/
Автор: Годер Г.И. Свенцицкая И.С. Вигасин А.А.
Теги: гомуми тарих борынгы заман тарихы
ISBN: 978-5-09-021435-3
Год: 2012
Текст
Si* j БОРЫНГЫ ЗАМАН ТАРИХЫ ГОМУМИ ТАРИХ БОРЫНГЫ ЗАМАН ТАРИХЫ
АЛ. Вигасин Г.И. Годер И.С. Свенцицкая О ££.фдмс ГОМУМИ ТАРИХ БОРЫНГЫ ЗАМАН ^ТАРИХЫ 5 сыйныф Гомуми белем бирү учреждениеләре өчен дәреслек РМА академигы Ә.Ә.Искәндәрев редакциясендә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде Москва « Просвещение » 2012 Казан «ХӘТЕР» 2012
УДК 373.167.1:94(3) ББК 63.3(0)Зя72 В41 Дәреслек методик яктан педагогия фән. канд., Россиянен, атказанган мәктәп укытучысы Г.И.Годер тарафыннан редакцияләнде Дәреслек Россия фәннәр академиясе (№ 10106-5215/509, 2011 елның 14 октябре һәм Россия мәгариф академиясе (№ 01-5/7д-366, 2011 елның 17 октябре) тарафыннан уңай бәяләнде Вигасин А.А. В41 Всеобщая история. История Древнего мира. 5 класс: учеб, для общеобразоват. учреждений / А.А.Вигасин, Г.И.Годер, И.С.Свенцицкая; под ред. А.А. Искенде- рова. — М.: Просвещение, 2012. — 303 с.: ил., карт. ISBN 978-5-09-021435-3 Вигасин А.А. В41 Гомуми тарих. Борынгы заман тарихы. 5 сыйныф: гомуми белем бирү учреждениеләре өчен дәреслек / Русчадан Ә.М.Камалов тәрҗ. — Казан: Татар¬ стан Республикасы «ХӘТЕР» нәшрияты, 2012. — 303 б.: ил., карт. б-н. ISBN 978-5-94113-405-2 Әлеге дәреслек гомуми белем бирү мәктәбе өчен гомуми тарих буенча бердәм дәреслекләр тәртибен башлый. Дәреслек тарих фәненең хәзерге казанышларын күздә тотып төзелде. Борынгы кешеләр, борынгы цивилизацияләрнең (Мисыр, Көнбатыш Азия, Һиндстан, Кытай, Греция һәм Рим) барлыкка килүен һәм үсешен яктырткан материал укучыларны тарих дөньясына алып керә. Курсны өйрәнүнең нәтиҗәсе өйрәнелүче дәвер хакында бербөтен караш булдырудан гыйбарәт. Ике дәрәҗәдәге катлаулылыктагы сорауларны һәм биремнәрне үз эченә алган методик аппарат, шулай ук иҗади проектлар дәреслектәге мәгълүматны актив рәвештә үзләштерүне алга сөрә. Дәреслек төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт мәгариф стандартына туры килә. УДК 373.167.1:94(3) ББК 63.3(0)Зя72 ISBN 978-5-09-021435-3 © «Просвещение» нәшрияты, 2012 © Сәнгати бизәү. «Просвещение» нәшрияты, 2012 Барлык хокуклар якланган ISBN 978-5-94113-405-2 © Татарчага тәржңмә, Татарстан Республикасы «ХӘТЕР» нәшрияты, 2012
Эчтәлек Дәреслек белән ничек эшләргә 6 Борынгы бабаларыбызның ничек яшәгәнен без кайдан беләбез 8 Борынгы кешеләр тормышы 1 бүлек. Борынгы азык җыючылар һәм аучылар 10 § 1. Иң борынгы кешеләр 10 § 2. Аучылар һәм азык җыючыларның ыруг общиналары 13 § 3. Сәнгатьнең һәм дини ышануларның барлыкка килүе 17 2 бүлек. Борынгы игенчеләр һәм терлекчеләр 21 § 4. Игенчелек һәм терлекчелекнең барлыкка килүе 21 § 5. Тигезсезлекнең һәм аксөякләрнең барлыкка килүе 25 3 бүлек. Тарихта еллар исәбе 29 Борынгы Көнчыгыш Борынгылыктан — цивилизациягә 34 4 бүлек. Борынгы Мисыр 34 § 6. Нил буйларындагы дәүләт 34 § 7. Мисырда игенчеләр һәм һөнәрчеләр ничек яшәгән 37 § 8. Мисыр түрәсенең тормышы 42 § 9. Фиргавеннәрнең хәрби яулары 46 § 10. Борынгы мисырлыларның дине 52 §11. Борынгы Мисыр сәнгате 56 § 12. Борынгы мисырлыларның язулары һәм белемнәре 61 5 бүлек. Борынгы заманда Көнбатыш Азия 65 § 13. Борынгы Елгаара 65 § 14. Вавилон патшасы Хаммурапи һәм аның кануннары 69 §15. Финикия диңгезчеләре 73 §16. Библия риваятьләре 77 §17. Борынгы яһүдләр патшалыгы 81 § 18. Ассирия державасы 85 § 19. «Патшалар патшасы» идарә иткән Персия державасы 90 3
6 бүлек. Борынгы заманда Һиндстан һәм Кытай 95 § 20. Борынгы Ьиндстанның табигате һәм кешеләре 95 § 21. Һиндстанда касталар 100 § 22. Кытай акыл иясе Конфуций тәгълиматы 105 § 23. Бердәм Кытайның беренче хөкемдары 109 Борынгы Греция 7 бүлек. Борынгы Греция 116 § 24. Греклар һәм критлылар 116 § 25. Микена һәм Троя 121 § 26. Гомерның «Илиада» поэмасы 125 § 27. Гомерның «Одиссея» поэмасы 129 § 28. Борынгы грекларның дине • 134 8 бүлек. Греция полислары һәм аларның фарсы яуларына каршы көрәше 139 § 29. Аттика игенчеләре җирләрен һәм азатлыкларын югалталар 139 § 30. Афинада демократия барлыкка килү 143 § 31. Борынгы Спарта 146 § 32. Урта һәм Кара диңгез ярларында грек колонияләре 150 § 33. Борынгы заманда Олимпия уеннары 155 § 34. Грекларның Марафон сугышында фарсыларны җиңүе 161 § 35. Персия гаскәрләре явы 165 9 бүлек. Б.э.к. 5 нче гасырда Афинаның күтәрелүе һәм демократиянең чәчәк атуы 171 § 36. Афинаның Пирей порты гаваньнарында 171 § 37. Афина алиһә шәһәрендә 175 § 38. Афина мәктәпләрендә һәм гимнасийләрендә 181 § 39. Афина театрында 185 § 40. Перикл заманында Афина демократиясе 190 10 бүлек. Б.э.к. 4 нче гасырда Македония яулары 196 § 41. Эллада шәһәрләре Македониягә буйсындырыла 196 § 42. Александр Македонскийның Көнчыгышка явы 200 § 43. Мисыр Александриясендә 208 Борынгы Рим 11 бүлек. Рим: барлыкка килүеннән Италия өстеннән хакимлек урнаштыруына кадәр 214 4
§ 44. Иң борынгы Рим 214 § 45. Римның Италияне яулап алуы 219 § 46. Рим республикасының төзелеше 222 12 бүлек. Рим — Урта диңгез буендагы иң көчле держава 227 § 47. Римның Карфаген белән икенче сугышы 228 § 48. Рим хакимлегенең бөтен Урта диңгез буенда урнашуы 232 § 49. Борынгы Римда коллык 238 13 бүлек. Римда гражданнар сугышлары 242 § 50. Бертуган Гракхларның җир турында кануны 242 § 51. Спартак күтәрелеше . 246 § 52. Хакимиятнең Цезарь кулында туплануы 251 § 53. Империя урнашу 256 14 бүлек. Безнең эраның беренче гасырларында Рим империясе 260 § 54. Рим империясе күршеләре 261 §55. Император Нерон хакимлек иткәндә Рим 265 § 56. Беренче христианнар һәм аларның тәгълиматы 269 § 57. 2 нче гасырда Рим империясенең чәчәк атуы 274 § 58. «Мәңгелек шәһәр» һәм аның халкы 278 15 бүлек. Римның германнар тарафыннан тар-мар ителүе һәм Көнбатыш Рим империясенең җимерелүе 285 § 59. Рим империясе Константин заманында 285 § 60. Варварларның Римны алуы 289 Дөньяның җиде могҗизасы 294 Шулай итеп, безнең борынгы дөнья буйлап сәяхәтебез тәмамланды.. 296 Тикшерегез, Борынгы заман тарихы хәтерегездә яхшы калганмы?.... 298 Мәгълүмати-иҗади проектлар 300 Бу сүзләрне истә калдырыгыз 301 Бу китапларны укырга киңәш итәбез 302 Интернет-ресурслар 303
Дәреслек белән ничек эшләргә Кадерле бишенче сыйныф укучылары! «Гомуми тарих. Борын¬ гы заман тарихы» дәреслегеннән сез кешелек үсеше тарихының иң элгәре чорлары хакында белерсез. Дәреслек 4 бүлем һәм параграфларга бүленгән 15 бүлекне үз эченә ала. Төп уку мәгълүматлары параграфлар текстла¬ рында бәян ителә. Мөһим тарихи мәгълүмат — куе шрифт белән, яңа сүзләр курсив белән аерып күрсәтелә. Зәңгәр фонда ярдәмчел текстлар бирелә. Аларда борынгы кешеләрнең тормы¬ шы, галимнәрнең табышлары хакында өстәмә мәгълүматлар китерелә. Дәреслектә шулай ук язма документлардан өзекләр ур¬ наштырылды . Тасвирлы рәсемнәр ерак заманнарда яшәгән кешеләрнең тор¬ мышын сурәтли. Документаль мәгълүматларга нигезләнеп хәзерге рәссамнар борынгы шәһәрләрне, торулыкларны, торакларны, йорт кирәк- яракларын, кием-салымны, китапларны һәм башка күп кенә нәрсәләрне күз алдына китереп бастыралар. Тарихи китапларда иң борынгы кешеләр таралып яшәгән территорияләр, борынгы дәүләтләр, шәһәрләр, вакыйгалар бул¬ ган урыннар һ.б. күрсәтелә. Бәр бүлек алдындагы сорауларга һәм биремнәргә җавапларны сез яңа материал өйрәнү барышында әзерләрсез. Болай эшләү сезгә кирәкле мәгълүматны табарга һәм гомумиләштерергә ярдәм итәчәк. Параграфлар алдындагы сораулар һәм биремнәр өйрәнгәннәрне искә төшерергә һәм яңа материалны яхшырак үзләштерергә булышачак. Параграф артындагы сораулар һәм биремнәр ике дәрәҗәгә бүлеп бирелде. билгесе белән күрсәтелгән беренче рубрика со¬ раулары һәм биремнәре ярдәмендә сез белемнәрегезне тикшерә, карта буенча биремнәр башкара, яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлата, тарихи даталар белән эшли аласыз. Икенче рубрика сораулары һәм биремнәре яссылыгында кызыклы сорау¬ лар хакында уйланырга һәм аларны сыйныфташларыгыз белән тикшерергә, план буенча иллюстрацияне тасвирларга, язма до¬ 6
кументны өйрәнергә, тема буенча хикәя әзерләргә, шул ерак та¬ рихи дәвердә яшәгән кешеләр исеменнән хикәяләргә тәкъдим ителә. Бу рубриканың күп кенә биремнәрен үтәү өчен өстәмә мәгълүмат чыганакларына мөрәҗәгать итү сорала. Кирәкле әдәбият һәм интернет-ресурслар исемлеген сез 302—303 битләрдә табарсыз. Дәреслек ахырында «Нәтиҗә ясыйбыз» һәм «Сез Борынгы за¬ ман тарихын яхшы хәтерлисезме, тикшерегез» дигән рубрика¬ лар, шулай ук мәгълүмати-иҗади проектлар исемлеге һәм сүзлек («Бу сүзләрне истә калдырыгыз») урнаштырылды. Аларны баш¬ та ук игътибар белән өйрәнергә һәм укытучы белән бергә сезне иң кызыксындырган теманы сайлап алырга киңәш итәбез. Сезгә уңышлар телибез!
Борынгы бабаларыбызның ничек яшәгәнен без кайдан беләбез Ата-бабаларыбыз безгә үзләре яшь вакытта күргәннәрен сөйләп бирә алалар. Ә галимнәр бик борынгы заманнарда ниләр булганын ничек беләләр соң? Моннан биш мең еллар элек язу барлыкка килгән. Борын¬ гы кешеләр балчыктан эшләнгән такталарга, пальма битләренә, бамбук тактачыкларга, кәгазьгә яисә Мисыр камышыннан эшләнгән материал — папируска язганнар. Ташка һәм кы¬ зыл балчыкка уеп төшерелгән язулар, иске китаплар беренче дәүләтләрнең тарихы, патшалар һәм сугышлар, акыл ияләре һәм шагыйрьләр, законнар һәм гореф-гадәтләр, тагын бик күп, бик күп нәрсәләр турында сөйлиләр. Безнең көннәргәчә сакланган мәһабәт корылмалар бар. Мәсәлән, Мисыр хакимнәренең төрбәләре — пирамидалар, дош¬ маннан саклану өчен төзелгән Бөек Кытай дивары. Бу корыл¬ малар аларны төзергә фәрман биргән патшаларның кодрәте ту¬ рында сөйли, шулай ук борынгы заман төзүчеләренең осталыгы турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Археологик казулар зур роль уйный. Археолог-галимнэр борын¬ гы яшәү урыннарында торак калдыклары, савыт-саба кисәкләре, сугыш һәм хезмәт кораллары, ташка әйләнгән икмәк кисәкләре яки арпа һәм бодай бөртекләре, акчалар, бала уенчыклары, сәнгать әсәрләре табалар. Бу табылдыклар матди чыганаклар дип атала, алар борынгы заман кешеләренең тормыш-көнкүреше турында тәфсилләп күзалларга мөмкинлек бирә. Язу барлыкка килгәнче үк Җирдә яшәгән кешеләрнең тормышын өйрәнүдә археологик казуларның әһәмияте аеруча зур. Борынгы кешеләр турында билгеле булган мәгълүматларның барысы да диярлек археологлар тарафыннан тупланган. 8
БОРЫНГЫ КЕШЕЛӘР ТОРМЫШЫ
1 бүлек Борынгы азык җыючылар һәм аучылар ►► Бүлек белән танышкач, уйланыгыз: 1. Борынгы кеше нигә ялгызы гына яши алмаган? 2. Ни өчен борынгы кешеләрнең хезмәт ко¬ раллары һәм калдыклары салкын кышлар була торган җирләрдә табылмаган? Язу ысулын уйлап тапканчы, беренче дәүләтләр һәм зур шәһәрләр барлыкка килгәнче яшәгән кешеләрне борынгы кешеләр дип атыйлар. Без борынгы бабаларыбызның яшәү рәвешләрен төгәл тасвирлый алмыйбыз. Җирдә иң борынгы кешеләр барлыкка килү вакытын, аларның кайчан хәзерге заман кешесенә охшый башлавын галимнәр якынча гына билгелиләр. § 1. Иң борынгы кешеләр 1. Безнең ерак бабаларыбыз. Иң борынгы кешеләр суыклар һәм салкын кышлар булмый торган җылы якларда яшәгәннәр. Галимнәр Көнчыгыш Африкада монда ике миллион еллар элек яшәгән кешеләрнең сөякләрен табалар. Шушы табылдыклар ярдәмендә борынгы бабаларыбызның тышкы кыяфәтен күз алды¬ на китерергә мөмкин. Иң борынгы кешеләр. Безнең заман рәсеме. 10
Иң борынгы кеше маймылга охшаган. Ул киң җәлпәк борынлы, аскы теш казнасы ияксез, артка киткән тар маңгайлы тупас йөзле булган. Күзләре каш өстендәге калкым астында эчкә ба¬ тып торган. Туры басып йөри алмаган, йөреше сикерүгә охшаган; озын куллары тездән түбән салынып торган. Кешеләр сөйләшә белмәгән. Алар, хайваннар кебек, төрле тавышлар чы¬ гарып, ерткычларны куркытканнар, ярдәмгә чакырганнар, хәвеф турында кисәткәннәр. Кешеләр ялгыз түгел, ә төркем-төркем булып яшәгәннәр. 2. Хезмәт кораллары. Әгәр дә без кешеләр көтүе артыннан күзәтә алсак, шундыйрак күренешкә тап булыр идек. Менә алар бер инеш янына киләләр, сай урыннан ташлар эзлиләр. Берсен алып карыйлар да ташлыйлар — яраклы түгел. Икенчесен карыйлар — монысы ярый! Иң борынгы кеше, йомры чуерташны кулы¬ на алып, икенче бер таш белән аны ярган. Таш¬ ны очлап үткенли торгач, тупас кына хезмәт коралы барлыкка килгән. Мондый коралны бер хайван да ясый алмый. Бары тик кешеләр генә ташны очлый белгәннәр һәм шул таш ярдәмендә Моннан миллион еллар элек яшә¬ гән кешенең тышкы кыяфәте шундыйрак булган. Реконструк¬ ция. Кылычтеш юлбарыс һөҗүме. Безнең заман рәсеме. 11
Таштан ясалган иң борынгы хезмәт ко¬ ралы. Археологлар тарафыннан табыл¬ ган. Казыгыч таяк һәм күсәк. Безнең заман рәсеме. үзләренә күсәкләр, казыгыч таяклар ясый ал¬ ганнар яисә башка эшләр башкарганнар. Хезмәт кораллары ясый белү иң борынгы кешене хайваннардан аерып торган төп сый¬ фат булган. 3. Иң борынгы кешеләр азыкны җыйганнар һәм аучылык белән шөгыльләнгәннәр. Көннәр буе олысы-кечесе азык җыйганнар: ашарга яраклы тамырлар, әкәм-төкәмнәр, кыргый үскән җиләк-җимеш, кошлар салган йомыр¬ каларны эзләгәннәр. Кешеләр ничек аучылык белән шөгыльләнгәннәр соң? Бәлки болайдыр... Күз алдына китерик: зебра көтүе тыныч кына үлән чемченә. Кешеләр елгыр хайваннарга һөҗүм итәләр. Өреккән зебралар җил шикелле очалар, әлбәттә, аларны куып җитеп булмый. Ләкин бит көтүдә авыру, бик карт һәм бик яшь хайваннар да бар. Алар башкалары артыннан җитешә алмыйлар һәм артта калалар. Әгәр ау¬ чылар көтүдән берәр зебраны аерып ала алса¬ лар, аны күсәкләре белән миңгерәтәләр, үткен ташлары белән җәрәхәтләп үтерәләр. 4. Утка ия булу. Кешеләр көтүенә төрле кур¬ кынычлар янаган. Иң дәһшәтлесе ут булган. Уттан барлык җан ияләре курка: кошлар да ян¬ гыннан читкәрәк очып китәләр, җәнлекләр дә, кешеләр дә качып котылу ягын карый. Сөңге ясау. Безнең заман рәсеме. 12
Кеше ничек итеп утны буйсындырган соң? Бу хакта беркем дә белми. Бәлки бервакыт, кыюла¬ нып, куркуларын җиңеп, утка якынлашып ка¬ раганнардыр. Аның яшен вакытында яна баш¬ лаган агач яисә вулканнан агып чыккан утлы лава булуы ихтимал. Шунда зур ачыш ясалган: чыбыкны утка тыксаң, утны тотып була икән! Борынгы кешеләрнең туктаулыкларында учаклар яна башлаган. Күмер өстендә пешкән ит чи иткә караганда тәмлерәк һәм туклыклы¬ рак булып чыккан. Якты ут салкын төннәрдә җылыткан һәм караңгылыкны куган, ерткыч хайваннарны куркытып торган. Озак вакыт кешеләр үзләре ут чыгара белмәгәннәр: аны үз Таштан ясалган кискеч. Казынулар вакытында табыл¬ ган. туктаулыкларында көнен дә, төнен дә сүндермичә саклаганнар. Безнең борынгы бабаларыбызга хәзерге кешеләр кебек булу өчен әле бик озын үсеш юлын үтәргә туры килгән. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: иң борынгы кешеләр, хезмәт коралы, азык җыю, археолог, реконструкция. Үзегезне тикшерегез: 1. Иң борынгы кешеләр хәзерге кешеләрдән нәрсә белән ае¬ рылып торганнар? 2. Иң борынгы кешеләрнең хайваннардан төп аермасы нәрсәдә булган? Алар белән нинди эшләр башкарырга мөмкин булган? 3. Иң борынгы хезмәт кораллары нәрсәдән гыйбарәт? Алар белән нинди эшләр башкарырга мөмкин булган? 4. Иң борынгы кешеләр ничек азык тапканнар? Тасвирлагыз. Карта белән эшләгез (кара: 9 б.). Археологлар тарафыннан иң борынгы кешеләрнең сөякләре һәм хезмәт кораллары табылган төбәк нинди төс белән билгеләнгән? Ул төбәк кайсы материкта? Материкның кайсы өлешендә? Э«Кылычтеш юлбарыс һөҗүме» рәсемен (кара: 11 б.) түбәндәге план буенча тасвирлагыз: 1) ерткыч һәм аның корбаны; 2) кешеләрнең үзләрен тотышы. Уйлагыз, җәнлек белән бәрелеш ничек төгәлләнер иде? § 2. Аучылар һәм азык җыючыларның ыруг общиналары Йөз меңнәрчә еллар үткән. Кешенең тышкы кыяфәте үзгәргән, баш миенең күләме зурая барган. Сөйләм барлыкка килгән. 1. Борынгы кешеләр акрынлап Европа һәм Азиянең салкын төбәкләренә таралып яши башлаганнар. Ярты миллион еллар элек алар хәзерге Россиянең көньягында да пәйда булганнар. 13
Таш очлыклы сөңге һәм сөяк очлыклы гарпун. Хәзерге заман рәсеме. Безнең борынгы бабаларыбыз кырыс һәм сал¬ кын кышларда яши алганнар, чөнки уттан фай¬ далана белгәннәр һәм инде аны үзләре табарга өйрәнгәннәр. Алар яңа төр хезмәт кораллары уйлап тапканнар, кием-салым һәм тораклары барлыкка килгән. Киемне җәнлек тиресеннән теккәннәр. Ерткычлардан, салкын җилләрдән, кар һәм яңгырлардан саклый торган тау куышла¬ рында яшәгәннәр. Андый мәгарәләр булма¬ ган җирләрдә кешеләр җирне казып торак ясаганнар, колгалардан, эре хайваннарның сөякләреннән һәм тиреләреннән куышлар кор¬ ганнар. Аучылык иң төп шөгыльгә әверелгән. Озак вакытлар агач сөңге төп корал булган. Борынгы кешеләр таш кискечләр ярдәмендә озын таяк¬ лар кискәннәр, аларны очлап, ныклырак итү өчен бераз утта тотканнар. Соңрак иң борынгы сөңгене яңа корал алыштырган: озын таякка үлән җепселләре яисә каеш бәйләп үткен таш очлык беркеткәннәр. Агач һәм таштан ясалган шундый сөңге ерткыч хайваннар белән көрәштә дәһшәтле коралга әверелгән. Кыргый кәҗәләр аулау. Хәзерге заман рәсеме. 14
Дистәләгән ир-ат, бергәләшеп хәрәкәт итеп, ат, болан, бизон көтүен текә яр читенә, сазлык¬ ка яисә чокырга куып китергән, хайваннар ан¬ дый урыннан чыга алмаганнар. Кешеләр шулай ук йөнтәс мөгезборын, мәгарә аюы кебек бүген инде җирдә калмаган җәнлекләрне дә аулаганнар. Мамонт озын сар- гылт-соры йонлы, кәкрәеп бөгелгән озын бәрмә тешле зур фил иң уңышлы табыш булган. 2. Ыруг общиналары. Якынча 40 мең еллар элек кеше хәзерге кеше рәвешенә кереп җиткән. Галимнәр аны акыллы кеше дип атыйлар. Кешеләр коллективы торган саен оешкан¬ рак була башлаган. «Акыллы кешеләр» ыруг общиналары булып яшәгәннәр. Биредә туган¬ лык бәйләнешләре төп мөнәсәбәткә әверелгән. Якын һәм ерак туганнар кардәшләр булып са¬ налган. Кешеләр ул заманда: «Ул — минем кардәшем, — димәк, үзебезнең кеше, шуңа күрә аңар һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә ярдәм итәргә кирәк. Әгәр дә чит кеше безнең ыруг ке¬ шесен имгәтә яисә үтерә калса, бөтен ыругы¬ быз рәнҗетүчедән һәм аның ыругыннан үч ала¬ чак », — дип уйлаганнар. Мамонт. Хәзерге заман рәсеме. Ыруг общинасы. Хәзерге заман рәсеме. 15
Җәядән атучы кеше. Борынгы рәссам ясаган сурәт. Ыругның торагы, ризык һәм утын запасы, учагы уртак булган. Кардәш ир-атлар бергәләп ауга йөргәннәр. Хатын-кызлар исә азык җыю белән шөгыльләнгәннәр, учак утын саклаган¬ нар, ашарга пешергәннәр, бала тәрбияләгәннәр. Археологлар казулар вакытында нәсел баш¬ лыгы һәм учак саклаучылар буларак хөрмәт ителгән хатын-кыз сыннарын табалар. Җирдәге барлык халыкларның да борынгы бабалары кайчандыр ыруг общиналары бу¬ лып яшәгән. 3. Җәя һәм уклар. Меңнәрчә еллар буена эре хайваннар аулау кешеләрне җитәрлек кадәр ит, тире һәм сөяк белән тәэмин иткән. Ә вак һәм елгыр җәнлекләрне аулау өчен ерактан атып тидерә торган корал кирәк булган. Кешеләр шуны шәйләп алганнар: чыбыкны бөксәң, ул зур көч белән яңадан турая икән. Агачның шул сыйфаты бөек ачышка — җәя һәм уклар ясарга ярдәм иткән. Төз атучы аучы ерактан берничә йөз адымнан җәнлеккә ук тидерә ал¬ ган. Кош аулау да җиңелләшкән. Эре балыклар¬ ны аулар өчен кешеләр сөяктән гарпун ясарга өйрәнгәннәр. Рус тигезлегендә һәм Себердә яшәгән мамонтлар Дистәләрчә мең еллар элек Ватаныбызның чиксез киңлекләрендә исәпсез-хисапсыз мамонт көтүләре күчеп йөргән. Бүгенге көнгәчә туң җир эчендә аларның сөякләре, бәрмә тешләре, хәтта бөтен түшкәләре табыла. Әле моннан ике йөз ел элек кенә Себердә яшәүче кайбер халыклар, мамонтлар гомерләрен җир астында үткәрәләр һәм бары тик ялгыш зарарлы һава сулау аркасында гына үлемгә дучар булалар, дип ышанганнар. Хәзер галимнәр төгәл белә: күп вакытта мамонтлар сулыкларны каплаган юка боз өстеннән чыкканда яки елгалар ташыганда кечкенә утраучыкларда исән калырга тырышып харап булганнар. Археологлар Рус тигезлегендә һәм Себердәге борынгы аучылар яшәгән урыннарны тикшерделәр. Ул җирләрдә мамонт тешеннән ясалган энәләр һәм безләр, беләзекләр, җәнлек һәм хатын-кыз сыннары, сөңге очлыкары, хәтта ике метр озынлыгындагы бөтен сөңгеләр дә табылды. 16
Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: кискеч, сөңге, гарпун, мамонт, акыллы кеше, ыруг общинасы. Үзегезне тикшерегез: 1. Безнең борынгы бабаларыбызга салкын кышларда исән калу өчен нәрсә ярдәм иткән? 2. Иң борынгы торак һәм кием-салым нидән гыйбарәт булган? 3. Ни өчен зур җәнлек аулаганда кешеләрнең оешкан төркеме генә уңышка ирешә алган? «Община» сүзе ыруг общинасының нинди сыйфатларын чагылдыра? «Ыруг» сүзе нинди сыйфатларны гәүдәләндерә? 4. Сөңге белән күсәккә караганда җәя һәм укларның өстенлеге нидән гыйбарәт? 1'2X1 «Ыруг общинасы» рәсемен (кара: 15 б.). Беренче планда һәм икенче планда нәрсә сурәтләнгән? Россия территориясендә мамонт калдыклары табылу хакында хикәя әзерләгез (кара 16 б.). (Дәреслек һәм Интернет ресурслары буенча.) Уйлагыз һәм фикерләшегез. Сөңге һәм гарпун арасында нинди аермалар бар (кара 14 б.)? Аларны уйлап табу кешеләрнең тормышын ничек үзгәрткән? § 3. Сәнгатьнең һәм дини ышануларның барлыкка килүе 1. Тау куышларындагы рәсемнәр ничек табылган. Озак вакытлар галимнәр борынгы кешеләр арасында төсле рәсемнәр ясаучы оста рәссамнар булганлыгын белмиләр. Моннан йөз утыз еллар элек андый рәсемнәрне бер испан археологы ача. Ул Төньяк Испаниядәге Аль¬ тамира мәгарәсендә казу эшләре алып бара. Бервакыт археолог үзе белән бәләкәй кызын да ала. Атасы җир казыган арада, кыз тәбәнәк мәгарәнең түренә үк кереп китә. Кинәт ул: «Әти, кара әле, үгезләр ясалган!» — дип кычкырып җибәрә. Чыннан да, мәгарәнең түшәмендә кы¬ рык метр озынлыгындагы арада, гаҗәеп һәм сәер рәвешләрдә, йөгереп барганда катып кал¬ гандай бизоннар ясалган була. Билгесез рәссам, кызыл, кара һәм көрән төсләр кулланып, гаҗәеп җанлы рухтагы һәм күләмле рәсемнәр ясый алган. Альтамирадан соң башка мәгарәләрдә тикшеренүләр башлана, аларның күбесендә бо¬ рынгы сәнгать әсәрләре табыла. Мамонт. Уралда Кап мәгарәсендәге рәсем. Кул. Мәгарә диварында борынгы кеше ясаган рәсем. 17
Ана бизон. Альтамира мәгарәсендәге рәсем. Иң борынгы рәссамнар үзләре аулаган җәнлекләрнең тышкы кыяфәтен һәм холкын күрсәтә алганнар. Боланнарны — сизгер һәм сагайган итеп, атларны — йөгерек һәм ашкынучан, мамонт¬ ларны зур, авыр гәүдәле, баш арты калку итеп сурәтләгәннәр. 2. Борынгы рәсемнәрнең серләре. Бер тау куышы диварын¬ да мондый күренеш сурәтләнгән. Кош башлы аучы чалкан егы¬ ла. Мөгезләрен терәп, үткен сөңге кадалган бизон аңа карап тора. Зур гына бер мөгезборын китеп бара. Болар барысы да нәрсәне аңлата соң? Җавабын белмибез. Ат. Ляско мәгарә¬ сендәге рәсем. 18
Яраланган бизон һәм аучы. Борынгы рәссам ясаган рәсем. Бүтән серләр дә бар. Нигә рәссамнар үз рәсемнәрен кеше күзеннән ераграк урыннарга ясаганнар? Ни өчен ул рәсемнәр кояш нурлары керми торган караңгы тирән мәгарәләрдә? Ни өчен алар җәрәхәтләнгән һәм тозакка эләккән җәнлекләрне сурәтләгәннәр? Галимнәр менә нинди нәтиҗәгә киләләр. 3. Кеше җәнлекне «сихерли». Борынгы аучылар урманнарга үзләрен итләре белән туендырган җәнлекләр кимер, ә күлләрдә һәм елгарларда балык бетәр, дип курыкканнар. Моңа ничек юл куймаска? Хайваннарга йогынты ясап буламы? Кешеләр җәнлек һәм аның рәссам ясаган сурәте арасында бәйләнеш барлыгына ышана башлаганнар. Алар әгәр мәгарә түренә бизоннар, боланнар яисә атлар сурәтен ясасаң, тере җәнлекләр сихерләнәләр һәм шул төбәктән читкә китә алмыйлар; ә хайванны, мәсәлән аюны яки мөгезборынны, җәрәхәтләнгән кыяфәттә ясасаң, ау уңышлы бу¬ лачак, дип уйлаганнар. Галимнәргә тау куышларын¬ дагы сынлы сәнгатьнең серен аңларга кабиләләр тормышын күзәтү ярдәм итә. Австралиядәге Археологлар тапкан борынгы кабер. 19
аучылык һәм азык җыю белән шөгыльләнгән шундый бер кабилә ауга барыр алдыннан сихерле йола башкарган: аучылар комда ясалган җәнлекләр сурәте өстенә сөңгеләр атканнар (кара 24 б. рәсем). 4. Җанның барлыгына ышана башлау. Борынгы кешеләр йоклаганда кеше ни сәбәпле төш күрүен аңларга тырышканнар. Кеше һәр адәмнең эчендә гайре табигый зат — җан яшәвенә ыша¬ на башлаган. Йоклаганда кеше һичнәрсә күрми, ишетми. Димәк, җан йоклаган тәнне калдырып чыгып китә. Ул бүтән кешеләрнең җаннары белән очраша, алар белән бергә ашый, эчә, ә кеше шул турыда төш күрә. Кешене кинәт кенә уятырга ярамый, югыйсә җаны кайтып өлгермәскә мөмкин — ул вакытта кеше үлә. Кешеләр, ата-бабаларның рухлары ерактагы «үлеләр дөнья¬ сына» күчеп китә, дип ышанганнар. Анда да шулай ук ыруг об¬ щиналарында яшиләр, аучылык, балык тоту, җиләк-җимеш җыю белән шөгыльләнәләр. Кардәшләрен җирләгәндә кабергә ерактагы «үлеләр дөнья¬ сы» на бару, анда яшәү өчен дип төрле кирәк-ярак сала торган булганнар: чыдамлы аяк киеме, ризык, сөңге, кием-салым, ка¬ бырчыклардан яисә аю тешләреннән ясалган муенса. Борынгы кешеләрнең сихерчелеккә, рухка, үлемнән соң яшәүгә ышануларын дини ышанулар дип йөртәләр. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: мәгарә сәнгате, сихерләү, җан «үлеләр дөньясы», дини ышанулар. Үзегезне тикшерегез. 1. Мәгарә сәнгатен ничек ачканнар? 2. Ни өчен борынгы рәссамнар мамонт, бизон, болан, ат рәсемнәре ясаган? Кешеләр тормышында бу хайваннар нинди роль уйнаганнар? 3. Сез нинди борынгы дини ышанулар хакында беләсез? 4. Борынгы кешеләр бабаларының «үлеләр дөньясы»ндагы тормышын ни рәвешле күзаллаганнар? Уйлагыз Һәм фикерләшегез. 1. Бизон һәм егылган аучы рәсемен ясаган рәссам нәрсә хакында сөйләргә теләгән (кара 19 б., рәсем)? Рәсемдә ясалган вакыйгага кадәр нәрсә булган? 2. Ни өчен борынгы рәссамнар кайбер очракларда мәгарәдәге хайван сурәте өстенә кул рәсеме ясаганнар? 3. Археологлар нинди максат белән борынгы каберләрне казып өйрәнәләр? Ул каберләрдә нәрсәләр табыла (кара 19 б., рәсем)? Нәтиҗә ясыйбыз ф Кемнәрне иң борынгы кешеләр дип атыйлар? Галимнәр фаразынча иң бо¬ рынгы кешеләр кайда һәм кайчан яшәгәннәр? Иң борынгы һәм акыллы 20
кешеләрне чагыштырыгыз. Алар арасында нинди аерма бар? Аларның уртаклыгы нидән гыйбарәт? • Җирдәге иң борынгы рәссамнар нәрсәләр ясаганнар? Сез иң борынгы кешеләрнең дини ышанулары хакында нәрсәләр беләсез? 2 бүлек ►► Борынгы игенчеләр һәм терлекчеләр Бүлек белән танышкач, уйлагыз: 1. Ике шөгыльнең кайсы — иген¬ челекме, әллә азык җыючылыкмы, терлекчелекме яки сунарчылык¬ мы — кешеләрне азык белән мулрак тәэмин иткән? 2. Ни өчен мамонт аулаучылар арасында байларга һәм ярлыларга бүленеш булмаган? § 4. Игенчелек һәм терлекчелекнең барлыкка килүе 1. Китмән белән җир эшкәртү. Азык җыю белән шөгыльләнгәндә хатын-кызлар җиргә төшкән кыргый арпа һәм бодай бөртекләренең шытып чыгуын күргәннәр. Шуннан соң кешеләр орлыкны чәчеп үстерә башлаганнар. Шулай итеп, азык җыюдан игенчелек килеп чыккан. Чәчеләчәк җирне әзерләү җиңел булмаган — агачларны таш балта белән кисәргә, куакларны яндырырга, төпләрне чыгарыр¬ га туры килгән. Беренче игенчеләр җирне ботаклы таяк — агач китмән ярдәмендә казыганнар. Катмарларны ваткалагач, орлыкларны сипкәннәр. Уңыш өлгергәч, башакларны урак белән урып ал¬ ганнар. Уракны агач яисә сөякне бераз яргалап, ярыкка үткен вак таш кисәкләре утыртып ясаганнар. Бөртекләрне, таш киледә Таш балта. Хәзерге заман рәсеме. Вак ташлар утыртып сөяктән ясалган урак. 21
Кулына китмән тот¬ кан хатын. Хәзерге заман рәсеме. Бизәкле балчык чүлмәк. төеп, онга әверелдергәннәр. Хатын-кызлар учак күмерендә көлчә пешергәннәр. Кыргый арпа белән бодай Көнбатыш Азиядә очрый. Шуңа күрә биредә игенчелек бүтән төбәкләргә караганда алданрак барлыкка килгән. Игенчелек Көнбатыш Азиядән күрше илләргә дә таралган. Игенчелек моннан 10 мең еллап элек барлык¬ ка килгән. 2. Хайваннарны кулга ияләштерү. Ирләр кайвакыт аудан өйләренә үтерелгән хайваннарның балаларын алып кайткан¬ нар. Аларны ашатып үстерергә һәм кулга ияләштерергә мөмкин булган. Эт иң беренче йорт хайваны булган. Ул торакны саклаган һәм аучыларга жәнлек эзеннән барырга булыш¬ кан. Соңрак кешеләр дуңгызлар, сарыклар, кәҗәләр һәм сыерлар асрый башлаганнар. Шу¬ лай итеп аучылыктан терлекчелек килеп чык¬ кан. Терлекчелек игенчелек белән бер үк вакыт¬ та диярлек барлыкка килгән. Йорт хайваннары кешеләргә ит, май, сөт, йон һәм тире биргән. Игенчелек һәм терлекчелек барлыкка килү кешеләрнең тормышын үзгәрткән. Аучылар, балыкчылар һәм азык җыючылар бары тик та¬ бигать нигъмәтләреннән генә файдаланганнар, бу яктан алар хайваннардан аерылмаганнар. Игенчеләр һәм терлекчеләр ашарга яраклы әйберләрне үзләре үстергәннәр һәм булдырган¬ нар. Алар яңа үсемлек төрләрен, яңа терлек то¬ кымнарын чыгарырга өйрәнгәннәр. Хәзер инде кешенең тормышы табигатькә генә түгел, ә үзенең хезмәтенә һәм сәләтенә дә бәйле булган. 3. Балчык савыт-саба һәм тукымадан эшләнгән кием-салым. Борынгы кешеләр нечкә чыбыклардан кәрзин үрергә өйрәнгәннәр. Аларда җиләк-җимеш яисә, әйтик, балык сак¬ лаганнар. Әгәр кәрзинне балчык белән сы- 22
лап киптерсәң, анда бөртек, хәтта он саклар¬ га мөмкин. Әмма бу савытка су салып булмый, чөнки кызыл балчык җеби. Учак саклаучы ха¬ тын-кызлар чыбыклар янып бетсә дә, кызыл балчык кисәкләренең яндырганнан соң ныгып китүен һәм суда җебемәвен искәргәннәр. Шу¬ лай итеп, кешеләр балчыктан чүлмәк ясарга өйрәнгәннәр. Балчык савытларда ашамлык сак¬ лау гына түгел, ә утка куеп аш пешерергә дә мөмкин булган. Торакның идәненә саламнан, үләннән һәм агач кабыгыннан үрелгән чыпталар җәйгәннәр. Хатын-кызлар җеп эрләргә һәм тукырга өйрәнгәннәр. Алар җепне йорт хайваннары йо¬ ныннан яисә җитен һәм киндер сүсләреннән эрләгән. Эрләү һәм туку уйлап чыгарылгач, кешеләр җитен һәм йон тукымадан тегелгән кием кия башлаганнар. 4. Ыруг общиналары һәм кабилә. Кардәш¬ ләр уртак мәсьәләләрне хәл итү өчен бергә җыелганнар. Ыруг общинасында җәнлекләрнең холкын һәм үсемлекләрнең үзенчәлекләрен, бо¬ рынгы риваятьләрне һәм яшәү кагыйдәләрен белә торган зирәк, тәҗрибәле аксакаллар җи¬ тәкчелек иткән. Алар бөтен кешенең бердәм эшләвен һәм үстерелгән уңышның тигез бүле¬ нүен күзәткәннәр. Ыруг бәйрәмнәре дә алар җитәкчелегендә узган. Кавем кешеләре мах¬ сус биюләр, җырлар белән яңгыр чакырганнар, уңышның мул булуын яисә ауның уңышлы чы¬ гуын теләгәннәр. Барлык кардәшләр үзләрен бер борынгы ба¬ бадан — кешедән яисә хайваннан килеп чык¬ кан дип санаган. Өйләнү өчен икенче бер ыруг кызын гына ярәшкәннәр. Шундый гадәт ур¬ нашкан: бер ыруг ирләре икенче ыругтан ки¬ лен төшергән, ә үзләренең яшь кызларын шул ыругка кияүгә биргәннәр. Шулай итеп, ыруг- Борынгы туку ста¬ ногы. Хәзерге заман рәсеме. Бүрәнәдән чокып ясалган борынгы көймә. Хәзерге заман рәсеме. 23
лаР хатын-кызларын алмашып торганнар һәм үзара ныклы берлектә яшәгәннәр. Бер төбәктә яшәүче берничә ыруг общинасы кабилә хасил В # иткән. Кабиләне аксакаллар шурасы идарә иткән. V Ул кабиләдәшләр арасындагы бәхәсләрне хәл кылган һәм җәзалар билгеләгән. Кешене каби- L ". 1 ләдән куу иң каты җәза булып саналган, чөнки / \ кеше ялгызы гына яши алмаган. 5. Җаннар, потлар һәм корбаннар. Без сугыш алласы ПОТЫ. хәзеР теРе затлар бар һәм шулай ук җансыз әйберләр бар дип исәплибез. Борынгы кеше өчен исә табигатьтәге һәрнәрсә тере һәм җан¬ лы булган. Мәсәлән, кояш иртән туа, ә кичен үлә дип уйлаган¬ нар. Агачка таяк белән суксаң, гүелдәү тавышы килә. Борынгы кеше моны «агач рухы» ыңгыраша дип ышанган. Шундый ук рухлар барлык үләннәрдә яисә ташларда, болыт¬ ларда, яшендә, җилдә яши дип уйлаганнар. Иң кодрәтле рухлар¬ ны кешеләр аллалар дип йөрткәннәр. Тирә-яктагы барлык нәрсә җанлы булгач, кеше икенче бер кеше белән генә түгел, ә бәлки кояш яисә яңгыр белән дә аңлаша ала дигән сүз. Алар синең үтенечне — догаңны кабул итсен өчен, мөрәҗәгать итә белергә генә кирәк. Шулай ук, рухлар рәхимлерәк булсын өчен, аларга бүләкләр китерергә кирәк. Ри¬ ду алдыннан сихерләү йоласы. Хәзерге здман рәсеме. 24
зыктан да яхшырак бүләкнең булуы мөмкинме соң! Рухлар өчен иң беренче чиратта ризыкны корбан иткәннәр дә. Кешеләр агачтан, балчыктан һәм таштан аллаларның һәм рухларның сыннарын һәм сурәтләрен ясаганнар. Бу сурәтләр потлар дип атала. Потның күңелен күрү өчен корбан китергәннәр. Ләкин, ко¬ рылыктан иген уңмаса яисә хайваннары ерткычларга эләксә, кешеләр рухларга ачуланганнар да. Потны почмакка бастырган¬ нар, хәтта чыбык белән кыйнаганнар. Борынгы кешеләр аларның тормышы белән гайре-табигый көчләр идарә итә дип ышанганнар, бу көчләргә догалар кы¬ лып, корбан китереп һәм башка йолалар белән йогынты ясап була, дип уйлаганнар. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: балта, китмән, урак, он тарткыч, эрләү, туку, чыпта, җаннар, аллалар, аксакал, аксакаллар шурасы, кабилә, пот, дога, корбан, дини йола. ■ Үзегезне тикшерегез. 1. Борынгы хатын-кызларның нинди күзәтүләре игенчелек барлыкка килүгә сәбәпче булган? Аларның нинди күзәтүләре балчыктан чүлмәк ясау ысулы тууга китергән? 2. Борынгы игенчеләрнең өч төп хезмәт кораллары хакында сөйләгез. Алардан ничек файдаланганнар? 3. Иң беренче кайсы җәнлек кулга ияләштерелгән? Кешеләргә ул ничек ярдәм иткән? 4. Ни өчен кардәшләр аксакаллар сүзен тоткан? Карта белән эшләгез (кара 9 б.). Иң борынгы игенчелек төбәген табыгыз. Ни өчен, галимнәр фикеренчә, игенчелек нәкъ шул төбәктә барлыкка килгән? Даталар белән эшләгез. Кайсы элегрәк булган: акыллы кешенең барлыкка килүеме, әллә игенчелек иртәрәк яралганмы? Күпмегә элегрәк? § 5. Тигезсезлекнең һәм аксөякләрнең барлыкка килүе 1. Һөнәрчелекнең үсүе. Гади генә тупас чүлмәкне кызыл бал¬ чыктан һәркем әвәли алган. Әмма нык һәм төрле рәвешләрдәге матур савытларны ясау осталык таләп иткән. Чүлмәк ясаучы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә алмаган, ул үз һөнәрен яхшы белергә тиеш булган. Шулай итеп, ул һөнәрчегә1 әверелгән. Гадәттә савытларны кул белән генә әвәләп түгел, әйләнмәле чүлмәк ясау түгәрәгенә куеп ясаганнар, аларны гади учакта түгел, ә махсус мичләр эченә тыгып яндырганнар. Кайчакта учакка саф бакыр кисәкләре эләккән. Алар ут эчендә йомшаганнар һәм эрегәннәр. Кешеләр кызган бакыр кисәгенә 1 һөнәрче — савытлар, эш кораллары ясау, туку һәм башка әйберләр җитештерү белән шөгыльләнүче кеше. 25
ясау. Җиз балта һәм аны кою өчен форма. Хәзерге заман рәсеме. Әйләнмәле чүлмәк ясау түгәрәге. Кулдан балчык савытлар суккач, аның рәвеше үзгәрүен шәйләгән. Бу сыйфаты бакырдан пычаклар, безләр һәм башка әйберләр чүкеп ясарга мөмкинлек биргән. Ан¬ нары кешеләр рудадан бакыр эретергә, эрегән бакырны төрле формаларга салырга һәм кирәк рәвешле җиз әйберләр ясарга өйрәнгәннәр. Көнбатыш Азиядә моннан 9 мең еллар элек яңа һөнәр — металл эшкәртү барлыкка килгән. Бакыр — кешеләр хезмәт кораллары ясарга өйрәнгән беренче металл була. Осталар шулай ук алтын һәм көмеш ке¬ бек кыйммәтле металлар белән дә эш итәргә өйрәнгәннәр, төрле бизәнү әйберләре ясаганнар. Бакырдан эшләнгән хезмәт кораллары кешеләрнең тормышын җиңеләйткән. Ләкин ба¬ кыр рудасы табигатьтә бик сирәк очрый, шуңа күрә бакыр әйбер һәр йортта да булмаган. 2. Сабан уйлап табу. Җиңел китмән белән җир йомшарту бик авыр һәм озак булган. Бо¬ таклы бүрәнәне, ягъни яисә зур «китмән»не сөйрәп, җир өстеннән сай гына буразна ясап барырга була. Әлбәттә, бу ысул эшне тизләтә, ләкин күп көч сорый. Шунда кеше, авыр 26
«китмәнен» сөйрәп бару өчен, үгез җигә башлаган. Шулай итеп сабан барлыкка килгән. Сабан гади китмән эшкәртә алмаган каты җирләрне дә йом¬ шарткан. Кешеләр китмән белән эшкәртеп булмаган җирләргә күченеп утыра башлаганнар. Хәзер инде сабан ярдәмендә зур-зур кырларны эшкәртә алганнар. Авыллар зурая, уңыш алу арта бар¬ ган. Сабан уйлап табу, җир йомшарту өчен хайваннарны куллану, җиз эш кораллары барлыкка килү белән бөтен общинаның кыр¬ да бергә эшләү зарурлыгы беткән. 3. Һәр гаиләнең үз хуҗалыгы. Игенчеләр авылларында акрынлап яңа тәртип урнаша башлаган. Община зур гаиләләрдән торган, һәр гаиләнең терлекләре, хезмәт кораллары булган һәм ул үз җирендә үз хуҗалыгын алып барган. Хәзер инде җыелган уңыш «уртак казанга» кереп бармаган, гаилә башлыгы аның белән үзе теләгәнчә эш иткән. Кешеләр үз көчләренә генә та¬ яна алуларын аңлап тырышыбрак эшләгәннәр. Ләкин төрле кеше була бит: уңган һәм тырышлар зур уңыш җыеп алганнар, терлекләрнең баш санын тизрәк арттырганнар. Кайбер гаиләләр башкаларыннан баерак яши башлаган. Шул ук вакытта гаиләләр бер-берсенә ярдәмләшеп, булы¬ шып яшәргә мәҗбүр булганнар. Мәсәлән, күршеләр бергәләп сибәргә су алу өчен уртак буа ясау яки сазлыкны киптерү турын¬ да килешә алганнар. Ләкин бу вакытта инде аларның кардәшме, түгелме икәнлеге зур роль уйнамаган. Иң мөһиме — алар күршеләр һәм бер-берсенә таянып яшәргә тиешләр. 4. Аксөякләрнең бүленеп чыгуы. Общинада әйбер урлаган кеше иң кырыс җәзага тартылган. Ләкин читләрнекен тартып Агач сабан. Реконструкция. 27
Борынгы игенчеләр һәм терлекчеләр авылы. Хәзерге заман рәсеме. алу начарлык дип түгел, киресенчә, кыюлык дип саналган. Бер кабилә икенче кабиләне талау, уңдырышлы җирләрен тартып алу өчен сугышка чыккан. Сугышлар алып бару өчен кабилә башлыгы — юлбашчы сайлап куелган. Ул, күрше кабиләләргә һөҗүм итү өчен, даими рәвештә кардәшләрен һәм дусларын җыйган. Табышның бер өлешен ул үзенә алган, калганын кабиләдәш сугышчыларга тараткан. Юлбашчы, аның дуслары һәм көрәштәшләре абруй ка¬ занганнар, аларны танылган аксөякләр буларак данлаган¬ нар. Аксөяклек буыннан буынга күчкән. Аксөякләрнең һәм юлбашчының балалары, гәрчә акыл һәм батырлыклары белән аерылып тормасалар да, шундый ук хөрмәттән файдаланганнар. Юлбашчы да шулар арасыннан сайланган. Аларга җирләрнең иң яхшы кишәрлекләре, хәрби табышның зуррак өлеше бүлеп бирелгән. Сугышта әсирлеккә төшкән кешеләрне юлбашчы һәм башка күренекле затлар үзләренә кол иткән. Кабилә эчендә тигезсезлек килеп туган: берәүләр аксөяк, икенчеләре — аксөяк түгел; берәүләр баерак, икенчеләре — ярлы. Зур торулыклар тора-бара балчыктан өелгән калкулыклар һәм диварлар белән әйләндереп алынган шәһәрләргә әверелә баш¬ лаган. Шәһәрләрдә күренекле кешеләр — аксөякләр яшәгән. Аксөякләргә иң яхшы һөнәрчеләр эшләгән. Теләсә кемнең дә бакыр сугыш кораллары, затлы киемнәре һәм алтын бизәнү 28
әйберләре булмаган. Алар аксөякләрдә генә булган. Шәһәрләрдә потлар куелган изге урыннар булган. Юлбашчылар кабилә яшәгән бөтен җирдә хакимлек иткәннәр. Алар дәүләт башлык¬ ларына — патшаларга әверелгәннәр. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: һөнәрче, әйләнмәле чүлмәк ясау түгәрәге, сабан, кабилә юлбашчысы, күренекле кешеләр (аксөякләр), коллар, шәһәр, изге урын, патша. Үзегезне тикшерегез. 1. һөнәрчеләр нәрсә белән шөгыльләнгәннәр? Берничә шөгыльне атагыз. 2. Ни сәбәпле бер гаилә көче белән хуҗалык алып бару мөмкин һәм файдалы була башлаган? 3. Яуга чыгу кабилә юлбашчыларына һәм аксөякләргә ни өчен кирәк булган? 4. Аксөяк гаиләләре нинди милеккә ия булган? 5. Шәһәрләргә әверелгән торулыклар нинди үзгәрешләр кичергән? Җавабыгызда түбәндәге сүзләрне кулланыгыз: зурлык, ныгытмалар, халык составы, дини йолалар башкару урыны. Нәтиҗә ясыйбыз • Борынгы кешеләр тормышында аларның ачышлары нинди роль уйнаган? (Терәк сүзләр: ут, тораклар, кием-салым, җәя һәм уклар, игенчелек һәм терлекчелек, чүлмәкчелек, тукучы¬ лык, металлар.) • Кешеләр арасындагы тигезсезлек нәрсәдә чагылган? (Терәк сүзләр: күренеклеләр (аксөякләр) — түбәннәр, байлар — ярлы¬ лар.) 3 бүлек Тарихта еллар исәбе ►► Безнең эра ничә ел, тулы гасыр һәм тулы меңъеллык дәвам исәпләп чыгарыгыз. итә, Тарихны өйрәнгәндә теге яки бу вакыйганың кайчан бул¬ ганын, кайсы вакыйганың иртәрәк, кайсысының соңрак һәм күпмегә соңрак булганын белү мөһим. Вакытның зур араларын еллар белән саныйлар, йөз ел йөзьеллыкны яисә гасырны тәшкил итә, ә бер дистә гасыр меңъеллык була. Борынгы заман тарихының вакыйгалары моннан күп га¬ сырлар, хәтта күп мең еллар элек булып узган. 29
1. Вакытны еллар белән исәпләү. Борынгы игенчеләр акрынлап ел озынлыгы турында фикер йөртә башлаганнар. Алар бер яздан икенче язга, бер уңышны җыйганнан соң икенче уңышка хәтле бер чамадарак көннәр саны үткәнлеген төшенгәннәр. Кешелек дөньясы тарихында беренче булып елның озынлыгын (365 тәүлек) Борынгы Мисыр кешеләре исәпләп чыгарганнар. Анда игенчелек моннан 5 мең еллар элек үк инде төп шөгыль бу¬ лып саналган. Вакытны еллап исәпләргә өйрәнгәннәр. Кешеләр кайсы елда нинди мөһим вакыйга — калага нигез салу, су басу, сугыш булга¬ нын истә калдыра башлаганнар. 2. Борынгы заманнарда елларны ничек исәпләгәннәр? Төрле илләрдә төрлечә. Мәсәлән, Борынгы Мисырда яңа патша тәхеткә утыру белән ел исәбе яңадан башланган. Патшаның ха¬ кимлек итүенең беренче елы беренче ел дип исәпләнгән, икенче¬ се — икенче ел һ.б. Бу патша үлеп, икенчесе тәхеткә утырганда яңадан беренче ел башланган, аннан соң икенче, өченче... Дөньядагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе булып саналган Римда ел исәбе бүтәнчәрәк булган. Римга нигез салынган елны римлылар беренче ел дип исәпләгәннәр, аннары икенче, өченче ел киткән. 3. Без куллана торган ел исәбе. Бу ел исәбе күптән барлыкка килгән һәм христиан диненә нигез салган Иисус Христоска (Гай¬ са пәйгамбәр) табыну белән бәйле. Иисус Христосның тормышы һәм газаплы үлеме турындагы риваятьләр моннан ике мең еллап элек барлыкка килгән. Ул за¬ маннарда Иисуска табынучылар аның Илаһи Зат булуына һәм үлгәннән соң күккә ашуына ышанганнар. Берничә йөз елдан соң христиан дине, Иисус Христоска табы¬ ну күп илләргә таралган. Менә шунда дин тотучыларның берсе ел исәбен Иисус туган вакыттан алып барырга тәкъдим иткән. «Аның туган елы беренче ел булсын, — дигән ул, — аннан соңгы ел икенчесе һәм шул тәртиптә». Үзе уйлаганча, ул Иисусның ту¬ ган елын исәпләп чыгарган. Бу — Римга нигез салынганнан соң 753 нче ел. Безнең ел исәбендә ул елны беренче ел дип санау ка¬ бул ителгән. Бөтен тарихи вакыйгалар өчен бу ел саный башлау ноктасы булып исәпләнә. 30
Безнең эрага кадәр Безнең эра 753 73 1147 1799 2012 Римның нигезләнүе Спартак күтәрелеше башлану Мәскәү турында беренче искә алу А.С.Г1ушкинның тууы «Вакыт сызыгы». Мәсәлән, без, елъязмада Мәскәү ту¬ рында беренче мәртәбә искә алу 1147 елга карый яисә А.С. Пушкин 1799 елда туган, дибез. Дини кешеләр бу сүзләргә, Христосның тууыннан, дигән сүзләр өстиләр. Иисус Христосның тууыннан алып Безнең эрага кадәр Безнең эра Безнең эрага кадәр еллар исәбе. барыла торган ел исәбе акрынлап төрле илләрдә кабул ителгән. Безнең илдә ул моннан 300 еллар элек Петр I тарафыннан гамәлгә кертелгән. Христос туган елдан башлана торган ел исәбе безнең эра (кы¬ скартып б.э.) дип атала. Безнең эра инде ике мең елдан артык ва¬ кыт дәвам итә. «Вакыт сызыгын» рәсемгә төшереп карыйк. Вакыт агымы сулдан уңга таба бара дип исәплик. Аркылы сызыкча ярдәмендә безнең эраның башы билгеләнгән. Күп кенә тарихи вакыйгалар безнең эрага кадәр булган. Мәсәлән, колларның Спартак җитәкчелегендәге мәшһүр вос¬ станиесе безнең эрага кадәр 73 ел элек башланган. Бу елны без безнең эрага кадәр 73 нче ел дип атыйбыз һәм «вакыт сызыгын¬ да» аны аркылы сызыкчадан сул якта урнаштырабыз. Безнең эрага кадәр 73 нче елдан соң килгән ел ничәнче ел була? «Безнең эрага кадәр еллар исәбе» рәсемен карыйк. Берәр вакыйга, мәсәлән, сугыш башлану, шәһәргә нигез салу, су басу безнең эра башланганчы бер ел алдан булган дип күз ал¬ дына китерик. Бу очракта без, бу вакыйга безнең эрага кадәр 1 нче елда булган, дибез. Әгәр дә бүтән берәр вакыйга аннан бер ел элек булган булса, без, бу вакыйга безнең эрага кадәр 2 нче елда булган, дип әйтәбез. 31
Ниһаять, өченче вакыйга тагын бер ел элек булып узган булса, без, ул безнең эрага кадәр 3 нче елда булган, дибез. «Вакыт сызыгында» күренгәнчә, безнең эрага кадәр 3 нче ел¬ дан соң 2 нче ел, ә аннан соң 1 нче ел килә. Димәк, безнең эрага кадәрге 73 нче елдан соң безнең эрага кадәр 72 нче ел килгән. Нәтиҗә ясыйбыз • Ни өчен ел фасыллары (сезоннар) һәм аларның озынлыгы ту¬ рындагы карашлар һәм фикерләр борынгы игенчеләрдә генә барлыкка килгән, аларга кадәр андый фикерләр булмаган? • Борынгы заманда булган ел исәпләренең кайсы җайлырак: мисырлыларныкымы, римлыларныкымы? Кайсы ягы белән җайлырак? • Нәрсә «безнең эра» дип атала? Безнең эрага кадәр булып узган вакыйгаларның даталары белән эшләгәндә нинди кыенлыклар туарга мөмкин?
