Теги: татарстан тарихы  

ISBN: 5-94113-016-3

Год: 2001

Текст
                    Татарстан
тарихы
Төп мәктәп өчен уку әсбабы
Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы
тарафыннан тәкъдим ителгән
Казан
ТаРИХ
2001


УДК 373:947.047 Рецензентлары: ББК 63.3 (2Р-6Тат)я72 М.Х. Хэсэнов, академик; Т12 И.Р. Таһиров, академик; А.М. Прокофьев, укытучы-методист Проект җитәкчесе һәм фәнни редакторы Б.Ф.Солтанбәков Авторлары: Ф.Ш.Хуҗин, тарих фәннәре кандидаты (§1—18); И.А.Гыйлаҗев, тарих фәннәре докторы (§19-30); В.И.Пискарев, тарих фәннәре кандидаты (§31—39); Б.Ф.Солтанбәков, профессор (§40—53); Л.А.Харисова, педагогия фәннәре кандидаты; А.А. Иванов, тарих фәннәре кандидаты (§54—58); Ә.Г.Галләмова, тарих фәннәре кандидаты (§59—68) Тәрҗемә итүчесе: Ә.Х. Хәсәнов Редакторы: М.Х. Вәлиев Татарстан тарихы: Төп мәктәп өчен уку әсбабы. Казан: ТаРИХ, 2001. — 544 бит. ISBN5-94113-016-3 Т12 Уку-укыту әсбабы Татарстан тарихын төп мәктәптә өйрәнү өчен нәшер ителде. Анда Татарстанның борынгы заманнар¬ дан алып безнең көннәргә кадәрге катлаулы (һәм еш кына фаҗигале дә) тарихының төп мәсьәләләре тирән яктырты¬ ла. Әсбапның методик эшләнешендә уку-укытуның актив формаларын куллану күздә тотылды; иллюстрацияләр, кар¬ талар кертелде. Әсбаптан киң катлау укучылар да файдала¬ на ала. Татарское Республиканское издательство «Хәтер» (ТаРИХ). Лицензия № 184 от 16.04.97 г. 420014, Казань, Кремль, а/я 54. Подписано в печать 6.07.2001. Формат 84x108 1/32. Объем 17 п.л. Бумага офсетная № 1. Гарнитура «Школьная». Печать офсетная. Тираж 24000. Заказ № А-412. Отпечатано с готовых диапозитивов в ГУП ПИК «Идель-Пресс». 420066, г. Казань, ул. Декабристов, 2. УДК 373:947.047 ББК 63.3 (2Р-6Тат)я72 ©ТаРИХ, 2001. © Ф.Ш.Хуҗин,И.А.Гыйлаҗев, В.И.Пис¬ карев, Б.Ф.Солтанбәков, Л.А.Харисова, А.А. Иванов, Ә.Г.Галләмова, 2001. © Ә.Х. Хэсэнов, тәрҗемә, 2001. Кадерле укучы! Синең алдыңдагы китапта Татарстанның һәм аның халыкларының эзлекле һәм бик күп яңа документлар кулланып язылган, күп гасырлы, катлаулы тарихы бәян ителә. Ул борынгы заманнан алып бүгенге көнгә кадәр¬ ге дәверне колачлый. Китап вакыйгаларны аек акыл, һәрьяклап үлчәүгә салып бәян итү белән аерылып тора. Анда безгә кадәр яшәгән буыннарның гадел җәмгыять төзү юлларын эз¬ ләүләре, аларның идеаллары һәм дини карашлары киң чагыла. Тарихка күп фактлар һәм исемнәр кире кайта¬ рыла, аның моңа кадәр төшереп калдырылып килгән битләре яңадан үз урынын ала. Мәсәлән, әле кайчан гына бик күпләр ни һуннар, ни хэзәрләр турында дөреслекне белми иде. Шунысы кыз¬ ганыч, кайбер авторлар аларны бары тик кыргый илба¬ сарлар итеп кенә күз алдына китерде. Ләкин, бу ки¬ тапта күрсәтелгәнчә, хакыйкать күпкырлы. Үткән заманның үз күңелеңә ятышлы нәрсәләрен генә игъти¬ барга алып, башкаларына күз йому ярамый. Борынгы Рим публицисты Цицерон: “Тарихның беренче кануны — бернинди ялган сөйләмәскә; аннары — бернинди хакый¬ катьне дә яшереп калдырмаска; аннары, язганда, яклау яисә дошманлык турында һичнинди шик туарга тиеш түгел”, — дип, бик дөрес әйткән. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан тарихының барлык төп чорлары да авторлар тарафыннан бернинди идеаллаштырусыз бәян ителә. ‘Jyvvy? / -У-ку~эсбйбында Татарстанның Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтыручы рол&н уйн&выда-ямшы чагылдырылган. Аның территориясе элек-электән үк төрле цивилизацияләр, мәдәниятләр аралашкан урын булган, биредә борынгыдан ук, бер-берсен рухи баетып. төрле халыклар вәкилләре яшәгән һәм хәзер дә яши. Татарстан халыкларының уртак хезмәте белән бул¬ дырылган бар нәрсә, алар арасындагы даими яхшы мөнәсәбәт, милләтара татулык традицияләре — без¬ нең бик кыйммәтле уртак хәзинәбез ул. 3
Бөек Габдулла Тукайның: | Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? / ^Без туган бер җепкә бергә бер теркәлеп, -4 дип язарга тулы нигезе булган. I Кшт^нпа^халыкларны капма-каршы кую, бер этнос- ны идеаллаштырып, икенчесенә түбәнсетеп карау юк^ Монда язылганнарның барысы да, кайсы милләттән булуга карамастан, укучылар һәм укытучылар тара¬ фыннан гына түгел, дәүләт хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм, гомумән, барлык укучылар тарафын¬ нан да үз тарихы кебек кабул ителер, дип ышанам. Уку әсбабы авторларының төп казанышы энә шунда. Кыскасы, Татарстан, аның халыклары тарихы буен¬ ча мондый китапка ихтыяҗ инде күптәннән зур иде. Һәм менә ул яңа гасыр, яңа меңъеллык башында дөнья күрде. Аның беренче укучыларына алмашка безнең ур¬ так тарихыбызны өйрәнүче башка буыннар килер. Үткән заманнарда тупланган тәҗрибә, республиканың бай мәдәни мирасы тынычлык сөюче Татарстаныбыз¬ ны иҗади үстерүгә хезмәт итсен. Хәерле юл! И.Р. Таһиров, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе I бүлек. ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ Кешелек тарихы ике миллион елдан артыграк вакыт¬ ны эченә ала. Аның иң озын дәвере — борынгы җәмгы¬ ять чоры. Бу чорда кешеләрнең матди һәм рухи мәдәни¬ яте чиктән тыш түбән була. Ә шулай да нәкъ менә иң борынгы кешеләр бөек ачышлар ясыйлар. Ул ачышлар җир йөзендә киләчәктә беренче цивилизацияләр — мәдәниятле җәмгыятьләр тууга китерә. Игенчелек, тер¬ лекчелек белән шөгыльләнү, металлдан файдаланырга өйрәнү ыруг һәм кабилә юлбашчыларына байлык туп¬ ларга мөмкинлек бирә. Мөлкәт ягыннан тигезсезлек туа, ә бу исә борынгы тәртипләрнең таркалуына, кешеләр¬ нең бер-берсен буйсындыруына нигезләнгән яңа җәмгы¬ ять оеша башлауга этәрә. Борынгы җәмгыять дәверен өч чорга — таш гасыры¬ на, бронза гасырына һәм тимер гасырына бүлеп йөртәләр. Бик борынгы заманнарда Урта Идел җирендә, Идел-Кама, Волосово, Казан яны, Ананьино һәм Пьянобор культу¬ расы кабиләләре яшәгән урыннарда нинди хәлләр бул¬ ган соң? §1. Идел һәм Кама (Чулман) ярлары буенда борынгы кешеләр Таш гасырының гомуми тасвирламасы. Таш гасы¬ ры башында җир йөзендә маймылга охшаш бик борын¬ гы кешеләр яшәгән. Алар үз хаҗәтләренә агачтан, сөяктән, башлыча, таштан хезмәт кораллары ясаганнар. Таш гасыры барышында физик яктан хәзерге заман ти¬ бындагы (Homo sapiens — акылга сәләтле) кеше форма¬ лаша. Бу вакытта шулай ук борынгы кешеләрнең баш¬ тагы ватаннары — Африка һәм Көньяк Азиядән Европа һәм Төньяк Азия киңлекләренә таралу процессы актив бара. Таш гасырында кеше ут табарга, кием-салым тегәргә, торак төзергә өйрәнә. Уклы җәя, күчеп йөрү җайланма- 5
лары — көймә, чаңгы, чана уйлап таба. Кыяларга төше¬ релгән рәсем сәнгате, таш һәм сөяк сыннар, төрле йола биюләре һәм җырлар, ягъни сәнгать төрләре туа. Дәвер ахырына таба кешеләр җәнлек аулаудан, балык тоту¬ дан, азыкка яраклы нәрсәләр җыюдан игенчелек, тер¬ лекчелек белән шөгыльләнүгә күчәләр. Табигать тудыр¬ ган нәрсәләрне үзләштерү хуҗалыгыннан кирәк-ярак¬ ны үз хезмәтең белән җитештерү хуҗалыгына күчү яңа сыйфат үзгәрешләре китереп чыгара. Таш гасыры тарихын галимнәр өч төп дәвергә бүлеп йөртәләр: палеолит (борынгы таш гасыры), мезолит (урта таш гасыры) һәм неолит (яңа таш гасыры). Борынгы таш гасыры. Хәзерге Татарстан (яисә Урта Идел буе) территориясендә беренче кешеләр палеолит чорында, ягъни 100—40 мең еллар элек пәйда булалар. Ул вакытта Урта Идел киңлекләрендә салкын, коры климат хөкем сөрә. Климатның үзенчәлеге — тундра¬ га, бозлыкларга якын зоналардагы кебек явым-төшем¬ нең чагыштырмача аз булуында. Үсемлекләр дөньясы да ярлы була. Биредә киң таралган эре хайваннар — төньяк боланнары, пошилар, атлар, аюлар, йөнтәс мөгез¬ борыннар һәм мамонтлар яши. Борынгы кеше шул ар¬ ны аулау белән көн күрә. Аучылар яшәгән иң борынгы урын — Идел буенда, хәзерге Тәтеш районының Бессоново авылыннан ерак түгел урнашкан “Красная глинка” торулыгы. Археоло¬ гик казулар алып барганда, биредә таш кискечләр, кыр¬ гычлар һәм очлы кискеч-пычаклар табылган. Бу тору¬ лыкның неандерталең дип аталган кешеләре үзләренә әле бүрәнә йортлар сала белмәгәннәр, мәгарәләрдә, ша¬ лашларда яшәгәннәр, күчмә тормыш алып барганнар, кыргый хайван көтүләренә ияреп, урыннан-урынга күчеп йөргәннәр. Соңгы палеолит чорында (40—12 мең еллар элек) климат сизелерлек җылынган, бозлык акрынлап төньяк¬ ка чигенгән. Безнең якларга көньяктан җылылык яра¬ тучы хайваннар, алар артыннан кешеләр дә күчеп килгән. Ул чор кешеләре яшәгән торулыклар Идел һәм Кама яр буйларында — Долгая Полянада, Сюкеево, Красновидово, Әз м әрдә (Измери) һәм кайбер башка урыннарда табыл¬ ган. Кешеләр әле һаман таш пычаклардан, кыргычлар¬ дан, сөңгеләрдән файдаланганнар, ләкин бу кораллар инде яхшырак эшләнгән булган. Торулыкларда кайвакыт учак калдыклары очрый, анда борынгы кешеләр ризык пе¬ шергәннәр булса кирәк. Соңгы палеолит чорында кешеләрнең хәзерге тибы формалашып бетә. Борынгы ыруглык җәмгыяте туа, аның нигезен аналар ыруглары (матриархат) тәшкил итә. Алар чыгышлары буенча уртак кан кардәшләр коллек¬ тивы була. Кешеләр инде озак вакытка исәпләнгән йорт¬ лар төзеп яшәгәннәр, утрак тормыш алып барганнар. Ху¬ җалыкта элеккечә үк эре хайваннарга күмәк аучылык хөкем сөргән. Гадәттә, ауга ирләр йөргән, ә хатын-кыз¬ лар төрле үлән, җиләк җыйганнар, бала тәрбияләгәннәр, ягулык әзерләгәннәр, торакларда ут саклаганнар. Хатын- кыз җәмгыятьтә зур роль уйнаган һәм кардәшлек ана ягы буенча билгеләнгән. Палеолит чорында кешеләр үсеш ягыннан нык алга киткәннәр. Ләкин алар һаман да табигать көчләренең зур йогынтысы астында яшәгәннәр: кыргый хайваннар һөҗүменнән, төрле авырулардан, аулары уңышсыз чык¬ канда, ачлыктан интеккәннәр. Бик сирәк кеше генә кар¬ тайганчы яши алган. Гомер озынлыгы уртача 23—25 яшьтән артмаган. Нәкъ шушы чорда борынгы дин барлыкка килә. Ни¬ гездә, ул кешеләрнең хайваннардан һәм үсемлекләрдән килеп чыгуына (тотемизм), җан һәм рух яшәвенә (ани¬ мизм), төрле йолалар көченә (магия), әйберләрнең гадәттән тыш сыйфатларына (фетишизм) ышану була. Соңгы палеолит чорында, кешеләрнең дини аңына нык бәйле рәвештә, борынгы сәнгать туа. Изелгән бал¬ чыктан хайван сурәтләре, төрле фигуралар ясала. Бо¬ рынгы кеше Шульганташ мәгарәсе диварларында ма¬ монтлар, мөгезборыннар, атлар сурәтләре ясап калдыр¬ ган (мәсәлән, Башкортстан территориясендәге Капов мәгарәсе). Минераль буяулар белән ясалган бу рәсемнәр иң борынгы сәнгатьнең чын мәгънәсендә гүзәл үрнәкләре булып тора. Урта таш гасыры. Борынгы таш гасырын мезолит алыштыра (безнең эрага кадәр VIII—V меңенче еллар). 6 7
Кешелек җәмгыяте тормышындагы яңа прогрессив үзгәрешләр шул заманга туры килә. Бу үзгәрешләр кли¬ матның кискен җылынуына бәйле була. Эри-эри, боз¬ лык тагын да төньяккарак чигенә. Мамонтлар һәм йөнтәс мөгезборыннар үлеп бетә. Елга һәм күл ярлары хәзерге төскә керә. Элекке бозлыкка якын зоналар ылыслы һәм катнаш урманнар белән каплана. Анда пошилар, болан¬ нар, көрән аюлар, кабан дуңгызлары, бүреләр, төлкеләр, куяннар яши. Төбәкнең табигый-географик шартлары хәзерге шартларга якыная. Мезолит чорында кешенең яшәү рәвеше сизелерлек үзгәрә. Эре хайваннарны күмәк аулау үзенең мәгънәсен тулысынча югалта. Пошилар, аюлар, кабан дуңгызлары җәя һәм ук белән коралланган аучыларның кечкенә төркемнәре табышына әверелә. Вак җәнлекләрне, кош¬ ларны хәзер ялгыз гына да аулый башлыйлар. Балык¬ чылык нык үсә. Кешеләр гарпун, ятьмәләр, кармаклар уйлап табалар, чокып ясалган ишкәкле көймәләрдән файдаланырга өйрәнәләр. Ашарга яраклы үләннәр, та¬ мырлар элеккечә үк өстәмә азык булып кала. Кеше таш эшкәртү техникасын даими камилләштерә, яңа хезмәт кораллары уйлап таба. Пычакка охшаш яссы ташлар, алардан ясалган кыргычлар, тишкечләр, ук оч¬ лыклары киң кулланыла. Сөяк сапларга кыстырып ясал¬ ган кремний пычаклар киң тарала. Алар төрле-төрле геометрик формада эшләнә. Урта Идел буенда, шул исәптән Татарстанда да, мезо¬ лит чорында яшәгән кешеләрнең берничә дистә торак урыны табылган. Археологлар Кабы-Копры, Устъ-Кама, Сюкеево, Татар Әҗибәе торак урыннарын казыганда шактый күп нәрсә тапканнар. Аларга караганда, мезо¬ лит чорында яшәүчеләр чакматаш пычаклар белән беррәттән, зур-зур агач эшкәртү коралларыннан да фай¬ даланганнар. Балталар, бәлҗә (аркылы балта), өтергеләр кулланып, урман кискәннәр, торак төзегәннәр, көймә ясаганнар. Яшәү урыннары, гадәттә, җир өстендә җиңелчә ясал¬ ган ике-өч торактан торган. Ул чакта кешеләр ярымкүчмэ тормыш алып барганнар һәм, үзләре аулаган хайван көтүләренә ияреп, урыннан-урынга күчеп йөргәннәр, күрәсең. Ә шулай да кайбер төркемнәр инде утрак тор¬ мышка күчкәннәр. Яртылаш җиргә батырып, өйләр кор¬ ганнар. Шундый өйләрнең берсен археологлар респуб¬ ликабызның Апае районындагы Кабы-Копры авылы янында казу эшләре алып барганда табалар. Шалашка охшаш ул өй зур бүрәнәләрдән төзелгән булган. Анда тулы бер ыруг яшәгән. Яңа таш гасыры. Җәмгыятьнең хуҗалык тормышын¬ да чын-чынлап борылыш неолит чорында (безнең эрага кадәр IV—III мең елларның беренче яртысы) була. Элек борынгы заман кешесе бары тик табигать биргән ризык белән канәгатьләнгән, сунарчылык, балык тоту, азыкка яраклы башка нәрсәләрне җыю белән шөгыльләнгән. Хәзер исә, неолит дәверендә, игенчелек һәм терлекче¬ лек ризык табуның төп чыганакларына әверелгән. Та¬ бигать биргән нәрсәләрне үзләштерүдән үз хаҗәтеңә кирәк нәрсәләрне узең җитештерүгә күчү шулкадәр әһәмиятле булган ки, хәтта галимнәр аны еш кына “нео¬ лит чоры революциясе” дип атыйлар. Ләкин сунарчылыктан терлекчелеккә һәм ризык җыючылыктан игенчелеккә күчү бары тик көньякта гына — Урта Азиянең кайбер өлкәләрендә, Кавказда һәм Якын Көнчыгышта гына мөмкин булган. Биредә кешеләр чын шәһәрләрне хәтерләткән зур, ныгытмалы торак урыннарында яшиләр. Безнең туган як ерак төньякта булганга, неолит чоры кешеләре әле һаман тра¬ дицион, хуҗалык итүнең иске формаларыннан файда¬ ланган, аларны камилләштерә төшкәннәр. Татарстан җирендә неолит дәверендә кешеләр саны арта бара. Аучылар, балыкчылар яшәгән торулыклар, кагыйдә буларак, елга һәм күл буйларында урнаша. Алар яртылаш җиргә казып салынган өйләрдән тора. Андый торак җирләр археологлар тарафыннан Идел буендагы Обсерватория, Займище, Боровое Матюшино авыллары, Кама елгасы янындагы Лебедино, Дубовая Грива, Игим авыллары тирәсендә табылган һәм өйрәнелгән. Казыл¬ ма әйберләр үзләренең борынгы хуҗаларының балта¬ лардан һәм кыска саплы сөңгеләрдән алып кармаклар¬ га тикле төрле-төрле таш кораллар куллануы хакында сөйли. Бәлҗәләр, өтергеләр, үткен йөзле балталар җен¬ 8 9
текләп шомартылганнар. Кешеләр инде хезмәт коралла¬ рын тишә дә белгәннәр. Кеше тагын бер ачыш ясаган: балчык изеп, савыт- саба ясарга өйрәнгән. Шул чактан алып, азыкны чүлмәкләрдә хәзерләргә, аны азмы-күпме сакларга да мөмкинлек туган. Моңа кадәр ит һәм балыкны учакта кыздырып ашый торган булганнар. Неолит чорында матриархат — хатын-кызлар өстен¬ лекле булган борынгы ыруглык җәмгыяте — үзенең үсе¬ шендә иң югары ноктага ирешкән. Аерым ыруг төркем¬ нәре кабиләләр булып берләшкәннәр. Ьәр кабилә аерым бер, җыйнак кына территория биләп торган. Кабиләгә кергән ыругларның килеп чыгышы уртак һәм аларның телләре дә якын булган. Кабиләләр һәм кабиләләрнең берләшмәләре булган¬ лыгын аларның тарихи эзләре сөйли. Бер территориядә урнашкан, чама белән бер үк вакытта яшәгән; каберләр¬ дәге табылдыклары, мәетләрне күмү йолалары якынча охшаш булган археологик истәлекләр (торак урыннар һәм борынгы каберлекләр) шуны раслый. Менә шун¬ дый һәйкәлләр төркемен археологик культура дип атый¬ лар. Яңа таш гасыры чорында безнең якларда Идел-Кама археологик культурасы үсә. Аның һәммә истәлекләре Идел һәм Кама яр буйларында урнашкан. Башка күрше археологик культуралардан ул балчыктан ясалган са¬ выт-сабаның үзенчәлекле формасы, бизәлеше, шулай ук таш коралларның кайбер типлары белән аерылып тора. Идел-Кама культурасына караган халык мезолит чорын¬ дагы кабиләләр нигезендә формалаша. Бакыр-таш гасыры. Тора-бара таш кораллар урынын тулысынча металл кораллар ала. Ләкин моңа кадәр ке¬ шеләр тулы бер күчеш чоры — энеолит чоры кичерәләр (безнең эрага кадәр III мең еллыкның беренче яртысы — II мең еллыкның башы). Нәкъ шушы вакытта инде бөтен дөньяга танылган беренче цивилизацияләр, колбиләүче Шумер һәм Мисыр дәүләтләре барлыкка килә. Бу чор башында безнең якларда борынгы сунарчы¬ лар һәм балыкчылар яши. Алар әле һаман таш корал¬ лардан файдалана. Борынгы кеше бакырның файдалы сыйфатларын каян белгәндер — бу анык түгел. Мопың очраклы булуы да ихтимал. Ләкин бакырның таш һәм сөяк коралларны гамәлдән кысрыклап чыгаруы тиз генә булмый. Бакырдан башта бизәнү әйберләре, аннары гына хезмәт кораллары эшләнә. Бакыр җиңел эшкәртелә, эреткәндә теләсә нинди форма ала. Аны кабат-кабат кулланырга да була. Бакыр эш коралы эшне (мисал өчен, агач кисү, көймә казу, такта тишүне) тизрәк һәм азрак көч куеп эшләргә мөмкинлек бирә. Татарстан территориясендә һәм аңа якын Урта Идел буе районнарында энеолит чорында волосово археологик культурасына караган кабиләләр яшәгән. Аларның беренче торак урыннарын археологлар Ока елгасы яры буенда, Муром шәһәреннән ерак түгел урнашкан Волосово авылы тирәсендә табалар. Хәзер бу территориядә волосово ка¬ биләләре яшәгән илледән артык урын билгеле. Әйткәнебезчә, гадәттә, кабиләләр елга һәм күл буенда яшиләр. Алар 10—12 өйдән — ярымземлянкадан торган зур торулыкларда көн күрәләр. Волосово кабиләләре, элек¬ кечә, аучылык, балык тоту һәм үсемлек тамырлары җыю белән шөгыльләнәләр. Ләкин тора-бара игенчелеккә, терлекчелеккә таба йөз тоталар. Алар яшәгән урыннарда таш китмәннәр, ашлык төю өчен килеләр, бөртек калдыклары, йорт хайваннары сөякләре табылган. Волосово кешеләре металл да үзләштерә башлаган¬ нар. Бакырны эретер өчен балчык табалардан файдалан¬ ганнар. Бакырдан пычаклар, бәлҗәләр, безләр, ук оч¬ лыклары ясаганнар. Әлбәттә, хуҗалыкның җитештерүгә бәйле өлкәләре әлегә бик зәгыйфь, башлангыч хәлендә генә була. Ләкин шул чакта ук хуҗалык эшчәнлегенең тотрыклы һәм тиз үсеше, яңа социаль мөнәсәбәтләр туу өчен барлык ал¬ шартлар да хасил була. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе, яшәү рәвеше үзгәрә бара. Сораулар һәм биремнәр ф 1. Таш гасырында кешеләр нинди ачышлар ясый? Бүгенге ■ көндә без алардан файдаланабызмы? 2. Татарстан территори¬ ясендә борынгы кешеләр кайчан күренә башлый? Бу — таш 10 11
V гасырының кайсы дәверендә була? 3. «Красная Глинка»да яшәгән борынгы аучыларның көнкүрешен сөйләп бирегез. 4. Соңгы палеолит чоры кешеләренең шөгыльләрен һәм дини күзаллауларын (карашларын) аңлатыгыз. 5. Борынгы ыруг¬ лык җәмгыяте, матриархат нәрсә ул? 6. Мезолит чорында яшәгән кешенең нинди кораллары булган? Алар белән ул нәрсә эшли алган? Татарстанда табылган торулыкларга ка¬ раганда, аның торагы нинди булган? 7. Җитештерү хуҗалы¬ гы үзләштерү хуҗалыгыннан нәрсә белән аерылып тора? Неолит заманындагы революция ни өчен башта — көньяк, аннары гына төньяк районнарда була? 8. Идел-Кама культу¬ расын тасвирлап бирегез. 9. Волосово кабиләләренең яшә¬ еш рәвешен сөйләп бирегез. §2. Туган ягыбыз халкы бронза-тимер дәверенең башлангыч чорында Бронза гасыры. Туган ягыбыз тарихында яңа, җитеш¬ терү хуҗалыгы өстенлек иткән чор бронза гасырыннан башлана (безнең эрага кадәрге II меңъеллык ахыры — I меңъеллык башы). Волосово халкы бронза куллануга күчә генә башлаган була, хәзер инде яшәештә мөһим үзгәрешләр барлыкка килә. Җирле кабиләләр хуҗалыгында төп урынны китмән¬ ле игенчелек, терлекчелек, металл табу һәм эшкәртү алып тора. Сунарчылык, балыкчылык шөгыле кими бара. Таш кораллар әле һаман күп кулланылса да, бронзадан эшләнгәннәре һәр өлкәдә тора-бара киңрәк тарала төшә. Бронза бакырдан катырак. Ә бронзадан файдалана башлау — кешегә үз эшчәнлегенең төрле өлкәсендә өстәмә мөмкинлекләргә ия булу дигән сүз. Безнең төбәктә бронза җитештерү үзәге хәзерге Та¬ тарстанның көньяк-көнчыгыш районнары булган, күрәсең. Минзәлә, Ык, Зәй елгалары буйларында үз ва¬ кытында зур саналган бакыр ятмалары калдыклары әлегә кадәр сакланып калган. Урта Идел буеның бронза чорындагы иң күренекле вәкилләре — Казан яны кабиләләре токымы. Аларның беренче торулыклары Казан тирәсендә — Займище, Ба¬ лым, Карташиха, Атабай авыллары янында табыла. Казан яны кабиләләре безнең эрага кадәр XVI — VIII гасырларда яши. Ул кабиләләрнең шөгыльләрен архео¬ логик табылдыклар — бик шәп шомартылган таш бал¬ талар, өтергеләр, бәлҗәләр, килеләр, бронза китмәннәр, ураклар, хәнҗәр-пычаклар, сөңге очлыклары, хатын-кыз бизәнү әйберләре, балчык чүлмәкләр, төрле йорт хайван¬ нары сөякләре бәян итә. Ә бу — Казан яны кешеләре төзелеш эшен, хәрби һөнәрләрне, игенчелекне, терлек¬ челекне белгән дигән сүз. Ул кешеләр тары, бодай, арпа иккәннәр, ашлыкны махсус базларда саклаганнар. Ат, сыер, сарык, кәҗә, дуңгыз үрчеткәннәр. Торулыкларга якын тирәләрдә, кагыйдә буларак, ка¬ берлекләр урнашкан. Мәетне чокырларга башын яисә аякларын елгага таба каратып күмгәннәр, янына азык салган чүлмәкләр, хезмәт кораллары, йорт кирәк-ярак¬ лары куйганнар. Димәк, Казан яны кабиләләре кешенең җаны булуга һәм аның күчеп йөрүенә ышанганнар. Хәзерге Татарстанның Кама аръягы территориясендә нигездә Бура культурасына караган кабиләләр яшәгән. Аларның шундый исеме мәетләрне кабергә агач бура эченә салып күмүдән килеп чыккан. Бу кабиләләр үсеш ягыннан Казан яны кабиләләре дәрәҗәсендә булган. Ләкин алар безнең җирләргә читтән килеп урнашкан¬ нар, нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Алар бирегә көньяк өлкәләрдән килгәннәр, дип уйланыла. Елга үзәннәрендә уңдырышлы туфраклы урыннарда китмән¬ ле игенчелек тә үсеш алган. Казан яны һәм Бура культурасы истәлекләре бронза чоры кешеләре тормышындагы җитди үзгәрешләрне чагылдыра. Хуҗалык итүнең җитештерү ысуллары өстенлек алу тормыш шартларын яхшырткан. Кешеләр инде тулысынча ау нәтиҗәләренә бәйлелектән котыла барган. Азык-төлек запасы, беренче чиратта бөртекле ашлык запасы булдырырга мөмкинлек туган. Йорт хай¬ ваннары ит, сөт, йон, тире биргән. Яшәү рәвеше яхшыру халык саны үсүгә этәргеч булган. Әйтик, Казан яны ка¬ биләләренең кайбер утракларында 500 ләп кеше яшәгән. Икътисад үсеше тора-бара иҗтимагый мөнәсәбәтләр өлкәсендә сыйфат үзгәрешләренә китерә. Ыруг төркем¬ нәре эчендә металл эретүчеләр һәм коючылар килеп чыга, алар бронзадан төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнә. Бигрәк тә Урал, Көнбатыш Себер, көньяк далалар һәм Кавказ кабиләләре белән алыш-биреш кис¬ 13 12
кен үсә. Аннан бу якларга әзер эшләнмәләр яисә коелма металл алып киләләр. Табигый байлыкларга бай җирләр өчен кабиләләр арасында бәрелешләр ешая. Мондый шартларда ыруг общинасында ирләрнең роле үсә бара, ул металл эшкәртүче, терлек караучы һәм сугышчы була. Хәзер инде ыруг башына да ирләр килә, зур-зур патри¬ архаль гаиләләр туа. Аталар баш булган мондый гаиләдә хатын-кыз йортта хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, бала тәрбияли. Матриархат инде бетүгә йөз тота. Бронза гасыры менә шундый үзгәрешләр тудыра. Борынгы җәмгыять сизелерлек, җитди алга китә, яңа сыйфатларга ия була. Тимер дәверенең башлангыч чоры. Ананьино кабилә¬ ләре (безнең эрага кадәр VIII—III гасырлар). Хуҗалык үсешендә, тулаем борынгы җәмгыять үсешендә тимер кул¬ лану куәтле этәргеч була. Матди байлыклар җитештерүдә бу металл әлегә кадәр төп материалның берсе булып тора. Рудадан тимер алыр өчен махсус эретү мичләре яисә һава өрдерү җайланмасы булган тимерче учагы кирәк. Анда бик югары температура (1530°) таләп ителә. Бронза гасы¬ ры металл эшкәртүчеләре учакларда һәм гади төзелешле мичләрдә андый югары температурага ирешә алмыйлар. Баштарак тимер кыйммәтле металл санала; аны да, бакыр кебек үк, бизәнү әйберләренә генә тоталар. Өстен¬ лекләре зур булганга, тора-бара ул бронзаны көнкүрештән кысрыклап чыгара. Кеше моңа кадәр күрелмәгән каты һәм үткен коралларга ия була. Безнең якларда тимер чорына беренче булып Ананьи¬ но кабиләләре керә. Ананьино культурасын ачуга XIX га¬ сыр уртасында Казанда чыккан газеталарның берсендә тарихи әсәрдән өзекләр бастыру этәргеч була. Ул әсәрдә Алабуга шәһәреннән ерак түгел урнашкан борынгы “Шай¬ тан шәһәрлеге”нә, мөселманнар “изге” санаган кабер¬ леккә, данлыклы гаскәр башы Аксак тимер барып чыгу бәян ителә. Бу материал Мәскәү археологы, профессор К.И. Невоструев игътибарын җәлеп итә. Ул, Алабуга янында археологлар кызыксынырлык урыннар чыннан да бармыни дип, Алабуга шәһәре башлыгы И.В. Шиш¬ кинга хат язып сала. Җавап хатында И.В. Шишкин, әйе, Ананьино авылы янында чыннан да борынгы каберлекләр бар, анда кабер ташлары да сакланып калган, ул урыннар¬ да гаҗәеп бронза һәм тимер әйберләр табалар, дип яза. Казу эшләре 1858 елның җәендә башлана. Бу эшкә тирә-як авыллардан йөзләгән крестьян катнаша. Бер көн эчендә иллеләп кабер казыла. Анда бизәнү әйберләре, хезмәт, сугыш кораллары, балчыктан ясалган чүлмәкләр һәм башка әйберләр табыла. Менә шулай итеп яңа ар¬ хеологик һәйкәл — Ананьино каберлеге ачыла. Соңыннан монда зур күләмдә казу эшләре башкары¬ ла. Алабуга тирәсендә, Идел, Кама, аларның кушылдык¬ лары Нократ, Агыйдел, Ветлуга елгалары буенда архео¬ логлар 60 тан артык торулык һәм 30 га якын борынгы каберлек табалар. , Ананьино культурасы безнең эрага кадәр VIII—III га¬ сырларда үсеш ала. Бу чор антик Греция, аның Кара диңгез янындагы колонияләре — Ольвия, Херсонес, Бос- пор; борынгы Урта Азия цивилизацияләре Парфия, Мар- гиана, Согдиана һәм Бактрия чәчәк аткан вакытка туры килә. Ананьино кешеләре “тарих атасы” Геродот белән очрашкан сугышчан скифларның, Көнчыгышта беренче дөньякүләм империя төзегән данлыклы полководец Александр Македонскийның замандашлары була. Табигый-климатик шартлар Ананьино кешеләрен та¬ рихи үсешнең үзгә юлына этәрәләр. Алар көньяктагы замандашлары ирешкән югарылыкка күтәрелә алмый¬ лар. Ләкин бу очракта алар үсештә “артта калган” дигән сүз куллану дөрес булмас иде. Нәсел башлыклары Казан яны кабиләләре булган нәкъ менә Ананьино кешеләре безнең якларда беренче булып хәрби ныгытмалар һәм чын-чынлап кальгалар (крепостьлар) төзи башлыйлар. Аларның торулыклары, гадәттә, елга буйларында биек борыннарда (мысларда) урнаша, биек урлар (валлар), тирән чокырлар белән әйләндереп алынган була. Ныгытмалар кабиләләр арасында еш килеп чыккан хәрби бәрелешләргә ишарә ясый. Тимер куллану хезмәт кораллары гына түгел, һөҗүм һәм һөҗүмнән саклану өчен дә камил кораллар ясарга мөмкинлек бирә. Ананьино кешеләре арасында ко¬ рал ясаучы һөнәрчеләр катлавы туа башлый. Хезмәт җитештерүчәнлеге үскән саен, кайбер кешеләр кулында азык-төлек запасы, кыйммәтле әйберләр тупла- 14 15
на. Аларны сатып, алмашып, байлыгыңны арттырып була. Әйтик, Ананьино кешеләре күршеләре белән генә түгел, ерактагы кабиләләр һәм халыклар белән дә сәүдә иткәннәр. Скифлар аркылы аларга хәтта греклар һәм мисырлылар эшләгән әйберләр дә үтеп кергән. Безнең эрага кадәр V гасырда яшәгән грек тарихчысы Геродот та Ананьино ке¬ шеләрен белгән. Ул аларны тиссагетлар дип атаган. Сугышлар да халыкның бер өлеше баюга китергән. Шундый шартларда җәмгыятьтә төрле катлаулар туа, мал- мөлкәт ягыннан тигезсезлек барлыкка килә. Әнә шундый социаль, мөлкәти тигезсезлек борынгы җәмгыятьне таркатуга китерә. Бу процесс археология ма¬ териалларында яхшы чагыла. Ананьино кешеләренең мәет күмү йоласы асылда Ка¬ зан яны кешеләренеке кебек үк булган. Ләкин социаль үзгәрешләр монда да күренә. Кайбер каберләрдә икешәр, хәтта бишәр-алтышар кеше күмелгән. Алар гади кешеләр, сугышчылар, ә бәлкем, әсир төшкән коллар булгандыр. Икенче бер каберлектә мәетләр бүрәнәдән буралган махсус “мәет йортларында” ята. Алар янына арзан әйберләр ку¬ елган. Ләкин сирәк кенә бик бай каберләр дә очрый. Анда кабилә юлбашчылары, ыруг башлыклары күмелгән. Алар янына алтын, көмеш белән бизәлгән кыйммәтле кораллар салынган. Юлбашчы каберләренә кабер ташлары кую гадәткә кергән. Ул ташларга, гадәттә, сугышчы яки корал сурәте төшерелгән. Ананьино кешеләренең турыдан-туры токымы пъяно- бор кабиләләре була. Алар Татарстан территориясендә Ш— II гасырлардан башлап яшиләр. Пьянобор кабиләләре үзләреннән алдарак яшәгән ке¬ шеләрнең мәдәниятен үстерә төшәләр. Алар ныгытылма¬ ган торулыкларда яшиләр, хәрби куркыныч килгәндә, мах¬ сус төзелгән урыннарга кереп качалар. Пьянобор җәмгыятендә мөлкәти тигезсезлек тагын да арта төшә. Ыруг-кабиләләр, нигездә, зур-зур патриархаль гаиләләрдән тора. Җәмгыять тормышында сугышлар, хәрби эшләр зур урын били. Ирләрне яннарына тимер кылыч¬ лар, сөңгеләр һәм башка төр кораллар салып күмү, ка- биләара аяусыз бәрелешләрдә һәлак булганнарның күмәк каберләре әнә шул хакта сөйли. Шулай итеп, безнең якларда таш, бронза һәм тимер дәверенең башлангыч чорларында төрле кабиләләр яшәгән. Гасырдан гасырга аларның яшәү рәвеше, тормыш дәрәҗәсе үзгәрә барган. Катлаулы ыруг-кабилә оешмасы барлыкка килгән, җитештерү хуҗалыгына күчеш ясалган. Идел-Кама, Волосово, Казан яны, Ананьино һәм Пьяно¬ бор культураларына караган кабиләләрнең татар халкы тарихына туры мөнәсәбәте юк. Алар Идел буе финнәре дип аталган төркемгә керәләр һәм хәзерге мари, удмурт, коми халыкларының борынгы бабалары булып саналалар. Сораулар һәм. биремнәр 1. Башлангыч металл чорында җирле кабиләләрнең хуҗалык ■ тормышында нинди үзгәрешләр булган? 2. Бура культурасы кабиләләре читтән килгәннәр. Аларның үсеше Казан яны каби¬ ләләре үсеше чамасында булганлыгын аңлатып бирегез. 3. Брон¬ за дәверендә иҗтимагый мөнәсәбәтләр өлкәсендә нинди үзгәрешләр була? Бу вакытта матриархат ни өчен таркала? 4. Татарстан җирендә яшәгән кайсы кабиләләр тимер чорына беренче булып керә? Моның сәбәбен аңлатыгыз. 5. Тимер дәве¬ рендә кабиләләр арасында хәрби бәрелешләр ни өчен ешрак була? Ананьино кешеләренең яшәү рәвешендә бу ничек чагы¬ ла? 6. Кешеләр арасында шул чакта мөлкәти тигезсезлек туу¬ ын сез ничек раслар идегез? 7. Милек тигезсезлеге ни өчен борынгы җәмгыятьнең таркалуына китергән? Бу яктан караган¬ да, пьянобор кабиләләре тормышы кайсы ягы белән үзенчәлек¬ ле? 8. Хәзерге халыкларның кайсылары таш гасыры һәм баш¬ лангыч тимер дәвере кабиләләре токымы булып тора? II бүлек. ЕВРАЗИЯДӘ БОРЫНГЫ ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР ЬӘМ БЕРЕНЧЕ ТӨРКИ ДӘҮЛӘТЛӘР Европа тарихында 375 нче ел яңа чор ача. Ул вакыт¬ та күп санлы һун урдалары Европага бәреп керә һәм җимергеч сугыш башлый. Һуннарның Көнбатышка мас- сакүләм хәрәкәте колбиләүче Рим империясе һәлакә¬ тенә сәбәп була. Европада яңа, башлангыч феодаль тәртипләр туа, урта гасырлар дәвере башлана. Халык¬ ларның Бөек күчеш чоры мөһим нәтиҗәгә китерә — Европа континентында яңа сәяси һәм этник карта фор¬ малаша. 16 17
Ьуннар белән Көнчыгыш Европа далаларына болгар¬ лар, хәзәрләр, савирлар һәм башка төрки телле кабиләләр килә. Шулай итеп, халыкларның Бөек күчеш чоры төньякта Урта Идел ярларына кадәр сузылган бик зур төбәктә яшәүчеләрнең тарихи язмышында гаять мөһим роль уйный. Татарларның бик борынгы тамырлары үз дәүләтчелеге, бай һәм үзенчәлекле мәдәнияте булган әнә шул халыкларга барып тоташа. Әлбәттә, һуннарны да, алардан соң килгән төрекләр¬ не дә (төрекютлар) татарларның ата-бабалары дип атап булмый. Нуннар берләшмәсенә күп санлы кабиләләр кергән. Ләкин шул ардан болгарлар, савирлар, барсиллар гына Урта Идел урман-далаларына китә. Ә моңа кадәр алар (VI—-VII гасырларда) Төрек каһанлыгында, Бөек Болгарда һәм Хәзәр каһанлыгында була. Урта Иделдә бу кабиләләр, җирле фин-угор кешеләре белән аралашып, Идел Болгары составындагы болгар халкы формалашуга нигез сала. §3. Хунпар-һуннар һәм халыкларның Бөек күчеше Хуннар-һуннарга европалылар карашы. “Моңа кадәр билгеле булмаган кешеләр токымы, һуннар, Европада яңа кабилә була; аларны безнең ата-бабаларыбыз да белмәгән, — дип яза тарихчы Аммиан Марцеллин. — Аларның берсе дә җир сөрү белән шөгыльләнми һәм беркайчан да сукага кагылмый. Мәңгелек качкыннар сыман, алар барысы да яшәргә аерым бер җиргә туктал¬ мыйча, урыннан урынга күчеп йөриләр. Җигелгән хай¬ ваннарын һәм көтүләрен куа-куа, алар гомерләрен көймәле арбада уздыралар. Алар аеруча кайгырткан нәрсә — атлар... Нуннар — тумыштан ук җайдаклар, алар атка ябышып үсәләр, хәтта хайваннарының нечкә муенына иелеп йоклый алалар”. Нуннарның килеп чыгышы, хуҗалыгы һәм куәт- кодрәте. Моннан ике-өч мең ел элек хәзерге Монголия һәм Төньяк Кытай далаларында, Алтайда һәм Байкал янында төрки телле кабиләләр яшәгән. Кытай чыга¬ накларында аларны хунну яисә сюнну дип атаганнар. Тарихи чыганак авторлары аларны беркемгә дә буйсы¬ нырга теләмәүче бик көчле һәм күп санлы халык дип билгели. Хуннар яшәгән мохит игенчелек белән актив шөгыль¬ ләнергә мөмкинлек бирмәгәнгә, алар терлекчелек белән мәшгуль булганнар. Аларның төп байлыгын атлар һәм сарыклар тәшкил иткән. Безнең эрага кадәр III—II гасырларда хуннарда ыруг¬ лык тәртипләре таркалган. Ыруг-кабилә аксөякләре күчмә кешеләр арасында беренчелек өчен көрәш башла¬ ган. Безнең эраның икенче гасырында яшәгән кытай тарихчысы Сыма Цянь һуннарга куәт биргән вакыйга¬ ларны бик яхшы тасвирлап калдырган. Хуннар хакиме Тоуманьның ике улы булган. Үзенең варисы итеп ул кече улын калдырырга теләгән, ә олы¬ сын — Маодуньны — дошман кабиләсенә заложник итеп җибәргән. Аннары Тоумань аларга һөҗүм иткән. Маодунь исән калган, ат урлап, туганнары янына качкан. Тоумань аңа сугышчылар отряды биргән. Аларны өйрәткәндә Ма¬ одунь үзе аткан ук (һуннарның атаклы сызгыра тор¬ ган угы) кая очса, шунда атарга кушкан. Тиздән ул угын менә дигән айгырына төзәп аткан. Аңа иярмәгән су¬ гышчыларның башын кистергән. Бераздан Маодунь угын сөйгән хатынына аткан. Бу юлы да атмый калганнар¬ ның башын кистергән. Бервакыт Маодунь, ауга чыккач, әтисенең атына аткан, һәм сугышчыларның берсе дә аңар¬ дан калышмаган. Маодунь инде хәзер үз вакыты җиткә¬ нне аңлаган. Ул угын әтисе Тоуманьга җибәргәч, картка шул ук мизгелдә бик күп уклар барып кадалган. Энесен һәм энесенең якыннарын җәзалап үтергәч, Маодунь ха¬ ким булган. Бу хәл 209 нчы елда булган. Күрше кабилә башлыгы, чуалыш хуннарны көчсезлән¬ дергәндер дип уйлап, Маодуньнан чик буендагы җирләрне үзенә бирүне таләп иткән. Кайбер ыруг башлыклары, су¬ гыштан куркып, Маодуньга җирне бирергә киңәш иткәннәр. Ачуы чыккан Маодунь: “Җир — дәүләт ниге¬ зе, аны бирү мөмкинмени!” — дип җавап кайтарган. Җирне бирергә киңәш иткән кешеләрнең башын чаптыр¬ ган. Аннары Маодунь дошман кабиләсен тар-мар иткән, аларның башлыгын үтергән һәм ул кабилә җирен үзенә алган. 18 19
Шул ук тарихчы Сыма Цянь сүзенә караганда, “Мао- дунь вакытында сюннулар (хуннар) бик куәтләнгәннәр, барлык төньяк кыргыйларын буйсындырганнар һәм көче ягыннан Урта дәүләткә, ягъни Кытайга тиң дәүләт төзегәннәр”. Хун дәүләте. Хун дәүләте үзәкләштерелгән дәүләт бу¬ лып, үзендә күчмә һәм ярымкүчмэ халыкларны берләш¬ тергән. Дәүләт башында хаким — шаньюй торган. Аның хакимлеге нәселдән килгән һәм ул Алла дип танылган. Шаньюйны “Күк Улы” дип атаганнар. Ул дәүләтнең барлык җире, гаскәрләре белән шәхсән җитәкчелек иткән, иң югары хөкемдар сыйфатында һәр кешенең тормы¬ шын һәм үлемен хәл иткән. Шаньюйның күп санлы ярдәмчеләре, киңәшчеләре һәм хәрби җитәкчеләре булган. Шаньюйдан соң дәүләтнең иң югары кешеләре “акыл ияләре — кенәзләр” аның уллары һәм иң якын туганнары бул¬ ган. Башка туганнары бер баскычка түбән торган. Алар арасыннан темник-меңлекләр, ягъни ун мең җайдак җитәкчеләре билгеләнгән (борынгы төрек телендә “төмән” — ун мең дигән сүз). Үз карамагындагы җирдә темник меңлекләр, йөзлекләр, унлыклар җитәкчеләрен билгеләп куйган. Ир кешеләрнең төп вазифасы хәрби хезмәт булган. Һәрбер хун сугышчы саналган һәм хәрби хезмәттән аз гына читләшкән өчен дә үлем җәзасына тартылган. Маодунь уңышлы яулап алу сугышлары оештырган, дәүләтенең чикләрен киңәйтә барган. Беренче чиратта ул дәүләтенә төньяк территорияне — төрле казылма бай¬ лыкларга мул Алтай тау итәген һәм Байкал янын куш¬ кан. Яңа җирләрне яулап алуга хун осталары тимер чыга торган урыннарны эшкәртергә керешкәннәр. Металл эретүче, коючы, тимерче торулыклары барлыкка килгән. Алар армияне корал, сугыш кирәк-яраклары белән тәэ¬ мин иткәннәр. Нәкъ менә шул чакта һуннарның күпче¬ лек шәһәрләре, кальгалары, һөнәрчеләр һәм игенче авыл¬ лары үсеп чыккан. Шулай итеп, урта гасыр авторлары¬ ның: “Кыргый хуннар, су һәм үлән эзли-эзли урыннан- урынга күчеп йөри, аларның эчке һәм тышкы дивар¬ лар белән киртәләп салынган шәһәрләре юк, даими то¬ рыр урыннары да юк һәм алар кыр эшләре белән шөгыль¬ ләнмиләр”, — дигән сүзләре хакыйкатьтән ерак торган. Хуннарның шактый күп өлеше утрак тормыш та алып барган. Байкалдан ерак түгел, Улан-Удэ шәһәре тирәсендә, Селенга елгасының сулъяк ярында археологлар бик зур Иволгин дигән хун шәһәре хәрабәләрен казыганнар. Ул шәһәр биш рәт ур һәм чокыр белән әйләндереп алынган булган. Анда төтен каналлары булган, сирәк очрый тор¬ ган җылыткыч системалы тораклар, бөртекле ашлык саклау урыннары, азык-төлек запасы сакларга базлар, тимер, бакыр эретү мичләре, остаханәләр калдыклары, һөнәрчеләр кораллары; тимердән, чуен, бронза, сөяктән гаҗәеп оста эшләнгән әйберләр табылган. Табылдыклар арасында кораллар — сөяк куелган җәяләр һәм сызгы¬ ра торган уклар мөһим урын алып тора. Көмештән, ал¬ тыннан, кыйммәтле ташлардан эшләнгән бизәнү әйбер¬ ләре күп. Балчыктан изеп, төрле дулкынлы бизәкләр төшерелгән савыт-саба ясалган. Хуннарның Иволгин шәһәренә охшаш шәһәрләре аз булмый. Аларның икесе — Лунчэнь һәм Дайлин — баш¬ кала була. Сым Цянь әйтүенә караганда, “җәен хуннар Лунченьдә зур җыелыш уздыралар, ата-бабаларына, күккә, җиргә, кешеләр рухларына һәм күк рухларына корбан чалалар. Көзен, атларын симерткәч, Дайлинда зур җыелышка җыелалар, атлар һәм йорт хайваннары¬ ның баш санын барлыйлар”. Ул шәһәрләрдә табыну биналары, хөкемдарлар торган йортлар, башка җәмәгать төзелешләре була. Тирә-юньдәге авылларда халык иген¬ челек белән шөгыльләнә. Кытай империясе белән көрәш һәм аның нәтиҗәлә¬ ре. Төньякта менә шундый куәтле һәм сугышчан дәүләт яшәү белән Кытай империясе килешеп тора алмый. Хуннар Бөек ефәк юлы үтә торган территорияне кулга төшереп, Кытайның Көнбатыш белән сәүдә итүенә ко¬ мачаулыйлар. Кытай Хунну дәүләтен бик озак танымый, аның үзенә буйсынуын таләп итә, бу дәүләтне юк итәр өчен зур хәрби отрядлар җибәрә. Хуннар Кытай белән сәүдә итәргә кы¬ зыгалар: терлекчелек продуктларын бөртекле ашлык¬ 20 21
ка, тукымаларга, һөнәрчеләр ясаган әйберләргә алмашу файда бирер дип өметләнәләр. Ләкин империянең күршеләренә дошманлык мөнәсәбәте хуннарны көрәшкә күтәрелергә мәҗбүр итә. Кун гаскәр¬ ләре безнең эрага кадәр беренче гасырда 320 меңлек Кытай гаскәрен камап ала һәм юк итә. Һуннар шулай үзләренең көч-куәтен күрсәткәч, Кытай аларга күп ел¬ лар буе ясак түләп тора. Кытайлар хуннарны үз җирләреннән куып җибәрергә омтылып карыйлар. Хуннар белән Кытай арасында тук¬ таусыз сугыш бара. Хуннар һәм күчмә кабиләләр һөҗүменнән сакланыр өчен, кытайлар илнең төньягын¬ да йөзләрчә километрга сузылган нык кальга дивары төзи башлыйлар. Ул тарихка бөек Кытай стенасы исеме астында кереп кала һәм аның шактый күп өлеше бүген¬ ге көнгә кадәр сакланган. Кытайлар һәм башка күршеләр белән даими сугыш¬ лар хуннарның көчен киметә. Дәүләтнең үз эчендә дә бердәмлек йомшара. Хун дәүләте ике өлешкә бүленә. Нәтиҗәдә аларны безнең эраның I гасырында Кытай гаскәрләре тар-мар итә. Һуннарның Көнбатышка хәрәкәте. Аттила. Җи¬ ңелгәннән соң һуннарның бер өлеше Көнбатышка юнәлә. Аларга үз теләкләре белән яисә көчләп Көньяк Себер- нең башка күчмә һәм ярымкүчмә халыклары да кушы¬ ла. Хәзерге Казахстан далалары аша үтеп, алар Арал һәм Каспий диңгезләре буена килеп чыгалар. 375 елда һуннар (Көнбатышта һуннарны гуннар дип атыйлар) Иделне кичеп чыгалар. Һуннарның шулай массакүләм Көнбатышка баруы халыкларның берничә гасырларга сузылган Бөек күчешенә этәргеч бирә. Бишенче гасырда һуннар күренекле гаскәр башы Ат¬ тила җитәкчелегендә хәзерге Италия, Испания, Фран¬ ция чикләренә килеп җитәләр һәм кайчандыр куәтле булган Рим империясен тар-мар итүдә катнашалар. Иксез-чиксез зур территорияне яулап алып, бу дәүләт бөтен Европаны куркуда тота. 453 елда Аттила үлгәч, һуннар дәүләте таркала һәм яшәүдән туктый. Һуннар берләштергән дәүләттә асылда төрки телле кабиләләр була. Көнчыгыштан Көнбатышка күчеп бар- ганда, алар үз җирләрендә күптәннән яшәп килгән шак¬ тый халыкларны куалар. Алар арасында татар халкы¬ ның бик борынгы бабалары — болгарлар һәм суварлар да була. Ул кабиләләрнең кайберләре (теләсәләр дә, теләмәсәләр дә) һуннарга кушылалар; ә башкалары, ту¬ ган якларын ташлап, тынычрак төньяк районнарга күченәләр. Һуннар заманында Урта Идел буе. Һуннар ябыры¬ лып килгән дәвердә аларга ияргән кабиләләрнең бер өлеше Идел буенда төпләнеп кала. Алар арасында һун¬ нар үзләре дә булгандыр, мөгаен. Археологлар биредә бары тик һуннарга гына хас әйберләр табалар. Әйтик, Татарстан Республикасы Аксубай районы Татар Сөнчәләе авылы янында бик матур бизәлгән ике тотка¬ лы зур бронза казаннар табыла. Алар, һичшиксез, кай¬ чандыр һуннарныкы булган. Менделеевск районы Турай авылы янында борынгы бер каберлек бар. Аны IV—V гасырга караган каберлек дип уйлыйлар. Биек-биек каберләр кайчандыр ерактан ук күренеп торган. Монда табылган тимердән ясалган һәм алтын-көмеш белән бизәлгән шишәк, көбә (кольчу¬ га), сабы һәм кыны алтынга манылган кылыч, ук һәм сөңге очлыклары, сугыш балталары — болар барысы да бай кабердә гаскәр башлыклары күмелгәнлеген сөйли. Алар һуннар белән бергә күчеп килгән төрки кабилә сугышчылары булганнар. Менә шулай итеп, һуннарның басып алуы туган ягыбыз тарихында, та¬ тар халкы һәм башка җирле халыклар тарихында шактый тирән эз калдырган. Сораулар һәм биремнәр 1. Этник күзлектән караганда һуннар кем булган? Ул кабиләләр i башта кайда яшәгән? 2. Европалылар һуннарны ничек күзалла¬ ган? Ә аларның реаль тормышы нинди булган? Алар турында сез үзегез нинди нәтиҗәгә килдегез? 3. Һун дәүләте кайчан туа? 4. Һун дәүләтенең идарә итүче катлавына кемнәр кергән? Бу импе¬ риядә идарә эшләре ничек алып барылган? 5. Һуннарның хуҗа¬ лык эшләрен искә төшерегез. 6. Ни өчен һун гаскәрләре бик куәтле булган? 7. Һун дәүләте белән Кытай империясе каршы¬ лыкларын сөйләп бирегез. Ул каршылыклар нәрсәгә китергән һәм моның төп нәтиҗәләре нинди? 8. Туган як тарихында һун¬ нар явы ничек чагылган? 22 23
§ 4. Төрки каһанлыгы (551—630 еллар) Төркиләрнең килеп чыгышы һәм ватаны. VI гасыр¬ да тарихи мәйданда беренче мәртәбә “төрки”, “төрекют- лар” дигән исем астында кечкенә бер халык төркеме күзгә ташлана. Алар Көньяк Алтайда яшиләр һәм үзләрен һуннар токымы дип саныйлар. Риваятьләрнең берсендә төркиләрнең килеп чыгышы турында болай әйтелә: имеш, һуннарны күршеләре тулысынча кырып бетерәләр. Ун яшьлек бер малай гына исән кала, аны да әле дошманнар, кул-аягын кисеп, сазлыкка ташлыйлар. Малайны ана бүре коткарып кала. Ашата-эчертә, тауга алып китеп, мәгарәгә яшерә. Соңрак яшь егетне бары¬ бер үтерәләр, ә ана бүре аңардан ун ир бала таба. Бу ыруг ишәя. Бүренең бер оныгы Ашин исемен ала. Менә шул Ашин төрки династиягә нигез салучы булган, янәсе. IV гасырдан VI гасыр башына чаклы төркиләр утрак тормыш алып баралар, тимер табу һәм аны эретү белән шөгыльләнәләр. Ләкин алар монгол телле җуҗаннарга буйсыналар. Җуҗаннарның икътисады һәм армиялә¬ ренең корал белән тәэмин ителүе исә руда чыгаручы, тимер эретүче һәм тимерче төркиләргә бәйле була. Бумын идарәсе чорында төркиләр. Бумын идарә иткәндә, төркиләр көчәя, җуҗаннар белән хисаплашмый башлый һәм үз биләмәләрен көнчыгышка таба киңәйтә. Алар Кытай белән тату мөнәсәбәттә булырга, сәүдә элем¬ тәләре алып барырга тырыша. 545 елда Бумын ставка¬ сына Кытай императоры илчелеге килә. “Төркиләр бер- берсен котладылар һәм: хәзер безнең дәүләт чәчәк ата¬ чак! Безгә бөек дәүләт илчесе килде бит! — дип шатлан¬ дылар”. Кытай елъязмаларының берсендә бу хакта әнә шулай язылган. Бумын да җавап йөзеннән Кытайга бик зур бүләкләр белән үзенең илчеләрен җибәрә. Шулай итеп, төркиләр дәүләте халыкара тану ала. Тиздән җуҗаннарның нәфрәт тудырган бәйлеле- геннән тулысынча котылырга уңай очрак туа. Җу¬ җаннар изүеннән интеккән телә кабиләләре изүчеләргә каршы баш күтәрәләр. Нөҗүмгә барганда, алар төрекют- лар белән очрашалар. Телә кешеләре Бумынга тулысын¬ ча күндәмлек белдерәләр, баш ияләр. Шуннан соң “үзе¬ нең көченә һәм гаскәренең күп сайлылыгына таянып”, Бумын Җуҗан дәүләте җитәкчесенә аның кызын ха¬ тынлыкка сорап мөрәҗәгать итә, дип бәян итә елъязма¬ лар. Ачуы чыккан хан: “Син минем тимер эретүчем! Миңа шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә ничек җөрьәт итәсең?” — дип җавап бирә. Моннан соң тәвәккәл Бумын Кытай императоры кызын сорый һәм аңа өйләнә. Күчмә халыклар арасында аның абруе үсә. Уңай форсаттан файдаланып, Бумын 551 елда җуҗаннарның барлык төп көчләрен тар-мар итә һәм үзен ил каһаны дип атый башлый. Шулай итеп Төрки каһанлыгы бар¬ лыкка килә. Төркиләр яулары. Истәми каһан сугышлары. 552 елда Бумын каһан вафат була. Аның варислары төркиләр биләмәләрен шактый киңәйтә төшәләр. Алар күрше кабиләләр белән өзлексез сугыш алып баралар, аларның байлыкларын талыйлар, яңа җирләр яулыйлар, әсирлә¬ рен сугышчы яисә кол итәләр. Чираттагы бәрелештә җиңелгән Кытай императоры да хәтта каһанга ел саен ясак — 100 мең кисәк ефәк тукыма биреп торырга мәҗбүр булган. Төркиләр бик зур территориядә хаким¬ лек урнаштыра. Каһанлык төзелгәннән соң бераз вакыт узгач, төрки гаскәрләр һуннар салган юллар буенча көнбатышка таба хәрәкәтләнә башлый. Бу яу башында Бумынның энесе Истәми каһан һәм аның улы Кара Чура тора. Көньяк Себер, Арал буе һәм Көньяк Урал кабиләләрен буйсын¬ дырып, алар 558 елда Идел янына килеп җитәләр. Урта Азиядә төрекләр эфталитларның куәтле дәүләтен, согдилыларны тар-мар итәләр, Сасанидлар Ираны белән берләшмә төзиләр. Иран белән Төрек ка¬ һанлыгы Урта Азияне үзара бүлешә. Амудәрьядан көнчыгышта һәм төньякта яткан барлык җир каһан¬ лык составына керә. Яулап алган җирләрдә төркиләргә Бөек ефәк юлын контрольдә тотарга мөмкинлек туа, бу исә дәүләтнең икътисади куәтен көчәйтергә булыша. Каһанлыкның таркалуы. Төрки каһанлык көнчы¬ гышта Сары диңгездән алып көнбатышта Кара диңгез буендагы далаларга тикле җирләрне колачлый. Шул кадәр зур территория корал көче белән төзелгән импе¬ риядә бердәм булып озак яши алмый. Өлкәләр арасын¬ 24 25
да тыгыз икътисади багланыш булмый. Еш кына үзара кабынып киткән сугышлар, кайбер төрки аксөякләр ара¬ сында кулга төшерелгән җирләр белән мөстәкыйль идарә итәргә омтылыш, хакимият өчен хакимнәр катлавында барган көрәш дәүләтне какшата. Нәтиҗәдә 581-603 ел¬ ларда каһанлык ике өлешкә бүленә. Көнбатыш өлешенә Алтайдан алып Кара диңгезгә кадәрге җирләр керә. Аның үзәге Җидесуда (Семиречье) була. Көнчыгыш өлеше — Ал¬ тайдан алып Бөек Кытай стенасына тикле җәелеп ята. Аның үзәге Орхон елгасында була. 630 елда инде ике дәүләт тә яшәүдән туктый. Әмма ярты гасыр үткәч, Монголиядә Көнчыгыш-Төрки каһанлыгы оеша. Ул 740 елга кадәр яши һәм кешелек дөньясына Күлтәгин, Төнйокук һәм Билге каһан кабер ташларында менә дигән рун язма үрнәкләре калдыра. Бу язмалар Төрки каһанлыгының гомуми тарихы фо¬ нында хакимнәрнең тормышын һәм батырлыгын тас¬ вирлый. Евразия тарихында төркиләр. Төрки каһанлык Урта Азия һәм көнчыгыш Европа халыклары тарихында мөһим роль уйный. Төркиләр утрак игенчелек өлкәләрен җимермиләр, андагы халыктан ясак җыю белән канә¬ гатьләнәләр. Алар сәүдә үсешенә игътибар итәләр. Төркиләр шулай ук төрки телле кабиләләрнең һәм ха¬ лыкларның бер дәүләткә берләшүенә булышалар. Шушы берләшмә соңыннан хәзерге төрки халыкларга нигез сала. Төркиләр беренче язма мәдәният булдыралар. Башта ул согдия әлифбасына нигезләнә, соңрак рун язуына нигезләнә һәм бөтен каһанлык халкы тарафыннан кул¬ ланыла. Аның белән бергә гомумтөрки әдәби тел туа. Күлтәгин, Төнйокук, Билге каһан хөрмәтенә куелган ка¬ бер ташларындагы текстлар нәкъ шул телдә язылган. Төркиләр заманында шәһәр төзелеше, архитектура һәм сәнгать тагын да үсә. Тарихи чыганакларда юллар һәм почта станцияләре төзү турында да мәгълүматлар бар. Имәнкискә культурасы. Төрки каһанлык чорында, ягъни VI—VII гасырларда, халыклар күченеп йөрү гадә- ти күренеш булган. Күченеп йөрүләр дулкыны Идел һәм Кама тирәсенә килеп җиткән. Төрки каһанлыгы Азов, Каспий һәм Кара диңгез бу¬ ендагы далалар өчен сугыш алып барган чорда без¬ нең якларда (Идел белән Кама кушылган районда) яңа кабиләләр пәйда була. Фәндә аларны Имәнкискә кабилә¬ ләре дип йөртәләр, чөнки алар турында тәүге мәгълүмат¬ лар Татарстанның Лаеш районы Имән Кискә авылы янында казу эшләре нәтиҗәсендә билгеле була. Имәнкискә кабиләсенең традицияләре һәм культу¬ расы җирле кабиләләр йолаларыннан кискен аерылып тора. Мәсәлән, мәетләрне алар башта яндырганнар, ан¬ нары, балчык чүлмәкләргә салып, кечкенә базларга күмә торган булганнар. Имәнкискәлеләрдә игенчелек нык үсеш алган. Җир¬ ле кабиләләр арасында алар иң беренче булып җирне ат җигеп, сука белән эшкәрткәннәр. Терлекчелек тә алар¬ ның төп шөгыльләренең берсе булган. Бу кабилә кешеләре бик ерак төбәкләр, хәтта Урта Азия һәм Казахстан белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган¬ нар. Җирле кабиләләр арасында алар беренчеләрдән бу¬ лып сәүдә эшләрендә металл акча кулланганнар. Беренче акчалар бронзадан эретеп сугылган һәм озынча булган. Имәнкискәлеләрнең этник килеп чыгышлары хакын¬ да әлегә кадәр фәнни бәхәсләр дәвам итә. Кайбер га¬ лимнәр аларны — төрки, икенчеләре борынгы славян¬ нар дип саный. Әлегә моны төгәл генә әйтүе кыен. Бары шунысы гына билгеле: имәнкискәлеләр дә, башка ка¬ биләләр кебек үк, үз вакытында Төрки каһанлыкның яулап алу сугышлары аркасында яшәгән җирләрен таш¬ лап китәргә мәҗбүр булганнар. Сораулар һәм биремнәр 1. Төркиләрнең IV гасырдан VI гасыр башына чаклы яшәү рәве- • шен, шөгыльләрен сөйләп бирегез. 2. Беренче Төрки каһанлык кайчан һәм нинди шартларда барлыкка килгән? 3. Төрки ка- һанлыгына кайсы җирләр кергән? 4. Төрки каһанлык кайчан һәм нинди өлешләргә таркалган? Моның сәбәпләрен аңлаты¬ гыз. 5. Урта Азия һәм Көнчыгыш Европа халыклары тарихында төркиләрнең ролен билгеләгез. 6. Имәнкискә кабиләсенең куль¬ турасын, шөгыльләрен сөйләп бирегез. Җирле кабиләләрдән алар нәрсә белән аерылып торган? 7. Һуннар һөҗүме һәм Төрки каһанлыкның басып алу сугышлары нәтиҗәсендә туган якның этник составы тулаем ничек үзгәргән? 8. Туган ягыбыз халык¬ лары тарихы Төрки каһанлык тарихына ничек бәйләнгән? 26 27
§ 5. Бөек Болгар иле һәм Хәзәр каһанлыгы (VII—X гасырлар) , Көнчыгыш Европа далаларында һуннар токымы. Алтынчы гасыр уртасында Каспий һәм Кара диңгез буендагы далаларны яулап алгач, Истәми каһан һәм Кара Чура төрекләре биредә күп санлы халыкларны очрата¬ лар. Алар арасында әле 370 елларда һун урдалары белән килгән болгарлар, савирлар, аварлар, утригурлар, кут- ригурлар һәм башка төрки телле кабиләләр була. Аларның бер өлеше Аттиланың Европага һөҗүмнәрендә катнаша. Аның вафатыннан соң болгарлар Византия императоры Зенонга ялланып хезмәт итәләр, Балкан ярымутравын туздыралар. Болгарларның Көнчыгыш Европада булуы VI гасыр авторларының тарихи әсәрләрендә кат-кат телгә алына. Әйтик, аларның бер¬ сендә “Каспий капкасы артында”, ягъни хәзерге Дагыс- тан территориясендә “үз телләре булган бургарлар (бол¬ гарлар) яши, алар мәҗүси һәм кыргый халык, алар¬ ның шәһәрләре бар” дип язылган. Болгарлар һуннар берләшмәсендә иң көчле кабиләләрнең берсе булган, күрәсең. Аттила дәүләте таркалганнан соң, алар аеруча активлаша. 630 елда Төрки каһанлык таркалу нәтиҗәсендә, аның нигезендә яңа дәүләти төзелмәләр барлыкка килә. Кас¬ пий янындагы түбәнлекләрдә һәм шуңа якын Кавказ алды территориясендә хэзарлэр берләшмәсе формалаша, алар үзләрен төрки каһанлыгының турыдан-туры ва¬ рислары дип саныйлар. Аларның хөкемдары чыннан да бик куәтле идарәче Ашин ыруыннан була. Кара диңгез һәм Азов диңгезе далаларында, Таман ярымутравында, Кубан янында Кубрат хан җитәкчелегендә болгар берләшмәсе оеша. Кубрат хан һәм аның дәүләте. Бу дәүләтне төзегән Кубрат хан турында мәгълүмат бик аз. Аның Византия башкаласы Константинопольдә император даирәләре белән элемтәләре билгеле. Кубрат император сарае кар¬ шында тәрбияләнгән, чукындырылган һәм оста гаскәр башы, акыллы сәясәтче булган дип раслыйлар. Тарихи чыганаклар аны Дуло төрки ыруыннан чыккан һун ха¬ киме Органаның бертуган агасы улы дип исәплиләр. Бу дәүләтнең башкаласы Фанагория Таман ярымут¬ равында урнашкан. Һуннар тарафыннан җимерелгән бу антик шәһәрне болгарлар яңадан торгызалар. Ул һөнәрче¬ лек һәм сәүдә үзәгенә әверелә. Аның янәшәсендә баш¬ ка торулыклар үсеп чыккан, аларда яшәүчеләр игенче¬ лек, һөнәрчелек, шул исәптән балчыктан савыт-саба ясау белән шөгыльләнгәннәр. Халыкның төп өлеше башлы¬ ча ярымкүчмэ тормыш белән яшәгән. Кубрат вафатыннан соң болгарлар. Бөек Болгар иле озак яшәмәгән. Кубрат вафат булгач, VII гасырның 50— 60 нчы елларында бу дәүләт таркалган. Аның җирлә¬ рен ханның варислары — уллары үзара бүлешкәннәр. 29 28
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Кубратның “биш улы кала. Ул аларга бер-берсеннән аерылмаска, бүтән халыкларга коллыкка эләкмичә, башкалар өстеннән һәрвакыт хакимлек итеп бердәм яшәргә васыять иткән”. Буыннан буынга күчеп килгән болгар риваяте болай дип аңлата: Кубрат хан үлем алдыннан улларын үз янына чакырып ала да, аларга бер бәйләм чыбык алып килергә боера. Аннары аларның һәркайсына шуларны сынды¬ рырга куша. Чыбыклар бәйләмен берсе дә сындыра ал¬ мый. “Сез дә бердәм чакта менә шулай җиңелмәс бу¬ лырсыз, — ди хан, — ләки^дерылсагыз, сезне берәм- берәм җиңел генә җиңәчәкләр һәм юк итәчәкләр”. Ләкин аның уллары әтиләренең киңәшен тотмыйлар, тәхет өчен көрәшә башлыйлар. Форсаттан файдаланып, болгарларга хәзәрләр һөҗүм итә һәм җиңеп чыга. Кубратның Аспарух исемле бер улы үз урдасын Дунай яры буйларына яңа җирләргә алып китә. Биредә болгарлар, славяннарны буйсынды¬ рып, 681 елда яңа дәүләт — Дунай Болгарын төзиләр. Болгарларның зур өлеше Кубратның башка улы — Батбай белән Кавказ тирәсендә һәм Кара диңгез янын¬ дагы далаларда кала. Тиздән алар Кырым ярымутра¬ вын басып алалар һәм өлешчә төньяк юнәлештә хәрәкәт итәләр — Днепр тирәсендәге дала һәм урман-далага юнәләләр. Нәкъ менә шушы төбәктә, Украинаның Пол¬ тава өлкәсе Малое Перещепино авылы янында данлык¬ лы хәзинә табыла. Анда алтын, көмеш савыт-саба, кыйм¬ мәтле кораллар һәм бизәнү әйберләре, шул исәптән Куб¬ ратның ике йөзеге табыла. Бу хәзинәнең (“Кубрат хан хәзинәсе”нең) соңрак, VII йөз ахырлары тирәсендә, Бат- байның хәзәрләр белән бәрелешкән чагында күмелгән булуы мөмкин. Хәзәрләр һәм хәзәр каһанлыгы төзелү. Алда әйтелгәнчә, Бөек Болгар дәүләте таркалуда хәзәрләр зур роль уйнаган. Бераз соңрак аның элеккеге җирләре Хәзәр каһанлыгына эләккән. Хәзәрләрне борынгы авторлар VI гасырдан искә ала башлый. Бер кулъязмада: “болгар теле хәзәр теленә ох¬ шаш”, ә хәзәрләр үзләре “Барсилиядән чыккан бөек ха¬ лык” диелә. Барсилия ул чакта Каспий диңгезе янын¬ да, хәзерге Дагыстан җирендә урнашкан булган. Бу тирәләрдә IV—V гасырларда ук заманында һун дәүләтенә кергән күп санлы төрки телле халыклар — барсиллар, савирлар, аварлар, болгарлар, хәзәрләр яшәгән. Алар еш кына үзара дошманлашкан һәм сугышканнар, кайчакта күршеләре белән көрәшер өчен берләшеп тә алгалаганнар. Бу кабиләләрне Төрки каһан — Истәми — бик аз гына вакытка үзенә буйсындыра. Хәзәрләр даими рәвештә Төрки каһанлыгыннан чыгарга омтылалар. Төрки каһанлык озак сугышлар аркасында хәлсезләнгәч, хәзәрләр Кубрат хан үрнәгендә үз дәүләтләрен — Хәзәр каһанлыгын төзиләр. Бөек Болгар иле белән чагыштыр¬ ганда, ул тормышка сәләтлерәк булып чыга. Бу каһанлык шактый зур территория били. Аның со¬ ставына хәзерге Дагыстан һәм Кубан буе далалары, анда¬ гы тау итәкләре, Азов яны җирләре, өлешчә Кара диңгез буеның төньяк далалары һәм Кырымның зур өлеше керә. Каһанлыкның башкаласы башта Бәләнҗәр булган. Ул таш һәм кирпеч диварлар белән әйләндереп алынган зур шәһәр саналган. Ярым түгәрәк манараларның би¬ еклеге 10 метрга җиткән. Каһанлык чикләре киңәя бар¬ ган, аның үзенә дә көньяк күршеләре даими һөҗүм итеп торган. Шул сәбәпле соңрак башкала Сәмәндәргә күче¬ релгән. Ләкин Хәзәр каһанлыгы биредә озакка төпләнә алмаган. Гарәп-хәзәр сугышлары һәм аларның нәтиҗәләре. Яшь Хәзәр дәүләте Византия һәм Гарәп хәлифәтенең җитди көндәшенә әйләнә. VIII гасырның беренче ярты¬ сында гарәп-хәзәр сугышлары башлана. Ислам байрагы астында дөньяны яулап алырга омтылган гарәпләр Ал¬ банияне (Азәрбайҗан) һәм Әрмәнстанны — хәзәрләрнең көньяк күршеләрен басып алалар. Чират Хәзәр иленә җитә. Бик зур сугышларның берсе 737 елда була. 120 мең кешедән торган гарәп гаскәрләре гаскәр башы Мәрвән җитәкчелегендә хәзәрләр территориясенә бәреп керәләр һәм Сәмәндәр шәһәрен камап алалар. Басып алучылар бар халыкны Кавказ таулары итәгеннән һәм Каспий буе түбәнлегеннән кысрыклыйлар. Хәзәрләрнең бик күп шәһәрләре һәм авыллары талана. 30 31
Каһан һәм аның гаскәрләре төньякта — Дон тирә¬ сендә, Түбән Иделдә качып ята. Алар артыннан туктау¬ сыз сугышлардан арыган кабиләләр дә төньякка күче¬ нергә мәҗбүр була. Хәзәрләр монда Батбай җитәкчеле¬ гендәге болгар җирләрен кулга төшерәләр. Болгарлар¬ ның бер өлеше, алар белән бергә савир (сувар) һәм бар¬ сил (берсул) кабиләләре дә, үз җирләрен ташлап, Идел буйлап югарыга күтәреләләр. VIII гасыр уртасында алар хәзерге Татарстан җирләренә килеп җитәләр. Ләкин бол¬ гарларның шактый зур өлеше Хәзәр каһанлыгы соста¬ вында кала. Хәлсезләнгән дәүләтен тулысынча тар-мар ителүдән саклап калыр өчен, хәзәр каһанлыгы Гарәп халифәте белән солых төзи. Килешү шарты буенча ул ислам ди¬ нен кабул итә. Яңа дин болгарлар арасында да тарала. Хәзәр каһанлыгының икътисады һәм мәдәнияте. Илдә күптән көтелгән тынычлык урнаша. Иделнең Кас¬ пий диңгезенә койган урынында төзелгән Итил шәһәре яңа — инде өченче башкалага әйләнә. Үз вакытында Итил иң матур һәм зур шәһәрләрнең берсе була. Идел¬ нең бер кушылмасы аны ике өлешкә бүлеп ага. Шәһәрнең бер өлешендә үзенең бик бай сараенда ка¬ һан яши, шунда ук аның тугрылыклы гаскәриләре ур¬ нашкан була. Хан сарае тирәсенә балчык белән сылап эшләнгән өйләр һәм тирмәләр сыенып тора. Шәһәрнең бу өлеше биек койма белән әйләндереп алынган була. Елга аръягында сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр яши. Борынгы бер кулъязмадан күренгәнчә, шәһәрнең бу өле¬ шендә 10 меңләп мөселман яшәгән. Алар өчен Җамигъ мәчете һәм тагын утызлап мәхәллә мәчете биналары салынган. Шунда ук христианнар һәм мәҗүсиләр дә яшәгән. Шулай итеп, Хәзәр каһанлыгында теләсә нин¬ ди дин тотарга рөхсәт ителгән. Тора-бара Хәзәр каһанлыгы көчле, икътисади һәм мәдәни яктан нык үсеш алган дәүләткә әверелгән. Би¬ редә шәһәр төзелеше югары дәрәҗәгә ирешкән; терлек¬ челек, игенчелек, һөнәрчелек үскән. Илнең хуҗалык тормышында сәүдә хәлиткеч урын тоткан. Көнчыгыш Европада хәзәрләр иң беренчеләрдән булып металл ак¬ чалар суга башлаганнар. Мәдәни үсешнең мөһим күрсәткечләренең берсе — үз язмаң булу. Хәзәрләрдә Көнчыгыш Европага Төрки каһанлыгы алып килгән рун язмасы киң тарала. Архе¬ ологларга рун билгеләре, хәтта рун әлифбасы кулланып язылган балчык чүлмәкләр, бакыр яисә көмеш савыт¬ лар, сөяк эшләнмәләр еш очрый. Шунысы кызганыч, алар әлегә хәтле укылмаган. Хәзәр каһанлыгының мәдәнияте һәм көнкүреше Сал- ты-Маяк археологик культурасы истәлекләрендә яхшы чагылган. Ул культура таралган мәйдан Хәзәр каһан¬ лыгы территориясе белән тәңгәл килә. Аның истәлеклә¬ ре күп төрле: елгаларның тәбәнәк ярлары буендагы се¬ зонлы торулыклар, биек ярлардагы шәһәр һәм кальга хәрабәләре, каберлекләр. Алар күчмә халыкларның ут¬ рак тормышка йөз тотуы һәм игенчеләр, һөнәрчеләр торулыклары формалашу процессы турында сөйли. IX гасыр башында Византия осталары ярдәме белән хәзәрләр Донның сул ярында Шаркил дигән крепость- шәһәр төзиләр. Ул шәһәр почмакларында манаралар куелган кирпеч диварлар белән әйләндереп алынган. Анда бик күп торак-ярымземлянкалар булган. Шаркил шәһәре Византия, Кырым, Кавказ арты, Урта Азия белән тыгыз сәүдә элемтәләре алып барган. Авыл тибындагы торулыклар күп очрый. Табылган сука төрәннәренә, урак, чалгыларга караганда, Хәзәр каһанлыгының төп халкы утрак тормыш белән яшәгән. Күмү йолалары төрле-төрле булган Салты-Маяк куль¬ турасына караган каберлекләр тагын бер үзенчәлекле та¬ рихи сәхифә ачтылар. Алар Дон буенда һәм Азов тирәсен¬ дәге территориядә болгарлар һәм аланнар (гарәпләр кыс¬ рыклавы аркасында үз ватаннарыннан киткән Төньяк Кавказ халыклары) яшәве хакында бәян итә. Сораулар һәм биремнәр q 1. Каспий һәм Кара диңгез тирәсендәге далаларда нинди ха- ■ лыклар яшәгәнен сөйләп бирегез. Алар бирегә кайчан килгән? 2. Аттила вафат булгач, болгарларның нинди эш-гамәлләрен беләсез? Аларның югарыга күтәрелүе ничек барган? 3. Төрки каһанлык таркалгач, нинди дәүләти төзелмәләр барлыкка килгән? 4. Бөек Болгар иле халкының хуҗалык эшләрен аңла¬ тып бирегез. 5. Дәүләтләре таркалгач, болгарлар язмышын 2 А-412 33 32
сөйләп бирегез. 6. Хәзәрләр кемнәр алар? Болгарлар белән аларның нинди уртаклыгы бар? 7. Хәзәр каһанлыгы һәм Бөек Болгар иленең барлыкка килү процессын чагыштырыгыз. 8. Гарәп-хәзәр сугышының сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен бәян итегез. 9. Хәзәр каһанлыгының икътисадын һәм мәдәниятен тасвирлагыз. 10. Хәзәр хакимнәренең дини сәясәте нәрсә белән аерылып торган? 11. Һун дәүләте, Төрки каһанлык, Бөек Болгар иле белән Хәзәр каһанлыгының тарихи элемтәләрен күздән кичерегез. 12. Дөнья цивилизациясе казанышларына төркиләр керткән өлешне бәяләгез. III бүлек. ИДЕЛ БОЛГАРЫ X ГАСЫРДАН XIII ГАСЫР БАШЫНА КАДӘР IX—X гасырлар арасында Көнчыгыш Европада шул заманның иң зур дәүләтләренең берсе — Идел Болга¬ ры төзелә. Аның тарихында Урта Идел буе һәм Кама буе халыкларының, бигрәк тә татар халкының бик зур тарихы гәүдәләнә. Идел Болгары — чын мәгънәсендә хәзерге татарлар¬ ның ата-бабалары яшәгән беренче дәүләт. Икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үсеш дәрәҗәсе ягыннан ул үзенең күршесе — Киев Русе, борынгы рус кенәзлеклә- реннән аз гына да калышмаган. Болгарлар Европада урта гасырларның иң күренекле цивилизацияләреннән берсен төзүчеләр булганнар. Мөстәкыйль дәүләт буларак, Идел Болгарының алгарышлы үсеше монгол басып алучылары тарафыннан өзелгән. § 6. Урта Иделдә Болгар дәүләте төзелү Болгарлар күчеп йөрүнең дүрт дулкыны. Безнең якларга болгарлар беренче мәртәбә VII йөзнең ахырын¬ да — VIII йөзнең башында килеп чыгалар. Аларның иң элгәреге истәлекләрен Урта Иделдә соңгы елларда Самара археологлары ачты. Самара борылышы тирәсендә Новинково авылы янындагы каберлектә Дон буе һәм Азов буе болгарларына хас балчыктан ясалган савытлар, хезмәт һәм яу кораллары, бизәнү әйберләре табылды. Каберлекләр янәшәсендә кайвакыт игенчеләр һәм терлекчеләр торулыклары булганлыгы беленде. Аларның яшәү рәвешендә күчмә тормыш алып баручы кешеләргә хас сый¬ фатлар күп булган. Новинково тибындагы истәлекләр Урта Иделгә хәзәрләр VH гасырның 60 нчы елларында (Кубрат ханның Бөек Болгар илен тар-мар иткәч) килгән төрки телле халыкныкы булган дип уйланыла. Татарстанда, Ульяновск һәм Самара өлкәсе җирлә¬ рендә борынгы болгарлар һәм аларга тугандаш кабилә¬ ләрнең башка истәлекләре дә табылды. Алар арасында Кайбель һәм Зур Тархан каберлекләре бар. Бу кабер¬ лекләр бирегә хәзәрләр VIII гасыр уртасында (737 елда) гарәпләрдән җиңелгәннән соң күчеп килгән икенче дул¬ кын кешеләреннән калган. Болгарлар Урта Иделгә күченүнең өченче дулкыны IX гасырга туры килә. Аннан алдагы гасырда Хәзәр ка¬ һанлыгында яһүд дине дәүләт диненә әверелә. Бу хәл башка дин, шул исәптән ислам дине тотучыларның 34 35
күпчелегендә канәгатьсезлек тудыра. Каһанлыкта фетнәләр башлана, әнә шулар яңа күчешкә этәргеч була. Бу чор болгарларының төп истәлекләре — Танкеевка каберлекләре. Болгарларның соңгы, дүртенче күченүе IX йөзнең ахырына — X йөзнең башына туры килә. Моңа Хәзәр каһанлыгына яңа күчмә халыклар — барыннан да бигрәк көнчыгыштан килгән бәҗәнәкләрнең (печенегларның) куәтле һөҗүме сәбәп була. Урта Иделдә иң беренче болгарлар башта традицион ярымкүчмә тормыш белән яши. Кышларны алар агач йортларда үткәрәләр, җәен киез тирмәләргә таралалар һәм башлыча көтү көтәләр. Ләкин кырыс табигый-кли- матик шартлар күченеп йөрүгә комачау иткәнгә, иң бо¬ рынгы болгарлар тора-бара утрак тормышка күчәләр. Башка кабиләләр һәм алар белән мөнәсәбәтләр. Бол¬ гарлар килгән җир, әлбәттә, буш булмый. Урта Иделдә гомер-гомергә җирле фин кабиләләре — хәзерге мари, удмурт, мордваларның бабалары яшәгән. Биредә үк IV— VI гасырдан алып һуннарның һәм Истәми каһан төрки¬ ләренең Европага юл тоткан чагында килеп чыккан аз санлы төрки телле кабиләләре дә яшәгән. Аннан тыш, VII—VIII гасырларда Идел-Урал киңлекләренә каяндыр көнчыгыштан, борынгы ватаннары, бәлкем, көньяк Се¬ бер далалары булган ярымкүчмә мадьярлар (венгрлар) килеп урнашкан булган. “Бөек Венгрия” халкының бер төркеме хәзерге Татарстан Республикасы Әлки районы¬ ның Зур Тигәнәле авылы янында уникаль каберлек кал¬ дырган. IX гасырда Урта Иделгә Югары Кама буеннан фин-угор кабиләләре дә килгән. Бу кабиләләрнең барысы белән дә болгарлар тыгыз элемтәгә кергәннәр. Ул халыкларның кайберләре, мәсәлән, мадьярлар, Идел-Кама җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган. Алар, Көнбатышка китеп, урта Дунай ел¬ гасы буенда Венгр корольлеге төзегәннәр. Калган халык¬ лар, “болгар” дигән уртак исем алып, үз дәүләтләрен — Идел Болгарын төзегәннәр. Идел буе болгарларының дәүләтчелеге туу һәм фор¬ малашу. Безнең эраның беренче мең еллыгы ахырын¬ да болгар җәмгыяте борынгы ыруг мөнәсәбәтләренең ахыргача таркалуы алдында торган. Моңа икътисадның, беренче чиратта, сөрүле игенчелек, һөнәрчелек, эчке һәм тышкы сәүдә үсеше этәргеч булган. Хуҗалыктагы үзгәрешләр җәмгыятьнең мөлкәт, байлык ягыннан төрле төркемнәргә бүленүен тизләткән. Идел-Кама урман-далаларын кулга төшереп, борын¬ гы болгарлар соңыннан хәрби-сәяси көч кулланганнар. “Ватан яулаганда” еш кына җирле кабиләләр белән хәрби бәрелешләр булгалаган. Бу хәрби-ыруг аксөякләр төрке¬ ме көчәюгә китергән; ул исә күптән инде аерым өстен¬ лекле төркемгә әверелгән, үз тирәсенә батыр һәм тугры¬ лыклы ыругдашларыннан хәрби дружина туплаган. Дружиначылар, баю максаты белән, күрше-тирәгә һөҗүмнәр оештырганнар. Халыкка даими салымнар салынган, йөкләмәләр би¬ релгән. Бу идарә аппараты, җирле кенәзләр һәм алар¬ ның дружиналарын тотарга мөмкинлек тудырган. Шуларның гомуми нәтиҗәсендә дәүләт туган. Ул ха¬ лыкны буйсындырып торырга, илне дошманнардан сак¬ ларга, эчке һәм тышкы сәясәт үткәрергә тиеш булган. Идел Болгары дәүләте тулысынча X гасыр башында төзелеп беткән. Шунысы үзенчәлекле, бу вакытта бол¬ гар әмире тимер акча сугу оештырган (902—908 еллар), Багдад хәлифлеге белән дипломатик мөнәсәбәтләр ур¬ наштырырга беренче омтылышлар ясаган (921—922 ел¬ лар). Шушы вакытта болгарлар ислам динен кабул иткәннәр, шәһәрләр һәм кальгалар төзи башлаган¬ нар. Дәүләтнең территориясе. Болгар халкы оешу. Идел Болгарының территориясе зур була. Аның төп җирлә¬ ре Көнбатыш Кама аръягында, ягъни Иделнең сулъяк ярында, Камадан көньякка таба, ә көнчыгышта Чишмә елгасына кадәр сузылган мәйданны алып торган. Би¬ редә Бүләр, Болгар, Сувар, Җүкәтау һәм шуның кебек башка эре шәһәрләр — дәүләтнең сәяси, икътисади үзәкләре үсеп чыккан. Кече Чирмешән бассейны халык иң тыгыз утырган район булган, аның үзәгендә Бөек шәһәр — Бүләр урнашкан. Болгарлар Иделнең уңъяк ярында да, бигрәк тә Зөя елгасы бассейнында яшәгәннәр. Биредә дистәләрчә 36 37
шәһәрләр һәм авыл торулыклары барлыкка килгән. Бу җирләрнең сәяси үзәге Ошель шәһәре булган. Дәүләтнең Кама алды территориясендә, ягъни Кама¬ дан төньяктарак яткан җирләрдә, кешеләр чагыштыр¬ мача азрак яшәгән. Төп болгар һәйкәлләре Кама ярла¬ ры, Мишә һәм Казансу тирәсендә тупланган. Казансу янында X—XI гасырлар чигендә хәрби кальга һәм сәүдә торулыгы — киләчәктә республикабыз башкаласы бу¬ ласы Казан калкып чыккан. Идел Болгары хәзерге Татарстан чигеннән бик ерак¬ ларга сузылган. Күп санлы Болгар торулыкларын ар¬ хеологлар Ульяновск, Самара, Пенза өлкәләрендә дә тапканнар. Кайбер истәлекләр Урал янында, Пермь тирәсендә дә табылган. Язма чыганаклардан күренгәнчә, бу төбәктә Вису (Чулым җире) иле бул¬ ган, ул болгарларга буйсынган һәм ясак түләп тор¬ ган. Менә шундый зур территориядә төрле-төрле ка¬ биләләр һәм халыклар — болгарлар, суварлар, барсил- лар, шулай ук биләрләр, эсегеллар яшәгән. Унынчы га¬ сырның бер тарихи чыганагында әйтелгәнчә, бу ка¬ биләләр “бер-берсе белән сугыш хәлендә торалар; дош¬ ман янаганда, шунда ук бер-берсе белән дуслашалар”. X гасырның икенче яртысында без санап киткән каби¬ ләләрнең исемнәре елъязма битләреннән юкка чыга. Үзәкләштерелгән дәүләттә бердәм болгар халкы барлык¬ ка килә. Дәүләт төзелеше һәм идарә системасы. Идел Болга¬ ры элгәре-феодаль тибындагы дәүләт була. Дәүләт ба¬ шында әмир яисә илтабар (ил башы, җитәкче) тора. Бол¬ гар хакимнәре хакында мәгълүматлар бик аз саклан¬ ган. Беренче әмир Алмыш булган. Ислам динен кабул иткәч, ул мөселманча Җәгъфар ибне Абдулла исемен йөрткән. Аның исеме 902—908 елларда сугылган акча¬ ларда очрый. Алмыш идарәсе вакытында Болгарга 922 елда Багдад илчелеге килә һәм рәсми төстә ислам дине кабул ителә. Алмыштан соң тәхеткә аның улы Микаил ибне Җәгъфар утыра, ул да металл акча суга. 940 ел¬ ларда Абдулла ибне Микаил идарә итә. 970—980 еллар акчаларында тагын ике әмир — Мөэмин ибне Хәсән һәм Мөэмин ибне Әхмәт исемнәре сакланган. Бер фарсы чы¬ ганагы мәгълүматыннан 1024—1025 елларда “Болгар хакиме” әмир Әбу-Исхак Ибраһим ибне Мөхәммәд бул¬ ганы билгеле. Болгар әмиренә өлкә хакимнәре буйсынган. Үзәкләштерелгән дәүләт төзелгәнче һәр болгар кабилә¬ сенең үз кенэзе — җитәкчесе булган. Әйтик, Сувар ке- нәзлеге болгар әмиренә тулысынча бары тик 970 еллар¬ да гына буйсындырылган, ә аңа тикле кенәзлек җитәк¬ челәре хәтта үз акчаларын да сукканнар. Хакимлек итүче югары катлауга сугышчан дружина җитәкчеләре, бәкләр, югары руханият вәкилләре дә кергән. Илнең төп халкын “гади кешеләр”: игенчеләр, һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр тәшкил иткән. Алар дәүләтнең төрле-төрле феодаль йөкләмәләрен үтәгәннәр, ләкин дөньяви һәм дини феодаллардан бәйсез булганнар. Авыл общинасы җиргә күмәк хуҗа булып торган. Гарәп илче¬ се Ибне Фадлан әйткәнчә, “нәрсә булса да чәчкән һәр кеше аны (уңышны) үзенә ала. Патшаның моңа бернин¬ ди хакы юк”. Шулай итеп, Идел Болгарында халыкны дәүләти эксплуатацияләү формасы хөкем сөргән. Биредә иген¬ челәрне җир милкеннән һәм шәхси иректән мәхрүм итү күздә тотылмаган. Мондый сыйфатлар күп кенә элгәре- феодаль җәмгыятьләргә хас булган. Сораулар һәм биремнәр в} 1. Болгарларның Идел янына күченүе күпме вакытны эченә ■ алган? Безнең якларда аларның беренче күренүе кайчанга туры килә? 2. Этник яктан караганда, элгәре-болгарлар кемнәр булган? 3. Болгарлар күчеп килгәнче, безнең туган якларда кемнәр яшәгән? 4. Идел Болгары дәүләтчелеген төзү өчен нинди алшартлар булган? 5. Болгар дәүләте тулысынча кай¬ чан төзелеп бетә? Җавабыгызны расларга нинди дәлилләре¬ гез бар? 6. Идел Болгарына нинди җирләр кергән? 7. Бердәм Болгар халкы кайчан һәм нинди кабиләләрдән төзелгән? 8. Болгар дәүләтенең идарәче катлавын кемнәр тәшкил иткән? 9. Идел Болгары игенчеләре, һөнәрчеләре, сәүдәгәрләре фе¬ одаль йөкләмәләрне кем файдасына үтәгәннәр? Алар үзләре феодалга бәйле булганмы? 10. Ни өчен Идел Болгары элгә¬ ре-феодаль дәүләт дип санала? 38 39
§ 7. Идел буе болгарларының хуҗалык тормышы Идел Болгарының икътисады югары дәүләт булган. Икътисадның нигезен авыл хуҗалыгы, һөнәрчелек, эчке һәм тышкы сәүдә тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы. Авыл кешеләре игенчелек һәм хай¬ ван асрау белән шөгыльләнгәннәр. Унынчы гасыр фар¬ сы географы Ибне Рустә: “Болгарлар — игенчелек белән көн күрүче халык, һәм һәртөрле иген ашлыгы үстерәләр, әйтик: бодай, арпа, тары һәм башкасын”, — дип яза. Ибне Фадлан да: “Аларның азыгы — тары белән ат ите, һәм (аларда) бодай белән арпа да бик күп”, — ди. Иген¬ челек халыкның икмәккә ихтыяҗын канәгатьләндереп кенә калмый. Болгарлар икмәкне рус кенәзлекләре белән дә уртаклашалар. “Узган еллар бәяне” (“Повести вре¬ менных лет”) дигән рус елъязмасының 1024 елгы өле¬ шендә, Суздаль җиренә ачлык килгәч, руслар “Болгарга барып икмәк алып кайталар һәм шуның белән җан сак¬ лап калалар”, диелә. Шундый ук хәбәрләр елъязмалар¬ ның 1229 елына караган урыннарында да бар. Игенчелекнең югары үсеш алганын археологик ма¬ териаллар да расЛый. Җир казу вакытында тимер төрәннәр, сука калаклары, урып-җыю кораллары, урак¬ лар, тегермән ташлары табылган. Болгарлар бодай, тары, арпа, ясмык, борчак, борай чәчкәннәр. Арыш киң та¬ ралмаган, ә солыны махсус икмәгәннәр. Ашлыкны ди¬ варларына балчык сылаган яисә такталар белән әйләнде¬ реп алынган базларда саклаганнар. Ашлык саклау өчен амбарлар да файдаланылган. Авыл хуҗалыгының мөһим өлкәсе терлекчелек бул¬ ган. Ул халыкны ит, сөт продуктлары белән тәэмин иткән. Йон исә киез һәм тукымалар әзерләргә тотылган. Ти¬ редән һәм сөякләрдән төрле әйберләр җитештерү дә хай¬ ванчылык биргән чималга нигезләнгән. Болгарлар сыер, үгез, ат, сарык, кәҗә асраганнар. Аларның хайваннары җирле финнәр һәм борынгы рус¬ лар тоткан хайваннар токымыннан эрерәк булган. Ат¬ ларны төрле эшләргә җиксәләр, печкән үгезләрдән җир сөргәндә файдаланганнар. Феодаль югары катлауның исә яхшы айгырлар үрчетеп, алардан хуҗалык эшләрендә генә түгел, хәрби максатларда да, күңел ачканда да фай¬ даланырга мөмкинлеге булган. Болгарлар тавыклар үрчеткәннәр, ә бәлкем, аларның үрдәкләре һәм казла¬ ры да булгандыр. Ислам дине тыюны һәм борынгы күчмә традицияләрне истә тотып, дуңгыз үрчетмәгәннәр. Һөнәрләр. X гасырдан XIII гасыр башына кадәр Идел Болгары икътисадында һөнәрчелек гадәттән тыш зур роль уйнаган. Аның продукциясе эчке базарга гына түгел, чит илләргә дә чыгарылган. Металл табу һәм металл эшкәртү һөнәрчелекнең төп тармагы булган. Биләрдәге металлургия районы үз вакытында бик зур — бер гектардан артыграк мәйдан¬ ны алып торган. Металл кою мичләре яндырылмаган кирпечтән ярымгөмбәз сыман салынган. Мичләргә һава өрдерү җайланмалары да куелган. Ул мичләргә ваклан¬ ган тимер рудасы белән агач күмере кушылмасы салын¬ ган. Югары температурада эрегән тимер тимерчеләр остаханәләренә озатылган. Болгар тимерчесе металл эш¬ кәртүнең бөтен нечкәлекләрен һәм серләрен белүче юга¬ ры квалификацияле һөнәр иясе булган. Ул үз эшендә авыр чүкеч — кувалдадан, вак чүкеч, сандал, кискеч, тишкеч, игәү, төрле келәшчә һәм башка кораллардан файдаланган. Тимерчелектә үзенә күрә хезмәт аерымлыгы да үсә башлаган. Кайбер остаханәләрдә төрән, урак, балта ке¬ бек нәрсәләр эшләнсә, башкаларында сугыш коралы, пычак, кайчы, йозак, ачкыч һәм башка көнкүреш әйбер¬ ләре җитештерелгән. Төсле металлургия дә алга киткән. Болгар бронза коючылары һәм бакырчылары, нигездә, төрле савыт- саба: тар муенлы металл чүлмәкләр, тәлинкәләр, чүмечләр, касәләр, поднослар, комганнар, яктырткычлар, ләгәннәр, үлчәү тәлинкәләре, герләр ясаганнар. Ювелирлык һөнәре болгарларда камиллеге белән аеры¬ лып торган. Болгар осталары кыйммәтле металл эшкәр¬ түнең иң катлаулы ысулларын белгәннәр. Алар, мәсәлән, филигрань эше — бик нечкә алтын яки көмеш җеп¬ селләрдән әйберләр үреп ясау — осталыгына ия булган. Бер грамм алтынны, корыч пластинка тишегеннән кыс¬ 40 41
кыч белән тартып чыгарып, ике чакрым озынлыктагы җепсел суза алганнар. Чигәгә һәм күкрәккә тага торган бизәнү әйберләре, балдаклар, колак алкалары, беләзекләр, чулпылар — болгар һөнәрчеләренең менә дигән оста¬ лык үрнәкләре. Идел Болгарында балчыктан савыт-саба ясау төп хуҗалык тармакларының берсе саналган. Болгар оста¬ лары ясаган камил әйберләр Көнчыгыш Европа терри¬ ториясендә киң таралган. Һөнәри осталыклары ягын¬ нан алар күршеләреннән бик өстен торганнар. Чүлмәкчелек йогынтысында өр-яңа һөнәри эшләр — кирпеч сугу һәм пыяла ясау барлыкка килгән. Кирпеч торак йортлар һәм җәмәгать биналары төзүгә тотыл¬ ган. Биләр һәм Сувар пыялачылары савыт-саба (банка¬ лар, чәркәләр, кечкенә шешәләр) түгел, тәрәзә пыяласы (диаметры 20—30 сантиметрлы түгәрәк өлгеләр) да җи¬ тештергәннәр. Сөяктән әйберләр эшләү, тире (күн) эшкәртү кебек традицион һөнәрләр дә югары үсешкә ирешкән. Юка гына итеп эшкәртелгән махсус сортлы күн — “болгари” — Көнбатышның һәм Көнчыгышның күп илләрендә бик югары бәяләнгән. Аны эшкәртү серен бары тик болгар осталары гына белгән. Сәүдә. Болгарларның хуҗалык тормышында сәүдә мөһим урын тоткан. Шунысы кызык, ул заманда Идел Болгарын гел сәүдәгәрләр генә яши торган ил дип сана¬ ганнар. Көнчыгыш Европаның төп су юлында — Идел белән Кама кушылган урында җәелеп яткан болгар дәүләте X гасырда ук халыкара эре сәүдә үзәгенә әйләнә. Җирле сәүдәгәрләр Борынгы Русьның, Балтыйк буе¬ ның һәм Скандинавиянең Урта Азия, көнчыгыш гарәп илләре, Иран, Ьиндстан, Кытай белән сәүдә мөнәсәбәтләрен контрольдә тотканнар һәм җайга са¬ лып торганнар. Тышкы сәүдә дәүләт казнасына зур керем биргән. Китерелгән товар бәясенең уннан бер өлеше дәүләт файдасына алынган. Болгар торулыкла¬ рын казыганда, археологлар читтән кергән күп әйберләр табалар. Анда Балтыйк буе гәрәбәсе, Көнчыгышта эшләнгән бик матур савыт-саба, рус һәм Византия пыяласы һәм югары катлау кешеләре яратып файда¬ ланган башка күп товарлар бар. Шулай итеп, Идел Болгары куәтле икътисадлы ил булган. Бу илдә югары үсеш алган авыл хуҗалыгы, һөнәрләр, тышкы һәм эчке сәүдә әнә шул хакта сөйли. Сораулар һәм биремнәр «1- Ибне Рустә ни өчен болгарлар — игенче халык дип язган? ■ Шул фикерне ничек расларсыз? 2. Идел Болгарында игенче¬ лекнең нык алга киткәнен ничек исбатлап була? 3. Хайван ас¬ рау Болгар дәүләте халкының нинди ихтыяҗларын канәгатьлән¬ дергән? 4. Болгар һөнәрчелегенең төп тармакларын аңлатып бирегез. 5. Болгарларның хуҗалык тормышына ислам дине нин¬ ди йогынты ясаган? 6. Идел Болгарының эре халыкара сәүдә үзәге икәнлеген исбатлаучы дәлилләр китерегез. Бу биремне үтәгәндә, киләсе параграф материалын кулланыгыз. 7. Идел Болгары икътисадының кайсы тармагы дәүләт казнасына зур керем биргән? § 8. Идел Болгары — шәһәрләр иле. Бүләр — Бөек шәһәр “Бай шәһәрле патшалык”. 1235 елда Идел Болгары¬ на ерак Венгриядән Юлиан исемле бер сәяхәтче монах килеп китә. Соңыннан ул үзе күргәннәрен көндәлегенә кыска гына итеп: “Болгар иле — бай шәһәрләре булган бөек һәм куәтле патшалык”, — дип язып куйган. Чыннан да, Болгар дәүләте X—XIII гасырларда шәһәрләргә бай ил буларак дан тоткан. Бүләр, Болгар, Сувар, Җүкәтау кебек шәһәрләр бик еракларда да бил¬ геле булган. Идел Болгарының төрле почмакларына сибелгән шәһәрләр саны 170 кә җиткән. Хәер, аларның барын да чын мәгънәсендә шәһәр дип әйтеп тә булмыйдыр. Алар арасында 2—3 гектар мәйдан биләгән хәрби ныгытма¬ лар — кальгалар да шактый күп булган. Бай җирләр хуҗалары — феодаллар яшәгән замоклар да шәһәр исәбендә йөргән. Чын шәһәр территориясе яхшы ныгытма белән әйләнде¬ реп алынган, ә халкы, — асылда, һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнгән аерым зур утрак, шул ук вакытта зур мәйданның административ һәм мәдәни үзәге дә ул. Андый шәһәрләрнең мәйданы берничә дистәгә, хәтта йөз 42 43
гектарга җиткән. Шәһәр үзәгендә, гадәттә, югары катлау, дәүләт белән идарә итүчеләр, бай һәм зыялы кешеләр яшәгән. Шунда ук базарлар гөрләп торган, янында гына мәчетләр һәм мәдрәсәләр булган. Ә һөнәрчеләр остаха- нәләре, аерым бистә булып, үзәктән читтә урнашкан. Бөек шәһәр. Татарстан Республикасының Алексеевск районындагы Биләр авылы янында, Кече Чирмешән ел¬ гасының сулъяк ярындагы бик матур бер урында, бо¬ рынгы заманның зур бер шәһәре хәрабәләре бар. Бу — данлыклы Булэр шәһәрлеге. Шәһәрдән зур урлар һәм тирән чокырлар белән әйләндереп алынган мәйдан гына калган. Мәйданда кечкенә калкулыклар күп. Алар бо¬ рынгы биналар өстенә үсеп чыккан. Археологлар тара¬ фыннан төрле елларда җыелган йөзләрчә-меңнәрчә әйберләр Бүләрдә яшәгән кешеләрнең бай мәдәнияте хакында сөйли. Бу табылдыклар арасында — асылташ¬ лар белән бизәлгән металл китап тышлыгы; гарәпчә язма төшерелгән, барс рәвешендәге бронза йозак; үзәгенә суда йөзеп йөрүче кош сыны ясалган чигә боҗралары һәм башка күп нәрсәләр бар. Бүләр урта гасырларда дөньякүләм цивилизациянең иң зур шәһәрләр исемлегенә кергән. Борынгы рус елъ¬ язмаларында да аны Бөек шәһәр дип атаганнар. Мон¬ голлар яулап алганчы, Киев, Чернигов, Переяславль ке¬ бек эре шәһәрләрнең ныгытмалы мәйданы 100 гектар чамасы тәшкил иткән. Смоленск, Суздаль, Владимир, Ря¬ зань, Псков алардан бик азга гына калышкан. Көнба¬ тыш Европаның иң эре шәһәрләре — Париж, Милан, Лондон, Неаполь, Кёльн шәһәрләре 200-400 гектар мәйдан биләгән. Ә менә Бүл әрнең мәйданы 800 гектар¬ га якын булган. Саклану ныгытмалары Бүләр территориясен ике өлешкә — эчке һәм тышкы шәһәргә бүлеп торган. Шәһәр читендә бик зур посадта һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр гомер иткән. Эчке шәһәрдә болгар ханы, аның дәүләт белән идарә итүгә катнашучы якын туганнары, югары дәрәҗәле ру¬ ханилар, бай сәүдәгәрләр һәм аларның ялчылары яшәгән. Шуңа күрә монда таштан һәм кирпечтән са¬ лынган матур биналар күп булган. Хан сараеннан ерак түгел Җамигъ мәчете дип атал¬ ган төп мәчет балкып торган. (Ул Татарстан җирендәге иң борынгы мәчет санала.) Аның тагын да борынгырак өлеше X гасырда агачтан салынган булган, аннары, аңа өстәп, ак таштан тагын бер бина өстәгәннәр. Мәчетнең мәйданы — 2300 квадрат метрдан артыграк. Бинаның бер ягы тыштан ярымколонналар белән бизәлгән. Киң һәм зур гыйбадәт залын колонналар биш өлешкә бүлеп торган. Мәчеткә якын гына җирдә гөмбәз сыман түбәле ике катлы кирпеч бина булган. Биредә гаиләсе белән бер бай кеше, ә бәлкем берәр рухани (имам хатыйб) яшәгәндер, дип фараз ителә. Бинаның ике каты да дүртәр бүлмәгә бүленгән. Аларның барысы да идән астындагы һәм ди¬ варлардагы һава юллары буенча бер мичтән килгән җылы һава белән җылытылган. Ишегалдында амбар-келәтләр, кое, башка хуҗалык корылмалары булган. Җамигъ мәчетенең икенче ягында болгар зыялыла¬ ры зираты урнашкан. Мәетне, мөселман йоласы куш¬ канча, башын көньяк-көнбатышка, Мәккә ягына кара¬ тып җирләгәннәр. Вафат булган әмирләр кирпеч төрбәләргә күмелгән. Тышкы шәһәрдә агач йортларда, нигездә, һөнәрчеләр һәм вак сәүдәгәрләр яшәгән. Шунда ук бронза коючы¬ лар, корал ясаучылар, ювелирлар, тире эшкәртүчеләр, пыялачылар, сөяктән төрле әйберләр ясаучы осталарның остаханәләре урнашкан. Бүләр елгасы яры буенда өч гектардан зуррак мәйданда чүлмәкчеләр бистәсе булган. Бүләрнең халыкара элемтәләре зур үсеш алган. Якын Көнчыгыштан, Урта Азиядән, Кавказдан, Византиядән, Борынгы Русьтан һәм Скандинавиядән китерелгән күп санлы табылдыклар әнә шул турыда сөйли. Чит ил сәүдәгәрләре эчке шәһәр капкасы янында ур¬ нашкан кәрван-сарайда яшәгәннәр. Кәрван-сарай алар¬ ның кунакханәсе булган. Анда кирпечтән салынган мунча да, шуның янәшәсендә складлар да тезелгән. Сәүдәгәр кунаклар эчке шәһәрдә көндезен генә йөри алган. Кояш баеганнан соң, аларны чыгарып җибәргәннәр һәм, чокыр аша салынган асылма күперләрне күтәреп, капкаларга бик салганнар. 45 44
Бүләр Идел Болгарының сәяси, икътисади һәм мәдәни үзәге булган. Бу башкалада галимнәр, шагыйрьләр, язу¬ чылар, дин галимнәре яшәгән. Бөек болгар шагыйре Кол Гали үзенең гүзәл “Кыйссаи Йосыф” поэмасын нәкъ шушында иҗат иткән. Атаклы болгар шәһәрләре. Күп санлы зур һәм кеч¬ кенә шәһәрләр арасында шау-шулы, дөньяның барча почмакларыннан килгән сәүдәгәрләр тавышыннан гөрләп торган Идел буендагы Болгар шәһәре дә булган. Ул чак¬ та әле бу шәһәр зурлыгы белән аерылып тормаган. Аның ныгытмалы өлеше X—XI гасырда — 9 гектар, монгол явы алдыннан 25 гектар чамасы була. Ләкин сәүдә юллары өстендә ятканлыгы сәбәпле, ул Урта Идел буенда иң эре халыкара сәүдә үзәге әһәмиятенә ия бул¬ ган. Болгардан ерак түгел Ага-Базарда илнең төп сәүдә пристане эшләп торган. Биредә дә кәрван-сарайлар, то¬ вар саклау өчен махсус биналар корылган. Шәһәрдә асыл¬ да һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләргә хезмәт күрсәтүче ке¬ шеләр яшәгән. Ул чакта әле Болгарда зур җәмәгать би¬ налары төземәгәннәр, халык идән аслары казылган агач йортларда көн күргән. Бүләрдән соң зурлыгы ягыннан икенче шәһәр Суар булган. X гасырдагы гарәп галиме әл-Бәлхи болай дип язган: “Болгардан ерак түгел икенче бер шәһәр — Суар урнашкан. (Ул, күрәсең, Бүләрне күздә тоткандыр. — Ф.Х.) Анда да Җамигъ мәчете бар. Ике шәһәрнең дә халкы 10 меңгә җитә. Өйләре агачтан салынган, аларда кышын торалар, ә җәен кешеләр киез тирмәләргә күчәләр”. Суар хәрабәләре республиканың Спас районында, Утка елгасы буендагы Кузнечиха авылыннан 4 чакрым ерак¬ лыкта урнашкан. Җирле халык шәһәрлек территория¬ сендәге кечкенә генә бер “Татарский городок” исемле авылны әлегә тикле Шәм-Суар дип атый, ә бу “кояш¬ ка тиң матур”, “нур балкытып торучы” дигәнне аңла¬ та. Суарның ныгытмалары әйбәт була. Урыны-урыны белән алар ике рәт итеп корыла. Тышкы урлар түбәсендә башлары очланган һәм бер-берсенә терәтеп үк куелган бүрәнәләрдән дивар салынган. Дивар артында тирән сулы чокыр казылган. Аның да төбенә бик үткен, нечкә итеп очланган казыклар кагылган. Эчке урлар өстендә ике катлы имән диварлар төзелгән, билгеле бер ераклыкта башнялар — машлар урнаштырылган. Әнә шул маш- лардан шәһәрне саклаучылар дошман өстенә ук, сөңге яудырганнар, таш ыргытканнар, бүрәнә тәгәрәткәннәр, кайнар су һәм сумала сипкәннәр. Шәһәр уртасында, ерактан ук үзенең матурлыгы белән җәлеп итеп, кызыл кирпечтән салынган мәһабәт бина калкып торган. Аның түбәсе, көнчыгыштагыча, гөмбәз итеп эшләнгән булган. Киң ишегалды кирпеч дивар белән әйләндереп алынган. Йортның ишеге ике яктан ярымколонналар белән бизәлгән. Тәрәзәләрдә түгәрәк саргылт-яшел пыяла дисклар булган. Кышын бинаны мич җылыткан. Бүл әрнең бай йортларындагы кебек, монда да идән астыннан мичтән килгән җылы һава йөрер өчен махсус торбалар сузылган. Бу йортта шәһәрнең затлы гаиләсе яшәгән. Казу эшләре вакытында монда ерак илләрдән китерелгән кыйммәтле савыт-саба һәм бизәнү әйберләре табылган. Андый әйберләрне, әлбәттә, гади халык ала алмаган. Шәһәрнең башка районнарында бер катлы йортлар¬ да һөнәрчеләр яшәгән. Сәүдәгәрләр шәһәрнең үзәк өле¬ шенә салынган базарга якынрак урнашырга тырышкан¬ нар. Суар монголларның 1236 елгы һөҗүмнәре вакытын¬ да тулысынча җимерелгән. Соңыннан инде ул кабат күтәрелә алмаган. Иделнең уңъяк ярында яшәгән болгарларның үзәк шәһәре Ошель урнашкан. Ул да дәүләтнең иң эре сәүдә- һөнәри пунктларының берсе була. Аның хәрабә-калдык- лары Тәтеш районындагы Богдашкино авылы янында сакланып калган. Шәһәр урлар һәм агач диварлар белән ныгытылган ике өлештән торган. Аның гомуми мәйда¬ ны 80 гектар чамасы тәшкил иткән. Ошель 1220 елда рус кенәзе дружинасы тарафыннан яулап алынган һәм яндырылган. Кама буенда Җүкэтау шәһәре булган. Аның хәрабә¬ ләре — Чистайның көнбатыш читендә. Җүкәтауның өч 46 47
рәт урлар һәм чокырлар белән әйләндереп алынган үзәк өлеше Килевка елгасының Камага койган җирендә, ел¬ гага кереп торган борында урнашкан булган. Килев- каның аргы ягында тигез, киң мәйданда һөнәрчеләр бистәсе җәелеп яткан. Унынчы гасырдан алып унөченче гасыр башына тикле Җүкәтау чагыштырмача кечкенә шәһәр булган һәм Түбән Кама болгарлары төркеме¬ нең үзәге саналган. Ул соңрак, Алтын Урда чоры¬ ның ахырына таба гына чәчәк аткан. Әле күптән түгел генә X—XIII гасырдагы болгар шәһәрләре исәбенә Казан шәһәре кертелми иде. Яңа археологик тикшеренүләр нәтиҗәләре галимнәргә без¬ нең башкалабыз тарихының борынгы чорларын бөтенләй башкача бәяләргә мөмкинлек тудырды. Әле унынчы-унберенче гасыр чикләрендә үк бүгенге Кремль урнашкан биек урында көчле ныгытылган болгар то¬ рулыгы күтәрелеп чыккан. Тиздән ул иң эре халыка¬ ра сәүдә үзәкләренең берсенә әйләнгән. Биредә Көнба¬ тыш Европадан, Урта һәм Якын Көнчыгыштан, Киев Русеннан китерелгән әйберләр табылды. Ул табыл¬ дыклар арасында Прагада 929—930 елларда чех кенәзе Вацлав суктырган акча аеруча кызыксыну уята. Идел Болгарының танылган эре шәһәрләре арасына тагын Каманың уңъяк ярындагы Кашан, Алабуга, Са¬ мара борынындагы Муром шәһәрчеге, Пенза өлкәсендә¬ ге Юлово һәм Пермь өлкәсендәге Рождествено шәһәрлекләре дә кергән. Алабугада XI—XII гасырлар¬ дан бирле кальга-мәчетнең почмак машы әлегә тикле сакланып калган. Ул шәһәрләрнең кайберләре җирле болгар төркемнәренең сәяси һәм икътисади үзәкләре булып хезмәт иткән. Шулай итеп, болгар шәһәрләре тора-бара бик зур һөнәрчелек, сәүдә һәм мәдәният үзәкләренә әверелгән. Ал арда таш һәм кирпеч архитектура үсеш алган. Ха¬ кимнәр сарайлары, мәчетләр, кәрван-сарайлар, җәмәгать мунчалары таштан һәм кирпечтән салын¬ ган. Соңгы еллардагы археологик тикшеренүләр Идел Болгарында шәһәр культурасының гөрләп чәчәк ату¬ ын бәян итәләр. Сораулар һәм биремнәр 1. Иң эре болгар шәһәрләрен санап чыгыгыз. Алар кайда са- ■ лынган булган? 2. Идел Болгары шәһәрләре тормышта нинди роль уйнаган? Алар Урта гасырлар чорындагы Көнбатыш Евро¬ па һәм борынгы рус шәһәрләреннән аерылып торганмы, юкмы? 3. Бүләрне ни өчен Бөек шәһәр дип атаганнар? 4. Бүләрнең эчке төзелешен сурәтләгез. Аның шәһәр тышыннан нинди аер¬ масы бар? 5. Бөек шәһәрнең халыкара элемтәләре турында нәрсә беләсез? 6. Идел Болгарының кайсы шәһәре Урта Идел буенда иң зур халыкара сәүдә үзәге булган? 7. Суар шәһәре¬ нең нинди ныгытмалары булган? Шундый ук куәтле ныгытма¬ ларның күп кенә башка Болгар шәһәрләрендә дә булуы нәрсә турында сөйли? 8. Болгар шәһәрләренең архитектурасы һәм төзеклеге, уңайлылыгы нәрсәдән гыйбарәт булган? 9. Казан шәһәренең борынгы тарихы турында сез нәрсә беләсез? § 9. Тышкы сәяси элемтәләр Идел Болгары якын күршеләре белән генә түгел, ерак илләр белән дә нык элемтәдә торган. Традицион элемтәләр. Үзләренең килеп чыгышы ягыннан болгар тарихының иң борынгы чорларына мөнәсәбәте булган җирле фин кабиләләре белән элемтәләр нәкъ менә традицион элемтәгә керә. Болгар-венгр бәйләнешләре дә дәүләт төзелгәнчегә кадәр үк башлана, венгр-мадьярларның борынгы ватаннары кайчандыр Идел-Урал төбәгендә булган. Болгарлар соңрак та Ду¬ най буендагы Венгр корольлеген яхшы белгәннәр. Бо¬ рынгы бер кулъязмада болай диелгән: “970 ел тирә¬ сендә мадьяр герцогы Такшонь заманында Венгриягә агалы-энеле Билл һәм Бокшу җитәкчелегендә бер төркем болгар мөселманнары килә. Ә аннары, озак та үтми, Хәсән атлы бер кеше җитәкчелегендә тагын икен¬ че төркем дә килә. Ал арны дустанә каршылыйлар һәм Дунайның сулъяк ярында торулык бирәләр. Алар анда Пешт шәһәренә нигез салалар... Болгариядән күчеп килгән мөселманнарны Венгриядә “билер” дип атыйлар; соңрак алар Венгриядә финанслар белән идарә итүдә мөһим роль уйныйлар”. 1235 елда, борынгы ватаннарында калган кардәшлә¬ рен эзләп, Венгриядән Болгарга Юлиан исемле бер мо¬ нах килә. Зур бер шәһәрдә (Бүләр булган дип уйланыла) ул болгар кешесенә кияүгә чыккан венгр хатынын таба. Ул хатын сәяхәтче эзләп йөргән венгрлар янына бару 48 49
юлын өйрәтә. Аның киңәшен тотып, Юлиан венгрларны Итил (Идел) дигән зур елга буенда таба. X гасыр башында Көнчыгыш Европада төрки телле ике зур дәүләт — Идел Болгары һәм Хәзәр каһанлыгы була. Болгар үсеп килә, ә каһанлык инде сүнеп бара. Ул гасырның беренче яртысында Болгар иле әле һаман Хәзәргә формаль бәйле була. Әмир улы хәтта Хәзәр каһанында тоткынлыкта тора. Бәйлелектән котылыр өчен, Болгар хакимнәре кыю адымнар ясыйлар. Шулар- ның берсе — хәрби кальгалар һәм ныгытмалар төзү. Бер үк вакытта Хәзәр сәүдәгәрләренә илдә пошлинасыз сату итү тыела. Тиздән болгарлар хәзәрләргә традицион ясак түләми башлый һәм тулысынча бәйсезлеккә чыга¬ лар. Монда 965 елда Киев кенәзе Святославның хәзәрләрне тар-мар итүе мөһим роль уйный. Моннан соң болгарлар белән хәзәрләр сәүдә бәйләнешләре генә алып баралар. Сәясәтнең көнчыгыш юнәлеше. Идел Болгары Көнчы¬ гыш илләре белән актив бәйләнештә тора. Бу элемтәләргә Алмыш нигез сала. 920 елда ул Багдад хәлифе Мокта- дирга Абдуллах исемле илчесен җибәрә. 922 елда Баг¬ дадтан да Болгарга илчелек килә. Ислам динен рәсми төстә кабул итеп, Болгар төньякта бердәнбер мөселман иленә әверелә. Болгарларның көнчыгыш белән элемтәсенә тагын бер кызыклы хәбәр дәлил булып тора. XII гасырның фарсы тарихчысы Әбул-Хәсән Бәйхак язмасында Болгар дәүләтенең Хорәсәнгә Җамигъ мәчетләре салырга акча җибәрүе турында әйтелә. Аннары “Хорәсән хакименә моңа кадәр кеше күзе күрмәгән, кыскасы, бөтен дөньяда могҗиза булырлык гаҗәеп бүләкләр җибәрә”, диелә. Көнчыгышның башка илләре белән дә сәяси элемтәләр урнаштырыла, әлбәттә, ләкин бу хакта язма чыганакларда мәгълүмат бик аз. Идел Болгары һәм Борынгы рус дәүләте. Идел Бол¬ гарының Русь һәм борынгы рус кенәзлекләре белән тышкы сәяси элемтәләре хакында мәгълүматлар күбрәк сакланып калган. Елъязмалардан күренгәнчә, алар ара¬ сындагы үзара татулык еш кына хәрби бәрелешләр ар¬ касында бозылган. Гадәттә ул бәрелешләр ике якның тышкы сәүдә өлкәсендәге мәнфәгатьләре каршылыгын¬ нан килеп чыккан. X гасыр дәвамында Киев Русе Идел Болгарына 977, 985, 994 һәм 997 елларда дүрт хәрби һөҗүм ясаган. Болгарлар бер генә җавап сугышы да оештырмаган¬ нар. 985 елгы һөҗүм нәтиҗәсендә, Русь белән Болгар ара¬ сында мәңгелеккә исәпләнгән солых төзелгән. Килешүдә “таш суда йөзеп йөргән, ә колмак суга баткан чакта гына безнең арада тынычлык булмас”, диелгән. Ә шулай да, күргәнебезчә, Болгарга һөҗүмнәр дәвам иткән. 986 һәм 987 еллардагы елъязмаларда тарихчылар бол¬ гар илчеләре — миссионерларның Киевка һәм рус илче¬ ләренең Болгарга баруын хәбәр итәләр. Алар анда Вла¬ димир Святославовичның яңа дин кабул итәргә җыенуы алдыннан дин сайларга киңәш бирергә баралар. Болгар¬ лар тәкъдим иткән ислам дине Владимирга ошамый һәм ул христиан динен кабул итә. XI гасырдан безгә болгар-рус мөнәсәбәтләренә кагы¬ лышлы бары тик өч кенә елъязма хәбәре килеп җиткән. Аларның 1006 һәм 1024 елга Караганнарында Русь белән Идел Болгары арасында сәүдә килешүе төзелү һәм ач¬ лык кичерүче Суздаль кешеләренә бодай илтү турында әйтелә. 1088 елда болгарлар Муромны алалар, чөнки ул заманнарда Иделдә һәм Үкәдә (Окада) кеше талаулар еш булган, руслар “күп кенә болгар сәүдәгәрләрен тала¬ ганнар һәм үтергәннәр”. Елъязмаларда XII гасырда шактый күп сугышлар булуы бәян ителә. Әйтик, 1107 елда “болгарлар Суздальга һөҗүм итәләр, шәһәрне камап алалар һәм күп явыз¬ лыклар кылалар”. 13 елдан соң Юрий Долгорукий “бол¬ гарларга сугыш белән бара һәм күп кешене әсирлеккә ала, аларның гаскәрен җиңә”. Елъязмада 1152 елда бол¬ гарларның Ярославльгә һөҗүме турында хәбәр ителә. XII гасырның 60—80 нче елларында Андрей Боголюб- ский болгар шәһәрләренә һәм “күп авылларга” дүрт һөҗүм ясый. Шуларның икесе Бүләр һәм Болгарга ясала. XIII гасыр башында Идел Болгарының һәм Влади- мир-Суздаль кенәзлегенең сәүдә юлларында капма-кар¬ шылыгы дәвам итә. 1205 елда кенәз Всеволод Юрьевич 50 51
болгарларга һөҗүм ясый, ә 1218 елда болгарлар җавап йөзеннән Устюгка һөҗүм итәләр. 1220 елда (монголлар басып алуы алдыннан) рус дружиналары Ошель шәһәренә бәреп керә, аны талый һәм яндыралар. Шул ук елларда болгарлар руслар белән, “бик нык ялварып, инәлеп, күп санлы бүләкләр биреп”, солых төзергә омтылалар. Ул солых 1224 елда төзелә. 1228 елда Болгар һәм Владимир-Суздаль кенәзлеге арасындагы солых килешүе тагын алты елга озайтыла. Ил өстенә Көнчыгыштан монгол афәте янаганга күрә, бу бик зур әһәмияткә ия була. Шулай итеп, Идел Болгары бик күп якын һәм ерак илләр белән тигез хокуклы сәүдә элемтәләре урнашты¬ ра, дипломатия мөнәсәбәтләре алып бара. Дәүләтнең югары икътисади куәте, хәрби эшләрне тиешле дәрәҗәдә оештыра белүе күршеләренең Идел-Кама сәүдә юлла¬ рын үз кулларына төшерергә тырышуларына каршы торырга, актив тышкы сәясәт алып барырга мөмкинлек бирә. Дөрес, бу сәясәтнең вакыт-вакыт дипломатия ча¬ раларын читкә каккан очраклары да була. Сораулар һәм биремнәр 1. Идел Болгары нинди җирләр һәм илләр белән тышкы сәяси ■ элемтәләр тота? Аның халыкара киң элемтәләре нәрсә турын¬ да сөйли? 2. Болгар-венгр мөнәсәбәтләре турында сөйләп би¬ регез. 3. Идел Болгары һәм Хәзәр каһанлыгы арасында нинди мөнәсәбәтләр яши? 4. Идел Болгарының тышкы сәясәтендә көнчыгыш юнәлеше нинди урын тоткан? 5. Идел Болгары белән Борынгы рус дәүләтенең үзара мөнәсәбәтләрен бәян итегез. 6. Болгар дәүләте белән рус кенәзлекләренең хәрби бәрелеш¬ ләре ни өчен шулай еш булган? Моның сәбәпләре нәрсәдән гыйбарәт? § 10. Идел Болгары халкының мәдәнияте Идел Болгары мәдәнияте үсешенә Көнчыгышның мөсел¬ ман илләре зур йогынты ясый. Бу илләргә астроном әл- Бируни, табиб Әбугалисина, фәлсәфәче әл-Фәраби, матема¬ тик элХарэзми һәм башка бөек кешеләр дин китерә. Ис¬ лам дине Болгарга нәкъ шушы илләрдән керә, бу исә фән, мәгариф, әдәбиятның чәчәк атуына булышлык итә. Әле X гасыр башында ук болгар шәһәрләре һәм авыл¬ ларындагы мәчетләр янында башлангыч мәктәпләр ачы- 52 ла. Анда башлангыч дини белем бирәләр, гарәп әлифба¬ сын өйрәтәләр. Бу әлифба акрынлап борынгы рун язма¬ сын кысрыклап чыгара. Болгарлар, элеккеге кебек үк, сөякләргә, балчык савыт-сабага, каен тузына яки бала¬ вызланган такталарга гына түгел, Сәмәркандтан ките¬ релгән кәгазьгә дә язалар. Болгар шәкертләре югары белемне Урта Азия шәһәрләрендә атаклы галимнәрдән ала алганнар. Болгар галимнәре үзләре дә шул шәһәрләрдә укыткан. Болгарда һөнәри культура нык үсеш алган. Бол¬ гарларның математика, астрономия, химия, медици¬ на, география, тарих, риторика, этика кебек фәнни өлкәләрдә дә казанышлары шактый зур булган. Көнчыгыш илләрдә Таҗетдин эл-Болгариның “Агу¬ ланудан дәвалау өчен иң яхшы дарулар” дигән хезмә¬ те бик киң таралган, табиб Хаҗи Болгари дан тоткан. Хаҗиның Газнидагы (Әфганстан) кабере мөселманнар тарафыннан әлегә кадәр изге санала, ихтирам ителә. Болгар тарихчыларының тәүге вәкилләреннән берсе Йакуб ибне Ногман булган, ул “Болгар тарихы” дигән китап язып калдырган. Аның өзекләре испан сәүдәгәре, сәяхәтче Әбу-Хәмид әл-Гарнатый язмалары аша безгә кадәр килеп җиткән. Дин тәгълиматы буенча Борһ- анетдин әл-Болгариның “Рисалә” (“Трактат” — “Гыйльми әсәр”), Хаҗи Болгариның “Җәмигъ”, “Тәри- кать” исемле әсәрләре, Ибне Идрис әл-Болгари хезмәт¬ ләре һ.б. киң таралган булган. Кол Гали хаклы рәвештә болгар-татар язма әдәбия¬ тына нигез салучы булып санала. Ул, “Кыйссаи Йосыф” поэмасын язганда, Фирдәүсинең “Йосыф һәм Зөләйха” дигән әсәрен, шул заманның башка шагыйрьләре әсәрләрен иҗади кулланган. Кол Галинең ул поэмасы монголларга кадәрге чордагы болгар әдәбиятының йөзек кашы булып тора. Кол Гали 1183 елда туган. Поэмасын ул кырык яшь¬ лек чагында иҗат иткән. Поэманың нигезендә Якын Көнчыгыш халыкларының мифологиясендә тирән та¬ мыр җәйгән гүзәл Йосыф турында «Тәүрат» риваяте ята. Вакыйгалар Көнчыгышта бара. Җәмгыятьнең түбәнге катлавыннан чыккан һәм башыннан үткән сы¬ 53
наулардан соң Мисыр җиренең хакименә әверелгән егет турында бәян итеп, Кол Гали идеаль дәүләт һәм идеаль идарәче образларын сурәтли. Шагыйрь илнең һәм халыкның иминлеген хакимнең әхлакый камил¬ легендә, тирән акылында, идарәсенең акылга нигезлән- гәнлегендә, гаделлегендә, тигезлектә күрә. Моның белән шагыйрь гади халыкның гасырлардан килгән хыялын чагылдыра. Бу сыйфатларны ул Йосыфта гәүдәләндерә: Беренчедән — буе зифа, сылу үзе, Икенчедән — күренекле һәм нурлы йөзе, Өченчедән — теле бик саф, тугры сүзе, Җитмеш ике телне тәмам белер имди. Эчкерсез Йосыф үзен коллыкка саткан туганнарын гафу итә, әтисен һәм барча туганнарын Мисырга чакы¬ ра. Үз җирендә ирек һәм бәхет шәһәрен — Әмин шәһәрен сала. Кол Гали кешеләрне сугыш-талашсыз, үзара тату яшәргә, изгелек кылырга, шәфкатьле булырга өнди. Шагыйрь уенча, гаилә мөнәсәбәтләре мәхәббәткә, туг¬ рылыкка гына нигезләнергә мөмкин. Зөләйха нәкъ менә шундый хатын-кыз булып гәүдәләнә. Мәхәббәт — югары, гаять зур көчкә ия хис: хәтта Йосыф Зөләйха¬ га сузган камчы да, мәхәббәттән кабынып, яна баш¬ лый: Йосыф, килеп, аңа камчысын сонды, Хатын камчыга өрде дә кире бирде, Камчыга ут кабынганын Йосыф күрде, — Камчы, янып, Йосыф кулын пешрер имди. Ходай Тәгалә кодрәте белән Зөләйха элеккеге гүзәлле¬ ген һәм яшьлеген кире кайтара ала. Алар Йосыф белән бәхетле гаилә коралар. Поэманың бай эчтәлеге, гуманлы юнәлеше, тирән хисләр белән сугарылганлыгы һәм йөгерек теле аны урта гасырлар шигъриятенең иң популяр әсәре итә. Аның образлары бик күп буын татар шагыйрьләре өчен илһам чыганагына әверелә. Шулай итеп, Идел Болгары үз вакытында рухи мәдәнияте югары үсеш алган ил була. Аның бүгенге көннәргә тикле килеп җиткән гүзәл әдәби һәм сәнгати хәзинәләре әнә шул хакта сөйли. Сораулар һәм биремнәр Q1. Көнчыгыш мөселман илләренең һәм ислам диненең Идел ■ Болгары мәдәнияте үсешенә йогынтысы нәрсәдә чагыла? 2. Идел Болгарында мәгариф эшенең үсеше турында сез нәрсә беләсез? 3. Болгар галимнәре фәннең кайсы өлкәләрендә эшләгән? 4. Идел болгарлары мәдәниятенең югары үсешен яхшы чагылдырган нинди фактлар беләсез? 5. Кол Гали ни өчен болгар-татар әдәбиятына нигез салучы дип санала? 6. «Кыйссаи Йосыф» поэмасының нинди фикерләре (идеялә¬ ре) хәзерге заманга да туры килә? Сезнең карашка камил җәмгыять нинди җәмгыять ул? IV бүлек. ИДЕЛ БОЛГАРЫ ҺӘМ МОНГОЛЛАРНЫҢ ЯУЛАП АЛУ СУГЫШЛАРЫ. ҖУЧИ ОЛЫСЫ (АЛТЫН УРДА) XIII гасырның беренче яртысында Евразия халык¬ лары монголлар һөҗүменә дучар була. Бик зур терри¬ тория буйлап ялкынлы ташкын сыман күкрәп узган бу һөҗүм классик урта гасыр чорының бик күп җәмгыятьләре тормышында тирән үзгәрешләр ките¬ реп чыгара. 1240—1260 елларда монгол басып алучылары Җучи Олысы (Алтын Урда) дәүләтен төзиләр. Аның үзәге Идел буенда була. Идел болгарларының да, бу якларда яшәгән башка халыкларның да ике йөз еллык тормышы менә шушы дәүләт чикләрендә уза. Алтын Урда хакимлеге чорында Болгар улусы халкының этник составында сизелерлек үзгәрешләр килеп чыга. Болгарлар, Дәшти Кыпчакның төрки телле башка халыклары белән катнашып, аралашып бетәләр, алар белән бердәм матди һәм рухи мәдәни¬ ят төзиләр. Җучи Олысының барлык халкы кебек үк, элеккеге Идел Болгары халкы да татарлар дип атала башлый. Хәер, болгарлар үзләренең беренче исемнәрен (этноним) озак вакытлар буена саклый¬ лар. 55 54
§ 11. Идел Болгары һәм монгол яулары Бик нык каршылык күрсәтүгә карамастан, 1236 ел¬ ның көзендә Идел Болгары монголлар тарафыннан яулап алына. Шәһәрләр һәм авыллар җимертелә, аларның халкы коллыкка озатыла. Ил тарихында яңа сәхифә ачыла. Монголларның яшәү рәвеше. “Татарлар” исеме каян таралган? Монголлар күчмә халык була. Әле төрки ка- һанлык заманында ук, VI—VIII гасырларда, Үзәк Азия далаларында күп санлы мәҗүси монгол кабиләләре — дунху, җуҗаннар, сяньби, киданнар һәм башка кавемнәр яшәгән. Шушы чорда без тәүге мәртәбә “татар” дигән исем очратабыз. Гаскәр башы Күлтәгин хөрмәтенә ку¬ елган кабер ташында (731—732 еллар) аңа буйсынган кабиләләр арасында “токуз татар” исеме кулланылган. Ул татарлар кайсы телдә сөйләшкәндер — борынгы мон¬ гол телендәме яисә борынгы төрки телдәме — бу әлегә кадәр билгеле түгел. Кытай империясенең төньяк чик¬ ләреннән читтәрәк яшәгән барча кабилә “татарлар” дигән уртак исем белән аталган. Кытайча бу сүз “да-да”, “та- тань”, ягъни “күчмә кеше”, “вәхши” дигән мәгънә йөртә. Игенчелек белән шөгыльләнмәгән монголларның төп байлыгы терлек булган. Күп санлы ат, дөя, сарык, кәҗә көтүләренә ияреп, алар ел буена урыннан-урынга күче¬ неп йөргәннәр. Киез тирмәләрдә яшәгәннәр. Тирмәләр¬ не бик тиз куеп һәм җыеп алырга мөмкин булган. Мон¬ голларның бөтен гомере ат өстендә узган. Замандашла¬ ры: монголлар тәпи йөрергә өйрәнгәнче үк ат өстендә йөрергә өйрәнә, дигәннәр. Бер-берсеннән өстенлек итәр өчен көндәш монгол ка¬ биләләре арасында бәрелешләр еш булып торган. XII гасыр ахырында — XIII гасыр башында озакка сузыл¬ ган кабиләара сугышта яшь һәм көчле Тимучин, була¬ чак Чыңгыз хан, җиңеп чыккан. Риваятьләр буенча, Тимучинның бала чагында ук аның әтисен бер татар кешесе үтергән, имеш. Үсә төшкәч, егет татарларны кан дошманы дип игълан иткән. Татар¬ лар белән монголлар арасында булган бер сугышта та¬ тарлар җиңелгән. Тимучин әмере белән аларның күпче¬ лек ирләрен, хатын-кызларын һәм балаларын да кы¬ рып бетергәннәр. Әсир төшкән ирләрне Тимучин гаскә¬ ренә кушканнар һәм ул татарлар, тора-бара монголлар белән катнашып, аралашып беткәннәр. Ләкин “татар” дигән исем тарих битләренә кереп калган. Шул вакыйгалардан соң Тимучин монгол кабиләләрен бердәм монгол дәүләтенә берләштергән. 1206 елда монгол кабиләләре юлбашчылары (нойоннар) корылтаенда Тиму- чинны Чыңгыз хан, ягъни Бөек хан дип игълан иткәннәр. Тиздән Чыңгыз хан ныклап яуга әзерләнә башлый. Күп санлы гаскәрләрен ул, күчмә халыкларга хас бул¬ ганча, төмәннәргә (ун меңнәргә), аларны — меңнәргә, меңнәрне — йөзләргә, йөзләрне уннарга бүлә. Гаскәр башында — хан үзе, төмән һәм меңлекләр башында юга¬ ры катлау хәрби җитәкчеләре торган. Сугышчылар кат¬ гый тәртипкә буйсынган. Сугыш кырыннан ун кеше качса, моның өчен йөз кешене җәзалап үтергәннәр. Әсир төшкән бер монгол сугышчысы өчен ун кеше җәзага тартылган. Шәһәрләр һәм хәрби ныгытмаларны камап алгач, монголлар таран, таш аткычлар, төрле чолгау манаралары кулланганнар. Агач ныгытмаларны һәм йорт түбәләрен яндырыр өчен укларга ут төртеп аткан¬ нар. Ул укларга башта сумала яисә дегеткә манылган сүс кисәге бәйләгәннәр. Яндыргыч сыекча салынган чүлмәкләр дә шундый максат белән ыргытылган. Чыңгыз хан һөҗүм итүче гаскәрләр башына һәрвакыт үзе буйсындырган кабилә кешеләрен тезеп куя торган бул¬ ган. Дошман өстенә иң беренче алар ташланырга тиеш булган. Шул заманның бер кешесе: “Чыңгыз хан һәр җирдә иң элек татарларны (һөҗүмгә) җибәрә, шуңа күрә татарлар исеме монголларныкына караганда да киңрәк таралган. Чөнки бөтен җирдә: “Әнә, татарлар килә, дип кычкырганнар”, — дип яза. Өстәвенә, монголлар яулап алган кабиләләр, кайсы телдә сөйләшүләренә карамастан, үзләрен татарлар дип атарга тиеш булган. Болгарларның монголлар белән беренче бәрелешлә¬ ре. XIII гасырның егерменче еллары башында монгол гаскәрләре Урта Азияне, Иранны, Азәрбайҗанны, Әрмән- станны, Грузияне яулап ала һәм аларны бөлгенлеккә төшерә, җимерә. 1223 елның язында монголлар Җәбәй 56 57
һәм Сөбәдәй җитәкчелегендә Көнчыгыш Европа дала¬ ларына килеп җитәләр. Азов диңгезеннән ерак түгел Калка елгасы буенда алар руслар һәм кыпчакларның берләштерелгән гаскәрләрен тар-мар итәләр. Шул ук елның көзендә монгол армиясе болгар җи¬ ренә бәреп керә. Сугыш Самара (Сәмәрә) борыны тирә¬ сендә була. Болгарлар монголларны биредә уңайлы ны¬ гытмалар артына яшеренеп көтеп торалар. Дошманны алдар һәм капкынга эләктерер өчен, болгар гаскәренең бер өлеше чигенә башлый. Монголлар алар артыннан ташлана. Шул чакта болгарларның башка гаскәрләре, качып торган җирдән чыгып, монголларга тылдан һөҗүм итә. Монголлар камалышта кала. Шул заман тарихчы¬ сы болай дип бәян итә: “Аларга (монголларга. — тэрҗ.) бөтен яктан да кылычлар белән ташландылар. Күбесе һәлак булды, бик азы гына качып котылды. Аларның саны 4 мең тирәсе булган, диләр”. Сугыштан исән ко¬ тылганнардан Чыңгыз хан моңа кадәр җиңелү белмәгән армиясенең һәлакәте турында ишетә. Ләкин алда болгарларны яңа сынаулар көтә. 1229 елда Чыңгыз хан тарафыннан Көнчыгыш Европага яңа су¬ гышка җибәрелгән монгол гаскәре Җаек (Урал) һәм Идел буе далаларына килеп чыга. Түбән Идел буенда монгол¬ лар кыпчак җирләрен, Саксын шәһәрен яулап алалар. Җаек янындагы рәхимсез сугышта болгарларның кара¬ выл отрядлары тар-мар ителә. Ләкин монголлар Идел Болгарына бәреп керергә кыймыйлар. Өч елдан соң алар, Идел Болгарын яулап алырга та¬ гын бер омтылыш ясап, Бүләргә кадәр килеп җитәләр. Бик нык ныгытылган шәһәрне күреп, аны аз санлы гаскәр белән алып булмасын белгәч, алар кире китәләр. 1236 елда Батый (Бату) һөҗүме. Болгарларның ба¬ тырларча каршы торуы. 1235 елда Монголия башкала¬ сы Каракорымда Европага хәлиткеч һөҗүм оештыру мәсьәләсен карау өчен зур корылтай җыела. Бу һөҗүмнең төп максаты әлегә кадәр баш имәгән Болгар һәм Русь җирләрен яулап алу була. Монгол гаскәрләрен Чыңгыз ханның оныгы Бату җитәкли. Яхшылап әзерләнгәннән соң, 1236 елда йөз мең кепте- лек гаскәр Көнбатышка юнәлә. ЭҖәй башында армиянең алдынгы частьлары Идел Болгарының көньяк чикләренә килеп җитә. Төп көчләр килгәнче, шымчылар-разведчик- лар ярдәме белән, монголлар болгар шәһәрләренең оборо¬ насын өйрәнәләр, разведка сугышлары алып баралар. Болгарлар каршы торырга әзерләнә, шәһәрләрен ны¬ гыта; аларга өстәмә гаскәрләр китерелә. Әйтик, Болгар башкаласында ул чакта 10—20 меңләп сугышчы тупла¬ на. Ләкин сугышчылар нисбәте болгарлар файдасына булмый. Үзара көрәшкә баткан рус кенәзләре болгар¬ ларга ярдәм итми. 1236 елның көзендә Болгар илендә рәхимсез сугыш җәелеп китә. Монгол сугышчылары юлында очраган һәркемне үлем я коллык көтә. Ул вакыйгаларның бер шаһиты болай дип яза: “Болгар җирендә угланнар (мон¬ гол ханы уллары) бергә кушыла; гаскәрләр шул хәтле күп була ки, җир гөрелдәп һәм ыңгырашып тора, дош¬ ман явы тудырган шау-шудан кыргый хайваннар һәм ерткыч кошлар катып кала. Башта монголлар штурм белән Болгар (Бүләр) шәһәрен алалар. Бу шәһәр халкы¬ ның күплеге, аның ныгытмаларының якын барып бул- маслыгы бөтен дөньяга билгеле була. Башкаларга гыйбрәт итеп, аның халкының бер өлешен үтереп бе¬ терәләр, икенче өлешен әсир итәләр”. Шуңа охшаш мәгълүматны рус елъязмачысы да язып калдырган: Шул ук көзне көнчыгыш илләрдән Болгар җиренә алласыз татарлар (монголлар. — Ф.Х.) килә һәм бөек Болгар шәһәрен ала, картлардан алып сабый бала һәм яшьләргә кадәр барысын да корал аша уздыра. Бик күп товар кулга төшерә, шәһәрләрен яндыра һәм бөтен җирне әсир итә”. Бүләр җирендә ул сугыш эзләре әлегә кадәр саклана. Борынгы башкалада казу эшләре вакытында археолог¬ лар көл катламнары, һәлак булган, үтерелгән кешеләр, шул исәптән балалар мәетләре табалар. 1236 елгы кан¬ лы фаҗига турында күпләп мәет күмелгән каберләр, җәя, ук, сөңге һәм башка төрле корал калдыклары да сөйли. Ул вакытта бик күп болгар шәһәрләре һәм авыллары талана, яндырыла һәм мәңгегә юкка чыга. Халыкның бер өлеше генә куркынычсыз урыннарга качып котыла, кайберләре Русь җиренә китә. 58 59
Шулай итеп, Болгар дәүләте бәйсезлеген югалта. Ләкин ил моңа озакка сузылган киеренке көрәштән соң гына дучар була. Төрле чыганакларга караганда, болгар¬ лар каршылыгы кырык елдан артык дәвам иткән. Сораулар һәм биремнәр 1. Монголлар һәм татарлар кемнәр алар? «Татар» этнонимы ■ Европада ничек таралган? 2. Болгарларның монголлар белән беренче бәрелеше кайчан булган? Шул сугышны бәян итегез 3. Монгол гаскәрләренең 1229 һәм 1232 еллардагы Идел Бол¬ гарына һөҗүме ничек тәмамлана? 4. Болгар дәүләте үзенең бәйсезлеген кайчан һәм нинди вакыйгалар нәтиҗәсендә югал¬ та? 5. Болгар халкын монголлар тиз генә буйсындыра аламы? 6. Европа халыкларының монголларга каршы көрәшендә бол¬ гарлар уйнаган рольне аңлатып карагыз. § 12. Җучи Олысы (Алтын Урда). Анын формалашуы һәм чәчәк атуы Монгол сугышларының дәвамы. Идел Болгары җирендә җимереклекләр калдырып, монгол гаскәрләре кыпчаклар һәм башка дала халыклары — буртас, мордва, чуатп, ма¬ рилар өстенә ябырыла һәм аларны буйсындыралар. 1237 елның көзендә алар Төньяк-Көнчыгыш Русь өстенә омты¬ ла. XII гасырның 30 нчы елларыннан Русьта феодаль тар¬ каулык чоры башланганга күрә, бәйсез, ләкин зәгыйфь рус кенәзлекләре һөҗүмгә каршы тора алмый. Кенәзләр үза¬ ра даими дошман булганга, монголлар берәм-берәм алар¬ ның барысын да чагыштырмача тиз җиңәләр. 1237—1238 елларда Рязань, Владимир кенәзлекләре, егермеләп рус шәһәре тар-мар ителә. Аннары Көньяк-Көнбатыш Русь һөҗүмгә дучар була. 1239—1240 елларда Чернигов, Пере¬ яславль, Киев, Галиция-Волын кенәзлекләре җиңелә. Бе¬ раз гына вакыт камап торудан һәм көчле штурмнан соң, Бату хан сугышчылары Киевны алалар, аны да Болгар башкаласы Бүләр кебек үк рәхимсез талыйлар. Рус җирләрен буйсындыргач, монгол гаскәрләре Үзәк һәм Көньяк Европага юл тота. Адриатика ярлары буен¬ да Бату бөек хан (каан) Үгәдәйнең үлеме турында хәбәр ала. Яңа хан сайлау корылтаенда катнашыр өчен, ул, сугыш хәрәкәтләрен туктатып, Монгол империясе баш¬ каласы Каракорымга кайтырга ашыга. 1241 ел ахырында — 1242 ел башында Бату гаскәрлә¬ ре Түбән Иделдә, Дәшти Кыпчак далаларында туктап кала. Гаскәрнең бер өлеше Монголиягә кайтып китә. Бату Иделдә калырга карар кыла: яулап алынган җирләрне ерактан буйсындырып тоту мөмкин булмый. Җучи Олысы (төзелүеннән алып мөстәкыйль дәүләт булганга кадәр). Дәшти Кыпчак далаларында, акрынлап, дәүләт үсеп чыга. Хәзер ул Алтын Урда исеме астында бөтен дөньяга билгеле. Ләкин бу исем XVI гасырда гына киң тарала. Аны Чыңгыз ханның олы улы исеме белән Җучи Олысы дип атап йөртәләр. Чыңгыз хан исән чагын¬ да үзе Балхаш күле һәм Арал диңгезе тирәләрендәге зур өлкәләрне, Көньяк Себерне олы улы Җучига олыс (удел) рәвешендә бирә. Ул аңа тагын әлегә буйсынды¬ рылмаган Көнчыгыш Европаның “татар айгырлары тоя¬ гы барып җитә алган” җирләрен дә васыять итә. Ләкин Җучи 1227 елда вафат була. Моннан соң ул җирләрне инде Җучиның улы — Чыңгызның оныгы Бату буйсындыра. Үзе төзегән дәүләтне ул әтисенең исеме белән атый. Батуның беренче ставкасы — төпләнеп торган уры¬ ны _ Болгар була. Биредә тиздән кабат металл акча сугу башлана. Рус, әрмән, болгар кенәзләре үзләренә биләүлекләр — тәхетләр алырга монда килеп йөри баш¬ лыйлар. XIII гасырның кырыгынчы еллары башында хан әмере белән Җучи Олысының яңа башкаласын — Сарай шәһәрен салу эшләре җәелеп китә. Шулай итеп, Бату идарәсе вакытында (1242—1256) яңа дәүләт лепта башлый. Ләкин ул чакта Алтын Урда әле ту¬ лаем Монгол империясенең иң югары башлыгына бәйле кала. Бату Мәнгу каанның вассалы санала һәм акчаны аның исеме белән суга. Хәтта ул олы улы Сартакны тәхет варисы итеп раслау өчен дә Каракорымнан рөхсәт сорый. 1258 елда Сарай тәхетенә Бәркә утыра. Аңа мөсел¬ ман сәүдәгәрләре һәм Сарайның монгол аксөякләре те¬ ләктәшлек күрсәтә. Бәркә Бату исән чакта ук ислам динен кабул итә. Тиздән хакимлек итүче югары катлау шаманлыктан мөселманлыкка күчә башлый. Яңа хан да тулы мөстәкыйльлеккә омтыла. Каракорым- да хакимият башына Хубилаи килгәч, Бәркә акчага аның исемен куюдан баш тарта, ләкин үз исемен дә куймый. 60 61
Алтын Урданың бәйсез дәүләт булып әверелүенә мон¬ голлар башкаласын 1264 елда Каракорымнан Ханбалык- ка (Пекинга) күчерү булышлык итә. Шушы вакыттан алып империянең үзәк җитәкчелеге белән аның аерым өлкәләре — олыслары арасындагы элемтә өзелә дип әйтергә була. Җучи халкыннан җыелган салым акчала¬ рын хәзер инде Ханбалыкка җибәрмиләр. Бәркә Алтын Урдада, шул исәптән Болгар илендә яшәүче салым түләүче халыкның исәбен ала. Рус кенәз- лекләренә баскаклар йөри башлый. Алар, хан әмере белән, җирле кенәзләрнең эшчәнлеген тикшереп йөрүче вәкилләр була. Асылда хәзер Алтын Урда бәйсез дәүләткә әйләнә. Ләкин тулы бәйсезлеккә ул Мәнгутимер хан чорында гына (1266—1282) ирешә. Бу хан беренче мәртәбә акча¬ ны үз исеме белән суга башлый. Алтын Урданың территориясе һәм халкы. Җучи Олысы ханнары бик зур территорияне биләп тора. Ул көнчыгыштагы Иртыштан көнбатыштагы Днестр һәм Дунайга кадәрге урынны — Азия белән Европаның яр¬ тысын диярлек — эченә ала. Төньякта аңа рус, болгар, мордва, мари, удмурт җирләре керә. Көньякта аның чикләре Арал, Каспий, Азов, Кара диңгезләргә чаклы барып җитә. Рус кенәзлекләре Җучи Олысына кермәсәләр дә, аңа бик бәйле булалар. Бөек кенәзләр ханнан кенәзлек итүгә ярлыклар алалар, аңа ясак түләп торалар. Олыста төрле халыклар яши. Алар күбесенчә күчмә терлекчелек белән көн күрәләр. Болгарлар, Кырым һәм Харәзем халыклары исә утрак тормыш алып ба¬ ралар. Монголлар үзләре күп булмый — 300 мең тирәсе генә тәшкил итә. Аларның бер өлеше кире Монголиягә китә, ә бер өлеше җирле халык белән, бигрәк тә кыпчак¬ лар белән аралашып, төрки халыкка әверелә. Бу хакта XIV гасырның гарәп язучысы әл-Әмәри болай дип яза: “Борынгы заманда бу дәүләт (Алтын Урда. — ФЛ.) кып¬ чаклар иле була. Ләкин аларны татарлар (монголлар) яулап алгач, кыпчаклар аларга буйсына. Аннары алар (монголлар) кыпчакларга кушылып китә, туганлаша¬ лар. Ьәм җир аларның табигый һәм раса сыйфатла¬ рын җиңеп чыга, алар бөтенесе дә нәкъ кыпчаклар кебек булып китәләр, әйтерсең лә алар бер үк ырудан (килеп чыкканнар)”. XIV гасырның икенче бер гарәп язучысы Ибне Баттута, Алтын Урдада булып киткәч, монгол ханына буйсынган халыкларны төрекләр дип атый. Кыпчак телен төрки тел дип уйлап, язучы ул ке¬ шеләр төрек телендә сөйләшәләр, ди. Шул заманның дөнья күргән кешеләре Алтын Урдага баручы сәүдәгәрләргә үзләре белән кыпчак телен яхшы белгән тәрҗемәче һәм хезмәтчеләр алып барырга киңәш итәләр. Шунысы кызык, 1303 елда Италиядә Венеция сәүдәгәрләре өчен кулланма сыйфатында “Кодекс кума- никус” (“Кыпчак сүзлеге”) төзелә. Җучи олысы монгол ханнары тарафыннан төзелә. Ә Европада монголларны татарлар дип атыйлар. Менә шул этноним Алтын Урда халКына күчә. Вакытлар узгач, күп гасырлар үткәч, бу этноним болгарларга ябышып кала. Ләкин бүгенге татарларның, бигрәк тә Идел буенда яшәү- челәренең, ата-бабалары монголлар түгел, ә болгарлар һәм кыпчаклар булганнар. Монгол басып алучыларына аларның бернинди катнашы юк. Үзбәк хан (1312—1342). Үзбәк хан идарә иткән ва¬ кытта Алтын Урда урта гасырдагы иң эре дәүләтләрнең берсенә әверелә. Бик күп илләрдә булган һәм үз гоме¬ рендә күп хакимнәрне күргән Ибне Баттута Үзбәкне “дөньяның иң бөек һәм иң кодрәтле патшаларыннан берсе” дип атый. Үзбәк хан вакытында дәүләт үзәкләште¬ релә, үзәктә дә, урыннарда да нәтиҗәле эш итә торган идарә аппараты төзелә. Алтын Урда феодаль дәүләт була. Аның белән Чың¬ гыз хан нәселеннән чыккан хан идарә итә. Әле Җучи Олысы оешкан чакта ук ул Җучи уллары Бату ханның абыйлары-энеләре арасында 14 өлешкә бүленә. Алар, мирас итеп бирелгән биләмәләр сыйфатында, бик зур җирләргә хуҗа булалар. Дәүләт идарәсе. Хакимнең һәр улы аерым олыс ба¬ шында тора һәм үзен мөстәкыйль хаким дип саный. Ләкин алар шул ук вакытта дәүләт башлыгының — ханның — бердәм хакимиятен таныйлар, аңа буйсы- 62 63
налар. Алар, хан алдында бурычлы булып, аңа, бятп- лыча, гаскәр башлыгы сыйфатында хезмәт итәләр, ко¬ рылтайларда катнашалар, гомумдәүләт эшләрендә ярдәм итәләр. Ханның диван дип аталган киңәшмә органы да була, аңа ханның иң якын туганнары, олыс әмирләре, гаскәр башлыклары керә. Хөкүмәт башлыгы вазифаларын вәзир үти, ул дәүләт казнасын үз контролендә тота. Бирдебәк бөтен хәрби эшләрне алып бара, темниклар, меңлекләр белән җитәкчелек итә. Хакимият кулы ас¬ тындагы өлкәләрдә үзәк администрация вәкилләре, хан наместниклары — баскаклар һәм даруглар идарә итә. Алар салым җыюны үз кулларында тоталар, башка бу¬ рычларны вакытында үтәүне тикшереп торалар. Хан яр- лыкларында ваграк вазифа үтәүчеләр дә, шул исәптән илчеләр, тамгачылар, ямщиклар (почта йөртүчеләр) да телгә алына. Алтын Урданың чәчәк аткан чорындагы икътисады. Алтын Урданың куәте нык үсеш алган икътисадка ни¬ гезләнә. Утрак өлкәләрдәге җимерек шәһәрләр һәм авыл¬ лар кыска вакыт эчендә аякка бастырыла. Болгар Олысы икътисади көчле төбәкләрнең берсенә әверелә. Ул илнең халкын сыйфатлы икмәк белән генә түгел, ә һөнәрчеләр эшләгән әйберләр белән дә тәэмин итеп тора. Болгардан, Харәземнән Түбән Идел шәһәрләренә тәҗрибәле осталар китерелә. Алар катнашында дәүләтнең башкаласы Сарай шәһәре төзелә, анда һөнәри эшләр җайга салына. Җучи Олысының төп җирләрендә күчмә терлекче¬ лек үсеш ала. “Күчмә кешеләр, — дип яза шул заман кешесе Плано Карпини, — терлеккә — дөяләргә, үгезләргә, сарыкларга, кешеләргә һәм атларга бик бай. Аларда һәртөрле терлек бик күп, шул хәтле терлек, без¬ нең уебызча, бөтен дөньяда да юктыр”. Ләкин хуҗалыкның хан казнасына гаҗәеп күп керем бирүче өлкәсе сәүдә, бигрәк тә тышкы сәүдә була. Әле Ток- ты хан хакимияте вакытында — 1311—1312 елларда — ук акча реформасы уздырыла. Сарай дирхаме бердәм, кур¬ сы белән дә, тоткан урыны белән дә тотрыклы акчага әверелә. Ул Алтын Урдада гына түгел, күрше дәүләтләрдә дә өстенлек итә. Үзбәк хан сәүдә үсешенә мөмкин кадәр күбрәк ирек тудырган тәртип урнаштыра. Сәүдә юллары хәвефсез, яхшы оештырыла, ә таможня салымы зур булмый. Тыш¬ кы сәүдә ике төп транспорт юлы — Бөек ефәк юлы һәм Бөек Идел юлыннан алып барыла. Беренчесе — Көнчы¬ гышны Көнбатыш белән, ә икенчесе Алтын Урданың көньяк өлкәләрен төньяктагылары белән бәйли. Шушы ике юлда, аеруча Идел буенда, күп санлы шәһәрләр үсеп чыга. Сәүдә рус кенәзлекләре һәм Болгар белән генә түгел, Кытай, Һиндстан, Урта Азия, Кавказ, Урта диңгез илләре белән дә алып барыла. Үзбәкнең дини сәясәте. Үзбәк хан вакытында ислам дәүләт диненә әверелә. XIII гасырның 60 нчы еллары ахырыннан мөселман динен Урданың зыялылары кабул итә башласа, хәзер инде ислам халыкның күпчелеген ко¬ лачлый. Шуның белән бергә, Алтын Урдада башка диннәр иреген дә таныганнар. Илдә мәҗүсиләр дә, мөселманнар да, христианнар да үзләрен ирекле хис иткән. Алтын Ур¬ дада диннәр иреге булмаса, ул яши дә алмас иде. Алтын Урда хакимнәренең әнә шулай төрле диннәргә ирек куюы Чыңгыз хан заманнарына барып тоташа. Мон¬ гол империясенә нигез салучы Чыңгыз, үзе мәҗүси була¬ рак, “бернинди дин тотмаган, башка диннәр арасыннан берсен дә аермаган, берсенә дә өстенлек күрсәтмәгән” (Җу- вейни). Алтын Урда чорында Рус православие чиркәве бер¬ нинди кысанлык күрмәгән. Православие руханилары бар¬ ча җирләрен һәм өстенлекләрен саклап калган, ясак түләмәгән. Православие динен мәсхәрәләү өчен катгый җәза бирелгән. Бер рус митрополитына Мәңгетимер биргән ярлыкта: “Кем дә кем аларның динен хурлый яки сүгә, ул кетле һич тә гафу ителмәячәк һәм катгый үлем җәза¬ сына тартылачак”, — диелгән. Сарайда рус епископиясе оештырылган. XIV гасыр башында Алтын Урдада 12 фран- цискан монастыре оештырылган булган. Икътисади уңышлар, бик зур империядә корал кул¬ ланып булса да урнаштырылган чагыштырмача нык тынычлык, яхшы көйләнгән идарә итү системасы, диннәр иреге аркасында Үзбәк хан хакимлек иткән еллар та¬ рихка Алтын Урданың чәчәк аткан һәм гаять куәтле чоры булып кереп калган. 64 3 А-412 65
Сораулар һәм биремнәр 1. 1236—1241 елгы монгол сугышларының барышын һәм нәти- ■ җәләрен сөйләп бирегез. 2. Көнбатыш Европага һөҗүмнәреннән соң Бату хан ни өчен Идел янында туктап калырга карар итә? 3. Җучи Олысы дәүләте формалашу кайсы хан вакытында баш¬ лана? 4. Алтын Урда кайчан бәйсез дәүләткә әйләнә? Бу нин¬ ди вакыйгалар белән бәйләнгән һәм нәрсәдә чагылган? 5. Җучи Олысы нинди җирләр биләгән? Ул җирләрдә нинди ха¬ лыклар яшәгән? 6. Килеп чыгышлары буенча хәзерге татарлар¬ ның ата-бабалары кемнәр? 7. Үзбәк хан идарә иткән еллар ни өчен Алтын Урданың чәчәк аткан чоры дип санала? 8. Алтын Ур¬ даның хуҗалык тормышы нинди булган? Бу дәүләт байлыгының төп чыганагы нәрсәдән гыйбарәт? 9. Алтын Урданың иҗтимагый строен һәм дәүләт идарәсен бәян итегез. 10. Үзбәк хан идарәсе чорында дини сәясәтнең төп үзенчәлекләре нәрсәдән гыйбарәт булган? 11. Алтын Урда нинди үзенчәлекләре белән иң борынгы төрки дәүләтләргә якын тора? Моннан нинди нәтиҗә ясап була? § 13. Алтын Урданың шәһәрләре һәм мәдәнияте Алтын Урда мәдәнияте формалашуның үзенчәлеклә¬ ре һәм аңа хас сыйфатлар. Алтын Урда урта гасырлар¬ да матди, рухи культура һәм цивилизация нык үскән дәүләтләр исәбенә керә. Ь.әм бу хәл очраклы түгел. Үзәкләштерелгән дәүләт, күп санлы шәһәрләр, тыш¬ кы дөнья белән тыгыз сәүдә элемтәләре мәдәният үсеше өчен Алтын Урдада уңай шартлар тудыра. Алтын Урда¬ ның күп хакимнәре үз тирәсенә ерак илләрдән зур га¬ лимнәрне, дин белгечләрен, шагыйрьләрне, гыйлем иялә¬ рен җәлеп итәргә омтылганнар, аларга ярдәм иткәннәр. Җучи дәүләте хакимнәре Бәркә, Үзбәк һәм Җанбәк хан¬ нар нәкъ шундый булганнар. Бу хакта аларның заман¬ дашларының дәлилләре дә бар. “Бәркә үз халкы ара¬ сында ислам дине тарата, үз биләмәләренең барысында да мәчетләр һәм көллиятләр төзи башлый, галимнәрне һәм закон белгечләрен үзенә якынайта, алар белән дус¬ лаша”, шуның белән үзенә ихтирам казана. Үзбәк хан Сарай шәһәрендә “фән өчен мәдрәсә төзи, (чөнки) ул фәнгә һәм фән кешеләренә бик тугрылык¬ лы” була. Җанбәк “галимнәргә, белемнәре, суфыйлыгы һәм диндарлыгы белән аерылып торган һәркемгә зур ихтирам күрсәткән”. Моннан кала, Алтын Урда яулап алган һәм буйсындырган җирләрнең мөмкинлекләре дә мәдәният үсеше өчен файдаланылган. Алтын Урданың шәһәр культурасы — монголлар буй¬ сындырган төрле-төрле илләр осталары-һөнәрчеләре туп¬ лаган традицияләр кушылмасы. Анда Кытай һәм Урта Азия сәнгате үзенчәлекләре, Үзәк Азиядән, Кавказдан, Русьтан үзләштерелгән йорт төзелеше элементлары, Кы¬ рым, Харәзем, Идел Болгары һөнәр традицияләре бар. Әйтик, Бөек ефәк юлы һәм Кытай цивилизациясенең төп казанышлары Урда шәһәрләренә дә бик җиңел үтеп керә. Казу эшләре алып барганда археологлар Кытай көзгелә¬ ре, ефәк, фарфор савыт-саба, кош һәм аждаһа сурәтләре төшерелгән сөяк әйберләр, чуен казаннар һ. б. табалар. Алтын Урда шәһәрләре. Бүгенге көндә Алтын Урда¬ ның 100 дән артык шәһәре билгеле. Сарай, Сарай әл-Җәдид, Кырым (Сөлхәт) аларның иң зурларыннан саналган. Шәһәрләрнең бер өлеше Урта Идел буе, Кырым, Харәземның игенчелек белән шөгыльләнүче өлкәләрендә урнашкан. Аларның кайберләре, бигрәк тә болгар шәһәрләре, монгол сугышлары вакытында нык зарарла¬ на, ләкин Үзбәк хан чорында кабат күтәрелеп китә. Шәһәрләрнең күп өлеше, ханнар әмере белән, үз олыс¬ ларының куәтен һәм оешканлыгын күрсәтер өчен да¬ лаларда, буш урыннарда калкып чыга. XIII гасыр уртасында Бату хан беренче башкалага — Сарайга яисә Сарай-әл Мәһрусага (ягъни Ходай тара¬ фыннан саклана торган Сарайга) нигез сала. (Хәзер аның мәһабәт җимерекләре Түбән Иделдә, Әстерхан өлкәсе¬ нең Харәбәле районында урнашкан.) Ул бик зур шәһәр булган, зурлыгы белән замандашларын таң калдырган. XIV гасыр гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута, шәһәрдә бу¬ лып киткәч, болай дип язган: “Сарай шәһәре — аеруча зур, тигез җирдә урнашкан, халкы тулып торган, матур- матур базарлы һәм киң урамлы гүзәл шәһәр. Бервакыт аның бер олуг кешесе белән без, атка атланып, шәһәрне әйләнеп чыгарга ниятләдек һәм зурлыгын белергә телә¬ дек. Без шәһәрнең бер читендә яши идек, аннан иртән чыгып киттек, ә икенче читенә төштән соң гына барып җиттек... Бервакыт без аны иңләргә дә теләдек һәм ярты көннән соң гына әйләнеп кайттык. Бу шәһәр урамнары 66 67
тоташ йортлардан гына тора, анда буш урыннар һәм бак¬ чалар бер дә юк. Шәһәрдә җамигъ гыйбадәте өчен 13 мәчет бар... Аннан кала башка мәчетләр дә гадәттән тыш күп”. Ибне Баттута һич тә арттырып язмаган. Чыннан да, шәһәр бик зур мәйдан (якынча 10 квадрат километр) алып тор¬ ган. Аның хәрабәләрен әйләнеп чыгар өчен хәзер дә бер көнгә якын вакыт кирәк. Сарайда 75 мең чамасы кеше яшәгән. Алар арасында монголлар, кыпчаклар, аланнар, черкеслар, руслар, ви¬ зантиялеләр булган. Ибне Баттута: “Ьәр халык үз җи¬ рендә аерым яши; анда аларның базарлары бар”, — дип яза. Урта гасыр шәһәрләре, бигрәк тә Көнбатыш Европа¬ ныкылар арасында Сарай үзенең югары дәрәҗәдәге төзеклеге, уңайлыклары белән аерылып торган. Монда керамик торбалардан суүткәргечләр һәм канализация системалары эшләнгән булган. Шәһәр кешеләре эчәр өчен суны арыклар белән тоташтырылган чыганаклардан килгән фонтаннардан алганнар. Матур сарайлар һәм җәмәгать биналары — яндырыл¬ ган кирпечтән, ә гади кешеләр йортлары чи кирпечтән һәм агачтан салынган. Бай йортларда бүлмәләр эссе һава белән җылытылган. Ул, мичтән чыгып, идән астында урнашкан төтен юллары аша йөргән. Диварлар буенда җылы суфа — ятаклар куелган. Еш кына биналар эчендә агымсулы бас¬ сейннар ясалган. Биналар татптан яисә балчыктан сырлап ясалган бизәкләр, балчык плитәләр белән матурланган. Сарайда бай йортлар күп булган. Аларның кайберлә¬ ре XVI гасырга кадәр, Мәскәүнең Федор патшасы алар¬ ны җимереп, “Әстерхан шәһәрен ясарга” әмер биргәнгә кадәр, беренчел хәлендә сакланып калган. Сарай шулай ук эре һөнәрчелек үзәге дә булган. Шәһәрдә чүлмәкчеләр, металлурглар, ювелирлар зур кварталлар алып торганнар. Савыт-саба, төрле архитек¬ тура детальләре эшләүче остаханәләр гөрләп эшләгән. Алар янәшәсендәге гади йортларда — һөнәрчеләр, ә зем¬ лянкаларда барча байлыкны үз куллары белән булды¬ ручы коллар яшәгән. Аларның йортлары җылытылма¬ ган, салкыннар җиткәч, анда бары тик учаклар һәм ман- галлар гына ягылган. Алтын Урданың икенче башкаласы — Сарай эл- Җэдит (яки Яңа Сарай) алтмыш елдан бераз гына ар¬ тык яшәгән. Ул шәһәргә XIV гасырда Үзбәк хан нигез салган, ә 1395 елда Тимер гаскәрләре аны җимереп таш¬ лаганнар. Яңа Сарай уннарча мәчетләре, шау-шулы базарлары белән дан тоткан. Ул базарларда бик күп якын һәм ерак илләр сәүдәгәрләрен очратырга мөмкин булган. Базар¬ лар урынында әле бүген дә җир өстенә сибелеп яткан дистәләрчә, йөзләрчә металл акча табып була. Күп сан¬ лы остаханәләрдә һөнәрчеләр эшләгән. Матур бизәлеш¬ ле биналар калкып торган. Бай кешеләрнең йорт ди¬ варлары балчык плитәләр белән капланган булган. Ул плитәләр эре-эре яфраклар һәм үрмәләп үскән чәчәкләр төшкән төрле төстәге ялтыравык сурәтләр белән бизәлгән. Диварларда зәңгәр фонга ак буяу белән язылган гарәп язмалары еш очраган. Урамнар буйлап арыклар ясал¬ ган, аларга су ясалма сулыкларга яисә коеларга тоташ¬ кан каналлар челтәреннән килгән. Археологлар җир астында агач кәүсәләрен чокып ясалган торбалардан торган дренаж системасы да тапканнар. Ул җир асты суларын читкә агызу өчен файдаланылган. Әһәмияте, халык саны һәм байлыгы ягыннан Алтын Урданың өченче шәһәре Кырым булган. Ул Кырым ярымутравының үзәгендә салынган. Ярымутрауның көньяк яры буенда Генуядан һәм Венгриядән килгән грек, әрмән, итальян сәүдәгәрләре яшәгән. Кырым шәһәре ярымутрауның (яисә генуялылар әйткәнчә — Сөлхәт) административ һәм икътисади үзәгенә әверелү Генуя белән сәүдәнең бик нык үсеп китүенә бәйләнгән. Бу Үзбәк хан идарәсе чорына туры килә. Кырымның иң матур биналарының берсе — Үзбәк хан мәдрәсәсе була. Аның янәшәсендә фонтан атып торган, аңа су ке¬ рамик торбалар буйлап якындагы тау сыртында урнаш¬ кан чыганактан агып килгән. Исемнәре еракка таралган шәһәрләр арасында тагын Хаҗитархан (хәзерге Әстерхан), Үкэк (аның калдык¬ лары хәзерге Саратовтан ерак түгел), Аккирмэн (хәзерге Днестрдагы Белгород), Мокша (Пенза өлкәсендә), Мад- жар (Ставрополь краенда) һәм башкалар бар. Алар ба- 69 68
