рәх¬ мәт әйткән һәм, инде төзәлә дә башладым, дип язган иде. Менә Синцовка да хәзер шулай савыгасы, Баюков кебек үк ак җәймәләрдә генә иркәләнеп ятасы иде... Синцов бу уен башыннан көчкә генә куып чыгара ал¬ ды, мондый уйлар гадәттә кешеләр күңеленә сугышта еш кына килә, тик алар моны белгертмиләр генә. Әлеге уйдан бушанырга аңа ул уйның җир ярыгына кереп качарлык оят һәм шүрләвек булуы түгел, ә дүрт сәгать элек кенә Мачеха авылы дар агачыннан алынган дүрт мәет булыш¬ ты, чөнки Синцов бу мизгелдә капыл гына аларны исенә төшергән иде. Үлекләрнең берсе — хатын-кыз. Бу хатын-кызны, дөре¬ сендә, кыз кешене бугай әле, асып куйган дүрттән үрелгән чуар немец телефоны чыбыгын Синцов үз кулы белән кискән иде^ Синцов шнурны пычагы белән кисте дә кызның гәүдә¬ сен үз кулына алып кар өстенә салды. Кыз тупас туладан тегелгән кара пәлтә кигән, пәлтәнең өске төймәсе чишел¬ гән дә изүе астыннан бәйләгән кофтасы күренеп тора; бер аягы олтан салынган иске киез итектән, аның да әле ку¬ нычы өстән тигезле-тигезсез киселгән булган; ә икенче аягы — оекчан гына; оекның тез турысында зур тишеге дә бар, бу тишектән кызның җансыз ак тәне күренеп то¬ ра. Әлеге телефон шнуры озын ак муенына тирән генә ки¬ селеп кергән. Мәетнең бер якка салынып төшкән башы исә: «Йә, нәрсә кирәк сезгә миннән, нигә бәйләндегез ин¬ де миңа?»—дип әйтә кебек иде. Җәзаланган бу кешеләр инде күптән эленеп тора, алар гүя ап-ак бозлы мәрмәргә әйләнгәннәр һәм дардан төшер¬ гәндә саксыз алып салсаң яки нәрсәгә булса да орындыр¬ саң, шундук битләре яки куллары кителеп төшәр кебек иде. Синцов шәһит кызны ничек итеп баудан алганын әледән-әле җентекләп күз алдына китерде һәм бер мәлне, Машаны да хәтеренә төшереп, эче жу итеп китте. Ә икен¬ че юлы, асылган кызның бер аягы киез итектән, ә икенче аягы ертык оектан булган өчендерме, аның күңеленә кай¬ 516
чандыр җилкәсендә күтәреп барган бәләкәй генә доктор хатын килде һәм ул күңелдә уянып кую белән янә, коты алынып, Маша хакында уйлап алды. Кайда икән хатыны хәзер? Исәнме ул? Кырыкмаса-кырык үлемне үтеп, кы¬ рыкмаса-кырык мәртәбә җанына кан сауганнан соң, аның кайчандыр, соңгы күрешүе вакытында, Машапың язмышы өчен куркып, йотлыга-йотлыга әйткән сүзләре хәзер инде аңа бик мәнсез һәм тозсыз булып тоелдылар. Чынлап та соңгы күрешү булдымы соң ул? Әллә түгелме? Миллионла¬ ган бүтән кешеләр миллионлаган бүтән кешеләре белән саубуллашкан кебек үк, ул да моны белми иде шул. — Я ничек? — дип бүлдерде аны караңгы уйларыннан Малинин. Ул юл буенча сузылып киткән батальон тасмасы белән бергә атлап килә, бу тасма Синцовлар койрыгына тоташып алга ук чыгып бара иде инде.— Сугыш ничек бара? Синцов атлаган уңайга башын Малининга борып: — Сугыш начар бармый, иптәш өлкән политрук,— ди¬ де.— Тик кызганыч, өлгерә алмабыз,— дип алгы тарафка, төтен ягына таба ымлап куйды ул. Күптән түгел генә, кайгы-хәсрәтнең кара кулларыдай, офык буенача күк йөзенә күтәрелеп торган төтен багана¬ ларын хәзер инде өермә пәрдәсе каплап алган, тик якын¬ дагы төтен генә алар каршында һаман әле кап-кара ту¬ бал булып шәйләнеп тора иде. Синцоз политрук янәшәсеннән атлый-атлый: — Нәрсә, һаман шулай булып торыр микәнни бу? — дип куйды. — Анысы үзебезгә бәйле,— дип җавап бирде Малинин. Малинин һәркемгә дә билгеле хакыйкатьне шулай шул, дип төпченеп кабатларга яратмый. Ләкин Синцовның бая¬ гы соравына ни дип җавап бирсен инде ул? Әйе, нәкъ без¬ нең үзебездән тора ул. Ә башка кемнән генә торсын ин¬ де? Ниһаять, ул чынында да шулай, һавага төтен бага¬ налары күтәрелүе сугышчыларны үз артларыннан ияртеп баручы ни Карауловтан, ни Синцовтан, ни кичәле-бүгенле кулларыннан килгән барлык нәрсәне эшләгән, ә хәзер исә булдыра алган кадәр алга табан ашкынган Малинин бе¬ лән Рябченкодан гына тормаган кебек тоелса да, ул тө¬ теннәр барыбер аларга бәйле иде. — Мин монда, һич көтмәгәндә, ике авыл кешесен тап¬ тым,— диде Малинин. Аның тавыш төсмереннән Синцов бу кешеләр турында юкка гына һәм беренче мәртәбә генә сөйләмәгәнен, ә бу сүзен колонна буенча гел кабатлап барганын аңлады.— Алар төнлә белән немецларда, ике танк ташлап калдырылган шоссе турысында, атышулар булганлыгын әйттеләр. Син ул танкларны күрдеңме?
— Күрдем. — Моторлы колонналары чигенгәндә бензиннары бет¬ кән икән. Атышканчыга хәтле үк әле алар үз танкистлары белән сугышып беткәннәр! Шулай да танклардан үз ма¬ шиналарына бензиннарын агызып алып үкчәләрен күтәр¬ гәннәр. Яхшы факт бит? Ул моны Синцовтан инде әүвәлге политрук буларак, ягъни киңәш-уңаш итеп сорый. Янәсе, агитация өчен чын¬ лап та яхшы факт бит? Синцов юлга ташланган ике немец танкысын исенә тө¬ шерде һәм немец танкистлары белән пехотачыларының бензин өчен кыр өстендә әүмәкләшеп сугышуларын аерым ачык итеп күз алдына китерде... — Яхшы факт анысы, тик... — Нәрсә тик? — дип капыл гына сорады Малинин. — Тик бездә дә техника күп булсын иде ул. Менә шун¬ да яхшы булыр иде. — Җәяүленең сукмагы җиде ди. Буранда җәяү кирәк. — Әйе, җәяүле бөтен җирдән үтә анысы,— диде Син¬ цов, кар өстеннән аягын көчкә генә сөйрәсә дә. Ул тынып калды: шундый арган, сөйләшәсе дә килми. Малинин моны үзенчә аңлады: «Хәсрәтләнә булыр!» Нәкъ һөҗүм башланыр алдыннан батальонга биш пар¬ тия билетк алып килделәр. Синцовтан башка һәммәсенә дә бирделәр. Малининга бу хакта дивизия комиссары бе¬ лән сөйләшергә һич җае чыкмады, ул, әҗәл сайлап килми, дип үзе турында да уйлап, нәкъ һөҗүм башланыр алдын¬ нан төнлә, бер ун минут вакытын кысып, армиянең полит¬ бүлегенә Синцов турында кыска гына хат язды. Үз хаклы¬ гына инанган кеше буларак, бөтен кискенлеге белән ул дивпарткомиссияне орышып язды: комиссия полк бюросы карарын юкка тоткарлады, әле һөҗүм алдыннан ук кеше¬ нең партиялелек язмышын хәл итмәде, юкса аның үз хак¬ лыгын белеп калмыйча, сәгатендә, көнендә башын салуы да бик ихтимал бит. Синцовның үзенә бу хакта, вакытыннан элек, сөйләп бирергә Малининның күңеле тартмады, мөгаен, хат барып та җитмәгәндер әле, дип уйлады. Ләкин шулай да аның рухын нәрсә белән булса да күтәрүне кирәк санады. — Сине онытканмындыр дип уйлама. Гомумән, бу хак¬ та аз уйла. Синең өчен хәзер мин уйлармын. Малинин бу килбәтсез сүзләрне ихластан әйтте, тик Синцов моңа көлмәс җирдән көлеп җибәрде. Ул Малинин¬ га ышанса да, әлеге мәсьәлә турында уйламый булдыра алмый, һәм Малинин инде монда чарасыз иде. Синцов 618
бу хакта, кичә дә, бүген дә, күп мәртәбәләр уйланды, гәр¬ чә бу мәлдә, Малинин белән янәшә атлап барган чагында, күңелендә бүтән уй булса да. Ул партия билетын менә хәзер генә исенә төшергән иде. Малининның ни әйтәсе килгәне ярты сүзеннән үк аңла' шыла иде. ) — Ичмаса, менә хәзер, атлап барганда уйлама...— ди¬ де ул.— Ә инде туктадык исә... Синцов салынган башын күтәрде дә, алда чагылган төтенгә усал гына карап алып: — Их, Алексей Денисович! Мин барысына да риза,— диде.— Тик озаграк туктап тормасак иде| — Тел сөяксез, нәрсә әйтмәс. Туктамыйча машина да бара алмый,— диде Малинин караңгы чырай белән.— Нәр¬ сә, Берлинга да без туктаусыз гына барырбызмыни?.. — Ичмаса, Вязьмага хәтле туктаусыз барасы иде. Малинин әллә аны җөпләп, әллә җөпләмичә, «эһем» дип куйды. Вязьма Каф тавы артында түгел түгелен, лә¬ кин хәл алмыйча, өстәмә көчләр белән тулыланмыйча, по¬ жалуй, анда да җитеп булмас. — Әй, юл бирегез! — дип кычкырды Комаров арттан... Малинин белән Синцов, борылып карап, читкә тайпыл¬ дылар, шунда алар яныннан Баглюк чанасы узып китте. Атларын юртып чаптырсалар да, парга төшкән атлары кар¬ ларны тояклары белән бик авыр аттыра. Чана башына дилбегәне тотып автоматчы утырган, ә артта, Баглюк бе¬ лән, тун һәм киез итек кигән генерал утырып бара иде. Чана узып киткәч Малинин яңадан юлга төште. Ул Синцовны һаман әле үз янәшәсеннән атлый дип уйлап, хәзер генә дивизиянең яңа командиры узып китүен әйтте, мин аны һөҗүм алдыннан полк штабында бер күргән идем инде, диде. Ләкин Синцов аның белән атлап бармый, ул бая юлдан читкә тайпылган җирдә, тездән карга чумып, басып то¬ ра, кече сержант чана артыннан карап калган, Баглюк янәшәсендә, чанада,— юк, аның һичничек тә ялгышуы мөм¬ кин түгел! — теп-тере Серпилин утырып бара иде бит. — Я, нәрсә артка калдың инде?!—дип сөрән салды аңа Малинин. Синцов кар сырынтысы эченнән аягын суырып алып каты юлга керде. Малининны куып җитеп, аның яныннан атлый башлады. Синцов беравык дәшми барганнан соң: — Ә сез беләсезме кемнең узып киткәнен? — диде. — Беләм. Дивизиянең яңа командиры. 519