БОРЫНГЫ КӨНЧЫГЫШ СРЕДИЗЕМНОЕ МОРЕ в. Севан АШШУР- ’Каде! MEIW AXET^TOI ФИВ поро. 3Асуан Мегиддо 1ЕРУСАЛИМ ТТУСА чз* >ШНуН№К .Киш ДНиппур Аккад ВАВИЛО1 инаискиц <п-ов < .архемиш АСС, j—'Арвад/ Библ /■ Л-5 Сидонл\г- Тир.:А-Җ-Дамаск о. Кипр ФИВЫ € 2-й порог Таулар һәм калкулыклар Түбәнлекләр Төп игенчелек төбәкләре Оазислар Борынгы дәүләтләрнең башкалалары Әһәмиятле шәһәрләр Бакыр рудниклары Алтын рудниклары Таш чыгару урыннары Мөһим сәүдә юллары
Борынгылыктан — цивилизациягә Моннан 5 мең еллар элек беренче дәүләтләр барлыкка килә. Дәүләт башында гадәттә патша торган. Хакимиятне ул атасыннан варис итеп алган, соңыннан аны улына тапшырган. Һәр патшалык билгеле бер мәйданны биләгән, анда шәһәрләр төзелгән. Патшага гаскәр хезмәт иткән. Дәүләтнең төп шәһәрендә — башкалада патша сарае һәм казна урнашкан. Казнада булган байлыкларны исәпләү өчен, шулай ук патша әмерләрен язып бару өчен язу уйлап табылган. Кешеләр сугару каналлары төзергә, сазлыкларны кипте¬ рергә, мул уңышлар үстереп җыярга өйрәнгәннәр. Тик бу казанышларның нәтиҗәләре белән бөтен кеше дә тигез файдалана алмаган — борынгы заманда кешеләр арасында тигезсезлек булган. Берәүләр бай һәм ирекле тормышта яшә¬ гәннәр, ә икенчеләре ярлылыкта һәм коллыкта газапланганнар. Дәүләтләр игенчелек төп шөгыльгә әверелгән җирләрдә барлыкка килгән. Игенчелек уңдырышлы туфраклы зур елгалар тирәсендә аеруча тиз үскән. Иң беренче патшалыкларның берсе Нил елгасы буенда барлыкка килгән. 4 бүлек Борынгы Мисыр ►► Бүлек белән танышкач, түбәндәгеләрне тасвирлагыз: 1. Борынгы Мисырда дәүләт төзелеше (терәк сүзләр: фиргавен, түрә, язмачы, каһин). 2. Мисырлыларның мәдәни казанышлары (терәк сүзләр: корылмалар, статуялар (сыннар), язу, календарь). § 6. Нил буйларындагы дәүләт 1. Мисыр иле. Төньяк-Көнчыгыш Африкада чиксез зур чүл¬ ләр җәелгән. Кызгылт сары комнар арасында бары тик Кырыс кыя ташлар гына калкып тора. Шушы җирләр буйлап дөньяның иң зур елгаларыннан берсе — Нил ага. Аның үзәнлеге яшеллек 34
белән капланган — яр буйларында хөрмә пальмалары, хуш исле сәрви агачлары, папирус дигән озын камышлар үскән. Нил суында крокодиллар һәм төрле-төрле балыклар, яр буе әрәмәлекләрендә су сыеры, кыргый мәче, үрдәкләр, казлар, пеликаннар яшәгән. Кайда су — шунда тереклек. Нил агымы үз юлында куркынычлы таш киртәләргә — бусагаларга очраган. Урта диңгезгә койганда елга зур өчпочмак ясый торган берничә тармакка бүленгән. Бу — аның дельтасы. Нилдан еракта комнар арасында сирәк кенә яшеллек утраулары — оазислар очраган. Андый урыннарда җир астыннан бәреп чыккан чишмәләр тирәсендә пальмалар һәм куаклар үскән. Нил елгасының беренче бусагасыннан алып Урта диңгезгә кадәрге аралыкта урнашкан ил Мисыр (Египет) дип атала. 2. Нил ташулары. Нил Үзәк Африкада башланып китә. Җәй башында анда каты яңгырлар ява, тау түбәләрендәге карлар эри. Су ташкыннары, туфракны ашый-ашый, елгага ыргыла. Шулай итеп, Нил үзе белән ләм — ярым черегән Папирус камышы. Нил яры. 35
Борынгы таш плитә (б.э.к. 3000 еллар тирәсе). Төньяк һәм Көньяк Мисыр патшалары таҗлары. үсемлекләрнең һәм кызгылт тау токымнарының вак кисәкчекләре.) Һәр елның июнендә Нилда ташу башланган. Ташу алдыннан елганың киңлеге яртысына хәтле кимегән. Яр буендагы кара җирне кояш киптереп бетергән, яфраклар тузан белән капланган. Барча тереклек сусаудан хәлсезләнгән. Мисырда яңгырлар булмый диярлек. Менә берзаман су арта башлый. Нилның суы башта болганчык яшел, соңыннан кызыл төскә керә. Су, текә ярларга җиткәнче көн саен күтәрелә барып, бөтен үзәнлекне тутыра. Нил сусаган җирне терелткән. Өлкән¬ нәр һәм балалар Шатлыкларыннан су эчендә уйнап йөргәннәр. Киң дулкыннар үзләре белән бергә ялтыр тәңкәле балыклар да ияртеп килгәннәр. Алар өстендә кошлар бөтерелгән. Бары тик ноябрьдә генә Нилның сулары үз юлына кайткан һәм ул яңадан үтә күренмәле зәңгәр төс алган. Ташудан соң кырларда дым белән бергә уңдырышлы ләм дә калган. Нил үзәнлегендәге туфрак бик йомшак һәм ашлы. Шуңа күрә аны гади агач китмән белән дә эшкәртеп була. Югары уңышлар китергәнгә күрә, Мисыр җире күпсанлы халыкны, шул исәптән үзе җир эшкәртә алмаган һөнәрчеләрне дә, сугышчыларны да, Мисыр дәүләте хөкем¬ дарының якыннарын һәм хезмәтчеләрен дә туйдыра алган. 3. Мисырны берләштерү. Бөтен Мисырны үз эченә алган дәүләт кинәт кенә оешмаган. Башта кырыкка якын кечкенә патшалыклар булган. Алар үзара сугышып торганнар — һәркем күршесен яулап алырга омтылган. Нәтиҗәдә ике зур патшалык барлыкка килгән: Нилның түбән агымында — дельтада Төньяк Мисыр урнашкан, ә үрге агымында — Көньяк Мисыр. Көньяк Мисыр патшасы озын шлемга охшаган 36
ак таҗ кигән. Төньяк Мисыр патшасының таҗы кызыл төстә булган, арты бераз калкып торган. Ике патшалык арасында рәхимсез сугышлар барган. Бу чор турында мәшһүр Мисыр рельефы — ташка кисеп ясалган кабарынкы рәсем сөйли. Анда Көньяк Мисыр таҗын кигән патша үзенең дошманына кизәнгән итеп сурәтләнгән. Аста качып баручы дошманнар күрсәтелгән. Б.э.к. 3 мең еллар элек Көньяк Мисыр патшасы Төньяк Мисырны тулысынча буйсындырган һәм илне берләштергән. Ул берсе икенчесе эченә беркетелгән сыман ике катлы Ике катлы фирга¬ вен таҗы. Хәзерге заман рәсеме. таҗ кия башлаган. Мисырның хөкемдарларын фиргавеннар дип йөртәләр. Мисыр дәүләтенең беренче башкаласы Мемфис шәһәре булган. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: елга бусагалары, елга ләме, чүлдәге оазис, рельеф, фиргавен, башкала. Үзегезне тикшерегез. 1. Дөнья картасында Мисыр урнашкан урынны атагыз. 2. Нил ташулары хакында сөйләгез. 3. Борынгы Мисырда бердәм дәүләт ничек оешкан? Карта белән эшләгез (кара 33 б.). Нилның 1 нче бусагасын, Нил дельтасын, Мисырдагы бердәм дәүләт башкаласын, бакыр рудасы ятмаларына бай ярымутрауны табыгыз. Аның исемен атагыз. fTTJ Иллюстрацияләрне карагыз. 1. Мисырның фотографиядәге табигате (кара 35 б.) белән сезнең мәктәп урнашкан җирнең табигатен чагыштырыгыз. Аерма нәрсәдә? 2. Борынгы Мисырның таш плитәсендә (кара 36 б.) ни өчен бик зур гәүдәле кеше сурәтләнгән? Уйлагыз. Мисырлыларның Нилга багышланган мактау җырындагы «Ул килгәндә исә җир куана һәм барча тереклек шатлык кичерә» дигән юлларга нинди мәгънә салынган? ◄◄ § 7. Мисырда игенчеләр һәм һөнәрчеләр ничек яшәгән Нинди кешеләрне һөнәрчеләр дип атыйлар, исегезгә төшерегез (кара § 5, п.1). Алар нәрсә белән шөгыльләнгәннәр? 1. Мисыр халкы: фиргавеннан гади игенчегә чаклы. Фиргавен Мисырның кодрәтле хуҗасы булган. Барлык шуралар — аксөякләр, патша киңәшчеләре, хәрби башлыклар аңа буйсынган. Күпсанлы язмачылар фиргавенгә һәм аның 37
түрәләренә хезмәт иткән. Яхшы өйрәтелгән зур гаскәр фиргавеннең ныклы таянычы булган. Мисыр халкының күпчелеген тәшкил иткән игенчеләр һәм һөнәрчеләр кырларда, төзелештә, остаханәләрдә эшләгәннәр. Алар үз-үзләрен генә түгел, шулай ук фиргавенне, аның түрәләрен, язмачыларны, сугышчыларын да туендырырга тиеш булганнар. Игенчеләр салым түләгәннәр: үстерелгән уңышның һәм хайван үрчеменең шактый өлешен казнага биргәннәр. 2. Игенчеләр хезмәте. Җирләрне сугару авыр хезмәт таләп иткән. Мисыр рәсемнәрендә без мисырлыларның Нил буенда каналлар һәм озын җир өемнәрен ничек ясаганнарын күрәбез. Бөтен үзәнлек шахмат тактасына охшаган булган. Җир өемнәре арасындагы шакмакларда ташудан соң калган су озак сакланган. Тора-тора су бозылмасын өчен, аның кирәгеннән артыгын махсус Мисырлыларның Нилга һәм Кояшка багышланган мактау җырлары Дан сиңа, Нил! Син Мисырны җанландырасың! Судан ерак урнашкан чүлне сугарасың, Син — балыклар һәм кошлар патшасы, Игеннәрне һәм үләннәрне барлыкка китерәсең, Икмәк һәм барча ризыкларны бирәсең! Әгәр дә ул тоткарланса, яшәү бетә, кешеләр үлә. Ул килгәндә исә җир куана һәм барча тереклек шатлык кичерә. * * * Син көнбатышта баеганда — җир үлем кебек караңгылыкка чума. Шулвакыт үз ояларыннан ерткыч хайваннар һәм агулы еланнар чыга. Син көнчыгыштан чыгып килгәндә — караңгылык кача, ә җир бәйрәм итә. Синең нурларыңнан басудагы үләннәр терелә. Кошлар, һаваларга менеп, сиңа мактау җырлыйлар. Синең яктылыгың елганың эченә үтеп керә, балыклар суда уйныйлар. Кешеләр уяналар, сиңа таба кулларын сузалар һәм эшкә керешәләр. 38
«капкалар» аша елгага кире агызганнар. Дым җиргә сеңгән, ә уңдырышлы ләм утырып калган. Нилдан ерак урнашкан кырларны сугару өчен каналлар казыганнар. Шадуфлар (кара 40 б.) ярдәмендә бакчаларга су сипкәннәр. Борынгы Мисыр осталары игенче хезмәтен чагылдырган рәсемнәр ясаган. Шул арның берсендә без кешеләрнең каналлар чистартуын һәм җир өемнәрен ныгытуын, җирне китмән яисә сабан белән эшкәртүен, арпа яисә бодай орлыкларын чәчүен, урак белән башак уруын һәм көлтә бәй ләвен күрәбез. Аннары алар, ашлыкны сугу өчен, башаклар өстеннән терлек көтүен үткәрәләр. Соңыннан, ашлыкны җилгәрү өчен, өскә чөеп аталар, Борынгы Мисыр дивар рәсемнәре. 39
Сыер саву. Борынгы Мисыр дивар рәсеме. Игенче йорты. Хәзерге заман рә¬ семе. шунда аның кибәге читкә оча, һәм, ниһаять, ашлыкны амбарларга салалар. 3. Мисыр кешесендә кунакта. Өйдә калган ашлыктан хатын-кызлар он ясыйлар. Моның өчен бөртекләрне ике таш арасында уалар. Шул оннан камыр басып көлчә пешерәләр. Мисырда агач бик аз, шуңа күрә балаларны коры чирәм, чыбык-чабык һәм тирес җыярга җибәрәләр. Тиресне киптергәч, ягулык итеп кулланалар. Аш вакытында табында, көлчәдән башка, бер-ике баш суган, каклаган балык булырга мөмкин, кайвакыт татлы җимешләр — хөрмә, йөзем, инҗир куелган. Бәйрәмнәрдә мисырлылар ит ашыйлар, сыра һәм шәраб эчәләр. Гади мисырлының йорты кызыл балчыктан яки ләм сыланган камыштан эшләнгән, түбәсенә киң пальма яфраклары яки камыш чыпта ябылган. Ишекне бикләмиләр — барыбер урлар әйбер юк. Җир идәнгә камыштан үрелгән чыпталар җәелгән, учак янәшәсендә кызыл балчыктан эшләнгән савыт-сабалар тора. Хуҗаларның өстендә киемнәр бик аз, чөнки эссе. Әмма алар төрле бизәнү әйберләре, Шадуф. Хәзерге заман рәсеме. 40
Йорт төзү. Борынгы Мисыр рәсеме. бәхетсезлекләрдән, яман рухлардан саклый торган бөтиләр (тишелгән вак ташлар, кабырчыклар, муенсалар, кечкенә фигуркалар, мәсәлән, котсыз чырайлы һәм кәкре аяклы Шайтан сыны) тагып йөрергә яраталар. 4. Һөнәрләр һәм товар алмашу. Моннан дүрт мең ел элек яшәгән Мисыр рәссамы йорт төзелешен сурәтләгән. Берәү китмән белән кызыл балчык казып чыгара, икенчесе кувшин белән буадан су ала, өченчесе балчык изә, бүтәннәре кирпеч ясыйлар, аларны көянтәләр белән ташыйлар, дивар өяләр, аның тигезлеген карыйлар. Мисырда чүлмәкчеләр, тукучылар, тире иләүчеләр, кораб төзүчеләр, балта осталары һәм башка һөнәр ияләре булган. Шундый рәсемнәр дә сакланган: бер хатын тезләнеп утырган, аның алдында балчык савытлар тора. Янәшәдә бар кеше басып тора: ул аңа балык тәкъдим итә. Бу — сәүдәнең иң гади төре, әйбер алмашу. Ул заманда әле акча булмаган, әйберләрне бәяләгәндә бөл ай дигәннәр: моның бәясе — бер сыерлык, яисә ике капчык онлык, яисә ун бакыр балдаклык. 5. Язмачылар салым җыя. Борынгы Мисыр рәсемнәрендә язмачылар да сурәтләнгән. Алар тезләренә кәгазь куйганнар. Уң кулларында — камыштан ясалган каләм, ә запас каләм — Язмачы. Борынгы Мисыр рәсеме. Әйбер алмашып сәүдә итү. Борынгы Мисыр рәсеме. 41
колак артларында. Язмачылар — фиргавенга һәм түрәләргә бик кирәк кешеләр. Алар нәрсә кушылса шуны исәпләп, язып алганнар: күпме ашлык җыелган, игенчеләр эшкәрткән кырлар күпме мәйданны били, ел саен кем күпме салым түләргә тиеш. Игенчеләр алардан курык¬ каннар һәм язмышларыннан Нилда корабль. Борынгы Мисыр рәсеме. зарланганнар: саранча һәм корт- лар игеннәрне бозганнар, кырлар¬ да тычканнар күренә башлаган. Ләкин тиешле вакытта көймәгә утырып язмачы килә, аның янында чыбык һәм таяклар тоткан берничә сакчы да була. Салым түләү өчен ашлыгы җитмәсә, алар игенчене кыйнаганнар. Язмачы рәхимсез — ул фиргавеннең амбарларын ашлык белән тутырырга тиеш. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: түрә, язмачы, салым, сугару, язулы бизәк, бөти. Тасвирлагыз. 1. «Шадуф» рәсеме (кара 40 б.). Болай башлагыз: «Шадуф җиргә утыртылган баганалардан, аларны тоташтыручы аркылыдан һәм аркылы өстенә куелган чайкалып торучы колгадан гыйбарәт. Колганың бер башында — таш, икенче башында тире чиләк...» 2. Диварга ясалган «Сок сыгу» рәсеме (кара 39 б.). Болай башлагыз: «Игенчеләр таш мичкә эченә кереп басканнар һәм, җепкә тотынып, аяклары белән виноград изәләр...» Игенче исеменнән аның тормышының бер көне ничек узуы хакында хикәя төзегез. Хикәядә игенченең кием-салымын, аның йортын, төшке ашын, кырда эшләвен (мәсәлән, җир сөрүен) тасвирлагыз. § 8. Мисыр түрәсенең тормышы ◄◄ Исегезгә төшерегез, «үлеләр патшалыгы»на ышану нидән гыйбарәт (кара § 3, п.4). 1. Түрәләрнең төрбәләре нәрсә турында сөйли. Мисыр игенчеләренең һәм һөнәрчеләренең йортлары инде күптән җимерелгән. Аларның исемнәре онытылган, ә каберләре ком астында калган. Ә аксөякләрнең тормышы турында без күбрәк беләбез. Түрә әле исән чакта ук аның өчен таш төрбә төзегәннәр, 42
аның диварларын язулар, рәсемнәр һәм рельефлар белән бизәгәннәр. Мисырлылар барлык сурәтләр һәм таштан чокып ясалган сыннар могҗиза белән терелә ала дип ышанганнар. Шуңа күрә түрә, үлгәннән соң да шулай ук һәм тагын да яхшырак яшим дип уйлап, үзен, йортын, хатынын, балаларын һәм барлык милкен төрбә диварларында сурәтләргә кушкан. 2. Түрәнең утарында. Борынгы Мисыр рельефларын һәм төрбәләр диварларындагы рәсемнәрне караганда, түрәнең зур һәм матур йортта яшәгәнен күрәбез. Йорт бакча эчендә, чәчәкләр һәм җиләк-җимеш агачлары арасында урнашкан. Бакча уртасында буа булган. Эсседә хуҗа су кырыенда, күләгәдә ял иткән. Түрәнең киеме нечкә җитен тукымадан тегелгән. Кунаклар кабул иткәндә яисә берәр җиргә барганда, ул күп итеп төрле бизәнү әйберләрен: алтын беләзекләр, балдаклар, асылташлардан ясалган муенсалар таккан. Аның бүлмәләрендә фил сөягеннән эшләнгән бизәкләр белән бизәлгән агач кәнәфиләр, кыйммәтле әйберләр салынган зиннәтле тарт¬ малар булган. Төрбә диварындагы язуларда төрле ризыклар исемлеге бирелгән, ул ризыкларны (күп төрле Түрәнең утары. Хәзерге заман рә¬ семе. Борынгы Мисырда агачтан ясалган түрә сыны. 43
Таяклар белән җәза¬ лау. Борынгы Мисыр сурәтеннән ясалган рәсем. Фиргавен Рамсес тәхеттә. Борынгы Мисыр сыны. икмәк-күмәчләр, ит, кыздырылган кош ите, җиләк-җимеш, тәм-томнар, төрле сыралар) түрәгә исән чагында китергәннәр һәм үлгәннән соң да китереп торырга тиеш булганнар. Музыкантлар һәм биюче чибәр кызлар түрәнең күңелен ача. Хезмәтчеләр түрәнең һәрбер әмерен үтәргә әзер торалар. Берәр җиргә барасы булса, коллары аны махсус кәнәфигә утыртып күтәреп йөртәләр. Төрбә эченә хезмәтчеләрнең кечкенә сыннары да куелган. Мисырлылар, алар да терелеп, «үлеләр патшалыгы»нда үзләренең вафат бул¬ ган хуҗаларына эшләрләр дип ышанганнар. 3. Түрәләрнең хезмәте. Төрбәләрдәге язуларда түрәләр үзләренең эшләгән эшләре һәм фиргавен каршында ничек ышаныч казанулары турында сөйләгәннәр. Алар «үлеләр патшалы¬ гы »нда фиргавенгә якын булып калырга һәм дәрәҗәләрен сакларга хыялланганнар. Фиргавен түрәләргә төрле йомышлар кушкан. Берәүләр патшаның таш чыгару урыннарындагы эшләр белән җитәкчелек иткән, аннан төзелеш өчен таш китергәннәр. Икенчесе, сарайда фиргавенгә каршы оеш¬ тырылган фетнәне ачып, гаеплеләрне җәзага тарткан. Өченчесе игенчеләрнең үз вакытында фиргавен казнасына салым түләүләрен тик¬ шереп торган. Дүртенчесе Мисыр белән чиктәш Азия өлкәсенә хәрби яу оештырган һәм бу хакта шигырьләр язган: Бу гаскәр уңышлы әйләнеп кайтты, Күрше илне тар-мар итеп. Бу гаскәр уңышлы әйләнеп кайтты, Аларның йөзем бакчаларын бетереп. Бу гаскәр уңышлы әйләнеп кайтты, Әсирлеккә күпләрне алып. Патша галиҗәнапләре мине бик мактады. Үз хуҗаларының теләген үтәү өчен, түрәләргә хәрби отрядлар, сакчылар, шулай ук исәп-хисап алып бару өчен язмачылар бирелгән. 44
4. Сарай даирәсендәге түрә. Тантаналы кабул итүләр вакытында фиргавен тәхеттә утырган, аның кулларында хакимият билгесе булган таяк һәм камчы булган. Бу билгеләр аның хакимлек итү һәм җәзалау хокукларына ия булганлыгын чагылдырган. Мисыр хөкемдары янына кулларын күтәреп килгәннәр. Бу аны яратуны аңлаткан. Тәхет янына килгәч тезләнгәннәр һәм башларын җиргә органнар, фиргавен сөйләргә әмер биргәч кенә торып сөйли башлаганнар. Фиргавенгә мөрәҗәгать итеп, түрә аның кодрәтенә һәм акылына дан җырлаган. Ул үз сүзен «Хөкемдар үз ихтыярынча хәл итсен, чөнки без аның миһербанлыгы аркасында яшибез, һава сулыйбыз», дип тәмамлаган. Фиргавеннән күргән кадер-хөрмәтен түрә үз төрбәсе диварларына язып барырга кушкан. Еш кына аксөякләр дә үзләрен беркем түгел дип санаганнар. Чөнки барлык яхшылыклар да фиргавеннән килә дип уйлаганнар. Синухет маҗаралары (Борынгы Мисыр хикәяте) Синухет исемле бер түрә хәрби яу вакытында фиргавеннең улын озатып йөргән. Ул Мисыр хөкемдарының үлгәнлеге турында әйтү өчен хәбәрче килгәнен ишетеп алган. Фиргавеннең улы, туганнарыннан берәрсе тәхетне үз кулына алмасын дип, шунда ук башкалага киткән. Ә Синухет үзе, сарайда суеш булмагае дип, Мисырдан чыгып качкан. Ул Азия чүлләре буенча озак барган, сусап беткән, тамагы уттай янган: «Бу үлем тәме», — дип уйлаган ул. Ләкин бераздан Синухет көтүчеләрне очраткан, алар аны җирле кенәз янына алып килгәннәр. Кенәз аны ошаткан, гаскәр башлыгы итеп куйган һәм үзенең кызын биргән. Берзаман мондагы пәһлеваннарның берсе кунакны көрәшкә чакырган — откан кеше оттырганның барлык малын үзенә алачак. Синухет риза булган. Бу алышуны карарга бөтен кабилә җыелган. Синухетның дошманы моңа таба берничә ук аткан, ләкин тидерә алмаган. Шуннан соң ул Синухетка якынрак килгән, Синухет аңа сөңгесен кадаган. Күп еллар үткән. Синухет турындагы хәбәрләр Мисырга да барып җиткән, фиргавен аңа хат җибәргән: «Югары һәм Түбән Мисырның патшасы, Кояш углы үз түрәсенә кайтырга тәкъдим итә». Синухет кайткан, сарайга килгән, шунда тәхеттә утырган фиргавенне күргән. Аның каршына барып егылган һәм һуштан язган. Фиргавен аны күтәрергә әмер биргән, бакчалы һәм буалы йорт бүләк иткән. Хезмәтчеләр аны кырындырганнар, чәчләрен тараганнар, юганнар, затлы киемнәргә киендергәннәр, хуш исле майлар сөрткәннәр. Хәзер ул Азия күчмәләре шикелле җирдә түгел, җайлы ятакта йоклаган. Фиргавен әмере буенча ташчылар төрбә төзегәннәр. Ә эчендә алтын белән бизәлгән сынын куйганнар. 45
Фиргавеннең үзе янында булу бәхете һәркемгә тимәгән. Шуңа күрә, фиргавенне күргәч, дулкынланудан кайбер түрәләрнең тез буыннары йомшарып киткән, әйтер сүзләрен онытканнар, һуштан язганнар. Аларның каршында Мисырның бөек хөкемдары утыра бит! Хөкемдарның яраннары арасында булу түрә өчен мактаулы дип саналган. Патша, үзенең мәрхәмәтен белдерү йөзеннән, кайбер түрәне, мәсәлән, «фиргавеннең сандалын тотып йөрүче» итеп куя алган. Ләкин, әгәр фиргавеннең берәр түрәгә ачуы чыкса, аның бакча уртасына салынган йортын тартып алырга һәм үзен кыйнарга кушуы да мөмкин булган. Фиргавеннең әмерләренә гади мисырлылар гына түгел, шулай ук түрәләр дә буйсынырга һәм ал арны үтәргә тиеш булганнар. Үзегезне тикшерегез. 1. Ни өчен мисырлылар төрбә диварларына түрәне, аның гаиләсен һәм хезмәтчеләрен сурәтләгәннәр? Нигә төрбә эченә хезмәтчеләрнең сыннарын куйганнар? 2. Фиргавенгә хезмәт иткәндә түрәләр ничек яшәгәннәр һәм нәрсә белән шөгыльләнгәннәр? Галимнәргә бу хакта каян мәгълүм? ТТЛ «Таяклар белән җәзалау» дигән Борынгы Мисыр рәсемен карагыз (44 б.). Игенче, төрбәләр төзүче яки түрә кыйналуга дучар ителә алганмы? Әгәр дә шулай икән, күз алдына китерегез, аларның һәркайсы нинди гаеп өчен җәзага тартылган? Документ — Синухет хакындагы Борынгы Мисыр хикәятеннән китерелгән өзек белән танышыгыз (кара 45 б.). Сорауларга җавап бирегез: 1. Чүлдә йөргәндә нинди хәвефләргә юлыгу ихтимал, бу хакта хикәяттә ничек бәян ителә? Түрәнең фиргавен белән очрашкандагы кичерешләре хакында ниләр сөйләнә? 2. Башка түрәләрдәгечә үк, ни өчен Синухет өчен төрбәне таштан, торак йортларны һәм сарайларны балчык кирпечләрдән төзегәннәр? § 9. Фиргавеннәрнең хәрби яулары 1. Җәяүле сугышчылар отрядлары. Мисыр фиргавеннәре үзләренең хакимлекләрен ныгытырга, биләмәләрен киңәйтеп, байлыкларын арттырырга тырышканнар. Яулап алуларны алып бару өчен аларга яхшы өйрәтелгән даими гаскәр кирәк булган. Язмачылар халык санын исәпләп барганнар һәм һәр унынчы егетне озак елларга армиягә алганнар. Ал ардан теге яки бу хәрби корал белән эш итә белә торган сугышчы отрядлар төзелгән. Берәүләр — җәяләр белән, икенчеләре — озын сөңгеләр, балталар, хәнҗәрләр белән коралланган. Сөңге очлыклары, 46
балта йөзләре, кылычлар бронзадан (бакыр белән ак¬ кургаш катнашмасы) эш¬ ләнгән. Бронза бакырга кара¬ ганда катырак, шуңа күрә ул мисырлыларга өстенлек бир¬ гән. Ләкин барыбер бронза бик каты металл түгел. Хәнҗәр кәкрәймәсен өчен, аны кыска һәм юан итеп ясаганнар. Җэяүле сугышчылар тим¬ гелле сыерлар яки кыргый җәнлекләр (леопард, селәүсен, гиена) тиреләре тарттырылган кечкенә җиңел калканнар белән сакланганнар, мондый калканнар кул сугышында җайлы булган. Ныгытмаларны штурмлаганда мисырлылар озын баскычлар кулланганнар. Фиргавеннәр сугышчыла¬ рының уңышлары белән горурланганнар. Рәссамнар хәрби отрядның яуга китүен сурәтләргә яратканнар: сугыш¬ чылар бер аяктан атлыйлар, ә командирлары колонна ахы- Мисыр патшалыгы. рында баралар. 2. Сугыш арбалары. Б.э.к. икенче меңъеллыкның урталарыннан мисырлылар атка җигелгән сугыш арбалары куллана башлаганнар. Арбаның тешле ике тәгәрмәче булган. Тәгәрмәчләр арасындагы күчәрдә ике кеше басып торырлык мәйданчык ясалган — берсе дилбегә тотып барган, икенчесе җәядән уклар аткан яисә кыска сөңгеләр (дротиклар) ыргыткан. Мәйданчык озын тәртәгә беркетелгән булган, шул тәртәгә ике ат җиккәннәр. Бөтен арба, тәгәрмәчләре һәм тешләре белән бергә, җиңел һәм нык агачтан ясалган. Аякларны саклау өчен, арбаның мәйданчыгында тире тарттырылган 47
Әсир. Борынгы Мисыр рельефы. бортлар куйганнар. Арбаны җиз тәңкәләр белән бизәгәннәр, ә атларның башына төрле төстәге тәвә кошы каурыйлары такканнар. Арбалы отрядлар, ерак араларны тиз генә үтеп, көтмәгәндә дошманга һөҗүм итә алганнар. Зур бәрелешләр гадәттә болайрак үткән: алдан җибәрелгән күзәтчеләр дошманның якынлашуы турында хәбәр китергәч, Мисыр гаскәре сугышка әзерләнгән. Башта укчылар, алга чыгып, дошманга таба уклар яудырганнар, шуннан соң, дошман сафларын туздырып, арбалар алга ыргылган. Соңыннан сафларга тезелеп килгән җәяүлеләр сугышка кергән. Кача башлаган дошманны арбалар куып барган. Арба бик кыйммәт торган. Шуңа күрә бары тик аксөякләр генә арбачы була алганнар. Сугыш алар өчен баю чыганагы булган. 3. Гаскәр сугыштан табыш белән әйләнеп кайта. Мисыр фиргавеннәре үз гаскәрләрен көньякка, көнбатышка һәм төньяк-көнчыгышка җибәргәннәр. Мисырдан көньяктарак Нубия дигән ил булган. Ул алтын рудниклары белән дан тоткан. Мисырдан көнбатышта ливиялеләр яшәгән. Мисырлылар, уңышлы яулардан соң, Ливиядән сыер, кәҗә, сарык көтүләре куып алып кайтканнар. Мисырдан ерак түгел Синай ярымутравы урнашкан. Ул бакыр Кальганы штурмлау. Борынгы Мисыр дивар рәсеме. 48
Сөңгеле сугыш¬ чылар. Түрә төр¬ бәсендә табылган агач сыннар. рудасы ятмаларына бай булган. Төньяктарак Фалыстын (Палестина), Сүрия, Финикйя кебек илләр булган. Мисыр фиргавеннәре элек-электән ул илләрнең байлыкларына кызыкканнар. Яхшы өйрәтелгән һәм җиңел сугыш арбалары булган коралланган гаскәргә ия булгач, алар ел саен диярлек әлеге илләргә яуга чыкканнар. Башкалага — Фйва шәһәренә гаскәр мул табыш белән әйләнеп кайткан: терлек, кыйммәтле үзагач, алтын, көмеш, хуш исле матдәләр, йон тукымалар, савыт-саба, бизәнү әйберләре ташыганнар. Иң зур яулап алулар белән б.э.к. 1500 еллар тирәсендә фиргавен Тутмбс танылган. Ул заманда мисырлылар Нубияне яулаганнар. Азиягә походлар да уңышлы тәмамланган — Мисыр патшалыгының чикләре Евфрат елга¬ сына барып җиткән. Берничә гасырдан соң гына буйсындырылган халыклар фиргавен хаки¬ миятеннән азат була алган. 4. Әсирләрне колга әверелдерәләр. Мисыр сугышчылары төркем-төркем кешеләр дә Өстән аска — нубияле, ливияле, Азия кешесе. Хәзерге заман рәсеме. 49
Фиргавен гаскәре яуга бара. Хәзерге заман рәсеме. куып алып кайтканнар. Җиңүче әсирне үтерә алган, ә инде үтермәсә, ул аның гомере һәм язмышы хуҗасы булган. Ихтимал шуңадыр, мисырлылар әсирләрне «тере үлек» дип атаганнар. Аларны колга әверелдерә дә, терлек кебек келәймә сугып, сата да алганнар. Җиңүгә багышланган тантаналар вакытын¬ да халык үз хакименең какшамас куәтен күреп шатланган. Фиргавен сугышта үзен Фиргавен Тутмосның Мегиддо шәһәренә походы (Борынгы Мисыр елъязмасыннан) Тутмос гаскәре яуга кузгалган. Аларның юлында таулар яткан. Түрәләр кисәтеп куйганнар: «Ныгытма янына тарлавыктан үтеп була, әмма бу юл бик куркынычлы. Әйләнеч юл белән барырга кирәк». Ләкин Тутмос, батырлыгын күрсәтмәкче булып: «Дошманнарга көтмәгәндә һөҗүм итү өчен, мин иң кыска юлны сайлыйм», — дигән. Мисыр гаскәре, тарлавыкны тиз генә үтеп, дошман белән аның ныгытмалары янында ук сугыша башлаган. Фиргавен, үзенең ике көпчәкле арбасына басып, алда чапкан. Дошманнар калага кереп качканнар. Капкалар ябылганчы, аларны куып килергә кирәк булган. Ләкин мисырлылар талау турында гына уйлаганнар, алар үлгәннәрнең алтын аеллы бил каешларын, көмеш кысалы хәнҗәрләрен салдырып йөргәннәр. Ул арада капкалар ябылган. Бары тик җиде ай камап торганнан соң гына фиргавен гаскәрләре Мегиддоны алганнар, аны талап, зур табыш белән Мисырга кайтып киткәннәр. (Борынгы Мисыр елъязмасыннан) Галиҗанәп көче белән аллага охшаган. Ул кояштай гүзәл. Уктан атуда аңа тиңнәр юк. Лачын кебек ул дошманнарны армый-талмый юк итә. Искиткеч сугыш арбасында ул берүзе йөз меңнәрчә сугышчыны тар-мар итте. Ул үзенең дәһшәтле авазы белән барлык илләр халыклары йөрәгенә курку сала. 50
күрсәткән түрәләргә, командирларга һәм ар¬ бачыларга табышны бүлеп биргән һәм әсирләр бүләк иткән. Меңнәрчә чит ил кешесе җир эшкәртергә, шул рәвешле фиргавенне һәм түрәләрне баетырга тиеш булган. 5. Гади сугышчы хәрби тормышның авыр¬ лыкларын гына татыган. Мисырлылар аның язмышын болай тасвирлаганнар: бөкрәеп, чүлләр һәм таулар буенча җәяү атлый, ишәк шикелле үз аркасында су һәм искергән көлчә кисәкләрен күтәреп йөри, ярым ач, сусаган, хайван шикелле чирәм ашый, бозылган су эчә. Сугышларда яралана, командирыннан кыйнала. Хатыны белән балаларыннан еракта хезмәт итә, өйгә кайтканда инде авыру була. Ә аның гаиләсе туендыручысыз җәфа чигә: Чит илдән килеп ялланган сугышчы. Борынгы Мисыр сурәтеннән ясалган рәсем. кырлар буш ята, чәчүлекләрне бегемотлар таптый, кошлар юк итә. Фиргавеннәр еш кына мисырлы сугышчыларга ышанып җитмәгәннәр. Шуңа күрә үз сакчылары сыйфатында чит ил кешеләреннән ялланган гаскәрне өстен күргәннәр. Казнадан хезмәт хакы ала торган сугышчылар гади мисырлыларның яисә түрәләрнең фетнәләрен бастыру өчен ышанычлырак булып тоелган. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: бронза, җәяүле сугышчы, сугыш арбасы, дротик, ялланган гаскәр. Үзегезне тикшерегез. 1. Мисыр сугышчылары нинди кораллардан файдаланганнар? 2. Сугыш арбалары ничек ясалган? Сугышларда алар нинди роль уйнаган? 3. Мисыр фиргавеннәре ни өчен зур гаскәр тотканнар? 4. Мисырлылар яу вакытында гади сугышчының язмышын ничек тасвирлаганнар? 5. Хәрби яуларның нәтиҗәләре фиргавен, командирлар һәм гади сугышчылар өчен бер үк төрле булганмы? Карта белән эшләгез. Фиргавен Тутмос заманындагы Мисыр патшалыгы территориясен һәм күрше илләрне табыгыз. Даталар белән эшләгез. Борынгы Мисырда бердәм дәүләт оешудан фиргавен Тутмос заманына кадәр якынча ничә ел узган? Исәпләп чыгарыгыз. «Фиргавен гаскәре яуга бара» рәсемен (кара 50 б.) түбәндәге план буенча тасвирлагыз: 1) җәяүле гаскәр (киемнәр, кораллар); 2) сугыш арбасы (тышкы рәвеше, арбадагы ике сугышчы). Фаразлагыз, гаскәр кая һәм нинди максатлар белән бара? 51
§ 10. Борынгы мисырлыларның дине 1. Аллалар һәм каһиннәр (жрецлар). Борынгы мисырлылар кешеләр һәм табигать белән кодрәтле аллалар идарә итә дип ышанганнар. Кешеләр аллаларның күңелен күрә алмасалар, аллалар ачулана һәм бөтен ил өстенә бәла-каза килә дип уйлаганнар. Шуңа күрә, бүләкләр биреп, аларны йомшартырга тырышканнар, рәхимлелек күрсәтүләрен ялварганнар. Кешеләр аллалар өчен йортлар — храмнар төзегәннәр. Аллаларның сыннарын таштан юнып яисә бакырдан, кызыл балчыктан кечкенә сын итеп ясаганнар. Мисырлылар алланың җаны сынга күчә һәм кешеләрнең нәрсә сөйләгәнен ишетә, бүләкләрен кабул итә дип уйлаганнар. Храмнарда аллаларның хезмәтчеләре — каһиннәр булган. Каһин генә алла белән әйбәт итеп сөйләшә ала, ул башка кешеләр белми торган махсус догаларны белә дип исәпләнелгән. Баш каһин алла яшәгән храмның эченә кергән. Анда ул изге йолалар башкарган: сынга хуш исле майлар белән сөрткән, аны киендергән, тәмле сыйлар китергән, соңыннан, аллага аркасы белән борылмас өчен, чигенә-чигенә чыгып киткән. Фиргавеннәр храмнарга бакчалар һәм чәчүлек җирләр, алтын һәм көмеш, күпсанлы коллар бүләк иткәннәр. Бүләкләр, имеш, храмнарда яшәүче аллаларга бирелгән. Әмма алар каһиннәр иркендә булган. Каһиннәр бик бай һәм кодрәтле бул¬ ганнар, чөнки мисырлылар алар аллалар исеменнән сөйлиләр дип ышанганнар. 2. Мисырлылар үз аллалары турында ниләр сөйләгәннәр. Иң кодрәтле мөһим алла дип мисырлылар кояшны санаган. Кояш алласын Ра, Амон яисә Амон-Ра дип йөрткәннәр. Көн саен иртә белән көнчыгышта Амон-Ра килеп чыга. Көн дәвамында ул үзенең матур көймәсендә күк йөзе буйлап әкрен генә бара. Алланың башында — күзне чагылдырырлык кояш түгәрәге. Үсемлекләр уяна, кешеләр шатлана, кошлар Амон- Мәче кыяфәтендәге алла Раны данлап җырлыйлар. Көн кичкә таба Амон-Ра караңгылык алласы Апопны җиңә. Борынгы Мисыр сурәт¬ ләреннән ясалган рәсем. Кояш алласы Амон-Ра күк көймәсендә. авыша, Амон-Раның көймәсе аска төшеп бара. Күкнең көнбатыш кырыенда ул җир асты патшалыгының капкасыннан кереп 52
китә. Шунда Амон-Ра караңгылык алласы белән / бик каты сугыша. Еланга охшаган ул алланың исеме Апбп. Һәм менә явыз елан җиңелә, кояш Г алласының таҗы яңадан ялтырый, яңа көн туа. \у П Кешеләр җирдә яши, алар өстендә зур күк //It чатыры җәелгән. Мисырлылар җир алласын — к # & Гебны — елан башлы кеше итеп сурәтләгәннәр: елан — чын «җир» җәнлеге бит. Күк алиһәсен — Нутны — зур сыер итеп күз алдына китергәннәр, аның гәүдәсе йолдызлар белән капланган. Әүвәл Җир һәм Күкне аерып карамаганнар: Күк алиһәсе Нут Нут — хатын, ә Геб аның ире булган, һәр кич Җир алласы Нут йолдызлар тудырган. Һәм төн буе алар, аның тәне буйлап, күк читенә кадәр йөзгәннәр. Таңда Амон-Ра пәйда булуга, Нут үз балаларын йота торган булган. Геб үзенең хатынын: «Син үз балаларын ашаучы дуңгыз кебек», — дип ачуланган. Нәтиҗәдә, Геб белән Нут аерым яши башлаганнар: күк җирдән биеккә күтәрелгән. Тот исемле зирәклек алласы аерым ихтирам казанган: аны озын томшыклы ибис кошы башы белән сурәтләгәннәр. Кешеләрне укырга-язарга ул өйрәткән. Бастет алиһә — нәфис кара мәче — хатын-кызларны һәм гүзәллекне яклаучы. Мисырлылар хайваннарга (кошларга, еланнарга, балыкларга, бөҗәкләргә) табынганнар. Мемфистагы храмнарның берсе каршында ак маңгайлы зур кара үгез асраганнар. Ул Апис исемле булган. Бу үгез үлгәч, бөтен ил кайгырган. Каһиннәр яңа Апис эзләгәннәр. Археологлар Мисыр чүлләрендә изге мәчеләрнең, крокодилларның, үгезләрнең тулы бер каберлекләрен табалар. Ул хайваннар махсус кагыйдәләр буенча күмелгән. 3. Осирис белән Исида турындагы миф1. Кайчандыр Мисырда Осирис патшалык иткән. Аның кара тутлы йөзендә зур күзләре балкып торган. Чәчләре дә Нил ярындагы уңдырышлы җир кебек кара булган. Игелекле Осирис мисырлыларны иген һәм йөзем үстерергә, икмәк пешерергә өйрәткән. Осирисның Сет исемле кече энесе (чүл һәм ком давыллары алласы) башкачарак кыяфәттә булган: кечкенә усал күзле һәм ком шикелле җирән чәчле. 1 Миф — аллалар һәм легендар каһарманнар турындагы хикәят. 53
Алиһә Исида бала¬ сы Гор белән. Борынгы Мисыр скульптурасы. Лачын башлы алла Гор ишәк кыяфәтендәге Сетны җиңә. Сет Осиристан көнләшкән һәм үтермәкче булган. Берзаман Сет патша сараена мәҗлескә килгән. Зур табут тотып, артыннан хезмәтчеләре барган. Ул табут агачтан эшләнгән, матур итеп бизәлгән булган. «Менә затлы табут! — дигән Сет. — Кемгә таман гына булса, шуңар бүләк итәм!» Кунаклар моңа гаҗәпләнмәгәннәр: мисырлылар яшьтән «үлеләр патшалыгы»ндагы тормышка әзерләнгәннәр. Берсе артыннан берсе кунаклар табут эченә ятып караганнар, ләкин алар өчен ул бик зур булган. Чират Осириска килеп җиткән. Ул табутка ятуга Сетның хезмәтчеләре капкачны ябып куйганнар. Табутны күтәреп Нил буена алып килгәннәр дә суга ташлаганнар. Осирис шулай үлгән. Осирисның тугры хатыны — Исида алиһә — бик каты елаган. Ул Нил ярындагы әрәмәлекләрдә Сеттан качып йөргән, анда Осирисның нәни улын — Гор алланы үстергән. Гор, үсеп җиткәч, атасының үлеме өчен явыз Сеттан үч алырга булган. Аның белән сугыша башлаган. Гор дошманны җиңгән. Озак эзли торгач, Исида дельта сазлыкларыннан иренең табутын тапкан. Исида Осирисны могҗиза белән терелткән. Ләкин яңадан терелгән алланың җирдә каласы килмәгән, һәм ул «үлеләр патшалыгы»нда фиргавен һәм хаким булган. Ә Гор исә җирдәге фиргавеннәрнең яклаучысы булып киткән. Исида барлык хатыннарның, аналарның яклаучысы булган. Мисырда елның иң авыр чоры май белән июнь айларындагы корылык. Мисырлылар бу вакытта Осирис үлә дип ышанганнар. Ьәм менә Нилның сулары ярларыннан чыга, агачлар, басулар яшәрә, — димәк, Осирис терелгән. 4. Мисырлылар «үлеләр патшалыгы» турын¬ да ни сөйләгәннәр. Анда җылылык, яктылык бар, каналларда чиста су агып тора, басуларда игеннәр өлгерә, хөрмә пальмаларында татлы 54
җимешләр үсә. Ләкин теләсә кем анда яши алмый. «Үлеләр патшалыгы»нда Анубис алла идарә итә. Аны шакал башлы кеше итеп сурәтләгәннәр. Ул үлгәннәрне җитәкләп гадел Осирис янына хөкемгә алып килә. Үлүче, ак киемнән килеш басып, ант итә: «Мин явызлык кылмадым. Мин үтермәдем. Мин үтерергә фәрман бирмәдем. Мин урламадым. Мин ялганламадым. Мин кешеләр елавына сәбәпче булмадым. Мин зәгыйфьләргә кул күтәрмәдем. Мин көнләшмәдем. Мин сүгенмәдем. Мин патша турында начар сүз сөйләмәдем. Мин аллаларны санга санадым. Мин чиста, мин чиста, мин чиста, мин чиста!» Үлүченең әйткәннәрен Тот алла язып тора. Антның дөреслеген тикшерәләр: мәетнең йөрәген алып — үлчәүнең бер тәлинкәсенә, ә икенчесенә Дөреслек алиһәсе Маатның сынын салалар. Үлчәү тигез торса — кеше яхшы күңелле һәм гадел булган дигән сүз. Үлчәү янында арыслан гәүдәле, крокодил башлы усал аждаһа утыра. Ул тормышта явызлык эшләгәннәрне йотарга әзер тора. Игелекле кешене исә «үлеләр патшалыгы »ның гаҗәеп матур бакчаларына кертеп җибәрәләр. Дөреслек алиһәсе Маат. Борынгы Мисыр рәсеме. Ләкин кешегә «үлеләр патшалыгы »нда мәңге яшәү өчен гәүдә, торак һәм азык кирәк. Шуңа Осирис хөкеме. Папирустагы Борынгы Мисыр рәсеме. 55
күрә мисырлылар, җан яңадан әйләнеп кайтсын өчен, мәетне саклау турында кайгыртканнар. Үлгән кешенең гәүдәсен махсус рәвештә эшкәрткәннәр һәм, киптереп, нечкә бәйләвечләр белән чорнаганнар — мумия ясаганнар. Мумияне таш саркофагка (табутка) салганнар. Табут куелган төрбә мәетнең йорты дип исәпләнгән. 5. Мисырлылар фиргавенне аллалаштырганнар һәм аны Кояш улы дип атаганнар. Алар Амон-Ра — аллаларның патшасы, ә аның улы, фиргавен — Мисырдагы кешеләр патшасы, дип ышанганнар. Алар уйлавынча, кояшсыз җирдә тормыш булмаган шикелле, фиргавенсез дә тормыш була алмый. Мисырлылар фиргавенгә кырда уңыш яхшы булсын, сыерлар бозауласын, сарыклар бәрәнләсен, дип ялварганнар. Нилдагы ташулар елның билгеле бер вакытында булуына карамастан, мисырлылар, фиргавен елгага әмер бирмичә торып, ташу булмый, дигәннәр. Кешеләр генә түгел, табигать тә фиргавеннең ихтыярына буйсынырга тиеш булган. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: храм, каһин, статуя (сын), саркофаг (табут), мумия. Үзегезне тикшерегез. 1. Амон-Ра, Апоп, Геб һәм Нут, Бастет, Алис, Осирис һәм Исида, Сет, Тот, Гор, Анубис, Маат исемнәре белән кемнәрне атаганнар? 2. Осирис һәм Сет, Геб һәм Нут турындагы мифларда табигатьтәге күренешләр чагылыш тапкан. 3. Нинди максатлар белән үлгән кешенең гәүдәсеннән мумия ясаганнар? 4. Ни өчен каһиннәр бай һәм кодрәтле булганнар? ТТЛ Борынгы Мисырда папируска ясалган «Осирис хөкеме» (кара 55 б.) рәсемен түбәндәге план буенча сулдан уңга тасвирлагыз: 1) алла-шакал һәм үлүче; 2) үлүче сөйләгәннәрне язып бару һәм йөрәк авырлыгын үлчәү; 3) Гор алла һәм хөкемдә акланган зат; 4) Осирисның — «үлеләр патшалыгы» хөкемдарының кыяфәте. Уйлагыз, ни өчен мисырлылар Амон-Раны төп алла дип олылаганнар? Җавап бирү өчен исегезгә төшерегез, Кояшка табыну мисырлыларның төп шөгыле белән ни рәвешле бәйле? Үсемлекләр үсүе өчен Кояш яктысы һәм җылылык нинди роль уйный? §11. Борынгы Мисыр сәнгате 1. Дөнья могҗизаларының беренчесе. Нилның көнбатыш ярында мәһабәт таш пирамидалар калкып тора. Алар — фиргавеннәрнең гаять зур төрбәләре. Тоташ кыяташтан уеп ясалган Зур сфинкс аларны саклый. Сфинксның башы — кешенеке, гәүдәсе — арысланныкы. Иң биек пирамида б.э.к. 2600 еллар тирәсендә фиргавен Хеопс өчен төзелгән. Аның 56
биеклеге 150 метрга якын. Бу — 50 катлы йорт биеклеге. Аны әйләнеп чыгу өчен бер километр юл узарга кирәк. Иң мәшһүр җиде корылманы борынгы чорларда дөнья могҗизалары дип атаганнар, аларның беренчесе — Мисыр пирамидалары. Бик күп сәяхәтчеләр аларны күрергә омтылганнар. Чыннан да, әле тимер кораллар да булмаган заманнарда шундый биналар төзүне бары тик могҗиза дип кенә атап була. Пирамидалар төзелешендә күп санлы таш юнучылар һәм башка төрле һөнәрчеләр эшләгән. Ләкин авыр ташларны өстерәү өчен аеруча күп кеше таләп ителгән. Борынгы грек тарихчысы Геродот бу эшне бертуктаусыз йөз мең кеше башкарган, аларны өч айга бер алмаштырып торганнар, дип сөйли. Ьәр пирамиданы төзү өчен еллар, кайчак дистәләрчә еллар кирәк булган. Мисыр фиргавеннәре менә шулай халыкны көч җитмәслек авыр хезмәткә һәм мохтаҗлыкларга дучар иткәннәр. 2. Храмнар — аллаларның йортлары. Мисыр храмнары да шулай ук атаклы корылмалардан санала. Аларның берсе белән танышыйк. Храмга эләгү өчен ике рәтле сфинкслар аллеясыннан үтәргә кирәк булган. Фиргавен Хефрен пирамидасы фонында Зур сфинкс. Хеопс табуты куел¬ ган бүлмә ук белән күрсәтелгән. Борынгы Мисыр түрәсе сыны. 57
Борынгы Мисырда¬ гы түрә хатыны сыны. Фиргавен йөзе сурәтләнгән Тутан¬ хамон табуты. Алар — арыслан гәүдәле һәм тәкә башлы хыялый затлар. Капканың ике ягында да — рельефлар белән бизәлгән биек манаралар. Алар каршында граниттан тәхеттә утыручы фиргавен фигурасы ясап куелган. Ишек янында «фиргавеннең таш инәләре» — обелисклар тора. Аларның алтын һәм көмеш белән капланган очлыклары кояшта ялтырый. Капкалар артында — колонналар1 белән уратылган киң ишегалды. Аннан колонна рәтләре тезелеп киткән, түбәсе ябулы зур бүлмә күренә. Таш баганалар бик югарыга күтәреләләр. Храмның түрендә, төп зал артында иң яшерен һәм серле бүлмә урнашкан. Анда бары тик каһиннәр һәм фиргавеннәр генә керергә хаклы. Бу бүлмәдә храм хуҗасы — алла сыны тора. Бәйрәмнәр вакытында алланың сынын храмнан күтәреп чыкканнар. Ишегалдын узып, ашыкмыйча гына елгага килгәннәр һәм корабка күтәрелгәннәр. Нил буйлап йөзеп, алла башка аллаларның храмнарында булып кайткан кебек тоелган. Мисырлылар яр буеннан аны сәламләгән. Бәйрәм беткәннән соң, сынны шул ук юл белән урынына — храм түренә кайтарганнар. 3. Фиргавен Тутанхамбнның төрбәсе. Мисырлылар б.э.к. икенче меңъеллыкта төрбәләр төзүдән туктаганнар — фиргавеннәрне кыя ташларына уелган бүлмәләрдә җирлә¬ гәннәр. Фиргавеннәр заманыннан соң үткән күп гасырлар дәвамында төрбәләрне талап бетергәннәр. Археологлар таланмаган бер төрбәне генә таба алганнар. Җир астына төшсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр, ишектәге мөһер кагылмаган 1 Колонна — гадәттә бина өчен терәк булган биек багана. 58
Пирамида төзү. Хәзерге заман рәсеме. килеш сакланган. Бирегә өч мең елдан артык беркем дә кермәгән, бөтен байлык урынында калган. Беренче бүлмәнең уртасында хайван аяклары белән ясалган, фил сөяге һәм төрле төстәге ташлар белән бизәлгән алтын тәхет торган. Шунда ук йөзләрчә әйбер урнаштырылган: өй җиһазлары, яртылаш үтә күренмәле таштан эшләнгән вазалар, сугыш кораллары, кыйммәтле әйберләр. Төп бүлмәдә бик зур таш табут урнашкан. Ә аның эчендә — икенче табут, икенчесендә — өченче, бары тик соңгысында, дүртенче алтын табутта гына Тутанхамон исемле яшь фиргавеннең мумиясе табылган. 4. Әйдәгез, музейга барыйк! Төрбәләрдә, храмнарда, Мисыр¬ ның борынгы шәһәрләрендә казулар алып барганда күп кенә искиткеч матур сәнгать әсәрләре табылды. Алар дөньяның төрле музейларында тупланган. Борынгы Мисыр храмы. Хәзерге заман рәсеме. 59
Храмның төп залында. түрәләр һәм Музей залына кергәч, Мисырдан китерелгән әйбер¬ ләрне шунда ук танып аласың. Борынгы Мисыр осталарының әсәрләре нәрсәсе белән аерылып тора соң? Таш сыннар ясаганда скульптор махсус кагыйдәләрне үтәгән. Менә түрә утыра: аның аяклары бер-берсенә кушылган, бер кулы — күкрәгенә, икен¬ чесе тезләренә куелган. Бу — тере кешенең табигый кыяфәте түгел. Фиргавеннәр, аллалар сихерләнгән сыман итеп сурәтләнгәннәр — күз карашлары алга төбәлгән, тәннәре бер үк кыяфәттә катып калган. Башка кагыйдәләр дә булган: ирләрне кара тәнле, ә хатын-кызларны ак тәнле итеп ясаганнар. Аллалар һәрвакыт озын буйлы. Фиргавен үзенең кул астындагы кешеләрдән күпкә зур, гади кешеләр фиргавен белән чагыштырганда бик кечкенә. Ә кешене рәсемнәрдә һәм рельефларда күрсәткәндә, Мисыр рәссамнары һәм скульп¬ торлары да билгеле бер кагыйдәләргә буйсынганнар. Төрбә диварында — кеше сурәте (рәсемне кара). Гәүдәнең өске өлеше — җилкә башы һәм куллары — безгә таба борылган, ә аяклары безгә яны белән тора. Башы — шулай ук безгә яны белән, ә күзе безгә туры карап торган шикелле сурәтләнгән! Күпчелек сыннар төрбәләргә куелган. Үлгән кешенең җаны, аны танып, кире үзенә кайтсын өчен, сын мәрхүмгә бик тә охшаган булырга тиеш булган. Шуңа күрә мисырлылар портретка охшатып эшләүгә зур әһәмият биргәннәр. 60
Мәскәүдә сез — Сынлы сәнгать музеен, ә Санкт-Петербургта Эрмитажны барып карый аласыз. Әлеге музейларда сез аллаларның һәм фиргавеннәрнең мумияләрен, саркофагларын (табутларын), сыннарын күрерсез. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: Мисыр пирамидалары, дөнья могҗизалары, сфинкс, обелиск, колонна. Үзегезне тикшерегез. 1. Гаять зур пирамидалар ничек һәм нинди максатлар белән төзелгәннәр? 2. Фиргавен Тутанхамон төрбәсе хакында сезгә нәрсәләр мәгълүм? 3. Аллалар храмнарда яшиләр, дип исәпләгәннәр. Фиргавеннәр аларга нинди бүләкләр биргәннәр? 4. Мисыр осталары нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш булганнар? Карта белән эшләгез (кара 33 б.). Мисыр пирамидаларын табыгыз һәм аларның урыннарын билгеләгез. ■“1 «Пирамида төзү» (кара 59 б.) рәсемен тасвирлагыз. Рәсем борынгы тарихчы Геродотның пирамида төзү турындагы сүзләренә туры киләме? Кайсы яклары белән туры килә? Түбәндәге план буенча Мисыр кешесе исеменнән храмга бару турында хикәя төзегез: 1) сфинкслар аллеясы; 2) обелисклар, сыннар, манаралар; 3) ишегалдына керү; 4) ко¬ лонналар залы; 5) алла сыны урнаштырылган бүлмә. § 12. Борынгы мисырлыларның язулары һәм белемнәре 1. Серле язулар. Мисырдагы гыйбадәтханәләрнең диварлары, төрбә эчләре, ә кайчакта савыт-саба ватыклары да серле билгеләр белән капланган. Монда күзлекле еланны да, озын томшыклы ибис кошын да, пирамиданы да күрергә була. Тик бу гади рәсемнәр түгел. Мисырлыларның андый билгеләре борынгыдан ук иероглифлар, ягъни «изге язулар» дип аталган. Мисыр язуында җиде йөздән артык иероглиф бар. Башта аларның барысы да рәсемгә охшаган булган. Кайчандыр Фиргавен Эхнатон һәм патшабикә Нефертити Амон дигән алланың храмнары бик бай булган, һәм каһиннәр фиргавеннәрне дә үз теләкләрен үтәргә мәҗбүр итәргә тырышканнар. Ләкин б.э.к. 14 нче гасырда фиргавен Эхнатон Амон каһиннәренең хакимлегенә каршы күтәрелгән. Ул Амонга һәм бүтән аллаларга табынуны тыйган, бердәнбер алла дип Кояшны игълан иткән (борынгы мисырча Атон). Кояшның һәрбер нуры — кул. Җиргә таба кулларын сузып, Атон барлык тере затларны иркәли. Эхнатон, шул алланың исемен Ахетатон — «Атон офыгы» биреп, бөтен бер шәһәр төзеткән. Әмма Эхнатон үлгәннән соң каһиннәр үз хокукларын кире кайтарганнар.. Атон каласы онытылган, җимерелеп беткән. Фиргавеннәр яңадан Амон-Para табына башлаганнар. Әмма без, Эхнатонның һәм аның гүзәл хатыны һәм ярдәмчесе — патшабикә Нефертитиның портретына карап, үзсүзле фиргавен хакимлеген искә төшерәбез (62 биттәге рәсемне карагыз). 61
Борынгы Мисыр язмачысы сыны. Патшабикә Нефер¬ тити. Борынгы скульптур портрет. мисырлылар үзләре әйтергә теләгән нәрсәләрнең рәсемнәрен генә ясаганнар: О— «кояш», J\ — «бару», — «икмәк», — «авыз». Ләкин андый язу телнең авазларын чагылдырмаган, ә күп сүзләрне, мәсәлән, исемнәрне рәсем белән биреп булмаган. Шунда мисырлылар түбәндәгеләрне уй¬ лап тапканнар. Мисыр телендәге «авыз» сүзе «ре» кебек яңгыраган һәм мисырлылар иероглиф белән авыз сүзен генә түгел, «р» тартыгын да билгели башлаганнар. Нәкъ шулай ук «икмәк» иероглифы «т» авазын белдерү өчен файдаланылган, чөнки мисыр- ча «икмәк» — «тә» һ.б. Бер билге берничә авазны да белдерә алган: мәсәлән, «китмән» иероглифы мисырча «мер» дип яңгыраган, шуңа күрә нинди дә булса бер сүздәге «м» һәм «р» тартыкларының ярашуын «китмән» иероглифы белән яза алганнар. Сузыклар иероглифлар белән күрсәтелмәгән. Әгәр без шулай ук сузыкларсыз язсак, мәсәлән, билгесе «кар» сүзен яисә бүтән сүзләрне дә белдерер иде: кер, күр, кара, кыр. Һәм бу билгене төрлечә аңлап һәм укып булыр иде. Нәрсә турында сүз барганын ничек белергә соң? Мисырлылар тагын бер хәйлә уйлап тапканнар. Алар сүз алдында өстәмә билге Язмачыларның укучыларга биргән үгетләре (Папирустагы документтан) Язмачы булсаң, бөтен авыр эштән азат булырсың, китмән һәм кәйлә белән эшләп интекмәссең. Авыр кәрзиннәр ташымассың, сине чыбык белән кыйнамаслар. Язмачы булсаң, тәнең шома, кулларың йомшак булыр. Син бары тик ак киемнәрдән генә йөрерсең, хөрмәт казанырсың. Китабыңны көн саен укы. Мәсьәләләреңне шыпырт кына чиш, авызыңнан бер сүз дә чыкмасын. Бер көнеңне дә эшсезлектә үткәрмә, югыйсә үзеңне кыйнарлар. Малай кешенең колаклары — аркасында, ул кыйнасаң гына тыңлый. Сиңа акыл өйрәтеп туеп беттем инде, йөз тапкыр суксам, ишәк шикелле кыйналырсың. Әгәр урамда эшсез йөрсәң, аягыңнан бәйләп, бегемот тиресеннән ясалган чыбыркы белән кыйнармын. Маймыл да әйткән сүзне аңлый. Арысланнарны да өйрәтәләр. Син генә тискәреләнәсең. 62
куйганнар, ул укылмый, бары тик сүз нәрсә турында барганын гына ачыклый. Андый язуны өйрәнү бик кыен булган, шуңа күрә укый белүче кеше мисырлыларга чын акыл иясе булып күренгән. 2. Мисыр папируслары. Папирус сабагын озын тар тасмалар итеп кискәннәр. Шуннан соң ул тасмаларны тигез өстәл өстенә бер- берсенә янәшә куеп тезгәннәр. Өстән тагын бер рәт аркылыга тезгәннәр. Шул ике катлы тезмәне авыр таш белән бастырганнар. Камыш сүсеннән җилемсыман сок сыгылып чыккан. Киптергәннән соң кәгазьгә охшаган материал — папирус барлыкка килгән. Папирус битен язып тутырганнан соң, астан икенче битне ябыштырганнар. Китап озыная барган. Саклау өчен аны трубкасыман итеп төргәк ясап куйганнар. Музейларның берсендә кырык метрдан артык озынлыктагы папирус төргәге саклана. 3. Мәктәп язмачы һәм каһиннәр әзерләгән. Мәктәпләр гадәттә храмнар каршында эшләгән, ә анда каһиннәр укыткан. Барлык мисырлылар да мәктәпкә йөри алмаган. Гади игенче һәм һөнәрче балалары бик сирәк очракларда гына белем алганнар. Математик сызым төшерелгән борынгы папирус кисәге. Язмачыларның укучыларга биргән үгетләре (Папирустагы документтан) ПТОАЕМАЮГ КЛЕОПАТРА Язмачы булсаң, бөтен авыр эштән азат булырсың, китмән һәм кәйлә белән эшләп интекмәссең. Авыр кәрзиннәр ташымассың, сине чыбык белән кыйнамаслар. Язмачы булсаң, тәнең шома, кулларың йомшак булыр. Син бары тик ак киемнәрдән генә йөрерсең, хөрмәт казанырсың. Китабыңны көн саен укы. Мәсьәләләреңне шыпырт кына чиш, авызыңнан бер сүз дә чыкмасын. Бер көнеңне дә эшсезлектә үткәрмә, югыйсә үзеңне кыйнарлар. Малай кешенең колаклары — аркасында, ул кыйнасаң гына тыңлый. Сиңа акыл өйрәтеп туеп беттем инде, йөз тапкыр суксам, ишәк шикелле кыйналырсың. Әгәр урамда эшсез йөрсәң, аягыңнан бәйләп, бегемот тиресеннән ясалган чыбыркы белән кыйнармын. Маймыл да әйткән сүзне аңлый. Арысланнарны да өйрәтәләр. Син генә тискәреләнәсең. 63
Мисырда табылган язу әсбаплары. Саннарның тамгалары. Папирус ясау шактый кыйммәткә төшкән, шуңа күрә малайларны башта бүтән нәрсәдә, мәсәлән, чүлмәк ватыкларында язарга өйрәткәннәр. Соңыннан гына аларга папирус биргәннәр. Анда кара буяуга манып алынган очлы камыш белән язганнар. Кара савыты янында кызыл буяу да торган, аның белән яңа абзацны башлаганнар. Балаларны укырга-язарга гына түгел, санарга да өйрәткәннәр. Төзү эшләрен алып бару өчен математиканы белү кирәк булган. Күк җисемнәренең хәрәкәтен билгеләп, астрономия белән дә шөгыльләнгәннәр. Күк җисемнәрен күзәтеп, алар төгәл календарьлар төзегәннәр һәм Нил ташулары башлану көнен алдан әйтеп куя алганнар; әлбәттә, бу бик мөһим булган. Вакытны үлчәү өчен алар су сәгатьләрен кулланганнар. Су сәгатьләрендә су өскә куелган савытның кечкенә тишеге аша тамчылап тамып тора: күпме су тамса, шулкадәр «вакыт агып киткән». Каһиннәр йолдызларны күзәтеп кенә тормаганнар — алар күктәге аллаларның күчеп йөрү серләренә үтеп керергә тырышканнар. Борынгы Мисырда белемнәр каһиннәрнең тар даирәсе арасында гына буыннан буынга күчкән, чөнки аллаларның серләрен гади халык белмәскә тиеш булган. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: иероглиф, папирус төргәге, календарь, астрономия, су сәгатьләре. Үзегезне тикшерегез. 1. Ни өчен Борынгы Мисырда укырга һәм язарга өйрәнү кыен булган? 2. Мисыр мәктәпләрендә нәрсәгә өйрәткәннәр һәм ничек укытканнар? 3. Мәктәпне тәмамлаучылар кемнәр булганнар? 4. Рәсемгә карап, язмачының язу әсбапларын тасвирлагыз. 5. Борынгы Мисыр китабы нәрсәгә охшаган? И Мисыр иероглифларының сере ничек чишелүе хакында хикәя әзерләгез (дәреслектән һәм “~J Интернет ресурсларыннан файдаланыгыз). 64
Уйлагыз. 1. Борынгы Мисырда сурәтләнгән язмачы рәсеме янында урнаштырылган иероглиф (кара 41 б., рәсем) нәрсәне аңлата? 2. «Кызыл юлдан язу» гыйбарәсе ничек барлыкка килгән? Ул нәрсәне белдерә? «Язмачыларның укучыларга биргән үгетләре» документы белән эшләгез, язмачы вазифасы мисырлыларны нәрсәсе белән кызыктырган? Укытучылар ничек дәресләрдә тәртип саклаганнар? «Малай кешенең колаклары — аркасында» гыйбарәсе нәрсә аңлата? Нәтиҗә ясыйбыз • Борынгы Мисырда нинди табигать шартлары игенчелек өчен уңайлы булган? Бу уңайлылык нидән гыйбарәт? • Ни өчен каналлар төзелмәгән, балчык урлар өймәгән очракта Мисырда яхшы уңыш алып булмаган? • Гади мисырлыларның һәм бай түрәләрнең фиргавенга карата мөнәсәбәтләрендә нинди охшашлык күрергә мөмкин? • Мисырлылар инануынча, Осирис хөкемендә үлгән кеше нәрсә хакында ант иткән? Борынгы Мисырда кем яхшы кеше бу¬ лып саналган? • Борынгы Мисырның нинди корылмаларын һәм сыннарын атый аласыз? • Мисырда кулланылган язуның нинди үзенчәлекләре булган? Борынгы мисырлылар нәрсәгә язганнар? • Мисыр каһиннәре нинди белемнәргә ия булганнар? 5 бүлек ►► Борынгы заманда Көнбатыш Азия I Бүлек белән танышып: 1. Бөек державалар — Ассирия, Вавилон, I Персия дәүләтләре барлыкка килүгә нәрсә этәрүе (терәк сүзләр: I тимер, атлы гаскәр, камау техникасы, халыкара сәүдә), 2. Көнбатыш I Азия халыклары мәдәниятенең безнең көннәрдә әһәмияте сакланган ! казанышлары (терәк сүзләр: законнар, алфавит, Библия) турында | хикәяләр әзерләгез. § 13. Борынгы Елгаара 1. Ике елга иле. Ул ил ике зур елга — Евфрат һәм Тигр арасында урнашкан, шуңа күрә «Ике елга арасы» яисә Елгаара дип атала. 65
Музыка уен коралы. Ур шәһәрендәге төрбәдән. Көньяк Елгаара өлкәдә җир гаҗәеп уңдырышлы. Мисырдагы Нил шикелле, бу ике елга да кешеләргә яшәргә һәм үсеш кичерергә мөмкинлек биргән. Ләкин мондагы ташулар бик каты булган: кайчагында су ташкыннары йортларны һәм абзарларны җимереп киткән. Ташу басудагы игеннәрне юып алып китмәсен өчен, елга буйлап зур өемнәр ясаганнар. Бакча, кырларны сугару өчен каналлар казыганнар. Дәүләтләр Нил буе дәүләтләре белән бер үк вакытларда, ягъни биш мең еллар элек барлыкка килгән. 2. Балчык кирпечләрдән төзелгән шәһәр¬ ләр. Елгаарада беренче дәүләтләр төзегән борынгы халык шумерлар булган. Борынгы шумерларның күп авыллары үсә-үсә шәһәр¬ ләргә — кечкенә дәүләтләрнең үзәкләренә әве¬ релгән. Гадәттә шәһәрләр елга ярында яки канал янында урнашкан. Каналлар буенча, көймәләргә утырып, каладан калага йөргәннәр. Көймәләрне чыбыктан үргәннәр һәм тиреләр белән тышлаганнар. Ур һәм Урук шәһәрләре иң зурлардан саналган. Көньяк Елгаара өлкәдә таулар да, урманнар да булмаган. Шуңа күрә таштан һәм агачтан йортлар сала алмаганнар. Сарайларны, храм- Шумерлар торулыгы. Хәзерге заман рәсеме. 66
нарны, йортларны балчык кирпечләрдән төзегәннәр. Балчыктан аллаларның сыннарын ясаганнар һәм хәтта балчыкка язганнар да. Агач кыйммәт булган. Шуңа күрә бай кешеләрнең генә ишекләре агачтан ясалган, ярлылар исә ишек урынына чыпта элеп куйганнар. Елгаара өлкәдә ягулык аз булганлыктан, кирпечләрне утта яндырмаганнар, кояшта гына киптергәннәр. Андый кирпеч нык булмаган, коелган, шуңа күрә кала диварын бик киң итеп ясаганнар, дивар өстеннән ат җигелгән арба узарлык булган. 3. Күккә ашкан манаралар. Шәһәр урта¬ сында баскычлы биек манара күтәрелеп тор¬ ган. Барлык бәхетсезлекләрдән сакларга ти¬ ешле баш алланың храмы шундый булган. Калаларның берсендә, мәсәлән, Шамаш исемле Кояш алласына табынганнар, икенчесендә — Ай алласы Синга. Эа исемле су алласын игелекле һәм акыллы дип санаганнар, чөнки ул кырлардагы игеннәргә су, кешеләргә икмәк һәм тормыш бирә. Иштар исемле уңдырышлылык һәм мәхәббәт алиһәсеннән мул уңыш һәм балалар тууны сораганнар. Бары тик каһиннәр генә манарага менә алганнар. Түбәндә калган кешеләр каһиннәр анда аллалар белән сөйләшә дип ышанганнар. Каһиннәр күк аллаларын — Кояшны, Айны — шул манаралардан күзәтеп торганнар. Алар календарьлар төзегәннәр, ай тотылу көннәрен исәпләп торганнар. Йолдызлар буенча кеше¬ ләрнең язмышын белергә омтылганнар. Галим каһиннәр математика белән дә шө¬ гыльләнгәннәр. 60 ны алар изге сан дип исәп¬ ләгәннәр. Сәгатьне, минутны 60 ка бүлү һәм түгәрәкне 360 градуска бүлү алардан калып, хәзерге көнгәчә сакланган. 4. Балчык такталардагы язулар. Елгаара өлкәнең борынгы шәһәрләрен казыганда Гильгамеш җиңел¬ гән арыслан белән. Борынгы рельеф. Алиһә Иштар. Борынгы сын. 67
Рәсемнәрнең чөй билгеләргә әвере¬ лүе. археологлар чөйсыман билгеләр ясалган балчык такта кисәкләре дә табалар. Ул билгеләрне йомшак балчыкка махсус очланган таяклар белән төшергәннәр. Чөйсыман билгеләр — Елгаара өлкәдә кулланылган чөй язу. Чөй язудагы һәр билге рәсемнән килеп чыккан, шуңа күрә еш кына тулы бер сүзне аңлата, мәсәлән: йолдыз, аяк, сабан. Кыска сүзләрне белдергән кайбер билгеләр иҗек буларак та кулланылган. Мәсәлән, «тау» сүзе «кур» булып яңгыраган, шул ук вакытта «кур» дигән иҗекне дә белдергән — безнең ребуслардагы кебек үк. Чөй язуда берничә йөз билге, шунлыктан Елгаара өлкәдә дә, Мисырдагы кебек, укырга-язарга өйрәнү җиңел булмаган. Язмачылар мәктәпләрендә күп еллар укырга кирәк булган. Дәресләр көн саен иртәдән кичкә кадәр барган. Укучылар борынгы мифларны һәм хикәятләрне, йолдызчы-галимнәрнең хезмәтләрен һәм патшаларның кануннарын тырыша-тырыша күчереп язганнар. Халык хөрмәтләп «мәктәп атасы» дип атап йөрткән кеше мәктәпнең башында торган. Укучылар «мәктәп уллары» булганнар. Ә мәктәпнең бер хезмәткәрен турыдан-туры «таяклы кеше» дип атаганнар. Ул тәртип саклауны тәэмин иткән. Елгаара өлкәдә мәктәп. Хәзерге заман рәсеме. 68
Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: шумерлар, чөй язу, балчык такта, «мәктәп атасы», «мәктәп уллары». Үзегезне тикшерегез. 1. Шамаш, Син, Эа, Иштар исемнәре белән кемнәрне атаганнар? 2. Мисырдагы Елгаара өлкәдәге табигать шартларында нинди уртаклык бар? Алар арасындагы табигый шартлардагы аерымлык нидән гыйбарәт? 3. Ни өчен Көньяк Елгаара өлкәдә баскычлы манаралар төзегәннәр? 4. Нигә чөй язуда билгеләр безнең әлифбадагыдан дистәләрчә тапкыр күбрәк булган? |"™П Хәзерге заман рәсемнәрен тасвирлагыз: 1. «Шумерлар торулыгы» (кара 66 б.); план: 1) ““J елга, каналлар, үсемлекләр; 2) алачыклар һәм терлек араннары; 3) төп шөгыльләр; 4) тәгәрмәчле арба. 2. «Елгаара өлкәдәге мәктәп» (кара 68 б.); план: 1) укучылар; 2) укытучы; 3) балчык изүче хезмәтче. Уйлагыз. Ни өчен Көньяк Елгаара өлкәдә бай кешеләр, башка мөлкәтләре белән бергә, агач урындык һәм агач ишекне васыять иткәннәр? Документлар — Гильгамеш турында хикәяттән өзек һәм Су басу турындагы миф (кара 69, 70 б.) белән танышыгыз. Нигә су басу турындагы миф нәкъ менә Елгаара өлкәдә барлыкка килгән? § 14. Вавилон патшасы Хаммурапи һәм аның кануннары 1. Вавилон шәһәре Елгаара өлкәнең үзәгенә әверелә. Икеелга шәһәрләре беренчелекне яулау өчен үзара озак сугышканнар. Бу көрәштә Вавилон җиңеп чыккан, аның хакимлеге астында бөтен Елгаара өлкә берләшкән. Шәһәр исеме буенча бөтен илне дә Вавилония дип атыйлар. Вавилон шәһәре Тигр һәм Евфрат елгалары якынлашкан урында, Икеелганың үзәгендә булган. Елгалар буйлап сәүдәгәрләр товар ташыганнар. Далалар, тау сукмаклары һәм чүлләр аша төрле илләрдән сәүдә Гильгамёш турында хикәят (Балчык такталардагы чөй язулы текст буенча) Кайчандыр Урук каласында Гильгамёш патша яшәгән. Аллалар аның көчен сынап карамакчы булганнар һәм аңар каршы Энкйду исемле ярым җанвар кешене җибәргәннәр. Көрәш вакытында берсе дә җиңмәгән. Шуннан Гильгамёш белән Энкйду дус булырга килешкәннәр. Алар бергәләп ерак илләргә, эрбет урманнары үскән тауларга киткәннәр. Ә урманны Хумбёба исемле куркыныч алып саклап торган. Ике пәһлеван аның белән көрәшкәннәр Һәм җиңгәннәр. Аларны яңа батырлыклар көткән. Ләкин Энкйду авырып киткән һәм үлгән. Гильгамеш бик каты кайгырган; «Дустым минем туфракка әверелде. Миңа да берзаман үләргә туры килер микән?» Шулай итеп, батыр үзенә үлемсезлек эзләргә киткән. Ул картларны яшәртә торган могҗизалы үләнне тапкан. Ләкин, Гильгамеш йокыга китүгә, бер елан килгән дә үләнне йоткан. Кешеләр өчен үлемсезлек юк. 69
Хаммурапи патша вакытында Вавилон патшалыгы. Чөй язулы балчык такта. кәрваннары килгән. Вавилон үзенең зурлыгы һәм байлыгы белән шөһрәт казанган. Вавилон иленең иң куәтле һәм иң атаклы патшасы Хаммурапи булган. Ул б.э.к. 1792 елдан алып 1750 елга кадәр хакимлек иткән. 2. Хаммурапи хакимиятне аллалардан ал¬ дым, дип раслаган. Моннан йөз еллар элек археологлар зур кара таш багана тапканнар. Ул һәр яктан тигез чөй язу белән капланган. Ташның өске өлешендә бер сурәт бар: тәхеттә зур таҗ кигән озын сакаллы алла утыра, ә алла каршысында, хөрмәт белән аңа карап, алладан кечерәк буйлы патша басып тора. Кояш алласы Шамаш Хаммурапига хакимият билгесе булган Су басу турындагы миф (Балчык тактадагы текст буенча) Берзаман аллалар кешеләргә ачуланганнар һем җирдәге бар халыкны суда батырырга булганнар. Ләкин су алласы игелекле Эа моның турында Утнапйшти исемле бер изге кешегә сөйләп биргән. Теге зур кораб төзегән һәм барлык туганнарын һәм йорт хайваннарын шунда төягән. Менә берзаман кап-кара болыт күкне томалаган, яшен яшенли башлаган. Алты көннән соң җил-давыл туктап, кояш чыккач, су өстендә бары тик кечкенә утрау гына калганлыгы күренгән. Ул бер биек тауның түбәсе булган. Утнапишти күгәрчен җибәреп караган, ләкин ул коры җир таба алмыйча әйләнеп кайткан. Карлыгач җибәреп караган, ул да бернәрсә дә тапмаган. Тик козгын гына коры җирне тапкан. Тау башында Утнапишти, камыш белен коры чыбык салып, ут яндырып җибәргән һәм корбан чалган. Аллалар, моңа сөенеп, су басудан котылып калган кешеләрне кичергәннәр. Утнапишти шуннан соң үлемсезгә әверелгән. 70
таяк тапшыра. Кояш җирдә һәм күктә нәрсәләр булганны күреп тора. Шамаш — күктә, ә Хаммурапи — җирдә хаким һәм идарәче. 3. Патша кануннары. Кара таштагы язмалар арасында иң мөһиме — Хаммурапи кануннары. Хөкем итүчеләр барлык бәхәсләрне үз ихтыярлары белән түгел, ә шушы кагыйдәләргә нигезләнеп хәл итәргә тиеш булганнар. Вавилон дәүләтендәге кешеләр бу кануннарны бозган өчен каты җәза булачагын белеп торганнар. Патша алдан ук куркытып куя, әгәр киләчәктә хөкемдарлар бу кануннарны үзгәртергә яисә бетерергә батырчылык итсәләр, аллалар ил өстенә ачлык, су басулар, дошманнар, йогышлы авырулар җибәрәчәкләр. Чөнки кануннарны ул үзе уйлап чыгармаган, бу — аллалар ихтыяры, һәм ул гасырлар буена үзгәрмәскә тиеш. Хөкем итүчеләр җинаятьне тикшергәндә кайчакта турыдан- туры аллаларга мөрәҗәгать иткәннәр. Чөнки шаһитларны һәрвакыт табып булмый. Ул очракта гаепләнүчене елга янына алып килгәннәр һәм суга чумарга кушканнар. Әгәр батса, димәк, ул гаепле, һәм су алласы аны үзенә алган. Әгәр йөзеп чыга алса, аның аллалар каршында намусы саф, һәм ул гаепсез. Борынгы Вавилонда җинаятьченең үзен дә, ул корбанын ничек газаплаган булса, нәкъ шулай газаплаганнар. Хаммурапи гаделлекне, ашка — аш, ташка — таш, дигән принципта күргән. Үзеңә теләмәгән начарлыкны баш¬ каларга да эшләмә! 4. Коллар турындагы кануннар. Вави¬ лонда барлык кешеләр дә канун каршында тигез булмаган. Хаммурапи кагыйдәләрендәге «кеше» сүзе ирекле кеше дигәнне генә аңлаткан. Алардан тыш коллар да булган бит әле. Кол ирекле кешене хурласа, аның колагын кисеп алганнар. Телен дә түгел, бармагын да түгел, нәкъ менә колагын — бу колны эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итмәс Багананың Хаммура- , _ пи кануннары тексты өчен һәм үз хуҗасына җавап бирә алсын язылган өске өлеше. 71
өчен эшләнгән. Киселгән колак белән качып китү мөмкин булмаган, һәммә кеше белгән: бу — кол, өстәвенә бик тыңлаусыз да. Колларны терлек яисә әйбер кебек сатканнар. Әгәр берәүнең гаебе белән чит кешенең колы үлсә, шул гаепле кеше колның хуҗасына тегенең бәясен түләргә яисә үз колын бирергә тиеш булган. 5. Байлар һәм ярлылар турындагы кануннар. Кайбер Йортның эчке ишегалды. Безнең заман рәсеме. ирекле вавилонлылар бик бай булганнар. Аларның күпсанлы басулары һәм хөрмә бакчалары булган. Алар әмере буенча товарлар төялгән кәрваннар яисә кораблар бүтән калаларга йөреп торган. Шул ук вакытта үзләренең бик кечкенә җир кишәрлекләрендә тамакларын туйдыра алмый торган ярлылар да бик күп булган. Кайчакта ярлының җыеп алынган уңышы гаиләсен туйдырырга да, патшага салымнар түләргә дә, чәчүлек өчен орлык калдырырга да җитмәгән. Ул байдан бурычка ашлык сораган. Ләкин бурычлар үсә барган. Әгәр кеше бурычка биш капчык ашлык алып торган булса, бер елдан инде ул алты капчык кайтарырга тиеш булган. Кайбер кешеләр әнә шулай бурычка биреп тору хисабына баеганнар. Аларны рибачылар дип атыйлар. Хаммурапи кануннарыннан Әгәр кеше храмның мөлкәтен урлаган булса, ул үтерелергә тиеш. Әгәр кеше сарык, ишәк яисә колны урлаган булса, ул үтерелергә тиеш. Әгәр кеше үз атасына кул күтәрсә, кулын кисеп алырга. Әгәр кеше берәүнең тешен сугып төшерсә, үзенекен дә сугып төшерергә. Әгәр кеше берәүнең күзен чыгарса, үзенекен дә чыгарырга. Әгәр кеше үз басуындагы туфрак өемен ныгытмаган булса һәм, су бәреп чыгып, күршеләрнең чәчүлекләренә зыян килсә, гаепле кеше күршеләргә килгән зыянны түләргә тиеш. Түләрлек хәле булмаса, барлык милкен һәм аның үзен сатарга кирәк, шуннан килгән көмешне күршеләр үзара бүләргә тиеш. 72
Кайчакта, түләү вакыты җиткәч, фәкыйрь түли алмаган. Андый очракта бай: «Малаеңны, кызыңны яисә хатыныңны коллыкка бир», — дигән. Байлар бурычлы кешене мәңгегә кол итәргә әзер булганнар. Ләкин Хаммурапи бол ай куша: «Андый кеше хуҗасы файдасына өч ел гына эшләргә тиеш, аннан соң аны иреккә чыгарырга кирәк». Бурычлы кеше үзенең баласын калдырса, хуҗа аны сата да, үтерә дә алмаган, чөнки моның өчен аның үз баласын үтерергә тиеш булганнар. Шулай патша Хаммурапи үзенең халкын колга әверелүдән саклап торган. Әгәр фәкыйрь кешенең гаиләсе ач утыра икән, ул яңадан бурычка чума һәм балаларын байга бирә. Хаммурапи монда бернинди гаделсезлек күрмәгән. Ирекле кешеләр дә, коллар да, байлар да, ярлылар да бар — мондый тәртипне аллалар урнаштырган бит. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: закон, рибачы, бурычлы кол. Үзегезне тикшерегез. 1. Борынгы Елгаара өлкәдә кайсы шәһәр һәм ни өчен төп шәһәргә әверелгән? 2. Вавилонга төньяктан килгән сәүдәгәрләр нәрсә белән сату иткәннәр? Алар Вавилонда нәрсә сатып алганнар? 3. Җинаятьнең шаһиты булмаган очракта Вавилон судьялары гаепләнүчене ничек хөкем иткәннәр? 4. Бурычын эшләп түләүче вавилонлының хәле чит илдән китерелгән кол хәленнән нәрсәсе белән аерылган? Карта белән эшләгез (кара 70 б). Хаммурапи заманындагы Вавилон патшалыгын табыгыз һәм аның урынын билгеләгез. Даталар белән эшләгез. Кем иртәрәк идарә иткән: Вавилонда Хаммурапимы, әллә Мисырда Тутмосмы? Исәпләп чыгарыгыз. Ничә елга элегрәк? ТТЛ «Хаммурапи законнарыннан» документы белән танышыгыз һәм түбәндәге сорауларга җавап бирегез: 1. Ни өчен әйбер, терлек һәм колны урлаган өчен бертөрле җәза биргәннәр? 2. «Ашка — аш, ташка — таш» гыйбарәсе нәрсә аңлата? § 15. Финикия диңгезчеләре 1. Финикиялеләрнең шәһәрләре. Урта диңгезнең көнчыгыш яр буенда Финикия урнашкан булган. Финикиялеләрнең көнкүреше мисырлылардан һәм вавилонлыларныкыннан нык аерылып торган. Табигать шартлары да бөтенләй икенче булган бит. Диңгез белән Ливан таулары арасындагы тар аралыкта киң елгалар һәм уңдырышлы үзәнлекләр булмаган. Көтүлекләр һәм басулар өчен урын да. Финикиялеләр йөзем бакчалары һәм зәйтүн агачлары үстергәннәр. Зәйтүн җимешеннән алар хуш исле май сыгып чыгарганнар. Шәраб белән майны финикиялеләр 73
Финикиядәге бер шәһәрнең патшасы. Борынгы рельеф. бодайга алыштыра алганнар. Финикия төзелеш агачына бай булган. Юан Ливан эрбет бүрәнәләрен Мисырга һәм башка илләргә җибәреп торганнар. Финикиянең урыны да бик җайлы булган: Елгаара өлкәнең сәүдә юллары бу төбәккә килеп чыккан. Финикиялеләрнең Библ, Сидон, Тир кебек шәһәрләргә дөяләргә яисә ишәкләргә төялгән сәүдә кәрваннары килгән. Шул шәһәр¬ ләрдән Мисырга, Грециягә һәм бүтән ерак илләргә барып булган. Финикиялеләр тиз йөрешле корабльләрен нык агачлардан төзегәннәр. Корабльнең ян- якларында эскәмияләргә беркетелгән ишкәкче коллар утырган. Хуҗа корабльне түбәсенә хәтле товарлар белән тутырырга кушкан. Финикия шәһәрләрендә оста һөнәрчеләр — ювелирлар, агач яисә фил сөяге эшкәртүчеләр күп булган. Монда пыяла уйлап тапканнар. Осталар чиста ак комны, сода белән катнаштырып, бакыр койган кебек эреткәннәр. Пыяла массасыннан хуш исле майлар салу өчен матур шешәләр өреп Финикия корабле. Борынгы рәсем. ясаганнар. Куе кызыл төскә буялган тукымалар патшаларга гына лаек дип саналган. Чөнки юганда да, кояшта да аларның төсе уңмаган. Ул буяуның сере шунда: диңгез төбендә кечкенә кабырчыклар табып, һәр әкәм-төкәмнән кысып чыгарылган сыекчадан кызгылт-шәмәхә буяу ясаганнар. 2. Сәүдәгәрләр һәм диңгез юлбасарлары. Кыю диңгезче¬ ләр, табышларын арттыра-арт- тыра, илдән-илгә сәяхәт иткәннәр. Финикия корабльләрне гаваньга кергәндә, халык аларны шат¬ ланып каршы алган. Сәүдә¬ гәрләр Мисырдан җитен тукыма¬ лар, Финикиядән җете кызыл тукымалар, шәраб, пыяла төймә¬ 74