рысы да XIV гасырда нык үсеп китәләр һәм асылда XV гасырның беренче яртысында яшәүдән туктыйлар. Шәһәр культурасы. Шәһәр культурасының үзәге Ал¬ тын Урданың башкаласы була. Бәркә хан чорында ук Сарай “фән үзәге һәм рәхәтлек чыганагы булып җи¬ тешә, кыска вакыт эчендә анда мактаулы галимнәр, атак¬ лы телчеләр, осталар һәм башка бик күп атказанган ке¬ шеләрдән торган шактый күп санлы һәм көчле бер төркем җыела” (Ибне Гарәпшаһ). Сарайда гына түгел, илнең башка шәһәрләрендә дә төрле уку йортларының киң челтәре формалаша. Би¬ редә күренекле дин тәгълиматчылары, галимнәр һәм язу¬ чылар, шул исәптән мөселман Көнчыгышының данлы үзәкләреннән килгән кешеләр укыткан. Әйтик, Болгар¬ да зур дин эшлеклеләре — Гянҗә (Азәрбайҗан) кешесе Хуҗа Хәсән ибне-Госман әл-Волгари, Ираннан качып киткән Әбу-Мохтар ибне-Мәхмүт әл-Казвини, Фир- ганәдән килгән Госам ибне-Малик әл-Мэргиани һәм баш¬ калар озак яшиләр. Күп галимнәр һәм шагыйрьләр берничә тел беләләр, әсәрләрен төрки, гарәп, фарсы телләрендә язалар. Ләкин язма мәдәният, нигездә, хәзерге татар теленә якын тор¬ ган кыпчак телендә үсеш ала. Рәсми хан ярлыклары, Алтын Урда әдәбиятының иң гүзәл әсәрләре — Котб- ның “Хөсрәү вә Ширин" (1342), Мәхмүт Болгариның “Нәһҗел-фэрадис" (1358), Хисам Кятибнең “Җөмҗөмэ солтан" (1369), Сәйф Сарайның “Гөлестан бит-төрки” (1391) әсәрләре шушы телдә язылган. Язуда гарәп әлифбасы кулланылган. Җәмәгать бина¬ ларының иң күзгә ташлана торган урыннары — гөмбәзләре, биек порталлары һәм ишекләре матур-ма- тур язмалар — Коръәннән хикмәтле өземтәләр, көнчы¬ гыш шагыйрьләре шигырьләре белән бизәлгән. Халык кәгазьгә металл каләмнәр белән язган. Савыт-сабада, бизәнү, көнкүреш әйберләрендә төрле хикмәтле язма¬ лар күп булган. Гади халык арасында укый-яза белү киң таралган. Алтын Урдада мәдәният чәчәк аткан чор озакка су¬ зылмый. XIV гасырның икенче яртысында башланган дәүләт кризисына бәйле буларак, ул таркалуга йөз тота. Җәмгыятьнең укымышлы вәкилләренең күпчелеге илне ташлап китә. Ислам фәне һәм мәдәниятенең үзәге Якын Көнчыгышка күчә. Сораулар һәм биремнәр 1. Алтын Урданың иң эре шәһәрләре нинди? Көнбатыш Европа ; һәм Русь шәһәрләреннән алар нәрсә белән аерылып торган? 2. Алтын Урда шәһәрләренең халыкара актив сәүдә алып баруы нинди фактлар белән раслана? 3. Алтын Урда шәһәрләре хал¬ кының этник составы нинди була? 4. Алтын Урда шәһәрләрендә һөнәрчелекнең нинди төрләре үсеш алган? 5. Сарай, Яңа Са¬ рай, Кырым һәм башка шәһәрләр Алтын Урданың мәдәни үзәге булган дип әйтә аласызмы? 6. Алтын Урда мәдәниятен үсте¬ рергә нинди шартлар этәргеч булган? 7. Алтын Урда шәһәрләре архитектурасын тасвирлап языгыз. 8. Алтын Урдада язма мәдәни¬ ят кайсы телдә үсеш алган? Ул телнең хәзерге татар теленә мөнәсәбәте нинди? 9. Алтын Урдада гади халык арасында укый- яза белү киң таралган дип раслау өчен тарихчыларның нинди фактлары бар? 10. Алтын Урда чорының иң атаклы әсәрләрен һәм аларның авторларын искә төшерегез. 11. Алтын Урда мәдәниятендә нинди мәдәниятләрнең үзенчәлекләре һәм ка¬ занышлары чагыла? Бу мәдәният синтетик сыйфатка ия дип әйтеп буламы? § 14. Болгарлар Алтын Урда чорында Монголлар басып алуның нәтиҗәләре. Монголлар басып алу нәтиҗәсендә, Идел Болгары мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүдән туктый. Ул үзенең бәйсезлеген югал¬ та һәм Алтын Урданың бер олысына әверелә. Болгар халыклары монгол ханнарының ясак түләүчеләренә әйләнә. Ясак күләме җыеп алган уңышның яисә башка төрле керемнең өчтән бере кадәр була. Болгар кенәзлә- ре, рус кенәзләре кебек үк, Алтын Урда ханнарыннан кенәзлек итәргә ярлык алалар һәм мөстәкыйль төстә эш алып барудан мәхрүм булалар. Болгарлар кат-кат бәйсезлеккә ирешергә омтылып карыйлар. XIV гасырның беренче яртысында яшәгән фарсы тарихчысы Рәшид әд-Дин мәгълүматларына ка¬ раганда, Болгар хакимнәренең уллары Баян һәм Җикү, башта монголларга буйсынырга теләсәләр дә, 1238 елда “кабат ярсыйлар” һәм халыкны коллыкка төшерү¬ челәргә каршы күтәрәләр. Нәкъ шушы вакытта җиме¬ релгән Бүләр тирәсендә яңа башкала төзү эшләре баш- 70 71
лана (Балынгуз шәһәрлеге). Бу хакта хәбәр алгач, Сөбәдәй гаскәрләре 1239—1240 елларда баш күтәргән “Бүләрләргә, ягъни Бөек Болгарга каршы китәләр һәм аны бөтенләй бөлдерәләр” (Плано Карпини). 1277—1278 елларда Мәңгетимер исемле монгол ханы “Болгар патшалыгына каршы” тагын бер һөҗүм ясый “һәм ике елдан соң, җиңү яулап, кире кайта” (Әбүл Гази). Бу борчулы вакытлар була. Халыкның күп өлеше Кама аръягына, куркынычсызрак төньяк районнарга китә. Рус елъязмаларыннан күренгәнчә, “татарларга (монголларга) әсирлектән күп кенә болгарлар качып котыла. Алар Руська киләләр һәм үзләренә урын бирү¬ не үтенәләр. Бөек кенәз Юрий моңа бик шатлана һәм аларны Идел янындагы һәм башка шәһәрләргә таратырга куша”. Болгардан килгән качакларны 1237 елда Суз¬ дальда венгр сәяхәтчесе Юлиан да күрә. Җимерелгән хуҗалыкны торгызу. Ә шулай да тор¬ мыш дәвам итә. Иске шәһри үзәкләрнең берсе — Идел¬ дәге Болгар яңадан төзелә. Җүкәтау, Бүләр, Суар кабат аякка баса, ләкин алар яңа җирдә ныгытмаларсыз гына төзелә, чөнки монголлар үзләре яулап алган җирләрдә ныгытмалар төзергә рөхсәт итмиләр. Болгарда Урданың иң беренче металл акчалары сугыла. Фәнгә XIII гасыр ахырында Бүләрдә сугылган акчалар да билгеле. Кама¬ га якын урыннарда Чаллы, Кирмән, Алабуга; Казансу янында Урмат кебек яңа торулыклар туа, искеләре та¬ гын да үсә төшә. Торулыкларның гомуми саны исә монголларга кадәр¬ ге чор белән чагыштырганда сизелерлек кими. Шәһәрләр саны азая. Аларның кайберләре XIV гасырда нык үсеш ала, әһәмиятле һөнәрчелек һәм сәүдә үзәгенә әверелә. Бу торулыкларда, нигездә элеккеге кебек, шул ук болгарлар яши. Ләкин анда көньяк кешеләре дә килеп урнаша. Аларның күпчелеге Болгарга әле монгол һөҗүмнәренә кадәр үк кечкенә төркемнәр белән килгән кыпчаклар була. Алтын Урда чорында Болгар. Болгар Алтын Урда¬ ның иң эре шәһәрләреннән берсенә әйләнә. Аның гөрләп чәчәк атуы Үзбәк хан хакимияте вакытына туры килә. Шәһәрдә яңадан-яңа һөнәрчеләр бистәләре үсеп чыга, аларның мәйданы 10 мәртәбә диярлек арта. Сәүдә үзәге буларак та Болгарның әһәмияте үсә. Ал¬ тын Урданың төньяк чигендә торып, ул, элеккечә, Евро¬ па һәм Азия илләре арасындагы су һәм кәрван юлла¬ рын контрольдә тота, рус кенәзлекләре, Урта Азия, Кав¬ каз, Кытай, Ьиндстан, Византия, Гарәпстан һәм башка дәүләтләр белән сәүдә итә. Казу эшләре вакытында ар¬ хеологлар Болгарда һәм Алтын Урданың башка шәһәрләрендә сугылган акчалар гына түгел, ә бик күпләп Ьиндстан, Кытай акчалары да табалар. Чит ил сәүдәгәрләре Болгарда бик озак яшиләр. Биредә, мәсәлән, үзләре өчен христиан чиркәве төзегән әрмәннәрнең сәүдә бистәсе була. Шәһәрдән бераз гына читтә рус сәүдәгәрләре дә зур бистәдә яши. Болгар төзүчеләре менә дигән корылмалар төзеп кал¬ дыралар. Хәтта XVIII йөздә дә биредә алар кулы белән төзелгән җитмешләп бина җимерекләре күрергә мөмкин булган. XIII гасыр ахырында шәһәрнең үзәк мәйданында таш¬ тан Хан мәчете яки Җамигъ мәчете төзи башлыйлар. Эчке ягыннан майолик һәм чынаяк плитәләр белән бизәлгән мәчетнең биеклеге 34 метрга җиткән. Шуннан ерак түгел 26 метр биеклектәге манара калкып торган. Шулай итеп, мәчет культ бинасы гына түгел, ә сугыш куркынычы чыккан очракта шәһәр кешеләренә качып тору урыны булып та хезмәт итә алган. Шәһәр уртасын¬ да таш төрбә (мавзолейлар) булган, анда болгар ханна¬ рын һәм югары катлау кешеләрен күмгәннәр. Болгарның иң гаҗәеп архитектур корылмасы гөмбәзсыман түбәле дүрт катлы “Кара палата” булган. Аның ян-якларында кечкенә биналар салынган. Ьәр катта диварларның дүрт ягында да тәрәзәләр уелган. Дүртенче кат сигез почмаклы итеп төзелгән. Бу корылма, әллә ни үзгәрмичә, безнең көннәргә кадәр сакланган. Татар халык риваятьләрендә “Кара палата”да болгар ханы гаеплеләрне хөкемгә тарткан, диелә. Ул, абруйлы картлардан сайлап куелган өч судья белән бергәләп, га- еплеләргә хөкем карары чыгарган. Беренче катның тәбәнәк бүлмәләрендә хөкем ителгәннәр тотылган. 72 73
“Ак палата” исә башка максатларга хезмәт иткән. (Бу корылма XIX гасырның 60 нчы елларыннан соң бөтенләй җимерелеп беткән.) Ул җәмәгать мунчасы бул¬ ган. Бинаның үзәк өлешендәге биеклеге 6 метрга җиткән һәм аның да түбәсе гөмбәзсыман калкып торган. Ян- якларында аерым бүлмәләр ясалып, аларның да түбәләре гөмбәзне хәтерләткән. Бүлмәләрнең берсендә бик зур мич салынган һәм анда кайнар сулы зур мичкәләр куелган. Шуннан юыну залына җир асты каналларыннан кайнар һава, ә керамик торбалардан су килеп торган. Юыну залы янәшәсендә киенү-чишенү бүлмәләре булып, анда кешеләр ял иткәннәр. Идәнгә матур таш плитәләр җәелгән, ә диварлар пөхтә итеп тигезләп шомартыл¬ ган булган. Болгар мунчалары кешеләргә юыныр өчен генә түгел, ә ял итәр һәм аралашыр өчен дә хезмәт иткән. Биредә ке¬ шеләр төрле әңгәмәләр алып барганнар, бәхәсләшкәннәр, шахмат, шашка уйнаганнар, тәмле ризыклар һәм эчем¬ лекләр белән сыйланганнар. Алтын Урданың болгар заманындагы тагын бер ар¬ хитектура истәлеге — Кече манара — безнең көннәргә кадәр яхшы сакланып калган. Аның күршесендәге мәчет күптән инде җимерелеп беткән. Хәзер 19 метрлы мана¬ ра хан төрбәсе янәшәсендә, югары катлау кешеләре зи¬ раты уртасында, ялгыз гына калкып тора. Урта гасырларда Болгарны “Җучи Олысы ханнары¬ ның алтын тәхете” дип атаганнар. Үзенең бай тарихы һәм уникаль архитектуралы һәйкәлләренең яхшы сак¬ ланып калуы аркасында, хәзер Болгар туристларның теләп йөри торган урынына әверелде. Шулай итеп, Болгар җирләре Җучи Олысы составын¬ да тулы ике гасыр уздыра. Бу вакытны болгар тарихы¬ ның иң яхшы чоры дип әйтеп булмас иде: дәүләтчелек юк ителә, йөзләрчә авыллар һәм шәһәрләр җимерелә, илнең икътисадына бик нык зарар килә. Тулаем Җучи- дагы кебек үк, Болгар Олысының да XIII гасырның икен¬ че яртысында башланган чәчәк ату чоры озакка бармый. Өзлексез барган үзара феодаль көрәш дәүләт нигезен какшата, аның икътисадын һәм илнең үзен җимерелүгә китерә. Шуның белән бергә, Алтын Урда тарихы татар халкы һәм Урта Иделдәге башка халыклар тарихының бер өлешенә әверелгән. Сораулар һәм биремнәр Л 1. 1236 елгы вакыйгалардан соң Идел Болгарының хәле ничек ■ үзгәрә? Аны Бату басып алган рус кенәзлекләренең хәле белән чагыштырыгыз. 2. Болгар кенәзләре мөстәкыйль хакимнәр бул¬ ганнармы, юкмы? Җавапларыгызны дәлилләгез. 3. Болгарлар¬ ның яңадан бәйсезлеккә ничек омтылып карауларын сөйләп бирегез. 4. Болгар халкының шактый өлеше монгол һөҗүмнәреннән соң кайсы районнарга күчә? 5. Монгол яула рының болгар җирләренә басып керү нәтиҗәләре нидән гый¬ барәт? 6. Болгар илендә җимерелгән хуҗалыкның ничек тор- гызылуын аңлатыгыз. 7. Болгарның икътисади тормышын тас¬ вирлап бирегез. 8. Бу шәһәрнең XIV гасырның икенче ярты¬ сында бетүгә йөз тотуын ничек аңлатып була? 9. Сез Болгар¬ ның Алтын Урда чорындагы нинди архитектура һәйкәлләрен һәм алар турында нәрсәләр беләсез? Ул һәйкәлләр нәрсә ха¬ кында сөйли? § 15. Алтын Урданың таркалуы Илнең таркала башлавы. Үзбәк ханның утыз еллык идарәсе вакытында чәчәк аткан Алтын Урда, идарә ба¬ шына Җанбәк (1342—1357) утыргач, акрынлап тарка¬ луга таба бара. Бу вакытта илнең Польша, Литва, Ита¬ лиянең Кырымдагы биләмәләре белән бәрелешләре була. Җучи токымы әгъзалары үз олысларының мөстәкыйль¬ леге өчен ханга каршы көрәш башлыйлар, үзара да тату тормыйлар. Әйтик, көнчыгыш олысның Зәңгәр Урда ха¬ киме улы Мөбәрәк Хуҗа үзен бәйсез хан дип игълан итә һәм хәтта Сыгнак шәһәрендә үз акчасын да суга башлый. Җучи олысындагы сәяси кризис 1346 елда Кытайдан кергән коточкыч чума авыруы шартларында бара. Бу авыру, бөтен Европа аша узып, миллионнарча кешенең гомерен өзә. Аннан Дәште Кыпчак (түбән Идел кыпчак далалары), Кырым, Идел буе халыклары аеруча зур зарар күрә. Бер Кырымда гына да чумадан 85 мең кеше һәлак була. Бу бәхетсезлектән соң Алтын Урда бик озак аякка баса алмый. Хакимлегенең соңгы елларында гына Җанбәк үзенең какшаган тәхетен ныгытыр өчен актив эш башлап җибәрә ала. Ул, Кавказда сугыш башлап, Алтын Урдага Азәрбайҗанны куша, ләкин тиздән (1357 елда), астыр¬ тын гына сүз куешып, аны үтереп ташлыйлар. 75 74
Тәхеткә Бирдебәк хан утыра. Ул үзенең туганнарына карата зур шәфкатьсезлеге белән аерылып тора, алар¬ ның күбесен үтереп бетерә. Бәрдәбәк ике ел гына идарә итеп кала. Шул арада да ул, әле генә кулга төшкән Азәр¬ байҗанны югалтып, Кырымдагы Венеция сәүдәгәрләре белән яхшы мөнәсәбәтләрне бозып өлгерә. Бәрдәбәк тә, үз чиратында, астыртын көрәш нәтиҗәсендә үтерелә. “Бөек чуалыш”. Җучилылар дәүләтенең көчсезлә¬ нүе. Алтын Урда тарихында тәхет өчен канкойгыч көрәш чоры башлана. Бирдебәк үлеменнән соң тәхеткә 1379 елда Туктамыш хан утырганчыга кадәр, ягъни 20 ел эчендә Урдада 25 хан алмашына. Шушы еллар буена феодаль төркемнәр арасында тәхет өчен кискен көрәш бара. Сарайдагы үзәк идарә һәм дәүләт чигендәге җирләр арасындагы элемтә шул тикле бозыла ки, урындагы фе¬ одаллар ханнан бәйсез яшәр өчен мөстәкыйль биләмәләр булдырырга омтылалар. Ь.әм бу барып та чыга. Әйтик, 1361 елда кенәз Булат Тимер “Болгарны һәм Идел буен¬ дагы барча шәһәрне һәм олысларны ала, бөтен Идел (сәүдә) юлын тартып ала”. Ул да үз акчасын суга. Шу¬ лай итеп, Болгар кенәзлегенең бәйсезлеге торгызыла. Камадагы Җүкәтау кенәзлеге дә нәкъ шул чорда аеры¬ лып чыккан, күрәсең. Сигез бәй һәм Тугай да Мохша шәһәрен (хәзерге Пенза өлкәсе территориясе) үзәк итеп алып, Урта Иделдә Наровчатов кенәзлеген төзергә ом¬ тылалар. Шундый ук яңа дәүләти берләшмәләр Җучи Олысы¬ ның башка өлкәләрендә дә төзелә. Хуҗа-Черкес исемле феодал да “Әстерхан тирәләрен кулга төшерә” һәм Әс¬ терхан олысы хакименә әверелә. Алтын Урдадан көнчы¬ гышта Харәзем, Зәңгәр Урда да аерылып чыга. Болар барысы да җучилар дәүләтен какшата. Сарай яулап алынган җирләр һәм халыклар өстеннән хаким¬ леген бөтенләй югалта. Рус кенәзлекләренең дә Алтын Урдага бәйлелеге йомшара. 1374 елда Мәскәү-Владимир кенәзе Дмитрий Донской аңа ясак түләүдән туктый. Яңа шартлардан файдаланып, рус елга юлбасарлары як¬ лаучысыз калган Идел шәһәрләренә — Болгар, Җүкәтау, Кашан, Казанга — талау һөҗүмнәре оештыра башлый¬ лар. Бу шәһәрләр дә Алтын Урдага формаль рәвештә генә буйсынып торган була. Ханнар арасында бертуктаусыз барган көрәш шарт¬ ларында инде вафат булган Бирдебәк ханның кияве Мамайның хакимлеге көчәя. Чыңгыз хан нәселеннән чыкмаган Мамайның тәхеткә утырырга хакы булмый. Шуңа күрә ул дәүләт белән Бату токымыннан чыккан кешеләр ярдәме белән идарә итә. Мамай Төньяк Кав¬ казны һәм Әстерхан олысын янә үзенә буйсындыру¬ га ирешә. Аннары ул рус кенәзлекләрен дә Урдага яңадан буйсындыру эшен башлый. Ләкин аның гас¬ кәре 1380 елда Куликово кырында Дмитрий Донской- ның берләштерелгән гаскәре тарафыннан тар-мар ителә. Туктамыш хан һәм аның идарәсе. Шул ук елны хан тәхетенә Урдада егерме ел дәвам иткән үзара ызгыш- талашны туктата алган Туктамыш утыртылган. Кыска гына вакытка булса да, ул Җучи Олысын берләштерә алган. Русь та Урдага кабат ясак түли башлаган. Үзенең уңышлары белән Туктамыш күп яктан күре¬ некле гаскәр башы, Урта Азиядә XIV гасырның икенче яртысында бик зур империя төзегән булдыклы дәүләт эшлеклесе Тимергә бурычлы булган. Чыңгыз токымын¬ нан чыккан Туктамыш бераз вакыт Тимер янында яше¬ ренеп торырга мәҗбүр була. Тимер аны бик хөрмәтләп кабул итә, үз биләмәләренең бер өлешен аңа бирә. Тук¬ тамыш, Тимер ярдәменә таянып, көндәшләре белән су¬ гышларда уңышка ирешә. Ахыр чиктә ул Сарайга ба¬ рып җитә һәм хан тәхетенә утыра. Аңа вакытлыча бу¬ лышлык күрсәткән Тимернең дә үз максаты була, ул, бөтен Җучи Олысын кулга төшереп, аны үзенең башка биләмәләренә кушарга ниятли. Туктамыш баштарак үзенең химаячесенә тугрылык саклый. Ләкин, көч җыеп алгач, ул мөстәкыйль сәясәт уздырырга керешә һәм асылда Тимергә буйсынмый баш¬ лый. Алай гына да түгел, Тимерне сугыш башларга ко¬ тырта. Туктамыш гаскәрләре Тимер кулга төшергә теләгән өлкәләргә — Азәрбайҗанга һәм Иранга һөҗүм итә. Тиздән Туктамыш Урта Азиягә дә күп санлы гаскәр җибәрә, алар анда берничә шәһәрне талыйлар. 76 77
Туктамышның сәясәтен аның даирәсендәгеләр хуп¬ лап бетерми. Хәтта аңа каршы заговор оештырыла, мо¬ ның башында Туктамышның кияве Идегәй тора. Идегәй Тимер янына Урдага каршы сугыш коткысы салырга җи¬ бәрелгән була. 1391 елда Тимер Туктамышка каршы яуга чыга. Аның сугышчылары, Җаек елгасын кичеп, элеккеге Идел Болгары чикләренә килеп җитә һәм Кондырчы елгасы янында туктап кала. 18 июньдә коточкыч сугыш була. Ике як та бик зур югалту кичерә, 100 меңгә якын кеше сугыш кырында ятып кала. Туктамыш гаскәрләре тар-мар ителә, ләкин Тимер дә сугыштан хәлсезләнеп чыга. Ул баштагы уеннан кире кайта — Сарайга һәм Әстерханга яу белән барырга кыймый, башкаласы Сәмәркандка кайтып китә. Туктамыш, Дәшти Кыпчакка кайткач, яңа яулар өчен көч җыярга керешә һәм беркадәр дәрәҗәдә Урданың бердәмлегенә ирешә. Ул хәтта Тимергә каршы Литва кенәзе Ягайло белән союз төзи. Бу исә Урта Азия хаки¬ ме белән яңа бәрелешкә китерә. 1395 елда зур гаскәр белән Тимер Урда чикләренә килеп җитә һәм тиздән Терек елгасына барып чыга. Нәкъ шунда сугыш-кырылыш була, ул тагын Туктамыш ар¬ миясенең көчсезлеген күрсәтә. Аның ярты гаскәре ди¬ ярлек юк ителә, икенче яртысы үз белдеге белән төньякка чигенә. Туктамыш үзе дә, сугыш кырын ташлап, Болгар ягына китеп бара. Тимер, аның артыннан куып барып, Үкәк шәһәре (хәзерге Саратов) янында Туктамыш гаскә¬ рен бөтенләй тар-мар итә. Тимернең аерым отрядлары, Идел буйлап, Болгарга хәтле күтәреләләр. Шәһәр тагын талана һәм җимерелә. Тимер шуннан соң Сарай әл-Җәдиткә әйләнеп кайта һәм гаскәрләрен Алтын Урданың көньяк-көнбатыш улусларына җибәрә. Күп шәһәрләр, шул исәптән Сарай, Әстерхан, Кырымның сәүдә үзәкләре тулысынча дияр¬ лек җимертелә, ә халкы үтерелә я коллыкка озатыла. “Дәштедә яшәүчеләр бөтенләй фәкыйрьлеккә, бөлген¬ леккә төштеләр”, — дип яза шул заман кешесе. Кешеләр күпләп күрше-тирәгә, шул исәптән Литвага һәм Польша¬ га китәләр. Халыкара сәүдә туктап кала, кәрван юлла¬ ры бушый, шәһәрләрдә һөнәрчелек эшләре кискен кими. 1395 елгы хәвефтән соң Алтын Урда бердәм дәүләт буларак яшәүдән туктый. Аның җирендә бәйсез урда¬ лар пәйда була. Кырымда — Туктамыш, Җаекта — Идегәй, Сарайда Куюрчак идарә итә. Алар арасында ха¬ кимлек һәм үз биләмәләрен күршеләре исәбенә артты¬ рыр өчен көрәш кызып китә. Тимер Котлыгъ һәм Идегәй Туктамышка каршы чы¬ галар, ә ул, ярдәм сорап, Литва кенәзе Витовтка мөрәҗәгать итә. 1399 елның 12 августында дошманлаш¬ кан якларның гаскәрләре Ворскла елгасы янында очра¬ ша. Бу каты сугышта берләшкән литва-урда гаскәрләре җиңелүгә дучар була. Соңгы берләшүдән — тулысынча таркалуга. Алтын Урдада Тимер Котлыгъның позициясе ныгый, ләкин ул тиздән үлеп китә. “Урдадагы барча кенәзләр өстеннән кенәз” булып Идегәй кала. (Аның легендар тормышы хакында “Идегәй” дастанында бәян ителә.) Чыңгыз то¬ кымыннан чыкмаганга, Идегәйнең дә хан тәхетенә хакы булмый. Шуңа күрә тәхеткә ул Җучи нәселенең бүтән ханнарын утыртырга мәҗбүр була, ләкин асылда дәүләт белән үзе идарә итә. Оста һәм хәйләкәр дипло¬ мат, кыю гаскәр башы һәм акыллы дәүләт эшлеклесе буларак, Идегәй Алтын Урда тарихында соңгы кат Җу- чиның барча олысларын бердәм дәүләткә берләш¬ терүгә ирешә. Алтын Урданың шуннан соңгы тарихы — берөзлек¬ сез үзара ызгыш-талаш, хакимият өчен көрәш сәхифә¬ се. Ахыр чиктә бу хәл (1419 елда) Идегәйне һәм тулаем дәүләтне һәлакәткә китерә. Алтын Урда Кырым, Әстер¬ хан, Казан, Себер ханлыкларына һәм Нугай урдасына, Зур Урдага бүленә. Шулай итеп, Алтын Урда үз тарихында берничә чор — формалашу, чәчәк ату һәм таркалу чорла¬ рын кичерә. Кайчандыр көчле-куәтле империянең котылгысыз җимерелә башлавына бәйле төстә, та¬ тар халкы һәм безнең яклардагы башка халыклар тарихында яңа битләр ачыла башлый. Бу исә, ба¬ рыннан да элек, Казан ханлыгы тарихы белән бәйләнгән. 78 79
Сораулар һәм биремнәр р 1. Алтын Урданың акрынлап җимерелүгә йөз тотуы кайчан баш- ■ лана? 2. Җучи улусындагы сәяси кризис нәрсәдән гыйбарәт булган? 3. Алтын Урда тарихының 1359—1379 еллардагы чорын тасвирлап бирегез. 4. Туктамыш ханның эчке һәм тышкы сәясә¬ тенең төп нәтиҗәләре нинди? Аның уңышлары һәм уңышсыз- лыкларының сәбәбе нәрсәдә? 5. Бердәм дәүләт буларак, Ал¬ тын Урда кайчан яшәүдән туктый? Бу дәүләтнең таркалуын рас¬ лаучы нинди фактлар беләсез? 6. Идегәй ни өчен улусларны кыска вакытка гына берләштерә алган? 7. Алтын Урда җимере¬ лүнең төп сәбәпләрен сез нәрсәдә күрәсез? V бүлек. Казан ханлыгы (1445—1552 еллар) \ Казан ханлыгы чоры Европа тарихының урта гасыр¬ лар ахырына һәм Яңа вакыт башына туры килә. \ Ча¬ гыштырмача кыска, йөз елдан бераз гына артык бу ва¬ кыт татар халкы һәм безнең якларда яшәгән башка халыклар тормышында тирән эз калдырган. (Казан ханлыгы чорында икътисад һәм мәдәният та¬ гын да үсә, күрше дәүләтләр һәм халыклар белән тыгыз элемтәләр урнаша. Казан халыкара танылган сәүдә үзәгенә, Европаның иң зур шәһәрләренең берсенә әве- реләА XV гасыр ахырында — XVI гасыр башында Казан (Идел буе) татарларының халык булып формалашуы тәмамлана. Язмышның төрле борылышларына, каршы¬ лыкларына карамастан, халкыбыз татар исемен бүгенгә кадәр саклый. Казан ханлыгы, нигездә, элеккеге матди һәм рухи бай мәдәниятле болгарлар территориясен алып торган. Бу яктан караганда, ул — Идел Болгары варисы. Ләкин хан тәхетендә бер-берсен алыштырган Җучи кенәзләре уллары дәүләт төзелешендә таркалган Алтын Урда тра¬ дицияләрен дәвам иткәннәр. Алар сәясәтен җирле ха¬ лык аңламаган һәм аңа теләктәшлек күрсәтмәгән. Шуңа күрә хакимнәр, ярдәм сорап, әле Мәскәү кенәзләренә, әле Кырым ханнарына мөрәҗәгать иткән. Бу исә сәяси тотрыклылыкны бозган, илнең икътисади куәтен һәм сәяси мөстәкыйльлеген ныгытырга омтылучы югары катлау кешеләрендә, феодалларда канәгатьсезлек тудыр¬ ган. Хөкүмәтләр эшчәнлегендә дәвамчылык булмау, Казан ханлыгы тышкы сәясәтнең стратегик максатларын аңлауда тирән каршылыклар ахыр чиктә Казан ханлыгының яшәүдән туктавына китергән. §16. Казан ханлыгы формалашу Болгар җирләренең аерылып чыгуы.'Алтын Урда таркалу чорында элеккеге Идел Болгары җирендә ике яңа кенәзлек — Болгар һәм Җүкәтау кенәзлекләре бар¬ лыкка килә. Алар белән элеккечә үк Җучи кенәзләре уллары идарә итә.) &1әкин җирле кенәзләр дә кул кушырып утырмый. Җучи Олысында тирән сәяси кризис шартларында бол- 80 81
rap җирләренең аерылып чыгу процессы башлана. Алар, акрынлап, олыс составында азмы-күпме мөстәкыйльлек алалар. Дәүләт эшләрендә болгар әмирләре нәселеннән чыккан җирле феодаллар роле торган саен үсә бара^ 1361 елда ук Урда кенәзенең улы Булат Тимернең Болгарда бәйсез олыс төзергә омтылуын искә төшерик. Тугыз елдан соң биредә хакимиятне Хәсән кенәз үз ку¬ лына төшерә. “Бөек һәм данлыклы хаким, хакимнәр ярдәмчесе, хөрмәтле һәм җиңелмәс әмир” — аның рәсми титулы әнә шундый булган. Урда темнигы Мамай рус кенәзләре ярдәме белән тәхеткә үз кешесен утыртырга һәм Болгар Олысын кире кайтарырга ниятли. Шул максат белән ул Урда илчесе Ачи-Хуҗаны Суздаль кенәзе Дмитрий Константинович янына җибәрә. Рус кенәзе, “күп гаскәр җыеп”, Болгарга ашыга. Әмир Хәсән аларны “бик күп бүләкләр белән каршы ала. Алар бүләкләрне кабул итәләр, ә кенәзлеккә Солтанбәк улын утырталар”. Яңа кенәз Мөхәммәт Сол¬ тан Болгари Мамай иярчене Хәсән белән ызгышырга теләми һәм аңа үзәге Казан булган шактый зур җир бүлеп бирә. Менә шулай итеп яңа — Казан ханлыгы барлыкка килә. Бу вакытка Болгар, Кама аръягындагы болгар җире¬ нең сәяси үзәге буларак, элеккеге куәтен һәм әһәмия¬ тен бөтенләй югалта. Өзлексез барган сугышлар, Урда, рус кенәзләре талап тору нәтиҗәсендә, хуҗалык тарка¬ ла, шәһәр хәрабәгә әйләнә, сәүдә бөтенләй диярлек тук¬ тала. Болгарлар күпләп төньякка, Мишә, Казансу, Нок¬ рат елгалары тирәсенә күченәләр. XV гасыр башында Казан тирәсендә Яңа Болгар (Болгар әл-Җәдит) дип атал¬ ган халык шактый арта. XIX гасыр тарихчысы Шиһа¬ бетдин Мәрҗани болай дип яза: “Болгар өстенә килгән күп санлы бәла-каза, чуалышлар аркасында, аның элек- ,кеге мул тормышы бетүгә йөз тота, болар барысы да ак¬ рынлап Казанга күчә, Казан болгарларның элеккеге бөек¬ леге варисына әверелә”. Казан кенәзлегеннән — Казан ханлыгына. Казан кенәзлегендә, нигездә, җирле кенәзләр (әмирләр, бәкләр) идарә итә. Ләкин аларның хәле тотрыклы булмый. Ты¬ нычлык хөкем сөргән бу җирләргә әледән-әле Урда ке- нәзләре уллары килеп тора. Отрядлары зур булмаса да, алар халыкны даими куркуда тоталар, вакыт-вакыт идарә эшен дә үз кулларына алалар. Тәхетеннән куылган Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд, 1434 елда Кырымдагы биләмәләрен ташлап, рус җирләренә юнәлә. Ул Мәскәү Русеның көньяк-көнба¬ тыш чигендәге Ока (Үкә) елгасы янына урнашкан Белев шәһәрен ала һәм Урта Иделдә яңа дәүләт төзергә, Ка¬ занны аның башкаласы итәргә ниятли. Тарихчылар еш кына ул Казанны 1438 елда алган һәм ниятен тормыш¬ ка ашырган дип раслыйлар. Ә шулай да бу хакта ыша¬ нычлы мәгълүматлар юк. Татарларның кайбер рива¬ ятьләрендә Олуг Мөхәммәд чыннан да Казанның беренче ханнары арасында санала. Бер риваятьтә: “Яңа Казан¬ ны салганда, аның беренче ханы Алтынбәк, икенчесе — Әлимбәк, өченчесе — Мөхәммәд, дүртенчесе — Мәхмүтек булган”, — диелә. Ләкин хәтта бу риваятьтә дә Олуг Мөхәммәд дәүләткә нигез салучы дип аталмаган. Күп галимнәр фикеренчә, (Казан ханлыгы 1445 елда, Олуг Мөхәммәд улы Мамотек (Мәхмүтек, Мәхмүд) Ка¬ зан шәһәрен алгач, биредәге кенәз Әлимбәкнең варисын үтергәч, үзе Казанда хакимлек итә башлагач туган. Ка¬ зан ханлыгы тарихы менә шушы вакыйгадан соң баш¬ ланып китә.) Казан ханлыгы Казан кенәзлеге җирендә барлыкка килгән. Кенәзлекнең Болгардан чыккан соңгы ханы Алтын Урда ханы Мәхмүд тарафыннан үтерелгән. Шулай итеп, Мәхмүд хан хакимнәрнең яңа токымына нигез салган. Казан ханлыгының территориясе һәм халкың Казан ханлыгы (Казан иле, Казан йорты) бик зур территория биләп торган. Аның чиге көнчыгыштагы Агыйделдән алып көнбатыштагы Сура һәм Ветлуга елгаларына хәтле, төньяктагы Югары Кама тирәләреннән көньяктагы Чир- мешән тамагына кадәр сузылган. Шулай итеп, Идел Болгарына караган бөтен җирләр һәм анда яшәгән ха¬ лыклар Казан ханлыгы составына кергән. Көньяк-көнчы¬ гышта ханлык Нугай Урдасы җирләре, көньякта — Әс¬ терхан һәм Кырым ханлыклары, көнбатышта Мәскәү дәүләте белән чиктәш булган. Илнең үзәк өлешен Идел елгасы икегә бүлгән. Елганың сулъяк ярында болын¬ 82 83
лыклар җәелеп яткан, ә уңъяк ярында таулар күтәрелеп торган.) Ханлык территориясендә халык тигез урнашмаган. X—XIV гасырларда Идел Болгарының төп өлешендә — Кама аръягында — халык аз яшәгән. Бирегә, көтү куып, күчмә нугайлар еш килеп йөргән. Норлат, Шәрбән, Ал¬ пар, Әлки кебек авыллар нугайлар һөҗүменнән саклану өчен урманнар эченә салынган. Аның каравы Казан арты районнарында халык күп яшәгән. Ул районнар үзәгендә — Эчке Казанда һәм Зөя бассейнында — бол- гар-татарларның XV—XVI гасырга караган йөзләрчә салалары булуы билгеле. Лаеш, Алабуга, Тәтеш, Сембер (хәзерге Ульяновск), Сарытау (хәзерге Саратов) кебек шәһәр тибындагы эре торак пунктлары елгалар буенда урнашкан. Күп кенә шәһәрләр һәм авыллар борынгы болгар торулыклары нигезендә үсеп чыккан. ('Дәүләтнең төп халкын болгарлар тәшкил иткән. Аларны хәзер “казанлылар” дип атый башлаганнар. Төньяк-көнбатыш районнарда шактый күп чирмешләр (марилар), чуашлар, вотяклар (удмуртлар) яшәгән. Моннан тыш анда Җучи улусының Әстерхан һәм Кы¬ рым ханлыклары, Нугай Урдасының төрле өлкәләреннән чыккан кыпчак-татарлар булган] Алар барысы да ур¬ так тормыш барышында үзара катнашып, аралашып беткәннәр һәм яңа халык — Казан татарларына нигез салганнар. Әлеге исем бу якның төп халкына бары тик XVII—XVIII гасырларда гына ныклап берегеп кал¬ ган. Элегрәк биредә яшәгән халык үзен болгарлар, ка¬ занлылар яки мөселманнар дип атаган, “татар” дигән исемне мыскыллау дип санап, аны кулланмаска ты¬ рышкан. Сораулар һәм биремнәр л 1. Алтын Урданың таркалу чорында болгар җирләренең ■ бүленүгә йөз тотуы нәрсәдә чагылган? 2. Казан ханлыгы үзеннән элегрәк яшәгән нинди дәүләти төзелмә җирлегендә үсеп чыккан? 3. Казан ханлыгы тарихын сөйләп бирегез. Аның беренче хакиме кем булган? 4. Чама белән булса да карта¬ дан бу дәүләтнең чикләрен күрсәтегез. Илнең кайсы район¬ нарында халык тыгыз яшәгән һәм бу ни өчен шулай? 5. Ка¬ зан ханлыгы территориясендә нинди халыклар гомер иткән? Татар халкы ничек формалашкан? 6. «Казан татарлары» дигән исем бу якның төп халкына кайчан ныклап берегеп калган? Ха¬ лык башта үзен ничек атап йөрткән? § 17. Казан ханлыгының хуҗалыгы, иҗтимагый-сәяси строе, мәдәнияте Икътисад. Казан ханлыгы икътисадының нигезендә, элеккечә, авыл хуҗалыгы, һөнәри җитештерү һәм сәүдә кала килгән. Авыл халкы игенчелек, терлекчелек, төрле һөнәри кәсеп белән шөгыльләнүен дәвам итә. 1552 елда Казан¬ га һөҗүмдә катнашкан рус кенәзе Андрей Курбский: “Ул җирдә (Казан җирендә) кырлар зур, уңдырышлы һәм һәртөрле яшелчә-җимешкә бик бай, ә игеннәр исә күптән-күп”, — дип яза. Кешеләр җир эшкәртер өчен тимер төрәнле авыр са¬ баннардан, ә туфрак җиңелрәк җирләрдә болгар зама¬ ныннан ук билгеле булган ике тешле сукадан файдалан¬ ганнар. Бодай, арпа, арыш, борай, карабодай, тары, бор¬ чак, ясмык иккәннәр. Уңышны җир өстенә салынган амбарларда саклаганнар. Археологлар янгын эзләрен, амбар һәм бөртекле ашлык калдыкларын Казан Крем¬ лендә казу эшләре алып барганда күп тапканнар. Ка¬ занлылар шулай ук бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнгән. Бер елъязмачы: “Казан җире яшелчәгә бик бай”, — дип язып калдырган. Казан тирәсендә җиләк- җимеш бакчалары, шул исәптән ханның үз бакчалары да, күп булган. Авыл кешеләре эре мөгезле терлек, кәҗәләр, сарык¬ лар, кош-корт асраганнар. Аеруча ат яратканнар. Тер¬ лекләрне асылда абзарларда тотканнар. Болгар традицияләрен дәвам итеп, шәһәрләрдә һәм зур авылларда һөнәрчелек тагын да үсә төшкән. Һөнәрче¬ лекнең иң мөһим тармагы — кара металлургия һәм металл эшкәртү булган. Металлурглар чуен эреткәннәр, тимер койганнар, ә тимерчеләр аңардан хезмәт һәм су¬ гыш кораллары, көнкүреш әйберләре ясаганнар. Корал ясаучылар осталыгы аеруча югары бәяләнгән. Алар гади ук һәм сөңге очлыкларыннан алып корыч боҗралар һәм пластинкалардан торган кольчугалар, көбә күлмәкләргә кадәр барын да эшли белгәннәр. Коралчы¬ 85 84
лар шулай ук кальгаларны дошман һөҗүменнән сакла¬ ганда бик кирәк булган мылтыклар һәм чуен туплар ясарга өйрәнгәннәр. Чүлмәкчеләр аеруча оста һөнәр ияләре саналган. Алар эшләгән чүлмәкләр, тәлинкәләр, җамыяклар, башка әйберләр югары сыйфаты, төрлелеге, үзенчәлекле бизәк¬ ләре белән аерылып торган. Казанда эшләнгән савыт- сабаны ерак өлкәләрдә дә яратып сатып алганнар. Казан ювелирлары да болгар традицияләрен үстергән, алар алтын, көмеш эшкәртүдә югары осталыкка ирешкәннәр. Бизәү әйберләре эшләгәндә, алар металлга чокып рәсем төшерү, кыйммәтле ташлар кую, металл каралту һәм аны үрү кебек катлаулы ысуллар куллана белгәннәр. Алтын-көмеш әйберләр хан сараена аеруча күп кирәк булган. Һәр яңа хан үзенә “кыйммәтле таҗ, алтын-көмештән ясалган савыт-саба эшләткән, кыйммәт¬ ле кием-салым тектергән”. Мәскәү Кремленең Корал¬ лар палатасында сакланган уникаль “Казан бүреге” әлегә чаклы зур соклану уята. Аны XVI гасырның беренче яртысындагы ювелир сәнгатенең чын-чынлап гүзәл үрнәге дип әйтергә мөмкин. Якын һәм ерак илләрдә Казан күн эшкәртүчеләре эшләгән әйберләрне бик теләп сатып алганнар. Болгар осталары тәҗрибәсенә таянып, алар бик шәп аяк киемнә¬ ре теккәннәр, иярләр, акча янчыклары, сад аклар (ук са¬ вытлары) эшләгәннәр. Казан Кремлендә казу эшләре алып барганда, күнчеләр остаханәсе табылган. Анда ос¬ талар, барыннан да бигрәк, хан дружинасы сугышчыла¬ рына аяк киемнәре теккәннәр, искеләрен ямаганнар. Һөнәрчеләр арасында төзелеш белән мәшгуль кешеләр аерым бер төркем тәшкил иткән. Алар “патша пулат¬ лары һәм биек-биек таш мәчетләр салучы осталар” гына түгел, ә төрле төстәге кирпечләр, матур орнаментлы, күп төрле архитектур бизәкле гипс плитәләр эшләүче оста¬ лар да булганнар. Таш кисүче осталарның мөлкәтле кешеләр заказы буенча матур бизәкләр төшерелгән һәм гарәпчә керештереп язган кабер ташлары югары зәвы¬ гы белән әле дә хәйран калдыра. Казан ханлыгы икътисадында сәүдә, бигрәк тә тыш¬ кы сәүдә, зур роль уйнаган. Географик уңайлы урын тоту сәбәпле, Казан төньяк-көнбатышта — Мәскәү Русе, көньякта — Кавказ һәм Урта Азия, көнчыгышта Себер ханлыгы һәм күп кенә көнбатыш илләре белән элемтәдә торган. Иделнең Казанга якын Сәүдә (Гостиный) утравында ел саен даны еракларга таралган Казан ярминкәсе уз¬ дырылган. Анда чит ил сәүдәгәрләре дә күпләп килә торган булган. Шул заманның бер кешесе: “Казанга бөтен Урыс җиреннән бай сәүдәгәрләр һәм ерактан күп чит ил кешеләре җыелып килә һәм кыйммәтле товар¬ лар белән күпләп сату итә”, — дип язган. “Бохарадан, Шемахадан һәм төрекләр, һәм әрмәннәр, һәм башка илләрдән” сәүдәгәрләр килеп йөргән. Чит ил язучыла¬ ры да рус елъязмалары сүзен хуплый. “Бу — сәүдә шәһәре, — дип язып калдырган XV гасырда яшәгән Ве¬ неция сәүдәгәре И. Барбаро, — аннан ифрат күп санда мех чыгарыла, алар Мәскәүгә, Польшага, Пруссиягә һәм Фландриягә китә”. XVI гасыр башында яшәгән Австрия дипломаты С. Герберштейн Казанга “Әстерхан, шулай ук Персия һәм Әрмәнстан базарларыннан сәүдәгәрләр” килүе турында яза. Казан ханлыгының XV—XVI га¬ сырларда Европа белән Азия халыклары арасында сәүдә өлкәсендә тоткан урыны зуд әһәмияткә ия булуы бәхәссез. Дәүләт һәм җәмгыять^Казан ханлыгы феодаль дәүләт була^Аның белән җучилар династиясе ханнары идарә итә. Менә ни өчен бу ханлык үзенең дәүләт төзелеше белән элеккеге Алтын Урданы хәтерләтә. (Йң югары вәкаләтле һәм иң югары җир биләүче кеше хан була. Ләкин аның хакимияте абсолют бул¬ мый. Хакимият ханлыкның иң югары катлавыннан чыккан һәм дүрт карача-әмирдән торган диван, ягъни дәүләт советы тарафыннан контроль астында торган.. Алар казнага салым түләүне һәм килгән малны ничек тотуны тикшереп торганнар, җирле администрация белән идарә иткәннәр, тышкы сәяси эшләргә күз-колак бул¬ ганнар. Гаскәр белән җитәкчелек итү дә алар кулында булган. Шулай итеп, ханнар үзләрен тәхеткә утырткан югары катлау төркеме ихтыярын искә алып идарә иткәннәр. “Казан — ирекле патшалык һәм үз кешелә¬ рен саклаучы патшаны үз ихтыяры белән тота, ә усалны 86 87
(патшаны. — тэрҗ.) я кире җибәрәләр, я үтерәләр”, — дип яза шул вакыт кешесе. /^Дәүләт тормышының иң әһәмиятле мәсьәләләре шу¬ лай ук корылтайда (халык җыеннарында) хәл ителә. Аларда “бөтен Казан җире” катнаша. Әмирләр һәм бәкләр югары катлауга керәләр, алар арасында җирле (болгар) кенәзләр дә була. Асылда алар эре җир биләүчеләр, бер үк вакытта үз төбәгендәге опол¬ чение башлыклары да була. Башка феодаллар — морза¬ лар һәм угланнар да җир биләгәннәр, ләкин аларның җире азрак булган. Үз кулларындагы җир өчен алар әмирләр гаскәрендә хезмәт итәргә тиеш булганнар. Мор¬ залар, угланнар үз хакимлегендәге кешеләрдән — кара халыктан төрле салымнар җыйганнар. Сөйүргал систе¬ масы яшәгән. Сөйүргал — җир бүләк итү системасы. Бүләк ителгән җирне алган кеше үз гаскәре белән ханга хезмәт итәргә тиеш булган. Әгәр хезмәт итү ошамаса, аның шартлары үтәлмәсә, хан феодалдан җирне кире алырга хаклы булган. 'Дәүләттә мөселман руханилары ихтирамлы урын тот¬ кан. Руханилар башлыгы итеп сәетлэр исәбенә кергән, ягъни Мөхәммәт пәйгамбәр токымыннан чыккан ке¬ шеләр сайланып куелган) Сәет ханнан соң дәүләтнең беренче кешесе саналган, хәтта хакимнәр алышынган араларда хөкүмәт башлыгы вазифаларын да үтәгән. Казан — дәүләт башкаласы.(Казанга болгарлар та¬ рафыннан X—XI гасырлар чигендә нигез салынган. Ка¬ зан ханлыгы башкаласына әверелгәнче, шәһәрнең инде 450 еллык тарихы булган. XVI гасыр уртасында Казан Идел буендагы иң эре шәһәрләр исәбенә кергән. Шәһәр ике өлештән торган. Казансу елгасы тамагын¬ да, суга биек һәм текә яр булып кереп торган борында, кальга (Кремль) урнашкан, аның төньяк яртысын хан сарае алып торган. Кальганың янәшәсендә үк бик зур сәүдә-һөнәриләр бистәсе булган. Казан кальгасы бик ныклы оборона корылмасы бул¬ ган. Көнбатыштан аны сазлыклы һәм урыны-урыны белән үтә алмаслык Болак елгасы, төньяктан Казансу елгасы, көнчыгыштан ермак белән тоташкан күлләр һәм сазлыклар системасы саклаган. Көньяк-көнчыгышта шәһәр янында Арча кыры, ә көнбатыштан Иделгә таба “куе яшел үләне һәм чәчәкләре белән балкып, җиде чак¬ рымга сузылган Патша болыны җәелеп яткан”3 Тау өстендәге кальга (хәзерге Казан Кремле) матур¬ лыгы һәм ныклыгы белән аерылып торган. Елъязмачы сүзләренә караганда, хәтта Иван Грозный да “Казанны камап алгач һәм... барын да күздән кичергәч, аның ди¬ варларының гадәттән тыш матурлыгына һәм шәһәр кальгасының ныклыгына гаҗәпләнә”. Шул заман ке¬ шеләре ул кальганың “озын һәм юан имән бүрәнә ди¬ варлар белән әйләндереп алынганлыгын” әйтеп калдыр¬ ганнар. Диварлар арасына эре ком, вак таш һәм вак ком тутырылган булган. Казансу һәм Болак елгалары ягыннан диварларның калынлыгы өч сажинга (6 метр¬ га) җиткән. “Ул урыннар һичкем ала алмаслык” санал¬ ган. Кальга диварларында манаралар һәм капкалар да булган (Зур капка — Хан капкасы, Төмән капкасы, Ну- рали, Алабуга һәм башка капкалар). Хан сараен әле XII гасырда ук ак таштан ясалган дивар камап торган. Аңа Тезиц чокыры буйлап сузыл¬ ган көньяк дивар уртасында калкып торган каланча (башня) аша кереп-чыгып йөрергә мөмкин булган. “Ише¬ галдында хан сарае (археологлар XIX гасырда аның ни¬ гезенә губернатор сарае салынган дип раслыйлар), са¬ рай мәчете, кунак йорты, казна саклау урыны, дәүләт архивы һәм китапханә, ханнар төрбәсе (мавзолее), сак¬ чылар һәм ялчылар йортлары, ат абзарлары һәм келәтләр, сарай тирәсе һөнәрчеләренең остаханәләре урнашкан. Сарайдан көнбатышка таба матур манарасы белән Нурали мәчете һәм аның янәшәсендә биек Сөем¬ бикә манарасы калкып торган. Төрбәләр дә шунда ук булган, аларның икесе инде археологлар тарафыннан өйрәнелгән. Аларда Мәхмүд хан һәм Мөхәммәд Әмин хан күмелгән. Хан сарае артында, көнчыгышка таба ба¬ кырдан төрле эшләнмәләр коючы һөнәрче остаханәсе һәм ашлык саклау амбарлары табылган. Казан крепостенда, хан сараеннан читтәрәк, берничә мәчет булган. Алар арасында ак таштан салынган күп манаралы Кол Шәриф мәчете һәм мәдрәсәсе үзенең матурлыгы һәм зурлыгы белән аерылып торган. Соңын¬ 88 89
нан шул мәчеткә охшатып Мәскәүдә Казанны җиңү хөрмәтенә Василий Блаженный храмы салынган. Ныгытма-крепостьның көньяк-көнбатыш өлешендә хан гарнизоны, корал ясау остаханәләре, сугыш кирәк- яраклары арсеналы урнашкан булган. Ул урынны соңрак Туп ишегалды (Пушечный двор) дип атаганнар. Кре¬ постьның калган өлешенә бер-ике катлы агач йортлар салынган булган. Анда феодаллар һәм дин әһелләре, шу¬ лай ук крепость сакчылары һәм аксөякләргә хезмәт күрсәтүче шәһәр кешеләре яшәгән. Биек диварлардан тышта сәүдә-һөнәрчеләр посады башланган. Ул да кереп-чыгып йөрү өчен 9—10 манара¬ сы булган саклык дивары белән әйләндереп алынган. Ныгытмалар бер-берсенә терәтеп эшләнгән агач буралар¬ дан торган, аларга туфрак һәм таш тутырылган. Бура¬ лар 3—4 метр биеклектәге ур өстенә салынган. Посад койма-дивары крепостьның төньяк-көнбатыш почмагын¬ дагы Нурали манарасыннан (башнясыннан) Болакка кадәр төшкән. Мондагы Аталык капкасыннан ул Болак¬ ның уңъяк яры буйлап Кырым һәм Көрәеш капкала¬ рына тикле сузылган, аннары, көнчыгышка борылып, Арча кыры ягына күтәрелгән. Арча кыры капкасыннан дивар күлләр яныннан төньякка таба үткән һәм кре¬ постьның төньяк-көнчыгыш өлешендәге Алабуга кап¬ касына барып тоташкан. Посадта биналар тыгыз салынса да, аны плансыз төзегәннәр. Суга якынрак җирдә һөнәри остаханәләр (ме¬ талл эретү һәм чүлмәкчеләр бистәләре), тегермәннәр һәм мунчалар урнашкан. Шул заман кешеләре раславынча, “Даировныкы дип аталган таш мунча” Нурали башнясын¬ нан ерак түгел Болак яры буенда урнашкан. Даими эш¬ ләүче базар посадның көнбатыш өлешендә, Болак белән крепость дивары арасында “Ташаяк” урамы тирәсендә урнашкан булган. Башка урыннарны гади агач йортларда яшәүче шәһәр кешеләре, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр утарлары алып торган. Алар арасында мөлкәтле кешеләр¬ нең кирпечтән һәм бүрәнәдән салынган ике катлы йорт¬ лары аерылып торган. Аларны күргән кешеләр “түрәләрнең йортлары гаҗәпләндерерлек матур” дип язганнар. Посадтан читтә тормыш шәһәр яны бистәләрендә дәвам иткән. Әйтик, Болак аръягында, Кырым капка¬ сына каршы урында Көрәеш бистәсе урнашкан. Анда Отучев мәчете һәм каберлек булган. Аларның эзләре хәзерге Үзәк базар тирәсендә табылган. Аннан арырак Падишаһ болыны җәелеп яткан, анда җәен зур бәйрәмнәр оештырылган, ат чабышлары уздырылган. Бәйрәмнәрдә күмәк күңел ачулар Арча кырында да уздырылган. Әрмән бистәсе һәм әле соңгы вакытларга кадәр әрмәнчә язмалары белән чуарланган кабер ташла¬ ры калкып торган каберлек Арча кыры белән якын Ка¬ бан күле арасындагы урынны, хәзерге Калинин урамы башын алып торган. Казансу тамагында балта осталары һәм корабль төзүчеләр бистәсе — Бишбалта үсеп чык¬ кан. Шушы ук районда, Идел култыгында, сәүдә һәм хәрби суднолар пристане урнашкан. Шәһәрдә һәм аның тирә-юнендә берничә дистә мең кеше яшәгән. Казанда тормыш дәрәҗәсе шактый юга¬ ры булган. Ә бу аңа бай һәм мул тормышлы шәһәр дигән дан китергән. Тау өстендәге мәһабәт крепость, хан сара¬ еның зиннәтле биналары, полихромлы чынаяк плитәләр белән капланган мәчетләр һәм аларның югарыга ом¬ тылган биек манаралары шәһәргә үзенә бер төрле көнчы¬ гыш төсе биреп торган. Чит ил кешеләре Казанны юкка гына ул “искиткеч шәһәр”, “Көнчыгышның башкала¬ сы” димәгәннәрдер, күрәсең. Казан ханлыгының мәдәнияте. Казан илнең рухи, мәдәни тормышының үзәгендә торган. Казан ханлыгы мәдәнияте исә күп төрле традицияләрнең үзенә бер төрле кушылмасын тәшкил иткән. Идел Болгары һәм Алтын Урдадан бай мәдәни мирас калган, дигән идек. Казан ханлыгы аларның лаеклы варисы булган. Ханлык мәдәниятенә Көнбатыш һәм Көнчыгыш илләре белән традицион элемтәләр дә зур йогынты ясаган, яңа җир¬ лектә алар да үсеш алган. Элеккечә үк, гади халык арасында укый-яза белү юга¬ ры дәрәҗәдә торган. Австрия илчесе С. Герберштейн XVI гасыр башында Казанга килеп киткәч, “бу татарлар край¬ ның башка халыкларыннан укымышлырак” дип яза. Һөнәрчеләр арасында да укый-яза белү киң таралган. 91 90
Мөхәммәд Әмин хан даирәсендәге бакырчы Насыйри остаханәсендә эшләнгән комганга чокып язылган бик ма¬ тур шигъри юллар әнә шул хакта сөйли. Матур итеп бизәкләнгән кабер ташларына таш кисүче осталар ва¬ фат булганнарның исемнәрен, Коръән сүрәләрен генә түгел, ә шигъри әсәрләрдән кыска-кыска шигырьләр дә чокып язганнар. Дини мәктәпләрдә шәкертләр, дини белем белән беррәттән, дөньяви белем дә алганнар, фән нигезләрен өйрәнгәннәр. Хан сараенда язу-сызу эше алып бару чиновниклардан югары стиль осталыгы, тарих, тел һәм каллиграфия өлкәсендә тирән белем таләп иткән. Аларны моңа Урта Азия, Кырым, Якын Көнчыгыш шәһәрләреннән махсус чакырылган һөнәр осталары өйрәткән. Хан сарае каршында күп меңнәрчә китаплардан торган китапханә булган. Татар (болгар-татар) әдәбияты, аеруча шигърият, үсе¬ шен дәвам иткән. Мөхәммәдьяр, Мөхәммәд Әмин, Кол Шәриф шигъриятьнең иң күренекле вәкилләре булган¬ нар. Шагыйрьләр күп булган. “Менә гаҗәп! Шагыйрьләрдән Казанда безгә урын да юк,” — дип яза атаклы “Төхфэи мэрдан" (1539 ел), “Нуры содур” (1549 ел) поэмалары авторы бөек Мөхәммәдьяр. Мөхәммәдьяр ханлык җиңелү чоры алдыннан яшәгән. Әсәрләреннән ул безнең алга гуманист, ватанын ихлас сөюче патриот буларак килеп баса. Мөхәммәдьяр ил өстенә килгән куркынычны тирән кичергән. Ул гади кеше¬ ләрнең авыр язмышын күреп кайгырган, “җәберләнгәннәргә игелекле сүз атап әйтеп”, мал-мөлкәтенә һәм нинди кат¬ лаудан чыгуына карамастан, һәркемнең тигезлеген алга сөргән. Ул җәмгыять гаделлеккә нигезләнергә тиеш, ә гаделлек “барча догалардан да мөһимрәк” дип исәпләгән. “Нуры содур” поэмасында шәфкатьлелек, юмартлык, тыйнаклык, оялчанлык, намуслылык, туг¬ рылык, киң күңеллелек, үз сүзеңә тугры калу кебек матур сыйфатлар турында сүз бара. Алардан башка зыялы кешене безнең көннәрдә дә күз алдына ките¬ реп булмый. Әлбәттә, Казан ханлыгы халкы Мөхәммәдьяр, Мөхәммәд Әмин, Кол Шәриф, Әмин Гариф бәк, Өмми Ка¬ мал әсәрләрен генә түгел, башка әсәрләрне дә белгән. “Идегәй” дастаны киң таралган булган. Күп кенә төрек, азәрбайҗан, үзбәк, төрекмән язучылары һәм шагыйрьлә¬ ре, шул исәптән А. Нәвои әсәрләре дә популярлык ка¬ занган. Җәмгыятьнең укымышлы, белемле кешеләрендә гарәп һәм фарсы телендәге фәлсәфи һәм табигать фәннәре буенча хезмәтләр очратырга мөмкин булган. Халык риваятьләр, хикәяләр, дастаннар иҗат иткән. Халык авыз иҗатының шул чордагы эпик әсәрләре исәбенә, мәсәлән, “Алпамша”, “Чура-батыр”, “Әхмәт ту¬ рында хикәят”, “Җик Мәргән” әсәрләре керә. Ханлык яшәгән чорда Казан татарларының төзелеш сәнгате дә чәчәк ата. Кирпечтән, таштан, агачтан граж¬ даннар, дини, хәрби һәм җәмәгать биналары салына. Башкала панорамасында крепостьның һәм посадның м аш лары, биек мәчет манаралары, кәрван-сарайлар, юга¬ ры катлауның матур йортлары һәм, әлбәттә, хан сарае комплексы торган. Бу биналар, бигрәк тә аларның эчке өлешләре калку бизәкләр, төсле мозаика, матурлап ки¬ селгән ташлар белән бизәлгән. Күп санлы декоратив-гамәли һәм ювелир сәнгате әсәрләре таңга калдыра. Алтын һәм көмеш белән эш итү¬ че осталар, күнчеләр һәм таш кисүчеләр эшләгән әйберләр бүген дә кешеләрне үзләренә җәлеп итә һәм илдәге күп музейларның кыйммәтле экспонатлары булып тора. Сораулар һәм биремнәр л 1. Казан ханлыгы икътисады нәрсәгә нигезләнгән булган? 2. ■ Казан ханлыгы халкының төп шөгыльләрен сөйләп бирегез. Алар¬ ны Идел болгарларының хуҗалык тормышы белән чагыштыры¬ гыз. Сез нинди нәтиҗәгә килдегез? 3. Казан ханлыгының тыш¬ кы сәүдә элемтәләрен сөйләп бирегез. 4. Казан ханлыгының дәүләт төзелешен тасвирлагыз. 5. Җир биләүнең сөйүргал сис¬ темасы нәрсә ул? Башка дәүләтләр тарихында шуңа охшаган күренешләрнең сезгә очраганы бармы? 6. Хан хакимияте чик¬ ле булганмы? Җавабыгызга дәлилләр китерегез. 7. XVI гасыр¬ ның беренче яртысында Казан крепосте нинди булган? Монда нинди биналар һәм корылмалар салынган? 8. Казанның сәүдә- һөнәрчеләр посады нәрсәдән гыйбарәт булган? 9. Казанны ни өчен искиткеч шәһәр, Көнчыгышның башкаласы дип атаганнар? 10. Казан ханлыгы Идел Болгары һәм Алтын Урда мәдәни ми¬ расының лаеклы варисына әверелгән, дигән фикерне исбатла¬ гыз. 11. Казан ханлыгы мәдәниятенә тагын нинди мәдәни тра¬ 92 93
дицияләр йогынты ясаган? 12. Казан шагыйре Мөхәммәдьяр камил җәмгыятьне һәм кешене ничек күз алдына китергән? §18. XV йөзнең икенче — XVI йөзнең беренче яртысында Казан ханлыгының сәяси тарихы Казан ханлыгының куәтле чоры (1445—1487 еллар). Казанның беренче ханы Олуг Мөхәммәд улы Махмуд (Мәхмүтек) 20 еллап диярлек идарә иткән. Ханлыкның халыкара хәле шактый нык булган. Ул мөстәкыйль дәүләткә әверелгән. Дәүләт буларак, Алтын Урда инде яшәүдән туктаган. Аның варисы булып Зур Урда калса да, ул Казанның бәйсезлегенә куркыныч тудыра алмаган. Ләкин үз тирәсенә рус кенәзлекләрен туплаган Мәскәү Русе көчәйгәннән-көчәя төшкән. Урданың көчле дош¬ маны буларак, Мәскәү әлегә Казанга мөстәкыйль сәясәт алып барырга комачауламаган. Шуңа күрә Мәхмүд идарә иткән елларда алар арасында бернинди җитди бәре¬ лешләр булмаган. Казан ханлыгында тынычлык һәм татулык хөкем сөргән, сәүдә үсеш алган, шәһәрләр бае¬ ган. Тик бу хәл озакка сузылмаган. Мәскәүнең бөек кенәзе Василий II 1452 елда Олуг Мөхәммәдиең бер улына — Касыймга — Үкә (Ока) ел¬ гасындагы Мишәрлек шәһәрчеген биләмәгә биргән. Русь чигендә тиздән Касыйм ханлыгы барлыкка килгән. Бу дәүләт Казан эшләренә даими кысылып торыр өчен мах¬ сус төзелгән. Касыйм падишаһы уллары аша Мәскәү Казанны контрольдә тотарга һәм аның сәясәте белән идарә итәргә омтылган. Мәхмүд вафат булгач (1466 яки 1467 ел), тәхеткә Хәлил утырган, ләкин ул да тиздән дөнья куйган. Ка¬ зандылар хан итеп Мәхмүтек улы Ибраһимны тәкъдим иткәннәр, Мәскәү исә тәхеткә Касыймны куярга теләгән. Ханның беренче улы буларак, Касыйм да тәхеткә уты¬ рырга хаклы булган. 1467 елда Иван III Казанга Касыйм җитәкчелегендә зур гаскәр җибәргән. Поход уңышсыз чыккан, казандылар Ибраһимга теләктәшлек иткәннәр. Моннан соң Иван III ка- занлыларны бертуктаусыз борчып, Идел шәһәрләренә даи¬ ми һөҗүмнәр ясаган. Казан да актив эш иткән. Ибра¬ һим хәтта Нократ (Вятка) җирләре исәбенә ханлык тер¬ риториясен арттыра да алган. Моңа җавап итеп, рус хөкүмәте 1469 елда Казанга яңа һөҗүм ясаган. Шундый ук һөҗүм 1478 елда да оештырылган; руслар, Идел буй¬ лап сугыша-сугыша, башкалага кадәр килеп җиткәннәр. Ибраһим вафат булгач, Иван III кә Казан эшләренә актив катнашырга мөмкинлек туган. Тәхетне реаль дәгъвалаучылар Ибраһимның ике улы — Илһам һәм Мөхәммәд Әмин булган. Казанның Мәскәү ягына йөз тоткан төркеме, Русь белән икътисади союз төзергә теләп, Мөхәммәд Әминне яклаган. Илһам яклы кешеләр исә көнчыгыш базары белән тыгыз икътисади элемтәдә тор¬ ганнар һәм нугай татарлары белән бердәмлеккә таян¬ ганнар. Алар Илһамны тәхеткә утыртуга ирешкәннәр, ә ун яшьлек Мөхәммәд Әмин ханлыкны ташлап китәргә мәҗбүр булган. Аны Мәскәүгә бөек кенәз канаты асты¬ на алганнар, кенәз аңа Казан тәхетенә утырырга ярдәм итәргә вәгъдә биргән. 1487 елда Иван III Казанга яңа һөҗүм ясый. 18 май¬ да Мәскәү гаскәре шәһәрне камап ала. Дошманга көтмәгәндә һөҗүмнәр ясап, шәһәрне саклаучылар батыр¬ ларча сугышалар. Әмир Гали Газиның атлы отрядлары аеруча кыю хәрәкәт итә. 52 көнлек камалыштан һәм каты сугышлардан соң казанлылар җиңелүгә дучар була. 9 июльдә шәһәр капкалары ачыла, рус гаскәре башкала¬ га керә. Илһам хан кулга алына һәм тәхеттән куыла. Гаиләсе белән аны Вологдага сөргенгә озаталар. Ул шунда тоткынлыкта үлә. Тәхеткә Мөхәммәд Әмин утыртыла. Мәскәү протектораты (1487—1521 еллар). 1487 ел¬ дан ханлык тарихының икенче чоры — Казан өстеннән Мәскәү протектораты чоры башлана («протекторат» сүзе бер илнең, ул формаль яктан мөстәкыйль булса да, икенче илгә бәйле икәнлеген аңлата). Бу чорда әле Ка¬ зан ханнары Мәскәү кенәзләренә тулысынча бәйле бул¬ мый. Иван III Болгар кенәзе дигән титул ала. Казан үзе¬ нең күршеләренә — нугайларга һәм Кырымга каршы Мәскәү таләп иткән сәясәтне уздырырга тиеш була. Шулай итеп, ул Мәскәүнең башка ханлыкларга каршы көрәшендә асылда руслар белән берләшә. Мөхәммәд Әмин 95 94
Руська каршы сугышмаска һәм ханлыктагы рус ке¬ шеләренең мәнфәгатен якларга йөкләмә ала. Казан хөкүмәте Мәскәү ризалыгыннан башка үзенә хан сайлау хокукыннан мәхрүм ителә. Чынлыкта Казан ханлыгы Мәскәү Русена чагыштыр¬ мача гына бәйле була. Мәскәү яклы сәясәт алып бару¬ чы Мөхәммәд Әмин хөкүмәте сәясәтеннән канәгатьсез булган көнчыгыш төркем тагын да активрак эш итә башлый. Ул, астыртын сүз куешып, көнчыгыш күрше¬ сенә — Себер ханы Мамукка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Күп санлы гаскәре белән Мамук Казанга юнәлә. Мөхәммәд Әмин башкаладан чыгып кача, һәм Себер ханы шәһәрне сугышсыз гына ала. Бу 1496 елның ноябрендә була. Яңа хан да әллә ни яхшы сәясәт алып бармый. Ахыр чиктә аның сәясәтеннән барысы да канәгатьсезлек бел¬ дерә. Ханлыкның гади халкы аеруча интегә. Мөхәммәд Әмин үз халкыннан яңадан-яңа салымнар җыйса, Ма¬ мук исә, күчмә халыклар гадәтенчә, аларны талап йөри, дәүләт белән бөтенләй идарә итә белми. Бервакыт ул Арчага талау һөҗүме оештырырга ни¬ ятли. Арчалылар шәһәрне бирмиләр, хан гаскәре алар белән бәрелешкән арада, Казан кенәзләре (Кол Әхмәт җитәкчелегендә) форсаттан файдаланып калырга карар итәләр: Казан капкаларын ябып куялар һәм Мамукны шәһәргә кире кертмиләр. Ул гаскәре белән үз җиренә — Себергә кайтып китә. Рус партиясе Казанда янә тантана итә. Яңа хөкүмәтне Кол Әхмәт җитәкли, ул Иван III белән кабат сөйләшүләр башлап җибәрергә һәм Казанга яраклы хан куюны со¬ рарга ниятли. Шул ук вакытта ул хан Мөхәммәд Әмин булмасын иде дип тә белдерә. 1497 елда аның энесе яшь Габделлатыйфны хан итеп куялар. Кырымда тәрбия ал¬ ган яңа хан рус гореф-гадәтләрен үз итми. Кол Әхмәт хөкүмәте башта яңа ханга теләктәшлек итсә дә, хан мөстәкыйльлек күрсәтә, Мәскәүгә каршы сәясәт алып бара башлагач, канәгатьсезлек белдерә. Кол Әхмәт Мәскәүгә юнәлә һәм анда ханга каршы астыртын эш башлый. 1502 елның гыйнварында Казан¬ га Иван III нең Габделлатыйфны кулга алырга дигән әмерен үтәргә рус илчесе килә. Габделлатыйф тәхеттән бәреп төшерелә һәм Белоозерога (Ак күлгә) сөргенгә озатыла. 1502 елгы түнтәрештән соң тәхеткә кабат Мәскәү яклы Мөхәммәд Әмин менеп утыра. Ләкин ул, тагын Казаннан куылудан куркып, икенче төрле сәясәт баш¬ лый. Башта хөкүмәттән аның башлыгы Кол Әхмәт чы¬ гарыла. Аннары Мәскәү Русе белән чын-чынлап сугыш башларга карар ителә. 1505—1507 еллар сугышы Казандагы русларны җәберләүдән, үтерүдән башлана. 24 июньдә, Казан яр¬ минкәсе ачылган көндә, рус сәүдәгәрләре үтерелә, кай¬ берләре талана, кулга алына. Тиздән Мөхәммәд Әмин, нугай гаскәрләре белән бергәләшеп, Мәскәү дәүләтенә каршы чыга. Түбән Новгород камап алына. Зур каршы¬ лык очратмыйча, казандылар Үкә (Ока) елгасы буенда¬ гы башка рус шәһәрләрен дә талыйлар. 1506 елда рус армиясе җавап һөҗүме башлый. Казан тирәсендә каты сугышлар бара. Мөхәммәд Әмин һәм аның гаскәрләре русларны тагын җиңәләр. Сугыш икенче елда да дәвам итә. Ләкин Мөхәммәд Әмин солых төзү турында сөйләшүләр башлый. Казан ханлыгы белән Мәскәү дәүләте арасында “элеккечә ты¬ нычлык һәм дуслык” мөнәсәбәтләре урнаша. Мәскәүдә кул куелган мәңгелек солых турында шартнамә ун ел буе көчендә кала. Ә бу вакыт эчендә Казан ханлыгы югары үсешкә ирешә. Ләкин Казан өстеннән Мәскәү протектораты дәвам итә. Каты авырудан соң 1518 елда Мөхәммәд Әмин вафат була. Мәскәү хан итеп Шаһгалине тәкъдим итә. Шаһга- ли Касыйм ханлыгының бер уделы (өлкәсе) белән идарә итүче кенәзнең 13 яшьлек улы була. Аның Казан тәхе¬ тенә бернинди хокукы булмый. Казанлылар барыбер ри¬ залык бирәләр. Шаһгалинең төсе-бите, кыяфәте бик кот¬ сыз була. Рус елъязмачысы аның хакында болай дип яза: “Аның карашы котсыз, аның йөзе һәм гәүдәсе җирәнгеч булган. Колаклары озын, җилкәләренә тикле салынып торган, йөзе хатын-кызларныкы сыман, кап корсаклы, кыска аяклы, аяк табаннары озын булган. Патша аны та¬ тарларны юри мыскыл итәр һәм хурлар өчен сайлаган”. 4 А-412 97 96
Шаһгалине беркем яратмаган һәм ул аз гына вакыт идарә итәргә өлгергән. Зур салымнар, сәүдәгәрләрне та¬ лау, Мәскәү яклы кешеләр тулып яту халыкта кискен ачу тудырган. Казандылар Кырым ханына мөрәҗәгать иткәннәр. 1521 елда Сәхибгәрәй җитәкчелегендәге кырым гаскәрләре шәһәргә кергән. Шаһгали тәхеттән куылган. Мәскәү протектораты чоры шуның белән тәмам булган. Кырым ханнары идарә иткән чорда (1521—1551 еллар) Казан ханлыгы. Сәхибгәрәй идарәсе Казанда сәүдә эшләре белән йөргән яисә гаскәр сафында булган русларны һәм Касыйм татарларын җәберләү, үтерү, кыйнаудан башланган. Моңа җавап итеп, Иван III ка- занлыларга каршы сугыш башлаган. Гаскәрләр Түбән Новгородта тупланган, ләкин аларга җитәкчелек иткән Шаһгали Казанга һөҗүм итәргә кыймаган. Руслар обо¬ ронага күчкәннәр һәм Сура елгасы тамагында яңа Ва- сильсурск крепостена нигез салганнар. Ул алга таба көнчыгышка юнәлеш тотар өчен плацдарм хезмәтен үтәргә тиеш булган. 1524 елда Сәхибгәрәй, ханлыкка 13 яшьлек туганы Сафагәрәйне калдырып, үз теләге белән Казан тәхетеннән киткән. Шул ук елда Мәскәү хөкүмәте Казанга каршы кабат сугыш хәрәкәтләре башлаган. Казандылар шәһәрне штурмлаучы рус гаскәрләренә нык каршылык күрсәткәннәр. Рус армиясе тылында хәрәкәт иткән от¬ рядлар аны азык-төлек белән тәэмин итүне өзгәннәр. Коры җир гаскәрләре тар-мар ителгән. Тиздән казанды¬ лар су юлы белән килгән гаскәрләргә дә һөҗүм иткәннәр, нәтиҗәдә руслар зур 90 судноларын югалтканнар. Сугыш барышында Казан посады яндырыла, ләкин крепость саклап калына. Казанлыларның җиңүе рус гас¬ кәре башлыкларын сөйләшүләр башларга мәҗбүр итә. Василий III хөкүмәте Сафагәрәйне законлы хан итеп таный. Ләкин аңа дәүләт белән тыныч кына идарә итәргә туры килми. 1530 елда руслар янә Казанга һөҗүм итәләр һәм яңадан уңышсызлыкка очрыйлар. Моннан соң Мәскәү хөкүмәте башка юллар эзли баш¬ лый. Сафагәрәй хөкүмәтенә булышлык итә торып, ул Казанның Мәскәү яклы даирәләрен баш күтәрүгә этәрә. 1531 елда Сафагәрәй тәхеттән төшерелә. Казанда вакытлы хөкүмәт төзелә, тәхеткә Касыйм па¬ дишаһы улы — Шаһгалинең туганы Җангали чакырыла. Чынында хакимият Василий III белән тыгыз элемтәдә торган гаскәр башлыклары һәм әмирләр кулында була. Мәскәү протектораты кире кайту массакүләм канәгать¬ сезлек тудыра. 1535 елда Җангали үтерелә. Казанга Сафагәрәйне кабат чакыралар. Аның икен¬ че идарә чоры шактый уңышлы башлана. Җирле юга¬ ры катлау йогынтысы астында ул Мәскәүдән дә, Кырым¬ нан да бәйсез сәясәт тотарга омтыла. Ләкин Мәскәү хөкүмәте Казанга дәгъвасыннан баш тартмый. Хәер, Кырым ханы да Казан җирен үзенеке дип саный. Сафагәрәй рус җирләренә һөҗүмнәр ясый, шәһәр һәм авылларны туздыра башлый. Мәскәүдә бу вакытта инде Иван IV идарә итә. Җавап йөзеннән ул сугышка әзерләнә башлый. Иван IV Мөхәммәд Әмин һәм Җангали вакы¬ тындагы протекторатны кайтарырга ниятли. Сафагәрәй Кырым яклы булырга карар итә, Казанның югары кат¬ лау кешеләре арасындагы үзенә каршы торучыларны, хыянәт итүдә гаепләп, җәзалап үтерә. Моннан кала, ул “күп кенә кенәзләрнең ясакларын талап ала һәм кы- рымлыпарга бирә... Казна туплый һәм Кырымга җибәрә”. Җирле югары катлау кешеләре моны үз хо¬ кукларыннан мәхрүм итәргә омтылыш дип бәяли. Шуңа күрә алар кораллы чыгыш ясыйлар. Кырымлылар җи¬ ңелә, хан исә хатыны Сөембикәнең әтисе — нугай мор¬ засы Йосыф янына качып китә. Казандылар, яңа хан сорап, Мәскәүгә мөрәҗәгать итәләр. Иван IV бик күп санлы гаскәр белән тагын шул ук Шаһгалине җибәрә. Дөрес, гаскәрне Казанга керт¬ миләр, Шаһгали үзе дә бер генә ай идарә итеп кала. Ә ул арада Сафагәрәй нугайлылар булышлыгы белән шактый күп гаскәр җыя. Шул гаскәргә таянып һәм Кырым ханы хуплавы белән, ул 1546 елда Казанга кай¬ та. Иван IV аңа сугыш игълан итә, гаскәрне үзе үк җитәкли. Ләкин бу сугыш уңышсыз бетә. Сафагәрәй элеккеге сәясәтен дәвам итеп, казанлы- ларны кыерсыта, иң мөһим дәүләт урыннарына Кырым кешеләрен билгели. Аңа каршы торучылар я һәлак бу¬ лалар, я Мәскәүгә качып бетәләр. Бу эштә Мәскәү 98 99
хөкүмәте дә үз ролен оста уйный: ясалма каршылыклар тудырып, бердәмлеккә аяк чала, казанлылар арасында сугыш-талаш тудырып тора. Ике дәүләт арасында даими сугыш чыгуда казанлы¬ лар гына гаепле булмаган. Ахыр чиктә Сафагәрәй хөкүмәте халыкның теләктәшлеген югалта. Аны бигрәк тә Мәскәү яклы югары катлау кешеләре чит итә, алар үз ханнарыннан котылу юлын эзли башлыйлар. 1549 ел¬ ның мартында Сафагәрәй вафат була. Казан ханлыгы җиңелү. Моннан соң Сафагәрәйнең яшь кенә улы Үтәмешгәрәй хан итеп куелган. Аның исеменнән әнисе Сөембикә идарә иткән. Сөембикә чибәр, акыллы һәм энергияле хатын булган. Халык арасында аның абруе зур булган, аны бик яратканнар. Ләкин асыл¬ да хакимият кырымлылар ягында калган. Казан хакимнәренең мөстәкыйльлегенә ачуы килгән Иван IV кискен сугыш юлына баса. 1548—1549 еллар кышында, аннары 1550 ел кышында Казанга ике зур һөҗүм ясала. Ике һөҗүм башында да патша үзе тора, ләкин алар уңышсыз тәмамлана. Патша хөкүмәте инде, аерым план төзеп, Казанны яулап алырга җентекләп әзерләнә башлый. 1551 елның 24 маенда Казан җиренең тау ягында, Зөя тамагында рус крепостена нигез салына. Шул тирә¬ дәге кешеләрне патшага тугрылык сакларга ант ит¬ терәләр. Казанга илтүче су юллары киселә һәм Казан чолганышта кала. Мәскәүнең хәрби әзерлек алып баруы казанлыларны пошаманга сала. Алар бер үк вакытта Үтәмешгәрәй хөкүмәтенә ачу белдерәләр. Кырым гарнизоны менә шундый авыр шартларда шәһәрдән чыгып кача, башка¬ ла бөтенләй саксыз кала. Казан хөкүмәте руслар белән сөйләшүләр башлый. Шуның нәтиҗәсендә килешү төзелә, тәхеткә кабат Шаһгалине утырту карала. Үтәмеш хан һәм аның әнисе Сөембикә килешү буенча Мәскәү хакимиятенә әсирлеккә бирелергә тиеш була. 1551 ел¬ ның 11 августында аларны Мәскәүгә озаталар. Бу көн казанлылар өчен кара кайгы көне була. Шул ук елның августында тәхеткә Шаһгали утыра. Корылтай җыела, ул Мәскәү басымы астында бик авыр¬ лык белән Иделнең уңъяк ярын — Тау ягын Мәскәүгә бирергә ризалаша. Моны ишеткән казанлылар ярсула¬ рын яшерә алмый. Бик күпләр Иван IV нең тыныч юл белән генә Казан ханлыгын юк итәргә, җирләрен тар¬ тып алырга, Казан җирләре белән идарәгә наместник куярга теләвен аңлыйлар. Казанлылар, корылтайның үз дәүләтләре өчен һәла¬ кәтле карарын гамәлдән чыгарырга дип, Мәскәүгә илчелек җибәрәләр. Моңа җавап тупас һәм тискәре була. Казанлы- ларның канәгатьсезлеге көчәйгәннән-көчәя. 1552 елның 9 мартында Казанда хакимият алышына, әмир Чапкын Отучев җитәкчелегендә вакытлы хөкүмәт төзелә, яңа хөкүмәт Тау ягы җирләрен кире кайтару һәм бөтен Казан ханлыгына үз контролен урнаштыруны максат итеп куя. Тәхеткә Әстерхан падишаһы улы Ядегәр чакырыла. Кискен бәрелеш якынлаша. 1552 елның 23 августында Иван IV җитәкчелегендә 150 меңле рус армиясе Казан янына килә. Шәһәр һичкем ала алмаслык булып күренә. Бик яхшы ныгытылган шәһәрдә азык-төлек запасы да күп була. Тирә-юньдәге халык башкала сагына баса. Барысы бергә 30 меңләп сугышчы җыела. Аннан кала, Биектауда- гы Япанчы гаскәре дошманга тылдан “дәһшәтле һәм җи¬ тез” һөҗүм ясап тора. Нугайлыларның ике меңлек атлы отряды да шактый зур көч хасил итә. Тик менә аларга утлы корал — туплар һәм мылтыклар гына җитешми. Иван IV әмере белән бөек Казан камау корылмалары белән әйләндереп алына. Аталык һәм Төмән капкалары арасына, җирне казып, дары тутырылган мичкәләр куела. 4 сентябрьдә беренче шартлау яңгырый, аның нәти¬ җәсендә күпләгән кеше һәлак була, күп нәрсә күмелә. Ләкин шәһәрне саклаучылар бирелмиләр. Ай буенча диярлек өзлексез сугыш бара. Ә шулай да фаҗига ахырына якынлаша. 1 октябрьдә рус гаскәрләренә соңгы штурмга әзерләнергә әмер килә. Шәһәрне саклаучыларга һичнинди каршылыксыз бире¬ лергә ультиматум — кискен таләп куела. Казанлылар: “Буйсынмыйбыз, диварларда һәм башняларда Русь тора. Ләкин без икенче дивар салырбыз, барыбыз да һәлак бу¬ лырбыз яисә (крепостьта. — тэрҗ.) сакланып калыр¬ быз”, — дип җавап бирәләр. 101 100
Руслар сугыш позициясенә басалар. Иван IV үз пол¬ кы белән Падишаһ капкасы каршына килә. Шаһгали Касыйм татарлары һәм тагын берничә полк белән Арча кырында урын ала. Нугай, Алабуга, Нурали һәм Төмән капкалары янында да полклар күп җыела. 2 октябрьдә Аталык капкасы янында колак тондыр¬ гыч көчле шартлау яңгырап, капканы һәм диварның бер өлешен күккә чөерә. Ташлар, кешеләр, бүрәнәләр, җир кантарлары һавага оча. Шәһәрне саклаучылар аңга килергә өлгергәнче, та¬ гын да катырак икенче шартлау яңгырый. Рус гаскәрләре бөтен яклап штурмга күтәрелә. Урам сугышлары башлана. Туплар гөрселди, уклар сызгырып оча. Соңгы бәрелеш крепость үзәгендә, Кол Шәриф мәче¬ те буенда бара. Кулларына ни туры килсә, шуның белән коралланган яшь шәкертләр, муллалар, абызлар басып алучыларга каршы һөҗүмгә күтәрелә һәм барысы да рәхимсез сугышта корбан булалар. Ядегәр хан кыю, шәһәрне саклауны оста оештыручы кеше булып чыга. Аның шәхси гвардиясе, үзе кебек үк, теше-тырнагы белән дошманга каршы тора. Ләкин Казан җиңелә. Патша исән калган ирләрне үтереп бетерергә, ә хатын-кызларны, балаларны әсир¬ леккә алырга әмер бирә. Шәһәрне таларга рөхсәт ителә. Крепостьның хан сараена илтүче бер урамын өч көн буена мәетләрдән чистарталар. Иван Грозный крепость¬ ка керә һәм анда Благовещение чиркәвенә нигез сала. Казан ханлыгы яшәүдән туктый. Аның җирләре Русь составына кушыла, ә Иван Грозный үзен “Казан патша¬ сы” итеп тә атый башлый. Җиңелгән халык әле берничә ел буена кораллы көрәш алып бара. Ләкин рус дәүләте көчле булганга, халык бәйсезлеккә ирешә алмый. Сораулар һәм биремнәр «^1. Кем хакимлеге чорында Казан ханлыгы мөстәкыйль дәүләткә ■ әверелә? 2. 60 нчы елларның икенче яртысыннан алып Мәскәү дәүләте белән Казан ханлыгы арасында мөнәсәбәтләрнең кис¬ кенләшә баруы билгеле. Шуннан соңгы 20 елда бу хәл нәрсәдә чагыла? 3. Казан кайсы вакытта Мәскәү протекторатында була? Казан ханлыгы өчен протекторатның асылы нәрсәдә чагыла? 4. Казан тәхете өчен көрәштә Мәскәү дәүләте һәм Кырым ханлыгы нинди максат куялар? 5. Казан ханлыгының Кырым ханнары идарәсе чорындагы тышкы сәяси хәлен тас¬ вирлап бирегез. 6. Казан ханлыгы ничек яулап алына? 7. Төбәкне рус дәүләтенә тыныч юл белән кушу мөмкин булганмы? Җа¬ вабыгызны нигезләгез. VI бүлек. Урта Идел буе халыклары Рус дәүләте составында XVI гасырның икенче яртысыннан алып Урта Идел буе халыклары тарихында өр-яңа бит ачыла. Казан хан¬ лыгы Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алын¬ гач, бу территория үзәкләштерелгән рус дәүләте соста¬ вына керә. Урта Идел буе халыкларының тарихи язмы¬ шы Россия белән тыгыз бәйләнешкә керә. Шундый кис¬ кен борылыш, әлбәттә, гади генә бармый, ә шулай да XVIII йөз башында безнең як гаять зур державаның игътисади, сәяси һәм мәдәни тормышының тулы кан¬ лы өлешенә әверелә. §19. XVI йөзнең икенче яртысында туган ягыбыз халыкларының азатлык өчен көрәше 1552 елгы октябрь вакыйгалары Казан ханлыгы та¬ рихының өзелүенә китерә. Ләкин Мәскәү хөкүмәте Ка¬ зан ханлыгы җирләрен рус дәүләтенә алай тиз һәм җиңел генә куша алмый. Элеккеге Казан ханлыгы хал¬ кы — татарлар, марилар, чуашлар, удмуртлар — үз бәйсезлеген һәм дәүләтнең мөстәкыйльлеген кайтарыр өчен шактый озак көрәш алып баралар. 1552—1557 елгы “Казан сугышы”. 1552 ел ахы¬ рында Казаннан илнең төрле почмакларына рус от¬ рядлары ясак җыярга җибәрелә. Иван Грозный әмере буенча җирле халыктан салым нормасы Казан ханна¬ ры чорында күпме булса, шул кадәр билгеләнә. Ясак җыю турыдан-туры талауга әверелә. Елъязмачы ясак җыючылар “күп кенә шәһәр һәм олысларны бөтенләй буш калдырдылар” дип яза. Бу казанлыларны мас- сакүләм баш күтәрүгә этәрә. Халык күтәрелүенең төп сәбәбе, әлбәттә, аның үз бәйсезлеген кире кайтарырга омтылышында була. 102 103
50 нче елларда элеккеге Казан ханлыгы халкының азатлык өчен көрәше берничә этапка бүленә. Иң берен¬ че зур чуалышлар 1552 елның декабрендә үк Арча ягын¬ да (Казан артында) башлана. Ләкин алар рус гаскәрләре тарафыннан бик тиз бастырыла. Бу көрәштә баштан ук халыкның төрле катлау вәкил¬ ләре катнаша. Ә аның башында югары катлау кешелә¬ ре, зур җирбиләүчеләр тора. Алар арасында, мәсәлән, чыганаклар беренче этапта “Тугай балалары”н әйтәләр. Алар элеккеге Казан ханлыгының зур бер түрәсе бала¬ лары булса кирәк. Җирле татар феодаллары, әлбәттә, халыкны төрлечә изгәннәр, кысканнар, ясак түләткәннәр һ.б. Ләкин төбәк үз мөстәкыйльлеген югалткач, мәнфәгатьләр якыная, феодаллар гади кешеләргә якын¬ лаша төшә. Уртак дин һәм тел дә аларны якынайта. XVI гасырның 50 нче елларындагы азатлык өчен көрәшнең мөһим үзенчәлеге халыкның әнә шул төрле катлаулары бердәмлегендә була. Шул ук вакытта ул бердәмлек гомуми булмый. Идел¬ нең уңьяк районнарында (Тау ягында) яшәүче татар халкы асылда азатлык өчен көрәшкә катнашмый. Алай гына да түгел, ул еш кына рус гаскәрләренә үз халкын бастырырга булыша. Яңа хакимиятнең халык арасын¬ да ызгыш-талаш таратырга омтылуы нәтиҗәсе әнә шун¬ да чагыла. “Казан сугышы” 1553 елның язында яңадан күтәрелә. Мәскәү дәүләте баш күтәрүчеләрне бастырырга шактый күп санлы казаклар һәм стрелецлар (укчылар) җибәрә. Ә шулай да баш күтәрүчеләр Биектау янында зур җиңүгә ирешәләр. Патша гаскәрләре бер мең чамасы кешесен югалта. Бу хакта Львов елъязмасы болай дип хәбәр итә: “Шул ук кышның (1553 ел) 10 мартында Казаннан кенәз Александр Борисович Горбатыйны җибәрделәр, (чөнки. — тәрҗ.) Казанның болын кешеләре хыянәт иттеләр, ясак түләмәделәр һәм ясак җыючы Мисюра Лихарев белән Иван Скуратовны кыйнадылар, Арча кырына үттеләр һәм, барысы бергә кушылдылар да, Биектауда аркылы- торкылы аударылган агачлардан торган тоткарлык янын¬ да тукталдылар. Ьәм воеводалар ал арга каршы Васька Елизаровны, ә аның белән казакларны, укчылары белән Иван Егоровны җибәрделәр... Ьәм аларга арчалылар һәм болын кешеләре һөҗүм иттеләр дә, тар-мар китерделәр һәм 400 укчыны, 500 казакны үтерделәр”. Биектау янындагы сугышта баш күтәрүчеләргә Хөсәен Сәет, Са- рый Батыр һ.б. җитәкчелек итә. Тиздән баш күтәрүчеләр Мишә елгасы тамагында, Кама буенда “Мишә-тамак” исемле шәһәрчек төзиләр. Казаннан 60 чакрым ераклыкта торган бу кальгада мөстәкыйль хөкүмәт төзелә. “Мишә шәһәрчеге” өч ел буена восстание үзәге булып тора. Бирегә төрле яктан кешеләр агыла, баш күтәрүчеләргә ярдәмгә нугайлар, Әстерхан һәм Кырым татарлары отрядлары килә. Җирле рус хөкемдарларының баш күтәрүчеләрне җиңә алмаслыгын күреп, Иван Грозный хөкүмәте ярдәмгә яңа көчләр җибәрә. 1554 елның язына тәҗрибәле гаскәр баш¬ лыклары П. Шуйский, С. Микулинский җитәкчелегендә патша армиясе кайбер уңышларга ирешә. Ләкин шул ук елның көзенә восстание тагын да киңрәк җәелә. Яңадан бик зур патша армиясе аны бас¬ тыру эшенә керешә. Баш күтәрүчеләрне буйсындырыр¬ га Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче һәм патшага хезмәт итүче татарлар, шул исәптән Касыйм һәм Төмән татарлары җәлеп ителә. Кайбер җирле феодаллар да рус гаскәрләренә булышлык итәләр. Өстенлек патша гаскәр¬ ләре ягына авыша. Күп санлы бәрелешләр барышында рус армиясе ак¬ рынлап җиңә бара. Баш күтәрүчеләрнең күп кенә җитәк¬ челәре әсир төшә. Алар арасында 1554 елга караган та¬ рихи чыганаклар Корбангали, Кебенке исемле кенәзләр- не, морза Чебакны һәм тагын башкаларны атыйлар. Әсир төшкән кешеләр барысы да җәзалап үтерелә. Ьәлак бул¬ ганнар арасында исемнәре киң танылган мең ярымнан артык Казан кешесе була. Баш күтәрүчеләр җитәкчеләргә кытлык кичерми, җәза¬ лап үтерелгәннәр урынына яңа җитәкчеләр баса. Алар арасында иң атаклылары — Мамыли-Берди, Гали-Әкрам, Әхмәт батыр. Гали-Әкрәм падишаһ хатыны Сөембикә¬ нең ир туганы булган, имеш. Ул Сөембикә өчен үч алырга һәм соңыннан Казан ханы булырга җыенган, дигән юра¬ ма бар. Мамыш-Берди җитәкчелегендә баш күтәрүчеләр 104 105
1555 елда Иделнең уңъяк ярында, Казаннан 160 километр¬ лар чамасы ераклыкта Чалым крепосте төзиләр. Биредә дә мөстәкыйль хөкүмәт төзелә. Чалым баш күтәрүчеләр хәрәкәтенең иң мөһим үзәкләренең берсенә әверелә. Кайбер шартлар баш күтәрүчеләргә комачаулык итә. Патша хакимияте, төрле ялганнар кулланып, кешеләр¬ не үз ягына аудару ярдәмендә, баш күтәрүчеләрнең җи¬ тәкчелеген таркатуга ирешә. 1554—1555 елларда Рос¬ сия Казанның тышкы союздашларына — Әстерхан белән Кырымга каршы актив көрәш башлый. Бу ханлыклар шул чактан алып казанлыларга нәтиҗәле ярдәм итә алмый. Ә шулай да халыкның азатлык өчен көрәше дәвам итә. Восстаниенең төп үзәге булып Казан арты — Арча ягы кала. 1555 елның сентябрендә баш күтәрүчеләргә каршы яңа отрядлар җибәрелә һәм 1556 елның язында, бигрәк тә апрель һәм май айларында, патша гаскәрләре берничә зур җиңүгә ирешәләр. Хәлиткеч сугыш Мишә елгасы буенда булып, аның нәтиҗәсендә баш күтәрүчеләр тар-мар ителә. Шуннан соң алардан канлы үч алу башлана. Каршылык күрсәткәннәрне рәхимсез бастырырга дип, тирә-якларга җәза отрядлары җибәрелә. Каршылык күрсәткәннәрне, кагыйдә буларак, әсирлеккә алмыйлар. Ул заманның күп чыганакларында “мужикларның барысын да үте¬ реп бетерәләр” дип язылган. Элеккеге Казан ханлыгы халкының бәйсезлек өчен көрәше 1557 елның маена кадәр дәвам итә. Ләкин хәрәкәт җитәкчеләре һәм төрле төбәк халыклары ара¬ сында бердәмлек җитешмәү, патша гаскәрләренең сан ягыннан өстенлеге баш күтәрүчеләрне уңыштан мәхрүм итә. Восстание рәхимсез бастырыла. Җитәкчеләрнең бер өлеше рус патшасына баш ия, ә күбесе һәлак була (татар феодалларының бер өлеше Кырымга күчеп киткән, күрәсең). Татар халкы күп кенә “иң яхшы ке¬ шеләрен” югалта. 1552—1557 еллар вакыйгаларына нәтиҗә ясап, рус елъязмачысы: “Казанның иң яхшы кешеләре, аларның явызлык кылган кенәзләре һәм морзалары, һәм казаклар — барысы да кырып бетерел¬ де”, — дип яза. 70—80 нче еллардагы восстаниеләр. Ә шулай да җир¬ ле халык ахыргача буйсынмый. XVI йөзнең 70—80 нче елларында кайбер төбәкләрдә халык яңадан баш күтәрә. Бу юлы аларда марилар (чирмешләр) актив катнаша, шуңа күрә 70—80 нче еллардагы хәрәкәтләрне “чирмеш сугышы” дип атыйлар. Чуалышларның сәбәбе хәзер иреккә омтылышта гына булмый. Төбәкнең төрле халыклары вәкилләрендә фео¬ даль изүнең көчәюе, салымнар арту, крестьяннарның кайбер катлауларын крепостнойга әверелдерү гомуми ризасызлык тудыра. Моңа башка сәбәпләр дә кушыла. Мәсәлән, 1572—1573 еллардагы восстание җирле йомыш¬ лы кешеләрне, ясак түләүчеләрне Ливон сугышына көчләп озату аркасында кабынып китә. 1581—1584 ел¬ лардагы восстание рус булмаган халыкларга көчләп хри¬ стиан динен тагу нәтиҗәсендә күтәрелә. Болар барысы да көрәшкә гадәттән тыш киеренкелек өсти. 80 нче еллар башындагы восстание турында рус тарихчысы Н.М. Карамзин: “Баш күтәрүчеләр ... Мәскәү сугышчылары белән үзләренең көлгә әйләнгән торакла¬ ры янында, урманнарда һәм бозык кешеләр җыела тор¬ ган урыннарда җәен-кышын сугышалар, бәйсезлек яисә үлем телиләр”, — дип яза. Ләкин яңа хакимият Урта Идел буенда бу вакытка инде үз позициясен шактый ныгытып өлгерә. Шуңа күрә, баш күтәрүчеләрнең нык каршылык күрсәтүенә кара¬ мастан, җәберләнгән халыкның гомуми протесты, 70— 80 нче еллардагы чыгышлары чагыштырмача тиз бас¬ тырылу очраклы хәл түгел. Сораулар һәм биремнәр Q 1. 1552—1557 еллардагы Казан сугышының төп сәбәпләре ■ нәрсәдә? Бу якларда яшәгән халыклар әлеге сугышта ни өчен вакыт-вакыт бергәләп катнашалар? 2. Ни өчен туган як халкы¬ ның бер өлеше баш күтәрүчеләр ягына басмый? 3. Баш күтәрүчеләр хәрәкәтенең иң зур учакларын, үзәкләрен һәм аның җитәкчеләренең исемнәрен искә төшерегез. 4. Казан сугышы¬ ның'барышын, төп вакыйгаларын һәм нәтиҗәләрен сөйләп би¬ регез. 5. 70—80 нче еллардагы баш күтәрүләрнең һәм Казан сугышының төп аермасы, сезнеңчә, нәрсәдән гыйбарәт? Үз җа¬ вабыгызга дәлилләр китерегез. 106 107
§ 20. Казан һәм Әстерхан ханлыкларын яулап алуның тарихи нәтиҗәләре 1552 елның 2 (13) октябрендә Казанның җиңелүе Әстерхан ханлыгы язмышына хәлиткеч йогынты ясый. 1556 елда татарларның бу дәүләте дә яулап алына. Рос¬ сия империясенең Урта һәм Түбән Иделнең бик зур мәйданын кулга төшерү нәтиҗәләре тирәнгә китә. Идел буендагы татар ханлыклары яулап алынганнан соң, Мәскәү Русеның куәтле Алтын Урда варислары белән күпьеллык сәяси көрәше тәмамлана. Русьның халыка¬ ра абруе шактый ныгый. Идел моннан соң тулысы белән рус елгасына әйләнә. Шулай итеп, әле X гасырда ук Киев кенәзләре Святос¬ лав һәм Владимир планлаштырган бөтен Идел сәүдә юлында эш алып бару өчен дә, Урта һәм Түбән Иделнең табигый байлыкларыннан файдалану өчен дә зур мөмкинлекләр ачыла. Шуның белән бергә, Көнчыгыш¬ ка зур һөҗүм ясар өчен дә нигез салына. Киләчәктә Урал һәм Себернең иксез-чиксез киңлекләренә үтеп керергә мөмкинлек туа. Россия дәүләтендә чын мәгънәсендә күпмилләтлелек формалаша башлый, Рос¬ сия цивилизациясенең күп мәдәниятлелегенә нигез са¬ лына. Уңдырышлы яңа җирләр кулга төшерү казна ке¬ ремнәрен арттырырга, киң колач белән яңа террито¬ рияләр үзләштерергә, аларны рус колониясенә әверел¬ дерергә һәм яңа буйсындырылган кешеләрне эксплу¬ атацияләргә мөмкинлек бирә. Шуның белән бергә, киң колачлы колонияләштерү процессы илне экстенсив үстерүгә юл сала. Үз карамагындагы территориядән, эчке байлыклардан хуҗаларча файдалану түгел, ә яңа җирләрне яулап алу мөмкинлеге билгеле бер кадәр файда китерә. Ләкин ул вакытлыча гына була. XVII гасыр ахырына таба инде Россиянең алдынгы Европа илләреннән гомуми икътисади артталыгы күзгә бәре¬ леп тора. “Казанны алу” өчен бик уңай вакыт сайлана: Росси¬ янең тышкы төп көндәшләре хәлсезләнгән була яисә алар Казанны яки Әстерханны яклап чыгарга кыймый¬ лар. Татар ханлыкларының бәйсезлеген аякка бастырыр өчен бары тик Төркия генә Мәскәүгә поход оештырырга омтылып карый. Нәкъ менә шул сәбәпле 1569—1570 елларда рус-төрек мөнәсәбәтләре кискенләшә. Төркия- нең ныклы янавыннан өркеп, Иван Грозный хәтта Әс¬ терханнан “баш тартырга” әзер тора. Ләкин бу вәгъдә үтәлми кала, 70 нче еллар ахырында — 80 нче еллар башында Төркия бик көчсезләнә һәм Идел буе пробле¬ маларын инде искә алмый. Нәтиҗәдә Идел буе татар ханлыклары Россия соста¬ вында кала. Патша хөкүмәте күзлегеннән караганда, бу зур хәрби-сәяси уңыш була. Ләкин Казан ханлыгының киң бәйсезлеге югалу күп милләтле халыкка, бигрәк тә татарларга нәрсә китерә соң? Шунысы ачык: элеккеге ханлыкта татарлар икъти¬ сади һәм сәяси яктан өстенлекле урын алып торган. Шуңа күрә тормышта килеп чыккан үзгәрешләр аларга аеруча сиземле һәм авыр була. Беренчедән, татарлар үзләренең дәүләтчелеген югал¬ та. Алар бөтенләй башка дәүләт составына кертелә, бәйле халыкка әверелә. Тарихтан билгеле булганча, мондый җитди үзгәрешләр халыкның сәяси, икътисади, мәдәни үсешен кискен тоткарлый. Татарлар язмышында бу хәл, һичшиксез, киләчәк гасырлар буена тискәре роль уй¬ ный. Икенчедән, хөкүмәтнең конкрет һәм максатчан сәя¬ сәте нәтиҗәсендә татарлар дин һәм милли мәдәният өлкәсендә катгый басымга дучар булалар. Күчеп йөрү һәм яшәү урыны сайлау мәсьәләләрендә аларның хо¬ куклары нык чикләнә. Башкача әйткәндә, рус дәүләтендә татар халкын милли-дини изү башлана. Өченчедән, татар халкы асылда шәһәр катлавын¬ нан тулысынча мәхрүм ителә, авыл җирлегенә куып чыгарыла. Бу да тулы канлы икътисади һәм мәдәни үсешкә комачау ясый. Дүртенчедән, яңа хакимият, эз¬ лекле рәвештә татар феодаль сыйныфын акрынлап тар¬ катуга һәм югалтуга уңай шартлар тудыра. (Бу хәл XVIII гасыр башында тәмамлана.) Рус хакимиятенә иң актив каршылык күрсәткән кешеләр юкка чыгарыла яисә, барча байлыкларыннан мәхрүм ителеп, читкә ку¬ ыла. Шул ук вакытта патша хөкүмәте яңа хакимияткә 108 109
теләктәшлек итүче һәм каршылык күрсәтмәүче татар феодалларына таяна. Ләкин алар да даими контроль ас¬ тында тотыла. Аларга да тулы ышаныч булмый. Татар феодаль сыйныфының таркалуы да тискәре нәтиҗәләргә китерә. Эш шунда ки, урта гасырлар фео¬ даль җәмгыяте шартларында нәкъ менә җир биләүче феодаллар аның иң оешкан, белемле һәм укымышлы өлешен тәшкил иткән. Халыкның мәдәни-сәяси алга китеше аларга бәйле булган. Казанның яулап алынуының икенче төрле тарихи нәтиҗәләре дә була. Вакыт узу белән, төбәкне рус дәүләтенә кушуның билгеле бер уңай яклары да ачык¬ лана. Әйтик, ул дәүләтнең икътисады Казан ханлыгы икътисадына караганда тулаем алганда тизрәк үсә. Урта Идел буен рус дәүләтенә кушу акрынлап татар халкын гомумроссия икътисади үсешенә тартуга бу¬ лыша. Татарларның башка халыклар (беренче чират¬ та — хуҗалык һәм мәдәни өлкәләрдә рус халкы) белән элемтәләре шактый активлаша; ә бу исә халыкларга уңай йогынты ясый. Шулай итеп, Урта һәм Түбән Идел буендагы бик зур территорияне яулап алу рус дәүләтенә тирәнгә киткән һәм шактый каршылыклы нәтиҗәләр бирә. Вакыт узу белән төбәкне рус дәүләтенә кушуның кайбер уңай нәти¬ җәләре дә күренә башлый. Дәүләтчелек җимерелү татар халкы өчен чын мәгънәсендә зур һәлакәткә әйләнә. Әле¬ ге тарихи вакыйгаларның уңай саналган яклары һәла¬ кәтнең гомуми нәтиҗәсен үзгәртә алмый. Сораулар һәм. биремнәр 1. Урта һәм Түбән Идел буендагы бик зур территорияне яулап • алу рус дәүләтенә нинди нәтиҗәләр бирүен аңлатыгыз. Тыш¬ кы сәяси һәм икътисади нәтиҗәләрне аерып күрсәтегез. 2. Ул нәтиҗәләрнең рус дәүләте үсеше өчен уңай һәм тискәре яклары, сезнеңчә, нәрсәдә? 3. Казанны алырга'нинди тышкы сәяси шартлар булышлык иткән? 4. Безнең туган якны рус дәүләтенә кушуның монда яшәүче халыклар өчен беркадәр уңай ягы да булган, дип әйтеп буламы? Җавабыгызны дәлил¬ ләгез. 5. Казан ханлыгын яулап алу татар халкы язмышында ничек чагыла? §21. XVI йөзнең икенче яртысында Казан крае белән административ һәм хәрби идарә итү системасын оештыру 1552 елның октябрь вакыйгаларыннан соң, рус дәүләте яңа территорияләрне гомумрус социаль-икътисади һәм сәяси тормышына мөмкин кадәр тизрәк кушар өчен ти¬ ешле шартлар тудырырга омтыла. Крайда хәрби яктан ныгып калыр өчен дә тырышлык куела. Казан крае белән идарә итү системасын төзи башлау. Урта Иделдә Иван Грозный хөкүмәтенең сәясәте башта¬ гы чорда нәкъ шундый бурычлардан чыгып билгеләнә. Казанны алгач, патша монда 11 октябрьгә кадәр була һәм атна ярым буена яңа хакимият оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Крайның үзәктән ераклыгы, җирле халык¬ ның басып алучыларга дошманлыгы махсус идарә систе¬ масын төзүне таләп итә. Һәм ул система хәрби көчләргә таянып төзелә башлый. Казаннан киткәндә, Иван IV би¬ редә “бик күп кенәзләр һәм 2040 бояр баласы һәм дә өч укчылар башлыгы, ә алар белән 1500 казак калдыра”. Воеводалар (гаскәр башлыклары), воеводалыклар, “юллар”. Яулап алынган край белән идарә итү нигезенә воеводалык принцибы салына. Воеводалар рус дәүләтендә хәрби башлыклар, җитәкчеләр сыйфатында электән үк билгеле була. Ләкин Казан воеводаларына гражданлык өлкәсендә дә хөкемдарлык хокукы бирелә. Воеводалар кулында менә шундый хакимият вәкаләтләре туплану беренче мәртәбә Казанда тормышка ашырыла. Элекке Казан ханлыгы территориясе башта Казан һәм Зөя воеводалыклары арасында ике өлешкә бүленә. Ка¬ зан воеводалыгына — Иделнең сул ягындагы, ә Зөя вое¬ водалыгына аның уң ягындагы җирләр керә. Ике вое¬ водалык та баштарак бер-берсеннән бәйсез һәм үзәк ха¬ кимият белән мөнәсәбәтләрендә тигез хокуклы булып са¬ нала. Ләкин тора-бара, бигрәк тә XVII гасырда, Казан воеводаларының роле сизелерлек үсә. Безнең якларда традицион төстә крайны “юллар”га (“даругаларга”) бүлү дә яшәп килә. Ул чакта “юл” сүзе туры мәгънәсендәге юлны гына түгел, ә билгеле бер ад- министратив-территориаль берәмлекне дә аңлата. Зама¬ 110 111
нында андый ”юллар”-даругалар бишәү — Казаннан төньяк юнәлештә Алат, төньяк-көнбатыш юнәлештә — Галицкий, көньяк-көнбатышка таба — Нугай, көньякка — Зюрәй һәм көнчыгыш юнәлештә — Арча “юллары” була. Воеводаларны патша феодаль катлау вәкилләреннән үзе билгеләп куйган. Хезмәт урынына китәр алдыннан алар патшадан үзенчәлекле күрсәтмә-боерык алганнар. Боерыкларда воеводаларга тынгысыз, борчулы крайда яңа хакимиятне ныгытуның мөһим бурычлары, вази¬ фалары билгеләнгән. Воеводаларга хәрби идарә, шәһәрнең һәм посадның иминлеген тәэмин итү төп бурыч итеп куелган. Алар карамагында кораллы отрядлар да булган. Воеводалар дәүләт хезмәтендәге кешеләр исемлеген төзегәннәр, алар- га җир бүлеп биргәннәр, салым җыйганнар, хөкем кыл¬ ганнар һәм җәзага тартканнар, шул ук вакытта чукын¬ дырылган татарларны, сәүдәгәрләрне хезмәткә җәлеп итәргә тиеш булганнар. Воеводалар крайда “патша идарәчесе” — наместник кына булып саналганнар. Рәсми яктан караганда, алар¬ ның патша указлары һәм грамоталарыннан узып берни эшләргә дә хакы булмаган; ә асылда исә алар хакимиятне тулысынча үз кулында тоткан. Дьяклар, дьячоклар (чиркәү хезмәткәрләре), тәрҗемәчеләр һәм башка төрле вазифалы кешеләр воеводалар буйсынуында торганнар. Алар үзенә бер төрле идарә органы — “өйләргә” берләшкәннәр. Ук¬ чылар гарнизоны да воеводаларга буйсынган. Казан сарае приказы. Берни белән дә чикләнмәгән хакимият воеводаларга еш кына үз урыннарыннан фай¬ далануга юл ачкан. Шуңа күрә хөкүмәт “патша идарә- челәрен”-наместникларны еш кына алмаштырып торган, ал арга контрольне көчәйтергә омтылган. XVI йөзнең 70 нче елларыннан алып андый контрольне воеводалар һәм элеккеге Казан, Әстерхан, Себер ханлыкларының барча җирләре өстеннән Мәскәүдә махсус төзелгән Казан са¬ рае приказы дигән оешма алып барган. XVII гасырдан алып, ул Приказ карамагында Казан, Урта һәм Түбән Идел төбәкләре, Урал буе калган. Казан сарае приказы төбәктә административ, финанс һәм суд идарәсе белән шөгыльләнгән. Аның карамагында рус булмаган халык¬ тан натураль җыемнар җыю, теге яки бу эш урынына кеше билгеләп кую, укчылар отряды туплау, хезмәттәге татарлар эшләрен карап, тикшереп тору да кергән. Бу үзәк орган XVIII гасыр башына, Петр I губерна рефор¬ масы үткәргәнчегә тикле яшәп килгән. Идел буе территориясе белән идарә итү, XVI гасыр¬ ның икенче яртысында — XVII гасыр дәвамында бик катлаулы һәм буталчык булган. Озак вакытлар буена идарә системасы даими үзгәреп торган, акрынлап ка¬ милләшкән һәм төзекләнгән. Ә шулай да XVII йөз ахы¬ рында идарә системасының нәтиҗәлелеге түбән булу ачыкланган. Бу гасырлардагы күп санлы халык чыгыш¬ лары әлеге системаның артык авыр, зур һәм камилсез¬ леген чагылдырган. Россиядә формалашып килүче аб¬ солют — чикләнмәгән монархия яңа, сыгылмалы идарә системасы булдыруны таләп иткән. Татар хөкем өе. Җирле хакимият системасының төп урыннарына бары тик рус боярлары һәм дворяннар гына билгеләнгән. Идарә органнарына татарларны якын җибәрмәгәннәр. Тәрҗемәче-тылмачларга гына ташлама ясалган. Ул заманның кайбер чыганакларында крайда яшәүче рус булмаган халыклар эшләре белән шөгыльлә¬ нүче Татар хөкем өе искә алына. Өйне “татар башлы¬ гы” җитәкләгән, аны воевода яисә рус дворяннары ис¬ әбендәге дьяклар билгеләгән. Яңа хакимиятнең таянычлары. Патша хөкүмәте, крайны яулап алуга ук, элеккеге хәрби-сәяси үзәкләрне, барыннан да бигрәк Казанны ныгытуга, яңа шәһәрләр һәм крепостьлар салуга зур әһәмият бирә башлый. Тиз арада Казанда таш Кремль төзү башлана; Лаеш (1557), Тәтеш (1558), Царевококшайск (хәзерге Йошкар-Ола), Ур¬ жум, Малмыж (барысы да 1584 елга карый) һәм башка крепостьлар төзелә. Шул заман кешесе язганча, патша “аларга рус кешеләрен кертеп утырта һәм ул, патша, шуның белән Казан Патшалыгын ныгыта”. XVI йөзнең 70 нче елларыннан алып Казан җирлә¬ рендә засека чикләре билгеләнә башлый. Ул чикләр ур¬ лар, чокырлар, агачлар өеменнән торган ныгытмалар ли¬ ниясеннән гыйбарәт булган; аларга каравылчылар да ку¬ елган. Баштарак бу ныгытмаларга шәһәрләр, крепость¬ 112 113
лар, утыртма коймалы шәһәрчекләр дә кергән. Алар көньяктан килүче күчмә халыклар һөҗүменнән сакла¬ ну өчен хезмәт иткән. Соңыннан алар Идел буен колони¬ ягә әверелдергәндә таяныч пунктлары булып әверелгән. Беренче шундый чик-ныгытма 1578 елда Темниковтан Алатырьга һәм Тәтешкә кадәр төзелә башлаган. Шулай итеп, Урта Идел буенда әле XVI гасырның икенче яртысында һәм XVII гасырның башында ук Казан ханлыгының элеккеге идарә аппараты тулысын¬ ча юк ителә һәм Россиянең моңа кадәр үзенә дә билге¬ ле булмаган өр-яңа административ һәм хәрби идарә си¬ стемасы төзелә. Аңа таянып, патша хөкүмәте яулап алынган җирләр¬ не гомумроссия социаль-икътисади һәм сәяси тормы¬ шына тарта, крайда үз мәнфәгатьләрен тәэмин итә. Сораулар һәм биремнәр 1. Урта Идел буеның яулап алынган территориясендә яңа ад- ■ министратив-дәүләт идарәсе системасы төзеп, патша хөкүмәте үз алдына нинди максатлар куя? Аның үзенчәлекләре нәрсәдә була? 2. Воеводаларның вазифаларын тасвирлагыз. Алар ку¬ лында тупланган хакимлек нинди була һәм ул нинди максат¬ ларга хезмәт итә? 3. XVI гасырның 70 нче елларында Казан сарае приказы ни өчен төзелә? 4. Татарлар төбәк белән идарә итүгә катнаша алганмы? 5. Татар хөкем өе нәрсә ул? Аның җитәкчесе кемнәр арасыннан билгеләп куелган? Җавабыгыз¬ ны әзерләп, йомгак ясагыз. 6. Ни өчен 50 нче еллардан башлап яңа хакимият крайда крепостьлар төзергә керешә? 7. Край тер¬ риториясендә XVI гасырның 70 нче елларында ныгытмалар төзүнең максаты нәрсәдән гыйбарәт? § 22. XVI гасырның икенче яртысында — XVII гасыр башында Урта Идел буенда патша хөкүмәтенең социаль-икътисади һәм дини сәясәте Казан ханлыгын яулап алуга ук крайны колонияләш¬ терү — бирегә русларны күчереп утырту эше башлана. Ул XVIII гасыр уртасында гына тәмамлана. Колонияләштерү — XVI гасырның 50 нче елларын¬ да Россия составына кертелгән Урта Идел буеның бик зур территориясен рус халкы тарафыннан үзләштерү дигән сүз. Бу эшне оештыруда патша хөкүмәте хәлит- кеч роль уйный. Ул, әлбәттә, Урта Идел буеның руслар килгәнче үк башка халыклар тарафыннан үзләштерелгән¬ леген игътибарсыз калдыра алмый. Шуңа күрә рус хөкүмәте биредә шактый максатчан социаль-икътиса¬ ди сәясәт уздырырга мәҗбүр була. Крайны колонияләш¬ терү төп максат итеп куела. Ул чактагы социаль-икътисади сәясәтнең өч юнәле¬ шен атарга мөмкин. Беренчесе — элеккеге Казан хан¬ лыгының югары феодаль катлавына, икенчесе халык¬ ның төп массасына мөнәсәбәт белән бәйле була; өченче юнәлеш крайда рус халкы катлавын төзүне күздә тота. Йомышлы (дәүләт хезмәтендәге) татарлар катлавы төзү. Яңа хакимият крайда элеккеге ханлыкның юга¬ ры (феодаль) катлавыннан үзенә ышанычлы таяныч бул¬ дырырга омтыла. Хәтерләвебезчә, күп кенә татар феодаллары әле XV гасырда һәм XVI гасырның беренче яртысында ук Мәскәү ягына авышалар, рус хөкүмәте Казанга һөҗүмнәр ясаган чакта, шул исәптән 1552 елда да, аңа актив ярдәм итәләр. Шул татарларның бер өлешенә Казан җиңелгәч үк җир бүләк ителә. Баш күтәргән халыкка каршы көрәшкән та¬ тар феодалларына да җир бүлеп бирелә. Шулай итеп, край¬ да йомышлы татарлар катлавы оеша башлый. Йомышлы татарлар төрле вазифалар үтиләр. Алар- ны тәрҗемәче-тылмач, кәгазьләр күчереп язучы, кече илче итеп файдаланалар. Бу катлау хәрби походларда, Ливон сугышында, Россиянең дәүләт чикләрен саклау¬ да һ.б. катнаша. Хезмәтләре өчен алар утарлар, акчала¬ та һәм икмәкләтә эш хакы алалар. Моннан кала ал арга сәүдә-һөнәри шөгыльләрендә кайбер өстенлекләр дә би¬ релә. Шулай итеп, җирле халыкның бер өлеше калган¬ нарга каршы куела, ә бу исә киләчәктә хөкүмәткә кар¬ шы чыгышлар мөмкинлеген киметә. Яңа хакимияткә тугрылык күрсәткән йомышлы Ка¬ зан патшаларының бер өлеше Иван Грозныйдан Казан¬ га якын бер җирдә бистә төзергә шәхси рөхсәт ала. (Ул тарихка Иске татар бистәсе дип кереп калган.) Бу түбән һәм сазлыклы урын Кабан күле артында ук, шәһәр ди¬ вары тышында булган. Халык санын алу кенәгәләреннән 114 115
күренгәнчә, XVI йөзнең 60 нчы елларында татар бистә¬ сендә бары тик 150 генә хуҗалык исәпләнгән. Кайчан¬ дыр күп санлы Казан халкыннан бары тик шул хәтле генә кеше калган. Әле аларга да, шәһәр читендә булула¬ рына карамастан, үз идарәләрен төзергә рөхсәт ителмәгән. Биредә “прикащиклар” — махсус билгеләп куелган рус чиновниклары идарә иткән. 1602—1603 елгы халык санын алу кенәгәсендәге мәгълүматларга караганда, йомышлы татарлар арасын¬ да, күпме җир биләвенә карап, берничә төркем феодал аерылып торган. 50 гектарга якын сөрүле җир хуҗала¬ ры — эре җир биләүчеләр дә булган. Кенәгәгә андый 12 кеше теркәлгән. Йомышлы кешеләрнең иң күп өлешен вак җир биләүчеләр тәшкил иткән. Урта Идел буенда патша хөкүмәтенең тугрылыклы таянычы, нигездә, әнә шул “йомышлы кешеләр” булган. Ясак түләүче кешеләрнең хәле. Казан краенда бәйле халыкның төп массасын ясак кешеләре тәшкил иткән. (“Ясак” — дәүләткә феодаль бәйлелектә торган кешеләр түләгән төп салым дигән сүз.) Аларның күбесе, рус түгел¬ ләре, әле Казан ханлыгы чорында ук ханга ясак түләгән. Ханлык җиңелгәч, ясак кешеләренең хәле нык үзгәрмәгән. Алар үз җирләрендә калганнар һәм хәзер ясакны рус патшасына түли башлаганнар. Аның күләме башта үзгәрмәгән. Ясак я натураль төстә — ашлык, бал, мехлар белән, яисә акчалата түләнгән. Ясак кешеләре дәүләт (казна) җирендә эшләгәннәр. Җирдән файдалан¬ ган өчен, алар натураль салым түләгәннәр. Халык санын алу кенәгәләренә караганда, ясак ке¬ шеләренең җир белән тәэмин ителүе, тулаем алганда, начар булмаган. Ләкин аларның җирләренә еш кына йомышлы кешеләр, алпавытлар, чиркәүләр һәм монас¬ тырьлар нәфес сузган. Тора-бара ясак кешеләрен фео¬ даль эксплуатацияләү көчәйгән, салымнар да үскән. Шуның өстенә аларны шәһәрләр, ныгытмалар, оборона линияләре корырга, урман кисәргә, почта, йөк, кешеләр ташырга һәм башка шундый эшләрдә файдаланганнар. Рус булмаган халыкларны көчләп христиан диненә кертү белән беррәттән, болар барысы да ясак кешеләрендә кар¬ шылык тудырган. Халыкның социаль һәм милли составы үзгәрү. Ка¬ зан ханлыгын җиңү белән үк, хөкүмәт крайда рус хал¬ кы катлавын оештыру һәм ныгыту, җир биләүче дворян¬ нар катлавын булдыру буенча актив сәясәт үткәрә. Ба¬ рыннан да бигрәк, бу якка рус алпавытлары омтыла. “Ка¬ зан тарихы” авторы, сокланып, «Бу җирләр бик тә иркен һәм бай, анда терлек асрыйлар, умарта тоталар, күп төрле ашлык һәм яшелчә үстерәләр; ул шулай ук киек-җәнлеккә, балыкка һәм башка нәрсәләргә бай”, — дип язган. Иң башта төп халыкны яшәгән урыныннан куып чы¬ гару башлана. Әйтик, исән калган татарлар Казаннан куыла. Аларга шәһәргә 30 километрдан да якынрак урында яшәргә рөхсәт ителми. Аннан да якынрак ур¬ нашкан торак пунктлар җимертелә. Татарларга олы юллар буенда, зур елгаларга 5—10 чакрымнан якынрак урыннарда яшәү тыела. Казан һәм башка шәһәрләр ти¬ рәсендәге Кама, Идел ярлары янындагы җирләр руслар¬ ның йомышлы кешеләренә бирелә. XVI йөзнең икенче яртысында крайда шактый күп сан¬ лы рус алпавытлары катлавы үсеп чыга. Хәер, биредәге халыкның көчле каршылыгы сәбәпле, җир чикләнгән тер¬ риторияләрдә генә бүленә. Ләкин 70—80 нче елларда рус дворяннары инде Урта Идел буеның бик күп эчке район¬ нарына үтеп керәләр. Беренче чиратта аларга ханның, һәлак булган яки туган җирен ташлап киткән татар феодалла¬ рының җире бирелә. 10—15 елдан соң ук рус алпавытла¬ рының гомуми саны татарларныкына караганда нык ар¬ тып китә. Тарихи чыганакларда Иделнең сулъяк ярында¬ гы төбәкләрдә генә дә ул чакта 200 татар һәм 700 рус эре җир биләүче булган, диелә. Чиркәү һәм монастырьлар да зур-зур җир биләмәлә¬ ре алалар. Тиздән алар эре җир биләүчеләргә әверелә. Казандагы Елан тавындагы (Зилант) һәм Спас-Преобра- женский, Свияжскидагы Богородицкий һәм башка мо¬ настырьлар нәкъ шундый булалар. Элеккеге Казан ханлыгы территориясендә, җир биләү¬ че алпавытлар һәм монастырьлардан тыш, рус хезмәт халкы катлавы да формалаша. Рус алпавытлары һәм монастырьлар үз крестьяннарын да бирегә күчерәләр. Авыр изүдән котылыр өчен, крестьяннар Идел буена 117 116
Россиянең үзәк төбәкләреннән дә качып килә. Бу исә крайның милли составын тагын да чуарлый, төрле милләт крестьяннары арасында хуҗалык, мәдәни, көнкүреш элемтәләрен көчәйтә. Крестьяннар феодаль дәүләтнең гомуми изүеннән җәфа чигәләр, ә бу исә киләчәктә изүчеләргә каршы бердәм чыгышларга җир¬ лек әзерли. Христианлаштыру сәясәте. Әле Казанны яулап ал¬ ганчыга кадәр үк, “динсез мөселманнарга” каршы рәхим¬ сез көрәш Урта Иделгә походларның төп бурычларын¬ нан берсе дип игълан ителә. Православие чиркәвенең шул чактагы күп идеологлары “кыргыйларны” һәм “ал¬ ласыз хыянәтчеләрне” җәзага тартырга, ханлык халкын “ныклап чукындырырга” өндиләр. Ьәм царизм бу сәя¬ сәтне даими алга сөрә. Казанны алуның беренче көннәрендә үк шәһәрнең мөселман халкын рәхимсез төстә канга батыралар, Явыз Иван әмере белән шәһәрнең һәммә мәчете җимерелә. Шунда ук беренче чиркәүләргә нигез салына. Әсир төшкән казандылар мәсхәрәле ике юлның берсен сайларга — я чукынырга, я үләргә тиеш булалар. Казанның соңгы ханы әсир төшкән Ядегәр Мөхәммәд һәм Сөембикәнең яшь улы Үтәмеш Гәрәй дә көчләп чукындырыла. Крайда христианлаштыру сәясәтенең максаты нин¬ ди булган соң? Беренчедән, патша хөкүмәте элеккеге Казан ханлыгы халкын буйсындырып тотар өчен яңа мөмкинлекләргә омтылган. Икенчедән, православие чир¬ кәве ислам динен үзенең иң явыз дошманы итеп сана¬ ган һәм аны җиңәргә тырышкан. “Христос диненнән ваз кичкәннәрне” — мөртәтләрне күпләп чукындыру право- славиенең хаклыгын раслау итеп саналган. Христианлаштыру сәясәтен уздыру Казан епархия¬ сенә йөкләнгән. Чиркәү идарәсенең бу органы 1555 елда төзелгән. Аны төзегәндә, Казан епархиясенә Казан һәм Свияжск воеводалыклары, аннары элеккеге Әстерхан ханлыгы территориясе дә кергән. Епархия архиепископ, аннары митрополитлар һәм епископлар тарафыннан идарә ителгән. Казан епархиясенә беренче архиепископ итеп Гурий куелган, ул хәтта воеводалар белән идарә итә алган. Гу- рий крайның рус булмаган халкын киң колачлы хрис¬ тианлаштыруны оештыручыларның берсе, хәтта аның җитәкчесе булган. Миссионерлык эшчәнлегендә аңа Иван Грозныйның “Боерыклар белешмәсе” кулланма булып хезмәт иткән. Бу Россия тарихында рус булмаган ха¬ лыкларны христианлаштыруда беренче күрсәтмә булган. Белешмә эчтәлегенә караганда, ул чукындыру эшендә көч кулланмый торган чараларны өстенрәк күрә, ә ру¬ ханиларга, миссионерларга православие диненә күчкәннәргә төрле ташламалар ясауга юнәлеш тотарга куша. Мәсәлән, Иван Грозный архиепископ Гурийга мон¬ дый күрсәтмә бирә: “Көчләп түгел, үз теләге белән чу¬ кынырга теләгән татарларны (аңа) чукындырырга ку¬ шарга; һәм яхшыларын үз янында епископьеда тотарга һәм барлык христиан законына өйрәтергә, һәм мөмкин булганча кайгыртырга... Ә яңа чукындырылганнар өйрәнеп беткәч, ... архиепископка аларны еш кына ашар¬ га чакырырга, һәм аларга үз өстәле янында куас эчер¬ тергә, ә аштан соң аларны шәһәр читендәге йортта бал эчәргә җибәрергә. Ә аңа үтенеч белән килә башлаган та¬ тарларны ишегалдында ашатырга һәм (аларга) куас эчертергә кушарга, ә балны шәһәр читендәге йортта эчертергә. Алар белән сабыр сөйләшергә һәм түземле¬ лек белән христиан законына китерергә, һәм алар белән йомшак күңел белән сөйләшергә, ә алар белән рәхимсез сөйләшмәскә”. Башка диндәге кешеләрне православиега тартканда, аларның үз теләген дә искә алырга нәрсә мәҗбүр итә? Иван Грозный крайдагы хәлләрнең тынычсызлыгын гына түгел (бу вакытта “Казан сугышы” барганын исе¬ гезгә төшерик), тышкы сәяси шартларны да игътибарга ала. Патша мөселманнарга кансыз караш аркасында күрше мөселман илләре Төркия һәм Кырым белән мөнәсәбәтләрнең бозылуын теләми. 1570 һәм 1584 ел¬ ларда ул, Төркиягә махсус илчелек җибәреп, үзенең ис¬ ламга ихтирамлы мөнәсәбәтен раслый, мөселман кешелә¬ рен беркайчан да кыерсытмавына ышандыра. Ләкин Россиянең югары хакимияте алдына моңа чак¬ лы мөселман халкын массакүләм чукындыру пробле¬ масы беркайчан да басмаган була. Ә исламның исә Урта 118 119
Идел буенда бик борынгы традицияләре һәм тирәнгә киткән тамырлары булганга, ислам динендәге кешеләр¬ нең күбесе чукынырга теләми. Менә шуңа күрә XVI йөзнең икенче яртысында христианлаштыру сәясәте биредә зур уңышка ирешә алмый. Шуның өстенә, Казанга яу алдыннан игълан ителгән “дин өчен көрәш” чынлыкта еш кына җир, байлык өчен көрәшкә әйләнә. Ул көрәштә чиркәү актив катнаша. Мондый шартларда ул крайның рус булмаган халыкла¬ рын православиегә кертү белән түгел, ә күбрәк җир кул¬ га төшерү белән шөгыльләнә. Ә шулай да, тарихи чыганакларга караганда, Казан тирәсендәге төрле төбәкләрдә “яңа чукынган” кешеләр күренә башлый. Православиегә күчүчеләрнең күбесен аларга җир, азмы-күпме өстенлекләр бирү кызыктыра. Феодаль югары катлау өчен өстенлекләр тагын да кы¬ зыгырлык һәм сизелерлек булганга, аның вәкилләре яңа дингә тизрәк күчә. Андый кешеләр шунда ук хокукла¬ ры ягыннан рус йомышлы катлавы белән тигезләшә. Аларның күбесе, элеккеге диннән ваз кичеп, үз телен оныта, руслаша, рус дворяннары составына күчә. 90 нчы еллар башында чиркәү җитәкчеләре борчыла башлый. 1593 елда Казан митрополиты Гермоген патша Федор Иоанновичка хәлнең торышы хакында җен¬ текләгән хисап юллый. Анда ул яңа чукынганнарның чукынмаганнар белән бер үк авылларда яшәүләрен һәм христианлыкны җиңел ташлауларын, христиан гореф- гадәтләрен үтәмәүләрен хәбәр итә. Казанның татар бис¬ тәсендә җимертелгән мәчетләр урынына яңалары салы¬ на башлады, ди. Патшаның җавабы катгый була: чу¬ кындырганнарны чукынмаганнардан аерырга, христи¬ анлыкны ташлаган өчен рәхимсез җәза бирергә, богау салырга, кыйнарга һәм төрмәгә утыртырга, салынган мәчетләрне кичекмәстән җимерергә. Яңа чукынган ал¬ павытлар үз хезмәтчеләрен христианлыкка тартырга, “ә чукынмаган татарларны, чуашларны һәм чирмешләрне чыгарып җибәрергә яисә сатарга” тиеш булалар. Мон¬ нан соң русларның башка дин тотучылар белән “яшәргә, үз ихтыяры белән һәм акча алып хезмәт итәргә”, алар белән никахланырга хаклары булмый. Ә шулай да Федор патшаның бу катгый указы кәгазьдә генә кала. XVI йөз ахыры — XVII йөз башы Россия өчен шул кадәр борчулы була ки, кискен күрсәтмәләрне үтәргә вакыт та, акча да җитми. Тәхет өчен көрәш, И.И. Болотников восстаниесе, ялган рәвештә “патша улы” исемен йөртүчеләр пәйда булу, поляклар, шведлар бәреп керүләр — болар барысы да Россия үзәк хакимиятенең игътибарын читкә тарта. Урта Идел буе¬ ның төп халкын христианлаштыруга ул чын-чынлап яңадан бары тик XVII гасыр уртасында гына керешә ала. Шулай итеп, XVI йөзнең икенче яртысыннан край¬ ны колониягә әверелдерү башлана һәм бер үк вакытта Урта Идел буеның төп халыкларын христианлаштыру бара. Казан җирләрендә рус алпавытлары, православие руханилары, рус милләтеннән булган хезмәт халкының шактый зур катлавы барлыкка килә. Биредә йомышлы татарлар патша хөкүмәтенең таянычы була бара. Хри¬ стианлаштыру көтелгән нәтиҗәләр бирми. Край хал¬ кының социаль һәм милли составы үзгәрә, ә бу аны Россиянең тарихи процессына җәлеп итүгә шартлар әзер¬ ли. Элеккеге бәйсезлекне кабат аякка бастыру мөмкин¬ легенең нигезе югала бара. Сораулар һәм биремнәр л 1. Патша хөкүмәтенең XVI йөзнең икенче яртысында — XVII йөз ■ башында Урта Идел буенда социаль-икътисади сәясәтенең төп максатларын тасвирлап бирегез. 2. Йомышлы татарларның хәлен һәм шөгыльләрен күз алдына китерегез. Бу катлауны төзегәндә, хөкүмәт нинди исәп тоткан? 3. Ясак түләүче кешеләрнең хәле нык үзгәргәнме? Җавабыгызга дәлилләр китерегез. 4. Йомыш¬ лы татарлар һәм ясак түләүче татарларның аермасы нәрсәдә? 5. XVI йөзнең икенче яртысында — XVII йөз башында крайда яшәгән халыкның социаль һәм милли составындагы үзгәрешләр турында сөйләгез. Ул үзгәрешләр нинди нәтиҗәләр биргән? 6. Крайда христианлаштыру сәясәте уздырганда, хөкүмәт һәм православие чиркәвенең нинди максатлар куйганын аңлаты¬ гыз. 7. Иван Грозныйның Боерыклар белешмәсен (Наказная память) һәм Федор патшаның 1593 елгы Указын чагыштырып карагыз. Сез нинди нәтиҗәгә килдегез? 8. Яңа чукынган ке¬ шеләр кем ул? Алар нинди хокуклар һәм өстенлекләрдән фай¬ даланган? 9. XVI йөзнең икенче яртысында — XVII йөз башын¬ да крайның рус булмаган халкын православиегә кертү мас- сакүләм төстә уздырылган дип әйтеп буламы? Җавабыгызны дәлилләгез. 120 121
§ 23. Урта Идел буенда XVII гасыр башында “крестьяннар сугышы” XVI гасыр башында Россия территориясенең зур өле¬ шендә “крестьяннар сугышы” дип аталган халык чуа¬ лышлары колач җәя. XVI—XVII гасыр чикләрендә кре¬ постной хокук системасы оеша башлый. Крестьяннар яңа хуҗаларга күчү хокукыннан мәхрүм ителә (Юрьев көне бетерелә), ә алпавытлар үзләренең качкын кресть¬ яннарын биш ел буена эзләү хокукы алалар. 1601—1603 елларда, илдә иген уңмау сәбәпле, коточкыч ачлык хөкем сөрә. Чуалыш җәелә бара. Край крестьяннары хәрәкәтенең сәбәпләре һәм үзен¬ чәлекләре. Урта Идел буе әле күптән түгел генә Россия дәүләтенә кушылганга, бу территориядә гомумроссия тәртипләре урнашып җитми. Шуның өстенә биредә төрле милләт вәкилләре яши. Урта Идел буенда да крестьяннарны феодаль изү көчәя, ул халыкны христианлаштыру сәясәте белән ку¬ шылып бара. Татар халкы үз дәүләте бәйсезлеген кире кайтару уен озак вакытлар оныта алмый. “Крестьяннар сугышы” башланган вакытка крайда рус крестьяннарының саны шактый үсә. Аларның күбе¬ се Россиянең үзәк төбәкләреннән үз алпавытларының рәхимсез изүеннән качып киләләр. Аларның социаль мәнфәгатьләре төп халыкларныкы белән тәңгәл килә. Мондый шартларда рус һәм рус булмаган крестьяннар феодалларга каршы бергәләп көрәшә алалар. Шул ук вакытта татар халкы милли-азатлык көрәше дә алып бара. Ул көрәш иң беренче нәүбәттә милли- дини кыерсытуга каршы чыга. Шунысы үзенчәлекле, бу хәрәкәттә татар һәм башка халыкларның хезмәтчел массасы гына түгел, ә кайбер феодаллар да катнаша. Алар шәхси мәнфәгатьләрен дә кайгырталар, тартып алынган җирләрен кире кайтарырга омтылалар. Ләкин XVII гасыр башындагы хәрәкәттә милләтләр бердәмлеге булмый. Хөкүмәт барыбер халыкларны со¬ циаль яктан бүлгәли ала. Шуңа күрә күп кенә йомыш¬ лы кешеләр һәм ясак түләүчеләр хәрби эшләргә җәлеп ителә, крестьяннар чыгышларын бастыруда катнашырга 122 мәҗбүр була. Моның өчен аларга юмарт төстә бүләкләр, шул исәптән җир дә бүлеп бирелә. Чуалышлар башлану. Крестьяннарның массакүләм чыгышлары Урта Идел буенда 1606 ел уртасында баш¬ лана. Иделнең уңъяк төбәкләрендә яшәүче крестьяннар аеруча активлык күрсәтә. Чуаш, рус, татар, чирмеш һәм мари крестьян отрядлары Свияжскины, Алатырь, Арза¬ мас, Чабаксар, Курмыш һәм башка шәһәрләрне штурм¬ лыйлар, шәһәр кешеләре дә еш кына баш күтәрүчеләргә кушыла. Тиздән башка төбәк крестьяннары да күтәрелә. Әйтик, 1606 ел ахырында Вятка ягы халкы да баш күтәрә. Патша хакимияте Урта Идел буе крестьяннарының массакүләм чыгышын бастыруны бары тик 1608 елда гына оештыра ала. Моның өчен бояр Ф.И. Шереметев җитәкчелегендә зур бер армия җибәрелә. Ләкин ул да озак вакытлар буена баш күтәрүчеләрне җиңә алмый: гаскәр бер җирдә уңышка ирешүгә, чуалышлар икенче урында кабынып китә. Җирле воеводаларга Ф.Шереме¬ тев болай дип әмер бирә: “...барча авылларда татар һәм чирмешләрне патша хакимиятен танырга мәҗбүр ите¬ гез, алар патша кулы астында даими, мәңгегә булсын¬ нар, ә хакимиятне таный башламаган волостьларда алар¬ ны сугышып алырга, чирмешләрне һәм татарларны үте¬ рергә, хатыннарын һәм балаларын әсирлеккә алырга, ә хуҗалыкларын таларга һәм авылларын яндырырга”. 1609 елның гыйнвар ае башында баш күтәрүчеләр¬ нең күпмилләтле отрядлары Свияжск янында тар-мар ителә. Моннан соң беразга чуалышлар үзәге Вятка төбәгендәге Яранск шәһәренә күчә. Баш күтәрүчеләр янә Свияжскига һөҗүм әзерли башлый. Аларның җитәк¬ челәренең берсе татар кенәзе Җангали Шөгеров була. 1609 елның мартында Ф. Шереметев гаскәрләре Сви- яжскидан ерак түгел Борындык авылы буенда баш күтәрүчеләрне тагын бер кат җиңәләр. Моннан соң чуа¬ лышлар беразга басылып тора. Чуалышларның яңадан күтәрелүе һәм Шульгин авантюрасы (авантюра — принципсыз, хәвеф- хәтәрле, намуслылыгы шикле, очраклы уңышка исәпләнгән эш. — тэрҗ.). 123
1609 елның көзендә крестьяннар яңадан күтәрелә һәм бу чама белән киләсе елның көзенә хәтле дәвам итә. Ул яңадан Нократ һәм Иделнең уңъяк яры төбәкләрендә җәелеп китә. Баш күтәрүчеләр Котельнич шәһәрен ала¬ лар, Свияжск шәһәре янә чолганышта кала. Үзәк хаки¬ мият күтәрелешне озак бастыра алмый, чөнки шул ук вакытта ил үзәгендә сәяси хәл нык катлаулана. (1609 елның көзендә Польша короле Россиягә сугыш игълан итә, Ялган Дмитрий II патша Василий Шуйскийга кар¬ шы һаман көрәшә. Польша гаскәрләре тиздән Мәскәүне камап алалар һәм аны бирелергә мәҗбүр итәләр.) Ә шу¬ лай да Урта Идел буе крестьяннарының массакүләм чы¬ гышы 1610 елның көзенә таба акрынлап бастырыла. Нәкъ шушы вакытта Казанда хакимиятне сәяси аван¬ тюрист дьяк Никанор Шульгин үз кулына төшерә. Ул воевода Б.Я. Бельскийны читкә кысрыклый; тиздән Б.Я. Бельский чуалыш барышында үтерелә. Милләте ягыннан рус феодаллары мәнфәгатьләрен чагылдырып, Шульгин Урта Иделдә Мәскәүнең бәйсез христиан дәүләте төзүен игълан итә. Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә, Казаннан Мәскәүне поляк басып алучыларыннан сакларга җибәрелгән кешеләр халык ополчениеләрендә актив катнашмыйлар. Шульгинның “Казан дәулэте"н төзергә өндәве халык¬ та, шул исәптән татарларда да, теләктәшлек тапмый. Ки¬ ресенчә, татар отрядлары җитәкчеләренең берсе Лукьян Мяснов һәм тагын егермеләп татар кенәзе һәм морзасы Шульгинга буйсынудан баш тарта һәм Кузьма Минин белән Дмитрий Пожарский ополчениесенә ярдәмгә китә. 1613 елның башында Мәскәү азат ителә. Земский соборда (гомумдәүләт соборы) яңа патша итеп Михаил Романов сайлана. Сайлау нәтиҗәләрен раслаучы грамо¬ тага йомышлы сигез татар кешесе, шул исәптән Ишәй бәк, Аюкай морза да кул куя. Никанор Шульгин яңа патшаны танырга теләми һәм тиздән, хыянәттә гаеплә¬ неп, кулга алына, аннары Себергә сөргенгә озатыла. Ка¬ занга яңа воеводалар җибәрелә. Җангали восстаниесе. 1615 елның көзендә чуалыш¬ лар яңадан башлана, тиздән алар чын-чынлап восстани¬ егә әверелә. Аның башында Җангали тора. Чуалыш ха¬ кимиятнең “бишенче акча” дигән махсус салым салуы аркасында килеп чыга. Край халкы күчемсез милек¬ нең һәм керемнең биштән бер өлеше кадәр салым түләргә тиеш була. Күп санлы үтенечләр кире кагыла, салым җыю дәвам итә. Бу хәл халыкның сабырлыгын чыгы¬ рыннан чыгара. 1616 елның башына Казан ягы кайнап тора. Баш күтәрүчеләр Сарапул, Арзамас, Муром, Свияжскины, Казан читен басып алалар. Хәрәкәттә йомышлы һәм ясаклы татарлар, чуашлар, марилар, удмуртлар, башкорт¬ лар актив катнаша. Ләкин хөкүмәт гаскәрләренең өстен¬ леге сәбәпле (гаскәргә ярдәмгә йомышлы татарлар да тар¬ тыла), баш күтәрүчеләр җиңелә. Җиңүчеләр бик каты шәфкатьсезлек күрсәтәләр. Шул еллардагы мәгълүматларга караганда, “сугыштан хуҗалыклар ташландык хәлгә килә”, “сөрүле җирләр куаклыклар һәм урман белән” каплана. Җангали кулга алына һәм Казанда җәзалап үтерелә. Шулай итеп, болганчык еллар вакыйгаларының бер өлешенә әйләнгән крестьяннар хәрәкәте җиңелүгә ду¬ чар була. 1613 елда, Земский собор Михаил Романовны патша итеп сайлагач, Гаугалы вакыт бетүгә бара. Казан инде яңа патшага ант бирә. Чуалышлы еллар нәтиҗәлә¬ рен рәткә салу, дәүләттә тәртип урнаштыру хакимият¬ нең иң мөһим бурычларының берсенә әйләнә. Ләкин халыкның ризасызлыгын һәм актив чыгышларын ту¬ дырган сәбәпләр бетми, кала килә. Алда фетнә тулы га¬ сыр ята. 70 нче елларда Идел буенда кабат киң колач¬ лы баш күтәрү кабынып китә. Сораулар һәм биремнәр л1. Туган ягыбыз территориясендә XVII гасыр башында ■ күтәрелгән крестьяннар хәрәкәтенең сәбәпләрен һәм үзенчә¬ лекләрен тасвирлагыз. 2. Крайда беренче крестьяннар сугышы барышында рус һәм рус булмаган халыкларның мәнфәгатьлә¬ ре тәңгәл киләме? Җавабыгызны дәлилләгез. 3. Крайда татар халкын баш күтәрергә нәрсә мәҗбүр итә? Бу көрәштә татар феодаллары нинди юл сайлыйлар? 4. Урта Идел буендагы кре¬ стьяннар сугышының төп вакыйгаларын тасвирлагыз. Аларның нәтиҗәләре башкача була алыр идеме? 5. Н. Шульгинның Урта Иделдә «Казан дәүләте»н төзергә чакыруы край халкында, шул исәптән — татарлар арасында да, ни өчен теләктәшлек тапмый? 6. Край халкы поляк басып алучыларына каршы азатлык көрәшеңдә ничек катнашкан? 7. Сез ничек уйлыйсыз: М.Романовның патша 124 125
итеп сайлавын раслаучы грамотага ни өчен йомышлы татарлар да кул куйган? 8. Җангали восстаниесенең сәбәпләрен һәм ба¬ рышын бәян итегез. Бу күтәрелештә катнашучылар составы нәрсәне раслый? § 24. Халыкның төп төркемнәре, аларның шөгыльләре һәм социаль хәле. XVII гасырда Урта Идел буенда хөкүмәтнең социаль һәм дини сәясәте Ясаклы һәм йомышлы татарлар XVII гасырда да, XVI гасырның икенче яртысындагы кебек үк, край халкы¬ ның төп зур төркемен тәшкил итә. Сан ягыннан азрак икенче төркемгә һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр, сәнәгать (про¬ мышленность) кешеләре керә. Төбәк территориясендә рус алпавытлары, крестьяннары, православие руханилары вәкилләре саны да үсә. Ясаклы крестьяннар. Этник яктан ясаклы кешеләр шактый чуар төркем тәшкил иткән. Алар арасында татарлар, чуашлар, марилар, удмуртлар да булган. Ясак¬ лы кешеләр асылда игенчелек белән шөгыльләнгән. Ур¬ ман-дала, дала районнарында аларның хуҗалыгында төрле кәсәбәчелек, шул исәптән умартачылык, сунарчы¬ лык та сизелерлек урын алып торган. XVII гасыр уртасыннан ныгытмалы линияләр төзү эше дәвам иткән. Башта Сембер сызыгы, аннары Кама арты сызыгы төзелә башлаган. Соңгысы Иделнең сулъяк ярыннан башланып, көнчыгышка таба Агый- дел тамагына чаклы сузылган. Аның буеннан-буена утыртма читән белән әйләндереп алынган сигез шәһәрчеге, шул исәптән Бүләр, Яңа Чишмә, Зәй, Минзәлә булган. Анда өлешчә вак утарлы поляк һәм Смоленск дворяннары утыртылган. Бу корылмаларны төзергә, күпләп, ясаклы татарлар, марилар, чуашлар, удмуртлар җәлеп ителгән. Бирегә, күпләп, рус кресть¬ яннары да куып китерелгән. Оборона корылмалары һәм шәһәрләр төзүдән тыш, ясаклы кешеләр, элеккеге кебек үк, дәүләтнең башка эшләрен дә үтәргә мәҗбүр ителгән. Алар атлар белән почта, йөк, кешеләр ташу, юллар салу кебек авыр, мәшәкатьле эшләр дә башкарганнар. Ясаклы кешеләрнең барысы да дәүләт җире — има¬ на — тотучылар булып саналган. Аларга дигән җирләр, гадәттә, дәүләт тарафыннан игенчеләр общинасына би¬ релгән, аннары ул җирне крестьян гаиләләре җыеннар¬ да үзара бүлешкәннәр. Җирдән файдалану хокукы өчен ясаклы кешеләр казна файдасына ясак түләгәннәр. Ясак¬ ны XVII гасырда һәр хуҗалыктан акчалата яисә нату¬ ралата (җитештерелгән продукция белән) түләткәннәр. XVII гасыр ахырында “ясак” сүзе җыела торган салым күләмен дә аңлаткан. Җир участокларын, уңдырышлылыгына карап, бер үк гаиләгә төрле урыннардан бүлеп биргәннәр. Кресть¬ яннар әнә шулай община әгъзаларының җиргә карата мөнәсәбәтен тигезләргә омтылганнар. Ләкин күп нәрсә гаиләдәге эшче кулларга, авыл хуҗалыгы эш коралла¬ ры санына һәм сыйфатына, эшлеклелеккә бәйле бул¬ ган. Шуңа күрә ясаклы крестьян хуҗалыклары төрлечә үскән. Тора-бара ясаклы крестьяннар мөлкәт ягыннан катлауларга бүленә башлаган. Җир, мал-туар, эш корал¬ лары белән яхшырак тәэмин ителгән хуҗалыклар бае¬ ган, икенчеләре мохтаҗлыкка төшкән, фәкыйрьләнгән. Андый крестьяннар бай авылдашларына бәйлелеккә эләккән. XVII гасырда ясаклы кешеләр җирләренә рус алпа¬ вытлары, чиркәүләр һәм монастырьлар, йомышлы ке¬ шеләр “һөҗүм” башлаганнар; бу исә күп яктан крайны колонияләштерү сәясәтен дәвам итүгә бәйле булган. Мәсәлән, XVII йөздә биредә бик зур хуҗалыклары бул¬ ган 20 дән артык монастырьга нигез салынган. Чиркәү, сарай, алпавыт, вотчина (ата-бабадан килгән) хуҗалыклары үскән, аларга да сөрүлек җирләре һәм башка төрле җир-сулар кирәк булган. Казан өязендә генә дә гасырның икенче яртысына йомышлы руслар¬ ның утарлары ике мәртәбә арткан. Урта Идел буенда буш җирләр инде калмаган диярлек. Шуңа күрә эре феодаллар — җир биләүчеләр — үз биләмәләрен ясак¬ лы кешеләр исәбенә арттырырга омтылганнар, ә соңгы¬ ларының мәнфәгатьләрен закон берничек тә яклама¬ ган. Кайвакыт феодаллар ясаклы крестьян общинала¬ ры җирләрен я ачыктан-ачык тартып алганнар, я еш 126 127
кына бәхәсләр тудырганнар һәм суд аша кулга төшергәннәр. Шуның белән бергә, хөкүмәт ясаклы кешеләр санын киметмәскә, аларның хуҗалыкларын кыскартмаска һәм бөлгенлеккә төшермәскә дә омтылган. Ясак дәүләт ке¬ ременең шактый зур өлешен тәшкил иткән. Шуңа күрә хөкүмәт, алпавыт һәм монастырь-чиркәү җирбиләүче- леген үстерүгә булышып, бер үк вакытта керем бирүче мөһим чыганакны да сакларга теләгән. Бу максатта төрле чаралар файдаланылган. Әйтик, 1672 елда Урта Идел буендагы рус булмаган халыкларга, ясак җыяр өчен, “иң яхшы” кешеләрдән үзләренә махсус вәкилләр сай¬ ларга рөхсәт бирелгән. Ун елдан соң икенче указ игълан ителгән. Рус алпа¬ вытларына, ясак түләүче татарлар, чуашлар, марилар һәм мордвалар үз җирләрен ташлап китсәләр дә, ул җирләр¬ не үзләренә алу тыелган. 1685 елда бу әмер кабатлан¬ ган, хәтта көчәйтелгән: кулга төшерелгән җирләрне яңа ияләреннән тартып алып, “элеккечә ясакка” кире кай¬ тарып бирергә кушылган. Аннан кала, XVII йөзнең икен¬ че яртысында йомышлы кешеләрнең бөлгәннәрен ясак кешеләренә әйләндергәннәр. XVII гасырда ясак күләме төгәл билгеләнгән. Ул ак¬ рынлап үсә барган, ә ясаклы кешеләрнең имана җире бер үк вакытта кими төшкән. Хөкүмәт ясак нормалары¬ ның үтәлешен игътибар белән күзәткән. Урыннарда еш кына халык санын алып, ясак халкын төрлечә тикше¬ реп торганнар. Ясак җыю җирле җитәкчеләрнең баш¬ баштаклыгы астында барган. Болар барысы да ясаклы кешеләрдә каршылык тудырган. Алар шикаятьләр яз¬ ганнар, авылларын ташлап, Урал буена һәм Себер төбәкләренә, аз үзләштерелгән урыннарга качып киткәннәр. Бу хәл XVII йөзнең 80 нче елларында аеруча киң колач алган. 1688 елда Казан сарае приказына кергән шәһәрләрдә (идарә эшенең яисә территориянең аерым тармагын үз кулында тоткан учреждение приказ дип аталган) качкын крестьяннарны эзләп табарга указ чыгарылган. Рус милләтле бәйле авыл халкы. Бәйле халык ара¬ сында рус кешеләре дә булган, аларны “күчереп утыр¬ тылганнар" дип атаганнар. Асылда алар рус дәүләтенең үзәк районнарыннан бирегә алпавытлар тарафыннан үз биләмәләрендә эшләр өчен күчерелгән крепостной крес¬ тьяннар һәм ялгызаклар, хезмәтчеләр булганнар. Качкын крестьяннар шактый күп булган. Хәтерлә¬ вебезчә, алпавыттан крестьяннар электән үк Кама, Идел буена качканнар. XVI гасырның икенче яртысында алар монда барыннан да бигрәк сарай, монастырь җирләрендә төпләнеп калырга яисә ясак кешеләре булып язылырга омтылганнар. 1649 елгы Собор уложениесе (законнар җы¬ елмасы) крестьяннарны алпавытларына буыннан-буын- га, мәңгегә бәйләп куя. Шулай итеп, крепостной хокук тәмам формалаша. Моннан соң крестьяннарның безнең төбәккә качуы шактый көчәя. Алар йомышлы кешеләр биләмәләрендә тукталалар, ләкин чиркәү һәм монастырь җирләрендә калуны өстенрәк күрәләр. Чиркәү җирләрендә аларга азмы-күпме ташлама ясала. Качкын крестьяннар¬ ның бер өлеше Кама артындагы саклык ныгытмасы тирә¬ сендә утырып кала. Ясаклы кешеләр белән рус крестьян¬ нары арасындагы хәл аермасы зур булмый: ясак түләүчеләр шәхсән азат булып, дәүләткә феодаль бәйлелектә торса, рус крестьяннары дини һәм дөньяви феодалларга бәйле була. Йомышлы татарлар хәлендәге үзгәрешләр. Казан ханлыгын яулап алганнан соң, йомышлы татарлар төрке¬ ме, нигездә, ясаклы кешеләрдән формалашуын искә төше¬ рик. Яңа хакимияткә хезмәткә кергән татарлар закон сагында була, аларга акчалата яисә продуктлата хезмәт хакы, имана җире дә бирелә. Йомышлы кешеләр җирне шартлы рәвештә генә били. Хуҗалар җирне сата, алыштыра, мираска калды¬ ра алмый. Әйтик, йомышлы кеше яуда үлә икән, аның биләмәсе турыдан-туры варисларына күчми. Бу җирнең язмышын хакимият кенә хәл итә ала. Йомышлы татарларның күбесе җирле гаскәр сафына керә. Алар, гадәттә, үз йортларында яшиләр, ләкин су¬ гыш хәвефе чыккан очракта, барлык сугыш кирәк-ярак¬ ларын һәм хезмәтчеләрен туплап, кичекмәстән походка чыгарга тиеш булалар. Рус алпавытларына да шулай ук “коралланып, атларга атланып һәм үз кешеләрен ияртеп” хезмәткә барырга боерык бирелә. Кораллы хез¬ мәтчеләр саны алпавыт карамагындагы җир мәйданын¬ 128 5 А-412 129
нан тора. Мисал өчен, “яхшы уңдырышлы җирнең” һәр 50 дисәтинәсеннән, тулысынча коралланып һәм атка атланып бер кораллы хезмәтче яуга барырга тиеш була. Юл ерак булганда, аңа тагын бер ат алырга әмер бирелә. Яу барышында ашар өчен аңа үзе белән кирәк кадәр азык-төлек һәм фураж запасы алырга кушы пя. Татарларның атлы гаскәре, дәүләтне күчмә ха¬ лыклар һөҗүменнән саклар өчен, чик буена урна¬ ша. XVII гасырда Казанның йомышлы татарлары Рос¬ сия дәүләтенең полякларга, Кырым татарларына кар¬ шы барлык сугышларында диярлек катнаша. 1651 елда алар, 9113 кеше булып, бөтен рус армиясе составының 6,5 процентын тәшкил итә. Ләкин ал арга тулысынча ышанып бетмиләр: кораллы татар отрядларына һәрва¬ кыт берәр йомышлы рус кешесе күз-колак була. Хәрби хезмәттән кала, йомышлы татарларның шак¬ тый өлеше административ һәм дипломатик эшкә тар¬ тыла. Аларның күбесе, элеккеге кебек үк тәрҗемәче, кәгазь күчереп язучы-писер булып эшли. Кайбер дип пп- матик бурыч белән төрле илләргә, еш кына көнчыгыш илләренә җибәрелә. XVII йөздә татар теле Россиянең Көнчыгыш белән мөнәсәбәтләрендә дипломатия теле бу¬ лып хезмәт итә. Рус патшаларының Иран, Ьиндстан, Урта Азия җитәкчеләре белән язма элемтәсе бары тик татар телендә генә алып барыла. Татарларны дәүләт хезмәтенә җәлеп итеп һәм аларга җир бүлеп биреп, патша хөкүмәте дипломатия һәм хәрби- стратегик максатлар гына куймый. Аның, әлбәттә, мөсел¬ ман күршеләре, беренче чиратта, Төркия һәм Кырым ханлыгы белән мөнәсәбәтләрен бозасы килми. Йомыш¬ лы татарларның бик яхшы хәрби хәзерлекле һәм өйрәтелгән көч булуы исәпкә алына. Шуның белән бергә, гаскәрдә йомышлы татарлардан файдалану казнага бик арзанга төшә. Социаль-сәяси сәбәпләр дә шактый мөһим роль уй¬ ный. Татарларның бер өлешен хезмәткә алып, хөкүмәт аларны үзенә буйсындыра, үз ягына аудара, татар җәмгы¬ ятен бүлгәли-яргалый, көчсезләндерә. Шуның өстенә, чуалышлар гасырында” еш күтәрелеп торган халыкны бастырырга өстәмә мөмкинлек барлыкка килә. XVII гасырның беренче яртысында йомышлы татар¬ лар катлавы шактый күп санлы һәм икътисади нык була. Әлбәттә, мөлкәт дәрәҗәсе ягыннан алар бер-бер- сеннән аерылып тора. Гасыр башында уздырылган ха¬ лык санын алу кенәгәләрендә йомышлы татарлар ара¬ сында берничә ыруг аерымлыгы күзгә бәрелә. Алар 500 дисәтинәдән дә артыграк җир биләп торганнар. Биләмә¬ сендә 50—100 дисәтинә иманасы булган кешеләр халык¬ ның төп катлавын хасил иткәннәр. Ләкин йомышлы татарларның икътисади хәле ак¬ рынлап начарлана бара. Алар үз җирләрен алмаштыра¬ лар, саталар, мирас итәләр. Бер яктан, алар үз биләмәлә¬ ренең тулы хокуклы хуҗалары булырга омтыла. Икен¬ чедән, зур мәйданлы җирләрне эшкәртергә көчләре дә җитми, чөнки татарлар арасында крепостной крестьян¬ нар аз була, ә йомышлы татарларга рус крепостнойла¬ рын сатып алуны закон тыя. Шуңа күрә алар еш кына җирләрен эшкәртер өчен ясак түләүче кешеләрне ял¬ лыйлар. XVII гасыр уртасына таба эре татар алпавыт¬ ларының саны ике мәртәбә кими. Йомышлы татарлар, аз-азлап, үз җирләрен кулдан ычкындыра баралар һәм ярлыланалар. Алар арасында, әлбәттә, бай җир биләүчеләр дә була, ләкин хәзер алар¬ ның саны бармак белән генә санарлык кала. XVIII га¬ сыр башына йомышлылар катлавы тулысынча диярлек таркала, ягъни уртак мәнфәгатьле бердәм катлау сый¬ фатын югалта. Ни өчен дигән сорау туа. Россиядә абсолют монархия оеша, дәүләт ныгый, аның чикләре көнчыгышка таба киңәя барган саен, йомышлы татарларны хәрби хезмәткә даими җәлеп итү зарурлыгы да кими. Хөкүмәт аларга җир белән теләгәнчә эш итүне тыйса да, мондый шарт¬ ларда ул йомышлы татарлар җирбиләүчелегенең вакла¬ нуына комачауламый. Нәтиҗәдә бу катлауның бер өле¬ ше җирдән тулысынча аерыла, сәүдә белән шөгыльләнә башлый, руханилыкка күчә яисә гадәти ясакчы-игенчегә әверелә. Аларның күбесе элеккечә морза яисә кенәз дип аталса да, үзләренең икътисади хәлләре ягыннан гади игенче була. Андый бөлгән йомышлы кешеләрне халык “чабаталы морзалар” дип атый башлый. 130 131
Һөнәрчеләр, сәүдә-сәнәгать халкы. XVII гасыр урта¬ сына Казан Идел буеның иң зур шәһәренә әверелә. Ул чакта монда 17 мең кеше яши (50 нче еллар уртасын¬ да берничә мең кеше чума авыруыннан вафат була). Казан халкының шактый зур өлешен һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр тәшкил итә. Шәһәр тирә-ягында һөнәрчеләр бистәләре, шул исәптән — Чүлмәкчеләр, Кирпеч, Ямский бистәләре үсеп чыга. Һөнәрчеләр ара¬ сында күн, мех эшкәртүчеләр, аяк киеме тегүчеләр, тире иләүчеләр, “сабынчылар”, “шәмчеләр”, тимер¬ челәр, агач эшкәртүчеләр, икмәк пешерүчеләр һәм башка осталар булып, кайберләре ялчылар хезмәтеннән файдалана башлый. Бигрәк тә татар авылларында авыл һөнәрчелеге үсеш ала. Күп яктан бу Казан алынгач татар халкын шәһәрләрдән куып чыгаруга бәйле була. Авылларда татар һөнәрчеләре тире эшкәртү, итек басу, хайван тиресеннән төрле әйберләр тегү белән шөгыльләнә. Агач эшкәртү, слесарьлык, ювелирлык остаханәлә- ре төзелә. Рус булмаган башка халыклар кебек үк, татарларга хөкүмәт тарафыннан тимерчелек белән шөгыльләнү тыела. Аз җирле алпавытларда яшәүче рус крестьяннары да һөнәрчелек белән шөгыльләнә башлый. Алар арасында агач эшкәртү, чүлмәк ясау, итек басу, тире эшкәртү, хай¬ ван мае эретү кебек һөнәрләр тарала. Вак товарчылык сыйфатын алган һөнәрчелек произ¬ водствосы үсү XVII гасырның 40 нчы елларында ману¬ фактура тибындагы предприятиеләр тууга этәрепт ясый. Казанда, Кукмарада бакыр кою “заводлары” төзелә. Күп санлы тегермәннәр, тире эшкәртү, сабын кайнату остаханәләре, селитра предприятиеләре, судно төзү ар¬ тельләре барлыкка килә. Сабын кайнату, тире эшкәртү остаханәләренең кайберләре эре мануфактурага әверелә. Сәүдәгәрләрнең, крестьяннарның, посад кешеләренең мануфактура предприятиеләре тотулары бу вакыт өчен табигый күренешкә әйләнә. Крайда товар җитештерү үсә төшкән саен, сәүдә белән шөгыльләнүче кешеләр саны да үсә. Акрынлап, сәүдәгәрләр катлавы барлыкка килә. Сәүдәгәрләр XVII йөз уртасына Идел буеның эре сәнәгать-сәүдә үзәгенә әверелгән Ка¬ занда туплана. Нәкъ менә Казан сәүдәгәрләре күпләп сату-алу эшен үз кулларында тоталар. Чабаксарда, Козь- модемьянскида, Алабугада, Минзәләдә, Сарапулда, башка бик күп урыннарда алар товар әзерләү һәм күпләп сатып алу үзәкләре оештыралар. 1686 елга хәтле Казан татарларының шәһәр сәүдәсе белән шөгыльләнергә хокуклары булмый. Хокук алгач, алар сәүдә белән актив шөгыльләнә башлыйлар. Устюг һәм Сольвычегодск базарларында алар белән Алабуга, Уфа татарлары да сәүдә итәргә керешә. Сәүдәгәрләр, җирле һәм читтән килгән сату-алу итү¬ челәр Казанны, зур Казан төбәген Россиянең башка күп птәһәрләре һәм төбәкләре белән бәйләнешкә кертәләр. Хәзер инде безнең як Мәскәү, Вятка төбәге, Смоленск, Ярославль, Кострома, Тверь, Бөек Устюг, Архангельск белән дә элемтәдә тора. Төбәктән читтә сәүдәгәрләр ит, балык, сарык, кәҗә тиресе, мех, бал, балавыз белән сату итәләр. Башка шәһәрләрдән һәм районнардан кыймм¬ әтле мехлар, тоз, җиләк-җимеш, промышленность то¬ варлары алып кайталар. Шулай итеп, Казан төбәге бердәм бөтенроссия базарын формалаштыруда актив роль уйный. Хөкүмәтнең крайда социаль һәм дини сәясәте. Урта Идел буенда хөкүмәт сәясәтенең гомуми юнәлешен XVII гасырда ясаклы һәм йомышлы кешеләр хәлендәге үзгәрешләр ачык күрсәтә. Хөкүмәт ясаклы крестьяннар катлавын бөтенләй бетермәсә дә, ал арны феодаль изү торган саен көчәя төшә. Йомышлы татарлар, акрынлап, җир биләмәләрен кулдан ычкындыралар, бөлгенлеккә төшәләр, ясаклылар рәтенә күчәләр. Шулай итеп, хаки¬ мият үз позициясен ныгыта бара. Ләкин дәүләт Урта Идел буендагы рус булмаган ха¬ лыкларга карата социаль һәм дини сәясәтендә башка максатларны да алга куйган. Аның асылын христиан¬ лаштыру тәшкил иткән. XVII гасырда бу сәясәтнең максаты — чукынган һәм чукынмаган кешеләрне бер- берсенә каршы куюга, алар арасында дошманлык, ышан¬ маучылык хисе тудыруга юнәлтелгән. XVII гасыр ба¬ шына төбәкнең йомышлы халкы арасында яңа чукын- 132 133
ган йомышлылар" катлавы оешкан. Урта Иделнең хри¬ стиан динен еш кына үз ихтыяры белән кабул иткән рус милләтеннән булмаган кешеләрен әнә шулай дип ата¬ ганнар. Сан ягыннан алар күп булмаган, ләкин нәкъ менә шулар төбәктә социаль-икътисади һәм милли-дини сәясәт уздыруда патша хөкүмәтенә таяныч булганнар. “Яңа чукынган йомышлыларга” бик зур хокуклар бирелгән, хәтта мөселман динендә калган бай һәм зыя¬ лы йомышлы татарларның да андый хокуклары бул¬ маган. Яңа чукынганнар, җир биләүчеләр буларак, хо¬ куклары ягыннан рус дворяннары белән тигезләнгән, рус крепостной крестьяннары хезмәтеннән файдаланырга хокук алган. Аларның билгеле бер өлеше үз телен оныт¬ кан, тора-бара рус дворяннары составына кушылган. Шуңа күрә иң танылган рус фамилияләренең күбесе чыгышы белән татарлардан булу очраклы түгел. Алар арасында, мәсәлән, Апраксиннар, Аракчеевлар, Бибиков- лар, Карамзиннар, Молоствовлар, Нарышкиннар, Сабу¬ ровлар, Тимирязевлар, Тургеневлар бар. Менә шулай итеп, Россия халыкларының тарихи тамырлары арала¬ шып, чуалып беткән. XVII гасырның 20 нче елларыннан соң яңа чукын¬ ганнарның хокуклары сизелерлек үскән. Башка дин то¬ тучыларның исә, киресенчә, тарайган. Хөкүмәт эшчән- легенең бу юнәлеше Россиянең XVII гасыр законнарын¬ да чагыла. Хәзер дәүләт, дөньяви хакимият христиан¬ лаштыру сәясәтен үткәрүне үз өстенә күбрәк ала. Патша Михаил Федоровичның 1628 елгы указы ни¬ гезендә чукынмаган кешеләргә рус крепостнойларын гына түгел, хәтта христиан ялчылар тоту да тыела. 1649 елгы Собор законнар җыелмасының берничә статья¬ сы христианлаштыру максатын алга куя. Әйтик, хезмәткәр христиан динен кабул итәргә теләсә, аның христиан бул¬ маган хуҗасы хезмәткәрне иреккә чыгарырга һәм аңа өстәмә рәвештә билгеле бер кадәр акча бирергә тиеш була. Чукынмаган татарларның рус кешесеннән алган җирлә¬ рен кире тартып алу карала. Җир биләмәләре христиан¬ лыкка күчкән татарларга гына калдырыла. XXII Собор законнар җыелмасының 24 нче статьясында исә болай диелгән: “Бусурман (мөселман) рус кешесен берәр төрле көч кулланып яисә ялган белән үз диненә керергә ирек¬ сезләсә һәм үз бусурман дине буенча сөннәткә утыртса, ә бу турыдан-туры (булган хәл) дип табылса, ул бусурманны эзләп табып һич кызганмыйча җәзалап үтерергә, утта ян¬ дырырга”. 1653 елда рус җир биләүчеләре һәм яңа чукынды¬ рылганнар үз җирләрен сатарга хокук алганнар. Бер елдан соң болай билгеләнә: чукынмаган җир биләүче үлгәннән соң аның җире, туганлык дәрәҗәсенә кара¬ мастан, бары тик чукынган туганнарына гына бирелә. 1681 елда башка дин кешеләре хокукын чикләүче ике указ дөнья күрә. Шул арның берсе нигезендә, чукынма¬ ган җирбиләүче татар җирендә христиан диненә күчкән кешеләр яшәсә, ул җирләр татардан тартып алынган. Икенче указ нигезендә яңа чукынган кешегә мөселман булып калган туганнарыннан тартып алынган җир бүләк итеп бирелгән. Андый кешеләр алты ел буена салым да түләми тора алганнар. Өстәвенә аларга акчалата бүләк бирелергә тиеш булган. Патша хөкүмәте сәясәте күптәннән билгеле булган “бүлгәлә һәм хакимлек ит принцибына тәңгәл килгән. Нәтиҗәдә төбәкнең рус бул¬ маган халкы, аеруча татарлар, социаль яктан гына түгел, дини яктан да таркалганнар, бүлгәләнеп беткәннәр. Рус булмаган кешеләрнең мәнфәгатьләрен кысу, чикләү аларда законлы ризасызлык тудырган. Мисал өчен, 1682 елда Казан татарлары Төркия солтаны Мәхмәт IV гә деле¬ гация җибәреп, үзләренә ярдәм сораганнар, мөселманнар¬ ны кыерсытучы рус патшасы хакимиятеннән азат итүне үтенгәннәр. Дөрес, бу адым бернинди нәтиҗә бирмәгән. Халыкның социаль һәм милли-дини протесты активрак формалар да алган. XVII йөзнең 70 нче елларындагы ва¬ кыйгаларда бу бигрәк тә ачык чагылган. Шулай итеп, XVII гасырда төбәктә феодаль бәйле ха¬ лыкның хәле начарлана барган. Уртак мәнфәгатьләре булган йомышлы татарлар бердәм катлау булудан мәхрүм ителгән. Шуның белән беррәттән, акрынлап, сәүдәгәрләр катлавы туган. Күп кенә сәүдәгәрләр, посад кешеләре, кре¬ стьян вәкилләре сәнәгать кәсәбәчелегенә тартылган. Төбәк халкының чукынмаган өлеше шактый көчәя төшкән милли-дини изүгә дучар булган. 134 135
Сораулар һәм биремнәр XVII гасырда безнең якларда яшәгән халыкның төп катлаула- ■ рын санап чыгыгыз. Алар ни белән шөгыльләнгән? 2. XVII йөз барышында ясаклы крестьяннарның хәле ничек үзгәргән? Сез бу крестьяннарга карата дәүләт сәясәтенең каршылыгын нәрсәдә күрдегез? 3. XVII гасырда рус халкының бәйле өлешен кемнәр тәшкил иткән? Рус һәм ясаклы крестьяннарның социаль хәлендә¬ ге аерма нидән гыйбарәт булган? 4. XVII гасыр барышында йо¬ мышлы татарлар хәлендәге үзгәрешләрне тасвирлап бирегез. Хөкүмәт ни өчен бу катлауга ярдәм итүдән баш тарта? 5. Яңа чукынган йомышлы кешеләр кемнәр ул? Алар нинди хокуклардан файдаланган? 6. XVII гасырда Россия законнарының бер өлеше христианлаштыру сәясәтен көчәйтүгә юнәлеш тоткан дип раслап буламы? Фикерегезне дәлилләгез. 7. XVII йөздә крайда патша хөкүмәтенең социаль һәм дини сәясәтенең үзара бәйләнешен күз алдыннан кичерегез. 8. Край халкының икътисади тормышын¬ да Казанның әһәмиятен аңлатыгыз. 9. Крайда мануфактура пред¬ приятиеләре туу, һөнәрчелек үсеше нәрсәгә бәйле булган? Бу хәл нинди социаль үзгәрешләргә китергән? 10. Гомумроссия базары оешуда безнең край тоткан урын хакында сез нәрсә әйтә аласыз? §25. Урта Идел буе халыкларының Степан Разин хәрәкәтендә катнашуы Степан Разин җитәкчелегендәге восстание XVII га¬ сырда иң эре халык хәрәкәте була. Анда Урта Идел буе халыклары, шул исәптән: татарлар, чуашлар, ма¬ рилар, мордвалар актив катнаша. Моның сәбәбе нәрсәдә? С. Разин хәрәкәтенең сәбәпләре һәм анда Урта Идел буе халыкларының катнашуы. 1649 елгы Собор закон¬ нары җыелмасы нигезендә, крестьяннар — җирбиләү- чегә (рухани яисә дөньяви феодалга), ә посад к.еттте ттәре посадка мәңгегә беркетелә. Дөньяви феодаллар салым¬ нар һәм оброк күләмен арттыралар, дәүләт салымнары да үсә төшә. Россиядә абсолют монархия формалашу процессы бара. Собор законнары җыелмасында илдә яшәп килүче тәртипләргә, хакимияткә каршы күмәк гамәлләр өчен җәзага тарту каралган. Феодал хокуклар кодексының II бүлегендәге 21 статьяда болай язылган: ‘•Кем дә кем патша галиҗанәпләренә яисә аның дәүләт боярларына һәм окольничийларына (югары бояр чинын¬ дагы кешеләр. — тәрҗ.) Һәм дума һәм якын кешелә¬ ренә, шәһәрләрдә һәм полкларда воеводаларга һәм при- 136 каз кешеләренә яисә кемгә дә булса түбәннәргә күмәк яшертен усал гамәл кылса, һәм кемне дә булса таласа, яисә үтерсә, ул кешене моның өчен рәхимсез төстә җәза¬ лап (яндырып, көпчәккә бәйләп, аяк-кулын, башын ки¬ сеп һ.б. — И.Г.) үтерергә”. Илдә крепостной хокук формалашу, феодаль дәүләт ныгу каршылык китереп чыгармый кала алмый. Кре¬ постной крестьяннарның Россиянең үзәк районнарын¬ нан читкә, шул исәптән, Урта Идел буена качып китүе массакүләм төс ала. Нәкъ менә Урта Идел буенда иң зур чыгышлар була, аларда илнең үзәгеннән качкан крестьяннар, җирле крепостной крестьяннар, казаклар төрле милләтләрнең ясаклы кешеләре катнаша. Ясаклы крестьяннарның хәле крепостнойларга кара¬ ганда бераз җиңелрәк була. Ләкин илдә феодаль тәртипләр көчәю аларга да кагыла. Тулаем алганда, рус булмаган халыкның Степан Разинга теләктәшлегенең үз сәбәпләре була. Урта Идел буен колонияләштерү дәвам итү нәтиҗәсендә, иң яхшы, уңдырышлы күп җирләр рус алпавытлары, чиркәүләр һәм монастырьлар кулына күчү зур канәгатьсезлек тудыра. Ясаклы һәм йомышлы ке¬ шеләрнең җирләре сизелерлек кими. Көчәеп баручы хри¬ стианлаштыру сәясәте дә үз ролен уйный. Шуңа күрә Урта Идел буе халкының күп өлеше, беренче чиратта — ясаклы крестьяннар, баш күтәргән гаскәргә килеп ку¬ шыла. Идел буенда крестьяннар сугышы. Степан Разин хәрәкәте казаклар восстаниесе сыйфатында Донда баш¬ лана. 1670 елда җиде мең кешелек отряд яуга чыга. С. Разин әйтүенчә, “Мәскәү дәүләтеннән булган хыянәт¬ челәрне юкка чыгару һәм кара халыкка азатлык бирү өчен”, алар Иделгә, аннары Руська юл тотарга исәпли. Май-август айларында баш күтәрүчеләр Царицынны, Әстерханны, Саратовны һәм Самараны алалар. 4 сен¬ тябрьдә алар ике йөз зур көймәдә бик шәп ныгытылган линия үзәгенә — Сембергә килеп җитәләр. Баш күтәрүче¬ ләрнең уңышы хәрәкәткә зур колач җәяргә мөмкинлек тудыра. Хәзер ул крестьян сугышы төсен ала. Баш күтәрүчеләр гаскәренә меңнәрчә татар, чуаш, мордва һәм рус крестьяннары кушыла. 137