— Ә аның фамилиясе ничек? Малинин, маңгаен җыера-җыера, исенә төшерергә ты¬ рышты. Дивизия командирының фамилиясе тел очында гына торса да, гел исенә төшерә алмый бит. Югыйсә дәф¬ тәренә дә язып куйган иде куюын, тик дәфтәре планшеты¬ на салынган, ә Малининның салкында бияләен салып то¬ расы килми иде. — Фамилиясен ишеткәч тә таныш кебек тоелган иде, ә аннары онытып җибәргәнмен. — Серпилин,— диде Синцов. — Әйе шул,— дип раслады Малинин һәм Синцовка игътибар бел'эн карап куйды. Хәзер инде ул фамилиянең ни өчен таныш булып тоелганлыгын исенә төшерде. — Шул үземе? — Шул үзе! — Ах, син, корт чаккыры! — диде Малинин үкенеп.— Артыннан калмый йөгерерсең бит, ә?1 Синцов өчен ул шатланып бетә алмады: дивизиядә мондый кешенең булуы, җитмәсә әле аның командиры сый¬ фатында булуы, шуның өстенә Синцовның аның кулы ас¬ тында чолганышта» чыгуы мәсьәләне бик җиңеләйтә ала иде. «Ә менә мин йөгермим әле!» — диде Синцов үз күңеленә үзе каршы килеп. Серпилин белән очрашуы моңарчы чын¬ га ашмаслык хыялы гына булса да, әнә шулай үзенә үзе каршы төште ул. Синцов акрынлап һәм үзе дә сизмәстән: минем язмышыма кагылышлы бөтен нәрсәләр дә дөрес итеп чишелергә тиеш, дигән бик кыен, әмма горурәнә бер фи¬ кергә килгән һәм бу фикергә күнегеп тә киткән иде, ягъ¬ ни аның мәсьәләсе әлеге күрешүдән гайре дә дөрес хәл ителергә тиеш, чөнки аның ничек сугышканын раслар өчен Серпилинпан башка да кешеләр җитәрлек хәзер: бу Мали¬ нин, бу комбат, бу Караулов һәм артыннан ютәлләп кил¬ гән Комаров та әнә. Алар һәммәсе дә миңа шаһит бит. Аның язмышыннан ташлама сораган чаклары да бул¬ ды: кайчандыр Люсин белән очрашуын үзе өчен бүләк шикелле кабул иткән иде; дөрес, соңра бу аның өчен бү¬ ләк түгел, ә аркасына кадалган хәнҗәр булып чыкты. Лә¬ кин ул барысы да берьюлы хәл ителер дип, һаман әле хыяллануын дәвам иттерде һәм коткаручы фәрештә итеп еш кына Серпилинны искә төшергәли иде. Ә хәзер ул язмыш сәхифәләренең һәммәсе дә үз чира¬ ты белән ачыла баруын, табигый рәвештә дәвам итүен те¬ ләде. Бу теләк менә нәрсәдән гыйбарәт: аның язмышы Синцовны электән, ягъни партия билеты әле гимнастерка 520
кесәсендә булган чагыннан ук белгән генерал Серпилин сүзенә таянып түгел, ә әүвәл кызылармеец, бүгенге көндә исә кече сержант булган, үзедәй меңләгән сугышчылар ке¬ бек үк башта немецка Мәскәүне бирмәскә тырышкан, ә хә¬ зер исә немецны киредән куып барган Синцовның, фәкать аның үзенә генә ышанып хәл ителсен иде... УНТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК Рябченко батальоны өзлексез алга барып төн уртасы¬ на тагын өч авылны алды: икесе тәмам янып беткән, бер¬ сенең исә чиреге генә янмый калган иде. Батальон килеп җиткәндәрәк авыл әле исән, әүвәле беренче йортларына ут кабынган, аннан соң инде ярты авыл янып беткән иде. Бу тамаша, немецның атып торуына да карамастан, аларны шулай да авылга бәреп керергә, ичмаса аның бер өлешен генә булса да коткарып калырга мәҗбүр итте. Бу хәл күңелдә гадәттән тыш ачыклык белән уелып калды: немецларның бер ишесе турыдан-туры бүрәнә стеналарны кисеп ясаган амбразуралардан ут сиптерсә, икенчеләре йөгерә-йөгерә өйләргә ут салып йөрде. Аларның ызбадан- ызбага күчкән шәүләләре ялкын җирлегендә елт-елт ча¬ гылып торды. Бу күренеш безнең сугышчыларны гел менә исәнгерәтеп ташлады, авылга бәреп кергәннән соң инде ут үрли башлаган йортларның көйрәргә керешкән бүрәнәлә¬ рен сүтеп ташларга аларның ни хәлләре җиткәндер. Лә¬ кин соңыннан шундый да эштән чыгып талчыкканнар, Ряб¬ ченко аларга урын табып ял итәргә приказ бирсә-бирмәсә дә, селкенү түгел, сыңар кылларын кыймылдатырлык та җегәрләре калмаган иде. Каравыл куйганнан соң Рябченко рота командирлары¬ на җае чыкса чәй кайнатырга, кешеләрне ашатырга, иң мөһиме, аларны йокларга салырга боерды. Ләкин сугыш¬ чыларның күбесе шундый арган, исән калган ызбаларның почмакларына, йоклар алдыннан авызларына тәгам да ка¬ ба алмыйча, авып киткәннәр иде. Рябченко төнлә Баглюк килеп батальонны тагын һө¬ җүмгә кузгатмагае дип курка. Шулай гына була күрмәсен берүк, дип аллага ялвара, ул кешеләрнең мөмкин кадәр күбрәк йоклап калуын тели иде. Офыкнын сул як читендә, Воскресенск станциясе өс¬ тендә, кар өермәләре аша алсу шәфәкъ нуры саркылып кү¬ ренеп торды. Төнге икедә станция ягыннан атлы чанага утырып Баглюк белән дивизия командиры килде, Баглюк шундук Малинин белән Рябченкога сугышчыларны күтә- 521
рергә кушты. Баглюкның бүтән ике батальоны дүртенче сәгатьләрен инде станция өчен сугыша, тик аны һич ала алмый. Немец аяусыз рәвештә каршылык күрсәтә, станция¬ не күз алдында ут төртеп яндыра башлаган әнә. Рябченко каршына шундый таләп куйдылар: ул, үз батальонын күтәреп, иң соңгы көч белән булса да, алга таба җиде километрлык ыргым ясарга, ягъни немецлар станция аша тыл көчләрен тарттырмасын өчен юлга ар¬ кылы төшәргә тиеш. Әгәр батальон юлны кисеп үтсә, һич югы аңа чыга алса, немецлар станцияне ташлап чигенә башларлар иде. Баглюк әнә шундый бурыч куйды, ә дивизия команди¬ ры кешеләрне йокыларыннан уятып юлга хәзерләү өчен күпме вакыт кирәк буласын сорады. Рябченко: «Ярты сәгать»,— дип, дөресен әйтте. Аның болай әйтүенә ул генерал акырып җибәрер дип көткән, лә¬ кин генерал ялган сөйләп торганчы, монысына да түзәргә булган. Ул барыбер ярты сәгатьсез кешеләрне урынна¬ рыннан кузгатып сафка тезә алмас, ярты сәгатькә дә әле бик шөкер итәргә кирәк дип уйлаган иде. Баглюк чынлап та сөрән салырга бугазын көйләп куй¬ ган иде, ахрысы. Тик генерал сәгатенә карап: — Яхшы, тик ул ярты сәгатегез чынлап та ярты сә¬ гать булсын! — дип әйтеп өлгерде тыныч кына. Рябченко белән Малинин бик авыр эшләренә кереште¬ ләр. Кешеләрне андый хәлләрендә гадәттән тыш нәрсәләр: җир убылу, су басу, янгын чыгу һәм, әлбәттә, сугыш кына аякка бастыруы мөмкин — сугыш тыныч көннәрдә гаять куркыныч яңгыраган бу афәтле сүзләрнең барысын да үзе¬ нә бик тиз арада берләштерә ала иде. Ярты сәгатьтән Рябченко батальоны, аның икенче тәү¬ лек азагына җитмештән чак кына артык булып калган су¬ гышчылары, тигезсез ике сафка тезелделәр. Ерактан һаман әле янгын яктысы чагылып торды. Рябченко «смирно» командасы бирде, шуннан Серпи- лйн сафтагылар каршына килеп басты. Баглюк командир белән комиссарга ни әйтсә, Серпи¬ лин да кыскача гына кабатлап шуны әйтте: сугышчылар¬ дан хәзер ике нәрсә сорала — станциядә төтен белән көл¬ дән гайре ни дә булса калсын, кешеләргә, хатын-кызлар белән балаларга, яшәр өчен куышлар булсын иде; икенче нәрсә — әлеге станция өчен андагы иптәшләрегез бер дә мәгънәсезгә корбан ителмәсен иде. Алар менә дүртенче сәгать инде станциягә һөҗүм итәләр, ләкин аны ала ал¬ мыйлар. Әгәр батальон станцияне урап узып юлны кисеп чыкса, немецлар үзләре үк аннан үкчә күтәрәчәк.