ләр, савытлар яисә «тере товар» — коллар китергәннәр. Ләкин җае туры килгәндә, финикиялеләр талаудан да тартынып тормаганнар: кайчак, яр буена туктап, яклаучысыз авылларны талаганнар, кешеләрне урлап, коллыкка сатканнар. 3. Финикиялеләрнең колонияләре. Үзләре бик еш килә торган җирләрдә финикиялеләр авыллар — колонияләр нигезли башлаганнар. Бу сәүдә эшен җиңеләйткән. Корабльләр төзекләндерелгән гаваньнарда тукталган, алар инде үз якташлары, хәтта туганнары белән сәүдә алып барганнар. Б.э.к. 9 нчы гасырда Тир кешеләре нигез салган Карфаген соңрак Төньяк Африкадагы зур бер дәүләтнең башкаласына әверелгән. Финикия корабльләре Атлантик океанга да чыгып йөргәннәр. Кыю диңгезчеләр Төнь¬ як Европадан аккургаш һәм гәрәбә алып кайтканнар. Төсле пыяладан эшләнгән Финикия битлекләре. Финикия колонияләре. 75
-7 Г Д Д к м <1 р 4. Иң борынгы алфавит. Сату-алу тиз генә язып куюны таләп итә. Әмма моның өчен Финикия сәүдәгәрләренә Мисыр һәм Бабил каһиннәре дәрәҗәсендә укымышлы булу таләп ителмәгән. Финикиядә бик гади язу системасы уйлап тапканнар. Анда сүзне яисә иҗекне белдерүче Финикиялеләрнең (сулда) һәм рус алфавитының хәрефләре. тамгалар булмый. Ьәр тамга аерым авазны белдерә һәм хәреф булып тора. Финикиядә 22 тартык тамга-хәрефтән торган алфавит эшләнә; язганда сузык авазларны төшереп калдыралар. Хәреф исемнәре шул хәрефләрдән башланган предметлар сурәтен хәтерләтә. Финикия алфавитыннан греклар файдаланган. Алар аны үзгәртеп, тартыкларны гына түгел, шулай ук сузыкларны да белдерә башлаганнар. Финикиялеләрдә тартыкларны белдергән кайбер хәрефләрне греклар сузык авазларны белдерү өчен кулланганнар. Грек хәрефләренең атамалары да финикиялеләрдән алынган: финикия хәрефе «алеф» — грек хәрефе «альфа» (а), «бет» — «бета» (р). Финикия һәм грек алфавитларыннан дөньядагы барлык алфавитлар да диярлек барлыкка килгән, шул исәптән рус алфавиты да. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: зәйтүн җимеше, Ливан эрбете, кызгылт-шәмәхә буяу, колония, алфавит. Үзегезне тикшерегез. 1. Финикия табигате Мисыр һәм Вавилон табигатеннән нәрсәсе белән аерылган? 2. Финикия сәүдәгәрләре чит илләрдә нәрсәләр белән сату иткәннәр? 3. Финикия алфавитының Мисыр яки Елгаара өлкә язуы каршында өстенлеге нидән гыйбарәт? Иң борынгы алфавитның кимчелеге нәрсәдә? Карта белән эшләгез (кара 75 б.). Финикиялеләр шәһәрләрен һәм колонияләрен табыгыз. Аларның урынын билгеләгез. ТТЛ Уйлагыз. Финикиялеләрнең нинди даны таралган: яманмы, әллә яхшымы? *•''• «Финикия диңгезчеләренең сәяхәте» дигән хикәя әзерләгез (дәреслектән һәм Интернет ресурсларыннан файдаланып). Финикиялеләр ничек итеп хатын-кызларны урлаганнар (Борынгы грек тарихчысы Геродот хикәясе буенча) Финикиялеләр грек шәһәренә килә. Алар товарларын сатуга куя. Башка күп хатыннар белән бергә җирле патшаның кызы Ио да диңгез буена килә. Алар корабка менә һәм товар алалар. Шул чакта шартлы билге буенча финикиялеләр хатын- кызларга ташлана. Аларның күпчелеге качып котыла. Башка берничәсе белән бергә Ионы эләктерәләр һәм тиз генә йөзеп китәләр. 76
§ 16. Библия риваятьләре да изге 1. Иске Гаһед. Мисыр, Елгаара һәм Урта диңгез ярлары арасындагы далаларда элек-электән терлекчеләр көтүләрен көткәннәр. Б.э.к. икенче меңъеллыкта биредә башка халыклар арасында борынгы яһүд кабиләләре дә көн күргән. Башта алар күчмә тормышта яшәгәннәр, көтүләрен бер урыннан икенче урынга куып йөргәнлектән, даими тору урыннары булмаган. Гади һәм кырыс тормышка ияләнгән көтүчеләр киез тирмәләрдә яшәгәннәр. Сарыклар һәм кәҗәләр аларга ит, сөт һәм йон биргән. Яһүд кабиләләренең башында аксакаллар торган. Алар үз халкының үткәне турындагы риваятьләрне кадерләп хәтердә саклаганнар. Ул риваятьләр буыннан буынга күчеп килгән һәм соңыннан Библиягә кергән. «Библия» сүзе борынгы грек телендә «китаплар» дигәнне аңлата («библиотека» сүзе белән чагыштырып кара). Библиянең беренче иң борынгы өлеше Иске Гаһед дип атала. Иске Гаһедкә борынгы яһүдләрнең мифлары һәм риваятьләре кертелгән. Иске Гаһед яһүдләрнең диненең (иудаизм1) генә түгел, соңрак христиан дине таралган халыкларның булып санала. Иске Гаһедтә борынгы заманнар турында гына түгел, шулай ук акыл ияләренең уйланулары, борынгы кануннар һәм гореф- гадәтләр турында да сөйләнә. Яһүдләр дә, мисырлылар һәм вавилонлылар кебек, кай¬ чандыр күп аллаларга табынганнар. Ләкин вакытлар үтү белән алар бераллалыкка кил¬ гәннәр һәм Яхве Аллага табына башлаганнар. Алар, Яхве дөньяны яраткан һәм кешеләргә дини кануннар — яшәү кагыйдәләрен биргән, дип ышанганнар. Иске Гаһед дөнья яратылу, беренче кешеләр һәм Дөньяны су басу турындагы мифлардан башлана. 2. Иосиф һәм аның бертуганнары. Библия риваятьләре яһүдләрнең борынгы бабалары Палестина ке¬ шесе. Борынгы сурәтләрдән ясал¬ ган рәсем. 1 Иудаизм сүзе Палестинаның көньяк өлеше — Иудея атамасы белән бәйле. 77
Борынгы Палестинада. Хәзерге заман рәсеме. Палестина кешесе. Борынгы сурәтләрдән ясалган рәсем. турында сөйлиләр. Тулы бер халыкның тарихы Иске Гаһедтә зур бер гаилә турындагы риваять рәвешен ала. Яһүдләрнең нәсел башлыклары булып Авраам, аның улы Исаак һәм оныгы Иаков санала. Иаковның икенче исеме — Израиль — бөтен халыкның атамасы (израилълеләр) булып киткән. Иаковның берничә улы булган, тик ул барысыннан да бигрәк кече улы Иосифны яраткан. Өлкән агалары Иосифтан көнләш¬ кәннәр һәм аны Мисырга баручы бер сәүдәгәргә сатып җибәргәннәр, ә аталарына аны кыргый ерткычлар ботарлады дигәннәр. Мисырда Иосиф бер түрәнең колына әверелгән. Яңа кол бик акыллы һәм уңган булып чыккан, һәм тиздән ул фиргавен сараена эләккән. Иосиф, фиргавеннең серле төшләрен юрап, корылык һәм ачлык буласын алдан әйтеп дан казанган. Фиргавенгә ашлык әзерләп куярга һәм, шулай итеп, Мисырны зур афәттән саклап калырга киңәш биргән. Шуннан соң Иосиф зур түрәгә әверелгән. Бу вакытта күрше илләрдә ачлык хөкем сөргән. Иосифның абыйлары, Мисыр патшасы 78
ашлык бирә икән дип ишетеп, аның янына ярдәм сорап килгәннәр. Алар зиннәтле киемнәргә киенгән энеләрен танымаганнар. Ә Иосиф аларны сынап карарга булган: кече энегезне җәзалап үтерәм дип, аларны куркыткан. Туганнар энекәшләрен чын күңелдән яклаганнар. Иосиф, моны күреп, абыйларын гафу иткән. Иаковның балалары бөтен туган-тумачалары белән Мисырга күченгәннәр. Аларның нәсел¬ ләре монда күп гасырлар яшәгән. 3. Моисёй яһүдләрне Мисырдан алып чыга. Мисырлылар Иаков-Израиль балаларын кыерсыта башлаганнар. Фиргавен аларны бер таңнан икенче таңга хәтле төзелеш эшләрендә катнашырга мәҗбүр иткән. Берзаман, яһүд¬ ләрне тулысынча юк итү өчен, аларның яңа туган балаларын үтереп бетерергә кушкан. Тик бер малайны гына анасы саклап кала алган. Ул баласын кәрзингә салган да Нил Палестина хатын- кызы. Борынгы сурәтләрдән ясал¬ ган рәсем. буендагы әрәмәлектә калдырган, ә фиргавеннең кызы анда су коенырга йөри икән. Ана ялгышмаган, фиргавеннең игелекле кызы баланы тапкан һәм аны тәрбияләп үстергән. Малайга Моисёй исеме кушканнар. Моисей үскән, үзенең килеп чыгышы һәм халкының ачы язмышы турында белгән. Беренче кешеләр турыңда миф Алла искиткеч җәннәт бакчасын яраткан һәм анда Адём исемле беренче кешене керткән. Җәннәттә бик күп матур чәчәкләр һәм җимеш агачлары үскән. Анда җәнлекләр һәм кошлар яшәгән, тик Адәмгә ялгыз яшәү күңелсез булган, һәм бервакыт, Адәм йоклап ятканда, Алла аның бер кабыргасын алган һәм шуңардан хатын- кыз ясаган. Аңа Хава дигән исем биргән, шулай итеп Хава Адәмнең хатыны булган. Хатыны ирнең кабыргасыннан ясалганлыктан, ул гомере буе иренеке булырга тиеш. Адәм белән Хава җәннәттә, кечкенә балалар кебек, нәрсә ул яхшылык, нәрсә ул начарлык дигәнне белмичә яшәгәннәр. Ә бакчада «акыл агачы» үсеп утырган. Алла аның җимешләрен татырга рөхсәт итмәгән, чөнки аларны татып караган кеше алла кебек үк акыллы һәм зирәк булачак. Әмма бакчада явыз елан яшәгән, ул Хаваны тыелган җимешне кабып карарга котырткан, ә Хава исә Адәмне дә сыйлаган. Алла, моның турында белеп, кешеләрне җәннәт бакчасыннан куып чыгарган. 79
Берзаман ул чүл буйлап бара икән, кинәт аның картлысында бер куак үзеннән-үзе яна башлаган. Ә ялкын эченнән тавыш ишетелгән: «Мин — Яхве Алла. Сиңа үз халкымны Мисырдан чыгарырга кушам». Моисей фиргавеннән халкын яхшылык белән җибәрүен үтенгән, әмма Мисыр хөкемдары аяусыз булган. Шунда израильлеләр Моисей җитәкчелегендә качарга карар кылганнар. Кызыл диңгез янына килеп җиткәннәр. Артларыннан фиргавеннең арбачылар гаскәре куып килгәнлеген күреп, соңгы сәгатебез җиткән икән дип уйлаганнар. Тик Алла диңгез суларын ике якка аерып куйган, һәм яһүдләр коры җир буйлап шунда кереп киткәннәр. Алар артыннан куып килүче Мисыр арбачылары да шул юлга кергәч, сулар яңадан үз урынына кайткан, фиргавен гаскәре су астында калган. Израильлеләр диңгезнең теге ягына, Синай чүленә килеп чыкканнар һәм кырык ел буена шунда көтүләре белән күчеп йөргәннәр. 4. Алла кануннар бирә. Ниһаять, алар биек Синай тавы янына килеп җиткәннәр. Моисей шунда менеп киткән, ә калганнарга урыннарында торырга кушкан. Кешеләр бары тик төтен белән яшен күргәннәр, күк күкрәгәнен генә ишеткәннәр. Ут эчендә Алла үзе тау өстенә төшкәнгә, тау төтенләп торган һәм бик нык селкенгән. Алла Моисейга дини кануннар язылган таш такталар (скрижалълэр) тапшырган. Иң төп кануннар түбәндәгеләр: бары тик Яхве Аллага табынырга, аның сурәтләрен ясамаска һәм изге исемен урынсыз телгә алмаска; ата-ананы хөрмәт итәргә; урлашмаска һәм кеше әйберенә кызыкмаска; ялганламаска һәм кеше үтермәскә. Югыйсә Алланың җәзасы кырыс булачак. Дөньяны су басу турындагы миф Адәм белән Хаваның күпсанлы балалары, балаларының балалары туган. Кешеләр җирдә таралып яши башлаганнар. Тормыш җиңел булмаган, ризыкны авыр хезмәт белән тапканнар. Кешеләр начарлык, хәтта җинаятьләр эшли башлаганнар. Адәм белән Хаваның олы улы игенче Каин үзенең энесе терлекче Авельне үтергән, шулай җирдә явызлык арткан. Шунда Алла, бөтен дөньяны су басу (туфан) оештырып, тереклекне юк итәргә уйлаган. Бары тик Нух (Ной) исемле бер игелекле кешене генә кызганган. Алла кушканча, Нух зур көймә төзегән. Шунда ук хатынын, өч малаен, аларның хатыннарын, һәртөрле җәнлектән берәр пар алган. Яңгыр кырык көн яуган. Бары тик Арарат тавының түбәсе генә судан күренеп торган. Нухның көймәсе шунда барып терәлгән. Көймәдәгеләрдән кала бөтен кеше һәлак булган. 80
Еврейлэр Яхве белән килешү (гаһед) төзегәннәр. Алар Алла кушканнарның барысын да үтәргә риза булганнар. Ә ул Моисей аркылы аларны Палестина дип аталган бәхетле илгә алып килергә вәгъдә биргән. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: күчмәләр, Библия, Иске Гаһед, бераллалык, көймә (ковчег). Үзегезне тикшерегез. 1. Борынгы яһүдләр диненең Мисыр һәм Вавилон диннәреннән төп аермасы нәрсәдә? 2. Яхве, Адәм, Хава, Авель, Каин, Нух (Ной) исемнәре белән кемнәрне атаганнар? 3. Иске Гаһедкә кертелгән Иосиф һәм аның бертуганнары турындагы риваятьтән нәрсә исегездә калды? 4. Моисейгә бирелгән ун кагыйдәдән төп кагыйдәләрне атагыз. Карта белән эшләгез (кара 33 б.). Палестинаны табыгыз һәм аның урынын билгеләгез. «Борынгы Палестинада» (кара 78 б.) рәсемен тасвирлагыз. Ни өчен рәсемдә кирпеч яки агач йортлар күренми? Документ — беренче кешеләр, Дөньяны су басу турындагы Библия мифлары белән танышыгыз (кара 79, 80 б.). Түбәндәге сорауларга җавап бирегез: 1. Ни өчен беренче кешеләр җәннәттән куылган? 2. Елгаара өлкәдә барлыкка килгән мифларның кайсы Нух көймәсе турындагы мифны хәтерләтә? Нәрсәсе белән хәтерләтә? §17. Борынгы яһүдләр патшалыгы 1. Яһүдләрнең Палестинадагы сугышлары турында Библия риваятьләре. Озак сәяхәтләрдән соң яһүдләр Палестинага (Фалыстынга) килгәннәр. Иордан елгасының киң үзәнлеге уңдырышлы туфракка һәм көтүлекләргә бай булган. Ләкин бу җирләрдә яшәү өчен җирле халык белән каты сугышлар алып барырга туры килгән. Иерихон крепостен камау озакка сузылган. Менә берзаман израильлеләр беравыздан кычкырып җибәргәннәр, быргылар кычкыртканнар, һәм шунда Иерихонның диварлары ишелеп төшкән. Икенче бер сугышта израильлеләр дошманнарын җиңә язганнар, тик төн якынлашу белән сугышу авырлашкан. Шунда израильл ел әрнең башлыгы кычкырып җибәргән: «Кояш белән Ай, туктап торыгыз!» Яктырткычлар үз урыннарында катып калганнар. Израильлеләр җиңгәч кенә төн килгән. Израильлеләрнең фалыстынлылар белән көрәше Библия риваятьләрендә чагыла. Фалыстынлылар израильлеләрнең төп дошманы булып торган. Алар Фалыстынга коры җирдән бәреп кергәннәр, диңгез буйлап көймәләрдә йөзеп килгәннәр. Яр буйларын басып алып бөтен илгә хуҗа булу өчен көрәшкәннәр. 81
Фалыстынлы. Хәзерге заман рәсеме. Праща һәм таш ядрә. Риваять буенча фалыстынлыларга каршы кодрәтле Самсдн сугышкан. Бервакыт ул Далйла исемле гүзәл кызны яраткан. Ләкин аның мәхәббәтенә Далила хыянәт белән җавап биргән. Фалыстын хөкемдарлары аңа Самсонның көче нидә икәнен ачыкларга кушканнар. Далила аның куәте чәчләрендә яшерелү хакында белгән һәм йоклаганда Самсонның чәчләрен кырырга кушкан. Самсон көчсезләнгән. Аны тотып алганнар, күзләрен сукырайтканнар һәм җир астына ябып куйганнар. Дошманнар куанган. Шул җиңү хөрмәтенә мәҗлес җыйганнар. Шунда сукыр, хәлсез Самсонны да китергәннәр һәм аннан көлә-көлә күңел ача башлаганнар. Тик фалыстынлылар яңадан Самсонның чәчләре үсүен күрми калганнар. Алар белән Самсонга көч тә кайткан. Ул, кычкырып: «Җаным минем, газаплаучыларым белән бергә үл!» — дигән. Үзенең көчле куллары белән түшәмне терәп торган баганаларны аударган һәм йорт җимерелеп төшкән. Соңгы батырлыгын эшләп, Самсон шулай һәлак булган. 2. Беренче патшалар турында риваять¬ ләр. Таркау израильлеләргә күпсанлы дошман¬ нардан саклану кыен булган, шуңа күрә алар берләшергә һәм үзләренә патша сайлап куярга уйлаганнар. Борынгы яһүдлэр патшалыгының беренче идарәчесе Саул булган. Саулның гаскәре гел җиңеп барган. Ә шул арада дала буйлап Давид исемле малай, израильлеләрнең булачак патшасы, сарык көтүен көткән. Берзаман фалыстынлылар Саулга каршы сугыш башлаганнар. Алар арасыннан Голиаф исемле бик зур баһадир чыгып баскан, аның башында — бакыр шлем, кулында — кылыч, калкан һәм сөңге. Алып белән көрәшергә бары 82
тик Давид кына батырчылык иткән. Ул әле бик яшь булган һәм көчле кешегә охшамаган. Давид көтүче киеменә киенгән, кулына таяк һәм таш ата торган праща тоткан. Яшь егетне күреп, Голиаф: «Нигә әле син миңа каршы таяк тотып киләсең? Мине эт дип беләсеңме әллә?» — дигән. Давид җавап кайтарган: «Юк, эт түгел, эттән дә яманрак». Фалыстын пәһлеванының бик каты ачуы чыккан һәм тегене, бүген үк үтереп, гәүдәсен ерткычларга һәм кошларга ыргытырга ант иткән. Ләкин ул үзенең вәгъдәләрен башкарып чыгарырга өлгермәгән. Давид ташны туп-туры аның зур маңгаена тидергән. Голиаф җиргә ауган, ә Давид, аның кылычын тартып алып, башын чабып өзгән. Фалыстын гаскәре куркып кача башлаган. Давид патшаның хәрби башлыгына әверелгән. Фалыстынлылар белән сугышлар туктамаган. Бәрелешләрнең берсендә Саул һәлак булган. Ьәм Давидны патша итеп сайлаганнар. Ул сугышларда гел җиңеп барган. Б.э.к. 10 нчы гасырда, Давид заманында, Иерусалим патша¬ лыкның башкаласына әверелгән. 3. Соломонның патшалык итүе. Давидтан соң тәхеткә аның улы Соломон утырган. Бу патша үзенең зирәклеге һәм байлыгы белән шөһрәт казанган. Сугышлар туктаган, халык тыныч хезмәткә күчкән. Соломон патшалыгыннан сәүдә кораблары төрле илләргә йөргән. Патша гаскәре өчен сугыш арбаларын Мисырдан сатып алганнар, шуннан ук һәм Гарәбстаннан менә дигән атлар китергәннәр. Патша сарае һәм гыйбадәтханә төзү өчен Ливан тауларыннан эрбет агачы ташыганнар. Соломонның акыллылыгы һәм байлыгы турындагы дан еракларга таралган. Мисыр фиргавене үзенең кызын аңа кияүгә биргән. Бервакыт Көньяк Гарәбстаннан, Сава иленнән, Иерусалимдагы Соломон патша храмы. Реконст¬ рукция. Патша бәйрәм итә. Фил сөягеннән эшләнгән пластинка. Бизәкле Фалыстын савыты. 83
Борынгы яһүдләр патшалыгы. бай бүләкләр төялгән дөя кәрваны килгән. Сава патшабикәсе Израиль патшасын һәм аның мәһабәт сараен үз күзләре белән күрергә теләгән. 4. Иерусалимдагы храм. Соломон заманында төзелгән храм бигрәк тә матур булган. Аның диварлары эрбеттән, ә идәннәре кипарис агачыннан ясалган. Финикиянең иң яхшы осталары аны алтын, көмеш һәм бронза белән бизәгәннәр. Храмны калкулыкта төзегәннәр. Зур ишегалды уртасында Яхве Аллага корбан китерү урыны булган. Храмның түрендә тәрәзәсез караңгы бүлмә булган, анда сандык торган. Ул сандыкта дини кануннар язылган таш такталар сакланган. Бу бүлмәгә бары тик баш каһин генә керә алган. Иерусалимдагы храм Яхве Аллага бердәнбер табыну урыны булган. Ә Иерусалим дәүләтнең башкаласына гына түгел, ә бөтен яһүд кабиләләрен берләштергән рухи үзәккә әверелгән. Тик Библия хәкимнәре нәрсәгә өйрәткән Картаймыш көнендә кешене рәнҗетмә, чөнки безгә дә картлык киләчәк; кеше сиңа нинди генә дошман булса да, аның үлеменә шатланма; исеңдә тот: без барыбыз да үләчәкбез. Кем яманлык кыла, ул аның үзенә әйләнеп кайта. Кемнең дусларын булдырасы килә, үзе дә дусларын яратырга тиеш. Күп сүзле булсаң — гөнаһка батасың, ә телен тыйганнар акыллы булыр. Соломон хөкеме турында легенда Бервакыт аның каршысына ике хатынны китергәннәр. Берсе сөйләп киткән: «Без бу хатын белән бер йортта яшибез. Мин малай таптым, ә өч көннән аның да малае туды. Тик аның баласы төнлә үлде, һәм ул балаларны алмаштырган — үлгән баланы минем янга куйган, исәнен үзенә алган. Иртән карасам, бала үле, һәм ул минеке түгел». Икенче хатын бу сүзләрне инкарь иткән. Соломон әйткән: «Менә кылыч. Баланы ярыгыз да икесенә бүлеп бирегез». Хатыннарның берсе тыныч кына ризалашкан. Ә икенчесе кычкырып елап җибәргән: «Юк. Бирсәгез бүтән хатынга бирегез, тик үтермәгез генә». Соломон тыңлап торган да хөкем чыгарган: «Баланы куркуыннан коты очкан хатынга кайтарыгыз. Ул чын ана». Шуннан бирле патшаның зирәклеген барысы да аңлаган. 84
Соломон патшалыгы нык булмаган һәм ул үлгәннән соң озак та үтми таркалган. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: праща, корбан китерү урыны. Үзегезне тикшерегез. 1. Библиядәге Самсон һәм Далила, Давид һәм Голиаф хакындагы риваятьләрне сөйләгез. Бу риваятьләрдә сезгә нәрсә уйдырма, ә нәрсә чын булып тоела? 2. Иерусалимдагы Яхве Алла храмы хакында нәрсә беләсез? Храмның кыяфәте нинди булган? Ул нинди материаллардан төзелгән? Баш каһин кереп йөргән бүлмәдә нәрсә сакланган? 3. Соломон патша заманында израильлеләр нинди илләр һәм халыклар белән сәүдә иткәннәр? Карта белән эшләгез (кара 84 б.). Соломон заманындагы Борынгы яһүдләр патшалыгын һәм аның башкаласын табыгыз. Патшалыкның урынын билгеләгез. Уйлагыз. 1. Патшаларның кайсы (Хеопс, Хаммурапи, Тутмос, Соломон) күп алларга табынган, кайсы бераллалык динен тоткан? 2. Ни өчен археологлар борынгы илләрдә Яхве Алла сурәтләрен тапмыйлар? 3. Библия хакимнәре үгетләренең кайсылары сезгә аеруча зирәк булып тоела? Ни өчен? § 18. Ассирия державасы 1. Тимерне үзләштерү. Хеопс пирамидасын төзегән заман¬ нарда кешеләр бакырдан ясалган хезмәт кораллары белән эшләгәннәр. Хаммурапи патша вакытында исә бронза киң тарала. Бакыр белән бронзаны эшкәртү җайлы. Ләкин табигатьтә бакыр сирәк очраган һәм бик кыйммәт торган. Өстәвенә бу металлар йомшак та. Кайчакта очлаган таш белән эшләү бакырга караганда кулайрак булган. Һөнәрчеләр тимерне үзләштергәч, хәл үзгәрә башлаган. Бу б.э.к. 10 гасыр тирәсендә булган. Тимер бакырга караганда югарырак температурада эри. Моның өчен махсус мич, күп ягулык, ә тимер коючылардан һәм тимерчеләрдән зур осталык сорала. Табигатьтә тимер рудасы бакыр белән аккургашка караганда шактый күп. Шуңа күрә тимер бакырдан күпкә арзанрак. Вакытлар узу белән һәрбер гаиләдә тимер балта, көрәк, сабан төрәне булдырыла. Бронзага караганда тимер катырак. Тимер эш кораллары ярдәмендә урман кисәргә, каты җирләрне сөрергә, тирән коелар казырга мөмкин була. Шул вакытта игенчелек йомшак, уңдырышлы туфраклы Ьлга үзәннәрендә генә түгел (анда су ташыганда җир үзеннән үзе сугарыла), ә яшәү шартлары авыр булган илләрдә дә киң җәелә. Б.э.к. 1 нче меңъеллыкта зур армияләр тимер кораллар белән коралландырыла. 85
Ассирия патшасы Ашшурбанапал. Борынгы рельеф. 2. Ассирия гаскәре. Тигр елгасының югары агымында Ассирия урнашкан. Аның мәйданының шактый өлешен тимер рудасына бай таулар һәм тау итәкләре тәшкил иткән. Ассириялеләр аучылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Алар кырыс тор¬ мыш шартларына күнеккәннәр. Б.э.к. 8 иче гасырда аларның гаскәрләре иң куәтле һәм күп санлы була. Сугышчылар тимер кылычлар, айбалталар белән коралланганнар. Аларның металл тәңкәләр белән тышланган түгәрәк калканнары, очлы башлы шлемнары, тимер тәңкәле көбә күлмәкләре һәм нык тартылган җәяләре булган. Ассириялеләр беренчеләрдән булып атлы гаскәрне киң куллана башлаганнар. Җайдаклар озын сөңгеләр һәм җәяләр белән коралланганнар. Ассирия армиясен бернәрсә дә туктата алмаган. Юлларында елга очраса, күн капчыкларны кабартып, теге якка чыга алганнар. Әгәр кала нык диварлар белән уратып алынган булса, ассириялеләр аны таран белән бәреп ватканнар. Дүрт пәһлеван рамга каешка асып куйган авыр бүрәнәне тибрәтеп торган. Бүрәнә башындагы тимер очлык диварның кирпечләрен тузанга әверелдергән. Б.э.к. VIII—VII (8—7) гасырларда Ассирия державасы. 86
Патшаның арысланнар аулавы. Сарайда табылган рельеф. 3. Ассирия патшаларының яулап алулары. Б.э.к. 8—7 нче гасырларда Ассирия патшалары Вавилонны, Библны, Тирны, Сидонны, Палестинаның бер өлешен яулаганнар. Алар көньякка — Мисырга һәм төньякка — тау иле Урартуга җиңүле яулар оештырганнар. Ассирия хәрби державасы1 гаять киң мәйданнарны алып торган. Ул заманнарда башка андый дәүләт булмаган. Ассириялеләр җиңелгән илләрдә баш күтәрүләрне кисәтү өчен коточкыч җәзалар уйлап тапканнар. Алар басып алынган җир¬ ләрдә ассириялеләр шәһәр ныгытмаларын, храмнарны җимергәннәр. Алар тулы бер ха¬ лыкларны әсир иткәннәр, йөзләрчә мең кешене йорт-җирсез калдырганнар, кыйммәтле әйбер¬ ләрне үзләренә алганнар. Патшалары бай та¬ бышлар белән мактанган, ә рәссамнар талап алынган байлыкны, киселгән башларны санап торучы язмачыларны сурәтләргә яраткан. Ассирия башкаласы Нинёвияне элек гс^ка гына «арысланнар өне» яки «канлы шәһәр» дип атамаганнар. Ассирия сугышчысы. Борынгы рельеф. 1 Держава — зур һәм куәтле дәүләт. 87
4. Патша сарае. Мондый сарайлар ясалма калкулык өстенә салынган һәм ныгытмага охшаган. Аларны тешле башнялары белән куәтле диварлар уратып алган. Сарайга керү юлын таштан чокып ясалган, кеше башлы, канатлы гаять зур үгезләр (изге рухлар) ике яктан саклап торган. Алар биш аяклы, алдан караганда басып торган кебек, яннан — барган кебек күренгән. Сарайның эчке диварлары рельефлар чокып ясалган һәм буялган таш плитәләр белән капланган. Күп очракта бу — патшаның үз тормышыннан алынган күренешләр. Менә ул арбада очып бара, менә ул арысланнарны аулый, менә илчеләрне кабул итә — алар тәхет алдына сибелгәннәр һәм аның аяк астындагы идәнне үбәләр. 5. Балчык китаплар китапханәсе. Ассириялеләрнең соңгы патшаларының берсе Ашшурбанапал укымышлы кеше булган. Ул үзенең сараена зиннәтле әйберләр генә түгел, китаплар да алып килергә кушкан. Акрынлап зур китапханә барлыкка килгән. Анда борынгы Вавилон мифлары һәм риваятьләр, аллаларны мактау сүзләре, догалыклар һәм әфсеннәр сакланган. Анда күк җисемнәре һәм алар буенча кешеләрнең киләчәген алдан әйтү турында акыл ияләренең хезмәтләре дә булган. Ассириялеләр планеталарның урнашуына карап язмышны белеп була дип тә ышанганнар. Борынгы галимнәр җирдә үзләренә таныш булган һәр нәрсәне күк гөмбәзендә эзләп караганнар: йолдызлыклар җирдәге шәһәрләрне, мәсәлән, Вавилонны хә¬ терләткән, ә йолдызлар арасындагы куәтле Тигр һәм Евфрат елгалары аккан. Ассирия патшасының яудан кайтуы. Хәзерге заман рәсеме. 88
Ашшурбанапал үлгәннән соң вавилонлылар Ассириягә каршы күтәрелгән. Елгаара өлкә¬ дән төньяк-көнчыгышка табарак яшәгән күчмә мидиялелэр Вавилон белән хәрби килешү төзегәннәр һәм б.э.к. 612 елда Ниневия каласын алганнар. Риваятьләр буенча, Ассириянең соңгы патшасы, кулга эләкмәс өчен, янган сарай эченә ташланган. Бөек Ассирия державасы шулай һәлак булган. Ә китапханә исән калган, чөнки Канатлы Ассирия алласы. Борынгы рельеф. балчык китаплар янмый. Археологлар бу такталарның калдыкларын табып укыйлар. Шул рәвешчә галимнәр, балчык такта ва¬ тыкларын укып, су басу, Гильгамеш турын¬ дагы мифларны һәм Елгаара өлкәнең башка чөй язма китапларын торгыза алганнар. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: таран, атлы гаскәр, держава, балчык китаплар. Үзегезне тикшерегез. 1. Таш һәм бакыр хезмәт һәм сугыш кораллары белән чагыштырганда тимер коралларның өстенлекләре нәрсәдә? 2. Ассириялеләр нинди хәрби яңалыклар кулланганнар? 3. Яуланган илләрдә ассириялеләр үзләрен ничек тотканнар? 4. Ашшур¬ банапал патша китапханәсендәге китапларда нәрсә хакында язылган? Янгын котырган Ниневиядә нигә китапханә һәлак булмаган? Карта белән эшләгез (кара 86 б.). Ассирия державасын һәм аның башкаласын табыгыз. Ачыклагыз, ассириялеләр тарафыннан нинди илләр буйсындырылган? Ассирия патшасының елъязмасы (Таштагы язмадан) Мин — Синахерйб, бөек патша, куәтле патша, Ассирия патшасы, бар дөньяның патшасы, акыллы, аллаларга буйсынучан, гаделлекне яратучы, игелек эшләүче, дошманнарны җиңүче. Мин Вавилон патшасын җиңдем. Сугыш кырыннан ул качып китте, шулай үзенең гомерен саклап калды. Аның Вавилон каласы үзәгендә урнашкан сараена җиңүче булып кердем. Аның сараена шатланып кердем. Мин аның хәзинәләрен ачтым. Алтын һәм көмеш савытларны, асылташларны, анда булган бар нәрсәне табыш итеп алдым. Ике йөз мең кешене, ирләрне һәм хатын-кызларны, атлар, ишәкләр һәм дөяләрне, исәпсез-сансыз эре һәм вак терлекне мин Ассириягә куып киттем. Буйсынмаганнарны мин корал белән юк иттем, мәетләрен шәһәр тирәсенә мин кушып куйдырган казыкларга элдердем. 89
Түбәндәге план буенча хәзерге заман рәсеменә карап Ассирия гаскәренең Ниневиягә ””J кайтуын (кара 88 б.) тасвирлагыз: 1) патша арбасы; 2) әсир патшаларны түбәнсетү; 3) җиңүче сугышчылар; 4) сарайга керү юлына куелган таш сакчылар. «Ассирия патшасының елъязмасы» документы (кара 89 б.) белән танышыгыз һәм түбәндәге сорауларга җавап бирегез: 1. Ассирия хөкемдары нәрсә белән мактанган? 2. Синахериб үзен «гаделлекне яратучы» дип атый; уйлагыз, патша нәрсәне гаделлек дип санаган? § 19. «Патшалар патшасы» идарә иткән Персия державасы 1. Көнбатыш Азиянең иң зур өч дәүләте. Ассирия дәүләте җимерелгәннән соң бөтен Елгаара өлкә Вавилон патшасына буйсынган. Вавилон Көнбатыш Азиянең иң зур һәм иң мәшһүр каласына әверелгән. Сәүдәгәрләр төрле илләрдән товар китергәннәр. Куәтле диварлар белән уратып алынган Вавилон һичкем ала алмаслык кирмән булып күренгән. Вавилон гаскәрләре Финикия шәһәрләрен, Сүрияне һәм Палестинаны яулаганнар. Иерусалим да, камауга каршы тора алмыйча, бирелгән. Соломон төзеткән храм җимерелгән, ә халкы Вави- лонга әсирлеккә эләккән. Вавилон патшалыгы зурайган, элеккеге Ассирия хәтле була язган. Кече Азия ярымутравының көнбатыш өлешендә Лидия патшалыгы урнашкан. Кече Азия елгаларының комлы яр буйларында алтын бөртекләре очраган. Мондагы патшаларның байлыклары турында әкият итеп сөйләгәннәр. Лидия патшасы Крез нәрсәгә кагылмасын, бөтенесе дә алтынга әверелгән, имеш. Б.э.к. 7 нче гасырда Лидиядә беренче мәртәбә алтын белән көмештән эретеп ясалган акчалар чыгара башлаганнар. Лидиядән көнчыгышка таба өченче бөек дәүләт — Мидия сузылган. Аның мәйданы зур булган, әмма мондагы кабиләләр Мидия патшасына бик буйсынмаганнар. Бәйсезлек өчен көрәшүче кабиләләрнең берсе фарсылар булган. Алар Фарсы култыгы янында яшәгәннәр. 2. Фарсыларның яулап алулары. Фар¬ сыларның юлбашчысы Кир Мидия патшасына Лидия тәңкәсе. Б.э.к. VII (7) гасыр. 90
Вавилонның ди¬ варлары Һәм бас¬ кычлары манарасы. Реконструкция. каршы баш күтәрә, аны тар-мар иткәч, бик зур дәүләтнең хөкемдарына әверелә. Күпсанлы атлы укчылар гаскәре белән ул көнбатышка юнәлә. Лидия патшасы Крезны Сарды шәһәрендә (илнең башкаласы) камалышта калдыра, җиңә һәм аны әсир итә. Аннан соң Вавилонның чираты җитә. Кир аның белән сугыш башлый һәм Вавилонның тәхет варисы Валтасарны җиңә. Ләкин Вавилон кешеләре ашамлык запаслары туплыйлар, камалышка әзерләнәләр. Ә фарсылар крепостьлар штурмлый белмәгәннәр. Алар дошман белән ачык кырда сугышырга өйрәнгәннәр. Борынгы грек тарихчысы Геродот болай сөйли: Б.э.к. VI (6) гасырда Персия державасы. 91
Фарсыларның алтын кубогы. Фарсы патшасы сугышчысы. Патша сараендагы сурәт. «Фарсылар патшасы хәйлә уйлап таба. Евфрат елгасының кала аша агып ятканлыгын күреп ала һәм, елганы бүтән юлдан җибәрү өчен, үзенең сугышчыларына канал казырга куша. Евфрат шунда ук саега һәм суы тездән генә кала. Фарсы сугышчылары елга буйлап кала эченә үтәләр. Б.э.к. 538 елда Кир тантаналы рәвештә Вавилонга кергән. Патша яһүдләргә ватаннарына кайтырга һәм Яхве Аллага яңадан храм салырга рөхсәт иткән. Моңарчы әле бер хәрби җитәкче дә шулкадәр күп җиңүләргә ирешә алмаган. Бер патша да Бөек Кирныкы кебек гаять зур дәүләткә ия булмаган. Аның дәүләте көнчыгышта Ьиндстан чикләреннән алып көнбатышта грек шәһәрләренә кадәр сузылган булган. Кирның улы басып алуларны дәвам иткән һәм б.э.к. 525 елда Мисырны яулап алган. 3. Дарий Беренче заманында Персия державасы. Персиянең иң куәтле патшасы Дарий Беренче булган. Үзен төрле фетнәләрдән саклар өчен, патша күпсанлы яшерен шымчы¬ лар тоткан, аларны «патшаның күзләре һәм колаклары» дип йөрткәннәр. Теләсә нинди җинаять өчен каты җәза бирелгән: хыянәтчеләрне газаплап үтергәннәр, Кир патшаның чыгышы турыңда риваять (Геродот сөйләгәннәрдән) Астиаг дигән Мидия патшасына галимнәр, кызыңның малае хакимлегеңне тартып алачак һәм бөтен Азиягә диярлек хуҗа булачак, дип әйткәннәр. Патша бик каты курыккан һәм, язмышны алдар өчен, кызын мидиялегә түгел, ә фарсыга кияүгә биргән. Ул фарсы малае беркайчан да Мидиядә патша була алмас дип уйлаган. Ә бала тугач, йолдызчылар яңадан аның патша булачагын әйткәннәр. Шунда Астиаг аны үтерергә кушкан. Ләкин бу эшне эшләргә фәрман алучы түрә баланы кызганган. Аны тауларга илткәннәр һәм көтүче колга тәрбиягә биргәннәр. Кир үзенең кем икәнлеген белмәгән. Ләкин бервакыт патша малайны аның үз оныгы икәнлеген аңлаган. Әмма күрәзәлек тормышка ашты — Кир малайлар арасында патша булды, дип санаган. Оныгы аңа куркыныч түгел инде дип уйлап, аңа гомерен саклап калган. 92
каракларның һәм юлбасарларның кулларын, аякларын кискәннәр. Державаның иң зур шәһәрләрен «патша юлы» тоташтырып торган. Анда 20—30 километр саен ат һәм кешеләрне алыштыру өчен махсус постлар куелган. Хәбәр ташучылар, бер-берсен алыштыра-алыштыра, башкалага коштай очып килеп җиткәннәр. Буйсындырылган илләрнең халкы салым түләгән. Мисыр һәм Вавилон патша казнасына ел саен дистәләгән тонна көмеш илткән. Персёполъдэ һәм бүтән шәһәрләрдә зур-зур сарайлар төзү өчен бик күп акча сарыф ителгән. Яз көне билгеләп үтелә торган Яңа ел тантаналары Персепольдә уздырылган. Бу бәйрәмгә державаның барлык өлкәләреннән вәкилләр килгән. Иң еракта урнашкан ка¬ биләләр дә патшага бүләкләр җибәргән. Берәүләре дөяләр, икенчеләре атлар, өчен¬ челәре сарык яки ишәкләр ияртеп килгән. Вавилонлылар алтын савытлар, лидиялеләр алтын беләзекләр һәм вазалар китергән. Геродот: «Персия дәүләтендә бар булган һәр¬ нәрсә, шулай ук һөнәрчеләр тарафыннан эшләнгән һәр әйбер патша сараена китере- Персия патшасы. Патша сараендагы сурәт. Валтасар мәҗлесе турыңда Библия риваяте Валтасар меңләгән Вавилон түрәсе өчен сый мәҗлесе оештырган. Алар шәраб эчкәннәр һәм аллаларын мактаганнар. Кинәт алар диварда лампа яктысында ниндидер утлы билгеләр ясый торган кул күреп алганнар. Валтасарның йөзе агарган, уй-фикерләре чуалган, тез буыннары калтырый башлаган. Шунда ул кычкырып җибәргән: «Зирәк галимнәр монда килсеннәр, кем бу язуларны укый ала, шуңар алтын муенса һәм кызыл киемнәр бүләк итәм». Менә бөтен галимнәр җыелган, тик берәү дә диварда язылганны укый алмаган. Аннары Даниил исемле яһүд әсирен чакыртканнар. Ул Вавилон патшаларының явызлыклары һәм масаюлары турында искәрткән һәм түбәндәгеләрне әйткән: «Яхве Алла шуның өчен бу кулны җибәргән дә. Монда язылган: «Мёне, тёкел, упарсин». Моның мәгънәсе: «Синең патшалыгың инде үлчәнгән, бүленгән һәм фарсыларга бирелгән». Шул ук төндә соңгы Вавилон патшасы Валтасар һәлак булган. 93
лә», — дип язган. Тик фарсылар гына салым түләмәгән, чөнки алар түрәләр халкы булып саналган. Патшаның шәхси иминлеге сагында бик яхшы өйрәтелгән һәм коралланган ун мең «үлемсез» сугышчы торган. Зур походка чыкканда, барлык буйсындырылган өлкәләрдән чиксез зур гаскәр җыелган. Фарсы державасы югарыда сөйләнгән барлык дәүләтләрне диярлек үзенә йоткан. Юкка гына аны «илләр патшалыгы», ә хөкемдарын «бөек патша, патшалар патшасы» дип атамаганнар. Үзегезне тикшерегез. 1. Ни өчен күп кенә халыклар Персия патшасын азат итүче сыйфатында кабул итмәгәннәр? 2. Дарий Беренче заманында кемнәрне «патшаның күзләре һәм колаклары» дип атаганнар? 3. Нинди юл «патша юлы» дип аталган? Аның күркәм сыйфатлары нидән гыйбарәт? КЯ Документлар белән танышыгыз. Кир патшаның чыгышы һәм Валтасарның бәйрәм итүе турындагы риваятьләр (кара 92—93 б.) буенча хикәя әзерләгез. Түбәндәге сорауларга җавап бирегез: 1. Борынгы грек тарихчысы Геродотның кайсы хикәясе белән сез инде таныш (аны 76 биттән табыгыз)? 2. Фаразлагыз, нинди вакыйгалардан соң Даниил Вавилон әсире булган? Яһүдләргә кем һәм кайчан ватаннарына кайтырга рөхсәт биргән? Нәтиҗә ясыйбыз • Дөньяда беренче дәүләтләр барлыкка килгән ике төбәкне атагыз. Бу илләр җирендә нинди елгалар ага? • Ни өчен Елгаара өлкәсендә барлыкка килгән язуны чөй язуы дип атыйлар? Бу язуның нинди үзенчәлекләре бул¬ ган? • Борынгы Елгаара өлкәсендә китаплар нинди булган? • Иң борынгы алфавит кайда барлыкка килгән? Ни өчен ул алфавитта билгеләр чөй язуына һәм борынгы мисырлылар язуына караганда күпкә азрак? • Библиянең беренче кисәге ничек атала һәм ул кайда барлыкка килгән? Библиядәге хикәя буенча Моисейга бирелгән ун кагыйдәнең кайсылары сезгә әһәмиятлерәк тоела? • Кайсы илдә беренче акчалар сугылган? Сәүдәдә тәңкә ак¬ чалар куллану нинди өстенлекләр биргән? • Дарий Беренче заманында Персия державасы составына нинди борынгы илләр кергән? 94
6 бүлек Борынгы заманда Һиндстан һәм Кытай ►► Бүлек белән танышып, уйланыгыз: 1. Борынгы һиндлеләрнең һәм кытайларның мәдәни казанышларының кайсылары безнең чорда да мөһим булып кала? 2. Борынгы акыл ияләре Конфуций һәм Будданың нинди фикерләре хәзерге заман кешеләре өчен дә файдалы? Һиндстан белән Кытайда беренче дәүләтләр, гәрчә Мисыр белән Елгаара өлкәдән соңрак булса да, бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгәннәр. Б.э.к. беренче меңъеллыкта көрәшүче күпсанлы кабиләләр 3 гасырда Ашока барлык һинд астында берләштергән. Ашока Борынгы Һиндстанда үзара һәм дәүләтләр булган. Б.э.к. патшалыкларын үз хакимлеге колоннасындагы арысланнар сурәте безнең көннәрдә Ьиндстанның дәүләт гербына әверелде. Дүрт арыслан дөньяның дүрт тарафына төбәлгән, бу гаять зур илнең бер дәүләткә берләшүен чагылдыра. Б.э.к. 3 гасырда Кытай шулай ук бердәм дәүләткә берләшкән. Аның беренче хөкемдары Цинъ Шихуан булган. § 20. Борынгы Ьиндстанның табигате һәм кешеләре 1. Ьималай һәм океан арасындагы ил. Ьиндстан Көньяк Азиядә урнашкан. Аны көнбатыштан, көнчыгыштан һәм көньяктан һинд океаны уратып алган. Дөньяда иң биек Һималай таулары аның көньяктагы чикләрен тәшкил итә. Елның күп вакытында Ьиндстанда кызу һава саклана. Төньяк җилләреннән Ьималай таулары саклаганга, анда кышын да җылы. Җил көньяктан булып океаннан яңгыр болытлары китерсә, таулар ал арны туктата. Шуңа күрә июль белән август айларында Ашока патша заманында төзелгән колоннаның өске өлеше. 95
Борынгы һинд язулы мөһер. Һиндстанда көчле яңгырлар ява, елгаларда ташу башлана. Елның бүтән вакытларында яңгырлар сирәк ява. Һинд белән Ганг — Һиндстанның иң зур елгалары. Алар Һималай тауларында башлана. Борынгы һиндлеләр шул елга буйларында яшәгәннәр. Алар бу елгаларны изге дип санаганнар. Һиндлеләр Ьималай түбәләрендә елгалар башланган урында аллалар яши дип Борынгы заманда һиндстан. ышанганнар. 96
Ир-ат бюсты. «Үлеләр калкулыгы»нда ка¬ зулар вакытында табылган. 2. Ганг үзәнлегендәге джунглилар. Ганг үзәнлегендә һава бик кызу һәм дымлы булган. Ул тулысынча баткак сазлыклар һәм үтеп чыга алмаслык куе агачлар һәм куаклыклар — джунглилар белән капланган. Кайбер агачлар гаҗәеп юан булып үскән. Ботаклары бер-берсе белән үрелеп беткәннәр, җиргә тиеп, тамыр җибәргәннәр. Мондый гадәттән тыш зур агачны һиндлеләр алла урынына күргәннәр һәм «урман патшасы» дип атаганнар. Джунглиларда көндезләрен дә ярым караң¬ гылык хөкем сөрә. Анда ел буе чәчәкләр үсә. Иртә таңнан кич кояш баеганчы кошлар сайравы ишетелә. Мәңгелек яшеллеккә төренгән урманда ел әйләнәсе матур һәм хуш исле чәчәкләр үскән. Әгәр юлчы төнгә кунарга калса, киң яфракларны җиргә җәеп йоклый алган. Ашарлык әйберләр дә якында гына үскән: банан, манго җимеше, кокос чикләвеге, төрле татлы тамырлар. Ләкин джунглиларда кешегә һәрьяктан куркыныч янаган: анда ерткыч җәнлекләр, агулы бөҗәкләр һәм еланнар яшәгән. 3. Джунглилар арасындагы авыллар. Торак урыннарын хәзерләү өчен һиндлеләр джунглиларны яндырганнар яисә бронза балталар белән кискәннәр. Тимер балталар, китмәннәр һәм көрәкләр барлыкка килү белән бу эш җиңеләйгән. Бу вакыйга Ьиндстанда, башка илләрдәге кебек үк, б.э.к. якынча мең еллар элек була. Сазлыклы урыннарда һиндлеләр дөге утырткан. Ьиндстанда шулай ук мамык һәм шикәр камышы үстергәннәр. Корырак җирләрдә бодай һәм арпа чәчкәннәр. Авыллар һәм басулар джунглилар белән уратып алынган булган. Ьиндлеләр анда җиләк-җимеш җыярга, утын әзерләргә йөргәннәр, урман кырыенда сыерлар һәм кәҗәләр көтүе көткәннәр. Уклар белән коралланып алар джунглида җәнлекләр аулаганнар, җәтмә белән кошлар тотканнар. 4. Җәнлекләр һәм аллалар. Джунглиларда юлбарыслар, арысланнар, леопардлар яшәгән. Агачларда маймыллар сике¬ решкән, ә җирдә зур питоннар, агулы кобралар, зәһәр еланнар 97
Ганеша алла, һинд скульптурасы. шуышкан. Ьиндлеләр бигрәк тә еланнан курыкканнар. Аны юмалау өчен йорт яннарына пешкән дөге йомарламнары куеп чыкканнар һәм: «Ашагыз, еланнар, тик безгә генә тимәгез», — дип ялварганнар. Кайбер аллаларны һиндлеләр җәнлекләр рәвешендә, мәсәлән, куәтле арыслан яисә хәй¬ ләкәр маймыл итеп, күз алдына китергәннәр. Ьиндлеләр филләрне кулга ияләштергәннәр, филләр авыр әйберләр ташыганнар яисә сугышта катнашканнар. Фил өстенә менеп утырган сугышчылар дошманга уклар яудырганнар. Ьиндлеләр филгә табынганнар: иң төп аллаларның берсе — Ганеша — фил башлы булган. Ьиндлеләр бигрәк тә сыерларны хөрмәт иткәннәр. Ул кешеләргә сөт, май биргән, шуңа күрә аны изге ана, илаһи туендыручы дип йөрткәннәр, иң диндар һиндлеләр сыер итен ашамаганнар, ә сыер үтергән кешене җинаятьче, гөнаһлы дип санаганнар һәм аның белән һичкем сөйләшмәгән. 5. Җанның күчә алуына ышану. Ьиндлеләр хайваннар, кошлар һәм бөҗәкләр үзара кеше шикелле сөйләшәләр, уй¬ лыйлар, хис итәләр дип ышанганнар. Аларда шундый караш хөкем сөргән: үлгән кеше бөтенләй юкка чыкмый, бары тик үзенең тышкы рәвешен генә үзгәртә һәм башка затка әверелә. Үлгәннән соң кеше берәр җәнлек булып туа ала, ә җәнлек — кеше булып. Ьиндстанда күп санлы риваятьләр йөргән. Аларда үзенең кеше булганлыгын хәтерләгән кошлар һәм хайваннар турында сүз бара. һиндстанның борынгы шәһәрләре Һинд елгасы үзәнендә археологлар җирле халык «Үлеләр калкулыгы» дип атап йөрткән калкулыкта казу эшләре алып баралар. Галимнәр күз алдында гаҗәеп күренеш хасил була: җир астында бөтен бер шәһәр күмелеп яткан. Киң урамнар буйлап ике катлы кирпеч йортлар урнашкан. Бүлмәләрдә — алтын бизәнү әйберләре, потларның балчык сыннары, бала уенчыклары, серле язулы таш мөһерләр. Ә йортта сакаллы ир кешенең бюсты табылган. Аның сул иңенә өчьяфрак тамгасы төшерелгән кием салынган. Ихтимал, ул кеше каһин яки патша булган. Шундый берничә шәһәр табылган. Алар барысы да моннан дүрт мең ел элек бушап калганнар, һәм хәзер бер кеше дә бу шәһәрләрне кемнәр төзүен һәм ни өчен ташлап китәргә мәҗбүр булганнарын ышандырып кына әйтә алмый. 98
Кешенең үлгәннән соң кемгә әверелүе аның үзеннән торган. Начарлык эшләгән булса, икенче тапкыр җәнлек яки бөҗәк булып тууы ихтимал. Эчкече кеше — кортка, ә карак крокодилга әверелә. Кәҗә суйган кеше тагын һәм тагын кәҗә бәтие булып туачак. Пычак күргәндә һәрвакыт коточкыч хисләр кичерәчәк. Үз гаебен тулысынча йолып бетергән кеше генә яңадан туганда кеше булып туачак. Үзенең киләчәк язмышы турында уйлаган кеше барлык тере затларга карата игелекле һәм мәрхәмәтле булырга тиеш. Чөнки һиндлеләр җанның күчүенә ышанганнар: син берәр җан иясенә начарлык эшлисең, ә аңарда бәлки синең атаңның яисә яраткан туганыңның җаны яшидер, дип уйлаганнар. Рама турында хикәят (Борынгы һиндлеләрнең «Рамёяна» поэмасы буенча бәян ителә) Патша гүзәл кызы Сйтаны зур җәянең керешен тарта алган кешегә кияүгә бирергә вәгъдә итә. Кияү булырга теләүчеләр күп җыела, ләкин беркем дә җәяне урыныннан да кузгата алмый. Бары тик шаһзадә Рйма гына җәяне бер кулы белән күтәрә, керешне бар көченә тартуы була — җәя шартлап сына. Сита аңа, җиңүче буларак, чәчәкләрдән үрелгән такыя кидерә һәм ул кызга өйләнә. Әмма мәкерле ун башлы, егерме куллы Рйвана (явыз албастылар патшасы) Сйтаны урлый һәм аны ерак көньякка, Лйнка утравына алып китә. Ул Сйтаны зинданда тота, хатыны булырга үгетли. Рама шунда ук хатынын эзләргә китә. Маймыллар патшалыгында Рама үзенә тугры ярдәмчеләр һәм дуслар таба. Алар арасында зирәк Хануман да була. Ул Ситаның кайдалыгын ачыклауга ирешә, диңгез аша Ланкага сикереп чыга, сарайга үтеп керә һәм елаган хатынны юата. Равана хезмәтчеләре Хануманны тотып алалар, мыскыллап, аның койрыгына ут төртәләр. Хануман алардан ычкына һәм, йортларның түбәләрендә сикергәләп, Равананың сараен һәм шәһәрен дөрләгән ут эчендә калдыра. Хануман кайткач океан аркылы күпер төзелә, һәм Рама маймыллар гаскәре белән утрауга керә. Сугыш арбасына утырган Равана аңа каршы чыга, ул утлы уклар яудыра. Ләкин аяусыз сугыштан соң ул куәтле Рама тарафыннан җиңелә. Бу җиңү хөрмәтенә Һиндлеләр хәзер дә күңелле бәйрәм оештыралар. Патша улы Рама. Һинд уенчыгы. Патша кызы Сита. һинд уенчыгы. 99
Кайберәүләр хәтта, ялгыш берәр бөҗәкне сытмыйм дип, махсус себерке тотып йөргәннәр. Үзегезне тикшерегез. 1. Ганг ярларындагы джунглилар нидән гыйбарәт булган? Алар кешеләргә нинди файда китергән? Анда кешеләргә нинди куркынычлар янаган? 2. һиндлеләрнең еланнарга, маймылга, сыерга мөнәсәбәтләре нинди булган? 3. Җаннарның күчүенә ышануның асылы нинди? Карта белән эшләгез (кара 96 б.). Табыгыз һәм билгеләгез: 1) һиндстанның, аның төп елгаларының, дөньядагы иң биек тауларның урыннары; 2) һиндстанның иң борынгы шәһәрләрен казып өйрәнгән урыннар; 3) Ашока патша державасы территориясе, аның башкаласы, һиндстанның кайсы өлеше держава составына кермәгән? Хикәяләр әзерләгез. 1. һиндстанның иң борынгы шәһәрләре. Ул шәһәрләрне казып ■м! өйрәнгәндә туган серләрнең асылына галимнәр төшенә алмаганнар. Алар нинди серләр соң? 2. «Рама турында хикәят». Бу хикәяттә кем яхшылыкны һәм кем яманлыкны гәүдәләндерә? Геройларның нинди кешелек сыйфатлары сезне ж;әлеп итте? § 21. һиндстанда касталар 1. Дүрт кастаның1 килеп чыгышы турында миф. Һәр һиндле туган көненнән үк дүрт кастаның берсенә: каһиннәргэ, атаклы сугышчыларга, игенчеләргә һәм хезмәтчеләргә ка¬ раган. Һиндлеләр һәр каста Брахма алланың кайсы да булса бер өлешеннән яралган дип уйлаганнар. Каһин-брахманнар аның авызыннан яралган, шуңа күрә доганы ничек укыр¬ га икәнен беләләр. Сугышчылар Брахманың көчле кулла¬ рыннан килеп чыкканнар, шунлыктан яхшы сугышалар. Халыкның күпчелеге — игенчеләр, терлекчеләр — аның ботларыннан барлыкка килгәннәр. Ә хезмәтчеләр — бары¬ сыннан да түбән катлау, чөнки алар Брахманың тузанланып беткән аяк табаннарыннан яралганнар. Һиндлеләр исәпләвенчә, төрле каста кешеләре, төрле токымдагы хайваннар кебек үк, тумышлары белән бер- берсеннән аерылып торган. Ата-анасы игенче булган кеше беркайчан каһин дә, атаклы сугышчы да була алмаган. Сыердан, мәсәлән, колын яисә дуңгыз баласы тумый бит. 1 Каста — билгеле бер хокукларга һәм бурычларга ия булган кешеләр төркеме. Кешенең теге яисә бу кастага каравы нәселдән килгән. 100
Брахман балалары, үскәч, каһиннәргә, ә хезмәтчеләрнеке хезмәтчеләргә әверел¬ гәннәр. 2. Брахма ннарн ы ц корбан китерүе. Һиндстанда иң акыллы һәм абруйлы кешеләр булып брахманнар саналган. Алар¬ ны аллаларга корбан китерергә теләгән һәр йортка кунакка дәшкәннәр. Йорт хуҗасы моның өчен аларга зиннәтле бүләк, гадәттә сыер бирергә тәкъдим иткән. Корбан чал¬ ганда брахманнар башта ике таякны бер- берсенә ышкып ут чыгарганнар. Аннан соң аллаларга мәдхия җырлаганнар һәм аларны кунакка — учак тирәсендәге үлән бәйләмнәре өстендә утырып, утта янган азык исен иснәргә чакырганнар. Ьиндлеләр дөге һәм арпа, май һәм сөт корбан учагын¬ да янмый, төтен белән күккә, аллалар яны¬ на оча дип уйлаганнар. Аллалар тук һәм канәгать булсалар, рәхмәт йөзеннән яңгыр яудыралар, кырларда мул булып игеннәр уңа. Кешеләр һәм аллалар менә шулай бер- берсен тукландырган. Кыяда уеп эшләнгән һинд храмы. Брахма алла. Хәзерге заман рәсеме. Будда. Борынгы сын. 101
Пальма яфракла¬ рыннан эшләнгән борынгы һинд китаплары. 3. Брахманның тормыш юлы. Брахман тормышы берничә чорга бүленгән: белем алу, гаилә кору һәм дәрвишлек. Каһиннәр аллаларга нинди сүзләр белән мөрәҗәгать итәргә, аларны ничек сыйларга һәм ничек олыларга икәнен белергә тиеш булганнар. Брахманнар бу гыйлемне бик тырышып һәм озаклап өйрәнгәннәр. Гадәттә брах¬ ман үзенең улын җиде яше тулгач укыр¬ га биргән. Ул аны укытучы-брахманның өенә китергән һәм анда яшәргә калдырган. Малай укытучы¬ сын тыңларга һәм аны, ата-анасы шикелле күреп, ихтирам итәргә тиеш булган. Укытучыга арка белән борылу рөхсәт ителмәгән. Аның янына бары тик яланбаш һәм аяк кием¬ сез генә килергә мөмкин булган: исәнләшкәндә, укучылар укытучының аякларына тигәнче башларын игәннәр. Алар укытучының һәр әйткән сүзен кабатлап, китапта язылган һәр җөмләне ятлап барырга тырышканнар. Укытучының йорт эшләрен дә алар эшләгән — кояш чыкканда торып, төрле эшләр башкарганнар: учак якканнар, сыерларын көткәннәр. Малай уналты яшенә җиткәч, ата-анасы аның укытучысына сыер бүләк иткән, ә үзенә кәләш эзләгән. Белем алгач һәм өйләнгәч, брахман үзе дә укытучылык итүгә, кешеләр өчен һәм үзе өчен аллаларга корбан китерүгә хокук алган. Оныклары тугач, чәчләренә чал төшкәч, брах¬ ман, йортын өлкән улына калдырып, үзе дәрвиш1 булып киткән. Ул, күңел тынычлыгына ирешү өчен, кешеләрдән читтә — урманнарда яшәгән, коры җиргә ятып йоклаган, урман җимешләре белән генә тукланган. Кайбер дәрвишләр үзләрен авыр җәфаларга дучар иткәннәр: ач торганнар, ат¬ налар, айлар буе, кулларын өскә күтәреп, бер аякта басып торганнар, еллар буе сөйләшмәгәннәр. Алар шушы газаплар¬ дан соң теге дөньяда үзләренә җиңеллек килер яисә яңадан брахман булып туарлар, хәтта аллалар белән бергә күктә үк яшәрләр, дип ышанганнар. 1 Дәрвиш — башкалар белән аралашудан ваз кичеп, ялгызы гына яшәүче кеше. 102
4. Атаклы сугышчылар, игенчеләр һәм хезмәтчеләр касталары. Һинд патшалары үзләре атаклы сугышчылар кастасыннан булганнар, үз тирәләренә дә шушы каста кешеләрен якынайтканнар. Сугышчылар филләр яки зур көпчәкле арбаларга уты¬ рып сугышларда катнашканнар, ә тыныч вакытта сарайларда мәҗлесләр оештырган¬ нар, ауга чыкканнар, җәядән ук ату ярыш¬ лары үткәргәннәр. Сугышчылар үзләренең ата-бабалары Рама кебек борынгы патша¬ лар һәм батырлар булган дип исәпләгәннәр. Менә шуңа да алар гади игенчеләрдән, хезмәтчеләрдән күпкә өстен катлау булып саналганнар. Үз йорт-җирләре, кырлары һәм терлекләре булган игенчеләр дә ярлы Борынгы һиндләрдә Гарәпләр¬ дә XII г. Хәзер — 1 1 6 6 03 Оо 8 о 0 0 Хәзерге заман цифрларының барлыкка килүе. Будда турында риваять Бу б.э.к. V (5) гасырда булган. Ьиндстанда Гаутама исемле яшь шаһзадә яшәгән. Ул зиннәтле сарайда, байлык һәм чәчәкләр арасында гомер кичергән. Хезмәтчеләре аны кояштан яки яңгырдан саклаганнар. Ул бөтен җирдә кешеләр шулай яши дип уйлаган. Кайгы, авырулар һәм үлемнең нәрсә икәнен дә белмәгән. Тик берзаман Гаутама картаеп беткән кешене очраткан һәм шуны аңлаган: картлык котылгысыз. Аннары авыру кешене очраткан, димәк, үзе дә авырырга мөмкин икән. Шулай итеп, ул үлем турында уйланган һәм дәрвиш булып киткән. Ул озак еллар илләр гизгән, ачлык, төрле авырлыклар кичергән. Менә бервакыт, зур агач төбендә аякларын бөкләп утырганда, тирән уйларга бирелеп, ул акылга ирешкән. Шуннан соң аны Будда, ягъни Акыллы, Зирәк дип атый башлаганнар. Будда әйткән: кеше авырлыклар кичереп яши, ләкин һәрвакыт дөресен сөйләсәң, игелекле эшләр эшләсәң, кеше әйберенә кызыкмасаң һәм урлашмасаң, якыныңа ачу тотмасаң, тормышны җиңеләйтеп була. Кеше юк-бар мәшәкатьләрдән, чиксез зур теләкләрдән һәм бертуктаусыз ләззәт эзләүдән арынырга тиеш. Шунда гына ул үзен коткарачак, ягъни бу дөньяга бүтән беркайчан да тумаячак. Бай кеше дә, ярлы да, патша белән кол да, брахман белән «кагылгысызлар» да — барысы да Будданың шәкерте булып, буддачыга әверелә, үзен төрле газаплардан һәм бу дөньяга яңадан туудан коткара ала. Будда күп еллар һиндстан буйлап сәяхәт кылып йөргән. Аның күпсанлы шәкертләре булган. Хәер сорап йөргәннәре өчен, аларны «хәерчеләр» дип атаганнар. Б.э.к. 3 нче гасырда һиндстан дәүләт булып оешкач, Ашока үзенең Будда тәгълиматын кабул итүе турында белдерә. Ул тере җан ияләрен үтермәскә, «хәерчеләргә» ярдәм күрсәтергә, ата-ананы хөрмәт итәргә һәм колларга, ярлыларга мәрхәмәтле булырга чакыра. Соңрак буддизм бөтен дөньяга тарала. 103
хезмәтчеләргә түбәнсетеп караганнар. Хезмәтче мөлкәт ту¬ плау һәм аллаларга корбан китерү хокукына ия булма¬ ган. Үз хуҗасына ул берсүзсез буйсынган һәм өстен каста кешеләрен, бигрәк тә брахманнарны хөрмәт иткән. 5. «Кагылгысызлар». Иң авыр тормышта «кагылгысызлар» дип йөртелә торган хезмәтчеләр кастасы яшәгән. Аларга хәтта авылларда яшәү дә тыелган. Алар авыл артындагы хәерче алачыкларда яшәгәннәр, калдык-постык белән тукланганнар. Алар белән бер табын артына утыру нинди дә булса пычрак хайван белән бергә ашау кебек саналган. «Кагылгысызлар», ерактан күренеп торсын һәм башкалар ялгыш килеп кагылмасын өчен, махсус киемнән йөргәннәр. Алар авылга кереп урам җыештырганда, башка кара эшләрне башкарганда, кешеләр алар тирәсеннән читкәрәк китәргә, гомумән, бу мескен затларны күрмәскә тырышканнар. 6. Касталар арасындагы тигезсезлек һиндлеләргә гадәти һәм мәңгелек булып тоелган. Әгәр түбән каста кешесе брах- манга кул күтәрсә, патша аның уң кулын кисәргә боерган. Брахманга акыл өйрәтергә җөрьәт итүченең телен кызган тимер белән тишкәннәр яки тамагына кайнар май агызганнар. Дин кешеләргә бер генә юаныч биргән, имеш, гади игенчеләр һәм хезмәтчеләр үз язмышларыннан канәгать булып, карусыз яшәсәләр, теге дөньяга киткәч, яңадан сугышчылар, патшалар һәм хәтта брахманнар булып җиргә туарга мөмкиннәр. Һинд цифрлары Без үз цифрларыбызны гарәп цифрлары дип йөртәбез, чөнки аларны гарәпләрдән алганбыз. Ә гарәпләр үзләре цифрларны борынгы һиндлеләрдән алуларын таныйлар. һиндстанда саннар беренче мәртәбә без белгәнчә языла башлый. Уң якта соңгы цифр берәмлекләрне, аның сул ягында килгәне дистәләрне, тагын да сулдарагы йөзләрне һ. б. күрсәтә. Шахмат Борынгы Һиндстанда гаскәр җәяүлеләрдән, атлылардан, арба һәм филләрдән төзелгән. Әмма патшаның көче гаскәрнең күплегендә түгел, бәлки дәүләт белән идарә итү осталыгында дип санаганнар. Патша өчен бигрәк тә акыллы брахман кирәк булган, һиндстанда патшалар уены — шахматны уйлап чыгарганнар (хәзер арба фигурасын — көймә дип, ә патша киңәшчесен — ферзе дип атыйлар). 104
Әмма кайбер борынгы һинд акыл ияләре каста аерымлыкларына әллә ни зур әһәмият бирмәгәннәр. Мәсәлән, буддизмга нигез салган Будда, иң мөһиме — шәхеснең кешелек дәрәҗәсе, ә килеп чыгышы әһәмиятле түгел, дип өйрәткән. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: каста, брахман, дәрвиш, «кагылгысызлар», буддизм. Үзегезне тикшерегез. 1. һиндстанда нинди касталар булган? 2. һиндлеләр нинди дә булса кастага карау варислык буенча тапшырыла дип исәпләгәннәр. Бу нәрсәне аңлата? 3. һиндлеләр ни өчен брахманнарны зурлаганнар? Брахманнар ничек корбан китергәннәр? Алар аллаларны нәрсә белән тукландырганнар? 4. «Кагылгысызлар» дип кемнәрне атаганнар? Ни өчен шулай атаганнар? Җаннарның күчүенә ышану «кагылгысызлар»да нинди өметләр уяткан? 5. Брахман тормышының өч чорының һәркайсы турында ниләр хәтерегездә калды? Э Будда хакында хикәя әзерләгез (дәреслек һәм Интернет ресурслары буенча). Түбәндәге сорауларга җавап бирегез: Будда тарафдарларын аның үзе мисалында һәм тәгълиматында нәрсә җәлеп иткән? Кешеләр арасындагы каста аерымлыкларына карата Будда нинди мөнәсәбәттә булган? Уйлагыз. Нәрсә мөһимрәк — кешенең шәхси сыйфатларымы, әллә аның теге яки бу гаиләдә тууымы? Үз фикерегезне дәлилләгез. § 22. Кытай акыл иясе Конфуций тәгълиматы 1. Кытайлар яшәгән ил. Кытай Көнчыгыш Азиядә урнашкан. Б.э.к. беренче меңъеллыкта кытайлылар Хуанхэ һәм Янцзы елгалары арасындагы Бөек Кытай тигезлегендә һәм аннан көньяккарак мәйданнарга таралып яшәгәннәр. Бу киң мәйданнарда берничә дәүләт барлыкка килеп, аларның идарәчеләре еш кына бер-берсе белән дошманлыкта яшәгәннәр. Ләкин бу дәүләтләрдә яшәүчеләр үзләрен бер халык дип исәпләгәннәр, чөнки бер мәдәният, уртак гореф- гадәтләргә ия булганнар. Бу гореф-гадәтләр хакында акыл иясе Конфуций еш сөйли торган булган, кытайлар аны хөрмәт иткәннәр. 2. Иң зур изгелек — өлкәннәргә хөрмәт. Конфуций борынгы заманнарда ук урнашкан тәртипләрне сакларга кирәк дип өйрәткән. Конфуций. Кытай сурәте буенча ясалган рәсем. 105
Гаиләдә кече туганнар өлкәннәрне, балалар ата-ананы хөрмәт итәргә тиеш. Ә өлкәннәр кече туганнарына карата аталарча игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткән. Вафат булган ата-аналарын, ерак бабаларын кытайлар кодрәтле һәм акыллы яклаучылары буларак ихтирам иткәннәр. Алар хөрмәтенә корбан китергәннәр. Кешене нинди дә булса борынгы каһарман белән чагыштыру иң яхшы мактау саналган. Кытайлар борынгы заманнар турындагы хикәяләрне Борынгы Кытай. 106
бик яратканнар һәм аларны хәтерләрендә саклаганнар. Башка халыклар кебек үк, алар да табигатьтән өстен көчләргә — аллаларга, рухларга, тауларда яисә елгаларда яшәүче аждаһаларга ышанганнар. Әмма алар өчен Күк барыннан да бөек зат булып саналган. Күкне алар идарәченең атасы дип исәпләгәннәр, шуңа күрә Кытайда патшаны «Күк улы» дип атаганнар, ә аның буйсынуындагы җирләрне «Күк астындагы ил» дип йөрткәннәр. 3. Борынгы китапларны белү — гыйлем. Конфуций үзенең укучыларына, алар борын¬ гылар гыйлеменә ирешсеннәр өчен, иске китап¬ ларның эчтәлекләрен сөйли торган булган. Алар арасында риваятьләр, багулар, акыллы сүзләр, җырлар булган. Ә ул китаплар безнекеннән бөтенләй үзгә булган. Конфуций заманнарында бамбук агачын телеп ясалган такталарга язганнар. Нәзек пумала яисә очлы таякны кара тушька манып, өстән аска таба иероглиф-тамгалар төшергәннәр. Хата китсә, язган тамганы пычак белән кырып төзәткәннәр. Аннан соң, тактага тишек ясап, җепкә тезгәннәр. Шундый бамбук бәйләме Борынгы Кытай китабын хасил иткән. Укымышлы кытай меңләгән иероглифны Бамбук әрәмәлеге. Бамбук китап. хәтерендә кал¬ дырырга тиеш булган. Мисыр язуындагы шикелле үк, Кы¬ тайда иероглифлар рәсемнәрдән килеп чыккан. Кайчакта Конфуций шулай әйткән Вак җанлы кеше — файда күрергә, намуслы кеше гаделлеккә омтыла. Намуслы кеше курыкмый һәм хәвефләнми. Үз асылыңда кимчелек тапмыйсың икән, нәрсәдән куркырга? Намуслы кеше — үзен, вак җанлы кеше башкаларны гаепли. Байлык — кешеләрне сусаткан нәрсә. Ләкин мин аңа лаек түгел икәнмен, мин аннан файдаланмаячакмын. Ярлылык — кешеләрне куркыткан нәрсә. Ләкин мин хаксыз рәвештә ярлылыкка дучар ителгәнмен икән, мин моңа гарьләнмәячәкмен. Гади ризык ашау һәм су эчү, баш астына терсәгеңне куеп йоклау — бу да шатлык. 107
аларның формасына карап әле хәзер дә беренчел сурәтләрен белергә мөмкин. 4. Әдәпле кытайларның үз-үзләрен тоты¬ шы. Конфуций тәрбияле кешене үз-үзен тотышына карап бик җиңел белергә мөмкин дип исәпләгән. Әдәпле кытайлы өйгә керер алдыннан аяк киемен салып, яланаяк атлаган. Аяк киеме белән идәнгә җәелгән чыпта буйлап атлау тәрбиясезлек булып саналган. Кытайлар Кытай иероглифла¬ ры шул ук чыпта өстендә я махсус сәкедә аякларын аска бөкләп утырганнар. Аякларны асылындырып, бигрәк тә алга сузып, бары тик бик тәрбиясез кешеләр генә утырган. Әле борынгы заманнарда ук кытайлар ике таяк ярдәмендә ашау сәнгатен үзләштергәннәр. Бу гадәт ал арда бүгенге көнгәчә сакланган. Кытайлар чәчләрен баш түбәсенә төйнәп йөрткәннәр. Тузгыган чәч белән йөрүчеләрне кыргый дип санаганнар. Алар гадәттә халат киеп йөргәннәр. Гади кешенең халаты арзанлы тукымадан тегелгән, байлар матур чәчәкләр, аждаһа сыннары чигелгән затлы ефәк халатлар кигәннәр. Конфуций гаиләдә генә түгел, ә бөтен дәүләттә өлкәннәр һәм кечеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә тәртип сакланырга тиеш, дип өйрәткән. Тәрбияле кытайлы барысы белән дә мөлаем, үзеннән түбән¬ нәргә дорфалык күрсәтми, өстәгеләр алдында да ялагайланмый; үз урынын белеп, өлкәннәргә хөрмәт, кечеләргә илтифат бе¬ лән карый. Дәүләт — зур бер гаилә, дип өйрәтә Конфуций. Ил¬ дә һәркем идарәчегә үз атасына, гаилә башлыгына караган шикелле карарга тиеш. Ләкин Конфуций идарәчеләргә дә үз кул астындагыларны балалары кебек итеп күрергә киңәш биргән. Акыллы идарәче кешеләрне рәхимсез җәзалар белән газапламый, ә зур түземлек белән, беренче чиратта үз үрнәгендә тәрбияли. Хакимгә рәхимсез булу бөтенләй килешми, аталарча үгет- нәсихәт тә җитә. «Дөрес юлга бастыру урынына кемне дә булса җәзага тарту — кешелексезлек», — дигән Конфуций. 108
Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: Күк астындагы ил, Күк улы, аждаһа, бамбук китап. Үзегезне тикшерегез. 1. Кытайларда нинди дини ышанулар таралган? Аларның бабаларына карата мөнәсәбәте нинди булган? 2. Кытай язуы нәрсәсе белән Мисыр язуына охшаш? Кытай китаплары башка борынгы халыкларның китапларыннан кай ягы белән аерылган? Карта белән эшләгез (алгы тышлыктагы арткы ягын кара). Кытайны һәм аның төп елгаларын табыгыз, аларның урынын билгеләгез. Даталар белән эшләгез. Концуфий һәм Будда төрле илләрдә, әмма якынча бер вакытта, ягъни б.э.к. биш гасыр элек яшәгәннәр. Бу акыл ияләре чама белән моннан ничә ел элек яшәгәннәр, исәпләп чыгарыгыз. Э Уйлагыз. Хәзерге заманга күчереп караганда Концуфий «тәртибе буенча тәрбияле кеше җиңел таныла» диюе белән хаклымы? «Концуфий шулай әйткән» документы белән танышыгыз һәм сорауга җавап бирегез: кытай акыл иясе кемне намуслы, ягъни лаеклы кеше дип санаган? Сез Концуфий белән килешәсезме? § 23. Бердәм Кытайның беренче хөкемдары 1. Кытайның берләшүе. Кытай дәүләт¬ ләренең берсе Цинъ дип аталган. Б.э.к. 221 елда Кытай дәүләтләреннән берсе Цинь патшалыгының идарәчесе, берәм-берәм үзенең көндәшләрен тар-мар итеп, Кытайны үз ха¬ кимияте астына буйсындыра. Ул үзен Цинъ Шихуан, ягъни «Циньнең беренче хакиме» дип игълан итә. Үзенең әмерендә ул улының «Циньнең икенче хакиме» дип аталачагын, аннан соң өченче һәм шулай дистәләгән мең ва¬ рислары идарә итәчәген белдерә. Цинь Шихуан үзенең җиңүеннән соң илдә «мәңге тынычлык хөкем сөрәчәк» дип игълан итә. 2. Басып алу сугышлары. Әмма ил эчендә сугыш бетүгә, Цинь Шихуан күрше дәүләтләргә каршы сугыша башлый. Аны Көньяк Кытай диңгезе буйларындагы көньяк җирләр кы¬ зыктыра. Биредә күп итеп дөге иккәннәр, моннан фил сөяге, мөгезборын мөгезе, энҗе, тавис кошы һәм башка гаҗәеп кошлар китергәннәр. Биш йөз мең кешелек гаскәр яуга китә. Тут агачы яфракларын җыю. Борынгы Кытай сурәтеннән ясалган рәсем. Аждаһа (дракон). Борынгы Кытай сурәтеннән ясалган рәсем. 109
Җирле халык, басып алучыларны күреп, бар вак-төяк мөлкәтен, терлекләрен алып тауларга китә. Кытайлар эшкәртелгән басуларны үз сугышчыларына бирәләр, җирле халыкка сазлыклар, үтеп чыккысыз урманнар гына кала. Кытай, шундый хәрби авыллар ярдәмендә, борынгы тарихчының сүзләренә караганда, «яфрак кимерүче ефәк корты кебек, акрынлап чит территорияләрне ашый». Төньякта Кытайга һун кабиләләре каршы тора. һуннар терлек көтүләре белән дала буйлап күченеп йөриләр. Алар җиңел киез чатырлар корып яшиләр, сөт һәм пешкән ит белән тукланалар. Алар белән сугышу гаять авыр булып чыга. Чөнки күчмә кабиләләрнең саклый торган калалары булмый. Әгәр гаскәр йөкләрсез генә алар артыннан барса, ачлыктан кырылып бетәчәк. Ә азык-төлек төягән олаулар белән һун атлыларын куып җитү мөмкин түгел. Патшаның акыллы бер киңәшчесе күчмә кабиләләр артыннан бару үз күләгәң артыннан куу белән бер дип тиккә генә әйтмәгән. Цинь Шихуан һуннарга каршы өч йөз меңлек гаскәр җибәреп карый. Алар күчмә кабиләләрне төньякка дүрт йөз километрга кадәр куып җибәрәләр. 3. Бөек Кытай дивары. Һуннардан тартып алынган җирләрне үз биләмәләрендә тоту һәм сәүдә юлларын аларның һөҗүмнәреннән саклау өчен Бөек Кытай диварын төзү башлана. Ул зур ташлардан, кирпеч һәм тыгызландырган балчыктан төзелә. Төзелешкә хөкем ителгән бик күп кеше китерелә. Бу гына да җитми, гади кытайларны, үз эшләреннән аерып, Бөек диварны төзергә мәҗбүр итәләр. Авыр эштә меңнәрчә кеше үлә. Аларны шунда дивар янында ук күмеп калдыралар. Дивар ике-өч катлы йорт биеклегендә, ике җигүле ат кара- каршы узып китәрлек киңлектә була. Анда күзәтү һәм ату өчен ярыклар (бойницалар) корыла. Урыны-урыны белән сакчылар өчен манаралар күтәрелә. Сакчылар аның аскы катында яшиләр, ә өстә хәрби хезмәтләрен алып баралар. Бирегә күп итеп чыбык- чабык хәзерләп куелган. Сугышчылар, куркыныч барын сизүгә, аңа ут төртеп, күрше манараларга хәбәр иткәннәр. Тегеләре дә шуны ук эшләгән. Хәбәр тиз арада сугышчан әзерлектә торган зур отрядка барып җиткән. Ул шунда ук ярдәмгә ашыккан. Биек таулар һәм калкулыклар, тигезлекләр һәм елга үзәннәре буйлап Бөек Кытай дивары меңнәрчә чакрымга сузылган. 110
4. Халыкның баш күтәрүе. Гаять зур армия тоту өчен бик күп чыгымнар соралган. Гади халык җилкәсенә төшкән салымнар үскәннән- үсә барган. Кытай игенчеләре чиновникларга җыеп алган уңышның өчтән ике өлешен биргәннәр, ә үзләре ачлы-туклы яшәгәннәр. Ярлылар бай күршеләренә батраклыкка ялланырга мәҗбүр булганнар, ә байлар аларны кол итеп күргән. Яшьләр, армия хезмәтеннән котылу өчен, әледән-әле туган йортларын ташлап качканнар. Кешеләр зарланмасын өчен, аларны һәрва¬ кыт куркытып торганнар. Аз гына гаебе булса да, бамбук таягы белән кешенең табанын кыйнаганнар яки борынын кискәннәр. Зур җинаять өчен үтергәннәр. Гаепләре булган түрәләр өчен генә шәфкатьлелек йөзеннән мактаулы җәза булдырганнар. Цинь Шихуан, үз-үзләрен үтерсеннәр өчен, аларның өенә кы¬ лыч җибәрткән. Бер кешенең гаебе өчен аның барлык туганнарына, шулай ук күршедәге берничә гаиләгә җәза биргәннәр. Аларны, дәүләт коллары дигән тамга сугып, Бөек Кытай дивары төзелешенә җибәргәннәр. Борынгы Кытай тарихчылары әйтүенчә, Цинь Шихуан борынгы китапларны яндырырга боерган, ә Конфуций тәгълиматын яклаучы берничә йөз галимне тереләй җиргә күмдергән. Иң борынгы компас. Патшаның галим киңәшчесе. Кытайларның бөек ачышлары Кытайлар ефәк ясарга өйрәнгәннәр. Алар ефәк суалчаннарына тут агачы яфракларын ашатканнар. Суалчаннар нечкә җеп чыгарганнар. Танылган осталар бу җепләрдән юка ефәк тукымалар тукыганнар. Бу тукымаларның даны бөтен дөньяга таралган. Дөяләргә затлы товар төялгән кәрваннар Бөек Ефәк юлы буйлап Кытайдан Урта диңгезгә кадәр барганнар. Еракларга сәяхәт иткәндә адашмау өчен кытайлар компас уйлап тапканнар. Кытайларның тагын бер ачышы — кәгазь уйлап табу. Аны вакланган агачлар, бамбук каерыларыннан һәм чүпрәктән эшләгәннәр. 111
Бөек Кытай дивары. Хәзерге заман рәсеме. Ул идарә иткәнчегә кадәр тормыш яхшырак иде дип уйлаган һәр кешене юк итәргә әмер биргән. Кытайның кодрәтле идарәчесе үз гомере өчен бик курыккан. Ул, үзенең кайдалыгын белмәсеннәр өчен, әле бер, әле икенче сарайда төн кунган. Цинь Шихуан үлгәннән соң аның мәетен җир астындагы зур дөрбәдә җирләгәннәр. Бала таба алмаган хатыннарын да, үтереп, үзе белән бергә күмгәннәр. Төрбәгә, хакимнең тынычлыгын саклар өчен, балчыктан кеше буе зурлыгында ясалган алты мең коралланган сугышчылар сыннарын да куйганнар. Цинь Шихуанның улы да хакимлек итүен барлык туганнарын һәм атаклы полководецларны җәзалаудан башлап җибәргән. Әмма халыкның түземлеге беткән. Таяклар һәм китмәннәр белән коралланып, алар отрядларга берләшкәннәр. Баш күтә- Шикәрле чәй Әле борынгы заманнарда ук кытайлылар чәй куаклары үстергәннәр. Елына берничә мәртәбә аларның яфракларын җыеп алганнар. Аларны такталарга җәеп, суын сыкканнан соң, чыптада киптергәннәр, кайчакларда хәтта табада кыздырганнар. Ниһаять, яфраклар бөгәрләнеп кипкән. Шуннан соң аларны кайнар суда пешергәннәр. Чәй яфракларыннан әзерләнгән эчемлекне ару-талуны бетерә, гомерне озынайта торган дару урынына эчкәннәр. Ә Борынгы һиндстанда шикәр уйлап табылган. Аны шикәр камышының баллы суыннан ясаганнар. Тора-бара һинд могҗизасының даны Европага да таралган. Рус телендәге «сахар» сүзе һинд телендәге «сакхара» сүзеннән килеп чыккан. Төрле илләрнең сәүдәгәрләре Кытайдан чәй яфрагы, һиндстаннан баллы шикәр комы алып кайту өчен корабльләрдә диңгезләр кичеп, кәрваннар белән чүлләр аша үтәргә мәҗ¬ бүр булганнар. 112
рүчеләрне бастырырга гаскәр җибәргәннәр, ләкин бик күп сугышчы халык ягына чыккан. Цинь Шихуан варисларына «дистәләрчә мең буын» идарә итү насыйп булмаган. Аның үлеменнән соң берничә ел үтүгә, халык рәхимсез изүчеләрне себереп түккән. Яңа идарәчеләргә халыкка ташламалар ясарга, аның хәлен җиңеләйтергә туры килгән. Үзегезне тикшерегез. 1. Ни өчен күчмә һуннарга каршы сугышу авыр булган? 2. Бөек Кытай диварын ничек төзегәннәр? 3. Нигә Кытайда гаеплеләргә карата кырыс җәзалар кулланылган? 4. Ни өчен Цинь Шихуан варисларының патшалык итүе кыска гомерле булган? Карта белән эшләгез (кара 106 б). Көньяк Кытай диңгезен, Бөек Кытай диварын һәм Бөек ефәк юлын, һуннар яшәгән өлкәне, берләштерелгән Кытай башкаласын табыгыз. Башкаланың исемен ачыклагыз. «Бөек Кытай дивары» рәсемен (кара 112 б.) түбәндәге план Э буенча тасвирлагыз: 1) диварның биеклеге, киңлеге һәм озын¬ лыгы; 2) манаралар һәм ярыклар (бойницалар); 3) диварның әһәмияте. Уйлагыз. Цинь Шихуан заманында Кытайны берләштерү халыкка нинди уңайлыклар һәм нинди авырлыклар китергән? Цинь Шихуан Конфуций өйрәткәнчә идарә иткәнме? Җавабыгызны нигезләгез. \ Цинь Шихуан төрбә¬ сендә табылган командир сыны. Казып өйрәнелгән төрбәнең бер өлеше. 113
Нәтиҗә ясыйбыз • Һиндлеләр касталар барлыкка килүне ничек аңлатканнар? • Ни рәвешле җаннарның күчүенә ышану һиндлеләрне гамәлләре һәм үз-үзләрен тотышлары турында уйланырга мәҗбүр иткән? • Шахматны һәм без гарәп саннары дип атаган цифрларны кайсы халык уйлап тапкан? • Борынгы заманда кайсы илләрдә ефәк һәм мамык тукы¬ малар тукырга өйрәнгәннәр? Кәгазь һәм компас кайда уй¬ лап табылган?