С. Разин тирә-якка “кызыктыру грамоталары” тара¬ та. Анда ул җирле халыкны үз гаскәренә кушылырга, хыянәтчеләрне һәм халык канын эчүчеләрне кырып бетерергә” чакыра. Хәзер шундый алты документ бил¬ геле һәм шуларның берсе татар телендә язылган. Аның авторы — баш күтәрүчеләр отрядларын оста оештыру¬ чы һәм күренекле җитәкче, С. Разинның көрәштәше Хәсән Карачурин. Чыгышы белән ул — Кадом өязенең йомышлы татары. Аның үз җире һәм крепостной кре¬ стьяннары булган. Разин соңрак, әсир төшкәч, сорау алуларның берсендә Карачуринны “таза тормышлы” кеше дип атый. Карачуринның Казанга яу белән барырга өндәвен әйтә. Карачурин язган хатта болай диелгән (сти¬ ле сакланды): “Казан посады мөселманнарына һәм мәчет тотучы җитәкче абызларга, мөселман динен тотучылар- га — ярлы ятимнәргә һәм тол хатыннарга шәфкатьле¬ лек итүче Икше муллага һәм Мамай муллага һәм Ха- ныш морзага һәм Мәскәү морзасына һәм барча абыз¬ ларга һәм барча бистә һәм өяз мөселманнарына Степан Тимофеевичның бу дөньяда һәм киләчәктә үтенече бил¬ геле булсын... Безнең сүз — Алла һәм пәйгамбәр өчен һәм патшага һәм гаскәргә, сезгә күмәк булырга; булма- сагыз, Сезгә соңыннан үзегезгә үпкәләмәскә. Ходай ша¬ һит — сезгә бернинди начарлык булмас, һәм без сезне кайгыртабыз”. Каратай авылы кешесе Иштирәк Абыз да, Разинга кушылырга чакырып, кайры кисәкләренә татар һәм рус телләрендә берничә хат яза. 1670 елның сентябренә Сембер янындагы төп гаскәр сафына 20 меңләп кеше җыела. Шәһәрне алар бер ай чамасы камап торалар, берничә мәртәбә Сембер кремлен штурмлыйлар. Сембер янында Ю.Н. Барятинский полкла¬ ры тар-мар ителә, ул Тәтешкә чигенергә мәҗбүр була. Баш күтәрүчеләрнең күп санлы отрядлары Идел бу¬ еның башка районнарында да хәрәкәт итә. Алатырьны, Кормышны, Саранскины, Козьмодемьянскины һәм баш¬ ка күп кенә шәһәрләрне алалар. Үз кулларына төшкән районнарда алар яңа идарә оештыралар. Анда яңа вое¬ водалар, подьячийлар һәм бүтән чиновниклар билгеләнә; алар, крестьяннар аңлавынча, хәзер гадел идарә итәргә тиеш булапар. Тора-бара көч ягыннан өстенлек хөкүмәт гаскәрләренә күчә. Күп санлы хөкүмәт полклары Ю.А. Долгорукий став¬ касында Арзамаста, Казанда һәм Шацкида туплана. Ка¬ зан воеводасы Ю. Барятинский Сембер янына баручы җәза отрядларын җитәкли. Аңа йомышлы татарлар отрядын да кушалар. Хәер, Барятинский үзе Мәскәүгә хатында алар¬ га ышаныч аз булуын болай дип хәбәр итә: Атлы отряд¬ лардагы һәм йөзлекләрдәге татарлар начар хезмәт итәләр һәм аларга ышаныч юк. Беренче бәрелештән соң һәм теге орышлардан соң ук күбесе үз йортларына качып бетте, һәм сугышта аларга таянырга ярамый”. Восстаниенең соңгы учаклары. 1670 елның октябрь ае башында Разин гаскәре Сембер янында җиңелүгә ду¬ чар була һәм Идел буйлап аска чигенә. Баш күтәрүчеләр җитәкчесе тән җәрәхәте ала. Ә шулай да Урта Идел бу¬ енда крестьяннар сугышы учаклары әле 4 ай буена дөрли. Кайвакыт баш күтәрүчеләр Козьмодемьянск, Цивильск янындагы кебек яңа җиңүгә дә ирешәләр. Татарлардан, руслардан, чуашлардан һәм мордвалар¬ дан торган күп санлы отряд җитәкчесе Хәсән Карачу¬ рин 1670 елның ноябренә тикле каршылык күрсәтә. Аның катнашында Алатырь тирәсендә Усть-Урен бистә¬ се буенда 6 нчы һәм 12 нче ноябрь көннәрендә зур бәре¬ леш була. Бу аяусыз сугышта, воевода Барятинский әйтүенчә, “кан шул хәтле күп коела ки, ул яңгырдан соң аккан инешне хәтерләтә”. Баш күтәрүчеләр җиңелә, Карачурин яралана. Ә шулай да ул яңа көч җыя һәм 8 декабрьдә Алатырьны штурмлый. Патша гаскәрләре баш күтәрүчеләрне кабат җиңәләр. Карачурин бер авыл¬ га кача, ләкин декабрьнең икенче яртысында аны кулга алалар һәм, җәза отрядына җитәкчелек иткән Ю. Дол¬ горукий әмере белән, җәзалап үтерәләр. Баш күтәрүчеләрдән рәхимсез үч алу. 1671 ел башын¬ да Идел буенда баш күтәрүчеләрнең төп көчләре тар- мар ителә. Крестьяннардан рәхимсез үч алу башлана. Рус тарихчысы Н.И. Костомаров бу турыда болай дип яза: “Гаебе зур булган фетнәчеләргә карата Мәскәү воевода¬ лары рәхимсез әмер бирәләр: кайсыларын асалар, кай¬ сыларын казыкка утырталар, кайсыларының тәнен ти¬ мер ыргаклар белән ерткалыйлар, башкаларның өнен 138 139
алыр өчен үтергәнче кыйныйлар; азрак гаеплеләрне вое¬ водалар чыбыркы белән яралар һәм барысын да ант ит¬ терәләр, ә мөселманнарны һәм мәҗүсиләрне чукынды¬ ралар”. Җәза бирүнең төп урыны Арзамас була. Бер шаһит әйтүенчә, шәһәр яннары “чын мәгънәсендә тәмугны хәтерләтә; дар агачлары калкып тора, һәм аларның һәркайсына кырыгар-иллешәр мәет асып куелган, пар бөркеп, канлы башлар сибелеп, аунап ята, казыклар тыр- паеп тора, аларда еш кына әйтеп бетерә алмаслык газап¬ ланып, үлә алмыйча, өчәр көн җинаятьчеләр интегә”. Восстаниене бастыргач, хөкүмәт берничә ташлама ясый. Ясаклы крестьяннарның җирләрен алпавытлар¬ га тарату туктала, элегрәк дворяннар эләктергән җирләр ясаклыларга кире кайтарыла башлый. Түләнеп бетмәгән ясакның бер өлеше хисаптан алына. Воеводаларга край¬ дагы рус булмаган халыкларның хыянәтенә юл калдыр¬ маска һәм аларны, ташламалар ясап, православиегә тар¬ тырга әмер бирелә. Шулай итеп, Степан Разин җитәкчелегендәге кресть¬ яннар сугышы җиңелү белән тәмамлана. Аннан соң кан¬ лы үч алу оештырыла. Патша хөкүмәте Урта Идел буен¬ да үз позициясен ныгыта төшә. Крайның рус булмаган халкы, асылда крестьяннар, бу хәрәкәттә бик актив кат¬ наша. Төрле милләт крестьяннары күмәк протест бел¬ дерәләр, азатлык өчен көрәштә берләшеп чыгыш ясый¬ лар. Сораулар һәм биремнәр ^1. Степан Разин җитәкчелегендәге крестьяннар сугышының ■ гомуми сәбәпләре нәрсәдән гыйбарәт булган? Урта Идел буе халкы бу сугышта ни өчен катнаша? 2. Крайда крестьяннар сугышы барышын тасвирлап бирегез. 3. Хәсән Карачурин кем ул? Крестьяннар хәрәкәтендә ул нинди роль уйнаган? 4. Вос¬ стание җиңеп чыккан очракта С. Разин Казан татарларына нәрсә вәгъдә иткән? Ул вәгъдәләр татарларның мәнфәгатьләренә туры килгәнме? Кызыктыру хаты вариантын үзегезчә язып ка¬ рагыз. 5. Крайда хөкүмәт гаскәрләренең гамәлләрен бәян ите¬ гез. 6. Восстаниене бастыргач, патша хөкүмәте төбәктә соци- аль-икътисади һәм дини сәясәт өлкәсендә нинди чаралар күрә? Шуларга бәя бирегез. 7. 1670—1671 еллардагы кресть¬ яннар сугышы барышында төбәк халыкларының бергәләп чы¬ гыш ясаулары нинди әһәмияткә ия? VII бүлек. Урта Идел буе XVIII гасырда Россия империясе составында XVIII гасыр яңа чорны дәвам итә. Бу гасырда Урта Идел буе Россиядәге тарихи процесска активрак җәлеп ителә. Әлеге процесс күп санлы реформалары, мануфак¬ тура сәнәгатенең тиз үсеше, салым түләүче халыкка са¬ лымнар басымы арту, абсолютизм формалашу һәм ныгу, җәмгыятьнең “европалашуы”, фән, мәгариф, мәдәният¬ нең нык алгарышы белән үзенчәлекле. Гасырның икенче яртысында капиталистик мануфактура формалаша, яңа икътисади мөнәсәбәтләр туа башлый. Ләкин тулаем алганда илнең икътисады, дәүләтчелеге феодаль нигездә төзелә. Илне үзгәртеп кору эзлексезлеге, каршылыклы- лыгы белән аерылып тора. Россиянең әһәмиятле төбәкләренең берсе буларак, Урта Идел буенда да яңарыш процесслары бара. Әлеге төбәк халыклары икътисад һәм мәдәният үсешенә тиң¬ сез өлеш кертәләр. Шуның белән бергә бу үсешнең җит¬ ди үзенчәлекләре дә була. §26. Урта Идел буе халыклары Петр I нең үзгәртеп корулары чорында XVIII йөзнең беренче чирегендә Россиядә (1721 ел¬ дан — Россия империясендә) Петр I исеменә бәйле ре¬ формалар үткәрелә. Үзгәртеп кору дәүләт идарәсе, хәрби эш оештыру, промышленность, сәүдә, мәгариф, көнкүреш өлкәләрен колачлый. Бу исә ил тарихында әле беренче зур күләмле яңарыш була. Петрның реформалары безнең туган ягыбызга да кагыла. Аларның кайберләре күпмилләтле төбәк хал¬ кы тормышына җитди йогынты ясый. Казан губернасы төзелү. Аның территориясе һәм халкы. XVII йөзнең соңгы унъеллыкларында ук Үзәк һәм җирле идарәнең иске системасының яраксызга әверелүе ачыклана. Бу бигрәк тә 1670—1671 елгы крес¬ тьяннар сугышы вакытында ачык күренә. Петр I илнең дәүләт төзелешен яңарту эшенә керешә. 140 141
1708—1710 елгы административ реформа кысаларын¬ да ил 8 губернага бүленеп, аларның җитәкчеләре итеп губернаторлар билгеләнә. Элеккеге территориаль приказ¬ лар, шул исәптән Казан сарае приказы да, гамәлдән чы¬ гарыла. Яңа административ берәмлек буларак, 1708 елда Ка¬ зан губернасы да төзелә. Аның составына элеккеге Ка¬ зан, Әстерхан, Себер ханлыклары һәм Нугай урдасы территорияләренең зур өлеше керә. Тиздән, Әстерхан губернасы (1717) һәм Түбән Новгород (1719) губернасы төзелү сәбәпле, аның чикләре кыскара төшә. Башта Казан губернасы воеводалыкларга, ә 1719 елдан провин¬ цияләргә бүленә. XVIII гасыр башында губернада 590 мең чамасы кеше яши. Казан губернасы да армия, флот һәм дипломатия ве¬ домстволары ихтыяҗлары өчен акча түләп торырга тиеш була. Башка губерналардагы кебек үк, Казан губернато¬ рына да бик зур административ, хөкем итү һәм финанс хакимияте бирелә. Ул да күп тармаклы бюрократик ап¬ паратка таяна. Мәсәлән, ул салымнар җыю, суд этттчән- леге, рекрутлар җыю белән идарә итә. Баш командую¬ щий буларак, губерна территориясендәге гаскәрләр дә аңа буйсына. Салымнар реформасы. Дәүләт крестьяннары катла¬ вы оешу. Петр I вакытында колач җәйгән төзелеш, ар¬ мия һәм флот тоту, дәүләт промышленносте кәсәбәчеле- ге казнаны даими тулыландырып торуны таләп итә. Дәүләткә керем тәэмин итәр өчен күп санлы яңа салым¬ нар кертелә. Ләкин акча барыбер җитешми. 1718—1724 елларда хөкүмәт халык исәбен алуны оештыра. Татар¬ лар ул вакытта 260 мең кеше исәпләнә. Халык санын алу беткәч, элеккеге йорт башыннан салынган салым җан башына салына торганы белән алыштырыла. Шуи ук вакытта Петр указы белән дәүләт крестьяннары кат¬ лавы (разряды) кертелә. Бу катлауга алпавытларныкы булмаган җирләрдә яшәүче барлык авыл халкы керә. Дәүләт крестьяннары казнаныкы була, шуңа күрә “каз¬ на” крестьяннары дип атала. Җан башыннан салым салу реформасы салымның тулаем күләмен ике мәртәбә диярлек арттырган. Бу са¬ лым, яшенә-ниенә карамый, салым түләүче катлаулар¬ ның (крестьяннар, посад кешеләре) ир җенесле һәммә кешесенә салынган. Вафат булган кеше өчен дә яңа ре¬ визиягә (халык санын кабат алганчыга) чаклы ул са¬ лымны аның туганнары яисә авылдашлары түләргә тиеш булган. Аның күләме дәүләт крестьяннарыннан яисә посад кешесеннән — 1 сум 14 тиен, ә алпавыт крестья¬ ныннан 74 тиен тәшкил иткән. 1724 елдан дәүләт крестьяннары исәбенә Урта Идел¬ нең ясаклы крестьяннары да кертелгән. Шуннан соң алар ясаклы кешеләр дип аталмаска тиеш булган, әмма бу исем әле озак вакытлар кулланылышта йөргән. Элек¬ ке ясаклы кешеләр дә җан башыннан салым түли баш¬ лаган. Дәүләт крестьяннарының күпчелеге татарлардан, чуаш, мари, мордва һәм удмуртлардан торган. Алар ба¬ рысы да өстәмә салымнан интеккәннәр. Җан башыннан салынган салым белән беррәттән, дәүләт крестьяннары җирле салымнар да түләгән. Су алу, елга аша кичү урыннарыннан, тимерче алачыкла¬ рыннан, тегермәннәрдән, мунчалардан да шактый күп салым акчасы җыелган. Моннан башка, татарлардан тагын 25 тиен күләмендә туй салымы түләтелгән. Күп санлы натураль салымнар авыр йөк булып төшкән. Алар арасында төзелеш, гаскәри кешеләрне үз йортында тоту, рекрут салымнары кебекләре дә булган. Меңнәрчә крестьяннар Петербург, Кронштадт, Азов, Ла¬ дога каналы, Рига порты, башка шәһәрләр, крепостьлар, портлар, каналлар төзелешендә хезмәт иткән. Шулай итеп, XVIII гасырның беренче чирегендә Ка¬ зан губернасында салым түләүче халыкның тормышы шактый авырайган. Шуның нәтиҗәсендә крестьяннар¬ ның Башкортстанга, Оренбург якларына, Кама аръя¬ гына качулары ешайган. Мисал өчен, 1716 елда төрле милләтле ясаклы крестьяннарның 47 мең хуҗалыгы булса, шуларның чама белән 20 меңе буш яткан. Соңга таба хуҗалары ташлап киткән буш хуҗалыкларның саны тагын да арта төшкән. Мануфактуралар төзү. Лашманнар. Петр I керткән үзгәрешләр чоры — мануфактуралар нык үскән вакыт. Чирек гасыр эчендә илдә аларның саны 6,5 мәртәбә арт¬ 142 143
кан. Бу, әлбәттә, максатчан икътисади сәясәт нәтиҗәсе булган. Беренче чиратта армия һәм флотның үсә бар¬ ган ихтыяҗларын канәгатьләндерергә омтылып, ману¬ фактураларны башлыча казна үзе төзегән. XVIII йөзнең беренче чирегендә эре промышленность предприятиеләре төзелеше Казан губернасында да башла¬ на. Монда да ул предприятиеләр, нигездә, дәүләтнеке була. 1714 елда Петр I нең йон мануфактуралары төзү ту¬ рындагы указы буенча Казанда сукно мануфактурасына (“йон заводы”) нигез салына. Шул вакытта Мәскәүдән Казанга “сукно эшен торгызыр” өчен подполковник Афанасий Грузинцев җибәрелә. 1719 елда предприяти¬ едә инде 200 дән артык кеше эшли. Ләкин чыгарылган продукциянең сыйфаты бик түбән була. Петр I Казан вице-губернаторына болай дип яза: “Казан сукнолары үрнәкләрен без күрдек, алар бик начар, бик начар ма¬ нылган да; шул фабриканы яхшы хәлгә китерү өчен, Афанасий Грузинцев карамагындагы осталарны бөтен заводы белән үз карамагыңа ал”. Ләкин “йон заводын” җирле хакимият кулына бирү дә хәлне төзәтми. 1722 елда Казанга килгән чагында патша моны үз күзләре белән күрә. Ике елдан соң предприятие чыгышы белән крестьян¬ нардан булган Казан сәүдәгәре И. Михляевка һәм аның компаниясенә кергән сәүдәгәрләр Б. Пушнинков, О. Твер- дышев, М. Иванов, В. Издеберскийга тапшырыла. 1725 елда мануфактурада 600 дән артык кеше эшли. Армия ихтыяҗлары өчен сукно җитештерүче Казан сукно мануфактурасына нигез салу вакытына Иван Мих- ляевның ике тире эшкәртү заводы, ике аракы заводы, өч дистәләп кибете була. Казанның көньяк-көнчыгыш читендә урнашкан “йон заводы” хуҗасы булып алгач, И. Михляев Кремль янындагы шәхси сукно мануфакту¬ расын бирегә күчереп сала. 1718 елда Петр I указы белән тагын бер зур предпри¬ ятиегә — Казан адмиралтействосына нигез салына. Ул елга һәм диңгез суднолары төзү, ремонтлау һәм аларны озаклап саклау өчен корыла. Адмиралтейство Әстерхан, Казан, Түбән Новгород верфьләрен үз эченә ала. Биредә Балтыйк һәм Каспий флотлары өчен бомбардир судно¬ лар, фрегатлар, бригантиналар, галиотлар һәм җиңел ишкәкле суднолар төзелә. Адмиралтейство Казансу елгасы тамагында Бишбал- та авылыннан ерак түгел җирдә урнаша. Аңа верфьләр, сызым залы, тимерчелек, җилкән, кыршау, агач эшләре остаханәләре һ.б. керә. XVIII гасырның беренче ярты¬ сында Адмиралтейство янында тулы бер Адмиралтей¬ ство бистәсе үсеп чыга. Адмиралтействоны биредә төзү очраклы булмый. Ка¬ зан ягы ул чакларда “корабль урманнарына” — имән һәм нарат урманнарына бай була. Суднолар төзер өчен яраклы агачларны Казан тирәсендә генә түгел, ә аннан дистәләрчә чакрымдагы җирләрдә әзерләп, аннары ел¬ галар буйлап Адмиралтействого китерәләр. Бу бик авыр, каторга хезмәтен дәүләт крестьяннары¬ на, башлыча, рус булмаган крестьяннарга йөклиләр. Аларның бер өлеше Адмиралтействога теркәлгән була. Шулай итеп лашманнар — урман кисүчеләр туа. Нәкъ менә алар корабльләр ясарга яраклы агач материалла¬ рын әзерләү, эшкәртү һәм тиешле урынга илтү буенча дәүләт файдасына феодаль йөкләмә үтиләр. Чукынган кешеләр өчен бу бурычны чукынмаганнар башкара. 1719 елда Казан губернасында 23,7 мең лашман санала, бу дәүләт крестьяннарының яртысын диярлек тәшкил итә. Лашманнар барлыкка килү Петр I нең 1718 елның 31 гыйнвар указына бәйле. Указ корабльгә яраклы агач материалларны бушлай әзерләү өчен йомышлы морзалар¬ ны, татарлар, чуашлар һәм мордваларны Казан, Түбән Нов¬ город, Воронеж губерналарыннан, Сембер өязеннән алыр¬ га куша. Бу указ асылда лашманга әверелгән йомышлы татарлар катлавын таркатып бетерүгә нигез сала. Петр I вакытында Адмиралтействога беркетелгән йомышлы та¬ тарлар бернинди салым түләми. Ләкин 1725 елдан алып алардан да җан башыннан салым җыя башлыйлар. Шулай итеп, йомышлы татарлар салым түләүче катлауга әверелә. 1719 елда судно төзелеше ихтыяҗлары өчен Казанда пумпа заводына нигез салына. Башта бу тире эшкәртү¬ че предприятие Суконный бистәсендә урнаша. Биредә корабль помпалары (насослары) өчен күн, солдатлар аяк киеме аслыгына тотыла торган күн һәм йомшак күн 144 145
эшләнә. Пумпа күне Казанда гына түгел, Петербург, Әс¬ терхан, Архангельск верфьләрендә дә кулланыла. Татар җирбиләүчелегенең кимүе. XVIII гасырның беренче чирегендә татарларның җир биләвенә каршы нык чаралар күрелә. 1713 елга тикле крайда 2 мең ча¬ масы татар алпавыты яши. Тиздән Петр I бер-бер артлы ике указга кул куя. Алар чукынмаган алпавытларга кре¬ постной крестьяннар тотуны чикли. Татар алпавытла¬ рының күпчелеге эшче кулларсыз кала. Крепостной кре¬ стьяннар дәүләт крестьяннары сафына күчерелә, ә ялчы¬ лар крепостнойларга тигезләнә. Чукынудан баш тарткан¬ нарның җирен тартып алалар. Татар алпавытлары тор¬ мыш рәвешен үзгәртергә мәҗбүр була, сәүдә, вак-төяк промышленность, кәсәбәчелек белән шөгыльләнә баш¬ лый. Соңыннан алар салым түләүче катлауга кертелә һәм дворян өстенлеген югалта. Шулай итеп, Петр I реформалары чорында төбәк хал¬ кы тормышында зур үзгәрешләр була. Казан губернасы төзелә, салым басымы кискен үсә, йөкләмәләр арта. Халыкның феодаль бәйле катлавы — ясаклы кешеләр катлавы юкка чыга. Эре промышленность предприятие¬ ләре барлыкка килә, аларга эшкә дистәләрчә мең крес¬ тьян тартыла. Йомышлы татарлар язмышы хәл ителеп бетә. Алар, татар җәмгыятенең “өстен катлавы” булу¬ дан туктап, феодаль дәүләт файдасына даими рәвештә бик авыр йөкләмәләр үти башлыйлар һәм тиздән са¬ лым түләүче катлауга әйләнәләр. Сораулар һәм биремнәр q 1. Казан губернасы кайчан төзелә? Аның составына нинди ■ җирләр керә? 2. XVII гасырның беренче чирегендә Казан гу¬ бернасының бәйле халкы акчалата һәм натуралата нинди йөкләмәләр үтәгән? Бәян ителгәннәрдән үзегез нәтиҗә яса¬ гыз. 3. Ясаклы крестьяннар тормышында нинди үзгәрешләр була? 4. XVIII гасырның беренче чирегендә төбәк территория¬ сендә нинди эре предприятиеләргә нигез салына? Алар нин¬ ди продукция һәм аны кем өчен җитештерәләр? Мондый пред¬ приятиеләр туу нәрсә хакында сөйли? 5. XVIII йөзнең беренче чирегендә Казандагы барча зур мануфактураларны казна төзи. Бу хәл нәрсәгә бәйле була? 6. Лашманнар кемнәр ул? Аларның хезмәт шартларын күз алдына китергәндә, сездә нинди хисләр туа? 7. Йомышлы татарларның хәле ничек үзгәрә? 8. Татар җир- биләүчеләре ни өчен традицион шөгыльләреннән баш тартырга мәҗбүр була? Сезнеңчә, бу нинди нәтиҗә бирә? 9. Петр I идарә итү чорында төбәк халкы тормышындагы үзгәрешләргә аның нин¬ ди шәхси мөнәсәбәте бар? Ул үзгәрешләргә бәя бирегез. § 27. XVIII гасырда Урта Идел буе халкын христианлаштыру XVIII гасырда Урта Идел буеның рус булмаган хал¬ кын христианлаштыру дәвам итә. Шуның белән бергә аңа карата социаль һәм дини сәясәт шактый җитди үзгәрешләр кичерә. “Ярты ел эчендә чукынырга”. XVIII йөзнең беренче чирегендә Казан губернасында рус булмаган, ләкин чу¬ кындырылган кешеләр саны 13 меңнән артып киткән; бу исә рус булмаган халыкның 4,7 процентын тәшкил иткән. Православиега кертелгәннәрнең шундый “аз” булуы хөкүмәтне дә, православие чиркәвен дә канәгать¬ ләндермәгән. Шуның өстенә чукындырылганнарның күбесе яңа динне формаль рәвештә генә кабул иткәннәр. Казан митрополиты Тихон үзенең Синодка хәбәрендә: яңа чукындырылганнар “чиркәүгә йөрмиләр, өйләрендә ихтыяҗ туганда, руханилар чакырмыйлар һәм тәүбә итмиләр, вафат булган кешеләрен руханиларсыз үзләре генә күмәләр”, дип яза. 10 нчы еллар башында, аннары 20 нче елларда Петр I берничә указга кул куя. Алар нигезендә христианлашты¬ руның яңа этабы башлана. 1713 елның 3 ноябрь ука¬ зында, мәсәлән, болай диелә: “Казан һәм Азов губерна¬ ларында җирләре һәм иманалары булган һәм шул җирләрдә һәм иманаларда православиеле — христиан динендәге — крестьяннар, хезмәтчеләр һәм эш кешелә¬ ре тоткан мөселманнарга бөек падишаһ үзенең шушы указын җиткерергә кушты: алар, мөселманнар, ярты ел эчендә чукынсыннар”. Югыйсә “аларның иманаларын һәм вотчиналарын крестьяннары һәм (башка) кешелә¬ ре белән (тартып) алырга һәм я башкаларга, я казнага бирергә”. Татар милләтле җир би ләүчеләренең күбесе православие динен кабул итүдән баш тарта. Аларның җирләре тартып алына һәм чукынган туганнарына яисә 146 147
рус алпавытларына тапшырыла. Җирле идарәчеләр указ¬ ны шундый итеп тормышка ашыралар ки, еш кына рус крепостнойлары тотмаган мөселман җир биләүчеләр дә үз җирләреннән мәхрүм ителә. 1715 елда Петр I “Христиан динен кабул итмәгән, мөселман законын тоткан алпавытларның православие динендәге крестьяннарын исәпкә алу һәм казнага бирү” турында указ чыгара. Ул йомышлы татарларга һәм башка милләт кешеләренә аларның крестьяннарын, җирләре һәм мөлкәте белән бергә, дәүләт файдасына тартып алу белән янап, чукынырга әмер бирә. П1ул ук вакытта ул морзаларның утарларын, тегермәннәрен, иманаларын үзләре карамагында калдыра. Петр патшаның 20 нче еллар башындагы указлары салым түләргә тиешле рус булмаган халыкны күздә тота. Ул указлар нигезендә чукынган кешеләр салым түләүдән һәм рекрутлыктан өч елга азат ителәләр. Петр указла¬ рының нәтиҗәләре зур булмый. Татарлардан бары ике меңнән бераз гына артык кеше православиегә күчә. Рус булмаган башка халыклар арасында да чукынганнар аз була. XVIII гасырның икенче чирегендә христианлаштыру сәясәте кискенләшә. 1728 елда җирле хакимият орган¬ нары “иске дин” (ислам) файдасына барган өндәүне тук¬ татырга, моның өчен мөмкин булган барлык чаралар¬ ны, хәтта үлем җәзасы кулланырга әмер алалар. Право¬ славиедан ваз кичүчеләрне “үгетләү һәм төзәтү” өчен монастырьларга озаталар. Мөселманнар һәм яңа чукын¬ ган кешеләр төрле якларга таратыла. Яңа чукынганнар эшләре конторасы. Лука Конаше- вич. Христианлаштыру сәясәте 40—50 нче елларда аеру¬ ча катгый төс ала һәм киң колач җәя. 1731 елда ук әле Свияжскида Казан һәм Түбән Новгород мөселманнарын, башка милләт кешеләрен чукындыру өчен махсус Ко¬ миссия төзелә. 8 ел эчендә ул ике меңнән аз гына артыг¬ рак кешене православие диненә кертә ала. 1740 елда императрица Анна Ивановна указы белән бу Комиссия урынына яңа чукындыру эшләре Контора¬ сына нигез салына. Аңа Казан, Түбән Новгород, Әстер¬ хан, Воронеж губерналары татарларын һәм мәҗүсилә¬ рен христианлаштыру белән шөгыльләнергә әмер бирелә. Россия императрицасы указында христианлаштыру һәм руслаштыруның бик зур программасы күздә тотыла. Анда православиегә күчүне хуплау һәм чукынган кешеләрне яңа диндә тотып калу чаралары карала. Мисал өчен, чу¬ кынган кешеләргә төрле бүләкләр һәм 50 тиеннән 1 сум 50 тиенгә кадәр акча бирелә. Чукынган очракта ясаклы татарларга бакыр тәре, күлмәк-ыштан, манылган тупас сукнодан тегелгән кафтан, бүрек, бияләйләр, оеклар белән кәвешләр бирелергә тиеш булган. Татар морзаларына көмеш тәре, кыйммәтрәк киемнәр һәм әйберләр бирелгән. Моннан кала, яңа чукынган кешеләрне өч елга салымнар¬ дан һәм йөкләмәләрдән азат итү кабат расланган. Бу са¬ лымнар һәм йөкләмәләр христиан булмаган кешеләр өстенә төшкән. Яңа чукынган кешеләрне православие дине ни¬ гезләренә өйрәтүне оештырырга, аларның руслар белән никахлашуын хупларга тәкъдим ителгән. Анна Ивановна указы буенча, башкача аңлатырга сәбәп калдырмас өчен, “чукындыруга һич тә мәҗбүр итмәскә, көчләмәскә һәм аларга (православиедә булмаганнарга. — ИТ.) берничек тә янамаска, ләкин бу эштә апостол вәгазе үрнәге буенча, һәртөрле басынкылык, түземлек, сабырлык белән, бернинди эреләнүсез, янаусыз һәм куркытусыз эш кылырга” тиешлеге күрсәтелә. Ләкин чынлыкта көчләү ысуллары өстенлек ала. Яңа чукындыру эшләре Контора¬ сы башында Казан һәм Свияжск архиепискобы Лука Ко- нашевич торганда, бу Контора турыдан-туры көчләп пра¬ вославиегә кертү һәм мөселманнарны эзәрлекләү ысулла¬ рын аеруча киң һәм зур тырышлык белән куллана. Миссионерлар, солдатлар ияртеп, авылларга баралар, анда яшәүчеләрне елга буена көчләп җыялар һәм “чу¬ кындыралар”. Каршылык күрсәткәндә, таяклар һәм кам¬ чылар эшкә җигелә. Кешеләрне йортларына кертми, урамнарда тоталар, чиркәү янына сөйрәп баралар, өсләренә су коеп, христиан дип игълан итәләр. Моннан хәтта нәни балалар да котыла алмый. Яңа чукындырыл¬ ганнарны, христиан гореф-гадәтен тотмаса, төрмәгә яба¬ лар, физик җәза бирәләр, “кул-аякларына тимер богау¬ лар” салалар. Мөселман бәйрәмнәрендә православие ру¬ ханилары татар авылларында тәре күтәреп тантаналы 148 149
йөреш оештыралар. Борынгы мөселман каберлекләре җимертелә, мәсхәрәләнә, ә кабер ташлары төзелә торган чиркәү нигезләренә салына. Россия императрицасы Елизавета Петровна 1742 елда, кансыз миссионер Лука йогынтысы белән, “Казан гу¬ бернасында мәчетләр төзүгә юл куймау һәм губерна¬ торларга һәм воеводаларга яңа чукындырылган кеше¬ ләрнең мөселман диненә кире кайтуын тикшерү” ту¬ рында указ чыгара. Указ Казан губернасында яңадан төзелгән барлык мәчетләрне “җимерергә һәм кабат төзергә юл куймаска” боера. Моннан соң тагын бер¬ ничә Указ чыгарыла. Указлар авылларда чукынган бер¬ ничә генә кеше яшәсә дә чиркәү төзергә әмер бирә. 1749 елгы указ буенча яңа дингә күчкәннәрнең җан башына салына торган салымнары чукынмаган кре¬ стьяннарга салына. Казан өязендә һәм Казан шәһәрендә ике ел эчендә 418 мәчет җимертелә. 1749 елдагы янгыннан соң Лука Конашевич Иске татар бистәсендә яшәүчеләрнең бер өлешен яңа урынга күчереп утыртуга ирешә. Поповка авылы тирәсендә шулай итеп Яңа татар бистәсе үсеп чыга. 1752 елда, Лука доклады буенча, “Казан татарла¬ ры үз белдекләре белән салган мәчетләрне җимерү ту¬ рында” яңа указ кабул ителә. Башында Лука Конашевич торган яңа чукындыру Конторасы эшчәнлеге татарларны киң күләмдә милли- дини мәсхәрәләүгә әверелә. Җирле халык арасында ар¬ хиепископ начар “дан” ала, аңа “Аксак Каратун” куша¬ маты тагалар. Россия империясе башкаласына мөселманнарны көчләп чукындыру, кысрыклау хакында даими шика¬ ятьләр языла. Кешеләр үз динен яклар өчен кулына корал алырга әзер тора. Бу хәл үз ролен уйнамый кал¬ мый. 1750 елда Синод “Башка дин тотучыларны көчләп православие чиркәвенә авыштырмау турында” карар чыгара. Биш елдан Лука Конашевич Белгород епархия¬ сенә күчерелә һәм 1758 елда үлә. Христианлаштыру эшендә хөкүмәт башка чаралар да куллана. Мисал өчен, 50 нче елларда яңа чукынучылар өчен берничә мәктәп эшләп килә, соңыннан аларны Ка¬ занга, Иске татар бистәсенә күчерәләр. 1758 елда бу мәктәпләрдә барысы 205 чуаш, татар, мари, мордва, уд¬ мурт баласы укый. XVIII гасыр уртасына чуаш, мари, мордва, удмурт хал¬ кының күп өлеше чукындырыла. Яңа чукындыру эшлә¬ ре Конторасы эшчәнлеге елларында миссионерлар бары тик 8,4 мең генә татарны православиегә аудара ала¬ лар. Дини кыерсыту кимү. Дин иреге турында 1773 елгы указ. Тора-бара хөкүмәт башка дин кешеләренә басым¬ ны киметә төшә. 1756 елда Россия императрицасы Ели¬ завета Петровна татарларга мәчет төзергә кабат рөхсәт итә. Моннан бер ел элек чукынмаган татарларны яңа урынга күчереп утырту туктала. Иң зур үзгәрешләр Екатерина II хакимлеге вакытында (1762—1796) була. 1764 елда “Яңа чукынганнар өстендә торган бурычларны бетерү, киләчәктә аларга салым салу тәртибе, яңа чукындыру конторасын ябу һәм ул яңа чу¬ кынганнарны губерна, провинция һәм воевода канцеля¬ рияләре карамагына тапшыру турында” яңа указ чыга. Аның нигезендә чукынмаган татарлар чукынган татар¬ лар өчен өстәмә салым түләүдән азат ителә. Ә шулай да чукынган кешеләргә салымнар түләү һәм армиягә рек¬ рутлар җыеп җибәрү буенча өч еллык ташламалар үз көчендә кала. Яңа чукынганнарның барысы да хокук¬ лары буенча дәүләт крестьяннарына тигезләнәләр. Яңа чукындыру эшләре Конторасы ябыла, ә православие ди¬ нен тотмаган халыклар арасында миссионерлык (өндәү) эше җирле епархияләргә йөкләнә. 1773 елда Екатерина II дин иреге — диннәргә тигез карау турында указ кабул итә. Илдә халык тоткан бар¬ ча дин яшәргә хокук ала, православиегә көчләп кертү бетерелә. Мөселманнарга мәчетләр һәм алар каршында мәктәпләр төзергә рөхсәт ителә. Россия мөселманнары тормышында 1789 елда Уфада мөселман Диния нәзарәте ачылу бик зур вакыйга була. “Барлык мөселман законы чиннары белән идарә итү өчен” бу учреждениене төзү турында Указга императрица 1788 елның 22 сентябрендә кул куя. Шулай итеп, үзәк хаки¬ мият Россия мөселманнары белән идарә органы төзи, ә 150 151
аның башына мөфти билгеләп куела. Беренче мөфти итеп Мөхәммәтҗан Хөсәенов раслана. Хөкүмәт аңа үз вакытында бик күп саналган 6 мең сумлык хезмәт хакы түләп тора. Аның Казан татарларыннан булган ярдәмчеләренә — муллаларга да дәүләт хезмәт хакы билгели. Диния нәзарәтенең вәкаләтләре бик киң була. Әй¬ тик, мөселман руханиларын сайлау һәм эшкә билгеләү, аларның ышанычлылыгын, эшчәнлеген тикшереп тору, мәчетләр төзү һәм ремонтлау, никахлашу мәсьәләләрен, мал-мөлкәт бәхәсләрен һ.б. хәл итү нәзарәт карамагына куела. Мөселманнарга дини тор¬ мыш мәсьәләләрен үзләренә хәл итү хокукы бирү хөкүмәткә аларны кысуга караганда күпкә файдалы¬ рак булып чыга. Шулай итеп, хөкүмәт XVIII гасыр буена алып барган Урта Иделнең рус булмаган халкын православиега көчләп кертү чараларыннан диннәрнең тигезлеген игъ¬ лан итүгә күчә. Ләкин дини кысуны йомшарту христи¬ анлаштыру сәясәтен бетерү дигән сүз түгел. Ә төбәктәге татар халкының күпчелеге элеккечә үк ислам диненә бирелгәнлеген саклый. Сораулар һәм биремнәр в} 1. XVIII гасырның беренче яртысында хөкүмәт һәм чиркәү ■ Идел буе һәм Урал буеның рус булмаган халкын нинди ча¬ ралар белән христианлыкка авыштырырга омтыла? Бу чара¬ ларга халык ничек җавап бирә? 2. Яңа чукындыру эшләре Конторасы нинди максат белән төзелә? Аның эшчәнлеге- нең ысуллары һәм нәтиҗәләре турында сез ниләр беләсез? 3. Лука Конашевич татар халкы хәтеренә кайсы ягы белән кереп калган һәм ни өчен? 4. XVIII гасырның беренче ярты¬ сында хөкүмәт һәм православие чиркәве сәясәтен шуннан алдагы 150 елгы дини сәясәт белән чагыштырып карагыз. Сез нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? 5. Урта Идел буеның рус булмаган халкын христианлаштыру сәясәте кайчан йомшара төшә? 6. Ни өчен татар халкында Екатерина II не Әби патша’ дип атау яшәп килә? Моны Екатерина II уздырган дини сәясәттән чыгып аңлатып бирегез. 7. Мөселман Диния нәза¬ рәте хакимияттән бәйсез булган дип әйтеп буламы? 8. XVIII йөз ахырына крайда христианлаштыру сәясәтенең гому¬ ми үзгәрешен тасвирлагыз. § 28. XVIII йөздә төбәкнең социаль-икътисади үсеше XVIII гасырда илнең социаль-икътисади үсеше шак¬ тый зур үзгәрешләр кичерә. Сәнәгать тиз үсә, гасырның икенче яртысында илдә капиталистик тәртипләр фор¬ малаша башлый. Авыл җирендә товар-акча мөнәсәбәте үсә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта. Эчке һәм тышкы сәүдә киңәя. Тулаем алганда, феодаль- крепостнойлык тәртипләре таркала башлый. Урта Идел буе да гомумроссия социаль-икътисади процессларыннан читтә калмый. Авыл хуҗалыгында үзгәрешләр бик зур булмаса да, промышленность һәм сәүдә өлкәсендә, бөтен илдәге кебек үк, зур, хәтта кис¬ кен борылышлар күзәтелә. Авыл хуҗалыгы. Урта Идел буе халыкларының (бигрәк тә рус булмаганнарның) абсолют күпчелеге авыл җирендә яши. Элеккеге кебек үк, авыл халкының төп шөгыле игенчелек була. Җирнең күп өлешендә арыш игелә. Ул безнең як¬ ларда төп авыл хуҗалыгы культурасы була. Ләкин бо¬ дай, борчак, борай, карабодай чәчү мәйданнары да ак¬ рынлап үсә. Крестьяннар киндер, җитен һәм башка тех¬ ник культураларны да күбрәк игә башлыйлар. Җир өч басулы чәчү әйләнеше системасында эшкәртелә. Төп авыл хуҗалыгы кораллары — агач сукалар, тыр¬ малар, китмәннәр, ураклар һәм чабагачлар була. Ләкин шулай да авыл хуҗалыгындагы традицион техника үзгәрә башлый. Моңа төрле милләт крестьяннарының җир эшкәртү тәҗрибәсе белән үзара уртаклашуы ярдәм итә. Мәсәлән, XVIII гасырда татарлар, җир сөрү өчен, асылда, металл төрәнле авыр сабаннан файдаланганнар. Аз эшкәртелгән участокларны, чирәм җирләрне сөргәндә, ул аеруча уңай булган. Ләкин андый җирләр крайда бөтенләй калмаган диярлек. Шуңа күрә татарлар җир сөрү өчен моңа кадәр рус крестьяннары ешрак куллан¬ ган гади һәм уңайлы сукадан файдаланганнар. Руслар исә үз чиратында сабан куллана башлаганнар. 152 153
Бөртеклеләр уңышны аз биргән. Казан губернасында уңыш уртача 3 самнан 5 самга кадәр генә җиткән. Хәер, вакыт-вакыт һәм урыны-урыны белән, мәсәлән, Чистай һәм Спас өязләрендә, хуҗалыклар шактый югары уңыш җыйганнар. Оренбург янындагы Сәет бистәсе татарла¬ ры “нәзберек” бодай культурасыннан 6—7 самга кадәр уңыш алуга ирешкәннәр. Күп крестьяннар үз бакчаларында суган, кишер, чөген¬ дер, кәбестә, кыяр үстергәннәр. Алма, чия дә киң тарал¬ ган бакча культураларыннан саналган. Авыл хуҗалыгының мөһим тармагы терлекчелек бул¬ ган. Крестьяннар ат, сыер, сарык, кәҗә, дуңгыз, төрле кош- корт үрчеткәннәр. Мөселман татарлар дуңгыз тотмаганнар. Ул вакытларда урта хәлле крестьян гаиләсенең хуҗалы¬ гында, гадәттә, ике-өч ат, шул кадәр үк сыер, 10—15 сарык һәм кәҗә, 15—20 тавык яисә каз булган. Казан губернасы¬ ның көнчыгыш өязләрендә татар крестьяннары, үзәк өязләргә караганда, терлекләрне ике-өч мәртәбә артыграк тоткан. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең гому¬ ми күләме арткан. Бу XVIII йөздә крайны хуҗалык ягын¬ нан ныграк үзләштерә төшү нәтиҗәсе булган. Яңа урын¬ нарга күчә-күчә, крестьяннар көньякка һәм көньяк- көнчыгышка таба юл тотканнар. Гасырның икенче яр¬ тысында Идел аръягының көнчыгыш өлешендәге кара туфраклы җирләрне үзләштерү башланган. Шушы ко¬ лонияләштерү процессында Россиянең төньяк һәм үзәк районнары крестьяннары да катнашкан. XVIII гасырда игенчелек тә, терлекчелек тә товар¬ лыклы базар мөнәсәбәтләренә тартыла. Әйтик, крестьян¬ нар җитештергән икмәкнең күп өлеше сатуга озатыла. Губернаның рус булмаган крестьяннары арасында нык үсеш алган умартачылык та товарлыклы продукция җи¬ тештерә башлый. Аренда эшләре киңәя бара. Арендага җирне дәүләт тә, аерым җирбиләүчеләр дә биреп тора. Җир иген игү өчен дә, промышленность предприятиеләре, тегермәннәр һ.б. салыр өчен дә кулланыла. Товарлыклы-акчалы мөнәсәбәтләр туу һәм үсү авыл¬ ның милек ягыннан “таза тормышлы”, “урта кул” һәм “фәкыйрь” крестьяннарга аерылуына китерә. Асылда, алар бер-берсеннән үз карамагындагы җир күләме һәм терлек саны белән аерылып торалар. “Таза тормышлы- лар” еш кына тегермән, күн эшкәртү, сабын кайнату һәм башка шундый “заводлар” хуҗасы булып, үз авыл ке¬ шеләрен батрак итеп тоталар. Губернада авыл халкының төп өлешен, ягъни 80 процентын, дәүләт крестьяннары тәшкил итә. Аларның уртача җир иманасы җан башына 7—15 дисәтинәдән артмый. Гасыр ахырына кайбер өязләрдә дәүләт крес¬ тьяннарының җирләре кимү күзәтелә. Удельный крес¬ тьяннар җан башына 5—7 дисәтинә җир били. Иң аз җир алпавыт крестьяннарында була. XVIII гасырда барча крестьян катлауларының да хәле шактый бозыла. Дәүләт крестьян хуҗалыкларыннан ак¬ чаны барыннан да бигрәк күп санлы сугышларга, ре¬ формаларга, казна мануфактуралары төзелешенә суыра. Әйтик, 60—80 нче елларда оброк салымы крайда өч мәртәбә арта. Алпавыт крестьяннарының хәле аеруча авыр була. XVIII гасырның 60 нчы еллары ахырында 46 мең ча¬ масы алпавыт крестьяннары тулысынча хокуксыз кала. Алпавытлар крестьян иманаларын кисеп алалар, алар- ны атнасына 4—5 көн үзләренә эшләргә мәҗбүр итәләр. Гасыр ахырына крестьяннар үз кораллары белән алпа¬ вытларның бөтен җирен диярлек эшкәртергә тиеш була. Алпавыт биләмәләре арта төшә. Алар биләмәләрен казна җирләре, имана, рус булмаган халык җирләре исәбенә арттыралар. Алпавыт җир биләүчелеге хөкүмәт тарафыннан дворяннарга зур-зур участоклар бүләк итү хисабына да арта. Күп кенә алпавытлар кәсәбәчелек юлына баса. Алар¬ ның утарларында аракы заводлары (аракы җитештерү дворяннар монополиясе дип игълан ителә), сукно, по¬ лотно, пыяла җитештерүче һәм башка төрле предприя¬ тиеләр корыла. Анда крепостной крестьяннар эшли. Ләкин мәҗбүри хезмәтнең нәтиҗәсе югары булмый. 1764 елга хәтле безнең крайда күпләп җир һәм кре¬ постнойлар тотучы чиркәү һәм монастырьлар шактый күп була. Бер Казан архирей йорты гына да 80 меңнән артык кешесе булган 50 гә якын авылны үз буйсынуын¬ 154 155
да тота. Гасырның беренче яртысында монастырь крес¬ тьяннарының гомуми саны 80 меңнән артып китә. 1764 елда уздырылган секуляризация — чиркәү һәм монас¬ тырь җирләрен дөньяви милеккә күчерү — барышында аларның җирләре Казан икътисад коллегиясенә бирелә. Монастырь крестьяннары казнага күчерелә, алар “икъ¬ тисади крестьяннар” дип атала башлый. Сәнәгать үсеше. Петр I дән соңгы чорда илдә сәнәгать үсеше дәвам итә. Яңадан-яңа мануфактуралар салына. Промышленность, асылда, мәҗбүри хезмәт арту исәбенә үсә. 1736 елда ялланып эшләүчеләрне гаиләләре белән мануфактураларга беркетү юридик яктан хәл ителеп бетә. Ләкин гасырның икенче яртысыннан алып ялланып эшләү чагыштырмача күбрәк урын ала. Монда эре пред¬ приятие хуҗаларына крепостной крестьяннар сатып алуны тыйган 1762 елгы указ мөһим роль уйный. Ка¬ питалистик мануфактура крепостнойлык мануфактура¬ сын кысрыклый башлый. Казан адмиралтействосы, сукно һәм күн мануфактура¬ сы крайда иң эре промышленность предприятиеләре бу¬ лып кала. Аларның үсеше дәвам итә. Мисал өчен, 1727 елда Адмиралтействода бер меңгә якын теркәлгән эш¬ челәр — күпчелеге балта осталары, тимер кыручылар, ти¬ мерчеләр, мүкләүчеләр һәм башка белгечләр эшли. ПТу- ның өстенә, аңа берничә дистә мең лашман теркәлгән була. Аларга бары тик 1757 елда гына 5—10 тиен хезмәт хакы түли башлыйлар. XVIII гасыр дәвамында күп санлы эш¬ челәр кулы белән 342 судно төзелә. Гасыр ахырында күн мануфактурасы (пумпа заводы) шулай ук олтырак күне һәм йомшак күн эшкәртүне үзләштерә. Казан сукно мануфактурасы да җитештерүне артты¬ ра. 1742 һәм 1749 елгы янгыннардан соң җитештерү биналары яңа хуҗа — Чабаксар сәүдәгәре И.Ф. Дряб¬ лое тарафыннан яңартып салына. Дряблов вакытында сукно эшләп чыгару ике мәртәбә артып, елына 60 мең аршин тәшкил итә. Гаиләләрен дә кертеп санаганда, эшчеләр саны ике меңгә җитә. Анда татарлар да керә. Фабрика янында Суконная бистәсе үсеп чыга. 1735 елда сукно фабрикасының барлык милке, җире һәм эшчеләре, А. Михляев үлгәнгә күрә, аның хатыны¬ на һәм Дрябловка бирелә. Бер елдан соң Дрябловка, бары тик производствода гына файдалану шарты белән, крес¬ тьяннарны авылы-авылы белән сатып алырга рөхсәт ителә. Хуҗа “сүз тыңламаганнарны һәм фетнәчеләрне” солдатка җибәрергә хокук ала. 1736 елгы указ сукночыларның зур канәгатьсезле¬ ген китереп чыгара. Алар җирле идарәчеләргә, Коммер¬ ция коллегиясенә үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр, ике мәртәбә эштән баш тарталар, губерна канцеляриясе кар¬ шында демонстрация оештыралар. Ахыр чиктә Сенат 1741 елда эшчеләргә законсыз салына торган штрафлар¬ ны гамәлдән чыгара, Дрябловка эшчеләрне үз белдеге белән Себергә сөрүне тыя, элек сөрелгән кешеләргә Ка¬ занга кайтырга рөхсәт бирә. Сукночылар көрәше мон¬ нан соң да дәвам итә. Крайда XVIII гасырда промышленность үсеше капита¬ листик мануфактура һәм остаханәлэр туу белән үзенчә¬ лекле. Алар хосусый хуҗаларныкы була һәм анда, баш¬ лыча, үз ирке белән ялланган кешеләр эшли. Хосусый про¬ мышленность кәсәбәчелеге үсешенә шул өлкәдәге эшчән- леккә ирек куйган берничә хөкүмәт карары да ярдәм итә. Әйтик, 1775 елгы патша манифесты “барлык кешегә һәм һәркемгә төрле станнар (машиналар) корып җибәрергә һәм аларда һәртөрле кул эшләре эшләргә” рөхсәт бирә. Крайда, илнең башка төбәкләрендәге кебек үк, капи¬ талистик мануфактуралар еш кына крестьяннар кәсе¬ бенә, вак крестьян предприятиеләренә нигезләнә. Вак кре¬ стьян кәсәбәчелеге Казан яны Идел буенда, барыннан да бигрәк татар авылларында элек-электән үк тамыр җәя. Ул авылларда булып киткән этнограф И.И. Георги “һәр авыл¬ ның диярлек үз күнчеләре, буяучылары, балта осталары бар”, дип яза. Күп кенә авыллар чана, арба, җир сөрү кораллары, көнкүреш әйберләре ясау, кием-салым тегү эшләре белән махсус шөгыльләнә. Продукция заказ белән генә эшләнми, ә базарларда һәм ярминкәләрдә сатарга да җитештерелә. . Баеп киткән һөнәрчеләр, крестьяннар, сатучылар ке¬ черәк промышленность предприятиеләре ачарга мөмкин¬ лек алган. Аларда, кагыйдә буларак, үз ихтыяры белән ялланган оброк түләүчеләр хезмәт иткән. 156 157
XVIII гасыр дәвамында яңа күн эшкәртү, сабын кайнату, киндер, комач мануфактуралары һәм ос- таханәләре эшли башлый. Сабын кайнату, күн, шәм предприятиеләренә, нигездә, татар, рус сәүдәгәрләре һәм завод тотучылар, ә туку предприятиеләренең барысы¬ на да диярлек татар кәсәбәчеләре хуҗа була. Агач эшкәртү, игенчелек һәм терлекчелек продуктларын эшкәртү остаханәләрен исә төбәкнең барлык халык¬ лары да тота. Татар халкының күпчелеге авылда яшәгәнгә күрә, алар кулындагы сәнәгать предприятиеләренең күбесе авылларда барлыкка килә. Аларның хуҗалары ялла¬ нып эшләүчеләр хезмәтеннән файдалана. Эш шунда ки, татарлар арасында крепостнойлар бик аз була, ә чукын¬ маган татарларга православие динен тотучы крепостной¬ ларны эшкә алырга рөхсәт ителми. XVIII гасырның икенче яртысында татарларның 39 күн мануфактурасы эшләп, шуларның унсигезе Казанда була. Авыл җирендәге андый мануфактураларның күбесе Казан артында, шул исәптән Казан өязенең Бәрәскә, Мәңгәр, Карадуван, Яңа Кишет авылларында эшли. Бер күн мануфактурасында уртача 15—20 кеше хезмәт итә. Алар шома олтан күне, йомшак күн, сәхтиян (сафьян) һәм башка төрле күннәр эшләп чыгаралар. Җитеште- рүчәнлеге буенча Яңа Кишет авылындагы күн ману¬ фактурасы иң куәтле санала. Ул Казан сәүдәгәре На¬ зир Баязитовка елына 12 мең сумга кадәр керем ки¬ терә. Татарларның сабын кайнату предприятиеләренең күбесе Казанның татар бистәләрендә туплана. Петер¬ бург Фәннәр академиясенең гамәли әгъзасы, этнограф И.И. Лепехин, Идел буена фәнни экспедиция ясап, 1773 елда биредә 25 мануфактура эшләвен хәбәр итә. Алар елына 120—150 мең пот сабын җитештерә, ул са¬ бын төбәктән читкә, бик еракларга тарала. Татар кәсәбәчеләре 14 киндер, комач, яулык җитеш¬ терүче мануфактураларга хуҗа булалар. Аларның бер¬ се — сәүдәгәр Ибраһим Йосыповныкы — Казанда, ә баш¬ калары Казан, Царевококшайск өязләрендә, Бәрәскә, Урнашбаш, Яңа Кишет, Служилая Ура авылларында урнаша. Бу предприятиеләр сатуга бик күп продукция чыгаралар. XVIII йөздә безнең туган ягыбызда бакыр кою ману¬ фактуралары да шактый була. Хөкүмәт рус булмаган халыкларга металл эшкәртү эше белән шөгыльләнүне тыйганга күрә, чукынган татарларның кайберләре генә бакыр кою предприятиесе ача алган. Бу эштә бары тик бер мөселман кешесенә, патша администрациясенә күп кенә ярдәм күрсәткән эре алпавыт, генерал-майор Кот- лымөхәммәд Тәфкилевкә генә ташлама ясалган. Ул, хөкүмәттән рөхсәт алып, үз җирендә, хәзерге Татарстан Республикасының Әгерҗе районы территориясендә Бар- җы елгасы буенда кечерәк кенә бер завод салган. Ләкин аның эше уңышсыз тәмамланган, кырык еллап эшләгәч, завод ябылырга мәҗбүр булган. Бакыр коючы мануфактураларның башкаларына, нигездә, сәүдәгәрләр хуҗа була. Мисал өчен, аларга ни¬ гез салучы хуҗалар арасына күренекле татар сәүдәгәрләре А.С. Иноземцев, Ковелев, агалы-энеле Кра- сильниковлар, Г.И. Осокин, Мосоловлар, Маленков та керә. Бакыр кою эшен башлап йөрүчеләрнең берсе Асаф Иноземцев була. 1743 елда Кукмара тирәсендә ул Таи- шев бакыр кою “заводына” нигез сала, сигез елдан соң аның уллары Минзәлә өязендә Иштирәк предприятие¬ сен кора. Бимеш, Берсут, Коринский, Мишә, Ношман, Шилва, Шурмин “заводлары” эре мануфактурадан сана¬ ла. Әйтик, Мишә “заводы” — 20 мең пот, ә Таишев “за¬ воды” 50 мең пот бакыр коя. Бакыр кою мануфактуралары Кама, Нократ, Ык, Сөн, Минзәлә, Мишә елгалары буенда урнашкан була. Аларның саны бер меңгә җитә. Биредә коелган ба¬ кырны казна хәрби ихтыяҗларга, акча сугарга сатып ала. Башка тармакка караган предприятиеләр арасында поташ, аяк киеме, экипаж (рессорлы җиңел арба), мех әйберләр җитештерүче мануфактуралар үсешкә ирешә. Агач эшкәртү, он тарттыру производстволары да үсә. Успенское авылында урнашкан казнага эшләүче се¬ литра заводы зур предприятие булып, анда 1763 елда 382 эшче эшли. 158 159
Дворяннар, алпавытлар кәсәбәчелеге дә бу вакытта үзенчәлекле урын тота. Бакыр кою предприятиеләре, тукыма мануфактуралары тотучылар арасында алпавыт¬ ларны да очратып була. Ярым крепостной характерлы аракы заводларын тулысынча диярлек алпавытлар үз кулында тота. Граф Нарышкинның Тәмтедәге вотчинасы — нәселдән килгән биләмә мануфактурасы — эре җитен предприя¬ тиесе санала. Биредә 500 ләп хатын-кыз эшли. Тәмтедә җитештерелгән җитен тукыманы чит шәһәр сәүдәгәрләре бик теләп сатып алалар. Вотчина мануфактуралары төбәктә күп булмый. Алар крепостной крестьяннар хезмәтенә нигезләнеп эшлиләр, әллә ни алга китә алмыйлар. Сәүдә. Мануфактура, һөнәрчеләр эше, авыл хуҗалы¬ гы үсеше туган ягыбызда базар мөнәсәбәтләренең ки¬ ңәюенә китерә. Илнең башка төбәкләре белән элемтәләр җанлана төшә. Кагыйдә буларак, мануфактура хуҗала¬ рының күбесе бер үк вакытта сәүдә белән дә нык шөгыльләнә, эре сәүдәгәргә әверелә. XVIII гасырда Урта Идел сәнәгате хайван һәм үсемлек чималы, игенчелек продуктлары һәм бакыр рудасы эшкәртү буенча мах- суслаша. Крайның географик урыны да тышкы һәм эчке сәүдә үсешенә уңайлык тудыра. Идел, Кама елгалары Урта Идел буен Россиянең эре сәүдә үзәкләре белән дә, аның ерак төбәкләре белән дә бәйләп тора. Мәскәүне Себер белән бәйләгән Себер юлы Казан аша уза. Казах далаларына һәм Урта Азиягә алып баручы Оренбург юлы да Казан¬ нан башлана. Гасырның икенче яртысында Идел буенча хәрәкәт көчәйгәннән-көчәя. Язгы ташудан алып боз катканчы Идел һәм Кама буйлап күп санлы суднолар берөзлексез йөреп тора. Җигүле атларда зур, баганалы юллар буйлап сәүдәгәрләр коры җирдә дә йөк-йөк товар ташыйлар. Бөтенроссия базары үсешенә хөкүмәтнең сәүдә сәя¬ сәте булышлык итә. Безнең край икътисады шул ба¬ зарның бер өлешен тәшкил итә. 1754 елдан алып эчке сәүдә пошлинасы бетерелә. 8 елдан соң монополияләр һәм йолым түләмнәре, сәүдәгә куелган чикләр юк ителә. 1762 елгы указ, “теләсә нинди сәүдә ирекле булырга тиеш” дип, сәүдә эшчәнлегенә ирек куя. XVIII гасырның икенче яртысында, крайның һәм бөтен илнең зур сәүдә-икътисади үзәге буларак, Казан¬ ның әһәмияте тагын да үсә. Аның Сәүдә йортында (Гос¬ тиный двор) сигез йөзләп таш һәм вак кибет эшли. 1796 елда шәһәрдә 676 рус һәм 595 татар сәүдәгәре санала. Алар арасында иң байлары һәм уңышлы эшләүчеләре — элеккеге крестьян В.Т. Поярков, 19 кибет тотучы П.Г. Каменев, А.Б. Аникеев була. Татар сәүдәгәрләре ара¬ сында Йонысовлар, Госмановлар, Үтәмешевләр, Апана- евлар аерылып тора. Казанда башка шәһәрләрдән һәм чит илләрдән килгән сәүдәгәрләр дә яши. Товарлар Казаннан Мәскәүгә, Петербургка, Архангель- скига, Әстерханга, Оренбургка, Украинага, Урта Азиягә, Иранга һәм Кытайга озатыла. Алар арасында, мәсәлән, бөртекле ашлык, серкә, сабын, шәм, тукымалар, бал, ба¬ лавыз, сукно, киндер тукыма, җитен тукымалар, күн һәм күн әйберләр күп була. Үз чиратында Мәскәүдән бирегә галантерея, тукымалар, кәгазь, буяулар, бизәнү әйберлә¬ ре, Уралдан — металл, Әстерханнан — балык һәм җиләк- җимеш, Ираннан — ефәк һәм дөге, Урта Азиядән ка¬ ракүл һәм чәй китерелә. Чистай шәһәре эре сәүдә үзәге була. 1781 елда аңа император указы белән өяз шәһәре статусы бирелә. XVIII гасыр ахырында биредә 254 рус һәм 266 татар сәүдәгәре эш итә. Сәүдә эшендә Мамадыш һәм Алабуга авыллары да актив катнаша. Сәүдәгәрлек эшен оештыруның төп ысулы крайда яр¬ минкәләр уздыру була. Алар шәһәрләрдә, өяз үзәкләрендә, кайбер зур авылларда үтә. Сату-сәүдә һәм ярминкәләр Тәтештә (ел саен 5—8 июльдә), Болгарда (9—11 июльдә) даими уздырыла, ә күп авылларда атна саен оештырыла. Анда, гадәттә, сатучылар һәм крестьяннар бөтен тирә- якка җыела һәм “төрле авыл әйберләре” белән сату итә. Туган як сәүдәгәрләре Мәкәрҗәдә (Түбән Новгород), Эр¬ бет (Урал), Семипалатинск, Петропавловск, Троицк яр¬ минкәләрендә күпләп сату оештыра. Россия законнары буенча, туган ягыбызның барча татар халкы арасында иң зур сәүдә ирке Казанның та¬ 160 6 А-412 161
тар бистәсендә яшәүчеләргә бирелә. Казан бистәсенең йомышлы татарлары әле патша Федор Алексеевичның 1677 елгы грамотасы буенча ук һәртөрле товар белән сәүдә итәргә рөхсәт алганнар. Бу хокук Сенатның 1763 елның 7 августында кабул ителгән “Казан бистәләре йомышлы татарларының ирекле сәүдә итүләре турында Указ”ы белән раслана. Чама белән Сәет (Каргалы) бистә¬ сендә яшәүче татарлар да шундый ук хокуктан файда¬ лана. Бу бистә 1744 елгы указ нигезендә төзелә. Указда Казанның 200 хәлле татарларына Оренбург янына күчеп утырырга һәм Көнчыгыш илләре белән актив сәүдә итәр өчен яңа бистәгә нигез салырга кушылган була. Башка татарларга килгәндә исә, аларның иң эшлек- леләре, еш кына рөхсәтсез-нисез, тәвәккәлләп, Россия¬ нең төрле төбәкләренә, хәтта чит илләргә дә сату-алу эше белән чыгып йөриләр. Шул заман чыганакларыннан күренгәнчә, “күп татарлар сәүдә итә, рус сәүдәгәрләренә кибетче яки тәрҗемәче булып яллана, кайберләре азык- төлек белән тәэмин итү эшенә һәм төрле сату-сәүдәгә алыналар”. Мәскәү, Тула, Тверь һәм Үзәк Россиянең башка шәһәрләрендәге рус сәүдәгәрләре татар кибет¬ челәрен бик теләп хезмәткә ала һәм үз товарлары белән аларны Көнчыгыш илләренә, Урта Азиягә, Ьинд станга, Иранга, Әфганстанга җибәрәләр. Е. Пугачев җитәкчеле¬ гендәге крестьяннар сугышы беткәч, хөкүмәт үзенә ярдәм иткән кешеләргә бүләкләр тапшыра. Моңа лаек¬ лы татарларның күпчелеге барлык бүләкләргә караган¬ да да ирекле сәүдәгә хокук алуны өстенрәк күрә. 1782 елда Казанда татар бистәләренең шәһәр рату¬ шасына — үзидарә органына нигез салына. Бу Россия тарихында Казан бистә татарларының беренче үзидарә органы була. Ул Казан татарларының үзләре тарафын¬ нан сайлана һәм аларның хуҗалык тормышын оешты¬ ру белән шөгыльләнә. Ратушага сайлану хокукыннан 500 сумнан да ким булмаган капиталлы татарлар гына фай¬ далана. Ратуша карамагына сәүдәгәрләр һәм мещаннар сафына язуны оештыру, сәүдә паспортлары бирү, сәүдәгәрләрдән һәм мещаннардан салымнар җыю һәм башка шуның кебек эшләр керә. Соңрак Ратуша татар сәүдәгәрләрен гильдияләргә язу хокукы да ала. Бу инде дәүләтнең татар сәүдәгәрләре гомумроссия икътисади үсешенә керткән өлешне тануын һәм аларны рус сәүдәгәрләре белән бер рәткә куюын аңлата. 1800 елда Казанда 8 гаилә икенче гильдияле сәүдәгәр була, ә алар¬ ның гомуми байлыгы 148 мең сум тәшкил итә. Өченче гильдия сәүдәгәрләре исәбенә 23 гаилә керә, аларның гомуми байлыгы 232 меңнән артыграк була. Татар сәүдәгәрләре һәм сату-алу эше белән шөгыльлә¬ нүче татар крестьяннары Россиянең тышкы, бигрәк тә көнчыгыш сәясәтендә шактый зур роль уйный. Алар арасында Казан бистәләрендә һәм Сәет бистәсендә яшәү¬ челәр аеруча актив эшли. Татар-мөселманнарга Көнчы¬ гыш илләрендә сәүдә итү рус сәүдәгәрләренә караганда шактый җиңелрәк була. Мөселман буларак, алар сәүдә пошлинасын кимрәк түлиләр, чит телләр беләләр, җир¬ ле халыкларның гореф-гадәтләрен яхшырак аңлыйлар. Шуңа күрә рус сәүдәгәрләре үз товарлары белән Көнчы¬ гышка татар кибетчеләрен җибәрәләр. Әлбәттә, эре та¬ тар сәүдәгәрләре биредә үзләре дә бик теләп сәүдә итәләр. Алар арасында Казан сәүдәгәрләре М. Монасыйпов, Р. Баки¬ ров, Г. Мостаев, Я. Завыдов та була. Бохарага барып йөргән сәүдәгәр Шаһмуратовларны, Маматовларны, Даутовларны нәкъ шуңа “Бохар йөртүче” дип атыйлар да. Көнчыгышка беренче кәрваннарын 1749 елда Сәет татарлары да җибәрә. Алар Хивага, Бохарага, Кабулга тикле барып җитәләр һәм уңышка ирешеп кайталар. 1752—1753 елларда Казан татарлары да бу якларга үз кәрваннарын озата. Кәрванның ике кибетче-сәүдәгәре Хивада туктап калмый, ә “разведка ясарга” тагын да арырак китә һәм Һиндстанга барып җитә. Көнчыгыш илләренә татар сәүдәгәрләре комач, күн, шикәр, бал, металл әйберләр, башка төрле товарлар алып бара. Ә бирегә мамык әйберләр, аш тәмләткечләр, чәй, фарфор, бизәнү әйберләре, келәмнәр алып кайталар. Сәүдә гадәттән тыш уңышлы бара. XVIII гасырның 70—80 нче елларында Россиянең Урта Азия илләре белән Орен¬ бург аша барган сәүдә әйләнешенең дүрттән өч өлеше нәкъ татар сәүдәгәрләре кулында тора. Шулай итеп, XVIII гасырда туган ягыбызның соци- аль-икътисади тормышына яңа сыйфатлар һәм күре¬ 162 163
нешләр хас була. Урта Идел буе авылында крестьян¬ нар мал-мөлкәт ягыннан төрле катлауларга таркала¬ лар. Авыл хуҗалыгы базар мөнәсәбәтләренә тартыла. Крепостной сәнәгать предприятиеләренә алмашка ка¬ питалистик мануфактуралар һәм остаханәләр килә. Эшче һәм оста кешеләр катлавы үсә. Сәүдә эше ны¬ гый һәм киңәя. XVIII гасырның соңгы чирегендә туган ягыбыз икътисадына, аеруча сәнәгатькә, акрынлап фео- даль-крепостнойлык кысаларыннан чыгар өчен уңайлы шартлар туа башлый. Сораулар һәм биремнәр Q 1. Урта Идел халкы өчен авыл хуҗалыгы тармакларының кайсы- ■ сы иң әһәмиятлесе булып санала һәм бу ни өчен шулай? 2. Туган ягыбызда XVIII гасырда авыл хуҗалыгы продукциясе җи¬ тештерү нинди юл белән үсә — экстенсивмы, әллә интенсив юл беләнме? Үз фикерегезне дәлилләгез. 3. Төбәктә игенче¬ лек һәм терлекчелек базар мөнәсәбәтләренә җайлаша башла¬ ган дип раслап буламы? 4. Төбәк крестьяннарының социаль-икъ- тисади хәлендәге үзгәрешләр хакында сез нәрсә әйтә аласыз? 5. Петр I дән соңгы чорда крайда мануфактуралар үсеше нәрсәдә чагыла? 6. Капиталистик мануфактуралар һәм оста¬ ханәләр нәрсәдән үсеп чыккан? Аларга, башлыча, кем хуҗа бул¬ ган? 7. XVIII гасырда төбәктә сәнәгать кайсы өлкәдә специ¬ альләшә башлаган? 8. Татар халкының сәнәгать өлкәсендә кәсәбәчелегенең үзенчәлекләрен тасвирлагыз. 9. XVIII гасыр¬ да дворяннар кәсәбәчелеге туу нәрсә хакында сөйли? 10. Без¬ нең яктан читкә сатыла торган товарлар исемлеге XVII гасыр белән чагыштырганда нинди үзгәреш кичерә? Бу нәрсә турын¬ да сөйли? 11. Сәүдә үсешендә яңа сыйфатларны санап чыгы¬ гыз. 12. Идел буеның һәм бөтен Россиянең эре сәүдә-икътиса- ди үзәге буларак Казан уйнаган рольне тасвирлап бирегез. 13. Татар сәүдәгәрләренең Россиянең тышкы, бигрәк тә көнчыгыш белән сәүдә итүендә тоткан урыны турында сөйләгез. §29. Урта Идел буе халкы Е.И. Пугачев восстаниесендә 1773—1775 елларда Россия империясенең көнчы¬ гыш төбәкләрендә көчле халык чуалышы булып уза. Ул Урал буен, Урал артын, Урта һәм Түбән Идел буй¬ ларын эченә ала. Аңа бәйләнешле вакыйгалар Россия тарихына Емельян Пугачев җитәкчелегендәге кресть¬ яннар восстаниесе (“крестьяннар сугышы”) исеме астын¬ да кереп кала. Ул илдә бик көчле һәм кискен, моңа чаклы күрелмәгән беренче социаль протест хәрәкәте була. Пугачев восстаниесенең һәм анда Урта Идел буе ха¬ лыклары катнашуның сәбәпләре. Екатерина II хаким¬ легенең беренче унъеллыгында феодаль-крепостнойлык тәртипләре катгый кискенләшә. Алпавытлар крестьян¬ нарны Себергә, каторгага җибәрү хокукы ала. Алпавыт файдасына крепостнойларның йөкләмәләре үсә, кресть¬ яннар “тере товарга” әйләнә. Бу хәлләр Урта Идел халкын да читләтеп узмый. Барщина 4—5 көнгә тикле җитә. Эш урынына теркәлгән уннарча мең крестьяннар Адмиралтействода, Уралның тау промышленносте заводларында тир түгәләр. Хрис¬ тианлаштыру сәясәте төбәкнең рус булмаган халыкла¬ ры арасында канәгатьсезлекне көчәйтә. Явыз Лука Ко¬ нашевич заманнары инде үтсә дә, башка дин кешеләрен эзәрлекләү, кыерсыту дәвам итә. Җаек шәһәрчегеннән Казанга хәтле. Е.И. Пугачев манифестлары. Восстание 1773 елның 17 сентябрендә Җаек казаклары арасында башланып китә. Ул чакта Е.И. Пугачев Толкачев исемле казаклар хуторында үзен “патша Петр Федорович” дип игълан итә. Чыгарган ма¬ нифестында ул Җаек казакларына елга, җир, акча һәм икмәк бүләк итүен белдерә. Манифестта сүз татарлар һәм калмыклар турында да бара. “Могҗиза белән исән кал¬ ган императорның” ватанга хезмәткә чакыруы, аның юмарт вәгъдәләре куаныч белән каршылана. “Петр III” байрагы астына тормыштан канәгатьсез йөзләрчә кешеләр җыела башлый. Иң элек Пугачев ике йөз чамасы ке¬ шедән торган гаскәре белән Җаек шәһәрчеген камап ала. Октябрь башында инде Оренбург янына килгәндә Пуга¬ чевның 2,5 меңлек гаскәре була. Соңрак Пугачев берничә манифест һәм указ чыгара. Анда ул казакларга, башкортларга, калмыкларга, татар¬ ларга, эшчеләргә, крестьяннарга мөрәҗәгать итә. Мани¬ фестларда һәм указларда җир, ирек белән беррәттән, ха¬ лыклар һәм диннәр тигезлеге вәгъдә ителә. Бер үк ва¬ кытта “Петр III” дворяннар һәм чиновниклардан үч алырга, аның ихтыярына каршыларны җәзалап үтерергә чакыра. 164 165
Восстаниенең беренче көненнән үк манифестлар һәм указлар татар теленә тәрҗемә ителә. Төрле милләтле баш күтәрүчеләр — татарлар, башкортлар, марилар, удмурт¬ лар үзара татар телендә аралашалар. Восстание чорында татар теле чын мәгънәсендә милләтара аралашу чарасы¬ на әверелә. Рус булмаган халык вәкилләре — беренче чиратта, баш¬ кортлар һәм татарлар — бу хәрәкәткә аның беренче көннәрендә үк кушыла. 1773 елның октябрендә пуга- чевлылар Оренбург янындагы Сәет (Каргалы) бистәсенә килеп чыгуга, җирле татарлар “император”ны зур шат¬ лык белән каршылыйлар һәм аңа олы ярдәм күрсәтәләр. Сәет татарлары Садыйк Сәетов җитәкчелегендә отряд төзиләр һәм сугыш ахырынача Пугачев белән бергә бу¬ лалар. Сәет бистәсендә беренче татар полкы оештырыла, Пугачевның “төп армия”сенә кергән бу полкка Муса Алиев җитәкчелек итә. Оренбург янына С. Юлаев җит¬ әкчелегендә башкортлар, М. Тюнеев җитәкчелегендә ма¬ рилар отряды килә. Биредә Пугачев гаскәрен полклар итеп оештыру, ә полкларны йөзлекләргә һәм унлыклар¬ га бүлү башлана. Гаскәрнең өчтән бер өлешен милли пол¬ клар һәм йөзлекләр тәшкил итә. Беренче этапта восстание, башлыча, Оренбург өлкәсен, Башкортстан, көнчыгыш һәм көнбатыш Урал террито¬ риясен колачлый. Шул ук вакытта Урта Идел буенда да хәл катлаулана, чөнки пугачевлыларның уңышлары турындагы хәбәрләр анда да барып җитә. Крестьяннар чуалышын булдырмас өчен, хакимият җитди чаралар күрсә дә, тора-бара биредә халык баш күтәрә. 1773 ел¬ ның октябрендә Пугачевның беренче отрядлары Казан тирәсендә күренгәч, канәгатьсезлек өскә бәреп чыга. Бу вакытта Пугачевның төп көчләре Оренбургны камап тора. Районнарда җирле кораллы төркемнәр бар¬ лыкка килә. Алар, “Петр ПГ’не император итеп танып, аңа буйсынсалар да, формаль төстә аның “төп армия”- сенә кермиләр, ә шулай да Пугачевның Хәрби коллегия¬ сеннән боерыклар алып торалар. Сугышның беренче ай¬ ларында Муса Мостафин отряды (Бөгелмәдән көньякка таба), Осип Енгалычев отряды (Казан губернасының көньяк районнары), Каранай Моратов отряды (Минзәлә районы) кебек эре отрядлар актив хәрәкәт итә. Восста¬ ниечеләр полковнигы К.Моратов җитәкчелегендәге от¬ ряд 1774 елның гыйнвар башында берничә көн буена Минзәлә шәһәрен штурмлап, хөкүмәт гаскәрләре белән каты сугыш алып бара. Бер үк вакытта Шәриф Якубов һәм Назар Алексеевның берләштерелгән отрядлары Ала¬ буганы камалышта тота. Бу вакытта Мәсәгут Гомәров һәм Әбҗәлил Сөләйманов күренекле җитәкчеләр булып җитешәләр һәм алар җитәкчелегендәге отрядлар Ала¬ буга, Әгерҗе, Минзәлә тирәсендә хәрәкәт итә. Андрей Носков җитәкчелегендәге ике меңгә якын дәүләт крестьяннарын туплаган отряд Ижевск заводын ала, Воткинск заводын алуда катнаша. Казан өязендә удмурт Илья Богданов һәм Андрей Сомов отрядлары көрәш алып бара. Крестьяннар восстаниесендә барысы 85 меңнән артык татар катнаша. Асылда алар хезмәт кешеләре була. Та¬ тарларның өстен катлавының күпчелеге баштан ук вос¬ станиечеләргә каршы көрәшә һәм үзен Казан алпавы¬ ты” дип игълан иткән императрица Екатерина II гә туг¬ рылык саклый. Төбәкнең башка халыклары арасында да шундый ук бүленеш хасил була. 1774 елның мартына инициатива хөкүмәт гаскәрләренә күчә, алар баш күтәрүчеләргә, шул исәптән Пугачевның төп көчләренә дә сизелерлек берничә һөҗүм ясыйлар. Ләкин пугачевлылар бирешми. 1774 елның язында, кре¬ постьлар һәм заводлар яулап ала-ала, Пугачев Көньяк Урал яныннан хәзерге Башкортстан территориясе буйлап төньяк¬ ка таба күтәрелә. Туктап, ныклап урнашырга мөмкинлек бирмичә, хөкүмәт гаскәрләре баш күтәрүчеләрдән калышмый бара. Пугачев Идел буена, Казанга юл тотарга карар итә. Июнь-июль айларында Пугачев армиясе Оса, Алабу¬ га, Сарапул, Мамадыш, Зәй, Минзәлә крепостьларын кулга төшерә. Инде Казанга юл ачыла. Ясирле халык баш күтәрүчеләрне шатланып каршылый. Пугачев Казанда. Казанга һөҗүм оештырып, Пуга¬ чев безнең якларда хәрәкәт иткән күп санлы восстание¬ челәрнең зур ярдәменә таяна. Аларның җитәкчеләре арасында татар полковнигы Бэхтияр Канкаев аерылып тора. Восстаниегә ул 1773 елның декабрендә Красно- 166 167
уфимск шәһәре тирәсендә кушыла. 1774 елның июнь- июль айларына Канкаев Кама буеның шактый зур тер¬ риториясен үз кулында тота һәм ике мең кешелек отряд¬ ка җитәкчелек итә. Отрядның 6 тубы була. Казан ягында ул татарлар, руслар, марилар һәм башка халыклар крес¬ тьяннарыннан яңа отрядлар төзи, һөҗүм итеп килүче Пугачев гаскәрләренә азык-төлек һәм фураж әзерли. Баш күтәрүчеләргә каршы полковник Толстой җитәкче¬ легендә аз санлы бер отряд җибәрелә, ләкин ул 10 июльдә Казаннан 12 чакрымнар тирәсендә тар-мар ителә. 1774 елның 11 июлендә Пугачев Казан янына килеп җитә һәм Троицк тегермәне тирәсендә лагерь кора. Аның армиясендә хәзер 20 мең кеше һәм 12 туп була. Булачак “император Петр III” 1773 елның гыйнвар-май айларында Казан төрмәсендә утырганга күрә, шәһәрне яхшы белә. (Пугачев ул чакта, сак астында булса да, Казан урамнары буйлап тоткыннар өчен хәер сорашып йөрергә рөхсәт алган була.) Моннан тыш, штурм алдын¬ нан татар бистәләреннән Пугачев янына бүләкләр белән килгән кешеләр шәһәр оборонасының йомшак урынна¬ рын сөйләп бирәләр. Казандагы регуляр гаскәр 1,5 мең кешедән тора. Җир¬ ле командование Адмиралтейство конторасы хәрби отря¬ ды, полиция һәм янгынчылар хисабына тагын 500 ләп кеше җыя. Казан ирләр гимназиясе директоры Ю.И. фон Каниц, асылда, гимназия укытучылары һәм укучыла- рыннан 74 кешелек “корпус” төзи. Казан сукно ману¬ фактурасы хуҗасы И.Ф. Дряблов сукночыларны шәһәрне саклауга күтәрергә омтыла. Татар бистәсен анда яшәү¬ челәр үзләре сакларга тиеш була. Казанга һөҗүм 12 июль иртәсендә башлана. Пугачев армиясе 4 колоннага бүленә. Бер колонна Арча кыры ягын¬ нан, икенчесе — Казансу елгасы буйлап, өченчесе — ба¬ шында Пугачев торганы — Суконный бистәсе ягыннан, дүртенчесе Болак артыннан, Татар бистәсе ягыннан һөҗүм итә. Берничә сәгатьтән соң Казан тулысынча диярлек баш күтәрүчеләр кулына күчә. “Пугачев тари¬ хы дигән хезмәтендә А.С. Пушкин: “Шәһәр фетнәчеләр табышына әверелә, — дип яза. — Алар йортларны һәм сәүдәгәрләр кибетләрен талыйлар; чиркәүләргә һәм мо¬ настырьларга бәреп кереп, иконостасларны кубаралар, юлларында очраган немец киемле һәркемне үтерәләр”. Кулга алынган кешеләр, шул исәптән Пугачев гаиләсе һәм элегрәк әсирлеккә эләккән меңгә якын восстаниече төрмәләрдән чыгарыла. Берничә урынына ут төртелгән Казан дөрләп яна. Ике меңнән артык йорт, җитмештән артык казна би¬ насы, уннан артык “завод”, кибетләре белән Кунак йорты, 28 чиркәү көлгә әйләнә. Халкы “император”га ярдәм иткән Суконный, Иске татар һәм Яңа татар бис¬ тәләре генә исән кала. Хөкүмәт гаскәрләре ягыннан 115 кеше үтерелә. Шәһәр халкы арасында югалтулар шактый күп була. Гарнизонның бер өлеше, дворяннар, сәүдәгәрләр һәм чиновниклар Кремльгә кереп кача. Крепостьны өч як¬ тан — Кунак йорты, Казан хатын-кызлар монастыре һәм Болак ягыннан тупка тоту башлана. Ләкин баш күтәрүче¬ ләрне инде күптәннән эзәрлекләп килгән подполковник И.И. Михельсон корпусының Казанга якынлашуын ишеткәч, Пугачев үз гаскәрләрен Арча кырына чигендерә. Шул ук көнне кичен биредә биш сәгатьлек кискен бәрелештән соң Пугачев Казансуның икенче ягына чи¬ генергә мәҗбүр була, ә анда җирле крестьяннардан шак¬ тый яңа гаскәр туплый. 13 июль иртәсендә Михельсон Казан гарнизоны белән кушылырга ниятли. Пугачев моңа комачаулык итәргә тырышса да, булдыра алмый. Баш күтәрүчеләр Коры елга авылы янына чигенәләр. Пугачев янә көч җыя. Ике көн эчендә аңа 15 мең кеше килеп кушыла. Хәлиткеч сугыш 15 июльдә була. Казан өчен сугыш¬ ларда Арча кырында пугачевлылар авыр җиңелүгә дучар булалар. “Пугачев тарихы” дигән хезмәтендә А.С. Пуш¬ кин болай дип яза: “Казансу үле гәүдәләр белән тула; биш мең әсир һәм тугыз туп җиңүчеләр кулында кала (әсирлеккә 10 мең чамасы кеше эләгә. — И.Г.). Бәре¬ лештә ике мең тирәсе кеше, башлыча, татарлар һәм баш¬ кортлар үтерелә. Михельсонның йөзгә якын кешесе үлә һәм яралана”. Уңъяк Идел буе крестьяннар восстаниесе ялкыны эчендә. Казан янында җиңелгәч, Пугачев берничә йөз 168 169
көрәштәше белән 1774 елның 18 июлендә Сундырь авы¬ лы тирәсендә Иделнең уңъяк ярына чыга. Көрәш дәвам итә. Төп армиягә кушылмаган Б. Канкаевның зур отряды әле тар-мар ителмәгән була. Июль ахырына кадәр ул Кама тирәләрендә яңа көчләр җыя, аңа крестьяннар теләктәш¬ лек итә. Ләкин 27 июльдә Җөри авылы янында (хәзерге Татарстанның Мамадыш районы) ул да тар-мар ителә. Иделнең уңъяк ярында, яңа көчләр җыеп, Пугачев берничә зур крепостьны кулга төшерә. Пугачев полкла¬ ры Свияжск, Чабаксар, Козьмодемьянск, Ядрино һәм башка өяз крестьяннары исәбенә тулылана. Крестьяннар сугышы Мари, Чуаш төбәкләрендә, Идел буеның Казан, Саратов һәм Әстерхан яннарында яңадан көчәеп китә. “Крестьяннар сугышының” өченче, соңгы этабында баш күтәрүчеләр көрәше тагын да кискенләшә төшә. Моңа Пугачевның 1774 ел, 31 июль манифесты да этәр¬ геч була. Крестьяннарга ирек, җир биреп һәм аларны җан башына салына торган салымнардан азат итеп, ул манифестында “явыз дворяннарны тотарга, җәзалап үте¬ рергә һәм асарга” өнди. 1774 елның җәендә 2,8 меңгә якын дворян һәм чиновник, ике йөздән артык рухани үтерелә. Шул ук вакытта Иделнең уңъяк ярында илледән ар¬ тык крестьян отряды көрәш алып бара. Ләкин инде хәрәкәт элеккегечә киң колач җәя алмый. Фетнәчеләргә каршы күп санлы хөкүмәт гаскәрләре, иң тәҗрибәле генераллар, шул исәптән А.В. Суворов та җибәрелә. Рус- төрек сугышы батыры, генерал-поручик Суворов, үз от¬ ряды белән, 1774 елның сентябрендә әсирлеккә эләккән Пугачевны Сембергә, җәза бирүче гаскәр баш команду¬ ющие граф П.И. Панин янына алып килә. Россия тарихында иң зур һәм соңгы крестьяннар сугышы баш күтәрүчеләрне канга батыру белән тәмам¬ лана. Меңнәрчә восстаниечеләр рәхимсез җәзага тарты¬ ла. Идел буйлап дар агачлары утыртылган саллар ага. К. Усаев һәм М. Гомәров каторгага озатыла. “Пугачев тарихы” хезмәтендә А.С. Пушкин болай дип яза: “1775 ел ахырында гомуми гафу кылу игълан ителә һәм бөтен эшне мәңгелеккә онытырга әмер бирелә (пуга- чевщинаны мәңгелеккә онытырга һәм аның турында ләм- мим дәшмәскә кушылган манифест 1775 елның 17 мар¬ тында игълан ителә. — И.Г.)". Чынлыкта исә бу вакый¬ галар гасырлар буена кешеләр хәтереннән чыкмый. Рос¬ сия хакимияте аны үзе дә оныта алмый. Крестьяннар сугышыннан соң хөкүмәтнең җавап чаралары. Восстаниене бастыргач, Екатерина II хөкүмәте киләчәктә мондый социаль бәрелешләрне булдырмауга юнәлеш тоткан берничә зур чара күрә. Алар арасында 1775 елгы губерна (өлкә) реформасы аерым урын алып тора. Крестьян чуалышлары белән көрәштә җирле идарә үзенең булдыксызлыгын, файдасызлыгын күрсәтә. Ил элеккеге 23 урынына 50 губернага бүленә. Провинци¬ яләр бетерелә, ә өязләр кала. Өязләр белән капитан-ис- правник һәм дворяннардан торган утырышчылар идарә итә башлый. Өлкә реформасы Казан губернасында 1781 елда үткәрелә. Элек үз составына бөтен Урта Идел һәм Кама буен эченә алган губерна территориясе шактый кими. Ул 13 өязгә — Казан, Арча (тора-бара ул Казан өязенә кушыла), Козьмодемьянск, Лаеш, Зөя, Чистай, Мамадыш, Царевококшайск, Цивилья, Чабаксар, Спас, Тәтеш һәм Ядрино өязләренә бүленә. 1781—1792 елларда Казан гу¬ бернасы, Пенза һәм Саратов губерналары белән бергә, наместничество составына керә. Гасыр ахырында край территориясендә (Татарстан Республикасы чикләрендә) 800 меңгә якын халык яши. Өлкә реформасын үткәргәндә, халыкның милли со¬ ставы исәпкә алынмый. Нәтиҗәдә крайның рус булма¬ ган халыклары, төрле губерналарга эләгеп, бүлгәләнеп бетәләр. Крестьяннар восстаниесе барышында Казан, Түбән Новгород, Оренбург губерналарының байтак дворянна¬ ры һәм промышленниклары хуҗалыгына зур зыян килә. 31 март манифестында Екатерина II алар турында “ана¬ ларча кайгыртырга” сүз бирә. Бу губерналарда, һәркай- сына 500 мең сум акча бүлеп биреп, Дворяннар банкы экспедицияләре оештырыла. Экспедицияләр Пугачев вос¬ станиесе вакытында утарлары һәм заводлары таланган дворяннарга һәм промышленникларга бурычка акча — ссуда бирергә тиеш була. 170 171
Тәхеткә тугрылык өчен дворяннар “Намуслы Россия дворяннары хокуклары, ирекләре һәм өстенлекләренә гра¬ мота” алалар. Татар морзалары һәм югары мөселман ру¬ ханилары да дворяннар өстенлекләренә лаек дип табыла. Мөселман руханилары ислам тарафдарларының бу дингә ышануын ныгытуга гына түгел, ә башка халык¬ лар, шул исәптән, казахлар һәм кыргызлар арасында миссионерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә дә рөхсәт алалар. Мөфтият һәм мөселман Диния нәзарәте төзелә. 1776 елда крепостной крестьяннардан башка барлык татарлар Россия империясенең бөтен территориясендә ирекле төстә сәүдә итәргә хокук алалар. 5 елдан татар бистәләренең Казан шәһәр ратушасы төзелә. Крепостнойлар, сарай һәм дәүләт крестьяннары мәнфәгатьләрен хөкүмәт игътибарга алмый. Дөрес, бер¬ кетелгән крестьяннарның хәле бераз яхшыра. Мисал өчен, 1779 елгы манифест буенча аларга хезмәт хакы ике мәртәбә арта. Завод хуҗалары беркетелгән крестьяннар хезмәтеннән файдалана торган эш төрләре чикләнә. Алдарак бәян ителгәннәрдән күренгәнчә, Урта Идел буе халыклары актив катнашкан Е.И. Пугачев җитәк¬ челегендәге крестьяннар восстаниесе Россия тарихында иң зур крестьяннар сугышына әйләнә. Крепостной ре¬ жим һәм төп халык массасының хокуксызлыгы шарт¬ ларында шундый протест кузгалу котылгысыз була. Бер үк вакытта восстание меңнәрчә кеше тормышын өзгән канлы фаҗигагә әверелә. Ирек турында күзаллаулары — беркатлы, ә иҗтима¬ гый идеаллары искергән булса да, азатлык өчен көрәштә руслар, татарлар, башкортлар, чуашлар, марилар һәм башка милләт вәкилләре бергә берләшәләр. Крестьян¬ нар сугышы нәтиҗәсендә, яңа реформалар үткәрелә. Без¬ нең туган якларда да патша хөкүмәте килеп туган хәлгә җайлашу сәясәте алып барырга мәҗбүр була. Сораулар һәм, биремнәр q1. Урта Идел халыклары, шул исәптән рус булмаган милләт ке- ■ шеләре дә, Е.И. Пугачев восстаниесендә ни өчен актив катна¬ шалар? «Император Петр III» манифестларының кайсы ягы алар- ны үзенә тарта? 2. Крестьяннар сугышының кайсы этабында татарлар пугачевлыларга актив булышлык итә башлый? 3. Баш 172 күтәргән татар отрядлары җитәкчеләре һәм аларның язмышы хакында сез ниләр беләсез? 4. Казан өчен барган сугышлар турында сөйләгез. Восстаниечеләрнең Казандагы гамәлләрен сез ничек бәялисез? 5. С. Разинның татарларга мөрәҗәгать иткән кызыктыру грамоталарының һәм Е. Пугачев манифестла¬ рының эчтәлеген чагыштырып карагыз. Аларда нинди уртаклык һәм аермалык бар? 6. А.С. Пушкинның Пугачев тарихы хезмә¬ тендә Идел буеның Казан тирәсендәге крестьяннар сугышын тасвирлаган өлеше нинди урын алып тора? Исегездә калган берәр күренешне сөйләп бирегез. 7. 1773—1775 елгы кресть¬ яннар сугышының әһәмиятен бәяләп карагыз. Туган ягыбыз тормышына аның йогынтысы, сезнеңчә, нәрсәдән гыйбарәт булган? 8. Крестьяннар восстаниесен бастырганнан соң хөкүмәт сәясәте ничек үзгәргән? § 30. Төбәкнең мәдәни тормышы XVII гасырда Россия мәдәнияте Петр I уздырган үзгәртеп корулар һәм аларның нәтиҗәләре йогынтысы астында үсә. Иң мөһиме шунда, үсеш барышында мәдәният дөнья һәм Европа мәдәниятенә йөз тота, ә ул Яңарыш эпохасы белән тәңгәл килә. Мәгариф эше сый¬ фат ягыннан алга сикереш ясый, ватан фәне аякка баса, әдәбият, сәнгать, архитектура чәчәк ата башлый, театр, вакытлы матбугат һәм журналистика туа. Безнең якның мәдәниятендә үзгәрешләр алай ук зур булмаса да, биредә дә кайбер өлкәләрдә алга китеш күзәтелә. Крайның мәдәни тормышында аерым яңалык¬ лар барлыкка килә. Татарлар һәм руслар арасында мәдәни аралашу көчәя. Татар мәдәнияте үсешенең үзенчәлекләре. Дәүләтче¬ леген югалтканнан соң, татар халкы һәм аның мәдәнияте бөтенләй яңа тарихи шартларда кала. Татар феодаль сый¬ ныфының куәте, йогынтысы һәм саны кискен кими. Бу сыйныф мәдәни үсештән мәҗбүри читләштерелә, мәдәни кыйммәтләргә төп социаль заказчы һәм аны кулланучы булудан туктый. Татарларны шәһәрдән куу аларны шәһәр катлавыннан һәм мәдәниятеннән мәхрүм итә. Татар мәдәни¬ ятенә христианлаштыру сәясәте дә тискәре йогынты ясый. Шулай итеп, татар мәдәниятенең хәле аеруча катлау¬ лана. Моның табигый нәтиҗәсе буларак, татар халкы тормышында дини юнәлеш өстенлек ала. Ул хәзер ха- I лыкның үзенчәлеген саклап калуның рухи шартына әверелә, бу хәл халыкның аңа тартылуын көчәйтә. 173
XVII-XVIII гасырларда татар мәдәниятенең үсеше, асылда, мөселман руханилары карамагында булганга, мәдәни тормышка берьяклылык сыйфатлары да хас. Ул чор татар мәдәнияте, дөньявилыктан читләшеп, берьяк¬ лы, бары тик дини юнәлештә генә үсеш ала. Әдәби әсәрләрнең сюжетлары дини нигезгә корыла, тарихны өйрәнү, асылда, дин тарихын өйрәнүгә, иҗтимагый фи¬ кер ахыр чиктә дини бәхәсләргә кайтып кала. Менә ни өчен ул чакта халыкның мәдәни алгары¬ шында тирән эз калдырган күренекле шәхесләр булма¬ ган диярлек. XVII йөз ахырында — XVIII йөз башында иң танылган шагыйрь Мәүла Колый була. Ул Казан өязе Чита авылында туган, шунда ук дини белем алган дип уйланыла. 1760 елларда ул элеккеге Болгар шәһәре тир¬ әсендә, ә соңрак Иштирәк авылында (хәзерге Лениногорск районында) яши. Мәүла Колыйның «Хикмәтләр» исем¬ ле кулъязма җыентыгында сакланып калган шигырьлә¬ ренең барысы да тормыш һәм үлем турында дини- фәлсәфи уйланулар, әхлакый чисталыкка һәм дини ка¬ миллеккә чакырулар белән сугарылган. Петр I реформалары XVIII гасырның икенче ярты¬ сында татар мәдәниятендә һәм иҗтимагый фикер өлкәсендә дә яңа сыйфатлар тууга булышлык итә. Та¬ тар җәмгыятенең ислам белеме алган өлешендә дөнья¬ ви фәнгә, әдәбиятка, белемгә омтылыш көчәя. Мәгърифәтле (укымышлы) абсолютизм идеяләре тара¬ ла. Әйтик, 1775 елдагы татар-башкорт восстаниесе җитәк¬ чесе А.Батырша тормышта ныклы законлылыкка өмет баглый, ә аны акыллы, гадел, шәфкатьле патша гәүдәләнде¬ рергә тиеш була. Татар мәдәниятендәге үзгәрешләргә татарлар арасында яңа социаль төркемнәр — сәүдәгәрләр, мануфактура ху¬ җалары барлыкка килү этәргеч була. Яңа катлауларны инде мәдәниятнең иске хәле, аның дини эчтәлеге генә канәгатьләндерә алмый. Хәзер мәдәният иҗтимагый үзгәрешләрне чагылдырырга тиеш була. Яңа мәдәни ихтыяҗлар Г. Утыз Имэни (1756—1834), Т. Ялчыгол (1768—1838), Г. Курсави (1776—1812) иҗатларында һәм эшчәнлегендә чагыла. Алар ватандашларын дөньяви бе¬ лем алырга, практик фәннәр өйрәнергә, ә моның өчен рус телен үзләштерергә, ислам кануннарына аек акыл белән карарга өндиләр. Шунысы игътибарга лаек: бу эш- леклеләр сәүдәгәрләрне, кәсәбәчеләрне татар җәмгыятен¬ дәге үзгәрешләр таянычы итеп таныйлар. Мәгариф, мәгърифәт, фәнни тикшеренүләр. Билгеле булганча, татар мәктәпләре, асылда, мәчетләр каршында оештырыла. Казан ханлыгын рус дәүләтенә кушкач, мәчетләрнең саны кискен кими. Алар янындагы уку йортлары, нигездә, юк ителә, татар халкының белем дәрәҗәсе нык түбәнәя. Екатерина II диннәр тигезлеге турында указ чыгаргач кына, барлык төбәкләрдә дә яңа башлангыч һәм урта мәктәпләр (мәдрәсәләр) ачыла баш¬ лый. Этнограф И.И. Георги “Россия дәүләтендә яшәүче барлык халыкларның, аларның көндәлек гореф-гадәтлә¬ ренең, тормыш тәртипләренең, киемнәренең, тораклары¬ ның һәм бизәнү әйберләренең тасвирламасы” дигән китабында (1777) татарларның һәр авылында “үзенә бер төрле гыйбадәтханәләре һәм мәктәпләре” бар дип яза. Ул “Казан бистәләрендә һәм зур авылларда шундый ук кызлар мәктәбе дә бар” дип билгеләп үтә. Мәктәпләр — аерым йортта, ә мәдрәсәләр еш кына берничә йортта урнашкан була. Бу уку йортлары халык хисабына тотыла. Мәктәпләрдә 7—14 яшьлек балалар барысы бергә укыйлар. Аларны мулла укыта. Уку 4 ел буе бара. Шушы вакыт эчендә укучылар гарәп әлифба¬ сын, гарәп телен, дин нигезләрен үзләштерәләр, матур язарга һәм китаплар күчереп язарга өйрәнәләр. Мәдрәсәләрдә төрле авыллардан, төбәкләрдән шәкертләр җыелып укый. Уку-укыту программасына гарәп, фарсы телләре, Коръән уку һәм аңа аңлатма бирү, логика, ислам фәлсәфәсе нигезләре, мөселман хокукы, матур язу һәм башка предметлар кергән. XVIII гасыр¬ ның 30—50 нче елларында Тайсуган авылы имамы- мөдәррисе Габдрахман иң күренекле кеше булган. Яшьләр Россиянең төрле почмакларыннан аның янына укырга килә торган булганнар. XVIII гасырның 70 нче елларында Казанда Ахун һәм Апанай мәдрәсәләренә, ә 1780 елда Әмирхановлар йорты каршындагы мәдрәсәгә нигез салына. Гасыр ахы¬ рында Кышкар, Мәңгәр, Сатыш, Саба, Борындык, Бәрәскә, 174 175
Минзәлә, Эстәрлебаш, Мачкара, Тайсуган, Ташкичү, Әгер¬ җе, Шырдан авылларында, Уфа шәһәрендә, Сәет бистә¬ сендә һәм башка урыннарда мәдрәсәләр ачыла. Алар¬ ның күбесе Идел буе һәм Урал буе татарлары арасында лаеклы дан казана. Мәктәпләр һәм мәдрәсәләр татар милли мәдәнияте үсешендә, бигрәк тә татарларга белем бирү өлкәсендә бик зур роль уйный. Шуңа күрә Казан университеты профессоры Карл Фукс 1844 елда хаклы рәвештә болай дип яза: “Килгән һәр кешегә, гомумән әйткәндә, Казан татарларының кайбер европалыларга караганда да укымышлырак халык икәнен белү, һич¬ шиксез, гаҗәп тоелыр. Укый-яза белмәүче татар якташ¬ лары тарафыннан илтифатка алынмый һәм гражданин буларак ихтирам ителми”. Гасыр ахырында татар мәгърифәтчелеге формала¬ ша башлый. Мәгърифәтчелек идеяләре Г. Курсави, Утыз Имәни хезмәтләрендә чагылыш таба. Габденнасыйр Курсави Мал мыж өязе Маскара авы¬ лында, аннары Бохарада белем ала. 1794—1808 елларда ул Казан өязе Югары Корса авылы мәчетендә имам-ха- тыйб һәм үзе төзегән мәдрәсәдә мөдәррис була. Диннән баш тартмаса да, Курсави рационализм һәм реформа¬ торлык идеяләрен күтәреп чыга, шулай итеп, татар мәгърифәтчелегенә нигез салучыларның берсенә әверелә. “Хакыйкать иске кануннарга карусыз табынуда һәм ышануда түгел, — дип яза ул, — ә хәзерге вакытта кирәкмәгәннән ваз кичүдә (баш тартуда). Ходай тәгалә кешеләрне үз-үзен аңласын һәм үз ихтыяры белән эш итсен өчен яраткан”. Аңлашыла ки, Курсавины консер¬ ватор руханилар күрәлмый, аны үз ватанында да, беле¬ мен күтәрергә баргач, Бохарада да эзәрлеклиләр, Бохара әмире аны “динне бозган” өчен үлем җәзасына хөкем итә. Курсави Бохарадан качарга мәҗбүр була. XVIII гасырдан крайда русларның дини һәм дөньяви уку йортлары ачыла башлый. Шул исәптән, Казан архи¬ ерей славян-латин мәктәбе, цифирь (математика) мәктәбе, Беренче Казан ирләр гимназиясе ачыла. Казан губернасында беренче дөньяви башлангыч мәктәп цифирь мәктәбе була. Ул 1718 елда Адмирал¬ тействода суднолар төзү белән шөгыльләнүче эшчеләр- не укырга-язарга, арифметикага һәм геометрия нигезлә¬ ренә өйрәтү максаты белән ачыла. Цифирь мәктәбе чи¬ рек гасырдан бераз артыграк эшли. 1723 елда славян-латин мәктәбе ачыла. Ул чиркәү әһелләре әзерли, гомуми башлангыч белем бирә, биредә әлифба, славян грамматикасы да өйрәнәләр. Бу мәктәпкә укырга рус руханиларын һәм чукынган татарларны, чуаш һәм мордва балаларын алалар. Ун елдан соң мәктәп Казан духовный семинариясенә — православие чиркәвенең урта уку йортына әверелә. Крайның мәдәни тормышында, Россиядә беренче про¬ винциаль гимназия буларак, 1759 елда Казан гимназия¬ се ачылу мөһим вакыйгага әверелә. Ул татар, гарәп, төрек, калмык һәм башка көнчыгыш телләр өйрәтелә торган беренче уку йорты була. Бу гимназия соңрак Азия ти¬ пографиясе оештыруга һәм Казан университеты ачарга нигез булып хезмәт итә. Гимназиянең дворян һәм башка катлау балалары өчен аерым бүлекләре була. Беренче елда анда 14 кенә кеше укыса, тиздән гимназистларның саны 111 гә җитә. Баш¬ та аның эшендә җитешсезлекләр дә очрый. Гимназиядә тәрбияләнгән безнең якташыбыз шагыйрь Г.Р. Держа¬ вин болай дип искә ала: “Ул чакта безне катехизис¬ сыз — дингә, грамматикасыз — телләргә, исбатлау¬ сыз — саннарга һәм үлчәүгә, нотасыз — музыкага өйрәттеләр”. Гимназия шактый күп авырлыклар кичерә. 1774 елда Пугачев отрядлары Казанны штурмлаганда, аның бина¬ сы тулысынча янып бетә. Мәскәү университеты гимна¬ зияне тотарга дип биргән акча җитешми. Ул бер ачыла, бер ябыла, ә 1790 елның мартында, “акча җитмәү” сәбәпле, тагын эшеннән туктый. Гимназия бары тик 1798 елның 29 маенда император Павел I Казанга килгәч чыгарган указ нигезендә генә кабат ачыла. Шул указга нигезләнеп, гимназиягә кенәз Г.А. Потемкинның Ново- российскида сакланган китапханәсе бирелә. 1769 елның октябрендә биредә татар теле укытыла башлый. Моңа гимназиядә татар сыйныфы ачу турында Екатерина II указы нигез сала. Указда болай диелә: “Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен Казан гимназия¬ 176 177
се каршында бер мәртәбә һәм мәңгегә татар классы ачарга һәм аның укытучысы итеп андагы иске адмиралтейство конторасы тылмачы Сагыйть Халфинне билгеләп, аңа тәрҗемәче чины биреп, үзенә һәм балаларына губерна тәрҗемәчесенеке кадәр хезмәт хакы түләргә”. Сэгыйть Хәлфин (1732—1785) гимназиядә 19 ел татар теле укыта. Аның эшен уллары Исхак белән Исмәгыйль, аннары, XIX йөз башында, оныгы Ибраһим дәвам итә. С. Хәлфин “Хәрефләрен һәм иҗекләрен җентекләп тас¬ вирлаган татар теле әлифбасы” дип аталган әлифба төзи (1778). Бу — Россиядә татар теленең беренче басма әлиф¬ басы була. С. Хәлфин шулай ук “Татар телен өйрәнүче яшүсмерләр файдасына татарча сүзлек һәм кыскача та¬ тар грамматикасы” дигән уку әсбабы төзи. Гимназиядә укытучы булып татар шагыйре Нигъмәт Ибраһимов (1778—1818) та эшли. Казан гимназиясенең күп кенә укучылары соңыннан дәүләтнең күренекле фән, мәдәният эшлеклеләре булып китәләр. Алар арасында язучы С.Т. Аксаков, даһи гео¬ метр Н.И. Лобачевский, химик А.М. Бутлеров, астро¬ ном И.М.Симонов та бар. XIX гасырда биредә шулай ук булачак педагог, әлифбалар, татар телен үзлегеңнән өйрәнү әсбаплары авторы А.Ә. Ваһапов; педагог, тәрҗе¬ мәче С.Б. Кукляшев укый. Аларның эшчәнлеге белән без китапның алдагы бүлекләрендә танышырбыз. 1786 елда Казанда баш халык училищесы, ә губернада¬ гы өяз шәһәрләренең кайберләрендә ике сыйныфлы кече халык училищелары ачыла. Казан училищесында уку 4 ел дәвам итә, биредә татар теле дә укытыла. Бирегә бар¬ лык катлау балаларын да кабул итәләр. Училищены бе¬ тергән кешеләр канцелярия хезмәткәрләре булып китәләр. Тарихи, фәлсәфи һәм башка фәннәр дә беркадәр үсә төшә. XVII гасырда Кадыйр Әли бакнең “Елъязмалар җыентыгы” (1602), билгесез авторның “Дәфтәр-и Чың- гызнамә” әсәре дөнья күрә. XVIII гасыр ахырында Хи¬ саметдин Мөслими белән Таҗетдин Ялчыгол Идел Бол¬ гары тарихы турында хезмәт язалар. Ялчыголның бер¬ ничә хезмәтендә әдәбият, халык медицинасы, мөселман хокукы мәсьәләләре карала. Болгар шагыйре Кол Гали¬ нең “Кыйссаи Йосыф” исемле шөһрәтле поэмасын тик¬ шереп, Утыз Имэни дә урта гасырлар әдәбиятын өйрәнүгә үз өлешен кертә. Ул тагын фәлсәфә, мөселман дине тәгъли¬ маты буенча күп санлы хезмәтләр яза. С. Хәлфин татар телен өйрәнү белән шөгыльләнә. Россиянең танылган галимнәре дә безнең якны өйрәнү белән шөгыльләнәләр. XIX гасырның 30 нчы елларында Петербург Фәннәр академиясе академигы, тарихчы, архе¬ ограф Г.Ф. Миллер “Казан губернасында яшәүче мәҗүси халыклар — чирмешләр, чуашлар һәм вотякларның тас¬ вирламасы” дигән хезмәт, С.Г. Гмелин “Россия буйлап сәяхәт” дигән хезмәт яза. С.П. Крашенинников та төбәкне өйрәнүгә өлеш кертә. 60—70 нче елларда этнограф, акаде¬ мик И.И. Лепехин “Сәяхәтченең көндәлек язмалары”, эт¬ нограф И.И. Георги “Россия дәүләтендә яшәүче барча ха¬ лыкның тасвирламасы”, тарихчы, географ, икътисадчы ака¬ демик П.И. Рычков “Борынгы һәм урта гасырларда Ка¬ зан тарихы тәҗрибәсе”, “Татарлар турында кыска хәбәрләр” дигән хезмәтләр иҗат итәләр. Казан гимназиясе укытучылары һәм укучылары зур игътибар белән Болгар шәһәре истәлекләрен өйрәнәләр. Бу эштә Г.Р. Державин да катнаша. Болгар шәһәре хәра¬ бәләрен Казан Адмиралтейство конторасы җитәкчесе Све- чин да өйрәнә. Гимназия директоры Ю.И. фон Каниц Казанның 1730 елгы планына һәм Иван Грозный гас¬ кәрләренең 1552 елда шәһәрне камап алу планына җен¬ текләп аңлатма төзи. Җирле хезмәткәр, язучы Д.Н. Зи¬ новьев “Казан шәһәре һәм өязенең топографик тасвир¬ ламасы” исемле китап нәшер итә. Анда ул шәһәрнең промышленносте, сәүдәсе, биналары, халык саны турын¬ да мөһим мәгълүматлар урнаштыра. Әдәбият, сәнгать, театр. XVIII гасырның икенче яр¬ тысында — XIX гасыр башында татар матур әдәбиятын¬ да Утыз Имәни күренекле урын тота. Ул Каргалы бистә¬ се мәдрәсәсендә укый, аннары белемен Бохарада, Герат¬ та, Кабулда, Балхада күтәрә, Казан һәм Оренбург гу¬ берналарының төрле авылларында имам-хатыйб һәм мөдәррис булып хезмәт итә. Ул ун поэма, шул исәптән “Җәберләнгәннәргә бүләк һәм сабырлык турында гыйбрәтле хәлләр”, “Замана бүләкләре”, “Фикерләрне пакьләндерүче...”, “Замананың мөһим хәлләре” дигән 178 179
поэмалар яза. Аның шигъриятендә инде яңа, дөньяви фикерләр яңгырый. Үз әсәрләрендә ул гаделлек, риа- сызлык, үзара ярдәмчеллекне мактый, ялагайлык, ком¬ сызлык, көнләшү кебек кимчелекләрне гаепли. Утыз Имәни иҗаты татар әдәбиятының дини-дидактик про¬ блемалардан социаль, әхлакый-этик проблемаларга таба борылышын, әсәрләрнең тел, форма, стиль ягыннан де¬ мократияләшә баруын ачык күрсәтә. XVIII гасырның икенче яртысында яңа жанр — сәя¬ хәтнамә пәйда була, ул башка дәүләтләр белән сәүдә элемтәләренең ныгуына мөнәсәбәтле практик мәнфәгать¬ не чагылдыра. Исмәгыйль Бикмөхәммәтовның Һинд- станга баруы хакындагы язмалары бу жанрның иң та¬ нылган үрнәге булып исәпләнә. Халык авыз иҗаты әсәрләре дә дөньяви юнәлеш ала. Бәетләрдә, тарихи җырларда, әкиятләрдә, әйтемнәрдә халык гадел җәмгыять төзүне, кешеләрнең яхшы сый¬ фатларын ничек күзаллавын чагылдыра. Ул чорның әдәби тормышында М.И. Веревкин (1732— 1795) сизелерлек эз калдыра. Ул Мәскәү университеты асессоры, Казан гимназиясенең беренче директоры бу¬ лып эшли. М.И. Веревкин “Нәкъ шундый”, “Шулай булырга тиеш тә”, “Исем бәйрәмен үткәрүче” исемле өч пьеса, шигырьләр яза, тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Француз комедиографы, сәхнә сәяхәтен үзгәртеп кору¬ чы Мольер пьесалары рус телендә аның тәрҗемәсендә дөнья күрә. 1785 елда М.И. Веревкин Россия Фәннәр һәм художество академиясе академигы булып сайлана. Казан шагыйре Г.П. Каменев та (1772—1803) бөтен Россиягә таныла. Аның әтисе, сәүдәгәр П.Г. Каменев, татар кенәзләре Макуловлар нәселеннән булган. Г.П. Каменев “Громовой”, “Громвал” исемле поэма¬ лар, шигырьләр яза, тәрҗемә белән шөгыльләнә. Аның әсәрләре күп кенә Мәскәү журналларында басылып чыга, ә “Громвал” поэмасы “Рус шигырьләре җыентыгында” нәшер ителә, шактый еллар буена XIX гасырның әдәби хрестоматияләренә кертелә. Аның иҗатын Н.М. Карам¬ зин, В.А. Жуковский, А.С. Пушкин да югары бәялиләр. “Бу кеше, — дип яза А.С. Пушкин, — ихтирамга лаек булган: ул, Россиядә беренчеләрдән булып, классицизм- нян баш тарткан. Без, рус романтиклары, аның истәлеген хөрмәт итәргә тиешбез”. Шулай итеп, Г.П. Каменев рус романтизмының иң беренче вәкилләре арасына кереп калган. Лаеш районының Сокуры авылында туган Гавриил Романович Державинны (1743—1816) “рус шагыйрьлә¬ ренең атасы” дип йөртәләр. Ул Казан гимназиясендә укый, шөһрәтле шагыйрь булып өлгерә, берничә мәртәбә Казанга килеп китә. Яшьлек еллары узган Казан шәһәре турында да шактый күп самими, тәэсирле юллар язып калдырган. “Арфа” исемле шигырендә ул болай дип яза: Нинди рәхәт аны тыңлаганда, Ул кадерле Ватан җырын җырлаганда, Игълан итеп ничек чәчәкле яз җитүен, Казанда ничек алтын вакыт үтүен. Гасырның икенче яртысында Казанда әдәби җәмгы¬ ять эшли. Аңа Казан магистраты сәркатибе С.А. Моско- тильников, Г.П. Каменев, Казанның баш халык училище¬ сы директоры И.И. Чернявский, әдәбиятчы һәм библио¬ фил И.А. Второв, язучы һәм тарихчы Н.С. Арцыбашев керә. Җәмгыять шәһәр җәмәгатьчелеген рус әдәбиятының иң әһәмиятле яңалыклары белән таныштырып тора. Казанда халыкка беренче театраль спектакльләр күрсәтү XVII йөзнең 20 нче еллары уртасыннан башла¬ на. Аларны Казан духовный училищесы укучылары әзер¬ ли. Аннан соң гимназистлар да спектакльләр куя баш¬ лый. Казан гимназиясендә беренче куелган спектакль Мольерның “Ирләр мәктәбе” була. Ул 1760 елда куела. Гимназистлар А.П. Сумароков, М. Херасков, И.И. Дмит¬ риев, М.И. Веревкин пьесаларын да сәхнәгә чыгаралар. Бу спектакльләргә татар бистәләрендә яшәүчеләр дә йөри. Бервакыт театраль тамашалар күрсәтү тукталып тора. 1767 елда Казанга килгәндә, Екатерина II, моны белгәч, спектакльләр куюны дәвам итәргә куша. Шулай эшләнә дә. Халык моны хуплап кабул итә. Кайбер дворян утарларында да театраль труппалар оеша. Мисал өчен, Юматовка авылында Казан алпавы¬ ты П.П. Есипов крепостной театр тота. 1791 елда Казанда даими ачык (публичный) театр төзелә. Рус драма театры шуннан башлана. Аның бе¬ 180 181
ренче җитәкчесе-антрепенеры В.Р. Бобровский була. Баштарак спектакльләр “затлы нәселле һәвәскәрләр” тарафыннан уйнала, аннары, 1800 елдан, театрның үз группасы һәм үз бинасы була. Музыка сәнгате дә беренче адымнарын ясый. Казан¬ да берничә хәрби оркестр эшли. П.П. Есипов театры үз оркестрын туплый, аңа дирижер-композитор А.В. Нови¬ ков җитәкчелек итә. Һәвәскәр музыкантлар ачык театр¬ да һәм халык училищесында да уйныйлар. Татарлар арасында скрипкада оста уйнаучы М. Галеев, И. Заһи- тов исемнәре киң тарала. Архитектура. XVIII гасырда, бигрәк тә Казанда ар¬ хитектура да беркадәр үсеш ала. 1768 елда Казанның беренче профессиональ архитекторы Василий Иванович. Кафтырев тарафыннан шәһәрне яңадан планлаштыру проекты әзерләнә. Үзәк урамнарда, башлыча, таш йорт¬ лар төзи башлыйлар. Ләкин Казанны Пугачев “алгач”, ул бик нык яна. Гомумән, бу гасырда Казан дүрт мәртәбә янып бетә. Яңа генераль план кирәк була, һәм ул, төзелеп, шактый энергия белән тормышка ашыры¬ ла. 1800 елда Казанга мәгърифәтче, әдәбиятчы М.И. Не¬ взоров килеп китә. Ул болай дип яза: “Казан хәзер Мәскәү белән Петербургтан соң иң яхшы, бик матур шәһәр, тәртипле рәвештә, план буенча төзелгән, туры, күңелгә ятышлы урамнар белән бүленгән, гүзәл чиркәү¬ ләре, татар мәчетләре һәм ике зур базары бар”. В.И. Кафтырев рус бароккосы вәкиле була. Аның проектлары белән Казанда бик күп гражданлык һәм дини биналар төзелә. Алар арасында — Адмиралтейство конторасы, Чекмарев-Каменев йорты, Кремльдәге дәүләт учреждениеләре урнашкан бина, Архиерей дачасы, Дүрт евангелиече чиркәве. 1766—1770 елларда мәхәллә кешеләре акчасына беренче Җамигъ мәчете (Мәрҗани мәчете) төзелә, ул В.И. Кафты¬ рев проекты буенча салынган дип уйланыла. Мәчет Иске татар бистәсендә урта гасырлардагы татар архитектура¬ сы традицияләре буенча, провинциаль барокко стиле фор¬ маларын кулланып салына. Икенче Җамигъ мәчете — Апанаев мәчете — проектының авторы билгеле түгел. Аны төзергә акчаны сәүдәгәр Я. Солтангалиев бирә. Мәчет бинасы татар төзелеш сәнгате традицияләрендә рус бароккосы һәм татар бизәү сәнгате элементларын¬ нан файдаланып төзелгән. Гасырның беренче яртысында сукно мануфактурасы¬ ның яңа биналары, Дряблов йорты, Петр һәм Павел чир¬ кәве, Богоявление, Евдокия, Покров чиркәүләре биналары корыла. Әйтик, 1723—1726 елларда сәүдәгәр И.А. Михля- ев акчасына “украин” бароккосы стилендә, Петр I нең Ка¬ занга килүе хөрмәтенә, Петр һәм Павел соборы төзелә. XVIII йөздә Кремль нык үзгәрә һәм матурлана. Биредә обер-комендант сарае комплексы төзелә, аңа губернатор сарае, административ биналар, чиркәү керә. Комплекс биек башнялы таш дивар белән әйләндереп алына. Кремльнең Спас башнясына суга торган сәгать куела, аның цифербла¬ ты уклары тирәсендә әйләнеп йөри торган була. Шулай итеп, XVIII гасырда крайның мәдәни тормы¬ шы шактый җанлы бара. Дөньяви мәгариф системасы формалаша, татар әдәбиятында дөньяви фикерләр тара¬ ла, татар мәгърифәтчелеге формалаша башлый, фәнни тикшеренүләр алып барыла. Театр сәнгате туа, архитек¬ тура үсеш ала. Болар барысы да гомумроссия мәдәнияте хәзинәсен баета төшә. Сораулар һәм биремнәр q 1. XVII—XVIII гасырларда татар мәдәнияте үсешенең үзенчә- S лейләрен тасвирлагыз. 2. Шушы чор татар мәдәниятенең иң күренекле вәкилләре исемнәрен атагыз һәм аларның иҗаты турында сөйләгез. 3. XVIII гасырның икенче яртысында татар мәдәнияте үсешендә нинди үзгәрешләр булган? 4. XVIII гасыр ахырында татар мәгърифәтчелеге туа башлый. Аның иң мөһим фикерләре нинди? 5. XVIII гасырда татар мәгарифен оештыру хакында сез нәрсә беләсез? 6. Крайның һәм Казанның әдәби һәм иҗтимагый тормышында Казан гимназиясе уйнаган роль¬ не сөйләп бирегез. 7. XVIII йөздә илебез һәм үз ягыбызның кайсы галимнәре крайны өйрәнү белән шөгыльләнгән? 8. Сез Г.П. Каменевның, Г.Р. Державинның нинди әсәрләрен укыга¬ ныгыз бар? Бу шагыйрьләрнең иҗаты һәм язмышы, аларның Казан белән әдәби багланышлары турында нәрсә сөйли ала¬ сыз? 9. Казанның даими театрында ул чакта ни өчен профес¬ сиональ актерлар булмый? 10. XVIII гасырда Казанның архи¬ тектур йөзендә нинди үзгәрешләр хасил була? Ул үзгәрешләр каян килеп чыккан? 11. XVIII гасырда татар һәм рус мәдәниятлә¬ ренең үзара якынаю процессы барган дип раслап буламы? Җа¬ вабыгызны дәлилләгез. 182 183
VIII бүлек. Казан губернасы XIX йөзнең беренче яртысында XIX гасырның беренче яртысында ил тормышында күп кенә әһәмиятле процесслар һәм вакыйгалар була. Иң мөһиме шунда — феодаль-крепостной тәртипләр таркалу дәвам итү белән беррәттән, яңа, капиталистик мөнәсәбәтләр формалаша. Казан губернасындагы үзгәрешләр дә гомуми үзгәрешләр юнәлешендә бара. §31. Төбәкнең социаль-икътисади үсеше. Социаль протест хәрәкәтләре Халык. XIX йөзнең 50 нче еллары ахырына Казан гу¬ бернасының халкы (Татарстан Республикасы чикләрендә), 1,8 мәртәбә артып, 1,5 миллионга җитә. Аның социаль составы төбәк үсешенең аграр характерын чагылдыра. Әйтик, крестьяннар төбәктә 1,4 миллион тәшкил итә. Алар дәүләт, алпавыт, удел крестьяннарына бүленә. Шуларның 80,2 проценты дәүләт крестьяннары була. Алпавыт крестьяннары сан ягыннан икенче урында тора. Шәһәр халкы акрын үсә. Гасыр башында ул чагыш¬ тырмача 4,5 процент булса, 50 нче еллар ахырында 6,1 процент тәшкил итә. (Россия буенча тулаем бу күрсәткеч 8 процент тәшкил итә.) Шул ук вакытта кайбер шәһәрләр эре торак пунктларга әверелә. Казан, Чистай аеруча тиз үсә. Әйтик, Казанда инде 61,7 мең кеше яши. Мамадышта, Лаешта, Тәтештә, Алабугада, Минзәләдә яшәүчеләр саны арта. Казан губернасы күпмилләтле төбәк булып кала. Биредә руслар, татарлар, чуашлар, мордвалар, марилар, удмуртлар һәм башка халык вәкилләре яши. Губерна халкының дүрттән өч өлешен диярлек руслар (41 про¬ цент) һәм татарлар (29,6 процент) тәшкил итә. Башка халыклардан иң күбесе — чуашлар (22,2 процент), анна¬ ры марилар (5,7 процент), мордвалар (1,1 процент), уд¬ муртлар (0,4 процент) була. Халык арасында иң таралган диннәр — православие һәм ислам. Руслар, чуаш, мари, мордва, удмуртларның күбесе — православие динен, татарлар, нигездә, ислам ди¬ нен тота. Авыл хуҗалыгында һәм крестьяннар хәлендәге үзгәрешләр. Төбәк икътисадының нигезендә, элеккеге кебек үк, авыл хуҗалыгы ята. Авыл тормышы акрын барса да, хуҗалык итү үзгәрешсез калмый. Крестьяннарның тапкырлыгы ярдәмендә җир эшкәртү кораллары яхшыра, төрлечә камилләшә төшә. Кайбер алпавыт хуҗалыкларында яңа чәчү әйләнеше кертелә, сортлы орлыклар файдаланыла, нәселле терлек үрчетелә. Губернада авыл хуҗалыгы машиналарын һәм коралларын мөстәкыйль җитештерү җайга салына. Мон¬ да 1839 елда төзелгән Казан икътисад җәмгыяте шак¬ тый зур роль уйный. Бу җәмгыять әгъзалары үрнәк фермалар ачалар, җир эшкәртү машиналары һәм кораллары депосы оештыра¬ лар, авыл хуҗалыгы күргәзмәләре үткәрәләр. “Казан икътисад җәмгыяте язмалары” агротехник белем тара¬ ту эшен киң җәелдерә. Ә шулай да авыл хуҗалыгы, башлыча, иске ысуллар белән алып барыла. Казан губернасы авылларында барган үзгәрешләрнең тагын бер чагылышы шунда: алпавытлар, крестьяннар икмәк сата һәм промышленность товарлары сатып ала башлый. Алпавыт хуҗалыклары да, крестьян хуҗалык¬ лары да үзләренең натураль үзенчәлекләрен югалта ба¬ ралар, базар ихтыяҗларына һәм таләпләренә юнәлеш тоталар. Бу товар-акча, капиталистик мөнәсәбәтләр үсе¬ шен күрсәтә. Моның нәтиҗәсе буларак, крестьяннар¬ ның мөлкәт ягыннан катлауларга бүленүе тизләнә төшә. Бай тормышлы, урта хәлле һәм ярлы крестьяннар¬ ны XIX гасырның беренче яртысында Казан губернасы¬ ның һәр авылында диярлек очратып булган. Алар мөмкинлекләре, матди хәлләре буенча шактый нык аерылганнар. Таза тормышлы крестьяннар яңа җир са¬ тып ала, авылдашларын эшкә яллый, үз предприятие¬ сен корып җибәрә, мещаннар яки сәүдәгәрләр катлавы¬ на күчә ала. Ярлыларга еш кына үз иманаларын мул яшәүче крестьяннарга арендага бирергә һәм батраклык¬ ка керергә генә кала. Крестьяннарның имана җирләре кыскара бара, салымнар арта. Безнең туган якны күп өйрәнгән Казан университеты профессоры К.Ф. Фукс 1844 елда болай дип яза: “Атсыз татарларның хуҗа¬ 184 185
лыклары бөтенләй юк: алар үзләренең барлык сөрүле җирләрен һәм болыннарын вакытлыча файдаланырга бирәләр, терлек, хәтта бер генә сарык та асрамыйлар. Аларның өйләрендә хатын-кызлар һәм балалар гына яши, ә ирләр барысы да төрле эшләрдә читтә йөриләр”. Атсыз хуҗалык гадәти күренешкә әйләнә. Бөлгән кре¬ стьяннар, меңәрләп, Иделгә бурлаклыкка чыгып китә. Товар-акча, капиталистик мөнәсәбәтләргә һаман актив- рак керә барган дәүләт авылында хәл менә шундый була. Күпчелеге русларга караган крепостной крестьяннар¬ ның хәле дә катлаулы була. Аларның җир иманалары җан башына уртача 3 дисәтинәдән бик аз гына арткан. (Дәүләт крестьяннарының исә имана нормасы ул чакта 8 дисәтинә тәшкил иткән.) Шуның өстенә алпавытлар ул иманаларны киметә барган, ә барщинаны һәм оброк¬ ны арттыра төшкәннәр. Еш кына крестьяннар атнасына 6 көн алпавытка эшләгәннәр. Җан башына алар әле 15 сум имана салымы да түләгәннәр. Крепостнойлар гасыр башында 2,5 мәртәбә азрак имана салымы түләгән ва¬ кытларын сагынып искә алганнар. Шуның өстенә әле тагын яңа бәла — “месячина” туган. Крепостной крес¬ тьяннар беркадәр азык-төлек хисабына алпавытка ай буена бил бөгәргә тиеш булганнар. Алпавыт басуында эшләргә мәҗбүр ителгәнгә күрә, крестьяннар үз хуҗа¬ лыкларын бөтенләй карый алмаганнар. Крепостной авылның гомере ахырына якынлашкан. Фәкыйрьлеккә төшә барган крестьян хуҗалыгы белән бергә күп кенә алпавыт утарлары да бөлгән. Алпавыт¬ ларның крестьяннарны эксплуатацияләүне көчәйтү хи¬ сабына керемнәрен арттырырга хисап тотуы үзен акла¬ маган. Алпавыт хуҗалыкларында игенчелек продукт¬ лары җитештерү кимегәннән-кимегән, ә дворяннар бөлгенлеккә төшкән. Удел крестьяннары һаман саен кысынкырак шарт¬ ларга эләккән. Аларның да имана җирләре кыскарган, салымнары арткан. Мисал өчен, 50 нче еллар ахырына җан башына салынган акчалата оброк 17 сумга җиткән. Кичектерелгән үзгәрешләр. Авыл хуҗалыгы край икътисадының артта калган өлеше булган. Җиргә аш¬ лама аз кертелгән, ул гади кораллар — сука, сабан һәм агач тырма белән эшкәртелгәнгә, уңышны аз биргән. Җан башына исәпләгәндә, икмәк игү, бәрәңге утырту кимегән. 30 нчы еллар ахырыннан 50 нче еллар уртасына хәтле 8 елда уңыш бик түбән булган. Авыл хуҗалыгы кризис кичергән. Бу феодаль-крепостнойлык мөнәсәбәтләре кри¬ зисы булган. Үзгәрешләр зарурлыгы торган саен үзен кискенрәк сиздергән, моны күпләр тойган. “Күкрәгендә йөрәге бул¬ ган кеше, — ди лекциясендә студентларга Казан уни¬ верситеты профессоры Д.И. Мейер 1849 елның апре¬ лендә, — крепостной хокукның барча мәгънәсезлеген аңлый. Крепостнойларга ирек бирү зарурлыгы безгә ачык булырга тиеш”. Ә бу вакытта хөкүмәт даирәләрендә башка төрле уй¬ лар хөкем сөрә. 1842 елда Дәүләт советы утырышында Николай I крепостной хокукны явызлык дип атый. Ләкин шунда ук өстәп куя: “Ә аңа кагылу хәзер тагын да һәлакәтлерәк эш булыр иде”. Крестьяннарның ризасызлыгын нәрсә тудыра. Кре¬ стьяннар катлавында канәгатьсезлек, гарьлек туплана. Моның сәбәбе иманалар кыскару, салымнар үсүдә генә түгел, алпавыт, чиновниклар золымлыгында да була. Бигрәк тә крепостнойлар интегә. Аларның хокуксыз- лыгыннан файдаланып, алпавытлар еш кына крепост¬ нойларын кыйныйлар, газаплыйлар. Крестьян җилкә¬ ләре камчыны, чыбыкны бик күп “ашый”. Алпавытлар крестьяннарны Себергә каторгага җибәрү хокукыннан да файдалана. Крепостнойларны базарларда, яр¬ минкәләрдә саталар, бурычка бирәләр. Аларны үтергән очраклар да булгалый. Дәүләт крестьяннары крепостнойлар кебек хокук¬ сыз булмый. Ләкин аларга да тормыш җиңел бирел¬ ми. Күп санлы акча җыюлар крестьяннар җилкәсенә авыр йөк булып төшә. Шуның өстенә әле тагын үз атың белән җәмәгать хезмәте үтәү, хәрбиләрне үз өеңдә тоту, юл салымнары, башка төрле салымнар теңкәгә тия. 1837—1841 еллардагы дәүләт крестьяннары белән идарә итү реформасы яңа авырлыклар тудыра. Хәзер крестьяннар губерна палатасының, дәүләт милке буенча 186 187
өяз округларының күп санлы чиновникларын үз хисап¬ ларына асрарга, үзләре өчен гадәти булмаган нәрсә — бәрәңге утыртыр өчен җир сөрергә тиеш булалар. Дәүләт авылында, башлыча, рус булмаган халык яши. Татар, мари, мордва, удмурт крестьяннарына зуррак йөкләмәләр һәм салымнар салына. Янап, көчләп акча алу гадәти эшкә әверелә. Православие руханилары да русларныкы булмаган мәхәлләләргә төрле-төрле закон¬ сыз салымнардан тартынып тормыйлар. Административ учреждениеләрдә, җирле идарә органнарында рус чинов¬ никлары тулып утыру, аларның эшкә йогынтысы ха¬ лыкның, бигрәк тә мөселманнарның милли хисләренә кагыла, кәефен җибәрә. 30 нчы еллар уртасыннан авыл һәм волость җитәкчелегенә бары тик православие ди¬ нен тоткан кешеләр генә сайлана ала. Шуның өстенә учреждениеләрдә, судларда эшләр рус телендә генә алып барыла. Россия империясе законнары буенча, патша хакими¬ ятен һәм яшәп килүче тәртипләрне таныган кешегә теләсә кайсы динне тотарга рөхсәт ителгән. Дәүләт дине православие булган. Ләкин, асылда, диннәр тигезлеге бул¬ маган. Хәтерләвебезчә, XVI гасырның икенче яртысын¬ нан алып, Урта Идел буенда яшәүче рус булмаган ха¬ лыкларны христиан диненә көчләп кертү берничә мәртәбә киң күләмдә оештырылган. Ике гасыр дәвамында ул халыкларның күбесе православиене кабул иткән. Хәзер инде хөкүмәт һәм православие чиркәве крайда христи¬ ан диненең йогынтысын ныгытырга һәм киңәйтергә ом¬ тылган. 1812 елда Казанда, миссионерлык максаты белән, Россия библия җәмгыяте төзелә. Ул крайның рус бул¬ маган халыклары телендә, шул исәптән татар телендә дә күпләп православие әдәбияты, дин белеме китапла¬ ры нәшер иткән. 30 нчы еллар барыннан да бигрәк мөселманнарга каршы Казан архиепискобы Филарет игълан иткән “Тәре походы” билгесе астында үтә. Авылларда миссионерлар земство полициясе ярдәме белән рус булмаган крестьяннарны православиегә тартырга тырышканнар. 1842 нче елда ачылган Ка¬ зан духовный академиясенең миссионерлар бүлеге була. Бу бүлек кысаларында мөселманнарга каршы бүлекчә төзелә. Крестьяннар каршылыгы. Кыскасы, Казан губер¬ насында алпавытларга, дәүләткә караган авылларда һәм удел авылларында “кабынып китәргә” әзер тор¬ ган материал күп була. Крестьяннар канәгатьсезлек күрсәтми булдыра алмый. Крепостнойлар үз хуҗала¬ ры өстеннән шикаятьләр язалар, алардан качалар. То¬ тылган очракларда җинаять итәргә батырчылык кыл¬ ган крепостнойларны җәза көтә. 1845 елгы Җәза бирү уложениесе буенча алпавыт өстеннән шикаять иткән өчен генә дә крепостнойга чыбык белән 50 мәртәбә сугу каралган була. Крепостнойларның ачыктан-ачык кар¬ шылык күрсәтү очраклары да аз булмый: алар барщи¬ нага эшләүдән, оброк түләүдән баш тарталар. XIX га¬ сырның беренче яртысына караган чыганакларда чәчүлекләрне бозу, алпавыт урманнарын кисеп бетерү, дворян утарларын яндыру турында мәгълүматлар шак¬ тый күп. Баш күтәрүчеләргә каршы хәрби отрядлар җибәрелә, башлап йөрүчеләр һәм коткы салучылар хөкемгә тартыла. Борчулы хәбәрләр хакимият кешелә¬ ренә Спас, Чистай, Тәтеш, Лаеш өязләреннән еш килеп тора. Вакыт-вакыт каршылыклар канлы бәрелешләр белән тәмамлана. Чуаш һәм мари дәүләт крестьяннары ара¬ сында барлыкка килгән Әкрәм хәрәкәтен бастырган¬ да, нәкъ шундый хәл туа. 30 нчы еллар ахырында — 40 нчы еллар башындагы бу хәрәкәтнең төп районнары Ядрино, Козьмодемьянск, Цивилья, Чабаксар, Зөя, Буа өязләре була. Крестьяннар җәмәгать сөрүлекләрендә эшләүдән, бәрәңге утыртудан баш тарталар, аннары тәвәккәлрәк хәрәкәтләргә күчәләр. Җавап йөзеннән авылларга хәрби командалар җибәрелә. Бәрелешләр барышында ике як¬ тан да тән җәрәхәте алучылар күренә, кулга алулар баш¬ лана. Кулга алынганнарны азат итәргә омтылыш ва¬ кытында Козьмодемьянск өязенең Әкрәм авылында 1842 елның 20 маенда 8 крестьян үтерелә, 30 кеше яра¬ лана. Сиксән солдат тән җәрәхәте ала. Чабаксар, Ядри¬ но, Цивилья өязләре авылларында чын мәгънәсендә су¬ 188 189
гышлар була. Баш күтәрүчеләрнең саны берничә дистә меңгә җитә, алар арасында татарлар да күп була. Туплар, мылтыклар белән коралланган солдатларга крестьяннар күсәкләр, таяклар, казыклар белән генә кар¬ шылык күрсәтә. Көчләр тигез булмау сәбәпле, хәрби от¬ рядлар баш күтәрүчеләрне рәхимсез бастыралар. 400 дән артык кеше хөкемгә тартыла. Хөкем нәтиҗәсендә 23 кеше каторгага, 376 кеше крепостька сөргенгә озатыла. XIX гасырның беренче яртысында рус булмаган кре¬ стьяннар арасында тагын бер — православиедан чыгу хәрәкәте массакүләм төс ала. Гасырның беренче чире¬ гендә чукындырылган 41,1 мең татарның 13,4 меңе мөселман диненә кире кайту теләген белдерә. 30—40 нчы елларда татар, мари, чуаш крестьяннары тулаем авыл¬ лары, хәтта өязләре белән христиан диненнән чыгалар. Бу исә хакимият үткәргән христианлаштыру, руслаш¬ тыру сәясәтенә катгый протест була. Казан губернасы халкының төп массасы арасында тынычлык булмый. 30—40 нчы еллар дәвамында крес¬ тьяннар утызлап чыгыш ясыйлар. Халыкның тирән кат¬ лауларыннан килгән хәбәрләр тормышны тамырдан үзгәртү зарурлыгы хакында сөйли. Сәнәгать үсеше. XIX йөзнең беренче яртысында Казан губернасында сәнәгать зур үзгәрешләр кичерә. Яңа йөзьел¬ лыкка ул күп санлы промыселлар, остаханәләр, посессион, казна, вотчина һәм капиталистик мануфактуралар белән керә (посессион мануфактура — крестьяннар беркетелгән хосусый мануфактура). Татар эшмәкәрләре хуҗа булган мануфактураларның күбесе ирекле ялланган эшчеләр хез¬ мәтенә нигезләнә. Бу эшмәкәрләр, башка губернадагыла- рын да кертеп санаганда, барысы 100 ләп мануфактура тота. Күн, сукно, комач, киндер, полотно, сабын, бакыр, агач эшләнмәләр җитештерү зур үсеш ала. Казан элек¬ кечә үк промышленность үзәге булып кала. Биредә адми¬ ралтейство, казна заводы, сукно мануфактурасы, 90 нан артык кирпеч сугу, күн эшкәртү, сабын кайнату, шәм “за¬ водлары”, 37 тимерче алачыгы эшләп тора. Җитештерелгән продукция крайда гына калмый, читтә дә тарала. Соңрак, ярты гасырдан артыграк чорда, Казан губер¬ насы сәнәгате җитди үзгәрешләр кичерә. Ул үзгәрешләр XIX йөзнең беренче яртысында ил икътисадында яңа, капиталистик мөнәсәбәтләр формалашуга бәйле була. Казан губернасында эреле-ваклы яңа остаханәләр туа, аларда ялланып эшләүче кешеләр хезмәте кулланыла. Казанда, мисал өчен, 1853 елда менә шундый 120 оста- ханә эшли. Ялланып эшләүчеләр, кагыйдә буларак, про¬ дукцияне күбрәк эшләп чыгара. Сәүдәгәр һәм эшмәкәр Л.Ф. Крупенниковның Подлужный бистәсендәге, татар сәүдәгәре М. Суировның Яңа татар бистәсендәге күн остаханәләре товарны күпләп җитештерүче предприя¬ тиеләр була. Остаханәләр саны авылларда да үсә. Тора-бара алар эреләнә, ә иң мөһиме — ялланып эшләүчеләр хезмә¬ теннән күбрәк файдалана башлыйлар. Андый остаханә- ләрнең күбесенә татарлар хуҗа була һәм, нигездә, алар тире эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Базарга йөз тоткан промыселлар үсә. Биредә товар заказ белән генә түгел, ә күпләп сатар өчен дә җитеште¬ релә. Оста куллы крестьяннар кышкы өске киемнәр те¬ геп саталар, киндер тукымалар, тимердән, балчыктан ясалган әйберләр, бизәнү әйберләре белән сәүдә итәләр. Лаеш өязе Алексеевск авылы — өстәл тукымасы, шәлләр, киндер тукыма, сукно; Мамадыш өязенең күп кенә авыл¬ лары толыплар, ярымтуннар, бияләйләр, бүрекләр җи¬ тештерү белән таныла. Шул ук Мамадыш өязендә күн, поташ (селте үзлекләре булган каты ак матдә. — тэрҗ.), комач җитештерү үсеш ала. Тәтеш өязендәге Воскресен¬ ское авылында эшләнгән чүлмәк әйберләрен дә кешеләр бик теләп алалар. Казан янындагы Чабакса авылы ти¬ мер көпчәкле тарантаслары белән дан тота. Балык Бист¬ әсендә җитештерелгән ювелир әйберләр Урта Азиягә тик¬ ле тарала. Питрәч авылы чүлмәкчеләре ясаган бизәкле савыт-саба, вазалар, гөл утыртыр өчен эшләнгән чүлмәкләр дә базарда тиз тарала. Мамадыш өязенең Кук- мара авылында киез итек басалар. Капиталистик мануфактуралар көчәя бара. Алар эреләнә төшә, анда эшләүчеләр саны да арта. Продук¬ ция җитештерү шактый нык үсә. Мисал өчен, сабын кай¬ нату предприятиеләрендә XIX йөзнең 50 нче елларына сабын эшләп чыгару ун мәртәбә арта. Күн эшкәртү эше 190 191
үсә, бу өлкәдә Апанаевлар, Абдуловлар, Мөхәммәтовлар, Ко- теловлар кебек эшмәкәрләр актив эшли. Комач җитеш¬ терү эше алга китә. 1812 елда комач һәм кытай тукыма¬ лары җитештерүче мануфактуралар 8 генә булса, 1842 елда аларның саны инде 23 кә җитә. 1815 елда М. Хуҗасәетов исемле кеше Царевокок- шайск өязенең Уньжа авылында язу кәгазе фабрикасы¬ на нигез салгач, сәнәгатьнең яңа тармагы барлыкка килә. Аннан кала, сәүдәгәр С.Измайлов, А.Үтәгәновлар Казанда терлек мае эретүче ике завод сафка кертәләр. Иске типтагы предприятиеләрне башка язмыш көтә, чөнки мәҗбүри хезмәт аз нәтиҗә бирә. Бакыр кою “завод¬ лары” эштән туктый. Мамадыш өязе сәүдәгәре А.С. Ино- земцевның Таишев «заводы» да шундый язмышка ду¬ чар була. Адмиралтействоны 1826 елда Әстерханга күчергәч, Казанда суднолар төзелми. Ләкин пумпа заво¬ ды әле моннан соң да утыз елдан артык эшләп килә. Вотчина предприятиеләрендә дә эш бозыла: XIX йөзнең беренче яртысы ахырына таба аларның саны шактый азая, алпавытлар хуҗа булган мануфактураларда продукция, шул исәптән, сукно һәм тукыма җитештерү дә кими. Промышленностьта кискен үзгәрешләр башлану. XIX йөзнең 30—40 нчы елларында Россия сәнәгатендә та¬ мырдан үзгәрешләр башлана. Безнең төбәктә мануфак¬ турадан фабрикага, машиналар белән продукция җитеш¬ терүгә күчү ун ел тирәсе соңрак башлана. Чистай өязенең Мораса авылында 40 нчы елларда манчестер машиналары белән җиһазландырылган ма¬ мыктан җеп эрләүче фабрика эшли башлый. Биредә 700 гә якын эшче эшли. Сәүдәгәр П.К. Ушковның 1850 елда Алабуга өязендә төзегән Кокшан химия заводы иң эре предприятиеләр¬ нең берсе була. Техник яктан яхшы җиһазланган бу пред¬ приятиедә керамик плитәләр, хромпик җитештерелә. Соңрак бу заводта тимер һәм бакыр купоросы, күкерт кис¬ лотасы, хуҗалык һәм химия савыт-сабасы эшләп чыгарыла. 1851 елда Казан сәүдәгәре А.Н. Свешниковның чуен- бакыр кою, металл эшкәртү һәм механика заводы сафка баса. Бу предприятие пар казаннары белән җиһазлана, анда, үз теләге белән ялланып, йөздән артык кеше эшли. 1855 елда Мәскәү сәүдәгәрләре — фабрикант Крестов- никовлар салган стеарин-сабын кайнату, глицерин һәм хи¬ мия заводы ул заманның иң яңа техникасы — пар маши¬ насы, пресслар һәм башка нәрсәләр белән җиһазланды¬ рылган була. Биредә дәүләт һәм удел авылы крестьянна¬ рыннан чыккан 400 даими һәм сезонлы эшче хезмәт итә. Проектын Казан университеты профессоры М.Я. Киттары эшләгән бу завод Россиядә иң эре заводлардан санала. Сабын кайнатучы остаханәләрнең күбесе аның белән яры¬ ша алмый һәм алар берәм-берәм ябыла тора. И.И. Алафузовның җитен эрләү һәм туку фабрика¬ ларында да үз заманы өчен иң яхшы җиһазлар куела. 1858 елда Казанның бу фабриканты һәм завод хуҗасы “Казан күн эшкәртү заводы ширкәте”нә нигез сала. Бераз¬ дан соң бу уртак завод крайның иң эре сәнәгать предпри¬ ятиесенә әверелә. Алафузов предприятиеләрендә эшләүче руслар һәм татарларның саны 300—500 кешегә җитә. 1858 елда “Кавказ һәм Меркурий” җәмгыяте Спас за¬ тонында суднолар ремонтлау остаханэләренэ нигез сала. Тиздән алар пар, чүкеч машиналары, слесарь станоклары һәм такта яру җиһазлары булган эре заводка әверелә. Пароходлар төзү һәм ремонтлау белән биредә меңнән артык эшче шөгыльләнә. Суднолар шулай ук Паратск, Чис¬ тай һәм башка затоннар остаханәләрендә дә ремонтлана. Су транспортындагы яңалыклар сәнәгатьтә әнә шу¬ лай чагыла. Төбәкнең ике зур елгасында XIX йөзнең беренче яртысында пароходлар йөри башлый. Пароход тавышлары башта (1817 елдан) Кама киңлекләрендә, ан¬ нары, 3 елдан соң, Идел буйларында яңгырый башлый. Кырык елдан соң инде бу елгаларда ике йөздән артык пароход йөри. Икмәк белән сәүдә итүче Казан сәүдәгәре В.И. Романов иң беренче буксир пароходлар хуҗасы була. 1860 елда 20 дән артык кеше үз пароходларыннан файдалана. Яр буйларында дистәләгән пристаньнар кал¬ кып чыга. Козловкада, Тәмтедә, Богородскида да при¬ станьнар куела. Үзгәрешләрнең икътисади һәм социаль нәтиҗәлә¬ ре. Яңа предприятиеләр төзелү, элеккеләренең эрелә¬ нүе, беренче фабрика һәм заводлар эшли башлау бик мөһим нәтиҗәләр бирә. 50 нче еллар ахырына крайның 192 7 А-412 193
263 предприятиесе чама белән 5 миллион сумлык про¬ дукция эшләп чыгара. Бу моннан ун ел элек чыгарыл¬ ганга караганда өч мәртәбә диярлек күбрәк була. Мануфактураларда, фабрика-заводларда, судно хуҗа¬ ларына, сәүдәгәрләргә, подрядчикларга ялланып эшләү¬ челәрнең саны арта. Үз ирке белән ялланып эшләүчеләр хәзер чама белән 100 меңгә җитә. Шәһәр халкының саны гына түгел, ә составы да үзгәрә. Шәһәрләрдә эшләүчеләр, мещаннар сизелерлек арта. Игенчелеккә бәйле шәһәр кешеләренең саны торган саен кими. Эшчеләр авыр язмыштан интегә. Казан сукно ману¬ фактурасы хезмәткәрләре арасындагы чуалышлар әнә шул хакта сөйли. Ул чуалышлар өч мәртәбә күтәрелә һәм берничәшәр ел дәвам итә. Башта эшчеләр эшләп чыгару нормаларын арттыруга, гаскәрләрне үз йортла¬ рында фатирда тоту мәшәкатьләренә, эштә мастерлар¬ ның мәсхәрәләвенә каршы чыгалар. Аларның күп санлы шикаятьләре игътибарсыз кала. Аннары сукно җитеште¬ рүчеләр забастовка күтәрәләр — “үз теләкләре белән фаб¬ рика эшләрен эшләүдән баш тарталар”, хатыннарына, ба¬ лаларына ул эшләргә катнашуны тыялар. Өч еллык (1803— 1806) көрәш нәтиҗәсендә эшләп чыгару нормасы 1,3 мәртәбә кими, эшчеләр яратмаган берничә оста (мастер) эштән чыгарыла. 1819 елда Осокин дигән хуҗаның сан¬ сыз кыланышларына, мануфактурада урнашкан авыр тәртипләргә каршы җавап йөзеннән яңа забастовка күтәрелә. 1820 елда сукночылар губернаны тикшерергә килгән сенатор Санти янына демонстрация ясап баралар. 1836 елның августында Казанга Россия императоры Николай I килә. Аңа шикаять бирер өчен йөзләрчә сук¬ ночылар хатыннарын, балаларын һәм карт-корыны ияр¬ теп, Арча кырына юнәлә. Предприятиене бер ел элек тикшергән комиссия мәгълүматларына караганда, сук¬ ночыларның өчтән бере авыр эштән һәм физик газап¬ лардан үлгән, 140 чамасы кеше Себергә сөрелгән яисә солдат хезмәтенә озатылган. Ул чакта да сукночылар¬ ның хәленә кермәгәннәр. Аларның гаделлеккә өметлә¬ ре хәзер дә акланмый. 1837 елның гыйнвар ахырында гаскәрләр чорнап алган предприятиедә кешеләрне мас- сакүләм кыйнау оештырыла. Тулысынча буйсынырга риза булудан баш тарткан кешеләрне чыбык белән кый¬ ныйлар. Утыздан артык кеше шифаханәгә эләгә. Кый¬ нау гына сукночыларны туктатып калмый. 1837 елның җәендә алар Казан аша узып баручы патша варисына янә шикаять язып тапшыралар. Казанның мануфактурага беркетелгән — посессион — эшчеләре генә баш күтәреп калмый. Мәскәүдә һәм Урал¬ да да зур чуалышлар була. Хөкүмәт посессион мануфак¬ тураларны бөтенләй ябу зарурлыгы алдында кала. 1840 елда кабул ителгән закон фабрикага беркетелгән крестьяннарга ирек бирергә рөхсәт итә. Тугыз елдан соң Осокин мануфактурасында посессион эшчеләр бөтенләй калмый диярлек. Кәсәбәчеләр, сәүдәгәр-фабрикантлар, мануфактура хуҗалары катлавы киңәю икътисадтагы социаль үзгәрешләрнең мөһим нәтиҗәсе булып тора. Бу катлау сәүдәдән һәм авыл кустарьлары җитештергән товарлар¬ ны, эшләнмәләрне сатып алудан җыелган акчага ману¬ фактуралар, остаханәләр иясенә әверелүче, яисә мөстәкыйль төстә шәхси, үз эшен башлаучы крестьян¬ нар исәбенә дә үсә. Кәсәбәчеләрнең капиталлары үсү белән аларның җәмгыятьтә, шул исәптән дворяннар ара¬ сында да йогынтылары арта. Моңа эшмәкәрләр мохи- тендә урта һәм югары белемле кешеләр күренә башлау да булышлык итә. Татар кәсәбәчелеге. 50 нче еллар ахырына таба край сәнәгать предприятиеләренең 90 процентка якыны та¬ тар эшмәкәрләре кулында була. Казанда алар кытай тукымасы эшләп чыгаручы биш фабрика, алты күн һәм ун сабын заводы, унбер шәм кою предприятиесе тота¬ лар. М.М. Апанаев, Йонысовлар, И.М. Апакаев, М.М. Азимовлар эре эшмәкәрләр була. Сәүдәгәр Абдуллин һәм Фәйзуллиннарның ике заводы күн аяк киеме җитеш¬ терә. Татарларның сәүдә һәм промышленность капита¬ лы көчәю күп яктан Татар ратушасы — Иске һәм Яңа татар бистәләренең сәүдәгәрләр һәм мещаннар катлау¬ ларының үзидарә органы эшчәнлеге белән бәйле була. Ратуша башлыгы итеп өч мәртәбә беренче гильдияле сәүдәгәр, коммерция эшләре буенча киңәшче, шәһәрнең мактаулы гражданы И.Г. Йонысов сайлана. Татар рату- 194 195
тасы 1855 елда яшәүдән туктый. Казанда яшәүче татар¬ лар иҗтимагый һәм хуҗалык эшләре буенча Шәһәр думасына, ә суд эшләре белән Шәһәр магистратына йөри башлыйлар. Думада урыннарның өчтән бере татарларга беркетелә, магистратта өч хезмәт урынына татар сәүдә вәкилләре билгеләнергә тиеш була. Татар эшмәкәрләре Казан губернасыннан читтә дә эш алып баралар. Мисал өчен, Вятка губернасындагы Уржум өязендә С. Маматова белән Д. Маматов язу кәгазе эшләүче ике фабрика, Сембер губернасының Сызрань һәм Корсун өязләрендә Т.К. Акчурин ике фабрика тота. 40 нчы еллар ахырында Сембер губернасындагы Бобылевка һәм Ляхов- ка авылларында агалы-энеле Алиевләрнең ике сукно фаб¬ рикасы ачыла. Шул ук губернаның Иске Тимошкино авы¬ лында С.А. Акчуринның ике сукно фабрикасы эшли. Де- бердеевларның Саратов губернасының ике авылдагы сук¬ но фабрикалары эре предприятиеләрдән санала. Сәүдә эше җанлану. Промышленность, су, тимер юл транспорты үсеше (1862 елда Мәскәү — Түбән Новгород тимер юлы ачыла) сәүдә эшенең җанлануына китерә. Крайның авыл хуҗалыгы да сатуга берничә миллион пот икмәк җитештерә. Гасыр башыннан сәүдә әйләнеше ике мәртәбә арта һәм 1837 елга 25 миллион сум тәшкил итә. Базарда икмәккә, күн, сабын, терлек мае, бал, бала¬ выз, комач, кытай полотносы, мех, агач материаллары¬ на ихтыяҗ зур була. 40—60 нчы елларда Казан губерна¬ сы илнең үзәк төбәкләренә 15 миллион потка якын икмәк озата. Күпләгән товар Мәскәүгә, Петербургка, Әстерхан¬ га, Оренбургка, Саратовка, Рыбинскига, Дондагы Ростов- ка, Ярославльгә, Түбән Новгородка, Вяткага, Уфага, Эр¬ беткә, Петропавловскига җибәрелә. Кытай белән сәүдәнең үзәге саналган Кяхтада да (Бурятия) Казанда җитештерелгән күн сатыла. Губернаның төп сәүдә үзәге элеккечә үк Казан була. Гасырның беренче яртысында аның сәүдә элемтәләре шактый киңәя. Ел саен Казан пристанена меңләгән судно килә. Губернада икмәк белән сату итүдә Чистай берен¬ че урынны тота. Чистай пристаненнан башка шәһәрләргә күпләп балавыз, бал, терлек мае, күн һәм поташ озаты- ла. Мамадыш та икмәкне күп сата. Әстерханнан һәм Уралдан балык алып кайтып, Мамадыш сәүдәгәрләре аны башка төбәкләргә озаталар. Спас та икмәк сәүдәсенең эре пунктына әверелә. Сәүдәнең күпчелек өлеше ярминкәләрдә һәм базарларда башкарыла. 1858 елда Казан губернасында 22 ярминкә са¬ налса, ун елдан аларның саны 30 га җитә. Зөядә, Лаешта, Чистайда, Спаста, Тәтештә даими диярлек эшләп торган ярминкәләрдә киҗе-мамык, йон, ефәк һәм җитен тукыма¬ лар, күн, мех, балчыктан ясалган һәм агач савыт-саба, башка бик күп төрле әйберләр белән сату итәләр. Сәүдәгәрләр, шул исәптән татарлар да, күрше губер¬ на шәһәрләрендә оештырылган ярминкәләргә дә товар алып бара. Түбән Новгород, Эрбет, Минзәлә, Бөгелмә ярминкәләрендә алар актив катнаша. XIX гасырның беренче яртысында Урта Азия белән сәүдә элемтәләре дә үсеш ала. Татар сәүдәгәрләре монда төп рольне уйныйлар. Алар, бер үк дин кешеләре була¬ рак, бу зур төбәк халыкларының телен, гореф-гадәтлә¬ рен беләләр. 1808 елда Оренбург таможнясы директоры Величко болай дип яза: “Хәзер Бохарага сәүдәгә Россия подданныйларыннан бары татарлар гына йөри, чын рус сәүдәгәрләре дә аларга үз товарларын ышанып тапшы¬ ра”. Казанда “бохар йөртүче” дип аталган аерым бер сәүдәгәрләр төркеме оеша. Алар Бохарадан гына түгел, Урта Азиянең башка төбәкләрендә җитештерелгән то¬ варлар белән дә сату итә. М. Азимов, А. Йонысов һәм башкалар нәкъ шундый сәүдәгәрләрдән санала. Шулай итеп, XIX гасырның беренче яртысында Ка¬ зан губернасында промышленность һәм сәүдә үсеп китә. Промышленностьта ялланган хезмәткә нигезләнгән ма¬ нуфактуралар һәм остаханәләр зур урын алып тора. Бе¬ ренче фабрикалар һәм заводлар пәйда була, үз ирке белән ялланып эшләүчеләр арта. Алпавыт һәм крестьян ху¬ җалыклары торган саен товар-акча мөнәсәбәтләренә күбрәк тартыла. Крестьяннар арасында милек ягыннан төрле катлауларга бүленү көчәя. Тулаем алганда, авыл хуҗалыгы кризис кичерә. Яңа икътисади мөнәсәбәтләр авырлык белән юл яра. Моңа әле һаман сакланып килгән феодаль-крепостной- лык системасы төп каршылык күрсәтә. 197 196
Сораулар һәм биремнәр гъ 1. XIX гасырның беренче яртысында Казан губернасы халкының ■ социаль катлауларын тасвирлагыз. Алар край үсешенең нинди сыйфатларына дәлил булып тора? 2. Этник яктан Казан губерна¬ сы халкы күпмилләтле булган. Сез моны ничек раслый аласыз? 3. XIX гасырның беренче яртысында Казан губернасы авыл хуҗа¬ лыгында яңа мөнәсәбәтләр туу нәрсәдә чагыла? Алпавыт һәм крестьян хуҗалыкларында бу ничек гәүдәләнә? 4. XIX гасырның беренче яртысында Казан губернасында авыл хуҗалыгы кризис хәлендә булган дию белән сез килешәсезме? Үз фикерегезне дәлилләгез. 5. Крестьяннар ни өчен протест белдерә? Аларның баш күтәрү сәбәпләре нәрсәдә? Крестьяннарның ризасызлык күрсәтү формаларын тасвирлагыз. Крестьяннар башкача эшли алганнармы? 6. Крайдагы рус булмаган халыкларның правосла- виедән күпләп баш тартуының сәбәпләре нәрсәдә? 7. Казан гу¬ бернасының машиналы эре предприятиеләрен искә төшерегез. Сукно мануфактурасыннан аермалы буларак, аларда ни өчен эш¬ челәр чуалышлары күтәрелмәгән? 8. XIX гасырның беренче яр¬ тысында Казан губернасы промышленностенда капиталистик мөнәсәбәтләр формалашу нәрсәдә чагыла? Бу процессны уку әсбабының конкрет материалы белән аңлатыгыз. 9. Казан губер¬ насы сәнәгатендә кискен үзгәрешләр соңрак башлану нәрсәгә бәйле булган? Аның икътисади һәм социаль нәтиҗәләрен тас¬ вирлагыз. Сез аларның кайсысын һәм ни өчен иң мөһиме дип саныйсыз? 10. XIX гасырның беренче яртысында төбәктә сәүдә үсешенә нинди этәргеч булган? Казан губернасы илнең кайсы төбәкләре белән тыгыз сәүдә элемтәсендә торган? 11. Казан губернасы башка төбәкләргә нинди товарлар саткан һәм үзе читтән нәрсәләр сатып алган? Шушы мәгълүматлардан чыгып, сез край икътисадының үсеш тибы һәм ирешкән дәрәҗәсе хакында нәрсә әйтә аласыз? 12. XIX гасырның беренче яртысы ахырына Казан губернасы икътисадында халыкның саны һәм социаль со¬ ставындагы үзгәрешләр турында гомуми нәтиҗә ясагыз. Бу үзгәрешләр нәрсә турында сөйли һәм, сезнеңчә, киләчәктә та¬ гын нинди үзгәрешләр таләп итә? §32. “Уникенче ел давылы” һәм Казан ягы Сугышның халыкчанлыгы. 1812 елның 12 июнь төнендә аерата күп санлы һәм төрле халыклардан тор¬ ган француз армиясе император Наполеон җитәкчеле¬ гендә Россиягә бәреп керә. А.С. Пушкинның образлы теле белән әйткәндә, “уникенче ел давылы” — дәһшәтле сугыш башланып китә. Наполеон үз гаскәрләренә сан ягыннан азрак булган рус армиясе генә каршы торыр дип исәпли. Ләкин беренче айларыннан ук сугыш халык сугышына әверелә. Күпмил¬ ләтле илнең бөтен халкы Ватанны сакларга күтәрелә. Мәскәү ополчениесе сугышчысы, шагыйрь С.М. Глинка бу хакта болай дип яза: “Россиянең борын-борыннан килгән уллары гына түгел, телләре, гадәтләре, диннәре һәм яшәү рәвеше үзгә булган күчмә халыклары да рус җире өчен россиялеләр белән бертигез үлемгә әзер иде. Мордва¬ лар, типтәрләр, мишәрләр, чирмешләр бик теләп һәм (ил язмышын) кайгыртып хезмәткә алындылар”. Казан ополчениесе. Александр I шушы елның 6 нчы һәм 18 нче июльдә кул куйган манифестлар халык опол¬ чениесенә кешеләр җыю турында игълан итә. Ополчение 16 губернадан җыелырга тиеш була. Губерналар округлар¬ га керә. Казан губернасы үзәге Кострома булган 3 нче округ¬ ка карый. Казанда ополчение 1 сентябрьдә оештырыла башлый. Халык илне саклау теләге белән янганга, бу эш тиз бара. Язучы якташыбыз В.И. Панаев истәлекләренә караган¬ да, “ополчение бердәм дәрт белән кыска гына вакыт эчендә туа, картлар да, яшьләр дә бер үк байрак астына туплана”. Ополчение составына үз ирке белән 3 мең җәяүле һәм 300 атлы сугышчы керә. Дворяннар, шәһәр кешеләре, крестьяннар, укучы яшьләр, руслар, татарлар, чуашлар — барысы да Ватан алдындагы изге бурычла¬ рын үтәргә омтылалар. Атлы батальон татарлардан оеш¬ тырыла. Ополчениенең губерна җитәкчесе итеп генерал- майор Д.А. Булыгин билгеләнә. 1812 елның көзендә ике батальоннан торган икенче, резерв ополчениесе дә төзелә. Аңа меңнән артык сугыш¬ чы керә. Алар арасында Казан духовный академиясендә укучылар да була. Казан ополчениесенең өч меңгә якын сугышчысы рус армиясенең чит илгә походында катнаша. Алар 1813 ел¬ ның октябрендә Дрезден өчен сугышларда зур батырлык күрсәтәләр. “Казанлылар, — диелә “Казанские ведомости” газетасында, — алгы позициягә күчерелгән иде... Берөзлек¬ сез сугышларда алар бик зур ныклык һәм батырлык күрсәтә алдылар”. Шәһәр бирелергә мәҗбүр була. Казанның җәяү- леләр ополчениесе Дрезден гарнизоны составына кертелә. Казан атлы сугышчылары да лаеклы көрәшә. Дрез¬ ден алынгач, ике йөз атлы сугышчы Пруссия җирендә хәрби хәрәкәтләрдә, Магдебург һәм Гамбург янындагы 198 199
сугышларда катнаша. Алар, батырларча, куркусыз эш итеп, дошманга шактый нык зыян китерәләр. Бер фран¬ цуз генералы: Казанның атлы сугышчылары дошман гас¬ кәрләре тирәсендә шөпшә күчләре сыман бөтереләләр, бөтен җиргә үтеп керәләр иде; аларны куып җитү авыр иде, ди. Сугыштагы батырлыклары өчен ополчениенең күп кешеләре бүләккә лаек була, аларның кайберләрен офи¬ цер итеп күтәрәләр. Казан сугыштан кайтучыларны җиңүчеләр итеп, олылап каршы ала, 1815 елның февра¬ ле ахырында алар хөрмәтенә зур тантана оештырыла. Татар-башкорт полклары зур сугышчан юл үтә. Алар чик буендагы бәрелешләрдә, Бородино сугышында, Дрез¬ денны, Лейпцигны, Данцигны, Берлинны, Люксембург¬ ны азат итүдә, Париж өчен сугышта катнаша. Кавалерист кыз. Сарапул шәһәре башлыгы кызы Н.А. Дурова иң югары хәрби бүләккә — Георгий тәре¬ сенә лаек була. Прусс кампаниясе вакытында ул арми¬ ягә ир-ат исеме астында языла. Наполеон армиясе бәреп кергәннән соң, корнет Александров (Дурова) француз¬ лар белән 1807 елгы сугышларда, Смоленск янында атлы гаскәр һөҗүмендә, Бородино сугышында катна¬ ша. 29 августта Александровка поручик чины бирелә, ә рус гаскәрләре Мәскәүне ташлап чыккач, ул М.И. Куту¬ зовның ординарецы була. Чит илгә поход вакытында Дурова Модлин крепостен камап торуда, Богема тау¬ ларын кичүдә, Гамбург крепостен чолгап алуда катна¬ ша. 1816 елның 9 мартында отставка турында указ чыга. Соңгы елларын отставкадагы штабс-ротмистр Алабуга шәһәрендә үткәрә. Биредә, Троицк каберле¬ гендә, Н.А. Дурова 1866 елның 24 мартында хәрбиләрчә хөрмәтләп соңгы юлга озатыла. Отставкадагы елларында Н.А. Дурова әдәби хезмәт белән шөгыльләнә. Аның “Кавалерист кыз язмалары” 1812 елгы сугышны чагылдыра. Бу истәлекләр кулъ¬ язмасын А.С. Пушкин югары бәяли. Язмаларның “Со¬ временник” журналында 1836 елда басылган беренче өзегенә бөек шагыйрь кереш сүз яза. “Шул тикле гаҗә¬ еп хатын-кызның эч серләрен без аңлатып бетермәслек теләктәшлек белән укыдык; кайчандыр канлы улан кылычы сабын тоткан нәфис бармакларның йөгерек, матур һәм кайнар каләм тибрәтә белүен күреп, таң кал¬ дык”. Язмаларны укыгач, В.Г. Белинский да, сокланып, үз фикерен язып калдыра. Халыкның армиягә ярдәме. Казан ягы халкы Ватан сугышында катнашуның төрле юлларын таба. Шуларның берсе — армия ихтыяҗлары өчен иганә итү. Әйтик, Казан дворяннары 140 мең сум, мещаннар — 10 мең, татарлар җәмгыяте — 8,3 мең сум иганә акчасы җыя. Акчадан тыш барлык өязләр дә кылычлар, мылтыклар, киндер ту¬ кыма, башка нәрсәләр җыеп бирәләр. Зөя өязе крестьянна¬ рыннан 100 пот бал, Чистай өязе крестьяннарыннан 200 пот йон тапшырыла. Чиркәүләр, монастырьлар, дин әһелл¬ әре, аерым кешеләр ике пот көмеш әйберләр иганә итәләр. Халыктан армия файдасына күп кенә атлар, ашлык, фу¬ раж, олаулар һ.б. җыела. Армия файдасына тапшырылган әйберләрнең гомуми суммасы 346 мең сум тәшкил итә. Ул заман өчен бу бик күп акча була. Шуның өстенә, халыкның төрле катлау вәкилләре җыйган акча ике регуляр полк тотарга җитә. Мануфактура эшчеләре, хәрби ведомствоның казна заводлары, бу предприятиеләргә хезмәт күрсәткән һәркем зур тырышлык белән эшли. Крестьяннар үз олау¬ лары белән дары заводы продукциясен озатырга, чимал ташырга атлыгып торалар. Казан сукночылары да мөмкин кадәр күбрәк сукно эшләп чыгарырга тырыша. Казан Кремле территориясендә туп заводы урнаша. 1812 елның көзендә Казан Наполеон алыр алдыннан Мәскәүне ташлап китәргә мәҗбүр булган 30 мең кеше¬ не кабул итә. Ул чакта Мәскәүдә барысы 270 мең кеше яши. Безнең шәһәргә Мәскәүдән тагын берничә учрежде¬ ние — архивлары белән Сенат департаменты, Мәскәү опе¬ кун советы, хатын-кызлар институтлары да күчеп килә. Наполеонның Россиягә һәлакәт белән тәмамланган по¬ ходына бәя биреп, заманында Казан университеты студен¬ ты булган Л.Н. Толстой: “Ябырылып килү тулысынча юкка чыкты”, — дип яза. Бу җиңү рус армиясенең җиңүе, ил¬ нең бөтен күпмилләтле халкының җиңүе була. Аңа Казан төбәге халкы да саллы өлеш кертә. 1812 елга, чит илгә походлар вакыйгалары әдәбиятта, халык авыз иҗатында, шул исәптән татар халкы фольклорында да чагылыш таба. 200 201