Ул, дивизия командиры, батальонның иртәнге приказ¬ ны тулысынча үтәвен, кулыннан килгәнчә һәммәсен дә эш- ләвен бик яхшы белә, шулай да сугышчыларның станция¬ не әйләнеп узып юлны кисеп чыгуын үтенә. Серпилин кыска нотыгын тәмамлап: — Менә шул сезгә үтенечем. Бик зур гозерем бу ми¬ нем сезгә,— диде. Аның сүзләре яңгыравы буенча приказ¬ дан аерылмасалар да, Серпилин: менә шул минем прика¬ зым, дип гади генә итеп әйтсә дә, ул «гозер» сүзен кул¬ ланды. Бу сүзгә кайбер сугышчылар бик үк эреп төшмә- сәләр дә, күбесенең йөрәге тырсылдап куйды. Хәер, сүз сүз генә инде ул, ә монда кан белән яулап алган җылы уры¬ ның белән газиз йокыңны ташлап китәсең бар һәм кабат буран эченнән алга таба барып анда немецлар белән су¬ гышырга керешәсең бар. Үз батальонының боек кына басып торуын күргән Ряб¬ ченко, бу хәлне үзенең егетләрчә яңгыравык тавышы бе¬ лән томалап калдырырга тырышып: — Иптәш генерал, батальон сез куйган бурычны үтәр! Без приказны үтәп бу хакта сезгә таң атканчы ук доло¬ жить итәрбез,— диде. Рябченко команда биргәч, кешеләр кузгалып китте. Серпилин үзе яныннан узган сугышчыларга аларныкы кебек үк алҗыган йөз белән карап торды, бу йөздә алар¬ га карата рәхмәт хисләре, аларның хәзерге изге эшләрен ихластан хуплаганлыгы чагыла. Алар урынында булса, үзе дә алар эшләгәнне эшләр, ләкин чарасызлыгы кешеләрнең фидакарьлеген икърар итәргә һич тә комачау итә алмый иде. Минем приказ бирергә хакым булса да, дип уйланды ул эченнән, бу әмеремне хезмәт бурычлары буенча катгый рәвештә үтәргә тиешле буйсынарларыма карата рәхмәт тойгыларымны белдерә алмыйм дигән сүз түгел бит әле. Разе үзең бүтәннәрнең бик авыр приказларын үтәгән ча¬ гыңда, аларның сиңа ичмаса рәхмәтле күзләре белән булса да җылы итеп карап куюын өметләнеп көтмисеңмени? Үзе яныннан бөтен колонна да үтеп беткәндә генә кылт итеп бернәрсә исенә төште. Колонна аның каршында те¬ зелеп кенә яткан чагында әле, Серпилинның күзенә уң флангтагы озын гына бер сугышчы чалынган иде. Уң флангта торучының озын булырга тиешлеге һәркемгә мәгъ¬ лүм инде анысы, тик бу сугышчының озын буеннан биг¬ рәк килеш-килбәтендәге ниндидер якынлыгы җәлеп итте аның игътибарын... Хәзер, колонна койрыгы үзе яныннан узганда, ул дәррәү шуны исенә төшергән һәм Баглюк: «Сезне саклар өчен бер взвод калдырсам, шул җитәрме S9S
сезгә?» — дип аңа мөрәҗәгать иткәч кенә әлеге буйчан сугышчыны онытып та җибәргән иде ул. Серпилин полк командирына күтәрелеп карап: — Кемне сакларга ул? Минеме, сезнеме?—диде.— Әгәр сезне булса, ул взводны үзегез белән алыгыз, чөнки хәзер батальон командиры белән бергә китәсез һәм юлны кисеп чыктык дип миңа донесение җибәрми торып кире кайтмагыз да! Әгәр мине сакларга дисез икән, мин хәзер станциягә кайтам да аны алганчыга кадәр сезнең баталь¬ оннарыгыз янында булам. Баглюк кулы белән авылга күрсәтеп һәм Серпилинның аны батальонга ияртеп җибәрүенә карата йөзендә бер генә үкенүт төсмерен дә белгертмичә: — Иптәш генерал, сез дивизия КПсын монда күчерми¬ сезмени? — дип сорап куйды. ■— Иртә белән күчерәм. Комендант ротасы килеп җи¬ түгә, сезгә ярдәм итсен өчен, аны шундук станциягә җи- бәрәм. Ә иртәнгә хәтле монда, авыл буш булмасын өчен, өч сугышчы калдырыгыз, ә бүтәннәрен — алга! Биш ми¬ нуттан монда бер генә артык кеше дә күзгә чалынмасын! Баглюк дивизия командирына өч сугышчы белән авто¬ матчысын, янә дә чанасын калдырды, үзе исә, киез итек¬ ләре белән.кар ера-ера, батальонны куа китте. Серпилин ерагая барган батальон артыннан карап тор¬ ды да, станциягә кире китәр алдыннан, якындагы бер ызбага кереп чыгарга булды. Ызбада янгыннан калган ха¬ тын-кызлар белән балалар җылына иде. Серпилин керә- керешкә исәнләште дә үзе артыннан ишекне шыплап ябып куйды. Арган кыяфәтендә бүреген салып та өлгермәде, кешеләр белән җылынган ызбадан берәр почмакны сайлап алып, шунда авып, бердән йоклыйсы да килеп китте. Өлкән яшьтәге бер хатын, башын ия-ия, пычак белән өстәл өстен кырып тора иде. Серпилин аңардан: — Сез нигә өстәлне кырасыз? — дип сорады. Хатын, башын күтәрмичә, ярсый-ярсый кыруында булды: — Немецлар артыннан кырам. Адәммени алар, өстәл¬ дә йоклаганнар.— Аннары ул, гәүдәсен турайтып, Серпи- линга күтәрелеп карады һәм ашыга-кабалана сөйләргә кереште: — Кичәгенәк немецлар төпчек улымны үтерделәр. Сыерны урманга яшермәкче икән дә, тегеләр аны куып җитеп атканнар.— Хатынның тиз сөйләвенә көчкә ияреп барырлык. Күзләрен зур ачып Серпилинга шундый өметлә¬ неп карый, әйтерсең ул аңа хәзер үк бар югалткан нәрсә¬ 524
ләрен кайтарып бирер. Бүтән хатын-кызлар да, бер-бер- сен бүлдереп, фашистлар килгәннән соң кемнәрне һәм кай Вакытта үтерүләрен сөйләргә керештеләр. Серпилин ишек яңагына сөялгән иде, аларны тыңлаган саен немецларны өзеп ташлардай булып нәфрәте арта барды, югыйсә алар¬ ны күралмавы болай да инде җитеп ашкан иде. Баглюк калдырган автоматчы артта ишекне ачып: — Иптәш генерал, монда ике фашистны тоттылар, под¬ валда качып калмакчы булганнар. Нишләтергә аларны? — дип сорады. Серпилин: — Сау булыгыз,— дип, хатыннарга башын иде.— Ир¬ тәгә, продукты китергәч, өйләре янганнарның балалары¬ на бераз өлеш чыгарырбыз,— диде. Шуннан бүреген киде дә автоматчыга ияреп чыгып китте.— Кайда ул немецлар? Серпилин аларны шундук күреп алды. Алар үзләрен тотып алган ике сугышчы арасына басканнар. Аякларына ботинка, өсләренә шинель кигәннәр, ә пилоткаларын тү¬ бән үк төшереп колакларын томалап куйганнар. Шундый өшегәннәр, дер-дер килеп калтырашып торалар. — Аус вельхен дивизион?—дип сорады Серпилин. Немецларның берсе бу сорауга каршы: йөз ундүртенче дивизиядән, дип җавап бирде. — Унд зи? Икенче немецта үзенең йөз ундүртенче дивизиядән икән¬ леген әйтте. — Вас махен зи хир? Немецлар дәшмәде, тик аларны тоткан сугышчыларның берсе сорауның мәгънәсен абайлаган иде, ахрысы: — Иптәш генерал, болар фейер команда яндыручыла¬ ры булырга тиеш, ут салып йөри торгач, командаларын¬ нан калганнар да подвалга яшеренгәннәр,— диде ул. — Цайген зи ирэ хенде!—диде Серпилин катгый та¬ выш белән. Немецларның берсе артка чөйкәлде, аңардан нәрсә таләп иткәннәрен аңламый, янәсе, ә икенчесе бер дә сел¬ кенми басып торды. Серпилин аларга таба атлап әлеге соравын немец те¬ лендә тагын кабатлады. — Ягез әле, кулларыгызны күрсәтегез. Немец куркып кына аңа кулларын сузды. Аның янын¬ да басып торган сугышчы, кая кулларың белән генералга тыгыласың дигәндәй, аны хәтта этеп тә җибәрмәкче иде, ләкин Серпилин аны туктатып: 52В
— Ун ду? — диде. Серпилин озын гәүдәсен бөгә төшең икенче немецның да кулларын иснәп карады. / Икесенең дә кулларыннан керосин исе килә иде. Не¬ мецлар сүзсез басып тора бирделәр. Берсе беленер-белен¬ мәс калтырана, икенчесе әҗәлдән котыла алмасын төше¬ неп, тәмам ушы алынып, таш кебек катып калган иде. — Атыгыз бу җәһәннәм кисәүләрен! — диде дә Серпи¬ лин борылып чанага таба китеп барды. Юлда куллары белән җилдән ышыклана-ышыклана атлаган кешеләр чалынды. Аларның берсе, адымын кызу¬ лый төшеп, Серпилинга каршы йөгереп китте, ул да түгел, аны икенчесе куып җитте. Болар дивизиянең элемтә на¬ чальнигы белән комендант ротасы командиры иделәр. Серпилин канәгатьсез тавыш белән элемтә начальнигы¬ на дәшеп: — Ниһаять, килеп җиттегез! — диде.— Әйдә, соң булса да уң булсын! Чыбыкларны монда сузыгыз! Иртәгә, шар¬ тына карап, һич югы көн үзәгенә КП монда булыр! Чы¬ быкларны сузу белән Ртищевка хәбәр итегез, мин Воскре- сенскины алмыйча кайтмыйм. Ртищев ничек, юлга чык¬ тымы инде? Элемтә начальнигы бераз тотлыгып торганнан соң: — Юк, иптәш генерал, чыкмады. Штаб үзе юлда, ә полковник Ртищев минага эләкте. Серпилин кызу гына: — Яраландымы? Алып кайттыгызмы үзен? — диде. — Шартлаган җирендә үк үлде шул, иптәш генерал. — Аһ, харап булган икән! — диде Серпилин гаҗизлек белән, каткан тунына сугып алып. Ртищевны беренче очратканнан соң ук туган уен ника¬ дәр генә үзеннән куарга тырышмасын, ул һаман башында кайнап торды: күзләренә хәтле хәсрәт сарган Ртищев аңа бу дөнья кешесе түгел, аны үтерерләр кебек тоелган иде Серпилинга; ул моны әнә шул моңсу күзләрдән укыган. Юраган юш килә ди! Тәки үтерделәр бичараны! Үзенеңди- визия командирыннан соң нибары бер атна яшәп калды... Серпилин штаб начальнигын кызгана, аның үлемен әүлияләрчә сизенгәнлеге өчен эченнән бик үрсәләнә иде. Лә¬ кин ул хәзерге мәлдә бер генә сорау бирде: — Кем эшкә кереште? Шишкинмы? — Әйе. — Алайса, сезгә әйткәнемне аңа тапшырыгыз. Ә сез, Рыбаков,— дип борылды ул комендант ротасы команди¬ рына таба,— тизрәк Воскресенскига китегез! Кешеләр бик туңдылармы? 526
— Бик туңдылар, иптәш генерал. \ Сугышчылар рота командиры артына килеп баса тор- Дылар. Болар Серпилинның кичәдә, бүген дәәлесугыш- та катнашмаган резервы иде. ' — Җылынырга унбиш минут вакыт бирәм, шуннан сон туп-туры станциягә! — Ә кая барыйк? — дип сорады комендант ротасы командиры; ул тиешле урынга килеп җиттек дип уйлаган иде ахрысы, ә хәзер яңадан алга таба барырга кушалар. — Каямы? Янгын шәүләсе ягына, сугыш барган җиргә! Рота командиры һаман әле үзен кулга алып бетерә ал¬ мый. Ул янә каушап: — Кайсы юлдан барырга? — дип сорый куйды. — Бернинди юлдан та түгел. Ут шәүләсе — сезнең өчен ориентир! Шуңа карап атлагыз! Тоткарланмагыз. Мин сез¬ не шунда көтәм,— диде Серпилин һәм чанасы янына кил¬ гәндә, ерак түгел, өй артында гына бер-бер артлы дөпел¬ дәгән мылтык тавышын ишетте... Анда фейеркоманда не¬ мецларын аталар иде. «Хат язарга кирәк булыр... Хәзер инде Орлов хатыны¬ на гына түгел, Ртищев хатынына да... Менә бит хәлләр ничек җәһәтләнде...— дип җан ачысы белән уйлап алды Серпилин. Чанага утыргач ул, кабат шәфәкъ яктысына ка¬ рап һәм хәвефләнә калып, Баглюкны исенә төшерде.— Тизрәк тылга чыксын иде инде. Тылга чыкмый торып Воскресенскины алып булмый». Ни генә кылмасыннар, Воскресенск станциясен чынлап та ала алмыйлар иде әле. Безнең пехота талпынган саен немец миномет һәм пулемет уты белән аны карга сылап куя һәм шул арада йорт арты йортны яндыра бирә иде. Комиссар атка утырып буран эченә кереп югалды. Ә Серпилин һөҗүмнәрне туктатырга приказ бирде. Кайсы алдан булыр икән: артиллерияне китереп җиткерерләрме, әллә Баглюк башта станцияне урап узармы? һаман суыта барса да, Серпилин салкынны сизмәде. Аның вакытлы күзәтү пункты туры чуен юл өстенә, стан¬ циядән ярты чакрымдагы таш будкага урнаштырылган. Ләкин Серпилин аңа кереп тә карамаган, бары немецлар¬ ның килеп җитмичә шартлаган миналарыннан стена арты¬ на ышыкланып, тышта гына басып тора иде. Ул, немец¬ ларны өзеп ташлардай булып, һәр бөртек тамырын кие¬ реп, Воскресенскидагы утлы тамашадан күзен ала алмый карап торды һәм өзлексез Баглюк турында уйланды. Шу¬ шындый һавада да Баглюк, андый-мондый тоткарлык бул- маса, бер сәгатьтән дә калмый немецлар артындагы шос- 527
сега килеп чыгарга тиеш. Аны нәрсә генә тота алыр икән? Шоссены ут белән капларга ике-өч пулемет та җитә һәм аларның Баглюкны туктатуы бик мөмкин. Әле ничек кеңә туктатырлар! Аларны урап узганчы, сытып ташлаганчы, бер-ике сәгать матавыкланырга туры килер! Ләкин Баг¬ люк шоссега үз вакытында чыкса да әле, барыбер тагын бер сәгать көтеп, бу котырган янгынга чарасыз карап то- рырга туры килә! I Комендант ротасы нигәдер тоткарланды. Немецлар ар¬ тына кинәт кенә Баглюк төшкәч, Серпилин нәкъ әнә шул ротаны hөҗVмгә күтәрмәкче иде! Ул Рыбаковка унбиш минутлык ял бирде. Сәгать угына караганда, рота килеп җитәргә тиеш инде. Сабыры төкәнгән генерал Рыбаковны ашыктыра төшү өчен, аның каршына кеше җибәрде. Менә шундый тынгысыз һәм кәефе үтә хәтәр чагында әлеге чуен юлы будкасы артына армия әһеле Максимов килеп туктады. Ул да машинасын биш километр ары таш¬ лап калдырган. Кар аңа шундый калын сыланган, Серпи¬ лин, кем булыр икән бу дип, аны танымый да торды. Мак¬ симов артында янә бер шәүлә чалынды. Максимов битендәге карын сыпырып һәм бүрегенә өел¬ гән карны кагып төшереп, күңелле тавыш белән: — Я ничек сугышасың, Федор Федорович? — дип сора¬ ды.— Воскресенскины кайчан алырсың, тизме? Командую¬ щий сине ашыктыра төшәргә кушты. Календарь вакытың узды инде, ди. — Календарьлар алдашалар алар! — дип мыгырдап куйды Серпилин. Аларның кәефләре тәңгәл түгел иде. Армиянең коман¬ да пунктыннан өч сәгать элек кенә китеп барган Макси¬ мов төн уртасына немецларның бөтен җирдә дә диярлек каршылыгы сындырылуын, Серпилинның күршеләре хәт¬ та, аны шактый гына узып, алга таба ыргылуларын белә. Командующий, Максимовка юл фатихасын биргәндә, аңа күптән инде Серпилиннан донесениеләр юклыгын исенә төшерсә дә («Воскресенскида терәлеп калмады микән, ка¬ рале үзен!» дисә дә), Максимов, гомуми күтәренкелек тәэ¬ сирендә, юлда чагында ук станциянең инде алынган булуы¬ на өметләнеп торган иде. Хәтта хәзер дә, үзенең алдануын һәм Воскресенскиның алынмыйча янып ятуын күргәч тә, ул ялгышны төзәтүе бик ансат булыр: бер мәртәбә атакага күтәреләсе дә стан¬ цияне алып куясы, һөҗүмне әйбәт кенә башлаган 31 нче дивизиянең һаман әле үз югарылыгында торуын әйтеп до¬ ложить итәсе булыр дип уйлый иде ул. 628
1 Серпилин, киресенчә, күршеләрнең хәле ничек икәнле¬ ген белми, белсә дә бу аңа хәзергә җиңеллек китерә ал¬ мас иде. Ул тәгаен шуны гына белә: моңарчы әле үзенә бйрелгән приказны үтәгәне юк; шушы нәләт төшкере Вос- кресенскига терәлде дә калды бит, сул кырыйдан да, уңнан да узмакчы булып карады, ләкин булдыра алмыйча тагын төртелеп калды, лобовой атака белән алдырмакчы иде дә, кешеләрне генә әрәм итте, аннан, әлеге шартына күрә, Рябченко батальонын да дошманны тирәннән урап алу өчен тиз генә түгел, ә соңга калын җибәрде. Ләкин хәзер инде үз холкына хыянәт итмәскә, түзәргә: яки Баглюкны, яки пушкаларны көтеп алырга, иң яхшысы — икесен дә көтәргә кала иде. Баглюк белән бүтән полк командирларын Серпилин көне буе алга этәрү белән шөгыльләнгән булса да, хәзер исә үзен төрткәләргә килүләрен ул бер дә яратмады. Мо¬ ны өнәмәвен яшереп тә тормады. Үзенә-үзе һәм Максимов¬ ка да ярсынып, бигрәк тә аның: я ничек, тиз алырсыңмы станцияне? — дигән соравын күтәрә алмыйча: — Иптәш армия политбүлеге начальнигы, торак пункт¬ ны алу йомырка пешерү генә түгел бит ул,— диде.— Аңа чиле-пешлесенә — өч, ә каты итеп пешерергә биш минут кына китә! Без генә атсак, минутына кадәр исәпләр идек... ә монда, шайтан алгырлары, немец та атып тора бит! Нәкъ шул мәлне, аның сүзен раслагандай, йөз метр алда гына немецларның рота минасы гөпелдәп алды. Максимов һаман әле Серпилинны кысып: — Ә нигә һөҗүм итмисез, нәрсә көтәсез сез? — диде. Серпилинның баягы төртмәле сүзләре аңа тәэсир ит¬ мәде. Максимов монда килеп төшү белән станциянең алыну уе белән ялкынланып яна иде һәм аның өчен теләсә нин¬ ди тәвәккәллеккә әзер — хет хәзер үк кешеләрне атакага алып китә ала иде! — Бер батальон белән урап узарга булган идем,— диде Серпилин.— Ләкин кешеләр хәлдән тайган, бу бу¬ ранда көчкә атлап баралар. Аларның немец тылына чы¬ гуын көтәм. Максимов дивизия комиссарын искә алып: — Ә Пермяков кайда? — диде.— Бүтән полклардамы? — Юк, монда, без һәммәбез дә монда... Безгә шул Воскресенскины аласы иде, эт еккырыны...— дип каһәрлә¬ неп алды Серпилин.— Бөтен нәрсәне шул кендек тота. Аны алсак, полкларның хәле җиңеләя! Комиссар артилле¬ рия артыннан китте, безнең тупларны өермә йотты биг, Аягына маңгаемны орыр идем, тик пушкаларны спйрии ие нә китерә алсын иде! 34 3-263 UiiO
— Димәк, тату гына эшлисез? Серпилин моңа каршы: һәркайсыбыз кулдан килгәнчә эшли,— дип җавһп бирде һәм ялкынга уралган станция ягына ишарәләп ал¬ ды:— Мондый шартларда сволочьлар гына тату булмас, ә без, шөкер, сволочь түгел әле! Начальниклар тату бул- маса, солдатлар гына кырыла! Максимов белән бергә килеп әүвәле бер читтәрәк ба¬ сып торган, хәзер исә алга чыгып беләге белән ышыклана- ышыклана. пожарны күзәткән кеше кинәт моңсу гына: — Аһ, тимер юл мәктәбе яна!—дип кычкырып җи¬ бәрде. — Сез анда саграк кыланыгыз, будка артыннан бик сузылып карамагыз... юкса, ходай сакласын, уйна белән харап итүе мөмкин!—дип кычкырды аңа Серпилин. Башта ул Максимов үзе белән политбүлекнең берәр инструкторын алып килгәндер дип уйлаган иде, хәзер исә бу саксыз кешенең райком секретаре икәнен танып алды. Кулга төшерелгән әлеге шәһәрчектә иртәнге сәгатьтә алар бер-берсен шәйләп калганнар иде; станция дә аның рай¬ онына керә икән. Секретарь шулчак аңардан Воскресен- скины кайчан алырга исәплисез дип сораган. Бу очрашу иртән генә булган иде. «Неужели бүген иртән икән?» — Байгга мин сезне танымый тордым, баерсыз, ах¬ ры! — диде Серпилин. Пожардан күзен алмаган райком секретаре боек кына тавыш белән: — Бер дә баерга охшамаган...— диде. Ул, түзмичә, янә ачыклыкка чыкты да яңа гына күтәрелгән ялкын багана¬ сын бнк җигелеп карап тора башлады.— Товар пакгауз¬ ларын яндыралар... икенчесен, дүртенчесен!..— дип кыч¬ кырды ул кабат ямансу тавыш белән. — Үзен ияртүен үтенде бит миннән,— диде Максимов.— Аның уенча да инде...—Ул сүзен әйтеп бетермәде, Серпи- линнан акрын, шыпырт тавыш белән сорый куйды: — Фе¬ дор Федорович, станцияне кайчан алырга уйлыйсың? Серпилин сәгатенә карап алды. — Баглюкны көтәм, ярты сәгатьтән шоссега чыгарга тиеш... Әйе, тиеш!—дип кабатлады ул. — Баглюк анысы булдыра алганны эшләми калмый! — Ә кем белә аны кемнең күпме булдыра алганын,— диде Серпилин.— Бәлкем, ул булдыра алганның һәммә¬ сен дә эшлидер дә, тик бүтән берәүнең, аның урынында булса, аннан да артыграк һәм җәһәтрәк тә эшләве мөм- киндер бит! Менә мин дә бүген кулдан килгәннең барысын 530
Да эшләгәнмендер кебек иде. Ә башка берәү минем уры¬ нымда булса, ихтимал, Воскресенскины инде алган да бу¬ лыр иде! — Хафаланма, Федор Федорович, алмый калмассың,— диде Максимов.— Менә Давыдов та иртә белән, эше һич уңайга бармыйча, иза чигеп беткән иде. Ә өч сәгать элек кенә Екатериновканы алуы хакында доложить итте. — Ну! — диде Серпилин.— Чын егет икән! — йөз егерме өченче дә, туксан икенче дә алга китте¬ ләр...— Максимов аларның кая барып җитүләрен әйтте. — Әйе...— диде Серпилин.— Бу бик яхшы... бик ях¬ шы...— дип тәкрарлады. Ләкин күңелендә һаман әле алын¬ маган станция иде аның. Кулын әле дә кашыннан алмаган райком секретаре: — Калган пакгаузларны да яндырдылар,— диде.— Хә¬ зер элеваторны да яндырачаклар, ут янәшә генә. Серпилинның шунда сабыр сабы ычкынып: — Нәрсә, сез һаман карга кебек каркылдыйсыз?—ди¬ де.— Тәмам бавырыма төштегез инде!.. Станциягезне исән килеш алырга мине бер дә хыялланмаган дип уйлыйсыз¬ мы әллә? — Аның үкенече, ниһаять, әнә шулай ачы гына яңгырап, тавышында ук чагылып китте. — Соң, күз алдында яналар бит! — диде райком сек¬ ретаре уфтанып. — Күз алдында яналар...— дип кабатлады Серпилин да, бәгыре таланып.— Соң, минем дә күз урынында ботак тишеге түгел бит... Шул вакыт бурап яуган кар өермәсе эченнән комендант ротасы командиры Рыбаков килеп чыкты. Аның артында сирәк чылбырдай сузылган кешеләр рәте шәйләнеп калды. — Иптәш генерал, доложить итәргә рөхсәт итегез... — Ярты сәгать элек доложить итәргә кирәк иде! — дип бик кискен бүлдерде аны Серпилин.— Миңа һөҗүм башларга кирәк, ә сез кайда йөрисез? — Иптәш генерал, сугышчыда җегәр калмады. — Беләм калмаганын. * Рыбаков гаебен шәйләгән, приказны үтәмәвен үзе дә таныган хәлендә басып торды: ул унбиш минут урынына кешеләргә кырык биш минут ял биргән, алар әнә шулай хәл алса, юлны тизрәк узарлар дип уйлаган иде. Ләкин сугышчылар шундый әлсерәп беткән, артык ял да ярдәм итә алмады, алар юлны бик акрын узды. Рыбаков үзенең гаепле икәнен белә, шул ук вакытта бүтәнчә эшли алма- ганлыгын да белеп тора, ул начарлык түгел, ә мөмкин кадәр яхшылык эшләргә тели. Моның да өстенә ул, хәзер 34» 631
менә дивизия командиры ни тикле генә орышса да, бер егер¬ ме, утыз минуттан тәгаен аны, Рыбаковны, һөҗүмгә җибә- рәсен, тозлап-борычлап орышуга карап кына аның комен¬ дант ротасын атакага җибәрми калмаячакларын бик яхшы белеп тора. Менә шунлыктан бүтән шартларда үзен, мө¬ гаен, гаепле дә санарга әзер булган Рыбаков хәзерге хә¬ лендә үзен гаепле хис итмәде. Моның шулай икәнен Сер¬ пилин да аңлады, ташып чыккан ярсуын басып, Рыбаков¬ ка тыныч тавыш белән тизрәк кешеләрен җыярга, бөтен көчләрен бер. йодрыкка төйнәп һөҗүм ясар өчен әнә теген¬ дә әзерләнә торырга кушты. Ул шулай дип тирән кар эчен¬ нән тырпаеп чыгып торган сарай түбәсенә күрсәтте, анда янәшәдә генә команда пункты да урнашкан иде. Рыбаков дивизия командирына бер дә өркеп тормаган, хәтта берникадәр гамьсез караш ташлап: «Есть!» — диде, аның бу карашы, үз ихтыяры һәм намусы үтәргә кушма- са, кешедән әллә нинди приказ биреп тә артык нәрсә та¬ ләп итә алмассың дигән гөманны белгертә иде. Рыбаков әнә шундый йөз белән кырт кына борылды да буран эчен¬ нән ишәеп чыга барган үз кешеләре янына китте. Максимов кайнаган кар диңгезе эченнән чыгып үзләре яныннан атлап узучы ротага ым кагып: — Карале, Федор Федорович! Бәлкем, үзебез җитәк¬ ләрбез, бергә барырбыз, ә? — диде. — Сабыр ит, Максимов, ашыкма... Мин көннең көн буена ашкындым, ә хәзер исә менә... муеныма -тиенеп ат¬ лансагыз да,— дип райком секретарена баш кагып куйды ул,— ашыкмыйм. Синең белән минем кулда утын түгел, ә кешеләр... аларны зерәгә генә утка ыргытасы килми... Тү¬ зик. Түзүе авыр авырын, шулай да сабыр булыйк. Күңе¬ лем белән тоям, менә хәзер Баглюк шоссега чыгарга тиеш... Вакытның нинди кыйммәт булуын ул да аңлый бит. Килүе¬ ңә шатмын, тик, зинһар, мине ашыктырма. — Соң, һич югы атака башланганчы батальонга чаклы алга табан бара торырбыз? — диде Максимов. — Ә монда нәрсә, армия тылымы әллә? Моннан немец¬ ларга биш йөз метр. Алар янына ике йөз метрга якынрак барасың киләме? — Барасым килә. — Соң бар, алайса... ә мин монда гына калам. Минем монда ике кулга ике батальон, икесен дә идарә итәргә кирәк... Серпилин яки аның белән бергә барыр, яки аның үзен генә җибәрмәс дип уйлады Максимов. Ләкин Серпилин аны тыючыларны күрәлмый, үзе дә бүтәннәрне тыярга ярат- Б32
мый. Максимовның батальонга барасы килә икән, бара гына бирсен. Әгәр Серпилин берничә өлешкә аерыла ал¬ са, ул монда да калыр һәм үзенең ике батальоны янына да китеп барыр иде. — Бар,— диде Серпилин,—Тик анда, алда, бик узын¬ ма,— дип өстәп куйды. Бу сүзгә ул нинди дә булса мәгъ¬ нә салып түгел, ә бүген һәлак булган Ртищевны исенә тө¬ шереп кенә әйтте, югыйсә Ртищев алда түгел, ә тылда үлгән иде бит. — Ә син монда каласыңмы? — дип сорады Максимов райком секретареннан. — Синең белән барам,— диде тегесе, иңендәге мылты¬ гын җайлабрак асып. Аның да мылтыгы булган икән бит. Серпилин моны хәзер генә шәйләп алган иде. — Кая барырга? Әнә шул сарайгамы? — дип сорады Максимов. — Хәзер сезне озатып куярлар,— диде Серпилин һәм кычкырып элемтәчене дәштерде. Максимов китеп барды. Ә берничә минуттан Серпи¬ лин каршына тыны-өне бетеп дивизия комиссары килеп басты. Ул бер үк вакытта битеннән тирен дә, сыланган карны да сыпырып төшерергә азаплана һәм гыжылдык тавышы белән нәрсәдер сорамакчы була, ләкин Серпилин башта аның нәрсә әйткәнен ишетми калган иде. — Сезнең хәлләр ничек? — диде комиссар. — Хәзергә үзгәреш юк... Бары Рыбаков кына килде менә. Ә синең ничек? — дип сорады Серпилин. Ләкин комиссарның хәле ничек икәнлеге шат йөзеннән үк күренеп тора. Ул җиде кат тиргә батса баткан, әмма барыбер пушкаларны сөйрәп китерә алган һәм, кыяфәте¬ нә караганда, чынлап та сөйрәп китергән булырга тиеш; мөгаен, үзе үк бүтәннәр белән җигелеп тарткандыр. — Дөрес, һәммәсен дә түгел, өчесен генә алып килә алдык,— диде комиссар.— Әнә алар анда инде, сул якта,— диде кулы белән күрсәтеп,— позициягә урнаштыралар. Ар¬ тиллеристлар ун минуттан ут бирергә вәгъдә итә... Бер туп чокырга ауды, чыгара алмадык... Тәмам җык булдык... — Шайтан алсын ла үзен, соңыннан чыгарырбыз әле, өчесенә дә рәхмәт,— диде Серпилин һәм, күңеле бик мәм¬ нүн булып, битен инде бик үк яшь булмаган, арып-талчы- гып беткән бу кешенең битенә кысып, аны үбеп алды. Кинәт ерактан, станция артыннан, әлеге янгын шәүләсе аръягыннан, әйтергә кирәк, нәкъ Баглюк белән Рябченко килеп чыгарга тиешле тарафтан, күптән инде Серпилин¬ ның көткәне — зәгыйфь кенә булса да, әмма дә ләкин ко¬ лакка чалынырлык сугыш авазлары ишетелде.
Серпилин: — Баглюк! — дип фәкать бер генә сүз әйтеп көрсенеп куйды, шундый тирән көрсенде, әйтерсең җилкәсеннән аны мәңге басып торган бик авыр бер таш тәгәрәп төште. Малинин җир идәнле баракта, хәзер инде акрынлап эри башлаган бозга каткан бер кочак салам өстендә ята иде. Аның янәшәсендә тагын берничә яралы ята һәм уты¬ рып тора. Мичтә төтенләп ысылдый-ысылдый бүрәнә башы яна. Беркемнең дә янында балтасы юк, шуңа күрә бүрә¬ нәне мичкә очы белән тыгып куярга, әледән-әле аны мич эченә этәрергә туры килә иде. Малинин яткан җиреннән, пуля тиеп яраланган корса¬ гының үткен пычак белән кисеп-кисеп алгандай авыртуы¬ на түзеп, ара-тирә барак артындагы сугышка да колак салгалый. Сугыш бер кабынып китә, бер сүрелә — немец¬ ларның тылына, уң якка күчә бара. Мөгаен, станцияне ал¬ ган булырга тиешләр, немецлар һаман саен ераккарак чигенә иде кебек. Дошманның чигенүендә алар батальоны¬ ның, ягъни Рябченко белән Малинин җитәкләгән батальон¬ ның да хезмәте бар, чөнки нәкъ менә карга күмелгән шу¬ шы барак янында аларның батальоны шоссега чыгып не¬ мецларның станциядән монда кадәр җәелгән тылларына китереп сукты. Алар сугышны әнә шуннан башлап җибәр¬ деләр, аннары шоссега ябышып калып, аның аша инде немецларны бүтән җибәрмәделәр. Ләкин соңгысында инде Малининга катнашырга язма¬ ды: ул сугышның баш өлешендә, алар немец колоннасына һөҗүм иткәндә яраланды. Немецлар атышып һөҗүмне кире кайтармакчылар иде, шунда Малининның эченә пуля килеп эләкте. Ул моңарчы да андый ярадан куркып кил¬ де. Корсак ярасы аңа әҗәл кебек тоела. Пуля тию белән ул иң элек шул хакта уйлап алган һәм янына: «Иптәш политрук, әйдә бәйлим!» — дип кычкырып Караулов йөге¬ реп килгәч, Малинин кызган шәпкә хырылдык тавыш бе¬ лән: «Кирәкми, мине үлгәнгә сана!» — дигән иде. Кайчан¬ дыр аны сугыш кырыннан сөйрәп алып чыгарга вәгъдә ит¬ кән Куликова әлеге ярасын бәйләгәч һәм шул карт сани¬ тарка политрукны кар өстеннән сөйрәргә керешкәч кенә, Малинин аңа: «Тукта, торып басыйм әле»,— дигән һәм чынлап та әүвәл күтәрелеп утырган, аннан аягына ук бас¬ кан. Шуннан ул: «Инде болай аякка да баскач, димәк, мин яшәргә тиеш!» — дип тә уйлап куйган. Әйе, ул анысы нибары өч адым гына атлап китә алган, аннары аны егыл¬ ган чагында шул ук санитарка белән очраклы рәвештә генә 534
туры килгән бер сугышчы тотып калган, ләкин әнә шул могҗиза көче белән дигәндәй өч адымны атлый алган мәл¬ дән башлап ул үзенең үләренә ышанмый башлаган иде шул. Эче авыртуына чыдарга һәм кычкырмаска аңа, бердән, үләренә ышанмавы ярдәм итсә, икенчедән, ул батальон комиссары да иде бит әле: бөтен тирә-юнендә яралы су¬ гышчылар ятсын да, пичек аһ ора алсын икән инде ул? Аннары аңа кычкырмаска шул нәрсә дә ярдәм итте. Ул үзенә яра алганнан соң, йомшак рухлы бүтән кешеләр ке¬ бек, фани дөньядагы барлык нәрсәләргә дә ваемсызлык күрсәтеп, ягъни алардап күңеле суынып калмады. Ул сте¬ на артындагы тормыш белән яши бирде, сугыш авазларын тыңлады, акылы кушканча, шулай-шулай дип, бүтән яра¬ лыларга аларның хикмәтен аңлатты. Серпилинның исәбе дөрес булып чыкты. Рябченко ба¬ тальоны немецлар тылындагы юлга килеп чыгу белән, алар станциядән ашык-пошык чигенә башладылар. Ләкин ба¬ тальон приказдан тыш та күбрәк нәрсәне эшләде. Ул, әле¬ ге юлга төпләнеп алып, немецларның атакаларын тибәреп торды, ниһаять, тегеләрне машиналарын ташлап калды¬ рырга, басудагы кар сахрасына каерылып керергә мәҗбүр итте. Шул чак Баглюк, батальонның ярты кешесе белән Рябченконы шосседа калдырып, үзе дә кар сахрасыннан уңга таба кереп китте һәм, кар эчендә яткан өч йортлы гына исемсез пүчинкәне кулга төшереп, шунда нык кына урнашып, берничә пулеметтан ут ачты, немецларны үзен әйләнеп узарга, кыр эченә тирәнрәк керә барырга һәм карга батарга мәҗбүр итте. Бүтәненә көче юк иде. Фельдшер белән Куликова яралыларны бәйләп чыкты¬ лар, аларның һәммәсе дә, шул исәптән йөрергә яраклыла¬ ры да, бирегә, баракка, тупландылар, чөнки Рябченко аларны хәзер, төнлә белән, тылга озатырга курыкты. Үз аяклары белән атлаучыларның буранда адашулары мөм¬ кин, ә Малинин кебекләрне утыртып илтергә бернинди цә транспортлары юк иде. Нинди дә булса олау-мазарның иртә белән генә килүе ихтимал, ә таң атарга күп калмаган. Аннары кем белә бит ул чигенгән немецның кая посканын? Тылга җибәрелгән яралылар алар өстенә килеп чыкса? Шушы уйның үзеннән генә дә кан катып китә иде. Шосседа сугыш тынганга да ярты сәгать инде. Уңда — Баглюк алган пүчинкә тарафында әледән-әле пулемет ты¬ рылдаганы, аннары алда сирәк-мирәк мылтык тавышлары ишетелеп куя, мөгаен, ялгыз немецларга, бәлкем дә әле, буран эченә ата торганнардыр, ә буранда күзгә нәрсә генә күренмәс анда? 535
Баракта мич яксалар да, салкын, ишекне тупсаларын¬ нан давыл каерып аткан, яңаклары арасына эленгән плащ¬ палатканы җил кагыштырып, анда кар өеп куйган. Санитарка Куликова мичнең зур авызына чиләк тыгып кар эретә һәм котелокка су салып яралыларны эчертеп йөри. Җылы су ару түгел, анда салам бөртекләре йөзә. Малининның да эчәсе килә, ләкин аңа эчәргә ярамый. — Тыңла-чы-ы, Куликова-а,— дип дәшә ул.— Ничек тә кече сержант Синцов янына барып килергә бер җай тап әле, әгәр ул якында булып позициядән китә алса, тыныч вакытта миңа бер кереп чыксын әле. — Ярар,— диде аңа Куликова канәгатьсез тавыш бе¬ лән,— ә син йокласаң икән. Сөйләшеп туймадыңмыни?.. Госпитальдә тазара башлагач сөйләшеп туярсың әле... Ә хәзергә сөйләшмәү яхшы. — Сүзләр белән бергә җаным чыгар дип куркасыңмы? Ишек арасында буран улый; санитарка хатын киткәч Малинин, аны карашы белән озатып калды да, күзләрен йомып, ары таба да бүгенге кебек югалтулар булса, тиз¬ рәк яңа көчләр белән тулыланмый ярамас, юкса озак су¬ гыша алмабыз, дип уйлап куйды. «Бу ни хикмәт? Күпме кеше вакытсыз китә, җиңү көнен күрә алмый... Кешеләр шулай чутсыз кырылгач, ниткән тормыш инде бу, каһәр төшкере?!» *Ул сугышны нәләт тормыш дип фараз итте. Малинин госпитальдә уң кулсыз яткан улы турында уйларга кереште һәм бер заман, күзен ачмый гына яткан¬ да, үзенә кемнеңдер акрын тавыш белән: «Алексей Дени¬ сович...»— дип дәшкәнен ишетте. Әйе, кемдер, йокламый¬ мы икән бу дип тикшерәсе килгәндәй, шыпырт кына дәш¬ кән иде. Тавышны шәйләүгә, Синцовтыр инде бу дип, шун¬ дук күзен ачты. Ләкин аның каршында Синцов түгел, ә үзенә бөтенләй охшамаган комбат Рябченко басып тора. Аның яшь йөзен куе җирән төк басып киткән һәм чамасыз арганлыктан бу йөз бик картлач булып күренә иде. Ул Малининның баш очында умырылып һәм әле көндез үк сугышчылар белән бергәләп янык бураларны сүндереп таратып йөргән чагында сөремгә батып беткән кавалерия шинеленнән серәеп басып тора, һөҗүм алдыннан гына җә¬ рәхәтләнгән сул кулы кара бинт белән чормалган, ә уңы белән ул сынган көрәк сабына авыр гына таянган; уң ая¬ гының бармаклары шундый өшегән, чарасызлыктан тик үкчәсенә генә басып тора иде. Әнә шул хәлдә аның комбаты, барысын да үз җилкә¬ сендә кичергән, хәтта Мәскәүгә хәтле мәтәлеп чигенгән, хәзер инде, ниһаять, икенче тәүлеген Мәскәү яныннан ал¬ 536
га табан һөҗүм иткән егерме ике яшьлек өлкән лейтенант Рябченко басып тора. Өч мәртәбә яраланган, икесендә стройдан китмәгән, хәзерге мәлдә исә өшегән, Малининга улы, малае булырлык комбат иде бу. — Йә, нигә килдең, комбат?—дип сорап куйды Ма¬ линин акрын гына.— Сине әйтәм, нигә килдең дим? — Яралыларның хәлен белергә. — Сугыш ничек бара? — Ярыйсы болай.— Рябченко политрукка төбәлеп ка¬ рап алды, бүтән яралыларны да күзеннән уздырды, аннары кинәт арыган күзләрен нурландырып яшьләрчә көлеп куй¬ ды.— Ничек иртәнгә кадәр түзәргә инде. Ниләр майтарга¬ ныбызны өзелеп күрәсем килә! Егетләр алга барып килгән иде, немец машиналары бөтен кырга чәчелеп карга батып беткән дип кайтып сөйләделәр. — Таң аткач санарсың әле. Башка вакытта «санарбыз» дип әйтәсе Малинин хәзер менә «санарсың» гына дигәч, Рябченко бердән сагышлана калды. Әйе, тиздән, яктыргач та, үзе үк җир астыннан булса да эзләп табарга кушкан атлы чананы китерерләр һәм Малинин аның яныннан — батальоннан китеп барыр, шун¬ нан соң инде алар бүтән мәңге күрешмәс, ник дигәндә, Малинин исән калган сурәттә дә әле шундый яшендә, авыр яраланганнан соң, кабат фронтка, бигрәк тә батальонга, алгы сафка җибәрелмәс. «Кая инде ул хәзер!» — дип уй¬ лап куйды күңеленнән Рябченко. Үзе исә телдән: — Я ничек соң син? — дип кенә әйтә алды. — Ярыйсы,— дип җавап бирде Малинин.— Кәттә яши¬ без, мич янында җылынып ятабыз. Безнең өчен генә бүлен¬ мә, кире хезмәтеңә кайт.— һәм санитаркага йөкләгән йо¬ мышын исенә төшереп Рябченкога шул үтенечен белдерде: җай чыкса, Синцовны минем янга җибәр әле, диде. Бер йомышы бар, янәсе. Рябченко башын какты, моның нинди «йомыш» икән¬ леген ул белә иде. — Ә син бар кит,— диде Малинин.— Үзең яшь кенә, ә апостол кебек таяк таянып йөрисең,— дип елмайды ул. Ләкин эче авыртуына якты йөзе кинәт ямьшәеп киткәч, Рябченконың күзеннән яше атылып чыга язды. Малинин аның дымлы күзләренә туры карап: ■— Бар, бар...— дип кабатлады, аннан сүзләре белән түгел, ә чын йөрәге белән: «Бар кит, яши бир, исән бул, зинһар! — дип, өстәп әйткәндәй итте.— Син яшь бит әле, минем ярты яшемдә генә әле, сиңа яшәү кирәк! Кемгә- кемгә дигәндә, берүк сина бирелә күрсен ул гомер... Ише¬ тәсеңме, яшә, зинһар, комбат Рябченко!» 537
Рябченко борылды да, таягына таянып кызу-кызу чы¬ гып китте, чөнки сугыш тамашаларының да иң авыры аның өчен яралыларны күреп тору иде. Рябченко чыгып китте, ә Малинин һаман плащ-палатка корып куелган ишеккә карап торуында дәвам итте, аннан әле дә булса кар себереп керә иде. Ә янәшәсендә шулай ук эче җәрә¬ хәтләнгән сугышчы иңрәп ята, ул эчәргә сорый, ләкин аңа да, Малинин кебек үк, эчәргә ярамый иде. Малинин, тиздән алып китәселәрен белгәнгә, Синцовны дәштерде, чөнки политбүлеккә хат язганын әйтер өчен бү¬ тән очрак булмаячак иде. Синцовны көткән арада, аны түгел, ә батальоннан аерылып калган үзе турында, янә дә үзеннән соң калачак батальон турында уйлап ятты. Ул үзен тиз хут белән барган поезддан ыргытылган кешедәй хис кылды: бер мизгел элек кенә һәммәсе белән бергә очып кына бара иде кебек, ә хәзер исә аның яныннан выжылдап узган галәмәт зур нәрсәгә күзләре белән карап ята менә, югыйсә яңа гына анда утырып бара иде бит, ә хәзер анда булмаячак! Сугыш һәрдаим кешеләрне аерып тора: я мәңгегә, я вакытлыча; әле үлем, әле имгәнү яки җәрәхәтләнү аера аларны. Ләкин никадәр генә боларны үз күңелең, үз җилкәң аша үздырма, аерылу хисенең нәр¬ сә икәнен үз башыңа төшкәч кенә беләсең. Малинин аңардан башка батальонда бернәрсәнең дә эшләнмәвенә шул тиклем күнеккән иде бит! Хәзер исә ме¬ нә барысы да аңардан башка эшләнәчәк. Хәзер аңа бүтән¬ нәрне кайгырту түгел, ә киресенчә, кешеләрнең аны менә тиз генә чанага яткырып тылга илтүе кирәк булачак. Әйе, батальон ары таба китәрдер инде. Аның хәзер батальон¬ га буе җитмәс, ни кешеләр белән янәшә бара алмас, ни аларга күз сала, ни дәшә алмас. Соң, ни генә эшли алыр ул алар өчен? Берни дә. Малинин, әлбәттә, әнә шулай итеп үзе турында уйласа да — шунсыз ничек булсын инде? — ул, башлыча һәм нигездә, берникадәр канцелярия теле бе¬ лән үзе үк әйтмешли, шулай да башкалар турында уйлый иде. Ул хәтта менә хәзер яраланып ятканда да шулар турында уйлады, югыйсә аның хәлендәге бүтән күп кенә, әйтергә кирәк, бер дә начар булмаган, хәтта әле яхшы ук кешеләр дә фәкать үзләре турында гына бик тирәннән һәм бик төпченеп уйларга керешәләр, әйтерсең алар үзләренә тамчы да игътибар бирә алмаган газаплы көннәр белән төннәрнең берьюлы үчен кайтаралар! Малининның, инде олыгаеп барган, авыр яралы да булган бу кешенең, иң мөһим һәм иң көчле сыйфаты да шунда: ул хәзер дә күбе¬ сенчә үзеннән бигрәк кешеләр турында уйлый иде. 538
Малининның эче яралануын, бик авыр җәрәхәт алуын Синцов ике сәгать элек үк белгән иле инде, ләкин апың янына вакытында бара алмады, чөнки әүвәле сугыш белән мәшгуль булды, сугыш берникадәр тына төшкәч инде, при¬ каз бирелми торып, үз позициясен калдырып китә алмады. Менә хәзер, аңа Рябченко барырга кушкач кына, ул баракка килде һәм Малининның яман хәлен күрде. Син¬ цовның йөзе ирексездән шундый бозылып китте, әйтерсең лә бу хәсрәтле йөзе белән политрукны үлемгә хөкем ит¬ кәнлеген Малинин шундук абайлап алды һәм аның бу хө¬ кеме белән килешмәде. — Нәрсә шулай чекерәйдең?.. Җеназага чакырылган попмы әллә син?.. Эш бар, шуның өчен дәштердем. Синцов автоматын идәнгә куеп политрук белән янәшә утырды. Малинин зәгыйфь зәгыйфен, ләкин, үҗәте килгәч, хы- рылдык тавышы да ярыйсы гына яңгырый икән, Синцов аның һәр сүзен ишетеп утырды. — Кызганыч, сине үз урынымда калдыра алмыйм,— диде Малинин кече сержантның күзләренә карап. Синцов берни дип тә җавап бирмәде. Ә нәрсәсен җавап бирәсең? Рәхмәт диеп булмый лабаса... — Партиягә кайтарылганнан соң үз редакциягә кит¬ мә,— диде Малинип һаман әле күзен Синцовтан алмыйча. Синцовның: «Бернинди редакциягә дә китәсем килми минем! Шуның өчен генә партия билетын юллап мәшәкать чигеп йөримме мин?» — дип кычкырасы килә, ләкин, Ма¬ линин карашы белән яңадан очрашкач, аның бу хакта уй¬ ламаганын аңлап алды. Әйе, аның бар теләге шул: Син¬ цов хәзер дә, киләчәктә дә батальоннан китмәскә тиеш. Шул шарт белән генә картлачның җаны тыныч булачак. Малинин дәшми торганнан соң һәм эчендәге кадауны уздырып җибәргәннән соң: — Тыңла... менә нәрсә өчен чакырдым мин сине...— дип, Синцовка әйтәсе сүзен башлап җибәрде. Бу сүзен ул баш¬ та ук әйтмәгән, чөнки аны бик мөһим санап иң ахырга калдырган, югыйсә Синцов өчен иң әһәмиятлесе бу түгел, ә алдан әйткәне иде.— Мин өченчекөн тагын яздым бит... Нәкъ шул мәлне якында гына немец автоматы чытыр¬ даганы ишетелеп куйды, ул да түгел аңа безнең пулемет тырылдап җавап бирде, һәм Малинин белән саубуллашу түгел, аның турында уйларга да өлгермәгән Синцов, идән¬ дәге автоматын эләктереп алды да ике генә сикереп плащ¬ палаткалы ишектән тышка атылып чыкты. Хәлсез Малинин барак артындагы атышуларны киерен¬ 539
келек белән тыңлап ятты. Башта колакны ярырлык булып бик еш аттылар, аннан автомат һәм пулемет авазлары си¬ рәгәеп тына барды, ниһаять, әллә кайда, еракта ук бөтен¬ ләй тынып калды... Малинин исенә килгәндә бөтен дөнья ап-ак. Ак һавадан сирәк-сирәк кенә бик вак ак кар бөртекләре коела иде. Малинин күзенең чите белән генә уңнан да, сулдан да офыккача сузылып киткән кар тауларын карап барды. Ул чанага чалкан яткан, чана табаннары кар өстеннән акрын гына шуып бара. Малннин янәшәсендә, аны тыгызлап, та¬ гын кемдер яткан, аның башы аша олаучы хатынның нечкә генә тавыш белән ат әйдәкләгәне ишетелә, ә Малининның аяк очында чана аркылысына Караулов утырган; аның аягына такта белән турайтып бинт чорнаганнар, күрәсең, аягы тездән югары сынган булган. Караулов җилдән ышык¬ ланып тәмәке төтәсләтә. Малинин искә килгәч боларның һәммәсен дә шәйләгән, ләкин дәшмәгән, ул кичәге эч авыртуы белән чагыштыр¬ ганда түзәрлек булган, хәтта сизелмәгән дә кебек тоелган тонык кына эч авыртуына колак салып барган иде. «Исән ахрысы мин»,— дип уйлап куйды ул үзе турын¬ да, аннары, Карауловка дәшәр алдыннан, янында ятучы кешегә кулын орындырып алды: кем булуы мөмкин мо¬ ның? Аның янында, Малининга аркасын куеп, янтыгы бе¬ лән бер үлек ята иде. — Кем үзен аллага тапшырган? — дип сорады ул. Караулов аның тавышын ишеткәч сөенеп китте. — Ичмаса, сез уянсагыз иде дип менә юл буе инде за¬ рыгып барам! — диде һәм шундук йөзен ямьшәйтеп, ике кулы белән аягын күчерә төште. — Гришаев ул,— диде Караулов,—Чанага салганда исән иде әле. Гришаев та эче яраланып баракта яткан яшь кенә бер солдат иде, кичә генә әле ул су бирмәүләреннән ыңгыра- ша-ыңгыраша зарланып яткан иде. Хәзер ул агач кебек каты һәм салкын гәүдәсен Малининга китереп терәгән. Малинин ноябрь аенда, чигенгән чагында әле, ягылмаган боздай салкын әвенлектә ятканлыгын исенә төшерде. Ул башта калтырана-калтырана черем итеп кенә яткан, үзе¬ нең йоклыймы, юкмы икәнен дә абайламаган, аннары бер¬ дән җылынып ничектер эреп киткән, ә инде уянгач, ике яктан ике сугышчының аңа сыена төшеп, тун чабуларын аның өстенә дә ябып куйганнарын, ягъни һөҗүм алдыннан аны йоклатып хәл алдырганнарын күргән, сугышчыларның берсе нәкъ менә әлеге Гришаев икәнлеген шәйләгән иде. 540
— Бәлкем, тәмәке тартып җибәрерсез? Теләсәгез төреп бирәм,— диде Караулов. Малинин авыз эчендә ниндидер ачы, укшыткыч тимер тәмен тоеп: — Юк, теләмим,— диде.— Без күпме барабыз инде? — Дүрт сәгать,— дни җавап бирде Караулов.— Юлда армия командующие очраган иде, күптән инде, юлга чык¬ кач та. Безнең янга килен кем булуыбызны, кайсы частьтан икәнебезне сорады, әмма сез һушсыз ята идегез. Бик кү¬ ңелчәк кеше! «Безнең эшләр яхшы! Терелегез, Смоленски- да очрашырбыз!» — ди. Малинин: «Бик яхшы буласы канә!» — дип уйлап куй¬ ды, ә үзе командующийның бу тирән карда нәрсәдә уты¬ рып баруын сорады. — Полуторкада, кабинада. Машинаның нәкъ карга баткан чагы иде. Аны чыгарыл маташкан арада безнең яны¬ бызга килеп китте. Караулов тынды, аның командующий турындагы хикәя¬ се Малининны шатландырса да: «Ай-Һай, Смоленскига ерак әле!—дип хафаланып уйлап куйды ул.— Тел нәрсә әйтмәс ул. Ә Смоленск артында яткан җирләр күпме әле, йөзләрчә чакрым! Барысы да безнеке, дошманга биреп калдырган җирләр, һәм миллионлап безнең кешеләр ан¬ да. Менә шул җирләрне киредән кайтарып алып кара әле!> — Тиздән Смоленскины алалар дигән сүз дөресме?— дип сорап куйды кемдер аның артында. Малинин юлда исенә килгән чагында ук әле ат әйдәк- ләп баручыны рәтләп таный алмаган: әллә хатын-кыз, әл¬ лә малай-салай гына иде ул; хәзер исә аның сорау бирүен¬ нән абайлап алды — бик нечкә, бөтенләй сабыйларча тавыш иде бу. — Ә син кем буласың? Сиңа ничә яшь? — дип сорый куйды Малинин. — Унбишенче китте. — Пүчинкәнеке ул, безне илтергә үзе теләп алынды, үз аты белән,— дип аңлатты Караулов. Малинин көлемсерәп: — Үзе илтеп дөрес эшләгән, юкса без солдатларның шулай бит: киттем-бардым, сакал тоттыруы да бар,— диде. Малининга күренмәгән олаучы малай рәнҗегән тавыш белән: — Юк, аның өчен түгел, абый, мин сезнең частьта да кала алам,— диде. — Алайса, гафу сорыйм. — Лейтенант, тартырга бир әле! — диде сабый тавыш икеләнеп кенә.
F Карауловның йөзе җитдиләнеп китсә дә, ул шулай да тартып бетермәгән тәмәкесен авызыннан алып, аның са¬ бын берникадәр өзеп атты да олаучы малайга бирде, ма¬ лай аны салкында кызарган бала кулы белән Малинин аша сузылып алды. — Бу урыннар таныш,— диде Малинин күз чите белән карап. Юлда ике немец танкысы тора, Малининның ялгышуы мөмкин түгел, чөнки аның берсе пушкасын икенчесенең манарасына каратып куйган иде. Кичә бу юлдан узганда, немецлар танкыларының бензинын агызып алганнар, дип Малинин шулар хакында сөйләгән иде инде. Димәк, юл буенча егерме километрлап кире таба узылган. Шулай да батальон кичәге иртәдән алып шактый алга киткән икән... Боларны уйлап яткан Малинин, Карауловка дәшеп, Рябченконың аның урынына взводка кемне билгеләвен со¬ рады, үзе көткән җавапны, ягъни «Синцовны!» дигәнен ишеткәч, политбүлеккә язган хатны аңа әйтеп өлгерә ал¬ мавын аяныч белән исенә төшерде. Малинин шулай да би¬ редә бернәрсәне белеп бетерми: мәсьәләне тартып-сузып йөри дип, ул дивпарткомиссиясен юкка гына гаепли, ко¬ миссиянең монда бернинди дә катышы юк иде. Синцовның партия әгъзасы делосын дивпарткомиссия- дән армия политбүлеге инструкторы соратып алган, чөнки Синцов фамилиясе аның күзенә чалынып, ул кылт итеп үз кулы аша узган бер документны исенә төшергән. До¬ кумент дигәне эре-эре хәрефләрне тезеп солдат кулы белән язылган дәфтәр битеннән генә гыйбарәт иде. Чолганыштан армия участогына чыккан Золотарев атлы кызылармеец политбүлеккә политрук И. П. Синцовның нинди шартлар¬ да һәлак булганлыгын яза, мөмкин булса, бу хакта аның гаиләсенә хәбәр итүләрен үтенә иде. Бу хат буенча эш кузгатырга һич вакыт җитмәде, аны ертып ташларга да кул бармады, ул хәзер «Доложить итәргә» дигән папка эчендә кече сержант Синцовның үзен партия сафына кайтару турындагы гаризасы белән янә¬ шә ята. Доложить итәр идең, итәрлек кешесе дә юк, чөнки һөҗүм башланып киткән, ә армия политбүлеге начальни¬ гы полк комиссары Максимов өченче көн инде алгы сы¬ зыкта йөри иде. Малинин дәшми торганнан соң: — Димәк, сине Синцов алыштырды? Бик хуп! — диде Карауловка. Ул шундый ихласлык белән әйтте, гүя әле дә булса үзен батальоннан китмәгәндәй хис итә, гүя моңа үзенең фатихасын бирә.— Ә комбат эвакуациядән тагын баш тарттымы?
— Кая ул!—диде Караулов, комбатны мактагандай. Шулчак кинәт күк гүләгәне ишетелеп китте, олаучы малай да калтырап куйды. Моны сизгән Малинин: — Кемнеке? — дип сорады. — Безнеке,— дип җавап бирде Караулов. Нәкъ яралылар өстеннән, аксыл чыбылдыклы кышкы күк йөзе буйлап, көнчыгыштан көнбатыш тарафына тугыз¬ дан тезелгән дүрт төркем безнең бомбардировщиклар ашыкмый гына узып бара иде. Чана туктап калды; артта¬ гы чана да аның өстенә менә язып кырт кына туктады. Ат башындагы малай да, Караулов белән Малинин да бердән җиңел сулап куйдылар, күк йөзенә рәхмәтле күз¬ ләре белән багындылар. Төнлә белән Малинин һушын югалткан барактан ув километр ераклыкта, хәзер исә авыр яралыларны төяп тылга илтүче чаналар обозыннан утызлап километр чама¬ сы артта, ниһаять, бурап тынуына шатланып, бик калын салынган карны ера-ера, көнбатыш ягына Рябченко ба¬ тальоны атлап бара иде. Хәзер инде, Воскресенск станциясе алынганнан соң, Серпилинның кичәге сугышта азрак өтелгән бүтән полк¬ лары да алга табан томылды, батальон исә, иртәдән бир¬ ле бер генә дә атып карамыйча, үз юлында тик немецлар¬ ның кар эчендә ташлап калдырган машиналарын, янә дә бозланып каткан солдат үләксәләрен очраткалап, акрын гына атлый бирде. Атышулар булмавы вакытлы хәл аны¬ сы, чөнки җил кисәк-кисәк исеп куйган саен, уңнан да, сулдан да туп гүләгән авазлар ишетелеп киткәли, ә нәкъ каршыда исә, күк гөмбәзе итәгендә, тагын багана булып янгын төтене басып тора иде. Синцов белән Комаров, янә дә ике автоматчы — взвод¬ ның исән калган менә шушы бөтен байлыгы — атка атлан¬ ган Рябченко артыннан казлар кебек тезелешеп атлап ба¬ ралар. Рябченкога күптән медсанбатка китәргә иде дә, тик бирешми әле, ул өшегән аягын өзәнгедән чыгарып, ияр артына кичә үзе юнып ясаган таягын асып — җиргә төшсә кирәк булуы ихтимал! — атын бик кумыйча, чама белән генә атлаттырып бара. Комаров, адымын ешайта төшеп, Синцов белән тигез¬ ләште дә аңа сорау бирде: — Кече сержант, син өстәмә көчне тиз бирерләр дип уйлыйсыңмы? Синцов моңа каршы: — Каян белим инде мин? — дип җилкәсен генә җыер- Ml
ды. Ләкин эченнән, кайда да булса немецларга килеп төр¬ телми торып, ягъни туктап калмыйча, барыбер пополнение булмас әле,' дип уйлап куйды: аны мондый тирән карда машиналар белән китерә алмыйлар, ә инде җәяүләп ки¬ терергә уйласалар, бүгенге кебек туктаусыз атлап барган батальонны алар шулай ук куып җитә алмыйлар. Комаров югалтуга дучар булган күп кенә иптәшләрен сагышлады, үзенең отделение командирына, хәзер исә взвод командирына сыенып җанын тынычландырмакчы бул¬ ды; ә Синцовның уенда төнлә белән барак янында аның гомерен саклап калган Комаров иде: өстенә капыл гына килеп чыккан немецны Комаров шунда, бик якында ук автоматы белән әйләндереп салмаган булса, Синцовның башы бетәчәк иде бит. һәм ул хәзер бернәрсә турында, хәт¬ та сугышның буласы, булмасы, бу сугышта исән калыр¬ мы, юкмы икәнлеге турында уйланып бара да алмас иде. Ләкин болар турында аның хәзер һич тә сүз катып то¬ расы килмәде, күңелендәген бары Комаровка рәхмәтле күзләре белән карап, дәшмичә, сүзсез генә белдерде. — Синеңчә ничек, немецны бүген куып җитәрбезме, әллә юкмы? — дип сорады Комаров. һәм Синцов, иптәшенең күзләренә карап, аның да үзе үк кичергән хисләрне кичергәнлеген аңлап алды: бер як¬ тан, Комаровның немецны куып җитәсе дә килә, икенче яктан, кичәге сугыштан соң бирелгән ялдан аерылуы да бик кызганыч иде аңа. Синцов, әлеге тойгыларыннан тынып торасы килеп, адымын да кызулый төшеп: — Мөгаен, куып җитәрбез,— дип җавап бирде.— Әнә тагын төтен калкып чыкты бит! Алда, алар барып җитәргә ашкынган кар сахрасы чи¬ гендә, янгын төтене һаман саен югарырак күтәрелә бара. Алар алдында ат каулап барган комбат Рябченко, әле ул төтенгә аркылы төшеп аны шәйләмәслек итә, әле, аты чит- кәрәк кагылган чакларында, аны яңадан ачып җибәрә иде. — Комаров, ә Комаров? — Нәрсә? — Кая, бер тарттыр әле! — Ничек инде атлап барганда? — Әллә нәрсә, тартасым килеп китте... Ни өчен тәмәкегә өмсенгәнен Синцов аңа аңлатып тор¬ мады. Кинәт кенә тәмәке тартасы килеп китүе шуңа: ул ерактагы төтен баганасына карап бара торгач, моңарчы никадәр күп «газаплы юллар үтүенә, кырыкмаса-кырык үлемнән котылуына да карамастан, алда аларны янә дә дәһшәтле сугыш еллары көтә бит әле, дигән бик авыр уй¬ га үзен ничек тә күндерәсе килгән иде аның. 1955—1959
1 сум. 40 тиен.