БОРЫНГЫ ГРЕЦИЯ Sfmai Пелла Олимп Троя о. Лемнос МиТ1 1рмоРшлы о. Эвбея о. Лесбос !НЯЯ ГР& Ъ. Хиос 1ике1 1НЫ о. Самос Олимпия Спарта 5 о о. Фера ЧЁРНОЕ МОРЕ 'Флорное Ч^ОРЕ п-ов : »• « Смирна J Малая Азия Книд Родос о. Родос в Грекларның шәһәрләре _ Грециянең төп өлкәләренең АТТИКА чикләре һәм атамалары о. Крит
7 бүлек Борынгы Греция ►► Бүлек белән танышып, уйлагыз: 1. Греция табигате Мисыр таби¬ гатеннән кайсы ягы белән аерылган? Нинди шөгыльләр өчен ул уңай¬ лы булган? 2. Ни өчен греклар бигрәк тә Зевсны һәм Посейдонны зурлаганнар, ә мисырлылар динендә күк күкрәү һәм яшен алла¬ сы, диңгез алласы бөтенләй булмаган? 3. Гомер поэмалары герой¬ ларының сезгә нинди гамәлләре ошый? Нәрсәсе белән? Сез аларның кайбер гамәлләрен гаеплисезме? Ни өчен гаеплисез? Өч мең ярым еллар элек Европада, Балкан ярымутравының көньяк өлешендә, грек кабиләләре яшәгән. Греклар биләгән илнең зур өлешен текә кыялы биек таулар каплап алган. Алар Грецияне бер-берсеннән аерылып торган өлкәләргә бүләләр. Грециядә зур һәм мул сулы елгалар юк. Төньягыннан кала аны барлык яклардан да диңгезләр юа. Диңгезләрдә утраулар бик күп, аларның иң зуры — Крит. §24. Греклар һәм критлылар Ул заманнарда Грециядә бәйсез Микена, Тиринф, Пилос, Афина шәһәрләре булган. Грек мифларында Афинаның Крит утравының кодрәтле патшасына ясак түләргә мәҗбүр булуы хакында сөйләнә. 1. Тесей һәм Минотавр турында миф. һәр тугыз ел саен Афина халкы Крит утравына җиде кыз һәм җиде егет озата. Анда Лабиринт. Борынгы рәсем. аларны кеше гәүдәле, үгез башлы коточкыч Минотавр ботарлап ашый. — Афиналылар! Җирәбә салып, кемнең һәлак ителергә тиешлеген билгеләгез! — дип мөрәҗәгать итә Афина патшасы чал Эгей. Халык төркеме дулкынлана башлый. — Без балаларыбызны үлемгә җибәрәбез, ә Эгейның үз улы жирәбәдә катнашмый! Әнә ул башкаларның кайгысына битараф булып басып тора: әйт, Тесей, сине кеше көлдерер өчен генә курку белмәс дип атадылармы әллә? Тесей моннан соң да битараф булып кала алмый. 116
— Корабль хәзерләгез. Мин Критка үзем теләп китәм. Ул албасты Минотаврны җиңәргә миңа аллалар көч бирсен! Жирәбә чыккан яшьләр белән бергә Тесей корабка менгән. Эгей, улына хәерле юл теләп: — Әгәр исән калсаң, кара җилкәнеңне акка алмаштыр. Ак җилкән синең җиңүең турында ерактан белгертсен, — дигән. Берничә көннән Афина корабле Критның баш гаванена кергән. Анда тау артында бик күп буталчык юллар һәм бүлмәләрдән торган зур Лабиринт булган. Лабиринтка кергән кеше кемнең дә булса ярдәменнән башка аннан кире чыга алмаган. Ә лабиринтта явыз Минотавр яшәгән. Чит җирдән килүчеләрне Минос патша сараена китерәләр. Тесейның чибәрлеге патша кызы Ариаднаның йөрәгенә ут сала. Ул да канечкеч Минотавр тарафыннан өзгәләнеп ташланыр яисә моңа кадәр әле беркем дә чыга Тесей һәм Минотавр. Борынгы грек вазасындагы рәсем. 117
Дөдал белән Икар. Борынгы рельеф. алмаган лабиринтта адашыр микәнни? Тесейны ничек коткарырга? Кыз, ярдәм сорап, лабиринтны төзүче, үзе дә Афинада туган атаклы оста Дедалга мөрәҗәгать итә. Ариадна аның киңәше белән Тесейга яшереп кенә кылыч һәм бер йомгак җеп алып килә. — Җепнең очын ишек янында бәйләп калдыр, — ди ул Тесейга, — һәм эчкә кергән саен йомгакны сүтә бар. Шул җеп буенча кире чыгу юлын табарсың. Котлары алынган Афина егетләре һәм кызлары лабиринтның бормалы юллары буй¬ лап баралар. Кинәт куркыныч тавыш белән үкереп кеше гәүдәле, үгез башлы албасты килеп чыга. Ул зур очлы мөгезе белән Тесейны төртеп тишәргә җыена. Минотавр кинәттән генә сикереп куя, куркып кычкырган тавыш лабиринт юлларын яңгырата. Тесей һәлак булгандыр сыман тоела... Әмма батыр егет хәтта яраланмый да. Ул бер кулы белән Минотаврның мөгезеннән эләктерә, икенчесе белән аның йөрәгенә кылычын кадый. Ариадна биргән җеп буенча Тесей үзенең юлдашларын ла¬ биринттан алып чыга. Ишек янында аларны Ариадна көтә. Кайтканда греклар исән калуларына шатланалар, һәм Тесей карт атасының үтенечен бөтенләй оныта... Ә бу вакытта Эгей, текә яр өстенә басып, диңгездән күзләрен алмый. Һәм менә кораб күренә. — Афиналылар! — дип кычкыра ул. — Корабны таныйм, тик җилкәненең төсен аера алмыйм. — Нык бул, патша, — диләр аңа, — җилкән кара килеш кал¬ ган. Улы һәлак булган икән дип уйлап, Эгей текә ярдан ярсу дулкыннар өстенә ташлана һәм үлә. Шуннан бирле бу диңгезне Эгей диңгезе дип атыйлар. 2. Борынгы Критта. Йөз ел¬ лар элек археологлар утрауда казу эшләре башлап җибәрәләр. Борынгы Кносс шәһәре янында Кносс сараендагы яктылык коесы. Реконструкция. 118
Үгез уеннары. Кносстагы сарай диварындагы рә¬ сем. алар күпкатлы бик зур сарай казып чыгаралар. Әкияттәге лабиринт кебек, сарайда йөзләгән бүлмә, коридорлар, баскычлар була. Ә тәрәзәләр бик аз: кояш яктысы һәм һава яктылык коелары — түбәдәге тишекләр аша үтеп кергән. Бу хәлдән тайдыргыч җәйге эсселектән һәм кышкы салкын җилләрдән саклаган. Рәссамнар сарайның диварларын рәсемнәр белән бизәгәннәр. Аларның берсендә Критта изге хайван булып исәпләнгән үгез уеннары күренеше сурәтләнә. Бу уеннарны күз алдыбызга китереп карыйк... Сарай эчендәге зур тантаналар мәйданына Дедал белән Икар турында миф Минос патша Ариадна белән Тесейга качарга кем булышуына төшенә: — Син хыянәт иттең миңа, Дедал, һәм син жәзага тартылачаксың! Качып китә алмассың: яр буе сакчылары уяу! Дедал шунда ук улы Икарны эзләп таба: — Патша безне җәзалау белән яный! — Без беттек, әти, котылыр юл юк: коры җир дә, диңгез дә Минос кулында! — ди Икар. — Син һава турында оныттың, улым! — ди Дедал һәм шунда ук эшкә керешә. Каурыйлар, җеп һәм балавыздан ул үзенә һәм Икарга зур канатлар ясый. Очарга барысы да әзер булгач, карт оста улын кисәтә: — Без диңгез белән күк арасыннан очачакбыз. Суга якын төшмә, тозлы тамчылар канатларыңны чылатыр. Кояшка да якынайма: нурлары каурыйларыңны ябыштырган балавызны эретер. Алар кошлар кебек очып китәләр. Инде рәхимсез Минос патшалыгы да еракта кала. Очу белән мавыгып киткән Икар атасының киңәшен онытып җибәрә һәм биеккә күтәрелә, кояшка якыная. Балавыз эри, каурыйлар очып тарала. Икар куллары белән кагына, ләкин инде каурыйлар юк. Шунда ул атылып аска төшә башлый. — Икар, кайда син, улым?! — дип кычкыра ата. Ләкин җавап бирүче булмый. Бары тик кош каурыйлары гына дулкыннар өстендә чайкала. 119
Сигезаяк сурәтле Крит савыты. патша үзе, зур түрәләр һәм сарайдагы хатын-кызлар чыгып утыра. Менә мәйдан буйлап аяклары җиргә тимәгәндәй ярсыган үгез йөгерә. Аның мөгезенә акробат кыз асылынган; җилкәсендә егет басып тора; икенче бер кыз, куркынычлы уенын тәмамлап, җиргә сикереп төшкән, тамашачылар гомерләрен куркыныч астына куйган бу акробатларның батырлыгын сокланып күзәткәннәрдер дип уйларга кирәк! Крит диңгез юллары кисешкән урында урнашкан. Критлылар финикиялеләрдән күпкә алданрак куркусыз диңгезчеләр бу¬ лып танылганнар. Крит патшалары бик көчле хәрби флот төзегәннәр һәм бөтен Эгей диңгезендә хакимлек иткәннәр. Критта язулы балчык такталар табылган. Ләкин әлегә ул язуларның сере чишелмәгән. Кызганыч, без Борынгы Критта яшәүчеләрнең нинди телдә сөйләшкәннәрен һәм нинди халыктан булуларын да белмибез. 3. Крит патшалыгының һәлакәте. Б.э.к. XV (15 нче) гасырда Критның төньяк ярлары янындагы Фера утравында көчле җир тетрәү һәм вулкан атылу була. Көчле давыл, гаять зур дулкын һәм көл болыты Крит өстенә ябырыла. Корылмалар барысы да диярлек җимерелә, кешеләр качып котыла. Тиздән һәлакәттән соң бушап калган Критка греклар күчеп утыра башлыйлар. Үзегезне тикшерегез. 1. Крит патшаларына нәрсә Эгей диңгезендә хакимлек җәелдерергә ярдәм иткән? 2. Афина халкыннан, мифлар буенча, Крит патшалары нинди салым таләп иткәннәр? 3. Крит сарае ишегалдындагы мәйданда уздырылган үгез уеннары нидән гыйбарәт булган? Бу уеннар хакында без каян беләбез? «Борынгы Греция» картасы (кара 117 б.) белән эшләгез: 1. Эгей диңгезен табыгыз һәм исегезгә төшерегез, греклар аның атамасын ничек аңлатканнар? 2. Грекларның иң борынгы шәһәрләренең нинди билге белән күрсәтелүен ачыклагыз. Алар ничек аталганнар? 3. Крит һәм Фера утрауларын табыгыз. Б.э.к. XV (15 нче) гасырда табигатьтә нинди катастрофа булган? Ул нинди нәтиҗәләргә китергән? Уйлагыз. 1. Тесей һәм Минотавр турындагы мифның әкияти ягы нинди? Ә кайсы ягы тарихи чынбарлыкка туры килергә мөмкин? 2. Ни өчен Борынгы Криттагы тарулыкларның саклану диварлары булмаган? 120
§ 25. Микена һәм Троя 1. Нык диварлы Микенада. Борынгы Грециянең иң бай, мәһабәт шәһәрләренең берсе — Микена — Көньяк Грециянең кыялы калкулыгында урнашкан була. Зур ташлардан салынган кирмәнгә Арыслан капкасы аша кергәннәр. Бу капканың керү юлы безнең көннәргәчә сакланып калган. Бу капка өскә яссы плитә салынган ике таштан төзелгән. Плитә өстенә известьташтан ясалган өчпочмак куйганнар, анда ике арыслан чокып ясалган (ерткычларның башлары сакланмаган). Арыс¬ ланнар арт аякларына басканнар, ә ал аяклары белән колоннаның нигезенә таянганнар. Дәһ¬ шәтле сакчылар кебек, алар крепостька керүче һәркемне күзәтеп торганнар. Кирмән эчендә патша сарае, аның янында Микена патшасының туганнары һәм якыннары яшәгән йортлар булган. Арыслан капкасы янында археологлар патша каберләрен казып тапканнар. Каберләрдә ятучыларның алтын битлекләренә карап, Мике¬ на патшаларының кыяфәтләрен күз алдына китерергә мөмкин. Алар киң яңаклы, сакалмы- ек үскән кырыс йөзле булганнар. Бик борынгы грек шәһәрләренең патша сарайларын казу вакытында язулы балчык Микенадагы Арыслан капкасы. Фера утравыннан качу. Хәзерге заман рәсеме. 121
Микенадагы патша төрбәсендә табылган хәнҗәр. Үлгән патшаның алтын битлеге. Төрбәдә табылган. такталар табылган. Ул язулар укылган. Аларда кол хатын-кызлар, кораб ишкәкчеләре яки ирекле һөнәрчеләрнең — балта осталары, күнчеләр, чүлмәкчеләр, алтын осталарының исемнәре язылган. Күп язуларда сугышка кешеләр җыю турында сүз бара. Микена патшалары, башка илләр байлыгына кызыгып, коры җирдә һәм диңгездә ерак яуларга чыкканнар. 2. Троя сугышы. Криттан соң греклар Эгей диңгезендәге башка утрауларга да күчеп утыра башлаганнар. Алар аның көнчыгыш ярларында да ныгып калырга омтылганнар. Кече Азия ярымутравының яр буйлары өчен көрәштә грекларның иң көчле көндәше Троя патшалыгы булган. Б.э.к. 1200 еллар тирәсендә грек шәһәрләре Микена патшасы кул астына берләшәләр һәм Трояга каршы чыгалар. Шәһәрне камау озакка сузыла һәм аның җиңелүе белән тәмамлана. Греклар Трояны җимерәләр һәм яндыралар. Яндырылган шәһәр калдыкларын күп гасырлар узгач археологлар таба. Әмма грекларга җиңүдән файдаланып калу мөмкин булмый. Грециягә төньяктан сугышчан кабиләләр басып керә. Озын чәчле, җәнлек г тиресе ябынган бу кыргыйлар илнең көньягын тәмам талыйлар, Пилос, Микенаны һәм башка шәһәрләрне җимерәләр. Халык тауларга кача, Эгей диңгезендәге утрауларга, Кече Азия ярымутравына күчеп утыра. Мәдәният сүнеп кала, греклар язуларын оныталар. Килмешәкләр арасында Грециядә яшәүче халыкның борынгы туганнары булган грек кабиләләре дә була. Алар бушап калган җирләрдә урнашалар. 3. Троя сугышының башлануы хакын¬ да миф. Греклар үз аллары, борынгы каһар- 122
маннары һәм троялылар белән сугышулары турындагы мифларны буыннан-буынга тапшы¬ рып калдырганнар. Бервакыт аллалар зиннәтле мәҗлес үт¬ кәргәннәр. Анда гауга һәм җәнҗаллар али¬ һәсеннән кала барысын да дәшкәннәр. Әмма ул чакырылмаса да мәҗлескә килгән һәм сиздермичә генә мәҗлестәгеләр арасына «Гүзәлләрнең гүзәленә» дигән язулы алтын алма ташлаган. Алма өчен өч алиһә бәхәсләшә башлаган. Аларның берсе — Гера — али¬ һәләрнең иң өлкәне (греклар аны чибәр, горур хатын итеп сурәтләгәннәр). Икенчесе — сугыш алиһәсе Афина. Өченчесе — Афродита — мәңге яшь матурлык һәм мәхәббәт алиһәсе. Һәр өч алиһә дә алма үзенә булырга тиеш дип исәпләгән. Алар бәхәсне чишү өчен яшен һәм күк күкрәү алласы Зевска мөрәҗәгать иткәннәр. Әмма Зевсның алар арасына керәсе килмәгән, чөнки Гера аның хатыны, ә Афина белән Афродита кызлары булган. Ул аларга бу бәхәсне чишү өчен Троя патшасының улы Париска мөрәҗәгать итәргә кушкан. Өч алиһә дә, Эгей диңгезен очып үтеп, Парие каршына барып басалар. «Алманы миңа бир, — дигән Гера, — һәм мин сине бөтен Азиянең хакиме итәрмен». «Әгәр алманы миңа бирсәң, — дип сүзгә кушылган Афина, — мин сиңа бөек җиңүләр яуларга һәм дан казанырга булышырмын». Афродита: «Алманы миңа бирсәң, мин сиңа хәләл җефетлеккә дөньядагы иң чибәр хатынны табып бирермен», — дигән. Парие алманы Афродитага биргән. Шуннан соң ул Париска бөтен эштә ярдәм итә икән, ә Гера белән Афина Парисны һәм барлык троялыларны күралмый башлаганнар. Иң чибәр хатын Гүзәл Елена Спартада яшәгән һәм шул шәһәр патшасы Менелайның Иң борынгы грек язуы тамгалары төшерелгән балчык такта. Тиринф шәһәре¬ нең кирмән дива¬ рындагы үтү юлы. 123
Микенадан Трояга. Хәзерге заман рәсеме. хатыны булган. Парие шунда кунакка килгән, янәсе. Патша китеп торган арада, Афродита Еленаны Париска гашыйк иттергән. Ул, үз ирен онытып, Парие белән Трояга китәргә ризалашкан. Спарта патшасы Менелай, әйләнеп кайткач, хатынының юклыгын күреп бик нык ярсыган һәм Паристан үч алырга карар кылган. Ул грекларны Трояга каршы сугышка чакырган. Грек шәһәрләренең патшалары походта катнашырга ризалашканнар. Греклар йөзләгән корабка утырып диңгезне кичкәннәр һәм Троядан ерак түгел урынга килеп туктаганнар. Алар корабларны ярга сөйрәп чыгарганнар һәм нык стена ясап лагерь корганнар. Лагерь һәм Троя арасындагы киң тигезлектә сугыш башланган. Греклар Трояны бик озак еллар камап торганнар, ләкин уңышка ирешә алмаганнар. Үзегезне тикшерегез. 1. Арыслан капкасын кайда күрергә мөмкин? Ул ни рәвешле төзелгән? Аның кайсы өлеше сакланмаган? 2. Иң борынгы грек шәһәрләрендә казулар вакытында табылган балчык такталарда нәрсә хакында язылган? 3. «Ызгыш алмасы» ■ гыйбарәсе ничек барлыкка килгән? «Борынгы Греция» картасы (кара 117 б.) белән эшләгез: Трояны һәм Микенаны табыгыз. Бу шәһәрләр кайсы ярымутрауларда урнашкан? Даталар белән эшләгез. Кайсы шәһәр алданрак һәлак булган: Троямы, Ассирия башкаласы Ниневияме? «Микенадан Трояга» рәсеме буенча Микена кирмәнен һәм патша гаскәрен тасвирлагыз. Уйлагыз. 1. Крит халкыннан аермалы буларак, Микена һәм башка грек шәһәрләре халкын нәрсә куәтле саклану диварлары төзергә мәҗбүр иткән? 2. Троя сугышының чын сәбәбе һәм мифта күрсәтелгән сәбәп арасында нинди аерма бар? 124
§ 26. Гомерның «Илиада» поэмасы 1. Гомер һәм аның ике поэмасы. Атаклы грек поэмасы «Илиада» ның нигезендә Троя сугышының унынчы — соңгы елы турындагы мифлар ята. Аның исеме дә Илион сүзеннән килеп чыккан. Троя шәһәренең икенче исеме шундый. Риваятьләр буенча, бу поэманы мәшһүр шагыйрь Гомер иҗат иткән. Борынгы греклар Гомерны тирән ихтирам иткәннәр, «Илиада»ның һәм ул иҗат иткән икенче поэма «Одиссея» ның меңләгән юлын яттан белгәннәр. Әмма шагыйрьнең гомер юлы табышмак булып кала бирә: греклар аның кайчан туганын һәм үлгәнен, кайларда булганын белмәгәннәр. Гомерның туган җире булып саналырга теләп, җиде шәһәр үзара бәхәсләшкән. Шагыйрь сукыр булган дигән легенда да бар. Хәзер галимнәр әлеге поэмалар б.э.к. VIII (8 нче) гасырда иҗат ителгән дип исәнлиләр. 2. Ахиллесның ярсуы. Грек Ахиллес Троя сугышы турындагы мифларның күренекле герое була. Кодрәтле Агамемнон патша Ахиллестан әсир кол хатынны тартып ала. Ахиллес тәмам ярсый һәм үзенең дә, сугышчыларының да троялылар белән башка сугышмаячаклары турында ант итә. «Илиада»: «Пелей улы Ахил- леска нәфрәт җырла, алиһә...» — дип башлана. Троялыларның хәрби җитәкчесе — куркусыз Гектор Трояның карт патшасы Приамның улы була. Грек гаскәрендәге ызгышлар турында Гомер. Борынгы грек бюсты. Гера алиһә. Борынгы грек скульптурасы. Ничек итеп Одиссей — Итака утравы патшасы — сугышта катнашырга теләмәгән Мифта Итакага патшаны сугышка барырга чакырып илчеләр килүе турында сөйләнә. Алар Одиссейның ничек итеп җир сөрүен күрәләр. Ул сукасына ни өчендер үгез белән ишәк җиккән, ә туфракка бөртек урынына тоз ташлый. Ул бит акылдан язган! Ләкин илчеләрнең берсе патшаның хәйләсен сизә: ул бит чибәр хатынын һәм имчәк баласын калдырып китәргә теләми. Илче сабыйны кулына ала һәм сука алдына буразнага китереп куя. Одиссейга хәйләсен танырга туры килә. 125
Афина алиһә. Борынгы грек сыны. Алма тоткан Афродита алиһә. Борынгы грек сыны. белеп, Гектор троялыларны дошман лагерена алып китә. Зур таш белән ул капканы бәреп вата, һәм троялылар лагерь эченә бәреп керәләр. Диңгезгә кадәр кысрыкланган греклар хәлдән тайганчы сугышалар. Әмма Ахиллес һәм аның сугышчылары бу дәһшәтле бәрелештә катнашмыйлар. Шунда Ахиллеска яраткан дусты Патрокл ачы үпкә белдереп мөрәҗәгать итә: Киемнәреңне бир миңа, киим көбә күлмәгеңне. Бәлки, мине син дип уйлап, троялылар Сугышны туктатырлар... Үпкә әле һаман да Ахиллеска сугышка керергә комачаулый. Әмма ул Патроклның үтенеченә каршы килә алмый. Патроклның балкып китте йөзе бакыр сыман... Нык шлемын киде башына ул... Күкрәкләрен япты көбә күлмәк белән... Патрокл яңа көчләр алып килеп өлгерә. Грекларның рухы күтәрелә һәм алар троялыларны лагерьдан куып чыгаралар. Троялылар куркып кала, «үлемнән качып котылыр өчен кая керергә белмичә чабышалар». Бары тик Гектор гына үзенең алдында Ахиллес булмавын аңлый. Гектор күрү белән көчле Патроклны... Сафлар аша якын килеп сукты аңа, Сөңге белән тишеп чыкты корсак астын. Ахиллес, кайгылы хәбәрне ишеткәч, ярсып үкси. Кара кайгы болыты басты аның күңелен. «Саклый алмадым дустымны! Туган илдән Еракта ул башын салды — мин ярдәмгә Аңа килмәдем. Үлемендә аның гаепле мин!» Ахиллес шунда Гектордан үч алырга карар кыла. Гектор тартып алган корал урынына тимерче-алла Гефест аңа яңа корал бирә (аллаларның беришесе грекларга, икенчеләре троялыларга ярдәм иткән). 126
Ахиллес Гектор гәүдәсе белән. Вазадагы рәсем. 3. Ахиллесның Гектор белән алышы. Трояны саклаучы кодрәтле Гектор «өйдәгеләрне, кадерле хатынын һәм улын күрер өчен» кыска гына вакытка шәһәргә кайта. Каршысына йөгереп килде Андромаха... Кулын кысып күкрәгенә, әйтте хатын: «Кызган безне, барма яуга, кал манарада, Ятим итмә улыңны, хатыныңны тол итмә!» Җавабында әйтте аңа батыр Гектор: «Троялылар каршысында оят булыр. Калсам әгәр куркак булып яудан посып». Трояның Һичкем ала алмаслык диварлары янында ике дошман — ике баһадир очраша. «Гектор! Патроклны үтереп, Ахиллес үкчәсе Ахиллесның язмышын бик күп батырлыклар эшләр, ләкин яшьләй һәлак булыр һәм Троядан өенә әйләнеп кайтмас, дип юрыйлар. Ахиллесның анасы Фетида алиһә аны әле бала чагында ук вакытсыз үлемнән саклап калырга тели. Ул җир астындагы «мәетләр патшалыгы»ннан агучы елганың могҗизалы көче турында белгән. Фетида шул суда үзенең улын коендырган һәм аны үлемсез иткән. Улының коендырган чакта кулы белән тотып торган үкчәсе генә бердәнбер сакланмаган урын булып калган. Анасы Ахиллесны Трояга походка җибәрергә теләми. Ул аны, хатын-кыз кием¬ нәренә киендереп, бер утрауның патшасына китереп яшерә. Ләкин бирегә сәүдәгәр кыяфәтендә Одиссей килә. Сарайда ул үзе тирәсенә җыелган кешеләр алдына хатын- кыз бизәнү әйберләре белән бергә сугыш кораллары тезеп куя. Көтмәгәндә Одиссей сугышчылары хәвеф игълан итеп быргы кычкырталар. Курыккан патша кызлары качып бетәләр, ә Ахиллес коралга барып ябыша. Шулай итеп, Ахиллес Троя сугышында катнаша. Ул анда үзен хисапсыз күп батырлыклар белән данга күмә, ләкин Троя җиңелер алдыннан гына һәлак була. Парие аткан ук Ахиллесның үкчәсенә барып тия. 127
син яшәп калырга җыендыңмы?» — дип кычкыра Ахиллес һәм сөңгесен ата. Гектор читкә тайпыла, сөңге аның яныннан очып уза. «Син дә саклан!» — ди ул дошманына. Гекторның сөңгесе Ахиллесның калканына килеп тия, әмма... читкә атыла. Гефест коеп биргән калканны әлегә беркемгә дә тишеп чыгару мөмкин булмаган! Шунда бу алышны күзәтеп торган алиһә Афина Ахиллеска сөңгесен алып бирә. Ә Гекторга сөңгесен китереп бирүче булмый. Ахиллес аңа үтергеч һөҗүм ясый. Аның җансыз гәүдәсен ул аягыннан көпчәкле арбага бәйли дә атларны куа. Караңгы төн япты Андромаханың күзләрен... Ул диварга менде һәм күрде анда: Гекторны алып чаптылар атлар... 4. Гекторны җирләү. Карт Приам патшаны беркем дә тоткарлый алмый. Ул сакчыларсыз гына дошман лагерена үтеп керә һәм, Ахиллесның аяк астына ташланып, җирләү өчен Гек¬ торның гәүдәсен бирүен сорый. Ахиллес үз язмышын күз алдына китерә, Троя стеналары янында үзен сагалап торучы вакытсыз үлеме турында уйлый. Кәнәфидән сикереп торып тиз торгызды Приамны. Ак сакалын, чал чәчләрен күреп аның тетрәнде ул: Троя аты турында риваять Гекторны җирләгәннән соң троялыларга шәһәрне саклау авырлаша. Греклар да көч белән генә аны яулап ала аямаячакларын аңлыйлар. Шунда Одиссей хәйлә белән эш итәргә тәкъдим ясый. Бервакыт троялылар грек корабларының ярдан кузгалуын күргәннәр. Троялылар, озакка сузылган камалыш бетте дип, ташландык лагерьга килгәннәр. Лагерь бушап калган... Уртада бик зур агач ат кына тора икән. Дошманнар аны ни өчен калдырганнар? Алар киредән әйләнеп килмәсләрме? Шунда бер әсир төшкән грекны китергәннәр. — Одиссей мине күралмый башлады, — дигән ул. — Менә шуңа күрә мин качып, безнең кораблар киткәнен көтеп яттым... Бу ат Афинага багышлап ясалган. Сез аны Трояга алып кайтыгыз, ул сезгә бәхет һәм уңыш китерер. Троялылар ялганчы әсиргә ышанганнар һәм, арканнар белән өстерәп, атны шәһәрләренә алып киткәннәр. Ат шундый зур булган ки, ул хәтта шәһәр капкасына да сыймаган, стеналарның бер өлешен сүтәргә туры килгән. Төнлә исә, бөтен шәһәр халкы тирән йокыга талгач, атның корсагындагы ишек ачылган. Анда Одиссей җитәкчелегендәге отряд яшеренгән булган. Шул ук төндә корабларда грек гаскәрләре дә кире кайткан. Стенаның сүтелгән урыныннан алар шәһәргә үтеп кергәннәр. Троя дөрләп яна башлый, аның сакчылары үтерелә, карт Приам да һәлак була, хатын- кызлар һәм балалар колга әверелә. Шулай итеп, сугышның унынчы елында кодрәтле Троя җиңелә. 128
«О, бәхетсез! Күпме кайгы кичергәндер синең йөрәк! Кил һушыңа, битәрләмә үзеңне гел кайгы белән...» Ахиллес Приамга улының үле гәүдәсен бирә. Аны күмгәндә дошманнар сугышны туктатып торырга килешенәләр. Троялылар куркусыз Гекторның гәүдәсен зур учак ягып яндырып, сөякләрен кабергә күмәләр. «Алар Гектор батырның шулай җирләделәр гәүдәсен», — Гомерның «Илиада» поэмасы әнә шундый юллар белән тәмамлана. Троя аты. Борынгы рәсем. , Үзегезне тикшерегез. 1. «Илиада» нәрсәдән башлана? Нәрсә белән тәмамлана? 2. «Илиада» геройлары Агамемнон, Ахиллес, Патрокл, Приам, Гектор, Андромаха хакында сез ниләр беләсез? Хикәя әзерләгез. «Ахиллес табаны» һәм «Троя аты» дигән канатлы сүзләр. Хәзер аларны нинди очракларда кулланырга мөмкин? Уйлагыз. Парие Трояга зур бәла китерде дип ризасызлык белдереп, троялылар хаклы булганмы? Җавабыгызны ачыклагыз. § 27. Гомерның «Одиссея» поэмасы Бу поэмада греклар Трояны алгач өенә кайтучы Итака утравы патшасы Одиссёйның юлда күргәннәре турында хикәяләнә. «Ватан һәм ата-бабаларыбыздан да кадерле бернәрсәбез дә юк безнең», — дип әйтергә яраткан Одиссей. Әмма аллалар аны эзәрлекләгән, үзенең кадерле Итакасын кайтып күргәнче, ул ун ел буе диңгезләр кичеп йөрергә мәҗбүр булган. 1. Одиссёйның Алкиной патшага килеп сыенуы. Поэмада Одиссёйның барлык кораблары һәм юлдашлары һәлак булуы турында сөйләнә. Одиссей бүрәнә кисәгенә ябышып ике тәүлек буе дулкыннар белән көрәшә. Ниһаять, еракта җир күренә. Ул көч-хәл белән ярга чыга һәм, коелган яфраклар өеме астына кереп, йокыга тала. Одиссей үзенең батыр диңгезчеләр атавына килеп эләккәнен белми. Аларның патшасы акыллы Алкиной 129
Одиссей башы. Борынгы грек скульптурасы. Борынгы греклар¬ ның бронза шлемы һәм панцире. була. Ул йоклаган урыннан ерак та түгел елга ага. Бирегә үзенең хезмәтчеләре белән кер чайкарга Алкиной патшаның кызы Навсикая килгән икән. Эшләрен тәмамлагач, кызлар туп уйнарга керешәләр. Навсикая атты тубын дусларына, туп тимәде. Көлде алар каты итеп, Одиссейны уяттылар. Бик куркыныч иде егет, баткан диңгез ләменә гел. Куркынган хезмәтчеләр төрлесе төрле якка кача, ә Навсикая үзләре алдында аждаһа түгел, ә һәлакәткә юлыккан диңгезче ятканын аңлый. Ул Одиссейны әтисе янына алып кайта. Алкиной кунакны ачык йөз белән каршылый, аның хөрмәтенә мәҗлес үткәрә. Мәҗлестә сукыр хикәятче Демодок1 кылларга чиртеп Ахиллесның батырлыгы, агач ат һәм Трояның җиңелүе турында җыр җырлый. Одиссей һәлак булган дусларын искә төшерә дә елап җибәрә. Ул Алкиной патшага үзенең кем булуын әйтә һәм күп еллар дөнья гизеп йөрүе турында сөйли. 2. Циклоплар утравында. Одиссей диңгездә адашып бер күзле алып-циклоплар утравына килеп чыгулары турында сөйли. Греклар диңгез ярында зур бер мәгарә күрәләр һәм аның эченә керәләр. Озак та үтми кәҗә һәм сарыклар көтүе белән куышның хуҗасы — диңгезләр хакиме Посейдонның улы Полифем циклоп килеп чыга. Кыяфәте, буе белән ул куркыныч албастыдай, Охшамаган кешегә һич, ул күренде Башкалардан аерылып, калкып торган Мәгърур, кыргый тау түбәсе сыман. Көтүне куышка куып керткәч, Полифем куыш авызын кыя ташлары белән томалап куя. Кунакларны ул кырыс каршылый. Кыргый ерткыч кебек улап, сузып алга зур кулларын, Ул берьюлы икебезне эләктерде, сукты аннан... 1 Греклар Демодок образында Гомер үзен сурәтләгән дип исәплиләр. 130
Кабып йотты бер сөяк, бер ит кисәген калдырмыйча! Грекларны курку баса. Шунда Одиссей шәраб салган тире савытын чишеп, «касәгә шә¬ раб тутырып, аны Полифемга суза». Эчемлек алыпка ошый. Ул Одиссейдан исемен сорый, моның өчен бүләк вәгъдә итә. Хәйләкәр Одис¬ сей циклопка болай җавап бирә: «Беркемтүгел атлымын мин; миңа шундый исем кушкан Атам-анам, дуслар мине шулай атый». Әйтте көлеп кеше ашаучы ерткыч аңа: «Беркем түгел, белеп тор син, иң соңыннан Ашыйм сине, башкаларны йоткач кабып. Миннән сиңа зур бүләк шул!» Үзе җиргә Тәгәрәде шунда тәмам исерүдән. Одиссей мәгарәдән кача. Вазадагы рәсем. Греклар куышта зур казык табалар, аны учакта кыздыралар һәм кеше ашаучы ерткычның бердәнбер күзен төртеп тишәләр. Полифем кыргый тавыш белән ачы итеп үкерә... Көчле тавышын ишетеп аның төрле яктан Җыелдылар сыңар күзле иптәшләре: «И Полифем, кайсы сине җәберләде?» Һәм үкереп җавап бирде сукыр циклоп: «Беркем түгел!» — ә циклоплар ачуланды: «Беркем булмагач, ник алай үкерәсең?» Циклоплар үз куышларына тарала. Ә иртән Одиссей сарык¬ ларны өчәрләп бәйли. Уртадагы сарык астына бер грекны бәйлиләр. Хәйләне сизмәгән Полифем, мәгарә авызындагы ташларны этеп, көтүне куыштан чыгара. Шулай итеп, греклар бу бәладән котыла... Үз корабльләренә кайтып җиткәч, алар диңгезнең кара сулары күбекләнгәнче ишкәк ишәләр. Шунда Одиссей циклопка кычкыра: «Бел, кеше ашаучы, сине Одиссей, Итака хакиме сукырайтты!» — ди. Дошманының исемен ишет¬ кәч, Полифем атасы Посейдонга ялвара: «0, диңгезләр хакиме! Атам минем! Одиссей беркайчан да үз Ватанын кайтып күрмәсен. Язмыш кушып, Итака ярларына кайтып җитсә дә, ялгызы гына, чит корабта кайтсын һәм үз өендә бәхетсезлек тапсын!» — ди. Посейдон әнә шуннан соң Одиссейны эзәрлекли башлый. 3. Сиреналар белән очрашу. Бер вакытны Одиссей сиреналар утравы яныннан үтә. Болар явыз сихерчеләр, ярым кош, ярым хатын-кыз кыяфәтендәге затлар була. Сиреналар, ягымлы 131
Одиссей һәм сиреналар. Вазадагы рәсем. җырлары белән диңгезчеләрне үзләренә җәлеп итеп, соңыннан ал арны ашый торган булалар. Одиссейның аларның тылсымлы җырларын тыңлыйсы, ләкин исән-сау каласы килә. Мин балавыз белән томаладым колакларын дусларымның; ә үземнең аяк-кулны бәйләттем нык итеп каек матчасына. Сиреналар искиткеч моңлы итеп җыр¬ лыйлар. Одиссей барысын да оныта: туган илен дә, хатыны Пенелопа, улы Телемак турында да. Ул, бәйләгән бауларын өзеп, сиреналар янына бармакчы була. Әмма аның тугры юлдашлары ишкәкләрне икеләтә көч белән ишәләр. Сиреналар атавы күздән югалгач кына Одиссейны мачтага бәйләнгән җиреннән чишәләр. 4. Сцилла һәм Харибда арасында. Озак та үтми Одиссей һәм аның юлдашлары тагын бер үлем куркынычын кичерәләр. «Бик нык курку белән без ул чакта тар бугаз аша кичтек, — дип сөйли Одиссей Алкиной патшага. — Бугазның бер ягындагы кыя куышыннан коточкыч аждаһа — Сцйлла шуышып чыкты. Бу — алты эт башлы бик зур елан, аның һәр башында өчәр рәт булып очлы тешләр ыржаеп тора иде», — ди ул. Бугазның икенче ягында диңгезчеләрне тагын бер куркыныч аждаһа — Харибда Пенелопа туку станогы артында. Вазадагы рәсем. көтеп тора икән. Көненә өч тапкыр ул, зур авызын ачып, тар бугазның кара суын йота һәм аннан соң кире чыгара. Без куркудан калтыранып, агарынып, Карап каттык аңа шунда котлар очып. Шунда Сцилла кабып йотты күз алдында Алты батыр, курку белмәс дустыбызны. Минем моннан да куркыныч, хәтәр хәлне Беркайчан да күргәнем юк иде әле! 5. Итакага кайтып җитү. Одиссейның кайгылы хикәясен тыңлап, Алкиной аны Итакага илтеп җиткерү өчен корабль әзерләтә. Циклопның каргышы юш килә: Одиссей чит корабльдә, бер ялгызы, Троя һәлакәтеннән соң ун ел үткәч кенә туган иленә кайтып җитә. Аның йортында Итаканың аксөяк егетләре мәҗлес ясаган чак була. Алар Одиссейны 132
һәлак булгандыр дип уйлыйлар, аның байлыгын туздыралар, хатыны Пенелопаны кияүгә димлиләр, улы Телемакны җәберлиләр, аны атасы мирасыннан мәхрүм итәргә уйлыйлар. Пенелопа Одиссейның исәнлегенә ышанудан туктамый һәм аны көтә. Ул хәйлә уйлап таба: Одиссейның атасын җирләү өчен (ул инде бик карт була һәм үләргә әзерләнә) япма тукып бетергәч, үзенә яңа ир сайлаячагы турында әйтә. Көндез ул бертуктаусыз тукый, ә төннәрен тукыганын сүтә. Шулай итеп, өч ел буе алдап килә, ә дүртенче елда хезмәтчеләренең берсе кияүләргә серне чишә. 6. Кияүләр җәзасын ала. Бәла барлыгын сизенгән Одиссей өенә, ямаулы иске-москы киемнәр киенеп, таныттырмыйча гына кайтып керә. Узынган кияүләр эчәләр, ашыйлар, чит мөлкәтне туздыралар һәм Пенелопаны үз араларыннан яңа ир сайларга кыстыйлар. Ниһаять, хатын үзенең Одиссейның җәясеннән ату буенча ярышта җиңеп чыккан егеткә кияүгә чыгачагын белдерә. Ә үзе кемнең дә булса бу җәяне хәтта бөгә дә алмаячагына өметләнә. Шулай булып чыга да. Кияүләр җәяне майладылар; әмма ләкин һичберсе дә тарталмады — ул бик тыгыз! һәм Одиссей әйтте шунда хәйлә белән: «Ягез, үзем тартыйм әле могҗизалы Шул җәяне! Беләгемдә калды микән яшьлектәге көч-кодрәтем, әллә тәмам Бетте микән озак еллар читтә йөреп?!» Кияүләр хәерче сукбайның акылына зәгыйфьлек килгәндер дип уйлыйлар. Алып кулга ук-җәясен, Одиссей тиз Тартты аның керешеннән. Һәм очты ук! Әйтте батыр ярсу белән: «А, сез этләр! Мине инде кайтмас бу дип белдегезме, Сез өемне таларга дип килдегезме?! Сез каптыгыз бүген үлем тозагына»... Кырып салды кияүләрнең бөтенесен, Башбаштаклык өчен шулай алды үчен. Үтерелгән кияүләрнең туган-тумачалары, үч алырга өндәп, Одиссей сараена җыйнала. Одиссей Итаканың аксөякләрен бик авырлык белән генә тынычландыра ала. Г рек җәячесе. Борынгы грек сыны. 133
Үзегезне тикшерегез. 1. «Одиссея» поэмасында нәрсә хакында хикәяләнә? 2. Пенелопа, Телемак, Алкиной, Навсикая, Демодок, Полифем исемнәре белән кемнәрне атаганнар? Аларның һәркайсы турында сезгә нәрсә мәгълүм? 3. «Сцилла һәм Харибда арасында» гыйбарәсе ничек барлыкка килгән, ул нәрсәне аңлата? 4. Циклоп мәгарәсендә, сиреналар белән очрашканда, Итакадагы үз өендә Одиссей нинди тапкырлык күрсәткән? «Борынгы Греция» картасы (кара 117 б.) белән эшләгез: картадан Троя җимерелгәннән соң Одиссей һәм аның юлдашлары үтәргә тиешле иң кыска диңгез юлын күрсәтегез. Бу юлны телдән тасвирлагыз. § 28. Борынгы грекларның дине 1. Греция аллалары. Греклар иң төп аллалар зур бер гаилә булып Олимп тавы түбәсендәге зиннәтле сарайларда яшиләр дип уйлаганнар. Өч туган — Зевс, Посейдон һәм Айд — дөнья өстеннән хакимлекне үзара бүлешкәннәр. Зевс күктә хакимлек итә башлаган, Посейдон — диңгездә, Аид — «үлеләр патшалыгында». Олимпия аллалары үз вакытларын төрле мәҗлесләрдә, күңел ачуларда үткәрәләр. Алар үзсүзле, мәрхәмәтсез, мәкерле һәм үчлекле. Еш кына үзара ызгышалар. Кешеләр тормышына тыкшыналар, сугышларда катнашалар. Үз ихтыярларына каршы килүчеләрне җәзага тарталар. Греклар аллалар ихты¬ яры белән яңгыр ява, корылык була, диңгезләрдә давыллар күтәрелә, ел фасыллары алмашына, игеннәр уңмый, төрле чирләр килеп чыга дип уйлаганнар. Грекларның төп шөгыльләренең үз яклаучы аллалары булган: Деметра, Дионис, Гефест һәм башкалар. Греклар аллаларга корбан китергәннәр, алар хөрмәтенә храмнар төзегәннәр, хикә¬ ятләр иҗат иткәннәр. 2. Деметра һәм аның кызы Персефона турында миф. Яшь чибәр Персефона болында чәчәкләр җыеп йөри икән. Кинәт җир ачылып киткән һәм аннан җир астындагы «үлеләр патшалыгы» хакиме Аид алла килеп чыккан. — О, гүзәл Персефона! Зевс ихтыярына каршы килмә. Аллалар патшасы сине миңа хатынлыкка бирде, — дигән Аид һәм, куркынган кызны эләктереп алып, алтын көпчәкле арбага утыртып, җитез атларда үзенең җир астындагы биләмәләренә 134
Греция аллалары һәм алиһәләре. Хәзерге заман рәсемнәре. 135
алып кереп киткән. Анда үлекләрнең күләгәләре адашып йөри, кояш нурлары да үтеп керми икән. Аид патшалыгына керү юлын өч башлы, елан койрыклы аждаһа сыман ерткыч эт Цёрбер саклый. Персефонаның анасы Деметра (игенчелек алиһәсе) кайгыга төшкән. Кызын Аидка биргәне өчен, ул Зевска бик нык ачуланган. Деметраның хәсрәтеннән агачлардан яфраклар Деметра алиһә. коела, чәчәкләр сула, үләннәр саргая, Борынгы грек басуларда башаклар корып кибә. Тереклеккә рәсеме. ачлык куркынычы яный. Зевс борчуга төшә һәм Аидка аллалар хәбәрчесе Гермесны җибәрә. Канатлы алтын сандалилар кигән, кулына тылсымлы алтын таяк тоткан Гермес Аид сараенда пәйда була. — О, мәетләр хакиме! Персефонаны анасы янына җибәр. Зевс ихтыяры белән ул елның өчтән ике өлешен җирдә һәм өчтән берен генә синең коточкыч патшалыгыңда яшәячәк. Гермес күз ачып йомганчы Персефонаны җир өстенә чыга¬ рып куйган. Деметра алиһә сөекле кызын кочаклап алган. Аның шатлыгыннан кабат чәчәкләр аткан, чәчүлекләр, йөзем бакчалары яшәргән. 3. Прометей турында миф. Кайчандыр кешеләр караңгы тау куышларында, утсыз яшәгәннәр, терлек асрый, җир эшкәртә белмәгәннәр. Кешеләргә ачуы чыккан Зевс бөтен кешелек Дионис һәм диңгез юлбасарлары турында миф Буш диңгез ярына гаҗәеп матур егет чыга. Ул Дионис алла була. Кайчандыр ул кешеләрне йөзем үстерергә һәм шәраб ясарга өйрәтә. Еракта җилкән күренә. Ул диңгез юлбасарлары корабле була. — Әй, рульдәге кеше, — дип боера пиратлар башлыгы. — Ярга таба борыл! Әнә бер егет тора. Аны тотып бирегә китерегез! Боерык үтәлә. Бу нинди могҗиза! Бәйләгән баулар үзләреннән үзләре төшеп китә. «Акылсызлар! — дип кычкыра рульдәге, — сез алланы кулга алгансыз бит!» — «Шаулама, — дип туктата аны башлык. — Без егетне кол итеп сатабыз». Кинәт кенә йөзем тәлгәше мачтага чорнала, корабль буйлап шәраб ага. Шул мизгелдә үк Дионис кыяфәтен үзгәртә һәм арыслан булып үкерә. Куркуларыннан пиратлар диңгезгә сикерә һәм дельфинга әверелә. Дионис бары тик рульдәге кешене генә кызгана. 136
токымын юк итәргә булган. Зевска каршы чыгучы табылмаган, ә Җир алиһәсенең оныгы Прометей моның белән килешмәгән: ул бәхетсез кешеләрне үлемнән коткарып калган. Прометей аларны таштан йорт салырга, үгезләр белән җир сөрергә, ат җигәргә, нык җилкәннәр тегеп диңгезләрдә йөзәргә өйрәткән. Прометей ярдәме белән кешеләр яза һәм саный белә башлаганнар. Зевсның кисәтүләренә карамастан, Проме¬ тей үзенең дусты Гефестның тимерчелегеннән ут урлап, аны кешеләргә алып килгән. Зевс моның өчен Гефестка сүз тыңламаучы Прометейны чылбырлар белән кыя ташына богаулап куярга боерган. Гефест үзенең тимерче булуын каргап, дусты өчен чиксез кайгырып, Зевс ихтыярын үтәргә мәҗбүр булган. Прометей бик нык җәфа чиккән: көн Прометей һәм күкне иңнәрендә тотып тору¬ чы Атлант. Вазадагы рәсем. Геракл турындагы мифлар Гераклның атасы Зевс, анасы гади грек хатыны булган. Менә аның батыр- лыкларының берничәсе. Гаҗәеп зур арыслан терлекләргә, көтүчеләргә һәм игенчеләргә һөҗүм итә икән. Геракл тауларга киткән. Арысланның оясын ул бик озак эзләгән. Ниһаять зур бер мәгарә күргән... Кичкә таба куе яллы куркыныч ерткыч үзе дә күренгән. Геракл аңа җәядән бер-бер артлы өч ук җибәргән. Ләкин уклар, ерткычның калын тиресенә тиеп, бернинди дә зыян китермичә, читкә очканнар. Арыслан, куркыныч үкереп, куркусыз батырга ташланган. Гераклның кулындагы күсәге яшен кебек уйнаган. Каты сугудан аңгырайган арыслан җиргә ауган. Геракл аңа ташланган һәм буып үтергән. Авгий патша Гераклга, әгәр дә бер көн эчендә терлек абзарын чистартып чыгарса, хисапсыз зур көтүенең уннан берен бирергә вәгъдә иткән. Бу абзар бик күптәннән чистартылмаган икән, хайваннар анда муеннарыннан тирескә батып торганнар. Геракл ике инешнең юлын ташлар белән томалаган да, аларның агышларын үзгәрткән. Су ташкыны абзарга бәреп кергән һәм бөтен тиресне агызып алып киткән. Микена шәһәре патшасы Гераклга җир читендәге тылсымлы бакчадан өч алтын алма алып кайтырга кушкан. Ә җир читендә күк гөмбәзен иңнәренә терәтеп Атлант басып тора икән. «Зевс улы, мин сиңа алмаларны алып киләм, —• дигән ул, — ә син минем урында күкне терәтеп тор!» Гераклның өстенә гаҗәеп зур йөк төшкән, аның тәнен тир баскан... Ниһаять, Атлант әйләнеп килгән. Ул алмаларны Микенага үзем илтәм дигән. Геракл, ризалык белдергән булып, бары тик иңбашына куяр өчен мендәр генә ясыйм дип, Атлантка гөмбәзне кире күтәрткән. Шунда ул алмаларын алган да: «Хуш, Атлант, күк гөмбәзен тотып тору синең генә хәлеңнән килә!» — дигән. 137
Арыслан белән көрәшүче Геракл. Борынгы грек сыны. саен кыяга бөркет очып менеп, аның бавырын чукыган, ә төн эчендә ул яңадан үскән. Прометейны аның күрәзәлек итү сәләте коткарган. Ул көннәрдә Зевс Фетида белән яңа никах кору турында уйлап йөри икән. Прометей аңа тәкъдирдә язылган хәтәр серне ачкан: Фетида ир бала табарга тиеш, һәм ул үзенең атасыннан көчлерәк булачак. Зевсның хакимлеген югалтасы килмәгән һәм Фетидага өйләнү турындагы уеннан ваз кичкән... Прометейның да җәфалары шунда беткән. Зевс ихтыяры белән аның улы Геракл бөркетне атып үтергән, богауларны ваткан һәм тоткынны азат иткән. Фетида гади кешегә кияүгә чыккан һәм киләчәктә Троя сугышы герое булачак Ахиллесны тудырган. Нәтиҗә ясыйбыз • Борынгы греклар тормышында диңгез нинди роль уйнаган? Таулар нинди роль уйнаган? • Борынгы Грециядә иҗат ителгән ике атаклы поэма ничек атала? Поэмаларның эчтәлеге нидән гыйбарәт? Аларның ав¬ торы хакында нәрсә мәгълүм? • Грекларның дини ышануларында табигатьнең нинди күренешләре чагылыш тапкан? Аларда кешеләрнең нинди шөгыльләре чагыла? Үзегезне тикшерегез. 1. Ни өчен греклар үзләренең төп аллаларын Олимпия аллалары дип атаганнар? 2. Сез грекларның кайсы аллаларын хәтерлисез? Греклар аларның һәркайсы турында нәрсәләр сөйләгәннәр? 3. Өч алла — өч бертуган дөньяда хакимлек итүне ничек бүлешкәннәр? Аларның исемнәре ничек? ■■ «Прометей һәм антлант» рәсемен (кара 137 б.) тасвирлагыз. Зевс Прометейны ни өчен һәм нинди газапларга дучар иткән? Бөек Атлант үз иңнәрендә нәрсәне күтәреп тора? (Атлант турында 137 биттәге текстны кара) Борынгы грек мифлары герое Геракл турында хикәя төзегез. Геракл гамәлләренә карата үз мөнәсәбәтегезне белдерегез. Уйлагыз. Мисырлыларның (Анубис, Тот, Гор, 52-55 битләрдәге рәсемнәрне кара) һәм грекларның (135 биттәге рәсемне кара) аллаларның кыяфәте турындагы карашлары бер- берсеннән нәрсә белән аерыла? 138
8 бүлек Греция полислары һәм аларның фарсы яуларына каршы көрәше ►► Бүлек белән танышкач, уйлагыз: 1. Үзара дошман дәүләтләрдә яшәгән грекларны нәрсә берләштергән (терәк сүзләр: тел, язу, дин, Олимпия)? 2. Ни өчен территориясе буенча зур булмаган, дистәләрчә дәүләтләргә бүленгән Греция куәтле Персия держава¬ сына каршы тора алган? Троя сугышыннан соң берничә гасыр вакыт үткәч, Грециядә тимер эшкәртергә өйрәнгәннәр. Тимерчелек эше, кораблар төзү һәм башка һөнәрләр алга китә. Аерым өлкәләрдә зур булмаган мөстәкыйль дәүләтләр — полислар1 барлыкка килә. Һәр полиска шәһәр һәм аның тирәсендәге авыллар, бай җирбиләүчеләрнең утарлары, арпа, бодай кырлары, көтүлекләр, зәйтүн һәм йөзем бакчалары керә. Б.э.к. VIII (8 нче) гасырда Грециядә яңа язу барлыкка килә (иң борынгысы тәмам онытыла). Аны Финикия алфавиты нигезендә төзиләр. Грек алфавиты 24 хәрефтән тора. Тарихта беренче булып греклар сузык авазларны хәреф белән тамгалый башлыйлар. Бу авазлы сөйләмне язуда төгәл итеп күрсәтү мөмкинлеген бирә. § 29. Аттика игенчеләре җирләрен һәм азатлыкларын югалталар 1. Борынгы Аттика һәм аның халкы. Урта Грециядә Аттика дигән өлкә бар. Аның төп шәһәре Афина булган. Аттика ярлары кораблар туктар өчен уңайлы тирән бухталар белән ергаланып беткән. Борынгы грек алфа¬ виты хәрефләре. 1 Полис — грекча «шәһәр» дигән сүз. 139
Аттикада мул сулы елгалар юк. Өлкәнең күпчелек өлеше таулар белән капланган. Аның ташлы туфрагында бодай һәм арпа начар үсә. Б.э.к. 8—7 нче гасырларда Афинада тимерчеләр, чүлмәкчеләр, итекчеләрнең күпләгән остаханәләре һәм кибетләре барлыкка килгән. Үсә барган шәһәр халкына көннән-көн күбрәк икмәк кирәк була, ә ул Аттикада җитешми. Аттика игенчеләре җир азлыктан һәм туфракның уңдырышсызлыгыннан, кырларда корылыклардан интеккәннәр. 2. Зәйтүн һәм йөзем үстерү. Аттиканың табигать шартлары зәйтүн һәм йөзем үстерүгә мөмкинлек биргән. Ләкин бу күп хезмәт куюны таләп иткән. Зәйтүн кәкре-бөкре ботаклы һәм көмешсыман яфраклы мәңге яшел агачларда үскән. Аның уңышын җыйганда җимешләрне кул белән өзеп алырга кирәк булган, агачны селкетергә ярамаган, юкса коелган җимешләр, изелеп, бик тиз кипкән һәм бозылган. Кайчакларда аларны таяк белән суккалап төшергәннәр һәм тиз генә җыеп алганнар. Зәйтүнне шул килеш тә, тозлап та, серкәгә манып та ашаганнар. Алтынсу зәйтүн маеның иң яхшы сортларын азык итеп, начарракларын яктырту өчен кулланганнар. Майны филтә куелган тар борынлы балчык яисә бронза лампага салганнар. Зәйтүн маен пешкән урыннарга сөрткәннәр, аннан дару ясаганнар. Греклар, спорт көрәшләре алдыннан аның белән тәннәрен майлаганнар — тире шомарган. Аттика калкулыкларында да күп итеп йөзем үстергәннәр. Аттика борынгы заманда. Афина дәүләте чикләре Мөһим игенчелек төбәге 140
Аны сыгып шәраб ясаганнар. Греклар шәрабны үзен генә эчмәгәннәр, аны су белән кушканнар. Эчкечелек кискен гаепләнгән. 3. Афина полисында аксөякләр һәм демос. Б.э.к. VII (7) гасырда Афинада хакимият башында аксөякләр торган. Гади халык, грекча әйткәндә демос, идарә эшләрендә катнашмаган. Сугыш алласы Ареска багышланган калкулыкта аксөякләр шурасы — ареопаг үткәрелгән. Ул ел саен аксөяк һәм байлар арасыннан тугыз идарәче — архонтлар Зәйтүн җимешен җыю. сайланган, алар Аттика халкын хөкем иткән. Әмма аксөякләр үзләренә уңайлы карарлар гына чыгарганнар. Вак караклык өчен дә үлем җәзасына дучар иткәннәр (Драконтнъщ катгый кануннары турында укыгыз). 4. Игенчеләрнең авыр хәле. Үзәнлекләрдәге иң яхшы җирләргә аксөякләр хуҗа булган. Гади игенчеләр тау сырт¬ ларындагы кечкенә генә уңдырышсыз җирләрне эшкәрткәннәр. Икмәкнең һәр телемен алар авыр хезмәт түгеп тапканнар. Иген уңмаган елны бай күршедән бурычка бөртек яисә көмеш алырга туры килгән. Игенченең җиренә аның тынычлыгын һәм төн йокысын җуйдыра торган бурыч ташы куйганнар. Әгәр бурычын вакытында түләмәсә, аның җирен тартып алганнар... Ул ихтыярсыз байның батрагына әйләнгән: азык һәм кием хакына аның җирен сөргән, йөзем сыккан, зәйтүн җимеше Дракбнт кануннары Архонт Драконт алга таба канунга әверелгән борынгы йолаларны язып калдырган. Апарның кайберләре безгә мәгънәсез булып күренә. Мәсәлән, кешене сөзеп үтергән үгез Аттикадан куып чыгарылган. Үтеп баручы кешенең башына төшеп, аны үтергән түбә чирәбен’ дә полис чигеннән чыгарып ыргытканнар. Драконт яңа кануннар да керткән: борынгы грекларның әйтүенә караганда, алар «кара белән түгел, ә кан белән язганнар». Караклык өчен, хәтта бәләкәй генә әйбер урласаң да, әйтик, йөзем тәлгәше яки яшелчә, — үлем җәзасы каралган. Драконттан, ни өчен кеше үтергәнгә дә, чит түтәлдән суган урлаганга да бер үк төрле җәза билгеләдең, дип сораганнар. Ул, вак кына урлашу өчен дә карак хөкем ителергә тиеш, ә авыррак җинаятьләр өчен тагын да катырак җәза уйлап таба алмадым, дигән. 1 Чирәп - түбә ябу өчен кулланылган, яндырылган балчык пластинка. 141
Итекче хатын-кыз аягыннан үлчәм ала. Вазадагы сурәттән ясалган рәсем. Тимерче остаханәсе. Вазадагы сурәттән ясалган рәсем. җыйган. Яки үзенең элекке җирендә эшләвен дәвам иткән, ләкин җыеп алган уңышының бик аз өлешен генә үзендә калдырган, калганын, җирдән файдаланган өчен, яңа хуҗага биргән. Гаҗәп түгел, җирсез ярлы яңадан бурычка кергән. Әгәр бу бәхетсез тагын да әҗәтен түли алмаса, балаларын, хәтта үзен дә коллыкка бирергә мәҗбүр булган. Бай җирбиләүче бурычлы колны теләсә нинди эшкә җибәрә, чит җирләргә сата алган. Аксөякләрнең изүенә бөтен Афина демосы ризасызлык күрсәткән. Ьөнәрчеләр, сәүдәгәрләр, игенчеләр, бергә җыйна¬ лып, аксөякләр хакимлеген алып ташларга һәм дәүләт белән үзләре идарә итү хокукын яуларга чакырып чыкканнар. Бурыч Афинаның Посейдон белән бәхәсе турында миф Җирнең үзе тарафыннан тудырылган ярымкеше-ярым елан Кекрбп Аттикада шәһәргә нигез сала. Ул текә кыялы биек калкулык өстендә була. Зевсның яраткан кызы Афина белән аның абыйсы диңгезләр хуҗасы Посейдон арасында бәхәс чыга. Аларның кайсы бу шәһәрне үз канаты астына алырга тиеш?.. Әлеге калкулык түбәсенә Зевс һәм башка аллалар килә. Алар шулай хәл итәләр: шәһәр халкына кайсы иң яхшы бүләк ясый, шул бу бәхәстә җиңүче була. Посейдон сөңгесе белән кыяга суга — чишмә бәреп чыга. Аттикада су азлыгын бар да белә. Ләкин эчеп карыйлар, чишмәнең суы тозлы лабаса. Шуннан соң Афина үзенең сөңгесен җиргә батыра, ул яшәрә һәм зәйтүн агачына әйләнә. Моның кебек шау җимештә утырган агачны Аттикада әле беркемнең дә күргәне булмый. Барысы да Афинаның бүләген иң яхшы дип табалар... Менә ни өчен греклар Афинаны Аттиканың алиһәсе дип атаганнар һәм Афина шәһәре исеменең килеп чыгышын аның исеме белән бәйләгәннәр. 142
коллыгын бетерү һәм җирне яңадан бүлү турында таләпләр яңгырый башлаган. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: полис, демос, ареопаг, архонтлар, бурыч ташы. Үзегезне тикшерегез. 1. Аттиканың табигате нинди шөгыльләр өчен җайлы булган? Кайсылары өчен уңайсыз булган? 2. Афина демосы кемнәрдән торган? Б.э.к. VII (7 нче) гасырда ул нәрсәдән канәгать булмаган? Нәрсә таләп иткән? Э Борынгы грек мифлары (Афинаның Посейдон белән бәхәсе; кара 142 б.) буенча хикәя төзегез. Ни өчен Афинаны җиңүче дип таныганнар? Аттикада зәйтүн үстерү нинди роль уйнаган? Уйлагыз. Б.э.к. VII (7 нче) гасырдагы Аттикадагы һәм Хаммурапи патша заманындагы Вавилондагы (кара § 14, п.5) бурычлы колларның хәле кайсы яклары белән бер-берсеннән аерылган? Аларның хәле кайда авыррак булган? Ни өчен? § 30. Афинада демократия барлыкка килү 1. Демос аксөякләргә каршы баш күтәрә. Аттикада күпчелекне тәшкил иткән гади халык азчылык аксөякләр изүендә яшәгән. Ярлылар һәм байлар арасында күзгә бәрелеп торган тигезсезлек демосның аксөякләргә каршы күтәрелүенә китергән. Фетнә озак дәвам иткән, бер як та өстенлеккә ирешә алмаган. Дәүләт һәлакәт чигенә килеп җиткән. Шунда иң акыллылар башкаларны килешү турында сөйләшүләр башларга күндергәннәр. Б.э.к. 594 елда аксөякләр һәм демос килешенеп Солонны архонт итеп сайлыйлар. Кан коюларга чик куйсын һәм ватанны саклап калсын өчен, аңа зур хакимият бирәләр. Солонны Аттиканың бөтен кешесе дә хөрмәт иткән. Ул, чыгышы белән аксөякләрдән булса да, артык бай булмаган. Солон яшь чагыннан ук диңгездә сәүдә иткән, бу Грециядә мактаулы эш саналган. Яңа идарәче турында яхшы сүзләр йөргән: ул бик намуслы, акыллы булган, шигырьләр язган. Солон дәүләт эшләренә керешкән һәм яңа законнар урнаштырган. Аларны кеше биеклегендәге агач такталарга язганнар һәм, бөтен кеше укып танышсын өчен, шәһәр мәйданнарына куйганнар. 2. Бурыч коллыгын бетерү. Солон иң элек басулардан бурыч ташларын алып ташларга кушкан. Игенчеләрнең шатлыгы 143
Солон. Борынгы грек бюсты. чиктән ашкан: бөтен бурычлар бетерелгән, беркемгә дә коллык куркынычы янамаган! Солон үзенең шигырьләрендә образлы итеп Аттика җирен азатлык алган кол хатын дип атаган. Шул вакыттан башлап ярлы кеше үзенең яңа бурычын бары тик үз мөлкәте белән түләгән; әмма бурыч түләргә мөлкәте җитмәсә дә аны кол итү тыелган. Менә шуңа күрә дә хәерчеләнгән игенче яки һөнәрче, нинди генә иске-москы киемнән йөрсә дә, ачлы-туклы яшәсә дә, үзен, ягъни ирекле афиналыны, бурычлары өчен беркемнең дә кол итә алмавын яхшы белгән. Солон барлык бурычлы колларны да иреккә җибәрергә боерган. Ә чит илләргә сатылган колларны эзләп табып дәүләт акчасына кире сатып алырга кушкан. Кайтучылар арасында инде үз туган телләрен оныткан кешеләр дә булган. Афина дәүләтендә бары тик чит илләрдән китерелгән коллар гына калган. 3. Афина белән идарә итүдә үзгәрешләр. Солон аксөякләрне дәүләт белән идарә итүдәге өстенлекләрдән мәхрүм итү өчен күп эшләгән. Моннан соң аксөяк кенә түгел, ә байлыгы булган һәр кеше архонт була алган. Демос арасыннан чыккан, диңгездә сәүдә итеп баеган, корабльләргә, товарларга хуҗа булган, үз йортларын һәм колларын тоткан кешеләр дә архонт Солон әмере буенча. Хәзерге заман рәсеме. 144
дәрәҗәсенә күтәрелә алган. Мөһим дәүләт эшләрен хәл итүдә барлык ирекле афиналылар да (гражданнар) катнаша алган Халык җыелышын чакыра башлаганнар. Солон Драконтның иң рәхимсез кануннарын гамәлдән чыгарган һәм сайланып куелучы суд булдырган. Тарихта беренче тапкыр дәрәҗәгә һәм байлыкка бәйсез рәвештә, судьялар барлык гражданнар арасыннан сайланырга тиеш, дигән тәртип кертелгән. Хәзер инде хәтта ярлылар да судья булу хокукын алган. Ел саен судьяларның исемлеген төзегәннәр, анда жирәбә буенча, начар эш кылмаган, утыз яше тулган афиналылар кертелгән. Теләге булган һәр афиналы суд утырышында катнаша алган. Судьялар агач эскәмияләргә утырганнар. Гадәттә архонт рәислек иткән. Гаепләүче, гаепләнүче һәм шаһитлар бер¬ бер артлы чыгыш ясаганнар. Аннан судьялар яшерен тавыш бирүгә керешкәннәр. Ьәркайсы бронза савытка ике ташның берсен ташларга тиеш булган: кара таш — гаепләүне, агы аклауны аңлаткан. Хезмәтчеләр ташларны барысының да күз алдында санаганнар. Бирелгән тавышның күплегенә карап хөкем карары чыгарылган. Тавышлар тигез бүленгән очракта гаепләнүче акланган булып саналган. 4. Солон Афинадан китәргә мәҗбүр була. «Бөек эшләрдә барысына да берьюлы ярап бетүе кыен», — дип язган Солон үзе Солон үз кануннары турында Алып аттым хурлык баганасын Күпне күргән кара җирдән мин. Ул кол иде элек, хәзер азат. Афинага, гүзәл калабызга Мин кайтардым бик күп улларны. Азат иттем сөйгән ватанымда Түрәләрдән курыккан колларны. Афина акчасындагы Афина башы сурәте. Акчаның икенче ягында — мәче башлы ябалак, алиһәнең изге кошы. Җир сөрүче. Балчыктан ясалган борынгы грек сыны. 145
турында. Чынлыкта исә ул беркемгә дә ярамаган һәм күпчелек афиналының нәфрәтен үзенә юнәлдергән. Кайчандыр барысы да сөенә иде, ә хәзер, Мине усал карап озаталар, әйтерсең мин аларның иң явыз дошманы. Солон байларның ачуын чыгарган, чөнки аларны бушка эшләүчеләрдән мәхрүм иткән. Ә ярлыларга алар өметләнеп көткән җирне яңадан бүлмәве белән ярамаган. Шуннан соң Солон афиналылардан сәүдә эшләре белән дигән булып чит илгә җибәрүләрен сораган. Ул чит илләрдә сәяхәт кылып бик күп еллар үткәрергә мәҗбүр булган, шуннан соң гына туган иленә әйләнеп кайтып, картайганчы шунда яшәгән. Солон законнары Афинада демократия нигезләрен булдыр¬ ган («демократия» грекчадан тәрҗемә иткәндә «демос хаки¬ мияте» дигәнне аңлата). Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: демократия. Үзегезне тикшерегез. 1. Хакимияткә Солон килүнең сәбәбе нидән гыйбарәт? 2. Солон гади халыкның хәлен ничек җиңеләйткән? 3. Аксөякләрне дәүләт белән идарә итүдә өстенлекләрдән мәхрүм игү өчен Солон ниләр эшләгән? Г3| Афинада сайланулы суд булдыру хакында (кара § 30, п.З) хикәя әзерләгез. Фаразлагыз, бу *~1 суд чыгарган хөкем карарлары аксөякләр шурасы — ареопаг чыгарган карарлары гаделрәк булганмы? Фикерегезне ачыклагыз. Уйлагыз. 1. Кануннарның берсендә Солон икмәкне чит илләргә сатуны тыйган. Фикерләгез, бу канун халыкның кайсы өлеше өчен кулай булган? Ул кемнәргә каршы юнәлтелгән? 2. Икенче канунда бүре тоткан кешегә биш драхма1 бирелә, диелгән. Уйлагыз, ни өчен шундый зур бүләк билгеләнгән? Ул заманда сарык — бер драхма, үгез биш драхма бәяләнгән бит. 3. Солонның үлгән кеше турында начар сөйләүне тыйган кануны гаделме? § 31. Борынгы Спарта Спарталыларның бабалары Балкан ярымутравының төнья¬ гыннан килеп Көньяк Грециядә нигезләнгән грек кабиләләре булган. Еврот елгасы үзәнендәге Лакония өлкәсендә берничә күрше биләмә берләшә һәм Спарта1 дип атала башлый. 1. Спарталылар һәм илотлар. Спарталылар, акрынлап, бөтен Лаконияне буйсындыралар, аның халкын үзләренә эш- 1 Драхма — көмеш акча (4,36 г). 146
ләргә мәҗбүр итәләр һәм аларны илотлар1 2 дип атап йөртәләр. Лакония янында уңдырышлы җирле Мессения өлкәсе урнашкан. Спарталы лар рәхимсез сугыштан соң бу өлкәне дә басып алалар. Мессения кешеләре дә илотларга әйләнә. Спарталылар Лакония һәм Мессения җирләрен тигез итеп үзара бүләләр. Бу җирләрдә илотлар эшли. Үстерелгән иген, зәйтүн, яшелчә уңышының һәм башка азык-төлекнең зур гына өлешен алар спарталыларга бирәләр. Илотлар Спарта дәүләтенең коллары булалар, аларга үз авылларын ташлап китү тыела. Спарталылар илотлар белән бик тупас һәм рәхимсез мөгамәлә итәләр. Мәсәлән, и лотларны су кушылмаган шәраб эчәргә мәҗбүр итәләр, аннары аларны, эчкечелеккә нәфрәт уяту өчен, яшьләргә күрсәтәләр. Лакониядә һәм Мессениядә илотлар халык¬ ның күпчелеген тәшкил иткән. Ал арның баш күтәрүеннән куркып, спарталылар коралсыз кешеләрне кыйный торган булганнар. Яш¬ үсмерләрне, кулларына кылыч тоттырып, тирә- юньдә йөрергә чыгарганнар. Көндез алар качып торганнар, ә төннәрен юлларында очраган илотларны үтергәннәр. Еш кына ул яшьләр, кырларда йөреп, иң көчле илотларны да һәлак иткәннәр. Грециянең башка халкы илотларны шулай җәберләүне кабахәтлек дип санаган һәм үз кешеләрен — грекларны коллыкта тотучы спарталыларны гаепләгән. 2. Спарта — хәрби лагерь. Спартаның ныгытылган диварлары булмаган. Халык шәһәрнең бердәнбер ышанычлы сакчысы булып таш түгел, ә кыю ирләр тора дигән. Спарталыларның төп шөгыле хәрби эш була, Спарта пехотасы Грециядә иң яхшы гаскәр санала. 1 Спарта — Троя сугышы турындагы Спарта түгел, исеме генә шул. 2Илотлар — грекча «басып алынганнар». 147
Спарта беркемгә дә үзе теләгәнчә яшәргә рөхсәт ителми торган хәрби лагерьны хәтерләткән. Спарталы ларга сәүдә һәм һөнәрләр белән шөгыльләнү тыелган, һәртөрле кул эшенә җирәнеп каралган. Спартага чит илләрдән килүче булмаган. Биредә бернәрсә дә сатмаганнар, сокланырлык нәрсә булмаган: шәһәрдә матур биналар төзелмәгән, таш сыннар ясалмаган. Спартада яшәүчеләрне, башкаларның тормышына кызыкмасыннар дип, чит илләргә чыгудан тыйганнар. Өйдә ашау да тыелган. Спарта ирләре, унбишәр кешелек төркемнәргә берләшеп, һаман да шул бер төрле ризык — сыек аш, яшелчә, бераз сыр, сирәк кенә ит һәм балык ашый торган булганнар. Бервакыт Спартага җиңүдән соң атаклы гаскәр башлыгы кайта. Ул, бу юлы хатыны белән бергә ашарга теләп, үзенә ризыкны өенә китерергә куша. Тик аның кушканын үтәүче булмый, алай гына да түгел, аны хәтта штрафка тарталар. Бу кагыйдәләрнең үтәлешен чикләнмәгән хакимияткә ия булган Аксакаллар шурасы күзәткән. Шурага яше 60 тан да ким булмаган иң лаеклы кешеләрне керткәннәр. Алар аның утырышларында гомерләренең соңгы көненәчә катнашканнар. Чабышчы кыз. Борынгы грек сыны. Спарта ирләреннән генә торган Халык җыелышы, аксакаллар сайлаудан тыш, сугыш игълан итү һәм тынычлык урнаштыру буенча да хәлиткеч сүзне әйткән. Җыелышта чыгыш ясау хокукына аксакаллар гына ия булган. Калганнар «әйе» яки «юк» дигән тәкъдимнәрен генә кычкырып белдерә алганнар. Гаскәр белән ике башлык җитәкчелек иткән, аларны патшалар дип атаганнар. Патшалар хакимияте буыннан буынга күчеп килгән, ләкин зур булмаган. Патшалар Аксакаллар шурасына кергәннәр һәм гадәттә аның ихтыярына берсүзсез буйсынганнар. Б.э.к. VI (6 нчы) гасырда Спарта Грециянең иң кодрәтле полисларының берсенә әверелгән. 3. Спарта тәрбиясе. Греклар Спартада балалар ата-аналарыныкы түгел, ә дәүләтнеке 148
дип исәпләгәннәр. Ата кеше үзенең яңа туган баласын аксакаллар янына китергән. Тегеләр баланы таза һәм нык дип тапсалар, атасына кире кайтарганнар. Әгәр дә чирләшкә икән, аны тау башыннан упкынга ташлаганнар. Җиде яше тулган малайларны, ата-ана- ларыннан алып, отрядларга биргәннәр. Алар анда бергә яшәгәннәр һәм ашаганнар. Һәр отрядның башына зирәклеге белән аерылып торган, сугышканда калганнардан кыюрак булган кешене куйганнар. Башкалар аның боерыкларын үтәгәннәр һәм җәзаларына сүзсез түзгәннәр. Иң хөрмәтле спарталыларның берсе малайларның төп тәрбиячесе итеп билгеләнгән. Малайларның уенын картлар күзәтеп торган. Алар, төрлечә котыртып, малайлар арасында ызгыш-талаш һәм Аягына кадалган шырпыны чыгаручы малай. Борынгы грек сыны. сугыш китереп чыгарырга тырышканнар һәм кайсының ничек сугышуын, җитезлекләрен күзәткәннәр. Малайларны авырлыкларга түзәргә өйрәткәннәр. Аларның чәчләрен кыска итеп кискәннәр, ярымшәрә һәм яланаяк йөрткәннәр; алар Еврот ярларыннан ялан куллары белән җыеп алган камыштан үзләре үк үргән көрпәгә ятып йоклаганнар. Малайларны, үзләре өстәмә ризык тапсыннар өчен, бик саран ашатканнар. Алар яшелчә бакчаларын басканнар, Шагыйрь Тиртей турында легенда Спарталылар белән сугышларның берсендә, әгәр дә аларның гаскәре белән афиналы җитәкчелек итә башласа, алар җиңеп чыгачак дип юрыйлар. Ләкин афиналылар көлеп аларга полководец урынына мәктәп укытучысын, аксак Тиртейны җибәрәләр. Спарталылар башта аңа мыскыллап карыйлар. Әмма Тиртей шагыйрь була, аның ялкынлы җырлары сугышчыларның рухын күтәрә һәм спарталылар җиңеп чыга. Тиртей сугышчының ватанга тугрылыгына дан җырлый: Без тиеш балалар өчен, туган җир өчен, дуслар, Күкрәк белән барырга дошманга каршы яуга. Бердәм булып кыю атлыйк, курыкмыйча дошманнан, Качу — куркаклык, һәрвакыт туктаусыз барыйк алга! 149
кеше амбарларын, хәтта храмнардан аллаларга корбан итеп китерелгән ризыкны талап алганнар. Ашый торган бөтен әйберне — икмәк, сыр, яшелчәне — каравылчының борын астыннан урлап китә торган булганнар. Ләкин карак эләксә, аны чыбык белән кыйнаганнар. Яшь спарталыларны кыска итеп сөйләргә, тапкыр һәм төгәл җаваплар бирергә өйрәткәннәр (андый сөйләм Лакония өлкәсенең исеме буенча лаконияле сөйләм дип аталган). Афиналылар спарталыларны томаналар дип атаганнар, чөнки анда малайларны бик аз укытканнар. Аның каравы алар бик тырышып гимнастика белән шөгыльләнгәннәр: йөгерү, сикерү, тәлинкә һәм сөңге ыргыту буенча ярышлар үткәргәннәр. Алар, флейтага кушылып, сәгатьләр буе хәрби җырлар өйрәнгәннәр. Шушы җырларны җырлап сугышка барганнар. Бу җырларда алар Спарта өчен һәлак булучыларны мактаганнар, куркакларга ләгънәт укыганнар, киләчәктә үзләре дә гасырлар буе онытылмаслык батырлыклар эшләргә вәгъдә биргәннәр. Гыйбарәнең мәгънәсен аңлатыгыз: лаконияле сөйләм. Үзегезне тикшерегез. 1. Илотлар дип кемнәрне атаганнар? Алар нинди хәлдә яшәгәннәр? 2. Спарта кайсы ягы белән хәрби лагерьны хәтерләткән? Спарталыларның иреге нинди чаралар белән чикләнгән? 3. Спарта ничек идарә ителгән? Аксакаллар шурасы хакында сезгә нәрсәләр мәгълүм? Халык җыелышы, Спартадагы патшалар хакында ниләр беләсез? Карта белән эшләгез (кара 115 б.). Спарта дәүләте биләгән ике төбәкне табыгыз һәм атагыз. Алар Грециянең кайсы өлешендә урнашкан? Уйлагыз. 1. Әгәр дә сез Спартага килеп чыксагыз, андагы тормыш сезгә ошар идеме? “1 Җавабыгызны дәлилләгез. 2. Улын сугышка озатканда спарталы ана нәрсә әйтергә теләр иде? Үсмергә калкан сузып, ул, кыска гына: «Шуның белән яки шуның өстендә», — дигән. § 32. Урта һәм Кара диңгез ярларында грек колонияләре Б.э.к. VIII—VI (8—6 нчы) гасырларда греклар Урта һәм Кара диңгез ярларында дистәләрчә колонияләргә нигез салганнар. Алар үз хакимиятләре, гаскәрләре, законнары һәм акчалары булган бәйсез дәүләтләргә әверелгәннәр. 1. Ни өчен греклар ватаннарын калдырып киткәннәр. Грециянең халкы арткан, ә ил ярлы булып калган: икмәк 150
җитмәгән. Шуның өстенә иң яхшы җирләрне аксөякләр эләктергән. Җирләрен югалткан игенчеләр бөлгәннәр, бурычка батканнар. Ачлык һәм бурыч коллыгы куркынычы грекларны үз бәхетләрен читтән эзләргә мәҗбүр иткән. Күпләп диңгез аръягына китүләрнең башка сәбәбе дә булган. Күп полисларда демос һәм аксөякләр арасында кискен көрәш барган. Әгәр демос җиңелсә, аның җитәкчеләре, дошманнарының үч алуыннан куркып, шәһәрдән китеп барганнар. Әгәр дә демос җиңеп чыкса, үз язмышлары өчен куркып, шәһәрне аксөякләр калдырып киткән. Кайвакытта аларның качуы шулкадәр ашыгыч булган ки, кыйммәтле савыт- саба һәм коллары булган йортларын да калдырганнар. Шулай да күпчелек очракта шәһәрдән китүгә алдан хәзерләнгәннәр. Китәргә җыенучыларга шәһәр халкы кораб төзүдә ярдәм иткән, аны кирәк кадәр азык-төлек, пиратлар1 һөҗүм итә калса, саклану өчен хәрби каравыл белән тәэмин иткән. Моннан тыш, шәһәр сәүдәгәрләре һәм һөнәрчеләр яңа Б.э.к. VIII—VI (8—6 нчы) гасырларда грек колонияләре барлыкка килү. 1 Пиратлар — диңгез юлбасарлары. 151