Декабристлар. “Уникенче ел давылы”ның тагын бер нәтиҗәсе була. Җәмгыять, илдә конституциячел строй кертелер һәм крепостной хокук гамәлдән чыгарылыр дип, үзгәрешләр көтә. Александр I нең реформалар уз¬ дырырга ният итүе дә билгеле бер өмет тудыра. Ләкин асылда берни дә үзгәрми. Мондый шартларда алдынгы карашлы дворяннар арасында либераль идеяләр — мәгърифәт идеяләре тарала. Дворян революционерлар үзләрен: “Без — 12 нче ел балалары” дип атыйлар. Кре¬ стьяннарга карата гаделсезлек аларның революцион идеяләренең чыганагы була. Наполеон явына каршы көрәшнең төп авырлыгы нәкъ менә крестьяннар өстенә төшә бит. Чит илгә походта катнашкан кешеләрдә алар¬ ның Европада күргәннәре онытылмаслык тәэсир кал¬ дыра. Россия чынбарлыгы белән чит ил тормышының капма-каршылыгы нык күзгә ташлана. Коткару союзы, Иминлек союзы, Төньяк һәм Көньяк җәмгыятьләр, шуның кебек тагын башка яшерен оеш¬ ма әгъзалары чынбарлыкны үзгәртү юлларын эзләү белән шөгыльләнә башлыйлар. Төньяк җәмгыятьтә безнең якташыбыз, диңгез офицеры Д.И. Завалишин, ә Көньяк җәмгыятьтә шулай ук якташыбыз В.П. Ивашев әгъза булып торалар. Ивашев Көньяк җәмгыять җитәкчеләре составына да керә. Төньяк җәмгыятьнең программ до¬ кументы — Н.М. Муравьев Конституциясе, ә Көньяк җәмгыятьнеке исә П.И. Пестель төзегән “Рус Правда- сы” була. Муравьев конституциясе нигезендә, Россия империясе һәрберсенең үз башкаласы булган 15 дәүләттән торган федератив дәүләт итеп карала. Алар арасында Кама дәүләте төзү, аның башкаласы итеп Ка¬ занны билгеләү күздә тотыла. 1825 елның 14 декабрендә декабристлар Сенат мәйда¬ нына чыгалар, ләкин уңышка ирешә алмыйлар. Украи¬ надагы Чернигов полкы чыгышы да уңышсыз бетә. Декабристлар хәрәкәте Казан төбәгендә дә эз калдыра. 1824 елда Лаеш өязенең Зюзино авылында оппозиция түгәрәге оештырыла. Аңа В.П. Ивашев белән Д.И. Зава¬ лишин нигез сала. Түгәрәккә В.И. Панаев, шагыйрь Ф.М. Рындовский, агалы-энеле Наумовлар, Есиповлар, Деми¬ довлар керә. Биредә “зур боярлар”га, патшага, илдә ур¬ нашкан тәртипләргә каршы сүзләр яңгырый. Россиядә хакимиятне алмаштыру хакында “фетнәчел” фикерләр әйтелә. 1826 елда В.П. Ивашев һәм Д.И. Завалишин кул¬ га алынгач, түгәрәк таркала. Түгәрәкне оештыручылар, декабристлар кебек үк, 20 еллык каторгага хөкем ителәләр. Менә шулай итеп, XIX гасырның беренче яртысын¬ да радикаль карашлы кешеләр патша самодержавиесенә һәм крепостнойлыкка каршы көрәш башлыйлар. Оппо¬ зиция хәрәкәте, иҗтимагый-сәяси фикер яңа баскычка күтәрелә. Сораулар һәм биремнәр л 1. 1812 елгы сугышның Казан губернасы халкы өчен Ватан су- ■ гышы булуын нинди фактлар раслый? Наполеон явына каршы көрәштә крайның төрле катлау һәм милләт кешеләре ни өчен илгә ярдәм итәргә тырышалар? 2. Казанда ничә ополчение оеш¬ тырыла, ополчениеләргә барысы күпме кеше керә? 3. Рус ар¬ миясенең чит илгә походында Казан ополчениесе кешеләре катнашу турында язма әзерләгез. 4. Н.А. Дурованың сугышчан юлын тасвирлап бирегез. Кавалерист кыз тагын нәрсә белән данлыклы? 5. Край халкы Наполеонга каршы көрәштә рус ар¬ миясенә ничек ярдәм иткән? 6. Н.М. Муравьев конституциясе буенча, федератив дәүләт буларак, Россия составында башка¬ ласы Казан булган Кама дәүләте тезү каралган. Бу Казан гу¬ бернасының күпмилләтле халкы мәнфәгатьләренә туры килер идеме, юкмы? 7. Декабристлар хәрәкәте безнең як территори¬ ясендә нинди чагылыш таба? § 33. XIX йөзнең беренче яртысында туган ягыбыз мәдәнияте XIX гасырның беренче яртысында илебез мәдәнияте яңа биеклеккә күтәрелә. Крайның, анда яшәүче халык¬ ларның мәдәни тормышында җитди үзгәрешләр барлык¬ ка килә. Мәгърифәт һәм фән, иҗтимагый фикер. 1804 елда Идел буенда беренче һәм Россиядә өченче булган Казан универ¬ ситетына нигез салына. 1805 елның февралендә аның бусагасын беренче 33 студент атлап керә. Аларны укыту белән сигез гадәти (ординар) профессор, биш адъюнкт-про¬ фессор һәм алты укытучы шөгыльләнергә тиеш була. 1814 елдан университетта әхлакый-сәяси, физика- математика, тел факультетлары һәм табиблар әзерләү¬ че факультет төзелә. 202 203
Казан университеты фән һәм мәгърифәт үсешендә зур роль уйный. Кыска гына вакыт эчендә ул бөтен Росси¬ ядә һәм дөньяда эре фәнни үзәк буларак дан казана. Бу барыннан да бигрәк Н.И. Лобачевский, И.М. Симонов, Н.Н. Зинин һәм башка күп кенә галимнәр исемнәре һәм фәнни ачышлары белән бәйле була. Җир үлчәүче кеше улы, шушы ук университетны тәмамлаган Николай Иванович Лобачевский (1792— 1856) 24 яшендә экстраординар профессор булып җит¬ легә. 1826 елның 12 февралендә ул беренче мәртәбә “Параллель сызыклар турында теореманы төгәл исбат¬ лауга бәйле геометрия нигезләренең кыскача аңлатма¬ сы” дигән язмасын бәян итә. Шуның белән эвклидча булмаган геометриягә нигез салына. Пространствога яңача караш фән офыкларын уннарча елларга алга этәрә. Н.И. Лобачевскийны “геометриянең Копернигы” дип атый башлыйлар. Ул алгебра, математик анализ, их¬ тималлык теориясе, механика, физика, астрономия фәннәре буенча да хезмәтләр яза. Ике дистә ел чама¬ сы Н.И. Лобачевский Казан университетын җитәкли. Ректор буларак, ул М.Л. Магницкийның реакционлы¬ гыннан зыян күргән университетны аякка бастыруга, аны үстерүгә күп көч түгә. Университет бинасы үзгәртелеп төзелә, анда астрономия обсерваториясе, анатомия теат¬ ры һәм клиника ачыла. Лобачевский җәмәгать эшләрен дә армый-талмый башкара. Ул Казанда икътисади җәмгыятькә нигез са¬ лучыларның берсе була, җәмгыятьнең авыл хуҗалыгы буенча тәҗрибә фермасын оештыра, Казанда вакытлы матбугат оештыруда һәм фәнни хезмәтләр нәшер итүдә катнаша. Казан мәгариф округы попечителе ярдәмчесе сыйфатында Лобачевский округ уку йортларында укы¬ ту эшләрен яхшыртуга күп көч куя. 1811 елда университетта астрономик күзәтүләр баш¬ лана. Бу эштә Н.И. Лобачевский белән студент И.М. Симонов та (1794—1855) катнаша, соңыннан ул Казан астрономия мәктәбенә нигез салучыларның берсе була. 1816 елда (22 яшендә) Әстерхан сәүдәгәре улы Иван Михайлович Симонов Казан университеты профессоры булып җитешә. 1819—1821 елларда рус диңгез сәяхәтче¬ ләре М.П. Лазарев һәм Ф.Ф. Беллинсгаузен Көньяк по¬ люска Җир шары тирәли экспедиция оештыралар. Ан¬ тарктиданы һәм 29 утрауны ачкан бу экспедициянең астрономы һәм фәнни җитәкчесе И.М. Симонов була. Беллинсгаузен тәкъдиме белән, яңа ачылган утраулар¬ ның берсенә Симонов исеме бирелә. Сәяхәттән кайткач, галим Антарктиданың климаты турында һәм астроно¬ мия буенча берничә хезмәт яза. Фәнни казанышлары өчен аны Петербург Фәннәр академиясенең әгъза-кор- респонденты итеп сайлыйлар. Казан университетының шәһәр астрономик обсерва¬ ториясен һәм магнит обсерваториясен төзү дә И.М. Си¬ монов исеме белән бәйләнгән. Моннан соң Казан Росси¬ янең астрономик үзәгенә әверелә. Университет ректоры И.М. Симонов инициативасы белән “Университетның гыйльми язмалары” чыга башлый. Галим илдә беренче булып “Абстракт фикергә нигезләнгән астрономиягә кулланма” дигән астрономия дәреслеге нәшер итә. Казан химия мәктәбенә нигез салучы Николай Нико¬ лаевич Зинин (1812—1880) бөтендөнья күләмендә дан казана. Университетның химия лабораториясендә ул 1842 елда ташкүмер дегетеннән беренче мәртәбә анилин алуга ирешә. Моңа кадәр бу буяу матдәсен индиго дигән үсемлектән ала торган булганнар. Әлеге ачыш химия фәне үсешендә яңа чор ача, синтетик материаллар, дару¬ лар ясауга, хуш исле һәм башка матдәләр җитештерүгә нигез сала. Н.Н. Зининның шәкерте А.М. Бутлеров бо¬ лай дип яза: “Рус химиясе мөстәкыйль тормышка аяк басуы белән Зининга бурычлы, аның хезмәтләре Көнба¬ тыш Европа галимнәрен беренче мәртәбә рус химиясенә мактаулы урын бирергә мәҗбүр итте”. Киеренке фәнни эшчәнлек Көнчыгышны өйрәнүче “Көнчыгыш разряд” дип исемләнгән кафедраларда да алып барыла. Профессорлар И.Н. Березин, О.М. Ковалев¬ ский, Х.Д. Френ, А.К. Казембек, В.П. Васильев һәм башка¬ лар көнчыгышны өйрәнүче зур галимнәр булалар. 1812 елдан гарәп-фарсы кафедрасында 1 нче Казан ирләр гимназиясенең татар теле укытучысы Ибраһим Исхак улы Халфин (1778—1829) эшли башлый. Уни¬ верситетның татар теле лекторы булгач та ул зур фәнни 204 205
һәм мәгърифәтчелек эше алып бара. 1823 елда И.И. Хәлфин университетның беренче татар адъюнкт-профес¬ соры була. Аның хезмәтләре арасында “Татар теле әлиф¬ басы һәм этимологиясе”, “Гарәпчә уку кагыйдәләре белән татар теле әлифбасы һәм грамматикасы”, “Тарихка ка¬ гылышлы төрле өзекләр белән Чыңгыз хан һәм Аксак тимер тормышы” дигәннәре дә бар. И.И. Хәлфин хезмәт¬ ләре аша Көнбатыш Европа галимнәре татар чыганакла¬ ры белән танышу мөмкинлеге ала. XVIII—XIX гасырлар чигендә туа башлаган татар мәгърифәтчелеге күп ягы белән И.И. Хәлфингә бурыч¬ лы. Татарлар арасында ул беренче булып мәгърифәтче¬ лек идеяләрен игълан итә. Татар халкының алга ките¬ шен ул дөньяви мәгариф, Рус һәм Европа мәгърифәтче¬ леге казанышларын куллану белән тыгыз бәйләнештә күрә. Ул үзе рус телен яхшы белгән, аны бөтен татар¬ ларның да өйрәнүен яклап чыккан. Аның катнашы белән татарлар өчен дөньяви милли мәктәпләр оешты¬ руның берничә проекты эшләнә, ләкин алар хөкүмәт даирәләрендә теләктәшлек тапмый. Мәгърифәтчелекнең төп идеяләрен ныгытуга һәм үстерүгә Хөсәен Фәезханов (1828—1866) актив теләктә¬ шлек итә. Ибраһим Хәлфин кебек үк, ул да универси¬ тетта укытучы булып эшли, көнчыгыш телләре адъюнк¬ ты була. 1855 елда көнчыгыш кафедраларын Петербург университетына күчерү сәбәпле, ул да шунда китә, ләкин Казан белән элемтәсен өзми. Филолог, тарихчы буларак, Х.Фәезхановка “Татар теленең кыскача грамматикасы” дигән хезмәте, борынгы телләрне, грамоталарны, болгар заманы кабер ташларын тикшеренүләре, өйрәнүләре дан китерә. Ул татарларга дөньяви белем бирүне оештыру¬ ны яклап чыга, татар мәктәбен үзгәртеп кору проектын эшли, татар телендә газета-журналлар нәшер итү проект¬ ларын әзерли. Ул татарларга да руслар белән бертигез дәрәҗәдә югары белем алырга мөмкинлек тудырырга кирәк дип саный. Университетны бетереп чыккан Мөхәммәтгали Мәхмүтов (1824—1891), Сәлихҗан Бикташ улы Кук- ляшев (1811—1864) һәм Абдүш Әхтәм улы Ваһапов (1814—1876) та татарларның күренекле мәгърифәтчелә¬ ре булалар. Әйтик, М. Мәхмүтов 18 яшендә университет¬ та укыта башлый, аннары беренче Казан ирләр гимнази¬ ясендә гарәп, фарсы, татар каллиграфиясе буенча белем бирә. Ул җырлар, әйтемнәр, табышмаклар һәм татар халык авыз иҗатының башка төрле әсәрләрен җыя, өйрәнә, бастырып чыгара, И. Хәлфин белән бергәләп, рус язучылары әсәрләрен татар телендә нәшер итә. 70 нче елларда аның катнашы белән Казанда Татар укыту¬ чылар мәктәбе оештырыла, анда ул инспектор булып эшли. Шулай итеп, татар мәгърифәтчелегенең, алдынгы иҗтимагый фикеренең формалашуы, үсеше Казан уни¬ верситеты эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Универси¬ тетка хөр фикерлелек хас булган. Казан университетын тәмамлаган, соңыннан Россия академиясенең рус теле һәм әдәбияты бүлеге әгъзасы булган В.И. Панаев болай дип яза: “Дәресләрдән һәм күңел ачудан буш вакытны без югары яисә нәфис нәрсәләр турында фикерләшүгә багышлый идек; геройларның батырлыклары, фидакарь¬ лек сыйфатлары, яхшылыкның тантана итүе, бөек язу¬ чылар һәм шагыйрьләр әсәрләре — безнең әңгәмәләрнең, безнең ниятләрнең предметы менә шулар иде, безнең йөрәкләр һәм күңелләр менә шулар белән сугарылган иде”. Ә менә икенче дәлил. 1819 елда Казан университе¬ тын тикшерергә килгән М.Л. Магницкий Петербург чиновникларына “алласыз университетлар профессорла¬ ры бик оста итеп бәхетсез яшьләрне законлы хакими¬ яткә ышанмау агуы белән агулыйлар һәм аларда дош¬ манлык хисе уяталар” дип әләкли. Моннан алдарак про¬ фессор П.С. Кондырев инглиз икътисадчысы А. Смит¬ ның “Халыклар байлыгының асылын һәм сәбәпләрен өйрәнү” дигән хезмәтен бик аңлаешлы итеп рус теленә тәрҗемә итә һәм бастырып чыгара. Хезмәт либерализм идеяләре белән сугарылган була. 1845 елда Казанга Д.И. Мейер килә. Гражданлык хокукы докторы тирәсендә петрашевчылар түгәрәге оеша башлый. Университет кафедрасыннан Мейер ачыктан-ачык либераль карашлар тарата. 1834 елда студентлар арасын¬ да яшерен әдәбият таратуда Казан алпавыты Э.П. Перцев 206 207
гаепләнә. 40 нчы елларда Россиянең көнбатыш универси¬ тетларыннан Казанга сөрелгән студентлар актив агитация алып баралар. Университетның прогрессив карашлы профессорла¬ ры арасында Карл Федорович Фукс (1776—1846) та була. Ул биредә лекцияләр укый, ә 1823—1827 елларда рек¬ тор булып эшли. Фукс төзегән түгәрәк шәһәрнең рус һәм татар интеллигенциясенең үзенә бер төрле арала¬ шу һәм якынаю үзәге була. Фукс квартирасында уни¬ верситетның татар теле лекторы А. Дәминовны, фарсы теле укытучысы А.Т. Мир-Мөэминовны, шагыйрь һәм тәрҗемәче С. Кукляшевны, педагог һәм галим Мөхәммәдгали Мәхмүдовны, дәүләт чиновникларын, ахун¬ ны, муллаларны, сәүдәгәр Йонысовларны очратырга мөмкин була. Биредә үк төрле фәнни темаларга доклад¬ лар укыла. Күп еллар буена фәнни тикшеренүләр нәтиҗә¬ сендә, Фукс “Казанның кыскача тарихы”, “Статистик һәм этнографик яктан Казан татарлары” дигән китапларын яза. XIX гасырның беренче яртысында университетның башка галимнәре дә крайны өйрәнү белән актив шөгыльләнәләр. Алар арасында көнчыгыш белгече, фәлсәфә докторы Ф.И. Эрдман, төрек-татар теле профес¬ соры ИЛ. Березин, көнчыгыш телләре профессоры Х.Д. Френ да булган. Әйтик, И.Н. Березин “Татар елъяз¬ мачысы”, “Идел Болгары”, “Россиягә монголлар бәреп керү” дигән китаплар язган. М.С. Рыбушкинның “ Ка¬ занның кыскача тарихы”, В.С. Ешевскийның “Төньяк- көнчыгыш төбәкне руслар колонияләштерү”, ВА. Сбоев- ның “Казан губернасы крестьяннарының көнкүреше ту¬ рында”, “Казан губернасының рус булмаган халыкларын өйрәнү” исемле китапларында күп кенә кыйммәтле мәгълүматлар бирелә. XIX гасырның беренче яртысында крайның мәдәни һәм рухи тормышында Казан университеты зур әһәми¬ яткә ия булган. Ләкин баштарак татарлар, башкортлар, рус булмаган башка халык вәкилләре университетта укый алмый. Бары тик университет ачылганнан соң унике ел үткәч кенә, медицина факультетына 20 мөсел¬ ман студентын кабул итәргә рөхсәт килә. Бу кагыйдә 1849 елда раслана. Ә шулай да, Казан университетында татарлар, башкортлар, башка төрки халыклар вәкилләре белем ала ала. Аларның гомуми саны XIX гасыр урта¬ сына берничә дистә тәшкил итә. Бу чорда башлангыч һәм урта мәктәп тә билгеле бер дәрәҗәдә үсеш ала. Дәүләт һәм удел крестьяннары бала¬ лары өчен рус мәктәпләре ачыла. Өяз шәһәрләрендә өяз училищелары эшли. Казанда эшләп килгән 1 нче гимна¬ зиядән тыш, баш халык училищесы нигезендә 1835 елда 2 нче гимназия төзелә. Соңыннан аның күп кенә укучы¬ лары югары административ урыннарда эшли; әдәбият белгече Н.Н. Булич, физиолог Н.О. Ковалевский, химик А.М. Зайцев, зоолог Н.М. Мельников, медик Н.И. Котов- щиков һәм башкалар университет профессорлары булалар. Алты елдан соң, алпавыт А.Н. Родионова акчасына, Казанда затлы нәселдән булган кызлар институты ачы¬ ла. Бу институт крайда озак еллар буена хатын-кызлар өчен бердәнбер мәгариф учреждениесе була. Анда тәрбия алган кызлар институтның үзендә үк яисә хатын-кызлар өчен соңрак ачылган мәгариф учреждениеләрендә эшлиләр. 1847 елда Казан икътисад җәмгыятенең Төньяк-Көнчы- гыш фермасы каршында авыл хуҗалыгы мәктәбе ачыла. Анда укучылар, барыннан да бигрәк дәүләт крестьяннары балалары, игенчелек, терлекчелек, бакчачылык, ветерина¬ рия буенча белем алалар. 1853 елда дин әһелләре балала¬ ры өчен епархия һәм округ училищелары ачыла. Татар мәктәпләренең саны да үзгәрешсез калмый. XIX гасырның беренче яртысы ахырына безнең крайда якын¬ ча 500 авыл мәктәбе һәм мәдрәсә эшли. Хөкүмәт татар мәктәбе ихтыяҗларына акча бирмәгәнгә, алар аеруча зур кыенлыклар кичерә. Шуның өстенә, дөньяви белем би¬ рүче татар мәктәпләре ачарга рөхсәт ителми. Нәшерлек эше һәм вакытлы матбугат. Край мәдәни¬ яте үсешендә нәшерлек эше һәм вакытлы матбугат туу мөһим роль уйный. 1801 елда отставкага чыккан пору¬ чик А. Бурашев акчасына казанда Азия типографиясе ачыла. Бер елдан бу типографиядә гарәп шрифты белән басылган беренче китаплар дөньяга чыга. 1807 елда гу¬ бернатор Б.А. Мансуров губерна идарәсе каршында рус типографиясенә нигез сала. Бераздан Казан университе¬ ты типографиясенә нигез салына һәм Азия типографиясе 208 209
аның составына керә. Биредә басылган иң беренче ки¬ таплар арасында И. Хәлфин әлифбасы һәм татар теле этимологиясе дә була. Тора-бара Казанда Л. Шевицның, Ш. Яхинның, К.А. Тиллиның, Г.М. Вячеславның хосу¬ сый типографияләре ачыла. Нәтиҗәдә XIX гасырның беренче яртысында нәшер ителгән китапларның гому¬ ми саны буенча Казан, Мәскәү һәм Петербургтан кала, Россиядә өченче урынга чыга. Белем чыганагы булган китапларның киң таралуына вакытлы матбугат ярдәм итә. XIX гасырның беренче яр¬ тысында “Казанские известия” (“Казан хәбәрләре”), “Ка¬ занские губернские ведомости” (“Казан губерна ведомо¬ стьлары”) газеталары, “Казанский вестник” (“Казан хәбәрчесе”), “Заволжский муравей” журналлары чыга баш¬ лый. Казан университеты үзенең “Ученые записки” (“Гыйльми язмалар”) дигән периодик басмасын нәшер итә башлый. Аннары “Записки Казанского экономического общества” (“Казан икътисади җәмгыяте язмалары”) дөнья күрә. Аларның юнәлешләре дә, язмышлары да төрле була. Әйтик, 1811 елда нигез салынган “Казанские известия” газетасы ун елдан соң Магницкий тарафыннан ябыла; ә ул Россиядә беренче провинциаль газета була. Егерменче еллар ахырыннан Россиядә либераль матбугат өлкәсендә “Казанский вестник” журналы күренекле урын тота. “За¬ волжский муравей” да либераль рухта чыгарыла. Аның битләрендә тарих, география, статистика, этнография һәм иҗтимагый мәсьәләләр буенча материаллар шактый урын алып тора. Журнал редакторларының берсе Казан уни¬ верситеты укытучысы, тарихчы М.С. Рыбушкин була. Ике елдан соң, җурналга язылучылар аз булу сәбәпле, ул 1834 елда ябыла. Бу вакытта татар телендә вакытлы матбугат булмый әле. Аны җайга салырга омтылып карауларга хөкүмәт теләктәшлек итми. Матур әдәбият, театр, рәсем сәнгате. Вакытлы мат¬ бугат битләрендә еш кына әдәби әсәрләр дә күренә. Әдә¬ би җыентыклар басыла, әдәби кичәләр оештырыла. Бу исә туган ягыбызда матур әдәбият үсеше турында сөйли. Әдәби тормыш үзәгендә берничә ел буена 1806 елда төзелгән “Ватаныбыз сүз иҗатын сөючеләр җәмгыяте” (“Общество любителей отечественной словесности”) тора. Аңа заманның барча әдәби алымнары — классицизм, сен¬ тиментализм, реализм, романтизм — вәкилләре булган берничә дистә язучы, шагыйрь берләшә. Җәмгыятьнең актив әгъзалары арасында Казан университеты укытучы¬ сы, соңрак җыр булып киткән “Во поле березонька сто¬ яла” шигыренең авторы Н.М. Ибраһимов, С.Т. Аксаков, университет профессоры П.С. Кондырев, В.И. Панаев, астроном И.М. Симонов һәм башкалар керә. Г.Р. Держа¬ вин, В.А. Жуковский, К.Н. Батюшков, П.А. Вяземский һәм башка күренекле рус шагыйрьләре һәм язучылары җәмгыятьнең шәрәфле әгъзалары булып тора. Университет студентлары да каләм тибрәтеп карый. 1805—1807 елларда алар “Аркадские пастушки” (“Ар¬ када көтүчеләре”) һәм “Журнал наших занятий” (“Без¬ нең шөгыльләр журналы”) дигән кулъязма журналлар чыгаралар. К.Ф. Фуксның хатыны шагыйрә була. Алар йортын¬ да әдәби кичәләр оештырыла. Шуларның берсендә, 1833 елның 7 сентябрендә, А.С. Пушкин да катнаша. Ша¬ гыйрь ул чакта Пугачев восстаниесе турында материал¬ лар җыеп йөргән була. Шул вакытта Казанда аның белән шагыйрь Е.А. Боратынский очраша. Аның Казаннан алган тәэсирләре “Минем Элизий”, “Татлы пышылдау...”, “Гете вафатына” дигән шигырьләрендә чагыла. Татар әдәбияты да үсеш ала. XIX гасырның беренче яртысында татар язучылары һәм шагыйрьләре киң ха¬ лык массасына аңлаешлы телдә яңа әсәрләр иҗат итәләр. Габделҗәббар Кандалыйның (1797—1860) “Мулла белән абыстай”, “Сахибҗәмал” исемле лиро-эпик поэмалары шундыйлардан була. Габдерэхим Утыз-Имәни (1754— 1834), Әбелмэних Каргалый (1782—1833), Һибәтулла Салихов (1794—1867) һәм башка язучылар, шагыйрьләр яңа әсәрләр язалар. Мисал өчен, Ь. Салиховның “Бала¬ ларга бүләк” (“Төхфәтел-әүлад”), “Әдәп турындагы җы¬ ентык” (“Мәҗмәгъел әдәб”) исемле ике шигъри әсәре, Ә. Каргалыйның “Сәет бистәсеннән Әбелмэних Хаҗи тәрҗе¬ мәләре” дигән әсәрләре басылып чыга. Татар интеллигенциясе халык авыз иҗатын актив по¬ пулярлаштыру, әдәби тәрҗемә белән актив шөгыльләнә. М.И. Ивановның “Татар хрестоматиясе”ндә татар халык 211 210
җырлары, әйтемнәр, табышмаклар зур урып тота. С.Б. Кукляшев “Татар хикәяләре җыентыгы”н бастырып чыгара. Рус әдәбияты әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү Мөхәммәдгали Махмудов, И.И. Хәлфин исемнәре белән бәйләнгән. Театраль традицияләр дә үсешен дәвам итә. Рус теат¬ ры профессиональ театрга әверелә бара. Аның сәхнәсендә Я. Княжнин, А. Сумароков һәм башка авторларның әсәрләрен күрергә мөмкин була. А. Грибоедовның “Акыл¬ лылык бәласе” комедиясе өч мәртәбә сәхнәгә куела, берен¬ чесендә бөек рус актеры М.С. Щепкин да катнаша. Җирле авторлардан HJC. Милославский, А.И. Стрелков, В.И. Ви¬ ноградов, Е.Г. Пиуновалар танылып өлгерә. Бервакыт үзешчәннәр спектаклендә Казан университеты студен¬ ты Л.Н. Толстой да катнаша. Спектакльләр татарларны да җәлеп итә. 1848 елда нәшер ителгән “Казанның кыска- ча тарихы”нда М.С. Рыбушкин “алар театр сөючеләргә әверелделәр” дип яза. Моннан кала университетта, гимна¬ зияләрдә, интеллигенция вәкилләре арасында театр сәнга¬ тен сөючеләр түгәрәкләре эшли. Казанның архитектур йөзе дә үзгәрә. Аны классик стильдә төзелгән күп кенә биналар бизи. Архитекторлар П.Г. Пятницкий һәм МЛ. Коринфский проекты буенча университет шәһәрчеге төзелә. 1847 елда университет ишегалдында “рус шагыйрьләре атасы” Г.Р. Державинга Россиядә беренче һәйкәл куела. (1870 елда һәйкәл Театр мәйданына күчерелә, ә 1931 елда юк ителә.) Үзенең матур архитектурасы белән Кунак сарае (Гостиный двор), шәһәр управасы (идарәсе) бинасы, Дворяннар собраниесе, 1 нче Казан гимназиясе, шәһәр театры биналары игътибарны үзенә тартып тора. Татарлар заказы белән, рус архитектор¬ лары күп кенә таш һәм агач мәчетләр салалар. Яңа татар бистәсендәге Иске Таш мәчет, Иске татар бистәсендәге Зәңгәр һәм Галиев мәчете, Печән базарындагы Базар мәче¬ те көнчыгыш колориты белән төзелә. XIX гасырның беренче яртысында Казанда дүрт зур янгын була. Ул вакытларда, башлыча, ике меңнән артык агач бина янып бетә. Төзелешнең яңа планы буенча шәһәр үзәгендә бары тик таш биналар гына төзергә рөхсәт ителә. Юлларның текә, уңайсыз урыннары казып тигезләнә. 1847 елда Казансу елгасы аша шәһәрне Адмиралтейство бистәсе белән тоташтырган беренче дамба төзелә башлый. Казан университетының рәсем укытучысы Лев Дмит¬ риевич Крюков (1783—1847), Казанның баш халык учи¬ лищесы рәсем укытучысы Василий Степанович Турин Ц780—1834), университетның инглиз теле лекторы Эду¬ ард Петрович Турнерелли (1813—1854) кызыклы рәсем- картиналар, гравюралар, офортлар ясап калдыралар. Алар XIX йөзнең беренче яртысында Казанны, аның тирә-юне¬ нең матур, ачык, реалистик образларын күз алдына ките¬ реп бастыра. (В. Туринның “Казан губерна шәһәренең пер¬ спектив күренешләре” альбомы, Э. Турнереллиның “Ка¬ зан шәһәре күренешләре җыелмасы” альбомы.) 2 нче Ка¬ зан гимназиясе, аннары университет укытучысы рәссам Андрей Николаевич Раковичның (1815—1866) “Петр һәм Павел соборы”, “Казан. Кремль” дигән картиналары ту¬ рында да күп мактау сүзләре әйтергә мөмкин. В. Турин, Э. Турнерелли литографияләрендә мәчетләр, алар тирәсендә Иске татар бистәсендәге йортлар сурәтләнгән. Матур язу, китап миниатюрасы, шамаилләр традицияләре нигезендә татарларның гамәли сәнгате дә, графика да үсә төшкән. Шулай итеп, XIX гасырның беренче яртысында край¬ ның рухи, мәдәни тормышы шактый байый, төрлеләнә, тирәнәя. Мәгариф, әдәбият, сәнгать үсеш ала, фән зур уңышларга ирешә. Профессиональ театр, нәшрият, ва¬ кытлы матбугат дөнья күрә. Сораулар һәм биремнәр 1. Казан университеты галимнәре фәннең кайсы өлкәләрендә ■ зур уңышларга ирешәләр? Җавабыгызга мисаллар китерегез. 2. Галим, университет ректоры һәм җәмәгать эшлеклесе була¬ рак, Н.И. Лобачевский эшчәнлегендә сезне нәрсә күбрәк үзенә тарта? 3. XIX гасырның беренче яртысы татар мәгърифәтчелә- реннән сез кемнәрне беләсез? Казан университетының рус га¬ лимнәре белән алар нинди бәйләнештә торганнар? 4. И. Хәлфин- нең төп мәгърифәт идеяләрен бәян итегез. Аларның кайсысы бүген дә сезгә аеруча мөһим күренә? 5. Сез край тарихын өйрәнү белән шөгыльләнгән кайсы галимнәрнең хезмәтләрен белдегез? Ул хезмәтләрнең кайсысын укырга теләр идегез һәм ни өчен? 6. Безнең туган якта фәнне, мәгарифне һәм иҗтима¬ гый фикерне үстерүдә Казан университеты уйнаган рольне бәяләп карагыз. 7. Туган ягыбызда башлангыч һәм урта белем бирү системасы үсешен нинди дәлилләр белән раслап була? 213 212
8. Татар милли мәктәбенең хәлен тасвирлап бирегез. 9. XIX гасырның беренче яртысында Казанда нинди типографияләр ачылган? Бу нәрсә турында сөйли? 10. Сез XIX гасырның бе¬ ренче яртысында кайсы вакытлы матбугат басмасында чыккан материаллар белән танышыр идегез? Ни өчен еш кына ул бас¬ маларның гомере кыска булган? 11. Татар вакытлы матбугаты булмауны сез ничек аңлата аласыз? 12. Туган ягыбызда матур әдәбият үсешен күз алдыннан кичерегез. Сез ул заманның кай¬ сы язучылары, шагыйрьләре иҗаты белән таныш? 13. XIX гасыр¬ ның беренче яртысында сәнгатьнең кайсы төрләре аеруча нык үсеш ала? Үз фикерләрегезне нинди конкрет мисаллар белән дәлилли аласыз? 14. Крайның мәдәни тормышында XIX гасыр¬ ның беренче яртысы нинди әһәмияткә ия? Шуңа бәя бирегез. IX бүлек. Казан губернасы реформалар чорында XIX йөзнең икенче яртысыннан Россия тарихында яңа чор башлана. Аның борылыш пункты иҗтимагый тор¬ мышның төрле якларын эченә алган 60—70 нче еллар ре¬ формалары була. Аларны юкка гына бөек реформалар дип атамыйлар: тирәнлеге, масштаблыгы һәм нәтиҗәләре бу¬ енча Россиянең моңа кадәрге тарихында андый реформа¬ ларның тиңдәше булмый. Илнең социаль-икътисади һәм рухи үсешенә алар зур тизләнеш бирә. Ул либераль үзгәртеп коруларны император Александр III тарафыннан кискен кысу шартларында да юкка чыкмый. Яңа императорның самодержавие нигезләрен саклауны кайгырткан консерва¬ тив сәясәте, Александр II нең реформалар өлкәсендәге эз¬ лексез гамәлләре кебек үк, киң колач белән индустриаль җәмгыять төзү бурычларын хәл итәргә ирек бирми. Болар барысы да Казан губернасының реформалар чорындагы үсешендә тирән эз калдыра. § 34. 60 нчы елларда крестьян реформалары. Үзгәртеп коруларның шартлары һәм йомгаклары Крепостной хокукны бетерер алдындагы җәмгыять¬ тәге рух һәм өметләр. Хәтерләвебезчә, крестьяннар мәсьәләсе XIX йөзнең беренче яртысында җәмгыятьнең социаль-икътисади, иҗтимагый тормышында иң үзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Хөкүмәт аны чишәргә кат-кат омтылыш ясый, крестьяннарның хәлен җиңеләй¬ тергә, крепостной хокукны, бөтенләй гамәлдән чыгарып булмаса да, аз-маз үзгәртергә маташа. Ләкин ул омтылыш¬ лар кыюсыз була. 1803 елгы “ирекле игенчеләр” турында¬ гы указ, 1842 елгы бурычлы крестьяннар хакындагы указ, М.М. Сперанскийның крепостной крестьяннарга граж¬ данлык хокуклары бирү идеяләре, П.Д. Киселевның кре¬ стьяннарны шәхси азат итү планнары әнә шул омтылыш¬ лар исәбенә керә. Эстляндиядә, Курляндиядә, Лифлян- диядә крестьяннар җир бирмичә генә крепостной бәйле- лектән азат ителәләр. Ләкин шушы кечкенә тәҗрибә дә Балтыйк буе республикалары чикләреннән ары уза ал¬ мый. Төрле юнәлештәге иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре крепостной хокукны бетермичә илнең нормаль үсешен күз алдына да китерә алмыйлар. Декабристлар, крепостной хокукны “кеше өчен җирәнгеч, оят” халәт дип карап, яны юк итүне яклыйлар. Көнбатышчылыкны яклау¬ чылар да, славянофиллар да крепостной хокукны гамәлдән чыгару мәсьәләсендә уртак теләктә торалар. А.И. Герцен, В.Г. Белинский, петрашевчылар крестьян¬ нарга ирек бирергә ялкынлы чакырулар белән чыгалар. Крестьян халкы да крепостной хокукны бетерүне көтеп яши. Моңа өмет шул хәтле зур була ки, хәтта кре¬ постной тоткынлыктан котылу мөмкинлеге хакында имеш-мимешләр генә дә крестьяннарның үз хуҗаларын¬ нан күпләп качуына китерә. Казан губернасында 1855— 1860 елларда утызга якын крестьяннар чуалышы була. 1859 ел башында VII жандарм округы (Казан губернасы шушы округка керә) офицеры Ларионов Өченче бүлеккә болай дип хәбәр итә: “Казан губернасында барча алпавыт утарларында диярлек крестьяннар һәм хезмәтчеләрнең үз хуҗаларына буйсынмаулары сизелерлек үсә; төрле сәбәп табып, тиешле эшләрдән баш тарталар, эшләсәләр дә, ху¬ җалыкка зыян китереп, аннан-моннан гына эшлиләр. Көтелгән ирек рухына тартылып, начар ниятле кешеләр коткысы белән, хәрби губернатор вазифаларын үтәүче ге¬ нерал-майор Козляниновка телдән һәм язма рәвештә еш кына нигезсез шикаятьләр бирергә батырчылык итәләр”. Кырым сугышы Россиянең артталыгын ачып сала. Бу сугышта җиңелгәннән соң, крестьяннарны азат итү 214 215
фикере җәмгыятьнең алдынгы карашлы киң катлаула¬ рына үтеп керә. Хәзер инде ул хакта ачыктан-ачык сүз алып бара башлыйлар. Крепостнойлык хокукын бетерүне революционерлар, либераллар гына түгел, консерваторлар¬ ның да бер өлеше яклап чыга. А.И. Герценның “Коло¬ кол ы крестьяннарны азат итү өчен киң агитация эше җәелдерә. “Современник” журналы битләрендә Н.Г. Черны¬ шевский радикаль интеллигенциянең крестьяннарны буш¬ лай җир биреп азат итүне алга сөргән карашларын яктырта. Крепостной хокукны бетерүне яклаучылар арасында демократик студент яшьләр тавышы да яңгырый. Кре¬ постнойлыкка каршылык рухы Казан студентлары ара¬ сында уңай җирлек таба. 1860 елда студентлар мохи- тендә Коробочкалылар оясы” дигән сатирик памфлет киң тарала. (“Үле җаннар”дагы алпавыт Коробочканы искә төшерегез.) Ул крепостникларның шәфкатьсезлеген, дуамаллыгын гаепли, иң гади кеше хокукларыннан да мәхрүм ителгән крестьяннарны яклый. Шул ук елның көзендә Казан университеты, Духовный академия сту¬ дентлары, 1 нче гимназия укучылары яшерен түгәрәк оеш¬ тыралар. Аның идея җитәкчесе рус тарихы профессоры А.П. Щапов була. Үзенең беренче лекцияләрендә үк ул С. Разин, Е. Пугачев, Н. Новиков, А. Радищев, А. Герцен, декабристлар турында сөйли. Яшьләр А.П. Щаповны шуңа күрә “Ирек пәйгамбәре” дип йөртәләр. Реформага каршылык күрсәтү. Казан дворяннары¬ ның карашы. Крестьяннар азатлыгына каршылар да күп була. Шунысы игътибарга лаек: Александр II беренче мәртәбә рәсми төстә крепостнойлыкны бетерү турында үз фикерен әйтү көненнән (1856 елның 30 мартыннан) алып аның “Крепостной кешеләргә ирекле авыл обыва¬ теле хокукын шәфкатьле бүләк итү һәм аларның көнкүрешен оештыру турында”гы Манифестка һәм “Кре¬ постной бәйлелектән чыккан крестьяннарның хәле” (1861 елның 19 феврале) дигән документка кул куюына хәтле биш елга якын вакыт уза. Крестьян реформасына турыдан-туры әзерләнү эше дә 4 ел вакыт ала. Крепостной хокукны яклаучылар соңыннан “Баш комитет” дип үзгәртелгән Яшерен комитетта, Редакция комиссияләрендә, бигрәк тә 1858 елның җәенә һәр җирдә оештырылган “Алпавыт крестьяннарының көнкүрешен яхшырту” дигән губерна комитетларында ныклы урын¬ нар алып торалар. Казан дворяннары да крепостнойлыкны ярсып яклау¬ чылар сафына баса. Алар “крестьяннар эшен” карарга бик атлыгып тормыйлар. Патша манифестына кул куй¬ ганнан соң биш ай үткәч кенә, ягъни 1858 елның 11 сен¬ тябрендә генә, Казанда дворяннарның губерна комите¬ ты ачыла. Сигез айдан соң комитет “Казан губернасын¬ дагы алпавыт крестьяннарының көнкүрешен яхшырту турында положение” проекты эшләп чыгара. Аның ре¬ акционлыгына хәтта Казан губернаторы П.Ф. Козляни- нов та игътибар итә. Эчке эшләр министры С.С. Ланс- койга юллаган хәбәрендә ул болай дип яза: проектның кайбер положениеләре “көнкүрешне тиешенчә рәтләмичә, утарлар өчен йолым түләү, имана җире бирү, йөкләмәләрне үтәү алпавытларга хәзерге крепостной хокук вакытындагыдан да артыграк файдалырак булып, кайбер очракларда элеккегедән дә кысынкырак күренә. Андый бернигә дә нигезләнмәгән вак имана (җан башы¬ на 1,5 дисәтинә җир һәм 0,4 дисәтинә болынлык) бирү аларның көнкүрешен яхшырту түгел, ә какшатыр гына һәм хәтта зарлану тудырыр”. Менә шундый бәяләрне искә алып, Редакция комиссияләре Казан губернасы крестьяннарын азат итүнең проектта каралган шартла¬ рын бераз йомшарта төшә. 1861 елның 19 февраль реформасы. Казан губерна¬ сында крестьяннарны азат итү турындагы Манифест 1861 елның 11 мартында игълан ителә. Аны соборда һәм Ка¬ занның барча чиркәүләрендә, ә икенче көнне барлык сәүдә урыннарында укыйлар. Реформа нәтиҗәсендә алпавыт крестьяннары шәхси азат ителә. Казан губернасында андый крестьяннарның саны 212,2 мең кеше тәшкил итә. 1861 елның 19 февраль Ма¬ нифесты игълан ителгәннән соң, крепостной крестьяннар ирекле авыл кешесенә әверелә һәм гражданлык хокукы ала. Ләкин бу ирек сүздә генә кала. Утардагы барча җир, шул исәптән крестьяннар карамагында булганнары да алпавыт милке булып исәпләнә. Үз иманаларыннан файдаланган өчен “ирекле авыл обывательләре” алпавыт¬ 216 217
ка хезмәт йөкләмәсе үтәргә һәм оброк түләргә тиеш була¬ лар. Шулай итеп, йолым түләгәнгә кадәр “вакытлыча бу¬ рычлы мөнәсәбәтләр” урнаштырыла. Крестьян тугыз ел бурычлы хәлендә тора ала. Шушы вакыт эчендә аның үз иманасыннан баш тартырга хакы булмый. Ә бу исә асыл¬ да аны иманасына беркетеп кую дигән сүз була. Шуның өстенә крестьян, авыл җәмгыяте (общинасы) рөхсәтеннән башка аннан чыга да алмый, чөнки крестьяннар барлык йолым түләүләрен һәм салымнарны бергәләп түлиләр, ягъ¬ ни алар бердәм җаваплылык белән бәйләнеп куелган була. Йолым акчасы еллык оброк акчасыннан 16 мәртәбә артып китә. Крестьяннарның күбесендә ул кадәр акча булмый. Андый шартларда алпавытка крестьян имана¬ сы бәясенең 80 процентын хөкүмәт түли. Крестьяннар исә дәүләткә үз бурычларын 49 ел буена түләп торырга тиеш була. Крестьяннар иманасы һәм йөкләмәләре күләме ус¬ тав грамоталарында билгеләнә. Имананың иң югары һәм иң түбән күләме реформа законы белән билгеләнә. Югары чиктән арткан җир өлешен алпавыт тартып алыр¬ га хаклы була. Крестьян җирен үзенә эләктерергә аңа башка мөмкинлекләр дә табыла. Мисал өчен, әгәр крес¬ тьяннарга имана җирләре бүлеп бирелгәч, алпавытка калган җирнең күләме элеккеге уңай җирләрнең өчтән бер өлешеннән кимегән очракта, алпавыт крестьяннар җирен кисеп ала алган. Крестьяннарны җирсез калды¬ руда бүләк иманалары алпавытларга зур мөмкинлекләр тудырган. Ул иманалар крестьяннарга үз ризалыклары белән бушлай бирелгән. Ләкин андый имана җирләре¬ нең күләме җан башына, утарны да кертеп, 0,5—1,5 ди¬ сәтинәдән артмаган. Алпавыт кисеп алган җирләргә ур¬ маннар, болыннар, көтүлекләр һәм крестьяннарга бик кирәкле башка җир-сулар эләккән. Казан губернасында 1861 елгы крестьян реформасы нинди нәтиҗәләр биргән соң? Алпавытлар җире 11,6 процентка арткан, ә крестьяннарныкы 23,6 процентка кимегән. (Воронеж, Курск, Орел, Рязань, Тамбов, Тула губерналарында алпавытлар үз крестьяннарының ре¬ формага кадәрге җирләренең 16,3 мең процентын кисеп алганнар.) Унбер меңнән артык крестьян җирсез калган. Ьәр җиденче крестьян бүләк имана җире алырга риза бул¬ ган. Бу исә аларның алпавытлар белән мөнәсәбәтләрен кичекмәстән өзәргә теләвенең никадәр көчле булуын күрсәтә. Ләкин бүләк итеп алынган җирләр соңыннан, ак¬ рынлап, крестьяннар кулыннан ычкына. Казан губернасы¬ ның элеккеге крепостнойлары югалткан андый җирләр гомуми югалган җирләрнең дүрттән өч өлешен тәшкил итә. Җан башына уртача имана мәйданы 3 дисәтинәдән 2.7 дисәтинәгә төшә. Шуның белән бергә крестьяннар¬ ның билгеле бер өлешенә тигән имана күләме үзгәрешсез кала яисә бераз үсә ала. Әйтик, Зөя өязендә элеккеге кре¬ постнойларның 0,4 процентының җир иманасы арта, 13,4 процент крестьянның үзгәрешсез кала, Казан өязендә — 3.8 процент крестьянның үсә һәм 40,6 процентыныкы шул килеш кала. Вакытлыча бурычлы крестьяннар барщина яисә об¬ рок төсендә йөкләмәләр үтәргә тиеш була. Иң югары имана өчен җан башына 8—9 сум акча түләргә туры килә. Барщина, ягъни алпавыт исәбенә түләүсез эшләү өстенлек итә. Реформага кадәр алпавыт карамагындагы крестьяннарның 86 проценты барщинага эшләгән. Хәзер исә бер елга утарда үз инвентаре белән ирләр — 40 көн, хатын-кызлар 30 көн эшләргә тиеш булган. Йолым түләүләре аеруча зур һәм авыр була. Казан губернасында элеккеге алпавыт крестьяннары өчен имана җиренең бер дисәтинәсе 22 сум торган. Алган җирләре өчен алар 3,4 миллион сум урынына 6,8 миллион түләгәннәр. Удел һәм дәүләт авылындагы үзгәрешләр. 1863 елда крестьян реформасының төп положениеләре — удел, ә 1866 елда дәүләт крестьяннарына карата да кулланыла башлаган. Казан губернасында удел крестьяннары — 35,5 мең, дәүләт крестьяннары 1,1 миллион кеше тәшкил иткән. Удел крестьяннары ирекле авыл кешеләре хокукын алган. Алар имана җирләрен мәҗбүри сатып алырга тиеш булган, ягъни вакытлыча бурычлы калу аларга кагылмаган. Мондый крестьян иманаларына урманнар, оброк статьялары, балык тоту, шулай ук удел идарәсе үзенә кирәкле саналган җирләр бирелмәгән. 218 219
1863 елгы реформа барышында удел крестьяннары карамагындагы җирләр Казан губернасында җиде мең дисәтинәгә кимегән. Җан башына уртача имана җире 4,4 дисәтинәдән 3,9 дисәтинәгә кадәр төшкән. Кресть¬ яннарга бүленгән җирнең 1 дисәтинәсе уртача 13,5 сум, ә еллык салымнар җан башына 3,2 сумнан артыграк тәшкил иткән. Дәүләт крестьяннарына карата җир мәсьәләсе 1866 ел¬ ның 24 ноябрь законы белән билгеләнгән. Аларга моңа кадәр биләгән җирләре беркетелгән. Ләкин алар җан ба¬ шына аз җирле өязләрдә — 8 дисәтинәдән, күп җирле өязләрдә 15 дисәтинәдән артык җир били алмаганнар. Җан башына уртача имана үзгәрмичә, 5,2 дисәтинә калган. Дәүләт крестьяннары имана хуҗалары дип игълан ителгән. Ләкин асылда алар җиргә хуҗа түгел, ә аңардан файдала¬ нучылар гына булган. Моның өчен алар казнага җан ба¬ шыннан 3,7 сумнан артыграк оброк салымы түләргә тиеш булган. Казна иманаларын мәҗбүри сатып алу егерме ел¬ дан соң гына рөхсәт ителгән. Элеккеге удел крестьяннары кебек үк, дәүләт крестьяннары да өяз һәм губерна учреж¬ дениеләре карамагына бирелгән. Алар хокуклары буенча халкының башка катлаулары белән тигезләнгән. Дәүләт авылларында яшәүчеләрнең күпчелеге рус булмаган крестьяннар икәнлеге билгеле. Аларга рус кре¬ стьяннарына караганда җир шактый аз эләккән. Әй¬ тик, рус игенчеләре җан башына уртача 6,4 дисәтинә җир алсалар, мордва һәм удмурт игенчеләре — 6, мари¬ лар — 5,7, чуашлар — 5, татарлар — 4,7 дисәтинә генә алганнар. Салымнар да алар арасында тигез бүленмәгән. Бер дисәтинә җирдән салымнарның иң күбрәген татар¬ лар, аннары — руслар, чуашлар, марилар һәм мордва¬ лар түләгән. Казан губернасының төньяк һәм көнчы¬ гыш өязләрендә яшәүче рус булмаган дәүләт крестьян¬ нары бик күп урман җирләреннән колак какканнар. Шулай итеп, алпавыт, дәүләт һәм удел авылларында аграр үзгәрешләр төрле булган. Элеккеге дәүләт кресть¬ яннары удел, ә бигрәк тә алпавыт крестьяннары белән чагыштырганда җирне күбрәк алганнар. Дәүләт авылын¬ да оброк салымнары алпавытларга һәм уделга йолым түләүләреннән шактый түбән булган. Сораулар һәм биремнәр л 1. Ни өчен XIX йөзнең 50 нче елларының икенче яртысыннан ■ соң крепостной хокукны бетерү проблемасын Россия җәмгы¬ ятенең төрле катлаулары ачыктан-ачык күтәрә башлый? Аны хәл итүне хәтта җәмгыятьнең консерватив даирәләре вәкил¬ ләре дә ни өчен яклап чыга? 2. Бу мәсьәләгә бер яктан — Казан алпавытлары карашын, ә икенче яктан Казан универси¬ тетының либераль профессорлары, демократик студент яшь¬ ләре карашын чагыштырыгыз. 3. Офицер Ларионов белдер¬ мәсеннән чыгып, Казан губернасы крестьяннарының рухы ту¬ рында сез нәрсә әйтә аласыз? 4. Губерна дворяннар комите¬ ты әзерләгән Казан губернасы алпавыт крестьяннары көнкүре¬ шен яхшырту турында положение проектын тасвирлагыз. Ул кем мәнфәгатьләрен чагылдырган? 5. Элеккеге алпавыт кре¬ стьяннарының күбесе бүләк иманасы алырга ни өчен риза булган? 6. Вакытлыча бурычлы крестьяннарның нинди элек¬ кеге йөкләмәләре сакланып калган? Ул йөкләмәләр кимегән¬ ме, юкмы? Бу сорауга җавабыгызда 31 нче параграф матери¬ алыннан файдаланыгыз. 7. Оброк һәм йолым түләменең күләмен чагыштырыгыз. Моннан нинди нәтиҗәләр ясап була? 8. Элеккеге алпавыт, удел, дәүләт крестьяннарының кайсыла¬ ры реформа нәтиҗәсендә күбрәк ота? Фикерегезне дәлилләү өчен, мисаллар китерегез. 9. Элеккеге дәүләт авылының рус булмаган крестьяннарына җир ни өчен шактый азрак эләккән? 10. 1861, 1863, 1866 елгы крестьян реформаларына гомуми бәя бирегез. § 35. Азат итүдән канәгатьсезлек. 1861 елгы реформага җавап хәрәкәтләре 1861 елның язында крестьяннарның мондый рефор¬ ма көтмәгәнлеге ачыклана. Чын азатлыкны алар алпа¬ выт белән барлык мөнәсәбәтләрне өзү һәм игенчелек өчен уңайлы барлык җирне алу дип күз алдына китерәләр. Ә реформа моны бирми. Шуның өстенә әле бик зур йо¬ лым түлисе дә кала. Крестьяннар патша биргән чын азат¬ лыкны югары сыйныфлар яшереп тоталар, дип уйлый¬ лар. Крестьяннар рухын чагылдырып, А.И. Герценның “Колокол”ы чынлыкта крепостной хокук бетерелмәде, дип яза. Революционерлар илдә массакүләм крестьян восстаниесе кабынып китәр дип өмет итәләр. Крестьян чуалышлары. 1861 елның март-май ай¬ ларында Россиянең рус губерналарында крестьян чу¬ алышлары тулаем 1860 ел белән чагыштырганда да 3-4 мәртәбә артып китә. Крестьяннар реформа шартла¬ 220 221
рыннан канәгатьсезлек белдерәләр, чын азатлыкка ире¬ шергә омтылалар. Казан губернасы крестьяннар иң зур каршылык күрсәткән районнарның берсе була. Манифест игълан ителүгә, март аенда чуалышлар Лаеш өязе Кармачи һәм Карташиха авылларында, Спас өязе Тәмте, Полянки, Морас авылларында күтәрелә. Крестьяннар һәр җирдә барщинага эшләүдән һәм оброк түләүдән баш тарталар. Игълан ителгән документларны алар чын түгел, ә ялган документ дип саныйлар. 1861 елның мартыннан май аена тикле губернада күп санлы чуалышлар булып, анда 130 дан артык авыл кешесе катнаша. “Баш күтәргән мужик¬ ларны”, кагыйдә буларак, көч белән бастыралар. “Бизнә бәрелеше”. Спас өязе Русская Бездна (Бизнә) авылындагы вакыйгалар зур фаҗигалелеге белән аеры¬ лып тора. Биредә реформа шартларыннан канәгатьсез¬ лек белдергән авылдашларына Антон Петров дигән кре¬ стьян 1861 елның 19 февраль “Кагыйдәнамә”сен аңлата башлый. Ул документны ике көн буена укый, ләкин анда “бернинди яхшы нәрсә” күрми. Устав грамотасының бе¬ ренче статьясы һәм андагы: “шуларның иреккә чыккан¬ нары — 0,0” дигән сүзләр аның игътибарыннан читтә кал¬ мый. Шуның өстенә ул: “Ревизиядән соң иреккә чыга¬ рылганнар”, — дигән сүзләргә дә игътибар итә. Аларны Петров “иреккә чыгу аңлатмасы” дип уйлый. Иреккә чыгуны Петров крестьяннарга үзенчә аңлата. Ирекле кешеләр буларак, крестьяннар хәзер алпавытка атнасына бер генә көн дә эшләргә тиеш түгел, алпавыт¬ ның бөтен җире хәзер крестьяннарныкы булырга тиеш, ди. Петровның сүзләре авыл кешеләрен актив хәрәкәтләргә күтәрә. Крестьяннар урманнарны кисә, алпавыт терлекләрен үзләренә алып китә башлыйлар, соңыннан рәсми документлардан күренгәнчә, “хакими¬ яткә тулысынча буйсынмыйлар”. Спас өязенең Бизнә, Болховка һәм башка кайбер авылларында халыкка оша¬ маган старосталар, сайланып куела торган башка ке¬ шеләр, йөз башлыклары алыштырыла. “Чын азатлык” турында беләсе килгән кешеләр, төркем-төркем булып, Бизнә авылына Спас, Чистай, Лаеш һәм башка өязләрдән киләләр. Бер Спас өязендә генә дә чуалышлар 75 авыл крестьянын эченә ала. Бизнә вакыйгалары йогынтысы астында Самара, Сембер һәм Саратов губернасы кресть¬ яннары да баш күтәрә. Алпавытларга исә бу Пугачев заманнарын хәтерләтә. 10 апрельдә П.Ф. Козлянинов әмере белән Бизнәгә Тәтештән, Лаештан, Чистайдан һәм Казаннан гаскәрләр җи¬ бәрелә. 1,2 меңнән артык солдаты, ике тубы булган 12 рота “фетнәне” бастырырга килә. Икенче көнне бирегә гене¬ рал-майор, граф А.С. Апраксин да килә. Бу вакытта авылда биш меңләп крестьян җыелган була. Генералның А. Пет¬ ровны тотып бирегез дигән әмерен җыелган халык үтәми. Моннан соң мылтыктан ут ачарга әмер яңгырый. Залплар арасында крестьяннар арасыннан “Курыкмагыз!”, “Кур¬ кытырга телиләр!”, “Таралмагыз!”, “Бирмибез!” дигән та¬ вышлар яңгырый. Соңгы залптан соң коралсыз крестьян¬ нар кача башлыйлар. Шул вакыт баш өстенә “Положе- ние”не күтәргән Петров күренә. Аны тотып алалар һәм төрмәгә озаталар. Шулай итеп, Бизнә авылында чын-чынлап кан кое¬ ла. Нәтиҗәдә 350 кеше үтерелә һәм яралана. Чын азат¬ лыкка омтылган кешеләрне менә шулай канга батыра¬ лар. Хәрби суд карары нигезендә Антон Петров 19 ап¬ рельдә үз авылы тирәсендә атып үтерелә. 13 апрельдә Бизнә авылы крестьяннарын канга ба¬ тыру турындагы хәбәр Казанга килеп җитә. Дворяннар¬ ның күбесе шатлыкларын яшерә алмый. Шул заман шаһите мәгълүматына караганда, “13 апрельнең көндезге 1 сәгатендә Воскресенская урамында гадәттән тыш җан¬ лылык хөкем сөрә: әле генә “графның җиңүгә ирешүе” турында хәбәр алган алпавытлар, тарантасларга, сиртмә¬ ле арбаларга утырып, губернатор янына ашыгалар. Ха¬ лыкны “тынычландырган” генерал рапортына импера¬ тор Александр II салган резолюция дә бик үзенчәлекле һәм игътибарга лаек. Патша: “Граф Апраксин гамәлен хупламый булдыра алмыйм; ләкин ул ничек кенә күңел¬ сез булмасын, башкача берни эшләп булмый иде бит”, — дип язып куя. Граф өченче дәрәҗәле изге Владимир ордены белән бүләкләнә. Устав грамоталары кертүгә каршылык. Бизнәдә кан кою крестьяннарның канәгатьсезлеген вакытлыча гына 222 223
бастырып тора. 1861 елның көзендә, устав грамоталарын гамәлгә керткән чакта, ул тагын калкып чыга. Бу грамота¬ ларны гамәлгә кертү крестьян иманаларын кыскарта, ал¬ павыт файдасына хезмәт йөкләмәләрен арттыра. Элеккеге алпавыт крестьяннары төрле урыннарда ризасызлык бел¬ дерәләр. Менә шундый утызлап “фетнә” хәрби команда¬ лар ярдәме белән бастырыла. Крестьяннар устав грамота¬ лары кертүгә каршы торалар, “бүләк имана” бирүне таләп итәләр. Тәтеш өязе Любимовка, Лаеш өязе Сокуры, Чис- тай өязе Иске Кирмән авылларында нәкъ шулай була. Лаеш өязе Арпаяз-Яңасала авылы крестьяннары җир има¬ наларын алудан, хезмәт йөкләмәләрен үтәүдән баш тарта¬ лар. Хакимият тарафыннан җәзага тарту да аларның нык¬ лыгын какшатмый. Хәрби суд эшкә алына, кырыклап кепге авыр җәзага тартыла. Ахыр чиктә Яңасала крестьяннары¬ на, йолым акчасын киметә төшеп, иманаларын сатып би¬ рергә карар кылына, аларны җирне арендага алган өчен иген уңышы түләүдән азат итәләр. Дәүләт крестьяннары да үз канәгатьсезлекләрен яшер¬ ми. Мисал өчен, 1862 елның декабрендә, армиягә рек¬ рутларны гаделсез җыю сәбәпле, Казан өязе авылларында чуалышлар булып уза. Бизнә вакыйгалары яңгырашы. Куртин җеназасы. Крестьян чыгышлары демократик мохиттә киң яңгы¬ раш таба. Иҗтимагый хәрәкәттә Бизнә авылы вакыйга¬ лары аеруча тирән эз калдыра. Бизнә корбаннарының каны кызгану хисе генә уятып калмый, каршы торырга өндәү дә булып яңгы¬ рый. 12 апрель вакыйгалары турында хәбәр алынуга, Казан студентлары түгәрәге хәрәкәт планнары төзи баш¬ лый. Студентлар Бизнәгә үз вәкилләрен җибәрергә, кор¬ бан булучылар гаиләләре өчен акча җыярга, демонстра¬ ция оештырырга карар кылалар. Бизнәгә С. Клаус белән М. Элпидин китә, ләкин алар¬ ны кулга алалар һәм Казанга озаталар. Биредә алардан губернатор Козлянинов үзе сорау ала. Түгәрәкнең баш¬ ка әгъзалары 14—16 апрельдә профессорлар, укытучы¬ лар, студентлар, гимназистлар, чиновниклар, сәүдәгәрләр арасында акча җыялар һәм җыелган акчаны корбаннар гаиләләренә җибәрәләр. 16 апрель көнне төштән соң мәхәллә чиркәвенең Куртин зиратында Бизнәдә үтерелгән крестьяннарга җе¬ наза укыла. Аны башлап йөрүчеләр — түгәрәкнең үзәген тәшкил итүче студентлар И.Н. Умнов, И.К. Олигер, Н.В. Копиченко, А.Х. Христофоров, А.М. Темников була. 450 гә якын кеше алдында җеназа йоласын дин әһеле И.В. Яхонтов үти. Ул “азатлык һәм ватанга мәхәббәт өчен үтерелгәннәрне” хәтердә сакларга чакыра. Җеназа ахы¬ рында кыска гына ялкынлы нотык белән А.П. Щапов чыга. Чыгышының ахырында ул болай ди: “Сез эшкәрткән җир, безне тукландырган җир, сез үз милке¬ гезгә алырга теләгән һәм сезне газаплап үтергәннән соң үз кочагына алган ул җир халыкны восстаниегә һәм иреккә чакырыр ... Авыр туфрагыгыз җиңел булсын, сезнең фидакарь батырлыгыгыз мәңгегә тарихи хәтердә калыр. Яшәсен демократик конституция !” Икенче көнне бөтен Казан гөрләп тора. Пэркайда шул нотык турында сүз бара. Хакимият вәкилләре кичекмәстән Александр II гә телеграмма сугалар. Император аңа: “Ща- повны кичекмәстән кулга алырга, ә ике монахны Соловки монастырена ябарга”, — дип резолюция сала. Щапов та монастырьга ябылырга тиеш була, ләкин Петербургның алдынгы карашлы җәмәгатьчелеге басымы астында пат¬ ша үз карарын көченнән чыгара. 1864 елда рус тарихы профессорын туган җиренә, Иркутск губернасының Анга авылына сөргенгә сөрәләр. Аннан алдарак тугыз студент¬ ны университеттан, өчесен академиядән куалар. Май аенда Бизнә вакыйгалары “Колокол” журналын¬ да яңгыраш таба. Ике айдан соң аның битләрендә Ка¬ зан университетының либераль карашлы профессоры, рус әдәбияты укытучысы Н.Н. Бул ич хаты нәшер ителә. Ул хат “Граф Апраксин Бездненский” дип атала һәм “Крестьяннарны азат итү турындагы Манифест һәм По¬ ложение гөнаһсыз канга буялды инде” дип башланып китә. “Колокол”да 1862 елның мартында журнал өчен махсус язылган “Крестьяннарны иреккә чыгару уңаеннан Казан губернасындагы Бизнәдә кан кою турында хикәят” дигән зур мәкалә басыла. Аның авторларының берсе Казан гу¬ берна идарәсе киңәшчесе К.П. Перцев була. 12 апрель ва¬ кыйгаларыннан соң ул “Казан губернасы Спас өязен ва¬ 224 8 А-412 225
кытлыча бурычлы крестьян чуалышлары”н тикшерүче комиссия рәисе итеп билгеләнгән була. Крестьяннар восстаниесен оештыруга омтылышлар. 1861 елның икенче яртысыннан Казанның дворян бул¬ маган сыйныфлардан чыккан зыялылары (разночинец¬ лар) арасында кулдан язылган кискен эчтәлекле про¬ кламация әдәбияты пәйда була. Әйтик, “Студентлар ава¬ зы” дигән яшертен кулъязма журналда “Кайнар кан коелды” исемле шигъри прокламация чыга. Казан уни¬ верситеты студенты А. Курбаковский — “Побатухи”, студент И. Пеньковский “Православный халыкка баш иям” дигән прокламацияләр язалар. Алар барысы да крестьяннарны баш күтәрергә чакыралар. 1862 елда төзелгән “Җир һәм ирек” (“Земля и воля”) исемле революцион оешма да барлык урыннарда крес¬ тьяннарны восстаниегә күтәрүне планлаштыра. Аның Казан бүлегенә П. Ровинский, И. Умнов, Г. Иловайс¬ кий, Н. Шатилов, А. Христофоров, Н. Копиченко һәм башкалар керә. Казан комитеты “Җир һәм ирек” оеш¬ масының Мәскәү, Түбән Новгород, Саратов комитетла¬ ры белән тыгыз элемтәдә тора. Казан университетында оештырылган “Студентлар клубы” бу комитетның үзенчәлекле бер өлеше була. “Сезне озак изделәр, ту¬ ганнар” дигән прокламация языла һәм типографик юл белән тиражлана. Аның авторларының берсе И. Ум¬ нов була. Ләкин революцион демократларның восста¬ ниегә өндәүләре крестьяннар арасында теләктәшлек тапмый. 1863 елның язында Казан комитеты “Җир һәм ирек” оешмасының баш күтәрергә өндәгән “Дин тоту иреге” исемле прокламациясен нәшер итә. Шул вакыт¬ та Казанга килгән поляк революционерлары, Польша патшалыгындагы баш күтәрүчеләр отрядларына ярдәмгә, Идел буенда восстание күтәрү планын бәян итәләр. Апрельдә университет студенты И. Глассон шәһәрдә Казан заговоры” исемле оешма булу турын¬ да хакимияткә әләкли. Г. Иловайский язуына кара¬ ганда, Казанда “коточкыч ыгы-зыгы күтәрелә. 9 ап¬ рельдән 10 апрельгә революция көтәләр... Губернатор артык серле чырай белән йөри. Йортын казаклар белән уратып алды, каяндыр туплар алып чыктылар, солдат¬ ларга сугыш патроннары бирделәр. Һәм шуның белән бөтен халыкны куркытып бетерделәр”. Заговорда кат¬ нашучыларның эзенә төшәләр һәм аларны кулга ала¬ лар, бишесен җәзалап үтерәләр. “Студентлар клубы”- ның егермедән артык әгъзасы Себергә сөргенгә һәм каторгага озатыла. Ә шулай да “Җир һәм ирек” оеш¬ масының Казан комитеты үзәк җитәкчелеге котылып кала. Шулай итеп, крестьян реформалары барышында барча крестьяннар да ирекле авыл обывательләре (кешеләре) хокукына ия булалар. Крепостной хокук бетә, ләкин крестьяннар карамагындагы җир кими. Җир азлыгы икътисади, иҗтимагый тормышның иң мөһим мәсьәләләренең берсенә әверелә. Авылда феодализм калдыклары, барыннан да бигрәк алпавыт җир биләүче¬ леге саклану аграр проблеманы тагын да кискенәйтә төшә. Крестьяннарның 1861 елгы реформадан канәгать¬ сезлеге стихияле, таркау чыгышлардан ары узмый, алар¬ га оешканлык, бердәмлек җитми. Революционерларның, крестьяннар мәнфәгатьләрен яклап, революция ялкынын киңрәк таратырга омтылышы крестьяннар арасында теләктәшлек тапмый. Сораулар һәм биремнәр 1. Крестьяннар үзләренең тулы азатлыгын ничек күз алдына ; китерәләр? 1861 елгы реформа аларга тулы азатлык бирәме? 2. Алдагы параграф материалыннан файдаланып, чуалышлар¬ ның ни өчен иң элек алпавыт крестьяннары арасында башла¬ нуы турында фикер йөртегез. 3. Бизнә авылы һәм башка күп кенә авыл крестьяннары ни өчен А. Петровның «патша биргән ирекне югарыдагылар яшереп яталар» дигән сүзләренә ышана¬ лар? Ул моны каян чыгып әйтә? 4. Бизнәдә кан коелуга җәмгы¬ ятьнең төрле катлаулары ничек карый? Бу очракта сез үзегез нинди карашта торыр идегез? 5. Бизнәдәге бәрелешкә ачык- тан-ачык протест белдерергә ни өчен Казан студентлары гына тәвәккәллек итә? 6. Куртин җеназасы вакытында профессор А.П. Щапов әйткәннәргә сез ничек карыйсыз? 7. Реформа шар¬ тларыннан канәгать булмасалар да, крестьяннар революционер¬ ларның баш күтәрергә чакыруына кушылмыйлар. Моның сәбәбе нәрсәдә? Крестьяннарны баш күтәрергә кемнәр һәм кайчан өндиләр? Әгәр дә крестьяннар мәнфәгатен яклаучылар ара¬ сында булсагыз, сез нинди юл сайлар идегез? 227 226
§ 36. XIX гасырның 60—90 нчы елларында Казан губернасының соңиаль-икътисади үсеше Казан губернасының социаль-икътисади тормышы реформалар елларында тирән үзгәреш кичерә. Моңа ка¬ питалистик мөнәсәбәтләр көчле үсү сәбәп була. Авыл хуҗалыгы производствосы. Реформалар чо¬ рындагы Казан губернасының авыл хуҗалыгы, баш¬ лыча, ашлык җитештерү белән шөгыльләнә. Бөртекле культуралардан иң күп чәчүлек мәйданын уҗым ары¬ шы һәм солы били. 1861 елдан алып кырык ел эчендә тулаем икмәк җыю 1,6 мәртәбә арта һәм 78 миллион пот тирәсе тәшкил итә. Алпавыт хуҗалыклары да, гади крестьяннарныкы да базар ихтыяҗына җайла¬ ша. Икмәк елдан-ел күбрәк сатуга җибәрелә. Әй¬ тик, 1862 елда җыелган икмәкнең 33 проценты ба¬ зарга чыгарылса, 1885 елда ул инде 41 процентка җитә. Бәрәңге дә товарга әверелә бара. XIX йөзнең соңгы егерме елында бәрәңге мәйданнары ике мәртәбә дияр¬ лек арта. Икмәк һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларын базарга кем күбрәк чыгара? Реформа чорында базарга икмәкне торган саен ешрак һәм күбрәк игенче-кресть- ян алып чыга. Игенчелек товарлыклы продукциясенең яртысыннан артыгы крестьян хуҗалыкларыннан чыга. Ләкин шунысын да онытмыйк — крестьяннар икмәкне йолым түләр өчен, аренда, кредит акчасын, җан башы¬ на төшкән имана салымнарын, җәмәгать, өяз салымна¬ рын түләр өчен сата. Бөртекле ашлык җитештерүнең артуы традицион юл белән, чәчү мәйданнарын арттыру исәбенә бара. Иген уңдырышлылыгы реформага хәтле чордагыга караган¬ да тизрәк үсә, ләкин барыбер түбән кала. Мисал өчен, уҗым ашлыкларының уңдырышлылыгы крестьян һәм алпавыт җирләрендә 1861 елда гектарына 4,8 центнер, ә язгы культураларның — 4 центнер булса, кырык елдан соң ул 7,8 һәм 5,6 центнер тәшкил итә. Уңдырышлылыкның түбән булуы агротехник яңалыкларның киң таралмавы белән аңлатыла. Әлбәттә, капитализм, промышленность үсеше игенчелектә ка- 228 милләшкән авыл хуҗалыгы кораллары һәм машиналар куллануга уңайлырак шартлар тудыра. Бер Казанда гына да унга якын предприятие машиналар җитештерү белән шөгыльләнә. 90 нчы еллар уртасына Казан губернасы¬ ның 15 авылында ашлык җилгәргечләр, игенне кул көче белән яисә ат җигеп сугу, уру, сортларга аеру машинала¬ ры һәм башка төрле кораллар ясала. Губерна земствосы, Казан икътисади җәмгыяте катнашында машиналар һәм авыл хуҗалыгы кораллары сату пунктлары төзелә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәләре оештырыла. Яңа һәм камилләшкән техника авылга барып ирешә. XIX йөз ахырына Казан губернасында йөз крестьян ху¬ җалыгына 12 сука, 3,5 җилгәргеч, 3 ургыч һәм 0,3 аш¬ лык суккыч туры килә. Ләкин яңа техникадан барлык крестьян хуҗалыкла¬ ры да файдалана алмый. Камилләшкән эш кораллары һәм машиналарның 60 проценттан артыгы мул тормыш¬ лы крестьяннар кулында туплана. Казан губернасында 12 өяз булып, ул машиналар һәм коралларның төп өле¬ ше Чистай, Спас, Лаеш, Казан өязләренә туры килә. Царевококшайск, Ядрино, Чабаксар, Козьмодемьянск өязләре хуҗалыкларында исә алар аз була. Тулаем алганда, Казан губернасында игенчелектә иске техника кулланыла. Биредә XIX гасыр тәмамланып килгәндә дә, 100 сөрү коралына 75 сука, 19 сабан, 6 чап¬ кыч туры килә. Терлекчелек тагын да катлаулырак хәлдә яши. Бигрәк тә крестьян хуҗалыкларында терлекләрнең баш саны нык кими. Моңа җирнең азлыгы, утлавыкларның кимүе, тер¬ лек азыгы җитмәү, иген уңышының начарлыгы сәбәп була. Еш кына, бурычларын түләр өчен, крестьяннар хайванна¬ рын сатарга мәҗбүр булалар. Терлекчелек, асылда, нату¬ раль характерда булып, крестьянның үз ихтыяҗларын ка¬ нәгатьләндерү өчен генә хезмәт итә. Хайваннар, башлыча, җигеп йөрү, крестьяннарның терлекчелек продуктлары¬ на ихтыяҗын каплау өчен тотыла. Шуның белән беррәттән, алпавыт һәм таза тормышлы крестьян хуҗалыклары тер¬ лекчелек продукциясен базарга да чыгаралар. Алпавытлар һәм крестьяннар арасында социаль- икътисади үзгәрешләр. Капиталистик мөнәсәбәтләр үсе¬ 229
ше алпавыт һәм крестьян хуҗалыкл арында, бу катлау¬ лар тормышында җитди социаль-икътисади үзгәрешләр китереп чыгара. Ләкин ул үзгәрешләр феодаль-крепост- нойлык калдыклары белән кушылган шартларда бара. Бу исә аграр үзгәрешләрне озакка суза, аларны каршы¬ лыклы, низаглы итә, ә крестьяннарга газап өсти. Хуҗалыкны мөстәкыйль алып бару тәҗрибәсе һәм моңа кирәкле акчалары булмаган күп алпавытлар җир¬ ләрен сата башлыйлар. 60—80 нче елларда гына да ал¬ павыт җирләренең сигездән бер өлеше сәүдәгәрләр һәм таза тормышлы крестьяннар кулына күчә. Алпавытларның бер өлеше хуҗалыкларын капита¬ листик юлга җайлаштырып корырга керешә. Алар үз утарларында бөртекле ашлык җитештерү эшен киңәйтә башлыйлар, моның өчен тиешле кирәк-яраклар, эш хай¬ ваннары, авыл хуҗалыгы машиналары сатып алалар. Мондый хуҗалыкларда ялланып эшләүчеләр хезмәт итә. Ә алпавытларның күбесе ныклап бернинди үзгәреш кертергә теләми, чөнки вакытлыча бурычлы крестьян¬ нар һәрвакыт аларның кул астында тора. Крестьяннар, элеккечә, барщина һәм оброк йөкләмәләре үтиләр. (Элек¬ кеге алпавыт крестьяннарына үз иманаларын мәҗбүри түләп алу кануны 1881 елның 28 декабрендә кертелә.) Иманаларның күп өлешен югалткан элеккеге крепост¬ ной крестьяннар җирне алпавытлардан арендага алыр¬ га мәҗбүр булалар. Ә моңа түләр өчен акчалары бул¬ мый. Менә шуңа күрә аларга алпавыт эшләрен үз инвен¬ тарьлары һәм эш хайваннары көче белән эшкәртергә туры килә. Шул рәвешчә хуҗалык итүнең бурычны 'эшләп түләү формасы туа. Мондый система Казан губернасында киң тарала. XIX йөзнең соңгы егерме елында алпавыт сөрүлекләре- нең 70 процентка якыны шушы юл белән эшкәртелә. Элеккеге удел һәм дәүләт крестьяннарына да җирне арендага алырга туры килә. Җир мәсьәләсендә кысын¬ кылык аларга азрак кагылса да, җир җитешми. Дәүләт тә, удел да җир участокларын акчага арендага бирүне өстенрәк күрә. Авыл хуҗалыгы җирләре, урман-су бәя¬ се даими күтәрелә бара. Арендага алган җирнең бер ди¬ сәтинәсе өчен крестьян 10 сум акча түләргә тиеш була. Казан губернасындагы земство кешеләре, шундый юга¬ ры бәя торганда, аренда табыш китерми башлый, диләр. Аренда җирләренең күп өлешен мул тормышлы ху¬ җалыклар били. Ә шулай да тулаем Казан губернасы . буенча аренда җирләре, крестьян иманалары белән чагыш¬ тырганда, биш проценттан аз гына артык була. Мондый шартларда крестьяннар арасында фермерлык тибындагы хуҗалыклар формалашу читенләшә. Җитмешенче еллар ахырына крестьяннар сатып алган җир мәйданы ике мәртәбә артса да, килеп туган хәлне ул нык үзгәртә алмый. Сатып алынган ун дисәтинә җирнең тугыз дисәтинәсе таза тормышлы крестьяннар кулына эләгә. Крестьяннар сыйныфы күзгә күренеп катлауларга бүленә. Аннан байлар, урта хәллеләр һәм ярлылар аеры¬ лып чыга. Мул тормышлы һәм ярлы крестьян хуҗа¬ лыклары бер-берсеннән җиренең күләме, эш хайванна¬ ры һәм башка төр терлек саны, нинди хезмәт коралла¬ рыннан файдалану белән аерылып торалар. Бөтенләй бөлгенлеккә төшкән хуҗалыклар да барлыкка килә. Мисал өчен, XIX йөз ахырына крестьян хуҗалыклары- ның дүрттән бере атсыз кала. 44 процент хуҗалык — бер ат, 3 проценттан бераз гына артык хуҗалык дүрт яки аннан күбрәк ат тота. Атсызлар һәм бер генә ат тотканнарның күбесе татар авылларында яши. Катлауларга аерылу татарлар арасында гына түгел, руслар, чуашлар, мордвалар, марилар арасында да, ләкин төрле җирдә төрлечә бара. Рус хуҗалыкларының һәр си¬ гезе мул тормышлы булса, татарлар арасында егерме ху¬ җалыкның берсе генә мул яши. Ярлыларның исә 40 проценты рус, ә 57 проценты татар була. Рус крестьянна¬ рының урта хәллеләре якынча 50 процент булса, татарлар арасында ул 38 процент тәшкил итә. Чуаш, мордва, мари авылларында урга хәлле крестьяннар барыннан да күбрәк була. Хөкүмәт крестьяннар сыйныфы таркалуны аларның общинасы тоткарлар дип исәпли. Александр III вакы¬ тында крестьяннарга общинадан, гаиләдән аерылып, баш¬ ка чыгуга комачаулык ясаучы кануннар кабул ителә. Ләкин община катлауларга бүленүен дәвам итә, җирдән тигез файдалану системасы таркала. Крестьяннарның җирсез калуы процессы бара, аларның иманалары вагая. 231 230
XIX гасыр ахырына җан башына тигән уртача имана күләме 4,8 дисәтинәдән — 2,7 дисәтинәгә кала. Бу хәл элеккеге алпавыт крестьяннарына да, дәүләт һәм удел крестьяннарына да кагыла. Аз җирлеләрнең иң күбе¬ се татар игенчеләре арасында була. Мөстәкыйль хуҗа¬ лык формалашуга община комачаулык итә. Крестьян җирнең хуҗасы булмый. Аның сакчыл, тырыш ху¬ җага әверелүенә җирне община эчендә бүлгәләү кома¬ чаулый. Үз хуҗалыгын үзгәртеп корыр өчен, крестьяннан күп акча сорала. Ә крестьяннарның күпчелегендә ул акча бөтенләй булмый. 80 нче еллар башында йолым түләүләре бер сумга киметелсә һәм казна җирен арен¬ дага алу җиңеләя төшсә дә, салымнар, төрле түләүләр крестьяннарның чиста кеременең яртысыннан артыгын “йотып” тора. Нәтиҗәдә крестьяннарның бурычлары артканнан-арта. Бурычын түли аямаганнарны халык ал¬ дында чыбык белән суктыралар, бурыч хисабына читтә эшләргә мәҗбүр итәләр, йорт кирәк-ярагын, терлеген һәм инвентарен алып чыгып саталар. Крестьян хуҗалыкларының күбесе бөлгенлеккә төшә, аларны чын мәгънәсендә фәкыйрьлек һәм хәерчелек көтә. Казан губернасында таза тормышлы хуҗалыклар чагыштырмача 10 процент кына алып тора. Акча табу максаты белән крестьяннар, вакытлыча, шәһәрләргә, чит җирләргә китәләр. Казан губернасында сезонлы эшкэ китүче крестьяннар саны реформалар чорының кырык елында 10 мәртәбә арта. Аларның иң күбесен татарлар һәм руслар тәшкил итә. Чуашлар, марилар читкә аз чыгып йөриләр. Башкалар белән ча¬ гыштырганда читкә китеп, ялланып эшләүчеләрнең иң азы мордва крестьяннары була. Вакытлыча читкә китүчеләр җирле завод-фабрика- ларга, тегермәннәргә барып урнашалар. Бурлак, хезмәт¬ че булып ялланалар, олаучы булып, ярминкәләргә товар ташу белән шөгыльләнәләр, судноларга эшкә керәләр, балта остасы, мехчы, тегүче һ.б. булып хезмәт итәләр. Бик күпләр Идел артында, Донда, Кубанда, Төньяк Кав¬ казда алпавыт һәм таза тормышлы крестьян хуҗалык- ларында кыр эшендә эшли. Аларның күбесе ялланып эшләү урынына хәтле йөзләрчә километр җәяү бара. Авыл хуҗалыгында ялланып эшләүче күп дигәндә җәенә 10— 15 сум акча юнәтә алган. Ул акчага, әлбәттә, аңа үз ху¬ җалыгын ныклап төзәтү мөмкин булмаган. Бөлгенлеккә, хәерчелеккә батып баручы авыл уңыш начар булган елларда бөтенләй гаҗиз калган. Ә андый еллар еш кабатланган. 1877—1878, 1891 һәм 1898 елгы иген уңмаган еллар авыл өчен тетрәндергеч елларга әверелгән. 1891 ел аеруча һәлакәтле булган. Ул елны, каты ачлык өстенә, Казан губернасында тиф һәм ваба авыруы чыгып, уннарча авылның халкы кырылып беткән. Реформалар авылга иминлек бирмәгән. Крестьяннар илдә иң эре һәм бердәнбер диярлек салым түләүче катлау булып калган. 80 нче елларда җан башына салына торган салымнар бетсә дә, аларның башка төрләре кертелгән, моның авырлыгы беренче чират¬ та крестьяннар өстенә төшкән. Земство үзидарәсендә күбрәк алпавытлар утырган. Александр III уздыр¬ ган земство контрреформасы шартлары буенча авыл һәм өяз идарәләре земство җитәкчеләренә буйсын¬ ган. Бу кешеләр авыл җыеннары карарларын көченнән чыгара, крестьяннарга хөкемсез-нисез штраф сала, аларны кулга ала алганнар. Крестьяннар үзләреннән ачык хөкем судьялары сайлау хокукыннан мәхрүм ителгән. Крестьяннарның җиргә һәм азатлыкка омтылышы күп төрле каршылыкка очраган. Болар крестьяннарның социаль протестын китереп чыгарган. 60 нчы елларның икенче яртысыннан алып XIX гасыр ахырына кадәр Казан губернасында 130 дан артык крестьян чыгышла¬ ры булып узган. Алпавыт җир биләүчелеге саклану, җир җитешмәү, авыр салымнар, хокуксызлык — крестьяннарны көрәшкә әнә шул сәбәпләр күтәргән. Рус булмаган милләтләр крестьяннарын хөкүмәтнең руслаштыру сәясәте дә көрәшкә этәргән. Сәнәгать. Казан губернасы промышленностенда да капиталистик мөнәсәбәтләр үсеш алган, иске завод- фабрикалар киңәйгән, яңалары үсеп чыккан. 232 233
70 нче еллар ахырына крайда 270 тән артык предприя¬ тие эшләгән. Шуларның 184 е — шәһәрдә, 88 е өязләрдә урнашкан. Елына алар 12,8 миллион сумлык продукция эшләп чыгарган. Бу 1861 елгыга караганда 2,5 мәртәбә күбрәк булган. Завод-фабрикаларның саны арткан. Бу эш 90 нчы елларда бигрәк тә тиз барган. Әгәр 1896 елда Казан гу¬ бернасында 176 завод-фабрика булса, өч елдан соң аларга тагын 43 предприятие өстәлгән. Эре предприятиеләр тагын да үсә төшкән. Алар ара¬ сында агалы-энеле Крестовниковлар заводы һәм Ала- фузовлар фабрикалары зурлыгы белән аерылып тор¬ ган. Крестовниковлар заводы пар машиналары һәм баш¬ ка төр заман техникасы белән җиһазланган. Аның ла¬ бораторияләрендә Казан университетының күренекле химиклары эшләгән. Бу предприятиедә 1,5 мең эшче даими хезмәт иткән. Завод тулаем Россиядә җитеште¬ релгән шәмнәр, олеин кислотасы һәм глицеринның чама белән өчтән берен эшләп чыгарган. Алафузовлар предприятиеләре дә тиз үскән. 90 нчы елларда ул инде үзенә бер төрле комбинат булган. Аның составына җитен эрләү, сукно, күн, туку фабри¬ калары, химия һәм буяу-ману бүлекләре, берничә ос- таханә һәм тимерчелек кергән. Биредә 3 меңгә якын кеше хезмәт иткән. 1894 елда агалы-энеле Алафузов¬ лар “Алафузовлар фабрика-заводларының сәүдә- сәнәгать җәмгыяте” дигән акционерлык җәмгыяте төзегәннәр. Аның төп капиталы 4 миллион сум тәшкил иткән. Крестовниковлар заводы, Алафузовлар предприяти¬ еләре һәм дәүләт дары заводы Казан губернасында җи¬ тештерелгән барлык промышленность продукциясенең яртысыннан артыгын эшләп чыгарган. Бу предприя¬ тиеләрдә край эшчеләренең яртысы диярлек хезмәт иткән. П.К. Ушков үз предприятиесен киңәйтә төшкән. 1868 елда ул төзегән тагын бер химия заводы (ул Вятка губернасының Алабуга өязендә Бондюг авылы янында урнашкан) бик тиздән үзе җитештергән продукция күләме буенча Кокшан заводын узып киткән. 1884 елда бу эшмәкәр “П.К. Ушков химия заводлары ширкәте”н оеш¬ тырган. Дүрт механика заводының иң зурысы А.Н. Свешни¬ ковныкы булган. Бу заводларда барысы 600 ләп кеше эшләгән. Ләкин металл эшләнмәләр җитешмәү сәбәпле, аларны губернага илнең башка төбәкләреннән ташырга туры килгән. Азык промышленносте предприятиеләре арасында сәүдәгәр М.И. Оконишников тегермәне аерылып тор¬ ган. Печищи авылында салынган бу тегермән тәүле¬ генә 10 мең тонна он тарттырган. Татар эшмәкәрләре дә берничә зур предприятие тот¬ кан. Әйтик, 1890 елда Казан сәүдәгәре Ә.Я. Сәйдәшев Царевококшайск өязендә пыяла заводы сатып алган. Тиздән ул бөтен Идел буенда иң эре предприятие булып танылган. Шуннан ике ел гына элек Казанда М.И. Үтәме- шев исемле эшмәкәрнең киҗе-мамык фабрикасы эшли башлый. Елына ул 10 мең сумлык продукция чыгара. Биредә үк капиталист И.А. Арсланов сабын һәм глице¬ рин заводы ача. Татар кәсәбәчеләренең күп кенә предприятиеләре крайдан читтә — Сембердә, Самарада, Оренбургта, Вятка губернасында, Урта Азиядә һәм Казахстанда да уңыш¬ лы эшләп тора. Әйтик, Вятка губернасында татар капи¬ талистлары — киҗе-мамык, Себер һәм Саратов губерна¬ ларында сукно фабрикалары тоталар. Бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләрнең Оренбург губернасында ике алтын приискасы була. Барысы Россиянең Европа өле¬ шендәге 10 губернада татар капиталистлары, кечкенә булса да, 76 промышленность предприятиесе тоталар. Промышленность структурасында (төзелешендә) үзгәрешләр бара. Он тарттыру, сабын кайнату, күн һәм агач эшкәртү кебек тармаклар нык алга китә. Киез аяк киеме, химия продуктлары җитештерүче предприятиелә¬ ренең саны арта. Шырпы производствосы үсеш ала. Бе¬ ренче мәртәбә авыл хуҗалыгы машиналары төзү эше башлана. Ләкин авыр промышленность әле куәтсез кала. Завод-фабрикалар янәшәсендә вак кустарь һәм ярым- кустарь предприятиеләр дә эшли. XIX гасыр ахырына 234 235
Казан губернасында 3 меңнән артык вак завод-фабрика булып, аларда 6 меңләп эшче эшли. Иске промыселлар үсә төшә, яңа крестьян промыселлары туа. Аларда, баш¬ лыча, татарлар һәм руслар — барысы 50 меңләп кеше эшли. Егермедән артык төрле-төрле промыселдан иң алга киткәннәре — чыпта-кап үрү, мичкә, ат экипажлары, чүлмәк ясау, йон тетү, итек басу, тире эшкәртү, челтәр бәйләү, аяк киеме тегү, ювелир әйберләр ясау, тимерче¬ лек промыселлары. Кустарь производствода капиталис¬ тик мөнәсәбәтләр үсеше нәтиҗәсендә кустарьлар ялла¬ нып эшләүчеләр сафына басалар. Вак предприятиеләр капиталистик мануфактурага әверелә. Шәһәрләр һәм сәүдә. Реформалар чоры туган ягы¬ быз тарихында шәһәрләр һәм сәүдә үсеше белән үзенчә¬ лекле. Бу чорда шәһәр халкы авылныкына караганда ике мәртәбә тизрәк арта. 50 нче еллар ахырында губер¬ на шәһәрләрендә 90 мең кеше яшәсә (халыкның гому¬ ми саны — 1,5 млн), 1897 елда инде 184 мең кеше яши (халыкның гомуми саны — 2,1 млн була). Шулай итеп, шәһәр кешеләре туган ягыбыз халкының 8,5 процен¬ тын алып тора. Россия буенча бу күрсәткеч 13 процент тәшкил итә. Аерма Казан губернасында сәнәгать үсеше чагыштырмача акрынрак бару белән аңлатыла. Шәһәрләр арасында халык саны һәм промышленность куәте буенча Казан һаман алда бара. 1897 елда янда 130 мең кеше яши, шуларның 52 меңе авылдан чык¬ кан кешеләр була. Губернадагы барча эре промышлен¬ ность предприятиеләренең яртысы Казанда эшли. Шәһәр үсешендә 90 нчы елларның беренче яртысында төзелгән Мәскәү—Казан тимер юлы мөһим роль уйный башлый. Егерме мең кешесе булган Чистай да башка шәһәрләрдән аерылып тора. Биредә, Казандагы ке¬ бек үк, Россия Дәүләт банкы бүлеге ачыла. Спас, Алабуга, Минзәлә, Тәтеш һәм кайбер башка кечкенә шәһәрләр идарә һәм җирле базар үзәкләре булса¬ лар да, акрын үсәләр. Бу шәһәрләрнең һәркайсын- да халык саны 3—5 меңнән артмый. Зур шәһәрләр тормышына, акрынлап, цивилизация уңайлыклары керә. 1874 елда Казанда суүткәргеч төзелә. Ул үзәк урамнар буйлап уза. Бер елдан Казан- су тамагыннан Суконный бистәсенә хәтле ат җигүле тимер юл салына. 25 елдан аның линияләре бишкә җитә. 1899 елның көз ахырларында берничә урамда трамвай йөри башлый. Бельгия капиталына нигезләнгән “Газ һәм электр” акционерлык җәмгыяте шәһәр үзәген газ фо¬ нарьлары белән яктыртуны җайга сала. 1897 елда электр яктырткычлары гамәлгә керә. XIX йөзнең ахырында беренче телефон линиясе сафка баса. 80 нче елларда губернада телеграф төзелә. Ул бөтен өяз шәһәрләрен һәм Алексеевское, Мурзиха, Балык Бистәсе, Нармонка, Бого¬ родское (Кама Тамагы) кебек зур авылларны үзара то¬ таштыра. Промышленность һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең үсүе, шәһәр халкы саны артуга бәйле рәвештә сәүдә дә алга китә. Реформа елларында губерна эчендә товар әйләнеше ике мәртәбә арта. Губерна читкә икмәк, сабын, шәмнәр, эшкәртелгән күн, агач һәм ан¬ нан ясалган әйберләр чыгара. Арыш һәм солы Либава, Рига портлары аша, күпләп, Англиягә һәм Германиягә озатыла. Губернага исә металл һәм аннан ясалган әйберләр, җиңел промышленность товарлары, бодай, тире, мехлар, җиләк-җимеш кайтарыла. Кама һәм Идел җанлы сәүдә юлы була. Биредә “Кав¬ каз һәм Меркурий”, “Самолет” һәм башка шундый пароход җәмгыятьләре эшли. Стахеевлар, Савиннар, Шамовларның күп санлы пароходлары һәм баржалары була. Әйтик, “Григорий Стахеев уллары” дигән сәүдә йортының пар белән йөрүче флотында биш буксир һәм илле баржа йөреп тора, алар Идел, Кама, Вятка (Нократ) һәм Агыйдел буйлап товар ташыйлар. Бу предприятие икмәк, икмәк продуктлары, төрле товарлар: спирт, шәраб, тоз һ.б. белән сәүдә итә. Татар сәүдәгәрләре дә актив эш алып барганнар. Алар җирле базарларда гына түгел, ә Түбән Новгородта, Са¬ марада, Саратовта, Ростовта, Оренбургта, Уфада, Вятка- да, Пермьдә һәм бүтән шәһәрләрдә сәүдә иткәннәр. Та¬ тар сәүдәгәрләре Азия һәм Көнчыгыш илләренә, күпләп, төрле-төрле товарлар ташыганнар. Сәүдә үсешенә губернаның кайбер шәһәрләрендә Идел- Кама коммерция банкы бүлекләре ачылу да ярдәм иткән. 236 237
Җирле кредит учреждениеләре, ссуда-саклык ширкәтлә¬ ре, үзара кредит бирешү җәмгыятьләре белән беррәттән, алар сәүдәгәрләргә, эшмәкәрләргә сәүдә эшен үстерүгә өстәмә акча салырга булышканнар. Яңа сыйныфлар формалашу. 80 нче еллар ахырына Казан губернасының төп тармакларында (тукыма, сук¬ но җитештерү; сабын кайнату; химия предприятиелә¬ рендә) промышленностьның кискен сыйфат үзгәреше тәмамлана. Мануфактурадан фабрикага күчү мөһим бер нәтиҗәгә, яңа сыйныф — пролетариат формалашуга китерә. Реформалар чорында бу сыйныф тиз үсә. 1861 елдан 1900 елга кадәр Казан губернасында эшчеләр сыйныфы 3,5 мәртәбә артып, 20 мең кеше тәшкил итә. Бу сыйныф бигрәк тә крестьяннар исәбенә үсә. Җир¬ сез яки аз җирле крестьяннар, гаиләләрен азык-төлек белән тәэмин итә алмау сәбәпле, эш эзләп, шәһәрләргә китәләр, фабрика-заводларга эшкә керәләр. Мөстәкыйль¬ леген югалткан, бөлгән кустарьлар, һөнәрчеләр дә би¬ регә юл тота. Әйтик, Бондюг һәм Тихие Горы авылла¬ рыннан күп кешеләр Кокшан һәм Бондюг химия за¬ водларына барып урнаша. Чама белән эшчеләрнең яртысы Казанның промыш¬ ленность предприятиеләрендә хезмәт итә. Пролетариат формалашуда Казан аерым роль уйный. Биредә бик күпләр буыннан-буынга завод-фабрикада эшли. Тулаем Россиядәге кебек үк, Казан губернасы эшче¬ ләренең дә бер үзенчәлеге шунда — алар авыл, кресть¬ яннар белән тыгыз элемтәдә торганнар. Бу сыйныф со¬ ставы ягыннан күпмилләтле булган. Рус эшчеләре белән беррәттән промышленность предприятиеләрендә күп сан¬ лы татарлар, чуашлар һәм башка халык вәкилләре хезмәт иткән. Татар пролетариаты әһәмиятле социаль төркем бу¬ лып торган. Татар эшчеләре вак предприятиеләрдә генә түгел, эре, техник яктан яхшы җиһазланган предприя¬ тиеләрдә дә эшләгәннәр. Алар Кокшан һәм Бондюг хи¬ мия заводларында, Алафузовлар фабрикаларында, башка предприятиеләрдә эшләүчеләрнең 30 дан алып 90 про¬ центка кадәрен тәшкил иткән. Сабын кайнату, мех, күн, туку эшләрендә дә шактый күп квалификацияле татарлар эшләгән. Ә шулай да та¬ тар эшчеләре квалификация ягыннан рус эшчеләреннән калышканнар. Шул сәбәпле аларны еш кына авыр фи¬ зик эшләргә җиккәннәр яисә булышчылар итеп файда¬ ланганнар. Хезмәт шартлары авыр булган. Көненә 12-14 сәгать эшләргә туры килгән. Хезмәт хакы уртача берничә сум гына тәшкил иткән, аның да яртысын штраф салып алып калганнар. Әйтик, Крестовниковлар предприятие¬ сендә көнлекче ирләргә 50—60 тиен, ә хатын-кызларга 35—40 тиен генә түләгәннәр. Ә төшке аш арзанлы аш¬ ханәдә уртача 20 тиенгә төшкән. Ачлы-туклы яшәү өчен генә дә өч балалы гаиләгә Казанда елына 102 сум акча кирәк булган. Предприятиеләрдә гадәттә хезмәтне саклау чаралары булмаган, ә бу исә массакүләм бәхетсезлек очраклары¬ на, гарипләнүләргә китергән. Фатирлары булмау сәбәпле, күп эшчеләр казармаларда, баракларда яшәп җәфа чиккән, ә кайберләренә, бернинди тораклары булмаган¬ га күрә, эш урыннарында, цехларда кунып йөрергә туры килгән. Үз мәнфәгатьләрен яклау өчен, эшчеләрнең бернинди хокукы булмаган. 1886 елгы канун буенча, стачкага чыккан кешене кулга алырга һәм төрмәгә утыртырга яраган. 1891 елның май ае башында Алафузов эшчеләре стачкасы кабынып китә. Анда туку фабрикасының һәм күн заводларының 800 дән артык эшчесе катнаша. Алар эш хакын киметүгә каршы чыга. Казан эшчеләренең бу беренче зур чыгышларын полиция бастыра. Реформалар чорында буржуазия сан ягыннан арта, аның икътисади позицияләре ныгый. Бу сыйныф шак¬ тый байлык туплап өлгергән капиталистик мануфакту¬ ралар хуҗалары, таза тормышлы крестьяннар, сәүдәгәрләр, дворяннар хисабына арта. Казан губернасының төп промышленность куәте рус буржуазиясе кулында туплана. Реформалар чорында татар милли буржуазиясе дә көч җыя. Аның составы иң элек бай алыпсатарлардан чыккан кешеләр исәбенә 238 239
арта. Бурнаевлар, Маматовлар, Хуҗасәетовлар, Баязитов- лар, Вәлитовлар нәкъ шундыйлардан санала. Ялланып эшләүче эшчеләр хезмәтеннән файдаланган кустарь ос- таханә хуҗалары завод-фабрика хуҗаларына әвереләләр. А.Алеев, А. Ишморатов, И. Дебердеев кебек татар дво¬ ряннарының да бер өлеше сәүдә-сәнәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлый. Әйтик, җир биләүче А. Ишмора¬ тов, ат заводы һәм май сыгу заводлары белән беррәттән, чәй төрү һәм бүз тукымалар буяу-ману фабрикалары да тота. Крайда татар буржуазиясе, башлыча, вак һәм уртача зурлыктагы предприятиеләр: сабын кайнату, күн эшкәртү, мех һәм туку предприятиеләренә ия була. Са¬ фьян аяк киеме, милли баш киеме, бакыр савыт-саба җи¬ тештерүче барча вак предприятиеләр алар кулында тора. Үтәмешевләр, Арслановлар, Хөсәеновлар, Акчуриннар, Рәмиевләр, Яушевлар кебек завод-фабрика хуҗалары банк капиталы белән дә бәйләнештә торган. Аларның сәүдә-промышленность эшчәнлеге Урта Иделдә һәм Урал буенда яхшы билгеле булган. Татар буржуазиясенең сәүдә эшчәнлеге Казахстан һәм Урта Азияне дә колач¬ лаган. Шулай итеп, туган ягыбызның социаль-икътисади тормышы реформа елларында җитди үзгәргән. Сәнәгать капиталистик индустрияләшү юлына баскан. Авыл ху¬ җалыгында капитализм, нигездә, прусс юлы белән үскән. Күп милләтле пролетариат һәм буржуазия формалаш¬ кан. Хәл ителми калган аграр мәсьәләгә тагын бер кис¬ кен эшчеләр мәсьәләсе өстәлгән. Промышленность һәм авыл хуҗалыгының үсеш темп¬ лары буенча Казан губернасы Россиянең күп төбәкләреннән артта калган. Бу исә шәһәрдә һәм авыл¬ да өстәмә социаль киеренкелеккә сәбәп булган. Сораулар һәм биремнәр 1. Реформалар чорында авыл хуҗалыгының нинди тармакла- ■ ры аеруча нык үскән? 2. Реформалар чорында авылда базар мөнәсәбәтләре үсешен нинди дәлилләр раслый? Алпавыт һәм крестьян хуҗалыкларында ул мөнәсәбәтләр ничек чагыла? 3. Алпавыт хуҗалыкларының капиталистик үсеш юлына акрын керү сәбәпләрен аңлатыгыз. Крестьян хуҗалыгы үсешендә нинди каршылыклар очраган? 4. Казан губернасының авыл хуҗалы¬ гы үсешендә кайсы юл өстенлек алган — экстенсивмы, әллә интенсивмы? Бу сорауга җавап биргәндә, алдагы җаваплары¬ гызны да истә тотыгыз. 5. Реформалар чорында крестьяннар сыйныфының катлауларга аерылу үзенчәлекләрен билгеләгез. Рус һәм башка милләт авылларында андый катлауларга бүле¬ нүнең нинди аермасы булган? 6. Крестьяннарның эш эзләп читкә чыгып китү сәбәпләре нәрсәдә? 7. Реформалар чорында Казан губернасы промышленностенда капиталистик мөнәсәбәтләр үсешен тасвирлап бирегез. 8. 60—90 нчы еллар¬ да промышленностьның кайсы тармаклары аеруча алга китә? 9. Шәһәр хуҗалыгында нинди үзгәрешләр туа? Ул үзгәрешләр¬ не Казан һәм үзегез яшәгән шәһәр мисалында аңлатып бире¬ гез. 10. Сәүдә өлкәсендә нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләп бирегез. 11. Буржуазия һәм пролетариат халыкның кай¬ сы катлавыннан килеп чыккан? Татар буржуазиясе һәм проле¬ тариатының нинди үзенчәлекләре бар? 12. Реформалар чо¬ рында Казан губернасы промышленность һәм авыл хуҗалыгы үсеш алган төбәккә әверелгән дип әйтеп буламы? § 37. 70—90 нчы елларда иҗтимагый хәрәкәт Реформаларның ахырынача төгәлләнмәве һәм өзлек¬ сезлеге җәмгыятьтә канәгатьсезлек тудыра. Җәмгыять¬ нең төрле — либераль һәм революцион даирәләрендә иҗтимагый тәртипләрне үзгәртү планнары корыла. Кон¬ серваторлар моңа каршы фикердә торалар. 80 нче ел¬ ларда марксистик агым да барлыкка килә. Народниклык таралу. 70 нче елларда Казан губерна¬ сында народниклык хәрәкәте тарала. Элегрәк яшәгән революционерлар кебек, народниклык вәкилләре дә үзләрен халык мәнфәгатен яклаучылар дип саныйлар, җәмгыятьтә тигезлек һәм гаделлек тәртипләре урнаш¬ тырырга омтылалар. Бу максатка ирешү юлын алар ха¬ лык революциясендә күрәләр. Төп халкы крестьяннар булган илдә революция дә крестьяннарныкы булырга тиеш, дип исәплиләр. Казан студентларының демократик составы, уни¬ верситет атмосферасының иреккә омтылыш белән су¬ гарылуы, туган ягыбыздагы азатлык хәрәкәте тради¬ цияләре — болар барысы да народниклык идеяләре таралуга җирлек була. Нәкъ менә 50 нче еллар ахыры — 60 нчы еллар башындагы иҗтимагый хәрәкәткә кат¬ нашучылар танылган тарихчы һәм туган якны өйрәнүче 240 241
галим Н.Я. Агафонов түгәрәгенең күпчелеген тәшкил итәләр. Түгәрәк җитәкчесе демократик идеяләр тарату¬ чы “Камско-Волжская газета” (“Кама-Идел газетасы”) ре¬ дакторы була. Газета ике ел чыга һәм, “зарарлы юнә¬ лешле” булганы өчен, 1874 елда ябыла. Ул вакытта илдәге народниклык оешмалары арасын¬ да төп рольне “чайковчылар” уйный. Бу түгәрәкне төзүчеләрнең берсе Н.В. Чайковский булганга, түгәрәк аның исеме белән атала һәм ул зыялылардан, эш¬ челәрдән халык арасында эшләр өчен пропагандистлар әзерләү, революцион әдәбият нәшер итү һәм тарату белән шөгыльләнә. “Чайковчылар” бөтен Россиядә үз төркем¬ нәре челтәрен төзүне үз планнарының бер өлеше итеп куялар. Алар йогынтысында Казанда 1872 елда шун¬ дый ук түгәрәк оеша. Народниклык түгәрәген оештыруда университетның медицина факультеты студенты Е.М. Овчинников баш¬ лап йөри. Ул үзенә фикердәшләрне университет һәм 1874 елда ачылган ветеринария институты студентлары ара¬ сыннан таба. Мәскәү, Петербург белән элемтәдә тору яр¬ дәмендә түгәрәк әгъзалары народниклык, марксистик әдәбият белән танышалар. Алар революцион карашла¬ рын укучы яшьләр, интеллигенция вәкилләре һәм эш¬ челәр арасында тараталар. 1874 елның язында “халыкка йөрү” хәрәкәте башла¬ нып китә. Хәрәкәтнең башында “чайковчылар” да тора. Ләкин пропагандачыларның крестьяннарны восстани¬ егә күтәрергә өндәве авылда теләктәшлек тапмый. Ха¬ кимият җәзага тарту чаралары белән җавап бирә. Ел ахырына бер мең тирәсе пропагандачы кулга алына. Е.М. Овчинников һәм аның түгәрәгенең җиде әгъзасы төрмәгә эләгә. Народниклык идеяләрен алга сөргән икенче бер түгәрәк тә озак яши алмый. Ул 1876 елның ахырында оеша һәм 1879 елның көзендә полиция тарафыннан тар- мар ителә. Түгәрәк әгъзалары — студентлар Е. Печор- кин, С. Мышкин, курсисткалар С. Вершинина, Л. Квашнина-Лойко һәм башкалар үз ишләре арасында һәм авылда гына түгел, Алафузов эшчеләре арасында да про¬ паганда эше алып баралар. Казан революцион халыкчылык вәкилләре “Народная воля” (“Халык ихтыяры”) оешмасы эшендә дә эз калды¬ ралар. Бу оешманың башкарма комитеты әгъзасы В.Н. Фигнер Казандагы затлы нәсел кызлары институтында тәрбияләнә, университетның ирекле тыңлаучысы була. Ул Александр II гә һөҗүм әзерләүдә катнаша. 80 нче еллар башында Казанда 50 кешене берләштергән “Үзәк социалистик революцион түгәрәк” барлыкка килә. Аның әгъзалары, асылда, университет, ветеринария институты һәм Духовная академия студентлары, эшчеләр, укучы яшьләр арасында листовкалар, прокламацияләр, револю¬ цион эчтәлекле народниклык әдәбияты тараталар. 1881 елның 1 мартында “Народная воля” башкарма комитеты күптән әзерләнгән планын тормышка ашыра. Александр II үтерелә. Нәтиҗәдә “Народная воля” оеш¬ масы тар-мар ителә. Соңыннан ул инде кабат аякка баса алмый. Революцион народниклыкка либераль халыкчылык алмашка килә. Либераль халыкчылык вәкилләре дә га¬ дел иҗтимагый строй төзүне яклап чыгалар. Алар ан¬ дый җәмгыять капиталистик булырга тиеш түгел, диләр. Ләкин үзләре тәкъдим иткән нәрсәләрнең — крестьян¬ нарга арзан кредит бирүнең, төрле ширкәтләр, артельләр төзүнең нәкъ менә капитализм үсешен алга этәрү мөмкинлеген аңламыйлар. Народниклык тарафдарлары өчен “вак эшләр” вакы¬ ты җитә. Халык массаларына аң-белем таратып, тор¬ мышларын өйрәнеп, алар бик зур файда китерәләр. Бу җәһәттән университет, ветеринария институты, гимна¬ зия профессорлары һәм укытучылары, земство хезмәт¬ кәрләре — агрономнар, табиблар, җир төзүчеләр һәм ста¬ тистиклар тарафыннан бик күп файдалы эш эшләнә. Студентлар чыгышлары. 70—80 нче елларда иҗти¬ магый хәрәкәттә студентлар актив катнаша. Студент¬ лар чыгышларының зур үзәге Казан була. Чыгышларның берсе “Лесгафт эшенә” бәйле рәвештә башлана. Петр Францевич Лесгафт 1868 елның көзендә университетның физиологик анатомия кафедрасына сай¬ лана. Демократик карашлы кеше буларак, ул мәгариф округы попечителенең университет автономиясен юк 243 242
итәргә омтылуы белән килешеп тора алмый. 1871 ел¬ ның гыйнварында “Санкт-Петербургские ведомости” (“Санкт-Петербург хәбәрләре”) дигән газетада аның бер мәкаләсе басылып чыга. Анда П. Лесгафт “университет¬ ны күндәм гимназиягә яки, дөресрәге, карусыз чинов¬ никлар канцеляриясенә әверелдерергә” маташуларга каршы чыга. Шул ук елның көзендә ул үз имзасы белән “Казан университетындагы хәлләр” дигән тагын бер мәкалә бастыра. Университетта хөкем сөргән тәртипләр¬ не кискен тәнкыйтьләү эзсез калмый. Профессорга укы¬ ту тыела һәм ул университеттан куыла. Аңа теләктәш¬ лек йөзеннән университетның 7 профессоры отставкага чыга, берничәсе Лесгафтны куудан канәгатьсезлек бел¬ дерә. Студентлар исә протестлар язалар, яңа профессор¬ ның анатомия кафедрасына керүенә озак кына каршы¬ лык итәләр. Еш кына студентлар ачыктан-ачык баш күтәрәләр. 1880 елда Казан университеты студентлары, сходкага чыгып, үз оешмаларын төзергә рөхсәт таләп итәләр. 1882 елның октябрендәге сходка университетка полиция кертү белән тәмамлана. Студентлар лекцияләргә кермиләр һәм үз хокуклары турында петиция бирәләр. Хәл кис¬ кенләшә, бу турыда үзәк матбугат яза башлый. Өч дистәләп студент университеттан куыла, ләкин прорек¬ тор белән мәгариф округы попечителе дә отставкага китәргә мәҗбүр була. 1886 елның ноябрендә студент¬ лар университетка нигез салуга багышланган чараларга катнашудан баш тарталар. 80 нче елларның икенче яртысында Казанда студент¬ ларның берничә китапханәсе, үзара ярдәмләшү касса¬ сы, якташлар оешмасы эшли. Шуларның берсенә — Самара-Сембер оешмасына һәм “чиктән тыш зарарлы юнәлешле” революцион түгәрәккә 1887 елда универси¬ тетның юридик факультеты беренче курс студенты В.И. Ульянов керә. Ул чакта университетта студентларның күпчелеген үз эченә алган 20 яшерен түгәрәк эшли. 1887 елның ноябрь-декабрь айларында Россиянең югары уку йортларында студентлар чыгышлары булып уза. Алар Казанда да теләктәшлек таба. 1887 елның 4 декабрендә университетның актлар залында студентлар сходкага җыела. Аларга берничә дистә ветеринария сту¬ денты да килеп кушыла. Студентлар үз таләпләрен уни¬ верситет ректоры Н.А. Кремлевка биргән петициядә бәян итәләр. Алар арасында университетларда үзидарәне чик¬ ләүче уставны гамәлдән чыгару, студентлар өстеннән полиция күзәтүен һәм законсызлыкны туктату, сходка¬ ларга җыелу, китапханәләр, уку биналары, үзара ярдәмләшү класслары оештыру хокукы бирү кебек таләпләр куела. Сходка нәтиҗәсендә университетның 250 дән артык студенты җәзага тартыла. Сходкага иң актив катнаш¬ кан студентларны, шул исәптән В.И. Ульяновны да кул¬ га алалар, университеттан чыгаралар һәм Казаннан ку¬ алар. Төрмәдә утырганда, студентлар, бергәләшеп, “Про¬ тест белдерүче Казан студентларының хушлашу хаты” дигән өндәү язалар. Марксистик юнәлеш. Марксистик әдәбият төбәккә әле 70 нче еллардагы народниклык түгәрәкләре эшчәнлеге җәелгәндә үк килә башлый. Казан университеты китап¬ ханәсендә Марксның “Капитал”ы була. Марксистик әдәбият, Плехановның “Освобождение труда” (“Хезмәт¬ не азат итү”) төркеме басмалары белән, нигездә, студент¬ лар, укучы яшьләр танышып бара. Әлеге әдәбиятны пропагандалау 80 нче еллар ахырын¬ да беренче марксистик түгәрәкләрдә дә дәвам ителә. Аларның оештыручысы һәм җитәкчесе Н.Е. Федосеев (1869—1898) була. Оештыру эшенә ул сәяси ышанычсызлыгы, “зарар¬ лы” уйлары һәм тыелган китаплар укыганы өчен 1887 елның декабрендә 1 нче Казан гимназиясенең 8 нче классыннан куылгач керешә. 1888 елның көзенә Казанда унлап марксистик түгәрәк эшли, алар университет, ветеринария институты, гимна¬ зия студентлары арасында пропаганда эше алып бара. Кокушкинодан сөргеннән кайткач, шул түгәрәкләрнең берсенә В.И. Ульянов та йөри башлый. Укучы яшьләр К. Маркс, Ф. Энгельс, К. Каутский, П. Лафарг хезмәтлә¬ рен, “Хезмәтне азат итү” төркеме басмаларын өйрәнәләр. Түгәрәк утырышларында еш кына Казандагы народник¬ лык вәкилләре белән кызу бәхәсләр туа. 245 244
Федосеев түгәрәкләре әгъзалары, беренчеләрдән булып, Казан предприятиеләре эшчеләре белән элемтә урнаш¬ тырырга омтылып карыйлар, яшертен типография оеш¬ тырып, К. Маркс, Ф. Энгельсның “Фәлсәфә фәкыйрь¬ леге”, “Социализмның утопиядән фәнгә таба үсеше”, “Гаиләнең, хосусый милекнең һәм дәүләтнең килеп чыгышы” һәм шуның кебек башка хезмәтләрен тәрҗемә кылып нәшер итәргә җыеналар. Бу эштә алар¬ га А.М. Горький булыша. Ул чакта булачак язучы Ка¬ занда яши, А.С. Деренковта булка пешереп сату эшендә эшли. Федосеев түгәрәкләре эшчәнлегенең кайбер вакый¬ галарын ул соңыннан “Минем университетларым” исем¬ ле китабында бик ачык чагылдыра. 1889 елның июлендә Н.Е. Федосеев кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Полиция яшерен типографиянең эзенә төшә, түгәрәк әгъзаларының һәм шуңа катнашы бул¬ ган кешеләрнең исемнәрен ачыклый. “Федосеев эше” буенча инде Түбән Новгородта яшәүче А.М. Горький да җавапка тартыла. 1899 елда Самара губернасына китеп өлгергәнгә күрә, В.И. Ульянов кулга алынудан коты¬ лып кала. Казанда чагында большевикларның булачак җитәкчесе В.И. Ленин, марксизм идеяләрен кабул итеп, революцион көрәш юлына баса. Марксизмны пропагандалау Казанда университет сту¬ денты А.М. Стопани (1871—1932) һәм ветеринария ин¬ ституты студенты Н.Э. Бауман (1873—1905) эшчәнле- генә бәйле рәвештә соңыннан да бара. 1891 елда Стопани социал-демократик түгәрәк оеш¬ тыра, Алафузов эшчеләре арасында пропаганда эше җәел¬ дерә. Алафузов фабрикасында марксистик түгәрәк тә оеша. Полиция аны 1895 елда тар-мар итә. Стопани белән берлектә Бауман Алафузов, Крестов¬ ников, Рам заводларында берничә түгәрәк оештыра. 1892 елда ул Адмиралтейство бистәсендә Алафузов эшчелә¬ ренең маевкасын җитәкли. 1894 елда Стопани — Ярославльгә, ә Бауман Петер¬ бургка китә. Бераз вакыттан соң Бауман “Эшчеләр сый¬ ныфын азат итү өчен көрәш Союзы” әгъзасы була. 70—90 нчы елларда Казан губернасында иҗтима¬ гый хәрәкәт киң колач җәя алмый. Бу хәрәкәткә, нигездә, студентлар, укучы яшьләр, Казан университе¬ ты профессорлары һәм укытучылары, земство хезмәт¬ кәрләре катнаша. Революцион халыкчылыкны либе¬ раль халыкчылык алыштыра. Аңа каршы көрәштә әлегә тарафдарлары аз санлы марксистик юнәлеш үзенә юл сала. Сораулар һәм биремнәр 1. Народниклык вәкилләре нәрсәгә омтылганнар? Алар үз мак- ■ сатларына нинди юл белән ирешергә өмет иткәннәр? 2. Ка¬ зан Народниклык тарафдарлары халыкның кайсы катлауларын¬ да пропаганда эше алып барганнар? Халык ул пропаганданы ничек кабул иткән? 3. Народниклыкның крестьяннар революци¬ ясенә өмете акланганмы? 4. Народниклык түгәрәкләренең кыс¬ ка гомерле булу сәбәбен сез нәрсәдә күрәсез? 5. Казанның революцион народниклык вәкилләре Халык ирке оешмасы белән нинди бәйләнештә торганнар? Аларның эшчәнлеге Халык их¬ тыяры оешмасы әгъзалары эшчәнлегеннән нәрсә белән аеры¬ лып торган? 6. Революцион һәм либераль халыкчылык тараф¬ дарларының нинди уртак омтылышлары булган? Аларның ка¬ рашларындагы аерма нәрсәдә? Вак эшләр идеясенә сез ничек карыйсыз? 7. Студентлар чыгышларының сәбәпләре нинди бул¬ ган? Алар нәрсәгә омтылганнар? 8. 1887 елның 4 декабрендә¬ ге студентлар сходкасына катнашучыларның таләпләрен сөйләп бирегез. Ул таләпләр революционмы, әллә либераль булганмы? 9. Казан губернасы шартларында марксизм таралуга нәрсә булышкан? 10. Марксистик карашлар халыкның кайсы социаль төркемнәре арасында яңгыраш тапкан? Ул идеяләрне иң актив пропагандалаган кешеләрнең исемнәрен атагыз. 11. 7 0 — 80 нче елларда иҗтимагый хәрәкәт массакүләм төс алганмы? XIX гасыр ахырына ул хәрәкәттә нинди идеяләр һәм ни өчен өстенлек иткән? § 38. Милли хәрәкәт Татар милли хәрәкәтенең туу сәбәпләре һәм аның үсе¬ ше. XIX йөзнең икенче яртысында татар милли хәрәкәте туа һәм үсеш ала. Гасыр ахырында Казан губернасында 675,4 мең татар, шуларның 35 меңнән бераз артыгы шәһәрләрдә, ә 640 меңе өязләрдә яши. Татар милләтенең этник территориясе үзәгендә — Идел-Кама районында — барысы 808,7 мең татар яшәгән. Россия империясендә татарларның тулаем саны 2,6 миллионга җиткән. Татарлар иң күп тупланып яшәгән төбәк Казан гу¬ бернасы була. Татар милләте формалашуда Казан гу¬ бернасының хәлиткеч роле шуның белән аңлатыла. 246 247
Губерна һәм Казан милли хәрәкәтнең төп үзәгенә әве¬ релә. Татар эшмәкәрләре, милли интеллигенциянең, җәмәгать эшлеклеләренең киң катлавы да биредә туп¬ лана. Хөкүмәтнең милли сәясәте татар халкында канәгать¬ сезлек тудыра. Мәгариф эше, тел, эшмәкәрлек кысын¬ кы шартлардан интегә. Мисал өчен, татар эшмәкәрлә¬ ренә металлургия предприятиеләре тотарга, кайбер то¬ варлар белән сату итәргә, Урта Азиядә күчемсез милек булдырырга рөхсәт ителми. Шул ук вакытта Бөек ре¬ формалар чоры тудырган яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр татар җәмгыяте тормышының барлык тармаклары, шул исәптән сәүдә-промышленность эшчәнлегенең, милли мәдәниятнең каршылыксыз үсеше өчен тиешле шарт¬ лар, мөмкинлекләр таләп итә. Милли үзаң үсә, ул тигез хокуклылык һәм хөрлек идеяләрен алга сөрә. Татар җәмгыяте үзе дә күп яктан яңарыш таләп итә. Ислам дине йогынтысы астында мәдәнияттә, иҗтима¬ гый аңда яшәп килгән традицион кануннар дөньяви белем таратуны, Европа һәм бөтендөнья цивилизация¬ се казанышларын үзләштерүне тоткарлап тора. Сәнгать¬ нең дә күп төрләре үсеп китә алмый. Яңа формалы иске сәясәткә каршы. XIX йөзнең икенче яртысында хакимият: «Россия — халыкка теләсә нинди дин тотарга ирек бирә торган ил», — дип, кат-кат тәкрарлый. Бөтен диннәр дә бертигез хокуклы, кайсы милләттән булуына карамастан, кануннар империя граж¬ даннарын бертигез яклый, алар бер үк төрле салымнар түли, теләсә нинди хезмәт урынында эшли ала, дип рас¬ лый. Ләкин чынлыкта эш башкача тора — правосла¬ виегә өстенлек бирелә, руслаштыруга юнәлеш тотыла. Үзенең төп асылын саклаган хәлдә, милли сәясәт бер¬ кадәр үзгәреш кичерә. Идел буе халыкларын көчләп хри¬ стианлаштыруга омтылышлар тиешле нәтиҗә бирмәгәч, ул сәясәт икенче форма ала. Хәзер мәгариф эше руслаш¬ тыруның төп ысулына әверелә. 1870 елның 26 март ка¬ нуны буенча мөселман дини мәктәпләре, мәдрәсәләр Ха¬ лык мәгарифе министрлыгына буйсындырыла, ә рус теле милли уку йортларының укыту программаларына кертелә. 1888 елның 16 июль кануны нигезендә муллалар үз урын¬ нарына рус теленнән имтихан биргәч яисә рус башлангыч мәктәбендә уку курсын узгач кына сайланып куела ала. Бу канунны кабул итү нәтиҗәсендә татарлар арасында Төркиягә күчеп китү (мөһаҗирлек) хәрәкәте көчәя. Хөкүмәт сәясәте нигезендә Н.И. Ильминский систе¬ масы ята. Аның асылы шунда — руслаштыру белән “рус булмаган халыклар” миссионерлары, дин әһелләре үзләре шөгыльләнергә тиеш була. Ул кадрларны әзерләү мах¬ сус уку йортларына йөкләнә. 1863 елда ачылган Казан үзәк керәшен татарлары мәктәбеннән тыш, тугыз елдан соң Ильминский Казанда рус булмаган халыклар өчен укытучылар семинариясе оештыра. Семинария татар, мордва, мари, чуаш һәм удмурт мәктәпләре өчен укыту- чы-миссионерлар әзерли. Моннан кала, изге Гурий дини җәмгыяте катнашы белән күп санлы миссионер мәктәпләре ачыла, анда чукындырылган татар, чуаш, удмурт һәм рус булмаган башка халыклар балалары ка¬ бул ителә. Н.И. Ильминский системасы моның белән генә чик¬ ләнми. Дин әһелләре гыйбадәт кылуны рус булмаган халыкларның үз телендә алып бара алалар, чиркәү әдәби¬ яты да шул телләрдә нәшер ителә. Чукындырылган та¬ тарлар, чуашлар, марилар, мордвалар, удмуртлар өчен кириллица нигезендә махсус әлифбалар төзелә. Христианлаштыру рус булмаган халыкларда каршы¬ лык тудыра. 60 нчы елларда керәшеннәрнең исламга кире кайтуы массакүләм төс ала. 1866—1868 елларда Казан губернасында 12 мең керәшен ирләре правосла¬ виедан баш тарта. Яңа салымнарга һәм йөкләмәләргә, милли-дини кысу көчәюгә каршылык йөзеннән 1878—1879 елларда татар крестьяннарының көчле хәрәкәте күтәрелә. Спас, Ка¬ зан, Чистай өязләрендә бу хәрәкәт аеруча киң колач ала. Чуалышларда Мамадыш, Тәтеш өязләре крестьян¬ нары да катнаша. Казан губернасының крестьян эшлә¬ ре идарәсе бастырып чыгарган яңа күрсәтмә буенча, ян¬ гыннан саклану сарайлары оештыру өчен акча салымы, корылмалар өчен мәҗбүри страхование акчасы түләү, писарьлар, стражниклар тоту Һ.С. кертелә. Күрсәтмә рус халкы өчен төзелә һәм анда “ходай кануны”н укыту, 248 249
чиркәүләр төзү һәм аларга ярдәм итү турында пункт¬ лар да була. Рус-татар мәктәпләре оештыру шартла¬ рында бу адым хакимиятнең татарларны православиегә көчләп кертергә яңа омтылышы дип кабул ителә. Татар авылларында чуалышлар башлана. Беренче чыгышлар Спас өязендә башлана. Иске Үргәагар, Татар Мулла, Зур, Урта, Түбән Тигәнәле, Ал¬ пар һәм башка авылларда крестьяннар үз корылмалары өчен страхование акчасы түләүдән, янгыннан саклану са¬ райлары тотудан, полиция урядникларын сайлаудан, баш¬ ка йөкләмәләр үтәүдән баш тарталар. Күрше мордва һәм чуаш авылларында — Лягушкинода, Болакта, Тигән- Бүләктә дә шундый ук вакыйгалар була. Кайбер җирләрдә крестьяннар авыл старосталарын үз урынна¬ рыннан куалар, яңа кешеләр сайлап куялар. Казан өязендә шундый ук чыгышлар Зур Мәңгәр, Мәмсә, Зур Әтнә, Арча, Яңа Кишет волостьларында була. Мәмсә авылында крестьяннар писарьны, ике полиция стражнигын кыйнап ташлыйлар, яңа старшина сайлый¬ лар. Өяз авылларының барысында да яңа старосталар куела. Бу исә Мәмсә өязендә крестьяннар үзидарәсе ур¬ нашуны аңлата. 1878 елның ноябрь ае ахырында шул ук хәл Зур Мәңгәр, Зур Әтнә волостьларында да кабат¬ лана. Хакимияткә күрсәтмәне гамәлдән чыгарырга туры килә. Крестьяннарны буйсындырыр өчен хәрби көч кул¬ ланыла. Казан өязендә чыгышларны бастыру белән гу¬ бернатор Н.Я. Скарятин шөгыльләнә, аңа бер батальон солдат ярдәм итә. Әтнә, Мәңгәр, Мәмсә волостьларында тентүләр, кулга алулар, кыйнаулар башлана. Зур Мәңгәр авылында тирә-як авыллардан җыйган крестьяннарны губернатор тезләнеп торырга мәҗбүр итә. Аннары алар¬ ны чыбыклар белән кыйнау башлана. 800 ләп кеше — яше-карты шушы мәсхәрәгә дучар була. Моннан соң берничә кеше дөнья куя. Берничә кешене каторгага, Себергә сөргенгә озаталар, төрмәгә утырталар. Спас, Чистай, Мамадыш һәм кайбер башка өязләр авылларында 1879 елда чыгышлар кабат башлана. Кре¬ стьяннар хәрәкәте тулысынча 1880 ел башында гына бастырыла. Вәисовчылар хәрәкәте. Вэисовчылар хирэкэте үзен¬ чәлекле хәрәкәт була. Ул, дини хәрәкәт буларак, 1862 елда барлыкка килә. Баһаветдин Вәисов (1804-1893), Ка¬ занда гыйбадәт йорты ачып, анда кешеләрне “чын дингә” өйрәтә башлый. Тиздән ул “Аллага искечә ышанучы мөселманнарның Вәисов полкы” дигән хәрәкәт оешты¬ ра. Хәрәкәтнең үз дини нәзарәте дә була. Илле сигез яшьлек Вәисов үз вакытында Казан губер¬ насының Зөя өязендәге Муллаиле авылында башлан¬ гыч белем алган, аннары мәдрәсәдә укыган. Б. Вәисов китаплар язып тараткан, татар халкы яшәгән губерна¬ лар губернаторларына тәртипләрне фаш итүче шигырьләр юллаган. Александр II үтерелгәннән соң, ул Петербургка барып кайткан, яңа патшаны чиновниклар башбаштак¬ лыгына чик куярга өндәгән. Биредә ул Александр III гаиләсенә “Бөек держава патшасы Александр III турын¬ да вәгазь”, “Чарасызлык вакытында дөнья хәле”, “Под¬ данныйлар бәлаләре” дигән шигырьләрен тәкъдим иткән. Казандагы йортын һәм хуҗалыгын Вәисов Россия империясеннән бәйсез территория дип игълан иткән һәм анда яшел флаг күтәргән. Ул мөселманнарның сәүдә һәм сәнәгать белән шөгыльләнүен хупламаган. Вәисов¬ чылар исламның чисталыгын яклаганнар, ислам дине әһелләренең “комсыз мөртәтлеген” фаш иткәннәр, ар¬ мия хезмәтеннән баш тартканнар, гражданлык канун¬ нарына һәм дөньяви хакимияткә буйсынырга теләмәгәннәр, яңа туган балаларны муллалар теркәвенә каршы торганнар. Халыкчылык интеллигенциясенең “халыкка йөрү” чорында алар татар крестьяннары ара¬ сында үгетләү эше алып барганнар. 1884 елда, солдатлар отряды ярдәмендә, Казан обы¬ вательләре Вәисовның йортын тар-мар итәләр. Вәисов үзе “куркыныч формада акылдан шашкан” кеше дип таныла һәм Казан округы психик авырулар шифаханә¬ сенә ябыла. 1893 елның сентябрендә ул шунда үлә. Вәи- совчыларның алтысы Себергә сөргенгә озатыла. Мәгърифәтчелек. XIX гасырның икенче яртысын¬ да татар мәгърифәтчелеге тагын да үсә төшә. Хәтер¬ ләвебезчә, аның башлануы И.Хәлфин, X. Фәезханов, 250 251
М. Махмутов, С. Кукляшев исемнәренә бәйле. XIX йөзнең 60 нчы елларыннан бу башлангыч инде мәгърифәтче¬ лек хәрәкәте булып формалаша. Татар мәгърифәтчелә¬ ре татарлар арасында мәгариф, фәнни һәм техник бе¬ лемнәр тарату эшен ныклап җайга салырга, халыкны рус һәм Европа мәдәниятенә тартырга, тормышны Евро¬ падагыча корырга, искергән традицияләрдән арынырга омтылалар. Бу аларның хыялы гына түгел, ә төп тор¬ мыш максатына әверелә. XIX гасырның икенче яртысында татар мәгърифәт¬ челек хәрәкәтендә Шиһабетдин Мэрҗани (1818—1889) иң күренекле кешеләрнең берсе була. Мэрҗани: “Хал¬ кыбызның киләчәге өчен без европача белемгә, мәга¬ рифкә, мәдәнияткә, сәнәгатькә мохтаҗ. Осталыкны һәм мәгарифне, алар кайда бар, шуннан алырга ярый. Бе¬ лем һәм укымышлылык милли һәм тел чикләрен бел¬ ми”, — дип яза. Ш. Мәрҗанинең педагогик, фәнни эшчәнлеге Казан¬ да 1850 елда аны беренче мәхәллә мулласы һәм мөдәрри¬ се итеп куйгач башлана. Моңа хәтле ул, белем туплап, ун ел вакытын Бохарада һәм Сәмәркандта уздыра. Ә урта белемне ул аннан элегрәк, Казан өязе Ташкичү авылында ала. Ш. Мәрҗанинең мәгърифәтчелек идеяләре традици¬ он җәмгыятькә каршы тору булып яңгырый. Ул дөнья¬ ви белем алуның, фән нигезләрен өйрәнүнең ислам ди¬ ненә зарары юк, дип раслый, мөселман дине әһелләре¬ нең музыканы, сынлы сәнгатьне тыюларына каршы чыга. Ш. Мэрҗани мәктәпләр һәм мәдрәсәләрне үзгәртеп корырга, аларны урта гасырның формаль, коры фәлсәфәсеннән — схоластикадан азат итәргә өнди. Та¬ тар халкын Европа мәдәниятенә җәлеп итү, тарту өчен рус телен өйрәнергә чакыра. Ш. Мэрҗани үз идеяләрен үзе үк тормышка ашы¬ ра. Казанда ул беренче яңа типтагы мәктәп ача, аның программасына дини белемнәр белән беррәттән дөнья¬ ви фәннәр дә кертелә. Мәгърифәтче рус-татар мәктәпләре оештыруга теләктәшлек итә, 1876 елда Казанда ачылган Татар укытучылар мәктәбендә 8 ел дин гыйлеме укыта. ТП. Мэрҗани олы галим — фәлсәфәче һәм тарихчы да була. Ул татар халкы тарихы буенча беренче мәртәбә системага салынган “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файда¬ ланылган хәбәрләр”) дигән хезмәт яза. Ислам тарихы буенча күп санлы хезмәтләр язып калдыра. Ул археоло¬ гия, этнография, география, математика, астрономия фәннәре буенча да кыйммәтле хезмәтләр иҗат итә. Ге- лиоцентрик теорияне халыкка таратуы өчен аны “икен¬ че Галилей” дип атыйлар. Галим Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгы¬ яте утырышларында кат-кат чыгышлар ясый, 1887 елда IV Бөтенроссия археология корылтаенда доклад сөйли. К. Насыйри (1825—1902) Ш. Мәрҗанинең яшьрәк за¬ мандашы була. Ул Югары Шырдан авылында мулла га¬ иләсендә туа. Әтисе мәктәбендә башлангыч белем алгач, ул “Касыймия” мәдрәсәсенә укырга керә. 1855 елдан алып К. Насыйри 16 ел буена Казандагы Духовный училище¬ да һәм Духовная семинариядә татар теле укыта. Алтмы¬ шынчы елларда ул Казан университетының ирекле тың¬ лаучысы була. XIX йөзнең соңгы чирегендә К. Насыйри күбрәк фән һәм мәгърифәтчелек белән шөгыльләнә. Үз ана телендә ул әдәбият, тарих, арифметика, физика, география, педагогика, медицина, химия, биология һәм башка фәннәр буенча дәреслекләр һәм китаплар яза, рус те¬ леннән татар теленә шактый күп дәреслекләр тәрҗемә итә, татар халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю һәм өйрәнү белән актив шөгыльләнә. Шуның нәтиҗәсендә “Казан татарларының халык әдәбияты үрнәкләре”, “Казан та¬ тарлары әкиятләре” исемле китаплар дөнья күрә. Рус география җәмгыятендә, Казан университеты каршын¬ дагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә аны фәннәрне тирәннән өйрәнүче галим дип атыйлар. 1885 елда К. Насыйри Археология, тарих һәм этногра¬ фия җәмгыятенең хокукый әгъзасы итеп сайлана. 50 елдан артык К. Насыйри өстәл календарьлары чыгарып килгән. Ул календарьлар үзенә күрә кечкенә энциклопедия кебек булган. Алар татар вакытлы матбу¬ гатына нигез салганнар. К. Насыйриның “Таң йолды¬ 252 253
зы” исемле газета чыгару ниятен хакимият кире как¬ кан. К. Насыйри татар һәм рус халыкларының якынаю¬ ын яклаган. Ул татар телендә “Россиянең кыскача та¬ рихы”, “Рус тарихының хәтердә калырлык вакыйгала¬ ры” китапларын нәшер иткән, “Рус теленең уку кагый¬ дәләре”, “Рус теле грамматикасы”, “Рус-татар сүзлеге” дигән китаплар язып бастырган. “Император география җәмгыяте язмалары”нда аның “Казан татарларының го¬ реф-гадәтләре” исемле мәкаләсе нәшер ителгән. Үзенең кечкенә генә фатирында К. Насыйри татар шәкертләрен русчага өйрәткән. Татар мәгърифәтчелегенең бу иң күре¬ некле вәкилләре уртак теләк белән яналар. Алар татар халкы арасында фәнни белем таратуны, аның социаль үсешен кайгырталар, мөселманнарның йомыклыгына һәм торгынлыгына каршы көрәшәләр. Язучылар Фатих Халиди (1850—1923), Габдрахман Ильяси (1856—1895), Заһир Бигиев (1870—1902) та татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең актив эшлеклеләре булган¬ нар. К. Насыйри тарафдарлары буларак, алар дөньяви бе¬ лем бирүне, татарларны рус һәм Европа мәдәниятенә тар¬ туны, үз милләтенең күпкырлы алгарышын яклап чык¬ каннар, надан муллаларга каршы көрәшкәннәр. Бу язу¬ чылар әсәрләрендә татар хатын-кызларының тигез хокук¬ лыгы темасы аеруча нык яңгыраш тапкан. Җәдитчелек. Татар мәгърифәтчелек идеяләре һәм эшчәнлеге җәдитчелек хәрәкәте тууга нигез әзерли (хәрәкәтнең исеме “җәдит” — яңа дигән гарәп сүзеннән килеп чыккан). Бу хәрәкәт XIX гасырның 80 нче елла¬ рында барлыкка килә. Аның идеологлары Исмәгыйль Гаспралы (1851—1914), Галимҗан Баруди (1857—1921), Ризаэтдин Фәхретдин (1859—1936) һәм татар либераль зыялыларының кайбер башка вәкилләре була. Җәдитчелек мәгариф, мәгърифәт өлкәсендә туа. Иске мәктәптән схоластика аңкып тора, ул, башлыча, урта га¬ сырлар фәненә нигезләнә, анда исә дин тәгълиматы өстен¬ лек итә. Асылда исә дөньяви белемле, заман фәне каза¬ нышларын үзләштергән кадрлар кирәк була. Җәдит¬ челәр, хакимиятнең һәм татар җәмгыятенең консерва¬ тив даирәләре (кадимчеләр) каршылыгын акрынлап җиңеп, татар мәктәбендә белем бирү системасын үзгәртеп кору эшенә керешәләр. 80 нче еллардан башлап иске, кадими мәктәпләргә яңа ысул (җәдит) белән эшләүче мәктәпләр алмашка килә башлый. XIX гасыр ахырында Казан губернасында алар¬ ның саны берничә дистәгә җитә. Җәдитчелек мәктәпләрендә хәреф җыеп уку урынына аваз ысулы файдаланыла, ул мәктәп фәннәрен үзләштерүне җи¬ ңеләйтә. Үзгәртелгән мәктәпләр сыйныф такталары, парталар, өстәлләр, географик карталар белән җиһазлан- дырыла. Имтиханнар бирү кертелә. Укучылар, ислам дине нигезләре белән беррәттән, арифметика, география, тарих фәннәре, рус теле, берничә төрле Европа һәм көнчы¬ гыш халыклары телләрен үзләштерәләр. Татар теле исә “төрки тел” исеме астында өйрәнелә. 1882 елда Г. Баруди Казанда яңа ысул белән эшли торган иң атаклы уку йортларының берсенә — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез сала. Анда башлан¬ гыч сыйныфларда дини тәгълимат өйрәнүгә атнасына — 39, дөньяви фәннәргә 11 сәгать вакыт бирелә, ә урта сый¬ ныфларда моңа 43 һәм 131 сәгать вакыт сарыф ителә. Дөньяви фәннәр “Галия” (Уфа), “Хөсәения” (Оренбург), “Рәсүлия” (Троицк) кебек яңа ысул белән укыта торган эре мәдрәсәләрдә дә шактый зур урын ала. Тора-бара мәктәптә татарларны укыту эшен үзгәртеп кору көчәя төшә. Ләкин яңа ысуллы уку йортлары әлегә өстенлеккә ирешә алмый. XIX гасыр ахырында Казан губернасында алар барлык татар мәктәпләренең бары 5 проценты тирәсен генә тәшкил итә. Җәдитчеләр программасы милләт тормышының төрле якларын яңартуны күздә тота. Ул хатын-кызларга бе¬ лем бирүне, китапханәләр, клублар, уку йортлары ачу¬ ны, газеталар нәшер итүне алга куя. Җәдитчеләр татар¬ ларның европача киенүен, театрга йөрүен яклап чыга. Ислам дине дә үзгәрергә тиеш, дип саныйлар. Алар шактый күп эш эшлиләр. 1883 елдан беренче төрки-татар газетасы “Тәрҗеман” чыга башлый. Аның нигез салучысы һәм беренче мөхәррире Бахчасарай шәһәре башлыгы И. Гаспралы була. Газетада Р. Фәхрет¬ дин, Ә. Максуди, агалы-энеле Шакир һәм Закир Рәми- 254 255
евләр, татар интеллигенциясенең күп кенә башка күре¬ некле вәкилләре хезмәттәшлек итә. 1890 елда Г. Бару- ди, хатыны белән берлектә, хатын-кызлар өчен яңа ысул¬ лы беренче мәктәп оештыра. Ул “Маһруй абыстай мәктәбе” дип атала. Шулай итеп, XIX йөзнең икенче яртысында татар милли хәрәкәте зур юл үтә. Мәгърифәтчелек хәрәкәте формалаша, аның сафларыннан алдынгы карашлы мил¬ ли эшлеклеләр һәм фикер ияләре үсеп чыга. Бу хәрәкәтнең күп кенә идеяләрен җәдитчеләр дә кабул итәләр. Бу инде мәгърифәтчелек кенә түгел, ә үзгәртеп кору, реформаторлар хәрәкәте була. Ул исә татар җәмгы¬ ятенең мәгарифенә, иҗтимагый тормышына, көнкүре¬ шенә ныклы эз сала. Сораулар һәм биремнәр Q1. Ни өчен Казан губернасы һәм Казан шәһәре татар милли ■ хәрәкәтенең үзәгенә әверелгән? 2. Татар милли хәрәкәте ту¬ уның сәбәпләре нәрсәдә? З.Н.И. Ильминский системасын тасвирлагыз. Ул хөкүмәтнең милли сәясәте белән ничек бәйле булган? 4. Татар крестьяннарының 1878—1879 еллар¬ дагы чыгышларының сәбәпләрен һәм барышын сөйләп бире¬ гез. 5. Вәисовчылар хәрәкәтенең үзенчәлекләре нәрсәдә? Аларның карашлары нинди булган? 6. Татар мәгърифәтчелеге хәрәкәтенең төп идеяләре нәрсәдән гыйбарәт? 7. XIX йөзнең икенче яртысындагы татар мәгърифәтчелегенең иң күренекле вәкилләре Ш. Мәрҗани белән К. Насыйри карашларында нин¬ ди уртаклык бар? 8. Татар мәгърифәтчеләренең нинди фи¬ керләрен безнең заман өчен дә аваздаш дип әйтеп була? 9. Та¬ тар мәгърифәтчелеген һәм җәдитчелекне нәрсә берләштерә? Аларның аермасы нәрсәдә? 10. Җәдитчелекнең мәгариф өлкәсендә тууының сәбәпләрен аңлатып карагыз. 11. Җәдит¬ челек хәрәкәте вәкилләре нинди төп нәтиҗәләргә ирешкән? § 39. XIX гасырның икенче яртысында фән һәм мәдәният XIX гасырның икенче яртысында, барыннан да бигрәк реформалар чорында, илнең социаль-икътиса- ди, иҗтимагый тормышы тирән үзгәрешләр кичерә. Шулар йогынтысында мәдәният тә үсә, аның төрле өлкәләре нык алга китә. Фән. Казан университеты элеккечә үк крайның мәдәният, бигрәк тә фән үзәге булып тора. Биредә, ак¬ рынлап, бөтен дөньяга танылган берничә фәнни мәктәп оеша һәм үсешкә ирешә. Органик химия өлкәсендә яңа мәктәпкә Александр Михайлович Бутлеров нигез сала. Ул 1828 елда Чис- тайда 1812 елгы Ватан сугышы ветераны гаиләсендә туа. Казан университетын тәмамлагач, үзенең укытучысы — К.К. Клаус ярдәме белән ул 1850 елда химия кафед¬ расында профессор булырга әзерләнү өчен кала. Ул Н.Н. Зининнан да белем ала. Бер елдан А.М. Бутлеров магистрлык диссертациясе яклый, тагын өч елдан хи¬ мия һәм физика фәннәре докторы дәрәҗәсен алуга ирешә. 1860 —1863 елларда ул Казан университетын җитәкли. А.М. Бутлеровның төп фәнни казанышы — органик кушылмаларның химик төзелеше теориясенә нигез салу. Бу теория хәзерге заман органик химиясенә башлангыч бирә. Казан галименең тикшеренүләре пластмассалар, синтетик каучук һәм башка яңа органик матдәләр ясау¬ га юл ача. Аның “Органик химияне тулысынча өйрәнүгә кереш” дигән фәнни хезмәте күп буын химикларның өстәл китабына әверелә. Бутлеров Петербург Фәннәр академиясе академигы, Россиядәге һәм чит илләрдәге егерме алты университетның һәм фәнни җәмгыятьнең шәрәфле әгъзасы итеп сайлана. Владимир Васильевич Марковников һәм Александр Михайлович Зайцев А.М. Бутлеровның күренекле шәкертләре була. Аларның хезмәтләре синтетик орга¬ ник химия үсешенә зур өлеш кертә. Профессор Мариан Альбертович Ковальский Ка¬ зан астрономия мәктәбе үсешендә зур урын тота. Ул кече йолдызлар һәм “икеле” планеталар орбиталарын исәпләүнең, Кояш системасының пространствода хәрәкәтен билгеләүнең яңа ысулларын тәкъдим итә. Казан геологлар мәктәбенә Николай Алексеевич Голов- кинский нигез сала. Головкинский һәм тагын кайбер баш¬ ка галимнәр үз хезмәтләре белән илебезнең төбәк геологи¬ ясен башлап җибәрәләр. Геолог Александр Антонович Штукенберг та — күп кенә кыйммәтле идеяләр авторы. Ул Казан университетында геология музее төзи, крайны өйрәнү буенча шәһәр музеена нигез сала, табигать фәннәре белгечләре җәмгыятен оештыручыларның берсе була. 256 9 А-412 257
Казан математика мәктәбе чәчәк аткан, аның каза¬ нышлары киң таралган икән, бу эштә Россия фәне күп яктан университет профессоры Александр Васильевич Васильевка бурычлы. Ул Казан физика-математика җәмгыятенә (1890) нигез салучыларның берсе була, ун¬ биш ел буена аның рәисе хезмәтен үти. А.В. Васильев “Математикада яңа идеяләр” исемле китаплар сериясен чыгаруда актив катнаша. Ул Н.И. Лобачевский идеялә¬ рен таратуда зур уңышларга ирешә. Васильев бөек гео¬ метр биографиясенә кагылышлы күп материаллар җыя, 1894 елда аларны китап итеп чыгара. Бу профессорның соңрак язган хезмәтләре Россиядә чагыштырмалылык теориясе идеяләрен таратуга ярдәм итә. П.Ф. Лесгафт университеттан куылгач, физиология . проблемаларын өйрәнү эшен медицина фәннәре докто- 7 / ры Николай Осипович Ковалевский дәвам итә. Ул Ка¬ зан физиология мәктәбенә нигез сала. Бу өлкәдә про¬ фессор Николай Александрович Миславский да күре¬ некле фәнни тикшеренүләр үткәрә. XIX йөзнең 70 нче елларында профессор Емилиан Валентинович Адамюк университетта офтальмология кафедрасы һәм Казанда иң беренче күз авырулары кли¬ никасы оештыра. Аның исеме зур популярлык казана. “Волжский курьер” (“Идел курьеры”) газетасы: “Казан меңнәрчә авыруларның күпләп барып йөрү үзәгенә әйләнде, һәм Россиянең көнчыгыш халкы арасында Адамюк исеменнән дә киңрәк таралган табиб исеме бул¬ магандыр, мөгаен”, — дип яза. Е.В. Адамюк хезмәтләре илебез офтальмологиясенә нигез сала. 1885 елда университет каршында Россиядә беренче психофизиология лабораториясе ачыла. Аны төзүче Ала¬ буга өязенең Бехтереве авылында туган медицина док- U торы Владимир Михайлович Бехтерев була. Кешенең нерв эшчәнлеген өйрәнүгә багышланган хезмәтләре Бехте¬ ревка эксперименталь психология фәненә нигез салучы’ галим дигән дан китерә. Лингвистика (тел гыйлеме) өлкәсендә Казан универ¬ ситеты профессорлары Иван Александрович Бодуэн де Куртенә, Василий Александрович Богородицкий зур ми¬ рас калдыра. Славян телләре буенча гыйльми хезмәтләр язу белән бергә, Бодуэн де Куртенә В. Дальның “Җанлы рус теленең аңлатмалы сүзлеге”н редакцияләү һәм аңа өстәмәләр кертү буенча күп эш башкара. В.А. Богоро¬ дицкий илебезнең эксперименталь фонетикасына (тел¬ нең авазлар төзелешен өйрәнүче фән) нигез сала. XIX йөзнең икенче яртысында этнография өлкәсендә дә яңа тикшеренүләр, хезмәтләр дөнья күрә. Аларда Идел буе халыкларының матди һәм рухи культурасы чагы¬ лыш таба. В.К. Магницкий, И.Н. Смирнов, Н.В. Николь¬ ский һәм башка этнографларның хезмәтләре татарлар, мордвалар, чуашлар, марилар көнкүрешен өйрәнүгә ба¬ гышлана. 60 нчы елларның икенче яртысыннан башлап уни¬ верситет каршында берничә фәнни җәмгыять оеша. Алар арасында табиблар, табигать белеме белгечләре, археоло¬ гия, тарих һәм этнография, юридик, физика-математи¬ ка, неврология җәмгыятьләре дә була. Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте эшенә К. Насый- ри, Ш. Мәрҗани, X. Фәезханов катнашканын без әйткән идек инде. Бу җәмгыятьләр фәнни генә түгел, ә практик мәсьәләләрне дә хәл итәләр. 1839 елдан эшләп килүче Казан икътисади җәмгыятенең дә эшчәнлеге шундый ук юнәлештә бара. Мәгариф. XIX гасырның икенче яртысында туган ягыбызда Казан университетыннан тыш бүтән югары уку йортлары да дөнья күрә. 1874 елда университет кафедра¬ лары нигезендә ветеринария институты оештырыла. Аңа П.Т. Зейфман җитәкчелек итә. Институт Идел-Кама, Себер һәм Урта Азия районнары өчен белгечләр әзерләргә тиеш була. Баштарак анда галимнәр һәм укытучылар күп булмый, бары тик 14 кенә кеше эшли. Ләкин тиздән институт фәнни һәм ветеринар белем бирүче зур үзәккә әверелә. Студентларның гомуми саны буенча (200—250 кеше) ул Харьков, Юрьев һәм Варшава вете¬ ринария институтлары арасында беренче урында тора. Казандагы югары хатын-кызлар курслары һәм Ка¬ зан укытучылар институты да югары уку йортлары исәбенә керә. Алар 1876 елда ачыла. Россиядә химия буенча беренче урта уку йорты са¬ налган промышленность техник училищесы, Р.А. Гум- 258 259
мерт музыка мәктәбе, сәнгать мәктәбе, юнкерлар пехо¬ та училищесы үз укучыларына махсус урта белем бирәләр. Урта мәктәп тә үсешен дәвам итә. Гасыр ахырында Казанда дүрт ирләр гимназиясе, өч хатын-кызлар гим¬ назиясе, реальный училище, һөнәри училище һәм Ро- дионовның затлы нәселдән чыккан кызлар институты эшли. Дини уку йортларыннан — Духовная академия һәм Духовная семинария руханилар һәм миссионерлар әзер¬ ләүне дәвам итәләр. Массакүләм башлангыч мәктәпнең төп тибы земство мәктәбе була. 1884 елдан хөкүмәт чиркәү-мәхәллә мәктәпләре системасын кертә башлый. Ул мәктәпләрдә бердәнбер укытучы җирле рухани була. 90 нчы еллар башында губернада андый мәктәпләр 60 тан артыграк санала. Балаларның бер өлеше башлангыч халык учи¬ лищеларында, ирекле крестьян мәктәпләрендә дә укый ала. Рус булмаган халыкларны укыту өчен министрлык карамагындагы рус телендә эшләүче мәктәпләр, махсус чиркәү-мәхәллә мәктәпләре, изге Гурий дини җәмгыяте (братство) карамагындагы мәктәпләр ачыла. Мөселман балаларын рус-татар мәктәпләрендә укыту карала. Бу мәктәпләр дәүләт хисабына тотыла. Аларның саны га¬ сыр ахырына 57 гә җитә. Мәктәпләргә һәм мәдрәсәләргә рус сыйныфлары кертелә. Алар халык акчасына тотыла. Ул мәктәпләр һәм сыйныфлар мөселман балаларын рус¬ лаштыруга юнәлеш тота. Шуның белән бергә, алар русча укый-яза белүчеләрне тәрбияләүгә, рус телен, дөньяви мәдәният элементларын таратуга булышлык итәләр. Татар яшьләренә башлангыч һәм урта белем бирү, нигездә, мәктәпләрдә һәм мәдрәсәләрдә алып барыла. XIX гасыр ахырына аларның саны шактый арта. Яңа гасыр башында Казан губернасы шәһәрләре һәм авыл¬ ларында 640 тан артык татар мәктәбе һәм мәдрәсә хи¬ саплана. Анда 50 меңләп бала укый. Акрынлап, милли мәгариф системасында җәдитчелек мәктәпләре дә арта, ләкин аларның гомуми саны әлегә күп булмый. 60 нчы еллар башында галим һәм мәгърифәтче X. Фәезханов татарлар өчен зур дөньяви мәктәп ачу проектын эшләгән булса да, хөкүмәт каршылыгы аркасында ул тормышка ашмый. XIX—XX гасырлар чигендә Казан губернасын¬ да яшәүче татарларның 80 проценты чамасы ана те¬ лендә укый-яза белә. Махсус педагогик курсларда яңа ысул белән эшләүче мәктәпләр һәм мәдрәсәләр өчен укытучылар әзерләү эше башлана. Шундый беренче курслар 1897 елда Оренбург¬ та промышленник-капиталист, меценат Гани Хөсәенов һәм яшь педагог Фатих Кәрими булышлыгы белән ачы¬ ла. 90 нчы елларда Ялтада И. Гаспралы оештырган пе¬ дагогия курслары да популярлык казана. Татарлар урта һәм югары белем алу өчен рус уку йортларыннан киңрәк файдалана башлыйлар. Аз-азлап булса да, татар егетләрен Казан гимназияләрендә, учи¬ лищеларда очратып була. К. Насыйри һәм Ш. Мәрҗа- ни катнашы белән 1876 елда төзелгән Казан татар укы¬ тучылар мәктәбен ел саен берничә дистә кеше тәмам¬ лый. Алар арасында татар милли хәрәкәтенең күренек¬ ле эшлеклеләре М. Солтангалиев, С. Максуди, Ф. Тукта- ров, педагог М. Корбангалиев, татар профессиональ те¬ атрына нигез салучыларның берсе И. Кудашев-Ашка- зарский да бар. Аларның эшчәнлеге белән без дәрес¬ лекнең башка бүлекләрендә танышырбыз. Реформа елларында Казан университетында укучы студентлар арасында татарлар саны арта. Берничә татар егете ветеринария институтында да укый. Татарлар шулай ук Петербург, Томск, Мәскәү университетларын¬ да белем алалар. XIX гасыр ахырыннан һәм бигрәк тә XX гасыр башыннан алып аларның күбесе чит ил урта һәм югары уку йортларына да укырга керә. 1895 елның апрелендә тантаналы төстә Казан дәүләт музее (хәзер Татарстан Республикасы Милли музее) ачыла. Музейга Спас өязе Полянки-Никольское авы¬ лында туган Казан археологы, нумизматы һәм коллек¬ ционеры Андрей Федорович Лихачевның уникаль кол¬ лекциясе нигез сала. Анда 40 меңгә якын әйбер, шул исәптән рус һәм көнбатыш рәссамнары рәсемнәре, бер¬ ничә йөз данә китап була. Шушы бөтен байлыкны, кол¬ лекционер үзе вафат булгач, аның хатыны 30 мең сум 260 261
көмеш акчага А.Ф. Лихачевның ир туганы И.Ф. Ли¬ хачевка сата, ә И.Ф. Лихачев аны музейга тапшыра. (Коллекциянең чын бәясен белгечләр 200 мең сумлык дип бәялиләр.) Сәүдәгәр һәм капиталист И.И. Алафузов, П.В. Ще¬ тинкин, Я.Ф. Шамов, И.В. Александров һәм башкалар да музей төзелешенә шактый күп акча бирәләр. Казан эшмәкәренең кызы О.С. Александрова-Гейнс 500 мең сум акча әбүнә итә. Казан архиепископы шәһәргә Ека¬ терина II нең атаклы каретасын бүләк итә. Царевокок- шайск өязе укытучылары җыйган этнографик коллек¬ цияләрен музей фондына тапшыралар. Шәһәр музеен төзү туган якның мәдәни тормышын¬ да мөһим вакыйгага әверелә. 1865 елда ачылган шәһәр публичный (халык) китапханәсеннән соң бу музей икенче зур мәгърифәт учагы була. Вакытлы матбугат һәм әдәбият. Казан матбугаты реформа елларында байый төшә, аның сыйфаты да ях¬ шыра. 1838 елдан бирле хөкүмәт чыгарып килгән “Гу¬ бернские ведомости” (“Губерна яңалыклары”) газетасын¬ нан тыш хәзер биредә төрле юнәлешле унлап газета нәшер ителә. Аларның күпчелеге либераль рухта чыга¬ рыла. Шуларга “Казанский биржевой листок" (“Казан биржасы басмасы”), “Камско-Волжская газета” (“Кама- Идел газетасы"), “Волжско-Камское слово” (“Идел-Кама сүзе”), “Казанские новости” (“Казан яңалыклары”) га¬ зеталары да керә. Хәер, аларның гомере еш кына бер-өч елдан артмый. “Казанский биржевой листок” кына озын гомерле була, ул 1868 елдан алып 24 ел буе чыгып килә. “Казанские вести” (“Казан хәбәрләре”) редакциясе кон¬ серватив карашта тора, “Казанский телеграф” (“Казан телеграфы”) газетасы монархистик карашларны алга сөрә. 1884 елдан “Волжский вестник” (“Идел хәбәрче¬ се”) газетасы нәшер ителә. Биш ел буена аның баш редакторы булып Казан университеты профессоры, хокук тарихчысы Н.П. Загоскин эшли. Газета либе¬ раль халыкчылык идеяләре рухын чагылдыра. Бу исә аңа күп кенә алдынгы карашлы җәмәгать эшлеклелә- рен, галимнәрне, язучыларны, публицистларны җәлеп итә. Аның битләрендә Д.Н. Мамин-Сибиряк, Г.И. Ус¬ пенский, Н.К. Михайловский, С.Н. Южаков, В.Г. Ко¬ роленко, А.М. Горький, Н.Н. Булич материаллары ба¬ сылып чыга. “Волжский вестник”ның берничә санында 1892 елда Н.П. Загоскинның “Иске Казан. Казан шәһәре һәм 40 нчы елларда Казан тормышы очерклары” дигән хез¬ мәте дөнья күрә. Ул чакта губернадагы татар халкы өчен газеталар чыгарырга берничә омтылыш ясалса да, алар тормыш¬ ка ашмый, хакимият рөхсәт бирми. Шундый бер ом¬ тылыш Петербург университетының төрки телләр укытучысы X. Фәезханов һәм Мәгариф министрлыгы¬ ның Азия департаменты тәрҗемәчесе П.И. Пашино исе¬ ме белән бәйле. “Чулпан” исемле газета чыгарырга рөхсәт сорап, алар 1859 елда Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итәләр, тик рөхсәт бирелми. Россиядә бе¬ ренче төрки телле газета 1875 елда Бакуда чыга баш¬ лый, ләкин тиздән ул ябыла. И. Гаспралы соңрак Кы¬ рымда “Тәрҗеман” газетасын нәшер итә. Аны Казан¬ ның укымышлы татар җәмәгатьчелеге даирәләрендә дә яратып укыйлар. Азия типографиясе үз эшен дәвам итә. Ул нәшер иткән китаплар татар халкы арасында мәдәният һәм дөньяви мәгариф эшен киңәйтүгә булышлык итә. Би¬ редә сүзлекләр, әлифбалар, татар халкы тарихы, татар теле буенча хезмәтләр, әдәби, публицистик әсәрләр нәшер ителә. Татар телендә китаплар бастыру эше реформа елларында зур югарылыкка ирешә. XIX гасыр ахырын¬ да Казанда 15 китап басу оешмасы эшли. Ул елларда көнчыгышның олы фикер ияләре, көнбатыш тарихчы¬ лары һәм педагогларының әсәрләре, медицина, юрис¬ пруденция, педагогика, табигать фәннәре һәм төгәл фәннәр буенча рус теленнән тәрҗемә ителгән китаплар, рус матур әдәбияты әсәрләре, тарих һәм география дәреслекләре, рус-татар сүзлекләре, үзлектән уку әсбап¬ лары чыгарыла. 3. Бигиев, М. Акъегетзадә, Г. Ильяси, Ф. Халиди әсәрләре нәшер ителә. Дөньяви, реалистик татар әдәбияты тууга һәм үсүгә бу әсәрләр зур файда бирә. Көнчыгыш әдәбиятының К. Насыйри тарафыннан 262 263
эшкәртелгән “Кырык вәзир кыйссасы”, “Әбугалисина” дигән әдәби әсәрләре берничә басма булып чыга. XIX гасырның икенче яртысындагы реалистик татар әдәбияты үзәгендә мәгърифәтчелек һәм милли үсеш иде- у яләре тора. Алар Заһир Бигиевнең (1870—1902) “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” һәм “Зур гөнаһлар”, Габдрахман Ильясиның (1856—1895) “Бичара кыз”, Фа¬ тыйх Халидинең (1850—1923) “Рәдде бичара кыз” дра¬ матик әсәрләре аша кызыл җеп булып уза. Г. Ильяси һәм Ф. Халиди әсәрләре беренче татар драмалары була. Фатыйх Кэрими дә (1870—1937) каләм тибрәтә баш¬ лый. 90 нчы еллар ахырында ул “Салих бабай өйләнә” дигән хикәясен, “Шәкерт һәм студент” повестен нәшер итә. Татар прозасында мемуарлар, юл язмалары, публи¬ цистика кебек яңа жанрлар туа. Сәнгать. Реформа еллары — сәхнә сәнгате зур юга¬ рылыкка күтәрелгән вакыт. Казан шәһәр театры Россия провинциаль театрлары арасында иң шөһрәтлеләрнең берсе санала. Үзенең даны белән ул антрепенер, Казан сәүдәгәре П.М. Медведевка бурычлы була. 1874 елдан Казан театрында өч труппа — драматик, опера һәм опе¬ ретта труппалары эшли. Биредә А.С. Пушкин, Н.В. Го¬ голь, А.Н. Островский, А.В. Сухово-Кобылин драмала¬ ры һәм комедияләре, В. Шекспир, Ф. Шиллер әсәрләре куела. Ш. Гуно, Дж. Верди, А. Даргомыжский, Дж. Мей¬ ербер, П.И. Чайковский опералары зур уңыш белән бара. Кайбер драма һәм опера спектакльләрендә Казанда туып- үскән яшь Федор Иванович Шаляпин чыгыш ясый. 1890 елда “Евгений Онегин” операсында хорда ул Зарецкий партиясен башкара. 10 елдан соң, инде танылган артист булып җитлеккәч, Ф.И. Шаляпин Казан сәхнәсендә “Су кызы” (“Русалка”), “Фауст”, “Тормышым патшага” (“Жизнь за царя”) операларында чыгыш ясый. Күп артистларның иҗат юлы Казан сәхнәсендә баш¬ лана. М.Г. Савина, П.А. Стрепетова, В.Н. Давыдов, М.И. Писарев та сәхнәдә тәүге адымнарын биредә ясыйлар. Аларның исемнәре тиздән бөтен Россия театр сөючелә¬ ренә билгеле була. Антрепенер ММ. Бородай ширкәтендә, Казан шәһәр театрында, 90 нчы еллар ахырында В.И. Качалов таланты чәчәк ата. Татар профессиональ театры соңрак туа. Ләкин шул Чакта ук әле шәхси йортларда үзешчәннәр спектакльлә¬ ре куела. Укучы яшьләр, педагоглар мәдрәсәләрдә, татар укытучылар семинарияләрендә театральләштерелгән та¬ машалар оештыралар. 80 нче елларда сәхнә сәнгате, музыка, җыр сөючеләр җәмгыятьләре; Рус музыка җәмгыятенең Казан бүлеге, музыка мәктәбе төзелә. Музыка, җыр һәм драма сәнга¬ тен сөючеләр җәмгыяте эшендә Казан университеты профессорлары А.Н. Казембек, Н.П. Загоскин, шагыйрь Н.Е. Боратынский, музыкант һәм композитор А.И. Па¬ наев катнаша. 1895 елдан ул җәмгыять “нәфис сәнгать сөючеләр җәмгыяте” дип атала башлый. Татар җәмгыятенең музыкаль тормышы байый. Тра¬ дицион инструментлар белән беррәттән, көнкүрешкә рус музыка уен кораллары да керә башлый. Заман билгесе буларак, үзешчәннәрнең өй концертлары, яшьләрне музыкага өйрәтү гадәткә керә. 1895 елда рәссамнар, сынлы сәнгать әһелләре, гра¬ верлар, архитекторлар әзерләү өчен Казан сәнгать мәктәбе ачыла. Бер елдан аның бинасында Казанда беренче рәсемнәр күргәзмәсе оештырыла. Соңыннан ан¬ дый күргәзмәләр гадәти күренешкә әйләнә. Казанда сәнгать мәктәбе ачылганнан соң 3 ел үткәч, бөек рус рәссамы, графигы, литография һәм офорт ос¬ тасы Иван Иванович Шишкин (1832—1898)вафат була. И.И. Шишкин Алабугада туа. 1844—1848 елларда 1 нче Казан гимназиясендә укый. Әти-әнисе уллары Иван сәүдәгәр булып, гаилә традицияләрен дәвам итәр дип өметләнәләр. Ләкин ул кечкенәдән үк рәсем ясау белән мавыга. Аның бу һәвәслегенә гимназия укытучылары да игътибар итә. Гимназияне тәмамлагач, И. Шишкин Мәскәүдә рәсем һәм сынлы сәнгать училищесында белем ала. Тиздән ул беренче разрядлы рәссам булып җитешә. 70—90 нчы елларда И. Шишкин зур эпик рәсемнәр — “Нарат урманы. Вятка губернасында мачта урманы”, “Кама”, “Нарат урманында иртә”, “Алабуга янындагы, корабльләр ясарга яраклы агачлар урманы” дигән әсәрләрен иҗат итә. Бу әсәрләр туган як табигатенә тирән мәхәббәт хисе белән сугарылган. 264 265
Татар кулланма сәнгате үсеш ала. Нәфис чигү, төсле һәм бизәкле аяк киеме промыселлары киңәя. Халык¬ ның сәнгати таланты бизәкләп тукыма тукуда, сыр¬ лап агач кисүдә, ювелирлык эшендә чагылыш таба. Казанда татарча һәм башка көнчыгыш телләрендә нәшер ителгән китапларны нәфис итеп бизәүне китап миниатю¬ расы остасы каллиграф Мөхәммәтгали Мэхмүтов эшли. XIX-XX гасыр чигендә халкыбызның профессиональ сынлы сәнгате формалаша башлый. 1883 елда Петер¬ бург сәнгать академиясендә беренче татар рәссамы Шакирҗан Әхмәтҗан улы Таһиров (1858-1918) укыту хокукына диплом ала. Казан татар укытучылар мәктәбе укытучысы Ш. Таһиров кулъязма һәм басма китап бизәү остасына әверелә. Шулай итеп, реформалар чорында мәдәниятнең төрле өлкәләре нык алга китә. Берничә яңа фәнни мәктәп фор¬ малаша һәм бөтен дөнья күләмендә шөһрәт казана. Мәга¬ риф системасы массакүләм төс ала. Театр сәнгате, сәнга¬ ти тормыш, татарча китап нәшер итү зур югарылыкка күтәрелә. Татар прозаиклары реалистик ысул, яңа әдәби жанрлар үзләштерәләр. Татар үзешчән театры үсә, га¬ сыр ахырына татарларның профессиональ сынлы сәнгате формалаша башлый. Мәдәният үсешендә демократияләшү гомуми тенден¬ циягә әверелә. Ләкин мәдәни казанышлардан, нигездә, җәмгыятьнең укымышлы, иркен тормышлы өлеше генә тулысынча файдалана ала. Сораулар һәм, биремнәр 1. Казан университетында нинди фәнни мәктәпләр туа һәм ■ үсеш ала? Аларның казанышлары турында сөйләп бирегез. 2. Татар галимнәре нинди фәнни җәмгыятьләр эшчәнлегендә катнашкан? 3. Казан губернасы шартларында югары мәктәп үсеше нәрсәдә чагыла? 4. Урта белем бирү системасында нинди үзгәрешләр була? 5. Башлангыч мәгариф системасы нинди уку учреждениеләреннән тора? Аларны оештырганда, иң элек халыкның кайсы катлаулары истә тотыла? 6. Татар милли мәктәбе нинди үсеш ала? XIX гасырның соңгы чире¬ гендә анда нинди яңалыклар күренә? 7. XIX гасырның икенче яртысында Казан вакытлы матбугаты нинди була? Бу чорда яңа басмалар чыгамы? Аларның кайсыннан крайның реформалар чорындагы тормышы турында иң бай мәгълүмат алып була? 8. Татар китабын нәшер итүдә XIX йөзнең икенче яртысы иң яхшы вакыт булган, дип раслауның хаклылыгын исбат итегез. Моның сәбәпләрен аңлатыгыз. 9. Татар матур әдәбияты үсешендә нинди яңалыклар булган? Шул заман¬ ның иң күренекле татар язучылары, шагыйрьләре, драматург¬ ларының тормышы һәм иҗаты турында сез нәрсә беләсез? 10. XIX гасырның беренче һәм икенче яртысында Казанның театр тормышын чагыштырып карагыз. Сез нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? 11. Өстәмә материаллардан файдаланып, Ф.И. Ша¬ ляпинның Казандагы тормышы һәм иҗаты турында язма әзер¬ ләгез. Мөмкин булса, бөек җырчының Казандагы музеена ба¬ рыгыз. 12. И.И. Шишкинның иҗаты һәм тормышы турында сез нәрсә беләсез? Сез яраткан картиналар арасында бу рәссамның әсәрләре бармы? 13. Татар сынлы сәнгате ничек үскән? Сез аның нинди төрләре белән таныш? Аларның кай¬ сы ягы сезне җәлеп итә? 14. Казан шәһәре музеен төзү ту¬ рында язма әзерләгез. Крайның мәдәни тормышында аның әһәмиятен тасвирлагыз. Мөмкин булса, Татарстан Республи¬ касы Милли музеена барыгыз. X бүлек. Казан губернасы XX гасыр башында (1900-1916 еллар) XX гасыр башында Россия үсешкә йөз тота. Про¬ мышленностьның кискен үзгәреше, илне индустриа- лизацияләү әле төгәлләнми. Аграр өлкәдә үзгәртеп кору да ахырына барып җитми. Авыл хуҗалыгы, асылда, экстенсив юл белән үсә. Россия абсолют монархия бу¬ лып кала. Илдә вәкаләтле учреждениеләр, сәяси ирек, легаль партияләр һәм профсоюзлар булмый. Күп мил¬ ләтле Россиядә милли мәсьәлә торган саен кискенләшә. Самодержавие тәртипләре белән үзгәреп баручы икъ¬ тисад, яңа социаль мөнәсәбәтләр һәм туып килүче мил¬ ли хәрәкәт арасында каршылыкны эзлекле һәм тирән реформалар уздырганда гына хәл итү мөмкин була. Ләкин гасырлар чигендә реформалар барышы тоткарлана. Бу исә күп санлы социаль каршылыклар китереп чыгара, ә аннары халыкны революциягә этәрә. Узып баручы гасыр кыенлыклары Казан губернасы җилкәсенә авыр йөк булып төшә. Милли мәсьәләнең хәл ителмәве аларны тагын да кискенләштерә. 266 267
§ 40. Казан губернасының социаль-икътисади үсеше Халык. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан Казан губернасында 2 миллион 850 мең кеше яши. Шуларның 1,1 миллионы — рус, 898,6 меңе — татар, 649,9 меңе — чуаш, 145,5 меңе — мари, 32,7 меңе — мордва, 11,7 меңе удмурт була. Татар халкының шактый өлеше, тыгыз берләшеп, илнең Европа өлешендә, Себер төбәкләрендә дә яши. Оренбург, Уфа, Сембер, Әстерхан, Түбән Новгород, Вят¬ ка, Саратов, Самара губерналарында татарларның аера¬ та зур төркемнәре гомер итә. Татарлар саны Урта Азиядә, илнең яңа промышлен¬ ность районнарында — Баку, Грозный, Донбасс, Кривой Рогта бик тиз үсә. Петербургта һәм Мәскәүдә дә күп сан¬ лы татар җәмгыятьләре яши. Төркиядә, Көнчыгыш гарәп илләрендә берләшеп яшәүче, сәүдә, һөнәрчелек, игенче¬ лек белән шөгыльләнүче татарлар төркемнәре оеша. Мөселманнар өчен изге Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә татарлар йортлар, кибетләр тоталар, мәдрәсәләр ачалар. Кырым татарлары төп халыктан бераз аерымрак яшиләр. Төп халык белән уртак тамырлар бәйләп торса да, Кырым татарлары үзгә мәдәни-сәяси һәм икътиса¬ ди шартларда үсеш алалар. 1917 елга хәтле татарлар Россиядәге иң күп санлы төрки халык була. Төрле объектив сәбәпләр аркасында алар икътисади, сәяси һәм мәдәни үсештә башка төрки халыклардан алгарак китә. Казан һәм Казан губернасы татарларны рухи һәм сәяси яктан үзенә гел тартып тора. Алар аңында Казан гасырлар буена бик зур һәм абруй¬ лы татар дәүләтенең тарихи башкаласы булып саклана килә. Сәнәгать, транспорт, сәүдә. XX гасыр башында Ка¬ зан һәм губерна Россия икътисадында, бигрәк тә про¬ мышленность өлкәсендә күренекле урын тота. 1896 елда край территориясендә 176 завод һәм фабрика эшли. 8 елдан соң биредә инде 320 предприятие була. 1896— 1914 елларда аларда эшләүчеләрнең саны 10,5 меңнән 21 меңгә кадәр үсә. Промышленность пролетариатының уннан берен татарлар тәшкил итә. Җиңел һәм азык-төлек промышленносте продукциясе тулаем чыгарылган про¬ дукциянең иң күп өлешен алып тора. Он тарттыру, күн, агач эшкәртү, киез итек басу пред¬ приятиеләрендә җитештерү арта. Әйтик, Печищеда, Морквашта, Чистайда, Тәтештә, Идел һәм Кама буе¬ ның башка шәһәрләрендә зур тегермәннәр эшли. Кук- мара киез эшләү һәм итек басу промышленносте үзәгенә әверелә. Химия промышленносте дә үсештә була. Бондюг һәм Кокшан химия заводлары җитештерү күләмен арттыра¬ лар. Д.И. Менделеев башлангычы белән Бондюгта яңа цехлар ачыла. Казан университетының күренекле хи¬ миклары агалы-энеле Крестовниковлар заводында бай¬ так технологик яңалыклар кертәләр. Җитештерү күләме, продукциянең ассортименты һәм технологияләре буен¬ ча Казан губернасы предприятиеләре Россиядә әйдәп баручылар сафына баса. Металл эшкәртү промышленносте крайда зур үсеш ала алмый. Ләкин яңа гасыр башына бу тармакта да алга китеш күзәтелә — авыл хуҗалыгы машиналары, чуен коелмалары, бакча кирәк-яраклары җитештерү һәм төзәтү буенча зур булмаган заводлар һәм остаханәләр ачыла. Авыр промышленность барлык сәнәгатьнең бары тик 6 процентын гына алып тора (тулаем Россиядә бу күрсәткеч 33 процентка җитә). Крестовниковларның стеарин-сабын кайнату, глице¬ рин эшләүче һәм химия заводы, Алафузовның тукыма һәм күн эшкәртү завод-фабрикалары, Казан дары заво¬ ды — Россия армиясе һәм флоты куәтенең төп таяныч¬ лары була. Биредә Казан губернасы промышленность продукциясенең яртысыннан артыгы эшләнә. Ь.әр ике эшченең берсе шушы предприятиеләрдә эшли. Крестовниковлар заводында шәмнәр, сабын, олеин, гудрон, глицерин, стеарин эшләнә, Алафузов предприя¬ тиеләрендә — күн, эрләгән җеп, киндер тукыма, полот¬ но, аяк киеме, армия өчен формалы кием, башка кирәк- ярак җитештерелә. Россиядә сорау күп булган стеарин шәмнәр һәм сабын эшләп чыгару гына да акчалата сана¬ ганда 8 миллион сумнан артып китә. Дары заводы елы¬ на 60 мең пот дары җитештерә. 268 269
Нигездә кечкенә кустарь һәм ярым-кустарь типтагы предприятиеләрдән торган вак промышленность та үсеш ала. XX гасыр башында Казан губернасында 3,6 меңнән артык шундый фабрика-завод эшли. Анда чама белән 6 мең кеше хезмәт итә. Бер үк вакытта капитал туплану процессы да дәвам итә. Әле XIX гасыр ахырында туган “Агалы-энеле Кре- стовниковлар фабрика-сәүдә ширкәте”, “Алафузов фаб- рика-заводларының сәүдә-промышленность җәмгыя¬ те”, “Уллары белән Әхмәтҗан Сәйдәшев һәм Бакый Субаев сәүдә-промышленность ширкәте” кебек акцио¬ нерлык җәмгыятьләренә яңалары өстәлә. Алар арасын¬ да иң эреләреннән берсе — Казандагы “И. Арсланов сабын кайнату һәм глицерин заводы ширкәте” була. 1912 елда пайлардан торган “Иван Стахеев һәм К°” ширкәте оештырыла. Дүрт елдан соң Алабуга сәүдәгәре һәм кәсәбәче И.И. Стахеев Рус-Азия банкы директо¬ ры А.И. Путилов һәм П.П. Батолин белән Россиянең иң зур монополистик берләшмәсен — Стахеев концер¬ нын оештыралар. Казан губернасы промышленность куәтенең бер өлеше татар буржуазиясе кулында була. Агалы-эне¬ ле Кәримовлар, М. Казаков, Г. Мөэминов, Үтәме- шевләр, А. Сәгъдиев, С. Гобәйдуллин, А. Ишморатов, Йо- нысовлар иң бай, акчалы кешеләрдән санала. Ә. Сәйдәшев, Б. Субаев, И. Арсланов акционерлык җәмгыятьләре уңышлы эшли. Татар промышленникларының һәм сәүдәгәрләренең күп санлы тукыма, сабын, мех, күн за¬ водлары һәм фабрикалары була. Сафьян аяк-киеме, мил¬ ли баш киеме, бакыр савыт-саба эшләүче барча вак пред¬ приятиеләрне, асылда, алар үз кулында тота. 1914 елга татар эшмәкәрләре 154 сәүдә йорты төзиләр. Татар капиталистлары илнең башка төбәкләрендә дә эшмәкәрлек белән шактый актив шөгыльләнә. Әйтик, ХөсәенОвлар Оренбургта һәм Казахстанда терлек мае эретү һәм йон чистарту заводлары коралар. Агалы-эне¬ ле Закир (ул шагыйрь Дәрдемәнд буларак та билгеле) һәм Шакир Рәмиевләр Көньяк Уралда 20 дән артык алтын приискасы, Акчуриннар Сембер губернасында бер¬ ничә сукно фабрикасы тота. Крайда сәнәгать һәм сәүдә эшчәнлеге үсешенә XIX йөзнең 90 нчы еллары башында Мәскәүдән Свияжскига һәм Казаннан Яшел Үзәнгә кадәр поездлар йөри башлау ярдәм итә. 1914 елда Романовлар династиясенең 300 еллыгы уңаеннан Идел аша “Романов күпере” дип атал¬ ган тимер юл күпере сафка баса. Бу исә, илнең транс¬ порт үзәкләреннән берсе буларак, Казан губернасы ро¬ лен шактый күтәрә. Моннан кала, Иделдәге суднолар компанияләре барысы да биредә үз пристаньнарын, суд¬ нолар ремонтлау заводларын һәм пароходларга кышын сыеныр өчен затоннар, йөк күчереп төяү складлары һәм бүтән төрле хезмәт урыннары тота. Идел буеның һәм Россиянең Европа өлешендәге мөһим сәүдә үзәге буларак, Казанның әһәмияте үсә. 1891 елдан алып 20 ел эчендә Казан аша Иделдәге йөк әйләнеше өч мәртәбәдән күбрәккә арта. Казан приста¬ неннан елына өч меңгә якын судно 10 миллионнан ар¬ тыграк сумлык йөк төяп китә. Чама белән Казан ти¬ мер юл станциясе аша да шул кадәр үк сумлык йөк ташыла. Казан базарына күн чималы, сарык тиресе, җәнлек мехы, агач материаллары, нефть продуктлары, җир эшкәртү машиналары, пыяла, галантерея товарлары китерелә. Ә биредән читкә эре итеп тарттырылган он, күн эшләнмәләр, киез итекләр, шәмнәр, сабын, башка төрле сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе чы¬ гарыла. Әйтик, киемнәр һәм сабын Идел буенда, Се- бердә, Урта Азиядә, Польшада, Персиядә, Англиядә әйбәт сатыла. Биш миллион пар чамасы сафьян аяк киеме ел саен Түбән Новгород ярминкәсенә, Кавказга, Себергә һәм Төркестанга озатыла. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан татар сәүдәгәрләре Казанда Берлин һәм Лондон белән сәүдә итү буенча контора ачалар. XX гасыр башында Казан Идел буендагы иң зур шәһәр санала. Аның халкы 1917 елга 1897 ел белән чагыш¬ тырганда 1,5 мәртәбә арта һәм 206,6 мең кеше тәшкил итә. Калган унике шәһәр — Арча, Козьмодемьянск, Лаеш, Мамадыш, Свияжск, Спас, Тәтеш, Царевококшайск, Ци- вильск, Чабаксар, Чистай, Ядрин — аларда яшәүче ха¬ лык саны һәм промышленность потенциалы буенча Ка¬ 270 271
заннан күпкә калышалар. 22 мең халкы булган Чистай гына алардан бераз аерылып тора. 1914 елда нәшер ителгән “Идел һәм аның тармаклары Ока һәм Кама буенча юл күрсәткече” китабында болай диелә: “Нок¬ ратның Камага койган җиреннән 20 чакрым чамасы түбәндәрәк Казан белән телефон элемтәсе тотучы Чис¬ тай шәһәре урнашкан... Шәһәрдә уку йортлары, китап¬ ханәләр күп, берничә банк бар. Чистай — Камадагы әһәмиятле сәүдә-сәнәгать пункты. Моның сәбәбе баш¬ лыча Рыбинскига китә торган күпмиллион сумлык икмәкне читкә, экспортка моннан чыгаруда”. Эшчеләр сыйныфының хәле. Россия пролетариаты¬ ның хезмәт һәм көнкүреш шартлары Европа илләрене- кенә караганда күпкә начаррак була. Оеша башлаган хезмәт кануннары күбесенчә фабрика һәм завод хуҗа¬ лары мәнфәгатен яклый. Илдә дәүләт страхование сис¬ темасы булмый. Эшчеләр рәхимсез эксплуатацияләнә. Рәсми рәвештә кертелгән эш көненең максималь озын¬ лыгы 11,5 сәгать булса да, губерна предприятиеләренең күбесендә ул 12-14 сәгатькә сузыла. Әйтик, Кукмарада Вавилов фабрикасы эшчеләре иртәнге 6 сәгатьтән кичке 8 сәгатькә кадәр эшлиләр. Казан икмәк пешерүчеләре мич янында 14-15 сәгать басып торалар. Аларның елы¬ на өч кенә ял көннәре була. Тормыш университетларын Казанда үткәргән М.Горький “Хуҗа” исемле хикәясендә Семенов пекарнясындагы хезмәт шартларын болай искә төшерә: “Тыштан тимерчыбык челтәр белән ябылган кечкенә тәрәзәле подвалда, гөмбәзле түшәм астында ма¬ хорка төтене белән кушылган пар болыты эленеп тора. Ярым-караңгы, тәрәзә пыялары чатнаган, камыр белән сылап куелган, тышкы яктан аларга пычрак чәчрәгән; почмакларда, иске чүпрәк сыман, он тузаны каплаган пәрәвез ертыклары эленеп тора... Өстәл өстендә йокым¬ сыраган унсигез борын моңсу гына чайкала, кешеләр¬ нең йөзләре бер-берсеннән бик аз аерыла, аларның ба¬ рысында да ачулы йончыганлык билгесе чагыла”. Ха¬ тын-кызларның хезмәт хакы ирләрнекенә караганда 30- 40 процентка кимрәк була. Хәер, алдан күрүчән эшмәкәрләр эшчеләрнең мохтаҗ¬ лыгын искә алырга тырышалар. Аларның кайберләре эшчеләрнең хезмәт шартларын яхшырта башлый, ши¬ фаханәләр, кичке мәктәпләр, клублар сала. Мисал өчен, Крестовниковлар заводы каршында шифаханә, балалар өчен мәктәп эшли. И.И. Алафузов хатын-кызларны кул эшләренә өйрәтү мәктәбе, Адмиралтейство бистәсенә шифаханә, театр төзергә акча иганә итә. Агалы-энеле Акчуриннар 1914 елда үзләре карамагындагы Гурьев сукно фабрикасы каршында эшчеләр һәм хезмәткәрләр өчен түләүсез китапханә-уку йорты ачалар. Ләкин мон¬ дый мисаллар бик сирәк була. Эшчеләр иң гади хокукларыннан да мәхрүм ителә. Аларның икътисади мәнфәгатьләрен яклаучы профес¬ сиональ оешмалары булмый. Забастовкаларга һәм стач¬ каларга катнашкан өчен аларны төрмә көтә. Крестьяннар тагын да хокуксызрак хәлдә яши. Аларга хәтта тән җәзасы бирү дә яшәп килә. Авыл хуҗалыгы. Крестьяннарның катлауларга бүле¬ нүе көчәю. Казан губернасы халкының төп өлеше авыл хуҗалыгында эшли. Азык-төлекнең күп өлеше авылда җитештерелә. Башкача әйткәндә, Казан губернасы аг¬ рар төбәк булып кала. XX гасыр башында Казан губернасыннан илнең башка районнарына һәм чит илләргә 15-20 миллион пот икмәк озатыла. Крестьян хуҗалыклары икмәкне сатуга чыга¬ ручы төп көч була. Ләкин икмәк сәүдәсе арту ул әле игеннән яхшы уңыш алу дигән сүз түгел. Крестьянны базарга мохтаҗлык, һаман үсә барган салымнар, йолым түләмәләренә акча табу теләге куа. Уңдырышлылык кай¬ бер хәлле крестьян һәм алпавыт хуҗалыкларында гына арта. Крестьяннарның күпчелеге үз хуҗалыгын иң иске ысуллар белән алып бара. Үсеп килә торган капиталистик мөнәсәбәтләр йогын¬ тысында крестьяннарның катлауларга бүленүе дәвам итә. Бер яктан, кулаклар, авыл буржуазиясе катламы шактый арта. Икенче яктан, ярлылар, атсыз крестьян хуҗалыклары саны да чагыштырмача үсә бара. Атсыз крестьяннар саны аеруча татарлар арасында тизрәк үсә, аларның өчтән бере батрак һәм көнлек хезмәтче була. Крестьяннарның җире кимегәннән-кими, бөлгенлек арта. Чама белән барлык җирнең яртысы дәүләт, удел, 272 273
кулаклар һәм алпавытлар кулында була. Губернадагы крестьян хуҗалыкларының 98 проценты калган җирләрдән файдалана. Крестьяннар хуҗалыкларының күпчелегендәге җир 8 дисәтинәдән артмый. Мондый шартларда крестьяннар җирне алпавытлардан арендага алалар, ә моның өчен аларга түләүсез эшлиләр. Крестьяннарның эш эзләп читкә китүләре массакүләм төс ала. Ел саен уннарча мең крестьян 6-7 айга шәһәрләргә, башка авыл хуҗалыгы төбәкләренә чыгып китә. Татар авылларында да андыйлар күп була. Арча өязенең кайбер авылларыннан кешеләр кыр эшләренә, көтү көтәргә хәтта Көньяк Америкага барып йөриләр. Испан телендә шактый әйбәт сөйләшүче олы яшьтәге татарларны очраткан галим, этнограф Н.И. Воробьев әнә шундый мәгълүмат язып калдырган. Җир азаю, халыкның төрле катлауларга бүленүе, ал¬ павыт җир биләүчелеге саклану авылда социаль киеренке¬ лек, тигезләүчелеккә омтылыш тудыра. Иген уңмаган, ач¬ лык еллары хәлне тагын да катлауландыра. Болар барысы да радикаль партияләргә кулай була, аларның активлы¬ гын арттыра. Гасыр башында крестьяннар арасында соци- алист-революционерлар (эсерлар) популярлык казана. Алар тормышны яхшыртуның крестьяннарга аңлаешлы юлын — җирне кеше башы исәбеннән бүлүне тәкъдим итәләр. Хәлне Столыпин аграр реформасы бераз җиңеләйтә төшә. Ул крестьяннарны җирле итүне, нык тормышлы аерым хуҗалыклар булдыруны алга куя. 1915 елга Ка¬ зан губернасында 33 меңнән артык крестьян хуҗалыгы общинадан чыга. Реформа башланганда, крестьян ху¬ җалыкларының гомуми саны 367 мең була. 33 мең¬ нең 18 процентын татар крестьяннары тәшкил итә. 1,4 меңнән артыграк хутор һәм хосусый хуҗалык бар¬ лыкка килә. 7 меңгә якын кеше Уралга һәм Себергә күчеп китә. Ләкин П.А. Столыпин аграр реформасы алпавыт җир биләүчелегенә аз гына да кагылмый. Казан губернасын¬ да 500 алпавыт гаиләсе барлык җирнең 13 процентын биләп тора, ә крестьяннар элеккечә үк ул җирне үзләренә алырга хыяллана. Каршылыкның яңа төре туа — общи¬ надагы крестьяннар хуторларга һәм хосусый хуҗалык¬ ларга бүленеп чыкканнарны өнәми. Элеккеге авылдаш¬ лары корылмаларына ут төртү, аларның терлеген агу¬ лау, чәчү җирләрен бозу очраклары ешая. Җир мәсьәләсе һаман хәл ителми кала. Мондый шарт¬ ларда крестьяннар революцион партияләр эшчәнлеге өчен яхшы таяныч булып кала бирә. Шулай итеп, XX гасыр башында Казан губернасы¬ ның промышленносте, авыл хуҗалыгы капиталистик юлдан үсүен дәвам итә. Ләкин эшчеләр сыйныфы һәм крестьяннар тормышы яхшырмый. Төп халык массасы¬ ның җәберләнүе, хокуксызлыгы социаль капма-каршы¬ лык тудыра. Революцион вакыйгалар якынлаша. Сораулар һәм биремнәр «1.ХХ гасыр башында Казан губернасында промышленность- ■ ның нинди тармаклары өстенлекле үсеш ала? 2. Татар буржу¬ азиясенең кәсәбәчелек эшчәнлеген тасвирлагыз. 3. Казан гу¬ бернасында реформалар чорында һәм XX гасыр башында про¬ мышленность үсешен чагыштырып карагыз. Сез нинди нәтиж,әләргә килдегез? 4. Бу чорда Казан губернасы авыл¬ ларында капиталистик мөнәсәбәтләр үсүе нәрсәдә чагыла? 5. XX гасыр башында Казан губернасы индустриаль төбәккә әйләнгәнме? Җавабыгызны дәлилләгез. 6. XX гасыр башын¬ да эшчеләр сыйныфы һәм крестьяннар хәле ничек үзгәргән? 7. Эшчеләр сыйныфының һәм крестьяннарның төп мәнфәгать¬ ләрен ачыклап карагыз. Сезнеңчә, аларны канәгатьләндерүгә нәрсә комачаулый? 8. Төбәк буржуазиясен, шул исәптән татар буржуазиясен нәрсә кызыксындыра? § 41. Казан губернасы беренче Россия революциясе елларында 1905-1907 елларда илне тарихка беренче Россия революциясе дип кереп калган вакыйгалар тетрәтә. Ре¬ волюция ялкыны илдә күптәннән килгән социаль-икъ¬ тисади тормыш проблемалары, бигрәк тә эшчеләр һәм крестьяннар мәсьәләләре хәл ителмәү нәтиҗәсендә ка¬ бына. 1900—1903 еллардагы икътисади кризис, рус ар¬ миясенең Япония белән сугышта җиңелә баруы, ре¬ формаларны “өстән” уздыруга өмет, юкка чыгу да бу ялкынның дөрләп китүен тизләтә. Рус булмаган ха¬ лыкларны милли изү, аларның мәдәни ихтыяҗларын 274 275
санга сукмау да революцион чыгышларга этәрә. Әйтик, татарларга, чуашларга, мариларга һәм төбәкнең башка халыкларына үз газеталарын нәшер итәргә, мәдәни- мәгърифәт учреждениеләре ачарга рөхсәт бирелми. Иҗтимагый канәгатьсезлек көчәю. 1901-1904 еллар¬ дагы хөкүмәткә каршы байтак чыгышлар җәмгыятьнең яшәп килүче тәртипләрдән канәгатьсезлеге артуын чагыл¬ дыра. Студентлар чуалышлары, эшчеләрнең күп мәртәбәләр эш ташлавы, крестьяннар чыгышлары әнә шул турыда сөйли.' Сәяси мәйданда радикаль юнәлешле яңа партияләр туа, алар арасында социал-демократлар һәм социалист- революционерлар аеруча күзгә ташлана. Социал-демок¬ ратлар тиздән большевикларга һәм меньшевикларга бүленә һәм асылда төрле партияләргә әвереләләр. 1903 елда Россия социал-демократик эшчеләр партиясенең (РСДРП) Казан комитеты төзелә. Төрле чорларда аның составына Е.П. Табейкин, В.В. Адоратский, А.С. Куле¬ ша, Н.Е. Вилонов, Н.И. Дамперов, И.А. Саммер керә. Илдә шулай ук либераль хәрәкәт формалаша. Казан һәм башка шәһәрләрдәге предприятиеләр эшчеләре актив рәвештә забастовкаларга җәлеп ителә. 1900-1904 елларда Казанда Алафузов эшчеләре, икмәк пешерүчеләр, трамвай йөртүчеләр, байтак типография¬ ләрнең хәреф җыючылары, Паратскида механика заво¬ дын төзүчеләр эш ташлый. Алар асылда икътисади таләпләр куя. Крестьяннар әлегә кадәр яшәп килгән алпавыт җир биләүчелегенә, аренда өчен түләүләрнең зурлыгына каршы чыгалар. 1901-1903 елларда 15 тән артык кре¬ стьяннар чыгышы була. Алар алпавыт утарларын ян¬ дыралар, икмәкне талап алалар, җирне арендага ал¬ ган өчен акча түләүдән баш тарталар. Җир милкенә бәйләнешле төрле җинаятьләр өчен 1902-1903 еллар¬ да хакимият меңнән артык крестьянны җавапка тар¬ та. Хөкүмәткә каршы чыгышларда укучы яшьләр актив катнаша. Казан университеты студентлары, университет автономиясен кире кайтаруны, мәгариф эшен демокра¬ тияләштерүне таләп итеп, лекцияләрне өзәләр, демонст¬ рацияләр оештыралар. J Революция башлану. 1905 елның 9 гыйнвар, якшәм¬ бе көнендә Петербургта эшчеләр тыныч кына Кышкы сарай янына, патшага петиция бирергә юнәләләр. Пе¬ тициядә Учредительный собрание җыю, төп сәяси ирекләр, 8 сәгатьлек эш көне кертү, Япония белән су¬ гышны туктату һәм башка таләпләр куела. Коралсыз халыкны хакимият утка тота. Рәсми мәгълүматлар¬ дан күренгәнчә, 96 кеше үтерелә, 330 кеше яралана. Кичкә таба башкала читләрендә баррикадалар үсеп чыга. “Канлы якшәмбе” бөтен илдә зур яңгыраш ала. Моңа кадәр чагыштырмача тыныч төбәкләрдә дә революцион чыгышлар башлана. Казанда 20—23 гыйнварда Алафу¬ зов эшчеләренең эш ташлавы сәяси “шартлау” булып яңгырый. Алафузов эшчеләренә башка предприятиеләр — Свешников механика заводы, Локке паркет фабрикасы, Крестовниковлар заводы эшчеләре теләктәшлек итә. 24 гыйнварда Казан университеты студентлары забастов¬ касы башлана. Тиздән көрәшкә хәреф җыючылар, агач эше осталары, тегүчеләр, икмәк пешерүчеләр, дару ясау¬ чылар, кибетчеләр кушыла. Казанда гыйнвар-март айларында барысы 20 дән ар¬ тык стачкада 6,5 мең кеше катнаша. Баш күтәрүчеләр үзләренең кайбер таләпләренең үтәлүенә ирешәләр. Әйтик, Алафузов предприятиеләрендә эш көне ике сәгатькә киметелә, хезмәт хакы да бераз арттырыла. Революцион рух укучы яшьләргә дә күчә. Гыйнвар- февраль айларында шәһәр гимназияләрендә, Казан та¬ тар укытучылар мәктәбендә һәм башка күп кенә уку йортларында укучылар забастовка оештыралар. Алар¬ ның чыгышлары хөкүмәткә каршылыклары белән үзен¬ чәлекле була. Крестьяннар да көрәшкә тартыла башлый. 1905 ел¬ ның гыйнвар-март айларында Бөгелмә, Минзәлә, Спас, Чистай өязләрендә аграр чыгышлар булып уза. Кайбер урыннарда эш алпавытлар җирен бүлергә омтылуга кадәр барып җитә. Җирле хакимият, революцион хәрәкәтне туктату өчен (полициягә таянудан тыш), погромнардан, милли һәм дини бәрелешләр китереп чыгарырлык коткылы хәбәрләр 276 277
таратудан да тартынып тормый. Ләкин рус һәм татар хезмәт ияләрен үзара бәрелештерергә маташулар уңыш¬ сыз тәмамлана. 1905 елның җәеннәц декабрь аена кадәр булган ре¬ волюцион вакыйгалар. 1905 елның җәендә төбәктә ре¬ волюцион хәрәкәт, бөтен илдәге кебек үк, киң колач җәя./ l_7 июльдән башлап бер атна буена Алафузов эшчеләре эшкә чыкмыйлар. Алар 8 сәгатьлек эш көне кертүне, хезмәт хакын арттыруны, штрафларны бетерүне, авыр¬ ган вакытта хезмәт хакын тулысынча түләүне таләп итәләр. Баш күтәрүчеләрнең каршылыгын бары тик гаскәрләр ярдәме белән генә җиңеп була. Августта Ка¬ зан агач эшләре остаханәсе эшчеләренең забастовкасы унбер көн дәвам итә, алар эш көнен кыскартуга һәм хезмәт хакларын арттыруга ирешәләр. Җәен забастовка көрәшендә слесарьлар, хәреф җыючылар һәм башка һөнәр кешеләре катнаша. Август ахырыннан эшчеләр¬ нең сугышчан дружиналарын оештыру башлана. i Крестьяннар хәрәкәте көчәя. Шул вакытта чыккан газеталар алпавыт игенен малдан таптату, аларның утар¬ ларын яндыру, рөхсәтсез җирләрен сукалау, урманна¬ рын кисү турында хәбәрләр белән тулы. Казан гарнизоны частьләрендә чуалышлар көчәя. Казан университеты һәм ветеринария институты сту¬ дентлары үз вузлары ишекләрен революцион пропаган¬ да һәм агитация өчен ачарга карар итәләр. 1905 елның көзендә чыгышларның яңа дулкыны күтәрелә. Сентябрь ахырында Крестовниковлар заводы, Казанның башка предприятиеләре эшчеләре баш күтәрә. Алар элеккеге таләпләрен — 8 сәгатьлек эш көне кертү¬ не, хезмәт хакын арттыруны алга куялар. Сентябрь-ок¬ тябрь айларында Казан университетында һәм ветерина¬ рия институтында эшчеләр, һөнәрчеләр, солдатлар, урта мәктәп укучылары катнашында масса-күләм митинглар булып уза. Анда еш кына «Бетсен самодержавие», «Яшә¬ сен революция!», «Яшәсен Учредительный собрание!» дигән лозунглар яңгырап тора. 7 октябрьдә Бөтенроссия сәяси стачкасы башлана. Ка¬ зан полиграфия эшчеләре аңа беренчеләрдән булып кушы¬ ла. Барча типографияләр эше туктала, өч көн буена бер генә газета да чыкмый. Бу забастовка октябрьнең икенче яртысыннан 8 ноябрьгә хәтле дәвам итә. Ул арада Свеш¬ ников, Рам, Либихт заводларында да Забастовка киңәеп китә. Аңа кибеттә эшләүчеләр, учреждение хезмәткәрлә¬ ре, укучы яшьләр дә катнаша. Көрәш барышына һәм аның кискенлегенә 1905 елның 17 октябрендәге канлы вакыйгалар зур йогынты ясый. Ул чакта казаклар Казан университеты янында забастов¬ кага катнашкан эшчеләр, һөнәрчеләр, укучыларга каршы корал кулланалар. Кырыклап кеше үтерелә һәм яралана.| Халыкның бик нык ачуы кабына. 19 октябрьдә та¬ тарлар катнашында полицияне коралсызландыру, сугыш¬ чан дружиналар, халык милициясе отрядлары төзү баш¬ лана. Шәһәр коммунасы төзелә. Австриянең “Ирекле яңа матбугат” либераль газетасы корреспонденты болай дип хәбәр итә: “Казан. Халык полицияне коралсызлан¬ дырды. Полициядән тартып алынган корал халыкка таратылды. Халык милициясе оештырылды. Тулысын¬ ча тәртип хөкем сөрә”. Революционерлар Казан шәһәр Думасы бинасына басып керәләр. L Хакимият шәһәрдә хәрби хәл игълан итә, ярдәмгә солдатлар, юнкерлар, карагруһчылар һәм кайбер право¬ славие дин әһелләрен чакыра. 21 октябрьдә шәһәр Ду¬ масына мылтыклардан һәм пулеметлардан ут ачыла. Кичкә таба бу бинада баррикада корып утырган револю¬ ционерлар каршылык күрсәтүдән туктый. Аларны кул¬ га алалар һәм төрмәгә озаталар. Урамнарда революцион хәрәкәтләрдә катнашкан дип уйланылган һәр кешене тотып кыйныйлар. Җәберләнгән кешеләрнең кырык бише үтерелә һәм яралана. Шәһәрдә золымлык бер атна буена дәвам итә, аннан аеруча яһүд халкы зыян күрә. Октябрь вакыйгалары йогынтысында крестьяннар чыгышлары активлаша. Аграр чуалышлар Мамадыш, Зөя, Чистай, Минзәлә, Спас өязләрендә булып уза. Крестьяннар хәзер дә элеккеге таләпләрен куялар. 1905 елның ноябрь-декабре революцион хәрәкәтнең иң югары күтәрелгән айлары була. Ноябрьдә Алафузов эшчеләре, байтак Казан остаханәләре тегүчеләре, Бон- дюг химия заводы ярдәмче эшчеләренең бер өлеше, Ка¬ зан телеграфы, Буа, Тәтеш, Алабуга почта-телеграф кон¬ 278 279
торалары хезмәткәрләре эш ташлый. 2 нче Казан гимна¬ зиясе, Казан татар укытучылар мәктәбе, Казан промыш¬ ленность һәм Алабуга реальный училищелары укучы¬ лары да забастовка оештыралар. Крестьян чуалышларының характеры бераз үзгәрә төшә. Алпавыт утарларын туздыру, үз белдекләре белән урман кисү, түләүсез эшләү йөкләмәләреннән баш тарту белән беррәттән, крестьяннар полициягә һәм казаклар¬ га кораллы каршылык күрсәтә башыйлар. Аларның кай¬ бер җыеннарында Учредительный собрание чакыру, сәяси хокуклар бирү турында таләпләр яңгырый. 1 Декабрьдә Мәскәүдә кораллы восстание башлана; ул ун көннән бастырыла. Казан эшчеләрен восстаниегә күтәрү омтылышлары җирле полиция тарафыннан бас¬ тырыла. Акрынлап революция бетүгә бара. Революция дулкыны кимү шартларында. 1906 ел¬ ның беренче яртысында төбәктә эшчеләрнең әллә ни җитди чыгышлары булмый. Май аенда гына хәл бераз үзгәрә төшә, халыкара пролетар бәйрәм көнендә Казанның берничә типографиясе хәреф җыючыла¬ ры, Крестовников, Рам, Либихт заводлары, Бельгия¬ нең “Газ һәм электр” акционерлык җәмгыяте, баш¬ ка байтак предприятие эшчеләре эш ташлый. Сен¬ тябрьдә забастовкада Кукмара киез итек фабрика¬ сы, Алафузов эшчеләре, Алабуга шәһәре төзүчеләре катнаша. 1906 елның мартында Казанның иң зур “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре дә забастовка оештыралар.1 Алар¬ га башка татар урта уку йортлары укучылары да'кушы- ла. Чуалышларда катнашкан кешеләрнең гомуми саны якынча 1,5 меңгә җитә. 1906 елның язында һәм көзендә крестьяннар хәрәкәте бераз җанлана төшә. Аграр чуалышлар Буа, Бөгелмә, Лаеш, Чистай, Спас, Зөя өязләрендә еш була. Кресть¬ яннар үз белдекләре белән алпавыт җирләрен сөрәләр, аларның утарларын туздыралар. Апрельдә Сембер гу¬ бернасы Буа өязе Цильна авылы крестьяннары поли¬ ция һәм казаклар белән бәрелешә, моның нәтиҗәсендә 200 кеше үтерелә һәм яралана. Саратов губернасы Бөгелмә өязе Бәйрәкә авылында канлы вакыйгалар була. Анда 17 июльдә полиция җирле алпавыт урма¬ нын кисәргә барган крестьяннарга ут ача. 9 кеше авыр тән җәрәхәте ала. Баш күтәрүчеләрнең берничә дистә¬ се төрле срокларга төрмәгә ябыла. 1906 елда крайда крестьяннарның 150 чыгышы була. Күпчелек крестьяннарның сәяси рухын I Дәүләт ду¬ масы депутатларына таләпләр (наказлар) яхшы чагыл¬ дыра. Анда җирне кем эшкәртә, шуңа бирү турында гына түгел, ә Учредительный собрание чакыру, үлем җәза¬ сын бетерү, барча сәяси тоткыннарны иреккә чыгару турында да сүз бара. 1906 елның августында Министрлар Советы рәисе П.А. Столыпин башлангычы белән, революцион хәрәкәткә катнашучылар эшләрен карау өчен, хәрби- кыр судлары хакында указ кабул ителә. “Тиз ата тор¬ ган юстиция” дип аталган төзелмә эшли башлый. Бу указ буенча суд хөкеме 48 сәгать эчендә чыгарыла. Сигез ай дәвамында гамәлдә булган гадәттән тыш ча¬ раларга таянып, хөкүмәт революция дулкынын басты¬ руга ирешә. 1907 елның язында революцион хәрәкәт бераз җан¬ лана төшсә дә, революция үзенең финалына килеп җитә. Шул ук елның июнь аенда II Дәүләт думасын тарату аңа соңгы нокта куя. 1905-1907 еллардагы революцион вакыйгаларның йомгаклары. Безнең як хезмәт ияләре массалары да актив катнашкан беренче Россия революциясе үзенең төп максатларына ирешә алмый. Самодержавие җиңел¬ ми, алпавыт җир биләүчелеге сакланып кала. Милли мәсьәлә хәл ителми. Шул ук вакытта байтак таләпләр тормышка да ашы¬ рыла. Әйтик, предприятиеләрдә эш көне кыскартыла, йолым түләүләре бетерелә. Профсоюзлар, башка үзешчән оешмалар төзергә хокук алына. Шәхес иминлеге, сүз, вөҗдан иреге, кайбер башка демократик хокуклар игъ¬ лан ителә. Хакимиятнең вәкаләтле органы — Дәүләт думасы төзелү белән Россиядә парламентаризм тарихы башлана. Революцион вакыйгалар татарларның милли үзаңы, мәдәнияте үсешенә зур йогынты ясый^ Губернада яшәүче 280 281
чуаш, мари, мордва халыкларының милли хәрәкәте шул вакыйгалар йогынтысында беренче адымнарын ясый. , Патша хөкүмәте ясаган ташламалар җәмгыятьне бе¬ раз тынычландыра төшә. 1907 елның икенче яртысын¬ нан 1910 елның маена кадәр безнең як предприятиелә¬ рендә бер генә зур стачка яки эш ташлау да булмый. Сирәк авылларда гына алпавытларга каршы вак чыгыш¬ лар кабынып киткәли. Беренче бөтендөнья сугышы якынлашкач кына, эш¬ челәр хәрәкәте үзен сиздерә башлый. Әйтик, 1914 ел¬ ның кышында һәм язында Казан губернасы промыш¬ ленность предприятиеләрендә 10 стачка оештырыла. Бер көчәеп, бер сүрелеп, крестьяннар чыгышлары булып тора. Бөтен илдә барган шундый ук чыгышлар хакимият¬ нең абруен какшата, самодержавиене бәреп төшерергә нигез әзерли. Сораулар һәм биремнәр 1. Туган як хезмәт ияләренең беренче Россия революциясендә ■ катнашу сәбәпләрен аңлатыгыз. 2. Губернада революцион ва¬ кыйгаларның ничек башлануын бәян итегез. 3. 1905 елның җәендә һәм көзендә Казан предприятиеләре эшчеләре нинди таләпләр куя? 4. Эш ташлаучы һәм митингларда катнашучы¬ ларның таләпләре арасыннан сәяси таләпләрне аерып күрсәте¬ гез. 5. Төбәк крестьяннары нинди көрәш ысуллары куллана? Аларга сезнең мөнәсәбәтегез нинди? 6. 1905 елның 17-21 октябрендәге вакыйгалар турында сөйләп бирегез. 7. 1905 ел¬ ның ноябрь-декабрь айларында крайда революцион хәрәкәт иң югары ноктасына күтәрелгән дигән фикер белән сез киле¬ шәсезме? Җавабыгызны дәлилләгез. 8. 1905-1907 еллардагы революцион вакыйгаларның төп йомгакларын һәм нәтиҗәлә¬ рен бәян итегез. § 42. Иҗтимагый-сәяси тормыш. Милли хәрәкәт £ Россиядә беренче сәяси партияләр XIX-XX гасырлар чигендә барлыкка килә. 1905-1907 еллардагы Россия революциясе барышында яңа сәяси партияләр һәм оешмалар туа. Милли хәрәкәт тә кискен үсә. Россия империясе¬ нең күпмилләтле халкы актив сәяси көрәш мәйданы¬ на чыга. Илнең күп төбәкләрендә, шул җөмләдән Ка¬ зан губернасында да, милли партияләр һәм оешмалар пәйда була. Сәяси көчләр. Хәзерге әдәбиятта ул заманның сәяси партияләрен социалистик, либераль һәм традиционалист- монархиячел партияләргә бүлеп йөртү кертелгән. Бу сәяси партияләр Казан губернасында да эш иткәннәр. Социалист-революционерлар, социал-демократлар — большевиклар һәм меньшевиклар — социалистик (“сул”) партияләр булган. Россия социал-демократик эшчеләр партиясе (РСДРП) нигездә эшчеләр сыйныфына, кресть¬ яннарның бер өлешенә һәм интеллигенциягә таянаГ Бе¬ ренче Россия революциясе чорында большевистик юнә¬ лешле социал-демократлар арасында Казанда И.А. Сам¬ мер, С.А. Адоратский, С.А. Лозовский һәм башкалар иң күренекле кешеләр була. Ул чакта тора-бара атаклы большевиклар булып үсеп җитәчәк В.М. Скрябин (Мо¬ лотов) һәм С.М. Костриков (Киров) революциягә тәүге адымнарын ясыйлар. Беренче татар социал-демокра¬ тик “Урал” газетасын оештырган Хөсәен Ямашев һәм Г. Сәйфетдинов, Г. Коләхмәтовларның карашлары күп яктан большевиклар карашлары белән тәңгәл килә. Кай¬ бер татар мәдәнияте эшлеклеләре дә большевикларның аерым идеяләренә теләктәшлек итә. Меньшевиклар ара¬ сында И. Әхтәмов, В. Денике, Б. Нелидов һәм башкалар күренекле шәхесләр булалар. Казанда социал-демократик хәрәкәт тарихы 1897 ел¬ дан башлана. Беренче социал-демократлар төркеме Ка¬ занда шул елны оеша. 6 елдан соң РСДРПның Шәһәр комитеты барлыкка килә. Революция елларында ул Ка¬ зан губернасының эшчеләр сыйныфына, крестьяннары¬ на йөз тоткан революцион эчтәлекле өндәмәләр тарата, забастовка хәрәкәтен оештыруда катнаша. Шул вакытта ук партиянең өч район комитеты (Алафузов, Крестовни¬ ков һәм Шәһәр комитетлары), крестьяннар арасында эшләр өчен округ төркеме төзелә. Комитетның матбу¬ гат органы яшерен чыга торган “Рабочий” (“Эшче") га¬ зетасы була, аның белән Я.М. Свердлов җитәкчелек итә. Революция дулкыны күтәрелгән шартларда РСДРП Ка¬ зан комитеты сугышчан дружиналар оештыру белән дә шөгыльләнә. Октябрь вакыйгалары чорында Казан боль¬ 212 283
шевиклары халыкны восстаниегә өндиләр. Алар Шәһәр коммунасы да оештыралар. 1905 елның декабрендә ко¬ митет полиция тарафыннан тар-мар ителә. 1907-1910 елларда хакимият Казан большевикларын эзәрлекләвен дәвам итә. 1908 елда “Рабочий” газетасы кабат чыга башлый. Аннары большевикларның яшер¬ тен эш алып бару чоры башлана. 1911 елның октяб¬ рендә Казанда большевистик юнәлешле социал-демок¬ ратлар төркеме тергезелә. Ул эшчеләр өчен түгәрәкләр оештыра, агитация эше алып бара, эшчеләр арасында большевистик басмалар тарата. Апрельдә бу төркем дә полиция тарафыннан тар-мар ителә. Аның әгъзаларын кулга алалар һәм Казаннан читкә сөрәләр. Эсерлар партиясе нигезен зыялылар һәм крестьян¬ нарның бер өлеше тәшкил итә. Бу партиянең беренче ' комитетлары Казан губернасында 1900-1903 елларда барлыкка килә. 1905-1907 еллардагы революция вакы¬ тында эсерлар кораллы восстаниеләрдә, крестьяннар чыгышларында катнашалар, җирле хакимият вәкиллә¬ ренә берничә һөҗүм оештыралар. 1906 елда Казан эсер¬ лары “Крестьянская газета” (“Крестьяннар газетасы”) нәшер итәләр. 1905 елда татар яшьләре Казанда “Таңчылар” оеш¬ масы төзиләр. Нигездә ул социал-революционерлар партиясенең Идел буе комитеты була. Оешма “Таң йол¬ дызы газетасы тирәсендә берләшә. ГаЗета 6 ай чыккач, 1906 елның ноябрендә хакимият тарафыннан ябыла. Аның варисы Тавыш” газетасы була. Асылда ике газе¬ таны да шөһрәтле татар язучысы Гаяз Исхакый (1878— 1954) редакцияли, оешма җитәкчеләренең дә берсе ул була. Җитәкчелеккә шулай ук Фуад Туктаров, Шакир Мөхәммәдъяров һәм башка татар сәяси эшлеклеләре керә. 1905 елда либераль лагерь (“уңнар”) оеша. Консти- туцион-демократик партия (кадетлар), “17 октябрь Союзы (октябрьчеләр) партиясе формалаша. Кадетлар¬ ның социаль таянычы гуманитар интеллигенция, ирек¬ ле һөнәр кешеләре, укытучылар, урта һәм вак хезмәткәрләр була. Кадетлар Россиядә конституцион строй урнаштырырга, төпле реформалар уздырырга ом¬ тылалар, либераль хәрәкәтнең радикаль өлешен тәшкил итәләр. Бу хәрәкәтнең консерватив катламы булган октябрьчеләр урталык реформалары тәкъдим итәләр. “17 октябрь Союзы” эре кәсәбәчеләрне, алпавытларны, югары уку йортлары укытучыларының бер өлешен бер¬ ләштерә. Кадетлар партиясе комитетлары Казанда һәм Лаеш, Чистай, Цивильск, Ядрин кебек өяз шәһәрләрендә эшли. Казан кадетлары “ Камско-Волжская речь” һәм “Казан¬ ский вечер” дигән газеталар чыгара. Аларның җитәкче¬ ләре Казан университеты профессорлары Г.Ф. Шерше- невич, А.В. Васильев, А.А. Симолин була. Татарлар ара¬ сында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе укытучысы Йосыф Ак¬ чура һәм юрист, Казан шәһәре думасы әгъзасы (Казан суд палатасы адвокаты) Сәетгәрәй Алкин иң күренекле сәяси кешеләрдән санала. Й. Акчура кадетлар партиясе Үзәк Комитеты әгъзасы була. ' Октябрьчеләр үз партияләре комитетларын Казан¬ да һәм Чистайда оештыралар. Алар Казанский теле¬ граф” газетасы чыгаралар. “17 октябрь Союзы’ тараф¬ дарларының җитәкчеләре Казан университеты профес¬ сорлары Б.В. Варнеке, П.И. Кротов, М.Я. Капустин була. Күп санлы монархиячел партияләр һәм оешмалар уң флангның иң чигендә торалар. Аларның әгъзалары — дворяннар, җир хуҗалары, руханилар, вак сәүдәгәрләр һәм башка түбән катлау вәкилләре самодержавиене, пра- вославиене, “рус булмаганнар басып алу”га каршы көрәшне яклап чыгалар, конституцияне кире кагалар. Монархиячеләрнең иң зур оешмаларына “Русское со¬ брание” (“Рус җыелышы”), “Монархическая партия” (“Монархиячел партия”), “Союз русского народа” (“Рус халкы союзы”), “Русский народный союз имени Ми¬ хаила Архангела” (“Михаил Архангел исемендәге рус халкы Союзы”) керә. “Союз русского народа” оешма¬ сында Россиянең соңгы императоры Николай II шәрәфле әгъза булып тора. Император оешманы илдә “законлылык һәм тәртипнең ышанычлы таянычы дип атый. Бу оешма төзегән сугышчан дружина (“Кара йөзлек”) илдә интеллигенция һәм яһүдләргә каршы дистәләрчә погромнар оештыра. 284 285
Урындагы карагруһчылар да шундый лозунглар һәм ысуллар белән эш итә. Казан губернасында “Царско-на¬ родное русское общество” (“Патша-халык рус җәмгыя¬ те”), “Союз русского народа” (“Рус халкы Союзы”) оеш¬ масының бүлекләре, монархия яклы башка оешмалар төзелә. Монархиячеләр үз идеяләрен “Черносотенец” (“Карагруһчы”), “Сошники” (“Таянычлар”) газеталары аша тараталар. Карагруһчылар җитәкчеләренең берсе — юрист, сәяси икътисад фәннәре докторы, Казан универ¬ ситеты профессоры В.Ф. Залесский була. J Милли хәрәкәт. Татар милли хәрәкәтенең XIX йөзнең икенче яртысында тууын хәтерегезгә төшерегез. Аның бер юнәлеше — җәдитчелек, дигән идек. XX гасыр ба¬ шында И. Гаспралы, Р. Фәхретдин, Г. Барудидан кала дин галимнәре һәм публицистлар Муса Бигиев, Рәшит Ибраһимов, Кашшаф Тэрҗемани, язучы һәм нәшир Фатих Кэрими, педагоглар Габдулла һәм Гобәйдулла , Буби, аларның кыз туганы Мөхлисә Буби, Буа шәһәре мәдрәсәсендә укытучы булып эшләүче Һади Атласи да җәдитчелекнең күренекле вәкилләре була. Аларга иган- әче-эшмәкәрләр агалы-энеле Рәмиевләр, Акчуриннар га¬ иләсе, Оренбург сәүдәгәрләре Хөсәеновлар һәм башка¬ лар теләктәшлек итә. Я^әдитчелек идеяләрен таратуда “Тәрҗеман" газетасы, ә 1906 елның февраленнән “Ва¬ кыт газетасы һәм 1908 елдан аңа кушымта булып чыккан “Шура” журналы аерым урын тоталар. Ике газета да Оренбургта Рәмиевләр акчасына чыгарыла һәм Россиянең күп мөселман төбәкләрендә тарала. Җәдитчеләргә каршы кадимчеләр актив көрәш алып бара. Татар җәмгыятендә Вятка губернасы Түнтәр авы¬ лыннан чыккан ишан И. Динмөхәммәтов, Казан сәүдәгәре һәм нәшир Сәйдәшев һ.б. бу консерватив хәрәкәтнең иң танылган вәкилләре була. Беренче Россия революциясе татар җәмгыятендә сәя¬ си активлык уята. Милли тигез хокуклылыкка, үз дини ихтыяҗларыңны һәм халык гореф-гадәтләрен ирекле үтәргә, илнең сәяси тормышына катнашырга омты¬ лыш үзенә җәмгыятьнең киң катлауларын җәлеп итә. Вәисовчылар хәрәкәте тернәкләнә. Җәдитчелек сәяси ак¬ тивлык ала. Җәдитчелек нигезендә Россия мөселманнарының “Иттифак эл-мөслимин” (“Мөселманнар берлеге”) ли- бераль-демократик партиясе формалаша. Моңа кадәр та¬ тар либераллары Казанда 1905 елның гыйнварында җыелыш һәм милли буржуазия вәкилләре Чистайда май аенда киңәшмә уздыралар. Шул ук елның августында Түбән Новгородта 120 кеше, шул исәптән Ф. Туктаров һәм Г. Исхакый катнашында, яшерен рәвештә I Бөтен- россия мөселман корылтае булып уза. Корылтайны оеш¬ тыручылар “Густав Струве” исемле пассажир пароходын арендага алалар һәм анда 6 сәгатьлек утырыш уздыра¬ лар. Шул вакытта мөселманнарның гомумроссия сәяси оешмасын төзү турында карар чыгарыла. Корылтай резолюциясендә нигездә мөселманнарның православие динендәге башка халыклар белән сәяси, мөлкәти һәм дини тигез хокуклылыгын тәэмин итү турында сүз бара. 1906 елның гыйнвар, август айларында узган та¬ гын ике корылтайда партия тулысынча төзелеп бетә. “Мөселманнар берлеге” партиясенең уставы, про¬ граммасы кабул ителә, Үзәк Комитеты төзелә. Бер¬ лек җитәкчелегенә җәдитчелек хәрәкәтенең Р. Иб¬ раһимов, Й. Акчура, И. Гаспралы, С. Алкин, М. Би¬ гиев, Г. Баруди, Г. Буби кебек күренекле җитәкчелә¬ ре һәм тагын сигез кеше керә. “Казан мөхбире” һәм “Әхбар” газеталары партиянең Казандагы матбугат органнары була. Татар либераллары таләпләре күп яктан кадетлар партиясе программасы белән яңгырашлы була. Анда Россиядә конституцион строй, гомуми сайлау хоку¬ кы, демократик ирекләр кертү һәм башка байтак таләпләр куела. Шуның белән бергә, “Мөселманнар берлеге” диннәрнең закон алдында тигезлеген, мөсел¬ ман мәчетләре һәм мәдрәсәләре милкен кире кайта¬ руны, ә иң мөһиме — милли-мәдәни автономия төзүне таләп итә. Өч Бөтенроссия корылтаенда төбәкләрнең мөселман халкын шушы партия тирәсендә туплау буенча кай¬ бер оештыру чаралары да билгеләнә. Әйтик, Россиядә мөселманнар халыкның шактый зур яисә билгеле бер 286 287
өлешен алып торган уналты төбәге һәм шәһәре телгә алына. “Мөселманнар берлеге”нең бүлекләрен, мәсәлән, Бакуда (Кавказ районы), Симферопольдә (Кырым), Мәскәүдә, Минскида (Литва районы), Әстерханда (Түбән Идел буе районы), Казанда, Уфада (Уфа крае), Ташкент¬ та (Төркестан районы), Иркутскида (Себер районы), Се- мипалатинскида (Семипалатинский районы), Вер- ныйда (Семиреченский районы), Ашхабадта (Каспий аръягы районы) төзү күздә тотыла. Совет хакимия¬ те елларында ул шәһәрләрнең сигезе милли-дәүләти төзелмәләр башкаласы була. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан татар ли¬ бераллары партиясе сәяси мәйданнан төшеп кала. П.А. Столыпин хөкүмәте “рус милләтчелеге сәясәтен” уздыра башлый. Әйтик, 1910 елда ул “Идел буе төбәге буенча махсус киңәшмә” уздыра, анда акрынлап “рус булмаган халыкларны руслаштыру” максаты куела. Мөселманнарны кысрыклау башлана, мөселман эшлек- л ел әрен кулга алулар, тентүләр гадәти эшкә әверелә. 1911 елда яңа ысул белән эшләүче “Иж-Буби” мәдрәсәсе ябыла, 14 мулла һәм укытучы кулга алына. Карагруһ¬ чылар хәрәкәте көчәю шартларында “Мөселманнар бер¬ леге” хәрәкәтенең кайбер эшлеклеләре чит илләргә китәргә мәҗбүр була. Ә кадетларның бер өлеше мил¬ ли мәсьәләдә хөкүмәткә теләктәшлек иткәнгә күрә, алар белән бердәмлеккә урын бөтенләй калмый. / Мөселманнар — Дәүләт думасында. Россия Дәүләт думасы патшаның “Дәүләт тәртибен камилләштерү” ту¬ рындагы Манифесты белән оештырыла. Николай II аңа 1905 елның 17 октябрендә кул куя. Россиядә әлеге бе¬ ренче парламент төзелмәсе кануннар проектларын ка¬ рый, ул проектлар аннары Дәүләт советында тикшерелә һәм патша тарафыннан раслана. Казан губернасыннан дүрт Думага (1906-1917 еллар¬ да) барысы кырыклап депутат сайлана. Алар арасында “Мөселманнар берлеге” җитәкчеләре Сәетгәрәй Алкин, Сорбонна университетын тәмамлаган Садри Максуди, Чистай эшмәкәре Гариф Бадамшин, педагог Гайсә Ени- кеев — барлыгы 7 татар да була. 1907 елда Думада мөсел¬ ман хезмәт төркеме төзелә. Ул Петербургта татар һәм азәрбайҗан телләрендә “Дума” газетасы нәшер итә. Аның 6 гына саны чыгып кала. Бу төркемнең идея җитәкчеләре татар эсерлары Ф. Туктаров һәм Г. Ис- хакый була. Дүрт Дума эшендә дә мөселман фракциясе мөһим роль уйный. Бу фракция Идел буе, Урал буе, Казах¬ стан, Урта Азия, Кавказ, Кырым мөселман халыкла¬ ры депутатларыннан тора. Милли һәм дини тигезлек, мөселман халыкларының телләре, мәгарифе һәм мәдәнияте үсеше мәсьәләләре фракция депутатлары өчен уртак идеяләр була. Аның программасы “Мөсел¬ маннар берлеге” партиясе программасына тәңгәл килә. 1906-1917 елларда мөселман халыкларыннан дүрт Думага җитмештән артык депутат сайлана, аларның яртысы чамасы татарлар һәм башкортлар була. I Дума¬ га Россия мөселманнарыннан 24 депутат сайлана, алар¬ ның 12 се татар, II Думага 34 депутат сайлана, шуның унбише татар була. III Думага ун депутат сайланып, җиде урынны татарлар алып тора. IV Думага 7 мөселман сай¬ ланып, аларның дүртесе татар милләтле кешеләр була. Шулай итеп, мөселман депутатлар саны кимегәннән- кими бара. Патша хөкүмәте, кануннарга төзәтмәләр кертә-кертә, мөселман сайлаучыларына киртәләр куя. Әйтик, III Думага сайлауларда Урта Азия мөселманна¬ рының күпчелеге катнаша алмый. Ә IV Думага Казан губернасыннан бер генә татар кешесе дә сайланмый. Җәмгыятьтә, шулай ук татар җәмгыятендә дә, Дума¬ га төрле караш яши. Әйтик, III Думада кулдан-кулга сатирик “Рус мужигы елавы” шигыре йөри, анда депу¬ тат “ертлач танау”, “алдакчы” дип атала. Г. Тукайның “Государственная Думага” шигырендә аның эшенең нәтиҗәсезлегенә ишарәләп: “Ах, Дума, Дума, эшләгән эшең бумы?” дигән юллар кабатлана. Икенче бер татар шагыйре М.Укмаси депутатлар “үз кесәләрен генә калы¬ найтачаклар” дип яза. Бу тәнкыйть сүзләре кискен яңгы¬ рый һәм һәрвакыт гадел дә булмый. Дума мөнбәре беренче мәртәбә төрле иҗтимагый, милли төркемнәр вәкилләренә илнең, аның төбәкләре тормышының мөһим мәсьәләләре буенча үз фикерлә- 288 10 А-412 289
рен ачыктан-ачык әйтергә мөмкинлек бирә. Мөселман депутатлары актив эшлиләр. Мисал өчен, мөселман хезмәт төркеме секретаре, “Дума” газетасы мөхәррире Кәлимулла Хәсәнов, мөнбәрдән (залдагыларга салам кушылган балчык измәсенә охшаган начар сыйфатлы ипи кисәге күрсәтеп) хакимият әһелләрен ришвәтче¬ лектә һәм крестьян җирләрен урлауда гаепли; авыл¬ дашларым менә шундый икмәк белән тукланырга мәҗбүр, ди ул. Хәсәнов чыгышыннан ачуы килгән карагруһчы депутатлар һәм монархиячеләр, сызгыра- сызгыра, аны мөнбәрдән куып төшерергә телиләр һәм монда ошамаса, әнә башка татарлар кебек, Төркиягә кит, дип кычкыралар. “Без бу җирдә тудык, биредә яшибез һәм руслар белән бергә яшәрбез дә!” — ди Хәсәнов. Бу сүзләре депутатның данын еракларга та¬ ныта. Шушы хәл Г. Тукайның “Китмибез!” дигән шигыре темасына әверелә. Аграр, мәгариф мәсьәләләре буенча мөселман депутатлар К. Тәфкилев, Г. Сыртла- нов, Г. Еникеев, А. Топчибашев, М. Танышбаев, Ф. Хой- ский, С. Максуди һәм башкаларның чыгышлары җәмәгатьчелек арасында теләктәшлек таба. Думаның байтак мөселман депутатлары соңыннан, патша самодержавиесен бәреп төшергәч, илдәге кат¬ лаулы вакыйгаларда мөһим роль уйный. Аларның кайберләре “аклар”, кайберләре “кызыллар” ягында кала. Дүрт Дума, эшләре тәртип белән барса, илне рево¬ люцион тетрәнүләрдән һәм реакцион көчләрнең ре¬ волюциягә каршы көрәшеннән коткара, җәмгыятькә Европаның башка илләре юлына охшаш юлдан үсәргә мөмкинлек бирә алган булыр иде. Ләкин тарих икен¬ че юнәлеш сайлый. Беренче ике Дума чиктән тыш “революцион” дип, үзенең чикләнмәгән хакимияте белән бүлешергә теләмәгән патша тарафыннан тараты¬ ла. III Дума, аның депутатлары “сүз тыңлаучан” бул¬ ганга күрә, үз срогын эшләп бетерә. IV Дума 1917 ел башында Николай II тарафыннан кабат таратыла. Юга¬ ры хакимиятнең бу адымы тиздән башланачак рево¬ люциягә һәм самодержавиене бәреп төшерергә өстәмә этәргеч була. Шулай итеп, Казан губернасының иҗтимагый тор¬ мышына Россиянең төрле партия оешмалары килеп керә. 1905-1907 еллардагы революция татарлар арасында мил¬ ли тигез хокуклылык, демократик ирекләр өчен көрәшкә ныклы этәргеч хезмәтен үти. Бу таләпләр беренче “Мөсел¬ ман берлеге” сәяси партиясе программасы нигезенә ята. Татарларның иҗтимагый-сәяси тормышында Дәүләт думасының барлык дүрт чакырылышында да мөсел¬ ман депутатлар фракциясе эшчәнлеге мөһим урын алып тора. Сораулар һәм биремнәр 1. XX гасыр башында крайда эш йөрткән Россия сәяси парти- ■ яләре оешмаларын атагыз. Алар җәмгыятьнең кайсы катлаула¬ ры мәнфәгатьләрен чагылдырган? 2. Дәүләт думасына сай¬ ларга туры килсә, сез кайсы партия вәкилләренә һәм ни өчен тавыш бирер идегез? 3. Бу чорда татар милли хәрәкәтендә барган үзгәрешләрне тасвирлап бирегез. Ул хәрәкәт үз алдына нинди максатлар куйган? 4. Татар милли хәрәкәте җитәкчелә¬ рен атагыз. Аларның берәрсенең эшчәнлеге турында язма әзер¬ ләгез. 5. «Мөселман берлеге» партиясе программасы турын¬ да сез нәрсә беләсез? 6. Мөселман депутатларның Дәүләт думасындагы эшчәнлеге хакында сөйләп бирегез. § 43. XX гасыр башында татар мәдәнияте үсеше Хәтерләвебезчә, XIX йөзнең икенче яртысында ук татар мәдәнияте җитди үсешкә ирешә. XX гасыр башын¬ да исә ул чын-чынлап югарыга күтәрелә. Бу күтәрелеш беренче Россия революциясе китереп чыгарган процес¬ сларга бәйле була. Татар җәмгыятенең мәдәни тормы¬ шындагы казанышлар шундый зур була ки, 1900-1916 елларны татар мәдәниятенең “Көмеш гасыры” дип әйтергә мөмкин. Мәгариф. Татар мәгарифе системасының нигезен элеккечә үк мәктәпләр һәм мәдрәсәләр тәшкил итә. XX йөз башында аларның саны шактый үсә. 1905 елда, мәсәлән, Казан губернасында 845 мәктәп һәм мәдрәсәдә 54 меңнән артык бала укый. 8 елдан соң уку йортлары саны 907, ә укучы балалар саны 80 меңгә җитә. Рус-татар училищелары, рус-татар мәктәпләре һәм мәдрәсәләр каршында рус сыйныфлары саны арта. Учи¬ 290 291
лищеларны тәмамлаган укучылар Казан, Оренбургтагы, Симферопольнең татар укытучылары мәктәпләренә укырга керәләр. Рус сыйныфлары һәм рус-татар мәктәпләре татарларны рус һәм Европа мәдәниятенә тартырга ярдәм итәләр. Икенче мөһим үзгәреш яңа ысуллы (җәдит) мәктәпләр үсеш алуда чагыла. XX гасырның беренче ун еллыгы ахырына Казан губернасы мәктәпләре һәм мәдрәсәләре¬ нең иң күбесе укытуның аваз ысулыннан файдалана. “Мөхәммәдия”, “Касимия”, “Мәрҗания” (Казан), “Га¬ лия”, “Госмания” (Уфа), “Хөсәения” (Оренбург),“Расүлия” (Троицк), “Буби” (Вятка губернасы Сарапул өязе Иж-Буби авылы), “Гобәйдия” (Самара губернасы Бөгелмә өязе Бәйрәкә авылы) иң зур мәдрәсәләрдән санала. Кагыйдә буларак, анда укытыла торган фәннәрнең күбесе дөнья¬ ви характерда була. “Мөхәммәдия”дә, мәсәлән, арифме¬ тика, география, мантыйк (логика), геометрия, гомуми тарих һәм Россия тарихы, рус теле, көнчыгыш телләре, психология, педагогика, этика, медицина, хокук беле¬ ме һәм башка фәннәр өйрәтелә. Бу мәдрәсәдә әдәбият һәм драма түгәрәкләре эшли, кулъязма газеталар чы¬ гарыла. Әлбәттә, барлык мәдрәсәләр дә тиешле югарылыкта булмый. Г. Тукай, ачынып: “Күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бернәрсә дә”, дип юкка гына язмагандыр. Ләкин бу хәл башка халыкларга да хас нәрсә була. Чиркәү-мәхәллә мәктәпләрендәге белем бирүне яисә рус язучысы Н.Г. Помяловскийның “Бурса очерклары” исем¬ ле әсәрен искә төшерегез. Язучы духовный семинария¬ нең кеше җанын гына түгел, бәлки тәнен дә гарипләвен яхшы чагылдырган. Мәктәпләрне үзгәртеп кору һәм мәгариф эшенең сыйфатын күтәрү мәсьәләләре XX га¬ сыр башында Россиянең барлык халыклары җәмәгать¬ челеген борчый. Татар хатын-кызларына белем бирү үсеше ул чор¬ ның бер үзенчәлеге булып тора. Казандагы Л. Хөсәе- нова, М. Мозаффария, Р. Әмирхания, С. Әмирхания, Орен¬ бургтагы Ф. Әдһәмова, Чистайдагы Ф. Гайнетдиновалар- ның яңа ысуллы мәктәпләре даны еракларга тарала. Биредә, башка фәннәр белән беррәттән, татарча уку-язу, арифметика, география, тарих та укытыла. 1916 елның октябре ахырында Ф. Аитованың Казандагы беренче татар хатын-кызлар гимназиясе программасына тагын да күбрәк дөньяви фәннәр керә. Шул ук елларда Уфада татар һәм башкорт укытучылары өчен курслар эшли. Троицкида татар кызлары өчен хосусый семинария оеш¬ тырыла. Татар мәктәбе авыр шартларда үсә. Андагы яңа күре¬ нешләргә бер кадимчеләр генә каршы тормый. Татар¬ ларга дөньяви белем бирүгә хакимият, урыннардагы чиновниклар да киртә куя. Казан мәгариф округы ин¬ спекторы Я.Д. Коблов 1908 елда нәшер иткән китап исеме кызыклы: ул “Татар мөселманнарының милли гомуми белем бирү мәктәбе турында хыяллары” дип атала. 1914 елда Петербургта уздырылган “Махсус киңәшмә” материалларында татарларның дөньяви мәктәбе “бөтенләй кирәкмәгән нәрсә” дип тасвирла¬ на. Ләкин татарларның белемгә омтылуын бернәрсә дә баса алмый. “Россиянең көнчыгыш өлешендә яшәүче халыклар арасында, — дип яза шул ук Я.Д. Коблов, — мөселман татарлар беренче урында тора. Алар арасында гыйлемле кешеләр процент ягыннан руслар белән ча¬ гыштырганда да күбрәк. Кайсы катлаудан гына чыкма¬ сын, татар кешесе, һичшиксез, башлангыч дин гыйле¬ мен өйрәнгән һәм ул татарча укый-яза белә”. XX гасыр башында татар халкының 80 процентка якыны ана те¬ лендә белемле була. Югары белемгә дә омтылыш көчәя. Әгәр 1908 елда Казан университеты студентлары арасында 13 татар бул¬ са, биш елдан инде аларның саны 27 гә җитә. Татар теле Мәскәү, Петербург, Киев, Одесса университетларында яңгырый, чит илләрдә дә ишетелә башлый. Әйтик, та¬ тарлар Париж, Льеж, Лейпциг, Женева, Нью-Йорк, Сан- Франциско, Токио шәһәрләренең югары һәм урта уку йортларында укыйлар. Берничә татар Каһирә, Истанбул университетын тәмамлый. Әлбәттә, Европа тибындагы университетларда һәм башка уку йортларында белем алу мөлкәтле гаиләләрдән чыккан егетләргә һәм кызларга гына мөмкин була. 292 293
Әдәбият. Татар әдәбияты тарихында XX гасыр башы борылыш чоры була. Бу чорда ул моңа кадәр күрелмәгән чәчәк атуга ирешә, анда хәзер яңа юнәлешләр һәм әдәби сурәтләү алымнары барлыкка килә. Традицион жанрлар үзгәрә, яңалары туа, темалар колачы киңәя. Татар әдәби тәнкыйте матур әдәбият процессының аерылгысыз өле¬ шенә әверелә. Татар язучылары, шагыйрьләре Көнчыгыш, рус һәм Көнбатыш Европа әдәбиятлары тәҗрибәсен һәм казанышларын торган саен активрак файдалана. Гасырның беренче ун еллыгына инде җитлегеп өлгергән байтак әдипләрнең иҗаты иң югары биек¬ леккә күтәрелә, әдәби мәйданга яңа көчләр килә. Алар¬ ның күбесе соңыннан татар әдәбияты классикларына әверелә. Татар мәдәнияте, иҗтимагый-сәяси тормышы¬ на, ашкынып, Габдулла Тукай (1886-1913) килеп керә. Ул бөек шагыйрь генә түгел, менә дигән прозаик, пе¬ дагог та була. Тукай — татар әдәбиятына, хәзерге за¬ ман татар теленә, татар реалистик тәнкыйтенә нигез салучыларның берсе. Гражданин-шагыйрьнең югары бурычы: туган телгә, туган җиргә мәхәббәт; хатын-кызларның тигез хокук- лылыгы, социаль һәм милли изүдән азат җәмгыять ту¬ рында хыяллар, самодержавиене, феодаль-патриархаль искелек калдыкларын, консерватизмны фаш итү — бо¬ лар барысы да Тукай иҗатында чагылыш таба. Аның “Шагыйрь”, “Пар ат”, “Шүрәле”, “Китмибез”, “Печән ба¬ зары, яхуд Яңа Кисекбаш” дигән әсәрләрен әйтеп үтик. Рус һәм татар халыклары дуслыгы темасы Тукайда аерым бер яңгыраш таба. “Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өметләре” дигән шигырендә ул болай дип яза: Рус җирендә без әсәрле, эзле без; Тарихында бер дә тапсыз көзге без; Рус белән тормыш кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып; Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып, Без шаярыштык, вакытлар алмашып. Ьич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп. Шигырьнең соңгы юллары патша самодержавиесенә ачулы мөрәҗәгать булып яңгырый: Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?— Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук! Тукай әсәрләре үзенә тарту көчен әле дә югалтмый. Аның “Туган тел” шигыре татар халкының рәсми бул¬ маган гимны булып әверелде. Тукай бик яшьли, егерме җиде яшендә туберкулез авыруыннан вафат була. Татар әдәбиятының икенче классигы Мәҗит Гафу- ри (1880-1934) революцияне күп кенә популяр ши¬ гырьләр һәм проза әсәрләре авторы, җитлеккән язучы буларак каршылый. 1907-1913 елларда Мәҗит Гафури- ның “Ярлылар, яки Өйдәш хатын”, “Хәмитнең хәяте” дигән повестьлары дөнья күрә, “Милләткә мәхәббәт”, “Милли шигырьләр”, “Әмсаль” дигән шигырьләр җыен¬ тыгы басылып чыга. М. Гафури мәгърифәтчелек, тәнкый¬ ди реализм традицияләрен дәвам итә. Ул, Россиядәге мөселман халыклары шагыйрьләре арасында берен- челәрдән булып, империалистик сугышка каршы чыга. Гасыр башында иң мәшһүр татар драматургы Галиәс- гар Камал (1879-1933) була. Аны татар Островские дип йөртәләр. Ул татар драматургиясенә һәм театрына ни¬ гез салучыларның берсенә әверелә. Бай һәм образлы тел белән язылган “Бәхетсез егет”, “Беренче театр”, “Без¬ нең шәһәрнең серләре”, “Бүләк өчен”, “Банкрот” дигән әсәрләрендә Г. Камал татар халкы көнкүрешен бик оста чагылдыра, азган байларны камчылый, кайбер дин әһел¬ ләрен сатира уты белән көйдерә. Аның беренче тамаша¬ чыларда соклану уяткан байтак әсәрләре менә инде йөз елга якын сәхнәдән төшми. Атаклы әдип һәм җәмәгать эшлеклесе булган Галим¬ җан Ибраһимов (1887-1938) 1907 елда “Зәки шәкерт¬ нең мәдрәсәдән куылуы” дигән беренче хикәясен яза. Аның исемен без әле моннан соң кат-кат очратырбыз. Татар җәмгыятенең төрле катлауларында Фатих Әмир¬ хан (1886-1926), Шәриф Камал (1884-1942), Гафур Кол- әхмэтов (1881-1918), Фатих Кәрими (1870-1937), Сэгыйтъ Рәмиев (1880-1926) һәм башка язучылар 294 295
әсәрләре зур популярлык казана. Дэрдмэнд (1859-1921) иҗаты аеруча үзенчәлекле була. Оренбургта алтын приис- касы тотучы, I Дәүләт думасы депутаты Дэрдмэнд шигъ¬ риятенә дөньяның фаҗигалелеген күрә белү, нечкә хис¬ лелек һәм тирән кичерешлелек хас. Дэрдмэнд А.С. Пуш¬ кин, М.Ю. Лермонтов, Ф.И. Тютчев, А.А. Фет әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Атаклы прозаик, сәясәтче һәм фәлсәфәче Гаяз Исха- кыйның (1878-1954) даны аеруча тиз тарала. Аның “Зин¬ дан” повесте Чистай төрмәсендә утырган чагындагы шәхси тәэсирләренә нигезләнгән. Анда язучы иҗтимагый кар¬ шылыклар һәм революцион көрәш кискенләшкән кат¬ лаулы елларда кулга алынган кешеләрнең һәм закон сагында торучыларның холкын-табигатен чагылдыра. Бу әсәр Г. Исхакыйга мөселман төбәкләренең киң җәмәгать¬ челеге даирәләре арасында дан китерә. Шуннан бераз гына элек Г. Исхакый “Ике йөз елдан соң инкыйраз” исемле әсәр язып, татарларның иҗтимагый һәм рухи тормышын¬ да алга китеш булмаса, аларга тарихи мәйданнан юкка чыгу куркынычы яный, дип аваз сала. Ул барысы алтмышка якын әсәр — романнар, повестьлар, хикәяләр иҗат итә. Ф. Туктаровның да Дәүләт думасы депутатлары эшчән- леген үткен һәм образлы тасвирлаган китабы үзенчәлекле әдәби-сәяси “бестселлерга” әверелә. Вакытлы матбугат. Нәшерлек эше. Беренче Россия революциясе йогынтысында татарларның вакытлы мат¬ бугаты дөньяга килә һәм бик тиз үсә. 1905-1907 еллар¬ да Россиядә татар телендә 33 периодик басма — 21 газе¬ та һәм 12 журнал чыга. Беренче вакытлы басма татар телендә Казанда 1905 елның ноябрендә чыга башлый. Ул татар либерал¬ ларының "Казан мөхбире” дигән иҗтимагый-сәяси га¬ зетасы була. Редакторларының берсе Й. Акчура булган бу басма алты ел чыгып килә. 1906 елда иҗтимагый- сәяси “Йолдыз” газетасы, иҗтимагый-сәяси һәм әдәби “Бәянелхак” (“Хакыйкатьне аңлату”) исемле газета нәшер ителә башлый. Шул вакытта ук “Әд-дин вә әл- әдәп” (“Дин һәм тәрбия”) журналы да дөнья күрә. Казан белән беррәттән, татар телендә газета һәм жур¬ наллар Әстерханда, Мәскәүдә, Петербургта, Минзәләдә, Оренбургта, Самарада, Сембердә, Троицкида, Уфада һәм Россиянең башка шәһәрләрендә басыла. Мәсәлән, ага- лы-энеле Рәмиевләр Оренбургта иҗтимагый-сәяси “Ва¬ кыт” газетасы һәм иҗтимагый-мәгърифәтчел һәм әдәби- публицистик “Шура” журналы чыгаралар. Журнал ре¬ дакциясендә Й. Акчура, Г. Тукай, Г. Ибраһимов һәм баш¬ калар хезмәттәшлек итә. Уральскида “Фикер” исемле гомумдемократик газета чыга. Оренбургта большевистик юнәлешле социал-демократ¬ ларга якын торган “Урал” газетасы бераз вакыт нәшер ителә. Аны чыгаруда И. Әхтәмов, X. Ямашев, X. Яма- шева-Бадамшина актив катнаша. 1910 елда бер Петербургта гына да дүрт татар газета¬ сы чыга. Аларның “Нур" исемлесе Россиядә беренче та¬ тар газетасы була. Ул гарәп һәм фарсы телләреннән алын¬ маларны бик аз кертеп, халыкка якын телдә чыгарыла. Аны мәшһүр рухани һәм җәмәгать эшлеклесе ахун Га¬ таулла Баязитов нәшер итә. Россиядә иң матур мәчет — Петербург мәчетен төзү дә аның исеменә бәйле. Аны төзергә көнлекче эшчеләрдән һәм приказчиклардан алып Бохара әмиренә кадәр барлык мөселманар акча җыялар. Мәчет Г. Баязитов вафат булганнан соң 1911 елда ачыла. Татар китабы нәшер итү бик тиз алга китә. Китап басу һәм сату белән махсус шөгыльләнүче типографияләр һәм зур-зур фирмалар саны үсә. Кәримовларның китап сату фирмасы, шулай ук “Сабах”, “Милләт”, “Мәгариф” һ.б. фирмалары әнә шундыйларга керә. Татар китабы нәшер итү эшенә рус нәширләре типографияләре сизе¬ лерлек өлеш кертәләр. 1910-1913 елларда гына да ике мең исемдәге татар китабы бастырыла. Татар китабы бастыру үзәге Казан була. Нәшер ителгән китаплар саны буенча агалы-энеле Кәримов- лар типографиясе беренче урында тора. 1917 елга хәтле биредә 1,7 мең исемдәге 20 миллион данәдән артык ки¬ тап бастырыла. Бу типографиядә М. Гафури, Ф. Кәри- ми, М. Фәйзи, Н. Думави, А.С. Пушкин, Л.Н. Толстой, И.С. Тургенев, Д. Дефо, Г.-Х. Андерсен һәм башка ша¬ гыйрьләр һәм язучыларның әдәби әсәрләре нәшер ителә. Театр, музыка. Хәтерләвебезчә, татар үзешчән теат¬ ры XIX йөзнең икенче яртысыннан үсеп китә. Яңа га¬ 296 297
сыр башында ул инде профессиональ театрга әверелә. Аңа Казанда 1906 елда татар интеллигенциясе арасыннан чыккан үзешчәннәрнең халык өчен оештырылган спек¬ такльләре нигез сала. Казанда 1903 елдан әдәбият, театр, музыка сәнгате сөючеләр түгәрәге яши. Анда Ф. Әмирхан, Г. Коләхмә- тов, X. Ямашев катнаша. 1906 елның 22 декабрендә шушы түгәрәк әгъзалары Казанның Яңа клубында та¬ тар телендә халык алдында театраль тамаша күрсәтәләр. Тамашачылар “Кызганыч бала” һәм “Гыйшык бәласе” дигән пьесалар буенча тамаша карыйлар. Бу көн татар профессиональ театры туган көн булып санала. Г. Исха- кый, Г. Камал, М. Фәйзи, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев, Г. Кол- әхмәтовлар да сәхнә өчен әсәрләр иҗат итәләр. Милли сәхнә сәнгате туу һәм үсү беренче театраль труппалар — “Сәйяр”, “Нур”, “Ширкәт”, “Яшьлек” труппалары эшчәнлеге белән бәйле. Алар Идел буе, Урал, Себер, Казахстан, Урта Азия, Кавказ, Кырым шәһәрләре буйлап гастрольләргә йөриләр. Труппалар¬ да талантлы артистлар һәм режиссерлар Ш. Кудашев- Иманский, С. Гыйззәтуллина-Волжская, И. Кудашев- Ашказарский, М. Мутин, 3. Солтанов, Г. Болгарская, Б. Болгарский, Г. Кариев, Камал I, Ф. Ильская буыны формалаша. “Сәйяр” труппасы һәм аның җитәкчесе Габ¬ дулла Кариев (1886—1920) аерым роль уйный. Бу труппа татар профессиональ театр сәнгатенә нигез сала, аның йо¬ гынтысында Казанда, Оренбургта, Уфада, Симферопольдә татар театрлары туа. Гасыр башында музыкаль сәнгать өлкәсендә дә күре¬ некле яңа исемнәр калкып чыга. Казанның татар мәдәни¬ яте үзәгенә әверелгән Көнчыгыш клубында композитор Заһидулла Яруллин (1888-1964) беренче кыллы оркестр төзи. Ул татарлар арасында бик киң таралган “Тукай маршы”н яза, бу марш үз вакытында халыкның рухи өметләре символы булып санала. Скрипка, мандолина, гармун халык арасында иң по¬ пуляр музыка инструментлары була. Бик оста гармун¬ чы Фәйзулла Туишев (1884-1958) татарлар яшәгән кай¬ сы шәһәргә генә барып чыкмасын, аның концертларына тамашачылар йөзәрләп агыла. Фәттах Латыйпов (1884- 1966), Ф. Гомәрова һәм Г. Тукайның дусты Камил Мо- тыйгый (1883-1941) беренче мәшһүр татар профессио¬ наль җырчылары булалар. Бу вакытта татар музыкасы язылган беренче фонограф валиклары һәм граммофон пластинкалары дөньяга чыга. Халык арасында аларны талантлы үзешчән Гыйлаҗетдин Сайфуллин (1873-1946) тарата. Ул музыка остасы һәм халык җырларын җыю¬ чы кеше буларак та билгеле. Шулай итеп, 1900-1916 елларда татар мәдәнияте нык алга китә. Милли мәгариф системасы дөньяви юнәлеш ала, югары белем алу хәзер ирешә алмаслык хыял бу¬ лудан туктый. Татар әдәбияты яңа югарылыкка күтәрелә. Милли вакытлы матбугат һәм милли профессиональ театр барлыкка килә. Сораулар һәм биремнәр 1. Милли мәгариф системасы нинди үзгәрешләр кичерә? Алар ■ нәрсә белән бәйле була? 2. Татар мәктәбе үсешенә нәрсә ко¬ мачаулый? Ул нәрсәдә чагыла? 3. XX гасыр башында татар прозасы һәм шигъриятендәге үзгәрешләрне сөйләп бирегез. 4. Г. Тукай иҗаты мисалында татар җәмгыятен борчыган про¬ блемаларны тасвирлап бирегез. 5. XX гасыр башындагы берәр язучы тормышы һәм иҗаты турында язма әзерләгез. 6. Мөмкин булса, XX гасыр башында иҗат иткән берәр татар драматургы пьесасы буенча куелган спектакль карагыз. 7. 1905-1916 еллар¬ дагы татар вакытлы матбугатын күз алдыннан үткәрегез. 8. Та¬ тар профессиональ театры туу турында язма әзерләгез. 9. Татар китабы басу эшендә нинди яңалыклар барлыкка килә? 10. Та¬ тар музыка сәнгате турында сез нәрсәләр белдегез? XI бүлек. Февральдән — Октябрьгә. Чуалышлар вакыты 1917 елның февралендә Россиядә яңа революция күтәрелеп, ул патша самодержавиесенең җимерелүе белән тәмамлана. Революция илдә икътисади һәм сәя¬ си кризисның гаять кискенләшүе нәтиҗәсе була. Бе¬ ренче бөтендөнья сугышында җиңелү, хуҗалыкның җимерелү, ачлык куркынычы, чикләнмәгән хакими¬ ятнең булдыксызлыгы монархияне соңгы чигенә ки¬ тереп җиткерә. Николай II тәхеттән ваз кичкәннән соң, хакимият Вакытлы хөкүмәт кулына күчә. Яңа хакимият илне 298 299
демократияләштерү һәм Учредительный собрание сай¬ лауга әзерлек башлауны игълан итә. Россиядә тирән либераль реформалар уздырырга мөмкинлек туа, ләкин Вакытлы хөкүмәт 1917 елның октябренә ил алдында торган катлаулы проблемаларны хәл итә алмый. Шуңа күрә берничә ай эчендә ул җәмгы¬ ятьтә таянычын югалта. Хакимияткә большевиклар килә. § 44. 1917 ел феврале. Самодержавиене бәреп төшерү Революция алдыннан. Беренче бөтендөнья сугышы¬ на Россия 1914 елның 19 июлендә керә. Аның төп дошманнары Германия, Австро-Венгрия һәм Төркия була. Сугыш башланганда илдә шактый зур патриотик күтәренкелек хөкем сөрә. Чынлыкта барлык сәяси көчләр дә халыкны Ватанны сакларга өндиләр. Июль¬ нең икенче яртысында Казанда Ватанга тугрылык ма¬ нифестацияләре уздырыла. Большевиклар башкача карашта торалар. Аларның IV Дәүләт думасындагы фракциясе, башкалардан аерма¬ лы бердәнбер фракция буларак, хәрби кредитларны яклаудан баш тарта. Моның белән ул хөкүмәтнең су¬ гыш башларга карар итүенә каршы чыга. Большевик¬ лар “хәзерге империалистик сугышны гражданнар су¬ гышына әверелдерергә” дигән бик тә каршылыклы ло¬ зунг күтәреп чыгалар. Ләкин акрынлап илдә җәмгыятьнең рухы үзгәрә баш¬ лый. Сугыш озакка сузыла. Фронтлардан Россия армиясе¬ нең әледән-әле җиңелүгә дучар булуы хакында хәбәрләр килеп тора. Россия сугышта катнашкан барлык илләргә караганда да гаскәрләрен күбрәк югалта. 1916 елдан бирле илдә хуҗалык җимереклеге көчәя бара. Россия икътисады армиянең даими үсеп торган ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый. Армиягә иң ки¬ рәкле нәрсәләр — туплар, снарядлар, корал, формалы кием-салым, азык-төлек һәм башка сугыш кирәк-ярак¬ лары җитешми. Транспорт кирәгенчә эшли алмый, ме¬ талл, чимал, ягулык җитешмәү нык сизелә. Миллион¬ нарча эшче кулларын югалткан авыл хуҗалыгы авыр хәлдә кала. Икмәк, ит җитештерү кими. Күп шәһәрләрдә азык-төлек белән тәэмин итүдә өзеклекләр туа. Акча¬ ның кыйммәте кимү дәвам итә. Сугыш еллары Казан губенасы икътисадына зур авыр¬ лыклар тудыра. Халыкның эшкә иң сәләтле өлеше ар¬ миягә алына. Завод-фабрикаларда авыр хезмәт хатын- кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Халык кул¬ лануы товарлары җитештерүче күп предприятиеләр ябы¬ ла. Кайбер предприятиеләрдә, хәтта фронтка эшләү- челәрендә дә, җитештерү кими. Авыл хуҗалыгы түбән тәгәри — чәчү мәйданы 1,5 мәртәбә, уңдырышлылык ике мәртәбә диярлек кими. Илнең башка бик күп шәһәрләрендәге кебек, Казанда да икмәккә чиратлар ха¬ сил була. Хуҗалык җимереклеге көчәю, көнкүрешнең начар¬ лануы нәтиҗәсендә халыкның хакимият сәясәтеннән канәгатьсезлеге үсә. Сугыш башланган айларда забас¬ товкалар хәрәкәте бетә язса, 1916 елда ул кискен актив¬ лаша. Масса-күләм крестьян чыгышлары башлана. Фронтта исә каршы як солдатларының дуслашуы, бое¬ рыкларга буйсынмау очраклары ешая. Казан губернасында да хәл катлаулана. Биредә дә сугышка, хөкүмәткә каршылык рухы көчәя. 1917 ел¬ ның гыйнвар уртасында Казан губернаторы П.М. Бояр¬ ский Эчке эшләр министрлыгына болай дип хәбәр итә: “Халыкның барлык катлаулары диярлек ачыктан-ачык хөкүмәтне гаепли. Борчулы хәлне тормыштагы кыйбат- чылык, он юклыгы, ачлык башлану мөмкинлеге турын¬ да хәбәрләр куеру катлауландыра. Имеш-мимешкә ка¬ раганда, барысы да бөек эш эшләр өчен “Коралга!” дигән лозунг көтәләр”. Гыйнвар ахырында алафузовчылар тугыз мең кеше катнашында “Бетсен сугыш!”, “ Бетсен самодержавие!”, “Икмәк, тынычлык, азатлык!” дигән ло¬ зунглар астында стачка уздыралар. Тиздән баш күтәрүчеләргә башка предприятие эшчеләре дә кушыла. Казан гарни¬ зоны частьләрендә чуалышлар көчәя. Укучы яшьләр күп кеше катнашындагы сәяси сходкалар уздыралар. Либераль җәмгыятне дә кискен оппозиция рухы биләп ала. Ул даирәләрдә Николай II хөкүмәтенең ил белән идарә итәргә сәләтсезлеге турында караш тарала. Хөкүмәт 300 301
ахмаклыкта, хыянәттә гаепләнә. Алай гына да түгел, кадетлар, октябрьчеләр, кайбер башка партияләр вәкил¬ ләре хуҗалыкның җимерек хәлгә килүе, хәрби уңыш- сызлыклар өчен җаваплылык императорның үз өстенә төшә дип саный башлыйлар. 1916 ел ахырында сарай түнтәреше оештыру, Николай II не хакимияттән куу планнары төзелә башлый. Аристократ даирәләрдә барлык бәлаләр Григорий Распутиннан килә, дип исәплиләр. Элеккеге ат карагы Распутин, “күрәзәче ” даны алып, патша гаиләсенә якын кеше булып китә, император хатынының һәм Николай II нең чиксез ышанычын казана, патшаның күп карар¬ ларына йогынты ясый. Ул күпләр тарафыннан идарәче өстен катлауның череп таркалуы символы булып кабул ителә. 1916 елның 16 декабрендә, яшерен сүз куешу нәти¬ җәсендә, Распутин үтерелә. Аны үтерүдә патша гаиләсе әгъзалары да катнаша. Ләкин иң югары хакимиятнең абруе һаман аска тәгәри. IV Дәүләт думасы эшендә тәнәфес игълан итү, ә асыл¬ да аны тарату да каршылыкны көчәйтә. Депутатлар хөкүмәткә, димәк, патшаның үзенә дә артык җитди таләпләр куя башлыйлар. Дума позициясенең шундый җитди үзгәрешенә җавап йөзеннән, 17 гыйнварда пат¬ ша указы белән Дума эшендә тәнәфес игълан ителә. Оп¬ позиция үз карашларын ачыктан-ачык таратуның төп коралыннан колак кага. Ил котылгысыз рәвештә рево¬ люциягә бара. 23-27 февральдәге революцион вакыйгалар. Яңа хакимият төзелү. Февраль революциясенең башлануы 1917 елның 23 февраленә туры килә. Ул көнне, азык- төлек җитешмәү аркасында, сугышка каршы митинглар һәм демонстрацияләр башлана. Алар тиздән казаклар һәм полиция белән бәрелешкә әверелә. Шуннан соңгы ике көндә гомуми забастовка кабынып китә. Аңа катна¬ шучыларның уртак таләпләрен — “Бетсен царизм (пат¬ шалык)!”, “Бетсен самодержавие!”, “Бетсен сугыш!” дигән лозунглар ачык чагылдыра. 25 февральдә Николай II “Германия һәм Австрия белән авыр сугыш вакытында башкаладагы һич тә ярамый торган тәртипсезлекләрне иртәгә үк бетерергә” боерык бирә. Бер үк вакытта ул Дәүләт думасын тарату турында әмер чыгара. Икенче көнне кораллы восстание башлана, аңа хәрби частьләр кушыла. 27 февральдә баш күтәрүчеләр вокзалларны, күперләрне, арсеналны, иң мөһим хөкүмәт учреждение¬ ләрен, аннары Петропавел крепостен, Кышкы сарайны һәм Адмиралтействоны кулга төшерәләр. Хөкүмәт әгъза¬ лары качып бетә. 27 февральдә Дәүләт думасының Вакытлы башкар¬ ма комитеты төзелә. Бер үк вакытта Эшчеләрнең (анна¬ ры — солдатларның да) Петроград Советы оештыры¬ ла. Ике хакимиятлелек туа. Шушы ике хакимият орга¬ ны вәкилләре арасында сөйләшүләр барышында Учре¬ дительный собраниегә кадәр Вакытлы хөкүмәт төзү турында карар кабул ителә. Башта аның составына нигездә кадетлар һәм октябрьчеләр керә. Вакытлы хөкүмәт 2 марттан эшкә керешә. Шул ук көнне Дума җитәкчелеге һәм фронтлар ко¬ мандующийлары басымы астында Николай II үзенең һәм малаеның тәхеттән ваз кичүе турында актка кул куя. Бу акт буенча тәхеткә аның энесе Михаил утырыр¬ га тиеш була. Ләкин Михаил Александрович 3 мартта патша хакимиятен кабул итүдән баш тарта. Ил белән идарә формасын хәл итү мәсьәләсен ул Учредительный собрание карамагына калдыра. Патша самодержавиесе Россиядә, шулай итеп, җимерелеп төшә. Бу аның таби¬ гый закончалыклы һәлакәте була. Революция дулкыны Россиянең башка шәһәрләренә һәм төбәкләренә бик тиз тарала. Март ае эчендә бөтен илдә яңа хакимият урнаша. Казанда вакыйгалар Петроградтагы кебек ярсу бул¬ мый. Дөрес, җирле хакимият восстание күтәрелү мөмкин¬ легеннән шикләнә. Казан хәрби округы командующие генерал А.Г. Сандецкий әмере белән гарнизон гаскәрлә¬ ре сугышчан әзерлек хәленә китерелә. Март башында Казан урамнарында күп санлы демон¬ страцияләр булып уза. Өч полкның революцион рухлы солдатлары командирларын кулга алалар. Полиция һәм жандармерия коралсызландырыла, сәяси тоткыннар азат ителә. 4 мартта баш күтәрүчеләр округ штабын тар-мар итәләр, А.Г. Сандецкийны кулга алалар һәм эшеннән 302 303
бушаталар. Тиздән кулга алынучылар арасына тагын берничә генерал эләгә. Командованиеның барысы йөздән артык вәкиле эштән куыла. Март башында Казанда һәм губернада Эшче һәм сол¬ дат депутатлары Советлары төзелә. Башка Советларда¬ гы кебек үк, боларда да күпчелек эсерлар һәм меньше¬ виклар ягында була. 2 мартта Казан шәһәр думасы утырышка җыела. Шәһәр башлыгы В.Д. Боронин тәкъдиме белән, дума башкаладагы үзгәрешләрне тануын белдерә. Өч көннән соң шәһәр думасының киңәйтелгән соста¬ вы эшчеләр катнашында Иҗтимагый иминлек комите¬ ты сайлый. Март аенда мондый комитетлар барлык өяз шәһәрләрендә дә төзелә. Алар Вакытлы хөкүмәткә теләк¬ тәшлек итү ягында торалар. Хәрби частьләрдә һәм гар¬ низоннарда да төрле исем астында сайланма органнар төзелә. Урыннарга Вакытлы хөкүмәт үзенең вәкилләре итеп комиссарлар җибәрә. Алар элеккеге губернаторлар хо¬ кукына ия була. 8 мартта Казан губернасы земство ида¬ рәсе рәисе В. Молоствов губерна комиссары итеп бил¬ геләнә. Шул ук көнне Эшче һәм солдат депутатлары Советының киңәйтелгән утырышында президиум һәм рәис сайлана. Шулай итеп, бөтен илдәге кебек, Казан губернасында да ике хакимиятлелек урнаша. Бу хәл, әлбәттә, вакытлы була. Чынлыкта исә күп хакимият¬ лелек хөкем сөрә. Ул анархиягә һәм илдә бөтенләй идарәсезлеккә якын тора. Иҗтимагый-сәяси тормыш. Милли хәрәкәт. Патша самодержавиесен бәреп төшерү нәтиҗәсендә, Россия ул чакта сугышта катнашкан барлык илләр арасында иң азат илгә әверелә. Халык сүз, матбугат, җыелышлар һәм союзларга оешу иреге ала. Вакытлы хөкүмәт үлем җәза¬ сын бетерә, сәяси ярлыкау игълан итә, элеккеге режим¬ ның җәза отрядларын гамәлдән чыгара. Завод-фабрика комитетлары һәм профсоюзлары эшчәнлеге рәсмиләш¬ терелә. Казанда һәм губернада дистәләрчә партияләр (фир¬ каләр), төркемнәр һәм иҗтимагый хәрәкәтләр туа, ис¬ келәре кабат аякка баса. Алар арасында иң йогынтылы- лары — кадетлар, октябрьчеләр, эсерлар, социал-демок¬ ратлар була. Шуннан соңгы хәлләрдә социал-демократлар һәм эсер¬ лар хәлиткеч роль уйный. Сугыш барышында алар үзләрен берни белән дә башкалардан артык күрсәтмиләр. Аларның актив әгъзаларының бер өлеше сөргендә һәм эмиграциядә була, башкаларына сәяси абруй җитешми. РСДРПдагы таркаулык провинциядәге җирле больше¬ виклар һәм меньшевиклар арасында кискен сәяси бәре¬ лешләр тудырмый. Март башында Казан социал-демократлары яшерен эшчәнлектән (подпольедан) чыгалар. Март дәвамында бердәм социал-демократик оешма төзергә омтылыш яса¬ ла. Ләкин ул уңышсыз тәмамлана. Бу эштә ленинчы- болыпевик В.А. Тихомирновның роле шактый зур була. Ул үз тарафдарларын башка социал-демократлардан аеруга һәм мөстәкыйль оешмага берләштерүгә ирешә. В.А. Тихомирнов большевикларның шәһәр комитетын җитәкли, комитет “Эшче” (“Рабочий”) газетасы чыга¬ ра башлый. Меньшевик социал-демократлар арасында Ю. Денике, Б. Нелидов һәм башкалар иң күренекле ке¬ шеләр була. Эсерлар йогынтылы сәяси көч тәшкил итәләр. Само¬ державиене бәреп төшергәндә, бу партия иң күп кеше¬ сен югалткан партия була. Эсерлар башлап җибәргән тер¬ рорга җавап итеп, патша хөкүмәте җәза бирү чаралары куллана. Йөзләрчә эсер үлем җәзасына тартыла, меңнәрчә эсер — төрле срокларга төрмәгә утыртыла, сөргенгә оза- тыла. Социал-демократлар кебек үк, 1917 елның февралендә Казан эсерлары арасында да фикер аерымлыгы башла¬ на. Шуның нәтиҗәсендә элекке бердәм социалист-ре- волюционерлар партиясенең Казан оешмасы таркала. Март ахырында ул “өлкән” һәм “яшь” комитетларга бүленә. Икенче төркем составыннан сул эсерлар партия¬ сенең җирле оешмасы формалаша, ул бераз вакыт боль¬ шевиклар белән хезмәттәшлек итә. Аның бер җитәкче¬ се А.Л. Колегаев тиздән Крестьян депутатларының Ка¬ зан Советы рәисе итеп сайлана (1917 елның декабреннән ул Совет хөкүмәтенең җир эшләре министры булып 304 305
эшли). Казан эсерлары “Җир һәм ирек өчен”, “Игенче” газеталары нәшер итәләр. Меньшевиклар һәм эсерлар 1917 елның март-апрель айларында өязләрдә төзелгән Эшче һәм солдат депутат¬ лары Советларының күпчелегендә төп рольне уйныйлар. Алар, Вакытлы хөкүмәт белән бергәләп, реформалар үткәрүне яклыйлар һәм сугыштан илнең үз абруен сак¬ лаган хәлдә чыгуы юлын эзләргә омтылалар. Крестьян депутатларының майда оешкан губерна Советында алар күпчелек урын тоталар. Большевиклар һәм меньшевик¬ лар биредә аз урын били. Кадетлар, октябрьчеләр, монархиячеләр һәм башка партия һәм төркемнәр дә бик актив сәяси эшчәнлек алып баралар. Ләкин халык арасында алар зур популярлык казана алмый. Хәрби җәмәгать оешмаларының йогынтысы үсү шушы вакытка хас үзенә күрә бер үзенчәлек булып тора. Март аенда 50 меңнән артык кешедән торган Казан гар¬ низоны частьләрендә солдатлар яисә гаскәрләр коми¬ тетлары сайлана. 10 мартта Солдат депутатлары Советы төзелә, тиздән ул Эшче депутатлары Советы белән берләшә. Берләшкән Совет рәисе итеп подпоручик Кон¬ стантин Поплавский билгеләнә. Ул хакимият органна¬ ры кабул иткән иң мөһим карарларга йогынты ясый. Апрель аенда Хәрби округ комитеты төзелә. Анда мень¬ шевиклар һәм эсерлар өстенлек итә. 1917 елның февраленнән соң яңа профессиональ союз¬ лар төзелә, искеләре тернәкләнә башлый. Алар арасында иң зурысы металлчылар союзы “Бердәмлек” була. Кайбер промышленность предприятиеләрендә фабрика-завод коми¬ тетлары (фабзавкомнар) барлыкка килә. Профсоюзлар һәм фабзавкомнар хуҗаларның икътисади хакимиятен чик¬ лиләр, эшчеләрне һәм хезмәткәрләрне эшкә алу һәм эштән чыгару мәсьәләләренә актив йогынты ясыйлар, хуҗалар белән килешеп-нитеп тормыйча, 8 сәгатьлек эш көне кертәләр. Эшчеләр оешмалары еш кына үзләренең соци¬ аль “сәясәтләрендә” предприятиеләрнең икътисади хәлен исәпкә алмый, бу исә җитештерүнең кимүенә китерә. Вакыйгаларның Февральдән — Октябрьгә таба барышына милли хәрәкәт, тулаем милли мәсьәлә зур йогынты ясый. Февраль революциясе иҗтимагый-сәяси эшчәнлекне чикләүне бөтенләй бетерә. Бу исә мөселманнарның, бе¬ ренче чиратта татарларның куәтле сәяси активлыгын тудыра. Сәяси мәйданга олпат эшлеклеләр күтәрелә. Алар арасында элеккеге дума депутатлары С. Алкин, И. Әхтә- мов, А. Топчибашев, К. Хәсәнов һәм шулай ук В. Тана- чев, Ш. Мөхәммәдьяров, Ф. Туктаров, Г. Исхакый һәм башкалар була. Татарлар яңа хакимияткә зур өметләр баглыйлар. Аларны Вакытлы хөкүмәт программасы, барыннан да бигрәк мартта кабул ителгән “Дини һәм милли чикләүләр¬ не бетерү турында" закон үзенә тарта. Бу закон дәүләт хезмәтенә, уку йортларына кергәндә, барча гражданнар¬ га да бертигез хокук игълан итә. Шуның өстенә, хосу¬ сый уку йортларында ана теленнән файдалану рөхсәт ителә. Канцелярия эшләрен алып баруда да билгеле бер күләмдә ана телен куллануга ирек бирелә. Март-апрель айларында яңа хакимиятнең үзәк уч¬ реждениеләренә мөселманнардан, шул исәптән татарлар¬ дан да күпләп котлау телеграммалары килә. Аларның авторлары моннан соң ирекле Россиянең тулы хокуклы гражданнары була алачакларына ышаныч белдерәләр. Телеграммалар эчтәлегенә караганда, мөселманнар Рос¬ сияне федератив, халык республикасы итеп күрергә те¬ лиләр. 1917 елның язында күп кенә Россия шәһәрләрендә байтак мөселман җәмгыятьләре үсеп чыга. Әйтик, Мәскәүдә — Россия мөселманнарының Вакытлы үзәк бюросы (рәисе — Ә. Цаликов), Казанда Мөселман коми¬ теты (рәисе — Ф. Туктаров) төзелә. Алар барысы да милләтне бербөтен итеп карыйлар. Төрле-төрле формада милли хәрәкәтләр крайның баш¬ ка халыклары — чуашлар, марилар, удмуртлар, мордва¬ лар арасында да башлана. 1917 елның язында бөтенроссия мөселманнарының бер¬ ничә корылтае җыела. Алар эшендә төрле сәяси партияләр һәм агымнар вәкилләре — либераллар, эсерлар, сул эсер¬ лар һәм башкалар катнаша. Игътибар үзәгендә милли үсеш, Россиянең милли-дәүләти төзелеше проблемала¬ ры тора. 306 307
Бу проблемаларны ачыктан-ачык тикшерүне I Бөтен- россия мөселманнары корылтае башлап җибәрә. Ул май аеның беренче яртысында Мәскәүдә уза. Анда 900 ләп делегат катнаша. Корылтай президиумына зур җәмәгать һәм дин эшлеклеләре сайлана. Аларның күбе¬ се — Ә. Цаликов, Г. Исхакый, М.-Э. Рәсүл-Задә, Г. Ху- җаев, С. Алкин, М. Бигиев, С. Максуди һәм башкалар тиздән 1917 елгы Октябрьдән соң җәелеп киткән ва¬ кыйгаларда күренекле урын алып торачак. Россиянең дәүләти төзелеш формасы буенча киерен¬ ке бәхәсләрдән соң, корылтайда катнашучыларның күпчелеге тарафыннан кабул ителгән резолюциядә бо¬ лай диелә: “Россия дәүләт төзелешенең мөселман ха¬ лыклары мәнфәгатьләрен иң яхшы тәэмин итүче фор¬ масы — милли-территориаль, федератив нигездә ко¬ рылган демократик республика булып тора, дип таныр¬ га; шуның белән бергә, билгеле бер территориясе бул¬ маган милләтләр милли-мәдәни автономиядән файда¬ ланалар”. Шулай итеп, Россия мөселманнары уенча, илне федератив төзү генә милли мәсьәләне, милли ти¬ гезлекне гадел тәэмин итә ала. Мөселманнар мәнфәга¬ тен корылтай карары белән төзелгән Бөтенроссия мөселман советы — Милли шура кайгыртырга тиеш була. II Бөтенроссия мөселман корылтае Казанда июль ахы¬ рында җыела. Аның эшендә ике йөзләп делегат — ни¬ гездә милли хәрәкәтнең барлык сәяси партияләре һәм агымнары, Мөселман социалистик комитеты вәкилләре катнаша. Корылтай эчке Россия һәм Себер төрки-та¬ тарларының милли-мэдэни автономиясен яклап чыга. Автономиянең югары закон чыгару органы — Милләт мәҗлесе, ә башкарма органы Милли идарә булырга тиеш, дип игълан ителә. Июль көннәрендә үк мөселман руханилары да үз ко¬ рылтайларына җыела. Казанда шулай ук I Бөтенроссия мөселман хәрби корылтае эшли. Ул Бөтенроссия мөсел¬ ман хәрби советы — Хәрби шура төзү турында карар кабул итә. Хәрби шура рәисе итеп — подпоручик Ильяс Алкин, ә шураның әгъзасы итеп Мирсәет Солтангали- ев сайлана. Соңрак Хәрби шура берничә мөселман часте һәм 300 дән артык мөселман хәрби комитетлары оеш¬ тыра. 1917 елның 22 июлендә Казанда өч корылтайның да берләштерелгән утырышы була. Анда эчке Россия һәм Себер мөселманнары — татар һәм башкортларның — милли-мәдәни автономиясе игълан ителә. Автономияне кичекмәстән тормышка ашыру эше Садри Максуди җитәкчелегендәге махсус комиссиягә йөкләнә. Милли хәрәкәт составы төрле була. Аңа акрынлап сыйнфый көрәш идеяләре үтеп керә. 1917 елның апре¬ лендә Казанда Мөселман социалистлар комитеты (МСК) оеша. Аның җитәкчесе — Мулланур Вахитов (1885- 1918), әгъзалары И.С. Алкин, М.Х. Солтангалиев була. Кайбер мәсьәләләрдә, бигрәк тә социаль мәсьәләдә, МСК Ленин карашында тора. Шуның белән бергә, милли- дәүләти төзелеш мәсьәләләрендә ул мөселман корылтай¬ ларында яклау тапкан кайбер идеяләрне уртаклаша. 1917 елның язында һәм җәендә Казанда чуашлар- ның, мариларның һәм Идел буенда яшәүче башка ха¬ лыкларның җәмәгать оешмалары формалаша башлый. Алар да милли-мәдәни автономиягә омтылалар. Шулай итеп, Февраль революциясе Россиядә пат¬ ша самодержавиесе тарихына чик куя, Казан губерна¬ сының иҗтимагый-сәяси тормышында тирән үзгәрешләр китереп чыгара. Ике хакимиятлелек туа. Милли хәрәкәт яңа баскычка күтәрелә. Татарларның революцион-демократик оешмалары дөньяга килә. Киләчәктә Россия федератив республика булырга, ә аның кысаларында милли-мәдәни автономия идеялә¬ ре тормышка ашырылырга тиеш, дигән караш форма¬ лаша. Сораулар һәм. биремнәр л 1. Беренче бөтендөнья сугышы Казан губернасы икътисадын- й да ничек чагыла? Халык массалары рухында нинди үзгәрешләр була? 2. 1917 елның март башында Казандагы вакыйгаларны тасвирлап бирегез. 3. Безнең туган як шарт¬ ларында ике хакимиятлелек нәрсәдә чагыла? 4. Патша са¬ модержавиесен бәреп төшергәч, Казанда һәм губернада йо¬ гынтылы нинди партияләр, хәрәкәтләр булган? Аларның Ва¬ кытлы хөкүмәткә мөнәсәбәтен тасвирлагыз. 5. 1917 елның язында һәм ж,әендә Советларда нинди партияләр вәкиллә¬ 308 309
ре өстенлек иткән? 6. Мөселман халкының Вакытлы хөкүмәткә мөнәсәбәтен аңлатып бирегез. Мөселманнар яңа хакимияткә нинди өметләр баглаган? 7. 1917 елның 22 июлендәге өч мөселман корылтаеның берләштерелгән утырышында татар¬ ларның үзбилгеләнү мәсьәләсе буенча кабул ителгән карар¬ ның асылы нәрсәдә? Бу карар Россиянең киләчәк төзелеше турында кайсы партия карашына тәңгәл килә? § 45. Казанда Октябрь Октябрьгә бару юлында. Февральдән соңгы вакый¬ галар халык катлауларының яңа хакимияткә өметләре аз аклануын күрсәтә. Тышкы сәясәт өлкәсендә Вакыт¬ лы хөкүмәт сугышны “җиңеп чыкканга кадәр” дәвам итәргә исәп тота. Иң мөһим иҗтимагый проблемалар¬ ны — аграр, эшчеләр, крестьяннар мәсьәләләрен хәл итү Учредительный собраниега кадәр кичектерелә, ә аны сайлау һаман сузыла. Бу “алдан хәл итеп куймау” так¬ тикасы дип атала. Ә шулай да әле 1917 елның мар¬ тында ук Вакытлы хөкүмәт Учредительный собрание чакыруны үзенең төп максаты булуын игълан итә. Июльдә фронтта үлем җәзасы яңадан кертелә, хәрби- кыр судлары һәм хәрби цензура гамәлгә керә. Болар барысы да Вакытлы хөкүмәткә ышанычны тулысын- ча югалтуга, радикаль партияләр йогынтысы үсүгә китерә. 1917 елның көзендә җәмәгатьчелек рухы кискен бо¬ рылыш ясый. Фронттан яңадан-яңа уңышсызлыклар турында хәбәрләр килеп тора. Сентябрьдә Петроград немецлар кулына эләгү куркынычы туа. Солдатларның фронттан качуы масса-күләм төс ала. Алар килешү төзүне таләп итәләр. Ил икътисады һаман җимерелә бара. Предприятиеләрдә продукция җитештерү кими, аларның күбесе эшләми. Транспорт паралич хәлендә диярлек тора. Сум (рубль) кыйммәте 15 мәртәбә кими, азык-төлеккә бәя үскәннән- үсә. Киң халык массасының тормыш шартлары начар¬ лану, Вакытлы хөкүмәтнең һаман кискенләшә барган проблемаларны хәл итүдәге кыюсызлыгы һәм сүлпәнлеге җәмәгатьчелекнең канәгатьсезлеге үсүгә китерә. Эш ташлаулар ешая. Авылда “аграр тәртип- сезлекләр” колач җәя. Крестьяннар алпавыт җирлә¬ рен тартып алалар, утарларны яндыралар. Кризис дулкыннары Казан губернасына да тарала. Рәсми мәгълүматларга таянып, кадетларның “Камско- Волжская речь” (“Кама-Идел сүзе”) газетасы 1917 ел¬ ның 19 октябрендә менә нәрсә яза: “Шәһәрдә промыш¬ ленность һәм завод тормышы туктала, азык-төлек запа¬ сы юк. Эшчеләрнең һәм башка халыкның канәгатьсез¬ леге үсә”. Спас, Козьмодемьянск, Тәтеш, Чистай, Казан, Царевококшайск һәм кайбер башка өязләрдә хосусый һәм казна урманнарын рөхсәтсез кисү көчәя. Лаеш өязе Чирмешән волостенда 11 авыл җәмгыяте, үз белдекләре белән, запас кибетләрдәге икмәкне таратып бетерәләр. Шул ук мәкаләдән күренгәнчә, оппозицион рух рухани¬ лар мохитенә да үтеп керә башлый. Әйтик, Зөя еписко¬ пы Амвросий “халыкны яңа стройга каршы” үгетли. Иҗтимагый кризис тирәнәю шартларында больше¬ виклар хакимиятнең кораллы восстание юлы белән Со¬ ветларга күчү лозунгысын күтәреп чыгалар. Бу партия гади һәм массаларга аңлаешлы “Халыкларга — тыныч¬ лык!”, “Җир — крестьяннарга!”, “Фабрикалар — эш¬ челәргә!” дигән лозунглары белән тиз популярлык каза¬ на, аның йогынтысы көчәя. Март—октябрь айларында партия сафлары 15 мәртәбәгә арта. Сентябрьнең берен¬ че яртысында большевикларның хакимиятне револю¬ цион эшчеләр һәм крестьяннар вәкилләренә бирүне күздә тоткан резолюциясен Россиянең 80 шәһәр Советы як¬ лап чыга. 1917 елның җәендә һәм көзендә Казан большевикла¬ рының йогынтысы акрын, ләкин тайпылышсыз үсә. Сен¬ тябрь башында аларның “Хакимият турында” дигән резо¬ люция проектын Казан Советы депутатларының күпче¬ леге хуплый. Казан шәһәр думасына сайлауда большевик¬ лар — 22 урын, ә аларның төп көндәшләре (эсерлар) 17 генә урын ала. Большевикларга теләктәшлек күрсәтүче Мөселман социалистлар комитетына 11 урын эләгә. Казан дары заводында, Алафузов һәм Крестовников предприятиеләрендә Кызыл гвардия отрядлары төзелә башлый. Алар Казан эшчеләренең беренче кораллы бер¬ ләшмәләре була. 310 311
15 октябрьдә Казанда шәһәр гарнизоны частьләре- нең бик зур митингысы һәм демонстрациясе уздыры¬ ла. Ул демонстрацияне шул чактагы Казан Советы рәисе К.Я. Грасис соңрак болай дип хәтергә төшерә: “Демон¬ страция шул хәтле зур иде ки, ул барлык кешеләрне аякка бастырды. Казанның төп урамнары буйлап төрле корал¬ лы хәрби частьләр тоташтан берничә сәгать уздылар. Күзәтүчеләр сыйфатында бары юнкерлар, ударницалар (“үлем батальоны”) һәм уланнар гына калды. 40 мең¬ лек армия демонстрациясен Казан урамнарының берен¬ че генә күрүе иде. Гадәттән тыш вакыйганың тәэсирен плакатлардагы моңа кадәр күрелмәгән “Вакытлы хөкүмәт китсен!”, “Бөтен хакимият Советларга!”, “Су¬ гыш бетсен!”, “Алпавытларга һәм буржуазиягә — үлем!”, “Җирне һәм заводларны — халыкка!” дигән язмалар да көчәйтә иде”. Большевиклар партиясе Үзәк Комитеты утырышла¬ рында 10 һәм 16 октябрьдә турыдан-туры кораллы вос- станигә әзерлек башлау турында карар кабул ителә. 24 октябрьдә Кызыл гвардия, Петроград солдатлары һәм Балтыйк флоты матрослары отрядлары Петроградның иң мөһим урыннарына килеп урнашалар. 26 октябрь төнендә Вакытлы хөкүмәт урнашкан Кышкы сарай алы¬ на. Шуннан бераз гына алдарак Советларның II корыл¬ тае эшли башлый, анда Казан большевикларыннан де¬ легатлар Н.Я. Ежов һәм М.М. Северов катнаша. Корыл¬ тайда Тынычлык турында һәм Җир турында декретлар кабул ителә, Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының (ВЦИК) яңа составы сайлана, башында В.И. Ленин тор¬ ган Совет хөкүмәте төзелә. Корылтай эше 27 октябрьдә иртән тәмамлана. Аның беркетмәләрендә болай диелә: “5 сәгать 15 минутта иптәш Каменев (сүз корылтай президиумы рәисе, күре¬ некле большевик Л.Б. Каменев турында бара) Эшче, сол¬ дат һәм крестьян депутатлары Советларының II Бөтен¬ россия корылтаен яба һәм: “Яшәсен революция! Яшәсен социализм!” дип игълан итә. Залда шатлыклы тавыш¬ лар яңгырый. Корылтай әгъзалары “Интернационал”- ны җырлыйлар һәм таралалар”. Ватан тарихында шу¬ лай итеп Совет чоры башлана. Казанда Октябрь кораллы восстаниесе. Совет хаки¬ мияте урнашу. Октябрь вакыйгалары алдыннан Казан¬ да көчләр нисбәте Вакытлы хөкүмәт файдасына булмый. Аның сагына юнкерлар, Сызрань драгуннары эскадро¬ ны, иллеләп Оренбург казагы баса ала. Барысы өч меңләп кеше җыела. Аннан кала, хөкүмәт гаскәрләренең артил¬ лерия батареясы һәм дүрт броневигы була. Аларга Ка¬ зан гарнизонының революцион рухлы 35 мең солдаты һәм өч мең кызылгвардияче эшчеләр каршы тора. Октябрьнең егермеләрендә Казан хәрби округы ко- мандованиесе артиллерия дивизионын коралсызланды¬ рырга һәм Казан Советының большевик җитәкчеләрен кулга алырга ике омтылыш ясый. Ләкин ул 2 нче ар¬ тиллерия бригадасын тулысынча үзенә буйсындыра ал¬ мый. Хәл кискенләшә бара. 22 октябрьдә Казан гарнизоны частьләре вәкилләренең җыелышы булып уза. Анда юнкерларны коралсызландыру һәм хакимиятне совет¬ ларга бирү таләбе куела. Икенче көнне Казан больше¬ виклары сугышчан хәрәкәтләргә күчү турында карар кабул итәләр. Ул карарда болай диелә: “1) Юнкерларга һәм капитан Калинин җитәкләгән штабка отпор бирергә (Е.П. Калинин — Вакытлы хөкүмәтнең Казан хәрби округы комиссары); 2) Эшчеләрне гомуми эш ташларга чакырырга; 3) Кызыл гвардия отрядларын сугышчан тәртипкә китерергә һәм аларны юнкерлар белән көрәшкә алып чыгарга”. Иртән шәһәрдә һәм аның тирәсендәге бистәләрдә сугыш хәле кертелә. Беренче кораллы бәрелеш 24 октябрьдә була. Ул көнне кичен Арча кырында солдатлар һәм юнкерлар арасын¬ да атыш чыга. Юнкерлар броневикта казармалар янына килеп ут ачалар. Солдатларга кызылгвардиячеләр ярдәм итә. Эшчеләр отрядлары Адмиралтейство дамбасы, Җиләк бистәсе, Кәҗә бистәсе, Гривки буена урнаша. Елга аръягында (Заречье) кулга алудан котылып кал¬ ган прапорщик Н.Е. Ершов җитәкчелегендәге 240 нчы полк штабы хәрәкәт итә. Юнкерлар шәһәр үзәгенә кыс- рыклана. 25 октябрьдә Казанда кораллы восстание дәвам итә. Округ командованиесе каршылыкны туктату тәкъди¬ 312 313
мен кире каккач, төш вакытына сугыш хәрәкәтләре кабат башлана. Капитан Е.П. Калинин Вакытлы хөкүмәтнең хәрби министрлыгына: “Казанда хөкүмәткә тугры гаскәрләр белән гарнизонның фет¬ нәче частьләре арасында инде икенче көн урам су¬ гышы бара”, — дип хәбәр итә. Кызылгвардиячеләр ярдәмендә солдатлар Казан хәрби округы команду¬ ющие йортын алалар. Вакытлы хөкүмәткә тугры гаскәрләр һәм юнкерлар Казан Кремлендә камалыш¬ та кала. Икенче көнне Петроградта кораллы восста¬ ниенең җиңүе турында хәбәр алгач, алар корал таш¬ ларга мәҗбүр була. 26 октябрьдә кичен шәһәр урамнарында тынычлык урнаша. Большевикларның “Правда” газетасы болай дип яза: “Керенскийга тугры калган гаскәрләр белән бер көнлек сугыштан соң хакимият Эшче һәм солдат депу¬ татлары Советына күчә. Казан округы гаскәрләре коман¬ дующие Архипов һәм Вакытлы хөкүмәт (Керенский) комиссары Калинин кулга алына. Дәүләт банкы, казна¬ чейство алынган, операцияләр уздырыла”. Шул вакытта ук фабрикалар, заводлар һәм хәрби частьләр вәкилләре катнашында Эшче, солдат, крестьян депутатларының Казан Советының киңәйтелгән утыры¬ шы үткәрелә. Анда Казан тарихында совет чорының беренче революцион органы — Вакытлы революцион ко¬ митет (штаб) төзелә. Аңа Н.Е. Ершов, К.Я. Грасис (рәис), Л.Р. Милх, М.М. Вахитов, К.Л. Якубов, Я.Д. Чанышев һәм башкалар — барысы 20 кеше керә. Казан хәрби окру¬ гы командующие вазифаларын үтәүче итеп Н.Е. Ершов сайлана. 29 октябрьдә Вакытлы революцион комитет Казан һәм губерна халкына мөрәҗәгать игълан итә. Анда болай диелә: “Гражданнар! Хәзер хакимияттә хезмәт халкын изүче беркем дә юк. Шуңа күрә, солдат, эшче һәм крестьян иптәшләр, чын халык хөкүмәтенә ярдәм итегез, сүзегез һәм эшегез белән булышыгыз. Револю¬ ция язмышы сезнең кулда”. Ноябрь аенда инде Казан Советының яңа составы төзелә. Советның башкарма комитетын Я.С. Шейнкман җитәкли. Совет Казанда һәм губернада иң югары хаки¬ мият органына әйләнә. Шәһәрләрдә һәм өязләрдә яңа хакимият акрынлап һәм шактый каршылыксыз тамыр җәя. Әйтик, 1917 елның ноябрендә хакимият Спаста, Чистайда, Тәтештә, Лаешта һәм шундагы өязләрдә, декабрьдә — Царевокок- шайскида, 1918 ел февралендә — Козьмодемьянскида Советлар кулына күчә. 1918 елның мартына Совет ха¬ кимияте Казан губернасының бөтен территориясендә урнашып бетә. Совет төзелеше барышында элеккеге идарә система¬ сы яңасы белән алышына. Әйтик, шәһәр думалары тара¬ тыла, земстволар, Вакытлы хөкүмәтнең жандарм-поли- ция органнары бетерелә, иске суд системасы җимерелә. Казан Советы карары белән җирле кадетларның матбу¬ гат органы — “Камско-Волжская речь” газетасы ябыла. 1917 елның ноябреннән Революцион трибунал эшли башлый. 1918 елның гыйнварында Г.Ш. Олькеницкий җитәк¬ челегендә контрреволюция белән көрәш буенча Казан губернасының гадәттән тыш комиссиясе төзелә. Кызыл Армиянең җирле частьләрен төзү башлана. Казанда ар¬ тиллерия бригадасы, 1 нче мөселман социалистик пол¬ кы, 1 нче татар-башкорт батальоны, К. Маркс исемендә¬ ге интернациональ батальон, диңгезчеләр батальоны, Казан җыелма отряды һәм башка частьләр төзелә. Ин¬ тернациональ батальонда, руслар белән беррәттән, татар¬ лар, чуашлар, марилар, башкортлар, удмуртлар, элекке хәрби әсирләрдән — немецлар, чехлар, венгрлар, словак¬ лар хезмәт итә. Идел-Урал штаты язмышы. Большевиклар милли мәсьәлә буенча белдерүләрендә һәм документларында, бигрәк тә хөкүмәт белән көрәш чорында, Россия халыкла¬ рына киң хокуклар вәгъдә итәләр. Монда халыкларның -үзбилгеләнү хокукы да керә. Бу хокук 1917 елның 3 но¬ ябрендә игълан ителгән Россия халыклары хокуклары Декларациясендә дә раслана. Россия халыкларының аеры¬ лып чыгуга һәм мөстәкыйль дәүләт төзүгә чаклы ирекле үзбилгеләнү хокукы Халык Комиссарлары Советы милли сәясәтенең бер принцибы булып тора, диелә. Ноябрь ахы¬ рында Политбюро әгъзасы И.В. Сталин җитәкчелегендә РСФСРның Милләтләр эшләре буенча халык комисса- 314 315
риаты (Наркомнац) төзелә. Россиянең күп санлы халык¬ лары белән эш алып бару аның бурычына керә. Милли-мәдәни проблемаларны хәл итү буенча прак¬ тик чаралар да күрелә. Әйтик, Урта Азияне яулап алган¬ да кулга төшерелгән һәм Дәүләт гомумхалык китапханә¬ сендә сакланган изге “Госман Корьән”ен Край мөселман корылтаена бирү турында игълан ителә. Казандагы Сөем¬ бикә манарасы һәм Оренбургтагы Кәрвансарай комплек¬ сы татар һәм башкорт халыклары милке дип игълан ителә. РСФСРның Милләтләр эшләре буенча халык ко¬ миссариаты составында 1918 елның гыйнварында “Үзәк мөселман комиссариаты" (Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариаты) төзелә. Большевиклар партиясе милли хәрәкәтләрнең кай¬ бер яшь җитәкчеләрен үз ягына җәлеп итә. Алар ара¬ сында Учредительный собрание депутатлары М.М. Ва¬ хитов, Ш.А. Манатов, Г.Г. Ибраһимов, журналистлар М.Х. Солтангалиев, М. Сөбхи һәм башкалар була. ПТу- ның белән беррәттән, күп кенә күренекле милли эш- леклеләр бер якка да кушылырга ашыкмый. 1918 ел¬ ның 7 гыйнварында большевиклар Учредительный со- браниены куып тараткач, аның элеккеге әгъзаларының бер өлеше урыннарда һәм үзәктә Совет хакимияте орган¬ нары белән хезмәттәшлек итә башлый. Башкалары боль¬ шевикларга каршы төрле хәрәкәтләргә кушыла. Мулланур Вахитов Учредительный собрание ачы¬ лышына килеп җитә алмый. Петроградка килгәч, ул И.В. Сталин, аннары В.И. Ленин янына керә. 1918 ел¬ ның 17 гыйнварында М.М. Вахитов Эчке Россия мөсел¬ маннары эшләре комиссариаты җитәкчесе итеп куела. Хәзер инде большевиклар халыкларның үзбилгеләнү хокукын башкача аңлата башлый. 1918 елның 12 гыйн¬ варында чыккан Хезмәт иясе һәм эксплуатацияләнүче халык хокуклары декларациясендә инде сүз бу хокук һәр милләтнең Совет хакимияте платформасында тор¬ ган эшчеләре һәм крестьяннарыныкы булуы турында бара. Мондый борылыш күп яктан Идел-Урал штаты¬ ның язмышын хәл итә. 1917 елның июлендә Казанда өч мөселман корылтае¬ ның берләштерелгән утырышында эчке Россия һәм Се¬ бер төрки-татарларының мәдәни-милли автономиясе игълан ителгәнен хәтергә төшерик. Казан губернасында мөселман булмаган халыклар — чуашлар, марилар, уд¬ муртлар, мордвалар да үз хокуклары мәсьәләсен һаман активрак күтәрәләр. Көзен Уфада С. Максуди рәислегендә Милләт мәҗлесе эшли башлый (80 нән артык депутатның даими катнашында ул 1917 елның 22 ноябреннән 1918 елның 11 гыйнварына чаклы эшли). 1917 елның 29 ноябрендә Милләт мәҗлесе Идел-Урал штаты фор¬ масында татар һәм башкорт халыкларының милли дәүләтчелеге төзелү турында карар кабул итә. Бу РСФСР составында территориаль автономия булыр иде. Уфада ул чакта Милли шура хакимиятен генә та¬ ныган 10 мең мөселман сугышчысы була. Алар мил¬ ли идеяләргә тугрылыкка ант итәләр, сугышчыларның командирына милләтнең аякка басуын чагылдырган яшел байрак тапшырыла. Тулаем алганда, Милләт мәҗлесе әгъзалары Совет хакимияте белән низагъка керергә уйламый. Ләкин күп кенә большевик эшлек- леләр милли хәрәкәтне контрреволюцион көч дип күрә. 1918 елның 3 гыйнварында Милләт мәҗлесенең го¬ муми утырышында күренекле татар галиме Галимҗан Шәрәф (1885-1950) җитәкчелегендә эшләнгән проект карала. Бу проект буенча булачак штатка тулысы белән Казан һәм Уфа губерналары, Вятка, Оренбург, Пермь, Самара, Сембер губерналарының да башлыча төрки- татар халкы яшәгән кайбер өлешләре керергә тиеш дип карала. Бу 7 миллион чамасы халкы булган бик зур төзелмә булыр иде (3,7 млн. татар һәм башкорт, 2,7 млн. артыграк рус, 0,5 млн. тирәсе чуаш, мари, удмурт халкы). Штабның югары органы (парламент) шушы рес¬ публика халкының эчке тормышына кагылышлы ка¬ нуннар чыгарырга хаклы дип карала. Бөтен ил өчен ур¬ так эшләр гомумроссия парламентында каралырга тиеш була. Штат халыклары, аларның телләре, дине бертигез хокуклы булу карала. Идел-Урал штатын төзү буенча практик эш 8 кешедән торган комиссиягә йөкләнә. Г.Ш. Шәрәф — комиссия 316 317
рәисе, ә И.С. Алкин, С.С. Әтнәгулов, Г.С. Гобәйдуллин, Ф. Сәйфи-Казанлы һәм башкалар аның әгъзалары бу¬ лып тора. Казан шәһәре комиссиянең эшләү урыны дип билгеләнә. Комиссия Идел-Урал штаты төзелүне игълан итәргә, вакытлы хөкүмәт төзергә һәм булачак дәүләтнең чикләрен билгеләргә тиеш була. 1918 елның 8 гыйнварында Казанда II Бөтенроссия мөселман корылтае ачыла. 200 дән артык делегат күпче¬ лек тавыш белән Совет Россиясенең аерылгысыз өлеше буларак Идел-Урал республикасы төзүне хуплый. Бу карар кызу бәхәсләр нәтиҗәсендә кабул ителә. Больше¬ викларның үзбилгеләү программасын тагарга тырышу¬ лары барып чыкмый. (Делегатларның берсе турыдан- туры «халыкларны үзбилгеләмиләр, ә алар үзләре үзбил¬ геләнәләр», ди.) Нәтиҗәдә большевикларның, сул социа- лист-депутатларның кечкенә бер төркеме утырыш за¬ лын ташлап чыга. Корылтай Идел-Урал штатын төзү турында резолюцияне 1918 елның 1 мартында игълан итәргә карар чыгара. Бу вакыйганы Казанның Театр мәйданында уздыру карала. Милләт Мәҗлесе химаясендә штат төзелү больше¬ виклар планыннан тамырдан аерыла. Моңа каршы то¬ рыр өчен Казан Советы Идел буе һәм Урал яны Совет¬ лары корылтаен җыярга тәкъдим ясый. Казанда 1918 елның 8-9 февралендә барган корылтай утырышла¬ рында край халыкларының РСФСР составындагы Идел-Урал Совет Республикасы формасында үзбилге¬ ләнүе турында карар чыгарыла. Корылтай резолюци¬ ясендә “үз пролетариаты һәм иң ярлы крестьяннар йөзендә һәр милләт, һәр халыкның тулы мәдәни-мил- ли үзбилгеләнүгә хокукы бар”, диелә. Шулай итеп, тулы бер халыкның милли-дәүләти автономиясен төзү принцибы тулысынча юкка чыгарыла. Кайбер деле¬ гатлар Урал-Идел штатын төзү идеясен контррево¬ люцион эш, “Совет хакимиятеннән котылу нияте” дип бәялиләр. Халык исәбеннән зыялыларны һәм крестьяннарның бик зур өлешен төшереп калдырган әлеге документ күпләрдә тискәре караш тудыра. Шуның өстенә, мөсел¬ ман хәрби корылтаенда губерна җитәкчеләренең Казан¬ га килүче мөселман частьләрен коралсызландыру турында яшерен телеграммасы игълан ителә. Алар И.В. Сталин ризалыгы белән килергә чыккан була. Идел-Урал шта¬ тын төзүгә каршы торыр өчен февраль ахырында, Ка¬ зан Советы инициативасы белән, башында К. Грасис торган Революцион штаб оештырыла. Штаб әгъзалары арасында Я.С. Шейнкман, М.Х. Солтангалиев, К.Л. Якубов та була. Хәл нык кискенләшә. 28 февральгә каршы төндә Революцион штаб мөселман хәрби корылтае җитәкчеләрен, бертуган Ильяс һәм Җи¬ һангир Алкиннарны, О. Тукумбатовны, Й. Мозаффаровны кулга ала. Көндез исә Казанда яшәүче күп санлы татарлар катнашкан демонстрация куып таратыла. Шәһәрдә сугыш хәле кертелә. Мөселман корылтаена ультиматум куела: кулга алынган кешеләр республика игълан итүдән баш тарткан очракта гына азат ителәчәк, диелә. Шәһәр һәм губерна куркыныч чиккә килеп терәлә — кечкенә генә ялгыш адым да зур хәрби бәрелеш китереп чыгарырга мөмкин була. Шул ук көнне Вәисов хәрәкәте җитәкчелә¬ ренең берсе — Совет хакимиятенә теләктәшлек белдергән Гайнанетдин Вәисов үтерелә. Ә шулай да ике як та ачыктан-ачык сугыш хәрәкәтләре башлаудан тыела. Гражданнар сугышы Казанда башлан¬ мый. Каршы яклар бер-берсенә ташлама ясыйлар. Кул¬ га алынган кешеләр азат ителә, Идел-Урал штатын игъ¬ лан итү кичектерелә. Милли хәрәкәт җитәкчеләре һәм мөселман хәрби корылтае делегатлары шәһәрнең Болак елгасы аръ¬ ягына — татарлар яшәгән өлешенә чыгалар. (Револю¬ цион штаб бу территорияне “Болак арты республика¬ сы” дип игълан итә.) Аларның биредә азмы-күпме эшкә сәләтле хакимият органнары һәм кораллы көчләр төзергә омтылышы уңышсыз тәмамлана. 28 мартта җирле большевиклар, Петроградтан килгән аз санлы матрослар отряды белән берлектә, шәһәрнең Болак арты өлешен басып алалар һәм андагыларны ко¬ рал ташларга мәҗбүр итәләр. Каршылык кораллы бәре¬ лешсез генә хәл ителә. Милләт мәҗлесе депутаты, С. Мак- судиның туганы Нади Максуди редакторы булган “Йол¬ дыз” газетасы “28 март вакыйгалары” исемле мәкаләдә: 318 319
“Үтерелгән кешеләр гомумән булмады”, — дип хәбәр итә. Апрель аенда Совет хакимияте белән хезмәттәш¬ лектән баш тарткан мөселман милли оешмалары тара¬ тыла. Уфада, Мәскәүдә, Петроградта һәм башка шәһәрләрдә дә нигездә каршылык булмый. Уфадагы иң күп санлы мөселман гаскәрләре берләшмәсе үз теләге белән тарала, ә аның командованиесе Милләт мәҗлесе җитәкчеләренә хәрби яшел байракны кире кайтарып бирә. Ул чорда милли-демократик хәрәкәт гражданнар су¬ гышы чыганагы булмый кала. Хәрәкәтнең күп эшлек- леләре Совет хакимияте белән хезмәттәшлеккә күчә. Монда татарлар һәм башкортларның милли дәүләтче¬ леге проекты — Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы (ТБССР) төзү проекты әһәмиятле роль уй¬ ный. Мондый дәүләти автономия төзү идеясе В.И. Ленин¬ нан, И.В. Сталиннан, М.М. Вахитовтан чыга. Ул Идел- Урал штатына һәм инде төзелеп өлгергән Башкорт рес¬ публикасына каршы куела (Башкорт республикасы үзәктән рөхсәтсез төзелә һәм анда совет хакимияте орган¬ нары оештыру каралмый, ул сыйнфый түгел, ә гомум- халык, милли республика була). 1918 елның 22 мар¬ тында кабул ителгән положение буенча ТБССР соста¬ вына Уфа губернасы, шулай ук өлешчә Идел буе һәм Урал ягындагы алты губерна, шул исәптән Казан гу¬ бернасы җирләре дә керергә тиеш була. Шулай итеп, аның чикләре асылда Идел-Урал штаты чикләренә туры килә. Бу проект күп кешене Совет хакимияте белән ки¬ лештерә. Аның белән килешмәгән җитәкчеләрнең бер өлеше, Учредительный собраниеның кайбер депутат¬ лары белән бергәләп, буржуаз да, советныкы да бул¬ маган дәүләт — яңа демократик Россия төзү уена килә. Тиздән булачак вакыйгалар күрсәткәнчә, граж¬ даннар сугышының төп сәбәпләренең берсе әнә шунда була. Шулай итеп, октябрь вакыйгалары Россия тарихы¬ ның яңа, совет чорын башлап җибәрә. Большевиклар хакимияткә киң халык массаларының Вакытлы хөкүмәт сәясәтеннән канәгатьсезлек, гомуммилли кри¬ зис шартларында килә. Менә шушы хәл яңа хакими¬ ятнең чагыштырмача тиз һәм аз»*ь’.-к k ’че низагсыз урнашуына җирлек әзерли. Казан губернасында да шулай була. Большевикларга теләктәшлекнең мөһим сәбәбе — аларның милли мәсьәлә буенча үз програм¬ малары булуда; ә ул программа халыкларның үзбил¬ геләнү хокукын күздә тота. Ләкин Идел-Урал штаты язмышы халыкларның ул хокукны тормышка ашыру мөмкинлегенең бик чикле булуын күрсәтә. Сораулар һәм биремнәр 1. Вакытлы хөкүмәткә һәм аның урыннардагы органнарына • ышаныч бетү сәбәпләрен аңлатыгыз. Бу кризис кайчан туа? 2. Большевиклар лозунглары киң халык катлаулары мәнфәгать¬ ләренә туры килгәнме? Җавабыгызны дәлилләгез. 3. Казанда¬ гы 24-26 октябрь вакыйгаларын тасвирлап бирегез. Ул вакый¬ галарның төп нәтиҗәсе нәрсәдән гыйбарәт була? 4. Халыклар¬ ның үзбилгеләнү хокукына большевикларның карашы нинди үзгәрешләр кичергән? Ул үзгәрешләр нәрсәгә бәйле булган? 5. Идел-Урал штаты проектын тасвирлагыз. Ни өчен большевик¬ лар аңа тискәре карашта торганнар? 6. Идел-Урал штаты, Идел- Урал Совет Социалистик Республикасы һәм Татар-Башкорт Рес¬ публикасы проектларының төп аермалары нәрсәдән гыйбарәт? 7. Сезнең күзлектән караганда, ул проектларның кайсысы татар халкы мәнфәгатьләрен тулырак чагылдыра? Үз фикерегезне дәлилләгез. 8. Милли хәрәкәт җитәкчеләренең большевиклар¬ га, аларның милли мәсьәлә буенча программаларына һәм сәясә¬ тенә ни өчен төрле мөнәсәбәттә торуын аңлатып карагыз. § 46. Гражданнар сугышы ялкынында Гражданнар сугышын Октябрь революциясе башлап җибәрә. Ләкин октябрьдән соңгы беренче айларда Совет хакимияте яклы кешеләр һәм аның дошманнары ара¬ сында кораллы бәрелешләр урыны-урыны белән генә кабынып китә. Аларда аз санлы аерым отрядлар гына катнаша. 1918 елның уртасыннан гражданнар сугышы киң колач белән җәелеп, аяусыз төс ала. Антанта иллә¬ ренең кораллы тыкшынуы хәлне тагын да катлаулан¬ дыра. Сугыш Совет Россиясенең бөтен җиренә тарала. Казан губернасы ике мәртәбә сугыш хәрәкәтләре мәйда¬ нына әверелә. 320 1 1 А-412 321
Казань. > BW. 1га ВД ft. L) 1918 Г й 31 |И НА ТЕАТРАЛЬНОЙ ПЛОЩАДИ ЙМЧЬЕГГЬ SI»mb ИЕСИОЕ (гаозгиис ФЕРМАНА йвия) ОБЪЯВЛЕШЯ АВТОНОН1И ИДЭЛЬ-УРЛЛЬСКОЙ РЕСПУБЛИКИ шь федеративной части Росс1йской| Советской Рабоче-крестьянской республики. 1ЖШВ- нгайг, даж чгдаж ада i » ними? в< иж же» амю? ^стпм мда п шгь кггжшв ш> шше 12М> РВД ПИШИ! tawh im ffiiffimi I». Jftt. (Ш &даа w щаЛи» p'.oUui « fcl ЬжЦ «)«. гж«ж* н мжфчпА ЕИий» Яңа хакимиятнең социаль-икътисади чаралары. Туган ягыбызда социаль-икътисади тормыш Совет ха¬ кимияте чорының беренче ярты елында ук җитди үзгәрә башлый. Промышленность предприятиеләрендә эшчеләр контроле кертелә. Завод-фабрикаларны, банк¬ ларны национализацияләү (хосусый милектән дәүләти милеккә күчерү — тэрҗ.) чаралары тормышка ашы¬ рыла башлый. Җир турында Декрет буенча 1918 ел¬ ның җәе ахырына крестьяннар элек алпавытларны¬ кы, дәүләт, удел һәм чиркәүнеке булган 700 мең дисә¬ тинә җирне түләүсез ала. Җир бүлешү крестьяннар¬ ның төрле төркемнәре арасында үзара көрәш шартла¬ рында бара. Большевикларның ярлыларга теләктәш¬ лек итүе мул тормышлы крестьяннарның каршылы¬ гын китереп чыгара, алар икмәкләрен сатуга чыгар¬ мый башлыйлар. Май аенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы азык-төлек диктату¬ расы игълан итә. Декрет буенча икмәкне ирекле сату ты¬ ела, аңа ныклы бәя куела. Артык икмәген яшереп тоткан, аны җыю урыннарына илтмәгән һәркем “халык дошма¬ ны” дип игълан ителә. Бу таләпләрне үтәмәгәннәргә төрмә һәм мал-мөлкәтен конфискацияләү (тартып алу) яный. “Артык” азык-төлекне җыеп алу өчен эшчеләр һәм ярлы крестьяннардан кораллы азык-төлек отрядлары төзелә. Бу “хәрби коммунизм” сәясәтенең бер өлеше була. Июнь аеннан ярлылар комитетлары (комбед) оешты¬ рыла башлый. Аларга җирне һәм азык-төлекне конфис¬ кацияләүдә гадәттән тыш вазифалар йөкләнә. Авылның таркалуы чынбарлыкка әверелә бара. Ә түләүсез тартып алу иң булдыклы, уңган крестьяннарның авыл хуҗа¬ лыгын үстерергә омтылышын тоткарлый. Шулай итеп, азык-төлек мәсьәләсе кискенләшә. Карточка системасы кертелә, аның нигезендә азык-төлек продукциясе кат¬ гый нормалар белән бик аз гына бирелә. Большевикларның башка чаралары да гражданнар¬ ны үзара каршылыкка этәрә. 1918 елның февралендә ВЧК (Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе) революциягә каршы кешеләргә, шпионнарга, алып-сатарларга һәм революциянең явыз дошманнарына карата гадәттән тыш 322 323
кискен чаралар күрәчәген игълан итә. Июнь уртасында юстиция халык комиссары И.И. Стучка кул куйган ка¬ рарда “контрреволюция, саботаж һәм башка шундый нәрсәләр белән көрәш чараларын сайлаганда, револю¬ цион трибуналларга бернинди чикләүләр куелмый” диелә. Июньдә меньшевиклар Казан Советыннан һәм проф¬ союзларның җирле җитәкче органнарыннан чыгарыла. Июльдә Брест солыхы төзүгә каршы чыккан сул эсер¬ лар Мәскәүдә фетнә күтәрәләр. Ул тиз бастырыла, аңа катнашкан уннан артык кеше атып үтерелә. Сул эсер¬ лар партиясе вәкилләренең күпчелеге Үзәк Башкарма Комитетындагы һәм җирле Советлардагы урыннарын¬ нан колак кага. Урыннарда исә сул эсерлар кораллы көрәшкә чыгарга базмыйлар. Алай да Мәскәү хәлләреннән соң Казан губернасында да сул эсерлар хакимияттән куыла. Июль ахырында Казан чекистлары сугышчан сул эсерлар дружинасын коралсызландыра һәм аның әгъза¬ ларының бер өлешен кулга алалар. Август башына, элегрәк тыелган меньшевиклар һәм уң эсерлар партия¬ ләре кебек, сул эсерлар партиясе да законнан тыш дип игълан ителә. Казанны чехлар алу алдыннан. Комуч. Гражданнар сугышы җәелеп китүгә 45 меңлек Чехословак корпусы¬ ның баш күтәрүе төп сәбәпләрнең берсе була. Хәрби һәм диңгез эшләре халык комиссары Л. Д. Троцкийның корпусны коралсызландыру турындагы әмеренә җавап йөзеннән чехословак частьләре 1918 елның май ае ахы¬ рында үз юлларында очраган станцияләрне басып ала башлыйлар. Июнь башына кадәр Чиләбе, Новоникола¬ евск, Пенза, Сызрань, Томск алар кулына эләгә. Тиздән легионерлар Урта Идел буенда хәрәкәт итә башлыйлар. Чехословак корпусы фетнәсе большевикларга каршы барлык көчләрне берләштерә һәм активлаштыра. Ба¬ сып алынган җирләрдә Совет хакимияте бетерелә, яңа хөкүмәтләр төзелә. Алар составында эсерлар һәм мень¬ шевиклар өстенлек итә. Чехословак частьләре ярдәме белән, Идел буенда хакимият Учредительный собрание әгъзалары Комитетына (Комучка) күчә (бу комитет Совет хакимияте вакытында яшерен рәвештә яши). 8 июньдә Комуч үзен “вакытлы хакимият” дип игъ¬ лан итә. Ул илдә демократик тәртипләрне аякка басты¬ ру, 8 сәгатьлек эш көне кертү турында белдерә, эшчеләр конференцияләре, крестьяннар корылтайлары оештырыр¬ га рөхсәт бирә, фабзавкомнар һәм профсоюзлар эшчән- леген тыюны бетерә, Халык армиясе төзи. Комуч Совет хакимияте декретларын гамәлдән чыгара, тартып алын¬ ган предприятиеләрне хуҗаларына кире кайтара, шәһәр думаларын һәм земстволарны кабат аякка бастыра, хо¬ сусый сәүдәгә ирек куя. Алпавытлар асылда крестьян¬ нарга бүлеп бирелгән җирләрен кире алырга, уҗым куль¬ туралары уңышын җыярга хокук алалар. Иң беренче нәүбәттә Комуч контрразведка — җәза бирү аппараты төзи. Ул террордан большевиклар кебек үк файдалана. Хәрби-кыр судлары эшли, судсыз-нисез җәза бирү кулланыла. Комуч рәисе, эсер В.К. Вольский болай дип яза: “Комитет диктаторларча эш итте, аның хакимияте катгый, рәхимсез һәм куркыныч иде. Моны гражданнар сугышы шартлары таләп итте. Шундый шартларда хакимиятне кулыбызга алгач, без кан кою¬ дан тартынып тормаска, эш итәргә тиеш идек. Безнең куллар да канга күп буялды. Без моны тирәнтен аңлый¬ быз. Демократия өчен аяусыз көрәштә без аннан коты¬ ла алмый идек. Без саклык ведомствосы төзергә мәҗбүр булдык, аның өстенә саклык хезмәте ятты, ул шул ук чека (гадәттән тыш комиссия) иде, аннан да начаррак булмаса әле”. Казанның уң эсерлары һәм меньшевиклары Комуч¬ ка теләктәшлек итәләр. Казан меньшевиклары оешма¬ сының күп әгъзалары Халык армиясенә керә. Татар, чуаш, мари милли оешмалары Комучка ярдәм комитет¬ лары оештыралар. Учредительный собраниеның мөселман социалис¬ тик фракциясе әгъзалары И.С. Алкин, Г.Х. Терегу- лов, Ф.Ф. Туктаров, Ф.Н. Төхфәтуллин һәм башкалар Самара Комучының актив эшлеклеләре булып китәләр. 1918 елның августында Комуч “Эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының милли автономиясе турында про¬ ектның төп положениеләре” дигән документ әзерли. Бу документ һәр халыкның үз социаль, мәдәни, дини про¬ 324 325
блемаларын үзе хәл итәргә хокуклы булуын раслый. Андый автономиянең кануннар чыгаручы югары орга¬ ны дип Милләт мәҗлес игълан ителә. 1918 елның август—сентябрь айларындагы вакый¬ галар. 22 июльдә Халык армиясе частьләре һәм чехос¬ ловак легионерлары Семберне алалар. Аннары алар төньякка, Казанга таба хәрәкәт итеп, 5 августта Казан пристаньнары тирәсендә десант төшерәләр. Казан һәм губерна сугыш хәлендә дип игълан ителә. Казан шәһәрендә ул чакта 146 мең кеше яши, шу- ларның чама белән 20 меңе эшче була. Казан больше¬ виклары саны бер меңгә җитә. Казан гарнизоны бик зурлардан санала, Көнчыгыш фронт штабы да биредә була. Казан сагында 5 нче Земгаль латыш полкы частьлә¬ ре, Мөселман коммунистик отряды, К. Маркс исемендә¬ ге интернациональ батальон, интернационалистлар от¬ ряды, 1 нче мөселман социалистик полкы, 1 нче татар- башкорт батальоны, М.М. Вахитов җитәкчелегендәге отряд, эшчеләр отрядлары һәм башка көчләр тора. Сан ягыннан өстенлекләре булса да, алар шәһәрне саклап кала алмыйлар. М.Х. Солтангалиев җитәкчелегендәге отряд электростанция районында ахырчага зур каршы¬ лык күрсәтә. 7 август иртәсенә Казан тулысы белән дошман кулы¬ на күчә. Шәһәргә штурм оештыручыларның берсе под¬ полковник В.О. Каппель Самарага телеграммасында һәлак булган кешеләр саны 25 тән артмады, дип хәбәр итә. Казанда Комуч хакимияте игълан ителә. Комучлы- лар кулына Россиянең 1918 елның маенда саклау өчен Казанга китерелгән алтын запасы эләгә. Бер ай эчендә меңгә якын кеше ак террор корбаннарына әверелә. Дош¬ ман кулыннан Я.С. Шеинкман, М.М. Вахитов, профсо¬ юз җитәкчеләренең берсе — А.П. Комлев, Казан губер¬ насы юстиция комиссары М.И. Межлаук һәлак була. Учредительный собрание әгъзалары хакимият орган¬ нары төзергә омтыла, ләкин бу эш барып чыкмый. Ка¬ зан университеты профессорлары, укытучылар, рухани¬ лар, шул исәптән мөселман дин әһелләре дә Комучка, аның Халык армиясенә теләктәшлек белдерәләр. Ләкин асылда халыкның ярдәме аз тия. Шәһәрнең эшчеләр яшәгән урыннарында дошманлык күзгә бәрелеп тора. 3 сентябрьдә Казан эшчеләре кораллы восстание күтәрәләр. Дөрес, ул уңышка ирешә алмый. Казанны югалту сәбәпле, Көнчыгыш фронтта туган хәлне большевиклар үз хакимияте өчен куркыныч дип исәплиләр. Август башында В.И. Ленин Казан янында революция язмышы хәл ителә, дип яза. Көнчыгыш фронтны ныгыту өчен кискен чаралар күрелә. Казан янында август уртасында П.А. Славен җитәкчелегендә 5 нче армия оештырыла. Ф.Ф. Расколь¬ ников җитәкчелегендәге Идел хәрби флотилиясе дә би¬ регә җибәрелә. Флот комиссары булып язучы Л.М. Рей¬ снер хезмәт итә. Казан вакыйгаларын ул “Фронт исем¬ ле очерклар сериясендә бәян итә. Берләшмәнең 3 броне¬ поезды, 16 самолеты була. Казан янына, Зөягә хәрби эшләр комиссары Л.Д. Троцкий җибәрелә. Килешли үк ул бик тә үзенчә¬ лекле әмер бирә. Анда, мәсәлән, болай диелә: “Минем тарафтан билгеләнгән Мәскәү-Казан тимер юлы оборонасы җитәкчесе иптәш Каменщиков (В.В. Каменщиков — ВЧК гаскәрләре штабы җитәкчесе. — Б.С.) Муромда, Арзамас¬ та һәм Зөядә концентрацион лагерьлар төзү турында боерык бирде, аларга томана агитаторлар, контрреволю¬ цион офицерлар, саботаж ясаучылар, әрәмтамаклар, алып¬ сатарлар утыртылачак”. Зөя кызыл гаскәрләрне үзгәртеп кору үзәгенә әве¬ релә. Биредә хәрби комиссар каты кул белән тәртип урнаштыра. Куркуга төшү һәм дезертирлыкны тук¬ татыр өчен, ул һәр ун кешенең берсен атарга әмер бирәчәге белән куркыта. Дөрестән дә, 1918 елның 29 августында зур фаҗига була, ул көнне, позициядән качкан өчен, Питер эшчеләре полкының 20 кешесе атып үтерелә. Алар арасында командир һәм комиссар да була. Сентябрьгә Казан янында кызыл гаскәрләрнең зур берләшмәсе оеша. План буенча һөҗүм өч юнәлештә ба¬ рырга һәм соңыннан ул юнәлешләр кушылырга тиеш була. Ьөҗүм 5 сентябрьдә башлана. Ике көннән соң 326 327
Кызыл частьләр Югары Ослан тирәсендә ныклап урна¬ шалар. В.И. Ленин республика Реввоенсоветы рәи¬ сен ашыктыра һәм җиңү бәясе белән хисаплашып тормаска тәкъдим итә. Л.Д. Троцкийга яшертен телеграммасында: “Минемчә, шәһәрне кызгану һәм эшне кичектерү ярамый, чөнки Казанның корыч боҗ¬ рада икәнлеге хак икән, рәхимсез кырып бетерергә кирәк”, — ди. 10 сентябрьдә, көндезге сәгать икеләрдә Казан алы¬ на. Аның өчен көрәштә, җәяүле һәм атлы частьләр белән беррәттән, Идел флотилиясе суднолары, 1 нче авиация төркеме һәм 23 нче корпусның авиация отряды кат¬ наша. Казан операциясендә шагыйрь Д. Бедный, киләчәктә совет язучысы булачак пулеметчы В.В. Виш¬ невский да катнаша. Сугышта 5 нче армиянең Сулъ¬ як яр төркеме җитәкчесе Я.А. Юдин, Идел хәрби фло¬ тилиясе җитәкчесе урынбасары Н.Г. Маркин һәлак була. Учредительный собрание ягындагыларның оборона оештырырга көчләре җитми. Аларның отрядлары Ка¬ занны ташлап чыгарга мәҗбүр була. Халык армиясенә ярдәм иткән өчен җәза алудан куркып, шәһәрдән алар белән бергә берничә мең кеше, нигездә, интеллигенция, хезмәткәрләр, руханилар вәкилләре дә китә. Ә юлда алар¬ ны “кызыллар” самолеты утка тота. Казанның гадәттән тыш комиссиясе рәисе М.И. Лацис: “Казан буш, бер генә поп, монах, буржуй да юк. Атарга кеше юк. Бары алты гына үлем карары чыгарылды”, — дип яза. Казанны алганда Елантау (Зилант) монастыреның барча мона¬ хы атып үтерелә — һөҗүм итүчеләргә шуннан ут ач¬ кан булалар. Казанны алгач, Кызыл Армия частьләре сентябрь аенда дошманнарын Мамадыштан, Алабугадан, анна¬ ры Чистайдан, Әгерҗедән, ноябрь уртасына — Бөгелмәдән кысрыклап чыгаралар. Чаллы, Минзәлә һәм башка торак пунктлар өчен сугышта И.С. Кожев¬ ников җитәкчелегендәге партизаннар бригадасы кат¬ наша. 1918 елның ахырына Казан губернасыннан Ко- муч Халык армиясе һәм Чехословак корпусы частьлә¬ ре тулысынча куып чыгарыла. 1918 елгы август—сентябрь вакыйгалары гражданнар сугышы тарихында борылыш ноктасына әйләнә. Казан¬ ны кире кайтару хөрмәтенә Кремльдә Совет хөкүмәте ур¬ нашкан бина өстенә кызыл байрак куела. Көнчыгыш фронтта стратегик инициатива Кызыл Армиягә күчә. Тормышны социалистик нигездә үзгәртеп коруның дәвамы. Милли мәсьәлә. Казан губернасы территория¬ сенә хәрби куркыныч янау беткәч, тормышның һәр өлкәсен яңа нигезгә кору эше дәвам иттерелә. Больше¬ викларның иске оешмалары торгызыла, яңалары төзелә башлый. 1918 елның октябрь ахырында коммунистлар¬ ның Казан губерна конференциясендә Е.И. Вегер җитәкчелегендә РКП(б) ның беренче губерна комитеты сайлана. Профессиональ (һөнәри) берлекләр әгъзалары саны да үсә. Предприятиеләрнең күбесендә эшчеләр контро¬ ле органнары кабат эшли башлый. Промышленностьны национализацияләү — дәүләт карамагына алу процес¬ сы дәвам итә. Зур предприятиеләрдән Алафузов һәм бертуган Крестовниковлар производстволары дәүләт милкенә күчә. 1918 елның көзендә Казан губернасы авылларының өчтән ике өлешендә ярлылар комитетлары эшли. Алар мул тормышлы крестьяннарның икмәген тартып алуны дәвам итәләр, авыл халкы арасында дошманлык туды¬ ралар. 1918 елның сентябреннән 1919 елның мартына кадәр ярлылар комитетлары һәм азык-төлек отрядла¬ ры ярдәме белән губерна авылларыннан бик арзан бәягә яисә бөтенләй түләсез 6 миллион поттан артыграк икмәк алына. Шул еллар документларына караганда, крестьяннар¬ ның күбесе икмәк монополиясенә, ярлылар комитетла¬ ры, азык-төлек отрядлары эшенә тискәре, еш кына дош¬ маннарча мөнәсәбәттә була, чөнки ул отрядлар һәм ко¬ митетлар “эшчәнлеге” ачыктан-ачык талау, башбаштак¬ лык белән бара. Болар барысы да крестьяннар арасында чуалышлар тудыра, ә алар рәхимсез бастырыла. Нәкъ шундый хәл 1918 елның көзендә Арча өязендә була. Крестьяннар икмәкләрен бушлай бирүдән баш тарткач, бирегә артиллерия туплары белән коралланган күп сан- 328 329
лы отряд килә. Бәрелеш нәтиҗәсендә 31 крестьян үте¬ релә, унбере яралана. Икмәк монополиясе, чиктән тыш зур салымнар, азык- төлекне көчләп тартып алулар 1919 елның яз башында Мамадыш, Чистай өязләрендә “чапан сугышы" чыгуга сәбәп була.Крестьяннар ризасызлыгы Цивиль өязендә дә нык сизелә. Хакимият кабат хәрби көчкә таянып эш итә. Мамадыш өязендә коммунистлардан һәм кызылармия- челәрдән торган отряд крестьяннарга ут ача. Ике кеше үтерелә, алтысы яралана. 1918 елның көзендә авылларда коммуналар, совхоз¬ лар, артельләр төзергә омтылыш ясала. Ләкин аларның гомере озын булмый. Оештырылган 75 күмәк хуҗалык¬ тан ел ахырына берничәсе генә сакланып кала. Губерна хакимияте күп санлы проблемалар белән беррәттән милли мәсьәләне дә хәл итәргә омтыла. Казан губерна Советының башкарма комитетында милли бүлек төзелә. Аның составында татарлар (мөсел¬ маннар), чуашлар һәм марилар арасында эш алып бару¬ чы бүлекчәләр дә була. Татар телендә “Эш”, чуашча “Ка¬ наш” (“Совет”) газеталары кабат басыла башлый. Ләкин бу ярым-йорты чаралар гына була. 1918 елның 4-12 ноябрендә Мәскәүдә Көнчыгыш ха¬ лыклары коммунистик оешмаларының I Бөтенроссия корылтае уздырыла. Анда дәүләтнең милли сәясәте, Наркомнац эшчәнлеге, Үзәк мөселман комиссариаты эшчәнлеге көчле тәнкыйтькә алына. Корылтайда 1918 елның июнендә коммунист мөселманнарның Казанда¬ гы киңәшмәсе инициативасы белән төзелгән Россия мөселман коммунистлары партиясен ябу турында карар кабул ителә. Мөселман коммунистик комитетлары җирле большевиклар комитетлары каршындагы мөселман сек¬ цияләре һәм бюролары итеп үзгәртелә. Аларның эшен җитәкләү өчен И.В. Сталин рәислегендә РКП(б) мөсел¬ ман оешмаларының Үзәк бюросы төзелә. М.Х. Солтанга- лиев, К.Л. Якубов Үзәк бюро әгъзалары булалар. 1919 елның мартына бюро ун меңгә якын коммунистны берләштерә. Казан губерна комитеты каршында мөселман бюросы һәм коммунист чуашлар һәм коммунист марилар сек¬ цияләре төзелә. Мөселман бюролары РКП(б)ның өяз комитетларында да оештырыла. Казан губернасының губерна һәм өяз Советлары каршында да мөселман ко¬ миссариатлары һәм башка милли комиссариатлар эшли. Яңадан сугыш хәлендә. Омскида 1918 елның 18 но¬ ябрендә булган хәлләр нәтиҗәсендә бөтен хакимият А.В. Колчакка бирелә. Ул вакытка Комуч Россия хаки¬ миятенә дәгъвадан баш тарта. Колчак “Россия дәүләте¬ нең верховный (баш) хакиме” һәм башкомандующий титулларын ала. 1919 елның язына ул 400 меңгә якын кешесе булган кораллы көчләр туплый. 4-6 мартта Се¬ бер армиясе һөҗүмгә күчә, аның өченче этабында Ка¬ занны алу күздә тотыла. Март уртасында бу армия Иделгә, Сембергә һәм Самарага таба хәрәкәт итә башлый. Көнчыгыш фронт кабат Совет Россиясенең төп фрон¬ тына әверелә. Тиздән Казан губернасы территориясе яңадан сугыш мәйданына әйләнә. Колчак гаскәрләре аның көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш өлешләрендәге берничә өязне, Минзәләне, Бөгелмәне, Алабуганы, башка торак пункт¬ ларын кулга төшерәләр. Мамадыш янында Нократ һәм Чистай янында Кама елгасын кичәргә әзерлек бара. Ап¬ рельдә фронт Казанга якынлаша, аңа 80 километр гына ара кала. Казан Советы губернаны “куркыныч астында” дип, аның территориясендә сугыш хәле игълан итә. Җирле комму¬ нистларның 70 процентка якыны алгы сызыкка китә. Баш¬ калары коммунистик батальон сафына баса. Күпләр, үз ирекләре белән отрядларга язылып, фронтка китә. Махсус частьләр оештырыла башлый. Хәл шактый катлаулы, әле “чапан сугышы” да тын¬ маган була. А.В. Колчак инде Казан губернасына үзе¬ нең вакытлы идарәсен билгеләп куя. Җәзага тарту өчен Казанның партия һәм совет хезмәткәрләре исемлеге әзерләнә. Большевикларның губерна комитеты карары белән, Казан дошман кулына күчә калса дип, шәһәрне өлешчә эвакуацияләү башлана, яшертен эш планы төзелә. Шәһәрне саклау максаты белән ныгытмалы район төзелә. Аның рәисе итеп Д.П. Малютин билгеләнә. Март ахырында — апрель башында хезмәт йөкләмәсе тәрти¬ 330 331
бендә йөзләрчә эшче һәм крестьяннар эшкә җәлеп ителә. Алар көче белән 400 километрга сузылган сугыш пози¬ цияләре ясала, алар чәнечкеле тимер чыбык белән бүлеп алына. Апрельдә Мәскәүдән Казанга М.Х. Солтангалиев җитәкчелегендәге Үзәк мөселман хәрби коллегиясе күчеп килә. Ул Кызыл Армиянең милли оешмаларын төзи баш¬ лый. Мисал өчен, аның катнашы белән 1,6 мең сугыш¬ чыдан торган Беренче аерым Идел буе татар укчылар бригадасы төзелә. Казанга берничә мәртәбә Реввоенсовет рәисе Л.Д. Троцкий килеп китә. “Октябрь революциясе” агит¬ поездында Идел буеның фронт чигенә якын торган гу¬ берналары буйлап йөргәндә, Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты рәисе М.И. Калинин да биредә чыгыш ясый. Көчләрнең барысын бергә алганда, өстенлек “кызыл¬ лар” ягында була. Моңа Колчак хөкүмәтенең аграр һәм милли сәясәтенең халыкка анык, аңлаешлы булмавы да ярдәм итә. Крестьяннарга чынлыкта алпавытлар ха¬ кимияте кире кайту куркынычы яный. “Бердәм һәм бүленмәс Россия” лозунгысы исә милли көчләрдә канә¬ гатьсезлек тудыра. А.В. Колчак белән очрашканда, та¬ тар милли хәрәкәте эшлеклеләре Г. Барудига, С. Урма- новка һәм Г. Исхакыйга ниндидер милли хөкүмәтләр, милли парламентлар турында сүзнең булуы да мөмкин түгел, диелә. Советлар ягыннан Колчакка каршы Казан губернасы җирләрендә асылда Казан юнкерлар училищесын тәмам¬ лаган В.И. Шорин җитәкчелегендә Көнчыгыш фронтның Төньяк төркеме каршы тора. Аның составына 2 нче, 3 нче армияләр керә. 2 нче армия Реввоенсоветы әгъзасы итеп М.Х. Солтангалиев билгеләнә. 1919 елның апрель ае ахырында совет гаскәрләре¬ нең Колчакка каршы һөҗүме башлана. Идел хәрби фло¬ тилиясе белән үзара бердәм хәрәкәт итеп, 2 нче армия частьләре майда Чистайны һәм Алабуганы азат итәләр. Шул айда ук 5 нче армиянең 27 нче укчы дивизиясе Н.И. Вахрамеев җитәкчелегендә Бөгелмәне ала. Июнь башына хәзерге Татарстан җире колчаклылар¬ дан тулысынча азат ителә. Бу бәрелешләр гражданнар сугышы барышында соңгы зур хәрби хәрәкәтләр була. Җиңү шатлыгын 25 июньдә Казанда булган вакыйга¬ лар гына боза. Ул көнне Татар запас батальонында чуа¬ лыш башлана. Хезмәт шартларыннан риза булмаган җиде меңгә якын сугышчы, мылтыклар белән коралланып, казармалардан урамга чыга. Кызылармиячеләргә халык төркеме дә кушыла. Алар берничә учреждениене тар-мар итәләр, кулларына корал эләктерәләр. Казармага килгән Үзәк мөселман Хәрби коллегиясенең сәяси бүлек җитәк¬ чесе Камил Якубовны үтерәләр. Чуалышны бастырырга хәрби частьләр җибәрелә. Бәрелеш вакытында ике якның утызлап кешесе һәлак була. Чуалыш эзеннән барып, Казан чекистлары “җир¬ ле буржуазия” вәкилләреннән 8 заложникны һәм запас батальонның 11 кызылармиячесен аталар. Казан губернасында гражданнар сугышы соңгы тап¬ кыр “сәнәкчеләр фетнәсе” сыйфатында кабынып китә. Ул Идел буендагы өч губернаны эченә ала. Восстание Минзәлә өязенең Яңа Елань авылында башлана. 1920 елның февраль башында бирегә килгән азык-төлек от¬ ряды продразверстканы тулысынча түләүдән баш тарт¬ кан крестьяннарның кайберләрен кулга ала. Авыл ке¬ шеләре кулга алынганнарны иреккә чыгаруны таләп итә, ә отряд җитәкчесе моны үтәми. ЗКавап йөзеннән кресть¬ яннар бу отрядны кырып бетерергә һәм күрше авыллар кешеләрен баш күтәрергә өндәр өчен вәкилләр җибәрергә карар кылалар. 9 февральдә Яңа Еланьда Минзәлә ЧК рәисе һәм Зәй милиция җитәкчесе үтерелә. Икенче көнне баш күтәрүчеләр Зәйнең партия һәм совет хезмәткәрләрен юк итәләр. Февральнең икенче яртысында фетнә тула¬ ем диярлек Минзәлә өязен, Бөгелмә өязенең — 16, Чис- тай өязенең 15 волостен эченә ала. Сәнәкләр, балталар, сөңгеләр, көрәкләр белән “коралланган” фетнәчеләр “Бет¬ сен коммунистлар һәм гражданнар сугышы, яшәсен Со¬ вет хакимияте!”, “Бетсен коммунистлар һәм граждан¬ нар сугышы, яшәсен Учредительный собрание!” дигән лозунглар белән чыгалар. Башта восстаниене бастырырга Запас армия частьлә¬ ре җибәрелә. Аннары һөҗүмгә Төркестан фронты гаскәр¬ 332 333
ләре дә кушыла. Гаскәрләргә кискен һәм тәвәккәл эш итәргә, артиллерия кулланудан да тартынмаска боерык бирелә. 1920 елның март уртасына фетнә бастырыла. Бу вакыйгалар барышында 800 кызылармияче, партия һәм совет хезмәткәрләре, өч меңгә якын фетнәче һәлак була. Татарстан АССР төзелү. Хәтерләвебезчә, 1918 елның язында ТБСР формасында татар-башкорт халыклары дәүләтчелеге проекты эшләнә. 23 мартта большевиклар¬ ның төп газетасы “Правда”да “Татар-Башкорт Совет республикасы турында положение” басылып чыга. Аның территориясе асылда Идел-Урал штаты чикләре белән тәңгәл килә. Шул ук көнне милләтләр эшләре буенча халык комиссары И.В. Сталин “Татар-Башкорт Совет Республикасы” дигән мәкалә нәшер итә. Апрель—май айларында Мәскәүдә ТБСР мәсьәләсе буенча киңәшмәләр уздырыла. Аларның соңгысында катнашучы кайберәүләр, шул исәптән Казан губерна Советы әгъзасы К.Я. Грасис та, милләтләр эшләре буен- ча халык комиссарын буржуаз милләтчеләрне узынды¬ руда гаепләп, киңәшмәне ташлап чыгалар. Ә шулай да май киңәшмәсендә Уфада ТБСР оештыру корылтаен уздыру турында карар кабул ителә. Ләкин 1918 елның 13 сентябренә билгеләнгән корылтай булмый кала. Ләкин нинди генә формада булмасын, татар халкы¬ ның милли үзбилгеләнү проблемасын хәл итү сорала. 1918 елның октябрендә — Идел буе немецларының Хезмәт коммунасы, 1919 елның мартында Башкортстан Республикасы төзелә. Башка халыклар да төрле милли автономияләр төзү юлында торалар. Ә татарлар дәүләтчелеге мәсьәләсе һаман хәл ителми кала. Бу исә татар халкының киң даирәләрендә борчы¬ лу тудыра башлый. Ул вакытта бу мәсьәләне чишүгә ике төрле караш яши. Берәүләр ТБСР төзү эшен дәвам итәргә, икенчеләр аерым Татар Республикасы төзергә тәкъдим итәләр. 1919 елның ноябрь ахырында — декабрь башларын¬ да Мәскәүдә Көнчыгыш халыклары коммунистик оеш¬ маларының Бөтенроссия корылтае уза. Ул Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының Татар-Башкорт Республикасы турында положениесен тормышка ашыру турында карар кабул итә, ТБСР ревкомын сайлый. Ләкин Башкортстан делегатлары берләштерелгән республика төзүгә каршы киләләр. Мәсьәләне большевиклар партиясе Үзәк Комитетында карарга туры килә. 1919 елның 13 декабрендә В.И. Ле¬ нин җитәкчелегендә Политбюро ТБСР турында положе- ниены гамәлдән чыгара. Карарда болай диелә: “Көнчы¬ гыш халыклары коммунистик оешмаларының Бөтен¬ россия корылтаеның күпчелеге һәм, аерым алганда, Башкортстан коммунистларының барча вәкилләре Та¬ тар-Башкорт Республикасы төзүгә каршы булу сәбәпле, ул республиканы төземәскә. Татар коммунистлары та¬ рафыннан гариза керә калганда, Татарстан Республика¬ сы мәсьәләсен махсус карарга”. Озак та үтми, андый гариза керә. 1920 елның 16 гыйнва¬ рында Үзәк Комитет Политбюросы “территориясе, эчке төзелеше һәм тулаем Федератив Совет Республикасына мөнәсәбәтен алдан хәл итмичә дә, Татарстан Социалис¬ тик Совет Республикасын төзүне принципта хуплый”. Шул ук айда, төзеләчәк республиканың чикләрен өйрәнү һәм билгеләү өчен, комиссия оештырыла. Март аенда ул комиссия әзерләгән материаллар арасында Татарстан Автономияле Республикасы турында Положение про¬ екты да була. Бу эштә эксперт сыйфатында Г.Ш. Шәрәф катнаша. Хөкүмәт комиссиясе составына И.В. Сталин, Л.Б. Каменев, Е.А. Преображенский, М.Ф. Владимир¬ ский, С.С. Сәетгалиев, М.Х. Солтангалиев һәм кай¬ бер башка эшлеклеләр керә. 1920 елның 27 маенда ТАССР төзү турында декретка Халык Комиссарлары Советы Рәисе В.И. Ленин, Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты (ВЦИК) рәисе М.И. Калинин һәм ВЦИК сек¬ ретаре А.С. Енукидзе кул куя. Татарстан АССР Россия Федератив Республикасы соста¬ вында төзелә. Аңа Казан губернасы җиренең күп өлеше һәм Сембер, Самара, Уфа, Вятка губерналарының берничә өязе һәм волосте җирләре дә керә. ТАССРга Уфа губерна¬ сының Бәләбәй һәм Бирск өязләрен кертү уе сәяси сәбәпләр аркасында тормышка ашырылмый кала. Татарстан Республикасы төзү идеясен җирле хезмәт¬ кәрләрнең кайберләре хупламый. Казан губерна башкар¬ 334 335