Кара диңгез ярындагы колония шундыйрак булган. Сиракузы шәһәреннән көмеш грек акчасы. Җәя керешен киерүче скиф. Борынгы грек вазасындагы рәсем. төзеләчәк колонияләр белән сәүдә элемтәсе урнаштырырга да өмет иткәннәр. 2. Греклар колонияләрен кайларда нигез¬ ләгәннәр? Һәрвакытта да диңгезгә якын урын¬ нарны сайлаганнар. Уңайлы гавань булган, эчә торган сулы һәм уңдырышлы туфраклы җирләрдә урнашырга тырышканнар. Анда алар ашлык чәчкәннәр, йөзем үстергәннәр. Грек колонистлары җирле халык белән тиз уртак тел тапкан. Греклар күп колонияләрен Кара диңгез буй¬ ларында нигезләгәннәр. Грек шәһәрләреннән сәүдәгәрләр бу яңа колонияләргә шәраб, зәйтүн мае, һөнәрчеләр җитештергән корал, тукыма, вазалар, мәрмәр1 сыннар алып килгәннәр. Ә колонистлар аларны җирле халыкка сатканнар. Алмашка алардан икмәк, коллар, хайван тиресе, бал алганнар. Сәүдә һәр як өчен дә файдалы булган. 3. Греклар һәм Кара диңгезнең төньяк яр буйларында яшәгән скифлар. Колонияләрнең берсен атаклы грек тарихчысы Геродот та күреп кайткан. Бу Днепр елгасы тамагында 1 Мәрмәр — каты, ялтыравык таш, гадәттә матур бизәкле була. 152
урнашкан Ольвия колониясе булган. Башка грек шәһәрләрендәге кебек үк, Ольвия дә дә Халык җыелышы, гражданнар сайлап куйган архонтлар һәм Шәһәр шурасы идарә иткән. Ольвия белән янәшәдәге далаларда күчмә скифларның күп санлы кабиләләре яшәгән. Үз китабында Геродот скифлар патшасы Скил һәм аның Ольвия греклары белән мөнәсәбәтләре турында риваять сөйләгән. Скилның анасы грек хатыны булган. Ул улын туган телендә сөйләргә һәм язарга өйрәткән. Скифлар патшасы булса да, Скил аларның тормыш рәвешен яратмаган. Грекларның гореф-гадәтләре аңа якынрак булган, һәм ул бик теләп Ольвиягә килеп йөргән. Скил үзенең сакчыларын шәһәр стеналары артында калдырган, шәһәргә ялгызы гына кергән һәм үзе артыннан ук капкаларны яптырган. Шуннан соң ул киемнәрен алыштырган: скиф итекләрен, чикмән һәм озын ыштанын салып, грекларча киенгән. Греклар ялангач тәнгә җиңелчә тукымадан тегелгән, гадәттә җиңсез күлмәк кигәннәр. Өйдән чыкканда хитон өстеннән плащка охшаган япма — гиматпий ябынганнар. Аяк киеме булып нәзек каешлы башмак хезмәт иткән. Скифлар үз патшаларының чит ил кешесе булып киенүе турында башларына да китермәгән. Скил Ольвиядә ялгыз гына йөргән. Иркен дала киңлекләре урынына ул гаваньга илтүче тар урамнарны, сәүдә складларын, тимерчелек һәм чүлмәкчелек алачыкларын, скифларның күчмә тирмәләре урынына эчке ишегаллары булган чирәп түбәле йортлар күргән. Скил күп колонналы матур храмга карап сокланган, грекларның Зевс һәм Аполлонга корбан китерүләрен күзәткән. Ул Ольвиядә яшәүче бер кыз белән таныша, аңа гашыйк була Греклар хитон өстеннән гиматий ябынганнар. Хәзерге заман рәсеме. Скиф патшасы каберендә табыл¬ ган көмеш ваза. 153
Танаиста табылган рельеф. Һәм өйләнә. Яшь хатыны өчен ул сфинксларның мәрмәр сыннары белән бизәлгән зиннәтле сарай салдыра. Әмма скифлар патшасына авыр тәкъдир язган була. Ул шәраб ясау алласы Дионис хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәмдә катнашырга тели. Бу бәйрәмдә греклар тәкыялар киеп, хайван тиресе ябынып, музыка тавышына котырынып биергә тиеш булалар. Биючеләр тәмам арып хәлдән таялар, аларның йөзләре тартыша. Скифлар мондый биюләр турында белгәннәр һәм алардан көлгәннәр: «Греклар үзләрен акылдан яздырган алланы зурлыйлар», — дип әйткәннәр. Бу сүзләрне ишеткән бер ольвияле, кызып китеп: «Ә сезнең патшагыз безнең гореф- гадәт тарафдары түгелмени? Әйдәгез минем белән, минем ялган сөйләмәвемә үзегез дә ышанырсыз», — ди. Ул аларны яшереп кенә кирмән манарасына алып менә, скифлар шуннан Скилны күзәтәләр. Патша дөньясын онытып, аяклары белән тибенә- тибенә, аңлашылмаган сүзләр кычкырып дини бию башкара. Скифлар нык ярсыйлар: «Скил патша ата-бабалар гореф-гадәтен бозды, ул чит аллаларга табына!» — диләр. Дон елгасы дельтасындагы борынгы шәһәр Хәзерге Россия җирләрендә берничә грек колониясе барлыкка килгән. Иң төньяктагысы Танаис дип атала һәм ул Дон елгасы диңгезгә койган урыннан якында гына төзелә. Шәһәрне саклау өчен халык таш диварлар һәм манаралар кора. Диварларның берсенә мәрмәрдән рельеф куела. Без анда кулына зур сөңге тоткан җайдакны күрәбез. Ул ат өстендә оча, артында плащы җилферди. Төзелеш белән җитәкчелек иткән кеше үзен әнә шулай мәңгеләштерергә теләгән. Шунысы кызык: ул Трифон дигән грек исемен йөрткән, ә үзенең кыяфәте грекка ошамаган. Өстендәге ыштаны, кыска йомшак итеге, киң билле тәңкәле көбә күлмәге һәм очлы башлыгы күршедә яшәүче кабилә сугышчысын хәтерләтә. Танаис халкы ул кабиләләр белән даими аралашып яшәгән һәм еш кына аларның йолаларын, киемнәрен, сугыш осталыгын да үзләштергән. 154
Скиф кабиләләре Скилга каршы баш күтәрәләр һәм үзләренә яңа патша сайлап куялар. Скил үтерелә. Греклар кайда гына яшәмәсеннәр — Афинада, Спартада яки Италиянең көньягындагы колонияләрдәме — алар бер генә телдә сөйләшкәннәр, бер үк хәрефләрдән файда¬ ланганнар, Олимпия аллаларына табынганнар. Үзләрен, үз халкын греклар эллиннар дип, ә Грецияне Эллада дип атап йөрткәннәр. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: эллин, Эллада, хитон, гиматий. Үзегезне тикшерегез. 1. Ни өчен греклар Грецияне калдырып киткәннәр һәм яшәргә чит тарафларга юнәлгәннәр? 2. Греклар колонияләр нигезләгән төбәкләрнең нинди үзенчәлекләре булган? 3. Колонист греклар һәм җирле халык арасында нинди мөнәсәбәтләр урнашкан? Карта белән эшләгез (кара 151 б.). 1. Афина фикер иясе Сократ, греклар диңгез тирәли сазлык тирәли тезелгән бакалар сыман таралып урнаштылар дип шаяртканда, нәрсәне күздә тоткан? 2. Массилия, Сиракузы, Кирена, Пантикапей, Херсонес, Ольвия колонияләрен табыгыз. Алар урнашкан төбәкләр турында сөйләгез. Г^1 Рәсем (кара 152 б.) буенча Кара диңгез буендагы грек колониясен тасвирлагыз. I Фаразлагыз, сәүдәгәрләр нинди товарлар алып килгәннәр? Ниндиләрен сатып алачаклар? Уйлагыз. 1. Үз патшалары Скилның үзтотышын гаепләгән скифлар хаклы булганмы? Аның гаебе үлемгә тиңме? 2. Ни өчен греклар үз корабльләрен һәм аларның җилкәннәрен зәңгәр төскә буярга яратканнар? § 33. Борынгы заманда Олимпия уеннары 1. Эллиннарны берләштергән бәйрәм. Олимпия уеннары буласы елда нидачылар1 Эллада шәһәрләре буйлап шатлыклы хәбәр таратканнар: «Барыгыз да Олимпиягә! Изге тынычлык игълан ителде, юллар хәвефсез! Җиңүне көчлеләр яуласын!» Атаклы Олимпия уеннарында көрәшчеләр, йөгерешчеләр, сөңге һәм тәлинкә ыргытучылар, йодрык сугышчылары, сикерүчеләр көч һәм 1 Нидачы — борынгы заманнарда рәсми хәбәрне җиткерүче. Чабышчылар һәм судья. Борынгы грек вазасы. 155
Борынгы стадионнарның берсе. Хәзерге күренеше. Көрәшчеләр. Борынгы грек вазасындагы рәсем. Чабышчы. Борынгы грек вазасындагы рәсем. 156 җитезлектә ярышкан. Уеннар дүрт елга бер тапкыр җәй уртасында үткәрелгән. Олимпия уеннары барган көннәрдә Грециянең үзара дошман шәһәрләре арасында сугышлар тукта¬ лып торган. Көньяк Грециядә урнашкан Олимпиягә диңгез һәм коры җир юллары буйлап килгән¬ нәр. Грециянең барлык полисларыннан (коло¬ нияләрен дә кертеп) йөзләрчә спортчы һәм мең¬ нәрчә тамашачы җыйналган. Беренче Олимпия уеннары б.э.к. 776 елда үткәрелгән. 2. Уеннарга әзерләнү. Ярышларда бөтен ирекле греклар — ярлылар һәм байлар, аксөякләр һәм гади кешеләр катнаша алган. Әмма хатын-кызларга хәтта тамашачы буларак та катнашырга рөхсәт ителмәгән. Олимпия уеннары Зевска багышлап үткәрелгән, шу¬ ңа күрә фәкать ирләр бәйрәме генә булып саналган. Бер кыю грек хатынының, ирләр киеме киенеп, улының чыгышын күрү өчен яшеренеп кенә Олимпиягә үтеп керүе турында сөйләгәннәр. Егет җиңеп чыккач, аның анасы шатлыктан улы янына ташланган, барысы да каршыларында хатын-кыз булуын күргәннәр. Бу бәхетсез хатынны җәзалап үтерергә тиеш
Олимпия. Үзәктә — Зевс храмы. Реконструкция. булганнар, ләкин җиңүче улына хөрмәт йөзеннән аны кичергәннәр. Уеннар башланырга бер ел кала диярлек анда катнашучылар үз шәһәрләрендә күнегү¬ ләр үткәрә башлаганнар. Атлетлар1 ун ай буенча, көн саен, ару-талусыз күнегүләр ясаганнар. Уеннар ачылырга нәкъ бер ай ка¬ ла Көньяк Грециягә килеп, әзерләнүләрен Олимпия янында дәвам иттергәннәр. Уеннарда катнашучылар гадәттә таза тормышлы кешеләр булган. Ярлылар айлар буе әзерләнә алмаган. 3. Онытылмас биш көн. Олимпия уеннары биш көн дәвам иткән. Беренче көндә атлетлар аллаларга корбан китергәннәр, хәрәмләшмичә көрәшергә ант иткәннәр. Судьялар гадел карарлар чыгарырга сүз биргәннәр. Соңгы өч көн ярышларга багышланган. Ярышларның күбесе стадионда үткәрелгән. Тамашачы урынны төннән үк алып куйган. Бервакытны бер карт соңга калып килгән һәм үзенә урын таба алмыйча йөргән. Барысы да аны күрмәмешкә салышкан. Менә ул стадионның спарталылар утырган җиренә якынлашкан. Алар, барысы да бердәм торып, Диск ыргытучы һәм судья. Вазадагы рәсем. 1 Атлет — ярышларда катнашучы, нык гәүдәле, көчле кеше. 157
өлкән кешегә урын тәкъдим иткәннәр. Шунда бөтен стадион кул чабарга тотынган. «Эллиннар барысы да әдәп кагыйдәләрен белә, ләкин аларны бары тик спарталылар гына үти», — дигән шунда карт. Ярышларның иң әһәмиятлеләреннән берсе — бишле ярыш — йөгерештән башланган. Берсе янына икенчесе юлга басып, атлетлар сигнал бирелүен көткәннәр. Түземсезләнеп алдан йөгереп китүчегә судья каты итеп камчы белән суккан. Аннан соң озынлыкка сикерү буенча ярышканнар. Этәреш көчен арттыру өчен атлетлар гер кулланганнар. Җирдән этелеп киткәндә, сикерүче кискен хәрәкәт белән гер кысып тоткан кулларын алга ыргыткан. Сөцге һәм диск ыргыту ярышларның өченче һәм дүртенче төре булган. Ә бишенче, соңгы ярыш булып көрәш торган. Монда атлетларның көче һәм җитезлеге сыналган. Көрәшчеләр аяк та чалганнар, кулларны һәм муеннарны да кысып тота алганнар. Көрәшнең башында алар, зәйтүн мае сөртелгән тәннәре бик шома булмасын һәм эләктереп алу җиңеләйсен өчен, бер-берсен тузанга егып аунатырга омтылганнар. Җиңү өчен егылучының өч тапкыр — иңбашы, боты һәм аркасы белән җиргә тиюе таләп ителгән. Олимпия уеннарында тамашачылар йодрык сугышы, корал белән йөгерү һәм башка ярышларны да зур кызыксыну белән караганнар. Олимпиядәге ипподром. Хәзерге заман рәсеме. 158
Арбалы ат ярышлары бик мавыктыргыч тамаша булган. Алар ипподромда үткәрелгән. Быргы сигналы буенча ат йөртүчеләр кам¬ чыларын айкап җибәрүгә, арба саен дүртәрләп җигелгән атлар алга ыргылган. Ат бәйгесендә бары тик бик бай греклар гына катнашкан, чөнки чабыш атлары тоту бик кыйммәткә төшкән. Чабышта ат хуҗасы, үзе катнашмыйча, ат йөртүчене яллый да алган. Ә инде атлар беренче килсә, җиңүче булып ат йөртүче түгел, ә хуҗасы саналган. Арбалы ат ярышларында алар ипподромны унике тапкыр әйләнеп чыгарга тиеш булганнар. Ипподромның овал рәвешендәге ике урынында борылыш баганалары торган. Араны кыскарту өчен һәр ат йөртүче борылышта әлеге баганаларга мөмкин кадәр якын килергә тырышкан. Еш кына арба баганага эләгеп капланган һәм арттагылар берсен- берсе кысрыклаганнар. Арбалар бәрелешеп, йөртүчеләр яраланган да. Дилбегә тотучы. Борынгы бронза сын. Уеннарның бишенче, ахыргы көнендә Зевс храмы алдында алтыннан һәм фил сөягеннән ясалган өстәл куйганнар. Анда бүләкләр — зәйтүн ботакларыннан үрелгән такыялар яткан. Җиңүчеләр бер-бер артлы баш судья янына килгәннәр, ул аларның башларына бүләк такыяларны кидергән. Нидачы Олимпия уеннары барлыкка килү хакында миф Борынгы заманнарда дөнья белән Зевсның атасы Крон идарә иткән. Алиһә Рея аның хатыны булган. Кронга, синнән хакимлекне үз балаларың тартып алачак, дип юрыйлар. Шуңа күрә Реяның баласы тууга, Крон аны кабып йота торган булган. Рәхимсез ата инде биш баласын йота. Менә Реяның кече улы — Зевс туа. Аны югалтудан куркып, ана Кронга баласын түгел, ә бәйләүгә биләгән озынча таш бирә. Хәйләне сизмәгән Крон ташны йотып җибәрә. Зевс үскәч, атасына тылсымлы эчемлек биреп исертә, Крон үзе йоткан бала- аллаларны косып чыгара. Шуннан соң алар белән аталары арасында хакимлек өчен көчле көрәш башлана. Көрәштә җиңеп чыккан Зевс шушы хөрмәткә Олимпия җирендә атлетларның ярышларын оештырырга әмер бирә. 159
атлетның һәм аның туган шәһәренең исемен атаган. Тамашачылар сокланып: «Җиңүчегә дан!» — дип кычкырганнар. 4. Атаклы атлетлар турында легенда хикәяләре. Кө¬ рәшчеләр арасында иң данлыклысы Милон булган. Үсмер чагында ук ул көн саен бозауны иңбашларында күтәреп йөрткән. Үсә-үсә бозау үгезгә, ә Милон Элладаның беренче көрәшчесенә әверелгән. Ул алты тапкыр рәттән Олимпия уеннарында җиңү яулаган. Шундый хәл дә булган: барысы да аның белән көрәшүдән баш тартканнар, һәм ул көрәшсез генә җиңүче дип билгеләнгән. Ләкин Милон судья янына зәйтүн такыя алырга барганда аягы таеп егылган. Тамашачылар шаркылдап көлгәннәр, тигез урында егылган кешегә Олимпия бүләген бирмәскә дип кычкырганнар. «Әйе, мин егылдым, ләкин бер тапкыр гына, — дигән Милон. — Арагыздан кайсыгыз мине янә ике тапкыр аркама салып, җиңүче булырга тели?!» Ләкин аның белән көрәшергә җөрьәт итүче табылмый. Грециядә һәркайда Полидам исемле атлетның батырлыклары турында да сокланып сөйләгәннәр. Ул бер кулы белән дүрт ат җигелгән арбаны көпчәгеннән тотып тора алган. Бервакытны, Олимп тавы итәгендә йөргәндә, ул ярсыган арысланны очрата һәм, Геракл шикелле, аны буып үтерә. Атаклы йөгерешче һәм йодрык сугышы батыры Феаген әле бала чагында ук яшьтәшләреннән күпкә көчле булган. Мәктәптән кайтканда ул базар мәйданыннан үзенә ошаган бронза һәйкәлне алып киткән. Малайга җәза биреп, авыр сынны элекке урынына илтеп куярга мәҗбүр иткәннәр, ә бу хәл турындагы сүзләр бөтен Грециягә таралган. 5. Туган шәһәргә кайту. Атлет җете кызыл киемдә, атлы арбага басып, храм янына килгән һәм үзенә бирелгән такыяны аллаларга бүләк иткән. Җиңүчегә туган шәһәрендә һәйкәл куйганнар һәм аны гомеренең ахырынача кадәр бушлай ашатканнар. Грециянең иң атаклы атлетлары сигез, хәтта тугызар Олимпия уеннарында катнашканнар. Борынгы язучының сүзләренә караганда, алар ярышларга сугышка әзерләнгән кебек, ә сугышка ярышларга әзерләнгән кебек караганнар. Олимпия уеннары һәм атаклы атлетларның даны гасыр¬ ларны кичеп яши. 160
Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: атлет, ипподром, бишле ярыш. Үзегезне тикшерегез. 1. Олимпия уеннары нинди ешлыкта уздырылган? Алар ничә көн дәвам иткән? 2. Олимпия уеннарында кемнәр катнаша алган? 3. Атлетлар Олимпия уеннарына ничә ай һәм кайда әзерләнергә тиеш булганнар? 4. Бишле ярышка бәйгеләрнең нинди төрләре кергән? 5. Атаклы атлетлар хакында греклар ниләр сөйләгәннәр? Карта белән эшләгез (кара 115 б.). Ике охшаш атаманы — Олимп һәм Олимпияне табыгыз. Олимпия Грециянең кайсы өлешендә урнашкан? Олимп кайсы төбәктә? Атаклы Уеннар кайда уздырылган? Даталар белән эшләгез. Беренче Олимпия уеннары моннан ничә ел элек уздырылган? Исәпләп чыгарыгыз. «Ипподромда...» рәсеме (кара 158 б.) буенча Олимпиядәге ат чабышын тасвирлагыз. Нинди ярышлар уздырылган? Җиңүче ничек билгеләнгән? Катнашучы яки тамашачы исеменнән Олимпия уеннары хакында хикәя төзегез. Дарий патша, Мильтиад. Борынгы грек скульптурасы. § 34. Грекларның Марафон сугышында фарсыларны җиңүе Б.э.к. V (5 нче) гасыр башында гаять зур Персия держа¬ васының хакиме кодрәтле Дарий Беренче патша үзенә яңа илләрне буйсындырырга карар кыла. 1. Грекларга коллыкка төшү куркынычы яный. Эллада шәһәрләренә фарсы илчеләре килә. Алар оятсыз рәвештә: «Безнең хакимебез, патшалар патшасы, бөек көнчыгыштан көнбатышкача яшәгән барлык халыкларның хакиме, сездән җирләр һәм сулар таләп итә...» — дип белдерәләр. Бик күп полисларның халкы фарсыларга каршы тору өметсез дип уйлый һәм Дарийга буйсына. Ике иң зур шәһәрдә — Афина һәм Спартада гына — башкача уйлыйлар. Ачуы чыккан афиналылар фарсы илчеләрен кыядан этеп төшерәләр. Ә спарталылар аларны ташлыйлар һәм җир дә, су да кычкыралар. 2. Марафон диңгез буендагы авылдан бер чапкын Афинага куркыныч хәбәр алып килә: «Марафон коега артларыннан: «Анда сезгә җитәрлек булыр!» — дип сугышы. Б.э.к. 490 елда 161
Б.э.к. 480 елга —I Персия биләмәләре —I һәм аннан бәйле дәүләтләр Ксеркска каршы Гаскәрләр һәм флот яулары: Б.э.к. 490 елларда * Дарий Беренче , Б.э.к. 480-479 елларда Ксеркс Мөһим сугышлар урыннары көрәшкән грек дәүләтләре Б.э.к. V (5 нче) гасырда грек-фарсы сугышлары. Марафон сугышы. План. бухтасында фарсы корабльләре күренде. Коралланыгыз!» — ди. Кулына корал алырлык һәр кеше сафка баса. Халык җыелышы стратег1 итеп фарсыларның сугыш әмәлләрен яхшы белүче Милыпиадны сайлый. Ун меңлек җәяүле гаскәр дошманга каршы китә. Ярдәм сорап Спартага да хәбәр җибәрәләр. Афина чапкыны икенче көнне Лакониягә килеп җитә. «Элладаның борынгы шәһәрен туздырырга ирек бирмәгез!» — дип, спарта- лыларга мөрәҗәгать итә ул. Тегеләр бе¬ раз соңрак ярдәм итәргә сүз бирәләр. Спар- талыларга ай тулганчы походка чыгарга ярамый икән. Афиналыларга башка греклар да ярдәм итми. Бары тик Аттика белән чиктәш Платеи шәһәре генә көрәшергә батырчылык итә һәм сугышчылар отрядын җибәрә. 'Стратег — грекча «хәрби башлык». 162
Марафон сугышы. Хәзерге заман рәсеме. Афина белән Марафон арасы кырык километр чамасы була. Грек гаскәре Марафон бухтасын әйләндереп алган калкулыкларга җиткәч, бик зур хәрби лагерь һәм ярга чыга¬ рылган корабльләр күренә башлый. Ара-тирә атлар кешнәгәне, чит телдә сөйләшү авазлары ишетелә. Фарсыларның сан ягыннан күплеге ачык була. Мильтиад дошманнарга Афинага юлны томалый. Ләкин ул фарсы атлы гаскәренә сугышырга уңайлы булган тигезлеккә чыгарга теләми. Көн арты көн үтә. Фарсы хәрби башлыгы афиналыларны шушы тигезлеккә чыгару өчен төрлечә хәйләләр кора. Ниһаять ул куркыныч адымга барырга була. Аполлон алла күрәзәчелеге (Геродот сөйләгән риваять) Лидия патшасы Крез фарсылар артык көчәеп киткәнче аларга каршы сугышка әзерләнә башлый. Ул грекларның Дельфа шәһәренә Аполлон алла храмына үзенең язмышын алдан әйттерү өчен илчеләр җибәрә. Крез Аполлоннан: «Фарсыларга каршы сугышка барыйммы?» — дип сорый. Алла исеменнән каһиннәр аңа болай дип жавап бирәләр: «Әгәр патша фарсыларга каршы яу белән барса, бөек патшалыкны җимерәчәк». Крез чиксез шатлана. Ул үзенең Кир патшалыгын юк итәчәгенә ышана. Әмма сугышта фарсылар җиңә: Лидия патшасы тар-мар ителә һәм әсирлеккә төшә. Фарсы хакиме Кир аны үтертми. Үлемнән котылгач, Крез илчеләрен Аполлон храмына җибәрә. «Аны, Крезны, Лидия патшалыгының һәлакәте белән тәмамланган сугышка барырга фатиха биргән аллага оят түгелме?!» — дип сорарга куша. Каһиннәр, Крез Аполлонның күрәзәлеген дөрес аңламаган, шуңа күрә үзен гаепләргә тиеш, дип җавап бирәләр. 163
Төнлә фарсы гаскәренең бер өлешен (ат- лыларны да) корабльләргә утырталар. План гади була: Аттиканы әйләнеп узып, сак¬ лаучысыз калган Афинага һөҗүм итәргә. Гаскәрнең икенче өлеше тигезлектә кала. Бу хакта белеп алган Мильтиад сугышны башларга батырчылык итә. Греклар, тигез¬ леккә чыгып, фаланга — тыгыз йомык рәт¬ ләр булып басалар. Аларның сугыш сызыгы озынлыгы фарсыларныкына тиңләшә, ләкин уртада рәтләр дошманныкыннан азрак була. Мильтиад сугышырга әмер бирә. Шунда Фарсы сугышчысы. Борынгы грек вазасындагы рәсем. фарсылар грекларны акылдан язган дип уйлыйлар. Чөнки алар, атлы һәм укчы сугышчылары да булмаган килеш, дошман уклары астында атакага ташланалар. Шулай итеп, Марафон сугышы башлана. Фарсылар грекларның фалангаларын уртадан өзәләр, ләкин кырыйдагылар исән кала. Каты сугышта эллиннар дошманнарны качарга мәҗбүр итәләр, аларны диңгезгә таба куалар. Греклар җиде корабльне кулга төшерәләр. Фарсылар калган корабльләренә утырып тиз генә Афина юнәлешендә китеп баралар. Дошманның ниятен аңлап алган афиналылар да шәһәрне сакларга ашыгалар. Фарсы флоты, Аттиканы әйләнеп, Афина гаванена килеп җиткәндә, аларны грекларның яр буенда сугышка әзер гаскәре каршылый. Фарсылар, язмышны сынап тормый гына, кире китеп баралар. Ул арада Аттикага күктә ай тулганнан соң спарталыларның ике меңлек гаскәре килеп җитә. Сугышка соңарсалар да, алар әле беренче тапкыр фарсы сугышчыларының үле гәүдәләрен карау өчен Марафонга китәләр. Афина яшьләренең хәрби хезмәткә алынганда биргән антлары Мин бу изге коралымны беркайчан да хурлыкка төшермәм һәм иптәшемне сугышта ташлап качмам. Мин үземнең аллаларым өчен, туган йортым өчен сугышачакмын һәм ватанымны үземнән соң хәлсезләнгән итеп түгел, ә тагын да көчлерәк итеп калдырачакмын... Бу антыма аллалар, ватанымның чикләре, бодай, арпа басулары, йөзем һәм зәйтүн агачлары шаһит булсын. 164
Шуннан сон, фарсыларны җиңелмәс сугышчылар дип атамый башлыйлар. Афиналылар беренче булып аларны җиңәләр. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: стратег, фаланга. Үзегезне тикшерегез. 1. Дарий Беренченең илчеләре Эллада шәһәрләренә нинди таләп белән киләләр? Бу таләпнең асылы нинди? 2. Фарсыларның таләбенә афиналылар һәм спарталылар ничек җавап бирәләр? 3. Марафон сугышы нәрсәдән башлана? Ул ничек тәмамлана? 4. Ни өчен спарталылар сугышта катнашмыйлар? Даталар белән эшләгез. Греклар кайчан Марафон янында җиңүнең 2500 еллыгын бәйрәм итә алганнар? Уйлагыз. 1. Гаскәрләрендә атлылар һәм җәяүлеләр булуга карамастан, ни өчен фарсылар ZXJ Марафон сугышында җиңелгәннәр? Чагыштырыгыз, греклар һәм фарсылар нәрсә өчен сугышканнар? 2. Сугыш әле тәмамланырга да өлгерми, Мильтиад чапкынны фарсыларны тар-мар итүне хәбәр итәргә Афинага йөгертә. Чапкын чак кына ишетелерлек итеп: «Шатланыгыз, без җиңдек!» — дип әйтә һәм егылып үлә. Җитез йөгерүче эллин истәлегенә нинди ярыш үткәрелә? § 35. Персия гаскәрләре явы 1. Эллиннар яңа сугышка хәзерләнә. Афиналылар Марафон сугышында җиңүләре белән горурланалар. Ләкин бик азлар гына әле киләчәктә фарсылар белән яңа авыр сугыш булачагын аңлый. Фарсыларның Элладага яңадан яу белән киләсен аңлаган кешеләрнең берсе акыллы һәм көчле шәхес Фемистокл була. Ул, афиналыларны кичекмәстән хәрби корабльләр төзергә чакырып, Халык җыелышында чыгышлар ясый. Элладаны саклап калу өчен флот төзергә кирәк, ди ул. Афиналылар шулай эшлиләр дә. Кыска гына вакыт эчендә алар ике йөз триера — өч рәт ишкәкче утыра ала торган хәрби корабльләр төзиләр. Җилкәннәр ярдәмче рольне башкарган: сугыш алдыннан аларны җыеп куйганнар. Йөз сиксән ишкәкче утырган триера сәгатенә унсигез километр тизлек белән йөзгән. Ишкәкчеләр итеп ярлы афиналыларны алганнар. Фемистокл төрле шәһәрләрдә яшәүче грекларны бер-берсе белән дошманлашудан Фемистокл. Борынгы грек скульптурасы. 165
Ксеркс. Персе- польдәге сарайда табылган рельеф. Фермопил тарлавыгындагы сугыш. План. туктарга, дәһшәтле һәм көчле дошманга каршы берләшергә чакырган. Нәтиҗәдә эллиннарның утыз дәүләте фарсылардан саклану өчен бер союзга берләшкән. 2. Фарсыларның Элладага бәреп керүе. Дарий үлгәч фарсы патшасы булып аның улы Ксеркс кала. Б.э.к. 480 елда Ксеркс патша үз гаскәрен Элладага алып китә. Гаскәрнең күпчелек өлеше буйсындырылган халыклардан туп¬ ланган була. Аларны фарсы патшасы һәм аксөякләрнең мәнфәгатьләре кызыксындыр¬ мый. Европаны Азиядән тар гына Геллеспонт бугазы аерып торган. Ксеркс боерыгы буенча ярларны тоташтыру өчен бугаз аша күперләр салына. Ләкин давыл чыга: көчле дулкын һәм җил бу күперләрне җимерә. Ачуы чыккан Ксеркс күпер төзүчеләрнең башларын кисәргә боера, ә диңгезне моңарчы күрелмәгән җәзага тарта — камчы белән суктыра. Җәлладлар аны: «Әй син, әче диңгез суы! Менә сиңа безнең хөкемдар җәзасы! Исеңдә калдыр, телисеңме-юкмы патша сине кичәчәк!» — дип камчылыйлар. Башка осталар бугаз аша яңа күпер салалар. Европа ярына чыгу җиде тәүлеккә сузыла. Гаять зур гаскәр Төньяк Грециягә бәреп керә. Аның артыннан азык-төлек төялгән олаулар, үгез көтүләре куып китерелә. Яр буйлап фарсы флоты бара, анда Финикия һәм Мисыр корабльләре күп була. 3. Фермопил тарлавыгында сугыш. Грек¬ лар таулар белән диңгез арасындагы тар гына Фермопил үткелен сакларга булалар. Бу коры җирдә Төньяк Грециядән Урта Грециягә илтүче бердәнбер юл була. Спарта патшасы Леонид җитәкчелегендәге берләшкән грек 166
гаскәре Фермопил тарлавыгына урнаша һәм дошманнарга юлны томалый. Фермопил янына фарсы гаскәрләренең төп көчләре килеп җиткәч, Ксеркс аларны греклар белән маңгайга-маңгай бәрелешкә кертә, ләкин алар грекларны качарга мәҗбүр итә алмыйлар. Фарсылар җитди югалтуларга дучар булганнар. Бәрелешне күзәтеп торган Ксеркс гаскәре өчен куркудан тәхетеннән өч тапкыр сикереп торган. Фарсыларның тарлавыкны алырга омтылышлары бернинди дә нәтиҗә бирмәгән. Өченче көндә патша янына шунда яшәүче бер кеше килеп, зур бүләк бирсә, тарлавыкны таулар аша әйләнеп уза торган юлны күрсәтергә риза булуын әйткән. Ул фарсыларга грекларның тылына илтә торган әйләнгеч юлны күрсәткән. Фермопилны саклаучыларның хәле кыенлаша. Леонид, гаскәрен саклап калыр өчен, чигенергә әмер бирә. Үзе исә өч йөз спарталы белән, грек отрядлары чигенгәндә дошманны тоткарлап тору өчен, тарлавыкта кала. Өч йөз спарталы гасырларда калырлык батырлык күрсәтәләр. Кылычлар һәм сөңгеләр сына — спарталылар кулларын һәм тешләрен эшкә җигәләр. Соңгы солдат һәлак булганчы көрәшәләр. Фермопил сугышы булган урында бүген дә әле борынгы заманнарда куелган һәйкәл тора. Анда: «О, юлаучы, спар- талыларга безнең үлем турында сөйлә: үз кануннарыбызга тугры калып, без монда башларыбызны салдык», — дип язылган. 4. Саламин сугышы. Фермопилны яулагач, Ксеркс гаскәре Урта Грециягә ябырыла. Аның өлкәләрен талап, кырларын Саламин сугышы алдыннан Фемистоклның хәйләсе Грек флотының Саламин бугазыннан китеп баруыннан шикләнеп, Фемистокл тугрылыклы колын, әсир фарсы Сикинны чакыра да: «Көймәгә утыр да Фалер бугазына йөз», — ди. «Син бит мине фарсыларга җибәрәсең, әфәндем?» — дип гаҗәпләнә Сикинн. «Әйе, тизрәк кыймылда: Эллада язмышы синең кулда!» — ди Фемистокл. Кол яшерен йомышны үти, Ксеркс каршына килеп: «Халыклар хакиме! Афина стратегы Фемистокл сиңа хәбәр итә: эллиннар куркуга төшкән һәм төнлә качмакчы булалар. Аларга комачаула. Сугыш кызган чакта минем әфәндем синең якка чыгачак», — ди. Бу сүзләргә бик шатланып ышанган Ксеркс үз флотына диңгезгә чыгарга боера һәм Саламин бугазыннан чыгу юлын томалый. Шулай итеп, Фемистоклның хәйләсе белән, сугыш котылгысызга әйләнә. 167
Саламин диңгез сугышы. План. таптап, йөзем, зәйтүн бакчаларын юк итеп, илбасарлар Афинага якынлашалар. Халык җыелышы карары белән Аттика халкы йорт-җирләрен калдырып китә. Хатын- кызлар, картлар һәм балалар, Саламин утравына барып, флотка сыена. Корал тотарга хәле булган ирләр корабларга менә. Аттика бөтенләй бушап кала. Фарсылар Афинага керәләр, аңа ут төртәләр, храм¬ нарын җимерәләр. Тиздән аларның хәрби ко¬ рабльләре дә килеп җитә һәм Афина янындагы бухтага якорь сала. Якында гына Саламин һәм Афина арасындагы тар бугазда дүрт йөз корабльдән торган грек флоты да була. Моннан борынгы шәһәрнең януы бик яхшы күренә. Хәрби башлыкларның гомуми киңәшмәсендә күп кенә командирлар флотны Көньяк Грецияне саклау өчен Коринф муентыгына күчерүне таләп итәләр. Бары тик Афина стратегы Фемистокл гына Саламин бугазында дошманга каршы сугы¬ шырга ышандыра. Ул Афина хатын-кызлары һәм балаларының язмышы турында уйларга чакыра... Греклар, ни эшләргә белмичә, озак бәхәсләшәләр. Ә таң атканда фарсы флоты аларның бугаздан чыгу юлын кисә. Сугыш котылгысыз була. Саламин бугазындагы сугыш. Хәзерге заман рәсеме. 168
Ксеркс Аттиканың биек ярында, үзенең алтын тәхетенә утырып, сугышның барышын күзәтә. Корабльләренең сан ягыннан өстенлеге аның җиңүгә ышанычын арттыра. Ләкин көчле җил күтәрелә. Ул фарсыларның биек палубалы корабльләрен чайкалдыра, әмма тәбәнәк триералар өчен куркыныч тудырмый. Греклар дошманнарына беренче һөҗүм¬ нәрен ясыйлар. Сугышны анда катнашкан шагыйрь Эсхил болай сурәтли: «Бик көчле кычкырган тавыш ишетелде: «Эллада уллары, алга! Ватаныгызны, хатыннарыгызны, балаларыгызны, аллаларның храмнарын, ата-бабаларыбызның каберләрен саклагыз: бу изге сугыш — бөтенесе өчен дә!» <...> Фарсыларның гаскәре башта нык торды; корабльләр бугазга кереп тыгызлангач, бер-берсен кысрыклап, үзара ярдәм итешә алмый башладылар, бакыр очлары белән үз корабльләрен ук бәрдереп, берәм-берәм һәлак булдылар. Ә эллиннар, аларны уратып алып, бик оста һөҗүм иттеләр... Һәм корабльләр батты, диңгез өсте ватык корабльләр кисәкләре, үлекләр һәм кан белән капланды». Саламиндагы җиңү грек-фарсы сугышларында хәлиткеч әһәмияткә ия була. Җиңелгәннән соң Ксеркс, коры җир Поликрат йөзеге (Геродот сөйләгән риваять) Фарсыларга каршы сугыш башланганчы утыз еллар элек грек утравы Самоста Поликрат хакимлек иткән. Ул һәрнәрсәдә дә бик бәхетле булган, нинди генә эшкә тотынса да, гел уңышка ирешкән. Самос хакименең бер дусты бар икән, бервакыт ул әйткән: «Поликрат, синең шулай һәрчак уңышка ирешүең мине сагайта. Шуны бел: аллалар рәхимсез һәм көнче, алар синең бәхетеңнән көнләшерләр һәм һәлак итәрләр». — «Миңа ни эшләргә соң?» — дип сораган күңеленә шом төшкән Поликрат. «Әгәр дә синең бик кадерле әйберең бар икән, шуннан ваз кич. Бәлки аллалар шуны синнән кабул итеп алырлар». Поликрат, дустының киңәшен тотып, кичекмәстән корабль әзерләргә кушкан. Ачык диңгезгә чыккач, ул үзеннән беркайчан да аерылмаган кыйммәтле йөзеген бармагыннан салган һәм дулкыннар кочагына ташлаган. Шуннан соң ул тынычланып өенә әйләнеп кайткан. Биш-алты көн үткәч, ниндидер бер балыкчы патшага бүләк итеп диңгездә үзе тоткан зур балык алып килгән. Пешекчеләр балыкның эчен яргач, аннан Поликратның йөзеге килеп чыккан. Аллалар Самос хакименең корбанын кабул итмәгәннәр, һәм ул коточкыч үлем белән һәлак булган. Фарсылар, сөйләшүләр өчен дигән булып, Поликратны Кече Азия шәһәрләренең берсенә чакырып китергәннәр һәм хыянәтчеләрчә үтергәннәр. 169
гаскәрләренең бер өлешен калдырып, Грециядән китә. Ә бер елдан соң Платея янындагы бәрелештә ул гаскәр дә тар- мар ителә. Греклар авыр һәм озакка сузылган көрәштә үз бәйсезлекләрен саклап калалар. Сүзнең мәгънәсен аңлатыгыз: триера. Үзегезне тикшерегез. 1. Афина стратегы Фемистокл өндәүләре нәтиҗәсендә ничә полис һәм нинди максатта берләшкәннәр? 2. Афиналылар диңгездәге сугышка ничек әзерләнгәннәр? 3. Өч йөз спарталының батырлыгы нидән гыйбарәт? 4. Саламин сугышына шагыйрь Эсхил нинди шигырь юллары багышлаган? Даталар белән эшләгез. 1. Кайсы сугыш һәм күпмегә элегрәк була: Саламин сугышымы, әллә Марафон сугышымы? 2. Афиналы Солон Марафон Һәм Саламин сугышларында җиңүне бәйрәм итүдә катнаша алганмы? «Саламин бугазындагы сугыш» рәсеме (кара 168 б.) буенча грекларның һәм фарсыларның корабльләрен тасвирлагыз. Борынгы заманда диңгез сугышы ничек барган? Грекларның фарсылар белән сугышларының берсе турында анда катнашучы исеменнән хикәя төзегез. Уйлагыз. Ни өчен фарсы хәрби башлыклары сугышчыларны камчылап сугышка куып керткәннәр? Нәтиҗә ясыйбыз • Борынгы грек алфавитының финикия алфавитыннан төп аермасы нидән гыйбрәт? • Солон кануннары Афинада демократия нигезләрен булдырган, • дигән фикерне фактлар белән раслагыз. • Спарта малайларын тәрбияләүнең нинди яхшы яклары булган? Сез нәрсәне гаепләр идегез? • Ни өчен греклар Персия патшалары Дарий һәм Ксеркс гаскәрләрен җиңүләре белән горурланганнар? Ф Грек-фарсы сугышлары барышында кайсы сугыш хәлиткеч булган? 170
9 бүлек ►► Б.э.к. 5 нче гасырда Афинаның күтәрелүе һәм демократиянең чәчәк атуы Бүлек белән танышкач, уйлагыз: 1. Сезгә кайсы дәүләт төзелеше — Борынгы Мисырдамы, әллә Афинадамы — гаделрәк булып тоела? 2. Хакимиятне биләгән Афинада һәм башка полисларда ни өчен матур сөйләм үсеш алган, мәктәпләрдә ораторлык осталыгына өйрәткәннәр? 3. Перикл заманындагы Афина полисының нинди үзенчәлеге хәзерге алдынгы дәүләтләр төзелешенә йогынты ясаган? Фикерегезне анык¬ лагыз. (Терәк сүзләр: гражданнарның идарә итүдә катнашы, сай¬ лаулар, суд). Саламин һәм Платея янындагы җиңүләрдән соң, Афина халкы үзенең Ксеркс тарафыннан яндырылган шәһәрен яңадан төзи. Греклар Эгей диңгезе утрауларын һәм Кече Азия шәһәрләрен фарсылардан азат итә башлыйлар. Фарсылар белән сугышу өчен Афина диңгез буйларындагы грек дәүләтләренең хәрби союзын төзи, үзе аның башында тора. Шуңа күрә аны Афина диңгез союзы дип атыйлар. Афина диңгез союзы сугышны соңгы җиңүгә кадәр алып бара; грек дәүләтләре бәйсезлек ала, фарсы хәрби корабларына Эгей диңгезендә йөзү тыела. Фарсы изүеннән котылган полисларда демос хакимияте — демократия урнаштырыла. Демократия Афинада аеруча нык чәчәк ата. § 36. Афинаның Пирей порты гаваньнарында Б.э.к. V (5 нче) гасырда Афинадан 5—6 км ераклыкта урнашкан Пирей дәүләтнең төп портына әверелә. Афина белән Пирей арасындагы юл буйлап, ике яклап сугыш чыгу ихтималында, Озын диварлар корыла. Пирейда ике хәрби һәм бер сәүдә гаване була. 1. Хәрби гаваньнарда. Гаваньга керү юллары тимер чыл¬ бырлар яисә сумалаланган арканнар белән бикләнгән. Коры җир ягыннан гаваньнарны ят күзләрдән таш диварлар каплап торган. Гаваньнарда урнаштырылган Афина флоты Элладада иң көчлесе булган һәм 400 триерадан торган. Хәрби корабларда бары тик Афина гражданнары гына хезмәт иткән. 171
■.. . Диварлар һәм ныгытмалар 1. Фалера култыгы Б.э.к. V (5 нче) гасырдагы Пирей планы. Амфора — шәраб һәм май савыты. Закон буенча гражданнар булып атасы да, анасы да гражданнар булган афиналылар исәпләнгән. Гаваньнарда монда хезмәт хакы эзләп килгән ярлы гражданнар күп була. Алар верфьләрдә кораб ремонтлауда, яңа кораблар төзүдә эшләгәннәр, ишкәкче, матрос булып хезмәт иткәннәр. Биредә балта тавышы тынып тормаган, триера төпләренә сумала агызганнар, озак йөзүдән барлыкка килгән тишек- ярыкларны томалаганнар. Гаваньнарда бай гражданнарны, мәсәлән, җирбиләүче яки сәүдәгәрне дә күрергә мөмкин булган. Ул бирегә үзенең мактаулы, ләкин бөлдергеч бурычын үтәргә дип килгән. Афина законнары буенча бай кешеләр үз хисапларына берәр сугышчан корабльне коралландырырга тиеш булганнар. 2. Сәүдә гаваненда. Пирей гаваньнарының иң зурысына төрле илләрдән, шәһәрләрдән бик күп корабльләр килгән. Мисырдан җитен тукымалар һәм папи¬ рус китергәннәр, Африканың башка өлкә¬ ләреннән — фил сөяге, Кара диңгез буендагы колонияләрдән тозлы балык, ашлык һәм коллар алып килгәннәр. Яңа хәбәрләргә сусаган афиналылар яңа килгән сәүдәгәрләргә: «Нинди яңалыклар бар?» — дигән сорау белән ябырылганнар. Икмәк һәм башка товарларның бәяләрен белешкәннәр. Пиратлар һәм диңгез ажда¬ һалары белән очрашулар, баткан корабльләр, үзләре беркайчан да күрмәгән илләр турындагы хикәяләрне авызларын ачып тыңлаганнар. Корабльне бушатыр алдыннан товарлар алып килгән сәүдәгәр Афинада сәүдә итү хокукын бирә торган акча салымы — пошлина түләгән. Бу акча Афина дәүләте казнасына 172
Пирейның сәүдә гаваненда. Хәзерге заман рәсеме. кергән. Пошлина җыючылар жирәбә салу юлы белән сайланган гражданнар булган. Афинадан читкә балчыктан эшләнгән матур савыт-саба, мәрмәр сыннар, көмеш әйберләр — беләзек, алка, кубоклар чыгарып сатканнар. Күп итеп Аттика игенчеләреннән сатып алынган шәраб һәм зәйтүн мае чыгарганнар. Бу игенчеләрнең ашлыкны элеккедән азрак игүенә, ә йөзем һәм зәйтүнне күбрәк үстерүенә китергән. Хәзер инде алар бөлүдән курыкмаганнар. Сәүдәгәрләр арасында башка шәһәрләрдән күченеп, Афинада яшәүчеләр күп булган. Алар грекча сөйләшкәннәр, башка афиналылар кебек үк киенгәннәр, шул ук аллаларга табынганнар, ләкин Афина дәүләтендә яшәү хокукы өчен казнага салым түләргә тиеш булганнар. Ә гражданнар мондый салымны түләмәгән. керамик Чүлмәкчеләр остаханәләре районы _ Халык җыелышлары урыны Пникс 1 к Б.э.к. V (5 нче) гасырда Афина шәһәре планы. 173
Балыкчы малай. Борынгы грек вазасындагы рәсем. Балык белән сәүдә итүче. Борынгы грек вазасындагы рәсем. 3. Колларны сату. Пирейда, Элладаның башка шәһәрләрендәге кебек үк, терлек белән сату иткәндәй, кешеләрне дә сатканнар. Базарга әсиргә эләккән, диңгез аръягында сатып алынган, пиратлар кулына төшкән чит ил кешеләре чыгарылган. Бай афиналылар кол хатын-кызларны йортта эшләтер өчен — идән себерергә, бала карарга, икмәк пешерергә дип сатып алган¬ нар. Күп колларны остаханә тотучылар ал¬ ган. Тимерчелектә, мәсәлән, аларны күмер ташырга, янган учакта ут өрдереп торырга, кызган металлны авыр чүкеч белән таптатырга мәҗбүр иткәннәр. Баерак игенчеләр дә бер-ике кол тотканнар. Алар җимеш агачларының төпләрен йомшарт¬ каннар, зәйтүн җыйганнар, аяклары белән йө¬ зем изгәннәр. Аттиканың көньягында көмеш рудник¬ ларына эләккән колларны аеруча михнәтле тормыш көткән. Тирән җир астына төшеп, һава һәм яктылык җитмәүдән интегеп, мең¬ нәрчә кол кыйммәтле руда чыгарган. Афина законнары колларны үтерүне тый¬ ган. Ләкин аларның шуннан артык хокуклары , танылмаган: ул үз-үзенә хуҗа булмаган һәм хезмәтеннән файдалана алмаган, тору урынын алмаштырырга, гаилә корырга, дәүләт белән идарә итүдә катнашырга хокукы булмаган. Б.э.к. 5 нче гасырда бер көнгә ирекле афиналылар хезмәте өчен түбәндәгечә түләгәннәр: таш кисүчеләргә — бер драхма, диңгезчеләргә — өчтән бер драхма, судьяларга өчтән бер драхма. 3-4 кешедән торган афиналы гаиләсенең ашау өчен көненә ярты драхма сарыф итүе мәгълүм. Б.э.к. 5 нче гасырда Афинада коллар һәм терлек бәяләре Ишәк куучы — 140 драхма. Табында хезмәт күрсәтүче — 215 драхма. Алтын остасы — 360 драхма. Үгез — 50 драхма. Дуңгыз — 3 драхма. 174
Тоткынлыкта кол еш кына исемен югалткан, һәм аңа үз кабиләсенең исеме кушамат итеп тагылган: Скиф, Фракияле, Фарсы. Кайчакта колбиләүчеләр аларны иреккә җибәргән. Андый кешеләр ихтыяри җибә¬ релүчеләр дип аталган. Алар тугрылыклы хезмәтчеләр, мәсәлән, хуҗаның балаларын үстерешкән кешеләр булырга мөмкин. Та¬ лантлы осталар — итекчеләр, төзүчеләр, рәссамнар, чүлмәккә сурәт төшерүчеләр — үз бәяләрен түләгәннән соң, ихтыяри җибә¬ релүчеләр була алган. Афина иң эре һөнәрчелек һәм сәүдә үзәгенә әверелгән. Пйфос — ашлык саклау савыты. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: верфь, салым, ихтыяри җибәрелүче. Үзегезне тикшерегез. 1. Афинаның төп портында ничә гавань булган? 2. Афиналылар нинди диварларны Озын диварлар дип атаганнар? Ни өчен алар шулай аталган? Озын диварлар нинди максатларда корылган? 3. Кем — Афина гражданы, кем күчеп килүче, кем кол булып саналган? Афина гражданнары, күчеп килүчеләр, коллар хәле хакында сез нәрсәләр белдегез? Карта белән эшләгез (кара 172 б.). Афиналы дәүләтенең б.э.к. V (5 нче) гасырдагы төп портын табыгыз. Ул ничек аталган? f"^| Рәсем (кара 173 б.) буенча Пирей гаванен тасвирлагыз. Сәүдә корабле нинди булган? jXJ Нинди «товар» үз аягында йөри? Афинадан читкә сатуга чыгарылган амфораларга нәрсә салынган? Уйлагыз. Ирекле афиналыларның хезмәт хакы һәм колларга бәяләр (174 б.) нисбәте нинди булган? Фаразлагыз, ни өчен барлык афиналылар да коллар биләмәгәннәр? § 37. Афина алиһә шәһәрендә Афиналылар үз шәһәрләре белән горурланганнар. «Әгәр син Афинада булып та, аңа сокланмагансың икән, димәк син — ишәк!» — дигәннәр алар. Әмма чүлмәкчелек остаханәләре урнашкан Керамик районы кемдә дә булса соклану уяткандыр дип әйтүе кыен. 1. Савыт-саба яндыру мичләре төтенләгән җирдә. Кера¬ микның түшәлмәгән бормалы тар урамнары капкалары бикле тоташ стеналардан торган йортлар арасыннан үтә. Биредә тротуарлар юк. Юынтык суларны һәм чүп-чарны туп-туры 175
Кара сынлы савыт. Кызыл сынлы савыт. урамга чыгарып ташлыйлар. Кичләрен Кера¬ микның пычрак һәм сасы урамнары буйлап юлны сумала факел белән яктыртмыйча йөреп тә булмаган. Шуңа да карамастан Керамикны Эллададан бик еракларда да яхшы белгәннәр. Биредәге бер-берсенә охшаш чирәп түбәле йортларда бик матур бизәкле чүлмәк ясау ос¬ талары һәм рәссамнар яшәгән. Озак вакытлар, әле фарсыларны җиңгәнгә кадәр, вазаларны кара сынлы рәсемнәр бе¬ лән бизәгәннәр, рәссам бизәкләрне кызыл балчыкка кара лак белән төшергән. Соңрак исә киресенчә эшләгәннәр: рәсемнәр балчык төсендә калган, ә чүлмәкнең фонын кара лакка буяганнар. Шуңа күрә аларны кызыл сынлы вазалар дип атаганнар. Кара лак кояшта ялтырап торган, вакытлар үтү белән дә тоныкланмаган. Кыйммәтле бизәкле савытлар белән бергә Керамикта арзанрак савыт-сабалар да яса¬ ганнар. Мәсәлән, пафослар — ашлык саклар өчен зур балчык мичкәләр, амфоралар — шәраб һәм май салу өчен ике колаклы савыт¬ лар, су чүлмәкләре, касәләр. Остаханә хуҗасы берничә кол тоткан, алардан ялыктыргыч авыр эшләрен эшләткән: балчык издергән, мичкә ягулык ташыткан, ялкынланып торучы күмерне тимер кисәү таягы белән болгаттырган. Чүлмәккә рәсем төшерү кебек зур осталык, тапкырлык һәм сәләт сорый торган иҗади эшне гадәттә коллар түгел, ә гражданнар, күченеп килүчеләр яисә иреккә җибәрелгәннәр башкарган. Акчалата хезмәт хакы алган бу ирекле осталар уз эшләрен колларга караганда купкә яхшырак башкарганнар. 2. Агора — Афинаның үзәк мәйданы. Базар сәгатьләрендә иртән биредә күп кеше җыйналган һәм Агора гөрләп торган. Камыш түбә астында басып торучы сатучылар: «Серкә алыгыз!», «Май алыгыз!», «Балык алыгыз, тере балык!», «Яшелчә алырга онытмагыз!» — дип кычкырып, сатып алучыларны үз яннарына чакыралар. 176
Агорадагы Гефест храмы. Хәзерге заман рәсеме. Базарның бер урынында сыр, икенчесендә яшелчә сатканнар, өченчесендә табын әзерләргә оста пешекче яллаганнар. Коллар белән сәү¬ дә итү өчен махсус урын булдырганнар. Шун¬ да ук күңел ачканнар: әтәч сугышларын, фокусчыларны, хәнҗәр йотучыларны караган¬ нар. Афина хатыннарының күбесе базарга йөрмә¬ гән. Аларга кирәкле әйберне ирләре сатып алган. Этеш-төртеш, ыгы-зыгы зур булганлык¬ тан, байлар, алдан юлны арчып барсыннар өчен, үзләре белән бер-ике кол да алып килгәннәр. Тәртип саклау өчен махсус базар караучылар булган. Бу эшкә гражданнарны жирәбә буенча сайлап алганнар. Аларга Афина дәүләте сатып алган кол-скифлардан торган базар сакчылары булышкан. Афиналылар, кирәкле әйберләрне сатып алып, хезмәтчеләре аны өйгә алып кайтып киткәч, калган вакытларын дуслары белән үткәргәннәр: көндәлек яңалыклар турында сөйләшкәннәр, гайбәт сатканнар, гәпләш¬ кәннәр. Күләгәле портиклар1 һәм кибетләрдә кайнар кояш нурларыннан яшеренеп очраш¬ каннар. Уйга талган Афина. Борынгы грек рельефы. 177
Парфенон. Афина храмы. Хәзерге вакыттагы күренеше. Парфенондагы Афина сыны. Борынгы күчермә. Агораның икенче ягында калкулыкта колонналар белән уралган тимерчелек алласы Гефест храмы урнашкан. Храмнан сулдарак турыпочмаклы бинада Афина гражданнарыннан җирәбә буенча сайланган Бишъйөзлек шурасы җыйнала торган була. Ул казнаны баету белән шөгыльләнгән, сугыш кораблары, су үткәргечләр, храмнар төзүгә җитәкчелек иткән. Бишьйөзлек шурасы кизү¬ ләренә аерым түгәрәк бина бирелгән. Шәһәргә сугыш куркынычы янаганда, үз урыннарын хәтта төнлә дә калдырып китмәгәннәр. Шунда йоклаганнар, ашаганнар. Афиналылар, көн саен Агорага килмичә, үз тормышларын күз алдына да китермәгәннәр. 3. Акрополь түбәсендә. Афинаның бөтен ягыннан да текә битле калкулык — Акрополь күренеп торган. Аның түбәсен Афинаның мәшһүр Фидий эшләгән бронза сыны бизәгән. Пирей портына якынлашканда, диңгезчеләр ерактан ук аның кояшта ялтыраган алтын йөгертелгән шлемын һәм сөңге очын күргәннәр. Акропольгә бер генә юл илткән. Бәйрәмнәрдә бу юл буйлап матур киенгән афиналылар 'Портик — түбәсен колонналар тотып торган ярым ачык бина. 178
Акропольгә бару. Хәзерге заман рәсеме. күтәрелгән. Юлда алар уң якта кыя чыгынтысында төзелгән зур булмаган храмга карап сокланганнар. Бу җиңү алиһәсе Ника храмы булган. Гадәттә Никаны канатлы кыз итеп сурәтләгәннәр. Әмма, фарсыларны җиңгәннән соң, афиналылар алиһәне мәңге үзләрендә калдырырга теләгәннәр, очып китмәсен, янәсе. Шуңа күрә алар Канатсыз Ника хөрмәтенә храм төзегәннәр. Бәйрәмдә катнашучылар мәрмәр портиклар аша Акрополь түбәсенә аяк басканнар. Алар каршында Афина храмы — Парфенон1 күренеше ачылган. Бу грек төзүчеләренең иң гү¬ зәл иҗат җимеше! Мәрмәрдән корылган, колонналар белән әй¬ ләндереп алынган Парфенонга бөтен кеше сокланган. Аның Афина алиһәнең тууы турында миф Бервакыт Зевсның башы бик нык авырта башлый. Түзеп тора алмаслык авыртудан коткаруын үтенеп, ул үз янына улы Гефест алланы дәшә. Гефест үзенең үткен балтасы белән кизәнүе була, Зевсның башы бер мизгелгә урталай ярылып китә, һәм аннан кораллар аскан акыллылык һәм гадел сугыш алиһәсе Афина килеп чыга. Сынчы Фидий аны әнә шундый итеп гәүдәләндерә (178 бит). Уң кулына Афина канатлы җиңү алиһәсе Никаны тоткан, ә сулы белән эченә изге елан бөгәрләнеп яткан калканга таянган. Афинаның иңбашлары һәм күкрәге эгида белән капланган. Әкияти Медуза башы беркетелгән кәҗә тиресе шушы сүз белән атап йөртелгән. Бу куркыныч затның чәче урынында еланнар мыжлап тора, аның бер карашы бөтен тереклек ияләрен ташка әйләндерә ала. Афинаны чүлмәкчеләрнең, тукучыларның, гомумән, барлык хезмәт халкының яклаучысы буларак хөрмәт итәләр. 'Парфенон — «парфенос» сүзеннән (грекча «кыз»); греклар Афинаны сугышчан кыз итеп сурәтләгәннәр. 179
Эрехтейон храмы. Кариатидалар портигы күренеше. фронтоннарын (түбәнең ике кыегын һәм кәрниз арасындагы өчпочмаклы ара) сыннар биләгән. Бер фронтонында Афина һәм Посейдонның Аттика өстеннән хакимлек өчен бәхәсләшүе, ә икенчесендә — Афинаның Зевс башыннан тууы сурәтләнгән. Парфенонның эчендә греклар шул ук алиһәнең Фидия ясаган сынын күрә алган. Статуяның нигезе агачтан; киеме, калканы һәм шлемы ялтырап торган алтыннан ясалган; йөзе, муены һәм куллары кеше тәне төсендәге фил сөягенең нәзек кенә пластинкалары белән капланган. Миф буенча Акропольнең Афина һәм Посейдон үзара бәхәсләшкән урынында Эрехтейон храмы булган. Аның портикларының берсендә гадәти колонналар урынына кари¬ атидалар — яшь кызларның таштан ясалган сыннары торган. Агорада һәм Акропольдә булу онытылмаслык хисләр калдырган. Афиналылар юкка гына, үз шәһәрләре Борынгы грек хатыннары тормышыннан Бай гаиләләрдә хатын-кыз балалар белән махсус бүлмәләрдә яшәгән, анда чит кешеләргә керү тыелган. Бервакыт бер йортка ире өйдә юкта караклар кергән. Күршеләре аларның әйберләр алып чыкканын күргәннәр, тавышлар ишеткәннәр, ләкин хатын-кызлар яшәгән бүлмәләргә керергә базмаганнар. Артык юмарт хатыннардан ирләре ачкычларны алып, кирәк-яракны үзләре бирә торган булганнар. Ләкин хәйләкәр хатыннар келәтләрне ачып, тәмле ризыкларны һәм мөһерләнгән кисмәкләрдән татлы шәрабларны махсус көпшәләр ярдәмендә агызып алалар икән. Ирләр хатыннарына дәүләт эшләре хакында сөйләмәгәннәр. Берсе иреннән: «Халык җыелышы нәрсә хәл итте?» — дип сорагач, ире: «Анда синең ни эшең бар? Дәшмә!» — дип җавап кайтарган. Грек хатын-кызларының барысы да мондый тормышка риза булып яшәмәгәннәр. Алар арасында шагыйрәләр, музыкантлар, рәссамнар да булган. 180
матурлыгы буенча башка барлык шәһәрләрдән өстенрәк, дип санамаганнар. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: Керамик, Агора, Акрополь, Парфенон, портик, фронтон, кариатида. Үзегезне тикшерегез. 1. Афинаның чүлмәкчеләр остаханәләре районында урамнар һәм өйләр нинди булган? 2. Нинди вазалар — кара сынлы, кайсылары кызыл сынлы вазалар дип атала? 3. Афина гаиләләрендә кемнәр көн саен базарларда кирәк-яраклар сатып алганнар? Базар эшләгән чакта Агорада нәрсәләр карарга һәм ишетергә мөмкин булган? 4. Агорада җыелган Бишьйөзлек шурасы нәрсә белән шөгыльләнгән? «Акропольгә бару» рәсемен (кара 179 б.) тасвирлагыз. 1. Уң яктагы кечкенә храмның тышкы күренеше нинди? Ул кемгә багышланган? 2. Афинаның Акрополь түбәсен бизәгән бронза сыны хакында диңгезчеләр ниләр сөйләгәннәр? 3. Афинаның Парфенон храмының тышкы күренеше нинди булган? Борынгы Пирей һәм Афинага килгән сәяхәтче исеменнән хикәя языгыз. Хикәягә диңгез гаваньнарын, Озын диварларны, Керамикны, Агораны, Акропольне тасвирлауны кертегез. § 38. Афина мәктәпләрендә һәм гимнасийләрендә 1. Педагог коллар. Хәлле гаиләләрдә малайлар җиде яшькәчә уен белән генә мавыкканнар. Алар кыршау куган яки туп атып уйнаганнар, балчыктан өйләр ясаганнар, балавыздан кеше һәм хайван сыннарын әвәләгәннәр. Җиде яшьтә аларны педагогка (грекчадан тәрҗемә иткәндә «баланы озатып йөрүче» дигәнне аңлата) тапшырганнар. Педагог малайны көн саен мәктәпкә йөрткән, аның язу әсбапларын, музыка уен коралларын күтәреп барган. Өйдә ул аны яхшы гадәтләргә — өстәлдән рөхсәтсез бернәрсә дә алмаска, аякны аякка куеп утырмаска, каты кычкырып көлмәскә, өлкәннәр күренсә, торып басарга өйрәткән. Педагог итеп картайган яки гарипләнгән, башка эшкә ярамаган колларны куйганнар. Еш кына педагог хәтта грекча начар сөйләшкән. Сукранучан булган, бала аз гына ул дигәнчә эшләмәсә, чыбыкка ябышкан. Педагог баланы мәктәпкә алып бара. Борынгы грек сыны. 181
2. Мәктәптәге дәресләр. Таң атканда шәһәр һәм авыл малай¬ лары мәктәпкә ашыкканнар. Шул мәктәпләрнең берсенә күз салыйк. Кулына үгез койрыгыннан ясалган камчы тоткан укытучы текст әйтеп яздыра: «Надан кеше — җирдәге иң кыргый зат». Нәни укучылар бу сүзләрне балавыз сөртелгән тактачыкларга төшерәләр. Хәрефләрне металл яисә сөяктән ясалган таякның очлы башы белән басып язалар. Ул таяк стиль дип атала. Әгәр язуда хата китсә, таякның икенче яссы башы белән сөртеп төзәтәләр. Өлкән яшьтәге укучылар, тактачык һәм стильдән кала, папирус һәм камыш каләм кулланалар. Мәктәпләрдә укырга һәм язарга, санарга һәм рәсем ясарга өйрәткәннәр. Балавыз белән капланган такталар һәм стиль. Гомер һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләренә мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Мәктәпләрдә «Илиада» һәм «Одиссея» поэмаларын тулысынча яттан өйрәнүләре белән горурланган кешеләр дә очраган. Афиналылар музыкага мәхәббәттән башка чын кеше булырга мөмкин түгел дип раслаганнар. Шуңа күрә балалар флейтада һәм башка коралларда д уйнарга, хорда җырлау сәнгатенә өйрәнгәннәр. Дискоббл — диск ыргытучы. Мирон ясаган сын. Малайлар, язгы чорда була торган каникуллардан тыш, Марафон һәм Саламин сугышында җиңү көннәрендә мәктәпкә барма¬ ганнар. Грек аллалары хөрмәтенә үткәрелә торган хисапсыз бәйрәм көннәрендә дә укы¬ маганнар. Укыту өчен түләү зур булмаган. Кызлар өчен мәктәпләр булмаган. Ана кеше үзендә булган белемне кызларына да өйрәткән. Кызларны укырга-язарга, җырларга, биергә, иң мөһиме — йорт эшләренә өйрәткәннәр. 3. Палестрага йөрү. Малайлар, унике яшь¬ ләре тулгач, тагын бер мәктәпкә йөри башлаганнар, биредә алар гимнастика — көрәш, йөгерү, сикерү, сөңге һәм диск ыргыту белән шөгыльләнгәннәр. Мондый мәктәпне палестра («нале» — «көрәш» сүзеннән) дип атап йөрткәннәр. Дәресләр дүртпочмаклык 182
Палестрада. Хәзерге заман рәсеме. рәвешендәге ишегалдында ачык һавада, явымлы көннәрдә түбә астында, ишегалдын әйләндереп алган портикларда үткәрелгән. Палестрадагы гимнастика дәресен күз алдына китерик. Малайлар көрәшергә өйрәнә. Бәйгедә җитез һәм көчле, төрле алымнарны яхшы белгән малай гына җиңеп чыга ала. Менә аларның берсе көтмәгәндә ярышташын тез аркылы ыргыта, әгәр дә тегесенең гәүдәсе өч тапкыр җиргә тисә, ул җиңелгән булып санала. Таләпчән укытучы ярыш тәртипләрен бозган һәр укучыга кулындагы таягы белән сугарга әзер тора. Икенче пар көрәшергә үз чиратын көтә. Алар учларына күп итеп май салалар һәм шуның белән тәннәрен ялтыраганчы уалар. Барысы да ялангач килеш көрәшә. Дәрестән соң, гөр килеп, тәннәрендәге майны һәм тирне юарга йөгерәләр. Һәр палестра каршында кое, фонтан, кайчакта хәтта мунча да була. Улының дәрес калдыруына ачуы килгән ананың укытучыга зарлануы (Борынгы авторның көнкүреш тамашасыннан) Һәр айның утызынчы көнендә укыткан өчен мин акча китерә торган укытучысы яшәгән йортның кайдалыгын аннан сорап баксана, хөрмәтлем, ул сиңа тиз генә җавап бирә алмас. Мин яхшылап балавызлаган мескен такта ятим булып аның караваты астында аунап ята. Ул аны күрәсе дә килми, кулына алса да, рәтле итеп яза белми, тиккә балавызын гына кыра. Ах, кара көнемдә ярдәмчем булыр дип яхшы тәрбия бирергә тырышканым өчен үземне ничек итеп тиргим мин!.. Тагын да катырак куркытып баксаң, ул йә өч көн буе өйнең ишеге кай якка ачылганын да онытачак, яки түбәгә менеп китеп, маймыл шикелле шунда утырачак. Аның үзеннән бигрәк, түбәдәге татлы печенье кебек уалучы чирәпләр кызганыч. Зинһар өчен, берәр җәза бир үзенә! 183
Сөңге йөртүче. Поликлет ясаган сын. дында танылган Палестрада атлетларның бөек грек осталары ясаган сыннары торган. Диск ыргытучы атлет сыны бөтен дөньяда мәгълүм. Аны ясаган кеше — Мирон — бу сында хәрәкәтне күрсәтеп бирә алган. Атлет менә-менә тураеп басар да, гаять зур көч белән этеп җибәргән тәлинкәсе еракка очып китәр кебек. Поликлет ясаган сөңге ыргытучының бронза сыны да яхшы билгеле. Бу сында Поликлет һәр егетнең физик яктан көчле, матур, үз полисы өчен батырлыклар эшләргә әзер торган граждан булырга тиешлеген күрсәтеп биргән. 4. Афина гимнасийләрендә. Өлкән яшьтәге афиналылар, гимнастика белән шөгыльләнү¬ ләрен дәвам иттерергә теләсәләр, Афинадагы өч гимнасийнең берсенә йөргәннәр. Гимнасийләр шәһәр читендә, яшел агачлар һәм болыннар арасында урнашкан. Аларда атлетлар шөгыльләнер өчен мәйданчыклар, бассейннар, чишенү бүлмәләре һәм ял итү, дусларча сөйләшеп утыру урыннары булган. Гимнасийләрдә күпсанлы тыңлаучылар ал- галимнәр чыгыш ясаган. Алар Галәм төзелеше турында үз карашларын аңлатканнар, югары белемле кешеләр, галимнәр идарә итәргә тиешле үрнәк дәүләт төзү планнарын тәкъдим иткәннәр. Гимнасийләрдә матур сөйләргә — Халык җыелышларында һәм судларда чыгыш ясарга да өйрәткәннәр. Грек галимнәренең кеше табигате турындагы карашлары Аристбтель болай дип язган: «Коралларның бер ишләре җанлы, икенчеләре — җансыз. Кол — җанлы һәм барлык кораллар арасында да иң камиле. Берәүләр табигатьләре белән ирекле булырга, икенчеләре кол булырга яратылган. Кол табигатьле кешеләргә кол булу файдалы да, гадел дә». Антифбнт кешенең табигате турында башка фикердә торган: «Табигатьләре белән барлык кешеләр дә тигезләр. Без һаваны, барыбыз да бер төрле иттереп, авыз һәм борыннарыбыз аша сулыйбыз, ашаганда барыбыз да бер төсле, куллар ярдәмендә ашыйбыз». 184
Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: стиль, палестра, гимнасий. Үзегезне тикшерегез. 1. Борынгы Грециядә кемнәрне педагоглар дип йөрткәннәр? Аларның вазифалары нидән гыйбарәт булган? 2. Укучылар нәрсә белән һәм нәрсәгә язганнар? 3. Афина мәктәпләрендә нәрсәгә өйрәткәннәр? 4. Малайлар кайда гимнастика өйрән¬ гәннәр? 5. Җитлеккән афиналылар кайда белемнәрен тулыландыра һәм гимнастика белән шөгыльләнә алганнар? 6. Мирон һәм Поликлет исемнәре белән кемнәрне атаганнар? Бу греклар ни рәвешле дан казанганнар? «Палестрада» рәсеме (кара 183 б.) буенча гимнастика дәресен тасвирлагыз. Уйлагыз. 1. Афина стратегы Перикл, бер колның аягын сындыруы хакында белеп: «Менә тагын бер педагог артты!» — дигән. Ул нәрсәне күздә тоткан? 2. Төрле грек галимнәренең кеше табигате турындагы карашлары нинди мәсьәләдә бер-берсеннән аерыла (кара 184 б.)? Сезгә кемнең карашлары дөресрәк булып тоела? Аристотель нинди эш коралларын җанлы, ә кайсыларын җансыз дип атаган? § 39. Афина театрында 1. Театр Борынгы Грециядә барлыкка килгән. Аның бар¬ лыкка килүе шәраб эшләүчеләрнең яклаучысы Дионис ал¬ ла хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәмнәр белән бәйле. Бу бәйрәмнәрдә греклар һәрчак Дионис янында йөрүче урман аллалары — сатирларга охшатып кәҗә тиресе ябынганнар һәм битлек кигәннәр. Алар Диониска багышланган мифлардагы күренешләрне уйнаганнар. Менә шулар беренче театр та¬ машалары булган. Соңрак шагыйрьләр театр өчен махсус пьесалар иҗат итә башлаганнар, ә төзүчеләр тамаша үткәрү өчен махсус биналар салганнар. Андый биналар Грециянең бөтен шәһәрләрендә дә диярлек барлыкка килгән. Борынгы грек театры хәрабәләре. Хәзерге күренеше. 185
Трагик һәм комик битлекләр. Битлек һәм махсус аяк киеме кигән актёр. Борынгы сын. 2. Театр бинасы, актерлар һәм хор. Грек театрлары ачык һавада калкулык битләрендә урнашканнар һәм меңнәрчә тамашачыны сыйдырганнар. Театр бинасы өч өлештән торган. Беренчесе — тамашачылар өчен урыннар. Алар үтеп йөрү өчен юллар белән чөй рәвешендәге секцияләргә бүленгәннәр. Беренче рәттә абруйлы кунаклар — Дионис каһиннәре, стратеглар, Олимпия уеннарында җиңүчеләр утырган. Калган рәтләрдә урыннар түләүле булган: кургаштан яки яндырылган балчыктан эшләнгән «билетта» хәреф белән секция күрсәтелгән, секциядәге теләсә кайсы урынга утырырга рөхсәт ителгән. Хәтта иң ярлылар да театрга йөри алсын өчен, Афина дәүләте билет сатып алырга акча өләшкән. Театрның икенче өлеше — актерлар чыгыш ясый торган түгәрәк яки ярым түгәрәк мәйдан — орхестра дип аталган. Бер генә тамаша да хор җырларыннан һәм биюләрдән башка узмаган. Хорда катнашучылар, спек¬ такльнең эчтәлегеннән чыгып, яки төп ге¬ ройның дусларын, яки шәһәр халкын, сугышчыларны, ә кайчакта хайваннарны, кош¬ ларны, бакаларны һәм хәтта болытларны да гәүдәләндергәннәр. Театрның өченче өлеше скене дип аталган. Бу орхестрага терәлеп торган корылма була. Аның стенасына декорацияләр: рәсемнәр ясалган так¬ талар яки төрле күренешләр: я сарайга керү юлы, я диңгез сурәтләнгән киң тукыма эленгән. Скененың эчендә артистларның костюмнары һәм маскалары сакланган. Тамашада ирләр генә катнашкан. Алар, ирләр яисә хатын-кызлар битлеге киеп, биегрәк күренер өчен калын олтанлы аяк киемендә чыгыш ясаганнар. Актерлар, костюмнарны һәм битлекләрне алмаштырып, һәр спектакльдә берничә роль башкарганнар. 186
Борынгы грек театрына керү билетлары. Тамашачылар. Борынгы грек вазасындагы рәсем. хакимият өчен көрәштә туган шәһәренә сугыш белән килгән. Әмма аның гаскәре җиңелгән, ә ул үзе үтерелгән. Фива патшасы егетнең гәүдәсен җирләтмичә, ерткыч кошларга ташларга боерган. Антигона, абыйсының гәүдәсен җирләп, патшаның бо¬ ерыгын бозган. Ул, барлык греклар кебек үк, үлгән кешене җирләгәч кенә аның җаны тынычлануына ышанган. Хәзер аның үзен җәза көтә. Фива аксакаллары хоры бу кырыс хөкемне гаепли. Антигонаны аның ярәшкән егете, патшаның улы яклап чыга: «Бөтен гражданнар һәм бөтен Фива халкы аның гаебен танымый!» — дип ышандырырга тырыша ул атасын. Ләкин патшаның халык¬ та ни эше бар. «Үз җиремдә мин үзем генә патшалык итәм!» — ди ул. «Азат җир бер кешенеке генә була алмый!» — ди кыю егет. Афина тамашачылары бу горур җавапны алкышлый. Сукыр карт күрәзәче дә патшаны шәф¬ катьле булырга чакыра: «Үтерелгән дош¬ маныңны гафу ит! Һәлак булган кешедән үч алма!» — ди. Әмма патша мәрхәмәтсез. Антигона һәлак була. Аның мәгъшукасы кайгыдан үз-үзен үтерә. Бу хакта белгән анасы — патша хатыны — үз күкрәгенә кылыч кадый. Патшаны үкенү хисе биләп ала. «Кайгы, кайгы килде миңа! Үлем, мин сине чакырам!» — дип уфтана ул. 4. Афина театрында Аристофанның «Кошлар» комедиясен уйныйлар. Орхестрада ике афиналы пәйда була. Алар тама¬ шачыларга үзләренең туган шәһәрләрендәге борчулы тормыштан туюлары турында сөйлиләр: «Менә нигә без сәфәргә чыктык, илдән илгә йөреп, үзебезгә тыныч почмак эзлибез», — диләр алар. Аларга кошлар патшасы Удод очрый. Хәйләкәррәк афиналы кошлар патшасына күк һәм җир арасында шәһәр төзергә тәкъдим итә: «Чебен-черкигә хуҗа булган шикелле, кешеләр өстеннән хакимлек итә башларсыз!» — ди. 188
Антигонаны патша янына китерәләр. Борынгы грек вазасындагы сурәттән ясалган рәсем. Грек театрында башлыча трагедия һәм комедия уйналган. Трагедияләрдә гадәттә миф геройлары катнашкан, аларның батырлык¬ лары, газаплары һәм еш кына һәлакәтләре тасвирланган. Комедияләр — шаян, көлкеле тамашалар — миф геройлары белән бергә тамашачыларның замандашларын да күрсәт¬ кәннәр. Театр тамашалары көн саен түгел, ә елга берничә тапкыр гына үткәрелгән. 3. Трагедия тамашасында. Бөек Дио- нисийларның язгы бәйрәме көннәрендә афина¬ лылар иртәдән театрга ашыкканнар. Ул Акро¬ поль сөзәклегендә урнашкан. Орхестрага якынрак урыннарны төнлә үк килеп алып куйганнар. Төенчек белән азык һәм эчемлек алып килгәннәр: театрда көне буе утырырга туры килгән бит (тамашалар берсе артыннан берсе күрсәтелгән). Шагыйрьләр, актерлар һәм хорлар үзара талант һәм осталыкта ярыш¬ каннар. Бәйрәм тәмамланганда тамашачылар арасыннан сайлап куелган судьялар иң яхшы тамашаны һәм җиңүчеләрнең исемнәрен ата¬ ганнар. Быргы тавышы Софоклның «Антигона» трагедиясенең башлануын хәбәр итә. Аның нигезендә борынгы миф ята. Фива шәһәренең патшасына сакчылар бер кызны китерәләр. Яшь Антигона нәрсәдә гаепләнә? Аның абыйсы Софокл. Борынгы грек сыны. 187
«Моннан да тапкыррак фикерне ишеткәнем юк!» — дип җавап бирә Удод. Шунда орхестрага музыка астында, кычкырышып һәм җырлап, кошлар булып киенгән хор килеп чыга. Аннан соң хор һәм актерлар шәһәр төзүне күрсәтәләр һәм җырлыйлар: «Тырыш казлар балчык төяделәр, бүксәләрендә нигез өчен таш ташыдылар. Ә суны һавага тәкәрлекләр алып менде». Кошлар шәһәренә Афинадан килгән гадел хезмәт итәргә теләмәгән төрле килмешәкләр һәм караклар җыйнала. Алар арасында сәләтсез шагыйрьләр, бер гаепсез кешеләрне әләкләүчеләр, күрәзәлек итә беләм дип сөйләнүче шарлатаннар да була. Аларны рәхимсез рәвештә кыйныйлар һәм биредән куалар. Чү! Аллалар хәбәрчесе — Ирида алиһә очып килә. (Аның ролен башкаручы актер аркан белән төшә.) Кошлар Ириданы кертмиләр: «Урыныңнан кузгаласы булма! Тукта! Карга кул куйган рөхсәт язуың кайда? Кит моннан!.. Зевс балаларының берсе дә бирегә үтеп керә алмас. Тәмле төтен һәм майлы калҗа исе моннан соң беркайчан да аларга хәтле очып барып җитмәс!» Менә эш нидә икән! Кошлар кешеләр китергән корбаннарның төтен исен эләктереп алалар. Ачлыктан интеккән Зевс сөйләшүләр алып бару өчен Геракл, Посейдон һәм чит җирләр алласы Трибаллны җибәрә. Аларның кыяфәте генә дә тамашачыларда көлке уята: Геракл юан һәм бирән, Посейдон аңгыра, ә Трибалл гарип итеп тасвирлана. Шуның өстенә ул Софоклның «Антигона» трагедиясеннән аксакаллар җыры Иң көчле зат җирдә кеше, Ул яши табигатьтәге Көчләрнең җиңеп барын. Җиңелү белмәс Һичкайчан, Ул бара ярып диңгезнең Ярсыган дулкыннарын. Өйрәнгән ул сөйләшергә, Ирекле фикер йөртергә, Яшәргә канун корып. Чирләрне җиңеп чыга ул, Киләчәкне күрә белә — Акыл иясе — кеше. Котылып кала алмый тик, Уратып үтә алмый тик Үлемне генә. Акыллы була торып та, Аера алмый кайчакта Яхшыны ул яманнан. Хакыйкать белән санлашмый Бозып галәм кануннарын Яшәргә әзер һаман. Ни җиңелмәс патшалар да һәлакәткә дучар була Хакыйкатьтән читләшсә. Андый белән уй-хисем дә, Янган утым да, түбәм дә — Бүлешә алмыйм һичнәрсә! 189