ма комитетының элеккеге рәисе И.И. Ходоровский үз истәлекләрендә болай дип яза: “Татарстан Республика¬ сын төзүнең кирәксез, зарарлы һәм тормышка ашмас идея икәнлеге безгә бәхәссез булып тоела иде”. Казан делегациясе белән очрашып, В.И. Ленин рес¬ публика төзү кирәклеген тагын бер кат басым ясап әйтә. Озаклап фикер алышканнан соң, ТАССР Вакытлы рево¬ люцион комитеты рәисе итеп Казан Советы әгъзасы С.С. Сәетгалиев раслана. (Зур сәяси абруйлы М.Х. Сол- тангалиев кандидатурасы, уйдырма сәбәп табып, Сталин тарафыннан кире кагыла.) 1920 елның 25 июнендә хакимият тантаналы рәвештә ТАССРның Вакытлы ревкомына тапшырыла. Нәкъ шушы көн берничә дистә еллар буена татар халкының совет дәүләтчелеге игълан ителгән көн буларак билгеләп үтелде. Сентябрь ахырында республиканың Үзәк Башкар¬ ма Комитеты сайлана, аннары Халык Комиссарлары Советы төзелә. ҮБК рәисе итеп Б. Мансуров, хөкүмәт башлыгы итеп С. Сәетгалиев сайлана. Яшь республика тормышының төрле тармакларына җитәкчелек бурычы эчке эшләр, юстиция, мәгариф, сәламәтлек саклау, соци¬ аль тәэминат, җир эшләре, азык-төлек һәм финанс ми¬ нистрлыкларына йөкләнә. Бер үк вакытта чуаш һәм мари халыкларына автоно¬ мия бирү мәсьәләсе дә хәл ителә. Халык Комиссарлары Советы һәм РСФСР Үзәк Башкарма Комитеты декрет¬ лары белән, 1920 елның июнендә — Чуаш, ә ноябрьдә Мари автономияле өлкәләре төзелә. Шулай итеп, гражданнар сугышы елларында ав¬ тономияле республика — ТАССР сыйфатында татар халкының дәүләтчелеге төзелә. Республика үзенең шушы статусын 1990 елның августына кадәр сак¬ лый. Сораулар һәм биремнәр 1. Октябрьдән соңгы беренче айларда Казан губернасы Совет- ■ ларының социаль-икътисади сәясәте турында сөйләп бире¬ гез. 1918 ел ахырында — 1919 ел башында ул үзгәргәнме, юкмы? 2. Комуч төзелүгә һәм аның эшчәнлегенә крайның со¬ циалистик партияләре һәм милли оешмалары нинди мөнәсәбәттә була? 3. 1918 елгы Зөя фаҗигасе турында сез нәрсә беләсез? 4. Казанны алгач, Комуч сәясәте нинди була? Халык аңа ничек карый? 5. Гражданнар сугышы барышында һәм аның нәтиҗәсендә 1918 елның август—сентябрь айларын¬ да Казанда булган вакыйгаларның әһәмияте нәрсәдә? 6. Арча өязендәге вакыйгаларны һәм «чапан сугышы»н бәян итегез. Аларның сәбәбе нәрсәдә? 7. Милли үзбилгеләнү проблема¬ сына А.В. Колчак хөкүмәте ничек карый? 8. Сәнәкчеләр фетнә¬ се нигезендә нинди сәбәпләр ятканын ачыклагыз. 9. Татар һәм башкорт халыкларының дәүләтчелеге проекты Татар-Башкорт Совет Республикасы сыйфатында ни өчен тормышка ашмый? XII бүлек. Татарстан Республикасы 20 нче елларда Илебез тарихының совет чорында 20 нче еллар аерым урын алып тора. Инде хәзер хакимиятне үз кулында туплаган партиянең социаль-икътисади сәясәте җитди үзгәрешләр кичерә — ул либеральләшә төшә. Бер үк ва¬ кытта милли-дәүләти төзелештә Сталин концепциясе тамыр җәя. Болар барысы да республиканың шул ел¬ лардагы вакыйгаларында турыдан-туры чагылыш таба. § 47. Нэпка күчү шартларында. Милли сәясәттә борылыш В.И. Ленинча әйткәндә, гражданнар сугышы ахы¬ рына ил үлем хәленә җиткереп кыйналган кешене хәтерләтә. Промышленностьта җитештерү — 7 мәртәбә, ә авыл хуҗалыгында 40 процентка якын кими. Зур промышленность үзәкләрендә азык-төлек җитешми, чимал, ягулык булмау сәбәпле, предприятиеләр эштән туктый. Сугыш хәрәкәтләре барган җирләрдә хәл аеруча авы¬ рая. Татарстан промышленность предприятиеләрендә продукция эшләп чыгару өчтән икегә кими, чәчү мәйдан¬ нары 1,5 мәртәбә кыскара. Кискен социаль-икътисади һәм сәяси кризис байтак крестьяннар восстаниеләре китереп чыгара. 1921 елның язына алар бөтен илгә диярлек җәелә. Шул ук елның февралендә большевикларның таянычы саналган Крон¬ штадт хәрби-диңгез крепостенда фетнә күтәрелә. Баш күтәрүчеләр “Бөтен хакимият партияләргә түгел, Совет¬ 336 337
ларга” дигән лозунг күтәреп чыгалар. Большевиклар¬ ның беркем белән дә бүлешми торган монополияле ха¬ кимиятенә реаль куркыныч яный. Шушы хәлләр тәэсирендә В.И. Ленин РКП(б) ның X корылтаенда 1921 елның мартында “хәрби коммунизм” сәясәтеннән яңа икътисади сәясәткә (нэпка) күчү турын¬ да игълан итә. Продразверстка (хәрби коммунизм чо¬ рында крестьяннардан ашлык алу системасы) гамәлдән чыгарыла, азык-төлек салымы белән чагыштырганда ул ике мәртәбә кими. Хосусый предприятиеләр тотарга рөхсәт ителә, ирекле сәүдә кертелә. Яңа икътисади сәясәт кысаларында дәүләт предприятиеләрендә хуҗа¬ лык исәбе, хезмәтне матди кызыксындыру кулланыла башлый. Концессия формасында чит ил капиталын җәлеп итүгә юнәлеш алына (концессия — дәүләт милкендәге төрле объектларны, килешү нигезендә, билгеле бер ва¬ кытка коммерция эшчәнлегенә биреп тору). Авылда җирне өлешчә арендага алу һәм ялчылар яллау мөмкин¬ леге бирелә. Большевиклар сыгылмалы икътисади сәясәткә күчәләр. Яңа икътисади сәясәт Татарстанда да тормыш¬ ка ашырыла башлый. Ләкин аның механизмы эшли башлаганчы яшь республиканың 2,7 миллионлы хал¬ кы коточкыч бәлагә дучар була. 1921-1922 елгы ачлык. 1921-1922 елларда бөтен Идел буенда, шул исәптән Татарстанда да, бик каты ачлык була. Бу бәла Көньяк Урал, Кырым халкына да нык кагыла, ләкин ачлыктан халык иң күп кырылганы безнең як була. Афәт кинәт кенә килми. Гражданнар сугышы ахы¬ рына Татарстанның авыл хуҗалыгы дәүләтнең чама¬ сыз талавыннан хәлсезләнә. 1920 елда продразверстка исәбенә республикадагы 10 миллион пот икмәк читкә озатыла. Өязләрдән һәм волостьлардан хәтта чәчүлек ашлыкны да кырып-себереп алып бетерәләр. Язгы чәчү эше өзелү куркынычы алдында кала. РСФСР Халык Комиссарлары Советы Рәисе тәкъдиме белән соңыннан гына республикага 300 мең пот ашлык кире кайтарыла. Ә ул арада зур ачлык якынаеп килә. Авылларда ашар¬ га яраклы барча нәрсә ризыкка тотыла. Шәһәр халкы авыр хәлдә кала. 1921 елның 21 мартына караган рәсми документларның берсендә менә нәрсә диелә: “Казан стан¬ циясендә ач халык, икмәк төялгән вагоннарны чолгап алып, урлау максаты белән аларны ачарга яки тишәргә тырышты. Алар белән көрәш җиңел булмады, чөнки шул юл белән икмәк алырга теләүчеләр бик күп иде. Алар арасында без бетерешкән кыяфәтле, аякларында көчкә- көчкә басып торучы картларны, хатын-кызларны һәм балаларны күрдек. Аларның кыяфәтләре бернидән дә ку- рыкмаулары турында сөйли, чөнки алар ач иде. Казанда дүрт көн торган арада хәрби сакчылар урлаганда тотыл¬ ган утыз кешене атып үтерделәр, ләкин бу катгый чара¬ лар да нәтиҗә бирмәде: ач кешеләр үле иптәшләре өстеннән атлап чыгып, тегеләре ала алмаган икмәкне алырга тырыша иде”. Хәлне табигатьтәге корылык тагы да авырайта. Рес¬ публикада көзге ашлыкларның яртысы корып бетә, ә язгылары шытып чыга алмый. Уңыш 1909 елгының дүрт кенә процентын тәшкил итә. Июльдә Татарстанда ачтан интегүчеләргә ярдәм комиссиясе төзелә. Ачлык белән көрәш Советларның иң мөһим бурычы итеп карала. 1922 елның кышында ачлык тагын да көчәя төшә. Кешеләр авылы-авылы белән кырыла. Күп авылларда мәчеләр, этләрне ашап бетерәләр. Үләксә һәм кеше ашау очраклары ешая. Урыннардан килгән телеграммалар, бел¬ дермәләр әнә шул хакта сөйли. Спас кантонының өяз милициясе җитәкчесе әнә шундый бер хәл турында хәбәр итә: “Минем карамактагы районның Әлки волосте Ям- кино авылында 48 яшьлек Ф. Сапар хатыны Г. Ямин- сараны суеп ашый, өч көннән соң Ф. 20 яшьлек кызын, бераздан 14 яшьлек малаен суя. Аларның мәетләрен ашый. Калган эре сөякләрен ишек алдына яшерә. Га¬ епкә тартылучы Ф. кая китеп югалганы билгеле түгел”. Ачлыктан үлемгә тиф эпидемиясе дә өстәлә. 1922 ел¬ ның гыйнварында республикада 2,4 миллион кеше ач¬ лыктан интегә. Гыйнварның җиде көнендә генә дә ач¬ лыктан һәм тифтан 4 меңгә якын кеше вафат була. Ачлыкка каршы көрәштә төрле чаралар кулланыла. Халык арасында иганә җыюлар уздырыла, “ачларга ярдәм атналары”, җәмәгать ашханәләре оештырыла. 200 меңләп кеше читкә күчерелә, 15 меңнән артык бала Рос¬ 338 339
сиянең башка төбәкләрендәге балалар йортларына оза- тыла. Ачларга дип республика ярдәм комиссиясе адре¬ сына илнең башка өлкәләреннән 8 миллион поттан ар¬ тыграк азык-төлек алына. Россиянең Кызыл хач җәмгыяте 1,3 миллион сум акча бүлеп бирә. Халыкара җәмәгатьчелек тә шактый зур ярдәм итә. Эшчеләрнең халыкара ярдәм комитеты җыйган акчага 33 миллион пот азык-төлек сатып алына һәм Россиягә озатыла. Америка ярдәм администрациясе тарафыннан республикага өч миллион пот азык-төлек, шул исәптән он, ярма, арыш, кукуруз җибәрелә. 1922 елның сентяб¬ рендә килгән азык-төлек белән 150 мең бала туклана. Ачлык республикада коточкыч эз калдыра. Балалар үлеме нәтиҗәсендә генә дә Татарстан халкы 326 меңгә кими. Тулаем югалтулар саны ярты миллионнан артып китә. Икътисадка бик зур зыян килә. Бигрәк тә терлекче¬ лек зарар күрә. Сыерлар һәм атлар саны — 2, сарык¬ лар саны 4 мәртәбә кими. Крестьян хуҗалыкларының 16 проценты юкка чыга, таркала. Ачлык нәтиҗәләренең күбесе 1922 ел ахырына бетүгә барса да, алар әле байтак вакыт үзләрен сиздереп тора. Милли проблемалар. “Милләтчеләрне” авызлыклау. Ачлык сәяси тетрәүле нәтиҗәләргә китерә. Бу респуб¬ лика җитәкчелеге арасындагы үзгәрешләрдә дә күренә. 1921 елның җәендә Советлар корылтаенда Татарстан Халык Комиссарлары Советы Рәисе Сәхипгәрәй Сәетгалиев эшеннән азат ителә. Аны ач кешеләргә үз вакытында ярдәм итүдә өлгерлек күрсәтмәүдә гаеплиләр. Хакимияткә Ка- шаф Мохтаров (1896-1937) хөкүмәте килә. К.Г. Мохтаров һәм кайбер башка җитәкчеләр, шул исәптән, ТатЦИК рәисе Рәүф Сабиров, хөкүмәт рәисе урынбасары Гасыйм Мансуров, мәгариф халык комис¬ сары Микдәт Брундуков, җир эшләре халык комиссары Юныс Вәлидов республика алдында торган катлаулы мәсьәләләргә тормышчан карарга омтылулары белән билгеле. Алар Татарстанда милли сәясәтне большевик¬ лар партиясе башта билгеләгәнчә уздырырга тырыша¬ лар. Бу җитәкчеләргә милли республикалар вакытлыча гына яши дип санаучы җирле коммунистлар каршылы¬ гы белән көрәшергә туры килә. Өлкә комитеты җитәк¬ челәре, аның секретаре баштарак, тулаем алганда, яңа хөкүмәткә теләктәшлек итә. Наркомнац (Милләтләр ха¬ лык комиссариаты) әгъзасы М.Х. Солтангалиев тә хөкүмәткә зур ярдәм күрсәтә. Ә төп эш хәзер башкача тора — үзәкнең милли мәсьәләгә карашы үзгәрә башлый. Милләтләр эшләре халык комиссары И.В. Сталин 1922 елда В.И. Ленин¬ га яшерен хат җибәрә. Хатта болай диелә: “Интервен¬ ция аркасында милли мәсьәләдә Мәскәү либерализм күрсәтергә мәҗбүр булган гражданнар сугышының дүрт елында без, ихтыярсыз, тулы мәгънәсендә чын бәйсез¬ лек таләп итүче һәм бу мәсьәләгә РКП(б) Үзәк Комите¬ ты катнашуны Мәскәү тарафыннан алдау һәм икейөз¬ лелек дип бәяләүче чын һәм эзлекле социал-бәйсез ком¬ мунистлар тәрбияләп өлгердек”. “Социал-бәйсезләр” Сталин күз алдына “милли аумакайлар” булып килеп баса. К.Г. Мохтаров хөкүмәте әгъзалары арасында боль¬ шевиклар җитәкчелеге милли мәсьәләне гадел хәл итәргә омтыла дип ихлас ышанучылар да була. Ләкин заман үзгәрешләр алып килә. Яңа хөкүмәт, беренче адымнар ясап, татарларны Идел буена, Казан тирәләренә кайтару чаралары күрә. Елга буеның буш урыннарында — Кызыл Байрак, Бакча-Са- рай, Нариман, ә Казан янында Чыңгыз кебек авыллар һәм поселоклар үсеп чыга. Милли гаделлекне торгызу булган шушы эшне “милли уклонизм” — “милли аума¬ кайлык” дип бәялиләр. Өлкә комитетының һәм респуб¬ лика Халык Комиссарлары Советының баш идеологы Гасыйм Мансуровның (1894-1955) хакимияткә лояль карашлы муллаларны Советлар мәнфәгатьләре файда¬ сына куллану кирәклеге турындагы тәкъдиме бик күп шелтә һәм аның өстеннән әләкләр китереп чыгара. 1922 елда элеккеге Россия империясе территория¬ сендә барлыкка килгән “бәйсез” совет республикала¬ рын берләштерү эше җәелеп китә. Бу эшне И.В. Сталин җитәкли. Аның планы буенча Украина, Белоруссия, Кавказ арты Федерациясе автономияле республикалар хокукында РСФСР составына керергә тиеш булалар. Асылда бу тәкъдим нигезендә инде мөстәкыйльлекнең 340 341
тәмен татып өлгергән берничә республика РСФСР тара¬ фыннан “йотылырга” тиеш була. Бу хәлнең исә җитди низаг тудыруы мөмкин була. В.И. Ленин “автономияләш- терү” ниятен тамырдан “ялгыш һәм вакытсыз” дип бәя¬ ли. Үз чиратында ул “тигез хокуклы республикалар фе¬ дерациясе” төзү фикерен күтәреп чыга. Ә аңа РСФСР башкалар белән “бергә һәм бертигез дәрәҗәдә” керергә тиеш дип саный. 1922 елның октябрь азагында ул бо- лай дип яза: “Иң мөһиме — без “бэйсезларгэ” сылтау бирмичә, аларның бәйсезлеген юк итмичә, ә тагын да яңа этаж, тигез хокуклы республикалар федерациясен төзик”. Ахыр чиктә Ленин планы теләктәшлек таба. Берләштерү процессында милли-дәүләти төзелмәләр¬ нең байтак вәкилләре, шул исәптән, К.Г. Мохтаров та, автономияле республикаларны ССР Союзын төзүчеләр составына кертү тәкъдиме ясый. Ләкин бу тәкъдим кире кагыла. Сталинның автономияләштерү планына М.Х. Солтан- галиев кискен каршы чыга. К.Г. Мохтаров кебек үк, ул да яңа союзда барлык республикалар да бертигез хокук¬ лы булырга тиеш дип саный. СССР төзү турында карар кабул иткән Бөтенроссия Советларының X корылтаен¬ да большевиклар фракциясе утырышында ул үзенчәлекле чыгыш ясый. Биредә М.Х. Солтангалиев союзның иң югары хакимият органнары составына автономияле рес¬ публикалар вәкилләрен кертергә тәкъдим итә һәм “со¬ вет республикалары милләтләрен... үгиләргә һәм үз ул¬ ларыңа” бүлү ярамаганлыгы турында әйтә. Автономия¬ ле республикаларның хокукларын арттыру, аларның статусын күтәрүне яклап, ул 1923 елның 25 апрелендә РКП(б) ның XII корылтае секциясе утырышында янә чыгыш ясый. Ул вакытка инде бу идея Үзәк Комитет¬ ның генераль секретаре тарафыннан “үле килеш туган, реакцион” дип бәяләнә. М.Х. Солтангалиев һәм башка милли эшлеклеләр- нең карашы республикаларның хокукый тигезсезлектән канәгатьсезлеген чагылдыра. Менә ни өчен Солтангали¬ ев “эшен” уйлап табарга һәм аның мисалында тигез хокуклылык тарафдарларын куркытырга кирәк, дигән карар кабул ителә. 1923 елның маенда Наркомнац коллегиясе әгъзасы Солтангалиев Үзәк Комитет бинасында кулга алына һәм төрмәгә озатыла. Берничә көннән Үзәк Комитетка Та¬ тарстан АССР җитәкчеләренең М.Х. Солтангалиевне азат итү турындагы үтенече керә. Аңа К.Г. Мохтаров, Р.Ә. Сабиров, Г.Г. Мансуров, М.Й. Брундуков — барысы 15 кеше кул куйган була. 1923 елның 9-12 июнендә Мәскәүдә ашыгыч төстә Үзәк Комитет дәрәҗәсендә милли мәсьәлә буенча мах¬ сус киңәшмә җыела. Көн тәртибенә төп пункт итеп “Сол¬ тангалиев эше” куела. Наркомнац коллегиясе әгъзасы һәм аның фикердәшләренең карашы “милли аумакай¬ лык” (“национал-уклонизм”) дип бәяләнә. Солтангали¬ ев барлык эшләреннән азат ителә, партия һәм совет дәүләте дошманы дип гаепләнә. Тикшерүгә йомгак ясап, И.В. Сталин: “Сәяси берәмлек сыйфатында кеше юк ител¬ де”, — дип белдерә. Асылда шулай итеп милли-дәүләти төзелеш мәсьәләләрендә большевикларның либеральле¬ генә нокта куела. Җирле “милләтчеләрне” авызлыклау өчен шундый ук киңәшмә июль аенда Казанда да уздырыла. К.Г. Мох- таровның, җир эшләре халык комиссары урынбасары Г.М. Енбаевның, ТатЦИК әгъзасы Ш.Х. Госмановның һәм М.Й. Брундуковның М.Х. Солтангалиев өстенә таш¬ ланган ялган гаепләрнең бер өлешен генә булса да алып ташларга тырышулары күмәк рәвештә шелтәләнә. Тиздән кадрларны алмаштыру башлана. 1924 елның ур¬ тасына республика хөкүмәте әгъзалары барысы да диярлек эшләреннән бушатыла. Аларның дүртесен — К.Г. Мохта- ровны, Г.М. Енбаевны, Р.Ә. Сабировны, Г.Г. Мансу¬ ровны Мәскәүгә әһәмиятсез, вак-төяк эшкә күчерәләр. 30 нчы еллар уртасына Солтангалиевне төрмәдән азат итү турында үтенечкә кул куйган кешеләрнең унбише дә репрессияләнә. 20 нче елларның икенче яртысында республикада татар телен латин графикасы (“яңалиф”) нигезендә яңа алфавитка күчерү проблемасы тирәсендә кайнар бәхәсләр башлана. ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты башта урталык позициясендә тора һәм тел реформасын тизләтү турында уйламый. Ләкин 1927 елның маенда аның кара¬ 342 343
шы кискен үзгәрә. Ул вакытка югары партия даирәләрендә байтак карарлар кабул ителә, ә анда “яңалиф” “халыклар мәдәнияте үсешендә төп юнәлешләрнең берсе”, ә гарәп гра¬ фикасы “социализмга бару юлында реакцион киртә” дип игълан ителә. Иске алфавит “халыкта дини карашларны саклауга булыша” дип махсус басым ясала. Татарстан өлкә комитетының май пленумы “яңалиф”не кертүне комму¬ нистлар тарафыннан партия әгъзасы үтәргә тиешле бурыч¬ лар белән тиңли. Ә аңа тискәре мөнәсәбәт партия дисцип¬ линасын бозу, “милли аумакайлык”ка теләктәшлек итү дип карала башлый. Яңалифне гамәлгә кертү татар халкының мәдәни һәм дини традицияләрен тар-мар итү була. Татар интеллигенциясенең партиясез бер төркеме И.В. Сталинга һәм партия өлкә комитеты пленумына хат белән мөрәҗәгать итә. Аңа кул куйган 82 кеше латинлаш¬ тыру эшен “кыйммәткә төшкән һәм мыскыллы масса¬ күләм корбан” дип бәяли. Кешеләрдә татар халкын рухи тамырларыннан, күп гасырлы мәдәни традицияләрдән аеру куркынычы аеруча борчу тудыра. “82 хаты” буенча өлкә комитеты карарында болай диелә: “Мәсьәлә хәл ителгән дип санап, мәсьәләнең асылы буенча фикер алышмаска. Мондый белдерү чыгару факты ВКП(б) га каршы куелган буржуаз-милләтче элементлар активлыгының үсеш бил¬ гесе булып тора. ӨК бюросына нәтиҗәләр ясауны йөкләргә, җәмгыяви-оештыру һәм аңлату чаралары күрергә”. Тиздән кул куючылар имзаларын кире ала башлыйлар. “Яңалиф” татар теленең рәсми әлифбасы итеп кабул ителә. Ләкин эш моның белән генә бетми. Әле алда татар телен кириллицага күчерү тора. 30 нчы еллар уртасын¬ да шундый хатка кул кую факты үзе үк җитди сәяси гаеп ташлау өчен сәбәп була; ә бу исә еш кына имза ияләрен репрессияләүгә китерә. Шулай итеп, “Солтангалиев эше”, К.Г. Мохтаров хөкүмәте язмышы, татар телен латинлаштыруга юнәлеш тоту большевиклар милли сәясәтенең борылышы турын¬ да сөйли. Бу борылыш тиздән “милли аумакайлыкка”, “солтангалиевчелеккә” каршы киң җәелеп киткән көрәштә чагылачак, ә республиканың уннарча партия һәм дәүләт эшлеклеләре, интеллигенция вәкилләре ул көрәшнең корбаннары булачак. Сораулар һәм биремнәр ~ 1. Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң республика икъти- ■ сады торышын тасвирлагыз. 2. Татарстанда 1921-1922 елгы ачлык турында сез нәрсә беләсез? Ул нәрсәгә бәйле булган? 3. Ачлыкка каршы көрәш ничек оештырылган? Аның нәтиҗәлә¬ ре нинди булган? 4. К.Г. Мохтаров хөкүмәте сәясәтен хәтере¬ гезгә китерегез. Аңа кем һәм ни өчен каршы торган? 5. Граж- даннар сугышы тәмамлануга ук большевикларның милли- дәүләти төзелеш мәсьәләсенә карашлары үзгәрүнең асылы нәрсәдә? 6. М.Х. Солтангалиев, һәм К.Г. Мохтаров хөкүмәте язмышлары мисалында ул үзгәрешләрнең нәтиҗәләрен күз ал¬ дыннан кичерегез. 7. М.Х. Солтангалиев һәм аның тарафдар¬ лары Татарстанга союздаш республика статусы бирдерергә омтылганнар дип әйтеп буламы? Җавабыгызны дәлилләгез. 8. Татар телен латин графикасына күчерү нәтиҗәләренә бәя бирегез. § 48. Халык хуҗалыгын аякка бастыру Төрле сәяси тетрәнүләргә карамастан, республикада халык хуҗалыгын аякка бастыру эше бара. Хәтерләве¬ безчә, бу эш нэп шартларында дәвам итә. Беренче адымнар. Акрынлап базар механизмнары эшли башлый. Кибет киштәләрендә товарлар күбәя. Ху¬ җалык исәбенә күчкән сәнәгать (промышленность) үзгәртеп корыла. 10 трест, 7 кантон берләшмәсе (яңа административ бүленеш буенча эреләндерелгән өязләр “кантон” дип атала), берничә синдикат төзелә. 1923 елга 41 предприятие арендага, ә шуларның яртысын¬ нан артыгы хосусый хуҗаларга бирелә. Бу исә про¬ мышленностьның дәүләт милкеннән өлешчә хосусый милеккә кире кайтуы дигән сүз. Татсовнархоз карама¬ гында армия өчен киез итек басучы Кукмара остаханәл- әре, 10 аракы заводы һәм тагын да өч предприятие кала. Эшчеләрне матди һәм әхлакый кызыксындыру чара¬ лары эшләнә. Җитештерү ударникларына премияләр, грамоталар, значоклар, орденнар бирелә, аларның иң күренеклеләренең исемнәре республика Кызыл тактасы¬ на кертелә. Хәтта предприятиеләргә дә бүләкләр бирелә. 1922 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән завод-фабрика арасында Паратск суднолар ремонтлау мастерскойлары (хәзерге Яшел Үзән шәһәрен¬ дәге А.М. Горький исемендәге суднолар төзү заводы) да була. 344 345
Казанлылар Бакалтайдан (Казансу тамагы) тимер юл вокзалына кадәр юл салуда чын мәгънәсендә батырлык күрсәтәләр. Казан ягулыксыз кала, ә Идел буеннан 22 мең кубометр утын ташырга транспорт булмый. Октябрь аенда, өсләренә яңгыр һәм җепшек кар явып торганда, эшчеләр һәм хезмәткәрләр әнә шул тимер юл тармагын өч атна эчендә салып бетерәләр. Күтәренке рухлы хезмәт ул вакытка иң хас нәрсә була. В.И. Ленин исемендәге җитен-сүс фабрикасы (элекке¬ ге Алафузов фабрикасы), М. Вахитов исемендәге шәм һәм химия заводы (элеккеге Крестовниковлар предпри¬ ятиесе), Волжскидагы “Победа труда” (“Хезмәт җиңүе”) пыяла заводы, “Красный Октябрь” (“Кызыл Октябрь”) фанера фабрикасы иң беренчеләрдән торгызыла. “Серп и молот” (“Урак һәм чүкеч”) заводы өлешчә авыл хуҗа¬ лыгы техникасы өчен запас частьләр чыгара башлый. Бондюг химия заводы илдә иң зур заводларның бер¬ сенә әйләнә. 20 нче елларның икенче яртысында би¬ редә СССР химия продукциясенең шактый күп өлеше җитештерелә. Нэптан башлап санаганда дәүләт предпри¬ ятиеләре республиканың эре промышленностенда шактый тиз арада өстенлекле урын алалар. Әйтик, 1924 елда бу промышленностьның хосусый предприятиеләре тулаем продукциянең яртысыннан артыгын җитештерсәләр, ике елдан инде аларның өлеше 8 проценттан да артмый. Вак промышленностьта һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә хосусый предприятие ияләрен кысрыклап чыгару акрынрак бара. 20 нче еллар уртасында аларның предприятиеләре тула¬ ем продукциянең 80 процентын җитештерә. Предприятиеләр акрынлап хуҗалык эшләрен җайга салалар. Әгәр 1922 елда промышленность продукциясе күләме беренче бөтендөнья сугышына кадәрге күләмнең 25 процентын тәшкил итсә, бер елдан инде ул 35 про¬ центка җитә. Хуҗалыкны аякка бастыру чорында республика икъ¬ тисады нигездә аграр характерлы була. Татарстанда җитештерелгән продукциянең дүрттән өч өлеше авыл хуҗалыгы өлешенә туры килә. Җир турында Декретны тормышка ашыру урта хәлле крестьяннар саны артуга китерә. 1925 елда алар барлык авыл халкының 58 процентын, ярлылар — 32,4 һәм мул тормышлылар (кулаклар) — 7,6 процентын тәшкил итә. Авылда аерым хуҗалыклар өстенлек итә. Алар авыл хуҗалыгы продукциясен төп җитештерүчеләр була. Ә шулай да күмәк хуҗалыклар төзүгә тагын яңа омты¬ лышлар ясала. Җирне бергәләп эшкәртү берләшмәләре (ТОЗ), артельләр, коммуналар, совхозлар саны 20 нче еллар уртасында республикада берничә йөзгә җитә. Хакимият ярдәме белән һәм башында талантлы оеш¬ тыручылар торган кайбер күмәк хуҗалыклар шактый зур уңышларга да ирешәләр. Әйтик, 1926 елда ук Чистай кантоны “Агрокультура”, Чаллы кантоны “Луч” (“Нур”), Минзәлә кантоны “Дружба” (“Дуслык”), Тәтеш кантоны “Ярдәм” артельләре һәм башкалар “аякка басалар”. Төрле кооперацияләр, шул исәптән җитештерү коо¬ перацияләре дә, киң тарала. 20 нче еллар уртасын¬ да крестьян хуҗалыкларының өчтән бер өлешеннән ар¬ тыграгы кулланучылар кооперациясенә тартыла. Иҗтимагый-сәяси тормыш. Хуҗалыкны торгызу чорында республиканың иҗтимагый-сәяси тормышы тулысынча диярлек партия, Советлар, профсоюз һәм комсомол оешмалары, шулай ук репрессия органнары эшчәнлеге белән бәйле була. Предприятиеләрнең, учреж¬ дениеләрнең барысында да партия ячейкалары оешты¬ рыла, ә асылда бөтен мәсьәләләрне җитәкче органнарга кергән коммунистлар фракциясе хәл итә. Урыннарда бу пирамида башында партиянең республика (өлкә) коми¬ тетлары тора, аларның беренче секретарьлары төбәкләрдәге хакимиятне үз кулында тотучы бердәнбер хуҗага әйләнә. Өлкә комитеты расламый торып, бер генә кешене дә зур¬ рак урынга куймыйлар. Теләсә кайсы өлкә, район коми¬ тетында бары тик коммунистлар гына куела торган ва¬ зифалар исемлеге төзелә, аларны шул урыннарга партия комитеты раслагач кына куялар. Партия һәм совет органнарына кадрлар әзерләү максаты белән республика¬ да Татарстан коммунистик университеты ачыла. 1926 ел башына республикада коммунистлар саны 1922 ел белән чагыштырганда 2 мәртәбәдән күбрәккә арта. 307 ячейкада ун меңнән артыграк коммунист тора. Партиягә кабул итү сыйнфый, җитештерү, милли һәм 347 346
башка принципларга таянып эшләнә. Татарлар һәм ха¬ тын-кызлар арасында партия катламын киңәйтүгә зур әһәмият бирелә. Нәтиҗәдә 1925 елда өлкә партия оеш¬ масында коммунист татарлар аның өчтән береннән ар¬ тыграгын, ә хатын-кызлар ун процентын тәшкил итә. Ике ел элек кенә бу саннар әле 26 һәм 1,5 процент кына була. Коммунист чуашлар, марилар, удмуртлар, мордва¬ лар 7,4 процент тәшкил итә. Ә шулай да өлкә партоешмасындагы хәлне тотрык¬ лы дип әйтеп булмый. Шунысы үзенчәлекле: республи¬ када һәр ел саен диярлек, «эшкә сәләтсезлек» сәбәбе белән, партия секретарьлары алышынып тора. Шушы ук чорда “сыйныфны партия белән бәйләүче өченче хәрәкәтләндерү каешы” — комсомолга торган саен зуррак әһәмият бирелә. Яшьләр союзлары буры¬ чын 1923 елның апрелендә РКП(б)ның XII корылтаен¬ да И. В. Сталин әнә шулай билгели. Республика төзегәндә комсомоллар саны бер меңнән бераз гына күбрәк булса, 1925 ел ахырына ул 20 мәртәбә арта. Дини оешмалар иҗтимагый тормыштан актив кыс¬ рыклап чыгарыла. Хакимият, төрле ысуллар табып, сәясәт һәм идеология өлкәләреннән үзенә көндәш бу¬ лырлык структураларны читкә кага, юкка чыгара. Мон¬ да кешеләрне кулга алулар, милекне конфискацияләү, чиркәүләрне, мәчетләрне ябу — барысы да эшкә ярый. Дини оешмаларга ГПУ агентлары үтеп керә. 20 нче ел¬ лар башында ачлыкка бәйле хәлләрдән дә файдаланы¬ ла. 1922 елның 23 февралендә Бөтенроссия Үзәк Баш¬ карма Комитеты (ВЦИК) “Дингә ышанучылар төркем¬ нәре файдалана торган чиркәү хәзинәләрен тартып алу тәртибе турында” декрет чыгара. Бер айдан В.И. Ленин партиянең Политбюро әгъзаларына яшерен хат яза. Анда: “Без хәзер карагруһ дин әһелләрен иң катгый төстә һәм рәхимсез тукмарга һәм аларның каршылы¬ гын шул хәтле кансызлык белән бастырырга тиешбез ки, алар моны берничә дистә ел буена онытмаслык бул¬ сын”, — диелә. 1925 елда илдә “Сугышчан алласызлар берлеге” дигән масса-күләм оешма төзелә. Аның әгъзалары атеистик белемнәр таратуда катнашып кына калмый, ә чиркәүләр- не ябу һәм җимерүне башлап йөрүчеләр дә булалар. 1927 елда бу оешма Татарстанда да төзелә. 5 елдан инде аның сафларында 50 меңнән артыграк кеше тора. Хуҗалыкны торгызу чоры тәмамлану. 1925 ел ахы¬ рына республика промышленность предприятиеләре су¬ гышка кадәрге продукция күләменең 70 процентын җитештерәләр. Ике елдан аның күләме сугышка кадәр¬ ге белән тигезләнә. Җитештерүдә эшләүче татар эшчелә¬ ре саны арта. Шул ук вакытта эшчеләрнең күбесенең квалификациясе түбән, завод-фабрикалар җиһазы тау¬ шалган, искергән була. Республика икътисадының аграр өлкәсендә хуҗалык¬ ны аякка бастыру чоры нәтиҗәләре башкачарак тора. 1926 елда чәчү мәйданы сугышка кадәргедән бераз ар¬ тып китсә дә, тулаем җыелган ашлык күләме бары тик 80 процент кына тәшкил итә. Арыш һәм солы уңышы уртача бер гектардан 7 центнердан артмый. Терлекче¬ лекнең продукциялелеге чиктән тыш түбән кала. Эштә һаман шул примитив, гади кораллар — сука, китмән, урак һәм чалгы кулланыла. 1922 елда хезмәт турында законнар кодексы кабул ителә. Ул 8 сәгатьлек эш көнен, түләүле ялны, балалар хезмәтеннән файдалануга чикләүләрне һ.б. ныгыта. Тор¬ мышта хезмәткә хокук, түләүсез медицина хезмәте, со- цаль страховкалау үз урынын ала. Байтак промышлен¬ ность тармакларында эшчеләрнең реаль хезмәт хакы су¬ гышка кадәргедән узып китә. Ләкин эшсезлек тә шак¬ тый була. Эшсезләр саны 10 меңгә якынлаша. Тулаем караганда гражданнар сугышы афәтләре һәм аннан соңгы җимереклек белән чагыштырганда хуҗа¬ лыкны торгызу чорының ахырына таба гомуми хәл ка¬ нәгатьләнерлек рәтләнә. Сыйнфый көрәшнең кискен¬ леге кими төшә, кешеләр киләчәккә беркадәр ышаныч белән карый башлыйлар. Мәдәният. Мәдәният өлкәсендә сизелерлек уңышлар¬ га ирешелә. Сүз халык мәгарифе, фән һәм өлешчә әдәби¬ ят һәм сәнгать үсеше хакында бара. Башта “мәдәни революция” мөһим бурычларның бер¬ се — наданлыкны юк итүгә юнәлдерелә. 1919 ел ахы¬ рында “РСФСР халкы арасында наданлыкны бетерү ту- 348 349
рында” махсус карар кабул ителә. Рус’, чуаш, мордва һәм крайның башка халыклары арасында мәгариф проблемалары кискен тора. XX гасыр башында Казан губернасында белемле кешеләр саны 18 проценттан арт¬ мый. Земствоның 1905 елгы мәгълүматлары буенча, русча белем алган татарлар 4 кенә процент тәшкил итә. Ана телендә белемлелек исә күп мәртәбәләр юга¬ ры тора. Республика төзелгәннән соң беренче елларда олылар өчен 5,6 мең мәктәп эшли. Биредә уку-язуга 48 меңгә якын, аннан соңгы биш елда тагын 152 мең кеше өйрәнә. “Бетсен наданлык ” дигән ирекле җәмгыять эшли. 1927 елга белем алган кешеләрнең гомуми саны 1,5 мәртәбә арта, алар хәзер Татарстан халкының 44 процентын тәшкил итә. Мәктәптә барлык катлау балалары да укый ала. Ул гомуми, һәркем йөри ала торган мәктәпкә әйләнә. 1926 елда республикада ике меңнән артык башлангыч һәм урта мәктәп эшли, шуларның яртысы татар мәктәбе була. Анда барысы 158 мең укучы белем ала. Югары уку йортларына керү шактый җиңеләя. Ми¬ сал өчен, керү имтиханнары һәм белемең турында кай¬ бер документлар бирү гамәлдән чыгарыла. Югары уку йортларына беренче чиратта эшче-крестьян балалары кабул ителә. Шул ук егетләр һәм кызлар өчен вузлар каршында эшчеләр факультетлары (рабфаклар) төзелә. Безнең рес¬ публикада алар Казан университеты- һәм политехник институт каршында эшли. Аннан кала, Татар эшчеләр факультеты оештырыла. 20 нче еллар башында Казанда берничә яңа уку йор¬ ты һәм фәнни-тикшеренү институты ачыла. Анда та¬ библар белемен күтәрү Дәүләт институты (ГИДУВ), авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты, трахоматоз, по¬ литехника институтлары керә. Аннан бераз алдарак Көнчыгыш педагогия институты ачыла, ә Духовная ака¬ демия 1918 елда ябыла. Казан югары уку йортлары югары белемле кадрлар әзерләү буенча зур эш алып баралар. 1924-1927 елларда аларны ике мең кеше тәмамлый. Югары белем бирү һәм совет фәнен үстерүнең яңа системасын төзүгә дистәләрчә галимнәр актив катна¬ ша (әмма мәктәп өчен әзерләнгән бу уку әсбабында алар¬ ның барысы хакында да сөйләү мөмкин түгел). Ул еллар¬ да медиклар А.В. Вишневский, В.С. Груздев, математик Н.Н. Парфентьев, биологлар Н.А. Ливанов, А.Я. Гордя- гин, химиклар А.Е. Арбузов, А.Я. Богородский, геолог М.Э. Ноинский, тарихчы Н.Н. Фирсов, физиологлар Н.А. Миславский, А.Ф. Самойлов, тел галиме В.А. Бо¬ городицкий исемнәре гел яңгырап тора. М.В. Марков, Б.М. Гагаев, Е.И. Тихвинская, Г.Х. Камай, О.Д. Курма- ев, А.В. Кибяков, Г.С. Гобәйдуллин, М.Г. Худяковлар фәндә беренче адымнарын ясыйлар. Тиздән алар фәнне җитди ачышлары белән баеткан күренекле галимнәр булып китәләр. Михаил Худяков һәм Газиз Гобәйдул- линның тарих фәне өлкәсендәге казанышларын аерым билгеләргә кирәк. Совет галимнәре арасында беренчеләр булып, алар татар халкы тормышының фаҗигале битл¬ әрен ача башлыйлар. Сүз барыннан да бигрәк “Казан ханлыгы тарихы очерклары” (1923) һәм “Татарлар та¬ рихы” (1925) кебек хезмәтләр хакында бара. М.Г. Худя¬ ков 1936 елда атып үтерелә, ә аның “Очерклары” тыела. Бер елдан соң Г.С. Гобәйдуллин да шундый ук язмыш¬ ка дучар була. Н.Н. Фирсов, Г.Г. Ибраһимов, М.Г. Худяков, Җ. Вәли- ди, Г.С. Гобәйдуллин, Г.Ш. Шәрәф һәм башка күп кенә галимнәр 1923 елда төзелгән татар халкы тарихын өйрәнүче фәнни җәмгыять әгъзалары булып торалар. Бу җәмгыять ТАССР Мәгариф халык комиссариатының Академик үзәгенә (рәисе — Г.Г. Ибраһимов) керә һәм татар халкы тарихын һәм мәдәниятен өйрәнә. 1928 ел¬ ның июлендә республика Совнаркомы Татарстанны өйрәнү җәмгыяте оештыру турында карар чыгара. Җәмгыять ТАССР районнары тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә, аның Лаешта, Минзәләдә, Чаллыда, Кук- марада, Тәмтедә, Әлкидә бүлекләре була. Фәнни эшчәнлек бик авыр шартларда бара. Хикмәт тиешле җиһазлар җитмәүдә, галимнәрнең, акыл хезмәте кешеләренең матди хәле авыр булуда гына түгел. 1922 елның икенче яртысыннан хакимият интеллигенция 350 351
өстеннән контрольне көчәйтә. Барлык басма продукция, театрлар репертуары күзәтү астына алына. Шуннан ал- дарак югары уку йортлары автономиясе бетерелә, уни¬ верситетларның тарих-филология факультетлары кыс¬ картыла. Казан университетында юридик, тарих-фило¬ логия факультетлары ябыла. 1922 елның җәеннән, ҮК карары белән, башкача фикер йөртүчеләрне чит илгә сөрү кулланыла башлый. Россия интеллигенциясенең читкә куылган 160 вәкиле арасында Казан университеты про¬ фессорлары — статистика буенча күп санлы хезмәтләр авторы, университет ректоры А.А. Овчинников; тарих¬ чы, архив эшенә нигез салучыларның берсе И.А. Стра- тонов; психиатр Г.Я. Трошин да була. Республикада махсус урта белем бирү системасы фор¬ малаша башлый. Әйтик, укытучылар әзерләү өчен Ка¬ занда, Чистайда, Тәтештә, Алабугада, Спаста 8 педаго¬ гия техникумы ачыла. Совет хакимиятенең беренче елларында татар әдәбия¬ ты үсешендә каршылыклы тенденцияләр күп була. Ре¬ волюция һәм гражданнар сугышы аның тарихында катлаулы һәм фаҗигале чорга әверелә. Патша монар¬ хиясен бәреп төшерүне мәдәният эшлеклеләренең ба¬ рысы да хуплап каршыласа, шуннан соңгы вакыйгалар аларны төрле сәяси лагерьларга тарката. Гаяз Исхакыйның эмиграциягә китүе татар совет әдәбияты өчен иң зур югалту була. Ул илнең большеви¬ стик юлдан үсешен кабул итми һәм ватанны ташлап китә. Гражданнар сугышында зур өметле язучылар Ш.Бабич, Ш. Фидаи һәлак була. Шагыйрь Дәрдмәнд, прозаик Ф. Кәрими кебек күренекле әдипләр яңа шартларга җай¬ лаша һәм революциягә мәдхия җырлаган әсәрләр иҗат итә алмыйлар. Ә күп кенә әдәбият-сәнгать әһелләре революцион иде¬ алларны кабул итәләр. 20 нче елларның беренче ярты¬ сында Галимҗан Ибраһимовның “Безнең көннәр”, “Ка¬ закъ кызы” романнары, драмалары һәм хикәяләре ба¬ сылып чыга. “Кара маяклар, яки Ак әдәбиятлар” исемле публицистик китабында ул эмигрантлардан каһкаһә белән көлә. Татар мәдәнияте үсеше мәсьәләләре буенча байтак чыгышларында Г. Ибраһимов яңа латин алфави¬ тын керткәндә ашыгу ярамаганлыгын кисәтә, үткән за¬ манның алдынгы традицияләрен тулырак куллану ки¬ рәклеген әйтә. 20 нче еллар уртасында Г. Камал, Ш. Камал, М. Га- фури, К. Тинчурин иҗади хезмәтләрен дәвам итәләр. Н. Исәнбәт пьесалары зур популярлык казана. Шул ук вакытта дөньяга карашлары революция һәм граждан¬ нар сугышы елларында формалашкан яшь язучылар саф¬ ка баса. Шагыйрьләр Б. Такташ, Б. Сирин (С.Х. Батыр¬ шин ), прозаиклар Ш. Усманов, К. Нәҗми, Г. Кутуйлар яңа әдәби көчләр вәкилләре булалар. “Сәйяр” һәм “Нур” театр труппалары нигезендә 1921 елда Кызыл Октябрь исемендәге Беренче үрнәк татар театры төзелә (1926 елдан — Татар академия теат¬ ры). М. Фәйзинең “Галиябану”, К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе” исемле пьесалары буенча куел¬ ган спектакльләр зур уңыш казана. Бу әсәрләр Г. Ка¬ мал исемендәге Татар дәүләт академия театры реперту¬ арыннан әлегә кадәр төшми уйнала. 20 нче елларда театр үзенең популярлыгы белән күп яктан 3. Солтанов, Ш. Ша- мильский, Г. Болгарская, Ф. Ильская, X. Уразиков һәм башка талантларга бурычлы була. Ул чакта мәгариф халык комиссары А.В. Луна¬ чарский исемен йөрткән Казан зур драма театрының да үз тамашачысы була. Ул елларда И.А. Слонов, Е.Е. Жи¬ лина иң күренекле актерлардан санала. 1917 елның Октябреннән соң татар профессиональ музыкасы һәм рәсем сәнгате туа. Бу, әлбәттә, больше¬ вистик мәдәни революция казанышы, дияргә була. Му¬ зыка сәнгате өлкәсендә Салих Сэйдэшев (1900-1954), Солтан Габэши (1891—1942), Газиз Әлмөхэммэтов (1895-1938), Василий Виноградов (1874—1948) кебек та¬ лант ияләре үсеп чыга. С. Габэши, Г. Әлмөхэммэтов, В. Виноградов “Сания” исемле беренче татар операсы яза¬ лар. Ул беренче мәртәбә 1925 елда куела. 20 нче еллар ахырында Бакый Урманче (1897-1990) татарларның иң олуг рәссамы булып таныла. Ул мул¬ ла гаиләсендә туа, бик яхшы һөнәри белем ала, Ка¬ зан художество-театр техникумында укыта. “82 ха- ты”на Б. Урманче да кул куя. 1929 елда ул репрессиягә 352 12 А-412 353
эләгә, аны Соловецк лагерена сөргенгә җибәрәләр. Ә шулай да алда аны чиктән тыш уңышлы иҗат көтә. Соңыннан ул ТАССР, РСФСР Халык рәссамы дигән мак¬ таулы исемнәргә лаек була. Б. Урманчены рәссам, график Н.И. Фешин, сынчы В.С. Богатырев укыта. Алар икесе дә 1895 елда ачылган Казан художество мәктәбе укытучылары була. Биредә үк рәссамнәр П.П. Беньков, архитектор Ф.П. Гаврилов, яшь укытучылар К.К. Чеботарев, А.Г. Платунова һәм башка рәсем сәнгате осталары да эшли. 20 нче еллар башында Казанда ике зур дәүләт ху¬ дожество күргәзмәсе уздырыла. Элекке хосусый туп¬ ланмалар, совет чорында Казан рәссамнары хезмәт¬ ләре, Третьяков галереясе һәм Рус музее бүләкләре ни¬ гезендә ТАССР Үзәк музееның картиналар галереясе оеш¬ тырыла (1959 елда шуңа нигезләп ТАССР сынлы сәнгать музее төзелә). Шулай итеп, 20 нче еллар ахырына нэп нигезендә хуҗалыкны торгызу бурычлары асылда хәл ителә. “Мәдәни революция” шактый зур нәтиҗәләр бирә. Ләкин республиканың иҗтимагый-сәяси, рухи тормы¬ шына формалашып килгән тоталитар режим тирән эз сала. Сораулар һәм биремнәр 1. Нэп башлангач республика икътисадында нинди үзгәрешләр ■ була? 2. 20 нче елларда республика крестьяннарының ни өчен күмәк хуҗалыкларга караганда төрле кооперацияләрне өстенрәк күрүен аңлатып карагыз. 3. Хуҗалыкны аякка бастыру чорында республика иҗтимагый-сәяси тормышында нинди үзгәрешләр була? Алар нәрсә турында сөйли? 4. Хуҗалыкны торгызу чоры¬ ның промышленность һәм авыл хуҗалыгы тармакларындагы төп нәтиҗәләрен сөйләп бирегез. Бу тармакларның кайсында уңыш¬ лар зуррак була һәм ни өчен? 5. Нэпның социаль нәтиҗәлә¬ рен аңлатыгыз. 6. 20 нче елларда мәгариф өлкәсендә иң мөһим проблема нинди булган? Ул тулысынча хәл ителгәнме? 7. Ху¬ җалыкны торгызу чорында урта һәм югары уку йортлары эшен үзгәртеп кору нәрсәдә чагыла? Аның төп нәтиҗәләре нәрсәдән гыйбарәт? 8. 20 нче елларда фәннең, шул исәптән гуманитар фәннәрнең үсеше хакында сез нәрсәләр беләсез? 9. Татар әдәбиятында ул елларда нинди яңа исемнәр пәйда була? Шул чорның берәр шагыйре яки прозаигы иҗаты турында язма әзер¬ ләгез. 10. 20 нче еллар чорында республикада театр, музыка һәм сынлы сәнгать торышын тасвирлап бирегез. XIII бүлек. ТИЗЛӘТЕЛГӘН ЯҢАРЫШ ШАРТЛАРЫНДА Хуҗалыкны торгызу чоры тәмамлану ил алдына яңа бурычлар куя. Халык хуҗалыгы нигездән яңартып ко¬ руга (ул еллардагыча әйткәндә, “социалистик яңартып коруга”) мохтаҗ була. Заманча техника белән кораллан¬ ган эре промышленность булдыру һәм аграр өлкәне та¬ мырдан үзгәртеп кору таләп ителә. Шулай итеп, алда индустриаль җәмгыятькә күчү максаты тора. Илне гадәттән тыш чаралар кулланып, бик тиз индустрияләш¬ терү һәм авыл хуҗалыгын күмәкләштерү — әнә шул үзгәртеп кору һәм яңарыш ысулы булалар. Илебез тарихының 20 нче еллар ахырын һәм тула¬ ем 30 нчы елларны эченә алган чорының төп эчтәлеген әнә шундый максат билгели. Шушы вакытта тоталитар режим тулысы белән формалашып бетә. § 49. Республиканы индустрияләштерү: беренче бишьеллыклар Илне индустрияләштерү сәясәте большевикларның XIV корылтаенда 1925 елның ахырында игълан ителә. Бер елдан бераз гына артыграк вакыт үткәч, бу курсны тизләтү турында карар чыгарыла. Башлангыч чор. Республика индустрияләштерү һәм яңартып кору эшенә 1927 елда керешә. Баштарак әле промышленность предприятиеләрен торгызу, завод- фабрикаларны киңәйтү, аларны техник яңарту эше дәвам итә. Беренче бишьеллык башланганчы 20 пред¬ приятие, башлыча җиңел һәм төзелеш промышленносте предприятиеләре, яңартып корыла. Бер үк вакытта индустрияләштерү өчен акча җыю эше алып барыла. Әйтик, 1927 елда “индустрияләштерү займы” чыгарып, халыктан 12 миллион сум акча җыела. 1928 елда яңа промышленность төзелеше башлана. Промышленностька капиталь салымнар 1926 ел белән чагыштырганда 4 мәртәбә арта һәм 9,5 миллион сум тәшкил итә. Төзүчеләр Казан суыткыч заводының, мех фабрикасы һәм Яшел Үзән шәһәрендә фанера заводы¬ 354 355
ның фундаментын салуга, аннары биналарын төзергә керешәләр. Республика районнарында берничә ваграк предприятие төзелә. Промышленность продукциясе җитештерү шактый арта. 1928 елда ул алдагы өч ел белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк чыгарыла. Табыш пәйда була, хезмәт җитештерүчәнлеге үсә төшә. Моңа эшчеләр сыйныфын хезмәт энтузиазмына төрле ысуллар белән рухландыру ярдәм итә. Ул вакытта газеталар иң яхшы яшь эшче, иң яхшы предприятие дигән исемгә лаек булу өчен төрле конкурслар уздыру, смотрлар һәм киңәшмәләр, фабри¬ калар һәм заводлар арасында үзара ярышлар турында даими язып торалар. Квалификацияле эшчеләр әзерләү эше башлана. Бу мәсьәлә ул чакта кешеләрне аерым-аерым һәм бригада¬ лап укыту, предприятиеләрдә һөнәри белем мәктәпләре оештыру юллары белән хәл ителә. Беренче бишьеллык планы буенча. СССР халык хуҗалыгын үстерүнең беренче бишьеллык планы 1928/29 — 1932/33 елларга “оптималь” (“иң уңайлы”) вариантта кабул ителә. Аның бурычлары “минималь” ( иң аз ) вариантныкыннан 20 процентка артыграк була. Шуның өстенә промышленность өлкәсендә ул йөкләмәләр тагын кат-кат арттырыла. Бу исә индустрияләштерү темпларын мөмкин кадәр югары күтәрүгә юнәлеш тоту¬ ны аңлата. Республиканың бишьеллык планы 1929 елның нояб¬ рендә кабул ителә. Ул гомумсоюз планның бер өлеше була. Татарстан РСФСРга билгеләнгән уртача күрсәткечләр¬ не тулаем промышленность продукциясе күләме буен¬ ча чама белән 50 процентка узып китәргә тиеш була. Индустрия үсешенә 100 миллион сум, ягъни 1928 елга караганда 10 мәртәбә күбрәк акча бирү күздә тотыла. Бу акча исәбенә республикада 26 яңа завод-фабрика һәм үз вакыты өчен бик куәтле иң беренче җылылык электр станциясе төзү карала. Капитал салымнарның зур өле¬ ше СССР бюджетыннан бирелергә тиеш була. План үтәлгәч, Татарстанның аграр республикадан аграр-инду¬ стриаль республикага әверелү мөмкинлеге туа. 1929 елның апрель ае ахырында ВКП(б) ның XVI кон¬ ференциясе “Советлар Союзының барлык эшчеләренә һәм хезмәт ияләренә мөрәҗәгать” белән чыга. (Бу конферен¬ ция бишьеллык планның оптималь вариантын кабул итә.) Мөрәҗәгатьтә бишьеллыкның ярыш белән тыгыз элемтәсенә басым ясала, совет халкы бу планны үтәр өчен хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлек күрсәтергә чакырыла. Хезмәт нормаларын арттырып үтәү, бәйрәм көннәрендә эшкә чыгу, промфинпланнарны үтәргә ки¬ лешүләр төзү әнә шул батырлык формалары булып са¬ налуы турында әйтелә. Җитештерү смотрлары (тикшерү¬ ләре), киңәшмәләр, үзара ярышка чакырулар да онытыл¬ мый. Ләкин бу ысулларның кайберләре, “өстән” төше¬ релгәнгә, эшчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итми. Ударниклар бригадалары хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Беренче бишьеллыкта ударниклар хәрәкәте ярышның төп формасына әйләнә. Ударниклар бригадалары республикада башта тимер юлда, аннары туку промышленностенда, “Спартак” аяк киемнәре фабрикасында барлыкка килә. Шул еллар мәгълүматларына караганда, 1929 елда промышленность¬ та эшләүчеләрнең 40 проценты ярышта катнаша. Завод¬ лар, фабрикалар, тулаем җитештерү тармаклары арасын¬ да ярыш оештыру турында килешүләр төзү киң тарала. Ярышта җиңүчеләрнең исемнәре бөтен республикага бил¬ геле була. Күтәренке хезмәт нәтиҗәсендә байтак предприя¬ тиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеге 1,2-1,4 мәртәбә арта. Бишьеллыкның беренче елында шактый күп про¬ мышленность предприятиеләре төзелә башлый. Бөтен ил күләмендә иң зур мех предприятиесе, киез итек фабри¬ касы, механикалаштырылган икмәк заводы, ТЭЦ-1 шулар исәбенә керә. Казанда Россия күләмендә иң куәтле һәм техник яктан әйбәт җиһазландырылган суыткычлар, Яшел Үзәндә 3 нче фанера заводы эксплуатациягә би¬ релә, Казаннан Дәрвишләр бистәсенә кадәр тимер юл тар¬ магы салына. Аеруча алдынгы төзүчеләрне кызыксын¬ дыру өчен, республика төзелешләренең Кызыл кенәгәсе, Татарстан социалистик төзелеше Батыры дигән мактау¬ лы исем булдырыла. 356 357 ,
Татарстанны индустрияләштерү өлкәсендә беренче бишьеллыкның төп йомгаклары нинди була соң? Биш елда республика халык хуҗалыгында җитештерелгән тулаем продукциядә промышленность өлеше элеккегедән 2 мәртәбә арта һәм аның 60 процентын тәшкил итә. Бу продукциянең яртысын яңа төзелгән 60 предприятие эшләп чыгара. 1932 елда синтетик каучук заводы, кино тасмасы фабрикасы, ит комбинаты, мех комбинатының яңа про¬ изводстволары төзелә башлый. Иске промышленность предприятиеләренең барысы да диярлек яңартып төзелә. Җиңел промышленность өстенлекле үсеш ала. Аның предприятиеләрендә барлык республика промышленнос¬ те җитештергән продукциянең чама белән дүрттән өч өлеше эшләнә. Индустрия предприятиеләре республиканың төрле районнарында корыла. Яңа эшчеләр поселоклары, Яшел Үзән шәһәре барлыкка килә. Яңа шәһәр халык саны буенча республикада икенче урынга күтәрелә. Эре промышленностьта эшләүчеләр саны 1,5 мәртәбә үсә һәм 24 меңнән артып китә. Эшчеләр сыйныфының милли өлеше күбәя, индустриядә 5,4 мең татар эшчесе эшли. Эшсезлек бетерелә. Тулаем алганда, Татарстан индустриаль-аграр респуб¬ ликага әверелә. Икенче бишьеллыкта республиканың индустриаль үсеше. Икенче бишьеллык план 1933-1937 елларны эченә ала. Аны ВКП(б)ның XVII корылтае раслый. Бу план “СССРның бөтен халык хуҗалыгын беренче бишьеллык¬ та салынган нигездә техник яктан яңартып коруны тәмамлауны” күз алдында тота. Аның төп бурычы җи¬ тештерү средстволары җитештерүче авыр промышлен¬ ностьны тагын да тизрәк күтәрүдән гыйбарәт була. Яңа җитештерү куәтләре үзләштерү, яңа техника куллану максаты куела. Республика халык хуҗалыгының барча тармаклары¬ на 1 миллиардтан артыграк, ягъни беренче бишьеллык¬ ка караганда 284,4 миллион сумга күбрәк акча салу ка¬ рала. Авыр индустрия — машина төзелешен, металл эшкәртү һәм химия промышленностен үстерүгә, энерге¬ тика куәтләрен арттыруга юнәлеш алына. Казанны авиация төзелешенең төп үзәгенә әверелдерү карала. Нәкъ шул чакта шәһәрнең төньяк чигендә, Ка¬ равай бистәсе тирәсендә, авыр бомбардировщиклар һәм аларга моторлар ясаучы “Казмашстрой”ның беренче цех¬ ларына нигез салына. Яшел Үзәндә суднолар төзү за¬ водында катерлар һәм су асты көймәләре төзү күздә тотыла. Икенче бишьеллыкның бүтән яңа төзелешлә¬ ре дә гомумсоюз әһәмияткә ия була. Илнең башка төбәкләре ярдәме белән төзелә торган кино тасмасы фабрикасы, синтетик каучук заводы, югары куәтле яңа электр станциясе — ТЭЦ-2 әнә шундыйлар исәбенә керә. Үз заманының алдынгы техникасы белән кораллан¬ ган яңа предприятиеләрне үзләштерү квалификацияле кадрлар таләп итә. Предприятиеләрдә эшчеләрнең һөнәри квалификациясен күтәрү түгәрәкләре һәм мәктәпләре эшли башлый. Дәүләт техник минимумына’ мәҗбүри имтихан бирү кертелә. Фабрика-завод өйрәнчеклеге мәктәпләре челтәре киңәя. 1932-1935 елларда республи¬ када ФЗӨ мәктәпләрен 10 мең эшче тәмамлый, алар¬ ның яртысын татарлар тәшкил итә. Хезмәт энтузиазмын күтәрү һәрьяклап хуплана. Удар¬ никлар хәрәкәте белән беррәттән, ярышның яңа форма¬ лары — рентабельле (табышлы) эш, отличниклар хәрәкәтләре, дәүләт дотациясеннән (акчалата рәсми ярдәмнән) баш тарту хәрәкәте туа. Шахтер Алексей Стаханов үрнәгендә республикада җитештерүгә яңалык кертүчеләр — новаторлар хәрәкәте дә җәелеп китә. Стахановчылар яңа техника үзләштерү, хезмәтне яхшырак оештыру нигезендә продукция эшләп чыгаруны нык арттыралар. Ул чакта М. Кузнецов, А. Сәйфуллин, А. Нигъмәтҗанов, В. Носов, И. Садриев һәм Татарстанның башка стахановчы эшчеләренең исем¬ нәре газета битләреннән төшми. Алдынгы эшчеләр һәм колхозчыларның исемнәре үзенә бертөрле символга әверелә. Мисал өчен, җиңел промышленностьта “сметанинчылар”, автомобиль про¬ мышленностенда “бусыгинчылар” үрнәк була. Тимер юл 358 359
транспортында машинист П. Кривонос та шундый сим¬ волга әйләнә. Казанда авыр поездлар йөртү буенча Юди- но депосы машинисты М. Крылов аның күрсәткечләрен куып җитә яза. Тармакта беренчеләрдән булып ул Ле¬ нин ордены белән бүләкләнә. Рациональләштерүчеләр һәм уйлап табучылар хәрәкәтенә катнашучылар тара¬ фыннан күп кенә техник, оештыру яңалыклары кертелә. Алдагы еллардагы кебек үк, ярышта күз буяу, куп¬ шылык, ясалмалылык күренешләре дә күп очрый. Ми¬ сал өчен, республикада икенче бишьеллык ахырында промышленность эшчеләренең — 30, тимер юлчылар¬ ның 76 проценты стахановчылар дип игълан ителә. Ләкин төрле башлангычлар халыкның үзеннән дә чыга: эшчеләр фидакарь хезмәтләре белән якты килә¬ чәкне якынайтырга омтылалар. Стахановчылар тәҗри¬ бәсе, мәсәлән, продукция эшләп чыгару нормаларын 17—47 процентка күтәрүгә нигез була. Бу нормалар үзләштерелеп, арттырып үтәлгәч, 1937 елның язында кабат күтәреләләр һәм кабат үтәләләр. Икенче бишьеллыкта Татарстанда бик күп яңа пред¬ приятиеләр салына. 24 эре фабрика һәм завод эксплуа¬ тациягә бирелә. Аларга авиация, моторлар төзү заводла¬ ры, ТЭЦ-1 нең икенче чираты, синтетик каучук заводы, кино тасмасы фабрикасы да керә. Авыр промышленность өстенлекле үсеш ала. Фетр, галантерея товарлары һ.б. җитештерүче җиңел промышленность тармаклары бар¬ лыкка килә. Яңа промышленность төзелеше белән беррәттән, иске предприятиеләрне үзгәртеп кору эше дә дәвам итә. Яңар¬ тып корылган һәм яңа предприятиеләрдә хәзер респуб¬ ликада җитештерелә торган продукциянең 90 процен¬ ты эшләп чыгарыла. Рәсми мәгълүматларга караганда, промышленностьта хезмәт җитештерүчәнлеге 1,5 мәртәбә арта. Промышленность продукциясенең уртача еллык арты мы гомумсоюз күрсәткечен 2,5 процентка узып китә. Яңа һәм яңартып корылган предприятиеләрнең күбесе Казанда була. Ләкин Яшел Үзән, Чистай, Бөгелмә шәһәрләренең индустриаль куәте дә шактый үсә. Про¬ мышленность предприятиеләре Васильево һәм Юдинода да төзелә, искеләре киңәйтелә. Татарстан илнең нык үскән индустриаль төбәкләре¬ нең берсенә әверелә. Республика халык хуҗалыгында җитештерелгән продукциянең дүрттән өч өлешен про¬ мышленность бирә. Илдә җитештерелгән язу машинала¬ рының 43 проценты, мех әйберләрнең яртысы Татар¬ стан предприятиеләрендә чыгарыла. Шәһәр халкы саны арта. Эре промышленность пред¬ приятиеләрендә хезмәт итүче эшчеләр саны 3,5 мәртәбә диярлек үсеп, 82,5 мең кешегә җитә. Шуларның 29 меңен татарлар тәшкил итә. Промышленностьта эшләү¬ че эшчеләрнең гомуми саны хәзер 100 меңнән артып китә. Шулай итеп, ике бишьеллык чорында республика¬ ның индустриаль йөзе тамырдан үзгәрә. Аның промыш¬ ленность куәтен хәзер яңа төзелгән һәм яңартып ко¬ рылган предприятиеләр тәэмин итә. Яңа индустриаль тармаклар, промышленность үзәкләре туа. Шәһәр хал¬ кы, бигрәк тә эшчеләр сыйныфы арта. Индустриаль эш¬ челәрнең шактый өлешен татарлар алып тора. Татарстанның алдынгы индустриаль республикага әйләнүе дистәләрчә мең төзүчеләр, эшчеләрнең фида¬ карь хезмәте нәтиҗәсе була. Монда илнең төрле төбәкләре ярдәме дә зур роль уйный. Сораулар һәм биремнәр 1. 1928-1937 елларда республикада барлыкка килгән авыр ин- ■ дустрия тармакларын атагыз. 2. Беренче бишьеллыкларда Та¬ тарстанда җиңел промышленность үсешен тасвирлагыз. 3. 1937 ел ахырына республика предприятиеләренең мөһим промыш¬ ленность продукцияләре төрләрен эшләп чыгару буенча гомум¬ союз күләмендә тоткан урыны турында сез нәрсә беләсез? 4. Беренче һәм икенче бишьеллык планнарын һәм промыш¬ ленность төзелеше өлкәсендә ирешелгән уңышларны чагыш¬ тырып карагыз. Сез нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? 5. Беренче бишьеллыкларда республикада индустрия предприятиеләре төзү географиясе ничек үзгәрә? 6. Республиканы индустри¬ яләштерү нинди чыганаклар исәбенә эшләнә? 7. Беренче бишьеллыкларда Татарстанның индустриаль йөзе тамырдан үзгәрү, промышленность продукциясе эшләп чыгару кискен үсү фидакарь хезмәт нәтиҗәсе ул, дигән сүзләр белән сез ки¬ лешәсезме? Фикерегезне дәлилләгез. Җавабыгызны әзерләгәндә, өлкән буын кешеләре истәлекләреннән дә фай¬ даланыгыз. 8. Беренче бишьеллыкларда республиканың ин¬ дустрияләшүе нәтиҗәләре турында гомуми йомгак ясагыз. 360 361
§ 50. Авыл хуҗалыгын коллективлаштыру Илнең авыл хуҗалыгын коллективлаштыра башлау¬ ны ВКП(б)ның XV корылтае (съезды) карарлары белән бәйләү традициягә кергән. Ул корылтай 1927 елның декабрь аенда була һәм аның “Авылда эшләү турында” дигән резолюциясендә болай диелә: “Хәзерге чорда вак шәхси крестьян хуҗалыкларын эре күмәк коллектив¬ ларга берләштерү һәм үзгәртеп кору бурычы партиянең авылдагы төп бурычы итеп куелырга тиеш”. Беренче бишьеллык планын төзү буенча корылтай күрсәтмәләрендә хуҗалык итүнең коллектив ысулларын кертү кирәкле¬ ге, “кулакны” системалы һәм эзлекле “чикләү”, комму¬ наларга, артельләргә, ширкәтләргә һәм җитештерү ко¬ операцияләренең тормышка сәләтле башка формала¬ рына, шулай ук совхозларга зур булышлык итү зарур¬ лыгы турында әйтелә. Яңа күмәк хуҗалыкларны кре¬ стьяннарның үз ризалыгы белән генә төзү күздә то¬ тыла. Беренче гомумсоюз планы буенча бишьеллык аза¬ гына күмәк предприятиеләргә аерым крестьян хуҗа¬ лыкларының барысы да түгел, ә бер өлеше генә, хәер, шактый күп өлеше берләшергә тиеш була. 1933 елга республикада крестьян хуҗалыкларының 25 процен¬ тын берләштерү карала. Ләкин күмәкләшү эше баш¬ тарак күзаллаганча түгел, бөтенләй башкача килеп чыга. Ул тоташ була һәм көчләү аша бара. Төптән уйлаганда, аграр тармакны үзгәртеп кору үзе зару¬ ри эш була. Тоташ коллективлаштыру алдыннан. “Бөек боры- лып^ка әзерлек. Илдә аграр өлкәнең нигезен ярым- натураль характерлы вак крестьян хуҗалыклары тәшкил итә. Үсештәге промышленностьны — чимал, ә арта барган шәһәр халкын азык-төлек белән тотрык¬ лы тәэмин итәр өчен ул хуҗалыкларның мөмкинлеге зур булмый. Крестьяннарның күп өлеше дәүләт тара¬ фыннан җитештерү процессын, ә иң мөһиме — аш¬ лыкны һәм терлекчелек продуктларын сату эшен ту- лысынча үз контроле астына алырга омтылуга шик¬ ләнеп карый. 20 нче еллар ахырында республикада ярты милли¬ он крестьян хуҗалыгы, шул исәптән — 110 мең ярлы, 370 меңнән артыграк урта хәлле һәм, шул чактагыча әйткәндә, 20 мең тирәсе “кулак хуҗалыгы” була. Шу- ларның биштән берендә бер генә дә ат булмый. Моннан кала, аграр өлкәдә тагын 459 күмәк хуҗалык яшәп килә. Аларга крестьян хуҗалыкларының бары тик 2,5 про¬ центы гына берләшә һәм алар чәчү җирләренең 1 про¬ центын гына алып тора. Ул чакта татарлар авыл хал¬ кының 49 процентын, руслар — 43 проценттан артыгра¬ гын, чуашлар — 5, мордвалар — 1,4, удмуртлар — 1, марилар — 0,5 проценты чамасын алып торалар. Төрле сәбәпләр аркасында крестьяннар колхозга керергә ашыкмый. 1927-1928 еллар чигендә илдә икмәк әзерләү кризи¬ сы башлана. Дәүләтнең сатып алу бәяләре арзан булу сәбәпле, икенче елны да крестьяннар икмәк сатуны тот¬ карлыйлар. Хакимият гадәттән тыш чаралар кулланып, ашлыкны көчләп тартып алу юлына баса. Авылларга махсус вәкаләтле кешеләр, кораллы отрядлар җибәрелә, алар крестьян хуҗалыкларында тентү оештырып, “ар¬ тык” икмәкне тартып алалар. Икмәген яшергән кешеләр¬ не “кулак” исемлегенә кертеп, спекуляциядә гаеплиләр, хөкемгә тарталар, милекләрен, терлеген, хезмәт корал¬ ларын алалар. 1928 ел башында барлык республикалар һәм өлкәләргә икмәк әзерләү буенча катгый план төшерелә. Крестьян үз икмәген асылда арзан бәягә тапшырмаган очракта, аны хөкем көтә. Гыйнвар-февраль айларында Татарстанда “башбаштаклык” өчен 533 кеше хөкемгә тартыла. Менә шундый гадәттән тыш чаралар кулла¬ нып, план 112 процентка үтәлә. 1929 елда И.В. Сталин нэпның гамәлдән чыгуын игълан итә. Бер ел элек ул сыйнфый көрәш кис¬ кенләшү турында бәян итә һәм крестьяннардан өстәмә салым яисә “ясак” түләтү кирәклеген нигезли. Про¬ мышленность товарларына һәм авыл хуҗалыгы продук¬ циясенә бәяләр аермасы әнә шул “ясак” җыю механиз¬ мы булып хезмәт итә. 1929 елның ноябрендә И.В. Ста¬ линның “Бөек борылыш елы” исемле мәкаләсе басы¬ 362 363
лып чыга. Анда ул: “Колхоз-совхоз производствосы яр¬ дәмендә без икмәк кризисыннан бөтенләйгә чыктык”, нәкъ менә колхозлар үсешнең “терәк юлы”на әверел¬ деләр, дип раслый. Моннан исә колхозлар һәм совхоз¬ ларны үстерүне көчәйтергә кирәк, дигән нәтиҗә яса¬ ла. “Солтангалиев эше” буенча яңа кампания. Респуб¬ ликада, тоташ коллективлашуга хәтле, “Солтангалиев эше” буенча яңа кампания оештырыла. ҮК киңәшмә¬ сеннән соң (1923 ел, июнь) М.Х. Солтангалиев төрле әһәмиятсез урыннарда: “Охотсоюзда”, илнең кулла¬ нучылар кооперациясе системасында эшли. 1927 елда ул Сталинның Г.Е. Зиновьев һәм Л.Б. Каменев кебек оппозиционерларны гаепләп “Правда” газетасында чы¬ гыш ясау турындагы тәкъдимен ике мәртәбә кире кага. Яңа кампания зур сәяси табыш вәгъдә итә. Ул сыйн¬ фый көрәш кискенләшү тезисына тагын бер “дәлил” бирә, игътибарны икътисади һәм башка күп санлы ял¬ гышлар өчен чын гаепле кешеләрдән гаепсезләргә юнәлтә. 1928 елдагы “шахта эше” процессы, соңрак “Промпартия” эше дә нәкъ шундый максатка хезмәт итә. Милли республикаларга административ басым, алар¬ ны үзәкләштерүгә омтылыш курку хисе тудыруны мак¬ сат итеп куя. “Солтангалиев эше” процессы да шул мак¬ сат белән оештырыла. “Солтангалиев контрреволюцион оешмасы” турында уйдырмалар 1928 елда куертыла башлый. Декабрь аен¬ да М.Х. Солтангалиев кулга алына. Аның кәгазьләрендә тикшерүчеләрнең Сталинның милли сәясәте — ялгыш сәясәт, дигән фикерләргә юлыгуы мөмкин була. Күп айлар буена сорау алулар барышында Солтангалиевне, Татарстан, Башкортстан һәм кайбер башка республика¬ лар хезмәткәрләре белән астыртын сүз куешып, Совет хакимиятен бәреп төшерү эшчәнлеге алып баруда гаеп¬ лиләр. Ләкин моңа бернинди документлар һәм шаһит¬ лар биргән дәлилләр табылмый. Ә ул арада кампания җәелә бара. Бу эш буенча 80 ләп кеше җәлеп ителә, аңа Казанда, Ташкентта яшәүче бер төркем кешеләр турын¬ дагы материалларны да кушалар. Сорау алу барышында гаепләнүчеләр кайбер мәсьәләләрдә партиянең милли сәя¬ сәтеннән риза булмауларын әйтәләр, ләкин чит ил контр¬ революцион оешмалары белән элемтә тотуда гаепләү¬ не катгый кире кагалар. “Солтангалиевчеләр”не ябык судта, ОГПУ коллегиясендә хөкем итәләр. 21 кеше атарга хөкем ителә. Алар арасында М.Х. Солтангали¬ ев, К.Г. Мохтаров, Г.Г. Мансуров, Кырым АССРның элек¬ кеге прокуроры И.К. Фирдәвес һәм башкалар да була. Калганнарны төрле срокларга төрмәләргә һәм лагерь¬ ларга озаталар. Үлемгә хөкем ителгәннәр камераларында алты ай интегеп яткач, 21 кешегә карата хөкем карары үзгәртелә, алар ун ел төрмәдә утырырга тиеш була. 1929 елның ноябрендә булып узган ВКП(б) өлкә комитеты пленумы бу чараларны хуплап каршылый. “Солтангалиевчеләр”нең күбесен 1937 елда атып үтерәләр. Алар барысы да илле елдан соң гына гаепсез дип табыла һәм аклана. “Тоташ коллективлаштыру” — гамәлдә. 1929 елның көзеннән үк республикада крестьяннарны кысу көчәя. Аларны авыллары, волостьлары, хәтта районнары белән коллективлаштыру бурычы куела. Колхоз төзелешенә каршы төп көч — кулак, дип игълан ителә. Татарстанда күмәкләштерүнең аеруча читенлеген җирле партия җитәкчелеге дин әһелләре, бигрәк тә мөселман рухани¬ лары йогынтысы белән бәйли. Ләкин чын “борылыш” әле алда була. 1930 елның гыйнвар башында ВКП(б) ҮК “Коллек¬ тивлаштыру таләпләре һәм колхоз төзелешенә дәүләт ярдәме чаралары турында”, ә шул ук айның ахырында тагын бер — “Тоташ коллективлаштыру районнарында кулак хуҗалыкларын бетерү чаралары турында” карар кабул итә. “Сыйныф буларак кулакларны бетерүгә” юнәлеш алына. Кулакларның мал-мөлкәтен тартып алырга һәм аларны тоташ коллективлаштыру районна¬ рыннан читкә күчерергә рөхсәт ителә. 1930 елның гыйнвар аенда гына да республикада 500 яңа колхоз төзелә, ә 1929 елның 1 декабренә крестьян хуҗалыкларының 18 проценты коллективлаштырыла. Февраль аенда партия өлкә комитеты пленумы язга кадәр хуҗалыкларның 80 процентын, ә көзен тулысынча бер¬ 364 365
ләштерергә күрсәтмә бирә. Шушы айның уртасында Та¬ тарстан АССР Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы “Татарстанда кулакларны сыйныф буларак бетерү” турында карар кабул итә. Ул ВКП(б) ҮК карары положениеләрен кабатлый. Бу документ буенча кулак хуҗалыклары өч төргә бүленә. Беренче төргә эләккәннәр, мал-мөлкәтеннән мәхрүм ителеп, илнең халык аз яши торган районнары¬ на озатылырга тиеш була. Икенче төрен — республика¬ ның башка кантон һәм районнарына, өченчесен кантон¬ нар, районнар һәм волостьлар эчендә бүтән җиргә күчерү карала. Көчләп күмәкләштерү җәелә; кулакларны сыйныф буларак бетерү бу эшнең состав өлеше булып тора. Партия күрсәтмәләрен үтәгәндә каршылык күрсәткән өчен кулга алу белән куркыту, кулга алу, буйсынмаган крестьяннарны сайлау ирегеннән мәхрүм итү, яла ягу, баерак күршеләренә авылдашларында дошманлык уяту һәм башка шундый күп төрле чаралар кулланыла. Ку¬ лаклар гына түгел, урта хәлле, хәтта ярлы крестьян¬ нар да кулга алына, башка төрле репрессияләргә дучар ителә. “Татарстан АССР буенча кулакларны сыйныф була¬ рак бетерүнең барышы турында 1930 елның 15 мар¬ тында бирелгән хәбәр”дә болай диелә: “Калинин волос¬ те Арча кантоны буенча урта хәлле 20 хуҗалык бете¬ релде, Яңа Кишет буенча — 25. Түбән Чаллы Афанасьев волосте, Пробуждение авылы. Октябрь революциясендә актив катнашкан, Балтфлот диңгезчесе буларак фронтта йөргән урта хәлле Зотин (аклар аның йортын һәм миле¬ ген талап алганнар), әтисе йон тетү остаханәсе тоткан өчен, раскулачивать ителде. Тягузино авылында ачлык елында кыз туганы белән бергәләп ястык сатып алган өчен, урта хәлле Мутяшин хуҗалыгы таркатылды. 1 аты, 1 сыеры бар; Кызыл Армиядә хезмәт иткән, 2 мәртәбә тән җәрәхәте алган, абыйсы аклар белән сугышта үте¬ релгән. Чаллы кантонының Исәнбай волостенда урта хәлле крестьян икмәк әзерләүгә каршы чыкканы, ә Ак¬ таш волостенда шундый ук кеше “кулаклыкка тартым¬ лыгы” өчен раскулачивать ителде”. Буа кантоны Тархан волосте, Минзәлә кантоны Семиостров волосте һ.б. буен¬ ча да шундый ук фактлар теркәлгән. Урта хәлле кресть¬ яннарның гына түгел, хәтта ярлыларның да хуҗалык¬ ларын тар-мар итү очраклары булгалый. Мәсәлән, Мама¬ дыш кантоны Вахитов волосте башкарма комитеты “бар¬ лык крестьяннар, шул исәптән ярлылар һәм урта хәллеләр исемлеген дә төзергә” дигән карар чыгара. Шул ук кантонның Мамалай волостенда ярлылар һәм урта хәлле крестьяннарны да кулаклар исәбенә кертеп, ми¬ лекләрен тартып алырга әзерлек өчен язып чыгалар. Татарстанның кайбер авылларында март башында ку¬ лак дип таркатылган хуҗалыклар 23 процент тәшкил итә (1929 елда республикада кулак хуҗалыклары бары тик 2,6 процент кына була). Чиркәүләр һәм мәчетләрне җимерергә өндәүләр һаман яңгырап тора. Дини биналарны кыргыйларча җимерү- вату очраклары аз булмый. Эш халык алдында Коръән яндыру, мәчетләрдә дуңгыз фермалары оештыруга кадәр барып җитә. Республиканың кайбер кантоннарына гаскәрләр, ми¬ лиция һәм ОГПУ хезмәткәрләреннән торган оператив отрядлар җибәрелә. Буа кантоны Аюкудырган авылын¬ да алар корал кулланалар. Биш кеше үтерелә, 15 кеше яралана. Крестьяннар зарлана. Три Озера волосте Танкеевка авылындагы хәлләр бу яктан бик үзенчәлекле. Биредә авыл Советы чиркәү чаңнарын төшереп, дәүләткә тап¬ шырырга һәм шуның акчасына авыл хуҗалыгы маши¬ налары сатып алырга карар чыгара. Чаңнарны төшерергә керешәләр. Партия өлкә комитеты хезмәткәре сөйләве буенча, шуннан соңгы хәлләр болай була. “Бу мәсьәлә гомуми җыелышта каралмаудан файдаланып, кулаклар 5-10 минут эчендә контрреволюцион чыгыш әзерләп өлгерәләр. Алар 200—300 кеше җыеп, чаңнарны ки¬ чекмәстән кире үз урыннарына күтәрүне таләп итәләр. “Кеше талаучылар”, “безгә тракторлар кирәкми”, “без¬ нең чиркәүгә тимәгез” дип кычкырып, алар комиссия әгъзаларына яныйлар һәм, тегеләр чиркәү манарасын¬ нан төшкәч, волость башкарма комитеты вәкилләренә (Емельянов һәм Орловка) ташланалар, 20 сажень буена 366 367
карда сөйрәп йөриләр, аннары вәкилләрне кыйнарга керешәләр. Тегеләр, ычкынып, качалар. Халык авыл Советы рәисен кичке сәгать 5 тән төнге 12 гә кадәр дәвам иткән җыелышта утырырга мәҗбүр итә. Җые¬ лышта 300 гә якын кеше катнаша. Анда алар мондый карар чыгаралар: 1) чаңнарны тапшырмаска; 2) чир¬ кәүне кире кайтаруны сорарга; 3) яңа авыл Советын сайларга; 4) балаларны мәктәпкә җибәрмәскә; 5) укы¬ тучыларны авылдан куарга. Чыгышларда: “Безгә Совет хакимиятенең кирәге юк, ул талый һәм туздыра гына, иске режим вакытында әйбәтрәк яшәдек, безгә колхозлар кирәкми”, — дигән сүзләр яңгырый. Соңрак кантон оеш¬ маларына “гаеплеләрне” җәзага тарту авырлык белән би¬ релә. “Татарстан Республикасы буенча кулакларның Совет¬ ка каршы масса-күләм чыгышлары турында кыскача хәбәр”дә тагын мондый юллар да бар: “Буа кантоны Городище волосте Яңа Чуклы авылы. Мулла белән ку¬ лаклар 3 кулакны һәм Галләмов мулланы кулга алуга каршылык оештыралар. 13 гыйнварда 700-800 кеше¬ лек төркем тегеләрне кулга алырга килгән милиционер¬ ларга ташлана һәм тоткыннарны чыгарырга мәҗбүр итә. “Ура” кычкырып, мулланы өенә кадәр күтәреп илтәләр. Кабат кулга алудан саклану өчен, каравылчылар һәм күзәтче кешеләр куела. Икенче көнне Чуклы авылында булган хәлләрне тикшереп, яңа отрядка каршы торырга әзерләнәләр, бер үк вакытта авыл Советын яңадан сай¬ ларга, (анда) үз кешеләрен уздырырга омтылышлар яса¬ ла”. Административ басым, колхоз хәрәкәтенә каршы то¬ ручылар белән көрәш нәтиҗәсез узмый. Җибәрелгән хәбәрләргә караганда, 1930 елның 20 февраленнән 20 мартына кадәр колхозга кергән хуҗалыклар саны 71 проценттан 84 процентка җитә. Коллективлашты- ру темплары буенча Татарстан илдә өченче урынга чыга. “Тоташ коллективлаштыру” барышында, рәсми мәгълүматлардан гына күренгәнчә дә, 13,7 мең крестьян хуҗалыгы таркатыла. 40 меңнән артык кеше читкә сөрелә. Йөзләрчә дин әһеле төрмәгә ябыла. Кискен көрәштә кол- лективлаштыруны уздыручылар да, кушканны үтәүчеләр дә һәлак була. Ф. Гуляев, Ф. Газизова, Ф. Беркутов кебек үзара бәрелеш корбаннары исемнәре колхозларга, мәктәпләргә, пионер отрядларына бирелә. Вакытлыча чигенү. Тулаем алганда илдә дә, респуб¬ ликада да хәл кискенләшә бара. 1930 елның мартында “Правда” газетасында И.В. Сталинның “Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкаләсе басыла. Тиздән “Колхоз хәрәкәтендә партия линиясен бозуга каршы көрәш ту¬ рында” ВКП(б) ҮК карары чыга. Крестьяннарга, руха¬ ниларга карата җәза куллану, колхозларны өстән көчләп оештыру, торакны, терлекне һәм кош-кортны җәмәгать милкенә әверелдерүләр “арттырып җибәрү” һәм “читкә тайпылыш” дип игълан ителә. Бөтен гаеп урындагы кадр¬ лар өстенә төшә, аларны “уңышлардан башлары әйләнүдә” гаеплиләр. Кабул ителгән документлардан сүзнең авыл¬ га һөҗүмне вакытлыча туктатып тору турында барган¬ лыгы күренә. Крестьяннар моңа үзләренчә карыйлар: колхозлар¬ дан масса-күләм кире чыгыш башлана. 1930 елның җәенә Татарстанда крестьян хуҗалыкларының бары тик 10 проценты чамасы гына колхозда кала. Урта хәлле- ләрнең генә түгел, ярлыларның да авылдан шәһәргә, яңа төзелешләргә качу очраклары ешая. 1930 елның маенда ВКП(б) ҮК “Татарстан партия оешмасының хәле һәм эшё турында” махсус карар кабул итә. Ул карарда республикада коллективлаштыру белән җитәкчелек итүдә Татарстанның милли үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча, темпларны артык тизләтү, дини хора¬ фатлар белән көрәштә чамадан тыш тырышлык күрсәтү кимчелек дип бәяләнә. Пасха һәм Корбан бәйрәме көннәрендә мәчетләр һәм чиркәүләр тирәсендә мыскыл¬ лы җырлар җырлап йөрү тыела. Иконалар, Коръәннәрне халык алдында тартып алу, аннары яндырулар бетере¬ лергә тиешлеге әйтелә. Авылда вакытлыча тынлык урнаша. Хакимият кол¬ лективлаштыру темпларын кумый. Авылның матди-тех- ник нигезен ныгытуга, кадрлар әзерләүгә игътибар арта. Промышленность предприятиеләренең колхозларга төрле ярдәм формалары, шул исәптән шефлык итү дә үсеш ала. 368 369
1930 елның апрелендә Чистай кантоны Яуширмә авы¬ лында беренче трактор колоннасы эшли башлый. Шул ук елны республикада беренче машина-трактор станци¬ ясе (МТС) төзелә. Егерме биш меңчеләрнең бер өлеше тора-бара күренекле авыл хуҗалыгы производствосын оста оештыручылар булып китә (республикага барысы 400 эшче җибәрелә, аларның ике йөзләбе колхоз рәисләре итеп билгеләнә). Яңа тизләнеш. Колхоз строе ныгу. Әле 1930 елның мартында ук “Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкалә¬ сендә И.В. Сталин “партиянең бурычы ирешелгән уңыш¬ ларны ныгытудан һәм аларны тагын да алга баруда план¬ лы рәвештә файдаланудан” тора дип яза. Алга бару тиз¬ ләтелгән темп белән шул ук елның көзендә башлана. Үзәк Комитетның сентябрь хатында партия комитетла¬ рына ‘колхоз хәрәкәтенең куәтле яңа үсешен оештыру эшендә кискен алга китүгә ирешергә” дигән күрсәтмә бирелә. 1931 елның көзенә республикада инде крестьян ху- җалыкларының 62,4 проценты коллективлаша. Алар¬ ның 55 процентын татар, ә 37,5 процентын рус хуҗа¬ лыклары тәшкил итә. 4 меңгә якын колхоз төзелә. 1933 елга колхозлар авыл тормышында төп урынны алып то¬ ралар. Алар чәчүлек җирләренең 77,5 процентын били. Барлык терлекләрнең яртысы аларныкы була. Колхоз¬ ларда һәм совхозларда авыл хуҗалыгы тулаем продук¬ циясенең 70 проценттан артыграгы, ә товарлык продук¬ циянең чама белән 80 проценты җитештерелә. Дәүләт азык-төлек белән тәэмин итү чыганагын үз контроленә ала. Республикада МТСлар саны кырыкка җитә. Ә шулай да кыр эшләренең бары тик 15 проценты гына маши¬ налар белән башкарыла. Авыл хуҗалыгы белгечләренә, механизаторларга зур кытлык сизелә. Колхозларда иген уңышы гектарыннан уртача 6,4 центнердан арт¬ мый. Терлекчелек җитди кризис кичерә. Бу коллективлаш- тыруның беренче чорында малларны күпләп сую нәти¬ җәсе була. Крестьяннар моны хезмәт итеп тапкан мөлкәттән коры калачакларын белеп эшлиләр. Мөгезле эре терлекнең өчтән бер өлеше менә шул чакта юкка чыга. 1932 ел ахырына республика авылларында атлар¬ ның баш саны 39 процентка, мөгезле эре терлекнең — 38, кәҗә һәм сарыкларның саны 65 процентка кими. Ярыш авылга да үтеп керә, монда да ударниклар хәрәкәте җәелә. 1932 елда авыл хуҗалыгы артельләре¬ нең 11 әгъзасы “Татарстанның социалистик төзелеш ба¬ тыры” дигән исемгә лаек була. Колхоз рәисләре һәм кол¬ хозчыларның зур бер төркеме республика хөкүмәтенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Ул вакытта велоси¬ пед, патефон, сепаратор, кием-салым тегү өчен тукыма¬ лар, савыт-саба кебек кыйммәтле бүләкләр аерым әһәми¬ яткә ия була. Товар кискен җитешмәгән һәм карточка системасы хөкем сөргән шартларда алар кешеләр тор¬ мышында олы вакыйгага әверелә. 1931—1932 елларда республика икмәк әзерләү планын уңышлы үти. Икенче бишьеллыкта дәүләт “тоташ коллективлаш- тыру” чорындагы кебек киң масштаблы адымнар яса¬ мый. Колхозлар саны акрынлап үсә, крестьяннар аз-аз¬ лап яңа тормышка аяк басалар. 1932—1933 елларда иген әйбәт уңа, тамак туйдыру проблемасы артка чигенә. Крестьяннарның йорт яны участоклары зур таяныч бу¬ лып кала килә. 1933 елның җәендә республика Урта Идел төбәген, Украинаның Днепропетровск һәм Одесса өлкәләрен ярышка чакыра. “Правда” газетасы “Татарстан урып- җыюны үрнәк төстә үткәрергә, Союзда икмәк тапшы¬ ру планын беренче булып үтәргә йөкләмә алды дип яза. Татарстан уңышларына И.В. Сталин да игътибар итә. 1933 елның маенда ударник колхозчыларның беренче Бөтентатар корылтае булып уза. СССР Үзәк Башкарма Комитеты рәисе М.И. Калинин, анда чыгыш ясап, егер¬ ме алты иң яхшы колхозга автомобильләр һәм авыл хуҗалыгы машиналары бүләк итә. Гади колхозчылар да, хуҗалык җитәкчеләре дә бүләк ала. Сентябрь башында республика икмәк әзерләү планын үти, ә моңа кадәр башка еллардан да иртәрәк көзге чәчүне төгәлли. Хезмәт алдынгылары янә автомашиналарга, авыл хуҗалыгы техникасына, кыйммәтле бүләкләргә лаек була. 370 371
1934 елның гыйнварында республика Ленин орде¬ ны белән бүләкләнә. СССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карарында бу турыда: “Төп авыл хуҗалы¬ гы эшләрен (чәчү, уңыш җыю, чәчүлек орлык салу) баш¬ каруда, колхозларны һәм совхозларны ныгытудагы һәм дәүләт каршындагы йөкләмәләрен үтәүдәге күренекле уңышлары өчен”, — диелә. Бу уңышка ирешүгә тракторчылар П. Гусев, Д. Спиридонов, Г. Миңлекәев, К. Садриев, М. Ромашкина, Ш. Зарипов, С. Дәүләтши- на, П. Усов, 3. Әлимов һәм башка хезмәт алдынгыла¬ ры зур өлеш кертә. Бер елдан соң аларны Ленин орде¬ ны белән бүләклиләр. Уннарча игенчеләр, терлек¬ челәр, агрономнар, зоотехниклар, хуҗалык җитәк¬ челәре орденнар, медальләр, кыйммәтле бүләкләргә лаек була. Икенче бишьеллык ахырына республикада 3,8 меңнән артык колхоз исәпләнә. Аларга крестьян хуҗалыкла- рының 91,5 проценты берләшә. Авыл хуҗалыгын¬ да тракторлар саны — 5, комбайннар саны 6 мәртәбә арта (аларның саны 5,1 һәм 1,9 меңнән артып китә). Барысы 91 МТС эшли. Бөртекле ашлыкларның уңдырышлыгы 3,3 центнерга арта. Колхозчыларга бер хезмәт көненә берничә килограмм ашлык бирәләр. Шулай итеп, көчләп һәм тизләтеп коллективлашты- ру нәтиҗәсендә республиканың аграр өлкәсе тулысын- ча үзгәртеп корыла. Колхозлашкан авыл арзан азык- төлек һәм промышленность өчен чимал чыганагына, промышленность төзелешен эшче куллар белән тәэмин итүче чыганакка әйләнә. “Бөек борылыш” нәтиҗәләре белән авыл хуҗалы¬ гына әле озак еллар буе көрәшергә туры килә. Өстән катгый басым астында торган хуҗалыклар оештыру¬ ның иң тискәре нәтиҗәләренең берсе — әхлакый нигезләр җимерелү, җир хуҗасы булуыңны тою хисе югалу була. Шуның белән бергә авыл хуҗалыгы хезм¬ әтен механикалаштыру дәрәҗәсе күтәрелә, 30 нчы ел¬ лар уртасыннан алып ачлык куркынычы янамый баш¬ лый. Тора-бара крестьяннарның тормыш шартлары азмы-күпме рәтләнә төшә. Сораулар һәм биремнәр л1. Бөтен илдәге кебек безнең республикада да авылны кол- ■ лективлаштыру ашыгычлык һәм көчләү юлы белән эшләнә. Тормышта моның ничек баруын сөйләп бирегез. 2. Тоташ коллективлаштыру алдыннан республикада «Солтангалиев эше» буенча ни өчен яңа кампания оештырылганын аңлатып карагыз. 3. Индустрияләштерү һәм коллективлаштыру сәясә¬ тенең нинди уртаклыгы һәм аермасы бар? 4. Тоташ коллек¬ тивлаштыру сәясәтен крестьяннар ничек кабул итә? Алар ара¬ сында бу сәясәтне хуплаучылар булганмы? 5. Кулакларны сыйныф буларак бетерүгә юл тотуны хакимият ничек аклый? Моңа сез ничек карыйсыз? 6. Авылны коллективлаштыруның социаль-икътисади нәтиҗәләренә бәя бирегез. Аны тәмам¬ лагач, хөкүмәт нинди максатларына ирешә, кайсыларына ирешә алмый? 7. Шул вакыттагы тарихи шартларда сез аг¬ рар өлкәне ничек үзгәртеп корыр идегез? Сыйныфташлары¬ гыз белән шушы мәсьәлә турында фикер алышыгыз. § 51. Мәдәни революциянең яңа этабында Мәдәни революция тизләтелгән үзгәртеп кору сәя¬ сәтенең бер өлеше булып тора. Аның төп максатлары дәүләт мәгариф системасы төзүгә, кешеләр аңына мар¬ ксистик идеологияне сеңдерүгә, ә әдәбият һәм сәнгатьтә — социалистик реализм принципларын беркетү, ныгыту, яңа интеллигенция тәрбияләү, фән һәм техниканы үстерүгә юнәлеш тота. Илнең үзәк һәм милли төбәкләренең мәдәни үсеш дәрәҗәсен тигезләүгә аерым игътибар бирелә. Халык мәгарифе. Мәдәни төзелешне илне индустрия¬ ләштерү белән бәйләп бару бурычы беренче бишьеллык планнарын эшләгәндә үк алга куела. Халык мәгарифе һәм кадрлар әзерләү иң төп, әһәмиятле мәсьәлә итеп санала. ВКП(б)ның XV корылтае күрсәтмәләрендә бо¬ лай диелә: “Мәдәни төзелеш планы нигезендә халык мәгарифенең киң хезмәт ияләре массаларының мәдәни үсешен (гомуми белем бирү, наданлыкны бетерү, масса- күләм һөнәри белем бирү Һ.6.), белемле белгечләр һәм фәнни хезмәткәрләр әзерләүне тәэмин итүче бурычлар куелырга тиеш”. Партия күрсәтмәләре нигезендә республиканың бишь¬ еллык планы төзелә. Мәдәният өлкәсендә ул гомуми мәҗбүри башлангыч белем бирү кертүне, 40 яшькә кадәр¬ 372 373
ге олыларның наданлыгын бетерүне, мәктәпләр һәм мәдәният учреждениеләре челтәрен киңәйтүне, беренче чиратта татарлардан белемле кадрлар әзерләүне күз ал¬ дында тота. Бу тулысынча үтәрлек максат була. Ләкин наданлыкны бетерү бурычы татар телен латин графикасына (яңалифкә) күчерү аркасында читенләшә. Хәтерләвебезчә, яңалифкә күчү турында карар 1927 елда кабул ителә. Моның нәтиҗәсендә татарларның күп өлеше, бигрәк тә олы буын кешеләре, наданнар хәлендә кала. Әлифба алмашыну сәбәпле, халыкның төп мас¬ сасы элек нәшер ителгән ун меңнәрчә китапларны, кыйммәтле кулъязмаларны укый алмый башлый. Ул әсбапларның күбесе юк ителә. Әдәбиятны латин әлиф¬ басына күчерү, гомуми белем учреждениеләрен яңа китаплар белән тәэмин итү өчен бик күп акча сарыф ителә. 30 нчы еллар башында ук илдә башлангыч белем ала алмаган балаларга мәҗбүри башлангыч (дүртьел- лык) белем бирү кертелә. Промышленность үзәкләрендә, фабрика-завод районнарында һәм эшчеләр поселокларында җиде еллык гомуми мәҗбүри белем бирү бурычы куела. 30 нчы еллар уртасына гомуми мәҗбүри башлангыч белем тормыш чынбарлыгына әверелә. Икенче бишьел¬ лык ахырына республиканың 3385 мәктәбендә ярты милионнан артык укучы белем ала. Бу 1914 елга кара¬ ганда биш мәртәбә артыграк була. Мәктәпләрнең ярты¬ сында уку-укыту татар телендә алып барыла. Олылар арасында наданлыкны бетерү тәмамлану ал¬ дында тора. 1937 елда Татарстан халкының 91 процен¬ ты инде белемле була. Бу күрсәткеч буенча республика илдә беренче урынга чыга. Халык хуҗалыгының төрле тармаклары өчен кадр¬ лар әзерләү зур масштабларда алып барыла. Аның мак¬ саты партия сәясәтен ышанычлы үткәрүчеләр әзерләүдә була. Интеллигенция тәрбияләүдә эшче-крестьян да¬ ирәсеннән чыккан кешеләргә өстенлек бирелә. Әйтик, 1929 елда Казан вузларында укучы студентларның 24 процентын эшчеләр, 45 процентын крестьяннар тәшкил итә. Студентлар арасында татарлар, чуашлар, марилар саны арта. Вузларга һәм техникумнарга керү¬ челәргә социаль хәленә һәм кайсы сыйныфтан чыгуына бәйле булган чикләүләр 1935 ел ахырында гамәлдән чы¬ гарыла. Югары уку йортлары программасын үзләштерергә эшче-крестьян яшьләре эшчеләр факультетларында (раб¬ факларда) һәм төрле курсларда әзерләнәләр. 30 нчы ел¬ ларның беренче яртысында республикада 11 эшчеләр фа¬ культеты эшли. Бер үк вакытта югары уку йортлары һәм махсус урта мәктәпләр саны да үсә. Казанда беренче бишьеллыкта медицина, химия-технология, авиация, коммуналь төзелеш инженерлары институтлары ачыла. Ул чакта Татарстанда 12 югары уку йорты эшли. Чис- тайда, Тәтештә техникумнар ачыла. Югары уку йортла¬ ры һәм махсус урта мәктәпләр челтәре икенче бишьел¬ лыкта да үсә. Әйтик, 1937 елда республикада 13 вуз һәм 54 техникум эшли. Аларда 22 мең кеше укый. Шу- ларның биштән берен татарлар тәшкил итә. Респуб¬ лика халкы составында исә татарлар чагыштырмача күбрәк була. Вуз укучыларының һәм фәнни хезмәткәр¬ ләрнең 20 процентын татарлар алып тора. Шулай итеп, мәдәниятнең байтак өлкәләрендә татарларның фактик тигезлеге мәсьәләсен хәл итү киләчәккә кала. Фән. Икенче бишьеллык ахырына республикада 30 га якын фәнни учреждение эшли. Алар арасында мате¬ матика һәм механика фәнни-тикшеренү институты, A. М. Бутлеров исемендәге химия институты, К.Г. Боль исемендәге ветеринария фәнни-тикшеренү институты, B. И. Ленин исемендәге табиблар белемен күтәрү Дәүләт институты, В.П. Энгельгардт исемендәге астрономия об¬ серваториясе, И.В. Мичурин исемендәге зона җиләк- җимеш станциясе, хезмәт фәнни-тикшеренү институты һ.б. була. Казан университеты фәнни тикшеренүләр¬ нең күренекле базасы булып кала. Ул вакыт фәне өчен хуҗалык һәм мәдәни төзе¬ леш бурычлары иң әһәмиятлеләрдән санала. Техник һәм табигать фәннәре өлкәсендә аеруча зур уңыш¬ ларга ирешелә. Монда химиклар А.Е. һәм Б.А. Арбу¬ зовлар, Г.Х. Камай, геологлар Л.М. Миропольский, Е.И. Тихвинский, ветеринария һәм биология белгечлә- 374 375
ре К.Г. Боль, А.П.Студенцов, Б.И.Горизонтов зур әһәмияткә ия тикшерүләр үткәрәләр. Математиклар Н.Г. Чеботарев, Н.Н. Парфентьев, П.А. Широков, Н.Г. Четаевлар Казан математика мәктәбе данын баета¬ лар. Казан университетында физика кафедрасы мөдире булып беркадәр вакыт А. Эйнштейнның укучысы М. Ма¬ тисон эшли. Фәнни медицина да үсә төшә. Медицина җәмәгатьче¬ леге арасында хирурглар А.В. Вишневский, И.В. Домра¬ чев, терапевтлар А.Г. Терегулов, Л.М. Рахлин, витами- нолог Е.М. Лепский, гинеколог В.С. Груздев, инфекци¬ онист А.Ф. Агафонов исемнәре югары абруй казана. Гуманитар фәннәр өлкәсендә дә зур казанышларга ирешелә. Профессор В.А. Богородицкий Казан лингвис¬ тика мәктәбенең иң абруйлы вәкиле булып кала килә. Аның төрки телләр буенча фәнни хезмәтләре бөтен дөньяга таныла. Филология өлкәсендә М.Х. Корбанга¬ лиен, М.А. Фазлуллин, Г.Х. Алпаров, Г.Ш. Шәрәф, Г.А. Нигъмәти, С.С. Әтнәгулов кебек татар гйлимнәре нәтиҗәле эшли. Әдәбият һәм сәнгать. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә иң катлаулы процесслар бара. Әгәр нэп чорында партия бу өлкәдә азмы-күпме ирек бирсә, 30 нчы еллар башында хәл кискен үзгәрә. Хәзер инде әдәбият һәм сәнгать эшлеклелә- ренең иҗади берләшмәләре төрлелеге юкка чыга. 1930 елның апрелендә ВКП(б) ҮК кабул иткән “Әдәбият- сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору турында” дигән ка¬ рарда Совет хакимияте платформасын хуплаучы һәм социалистик төзелештә катнашырга омтылучы барлык язучыларны составында коммунистик фракция булган бердәм союзга оештырырга кушыла. “Сәнгатьнең баш¬ ка төрләрендә дә” нәкъ шундый үзгәрешләр үткәрү күздә тотыла. Әдәбият-сәнгатьнең бердәнбер дөрес художество юнәлеше, иҗади алымы — социалистик реализм, дип игълан ителә. “Социалистик реализм” термины 1932 елда барлыкка килә. Элеккеге әдәбият-сәнгать оешмалары формалары бик тиз генә яңалары, асылда партиячел-советчыл оешмалар белән алышына. 1934 елның җәендә — ТАССР Совет Язучылары берлеге, ә бер елдан соң, ВКП(б)ның Татар¬ стан өлкә комитеты карары белән, республика Совет Рәссамнары берлеге төзелә. Язучылар берлеге рәисе итеп К.Нәҗми, ә Рәссамнар берлеге рәисе итеп П.М. Дуль- ский сайлана. Социалистик реализм алымын раслау шактый җит¬ ди нәтиҗәләргә китерә. Язучы, рәссам иҗатын бәяләгәндә, хәзер тормышны социализм идеаллары як¬ тылыгында чагылдыру төп күрсәткечкә әверелә. Әдәби¬ ят-сәнгать әһелләре өчен үз иҗатың белән “заманның сәяси бурычларын”, ягъни илне тизләтелгән үзгәртеп кору бурычларын хәл итүдә катнашу төп эш булып санала. Бары тик шул чакта гына алар тоталитар режим тара¬ фыннан мораль һәм матди теләктәшлек таба алалар. Партия заказын үтәгәндә генә, саллы өстенлекләр һәм тормыш уңайлыклары алырга була. Башка юл белән барганнар җәмгыять тарафыннан читкә кагыла. Буйсын- маганнарга йогынты ясауның күп ысуллары табыла: матбугат аларны рәхимсез тәнкыйтьли, сәяси пычрата, аларның әсәрләре басарга рөхсәт ителми, мондый иҗат әһелләрен репрессия көтә. Әлбәттә, язучылар, сәнгатькәрләр, шул исәптән татар¬ лар да, көн кадагына суккан әсәрләрдән кала, башка темаларга да иҗат итәләр. Беренче бишьеллыкларның индустрияләштерү, коллективлашу өлкәсендәге уңыш¬ лары, масса-күләм энтузиазм белән беррәттән әдипләр әсәрләрендә мәхәббәт, тугрылык, изгелек, намус, абруй темаларын да күтәрәләр. Ләкин шушы традицион тема¬ лар да еш кына сыйнфый караштан чыгып яктыртыла. Бик күпләр, ихлас күңелдән, идарә итүче партия сәясә¬ тенең тарихи хаклыгына, күптән хыялланып көткән матур киләчәккә башка юллар белән ирешеп булмаяча¬ гына ышаналар. Күпләр “вакытка әсир төшәләр”. Ул ел¬ ларда Галимҗан Ибраһимов, Нәкый Исәнбәт, Шәриф Камал, Мирсәй Әмир, Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Шамил Усманов, Таҗи Гыйззәт, Кәрим Тинчурин, Гадел Кутуй, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Муса Җәлил һәм башка язучылар әсәрләре популярлык казана. Югалтулар да аз булмый. Татар шигъриятенең өмете саналган Б. Сирин язмышы фаҗигале була. 30 нчы ел¬ ларга кадәр ул 10 исемдә шигырьләр китабы нәшер итә. 376 377
1933 елда аның яңа “Җиләк-җимеш бакчасы” исемле җыентыгы басыла. Аннары 26 ел дәвамында аның бер¬ нинди әсәре дә нәшер ителми, чөнки аны, “әдәбият фрон¬ тында контрреволюцион көрәш оештыруда” гаепләп, биш елга төзәтү-хезмәт лагерена ябып куялар. Аның нәшер ителмәгән “Ана” поэмасы, “Бокаллар күтәрегез”, “Пага¬ нини” шигырьләре, И.В. Сталинга эпиграммасы, дуслары белән аралашканда әйтелгән кайбер сүзләре советка кар¬ шы дип табыла. Алардан коллективлаштыру — булдык¬ сыз башланган һәм үткәрелгән, С.М. Кировны үтерү — “Сталин приказы белән ОГПУ эшләгән эш”, хакимият¬ нең социаль заказын үтәүче әдәбият — әхлаксыз, ә Со¬ вет хакимияте гаделлек урнаштыру урынына яңа әфәнделәр сыйныфы белән капитализм строен кабат аякка бастырган хакимият булып күренә. Бу ачыктан- ачык җинаять итеп таныла. 30 нчы еллар уртасыннан китапханәләрдән һәм китап кибетләреннән Мәхмүт Га- ләүнең дә тарихи повестьлары юкка чыга, тиздән ул үзе дә атып үтерелә. Совет хакимиятен кабул итмәгән кайбер татар мәдәнияте әһелләре эмиграциягә китәргә мәҗбүр була. Хәтерләвебезчә, алар арасында иң күренекле прозаик- реалист Гаяз Исхакый да чит илгә китә. Анда ул, сәяси эшчәнлеген дәвам итеп, элеккечә үк советка, больше¬ викларга каршы карашта кала. Бер үк вакытта яңа әдәби әсәрләр дә иҗат итә. Кайберләрен Г. Исхакый безнең илдә бастырырга тәкъдим итә, ләкин, сәяси сәбәпләр аркасында, бу тормышка ашырылмый. Язучылар гына түгел, күренекле галимнәр, фәлсәфәчеләр дә чит илдә кала. Безгә инде таныш Садри Максуди, Фуад Туктаров, Зәки Вәлиди, Муса Бигиевтән тыш, алар ара¬ сында Бари Баттал, Гомәр Терегулов, Гариф Кәрими, Рәшит Ибраһимов та була. Алар барысы да чит илләрдә үз иҗатларын дәвам итәләр. Бу шәхесләрнең иҗаты татарларныкы гына түгел, ә бөтен дөнья фәне һәм мәдәни¬ яте мирасына әверелә. Ул елларның мәдәни тормышында сәнгатьнең башка төрләре һәм формалары да зур урын алып тора. Г. Тукай әйтмешли, театр элеккечә үк “халык өчен тамаша һәм тормыш мәктәбе” булып кала килә. 30 нчы елларда та¬ машачылар Кәрим Тинчурин, Шәриф Камал, Галиәсгар Камал әсәрләрен яратып карый. Татар академия теат¬ ры милли драматурглар әсәрләрен генә куеп калмый, аның репертуарында Н. Гоголь, М. Горький, А. Кор¬ нейчук, Дм. Фурманов, У. Шекспир, Мольер, И. Шил¬ лер пьесалары да урын ала. Күренекле антифашист, немец драматургы В.Вольфның “Доктор Мамлок” пье¬ сасы буенча куелган спектакль тамашачыларда зур яңгыраш таба. Ф. Ильская, X. Уразиков, X. Әбҗәли- лов, 3. Солтанов, Г. Болгарская, X. Шамильский һәм башка талантлы артистлар иҗат коллективының үзәгендә торалар. 1933 елда, Татар академия театрының колхоз фи¬ лиалы сыйфатында, Татар күчмә театры оештырыла. Дүрт елдан соң Татар филармониясе ачыла, ТАССР җыр һәм бию ансамбленең иҗат юлы башланып китә. 1934 елдан Казан зур рус драма театрында даими труп¬ па эшли башлый. Биредә рус классикасы әсәрләре дә, хәзерге заман пьесалары да куела. Бу театр илнең иң күренекле театр коллективларының берсе дигән дан казана. Е.Е. Жилина, Н.И. Якушенко, Г.П. Ардаров, Ф.В. Григорьев һәм күп кенә башка актерлар атаклы сәхнә осталары була. 1934 елда Мәскәү консерваториясе каршында ачыл¬ ган Татар опера студиясендә байтак данлыклы музыка сәнгате эшлеклеләре әзерләнә. Композиторлар Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Салих Сәйдәшев, Алек¬ сандр Ключарев, Фәрит Яруллин, Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи әнә шундый талантлардан була. Соңрак алар милли һәм дөнья музыка мәдәниятенә бик зур өлеш кертәләр. Ситдыйк Айдаров, Мөнирә Булатова, Нияз Даутов, Галия Кайбицкая, Фәхри Насретдинов, Мәрьям Рахманкулова иң яхшы рус сәхнә осталарын¬ нан вокаль осталыкка өйрәнәләр. Аларның якты та¬ ланты татар музыка мәдәнияте тарихына гүзәл сәхифәләр язып калдыра. Шулай итеп, беренче бишьеллыкларда мәгариф, фән һәм әдәбият-сәнгать безнең республикада җитди уңыш¬ ларга ирешә. Башлангыч белемле булу тормыш норма¬ сына әверелә. Гомуми мәҗбүри белем мәктәбе чын 378 379
мәгънәсендә масса-күләм төс ала. Яңа җәмгыять кадр¬ ларын әзерләү киң колач җәя, алар Татарстанның мат¬ ди һәм рухи куәтен үстерүдә зур роль уйный. Киң катлау халык массаларына сәнгатькә тартылырга мөмкинлек туа. Сораулар һәм биремнәр ^1. 30 нчы елларның беренче яртысына «мәдәни революция» ■ төшенчәсе ничек кагыла? 2. Яңалифкә күчү нәтиҗәләрен сез ничек бәялисез? 3. Республикада гомуми, махсус урта һәм югары белем бирү өлкәсендәге үзгәрешләрне тасвир¬ лап бирегез. Ул үзгәрешләрнең кайсысын иң мөһиме дип әйтергә мөмкин? Җавабыгызны дәлилләгез. 4. Фәнни тик¬ шеренүләр оештыру һәм үткәрү өлкәсендә республикада нинди яңалыклар барлыкка килә? Татарстанда 30 нчы еллар¬ ның беренче яртысында эшләгән иң зур галимнәрнең исем¬ нәрен атагыз. 5. Әлеге чорда татар әдәбиятының казаныш¬ лары һәм югалтулары турында сөйләп бирегез. 6. Шул ва¬ кыттагы музыка һәм театр өлкәсендә нинди үзгәрешләр бул¬ ган? 7. Республика мәдәниятенең халык хуҗалыгын торгызу һәм беренче бишьеллыклар чорындагы үсешен чагыштыры¬ гыз. Сез нинди нәтиҗәләргә килдегез? § 52. Татарстанда “зур террор” 1936-1938 еллар ил тарихына “зур террор” вакыты булып кереп калган. Нәкъ менә шушы елларда асылда халыкның барлык катлауларына каршы масса-күләм сәяси репрессияләр киң җәелә, алар тулысы белән Та¬ тарстан халкына да кагыла. Төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларга кара¬ ганда, 1937-1938 елларда гына да 3,5 миллион кеше реп¬ рессия корбаны була һәм аларның алтыдан берсе дияр¬ лек атып үтерелә. 1939 ел башына илдә 1,3 миллион кеше лагерьларда интегә, аларның 25 меңе татарлар була. Бу фаҗигале саннарда беренче өч урынны руслар, украин¬ нар, белоруслар алып тора. Мондый зур террор алдына берничә максат куела. Аның ярдәмендә тоталитар режим илне үстерү, аны үзгәртеп коруны тизләтү белән беррәттән, режимга ре¬ аль һәм потенциаль каршы кешеләрне бастыру, хөкемгә тартылган, төрмәгә утыртылган кешеләрдән түләүсез эшләүче эшче көчләр туплау максатын күз алдында тота. “Зур террорга” әзерлек. Террор Совет хакимиятенең беренче айларында ук башлана. Моны аңлар өчен граж¬ даннар сугышы чорындагы “кызыл террор”ны, 20 нче еллар репрессияләрен, тоташ коллективлаштыру чорын¬ да крестьяннарны масса-күләм көчләүне искә төшерү дә җитә. Шулай итеп, 30 нчы еллар уртасына хакимлек итүче партия, җәза бирү органнары шактый зур репрес¬ сия тәҗрибәсе туплый. Репрессияләрнең моңа кадәр күрелмәгән яңа котырынуына идеологии нигез дә салы¬ на. 1928 елның июлендә ВКП(б) ҮК пленумындагы чы¬ гышында И.В. Сталин ачыктан-ачык итеп: “...без алга барган саен капиталистик элемент каршылыгы үсәчәк, сыйнфый көрәш кискенләшә төшәчәк”, — дип ярып сала. Зур күләмле террорга әзерлек башка юнәлешләр бу¬ енча да бара. 20 нче еллар ахырында ВЧК варисы — ОГПУның (Берләштерелгән дәүләт сәяси идарәсе) ва¬ зифалары киңәйтелә. Әйтик, ОГПУның хөкем итү кол¬ легиясе “усал ният белән һәм ансыз гына” эшләгән эшләрне тикшерергә, алар буенча хөкем чыгарырга, хәтта үлем җәзасы бирергә хокук ала. Бу ведомствога төзәтү-хезмәт лагерьлары да тапшырыла, ә анда 1930 елның җәенә 171 меңнән артык кеше тоткынлыкта интегә. Шул чакта ук ОГПУ лагерьлары Идарәсе төзелә; соңрак, 1931 елдан ул Баш идарәгә (ГУЛАГ) әверелә. 30 нчы елларның беренче яртысы ахырларына ОГПУ СССР Эчке эшләр халык комиссариатына кертелә һәм Дәүләт иминлеге Баш идарәсе (ГУГБ) дип атала баш¬ лый. Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) каршын¬ да оештырылган Махсус киңәшмә (Особое совещание) кешеләрне судсыз-нисез биш елга төзәтү-хезмәт лагере¬ на ябу, сөргенгә җибәрү яисә илдән куу кебек җәза ча¬ раларына хокук ала. 1937 елда җәзага тартуның юга¬ ры чиге 8 елга кадәр җиткерелә. Суд һәм судтан тыш органнар системасы киңәйтелә. “Өчлекләр” һәм “икелекләр” халык судларының, СССР Югары судының, союздаш һәм автономияле республи¬ калар судларының хәрби һәм махсус коллегияләренең, транспорттагы линия судларының, хәрби трибуналларның һәм НКВД гаскәрләре судларының өстәмәләренә әверелә. 380 381
Беренче “өчлекләр” составына республикаларда һәм өлкәләрдә, кагыйдә буларак, НКВД халык комиссары (идарә җитәкчесе), милиция идарәсе җитәкчесе һәм про¬ курор керә. Соңрак партия өлкә комитетының беренче секретарен дә “өчлек” әгъзасы итәләр. “Өчлек” әгъзала¬ ры кешене читкә сөрергә, сөргенгә озатырга яисә биш елга кадәр лагерьга ябарга хаклы була. 1937 елның июленнән инде “гаепле” кешенең тормышы яки үлеме мәсьәләсе дә алар кулына күчә. Югары суд рәисе һәм СССР прокуроры составында “иң югары икелек” тә эшли. 1929 елдан дәүләт аппаратын һәм партияне ♦чистар¬ ту» эше башлана. Сайлау хокукыннан мәхрүм ителгән гражданнар саны нык арта. Партияне чистарту 1933 елда тагын кабатлана. Соңрак үткәрелгән партия документ¬ ларын алыштыру да асылда шул ук чистартуга әйләнеп кала. Кануннар торган саен катгыйлана. “Дәүләт предприя¬ тиеләренең, колхозларның һәм кооперацияләрнең мал- мөлкәтен саклау һәм иҗтимагый социалистик милек¬ не ныгыту турында” карар (1932 елның августы) ниге¬ зендә “каракларны”, бөтен милекләреннән мәхрүм итеп, атып үтерү яки ун елга төрмәгә ябу күздә тотыла. Тиздән бу карарга таянып спекуляциядә, авыл хуҗалыгы эшлә¬ ренә аяк чалуда, чәчүлек орлык урлауда һәм башка шун¬ дый эшләрдә гаепләнүчеләрне дә хөкемгә тарталар. 1934 елның июнь карары буенча “Ватанга хыянәт итүдә” гаепләнүче үлем җәзасына хөкем ителә. “Хыянәт¬ ченең” гаиләсен, туганнарын төрмәгә утырту яки биш елга сөргенгә озату карала. Шул елның беренче декаб¬ рендә С.М. Киров үтерелә. (Гадәттә, “зур террор” башла¬ нуны шушы вакыйга белән бәйлиләр.) Шул ук көнне “Террор актлары әзерләү һәм башкару буенча эшләрне алып бару тәртибе турында” карар кабул ителә. Ул тер¬ рор турындагы эшләрне чиктән тыш гадиләштереп һәм тизләтеп карау тәртибен кертә. Әйтик, мондый эшләрне тикшерү 10 көннән артмаска тиеш дип күрсәтелә. Суд барышында яклаучылар катнашу, хөкем ителгәннәр та¬ рафыннан ярлыкау турында үтенеч бирү рөхсәт ителми. Суд карары игълан ителүгә үк үтәлергә тиеш була. 1935 елның апреленнән, 12 яшьтән узган балалар¬ ны да җинаять ясаган өчен җавалылыкка тарту рөхсәт ителә. Җинаять кодексының барлык статьялары, хәтта атып үтерүне күздә тотканнары да, балаларга да кагы¬ ла. Туганнарга бер-берсе өстеннән әләкләү мәҗбүри бурыч итеп кертелә. 1937 елда террор турында эшләр¬ не гадиләштереп һәм тизләтеп карау тәртибе корткыч¬ ларга һәм диверсантларга карата да кулланыла. Мон¬ нан тыш, дәүләткә каршы җинаять эшләрен караганда прокуратура тарафыннан НКВД органнары эшчәнле- генең законлылыгын тикшереп тору гамәлдән чыга¬ рыла. Шул ук вакытта гаепләнүчеләрне җәзалау за- конлаштырыла. 1937 елның февраль—март айларында булып үткән ВКП(б) ҮК пленумы масса-күләм террор җәелдереп җибәрүгә барлык киртәләрне алып ташлый. Дүрт айдан ук НКВД халык комиссары Н.И. Ежов (партия карье¬ расын ул Казанда башлый) “Элеккеге кулакларны, җи¬ наятьчеләрне һәм Советка каршы башка элементларны репрессияләү чаралары турында” 00447 нче боерык про¬ ектын әзерли. Проект ВКП(б) ҮК Политбюросы тарафын¬ нан кичекмәстән раслана. Ул халыкның репрессияләнергә тиешле кайбер кате¬ горияләренә карата шундый ук боерыкларга күпләгән нигез сала. Мисал өчен, 1937 елның 17 августында чык¬ кан әмер буенча, НВКД органнары “Ватанга хыянәт итүчеләрнең, хәрби коллегия һәм хәрби трибуналлар тарафыннан беренче һәм икенче категория буенча хөкем ителгән уң троцкийчы шпион-диверсант оеш¬ малары әгъзаларының хатыннарын репрессияли” баш¬ ларга тиеш була. (Беренче һәм икенче категория бу очракта атып үтерү дигән сүз.) Репрессиягә эләккән кешеләрнең хатыннарын “социаль куркынычлыгына бәйле рәвештә, 5-8 елдан да ким булмаган срокка ла¬ герьларга ябу” карала. Хөкемгә тартылган ирләрен фаш иткән, алар өстеннән әләкләгән хатыннар кулга алу¬ дан азат ителә. Хөкем ителгәннәрнең “социаль кур¬ кыныч балалары да” репрессияләнергә тиеш, дип са¬ нала. Яшьләренә, куркынычлыгы дәрәҗәсенә һәм төзәлү мөмкинлегенә бәйле рәвештә, алар НКВД ла- 382 383
герьларына яисә төзәтү-хезмәт колонияләренә ябылыр¬ га яки республикаларның Мәгариф халык комисса¬ риаты карамагындагы махсус режимлы балалар йорт¬ ларына урнаштырылырга тиеш булалар. Сәяси процесслар. Гаепләүләр һәм гаепләнүчеләр. Террор тәгәрмәче 30 нчы еллар уртасыннан торган саен кызурак әйләнә. 1934 елның икенче яртысыннан, рес¬ публиканың ОГПУ-НКВД “өчлекләре” карарлары белән — 164 кеше, суд органнары тарафыннан 100 кеше хөкем ителә. Иң югары хөкем карары — ату — бер¬ кемгә карата да кулланылмый. 1935 елда хөкемгә тар¬ тылганнар саны 2 меңнән артып китә, 11 кеше атып үтерелә. Бер елдан сәяси сәбәпләр белән 2,7 мең кеше төрле хөкемгә тартыла, 2 кеше атыла. 1937 елда суд органнары һәм башка органнар 6 меңләп кешене хөкем итәләр. Аларның 2,3 меңе атып үтерүгә хөкем ителә. Атып үтерү турында карарларның иң күбесен (2163) “өчлек” чыгара. Кулга алынганнар саны тагын да тизрәк үсә. Мисал өчен, 1934 елда — 408 кеше, ә инде 1937 елда 7,6 мең кеше иректән мәхрүм ителә. 1937 елның август ахы¬ рында “Ватанга хыянәт итүчеләрнең” хатыннарын һәм балаларын кулга алу башлана. Хатын-кызларны турыдан- туры төрмәгә һәм лагерьларга озаталар. Балаларны башта Троицкий урманындагы колония-приемникларда тоталар, аннары шундый ук башка учреждениеләргә тараталар. Аларның күбесе иреккә чыкканчы шунда үлеп кала. Республикада “зур террор”га чаклы байтак зур- зур сәяси эшләр булып уза. “Крестьян иттифагы” (“Крестьян хезмәт партиясе” эше буенча узган сәяси процесска охшаш акция), “Яңа китап” (советка кар¬ шы оешма төзүдә гаепләнгән язучылар төркеме эше), “Мисыр” (Мәккәдәге Бөтендөнья мөселман конгрессына катнашкан муллалар эше) әнә шундыйлардан санала. Махсус оешмалар оештырган бу ялган эшләр нәтиҗә¬ сендә йөзләрчә зыялылар, партия һәм совет органна¬ рында эшләүчеләр, эшчеләр, хезмәткәрләр, колхозчы¬ лар корбан була. Казан Лубянкасында “Контрреволюцион баш күтәрүчеләр оешмасы турында” (“Бөтенсоюз социал-фа- шистлар партиясе”) ялган эш оештырыла. Йөздән ар¬ тык кеше совет хакимиятен бәреп төшерү һәм буржу¬ аз-демократик республика төзү максаты белән җинаять¬ чел эш алып баруда гаепләнә. 1933 елның декабрендә булып узган суд тарафыннан гаепләнүчеләрнең күбесе төрле срокларга төрмәгә ябыла. Мәскәү, Свердловск, Казан фәнни хезмәткәрләре арасында советка каршы эш алып баруда гаепләнүче мифик “Контрреволюцион троцкийцчылар төркеме” әгъзалары да шундый ук җәзага тартыла. Ул вакытта байтак галимнәр, шул исәптән тарихчы Н.Н. Эльвов та, И.В. Сталинга яла ягуны оештыруда гаепләнә. Җирле чекистлар “Интер¬ вентлар” дигән яшерен исемле операция эшләүдә кат¬ нашалар. Аның чикләрендә сәяси эмигрантлар Г. Ис- хакый, 3. Вәлиди, С. Максудиның Татарстан белән элемтә урнаштырырга омтылышларын табарга тыры¬ шалар. 1936 елның ноябрендә ТАССР НКВДсының яше¬ рен сәяси бүлеге үзләренең Мәскәүдәге җитәкчелегенә “Новаторы” (“Яңалык кертүчеләр”) операциясе кыса¬ ларында әдәбият-нәшрият һәм редакция хезмәткәрлә¬ ренең зур контрреволюцион оешмасын “ачулары” ту¬ рында хәбәр итә. Аның төп әгъзалары арасына Татар академик үзәгенең элеккеге җитәкчесе, татар әдәбия¬ ты һәм тел белеме өлкәсендә галим Сәлах Әтнәгулов, партия өлкә комитетының элеккеге бүлек мөдире Ис¬ хак Рәхмәтуллин, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фа¬ тих Сәйфи-Казанлы, партия өлкә комитетының про¬ паганда бүлегенең элеккеге мөдире Зәки Гыймранов та кертелә. Бу уйдырма эш буенча барысы 34 кеше хөкемгә тартыла. Алар Совет дәүләте һәм ВКП(б) җи¬ тәкчеләренә каршы террор актлары әзерләүдә, совет хакимиятен бәреп төшерергә өндәүдә гаепләнәләр. “Контрреволюцион троцкийчы-милләтчелек оешмасы” эше буенча хөкем процессы Мәскәүдә оештырыла, һәм бүленә-бүленә, нәкъ бер ел дәвам итә. Гаепләнүчеләр¬ нең күбесе 1937 елның 3 августында атып үтерүгә хөкем ителә. Шул ук 1936 елның көзендә ГУГБның махсус бүлеге “татарлар арасында япон диверсия-разведка оешмасын 384 13 А-412 385
юк итә” алуы турында хәбәр итә. Бу бик зур ялган эш барышында татар руханилары, шул исәптән Эчке Рос¬ сия һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте (ЦДУМ) хезмәткәрләре дә кулга алына. Мәскәүдә, Ленинградта, Харьковта, Казанда, байтак Себер һәм Урал шәһәрләрендә эшләүче күп санлы татар техник интеллигенциясе вәкилләре иректән мәхрүм ителә. Диния нәзарәте эше буенча гына да 40 кеше уза. Тикшерү материаллары зур өч том тәшкил итә. Гаепләүләр ясалма рәвештә «күпертелгән» була. Әйтик, Мәскәү мәчетенең олы яшьтәге имамы А. Шәмсетдинов япон илчелеге секре¬ тарена Үзәк аэродинамика институтына, Мытищи ва¬ гон төзү заводына ут салырга, “ЗИС” һәм химия за¬ водларын, берничә тимер юл күперен, Брянск (Киев) вокзалы янындагы складны, Люблино станциясе депо¬ сын шартлатырга вәгъдә бирүдә гаепләнә. “Физик йо¬ гынты” ясалу сәбәпле, рухи көчсезләнгән гаепләнү¬ челәргә ахыр чиктә органнар өчен кирәкле мәгълүмат бирергә туры килә. 1937 елга уйдырма эшләрнең иң зурысы “Нарком- зем процессы” (“Җир эшләре халык комиссариаты про¬ цессы”) була. Ул декабрьдә уза һәм республика район¬ нарында авыл хуҗалыгы өлкәсендәге “халык дошман¬ нарын” фаш итү буенча күп санлы эшләргә үзенә бер төрле йомгак ясау кебек яңгырый. Кагыйдә буларак, җинаятьтә колхозлар, МТСлар, район җир бүлеге мөдирләре, “Заготзерно” конторалары хезмәткәрләре, ә кайвакыт район җитәкчеләре дә гаепләнә һәм җа¬ вапка тартыла. Әйтик, корткычлыкта гаепләнеп, ВКП(б)ның Кызыл Йолдыз район комитеты секретаре Б.Ш. Шәймәрданов, район башкарма комитеты рәисе Я.Ф. Курамшин — атарга, ә байтак кеше 20 елга төрмәгә ябылырга хөкем ителә. 1937 елның икенче яртысында суд җаваплыгына Кукмара МТСы, Красновидово һәм Тәтеш “Заготзер¬ но” пунктлары, Чистай бактериология лабораториясе хезмәткәрләре тартыла. (Лабораториядә эшләүчеләрне япон разведкасы кушуы буенча түләмә һәм тилчә-ящур авыруы таратуда гаеплиләр.) 8 кеше атарга хөкем ителә. Ноябрь аенда оештырылган суд нәтиҗәсендә Буа районының партия, совет хезмәткәрләре, хуҗалык оеш¬ малары җитәкчеләреннән ундүрте атып үтерелә. Уйдырма корткычлыкка кагылышлы һәр эш кебек, “Наркомзем эше” дә татар милләтчелеге, пантюркизм, солтангалиевчелек белән көрәш күзлегеннән карала. 1937 елның 23 декабрендә чыккан санында “Красная Татария” газетасының “Терлекчелектә пантюркизм корткычлык оешмасына хөкем турында” дигән мәка¬ ләсендә ТАССР Югары судының махсус коллегиясе та¬ рафыннан республика Җир эшләре халык комиссари¬ атының хөкемгә тартылган 12 җитәкчесеннән уны- сын, мал-мөлкәтеннән мәхрүм итеп, атарга хөкем итү турында әйтелә. Ике кеше 10 һәм 15 елга төрмәгә утыртыла. Атарга хөкем ителүчеләр гаепләрен кичерү турында үтенеч бирәләр. Тиздән аларның өчесенә үлем җәзасы 20 елга иректән мәхрүм итү белән алмашты¬ рыла. 1938 елның 16 февралендә башкаларының яз¬ мышлары да ачыклана. СССР Югары суды рәисе кул куйган телеграммада болай диелә: “Хөкем ителгән Вәлиевнең, Ямашев, Әхмәтов, Хөснетдинов, Галеев, Рафиков, Хаяровның гаепләрен кичерү турында үте¬ нечләре кире кагылды, хөкем карары расланды, аны кичекмәстән тормышка ашырырга”. Күләме белән алай ук зур булмаса да, 1937 елда “Контрреволюцион троцкийчылар террор оешмасы”, “Контрреволюцион немец-фашистлар оешмасы” эш¬ ләре шундый ук фаҗигале бетә. Беренче эш буенча 9 кеше, шул исәптән тарихчы М.К. Корбут, икътисад- чы-географ Н.-Б.З. Векслин хөкемгә тартыла. Алар¬ ның күбесе атыла. Икенче эш буенча Россиядә яшәгән немецлар җавапка тартыла, аларны фашистларның “Мохтаҗлыктагы кардәшлек” дигән оешмасы белән элемтә урнаштыруда, советка каршы имеш-мимеш хәбәрләр таратуда, колхоз-совхозларны таркату мак¬ саты белән яла ягу кампаниясе оештыруда гаеплиләр. Соңыннан аларны атарга дигән хөкем карары озак срокка төрмәгә ябу белән алыштырыла. Уйдырма эшләрне оештыручылар күп төрле гаепләү формалары кулланалар, шулар нигезендә кешеләрне юк итәләр. 1937 елда Л.Д. Троцкий, М.Н. Тухачевский, 386 387
М.Х. Солтангалиевкә карата кызгану хисе күрсәтү, Совет хакимиятенең ныклыгына аз гына шик белдерү дә үлем җәзасына хөкем ителүгә җитә кала. Патша бүләкләренә лаек булган кешеләргә, меньшевиклар һәм эсерлар партияләренең элеккеге әгъзаларына, элек махсус хезмәттә яшертен эш башкарган һәм “икейөз¬ лелектә” гаепләнгән хезмәткәрләргә, элеккеге дворян¬ нарга һәм офицерларга карата да үлем җәзасы еш кулланыла. 1937 елны халык юкка гына ләгънәт төшкән ел дип атамый. Ул чакта республикада хөкемгә тартылган һәр ике кешенең берсе диярлек атып үтерелә. 1936 елга караганда кулга алынучылар саны 4,6 мәртәбә арта. Илнең башка төбәкләрендәге кебек үк, репрессияләр иң күп кулланылган вакыт 1937 елның икенче яртысы була. Татарстанда ел ахырына 00447 нче әмер белән НКВД буенча беренче категориягә караган 500 кешене, ә икенче категориягә караган 1500 кешене җәзага тар¬ ту планлаштырыла. Бу саннар соңрак тагын да үсә һәм арттырып үтәлә. 1937 елның августында ВКП(б) ҮК комиссиясе ба¬ шында Казанга Сталин кушуы буенча Г.М. Маленков килә. Өлкә комитеты пленумында ул Татарстанда ха¬ лык дошманнарын фаш итүнең пассив барышыннан И.В. Сталин канәгать түгел, дип белдерә. Бер үк ва¬ кытта ул Татарстан НКВДсының элекке җитәкчеләре В. Гарин һәм П. Рудь үзләре дә дошманлык эшчәнле- генә катнашканнар, эшкә бары тик яңа халык комисса¬ ры А.М. Алемасов килгәч кенә халык дошманнары белән көрәш көчәеп китте, ди. А.М. Алемасов шунда ук, бе¬ раз вакыт элеккеге вазифаларын саклаган хәлдә, ВКП(б) Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре итеп сайлана. НКВДның җирле хезмәткәрләре белән яшер¬ тен очрашуда Г.М. Маленков аларны халык дошманна¬ рына каршы көрәштә тиешле “йогынты чараларын” ки¬ рәгенчә кулланмау өчен шелтәли. Бу очракта иң авыр газаплау формалары — кыйнау, берничә көн буена аяк өстендә бастырып тоту, йокыдан мәхрүм итү, кулга алын¬ ганнарның гаиләләрен, яшь балаларын җәберләү кебек рәхимсез эшләр күздә тотыла. 1937 елның сентябрендә Эчке эшләр комиссариаты¬ ның яңа җитәкчесе итеп В.Н. Михайлов билгеләнә. Аның урынбасары итеп М.И. Шелудченко куела. Татар¬ станда “зур террорның” иң фаҗигале битләре нәкъ менә шушы кешеләр исеменә бәйле. Репрессияләрне киңәйтүдә ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Г.А. Динмө- хәммәтов һәм партия өлкә комитетының икенче секре¬ таре Г. Мөхәммәтҗанов үз рольләрен уйный. А. Алема¬ сов, В. Михайлов кебек, алар да 1937 елның көзендә төзелгән республика “өчлегенә” керә. Бу махсус “өчлек” репрессия аппаратының иң шәфкатьсез формасы була. Репресияләр 1938 елда да зур күләмдә дәвам итә. Бу яктан елның беренче яртысы бик үзенчәлекле. Гыйн¬ вардан июльгә кадәр 2432 кеше кулга алына, аларның 900 е гаепле дип табыла, 467 кеше атарга хөкем ителә. Бер ел буена исә 1738 кеше җәзага тартыла, 513 кеше атарга хөкем ителә. 1938 елның гыйнварында ВКП(б) ҮК Политбюросы “Советларга каршы элементлар турында” карар кабул итә. Бу документ 22 өлкә, край һәм республика буен¬ ча атып үтерелергә һәм кулга алынырга тиешле ке¬ шеләрнең өстәмә, яңа нормаларын билгели. Кайбер төбәкләрдә НКВД бүлекләре арасында репрессия нор¬ маларын, бигрәк тә беренче категория нормаларын вакытыннан алда һәм арттырып үтәү өчен ярыш җәелә. Кулга алынганнарның “үз гаепләрен тануын” башка¬ лардан тизрәк оештыра алган тикшерүчеләрне иптәш¬ ләре “колун” — утын яру балтасы дип йөртәләр. Та¬ тарстан НКВДсында дәүләт иминлеге кече лейтенанты Сөнгатулла Корбанов шундый иң яхшы “балта” бу¬ лып санала. Ул дистәләрчә кешедән сорау ала һәм алар¬ ның берсе дә газаплауларга чыдый алмый. Корбанов ярдәмчеләре язучы Шамил Усмановны кыйнап үтерәләр. Кече лейтенант Казан медицина институты директоры, офтальмолог Сөләйман Еналиевтан шәхсән үзе сорау ала. Бу галимнән сугыш башлануның икен¬ че көнендә, империалистлар белән берләшеп Казан хал¬ кына каршы “гестапо кушуы буенча ике литр бакте¬ рия” кулланырга җыенуын тануны таләп итәләр. Эчке 388 389
төрмә надзирателе камерада ялгыз утыручы С.Б. Ена- лиевның соңгы сәгатьләрен болай тасвирлый: “Ул сөйләшә алмый, гырылдый гына иде. Бөтен йөзе һәм тәне күгәреп беткән иде... идәнгә авып төште дә үлеп китте, егылганда маңгаен ярды”. Корбановның соңгы корбаны партия Юдино райко¬ мының әле генә сайланган секретаре Козлов була. Җиде көн буена барган беренче сорау алулар нәтиҗә¬ сез бетә. Эшкә Корбанов үзе алына. Сорау алуда кат¬ нашкан тикшерүчеләрнең берсе соңыннан шаһит бу¬ ларак болай дип күрсәтә: “Корбанов Козловны чәчләреннән тотып, бераз күтәрде дә, икенче кулының кырые белән башына һәм муенына суга башлады”. Берничә минуттан партия секретаренең теле ачы¬ ла, ул гаебен таный торган мәгълүматлар бирә баш¬ лый. “Өчлек” утырышларына куела торган эшләрне әзерләгәндә, районнарга җибәрелгән оператив төркемнәр аеруча кансызлана. Башында Г.Е. Марго¬ лин торган оператив төркем Минзәләдә эшләгәндә, берничә кеше хөкем карары чыкканчы ук һәлак була. 1938 елның 9-11 май көннәре “иң канлы” көннәр була. Ул чакта СССР Югары судының күчмә утырышы Казанда ТАССРның сәяси элитасының (күренекле, аб¬ руйлы сәясәтчеләренең) йөздән артык вәкилен атарга хөкем итә. Алар арасында партиянең Татарстан өлкә комитетының элеккеге беренче секретаре А.К. Лепа, Халык Комиссарлары Советы рәисе К.А. Абрамов, ха¬ лык комиссарлары, промышленность предприятиеләре һәм партия комитетлары җитәкчеләре була. 1938 елгы сәяси процессларда кешеләрне бик еш шпионлыкта гаеплиләр. Кешене милләтенә, туган яисә элек яшәгән урынына карап яки махсус органнар җи¬ тәкчеләре күрсәтмәләре буенча “шпион” итәләр. Үз иле файдасына шпионлыкта гаепләнү өчен кешенең, мәсәлән, поляк, немец, фин, латыш милләтеннән булуы җитә. Кайчандыр кешенең яки аның әти-әнисенең Татарстанга чит илдән килүе дә “шпионлыкта” гаепләп кулга алу өчен сәбәп санала. Алдыйлар исә руслар, яһүдләр, та¬ тарлар арасында шактый очрый. Югарыдан төшерелгән план нигезендә, 1938 елның ноябрендә “япон шпионы” сыйфатында татар драматургы, ТАССРның атказанган артисты Кәрим Тинчурин атып үтерелә. Казан уни¬ верситетының элекке ректоры, иң яшь татар профе- соры Г.Х. Камайдан рәхимсез сорау алалар. Аның гес¬ тапо агенты булуын һәм Германиягә яшерен материал¬ лар җибәреп торуын тануын телиләр. Г.Х. Камайны кулга алганнан соң тикшерүчеләр “18 профессор һәм аспи¬ рант эшен” оештырырга керешәләр. Химия өлкәсендә шөгыльләнүче галимнәрдән мифик “диверсант-шпион төркем” төзиләр, аңа Б.А. Арбузовны да кертәләр. Элеккеге “советларга каршы”, “колхозларга каршы” агитация алып баруда гаепләүләр еш кабатлана. Шу¬ лар нәтиҗәсендә атып үтерү турында хөкем карарла¬ ры чыгып кына тора. Күренекле кешеләр репрессиягә эләккәч, аларның хәтта истәлеген дә юк итү эше алып барыла. “Ха¬ лык дошманнары” тарафынан язылган яисә аларның исемнәре кергән китаплар җыеп алына, юкка чыга¬ рыла. “Зур террор” чорында республикада шул сәбәпле якынча 700 исемдәге китап, шул исәптән татар мәктәпләре өчен чыгарылган 51 дәреслек юк ителә. Җәзага тартылган башкаручылар һәм гафу ителгән система. 1938 елның икенче яртысында репрессияләр дулкыны бераз кими төшә. Июльдән декабрьгә кадәр республикада 1,6 мең кеше кулга алына, хөкем орган¬ нары тарафыннан 721 кеше гаепле дип табыла, 46 кеше атыла. Бу исә тоталитар режимның җәзалау сәясәтендә бер¬ кадәр борылыш белән бәйле. Террорның бик нык чәчәк атуын аңлап, И.В. Сталин җәмәгатьчелек канәгатьсез¬ леген билгеле бер шәхескә юнәлтергә карар итә. Аның инициативасы белән, законсызлык, башбаштаклык сим¬ волы буларак, “ежовчылык” термины әйләнешкә кертелә. Бер үк вакытта, җәзалау сәясәте принциплары һәм имин¬ лек саклау органнарының кадрлары шик астына алын¬ мый. 1938 елның көзендә СССР эчке эшләр халык комиссары Н.И. Ежов торган саен НКВД белән прак¬ 390 391
тик җитәкчелектән читләштерелә, нишләргә белми ап¬ тырый. Яңа гына эшкә билгеләнгән эчке эшләр халык комис¬ сары урынбасары Л.П. Берия инициативасы белән бай¬ так документлар кабул ителә, алар алда торган үзгәрешләр турында сөйли. Мисал өчен, октябрьдә СССР НКВДсы буенча “өчлекләр” эшчәнлеген кискен чикли торган бое¬ рык чыгарыла. Ноябрьдә СССР Халык Комиссарлары Со¬ веты һәм ВКП(б) Үзәк Комитеты “Кулга алулар, проку¬ рор күзәтүе һәм тикшерү алып бару турында” чиктән тыш яшерен карар кабул итә. Бу документ 1937-1938 елгы репрессияләргә кагылышлы партия карарларының хаклыгын раслый. Шул ук вакытта масса-күләм кулга алулар һәм читкә сөрүләр тыела, НКВД һәм милиция идарәләре каршындагы “өчлекләр”не һәм “икелекләр”- не өч көн эчендә юк итәргә әмер бирелә. Барлык эшләр хәзер бары тик судларда һәм гадәттән тыш очракларда гына НКВД каршындагы Махсус киңәшмәдә каралырга тиеш була. Масса-күләм кулга алулар белән мавыгу, тик¬ шерү алып баруның гадиләштерелүе, агентура эшенең ташландык хәлгә килүе кебек җитешсезлекләр һәм ял¬ гышлар әлегә кадәр фаш ителмәгән дошманнарга, шул исәптән, НКВДның үзәк аппаратындагы дошманнарга бәйле дип карала. Үзәк аппаратның һәм җирле орган¬ нарның тикшерү алып бару эшләрен өйрәнергә күрсәтмә бирелә. Декабрь ае башында “Кулга алулар тәртибе турында” карар кабул ителә. Шул вакыттан башлап, партия әгъза¬ ларын бары тик партия комитеты ризалыгы белән генә кулга алырга мөмкин була. 1938 елның 27 декабрендә инде эчке эшләр халык комиссары итеп билгеләнгән Л.П. Берия партия Үзәк Комитеты раслаган 00827 нче боерык чыгара. Бу до¬ кумент агентларны һәм яшертен хәбәр биреп торучы¬ ларны партия, совет, хуҗалык органнары, иҗтимагый оешмаларның җаваплы хезмәткәрләре арасыннан һәм шулай ук партия комитетларына хезмәт күрсәтүче ке¬ шеләрдән эшкә яллауны туктатырга күрсәтмә бирә. “Бу категорияле агентлар һәм хәбәр биреп торучылар белән элемтәне кичекмәстән өзәргә һәм аларга бу турыда әйтеп, биргән йөкләмәләрне кире алырга кушыла. Югарыда күрсәтелгән категорияле агентураның шәхси эшләрен район, шәһәр комитетлары вәкиллә¬ ре алдында юк итәргә һәм бу турыда акт төзергә” әмер бирелә. Шушы эшләрнең гомуми нәтиҗәсе буларак, кешеләр¬ не җәзага тарту сәясәте бераз йомшара. 1939 елның гыйн¬ варында Казанга СССР прокуратурасы вәкиле килә. Өлкә комитетындагы киңәшмәдә ул “җирле органнарны со¬ циалистик законлылыкны бозучылардан” җитди чистар¬ тырга кирәк, дип белдерә. Киңәшмәдән соң озак та уз¬ мый, үз гаепләрен “таныган” берничә дистә кеше иреккә чыгарыла. Алар арасында Г.Х. Камай, Б.А. Арбузов, кайбер башка галимнәр була. Комдив Я.Д. Чанышев, бри¬ гада комиссары Н.С. Еникеев, кайбер башка “хәрби фет¬ нәчеләр” дә азат ителә. Бер үк вакытта тоталитар режим кайбер “ежовчылар”- дан, террор оештыручылар һәм палачлардан арына. 1939 елда Н.И. Ежов кулга алына һәм соңыннан атып үте¬ релә. НКВД үзәк аппаратының күп кенә башка җитәк¬ челәре дә шундый ук язмышка дучар була. Урыннарга “социалистик законлылыкны бозучылар¬ ны” кулга алу һәм җәзага тарту буенча яшерен конт¬ роль саннар төшерелә. Мондый очракларда сүз, гадәттә, җирле НКВД җитәкчеләре, бик тырыш тикшерүчеләр арасыннан 10-30 кешене җавапка тарту турында бара. Чистарту барышында республика НКВДсының бай¬ так эре хезмәткәрләре хөкемгә тартыла. Алар арасы¬ на ТАССРның элекке эчке эшләр халык комисары В.Н. Михайлов, аның урынбасары М.И. Шелудчен- ко, СССР НКВДсының безнең республика буенча мах¬ сус вәкиле В.С. Юрченко, 4 нче бүлек җитәкчесенең элеккеге урынбасары Г.Е. Марголин, 2 нче бүлек җи¬ тәкчесенең элеккеге урынбасары Л.Е. Маркович та керә. Аларның барысы да контрреволюцион эшчән- лектә һәм хезмәт урыныннан явызларча файдалануда гаепләнә. Ә Михайлов белән Шелудченконы моннан тыш хезмәт урынында алдау белән шөгыльләнгән өчен дә гаеплиләр. Хөкем Мәскәүдә 1940 елның февралендә уза. Гаепләнүчеләр гаепләрен өлешчә генә таный, үз 392 393
гамәлләрен өстән килгән әмерләрне үтәү дип аңлаталар. Михайлов һәм Шелудченко атарга хөкем ителә. Мар¬ кович белән Юрченко төрле срокларга төрмәгә ябы¬ ла, ә Марголин Лефортовода төрмә шифаханәсендә үлә. Бераздан соң С.Л. Корбанов өстеннән дә суд була. Баштарак элеккеге “балта” акылдан шашкан булып кылана, табибларны һәм тикшерүчеләрне атарга вәгъдә бирә. Суд аңа игътибарлы була. Элеккеге кече лейте¬ нантка үз-үзен яклап чыгыш ясау һәм соңгы сүз өчен 4 сәгать вакыт бирәләр. Ул барлык эшләрдә НКВД сис¬ темасын һәм үзенең җитәкчеләрен гаепли. Аны 7 елга лагерьга ябарга хөкем итәләр. Карарда вакытыннан алда котылу мөмкинлеге дә әйтелә. Корбанов соңыннан бу мөмкинлектән файдалана да. ВКП(б) ҮК карары буенча, 1939 елның беренче яр¬ тысында урыннардагы НКВД җитәкчеләрен партия рай¬ комы, горкомы һәм өлкә комитетлары бюросында ка¬ бат раслау үткәрелә. Татарстанда район эчке эшләр бүлекләре җитәкчеләренең өчтән бере чамасы бу чис¬ тартуны үтә алмый. Террорны башкаручылар җәзага тартылса да, аның системасы, ысуллары аклана. И.В. Сталинның партия комитетларына үтә яшерен телеграмасында (1939 ел, гыйнвар) Үзәк Комитет исеменнән бирелгән аңлатма¬ да: “Ачыктан-ачык һәм коралын ташламаган халык дошманнарына карата бик дөрес һәм максатка яраш¬ лы ысул буларак, гадәттән тыш очракларда, физик йо¬ гынты ысулы киләчәктә дә кулланылырга тиеш”, — диелә. “Зур террор” “кечкенә” террорга юл бирә. 1939 ел буена республикада 1955 кеше кулга алына, 1262 кеше гаепле дип табыла. Атып үтерү карарлары чыгарыл¬ мый. Сталин террорын яклаучылар һәрвакыт булган. Ул заман режимының явызлыклары, кансызлыгы инде күптән фаш ителсә дә, әлегә кадәр аны яклаучылар табыла тора. 1990 елның августында СССР Президен¬ тының “20-50 нче еллардагы барлык сәяси репрессия корбаннарының хокукларын кире кайтару турында” Указы чыкты. 1991 елның октябрендә Россия Югары Советы “Сәяси репрессияләр корбаннарын аклау турын¬ да” федераль закон кабул итте. Бу документта Россия Федерациясе территориясендә 1917 елның 25 октяб¬ реннән (7 ноябрьдән) шушы закон кабул ителгән көнгә кадәр сәяси репрессиягә эләккән барлык корбаннар акланырга тиеш, диелә. Нәм менә 1998 елда басы¬ лып чыккан брошюраның авторы «илдә барган сәяси репрессияләргә барыннан да бигрәк тарихи шартлар сәбәп булган», дип раслый. Ләкин бернинди иҗти¬ магый шартлар да халыкны күпләп-күпләп атып үтерүне, дистәләрчә мең кешеләрне “лагерь тузаны¬ на” әйләндерүне, законсызлык һәм башбаштаклык¬ ны аклый алмый. Андый рәхимсезлекне яклау — әхлаксызлык һәм изге корбаннарның якты истәлеген мыскыл итү ул. Үз халкыңа каршы террор — җина¬ ятьчел эш. Шулай итеп, “зур террор” машинасы астына респуб¬ ликада меңнәрчә гаепсез кешеләр эләгә. Бу террорның масса-күләм һәм гаять рәхимсез булуын, тоталитар ре¬ жим, аның гомуми куркыту һәм шомлы шартлары ту¬ дырган кансыз эш икәнлеген онытырга ярамый. Террор илне тиз үзгәртеп кору өчен халык түләгән бәяне бик нык арттыра. Сәяси репрессияләр корбаннары күп дистә еллардан соң гына аклана. Сораулар һәм биремнәр а1. Илне тизләтелгән үзгәреп кору сәясәте һәм зур террор ■ арасында үзара бәйләнеш бармы? Булса, ул нинди? 2. Зур террорның аннан алдагы сәяси репрессияләрдән аермасы, сезнеңчә, нәрсәдә? 3. 30 нчы елларның икенче яртысындагы репрессияләр котыруга тоталитар режим гына җаваплы дип раслау хаклымы? Бу турыда сезгә башка карашлар билгеле¬ ме? Әлеге проблема буенча үз фикерегезне аңлатып кара¬ гыз. 4. Республика халкына кагылышлы уйдырма сәяси «эш»ләрдә еш кына кешеләрне татар милләтчелегендә, сол- тангалиевчелектә, пантюркизмда гаепләүләрнең сәбәбе нәрсәдә? Бу сорауга җавап биргәндә, алдагы бүлек матери¬ алларыннан да файдаланыгыз. 5. Зур террор тәмамлангач та, ни өчен тоталитар режим җәзалау сәясәтеннән, аның ысул¬ ларыннан баш тартмый? 6. Сез ничек уйлыйсыз: репрессия¬ ләрне, үз халкыңа каршы террорны акларлык берәр төрле нигез бармы, юкмы? 394 395
§ 53. Сугыш алды еллары “Зур террор” киң җәелү икенче бишьеллыкның соңгы этабына туры килә. Икенче бишьеллык план¬ ның үтәлү йомгакларыннан чыгып, ВКП(б)ның XVIII корылтае (1938 ел, март) СССРда социализмның җиңүе турында нәтиҗә ясый. Анда ил хәзер үзенең үсешендә яңа чорга — “сыйныфларсыз социалистик җәмгыять төзүне тәмамлау һәм акрынлап коммунизмга күчү чо¬ рына" керү турында басым ясап әйтелә. Корылтай 1938-1942 елларга СССР халык хуҗа¬ лыгын үстерүнең өченче бишьеллык планын раслый. План илнең икътисади куәтен тагын да үстерүне, ха¬ лыкның матди һәм мәдәни тормыш дәрәҗәсен күтәрүне генә түгел, ә Европаның нык үсеш алган илләрен һәм АКШны икътисади яктан куып җитү һәм узып китү бурычын да алга куя. Өченче бишьеллык¬ ның әлеге бурычны тормышка ашыруда мөһим этап булачагына исәп тотыла. Ил икътисады яңа тизләнеш алырга тиеш була. Элеккечә үк авыр промышленностьның өстенлекле үсешенә йөз тотыла. Машина төзелеше һәм химия промышленностеның югары темплар белән үсүе планлаштырыла. Якынлашып килүче сугыш куркы¬ нычы илнең оборона сәләтен ныгытуны, СССРның көнчыгыш районнарында куәтле промышленность базасы булдыруны, биредә, Уралда һәм Идел буенда, параллель предприятиеләр төзү зарурлыгын алга куя. Бу бурычларны үтәүдә команда-административ ча¬ ралар төп әһәмияткә ия була. “Зур террор” тәҗрибәсе дә истә тотыла. Корылтай материалларында “фашизм агентлары һәм чит ил капиталының шпиончы-троц- кийчы-бухаринчы контрреволюцион корткычлык нәти¬ җәләрен тулысынча юк итәргә, коммунизм төзелеше¬ нең барлык эшләрендә большевистик сизгерлекне күтәрергә кирәклеге” әйтелә. Моннан соңгы сугыш алды еллары дип аталган елларның тыныч булмаслы- гы сизелеп тора. Республиканың социаль-икътисади үсеше. Өчен¬ че бишьеллык планы буеча республика индустриясе дә тизләтелгән темплар белән үсәргә тиеш була. 1933- 1937 еллар белән чагыштырганда, промышленность төзе¬ лешенә 3 мәртәбә артыграк акча җибәрелү карала. Ул акчага машина төзелеше, химия промышленносте өлкәсендә дә, башка өлкәләрдә дә яңа предприятиеләр салу, искеләрен киңәйтү, яңартып кору күздә тотыла. Төп промышленность төзелеше Казанда туплана. Шуның белән бергә Чистай, Яшел Үзән, Бөгелмә кебек шәһәрләрнең икътисади куәтен дә ныгытырга кирәк дип табыла. Тулаем алганда республика промышленность про¬ дукциясе ике мәртәбәдән күбрәккә артырга тиеш була. Акчаның бер өлешен нефть эзләү эшләренә тоту ка¬ рала, чөнки халык хуҗалыгын үстерүнең өченче бишь¬ еллык планы буенча Идел белән Урал арасында яңа нефть базасы — “Икенче Баку” төзү планлаштырыла. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне шактый арттыру карала. Моңа ирешү өчен, чәчү мәйданын киңәйтү һәм терлекләрнең баш санын арттыру гына түгел, ныклы азык базасы булдыру, авылны техник яктан яхшырак җиһазландыру да планлаштырыла. Әйтик, республикада 40 яңа МТС төзү, авыл хуҗалыгы эшләрен механика¬ лаштыру дәрәҗәсен ике мәртәбә күтәрү алга куела. Яңа сынауларга кадәр ил нәрсә эшләргә өлгерә соң? Берничә дистә яңа промышленность предприятиесе төзелә. Әйтик, 1938 елда — “Искож” («Ясалма күн»), 1941 елның маенда фотожелатин заводлары сафка баса. Казанда ТЭЦ-2 эшли башлагач, электр энергиясе эшләп чыгару кискен арта. Машина төзелеше һәм химия тар¬ маклары югары темплар белән үсә. Азык-төлек, тегү, тире эшкәртү һәм мех промышленностенда яңа җитеш¬ терү куәтләре төзелә. Байтак предприятиеләр оборона заказлары ала. Ка¬ зан авиация заводы ПЕ-2 бомбардировщиклары чыга¬ рырга әзерләнә. Оборона продукциясе чыгарыр өчен СК-4, “Искож”, мех комбинаты, тегү фабрикалары, кино тасмасы фабрикасының шактый зур җитештерү куәтлә¬ ре файдаланыла. Дары заводы шартлагыч матдәләрнең яңа төрләрен җитештерүне үзләштерә. 396 397
1940 ел ахырына Татарстанда эре промышленность¬ ның тулаем продукция күләме якынча 50 процентка үсә. Илнең мех продукциясенең яртысы диярлек, язу машиналарының 43 проценты, фетр әйберләрнең өчтән береннән артыграгы Татарстанда эшләнә. Хәзер инде промышленность продукциясен җан башына җитештерү гомумсоюз күрсәткечләре белән тигезләшә. Өченче бишьеллык башында ТАССР геология идарәсе төзелә. 1938 елда промышленность өчен нефть чыгару максаты белән Чистайда Булдырь нефть разведкасы оеш¬ тырыла. Шул ук елның сентябрендә республикада бе¬ ренче тирән скважина бораулау башлана. Тимер юл, су юлы, авиация транспорты үсеш ала. Республика башкаласы Казаннан Мәскәүгә һәм илнең башка шәһәрләренә самолетлар оча башлый. Берничә җирле авиалинияләр эшли. Авыл хуҗалыгы үсеше өчен шартлар алай ук яхшы булмый. Тизләтелгән коллективлаштыру нәтиҗәләре әле үзен сиздереп тора. Терлекчелектә хезмәтне электр- лаштыру һәм механикалаштыру дәрәҗәсе түбән кала. Кыр эшләре өчен авыл хуҗалыгы техникасы җитеш¬ ми. Башта авылларга 3,7 мең трактор, 1,4 меңгә якын комбайн бирелә. Ләкин тиздән илдә техника җитеш¬ терү кискен кимү нәтиҗәсендә ул азайганнан-азая бара. Сугыш куркынычы көчәю игътибарны башка мәсьәләләргә тарта. Нәтиҗәдә сугыш алдыннан бер колхозга уртача ике трактор, бер комбайн, бер йөк машинасы да туры килми. Авыл хуҗалыгы техника¬ сы МТСлар кулында була. Бишьеллыкның өч елы эчендә хуҗалыкларда сыер¬ лар саны күпкә кими. Монда терлек азыгы җитешмәү дә чагыла. Азык-төлек запасын һәм колхозчыларның керем¬ нәрен арттыруда шәхси хуҗалыклар әһәмиятле чыга¬ нак булып тора. Ләкин сугыш алды елларында дәүләт асылда ул хуҗалыкларны кыскарту юлын сайлый. 1939 елның маенда СССР Совнаркомы һәм ВКП(б) ҮК кабул иткән “Колхоз җирләрен әрәм-шәрәм итүдән саклау чаралары турында” карар йорт яны участокла¬ рын билгеләнгән күләмнән (25—50 сутый) арттыруны тыя. Бу документта “колхозларның җәмәгать җирен колхозчыларның шәхси хуҗалыгы файдасына киметү һәм йорт яны участокларын авыл хуҗалыгы артеле Уставы билгеләгән күләмнән зурайту җинаять итеп ка¬ ралачак, ә гаеплеләр хөкемгә тартылачак”, диелә. Шәхси хуҗалыкта мал тоту мөмкинлеге кискен чикләнә. Әйтик, колхоз басуларын һәм болыннарны, шулай ук урман аланнарын колхозчыларның шәхсән үзләренә печән чабарга бирү тыела, моның өчен хөкемгә тарту куркынычы яный. Йорт яны учстокларына са¬ лым кертелә. Аерым хуҗалыклар милкендәге басу җиренең күләме ярты гектар белән чикләнә. Респуб¬ ликада йорт яны участокларыннан 9 мең гектар ки¬ сеп алына. Команда-административ системасы иске чаралар куллана. Бер яктан, эшләүчеләр өчен кызыктыру ча¬ ралары киңәя, хезмәт намус, геройлык һәм батырлык эше дип игълан ителә. 1938 елда “Социалистик Хезмәт Герое” дигән мактаулы исем, “Хезмәттәге батырлык өчен”, “Хезмәттәге аерым казанышлар өчен” медальлә¬ ре булдырыла. ТАССРның 25 еллыгы уңаеннан рес¬ публиканың 285 хезмәтчәне СССР орденнары һәм ме¬ дальләре белән бүләкләнә. Икенче яктан, администра¬ тив чаралар көчәя, хезмәт турында законнар катгый- лана. Шуның белән бергә еш кына, тәртипне ныгыту өчен, сәяси сылтаулар да кулланыла. СССРның 1936 елгы Конституциясендә: “Иҗтимагый, социалистик милеккә кул сузучы кешеләр халык дошманы дип исәпләнә”, — диелә. 1940 елда начар сыйфатлы яисә тулы комплект¬ лы булмаган продукция чыгаруны корткычлыкка тиң¬ лиләр. Колхозчылар өчен мәҗбүри хезмәт көне минимумы билгеләнә. 60-80 хезмәт көненнән торган бу минимум¬ ны үтәмәү колхоздан чыгарылу, ягъни яшәргә матди мөмкинлек бөтенләй бетү белән яный. 30 нчы еллар ахы¬ рында кабул ителгән карар буенча, кешене аена өч мәртәбә эшкә соңга калганы яки башка гаеп өчен һичшиксез эштән куылу көтә. Предприятиедән киткән эшче яисә хезмәткәр ведомство фатирыннан ун көн эчендә куып чыгарылырга тиеш була. 398 399
1940 елның 26 июнендә чыккан указ нигезендә, игъ¬ тибарга алырлык сәбәбе булмыйча эшкә чыкмау өчен, кеше 6 айга кадәрле срокка төзәтү-хезмәт эшенә тар¬ тыла. Гаепле кешедән хезмәт хакының 25 процентын тотып калу кертелә. Үз белдегең белән предприяти¬ едән яки учреждениедән киткән өчен, тагын да кат- гыйрак чаралар көтә. Андыйларны суд 2 айдан 4 айга кадәр төрмәгә ябу турында карар чыгара ала. Менә шундый җәза бирү чаралары эшкә чыкмый калу очракларын киметә. Ләкин предприятиеләрнең күбесендә продукция бик аз арта. Өченче бишьеллыкның барлык казанышлары хезмәткә аңлы караш нәтиҗәсе була. Республиканың промышленность предприятиеләрендә, бөтен илдәге ке¬ бек үк, ярышның яңа төрләре, заман техникасын һәм җитештерү тәҗрибәсен яхшырак үзләштерү хәрәкәтләре туа. Стаханов мәктәпләре һәм өйрәтүләре, социалистик хезмәт осталары мәктәпләре, техник конференцияләр, күп станокларда эшләү һәм берничә һөнәри эшне бергә алып бару хәрәкәтләре әнә шундыйлардан санала. Уй¬ лап табучылар һәм рациональләштерүчеләр сафы арта, җитештерүгә яңалык кертүчеләр эшчәнлегенең нәти- җәлелеге үсә. Рәсми мәгълүматларга караганда, би¬ шьеллыкның өч елында Татарстан предприятиелә¬ рендә хезмәт җитештерүчәнлеге 30 проценттан да күбрәккә арта. Авылда да ярыш көчәя. Республика хуҗалыкларын- да йөз пот уңыш (гектардан 16 центнер) алу, бер сыер¬ дан 3 мең литр сөт саву өчен ярыш хәрәкәте җәелә. Бу күрсәткечләр еш кына үтәлә. Рекорд куючылар да очрый. Әйтик, 1940 елда Акташ районы “Зерновой ключ” колхозы гектарыннан уртача 21 центнер аш¬ лык җыеп ала. Куйбышев районы “КИМ” совхозы сыер савучылары М. Засорина һәм Я. Барышева бер сыердан 4,5-4,8 мең литр сөт савалар. Ләкин гомуми нәтиҗәләр шактый ким була; шул ук 1940 елда ул Татарстан колхозларында 9 центнер тәшкил итә (бөтен илдә — 7,79). Уртача савым 800 литрдан аз гына артып китә. Ә бу һәр сыердан көненә уртача 3 кенә литр сөт са¬ вылган дигән сүз. Өченче бишьеллыкта республиканың социаль үсе¬ ше дәвам итә. 1940 ел башына аның территориясендә 21 шәһәр, 4,5 меңнән артык поселок һәм авыл була. Халык саны 3 миллионга якынлаша. Татарлар халык¬ ның 48, ә руслар 42 процентын тәшкил итә. 1937 ел белән чагыштырганда эшчеләр һәм хезмәткәрләр саны 30 меңгә арта. Эре промышлен¬ ностьта эшчеләр саны 22,7 меңгә үсә. Җитештерүдә эшләүче хатын-кызлар күбәя. Алар хәзер промыш¬ ленностьта эшләүчеләрнең 55 процентын тәшкил итә. Халыкның тормыш дәрәҗәсе дә бераз күтәрелә. Әй¬ тик, өченче бишьеллыкта барысы 343 мең квадрат метр торак мәйданы төзелә. Промышленностьта айлык урта¬ ча хезмәт хакы 1,4 мәртәбә диярлек арта һәм 277 сум тәшкил итә. Байтак хуҗалыкларда хезмәт көненә түләү ныгый, яхшы колхозларда аңа 1-2 килограмм ашлык, яшелчә, хәтта бал да бирәләр. Ваклап сатыла торган то¬ вар әйләнеше өчтән бергә арта. Ә бу исә кешеләр азык- төлекне һәм промышленность товарларын күбрәк сатып ала башлый дигән сүз. Иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормыш. Хәтерлә¬ вебезчә, 1936 елда СССР Конституциясе кабул ителә. Аның буенча ил 40 елдан артыграк яши. Ул игълан ителгән демократик принциплар белән тоталитар ре¬ жим практика арасындагы кискен аерманы яхшы ча¬ гылдыра. (Шуннан соңгы ике елда илдә “зур террор” хөкем сөрә бит!) Шул ук вакытта хезмәткә, ялга, бе¬ лемгә хокук кебек байтак социаль хокуклар тормыш чынбарлыгына әверелә. Тагын бер мәсьәләгә тукталыйк. СССР Конституция¬ сенең иң беренче вариантында Татарстан, Кыргызстан, Казахстан автономияле республикаларының статусын союздаш республикалар статусы дәрәҗәсенә күтәрү ка¬ рала. Кыргызстан һәм Казахстанның статусы чыннан да күтәрелә. Ләкин социаль-икътисади һәм мәдәни үсе¬ ше буенча Казахстанны һәм Кыргызстанны узып китсә дә (территорияләрен исәпкә алмаганда), Татарстанның статусы үзгәртелми. Советларның VIII Бөтенсоюз ко¬ рылтаенда “ССР Союзы Конституциясе проекты турын¬ 400 401