Комедия тамашасы. Хәзерге заман рәсеме. эллинча да белми һәм урынлы-урынсыз «Аб-ра-ка-даб-ра!» дип сөйләнә. Мондый илчеләрне бик җиңел алдап була! Комедия кошларга дөнья өстеннән хакимлек итүне тапшыру белән тәмамлана. Хор афиналыны мактый: «Сиңа дан җырлыйбыз, син аллаларны җиңдең!» Театр тамашалары, Олимпия уеннары кебек үк, эллин¬ нарның яраткан тамашалары булган. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: сатир, орхестра, скене, трагедия, комедия. Үзегезне тикшерегез. 1. Театрның барлыкка килүе аллаларның берсе хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәмнәр белән бәйле. Бу бәйрәмнәр кайсы аллага багышланган? Аның хакында греклар нәрсәләр сөйләгәннәр? 2. Ни өчен Афинада театрга иң ярлы гражданнар да керә алган? 3. Нигә театрда урыннарны төнлә үк килеп алып куйганнар? 4. Тамашаларда катнашучылар хәзерге заман актерларыннан нәрсә белән аерылып торганнар? 5. Эсхил, Софокл, Аристофан исемнәрен кемнәр йөрткән? Бу греклар ни рәвешле дан казанганнар? Г^| Театр бинасын һәм комедия тамашасын шул ук исемдәге рәсем буенча тасвирлагыз. Рәссам Аристофанның «Кошлар» комедиясеннән кайсы күренешне сурәтләгән? Документ — Софоклның «Антигона» трагедиясеннән өзек (кара 189 б.) белән танышыгыз һәм түбәндәге сорауларга ж;авап бирегез: Софокл көше кодрәтен нәрсәдә күрә? Ул кешедәге нинди сыйфатларны тәнкыйтьли? § 40. Перикл заманында Афина демократиясе Б.э.к. V (5 нче) гасырда Афинада патшалар да, түрәләр дә булмаган. Афиналылар барлык гражданнар — байлар да, ярлылар да, аксөякләр дә, гади кешеләр дә — дәүләт белән идарә итүдә катнашырга сәләтле дип санаганнар. 190
Афинада хакимият демос кулында туп¬ ланган. Перикл берничә дистә еллар Афина демосының күренекле юлбашчысы булган. 1. Халык җыелышы нәрсә белән шөгыль¬ ләнгән. Җыелышта бары тик гражданнар, егерме яшьтән дә кечерәк булмаган ирләр генә катнашкан. Дәүләт эшләрен хәл итү өчен айга 3—4 мәртәбә шәһәрнең көнбатыш өлешендәге сөзәк калкулыкта җыйналганнар. Бирегә һөнәрчеләр һәм сатучылар, Пирейдан ишкәкчеләр һәм көймәчеләр, ерак һәм якын- тирә авыллардан, кыр эшләре чоры булмаса, игенчеләр килгән. Бай сәүдәгәрләр һәм җирби- ләүчеләр җыйналган. Халык җыелышы кул күтәрү юлы белән бер еллык срокка ун стратег сайлаган. Бе- Перикл. Борынгы грек бюсты. ренче стратег дәрәҗәсе Афинада иң мәртәбәле булган. Ул гаскәргә һәм флотка җитәкчелек иткән, Афинаның башка дәүләтләр һәм Греция полислары белән мөнәсәбәтләрен җайга салган. Б.э.к. 443 елдан башлап, Җыелыш беренче стратег итеп унбиш тапкыр Периклны сайлаган. Яшерен тавыш бирү юлы белән — ак һәм кара ташлар ярдәмендә — Җыелыш сугышлар игълан иткән, солых килешүләрен раслаган, кануннар кабул иткән. Җыелышта теләсә кайсы граждан чыгыш ясый, яңа канун тәкъдим итә алган. Әмма шунда ук тавыш бирмәгәннәр: тәкъдимне Бишьйөзлек шура тикшерергә тиеш булган. Киләсе Җыелыш- Афинадагы Халык җыелышы. Хәзерге заман рәсеме. 191
Афинаның башы. Фидий ясаган скульптура. Геродот. Борынгы грек бюсты. ларның берсендә генә тикшерү нәтиҗәләрен гражданнарга хәбәр иткәннәр. Бишьйөзлек шура аны хупламаса да, аны тавышка куйган¬ нар. Җыелыш казнага хуҗа булган, стратеглар чыгымнарын раслаган. Бервакыт Периклның үзен дә күп акча туздыруда гаепләгәннәр. Чынлап та, аның тәкъдиме белән Афинада зиннәтле храмнар, портиклар салынган, сыннар эшләнгән. Периклның дошманнары, аксөяк афиналылар, беренче стратегны зур акчалар әрәм-шәрәм итүдә гаепләп, Җыелышта тавыш чыгарганнар. Әгәр дә Җыелыш чыгымнарны расламаса, Перикл хур ителеп хөкемгә тартылырга тиеш булган. Әмма ул тәҗрибәле оратор1 булган һәм демос белән сөйләшә белгән. «Гражданнар дөрестән дә кирәгеннән артык акча тотылган дип табалармы?» — дип сораган Перикл. «Әйе, әйе! Чамадан тыш күп!» — дигән тавышлар яңгыраган. «Әгәр шулай икән, — дип дәвам иткән Перикл, — мин казнага соңгы драхмага кадәр кайтарып бирәм. Ә аннан соң бөтен храмнарга һәм һәйкәлләргә: «Перикл шәхси акчасына төзетте», — дип язарга боерам», — дигән. Ләкин демос, Перикл уйла¬ ганча, Парфенон һәм башка искиткеч корыл¬ малар төзелешенең данын аңа гына калдырырга теләмәгән. «Юк, теләмибез! Афинаны бизәү өчен берни дә жәл түгел!» — дип шаулашкан гражданнар һәм Периклның хисабын раслаганнар. 2. Дәүләт хезмәте өчен акча казнадан түләнгән. Афинада, стратеглардан тыш, полис белән идарә итү буенча бик күп вазифалар булган. Гадәттә бер үк вазифага — судья, яки салым җыючы, яки базар караучы хезмәтендә эшләргә — берничә граждан теләк белдергән. Аларның кайсына өстенлек бирергә соң? Моны жирәбә белән хәл иткәннәр: ак кузак кемгә чыкса, шул сайланган дип исәпләнгән. Һәр кеше дә полководец сәләтенә 1 Оратор — чыгыш ясый белүче, тыңлаучыны ышандыра алучы кеше. 192
ия түгел дип санаганга күрә, стратегны исә кул күтәртеп сайлаганнар. Вазифалар алу дәрәҗәле эш саналган. Башта моның өчен бернинди дә түләү каралмаган. Шуңа күрә ярлы гражданнар жирәбәдә кат¬ нашырга теләмәгәннәр: тормыш итәр өчен акча табу турында гына уйлаганнар. Демос ихты¬ ярын үтәп, Перикл афиналыларга урыннарда эшли торган кешеләргә көн саен хезмәт хакы түләүне кертә торган канун кабул итәргә тәкъдим ясаган. Бу акча кечерәк бер гаилә өчен икмәк, яшелчә, балык сатып алырга җитәргә тиеш булган. Тарихта беренче мәртәбә сайлап куелган урындагы вазифаларны башкарган Периклның хатыны Аспасия. Борынгы грек сыны. өчен хезмәт хакы түләү кертелгән. 3. Перикл, аның дуслары һәм дошманнары. Перикл үзенең бөтен гомерен дәүләт эшләрен башкаруга багышлаган. Афиналылар, ул шәһәрдә бары тик үз өеннән Халык җыелышы һәм Бишьйөзлек шурасы була торган урыннар арасындагы урамнарны гына белә, дип шаяртканнар. Беренче стратег соклангыч белемгә ия булган. Атаклы галим Анаксагор аның укытучысы һәм дусты булган. Анаксагор табигать күренешләрен өйрәнгән һәм Кояш белән Айны аллалар дип түгел, ә гаять зур кызган ташлар дип санаган. Периклның дуслары арасында «Антигона»ны иҗат иткән Софокл, искиткеч сыннар ясаучы Фидий, грек-фарсы сугышларын сурәтләгән һәм «тарих атасы» дигән исем алган Геродот булган. Бу кешеләр барысы да гыйльми Перикл нотыгыннан (Борынгы грек тарихчысы Фукидид сөйләве буенча) Безнең шәһәр белән бер төркем кеше түгел, ә халыкның күпчелеге идарә итә. Әгәр кеше дәүләткә файда китерергә сәләтле икән, ярлылык һәм җәмгыятьнең түбән баскычында тору мактаулы дәрәҗәгә ирешүдә аңа комачауламый. Ярлылык беркем өчен дә хурлык булып саналмый, әмма кеше үзе ярлылыктан чыгу өчен хезмәт итәргә тырышмый икән, бу — хурлык. Без күршебезгә ул үзе теләгәнчә эшләгән өчен дошманлык сакламыйбыз, ачулан¬ мыйбыз. Түземлек күрсәтәбез. Без бар кешегә дә безнең шәһәргә килергә һәм аны карап йөрергә рөхсәт итәбез. Безнең дәүләт бөтен Эллада өчен мәктәп булып тора, һәм безнең һәрберебез теләсә нинди тормыш шартларында үз шәхесен күрсәтә ала. 193
Сократ. Борынгы грек бюсты. бәхәсләр һәм әңгәмәләр өчен беренче стратег һәм аның хатыны — Элладаның иң укымышлы хатын-кызларыннан берсе — Аспасиянең өенә җыелганнар. Периклның дуслары аңа дәүләт эшләрендә дә ярдәм иткәннәр. Фидийга ул Акропольдә храмнар һәм сыннар төзүдә җитәкчелек итү бурычын йөкләгән. Шагыйрь Софокл сугышчы буларак беренче стратег командалыгында диң¬ гез яуларында катнашкан. Геродот башка афина¬ лылар белән бергә колониягә нигез салу өчен Италиягә киткән. Әмма Периклның дошманнары да күп булган. Алар аны һәм дусларын төрле начар эшләрдә һәм җинаятьләрдә гаепләп яла ягалар. Анаксагорны Олимп аллаларына ышанмый дигән сылтау белән хөкем итәргә җыеналар. Зур галимнең Афиналы философ Сократ Афина урамнарында һәм мәйданнарында еш кына инде яшь булмаган, фәкыйрь генә киенгән бер кешене очратып була. Ул үткән-сүткән кешеләр белән сөйләшә, аларга сораулар бирә, бәхәсләшә. Бу атаклы акыл иясе Сократ була. Әңгәмәдәшенең бик саран, ләкин үзе турында зур фикердә булуын күреп, ул аңа: «Син — үзенең зирәклеге белән танылган бөек шәһәрнең гражданы. Акча һәм шөһрәт турында гына кайгыртып, җаның турында онытып яшәү сиңа оят түгелме?!» — дип әйтә торган була. Күп кенә афиналылар Сократның үткен теллелегеннән куркалар һәм аннан котылу җаен эзлиләр. Сократны аллаларга ышанмауда һәм бу фикерләрен яшьләргә көчләп тагуда гаеплиләр. Дөрестән дә, афиналы философ дөнья белән бердәнбер илаһи затның гына идарә итүенә ышанып яшәгән. Судта Сократ үзенең хаклы булуын исбатлаган. Аны үлем җәзасына хөкем иткәч, ул, судьяларга мөрәҗәгать итеп: — Афиналылар, мин сездән күп нәрсә сорамыйм. Әгәр дә сез минем улларымның, үскәч, батырлык эшләүгә караганда акча турында күбрәк кайгырта башлауларын, беркем булмый торып, гел үзләре хакында гына уйлауларын сизсәгез, аларны мин сезне әрләгән кебек әрләгез. — Ә хәзер моннан китәргә вакыт, — дип дәвам итә Сократ, — миңа — үләргә, ә сезгә — яшәргә. Безнең кайсыбыз яхшырак җиргә барыр, анысын Алладан башка беркем дә белми. Хөкем ителгәннән соң Сократ 30 көн төрмәдә утыра. Дуслары аңа, сакчыларны сатып алып, качу оештырырга телиләр. Ләкин Сократ качуны гаделсезлек дип саный. Аның фикеренчә, иң югарыгы максат та түбән һәм тиле эшләрне аклый алмый. Билгеләнгән көндә Сократ укучылары янында үзенә китерелгән агуны эчә. Бөек акыл иясенең исеме гасырларда кала, ә аның үлеме Афина демократиясенә хурлыклы тамга булып ягыла. 194
язмышы өчен куркып, Перикл аңа Афинадан китәргә булыша. Фидийны Парфенонда Афина сынын ясаганда алтын яшереп калдыруда гаеплиләр. Акланыр өчен Фидий сыннан Афинаның алтын киемен салдырырга мәҗбүр була. Аны үлчәп, останың намуслылыгына ышаналар. Перикл заманында Афина Элладаның иң куәтле дәүләте, аның мәдәни үзәге була. Сүзнең мәгънәсен аңлатыгыз: оратор. Үзегезне тикшерегез. 1. Афина халкының кайсы вәкилләре дәүләт белән идарә итүдә катнашу хокукына ия булган? 2. Афина демосының иң күренекле юлбашчысының исеме ничек? Күп еллар дәвамында ул нинди дәүләт вазифасын башкарган? Аның вазифалык бурычлары нидән гыйбарәт булган? 3. Ничек итеп Перикл хөкем ителүдән котыла һәм зур күләмдә акча сарыф итүне аклата алган? 4. Сайланулы вазифалар башкарган өчен түләү кертелү гражданнарның кайсы вәкилләре өчен кулай булган? 5. Анаксагор, Софокл, Фидий — кемнәр? Периклның дуслары булудан тыш, аларның һәркайсы тагын нинди хезмәтләре белән дан казанган? Э «Афинадагы халык җыелышы» рәсемен (кара 191 б.) тасвирлагыз. Фаразлагыз, ни өчен гражданнарның бер өлеше кулларын күтәргән? Документ — Перикл нотыгыннан өзек (кара 193 б.) белән танышыгыз. Афина дәүләте башлыгы нәрсә белән лаеклы рәвештә горурланган? Нәтиҗә ясыйбыз • Афиналылар үз полисларындагы идарәне ничек атаганнар? Ни өчен алар андый идарәне иң яхшы система дип санаганнар? • Театр өчен пьесалар язган шагыйрьләрнең исемнәрен исегезгә төшерегез. Бу шагыйрьләрнең нинди әсәрләрен беләсез? • Борынгы греклар тарафыннан төзелгән храмнарның кайсы иң мәшһүр? Ул ниндирәк булган? • Борынгы грек скульптурасының нинди әсәрләрен истә калдыр¬ дыгыз? Скульпторлар кемнәрне данлаганнар? • Кайсы полиста — Афинадамы, әллә Спартадамы — малай¬ ларны өйрәтү һәм тәрбияләү дөресрәк алып барылган дип исәплисез? 195
10 бүлек Б.э.к. 4 нче гасырда Македония яулары ►► Бүлек белән танышкач, уйлагыз: 1. Александр Македонский шәхесе сезне кайсы ягы белән кызыксындыра? Аның кайсы сыйфатлары сезгә ошамый? 2. Александрның Шәрекъ илләренә яулары мәдәният үсешендә нинди нәтиҗәләргә китергән (терәк сүзләр: яңа шәһәрләр, Музей, китапханәләр)? Грек шәһәрләренең чәчәк ату чоры озак дәвам итми. Перикл исән чакта ук Грециянең үзендә үзара сугышлар башлана. Башта Элладага баш булу өчен Афина белән Спарта арасындагы озакка сузылган көндәшлек сугыш кабына. Бу сугышта Спарта җиңә. Аннан соң Спартага каршы башка полислар күтәрелә. Сугышның ахырычиге күренми... Кан коела, греклар берсен-берсе үтерә¬ ләр. Сугышчылар авылларны җимерәләр, зәйтүн һәм йөзем куакларын тураклыйлар, бодай һәм арпа басуларын таптыйлар. Игенчеләр һәм һөнәрчеләр бөлә, аларның мөлкәтен сәүдәгәрләр һәм җирбиләүчеләр сатып алалар. Полислар арасындагы хәрби бәрелешләр, байлар белән ярлылар арасындагы низаглар Эллада патшалыгын какшата. § 41. Эллада шәһәрләре Македониягә буйсындырыла 1. Македония патшасы Филипп күршеләрен буйсын¬ дырырга омтыла. Б.э.к. IV (4 нче) гасыр уртасында Балкан ярымутравының төньягындагы кечкенә генә таулы ил Македо¬ ния белән акыллы һәм куәтле Филипп патша идарә итә башлый. Македония патшалары грек мәдәнияте йогынтысында гомер кичерә. Алар театрлар төзегәннәр, грек шагыйрьләрен һәм рәссамнарын чакырганнар. Филипп патшаның үтенече буенча, Грециянең иң зур галиме Аристотель аның бәләкәй улы Алек¬ сандрның укытучысы булган. Македония аксөякләре грекча иркен сөйләшкәннәр һәм яза белгәннәр. Филипп зур һәм сугышчан армия төзегән. Македониянең атлы гаскәре аксөякләрдән, ә җәяүле гаскәре көтүчеләрдән һәм игенчеләрдән тупланган. Бәр җәяүле гаскәригә шлем, күн көбә 196
панцирь, түгәрәк калкан, кыска кылыч һәм озын сөңге бирелгән. Фаланга 16 рәт булып тезелгән. Сугышта беренче алты рәт сөңгеләрен алда торучыларның иңбашларына салганнар. Беренче рәттәге һәр сугышчы дошманга юнәлде¬ релгән алты сөңге белән сакланган булып чык¬ кан. Әгәр дә дошман гаскәренең бер өлеше фаланганың тылына төшсә, соңгы рәтләрдәге сугышчылар дошманга йөзе белән борылган. Шулай итеп, фаланга бөтен яктан да үтеп булмаслык хәлгә килгән. Аны юкка гына тимер энәле куркыныч ерткычка охшатмаганнар. Филипп армиясендә ыргыту кораллары да булган, алар ярдәмендә дошман өстенә таш, бүрәнә һәм зур уклар атканнар. Шундый ук кораллар күп катлы камау манараларына да урнаштырылган. Йөзләрчә сугышчы бу мана¬ раларны эткәннәр. Алар каты дөбердәп, кама¬ лыштагы шәһәр сакчыларын куркуга төшергән. Күрше илләрне буйсындырырга теләгән Филипп хәрби көчкә генә өмет багламаган. Ул үзенең көндәшләрен үзара бик оста ызгыш¬ тырган, еш кына аларны сатып алган. Патша андыйлар турында, мыскыл итеп, һәрбер ны¬ гытылган кирмәндә дә алтын төялгән ишәк Македония фалангасы. Хәзерге заман рәсеме. Аристотель. Борын¬ гы грек сыны башы. Камау манарасы. Реконструкция. 197
Демосфен. Борынгы грек сыны. үтеп керерлек капка табыла, дип әйтә торган булган. 2. Грециянең бәйсезлеген югалтуы. Фи¬ липп Греция шәһәрләрен бер-бер артлы үзенә буйсындыра башлый. Монда ул грек шәһәрләре эчендәге катлаулы мөнәсәбәтләрдән файдалана. Ал ар да байлар һәм ярлылар арасында аяусыз, еш кына канлы көрәш барган. Афинада яшәгән язучы Исократ раслаганча, «дошманнан үз гражданнарына караганда азрак куркалар. Байлар үз мөлкәт¬ ләрен ярлыларга биргәнче диңгезгә ташларга әзер; ә ярлыларның байларны талаудан да зуррак теләкләре юк». Исократ ватанны саклап калу юлын ирекле рәвештә Филиппка буйсынуда күргән. Ул Македония патшасын барлык эллиннарны берләштерергә һәм фарсы патшасына каршы сугышка барырга өндәгән. Ләкин туган шәһәрләренең бәйсезлеген һәм азатлыгын барысыннан да өстен күргән греклар да булган. Афинада Филиппның килешмәүчән дошманы оратор Демосфен яшәгән. Греция буйлап йөреп һәм Македония патшасына каршы чыгышлар ясап, ул барлык полисларны да диярлек көрәшкә туплаган. Б.э.к. 338 елда Херонея шәһәре янында Греция тарихында атаклы сугыш булган. Грек сугышчылары арасында гади сугышчы кораллары күтәргән Демосфен атлаган. Македонлылар сан ягыннан күбрәк булсалар да, сугыш озак дәвам иткән. Фи- Борынгы язучы Плутарх Демосфен турында сөйли Демосфен корал остаханәсе хуҗасының улы була. Җиде яшеннән ятим кала. Әтисеннән зур байлык калса да, опекуннар аның бөтен акчасын урлап бетерәләр. Демосфен кечкенәдән үк оратор булырга хыяллана. Ләкин бу һөнәр аңа җиңел генә бирелми. Ул еш авырый, тавышы йомшак була. Балалык мавыгуларын ташлап, Демосфен тел осталыгына өйрәнергә тотына. Авызына таш капкан килеш, яттан шигырь укып, ул аңлаешсыз сөйләмен җиңә. Тын алмыйча озын-озын фразалар әйтеп, тавышын ныгыта. Тышка чыгарга оят булсынга ярты башын кырып, ике-өч айга ялгызы иң ерак бүлмәгә бикләнә... Демосфен судта опекуннарына каршы чыгыш ясый һәм аларны хөкем итүләренә ирешә. 198
Филипп сугыш Филиппның алтын акчасы. Аста кояш сурәтләнгән. липпның хакимлеге һәм хәтта тормышы куркыныч астында калган. Патша чигенгән булып афиналыларны үзенә иярткән. Тегеләр, аның мәкерле хәйләсен сизмичә, бер-берсен дошманны киредән Македониягә куарга өнди-өнди, аның артыннан чап¬ каннар. Шулвакыт унсигез яшьлек Александр атлы гаскәр белән эллиннарның башка отрядларына җимергеч һөҗүм ясаган. Улының уңышларын күргән Филипп, кинәт кенә кире борылып, афиналыларны чигенергә мәҗбүр иткән. Үлгәннәрнең исәбе- хисабы булмаган. Җиңүдән башы әйләнгән кырында, мәетләр арасында ук бәйрәм ясаган. Әмма акыллы Филипп үзен Греция патшасы итеп игълан итмәгән. Җиңелгән греклар аңа тугрылыкта ант иткәннәр һәм аны үзләренең хәрби башлыклары итеп таныганнар. Кичек¬ мәстән фарсыларга каршы уртак яуга әзерлек башланган. 3. Александрның хакимияткә килүе. Бары¬ сы да әзер булса да, Филиппка фарсыларга каршы походка барырга туры килми. Македониядә патша кызының туе уңаеннан бәйрәм тантаналары бара. Тән сакчылары һәм дуслары уратып алган Филипп театрга барырга чыга. Патша яраннарының берсе кием астыннан кылыч тартып чыгара, Филиппка кадый һәм качарга маташа. Ләкин сакчылар аны эләктереп алалар һәм үзен кадап үтерәләр. Аның ни сәбәптән патшага кул күтәрүе мәңгелек сер булып кала. Гаскәр яңа патша итеп яшь Александрны билгели. Александр Македонский атасының эшен дәвам итәргә һәм Азиягә поход оештырырга була. Александр Маке¬ донский. Борынгы грек бюсты. 199
Үзегезне тикшерегез. 1. Нинди сугышлар үзара сугышлар дип атала? Алар ни өчен Грецияне көчсезләндерәләр? 2. Исократ һәм Демосфен карашлары арасындагы аерма нидән гыйбарәт? Алар нәрсәгә өндиләр? 3. Македония патшасы Филиппның гаскәре нинди булган? 4. Херония янындагы сугышта Филиппның яшь улы нинди роль уйнаган? 5. Александр нинди шартларда Македония патшасы булган? Карта белән эшләгез (кара 115 б.). Македонияне табыгыз һәм аның урынын билгеләгез. Херония шәһәрен табыгыз. «Македония фалангасы» рәсемен (кара 197 б.) тасвирлагыз. Македония фалангасы сугыш алдыннан ничек төзелгән? Сугышта ул ничек хәрәкәт иткән? Уйлагыз. 1. Македония җәяүле гаскәренең фаланга булып тезелүенең нинди отышлы һәм йомшак яклары булган? Нинди урыннарда фаланга уңышсыз хәрәкәт иткән? 2. Безнең көннәрдә усал, гаепләп сөйләнә торган сүзләрне филиппика диләр. Бу сүз кайдан килеп чыккан? § 42. Александр Македонскийның Көнчыгышка явы 1. Беренче җиңүләр. Б.э.к. 334 елда грек-македон гаскәре Европаны Азиядән аерып торучы бугазны кичеп чыккан. Александр гаскәренең юлына аркылы төшеп, таулардан аккан Граник елгасының упкынлы ярында фарсыларның атлы һәм җәяүле отрядлары торган. Кич якынлашкан. Ни эшләргә? «Таң атканын көт, патша, — дип киңәш биргән карт хәрби җитәкче Парменион, — һәм таң алдыннан һөҗүм ит: дошманның көтмәгән чагына туры килерсең». «Диңгез бугазын кичеп чыгучылар ниндидер инештән куркып торсалар, оят булыр, — Дарий Өченче. Бо¬ рынгы сурәт буенча ясалган рәсем. дигән патша, — һөҗүмгә чакырыгыз!» Македониялеләрнең атлы гаскәре, уклар ташкыны астында көчле агымны һәм текә биек ярларны кичеп, сугышка кергән. Александр дошманнар чолганышында калган. Фарсыларның хәрби башлыгы кылычы белән аның шлемының очын кисеп төшергән, кылычын тагын күтәргән. Патшаның үлеме котылгысыз булып тоелган. Ләкин шул вакыт дусты Клит аңа ярдәмгә килеп җиткән һәм фарсыга сөңгесен кадаган. Сугыш македониялеләрнең җиңүе белән тәмамланган. Александрга ул Кече Азиянең эченә юл ачкан. Кайбер шәһәрләр сугышсыз гына аның 200
Граник елгасын кичү. Хәзерге заман рәсеме. хакимлеген таныган, икенчеләрен ул корал белән буйсындырган. 2. Исс янындагы сугыштан Мисырда Александриягә нигез салынганчыга кадәр. Фарсылар патшасы Дарий Өченче зур гаскәр белән Александрга каршы юнәлә. Фарсылар һәм македониялеләр Урта диңгез ярларыннан ерак булмаган Исс шәһәре янында очрашалар. Александр гаскәрләрнең һөҗүменә җитәкчелек итә, фарсы патшасының сугыш арбасы янына ук үтеп керә. Дарий куркуга төшә һәм качу ягын карый. Фарсыларның каршылыгы ике сәгатьтән соң сындырыла. Македониялеләр фарсылар лагерен гына түгел, ә патшаның гаиләсен — анасын, хатынын һәм ике кызын да кулга төшерәләр. Александр шунда ук бу хатын-кызларга үзенең бары тик Дарий белән генә сугышуын, ә ал арга хөрмәт күрсәтеләчәген әйттерә. Александрның алдагы максаты Финикияне яулау була. Финикиянең бай шәһәре Тир каршылык күрсәтергә уйлый. Тир үтеп бул¬ маслык кыялардан торган утрауда урнашкан һәм стеналар белән әйләндереп алынган була. Аны камау ярты елдан артыкка сузыла. Тир кешеләре үз азатлыклары өчен сугышалар. Сугыш филе. Хәзерге заман рәсеме. 201
Александр шәһәрне таран һәм ату машиналары белән коралланган кораблар белән уратып ала. Тараннар диварларны җимергәннән соң, македонлылар шәһәргә бәреп керәләр. Тир¬ ны талыйлар һәм яндыралар, аның кыю сак¬ чыларын үтерәләр, меңләгән кешесен кол итәләр. Шул көннәрдә Александр Дарийдан хат ала. Персия патшасы килешергә чакыра. Ул Александрга хатынлыкка кызын һәм ярты патшалыгын — Евфратка кадәр булган бөтен җирләрен бирергә әзер икәнлеген әйтә. «Әгәр дә мин Александр булсам, бу шартларны кабул итәр идем!» — ди чал чәчле Парменион хәрби шурада. Ләкин яшь патшага ярты патшалык кирәк түгел. «Әгәр Парменион булсам, мин дә шулай эшләр идем!» — дип җавап бирә ул. Македония гаскәрендә барысын да патша хәл кыла, сугыш дәвам итә. Мисырлылар Александрны фарсылардан азат итүче буларак каршылыйлар. Каһиннәр аны, фиргавеннәрне атаган шикелле, алла дип һәм Кояш алласының улы дип игълан итәләр. Хәрби уңышлары Александрның башын шулкадәр әйләндерә ки, ул каһиннәрнең мондый карарын бик теләп кабул итә. Буйсындырылган халыклар үз илләренә алла килде дип һәм аңа берсүзсез буйсынырга кирәк дип ышанырга тиеш булалар. Нил дельтасында Фарос утравы диңгез гаванен җилләрдән ышыклап торган җирдә патша шәһәр салдыра, аңа үзе хөрмәтенә Александрия дип исем куша. Ул булачак мәйдан, урам һәм храм урыннарын да үзе билгели. Борынгы язучыларның Александр Македонский турында хикәяләреннән Шәрыккә поход ясар алдыннан Александр карт акыл иясе Диогён белән киңәшеп алырга уйлаган. Патша килгәндә ул ачык һавада кояшта кызынып ята икән. Бик күп кеше күреп, Диоген башын күтәреп караган һәм Александрга текәлгән. Исәнләшкәннән соң, патша Диогеннан нинди дә булса үтенечең юкмы дип сораган. «Бар, — дигән карт, — чак кына читкә кит һәм кояшны каплама». Мондый җавап патшага бик ошаган, ул хәтта: «Әгәр дә мин Александр булмасам, Диоген булырга теләр идем», — дигән. Гордий шәһәрендә Александрга тәртәсенә төен төйнәлгән арба күрсәткәннәр. Төенне чишкән кеше дөньяга хакимлек итәчәк дигәннәр. Александр язмышын сынап карарга уйлый, ләкин төен чишелми. Шунда ул кылычын ала да бер селтәнүдә төенне кисеп ташлый. 202
3. Персия патшалыгының һәлакәте. Б.э.к. 331 елда Алек¬ сандрның Персия патшалыгы үзәгенә явы башлана. Гаскәр дүрт ай буе бара, ниһаять, Тигр елгасын кичеп, сугышка әзер торган фарсылар тупланган Гавгамела авылы янына килеп чыга. Хәтта күпне күргән македониялеләр дә, дошман лагере утлары белән тулган иксез-чиксез зур тигезлек күреп, шомланып куялар. Дарий Өченче моңа кадәр күрелмәгән зур армия туплаган була: зур көпчәкле арбалар, җәяүле гаскәрләр, җайдаклар һәм Персия патшалыгының ерак төбәкләреннән һиндлеләр алып килгән сугыш филләре. Македония хәрби башлыклары патшага төнлә һөҗүм ясарга киңәш бирәләр. Александр аларга: «Мин җиңүне урлап алмыйм», — дип җавап бирә. Гавгамела янындагы сугыш фарсы сугыш арбаларының һөҗүме белән башлана. Атлар котырынып чаба, тәртәләргә беркетелгән үткен чалгылар үлем белән яный. Ләкин маке¬ дониялеләр вакытында юл ачып өлгерәләр, атлы арбалар аларга зыян китермичә узып китә. Ат тоткан сугышчылар ук яңгыры астында калып һәлак булалар. Башында Александр үзе торган Македония атлылары, чөй сыман тезелеп, үз чиратында фарсыларга каршы һөҗүмгә күчәләр, алар, сафларны өзеп, Дарий урнашкан якка омтылалар. Атлылар артыннан фалангалар һөҗүмгә күчә. Кайчандыр Исс янындагы сугыштагы кебек үк, Дарийны курку биләп ала. Ул атка атланып кача башлый. Ә аның артыннан бөтен гаскәр иярә. Җиңү яулап, Александр Вавилонны, Персепольне һәм башка борынгы шәһәрләрне кулга төшерә. Яңа басып алынган «Алга, сарайны яндырырга!» Хәзерге заман рәсеме. 203
,—г—, Б.э.к. 334 елда Македония I—I—I патшалыгы һәм аңа бәйле территорияләр Яуларның юнәлешләре: — ► Кече Азиягә һәм Мисырга Персия патшалыгы үзәгенә Мөһим сугышларның урыннары Б.э.к. 334 елга Персия патшалыгы территориясе һиндстанга Вавилонга кайту Александр Македонский нигезләгән мөһим шәһәрләр Александр Македонскийның Көнчыгышка яулары. өлкәләрнең идарәчеләре итеп ул македониялеләрне һәм фарсы аксөякләрен билгели. Ул арада Александрдан качкан Дарий Өченче үзенең яран¬ нары тарафыннан үтерелә, Александрны исә гаскәр «Азия патшасы» дип игълан итә. Ул полководецлардан үзен бил бөгеп сәламләүне, кием читен үбүне, аллага табынган шикелле Персеполь шәһәрендәге сарай һәлакәте Персепольне басып алганнан соң, македонлылар шау-гөр килеп бәйрәм оештыралар. Бәйрәм итүчеләр арасында үткен телле һәм кыю Афина кызы Таис та була. Барысы да исерешеп беткәч, ул үз кулы белән зиннәтле Ксеркс сараен ут төртеп яндырырга теләвен кычкырып әйтә. Бу кайчандыр Афинаны яндырганы өчен, фарсыларның күптән үлгән хакименнән үч алу булсын! Таисның сүзләрен хуплап каршы алалар. Карт Парменион юкка гына бу акылсыз эштән баш тартырга чакыра. Александр, янып торган факелны тотып, бәйрәмдә катнашучыларның башында алга омтыла. Ул сарайга беренче булып ут төртә, аннары Таис үз факелын ыргыта. Тирә- якта бөтен нәрсә яна башлый, Персеполь өстенә гаять зур ялкын күтәрелә. Дөрес, тиздән Александр, акылга килеп, утны сүндерергә боера, ләкин инде соң була. Борынгы зиннәтле биналарның берсе шулай итеп хәрәбәгә әйләнә. 204
табынуны таләп итә. Бу македонлы хәрби башлыкларның ачуын чыгара. «Александр, оял бераз, син безнең патша һәм полководец, ләкин алла түгел! Безнең кан белән яуланган җиңүне үзеңә генә алдың!» — ди аңа бер мәҗлестә Клит. Александр ярсып китә һәм сөңгесен тартып алып Клитны чәнчеп үтерә. Александрның ачуы шунда ук басыла, ул бу эше өчен үкенә, ләкин Граник янындагы сугышта үзен үлемнән коткарып калган дустын инде кабат терелтә алмый. 4. Александрның максаты — бөтен дөньяны яулап алу. Македониялеләр Персия патшалыгының көнчыгыш өлкәләренә юл тоталар, ләкин андагы кабиләләрнең көчле каршылыгына очрыйлар. Аннан соң Александр Ьинд елгасы үзәнлегенә бәреп керә. Канкойгыч сугышта македониялеләр сугышчан филләр белән очраша. Атлар бу зур хайваннардан курка, ләкин Александрның төз атучы укчылары күп кенә филләрне яралый. Тегеләре котлары алынып кирегә борыла һәм үз сугышчыларын ук таптый башлый. Александр бу юлы да җиңү яулый. Уңышлардан канатланып, ул Ганг үзәнлегенә яу игълан итә. Әмма туктаусыз сугышларда һәм юлда арып талчыккан гаскәр аңа буйсынудан баш тарта. Александр кире борылырга мәҗбүр була. Ун еллык яу б.э.к. 324 елда Вавилонда тәмамлана. Көнчыгышның бу иң бөек шәһәрләренең берсендә ул шунда ук Көнбатышка яңа яу башларга уйлый, Атлантик океанга кадәр булган барлык илләрне дә үзенә буйсындырмакчы була. Ләкин б.э.к. 323 елның җәендә Александр Македонский кинәт кенә авырып китә һәм үлә. Үзегезне тикшерегез. 1. Александр Македонскийның Көнчыгышка явы кайчан башланган һәм кайчан тәмамланган? 2. Ни өчен Александр Тир халкын җәзага тарткан? 3. Мисыр нигә сугышсыз бирелгән? 4. Кайсы сугыштан соң Персия патшалыгы яшәүдән туктаган? 5. Ни өчен Александр Ганг елгасы үзәненә яу белән барудан баш тарткан? Карта белән эшләгез (кара 204 б.). Бертөрле исемле шәһәрләрне табыгыз. Ни өчен алар бер үк исем белән аталган? «Граник елгасын кичү» рәсемен (кара 201 б.) тасвирлагыз: Александр һәм аның иХШ сугышчылары ничек сурәтләнгән? Елга аръягында һәлак булудан Александрны кем һәм ничек коткарган? Уйлагыз. Александр үзен алла дип тануларын таләп итеп, грек шәһәрләренә чапкыннар җибәргән. Спартада Халык җыелышы «Александр алла буласы килсә булсын» дип карар чыгарган. Ни өчен? 205
Канатлы Ника — җиңү алиһәсе. Борынгы грек сыны (башы сакланмаган). Алиһә корабль борынына кунган рәвештә сурәтләнгән. Скульптор Никаны җилгә каршы омтылган хәлдә күрсәткән. 206
Афродита Милосская. Борынгы грек сыны (куллары сакланмаган). Милос утравында табылган. 207
§ 43. Мисыр Александриясендә 1. Александр Македонский төзегән державаның таркалуы. Александрның үлеменнән соң ук полководецлар ул төзегән державаны бүлгәли башлыйлар. Бертуктаусыз сугышып, алар бер-берсеннән илләр һәм шәһәрләрне тартып алалар, Урта диңгезнең көнчыгыш яр буйлары картасын яңа кисәкләргә бүлгәлиләр. Александр державасы урнашкан урында күп кенә яңа дәүләтләр хасил була. Мисыр, Македония һәм Сүрия — шулардан иң зурлары. Бу дәүләтләрдә Александрның көрәштәшләре үзләрен патша дип игълан итәләр. Александр кебек үк, алар Шәрекъта яңа шәһәрләр төзиләр, аларга Македония сугышчылары, греклар күчеп утыра. Греклар үрнәгендә ул шәһәрләрдә театрлар, гимнасийлар, портиклар төзелә. Грек мәдәнияте йогынтысында булган дәүләтләр фәндә эл- линистик дәүләтләр дип атала. 2. Александрия портында. Урта диңгезнең көнчыгыш яр буй¬ ларында Мисыр патшалыгының башкаласы Александрия иң эре сәүдә һәм мәдәният үзәгенә әверелгән. Анда төрле илләрдән сәүдә кораблары килгән. Дөм караңгыда да, җил-яңгырда да диңгезчеләр Фарос утравында урнашкан гаять зур маякны бик ерактан күргәннәр. Яр буйлап сай урыннар һәм су асты кыялары сузылып киткәнлектән, Александрия гаванена керү юлын күрсәтеп торучы мондый маякның куелуы бик мөһим булган. Төннәрен өстенә Посейдон сыны куелган гөмбәз астында ут Мисыр Александриясе. План. янып торган. Металл көзгеләр ялкынның яктысын тагын да көчәйткәннәр. Ягулыкны маяк эчендәге винтсыман сөзәк баскыч буенча ишәкләр белән менгергәннәр. Маяк югарылыгыннан диңгез киң¬ лекләре күзәткәннәр: дошман флоты күренмиме? Фарос маягы биеклеге белән Хеопс пирамидасыннан бик азга гына калышкан. Греклар 208
аны «дөнья могҗизалары »ның берсе дип атаганнар. Диңгез буйлап Мисырга агач, көмеш, җете кызыл төскә буялган йон, патшалар һәм түрәләр өчен кыйммәтле шәраблар китерелгән. Ашлык, папирус, фил сөяге, нәзек җитен тукымалар, төсле пыяладан эшләнгән әйберләр һәм башка бик күп нәрсәләр читкә чыгарылган. Гавань янында ук патша сарае урнашкан. Бәйрәм көннәрендә аның капкалары барлык кешеләр өчен дә ачык булган. Алек- сандриялеләр парад биналарының мәрмәр¬ дән эшләнгән зиннәтле залларына карап сок¬ ланганнар, агачтан уеп ясалган мебель һәм башка кыйммәтле әйберләрнең, мифлардагы күренешләрне сурәтләгән келәмнәрнең Фарос маягы. Реконструкция. матурлыгына карап таң калганнар. 3. Урамнарда һәм мәйданнарда. Александрия бердәм план буенча төзелгән, аның урамнары туры почмак ясап кисешкән. Төп урамның озынлыгы алты чакрымнан артык булган. Ул мәрмәр плитәләр белән түшәлгән һәм аның буенча берничә арба янәшә иркен үтеп йөри алган. Урамнар һәм мәйданнар көнозын кеше белән тулы булган. Мисыр игенчеләре салым түләгәннән калган әйберләрен сатарга алып килгәннәр. Халык төркеме күңелле күренешләр уйнап күрсәтүче актерларны, биючеләрне, Александрия китапханәсендә. Хәзерге заман рәсеме. 209
Каз бәбкәсе тоткан малай. Борынгы грек сыны. Һәм шагыйрьләр туп белән оста уйнаучы жонглерларны кү¬ зәткән. 4. Александрия Музеенда. Бөтен Урта диң¬ гез буенда иң эре фәнни үзәк булып Музей саналган. Ул тәрҗемәдә «музалар яшәгән урын» дигәнне аңлата. Грек мифлары буенча музалар — шигърият, сәнгать һәм фәннәрне үз канатлары астына алган тугыз бертуган алиһә, мәсәлән, Терпсихора — биюләр музасы, Мельпомена — фаҗига музасы, Клио — тарих музасы. Музей Александриянең агачлар һәм чәчәк түтәлләре белән урап алынган, төрле зурлыктагы бик күп биналардан торган тулы бер районын биләгән. Анда галимнәр яшәгән һәм эшләгән. Алар бирегә үзен һәм башкаланы данга күмәргә теләгән Мисыр патшасының чакыруы буенча күп илләрдән килгәннәр. Музейда аларга бушлай яшәү урыны, азык, эшләү һәм фәнни тәҗрибәләр үткәрү өчен бүлмәләр биргәннәр. Галимнәр һәм шагыйрьләр фәнни бәхәсләр алып барганнар, бер-берсен үз иҗатлары белән таныштырганнар. Әйтик, Аристарх Самосский тарихта беренче мәртәбә Җирнең Кояш тирәли әйләнүе хакында бөек фикер әйткән. Ә географ Эратосфен Җирнең түгәрәк икәнен белеп, аның тирәли сәяхәткә чыгарга була дип фаразлый. Кешеләрне милләтенә карап кына бәяләргә ярамый, чөнки греклар арасында да тупас һәм надан Борынгы китапханәләр тарихыннан Бервакытны Мисыр патшасы Птолемёй афиналылардан күчермәләрен төше¬ реп алу өчен атаклы язучыларның кулъязмаларын сорый. Эсхил һәм Софокл кулъязмаларының язмышы өчен куркып, афиналылар аннан зур күләмдә залог (500 кг чамасы көмеш) сораганнар. Птолемей залогны биргән, кулъязмаларны алган һәм аларны күчереп язучыларга түгел, ә мәңгелек саклауга куяр өчен Александрия китапханәсенә биргән. Патша кыйммәтле кулъязмаларны үзендә саклауны көмешен югалтудан өстенрәк күргән, алдакчы данын алудан да курыкмаган. Александрия китапханәсе белән бергә Пергём (Кече Азия) китапханәсе дә танылганнан-таныла бара. Мисыр патшасы, аның һаман үсә баручы шөһрәтеннән көнләшеп, Пергам шәһәренә папирус чыгаруны тыя. Шуннан соң б.э.к. 2 нче гасырда Пергамда язу өчен яшь терлек тиресен эшкәртү эше җайга салына. Язу өчен кулланыла торган мондый материал пергамент дигән исем ала. 210
Александр Македонский державасының таркалуы. кешеләр бар, башкалар арасында да тәрбияле һәм белемлеләр бар, — ди ул. Музей карамагында атаклы Александрия китапханәсе булган. Китапханәдә 700 меңгә якын папирус төргәге исәпләнгән. Александрия музееның даны бик зур булган, ләкин анда яшәүчеләр алтын читлектәге кошларны хәтерләткәннәр: алар патшага мәдхия җырларга тиеш булганнар. Бик азлары гына бәйсезлекләрен саклап калуга ирешкән. Шул арның берсе математика үсешенә зур өлеш керткән Евклид була. Аның атаклы «Башлангычлар» китабы мең елларга геометрия1 дәреслеге булып киткән. Мәшһүр галим белемне барыннан да өстен күргән һәм фәндә җиңел юллар юк дип раслаган. Бервакыт патша аны чакыртып алган да: «Мине геометриягә өйрәт һәм тизрәк!» — дигән. Аңа Евклид: «Галиҗәнап, геометрия фәненә патша юлы юк!» — дип җавап биргән. 1 Геометрия — грекчадан тәрҗемәдә «җирне үлчәү»; математиканың фигураларны (квадрат, өчпочмак, түгәрәк һ. б.) һәм аларның сыйфатын өйрәнү бүлеге. 211
Үзегезне тикшерегез. 1. Фарос маягы нинди булган? Ул нинди максатларга хезмәт иткән? Ни өчен греклар аны дөнья могҗизаларының берсе дип атаганнар? 2. Александриягә диңгез юлы белән нинди товарлар китергәннәр? Нинди товарлар читкә чыгарылган? 3. Ни өчен Музейда яшәгән галимнәрне алтын читлектәге кошлар белән чагыштырганнар? 4. Греклар тугыз бертуган алиһәнең берсен — тарих музасын ничек атаганнар? «Александр Македонский державасының таркалуы» картасы (кара 211 б.) белән эшләгез. Александр державасы урынында барлыкка килгән өч төп илне табыгыз һәм атагыз. f”^*| «Александрия китапханәсендә» рәсемен (кара 209 б.) тасвирлагыз. Галимнәр нәрсә белән мәшгуль? Китапханәчеләр аларга нинди хезмәт күрсәтәләр? Борынгы китаплар нинди булган? Фаразлагыз, үзәктәге сын кем хөрмәтенә куелган? Борынгы Александриягә килгән малай яки кыз исеменнән хикәя төзегез. Хикәягезгә маяк, гавань, урамнар, Музейны тасвирлауларны кертегез. Нәтиҗә ясыйбыз • Александр Македонский тарафыннан нинди илләр һәм өлкәләр яулап алынган, аның державасына кергән? • Мисыр Александриясендәге китапханә һәм Музей нидән гыйбарәт булган? • Фәнгә Аристарх Самосский, Эратосфен, Евклид нинди өлеш керткәннәр?
БОРЫНГЫ РИМ
11 бүлек Рим: барлыкка килүеннән Италия өстеннән ха¬ кимлек урнаштыруына кадәр ►► Бүлек белән танышкач, уйлагыз: кайсы илдә — Грециядәме, әллә Римдамы табигать шартлары кешеләр тормышы өчен уңайлырак булган? Бу нәрсәдә чагылган? Рим шәһәре Италиядәге Тибр елгасы ярында барлыкка килә. Апеннин ярымутравында урнашкан бу илдә кешеләргә яшәү өчен шартлар уңайлы. Италиянең климаты җылы, көтүлекләргә, игенчелек һәм бакчачылык белән шөгыльләнү, йөзем үстерү өчен уңдырышлы җирләргә бай. Яңгырлар Грециядәгегә ка¬ раганда күбрәк ява. Ярымутрау буенча тәбәнәк таулар сузыл¬ ган, алар төзелеш ташларына һәм металларга бай. Б.э.к. 1 нче меңъеллыкта Италиядә күп халыклар яшәгән. § 44. Иң борынгы Рим 1. Римга нигез салыну турында легенда. Кайчандыр Тибрның сул ярында латиннар кабиләсе яшәгән. Алар яшәгән шәһәрләрнең берсендә Нумитор патша хакимлек иткән. Аның явыз һәм көнче энесе Амулий булган. Ул Нумитордан хакими¬ ятне тартып алган, ә аның кызы Рея Силъвияне дә весталка — ут һәм йорт учагы алиһәсе Вестаның каһинәсе иткән. Шул көннән башлап кыз Вестаның түгәрәк храмында яшәгән. Башка весталкалар кебек үк аңа да кияүгә чыгу һәм бала табу тыел¬ ган. Әмма ел да үтми, Рея Сильвия игезәк малайлар тудыра. Ул малайларның атасы сугыш алласы Марс дип ант итә. Бу хәбәрне ишетеп, рәхимсез Амулий игезәкләрне Тибрда батырырга, ә аналарын зинданга ташларга боера. Хезмәтчеләр бала¬ ларны кәрзингә салып елгага алып киләләр һәм кәрзинне сайлыкка ташлап, әйләнеп кай¬ талар. Ләкин кәрзин, агач ботагына эләгеп, батмый кала. Игезәкләрнең елау тавышын ишетеп, ана бүре килә. Ул, малайларны ялап, Ана бүре. Сын. Капитолий кал¬ кулыгында урнаштырылган. 214
Италиядәге борынгы Аппий юлы. Римдагы Веста храмы. үзенең сөтен имезә. Ә бераздан сабыйлар салынган бу кәрзинне бер көтүче күрә һәм өенә алып кайта. Көтүче һәм аның хатыны, табылдык балаларга Ромул һәм Рем исемнәре кушып, аларны кыю һәм көчле итеп тәрбияләп үстерәләр. Игезәкләр озак еллар көтү көтеп һәм сунарчылык белән шөгыльләнеп тамак туйдыралар, ә үзләренең дөньяга ни¬ чек килүләре турында серне белгәч, үч алырга булалар. Дусла¬ рын коралландырып, алар патша йортына бәреп керәләр. Аму- лийны үтерәләр. Бабалары карт Нумиторга патша хакимлеген кире кайтарып, игезәкләр үзләрен ана бүре имезгән урында яңа шәһәр салырга уйлыйлар. Тиздән алар низаглашалар: Рем шәһәр өчен яр буендагы калкулыкларның берсен, ә Ромул икенчесен сайлый. Ул сакла- Вестаны һәм Марсны хөрмәтләү Барлык латин шәһәрләрендә дә Веста алиһәне хөрмәт иткәннәр. Иң яхшы гаиләдәге кызлар аның каһинәләре булып киткәннәр. Весталкаларга зур ихтирам күрсәтелгән. Веста каһинәсе урамнан узып барганда, халык төркеме аңа юл биргән. Әгәр очраклы рәвештә генә весталка хөкемгә алып барылучы җинаятьче юлында очраса, җинаятьче өчен бу зур бәхет булган: үлем җәзасын йомшаграк башка җәза белән алыштырганнар. Әмма весталкаларга утыз ел буе кияүгә чыгу һәм бала табу рөхсәт ителмәгән. Моны бозган өчен тереләй җиргә күмгәннәр. Веста алиһәсенә 30 ел хезмәт иткәннән соң гына аның каһиннәре кияүгә чыга алган. Сугыш алласы Марс Римның саклаучысы булып саналган. Язның беренче аен Марс хөрмәтенә аның исеме белән атаганнар (март), бу айда латиннар кышны озату бәйрәме үткәргәннәр. Шәһәр читендәге Марс кырында аллага багышлап зур храм төзегәннәр. 215
Весталка. Борынгы Рим сыны. ну дивары кора башлагач, Рем аны мыскыл¬ лап дивар аша сикереп чыга. Ярсыган Ромул Ремны үтерә. «Шәһәр чикләрен бозган һәр кешене шундый үлем көтә!» — дип кычкыра Ромул. Туганын үтерү аны шәһәр төзү уеннан кире кайтармый. Ул шәһәргә үз исемен куша (Рим — латинча Рома). Ромул Римның беренче патшасы була. Хәзер ул җете кызыл кайма тотылган киемнән, ку¬ лына бөркет сыны белән бизәлгән таяк тотып йөри. Аны һәрвакыт унике сакчы озата бара. Алар ликторлар дип атала. Ликторларның иңбашында балта кыстырылган чыбык бәйләме була. Патша гаепле римлыны чыбык белән суктырырга, ә зур җинаять ясаучының башын чаптырырга әмер бирә алган. 2. Җиде калкулык өстендәге шәһәр һәм аның халкы. Римлылар игезәк туганнар турындагы легендага ышанганнар һәм үз шәһәрләренә сугыш алласы Марс улы тара¬ фыннан нигез салыну белән горурланганнар. Әмма Ромул чынлап та яшәде микән? Безнең көннәрдә Римда казу эшләре алып барган архе¬ ологлар аның шәһәр буларак тиз генә барлыкка килмәвен исбатладылар. Римга нигез салынган Палатин (сулда) һәм Капитолий шундыйрак булган. 216
легендар датадан бик күпкә элек — б.э.к. 753 елда — Тибрның сул ярында диңгездән ерак түгел берничә авыл булган. Алар акрынлап берләшкәннәр, анда яшәүчеләр, калкулыклар арасындагы үзәннәрне киптереп, ныгытмалар төзегәннәр, уртак идарәче сайлаганнар. Шулай итеп, Палатин, Капитолий һәм башка калку- лыклардагы әлеге авыллар бергә кушылудан Рим шәһәре барлыкка килгән. Иң борынгы римлылар диварлары талчыбык¬ тан үреп һәм сутлы балчык белән сылап ясал¬ ган түгәрәк алачыкларда яшәгәннәр. Алачык янында яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы, ә шәһәр читендә кырлар һәм көтүлекләр булган. Римлылар арпа һәм бодай, йөзем һәм җитен үстергәннәр, мөгезле эре терлек, дуңгыз, ат һәм ишәк асраганнар. Тимерчелек эше, туку¬ чылык, чүлмәк ясау белән шөгыльләнгәннәр. Башка латин шәһәрләре белән сугышып, римлылар күршеләренең терлекләрен, корал¬ ларын һәм колларын, иң мөһиме — көтүлек һәм чәчүлекләрен тартып алганнар. Римның биләмәләре туктаусыз үскән. Б.э.к. VI (6 нчы) гасырда Рим җиде кал¬ кулыкта урнашкан күп кешеле зур шәһәргә әверелгән. 3. Иң борынгы Римда хакимият. Римга нигез салучыларның варислары үзләрен па- Ликтор. Хәзерге заман рәсеме. Муцийның батырлыгы турында легенда (Рим тарихчысы Тит Ливий хикәясе буенча) Римнан сөрелгән Тарквиний патша этрускларга — Тибрның төньягында яшәүче кабиләләргә качкан. Этрускларның патшасы Порсена аны яклап чыга. Аның зур гаскәре Римны камап ала. Шул чакта Муций исемле Рим егете Порсенаны үтерү нияте белән дошман лагерена үтеп керә. Әмма патша урынында аның язмачысы утырган. Ул сугышчыларга хезмәт хакы өләшә икән. Муций кылычын алып язмачыны үтергән. Егетне эләктереп алганнар һәм Порсена аны җәзаларга боерган. «Римлылар газаплаулардан курыкмыйлар!» — ди Муций һәм уң кулын утка тыга. Бу хәлне күреп исе киткән Порсена егетне җибәрергә куша. «Бел, патша, — ди Муций киткәндә, — Римның өч йөз егете сине үтерергә ант иттеләр!» Куркып калган Порсена Римны камауны туктата, ә Муцийны Сулагай дип атый башлыйлар (латинча — Сцёвола). 217
Ана бүре һәм ма¬ лайлар сурәте төше¬ релгән борынгы акча. трицийлар дип атап йөрткәннәр. Алар ата кешегә гаять зур хокуклар бирелгән зур гаиләләр булып яшәгәннәр. Гаилә башлыгы тыңлаусыз улларын коллыкка сату кебек иң рәхимсез җәзага да тарта алган. Гаиләләр ыругларга берләшкәннәр, аның әгъзалары уртак бәйрәмнәр үткәргәннәр, бер-берсенә ярдәм итешкәннәр. Патрицийлардан кала шәһәрдә Рим тарафыннан басып алынган латин калаларыннан, шулай ук Италиянең башка өлкәләреннән күчеп килгән кешеләр дә яшәгән. Аларны плебейлар дип атаганнар. Рим белән идарә итүдә бары тик патрицийлар гына катна¬ ша алган. Ыругларның аксакаллары сенат дип аталган шурага җыйналган. Иң югары хакимият ирләрдән генә торган Халык җыелышы кулында булган. Җыелыш сугышлар игълан иткән, солых килешүләре төзегән һәм гомерлек срокка патша сайла¬ ган. Риваятьләргә караганда, Рим белән бер-бер артлы җиде патша идарә иткән. Тәкәббер кушаматлы соңгы патшаның исеме Тарк- виний булган. Ул сайлап куелмаган, ә үзеннән алдагы патшаны үтереп, тәхеткә килгән. Патрицийларның кайберләрен Таркви- ний җәзалаган, икенчеләрен, байлыкларын тартып алып, Рим¬ нан куган. Шуннан соң римлылар баш күтәрәләр һәм Таркви- нийны бөтен гаиләсе белән илдән сөрәләр. Моннан ары алар патша сайламаска булалар. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: весталка, ликтор, сенат. Үзегезне тикшерегез. 1. Кемнәр Нумитор, Амулий, Рея Сильвия, Ромул, Рем исемнәрен йөрткән? Римның нигезләнүе турындагы легендадан алар хакында ниләр мәгълүм? 2. Веста алиһәсе каһинәләре кем дип атала? Аларның нинди вазифалары булган? Аларга нәрсә катгый рәвештә тыелган? Римлылар аларга карата нинди мөнәсәбәттә булганнар? 3. Борынгы Римда нинди хакимият (идарә) хөкем сөргән? 4. Римның беренче һәм соңгы патшаларының исемнәре нинди? Карта белән эшләгез (кара 213 б.). 1. Борынгы Италиядә нинди кабиләләр һәм халыклар яшәгән? 2. Б.э.к. VI (6 нчы) гасырда Рим дәүләт биләгән өлкәне тасвирлагыз. Г“1 «Палатин (сулда) һәм Капитолий» рәсемен (кара 216 б.) тасвирлагыз. Палатин XL! калкулыгындагы торулык нинди булган? Римлыларның Капитолий калкулыгында төп аллалары храмы нинди булган? Уйлагыз. Мәгълүм булганча, греклар — грек телендә, мисырлылар мисыр телендә сөйләшкәннәр. Римлылар кайсы телдә сөйләшкәннәр? 218
§ 45. Римның Италияне яулап алуы 1. Республика барлыкка килү. Тәкәббер Тарквинийны куган¬ нан соң, римлылар башка беркайчан да хакимият бер кеше ку¬ лында гына булмаячак дип игълан итәләр. Дәүләт белән идарә итү җәмәгать эше булырга тиеш. Римлылар мондый идарәне рес¬ публика дип атыйлар (латинчадан тәрҗемә иткәндә «җәмәгать эше» дигәнне аңлата). Б.э.к. 509 елда республика урнаштырып, патрицийлар арасыннан бер еллык срок белән ике идарәче сай¬ лый башлыйлар. Ал арны консуллар дип атыйлар. Патрицийлар белән бергә хәрби хезмәттә булып, алар белән бергә сугышларда катнашсалар да, плебейларга идарә итүдә кат¬ нашу хокукы бирелми. Моңа ризасызлык йөзеннән плебейлар Рим тирәсендәге тауларга китәләр һәм анда үзләренең хәрби ла¬ герьларын коралар. Аларның шәһәргә әйләнеп кайтмаячаклары турында шомлы хәбәр тарала. Рим гаскәренең көчсезләнүеннән куркып патрицийлар ташламалар ясарга мәҗбүр булалар. Пле¬ бейларга ел саен үзләренең җаваплы кешеләрен — халык три¬ буннарын сайлау рөхсәт ителә. Теләсә кайсы плебей халык трибунына үзен яклауны үтенеп мөрәҗәгать итә алган. Трибун торган йортның ишекләре һәрчак ачык булган, аңа бер тәүлектән дә озакка шәһәрдән китеп тору рөхсәт ителмәгән. Халык трибуннары сенат утырышларында катнашканнар. Алар тый¬ нак кына ишек төбендәге урыннарда утыр¬ ганнар. Әгәр сенат плебейларга каршы карар кабул итәргә теләсә, халык трибуны бер генә сүз әйтә алган: «Тыям!» (латинча — «вето»). Бу — вето хокукы, ягъни консул боеры¬ гын яки сенат карарын юкка чыгару хоку¬ кы. Акрынлап трибуннар саны унга җиткән. Халык трибуны кагылгысыз, ә аны үтерү иң авыр җинаять дип саналган. 2. Галлар һөҗүме. Б.э.к. 390 елда Рим өстенә гаять зур куркыныч килә. Альп тау¬ лары аша Италиягә галл кабиләләре яулары ябырыла. Зур калканнар һәм озын кылыч¬ лар белән коралланган галлар дошман өстенә ташланган. Римлылар тар-мар ителгән, ә аларның шәһәре басып алынган, таланган Юнона — никах һәм хатын-кызлар алиһәсе. Борынгы сын. 219
Рим төзелгән калкулыклар Рим барлыкка килгән И урын Рим шәһәренең б.э.к. | t 4 нче гасырдагы диварлары — Урамнар һәм юллар План. Б.э.к. IV—III (4—3 нче) гасырларда Рим. Талларның юлбаш¬ чысы. Хәзерге заман рәсеме. Һәм яндырылган. Капитолий калкулыгындагы кечкенә кирмән генә сакланып торып калган. Аны камау озакка сузылган. Ярты ел үткәндә ачлыктан һәм йокысызлыктан интеккән римлы¬ лар аякларында көч-хәл белән генә басып тор¬ ганнар. Шунда галлар яңа һөҗүм башлаганнар. Төнлә, караңгыдан файдаланып, алар кыялар буйлап өскә үрмәлиләр. Капитолий түбәсендә йончыган сакчылар йоклый. Хәтта иң сизгер этләр дә дошман якынлашуын ишетми. Ь.әм кинәт... «Кыйгак, кыйгак!» — казлар кычкы¬ ра башлыйлар һәм бөтен халыкны йокысыннан уяталар. Юнона алиһә храмы каршында яшәүче бу изге кошлар шашынып, канатларын кагып каңгылдыйлар. Йокыларыннан айныган рим¬ лылар галларны түбәнгә тәгәрәтәләр. Дошман һөҗүме кире кайтарыла. Талларның юлбашчысы Капитолийны алу¬ га өметен югалта һәм Тибр ярларын таш¬ лап китәргә әзер була. Әлбәттә, бушка түгел инде! Сөйләшүләр башлана. Ачлыктан аяк киемнәренең күнен ашарга мәҗбүр булган римлылар йолым түләргә ризалашалар. Менә тәлинкәләргә салып алтын үлчи башлыйлар. Галлар алдаша, үлчәү тәлинкәсен авышты¬ ралар. «Монысы нәрсә инде?» — дип сорый¬ лар римлылар. «Җиңелүчеләргә кайгы, менә нәрсә!» — ди талларның юлбашчысы һәм үлчәү тәлинкәсенә авыр кылычын ташлый. Герләр са¬ лынган тәлинкә тагын да аска авыша. Римлы¬ ларга тиешлесеннән дә күбрәк алтын бирергә туры килә. Галлар Римнан китәләр. Бу хәлдән соң римлылар үз шәһәрләрен биек дивар белән әйләндереп алалар. 3. Римлыларның хәрби җиңүләре. Римлы¬ лар, Италиядә яшәүче халыклар белән туктау¬ сыз сугышлар алып барып, өлкәләрне бер-бер артлы яулыйлар. Аларның биләмәләре Апен¬ нин ярымутравының көньягындагы грек коло- 220
нияләренә үк якынлаша. Римлылар берәм- берәм аларны да үзләренә буйсындыра баш¬ лыйлар. Шул чакта Тарёнт — Италиядәге иң бай грек шәһәрләреннән берсе — күренекле полководец булып танылган Пиррга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Пирр риза була: Ма¬ кедония күршесендәге кечкенә генә Эпир дәүләтендә патшалык иткән Пирр Александр Македонскийныкы кебек бөек держава төзү турында хыяллана. Б.э.к. 280 елда Пирр Италиягә бәреп керә. Рәхимсез сугышта ул җиңү яулый. Пирр гаскәрендәге сугыш филләре римлыларны кысрыклыйлар. Аларның атлары, бу куркы¬ ныч хайваннардан өркеп, дошманга якынлашырга да өлгермичә качып китәләр. Дошманны тар-мар иткәннән соң, Пирр үзенең илчесен Римга җибәрә. Илче сенатта чыгыш ясый, сугышны туктату бәрабәренә Италиянең грек шәһәрләренә бәйсезлек кай¬ таруын таләп итә. Сенаторлар (сенат әгъзасы) килешүгә әзер була. Ләкин шунда карт, сукырайган сенатор чыгыш ясый. «Сезнең сөйләгәнне тыңлап, — ди ул сенаттагыларга, — мин сукырлыгыма түгел, ә саңгырау да булмавыма үкенәм! Пирр Италиядә чагында аның белән дуслашырга түгел, ә сугышырга кирәк». Бу сүзләр сенаторларны Пирр белән сугышны дәвам иттерергә кирәклегенә ышандыра. Пирр икенче сугышта да җиңеп чыга. Бу юлы да аңа төп уңышны филләр һөҗүме китерә. Римлылар аларның көчле ба- Пиррның һәлак булуы (Борынгы язучы Плутарх хикәясе буенча) Яңа сугыш эзләп Пирр Көньяк Грециягә бәреп керә һәм шунда үз үлемен таба. Бу болай була. Ул көнне сугыш тар шәһәр урамнарында бара. Хатын-кызлар, якыннары өчен борчылып, йорт түбәләреннән сугышучыларны күзәтә. Шуларның берсе, ниндидер бер хәерче карчык, көтмәгәндә, Пиррга каршы бермә-бер сугышучы үзенең улын күреп ала. Ул түбә чирәбен куптара да ике куллап аны патша өстенә ыргыта. Чирәп патшаның башына төшә һәм умыртка сөякләрен сындыра. Пиррның кулыннан атының йөгәне ычкынып китә, үзе җиргә егыла. Шул арада дошман сугышчылары яралы патшаны читкә өстерәп алалар һәм үтерәләр. Борынгы заманның атаклы полководецы әнә шулай һәлак булган. Таланты һәм тышкы кыяфәте буенча аны Александр Македонский белән чагыштырганнар. 221
сымына түзә алмыйлар. Пирр гаскәре дә зур югалтуларга ду¬ чар була. «Тагын бер шундый җиңү, һәм без һәлак булачак¬ быз!» — ди патша. Өченче, соңгы сугышта римлылар котырган филләрдән куркып калмыйлар. Филләр, сөңге яңгырына түзә алмыйча, кире борылалар һәм арттан килүче үз отрядла¬ рын таптап узалар. Пирр җиңелеп, гаскәр калдыклары белән Грециягә кайтып китә. Рим Италия өстеннән үз хакимлеген урнаштыра. Җиңелгән халыклар җирләренең бер өлешен тартып алып, римлылар аларны үз дәүләтләренең милке дип игълан итәләр. Патриций¬ лар белән беррәттән, плебейлар да җир кишәрлекләре алу хо¬ кукына ирешә. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: республика, консул, халык трибуны, вето хокукы. Үзегезне тикшерегез. 1. Җиденче патшаны куып җибәргәннән соң Римда идарә итү тәртибе ничек үзгәргән? 2. «Казлар Римны коткарганнар», «җиңелүчеләргә кайгы», «Пирр җиңүе» канатлы гыйбарәләре каян чыккан? 3. Италиянең җиңелгән халыкларыннан тартып алынган җирләр мәсьәләсен римлылар ничек хәл иткән? Карта белән эшләгез (кара 213 б.). Б.э.к. VI (6 нчы) гасырда Рим республикасының территориясе нинди булган, билгеләгез. Б.э.к. Ill (3 нче) гасыр уртасына ул ничек үзгәргән? Булган үзгәрешләр ничек аңлатыла? Даталар белән эшләгез. Җиде патша Рим белән ничә ел идарә иткән, исәпләп чыгарыгыз. § 46. Рим республикасының төзелеше Исегезгә төшерегез, бурыч коллыгы Афинада кайчан һәм кем тарафыннан бетерелгән (кара § 30, п.2)? Ике йөз елга сузылган көрәш нәтиҗәсендә плебейлар Римның тулы хокуклы гражданнары булуга ирешәләр. Кон¬ сулларны һәм башка җаваплы кешеләрне хәзер патрицийлар арасыннан да, плебейлар арасыннан да сайлыйлар. Плебейлар патрицийлар белән бергә законнар кабул итәләр. Араларында яр¬ лылар күп булган плебейлар өчен б.э.к. 326 елда бурыч коллы¬ гын бетерү аеруча зур әһәмияткә ия була. 1. Консуллар сайлау һәм кануннар кабул итү. Ел саен җәйге матур таңнарның берсендә Рим гражданнары шәһәр диварла¬ ры артындагы киң мәйданга — Марс кырына җыйналганнар. Тибрның биек ярында кызыл әләм җилфердәп торган, ул Римга читтән бернинди дә басып алу куркынычы янамавын белдергән. Шәһәр капкаларыннан консул чыкканы күренгән, аны уни- 222
Римлы бабалары бюстлары белән. Борынгы сын. ке ликтор озата килгән. Быргы тавышы яңгыраган. Каһиннәр аллаларның корбаннарны мәрхәмәт белән кабул итүләре турында белдергәннәр. Киләсе елга консуллар сайлау шулай башланган. һәр гражданга үзе тавыш бирергә тиешле кешенең исемен язар өчен махсус такта бирелгән. Тавыш бирүче, тар басмалар аша үткәндә, ул такталарны махсус кәрзингә ташлаган. Тавышларны санагач, яңадан быргы уйнаган, җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителгән. Бай кеше дә, ярлы гражданнар да консул булып сайлана ал¬ ган. Әмма Римда дәүләт эшләрен башкарган өчен хезмәт хакы түләмәгәннәр, шуңа күрә гадәттә бай патриций һәм плебейлар гына консул була алган. Ике консул да бертигез хакимияткә ия булган. Алар чи¬ ратлашып Халык җыелышында рәислек иткәннәр, гаскәр туп¬ лаганнар, яңа законнар тәкъдим иткәннәр. Аларның һәрберсе икенчесенең карарын юкка чыгара алган. Шуңа күрә алар һәрвакыт үзара килешеп эшләргә тиеш булганнар. Сугыш вакы¬ тында консулларның берсе гадәттә Римда калган, икенчесе по¬ ходка киткән. Әгәр куркыныч зур икән, сугыш¬ та икесе дә катнашканнар. Бу очракта алар көн саен алмашынып, чиратлашып командалык ит¬ кәннәр. Халык трибуналарын сайлау һәм кануннар кабул итү өчен римлылар еш кына шәһәрнең үзәк мәйданына — Форумга җыйналганнар. Җыелышта яңа кануннар тәкъдим итеп бары тик җаваплы кешеләр — консуллар, халык трибуннары гына чыгыш ясый алган. Калган гражданнар фикер алышмыйча гына бу закон¬ ны яклап яки каршы чыгып тавыш биргәннәр. Ләкин халык трибуннарының берсе, әгәр тәкъ¬ дим ителгән канунны зарарлы дип санаса, та¬ выш бирүне тыя алган. 2. Сенат һәм Римда аның роле. Плебей¬ лар һәм патрицийлар арасында барган көрәш нәтиҗәсендә сенатка сайлауда да үзгәрешләр килеп чыккан. Аңа бернинди сайлауларсыз элекке консуллар, халык трибуннары һәм баш¬ ка җаваплы кешеләр эләккән. Алар барысы 223
Рим отряды командиры. Хәзерге заман рәсеме. Рим сугышчы- легионеры. Хәзерге заман рәсеме. да гомер буе сенат әгъзасы булганнар. Сенат барлыгы өч йөз кешедән торган һәм гаять зур хакимияткә ия булган: казна белән идарә иткән, сугыш алып бару планнарын караган, башка дәүләтләр белән сөйләшүләр алып барган. Рим¬ да судьялар бары тик сенаторлар була алган. Сенат үз эшләре хакында беркем алдында да җавап тотмаган һәм ялгыш карарлары өчен җавап бирмәгән. Гадәттә сенат утырышларын консул алып бар¬ ган. Фикер алышулар вакытында ул күпчелек сенаторлар хуплаган фикергә, алар белән ки- лешмәсә дә, бик сирәк каршы чыккан. Чөнки бер ел үткәч үзе дә сенаторга әйләнәчәген һәм го¬ мерлек сенатор булачагын белгән. Үзләренә кар¬ шы чыккан өчен башка сенаторлар аны беркай¬ чан да гафу итмәячәкләрен аңлаган. 3. Рим гаскәре. Туктаусыз сугышлар нәти¬ җәсендә римлылар легионнарга бүленгән зур һәм сугышчан гаскәр булдырганнар. Сугыш¬ чы-легионер лар күбесенчә игенчеләрдән торган; җире булмаган ярлыларны хәрби хезмәткә ал¬ маганнар. Сугыш алдыннан римлылар өч саф булып төзелгәннәр. Беренче сафта хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге егетләр, икенчесендә — өлкәнрәк һәм көчлерәкләре, ә өченчесендә — иң ышанычлы, сугышларда чыныккан солдатлар баскан. Аларның күбесенең инде чәчләренә чал кергән, йөзләрендә яра эзләре күренеп торган. Сугышны беренче булып җиңел кораллан¬ ган сугышчылар башлаган. Аннан соң сугышка беренче линия отрядлары кергән. Әгәр консул аларның дошманны җиңә алмаячагын күрсә, икенче сафтагы отрядлар арасына чигенергә бо¬ ерган. Сугышка шушы отрядлар кергән. Әгәр дә инде алар да уңышка ирешә алмаса, бер-бер арт¬ лы өченче сафка чигенгәннәр. 224
Рим легионының өч сафка тезелүе. Монысындагы сугышчылар, чигенүчеләрне үз араларына кер¬ теп, тагын да тыгызланып басканнар һәм тоташ стена булып дош¬ ман өстенә ябырылганнар. «Бу дошман өчен иң куркынычы бу¬ лып чыккан, — дип язган Рим тарихчысы Тит Ливий. — Чөнки алар чигенүчеләрне куабыз дип уйлаганнар, ә каршыларына кинәт кенә яңа, элеккедән дә зуррак саф калкып чыгуын күргәч, югалып калганнар». Кул сугышларында легионерларның кы¬ ска кылычлары куркыныч коралга әверелгән. Сугыш вакытында җәяүлеләрне фланглардан атлы гаскәр саклаган, ә җиңә башла¬ гач ул качып баручы дошманны эзәрлекләгән. Яуда бер генә төнгә тукталганда да римлылар ныгытылган ла¬ герь корганнар. Ул һәрвакыт бер план буенча дүртпочмаклык рәвешендә төзелгән. Сугышчылар, коралларын салып, ла¬ герь тирәли чокыр казыганнар, туфракны өеп, аны казыклар белән ныгытканнар. Аннары гаскәр башлыгы чатырын һәм Римлыларның киеме Римлылар тәннәренә туника — кыска җиңле йон күлмәк киеп йөргәннәр, аны, алгы ягы тездән түбән төшеп торырлык итеп, билдән буып куйганнар. Шәһәрдә туника киеп бары ярлылар гына йөргән. Баерак римлылар туника өстеннән тбга — овал рәвешендәге йон тукыма кисәге япканнар. Тогага уң як иңбашы ачык калырлык итеп төренгәннәр. Ул ак төстә булган. Җаваплы урыннарда эшләүчеләр читенә җете кызыл кайма тотылган тогадан йөргәннәр. Консул булырга теләге булган римлы акбур эретмәсендә агартылган ап-ак тога киеп чыккан. Андый тоганы кандйда дип атаганнар. Шуннан «кандидат» сүзе барлыкка килгән, ягъни нинди дә булса хезмәт урыны алырга омтылучы кеше. 225
Таш ядрәләр ыргыту машинасы. Реконструкция. сугышчыларның чатырларын корганнар. Лагерь ял итүче гаскәр өчен ышанычлы ны¬ гытмага әверелгән. Көтелмәгән тревога ва¬ кытында да ыгы-зыгы килеп чыкмаган. Һәр сугышчы үзенә нәрсә эшләргә кирәклеген бе¬ леп торган. Рим армиясе дисциплиналы булуы белән дан казанган. Әгәр хәрби часть куркаклык күрсәтсә, аның сугышчыларын тезеп бастыр¬ ганнар да һәр унынчы сугышчыны җәзага тартканнар. Әгәр сакчы үз постында йокыга китсә, аны ташлар белән бәреп үтергәннәр. Сугышта батырлык күрсәтүчеләргә табышны күбрәк биргәннәр, мактаулы корал белән бүләкләгәннәр. Дошман ныгытмасының диварына беренче булып күтәрелгән кешегә тешле дивар рәсеме төшерелгән такыя биргәннәр. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: Марс кыры, Форум, легион. Үзегезне тикшерегез. 1. Римда консулларын ничек сайлаганнар? 2. Консулларның хезмәт вазифалары нәрсәдән гыйбарәт булган? Консуллар ниләр эшләгәннәр? 3. Сенат ни рәвешле тулыланган? Сенаторлар нинди дәүләт эшләрен башкарганнар? 4. Сенатта мәсьәләләр каралганда ни өчен консул күпчелек фикеренә сирәк каршы чыккан? 5. Рим гаскәрендә нинди җәза һәм хуплау чаралары кулланылган? «Легион корылышы» рәсемен (кара 225 б.) тасвирлагыз. Сугыш алдыннан легион ■mJ ни рәвешле төзелгән? Сугышта ул ничек хәрәкәт иткән? Римлыларның киемнәре, Рим турында багулар турында хикәяләр әзерләгез (дәреслек һәм Интернет ресурслары буенча). Уйлагыз. Македониялеләр фалангасы белән чагыштырганда легион төзелешенең өстенлеге нәрсәдә? Римда багучылык Каһин-гаруспиклар, корбан итеп китерелгән терлекләрнең эчке әгъзаларына ка¬ рап, киләчәкне юраганнар. Каһин-авгурлар кошларның очу биеклеге һәм юнәлеше буенча, шулай ук изге чебешләрнең ничек итеп ашавына карап күрәзәлек иткәннәр. Әгәр кошчыклар җимне бик теләп чүпләсә, яхшыга юраганнар. Укымышлы римлылар, авгурлар үзләре бу юрауларга ышанмыйлар, дип раслаганнар. Чөнки күрәзәлек иткәндә алар бер-берсенә елмаймыйча карый алмаганнар. Әмма, юраганнары юш килсә, авгурларга хөрмәт арткан. Бервакытны диңгез сугышы алдыннан консул гадәт буенча күрәзәлек иттергән: чебешләр хәтта читлектән дә чыгарга теләмәгәннәр. Консул ачудан аларны диңгезгә ташларга боерган һәм: «Ашыйсылары килмәсә, су эчсеннәр!» — дигән. Шуннан нәрсә? Римлылар флоты бу юлы җиңелгән. 226
Нәтиҗә ясыйбыз • Борынгы римлыларның нинди риваятьләре һәм легендалары исегездә калды? • Рим республикасы һәм Перикл заманындагы Афина полисы төзелеше арасындагы уртаклык һәм аерма нәрсәдән гыйбарәт? (Терәк сүзләр: кануннар кабул итү, вазифалар өчен түләү, се¬ нат роле). 12 бүлек Рим - Урта диңгез буендагы иң көчле держава ►► Бүлек белән танышкач, уйлагыз: «Сципион римлыларның кодрәтенә юл ачты» диюе белән борынгы тарихчы нәрсәне күздә тоткан? Сципионга ни өчен Африкалы дигән мактаулы исем бирелгән? Италияне буйсындырганнан соң, римлылар уңдырышлы Сицилия утравын кулга төшерергә омтыла башлыйлар. Аларның бу омтылышына Төньяк Африканың бик бай шәһәре Карфаген комачаулый. Төньяк Африкадагы зур җирләрдән кала, Карфаген Ис¬ паниянең бер өлешенә һәм Урта диңгезнең көнбатышындагы утрауларга хуҗа була. Ул ялланган сугышчылардан торган зур армия һәм бик көчле хәрби флот тота. Шуңа да карамастан Рим Карфаген белән беренче сугышта (б.э.к. 264—241 еллар) җиңүгә ирешә һәм Сицилияне яулап ала. Әмма Карфаген әле көчле булып кала бирә, һәм ике як та яңа су¬ гышка әзерләнә. 227
Сугыш алдыннан Рим республикасы терри¬ ториясе Сугыш алдыннан Кар¬ фаген биләмәләре Ганнибал яулары юнә¬ лешләре Сципионның Африкага явы Мөһим сугышларның урыннары һәм еллары Карфаген белән икенче сугыш нәтиҗәсендә Рим тарафыннан яуланган территория Римның Карфаген белән икенче сугышы. § 47. Римның Карфаген белән икенче сугышы 1. Ганнибал гаскәрләре Италиягә бәреп керә. Римлыларның һөҗүмен көтеп тормастан, карфагенлыларның яшь һәм талант¬ лы полководецы Ганнибал үзе беренче булып һөҗүм ясарга ка¬ рар кыла. Сайлап алынган иң яхшы гаскәрләр белән Испаниядән б.э.к. 218 елда кузгалып китеп, ул биш айдан соң Альп таулары¬ на килеп җитә. Түбәләре бозлыклар белән капланган зур таулар¬ ны күреп, Ганнибал сугышчыларының котлары алына. Яхшы юллар булмый, үткелләрдә кар ята. Гаскәр унбиш тәүлек буе өскә үрмәли һәм шуннан соң тар, тайгак сукмаклар буйлап аска төшә. Кешеләр, йөк төялгән хайваннар, сугыш филләре упкыннарга тәгәри. Ганнибал үзен дә, сугышчыларын да кызганмыйча алга ашкына. Альпны кичеп чыкканда аның гаскәренең яртысы дияр¬ лек һәлак була. По елгасы үзәненә килеп чыккач, Ганнибал анда яшәүче галларга алар белән түгел, ә Италия халыклары азатлы¬ гы өчен Рим белән сугышырга баруын әйтә. Галл ар үзләрен буй¬ сындырган римлыларны күралмаганнар. Алар Ганнибалга азык- төлек һәм атлар биргәннәр, үзләре дә күпләп аның гаскәренә кушылганнар. Ганнибалның килүе турындагы хәбәрне алган сенат кон¬ сулларга аның алга баруын туктатырга боера. Әмма Ганнибал 228
берничә бәрелештә консул армияләрен тар-мар итә. Борынгы тарихчы: «Ганнибал алҗырлык яки аның кәефе төшәрлек хәл булмады. Ул бе¬ ренче булып сугышка ыргылды һәм соңгы кеше булып яу кырында калды», — дип яза. Римга юл ачыла. Шәһәр халкы куркуга төшә. Ләкин Ганнибал яхшы ныгытылган шәһәрне ала алмаячагын аңлый. Ул илнең көньягына юл ала. Италия халыкларының Римга каршы күтәрелүенә өметләнә. 2. Б.э.к. 216 елда Канна янындагы сугыш. Рим яңа зур гаскәр туплауга ирешә. Аңа яңа сайланган ике консул җитәкчелек итә. Канна шәһәре янында дошманны куып җиткәч, консуллар киң тигезлек күрәләр һәм үзара бәхәсләшеп китәләр. «Биредә сугышабыз, — ди аларның берсе, — безнең пехота Ганнибал¬ ныкына караганда ике тапкыр күбрәк». Икен¬ че консул каршы килә: «Дошман атлылары безнекеннән көчлерәк, ә тигезлек — атлар белән сугышу өчен иң уңайлы урын. Күршедәге кал¬ кулыкларда оборона корсак, куркынычсызрак булачак ». Ганнибалның Альп тауларын кичүе. Ганнибал. Борынгы сын. Ганнибал гаскә¬ ренең сугышчысы. 229
СУГЫШНЫҢ БАШЫ: Римның җәяүле гаскәре һө¬ җүме, Карфагенның атлы гаскәре һөҗүме СУГЫШНЫҢ АХЫРЫ: Римның җәяүле гаскәре тар-мар ителү Рим армиясе ИШ Җәяүле гаскәр Атлы гаскәр Ганнибал армиясе £Z1 Җәяүле гаскәр ^“*3 Атлы гаскәр Канна янындагы сугыш. План. Сугышны шушы тигезлектә үткәрергә те¬ ләгән консул җитәкчелек иткән көндә ул гаскәргә һөҗүмгә әзерләнергә әмер бирә. Пе¬ хота бу юлы өч саф булып түгел, ә гаять зур турыпочмаклык ясап тезелә: иңне иңгә терәп 80 мең легионер баса. Бик зур көч була бу! Римлыларның аз санлы атлылары фланглар¬ га урнаша. Ганнибал легионнарның басымын туктата алмаячагын аңлый. Шуңа күрә ул үзенең 40 меңлек пехотасын дошманга каба¬ рынкы ягы белән баскан ярымай формасында тезә. Иң яхшы көчләр ярымайның кырыйла¬ рына баса, ә уң һәм сул флангларда атлылар урнаша. «Римлыларны бу тигезлеккә китергән өчен аллаларга рәхмәт укыгыз», — ди Ганни¬ бал көрәштәшләренә. Рим легионнары бөтен көчләре белән дошманның үзәгенә ябырыла. Карфаген гаскәренең ярымае эчкә таба бата башлый. «Җиңү!» — дип кычкыралар римлылар. Лә¬ кин җиңүгә ерак була әле. Римлылар өстенә давыл булып Ганнибалның испан, галл һәм Африка җайдаклары ташлана. Рим атлыла- рын алып ташлап, алар пехотаның тылына төшә башлыйлар. Бер үк вакытта Карфаген пехотасының сайланма көчләре дошманның флангларына һөҗүм итә. Рим гаскәре кама¬ лышта кала. Бер өергә кысрыкланган леги¬ онерлар дошман өчен менә дигән мишеньгә әйләнә: аткан һәр дротик, һәр таш дошманга барып тия. Канна янында римлыларның 70 мең кешесе, шул исәптән сугышка каршы бул¬ ган консул да һәлак була. Бөтен Рим үксеп елый. Берәр якын кешесен югалтмаган бер генә гаилә дә калмый. Шуңа да карамастан сенат Ганнибал исеменнән сөйләшүләр башларга тәкъдим белән килгән Карфаген илчесен тыңларга да теләми. Яңа гаскәр туплау турында игълан ителә. 230
Меңләгән римлы, яше-карты туган җирен са¬ клау өчен сафка баса. 3. Сугышның тәмамлануы. Канна янын¬ да җиңелүдән соң, римлылар хәлиткеч бәрелешләрдән качарга тырышалар — сугыш озакка сузыла. Ганнибал өчен мондый сугыш һәлакәткә тиң була, аның гаскәре сирәгәя. Ганнибалның Италия халкына таяну өметләре беренче вакытларда гына аклана. Чөнки ул азат итүче булмый: Карфагенның ялланган су¬ гышчылары барысын да рәттән талыйлар, илне _ г бөлгенлеккә төшерәләр. сын Яшь һәм сәләтле Рим полководецы Сципион дошманның башкаласына һөҗүм итәргә дигән тәкъдим кертә һәм зур гаскәр белән Африкага килә. Италиядә ун¬ биш ел сугышып, бер генә тапкыр да җиңелмәгән Ганнибал до¬ шманнан саклану өчен Карфагенга кайтып китәргә мәҗбүр була. Б.э.к. 202 елда Зама шәһәре янында Ганнибал римлылар белән соңгы тапкыр очраша. Аларның атлы гаскәре көчлерәк була. Ганнибал армиясе тар-мар ителә. Бу Карфагенның бөек полководецы җиңелгән бердәнбер сугыш була. Төзелгән солых буенча Карфаген Африкадан читтәге бөтен биләмәләреннән ваз кичәргә, хәрби флотсыз калырга һәм Рим¬ га зур суммада акча түләргә мәҗбүр була. Римның иң куркыныч көндәшенең куәте сындырыла. Рим Урта диңгезнең көнбатыш яр буйларына хуҗа булып кала. Римлыларның диңгездә беренче җиңүе Карфаген белән сугыш башлагач, римлылар флотсыз җиңүгә ирешә алма- ячакларын аңлаганнар. Италия верфьләрендә балталар тукылдый башлый. Ярга ишкәкләр белән эскәмияләр урнаштыралар. Аларга булачак ишкәкчеләрне утырталар. Командирлар иртәдән кичкә кадәр аларны ишкәкләрне бер үк вакытта күтәрергә һәм төшерергә өйрәтәләр. Бер ел дигәндә флот суга төшерелә. Кораб борыннарына «каргалар» — башлары ыргаклы күчерелмә күперчекләр урнаштыралар. Карфаген флоты дошманга каршы бик кыю китә. Суднолар бер-берсенә якын¬ лашкач, римлылар «каргалар»ын дошман корабларының бортына каптыралар. Рим пехотасы алга ыргыла һәм җиңеп чыга. Римда жиңү хөрмәтенә ростралар — басып алынган корабларның борыннары белән бизәлгән колонна торгызганнар. 231
Рим хәрби корабле. Борынгы рельеф. Үзегезне тикшерегез. 1. Ганнибал нинди максат белән Альп таулары аша кичкән? Ул нәрсәгә өметләнгән? 2. Канна янында Ганнибал ничек җиңүгә ирешкән? 3. Канна янында җиңелгәннән соң сенат ни өчен Ганнибал белән сөйләшүләр алып барудан баш тарткан? 4. Ганнибал белән көрәштә Рим полководецы Сципион нинди планны гамәлгә ашырган? «Римның Карфаген белән икенче сугышы» картасы (кара 228 б.) белән эшләгез. Рим республикасының һәм Карфаген биләмәләренең территориясен тасвирлагыз. Мөһим сугышлар урыннарын табыгыз. Ул сугышларда кем һәм кайчан җиңгән, исегезгә төшерегез. Римлыларның диңгездәге беренче җиңүләре турында хикәя төзегез. Уйлагыз. 1. Ганнибалның берничә тел белүе ни өчен Карфаген армиясе белән җитәкчелек итү өчен аеруча мөһим булган? 2. Мәгълүм булганча, Ганнибал әсирләр язмышын төрлечә хәл иткән: беришләрен богауларга, икенчеләрен иреккә җибәрергә әмер биргән. Бу хәлне ничек аңлатырга мөмкин? § 48. Рим хакимлегенең бөтен Урта диңгез буенда урнашуы Карфагенны җиңгәннән соң, Рим Урта диңгезнең көнчыгыш яр буйларындагы илләрне буйсындыру өчен көрәш башлап җибәрә. Биредә иң зур дәүләтләр — Македония, Сүрия һәм Ми¬ сыр. Римлылар аларны, бер-берсенә каршы котыртып, берәм- берәм тар-мар итәләр. 1. Македониянең җиңелүе. Македония белән сугышка әзер¬ ләнеп, римлылар, үзләрен Элладаны македонлылар изүеннән коткаручылар итеп күрсәтеп, грекларны үз якларына авыштыра¬ лар. Алар Сүрия патшасы Антибхны Македониягә булышмаска күндерәләр. Ул Шәрекъ илләренә Римның нинди куркыныч ту¬ дырганын аңламый һәм Македониягә ярдәм итми. Рим белән сугышта Македония патшасы җиңелә һәм ул Грециядән үз гаскәрләрен чыгарырга тиеш була. Шуның артын¬ 232
нан ук Коринф шәһәре янында үткән спорт уеннарында тарихи вакыйга була. Гаять зур халык төркеме ярышларны карап утыра. Шулва¬ кыт барысын да тынычланырга чакырып быргы уйный һәм, ур¬ тага хәбәрче чыгып: Рим сенаты эллиннарга бәйсезлекләрен кайтарып бирә, дип игълан итә. Җыелган халык арасында та¬ выш һәм шау-шу куба: аптырыйлар, бер-берсеннән сорашалар, хәбәрне кабатлауны таләп итәләр. Тынычлык урнашуга, хәбәрче әйткәннәрен яңадан кабатлый, бик көчле шатлыклы тавыш яңгырый. Бөтен стадион торып баса, барысы да, ярышлар турын¬ да онытып, Рим консулын — Грециянең коткаручысын һәм якла¬ учысын тәбрикләргә ашыга. СЕВЕРНОЕ I МОРЕ \&на Бискайский залив ' «лютеций. л>аро°(Париж) .ВЯНСКИЕ Танаис о. Кореи) Ольвия °, й. < •ДУба " о. Сардиния >агенс р х-^Карфа ге н Херсонес у |рианрпольСине Византий ИКАПЕЙ Ъра о. Сицим фргам Малая Азия ^фины АнтиохияУ 1арта 1РФЯНСКОЕ ЦАРСТВО о. Кипр Карфаген белән сугыш алдыннан Рим республикасы территориясе (б.э.к. 264 ел) Е аАл^ксандрия 1ерусалим Рим яуларының төп \ юнәлешләре Рим республикасының б.э.к. 3 гасыр уртасыннан б.э.к. 31 елга кадәр яулап алулары Траян заманында Рим империясе чикләре (б.э. 2 гасыры башы) Рим империясенә бәйле территорияләр Рим дәүләтенең үсеше. 233
Легион билгесе — өстенә бөркет куелган агач сап. Хәзерге заман рәсеме. План. Карфагенның камалышы һәм һәлакәте. Бу көннәрдә грекларның бик азы гына моның Грециянең азат ителүе түгел, ә хуҗаларның алмашынуы гына икәнен аңлый. 2. Сүрияне тар-мар итү һәм Македония патшалыгының юк ителүе. Тиздән римлылар, Сүрия патшасы Антиохка сугыш игълан итеп, Кече Азиягә бәреп керәләр һәм аның гаскәрен тар-мар итәләр. Сүрия патшалыгы мәңгегә үзенең куәтен югалта. Бу җиңүдән соң Рим сенаты Македонияне буйсындырырга карар кыла. Яңа сугыш башла¬ на. Көчле бәрелештә аның язмышы хәл ителә. Македония сугышчылары үзләренең балала¬ рын һәм хатыннарын яклап батырларча сугы¬ шалар. Фаланганың беренче һөҗүме бик кур¬ кыныч була, сугышларда чәче агарган консул бу канлы бәрелеш турында гомеренең соңгы көннәренә хәтле искә алып сөйли. Римлылар озын сөңгеләрдән кылычлар ярдәмендә коты¬ лырга, яки аларны калканнары белән җиргә бөгәргә, яки ялан куллары белән читкә этәрергә тырышалар. Барысы да бушка була... Римлылар гаскәренең беренче рәтләре юк ителә, ә калган¬ нар лагерьга таба чигенә башлый. Рим консулы нык дулкынланудан өстендәге күлмәген ертып ташлый, легионнарның да рухы төшә. Ләкин фаланга римлылар артыннан куа баш¬ лагач, тигезсез җирдән йөгерү нәтиҗәсендә саф¬ та өзеклекләр килеп чыга. Консул, моннан фай¬ даланып, үз отрядларына дошман сафындагы шушы бушлыкларга үтеп керергә боера. Рим¬ лылар македониялеләр сөңгеләре стенасы арты¬ на чыгалар. Хәзер инде алар фалангага каршы түгел, ә аның аерым өлешләре белән генә сугы¬ шалар, сакланмый торган ян-якларга һәм тылга үтеп керәләр. Бердәм хәрәкәт итә аямаганлык¬ тан, дошманның көче кинәт кенә бетеп китә. Македониялеләр кача башлый. 234
Римлыларның кирмәнне штурмлавы. Хәзерге заман рәсеме. Македония патшалыгы яшәүдән туктый. Рим консулы триумф хокукы ала. Җиңүче полководецның тантаналы рәвештә Римга керүе шулай атала. Триумф (226 биттәге рәсемне карагыз) көннәрендә полководец император (латинча — боеручы, башко- мандующий) дигән мактаулы исемне йөртә. 3. Коринфның һәм Карфагенның җимерелүе. Римлылар, Грецияне «азат иткәннән» соң, үзләрен биредә басып алын¬ ган илдәгечә тоталар. Бу грекларны кулларына корал алырга Ганнибалның үлеме (Борынгы язучы Плутарх хикәясе буенча) Ганнибал исән чакта римлылар тынычлык күрмәгәннәр. Алар аны һәрчак өреп көчәйтергә мөмкин булган утка тиңләгәннәр. Сугышта җиңелгәннән соң, Ганнибалга Карфагенны калдырып китәргә туры килә. Ул, корабльгә утырып, Сүрия патшалыгына кача, анда Антиох патшаның хәрби киңәшчесе була. Ганнибал үзенең яклаучысын Македония белән союз төзергә, Римга каршы бергәләп көрәшергә үгетли. Әмма патша аның акыллы киңәшен тотмый һәм тар-мар ителә. Ганнибал, тормышын саклап, Сириядән китә. Озак ил гизеп йөрүләрдән соң ул Кече Азиядәге бәләкәй бер дәүләт патшасының киңәшчесе була. Озак та үтми римлылар атаклы полководецны үзләренә тотып бирүне таләп итәләр. Ганнибал качмакчы була, ләкин сугышчыларның аның йортын уратып алганнарын күрә. Әсирлеккә төшәргә теләмичә ул: «Үзләре күралмаган картның үлемен берничек тә якынайта алмаган римлыларның иңеннән авыр мәшәкатьне алып ташлыйк», — дип, агу эчә. 235
мәҗбүр итә. Алар үз бәйсезлекләре өчен батырларча сугыша¬ лар, ләкин җиңеләләр. Римлылар баш күтәрүчеләрне рәхимсез җәзалыйлар, аеруча бай сәүдә үзәге булган Коринф шәһәре зур зыян күрә. Сенат карары белән ул нигезенә кадәр җимерелә, ә шәһәр урыны каһәрләнә. Исән калган кешеләрне коллыкка сата¬ лар, сәнгать әсәрләрен Римга алып китәләр. Урта диңгез буеның көнбатыш өлкәләрен басып алганда Рим Карфагенны да онытмый. Аның хәрби көче сындырылган була, ләкин Рим сәүдәгәрләре үзләреннән тәҗрибәлерәк Карфаген сәүдәгәрләренең көндәшлегеннән куркалар. Карт һәм абруй¬ лы сенатор Катон Карфагенда булганда аның гаванендагы корабльләрнең һәм товарларның күплегенә, халкының байлы¬ гына исе китә. Иленә кайткач, ул гөрләп торган бу шәһәрне ту- лысынча җимерергә чакыра башлый. Сенаттагы һәр чыгышын Катон: «Шулай да мин Карфаген җимерелергә тиеш дип уй¬ лыйм», — дигән сүзләр белән тәмамлый. Яңа сугыш башлана. Рим гаскәре Карфагенны камап ала. Бөтен халык каһарманнарча үз шәһәрен яклауга күтәрелә. Ха¬ тын-кызлар, озын чәчләрен кистереп, алардан ату машинала¬ ры өчен арканнар ясыйлар. Ике еллык камалыштан соң, Кар¬ фагенда ачлык һәм авырулар башлангач, римлылар һөҗүмгә Карфаген урамнарындагы сугышлар. Хәзерге заман рәсеме. 236
Римда триумф. Хәзерге заман рәсеме. күчә. Шәһәр алына, талана һәм Коринф белән бер үк елда (б.э.к. 146 ел) яндырыла. Карфаген да мәңгегә каһәрләнеп, җир белән тигезләтелә. Басып алу сугышлары нәтиҗәсендә Рим бөтен Урта диңгез буенда үз хакимлеген урнаштыра. Басып алынган өлкәләр про¬ винцияләр дип атала башлый. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: провинция, триумф, император. Үзегезне тикшерегез. 1. Македония белән сугыш алдыннан римлылар ни рәвешле грекларны үз якларына аудыра алганнар? 2. Эллада шәһәрләренә бәйсезлек кайтуын греклар ничек һәм кайда белгәннәр? Бу бәйсезлек чын булганмы? 3. Македониялеләр белән хәлиткеч сугышта Рим гаскәре төзелешенең өстенлеге нәрсәдә чагылган? «Рим дәүләтенең үсеше» картасы (кара 233 б.) белән эшләгез. Римлыларның Урта диңгез буйларының көнчыгыш яулавын күздән кичерегез. Македонияне җиңүдән соң өч көнлек триумф (Борынгы язучы Плутарх хикәясе буенча) Беренче көнне йөзләрчә арбаларда дошманнан тартып алынган һәйкәлләрне, картиналарны алып киләләр. Аннан соң Македония кораллары төялгән, чистартылган бакыр һәм тимерләр ялтырап торган арбалар күренә. Меңнәрчә кеше көмеш һәм алтын акчалар тутырылган савытлар күтәреп бара. Менә урамнар буйлап быргычылар килгәне күренә. Аннары әсир төшкән патшаның кораллары һәм таҗы салынган патша арбасы күренә. Аның артыннан патшаның балаларын алып баралар. Аларга карап, күп римлыларның күзләренә яшь килә. Балалары артыннан кара киемнән, акылдан язган кыяфәттә патша үзе атлый, һәм, ниһаять, зиннәтле сугыш арбасында җиңүче полководец бара. Ул алтыннан чигелгән җете кызыл тога ябынган, кулына лавр ботагы тоткан. Аның артыннан, җырлый-җырлый, җиңүче гаскәре атлый. 237
Г3| Рәсемнәрне тасвирлагыз: 1. «Кирмәнне штурмлау» (кара 235 б.). Ыргытучы машиналар, ELI таран, тәгәрмәчле манара, штурмлау баскычлары нинди булган? 2. «Карфаген урамнарындагы сугышлар» (кара 236 б.). Сугышучы якларның кайсы сезне җәлеп итә? 3. «Римда триумф» (кара 237 б.). Әгәр дә Борынгы Римда булсагыз, бу күренеш сездә нинди хисләр тудырыр иде? § 49. Борынгы Римда коллык 1. Басып алу — коллыкның төп чыганагы. Теге яки бу илне басып алганда, Рим полководецлары йөз меңнәрчә хәрби әсирне һәм тыныч халыкны коллыкка төшергәннәр. Сугыш беткәннән соң сенат басып алынган илне провинция дип игълан иткән һәм идарә итү өчен наместник билгеләгән. Наместниклар провинцияләрне рәхимсез рәвештә талаганнар. Бөтен рудниклар¬ ны, таш кисү, тоз чыгару урыннарын, иң уңдырышлы җирләрне римлылар үзләренә тартып алганнар. Алар исән калган халыкны авыр салымнар белән изгәннәр, түләмәүчеләрне коллыкка сат¬ каннар. Басып алулар нәтиҗәсендә Рим дәүләтендә бик күп санда арзанлы коллар барлыкка килгән. 2. Җирбиләүче утарында1 коллар. Бай римлылар Ита¬ лиянең төрле урыннарында бер яки еш кына берничә утар¬ га ия булганнар. Биләмәләрдә күбесенчә зәйтүн һәм йөзем үстергәннәр. Игенне аз чәчкәннәр. Италия халкына арзанлы аш¬ лыкны Сицилиядән һәм башка провинцияләрдән китергәннәр. Һәр утарда 15—20 кол эшләгән. Җирбиләүче гадәттә Римда яшәгән, сирәк кенә хуҗалык эшләренең ничек алып барылуы белән танышу, бер үк вакытта шәһәр тормышыннан ял итү, саф һава сулау өчен биләмәләрен урап кайтка- лаган. Утарда бөтен эшләргә дә хуҗа тара¬ фыннан куелган кол-идарәче җитәкчелек иткән. Ул — теләсә нинди һава шартларын¬ да да колларның бер караңгыдан икенче караңгыгача эш ләвен күзәтеп торган. Хәтта озын кышкы кичләрдә, авыл хуҗалыгында эшләр тукталып торганда да, коллар эш¬ сез утырмаган. Алар кәрзин үргәннәр, бау ишкәннәр, көрәк һәм китмән сабы шомарт- Рим кул тегермәне. 1 Утар — бай кешенең җир биләмәсе. 238
Утардагы коллар. Хәзерге заман рәсеме. каннар. «Кол эшләргә яки йокларга гына тиеш», — дигәннәр римлылар. Җирбиләүчеләргә коллар асрау арзанга төшкән: аларны ачлы- туклы тотканнар, ярым ялангач йөрткәннәр. Колларга елына бер тапкыр туника, ике елга бер тапкыр кыска плащ һәм агач баш¬ маклар биргәннәр. Яңасын биргәндә иске киемнәрне кире җыеп алганнар, чүпрәк калдыкларыннан корама юрган теккәннәр. Хуҗа чирләп киткән колыннан котыла алган. Өметсез чирле кол¬ ларны Тибрдагы бер утрауга илтеп, азык-төлексез, караучысыз калдырып киткәннәр. Колларны авыр эш башкарырга каты җәзалап кына мәҗбүр иткәннәр. Кечкенә генә гаеп өчен дә аларны яңаклаганнар, кый- Коллар урам түшиләр. Хәзерге заман рәсеме. 239
наганнар. Аеруча киреләрен таш кисәргә җибәргәннәр, утар¬ да калдырсалар, богауларда тотканнар. Төнлә богауланган кол¬ ларны тәрәзәләре түшәм астында ук булган тирән подвалларга бикләгәннәр. 3. Бай йортларда колларның хәле. Бер генә кол да тотмау хәерчелек билгесе булган. Хәтта ярлылар да хезмәтчеләр тота алган. Байның йорты исә коллар белән тулып торган. Аларның кайберләре кулларына чүпрәк, себерке алып өй җыештырган, икенчеләре хуҗага киенергә булышкан, кырындырган, чәчен рәткә китергән, өченчеләре ашарга пешергән, табын әзерләгән. Җырчылар һәм музыкантлар табын артында хуҗаның кәефен күтәргәннәр. Хуҗабикәнең дә күпсанлы кол хезмәтчеләре бул¬ ган. Бай йортларда укымышлы коллар да яшәгән, алар еш кына милләтләре буенча белән грек булганнар. Хуҗаны кол-табиб дәвалаган, китапханәне китапханәче кол караган, хуҗа әйтеп торып кол-сэркатиптән хат яздырган. Өйдәге колларның хәле утарларда эшләүчеләрнекеннән күпкә җиңелрәк булган. Әмма теләсә нинди кол хокуксыз булган, хуҗаның мөлкәте дип саналган, хуҗа алар белән ни теләсә шуны эшли алган. 4. Амфитеатр аренасында гладиаторлар. Көчле һәм җи¬ тез колларны махсус мәктәпләрдә корал белән сугышырга өйрәткәннәр. Андый колларны гладиаторлар дип йөрткәннәр. Алар бергә-бер чыгып яки отрядка отряд каршы килеп көрә¬ шергә тиеш булганнар. Италиядә һәм провинцияләрдә гладиа¬ тор уеннары өчен махсус биналар — амфитеатрлар төзегәннәр. Тамаша көннәрендә амфитеатр һәрвакыт шыгрым тулы бул¬ ган. Аксөякләр һәм гади халык, байлар һәм ярлылар бу канлы көрәшне бәйрәм кебек көтеп алганнар. «Һөҗүм ит һәм үлгәнче Коллар турында Рим галимнәре Варрон һәм Колумелла Галим Варрбн болай дип әйткән: «Хәзер мин кырларның нинди кораллар белән эшкәртелүе турында сөйлим. Бу коралларның өч төре бар: сөйләшүче — коллар, мөгерәүче — үгезләр, телсез — арба, көрәк, сабаннар». Галим Колумёлла: «Коллар кырларга гаять зур зыян китерәләр. Алар терлекләрне начар көтәләр, җирне начар сөрәләр. Алар җиргә чәчелгән орлыкның бай уңыш бирүе турында кайгыртмыйлар. Алар ашлыкны үзләре дә урлыйлар, башка караклардан да начар саклыйлар. Урак өстендә кол-идарәче амбарга салынган бөртекнең исәбен төгәл язып бармый», — дип яза. 240
Рим амфите¬ атрында. Хәзерге заман рәсеме. сугыш!» — дип кычкырганнар алар каушап калган гладиаторга, аның өстенә алма һәм зәйтүн җимеше калдыкларын ыргытып. Кайчак яраланган, хәлсез сугышчы, коралын ташлап, мәрхәмәт сорап, сул кулын сузган. Әгәр тамашачылар бармакларын өскә күтәрсәләр, бу аның гомерен саклап калуны аңлаткан. Гладиа¬ торны дәвалаганнар һәм яңадан аренага чыгарганнар. Әгәр инде гладиатор тамашачыларга ошамаса, алар, баш бармакларын аска төшереп, бичараны үтерергә кушканнар. Гладиатор су¬ гышларын римлылар башка барлык тамашалардан да өстен күргәннәр. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: утар, амфитеатр, гладиатор. Үзегезне тикшерегез. 1. Римлылар ирексезләрне нинди алымнар белән авыр хезмәт башкарырга мәҗбүр иткәннәр? 2. Байлар йортындагы колларның вазифалары нидән гыйбарәт булган? 3. Нинди вакыйгалардан соң бай римлыларның өйләрендә укымышлы коллар пәйда булган? 1ТЛ «Утардагы коллар» рәсемен (кара 239 б.) тасвирлагыз. Коллар утарда нинди эшләр башкарганнар? Кул тегермәнен, йөзем согын сыгу өчен прессны табыгыз. Фаразлагыз, хуҗа кушуы буенча кол-идарәче хәлсез картка карата нинди чара күрер иде? «Коллар турында Варрон һәм Колумелла» документы (кара 240 б.) белән танышыгыз. 1. Исегезгә төшерегез, Рим галиме Варронга кадәр күпкә элегрәк грек Аристотель коллар хакында нинди фикерләр әйткән (кара 184 б.)? Греция һәм Рим колбиләүчеләренең колның кеше хокукларына ия булуын танымауларын дәлилләгез. 2. Аңлатыгыз, ни өчен, Рим галиме Колумелла күзәтүенчә, коллар җирне начар сөргәннәр һәм терлекләрне начар көткәннәр? 241
Нәтиҗә ясыйбыз • Рим гаскәре нинди сыйфатлары аркасында бөтен Урта диңгез буенда иң куәтле көчкә әверелгән (терәк сүзләр: кораллану, сугышта тезелү, дисциплина, күпьеллык тәҗрибә)? • Ни өчен Римда арзанлы коллар күп булган? Колның ирекле кешедән төп аермасы нидән гыйбарәт? • Сенатның «бүлгәлә һәм хакимлек ит» кагыйдәсе римлыларның дошманнарына карата ничек кулланылган? 13 бүлек ►► Римда гражданнар сугышлары Бүлек белән танышкач, уйлагыз: 1. Нинди сугышлар гражданнар сугы¬ шы дип аталырга мөмкин? 2. Ни өчен борынгы заманда колларның иң зур күтәрелеше Рим Италиясендә булган? Римлылар Урта диңгез буйларында үз хакимлекләрен ур¬ наштыргач, Рим дәүләтенең үзендә яшәүче халыкның төрле төркемнәре арасында дошманлык уты кабына. Дошманлык ко¬ раллы бәрелешләргә китерә, гражданнар сугышы башлана. Аның беренче корбаны Италия игенчеләрен яклап чыгыш ясаган ха¬ лык трибуны Тиберий Гракх була. § 50. Бертуган Гракхларның җир турында кануны 1. Чит җирләргә яулар сугышчы-игенчеләрне бөлдерә. Иген- че-сугышчы озак кына йөреп әйләнеп кайткач, җирләрен чүп үлән каплап китүен, китмән һәм уракларының урлануын, тер¬ лек абзарларының бушап калуын күрә. Хатынын гаепләү гадел¬ сезлек булыр иде — аңа ялгызына хуҗалык итүе авырга туры килгән. Җирен арзан хакка күршесенә сатып, игенче Римга юл тоткан. Игенче өйдә юк чакта байлар аның җирләрен хатыныннан көч белән тартып алган чаклар да булган. Сугыштан кайткач кемгә зарланырга? Бары тик сенатка гына, ләкин анысы да файда¬ 242
сыз: кыерсытучының анда яклар кешесе, ду¬ сты тәгаен бар. Мөлкәтен югалткан ярлылар¬ га бер генә юл кала — Римга. Анда ачлыктан, мохтаҗлыктан интеккән игенче-хәерчеләр та¬ мак туйдырыр өчен акча табып булмасмы дип очраклы эш эзләп йөргәннәр. 2. Тиберий Гракх — ярлыларны яклаучы. Рим каршында үз казанышлары белән мәгълүм, плебей нәселеннән чыккан егетнең исеме шулай була. Бервакыт Тиберий Италия буйлап йөри. Беркайда да ирекле игенчеләр күренмәүгә аның исе китә; җир сөрүчеләр һәм көтүчеләр барысы да чит илләрдән китерелгән коллар була. Тибе¬ рий шомлана, чөнки ул үз хуҗаларына берва¬ кытта да тугры булмаган ирексезләрнең бергә туплануы никадәр куркыныч нәтиҗәләргә китерүен яхшы аңлый. Өстәвенә игенчеләрнең бөлүе Римның хәрби көчен какшата, чөнки армиягә хәерчеләрне алмаганнар. Римга кайт¬ кач, ул халык трибуны вазифасын алу өчен ты¬ рыша. Халык җыеннарында Тиберий бер ке¬ шене дә битараф калдырмый торган чыгышлар ясый: «Хәтта кыргый хайваннарның да өннәре, торыр куышлары була, — ди ул, — ә Рим өчен сугышларда йөргән кешеләрнең һава белән як¬ тылыктан кала бернәрсәләре дә юк!.. Сугышчы¬ ларны дөнья хакимнәре диләр, ләкин аларның Рим сенаты утырышы. Хәзерге заман рәсеме. Сөйләүче оратор. Борынгы Рим сыны. 243
бер түмгәк җирне дә үземнеке дип атарга хаклары юк! Юк! Алар башкалар баесын һәм зиннәткә күмелеп яшәсен өчен сугышалар һәм һәлак булалар!» Тиберийны трибун итеп сайлыйлар. Йорт стеналарына, колон¬ наларга язып, ярлылар аны җирне яңадан бүлдерергә өндиләр. 3. Җир турында канун кабул ителү. Италияне басып алганда буйсындырылган халыклардан тартып алынган җирләрнең бер өлеше Рим дәүләтенең милкенә әверелүен Тиберий яхшы белә. Әмма Рим аксөякләре иң яхшы җирләрне үзләренә эләктерәләр һәм аның белән ни теләсәләр шуны эшлиләр. Б.э.к. 133 елда Ти¬ берий җир турында шундый канун тәкъдим итә: бер гаилә дә мең югердан1 артык дәүләт җиреннән файдаланырга тиеш түгел. Ар¬ тык җирләрне тартып алырга һәм, сатарга рөхсәт ителми тор¬ ган итеп, ярлы гражданнарга өләшергә кирәк. Сенатта Тиберий яклау тапмый. Сенаторлар икенче халык три¬ буны Октавийны Тиберийның бу куркыныч планын өзәргә ко¬ тырталар. Октавий үзе дә зур җир биләмәләренә хуҗа була һәм алар белән килешә. Ул, үзенең вето хокукыннан файдаланып, Халык җыелышында бу канун өчен тавыш бирүне тыя. Шунда Тиберий Җыелышка мөрәҗәгать итә: «Халыкка зыянга эшләүче кеше трибун булып кала аламы?» — дип сорый. Аңа җавап итеп гражданнар Октавийга каршы тавыш бирәләр һәм аны трибун¬ лыктан алып ташлыйлар. Шуннан соң Җыелыш җир турында канун кабул итә. 4. Тиберийның һәлак булуы. Җир бүлү белән Тиберий җи¬ тәкчелек итә, ә аңа энесе Гай Гракх булыша. Байлар ярсып кар¬ шылык күрсәтәләр. Алар, Тиберийны каралтып күрсәтергә теләп, аның максаты ярлыларның хәлен яхшырту түгел, ә дөнья болгатып хакимиятне үз кулына төшерү дигән яла ягалар. Тиберий уйлаган планын ахырынача җиткерү өчен икенче тапкыр сайланырга тели. Сайлаулар җәй уртасында үткәрелә. Тиберий яклылар Җыелышта азрак була: күп игенчеләр кыр¬ да эшләрен ташлап китә алмыйлар. Аның каравы Тиберийга каршылар шуны гына көтеп тора. Алар, мәкерле план корып, Җыелышта тавыш чыгаралар. Тиберийның бер дусты, көчкә генә аның янына килеп: «Саклан, трибун! Янәшәдәге храмда се¬ нат җыелды. Анда синнән үч алырга җыеналар!» — ди. Тиберий, 1 Югер — гектарның чиреге чамасы. 244
Тиберий Гракх үлеме. Хәзерге заман рәсеме. әйләнә-тирәсендәгеләргә үзенә куркыныч янавын белдерергә теләп, куллары белән башын тота. Аның бу хәрәкәтен дошманна¬ ры икенче төрле аңлаталар, Тиберий патша таҗын таләп итә дип кычкыралар. Шундый ялган гаеп белән алар сенатка ашыгалар. Сенаторлар хезмәтчеләре белән шунда ук мәйданга йөгереп чыга¬ лар. Сенаторларга халыкның ихтирамы шулкадәр зур була, алар күренүгә шундук таралып, юл бирәләр. Ә алар туп-туры Тиберий өстенә баралар, аны яклаучыларны эскәмия аяклары белән кый¬ ныйлар. Бу көнне өч йөздән артык римлы ерткычларча кыйнап үте¬ релә. Халык трибуны, Рим кануннары буенча изге һәм кагылгы¬ сыз дип саналган Тиберий Гракх та һәлак була. Төнлә аларның гәүдәләрен Тибрга ташлыйлар. 5. Гай Гракх абыйсының эшен дәвам итә. Тиберийның үлеменнән соң тугыз ел үткәч, аның энесе Гай Гракх трибун итеп сайлана. Ул зур тырышлык белән җирләрне яңадан бүлүне дәвам Рим исемнәре Һәр римлының өч исеме булган. Мәсәлән, Тибёрий Семпрёний Гракх. Беренчесе Тиберий — шәхси исем, икенчесе теге яки бу патриций яки плебей ыруыннан булуын (Тиберий Семпронийлар ыруына караган) күрсәтә. Өченче исем — Гракх — гаилә кушаматы булып торган (ыру берничә гаиләне берләштергән). Шәхси исемнәр күп булмаган, аеруча күп таралганнары: Марк, Публий, Луций, Гай, Тибёрий, Гней. Хатын-кызлар нәсел исемен генә йөрткәннәр. Мәсәлән, Тиберий Гракхның сеңлесе Семпрония исемле булган. Башка хатын-кыз исемнәре — Юлия, Клавдия. Әгәр хуҗа үз колын иреккә җибәрсә, ул аңа үз ыруы исемен биргән. Атаклы Рим комедияләренең авторы Африкадан китерелгән кол була. Таланты өчен иреккә чыгарылгач, аны Терёнций Афр (ягъни африкалы) дип атый башлыйлар. 245
итә. Меңләгән игенче җир ала. Байлар Гайны күралмый башлый. Сенат Римга хәрби отрядлар кертә, шәһәр урамнары тагын канга батырыла. Гракх яклы өч мең кеше һәлак була. Дошманнары ку¬ лына эләгергә теләмичә, Гай үзен-үзе үтерә. Берничә елдан соң җирләрне сатуны тыйган канун бетерелә. Байлар яңадан ярлылардан җир сатып ала башлыйлар. Италия игенчеләренең хәерчеләнүе дәвам итә. Үзегезне тикшерегез. 1. Ни өчен диңгез аръягына яуга йөрүләр Рим игенчеләрен бөлдергән? Җирләрен югалткан гражданнарның алдагы язмышы нинди булган? 2. Игенчеләрнең бөлүе ни өчен Тиберий Гракхны шомландырган? 3. Трибун Тиберий Гракх нинди канун тәкъдим иткән? Сенаторлар ни өчен аны кабул итүгә каршы чыкканнар? 4. Тиберий Гракх ничек һәлак булган? 5. Сезгә Гай Гракх хакында нәрсә мәгълүм? Аның алдагы язмышы ничек булган? Даталар белән эшләгез. Тиберий Гракхның үлеме турында язганда Плутарх болай ди: «Римнан соңгы патшаны куганнан соң бу Римда кан кою белән тәмамланган беренче низаг...» Санап карагыз, Римда гражданнарның бер-берсенә каршы кораллы көрәше ничә ел булмаган? FZJI «Тиберий Гракх үлеме» рәсемен (кара 245 б.) тасвирлагыз. Болай башлагыз: «Тиберий, коты алынып, колонна янында катып калган. Дуслары аны качып котылырга үгетлиләр». Рим исемнәре турында хикәя төзегез. (Дәреслек һәм Интернет ресурслары буенча). § 51. Спартак күтәрелеше Борынгы заманда Италиядә колларның иң зур күтәрелеше б.э.к. 73—71 елларда була. 1. Рим гаскәрләрен беренче тапкыр җиңү. Капуя шәһәрендәге гладиаторлар мәктәбендә фетнә кабына. Аның ба¬ шында Балкан ярымутравының төньягындагы Фракия дигән илдән чыккан кол — Спартак торган. Ул кыю, физик яктан көчле һәм акыллы кеше булган. Спартак гладиатор иптәшләрен качарга чакырган. Ләкин мәктәптән качу мөмкин булмаган: һәрберсен күзәткәннәр, капкалар биктә торган, корал яшерелгән. Шулай да җитмеш тәвәккәл кол, пычаклар белән коралланып, сакчыларга һөҗүм итәләр һәм иреккә чыгалар. Качкыннар шун¬ да ук Капуядан китәләр, Везувий вулканы түбәсендә лагерь кора¬ лар, Спартакны үзләренең башлыклары итеп сайлыйлар. Тирә-юньдәге биләмәләрдән качкан коллар Везувийга җыйнала башлыйлар. Баш күтәрүчеләр саны бик тиз үсә. Кур¬ 246
куга төшкән сенат аларга каршы өч мең кеше¬ лек гаскәр җибәрә. Везувийга бары тик бер тар, текә сукмак буенча гына күтәрелергә мөмкин булган. Римлылар, ачлык колларны таудан төшәргә мәҗбүр итәр дип, көн-төн шушы сук¬ макны каравыллаганнар. Әмма Спартак кыю¬ лыкта тиңдәше булмаган план кора. Коллар, йөзем куакларыннан баскычлар үреп, биек кы¬ ялар буйлап аска төшкәннәр, римлыларның ты¬ лына үтеп, аларны качарга мәҗбүр иткәннәр. 2. Спартак армиясе дәһшәтле көчкә әверелә. Везувий итәгендәге җиңүдән соң фетнә Италиянең көньягын колач¬ лый. Баш күтәрүчеләр һәркайда колларны азат итәләр, утар, шәһәрләрне басып алалар һәм талыйлар. Спартак ягында инде дистәләрчә мең галл, герман, фракияле, грек була. Төрле телләрдә сөйләшүче һәм тәртипкә өйрәтелмәгән кешеләрдән су¬ гышчан армия төзү бурычы тора. Спартак беренче чиратта корал коярга боера. Тимерчелекләрдә чүкеч чыңнары тынып тормый. Гладиаторлар башка колларны сугыш сәнгатенә өйрәтәләр. Баш күтәрүчеләр дошманнарының сугыш тәҗрибәсен үз¬ ләштерәләр. Барысы да римлылардагыча була: ныгытылган ла¬ герь, авыр коралланган җәяүле гаскәр, разведка. Коллар ат Кол муенчагы. Колларның Везу- вийдан төшүе. Хәзерге заман рәсеме. 247
Гладиатор шлемы. көтүләрен кулга төшергәч, атлы гаскәр дә оеша. 3. Баш күтәрүчеләрнең һөҗүмнәре. Сенат, иң авыр сугышка җибәргән ке¬ бек үк, баш күтәрүчеләргә каршы ике консулын берьюлы җибәрә. Спартак римлыларның көчен сындыра алмая¬ чагын аңлый. Ул үз гаскәрен Альп тау¬ лары аша кайтыр юлга алып чыгып китә. Әмма колларның бер өлеше, кур¬ кынычны тиешенчә бәяли аямаган¬ лыктан, Италиядә калырга тели. Баш күтәрүчеләр арасындагы таркаулыктан файдаланып, римлылар Спартактан ае¬ рылган утыз меңлек отрядны тар-мар итәләр. Спартак Альп тауларына таба китә. Консулларның берсе моны белеп, аның юлына каршы төшә, ә икенчесе арттан куа килә. Шунда коллар кинәт артка борылалар һәм куа килүчеләргә бе¬ ренче булып һөҗүм ясыйлар. Юл буйлап сузылган римлылар бу һөҗүмне көтмәгән булалар һәм тар-мар ителәләр. Аннан соң Спартак алга ыргыла һәм башка консулның гаскәрен дә качарга мәҗбүр итә. Баш күтәрүчеләр По елгасы үзәнендә Галлия провинциясе на¬ местнигын җиңүгә дә ирешәләр. Альп аша юл ачык була. Ләкин Спартакның римлылар белән сугышы. Хәзерге заман рәсеме. 248
Спартак җитәкче¬ легендәге коллар күтәрелеше. шунда Спартак планнарын үзгәртә һәм көньякка таба боры¬ ла. Мөгаен, бер-бер артлы җиңүләрдән башлары әйләнгән кол¬ лар Рим белән сугышны дәвам иттерергә уйлаганнардыр. Баш күтәрүчеләрнең гаскәрләре Италияне киредән аркылы чыга¬ лар һәм илне Сицилиядән аерып торучы бугаз янына киләләр. Спартак, Сицилия колларын да восстаниегә күтәреп, бергәләп Римның көчен сындырырга ниятли. Ул бугазда пиратларны оч¬ рата. Алар Сицилиягә барыр өчен алтын хисабына корабларын биреп торырга риза булалар. 4. Коллар тозакта. Ләкин пиратлар колларны алдыйлар: тү¬ ләүне алгач та китеп баралар. Ул арада үзенең зур гаскәре белән төньяктан Рим полководецы Красс килеп җитә. Ул колларны ярымутрауның көньяк читендә бикләп куя. Аның иң тар уры¬ нында диңгездән диңгезгә кадәр тирән чокыр казытып, аны су белән тутырта. Римлылар чокыр артына бүрәнә һәм туфрактан биек һәм нык дивар коралар. Шуннан соң коллар бугаз аша ясал¬ ма саллар һәм балчык мичкәләр ярдәмендә чыкмакчы булалар. Тик җил һәм дулкыннар моңа ирек бирми. Баш күтәрүчеләр тозакка эләгә, азык-төлек бетә. Спартак көрәштәшләрен Красс ныгытмаларын җимерергә чакыра. Кол- 249
Баш күтәргән колларны җәзалау. Хәзерге заман рәсеме. лар һөҗүмгә ташланалар. Алар батырларча сугышалар, ләкин югалтулар да күп була. Спарта армиясенең өчтән бер өлеше генә тозактан котыла ала. 5. Соңгы сугыш. Сенат Красска ярдәмгә провинцияләрдән легионнары белән полководецларны чакыра. Испаниядән — Помпёй, Македониядән Лукулл килә. Рим армияләренең берлә¬ шүеннән куркып, Спартак Красска һөҗүм итә. «Бик каты сугыш булды, — дип яза борынгы тарихчы. — Спартакның ботына кы¬ ска сөңге кадалды. Ул үзенә һөҗүм итүчеләргә каршы тезләнгән килеш, калканы белән сакланып, үзе тирәсендәге күпсанлы су¬ гышчылары белән бергә, һәлак булганчы сугышты». Күтәрелеш рәхимсез рәвештә бастырыла. Качкын коллар ике елдан артык Рим дәүләтенең яшәвенә куркыныч тудырып торалар. Үзегезне тикшерегез. 1. Спартак җитәкчелегендәге фетнә кайда оеша? 2. Баш күтәрүчеләр ничек иреккә чыгалар? 3. Алар ничек беренче җиңүгә ирешәләр? 4. Спартак ничек качак коллардан сугышчан армия оештыра? 5. Баш күтәрүчеләр арасындагы таркаулыктан римлылар ничек файдаланалар? 6. Баш күтәрүчеләр ни өчен Сицилиягә чыга алмыйлар? 7. Спартак ничек һәлак була? Даталар белән эшләгез. Күтәрелеш кайсы гасырда булган? Гасырның беренче ярты¬ сындамы, әллә икенче яртысындамы? ТТЛ «Спартакның римлылар белән сугышы» рәсемен (кара 248 б.) тасвирлагыз. Спартакның куркусызлыгы нәрсәдә чагылган? Римлыларның кораллары һәм байраклары нинди булган? Гладиатор исеменнән: а) Капуядан качу; б) Везувий итәгендә җиңү; в) колларның Красс ныгытмаларын өзеп чыгуы турында хикәяләр төзегез: Уйлагыз. Спартак күтәрелешенең җиңелү сәбәпләре нәрсәдә? 250
◄◄ § 52. Хакимиятнең Цезарь кулында туплануы Исегезгә төшерегез, Карфаген белән сугышлар барган чорда леги¬ онерларның төп массасын кемнәр тәшкил иткән? Кемнәрне хәрби хез¬ мәткә алмаганнар (кара § 46, п.З)? 1. Рим ялланган армия булдыра. Б.э.к. I (1 нче) гасырда ар¬ мия мөлкәтсез гражданнардан төзелә башлый һәм аларга хәрби хезмәт хакы түләнә. Солдатлар теләсә кайсы юмартрак полково¬ децка хезмәт итәргә һәм аңа хакимиятне алырга булышырга әзер торганнар. Спартакны ж,иңгәннән соң хакимият өчен көрәштә төп көндәшләр булып Красс һәм Помпей кала. Алар дошман булалар һәм бер-берсен күралмыйлар. 2. Цезарьның күтәрелүе. Шушы ук елларда Гай Юлий Цёзаръ күтәрелеп чыга. Ул аксөяк нәселдән чыккан акыллы, зирәк, бе¬ лемле һәм тапкыр телле кеше була. Цезарь һәркайда беренче бу¬ лырга омтыла, ләкин аның артык зур байлыгы да, полководец¬ лык даны да, хакимият өчен көрәшерлек гаскәре дә булмый. Аның каравы ул гади халыкның мәхәббәтен казана. Цезарь ба¬ рысы белән дә ягымлы һәм ачык йөзле була, үзенең бөтен акча- Б.э.к. 42 елда Антоний һәм Октавиан республика¬ чыларны җиңгән урын Б.э.к. 31 елда Октавиан флоты Антоний флотын җиңгән урын и Римда гражданнар сугышлары. 251
Помпейның скульп¬ тура портреты. сын меңләгән мөлкәтсез кешене сыйлауга тота. Бервакыт Цезарь көмеш йөгертелгән шлем¬ нар һәм көбә кигән 320 пар көрәшче катна¬ шында гладиаторлар уенын оештыра. Ул күңел түрендә хәерчеләрне дә, аксөякләрне дә бердәй күралмаган. Цезарь, хакимияткә килгән оч¬ ракта хәлләрен яхшыртырга вәгъдә биреп, ярлыларның сенаторларга нәфрәтеннән файда¬ лана гына. Ул Красс белән Помпейны үзара килештерә, аларның икесенең дә ярдәм итәргә ризалыгын ала. Алар аны җитди көндәш булыр дип уйламыйлар, ә аның гади халык арасындагы абруен үз максатларында файдаланырга өметләнәләр. Цезарь консул итеп сайлана. Рим ярлылары, шулай ук Красс һәм Помпей тарафдарлары Цезарь өчен тавыш бирә. Консуллык елы тәмамланганнан соң, Цезарь Галлия провин¬ циясе белән идарә итә башлый. 3. Цезарь гаять зур илне яулап ала. Галлия Альп алды (ягъ¬ ни Альп таулары алдында, По елгасы үзәнендә урнашкан) һәм Альп аръягы дигән ике өлешкә бүленгән. Альп алды Галлиясе күптән инде римлылар тарафыннан яулап алынган булса, Альп аръягы Галлиясенең бер өлеше генә аларга буйсынган. Цезарь ун елга якын Альп аръягы Галлиясендә күпсанлы кабиләләр белән сугыш алып бара. Бу уңдырышлы җирле, тимер, алтынга һәм төзелеш урманнарына бай булган зур ил буйсындырыла һәм Римның провинциясе дип игълан ителә. Галлиядә җиңүләр Цезарьга талантлы полководец даны, ал¬ тын таулар һәм тугрылыклы гаскәр китерә. Солдатлар Цезарь- дан икеләтә хезмәт хакы алалар, аның солдат хезмәтеннән соң җир бирергә вәгъдә итүенә ышаналар. Цезарьның уңышлары көнчелек тудыра. Красс, Галлияне яулап алучының данын узып китәр өчен, Көнчыгышка көчле Парфян патша¬ лыгына каршы сугышка китә. Әмма Крассның гаскәре тар-мар ителә, аның үзен сөйләшүләргә чакыралар һәм шунда үтерәләр. Помпей Цезарьның артык көчәеп китүеннән дә курка. Ул сенатны Цезарьга гаскәрен тара- Цезарьның скульп¬ тура портреты. 252
Галлар юлбашчысы Цезарьга бирелә. Хәзерге заман рәсеме. өлешен үти. ветеранга — тырга һәм, коралсыз килеш кенә, эшләре турында отчет ясар өчен, Римга кайтырга боерырга үгетли. Каршы килгән очракта Цезарь «ватан дошманы» дип аталырга тиеш була. 4. Цезарьның хакимиятне яулап алуы — б.э.к. 49 нчы ел. Сенатның карарын ишетеп, Цезарь Галлияне Италиядән аерып торучы Рубикон елгасы янына килә һәм уйга баткан хәлдә туктап кала һәм кыю итеп: «Жирәбә ташланды!» — дип әйтә. Цезарьның боерыгы белән гаскәр Рубиконны кичеп чыга һәм Римга юл ала. Рим сугышсыз алына: ярлы халык Цезарьны шатланып кар¬ шылый. Помпей, үз тарафдарларыннан гаскәр җыю өчен, Балкан ярымутравына кача. Цезарь аның артыннан китә һәм бу гаскәрне тар-мар итә. Ә Помпей үзе бераздан һәлак була. Цезарь халыкка биргән вәгъдәләренең бер Италиядә һәм провинцияләрдә ул уннарча мең карт солдатларга — җирләр бүлеп бирә. Це¬ зарь тәкъдиме белән Коринф һәм Карфаген шәһәрләре яңадан төзелә, анда күп кенә ярлы¬ лар күчеп утыра. Цезарь үз легионнарына таяна. Сенат аңа го¬ мерлеккә диктатор титулы бирә. Ул чик¬ ләнмәгән властька ия һәм беркем алдында да җавап тотмый торган хаким дип игълан ителә. Халык җыелышында Цезарь лаеклы дип тапкан һәм аңа тугрылыклы кешеләрне генә консул һәм халык трибуны урыннарга сайлыйлар. Цезарь сурәте төшерелгән алтын акча. 253
Республика тарафдарлары суктырган акча. Рим хакименең сурәте акчаларга басыл¬ ган. Аның сыннары дуслары тарафыннан таҗ¬ лар белән бизәлгән. Цезарь патша тәхетен хә¬ терләткән алтын кәнәфидә утырган. 5. Цезарьның һәлакәте. Рим хакиме сенат¬ ка күп кенә үз тарафдарларын керткән. Ләкин сенатта аның чикләнмәгән хакимиятеннән канәгатьсез яшерен дошманнары да булган. Алар диктаторны үтерергә карар кылалар. За¬ говорга Цезарь үзенең дусты дип уйлаган һәм улы кебек күргән яшь сенатор Брут җитәкчелек иткән. Заговорчылар мәкерле эшләрен б.э.к. 44 елның 15 мар¬ тында сенат утырышы вакытында башкарырга булалар. Цезарь иртән, гадәттәгечә, сакчыларсыз гына өеннән чыга. Бервакыт дуслары диктаторга сак булырга, тән сакчылары белән йөрергә киңәш биргәч, Цезарь: «Туктаусыз үлем көтеп яшәгәнче, бер тап¬ кыр үлүең яхшырак», — дип җавап биргән. Цезарь сенатта кайчандыр үз акчасына шушы бинаны төзеткән Помпей һәйкәле алдында торган кәнәфиенә килеп утыра. Заговорчылар Цезарьны уратып алалар һәм аңа нинди¬ дер үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр. Цезарь үтенечне катгый рәвештә кире кага, шунда заговорчыларның берсе аңа арттан хәнҗәр белән кадый. «Син нишлисең, кабахәт!» — дип кычкы¬ ра Цезарь һәм шунда үзен урап алган сенаторларның да киемнәре астыннан кылычларын тартып чыгаруларын күрә. Цезарь корал¬ сыз була. Ул кычкырып әле бер, әле икенче сенаторга борыла, ләкин аны барысы да кылыч белән каршы алалар. Цезарь кулына Рим идарә ителми торган корабльгә охшаган иде (Плутарх хикәясе буенча) Цезарь хакимияткә килер алдыннан Рим белән идарә итү тулысынча таркау хәлдә була. Консул булырга теләгән римлылар, мәйданда үз өстәлләре артына утырып, оятсыз рәвештә халыкны сатып алганнар. Сайлау көннәрендә ярлылар Җыелышка үзләренә акча биргән кеше өчен көрәшергә килгәннәр. Тавыш биреп кенә түгел, ә корал белән дә көрәшергә. Сайлаулар чын мәгънәсендә сугышка әйләнгән — үлүчеләр Һәм яраланучылар да булган. Бервакыт, шундый кораллы бәрелешләр аркасында, консулларны сайлау җиде айга сузылган. Рим, идарәчесез корабль кебек, афәт упкынына чумган. Аек акыллы кешеләр ачыктан-ачык дәүләтне бер кеше хакимлегеннән башка савыктырып булмаячак дип сөйли башлыйлар. 254
Сенатта Цезарьның үтерелүе. Хәзерге заман рәсеме. кылыч тотып янына килүче Брутны күргәч, ачынып: «Син дәме, балам минем!» — дип кычкыра. Цезарь, каршылык күрсәтүдән туктап, Помпей һәйкәле итәгенә идәнгә авып төшә. Ьәйкәл төбе канга бата һәм дошманыннан үч алу өчен Помпей гүя үзе килгән кебек тоела. Брут сенаторларга нотык белән мөрәҗәгать итмәкче була, әмма бина бушап калган: заговорчылардан кала, барысы да кур¬ кып таралышкан була. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: ветеран, диктатор. Үзегезне тикшерегез. 1. Б.э.к. I (1 нче) гасырда кемнәр Рим армиясенә алынган? 2. Цезарь ни рәвешле гади халыкның мәхәббәтен казануга ирешкән? Бу мәхәббәтне ул ничек файдаланырга ниятләгән? 3. Цезарьның күтәрелүендә Галлияне яулау нинди роль уйнаган? 4. Дошманнарын җиңгәннән соң Цезарь нинди хакимияттән файдалана башлаган? Даталар белән эшләгез. Санагыз, республика урнаштырылганнан алып Цезарьның Римда хакимият яулавына кадәр ничә ел узган? «Сенатта Цезарьның үтерелүе» рәсемен (кара 255 б.) тасвирлагыз. Заговорчылар кемнәр булган? Алар кем хакимиятен торгызырга теләгәннәр? Уйлагыз. Безнең сөйләмебездә «Рубиконны кичү», «Син дәме, Брут!» дигән канатлы гыйбарәләр яши. Алар нинди вакыйгалар белән бәйле? Документ — Плутархның идарә ителми торган корабльгә охшаш Рим турындагы хикәясе (кара 254 б.) белән танышыгыз. Нинди кешеләр консул булганнар? Алар ил иминлеген кайгыртканмы? 255
§ 53. Империя урнашу ◄◄ Исегезгә төшерегез, республика заманында кем һәм нинди срокка мактаулы «император» исемен алган (кара § 48, п.2)? Октавиан Август чорыннан бу сүзнең мәгънәсе ничек үзгәргән? 1. Республика тарафдарларының җиңелүе. Халык ярсуын¬ нан куркып, Цезарьны үтерүчеләр Римнан Балкан ярымутравы¬ на качып китәләр. Алар республика идарәсен кире кайтару өчен көрәшкә гаскәр туплый башлыйлар. Цезарь үлгәннән соң солдатларга һәм халыкка иң зур йогынты ясаучы дип консул Марк Антоний санала. Ул Цезарьның дусты һәм көрәштәше була. Бу көннәрдә Римда тагын бер кеше — унси¬ гез яшьлек Октавиан таныла. Ул Цезарьның яраткан сеңлесенең оныгы, ябык һәм авыру бер егет була. Ул, ашыгып, үзе белем Гаскәр алдында нотык тоткан Октавиан сыны. алган Балкан ярымутравыннан кайта. Октавиан Цезарьның үз васыятендә аны уллыкка алуын һәм бай мөлкәтенең төп варисы итеп калдыруын белә. нАнтоний һәм Октавиан шунда ук бер-берсен күрәлмый баш¬ лыйлар. Антоний башта Октавианны бәяләп бетерми: ничек инде чирләшкә малай оста полководец белән ярыша алсын! Әмма Октавиан, яшь булуына карамастан, бик акыллы, зирәк һәм хәйләкәр булып чыга, өстәвенә легионнар Октавианга буйсы¬ нырга әзер торалар. Антонийга республика тарафдарлары белән көрәшү өчен Октавиан белән союзга керергә туры килә. Антоний һәм Октавиан гаскәрләре Македо¬ ниядә республикачыларны тар-мар итәләр. Брут үз-үзен үтерә. Җиңүчеләр хакимлекне үзара бүлешәләр: Октавиан Көнбатыш белән идарә итүне үз өстенә ала һәм Римда кала, Ан¬ тоний көнчыгыш провинцияләр өстеннән ха¬ кимлек итә башлый../ 2. Антоний белән Октавианның үзләре генә хакимлек итүләре өчен көрәше. Ан- тонийның язмышында Мисыр патшабикәсе --Клеопатра зур роль уйный. Антоний аны үзе яшәгән Кече Азиягә сөйләшүләргә чакыра. Рим гаскәрләренең Мисырга басып керүеннән 256
куркып, Клеопатра юлга чыга. Ул җете кы¬ зыл җилкәнле, койрык өлеше алтынланган һәм ишкәкләренә көмеш йөгертелгән зиннәтле корабльдә килә. Клеопатра матур, белемле, акыллы хатын була, күп телләрдә сәйләшә. Ан¬ тоний бу хатынга гашыйк була һәм аңа өйләнә. Ул Мисыр башкаласы Александриягә күчеп килә, шунда яшәп, көнчыгыш биләмәләр белән идарә итә һәм Октавиан белән котылгысыз су¬ гышка әзерләнә. Шул ук вакытта Октавиан римлыларны үзе¬ нең көндәшенә каршы котырта. Ул Антоний Рим полководецы буларак үз бурычларын оныт¬ ты, аны чит ил патшасы сихерләде, ул аңа һәм аның балаларына Рим җирләрен үз мөлкәте ке¬ бек бүләк итә, ди. Эш ачыктан-ачык сугышка таба бара. Б.э.к. 31 елда Антоний һәм Октавиан флот¬ лары Балкан ярымутравының көнбатыш ярла¬ ры буендагы Акций борыны янында очрашалар. Сугыш кызган чакта Клеопатра Мисыр флотына сугыштан чыгарга боерык бирә. Антоний ярат¬ кан хатынының хыянәтенә ышана алмый. Ул үзе өчен сугышучы һәм үлемгә баручы сугыш¬ чыларын калдырып, тизйөрешле корабка уты¬ ра һәм Клеопатра артыннан китә. Полководец- Мисыр патшабикәсе Клеопатраның скультура порт¬ реты. Рим китаплары һәм аларны саклау өчен кап. Бай Меценат һәм шагыйрь Гораций Октавиан Августның дусты бай Меценат шагыйрьләргә ярдәм иткән. Горёций иң атаклы шагыйрьләрнең берсе булган. Меценат аңа бөтен көчен иҗатка сарыф итсен өчен кечерәк бер утар бүләк иткән. Меценат исеме киң мәгънә алган. Безнең көннәрдә шагыйрьләргә, рәссам, артистларга ярдәм итүче кешене шулай атыйлар. Гораций үз шигырьләрендә болай яза: Һәйкәл салдым. Ул мәңгелек, Хәтта пирамидалардан яшәр узып, Җимерә алмас аны яңгырлар да, Җил-давыллар тимәс. Аны озын еллар хәтта куркыта алмас. Юк, мин үлмәм! Калырмын һәйкәл булып, Күмә алмас килер чорлар да... 257
Преторианнар — император сакчылары. Цицерон. Борынгы бюст. сыз калган гаскәр җиңелә. Бу хакта Антоний инде Мисырга килгәч белә. Дошманнар кулына эләкмәс өчен, ул үз кылычына ташлана. Рим гаскәрләре Мисырны басып ала. Октавианның триумф вакытында Клеопатраны Рим урамнары буйлап йөртергә теләве турында сөйлиләр. Ул үлемне хурлыктан өстен күрә: ту¬ грылыклы хезмәтчесе аның римлылар саклый торган сараена агулы елан яшерелгән җиләкле кәрзин алып килә. Сарайга кергән Октавиан солдатлары патшабикәне үле килеш табалар. Мисыр Рим провинциясенә әверелә. 3. Октавиан Август хакимлеге (б.э.к. 30 ел — б.э. 14 елы). Октавиан Италиядә һәм аның провинцияләрендә гражданнар сугышы тәмамлану һәм тынычлык урнашу турында игълан итә. Римлылар бер-берсен үтерүдән тук¬ тыйлар. Сенат Октавианга Август (латинча — изге) дигән мактаулы исем бирә, һәм ул аның исеменә кушып әйтелә башлый. Октавиан Августның диктатор дип атала¬ сы килми, ләкин чынлыкта ул чикләнмәгән хакимияткә ия була. Ул һәрвакыт император дигән исем йөртә һәм барлык Рим гаскәрләре белән җитәкчелек итә. Октавиан Август үлгәнче халык трибуны, баш каһин була һәм күп тап- Оратор Цицеронның үлеме Атаклы оратор Цицербн судта провинцияләрнең комсыз наместникларын фаш иткән нотыклары, шулай ук республиканы яклап чыгыш ясаулары белән дан казана. Цезарь үтерелгәннән соң Цицерон Антонийны республиканың төп дошманы дип саный (Октавианны куркыныч дип тапмый). Цицерон Антонийга каршы кискен нотыклар белән чыгыш ясый. Антоний таләбе буенча Цицерон законнан тыш шәхес дип игълан ителә — аны теләсә кем үтерә ала. Оратор кая яшеренергә дә белми. Тугры коллары аны күтәреп аулак сукмаклардан диңгез буена алып төшәләр. Ләкин хыянәтче аның кайда икәнлеген сугышчыларга әйтә. Отряд аны куып җитә. Цицерон үтерелә. Ораторның өзелгән башын Римга Антонийга җибәрәләр. 258
кырлар консул итеп сайлана. Күп провинцияләр белән идарә итү аның кулында була. Октавиан Август беркайчан да Цезарь язмы¬ шы турында онытмый. Ул шәхси сакчылар тот¬ кан. Бу солдатлар преторианнар дип аталган. Аларның отрядлары Римда һәм Италиянең баш¬ ка шәһәрләрендә урнашкан. Алар императорны саклап кына калмаганнар, ә аңа каршы заговор оештырырга мөмкин булган кешеләр артыннан да күзәткәннәр. Октавиан бик сакчыл кеше булган. Беркай¬ чан да тән сакчыларыннан башка йөрмәгән, Римга һәрвакытта да төнлә генә керә торган булган. Тантаналы каршылаулар оештырып, кешеләрне борчыйсым килми, дигән ул. Ә чын¬ лыкта халык күп җыелган җирдә үзенә һөҗүм итүләре җиңелрәк дип курыккандыр, мөгаен. Октавиан Август вакытыннан башлап Рим дәүләтен империя дип атап йөртә башлаган¬ нар, чөнки анда берсен-берсе алмаштырган императорлар ялгыз идарә иткәннәр. Шагыйрь Вергилий. Борынгы сурәт буенча ясалган рәсем. Вергйлийның «Энеида» поэмасы Октавианның теләге буенча Римның иң яхшы шагыйрьләре аны данларга тиеш булган. Шуларның берсе Вергилий, Гомерга охшатып, аның хакында «Энеида» поэмасын язган. Поэманың герое троялы Эней Афродита (римлылар аны Венера дип атаганнар) алиһәнең улы була. Поэмада аның улы Энейга янгын чолгап алган Троядан чыгарга ярдәм итүе хакында сөйләнә. Озын юллар үтеп, Эней Италиягә барып чыга. Аның ерак туганы Ромул Римга нигез салган. Цезарь белән Октавиан Энейны бабалары һәм үзләренең нәсел башы Венерага (Афродита) барып тоташа дип санаганнар. «Энеида»да Вергилий башка халыклар турында, алардан оста сынчылар, телчеләр, акыл ияләре чыгарга мөмкин, ләкин дөнья белән римлылар гына идарә итәргә тиеш, дип язган. «Рим кешесе! Син халыклар белән идарә итәргә — буйсынганнарга рәхимле булырга һәм тәкәбберләрне сугыш белән буйсындырырга өйрән!» — дигән. 259
Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: преторианнар, империя. Үзегезне тикшерегез. 1. Антоний һәм Октавиан нинди максат белән үзара союз төзиләр? 2. Республикачыларны җиңгәннән соң Антоний һәм Октавиан хакимиятне ничек бүлешәләр? 3. Антонийның Акций борыны янында җиңелүенә Клеопатра нинди роль уйный? 4. Антонийны җиңгәннән соң Октавиан Римда нинди вазифалар били? 5. Меценат, Гораций, Вергилий исемнәрен кемнәр йөрткән? Бу римлылар кайсы яклары белән танылганнар? Даталар белән эшләгез. Исәпләп чыгарыгыз, Октавиан Август ничә ел хакимлек иткән? Ни өчен ул озак хакимлек итә алган, Цезарь кебек үтерелмәгән? Нәтиҗә ясыйбыз • Ни өчен Помпей һәм Цезарь заманында легионерлар теләсә кайсы юмарт полководецка хезмәт итәргә, ул күрсәткән дош¬ манга каршы сугышырга әзер булганнар? • Антонийны җиңгәч, Октавиан Август әйткәнчә, гражданнар сугышыннан соң Римда «республика торгызылган»мы? 14 бүлек ►► I Безнең эраның беренче гасырларында Рим империясе Бүлек белән танышкач, уйлагыз: 1. Христиан дине ярлыларны һәм колларны нәрсә белән җәлеп иткән? 2. Бүгенге кешеләр өчен Иисус вәгазенең әһәмияте нидә? 3. Ярлыларның «икмәк һәм тамаша» таләбе сездә ихтирам уятамы? Август идарә иткән чорда төзелгән империя берничә гасыр яши. Ул гаять зур державага әверелә. Римлыларның биләмәләре көнбатышта Атлантик океаннан алып көнчыгышта Елгаара өлкәгә, көньякта Мисырдан төньякта Британия утрауларына кадәр мәйданны үз эченә ала. Урта диңгез римлылар өчен үзенә күрә бер эчке күл ролен үти. Римлыларның империя чикләрен тагын да киңәйтергә омты¬ луы күрше патшалыкларның һәм кабиләләрнең көчле каршылы¬ гына очрый. 260
§ 54. Рим империясе күршеләре 1. Парфия белән солых төзелү. Көчле Парфян патшалыгы империянең көнчыгыш күршесе булып тора. Римлы¬ лар берничә тапкыр аның җирләрен ба¬ сып алырга омтылып карыйлар. Ләкин парфяннар кыю һәм талантлы сугыш¬ чылар була. Хәтерегездәдер, парфяннар белән сугышта Рим полководецы Красс һәлак була. Аның белән бергә егерме мең сугышчы да башын сала. Күп тә үтми, парфяннар тагын бер тапкыр римлылар өстеннән җиңүгә ирешәләр. Парфян пат¬ Октавиан Августның Юпитер алла образындагы сыны. шалыгында меңләгән легионер әсирлек михнәтләрен кичерә. Император Август, Көнчыгышта ба¬ сып алу сәясәте алып барудан баш тар- тын, парфяннар белән сөйләшүләр башларга карар кыла. Ьәм, ниһаять, Римда шатлыклы хәбәр тарала: килешү билге¬ се итеп Парфян патшасы Рим легионнарының заманында кул¬ га төшерелгән байракларын кире кайтарган. Әсирлеккә төшкән легионерларның да исән калганнары өйләренә әйләнеп кайткан. Шуннан соң Рим белән Парфия арасында озак еллар буе сугыш¬ лар кабынмаган. Ләкин империянең барлык чикләрендә дә ты¬ ныч булмаган. Император Римындагы форум. Хәзерге заман рәсеме. 261
Парфян патшасы сурәте төшерелгән көмеш акча. IMP САШМ DIVI MKVA-IT WMERM PMIC мит МАшда хи wviimx »•₽ ’.'iAM-A-StHRWU Рим юллары буендагы багана. 'LXX1X 2. Рим гаскәрләренең Германиядә тар-мар ителүе. Август әмере белән Рим легионнары Рейн елгасын кичеп чыгалар. Алар римлылар гомуми исем белән германнар дип атап йөрткән җирле кабиләләрне үзләренә буйсындыралар. Әмма басып алучылар Рейнның аръягында озак хакимлек итә алмыйлар. Германнар римлылар¬ га буйсынган кыяфәт кенә чыгаралар, ә чын¬ лыкта яшертен генә баш күтәрергә әзерләнәләр. Алар белән акыллы һәм батыр Армйний исемле егет җитәкчелек итә. Ул германнарны дошман¬ ны җиңәргә мөмкин дип ышандыра. Легионнар белән командалык итүче Вар үзен бик ваемсыз тота. Ул һич тә һөҗүм итәрләр дип уйламый. Бервакыт аның гаскәре ил буйлап күченгәндә, бик куе Тевтобург урманы эчендә кала. Көтмәгәндә римлылар өстенә төрле яктан гер¬ маннар ташлана. Сугыш берничә көнгә сузыла, өч легион тулысынча юк ителә. Вар, әсирлеккә төшүдән куркып, үз-үзен үтерә. Август бу афәт хакында ишеткәч, төшен¬ келеккә бирелә. Борынгы тарихчылар сөйлә¬ гәнчә, ул кайгыдан берничә ай буе кырынмый һәм чәчен алдырмый; гаҗиз булып: «Вар, леги¬ оннарны кайтар!» — дип кычкыра. Бу җиңелү көне Римда ел саен матәм көне итеп билгеләп үтелә. Шул вакыттан башлап германнар импе¬ риянең ин куркыныч дошманнарына әвере¬ ләләр. 3. Германнар ничек яшәгәннәр. Бу хакта без Рим язучыларының китапларыннан укып Рим империясендә юллар * Римлылар бөтен империя буйлап Римны аның иң ерак почмаклары белән тоташтырган юллар салганнар. Юллар таш плитәләр белән түшәлгән. Юл буйларында, билгеле бер ара калдырып, кунып чыгарга һәм атлар яки үгезләр җигелгән олаулар алырга мөмкин булган станцияләр төзелгән. Бу юллардан легионнар үткән, почта һәм товар ташыганнар. Рим юллары шулкадәр нык итеп төзелгән, хәтта хәзер дә алардан файдаланалар. 262
Римлыларның авылны яулавы. Борынгы рельеф буенча. беләбез. Германнар терлек үрчеткәннәр, иген иккәннәр. Җитен, арпа һәм бодай үстергәннәр, ләкин йөзем куаклары һәм бакчалары булма¬ ган. Алар урманда яшәп, сунарчылык белән шөгыльләнгәннәр. Күршеләренә, бигрәк тә рим¬ лыларга, әледән-әле һөҗүм итеп торганнар. Ьәр кабилә үзенә юлбашчыны болай сай¬ лаган. Ике-өч көн буе гомуми җыен була тор¬ ган урынга төрле авыллардан кабилә ирләре җыйналган. Алар урманнар аша, сазлыкларны әйләнеп үтеп килгәннәр. Җыелышта иң атак¬ лы гаиләләрдән чыккан аеруча кыю ирләрне генә сайлаганнар. Җыендагылар күңелләренә хуш килмәгәннәрне хупламауларын белде¬ реп кычкырып каршы алганнар. Юлбашчы итеп күрергә теләгән кешене корал тавышы яңгыратып сәламләгәннәр. Җыелышта авыр җинаятьләр өчен хөкем иткәннәр. Сугыш кырыннан качкан куркаклар¬ ны агачларга асканнар, ә хыянәтчеләрне саз¬ лыкка батырганнар. Башка халыклар кебек үк, германнар да таби¬ гать күренешләрен илаһилаштырганнар. Алар күк буйлап арбада дөбердәп чабучы яшен алла¬ сы Донарга ышанганнар. Аның уттай кызгылт сакалы болытлар арасыннан күренгәндә, яшен Герман сугышчысы. Хәзерге заман рәсеме. 263
Герман хатын-кызы улы белән. Хәзерге заман рәсеме. Славяннарның кораллары. Археологлар тарафыннан табылган. ялтырый. Алла үзенең авыр чүкечен ыргыткан¬ да — күк күкри. Күк буйлап дөмбердәп уза да, чүкече алла кулына кире кайта. 4. Славяннарның бабалары турында ниләр мәгълүм. Германнардан көнчыгыштарак Евро¬ паның киң мәйданнарында славян халык¬ ларының (шул исәптән русларның, укра¬ иннарның, белорусларның) бабалары яшәгән. Рим язучылары бу кабиләләрне венёдлар дип атаганнар. Венедлар империя чикләреннән шак¬ тый еракта яшәгәнлектән, римлылар аларның тормышын аз белгәннәр. Шунлыктан борынгы язучыларның славяннарның бабалары хакында¬ гы язмалары да тулы түгел. Археологик казыл¬ малар күбрәк мәгълүмат бирә. Славяннарның бабалары нигездә урманнар¬ да яшәгәннәр, җир асты өйләре, йортлар аларга торак хезмәтен үтәгән. Германнар кебек алар да игенчелек, терлекчелек һәм сунарчылык белән шөгыльләнгәннәр. Тимерчелек, корал ясау ке¬ бек һөнәрләре дә булган. Славяннарның бабала¬ ры кояш, яшенле күк аллаларына һәм башкала¬ рына табынган. Безнең эраның беренче гасырларында славян кабиләләре көньякка таба хәрәкәт иткәннәр, акрынлап яңа җирләрне һәм өл¬ кәләрне үзләштергәннәр. Ниһаять алар импе¬ рия чикләренә якынлашканнар. Үзегезне тикшерегез. 1. Октавиан Август һәм парфяннар арасындагы төзелгән килешүнең шартлары нинди? 2. Тевтобург урманында нинди вакыйга булган? 3. Безнең эраның беренче гасырларында германнар ничек яшәгәннәр? 4. Римлылар кемнәрне венедлар дип атаганнар? Алар кайда яшәгән? «Рим дәүләтенең үсеш» картасы (кара 233 б.) белән эшләгез. Рим империясенең б.э. II (2 нче) гасырындагы чикләрен табыгыз. Сезгә мәгълүм нинди халыклар һәм илләр Рим хакимлеге астында булган? Рим-парфян һәм Рим-герман чикләрен табыгыз. « «Римлыларның авылны яулавы» рәсемен (кара 263 б.) 13 f тасвирлагыз. Римлылар коралсыз кешеләргә карата үзләрен ничек тоталар? 264
§ 55. Император Нерон хакимлек иткәндә Рим 1. Императорлар үзләрен алла дип игълан итәләр. Октавиан Августтан соң идарә иткән императорлар мөмкин булган барлык ысуллар белән үз хакимлекләрен ныгытырга омтылалар. Алар Халык җыелышын чакыруны туктаталар. Рим дәүләтенең бөтен кешеләреннән дә импера¬ торларга аллаларга табынган кебек табынуны таләп итәләр. Яңа аллаларга храмнар төзиләр һәм сыннар куялар. Б.э. 1(1 нче) гасырында императорлар арасында Нерон аеруча явызлы¬ гы белән таныла. 2. Император тәхетендә — актер. Нерон үзен бөек шагыйрь, җырчы һәм актер дип исәпләгән. Ул театрда үзенең шигырьләрен укы¬ ган, грек трагедияләре геройлары рольләрен башкарган. Римлылар бу тамашаларны карарга тиеш булганнар. Гаять зур держава хакименең театр сәх¬ нәсендә пәйда булуы шулкадәр сәер тоелган ки, еш кына көлке хәлләргә кадәр барып җиткән. Бервакыт, Нерон Геракл ролен башкарганда, аны тимер чылбырлар белән богаулаганнарын күреп, каравылда торучы яңа алынган тән сак- Император Нерон. Борынгы сынның башы. Император тарафыннан иреккә җибәрелүчеләр Римда граждан тарафыннан иреккә җибәрелгән кол граждан хокуклары ала. Императорлар үзләре ихтыярына җибәрелгән колларга сенаторларга караганда күбрәк ышанганнар. Аларга игелекләр кылганнар, мөһим урыннарга билгеләп куйганнар. Мәсәлән, иреккә җибәрелгән Паллёнт император Клавдийның иң якын ярдәмчесе була. Ул казнаны алып барган Һәм шундый йогынтыга ия булган ки, сенат аңа бик күп акчалар бүләк иткән, җитмәсә, тыйнаклыгы өчен мактаган да. Паллант үзенә мифик грек патшаларыннан килеп чыккан ата-ана уйлап тапкан. Аның шулай ук иреккә җибәрелгән бертуганын император Иерусалим шәһәре булган Иудёя өлкәсенең хакиме итеп билгеләп куйган. Ул монда талау һәм басып алуга юл куйган, чөнки юлбасарлар табышларын аның белән дә бүлешкән. Хакимияткә Клавдийның уллыкка алган кешесе — Нерон килгәч, Паллант аның башбаштаклыкларын да хуплаган, ләкин император Паллантны фетнә әзерләүдә гаепләгән һәм җәзалап үтерткән, ә үзен яңа иреккә җибәрелүчеләр белән чолгап алган. 265