да” докладында И.В. Сталин болай ди: “Татарстан Рес¬ публикасы, мәсәлән, автономияле республика булып кала, ә Казахстан Републикасы союздаш республикага әверелә, ләкин бу әле мәдәни һәм хуҗалык үсеше күзлегеннән караганда Казахстан Республикасы Татарстан Республи¬ касыннан югарырак тора, дигән сүз түгел. Эш нәкъ ки¬ ресенчә тора”. Менә шундый логикага сыймый торган карарның чын сәбәбе турында тарихчылар бүгенгә кадәр бәхәсләшәләр. 1937 елның 25 июнендә ТАССР Конституциясе ка¬ бул ителә. Ул илнең Төп Законын кабатлый. Шул ук вакытта анда Татарстанның милли, тарихи үзенчәлеклә¬ рен чагылдырган положениеләр дә байтак була. Әйтик, аның гражданнары мәктәпләрдә, дәүләт, мәдәни һәм башка учреждениеләрдә ана теленнән файдалану хоку¬ кы алалар. 1938 елның җәендә Россия Федерациясе һәм ТАССР - ның югары дәүләт органнарына — Югары Советлары¬ на — сайлаулар була. Партия органнары депутатлык¬ ка кандидатларның социаль һәм милли составын кат¬ гый билгелиләр. Кандидатлар арасында хатын-кыз¬ лар, коммунистлар, комсомоллар, хәрбиләр, иҗат ин¬ теллигенциясе вәкилләренең күпме буласы да алдан карала. “Коммунистларның һәм партиясезләрнең какшамас блогы” кандидатына бирелгән тавышлар саны 90 проценттан да ким булмаска тиеш дип ку¬ шыла. Республика Югары Советына 143 депутат сайлана. Алар арасына эшчеләр һәм колхозчылардан — 93, ин¬ теллигенция һәм хезмәткәрләрдән — 50, хатын-кызлар¬ дан — 25 кеше керә. Милли яктан депутатлар түбәндәгечә бүленә: татарлар — 77, руслар — 48, чуашлар — 7, баш¬ ка халыклар вәкилләре 11 кеше була. Депутатлардан 100 кеше — коммунист, 16 сы — комсомол һәм 27 се партиясез була. Бу күрсәткечләр буенча югары дәүләт органы вакыт, заман үзенчәлеген чагылдыра. Ә сайлау¬ чылар үзләренең мәнфәгатьләре искә алыныр дип ыша¬ налар. 1939 елның декабре ахырында республика җирле органнарына депутатлар сайлана. 26,7 мең шәһәр, рай¬ он, поселок һәм авыл Советлары депутатлары арасында 7 мең коммунист һәм комсомол, 19,6 партиясез һәм 8,7 мең хатын-кыз була. “Зур террор” чорыннан соң җәмгыять акрынлап ты¬ нычлана башлый. Элеккеге колачын югалткан репрес¬ сияләрдән курку артка чигенә. 1939-1940 елларда сәяси сәбәпләр буенча 1357 кеше кулга алына, 1586 кеше га¬ епле дип табыла. Судлар атып үтерү турында да карар¬ лар чыгара. Масса-күләм оешмалйрдан профсоюзлар һәм ком¬ сомол иҗтимагый-сәяси тормыш үзәгендәге төп оеш¬ малар булып кала. Сугыш алды елларында өлкә ком¬ сомол оешмасы үсә төшә, 1940 ел ахырына анда 104 меңнән артык яшьләр тора. Пионер оешмалары сафы да киңәя. Осоавиахим (Оборонага, авиациягә һәм химия төзе¬ лешенә ярдәм җәмгыяте), Кызыл Хач һәм Кызыл Ярым- ай җәмгыяте зур эш алып бара. Мисал өчен, Осоавиа¬ хим составында 125 мең кеше хәрби эш үзләштерә. Рес¬ публикада меңнәрчә укчы һәм снайперлар, пулеметчы¬ лар, радистлар да әзерләнә. Тиздән алар Ватанны саклау¬ чылар сафына баса. 40 нчы еллар башында пионерлар һәм укучылар арасында, Аркадий Гайдарның “Тимур һәм аның командасы” исемле повесте йогынтысында, тимур¬ чылар хәрәкәте җәелеп китә. Аңа катнашучылар кы- зылармиячеләр гаиләләренә, картларга, гражданнар сугышы ветераннарына ярдәм итәләр, урам малай¬ лары төркемнәренә каршы торалар. Сугыш алдынан тимурчылар Халхин-Гол елгасы һәм Хәсән күле янындагы сугышларда, совет-фин сугышында кат¬ нашкан сугышчылар гаиләләренә аерым игътибар бирәләр. Өченче бишьеллыкта шәһәрләрдә гомуми урта белемгә һәм авылларда гомуми җидееллык белемгә күчү тормыш¬ ка ашырыла. 1940 елда гомуми белем мәктәпләренең саны республикада 540 меңнән артып китә. Аларның яртысын татарлар тәшкил итә. Бу исә 1928 елга кара¬ ганда 2,7 мәртәбә артыграк була. Укый-яза белүче ха¬ лык саны 90,4 процентка җитә. 402 403
1940 елның октябрь башында “СССР дәүләт хезмәт резервлары турында” Указ кабул ителә. Анда һөнәр, ти¬ мер юл училищелары, ФЗӨ мәктәпләре ачу һәм яшьләр¬ не һәр елны масса-күләм эш һөнәрләренә өйрәтү өчен җыю (мобилизация) карала. Сугыш алдыннан респуб¬ ликаның хезмәт резервы уку йортларында 5 мең кеше укый. Махсус урта белем һәм югары белем бирү системасы үсә. Республикада 54 техникум һәм 14 вуз эшли. Анда 25 мең кеше укый, аларның 8 меңе татар була. 1939 елда Казан университетында тарих факультеты эшли баш¬ лый. Кайберләрен ябу яки фәнни-тикшеренү институт¬ лары белән кушылу сәбәпле, фәнни учреждениеләр саны бераз кими. Хәзер алар 25 кенә кала. Химия, матема¬ тика, медицина, авыл хуҗалыгы һәм башка тармак¬ ларда 1,2 мең кеше тикшеренү эше белән шөгыльләнә. Фәнни хезмәткәрләрнең биштән берен татарлар тәшкил итә. Республиканың 20 еллык юбилее уңаеннан профес¬ сорлар А.Ф. Агафонов, Н.К. Горяев, И.В. Домрачев, Н.Н. Парфентьев, А.Г. Терегулов “РСФСРның атка¬ занган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек булалар. 1939 елда ТАССР Халык Комиссарлары Советы кар¬ шында Тел, әдәбият, тарих фәнни-тикшеренү институты төзелә. Биредә тел белгечләре Г.Х. Алпаров, Р.С. Гази¬ зов, Л.З. Җәләй, Ш.А. Рамазанов, В.Н. Хангилдин, әдәбиятчылар Я.Х. Агишев, М.Х. Гайнуллин, Г.М. Ха¬ лит, Х.Х. Хисмәтуллин, фольклорчы Х.Х. Ярми, та¬ рихчылар, археологлар һәм этнографлар Н.И. Воробь¬ ев, Х.Г. Гыймади, Н.Ф. Калинин, А.А. Тарасов, Е.И. Чер¬ нышев һ.б. эшли. Шул ук вакытта коллективның фәнни тикшеренү программасына, коммунистик идеология күзлегеннән карап, татар халкының тарихы һәм мәдәниятенең байтак катлаулы битләре кертелми. Интеллигенция составында Октябрьдән соңгы чорда әзерләнгән кадрлар күбәя. 1940 елда Татарстанда югары һәм махсус урта белемле 54 мең белгеч эшли. Шулар- ның 18 меңе — татар, аларның 34 меңнән артыграгы 1928-1939 елларда вуз һәм техникум тәмамлаган ке¬ шеләр була. Өченче бишьеллыкта республикада мәдәни-агарту учреждениеләре челтәре киңәя. Әйтик, сугыш башла¬ ныр алдыннан Татарстанда 2,2 мең китапханә эшләп, аларда 2,3 мең данә китап була; халыкка 3 мең клуб, 337 кино күрсәтү җайланмасы, 13 музей хезмәт күрсәтә. Казанда А.М. Горький музее төзелә. Вакытлы матбугат бик бай була. 1941 ел башына рес¬ публикада 155 газета һәм журнал нәшер ителә. Алар¬ ның 75 е татар телендә чыга. 1939 елның маенда ТАССР Югары Советы Прези¬ диумы татар әлифбасын рус графикасына — кирилли¬ цага — күчерү турында Указ чыгара. Шушы елның көзеннән яңа алфавитны мәктәпләргә кертү башлана, ә 1940 елның 1 гыйнварыннан ул учреждениеләрдә һәм матбугатта кулланыла башлый. Латиница ниге¬ зендә чыгарылган миллионнарча данә китапның уку¬ чысы калмый. Сугыш алды елларында татар әдәбиятчылары алда¬ гы чордагы темалар өстендә эшләүне дәвам итә. Язу¬ чылар, шагыйрьләр, драматурглар арасында шөһрәтле яңа исемнәр күренми. Совет хөкүмәте байтак язучы¬ ларның әдәбият өлкәсендәге казанышларын югары бәяли. Сугыш башланыр алдынан гына бер төркем язучы СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. Республиканың мәдәни тормышында Казанда Татар опера һәм балет театры төзелү мөһим вакыйга була. Аның опера труппасын нигездә инде югарыда әйтелгән Татар опера студиясен тәмамлаган җырчылар тәшкил итә. Студия Мәскәүдә 1934-1938 елларда эшли һәм әлеге театр өчен 30 солист әзерли. Театр 1939 елның 17 июнендә Нәҗип Җиһановның “Качкын” операсы белән ачыла. 1940 елның июнендә Мансур Мозаффаровның “Галиябану” операсының премьерасы була. Н. Җиһанов һәм Муса Җәлилнең иҗади хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә яңа опера — “Ал¬ тынчәч” дөньяга чыга. Ул озак еллар буена татар сәхнәсе¬ нең иң популяр әсәрләренең берсе булып кала. 404 405
1939 елда Татарстан совет Композиторлар берлеге төзелә. Шуның белән художество интеллигенциясенең иҗади эшчәнлеген җайга салып торучы органнар төзү эше тәмамлана. 1941 елның җәендә Мәскәүдә татар әдәбияты декада¬ сы үткәрү карала, ләкин ул бары тик 16 елдан соң гына уздырыла. 1941 елның 14 июнендә ТАСС хәбәре игълан ителә. Анда Көнбатыш матбугатының “СССР һәм Германия ара¬ сында сугыш якынаюы”, “Германиянең СССРга һөҗүм итәр өчен СССР чикләрендә үз гаскәрләрен туплавы ту¬ рында” хәбәрләре кире кагыла. ТАСС хәбәрендә болай диелә: “Германия, Советлар Союзы кебек үк, һөҗүм итмәү турында пакт шартларын тайпылышсыз үти; шуңа күрә, совет даирәләре фикеренчә, Германиянең пактны бозар¬ га һәм СССРга һөҗүм итәргә теләве турында имеш-ми¬ меш хәбәрләрнең бернинди дә нигезе юк”. Бу Бөек Ва¬ тан сугышы дип аталган сугыш башланырга 8 көн кала әйтелә. Шулай итеп, өченче бишьеллыкта республиканың икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни куәте шактый үсә. Тормышның төрле тармакларында татар халкының фактик тигезлеген тәэмин итүдә мөһим адым ясала. Фашистлар Германиясенең Советлар Союзына һөҗүме иҗади төзелеш барышын өзүгә китерә. Сораулар һәм биремнәр Q1. Өченче бишьеллык планы буенча ТАССР промышленнос- ■ тена һәм авыл хуҗалыгына нинди үгәрешләр кертү карала? 2. 1941 елның башына республика халык хуҗалыгының кай¬ сы тармагы үсешендә мөһим нәтиҗәләргә ирешелә? Сез моны ничек аңлатасыз? 3. Татарстанда «зур нефть» эзли башлау турында сез нәрсә беләсез? Нефть ятмалары эзләүгә зур игътибар итү нәрсәгә бәйле? 4. Өченче бишьеллык пла¬ нын дәүләт нинди ысуллар белән үтәргә омтыла? Шуларны тасвирлап бирегез. 5. Өченче бишьеллыкта республиканың со¬ циаль үсешен күз алдына китерегез. 1937 ел белән чагыштыр¬ ганда, халыкның тормыш дәрәҗәсе ничек үзгәрә? 6. СССР Кон¬ ституциясен кабул иткәндә Татарстан статусын союздаш рес¬ публика дәрәҗәсенә күтәрү турындагы тәкъдимнең ни өчен кире кагылуын аңлатып карагыз. 7. Республиканың 1938-1940 һәм 1933-1937 еллардагы иҗтимагый-сәяси тормышын чагыш¬ тырыгыз. Сез нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? 8. Республикада өченче бишьеллыкта халык мәгарифе өлкәсендә нинди үзгәрешләр була? 9. Сугыш алды елларында татар әдәбияты һәм драматургиясе үсешенә бәя бирегез. 10. Өстәмә әдәбият белән танышып, Татар опера һәм балет театры төзелү тарихын сөйләп бирегез. Бу вакыйганың әһәмиятен сез нәрсәдә күрәсез? XIV бүлек. Авыр сынау еллары 1941 елның 22 июне һәм 1945 елның 9 мае. Шушы ике көн арасында Ватаныбыз тарихының аерым бер олы сәхифәсе ята. Ул — совет халкының Бөек Ватан сугы¬ шында фашистлар Германиясенә һәм аның союздашла¬ рына каршы 1418 көн һәм төн буена фидакарь көрәше сәхифәсе. Бу дөнья тарихындагы иң авыр сугыш була. Аның нәтиҗәсендә совет халкы миллионнарча корбаннар исәбенә үз Ватанының иминлеген, бәйсезлеген саклап кала, дөнья цивилизациясен коткаруга хәлиткеч өлеш кертә. Нәкъ менә совет-герман фронтында Вермахтның төп көчләре тар-мар ителә, аның хәрби техникасының дүрттән өч өлеше юкка чыгарыла. Бөек Ватан сугышының җиңү белән тәмамлануы су¬ гышчыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең масса-күләм сугышчан һәм хезмәт батырлыгы, фидакарьлеге нәтиҗә¬ се була. Авыр сынау елларында туган илгә мәхәббәт, ба¬ сып алучыларга карата кайнар нәфрәт совет җәмгыятен бер йодрыкка туплый, аңа бетмәс-төкәнмәс көч бирә. Татарстан халкы да җиңүгә зур өлеш кертә. Хәрәкәттәге армия сафында республиканың 700 меңгә якын кешесе илнең азатлыгын яулауда катнаша. Фронтка корал, кием- салым, азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары туктаусыз агып тора. Ул дәһшәтле еллар буыны үзенең патриотик, гражданлык бурычын намус белән үти. § 54. Тормышны сугыш шартлары җаена кору Сугыш барлык көчләрне дошманга каршы көрәшкә туплау өчен бик тиз һәм кискен чаралар күрүне таләп итә. 22 июньдә СССРның кайбер урыннарында сугыш хәле игълан ителә. Шул ук көнне 1905-1918 елларда 407 406
туган, хәрби хезмәткә яраклы кешеләрне мобилизаци¬ яләү турында игълан ителә. Икенче көнне Баш коман¬ дование Ставкасы, аннары эвакуация Советы төзелә. СССР Совнаркомы һәм ВКП(б) ҮКның 1941 елның 29 июнендә фронт яны өлкәләренең партия һәм совет оешмаларына җибәргән директивасы (күрсәтмәсе) илне бердәм сугышчан лагерьга әйләндерүнең төп програм¬ масы була. Бу документның төп фикерен “Барысы да — фронт өчен, барысы да — җиңү өчен!” дигән лозунг чагылдыра. Барлык хакимият Дәүләт Оборона Коми¬ теты кулында туплана. Ил тормышын сугыш шартлары җаена үзгәртеп кору әнә шулай башлана. Безнең республика тор¬ мышы да сугыш вакыты таләпләренә буйсындыры¬ ла. Мобилизация. Әле СССР Югары Советы Президиу¬ мының “Хәрби хезмәт итәргә тиешле кешеләрне мо¬ билизацияләү турында” Указы чыкканчы ук, хәрби ко¬ миссариатларга үз ирекләре белән Кораллы Көчләр сафына басарга теләүчеләрдән гаризалар агыла баш¬ лый. Аларны эшчеләр, колхозчылар, хезмәткәрләр, иҗат интеллигенциясе вәкилләре, яшь егетләр һәм кызлар, пенсионерлар, хәтта балалар да яза. Яшел Үзән шәһәре комсомол кызлары күмәк гаризаларында бо¬ лай дип яза: “Абыйларыбыз белән фронтка китәргә телибез. Кызыл Хач дружинасына кабул итүегезне һәм фронтның алгы сызыгына җибәрүегезне сорыйбыз. Дошман бездә хатын-кызның Ватанны сакларга һәр минутта әзер торуын белсен”. Июль уртасына республика буенча үз ирке белән фронтка китәргә теләүчеләрнең гомуми саны 14 меңнән арта. Күп кенә башлангыч партия оешмалары, 76 комсомол оешмасы тулы составлары белән фронт¬ ка китә. Мобилизацияләнгән кешеләрнең зур өлешен ком¬ мунистлар һәм комсомоллар тәшкил итә. Коммунист¬ лар гаскәрләргә партия-сәясәт эшенә, партизаннар от¬ рядларына җибәрелә. Комсомоллар танкка каршы көрәшүчеләр подразделениеләренә, һава десанты һәм зенит частьләренә, соңрак чаңгычылар батальоннары¬ на алына. Кыска гына вакыт эчендә республиканың хәрби мобилизация пунктлары фронтка 200 меңләп кеше озата. Резервлар әзерләү, гомуми мәҗбүри хәрби уку. 1941 елның июль уртасында Дәүләт Оборона Комитеты (ДОК) “Оборона Халык Комиссариаты һәм Хәрби Диң¬ гез Флоты системасында резервлар әзерләү турында” карар кабул итә. Бөтен ил буйлап яңа частьләр һәм берләшмәләр төзелә башлый. Сугышның беренче айларында республикада 52 нче аерым укчы бригада, 334 нче һәм 146 нчы укчы ди¬ визияләр оештырыла һәм Мәскәү юнәлешенә озаты- ла. 1941 елның ноябре—декабрендә Бөгелмәдә 352 нче укчы дивизия оештырыла. Армиягә алынганнарны хәрби эшкә өйрәтү, кадр¬ лар әзерләү буенча зур эш алып барыла. 1941 елның августында республикада хәрби әзерлек белән 33 мең кеше шөгыльләнә. Предприятиеләрдә һәм учреж¬ дениеләрдә шәфкать туташлары һәм санитар дружи¬ налар әзерләү буенча кыска курслар оештырыла. Урта буын медицина кадрларын әзерләү Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай җәмгыяте буенча да алып барыла. Сугыш елларында Татарстанда барысы 10 меңнән ар¬ тык шәфкать туташы һәм санитар дружина әгъзасы әзерләнә. 1941 елның 1 октябреннән республикада гомуми мәҗбүри хәрби уку башлана. ДОКның “СССР граж¬ даннарын хәрби эшкә гомуми мәҗбүри өйрәтү-укыту турында” карары буенча 16 яшьтән 50 яшькә кадәрге ирләр промышленность предприятиеләрендә, колхоз¬ ларда һәм совхозларда эштән аерылмыйча кыска кур¬ слы хәрби уку үтәргә тиеш була. 16 яшькә җиткән укучы ир балалар һәм урта мәктәпләрдә 8—10 клас¬ сларда укучы кызлар, вуз студентлары да шундый ук укуга тартыла. Алар хәрби белем ала, сафта йөрү әзерлеге үтә, ко¬ рал белән эш итәргә, чаңгыда йөрергә өйрәнәләр. Хәрби мәҗбүри укытуның махсус подразделениеләрендә пу¬ леметчылар, минометчылар, танкка каршы сугышучы¬ лар, элемтәчеләр әзерләнә. Сугыш елларында гомуми 408 409
хәрби мәҗбүри уку системасында республиканың һәр уналты кешенең берсе хәрби әзерлек ала. Снайпер, радист, телеграфист, телефонист хәрби һөнәрен республиканың 23 мең кызы үзләштерә. Го¬ муми хәрби уку узган сугышчылар кебек, алар да хәрәкәттәге армиягә озатыла. Барча халык дошманның һава һөҗүмен кире ка¬ гарга өйрәнә. Сугышның беренче чорында, гитлерчы¬ лар ашкынып алга омтылган вакытта, андый һөҗүм куркынычы зур була. 1941 елның көзендә немец авиа¬ циясе Казан тимер юлын бомбага тота, Яшел Үзән рай¬ онындагы Идел күперен юк итәргә маташа. Сентябрь ахырында Казанда, Яшел Үзәндә, Урмары—Яшел Үзән—Юдино—Биектау тимер юлының буеннан буе¬ на, башка байтак районнарда ут яктысын тулысынча яшерү режимы кертелә. Казан аэроклубында — очучылар, Казан танк учи¬ лищесында командирлар әзерләү эше бара. Сугыш ел¬ ларында бу училищеның 17 укучысы Советлар Со¬ юзы Герое исеменә лаек була. Казан каймасы” төзү. Октябрьнең беренче ярты¬ сында ДОК Идел төбәге районында оборона чикләре төзү турында карар чыгара. Ул чикләр дошман ерак тылга чыга калганда аңа комачау итәр өчен эшләнә. Чик сызыгы Мари, Чуаш һәм Татарстан Республика¬ лары аша узарга тиеш була. Татарстан территориясендә оборона чиген Казан ти¬ рәсендә ярымбоҗра сыйфатында ясау планлаштыры¬ ла. Ул Покровское авылыннан Урмары станциясе, Кайбыч һәм Апае аша Горький шәһәренә таба сузы¬ лырга тиеш дип билгеләнә. Тиздән халыкны, җигүле транспортны “Казан кай¬ масы” төзелешенә мобилизацияләү башлана. Төзелеш эшенә промышленность предприятиеләре эшчеләре, колхозчылар, хезмәткәрләр, интеллигенция, йорт ху- җабикәләре, укучы яшьләр, укытучылар җәлеп ителә. Аларның төп өлешен хатын-кызлар тәшкил итә. 30 градуслы салкында ач-ялангач кешеләр көрәкләр, авыр кәйләләр белән таштай каткан җир казыйлар. “Без ярты айдан бирле трассада эшлибез, — дип яза Казан университеты студенткасы Г.Л. Кузнецова үзе¬ нең көндәлегендә. — Мохтаҗлыкта яшибез. Ипи аз. Шикәр юк. Тоз юк. Эшкә иртәнге сәгать 6 да китәбез, кичке биштә кайтабыз. Көрәкләр белән казыйбыз, кат¬ кан җирне лом белән чокыйбыз”. Тора-бара трассада ут нокталары, дзотлар, команда пунктлары, траншеяләр, танкка каршы чокырлар барлыкка килә. Оборона чиген төзү эше 1942 елның февралендә төгәлләнә. Вакыт-вакыт “Казан каймасы” н төзүдә мил¬ лионнан артык кеше катнаша. Аларның фидакарь хез¬ мәте нәтиҗәсендә ДОК куйган бурыч дүрт айдан бераз гына артык вакыт эчендә башкарыла. Казан ерак тылда булуга карамастан, бандитлык, урлау-талау, оборона предприятиеләрендә диверсияләргә каршы көрәш тукталмый. Диверсантларның Идел аша салынган тимер юл күперен шартлатырга омтылуы бик вакытлы өзелә. (Безнең фронтларны Уралдан һәм Себердән килгән корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү шул күпер аша бара.) Шулай итеп, совет-герман фронтында сугыш хәрәкәтләре башланып китүнең беренче көннәреннән үк республика тормышы сугыш җаена корыла баш¬ лый. Хәрби хезмәт итәргә тиешле кешеләрне мобили¬ зацияләү, сугышчан резервлар туплау авиация һәм танк гаскәрләренә командирлар, техник кадрлар, фронт өчен медицина хезмәткәрләре һәм госпитальләр әзер¬ ләүне оештыру, халыкның оборона чикләре төзүдә катнашуы — болар барысы да шул вакытка хас үзенчә¬ лекле эшләр була. Сораулар һәм, биремнәр п 1. Республика кешеләренең СССР Кораллы Көчләре сафына ■ үз ирекләре белән басарга теләп гариза бирүләре, сезнеңчә, нәрсә турында сөйли? 2. Гомуми мәҗбүри хәрби уку узган сугышчылар сугышчан шартларда кем була ала? 3. Сугышның беренче чорында Татарстан территориясендә нинди хәрби частьләр төзелә? 4. Республикада фронтка командирлар һәм башка кадрлар хәзерләү турында сөйләп бирегез. 5. “Казан каймасы” төзү турында сез нәрсә беләсез? 410 411
§ 55. Сугыш кырларында һәм фронт сызыгы артында 1941 елның 22 июнендә ял көне иртәсендә 3 сәгать минутта СССРның көнбатыш чигендәге тынлык меңнәрчә самолет тавышы, ун меңнәрчә туп һәм мино¬ мет залпларыннан чәлпәрәмә килде. Чик буенда ур- аа“кансовет хәрби объектлары ут өермәсе астында калды. Гитлер авиациясе шәһәрләрне дә утка тотты. Моннан соң Вермахтның коры җир гаскәрләре дә Һөҗүмгә күчте. н д Германиянең башкомандованиесе “Барбаросса” пла¬ нын тормышка ашыра башлады. Бөек Ватан сугышы дүрт елга якын дәвам итте. Татарстан уллары һәм кызлары аның барлык бәре¬ лешләрендә партизаннар хәрәкәтендә дә катнаштылар. Аларның 350 меңнән артыгы Ватан азатлыгы һәм бәисезлеге өчен сугыш кырларында ятып калды. Хәрәкәттәге армиядә. “Барбаросса” планы җиңүгә яшен тизлеге белән ирешү теләгенә корылган иде. Гит¬ лерчылар 1941 елның җәйге сугышында Кызыл Армия бик тиз тар-мар ителер, ә немец гаскәрләре СССРның Иделгә һәм Төньяк Двинага кадәрге Европа өлешен ба сып алыр дип план коралар. Бөтен операциягә биш ай вакыт күздә тотыла. Ләкин “блиңкриг”ның башында ук немецларның һәм Германиягә союздаш илләрнең гаскәрләре бик каты каршылыкка очрый. Сугышның өченче көнендә Вермахтның коры җир гаскәрләре генераль штабы җи¬ тәкчесе генерал Ф. Гальдер үзенең көндәлегенә: “Су¬ гышта аерым рус берләшмәләренең нык каршылык күрсәтүен билгеләп үтәргә кирәк. Әсир төшмәс өчен дот гарнизоннарының үзләрен дотлары белән бергә шартлату очраклары булды”, - дип язып куя Бөек Ватан сугышы елъязмасына Брест крепосте¬ ның героик оборонасы мәңгегә язылып калды. Бу обо¬ ронага 13 совет командиры җитәкчелек итә. Алар ара¬ сында Питрәч районы Әлбәдән (Альвидино) авылында туып үскән егет, 44 нче укчы полк командиры П.М. Гав- рилов та була. Крепость сакчылары тулысынча ка¬ малышта калган хәлдә көрәш алып баралар. Алар¬ ның бер йотым суы, азыклары, медикаментлары да калмый. Майор П.М. Гаврилов Көнчыгыш фронт оборонасы белән җитәкчелек итә. 12 июльгә аның ике генә су¬ гышчысы кала. Соңгы бәрелештә яраланып беткән майор якынлашып килгән дошманга ике граната таш¬ лый һәм аңын югалта. Аны әсирлеккә алалар. Дош¬ манны корычтай ихтыяры һәм рухи ныклыгы белән шаккатырган совет командирын үз күзләре белән күрер өчен, гитлерчы офицерлар хәрби әсирләр лагерена бер¬ ничә көн килеп йөриләр. Брест крепостен саклаучылар тулы бер немец ди¬ визиясен бер ай буена тоткарлап тора. 1965 елның маенда крепостька “Герой крепость” исеме бирелде. Аның территориясендә 1979 елда Советлар Союзы Ге¬ рое Петр Михайлович Гаврилов күмелде. Карелиядә бер чик буе заставасын Түбән Кама рай¬ оны Прости авылында туып-үскән өлкән лейтенант Н.Ф. Кайманов җитәкчелегендә бер төркем сугыш¬ чы саклый. Сугышның беренче көннәрендә алар дошманның 60 һөҗүмен кире кагалар. “Правда” газетасында болай языла: “Ьәр чик сакчысына 10- 15 дошман туры килә. Көрәш авыр шартларда бара: дошман тылга чыгып, тышкы дөнья белән барлык элемтәләрне өзә. Азык-төлек, сугыш кирәк-ярагы бетә. 19 кеше һәлак була, исән калганнарның да яртысы яралана. Бары тик 22 июль төнендә генә отряд үз позициясеннән китә һәм чолганыштан чыга”. 1941 елның 26 августында, республикада туып-үскән кешеләрдән беренче батыр буларак, Никита Фадеевич Каймановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1943 елда каһарман чик сакчысына Гитлерга каршы өч со¬ юздаш дәүләт коалициясе (берләшмәсе) җитәкчеләре¬ нең Тәһран конференциясен саклау ышанып тапшы¬ рыла. Ватан өчен көрәш сәхифәсенә аяусыз һава сугыш¬ лары да кереп калган. Совет очучылары дошманга 412 413
мөмкин кадәр зуррак зыян ясарга омтыла. Еш кына алар һава һәм ут тараны да куланалар. Бөек Ватан сугышы тарихында иң беренчеләрдән булып Казан егете Дмитрий Кокорев Ленинград күгендә дошман очкычына үзенең сугышчан машинасы белән 1941 ел¬ ның 22 июнендә ташлана. Совет фронтында дошман Көнбатышта моңа кадәр күрелмәгән югалтуларга дучар була. Ләкин, совет су¬ гышчыларының масса-күләм батырлыгы һәм фида¬ карьлегенә карамастан, фронтта хәл мөшкелләнә бара. Көче күп мәртәбә артык булу сәбәпле, дошман чик бу¬ ендагы сугышларда җиңеп чыга. Беренче өч атнада ул 300—360 километр алга китә. 10 июльдә 1941 ел җәенең иң зур бәрелеше Смо¬ ленск шәһәре тирәсендә җәелеп китә. Аның барышын¬ да немец гаскәрләре икенче бөтендөнья сугышында бе¬ ренче мәртәбә төп юнәлештә оборонага күчәргә мәҗбүр булалар. Смоленск җирендә сугышларда 18 нче Казан дивизия¬ се сугышчылары үзләрен данга күмә. Алар Днепрда мөһим чикне саклыйлар. Камалышта калып, дивизия берничә тәүлек буена дошманның туктаусыз һөҗүмнәрен кире кага. Күп югалтулар бәрабәренә булса да, приказ үтәлә. 1941 елның җәендә һәм көзендә Ленинград янында аяусыз сугышлар бара. Большое Жабино авылы тирә¬ сендә НКВД гаскәрләренең Ново-Петергоф хәрби-сәя- си училищесы 1 нче батальоны чик сакчылары дошман¬ га җаннарын да кызганмыйча каршы торалар. Арча рай¬ онында туып үскән курсант Самат Әмиров биредә зур батырлык күрсәтә. Ул дошманның миномет батареясын һәм пулемет ноктасын юк итә. Каһарман һәлак була. Авыл кырыендагы гранит обелискка, башкалар белән бергә, аның исеме дә алтын хәрефләр белән язып куел¬ ган. 1941 елның 8 августында совет бомбардировщикла¬ ры, Сааремаа утравындагы аэродромнан күтәрелеп, Бер¬ линга юнәлеш ала. Экипажлар арасында безнең дә бер¬ ничә якташыбыз була. Самолетлар Германия башкала¬ сына һәм тирән немец тылына бомбалар ташлыйлар. Берлинга бер һөҗүмдә Казанда төзелгән ТБ-7 самолет¬ лары да катнаша. 1941 елның көзендә немец-фашист гаскәрләре Мәскәүгә ике һөҗүм ясый. Стратегик һөҗүмнең го¬ муми исеме “Тайфун” була. Ул Совет башкаласын алу¬ ны максат итеп куя. Совет-герман фронтының үзәк өлешендә октябрь- ноябрь айларында каты сугышлар бара. Аларда безнең республика сугышчылары да катнаша. ~ “Катюшалар” дивизионы командиры Барый Йосы- пов сугышларда куркусыз сугышчы булып таныла. Мәскәү янында, фронтның төрле участокларына ба¬ рып чыгып, аның дивизионы дошманның котын ала. Берләшмә, немец танклары һөҗүмен кире кагу өчен, Старая Русса янына җибәрелә. Бер бәрелештә пол¬ ковник үзе дошман танкын яндыра, 4 мәртәбә ярала¬ на, сукырая, ләкин сугышчан позициясен ташламый. Авыр яралы командирны самолетта Мәскәүгә җибәрәләр. Госпитальдә ДОК әгъзасы А.С. Щербаков Б.А. Йосыповка Ленин ордены тапшыра, ә атаклы сынчы В.И. Мухина биредә үк геройның бюстын ясый. Көньяк юнәлештә генерал X. Гудерианның танклар төркеме Мәскәү янына бәреп керергә омтыла. Аның юлына Туланы саклаучылар үтә алмаслык киртә булып басалар. Дошман һөҗүменә каршы һөҗүм ясаганда, Барыбин- ка авылы янында безнең танклар ротасының өч танкы сафтан чыга. Ә танк йөртүче Виктор Григорьевның “КВ’ машинасы ике ату белән ике немец танкын яндыра. Аның танкы авылга таба барганда, аны уздырмас өчен, дошман танкы юлга аркылы төшә. “КВ”га дошман сна¬ ряды тиеп, аның тубы борылмый башлый, һәм элек Казанның 81 нче мәктәбен тәмамлаган егет дошман ма¬ шинасын бәрдерергә карар итә. Немец танкы юл читенә ава. Зур тизлектә В. Григорьев авылга бәреп керә, дош¬ манның танкка каршы ата торган ике тубын, уннан ар¬ тык йөк машинасын сытып ташлый. Бу батырлыгы өчен В.А. Григорьев Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек була. 414 415
Кызыл Армия башкаланы саклап кала, “блицкриг” планы ахыргача җимерелә. Ләкин Мәскәү янындагы су¬ гыш әле моның белән тәмамланмый. Ул 1942 елның апреленә кадәр дәвам итә. Аның соңгы этабында фашистлар һөҗүменә каршы ясалган һөҗүмнәрдә республикада төзелгән берничә берләшмә катнаша. Болар күп өлеше татарлардан тор¬ ган 352 нче укчы дивизия, 334 нче һәм 146 нчы укчы дивизияләр була. 1942 елның язгы-көзге сугышларын¬ да Кызыл Армия уңышсызлыкларга очрагач, дошман Төньяк Кавказга барып җитә һәм бер үк вакытта Ста¬ линградка ыргыла. Июль уртасыннан алты ай ярымга сузылган Сталинград сугышы башлана. Ул Бөек Ватан сугышының борылыш ноктасына әверелә. Сталинградны яклаучы 62 нче армия составында 147 нче укчы дивизия дә авыр сугышларда катнаша. Татарстанда төзелгән бу дивизия сугышчылары искит¬ кеч ныклык күрсәтә. Берләшмә дошманга зур зыян ки¬ терә, ләкин үзе дә сизелерлек югалтуларга дучар була. Дивизиянең исән калган частьләре август уртасында чолганыштан чыга. 27 сугышчы Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Бер бәрелештә элеккеге Казан эшчесе, кече политрук А.Г. Евтифеев җитәкчелегендәге сугышчылар төркеме биш тәүлектән артык мөһим биеклекне үз кулында тота. Бу төркемдә безнең якташыбыз Фәхри Гайнет- динов та сугыша. Сугышчыларның танкка каршы ата торган 20 патроны белән бер мылтыгы һәм йөз иллеләп яндыргыч кушылмалы шешәләре була. Алар 70 тән ар¬ тык танкның берничә һөҗүмен кире кайтаралар. Дош¬ ман 27 танкын һәм 150 дән артык солдатын сугыш кы¬ рында калдыра. Сталинград күгендә авиаэскадрилья командиры Советлар Союзы Герое Фәрит Фәтхуллин һәлак була. Бер сугышта ул берьюлы өч дошман очкычын юк итә. Сталинград үзәгендә 9 гыйнвар мәйданында бомбага тотудан исән калган бердәнбер йортны сержант Я.Ф. Пав¬ лов җитәкчелегендәге кечкенә генә бер төркем сугышчы ике ай диярлек үз кулында тота. Алар арасында безнең якташлар бронебойщик Ф.З. Рамазанов һәм сугышчы Шкуратов та була. “Павлов йорты” солдат даны йорты¬ на әверелә. Шушы ук йортта легендар снайпер Анатолий Чехов сугыша. Элекке Казан эшчесе 265 гитлерчыны юк итә. Сталинград эчендә барган сугышларда Лаеш районын¬ да туып-үскән снайпер Г.Я. Волков та зур осталык күрсәтә. Сталинградтан төньяк-көнбатыштарак дошманның күп санлы көчләрен республикада төзелгән 120 нче укчы дивизия бер айдан артыграк вакыт туктатып тора. Бу вакыт эчендә дивизия дошманның биш меңгә якын сол¬ датын һәм офицерын юк итә. Дивизия Ф. Паулюс армия¬ сен камап алуда һәм юк итүдә дә катнаша. 1943 ел фев¬ ралендә бу дивизия гвардия итеп үзгәртеп корыла. Без¬ нең якташыбыз полковник Г.Б. Сафиуллин командалык иткән 38 нче укчы дивизия дә шундый ук мактаулы исемгә лаек була. Сталинград сугышы 1943 елның 2 февралендә тәмам¬ лана. Аның барышында фашистлар Германиясе һәм аның иярченнәренең биш армиясе тар-мар ителә. Совет Кораллы Көчләре, дошманнан стратегик инициативаны тартып алып, сугышның ахырына тикле аны үз кулла¬ рында тоталар. Совет гаскәрләре үзләренең уңышларын 1943 елда Курск дугасындагы сугышларда ныгыта. Курск сугышы¬ ның гомуми нәтиҗәсе Бөек Ватан сугышы һәм тулаем бөтендөнья сугышы барышында тамырдан борылыш була. Курск дугасының бер участогында өлкән лейтенант Хәмзә Мөхәммәдиев зур батырлык күрсәтә. Июль су¬ гышларының бер атнасында ул шәхсән өч тигр ны, биш уртача танкны яндыра, 60 тан артык дошман сол¬ датын юк итә. Өлкән сержант взводы барысы 27 танк һәм 400 гитлерчыны сафтан чыгара. Х.М. Мөхәммәди- евкә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Г. Салихов та “Алтын Йолдыз” медале белән бүләкләнә. Курск тирәсендә Бондюгта туып-үскән туп төзәүче М.С. Фомин да зур батырлык күрсәтә. 7 июльдә ул дош¬ манның биш уртача авырлыктагы танкын, ике авыр тан¬ 416 14 А-412 417
кын, ике пулеметын юк итә. Дошман уникенче мәртәбә һөҗүм итә. Туп яңадан эшкә керешә. Сигезенче танк утка төренә — аңа геройның соңгы снаряды тия. 12 июльдә Прохоровка авылы янында бөтендөнья су¬ гышында иң зур танк сугышы була. Анда 10 нчы танк корпусы катнаша, ә аның барлык бригадалары броня¬ сына “Татарстан колхозчысы” дип язылган Т-34 танкла¬ ры белән коралланган була. Курск сугышы барышында дошманны юк итүдә ТАССР Югары Советы исемендәге бомбага тотучы авиа¬ ция дивизиясе дә катнаша. 1943 елның май ае ба¬ шында ук дивизия полклары республика хезмәт иялә¬ ре бүләген — 102 сугышчан ПЕ-62 самолеты алалар. Сугышның бер көнендә генә дә дивизия очучылары дошманның чама белән 400 танкын сафтан чыгара¬ лар. Курск дугасында каты җиңелүгә очрагач, дошман стратегик оборонага күчәргә мәҗбүр була. Совет Юга¬ ры башкомандованиесе гаскәрләрнең һөҗүм фронтын киңәйтергә карар итә. Кызыл Армия алдына тулысы белән Украинаның Днепрдан сулъяктагы өлешен, Дон¬ бассны һәм Кырымны азат итү, Днепрга барып җитү һәм аның уңъяк ярындагы плацдармны кулга төшерү буры¬ чы куела. 1943 елның сентябрь ахырына совет гаскәрләре бер¬ ничә йөз километр киңлектәге фронт белән Днепр елга¬ сына барып җитә. Градижск шәһәре тирәсендә бу елга¬ ны 69 нчы гвардия укчы дивизия (элеккеге 120 нче укчы дивизия) кичә. Снарядлар һәм миналар яңгыры астында үзенең 146 нчы полкын Днепрның уңъяк ярына капитан Шамил Рәхмәтуллин чыгара. Полк сугышчылары плацдармны тәүлектән артык үз кулларында тоталар. Полк зур югал¬ туларга дучар була, ләкин дошман аны ябышып яткан җиреннән кузгата алмый. Ярдәм килгәндә инде коман¬ дир һәлак була. Аңа вафатыннан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Днепр өчен сугышларда совет гаскәрләре масса-күләм батырлык, каһарманлык күрсәтәләр. Аеруча куркусыз 2438 солдат, офицер һәм генералга Советлар Союзы Ге¬ рое исеме бирелә, аларның һәр егерме җидедән берсе Татарстанда туып-үскән егет була. 1944 ел башына дошман Балтыйк буе республикала¬ рын, Карелияне, Белоруссиянең, Украинаның, Ленинград һәм Калининград өлкәләренең бер өлешен, Молдавия¬ не һәм Кырымны үз кулында тотуын дәвам итә. Бу җирләрне азат итү өчен безнең якташларыбыз да батыр¬ ларча көрәшә. Генерал-майор Минзакир Әбсәләмов җитәкчелеген¬ дәге 18 нче укчы дивизия Волхов, аннары Ленинград фронты составында сугыша. Авыр сугышлар белән ул Ладога күленнән Псковка һәм Островка кадәр юл үтә. Сержант Г. Гафиятуллин отделениесе Псков җи¬ рендә дошман кулындагы Освищево авылына һөҗүм итә. Газинур авылга беренче булып бәреп керә, дош¬ манның артиллерия батареясы дзоты янына барып җитә һәм аңа гранаталар тондыра. Ләкин дзот ату¬ ыннан туктамый. Газинур, шуышып барып, дзотның амбразурасын үз гәүдәсе белән каплый. Бөгелмә рай¬ оны егете Г.Г. Гафиятуллин вафатыннан соң “Алтын Йолдыз” белән бүләкләнә. 1944 елгы сугышларда Татарстанда төзелгән берләшмәләр үзләренең исемнәрен сугышчан данга күмәләр. Әйтик, 69 нчы гвардия дивизиясе дошман¬ ның Корсунь-Шевченко, аннары Яссы-Кишинев төрке¬ мен, 334 нче укчы дивизия — Витебск төркемен тар- мар итүдә, 352 нче укчы дивизия Орша, Минск һәм Гродноны азат итүдә катнаша. 352 нче һәм 69 нчы дивизияләр Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Сугышчан бурычны үрнәк төстә үтәгән һәм Тарту шәһәрен яулап алган өчен, 146 нчы Казан укчы диви¬ зиясе дә шундый ук бүләккә лаек була. Брест өчен көрәштә генерал-лейтенант Якуб Ча- нышев командалыгындагы 96 нчы Кызыл Байрак ор¬ денлы корпус зур батырлык күрсәтә. Брест-Варша- ва шоссе юлын кисеп, корпус частьләре немецлар¬ ның биш дивизиясен тар-мар итә. Дошман шәһәрне калдырып чыгарга мәҗбүр була. Белоруссия опера¬ циясендә күрсәткән батырлыгы өчен Казанда туып- 418 419
үскән егет, танк бригадасы командиры Б.В. Шульгин¬ га Советлар Союзы Герое исеме һәм генерал-майор дәрәҗәсе бирелә. Днепрның уңъяк ярындагы Украина җирендә штурмлаучы очучылар полковник Мөхәррәм Гали¬ мов һәм гвардия капитаны Николай Столяров оста сугышалар. Мисал өчен, Н.Г. Столяров командалы¬ гында 8 штурм самолеты дошманның чолганыштан чыгарга маташуын өзә. Советлар Союзы Герое Н.Г. Сто¬ ляров II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 1945 елда аңа икенче “Алтын Йолдыз” медале бирелә. Яссы янындагы сугышта немец истребительләре белән бәрелештә май ае ахырында Советлар Союзы Герое, очу- чы-штурмлаучы Ибраһим Газизуллин һәлак була. Бу вакытка ул инде дошманның 32 танкын һәм солдат¬ лары белән 105 автомашинасын юк итәргә өлгергән була. Литва территориясендәге һава сугышларында Юдино районы Ново-Николаевск авылы егете кече лейтенант Константин Шуравин һәм Казан егете старшина Камил Зәбировның яшь гомерләре өзелә. Немецларның танк колоннасына һөҗүм иткәндә, аларның очкычына зенит снаряды эләгә. Ут капкан самолетны экипаж дошман техникасы өстенә юнәлтә. 1944 елның июнендә Совет Кораллы Көчләренең азат¬ лык миссиясе башлана. Европага азатлык походында 352 нче Орша, 334 нче Витебск, 69 нчы Звенигород гвардия укчы, 146 нчы Остров укчы дивизияләре катнаша. Мәсәлән, 69 нчы дивизия Венгриянең ике шәһәрен азат итә, Венаны штурмлый. Чирмешән районында туып-үскән И.Н. Конев ко¬ мандалыгындагы 3 нче һава десанты дивизиясе Румы¬ ния һәм Венгрия җирендә сугыш алып бара. Плоешти һәм Мезеневка шәһәрләре өчен сугышта дивизия зур осталык күрсәтә. Бу сугыштагы батырлыгы өчен диви¬ зия — Ленин ордены, ә генерал И.Н. Конев “Алтын Йол¬ дыз” медале белән бүләкләнә. Берлинны алу өчен сугыш Бөек Ватан сугышын төгәлләү этабына әверелә. Ул 1945 елның 16 апрелендә башлана һәм ике як өчен дә чиктән тыш киеренке су¬ гышка әверелә. Аңа 1 нче Белоруссия, 2 нче Белорус¬ сия һәм 1 нче Украина фронтлары җәлеп ителә. 1 нче Белоруссия фронты составында безнең якта¬ шыбыз генерал-майор А.В. Кирсанов җитәкчелегендәге 76 нчы гвардия дивизиясе дә сугыша. Элеккеге Казан эшчесе А.Г. Федоров җитәкчелегендәге авиация диви¬ зиясе — Берлинны, 30 апрельдә иптәшләре белән бергәләп А. Федоров Гиммлер резиденциясен бомбага тота. Германия башкаласын бомбага тотуда ТАССР Югары Советы исемендәге 202 нче Урта Дон авиация дивизиясе эскадрильяләре дә катнаша. Очучылар дошманга “Совет Татарстаны” дип язылган ПЕ-2 бомбардировщикларын¬ нан бомба коялар. 22 апрель иртәсендә Берлинда 146 нчы дивизия су¬ гыш хәрәкәтләре башлый. Шулар нәтиҗәсендә дивизия Суворов ордены белән бүләкләнә. Берлин өчен сугышларда безнең бик күп якташлары¬ быз батырлык күрсәтә. Мисал өчен, Балтач районында туып-үскән сержант Габдулла Гарифуллин 23 апрельдә шәһәр биналарының берсенә кызыл флаг элә. Шул ук көнне бу куркусыз артиллерияче дошманның 9 станок¬ лы пулеметын, бер тубын, “фауст” белән коралланган сигез солдатын һәм 30 автоматчысын юк итә. Бу батыр¬ лыгы өчен Г.Г. Гарифуллин Советлар Союзы Герое исе¬ менә лаек була. 29 апрельдә рейхстаг өчен сугышлар башлана. 30 нчы апрель кичендә совет сугышчылары бинага бәреп керәләр. Алар арасында капитан В.Н. Маков җитәкче¬ легендәге үз ирекләре белән баручы батырлар төркем¬ нәре дә була. Артиллерияче разведчиклар — өлкән сер¬ жантлар Г.К. Заһитов, А.Ф. Лисименко, сержантлар А.П. Бобров, М.П. Минин составындагы штурм төрке¬ ме сугышчылары 22 сәгать 40 минутта рейхстаг өстенә Кызыл байрак беркетә. Берничә сәгать соңрак сер¬ жантлар М.А. Егоров һәм М.В. Кантария шунда ук 3 нче Удар армия Хәрби советының 5 нче номерлы байрагын элә. Бу байрак тарихка Җиңү Байрагы бу¬ лып кереп кала. 420 421
2 майда дошман каршылык күрсәтүен тулысынча тук¬ тата. Берлин гарнизоны калдыклары әсирлеккә бирелә. 1945 елның 8 маенда Германия югары командованисе вәкилләре фашистлар Германиясе кораллы көчләренең берсүзсез капитуляция актына кул куялар. 6-11 май көннәрендә совет гаскәрләре, баш күтәргән Прага хал¬ кына ярдәмгә килеп, бирелергә теләмәгән немец частьлә- рен тар-мар итәләр. Дошман тылында. Бөек Ватан сугышы еллары буена дошман басып алган җирләрдә аңа каршы бөтен халык көрәше дәвам итә. Бу көрәшнең төп формасы — парти¬ заннар хәрәкәте була. Моннан тыш, фронт сызыгы ар¬ тында яшерен оешмалар, диверсия һәм истребительләр төркемнәре эш алып бара. Дошман тылында барысы бер миллионга хәтле кеше көрәшә. Аларның 248 енә Совет¬ лар Союзы Герое исеме бирелә. Партизаннар, яшерен көрәш алып баручылар арасында безнең республика кешеләре дә аз булмый. Ленинград, Псков, Смоленск, Орлов һәм башка өлкәләрдә, Украинада, Белоруссиядә партизаннар үзләре идарә иткән зоналар да була. Смоленск җирендә парти¬ заннар отрядлары составында Татарстанның 200 дән артык кешесе дошманга каршы сугыша. Аларның бер өлеше — чолганыштан чыга алмый калган 18 укчы дивизия сугышчылары була. Майор Б.Х. Кадермәтов Гер- чик яшерен төркемнәренең берсе белән җитәкчелек итә. Ул үз тормышы барәбәренә тулы бер авылны фашистлар тарафыннан юк ителүдән саклап кала. Смоленск җирендә “Саша” дигән партизаннар отряды да хәрәкәт итә. Ул 18 нче укчы дивизия подразделениесенең элеккеге командиры А.Ш. Бикбаев тарафыннан оештырыла. 10 ай эчендә бу отряд партизаннары дошманның 33 составын юк итәләр. Бер партизан отрядына Казан егете Назар Бирюков җитәкчелек итә. Бу ике отряд та соңын¬ нан Кызыл Армия частьләренә барып кушыла. “Батя” берләшмәсенең 5 нче Смоленск бригадасында развед¬ чик Мәгъдәнур Гыйльфанов батырларча көрәшә. Ул, иң беренче партизаннар белән беррәттән, Кызыл Бай¬ рак ордены белән бүләкләнә. Казанда туып-үскән И.Д. Шамонин да шундый ук бүләккә лаек була. Мәскәү янын¬ да ул җитәкләгән отряд тулы бер районны дошманнан азат итә. 1941 елның октябрендә Спас районында туып-үскән политрук П.В. Васильев дошман тылына җибәрелә. Ул партизаннар отряды комиссары була, Сумск, Орлов, Курск һәм башка өлкәләрдә сугыша. Аның батырлык¬ лары Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ор¬ дены, I дәрәҗә “Ватан сугышы партизанына” медаленә лаек була. Актаныш районы егете Гатаулла Минаев җитәк¬ челегендәге шартлатучы-диверсантлар төркеме дош¬ манга сизелерлек һөҗүмнәр ясый. Ике ел эчендә бу төркем 30 күпер шартлата, 23 танк һәм бронялы машина, 20 туп, 70 паровоз, вагон һәм платформа юк итә. Безнең якташлар Белоруссия партизаннары арасын¬ да аерата күп була. Тарих безгә Чүпрәле районы егете Сөләйман Хәлиуллов, Биләр районы егете Гатаулла Улен- гов, Бөгелмәдән Борис Пахомов исемнәрен саклап кал¬ ган. Шагыйрь Зәки Нури да, башта — шартлатучы, ә аннары «Победа» («Җиңү») отрядының разведка җитәк¬ чесе булып, партизаннар сугышында катнаша. 1943 елның июлендә дошман тылына өлкә комсо¬ мол комитетының элеккеге секретаре, Яшел Үзән еге¬ те И. Заикин үтеп керә. Ул Минск өлкәсендә эш алып бара һәм “рельс сугышы”н әзерләүдә катнаша. Иван Кабушкин сугышка кадәр трамвай йөртүче бу¬ лып эшли. Сугыш башлангач, әсирлеккә эләгә, аннан кача һәм 1941 елның ноябрендә Минскидагы яшерен көрәшчеләр сафына баса. Биредә ул фашистлар разведкасы агентла¬ рын һәм хыянәтчеләрне юк итүче оператив төркем белән җитәкчелек итә. И.К. Кабушкин гестапо төрмәсендә һәлак була. Аңа, вафатыннан соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Совет сугышчылары әсирлектә дә көрәшне дәвам ит¬ терәләр. Очучы Михаил Девятаев тиңдәшсез батырлык күрсәтә. Ул Минск, Могилев, Львов янында һава сугыш¬ ларында катнаша. Дошман снаряды тиеп, аның самоле¬ ты ватылып төшә һәм ул, аңын югалткан хәлдә, әсир¬ леккә эләгә. Хәрби әсир М.П. Девятаев, немецлар аэро¬ 422 423
дромында эшләүче команда составына кертелгәч, уңайлы моменттан файдаланып, тугыз иптәше белән бергәләп, аптырап калган сакчылар күз алдында дош¬ ман самолетын күккә күтәрә. Берничә сәгатьтән оч¬ кыч совет гаскәрләре урнашкан җиргә килеп төшә. Бу батырлыгы өчен М.П. Девятаев 1957 елда “Алтын Йолдыз” медале белән бүләкләнә. Франция территориясендә 30 дан артык партизан¬ нар отряды хәрәкәт итә. Француз партизаннары ара¬ сында безнең республика егетләре дә була. М.П. Афа¬ насьев, Р. Боков, В.П. Игнатьев, М.Ф. Гайсин, Ф. Рәхи- мов, Р.Н. Рылова, А.Г. Утяшев, 3. Шамигуллов һәм башка бик күпләр — әнә шундыйлардан. Ф. Рәхимов Почетный легион ордены белән бүләкләнә. А.Г. Утя¬ шев француз армиясе капитаны чины һәм Хәрби Хач ордены ала. “Идел-Урал” легионының ике батальонын¬ нан шактый легионерлар француз Каршылык хәрәкәте ягына чыгалар. Армиянең, партизаннарның, яшерен хәрәкәттә кат¬ нашучыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә дош¬ ман хәлсезләндерелә һәм җиңелә. Безнең 225 якта¬ шыбыз Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була. 34 кеше Дан орденының тулы кавалеры исемен йөртә. 24 июньдә Мәскәүдә Җиңү парады оештырыла. Анда, җыелма полклар составында, Кызыл мәйдан буй¬ лап якташларыбыз — каһарманнар М. Әхмәтшин, С. Әхтәмов, В. Булатов, Т. Ибраһимов, Г. Никишкин, Ф. Павлов, Г. Рәшитов, С. Садриев, М. Сыртланова, Ф. Төхфәтуллин, В. Шаһиев, Р. Халитов, М. Хәсәншин һ.б. да уза. Союздашлык йөкләмәләрен үтәү йөзеннән, 8 августта СССР Япониягә сугыш игълан итә. 23 көн эчендә со¬ ставында безнең якташларыбыз да шактый катнаш¬ кан совет гаскәрләре японнарның бер миллионлы диярлек Квантун армиясен тар-мар итә. 1945 елның 2 сентябрендә Япония вәкилләре берсүзсез бирелү ту¬ рында актка кул куялар. Бер өлеше Бөек Ватан сугы¬ шы булган Икенче бөтендөнья сугышы әнә шулай тәмамлана. Шулай итеп, республика егетләре һәм кызлары Бөек Ватан сугышы барышында масса-күләм батыр¬ лык үрнәкләре күрсәтәләр. Авыр сынаулар елларында Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калып, алар ил сакчыларының сугышчан батырлыклары елъ¬ язмасына якты сәхифәләр язып калдыралар. Сораулар һәм биремнәр “1941-1945 еллардагы зур сугышлар һәм аларда безнең ■ республикада төзелгән дивизияләрнең катнашуы” дигән таб¬ лица төзегез. 2. “Татарстанда туып-үскән сугышчыларның партизаннар хәрәкәтендә катнашуы” дигән темага чыгыш әзерләгез. 3. Шушы параграф материалларын һәм башка чыганаклар мәгълүматларын файдаланып, безнең якташлар¬ ның Европа Каршылык хәрәкәтендә катнашуы хакында сөйләргә әзерләнегез. 4. Сезнең шәһәрдә, поселокта Бөек Ватан сугышы батыры исеме белән аталган урам бармы? Ба¬ тырның тормышы, сугышчан батырлыгы турында сез нәрсә беләсез? 5. Үз тормышын корбан итеп булса да сугышчан бурычын үтәп, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән кайсы якташларыбызның исемнәрен беләсез? 6. Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең истәлеген мәңгеләш¬ терү өчен сезнең сыйныф укучылары нәрсә эшлиләр һәм нәрсәләр эшли алалар? § 56. Сугыш вакытында республика икътисады Сугыш елларында агресорны тар-мар итәр өчен фронт¬ ны барлык кирәк-ярак белән тәэмин итәргә — СССР ха¬ лык хуҗалыгы алдына менә шундый бурыч куела. Аны илдәге җитештерү куәтләренең бик зур өлеше югалган шартларда хәл итәргә туры килә. (Вакытлыча дошман кулына эләккән территориядә сугышка кадәр тулаем продукциянең өчтән береннән артыграгы җитештерелә иде.) Кыска гына вакыт эчендә илнең икътисадын сугыш шартларына көйләргә, фашистлар Германиясе икъти¬ садыннан өстенрәк торган хәрби хуҗалык төзергә кирәк була. Фронт ихтыяҗларын тәэмин итүдә СССРның көнчыгыш районнарына — Идел буена, Урал¬ га, Себергә аерым игътибар бирелә. Сугыш алды ел¬ ларында төзелгән куәтле икътисадлы Татарстан тыл¬ дагы иң мөһим базаларның берсенә әверелә. 424 425
Промышленность. Совет икътисадын хәрби үзгәртеп кору берничә юнәлештә бара. Куркыныч янаган район¬ нардан промышленность предприятиеләрен, эшчеләрне, хезмәткәрләрне, аларның гаиләләрен көнчыгышка күчерү әнә шул юнәлешләрнең берсе санала. Предприя¬ тиеләр яңа урында кыска вакыт эчендә сафка басарга тиеш була. Эвакуациягә эләккән беренче предприятиеләр респуб¬ ликага 1941 елның җәендә килә башлый. Алар арасын¬ да Мәскәү үрү-туку фабрикасы, ике авиация заводы, шул исәптән — С.П. Горбунов исемендәге завод та, Гомель¬ ның “Труд” (“Хезмәт”) аяк киеме фабрикасы, 2 нче Мәскәү сәгать заводы, башка бик күп фабрика һәм за¬ водлар була. Татарстан җирендә барысы 70 тән артык предприятие урнаштырыла. Аларның күбесе Казан фаб¬ рикалары һәм заводлары җитештерү мәйданнарында урын ала. Санаулы айлар, хәтта атналар эчендә биналар төзелә, җиһазлар, станоклар җыела. Күчеп килгән предприятиеләр тиз арада эшләп торучылар сафына бастырыла. Әйтик, С. Орджоникидзе исемендәге завод белән кушылган С.П. Горбунов исемендәге авиация заводы дүрт айдан соң ук инде күпләп ПЕ-2 бомбардировщиклары җитештерә башлый. ПЕ-2 — сугышның төп самолетларыннан берсе. “Җиңү канатлары” исемле китабында СССРның авиа¬ ция промышленносте халык комиссары А.И. Шаху- рин болай дип яза: “Пикировать итә торган ПЕ-2 бом¬ бардировщигы бөтен сугыш дәвамында безнең хәрби һава көчләренә тугрылыклы хезмәт итте. Очучылар һәм штурманнар бу самолетны яраталар иде, аның тизлеге немецларның “Хейнкель” һәм “Юнкерс” ти¬ бындагы бомбардировщикларыныкыннан күпкә ар¬ тыграк иде”. ПЕ-2 самолеты фашист истребительлә¬ ре һөҗүмен уңышлы кире кага, алар белән кыю бәре¬ лешкә керә һәм еш кына ул бәрелешләрдән җиңеп чыга. Сугыш еллары барышында Казанның 22 нче заводы 10 меңнән артык ПЕ-2 бомбардировщигы һәм 80 нән артык ПЕ-8 авыр бомбардировщигы эшләп чыгара. 387 нче заводта чама белән шул кадәр үк санда җиңел моторлы ПО-2 (У-2) самолетлары җитештерелә. Казанда эшләп чыгарылган әлеге «һава ташбакасы» легендар машинага әверелә. ПО-2 самолетында татар халкының данлыклы кызлары Мәгубә Сыртланова һәм Ольга Сан¬ фирова күп сугышчан очышлар ясыйлар. Легендар Та¬ ман хатын-кызлар авиация полкының шушы ике очу¬ чысы да Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Эвакуацияләнгән предприятиеләр белән республи¬ кага 76 мең эшче һәм хезмәткәр күчеп килә. (Күчеп килүчеләрнең гомуми саны 226 меңнән артып китә.) Алар арасында югары квалификацияле белгечләр күп була. Күчеп килгән предприятиеләрне эшләтеп җибәрү, килгән халыкны җитештерүгә җәлеп итү хәрби хуҗалык эшендә зур роль уйный. Татарстан¬ да яңа промышленность тармаклары туа, промыш¬ ленность продукциясенең гомуми күләмендә маши¬ на төзелеше, металл эшкәртү чагыштырмача нык арта. Икътисадны хәрби үзгәртеп кору тыныч тормыш продукциясе эшләп чыгаручы предприятиеләрне хәрби продукция җитештерүгә көйләүне дә эченә ала. Эшләп торучы оборона промышленносте предприятиеләренә хәрби продукцияне максималь арттыру бурычы куе¬ ла. Республиканың барлык фабрика һәм заводлары¬ на да хәрби заказ бирелә. Мәсәлән, Казан кино тас¬ масы фабрикасы, 1941 елның августыннан сугыш ахы¬ рына кадәр дошманның хәрби объектларын фотога төшерер өчен, армияне — авиация тасмасы, ә меди¬ цина учреждениеләрен рентген тасмасы белән тәэмин итеп тора. Язу машиналары, ясалма күн, автогараж җиһазлары заводлары миналар, снарядлар, яктырткыч бомбалар җитештерүгә керешә. Спас затонында десант өчен бар¬ каслар ясый башлыйлар. Бондюг заводы коллективы яңа төрле химик продукция эшли башлый. Җиңел промышленность предприятиеләре дә фронт өчен эшли. Казан мех комбинаты бүрекләр, бияләйләр, жилетлар, унтлар, очучылар өчен комбинезоннар һәм 426 427
шлемофоннар, җылы эчке киемнәр тегүне үзләштерә. “Спартак” комбинаты армиягә күпләп аяк киеме эшләп чыгара башлый. Сугышның беренче елында ул җитеш¬ тергән аяк киеме бер миллион сугышчыны киендерергә җитә. Җирле промышленность предприятиеләре ши¬ нельләр, плащ-палаткалар, маскировка халатлары, пат¬ рон сумкалары, чаңгылар һәм башка әйберләр җитеш¬ терә. Казанда унлап предприятие атаклы “Катюша” снаряд¬ ларының төрле өлешләрен эшләүдә катнаша. Дары за¬ воды фронтка минометлар өчен шартлаткыч матдә ту¬ тырылган 24 миллион эшләнмә (заряд), зенит, үзйөреш¬ ле һәм кыр туплары артиллериясе өчен дә чама белән шулкадәр үк заряд, 97 миллион данә самолет коралы һәм мылтык патроннары өчен 4 миллиард заряд әзер¬ ли. Элемтә һәм химик саклану чаралары күпләп эшләнә. Фронтка бронепоездлар, торпеда катерлары озатыла. 1942 елның көзенә республика промышленносте фронт¬ ның иң зур арсеналларының берсенә әверелә. Аның предприятиеләрендә алты йөз төрдән артык корал, су¬ гыш кирәк-яраклары, хәрби кием җитештерелә. Сугыш елларында биредә эшләп чыгарылган кием-салым белән өч миллионлы армияне киендереп булыр иде. Казан аэродромы АКШтан ленд-линз буенча СССРга килә торган самолетларны кабул итүче төп базаларның бер¬ сенә әверелә. Фашистлар Германиясен җиңүне икътисади тәэмин итүгә керткән хезмәтләре өчен республиканың күп кенә предприятиеләре орденнар белән бүләкләнә. Алар ара¬ сына мех комбинаты, “Казмашстрой” тресты, С.П. Гор¬ бунов исемендәге авиация заводы, М. Вахитов исемендә¬ ге май комбинаты, “Спартак” комбинаты, кино тасма¬ сы фабрикасы да керә. “Казмашстрой”, С.П. Горбунов исемендәге завод һәм “Спартак” комбинаты коллек¬ тивларына мәңге саклау өчен Дәүләт оборона комите¬ ты байраклары тапшырыла. Авыл хуҗалыгы. Армияне һәм промышленность үзәкләрен — азык-төлек, ә предприятиеләрне чимал белән тәэмин итәргә тиешле авыл хуҗалыгы сугыш елларында авыр шартларда кала. Хезмәткә сәләтле авыл халкының яртысыннан артыгы фронтка, хәрби промышленностька, транспортка алына. Машина- трактор паркы нык кими, авылның йөк ташучы төп көче — атлар саны ике мәртәбә кыскара. Авыл ху¬ җалыгы эшләрен колхозчылар еш кына сыерларны җигеп башкара. Тракторларга ягулык-майлау мате¬ риаллары, запас частьләр җитешми. Нәтиҗәдә, авылның җитештерү көчләре нык йом¬ шый. Бу исә авыл хуҗалыгы хәлендә тискәре күре¬ нешләргә сәбәп була. Сугыш елларында республика¬ ның чәчү мәйданы өчтән бер тапкыр кими, ә иген уңды- рышлылыгы бермә-бер түбәнәя. Мөгезле эре терлек, дуңгызлар, сарыклар һәм кәҗәләрнең баш исәбе урта¬ ча 37 процентка азая. Ләкин шундый чиктән тыш авыр хәлдә республика авыл хуҗалыгы армиянең, илнең азык-төлек фондына шактый зур өлеш кертә. Сугыш елларында фронтка 131 миллион пот икмәк озатыла. Моннан тыш 59 миллион пот ит, 200 миллион литр сөт, 39 миллион пот бәрәңге, дистәләрчә мең пот башка авыл хуҗалыгы продукция¬ се тапшырыла. Халыкның хезмәт батырлыгы. Бөек Ватан сугышы елларында совет кешесенең иң яхшы сыйфатлары — Ватанга мәхәббәте, фидакарьлеге, ил язмышы өчен тирән җаваплылык хисе бик ачык чагыла. Ул чор ка¬ нуннары кырыс була. Хәрби промышленностьта эшләү¬ че эшчеләр һәм хезмәткәрләр мобилизацияләнә, пред¬ приятиеләрдә даими хезмәткә беркетелә. Үз белде- гең белән предприятиедән китү армиядән качуга тиңләнә. Эш көне өч сәгатькә арттырыла, мәҗбүри өстәмә эшләр кертелә, ялга чыгу бетерелә. Авылда хезмәт көннәренең мәҗбүри минимумы шактый арта, ул елына 100-150 көн тәшкил итә. Аны тутыра алма¬ ган хезмәткә яраклы колхозчылар йорт яны участо¬ гыннан мәхрүм ителә, колхозчылар исәбеннән төше¬ реп калдырыла. 12 яшькә җиткән яшүсмерләргә дә елына 50 көнлек мәҗбүри хезмәт минимумы кер¬ телә. 428 429
Репрессия «машинасы» янә эшли башлый. 1941 елда, 1940 нчы ел белән чагыштырганда, республи¬ када сәяси сәбәпләр аркасында кулга алынган ке¬ шеләр саны 3,5 мәртәбә арта. 100 кеше үлем җәза¬ сына хөкем ителә. Ләкин дошманны икътисади җиңүгә ирешүдә кешел¬ әрнең Ватан алдында үз бурычын аңлавы төп роль уй¬ ный. Әйтик, “Урак һәм чүкеч” заводы тимерчелек цехы эшчеләре 1941 елның 24 июнендә эш көненең беренче ике сәгатендә көнлек йөкләмәне үтиләр. Зарарланган са¬ молетларны ремонтлау өчен махсус фанера әзерләргә йөкләмәне алган Яшел Үзән фанера заводы эшчеләре эшне үтәп бетергәнче, цехларыннан тәүлекләр буе чык¬ мый. Масса-күләм хезмәт батырлыгын ул чорда нык җәе¬ леп киткән социалистик ярыш гәүдәләндерә. Сугышның беренче атналарында Горький автозаводы комсомолла¬ ры башлангычы белән икейөзлекләр — ике эш нормасы үтәүчеләр хәрәкәте башланып китә. Республикада “Үзең өчен һәм фронтка киткән иптәшең өчен эшләргә” дигән чакыруга иң беренчеләрдән “Спартак” комбинаты кол¬ лективы кушыла. Бу предприятие эшчесе Н. Хәбибул- лина еллык планын 1941 елның 1 августына үти. Юди- но станциясендә слесарь Н. Строителен планны ике йөз процентка үтәүчеләр хәрәкәтен башлый. Ике норма үтәү гадәти күренешкә әйләнә. 1941 елның июленнән октябрь аена кадәр Татарстанда ике норма үтәүчеләр саны дүрт мәртәбә арта. Бу хәрәкәттә ул чакта 2,4 мең кеше катна¬ ша. Өч план үтәүчеләр хәрәкәте дә масса-күләм төс ала. Күп кенә предприятиеләрдә хәтта дүрт, сигез план үтәүчеләр дә була. 10 план үтәүчеләрнең исемнәре бөтен республикага таныла. 1942 елның май башында, стано¬ гын яңача корып, Казан тимер кыручысы Фәйзи Абд¬ рахманов үз нормасын бер мең проценттан да арттырып үти. Шул чакта ук слесарь Алексей Бирюков смена йөкләмәсен 1325 процентка үтәүгә ирешә. Яшь фрезер¬ лаучы Иван Журавлев эшләп чыгару нормасын үтәүне 2800 процентка җиткерә. Бу исә ул бер сменада 28 нор¬ ма үтәгән дигән суз. 1941 елның көзендә комсомол-яшьләр бригадала¬ ры төзү хәрәкәте башлана. Сугыш ахырына андый бригадалар саны 3 меңнән артып китә, аларның яр¬ тысыннан артыгы фронт бригадасы исемен казана. Бу исем хезмәт йөкләмәсен ике ай буена 150 про¬ центтан да киметми, бик яхшы сыйфатлы продук¬ ция эшләп чыгарганда гына бирелә. Татарстан эш¬ челәр сыйныфы хезмәт батырлыгы елъязмасына А. Бат- талов, М. Бурайкина, А. Закирова, А. Ефремов, Н. Иг¬ натьев, М. Коновалов, Г. Корнеев, А. Машков, М. Пче- лин, М. Торопова, 3. Шәрипов бригадалары һәм башка комсомол-яшьләр бригадаларының югары казанышла¬ ры язылып кала. Мәсәлән, Михаил Коновалов брига¬ дасы әгъзалары дүртәүләп, уналты кеше нормасын үтиләр. 1 нче Мәскәү подшипниклар заводы эшчесе Ека¬ терина Барышникова, Челябе транспорт машиналар төзелеше заводының электр белән эретеп ябышты¬ ручысы Егор Агарков, Новосибирск депосы маши¬ нисты Николай Лунин башлангычлары республикада зур теләктәшлек таба. Рациональләштерүчеләр һәм уйлап табучыларның тәкъдимнәрен тормышка ашы¬ ру уннарча миллион сум акчаны янга калдыра. Боларның барысы нәтиҗәсендә республика промыш¬ ленность предприятиеләрендә сугыш елларында продук¬ ция эшләп чыгару 2 мәртәбәдән күбрәккә арта. Батыр хезмәт өчен тылда эшләүче 1205 кеше СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. Крестьяннар да үзләрен аямыйча хезмәт итә. Норма¬ лап карточка белән азык-төлек бирү крестьяннарга ка¬ гылмый. (1941 ел ахырында республикада 774 мең кеше азык-төлекне карточка белән ала.) Ярдәмчел хуҗалык аларның төп азык-төлек чыганагы була. Өстәвенә, ху¬ җалыклар бик югары салымнар да түләп тора. Колхоз¬ лар үз крестьяннарына кирәкле икмәкнең өчтән берен генә бирә ала. Сугыш елларында авылда хатын-кызлар, картлар һәм балалар төп эшче көч була. Республика колхозларында хатын-кызлар өлешенә барлык исәпкә алынган хезмәт көннәренең дүрттән өч өлеше туры килә. 430 431
Балалар да май ахырыннан 30 сентябрьгә хәтле барлык авыл хуҗалыгы эшләренә тартыла. Респуб¬ лика колхозларында ел саен 130 мең укучы хезмәт итә. Ике норма үтәүчеләр хәрәкәте авылда да җәелеп китә. Мисал өчен, Әтнә районы С.М. Киров исемен¬ дәге колхозда 1941 елда машинистлар М. Шакиров, М. Әхмәтҗанов урып-җыюның көнлек нормасын 200-250 процентка үтиләр. Кукмара районы “Друж¬ ба” колхозы колхозчылары Е. Петрова һәм Е. Пав¬ лова да ургыч машинада шундый ук нәтиҗәле эш башкаралар. 1942 елның язында хатын-кызлар трактор бригада¬ ларының Бөтенсоюз ярышы башлана. Чәчү эшләре тәмамлангач, республиканың 12 хатын-кызына “СССРның иң яхшы тракторчысы” дигән исем бирелә. Мәсәлән, бу мактаулы исемгә И. Җамалиева (Казан- баш МТСы), С. Ганиева (Салман МТСы), Б. Гыйззә- туллина (Яныль МТСы), Е. Кайманова (Буденный МТСы), X. Сираҗиева (Йортыш МТСы), Е. Хватина (Чүпрәле МТСы) лаек була. Ике елдан соң республикада әлеге ярышта катнаш¬ кан тракторчы хатын-кызлар бригадалары саны ике мәртәбә арта. 1944 ел йомгаклары буенча Кукмара районы Яныль МТСының Сагура Мостафина бригада¬ сы СССРда өченче урынга чыга. Ул планны 278 про¬ центка үти. Күп звенолар иген уңышы алуда рекордлы күрсәткечләргә ирешәләр. Әйтик, Дөбьяз районы “Алга” колхозының Әлфия Ибраһимова звеносы 1944 елда һәр гектардан уртача 33 центнер диярлек арыш, 23 центнер тары җыеп ала. Чистай районы “Дружба” колхозының А. Ефимова, Буа районы “Коминтерн” колхозының 3. Мөлекова, Тәмте районы “Дөрес юл” колхозының М. Кадыйрова җитәкчелегендәге звенолары да юга¬ ры уңыш ала. Фронтка киткән кешеләрне хезмәт урынында алмаш¬ тыру шәһәр һәм авыл өчен дә уртак патриотик хәрәкәткә әверелә. Күп кенә хатын-кызлар ирләр һөнәрләрен үзләштерәләр. 1944 елга республика промышленность предприятиеләрендә һәм һөнәри берләшмәләрдә эшләү¬ челәрнең яртысыннан артыгын хатын-кызлар тәшкил итә. Әтиләренә һәм абыйларына алмашка һөнәр, тимер юл училищелары, ФЗӨ мәктәпләрен тәмамлаган яшүсмерләр баса. Алар эшчеләр һәм хезмәткәрләрнең 50-70 про¬ центын тәшкил итә. Сугыш башланып өч көн үтүгә атаклы механизатор¬ лар П. Ангелина һәм П. Ковардак илебез кызларына тракторда эшләүне үзләштерергә, фронтка алынган тракторчы ирләргә алмашка басарга өндәү белән чыга¬ лар. Бу өндәү республикада зур теләктәшлек таба. “Без моннан читтә кала алмыйбыз, — диелә Лаеш районы Рождествено МТСы дирекциясенә комсомол кызлар¬ ның күмәк гаризасында. — Кулларына корал алып сөекле Ватаныбызны якларга киткән кешеләрне алмаш¬ тырыр өчен, безне трактор бригадаларына җибәрүегез¬ не үтенәбез”. 1943 елга републикада механизатор хатын-кыз¬ лар саны чагыштырмача 19 мәртәбә үсә һәм 75 про¬ центка җитә. Күп хатын-кызлар комбайн штурвалы һәм йөк машинасы руле артына утыралар. Алар шоферлар һәм комбайнерларның 40-60 процентын тәшкил итә. Сугыш елларында авыл халкы җилкәсенә зур авыр¬ лыклар төшә. Авыл халкына ачлык, ялангачлык, төрле авырулар, караңгыдан караңгыга кадәр авыр хезмәт, кыскасы, барысын да татырга туры килә. Шулай итеп, Татарстанның промышленность хез¬ мәткәрләре, авыл эшчәннәре җиңү икътисадының ни¬ гезен салуга зур өлеш кертәләр. Аларның хезмәт ба¬ тырлыгы фронтта һәм дошман тылында кулына ко¬ рал алып Ватанны саклаучылар батырлыгына тиң була. Сораулар һәм биремнәр ej 1. Республика икътисадын сугыш җаена көйләүнең төп юнә- ■ лешләрен ачып бирегез. 2. Сугыш елларында республика промышленность предприятиеләрендә нинди хәрби һәм оборона продукциясе эшләнә? 3. Республика авыл хуҗа¬ лыгының армия, илнең азык-төлек фондына керткән өле¬ 432 433
шенә бәя бирегез. 4. Татарстан промышленностенда җитеш¬ терү үсеше беренче чиратта нәрсә хисабына тәэмин ителә? 5. Промышленность хезмәткәрләре һәм авыл хуҗалыгы хезмәт- чәннәре арасында ике, өч норма үтәүчеләр хәрәкәте, ярышның башка формалары киң таралу, сезнең карашка, нәрсә турында сөйли? 6. Халыкның Бөек Ватан сугышы чоры буыннары үз- үзен аямыйча хезмәт итте, дигән сүз белән сез килешәсезме? Җавабыгызны дәлилләгез. § 57. Фронтка бөтен халык ярдәме Бөек Ватан сугышы елларында фронтка ярдәм хәрәкәте бик зур колач ала. Төрле фондлар төзү, танк колонналары, авиация эскадрильяләре, хәрби корабльләр төзергә акча җыю, заемнарга язылу, яралыларга кан бирү, сугышчылар өчен җылы кием-салым җыю, фронтка бәйрәм бүләкләре, посылкалар җибәрү — болар барысы да патриотик хәрәкәтнең төп формалары була. Бу бөтен халык хәрәкәтендә безнең республика халкы да актив катнаша. Оборона фондыннан — Җиңү фондына. 1941 елның июль-август айларында Оборона фонды төзү хәрәкәте баш¬ лана. Бу фонд, асылда, халык акчасы һәм кыйммәтле әйбер¬ ләре исәбенә төзелә. Аңа промышленность предприятиелә¬ ре, учреждениеләр, колхоз-совхоз коллективлары, иҗат берлекләре, аерым гражданнар үз өлешләрен кертә. 1941 елның августыннан Оборона фондына кергән керемнәр турында Совинформбюро хәбәрләре даими сөйләп тора. Бу хәрәкәткә Мәскәүнең “Красный пролетарий” за¬ воды башлангычы яңа этәргеч була. Завод коллекти¬ вы СССР эшчеләренә, инженерларына, хезмәткәрлә¬ ренә, интеллигенциягә бер көнлек хезмәт хакын Обо¬ рона фондына бирергә өндәү белән чыга. Өндәү тиздән зур теләктәшлек таба. Казанның Идел буе районы бу¬ енча, мәсәлән, 300 мең сум акча җыела. Крестьяннар да фронтка ярдәмнең үз ысулларын таба. Авыл хезмәтчәннәре планнан тыш “оборона гектарлары” чәчәләр, фондка икмәк, ит, сөт, яшелчә, башка продукт¬ лар һәм акча тапшыралар. Республиканың Яңа Писмән районы колхозчылары сугышның беренче атналарында Оборона фондына 31 мең сумлык дәүләт заёмы облига¬ цияләре һәм 12 мең сум акча кертәләр. Татарстанның Әтнә районы авыл хуҗалыгы хезмәт ияләре башлангычына да күпләр кушыла. Әтнәлеләр Оборона фондына ай саен ике көнлек керемнәрен би¬ реп торырга карар итәләр. Бер үк вакытта һәр колхоз¬ чы фондка шәхси акчаларын, кыйммәтле әйберләрен һәм азык-төлек тапшырырга йөкләмә ала. Нәтиҗәдә күп кенә акча җыела. Октябрь һәм Балык Бистәсе районнарыннан гына да 280 мең сум акча һәм якын¬ ча 400 мең сумлык заём облигацияләре җыела. Интеллигенция дә Оборона фондын төзүдә актив кат¬ наша. Сәнгать әһелләре үз әсәрләре өчен бирелгән гоно¬ рарларын, лекция һәм концертлар өчен алган акчала¬ рын, картиналарын, әдәби һәм музыкаль әсәрләрен, ал¬ тын, көмеш әйберләрен Фондка тапшыралар. Әйтик, рес¬ публика театрлары хезмәткәрләре сугышның башлан¬ гыч чорында Фондка җыеп тапшырган акча якынча 210 мең сум тәшкил итә. Комсомоллар һәм яшьләр якшәмбе өмәләре оешты¬ ра. Өмәдән кергән акчаны алар шулай ук Фондка тап¬ шыра. Дингә ышанучылар да читтә калмый. Мисал өчен, Казан һәм Минзәлә чиркәүләреннән 1,2 миллион сум акча керә. Мөселманнар, башка дин әһелләре дә армиягә акча белән ярдәм күрсәтәләр. 1941 ел ахырына Татарстан хезмәт ияләреннән Оборона фондына 16,2 миллион сум акча керә. Ан¬ нан башка, 26 килограмм диярлек көмеш һәм 800 граммга якын алтын җыела. Бер елдан бу Фондка республика халкы керткән акча 51 миллион сумга җитә. 1943 елда Кызыл Армия Башкомандованиесе Фонды төзү хәрәкәте башлана. Бу Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәре хезмәт ияләре башлангычы була. Фонд предприя¬ тиеләрдә планнан тыш өстәмә чыгарылган промышлен¬ ность продукциясеннән оеша. 1944 ел башына Казан эшчеләре бу Фонд өчен эшләгән продукциянең кыйм¬ мәте 104 миллион сумга җитә. 1944 ел башына сугыш тамырдан борылыш ясый. Аны җиңү белән тәмамлау практик бурычка әверелә. Шул ел¬ ның февраль аенда Кайбыч районы колхозчылары рес- 434 435
публика авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә Кызыл Ар¬ миянең Җиңү фондын төзергә өндәү белән мөрәҗәгать итәләр. Алар үзләре бу Фондка 1,3 мил¬ лион сум акча кертәләр. 1944 ел уртасына Җиңү фонды хисабына 27 мең пот икмәк, 131 мең пот бәрәңге җыела. Республика халкы бу Фондка барысы 62 миллион сум акча җыя. Шул акча исәбенә “Кызыл Татарстан” танк колоннасы төзелә. Сугышчан машиналар Татар¬ станның Биектау районында туып-үскән генерал-лей¬ тенант А.О. Ахманов җитәкчелегендәге танк корпусы¬ на бирелә. Кайбыч һәм Бөгелмә колхозчылары җый¬ ган акчага ике ПЕ-8 бомбардировщигы сатып алына һәм Хәрәкәттәге армиягә тапшырыла. Дөбьяз районы колхозчылары да армиягә самолетлар звеносы бүләк итә. Корал халыкның иганә акчасына да ясала. Шулай итеп, фондлар да армияне һәм флотны коралландыру чыганаклары була. СССР Оборона фонды исәбенә генә дә 2,5 мең хәрби самолет, берничә мең танк, 8 су асты көймәсе, 16 хәрби катер төзелә. Шуның белән бергә танк колонналары, авиация эскад- рильяләре, хәрби кораллар һ.б. төзергә акча җыю буенча масса-күләм хәрәкәтләр дә туып тора. Бу эш 1941 елның көзендә башлана. Ул чакта дошман Мәскәү янына ук килеп җиткән була. Республикада бу патриотик хәрәкәткә комсомоллар иң беренчеләрдән булып кушыла. Алар башлангычы буенча 1941 елның ноябрендә “Татарстан комсомолы” исемле танклар колоннасы төзергә акча җыю эше баш¬ лана. Дүрт айда җыелган акча 2,2 миллион сумнан ар¬ тып китә. Бер үк вакытта авиаэскадрилья төзелешенә дә акча җыю бара. 1942 елның сентябрендә 6 җиңел бомбарди¬ ровщик Трансильвания Кызыл Байрак орденлы 930 нчы комсомол авиация полкы очучыларына тапшырыла. Сугыш елларында полк Казаннан яшьләр акчасына төзелгән 48 самолет ала. 1942 елда “Татарстан комсомолы” дигән тагын бер авиа¬ эскадрилья төзелешенә акча җыю башлана. Азнакай рай¬ оны Сәпәй урта мәктәбе укучылары республика пио¬ нерларын һәм укучыларын “Татарстан пионеры” исем¬ ле авиация эскадрильясе төзү өчен акча җыярга чакы¬ ралар. Шул елның көзендә “Татарстан колхозчысы” дигән танк колоннасы төзелешенә акча җыю фонды оеша. 1943 ел башына анда инде 100 миллион сум акча туплана. Берничә айдан соң бронясына “Татар¬ стан колхозчысы” дип язылган 200 танк Белгород юнәлешендә сугышка керә. Республика хезмәт ияләре акча җыеп пикировать итә торган 102 ПЕ-2 бомбардировщигы төзиләр. Алар ТАССР Югары Советы Президиумы исемендәге 202 нче Урта- Дон бомбардировщиклар авиация дивизиясенә бирелә. 1945 елның җәендә Казан аэродромына фюзеляжлары¬ на “Совет Татарстаны” дип язылган берничә самолет килеп төшә. Дивизия очучылары үз берләшмәләренең сугышчан юлы Германия башкаласында тәмамлану ту¬ рында рапорт бирәләр. Сталинград сугышында һәм башка сугышларда Ка¬ зан тимер юлчылары акчасына төзелгән куәтле “Кызыл Татарстан”, “Чапаев”, “Куйбышев” бронепоездлары кат¬ наша. Яшел Үзән хезмәт ияләре акчасына исә тулысын¬ ча коралланган һәм броня белән капланган ике корабль төзелә. Совет-герман фронтының күп участокларында “Та¬ тарстан колхозчысы”, “Кызыл Татарстан” танк колон¬ налары, ПО-2, ПЕ-2 бомбардировщиклар эскадрильясе хәрәкәт итә. Республика хезмәт ияләре алар төзелешенә 262 миллион сум акча туплый. Дәүләт хәрби заемнарына язылудан, акча-әйбер лоте- реялары уздырудан килгән акча армияне коралланды¬ руга, хәрби җитештерүне үстерүгә тотыла. Республика буенча 1 миллиард 576 миллион сумлык заем облига¬ цияләре һәм лотерея билетлары таратыла. Ул вакыт өчен бу бик зур сумма була. Яралыларга һәм фронттагы солдатлар гаиләлә¬ ренә ярдәм. Донорлык эше. Сугышның унынчы көнендә үк республикага яралылар килә башлый. 1941 елның декабрь башына аларның саны инде 37 меңгә җитә. 436 437
Яралы һәм авыру сугышчыларны дәвалау өчен 50 госпиталь ачыла. Аларның иң күбесе — Казанда, кал¬ ганнары Арчада, Әгерҗедә, Кукмарада, Бөгелмәдә, Яшел Үзәндә, кайбер башка торак пунктларда оештырыла. Уннарча клиникаларның, мәктәпләр, техникумнар, институтлар, мәдәният сарайлары, санаторий һәм ял йортларының иң яхшы биналары госпиталь итеп үзгәртелә. Госпитальләргә 440 предприятие, колхоз, учреждение шефлык итә. Шефлык эшендә пионерлар актив катнаша. Ни¬ гездә, алар барлык госпитальләргә дә шефлык итә. Сугышның ике елында гына да алар 20 тонна чама¬ сы дару үләне җыялар. 1943 елның кышында Казан укучылары өй шартларында госпитальләргә 500 килограмм яшел суган үстереп бирәләр. Тимурчы¬ лар яралыларга һәм авыру сугышчыларга уннарча мең тәмәке янчыгы, кулъяулык, конверт, китап җыялар. Сугыш елларында республика госпитальләрендә 330 меңнән артык яралы һәм авыру дәвалана. Аларның якынча 207 меңе хәрәкәттәге армиягә кире әйләнеп кайта, ә 67 меңе хезмәт эшчәнлегенә яраклы дип та¬ была. Ә бу Татарстан госпитальләре 20 дивизияне сол¬ датлар белән тәэмин итә, дигән сүз. Фронтовиклар гаиләләре дә игътибарсыз калмый. Аларны кайгыртуның зур өлешен комсомоллар һәм тимурчылар үз өсләренә ала. Алар бу гаиләләргә торак¬ ларын ремонтларга, бакчаларын эшкәртергә, ягулык әзерләргә һ.б. булышалар. Әйтик, Казанның 39 нчы урта мәктәбе тимурчылары 50 ләп солдат гаиләсенә ярдәм күрсәтә: фатирларын җыештыралар, су ташыйлар, утын яралар. Укучылар тимер-томыр тапшырган һәм җый¬ ган акчаларына шефлыктагы гаиләләр балаларына 10 пальто, ике дистәдән артык күлмәк, берничә пар киез итек сатып алалар. Бөтен илдәге кебек, Татарстанда да донорлык киң тарала. 1941 елның көзендә Казанда гына да 5,7 мең кеше донор була. Татарстанның кан җибәрү станция¬ се республика госпитальләрен һәм дәва учреждениелә¬ рен кан белән тәэмин итеп кенә калмый, аны фронтка да җибәреп тора. Көн саен хәрби табиблар республика¬ дан 60 литр кан алып торалар. Кызыл Армия сугышчыларына — җылы әйберләр. Фронтка патриотик ярдәм Кызыл Армия сугышчыла¬ рына җылы әйберләр һәм эчке киемнәр җыюда да чагы¬ ла. Бу эшкә дәүләткүләм әһәмият бирелә. 1941 елның сентябрендә ВКП(б) Үзәк Комитеты “Кызыл Армия өчен халыктан җылы әйберләр һәм эчке кием җыю турын¬ да” карар чыгара. Бу эш бөтен халык эшенә әверелә. Халыктан 1941 елда җыелган җылы әйберләр һәм аяк киеме ике миллион¬ нан артык сугышчыны киендерергә җитә. Уртак эшкә республика халкы саллы өлеш кертә. 1941-1942 елларда Татарстанда 23 мең кыска тун, 54 мең пар киез итек, 59 мең сырма һәм шарф, 106 мең пар эчке җылы кием, дистәләрчә мең башка әйберләр җыела. Сугыш елларында сугышчылар Татарстаннан тулаем 10 миллион җылы әйбер алалар. Фронтка моннан тыш башка нәрсәләр дә озатыла. Сугышчыларга, партизаннарга бәйрәм бүләкләре, күмәк һәм шәхси бүләкләр дә җибәрелә. Сугышның буеннан- буена, татарстанлылар хәрби частьләргә һәм берләшмәләргә шефлык итә. 1942 елның 23 февраленә безнең республикадан фронтка 670 мең сумлык бүләк озатыла. Сугыш елларында су¬ гышчылар һәм партизаннар фондына барысы чама белән 40 миллион сумлык бүләк җыела. Сугышчыларның рухын күтәрүдә күп санлы хатлар һәм телеграммалар зур роль уйный. Аларны фронтка хезмәт коллективлары, аерым гражданнар, балалар җибәрә. Бу эштә 1943 елның 5 маенда язылган “Ватан сугы¬ шы фронтларында сугышучы улларына һәм кызларына татар халкы хаты” олы әһәмияткә ия. Аны әзерләүдә республиканың күренекле әдипләре, шул исәптән язучы К. Нәҗми дә катнаша. Хатның рус теленә тәрҗемәсен әдәби яктан К. Федин эшкәртә. Бу документка кул кую олы вакыйгага әйләнә. Лу- бянск урман участогы хезмәткәре X. Аитова болай дип искә төшерә: “Кешеләр өстәл янына килеп, карандаш 438 439
кисәге белән кәкре-бөкре хәрефләр сызгалап хатка кул куйдылар. Читкәрәк киткәч, уңайсызланып, күз яшьлә¬ рен сөрткәләделәр. Аларның һәркайсының кеме дә бул¬ са якыны анда, фронтта иде бит. Алар үзләре дә биредә җиңү өчен эшлиләр ич. Ирләр, алдан сөйләшеп куйган кебек, барысы да тәмәке тартырга кереште. “Кәҗә тоя¬ гын” төргәч, бер-берсенә суздылар. Тәэсирләнгән кешеләр тынычлана алмадылар, әйтерсең лә әле һаман барысы да әйтелеп бетмәгән иде. Кинәт бер карт эшче: “Иртәгә пиломатериалларны өяргә якшәмбе өмәсенә чыгыйк та, акчасын Оборона фонды хисабына бирик”, — дип тәкъдим ясады. Барысы да бердәм риза булды”. Татар халкы хатына барысы 1,5 миллион кеше кул куя. Бу хат төрле фронтлардан җавап хатлары агымы ки¬ тереп чыгара. Сугышчылар Ватан алдындагы хәрби бу¬ рычларын намус белән үтәргә ант итәләр. Шулай итеп, фронтка барысы да — яше-карты ярдәмгә килә. Ул ярдәм саллы һәм төрле-төрле була; сугышчылар тайпылышсыз алга, җиңүгә баралар. Сораулар һәм биремнәр Q 1. Республика халкы нинди фондлар төзүдә катнаша? Ул фоңд- ■ ларның туу һәм формалашу тарихын сөйләп бирегез. 2. Рес¬ публикада танк колонналары, авиация эскадрильяләре һәм бронепоездлар төзергә акча җыюның барышы турында чы¬ гыш әзерләгез. 3. Яралыларга һәм фронттагы кешеләр гаилә¬ ләренә ярдәм нәрсәдән гыйбарәт булган? Республика уку¬ чылары бу эштә ничек катнашкан? 4. 1941 ел башына ТАССР халкы 3 миллион кеше тәшкил иткән. Сугыш елларында рес¬ публикадан фронтка 10 миллион җылы әйбер җибәрелгән. Бу мәгълүматларны чагыштырып карап, сез нинди нәтиҗәгә ки¬ ләсез? 5. Шушы параграф һәм башка чыганаклар материал¬ ларыннан файдаланып, “Фронтка бөтен халык ярдәменең мат¬ ди һәм әхлакый әһәмияте” дигән темага реферат языгыз. § 58. Сугыш елларында республика мәдәнияте Илнең рухи куәте җиңүнең мөһим шартларыннан берсе була. Фән, мәгариф, әдәбият һәм сәнгать, матбугат, радио — мәдәниятнең барлык тармаклары да алыштыр¬ гысыз сугыш коралына әверелә. Фән һәм мәгариф. Сугыш башланыр алдыннан рес¬ публикада фәнни учреждениеләрнең, югары уку йорт¬ ларының, махсус урта мәктәпләрнең киң челтәре була. Аңа 25 фәнни-тикшеренү институты, 14 югары уку йор¬ ты, 54 техникум керә. 1200 фәнни хезмәткәр тикше¬ ренү эше белән шөгыльләнә. Халык хуҗалыгының төрле тармакларына белгечләр әзерләү белән беррәттән, вузлар һәм техникумнар мөһим фәнни проблемалар да хәл итәләр. СССР Фәннәр академиясе институтларының, лабора¬ торияләренең һәм фәнни көчләренең өчтән бере Казан¬ га күчеп килгәнгә күрә, республика фәнни потенциалы нык арта. 1941 елның июлендә республика башкаласы¬ на 1,9 меңгә якын фәнни хезмәткәр, шул исәптән СССР Фәннәр академиясенең 93 гамәли әгъзасы һәм әгъза кор¬ респонденты килә. Алар арасында И.П. Бардин, С.И. Ва¬ вилов, Б.Д. Греков, Н.Д. Зелинский, А.Ф. Иоффе, П.Л. Ка¬ пица, М.В. Келдыш, В.А. Котельников, Г.М. Кржижа- ' новский, А.Н. Крылов, Л.Д. Ландау, А.Н. Несмеянов, С.С. Наметкин, С.П. Обнорский, Л.А. Орбели, А.Е. По- рай-Кошиц, Н.Н. Семенов, С.Л. Соболев, Е.Ф. Тарле, А.Е. Ферсман, Я.И. Френкель дә була. 1941 елның августыннан 1942 елның маена кадәр Казанда вице-пре¬ зидентлар О.Ю. Шмидт һәм Е.А. Чудаков җитәкчеле¬ гендә СССР Фәннәр академиясе Президиумы эшли. Эва¬ куацияләнгән институтлар һәм Казан югары уку йорт¬ лары Идел буенда иң зур фәнни-мәгариф комплексы хасил итә. Академия, шулай ук тармаклар фәнни учреждениел¬ әре һәм вузлар фәне өчен оборона проблемалары иң әһәмиятле, үзәк проблемаларга әверелә. Хәрби техника¬ ны бик тиз камилләштерү, яңа тип кораллар һәм сугыш кирәк-яраклары эшләү, промышленностька фәнни-тех¬ ник эшләнмәләрне үзләштерүгә ярдәм итү, илнең чи¬ мал ресурсларын туплау, җитешмәгән материалларның алмаштыргычларын эшләү — менә шундый бурычлар сугыш елларында иң алгы планга чыга. СССР Фәннәр академиясе эшчәнлеген республика фәнни учреждениеләре, промышленность предприяти¬ еләре эше белән үзара яраштыру өчен 1941 елның сен¬ 440 441
тябрь башында Татарстан өлкә комитеты каршында академик О.Ю. Шмидт җитәкчелегендә фәнни-техник комиссия төзелә. Тора-бара Казанда уртак эшләр алып бару өчен тагын берничә үзәк барлыкка китерелә. Әйтик, 1942 елның апрелендә академик А.И. Иоффе җитәкчелегендә хәрби- диңгез проблемаларына кагылышлы фәнни-техник мәсьәләләр буенча СССР Фәннәр академиясенең махсус Комиссиясе төзелә. Аңа хәрби корабльләрне миналардан саклау өчен фәнни-тикшеренү эшләре үткәрү һәм судно¬ ларның яңа типларын төзүдә катнашу бурычы куела. Шул ук вакытта СССР Фәннәр академиясенең азык- төлек ресурслары Комиссиясе дә оештырыла. Аны ака¬ демик Л.И. Орбели җитәкли. Бу комиссия азык-төлек һәм үсемлек продуктларының яңа төрләрен ачыклау, промышленностьта кулланыла торган дефицит майлар һәм азык базасын киңәйтү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 1942 елның июнендә Казанда академиянең Урта Идел буе һәм Кама яны байлыкларын оборона ихтыяҗлары¬ на мобилизацияләү комиссиясе дә төзелә. Академик Е.А. Чудаков җитәкчелегендәге бу комиссия 300 дән артык фәнни хезмәткәрнең һәм җитештерү өлкәсендә эшләү¬ челәрнең эшчәнлеген берләштерә. Аның составында 8 секция эшли. Минераль-чимал секциясенә Казан уни¬ верситеты профессоры Л.М. Миропольский җитәкчелек итә. Академик учреждениеләр хезмәткәрләре сугыш ел¬ ларында оборона өчен әһәмиятле байтак хезмәтләр баш¬ каралар. Әйтик, танкларга каршы көрәш өчен куәтле яңа кораллар, корабльләрне магнитлы миналардан сак¬ лау чаралары эшләнә, дошман самолетына кадәр араны исәпләү, дары ясау өчен сульфат целлюлозасы куллану¬ ның яңа ысуллары ачыла. Казанда иң яңа кораллар системасы ясау буенча да эш дәвам итә. Яңа тип хәрби самолетлар һәм реактив двигательләр төзү белән махсус авиация төрмәсендә уты¬ ручы күренекле галим-конструкторлар В.П. Глушко, С.П. Королев һәм шулай ук В.М. Мясищев, В.М. Петляков шөгыльләнә. Казанда бер лаборатория, атом-төш коралы ясау мак¬ саты белән, “Уран” программасын тормышка ашыру өстендә эшли. Моның белән Атом энергиясе институ¬ тын оештырган һәм аның беренче директоры булган академик И.В. Курчатов шөгыльләнә. Бу эшләрдә физи¬ ка галиме А.П. Александров актив катнаша. Академиянең Урта Идел буе һәм Кама яны байлыкла¬ рын оборона ихтыяҗларына мобилизацияләү комиссиясе¬ нең нефть секциясе эшчәнлеге мөһим нәтиҗәләр бирә. СССР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты С.Ф. Федоров җитәкчелегендәге экспедиция төркеме Татар¬ стан җиренең күп өлешендә тикшерү эшләре үткәрә. Шөгер, Сарабиккол тирәләрендә һәм башка урыннарда нефть ятмалары табыла. 1943 елның 25 июнендә разведка максаты белән бо- рауланган беренче скважинадан нефть фонтаны бәреп чыга. Ул Татарстанда “кара алтын”ның промышленность запасы булган Шөгер ятмасы ачылу турында игълан итә. Скважинаны мастер Г.Х. Хәмидуллин бригадасы борау¬ лый. 1944 елда Шөгер скважиналары 4,2 мең тонна нефть бирә. Казан фәнни-тикшеренү институтлары, вузлар эшчән¬ леге дә оборона ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнә¬ леш тота. Әйтик, университетта, химия-технология ин¬ ститутында, табиблар белемен күтәрү, эпидемиология һәм микробиология институтларында 800 гә якын фәнни хезмәт башкарыла. Аларның күбесе оборона әһәмиятенә ия була. Профессор Б.А. Арбузов җитәкчелегендә узды¬ рылган тәҗрибәләр, мәсәлән, синтетик каучукның сый¬ фатын күтәрергә мөмкинлек бирә. Профессор С.П. Уша¬ ков оборона промышленносте өчен яңа төр пластмасса¬ лар эшләү ысулын таба. Профессор Г.Х. Камай һәм Казан кетгут заводы кол¬ лективының уртак тикшеренүләре нәтиҗәсендә кетгут җитештерүне арттырырга мөмкинлек туа. Ул сугыш ва¬ кытында яраларны тегү өчен уңайлы бердәнбер таби¬ гый җеп була. Күренекле Казан хирургы А.В. Виш¬ невский авыртуны бетерү һәм новокаин блокадасы ясау ысулын эшли. Яралыларны дәвалауның нәти¬ җәле ысулларын Казан медицина фәне вәкилләре, 442 443
шул исәптән профессорлар В.А. Гусынин, Ф.Г. Мөхәммәдья- ров, Ю.А. Ратнер, Н.В. Соколов, А.Г. Терегулов, Л.И. Шу- лутко да тәкъдим итә. Аларны куллану республика гос¬ питальләрендә дәваланучы яралыларның 60 процентын яңадан Кызыл Армия сафларына кайтарырга мөмкин¬ лек тудыра. Казан галимнәре А.Е. Арбузов, В.И. Баранов, Н.А. Ли¬ ванов, Л.М. Миропольский, Х.М. Мөштәри, Н.Г. Чебота¬ рев, Г.Х. Камай һәм башка бик күпләр оборонаның мөһим проблемаларын хәл итү өстендә эшлиләр. 1944 елда Казан университетының физика кафедрасы мөдире Е.К. Завойский электрон парамагнит резонанс күренешен ача. Бу ачыш соңыннан, XX гасырның туп¬ ланган мохит физикасы өлкәсендә иң зур фәнни каза¬ нышы буларак, бөтен дөньяга таныла. Электрон пара¬ магнит резонанс молекулалар, атомнар, элементар кисәк¬ чекләрнең табигатен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Республика галимнәренең сугыш елларындагы фәнни-тикшеренү эшчәнлеге югары бәя ала. Акаде¬ мик А.Е. Арбузовка, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе әгъза-корреспонденты В.П. Мо- соловка, профессор С.Н. Ушаковка Сталин премия¬ ләре (1952 елдан — Дәүләт премиясе) бирелә. Га¬ лимнәрнең зур бер төркеме, шул исәптән, А.Е. Арбу¬ зов, Б.А. Арбузов, В.И. Баранов, Г.Х. Камай, Л.М. Миропольский, А.Н. Миславский, А.Е. Переверзев, Н.Г. Чеботарев, К.В. Фазлуллин СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалын (КФАН) төзү республика фәнни җәмәгатьчелегенең Ва¬ танны саклауга керткән өлешен тану була. Совет хөкүмәте бу турыда карарны 1945 елның 13 апрелендә кабул итә. Казан филиалы составына биология, геоло¬ гия, физика-техника, химия институтлары һәм Тел, әдәбият, тарих институты керә. Халык мәгарифе системасы өчен дә Бөек Ватан сугы¬ шы чоры авыр чор була. Күп кенә уку йортлары (аеруча Казанда) биналары СССР Фәннәр академиясенең күчеп килгән учреждениеләренә, предприятиеләргә, госпи¬ тальләргә бирелә. Вуз укытучылары, студентларның күбесе фронтка алына. Вузларда кыскартылган уку программалары, оборонага бәйле фәннәр кертелә. Сугышның беренче елларында студентлар саны кискен кими. Мәсәлән, 1941 елда университетта 1,8 мең, ветеринария инсти¬ тутында — 700 кеше укыса, 1944 елда инде аларда 804 һәм 150 кеше генә кала. Төрле сәбәпләр аркасын¬ да, ун махсус урта уку йорты ябыла. Шул ук вакытта республика вузлары алты меңнән артык белгеч әзерләп чыгара. Яңа вузлар, яңа факуль¬ тетлар ачыла. 1944 елда Казан университетында клас¬ сик филология, татар теле һәм әдәбияты бүлекләре ачы¬ ла. Сугыш бетеп килгәндә, Казан консерваториясенә нигез салына, гражданлык төзелеше инженерларының Казан институты кабат торгызыла. Байтак шәһәрләрдә мәктәпләр өч смена эшли. Җи¬ тештерү өлкәсендә эшләү, матди җитешсезлек, кием- салым булмау аркасында, кайбер районнарда балалар¬ ның бер өлеше укырга йөри алмый. Ә шулай да, го¬ муми мәҗбүри белем турындагы законнары үтәү өчен, төрле чаралар күрелә. Гомуми мәҗбүри белем фонды төзелә, анда республика халкыннан 3,2 миллион сум акча җыела. Ункөнлекләр оештырып, комсомоллар мәктәп биналарын төзәтә, ягулык әзерлиләр. Мәктәп яны участоклары һәм терлекчелек хуҗалыклары уку¬ чыларны тукландыруда таяныч була. Башлангыч һәм җидееллык мәктәпләрне тәмамлау¬ чылар өчен чыгарылыш имтиханары кертелә, укуда¬ гы уңышлар өчен, алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләү оештырыла. Мәктәп, укытучылар үз аллары¬ на куелган бурычны намус белән үтиләр. 139 укытучы СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә, 12 педагог РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы дигән исемгә лаек була. Әдәбият-сәнгать. Матур әдәбият, сәнгать сугышчан мәдәнияткә әверелә. 64 язучының яртысыннан арты¬ гы фронтка китә. Хәрәкәттәге армиядә Абдулла Алиш, Нур Баян, Юрий Белостоцкий, Ян Винецкий, Нәби Дәүли, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, Геннадий Паушкин, 444 445
Мөхәммәт Садри, Сибгат Хәким һәм башка таныл¬ ган язучылар сугыша. Татарстанның 30 прозаигы һәм шагыйре, 22 журналисты Ватан өчен сугышта һәлак була. Байтак язучылар татар телендә чыга торган фронт газеталарында эшлиләр. Андый газеталар 1 нче һәм 2 нче Белорус, Төньяк-Көнбатыш, Ленинград, 1 нче һәм 3 нче Украина, Воронеж, Волхов һәм кайбер башка фронт¬ ларда нәшер ителә. 1942 елның июне ахырында Мясной Бор станциясе тирәсендә Волхов фронты 2 нче Удар армиянең “Отва¬ га” (“Батырлык”) газетасы хәбәрчесе Муса Җәлил чол¬ ганыштан чыгарга тырышканда, яраланып, әсир төшә. Польшаның Демблин дигән крепостенда шагыйрь һәм аның көрәштәше Г. Курмаш тирәсендә яшерен эш алып баручы патриотлар төркеме туплана. Алар немец конц¬ лагеренда сугышчан төркемнәр оештыралар, хәрби әсирләр һәм “Идел-Урал” легионына керүчеләр ара¬ сында фашистларга каршы агитация алып баралар, легион кешеләренең бер өлешен совет партизанна¬ ры ягына чыгаруны оештыралар. Ул легион, Көнчы¬ гыш легионнарының бер өлеше сыйфатында, Идел буе татарларыннан герман командованиесенә ярдәмгә өстәмә хәрби берләшмә итеп оештырылган була. Оккупацияләнгән көнчыгыш өлкәләр министрлыгы хезмәткәре буларак, М. Җәлил ирекле йөрү хоку¬ кыннан файдаланып, фашистларга каршы көрәштә актив катнаша. Яшерен эш алып баручылар бөтен легионда восстание әзерлиләр. Бер хыянәтче Җәлил¬ не һәм аның көрәштәшләрен дошманга сата, көрәшчеләр гитлерчылар төрмәсенә эләгә. Алар 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәза¬ лап үтерелә. М. Җәлил төрмәдә “Моабит дәфтәрләре” исемле ши¬ гырьләр циклы яза. Сугыш беткәч, шагыйрь кулы белән язылган ике дәфтәр Ватанга кайтарыла. 1956 елның февралендә М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме би¬ релә. Бер елдан соң аңа, шагыйрьләрдән иң беренче бу¬ ларак, “Моабит дәфтәрләре” шигырьләр циклы өчен Ле¬ нин премиясе бирелә. Тылда калган әдипләр дошманга каршы каләм көче, рухландыргыч сүз белән көрәшәләр. ТАССР Язучылар берлеге каршында махсус агитация һәм пропаганда бүле¬ ге төзелә. Газеталарда сугышчыларның һәм тыл хезмәт- чәннәренең батырлыгын сурәтләгән мәкаләләр, очерк¬ лар, язмалар даими басыла. Фашистларга каршы “Ватан өчен” җыентыгы һәм эстрада өчен “Без җиңәчәкбез” дигән җыентык әзерләнә. Проза әсәрләрендә һәм шигырьләрдә Ватанны саклау, аңа мәхәббәт темасы төп урын ала. Ул Г. Әпсәләмовның “Бердәмлек”, “Үлемнән көчлерәк”, “Хәйрулла солдат”, М. Әмирнең “Зур бәйрәмгә кадәр”, Г. Бәшировның “Сер¬ жант Хәйруллин”, И. Газиның “Кышкы төндә”, “Әхмәт бабай”, “Алар өчәү иде”, Ә. Еникинең “Бер генә сәгатькә”, Ш. Камалның “Марат”, К. Нәҗминең “Артиллерист Сөләйман”, А. Шамовның “Яңгырлы кичтә” дигән хикәя¬ ләрендә, Ф. Кәримнең “Разведчик язмалары”, “Язгы төндә”, Г. Кутуйның “Рөстәм маҗаралары”, X. Госманның “Ял¬ кынлы йөрәк” повестьларында аеруча көчле яңгырый. Татар шагыйрьләре 20 дән артык патриотик эчтәлек¬ ле поэма, берничә йөз шигырь язалар. ТАССР Язучылар берлегенең рус секциясе әгъзалары берничә әдәби-нәфис җыентык нәшер итә. Бруно Зернит, Михаил Бубеннов, Тамара Ян, Ирина Касаткина һәм башка күп кенә ав¬ торлар әсәрләре басылып чыга. Яңа пьесалар да иҗат ителә. Алар арасында Мирсәй Әмирнең колхозчы хатын-кызларның фидакарь хезмә¬ тенә багышланган “Миңлекамал” пьесасы аеруча киң та¬ ныла. Сугышның беренче елларында безнең республикага күчеп килгән рус һәм чит ил язучылары һәм шагыйрь¬ ләренең зур бер төркеме яши. Алар арасында М. Алигер, B. Бахметьев, Д. Бедный, Я. Галан, Л. Ошанин, П. Анто¬ кольский, Ф. Гладков та була. Бирегә В. Лебедев-Кумач, C. Маршак, А. Толстой, А. Фадеев, К. Чуковский, С. Щи- пачев килеп йөри. Әдәби тормышның икенче үзәге ул елларда Чистай шәһәре була. Биредә илебезнең йөздән артык әдибе, шул исәптән Н. Асеев, М. Исаковский, Л. Леонов, В. Гроссман, К. Тренев, К. Федин һ.б. яши һәм яңа әсәрләр иҗат итә. 446 447
Ул әсәрләрнең күбесе сугыш чоры совет әдәбиятының классик әсәрләренә әверелә. Алар арасында Леонид Лео¬ новның “Ябырылу” пьесасы, Михаил Исаковскийның киң таралган җырлар нигезенә яткан “Зәңгәр шар әйләнә дә әйләнә”, “Әй, минем томаннарым”, “Фронт яны урма¬ нында”, “Ут” кебек дистәләрчә шигырьләре дә бар. Алек¬ сандр Твардовский үзенең “Василий Теркин” поэмасын беренче мәртәбә Чистай кешеләренә укып күрсәтә. Сугыш елларында республиканың музыка, театр сәнгате үсеш ала. Татар композиторлары нигездә пат¬ риотик темага йөздән артык музыкаль әсәр иҗат итәләр. Опера һәм балет сәхнәсе өчен Н. Җиһанов “Илдар”, “Түләк” операларын, “Фатыйх”, “Зөһрә” ба¬ летларын яза, “Су-Сылу һәм Түләк” операсының яңа редакциясен әзерли. Мансур Мозаффаровның “Зөлхәбирә”, Михаил Юдинның “Фәридә” опералары шушы елларда туа. М.Мозаффаров, Н. Җиһанов, А. Ключарев, 3. Хәби- буллин, В. Виноградов, М. Юдин байтак симфоник әсәрләр иҗат итәләр. Композитор Җәүдәт Фәйзи “Баш¬ магым”, “Акчарлаклар” музыкаль комедияләрен яза, алар татар милли музыкасында яңа жанр була. Җыр жанрында композиторлар С.Сәйдәшев, М. Мозаффаров, 3. Хәбибуллин, X. Вәлилуллин актив эшли. Халык ара¬ сында “Туган ил өчен”, “Поход җыры”, “Кулъяулык”, “Син кайтмадың” дигән җырлар популярлык казана. Салих Сәйдәшев атаклы “Ватан маршы”н (“Совет Арми¬ ясе маршы”н), “Суворов маршы”н, В. Виноградов “Опол¬ чение маршы”н яза. Сынлы сәнгать тә дошман белән көрәшкә ярдәм итә. Күп кенә рәссамнәр фронтка китсә дә, сугышның берен¬ че көненнән үк Казанда хәрби һәм сәяси плакатлар, “Сатира тәрәзәләре” нәшер ителә. Аларны иҗат итүдә Б. Альменов, Э. Гельме, К. Овчинников, А. Прытков, А. Родионов, Р. Сәйфуллин, Н. Сокольский һәм баш¬ ка күренекле рәссамнәр катнаша. В. Тимофеев “Кол¬ лыкка”, “Информбюро хәбәрләрен тыңлыйлар”, И. Но¬ воселов “Казан оборонасы”, Д. Булат “Советлар Со¬ юзы Герое Батыршин подразделениесе штык һөҗүмендә”, К. Максимов “Сал өстендә”, “Икмәк — фронтка”, Н. Сокольский “Яшәсен Сталинград” әсәрләрен иҗат итә. Хәрби-патриотик темага ясалган башка әсәрләр дә дөнья күрә. Скульптор С. Ахун берничә скульптур портрет, ике скульптур композиция ясый. Театр әһелләре сугышчыларда һәм тыл хезмәткәр¬ ләрендә югары патриотик рухны саклау теләге белән янып эшлиләр. Алар мобилизация пунктларына, хәрәкәттәге армиягә, госпитальләргә мәдәни хезмәт күрсәтәләр, колхозларга һәм совхозларга барып йөриләр. М. Әмирнең “Миңнекамал”, Ф. Вольфның “Профессор Мамлок”, Т. Гыйззәтнең “Таймасовлар”, Н. Исәнбәтнең “Мәрьям”, Р. Ишморатның “Кайту”, А. Корнейчукның “Фронт”, К. Симоновның “Безнең шәһәр егете” һәм “Рус кешеләре” әсәрләре дошман¬ га каршы көрәшкә чакыра. Барлык спектакльләр дә Казанда Зур драма театрында куела. Тамашачылар биредә үк Н. Җиһановның “Алтынчәч”, “Илдар”, “Качкыннар”, М. Юдинның “Фәридә” операларын, Җ. Фәйзинең “Башмагым”, “Акчарлаклар” музыкаль комедияләрен, Ф. Яруллинның “Шүрәле” балетын ка¬ рый ала. Бөек Ватан сугышы елларында музейлар, китап¬ ханәләр, республика радиокомитеты да шактый зур эш алып бара. Шулай итеп, иҗади, фәнни интеллигенция җиңү яулауга зур өлеш кертә. Сугыш елларында әдәби¬ ят, музыкаль һәм сынлы сәнгать өлкәсендә милли мәдәниятнең алтын хәзинәсенә кереп калган күп әсәрләр иҗат ителә. Сораулар һәм, биремнәр еъ 1. Дошманны җиңү эшенә республика галимнәренең нинди ■ өлеш кертүен сөйләп бирегез. 2. Республика нефть запасла¬ рын үзләштерә башлау дигән темага чыгыш әзерләгез. 3. Су¬ гышчан мәдәният төшенчәсе нәрсәне аңлата? Аның эчтәлеген республиканың 1941-1945 еллардагы әдәбият һәм сәнгать үсе¬ ше мисалында ачып бирегез. 4. Бөек Ватан сугышы чорында республика әдипләре иҗаты турында сез нәрсә беләсез? Алар иҗатының төп юнәлеше нәрсәдән гыйбарәт була? 5. Республи¬ ка рәссамнәре үз әсәрләрендә Бөек Ватан сугышының нинди сәхифәләрен сурәтли? 6. Сугыш чорының музыкаль һәм театр сәнгатен күз алдыннан кичерегез. Бу сәнгать тә сугыш коралы булган дип раслап буламы? Җавабыгызны дәлилләгез. 448 15 А-412 449
XV бүлек. Республика сугыштан соңгы елларда Сугыш бетә; зарыгып көткән җиңү җәмгыятьтә соци¬ аль-икътисади, сәяси һәм рухи тормышның төрле өлкәләрендә үзгәрешләргә зур өметләр тудыра. Ләкин алар тормышка ашмый. Икътисад белән идарә итүнең элекке ысуллары тагын өстенлек ала. Халык хуҗалы¬ гының куллану тармакларын чикләү, авыл ресурсларын файдалану исәбенә индустриаль үсешне максималь тизләтү курсы тагын да катгыйрак үткәрелә. Тоталитар режим үзенең иң югары ноктасына җитә. Тарихның сугыштан соңгы, Сталин идарәсенең соңгы елларына туры килгән чорының төп үзенчәлекләре менә шун¬ дый. §59. 40 нчы елларның икенче яртысында — 50 нче еллар башында икътисад Сугыштан соңгы авырлыклар. ТАССР территория¬ сендә сугыш хәрәкәтләре бармаса да, аның нәтиҗәлә¬ ре безнең республика өчен дә авыр була. Ул сугышка кадәрге халкының 11,5 процентын югалта. Фронтка алынган 700 мең кешенең яртысы яу кырларында ятып кала. Предприятиеләрдә квалификацияле кадрлар җитеш¬ ми. Эшчеләрнең төп массасын хатын-кызлар, ФЗӨ һәм һөнәр училищеларын тәмамлаган яшьләр тәшкил итә. Кадрлар проблемасы авыл хуҗалыгында аеруча кис¬ кен тора. Шәһәр һәм авыл хезмәт ресурсларын тулыландыру¬ га кораллы көчләр составыннан солдатларны демобили¬ зацияләү ярдәм итә, дистәләгән сугышчылар тыныч хезмәткә әйләнеп кайта. Ләкин аларның күбесенә кие¬ ренке хәрби шартлардан тыныч тормыш шартларына ияләшергә, сугыш елларында югалткан һөнәрләренә ка¬ бат күнегергә беркадәр вакыт кирәк була. Шул ук вакытта, сугыш елларында Татарстанга күче¬ релгән кешеләр туган якларына кайтып китә. Ә алар барысы 266 мең кеше була. Килгәннәрнең бик аз өлеше генә республикада кала. Халык күченү активлыгы шактый читенлекләр тудыра. Хезмәт коллективларының яртысы диярлек яңа кешеләрдән тора. Бу исә завод-фабрикалар эше¬ нең ритмына, хезмәт коллективлары эшенең кәйле¬ легенә кимчелекләр китерә. Сугыштан соңгы берен¬ че елларда кайбер предприятиеләрдә җиһазның (тех¬ никаның) туктап эшсез тору вакыты 40 процентка җитә. Предприятиеләрне тыныч тормыш өчен кирәкле про¬ дукция җитештерүгә көйләү буенча алда зур эшләр тора. Аларның күбесендә искергән, таушалган җиһаз күп булу хәлне тагын да катлауландыра төшә. Авыл хуҗалыгы¬ ның матди-техник нигезе аеруча начар хәлдә була. Кол¬ хозларда чәчүлек җирләре, продукция бирә торган тер¬ лек саны кискен кими. Кешеләрнең күпчелеге көнкүрешнең авырлыгын¬ нан җәфалана. Икмәк, башка төрле азык-төлек җи¬ тешми. Торак җитмәү комачаулый. Коммуналь хуҗа¬ лык, шәһәр транспорты ташландык хәлдә диярлек калган була. Менә шундый кыенлыкларга карамастан, респуб¬ лика әле сугыш вакытында ук, СССРның бик күп башка төбәкләре кебек, немец оккупациясеннән азат ителгән территорияләргә ярдәм итә башлый. Ул Ста¬ линградның бер районын, Сталинград өлкәсенең ике авыл районын, Орел шәһәрен һәм Орел өлкәсенең 23 районын аякка бастыруга шефлык итә. Бирегә республикадан төрле җиһаз, төзелеш материалла¬ ры, чәчүлек орлык, продукция бирә торган терлек, кием-салым, башка төрле кирәк-ярак җибәрелә. Ста¬ линградка квалификацияле эшчеләр, инженерлар, медицина хезмәткәрләре, укытучылар китә. Меңнәрчә кеше республикадан Донбассның күмер шахталарына, Украинаның металлургия предприя¬ тиеләрен аякка бастырырга, илнең төрле төбәкләрендә башланып киткән яңа төзелешләргә юл тота. Ком¬ сомол юлламалары белән яшьләр читкә аеруча күп тарала. 450 451
Промышленность үсеше. 1941-1945 елларда, СССРның башка тыл районнарыныкы кебек үк, фронт өчен эшләгән Татарстан икътисадын тыныч тормыш про¬ дукциясе җитештерүгә күчерү ел ярымга сузыла. 1947 ел башына бу эш тәмамлана. Асылда бер үк вакытта яңа промышленность төзе¬ леше дә җәелә бара. Ул резина промышленносте, ма¬ шина һәм приборлар тармакларында алып барыла. Бу чорда “Теплоконтроль”, компрессор заводлары кебек промышленность гигантларын кору башлана. Хәрби- промышленность комплексының кайбер предприятие¬ ләрендә техник реконструкция уздыру бурычы куе¬ ла. Алар җитештерә торган продукция камилләшә төшә. Әйтик, авиация заводы атом-төш коралы йөртер¬ лек ТУ-4 стратегик бомбардировщиклары ясауны үзләштерә. Татарстан тарихының сугыштан соңгы чорында нефть чыганакларын үзләштерү мөһим эш була. Нефть индустриясе үсеше республика көньяк-көнчы¬ гышының йөзен һәм бу типик аграр төбәктә яшәү¬ челәрнең язмышын тамырдан үзгәртә. Махсус җи¬ һазлар, төзелеш материаллары, йөзләрчә белгечләр республикага Бакудан, Грозныйдан, Башкортстаннан килә. Баулы һәм Ромашкино чыганаклары сугыштан соңгы чорда үзләштерелә башлаган зур чыганаклар¬ ның беренчеләре була. 1950 елга Татарстанда нефть чыгару күләме шул тикле югары күтәрелә ки, би¬ редә геолог-нефтьче А.Т. Шмарев җитәкчелегендә бөтенсоюз күләмендә әһәмиятле “Татнефть” берләш¬ мәсе төзелә. Республикада авыр индустриянең өстенлекле үсе¬ ше илдә бара торган гомуми икътисади юнәлешне ча¬ гылдыра. Халык куллану товарлары чыгаручы пред¬ приятиеләр калдык принцибы буенча финанслана. Ка¬ зан мех комбинатының, җитен комбинаты, аяк киеме, тегү фабрикаларының матди-техник нигезе чиктән тыш таушалган була. Чөнки сугыш елларында яңа җитештерү биналары төзелми, җиһазлары яңартыл - мый. Азык-төлек промышленностенда хәл аеруча кат¬ лаулы кала. Тулаем республика буенча промышлен¬ ность продукциясе җитештерүнең артуы 60 процент тәшкил иткәндә, азык-төлек промышленносте үсеше дәрәҗәсе 1950 елда хәтта 1940 ел дәрәҗәсенә дә җитә алмый. “Б” төркеменә керүче тармак предприятиеләре чыгар¬ ган продукция республика промышленность продукция¬ се күләменең нибары 10 процентын гына тәшкил итә, ә бу күрше республикаларның шундый ук күрсәткечлә¬ реннән шактый калыша. Авыл хуҗалыгы. Авылның җитештерү потенциа¬ лын аякка бастыру иң авыр шартларда бара. Сугыш¬ тан соңгы беренче елларда авыл хуҗалыгы бөтен нәрсәгә — техникага, атлар, чәчүлек орлык, терлек азыгы, биналарга зур кытлык кичерә. Кырларда үгез җигеп эшләүне еш күрергә мөмкин була. Авыл хуҗалыгы производствосында ирләр кулы җи¬ тешми. Фронтка алынган крестьяннарның күбесе һәлак була яисә хезмәткә яраксыз инвалид булып кайта. Баш¬ калары да авыр физик хезмәткә, өстәвенә — түләүсез диярлек хезмәткә әйләнеп кайтасы килмичә, шәһәрләрдә урнашып кала. Крестьяннарның шәһәрләргә күчеп ки¬ түен авыл халкы арасыннан заводларга һәм фабрика¬ ларга оешкан рәвештә эшче көчләр җыйнау да көчәйтә. Сугыштан соңгы беренче бишьеллык һава шарт¬ лары ягыннан аеруча авыр була. 1946 ел гадәттән тыш коры килә. Уңыш сугышка кадәргедән ике мәртәбә азрак алына, бу исә авыл җирендә масса- күләм ачлыкка китерә. 1948, 1949 елларда да ко¬ рылык була. Сугыш елларында бөлгән авыл өчен табигый бәлаләргә каршы тору бик авырга туры килә. Дүртенче бишьеллыкта бөртеклеләрнең уртача ел¬ лык уңышы гектарыннан 5,3 центнердан, тулаем уңыш илдә 65 миллион поттан артмый. Бу планлаштырган¬ нан 2,5 мәртәбә диярлек азрак була. Терлекчелек тә авыр хәлдә кала. Сөтнең уртача савымы бер сыердан 800-900 килограмм, сыерларның продукциялелеге чама белән 1939 елдагы кадәр генә тәшкил итә. 452 453
Авыл Сталин җитәкчелегенең катгый аграр сәясә¬ те кысаларында интегә. Колхоз-совхоз продукциясенә дәүләт куйган сатып алу бәяләре аны җитештерүгә тотылган чыгымнардан күпкә түбәнрәк тора һәм ху¬ җалыкны рентабельле итәргә мөмкинлек бирми. План¬ нар авылның мөмкинлегеннән түгел, ә дәүләт ихтыя¬ җыннан чыгып төзелә. Хезмәт көннәренең мәҗбүри минимумы 1942 елда күтәрелгән килеш кала. Аны үтәмәгән өчен колхозчыны җинаять җаваплылыгына тарта, яисә йорт яны участогыннан мәхрүм итә ала¬ лар. Сугыштан соңгы беренче елларда республика колхоз¬ ларында хезмәт көненең кыйммәте 1940 ел белән ча¬ гыштырганда кискен түбәнәя. Ул колхозчыларның го¬ муми акча кеременең бары тик 2,4 процентын гына тәшкил итә. Халык хезмәт көнен юкка гына “таякчык” дип атап йөртми. Әгәр колхозчылар аңа нәрсәдер алса¬ лар да, бу бары тик хуҗалык дәүләт белән исәп-хисап¬ ны өзгәч кенә эшләнә. Керемнең иң зур өлешен шәхси ярдәмче хуҗалык бирә. 40 нчы елларның икенче яртысында крестьян¬ нарның колхозларда хезмәттән баш тарту очраклары ешаю очраклы түгел. Авыл хуҗалыгы реформаларга мохтаҗ була. Ләкин хакимият административ басымны көчәйтү юлын сайлый. Колхозчыларның йорт яны участоклары күләмен, эшче һәм хезмәткәрләрнең бакчачылык белән шөгыль¬ ләнүен чикләү, промышленность предприятиеләренең ярдәмчел хуҗалыкларын кысу чаралары тискәре нәтиҗәләр бирә. Эш крестьяннарның нигездә үз учас¬ токлары исәбенә туклануында гына да түгел. Элегрәк базарга сатуга чыгарылган продукция гомуми азык- төлек фондын шактый тулыландырса, хәзер инде ул да кими. Шәхси ярдәмчел хуҗалыкка һөҗүм сугыш бетүгә үк башлана. 1946 елның язына республикада крестьяннар¬ дан 91 мең гектардан артыграк җир һәм 2 меңгә якын сыер һәм ат тартып алына. Моннан кала, йорт тирәсен¬ дәге участокларга салым кискен арта. Ьәр крестьян хуҗалыгы дәүләткә катгый билгеләнгән күләмдә ит, сөт, йомырка, йон тапшырырга мәҗбүр ителә. Ике елдан соң колхоз базарында сатудан алган керемгә дә салымнар һәм җыюлар арттырыла. Базарга колхозчы үз продук¬ циясен хуҗалык дәүләткә бурычын тапшырып бетергәч кенә чыгара ала. Колхозларны эреләндерү аларның эшчәнлеген кон¬ трольдә тотуны көчәйтү максатына хезмәт итә. 40 нчы еллар ахырында колхоз-совхозлар саны республикада 4,3 мең чамасы булса (ә бу исә авыллар санына туры килә диярлек), 1950 елга ул сан якынча ике мәртәбә кими. Сталинның аграр сәясәтен үткәрүне авыл партия оешмалары тәэмин итәргә тиеш була. Колхозларны эреләндерү аларның челтәрен киңәйтүгә китерә. Бу процесс башланганчы партия оешмалары колхозлар¬ ның 49 процентында гына булса, 50 нче еллар башын¬ да инде алар 70 процентка җитә. Шуның өстенә, МТСларда сәяси эшләр буенча директор урынбасары вазифасы кертелә. Ләкин крестьяннарны мәҗбүри, көчләп эшләтү ча¬ ралары куллану авыл хуҗалыгындагы хәлне яхшырт¬ мый. 1950 елга республика колхозларының 80 про¬ центы дәүләткә авыл хуҗалыгы продукциясе тапшы¬ руның чамасыз зур планын үти алмый. Агротехника, игенчелектә хезмәт җитештерүчәнлеге, терлекчелектә продукциялелек түбән дәрәҗәдә кала. Республика авыл хуҗалыгы кризис кичерә, ул ил¬ нең тулаем аграр өлкәсенә хас була. 50 нче еллар ба¬ шында да авылның хәле һаман авыр кала. Ул Сталин вафат булгач, илдә җитәкчелек алышынгач кына төзәлә башлый. Шәһәрләрдә һәм авылларда көндәлек тормыш. Су¬ гыш беткәннән соң кешеләр дәүләттән хаклы рәвештә тормыш шартларын җиңеләйтергә тиешле карарлар көтә. Чыннан да, кайбер шундый карарлар кабул ителә һәм тормышка ашырыла. Ул елларда яшәгән кешеләр аларны әлегә кадәр рәхмәт хисе белән искә ала. Эшләү¬ че шәһәр кешеләренең, ниһаять, буш вакытлары күренә башлый. Сигез сәгатьлек эш көне, еллык ял кабат кер¬ телә, эш сәгатьләреннән тыш мәҗбүри эшләү бетерелә. 454 455
1947 елның ахырында карточка системасы гамәлдән чыгарыла һәм акча реформасы уздырыла. 1948 елдан алып, азык-төлеккә бәяләр берничә кат төшерелә. Ләкин бу чаралар кешеләрнең матди хәлен чынлап торып яхшыртмый. Карточка системасын бетерүдән соң ашамлыкларның күбесе югарырак, коммерция бәяләре белән сатыла башлый. Дәүләт бәяләрен төшерү аларның сугыш елларында чамасыз күтәрелүенә бәйле. Акча реформасы да, асылда, конфискация төсен ала. Аны уздырганда акчаларын өйдә саклаган кешеләр, башлыча, үз продукциясен базарда сатып акча җыя алган крестьяннар аеруча зур зыян күрә. Кешеләрнең матди хәлендә ел саен уздырыла тор¬ ган заемнар да тискәре роль уйный. Дәүләт облигация¬ ләрен мәҗбүри сатып алуга елына, аз дигәндә, бер ай¬ лык хезмәт хакы сарыф ителә. Крестьяннарның тор¬ мыш дәрәҗәсендә бу чорда йорт яны участокларын кыскарту да тискәре чагыла, ә алар крестьяннар кере¬ менең төп чыганагын тәшкил итә. Авыл кешеләре җилкәсенә продукцияне натураль тапшыру мәҗбүри¬ леге дә авыр йөк булып төшә. Еш кына крестьяннар дәүләткә авыл хуҗалыгы продукциясенең үз хуҗа- лыкларында җитештерелмәгән төрләрен дә тапшырыр¬ га мәҗбүр ителә. Иртәдән кичкә хәтле дәүләткә бушлай диярлек эшләргә мәҗбүр булган крестьяннар ачлы-туклы яши һәм көндәлек тормышта зур мохтаҗлык кичерә. Вакыт¬ лыча хезмәткә яраксыз чакта түләү тәртибе, пенсия бирү аларга кагылмый. Кышкы салкыннарда крестьяннарга бигрәк тә авырга туры килә. Сугыш елларында күбесенең йорт¬ лары туза. Аларны төзәтергә яисә яңа йорт салырга акчалары булмый. Утын әзерләү зур проблема бу¬ лып тора. Ягулыкны экономияләү өчен, берничә га¬ илә юньлерәк йортта бергәләп кыш чыга. Кайбер авыл кешеләре, ягарга утын азрак киткәнгә, мунча¬ ларда кышлый. Авыр хезмәт, ачлы-туклы яшәү, начар торак шартла¬ ры кешеләрнең сәламәтлеген какшата. Республикада масса-күләм септик ангина белән авыру очраклары була, ә ул авыру еш кына үлем белән тәмамлана. Бу куркы¬ ныч авыруга, нигездә, кырда кышлаган ашлык, бәрәңге калдыкларын азыкка куллану сәбәп була. Авыр крестьян язмышыннан котылыр өчен, авыл кешеләре мөмкин булган барлык очраклардан файда¬ ланырга омтыла. Крестьяннарга элеккечә үк паспорт бирелми һәм алар, асылда, ярымкрепостной хәлдә яшиләр. Армиядә хезмәт итү авылдан легаль китәргә мөмкинлек биргәнгә, анда китәргә теләүчеләр күп була. Шәһәрләрдә дә хәл ителмәгән проблемалар күп була. Акча җитешмәгәнгә, мәктәпләр, шифаханләр, көнкүреш хезмәте күрсәтү учреждениеләре биналары ремонтлан¬ мый, яңалары төзелми. Республиканың промышленность үсеше темплары югары булу, крестьяннарның авылдан “качуы” сәбәпле, шәһәр халкы саны үсү шәһәрләрдә торак проблемасын нык кискенләштерә. Шәһәр халкының күп өлеше көнкүреш уңайлыклары булмаган йортларда, салкын баракларда яши. Тораклар утын яисә ташкүмер ягып җылытыла. Финанслар җитешмәү сәбәпле, торак төзелешендә күп көч куюны таләп иткән эшләр кул көче белән үтәлә. Казанда немец хәрби әсирләре хезмәтеннән файдалану шәһәр төзелешенең сугыштан соңгы бер үзенчәлеге була. Әсирләр Опера һәм балет театры бинасы, Социалистик шәһәр (Соцгород) районындагы торак төзелешләренә җәлеп ителә. 40 нчы еллар ахырына кадәр нигездә хәрби ведом¬ ство исәбеннән төшерелгән машиналардан торган шәһәр транспорты зур өзеклекләр белән эшли. Бу вакытта хәтта башкала хуҗалыгында да бер генә кар чистарту маши¬ насы һәм грейдер да булмый. Шәһәр урамнары начар хәлдә кала. Ә шулай да тормыш, бигрәк тә башкалада, акрын¬ лап үзгәрә. 1948 елның ноябрендә Казанда беренче троллейбус юлы ачыла. Ул шәһәр үзәген елга аръя¬ гы белән тоташтыра. Бераздан, Куйбышев сусакла¬ гычы төзелү уңаеннан, шәһәрне су басудан саклау эшләре башлана. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иң күренекле иҗат һәм фән интеллигенциясе вәкиллә¬ 456 457
ре өчен башкаланың үзәк урамнарында, хәзер “ста¬ линка” дип йөртелә торган уңайлыклары булган йорт¬ лар төзелә. Шулай итеп, сугыштан соңгы чорда икътисади үсештә яңадан авыр промышленность тармакларына өстенлек бирелә. Республикада нефть индустриясе саф¬ ка басу игътибар үзәгендә тора. Авыл хуҗалыгы кри¬ зис кичерә. 1946 елгы масса-күләм ачлык нәтиҗәләре авыл өчен чиктән тыш авыр була. Кешеләрнең көндәлек тормыш шартларын яхшырту буенча кайбер адымнар ясала. Ләкин халыкның тормыш дәрәҗәсе күп яктан әле һаман сугышка кадәрге дәрәҗәгә күтәрелә алмый. Сораулар һәм биремнәр 1. Татарстан Республикасы икътисадында сугыштан соңгы бе- ■ ренче елларда нинди авырлыклар булган? 2. 40 нчы елларның икенче яртысында — 50 нче еллар башында республиканың ин¬ дустриаль йөзе ничек үзгәргән? Сугыштан соңгы беренче ел¬ ларда промышленность үсешенең төп тенденцияләрен әйтегез. 3. Еш кына әдәбиятта Сталин җитәкчелеге сәясәтен крестьян¬ нарга каршы сәясәт дип атыйлар. Моңа карата сез үз фикере¬ гезне әйтегез. 4. Шәһәр һәм авыл халкының көндәлек тормы¬ шын тасвирлагыз. Кешеләргә нинди авырлыклар кичерергә туры килгән? Сугыш еллары белән чагыштырганда, соңгырак елларда тормышта нинди үзгәрешләр булган? § 60. Иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормыш Сугыштан соңгы беренче елларда халыкта демокра¬ тик үзгәрешләргә өмет яши. Моңа сугыш елларында хакимиятнең кайбер мәсьәләләрдә идеологик юл куюы нигез була. Немец фашизмы белән аяусыз көрәштә ха¬ лыкның рухын күтәрер өчен, дини вәгазьләр яисә һәр халыкның милли хәзинәсендә сакланган батыр каһар¬ маннар образларын файдалану кебек чаралар да кулла¬ ныла. Җиңү якыная барган саен, дошман Советлар Со¬ юзыннан кысрыклап чыгарылгач, рәсми режим догма¬ лар кысаларына кире кайта, репрессияләрне кабатлый башлый. Катгый идеологик контроль астында. Татарстанда мондый идеологик борылыш башлануга ВКП(б) Үзәк Комитетының “Татарстан партия оешмасында масса- күләм сәяси һәм идеологик эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында” 1944 елның 9 августында кабул ителгән карары этәргеч була. Бу эшкә З.И. Мора- тов җитәкчелек итәргә тиеш дип тәгаенләнә. Ул Татар¬ стан партия өлкә комитеты җитәкчесе итеп 1944 елның 12 августында билгеләнә һәм өлкә оешмасының иң беренче татар җитәкчесе була. Республика тарихында бу документ аерым бер роль уйный. Ул җирле хакимияткә милли сәясәт өлкәсендә дистәләрчә елларга күрсәтмә була, татар халкы тари¬ хын объектив өйрәнү юлларын кисә. Кискен күрсәтмәләр алган республика җитәкчелеге иҗат ин¬ теллигенциясе эшчәнлеген тикшереп, милләтчелек ча¬ гылышларын булдырмау буенча җентекле эш алып барырга тиеш була. Бөек державачылык рухын тарату идеологик кам¬ панияләрнең аерылгысыз өлеше була. Рәсми пропа¬ ганда рус дәүләтчелегенә, рус мәдәниятенә, гомумән, рус халкына кагылышлы барча нәрсәнең өстенлегенә аерым басым ясый. Ә моңа юнәлешне Сталин бирә. 1945 елның маенда җиңүне бәйрәм иткәндә ул рус халкын “Советлар Союзына кергән барлык милләтләр арасында иң күренекле милләт” дип атый. Тиздән «рус халкы — илнең башка халыкларының олы ту¬ ганы» дигән тезис тарала. Татар гуманитар фәненең төп учагы булган Тел, әдәбият һәм тарих институты (ТӘТИ) эшчәнлеге ха¬ кимият тарафыннан аеруча җентекле тикшерү ас¬ тында тора. 1944 елның октябрендә бу институт эше ВКП(б) өлкә комитеты тарафыннан шушы мәсьәлә буенча кабул ителгән карарда катгый тәнкыйтьләнә. Карарда тарихчылар, әдәбият һәм тел белгечләре үтәргә тиешле идеологик күрсәтмәләр бәян ителә. Аларга татар халкы тарихындагы бөтен прогрессив нәрсәләрне бары тик рус халкының һәм Россия дәүләтенең алдынгы роле белән генә бәйләргә ку¬ шыла. Татар халкының дәүләти куәте һәм мөсел¬ ман Көнчыгышы белән бәйле тарихы битләрен белә торып, күрмәмешкә салышырга яисә аларга тискәре аңлатма бирергә тиешле була. 458 459
Татар халкы тарихы, бигрәк тә Алтын Урда, Ка¬ зан ханлыгын яулап алу, җәдитчелек темалары бу¬ енча хезмәтләр хакимиятнең аеруча нык игътибар үзәгендә торгандыр, мөгаен. 1949 елда, идеологии сәбәпләрдән чыгып, тарих бүлегенең “Казан татар¬ ларының килеп чыгышы” дигән мәкаләләр җыенты¬ гы көчле тәнкыйтьләнә. Аның авторлары, танылган тарихчылар академик Б. Греков, А. Смирнов, Н. Кали¬ нин, Е. Чернышев “марксизм-ленинизм идеологиясенә җитәрлек бирелмәгәнлектә, тарихны яктыртуда ялган объективлыкка, татарларның килеп чыгышына мөсел¬ ман Көнчыгышы йогынтысын арттырып бәяләүдә һәм Русьның йогынтысын бәяләп җиткермәүдә” га¬ епләнә. Дәреслекләргә җентекле идеологик анализ ясала. 1948 һәм 1952 елларда урта мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен татар әдәбияты дәреслек-хрестоматиясе ике мәртәбә кискен тәнкыйтьләнә. Хрестоматиягә Г. Кандалый, Ф. Халидинең “зарарлы әсәрләре” кебек үрнәкләрне керткән өчен авторлар “буржуаз ялган объективлыкка” әсир төшкән дип гаепләнә. Нәтиҗәдә, татар әдәбиятының го¬ рурлыгы булган исемнәр һәм әсәрләр урынсыз җәберләнә. Хакимият асылда барлык фәннәрдә дә хөр фикер¬ лелек чагылышларын юк итә. 1947 елдан биологиягә, фәлсәфәгә, тел гыйлеменә идеологик һөҗүм башлана, ул фәннәрнең берничә юнәлешен тар-мар итү һәм кай¬ бер “фетнәле” проблемаларны өйрәнүне тыю белән тәмамлана. 1948-1950 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты берничә карар кабул итә. Алар Казан дәүләт университеты хокук белгечләре, авыл хуҗалы¬ гы буенча Татар фәнни-тикшеренү институтының тер¬ лекчелек станциясе, финанс-икътисад институты укы¬ тучылары эшчәнлеген идеологик күзлектән чыгып га¬ епли. Галимнәрне үз хезмәтләрендә коммунистик иде¬ ологиягә җавап бирми торган нәтиҗәләр ясауда гаеп¬ лиләр. Рухи тормышны партия тарафыннан күзәтеп-тикше- реп торуны көчәйтү иҗат интеллигенциясенә дә кагы¬ ла. Иҗатчылардан ил хуҗалыгын аякка бастыру пафо¬ сын, совет кешесенең күренекле, яхшы сыйфатларын, совет чынбарлыгының уңай якларын чагылдыруны таләп итәләр. Революциягә кадәрге тормыш укучыларга һәм тамашачыларга, һичшиксез, ямьсез итеп кенә күрсәтелергә тиеш була. Бу таләпкә җавап бирмәгән әсәрләр язмышы, алар ничек кенә талантлы иҗат ител¬ мәсен, начар тәмамлана. 40 нчы еллар ахырында Н. Җи- һановның “Алтынчәч” операсы либреттосы, Н. Исәнбәтнең “Җирән чичән белән Карачәч сылу” пьесасы һ.б. әсәрләре, Ф. Хөсни, С. Баттал, М. Әмир әсәрләре җимергеч тәнкыйть утына тотыла. Партиячел-коммунистик күрсәтмәләргә туры килмәүдә гаепләнеп, ике дистәгә якын спектакль тамашачыга күрсәтелми. Сугыш елларында төрле дәрәҗәдәге Советларның бер¬ сенә дә сайлаулар уздырылмады, профсоюзларның һәм комсомолның бер генә корылтае да җыелмый. 1946-1948 елларда башта — СССР Югары Советына, аннары союз¬ даш һәм автономияле республикаларның Югары Со¬ ветларына һәм җирле Советларга сайлаулар уздырыла. Профсоюз һәм комсомол оешмаларында отчет һәм сай¬ лаулар системага салына. Советларның, комсомол, проф¬ союз оешмаларының эшчәнлеге җанлану илнең сәяси тормышы нормаль юлга басуны, социалистик демокра¬ тиянең тагын да үсә төшүен расларга тиеш, дип уйланы- ла. Асылда исә бу бөтенләй алай булмый. Сәяси репрессияләр. Сугыш бетү белән, репрессия машинасы яңа көч белән эшли башлый. Элеккеге хәрби әсирләр, оккупация җирендә калган кешеләр аеруча шик астына эләгә, аларга ышаныч булмый. Йөз меңнәрчә ке¬ шеләр төрмәгә ябыла, лагерьларга сөргенгә озатыла. Брест крепосте батыры П.М. Гаврилов, куркусыз очу¬ чы М.П. Девятаев, француз Каршылык хәрәкәтендә кат¬ нашкан Ә.Г. Үтәшев та шундый язмышка дучар була. 1952 елның уртасында гына Муса Җәлилне оператив эзләү эше туктатыла. Хөкүмәт 1948 елның февралендә кабул иткән яшер¬ тен карар репрессияләргә яңа этәргеч була. Аның буен¬ ча утызынчы еллардагы зур террордан соң төрмәдә уты¬ рып чыккан кешеләр янә шунда озатыла. Советларга каршы һәм контрреволюцион эшчәнлектә гаепләү киң 460 461
тарала. Бу статьялар буенча, башлыча саксыз әйтелгән сәяси сүзләр өчен еш кына яшьләр дә җавапка тартыла. Куелган эш нормаларын үтәмәгән колхозчылар да ла¬ герьга ябыла. Репрессияләрдән интеллигенция дә читтә калмый. Яшь язучылар Аяз Гыйләҗев, Гурий Тавлин, Сөббух Рәфыйков берничә елга иректән мәхрүм ителә. 1946-1953 елларда республикада сәяси сәбәпләр белән 1368 кеше кулга алына, 1115 кеше хөкем ителә. Фән, мәгариф, мәдәният. Сугыштан соңгы еллар — рухи тормышта зур югалтулар еллары гына түгел. Фән, мәгариф эше, мәдәният бер урында таптанмый. Казанда геометрия, механика, алгебра, астрономия фәнни мәктәпләре үсеш ала. Геометрия һәм механика өлкәсендә Б.Л. Лаптев, Н.Г. Четаев, Ю.Г. Одиноков, М.Т. Нужин, Х.М. Мөштәри, А. 3. Петров, математика¬ да — Б.М. Гагаев, Г.С. Салихов, астрономиядә А.Д. Ду¬ бяго, Д.Я. Мартынов, И.А. Дюков, Ш.Т. Хәбибуллин нәти¬ җәле эшлиләр. Казанда парамагнит резонансын (яңгы¬ рашын) өйрәнүче физиклар мәктәбе туа. Аны өйрәнүгә Б.М. Козырев һәм С.А. Альтшулер зур өлеш кертә. Н.Г. Чеботарев җитәкчелегендә югары алгебра пробле¬ маларын өйрәнү буенча иң зур үзәкләрнең берсе оеша. С.М. Кочергин электрохимик процессларны тикшерү үзәген җитәкли. Н.Г. Чеботарев хезмәтләре Дәүләт бүләгенә лаек була. В.В. Морозов, И.Д. Адо аның шәкерт¬ ләре булып үсәләр. Республикада зур нефть ятмалары ачылу геология фәне үсешенә этәргеч ясый. Л.М. Миропольский, Е.И. Тих¬ винская, В.А. Полянин, М.С. Кавиев һәм башка галимнәр җир астын, Идел-Кама төбәгенең геологик тарихын һәм җирнең нефтьле катламнарын өйрәнәләр. Бу чорда Казан университеты галимнәренең Н.Н. Не- примеров җитәкчелегендә бер төркеме нефтьле кат¬ ламнардан нефть чыгаруны арттыру юлларын тикшерә башлый. Югары мәктәп тә билгеле бер үсеш ала. 1946 елда Казан төзелеш инженерлары институты ачыла, алты ел¬ дан соң университетта юридик факультет кабат эшли башлый. Казан вузларында музыка, физкультура укы¬ тучылары, журналистлар, мелиораторлар, зоотехниклар, Алабуга педагогия институтында чит телләр укытучы¬ лары әзерләнә башлый. Татарлар студентларның өчтән берен алып тора. Сугыштан соңгы чорда гомуми белем бирү мәктәпләре эше нормаль эзгә төшә. Аларга сугыш елларында госпи¬ тальләр оештыру, эвакуацияләнгән учреждение һәм оеш¬ маларны урнаштыру өчен алынган барлык биналар кай¬ тарып бирелә. Мәктәпләрнең гомуми саны сугышка ка¬ дәргедән узып китә. 40 нчы еллар ахырында илдә мәҗбүри җидееллык белем алу кертелә. 40 нчы еллар ахырында татар балаларының 95 про¬ центы ана телендә белем ала. Бер үк вакытта татар мәктәпләрендә рус телен өйрәнүгә билгеләнгән сәгатьләр саны да үсә. Республика хакимияте моны үзе тели, чөнки ул чорда рус телен белмичә махсус урта һәм югары белем алып булмый. Нәтиҗәдә, татар те¬ лен куллану даирәсе тарая бару тенденциясе пәйдә була. Сугыштан соңгы чорда әдәбият-сәнгать өлкәсендә язу¬ чылар Габдрахман Әпсәләмов, Мирсәй Әмир, Гомәр Бәши- ров, Ибраһим Гази, Кави Нәҗми, Фатих Хөсни, компо¬ зиторлар Нәҗип Җиһанов, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, рәссамнәр Кондрат Максимов, Лотфулла Фәттахов, Ха¬ рис Якупов нәтиҗәле эшлиләр. 1951 елда Г. Бәширов «Намус» романы һәм К. Нәҗми «Язгы җилләр» рома¬ ны өчен югары бүләккә — Дәүләт (ул чорда — Сталин) премиясенә лаек булалар. Сугыштан соңгы чорда иҗтимагый-сәяси, рухи тор¬ мыш кискен партиячел-коммунистик контроль астында була. «Декоратив» демократия байрагы астында тота¬ литар режим ныгый төшә. Басымлы идеологик кампа¬ нияләрнең, репрессияләрнең яңа дулкыны әнә шуны рас¬ лый. Сораулар һәм биремнәр Q 1. ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 ел, 9 август карары респуб- ■ ликаның иҗтимагый-сәяси, мәдәни тормышында нинди роль уйнаган? 2. Сугыштан соңгы чорда республиканың фәнни, иҗа¬ ди интеллигенциясе эшчәнлегендә бу карар ничек чагылган? 3. Сугыштан соңгы чорның сәяси репрессияләре турында 462 463
сөйләгез. Моңа өстәмә материал табарга тырышыгыз. Ул сез¬ нең туганнарыгыз, танышларыгыз, күршеләрегез истәлекләре булырга да мөмкин. 4. Сугыштан соңгы чорда фән, мәгариф, мәдәният өлкәсендә нинди казанышлар булган? XVI бүлек. Татарстан 50 нче еллар уртасында — 60 нчы еллар башында 1953-1964 елларда сәясәттә шактый зур яңарыш күзәтелә: иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә күп реформалар үткәрелә. Ләкин алар каршылыклы һәм эзлексез була. Нәкъ менә шушы хәл республиканың икътисади, социаль-сәяси һәм мәдәни тормышындагы төп тенденцияләрнең сәбәбе булып хезмәт итә. § 61. Хуҗалык һәм социаль реформалар шартларында Промышленность. Индустриаль җитештерү үсеше элеккечә үк нигездә яңа промышленность төзелеше исәбенә дәвам итә. Моңа хас икенче сыйфат — авыр промыш¬ ленностьның өстенлекле үсеше. Республикада бу тенденцияләр нефть промышленнос¬ теның көчле үсешендә ачык чагыла. ТАССРда чыгары¬ ла торган нефть күләме илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда аеруча югары темплар белән үсә. Совет¬ лар Союзы буенча 50 нче елларның беренче яртысында нефть чыгару 2 мәртәбә артса, Татарстанда ул 21 мәртәбә үсә. Бу хәл 50 нче еллар уртасында безнең республикага илнең нефть чыгару тармагында әйдәп баручы даны китерә. Соңыннан да Татарстан, “кара алтын” табуны елдан-ел арттыра барып, тармакта беренче урынны тота. Әлеге кыйммәтле чималны табу эшенә республика нефтьчеләре күп яңалыклар кертә. Мәсәлән, биредә не¬ фтьле катламнарга балчыклы измәләр урынына су ку¬ дыру ысулы кулланыла. Бу илдә нефть чыгаруны башка урыннарга караганда бик арзанга төшерергә һәм күп мил¬ лиардларга дәүләт акчасын янга калдырырга мөмкин¬ лек бирә. 1962 елда контур эченә су кудыру ысулын та¬ бып, аны гамәлгә кертүчеләрнең зур бер төркеменә Ле¬ нин премиясе бирелә. Лауреатлар арасында нефть ин- дустриясе хезмәткәрләре Ф.Г. Бегишев, П.С. Василь¬ ев, М.М. Иванова, Р.Ш. Миңгәрәев, А.Т. Шмарев була. 1952 елдан Татарстан нефтьчеләре, илдә беренче бу¬ лып, җирне тулысынча роторлы бораулаудан турбина бораулавына күчәләр. Нәтиҗәдә, республикада җир бо¬ раулау тизлеге шундый ук геологик шартларда Амери¬ ка бораулаучылары тизлеген узып китә. Башта Татарстан нефте илнең якын төбәкләрендәге нефть эшкәртү заводларына җибәрелә. Ләкин нефть чыгару күләме дистәләрчә мәртәбә арткач, ул заводлар¬ ның куәте җитми башлый. Республика җитәкчелегенең Татарстанда нефть эшкәртү предприятиесе төзү турын¬ да кат-кат ясалган тәкъдимнәре үзәктә теләктәшлек тап¬ мый. Татарстанның көньяк-көнчыгышы чимал базасы гына булып кала бирә. Биредә күпләп товар парклары, нефть үткәргечләр төзелә, кыйммәтле продукция шулар буйлап Татарстан¬ нан еракка, читкә озатыла. 1959 елда атаклы “Дус¬ лык” нефть үткәргече төзелә башлый. Аның беренче чираты биш елдан салынып бетә. Тора-бара бу нефть үткәргеченең өч линиясе төзелеп, алар буенча чимал Польшага, ГДРга, Чехословакиягә, Венгриягә җибә¬ релә. Республикада эре нефть индустриясе төзелү нефть химиясе промышленносте тууга нигез сала. 1956 елда нефть газы белән эшли торган Миңлебай газ эшкәртү заводының беренче чираты сафка баса. Ике елдан Ка¬ зан органик синтез заводы, Түбән Кама нефть химия¬ се заводы төзелә башлый. Республика территориясе¬ нең яңа урыннарында промышленность үсеп китү энер¬ гетика өлкәсендә дә мөһим үзгәрешләр китереп чыга¬ ра. 1963 елда Зәй ГРЭСы эксплуатациягә тапшыры¬ ла. 50 нче елларның икенче яртысында — 60 нчы еллар башында, хәрби промышленность комплексына (ХПК) бәйле рәвештә, машина төзелеше һәм металл эшкәртү тармакларына игътибар нык арта. Илнең яңа җитәкче¬ леге техник алгарышка зур исәп тотканга күрә, җитеш¬ терүгә аның казанышлары нәкъ менә биредә кертелә. 16 А-412 465 464
ХПК предприятиеләрендә техник яктан яхшы җиһаз- ландырылган цехлар, конструкторлар бюролары төзелә. Алар турында газеталар да язмый, радио-телевидение дә сөйләми. Яшертенлек режимы хәтта аларның исемнә¬ рен атарга да рөхсәт итми. Режимлы предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә иң мөһим хөкүмәт йөкләмәләре үтәлә. Әйтик, 1955 елда Казанда авиация промышленносте системасында радиолокация станцияләренә махсус радиоүлчәгеч ап¬ паратура ясау өчен аерым конструкторлар бюросы (ОКБ) төзелә. Ул “Уран”, “Грунт”, “Акация”, “Флокс”, “Вольт” дигән шартлы исемнәр бирелгән темалар өстендә эшли. Илнең хәрби куәтен ныгытуда Горбунов исемендә¬ ге авиация заводы зур эш башкара. 1953 елда завод илдә беренче булып тиз йөрешле ТУ-16 реактив бом¬ бардировщикларын ясауны үзләштерә. Озак еллар бу¬ ена ул самолетлар совет стратегик авиациясе хәрби куәтенең төп нигезе булып тора. Завод эшләгән само¬ летлар күп кенә зур казанышларга ия була, аларда дөньякүләм авиация рекордлары куела. Моннан кала, завод гражданнар авиациясе үсешенә дә зур өлеш кертә. 1956 елдан биредә пассажирлар өчен дөньяда беренче ТУ-104 реактив самолетын күпләп чыгару җайга салына. Шуннан соңгы ун елда бу лайнер Аэро¬ флотның иң еракка оча торган самолетларының бер¬ се булып кала. М. Горький исемендәге Яшел Үзән (Зеленодол) суд¬ нолар төзү заводы хәрби диңгез ведомствосының иң кат¬ лаулы заказларын үтәп тора. Су асты көймәләренә кар¬ шы оборона системасын төзү мәсьәләләрен хәл итү өчен махсус конструкторлар бюросы оештырыла. Бу чорда куәтле торпедалар һәм ракеталар белән коралланган тиз йөрешле су асты көймәләре дөнья хәрби диңгез флоты¬ ның төп классына әверелә. Төгәл машина төзелеше, мотор төзелеше, вертолет заводларында, шулай ук “Радиоприбор”, Серго исемен¬ дәге, штепсель вилкалары җитештерүче, Чистай сәгать заводында һәм вакуумлы машина төзелеше тәҗрибә за¬ водында (70 нче елларның икенче яртысыннан — “Эле- кон”, “Вакууммаш” җитештерү берләшмәсе) һәм башка предприятиеләрдә продукция, бигрәк тә хәрби продук¬ ция җитештерү югары темплар белән үсә. Республика предприятиеләрендә, илдә беренче буларак, компрессор¬ лар, насослар, сәгатьләр, медицина аппаратлары һәм башка җиһазлар эшләнә. Авыр промышленность тармакларында җитештерү¬ не механикалаштыру һәм автоматлаштыру белән ча¬ гыштырганда, турыдан-туры халык ихтыяҗын канә¬ гатьләндерүгә хезмәт итүче производстволардагы үзгәрешләр оттырышлы була. Дөрес, анда да берни¬ кадәр алга китеш күзәтелә. Бу чорда республикада шикәр промышленносте барлыкка килә, Нурлатта, Буа¬ да шикәр заводлары төзелә. Зур шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә дә берничә ит, сөт эшкәртү комби¬ натлары салына. Ә шулай да азык-төлек промышленностенда да, җи¬ ңел промышленностьта да, дәүләт тарафыннан игътибар җитмәү сәбәпле, җитди проблемалар кала килә. Бу тар¬ мак предприятиеләренең күбесе иске, тузган биналарда урнашкан хәлдә, торган саен таушала баручы җиһазлар белән эшли. Еш кына аларга сыйфатсыз чималдан фай¬ даланырга туры килә, ә бу исә әзер продукциянең сый¬ фатын төшерә. Нәтиҗәдә, мәсәлән, “Спартак” аяк киеме фабрикасы, кием-салым тегү фабрикалары кебек пред¬ приятиеләр продукциясен халык теләр-теләмәс кенә са¬ тып ала. 50 нче елларның икенче яртысында илдә иҗтима¬ гый җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында, төрле административ үзгәртеп корулар үткәрелә баш¬ лый. Промышленность һәм төзелеш белән идарә итүдә тармак идарәсеннән территориаль, җирле идарәгә күчү әнә шундый үзгәрешләрнең берсе була. Ил икътисади районнарга бүленә, ә аларда Халык хуҗалыгы Советла¬ ры — совнархозлар төзелә. Республикада совнархоз 1957 елның июнендә төзелә; ә 1963 елда, чираттагы административ үзгәртеп кору чорында, ул Урта Идел совнархозы составына керә. Территориаль идарә принцибы республиканың хуҗа¬ лык мөстәкыйльлегенә реаль үзгәрешләр кертми. Төп 466 467
икътисади мәсьәләләрне элеккечә үк үзәк хәл итә. Республиканың төп промышленность потенциалы хәрби промышленность комплексына караганга күрә, совнархозлар хакимияте аларга кагылмый. Алай гына да түгел: 50 нче елларда республика мил- кендә булган промышленностьның тагын да кимү тен¬ денциясе ачыклана. Җирле промышленность өлешенә 1954 елда тулаем промышленность күләменең 20 про¬ центы туры килсә, 1958 елга ул бары тик 12 процентка гына кала. Кимү тенденциясе 90 нчы еллар башына кадәр дәвам итә. Авыл хуҗалыгы. Н.С. Хрущев инициативасы белән 1953-1957 елларда уздырылган реформалар нәтиҗәсендә илнең авыл хуҗалыгы моңа кадәр яшәп килгән кризис хәленнән чыга. Авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү һәм сатып алу бәяләрен күтәрү, аны мәҗбүри тапшыру нормаларын киметү, колхозлар бурычын исәптән чыга¬ ру республиканың аграр тармагына сизелерлек уңай тәэсир итә. 1954-1958 елларда күп колхоз-совхозлар җитештерү күрсәткечләрен 2-3 мәртәбә арттыра. Ләкин бөртекле культуралар уңышы кебек кайбер мөһим күрсәткечләр буенча Татарстан авыл хуҗалыгы гомумсоюз дәрәҗәсеннән түбән тора. Бишенче бишьеллык ахырына (1951-1955) ашлык, тулаем алганда, 1941 елгыдан кимрәк җыела. Колхоз-совхозларның матди нигезе үсешендә беркадәр уңай үзгәрешләр булса да, әлеге хәл республика хуҗа- лыкларының техник яктан йомшак кораллануы белән аңлатыла. 50 нче еллар ахырына исә ашлык җитеш¬ терү тулысынча механикалаштырыла. Бу чорда авыл¬ ны электрлаштыру тиз темплар белән бара. 60 нчы ел¬ лар уртасына колхоз-совхозларның күбесе электр энер¬ гиясеннән файдалана. Ә шулай да техник җиһазлау, капитал салымнар үсе¬ ше темплары ягыннан республика авыл хуҗалыгында гомумсоюз күрсәткечләреннән нык артта кала. 1957 елда республиканың 150 колхозында автомобиль транспор¬ ты бөтенләй булмый. Аграр тармакның матди-техник нигезе артта калу Татарстанның илдәге күптәнге сөрүле игенчелек төбәкләренең берсе булуы белән аңлатыла. Андый төбәкләрне финанслар җитешмәү кыса, акча¬ ның иң күп өлеше чирәм җирләрне үзләштерүгә то¬ тыла. Матди чаралар кытлыгын ил җитәкчелеге авылның кадрлар потенциалын көчәйтү белән капларга омтыла. 50 нче еллар уртасында 30 мең кеше авылга җитәк¬ челәр итеп җибәрелә. Кагыйдә буларак, “утыз мең¬ челәр” техникасы да, аны алырга акчасы да булмаган, артта калган хуҗалыкларга беркетелә. Мондый шарт¬ ларда шәһәрдән килгән кешеләргә хуҗалыкларны аяк¬ ка бастыру бик авыр була. Үзләренең көчсезлеген си¬ зеп, аларның күбесе авылдан китәргә тырыша. Килгән белгечләрнең биштән бер өлеше генә авылда ныгып кала. Авыл хуҗалыгын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү проблемасы кискен тора. 50-60 нчы елларда югары белемле кешеләр җәмгыятьтә күп булмаганга, ә алар хезмәтенә шәһәрдә ихтыяҗ артканга күрә, андыйлар шәһәрдә эшләү һәм яшәүне өстен күрә. Татар авылларында хәл аеруча авыр була. Бу исә юга¬ ры квалификацияле кадрлар арасында татарлар өле¬ ше азрак булудан килеп чыга. Мисал өчен, 50 нче ел¬ лар ахырында агрономнар, зоотехниклар арасында та¬ тарлар — 28 процент, икътисадчылар 25 процент тәшкил итә. Бу күп яктан татарларга, рус телен начар белү сәбәпле, ул чорда вузларга керү авыррак булу белән бәйле. Хәлне авыл хуҗалыгында эшләүче җитәкче татар¬ ларның төп массасын берьеллык, икееллык мәктәпләрдә, төрле курсларда укыту азмы-күпме җиңеләйтә төшә. Ләкин тиешле махсус әдәбиятның татар телендә нәшер ителмәве эшкә тагын комачау ясый. Нефть промышленностеның көчле үсеше дә аграр өлкә алдында җитди проблемалар куя. Ул республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә иң уңдырышлы кара туф¬ раклы җирләрне авыл хуҗалыгы производствосыннан төшереп калдыруга китерә. Куйбышев сусаклачыгын төзү сәбәпле дә, нәкъ шундый уңдырышлы күп җирләр су астында кала. 468 469
50 нче еллар ахырына авыл хуҗалыгын күтәрүнең икътисади чаралары торган саен административ ысул¬ лар белән кысрыклана. 1958 елда машина-трактор стан¬ цияләрен (МТС) ремонт-техника станцияләренә үзгәртеп кору башлана. Бер үк вакытта, техника колхозларга са¬ тыла. Бу исә җирләре аз уңдырышлы районнардагы ху¬ җалыклар икътисадына бигрәк тә кире йогынты ясый. Аларның кыйммәтле техниканы сатып алырга акчала¬ ры булмый. Хәтта нык хуҗалыклы колхозларга да 1953- 1957 еллардагы уңайлы үзгәрешләр чорында җыйган барлык акчаларын техника сатып алырга сарыф итәргә туры килә. Нәтиҗәдә авылның финанс хәле шактый авырая. Бу терлекчелек үсешендә аеруча тискәре чагыла. Акча бул¬ мау күп колхозларга терлекчелек фермалары төзергә, искеләрен ремонтларга, җитештерү эшен механикалаш¬ тырырга мөмкинлек бирми. Биредә элеккечә үк авыр кул хезмәте кулланыла. 1959 ел ахырында шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны чикләүнең яңа кампаниясе башлана. Ул азык-төлек проблемасының кискенләшүенә китерә, чөнки аңа хәтле халыкны авыл хуҗалыгы продукциясенең кайбер төрләре, мәсәлән, бәрәңге белән тәэмин итү, башлыча, шәхси хуҗалыклар исәбенә эшләнә. Берөзлексез үзгәртеп корулар, колхозларны әледән- әле эреләндерү яки кечерәйтү, совхозга әйләндерүләр авыл хуҗалыгында ыгы-зыгы тудыра. Еш кына бу эшләр конкрет шартларны санга сукмыйча, ашыгыч эшләнә, өстәвенә торак пунктларның этник үзенчәлекләре дә искә алынмый. Мондый хәлләр татар, рус авыллары белән бер колхозга эләккән чуаш, мордва крестьянна¬ рында канәгатьсезлек уята, шикаятьләр тудыра. Канә¬ гатьсезлеккә, кагыйдә буларак, барлык хуҗалык хезмәт органнарын татар һәм рус авылларында оештыру сәбәп була. Һәр җирдә кукуруз, башка культуралар игүне һәм кайбер җитештерү технологияләрен куллануны көчләп тагу гадәти административ кампанияләр төсендә бара. Социаль үсеш. Ил тарихында 50 нче елларның икенче яртысы — 60 нчы еллар башы зур социаль реформалар вакыты була. Мәҗбүри дәүләт заемнары, урта һәм югары мәктәпләрдә укыган өчен түләүләрнең барлык төрләре гамәлдән чыгарыла. Бу чорда эшчеләр¬ не һәм хезмәткәрләрне 7 сәгатьлек эш көненә күчерү төгәлләнә, бәйрәм алды, ял алды көннәрендә эш ике сәгатькә кыскартыла. Дәүләт пенсиясе турындагы яңа закон буенча эшче һәм хезмәткәрләрнең пенсиясе ике мәртәбә арттырыла. Аграр сәясәттәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә колхозчыларның да кереме бераз үсә төшә. Мөгаен, ул елларның иң әһәмиятле социаль казаны¬ шы “хрущевка” дип аталган фатирлар төзү булгандыр. Андый фатирлар төзү ул елларда илдә масса-күләм төс ала. Татарстан республикасында 1959-1965 елларда 4 миллион квадрат метр торак төзелә, бу исә 1951- 1955 елларга караганда 2,2 мәртәбә артыграк була. Кухнясы кечкенә, коридоры тар, санитария узелы кушып эшләнгән булса да, бик күп шәһәр кешеләре өчен аерым фатир алу бәхетле вакыйгага әверелә. Кысан “коммуналкалар”дан, тулай тораклардан, уңайсыз бараклардан “хрущевкалар”га күчеп, ке¬ шеләр чит күзләрдән арынып, шәхси тормышка хо¬ кук ала. Яңача яшәргә омтылып, кешеләр үзләренең көнкүре¬ шен җайга салу өчен акчаларын да, вакытларын да кыз¬ ганмый. Мебель, радиотоварлар, суыткычлар, кер юу машиналары җитешми. Ә шулай да республикада ха¬ лыкка көнкүреш һәм мәдәни-көнкүреш әйберләре сату ике-өч мәртәбә арта. Җәмәгать туклануы җитди үсеш ала, ул бу чорда коммунистик көнкүрешнең зарури өлеше итеп кара¬ ла. Ул заманның идеологик күрсәтмәләрендә карал¬ ганча, ил 50 нче еллар ахырында киң фронт белән коммунистик җәмгыять төзү чорына аяк баса. Хатын- кызларга иҗтимагый җитештерүдә һәм җәмәгать тор¬ мышында катнашырга зур мөмкинлекләр тудыру өчен, аларны йорт хезмәте читенлекләреннән ныклап азат итү мөһим бурыч дип санала. Шушы максат белән аш¬ ханәләр, фабрика-кухнялар, кафелар, пилмәнханәләр, коймакханәләр күп төзелә, көнкүреш хезмәте күрсәтүнең 470 471