Сенека. Борынгы бюст. чысы императорны «коткарырга» дип сәхнәгә ташланган. Неронның чыгышлары вакытында тамаша¬ чыларның үз-үзен тотышын, аларның импера¬ тор уеныннан канәгатьме, юкмы икәнен прето- рианнар һәм дистәләрчә шымчылар күзәткән. «Аларның әләкләре буенча гади кешеләрне шунда ук үлемгә хөкем иткәннәр, ә аксөякләргә императорның нәфрәте төшкән», — дип язган Рим тарихчысы Тацит. Шундый нәфрәткә та¬ маша барганда йоклап киткән зур гына хәрби башлык юлыккан. Император аны ерак бер шәһәрчеккә сөргән. Нерон еш кына үзе шикелле үк кабахәт дуслары белән төннәрен талаучылар башлыгы роленә кергән, бу юлы инде ул театрда түгел, ә шәһәр урамнарында кеше талап йөргән. Алар соңарып өйләренә кайтучы сенаторларга һөҗүм иткәннәр, алар¬ ны кыйнап, акчаларын һәм зиннәтле әйберләрен талаганнар. Корбаннар каршылык күрсәтергә батырчылык итмәгән. Мондый һөҗүмнәр тупас күңел ачу гына түгел, ә кешеләрне мыскыл итү һәм куркытып торуның бер ысулы булган. 3. Йөзләрчә колны җәзалап үтерү. Неронның рәхимсезле- геннән барысы да — сенаторлардан алып колларга кадәр га¬ зап чиккән. Бервакыт бай римлыны үзенең колы үтергән. Канун буенча гаепле кеше генә түгел, ә үтерелгән хуҗа йортын¬ дагы барлык коллар да үләргә тиеш булган. Ә йортта дүрт йөз кол. Күп кенә римлылар бу кырыс канунга каршы чыкканнар. Нерон һәм Сенека Колларның хәленә кергән кеше атаклы галим Сенека була. Ул: «Барлык кешеләр кебек үк коллар күңеленә дә, аларның хәле нинди булуга карамастан, горурлык, намус, куркусызлык, киң күңеллелек сыйфатларының башлангычлары салынган», — дип раслаган. Сенека кешеләр бәлагә тарганда ныклык күрсәтергә тиешләр дип өйрәткән. Кайчандыр Сенека яшь Неронның тәрбиячесе булган, әмма кешеләр өстеннән чикләнмәгән хакимлекнең тәмен татыган Нерон үз укытучысы белән санлашмый башлаган. Нерон Сенеканы үзенә каршы заговорда катнашуда гаепләгән һәм үз-үзенә кул салырга боерган. Сенека якыннары һәм дуслары белән тыныч кына саубуллашкан. «Канечкеч Неронны кем белми, — дигән ул, — шулкадәр үлемнәрдән соң аңа үз тәрбиячесен һәм остазын гына үтерергә кала!» Сенека, Неронның әмерен үтәп, үзенең кан тамырларын кискән. 266
Җәза булырга тиешле көнне бик зур халык төркеме бер гаепсез кешеләрне, картлар, хатын-кызлар һәм балаларны азат итүне таләп иткән. Әмма Нерон үз сүзеннән кайтмаган: гаскәрләргә ха¬ лыкны кысрыкларга, хөкем буласы урын янына киртә ясап ба¬ сарга боерган. Бөтен коллар да үтерелгән. 4. Римда янгын. Нерон вакытында Римга зур бәла килә: шәһәрнең зур өлешен биләп алган янгын чыга. Тар урамнар¬ да утка каршы көрәшүе бик кыен була. Янучылар төркемләп Римнан чыгып качалар. Күп кенә биналар юкка чыга. Римга ут төртүдә халык императорны гаепли. Нерон янгын вакытында са¬ рай манарасында ярсыган ялкын телләрен күзәтеп басып торган һәм Трояның һәлакәте турында җыр чыгарган, дип сөйләгәннәр. Күпләр аны, янган шәһәр урынына яңа шәһәр салдырып, аны үз исеме белән атап, үзен данларга тели, дип уйлаганнар. Не¬ рон, бу сүзләрне юкка чыгару өчен, «гаепле» кешеләрне табар¬ га карар кыла. Ул янгын чыгаруда үзләрен христианнар дип атаган, нигездә коллар һәм ярлылардан торган бер төркем ке¬ шене гаепләп чыга. Алар Рим аллаларына табынмаганнар, императорларның һәйкәлләренә баш имәгәннәр, коткаручы алла Иисус Христоска ышанганнар. Нерон аларга карата халык нәфрәтен уятуга өметләнгән. Ул аларны каты газаплауларга һәм җәзага тартырга боерган. Аларны хачларга кадаклаганнар, кыр¬ гый хайваннар тиресенә киендереп, этләрдән талатканнар. Ләкин император үз максатына ирешә алмаган, җәзалауның шундый кансызлык белән башкарылуы бу кешеләргә карата халыкта кызгану хисләре уяткан. Нерон заманында христианнарны җәзалау. Хәзерге заман рәсеме. 267
Беренче христианнарның җыелышы. Нерон хакимлегенең соңгы елларында гаскәрләр арасында аңа каршы баш күтәрүләр башланган. Барысының да императордан гайрәте чиккән, аны хәтта преторианнар да ташлаган. Дошман¬ нар кулына эләгергә теләмичә, ул хезмәтчесенә үзен хәнҗәр белән кадап үтерергә боерган. Нерон соңгы сүзләре итеп: «Нинди бөек артист һәлак була!» — дигән. Үзегезне тикшерегез. 1. Нерон чыгышлары вакытында театрга бару тамашачыларга нинди куркыныч тудырган? 2. Нерон әмере буенча бернинди гаепләре булмаган дүрт йөз кол ни өчен һәм нинди шартларда үтерелгән? 3. Нинди максатлар белән, күпләр уйлаганча, Нерон Римга ут төрткән? 4. Нерон кемнәрне ут төртүчеләр дип белдергән? Ул кешеләрне нинди җәзаларга дучар иткән? Э «Нерон заманында христианнарны җәзалау» рәсемен (кара 267 б.) тасвирлагыз. Ул кешеләр кем әмере белән амфитеатр аренасына китерелгән? Аларның гаебе нәрсәдә? Аларны нинди язмыш көтә? Нерон һәм аның тәрбиячесе Сенека (кара 266 б.) турында хикәя әзерләгез. Сенека колларга карата нинди мөнәсәбәттә булган? Уйлагыз, ни өчен Помпей шәһәрендәге гладиаторлар мәктәбенең бер бүлмәсе диварында археологлар тарафыннан «Сенека» язуы табылган? Нигә кол-гладиатор нәкъ менә шул исемне язган? 268
§ 56. Беренче христианнар һәм аларның тәгълиматы ◄◄ Исегезгә төшерегез, император Нерон христианнарны нидә гаепләгән? Ул аларны нинди газапларга дучар иткән? Нерон үз максатына ирешкәнме? Яңа дингә нигез салучы — тумышы белән Фалыстыннан чык¬ кан, илдән илгә йөрүче Иисус исемле вәгазьче булган. Аның ту¬ рында шәкертләренең дөреслек һәм уйдырмалар бергә үрелгән хикәятләре сакланган. 1. Беренче христианнар Иисусның тормышы турында нәрсә сөйләгәннәр. Ике мең еллар чамасы элек Рим хакимияте астын¬ да булган Палестина, Сүрия һәм Кече Азия шәһәрләре һәм авыл¬ ларында үзләрен Алла Улы Иисусның шәкертләре дип йөртүче кешеләр күренә башлаган. Алар Иисусның анасы — Пале¬ стинадагы Назарет шәһәрендә яшәгән фәкыйрь хатын Ма¬ рия, ә атасы яһүдләр алласы Яхве булган дип сөйләгәннәр. Мария баласын табар чак җиткәндә үз өендә түгел, ә Вифлеем шәһәрендә булган. Иисус туган мизгелдә күктә йолдыз кабынган. Шул йол¬ дызга карап, ерак илләрдән гади көтүчеләр һәм акыл Палестина Иисус Христос заманында. Кумраннан «яктылык уллары» Фалыстында, әле Иисус туганчы ук, җирдә яхшылык һәм гаделлек патшалыгы урнашуны көтеп яшәүче кешеләр барлыкка килгән. Алар Үле диңгез янындагы чүлгә китеп, шунда яши башлыйлар. Бу кешеләрнең милке уртак булып, алар үзләрен «фәкыйрьләр» һәм «яктылык уллары» дип, ә башкаларны «караңгылык уллары» дип атап йөртәләр. Алар «караңгылык улларын» күрәлмаска өндиләр, тиздән бөтендөнья сугышы башланачак, ул сугышта «яктылык уллары» явызлык өстеннән җиңү яулаячак дигән ышану белән яшиләр. Үз тәгълиматларын алар яшереп саклаган. «Яктылык уллары» яшәгән җирне археологлар Кумрдн дип аталган урыннан казып чыгаралар. Иисус «яктылык уллары» хакында белгән, ләкин аның тәгълиматы күрәл¬ маучылыкка өндәмәгән. Ул барлык кешеләргә дә адресланган. «Мин караңгыда әйткән сүзләрне яктыда әйтегез, — дигән ул шәкертләренә, — колагыгыз ишеткәнне, түбә¬ ләргә менеп, барлык кешеләр дә ишетерлек итеп җиткерегез». 269
Кумран кулъязма¬ сының бер өлеше. ияләре яңа туган илаһи бала янына баш ияргә килгәннәр. Иисус үсеп җиткәч, Назарет шәһәрендә кал¬ маган. Ул, үз тирәсенә шәкертләр туплап, Па¬ лестина буйлап сәфәр кылып йөргән, төрле могҗизалар ясаган, авырулар һәм гарипләрне дәвалаган, үлеләрне терелткән, биш икмәк белән меңләгән кешене туендырган. Иисус, явызлыкка һәм гаделсезлеккә баткан дөньяның ахыры якынлаша, дигән. Тиздән Алланың бөтен кешеләрне дә хөкем итәчәк көне килеп җитәр. Кыямәт булачак: кояш сүнәчәк, ай як¬ тыртудан туктаячак, йолдызлар күктән җиргә коелачак. Кылган начар эшләре өчен тәүбә итмәгән, ялган аллаларга табынган, явыз¬ лык кылган, кеше үтергән барлык гөнаһлы бәндәләр җәзага тартылачак. Әмма кем Ии- суска ышанган, кайгы күргән һәм мәсхәрә ителгән — шул җирдәге Илаһи Патшалыкка аяк басачак. Иисусның унике якын шәкерте һәм дошман¬ нары да булган. Иерусалимдагы Яхве храмы каһиннәре ниндидер хәерчене Алла Улы дип йөртәләр, дип ярсыганнар. Ә римлылар Ии- сусны дөнья болгатучы, вәгазьләре белән Па¬ лестинада император хакимлеген какшатучы дип санаганнар. Унике шәкертнең берсе, Иуда Иисусның Тау вәгазендәге өйрәтүләре Христианнар дүрт Инҗилне изге дип саныйлар. Риваять буенча аларның автор¬ лары: Матфёй һәм ИоЗнн — Иисусның үз шәкертләре, Марк — Иисусның беренче шәкертләренең берсе апостол Петрның юлдашы, һәм Лукё — апостол Павелның юлдашы. Матфей Инҗилендә Иисусның түбәндәге сүзләре китерелгән: «Елаучылар бәхетле, чөнки алар юаныч табачак. Синнән сораучыга бир, синнән бурычка алырга теләүчедән дә йөз чөермә. Әгәр дә кешеләрнең гөнаһларын кичерсәгез, сезне дә Күктәге Атагыз кичерер. Хөкем итмәгез, хөкем ителми торган булырсыз. Сорагыз, һәм сезгә бирелер; эзләгез, һәм табарсыз; шакыгыз, һәм сезгә ишек ачарлар. һәм һәрчак, шулай итеп, сезгә карата кешеләрнең нинди булуын теләсәгез, сез дә аларга карата шулай булыгыз». 270
исемлесе, Иисусны утыз көмеш акчага сатарга ризалашкан. Иуда төнлә сакчыларны Иеруса¬ лим янына алып килгән. Анда үз шәкертләре белән Иисус булган. Үзе Иисус янына килеп, имеш, яратканлыгын белдереп, аны үбеп алган. Шушы шартлы билгегә карап, сакчы төн ка¬ расында Иисусны таныган. Аны эләктереп ал¬ ганнар һәм төрле җәзаларга, газапларга дучар иткәннәр. Рим хакимияте Иисусны хурлыклы җәзага — хачка кадаклап куюга хөкем иткән. Дуслары Иисусның үле гәүдәсен тәредән ала¬ лар һәм күмәләр. Өченче көнне аның каберенең буш икәнлеген күрәләр. Иисус яңадан туа. Берникадәр вакыттан соң яңадан туган Ии¬ сус үз шәкертләре янында пәйда була. Ул Алла хөкемен тормышка ашыру өчен яңадан әйләнеп кайтырга вәгъдә бирә һәм шәкертләрен үзенең тәгълиматын бөтен дөньяга таратырга чакыра. Иисусның шәкертләрен апостоллар дип атап йөрткәннәр (грекчадан тәрҗемәдә «илчеләр»). Алар Кыямәт көнен үткәрү өчен Иисус яңадан кайтачак дип ышанганнар. Апостол Павел. Борынгы рәсем. Иерусалим. Сулда Яхве храмы. Реконструкция. 271
2. Беренче христианнар кемнәр булган. Иисусның шәкерт¬ ләре үзләренең укытучыларын Христос (кешелекне Коткаручы дигәнне аңлата) дип, ә үзләрен христианнар дип атаганнар. Яр¬ лылар һәм коллар, толлар һәм ятимнәр, гарипләр — яклаучысыз михнәт чигеп яшәгән халык христианлыкка күчкән. Иисус һәм аның шәкертләре яһүдләр булган. Акрынлап христианнар арасында башка милләт кешеләре — греклар, сүриялеләр, мисырлылар, римлылар, галлар да күренә башла¬ ган. Христианнар Алла каршында бөтен кеше дә — эллиннар һәм яһүдләр, коллар һәм иреклеләр, ирләр һәм хатыннар — тигез дип белдергәннәр. Шәфкатьле булса һәм игелекле эшләр башкарса, һәрбер динле кеше Илаһи Патшалыкка керә ала. Рим хакимнәре императорларның сыннарына баш ияргә теләмәгән христианнарга дошман итеп караганнар. Аларны шәһәрләрдән куганнар, таяклар белән суктырганнар, төрмәләргә япканнар, үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Алар ташландык шахталарда, зиратларда һәм башка аулак урыннарда яшерен җыела торган булганнар. Гыйбадәтләренә җитәкчелек итү өчен үз руханиларын сайлаганнар. Бер-берсенә ярдәм итеп яшәгәннәр. Христианнар үз руханиларын сайлаганнар. Алар гыйбадәт кылу белән җитәкчелек иткәннәр, Инҗилне кычкырып укыганнар. 3. Кешеләрнең үлгәннән соңгы төрле язмышларына ышану. Христианнар Иисусның икенче тапкыр җиргә килүен көткәннәр, ләкин еллар үткән, ул килмәгән, һәм җирдә Илаһи Патшалык урнашмаган. Шуннан соң алар бөтен кайгы-хәсрәтләре өчен үлгәннән соң бүләкләнәчәкләренә ышана башлаганнар. Хри¬ стианнар Лазарь һәм бай турында кайчандыр Иисус сөйләгән гыйбрәтле тарихны искә төшергәннәр. Апостол Павел: иудаизмнан — христианлыкка Павел башта христианнарга каршы чыгыш ясаган, алар белән кызып бәхәсләшкән, хәтта аларны кыйнауда катнашкан. Бервакыт Павел Димәшкъ шәһәренә бара икән. Ул кинәт кенә бик көчле яктылык күргән, җиргә егылган һәм сукырайган. Аңа бер тавыш ишетелгән: «Мин — син куа торган Иисус. Тор һәм шәһәргә бар». Димәшкъта бер христиан Павелны дәвалаган, һәм ул яңадан күрә башлаган. Шул вакыттан бирле Павел Христоска ышана. Шәһәрдән шәһәргә йөреп, ул төрле халык кешеләрен христиан диненә күчәргә үгетләгән. Павелны, Иисусның шәкертләре кебек үк, апостол дип атый башлаганнар. Павел Римда Нерон патшалык иткәндә христианнарны җәзалаган вакытта һәлак булган. 272
1. Яхшы күңелле пастырь (көтүче). Борынгы сын. 2. Хач һәм Инҗил тоткан евангелист. Борынгы мозаика1. Бер бай яшәгән. Ул җете кызыл киемнәр кигән һәм һәр көнен мәҗлесләрдә, күңел ачуларда үткәргән. Шулай ук Лазарь исем¬ ле бер хәерче дә булган, ул иске-москы киемнәргә төренгән, тәнен кутыр баскан. Ул бай торган йортның капка төбендә мәҗлес та- Провинция ңдарәчесе Кече Плинийның император Траянга язган хатыннан Христостан ваз кичәргә теләмәгән христианнарга, хуҗам, мин үлем җәзасы бирдем. Синең сурәтең каршында корбан китереп Христосны яманлаганнан соң, үзләренең христиан булуларыннан баш тартканнарны мин азат иттем. Чын христианнарны мондый гамәлләрне кылырга мәҗбүр итеп булмый, диләр. Император Траянның Плинийга җавап хатыннан Шикаятьтә алар христиан диелгән кешеләрне хөкем итеп син дөрес эшләдең. Аларны яшереп калдырырга кирәкми: әгәр өсләреннән шикаять кереп, алар фаш ителсәләр, җәзага тартырга кирәк. Ләкин үзләрен христиан булудан баш тартучыларны һәм безнең аллаларга табынучыларны ярлыкарга кирәк. Исемсез шикаятькә игътибар итмәскә кирәк. ' Мозаика — төрле төстәге пыяла кисәкчекләрдән эшләнгән сурәт. 273
быныннан чыгарып ташланган калдык-постыкларны ашап яшә¬ гән. Урам этләре аның яраларын ялаган. Ярлы үлгән һәм оҗмахка эләккән. Бай да үлгән. Теге дөньяда ул газапларга дучар ителгән. Ә Лазарь аларның барысыннан да азат икән. Бай күзләрен ачкан һәм еракта Лазарьны күргән. Бай Лазарьдан бармагын суда юешләп үзенең теленә тидерүен үтенгән. Ләкин байга җавап шундый булган: «Юк! Исеңә төшер, үзеңә тиешле рәхәтләрне син инде исән чакта алып бетердең, ә Лазарь явызлык кына күрде. Хәзер исә ул биредә рәхәт чигә, ә син җәфаланасың». Христианнар әнә шулай исән чакта җәфа чигеп яшәгән кешеләрнең җаннары үлгәннән соң күккә аша һәм рәхәт чигә дип ышанганнар. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: христианнар, Инҗил (Евангелие), апостол, рухани, Икенче тапкыр җиргә килү, Кыямәт көне. Үзегезне тикшерегез. 1. Урта диңгез буендагы кайсы илдә Иисус Христоска ышану барлыкка килгән? Бу ил кайсы дәүләтнең хакимияте астында булган? 2. Иисус Христос нәрсәгә өйрәткән? 3. Лазарь һәм бай турындагы нәсыйхәтле хикәят христианнарда нинди өметләр уяткан? 4. Рим хакимиятләре ни өчен христианнарга карата дошман мөнәсәбәттә булганнар? Нигә христианнар Рим императорына аллага табынган кебек табынудан баш тартканнар? 5. «Иуда-хыянәтче» һәм «утыз көмеш акча» канатлы гыйбарәләре ничек барлыкка килгән? Аларны бүген нинди очракларда кулланалар? «Палестина Иисус Христос заманында» картасы (кара 269 б.) белән эшләгез. Иисус Христос тормышы белән бәйле шәһәрләрне табыгыз. Э «Беренче христианнар җыелышы» (кара 268 б.) тасвирлагыз. Руханиның дини кешеләргә нәрсә сөйләвен фаразлагыз. § 57. 2 нче гасырда Рим империясенең чәчәк атуы 1. Авыл хуҗалыгында коллар хезмәтеннән баш тарту. Им¬ перия чорларында Италиядә һәм провинциядә биләмәләрнең мәйданнары арта. Байлар гаять зур җир биләмәләренә хуҗа була, аларның һәркайсында берничә йөз кол эшли. Аларның күпчелеге начар эшли. Алар артыннан күзәтү кыенлаша, күзәтүчеләр һәм каравылчылар санын арттыру отышлы бул¬ мый. Шунда акыллырак җирбиләүчеләр, үз җирләрен кечерәк 274
өлешләргә бүлеп, эшкәртү өчен аларны шул тирәдәге ярлыларга өләшәләр. Җирдән файдаланган өчен алар җыеп алган уңышның бер өлешен (гадәттә өчтән берен) хуҗага бирергә тиеш булганнар. Берничә ел файдаланып тору өчен җир алган игенчеләр «ко- лоннар» дип аталганнар. Колоннар ул җирләрдә яхшы уңыш алырга омтылганнар. Күп кенә байлар колларга да җир, эш терлеге һәм хезмәт кораллары бирә башлаганнар. Андый коллар, ул җирдә үзләренә алачык са¬ лып, гаилә корганнар. «Алачыклы коллар», колоннар кебек үк, уңышның бер өлешен генә байга түләгәннәр, калганын үзләренә калдырганнар. «Алачыклы коллар »ны эшкәртә торган җирләре белән бергә генә сатканнар. 2. Траянның идарә итүе (б.э. 98—117 ел¬ лары). Римлылар Траянны императорларның иң яхшысы дип атап йөрткәннәр. «Мин әгәр дә үзем гади кеше булып, императорны нинди итеп күрергә теләсәм, шундый император бу¬ лырга телим», — дип әйтергә яраткан ул. Траян вакытында ялган әләкләр буенча җәзалаулар бетерелгән. Римлылар көнчелектән ялган Бөртеклеләрне җыю өчен ургыч. Реконструкция. Траян Форумы борынгы заманда шундый булгандыр. 275
Траян колонна¬ сындагы рельеф. Безнең көннәрдә Римдагы Траян ко¬ лоннасы күренеше. әләкләр белән бер гаепсез кешеләрне харап иткән хәтәр заманнарны яхшы хәтерләгәннәр. Императорга солдатларның яраткан пол¬ ководецы фетнә күтәрергә мөмкин дип ки¬ леп әйтү җитә калган, тегесе аның гомерен өзгән. Үтерелгән кеше байлыгының бер өлеше әләкчеләргә бирелгән. Алар хезмәт баскычы буйлап күтәрелгәннәр, консуллар, сенаторлар, провинция хуҗалары итеп билгеләнгәннәр. Коллар исә, императорның иреккә чыгаруын өмет итеп, үз хуҗалары өстеннән әләкләгәннәр. Траян бөтен Римга билгеле әләкчеләрне то¬ тып алырга һәм аннан-моннан гына эшләнгән корабльләргә утыртырга боерган. Ул корабль¬ ләрне ачык диңгезгә алып чыгып, дулкыннар һәм җилләр иркенә калдырганнар. Траян вакытында саксыз әйтелгән сүз яки императорның кәефен кырган шаяру өчен эзәрлекләми башлыйлар. Шул заманнарда яшә¬ гән Тацит: «Һәр кеше нәрсә теләсә шуны уйлый һәм әйтә алган, сирәк була торган бәхетле еллар килде», — дип язып калдырган. Траян мәшһүр полководец булган. Аның ва¬ кытында Рим тарихында соңгы тапкыр яңа җирләр яуланган. Траян Дунай елгасының сулъяк яр буйларында яшәүче дак кабиләләрен 276
буйсындырган. Аннан соң гаскәрен Көнчы¬ гышка, Парфян патшалыгына юнәлткән. Рим¬ лылар Фарсы култыгына кадәр бөтен Елгаара өлкәне басып алуга ирешкәннәр. Әмма озак та үтми Рим гаскәрләренең тылында буйсынды¬ рылган халыклар баш күтәргән. Траян кире борылырга мәҗбүр булган, юлда ул авырып үлгән. Аннан соң хакимлек иткән император¬ лар яңа басып алулардан баш тартканнар. Рим империясе үз чикләрен саклауга күчкән. 3. Римлылар оста төзүчеләр булганнар. Алар провинцияләрдә бик күп шәһәрләргә Император Траян. Борынгы Рим сыны башы. (мәсәлән, соңрак Париж, Лондон, Вена, Кёльн дип аталганнарга) нигез салганнар. Римны һәм башка шәһәрләрне су белән тәэмин итү өчен суүткәргечләр төзегәннәр. Таулардан эзләп тапкан чы¬ ганаклардан суны авыш итеп салынган торбалар аша шәһәрләргә китергәннәр. Торбаларны түбәнлекләр һәм елгалар аша үткәрү өчен, күп ярымтүгәрәк аркалардан торган күперләр салганнар. Римлылар бетон уйлап тапканнар. Бина корганда кирпеч яисә таштан, билгеле бер ара калдырып, ике юка стена өйгәннәр. Шул арага бетон: вак таш һәм комның известь измәсе белән катнаш¬ масын тутырганнар. Бераз вакыттан соң бетон каткан һәм нык стена хасил булган. Бетон куллану тиз һәм арзан итеп төзергә мөмкинлек биргән. Империя шәһәрләрендә амфитеатрлар, те¬ атрлар, храмнар, портиклар, мунчалар төзелгән. Җиңүләр хөрмәтенә колонналар һәм триумфаль аркалар корылган. Иерусалимның җимерелүе (б.э. 70 нче елы) Нерон идарәчелегенең азагында Палестинада Рим хакимлегенә каршы восстание башлана. Римлылар аны бастыру өчен зур армия ташлыйлар. Баш күтәргән яһүдләр Иерусалим диварлары артына яшеренәләр. Римлылар шәһәрне камап ала. Ачлык башлануга да карамастан, камалышта калучылар нык каршылык күрсәтәләр, һөҗүмнәр ясап торалар. Ниһаять, полководец Тит җитәкчелегендә римлылар шәһәргә бәреп керәләр. Иерусалим халкы каршылык күрсәтүен дәвам иттерә. Алар яһүдләрнең иң изге урыны саналган Яхве Алла храмын аеруча саклыйлар. Римлылар храмга ут төртәләр... Сугышчылар шәһәрне таларга тотыналар, очраган бер кешене үтерә баралар. Тит боерыгы буенча римлылар Иерусалимны, шул исәптән Яхве храмын да, җир белән тигезлиләр. Аның бер генә дивары кала (аны «Сыктау Дивары» дип атыйлар). Меңнәрчә яһүдләр коллыкка сатыла, империянең төрле почмакларына озатыла. Яһүдләр әнә шуннан бөтен дөнья буйлап тарала башлыйлар. 277
Римда император Титның Триумфаль аркасы. Траянның әмере белән Римда бер мәйданны яңадан корганнар, ул Траян Форумы дигән исем алган. Бу матур мәйданның уртасында императорның дакларны җиңүе хөрмәтенә ко¬ лонна торгызылган. Аны өстән аска кадәр су¬ гыш күренешләрен тасвирлаган рельеф сыннар каплап алган. Траян колоннасы бүген дә Рим шәһәрен бизәп тора. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: колоннар, «алачыклы кол¬ лар», бетон. Үзегезне тикшерегез. 1. Ни өчен б.э. 1-11 гасырларында Италиядә һәм провинцияләрдәге биләмәләрдән керем азая? 2. Биләмә хуҗалары ничек итеп эшләүчеләрдә хезмәт нәтиҗәләре белән кызыксыну тудыралар? 3. Кем һәм ни өчен яхшырак эшләгән: богаулы колмы яисә «алачыклы кол»мы? 4. Әләкчеләрне ни сәбәпле күралмаганнар? Римда алардан ничек котылганнар? 5. Римлылар төзегән нинди корылмаларны истә калдырдыгыз? Алар ни өчен төзелгән? 6. Рим тарихындагы соңгы яулап алулар кайсы император вакытында һәм кайда була? «Рим дәүләте үсеше» (кара 233 б.) дигән карта белән эшләгез. Император Траян (б.э. II гасыры) вакытында Рим хакимияте кул астындагы илләр һәм өлкәләрне атап күрсәтегез. § 58. Мәңгелек шәһәр һәм аның халкы 1. Бөтен юллар Римга илтә. Италия һәм аның провинцияләрендә яшәүче меңнәрчә кеше Римга барырга омтылган. Берәүләр сәүдә Гадлиядә (хәзерге Франциядә) римлы¬ лар салган йркалы күпер. 278
эшләре белән килгән, икенчеләре императордан табышлы эш алырга өметләнгән. Барысын да гладиаторлар уеннары, көпчәкле арбаларда узышулар, триумф һәм төрле тантаналар үзенә җәлеп иткән. Шәһәрне Палата калкулыгындагы сарайлар, аллалар һәм императорлар сыннары, храмнар һәм портиклар, күп сан¬ лы фонтаннар бизәгән. Триумфаль аркалар һәм колонналар Рим хакимнәренең җиңүләрен искә төшереп торган. 50 мең тамашачы сыйдырырлык мәһабәт Колизёй амфите¬ атры үзенең матурлыгы һәм зурлыгы белән аерылып торган. Пантеон (сүзгә-сүз тәрҗемәсе «бөтен аллалар храмы») Римның икенче күренекле урыны булган. Пантеон ярымшар гөмбәз белән капланган. Храм эчендә — гаять зур зал. Гөмбәз уртасында як¬ тылык төшү өчен ачыклык калдырылган. Пантеон кирпеч һәм бетоннан салынып, эчке яктан алтынсу-көрән төстәге мәрмәр белән йөзләнгән. 2. Шәһәр калкулыкларындагы йортлар. Иң бай римлы¬ лар саф һавалы калкулыклар өстендә төзелгән үз йортларында яшәгәннәр. Андый йортларның төп бинасында тәрәзәләр булма¬ ган, түбәне дүрт колонна тотып торган. Түбәдәге үтәли чыккан дүртпочмаклы уем турысында яңгыр суы җыела торган бассейн урнашкан. Бу бинада хуҗа эш белән килүчеләрне кабул иткән. Иң якын дусларын гына ул өй эченә, мәсәлән, портиклар белән әйләндереп алынган бакчага дәшкән. Бакчада хуш исле чәчәкләр үскән, фонтаннар атып торган. Йортта берничә йокы бүлмәсе, ашханәләр, хуҗа бүлмәсе, кол¬ лар өчен тору урыннары булган. 3. Калкулыклар арасындагы түбәнлекләрдә күп катлы йортлар. Римлыларның күбесе үз йортларын булдыра алмаган. Алар байларның күп табыш китерә торган биш-алты кат¬ лы йортларында фатир алып яшәгәннәр. Ул йортларның аскы катындагы бүлмәләр кибет һәм ашханәләр ачу өчен бирелә торган булган, ә өске катларында бүлмәләр һәм фатирлар ур¬ нашкан. Ярлылар түбә астындагы чоланнарда торганнар. Шәһәрне начар белүче кешегә кирәкле урамны һәм йортны эзләп табу ансат бул- Император Марк Аврелийның бронза сыны. 279
Пантеонның тышкы күренеше. Пантеонның эчке күренеше. маган. Урамнарның исемнәре язылмаган, йортларның саны күрсәтелмәгән. Йортлар барысы да бертөсле шыксыз, урамнар пычрак һәм тар булган. Кысанга күрә, агач-куаклар утыртырга, чәчәк үстерергә урын калмаган. Үтеп баручының хәвеф-хәтәргә очравы бик мөмкин булган: тәрәзәләрдән ватык савыт-саба, төрле калдык-постык, хәтта юынтык суларны да ташлаганнар. Күп катлы йортларда яшәү өчен бернинди дә уңайлыклар бул¬ маган. Йортлар мичсез. Яңгырлы һәм салкын көннәрдә кешеләр бүлмәләрен тимер учакта күмер яндырып җылытканнар. Йорт¬ ларда чын аш-су бүлмәләре дә булмаган, ашарга да шул тимер учакларда әзерләгәннәр. Ярлылар еш кына коры-сары белән тук¬ ланганнар, урам сатучыларыннан кайнар аш һәм бер тустаган ар¬ занлы шәраб алып аяк өсте ашаганнар. Колизей амфитеатры безнең көннәрдә. 280
Рим баеның йортында. Хәзерге заман рәсемнәре: 1. Төп бина. 2. Портиклар белән әйләндереп алынган ишегалды-бакча. Өйләрнең тәрәзәләре пыяласыз булган, һава бозылган көн¬ нәрдә аларның капкачларын ябып куйганнар. Андый вакытлар¬ да хәтта көндез дә ут яндырырга туры килгән. Суны урамдагы фонтаннардан алганнар, текә баскычлардан өскә ташыганнар. Күп катлы йортларда пычраклык һәм сасы һава хөкем сөргән. 4. Мунчалар. Тар урамнарның тынчу һавасын сулап, кайнар көньяк кояшы астында көн үткәргәннән соң, римлыларның баш¬ танаяк юынасы килгән. Алар көн саен мунчага йөргәннәр (мун¬ чаларны термалар дип атаганнар). Римда барысы меңгә якын мунча эшләгән, керү хакы арзан булган. Иң зур һәм затлы тер¬ малар император әмере белән салынган. Төрле һәм чокып ясалган рәсемнәр белән зиннәтле итеп бизәлгән мондый термалар күләгәле пар¬ кларда урнашкан. Теләгән кешеләр коеныр алдыннан спорт мәйданчыкларында туп уй¬ наганнар, узышканнар, көрәш һәм гер күтәрү ярышларында катнашканнар. Аннан юынырга барганнар. Чишенү урыннарында киемнәрен салып, каравылчы колга сакларга биргәннәр. Аннан соң җылы сулы бүлмәгә кереп юынган¬ нар, парлы бүлмәгә кереп чабынганнар, ачык һавадагы бассейнга суга чумганнар. Термалар¬ да китапханәләр һәм ял итү заллары да булган. сыннар, мозаика Император Филипп Араб бюсты. 281
Римда күп катлы йортлар. Хәзерге заман рәсеме. Монда дус-ишләр белән очрашырга, соңгы хәбәрләр белән таны¬ шырга, гайбәт тыңларга, чәч кистерергә, тәмле итеп ашап чыгар¬ га да мөмкин булган. 5. Ярлылар «икмәк һәм тамаша» таләп итә. Римда эш та¬ буы җиңел булмый, ә күп кенә ярлыларның эшлисе килмәгән дә, алар хезмәтне коллар гына башкарырга тиешле хурлыклы шөгыль дип санаганнар. Императорлар, халык чуалышларын- нан куркып, ярлы гражданнарның исемлеген төзергә һәм шуның буенча аларга икмәк өләшергә боералар. Башкалар хисабына яшәргә күнеккән ярлылар хәтта бервакыт, өләшергә дигән аш¬ лык шәһәргә вакытында китерелмәгән дигән сылтау белән, импе¬ ратор утырып барган арбага ташлар ыргыталар. Император термаларында. Хә¬ зерге заман рәсеме. 282
Ярлылар бушлай икмәк кенә түгел, ә буш¬ лай күңел ачулар да таләп итә башлыйлар. Гла¬ диатор уеннары белән бергә халык яраткан ат чабышлары да үткәрелә. Моның өчен шәһәрдә Зур цирк төзелә. Ярыш көннәрендә бирегә бөтен шәһәр халкы килә һәм аренада барган бәйгене күзәтә. Уктай атылган көпчәкле җайдаклар ярышы беркемне дә битараф калдырмый. Әмма җайдакларның гомерләре кыл өстендә торган: арбалар еш кына бәрелеп ауганнар. Рим империянең иң зур шәһәре булган, аны Мәңгелек дип, Алтын шәһәр дип атап йөрткәннәр. Яисә гади генә итеп Шәһәр дигәннәр. Помпей рибачы- сының скульптур портреты. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: Колизей, Пантеон, термалар. Үзегезне тикшерегез. 1. Ни өчен Италиядә һәм провинцияләрдә яшәүче халык Римда булырга омтылган? 2. Байлар нинди йортларда яшәгәннәр? Йортларда нинди бүлмәләр булган? 3. Күп катлы йорт хуҗалары нинди кыенлыклар кичергән? 4. Ни өчен римлыларда көн саен мунчага йөрү ихтыяҗы туган? 5. Римлыларның яраткан күңел ачулары нинди булган? Даталар белән эшләгез. Рим шәһәргә нигез салынуның меңъеллыгын император Филипп Араб (аның портретын кара 281 б.) вакытында бәйрәм итә. Тантана кайсы елда була? Филипп Араб кайсы гасырда идарә итә? Римдагы Зур цирк. Хәзерге заман рәсеме. 283
Помпейда амфитеатр безнең көннәрдә. Бушлай икмәк өләшү. Помпей фрескасыннан. Шәһәргә килүче исеменнән «Римда бер көн» дигән хикәя төзегез. Рәсемнәр буенча урам һәм йортны (кара 282 б.), Пантеонны (кара 280 б.), император термаларын (кара 282 б.) һәм Зур циркны (кара 283 б.) тасвирлап бирегез. Нәтиҗә ясыйбыз • Траян заманында Рим империясе составына кайсы өлкәләр һәм илләр кергән? Помпей (Шәһәрнең һәлакәте һәм аны казу эшләре) Гөрләп чәчәк аткан Помпей шәһәре Көньяк Италиянең инде күптән сүнгән дип исәпләнүче Везувий вулканы янында урнашкан була. Б.э. 79 елының август аенда Везувий көтмәгәндә «уяна», коточкыч көчле вулкан атыла. Шәһәр көл һәм вак ташлар астында кала. Археологлар Помпейны казып чыгаралар. Хәзер без Борынгы Италиядәге зур булмаган шәһәрләрнең ниндилеген белә алабыз. Помпейда таш түшәлгән тротуарлы урамнар, суүткәргечләр, мунчалар, остаханәләр, тегермәннәр булган. Помпейлылар арасында бай сәүдәгәрләр һәм рибачылар күп булган. Алар төрле сыннар һәм бизәкләр төшереп эшләнгән затлы өйләрдә яшәгәннәр. Помпейда ике театр һәм 20 мең тамашачыга исәпләнгән амфитеатр булган. Рим империясенең бөтен төбәкләрендәге шикелле үк биредә гладиаторлар уеннары халыкның иң яраткан тамашаларыннан берсе саналган. Помпей йортларының диварларында булачак уеннар турында белдерүләр, җиңүче гладиаторларның исемнәре табылган). Помпейны ачык һава астындагы гаять зур музей дип атап йөртәләр. 284
• Ни өчен Рим тарихчысы Тацит Траян идарә иткән вакытны «сирәк бәхет еллары» дип атаган? • Кемнәрне колоннар дип атаганнар? Кол белән колонның аер¬ масы нәрсәдә? 15 бүлек Римның германнар тарафыннан тар-мар ителүе һәм Көнбатыш Рим империясенең җимерелүе ►► Бүлек белән танышкач, уйлагыз: ни өчен Рим императорлары озак вакыт христианнарны эзәрлекләгәннәр, ә аннары эзәрлекләүләр тук¬ татылган? § 59. Рим империясе Константин заманында ◄◄ Исегезгә төшерегез, Библиянең беренче кисәге ничек атала (кара § 16, п.1) 1. Варварлар һөҗүме. Римлылар чик буйларында зур ар¬ мия тотарга мәҗбүр булалар. Империя чикләренә әледән-әле варвар кабиләләре үтеп керә. Римлылар һәм греклар бу сүз белән аңлаешсыз телдә сөйләшүче, үзләренә тупас һәм надан бу¬ лып күренгән халыкларны атаганнар. Империянең көнбатыш чикләре бигрәк тә герман кабиләләре һөҗүмнәреннән зыян күргән. Рим полководецлары үз армияләрен чикләрне саклау өчен генә түгел, ә император хакимлеге өчен көрәштә дә файдаланганнар. 2. Император Константин. 4 нче гасыр башында полково¬ децларның рәхимсез көрәшендә Константин җиңеп чыга. Аның боерыгы белән Римда триумфаль арка корыла. Беренче тап¬ кыр римлыларның берсен-берсе җиңүе хөрмәтенә арка төзелә. Өстәвенә «иң яхшы император» Траян хөрмәтенә корылган арка¬ дагы сыннар һәм рельефларны рәхимсез рәвештә куптарып алып, Константин аркасына урнаштыралар. 285
Константин алтын җеп белән чигелгән куп¬ шы кием, асылташлар белән бизәлгән таҗ киеп йөри. Ул империянең чикләнмәгән хакимияткә ия идарәчесе була, аның ихтыяры һәркем өчен закон дип игълан ителә. Хәтта Константинның иң якын киңәшчеләренең император янын¬ да утырырга хаклары булмый. Константин за¬ манында армиянең саны үсә, анда римлылар гына түгел, бәлки күпсанлы провинцияләрдә яшәүчеләр — галл ар, германнар, сүрия леләр дә хезмәт итә. 3. Колоннарны җиргә беркетү. Колон- нарның хәле начарлана бара. Алар, уңышның бер өлешен җир хуҗасына бирү өстенә, император казнасына са¬ лым да түли башлыйлар. Тәмам өметсезлеккә төшкән колоннар кайсы-кая качалар. Колоннарының качып бетүеннән куркып, Константин алар¬ ны эшкәрткән җирләрен ташлап китүдән тыя торган указ чыгар¬ ган. Колоннарның балалары туган җирләрендә калырга, аталары эшкәрткән җирдә эшләргә тиеш булганнар. Империя чорында Рим шәһәре. План. 286
4. Христианнар тормышында үзгәрешләр. Константин хакимлек иткән заманнарда империянең бөтен провинцияләрендә дә хри¬ стианнар күп булган. Алар һәр шәһәрдә бер яки берничә рухани сайлаганнар. Бөтен бер өлкәнең руханилары, бергә җыелып, үз ара¬ ларыннан христианнарның башлыгын сайлап куйганнар. Ул епископ дип аталган (грекчадан тәрҗемәдә — «күзәтүче»). Епископлар Рим хакимнәрен христиан¬ нарның аларга бернинди дә зыяны булмавына төрлечә ышандырганнар. «Без императорлар, аларның хезмәтчеләре һәм бөтен хакимиятләр өчен дога кылабыз», — дигәннәр. Константин христианнарның императорны бәреп төшерергә һәм Рим дәүләтен җимерергә чакырмавын аңлаган. Чөнки әле апостол Павел ук: «Ал¬ ладан булмаган хакимият юк, хакимияткә каршы чыгучы — Алла тәртипләренә каршы бара», — дип өйрәткән. Б.э.ның 313 елында Константин христианнарга храмнар төзергә һәм ачыктан-ачык гыйбадәт кылырга рөхсәт бирә торган указ чыгарган. Христиан ди¬ нен тоткан өчен эзәрлекләүләр туктатылган. Империядә яшәүче христианнар Константин¬ ны яклый башлыйлар. Ул гына да түгел, бөтен дөньяда христианнар хәзергәчә Константин¬ ны һәм аның анасы, христиан Еленаны хөрмәт итәләр. Константин указыннан соң епископлар, бергә җыелып, Аллага ничек дөрес итеп та¬ быну, христиан бәйрәмнәрен, мәсәлән, Раш¬ туа һәм Пасханы кайчан билгеләп үтү турын¬ да килешкәннәр. Епископлар Иисус һәм аның тәгълиматы турында язылган китапларның кайсылары изге дип саналырга тиешлеген билгеләгәннәр. Бу китаплар Библиянең Яңа Гаһед дигән икенче кисәген тәшкил иткәннәр. Елена — Кон¬ стантинның анасы. Борынгы Рим тәң¬ кәсе. Римда император Константин йркасы. Иисус Христос. Британиядә табылган борынгы мозаика. 287
Христианнар арасында Рим епискобы аеруча зур йогынты¬ га ирешкән. Ул үзен папа (грекча «паппас» — ата сүзеннән) дип атап йөртә башлаган. Риваятьтә сөйләнгәнчә, Римның беренче епискобы Иисусның шәкерте апостол Петр булган. 5. Башкаланы күчерү. Константин Римны яратмаган, анда сирәк булган, башка шәһәрләрдә яшәүне артыграк күргән. Кон¬ стантин башкаланы Римнан Көнчыгышка, германнардан ерак- карак күчерергә уйлаган. Моның өчен Босфор бугазы ярында ур¬ нашкан Византий шәһәрен сайлаган. Бу — юллар кисешкән урын була: Урта диңгездән Кара диңгезгә илтүче су юлы һәм Кече Азияне Европа белән тоташ¬ тыручы коры җир юлы. Император ихтыяры белән иске бина¬ ларны җимерәләр, ә алар урынына сарайлар һәм торак йортлар, су үткәргечләр һәм мунчалар, театрлар һәм цирк төзелә. Анда христиан гыйбадәтханәләре дә салына. Яңа башкаланы бизәү өчен Константин Рим, Афина һәм империянең башка шәһәрләрен талаудан да тартынып тормый. Алардан храмнарны һәм портикларны бизәгән иң матур сыннар¬ ны һәм колонналарны кубарып алып китәләр. Яңа башкалага, аңа нигез салучы хөрмәтенә, Константинополь дип исем куша¬ лар. Б.э.ның 330 елыннан алып Рим империясенең башкаласы инде Рим түгел, ә Константинополь була. Христианнар язган китапларда тәмуг һәм оҗмахны тасвирлау Дингә ышанучылар оҗмахка эләгә. Ул бик көчле яктылык сирпелеп торган зур киңлектән гыйбарәт. Җир өсте хуш исле гөлләр һәм матур чәчәкле, татлы җимеш бирүче үсемлекләр белән тулган. Анда барысы да ачык төстәге киемнән йөри, шат күңелле һәм бертавыштан Алланы олылый. Гөнаһлылар тәмугка эләгә. Анда тирән упкыннар, аларда ут өермәләре кайный. Анда караңгы тау куышлары, еланнар ысылдаганы ишетелә, сасы исләр килә. Гөнаһ ияләренең күкерт һәм төтен белән уралган җаннары саф һава сулар өчен ул куышлардан чыкмакчы булалар, ләкин сакчылар аларны җибәрми. Тәмугка эләккән һәр җан үз җәзасын ала. Әләкчеләр һәм ялганчылар телләреннән асып куелган. Караклар, мохтаҗларга беркайчан да ярдәм кулы сузмаган бәндәләр кулларыннан асып куелган. 288
Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз: варварлар, епископ, Рим папасы, Яңа Гаһед, Раштуа (Рождество Христово), Пасха. Үзегезне тикшерегез. 1. Полководец Константин ничек итеп хакимияткә килә һәм император була? 2. Константин вакытында армия составы ничек үзгәрә? Римда аның хакимлеге ни дәрәҗәдә көчле була? 3. Колоннарның хәле ничек үзгәрә? 4. Бөтен дөньяда христианнар Константинны һәм аның анасы Еленаны ни өчен хөрмәтлиләр? 5. Инҗилләр (Евангелияләр) Библиядәге ике кисәкнең кайсысына керәләр? Уйлагыз, ни өчен христианнар Рим хакимиятләре өчен куркыныч тудырмаган? § 60. Варварларның Римны алуы 1. Константинопольдән торып гаять зур держава белән идарә итүе авыр була. Төрле провинцияләрдә ирекле игенчеләр, колоннар һәм качкын коллар баш күтәрә. Галлия һәм Төньяк Аф¬ рикада восстаниеләр аеруча куәтле була. Рим гаскәрләре аларны бастыра, ләкин алар яңадан баш күтәрә. Варвар кабиләләре, им¬ перия чикләрендәге Рейн һәм Дунай елгаларын кичеп, бер-бер артлы аның өлкәләрен басып алалар. 395 елда Рим империясе ике дәүләткә — Көнчыгыш Рим империясенә һәм Көнбатыш Рим империясенә бүленә. 2. Готлар Италия өстенә киләләр. Империя бүленеп берничә ел үтүгә, Италия өстенә афәт килә. Германнарның готлар кабиләсе башлыгы Аларих, Рим хәзинәләренә хуҗа булырга хы¬ ялланып, үзенең яуларын «мәңгелек шәһәр» өстенә юнәлтә. Гот¬ лар яшәгән Дунай буе өлкәләреннән алып Альп тауларына кадәр мәйданнарда изелеп яшәгән халык Аларих ягына күчә. Готларга коллар һәм колоннар кушыла; алар качып киткәндә римлылар яшереп калдырган корал һәм азык-төлек урыннарын готларга күрсәтәләр. Альп таулары алдында Рим гаскәре готларның юлын кисә. Дөрес, римлылар анда аз — сугышчыларның күбесе галлар һәм германнар була. Империя гаскәре белән оста хәрби җитәкче Стилихдн командалык итә. Ул чыгышы белән вандал дигән гер¬ ман кабиләсеннән була. Стилихон готларны тар-мар итә, Аларих сугыш кырыннан атлы гаскәрен генә алып чыгарга өлгерә. Бу ел¬ ларда Көнбатышта император булып куркак һәм көнче Гонорий 289
=4 СЕВЕРНОЕ МОРЕ 'С КИЕ пЛЕМ[ Бискайский залив Виндобона (ВенаЕ> гунны ;ohi ■диолан и*я Тихо j Толет о. Корсика Балканский ■'.■'п-ов рианополь jtpHOE MOPg о. Сардиния СициЛ1 (ОНСТАНТИНОПОЛ1 (ВИЗАНТИЙ)" С П-Ов Малая Азия АНТИОХИЯ Тигр] >ины о. Кипр гексан дри: 4 нче гасыр ахырында Рим \ империясе чикләре \ 395 елда Рим империясе бүленү чикләре Көнчыгыш Рим империясе 4—5 нче гасырларда Рим империясендә күтәрелешләр булган төбәкләр Варваларның бәреп керүләре юнәлешләре I I iiniii Рим чик буе ныгытмалары Рим империясенең бүленүе һәм варварларның бәреп керүе. утырган. Готлар һөҗүме вакытында ул Италиянең төньягындагы биек стеналар һәм тирән сазлыклар уратып алган Равенна шәһәрендә качып ята. 3. Стилихонның һәлак булуы. Готларны җиңүдә Гонорийның бернинди дә өлеше булмый. Әмма нәкъ менә ул, үзен бөек пол¬ ководец итеп күрсәтеп, зур тантана белән җиңүне билгеләп үтә. Рим урамнары буйлап император артыннан хәрби табышлар һәм богауланган Аларих сынын күтәргән солдатлар бара. Гонорий «мәңгелек шәһәр»дә яшәүчеләр өчен ерткыч хайваннарны ярсы¬ ту, ат чабышлары кебек күңел ачулар оештыра. Гладиаторлар су¬ гышлары инде үткәрелми торган була: христианнар таләбе белән аларны мәңгегә тыйганнар. 290
Ул арада Аларих, элеккедән дә көчлерәк гаскәр туплап, яңадан Римга кузгала. Ул килешү төзергә дә әзер була, ләкин моның өчен бик зур йолым таләп итә. Стилихон, вакыт¬ ны оту өчен, байлардан таләп ителгән сумманы җыеп бирергә кирәклеген әйтә. Императорның якыннары алтыннарыннан бик теләмичә генә аерылалар, ә куркыныч артта калгач, алар им¬ ператорны полководецка каршы котырталар. Имеш, Стилихон Аларих белән килешеп власть¬ ны тартып алырга уйлаган, чөнки алар ике¬ се дә германнар, дигән яла ягалар. Гонорий бу ялага ышана һәм Стилихонны җәзаларга бое¬ ра. Аңа чиркәүдә сыеныр урын эзләү дә файда бирми. Аны тотып алалар, ватанның дошманы дип игълан итәләр һәм башын кисәләр. Шунда ук Стилихон тарафдарларын эзәрлекләү баш¬ лана: Римда хәрби хезмәттә булган германнар¬ ны, аларның хатыннарын һәм балаларын то¬ тып кыйныйлар, газаплыйлар. Кыргый һәм мәгънәсез җәзалаулардан ачуы чыккан утыз мең легионер-варвар готлар ягына чыга, үзләрен Римга алып баруны таләп итә. 4. «Дөньяны үзенә буйсындырып тор¬ ган шәһәр буйсындырылды!» Стилихон һә¬ лак булганнан соң Аларихка каршы торыр¬ лык кеше булмый. Ул Римны камарга дигән фикергә килә. Булдыксыз һәм куркак Гонорий яңадан Рим халкын язмыш ихтыярына ташлап шәһәрдән китә. Готлар шәһәрне камап алалар, аның Тибр та¬ магындагы икмәк китерелә торган гаванен ба¬ сып алалар. Камалыштагылар ачлыктан һәм куркыныч авырулардан интегә башлыйлар. Күпләр бу афәттән котылу өчен элекке дингә әйләнеп кайтырга, кире кагылган аллалар¬ га корбаннар китерергә кирәк, диләр. Берничә ел элек Стилихон хатыны Серёнаның (ул ихлас христиан була) Веста храмына бәреп керүен, Стилихон. Борынгы Рим сурәте буенча рәсем. Римда кирмән диварлары һәм капкалар. 291
Римның варварлар тарафыннан тар-мар ителүе. Хәзерге заман рәсеме. андагы алиһә сынын бизәп торган муенсаны йолкып алуын искә төшерәләр. Хорафатларга ышанучы кешеләр Серенаны бу кы¬ ланышы белән Римга афәт китерүдә гаепли башлыйлар. Аны шулай ук иренең үлеме өчен үч алырга Аларихны чакыруда гаеплиләр. Серенаны үлемгә дучар итәләр. Әмма Римны бу ха¬ тынны җәзага тарту да, борынгы аллаларга корбан китерү дә кот¬ карып кала алмый. 410 елның август төнендә коллар готларга Римның капкала¬ рын ачалар. Заманында Ганнибал да штурмларга җөрьәт итмәгән «мәңгелек шәһәр» алына. Готлар өч көн буена Римны талый¬ лар. Император сарайлары һәм байлар яшәгән йортлар бушап кала, сыннар ватыла, кыйммәтле китаплар утка ягыла, бик күп кеше үтерелә һәм әсир ителә. Римның алынуы империя халкы күңеленә авыр тәэсир итә. «Дөньяны үзенә буйсындырып торган шәһәр буйсындырылды дигән хәбәрне ишеткәч, минем тавышым өзелде!», — дип язган бу вакыйганың замандашы. Римны талап бик күп табыш җыйган готлар көньякка таба кузгалалар. Юлда Аларих кинәт кенә үлеп китә. Аны бик зур¬ лап күмү турында легенда сакланып калган: готлар әсирләрдән бер елганың юлын бордырып, аның төбенә иксез-чиксез байлык¬ лар белән Аларихны күмәләр. Аннан соң, елганы элекке юлы¬ на кайтарып, каберне су төбендә калдыралар, ә әсирләрне, бөек юлбашчының кайда күмелгәнлеген беркем дә белмәсен өчен, үтерәләр. 292
5. Көнбатыш Рим империясенең җимерелүе. Рим инде вар¬ варларга каршы торырлык хәлдә булмый. 455 елда ул яңадан ба¬ сып алына, бу юлы аны вандаллар талап-туздырып бетерә. Варварларның юлбашчылары инде көнбатыш провинцияләрдә генә түгел, Италиянең үзендә дә идарә итә башлыйлар. 476 елда герман хәрби башлыкларының берсе Римның соңгы императо¬ рын, шәһәргә нигез салучы исемен йөрткән Ромулны властьтан мәхрүм итә. Императорлыкны белдерә торган җете кызыл плащ һәм диадеманы (таҗны) германнар Константинопольгә озаталар. Моның белән алар Көнбатышта императорның кирәк булмавын күрсәтәләр. Көнбатыш Рим империясе яшәүдән туктый. Варварлар басып алу чорында, Эллада һәм Рим халыклары ка¬ занышлары нигезендә булдырылган һәм бөтен империядә киң та¬ ралган антик1 мәдәният бетүгә таба бара. Соңрак Урта гасыр¬ лар дип аталган яңа тарихи дәвер килә. Үзегезне тикшерегез. 1. Готларны тар-мар итүдә Стилихонның роле нинди? 2. Көнче сарай әһелләре Стилихонны нәрсәдә гаеплиләр? 3. Рим гаскәр башлыгын җәзалап үтерүдән ■ готлар юлбашчысы Аларих ничек файдалана? 4. Көнбатыш Рим империясе ничек юкка чыга? Императорның комач плащы белән диадемасын германлылар нинди максат белән Константинопольгә җибәрәләр? «Рим империясенең бүленүе» картасы (кара 290 б.) белән эшләгез: Көнбатыш империя составына кайсы өлкәләр һәм илләр кергән? Кайсылары — Көнчыгыш империя составына? Даталар белән эшләгез. Исәпләп карагыз, Рим дәүләте ничә ел яшәгән: шәһәргә нигез салынганнан алып Көнбатыш Рим империясе таркалуга кадәр? (НЯ «Римның варварлар тарафыннан тар-мар ителүе» рәсемен (кара 292 б.) тасвирлагыз. Римда җиңүчеләр үзләрен ничек тоталар? Уйлагыз. Безнең көннәрдә «вандаллар», «вандализм» сүзләрен нинди очракта кулланырга мөмкин? Нәтиҗә ясыйбыз • Константин вакытында христианнарның хәле ничек үзгәрә? • Империя башкаласын Константин кая һәм ни өчен күчерә? • Рим империясе нинди ике дәүләткә бүленә һәм кайчан? • Ни өчен Римның варварлар тарафыннан яулап алынуы империядә яшәүчеләрне тетрәндерә? 1 Антик — «борынгы» мәгънәсен белдергән латин сүзеннән; Борынгы Греция һәм Рим тарихы һәм мәдәниятен шулай атыйлар. 293
Дөньяның җиде могҗизасы 1. Мисырда пирами¬ далар. Б.э.к. 3 нче мең ел. Хәзерге заман рәсеме. Греклар һәм римлылар кешеләрнең иң күркәм иҗат җимешләрен дөньяның җиде могҗизасы дип атаганнар. Аларның иң борынгысы һәм безнең көннәргә кадәр сакланган бердәнбере — Мисыр пирамидалары. Вавилонда сәяхәтчеләрне «Асылмалы бакчалар» таң калдырган. Вавилон патшасы таш баганалар өстендә ясалма тау корырга боерган: аларның сырт¬ ларында матур агачлар һәм чәчәкләр утыртылган. Кече Азия өлкәләренең берсендә — Мавсол исемле хаким өчен Галикар¬ нас шәһәрендә гүзәл төрбә — Галикарнас мавзолее төзегәннәр («мавзолей» сүзе шуннан кереп киткән). Дөньяның башка могҗизалары дип Олимпиядәге Зевс статуясы, Эфестагы Артеми¬ да храмы, Родос утравында кояш алласы Гелиосның гаҗәеп зур статуясы — Родос Колоссы һәм Фарос маягы саналган. 2. Вавилонда «Асылмалы бак¬ чалар». Б.э.к. 6 нчы гасыр. Реконструкция. 294
3. 3. Эфестагы Артемида алиһә храмы. Б.э.к. 4 нче гасыр. Реконструкция. 4. Олимпиядә Зевс сыны. Скульптор Фидий. Б.э.к. 5 нче гасыр. Реконструкция. 5. Галикарнас мавзолее. Б.э.к. 4 нче гасыр. Реконструкция. 6. Родос Колоссы. Б.э.к. 3 нче гасыр. Реконструкция. 7. Фарос маягы. Б.э.к. 3 нче гасыр. Реконструкция. Элек 7 саны изге дип саналган, шуңа да дөнья могҗизалары җидәү. Тагын нинди борынгы корылмаларны һәм статуяларны дөнья могҗизалары дип атар идегез? 295
Шулай итеп, безнең Борынгы дөнья буйлап сәяхәтебез тәмамланды Сез иң борынгы кешеләрнең тормышы, Мисыр фиргавеннәре һәм Финикия диңгезчеләре, һинд дәрвишләре, грек ораторлары һәм Рим полководецлары белән таныштыгыз. Сез башта Мисыр һәм Елгаара өлкәдәге, ә аннан соң башка илләрдәге цивилизациягә күчеш хакында белдегез. Бу нәрсәне аңлата? Беренче дәүләтләр барлыкка килә, зур шәһәрләр үсеп чыга, язу уйлап табыла. «Цивилизация» сүзе үзе ла¬ тин теленнән алынган, ул «цивис» — граждан дигән сүз белән бер тамырдан. Борынгы кешедән аермалы буларак, цивилизацияле кешеләр язма кануннарга буйсыналар, гражданлык хокукларына һәм бурычларына ия булалар. Греклар фикеренчә, дәүләт белән идарә итүдә катнашу һәр гражданның иң мөһим хокукы һәм бурычы булып торган. Мондый тәртипне алар демократия — халык власте дип атаганнар. Демокра¬ тия кешедә патриотизм — үз ватанына мәхәббәт хисе тәрбияләгән. Бу патриотизм грекларга гаять зур Персия патшалыгына кар¬ шы сугышта ирекләрен һәм бәйсезлекләрен саклап калырга ярдәм иткән. Алар үзләре өчен ят булган, үз халкын куркытып тоткан хакимияткә буйсынырга теләмәгәннәр. Грек демократиясе көчләү һәм башбаштаклыкка каршы, халык власте өчен көрәшкә дәүләт эшлеклеләре һәм акыл ияләренең бик күп буыннарын гасырлар дәвамында рухландырып торган. Меңнәрчә ел элек барлыкка килгән күренешләр әле бүген дә безнең көндәлек тормышыбызны чолгап алган. Әйтик, безнең күп санлы республикалардан, край һәм өлкәләрдән торган дәүләтебез Россия Федерациясе дип атала. «Федерация» һәм «республика» сүзләре латин теленнән алынган: беренчесе латинча «союз» дигән мәгънәгә ия «фёдус» сүзеннән килеп чыга; икенчесе, белгәнегезчә, «иҗтимагый эш» дигәнне аңлата. «Сәясәт» («политика»), «сәяси» кебек сүзләр грекча «полис» сүзеннән килеп чыга. Гадел дәүләт нинди булырга тиеш, идарәне ничек яхшырту турындагы мәсьәләләр беренче тапкыр нәкъ менә Борынгы Грециядә киң яңгыраш ала. Бик күп исемнәр килеп чыгышлары белән борынгы чорларга ба¬ рып тоташа: Елена, Ирина, Андрей, Алексей, Георгий — греклар¬ дан', Юлия, Клавдия, Сергей, Виктор — римлылардан', Анна, Ма¬ рия, Иван, Михаил, Яков — яһүдләрдән кергән. Без театрга барабыз — ул да беренче тапкыр Грециядә барлык¬ ка килгән. «Музей» һәм «музыка» сүзләре сәнгатьне яклаучы Моң (муза) алиһәсен хәтергә төшерә. Мәктәптә педагоглар математика, 296
тарих, география фәннәрен укыта. Бу фәннәрнең исемнәре дә — грек сүзләре, чөнки фәннәр үзләре Борынгы Элладада барлыкка килгәннәр. «Школа», «педагог» сүзләре дә грек теленеке... Әлбәттә, борынгы дөньяда телефон һәм телевизор, автомобиль һәм компью¬ тер, аудио- һәм видеосистемалар булмаган, ләкин бу яңа уйлап та¬ былган әйберләр дә юкка гына грек һәм латин сүзләре белән атал¬ маган. Фән һәм сәнгатьнең, хәзерге заман мәдәниятенең нигезләре борынгы заманнарда ук салынган. Элек кеше бүгенге кебек аралашу чараларына ия булмаган. Ул ерак араларны, диңгез, чүл һәм тауларны зур авырлык белән үтеп чыккан. Акрынлап бер халыклар ерак җирләрдә яшәүче икенче халыклар хакында белә башлаганнар. Кешеләр белән бергә, дәүләт чикләре аша, әйберләр, уйлап табулар, идеяләр дә күчкән һәм алар гомуми казанышка әверелгән. Төрле илләрнең мәдәниятләре, чишмәләр кебек кушылып, зур бер агым хасил иткәннәр. Һәр ха¬ лык, хәтта иң кечкенәсе дә, гомумкешелек мәдәниятенә үз өлешен керткән. Сез кәгазьгә язасыз — аны кайчандыр Кытайда уйлап тапкан¬ нар. Абзац, яңа фикер «кызыл юлдан» языла, Борынгы Мисырда да шулай язганнар. Безнең алфавиттагы хәрефләр греклардан алын¬ ган, ә алар үз чиратында финикиялеләр язуын файдаланганнар. Цифрлар гарәпләрдән алынган, ә алар аны борынгы һиндләрдән үзләштергәннәр. Сез сәгатькә карыйсыз. Сәгатьне 60 минутка Вави- лонда бүлгәннәр. Әмма «минут», «секунд» сүзләре римлыларныкы. Сезнең кулларда механик һәм электрон сәгатьләр; борын заманнар¬ да, әлбәттә, андый сәгатьләр булмаган. Ә бит «механика», «элек¬ трон» сүзләре грек теленнән кергән. Чәч, күз, тән төсенең нинди бу¬ луына карамастан, без мәдәнилегебез белән борынгы мисырлы, грек, яһүд, һиндле, римлыларның варислары... Мәдәният ул безне чолгап алган әйләнә-тирәлектәге әйберләр генә түгел. Ул — барыннан да бигрәк без үзебез һәм нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар булуы хакында безнең карашларыбыз. Бо¬ рынгы акыл ияләре төрле телләрдә бер үк тәртип кагыйдәләренә өйрәткәннәр: «Ялган сөйләмә, чит кешенекен алма, үтермә! Үзеңә теләмәгәнне башкага да эшләмә!» Тәртип кагыйдәләрен һәм әдәплелек кануннарын сакламый торып, бернинди кешелек җәмгыяте дә яши алмый. Борынгы кануннар безгә һәрвакытта да гадел булып күренми. Алар кешеләр арасындагы тигезсезлекне, хәтта коллыкны да та¬ ныганнар. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре еш кына чит кешеләргә мөнәсәбәттә сакланмаган, шуңа күрә күрше дәүләт мөлкәтен та¬ лау юлбасарлык һәм намуссызлык дип түгел, бәлки батырлык дип 297
саналган. Мисыр һәм вавилонлыларның күп санлы аллалары үз халыкларының мәнфәгатьләре хакында гына кайгыртырга тиеш булган — башкаларда аларның эше булмаган! Әмма әле борын¬ гы заманнарда ук яңа дин — христианлык барлыкка килгән. Хри¬ стианнар, Илаһи Ул Иисус үз ирке белән, барлык кешеләр хакы¬ на, газаплы үлемне үзенә кабул иткән, дип ышанганнар. Төрле халыклар, ирләр һәм хатын-кызлар, байлар һәм ярлылар Алла кар¬ шында тигезләр. Христиан дине бүгенге Европа, шул исәптән рус мәдәниятенең нигез ташларыннан берсенә әверелә. Өлкән кешеләр үзләрен бала чактан ук хәтерлиләр. Ә кеше¬ лек өчен хәтер ул — ТАРИХ. Тормыш юлларында югалмас өчен, үзебез белән ни булганын һәм хәзер кем булуыбызны белер өчен без үткәнебезне хәтергә төшерәбез... Тикшерегез, Борынгы заман тарихы хәтерегездә яхшы калганмы? Борынгы дәүләтләр хакында сез ниләр беләсез? Җир шарында иң борынгы дәүләтләр кайда барлыкка килгән? Төрле борынгы дәүләтләр ничек идарә ителгән? Ул дәүләтләрнең кайсысы сезгә иң гадел булып күренә? Нәрсәсе белән? Кайсы ил демократия ватаны булып тора? «Демократия» сүзе нәрсәне аңлата? Афина һәм Рим республикасында идарә итү Борынгы Мисыр, Персия, Кытайдагы идарәдән нәрсәсе белән аерылган? Нинди хакимнәрне — патшаларны, стратегларны, император¬ ларны — истә калдырдыгыз? Алар нинди яхшы һәм начар яклары белән хәтерегездә калды? Борынгы атаклы полководецларны исегезгә төшерегез. Аларның исемнәре ничек? Алар нинди сугышларда һәм көрәшләрдә катнаш¬ каннар? Нәрсә белән дан казанганнар? Борынгыларның нинди мәдәни казанышлары сезгә мәгълүм? Иң беренче язу кайсы илләрдә барлыкка килгән? Аның үзенчәлекләре нидә? Алфавит кайсы илдә уйлап табылган? Борынгы греклар бу алфа¬ витны ничек камилләштергәннәр? Без файдалана торган цифрлар кайсы илдә уйлап табылган? Кытайлылар уйлап тапкан нинди әйбер белән дөнья халыклары бүген дә файдалана? Мисыр, Вавилон, Кытай, Греция, Римдагы иң атаклы борынгы корылмаларны атагыз. Алар нинди максат белән төзелгән? 298
Борынгы халыклар яраткан нинди тамашаларны беләсез? Аларның кайсылары безнең көннәрдә дә яши? Борынгы шагыйрьләрнең һәм язучыларның исемнәрен атагыз. Аларның нинди әсәрләрен истә калдырдыгыз? Алар нәрсәгә багыш¬ ланган? Борынгы рәсем һәм сынлы сәнгать әсәрләренең кайсылары безнең көннәргә кадәр сакланган? Берсен генә булса да тасвирлап бирегез. Әле борынгы заманнарда ук кемне «тарих атасы» дип атаган¬ нар? Ул кайсы илдә яшәгән? Тагын кайсы борынгы тарихчыларның исемнәрен истә калдырдыгыз? Дини ышанулар хакында ниләр сөйли аласыз? Борынгы кешеләр дә сихер-ырымнарга ышанганнар. Бу нәрсәдә чагылган? Мисырлылар үлеләр илен ничек күз алдына китергәннәр? Үлгәннән соң кешенең язмышы кем тарафыннан һәм ничек хәл ителгән? Бер генә Аллага табыну беренче тапкыр кайсы илдә барлыкка килгән? Бу Алла хакында нинди китапта сөйләнә? Мисырда һәм Елгаара өлкәдә барлыкка килгән нинди мифларны хәтерлисез? Библиядәге нинди риваять^ләрне беләсез? Сезгә грек мифларының геройлары ошадымы? Ошатса, нәрсәсе белән? Конфуций һәм Будда кайсы илләрдә яшәгәннәр? Бу борынгы акыл ияләре хакында ниләр хәтерлисез? Сез Иисус Христосның җирдәге тормышы хакында нәрсәләр хәтерлисез? Аның әнисе кайсы шәһәрдә яшәгән? Иисус кайсы шәһәрдә туган? Ул кайсы шәһәрдә җәзалап үтерелгән? Иисусның тормышы һәм тәгълиматы турында хикәятләр язмасы ничек атала? Иске Гаһед буенча кешенең табигате нинди булырга тиеш? Ии¬ сус Христос кешене нинди булырга өйрәткән? Аның «Кешеләрнең сезнең белән ничек булуын теләсәгез, үзегез дә алар белән һәрчак шулай булыгыз...» дигән сүзләрен ничек аңлыйсыз?
Мәгълүмати-иҗади проектлар Өстәмә әдәбият һәм интернет-ресурслар ярдәмендә үзегез тара¬ фыннан сайлап алынган берәр тема буенча мәгълүмат туплагыз: 1. Иң борынгы кешеләрнең уйлап табулары һәм ачышлары. Бу уйлап табулар һәм ачышлар иң борынгы кешеләр тормышында нинди роль уйнаган? Хәзерге вакытта да алар файдаланыламы? 2. Иң борынгы язу төрләре. Язу кайчан, кайда һәм ни өчен барлыкка килгән? Иң борынгы язу безнең язудан нәрсәсе белән ае¬ рылган? Безнең әлифба ничек килеп чыккан? 3. Һиндстан — хайваннар турындагы күп кенә мәсәлләрнең һәм әкиятләрнең ватаны. Алар белән танышыгыз. Сезгә күбрәк кайсылары ошады? Нәрсәсе белән? Борынгы һинд әдәбиятында еш кына хайваннар катнашы нинди ышанулар белән бәйле? 4. Кытайның борынгы мәдәнияте. Хәзерге кытайлар Кытай¬ ның борынгы мәдәниятенең нинди казанышлары белән горурланыр¬ га хаклы? 5. Дөньядагы диннәр. Нинди борынгы диннәрнең тарафдарла¬ ры күп аллаларга табынганнар? Нинди диннәргә бер аллалык (бер аллага табыну) хас? Онытмагыз, андый диннәрнең берсе башкала¬ рыннан соңрак, Урта гасырлар дип аталган тарихи дәвердә барлык¬ ка килгән. 6. Борынгы заман акыл ияләре кешенең үз-үзен тоты¬ шы кагыйдәләре турында. Библия акыл ияләренең, Будданың, Конфуцийның, Сократның нәсыйхәтләре хәзерге заман кешелә¬ ре өчен нәрсәләре белән кыйммәтле? Иисус Христосның тәгъли¬ матының кайсы сыйфатлары мөһим? 7. Борынгы дәүләтләрнең төзелеше. Перикл заманындагы Афинадагы һәм Рим республикасындагы идарә Борынгы Мисырда¬ гы, Персиядәге, Кытайдагы идарәдән нәрсә белән аерылган? 8. Фарсылар белән сугышларда греклар патриотизмы. Ни өчен демократия ватанга карата мәхәббәт тәрбияләгән? Фарсылар белән булган нинди сугышлар греклар патриотизмы үрнәге була ала? 9. Борынгы заманда барлыкка килгән тамашалар. Аларның кайсылары хәзер дә кадерле? Христианнар таләбе буенча нинди та¬ машалар тыелган? Ни өчен? 10. Борынгы заманның атаклы корылмалары. Алар нинди булган? Кайда һәм нинди максатларда төзелгәннәр? Аларның кай¬ сылары безнең көннәргәчә сакланган? 300
Бу сүзләрне истә калдырыгыз Алфавит — хәрефле язу, өч мең еллардан да элегрәк Финикиядә барлыкка килә (22 тартык хәреф); беренче хәрефләр алеф, бет ата¬ масыннан — «алфавит» сүзе ясалган. Финикия алфавиты нигезендә грек алфавиты барлыкка килә (24 сузык һәм тартык хәрефләр). Фи¬ никия һәм грек алфавитларыннан бүгенге көндә дөньяда иң киң та¬ ралган язу булып исәпләнгән латин алфавиты, шулай ук безнең аз¬ бука башлангыч ала. Антик — латин теленнән тәрҗемә иткәндә «борынгы» дигәнне аңлата; Борынгы Греция һәм Римның тарихын һәм мәдәниятен шу¬ лай атыйлар. Археолог — фәнни максатларда казу эшләре алып баручы га¬ лим. Иң борынгы кешеләр торулыклары һәм каберләрендә, Ми¬ сыр төрбәләрендә, Ассириядә балчык китаплар китапханәләрендә, Криттагы сарайларда, Микенадагы патша каберлекләрендә, Везу¬ вий вулканы атудан һәлак булган Помпей шәһәрендә алып барыл¬ ган казу эшләре тарихны баетты. Библия — борынгы грек теленнән тәрҗемәдә «китаплар» дигән мәгънә белдерә; изге китаплар җыелмасы, Иске Гаһед һәм Яңа Гаһедтән тора. Библия дөньядагы барлык төп телләргә тәрҗемә ителгән. Буддизм — дөньядагы диннәрнең берсе, б.э.к. 5 нче гасырда Һиндстанда барлыкка килә, нигез салучы — Будда, тарафдарла¬ ры — буддистлар. Әлеге дин Кытайда, Япониядә, Монголиядә һәм башка илләрдә таралган; Россиядә — Калмыкиядә, Бурятиядә, Ту¬ вада. Ветеран — латин телендәге «иске», «тәҗрибәле» дигән сүздән; Римда сыналган солдатларны шулай атаганнар. Иске Гаһед — изге китаплар җыелмасы, б.э.к. 12 нче гасырдан 2 нче гасырга кадәр төзелә; Библиянең состав өлеше; Иске Гаһед китаплары яһүдиләр һәм христианнар тарафыннан хөрмәтләнә. Дөньякүләм дин — фәндә шул исем белән бөтен дөньяда киң та¬ ралыш алган буддизм, христианлык һәм ислам (ислам дине белән сез Урта гасырлар тарихы курсын узганда танышырсыз) диннәре атап йөртелә; дөньякүләм динне, җенесе, милләте, теле, тән төсенә карамыйча, теләсә кайсы кеше тота ала. Демократия — борынгы грек теленнән тәрҗемәдә «демос хаким¬ леге»; халык хакыйкате, югары хакимият халык кулында булган дәүләт белән идарә итү тәртибе. 301
Иудаизм — өч мең еллардан артык элек Көнчыгыш Урта диңгез буйларында барлыкка килгән яһүдләр дине; аның тарафдарлары — яһүдиләр, төп үзенчәлеге — катгый бер аллалык. Монархия — борынгы грекчадан «бер кеше хакимлеге» дигәнне белдерә; башында бер кеше торган дәүләт; борынгы монархияләргә фиргавеннәр дәвере Мисыры, Вавилония, Ассирия, Персия, Кытай һәм башка дәүләтләр керә. Яңа Гаһед — изге китаплар җыелмасы, б.э. 1 нче гасырында — 2 нче гасыры башында төзелә; Библиянең состав өлеше. Яңа Гаһед христианнар тарафыннан хөрмәтләнә. Реконструкция — сакланган өлешләр һәм тасвирлаулар буенча кешенең кыяфәтен, аның торагын, хезмәт коралларының яки баш¬ ка предметларның тышкы күренешен торгызу. Республика — латинчадан «җәмәгать эше» дип тәрҗемә ителә; югары хакимият билгеле бер вакытка сайлап куелган затларга тап¬ шырылган идарә формасы; Рим патша хакимияте бетерелгәннән соң берничә гасыр дәвамында республика була; Перикл заманындагы афина дәүләте дә республика дип атала ала. Христианлык — тарафдарлары саны буенча иң зур дөньякүләм дин, б.э. 1 гасырында барлыкка килә. Аны нигезләүче — Иисус Христос. Ул туган дата күп кенә илләрдә кабул ителгән еллар исәбе нигезенә салынган. Бу китапларны укырга киңәш итәбез Вавилонская башня и другие библейские предания / под ред. К. Чуков¬ ского. — М., 1992. Воронкова Л. Ф. Герои Древней Греции: след огненной жизни. Месоен- ские войны. Герой Саламина / Л. Ф. Воронкова. — М., 2009. Воронкова Л. Ф. Сын Зевса. В глуби веков / Л. Ф. Воронкова. — М., 2006. Гаспаров М. Л. Занимательная Греция / М. Л. Гаспаров. — М., 1998. Гаспаров М. Л. Капитолийская волчица. Рим до Цезарей / М. Л. Гаспа¬ ров. — М., 2008. Говоров А. А. Алкамен — театральный мальчик / А. А. Говоров. — М., 1987. Древний мир: кн. для чтения по истории / под ред. В. П. Будано¬ вой. — М., 2006. Д’Эрвилъи Э. Приключения доисторического мальчика / Э. Д’ Эрви- льи. — М., 2007. История и культура Древнего Востока: энциклопедический словарь / под ред. А. А. Вигасина. — М., 2008. Кун Н. А. Легенды и мифы Древней Греции / Н. А. Кун. — М., 2008. 302
Ливий Т. Война с Ганнибалом / Т. Ливий; пересказ с лат. С. Марки¬ ша. — М., 1993. Лурье С. Я. Заговорившие таблички / С. Я. Лурье. — М., 1960. Матье М. Э. День египетского мальчика; Кари, ученик художни¬ ка / М. Э. Матье. — М., 2002. Немировский А. И. За столбами Мелькарта / А. И. Немировский. — М., 1965. Немировский А. И. Книга для чтения по истории Древнего мира / А. И. Немировский. — М., 1991. Немировский А. И. Слоны Ганнибала / А. И. Немировский. — М., 2010. Покровский С. В. Охотники на мамонтов / С. В. Покровский. — М., 2007. Рони-Старший Ж. Борьба за огонь. Пещерный лев / Ж. Рони-Стар- ший. — М., 2007. Рубинштейн Р. И. Глиняный конверт / Р. И. Рубинштейн. — М., 1962. Тудоровская Е. А. Троянская война и её герои. Приключения Одиссея / Е. А. Тудоровская. — М., 1993. ТризД. Фиалковый венец / Д. Триз. — М., 1989. Ян В. Г. Финикийский корабль / В. Г. Ян. — М., 1969. Интернет-ресурслар Единая коллекция Цифровых образовательных ресурсов http://school-collection.edu.ru Всемирная история в Интернете http://www.hrono.ru Древний мир http:/ / www. ancient. ru / Древняя Греция http://ellada.spb.ru/ Древний Рим http://ancientrome.ru/ История стран и цивилизаций http:/ / www. istorva. ru Библиотека античной литературы http:/ /cyrill. newmail. ru Коллекция: мировая художественная культура http://artclassic.edu.ru Мифы народов мира http://www.edic.ru/myth Первобытное искусство http://vm.kemsu.ru
Учебное издание Вигасин Алексей Алексеевич Годер Георгий Израилевич Свенцицкая Ирина Сергеевна ВСЕОБЩАЯ ИСТОРИЯ ИСТОРИЯ ДРЕВНЕГО МИРА 5 класс Учебник для общеобразовательных учреждений (перевод с русского на татарский язык) Уку-укыту басмасы Редакторы И.Х. Хэлиуллин Компьютерда биткә салучысы Ю.М. Эстис Корректоры Ә.Ф. Әхмәдуллина Оригинал-макеттан басарга кул куелды 31.07.2012. Форматы 70x90 1/16. Офсет кәгазе. «SchoolBook» гарнитурасы. Шартлы басма табагы 19. Тиражы 4000. Заказ М-769. Татарстан Республикасы «ХӘТЕР» нәшрияты. 420111, Казан, Тельман ур., 5. Хатлар өчен: 420014, Казан, Кремль, а/я 54. Тел. (843) 264-67-96. «Татмедиа» ААҖ филиалы — «Идел-ПРЕСС» полиграфия-нәшрият комплексы. 420066, Казан, Декабристлар ур., 2.
ГОМУМИ ТАРИХ БОРЫНГЫ ЗАМАН ТАРИХЫ