яңа формалары кертелә. Казан, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләренең җәмәгать туклануы предприя¬ тиеләрендә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, ризыкны арзан¬ рак бәя белән өйгә биреп җибәрү, ярымфабрикатлар һәм кулинария әйберләре сату эше җәелеп китә. 50 нче еллар ахырында ательелар һәм көнкүреш хез¬ мәте күрсәтү буенча комплекслы комбинатлар эшли баш¬ лый. Аларның күбесе өчен махсус биналар төзелә. Моңа кадәр Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, вак остаханәләр һәм промысел берләшмәләре артельләре эшли. Аларны үзгәртеп кору һәр очракта да эшне яхшыртмый. Оста¬ лар тәҗрибәсе еш кына эзсез югала. Шәһәр хуҗалыгының башка тармакларында да үзгәрешләр була. Башкалада үзәкне Киров, Ленин (хәзерге Авиатөзелеш) районнары белән тоташтырган трамвай, троллейбус, автобус маршрутлары киңәя. Шушы чорда елга портының төп бинасы төзелеп бетә. Казан районнарының барысының да үзәк өлешендә парклар ачыла. 1959 елда Казан телевидение үзәге саф¬ ка баса, шул вакыттан шәһәр кешеләре тормышына телевидение керә башлый. Дүрт елдан соң Лениногор- скида да телевидение үзәге эшкә керешә. Дөрес, бай¬ лык билгесе саналган телевизор һәр гаиләдә дә бул¬ мый. 1960 елда Казан белән Мәскәү арасында фототе¬ леграф элемтәсе урнаштырыла. Ә шулай да шәһәр хуҗалыгы үсеше промышлен¬ ность төзелеше артыннан җитешә алмый. Индустрия үсеше темпларында республика ил буенча уртача күрсәткечне шактый узып китсә дә, шәһәр хуҗалыгы өлкәсендә ул СССРның башка төбәкләреннән нык арт¬ та кала. Республиканың барлык 14 шәһәрендә дә ха¬ лыкның эчә торган суга ихтыяҗы тиешенчә канәгать- ләндерелми. Канализация челтәре бары Казанда, Яшел Үзәндә, Әлмәттә һәм Лениногорскида гына була. Ләкин биредә дә ул җитештерү һәм торак биналарының аз өлешенә генә хезмәт итә. Республика шәһәрләре, алар¬ ның чүпле, тузанлы урамнары шактый җыйнаксыз төстә кала килә. Бу чорда Казанның Идел буенда иң пычрак шәһәрләрнең берсе дигән ямаңаты тара¬ ла. Күп кенә проблемалар халык саны кискен үсү белән бәйле була. 60 нчы еллар башына шәһәр халкы бөтен халыкның 50 процентын диярлек тәшкил итә. Респуб¬ ликада шәһәр һәм авыл халкының урнашуында да җит¬ ди үзгәрешләр хасил була. Татарстанның көньяк-көнчы¬ гышы әле сугышка кадәр генә аграр һәм, нигездә, татар төбәге дип саналса, хәзер ул традицион Казан — Яшел Үзән промышленность районы белән беррәттән, күпмил¬ ләтле шәһәр халкы яшәгән икенче промышленность үзәгенә әверелә. Биредә яңа шәһәрләр — Әлмәт, Ленино- горск һәм Азнакай, Актүбә, Баулы, Карабаш эшчеләр поселоклары үсеп чыга. Авылның социаль үсешендә дә кайбер уңай күренешләр пәйда була. Мәктәп төзелеше җанланып китә, моның өчен хуҗалыкларга кредит бирелә башлый. Җидееллык дәва¬ мында 90 меңгә якын колхозчы гаиләсе яңа йортларга күчә. Күп кенә авылларда яңа клуб биналары төзелә. Ләкин со¬ циаль яктан авыл шәһәрдән күпкә калыша. Шулай итеп, 50 нче еллар уртасында — 60 еллар башында икътисад экстенсив юл белән үсә. Промыш¬ ленностьта бу әле югары үсеш темпларына ирешергә мөмкинлек бирә. Авыл хуҗалыгы производствосы үсе¬ шендә исә нәтиҗәләр бик түбән кала. Социаль тармак сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Ләкин аның үсеш темп¬ лары республиканың икътисади яңару темпларына тәңгәл булмый. Сораулар һәм биремнәр л 1. Промышленность үсешенең төп юнәлешләрен тасвирлап би- ■ регез. 2. Авыл хуҗалыгы үсешендәге тенденцияләрне һәм кар¬ шылыкларны анализлагыз. 3. Шәһәрнең һәм авылның социаль үсешен чагыштырыгыз. Сез нинди нәтиҗәләргә килдегез? §62. Республиканың социаль-сәяси һәм мәдәни үсеше 50 нче еллар уртасында — 60 нчы еллар башында иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышта барган про¬ цесслар бик каршылыклы була. Сталин культыннан арына башлау, совет җәмгыятен демократияләштерүгә юл тоту тормышның бу өлкәсендә җанлану тудырмый 473 472
калмый. Ләкин демократияләштерү процессларының партия күрсәтмәләре белән билгеләнгән төгәл чикләре дә була. Гаделсез хөкем ителгәннәрне аклау башлану. Сәяси курс үзгәрешләренең беренче дәлиле репрессияләнгән кешеләрне 1953 елның көзеннән башлап аклау процес¬ сы булгандыр, мөгаен. 1956 елга лагерьлардан һәм төрмәләрдән 16 мең кеше азат ителә, һәлак булганнары вафатларыннан соң аклана. КПССның шәхес культын гаепләгән һәм “социалистик законлыкны бозуларны” бетерүгә юл тоткан XX корылтаеннан соң кешеләрне ак¬ лау бөтенләй башка үсеш алахМиллионнан артык сәяси тоткын иреккә чыгарыла. Республикада 50 нче елларның икенче яртысында йөзләрчә кешенең исемнәре аклана. Алар арасында күре¬ некле партия һәм дәүләт эшлеклеләре К.А. Абрамов, Г.Г. Байчурин, А.М. Дәүләтьяров, Г.И. Искәндәров, А.К. Лепа, М.О. Разумов, М.М. Хатаевич та бар. Вафат¬ ларыннан соң шулай ук мәдәният эшлеклеләре Галим¬ җан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Шамил Усманов һәм башка бик күпләр аклана. Хәсән Туфан, Аяз Гыйләҗев, Гурий Тавлин, Сөббух Рәфыйков, Ибраһим Салахов, Ев¬ гения Гинзбург һәм башкалар, лагерьлардагы газаплар- ' дан исән калып, иҗат эшенә әйләнеп кайта. 1956 елда ТАССР Югары суды “Милли контрре¬ волюцион баш күтәрүчеләр оешмасы” (“Крестьян¬ нар иттифагы”) эше буенча хөкем ителгән 33 ке¬ шегә кагылышлы карарны юкка чыгара. Бу карар дөреслекне тупас бозу нәтиҗәсе булган дип таныла. Хөкем ителгән кешеләр эшендә җинаятьчел бернәрсә дә булмаганлыктан, аларга карата гаепләү эше тук- татңгла. Ләкин шулай да ул чорда әле аклау процессы ике¬ ле-микеле, тәмамланмаган хәлдә кала. Әйтик, көчләп коллективлаштыру, “милли аумакайлык белән көрәш” вакытында хөкем ителгәннәргә, дини сәбәпләр арка¬ сында хөкемгә тартылган кешеләргә аклау кагылмый. Татарстанның 20-30 нчы еллардагы күп кенә күре¬ некле эшлеклеләре һаман да милләтчеләр, солтанга- лиевчеләр дигән «хурлыклы» исем астында кала. Ялган эшләрне, җәза сәясәтен оештыручылар һәм аны тормышка ашыручыларның күбесе хөкемгә тартыл¬ мый. Милли проблемалар. Сәяси режимны билгеле бер кадәр йомшарту татар җәмәгатьчелегендә милли сәясәт үзгәрешенә өмет уята. Җәмәгатьчелекнең күп вәкиллә¬ ре бу чорда халык традицияләрен торгызуны, аның мәдәниятенең тулы канлы үсешен яклап актив чыгыш ясый башлыйлар. Иң катгый таләпләрне милли интеллигенция куя. Ул таләпләр КПССның XX корылтаена кадәр үк Үзәк Комитетка республиканың бертөркем иҗат әһелләре язган хатта ачыктан-ачык бәян ителә. Хатта татарлар¬ ның мәдәниятен аякка бастыру мәсьәләләре белән беррәттән, Татарстанга союздаш республика статусы бирү проблемасы да күтәрелә. Корылтай мөнбәреннән Сталин¬ ның шәхес культы фаш ителгәннән соң, интеллигенция чыгышлары ешая һәм көчәя. 1956 елда Казанның Бауман районы партия-хуҗа- лык активы җыелышында бу мәсьәләне язучы Г. Каш- шаф күтәреп чыга. Тарих фәне, әдәбият-сәнгать өлкәсендә сталинчыл сәясәтнең гаять зур зарарын бил¬ геләп, ул “партия Үзәк Комитеты Татарстанны союздаш республика итеп үзгәртү мөмкинлеге мәсьәләсен карар” дигән өмет белдерә. Бер елдан язучы Н. Фәттах ил җитәк¬ челегенә Татарстан автономияле республикасын союздаш республика итеп үзгәртүне таләп иткән хат җибәрә. Аның республика югары даирәләренә моңа кадәрге мөрәҗәгать¬ ләре хата дип бәяләнгән була. ТАССРның автономияле республика статусында калуының гаделсезлеге хакын¬ да “Литературная газета” укучылары Г.Әнвәров һәм Ш. Фәхрелисламов хатында да әйтелә. Автономияле республика статусының чикләнгәнле¬ ге хәтта авторлар гонорарында да чагыла. Автономия¬ ле республикаларда нәшер ителгән әдәби әсәрләр өчен гонорар күләме союздаш республикалардагыдан дүрттән бергә, ә драматик әсәрләр өчен яртылаш ким була. Республика җәмәгатьчелеген татар теле язмышы да борчый. 50 нче елларда аның кулланылыш өлкәсе бик 474 475
тиз тарая. Промышленность үсешенең югары темплары республикада шәһәр халкының тиз артуына китерә. Шәһәрләрдә исә җитештерү өлкәсендә, учреждениеләрдә рус теле аралашу чарасы буларак һаман ешрак кулланыла. Милли мәктәпләрнең абруе кискен түбән төшә башлый. Рус теленең роле үсү башка телләр үсешенә зыян сала. Башка милли төбәкләрдә дә шундый ук процесслар көчәя. Бу — үзәк хакимиятнең иҗтимагый тормышны интернациональләштерү байрагы астында үткәрелгән сәясәте нәтиҗәсе. Җирле җитәкчеләр югарыдан төше¬ релгән күрсәтмәләрне үтәргә тиеш була. Партия өлкә комитеты утырышларында ел саен ди¬ ярлек милли мәктәпләрдә рус телен укытуны яхшырту кирәклеге турында мәсьәләләр куела. Бу исә татарлар¬ ның белем дәрәҗәсен күтәрү буенча дәүләти кайгырту булып күренергә тиеш иде. Союздаш республикалардан аермалы буларак, биредә вузларга һәм техникумнарга керү имтиханнары рус телендә генә үткәрелә. Татар мәктәбе, татар теле үзе, аны укытуның торы¬ шы хакимиятнең игътибар үзәгеннән читтә калып килә. Татар мәктәпләренең күбесе уңайсыз биналарда эшли, алар квалификацияле укытучылар белән тәэмин ител¬ ми. Республикада өлгергәнлек аттестатына татар теле һәм әдәбияты буенча дәүләт имтиханы кертелми, мах¬ сус урта уку йортларында татар теле төркемнәре тара¬ тыла. Авылдан күптән түгел генә килеп шәһәргә урнашкан кешеләр, рус телен белмәү аркасында үзләре кичергән читенлекләр балалары өстенә төшмәсен өчен, аларны татар мәктәпләренә бирергә теләми. Татар теле киләчә¬ генең өметсезлеген күреп, хәтта татар иҗат интелли¬ генциясе вәкилләре дә үз балаларын рус мәктәпләрендә укыта башлый. 1958 елда Казанда 2 генә татар һәм 17 катнаш мәктәп эшли. Шәһәрдәге татар балаларының 80 проценты рус мәктәпләрендә белем ала. 50 нче еллар ахырына милли мәктәпләрнең әһәмияте республиканың башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дә тиз кими. Респуб¬ ликада татар мәктәпләрендә укучы балалар саны берничә мәртәбә кыскара. “Йомшару” атмосферасы бу проблеманы хәл итәргә мөмкинлек тудыра да кебек. Татар зыялыларының күбе¬ се балалар бакчаларыннан ук аерым татар һәм рус төркемнәре оештырырга тәкъдим итәләр. Вакыт-вакыт татарларны рус мәктәпләрендә укытуны тыярга, дигән радикаль тәкъдимнәр дә яңгырый. Татар теле, татар мәктәбенең хәле кайбер партия хез¬ мәткәрләрендә дә борчылу тудыра. Аларның килеп ту¬ ган хәлне үзгәртергә омтылуын 1957 елдан КПСС өлкә комитетының беренче секретаре булып эшләгән С.Д. Иг¬ натьев та хуплый. Тәкъдим ителгән чараларга КПСС Үзәк Комитетында да каршы килмиләр. 1958 елның маенда КПСС өлкә комитеты пленумы була. Кабул ителгән карарларда рус теле һәм әдәбияты укытуны кискен күтәрү, татар мәктәпләренең матди- техник, укыту-методик нигезен ныгыту, укытучылар составын яхшырту карала. Вузларга һәм техникумнар¬ га керүчеләргә, әгәр теләсәләр, керү имтиханнарын та¬ тар телендә тапшыру күздә тотыла. Ләкин тиздән мил¬ ли мәктәпләргә мөнәсәбәт үзгәрә. 1959 елның көзендә партия өлкә комитетына КПСС Үзәк Комитетыннан З.И. Моратовның рәсми язуы килеп төшә. Аның белән бергә теркәү хаты да җибәрелә. (З.И. Моратов ул вакыт¬ та КПСС ҮК хезмәткәре, ә 1944-1957 елларда партия өлкә комитетының беренче секретаре була.) Рәсми язу¬ да май пленумында өлкә комитетының идеология сек¬ ретаре К.Ф. Фасеев ясаган доклад милләтчелектә га¬ епләнә. К.Ф. Фасеев бу хәлләрне соңыннан болай дип искә төшерә: “Моратов язуы һәм аңа ҮКның уңай карашы Һич тә очраклы булмады. Ул Сталиннан мирас булып калган милли сәясәт чагылышы иде. Милли мәктәпләргә тискәре мөнәсәбәт бездә генә күзәтелмәде . 1960 елның гыйнварында өлкә комитеты пленумы, фикер алышмый-нитми генә үзенең элеккеге карарын гамәлдән чыгара. Шул ук елны С.Д. Игнатьев Мәскәүгә кире чакырып алына. Татарстан өлкә комитетының беренче сек¬ ретаре итеп Ф.Ә. Табеев сайлана. Пленумда ул “бу ялгыш карарны тормышка ашыру милли чикләнгәнлеккә, тар ка¬ ралтылыкка, татар мәктәпләрендә рус телен тирәнтен өйрәнүгә таләпчәнлек түбәнәюгә китерергә мөмкин иде”, дип сөйли. 476 477
Тел белгечләренең, журналистларның татар теленең чисталыгын сакларга, аны чит телләрдән күпләп тер¬ миннар кертү нәтиҗәсендә ясалма ярлыландыру процес¬ сына каршы торырга омтылышы хуплау тапмый. Татар теленең үсешенә карата рәсми карашны чагылдырып, тел белгече М.З. Зәкиев болай дип яза: “Милли әдәби тел чисталыгы турында уйдырма (буш) кайгырту иске¬ лек калдыгы һәм билгеле бер дәрәҗәдә милли чикләнгән¬ лек чагылышы булып тора. Әгәр дә, мисал өчен, выключатель, нагрузка, прогресс, характеристика, эрудиция, новатор, обстановка, буровой, физик, декада дигән яңа алынмалар урынына ычкын- дыргыч, йөкләнеш, алгарыш, сыйфатлама, киңбелемле- лек, яңалыкка омтылучы, чолганыш, бораулау корылма¬ сы, тәнви, ункөнлек кебек уңышсыз яңа формалар алын¬ са яисә халыкта таралган политик, экономик, культура, редактор, союз сүзләре урынына аларның сәяси, икъти¬ сади, мәдәният, мөхәррир, иттифак кебек искергән экви¬ валентлары кире кайтарылса, нәрсә килеп чыгасын күз алдына китерү авыр түгел”. 60 нчы еллар башында тер¬ минология комиссиясе эше туктатылды. Ул вакытта ♦ йомшару» процессының либераль тенденцияләре бөтен илнең иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында сүнә барды. Советлар, иҗтимагый оешмалар. “Социалистик де¬ мократияне үстерү” лозунгысы астында Н. Хрущев чо¬ рында Советларның, профсоюзларның хокукларын киңәйтү буенча берникадәр адымнар ясала. Производ¬ ствода, совет органнарында, тору урынында төрле җәмәгать оешмалары төзелә. Күп санлы йорт комитет¬ лары, урам комитетлары, хатын-кызлар советлары, ха¬ лык дружиналары, эш урынында оештырылган җәмәгать оешмалары акрынлап җәмгыятьтә коммуни¬ стик мөнәсәбәтләр урнашуга ярдәм итәргә тиеш дип карала. Ләкин демократияләштерү декоратив, формаль рәвештә була. Партия һәм дәүләт органнары хупла¬ выннан башка бер генә иҗтимагый оешма да яши һәм эшли алмый. Чын мәгънәсендә мөстәкыйль, партия һәм комсомол контроленнән тыш эшли торган оешмалар төзергә омты¬ лышлар кичекмәстән өзелә тора. Шундый бер омтылыш финанс-икътисад институтында ясала. Студентлар төрке¬ ме анда сәяси мәсьәләләр буенча дискуссия клубы төзергә карар итә. Ләкин аның эшчәнлеге тиздән тыела, ә клуб¬ ны оештыручылар институттан куыла. Бу хәлдән соң, шәһәр һәм район комитетлары вәкилләре катнашы белән, химия-технология, авыл хуҗалыгы, ветеринария инсти¬ тутларында партия һәм комсомол җыелышлары узды¬ рыла. Анда ил, республика, институт җитәкчелегенә кара¬ та тәнкыйть сүзләре әйтергә җөрьәт иткән студентларның үз-үзен тотышлары җәмәгатьчелек алдында тикшерелә. Оппозицион рух күрсәтеп эш итәргә омтылыш ясаган кешеләрне кырыс җәза көтә. Әйтик, 1957 елның авгус¬ тында Чистай шәһәр Советы бинасына советка каршы эчтәлекле листовкалар язып ябыштырган кеше кулга алына. Дингә мөнәсәбәт тә либераль юнәлешнең өзлексезле¬ ге, икеле-микеле булуы турында сөйли. “Йомшару” чо¬ рында атеистик пропаганда көчәя. Дингә каршы идея көрәшеннән кала, мәчетләр һәм чиркәүләр ачу, халык җыеп, ачыктан-ачык гыйбадәт кылулар тыела. Дин то¬ тучыларның күбесе үзләренең динилеген яшерергә, гыйбадәт кылуларын өйдә башкарырга тырыша. Гый¬ бадәтләр азая, гадиләшә, асылда исем кушуга һәм җе¬ наза укуга кайтып кала. Реформалар сүнә баруга, иҗтимагый тормышта “ком¬ мунистик сикереш” сәясәтенең уңышсызлыгына бәйле рәвештә хулиганлык, эчкечелек, әрәмтамаклык кебек тискәре күренешләр арта. Кешеләрнең иҗтимагый ак¬ тивлыгын алдан билгеләнгән идеологик юлдан алып ба¬ рырга омтылышлар нәтиҗәсез булып чыга. КПССның Татарстан өлкә комитеты пленумында ясаган чыгышында Дәүләт музее директоры В.М. Дьяконов, залга мөрәҗәгать итеп, болай ди: “Бу ничек шулай килеп чыкты соң — безнең көннәрдә, бездә, совет илендә хулиганлык коточ¬ кыч дәрәҗәгә җитте, кешеләрнең көнкүрештә үз-үзләрен әдәпсез тотышы артты, җинаять очраклары күбәйде. Бу күренешләрнең барысын да җәмгыятькә каршы күре¬ неш дип бәяләргә кирәк. Нишләп соң без бу хәлгә төштек әле? Эшебездә нәрсәне күреп җиткермәдек?” 478 479
Фән, мәгариф, әдәбият һәм сәнгать. Республика про¬ мышленностеның көчле үсеше халык хуҗалыгының өстенлекле тармакларында фәнни-техник алгарышны тәэ¬ мин итәргә бурычлы фәнни учреждениеләр саны артуга этәрә. 1956 елда Бөгелмәдә нефть фәнни-тикшеренү ин¬ ституты төзелә, тиздән ул илдә нефть һәм газ проблема¬ лары буенча әйдәп баручы институтларның берсенә әве¬ релә. Фәнни-тикшеренү учреждениеләре республикада үсеш алган башка күп промышленность тармакларында да ачыла. 1965 елда аларның саны илле бергә җитә. Республикада югары һәм махсус урта белем система¬ сы да күпкырлы һәм күппланлы була. 1965 елда ТАССРда 11 вуз һәм 42 урта һәм махсус урта уку йорты эшли. 72 уку йортын эченә алган һөнәри-техник белем бирү системасы да шактый үсеш ала. Республикада мәгариф¬ нең гомуми дәрәҗәсе югары күтәрелә. Моңа 1958 елда мәҗбүри сигезьеллык белемгә күчү дә ярдәм итә. Рес¬ публикада бу эш 1963 елда тәмамлана. XX корылтайдан соң мәдәни тормыш та сизелерлек җанлана. Татар мәдәниятен аякка бастыруда һәм тагын да үстерүдә иң зур активлыкны, мөгаен, татар язучыла¬ ры күрсәткәндер. 1956 елның маенда ук әле Язучылар берлеге идарәсе утырышында татар әдәбиятының күптәннән борчый торган мәсьәләләре тикшерелә. Анда кабул ителгән карарда, язучыларны борчыган төп нәрсә, Татарстан китап нәшриятының милли нәшрият була¬ рак соңгы елларда үзенең йөзен югалта башлавы, дип күрсәтелә. Бу утырышта нәшрият басмалары планы та¬ тар язучылары әсәрләрен бастыруны күбәйтү ягына үзгәртелә. Язучылар Казанда яшьләр өчен әдәби журнал нәшер итү зарурлыгын катгый төстә алга сөрәләр. “Йомшару” шартларында язучылар иҗат иреген киңәйтү мәсьәләсен куялар. Күренекле татар язучысы Ә.Еники рәсми тәнкыйтьләнгән бер чыгышында иҗат әһелләрен партия органнары тарафыннан күзәтеп то¬ руга каршы чыга. Ул: «Мәҗбүрилек булган урында сәнгать үлә», — дип раслый. Сталин җинаятьләрен фаш итү татар шигъриятендә яңа чорга нигез сала. Сибгат Хәким, Салих Баттал, Шәрәф Мөдәррис һәм башка шагыйрьләр әсәрләре әнә шул турыда сөйли. Прозаиклар әсәрләренең тематика¬ сы киңәя. Нурихан Фәттахның “Сезнеңчә ничек?” ро¬ маны студентлар тормышын бәян итә, Гариф Ахунов “Хәзинә” романын республика нефтьчеләренә багышлый. Гази Кашшаф Муса Җәлил әсәрләренең өч томлыгын әзерләп, бастырып чыгара. Шәйхи Маннур “Яңа җыр килде” исемле хикәяләр җыентыгы, Гомәр Бәширов “Мең дә бер мәзәк” исемле халык авыз иҗаты әсәрләре җыен¬ тыгын нәшер итә. “Йомшару” чорында иҗади тормышка татар компо¬ зиторларының яңа буыны аяк баса. Рөстәм Яхин менә дигән җырлар һәм романслар яза. Әнвәр Бакиров “Ал¬ тын тарак” балетын, “Тальян моңы” музыкаль комедия¬ сен, Хөснулла Вәлиуллин “Самат” операсын, Аллаһияр Вәлиуллин симфония һәм симфоник поэма иҗат итә. Бу чорда монументаль сынлы сәнгатьнең беренче зур әсәрләре дөнья күрә. Габдулла Тукайга һәйкәл салына (аның авторлары — С.С. Ахун, Л.Е. Кербель, Л.М. Пи- саревский). Республика театрлары тормышында мөһим вакыйга¬ лар була. 1956 елда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры үзенең сезонын яңа бинада ачып җибәрә. Г. Камал исемендәге театр — Ленин ордены, ә В. Качалов исемендәге рус театры Хезмәт Кызыл Байра¬ гы ордены белән бүләкләнә. 60 нчы еллар башында те¬ атр училищесы ачыла. 1958 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге булдырыла. Ул ел саен әдәбият, музыка, рәсем сәнгате¬ нең иң күренекле әсәрләре һәм яхшы башкару эшчән- леге өчен бирелә. Фәрит Яруллин (“Шүрәле” балеты), Әхмәт Фәйзи (“Тукай” романы), режиссер Ширияздан Сарымсаков, рәссам Әнәс Тумашев, актерлар Хәлил Әб- җәлилов, Асия Хәйруллина, Фатыйх Колбарисов (“Җил¬ кәнсезләр” спектакле), рәссамнар Харис Якупов һәм Лотфулла Фәттахов (татар халык әкиятләренә иллюст¬ рацияләр), режиссер Нияз Даутов (“Алтынчәч” һәм “Ев¬ гений Онегин” опералары) бу бүләкнең беренче лауре¬ атлары була. 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате ункөнлеге республиканың, бөтен татар халкы¬ 480 17 А-412 481
ның мәдәни тормышында күренекле вакыйгага әверелә. Чуашстанда, Башкортстанда, Мари АССРда, Казахстан¬ да татар әдәбияты атналары, көннәре уздырыла. Бу рес¬ публикаларның әдәбият, сәнгать әһелләре дә Татарстан Республикасы сәхнәләрендә чыгыш ясый. “Йомшару” чорындагы рухи атмосфера Сталин зама¬ нындагы атмосферадан аерыла. Ләкин иҗади эзләнүләр¬ не идеологии күрсәтмәләр белән катгый чикләү дәвам итә. Иҗатчыларны илһам чыганагын коммунистлар партиясе сәясәтендә һәм идеологиясендә табарга өндиләр, “идея аумакайлыгына” каршы көрәш туктамый. Заман темасына “социалистик эчтәлекле” әсәрләр язарга дәртләндерер өчен, әдәбиятчыларны промышленность предприятиеләренә беркетәләр. Ләкин бу эштән берни дә барып чыкмый. 1960 елда КГБ рәисе информация¬ сендә әйтелгәнчә, “беркетелгәннәрдән Р. Ишмуратов (ком¬ прессорлар заводы), С. Баттал (16 нчы завод), Г. Хуҗи (Химстрой) һ.б. әлегә кадәр бер генә юл да язмыйлар”. 60 нчы еллар башына, болай да чикләнгән либераль үзгәртеп корулар кысыла барган саен, республика иҗат әһелләрен “татар халкы мәнфәгатьләрен кысрыклау ту¬ рында зарарлы фикерләре” өчен тәртипкә чакырулар ешая төшә. Иҗат интеллигенциясенең рәсми идеоло¬ гиядән читләшүе гаепләнә, аның эшчәнлегенә контроль көчәя. 1960 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре С.Д. Игнатьевка җибәрелгән эш кәгазендә бо¬ лай диелә: “Татар язучыларының күбесе дөньяга марк¬ систик-ленинчыл карашны үзләштерү мәсьәләләре белән йомшак шөгыльләнәләр, (...) җәмәгать чараларында аз катнашалар. (...) Мисал өчен, шуны күрсәтеп үтәргә кирәк, хезмәт ияләренең 1959 елгы 7 ноябрь демонстрациясендә Язучылар берлегеннән бары тик 3 кенә кеше катнаш¬ ты”. 1960 елның октябрендә Татарстан өлкә комитеты пленумында Г. Минскийның “Язгы уяну”, Ш. Хөсәе- новның “Мәхәббәт газаплары”, X. Камаловның “Яну”, К. Латыйповның “Туган җир” һәм “Солдатлар” әсәрләре идея-сәнгати яктан кимчелекле дип табыла. 1961 елда Г. Тукай бүләге бирү туктатыла. Ул яңа лауреатларга бары биш елдан соң гына бирелә. Татар гуманитар өлкә әһелләренең революциягә кадәрге тематикага мөрәҗәгать итүе дә хакимияттә тискәре караш тудыра. Әйтик, 60 нчы еллар башын¬ дагы тикшеренүләр тематикасын өйрәнү нигезендә төзелгән белешмәдә болай диелә: “Студентлар баш¬ кара торган диплом эшләренең шактый өлеше ре¬ волюциягә кадәрге чорны тикшеренүләргә карый. Бу темалар өстендә эшләп, студентлар мөстәкыйль рәвештә революциягә кадәрге вакытлы басмалардан мәкаләләр һәм шул чор китапларын өйрәнәләр, ә аларда күп кенә реакцион, милләтчел карашлар ча¬ гыла. Җитәр-җитмәс сәяси әзерлекле студентларга мондый әдәбият уку фәнни-сәяси карашларының формалашуына кире йогынты ясый”. Моннан соң революциягә кадәрге проблемалар өстендә эшләүче студентлар исемлеге һәм алар укыган әдәбият турын¬ да җентекләп язылган мәгълүмат бирелә. Болар бары¬ сы да 1944 елгы август карарының үз көчендә калуы турында сөйли. Шулай итеп, республиканың иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышы демократиягә таба юнәлешнең эзлек¬ сез һәм каршылыклы булуын чагылдыра. Тормыш¬ ның җанлануы яшәп килгән система кысаларында бара, ә ул системага либеральлек җилләре өлешчә генә кагыла. Сораулар һәм биремнәр л 1. Республикада репрессиягә эләккән кешеләрне аклау про- ■ цессының башланып китүен бәян итегез. Бу процесска бәя бирегез. 2. “Йомшару” чорында Татарстан республикасын¬ да милли проблемалар ничек хәл ителгән? 3. Республи¬ када тел сәясәте үсешенең төп юнәлешләрен тасвирлап бирегез. 4. Республиканың иҗтимагый-сәяси тормышы җанлану нәрсәдә чагыла? 5. М. Дьяконов куйган сорауга сез ничек җавап бирер идегез? 6. Республикада фән, мәга¬ риф, әдәбият һәм сәнгать үсешендәге казанышларны бәян итегез. 7. Сугыштан соңгы беренче ун елда һәм “йомша¬ ру” чорындагы әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге шартлар¬ ны чагыштырыгыз. Республика иҗат интеллигенциясе эш¬ чәнлеге мисалында сез нинди нәтиҗәләргә килдегез? 483 482
XVII бүлек. Республика 60 нчы елларның икенче — 80 нче елларның беренче яртысында 1964 ел ахырында илдә җитәкчелек алышына. Хаки¬ мияткә консерватив юнәлеш тарафдарлары килә. Сәяси өлкәдә бу җәмгыятьне демократияләштерү курсыннан борылуда чагыла. Промышленность һәм авыл хуҗалы¬ гы өлкәсендә административ идарә ысулларыннан икъ¬ тисади ысулларга күчәргә омтылыш ясала. Ләкин алар тора-бара бетүгә юл тота, идарә системасының бюрок¬ ратлашуы көчәя. Социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре экстенсив нигездә чишелә. Мәдәни тормышны идеоло¬ гии догмалар тоткарлый, кыса. Боларның барысы бергә ил, республика тормышында кризис тенденцияләренең көчәюенә китерә. § 63. Социаль-икътисади үсеш тенденцияләре һәм каршылыклары 1965 елның көзендә промышленность белән идарә итүне реформалау башланып китә. Ул сигезенче бишь¬ еллыкта (1966-1970 еллар) промышленностьның юга¬ ры темплар белән үсешенә этәргеч була. Сигезенче бишьеллыкны “социализмның алтын чоры” дип юкка гына атамыйлар. Ләкин 70 нче еллар башында икъ¬ тисад белән идарә итү системасында тагын иске ысул¬ лар өстенлек ала. Шул чакта ук совет кешеләренең тормыш дәрәҗәсен күтәрү нияте игълан ителә. Мил¬ ли керем темплары акрынаю, җиңел промышленность һәм авыл хуҗалыгының артта калуы шартларында бу максатны тормышка ашыру торган саен чи¬ тенләшә. Сәнәгать. 60 нчы елларның икенче яртысында бөтен илдә индустрия үсеше темплары югары була. Бу чорда промышленность продукциясе 50,5 процентка үсә. Та¬ тарстанда бу үсеш күрсәткечләре тагын да югарырак була, ул 59 процент тәшкил итә. Сигезенче бишьеллыкта (1966- 1970 еллар) республикада, җиңел промышленность һәм азык-төлек предприятиеләрен дә кертеп, 200 дән ар¬ тык яңа предприятие төзелә. Җан башына электр энер¬ гиясе эшләп чыгару буенча ТАССР Австрия, Италия, ФРГ, Франция һәм Японияне узып китә. Илнең экспорт өлкәсендә хәлиткеч роль уйнаган нефть тармагы үсеше иң биек ноктасына күтәрелә. Л. Брежнев чорында СССР икътисады асылда “нефть дол¬ ларларына” таяна. 1970 елда Татарстан 100 миллион тонна нефть табып, аның күләмен рекорд дәрәҗәсенә күтәрә һәм аны 70 нче еллар урталарына тикле саклый. (Ул чакта бары биш кенә ил (АКШ, Сөгуд Гарәбстаны, Иран, Венесуэла һәм Гыйрак) бу чималны Татарстаннан күбрәк чыгара.) 70 нче елларның икенче яртысыннан алып, нефть тармагы үсеше республикада акрыная башлый. Ил җитәкчелегенең төп игътибары Төмән нефтенә юнәлә. Инвестицияләр, техниканың төп агымы Көнбатыш Себер нефть ятмаларын эшкәртүгә тоты¬ ла. Республикадан ул төбәккә югары квалификация¬ ле кадрлар җибәрелә. 70 нче елларда Татарстанның индустриаль йөзендә¬ ге зур үзгәрешләр аның төньяк-көнчыгышында зур яңа промышленность төбәге формалашуга бәйле була. Түбән Кама территориаль-промышленность комплексы илнең Европа өлешендә ул чорда төзелә торган бердәнбер тер- риториаль-җитештерү комплексы була. СССРның икъ¬ тисади куәтен үстерүдә төп караш ул вакытта Себергә һәм Ерак Көнчыгышка юнәл телә. Иң эре ТПКлар анда төзелә. Түбән Кама территориаль-промышленность ком¬ плексы нигезен Чаллыдагы КамАЗ һәм Түбән Кама¬ ның нефть химиясе предприятиеләре — Түбән Кама “Нефтехимия” һәм Түбән Кама “Шин” комбинатлары тәшкил итә. 1969 елның декабрендә зур йөк машиналары җи¬ тештерү буенча Кама заводлары комплексы төзү баш¬ лана. Яңа төзелеш нигездә татар халкы яшәгән урын¬ да, аграр районда башланды. “КамАЗ”ны бөтен ил төзи” дигән лозунг газета битләреннән төшми, телевиде¬ 485 484
ние һәм радио тапшыруларында даими яңгырап тора. Төзелештә эшләргә кешеләр илнең төрле төбәкләреннән һәм республикаларыннан оешкан рәвештә җыелып килә. Шулай итеп, ТАССРда сугыштан соңгы чорда инде икенче күпмилләтле промышленность төбәге ха¬ сил була. Түбән Камада ике зур — Түбән Кама “Нефтехимия” һәм Түбән Кама “Шин” предприятиеләре төзелә. Анда ил өчен бик кирәкле продукция: синтетик каучук һәм зур йөк машиналары, “ЛиАЗ” автобуслары өчен автомо¬ биль шиннары җитештерелә. Кама территориаль-промышленность комплексы төзелү республиканың индустриаль йөзен җитди үзгәртә. Химия һәм нефть химиясе предприятиеләре җитештергән продукция промышленность продукциясенең 20 процен¬ тына кадәр күтәрелә. Төньяк-көнчыгыш төбәктә авто¬ мобильләр җитештерүне җайга салу нәтиҗәсендә респуб¬ лика индустриясендә машина төзелеше өлеше арта. 80 нче еллар уртасына машина төзелешенә республика про¬ мышленность продукциясенең инде 40 проценты туры килә. Зур йөк машиналарыннан тыш республикада ИЛ-62 самолетлары, тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган ТУ-22М бомбардировщиклары, вер¬ толетлар, авиация двигательләре, космик техника һәм башка күптөрле нәрсәләр эшләнә. Кайбер машина төзе¬ леше заводлары бөтен ил күләмендә уникаль предприя¬ тиеләр була. Аларның байтагы халыкара стандартлар дәрәҗәсендәге продукция эшләп чыгара. Мәсәлән, Ка¬ зан компрессорлар заводы компрессорлар ясау буенча СССРда баш предприятие булып тора. Аның продук¬ циясе металлургия, химия производстволарында, нефть чыгаруда һәм эшкәртүдә кулланыла. “Вакууммаш” фәнни-җитештерү берләшмәсендә илдә беренче була¬ рак уникаль вакуум агрегатлары эшләнә һәм күпләп чыгарыла башлый. Бу исә әлеге җиһазларны чит илдән сатып алуны туктатырга мөмкинлек бирә. Ә шулай да промышленностьны техник яктан та¬ мырдан үзгәртеп кору максатын тормышка ашыруга ирешелми. Ил белән Л.И. Брежнев җитәкчелек иткән вакытта фәнни-техник алгарышны тизләтү мәсьәләләре буенча партия карарлары күп чыгарылса да, практик яктан эш акрын бара. 80 нче еллар башына завод-фаб- рикаларның бары тик уннан берсе генә комплекслы автоматлаштырылган яки механикалаштырылган була. Хәтта республиканың алдынгы предприятиеләрендә дә җитештерелгән продукция артымының бары тик 40— 50 проценты гына фәнни-техник алгарыш казаныш¬ лары исәбенә эшләнә. Ә ул исә план биремнәре буенча 75-80 процент тәшкил итәргә тиеш иде. Җиңел һәм азык-төлек промышленносте предприя¬ тиеләрендә хәл аеруча катлаулы кала. Аларның күбесе¬ нең таушалган тышкы күренеше үк күп нәрсә сөйли. Кайберләренең биналары әле революциягә кадәр үк төзелгән була. Бу тармак техник алгарыштан читтә кала. Ит промышленносте берләшмәсендә, икмәк пешерү ида¬ рәсе предприятиеләрендә кул хезмәте 60 проценттан да күбрәк урын алып тора. Торак төзелешендә — аннан да артыграк кала. Җитештерүнең техник яктан артталыгы “Б” төркеме тармагы предприятиеләре продукциясенең сыйфатында һәм күләмендә турыдан-туры чагыла. 70-80 нче еллар¬ да мех, азык-төлек промышленносте продукциясенә кыт¬ лык аеруча зур була. Сыйфаты түбән һәм моделе ис¬ кергән булу сәбәпле, тегү фабрикалары һәм «Спартак» аяк киемнәре фабрикасы продукциясен кешеләр телә¬ мичә сатып ала. Икътисадны башлыча интенсив юлдан үстерүгә күчү бурычы үтәлми. “Нәтиҗәлелекне һәм сыйфатны күтәрергә”, “продукцияне иң аз чыгымнар белән җитеш¬ терергә” өндәүләр тиешле икътисади кызыксындыру белән ныгытылмый. Социалистик ярышның нәтиҗәле- леге кими. Әмма, рәсми мәгълүматларга караганда, ярыш¬ та катнашучылар саны даими үсә. 70 нче еллар ахыры¬ на республикада бу ярышта катнашучылар барлык эш¬ ләүчеләрнең 94 процентын диярлек алып тора дип исәпләнә. Ләкин 70-80 нче елларда җәмгыятьтә күңел төшен¬ келеге, арганлык көчәя, хезмәт дисциплинасы түбәнәя. Өндәүләр һәм чынбарлык арасындагы, гади хезмәткәрләр 486 487
һәм номенклатура тормышы дәрәҗәсендәге аерма күзгә кискен бәрелеп тора. “Күләгәдәге икътисад” формала¬ ша. Анда катнашу җитештерүдә эшләүче иң яхшы хезмәткәр дә ала алмаган керем алырга мөмкинлек ача. Директив икътисад кризисы тәмамланмаган төзе¬ лешләр күләме артуда, саксыз хуҗалык итүдә дә ча¬ гыла. 1985 ел башына төзелә торган объектларның 90 проценты үз вакытында файдалануга тапшырылмый. 80 нче еллар уртасында ел саен 290 мең тоннадан артык кара металл, ярты миллион кубометрдан ар¬ тык агач материаллары, болай да җитешми торган бик күп пластмасса, ун меңнәрчә тонна тукыма һәм башка бик күп нәрсәләр калдыкка китеп, әрәм- шәрәм ителә. Дәүләт милкен урлау, дәүләт акчасын әрәм-шәрәм итү хәтәр дәрәҗәгә җитә. Предприятиеләрдән җәмәгать милкен еш кына шул ук коллективта эшләү¬ челәр урлый. Мисал өчен, 1978—1979 елларда Түбән Кама “Нефтехим” производство берләшмәсендә урлап тотылган кешеләрнең 70 процентын шул предприятие хезмәткәрләре тәшкил итә.Башка предприятиеләрдә дә хәл шундыйрак була. Төзелешләрнең күбесе хуҗасызлык мисалы булып тора. Зур күләмдә төзелеш алып барган республика кирпечкә, шомарту-бизәкләү әйберләренә һәм башка материалларга даими мохтаҗлык кичерә. Шул ук ва¬ кытта төзелеш мәйданнарында ватык кирпеч, тимер- бетон өемнәре, калҗаеп беткән металл, өем-өем такта кисәкләре гадәти күренешкә әйләнә. Мондый шарт¬ ларда төзелеш материалларын теләгән бер кеше читкә, үзенә ташу ачыктан-ачык эшләнә. Чаллыда КамАЗ төзегәндә, шундый материаллардан шәхси йорт салу шактый киң җәелә. Күренекле совет журналисты Л. Жуховицкий КамАЗ турында ул чакта гадәттән тыш туры язылган очеркында болай дигән иде: “Йор¬ тына киткән төзелеш материалларының яртысын Фе- дяның чүплектән җыюы — бусы начар. Эшкә яраклы бу материалларның чүплеккә эләгүе — тагын да на¬ чаррак. Аның каравы алар янып, череп бетмәү, ә кеше торагы, идән, диварларга һәм өй түбәсенә ярау — бусы әйбәт!” Авыл хуҗалыгы. 1965 елда авыл хуҗалыгын үзгәртеп корырга тагын бер омтылыш ясала. Колхоз- совхозларның бурычлары бетерелә, аларның продук¬ циясенә сатып алу бәяләре күтәрелә, дәүләткә планнан тыш сатылган продукциягә өстәмә түләү билгеләнә, са¬ лымнар киметелә. Административ ысуллардан икътисади ысуллар¬ га күчүне тәэмин итүче чаралардан тыш, аграр тар¬ макның матди-техник нигезен камилләштерүгә зур исәп тотыла. Республикада авылны техник яктан яңадан коралландыру темплары 1965-1975 елларда аеруча югары була. Барлык районнарда да зур-зур терлекчелек комплекслары төзелә, аларда барлык хезмәтне механикалаштыру һәм автоматлаштыру карала. Колхоз-совхозларның күбесендә катлаулы техника белән җиһазланган төрле машина паркла¬ ры барлыкка килә. Зур мәйданнарда су сиптерү сис¬ темалары корыла. Шәһәр яны совхозларында теп¬ лица хуҗалыклары үсеш ала. Минераль ашламалар куллану кискен үсә. 70 нче елларның икенче яртысында авыл хуҗа¬ лыгын үзгәртеп коруның төп юнәлеше итеп тупла¬ ныш һәм специальләшү, хуҗалыкара кооперация төзү билгеләнә. Бу эшләр барышында эре сөт комп¬ лекслары, терлек симертү хуҗалыклары, кошчылык фабрикалары, теплица комбинатлары төзелә. Алар¬ да алдынгы технология куллану исәбенә байтак проблемалар хәл ителә. Мәсәлән, тавык итенә һәм йомыркага зур кытлык бетә. Яшелчә совхозлары ки¬ бет киштәләрен үз продукцияләре белән сизелерлек баета. Аграр реформаның беренче нәтиҗәләре шактый яхшы була. Республикада сигезенче бишьеллыкта җитеште¬ релгән тулаем продукция елына уртача 30 процентка арта, ә ул планда 23 процент каралган була. Бу чорда Татарстан колхозларында һәм совхозларында хезмәт җитештерүчәнлеге 44 процентка күтәрелә, ә гомумсоюз күрсәткече 37 процент тәшкил итә. 488 489
Әмма 70 нче еллар башында ук аграр тармак үсешендә тискәре тенденцияләр дә күренә башлый. Тулаем алын¬ ган продукция, хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше авыл хуҗалыгының матди-техник тәэмин ителүе үсешенә тәңгәл килми. Әйтик, республика хуҗалыкларының фондлар белән тәэмин ителеше 1970 ел белән чагыш¬ тырганда 2,2 мәртәбә арта. Ә шул ук вакытта продукци¬ янең тулаем күләме бер эшләүчегә исәпләгәндә 0,4 мәртәбә генә күбәя. Бу хәлнең сәбәпләре нинди була? Колхоз-совхозлар эшенә административ тыкшыну дәвам итә. Авыл ху¬ җалыгы үсешенә дигән финанс ресурсларының төп өле¬ ше аларга барып җитми. Ул акчалар еш кына җитеш¬ терүнең матди базасыннан файдаланырга ярдәм итәргә тиешле предприятиеләрнең табышына әверелә бара. Авыл хуҗалыгы тармагы тирәсендә, яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек, “Сельхозхимия”, “Сельхозэнерго”, ме¬ лиоратив хезмәт күрсәтү предприятиеләре һәм башка шундый предприятиеләр “үсеп” китә. Үз ведомство¬ лары мәнфәгатьләрен кайгыртканга, аларның эшчән- леге еш кына колхоз-совхозлар икътисадын авыр хәлгә куя. Бик тиз барган шәһәрләшү авыл кадрларын шәһәргә җәлеп итеп, республикада җитди проблема¬ лар тудыра. 80 нче еллар башына шәһәр халкы рес¬ публикада 63 проценттан артып китә. Моннан тыш, Түбән Кама территориаль-промышленность комплек¬ сы, Түбән Кама сусаклагычы төзү, яңа магистраль нефть-газүткәргечләр салу аркасында бик күп уңды¬ рышлы җирләр авыл хуҗалыгы әйләнешеннән чы¬ гарыла. 70 нче елларның икенче яртысында аграр произ¬ водствоның матди-техник базасы яңару темплары го¬ мумсоюз күрсәткечләреннән артта кала башлый. Бу исә 1974 елда КПСС Үзәк Комитетының “Россия¬ нең кара туфраклы булмаган зонасын тагын да үстерү турында” махсус карар кабул итүенә бәйле була. Әлеге карар буенча Үзәк Россиянең шушы зо¬ нага кергән өлкәләрен һәм республикаларын үстерүгә бик зур капитал кертемнәр карала. Ул төбәкләрдә заман терлекчелек комплекслары, юллар, шифаханәләр, мәктәпләр, клублар төзелә. Җирнең яртысы кара туфраклы булмаса да, Татарстан респуб¬ ликасы бик юмарт финансланган бу зоналарга өлешчә дә кертелми. Ә шулай да, тулаем алганда Татарстан аграр секто¬ ры күрсәткечләре гомумсоюзныкыннан югарырак тора. Авыл хуҗалыгында файдаланыла торган җирләренең 100 гектарына исәпләгәндә, республика аграр произ¬ водствосының җәмәгать секторында Россия Федерация¬ сенә караганда продукция 1,5 мәртәбә артыграк җи¬ тештерелә. Аграр тармакта шәхси ярдәмчел хуҗалык¬ лар зур роль уйный. Файдаланудагы җирләрнең 2 генә процентын алып торсалар да, алар авыл хуҗалыгы продукциясенең 25 процентын җитештерә. Социаль өлкә. 60 нчы елларның икенче яртысында — 80 нче еллар башында илдә күп кенә социаль програм¬ малар эшләнә. Партия күрсәтмәләре куйган төп бу¬ рыч — совет халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү була. Шул максат белән халыкның акчалата керемен артты¬ ру эше алып барыла. Дөрес, бу чорда хезмәт хакы үсеше зур булмый. Тигезләүчелек тенденцияләре көчәя, юга¬ ры һәм түбән хезмәт хакы алучы кешеләрнең эш хак¬ лары арасында аерма кими. Шул ук вакытта номенкла¬ тураның өстенлекләре иҗтимагый фондлардан файда¬ лану исәбенә үсә бара. Чагыштырмача җитешлелек кешеләргә яхшырак киенергә һәм тукланырга мөмкинлек бирә. Йортлар¬ да телевизорлар, электр уйнаткычлары, магнитофон¬ нар, суыткычлар, кер юу машиналары арта. 60-70 нче елларда бу әйберләргә сорау даими үсә, аны канә¬ гатьләндерү акрын бара. Кешеләр алырга теләгән күп әйберләр җитешмәү (дефицит) гадәти хәлгә әве¬ релә. Бу чорның иң үзенчәлекле социаль күренеше — чиратлар була. Кибетләрдә, мунчаларда, шифа¬ ханәләрдә, кино, театрларда — һәркайда кешеләр чи¬ рат тора. Аларның иң зур канәгатьсезлеген тудырган нәрсә — ул да булса азык-төлек кибетләрендәге чиратлар була. 490 491
Республика җитәкчелегенә, газеталар редакцияләренә азык-төлек белән тәэмин итүнең начарлыгы турында шикаять белдергән бик күп хатлар килеп тора. Алар¬ ның күбесендә сәяси җитәкчеләрнең икейөзлелегенә, югары мөнбәрләрдән халык хуҗалыгының зур каза¬ нышлары турында торган саен күбрәк ялган сөйләүләренә каршы ачу чагыла. Мисал өчен, “Совет¬ ская Татария” редакциясенә килгән бер хатта: “Ан¬ дый хәбәрләргә мин ышанмыйм. Үтәлеш проценты ки¬ бетләрдә (товар) ятканда гына дөрес була. Ә без, эш¬ челәр, икенче ел инде ит күрмибез”, — диелә. 70 нче еллар ахырына шәһәрләрдә азык-төлек мәсьәләсе шул тикле кискенләшә ки, республикада ит продукт¬ ларына һәм майга талон системасы кертергә туры килә. Җирле җиңел промышленность җитештергән әйберләргә асылда сорау булмый. Аның каравы, кешеләр чит илләрдән китерелгән кием-салым өчен алып-сатар- ларга берничә мәртәбә артыграк түләргә дә әзер тора. “Кара базар” дигән нәрсә чәчәк ата. Еш кына кешеләр әйбер алыр өчен Мәскәүгә барып йөри. Товар җитешмәү проблемасын бераз йомшарту өчен, хакимият “А” төркеме тармагы предприятиеләренә аларга хас булмаган продукция җитештерү эшен көчләп тага. 1983 елда республикада халык куллануы товарлары җитештерүне үстерү буенча комплекслы программа кабул ителә. Аны тормышка ашырып, мәсәлән, авиация заводы сумкалы арба, китап киштә¬ ләре, баскычлар эшли башлый. Бу әйберләрне кешеләр теләп сатып ала. Ләкин предприятиеләр үзләренә хас булмаган нәрсәләрне җитештерү белән теләр-теләмәс кенә шөгыльләнә, иң гади заказлар гына алырга ты¬ рыша. Ахыр чиктә базарны көндәлек куллану товарла¬ ры белән тутыру өчен төрле предприятиеләрне эшкә җигәргә омтылу уңышсыз тәмамлана. 1985 елга күләм күрсәткечләре буенча программа бары 70 про¬ центка гына үтәлә. Җитештерелергә тиешле товар¬ лар ассортименты буенча план нигездә бөтенләй үтәлми. Торак проблемасы һаман кискен кала бирә. Ул яңа шәһәрләрдә дә, искеләрендә дә нык сизелә. Дәүләт торак төзелеше темпы шәһәр халкы саны нык үсү артыннан өлгерә алмый. Өстәвенә, торак төзеле¬ шенә капиталь кертемнәр күләме дә акрынлап кими төшә. Хәер, 60 нчы елларда кооператив төзелеш җәелеп китү аркасында хәл бераз җиңеләя, ләкин 70 нче ел¬ ларда ул да тоткарлана башлый. 80 нче елларда яшь¬ ләрнең торак проблемасын чишүнең яңа формасы пәйда була, яшьләр торак комплекслары (МЖК) төзелә башлый. Төп эшеннән буш вакытларында яшьләр то¬ рак йортлар төзүдә эшли һәм шул йортлардан фатир алалар. Ләкин ул торак-төзелеш кооперативларына (ЖСК) керү өчен дә чират була. Яшь шәһәрләрдә һәм Казан читендә төзелеш микро¬ районнарга бүлеп алып барыла, ә анда социаль инфра¬ структура йомшак үсә. Мөһим мәдәни объектлар төзе¬ леше асылда шәһәр үзәкләрендә алып барыла. Респуб¬ лика башкаласында “Татарстан” кунакханәсе, Үзәк универсаль кибет (ЦУМ), Яшьләр үзәге, Газета-журнал - лар нәшрияты бинасы, Көнкүреш хезмәте күрсәтү йор¬ ты, өсте ябык базар, йөзү бассейны, Химиклар һәм Төзүчеләр мәдәният сарайлары, Спорт сарае, цирк би¬ насы, яңа вокзал төзелә. Бу чорның шәһәр архитектурасы КПСС органнары өчен актив төзелеш исәбенә сизелерлек яңара. КПССның Татарстан өлкә комитеты бинасына яңа ян¬ корма салына. Республика башкаласының үзәк ура¬ мында сәяси Мәгариф йорты корыла. Казансу елгасы буенда тузган йортлар уртасында Ленин мемориалы (хәзерге Милли-мәдәни үзәк) төзү эше башлана. Һәр районда компартия райкомнарының бер-берсенә охшаш биналары калкып чыга. Алар үз янәшәләрендәге ко¬ рылмалардан заманча формалары белән аерылып тора. Шул ук вакытта Казан үзәгендә дә тузган торак мас¬ сивлары кала бирә. Социаль уңайлыклар аеруча авыл халкына җитеш¬ ми. Мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар төзеле¬ шендә кайбер уңышларга ирешелә. Медицина, 492 493
көнкүреш хезмәте күрсәтү дәрәҗәсе түбән кала. Әмма Республикада чыгарылган табигый газ күләме шак¬ тый булса да, йортларга газ кертү эше сүлпән бара. Авыл җирендә юллар төзелеше күрше Идел буе рес¬ публикаларыннан артта кала. Колхозчыларга һәм совхоз эшчеләренә хезмәт хакы дәрәҗәсе Татарстанда уртача бөтенсоюз күрсәткечләреннән түбәнрәк була. Социаль өлкәдәге кимчелекләр, промышленность¬ ның нык үсеше республикада авыл кешеләренең шәһәрләргә омтылуына сәбәп була. 1970-1984 еллар¬ да республикада авыл халкы 1,3 мәртәбә, ә тулаем ил буенча 1,1 мәртәбә кими. Ул елларда авыллар үсеше тигез бармый. Район үзәкләре, зур авыллар һәм поселоклар шактый тиз үсә. Бу исә авыл хуҗалыгы производствосын тагын да ныг¬ рак концентрацияләүгә юнәлеш тоткан аграр сәясәткә бәйле була. Авыл хуҗалыгында җитештерү формаларын эреләндерү халыкны яңача урнаштыруны таләп итә. “Перспективалы” һәм “перспективасыз” дип аталган авыллар менә шулай туа. Республикада 4,2 меңгә якын авылның өчтән бер өле¬ ше генә перспективалы авыллар исәбенә кертелә. Алар¬ ның күбесендә төзелеш куәтләнә, матур йортлардан тор¬ ган урамнар, кунакханәләр, сәүдә үзәкләре, балалар уч¬ реждениеләре, мунчалар үсеп чыга. Ләкин җәмәгать төзе¬ леше бертөрле алып барыла. Ул чорның архитектур үрнәге булып Биектау районы Шәпше авылы тора. Перспективасыз авыллар исәбенә кергән торак пункт¬ ларны авыр язмыш көтә. Күбесенең үсеше туктатыла, алар хәтта таратып ташлана. Авыл халкын таратып ур¬ наштыру планы тулысынча тормышка ашырылмаса да, республикада 30 ел эчендә бер меңгә якын авыл яшәүдән туктый. Бигрәк тә рус авыллары саны нык кими. Авыл хал¬ кы кимү дә шактый дәрәҗәдә рус кешеләре исәбенә бара. Татарларның авылдан шәһәргә күчүен этник шарт тот¬ карлый. Авылда традицион милли мәдәният яхшырак саклана. Нәтиҗәдә, шәһәр халкы үсешендә татарлар рус халкына караганда чагыштырмача сизелерлек азрак урын алып тора. Шулай итеп, республиканың социаль-икътисади тормышында, бөтен илдәге кебек үк, консерватив тен¬ денцияләр көчәя. Бу исә промышленностьта һәм аг¬ рар өлкәдә җитештерү темплары түбәнәюгә китерә. Тормыш дәрәҗәсе чагыштырмача үсә барса да, тор¬ гынлык күренешләре социаль өлкәдә дә тискәре ча¬ гылыш таба. Сораулар һәм биремнәр ву 1. Татарстанның 60 нчы елларның икенче яртысында — 80 нче ■ еллар башындагы һәм аннан алдагы чордагы индустриаль куә¬ тен чагыштырыгыз. Анда нинди үзгәрешләр булган? 2. “Тор¬ гынлык” төшенчәсен республика промышленносте үсешенә ка¬ рата кулланып буламы? Үз җавабыгызны аңлатыгыз. 3. Аграр өлкәдә икътисади эшләр торышын тасвирлап бирегез һәм аның үсеш дәрәҗәсен бәяләгез. 4. Шәһәр һәм авыл халкының көндәлек тормышына нинди үзгәрешләр кергән? 5. Республи¬ када барган шәһәрләшү процессларын күздән кичерегез. Алар¬ ны нәрсәләр тудырган? Шәһәрләшү рус һәм татар халкы тор¬ мышында ничек чагылган? § 64. Иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормыш процесслары һәм каршылыклары Консерватив юнәлеш иҗтимагый-сәяси, мәдәни тор¬ мыш өлкәсендә дә чагылыш таба. Цензура һәм кеше¬ ләрнең аңына контроль көчәя. Алдагы чорда башлан¬ ган либераль башлангычлар юкка чыга, “шәхес куль- ты”н тәнкыйтьләү, Сталин репрессияләре корбаннарын аклау туктала. Кабул ителгән кануннарның күбесе дек¬ ларатив төс ала. Республикалар, милли-дәүләти төзелмәләр мөстәкыйльлеге кысыла. Шуның белән бергә консерватив тенденцияләр демократик формага “төрелә”. “Үсеп баручы интернациональләшү” шартларын¬ да. Иҗтимагый-сәяси тормышта гамьсезлек һәм мак¬ тану атмосферасы хөкем сөрә. КПССның XXIV ко¬ рылтае материалларында СССРда нык үсеш алган со¬ циалистик җәмгыять төзелү турындагы тезис ныгыты¬ ла. Бу җәмгыять социаль прогрессның иң югары ка¬ занышы дип карала. Менә шундый шартларда пропаганда өлкәсендә со¬ вет строеның “бәхәссез өстенлеге” һәм КПСС җитәк¬ 494 495
челегендә ирешелгән “бөек җиңүләр” идеяләре арта бара. Социаль тормышның барлык өлкәләрендә дә ка¬ занышлар табарга кирәк була. Мәсәлән, СССРда мил¬ ли мәсьәлә тулысынча һәм ахырынача хәл ителгән дип санала. Яшәп килгән традиция буенча, моның чыга¬ нагы 1917 елгы Октябрь революциясе дип табыла. ТАССРның 60 еллыгына багышланган тантаналы җые¬ лышта КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сек¬ ретаре Р.М. Мусин болай ди: “Нәкъ менә бөек Октябрь татар халкы язмышына тамырдан үзгәреш кертте, ил¬ нең башка халыклары кебек үк, аңа да социаль һәм милли изүдән азатлык алып килде, газаплардан, хәер¬ челек, ачлык, өметсезлектән коммунистик җәмгыять¬ нең якты киләчәгенә күчүнең киң магистраль юлына алып чыкты”. Шул ук вакытта милли үсешнең бик күп мөһим про¬ блемалары хәл ителми. Иҗтимагый тормышны тизлә¬ теп интернациональләштерү процессы байтак каршылык¬ лар тудыра. Милли үзенчәлекләрне ясалма бетерүнең һич ярамаганлыгы турында даими әйтә торуларга кара¬ мастан, гамәлдә “милләтләр һәм телләрнең кушылуын” тизләтү нияте тантана итә. Күпмилләтле төбәкләрдә (ә Татарстан нәкъ шундый республика) барлык телләрнең дә ирекле үсеше һәм кулланышы, аларның тигез хокуклы статусы тәэмин ителми. Мондый шартларда татарларның күпчелеге рус телендә белем алырга тырыша, ә бу котылгысыз рәвештә татар теленең куллану өлкәсе тагын да тараюга китерә. 60 нчы еллар уртасында ук инде татар эшчеләренең ана телен яхшы белеп тә рус мәктәпләрендә укуны өстенрәк күргән балалары шактый зур процент алып тора. Әй¬ тик, шул чорда үткәрелгән анкета мәгълүматларын¬ нан күренгәнчә, татар эшче гаиләләренең рус мәктәпләрендә укучы балалары 88 процент чамасы тәшкил итә. Республика җитәкчелеге моны “комму¬ низм төзү чорында милләтләрнең прогрессив якынаю” процессы дип бәяли. Рәсми пропаганда интернациональләшүне бары тик уңай күренеш дип расларга тырыша. Мәсәлән, партия активының бер җыелышында Ф.Ә. Табеев болай ди: “Республикада интернациональ тәрбия өчен яхшы нигез бар. Бездә һәр җитештерү коллективы күпмилләтле, тору урыннарында милләтенә карап аерымлану юк, төрле милләт балалары бердәм балалар бакчаларында тәрбияләнә; карагыз әле, бездә әнә никадәр милләтара никах!” Пропаганда стереотипларын җәмгыять катлаулары төрлечә кабул итә. Интернациональ фразеология татар җәмәгатьчелеге арасындагы оппозицион рухны бастыра алмый. Мәсәлән, 1965 елда китап укучылар конферен¬ циясендә чыгыш ясаган оптика-механика заводы инже¬ неры Э. Зәйнуллин болай ди: “Ил читендә яшәүче ха¬ лыкларга Октябрь революциясе күп нәрсә бирсә дә, та¬ тарларга һәм башкортларга ул файда китермәде. Татар¬ стан мәдәнияте Кыргызстан һәм Үзбәкстан мәдәнияте үсеше белән чагыштырганда артта кала башлады. Та¬ тарстанда эшченең икътисади дәрәҗәсе Мәскәү өлкәсен¬ дәге яки Украинадагыга караганда түбәнрәк”. Залда аңа каршы сөйләүче табылмый. Татар телен, мәдәниятен саклау проблемалары әдәби кичәләрдә, түгәрәкләрдә, иҗат хезмәткәрләре корылтай¬ ларында, фикердәшләр очрашкан чакларда еш күтәрелә. Бигрәк тә язучы Н. Фәттахның тәнкыйть чыгышлары замандашлары хәтеренә нык сеңеп кала. 60 нчы еллар¬ да иҗат интеллигенциясе вәкилләренең Болгарга ба¬ рып йөрүләре бик ешая. Борынгы изге һәйкәлләр янын¬ да күптәннән борчып килгән проблемаларның кискен¬ леге аеруча көчле сизелә, алар анда аеруча ихлас яңгы¬ рый. Татар интеллигенциясе милли мәдәниятнең борчулы хәле турында сөйләп кенә калмый, эш итәргә дә омты¬ ла. 1964-1965 елларда рәсми булмаган төркемнәр туа, алар хакимиятнең игътибарын республикадагы тел һәм мәдәният халәтенә юнәлтәләр. Ул төркемнәр республи¬ кадан читтә яшәүче татарларның үзаңын сакларга бу¬ лышлык итәргә тырыша, аларны татар әдәбияты, рес¬ публикада нәшер ителә торган газета-журналлар белән тәэмин итәргә омтылалар. Бервакыт эш шуңа барып җитә ки, язучылар корылтаенда залга татар яшьләре өчен журнал оештыру таләбе язылган листовкалар сибелә. 496 497
Татар интеллигенциясенең күп вәкилләре җәмгыять¬ тәге аермалыкларны бетерү (конформизм) тенденциялә¬ ренә каршы тора. “Казан утлары” журналы редакциясе еш кына хакимияткә ошап бетми торган материаллар нәшер итә. Мәсәлән, журнал битләрендә Сөембикә мана¬ расының кайчан һәм кем тарафыннан төзелүе турында фикер алышу бара. Күренекле артист Г. Шамуков мана¬ раның татарлар тарафыннан төзелүен ышандырырлык исбат иткән мәкалә яза. Ул җәмгыятьтә зур яңгыраш таба. Дәүләт иминлеге органнары яшәп килгән режимга теләктәшлек итмәүче кешеләрне күздән югалтмый. КГБ һәм СССР Генераль прокуратурасы КПСС Үзәк Комите¬ тына 1972 елның ноябрендә язган хатта Казанда “сәяси зарарлы төркем” ачылды, диелә. 1977 елның маенда СССРның яңа Конституциясе проекты бөтен халык тикшерүенә чыгарыла. Конститу¬ ция шул ук елның октябрендә кабул ителә. 1978 елда шулай ук РСФСР һәм ТАССР конституцияләре дә гамәлгә керә. Татар интеллигенциясе вәкилләре яңадан республиканың дәүләт статусын күтәрүне яклап чыга¬ лар. Ләкин хакимият ТАССРны союздаш республика итеп үзгәртеп кору мәсьәләсен көн тәртибенә дә куй¬ мый. Конституция милли-дәүләти төзелмәләр хокукы¬ на бернинди җитди үзгәрешләр кертми. Рухият өлкәсе. Рәсми пропаганда эзлекле рәвештә ленинчыл милли сәясәтнең тантана итүе хакында фи¬ кер уздыра. Җәмгыять тормышында, аның рухи өлкәсендәге үзгәрешләр бик югары бәяләнә. Чыннан да, республикада фән, мәдәният бер урында тормый, урта һәм югары белем алу мөмкинлекләре киңәя, ха¬ лыкның интеллектуаль дәрәҗәсе күтәрелә. Шуның белән бергә, рухи өлкәдә идеология йогынтысы көчәя, ә бу исә татар мәдәнияте үсешенә тискәре йогынты ясый. 60 нчы елларның икенче яртысында — 80 нче еллар башында фән һәм мәдәниятнең матди нигезе җитди яңара. Казан университеты өчен ике яңа биек бина са¬ лына. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы, күп кенә вузларның яңа биналары үсеп чыга. Актерлар йор¬ ты, Архитекторлар йорты ачыла. Консерваториянең кон¬ цертлар залы, Рәссамнар берлегенең күргәзмәләр залы төзелә. Казанда, район үзәкләренең күбесендә мәдәният сарайлары корыла. Казан фәнни мәктәпләре үсеш ала. Табигать фәннәре юнәлешләре буенча аларның даны дөньяга таралу дәвам итә. 1978 елда академик Б.А. Арбузовка һәм СССР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы А.Н. Пудовикка фән һәм техника өлкәсендә Ленин премиясе бирелә. Профес¬ сорлар С.А. Альтшулер, П.А. Кирпичников, Х.М. Мөштәри, А.П. Норден, М.Т. Нужин, Г.Г. Тумашев, башка күп га¬ лимнәр фундаменталь фәнни проблемалар өстендә эшлиләр. Югары һәм махсус урта уку йортлары челтәре киңәя. Казанда Мәскәү энергетика институтының, Н.К. Крупс¬ кая исемендәге Ленинград мәдәният институтының, Волгоград физик культура институтының филиалла¬ ры ачыла, сәүдә техникумына нигез салына. 80 нче еллар башында республикада 13 институт, 60 махсус урта уку йорты була. 70 нче елларда Татарстанда, бөтен илдәге кебек үк, гомуми урта белемгә күчү тәмамлана. Хезмәткәрләрнең белем дәрәҗәсе икътисад һәм мәдәниятнең барлык өлкәләрендә дә нык күтәрелә. Хезмәтнең интеллекту¬ аль өлкәләрендә эшләүче татарлар өлеше арта. Респуб¬ лика фәнни хезмәткәрләре арасында фән докторлары¬ ның дүрттән берен, фән кандидатлары һәм аспирант¬ ларның өчтән берен татарлар тәшкил итә. Әле 40 нчы елларда гына фәнни дәрәҗә алган татарларны бармак белән генә санарлык була. 70 нче еллар уртасында рес¬ публика халык хуҗалыгы белгечләренең 35 проценты татарлардан тора. Ләкин әлеге казанышлар белән беррәттән, респуб¬ ликада проблемалар да җитәрлек була. Татарстан¬ ның үз Фәннәр академиясе юк иде. Ул чорда андый фәнни учреждениеләр союздаш республикаларда гына ачыла ала. Казан дәүләт университетында та¬ тар тарихы кафедрасы ачу да соңыннанрак кына мөмкин була. Гуманитар фәннәр галимнәренә идеологии кыса¬ лар шартларында эшләргә туры килә. Бу бигрәк тә 498 499
тарих фәннәре вәкилләренә кагыла. Күренекле фи¬ зик К.А. Вәлиев юкка гына: тарих фәнен яратсам да, яшәп килгән шартларда тарихчы өчен “простран- ствоның тарлыгын” аңлап, мин физика фәнен сай¬ ладым, димәгән. Шәһәр һәм авыл халкының белем дәрәҗәсендә шактый зур аерма була. Мәгарифнең сыйфаты ва¬ кыт, заман таләбеннән торган саен ныграк артта кала бара. Татар халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьлән¬ дерергә тиешле шартлар тудырылмый. Ә шул ук ва¬ кытта халык үзенең милли тарихы һәм мәдәнияте белән даими кызыксына. Җитәкче органнарга, мас¬ са-күләм матбугат чараларына җибәрелгән күп сан¬ лы хатлар, мөрәҗәгатьләр әнә шул турыда сөйли. Мәсәлән, КПССның Татарстан өлкә комитетына яз¬ ган хатында Баулы поселогында яшәүче С.В. Рахи¬ мов Казан телевидениесенә зур үпкәсен белдерә. “Без, телевидение тамашачылары, — дип яза ул, — татар телестудиясе бар дип раслый алмыйбыз, чөнки аның бернинди дә эшен күрмибез...” Казаннан Г. Ширга- зин да: “Миңа 22 яшь. Үз халкымның мәдәниятен яратам. Нишләп татар телендә нәфис фильмнар чы¬ гармаска икән?” — дип яза. Чаллыдан А. Сабиров милли музыка сәнгате онытылып бара, дип шелтә белдерә. “Башка милләтләр балаларында үз музы¬ каларына бик иртәдән мәхәббәт тәрбиялиләр”, — ди УЛ. А. Кацюба хатыннан татар телен татарлар гына түгел, башкаларның да өйрәнергә теләве, ләкин моны бөтенләй диярлек тормышка ашырып булмавы аңла¬ шыла. “Гомеремнең күп өлешен мин Казанда үткәрдем, ләкин татарча сөйләшә белмим, — дип яза ул 1981 елда “Вечерняя Казань” газетасына. — Бик зур авыр¬ лык белән мин Р.С. Газизовның 1960 елда үзлегеңнән өйрәнү өчен 6 мең данә нәшер ителгән китабын таба алдым... Шуның ярдәмендә мин татар теле граммати¬ касын үзләштердем, билгеле бер кадәр сүз запасы җыйдым”. Аннары хат авторы берәр төрле курслар оештыруны үтенә, чөнки “татарча сөйләшергә өйрәнергә теләүчеләр шактый” дип яза. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия теат¬ рының һәм Республика татар күчмә театрының (хәзерге К. Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры) тамаша заллары һәрвакыт тулы булу татар мәдәниятенә карата яшәгән зур кызыксыну ха¬ кында сөйли. Камал театры репертуарына татар, рус һәм дөнья классикасы, хәзерге заман пьесалары кер¬ телә. К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йол¬ дызлар”, Н. Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу”, Ш. Хөсәеновның “Әни килде”, Т. Миңнуллинның “Әл- дермештән Әлмәндәр” дигән әсәрләре буенча куелган спектакльләр сәхнә сәнгате тарихында күренекле ва¬ кыйгага әверелә. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм ба¬ лет театрының үз тамашачысы була. 1971 елда би¬ редә Ә.З.Бакировның “Су анасы” балетының премье¬ расы куела. В.И. Качалов исемендәге Казан Зур дра¬ ма театры үз репертуарын яңартып тора. Анда М. Горь- кийның “Зыковлар”, А. Штейнның “Океан”, М. Бул¬ гаковның “Йөгерү”, Гибсонның “Яшәргәме, үләргәме” дигән пьесалары сәхнәштерелә. Халык театр¬ лары саны арта. 1966 елда Дәүләт симфоник оркестры оештырыла. 12 ел буена аны атаклы дирижер, СССРның халык артисты Н. Рахлин җитәкли. Оркестр өч мәртәбә бөтен¬ союз һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты булды. Коллектив беренче булып татар композиторларының симфоник әсәрләрен башкара. Симфоник музыка өлкәсендә Казан консерватория¬ сен тәмамлаган Ф.Ә. Әхмәтов, Р.А. Еникеев, Р.Ф. Абдул¬ лин, Л.М. Батыр-Болгари, Л.Ә. Хәйретдинова, Ш.Х. Ти- мербулатов һ.б. актив эшли башлый. Татар симфоник музыкасының иң зур казанышлары Н.Г. Җиһанов, А.З. Монасыпов, Ф.Ә. Әхмәтов иҗаты белән бәйле. Татар композиторларының җырларын һәм романс¬ ларын танылган башкаручылар Әлфия Афзалова, Ша¬ мил Әхмәтҗанов, Эмиль Җәләлетдинов, Ренат Ибра- һимов, Илһам Шакиров популярлаштыра. Сара Са- дыйкова, Рөстәм Яхин әсәрләре халыкта иң ярат¬ кан әсәрләрдән була. 501 500
Идеологик контроль көчәюгә карамастан, татар азучыларының иҗат колачы киңәя. Р. Төхфәтул- линның “Тамчылар ни сөйли”, “Җиләкле аланнар” повестьларында, М. Хәбибуллинның “Тау белән тау очрашмаса да...” повестенда, “Чоңгыллар” романын¬ да авыл темасы яңача яңгырый. А. Гыйләҗевнең “Урталыкта”, “Җомга көн, кич белән”, “Әтәч менгән читәнгә”, Ә. Еникинең “Әйтелмәгән васыять”, “Вөҗдан”, А. Расихның “Ике буйдак” әсәрләрендә заманыбызның әхлакый-этик проблемалары бик үткен күтәрелә. Г. Бәширов автобиографик “Туган ягым — яшел би¬ шек” повестенда һәм “Җидегән чишмә” романында ха¬ лык хәтеренең йомшаруы, кешенең табигатькә мөнәсәбәте начарлану турында борчылып яза. Н. Фәттах¬ ның “Итил суы ака торур”, “Сызгыра торган уклар” романнарында, “Кол Гали” трагедиясендә, Г. Ахунов- ның “Ардуан батыр” повестенда, Э. Касыймовның “Чулман — оныклар дәрьясы” романында тарихи те¬ малар күтәрелә. 60-70 нче елларда татар поэзиясендә Ш. Галиев, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Г. Рәхим, Р. Гата¬ уллин, Р. Мингалимов, Зөлфәт һ.б. шагыйрьләр нәти¬ җәле иҗат итә. Сынлы сәнгать өлкәсендә Б. Урманче әсәрләре күре¬ некле урын алып тора. Ул елларда скульптор “Татар¬ стан” триптихын, “Сагыш”, “Язгы көйләр”, “Тулпар” скульптураларын, Яңа Кырлай авылында Г. Тукай ар¬ хитектур мемориаль комплексы проектын эшли. Рәссамнәр Л. Фәттахов, А. Прокопьев, К. Максимов яңа картиналар ясый. Н. Адылов “Батыр”, “КамАЗ егете”, “Яшьлек” дигән сыннар, И. Зарипов монументаль стена бизәге һәм “Туган авылда”, “Зөлфия — Казан чибәре” дигән сыннар иҗат итәләр. Байтак иҗат әһелләренең хезмәте югары бәя ала. Мисал өчен, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә X. Туфан, И. Гази, Г. Ахунов, Ә. Еники, А. Гыйлә- җев; М. Горький исемендәге РСФСР Дәүләт бүләгенә С. Хәким лаек була. Рәссам X. Якупов рәсем сәнгате өлкәсендә И. Репин исемендәге РСФСР Дәүләт бүләге ала. Сынчылар В. Маликов, Б. Урманче, рәссам Н. Куз¬ нецов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булалар. 70 нче елларда Н. Җиһановның “Сабантуй” симфониясенә — СССР Дәүләт премиясе, ә Ф. Әхмәтов- ның Ф. Яруллин истәлегенә багышланган симфоник по¬ эмасына М. Глинка исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе бирелә. Мондый бүләкләр иҗат хезмәткәрләре тормышы¬ ның бары тик уңышлы ягын гына чагылдыра. Партия органнары тарафыннан төрле акыл өйрәтүләр, тыюлар даими кабатланып тора. Әдәби- ят-сәнгать әһелләрен хезмәт батырлыгына, югары үсеш алган социализм казанышларына дан җырлар¬ га өндиләр. Совет чынбарлыгының чын асылын тас¬ вирларга омтылышлар тормышның караңгы якла¬ рын күрсәтү белән артык мавыгу дип гаепләнә. Ке¬ шенең шәхси тормышын, көндәлек көнкүрешен, га¬ илә мөнәсәбәтләрен сурәтләү тема сайлыгы, мәнфәгатьләр тарлыгы, идеялелек, гражданлык аңы җитешмәү дип тәнкыйтьләнде. Бүгенгенең һәм үткәннең кискен про¬ блемаларын күтәргән әдәби һәм публицистик әсәрләрне нәшер итүдән тыюлар ешая. Театраль спектакльләр ха¬ лыкка махсус комиссияләр рөхсәте белән генә күрсәтелә. Ә шулай да җәмгыятьнең интеллектуаль дәрәҗәсе үсү оппозицион рух күтәрелү белән бергә бара. Сту¬ дент яшьләр, фәнни һәм иҗади интеллигенция ара¬ сында формаль, рәсми булмаган төркемнәр оеша. Ахыр чиктә бу җәмәгатьчелек рухы 80 нче елларның икен¬ че яртысында җәелеп киткән демократияләшү процес¬ сында чагыла. Шулай итеп, социализм һәм интернационализм ка¬ занышларына мәдхия җырларга кискен идеологик күрсәтмәләр 60-80 нче еллардагы сәяси һәм мәдәни тормышның барлык өлкәләренә йогынты ясый. Мәга¬ риф, фән, сәнгать өлкәсендәге уңышлар белән беррәттән, республикада милли мәдәният, тел үсешендә җитди проблемалар да була. Җәмәгатьчелек тарафыннан әледән-әле күтәрелә килсәләр дә, партия чиновникла¬ ры хакимияте шартларында, чын демократик ирекләр булмау сәбәпле, ул проблемалар чишелми кала. 502 503
Сораулар һәм биремнәр 1. 60 нчы елларның икенче яртысында — 80 нче еллар башында ■ республиканың иҗтимагый-сәяси үсеше үзенчәлекләрен ачык¬ лагыз. 2. Милли үсешнең төп проблемаларын тасвирлап бире¬ гез. 3. Республиканың сәяси тормышында җәмәгатьчелек ро¬ лен бәян итегез. 4. Республика фәне, әдәбияты, сәнгате үсе¬ шендәге каршылыклар һәм төп тенденцияләрне аңлатып бире¬ гез. XVIII бүлек. Үзгәртеп кору этабында 1985-1991 еллар илебез тарихына “үзгәртеп кору” исеме астында кереп калды. Бу вакытта башында М.С. Горбачев торган ил җитәкчелеге икътисади һәм социаль-сәяси реформалар ярдәмендә социализмны яңар¬ туга омтылыш ясады. Үзгәрешләрнең гомуми нәтиҗә¬ сендә суверенлашу процесслары башланды, СССР таркал¬ ды, иҗтимагый строй алышынды. § 65. Икътисади реформаларга омтылышлар 80 нче еллар уртасына ил икътисады торгынлык хәленә килә. Кризис күренешләре социаль өлкәне дә үз эченә ала. Җитди икътисади реформалар котылгысызга әверелә. «Тизләнеш» һәм социалистик икътисадны үзгәртеп кору этабында. Башлангыч этапта илнең социаль-икътисади үсешен тизләтү сәяси үзгәртеп коруның үзәге була. Бу курс КПСС Үзәк Комитеты¬ ның 1985 елгы апрель пленумында игълан ителә. Анда сүз “кеше факторын активлаштыру” нигезендә икътисади үсеш темпларын күтәрү турында бара. Бу очракта барыннан да бигрәк хезмәт, башкару дисциплинасын ныгыту чаралары, эчкечелеккә, эш¬ ләми табылган керемнәргә каршы юнәлдерелгән ча¬ ралар күздә тотыла. КПССның XXVII корылтаенда сүз аңа кадәр булмаган ачыклык белән икътисадта¬ гы җитди проблемалар турында бара. Мәскәүдәге югары мөнбәрләрдән яңгыраган моңа кадәр күрелмәгән катгый тәнкыйть җирле җитәкче¬ ләрнең чыгышларына да юнәлеш бирә. Татарстанда да хуҗалык механизмындагы кимчелекләр; фәнни-тех¬ ник алгарыш ярдәмендә эшләрне җитди төзәтү, хезмәт дисциплинасын яхшырту турында ачыктан-ачык сүз кузгала. Кайбер очракларда республикада хәлнең го¬ мумсоюз күрсәткечләреннән дә начаррак булуы таны¬ ла. Әйтик, КПСС өлкә комитетының Октябрь револю¬ циясенең 70 еллыгына багышланган тантаналы уты¬ рышында республика тормышындагы гадәттән тыш күп җитешсезлекләр турында әйтелә. Әле күптән түгел генә элегрәк мондый чаралар уздырганда бары тик каза¬ нышлар турында гына сүз бара иде. Бу утырыштагы чыгышында КПСС өлкә комитетының беренче секре¬ таре Г.И. Усманов, аерым алганда, болай ди: “Респуб¬ ликаның күп предприятиеләрендә озак вакытлар буе¬ на җитештерүгә яңа фән-техника казанышлары кертү планы системалы төстә үтәлми, ә һәр дүрт предприя¬ тиенең берсе үзен яңа техника белән җиһазландыру белән гомумән шөгыльләнми. Бу бигрәк тә җиңел, азык- төлек промышленносте тармакларына, төзелеш мате¬ риаллары җитештерүгә, ягъни күп яктан халык тор¬ мышының муллыгына бәйле тармаклар эшчәнлегенә карый”. Чыннан да, промышленностьта да, авыл хуҗалыгын¬ да да предприятиеләрнең начар эшләвен, артталыгын, хуҗасызлыкны раслаучы фактлар шактый күп була. 80 нче еллар башыннан алып бөтен илдә машина төзелеше үсешенә өстенлек бирелә башлый. Ләкин Татарстан рес¬ публикасында хәтта машина төзелешендә дә яңа продук¬ ция өлеше 1987 елда бер проценттан аз гына артык була, ә бу уртача бөтен Советлар Союзыныкыннан күпкә ким иде. Шул ук елны һәр дүртенче предприятие — табыш планын, һәр бишенче предприятие — продукция тап¬ шыру, һәр алтынчысы — товарның үзкыйммәте буенча, һәр җиденчесе — хезмәт җитештерүчәнлеге буенча план¬ ны үтәми. Аграр өлкәдәге хуҗалык итү системасы хезмәт ак¬ тивлыгына этәргеч көч була алмый. Колхоз һәм совхоз¬ ларга план үтәү, югары нәтиҗәләргә ирешү икътисади файда бирми. Әйтик, әгәр колхоз савымны һәм терлек симертүдә артымны планлаштырылган дәрәҗәгә җит¬ 504 505
керә алмаса, дәүләт сөтнең центнерын аңардан 50 сумга сатып ала. Әгәр дә план үтәлсә яисә арттырып үтәлсә, шул ук сөткә сатып алу бәясе 30 сум тәшкил итә. Нәтиҗәдә, нык хуҗалыклы колхозлар артта сөйрәлүчеләргә караганда уңайсызрак икътисади шартларда кала. Намуслы хезмәткә реаль этәргеч булмау хезмәт дис¬ циплинасы түбәнәюгә, урлашуга, ришвәтчелеккә юл ача. Социалистик милек сагында торырга тиешле хезәткәрләр үзләре үк урлашуда катнаша, еш кына хәтта бу эшне оештыручылар була. Мисал өчен, 1987 елда җәмәгать милкен урлаучыларның 26 проценты төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр була. Бу исә, читләтеп булса да, республикада “күләгәдәге икътисад” яшәвен раслый. “Хезмәтсез керем-табышлар” белән көрәш шәхси яр¬ дәмче хуҗалыкларга һөҗүмгә кайтып кала. Республи¬ када, бөтен илдәге кебек үк, ОБХСС органнары тарафын¬ нан промышленность предприятиеләрен, сәүдә эшен мас¬ са-күләм тикшерү башлана, халык контроленең роле көчәя. Бу эш нәтиҗәсендә хуҗалык җитәкчеләрен ва¬ зифаларыннан азат итү хәрәкәте кузгала, 1986-1987 ел¬ ларда Татарстан предприятиеләрендә 86 директор һәм баш инженер алышына. Эчкечелеккә каршы кампания нәтиҗәсендә суррогат эчемлекләр, көмешкә кайнату киңәя. Республикада ха¬ лыкка шикәр сату бу чорда ел ярым эчендә 22 процентка арта. Социалистик икътисад үсешен тизләтү курсы бер урында таптана. Республикада төзелгән “Интенсифика- ция-90”, “Машина төзелешендә фәнни-техник алгарыш¬ ны тизләтү”, “Төзелеш”, “Хезмәт”, “Сыйфат”, “Энергия”, “Агрокомплекс” программалары тиешле нәтиҗә бир¬ ми. Икътисад алдындагы бурычларны административ ысуллар белән хәл итүнең соңгы омтылышларының берсе — продукцияне дәүләт кабул итүен кертү була. Предприятие җитәкчеләренә буйсынмаган тикшерү¬ челәрдән торган бу яңа хезмәт продукция сыйфатын яхшыртуны тәэмин итәргә тиеш була. Чынлыкта исә икътисад белән идарә министрлыклар кулында кала һәм дәүләт кабул итүе бары бюрократик идарә орган¬ нарын катлауландыра гына төшә. Татарстан пред¬ приятиеләре коллективлары дәүләт җитәкчеләренә беренчеләрдән булып дәүләт кабул итүен бетерү талә¬ бе белән мөрәҗәгать итәләр. 1990 елда ул гамәлдән чыгарыла. Күп укладлы икътисад юлында. Команда-админис- тратив ысулның уңай нәтиҗә бирмәве ачыкланганнан- ачыклана бара. Шуңа күрә, 1987 елдан башлап, төп игътибар идарә итүнең икътисади юлларына, предприя¬ тиеләрнең хуҗалык мөстәкыйльлегенә, коллективлар¬ ның, аерым кешеләрнең җаваплылыгын күтәрүгә юнәл- телә. Моңа “Дәүләт предприятиесе (берләшмәсе) турын¬ да”, “СССРда кооперация турында” дигән яңа канун¬ нар да булышлык итә. Шушы вакыттан, бөтен илдәге кебек үк, Татарстанда да аренда, кооператив коллек¬ тивлары төзелә башлый. Беренче уртак предприятиеләр туа. Авыл хуҗалыгында гаилә подряды, интенсив хезмәт коллективлары пәйда була. Ләкин ярым-йорты реформалар хуҗалык итүнең яңа формаларына иркенләп үсәргә мөмкинлек бирми. Ад¬ министратив басым, кампаниялелек эшне юкка чыга¬ ра бара. 1990 елның маенда “Советская Татария” га¬ зетасы болай дип яза: “Аренданы тулысынча һәм юньләп куллана башлаган хуҗалыклар саны үсүенә караганда хезмәтне мондый ысул белән оештыруга багышланган КПСС шәһәр комитеты, район Советы башкарма комитетлары утырышлары, төрле киңәшмә һәм семинарлар саны күпкә тизрәк үсә”. Чын хуҗа¬ лык исәбе булмау, акчаны вакытында түләмәү сәбәпле, күп яңа коллективлар таркала яисә кәгазьдә генә яшә¬ вен дәвам итә. 80 нче еллар ахырыннан илдә җитештерү кыскара башлый. Әйтик, 1989 елда промышленностьта үсеш темп¬ лары шактый түбәнәя. Ьәр алтынчы предприятие киле¬ шенгән йөкләмәләрен үтәми. Хезмәт хакы хезмәт җи- тештерүчәнлеге белән чагыштырганда ике мәртәбә ар¬ тыграк үсә. Куллану базарында хәл бик авырая. Кибет киштәлә¬ реннән бер-бер артлы иң кирәкле товарлар юкка чыга. 506 507
Республикада уннарча төр азык-төлеккә һәм кайбер промышленность товарларына талон системасы кер¬ телә. 1987 елдан халыкның табигый үрчеме кими башлый. Республикада 1988 елда төзелгән Татарстан тармакара җитештерү эксперименталь акционерлык комплексы¬ на зур өметләр баглана. Ул республика завод-фабрика- ларының халык куллануы товарлары җитештерү бу¬ енча тырышлыкларын берләштерергә тиеш, дип кара¬ ла. Икенче сменада эшләми торган предприятиеләрдә вакытлы иҗат коллективлары оештырыла, алар сату¬ да булмаган (дефицит) товарлар эшләп чыгару белән шөгыльләнә. Ләкин мондый чаралар белән генә куллану базарын¬ дагы хәлне тамырдан үзгәртеп булмый. Предприятиеләр үз чыгымнарын үзләре каплау, үз-үзләрен финанслау режимына күчү шартларында эшлиләр. Шуңа күрә алар үзләренә хас булмаган продукция җитештерү белән кы- зыкынмыйлар. Тормышка ашмаган региональ (төбәк) хуҗалык исәбе. Республикадагы социаль-икътисади хәлне Союз министрлыклары һәм ведомстволары да кыенлаштыра. Үзенең җитештерү һәм фәнни-техник куәте буенча ТАССР байтак союздаш республикалардан өстен тора һәм РСФСРның иң алга киткән икътисади төбәкләре исәбендә була. Ләкин бу кешеләрнең көнкүрешендә аз чагыла. Автономияле республикалар мөстәкыйль бюджет сәясә¬ те үткәрә алмый. Республика икътисады гомумсоюз базарына юнәлеш тота. Биредә хәрби-промышленность комплексы, маши¬ на төзелеше, нефть чыгару, нефть химиясе, химия пред¬ приятиеләре өстенлекле үсеш ала. Алар барысы да “А” тармагы төркеменә карый. “Б” тармагы төркеме пред¬ приятиеләре өлешенә җитештерелә торган промышлен¬ ность продукциясенең 20 проценты гына туры килә. Халык күп куллана торган товарлар җитештерү бездә гомумсоюз дәрәҗәсеннән 15 процентка, шул исәптән, җиңел промышленность буенча 31 процентка түбәнрәк тора. Социаль үсешнең байтак күрсәткечләре буенча СССРның башка төбәкләреннән артта калган Татарстан¬ да җитетерүгә кагылмаган объектларга капиталь кер- темнәр 160 сум тәшкил итә, ә ил буенча ул 213 сум була. Аграр өлкәдә дә зур тигезсезлек күзәтелә. Мисал өчен, 1989 елда файдаланыла торган җирләрнең 100 гектары¬ на исәпләгәндә республика колхоз-совхозлары 60 центнер ит җитештерә, бу күрсәткеч РСФСРда 46 центнер була. Шул ук вакытта Татарстанда азыкка тотылган ит җан башына бер елга 69 килограмм, ә РСФСРда 75 килограмм тәшкил итә. Юллар, торак төзелешендә дә Татарстан күрше Идел буе республикалары һәм өлкәләреннән артта кала. Эш¬ челәр һәм хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы ТАССР- да СССРдагы һәм РСФСРдагы уртача хезмәт хакыннан 2-8 процентка түбән була. Менә шуңа күрә СССР Министрлар Советының 1989 елдан байтак төбәкләрне үз-үзен финанслауга күчерү турындагы карары күтәренкелек, өмет белән кабул ителә. Ләкин яңа тәртипкә күчү сузыла килә. 1989 ел ахырында республика Югары Советы ТАССР- ны үз-үзен финанслауга һәм үзидарәгә күчерүнең Төп положениеләрен хуплый. Бу документ өстендә ул вакыт¬ та ТАССР Министрлар Советы Рәисе булып эшләгән М.Ш. Шаймиев җитәкчелегендәге хөкүмәт комиссиясе зур эш башкара. Республиканы хуҗалык исәбенә күчерү принципла¬ рын тикшергәндә, бик күп төрле фикерләр әйтелә. Берәүләр, республика икътисады башка төбәкләрнеке белән тыгыз бәйләнгәнгә, андый күчешнең бөтен ил күләмендә генә булуы мөмкин, дип саныйлар. Икенчеләре исә икътисади мөстәкыйльлек концепциясе Татарстан Республикасының тулы суверенлыгына таянырга тиеш, дип фикер йөртә. Тулы суверенлык Татарстанга үз тер¬ риториясендә мөстәкыйль сәясәт алып барырга мөмкин¬ лек бирер иде, диләр. Фикер төрлелеге никадәр зур булмасын, барысы да бер мөһим нәрсәне алга куя: ул күчеш республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрергә, аның ил икътисадына керткән өлеше белән социаль үсеше арасындагы тигезсезлекне бетерергә тиеш иде. 508 509
Республиканың актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1990 ел башында СССР һәм РСФСР хөкүмәтләре “Та¬ тарстан АССРда үз-үзен финанслау һәм үзидарә ниге¬ зендә хуҗалык итү механизмын эксперименталь эшләп бетерү турында” карар кабул итә. Ләкин икътисади шарт¬ лар һаман читенләшә барды. Икътисади үсеш темпла¬ рының 1989 елда башланган кимүе 1990 елда җитеш¬ терү күләмнәренең гомуми түбәнәюенә китерә. Республиканың икътисади мөстәкыйльлеге арту күп яктан формаль була. Аның территориясендәге пред¬ приятиеләрнең күбесе һаман да Союз һәм Россия ве¬ домстволары карамагында кала; алар исә үз продук¬ цияләренә бәяләр куюда, Союз-Россия фондына тап¬ шырыла торган продукция күләмен билгеләүдә үз шартларын көчләп тагалар. Вакыт-вакыт бу кеше ышанмаслык нәрсәләр тудыра. 1990 елда Татарстан нефть чыгарудан зыян гына күрә. Үзәкнең нефтькә куйган бәясе минераль су бәясеннән түбәнрәк була һәм тотылган чыгымнарны каплый алмый башлый. Мон¬ дый хәлләрне булдырмау өчен, хуҗалык механизмын нигездән үзгәртеп кору таләп ителә. Яңа төбәк (регио¬ наль) сәясәтен эшләүгә комплекслы якын килү кирәк була. Шулай итеп, икътисадны социалистик нигездә яңар¬ ту барып чыкмый. Кризис күренешләре арта бару шарт¬ ларында радикаль икътисади реформалар мәсьәләсе ки¬ леп баса. Сораулар һәм. биремнәр q1. Республика икътисадында кризис күренешләрен тасвир- ■ лагыз. Алар нәрсәгә бәйле була? 2. Социаль өлкәдәге хәлләр үзгәрешен сөйләп бирегез. 3. Татарстан Республикасы ни өчен үз-үзен финанслау һәм үзидарә принципларына күчәргә омтыла? Бу юлда ул нинди читенлекләргә очрый? 4. “Үзгәртеп кору чорындагы икътисади реформалар уңышсызлык белән бетәргә тиеш идеме, әллә юкмы” дигән темага дискуссия (мо¬ назара, бәхәс)үткәрегез. § 66. 80 нче елларның икенче яртысында иҗтимагый-сәяси тормыш Үзгәртеп кору чоры социалистик икътисадны яңар¬ тырга омтылышлар белән генә үзенчәлекле түгел. Бу вакытта ныклы сәяси үзгәрешләр ясалды, алар граж¬ данлык, рухи азатлыкка омтылу процесслары китереп чыгардылар. Хәбәрдарлык (ачыклык). Иҗтимагый аңдагы үзгәрешләр. Киң сәяси реформа икътисади үзгәрешләрдән соңрак башлана. Аңа кадәр илнең иң югары идарәсендә бик ныклап кадрлар алышына, анда яшьләр килә. Кадрлар үзгәрү Татарстан Республикасы¬ на да кагыла. 1989 елда КПССның Татарстан өлкә ко¬ митеты беренче секретаре М.Ш. Шаймиев була. КПСС өлкә комитетының составы үзгәртеп кору елларында ак¬ тив гражданлык позициясе белән танылган һәм элек но¬ менклатурада тормаган яшь интеллектуаллар белән тулы¬ ландырыла. Партия, җәмәгать оешмалары эшчәнлегендә зур ачык¬ лык башлана. Чираттагы уңышлар, казанышлар турын¬ да шапырынуларга эшләрне тәнкыйть күзлегеннән ка¬ рау алмашка килә. Тәнкыйть рухын масса-күләм матбу¬ гат чаралары, җәмәгатьчелек күтәреп ала. “Вечерняя Казань”, “Комсомолец Татарии” газеталары материал¬ лары үткенлеге белән аерылып тора. Кеше аңындагы үзгәрешләргә хәбәрдарлык сәясәте актив ярдәм итә. Озак дәшми торганнан соң, моңа кадәр күрелмәгән ачыклык белән сталинизмның җинаятьчел роле турында әйтелә. Рәсми дәрәҗәдә шулай ук 70-80 нче еллар чигендә совет җәмгыяте тормышындагы тор¬ гынлык күренешләре, милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге җитди кимчелекләр күрсәтелә. Гаепсезгә хөкем ителгәннәрне аклау эше яңадан баш¬ лана һәм ул бик киң җәелә. Зур сәяси процесслар мате¬ риалларын өйрәнү аларның барысы да башбаштаклык, дөреслекне тупас бозу нәтиҗәсе икәнлеген күрсәтә. “Мил¬ ли аумакайлык”, “Солтангалиев контрреволюцион оеш¬ масы” дип аталган эшләргә ул чорда менә шундый бәя бирелә. 1989 елның 16 гыйнварында М.Ю. Брундуков, 511 510
А.М. Енбаев, Н.Ш. Еникеев, Г.Г. Мансуров, К.Г. Мохта- ров, М.Х. Солтангалиев, А.И. Урманче, Б.И. Урманче, И.К. Фирдәвес исемнәре аклана. А.М. Енбаев, Г.Г. Ман¬ суров, К.Г. Мохтаров, М.Х. Солтангалиев партия сафла¬ рына кире кайтарыла. Аклау процессына республиканың партия органна¬ ры, прокуратура, КГБ органнары, архив хезмәткәрлә¬ ре, җәмәгатьчелек кушылды. Ибраһим Салахов, Аяз Гыйләҗев, Гурий Тавлин, Евгения Гинзбург әсәрләреннән укучылар ГУЛАГ турында коточкыч мәгълүмат алалар. Республиканың фәнни даирәләрендә, матбугат бит¬ ләрендә, бөтен илдәге кебек үк, марксизм-ленинизмның төп положениеләре, Октябрь революциясенең альтер¬ нативалары, социализм төзүнең Сталин моделе, СССРдагы сәяси репрессияләрнең асылы турында бәхәсләр киң тарала. Барча законсызлык һәм хаклык¬ ны бозулар өчен җаваплылыкның бер Сталинга һәм аның даирәсендәгеләргә генә төшмәве ачыклана баш¬ лый; идея, тәгълимат буларак социализмның нәти- җәсезлеге, иҗади кысырлыгы турында фикер фор¬ малаша. Тулаем СССР тарихы, анда теге яки бу партия, дәүләт, мәдәният эшлеклесе уйнаган роль генә түгел, милли тарих проблемалары да актив төстә яңача ка¬ рала һәм бәяләнә. “Татар халкы тарихы”, “Руслар һәм татарлар” кебек капиталь хезмәтләр язу зарурлыгы турында тәкъдимнәр кертелә. Матбугатта татар хал¬ кының күренекле фикер ияләре Шиһабетдин Мәрҗа- ни, Ризаэтдин Фәхретдин, Нади Атласовларга багыш¬ ланган мәкаләләр күренә башлый. Җәмәгатьчелек игъ¬ тибарын Гаяз Исхакыйның тормышы һәм эшчәнлеге, аның XX гасыр башында татарларның милли азат¬ лык хәрәкәтендә тоткан урыны, татар халкының рухи мәдәнияте җәлеп итә. 1991 елда республика Язучылар берлеге Г. Исхакый исемендәге премия булдыра. Шул чакта ук Чистай районы Яуширмә авылында язучы¬ ның музее да ачыла. Татар халкының килеп чыгышы, аның исеме турында дискуссия халыкта зур яңгыраш таба. Татарларның исе- 18 А-412 512
мен болгарлар дип атарга теләүчеләр табыла. 1988 елда алар “Болгар-әл-җәдид” клубына берләшә. Иҗтимагый аңга республика торак пунктларының чын исемнәре кире кайтарыла башлый. 1988 елда Чал¬ лы шәһәренә яңадан үз исеме кайтарыла (1982 елда КПСС Үзәк Комитеты генераль секретаре Л.И. Брежнев истәле¬ ген мәңгеләштерү максатыннан, ул Брежнев шәһәре дип аталган иде). Бераз соңрак, Куйбышев шәһәренә тарихи Болгар шәһәре исеме кире кайтарыла. 80 нче еллар ахырында Казан символы булган Сөем¬ бикә манарасының мәдәни яктан кемгә каравы турын¬ да бәхәс кабат күтәрелә. 1990 елда матбугатта булып узган ачык фикер алышулар барышында кискен бәхәсләрдән соң манара башына 1918-1935 елларда инде анда торган ярымай сурәтен кую турында карар кабул ителә. Ачыклык атмосферасы милли-мәдәни үсеш пробле¬ маларын ныклап һәм иркенләп тикшерү өчен уңай шартлар тудыра. Хәбәрдарлык ныгый төшкән саен, җәмәгатьчелек татар теленең роле түбәнәю, милли мәктәп хәленең мөшкеллеге, массакүләм матбугат ча¬ раларының, татар китапларын нәшер итү мөмкинлеклә¬ ренең чикләнгәнлеге турында бар тавышка әйтә ала. Республика газеталарында, телевидениедә, радиода яңа даими рубрикалар, тапшырулар цикллары туа. Алар татар теленә кызыксыну уята, аны өйрәнергә теләүчеләргә ярдәм итә. Шушы максатларда татарча-русча, русча-та- тарча сүзлекләр, тел өйрәнү кулланмалары басыла. Халык мәдәниятен тирәнрәк белү, халыкның уңай традицияләрен кабат яңарту теләге төрле мәдәни-этник берләшмәләр төзүдә чагыла. Аңлашыла ки, аларның күбесе Татарстан республикасында татар мәдәнияте про¬ блемалары белән шөгыльләнә. Мэрҗани исемендәге клуб, “Мәгариф” комитеты, “Туган як” җәмгыяте нәкъ шун¬ дыйлардан. Шуның белән бергә, республикада яшәүче һәр халыкның үз мәдәни-мәгърифәтчелек җәмгыяте төзергә мөмкинлеге була. Удмуртларның, чуашлар, яһүдләр, казахлар, башкортлар, әрмәннәр, грузиннар, поляклар һәм башкаларның шундый җәмгыятьләре төзелә. Республика “Мирас” комиссиясе эшчәнлеге татар хал¬ кының рухи мирасын өйрәнү һәм аякка бастыру бурыч¬ ларын алга куя. 1987 елда Кабан күле буенда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының уникаль би¬ насын салып бетерү республика мәдәни тормышында мөһим вакыйга була. 1989 елда Татар энциклопедиясе бүлеге төзелә, 1994 елда ул институт итеп үзгәртелә. Казан дәүләт университетында татар филологиясе, тарихы һәм Көнчы¬ гыш телләре факультеты ачыла. Үзгәртеп кору елларында дини конфессияләр һәм дин тотучылар хокукларын кысу бетерелә. 1988 ел¬ ның җәендә Русьта христиан диненең 1000 еллыгын, ә 1989 елда Идел Болгарында ислам дине кабул итү¬ нең 1100 еллыгын бәйрәм итү дәүләтнең бу өлкәдә яңа сәясәтенә дәлил була. Мөселман һәм христиан бәйрәмнәре ачыктан-ачык билгеләп үтелә башлый. Республикада рәсми теркәлгән дини оешмаларның саны берничә мәртәбә арта. Иҗтимагый-сәяси активлык үсеше. Бөтен илдәге кебек үк, безнең республикада да рәсми булмаган берләшмәләр торган саен ныграк күзгә ташлана баш¬ лый. Алар күтәргән мәсьәләләр, берләшмәләргә кергән актив кешеләрнең чыгышлары рәсми органнарныкын- нан күпкә өстенрәк, кискенрәк тора. Үзгәртеп коруның беренче елларында экология хәрәкәте зур активлык күрсәтә. “Яшелләр” Казан янында биохимия заводын, Кама Аланында атом электр стан¬ циясен төзүгә нык каршы чыгалар. Алар ризасызлык митинглары, тирә-як мохит өчен куркынычлы объект¬ лар төзүне туктатуны таләп иткән өндәүләргә имзалар җыю, җирле газета-журналларда экология темаларына күп санлы материаллар бастырып чыгаруны оештыра¬ лар. Хакимият органнарына җәмәгатьчелек таләпләрен үтәргә туры килә. Нәтиҗәдә биохимия заводы да, атом электр станциясе дә төзелми. Бу вакыйгалар кешеләр¬ нең гражданлык активлыгы әһәмиятле уңай нәтиҗәләр бирә алуын күрсәтә. 1988 елның уртасында XIX партконференция карар¬ лары киң сәяси реформалар башлап җибәрә. Ул рефор¬ маның төп идеяләренең берсе Советларның тулы хаки¬ 514 515
миятен аякка бастыру була. КПСС үзе дә үзгәрергә тиеш иде. Ләкин партиядә демократияләшү эше акрын, авыр¬ лык белән бара. Бу шартларда коммунистлар партиясе¬ нең абруе бик тиз түбәнәя. Совет җәмгыятенең барлык кимчелекләрен кешеләр партиянең бөтен хакимиятне үз кулында гына тотуы белән бәйли. Шул ук вакытта җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә чын үзгәрешләргә омтылган кешеләрнең яңадан-яңа оешмалары туа тора. 1990 елда республикада рәсми булмаган берләшмәләр саны 4 меңнән артып китә. 1988 елның җәендә сәяси оппозиция республикада Халык фронты иницаторлары үзәген төзи. 80 нче еллар ахырында куәтле милли хәрәкәт формалаша. Татар иҗ¬ тимагый үзәге (ТИҮ—ТОЦ) аның төп берләштерүче көче була. Иҗтимагый үзәкнең оештыру корылтае 1989 елда булып үтә. 1990 елның язында ТИҮнең (ТОЦ) иң ради¬ каль өлеше — “Иттифак” татар милли бәйсезлек партия¬ сен оештыра. Ярты елдан соң татар яшьләре берләшмәсе “Азатлык” барлыкка килә. Яңа оешмалар СССР халык депутатларын сайлауда (1989 ел, март), РСФСР, ТАССР һәм җирле Советларга халык депутатлары сайлауда (1990 ел, март) актив кат¬ наша. ТИҮ (ТОЦ) Халык фронты инициаторлары үзәге белән берлектә, демократик рухлы кандидатларны хуп¬ лап митинглар, пикетлар, демонстрацияләр оештыра. Безнең республикадан 22 кеше СССР халык депутаты итеп сайлана, шуларның 8 генә татар була. Аларның күбесе демократик рухлы кешеләр иде. СССР халык де¬ путатларының беренче корылтаенда (1989 ел, май-июнь) Казан дәүләт университеты ректоры А.В. Коновалов, “Ве¬ черняя Казань” газетасы баш редакторы А.А. Гаврилов, драматург Т.А. Миңнуллин кыю гражданлык позиция¬ ләре белән аерылып тора. ТАССР халык депутатларын сайлау кампаниясе ба¬ рышында, оппозицион җәмәгать оешмалары республи¬ ка депутатлары составына үз вәкилләрен уздыруга ирешә. Хәер, рәсми органнар депутатлыкка кандидат итеп элеккечә үз кешеләрен күпләп тәкъдим итә. КПСС шәһәр һәм район комитетларының беренче секретарь¬ лары барысы да диярлек, зур хуҗалыклар җитәкчеләре ТАССР халык депутаты булып сайлана. Коммунистик номенклатура хакимияттә үзенең өстенлекле урынын саклап кала. 1990 елның апрелендә ТАССРның уникенче чакы¬ рылыш Югары Советының беренче сессиясе була. Аның беренче утырышында Югары Совет Рәисе уры¬ нына өч кандидатура: партиянең Татарстан өлкә ко¬ митеты беренче секретаре М.Ш. Шаймиев, язучы Ф.Ә. Бәйрәмова (“Иттифак”) һәм Казан университеты доценты М.Ә. Мөлеков (ТИҮ—ТОЦ) тәкъдим ителә. Тавыш бирүчеләрнең 70 проценты М.Ш. Шәймиев кан¬ дидатурасын яклап чыга. Суверенитетка бару юлында. 80 нче еллар ахырын¬ да демократияләшү процесслары илнең милли-дәүләти төзелеше проблемаларын алга куя. Башка байтак ав¬ тономияле республикалар кебек үк, Татарстан өчен дә үзенең сәяси-хокукый статусын күтәрү үзәк мәсьәлә булып тора. 1989 елның сентябрендә КПСС Үзәк Ко¬ митетының милли мәсьәлә буенча озак вакытлар ки¬ чектереп килгән пленумы була. Анда ТАССР вәкиллә¬ ре республиканың кысылган хәлен бәян итәләр. Авто¬ номияләрдән килгән башка кешеләрнең дә байтагы шундый ук дәгъва белдерә. Ләкин автономияләр ста¬ тусын күтәрү мәсьәләсе хәл ителми кала. Аларның кайберләрен генә булса да союздаш республикалар дәрәҗәсенә күтәрү турында практик карарлар кабул ителми. 1989 елның ахырында республиканың хокукларын киңәйтү мәсьәләсе КПССның Татарстан өлкә комитеты пленумында да күтәрелә. Ул партия үзәк органнарының республикалар карамагындагы мәсьәләләрне киңәйтү турындагы күрсәтмәләрен хуплый. Милли хәрәкәт оешмалары КПСС органнары по¬ зициясеннән алдарак атлый. Әйтик, аларны туплау¬ чы көч буларак, ТИҮнең 1988 елның азагында ук “Татарстанга — союздаш республика статусы” дигән лозунгысы төп таләп була. “Татарстанны радикаль үзгәртеп кору хәрәкәте” ТИҮгә якын карашта тора. Та¬ тар иҗтимагый үзәге ТАССРның дәүләт статусын күтәрү таләбен катгый куйган күп санлы чаралар оештыручы 517 516
була. ТИҮ Татарстанга союздаш республика статусын бирүне таләп иткән 100 мең имза җыя. 1990 елның язында һәм җәендә Татарстанның дәүләт статусын күтәрү мәсьәләсе республика сәяси тормышының төп мәсьәләсенә әверелә. Халыкның сәясәтләшүе моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә һәм кискенлеккә күтәрелә. Моңа социаль-икътисади хәлнең торган саен начараюы да, Балтыйк буе рес¬ публикаларында барган мөстәкыйльлек процессла¬ ры да этәргеч була. 12 июньдә Россиянең суверени¬ теты турында Декларация кабул ителә. Сәяси тор¬ мыш активлашуга СССР халык депутатларының чираттан тыш корылтаенда КПССның җитәкчелек роле турындагы 6 нчы статьяны Конституциядән төшереп калдыру да ярдәм итә. Республикада ми¬ тингларда катнашучылар партия өлкә комитетына тискәре мөнәсәбәтләрен һаман ешрак күрсәтә тора¬ лар. Күп халык катнашында барган митингларда аның адресына “Долой!”, “Отставкага!” дигән аваз¬ лар торган саен көчлерәк яңгырый. Бу шартларда, Союз һәм Россия хакимият орган¬ нары арасындагы каршылыклардан файдаланып, Та¬ тарстан җитәкчелеге республика статусын күтәрүне һаман ныграк таләп итә. Бу таләп Мәскәүнең төрле хакимият органнары алдына кат-кат куела. Безнең республикага килгән вакытында, Россия Югары Со¬ веты Рәисе Б.Н. Ельцин: “Күпме йота алсагыз, шул кадәр суверенитет алыгыз!” дигән лозунг ташлый. Аның бу сүзләре республиканың бөтен массакүләм матбугат чараларында яңгырап үтә. Татарстан Республикасының дәүләт суверените¬ ты турында Декларация. 1990 елның 30 августын¬ да Татарстанның XX гасырның икенче яртысында¬ гы тарихында иң истәлекле вакыйгаларының бер¬ се була. Бу көнне ТАССР Югары Советы сессиясендә, кайнар бәхәсләрдән соң, республика суверенитеты турында Декларация кабул ителә. 242 депутатның 241 е аны хуплап тавыш бирә. Ирек мәйданында Югары Совет бинасы янында халык бик куанып, гөрләп тора. Декларация кабул итү ТАССРны ТССР — Татарстан Республикасы итеп үзгәртүне белдерү була. 30 август республика суверенитеты бәйрәменә әверелә. Декларация: “Татарстан территориясендәге җир һәм аның байлыклары, башка табигый байлыклар һәм башка ресурслар бары тик аның халкының мил¬ ке булып тора”, — дип игълан итә һәм “татар һәм рус телләренең дәүләт теле сыйфатында тигез хо¬ куклы кулланылуы, башка милләтләр телләрен сак¬ лау һәм үстерү гарантияләнә” дип билгели. Шуның белән бергә, Декларация Татарстан Республикасы¬ ның субъектлылыгын билгеләми. Башкача әйткәндә, Декларациядә Татарстан Республикасы союздаш рес¬ публика буламы, әллә анда Россия Федерациясе кы¬ саларында суверен хокуклар билгеләү турында сүз барамы, дигән ул вакыттагы гаять мөһим сорауга төгәл җавап булмый. Бу компромисс (юл куешып килешү) республикада сәяси хәлне вакытлыча тот- рыклыландырырга мөмкинлек бирә, ләкин анда са¬ лынган фикернең ике яклы булуы республиканың 90 нчы еллардагы сәяси үсешенең катлаулы харак¬ терын билгели. Шулай итеп, демократияләшү, хәбәрдарлык сәясәте җитди нәтиҗәләр бирә. Халыкның иҗтимагый аңында тирән үзгәрешләр барлыкка килә. Республика мөстәкыйль¬ лек юлыннан хәрәкәт итә башлый. Сораулар һәм биремнәр q 1. Иҗтимагый-сәяси активлык үсүнең сәбәпләрен сез нәрсәдә ■ күрәсез? 2. Татарстандагы сәяси хәрәкәтләр турында сөйләп бирегез. Алар нинди олы максатлар куя? 3. Үзгәртеп кору рес¬ публика мәдәни тормышына нинди яңалыклар кертә? 4. Та¬ тарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итүнең әһәмияте нәрсәдә? 518 519
XIX бүлек. Татарстан 90 нчы елларда Соңгы ун елдагы төп вакыйгалар республиканың 1990 елда игълан ителгән суверенитетны тормышка ашырырга омтылышы белән билгеләнә. Бу катлаулы һәм бик каршылыклы чор хуҗалык итүнең базар ысулларына күчү, дәүләтчелекне формалаштыру буен¬ ча актив эшләр алып бару, федератив мөнәсәбәтләрнең тамыр җәюе белән үзенчәлекле. § 67. Базар мөнәсәбәтләре урнашу чорында икътисад Икътисади мөстәкыйльлек ныгу. Республика базар тибындагы икътисадка 1990-1991 еллар чигендә юнә¬ леш ала. Кануннар чыгару, норматив база әзерләү эше шушы күчеш процессына туры китереп алып барыла. Әйтик, 1991 ел дәвамында “ТССР халык хуҗалыгын тотрыклыландыру һәм базар мөнәсәбәтләренә күчү про¬ граммасы”, “Җир кодексы”, җир реформасы турында, крестьяннар (фермерлар) хуҗалыгы турында, ТССРда милек турында, бюджет төзелеше һәм процессы турын¬ да кануннар кабул ителә. Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү Татарстанның икътисади мөстәкыйльлегенә зур мөмкинлекләр ача. 1991 ел барышында 100 дән ар¬ тык промышленность, төзелеш һәм транспорт пред¬ приятиесе һәм оешмасы Татарстан юрисдикциясенә күчә. Республика карамагындагы предприятиеләр моңа кадәр 2 процент кына булса, хәзер бу 56 про¬ центка җитә. Базарга “йомшак” керү. 1991 ел ахырында СССР таркалу нәтиҗәсендә хуҗалык бәйләнешләре өзелү, Рос¬ сия икътисадын “шок терапиясе” принциплары ниге¬ зендә үзгәртеп кору Татарстан хәлендә дә тискәре чагы¬ ла. Сәнәгать югары үсеш алган төбәк буларак, республи¬ ка продукциясе СССР базарына һәм чит илләргә чыга¬ руга исәпләнгән була. Россия белән бер үк икътисади киңлектә булганга, республика базар шартларына күчешкә хас читенлекләрдән котыла алмый. Сумның (рубльнең) бәясе кискен төшү, бигрәк тә хәрби промыш¬ ленность комплексы предприятиеләрендә эшсезлекнең үсүе бер ел элек кабул ителгән тотрыклылык Програм¬ масын үтәүне нык авырайта һәм республика җитәкче¬ легеннән яңа стратегик карарлар кабул итүне таләп итә. Е. Гайдарның икътисади реформасыннан аермалы буларак, республикада күрелгән икътисади чаралар ха¬ лыкның тормыш дәрәҗәсен кискен төстә түбән тәгәрәүдән саклап кала. Россиядә бәяләр «иреккә җибә¬ релә», ә бу исә шунда ук аларның нык үсүенә китерә. Татарстан җитәкчелеге андый катгый чараларга бармый. Ул икътисад өлкәсен җайга салу юлларын үз кулында тота. Нефть чыгару комплексы мөмкинлекләреннән фай¬ даланып, республика хакимияте төп азык-төлек продукт¬ ларына, халыкка хезмәт күрсәтү тарифларына бәяләр үсүне тоткарлый. Татарстанның «базарга йомшак керү» дигән исем алган социаль-икътисади моделеннән халык канәгать кала. Шундый сәясәт нәтиҗәсендә Татарстан Республика¬ сында, Россия Федерациясенең башка төбәкләре белән чагыштырганда, икътисади хәл яхшырак була, халык артык бөлгенлеккә төшми. 1992 елдан алып, бөтен Россиядәге кебек үк Татар¬ станда да, милекне дәүләт карамагыннан чыгару һәм хосусыйлаштыру башлана. Безнең республикада бу эш тә, Россиядән аермалы буларак, саклык һәм тотнак¬ лылык белән башкарыла. Икътисадта хәлиткеч роль уйнаган акционерлык предприятиеләре акцияләренең контроль пакетларын дәүләт үз карамагында калды¬ ра. Дәүләтнеке булмаган сектор башлыча халыкка хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсендә туа. Бу өлкәләрдә уртача һәм кече бизнес системасы актив төзелә. 1992 елның уртасында Татарстанда инде 2 меңнән артык кече предприятие эшли. Базар икътисады гамәлгә керү чорында Татарстан икътисади сәясәтенең тагын бер мөһим үзенчәлеге авыл хуҗалыгына өстенлек бирүдән гыйбарәт була. Аг¬ рар производство үсешенең барча төп юнәлешләре рес¬ публика бюджетыннан финанслана. Чит ил техноло¬ 520 521
гияләре, техника, үсемлекләрне саклау чаралары, чәчүлек орлыклар, нәселле терлекләр һ.б. сатып алыр¬ га байтак валюта акчасы бүлеп бирелә. Авыл хуҗалы¬ гы өлкәсендә чит ил фирмалары белән хезмәттәшлек үсеш ала. Нәтиҗәдә, республика авыл хуҗалыгында 90 нчы елларда Россия аграр тармагында ачыктан-ачык барган җимергеч тенденцияләрне җиңеләйтү мөмкин була. 1996 елда Татарстан Республикасы, Ставрополь крае һәм Ростов өлкәсе кебек бөртекле ашлык җитеш¬ терү өчен уңайлы төбәкләрне узып китеп, Россия Фе¬ дерациясендә беренче урынга чыга. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләрен камилләштерүгә, яңаларын төзүгә зур игътибар бирелә. Ит комбинатлары, сөт, шикәр за¬ водларының матди-техник базасы яңартыла. 1996 елда Казан май комбинаты төзелә. Базар юнәлешенең читенлекләре һәм каршылык¬ лары. 90 нчы елларның беренче яртысында индуст- риянең бөтен төп юнәлешләре буенча җитештерүнең кимүе күзәтелә. Аны 1995 елда гына туктатып була. Ул чакта республикада нефть чыгаруның 20 ел буена дәвам иткән кимүен туктату нәтиҗәсендә, промыш¬ ленность җитештерүендә бераз үсеш тә күренә. Р.Г. Галиев җитәкчелегендәге “Татнефть” акционерлык җәмгыяте үз эшчәнлегендә сизелерлек уңышка ирешә. 90 нчы еллар уртасында аның даны бөтен дөньяга тарала. Россия нефть компанияләре арасында бу берләшмә иң беренче булып Лондон фонд биржасы¬ ның листингына кертелә. Бу — берләшмә эшчәнлеген халыкара экспертлар җентекләп тикшергәннән соң, аның акцияләрен шушы абруйлы биржада сатарга рөхсәт бирү дигән сүз. Ике елдан соң берләшмә акция¬ ләре иң күренекле Нью-Йорк фонд биржасында да югары бәяләнә. “Татнефть”нең кыйммәтле кәгазьлә¬ рен АКШның һәм Европаның йөзләп инвестиция ком¬ панияләре сатып ала. Машина төзелеше, химия, нефть химиясе, ягулык тармакларында исә хәл шактый мөшкел була. Ул чор¬ да җитештерүнең иң күп кимүе — машина төзеле¬ шендә. Бу тармакта 90 нчы еллар уртасына җитеш¬ терү 62 процентка кими. КамАЗның двигательләр за¬ водында 1993 елда чыккан янгын зур бәла була. За¬ водны аякка бастырган арада, конкурентлар аның ба¬ зардагы урынын алып өлгерә. Авыр икътисади хәл күп яктан хәрби промышлен¬ ность комплексы предприятиеләрендә җитештерүнең нык кимүенә бәйле. Республика җитештерү куәтләре¬ нең 60 проценты шул комплекска карый иде һәм анда Татарстан промышленностенда эшләүчеләрнең 40 про¬ центка якыны хезмәт итә. Конверсиягә 16 предприя¬ тие җәлеп ителә. Аларның эшчәнлеген дәвам иттерү республика бюджетына зур киеренкелек тудыра. 1993 елда гына да Татарстан территориясендә, Россия хөкүмәтенең үз карамагындагы предприятиеләре ал¬ дында финанс йөкләмәләрен үтәмәве аркасында, алар¬ га республика бюджетыннан 20 миллиард сумга якын акча тотарга туры килә. 1993 елда Татарстан бәяләрне тоткарлап тору сәясә¬ теннән баш тартырга мәҗбүр булды. Республика ха¬ лыкның аз керемле катлауларын адреслы яклау юлына баса. 1995 елда иң кирәкле товарларга дәүләт дотация¬ се бирү бетерелә. 90 нчы еллар уртасына җәмгыятьнең бай һәм ярлы катлауларга бүленүе ачыктан-ачык күренә башлый. Халыкның тулаем кереме иң зур булган өлешенең 10 проценты һәм кереме иң аз булган өлешенең 10 проценты арасындагы табыш аермасы ун мәртәбәгә җитә. Республика шәһәрләре читендә үсеп чыккан биек-биек купшы йортлар гадәти күренешкә әверелә. Коттеджлар югары дәрәҗәле чиновниклар, эре предприятие һәм уч¬ реждение җитәкчеләренең, эшмәкәрләрнең байлык билгесенә әйләнә. Шәһәрләр урамнарында машиналар саны шактый арта, алар арасында кыйммәтле чит ил машиналары да күзгә күренеп күбәя. Төркия, Кипр, башка чит ил курортлары бай татарстанлыларның яратып ял итү урынына әверелә. Шул ук вакытта республика халкының күпчелек өлешенең тормыш дәрәҗәсе түбәнәя. 1991 ел белән чагыштырганда, Татарстан халкының акчалата кере- 522 523
ме 1996 елда ике мәртәбәдән артыграк кими. Рәсми мәгълүматларга караганда, ярлылык чигеннән түбәндә яшәүче халык өлеше 1997 елда якынча 16 процентка җитә. Безнең республика да хезмәт хакын, пенсия, со¬ циаль пособиеләрне тиешле вакытында түли алмый башлый. 1997 елда Татарстанда Икътисади һәм социаль ал¬ гарыш дәүләт программасы кабул ителә. Ул дөнья ху¬ җалыгына тыгыз тоташкан (интеграцияләнгән) соци¬ аль юнәлешле икътисад төзүне максат итеп куя. Бу программаны үтәү 1998 елның августында гадәттән тыш катлаулана, чөнки С.В. Кириенко хөкүмәтенең икътисади чаралары нәтиҗәсендә акча курсы катастро¬ фик төстә аска тәгәри. XX гасыр ахырына республика икътисадында кри¬ зис күренешләре кимеми, тирәнәя генә төшә. Бәяләр арту дәвам итә, 'эшсезлек арта. Тулаем Россиядәге кебек үк, Татарстан Республикасында да, базар рефор¬ маларын ун ел буена үткәрүгә карамастан, урта сый¬ ныф барлыкка килми. Ә ул югары үсешкә ирешкән илләрдә халыкның төп өлешен тәшкил итә. Хәлнең читенлегенә карамастан, Татарстанда эре инвестицион проектлар тормышка ашырыла. Алар арасында башкалада метро, халыкара аэропорт, Кама елгасы аша ундүрт километрлы күпер төзү мөһим урын алып тора. Үзебезнең товар җитештерүчегә ярдәм итү әһәмиятле икътисади бурыч булып сана¬ ла. Нәтиҗәдә машина төзелеше комплексы предприя¬ тиеләрендә җитештерү сизелерлек җанлана. Респуб¬ ликада хәзерге заман ТУ-214, ТУ-324 самолетлары, “Ансат”, “Актай” вертолетлары һ.б. җитештерүгә әзерлек уңыш белән бара. 90 нчы еллар ахырында нефть промышленносте үсешендә яңа стратегия пәйда була. Түбән Камада нефть эшкәртү заводы төзелә башлый. Республикада тузган торакны бетерү, авылларга газ кертү, юллар салу, телефон челтәрен үстерү буенча мөһим социаль программалар өстендә зур эш бара. 1999-2000 еллар чигендә бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы, пенсияләр түләүдәге тоткарлыклар бетерелә. Шулай итеп, республикада суверенитет игълан иткәннән соң, базар икътисадына керүнең мөстәкыйль юлларын эзләүгә омтылыш ясала. Баштарак республика җитәкчелеге промышленностьта һәм бигрәк тә аграр өлкәдә җитештерүнең түбәнәю темпларын тоткарлый ала, халыкның бер өлешен 90 нчы елларда илдә бар¬ ган җимергеч икътисади кризис авырлыкларыннан бер¬ кадәр коткаруга ирешә. Шуның белән бергә, респуб¬ лика XXI гасырга икътисад структурасын камилләштерү, халыкның барлык катлауларына да лаеклы тормыш тәэ¬ мин итү проблемаларын хәл итеп бетерә алмыйча аяк атлый. Сораулар һәм биремнәр 1. Базарга “йомшак” керү юлының “шок терапиясе” сәясәтеннән ■ төп аермаларын билгеләгез. Сез нинди программа сайлар иде¬ гез һәм ни өчен? 2. Өстәмә материаллар кулланып, республика¬ ның бүгенге икътисади хәле турында доклад әзерләгез. 3. Та¬ тарстан җәмгыятендә базарга керү реформалары елларында ту¬ ган яңа социаль проблемаларны тасвирлагыз. Сезнең шәһәр, район, авыл тормышында алар ничек чагыла? 4. Сез ничек уйлый¬ сыз: хөкүмәтнең хәзерге социаль-икътисади сәясәтенә үзгәрешләр кертү кирәкме, әллә юкмы? Үз фикерегезне дәлил¬ ләгез. § 68. 90 нчы елларда Татарстанның сәяси һәм мәдәни үсеше Союздаш республика статусы өчен көрәш. Деклара¬ ция кабул итү бик мөһим булса да, ул — республика¬ ның сәяси суверенитетка реаль ирешү юлында беренче адым гына; аннан соң, һичшиксез, яңа адымнар ясалыр¬ га тиеш иде. Республиканың суверенитет юлыннан атлавы еш кына капма-каршы фикерләр бәрелеше шартларында бара. Фикер төрлелеге дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгәннән соң ук беленә. Милли-патриотик көчләр Татарстанның СССР со¬ ставында тулы хокуклы әгъза булуын яклап чыга. Шул ук вакытта милли хәрәкәттә республиканың реаль су¬ веренитетка ирешүе мәсьәләсе буенча бердәмлек бул¬ мый. 1990 елның язында оешкан “Иттифак” татар милли бәйсезлек партиясе иң радикаль карашта тора. 524 525
Ул татар дәүләтен кичекмәстән торгызуны яклап чыга, ә анда, партия фикеренчә, бары татар теле генә дәүләт теле дип танылырга тиеш була. Суверенитет игълан ителгәннән соң, татар яшьләренең “Азатлык” берлеге дә шуңа якын карашта тора. ТИҮ (ТОЦ) һәм “Суверенитет” комитеты вәкилләре урталык идеясен чагылдыра. Алар Россия белән, СССРның башка төбәкләре белән килешүле мөнәсәбәтләр аша суверенитетны реаль эчтәлек белән тулыландыру¬ ны яклыйлар. “Бердәм һәм бүленмәс Россия” тарафдарлары да үз карашларын нык яклый. Декларация кабул ителгәннән соң беренче көннәрдә үк республика Югары Советында “Народовластие” төркеме оеша. Ул Татарстан Республи¬ касы Россия составында яңа демократик Россия дәүләте төзергә тиеш дигән карашта тора. Россия демократик партиясенең (ДПР) Татарстан бүле¬ ге безнең республика статусын союздаш республикалар белән тигезләүгә актив каршы чыга. Ул СССРны тарка¬ ту һәм мөстәкыйль Россия дәүләте төзүне хуплый. Бу партия вәкилләре фикеренчә, Татарстан шул дәүләтнең бер өлеше булырга тиеш була. Республика хакимиятен сепаратизмда гаепләүче “Согласие”, “Демократик Россия” хәрәкәтләре, Татар¬ станның социал-демократик партиясе карашлары ДПР карашына якын тора. Суверенитетның иң көчле дош¬ маны булган “Русское собрание” берләшмәсе әгъзала¬ ры 1990 ел ахырында ТССР Югары Советына, СССРны саклап калу мәсьәләсе буенча референдум уздырганга кадәр, “Республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация”не гамәлдән чыгарып тору тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә. Татарстанның киләчәктәге сәяси үсеш юллары турын¬ да кайнар бәхәсләр вакытлы матбугат битләрендә, урам¬ нарда гөрләгән митингларда бара. Башында Югары Совет Рәисе М.Ш. Шаймиев тор¬ ган республика җитәкчелеге урталык карашын алга сөрә. Ул республикада сәяси тотрыклылыкка омтыла. 1990-1991 елларда Татарстанның рәсми позициясе үзәк хакимият тарафыннан Татарстанның союздашлык статусын тануына ирешүгә юнәлтелә. 1990 елның но¬ ябрендә СССР Югары Советы сессиясендәге чыгышын¬ да М.Ш. Шаймиев Татарстанның Союз килешүенә кул куюда башка суверен республикалар белән бертигез дәрәҗәдә катнашырга тиешлеген нигезли. Татарстан¬ ның “махсус позициясен” (сәяси телдә ул шулай ата¬ ла) союздаш республикалар хупламый. 1990 ел декабренең беренче яртысында республика Югары Советы Татарстанның Суверен Совет Респуб¬ ликалар Союзын гамәлгә кертүчеләрнең берсе булыр¬ га һәм Союз килешүенә мөстәкыйль кул куярга әзер торуын игълан итә. Ул вакытка үзәк инде суверен дәүләтләр берлеге төзү идеясен яңа Союз килешүенең нигезе итеп алу уен яклый. Бу процесска барлык мил- ли-дәүләти төзелмәләр, шул исәптән автономияләр дә тигез хокук белән катнашырлар дип уйланыла. 1991 елның язында республикада хәл 1990 елның җәендә, Декларация кабул ителү алдыннан булган кебек, югары сәяси киеренкелеккә күтәрелә. Моңа Ново-Огаревода тугыз союздаш республика вәкилләре һәм СССР Президенты арасында килешү төзү сәбәп була. Ул килешү буенча автономияле республика¬ лар яңа Союз килешүенә кул куюдан читтә калды¬ рыла. “9 + 1” килешүе Татарстан суверенитеты тараф¬ дарларының кискен каршылыгын китереп чыгара. Митинглар, протест белдерүләр, пикетлар, гөрләп тор¬ ган манифестацияләр республика җитәкчелегенә “мах¬ сус позиция”не якларга тәвәккәллек бирә. Май башында республиканың хакимият һәм җәмәгать органнары уртак белдерү белән чыга. Анда Татарстанны фактта Союз килешүенә кул куюдан читкә этәрү турында әйтелә. ТССР Югары Советы кискен тәвәкәллек белән республиканың ул ки¬ лешүгә турыдан-туры һәм мөстәкыйль кул куярга теләвен игълан итә. Шул максатта Татарстан Россия һәм башка төбәкләр белән актив сөйләшүләр алып бара. 1991 елның 16 августында Башкортстан Республика¬ сы белән дуслык һәм хезмәттәшлек турында Шартнамә төзелә. Ике республика да якларның суверенлыгын таный. 527 526
Союз килешүенә кул кую 1991 елның 20 августына билгеләнә. Ләкин ул ГКЧП (Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты) гамәлләре аркасында өзелә. ГКЧПга катгый каршы чыккан Россия җитәкчелеге, фетнә бас¬ тырылгач, Мәскәүдә реаль сәяси хакимияткә әверелә. Кискен үзгәргән сәяси шартларда союздаш респуб¬ ликаларның күпчелеге Союз килешүенә кул куюдан баш тарта. М.С. Горбачевның Суверен дәүләтләр со¬ юзы оештыру идеясен тормышка ашырырга омтылы¬ шы уңышсызлыкка очрый. 1991 елның декабрендә Россия, Украина, Белоруссия башлыклары СССРны таркату һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге төзелү турында игълан итәләр. СССР яшәүдән туктауга һәм БДБ төзелүгә бәйле буларак, Татарстан су¬ веренитетын таныту өчен көрәш шартлары үзгәрә. 1991 елның ахырында республика Югары Советы Татарстан¬ ның БДБгә керүе турында Декларация кабул итә. Ләкин бу документ Бердәмлекне оештыручылар тарафыннан кире кагыла. Суверенитетны реаль сәяси эчтәлек белән тулылан¬ дыру. Суверенитетны ныгыту юлында республикада пре¬ зидентлык институты кертү мөһим адым була. Моңа бәйле рәвештә Татарстанда драматик вакыйгалар булып уза. Татарстан Югары Советы республикада Россия Пре¬ зидентын һәм Татарстан Президентын сайлау турында ике аерым карар кабул итә. Россия Президентын су¬ верен Татарстан җирендә сайлауга каршылык йөзеннән халык депутаты, “Иттифак” партиясе җи¬ тәкчесе Ф. Бәйрәмова сәяси ачлык игълан итә. Аңа тагын 17 кеше кушыла. Бу республикада зур иҗтимагый яңгыраш китереп чыгара. Шәһәрләрдә күпләп-күпләп җыелып, кешеләр митинглар, манифестацияләр уздыралар. Ике атнадан исә Югары Советның гадәттән тыш сессиясе сайлауны аерым исемлекләр буенча уздыру турында карар кабул итә. Шуның белән бергә, Россия Президентын сайлау мәҗбүри булмый. 1991 елның 12 июнендә Татарстан Президенты итеп М.Ш. Шаймиев сайлана. В.Н. Лихачев вице- президент була. ТР Югары Советы Рәисе постына Ф.Х. Мөхәммәтшин сайлана. Татарстанлыларның күбе¬ се катнашмаганга күрә, бездә Россия Президенты сай¬ ланмый. Шул елның 19—21 августында Мәскәүдә булган ва¬ кыйгалар республиканың яңа хакимияте өчен сәяси им¬ тиханга әверелә. Россиягә йөз тоткан партияләр һәм хәрәкәтләр, Президентны ГКЧПга теләктәшлектә гаепләп, аның отставкага китүен таләп итәләр. Милли хәрәкәт, киресенчә, республика җитәкчелегенең суверенитетны яклау буенча эшләгән эшләрен күреп, Президентны һәм ТССР Югары Советын яклап чыга. 1991 елның көзендә республикада сәяси тотрыксыз¬ лык көчәя. Эш хәтта демонстрантларның милиция белән бәрелешенә кадәр барып җитә. 15 октябрьдә мил¬ ли хәрәкәт вәкилләре, Татарстан суверенитетын закон белән ныгытуны таләп итәр өчен, Югары Совет утыры¬ шы барган бинага бәреп керергә омтылыш ясыйлар. 1991 елның 24 октябрендә “Татарстан Республикасы¬ ның дәүләт бәйсезлеге акты турында” карар кабул ителә. Ләкин республикада сәяси киеренкелек кимеми. 1991 ел ахырына ул парламент кризисы формасына керә. Су¬ веренитет тарафдарларын туплаган “Татарстан” депутат¬ лар төркеме һәм аңа сәяси каршы торган “Народовлас¬ тие” төркеме, бәхәсле мәсьәләләр буенча тавыш бирүдә катнашмыйча, Югары Совет эшен өзү алдына куялар. Моннан тыш, милли хәрәкәтнең радикаль өлеше бөтентатар корылтаен чакыру комитетын төзи. Корыл¬ тай 1992 елның февралендә җыела, анда суверенитетка реаль куркыныч янаган очракта республика белән җитәк¬ челекне үз кулына алырга әзер торган Милли Мәҗлес сайлана. Рәсми органнар аны җәмәгатьчелек оешмасы дип игълан итә. Татарстанның дәүләт символларын раслау аның дәүләт суверенлыгы формалашу процессының чагы¬ лышы була. 1991 елның ноябрендә — Дәүләт флагы, 1992 елның февралендә — Дәүләт гербы һәм 1993 ел августында Дәүләт гимны кабул ителә. 1992 елга керер алдыннан ТР Конституциясе про¬ екты бөтен халык тикшерүенә чыгарыла. Ике айдан 528 529
соң Югары Совет 1992 елның 21 мартында республи¬ каның дәүләт статусы мәсьәләсе буенча референдум уздыру билгели. Тавыш бирү бюллетененә: “Сез Татар¬ стан Республикасының Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән үзенең мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы килешүләр нигезендә алып бара торган суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты булуына ри¬ замы?” дигән сорау кертелә. Бу карар Россия белән Татарстан мөнәсәбәтләрен си¬ зелерлек кискенләштерә. Үзәк хакимият вәкилләре ре¬ ферендумны Россия күләмендә дәүләт перевороты дип саный. Россия Федерациясе Югары Советы Рәисе Р.И. Хасбулатов республика җитәкчеләрен Мәскәүгә тимер читлектә алып килү белән яный. Татарстан чик¬ ләрендә Россия гаскәрләре туплана дигән хәбәрләр дә тарала. Референдум РСФСР Конституциясе нормала¬ рына туры килеп бетми дип, Россия Конституция суды, референдумга бер атна вакыт калгач, аны законсыз адым дип таба. Россия прокуратурасыннан тавыш бирү участокларын ябарга әмер бирелә. Ниһаять, референ¬ думга каршы өндәү белән үзәк телевидениедән Россия Президенты Б.Н. Ельцин үзе чыгыш ясый. РСФСР Югары Советының Татарстан Республикасы Югары Советына, безнең Президентка һәм халыкка мөрәҗәгатендә референдум Татарстанның Россиядән чыгуы дип бәяләнә. Республика Югары Советы Прези¬ диумы үзе дә махсус мөрәҗәгать белән чыгарга мәҗбүр була. Анда республиканы сепаратизмда гаепләү кискен төстә кире кагыла. Татарстан Президенты М.Ш. Шайми¬ ев республика телевидениесеннән чыгышында сайлау¬ чыларны референдум аша үз ихтыярларын чагылдырыр¬ га чакыра. Республиканың үз эчендә дә суверенитетка каршы кешеләр референдумга катнашуга каршы көчле коткы эше алып бара. Инде катнаша калганда, “юк” дип җавап бирергә өндиләр. Россия хакимияте 1990 елдан бирле әле һаман төзелеп бетмәгән Федератив килешүгә кул кую идеясен төрле юллар белән алга сөрә. Референдум алдыннан суверенитетка каршы кешеләр Казанда күпләп-күпләп листовкалар тарата. Суверенитет тараф¬ дарлары анда бик ямьсез тасвирлана, ә рәсемнәрдә кари¬ катур төстә, явыз итеп сурәтләнә. Милли хәрәкәтнең актив кешеләре төрлечә мыскыллап, төрле дәһшәтле кыяфәттә чагылдырыла. Милли хәрәкәт җитәкчелә¬ ренә карикатуралар белән ул көннәрдә бөтен урам тула. Референдумга катнашырга һәм аның соравына уңай җавап бирергә өндәүчеләр дә бик актив эш алып бара¬ лар. Милли хәрәкәт вәкилләре генә түгел, республика язучылары, Татарстан хатын-кызлар берлеге, педаго¬ гик коллективлар, Казан университеты, башка фәнни һәм уку йортлары гуманитар галимнәре дә, көчле аги¬ тация компанияләренә катнашып, халыкка ялкынлы мөрәҗәгатьләр белән чыгалар. Башкортстан, Мәскәү, Самара татар иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үзәкләре республикага теләктәшлек белдерәләр. Референдум көне алдыннан Татарстанда хәл аеруча кискенләшә. Республика Югары Советының “1992 ел¬ ның 21 мартына билгеләнгән референдум формулиров¬ касын (соравын) аңлату турында” компромисс характер¬ дагы карары гына хәлне бераз җиңеләйтә төшә. Анда референдумның максаты Татарстан Республикасының Россия Федерациясеннән аерылып чыгуында түгел, ә су¬ веренитет турында Декларацияне раслау, дип басым ясап әйтелә. 21 мартта референдумда гражданнарның күпчелеге катнаша, аларның 61,4 проценты куелган сорауга “әйе” дип җавап бирә. Бу нәтиҗә күпчелек татарстанлылар- ның республика мөстәкыйльлеген тирәнәйтүгә, ныгыту¬ га тоткан юлны хуплавы билгесе була. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү аша суверенлыкны ныгыту¬ да тагын бер адым ясала. 1992 елның маенда ТР Юга¬ ры Советының X сессиясендә республика Конституция¬ се проектын беренче карау үткәрелә. Конституция ко¬ миссиясе халык депутатларыннан кергән 500 дән артык төзәтмәне карый. Шул арның 130 дан артыгын Югары Совет даими комиссияләре кертә. Төп Закон проектын зур кызыксыну белән тикшерүдән бер генә депутат та аларның бер генә төркеме дә читтә калмый. 530 531
Югары Советның XII сессиясендә Татарстан Респуб¬ ликасының яңа Конституциясе кабул ителә. Республи¬ каның Төп Законы аның суверенлыгына хокукый фор¬ ма бирә. Конституция 1990 елгы Дәүләт суверенитеты турында Декларациядә чагылган күп принципларны рас¬ лый. Төп Законның 1 статьясы буенча, “Татарстан Респуб¬ ликасы — республиканың барлык күпмилләтле халкы ихтыярын һәм мәнфәгатен чагылдыручы суверен демок¬ ратик дәүләт... Дәүләт суверенитеты — Татарстан Рес¬ публикасының төп билгесе”. Суверенитетны ныгыту максатында актив диплома¬ тик адымнар да ясала. 1991 елдан якын һәм ерак чит илләрдә Татарстан вәкиллекләрен оештыру эше башла¬ на. 1992 елда Чит ил эшләре һәм БДБ мәсьәләләре бу¬ енча департамент төзелә. 90 нчы елларның икенче яр¬ тысына Татарстан чит илләр, Россия Федерациясе рес¬ публикалары һәм төбәкләре белән 120 дән артыграк шартнамә һәм килешү төзи. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасында Шартнамә төзү. Россия белән үзара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе хәл ителмәү сәбәпле, республи¬ каның сәяси хәле һаман катлаулы кала. 1991 елның 12 августында башланган сөйләшүләр сузыла килә. Та¬ тарстан үз суверенитетының хокукый гарантияләрен Шартнамә белән ныгытуны яклый. Моңа исә байтак Россия сәясәтчеләренең илнең уни¬ тар характерын сакларга омтылуы аяк чала. 1993 ел¬ ның декабренә чаклы Россиянең СССР таркалганнан соңгы яңа сәяси статусына туры килгән Конституция¬ се булмау да хәлне катлауландыра төшә. Россия Феде¬ рациясенең 1993 елның җәенә әзерләнгән Төп Зако¬ ны аның субъектлары арасындагы мөнәсәбәтләрне сыйфат ягыннан яңартуны күз алдында тотмый. Рос¬ сия Федерациясенең яңа Конституциясен әзерләү өчен төзелгән Конституция киңәшмәсенә Татарстан делега¬ циясе дә кертелә. Безнең делегация, Конституция про¬ ектында милли республикалар белән мөнәсәбәтләрдә яңалык күрмәгәнгә, кискен ризасызлык белдереп, киңәшмә эшендә катнашудан баш тарта. Шул ук сәбәпләрдән чыгып, аннан элегрәк, Татарстан һәм Чечен республикасы 1992 елның 31 мартында Федератив ки¬ лешүгә дә кул куймый. Шул ук вакытта, Россиянең хакимият органнарында конституцион процесс үсешенә бердәм караш булмый. Анда ил нинди булырга тиеш: президент республикасы¬ мы, парламент яисә президент-парламент республикасы¬ мы, дип көчле бәхәс алып баралар. Россия дәүләтчелеге формасы ачык булмау Татарстан белән сөйләшүләр ба¬ рышын катлауландырда. 1993 елның көзендә Россиядә сәяси кризис бик нык көчәеп, ул Югары Совет бинасын утка тоту һәм Президент хакимияте ныгу белән тәмам¬ лана. Россия Президенты Б. Ельцин указы белән 1993 ел¬ ның 12 декабренә таратылган РСФСР халык депутатла¬ ры корылтае һәм РСФСР Югары Советы урынына яңа — Федераль Җыелышның закон чыгаручы органнарына сайлаулар билгеләнә. Россия Федерациясе Конституция¬ се проекты буенча референдумны да шул ук көнне узды¬ ру карала. Яңа Төп Законда Россиянең федератив төзе¬ леше принциплары турында Татарстан тәкъдимнәре искә алынмый. Татарстан Президенты РФ Конституциясен “унитар дәүләт конституциясе” дип атый. Татарстанда бу сайлаулар һәм референдум барып чыкмый, чөнки анда сайлаучыларның 15 проценттан да кимрәге генә катна¬ ша. Федераль Җыелышка Татарстан җирендә кабат сай¬ лау 1994 елның 13 мартына билгеләнә. Республика җитәкчелеге аның уңышлы үтүен турыдан-туры Рос¬ сия һәм Татарстан арасындагы Шартнамә төзү буенча барган сөйләшүләр нәтиҗәсе белән бәйли. 1994 елның 15 февралендә “Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республи¬ касы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр алмашу һәм вәкаләтләр бүлешү турында Россия Феде¬ рациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсе”нә кул куела. Шартнамәгә республикада төрлечә бәя бирелә. Милли-патриотик караш тарафдарлары Шартнамәне хупламый. Алар бу вакыйга Татарстанның чын мөстәкыйльлегенә бару юлын өзде, дип бәялиләр. Шарт¬ 532 533
намәгә кул куелгач, республикада милли хәрәкәт сизе¬ лерлек активлаша. 1994 елның 19 февралендә үк II Бөтентатар халкы корылтае җыелып, ул милли хәрәкәтнең радикаль көчләрен бергә берләштерә. Анда республика җитәкчелеге позициясен гаепләгән сәяси документлар кабул ителә. Шартнамәне хупламаучылар тарафыннан башка тискәре адымнар да ясала. Россия ягында торучылар, киресенчә, Шартнамәне Татарстанда сәяси хәлне төзәтүгә хезмәт итүче мөһим этап дип бәялиләр. Республика җитәкчелеге Шартнамәне сәяси мөстәкыйльлекне ныгытуны йомгаклау вакыйгасы дип түгел, ә Россия белән үзара мөнәсәбәтләрдә социаль- икътисади өлкәнең торган саен катлаулана барган мөһим проблемаларын хәл итәр өчен аныклыкка ирешү дип бәяли. Шартнамәнең сәяси бәясенә килгәндә, Президент аңа тигез хокуклы дәүләтләр ара¬ сындагы эшлекле сөйләшү башлангычы дип карый. Бу проблемага кабат тукталып, Татарстан Президен¬ ты 2000 елның маенда “Шартнамә — иң катлаулы сәяси конфликтларны җайга салу үрнәге”, дип бил¬ геләп үтә. Шул ук вакытта Татарстанның рәсми даирәләрендә Шартнамәне бәяләүдә бердәмлек булмый. Президент киңәшчесе Р.С. Хәкимовның “Молодежь Татарстана” газетасында басылып чыккан “Кулдан ычкынган мөмкинлекләр елы” дигән мәкаләсе зур иҗтимагый яңгыраш таба. Анда Шартнамәнең сәяси мөһимлеге турында әйтелсә дә, беренче чиратта, юридик күзлектән чыгып караганда, аның йомшак яклары да күрсәтелгән иде. Мәкалә авторы ул кимчелекләр киләчәктә Татар¬ стан үсешендә уңайсыз нәтиҗәләргә китерүе мөмкин, дигән фикердә тора. Милли хәрәкәтнең Татарстан җирендә Россия Фе¬ дераль Җыелышына сайлау уздыруга каршы агитация алып баруына карамастан, яңа сайлаулар 1994 елның 13 мартында уза. Федерация Советына Татарстаннан М.Ш. Шәймиев һәм Ф.Х. Мөхәммәтшин, ә Дәүләт Думасына Г.Е. Егоров, О.В. Морозов, В.Н. Алтухов, Г.Г. Баһаветдинов һәм В.В. Михайлов сайлана. 1995 елның мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар, ә 1996 елда Татарстан тарихында икенче мәртәбә республика Президентын сайлау үткәрелә. Бу постка яңадан М.Ш. Шәймиев сайлана, сайлаучылар¬ ның 97 проценты аңа тавыш бирә. Бу халыкның күпчелеге республикада уздырылып килүче тынычлык һәм тотрыклылык сәясәтен хуплау турында сөйли. Әле¬ ге мөһим эшкә бик күп көч куйган кеше М.Ш. Шәймиев була. Аның теләсә нинди, хәтта иң катлаулы иҗтима¬ гый проблемаларны да тыныч юл белән хәл итәргә ом¬ тылуы, максатларны тормышка ашыра белүе, төрле мәнфәгатьләрне үзара тигез бәйләнешкә китерү осталы¬ гы М.Ш. Шәймиевкә безнең республикада да, аннан читтә дә хөрмәт яулый. Дөнья җәмәгатьчелегенең Россия һәм Татарстан мөнәсәбәтләрен цивилизацияле хәл итү тәҗрибәсе белән зур кызыксынуы Президент М.Ш. Шаймиевнең 1994 елның октябрендә АКШка визиты вакытында бик ачык күренә. Гарвард университетында галимнәр, сәясәтчеләр белән очрашканда, “Татарстан моделе” дигән исем алган бу тәҗрибәне ныклап өйрәнү фикере туа. 1995-1996 ел¬ ларда Гаагада халыкара очрашулар булып, анда кискен каршылыкларны хәл итүдә Татарстан тәҗрибәсе игъти¬ бар үзәгендә тора. Демократик федерация төзүдә Татарстан юлының мөһимлеген һәм файдалылыгын башында В.В. Путин торган Росиянең яңа җитәкчелеге дә билгеләп үтә. 2000 ел башында безнең республикага килгәч, Россия Прези¬ денты вазифаларын үтәүче В.В. Путин Татарстанның федератив мөнәсәбәтләр өлкәсендәге урынына һәм ул уйнаган рольгә ихтирамлы караш булырга тиешлеген әйтә. Этник, мәдәни үсеш. “Татарстан моделе”нең үзәге — үзара сәяси ташламалар ясау ул. Ләкин аның әһәмияте моның белән генә чикләнми. Бу төшенчә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә халыкның күпкырлы мәнфәгать¬ ләрен исәпкә алган плюрализм сәясәте уздыруны да аңла¬ та. 1992 елның маенда республикада Татарстан халык¬ лары корылтае була. Аның карарлары нигезендә Мил¬ 534 535
ли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе (берләшмәсе) төзелә. Республика җирендә яшәүче милләтләр вәкиллә¬ ре үзләренең мәдәни үзәкләрен, җәмгыятьләрен булды¬ ралар. 1992 елның июнендә Казанда җыелган Бөтендөнья татар конгрессы халкыбызны туплауда, берләштерүдә зур роль уйный. Моңа кадәр күрелмәгән киң күләмле фо¬ румга дөньяның 40 иленнән татар халкы вәкилләре җыела. Конгресс үзенең башкарма комитеты рәисе итеп, күренекле тарихчы, академик И.Р. Таһировны сайлый. 1997 елда татарларның икенче бөтендөнья форумы бу¬ лып уза. 1992 елда “Татарстан Республикасы телләре турын¬ да” Татарстан Республикасы Законы гамәлгә керә. Ул республика халыкларының мәдәниятен һәм телләрен һәрьяклап үстерүгә, һәр халыкның иҗади куәтен, гадәт¬ ләрен һәм традицияләрен мөмкин кадәр күбрәк файда¬ лануга юнәлтелә. Бу законны һәм тагын “Мәгариф ту¬ рында” ТР Законын кабул итү милли мәктәп үсешенә этәргеч була. Болар нәтиҗәсендә кайбер югары һәм мах¬ сус урта белем бирүче уку йортларында татар телендә уку мөмкинлеге туа. Республиканың фәнни тормышында 1992 елда Татар¬ стан Фәннәр академиясен төзү әһәмиятле вакыйгага әве¬ релә. Аның беренче президенты итеп күренекле галим һәм дәүләт эшлеклесе М.Х. Хәсәнов сайлана. Фәннәр академиясе каршында яңа институтлар оештырыла. 1993 елда Социаль икътисади һәм хокукый тикшеренүләр институты, ә 1994 елда Тел, әдәбият һәм тарих институ¬ тының бер бүлеге нигезендә Татар энциклопедиясе ин¬ ституты ачыла. 1999 елда бу институт фундаменталь Татар энциклопедик сүзлеген нәшер итә. 1996 елда Тел, әдәбият һәм тарих институты нигезендә Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Тарих институты оештырыла. Масса-күләм матбугат чаралары дөньясы байый төшә — алар төрле телләрдә, кызыклырак һәм күренек¬ лерәк эшли башлый. “Татарстан” телерадиокомпаниясе белән беррәттән, яңа каналлар дөньяга чыга. “Эфир” компаниясе, бигрәк тә аның “Шәһәр”, “Республика”, “Турыдан-туры элемтә” программалары зур популяр¬ лык казана. Яңа басмаларны — “Шәһри Казан”, “Вре¬ мя и деньги”, “Татар иле” газеталарын, шулай ук “Идел”, “Мирас”, “Гасырлар авазы — Эхо веков”, “Са¬ лават күпере” журналларын укучылар яратып кабул итә. Ф. Шаляпин исемендәге опера һәм Р. Нуриев исе¬ мендәге классик балет фестивальләре ел саен уздыры¬ ла башлый. Алар мәдәни стильләрнең, башкару оста¬ лыгы мәктәпләренең күптөрлелеге белән аерылып тора. 1992 елда оештырылган К. Тинчурин исемендәге те¬ атр фестивале дә матур традициягә әверелә. 90 нчы елларда иҗтимагый тормышта дин нык урын ала. Республикада сакланып калган мәчетләр һәм чиркәүләр дин тотучыларга кайтарып бирелә, яңа дини биналар төзелә. Бер үк вакытта диярлек Кремльдә Бла¬ говещение соборын реставрацияләү һәм Кол Шәриф мәчетен төзү башлана. XX гасырның соңгы ун елында республикада меңгә якын гыйбадәт кылу биналары яңар- тыла, төзелә һәм ачыла. 1991 елда Кабан арты мәче¬ тендә беренче мәдрәсә эшли башлый. 1991 елдан Раш¬ туа һәм Корбан бәйрәмнәре рәсми төстә бәйрәм көннәре дип игълан ителә. Шулай итеп, Татарстан 90 нчы елларда үз дәүләтче¬ леген торгызу юлында катлаулы чор үтә. Суверенитет¬ ка ирешү юлында эчке федераль һәм халыкара элемтәләрнең яңа системасы барлыкка килә. XXI га¬ сыр яңа проблемалар һәм бурычлар алып килә. Алар¬ ны лаеклы хәл итү Дәүләт Советының республика су¬ веренитеты турында Декларациянең ун еллыгына ба¬ гышланган пленар сессиясендә Татарстан Республика¬ сы Президенты М.Ш. Шаймиев билгеләгән максатларга бәйле. Анда М.Ш. Шаймиев болай дигән иде: “Бәлки, мин бераз ашыга төшәмдер, ләкин шулай да бүген үзебез¬ нең стратегик максатыбыз — республиканы Европа дәрәҗәсендәге нык үскән цивилизацияле төбәккә әверел¬ дерү максаты хакында әйтүне кирәк саныйм. Моның өчен бездә барлык кирәкле матди һәм оештыру ресурслары, хокукый һәм сәяси шартлар бар. Безнең ихтыяр көче¬ без һәм тырышлыгыбыз бар”. 536 537
Сораулар һәм биремнәр 1. Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгәннән • соң, Татарстанның үсеш юллары мәсьәләсендә сәяси көчләрнең ничек бүленгәнен аңлатып бирегез. 2. Республика¬ ның Союз килешүенә турыдан-туры кул куярга омтылуы нәрсәгә бәйле була? Бу мәсьәләнең ничек торуын исегезгә төшерегез. 3. Татарстан Республикасы дәүләтчелеге формалашуның төп этапларын искә төшерегез. 4. «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр алмашу һәм вәкаләтләр бүлешү турында Россия Федерациясе һәм Татар¬ стан Республикасы Шартнамәсе»н кемнәр ничек бәяләгәнне анализлагыз. Ул бәяләргә үз фикерегезне әйтегез. 5. Рес¬ публиканың мәдәни тормышындагы үзгәрешләр турында сөйләп бирегез. 6. Мәктәпләр һәм башка уку йортлары үсе¬ шенә бәя бирегез. 7. Сезнеңчә ничек: алдагы чорга республи¬ ка максатын билгеләгәндә, ТР Президенты М.Ш. Шәймиев ашыгамы, юкмы? Татарстанның сәяси киләчәген сез ничек күзаллыйсыз? Шушы темага сыйныфыгызда дискуссия узды¬ рыгыз. Эчтәлек I бүлек. ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ БОРЫНГЫ ҖӘМГЫЯТЬ §1. Идел һәм Кама (Чулман) ярлары буенда борынгы кешеләр 5 §2. Туган ягыбыз халкы бронза-тимер дәверенең башлангыч чорында 12 П бүлек. ЕВРАЗИЯДӘ БОРЫШ Ы ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТӨРКИ ДӘҮЛӘТЛӘР §3. Хуннар-һуннар һәм халыкларның Бөек күчеше 18 § 1. Төрки каһанлыгы (551—630 еллар) 24 $5. Бөек Болгар иле һәм Хәзәр каһанлыгы (VII—X гасырлар) 28 Ш бүлек. ИДЕЛ БОЛГАРЫ X ГАСЫРДАН XIII ГАСЫР БАШЫНА КАДӘР $ 6. Урта Иделдә Болгар дәүләте төзелү 34 § 7. Идел буе болгарларының хуҗалык тормышы .. 40 § 8. Идел Болгары — шәһәрләр иле. Бүләр — Бөек шәһәр 43 § 9. Тышкы сәяси элемтәләр 49 538 539
§ 10. Идел Болгары халкының мәдәнияте 52 IV бүлек. ИДЕЛ БОЛГАРЫ ЬӘМ МОНГОЛЛАРНЫҢ ЯУЛАП АЛУ СУГЫШЛАРЫ. ҖУЧИ ОЛЫСЫ (АЛТЫН УРДА) $11. Идел Болгары һәм монгол яулары 56 $ 12. Җучи олысы (Алтын Урда). Аның формалашуы һәм чәчәк атуы 60 § 13. Алтын Урданың шәһәрләре һәм мәдәнияте .... 66 $ 14. Болгарлар Алтын Урда чорында 71 $ 15. Алтын Урданың таркалуы 75 V бүлек. КАЗАН ХАНЛЫГЫ (1445—1552 ЕЛЛАР) $ 16. Казан ханлыгы формалашу 81 $ 17. Казан ханлыгының хуҗалыгы, иҗтимагый- сәяси строе, мәдәнияте 85' $18. XV йөзнең икенче — XVI йөзнең беренче яртысында Казан ханлыгының сәяси тарихы . 94 VI бүлек. УРТА ИДЕЛ БУЕ ХАЛЫКЛАРЫ РУС ДӘҮЛӘТЕ СОСТАВЫНДА $19. XVI йөзнең икенче яртысында туган ягыбыз халыкларының азатлык өчен көрәше 103 $ 20. Казан һәм Әстерхан ханлыкларын яулап алуның тарихи нәтиҗәләре 108- $21. XVI йөзнең икенче яртысында Казан крае белән административ һәм хәрби идарә итү системасын оештыру 111 $ 22. XVI гасырның икенче яртысында — XVII гасыр башында Урта Идел буенда патша хөкүмәтенең социаль-икътисади һәм дини сәясәте 114 $ 23. Урта Идел буенда XVII гасыр башында “крестьяннар сугышы” 122 $ 24. Халыкның төп төркемнәре, аларның шөгыльләре һәм социаль хәле. XVII гасырда Урта Идел буенда хөкүмәтнең социаль һәм дини сәясәте 126 $25. Урта Идел буе халыкларының Степан Разин хәрәкәтендә катнашуы 136 VII бүлек. УРТА ИДЕЛ БУЕ XVIII ГАСЫРДА РОССИЯ ИМПЕРИЯСЕ СОСТАВЫНДА $26. Урта Идел буе халыклары Петр I нең үзгәртеп корулары чорында 141 $ 27. XVIII гасырда Урта Идел буе халкын христианлаштыру 147 $ 28. ХУШ йөздә төбәкнең социаль-икътисади үсеше.. 153 $ 29. Урта Идел буе халкы Е.И. Пугачев восстаниесендә 164 $ 3*. Төбәкнең мәдәни тормышы 173 VIII бүлек. КАЗАН ГУБЕРНАСЫ XIX ЙӨЗНЕҢ БЕРЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА $ 31. Төбәкнең социаль-икътисади үсеше. Социаль протест хәрәкәтләре 184 $ 32. “Уникенче ел давылы” һәм Казан ягы 198 $ 33. XIX йөзнең беренче яртысында туган ягыбыз мәдәнияте 203 IX бүлек. КАЗАН ГУБЕРНАСЫ РЕФОРМАЛАР ЧОРЫНДА $ 34. 60 нчы елларда крестьян реформалары. Үзгәртеп коруларның шартлары һәм йомгаклары 214 $ 35. Азат итүдән канәгатьсезлек. 1861 елгы реформага җавап хәрәкәтләре 221 $ 36. XIX гасырның 60—90 нчы елларында Казан губернасының социаль-икътисади үсеше 228 $ 37. 70—90 нчы елларда иҗтимагый хәрәкәт 241 $ 3*. Милли хәрәкәт 247 $ 39. XIX гасырның икенче яртысында фән һәм мәдәният 256 540 541
X бүлек. КАЗАН ГУБЕРНАСЫ XX ГАСЫР БАШЫНДА (1900—1916 еллар) § 40. Казан губернасының социаль-икътисади үсеше.... 268 § 41. Казан губернасы беренче Россия революциясе елларында 275 § 42. Иҗтимагый-сәяси тормыш. Милли хәрәкәт.. 282 § 43. XX гасыр башында татар мәдәнияте үсеше.. 291 XI бүлек. ФЕВРАЛЬДӘН — ОКТЯБРЬГӘ. » ЧУАЛЫШЛАР ВАКЫТЫ § 44. 1917 ел феврале. Самодержавиене бәреп төшерү 300 § 45. Казанда Октябрь 310 § 46. Гражданнар сугышы ялкынында 321 XII бүлек. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ 20 НЧЕ ЕЛЛАРДА $ 47. Нэпка күчү шартларында. Милли сәясәттә борылыш 337 § 48. Халык хуҗалыгын аякка бастыру 345 XIII бүлек. ТИЗЛӘТЕЛГӘН ЯҢАРЫШ ШАРТЛАРЫНДА § 49. Республиканы индустрияләштерү: беренче бишьеллыклар 355 § 56. Авыл хуҗалыгын коллективлаштыру 362 § 51. Мәдәни революциянең яңа этабында 373 § 52. Татарстанда “зур террор” 380 § 53. Сугыш алды еллары 396 XIV бүлек. АВЫР СЫНАУ ЕЛЛАРЫ § 54. Тормышны сугыш шартлары җаена кору 407 S 55. Сугыш кырларында һәм фронт сызыгы артында . 412 § 56. Сугыш вакытында республика икътисады .... 425 § 57. Фронтка бөтен халык ярдәме 434 § 56. Сугыш елларында республика мәдәнияте 44Q XV бүлек. РЕСПУБЛИКА СУГЫШТАН СОҢГЫ ЕЛЛАРДА § 59. 40 нчы елларның икенче яртысында — 50 нче еллар башында икътисад 450 § 60. Иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормыш 458 XVI бүлек. ТАТАРСТАН 50 НЧЕ ЕЛЛАР УРТАСЫНДА — 60 НЧЫ ЕЛЛАР БАШЫНДА S 61. Хуҗалык һәм социаль реформалар шартларында 464 § 62. Республиканың социаль-сәяси һәм мәдәни үсеше . 473 XVII бүлек. РЕСПУБЛИКА 60 НЧЫ ЕЛЛАРНЫҢ ИКЕНЧЕ — 80 НЧЕ ЕЛЛАРНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА § 63. Социаль-икътисади үсеш тенденцияләре һәм каршылыклары 484 $ 64. Иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормыш процесслары һәм каршылыклары 495 XVIII бүлек. ҮЗГӘРТЕП КОРУ ЭТАБЫНДА § 65. Икътисади реформаларга омтылышлар 504 § 66. 80 нче елларның икенче яртысында иҗтимагый- сәяси тормыш 511 XIX бүлек. ТАТАРСТАН 90 НЧЫ ЕЛЛАРДА § 67. Базар мөнәсәбәтләре урнашу чорында икътисад ...520 § 68. 90 нчы елларда Татарстанның сәяси һәм мәдәни үсеше 525 542 543
Уку-укыту әсбабы Авторлар коллективы Татарстан тарихы Төп мәктәп өчен уку-укыту әсбабы. —Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. — 544 б. - ISBN 5-94113-016-3 Редакторы: М.Х. Вәлиев Тәрҗемә итүчесе: Ә.Х. Хәсәнов Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты (ТаРИХ) Нәшерлек эшчәнлегенә 184 нче таныклык 1997 елның 16 апрелендә ТР Матбугат һәм информация министрлыгы тарафыннан бирелде 420014, Казан, Кремль, а/я 54. Басмага кул куелды 06.07.2001. Форматы 84x108 1/32.Күләме 17 шартлы басма табак. Офсет кәгазе № 1. «Школьная» гарнитурасы. Офсет ысулы белән басылды. Тиражы 24000 данә. Заказ № А-412. ГУП ПИК «Идел-Пресс» типографиясе. 420066, Казан, Декабристлар ур., 2.
Яңа уку әсбабы "Татарстан тарихы" Әсбапка кирәкле теоретик һәм фактик материал кертелде Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты