Автор: Данилов А.А.  

Теги: хикәя   россия тарихы  

ISBN: 978-5-7761-1832-6

Год: 2007

Текст
                    А. А. Данилов, Л. Г. Косулина
р
I
1 О
Q)
О
о
й
ф
Е
и
>
й
Е
я
й
>
*тз
Е
►
S
и
РОССИЯ
ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ


1533(47)— 1584 Иван IV нең (Грозныйның) идарә итүе 1543 Беренче Земство җыены 1552, 1556 Казан һәм Әстерхан ханлыкларының Россия составына керүе 1564-1572 Опричнина 1564 Беренче рус басма китабы « Апостол *ның дөнья күрүе 1581 Тыелган еллар турында указ 1589 Патриархлык төзелү 1598-1605 Борис Годуновның идарә итүе 1612 Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итү 1613-1645 Михаил Федорович Романовның идарә итүе 1645-1676 Алексей Михайловичның идарә итүе 1649 Собор уложениесе кабул ителү 1653-1655 Патриарх Никонның чиркәү реформасы 1654 Украинаның Россия дәүләте составына керүе 1667-1671 С. Т. Разин җитәкчелегендәге восстание 1682(89)— 1725 Петр I нең идарә итүе 1697-1698 Бөек илчелек Европада 1700—1721 Төньяк сугышы 1721 Россия империясен игълан итү. Балтыйк буеның Россия составына керүе 1711—1765 М. В. Ломоносов 1718—1720 Коллегияләр төзелү 1725 Фәннәр академиясе ачылу 1725—1762 Сарай переворотлары 1730—1740 Анна Иоанновнаның идарә итүе 1741—1761 Елизавета Петровнаның идарә итүе 1755 Мәскәү университеты ачылу 1756 Беренче рус профессиональ театры оешу 1762—1796 Екатерина II нең идарә итүе 1767 Уложение комиссиясе чакырылу 1773—1775 Е. И. Пугачев җитәкчелегендәге восстание 1783 Кырымның Россия составына керүе 1785 «Дворяннарга өстенлекләр грамотасы» бирелү 1772, 1732, Польшаны бүлгәләү, Уңъяк Украина, 1735 Белоруссия һәм Литваның Россия составына керүе 1796—1801 Павел I нең идарә итүе
А. А. Данилов, Л. Г. Косулина РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ 7 сыйныф Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен дәреслек Казан • «Мәгариф» нәшрияты Москва • «Просвещение» 2008
УДК 373.167.1:94(470)*07 ББК 63.3(2)4 я72 Д18 Данилов А. А. История. Государство и народы России : 7 кл.: учеб, для общеобразоват. учреждений / А. А. Данилов, Л. Г. Ко- сулина.— М.: Просвещение, 2007. Дәреслекнең методик аппаратын төзүдә тарих фәннәре кандидаты О. В. Кишенкова катнашты. Охраняется Законом РФ «Об авторском праве и смежных пра¬ вах». Воспроизведение всей книги или ее части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства. Переводное издание учебника выпущено в свет по сублицензион¬ ному договору № 3/15 от 20.03.2008. Экземпляры переводного издания подлежат распространению исключительно в Республике Татарстан, а также среди татарской диаспоры на территориях других субъектов Российской Федерации. Данилов А. А. Д18 Россия дәүләте һәм халыклары тарихы : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 7 нче с-фы өчен д-лек / А.А. Данилов, Л. Г. Косулина; Русчадан Л. Г. Шарифул¬ лина тәрж,.— Казан : Мәгариф, 2008.— 287 б.: рәс., карт. б-н. ISBN 978-5-7761-1832-6 Дәреслек XVI—XVIII гасырларда күпмилләтле дәүләтнең фор¬ малашу һәм көчәю процессларын яктырта. Анда илдәге хуҗалык һәм сәяси строй үсеше, Россия халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, яшәү рәвешләре турында күпкырлы материал тупланган. ISBN 978-5-7761-1832-6 © Издательство «Просвещение», 2007 © Художественное оформление. Издательство «Просвещение», 2007 Все права защищены © Татарчага тәрҗемә. «Мәгариф» нәшрияты, 2008
Эчтәлек 1 бүлек. РОССИЯ XVI—XVII ГАСЫР БАШЫНДА § 1. XVI гасырда Россиянең халкы һәм хуҗалыгы ... 6 § 2. Иван IV нең идарә итә башлавы 14 § 3. XVI гасырның 50 нче елларында Россиянең тышкы сәясәттәге уңышлары 22 § 4. Иван Грозный хакимиятенең көчәюе 29 § 5. Россия Иван IV хакимлеге азагында 36 § 6. Идел буе халыклары Россия дәүләте составына кергәннән соң 44 § 7. XVI гасырда мәдәният һәм тормыш-көнкүреш 50 § 8. Россия дәүләте XVI гасыр ахырында 60 § 9—10. Россия дәүләтендә Фетнәле заман 66 § 11. Фетнәле заманның ахыры 78 2 бүлек. РОССИЯ XVII ГАСЫРДА § 12. Халкы һәм хуҗалыгы 87 § 13. Беренче Романовлар дәүләте 95 § 14. Тышкы сәясәт 103 § 15. XVII гасырда Рус православие чиркәве 111 § 16. «Фетнәле гасыр» 116 § 17—18. XVII гасырда рус халкының мәдәнияте һәм тормыш-көнкүреше 124 § 19. Россия халыклары 136 3 бүлек. ПЕТР I нең ҮЗГӘРТЕП КОРУЛАРЫ (XVII гасыр ахыры — XVIII гасырның беренче чиреге) § 20. Петр I реформаларының алшартлары 144 § 21. Россия гасырлар чигендә. Петр I нең идарә итә башлавы 149 § 22. Петр I нең тышкы сәясәте. 1700—1721 еллардагы Төньяк сугышы 156 § 23. XVIII гасыр башында илнең икътисади үсеше . . . 165 § 24. Петр I нең дәүләт реформалары 173 § 25. Петр I реформалары чорында халык һәм дәүләт . . 180 § 26. Петр I реформалары чорында Россия мәдәниятен¬ дәге үзгәрешләр 187
4 бүлек. РОССИЯ ИМПЕРИЯСЕ XVIII ГАСЫРДА (1725—1801 еллар) § 27. Сарай переворотлары 195 § 28. 1725—1762 елларда эчке һәм тышкы сәясәт . . . 203 § 29. Екатерина II нең эчке сәясәте 210 § 30. XVIII гасырның икенче яртысында Россия икътисады 216 §31. Е. И. Пугачев җитәкчелегендәге восстание 222 § 32. Екатерина II нең тышкы сәясәте 229 § 33. Павел I нең эчке һәм тышкы сәясәте 238 § 34. Россиядә мәгариф гасыры 246 § 35. Сәнгати мәдәният үсеше 253 § 36. XVIII гасырда россиялеләрнең көндәлек тормышы 261 § 37. XVIII гасырда Россия халыклары 268 Йомгаклау 274 XVI—XVIII гасырларда Россия хөкемдарлары 276 Өстәмә уку өчен әдәбият 285
Кадерле балалар! Сез быел туган илебез — Россия тарихы буенча яңа дәрес¬ лек белән танышырсыз. 5 нче һәм 6 нчы сыйныфларда тарих¬ ны өйрәнгәндә, сез шактый зур вакыт аралыклары — меңъел¬ лыклар, гасырлар, бөтен бер дәверләр белән эш иттегез. 7 нче сыйныф курсы нибары өч йөзьеллыкка — XVI, XVII һәм XVIII гасырларга караган материалны колачлый. Әмма шушы чорда илебез тарихында никадәр вакыйга булган! Рус җирләрен Мәскәү тирәсендә берләштерүдән, бердәм дәүләт төзүдән алып Көнчыгыш Европа һәм Азия киңлекләрен биләгән бөек держа¬ вага кадәр Россия гаять озын юл үтә. Бу — Иван Грозный, Бөек Петр, Бөек Екатерина кебек тарихи шәхесләр эшчәнлеге, рус коралы сүрелмәс дан яулаган, рус мәдәнияте үскән чор. Сезнең игътибарга тәкъдим ителгән бу дәреслекнең үзен¬ чәлеге шунда: анда Россия җирендә яшәүче халыклар тари¬ хына да зур урын бирелә. Без Мәскәү янында гына түгел, ә дәүләтнең үзәктән читтә урнашкан төбәкләрендә, Идел буенда һәм Себердә булырбыз, Дон буенда һәм Төньяк Кавказда казаклар яшәгән өлкәләргә, казах далалары чикләренә барып чыгарбыз. Текстта тарихи эшлеклеләрнең исемнәре белән янәшә бирелгән даталар аларның яшәгән елларын, ә инде дәүләт җитәкчеләре турында сүз барса, алар идарә иткән елларны күрсәтә. 5
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ бүлек РОССИЯ XVI—XVII ГАСЫР БАШЫНДА Фетнәле заман вакыйгалары безнең бо¬ рынгы бабаларыбызны үз хәсрәтләре белән генә түгел, ил кайгысы белән дә яшәргә мәҗ¬ бүр иткән... Туган җирнең газапларын һәм һәлакәтләрен күреп... рус кешесендә яңа хис¬ ләр һәм төшенчәләр туа: җәмгыятьтә милли һәм дини бердәмлек хисе ныгый, дәүләт ту¬ рында ачык күзаллау барлыкка килә. Тарихчы С. Ф. Платонов § 1. XVI гасырда Россиянең халкы һәм хуҗалыгы Игенчелек. XVI гасырда Россия дәүләте үзенең чикләрен шактый киңәйтә. Яңа җирләр үзләштерелә. XVI гасыр башын¬ да Россиядә чама белән 6 миллион кеше яши. Элекке заманнардагы кебек үк, сөрүле игенчелек россия- леләрнең төп шөгыле булып кала. Элегрәк Россиянең төньяк- көнчыгыш һәм төньяк киңлекләрендә урман төпләп, игенчелек өчен җир әзерләү хөкем сөргән (аның ничек булуын исегезгә төшерегез). XV гасырның икенче яртысыннан Мәскәү дәүләтенең бөтен территориясендә игенчелек өч басулы чәчү әйләнешенә нигез¬ ләп алып барыла. Бу очракта крестьян басуны өч өлешкә бүлә. Беренче өлешкә ул — сабан ашлыгы, икенчесенә көзге игеннәр чәчә, ә өченче өлеш пар җире итеп калдырыла, ягъни чәчелми. Өч басулы системаны кулланып, тиз арада мул уңыш алып булмый. Әмма ул игенчелектән озак вакытлар дәвамында тотрыклы уңыш алуны тәэмин итә. Өстәвенә бу система җиргә сакчыл караш тәрбияли. Өч басулы чәчү әйләнеше кертелгәннән соң, бөртекле куль¬ туралар җыелмасы да үзгәрә. Арыш аеруча киң таралган уҗым культурасына әйләнә, ә сабан басуына, нигездә, солы чәчелә. Бодай, арпа, тары чәчүлекләре сизелерлек кими. Фай¬ далы, туклыклы үзенчәлекләргә ия карабодай да шактый киң тарала. Җирне сука, сабан, тырма белән дә эшкәртәләр. 6
1 бүлек J и Дәүләтнең бөтен территориясендә уңыш, нигездә, түбән була. Күпчелек очракта бу табигый климат шартларының җайсыз булуы белән аңлатыла. Игенчелек белән шөгыльләнүче районнарның төп өлеше иген игү өчен табигый җайсыз зонада урнаша. Озакка сузылган салкын кышы һәм җылы, әмма кыска җәе белән аерылып торган кырыс климат, авыл хуҗа¬ лыгы эшләре белән шөгыльләнү өчен, күп уңайсызлыклар тудыра. Игенчелек белән шөгыльләнү өчен елына фәкать 125— 130 көн генә (апрель уртасыннан сентябрь уртасына кадәр) вакыт кала. Чама белән 30 көн печән өстенә китә, калган йөз көн эчендә башкаларын эшләргә: сөрергә, чәчәргә, уңышны җыеп алырга кирәк була. Авыл хуҗалыгы эшләре белән бәйле чорны Россиядә юкка гына «страда» («страдать»: «газап чигү», «интегү» сүзеннән) дип атамыйлар. Җәйге кызу эш өстендә иртәдән кичкә кадәр олысы да, кечесе дә кырда эшли. Ул заманнарда ашлама булып хезмәт иткән тиресне кресть¬ яннар кулланмыйлар диярлек. Чөнки терлекне бик аз асрый¬ лар. Бу шуның белән дә аңлатыла: озын кышка терлек азыгы әзерләү кызу урак өстендә күп вакытны ала. Шуңа да кара¬ мастан сөрүле басу хуҗалыгын аттан башка алып бару мөмкин булмый. Элек авылда һәр хезмәт кешесенә бер эш аты туры килгән. Крестьян хуҗалыгын сыер һәм бозаулардан башка да күз алдына китерүе кыен. Крестьяннар сарык, тавык һәм башка кош-корт та асраганнар. Ул замандагы рус авылларында дуңгыз бик сирәк очраган. Чөнки ал арны бик күп ашатырга һәм яхшы тәрбияләргә кирәк булган. XVI гасыр башына күпчелек җирләр алпавыт милкенә әйлә¬ нәләр. Кайбер өязләрдә ул файдаланыла торган барлык җирләр¬ нең 90 % ын тәшкил итә. Монастырь җир биләмәләре дә ишәя. Крестьяннар тормышында община (мир) элеккечә мөһим урын тота. Ул крестьян гаиләләренә сөрүлек җирләр һәм яшелчә бакчасы кишәрлекләре бүлеп бирә, печәнлекләрдән, ауга чыгу рөхсәт ителгән мәйданнардан, елга, күлләрдән файда¬ лануны күзәтү астында тота. Община крестьян хуҗалык¬ ларына дәүләт ясагын һәм йөкләмәләрне билгели. Алар казна (дәүләт) җирләрен вотчина һәм алпавыт милкенә тапшырганда да саклана. Казаклар. XVI гасырда крестьяннарның шәхси хокукла¬ рына һөҗүм башлану сәбәпле, казакларның саны арта бара. Идел, Дон, Тверь һәм Җаек буйларында ирекле казаклар общиналары барлыкка килә. Алар, нигездә, качкын крестьян¬ нардан торалар. Казакларның хуҗалык тормышының нигезен төрле кәсепчелек — аучылык, балыкчылык, урман умартачы¬ лыгы, шулай ук терлекчелек тәшкил итә. Хәрби табыш та әһә¬ миятле яшәү чыганагы булып тора. Шул ук вакытта казаклар 7
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Дон казаклары дәүләт тарафыннан акчалата, икмәк һәм сугыш кораллары белән бирелгән «эш хакы»н да бик теләп алалар. Ә дәүләт моны үзенең көньяк һәм көньяк-көн¬ чыгыш чикләрен саклау өчен эшли. Барлык казаклар да ирекле һәм ти¬ гез хокуклы булып саналалар. Община¬ ларда үзидарә хөкем сөрә. Иң мөһим эшләр казаклар җыенында тикшерелә. Общиналарның башында сайлап куел¬ ган атаманнар һәм старшиналар тора. XVI гасырның беренче яртысында Днепрның түбән агымындагы урманлы утрауларда, алар артындагы елга буса¬ галарында урнашкан казак поселение- ләре үзенә бер казаклар республикасы — Запорожье Сечена берләшәләр. Шәһәрләр һәм шәһәр халкы. XVI га¬ сыр башында Россия дәүләтенең иксез- чиксез киңлекләрендә 130 га якын шәһәр һәм шәһәрчекләр санала. Аларның күпчелеге Иделнең югары һәм урта агымы¬ на, Ока белән Идел елгасы арасына, Мәскәү, Клязьма һәм Ока Мәскәү заманында борынгы рус йорты бүлмәсендә. XVI гасыр (рәссам А. Васнецов) 8
1 бүлек Түбән Новгородның Аскы базары елгалары буйларына урнашкан була. XV гасыр ахырыннан шә¬ һәр кешеләренең саны бик тиз арта башлый, ә шәһәрләр гөрләп үсү чоры кичерә. Әмма шәһәр халкының гомуми өлеше әллә ни зур булмый. Бу күрсәткеч буенча Россия Көнбатыш һәм Үзәк Европаның алдынгы илләреннән шактый калыша. Бердәм дәүләт төзелү белән рус шә¬ һәрләренең әһәмияте дә үзгәрә. Алар- ның күбесе бәйсез кенәзлек башкала¬ лары булудан туктый, әмма шул ук вакытта, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләре буларак, ал арның әһәмияте үсә. Псков, Архангельск, Холмогор, Ярославль, Кострома, Тверь, Серпухов, Тула, Смо¬ ленск, Түбән Новгород һ. б. шәһәрләр иң эре сәүдә-һөнәрчелек үзәкләренә әйләнәләр. Новгород ил тормышында мөһим роль уйнавын дәвам итә, әмма сәяси һәм хуҗалык ягыннан Мәскәү- нең әһәмияте көннән-көн үсә бара. Чит ил кешеләре Россия башкаласын Көн¬ батыш Европаның иң зур шәһәрләре белән чагыштыралар. Ул чорда, заман¬ дашлары фикеренчә, Мәскәүдә 100 мең чамасы (чагыштыру өчен Новгородта — 25—30 мең) кеше яшәгән. Тула. Кремль Смоленск крепосте 9
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Архангельск Шәһәр халкының төп өлешен сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр тәшкил итә. Соңгылары дәүләткә салым түлиләр һәм дәүләт файдасына төрле йөкләмәләр үтиләр. Бу кешеләрне «кара халык» дип атыйлар. Шәһәрләрдә кенәз урынчылары да урна¬ ша. Алар шәһәр идарәсенең башында торалар, шәһәрдәге «кара халык»ка хөкем чыгаралар, крепость корылмаларын, сәүдә пошлинасының дөрес җыелуын күзәтеп торалар. Шәһәр утар¬ ларында боярлар, шулай ук йомышлы кешеләрнең төрле катлаулары да яши. Һөнәрчелек. XVI гасырда һөнәрчелек төрләре шактый арта. Шәһәрләрдә күмәччеләр, сумсачылар, балдан ширбәт ясау¬ чылар күренә башлый; бөтен бер бистәләрне күнчеләр, тире иләүчеләр, итекчеләр, тимерчеләр, зәркәнчеләр, чүлмәк¬ челәр, агач эше һәм балта осталары биләп тора... Мәскәүдә һөнәрчелек төрләренең күплеген раслаучы күп санлы урам һәм тыкрык исемнәре сакланган: Таганкада тимерчеләр та¬ ганнар — мунча казаннары ясаганнар, Конюшенный бистә¬ сендә ат абзарлары өчен җиһазлар эшләгәннәр. Һөнәрләрнең иң киң таралган төре булып корал җитеш¬ терү санала. Гаҗәеп оста итеп тегелгән сугыш киемнәре, кадый, кисә, ыргыта торган кораллар, җәяләр, арбалетлар Россиянең үзендә генә түгел, чит илләрдә дә бик үтемле товар була. XVI гасыр ахырында Мәскәүдә Туп сарае (Пушечный двор) барлыкка килә. Анда пушкалар, авыр мылтыклар һәм башка утлы кораллар эшләнә. Туплар һәм сугыш кораллары җитеш¬ терү, аны исәпкә алу һәм өләшү белән патшаның Тупчылар 10
1 бүлек приказы идарә итә. Ьөнәрчеләр — тупчылар һәм казна тимер¬ челәре дә — Тупчылар приказына буйсына. Туп сараенда коелган коралларның сыйфаты шулкадәр югары була ки, хәтта Мәскәү хакимияте аны көньяк һәм көнчыгыш күршеләргә сатуны тыя. Сәүдә. Алтын Урда хакимлегеннән котылу һәм бердәм Россия дәүләте төзелү икътисадны ныгытырга ярдәм итә. Таркау кенәзлекләр арасындагы эчке чикләр һәм күп сан¬ лы таможня пошлиналары юкка чыга. Бу исә сәүдәнең үсүенә китерә. Шәһәр һәм авылларда бик күп санда базар һәм базарчыклар барлыкка килә. Анда жңрле һөнәрчеләр үзләре эшләгән әйберләрне, ә крестьяннар яшелчә, ит, балык сата. Ярминкәләр аерым өлкәләр арасындагы хуҗалык элем¬ тәләрен ныгытырга ярдәм итә. Аларны, кагыйдә буларак, айга бер тапкыр эре сәүдә үзәкләре яисә монастырьлар тирәсендә оештыралар. Ашлык ярминкәләрдә иң әһәмиятле товар була. Анда шулай ук бал, тоз, терлек, ит, балык һәм башка авыл хуж,а- лыгы продуктлары белән сату итәләр. Моннан тыш, базарга һөнәрчеләр җитештергән товарлар — савыт-саба, аяк киеме, мода артыннан куучылар өчен затлы тукымалар һ. б. китерелә. Көнбатыш чиктә Россия — Польша, Ливония, Ганза, Лит¬ ва кенәзлекләре; көньякта һәм көнчыгышта татар ханлык¬ лары, Кавказ, Урта Азия, Госманлы империясе белән сәүдә итә. 1553 елда Ак диңгезгә инглиз сәүдәгәрләре чыга. Россия белән Англия арасында тыгыз сәүдә бәйләнешләре барлыкка килә. 1556 елда Мәскәү хөкүмәте инглизләргә бөтен ил буенча пошлинасыз сату итәргә рөхсәт бирә. Крестьян өе. Эчке күренеше 11
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ 1584 елда Төньяк Двина тамагында, Михаил-Архангел монастыре янәшәсендә агач ныгытма һәм аның янында Яңа Холмогор (1613 елдан — Архангельск) бистәсе белән пристань төзелә. Бу Россия дәүләтенең беренче иң зур диңгез порты була. Аның аша Англия һәм Көнбатыш Европаның башка дәүләтләре белән җанлы сәүдә алып барыла. Шәһәр үзидарәсе һәм сәүдәгәрләр оешмалары. Шәһәрләрдә үзидарә элементлары саклана. Вак сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, сәүдә һәм транспортка хезмәт күрсәтүчеләр XVI гасырда йөзлекләргә (сотня) һәм ярымйөзлекләргә (полусотня) берлә¬ шәләр. Әмма бу оешмаларның нигезендә Көнбатыш Евро¬ падагы кебек һөнәри (цех) принцип түгел, ә территориаль принцип ята. Бары тик иң эре сәүдәгәрләр генә аерым про¬ фессиональ оешмаларга — Кунаклар һәм Постаучылар йөзлек¬ ләренә (Гостиная и Суконная сотни) берләшәләр. Кунаклар йөзлегенә башкала — Мәскәү сәүдәгәрләре керә. Постаучылар йөзлеге башта провинция сәүдәгәрләре оешмасы гына була. Шәһәр үзидарәсе белән сәүдәгәрләр оешмалары әгъзалары җитәкчелек итә. Сайлап куелган шәһәр хакимияте дәүләт салымнарын йөзлекләр арасында бүлү белән шөгыльләнә. Алар урамнарны һәм юлларны төзекләндерү эше белән идарә итәләр; сугыш куркынычы туа калса дип, шәһәрдәге запасларны күзәтеп торалар; шәһәр ополчениесе төзиләр, ополчениедә хезмәт итүчеләрне кенәзләр оештырган походларда катнаштыралар. Хакимият шәһәр кешеләренең позициясе белән дә исәплә¬ шергә мәҗбүр була. Акча реформасы. Илнең төрле төбәкләре арасында сәүдә бәйләнешләренең үсүе һәм шулай ук тышкы сәүдәнең киңәюе акча әйләнеше өлкәсендә катгый үзгәрешләр кертүне таләп итә. XV гасыр ахыры — XVI гасыр башына кадәр Русьта ике төп акча берәмлеге — Новгород һәм Мәскәү тәңкәләре (рубль- ләре) булган система яшәп килә. Сәүдә әйләнеше үскән саен, акча да күбрәк таләп ителә, әмма илдә кыйммәтле металлар запасы бик аз була. Шәһәрләрдә күпләп ялган акча ясаучылар пәйда була. Гаеплеләрне бик нык эзәрлекләсәләр дә (кулларын кисәләр, бугазларына аккургаш коялар), ярдәме тими. 1535— 1538 елларда иске тәңкәләрнең барысы да тыела. Бөтен Россия буенча бердәм акча берәмлеге — Мәскәү тәңкәсе (рубль) кер¬ телә. Тәңкәнең йөздән беренә тигез булган, сөңге тоткан җайдак төшерелгән акча да барлыкка килә. Ул бер тиен (копейка) дип атала. 1534 елда Мәскәүдә Россиядә беренче Акча сугу йорты (Монетный двор) ачыла. Анда бөтен ил өчен акча эшләнә. 12
1 бүлек ► Нәтиҗә ясыйк XVI гасырда Россия игенчелек иле булып кала. Хуҗалык эшчәнлегендәге җитди үзгәрешләр, нигездә, һөнәрчелек һәм сәүдәгә кагыла. Россия дәүләте территориясендә эчке базар барлыкка килә. Сораулар 1. Игенчелек өчен урман төпләп җир әзерләүне өч басулы система белән чагыштырыгыз. Өч басулы системага күчү нәрсә белән бәйлән¬ гән? 2. Россия крестьяннары нинди бөртекле культуралар үстерәләр? Ни өчен арыш беренче урында тора? Крестьяннарның эш коралларын характерлагыз. Ни өчен алар борынгы Русь заманнарындагыдан бик аз үзгәргән? 3. Ни өчен терлекчелек рус крестьяны хуҗалыгында ярдәмче роль генә уйный? Терлек-туар үрчетү һәм асрау өчен таби¬ гать шартлары крестьянга нинди кыенлыклар тудыра? 4. Түбәндәге әйтемнәр общинаның крестьян тормышындагы ролен ничек бәяли: «Күмәк күтәрсә, күлне күчерер», «Илдә булса үлмәссең», «Иле ныкның биле нык»? 5. XV гасыр дәвамында ни өчен казакларның саны арта? Халыкның кай тарафка качуын, качкын казакларның кайларда тупла¬ нуын картадан карагыз (26 нчы бит). Дәүләт казакларны үз мәнфә¬ гатьләрендә ничек файдалана? 6. XVI гасырда Россиядә шәһәрләр үсешен характерлагыз. Нинди шартлар һөнәрчелекне һәм сәүдәне үстерергә ярдәм итә? Күмәртәле сәүдәдә кемнәр аеруча актив катнаша һәм ни өчен? 7. Сез ничек уйлыйсыз, 1530 елларда узды¬ рылган акча реформасы илнең хуҗалык тормышында нинди роль уйный? Россиядә нинди төп акча берәмлеге кертелә? Р ►; Биремнәр 1. XIX гасырда яшәгән күренекле Россия тарихчысы С. М. Соловьевның «Табигать Көнбатыш Европа халыклары¬ ның анасы, ә Россия халыкларының үги анасы булды» дигән сүзе бар. Сез бу чагыштыруны ничек аңлыйсыз? Үз җава¬ быгызны Россиянең икътисади тарихыннан конкрет мисаллар белән дәлилләгез. «Иген игү өчен табигый җайсыз зона» дигән төшенчә нинди мәгънәгә ия? 2. Хуҗалык эшчәнлеге белән бәйле мәкаль һәм әйтемнәрне анализлагыз: «Беренче гыйнварда көн җылы булса, арыш уңар; җил булса, тары уңар; томан булса, солы уңар», «Беренче сентябрь көнне җил булса, киләсе ел ашлык начар булыр», «Май ае салкын булса — иген уңышына», «Тартай күп үрчесә, печән күп булыр» һ. б. Боларга нигезләп нинди нәтиҗәләр ясарга мөмкин? 3. «Домострой» китабыннан түбәндәге өзекне укыгыз: «Әгәр кеше кәбестә һәм чөгендер утырта, һәм алар өлгерә икән, 13
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ кәбестәнең яфракларын пешереп ашарга ярый, кәбестә тыгыз¬ лана, башлана төшкәч, яфраклары да куера, аларны сак кына кисеп алып пешерергә кирәк; яфракларны терлеккә дә аша¬ тырга мөмкин. Бу чорда, тәмам көзгә кергәнче, балтырган җыеп киптерергә була, ул быел да, алдагы елларга да ярый; кәбестәне дә, чөгендерне дә җәй буе пешереп ашарга кирәк, ә көз көне хуҗа кеше кәбестә тозлый, чөгендер тозлыгы әзерли һәм кыяр тозлый, ә җәен кавын, яшел борчак, кишер, кыяр һәм башка төр яшелчәләр ашап рәхәтләнә. Әгәр Алла ярдәме белән уңыш мул булса, әле сатарга да алып чыга». Биредә хуҗалык эшчәнлегенең нинди төрләре турында сүз бара? Бу шөгыльләр Россия кешеләре тормышында нинди урын тота? г Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Иген игү өчен табигый җайсыз зона — игенчелек белән шө¬ гыльләнү өчен климат шартлары начар булган территорияләр. Казаклар — Россиянең чик өлкәләрендә яшәүче һәм, нигез¬ дә, качкын крестьяннардан торган халык. Көзге игеннәр — көз көне кышка каршы чәчелә торган бөртекле культуралар. Сабан ашлыгы — яз көне чәчелә торган бөртекле культу¬ ралар. § 2. Иван IV нең идарә итә башлавы Боярлар идарәсе. 1533 елда Василий III үлә. Үләр алдын¬ нан ул, үзенең өч яшьлек улы Иван турында кайгырту өчен, абруйлы җиде боярдан торган опекуннар советы билгели. Бөек кенәз боярларга улын «сакларга» һәм 15 яшькә кадәр үк дәүләт эшләрендә катнаштырырга куша, аннан соң инде ул ил белән мөстәкыйль рәвештә идарә итәргә тиеш була. Бөек кенәзнең вафатыннан соң берничә көн үтүгә, опекун-боярлар Иванны тәхеткә утырталар. Алар Василийның беренче улы туганчы тәхет варисы булып саналган удел кенәзе Юрийның (Иван III нең бертуган энесе) хакимияткә дәгъва белдерүен¬ нән куркалар. Фетнә килеп чыкмасын дип, Юрийны төрмәгә яптыралар, өч елдан соң ул анда ачтан үлә. Әмма тиздән Василий III нең тол хатыны Елена Глинская, боярларның тыкшынуларыннан туеп, дәүләт белән идарә итүне үз кулына ала. Ул бөек кенәз тәхетенә дәгъва белдерүе ихтимал булган удел кенәзе Андрей Старицкийны (Иван III нең кече улын) да рәхимсез җәзага тарта. Елена Глинскаяның идарәсе биш елга якын сузыла. Ул дәүләт хакимиятен үзәкләштерүгә йогынты ясаган берничә мөһим реформа уздыра. Беренче чиратта акча реформасы. 14
1 бүлек Илдә бердәм озынлык һәм авырлык үлчәү берәмлекләре кабул ителә. Әмма 1538 елда Елена Глинская кинәттән үлеп китә. Аны боярлар агулап үтергән, дип уйлыйлар. Бөек кенәз хатыны үлгәннән соң, бояр төркемнәре арасында хакимият өчен аяусыз көрәш башлана. Агулау һәм үтерүләр, төрмәгә ябулар, кеше¬ ләрне көчләп монастырьга җибәрүләр Мәскәү сарае даирәсендә гадәти эшкә әверелә. Бу хәлләр Иван IV шәхесенә зур йогынты ясый. Иван IV шәхесе. Иван гаҗәеп сәләт¬ ле бала булып үсә. Ул кечкенәдән укуга һәвәсләнеп китә. Аны үткәндәге бөек патшаларның тормышы турындагы яз¬ малар һәм югары хакимиятнең Алла тарафыннан җибәрелгән бүләк булуы хакындагы фикерләр аеруча кызыксын¬ дыра. Яшь чагында Иван эзлекле белем алмый, аның каравы, балигъ булгач, ул Бизәкле елъязмалар җыентыгы (Лицевой свод) миниатюрасы. XVI гасырның 60— 70 нче еллары үз даирәсендәгеләрне киң мәгълүматлы булуы белән шак¬ катыра. Ул гына да түгел, Иван әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый һәм үзен талантлы, нәтиҗәле эшләүче язучы итеп Иван Грозный һәм аның улы Иван 1581 елның 16 ноябрендә (рәссам И. Репин) 15
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Иван Грозный тәхете. Көнбатыш Европа. XVI гасыр күрсәтә. Тарихи чыганаклар аның көчле оратор булуы хакын¬ да да сөйлиләр. Үз чыгышларында ул борынгы әсәрләргә һәм Рим тарихыннан алынган мисалларга таянырга ярата. Иван Европада иң зурлардан саналган китапханә туплый. Анда антик һәм Византия әсәрләренең сирәк очрый тор¬ ган нөсхәләре саклана. Патша чиркәү музыкасы иҗат итү белән дә мавыга, шахматта бик оста уйный. Нәм шул ук вакытта кансызлыгы, гадәттән тыш шикләнүчәнлеге һәм үчлелеге белән аерылып тора. Патша тәхетенә утырту. Унҗи¬ денче яше белән барганда, Иван мит¬ рополит Макарийга, Русьта кабул ителгәнчә, бөек кенәз таҗын түгел, ә патша таҗын кияргә теләге бар¬ лыгын белдерә. Митрополит әлеге яңалыкны хуплый, чөнки Иванның бу адымы югары хакимиятне шак¬ тый ныгытырга тиеш була. Чөнки Русьта Урда ханнарын һәм Византия императорларын гына патша дип атаганнар. Беренче рус патшасы да хаклы рәвештә ул хөкемдарлар фай¬ даланган чикләнмәгән хокукларга дәгъва итә алган. 1547 елның 16 гыйнварында Мәскәү Кремленең Успение соборын¬ да Иван IV гә патша таҗын кидерү тантанасы оештырыла. Мономах бү¬ реген патшаның башына митрополит үзе кидерә һәм шуның белән дәүләт каршында чиркәүнең мөһим урын тотуын ассызыклый. Бөек кенәз Иван Васильевич Русь тарихында беренче «Алланың хәер- фатихасын алган патша» була. Пат¬ ша титулын кабул итү Россиянең халыкара абруен күтәрә. Рус патша¬ сы дөньяның иң күренекле хаким¬ нәре белән тигезләнә. 1547 елгы Мәскәү восстаниесе. Бояр нәселләре арасындагы үзара көрәш моңарчы күрелмәгән хыянәт¬ чел эшләргә, законсызлыкка һәм ришвәтчелеккә китерә. Киң халык катлавының хәле кискен начарлана. Иван Грозный (скульп¬ тор М. Антокольский) 16
1 бүлек Глинскийлар нәселенең күтәрелүе хәлне тагын да катлаулан¬ дыра. Шәһәрне кара күмергә әйләндергән Мәскәү янгыныннан соң халыкның сабырлыгы тәмам бетә. Алар барлык бәлаләрдә Глинскийларны гаеплиләр. Мәскәүдә тузга язмаган имеш- мимешләр тарала: янәсе, Иван IV нең әбисе Анна Глинская, кошка әйләнеп, шәһәр өстендә очып йөргән һәм мәетләр йөрә¬ геннән суырып алган канны йортлар өстенә бөркегән. Янгын шуннан башланган. 1547 елның 26 июнендә коралланган шәһәр халкы Кремль¬ гә бәреп керә һәм, хөкем итү өчен, Глинскийларны тотып бирүне таләп итә. Боярлар баш күтәрүчеләрне тынычланды¬ рырга тырышып карыйлар, әмма уңышка ирешә алмыйлар. Ярсыган мәскәүлеләр Успение соборыннан патшаның агасы Юрий Глинскийны өстерәп чыгаралар һәм өстенә ташлар ыргыталар. Глинскийларның сарайлары талана, ә хезмәтче¬ ләре үтерелә. Патшага үз гаиләсе белән Мәскәү янындагы Воробьеве авылына качарга туры килә. Әмма шәһәр палачы коткысына бирелеп котырган халык төркеме, үзен кыерсы¬ тучыларны эзләп, анда да юнәлә. Глинскийларның монда юклыгына халыкны көч-хәл белән ышандыралар. Мәскәүдәге һәм башка шәһәрләрдәге халык восстаниеләре патшаны боярлар идарәсе нәтиҗәләрен юкка чыгаруга һәм үзәк хакимиятне ныгытуга юнәлдерелгән реформаларның зарурлыгына ышандыра. Сайланма рада. Бу вакытка яшь патша тирәсендә талантлы дәүләт эшлеклеләреннән торган түгәрәк оеша. Ул «Сайланма рада» (Патша әшнәләре советы) дип исемләнә. Аңа зур нәсел¬ дән чыкмаган дворян А. Ф. Адашев, священник Сильвестр, кенәзләр М. И. Воротынский, А. М. Курбский, бояр Шереме- тевлар, дьяк И. М. Висковатый керә. Сайланма радага чиркәү башлыгы митрополит Макарий да булышлык күрсәтә. Патша һәм Сайланма рада реформаларның тулы бер серия¬ сен эшли. Уйланган үзгәртеп корулар көчле үзәк хакимиятне ныгытырга, ягъни үзәкләштерелгән дәүләт төзергә ярдәм итәргә тиеш була. Үзәк хакимиятне ныгыту. 1549 елда патша, тәкъдим ителгән үзгәртеп коруларны тикшерү өчен, Мәскәүдә боярлар, руханилар һәм йомышлы кешеләрдән вәкилләр җыярга куша. Бу Россия тарихында беренче Земство җыены (Земский собор) — барлык рус җирләре вәкилләренең җыелышы була. Җыенда патша боярларны, үзе бала вакытта, хакимияттән законсыз файдалануда гаепли. Нәм алга таба халыкны боярлар һәм җирле хакимият башбаштаклыгыннан сакларга вәгъдә бирә. Боярларның законсыз эш-гамәлләрен тәнкыйтьләү реформаторлар эшчәнлеген дәлилләү өчен хезмәт итә. 17
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ЬӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Иң әһәмиятле дәүләт мәсьәләләрен хәл итүче Земство җыены руханилар, дворяннар һәм югары катлау шәһәр кеше¬ ләре вәкилләреннән тора. Соңрак аның эшендә дәүләт (черно¬ сошные) крестьяннары да катнаша башлый. 1550 елда Земство җыенында Иван IV нең Хөкем китабы (Судебник) гамәлгә кертелә. Анда Юрий көнендә (Георгий — Юрий Победоносец хөрмәтенә уздырыла торган чиркәү бәй¬ рәме) крестьяннарның бер алпавыттан икенчесенә күчү норма¬ лары ачыклана, «яман кешеләр »гә җәза бирү көчәйтелә, на¬ местникларның хокуклары чикләнә. Хөкем китабы Боярлар думасына патша карамагындагы иң югары закон чыгару органы хокукларын бирә. Чөнки барлык законнар да боярлар хөкемен (раславын) узарга тиеш була. Сайланма рада идарә иткән елларда яңа үзәк идарә орган¬ нары — приказлар системасы төзелеп бетә. Нәр приказ дәүләт эшләренең билгеле бер төренә җитәкчелек итә. Илчелек (Посольский) приказы Россиянең тышкы сәясәте белән идарә итә. Аның башында күренекле дипломат дьяк И. М. Виско- ватый тора. Гозерләр (Челобитный) приказы патша исеменә язылган шикаятьләрне кабул итү һәм тикшерү белән шөгыль¬ ләнә. Разряд (эчке тәртипләр) приказы хәрби эшкә җитәкчелек итә, воеводалар билгели, ополчениеләр туплый. Поместье приказы җирбиләүчелеккә җаваплы. Разбой (җинаятьчелек) приказы юлбасарларны — «яман кешеләр»не эзәрлекли. Соң¬ рак әле тагын яңа приказлар барлыкка килә. 1551 елда Чиркәү соборы була. Аның эше белән митропо¬ лит Макарий җитәкчелек итә, Иван IV дә анда актив катна¬ ша. [Собор кабул ителгән документлар җыентыгы — «Йөзбү- Иван Грозный. XVI гасыр гравюрасы лек» («Стоглав») — чынлап та, 100 бү¬ лектән тора, шуңа күрә тарихка бу җы¬ ен Йөзбүлекле дигән исем белән кереп калган.] Илне үзәкләштерү бурычла¬ рына туры китереп, собор чиркәү йола¬ ларындагы төрлелекне бетерә, урыннар¬ дагы барлык изгеләрне гомумрус изге¬ ләре дип таный, руханиларның әхлагын ныгыту буенча чаралар билгели. Хәрби реформа. 1550 елда хәрби реформа уздырыла. Сугыш хәрәкәтләре барганда, аксөяк түрәлек хокуклары чикләнә: иң югары хәрби вазифаларга нәселенең затлымы-затсызмы икәнле¬ генә карамастан, үзләрен талантлы итеп күрсәткән кешеләр билгеләнә. Туры- дан-туры патшага буйсынулы сайланма 18
1 бүлек меңлек — поместье ополчениесе үзәге оештырыла. Укчы полклар төзелә баш¬ лый. Аларда һәр ирекле кеше хезмәт итә ала. Укчыларга казнадан акчалата хезмәт хакы, утлы корал һәм кием- салым бирелә. 1552 елда Патша сарае даирәсенең (Государев двор) исемлеге төзелә. Аңа 4 меңгә якын кеше теркәлә. Шулар ара¬ сыннан югары хәрби һәм администра¬ тив чиннар билгеләнә. 1556 елда «Хезмәт итү турында за¬ коннар җыелмасы» («Уложение о служ¬ бе») кабул ителә. Ул барлык җирбиләү- челәрнең патша гаскәрендәге мәҗбүри хәрби хезмәтенә төгәл нормалар бил- „,.Т1 гели. 150 дисәтинә, яисә якынча 170 га гасырлар- /1АА \ L u да сугышчы кирәк- (100 чирек) җире булган һәр округтан драклары хәрби хезмәткә коралланган бер атлы сугышчы килергә тиеш була. Әгәр 200 чирек җире булса, хуҗа үзе белән тагын бер кораллы кеше алып килгән. «Хезмәт итү турында законнар җыелмасы» күпчелек очрак¬ та вотчинникларның һәм алпавытларның хокукларын тигез¬ ли, гомумрус йомышлы игенчеләр катлавы тууга ярдәм итә. Бу сословиенең барлык вәкилләре дә патша хәрби хезмәтен үтәргә тиеш булалар. Рус гаскәренең күп өлешен дворяннар ополчениесе тәшкил итә. Ел саен бу ополчениенең хәрби смотрлары үткәрелә. Хезмәткә һәм хәрби тикшерүләргә килмәгәннәргә тән җәзасы бирелә, җирләре тартып алына. Гаскәр составына артиллеристлар, шәһәр сакчылары, казак¬ лар, ярдәмче хезмәттәгеләр (саперлар, йөкчеләр) керә. Атлы гаскәр салкын корал (кылыч, очлы башлы тимер таяк, сөңге) һәм утлы корал белән коралланган була. Җәяүле гаскәргә мылтыклар бирелә. Җирле идарәне реформалаштыру. 1556 елда җирле идарә реформалары үткәрелә. Ул туендыру һәм наместниклар ида¬ рәсе системасын бетерә. Хосусый җирбиләүчелек хөкем сөргән өязләрдә губа (губа,— кагыйдә буларак, волость яисә өязгә туры килүче территориаль округ) старосталары вазифасы кертелә. Округ җирбиләүчеләре старосталарны үз араларын¬ нан сайлыйлар. Халыкның күпчелеген дәүләт крестьяннары тәшкил иткән урыннарда, шулай ук посад общиналарында җирле үзидарә халык тарафыннан сайлап куелган земство ста¬ росталары кулында була. Шәһәрләрдә городовой приказчиклар 19
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ сайлана. Сайлап куелган органнарга киң вәкаләтләр бирелә. Алар хөкем итә, закон һәм тәртип сагында торалар, ясак җыя¬ лар. Руханиларга да үзидарә хокукы бирелә. Үзидарә орган¬ нары үзләрен сайлаган халыкның мәнфәгатьләрен яклыйлар. |(Л| Нәтиҗә ясыйк Иван IV һәм Сайланма рада реформалары илне үзәкләш¬ терүгә юнәлдерелә. Шул ук вакытта хакимият дәүләт мән¬ фәгатьләре белән туып килүче катлаулар мәнфәгатьләрен килештерергә омтыла. Реформалар Россия дәүләтенең сосло- виеле-вәкиллекле монархия буларак үсү юлын билгелиләр. ►?| Сораулар 1. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Россиядә «боярлар идарәсе» урнаша? Ул нинди нәтиҗәләргә китерә? 2. Иван IV нең балалык еллары ничек уза? Хакимият өчен боярлар төркемнәре арасындагы көрәш шарт¬ лары патша шәхесенә ничек тәэсир итә һәм аның холкында нинди тискәре сыйфатлар үсеш ала? 3. Сайланма рада эшчәнлеген сез ничек бәялисез? Аның турында Россия тарихында беренче хөкүмәт дигән фикер белән килешәсезме? 4. Нинди фактлар Россиядә сословиеле-вәкиллекле монархия төзелү турында сөйли? Россиядәге сословиеле-вәкиллекле органнар Көнбатыш Европадагы аналогла¬ рыннан нәрсәсе белән аерыла? 5. Ни өчен 1550 нче еллардагы үзгәртеп коруларда хәрби реформа аеруча мөһим урын алып тора? РУ| Биремнәр 1. Йомышлы кеше Иван Семенович Пересветов тарафыннан төзелгән «Олы гозер»нең («Большая челобитная») бер өзеге белән танышыгыз: «Рус патшасы түрәләре һаман байый һәм үзләре бернәрсә дә эшләмиләр, ә патшалыкны бөлгенлеккә төшерәләр. Киенеп-ясанып, атларга атланып, кешеләр ияртеп патша хезмәтенә килгәнгә күрә, алар аның хезмәтчеләре дип атала. Әмма алар христиан дине өчен җаннарын бирергә әзер түгел, дошман белән үлем уенында да батырлык күрсәтә алмый¬ лар, димәк, Алланы да, патшаны да алдыйлар». Документта тасвирланган бу хәлләр «боярлар идарәсен» ни рәвешле харак¬ терлый? Мондый идарәнең төп зыянын автор нәрсәдә күрә? 2. Патшага ничек хезмәт итәргә кирәк? «Домострой» кита¬ бында бу турыда үгет-нәсыйхәт бар: «Патшадан курык һәм аңа тугры хезмәт ит, аның иминлеге хакына Алладан ялвар, һичкайчан аны алдама, Алла урынында күреп, тирән ихтирам белән дөресен сөйлә, һәм бар нәрсәдә аңа буйсын, әгәр җирдәге патшага тугры хезмәт итсәң һәм аннан курыксаң, күктәге пат¬ шадан да куркырга өйрәнерсең: бусы вакытлыча, ә күктәгесе 20
1 бүлек мәңгелек һәм кырыс хаким, ул һәркемгә кылган эш-гамәл- ләренә күрә бәясен бирер... апостол Павел: «Бөтен хакимият Алладан»,— ди бит, димәк, кем хөкемдарларга, патшага һәм һәртөрле түрәләргә каршылык күрсәтә, ялган һәм хәйлә белән зыян сала, ул Алла кушканга каршы килә...» Әлеге юлларның авторы нинди позициядә тора? Сезнеңчә, ул боярлар идарәсенә нинди бәя бирер иде? 3. Тарихчы Н.И. Костомаров Сайланма рада эшчәнлеге хакында болай дип яза: «Менә дәүләт белән, Курбский ата¬ ганча, Сайланма рада — патша сөеклеләре даирәсе идарә итәргә тотынды. Әлеге Сайланма рада кешеләре белән киңәшми торып, Иван берәр нәрсә эшләү түгел, хәтта уйларга да курык¬ ты... Шул ук вакытта Иванның опекуннары эшләрне мөмкин кадәр шома, патша үзен әүвәлгечә олы хаким итеп тоярлык итеп алып барырга тырыштылар». Сез тарихчының мондый бәяләмәсе белән килешәсезме? 4. Алексей Адашевны Гозерләр приказына билгеләгәндә әйтелгән түбәндәге сүзләре яшь патша Иван IV нең шәхесен менә ничек характерлый: «Ярлыларны җәберләүче һәм көч¬ сезләрне үтерүче көчле һәм шанлы кешеләрдән курыкма. Ярлының ялган күз яшьләренә дә ышанма, ул байга юкка яла яга. Барысын да сынап кара һәм миңа хакыйкатьне җиткер». 5. Дәреслектәге материаллардан файдаланып, «Сайланма рада реформалары» дигән таблицаны тутырыгыз. Реформаның исеме һәм аны уздыру еллары Реформа узды¬ руның мөһим сәбәпләре Реформаның эчтәлеге Реформаның әһәмияте һәм нәтиҗәләре |Н Даталарны истә калдырыгыз 1547 ел — Иван IV патша тәхетенә утыртыла. ► < Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Сайланма рада — XVI гасырның 40—50 нче елларында хөкүмәтне тәшкил иткән, Иван IV нең якын әшнәләре даирәсе. Үзәкләштерелгән дәүләт — көчле үзәк хакимияткә ия дәүләт. Губа — кагыйдә буларак, волость яисә өязгә туры килүче территориаль округ. Земство җыены — бөтен рус җирләреннән килгән вәкилләр җыелышы. 21
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Приказлар — үзәк идарә органнары. Укчылар — Иван IV тарафыннан төзелгән даими гаскәр. Алар утлы кораллар (пищальләр) һәм салкын корал (айбал¬ талар) белән коралландырыла. § 3. XVI гасырның 50 нче елларында Россиянең тышкы сәясәттәге уңышлары Казан ханлыгын кушу. XVI гасыр уртасында Иван IV, эчке үзгәртеп корулар белән беррәттән, көчле тышкы сәясәт тә алып бара. Алтын Урда таркалганнан соң, рус кешеләре Казан хан¬ лыгын аның дәвамчысы итеп карыйлар. Казанлыларның елгыр отрядлары чик буендагы өязләрне талыйлар, Влади¬ мирга, Костромага һәм хәтта әллә кайдагы Вологдага килеп җитәләр. Казандагы рус әсирләренең саны йөзәр меңләп исәпләнә. Иван IV Казанның мөстәкыйльлегенә чик куярга һәм Рус дәүләтенә кушарга карар итә. Аның фикерен чиркәү дә хуп¬ лый һәм Казан мөселманнарына каршы сугышка дини эчтә¬ лек бирергә омтыла. «Казан җирләре» исәбенә үз биләмәләрен киңәйтергә исәп тоткан дворяннар да ханлык территориясен басып алу планна¬ рын хуплый. Сәүдәгәрләр дә Иделгә күзәтчелек итүне үз кулларына алуга каршы түгел, чөнки алар өчен Көнчыгыш илләре белән сату итүгә киң юл ачылачак. Әмма рус гаскәр¬ ләренең Казанга беренче ике походы (1547—1548, 1549—1550) начар әзерлекле булу аркасында уңышсыз төгәлләнә. Өченче поход бик җентекләп әзерләнә. 1551 елның җәендә Казан янында алдан әзерләнгән агач конструкцияләрдән Свияжск крепосте төзелә. Ул рус гаскәрләренең туплану урынына һәм Казанга һөҗүм ясау өчен терәк пунктка әверелә. 1552 елның августында патша җитәкчелегендәге 150 меңлек рус гаскәре шәһәр янына килеп җитә һәм Казанны камап ала. Русларның артиллериясе 150 туп белән коралланган була. Казан яхшы ныгытылганга күрә, аны турыдан-туры штурм¬ лау зур югалтуларга китерер иде. Иван Выродков җитәкчеле¬ гендәге саперлар һәм ратниклар ике рәт камау корылмалары төзиләр, күчерелмәле каланчалар утырталар, Казан Кремле диварлары астын казып миналар куялар. Сентябрь ахырында көчле шартлау диварның бер өлешен җимереп төшерә, һәм шул аралыктан рус сугышчылары шәһәргә ыргыла. 1552 ел¬ ның 2 октябрендә Казан алына. 22
1 бүлек Иван Грозныйның Казанны алуы (рәссам П. Коровин) Әмма барлык казандылар да Мәскәү хакимиятен танырга ашыкмыйлар. 1552 елның декабрендә элекке ханлык терри¬ ториясендә восстание башлана. Җирле администрациягә яр¬ дәмгә Мәскәүдән хәрби отрядлар җибәрелә. Алар баш күтәрү¬ челәрне рәхимсез кыралар. Восстание җитәкчеләре әсирлеккә төшерелә һәм Мәскәүдә җәзалап үтерелә. Халык Иван IV гә тугрылыклы булырга ант кабул итә. Ханлык Россия дәүләтенә кушыла. 1557 елда Казан җирләрен рус йомышлы кешеләренә өләшә башлый. Казанны алганнан соң, Иван IV ханлыкның төрле тараф¬ ларына рус гражданлыгына күчәргә чакырып язылган грамота¬ лар җибәрә. Ул халыкка биләмәләрен сакларга һәм ислам динен тотарга рөхсәт бирә һәм аларны тышкы дошманнардан сакларга вәгъдә итә. Патша грамоталары йогынтысында баш¬ корт һәм удмурт кабиләләре үз теләкләре белән Россиягә кушылу турында белдерәләр. 23
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Әстерхан ханлыгын кушу. 1551 елда ямгурчы Әстерхан ханы Иван IV гә үз хезмәтен тәкъдим итә. Әмма 1554 елда, килешүне бозып, ул рус илчелеген талый, ә аннан соң нугай¬ ларга һөҗүм ясый. Нугай хөкемдарлары, яклау сорап, Мәс- кәүгә мөрәҗәгать итәләр. 1554 елда рус гаскәрләре һәм нугай отрядлары сугышсыз гына Әстерханга керәләр. Хан тәхетенә Россиядә хезмәт иткән Дәрвиш Гали утыра. Күп санлы рус әсирләре азат ителә. Әстерхан ханлыгына акчалата һәм натуралата (елына 3 мең балык) ясак салына. Ханнарны алыштыру хокукы рус патша¬ сына күчә, Әстерхан патшалары исә алга таба «үзләренә патша эзләмәскә» тиеш булалар. 1556 елда, Кырымнан басып керү куркынычы тугач, Дәр¬ виш Гали рус бәйлелегеннән чыга, һәм рус гаскәрләре Әстер¬ ханга юнәлә. Әстерханлылар каршылык күрсәтмиләр һәм сугышсыз диярлек Иван IV гә ант итәләр. Әстерхан ханлыгы тулысынча Россиягә кушыла. Төньяк Каспий буенда урнашкан Нугай Урдасы да тиздән үзенең Мәскәүгә бәйлелеген таный. Идел буен кушуның әһәмияте. Казан һәм Әстерхан ханлык¬ ларын кушу Россиягә Көнчыгыш илләре белән турыдан-туры сәүдә һәм сәяси багланышлар урнаштыру өчен юл ача. Идел елгасы тулысынча рус елгасына әверелә. Идел буенда яшәгән күп санлы халыклар Россия дәүләте составына керәләр. Алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыль- Әстерхан 24
1 бүлек ләнәләр, Идел юлы буйлап актив сәүдә итәләр. Хәзер аларның тарихи язмышы Россиянеке белән тыгыз бәйләнә. Россия күпмилләтле дәүләткә әверелә. Казанны һәм Әстерханны Россиягә кушу Госманлы импе¬ риясе солтанында кискен ризасызлык тудыра. Бу вакытта Төркия, Үзәк Европа илләрен яулап алу белән мәшгуль булган¬ лыктан, Россияне көчсезләндерү һәм табыш алу өчен, үзенә буйсынган Кырым ханы гаскәрләрен файдалана. Кырым татарлары рус җирләренә бик еш һөҗүм итәләр һәм талап- җимереп китәләр. Әлеге һөҗүмнәрдән саклану өчен, Саклану сызыгы — аркы¬ лы-торкылы аударылган агачлар һәм крепостьлар белән ныгы¬ тылган линия төзү эше башлана. Табигый киртәләр (елгалар, сазлыклар, урманнар) белән бергә бу сызыклар Кырым татар¬ ларын туктатырга яисә тоткарларга тиеш булалар. Беренче саклану сызыгы Брянскидан (Тула аша) Рязаньга сузыла. Ливон сугышы башлану һәм аның сәбәпләре. Көнчы¬ гышта гаять зур уңышларга ирешкәннән соң, Иван IV кара¬ шын көнбатышка юнәлтә. Балтыйк диңгезе яр буйларында портларның булмавы Европа илләре белән сәүдә итүне чикли. Сәүдә арадашчылары ролен инде күптәннән бай Ливон орде¬ ны шәһәрләре уйный. Алар рус сәүдәсе үсешенә һәртөрле тоткарлык ясыйлар. Шул ук вакытта икътисади үсеш ихтыяҗлары Россия белән алдынгы Европа илләре арасында киң хуҗалык элемтәләре урнаштыруны таләп итә. Европада Россия товарларына сорау зур булса да, климат шартларының кырыс булуы аркасында, анда төньяк диңгезләр аша бару сәүдәгәрләр өчен бик үк кулай булмый. Иван IV эчке ызгыш-талашлар нәтиҗәсендә көчсез¬ ләнгән Ливон ордены биләмәләрен басып алырга һәм Балтыйк диңгезендәге гаваньнарга хуҗа булырга карар кыла. Сугыш башлау өчен сылтау да чыга. XVI гасыр башында Россия белән төзелгән килешү буенча, Ливон ордены кайчандыр Ярослав Мудрый тарафыннан төзелгән Юрьев шәһәре өчен ясак түләргә тиеш була. 1557 елда рыцарьлар әлеге ясакны түләүдән баш тартуларын белдерәләр. 1558 елда патша Ливон орденына сугыш игълан итә. Рус гаскәрләре Балтыйк буена аяк басалар. Дерпт (Юрьев) һәм Нарва алынгач, Ревель һәм Ригага юнәләләр. Ливон ордены һәлакәт чигендә була. Орденның магистры, вакытлы солых төзүне сорап, русларга мөрәҗәгать итә. Иван IV алты айга корал ташларга ризалык бирә. Әмма ул җитди хата ясый. Бу вакыт аралыгында Ливон ордены Литва яклавы астына күчә һәм мөстәкыйль дәүләт буларак яшәүдән туктый. Польша һәм Литва короле Дания белән Швецияне дә үз ягына аударуга 25
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ 1 бүлек Россия XVI гасырның икенче яртысында 26 ———- ы °Обдорск 1595 о 01594 Пелым 01592 Верхотурье 01598 Старое городище 1585° Нарым °1596 1 f I лО ' Соль-Камская , ° 1558 һниидано - (ми / 1<>|<>|<11Чу&рвСК0Й IOIhimokV 0 ^^1 ЧРР ■■ Тобольске 1587 А Сибирь - , Тюмень У (Кашлык) ■1585 ^*^.1586_/ Березово 1593 Сургут 1594 О Е К I MU I о Уфа 1586 АРАЛЬСКОЕ МОРЕ XVI гасыр уртасына Россия дәүләте терри¬ ториясе XVI гасырның икенче яртысында Россия дәү¬ ләте составына кергән территорияләр Россия составында үз мөстәкыйльлекләрен саклаган казаклар җәмгыятьләре һәм күчмә халыклар җирләре Яңа шәһәрләргә нигез салынган еллар 1565—1572 елларда опричнинага бирелгән җирләрнең чикләре 1581—1585 елларда Ермакның Себергә походы Рус гаскәрләренең Казан һәм Әстерхан хан¬ лыкларына походлары 1556—1561 елларда рус гаскәрләренең Кы¬ рымга походлары 1569 елда кырымлыларның һәм төрекләрнең Әстерханга походлары 1571—1572 елларда Кырым ханының Мәс- кәүгә һөҗүмнәре Ливон сугышы нәтиҗәсендә Речь Посполитаяга Х///\ Швециягә күчкән территорияләр XVI гасыр ахырында Россия дәүләте чикләре 27
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Иван IV ирешә һәм, алар Россиягә каршы сугы¬ ша башлыйлар. Солых вакыты тәмамлануга, Иван IV сугышның беренче елларында ирешел- гәннәрне ныгытып калырга омтыла. 1563 елда Мәскәү полклары, һөҗүмнә¬ рен дәвам итеп, Литвага керәләр. Рус командованиесе Литва башкаласы Виль- нога илтүче юлларны каплап торган Полоцк шәһәр-кальгасына бәреп кер- мәкче була. Бу һөҗүмдә бөтен рус ар¬ миясе диярлек катнаша. Полоцкиның тар юлына хәтта гаскәрләр һәм йөкләр сыймый. 1563 елның февраль башында рус армиясе Полоцкига чыга һәм аны камап тора башлый. 15 февральдә таң алдыннан Полоцк гарнизоны бирелә. Әмма бу рус гаскәрләренең соңгы уңышы була. 1564 елда алар литвалылардан күп мәртәбәләр җиңе¬ ләләр. Нәтиҗә ясыйк Актив хәрби эшчәнлеге нәтиҗәсендә Россия Идел буе тер¬ риторияләрен үзенә куша, Балтыйк буенда үз позицияләрен ныгыта. Илне күпмилләтле держава буларак формалаштыру дәвам итә. ►? Сораулар 1. Ни өчен Россиягә XVI гасырдагы тышкы сәясәттә нәкъ менә көнчыгышта уңышка ирешү мөмкин була? 2. Параграфтагы тексттан һәм 29 нчы биттәге 2 нче биремдә урын алган елъязма өзегеннән файдаланып, Иван IV җитәкчелегендәге гаскәрләрнең Казанга походы турында хикәя планы төзегез. Казанны саклаучылар үзләрен ничек тоталар? 3. Идел буе халыкларын дәүләт составына кертү исәбенә Россия халыкларының күпмилләтле палитрасы киңәю нинди әһә¬ мияткә ия була? 4. Россиянең Ливониягә һәм «татар ханлыкларына» каршы сугыш хәрәкәтләре сәбәпләрен чагыштырыгыз. Сез нинди уртаклыклар күрәсез? Аерымлыклар нәрсәдә? Биремнәр 1. XVI гасырга караган рус елъязмаларында еш кына мон¬ дый гыйбарәләр очрый: «шәһәрне татарлар яндырды», «ишег- аллары буш, татарлар яндырды», «Кырым кешеләрен әсир¬ леккә алдылар». 1541 елгы елъязмада Мәскәүне Кырым ханы 28
1 бүлек Сәхибгәрәй гаскәрләреннән саклауга әзерләү турында бөек кенәзнең митрополит һәм боярлар белән киңәше хакында әйтелә: «Нәм бөек кенәз үз янына шәһәр приказчикларын чакырды һәм шәһәрдәге запасларны тупларга, тупларны һәм авыр мылтыкларны тиешле урыннарга куярга, капкаларга, дивар уемнарына, диварларга кешеләр бастырырга һәм бистә урамнары буенча ныгытмалар корырга боерды...» Әлеге мәгъ¬ лүматлар Иван IV идарә итә башлаган чордагы тышкы сәяси хәлне ничек чагылдыралар? Көньяктан янаган куркынычтан рус дәүләте ничек сакланырга омтыла? 2. Рус гаскәренең Казанны алуы хакындагы елъязмадан бер өзек белән танышыгыз: «Җир асты юлын шартлату турын¬ да. Вакыт җитте... кояш чыкты... һәм көчле күк күкрәгән тавыш ишетелде һәм җирләр селкенде... һәм көтмәгәндә яңгыраган икенче шартлау шәһәр диварларын беренчесенә караганда да ныграк җимерде... һәм бик биектән шәһәр өстенә бүрәнәләр яуды, күп санлы кяферләрне үтерде. Нәм патша гаскәрләре бөтен яктан шәһәргә керделәр. Татарлар исә: «Йортыбыз өчен барыбыз да шәһит китәбез»,— дип кычкыр¬ дылар. Нәм капкаларда, дивар буйларында гайрәтләнеп су¬ гыштылар». Әлеге өзектә Казанны алгандагы нинди вакыйга¬ лар сурәтләнә? ► ! Даталарны истә калдырыгыз 1552 ел — патша гаскәрләре Казанны яулап ала. Казан ханлыгын Россиягә кушалар. 1556 ел — Әстерхан ханлыгын Россиягә кушалар. 1558 ел — Ливон сугышы башлана. ► 4 Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Саклану сызыгы — һөҗүмнәрдән саклану өчен ауган агач¬ лардан ныгытылган линия. § 4. Иван Грозный хакимиятенең көчәюе Сайланма раданың җимерелүе. Иван IV нең Балтыйк диңгезе яр буйларына чыгарга омтылуын күп боярлар хуп¬ ламый. Хәтта Сайланма раданың кайбер әгъзалары (шул исәптән Адашев та) Балтыйк буе өчен көрәшергә әле иртәрәк дип саныйлар һәм барлык көчләрне көньяк һәм көнчыгыш җирләрне үзләштерүгә юнәлтүне таләп итәләр. Җәмгыятьтә нәкъ менә шундый рух хөкем сөргәндә, патша 1559 елда 29
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Ливония белән вакытлы солых төзергә ризалаша да. Әмма рус гаскәрләре Литвада җиңелгәннән соң, Иван IV күп нәрсәләрне боярларның һәм элеккеге әшнәләренең исләренә төшерә. Сугыштагы уңышсызлыкларның төп чыганагы Россиянең зур сугышка әзер булмавында һәм техник яктан начар корал¬ лануында булса да, беренче уңышларны бик яхшы хәтерләгән Иван IV җиңелү сәбәпләрен үзенә буйсынулы кешеләрнең хыянәтеннән эзли башлый. 1553 елда Казан походыннан кайткач, патша үзенең бик каты авырып китүен беркайчан да онытмый. Тәхет варисы мәсьәләсе килеп туа. Иван үзенең яңа туган улы Дмитрий (бала берничә айдан сөт анасының гаебе белән фаҗигале рәвештә вафат була) файдасына васыятьнамә төзи һәм сарай даирәсенең үзенә ант итүен таләп итә. Якыннарының күбесе, шул исәптән Сайланма рада әгъзалары да, әлеге процедурадан качарга тырышалар. Алар «биләүдәге» патша заманында кабат боярлар башбаштаклыгы башланудан куркалар һәм тәхеттә Иван IV нең туганнан туганы, Иван III нең оныгы — удел кенәзе Владимир Андреевич Старицкийны күрергә те¬ лиләр. Терелгәннән соң Иван IV бик нык үзгәрә: гаять шикчел һәм рәхимсез кешегә әйләнә. Сайланма рада әгъзалары белән фикер каршылыклары көннән-көн арта бара. Алар рефор¬ маларны озак вакытка исәп тотып эшлиләр. Ә патшаның нәтиҗәләрне шунда ук күрәсе килә. Ливон сугышы бары¬ шында Адашевның уңышсыз киңәшләре дә утка май өсти. 1560 елда Иванның яраткан беренче хатыны — патша авыр¬ ганда Сильвестрның һәм Адашевның икеләнүләрен кичерә алмаган Анастасия үлә. Мәскәүдә патша хатынын Сильвестр белән Адашев сихерләп үтергәннәр дигән сүз тарала. Үзе генә хакимлек итәргә омтылучы патшаны Сайланма рада әгъза¬ ларының опекасы инде күптән туйдырган була һәм ул әлеге сүзләргә бик теләп ышана. Элек үзе хөрмәт иткән Сильвестр белән Адашевны ул хәтта «этләр» дип атый. Патшаның яраннарыннан үч алуы. Мәскәүдә узган Земство җыены патшаның элеккеге көрәштәшләрен атаклы явызлар дип хөкем итә. Адашев кулга алына һәм төрмәдә үлә. Силь- вестрны Соловецкий монастырена сөрәләр, анда ул тиздән вафат була. Башкалада боярлардан массачыл төстә үч алу башлана. Адашев белән Сильвестрны алып ташлау патшаның реформалардан баш тартуын белдерә. Ахыр килеп, 1563 елда митрополит Макарий үлә. Аның Иванга йогынтысы зур булып, ул гына патшаның мәрхәмәт- сезлекләрен бераз тыеп торган була. Яңа митрополит Афана¬ сий ризасызлык белдерүче боярлар ягына баса. 30
1 бүлек Патшаның үч алуыннан курыккан күп кенә дәрәҗәле кешеләр чит илләргә китәләр. 1564 елның апрелендә патша¬ ның иң якын киңәшчеләреннән берсе, танылган хәрби башлык, Казан өчен барган сугыш герое Андрей Михайло¬ вич Курбский Литвага кача. Литвадан ул «йөрәгендә тәмуг ачысын йөрт¬ кән, намусын шайтанга саткан, дөньяда тиңдәше булмаган залим» патшага хат белән мөрәҗәгать итә. Курбский аннан бер гаепсез кешеләрне эзәрлекләвен һәм җәзалап үтерүен туктатуны таләп итә. Иван IV, чикләнмәгән патша хакимия¬ Смоленск. Каланчалы ныгытма дивары (XVI гасыр ахыры — XVII гасыр башы) те идеяләрен яклап, үзенең элеккеге көрәштәшенә: «Хатын баш булган йорт¬ ка кайгы килер; күпләр баш булган пат¬ шалыкның тамыры корыр»,— дип җа¬ вап бирә. Илдәге хәлләр исә тагын да кискен¬ ләшә төшә. Ливон сугышы бөтен көчне суыра. Йомышлы кешеләр ике дистә елга якын туктаусыз сугышлардан бик нык арыйлар. Җиңүләрне җиңелүләр алыш¬ тыра. Патша җиңелү гаебен «сатлык» воеводаларга тага, һәм ал арны Иванның әмере буенча җәзалап үтерәләр. Патша боярларның мөстәкыйльлегенә тәмам чик куярга, аларны дәүләт эшләреннән читләштерергә һәм тулысынча берүзе дәүләт хакиме булырга карар итә. Самодержавие төшенчәсе нәкъ шул чордан патшаның чикләнмәгән хакимиятен аңлата башлый. Опричнина һәм опричниклар. 1564 елның декабрендә Иван гаиләсе һәм якыннары белән көтмәгәндә Мәскәүдән Александр бистәсенә китә. Берникадәр вакыттан соң, 1565 елның гыйн¬ варында, ул Мәскәүгә ике грамота җибәрә. Аларны Кызыл мәйданда игълан итәргә тиеш булалар. Митрополит Афа- насийга адресланган беренче грамотада патша боярларны һәм руханиларны күп санлы «сатлык эшләрдә», казна малын һәм җирләрне талауда, патшаны дошманнарыннан якларга теләмәүдә гаепли. Иван үзенең тәхетне калдыруы һәм «Алла кушкан җиргә» күчеп китәргә җыенуы хакында белдерә. Мәскәү халкына адресланган икенче грамотада ул, тәхеттән баш тартуының сәбәбен аңлатып, үзен «кара» халыкны бояр¬ лар башбаштаклыгыннан яклаучы буларак күрсәтә. Мәскәү¬ дә паника башлана. Патшаның эзәрлекләүләренә эләкмә¬ гән шәһәр кешеләре руханилардан һәм боярлардан Иванны 31
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ патшалыкка кайтырга үгетләүләрен таләп итәләр. Һәм «яман кешеләрне, хыянәтчеләрне» үзләре үтереп бетерергә вәгъдә бирәләр. Руханилардан һәм боярлардан торган делегация Александр бистәсенә китә. Иван үзенә «хыянәт итүчеләрне» (ягъни үзенә файдасызларны) үз ихтыяры буенча җәзага тарту хокукы бирелгән очракта гына кайтачагын белдерә. Ул шулай ук илдә аерым тәртип, ягъни опричнина (гайре, гадәттән тыш дигән мәгънәгә ия «опричь» сүзеннән) урнаштыруны таләп итә. Бу тәртип дәүләтнең барлык территориясен ике өлешкә: патшаның махсус идарәсенә алынган опричнинага һәм бояр¬ лар идарә итәргә тиешле земщинага бүлүне күздә тота. Алек¬ сандр бистәсе опричнина үзәгенә әверелә. Опричнина составына Мәскәүнең бер өлеше, Вязьма, Можайск, Вологда, Кострома һәм кайбер башка шәһәрләр һәм җирләр керә. Патша оприч¬ нинасына кертелмәгән җирбиләүчеләр үз биләмәләрен калды¬ рып китәргә мәҗбүр булалар. Аларга җирне ерак урыннардан бирәләр. Куылган аксөякләрнең биләмәләрен бүлгәләп, оприч¬ никларга — опричнинада хезмәт итүчеләргә өләшәләр. Дәүләт¬ нең шактый зур өлешен биләп алган опричнина, элекке удел кенәзләре ояларын туздыра, иске бояр-кенәз нәселләренең икътисади куәтен шактый какшата. Бер үк вакытта опричниклар гаскәре төзелә. Опричниклар патшага хыянәт итүчеләрне «өзгәләп ташларга» һәм дәү¬ ләттән хыянәтне «себереп түгәргә» тиеш булалар. Шуңа күрә алар ат иярләренә үзләренең төп вазифаларына ишарәләгән Александр бистәсе. Гравюра 32
1 бүлек Мәскәү дәүләтендә хөкем итү (рәссам С. Иванов) эт башы һәм себерке тагып йөргәннәр. Патшага хыянәт итүдә шик уяткан һәр боярны опричниклар каты җәзага тарталар, илдә күпләп сөргенгә сөрүләр, җәзалаулар башлана. Россия халкының бер өлеше опричниклар террорыннан ризасызлык белдерә. 1566 елда Земство җыенында патшага опричнинаны бетерү турында үтенеч язуы тапшырыла. Җавап¬ ны озак көтәргә туры килми — үтенеч язуда катнашучылар барысы да җәзалап үтерелә. Митрополит Афанасий опричник¬ ларның явызлыкларына протест йөзеннән үзенең дәрәҗәсен¬ нән баш тарта. Яңа митрополит Филипп Колычев та, патша гамәлләрен гаепләп, опричнинаны бетерүне таләп итә. Успение соборында гыйбадәт вакытында опричниклар митрополит өстендәге чиркәү киемен ертып төшерәләр һәм Колычевны бәйләп ташлыйлар. Ә аннан соң ул иң ерак монастырьларның берсенә сөрелә, һәм анда аны патшаның иң якын ярдәмчесе Малюта Скуратов буып үтерә. Опричнина үзенең төп һөҗүмен патша самодержавиесе хакимиятенә янаучы көчләргә ясый. 1569 елда патша үзенең туганнан туганы кенәз Владимир Старицкийны юк итә. Аның патшаны агуларга җыенуы хакында имеш-мимешне ишетеп, ул кенәз Владимирга, аның хатынына һәм кызына агу бирергә куша. Шул рәвешле, Русьта соңгы удел кенәзлеге юк ителә. Новгородка поход һәм Кырым белән сугыш. Үзенең бо¬ рынгы вече традицияләрен онытмаган ирек сөючән Новгород мәсьәләсе дә Иванны күптәннән борчый. 33
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Малюта Скуратовның митрополит Филиппны үтерүе (рәссам А. Новоскольцев) 1569 елның декабрендә боярлар заговоры турында ялган әләк алганнан соң, Иван борынгы шәһәргә каршы походка куз¬ гала. Опричниклар юлда очраган шәһәр һәм авылларны талый¬ лар, ә анда яшәүчеләрне үтерәләр һәм төрлечә җәзалыйлар. Ә Бөек Новгородның үзендә канлы үч алу һәм талаулар алты атна чамасы дәвам итә. Новгород походын «җиңү белән» тәмамлаган опричниклар гаскәре 1571 елда Кырым ханы Дәүләтгәрәйнең Мәскәү янына ук килеп җитүенә юл куя. Ул Мәскәүне тулысынча яндыра. Алдагы елда Кырым татарлары Мәскәүгә тагын һөҗүм ясыйлар. Патша опричнина һәм земщина гаскәрләрен берләштерергә мәҗбүр була. Берләштерелгән гаскәр башлыгы итеп тәҗрибәле полководец кенәз Михаил Воротынский куела. 1572 елда 34
1 бүлек Мәскәүдән көньякка 50 км ераклыкта Молоди авылы янын¬ дагы сугышта Воротынский гаскәрләреннән ике тапкыр артык булган Дәүләтгәрәй сугышчылары тар-мар ителә. Бу җиңү патшага опричнинаның яраксыз икәнлеген күрсәтә һәм бер¬ дәм армия булдыру кирәклеген раслый. Опричнина идарәсе йомгаклары. Опричнина чорында халык арасында Грозный (Явыз) кушаматы алган патша Иван IV үз хакимиятен бик нык ныгыта. Әмма террор Руська бик зур зыян сала. Озакка сузылган Ливон сугышы, Кырым татар¬ ларының һөҗүмнәре, ачлык һәм йогышлы авырулар ике өлешкә бүленгән дәүләтнең мескен хәлен тагын да авырлаш- тыра. Болар барысы бергә, шулай ук опричнина гаскәренең сугышка сәләтсез булуы 1572 елның көзендә Иван Грозныйны опричнинаны бетерергә мәҗбүр итә. Ул гына да түгел, аның хакында хәтта искә алырга да ярамый (җәзага тарту белән яныйлар). Әмма җәзалаулар дәвам итә. Патша инде опричник¬ ларның үзләреннән үч ала башлый. Нәтиҗә ясыйк Опричнина кертү илдә чикләнмәгән патша хакимияте ур¬ наштырырга ярдәм итә. Әмма бу бик кыйммәткә төшә. Оприч¬ нина илнең икътисадын тәмам бөлгенлеккә төшерә, иң бай һәм чәчәк аткан өлкәләр дә бушап кала. Опричниклар гаскәре дошман һөҗүмен кире кайтаруга сәләтсез була. Бу Иван IV не опричнина тәртипләренең нигезсез булуына ышандыра. [►?! Сораулар 1. Казан походыннан кайтканнан соң башланган авыру Иван Грозный шәхесендә ничек чагыла? 2. Сайланма рада нинди сәбәпләр арка¬ сында таркала? Сез Иван IV нең үзенең элекке көрәштәшләре А. Адашев һәм Сильвестрны яраткан хатыны Анастасия Романовнаның үлемендә гаепләве белән килешәсезме? Ни өчен патша әлеге гайбәткә бик тиз ышана? 3. Сайланма рада әгъзаларының язмыш¬ лары ничек тәмамлана? Курбскийның патша кылган гамәлләр белән килешмичә һәм үз тормышы өчен куркудан дәүләткә хыянәт итүе һәм дошман станына качуы акланырлык сәбәп була аламы? Үз фике¬ регезне әйтегез. 4. Опричнинага нинди җирләр керә һәм ни өчен? Новгородка походы белән опричнина гаскәре нинди «дан»га ирешә? Ни өчен ул Кырым ханының һөҗүмен кире кайтара алмый? 5. Оприч¬ нинаның төп нәтиҗәләре нинди? гя Биремнәр 1. Иван Грозный белән кенәз Курбский үзара язышкан хат¬ ларда дәүләтнең нинди булырга тиешлеге мәсьәләсе күтәрелә. 35
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Кенәз патшалыкка килгән барлык бәла-казалар, патшаның акыллы һәм тәҗрибәле кешеләр белән киңәшмичә, үз белдеге белән генә идарә итүеннән, аның деспотка әверелүеннән, ди. Иван исә, киресенчә, патшаның көчле һәм чикләнмәгән хаки¬ миятен дәүләтнең төп нигезе дип саный. Патша үз граждан¬ нарының тормышына да, үлеменә дә баш була ала, ди. Сез кемнең фикере белән килешәсез? Ни өчен? 2. Сайланма раданың иң күренекле эшлеклеләреннән берсе А. Ф. Адашев берничә мәртәбә, җинаять кылучыларга җәза бирергә кирәк, ди. Әмма ул террорга каршы була. Сез ничек уйлыйсыз, рәхимсезлек һәм террор, чын һәм ялган дошман¬ нарны кансызланып кыру хакимнең көчен күрсәтәме, әллә көчсезлегенме? 3. Н. М. Карамзин, опричникларның корбаннары үлемне изгелек күреп, җәлладлардан үзләрен һәлак итүне сорыйлар, дип яза. Сез бу фикерне ничек аңлыйсыз? Ijkjj Даталарны истә калдырыгыз 1565—1572 еллар — опричнина. ►4 Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Самодержавие — Россиядә патшаның көчле, чикләнмәгән хакимиятенә нигезләнгән монархиячел идарә формасы. Опричнина — 1565 елда Иван IV тарафыннан ил терри¬ ториясенең бер өлешендә кертелгән махсус идарә тәртибе. Земщина — дәүләт территориясенең опричнинага кертел¬ мәгән, боярлар тарафыннан идарә ителгән өлеше. Террор — сәяси дошманнарны куркыту, бастыру максатында көч куллану. § 5. Россия Иван IV хакимлеге азагында Ливон сугышы тәмамлану. Ливон сугышындагы беренче уңышлардан соң Россиянең хәле катлауланганнан-катлаулана бара. Литва белән сугышны дәвам итәргәме, әллә солых төзер¬ гәме? Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, 1566 елда Иван Грозный Земство җыенын чакыра. Җыен сугыш хәрәкәтләрен дәвам итүне яклап чыга. 1569 елда Польша һәм Литва бер дәүләткә — Речь Поспо- литаяга берләшәләр. Польша-Литва тәхетенә талантлы полко¬ водец Стефан Баторий сайлана. 1579 елда Баторий гаскәрләре 36
1 бүлек Псков Кремле һөҗүмгә күчәләр һәм Полоцкины кире яулап алалар. Руслар Ливониядән чыгарыла. 1581 елда поляклар Россия дәүләте чикләрен үтеп керәләр һәм Псковны камыйлар. Россиянең көчсезләнүеннән файдаланып, Швеция дә аңа каршы сугыш хәрәкәтләре башлый. Швеция гаскәрләре Нарваны ала. Баторий 100 меңлек гаскәр белән Псковка килә. Шәһәр биш ай буе камалышта кала. Аны саклаучыларның башында кенәз Иван Шуйский тора. Гаскәрләр һәм шәһәр халкы утыз¬ лап штурмны кире кайтаралар. Руслар дошман станына иллегә якын һөҗүм ясыйлар. Өстәмә көчләр килгәннән соң, Баторий гаскәрләре авыр туплар ярдәмендә шәһәр диварларын җиме¬ рәләр һәм ике каланчаны алалар. Әмма Псковны саклаучылар дошман кулындагы әлеге каланчаларны эчендәге солдатлары белән бергә шартлаталар. Баторий армиясе крепостьны ала алмый. Әмма 1582 елда Речь Посполитая белән Россия ара¬ сында (соңгысы өчен файдасыз) вакытлы килешү төзелә. Алдагы елда Швеция белән солых килешүенә кул куела. 25 елга сузылган ялыктыргыч Ливон сугышы Россиянең җиңелүе белән тәмамлана. Диңгез флоты да, союздашлары да булмаган хәлдә Россия Европаның эре державалары — Литва, Польша һәм Швеция белән сугыша. Көньяктан аңа берөзлексез Кырым ханлыгы янап тора. Төп бурыч — Балтыйк диңгезе ярларына чыгу үтәлми. Россия Ливониядәге һәм Литваның 37
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ 1 бүлек көнчыгышындагы яулап алган биләмәләрен, Фин култыгы яр буйларының зур өлешен югалта. Псковны саклаучыларның каһарманлыгы гына Россиянең башка территорияләрне дә югалтуына чик куя. Выборг Новго 1563 Смол виль ЬНО) ССИЙСКОЕ ров о Ям-Запольский СУДАРСТВО Опочка Великие Польша короле Стефан Баторийның Псковны камалышка алуы (рәссам К. Брюллов) Таллин к» (Швец, с 1561г.) Г 1558 ® (Дерпт) (Юрьев) £ (Дан. с 1560 г. ;по 1645г.) „Л_Иво1^~х > ВЕЛИКОЕ^-. КНЯЖЕСТВО ■ ЛИТОВСКОЕ (в составе Речи Посполитой с 1569т Ливон сугышы _ Сугыш башына дәү- . ләтләрнең чикләре 1561 елга хәтле Ли¬ вон ордены биләмә¬ ләре г- Рус гаскәрләренең төп походлары Польша короле С. Ба- торий походлары (1579-1581) Швед гаскәрләре по- ходлары 1582 елгы вакытлы килешү буенча Поль¬ шага кайтарылган җирләр чикләре 1583 елгы вакытлы килешү буенча Шве- ’ циягә кайтарылган җирләр чикләре Ливон сугышы нәтиҗә¬ сендә Россия югалткан территорияләр 1583 елда Плюсса вакытлы килешүе буенча Швециянеке булган җирләр 1582 елда Ям-Заполь- ский вакытлы киле¬ шүе буенча Речь Посполитаяныкы бул¬ ган җирләр Рус илчелеге император Максимилиан II янына җыена. XVI гасыр Көнбатыш Себерне кушу. Идея буен Россиягә кушканнан соң, патша Себер ханлыгы турында да уйлана башлый. XVI гасырның беренче яртысында көньяктагы күчмә халыклар (нугайлар, үзбәкләр, казахлар) аңа бөлдергеч һөҗүмнәр ясап торалар. 1555 елда Себер ханы Ядегәр Россия подданные була, ягъни рус патшасына буйсына башлый. Рус казнасына акрын¬ лап мехлата салым-ясак (һәр кешедән бер кеш һәм бер тиен тиресе исәбеннән) килә башлый. Рус патшасының титулына «бөтен Себер җире падишаһы» сүзләре өстәлә. Руслар Себер халкы белән файдалы сәүдә итәләр, тимерне, тозны, икмәкне мехка алыштыралар. Иң бай сәүдәгәрләр Строгановлар була. Патша аларга крепостьлар төзергә һәм үз биләмәләрен саклау өчен «бик һәвәс кешеләр» — казаклар тотарга рөхсәт бирә. 38 39
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Әмма 1563 елда Себердә хан тәхетенә Чыңгыз хан токы¬ мыннан чыккан Күчем утыра. Ул Мәскәүгә ясак түләүне туктата һәм Пермь җирләрендәге рус авылларына яңадан һөҗүмнәр оештыра башлый. 1581 елда Строгановлар акчасына Себергә походка җибәре¬ ләчәк казаклар отряды оештырыла. Аның башында курку белмәс һәм тәҗрибәле сугышчы, атаман Ермак Тимофеевич тора. Казаклар, Урал тауларын кичеп, утлы кораллар ярдәмен¬ дә җирле идарәчеләрнең отрядларын тар-мар итәләр. 1582 ел¬ да, каты сугыштан соң, Күчем хан гаскәрләре дә җиңелә, казаклар Себер ханлыгының башкаласы Кашлыкка керәләр. Күчем көньякка качып китә. Ермак кышны Кашлыкта чыгарга уйлый. Ул җирле халык¬ ка салым сала һәм үз казакларын «башбаштаклык кылу»дан тыя. Әмма кыш чыкканчы Ермакның дружинасы шактый сирәгәя, һәм ул, өстәмә ярдәм һәм гаскәр җибәрүләрен сорап, Строгановларга һәм Мәскәүгә чапкыннар җибәрә. Башкалага Себер ханлыгын яулап алу турындагы грамотаны Ермакның көрәштәше атаман Иван Кольцо илтә китә. Ул килер алдыннан гына, казакларның «юлбасарлыклары» хакында ишеткән патша, үз белдекләре белән «каракларны» — казакларны Себергә сугышка җибәрүдә һәм «Себер солтаны¬ ның» ачуын чыгаруда гаепләп, Строгановларга «патша җәза¬ сына» хөкем грамотасы җибәрә. Строгановларга тиз арада Ермак отрядын кире кайтарырга әмер бирелә. Әмма, Ермактан грамота һәм кыйммәтле мехлар алганнан соң, патша казак¬ ларның барлык гөнаһлы эшләрен кичерә. Себергә күп итеп Ермакның Себерне буйсындыруы (рәссам В. Суриков) 40
1 бүлек якча, сугыш кирәк-яраклары һәм биш йөз укчы җибәрелә. Ләкин Ермакның көче акрынлап кими. 1585 елның августында Күчем туплаган гаскәрләр Кашлык янына килеп җитәләр һәм шәһәрне камыйлар. Ермак отряды һөҗүмне кире кайтара. Тиздән Ермак шәһәрдән чыга. Дошман¬ ны очратмагач, бик нык алҗыган казаклар чатыр корып урнашалар һәм йоклыйлар. Хәтта сакчылар да куймыйлар. Якында гына урнашкан Күчем гаскәре көтмәгәндә руслар станына һөҗүм итә. Әлеге сугышта отряд зур югалтуларга дучар була. Өстенә гаять авыр сугыш киемнәре кигән Ермак Иртышны йөзеп чыгарга маташканда батып үлә. Ермак һәлак булганнан соң, рус гаскәре калдыклары Себердән китә. Әмма Ермак походы ханлыкка зур зыян сала. Мәскәү Себер җирен кулдан ычкындырырга теләми һәм анда зур, яхшы коралланган укчылар һәм казаклар отряды җибәрә. 1598 елда Күчем тулысынча тар-мар ителә һәм тиздән һәлак була. Себерне кушуның әһәмияте. Яулап алынган Себер җир¬ ләрендә русларның башлап юл салучылары башта баструклар, ә аннан соң шәһәрләр коралар. XVI гасыр ахырында Себердә Төмән, Тобольск, Верхотурье, Березов, Нарым һәм башка крепостьлар төзелә. Казаклар артыннан Себергә сәүдәгәр¬ ләр һәм йомышлы кешеләр, качкын крестьяннар кузгала. Бу гаять зур һәм бай өлкәне үзләштерү башлана. Себер халыкларының Россия составына керүе прогрессив әһәмияткә ия була. Монда күчеп килгән руслар җирле халыкны игенчелек серләре, төрле авыл хуҗалы¬ гы кораллары белән таныштыралар, тәҗ¬ рибә уртаклашалар. Себер халыклары¬ ның хуҗалык һәм мәдәни үсеше өчен шартлар тудырыла. Иван Грозный хакимлегенең нәтиҗәләре. Иван Грозный патшалык иткән дәвер аяныч нәтиҗәләргә китерә. Озакка сузылган сугышлар, опричнина, меңнәрчә кешене гаепсезгә җәзалап үтерүләр хуҗалыкның моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә бөлгенлеккә төшүенә сәбәп була. Бөтен ил буйлап ташландык авыллар утырып кала. Иген кырларын чүп үләне һәм ерып чыкмаслык куаклыклар басып китә. Күп кенә крестьяннар чиктән тыш зур салымнан, түрә¬ ләрнең һәм алпавытларның башбаштаклыгыннан көньякка, Себергә һәм Идел буена качып котылмакчы булалар. Алпавыт, хуҗалыкларының тәмам бөлгенлеккә төшүенә юл куймас өчен, 1581 елда Иван Грозный тыелу лы еллар турында указ Себердәге баструк 41
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ чыгара. Бу елларда Юрий көнендә крестьяннарның бер җир- биләүчедән икенчесенә күчеп йөрүләре тыела. Тыелулы еллар кертелү крестьяннарны тагын да ныграк кабалага төшерә, аларның эре җирбиләүчегә бәйлелеген көчәйтә. Боярларның вотчиналарын тар-мар итү, опричникларга һәм земствоныкыларга аерылу җәмгыятьнең югары катлау¬ ларында зур үзгәрешләр китереп чыгара. Боярлар һәм кенәз- ләр патшага элеккечә йогынты ясый алмыйлар, ул гына да түгел, аларның күпчелеге үзләренең җир биләмәләреннән, дәрәҗәләреннән, хәтта тормышларыннан да мәхрүм ителәләр. Опричнина вакытында карьера ясаучылар исә үз биләмәләрен саклап калу гына түгел, хәтта яңа җирләр алалар. Опричник¬ ларга хезмәттә югары күтәрелү дә җиңелрәк була. Опричнинаны шәһәр халкы да сизми калмый. Сәүдәгәр¬ ләрнең натуралата һәм акчалата түләнә торган бурычлардан азат ителгән иң югары катлавы гомерлек бурыч түләүче посад халкына (вак сәүдәгәрләргә) каршы куела. Болар барысы да шәһәр сословиесенең үсешен тоткарлый. Патшаның үз тормыш юлы да фаҗигале тәмамлана. Рәхим¬ сез, гаять шикләнүчән һәм кызу канлы Иван Грозный 1581 ел¬ ның ноябрендә, ачудан кызып китеп, үзенең улы һәм тәхет варисын — Иванны үтерә. Улы Иван Грозныйның фикердәше була, күп яклары белән аңа охшый, әмма башбаштак патшага дөресен әйтергә курыкмый торган була. Иван Васильевич өлкән улының үлемен авыр кичерә. 1584 елның 18 мартында ул тәмам бөлгенлеккә төшкән илне һәм бөек держава белән идарә итәрлек әзерлеге булмаган тыныч холыклы, диндар тәхет варисы Федорны калдырып, дөньядан китеп бара. ► Нәтиҗә ясыйк Иван IV патшалык иткән дәвернең ахырында Россия коточ¬ кыч авыр хәлдә була. Сугышта җиңелү, хуҗалыкның тарка¬ луы, крестьяннарның җирбиләүчеләргә шәхси бәйлелеге кө¬ чәю — Иван Грозный үз варисларына әнә шуларны мирас итеп калдыра. Сораулар 1. Польшаны һәм Литваны бер дәүләткә —Речь Посполитаяга бер¬ ләштерү һәм Стефан Баторийны аның короле итеп сайлау Ливон сугышының барышына нинди йогынты ясый? 2. Сез ничек уйлыйсыз, Ливон сугышы барышында И. П. Шуйский җитәкчелегендә рус гаскәр¬ ләренең Псковны саклап калуы нинди әһәмияткә ия була? 3. Рус¬ ларның Себерне буйсындыра башлавының әһәмияте нидән гый¬ 42
1 бүлек барәт? Себер киңлекләре россиялеләрне кай ягы белән әсир итә? Ни өчен Уралга поход оештыруда һәм Себер елгалары буйлап кре¬ постьлар төзүдә бай сәүдәгәр Строгановлар бик теләп катнаша? 4. Сез ничек уйлыйсыз, Ермак походы кем өчен отышлырак була: сәүдәгәр Строгановлар өченме, әллә патша Иван Грозный өченме? Җавабыгызны аңлатып бирегез. 5. Тыелулы еллар нәрсәне аңлата? Ни өчен Иван IV идарә иткән чорның ахырында аны кертергә кирәк була? 6. Сез ничек уйлыйсыз, патша Иван Грозный тормышының һәм эшчәнлегенең фаҗигале тәмамлануы закончалыклы күренешме? Биремнәр 1. Ливон сугышы йомгаклары хакында сөйләгез, фикер¬ ләрегезне дәфтәргә язып куегыз. 2. Тарихчы В. О. Ключевский Иван Грозный эшчәнлегенә түбәндәгечә бәя бирә: «Явыз патшаның эшенә караганда, планнары күбрәк булды, ул үз дәверенең дәүләт тәртибенә йогынты ясаудан бигрәк замандашларының котын алып торды һәм нервларында ныграк уйнады. Мәскәү дәүләтенең тор¬ мышы Иваннан башка да тукталып калмас иде (аңа кадәр дә, аннан соң да дәвам иткән). Әмма Иваннан башка бу тормыш, ул яшәгән һәм аннан соңгы дәвердәге белән чагыштырганда җиңелрәк һәм тизрәк барыр иде: аеруча мөһим сәяси мәсьә¬ ләләр тынычрак, аның тарафыннан әзерләнгән олы афәтләрдән башка гына хәл ителер иде. Иван патшалыгы дәвере михнәтле заман булып истә калды». Ключевский сүзләренең мәгънәсен сез ничек аңлатыр идегез? 3. Тарихчы Н. М. Карамзин Ермакның фаҗигале үлемен һәм аның җитәкчелегендәге походның әһәмиятен түбәндәгечә сурәтли: «Гомере өзелгән чакта, ул дан-шөһрәттән дә мәхрүм калам дип уйлагандыр, бу — яулап алучы өчен фаҗигале үлем. Юк, Иртыш дулкыннары аны йотмады: Россия, тарих һәм чиркәү Ермакның исемен мәңгеләштерер! Бу — Герой, чөнки рәхмәтле Ватан, юлбасар Ермакның исемен күптән онытып, аны төп бурычын үтәп вакытсыз һәлак булган каһарман итеп искә ала. Күчем, йоклаган хәлдәге 49 казакны суеп та, бөек державадан Себер ханлыгын тартып ала алмады, чөнки Россия мәңгегә аны үзенеке дип таныды. Замандашлары да, аннан соңгы буыннар да әлеге зур җиңүдә Ермакның ролен кече¬ рәйтергә уйламадылар, аның батырлыгына елъязмаларда гына түгел, изге храмнарда да дан җырладылар. Без әле бүген дә аның өчен һәм аның белән бергә Иртыш ярларында һәлак булган каһарманнар дружинасы өчен ул храмнарда чын күңел¬ дән гыйбадәт кылабыз». Әлеге бәяләмәнең төп мәгънәсен аңлатып бирегез. Сез аның белән килешәсезме? 43
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Ц Даталарны истә калдырыгыз 1581 ел — Ермакның Себергә походы. 1581 ел — тыелулы еллар турында указ чыгарыла. 1584 ел — Иван Грозныйның үлеме. н Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Баструк — агачтан эшләнгән очлы баганалар белән уратып алынган торак пункт. Тыелулы еллар — крестьяннарга алпавытлардан китү тыел¬ ган еллар. Гомерлек бурыч (тягло) — XV—XVIII гасырларда Рус дәүлә¬ тендә акчалата һәм натуралата түләнә торган бурыч. Аңа крестьяннар һәм посад кешеләре дучар ителгән. § 6. Идел буе халыклары Россия дәүләте составына кергәннән соң Яңа территорияләр белән идарә итүне оештыру. Идел буендагы Россиягә кушылган җирләр Казан патшалыгы дип атала башлый. Ул җирләр белән идарә итү өчен, 1560 еллар ахыры — 1570 еллар башында Мәскәүдә махсус орган — Казан сарае приказы төзелә. Ул рус булмаган халыклардан салым җыюны көйли, ясак кенәгәләрен тутыруны һәм халыкның төрле йөкләмәләрне (ям чабу, городовойлык һ. б.) үтәвен күзәтеп тора. Яңа приказга барлык йомышлы кешеләр, шул исәптән укчылар да буйсына. Ул суд мәсьәләләрен хәл итә, юлбасарларны, качакларны эзәрлекләүне үз карамагында тота, хөкем (үлем җәзасы бирүне дә кертеп) чыгара. Элекке Казан ханлыгы территориясе башта икегә — Казан һәм Зөя воеводаларына бүленгән була. Аларның башында «зур воеводалар» тора. Төбәктәге хакимият алар кулына туплана. Воеводалар башта патша, ә аннан соң Казан сарае приказы тарафыннан бирелгән наказларга нигезләнеп эш итәләр. «Зур воеводалар»ның иң әһәмиятле бурычларыннан берсе булып, «патшаның юллама грамоталарына» таянып, йомышлы кешеләргә имана җире бүлеп бирү санала. Воеводалар йомыш¬ лы кешеләрнең исемлеген төзиләр һәм аларның хезмәт эш- чәнлеген тикшереп торалар. Алар иң югары суд хакимиятенә дә ия булалар. Ясак (натураль җыем) җыюны үзәк хакимият еш кына Мәскәүдән берьеллык хезмәткә махсус җибәрелгән аксөяк¬ ләргә — еллыкчыларга тапшыра. Аларның йортлары, хуҗа¬ лыклары Казан Кремлендә урнашкан була. 44
1 бүлек Ясак җыю. XVIII гасыр Россия дәүләтенең яңа чикләрен саклау өчен, Идел һәм аның кушылдыклары (шул исәптән Кама һәм Вятка елгалары) бассейнында Алатырь (1552), Чабаксар (1555), Курмыш (1565), Тәтеш (1572), Кокшайск (1574), Лаеш (1576), Царевококшайск (1584), Козьмодемьянск (1586), Уфа (1587), Царицын (1589), Саратов (1590) шәһәр-крепостьлары төзелә. Һәр крепостьның үз воеводасы була, һәм ул Казан сарае приказына буйсына. Воеводалар шәһәрдә һәм шәһәр читендәге бистәләрдә (по- садта) куркынычсызлык һәм тәртип өчен җавап бирәләр. Кояш баюга шәһәр капкалары ябыла, бөтен җиргә каравыл куела. Капка ачкычлары воеводага тапшырыла. Ул һәр төнне шәһәрне урап чыгарга тиеш була. Воеводалар шәһәрнең хуҗа¬ лык тормышы (сәүдә, төзелеш һ. б.) белән дә җитәкчелек итәләр. Һәр шәһәрдә укчылар гарнизоны урнаша, аның белән укчылар башлыгы идарә итә. Шәһәр хакимиятендә тылмачлар (тәрҗемәчеләр) дә була. Яңа шәһәрләр төзелә барган саен, Идел буе төбәге Казан, Зөя, Чабаксар һәм Тәтеш өязләренә бүленә. Идел буенда православие чиркәве. Яулап алынган төбәкне һәм аның халкын тулысынча буйсындыру өчен, Иван IV яр¬ дәмгә православие чиркәвен чакыра. Казаннан Мәскәүгә кай¬ туга, патша Идел буенда яшәүче халыкларны христианлаштыру зарурлыгы турында белдерә. Ул Казанның иң зур түрәләрен, әсир итеп, Мәскәүгә алып кайта һәм мөселман аксөякләргә 45
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ христиан диненә күчәргә тәкъдим итә. Патша Казан патша¬ лыгындагы җирләрне, юмартланып, иң эре монастырьларга өләшергә тотына. 1555 елда Казан епархиясе — төбәктә дин эшләре белән идарә итүче орган төзелә. Беренче Казан митро¬ политы архиепископ Гурийны Мәскәүдән тантаналы рәвештә озатып җибәрәләр. Патша Гурий өчен, аның бурыч-йөкләмә- ләрен күрсәтеп, махсус грамота әзерли. Архиепископ воевода¬ ларга идарә итүдә һәм йомышлы кешеләргә җирләр өләшүдә ярдәм итәргә тиеш була. Әмма православие пастыреның төп бурычы рус булмаган халыкларны христианлаштырудан гый¬ барәт була. Иван IV бу мәсьәләдә Гурийны аеруча сак эш итәргә һәм сизгер булырга, башка диндәгеләрне христиан диненә күчерүне ирекле гамәл буларак күрсәтергә омтылырга чакыра. Казанда православие чиркәүләре торгызу өчен, Гурий белән бергә төзүче-осталар да җибәрелә. 1589 елда Казан епархиясен Гермоген җитәкли. Ул үзенең эшчәнлек программасын хөкүмәткә юллаган махсус язмасында бәян итә. Гермоген христиан диненең башка халыклар ара¬ сында киң таралмавын танырга мәҗбүр була. Ьәм христиан¬ лаштыруны көчләп кертү чараларын тәкъдим итә. Барлык чукынган кешеләрне, мөселманнардан аерып, аерым бистә¬ ләргә күчерү күздә тотыла. Шул ук вакытта митрополит әлеге бистәләрдә христиан йолаларының үтәлешен ныклы күзәтү астына алырга куша. Динне «нык тотсыннар, чиркәүгә йөр¬ сеннәр, үз йортларында иконалар тотсыннар һәм попларны өйләренә чакырсыннар өчен» ди. Христианлаштыруны көчәйтү өчен, икътисади чаралар да эшкә җигелә. Алар чукынган кешеләрне, христиан динен кабул итүдән баш тартучыларга караганда, өстенлекле шартларга куялар. Чукын- traHHap түли торган ясакның бер өлеше мөселманнарга салына. Чукынганнар¬ ның җирләрен башка диндәге туган¬ нарына тапшыру тыела. Шуңа күрә халыкның бер өлеше әлеге икътисади чаралар басымы астында христиан ди¬ нен кабул итә. Әмма ислам дине йола¬ лары буенча яши бирә. Йомышлы татарлар катлавы бар¬ лыкка килү. Казан ханлыгын яулап алганда хакимлек итүче сыйныфның иң өстен катлавы, нигездә, я юк ителә, я Мәскәүгә озатыла. Мәскәү патшасы¬ на хезмәткә күчүчеләрнең өстенлекләре Башкорт саклана. 46
1 бүлек Казан аксөякләрен патша хезмәтенә тарту белән беррәттән, Мәскәү хөкүмәте өлешчә йомышлы катлау вәкилләреннән аерым йомышлы татарлар сословиесен төзи башлый. Тугры¬ лыклы хезмәт иткән өчен, ал арга биләмәләр бирелә. Шуның белән бергә, чувашлар, марилар һәм башка җирле халык вәкилләре дә йомышлы татарлар рәтенә кертелә. Хезмәт иткән өчен йомышлы татарларга җир кишәрлекләре генә түгел, кондыз аулау, кыргый бал җыю урыннары, «кичү¬ ләр» һ. б. җирләр бирелә. Йомышлы татар вафат булгач, аның җире улына мирас булып күчми, ә «хезмәте өчен» яңадан бүлеп бирелә. Йомышлы татарлар Мәскәү хөкүмәтенең ныклы таяны¬ чына әверелә. Әйтик, Ливон сугышында күп санлы татар, мари, чуваш, мордва сугышчылары да катнаша. XVI гасырда рус армиясенең 10 процентын татарлар тәшкил итә. Йомышлы татарлар тылмач, кятип, юл күрсәтүче, чапкын, илче сыйфатында дипломатик эшләргә дә җәлеп ителә¬ ләр. Мәскәүдә алар яшәгән урынны Татар бистәсе дип атыйлар. Русларның төбәкне колонияләштерүе. Мәскәүгә тугры йомышлы татарлар катлавын булдыру патшаның күп санлы бурычларының берсе генә була. Икенче төп бурыч рус халкын күпләп Казан патшалыгына күчереп утырту һәм дворян җир- биләүчелеген үстерү була. Чөнки Казан патшалыгы җирле халык турында кайгырту өчен түгел, ә рус дворяннарының мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен басып алына. Казан ханлыгын кушуга ук, йомышлы русларга җир бүлеп бирү башлана. Беренче чиратта Казандагы һәм якын-тирәдәге җирләр өләшенә. Киеренкелек рус җир- биләүчеләрен Кремль диварларына сые¬ нып яшәргә мәҗбүр итә. 1560 елларда ук инде Казан Кремлендә 150 хуҗалык тыгызланып урнаша. Соңрак Казаннан ераграк урнашкан өязләрдә дә җирләрне өләшә башлый- nWtolA 'jf'/V лар. Иң әүвәл элекке ханнарның сарай биләмәләре, шулай ук һәлак булган яки Ш&ЯжУ күченеп киткән аксөякләрнең җирләре өләшенә. Акрынлап рус алпавытларына ясаклы крестьяннарның җирләрен дә Iм|Ка алып бирә башлыйлар. Җир өләшә баш- лауның беренче 15 елында ук инде ' ^5 татар авылларының өчтән береннән артыгы рус алпавытлары кулына эләгә. 1560 елларның икенче яртысында бу Рус сәяхәтчесе 47
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ процесс тагын да көчәя. Чөнки Казан һәм Зөя өязләренә патша каһәренә эләккән күп санлы боярлар җибәрелә. Йомышлыларга җир бүлгәндә, җирле халык еш кына уңды¬ рышлы яхшы җирләрдән куыла. Аларга су юлларына (Идел, Кама буйларына), шулай ук әһәмиятле юл буйларына күчеп утыру тыела. XVI гасыр ахырына Казан патшалыгындагы барлык җир¬ ләрнең 66 проценты диярлек рус дворяннары кулына төшә. Чиркәү җирбиләүчелеге киң тарала. Чиркәү һәм монас¬ тырьларга элекке хан һәм мөселман руханиларының җир¬ ләре өләшенә. Иван IV хөкүмәте Россиянең үзәк өлкәләрендә чиркәү һәм монастырь җирләрен чикләсә, Идел буенда исә бу, киресенчә, хуплана. Казан ханлыгы яулап алынганнан соңгы беренче елларда ук берничә монастырь (Казанда Спас-Пре- ображение һәм Успение, Зөядә Богородица) салына. Тиздән Троице-Сергий монастыре Казанда һәм Зөядә ике Троица монастырена нигез сала, аларга биләмәгә иң яхшы җирләр бирелә. Төбәктә крестьяннарның күченеп килүе дә хуплана. Иң элек крестьяннарны үз җирләренә православие руханилары чакыра. Игенчеләрне кызыктыру максатында, алар өчен йортлар һәм каралты-кура төзелә. Дәүләт тә руханилардан калышмый. Урта Иделдәге патша сарае җирләренә күченеп килгән кресть¬ яннарга аерым өстенлекләр бирелә: алар өчьеллык йөкләмә¬ ләрдән азат ителә. Моннан тыш, крестьяннар бирегә Россия¬ нең үзәк районнарыннан я җир эзләп, я көчәя баручы кре¬ постной изүдән качып та киләләр. Рус крестьяннары арасында 1552 елга кадәр Казанга әсир төшеп, төбәктән китәргә теләмәгән кешеләр дә була. Алар, кагыйдә буларак, татар һәм чуваш авылларында яңа чукын¬ ган татарлар һәм чувашлар белән бергә гомер кичерәләр. «Әсирләр» җирле халык белән еш кына туганлашып та ки¬ тәләр. Казан XVI гасырның икенче яртысында. Россия дәүләтенә кушылганнан соң, Казан илнең көнчыгыш өлешендәге сәяси, административ һәм икътисади үзәккә әверелә. Сословиесенә һәм милләтенә карап, халык шәһәрнең төр¬ ле урыннарында яши. Кремльдә руслардан торган хәрби-адми- нистратив һәм җирле идарә һәм руханиларның югары кат¬ лавы урнаша. Кремльгә посад тоташып китә. Биредә башлыча һөнәрче-сәүдәгәр халкының төп өлеше көн күрә. Посад бистә¬ ләргә бүленә: йомышлы хәрбиләр — Укчылар; йомышлылар — Ямчылар, Балта осталары; крестьяннар, руханилар (архиепис¬ коп һәм Преображение монастыре) бистәләренә. Гомумән 48
1 бүлек Җил тегермәне алганда, Кремльдә һәм аның тирәсен¬ дәге бистәләрдә (посадта) 10 меңләп кеше көн күрә. Христианлыкны кабул итмәгән, әмма Мәскәүгә уңай мөнәсәбәттә бул¬ ган татарларга аерым территория бүлеп бирелә. Ул Иске Татар бистәсе дип атала, һәм XVI гасыр ахырында анда якынча 6 мең кеше яши. Бистә шәһәрнең мөселманнар үзәгенә әве релә, катгый рәвештә тыюга да кара¬ мастан, анда мәчетләр төзелә. Крепость белән янәшә сәүдә үзә¬ ге — Гостиный двор урнашкан була. Аннан тимер, көмеш, балык, ит, ка¬ лач, икмәк белән сату итү өчен сәүдә рәтләре сузылып киткән. Ул вакытта Казанда 7 урам һәм 130 караңгы тар тыкрык була. Коры, эссе көннәрдә урамнар тузанга бата, агач түшәл- мәгәнлектән, яз һәм көз айларында бик пычрак була. Урам¬ нар чиркәү исеме яки анда яшәүчеләрнең һөнәре буенча (Воздвиженская, Чүлмәкчеләр, Ямчылар урамы) атап йөртелә. Еш кына халыкның кайдан күчеп килүенә ишарәләгән урам исемнәре дә (Псков, Тула) очрый. Урам исемнәре арасында йорт тотучы күренекле кешеләрнең фамилияләрен дә (Ляпу¬ нов, Долгов) очратырга була. Шәһәр тирәсендәге җирләр посад халкына һәм бистә общиначыларына яшелчә бакчасы, көтү¬ лек һәм печәнлекләр сыйфатында файдалану өчен бүлеп бирелә. Нәтиҗә ясыйк Идел буен Россия дәүләтенә кушканнан соң, бирегә рус җирбиләүчеләре һәм крестьяннары күчеп утыра; монастырь¬ ларга да зур җир биләмәләре бирелә. Җирле халыкларны христианлаштыру сәясәте үткәрелә. Шуның белән бергә, Идел буенда яшәүче халыклар үзенчәлекле мәдәниятләрен һәм мөселман традицияләрен саклыйлар. Казан Россия дәүләтенең иң әһәмиятле шәһәрләренең берсенә әверелә. Сораулар н 1. Казан патшалыгы җирләре белән идарә итү өчен нинди органнар системасы төзелә? Казан сарае приказы нәрсә белән шөгыльләнә? 2. Идел буенда ни өчен яңа шәһәр-крепостьлар кора башлыйлар? Бу шәһәрләрдә кемнәр яши? 3. Идел буендагы җирләрне үзләштерүдә православие чиркәвенең роле нинди? 4. Йомышлы татарлар кемнәр 49
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ алар? Хезмәтләре өчен аларга нинди хак түлиләр? Сез ничек уйлый¬ сыз, ни өчен Мәскәү хөкүмәте җирле халыкның бер өлешен үз ягына авыштырырга омтыла? 5. Идел буендагы җирләрне колонияләштерү руслар тарафыннан нинди юллар белән тормышка ашырыла? Рос¬ сиядән күчеп килүчеләрне бу җирләр кайсы яклары белән үзләренә җәлеп итә? 6. XVI гасыр ахырындагы Казан шәһәрен сурәтләп бирегез. Уя Россиянең башка шәһәрләреннән кай ягы белән аерыла? ►i Биремнәр 1. Испан һәм португалларның Яңа дөньяны үзләштерү чараларын һәм алымнарын рус патшаларының Идел буендагы һәм Себердәге сәясәте белән чагыштырыгыз. Уртаклыкларны һәм аерымлыкларны табыгыз. 2. «Христиан чиркәве һәм колонияләштерү сәясәте» дигән темага хикәя планы төзегез. 3. «Чыбыркы» һәм «прәннек» сәяси алымы күпләргә бил¬ геле. Мәскәү патшалары сәясәтендә ул ничек гамәлгә ашы¬ рыла? 4. Түбәндәге юллар кайчан язылган: «Идел, Идел — туган анам, Идел — рус елгасы...» («Волга, Волга — мать родная, Волга — русская река...»)? Җавабыгызны мисаллар белән дә¬ лилләгез. Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Йомышлы татарлар — рус патшасына хезмәткә күчкән һәм биләмәләр алган татарлар. § 7. XVI гасырда мәдәният һәм тормыш-көнкүреш Башкаланың яңа йөзе. Мәдәният ил тормышындагы һәр¬ төрле үзгәрешләргә аеруча сизгер, һәм ул аларны чагылдыручы үзенчәлекле көзге ролен үти. Бердәм дәүләт төзелү, илнең аерым районнары арасында тыгыз элемтәләр урнашу рус мәдәнияте, теле, сынлы сәнгать һәм архитектура үсешенә зур йогынты ясый. Үзәк хакимиятне ныгыту, аңа самодержавие строена хас сыйфатлар өстәлү Россия дәүләте башкаласын тиешенчә үзгәр¬ теп коруны һәм бизәүне таләп итә. Илнең бөтен почмак¬ ларыннан Мәскәүгә иң яхшы осталар җыела. Башкаланың архитектур йөзе белән шөгыльләнүче махсус органнар (Шәһәр приказы, Таш эшләре приказы) барлыкка килә. Мәскәү рус 50
1 бүлек төзелеш сәнгате үзәгенә әверелә. Биредә яңа архитектура стильләре һәм юнә¬ лешләре барлыкка килә. Үзәктән читтә, еракта урнашкан шәһәрләр дә Мәскәү- нең зәвыклы бизәлешен үрнәк итеп алалар. Мәскәү Кремленең тышкы күренеше дә үзгәреш кичерә. Кремль территория¬ сендәге бояр утарлары бетерелә, аннан һөнәрче һәм сәүдәгәрләр дә чыгарыла. Кремль Россия дәүләтенең администра¬ тив һәм рухи мәркәзенә әверелә. Биредә чит дәүләтләрнең сәүдә һәм илчелек вәкиллекләре, шулай ук рәсми дәүләт Коломенскоедагы Вознесение чиркәве учреждениеләре (Матбугат һәм Илчелек сарайлары, приказлар биналары) үсеп чыга. XVI гасыр архитектурасының сәнгати камиллеге чиркәү корылмаларында аеруча ачык чагылыш таба. Башкаланың таш йортларында борынгы агач архитектура традицияләре өстен¬ лек итә, храмнарның күбесе чатыр стилендә төзелә. 1532 елда Василий III нең озак көтеп алынган улы, булачак патша Иван Грозный туу хөрмәтенә Мәскәү янындагы Коломенское авы¬ лында төзелгән Вознесение чиркәве — чатыр архитектура¬ сының иң күренекле һәйкәлләренең берсе. 1555—1560 елларда Сәүдә мәйданында (хәзерге Кызыл мәйданда), Кремль янәшәсендә корылган Покров соборы (при- делларның берсендә күмелгән атаклы Мәскәү диванасының исеме белән аны Василий Блаженный соборы дип тә атыйлар) бүгенгәчә хаклы рәвештә рус архитектурасының иң югары казанышы булып санала. Үзенең гүзәллеге белән күпләрне таң калдырган бу собор рус гаскәрләренең Казанны алуы уңаеннан (осталар Барма һәм Постник тарафыннан) төзелә. Храмның идеясе бик гади: Мәскәү үз тирәсенә рус җирләрен берләш¬ тергән кебек, зур таш чатыр да төрле-төрле матур бизәкләргә күмелгән сигез гөмбәзне бербөтен итеп туплый. Крепость һәм чиркәүләр төзелеше. Шәһәрләр төзү киң җәелдерелә, крепостьлар һәм монастырьлар корыла. Көн¬ батышта (Смоленск), көньякта (Воронеж, Курск, Белгород), төньякта (Архангельск), көнчыгышта (Самара, Саратов, Цари¬ цын, Әстерхан), шулай ук Себердә дә (Тубыл, Төмән) кре¬ постьлар сафка баса. Федор Конь җитәкчелегендә торгызыл- ган Смоленск ныгытмалары аеруча тирән тәэсир калдыра. Крепость диварларының периметр буенча озынлыгы 6,5 чак¬ рымга җитә. Ныгытманың буеннан-буена тигез ара калдырып, 51
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Василий Блаженный храмы 38 манара урнаштырыла. Бу крепостьны бөтен Россиядән җыелган ташчылар һәм осталар төзи. Казан ханлыгын яулап алганнан соң, патша боерыгы буенча, Казанга күренекле төзү¬ челәр Барма һәм Ширяй җитәкчелегендә 200 Псков остасы җибәрелә. Алар тарафыннан Казанда берничә атаклы архитек¬ тура корылмасы сафка бастырыла. Иң элек Казан Кремленең яңа комплексын төзи башлыйлар. Рус осталары башта аның көньяк фасадын төзиләр: фасадның ян-якларында ике түгәрәк башня калкып чыга, алар диварлар белән тоташтырыла. Спас манарасында үзәк капка урнаштырыла. Крепость төзелеше замандашларын таң калдыра. XVI га¬ сырда Россиягә килгән күренекле инглиз сәяхәтчесе Джайлз Флетчер түбәндәгечә яза: «Дүрт крепость — Смоленск, Псков, Казан һәм Әстерхан — бик яхшы төзелгән һәм теләсә нинди камалышка түзәрлек... аларны һичкем яулап ала алмаячак». 52
1 бүлек Рәсем сәнгате. Рус рәсем сәнгате, узган гасырлардагы кебек үк, иконалар ясау һәм храм диварларын бизәү кысаларында үсеш ала. Мәскәү Кремле рәсем сәнгатенә яңа идея һәм алымнар кертүче үзәккә әверелә. XV гасыр ахыры — XVI гасыр башы Мәскәү рәсем сәнгате мәктәбенең күренекле вәкиле булып монахлыкка киткән элеккеге кенәз Дионисий санала. Мәскәү Кремленең Успение соборындагы икона һәм фрескаларның бер өлеше аның тара¬ фыннан языла. Рәссамның эшләре нечкә зәвык белән эшләнүләре, нәфис колориты, купшы бизәлешләре белән аерылып тора. Алар тантаналы бәйрәм, якты шатлык рухы белән сугарылган. Дионисий үзенең иконаларында изге¬ ләрне аларның тормышыннан алын¬ ган аерым күренешләр кысасында сурәтли. Иван IV идарә иткән чорда, дини эчтәлекле рәсем сәнгатенә чын¬ барлыктагы тарихи вакыйгаларны ча¬ гылдыручы сюжетлар ешрак үтеп керә башлый. XVI гасыр уртасында Мәскәүдә, Казанны алуга багышлап, гаять зур, 4 метр озынлыгындагы «Сугышчан чиркәү» дип исемләнгән икона-кар- тина языла. Анда Иван IV җитәкче- Изге Никола. XVI гасыр иконасы легендәге җиңүче рус сугышчыларының тантаналы йөреше сурәтләнә. Сугышчылар арасында — уллары Борис һәм Глеб белән кенәз Владимир, Александр Невский, Дмитрий Дон¬ ской һәм башка данлыклы сугышчы-кенәзләр бар. Иң алда канатлы ат өстендә Библиядәге илаһи күк гаскәре башлы¬ гы — архангел Михаил оча. Үзәктә — кулына тәре тоткан Византия императоры Константин фигурасы. Аларны кулына сабый тоткан Мәрьям-ана каршылый. Әсәрнең төп идеясе бик яхшы аңлашыла: сугыштагы уңышлар — күктәге илаһи көчләрнең ярдәме нәтиҗәсе, ә рус сугышчыларының батыр¬ лыгы— православие диненең «башка диндәге басурманнар»- ны җиңүе ул. Мәгариф. Китап басу эшенең башлануы. Бердәм дәүләт төзелгәннән соң, белемле кешеләр көннән-көн күбрәк кирәк була башлый. 1551 елда Йөз бүлек җыенында (Стоглавый собор) Мәскәү һәм башка шәһәрләрдәге чиркәүләр һәм монас¬ тырьлар каршында училищелар ачу турында карар кабул ителә, «һәр шәһәрнең руханилары, дьяконнары һәм бар¬ лык православие динендәгеләр балаларын укырга-язарга һәм 53
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Иван Федоров китап язуына өйрәнергә шунда бир¬ сеннәр» диелә анда. Рухани дәрәҗәләре булмаган махсус «осталар» да грамотага өйрәтү белән шөгыльләнә башлыйлар. Алар «ботка һәм ун тиенлек көмеш акча» хакына ике ел буе балаларны укырга-язарга өйрәтәләр. XVI гасыр урталарында китап басу эшенең җайга салынуы рус мәдәнияте үсешендә гаять әһәмиятле вакыйга була. Ул Иван Грозный инициативасы һәм чиркәү ярдәме белән башланып китә. 1564 елда Мәскәүдә Китап басу сараенда (казна типографиясендә) Иван Федоров һәм аның ярдәмчесе Петр Мстиславең дата куелган беренче рус китабын бастырып чыгаралар. Ул «Апостол» дип атала. 1570 елда укырга-язарга өйрәтүче беренче рус китабы — «Часословец» дөнья күрә. Иван Федоров талантлы типография эшчесе генә түгел, ә китапларның әдәби редакторы да була. Ул тәрҗемәләрне төзәтә, искергән һәм начар аңлаешлы сүзләрне алыштыра, китапларга сүз ахыры яза һәм анда мәгъ¬ рифәт таратуның әһәмияте хакында сөйли. Иван Федоров бастырган «Апостол»ның бер бите 54
1 бүлек Китап басу эшенең мәгърифәт таратуда әһәмияте гаять зур була. Китап басу сараенда чыккан китаплар, нигездә, укырга- язарга өйрәтүгә хезмәт итә. Кулъязма китап белән чагыш¬ тырганда, басма китапның бәясе шактый арзан була һәм аны күбрәк кеше сатып ала. Әдәбият. XVI гасырның беренче яртысында митрополит Макарийга якын торучы кешеләр атаклы Четьи-Минеи дигән китаплар язалар. «Четьи» дип Русьта, гыйбадәт вакытында файдаланыла торган чиркәү китапларыннан аермалы буларак, уку өчен чыгарылган китапларны атыйлар. «Минеи» — һәр әсәрне укырга тәкъдим ителгән конкрет айлар һәм көннәр күрсәтелгән җыентыклар. Четьи-Минеилар православие динен- дәгеләр тарафыннан укылган барлык китапларны үз эчләренә алганнар һәм төркемнәргә бүлеп биргәннәр. Алар арасында изгеләр тормышы да, чиркәү әдәбиятыннан читтә торучы өйрәтмәләр һәм әсәрләр дә була. Четьи-Минеи урта гасырлар рус җәмгыятенең үзенчәлекле чиркәү-әдәбият энциклопедия¬ сенә әверелә. XVI гасырда атаклы «Домострой» языла. Күрәсең, аның тө¬ зүчесе яисә һич югы редакторы Сильвестр була. «Домострой»да йорт хуҗалыгын алып бару, балалар тәрбияләү, гаиләдә дини йола һәм гореф-гадәтләрне үтәү турында үгет-нәсыйхәт туплана. Укырга-язарга өйрәтү. XVI гасыр 55
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Формаль яктан Сильвестр әлеге җыентыкны үзенең улы Анфимга багышлый. Әмма иң элек ул әле яңа гына гаилә корган һәм үгет-нәсыйхәткә мохтаҗлык кичергән (аеруча ятимлектә үскәнгә күрә) яшь патша Иван IV не күздә тота. «Домострой »ның төп идеяләреннән берсе — дәүләт тормышын патша хакимиятенә, ә гаиләдә — гаилә башлыгына буйсындыру. Иҗтимагый фикер. Дәүләт хакимиятен ныгыту, ил эчендә дә, чит илләрдә дә аның абруен күтәрү мәсьәләсе XVI гасыр рус җәмгыятенең игътибар үзәгендә була. Нәтиҗәдә яңа әдәби жанр — публицистика туа. Әлеге жанрда язучыларны гаскәрне коралландыру һәм оештыру, җирбиләүчелек формалары, ил тормышында крестьяннарның роле, патшаның үз халкы алдындагы җаваплылыгы һ. б. мәсьәләләр кызыксындыра. XVI гасырның иң кызыклы публицистларыннан берсе Иван Семенович Пересветов була. Ул үзенең Иван Грозныйга юллан¬ ган үтенечләрендә дворяннарга таянучы патшаның самодер¬ жавие хакимиятен ныгытырга тиешле реформа проектларын тәкъдим итә. Иван Грозный һәм кенәз Андрей Курбский үзара язышкан хатларда патша хакимиятенең характеры аның халык белән үзара мөнәсәбәте турындагы мәсьәләләр төп урынны алып тора. Үзенең карашларын Курбский «Бөек Мәскәү кенәзе турында тарих» әсәрендә һәм Иван Грозныйга язган хатларында бәян итә. Монархның барлык сословиеләрнең мәнфәгатен чагылды¬ ручы сайлап куелган орган белән килешеп идарә итү формасын ул дәүләт хакимиятенең иң яхшы варианты дип саный (сословиеле-вәкиллекле монархия). Иван IV үзенең җавап хатларында самодержавие хакимиятенең илаһи башлангычка һәм чикләнмәгән характерга ия булуын яклый. Мәскәү соборларының берсендә протопоп булып торган Ермолай (Еразм) үзенең «Яхшылык теләүче патшага күркәм киңәш һәм җир үлчәү» («Благохотящим царем правитель¬ ница и землемерие») дигән трактатын крестьян мәсьәләсенә багышлый. Ул крестьяннар җәмгыятенең нигезен тәшкил итә, аларның хезмәте илне баета һәм бары тик крестьяннар хез¬ мәте аркасында гына барлык башка катлаулар яши ала дип раслый. Публицист хакимиятне һәм җирбиләүчеләрне кресть¬ яннарны чамадан тыш эксплуатацияләүдән кисәтә. XVI гасырның 60 нчы еллары уртасында билгесез автор тарафыннан «Казан тарихы» («Казанская история») языла. Автор үзенең Казан татарларына әсирлеккә төшүе һәм мөсел¬ ман динен кабул итүе хакында хәбәр итә. 1552 елда, егерме ел әсирлектә булганнан соң, ул азат ителә һәм яңадан православие диненә кайта. Патша аңа җир бирә. Әсәрдә Казан ханлыгы тарихына һәм Казанны рус гаскәрләренең яулап алуын сурәт¬ 56
1 бүлек ләүгә зур урын бирелә. Тексттан чыгып шуны әйтергә мөмкин: автор үз заманының елъязмалары, борынгы хроникалары, публицистикасы һәм әдәби әсәрләре белән яхшы таныш булган. Әсәрдә аларның кайберләренә охшарга тырышу да сизем¬ ләнә. Әйтик, халыкның сөйләм лирикасы традицияләренә таянып, автор Казан ханбикәсе Сөембикәнең Казан белән хушлашканда һәм Иван IV нең хатыны Анастасиянең хәрби походка китүче ире белән саубуллашканда « сыктаулар »ын сәнгатьчә матур итеп сурәтли. Ул Иван IV нең боярлар белән көрәшен дә читләтеп үтми. Шуның белән бергә, автор патша¬ ның боярларга каршы позициясен яклый, һәм ул иҗат иткән әсәр чын мәгънәсендә самодержавиегә дан җырлаучы мәдхия булып яңгырый. Дини бәйрәмнәр һәм халык традицияләре. XVI гасыр¬ да халыкның көнкүреше, нигездә, элеккеге үзенчәлекләрен саклый. Руслар ихлас күңелдән христиан динен тоталар һәм барлык православие дине бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Иң зур бәй¬ рәмнәрнең берсе Пасха була. Ул Иисус Христосның үлгәннән соң яңадан терелүенә багышлана һәм яз көне үткәрелә. Бәй¬ рәмне урамда тантаналы төстә байрак, тәре һәм иконалар күтәреп йөрүдән башлыйлар. Төрле төскә буялган йомыркалар, төче күмәч, эремчек пасхасы бу бәйрәмнең символлары булып санала. Әмма чиркәү бәйрәмнәре белән беррәттән, халыкта мә¬ җүсилек традицияләре дә саклана. Святки белән бәйле күңел ачулар шундыйлардан санала. Раштуа һәм Чукыну (Рождество һәм Крещение) арасындагы унике көн святки дип атала. Чиркәү бу «изге көннәрне» гыйбадәт кылып һәм мөнә¬ җәт әйтеп уздырырга кушса, мәҗүси традицияләр буенча ул үзенчәлекле йолалар һәм уеннар (борынгы римлыларда — гыйнвар «календалары», русларның «колядасы» да шуннан Һөнәрче йорты 57
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ алынган) белән үткәрелә. Ирләр — хатын-кыз, ә хатын-кызлар ирләр киеменә киенәләр, кайберәүләр хәтта хайваннар кыя¬ фәтенә керәләр. Шул кыяфәттә алар, шау-гөр килеп, җырлар җырлап, өйдән өйгә йөриләр. Православие чиркәве әлеге мәҗүси йолаларга каршы көрәшә, 1551 елда Йөз бүлек җыены «Эллиннардан калган шашынуларны, уен һәм су сибешүләрне, календаны бәйрәм итү һәм кием алмаштыруларны» катгый рәвештә тыя. Шуңа өстәп, табигать шартларының гаять кырыс һәм урак өстенең үтә кызу булуы (җитмәсә, нәтиҗә күп очракта түгел¬ гән көчне бөтенләй акламый), иген уңмаган ачлык елларның ачы тәҗрибәсе рус крестьянын төрле хорафатларга, сынамыш . һәм гореф-гадәтләргә ышанырга мәҗбүр итә. Игенчеләр, хуҗа¬ лыкларын тотрыклы итү өчен, бар көчләрен куялар, үзләре яшәгән урындагы табигать шартларының үзенчәлекләрен өйрәнеп һәм гомумиләштереп кенә калмыйлар, ә һава торы¬ шын алдан ук билгеләргә дә тырышалар. Крестьяннарның игенчелек календаренда елның һәр көне һәм көннең һәр сәгате диярлек билгеләнгән була, күКтә болыт күренү, яңгыр һәм кар явуның сәбәпләре аңлатыла. Игенчелек календареннан файдалану төбәктә авыл хуҗалыгы эшләрен табигать шартларыннан чыгып үткәрергә мөмкинлек бирә. Көнкүрештәге үзгәрешләр. Илдә барган үзгәрешләр акрын¬ лап шәһәр тормышына да үтеп керә. Чит илләрнең йогынтысы аеруча көчәя. Түбәтәй кию модага керә. Ирләр сакалларын кырып йөри башлыйлар. Йөз бүлек җыенында руханилар, борчылып, христианнарны гореф-гадәтләрне сакларга һәм «Алла каргаган яңалыкка» бирелмәскә чакыралар. Чиркәү аеруча сакал кыруга каршы чыга. Ул бу йола еретиклардан килә дип раслый, сакал православие динендәге рус кешесен еретик-латиннардан аерып торырга тиеш була. Нәтиҗә ЯСЫЙК XVI гасырда үзенчәлекле рус культурасының алга таба үсеше дәвам итә, төрле мәдәни традицияләр арасында бәйлә¬ неш көчәя. Мәскәү аларның барысын да үзенә җәлеп итүче мәркәзгә әверелә. Чорның барлык әһәмиятле вакыйгалары мәдәнияттә чагылыш таба. Сораулар 1. Рус рәссамы И. Э. Грабарьның Василий Блаженный храмы турын¬ дагы «рус сәнгатендә типик күренеш булудан бигрәк, аерым бер очрак» дигән гыйбарәсен сез ничек аңлыйсыз? 2. XVI гасыр рус мәдәнияте белән якыннан танышырга теләгән чит ил сәяхәтчесенә 58
1 бүлек сез нинди шәһәр һәм авылларда булырга киңәш итәр идегез? Аның игътибарын нинди тарихи һәм мәдәни һәйкәлләргә (һәм ни өчен) юнәлтергә кирәк? XVI гасыр архитектурасы тарихында илнең сәяси, рус коралының җиңүле тарихы ничек чагыла? 3. «Сугышчан чиркәү» иконасының төп үзенчәлеге нәрсәдә? Аны ничек аңлатырга? 4. XVI гасырда рус авторлары ни өчен тарихи темаларга күп язган¬ нар? Үзегезгә билгеле публицистик әсәрләрне атагыз. Сезнеңчә, алар ни өчен язылган? 5. Китап басу эшенең башлануы Россиянең мәдә¬ ният үсешендә нинди әһәмияткә ия була? Россия дәүләтендә китапка һәм китап сүзенә нинди мөнәсәбәт урнаша? Нинди китаплар басыла башлый? Ни өчен? 6. Россиядә нинди бәйрәмнәр билгеләп үтелә? XVI гасырда россиялеләрнең тормышында, көнкүрешендә, киемендә нинди яңалыклар күзәтелә? Бу нәрсә белән бәйләнгән? ■ Биремнәр 1. «Домостройдан» түбәндәге өзекне укыгыз: «Кем дә булса берни исәпләми яши микән? Ьәр кеше: бае да, ярлысы да, олысы да, кечесе дә үзенең һөнәре һәм кеременнән, шулай ук мал-мөлкәтеннән чыгып барысын да санарга һәм билгеләп чыгарга тиеш; казна кешесе патша билгеләгән хезмәт хакын һәм керемнәрен, имана җирләрен истә тотып исәпләнгән йорт тотарга, мал-мөлкәт һәм һәртөрле азык-төлек булдырырга тиеш; шул ук исәптән чыгып кешеләр тотарга, хуҗалыкны алып барырга, һөнәренә һәм табышына карап ашарга, эчәргә, киенергә, башкаларны киендерергә, кирәкле кешеләр белән аралашырга тиеш. Кем дә кем, үзенең тормышын, һөнәрен, табышын чамаламыйча, башкаларга карап, мөмкинлегенә карамый бурычка алып яисә законсыз юл белән акча табып яши башласа, ул мәсхәрәгә, оятка һәм хурлыкка калыр, авыр вакытта аңа беркем дә ярдәм итмәс... һәр кешегә масаеп, тәкәбберләнеп йөрмәскә, гөнаһлы эшләрдән качарга кирәк, хәлеңә күрә һәм мөмкинлегеңә, һәм законлы табышка исәп тотып яшәү зарур». «Домострой» авторы бу юллар аша кеше¬ ләргә нинди үгет-нәсыйхәт бирә? Алар бүгенге көндә дә актуаль¬ леген саклыймы? Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге көндә без нинди киңәшләргә колак салырга тиеш һәм ни өчен? 2. Джайлз Флетчерның «Рус дәүләте турында» дигән кита¬ быннан алынган өзекне укыгыз: «Аларның (русларның.— Авт.) ашау-эчүләре бик сәер. Ашау алдыннан алар, гадәттә, бер чәркә яисә бәләкәй касә белән аракы эчәләр, аннан ашап туйганчы бернәрсә дә эчмиләр, әмма ашагач инде, бергәләп, туйганчы эчәләр, йотым саен бер-берсен үбәләр, төшке аштан соң алар белән бернәрсә турында да сөйләшеп булмый инде, алар сәкеләргә ятып йоклыйлар, төшке аштан соң да төнлә йоклаган кебек ятып ял итү аларның гадәтенә кергән. Әгәр 59
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ төрле-төрле ризыклар әзерләнгән булса, башта пешкән әйберләр чыгаралар (кыздырган ашамлыкны алар әз кулланалар), аннан соң шулпа бирәләр. Атнаның һәр көнендә исергәнче эчү — алар өчен гадәти күренеш. Төп эчемлекләре — әчегән бал, ә ярлырак кешеләр су һәм куас дип аталган сыек эчемлек кулланалар, куас дигәннәре бераз салат кушып ачытылган судан гыйбарәт». Сез ничек уйлыйсыз, Флетчер Россия җәм¬ гыятенең кайсы катлауларына хас гореф-гадәтләрне сурәтли? Нинди билгеләргә таянып, сез шундый фикергә килдегез? Чит ил кунагын русларның нинди сыйфатлары гаҗәпләндерә? 3. «Иван Грозныйның үлеме» дигән рус халык эңырыннан түбәндәге өзекне укыгыз: Православ патша Иван Васильевич: Ул — явыз да һәм мәрхәмәтле дә атакай, Хакны хаклый, явызны аса да. Мәскәү халкына авыр еллар килде, Чөнки патша яман усалланды: Ул хәзер хакны да, явызны да бердәй һәлак итә. Сез ничек уйлыйсыз, бу юлларда халык патшаның «явыз патша булу» хокукын таныймы? Патша нәрсә белән чикләнергә тиеш була? ► J Даталарны истә калдырыгыз 1564 ел — Мәскәүдә «Апостол» — дата куелган беренче рус китабы басылып чыга. Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Чатыр стиле — биналарның түбәләре күпкырлы пира¬ мида — чатыр белән ябыла торган архитектура стиле. Придел — православие храмында гыйбадәт кылу өчен, өстә¬ мә мөнбәре булган янкорма. § 8. Россия дәүләте XVI гасыр ахырында Федор патшаның эчке сәясәте. Патша Федор Иванович сәламәтлеккә туймый, аны дәүләт эшләре аз кызыксындыра, һәм ул үзенең күп вакытын гыйбадәт кылып үткәрә. Дәүләт белән чынлыкта патша хатыны Иринаның бертуганы — Борис Годунов идарә итә. Хакимият гаять әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш була. Беренчедән, җимереклекләрдән котылырга һәм хуҗалык тормышын җайга салырга кирәк булса, икенчедән, җәмгыять¬ 60
Патриарх Иов 1 бүлек нең югары катлауларын берләштерү сорала. Опричнина кер¬ теп, Иван Грозный, асылда, дворян һәм боярларның бер олешен икенчеләренә каршы куя. Баштарак вакытлыча, әмма котылгысыз чара итеп каралган тыелулы еллар турындагы указ (ул крестьяннарның бер хуҗа¬ дан икенчесенә ирекле күчеп йөрүен тыя) шул максат белән гамәлгә кертелә. Ул гына да түгел, 1597 елда чикләнгән еллар турында указ чыга, аның буенча качкын крестьяннарны, биш ел дәвамында эзләп табып, кире кайтарырга рөхсәт ителә. Бу чаралар, крестьяннар арасында ризасызлык тудырса да, алпавыт һәм вотчина хуҗалыкларын ныгытырга ярдәм итә. Патриархлык төзелү. Федор патша¬ лык иткән дәвердә иң әһәмиятле вакый¬ галарның берсе — патриархлык төзелү була. 1589 елда Борис Годуновның ак¬ тив катнашлыгы белән рус православие руханилары башлыгы Греция патриар¬ хының ризалыгын алып, митрополит дәрәҗәсен иң югары патриарх дәрәҗә¬ сенә алыштыра. Шуның белән право¬ славие чиркәве мөстәкыйльлек ала һәм грек чиркәвеннән бәйсез дип таныла. Мәскәү һәм бөтен Русьның беренче пат¬ риархы Иов була. Патриархлык төзелү ил эчендә дә, чит илләрдә дә Рус пра¬ вославие чиркәвенең йогынтысын ны¬ гыта. Федор Ивановичның тышкы сәясәте. Федор Иванович идарә иткән елларда Россия тышкы сәясәттә шактый зур уңышлар яулый. 1586 елда, Стефан Баторийның үлеменнән файдаланып, рус хөкүмәте Польша белән вакытлы килешүне 1602 елга кадәр озайта. Бу — Балтыйк буе өчен көрәштә Рос¬ сиянең төп көндәшенә әверелгән Швеция белән сугышу өчен бөтен көчне тупларга мөмкинлек бирә. 1590—1593 еллардагы рус-швед сугышы Россия дәүләте өчен уңышлы була. Ли¬ вон сугышы вакытында шведлар тара¬ фыннан яулап алынган Ивангород, Ям, Копорье, Корела шәһәрләре кире Рос¬ сиягә кайтарыла. Нарва шведлар кулын¬ да калса да, Россия Балтыйк буенда югалткан позицияләрен өлешчә торгыза. Урал буйларын һәм Көнбатыш Себер- не үзләштерүдә Россия зур уңышларга ирешә. 1598 елда Себер ханы каршылык Дон монастыре 61
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ күрсәтүдән туктый. Көнбатыш Себер территориясе Россия составына керә. Көньяк чикләрдәге ныгытмалар көчәйтелә, ул Кырым татарларының һөҗүмнәрен кире кайтарырга мөмкинлек бирә. Россиянең Кавказда йогынтысы көчәя. 1587 елда Кахетия патшасы Александр Россия канаты астына керергә теләк белдерә. Тышкы сәүдә үсә: Россия Архангельск аша — Европа иллә¬ ре, ә Идел буйлап Көнчыгыш илләре белән сату итә. Россия акрынлап үзенең халыкара абруен торгыза. Рюриковичлар династиясенең өзелүе. Иван IV вафат булуга ук Федор патша аның соңгы хатыны Мария Нагаяны күп санлы туганнары һәм яшь ярымлык улы Дмитрий белән Угличка озата. Углич патша улына биләмә («удел») итеп бирелә, әмма анда Мәскәүдән җибәрелгән чиновниклар идарә итә. Федор һәм Иринаның балалары булмаганлыктан, халык Иван Грозныйның кече улын тәхет варисы итеп күрергә күнегә. Ьәм менә 1591 елның 15 маенда Угличтан патша улы Дмитрийның үлүе турында хәвефле хәбәр килә. Мария Нагая һәм аның абыйлары сигез яшьлек Дмитрийны Мәскәүдән җибәрелгән кешеләр үтерде дип раслыйлар. Набат чаңы тавы¬ шына җыелган Углич халкы үтерүче дип фаразланган кеше¬ ләрне ботарлап ташлый. Мәскәүдән махсус тикшерү комис¬ сиясе килә. Ул «патша улы, өянәге (эпилепсия) кузгалып, үзен үзе пычак белән кадап үтергән» дигән нәтиҗә чыгара. Углич халкы, башбаштаклык күрсәткән өчен, каты җәзага тартыла, ә тол Марияне монахиня итеп чәчен кыркалар. Әмма бик күпләр тикшерүчеләрнең сүзенә ышанмый. Халык патша улы Дмитрийны үтерүдә Борис Годуновны гаепли. 1598 елның 6 гыйнварында баласыз Федор патша үлә. Аның үлеме белән Рюриковичлар династиясе дә өзелә. Борис патша. Мәскәү халкы Федорның хатыны Иринага тугры булырга ант итә. Әмма ул тәхеттән баш тарта һәм үзенең монастырьга китүе хакында белдерә. Шунда күпләрнең дикъкате Борис Годуновка юнәлә. Ул Рюрик нәселеннән бул¬ мый, ләкин күп еллар дәвамында чынлыкта дәүләт белән идарә итә. Күп кенә әһәмиятле дәүләт постларын аның тарафдарлары һәм туганнары били. Февральдә, Федорны искә алу көннәре узганнан соң, Кремльдә Земство җыены җыела. Анда патриарх Иовның актив тырышлыгы белән Годунов патша итеп сайлана. Бу вакытта Борис үзе Новодевичье монастыренда сеңлесе белән гыйбадәт кыла. Патриарх Иов монастырьга берничә мәртәбә халык төркеме җыеп җибәргәннән соң гына Борис Годунов 62
1 бүлек Новодевичье монастыре патша палаталарына керергә ризалык бирә. Ә тиздән аңа Мәскәү патшалары тәхетенә юкка гына утырмавын расларга мөмкинлек туа. 1598 елның мартында Кырым ханы Казый Гәрәйнең Мәс- кәүгә барырга ниятләве турында сүз тарала. Борис дворяннар ополчениесе туплый һәм дошманга каршы китә. Ул Серпу¬ ховтан ерак түгел Ока елгасында лагерь кора һәм ике ай буе, хан Мәскәүгә бару уеннан баш тарткан дигән хәбәр алса да, шунда ханны көтеп ята. Патша тарафдарлары ул арада мәс¬ кәүлеләрне ханның Бористан куркуына ышандыралар. Мәскәү Борисны герой итеп каршы ала. Замандашларының сүзләренә караганда, шәхес буларак Борис патша «үтә диндар була» һәм «үзенең образы белән күп¬ ләрдән өстен тора». Яңа патша яңгыравык тавышлы һәм бик матур итеп сөйли белгән. Кешеләр белән мөгамәләдә ачык йөзле, үзен горур тота, «аракы эчүгә» җирәнеп карый. Годунов кешеләрне куркытып тоту һәм масса- күләм җәзага тарту сәясәтеннән баш тарта. Әмма үзенең дошманнарыннан рәхимсез үч ала. Әйтик, 1600 елда Федор патшаның туганнан туган абыйлары Романовлар ялган яла буенча кулга алы¬ на, чөнки аларның нәсел буенча тәхеткә дәгъва итү ихтималы була. Туганнар¬ ның иң өлкәне — Федор Никитичның чәчен кыркыйлар һәм Филарет исеме белән төньяктагы монастырьларның Мәскәүдә бояр Романовлар палаталары 63
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ берсенә җибәрәләр. Аннан кечерәк өч бертуган Романовлар тиздән сөргендә үләләр. Көнбатыш Европа илләре белән сәүдә һәм мәдәни элем¬ тәләр. Борис Годунов Көнбатыш Европа илләре белән сәүдә һәм мәдәни элемтәләрне үстерү зарурлыгын аңлый. Инглиз сәүдә¬ гәрләренә ул өстәмә ташламалар бирә. Әмма патша төп игъти¬ барны Ганза берлеге белән сәүдә итүгә юнәлтә. Ул Ганза шәһәр¬ ләре аша Европа белән диңгез юллары буйлап бәйләнеш урнаштырырга омтыла. 1603 елда Ганзаның иң эре шәһәре Любекка, махсус патша грамотасы нигезендә ирекле һәм пошлинасыз сәүдә итәргә рөхсәт бирелә. Әлеге грамота буенча немец кораблары, таможня тикшерүе үтмичә, Архангельскига керә алалар. Немец сәүдәгәрләре үз товарларына бәяне үзләре куярга тиеш булалар. Алар Новгородка, Псковка, Ивангородка, Мәскәүгә килә һәм үз ста¬ росталарын, хезмәткәрләр штатын бул¬ дырып, сәүдә йортлары тота алалар. Аңлашылмаучылык килеп чыкканда, сәүдәгәрләргә Мәскәүгә, патшага шика¬ ять язып җибәрү хокукы бирелә. Көнбатыш илләре белән сәүдәнең үсүе Россиягә Көнбатыш Европаның техника, фән һәм мәдәният казаныш¬ лары белән танышырга ярдәм итә. Аң- белемнән башка Россиянең Европа илләреннән бик нык артта калачагын аңлаган хәлдә, Борис Годунов бер төр¬ кем дворян балаларын чит илләргә укырга җибәрә. Ул бөтен Россия буенча Борис Годунов улы өйрәнә торган картаны карый (рәссам Н. Некрасов) мәктәпләр, ә Мәскәүдә хәтта университет ачарга ниятли, русларны чит телләргә һәм башка фәннәргә өйрәтү өчен, Россиягә Европаның иң зур илләреннән белемле кешеләр чакырырга тели. Әмма аның бу планнары тулысынча тор¬ мышка ашырыла алмый: акча җитми һәм дин әһелләре моңа каршы чыга. Шулай да Мәскәүдә, Европаның күренекле галимнәре урынына, Көнбатыш Европа университетлары сту¬ дентлары күренә башлый. Борис Годунов яхшы табиблар һәм аптекарьлар чакыруга да акча кызганмый. Европа медиклары патшаның иң якын киңәшчеләре була. Нәтиҗә ясыйк Иван Грозный үлгәннән соң, Россия бик авыр хәлдә кала. Казнаны тулыландыру максатыннан, Федор Иванович чиклән¬ гән еллар кертә. Баласыз Федор патшаның вафатыннан соң 64
1 бүлек тәхеткә менгән Борис Годунов идарә иткән елларда илнең эчке һәм тышкы хәлен яхшырту өчен күп нәрсәләр эшләнә. ►? Сораулар 1. Иван Грозный үзенең варисына нинди мирас калдыра? Федор Иванович идарә иткән чорда, Борис Годуновның эшчәнлеген сез ничек бәялисез? 2. Ни өчен крестьяннарның Юрий көнендә читкә чыгуына вакытлыча салынган «тыю» даими чарага әйләнә? Моңа бәйле рәвештә крестьяннарның хәлләре ничек үзгәрә? 3. Патриарх¬ лык төзелүнең Россия дәүләте үсеше өчен нинди әһәмияте була? 4. Патша Федор Ивановичның тышкы сәяси эшчәнлеге нинди нәти¬ җәләр бирә? 5. Сез ничек уйлыйсыз, патша улы Дмитрийның үле¬ мендә Борис Годуновның катнашы буламы? 6. Европа илләренә мөнәсәбәттә Годунов сәясәтендә нинди яңалыклар күренә? Аның бер төркем дворян балаларын чит илләргә укырга җибәрүен сез ничек бәялисез? ; ► Биремнәр 1. Качкын крестьяннарны биш ел дәвамында эзләп табып кире кайтару турында 1597 елгы указда мондый юллар бар: «Бөтен Русьның патшасы һәм бөек кенәз Федор Иванович боерды. Боярлардан, дворяннардан, приказчылардан, бояр балаларыннан һәм һәртөрле кешеләрдән, утар һәм вотчина¬ лардан быелга кадәр качкан... крестьяннарны... биш ел буена эзләргә. Суд буенча качкын крестьяннарны хатыннары һәм балалары белән элек яшәгән җирләренә кире кайтарырга...» Сез бу указны ничек бәялисез? 2. Алексей Константинович Толстойның «Борис патша» драмасында, патша тәхетенә утырганда, Годунов болай ди: Беркемгә дә тимәгез. Телисезме ямен җибәрергә Патша таҗы кигән көнемнең? Юк! Яңача патшалык итү Башланган көн булсын ул; Русьны болытсыз көннәргә илткән Якты бер таң булып тусын ул! Мин өркетеп түгел, яраттырып Кешеләрне телим тотарга, Күренәсем килми мескен булып; Телим мәрхәмәтле булырга. А. К. Толстой Борис патша образын нинди итеп сурәтли? Ул Годунов шәхесенә сез биргән бәяләмә белән туры киләме? Әлеге өзектә сез нинди төп сүзләрне аерып күрсәтер идегез? 65
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ ► I Даталарны истә калдырыгыз 1597 ел — чикләнгән еллар турында указ чыгарыла. 1589 ел — Русьта патриархлык төзелә. 1598 ел —Көнбатыш Себер Россия составына кертелә. § 9—10. Россия дәүләтендә Фетнәле заман XVII гасыр башындагы икътисади кыенлыклар. 1601— 1603 елларда өч ел рәттән иген уңмый. Туктаусыз яуган җәйге яңгырларны бик иртә башланган салкыннар алыштыра. Уҗымнар тишелеп чыкмый, илдә ачлык башлана, меңнәрчә кешеләр ачлыктан һәлак була. Икмәккә бәяләр кинәт күтәрелә, һәм халыкның күпчелеге аны сатып ала алмый. Борис Годунов хөкүмәте ачлык белән көрәшергә акча кыз¬ ганмый. Мәскәү халкына гаять зур суммада акча бирелә. Әмма акча көннән-көн кыйммәтен югалта бара. Патша, дәүләт амбар¬ ларын ачып, бушлай икмәк өләшергә куша. Бу турыда ишетеп, Мәскәүгә бихисап ач халык агыла башлый. Әмма икмәк барыбер җитми. Борис Годунов бөтен ил буйлап икмәк эзләргә һәм табып Мәскәүгә китерергә куша. Әмма бу уңышлы чара булып чыкмый. Халык чыгышлары. 1601 елның көзеннән халык чуалыш¬ лары башлана. Ач халык сәүдәгәрләрнең икмәген көч ярдә¬ мендә тартып ала, ә үзләрен үтерә. Басуларны чүп үләне баса, күп санлы шәһәрләр һәм авыллар бушап кала. Коралланган ач халык өере, төркемнәргә бүленеп, азык эзләп йөри һәм юлбасарлык белән шөгыльләнә. Күп кенә крестьяннар һәм шәһәр кешеләре, көньякка китеп, ирек сөючән казак общи¬ наларын тулыландыралар. Илне Фетнә чолгап ала, һәм аның масштаблары көннән-көн киңәя бара. Мәскәү тирәсендә хәрәкәт иткән Хлопко җитәкчелегендәге отряд байларга аеруча зур күңелсезлекләр тудыра. Воевода Иван Басманов җитәкчелегендәге гаскәр «юлбасарлар»га кар¬ шы җибәрелә. 1603 елның көзендә Мәскәү тирәсендәге кан¬ койгыч сугышта Басманов һәлак була, әмма дошман отряды да тар-мар ителә. Яраланган Хлопко кулга алына һәм җәза¬ лап үтерелә. Баш күтәрүчеләрнең күбесе ерак чик буе төбәк¬ ләренә — Төньяк җирләргә һәм Түбән Иделгә качалар, анда яңадан кеше талап көн күрәләр. Борис, халыкны тынычландыру өчен, Юрий көнен кабат торгыза һәм качкын крестьяннарны эзләүне тыя. Әмма бу гына яңа патшадан көннән-көн үсә барган ризасызлыкны туктата алмый. Гаепсез Дмитрийны «үтертүен» дә, держава 66
1 бүлек Ялган Дмитрий I авантюрист бик кыю хакимиятен басып алуын да, чыгышы белән татар нәселеннән булуын да аның гел исенә төшереп торалар. Нәселсез, ♦ сәнәктән көрәк булган» бу затны күп¬ тән күрә алмаган боярлар баш күтәрә. Ялган Дмитрий I. Бу вакытта Мәс- кәүдә, Угличта үтерелгән патша улы Дмитрий исән-сау икән һәм ул тиздән Русьта күренәчәк һәм халыкның тор¬ мышын җиңеләйтәчәк, дигән имеш- мимешләр тарала. Һәм, чыннан да, 1601 елда Полыпа-Литва дәүләтендә ♦ могҗиза» белән исән калган ♦ патша улы Дмитрий» пәйда була. Бу качкын монах Григорий Отрепьев була. Яшь булып чыга, йөгерек акылга ия була һәм вәгъдәләрне юмарт өләшә. Ул яшерен рәвештә католик динен кабул итә һәм Рим папасына бу динне Россиядә дә кертергә сүз бирә. Польша короленә ул Смоленскины һәм Төньяк җирләрен, ә үзенең булачак каенатасы Ю. Мнишекка Новгород, Псков шәһәрләрен һәм миллион сум (алтын белән) акча вәгъдә итә. Ахыр килеп, король Сигизмунд III ялган патшага үз биләмәләрендә гаскәр тупларга рөхсәт бирә, әмма аны ачыктан-ачык рус патшасы улы дип танудан тыелып тора. 1604 елда Ялган Дмитрий гаскәрләре белән Россия чик¬ ләрен үтеп чыга. Канәгать булмаган крестьяннар, шәһәр халкы, казаклар исәбенә аның көчләре бик тиз үсә. Бөтен ил буйлап ул ♦кызыктыручы грамоталар» тарата һәм барлык катлаулар¬ ның тормышын җиңеләйтергә вәгъдә бирә. Беркатлы рус халкы ♦игелекле һәм гадел» патшаның килүенә ышана. Патша гаскәрләреннән күп мәртәбәләр җиңелүгә дә карамас¬ тан, ялган патша отрядлары Мәскәүгә якынлашалар. 1605 ел¬ ның апрелендә, Ялган Дмитрийга каршы көрәш иң кызган вакытта, Борис патша кинәт кенә үлеп китә. Тәхеткә аның 16 яшьлек улы Федорны утырталар. Борисны күралмау хисе шулкадәр көчле була ки, алар Мәскәү тәхетенә теләсә кемне утыртырга риза булалар — бары тик Годуновлар нәселеннән генә булмасын. Воеводалар җитәкчелегендәге ялган патшага каршы көрәшүче рус армиясе, Борис Годунов үлгәннән соң ук, ♦чын патша улы Дмитрий» ягына күчә. 1605 елның 1 июнендә баш күтәргән мәскәүлеләр боярлар коткысы белән Кремльгә бәреп керәләр һәм яшь патша Федор Борисовичны үтерәләр. Ялган Дмитрийга рус тәхетенә юл ачыла. Яңа хаким сәясәте. 1605 елның июнь башында ялган патшаның халыкның төрле катлауларыннан тупланган гаскәре 67
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Патриарх Филарет. «Титулярник » тан алынган миниатюра. 1672 ел Марина Мнишек бернинди каршылыксыз Мәскәүгә аяк баса. Мәскәү халкы аның, чыннан да, патша улы Дмитрий булуына ышаныр¬ га тели һәм аны әнисе — Мария Нагая белән очраштыруны таләп итә. Зур ак¬ терлык сәләтенә ия булган Ялган Дмит¬ рий меңләгән халык алдында «яраткан угылның» анасы белән очрашу күрене¬ шен уйный. Иван Грозныйның тол кал¬ ган хатыны куркып, югалып кала һәм ялган патшаны үз улы дип танырга мәҗ¬ бүр була. Җыелган халыкны «патша улы»ның чынлыгына ышандыру өчен шул җитә. Мәскәүгә килүенә бер ай дигәндә, Ялган Дмитрий патша таҗын кия. Ялган патша Борис Годунов идарә иткән дәвердә зыян күргән боярларны сөргеннән кайтара. Филарет Романов Ростов митрополиты дәрәҗәсен ала. Яшь патша халыкка ярарга тырыш¬ кан булып кылана: аларның барлык шикаять һәм үтенечләрен тыңлый, җәза бирүләрне юкка чыгара, бик зур салым¬ нарга һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш ача. Әмма үзенең крестьяннарга тулы ирек бирү турындагы төп вәгъдәсен хәтердән чыгара. Өстәвенә дворяннарга, крестьяннарны үзләренә беркетергә рөх¬ сәт итү белән беррәттән, башка өстен¬ лекләр дә бирә. Ялган Дмитрий, Россия патшалары арасында беренче булып, үзен император дип игълан итә. Рус халкының гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен санга сукмаган яшь пат¬ шаның үз-үзен тотышын мәскәүлеләр эчке дошманлык хисе белән күзәтә: ул литвалылар киеменнән йөри, Мәскәү урамнарында йөргәндә яраннарын ияртми, төшке аш алдыннан гыйбадәт кылмый, ашаганнан соң кулларын юмый һәм йок¬ ламый. Ялган Дмитрийның Польша воеводасы кызы Марина Мнишек белән туенда халыкның сабырлыгы тәмам сына. Туйга ике меңгә якын поляк килә. Никахлашу Русьта кабул ителгән православие дине йолаларын тупас рәвештә бозып үткәрелә. Шуның өстенә туйга чакырылган кунаклар үзләрен бик дорфа тоталар: чиркәүгә кергәндә, баш киемнәрен салмый- 68
1 бүлек лир, кычкырып көләләр, сөйләшәләр, кешеләрне кыйныйлар һәм талыйлар. Ялган патшага каршы заговор. Ялган Дмитрий Боярлар думасы белән бергәләп идарә итәргә вәгъдә биргән була. Шуңа күрә боярлар, аны тәхеткә утырту өчен, барысын да эшлиләр. Әмма ялган патшаның үз-үзен тотышы аларга ошамый баш¬ лый. Патша булуга, ул Боярлар думасын дәүләт эшләренә тыкшынудан бөтенләй читләштерә. Боярларга, һәм беренче чиратта кенәз Шуйскийларга, чын Дмитрийның ни рәвешле үлүе турында барысы да билгеле була. Василий Шуйский патша Федор Ивановичның күрсәтмәсе буенча патша улының вафат булу сәбәпләрен тикшергән була. Хакимият Годунов кулында чакта, ул мәйданга җыелган халык алдында патша улы чынлап та вафат булды дип раслый. Әмма Ялган Дмит¬ рийның җиңәчәге ачыклангач, В. Шуйский аны чын патша улы дип таный. Гади халыкның яңа патшадан ризасызлыгыннан оста файдаланып, боярларның өстен катлавы восстание оештыра. 1606 елның 17 маена каршы төндә заговорчы боярлар, чаң кагып, Мәскәү халкын күтәрәләр һәм Кремльгә бәреп керәләр. Ялган Дмитрийны эләктереп алалар һәм коточкыч үлемгә дучар итәләр. Ялган патшаның мәете мәсхәрәләү өчен Кызыл мәйданга куела. Өч тәүлектән соң аны яндыралар һәм көлен, дары белән катнаштырып, үзе килгән Польша ягына таба каратып куелган туптан аталар. Шуйскийның хакимияткә килүе. Ялган Дмитрийны бәреп төшергәннән соң, боярлар патша тәхетенә заговорның башында торган Василий Шуйскийны утырталар. Ул Мәскәү халкы арасыннан ашык-пошык җыелган вәка¬ ләтле булмаган Земство җыенында сай¬ лана. Удел кенәзләре Рюриковичлар нәселенең варисы тәхеткә утырганда чикләнмәгән үзидарәне булдырмаска: «гаепләнүченең кем булуына карамас¬ тан, үзебезнең боярлар катнашындагы хак суд белән хөкем итми торып, үлем җәзасы бирмәскә» ант итә. Ул шулай ук ялган ялаларны тыңламаска һәм хөкем ителүчеләрнең варисларыннан һәм туганнарыннан милекне тартып алмаска сүз бирә. Рус православие чиркәвенең патри¬ архы итеп, Василий Шуйский теләге буенча, Казан митрополиты Гермоген сайлана. Ул руханиларны яңа патша Патша Василий Иванович Шуйский 69
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ЬӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Болотников восстаниесе (рәссам Э. Лиссер) ягына аудара. Дворяннарның күпчелеге хакимияткә «бояр¬ лар» патшасы килүен ошатмый. Боярларның үз араларында да бердәмлек булмый. Иван Болотников күтәрелеше. Кызыл мәйданнан ялган патшаның мәетен алырга да өлгермиләр, Мәскәүдә, сарайда Ялган Дмитрийны түгел, ә башка берәүне үтергәннәр икән дигән сүз тарала. Бу — Василий Шуйскийны авыр һәм тотрыксыз хәлгә куя. Боярлар патшасы күпләрне канәгатьләндерми, һәм алар яңадан Дмитрий исемен байрак итеп күтәрәләр. Берәүләр аның, чыннан да, исән калуына ышаналар; икенчеләре бары тик шушы исем генә Шуйскийга каршы көрәшкә «законлы» төс бирә ала дип саныйлар. Илнең крестьян чуалышлары әле һаман тынып өлгермәгән, һәм кайчандыр Ялган Дмитрий яклау тапкан көньяк-көнбатыш һәм көньяк өлешендә бу имеш- мимешләргә җирлек тиз табыла. Ялган Дмитрий тарафыннан таратылган ополчениенең төп көчләре тупланган Путивль хөкүмәткә каршы яңа хәрәкәтнең үзәгенә әверелә. Тиздән бу хәрәкәтне Иван Исаевич Болотников җитәкли. Яшь чагында ул кенәз Телятевскийның хәрби куштаны (холоп) була. Поход вакытында Кырым татарларына әсирлеккә эләгә. Аннан Иванны Төркиягә сатып җибәрәләр. Ул анда галерада ишкәкче-тоткын була. Диңгез сугышы вакытында Болотников качып котыла. Ул Венециягә килә. Италиядән Россиягә кайтканда, Иван Польшада туктала. Биредә Ялган Дмитрийның иң якын тарафдарларыннан берәү аңа Путивль гаскәренең баш воеводасы итеп билгеләнүе турында грамота тапшыра. «Чын патша»га ышанып, Болотников Путивльдә шактый зур көч туплый һәм Мәскәүгә юнәлә. 1606 елның көзендә, патшаның берничә отрядын тар-мар итеп, баш күтәрүчеләр Мәскәү янына килеп җитәләр һәм 70
1 бүлек Коломенское авылында тукталалар. Патша Василий Шуй¬ скийдан канәгать булмаган өер-өер халык Болотников лаге¬ рена агыла. Алар арасында крестьяннар һәм холоплар гына түгел, казаклар, укчылар, шулай ук Рязань, Тула һәм башка шәһәрләрдән килгән дворяннар да була. Болотников воево¬ далары арасында аның элекке хуҗасы — кенәз Телятевский да була. Мәскәүне камау биш атнага сузыла. Шәһәрне ала алмый¬ лар. Нәтиҗәдә дворяннар гаскәренең бер өлеше, шул исәптән Прокопий Ляпунов җитәкчелегендәге зур отряд та, Шуйский ягына күчә. Болотников тарафдарларының бертуктаусыз ♦ Дмитрий патша»ның икенче мәртәбә могҗиза белән исән калуы хакында тукып торулары да мәскәүлеләрнең гайрәтен чигерә. Күпчелек шәһәр халкы ялган патшаны җәзалап үте¬ рүнең шаһиты була һәм аның яңадан терелүенә ышанмый. 1606 елның декабрендә Коломенское авылы янындагы хәлит¬ кеч сугышта Болотниковның көчсезләндерелгән отрядлары (алдагы көнне И. Пашков командалык иткән тагын бер зур дворяннар отряды хөкүмәт ягына күчә) тар-мар ителә һәм Калуга белән Тулага чигенә. Баш күтәрүчеләрнең җиңелүе. Калугада Болотников шәһәр ныгытмаларын бик тиз тәртипкә китерә. Шәһәрне камарга килгән патша гаскәре коточкыч зур җиңелүгә дучар була. Тула каршылык күрсәтүнең икенче үзәгенә әверелә. Болотников- чыларга ярдәмгә Путивльдән ялган патшаның яңасы — «пат¬ ша Федор Ивановичның улы Петр» җитәкчелегендәге отряд юлга чыга. Василий Шуйский зур гаскәр туплый. Ул моңа дворян¬ нарга җитди ташламалар ясау юлы белән ирешә. Сугышчы¬ ларга эш хакы түләү өчен, Троице-Сергий монастыреннан ул 18 мең сум бурычка акча алып тора. Мәскәүгә җыелган бөлгән дворяннарга һәм ал арның гаиләсенә хөкүмәт көн саен «ашар¬ лык» акча өләшә башлый. Дворяннарның ышанычын казану өчен, Шуйский 1607 елның мартында качкын крестьяннарны эзләү срогын 15 елга кадәр озайта. 1607 елның маенда Кашира янындагы сугышта Болот¬ ников отрядлары җиңелә. Сугышчыларның исән калганнары Туланың крепость диварлары артына кача. Шәһәр дүрт айга якын камалышта тора. Шуйский Упа елгасын буарга куша. Су күтәрелә һәм шәһәрнең бер өлеше су астында кала. Тулада ачлык башлана, һәм 1607 елның 10 октябрендә камалышта калучылар коралларын ташлыйлар. Патша хәрәкәтнең башын¬ да торучылардан рәхимсез рәвештә үч ала. Болотниковны монастырьга җибәрәләр, анда аның күзләрен төртеп тишәләр һәм батырып үтерәләр. «Патша улы Петр»ны асалар. 71
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ О Псков □ ернигов 1607 елда Ялган Дмитрий II по- °Столбово °Тихвин Белгород0 Валуйки Онежское озеро "р Ноское озеро ФИНЛЯНДИЯ 0 Углич КашинР Новгород рскии Финский залив Новгород Тверь XVII гасыр башында Россия -'-и дәүләте чикләре 1604—1605 елларда Ялган Дмитрий I нең Мәскәүгә по¬ ходы Болотников җитәкчелегендә Т-'s баш күтәрүчеләрнең походы • һәм аларның Калугага, Тулага чигенүе 0 Вологда о Устюжна оГалич Кинешма симов ч Кашира Тула Ряза °Ряжск Ростов -o'- Троице- Вязьма « ХКоломна Калуга Рославль ? ? ’ 0 ,Козельск°4 Х-Й'-йЗ Трубчевск ходы -* Швеция гаскәрләренең Россия¬ гә походлары (1609—1617) Речь Посполитая гаскәрләре¬ нең Россиягә бәреп керүе һәм Мәскәүне алуы (1609—1618) Фетнәле заман Муром °Воронеж Һ ■ I Арзамас <> Алатырь МОРДВА 1612 елда Минин һәм По¬ жарский җитәкчелегендә халык ополчениесе отряд¬ ларының Мәскәүгә хәрә¬ кәте 1617 елгы Столбово солыхы буенча Швециягә кайтарылган җирләр 1618 елгы Деулино вакытлы килешүе буенча Речь Поспо- литаяга кайтарылган җирләр Әмма Шуйский җиңүгә иртәрәк шатлана. Фетнәле заман әле тәмамланмый. Ялган Дмитрий II. 1607 елның җәендә илнең көньяк- көнбатышында яңа ялган патша пәйда була. Аны Иван Болот- никовның үтенече буенча Григорий Отрепьевның Мәскәүгә походында катнашкан белорус шляхтачылары Могилевта эзләп 72
1 бүлек табалар. Ил гизеп йөрүче укытучы килеш-кыяфәте белән Мәскәүдә үтерелгән ялган патшаны хәтерләтә. «Патша улы Дмитрий» исемен алырга күндерү өчен, аны бик озак үгетләргә туры килә. Шуннан соң аны Россиягә җибәрәләр. Анда Болот¬ ников гаскәре калдыклары аны үз патшалары итеп таный. 1607 елның җәй ахырында Ялган Дмитрий II отрядлары Болотниковка ярдәмгә Тулага ашыгалар. Россиянең көньяк- көнбатыш шәһәрләрендә яшәүче халык ялган патшаны һәм аның сугышчыларын ипи-тоз белән каршылый. Тулада Болотников армиясенең капитуляция ясавы ял¬ ган патша гаскәрләрендә таркаулык китереп чыгара. Әмма 1607 елның ноябрендә, «яңадан терелгән» Дмитрий патшага тар-мар ителгән Болотников отрядлары калдыклары килеп кушылгач, армиянең сугышка сәләте арта. Шуның өстенә яңа ялган патшаның лагерена, аның юмарт вәгъдәләренә кызыгып, Польшадан яллы гаскәриләр отрядлары агыла. Тиздән нәкъ менә алар аның төп таянычына әйләнә. Ялган Дмитрий II беренче ялган патша эзеннән Мәскәүгә юнәлә. Тушино хөкүмәте. Ялган патша гаскәре бернинди тоткар¬ лыксыз Мәскәүгә килеп җитә һәм Тушино авылына урнаша. Тиздән анда полякларның яңа отрядлары һәм алар белән бергә Марина Мнишек та килә. Маринаның яңа ялганчыны үз ире итеп һәм аның «чын Дмитрий патша» булуын тану «күрене¬ ше» уйнала. Рим папасы яңадан Россиядә католик динен кертү хакында уйлана башлый. Ә Польша короле көнбатыш рус җирләрен Полыпа-Литва дәүләтенә кушу турында хыяллана. Тиздән Тушино әйтерсең икенче башкалага әверелә: аның халык телендә «Тушино карагы» дигән кушамат алган үз патшасы, үзенең Боярлар думасы һәм үз патриархы (поляклар тотып алган Ростов митрополиты Филарет) була. Василий патша рәнҗеткән дворяннар һәм боярлар Тушинога агыла. Кайбер Мәскәү боярлары ялган патшага ант итәләр һәм бүләк¬ кә крестьяннар белән җир алалар. Ул гына да түгел, алар, тагын да югарырак дәрәҗә һәм бүләкләр өмет итеп, Шуйский янына кире кайталар. Шулай килеп-китеп йөргән боярларны халык, мыскыллап, «Тушино аумакайлары» дип атый. Халыкның фикере үзгәрү. Тушино гаскәре бертуктаусыз гади халык исәбенә дә тулыланып тора. Замандашларының сүзләренә караганда, ул йөз мең кешегә җитә. Әмма тиздән крестьяннар һәм посад кешеләренең фикере кискен үзгәрә. Тушинодагы поляклар үзләрен басып алучылар кебек тота¬ лар. Аларның отрядлары бөтен рус җирләре буйлап иснәнеп йөри, халыкны талый, көчли, зур салымнар сала, православие дине изгеләрен мәсхәрәли. Ялган патша Дмитрий II кеше¬ ләре — Тушино руслары да ал ардан калышмый. 73
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Фетнәле заманда полякларның Троица лаврасын камавы (рәссам В. Верещагин) М. В. Скопин- Шуйский. 1610 ел Талау, көчләү һәм башбаштаклык халыкта тирән нәфрәт уята. Ьәркайда халык ополчениеләре төзелә башлый. Ополчение гаскәрләре полякларны Кос¬ тромадан һәм Галичтан куып чыгара¬ лар, Ярославльне яулап алырга ирек бирмиләр. Монастырьлар каршылык күрсәтү үзәгенә әверелә. Троице-Сергий монастыре 16 айга сузылган гаять авыр камалыштан геройларча чыга. Ялган патша белән көрәштә Василий Шуйский халык көчләренә таянырга курка. 1609 елның февралендә ул Рос¬ сиягә яллы гаскәр җибәрү турында Швеция белән килешү төзи. 1609 ел¬ ның язында патшаның туганнан туган энесе, талантлы полководец Михаил Скопин-Шуйский коман¬ далыгындагы швед һәм рус гаскәрләре Новгородтан чыгалар. 1609 елның җәендә алар Россиянең төньяк-көнчыгышын азат итәләр, июльдә, Тверь янында Тушино гаскәрләрен тар-мар итеп, Мәскәүгә юл тоталар. Әмма швед отрядлары вәгъдә 74
1 бүлек Смоленск камалышы. 1610—1611 еллар. XVII гасыр гравюрасы ителгән хезмәт хакларын шундук түләүне таләп итәләр. Шуй¬ ский халыктан өстәмә ясак җыйдырырга мәҗбүр була. Бу — халыкта тирән ризасызлык тудыра. Скопин-Шуйскийның халык ополчениесе көчләренә ышанычы көннән-көн арта. Польша һәм Швециянең бәреп керүе. Бу вакытта илдәге хәл чиктән тыш кискенләшә. Речь Посполитая белән Швеция арасында сугыш барганга күрә, рус-швед килешүе Польша короле Сигизмунд III гә Россиягә ачыктан-ачык бәреп керү өчен сәбәп була. 1609 елның сентябрендә Польша Россиягә сугыш игълан итә. Король җитәкчелегендәге Польша гаскәре Смоленскийы камап ала. Әмма шәһәр бирелми. Воевода Михаил Шеин җитәкчелегендә зур булмаган гарнизон, шәһәр халкы, якын- тирә авылларда яшәүчеләр егерме ике ай дәвамында дош¬ манның сайлап алынган көчләренә каршы торалар. Скопин-Шуйский гаскәре Троице-Сергий монастырен ка¬ малыштан чыгара. 1610 елның мартында ул тантаналы төстә Мәскәүгә керә һәм үз гаскәрен Смоленск походына әзерли башлый. Әмма 1610 елның апрелендә Скопин-Шуйский кинәт үлеп китә. Аны баласы булмаган Василий үлгәннән соң, Мәскәү тәхетенә утыртырга өметләнгән патша энесенең, 75
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ ягъни Дмитрий Шуйскийның туганнары агулаган дигән сүз тарала. Чыннан да, яшь, талантлы һәм популярлык ка¬ занган кенәз Михаил Скопин-Шуйский аңа комачаулаган булыр иде. 1610 елның июнендә, Сигизмунд боерыгы буенча, Польша гаскәренең гетман Станислав Жолкевский командалыгындагы бер өлеше Смоленскидан кузгала һәм Мәскәүгә юнәлә. Мо¬ жайск тирәсендә урнашкан Клушино авылы янындагы сугыш¬ та булдыксыз Дмитрий Шуйский җитәкчелегендәге рус гас¬ кәрләре бик каты җиңелүгә дучар булалар. Польша гаскәр¬ ләренә Мәскәүгә юл ачыла. Жолкевский ашыгыч рәвештә Можайскидаһ Мәскәүгә ыргыла. Россиянең авыр хәлдә булуыннан шведлар да файдалана. Яллы швед гаскәрләренең бер өлеше, Клушино янында җиңел¬ гәннән соң, төньякка китә. Соңрак, 1611 елда, швед отрядлары Новгородны һәм Фин култыгындагы рус җирләрен басып алалар. Швед принцын, көч кулланып, рус патшасы итеп танытырга телиләр. Псковта ниндидер Сидорка үзен яңа «Дмитрий патша» дип игълан итә. j ► Нәтиҗә ясыйк XVII гасыр башында иген уңмау һәм ачлык аркасында Россиянең эчке хәле кискен начарлана. Халыкның риза¬ сызлыгын боярлар оста файдалана: аны Борис патшага каршы котырта. Фетнәле заманның иң ачык билгеләреннән берсе — ялган патшалар пәйда булу. Авыр салымнардан ялыккан бистә халкы, качкын крестьяннар һәм холоплар, казаклар, дворян¬ нарның һәм боярларның бер өлеше Ялган Дмитрийны яклый¬ лар. Тәхеткә Василий Шуйский менгәннән соң, Фетнә тагын да көчәя, үзәк хакимият көннән-көн көчсезләнә. Яңадан-яңа ялган патшалар пәйда була. Күрше дәүләтләр дә моннан фай¬ даланып калырга омтыла: Польша һәм Швеция Россиянең эчке эшләренә тыкшына башлый. ►? Сораулар 1. XVII гасыр башындагы икътисади кыенлыкларга нәрсә сәбәп була? 2. Фетнә нинди вакыйгалардан башланып китә? Халыкның үз хәлен¬ нән ризасызлыгы ни өчен патшага каршы юнәлдерелә? Моннан кем файдалана ала? 3. Ялган патшалар килеп чыгуны сез ничек аңлатыр идегез? Аны Фетнәле заманның иң үзенчәлекле билгеләреннән берсе дияргә мөмкинме? Илдә барысы да яхшы һәм тыныч булса, ялган патшалар пәйда булыр идеме? 4. Ялган Дмитрийның Мәскәүгә похо¬ дына кемнәр ярдәм итә һәм ни өчен? 5. В. О. Ключевскийның Ялган Дмитрий турында: «Аны Польша мичендә пешереп кенә алганнар, ә ачыткысы Мәскәүдә салынган булган»,—дигән сүзләрен ничек 76
1 бүлек аңлыйсыз? 6. Россия дәүләтендә Фетнә башлануда төп гаепне бояр¬ ларга аударып буламы? Җавабыгызны дәлилләгез. 7. Ни өчен Шуй¬ скийны «боярлар патшасы» дип атыйлар? 8. Халык арасында йөргән имеш-мимешләр ялган патшаны ни өчен шулкадәр тиз арада яңадан «терелтә»? Баш күтәрүчеләр ни сәбәпле җиңелә? 9. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Ялган Дмитрий I дә, Василий Шуйский да качкын крестьяннарны эзләү срогын озайтуга баралар? 10. Мәскәү һәм Тушино сарайларының бер үк вакытта яшәвен илдә «икевластьлы- лык»ның чагылышы дип әйтеп буламы? 11. Халык ни өчен Тушино хакимиятенә ярдәм итүдән туктый? 12. Россиядәге Фетнәгә тышкы көчләрнең —поляк һәм шведларның килеп кушылуы илдәге хәлләргә ничек тәэсир итә? Польша һәм Швеция хакимиятләре нинди максатка омтылалар? Биремнәр 1. XVII гасыр башын — Россиядә икътисади һәм сәяси мәсьәләләр чиктән тыш кискенләшкән чорны — Фетнәле заман дип атыйлар. Тарихчылар Фетнәнең килеп чыгуын төрле сәбәпләр белән аңлаталар. Революциягә кадәрге авторлар, нигездә, династия мәсьәләсенә һәм Годуновның «законсыз» идарә итүенә зур игътибар биргәннәр. Законсыз патшага ант иткән өчен, халыкка Алла үзе җәза бирә. Сез Фетнәгә китергән нинди сәбәпләрне атар идегез? 2. К. Д. Бальмонтның «Риваять» шигыреннән бер өзекне укыгыз: Годуновның шыксыз көннәрендә, Илдә ачлык хөкем сөргәндә, Йортсыз-җирсез халык төркемнәре Каңгырап ил буйлап йөргәндә; Төннәрен ике ай калыкканда, Иртән ике кояш чыкканда, «Икмәк! Икмәк!» — дигән ачы тавыш Ирешәдер килеп патшага... Бу шигырьдә нинди вакыйгалар сурәтләнә? 3. Иван Болотников хәрәкәтендә катнашкан чит ил кеше¬ сенең язмасыннан түбәндәге өзекне укыгыз: «Мәскәү халкы Болотников янына лагерьга үз кешеләрен җибәрде һәм алар аша, әгәр элек Мәскәүдә яшәгән Дмитрий исән һәм якын- тирәдә булса, аны күрсәтүне таләп итте. Болотников әйтте: «Патша, чыннан да, Польшада яши һәм тиздән биредә булачак. Мин үзем аның янында булдым, һәм ул үзе мине югары башкомандующий итеп билгеләде һәм язмача боерык белән Путивльгә җибәрде». «Юк,— диделәр мәскәүлеләр,— ул, мөга¬ ен, башка кешедер: Дмитрийны без үтердек бит». Ьәм алар Болотниковны гаепсез кан коюны туктатырга, патша 77
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Шуйскийга буйсынырга үгетлиләр һәм аның Болотниковны күренекле бай түрә ясаячагына ышандырырга тырышалар. Болотников аларның тәкъдимен кире кага: «Мин үземнең патшама аның өчен гомеремне дә кызганмаска дип тантаналы рәвештә ант иттем, һәм сүземдә торачакмын, теләсә нәрсә эш¬ ләгез; яхшылык белән бирелергә теләмисез икән, мин сезне моны эшләргә мәҗбүр итмәкче булам...» Әлеге өзек хәрәкәттә катнашучыларның һәм аларның дошманнарының максатла¬ рын ничек чагылдыра? >! Даталарны истә калдырыгыз 1598—1605 еллар — Борис Годунов патшалык итә. 1605— 1606 еллар — Ялган Дмитрий I идарә итә. 1606— 1610 еллар — Василий Шуйский патшалык итә. 1607 ел — качкын крестьяннарны эзләү срогы 15 елга кадәр озайтыла. ► 4 Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Фетнә — чуалыш, восстание, коткы. Фетнәле заман — XVII гасыр башында Россиядә икътисади һәм сәяси мәсьәләләр бик нык кискенләшкән, хакимият өчен озакка сузылган кораллы көрәш дәвере. § 11. Фетнәле заманның ахыры Тушино лагере таркалу. Скопин-Шуйский белән сугыш¬ ларда җиңелү Тушино лагеренда каршылыклар килеп чыгуга сәбәп була. Ялланган поляклар катгый рәвештә хезмәт өчен акчалата түләү таләп итәләр, әмма җавапка вәгъдәләр генә ява. Польша короле гаскәрләре Россиягә бәреп кергәч, хәлләр тагын да катлаулана. Сигизмунд (аңа хәзер Ялган Дмитрий II Ялган Дмитрийның кирәге калмый) Тушино полякларына Смоленск янына килергә боера. Тушино лагеренда тар¬ каулык башлана. 1609 елның декабрен¬ дә ялган патша, крестьян киемнәре киеп, Калугага кача. Аның хөкүмәте таркала. Боярларның бер төркеме пат¬ ша Василий Шуйскийдан мәрхәмәт күрсәтүен сорый, икенчеләре Ялган Дмитрий II артыннан Калугага китә. Күбесе исә (Филарет җитәкчелегендә) тәхеткә Польша короле улы Владислав¬ ны чакыру ягында тора. 78
1 бүлек Әмма Тушино лагереның таркалуы Ялган Дмитрий II хәрәкәтенә ахыргача чик куя алмый. Тушинолылар таларга олгермәгән җирләрдә яшәүчеләр ялган патшаны яклауларын дәвам итәләр. Ә Клушино һәлакәтеннән соң ялган патша отрядлары чит ил гаскәрләренең Мәскәүгә һөҗүмен туктатырдай бер¬ дәнбер хәрби көчкә әйләнеп калалар. Хәтта башкала халкы да аны үзенең патшасы дип танырга әзер була. Ялган патша дәртләнеп китә. Ул тиз арада үз отрядларын җыя һәм Мәскәүгә хәрәкәт итә. Ялган Дмитрий II Серпуховны яулап ала һәм Коломенское авылында ныклап урнаша. «Җидебоярчылык*. 1610 елның Коломенское авылында сакчылар манарасы һәм чыгу капкалары июлендә, ил өчен иң авыр вакытта, дворяннар Мәскәү бистә халкының ярдәме белән тәхеттән Василий Шуйскийны төшерәләр, көчләп монах итеп чәчен кыркалар. Хакимияткә Боярлар думасы килә. Аңа Федор Мстиславский җитәкчелегендәге җиде атаклы бояр керә («Җидебоярчылык»). 1610 елның августында, Польша гаскәрләре Мәскәү янына ук килеп җиткәч, боярлар хөкүмәте рус тәхетенә Польша короле улы Владиславны чакыру турында гетман Жолкевский белән килешү төзи. Килешүнең төп шарты — Владислав право¬ славие динен кабул итәргә тиеш була. Боярлар яшерен рәвештә полякларны Мәскәүгә кертәләр, һәм шәһәр кешеләре Влади¬ славка ант итә. Әмма мәскәүлеләрнең күбесе бу тантанада катнашмый, ә бер өлеше Ялган Дмитрий янына ашыга. Патриарх Гермоген Владиславны тәхеткә чакыруга каршы чыга. Мәскәүдә восстание өлгерә, һәм, аны булдырмас өчен, боярлар поляклардан Мәскәүгә гаскәр кертүләрен сорыйлар. Гермоген Чуд монастыре төрмәсенә ябыла һәм 1612 елның башында шунда ачтан үлә. Жолкевскийның катгый таләбе буенча, Смоленскига Поль¬ ша короле янына Тушино патриархы Филарет җитәкчелеген¬ дәге вәкаләтле илчелек җибәрелә. Сигизмунд Смоленскины бирүне таләп итә һәм үзенең рус тәхетенә утырырга теләве хакында белдерә. Шул ук вакытта ул булачак патшаның православие динен кабул итүе турындагы шартны кире кага. Бу исә Россия дәүләтен Речь Посполитая составына кертү һәм рус халкын католиклаштыруны аңлата. Сөйләшүләр бик озак¬ ка сузыла. 1611 елның мартында иң абруйлы рус илчеләре 79
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ (алар арасында Филарет та була) король боерыгы белән сак астына алына һәм Польшага озатыла. Илдәге хәлләр. Ялган Дмитрий II илдәге вазгыятьтән файдаланып кала алмый һәм чит ил басып алучыларына каршы көрәштә халык хәрәкәтен җитәкләүгә сәләтсез булып чыга. Үз тарафдарлары берничә тапкыр хыянәт иткәнгә күрә, ул хәзер берәүгә дә ышанмый. Калугада гомуми ышаныч¬ сызлык һәм шикләнү атмосферасы хөкем сөрә. Кешеләрне бер-бер артлы коточкыч җәзаларга тартып торалар. Ялган Дмитрий II яклылар тарафыннан басып алынган өязләрдә канлы үч алу башлана. Ьәм халык ялган патшаны тәмам күралмас була. 1610 елның декабрендә үз станында килеп чыккан каршылыклар нәтиҗәсендә ялган патша үтерелә. Билгеле бер вакыттан соң Марина Мнишек ир бала — «нәни карак» тудыра. Польша отрядлары шәһәр һәм монастырьларны басып алалар, анда яшәүче халыкны талыйлар һәм үтерәләр. Польша армиясе Смоленскины камалыштан чыгармый. Швед гаскәр¬ ләре Новгородны ычкындырмыйлар. Гетман Жолкевский Мәскәүдә үзен илбасарлар кебек тота. Тушино отрядының исән калган өлеше башбаштаклыклар кыла. Боярлар хөкүмәте халык арасында бернинди дә хөрмәт казана алмый. Илнең көнбатышындагы күп кенә шәһәрләр Польша короленең улын, ә кайберләре Швеция принцын «законлы» патша итеп таный¬ лар. Аерым өлкәләрдә халык Марина Мнишекның әле яңа дөньяга килгән кечкенә улына ант итә. Илнең бәйсезлеге тагын куркыныч астына куела. Әлеге хәл рус халкының киң катлауларын уянырга мәҗбүр итә. Алар Ватан азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелә. Беренче ополчение. Польша илбасарларына каршы беренче- ләрдән булып рязаньлылар күтәрелә. Рязаньда халык ополче¬ ниесе төзелә, аның белән Прокопий Ляпунов җитәкчелек итә. Хәрәкәткә тушинолыларның исән калганнары да кушыла. Аларның башында кенәз Д. Т. Трубецкой һәм Тушино лаге¬ ренда казаклар отряды белән идарә иткән И. М. Заруцкий тора. 1611 елның мартында ополчениенең кенәз Дмитрий По¬ жарский җитәкчелегендәге алдынгы отряды Мәскәү тирәсен¬ дәге җирләрне ала. Башкала халкы да полякларга каршы чыга. Шәһәрдә каты сугышлар, коточкыч янгыннар башлана. Ополчение сугышчылары һәм мәскәүлеләрнең начар корал¬ ланган отрядлары басып алучыларның һөҗүмнәре астында чигенергә мәҗбүр булалар. Бер сугышта Пожарский яралана, әмма көрәшүен дәвам итә. Трубецкой казаклары Мәскәү читендә ныгып урнаша. Беренче халык ополчениесе Мәскәүне азат итә алмаса да, аның отрядлары бөтен яклап шәһәрне 80
1 бүлек камап торалар. Поляклар тынычсызлана башлыйлар. Опол¬ чение сугышчылары арасында ызгыш-талаш башлана. Заруц- кий казаклары, халыкны таларга рөхсәт итмәгән һәм аларны ялган патшага хезмәт итүләре белән берөзлексез битәрләгән өчен, Ляпуновны үтерәләр. Ляпунов яклылар ополчениедән китә башлыйлар. 1611 елның җәендә Россиядә хәлләр чиктән тыш авырла¬ ша. 1611 елның июнендә, 20 айга сузылган камалыштан соң, Польша короле гаскәрләре Смоленскины яулап алалар. Июльдә Новгород шведларга бирелә. Көньяктан рус җирләренә Кырым ханы отрядлары бәреп керә. Англия Россиянең төньягын яулап алу турында план кора. Мәскәүгә поляклар хуҗа була. Илдә тагын имеш-мимешләр тарала: «нәни карак»ка (аның әнисе Марина Мнишек белән Заруцкий якын мөнәсәбәттә булып) рус тәхетенә юлны чистарту өчен, Ляпуновны Заруцкий үтерткән, имеш... Икенче ополчение. 1611 елның көзеннән азатлык хәрәкәте¬ нең үзәге Түбән Новгородка күчә. Шәһәр старостасы, сәүдәгәр Кузьма Минин өндәмәсе (рәссам К. Маковский) 81
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Минин һәм Пожарскийга куелган һәйкәл Минин һәм Пожарский кылычлары Кузьма Минин Россияне азат итү өчен, бөтен көчне һәм чара¬ ларны эшкә җигеп, яңа опол¬ чение төзүдә ярдәм күрсәтергә чакырып, халыкка мөрәҗәгать итә. К. Минин, беренчел әрдән бу¬ лып, хәрби ихтыяҗларга шак¬ тый күп акчалар бирә. Күп ке¬ нә бай кешеләр аның үрнәгенә иярә. Үз ихтыяры белән өлеш чыгарырга теләмәгәннәрне ха¬ лык җыены исеменнән көч кул¬ ланып мәҗбүр итәләр. Минин һәм аның тарафдар¬ лары, көрәшкә чакырып, ил бу¬ енча грамоталар тарата башлый¬ лар. Түбән Новгородка бөтен тарафлардан кораллы ополчение отрядлары агыла. Чакыруларга руслар гына түгел, Идел буе, Төньяк һәм Көнбатыш Себер (мари, чуваш, коми, татар һ. б.) халыклары да кушыла. Бер¬ ләштерелгән гаскәр белән ко¬ мандалык итү өчен, үз исемен ялган патшалар һәм илбасарлар белән хезмәттәшлек итеп тап¬ ламаган, катгый һәм тәвәккәл кеше кирәк була. Халык кенәз Дмитрий Пожарскийга тукта¬ ла. Яралары төзәлеп җитмәгән булса да, Пожарский ополчение белән җитәкчелек итәргә риза¬ лаша. Кузьма Минин аның иң якын көрәштәшенә әйләнә. Ул гаскәрне кешеләр һәм сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү өчен җавап бирә. Ил белән идарә итү өчен, Земство җыены үрнәгендә ополчение җитәкче¬ ләре «Бөтен җирләр советы» төзиләр. Анда төрле халык кат¬ лауларыннан вәкилләр килә. Беренче ополчение җитәкчеләре Трубецкой һәм Заруцкий Минин белән Пожарскийга көнләшеп һәм шикләнеп карыйлар. 82
1 бүлек Наруцкий үтерү максаты белән Пожарскийга хәтта һөҗүм оештыра, әмма ул уңышсыз тәмамлана. Дмитрий Пожарский, үз ополчениесен төньяк һөҗүмнәрдән саклау һәм поляклар белән шведларның берләшүенә юл куймау өчен, гаҗәеп дипломатик осталык күрсәтә. Ул швед¬ ларны үзенең Швеция принцына рус тәхетен тапшыру турын¬ да гы идеяне яклавына ышандыра. 1612 елның мартында ополчение Түбән Новгородтан чыга һәм Ярославль, Төньяк-Көнчыгыш Русь шәһәрләре аша Мәс¬ кәүгә хәрәкәт итә. Ярославльдә Пожарский ополчение рәт¬ ләрен тулыландыра һәм, үз карамагындагы барлык отряд¬ ларның да бердәм хәрәкәт итүенә ирешү өчен, дүрт ай дә¬ вамында сугышчыларны хәрби осталыкка өйрәтү белән шөгыльләнә. Мәскәүне азат итү. Әзерлекле гаскәргә әверелгән ополчение 1612 елның июлендә Мәскәүгә юнәлә. Шул ук вакытта кама¬ лышта калган полякларга ярдәм олаулары белән гетман Ходкевич та башкалага ашыга. Әмма Пожарский Ходкевичтан өлгеррәк булып чыга һәм ул шәһәрнең көнбатыш читенә килеп урнаша. Трубецкой командалык иткән беренче опол¬ чение калдыклары, Пожарский көчләре килеп җиткәнче үк, башкаланың көньяк читен алуга ирешәләр. 22 августта руслар белән Ходкевич арасында беренче сугыш була. Полякларның Кремльдәге гарнизоны таң алдыннан һөҗүм башлый һәм гетман каршысына ыргыла. Әмма рус отрядлары дошманны яңадан Кремль диварлары артына качарга мәҗбүр итәләр. Аннан соң алар Ходкевич гаскәрләре белән сугышка керәләр. Трубецкой үз сугышчыларын анда катнаштыруга каршы була, әмма отрядларның бер өлеше үз теләкләре белән Пожарский ополчениесендә хезмәт итүчеләргә ярдәмгә ташлана. Бергәләп һөҗүм ясап, алар полякларны качарга мәҗбүр итәләр. Хәлиткеч бәрелеш 24 август иртәсендә башлана. Гетман Поклон Тавыннан Кремльгә хәрәкәт итә башлый, Трубец- койның атлы гаскәренә һөҗүм ясап, аны качарга мәҗбүр итә. Әмма нижгарлыларның җәяүле гаскәре полякларның һөҗү¬ мен туктата. Сугыш кичкә кадәр дәвам итә. Башта җиңү поляклар ягында булыр кебек тоела. Әмма бу хәлдән чыгарга Кузьма Минин ярдәм итә. Ул, иң яхшы дру¬ жина белән Мәскәү елгасын кичеп, дошман отрядларына көтмәгәндә тылдан һөҗүм ясый. Дошман станында паника башлана. Ходкевич, хурлыкка түзә алмыйча, артиллериясен һәм бөтен олауларын калдырып, Мәскәүдән кача. Кремльдә һәм Кытай-шәһәрдә яшеренгән Польша гаскәр¬ ләре бик кыен хәлдә кала. Алар арасында коточкыч ачлык башлана. Әмма Пожарскийның бирелү турындагы тәкъдимен 83
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ алар кире кагалар. 22—26 октябрьләрдә көчле артиллерия һөҗүменнән соң ополчение сугышчылары Кытай-шәһәрне алалар, ә дүрт көннән соң Кремльдә калган поляк гарнизоны калдыклары да бирелә. Мәскәү чит ил басып алучыларыннан тулысынча азат ителә. Әмма Польша короле әле һаман Мәс- кәүне яулап алу һәм рус тәхетенә утыру турында уйлый. Волоколамск янында җиңелгәннән соң гына, ул Польшага кайтып китәргә мәҗбүр була. Мәскәү азат ителгәннән соң, Россия территориясендә калган илбасарларга каршы бөтенхалык көрәше көчәя. Пожарский сугышчыларының ярдәме белән җирле ополчениеләр чит ил отрядларын кыралар һәм куалар. Кострома крестьяны Иван Сусанин аеруча батырлык үрнәге күрсәтә. Ул поляклар отря¬ дын кеше үтә алмас сазлыкка алып керә. Үзе дә һәлак була, поляклар да кире чыга алмыйлар, һәм корольнең Россия тәхе¬ тенә утыру ихтималы зур булган Михаил Романовны үтерергә дигән мөһим әмере үтәлми кала. Романов үтерелгән очракта рус тәхетенең Польша короленә яисә аның улына күчү ихти¬ малы булган дип саныйлар. Романовларның патшалык итә башлавы. Башкаланы азат иткәннән соң, Россиядә дәүләт хакимиятен торгызырга һәм яңа патша сайларга кирәк була. 1612 елның ноябрендә опол¬ чение җитәкчеләре, алдан вәгъдә иткәнчә, Земство җыены чакыру турында хәбәр тараталар. 1613 елның гыйнварында дворяннар, боярлар, руханилар, шәһәр халкы, казаклар һәм укчылар вәкилләре Мәскәүгә җыела. Земство җыены эшендә барлыгы җиде йөзләп кеше катна¬ ша. Яңа патша сайлау турындагы мәсьәләне тикшерү айдан артык дәвам итә. Чит ил кешеләренең кандидатуралары шунда ук сызып ташлана. Кызу бәхәсләрдән соң яңа патша итеп Тушино патриархы Филаретның улы — 16 яшьлек Миха¬ ил Федорович Романов сайлана. Ул күпләрне канәгатьләндерә. Дворяннар, руханилар һәм казаклар Михаилны яклый. Бояр¬ лар, яшь патшага үз фикерләрен көчләп тагып, ил белән идарә итүгә исәп тоталар. Россия дәүләтчелегенең торгызылуы Россия халыклары көрәшенең төп нәтиҗәсе булып тора. Әмма сугыш тиз генә туктамый әле. Бары тик 1617 елда гына Швеция белән Стол- бово солыхы төзелә, аның буенча Новгород Россиягә кайта¬ рыла. Ә 1618 елда Деулино авылында Речь Посполитая белән вакытлыча килешү төзелә. Аның буенча сугыш туктатыла, әмма Россия Смоленск, Чернигов, Төньяк Новгород җирлә¬ реннән (29 шәһәр) колак кага. Бу территорияләрне кире кайтару иң мөһим бурычларның берсен тәшкил итә. Моның өчен Россия көч тупларга тиеш була. 84
1 бүлек |ф W Нәтиҗә ясыйк Боярларның өстен катлавы да, йомышлы дворяннар да илне ппыр хәлдән чыгара алмый. Россия дәүләте тәмам көчсезләнде һәм бәйсезлеген югалтты дигәндә, халык үзе — крестьяннар, бистә кешеләре, сәүдәгәрләр — ополчение төзи һәм Мәскәүне азат итә. Үзәк хакимиятне торгызу өчен шартлар тудырыла. !►?) Сораулар 1. Тушино лагере ни өчен таркала? Сезнеңчә, Ялган Дмитрий II авантюрасы шулай тәмамлану закончалыклы күренешме? 2. Польша патшасы улы Владиславны чакырып китертүгә мөнәсәбәттә патриарх Гермогенның позициясен ачыклагыз. Ни өчен патриархны төрмәгә ябалар? Гомумән, Фетнәле заманда Рус православие чиркәве нинди роль уйный? 3. 1611 елда Россиянең тышкы сәяси хәле катлаулануга мисаллар китерегез. Европа державалары Россиягә карата нинди планнар кора? 4. Икенче ополчение төзелү һәм аның эшчәнлеге хакында сөйләргә әзерләнегез. «Бөтен ж,ирләр советы» ни өчен төзелә? 5. Икенче ополчение тарафыннан Мәскәүнең азат ителүе нинди әһәмияткә ия була? 6. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен 1613 елгы Земство ж,ыенында рус патшасы итеп Михаил Федорович Романов сайлана? | ► Биремнәр 1. 1610 елның 4 февралендә бояр М. Салтыков илчелеге белән Польша короле Сигизмунд III арасында аның улы Владиславны рус тәхетенә утырту турында төзелгән килешүдә патшалык итү тәртибе һәм рус халкының хокуклары тәкбир ителә, православие чиркәвенең хокуклары чикләнмәячәк дип тә искәртелә. Килешү шартлары арасыннан В. О. Ключевский подданныйларның хокукларына кагылышлы ике шартка аерым туктала: «Зур түрәләрнең дәрәҗәләрен гаепсез түбән төшермәскә, ә түбән чиндагыларны хезмәтләренә карап югары күтәрергә; Мәскәү халкы арасыннан теләсә кем ирекле рәвеш¬ тә башка христиан дәүләтләренә барып белем эсти ала һәм моның өчен патша аның милкен тартып алмаячак». Сез ничек уйлыйсыз, 1610 елның 17 августында кул куелган килешүнең соңгы текстына бу шартлар ни өчен кертелми? 2. Тарихчы В. О. Ключевский 1613 елгы Земство җыены турында түбәндәгеләрне яза: «1613 ел башында ук рус җире¬ нең бөтен почмакларыннан сайланган вәкилләр Мәскәүгә җыела башладылар. Бу, бәхәссез, бөтен сословиеләр катна¬ шында беренче Земство җыены булды. Анда посад кешеләре һәм хәтта авыл обывательләре дә катнашты. Җыенда беренче 85
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ эш итеп яңа патшаны чит ил кешеләре арасыннан эзләмәскә карар кылдылар. Ләкин яңа патша сайлау җиңел булмады. Берәүләр — берәүне, башкалар башканы тәкъдим итте, бөтен нәселләрне тикшереп чыктылар, әмма, уртак фикергә килеп, бер генә кешегә дә туктала алмадылар һәм, шулай итеп, шактый көннәрен югалттылар. Күп кенә кандидатлар сайлау¬ чыларны сатып алырга маташтылар, аларга бүләкләр һәм вәгъдәләр өләштеләр». Тарихчы Земство җыенының төп үзен¬ чәлеген нәрсәдә күрә? Әлеге өзектә Земство җыены эшчәнлеге турында нинди мөһим мәгълүматлар китерелә? >! Даталарны истә калдырыгыз 1612 елның 26 октябре (яңа стиль белән 4 ноябре) — Мәс- кәүне поляклардан азат итү. 1613 ел — Михаил Романовны патша итеп сайлау. Яңа сүзләрне истә калдырыгыз «Җидебоярчылык» — Ф. И. Мстиславский җитәкчелеген¬ дәге боярлар хөкүмәте.
бүлек РОССИЯ XVII ГАСЫРДА XVII гасыр азагында руслар гасыр башын¬ дагы халык түгел иде инде, аерым катлауларда үзгәрешләрнең зарурлыгына инану ахыр чик¬ тә... бөтен кешене биләп алды. Тарихчы С. М. Соловьев § 12. Халкы һәм хуҗалыгы Фетнәдән соң илнең хуҗалыгы. Фетнәле заманда илнең хуҗалыгы тәмам җимерелә. Көньяк-көнбатыштагы барлык җирләр турында шул чор кешеләре «басу урман белән кап¬ ланган», «бу урында элек авыл булган» дип кенә сөйлиләр. Биредә чәчүлек җирләрнең мәйданы 30 мәртәбә диярлек кими. Илдәге авылларның яртысы бушап кала. Халык хуҗалыгын¬ дагы таркаулыкның төп сәбәбе эшче куллар җитмәүдә була: крестьяннар сугыш авырлыкларыннан качып төньякка, Идел аръягына китәләр, күпләр казаклар янына көньякка юл ала. Китми калган крестьяннардан да әллә ни рәт чыкмый: күбесе¬ нең хәзер терлеге дә, хезмәт кораллары да, акчасы да булмый. Андый крестьяннарны ялгызаклар (бобыли) дип атыйлар. Россиянең күп кенә районнарында ялгызак хуҗалыкларның саны 40 проценттан артып китә, ә көнбатыш районнарда бу күрсәткеч 70 процентка җитә. Крестьян хуҗалыкларының бөлүе күпчелек утарларның бушап калуына, йомышлы дво¬ ряннарның хәерчелеккә төшүенә (аларның күбесе казаклар арасына гына китеп калмый, ә бай боярларга холоп булып та килә) сәбәп була. Ә бу инде — хакимият нигезләренә дә куркы¬ ныч яный дигән сүз. Дәүләт казнасы да бушап кала. Шундый шартларда, Россия хуҗалыгын яңадан торгызу өчен, кичектергесез чаралар күрер¬ гә һәм акча табарга кирәк була. Алпавыт һәм крестьян хуҗалыклары. Шундый төп чара¬ ларның берсе дворяннарга җир өләшүдән гыйбарәт була. Ул алпавыт хуҗалыкларын гына түгел, ә крестьяннарныкын да ныгытырга тиеш була. Михаил, җирне яңадан бүлгәндә кар¬ шылыклар килеп чыкмасын өчен, Василий Шуйский һәм 87
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Урып-җыю вакыты. Ярославльдәге Илья Пророк чиркәве фрескасыннан бер деталь. 1680 ел (рәссам Г. Никитин) Өч япьле сука Өч япьле сукага сука тимерләре Ялган Дмитрий II идарә иткән еллар¬ да җир алган дворяннарның әлеге җир¬ гә хокукларын рәсмиләштерә. 1612— 1613 елларда «Бөтен җирләр советы», ә аннан соң патша үзенә якын торган бояр һәм дворяннарга 30 мең гектар¬ дан артык сарай җирләрен өләшә. Идел аръягы һәм Себер киңлекләре үзләш¬ терелә, анда акрынлап өч басулы систе¬ ма кертелә. Дворяннар крестьяннарны үз җир¬ ләреннән җибәрмәскә тырышалар. XVII гасырның беренче яртысында алар чикләнгән елларны бетерү турында үте¬ нечләр белән туктаусыз патшага мөрә¬ җәгать итәләр. Дворяннарның үтенеч¬ ләренә җавап итеп, 1637 елда Михаил патша качкын крестьяннарны эзләү сро¬ гын 9 елга кадәр озынайта, ә 1641 ел¬ да бу сан качкын крестьяннар өчен — 10 ел, башка җирбиләүчеләр (кагыйдә буларак, боярлар) тарафыннан алып ки¬ телгәннәр өчен 15 ел дип үзгәртелә. 88
2 бүлек Авыл хуҗалыгы үсешендә тагын бер яңалык күзәтелә: Россиянең аерым районнары теге яисә бу төр продукция җитештерүдә махсуслаша башлый. Мәсәлән, Идел буе район¬ нары базарга күпләп икмәк, күн һәм терлек мае чыгаралар; көнбатыш районнар — җитен һәм киндер; диңгез буендагы- лар — тоз һәм балык; Себер — мех; Ярославль һәм Кострома киндер тукыма озаталар. Эчке базарда әлеге продукцияләрне сату белән сәүдәгәрләр генә түгел, ә монастырьлар, дворяннар һәм боярлар да шөгыльләнә. Патша үзе дә эре сәүдәгәргә әверелә. Сарай карамагындагы җирләрдән алынган продукция ярминкәләрдә бик тиз сатылып бетә. Һөнәрчелек. Элеккеге елларда Россиядә һөнәрчелек үсе¬ шенә хуҗалыкның натураль характерда булуы комачаулый: һөнәрче заказ буенча гына продукция эшләп чыгара. XVII га¬ сырда җитди үзгәрешләр барлыкка килә: һөнәрчелекне вак товар җитештерү (ягъни базарда сату өчен җитештерү) алыштыра. Һөнәрче осталар үз товарын кем сатып аласын алдан белмиләр. Һөнәрчелек мастерскойларын киңәйтү һәм яңаларын төзү икенче зур үзенчәлек булып тора. Россиядәге төрле районнарның теге яки бу һөнәрчелек әйберләрен җитеш¬ терү буенча махсуслашуы тагын бер яңалык була: Вологда — үзенең челтәре, Вага — поставы, Решмино — чыптасы, Бело¬ зерск — кашыклары, Вязьма — чанала¬ ры, Түбән Новгород йозаклары һ. б. белән дан ала. Әлбәттә, аерым шәхси заказ¬ ларны үтәү практикасы да саклана. Аеруча әһәмиятле һөнәрчелек үзәк¬ ләре барлыкка килә. Мәскәүгә якын урнашкан Серпухов, Кашира, Тула шә¬ һәрләре Россиянең беренче металлургия үзәкләре булып санала. Металл эшкәр¬ тү белән Мәскәү шөгыльләнә. Башкала традицион ювелир әйберләр эшләү үзәге дә булып тора. Металл эшкәртүдә яллы, хезмәт кулланыла башлый. Мануфактуралар барлыкка килү. Һөнәрчелектәге яңа күренешләр Россия¬ дә яңа типтагы предприятиеләр — ману¬ фактуралар барлыкка килү һәм үсү өчен алшартлар тудыра. Ал арда хезмәт бүленеше хөкем сөрә һәм кул белән Алтын патша шлемы. Кораллар палатасы осталары эшләгән. XVII гасыр эшли торган һөнәрчелек техникасы кулланыла. XV гасыр аза¬ гында ук барлыкка килгән Туп кою сарае беренче рус ману¬ фактурасы булып санала. XVII гасырда Мәскәүдә казна дары мануфактуралары, Кораллар, Алтын һәм Көмеш палаталары, 89
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ЬӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ никова ердынь _ ■Тула оТамбов Астрахань ЧЕРНОЕ МОРЕ Товар җитештерү районнары икмәк I а арай © Керчь Нежин Белгород ии мона рь ,2. Архангела £9Холмогоры #Изюм ЬЕх порожскаяСечь Черка ЗАПОР Березов енкурск d* аговещеиское Тотьма^/ енск Калуг оШацк ft ликий. Устюг / ' Галицкая I ^Мурашкине ft 0 Пенза Самара Гурьев ь-Камс 0 ( оЖ : Кунгур Мөһим һөнәрчелек җитештерүе үзәкләре 4 тимерчелек <> тукучылык ft селте җитештерү Ж күн эшкәртү Төп тоз чыгару д һәм тоз җитеш¬ терү районнары XVII гасырда барлыкка килгән иң әһәмиятле мануфактуралар jg, тимер эшкәртү һәм корал җитештерү ®В күн эшкәртү тукучылык эп ярминкәләр Мех промыселы i Күчмә терлекче- районнары 1 лек районнары Орел Эре сәүдә шәһәрләре ==_ Иң мөһим сәүдә юллары Дәүләт чикләре XVII гасыр ахырындагыча бирелә ■BS 90
2 бүлек 'Гуку һәм Бәрхет сарайлары үсеп чыга. Алар базарга эшлә¬ миләр диярлек, ә армияне, патшаны һәм аның яраннарын тәэмин итеп торалар. Флот өчен сүстән ишелгән аркан (нигездә, чит илләргә сату өчен) җитештерүче сәүдәгәрләр мануфактура¬ лары иң эре предприятиеләр исәбендә йөри. Мәскәүдән тыш, Тула-Кашира районы һәм Урал төбәге дә мануфактура җитеш¬ терүе үзәкләренә әйләнә. Биредә тимер һәм бакыр эретү заводлары төзелә. 1637 елда Голландия сәүдәгәре А. Д. Виниус Тула янында тимер эретү буенча өч завод торгыза. Аларда Россиядә беренче домна мичләре эшли башлый. XVII гасырда барлыгы 30 га якын төрле мануфактура ачыла. Эре сәүдәгәр¬ ләрнең беренче пролышленник-эшмәкәрләр династияләре (Никитниковлар, Светешниковлар, Шориннар, Филатьевлар, Строгановлар, Демидовлар) барлыкка килә. Бөек полководец¬ лар, рәссамнар, язучылар кебек үк алар да Россиянең байлы¬ гын һәм данын арттыралар. Сәүдә. XVII гасырда Россиядә сәүдә үсешенең төп үзен¬ чәлеге бөтенроссия базары оешуда була. Ул төрле төбәкләр арасында территорияләрнең икътисади махсуслашуына нигез¬ ләнгән хуҗалык бәйләнешләренең һәм товар алмашуның көчәюен күз алдында тота. Шәһәр базарлары белән беррәттән, авылларда да сәүдә учаклары барлыкка килә. Беренче мәртәбә зур бөтенроссия ярминкәләре (Архангельск, Эрбет, Свен, XVII гасырда сәүдәгәр гаиләсе (рәссам А. Рябушкин) 91
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ЬӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ ә гасыр азагында — Түбән Новгородта Мәкәрҗә ярминкәләре) эшли башлый. Православие бәйрәмнәрендә бирегә бөтен Рос¬ сиядән төрле товарлар белән сату итүчеләр генә түгел, ә күпләп товар сатып алучылар да агыла. Шәһәр һәм авылларда йөреп сату киң тарала. Шәһәрләр һәм авыллар буйлап кырыктарт¬ мачылар йөри, алар ярминкәләрдә бер партия товар сатып алалар һәм үзләренә файда калырлык итеп саталар. Вак сәүдәгәрдән тарак һәм кершәннәр, төймә һәм яулыклар сатып алып була. Илнең аерым районнары товар җитештерүдә генә түгел, ә сату буенча да махсуслаша. Мәсәлән, Вологда, Вятка, Өрел, Воронеж, Түбән Новгород ашлык сату үзәкләре буларак таны¬ лалар. Вологда һәм Соль-Камск тоз сату базарлары белән дан тоталар. Иң яхшы җәнлек мехлары Себердән Мәскәүгә илтүче юл өстендә урнашкан Соль-Вычегодск шәһәрендә сатыла. Тышкы сәүдә дә бик тиз үсә. Ул көнбатыш юнәлештә башлыча Архангельск аша (75 % ка кадәр) һәм көнчыгыш юнәлештә Әстерхан аша алып барыла. XVII гасыр уртасына кадәр чит ил сәүдәгәрләренә Россия базарында сату хокукы XVII гасыр мәктәбе. Миниатюра 92
2 бүлек бирелә. Әмма рус сәүдәгәрләренә бу ошамый, һәм алар кар¬ шылык күрсәтә башлыйлар. Шуннан соң хакимият инглиз¬ ләргә Россиядә сату итүне тыя һәм аларны илдән куа. Таркаулык чорыннан калган таможня киртәләре дә сәүдә үсешен тоткарлый. 1653 елда вак таможня пошлиналарын юкка чыгарган таможня уставы кабул ителә. 1667 елгы Яңа сәүдә уставы чит ил сәүдәгәрләренең хокук¬ ларын тагын да чикли: хәзер алар үз товарларын чик буендагы шәһәрләрдә генә күпләп сата алалар. Ә аларны Россия буйлап сату белән рус сәүдәгәрләре шөгыльләнергә тиеш була. Чит ил товарларына югары салым билгеләнә. Әмма, мануфактура җитештерүе һәм сәүдә үсешендә уңыш¬ ларга ирешелсә дә, Россия Көнбатыш Европаның алга киткән илләреннән шактый калыша. Туңмый торган диңгезләргә чыгу юлы булмау бу илләр белән элемтәләрне киңәйтергә комачаулый. Шәһәрләр үсеше. Сәүдә, һөнәрчелек һәм сәнәгать үсеше шәһәрләрнең дә үсүенә китерә. Ил чикләренең киңәюе яңа җирләрне хуҗаларча үзләштерүне таләп итә. Бу елларда төзелгән һәм шәһәр-крепостьлар чылбырын хасил иткән ныгы¬ тылган линияләр зур роль уйный. Көньяктагы далаларны, Урал, Себер, Төньяк Кавказны үзләштергәндә, нәкъ әнә шул ныгытмалар зур терәк була. XVII гасыр уртасында Белгород сызыгы (Ахтырка — Белгород — Воронеж — Тамбов), ә соңрак Сембер сызыгы (Тамбов — Саранск — Сембер) һәм Идел аръ¬ ягы линиясе барлыкка килә. XVII гасырда Себердә күп санлы төрмәләр төзелә. Гомумән алганда, XVII гасыр ахырында Россиядә (Себердән һәм Украинадан тыш) 250 шәһәр исәпләнә. Ц Нәтиҗә ясыйк XVII гасыр дәвамында Россиянең хуҗалык тормышында шактый зур үзгәрешләр була. Мануфактура җитештерүе үсә, төрле төбәкләрдә продукциянең аерым төрләрен җитештерү буенча махсуслашу көчәя, бөтенроссия базары барлыкка килә. Әмма бу үзгәрешләр барысы да крестьяннарны крепостной бәйлелеккә төшерү, аларның алпавытлардан һәм вотчина хуҗаларыннан бәйлелеге көчәю шартларында бара. Икътисади үсеше белән Россия Европаның алдынгы илләреннән артта кала. Сораулар 1. Илнең Фетнәдән соңгы икътисади хәленә ул заманда яшәүчеләр нинди бәя бирә? Хуҗалыкның ташландык хәлгә килүенә һәм җимере¬ лүенә мисаллар китерегез. Ни өчен «буш йортлар» һәм «ялгызаклар» 93
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ барлыкка килә? 2. Ни өчен Россия хуҗалыгын торгызу дворян җирби- ләүчелеген үстерү һәм крестьяннарны кабалага төшерү белән бәйле була? 3. Илдәге районнарның теге яисә бу продукция җитештерүдә махсуслашуына нинди мисаллар китерә аласыз? 4. Россиядә һөнәр¬ челек үсешендә нинди яңалыклар күзәтелә? Россия дәүләте башка¬ ласында һөнәрчелек нинди үзенчәлекләргә ия була? 5. «Мануфак¬ тура» төшенчәсенә билгеләмә бирегез. XVII гасырда Россиядә нинди мануфактуралар барлыкка килә? 6. Россиядәге беренче промышлен¬ ник һәм эшмәкәрләрнең эшчәнлеген сез ничек бәялисез? 7. Нинди факторлар бердәм бөтенроссия базары төзелү хакында сөйли? Ни өчен Россия шартларында йөреп сату киң тарала? Базар барлыкка килүдә ярминкәләр нинди роль уйный? 8. 1667 елгы Яңа сәүдә уста¬ вы ни өчен чит ил сәүдәгәрләренә карата катгый кагыйдәләр кертә? | ►, Биремнәр 1. Патша Михаил Федоровичның казна өчен икмәк сатып алган сәүдәгәр Таракановка җибәргән грамотасыннан бер өзекне укыгыз: «Сезгә безнең өчен Вологдадан һәм башка шәһәрләрдән икмәк: арыш, арпа, бодай, карабодай ярмасы, төелгән тары, җитен орлыгы сатып алырга кушылган, һәм бу икмәкне амбарларга салырга, ә яз көне, судноларга төяп, Архангельскига илтергә һәм немецларга сатарга, ашлык салынасы амбарлар һәм суднолар өчен акчаны безнең казна исәбеннән түләргә әмер бирелгән. Әмма хәзер безгә Антоний Сийский монастыре игумены болай дип баш ора: бу монастырь, гадәттә, Вологдадан икмәк сатып ала икән, чөнки үзенең чәчүлекләре белән генә тамагын туйдыра алмый, ә сез, безнең грамота буенча, аңа сатып алырга рөхсәт бирмисез икән. Сез Сийский монастыреның карт монахларына элеккечә икмәк сатып алырга рөхсәт бирегез; әмма сак булыгыз, монастырь приказчиклары, крестьяннар һәм башка кешеләр немец кунак¬ ларга, сәүдәгәрләргә һәм ризалатырга тырышучыларга (алар немецлар өчен икмәк сатып алалар) бернинди икмәк тә сат¬ масыннар, һәм кем дә кем немецларга икмәк сата икән, аны төрмәгә утыртырга, ә икмәген үзебезгә калдырырга». Кем — эчке, ә кем тышкы базарда икмәк белән сату итүдә катнаша? Ни өчен Михаил патша чит ил кешеләренә икмәк сату дәүләт күзәтүе астында барсын дип тырышкан? 2. С. М. Соловьев болай дип яза: «Икмәк һәм калач авыр¬ лыгы турында 1626 елгы указ Михаил патшалык иткән чор¬ дагы сәнәгатьнең торышына карый: шәһәр приказчикларына бөтен җирдә вак иләктән иләнгән оннан пешерелгән икмәкне, шома, бөтен, йомшак калачларны үлчәргә кушылган; әгәр икмәкнең һәм калачның авырлыгы билгеләнгәннән кимрәк булса, сатучыларга штраф салырга; приказчиклар икмәк һәм 94
2 бүлек кплачларның пешеп җитү-җитмәвен тикшерергә һәм аларны пешерүчеләр камырга куелык өчен яисә башка берәр нәрсә салмасыннар дип күзәтергә тиеш». Хөкүмәт ни өчен мондый указлар чыгара? ► | Даталарны истә калдырыгыз 1637 ел — Россиядә беренче мануфактура ачыла. 1653 ел — Таможня уставы кабул ителә. 1667 ел — Яңа сәүдә уставы кабул ителә. ► 4 Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Ялгызаклар — фәкыйрьлеккә төшкән, еш кына үз хуҗа¬ лыклары булмаган крестьяннар. Вак товар җитештерү — сату өчен кечкенә партия товар¬ лар чыгаруга нигезләнгән җитештерү. Яллы хезмәт — хезмәт кораллары булмаган һәм билгеле бер түләү бәрабәренә үз көчләрен сатарга мәҗбүр булган эшчеләр хезмәте. Мануфактуралар — хезмәт бүленешенә һәм кул техника¬ сына нигезләнгән предприятиеләр. Промышленниклар — сәнәгать предприятиеләренә хосусый милек хокукында хуҗа булучылар. Бөтенроссия базары — Россиянең төрле төбәкләре ара¬ сында тотрыклы хуҗалык бәйләнешләре һәм товар алмашу системасы. Ул һәр төбәкнең билгеле бер төр продукция чыга¬ руына нигезләнә. § 13. Беренче Романовлар дәүләте Беренче Романовлар. Яңа династиядән беренче рус патшасы булып Михаил Федорович Романов (1613—1645) сайлана. Хәтерлисездер, идарә итә башлаганда аңа яңа гына 16 яшь тулган була. Бу яшьтә ул, әлбәттә, мөстәкыйль эш йөртерлек сәясәтче булып өлгерә алмый. Әтисе янында юк чакта (Филарет бу вакытта Польшада әсирлектә була) яшь патшага карарлар кабул итүдә әнисе — инокиня Марфаның йогынтысы зур була. Улын патша дип игълан иткәннән соң, ул «бөек патшабикә»гә әверелә. Успение соборында башына патша таҗы кигәндә, Михаил бөтен халык алдында Земство җыеныннан һәм Бояр¬ лар думасыннан башка идарә итмәскә ант итә. Әтисе әсирлек¬ тән кайтканчы, ул үзенең антына тугрылыклы кала. 1619 елда Чиркәү җыенында патриарх итеп сайланган Филаретка да «бөек патша» титулы бирелә. Нәм ул да улы янәшәсендә ил 95
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Патша Михаил Федорович Романов белән идарә итүдә катнаша башлый. Әлбәттә, Михаил һәрдаим әтисенең ки¬ ңәшен тотып эшли, һәм 1633 елга кадәр (Филарет вафат булганчы) дәүләт белән, нигездә, аның әтисе идарә итә. Бу еллар эчендә патша хакимиятенең роле һәм әһәмияте гаять нык үсә. Үзенең нык ихтыярлы, хакимият сөючән ата-анасыннан аермалы буларак, Михаил игелекле кеше була. Ул чәчәк¬ ләр ярата, Европадан сирәк очрый тор¬ ган үсемлекләр сатып алуга акчасын кызганмый. Патшаның сәламәтлеге мак¬ танырлык булмый, ул еш авырый. Юкка гына аны Михаил Кроткий (юаш, ин¬ сафлы) дип атамыйлар. 1645 елда, Михаил үлгәч, аның улы (1645—1676) патша була. Ул, тәхеткә Алексей Михайлович утырганда, нәкъ әтисе кебек, 16 яшьтә була. Алексейны пат¬ шалык итәргә алдан ук әзерлиләр: биш яшендә — укырга, ә җиде яшендә язарга өйрәтә башлыйлар. Аның белемгә Михаил Федоровичны патша тәхетенә сайлау (рәссам А. Кившенко) 96
2 бүлек Патша Алексей Михайлович омтылышы шулкадәр зур була ки, ба¬ лигъ булуга, ул инде күп кенә документ¬ ларны үзе яза, хәтта зур булмаган әдәби әсәрләр дә иҗат итә. Яшь патшаның улын укыту-өйрәтү эше белән көчле һәм ихтыярлы бояр Борис Иванович Моро¬ зов шөгыльләнә. Тора-бара аның Алек¬ сейга йогынтысы да көчәя (яшь патша тәхеткә утыргач, өч ел дәвамында ил белән, нигездә, ул идарә итә). Алексей Михайлович бик диндар кеше була, Аллага ышанучыларга, яр¬ лыларга һәм җәбер-золым күрүчеләргә мәрхәмәтлелек, рәхим-шәфкать күрсәтә. Күп санлы замандашлары аның, Россия хөкемдарларына хас булмаганча, иге¬ лекле, киң күңелле, ә кайвакыт хәтта йомшак характерлы булуын да ассызыклыйлар. Юкка гына патшага Тишайший (иң юаш, иң тыныч) дигән кушамат такмыйлар. Әмма кирәк чакта ул патшаларга хас тәвәккәллек, көчле ихтыяр, рәхимсезлек тә күрсәтә. Беренче никахтан (Мария Ильинична Милославскаядан) Алексейның унөч баласы була. Үзе үлгәннән соң идарә иткән уллары Федор белән Иван, кызы Софья да шулар арасыннан. Беренче хатыны үлгәннән соң, патша икенче мәртәбә Наталия Кирилловна Нарышкинага өйләнә. Бу никахтан улы Петр (булачак Бөек Петр), шулай ук кызлары Наталия һәм Феодора дөньяга килә. Алексей Михай¬ лович вафат булып, өлкән улы Федор 6 ел патшалык иткән¬ нән соң (1676—1682), нәкъ менә беренче һәм икенче никахтан туган балалар арасында хакимият өчен көрәш башлана. Романовлар династиясеннән беренче патшалар идарә иткән чорда ук монарх хакимияте шактый ныгый. Шул ук вакытта дәүләт эшләрендә Земство җыены һәм Боярлар думасының роле кими. Земство җыеннарын чакыруны туктату. Михаил Федо¬ ровичның Земство җыены һәм Боярлар думасы белән килешеп идарә итәргә вәгъдә бирүе очраклы булмый: хуҗалыкта җиме¬ реклек хөкем сөргән һәм үзәк хакимият көчсез булган чорда яшь патша бөтен халыкка таянырга тырыша. Нәм беренче чиратта Земство җыены шундый таяныч ролен үтәргә тиеш була. Дворяннар һәм шәһәр халкы тарафыннан сайланган Земство җыены әгъзалары үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен патша алдында якларга тиеш булалар. Диңгез буенда иҗат ителгән былиналарның берсендә болай дип җырлана: «Булышыгыз 97
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ патшабызга уйлар уйларга. Уйлау кирәк төпле уйлар, артыгын түгел». Иван Грозный һәм Борис Годунов патшалык иткән чордан аермалы буларак, хәзер Земство җыеннарында төп рольне дворяннар һәм посад халкы вәкилләре уйный. Михаил заманында Земство җыеннары бик еш җыела. Ә Филарет әсирлектән кайтканчы, Земство җыены үзенең эшен бөтенләй туктатып тормый диярлек. Әмма патша хакимияте ныгый, һәм, илдәге хәлләр җайга салына барган саен, Земство җыеннары сирәгрәк чакырыла башлый. Патриарх Филарет вафат булгач, кайбер дворяннар Земство җыенын даими эшләүче иң югары сословиеле-вәкиллекле орган (Англия парламенты кебек) итеп үзгәртергә тәкъдим итәләр. Әмма бу идеяләрнең көннән-көн көчәя баручы само¬ державиене какшату куркынычы була. Җыеннар элеккечә илнең үсеш юлларын тикшерү өчен түгел, ә бары тик патша тарафыннан әзерләнгән проектны раслау өчен генә чакырыла башлый. Крепостной хокук көчәя барган саен, Земство җыен¬ нарында түбән катлаулар (посад кешеләре, дәүләт крестьян¬ нары) вәкиллеге бик азга калдырыла. Соңгы Земство җыены 1653 елда чакырыла һәм Сулъяк Украина һәм Киев халкын Россия гражданлыгына кабул итә. Шул вакыттан башлап, приказларда һәм армиядә хезмәт итүче дворяннар самодержавиенең төп таянычына әвереләләр. Боярлар думасының роле үзгәрү. Акрынлап Боярлар дума¬ сы да үзенең элеккеге ролен югалта. Ул элеккечә үк сугыш һәм солых, закон проектларын раслау, яңа салымнар кертү Боярлар думасы (рәссам С. Иванов) 98
2 бүлек кебек иң әһәмиятле мәсьәләләрне карый. Дума утырышлары » патшаның үзе, я ул билгеләгән бояр катнашында үткәрелә. Дума карарлары: «Патша карар кылды, һәм боярлар үз сүз¬ ләрен әйттеләр»,— дип рәсмиләштерелә. Думада утыручыларның саны ике дистәдән йөзгә җитү аркасында, ул гаять зурая, һәм патша аеруча ышанычлы кешеләрдән торган «сыгылмалырак» идарә органы төзергә мәҗбүр була. Ул «якын» («кече», «яшерен») Дума дип атала һәм акрынлап «зур» Думаны алыштыра. Тулы составтагы Воярлар думасы елдан-ел сирәгрәк чакырыла. Дәүләт идарәсе белән бәйле күп санлы мәсьәләләрне хәл итү «якын» Дума кулына күчә. Приказлар. Ил территориясенең зураюы, икътисади бурыч¬ ларның катлаулануы нәтиҗәсендә, приказларның саны шак¬ тый арта. Россиядә төрле заманнарда төрле дәрәҗәдәге йөзгә якын приказ булуы билгеле. Тышкы сәясәт мәсьәләләре белән Илчелек приказы шөгыль¬ ләнә. Хәрби әсирләрне йолым түләп азат итү мәсьәләсен дә ул карый. Сарай хуҗалыгы һәм патша милке белән Зур сарай приказы идарә итә. Казна приказы патша гаиләсендәге кыйм¬ мәтле бизәнү әйберләренең сакланышы өчен җавап бирә. Атлар хуҗалыгы приказы патшаның күп санлы ат абзар¬ ларына баш була һәм патшаның сәяхәтләрен оештыра. Разряд приказы дворяннарны һәм боярларны патша хезмәтенә бил¬ гели (яшь егетнең нинди хезмәткә эләгүен — сарай даирәсе¬ нәме, провинциягәме яисә армиягәме — ул хәл итә). Җир Патша Алексей Михайлович әшнә боярлары белән, кырга чыгып, мәҗлес үткәрә (рәссам А. Рябушкин) 99
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ өләшү, биләмәләрдән, вотчиналардан салым җыю эшен По¬ местье приказы башкара. Ямчылар приказы тиз һәм ыша¬ нычлы почта элемтәсе өчен җавап бирә. Таштан биналар төзү үсеш алган саен, башкалада һәм шәһәрләрдә Таш эшләре приказы барлыкка килә. Иң үзәк урыннарның берсендә Гозерләр приказы тора. Ул патша подданныйларының шикаятьләрен карый һәм шуңа күрә барлык приказлардан югарырак тора. Алексей Михай¬ лович заманында Яшерен эшләр приказы да оеша. Ул барлык дәүләт учреждениеләренең эшчәнлеген күзәтә һәм хәтта патша гаиләсе хуҗалыгы белән идарә итә. Күп кенә приказлар үз вазифаларын төгәл белеп бетер¬ миләр. Гаять мөһим мәсьәләне хәл итү өчен, Мәскәүгә кадәр килгән кешегә дә авыр була: кайсы приказга барырга, кайсы дьякка мөрәҗәгать итәргә, үтенеч язуын ничек язарга. Өстә¬ венә рус кешесе шунысын да яхшы белә: акча төртмичә (ришвәт) бер эш тә барып чыкмаячак. Приказлар белән тулы Мәскәүдә кәгазь боткасы «кайный». Хакимият приказлар системасындагы җитешсезлекләрне таный. Алар, берничә ведомствоны берләштереп, берничә приказ өстеннән тагын бер — зуррак приказ оештырырга тырышып карыйлар. Әмма бу эшнең мәгънәсе булмый. Мәскәүлеләр: «Приказчылар белән көрәшү агачтагы каргаларны кычкырып кууга тиң. Очып китәләр дә тагын кире килеп утыралар»,— дип шаяртырга яраталар. Җирле идарә. XVII гасырда Россия территориясе өязләргә, стан һәм волостьларга бүленә. Гасыр башыннан ук патша воеводаларны өязләрнең һәм чик буендагы шәһәрләрнең башлыгы итеп билгели. Алар җирле хәрби отрядлар белән җитәкчелек итәләр, идарә, суд эшен, салымнар җыюны оеш¬ тыралар. Воеводалар урыннарда бөтен хакимиятне гәүдәлән¬ дергән дияргә мөмкин. Халык тарафыннан сайлана торган органнар (земство һәм губерна ызбалары) үз вәкаләтләренең шактый зур өлешен югалталар. Чик буендагы кайбер территорияләр разрядларга берләш¬ терелә. Алар, өязләрдән эрерәк булып, нигездә, хәрби максат¬ ларда төзеләләр. 1649 елгы Земство җыенында кабул ителгән Законнар җыентыгы (Собор уложениесе). Фетнәнең нәтиҗәләреннән арыну өчен, күп санлы яңа законнар кабул итәргә кирәк була. Элеккечә үк закон проектлары патшага якын торган кешеләр кушуы буенча эшләнә, һәм, Боярлар думасы ризалык биреп, патша тарафыннан расланганнан соң гына, алар гамәлгә кер¬ телә. Әгәр закон проекты аеруча мөһим дип табылса, аны Земство җыены раслый. 100
2 бүлек 1649 елгы Земство җыенында Законнар җыентыгын кабул итү (рәссам Н. Некрасов) XVII гасырның беренче яртысында күп санлы яңа законнар чыгу һәм элегрәк кабул ителгәннәренең дә кулланышта булуы ал арны, тәртипкә салып, бер документка — законнар җыен¬ тыгына туплауны таләп итә. Мондый җыентыкны төзү эше кенәз Никита Иванович Одоевский җитәкчелегендә патша Алексей Михайловичка якын торган кешеләргә тапшырыла. Законнар җыентыгын (ул 1649 елгы Земство җыенында кабул ителә) төзегәндә, Россия законнары белән беррәттән, чит ил законнары да файдаланыла. Законнар җыентыгын эшләүдә яшь патша Алексей үзе дә катнаша. Законнар җыентыгында патша шәхесенә һәм аның «патша намусы»на каршы җинаять кылу хакындагы мәсьәләләр буен¬ ча махсус бүлек кертелә. Патша шәхесе кагылгысыз булып санала, аның янында ялгыш коралын төшереп җибәргән өчен дә, гаепле кешенең кулын кисәргә тиеш булалар. Законнар җыентыгының статьялары крепостной кресть¬ яннарны гомерлеккә үз хуҗаларына беркетәләр. Качкыннарны эзләү срогын чикләү туктатыла. Чикләнгән еллар бетерелә. 101
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ЬӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Нәтиҗә ясыйк XVII гасыр дәвамында патша хакимияте шактый ныгый. Россиянең чикләнмәгән хакимияткә ия хөкемдарлары Земство җыеннары җыюдан һәм Боярлар думасының фикеренә колак салудан туктыйлар. Крепостнойлык хокукы көчәя. Законнар крестьяннарны җиргә беркетә. >?, Сораулар 1. Патша Михаил Федорович даирәсендә аның әтисе —Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Филарет нинди роль уйный? Аны «икенче бөек государь» дип атап буламы? 2. Алексей Михайлович патшалык иткәндә, Земство җыеннары дәрәҗәсе ничек үзгәрә? Бу нәрсә белән бәйле? Тарихчы В. О. Ключевскийның Алексей Михайлович «Земство җыенын үтерде» дигән фикере белән килешәсезме? 3. Ни өчен Боярлар думасы белән янәшә «якын» яки «яшерен» Дума килеп чыга? Аңа кемнәр керә? 4. XVII гасырны дәүләттә приказлар волокитасы чәчәк аткан чор дип атыйлар. Бу бәяләмә нәрсәгә нигезләнә? Алексей Михайлович идарә иткән елларда приказлар системасы нинди була? 5. Законнар җыентыгы ни сәбәпле кабул ителә, һәм аның алдына нинди бурычлар куела? Аның тарихи әһәмияте нәрсәдә? 6. 1649 ел¬ гы Законнар җыентыгында, ялган акча ясаган өчен, үлем җәзасы карала: гаепле кешенең бугазына эретелгән металл коялар. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен ялган акча ясаучыларны шундый рәхимсез җәзага тартканнар? Биремнәр 1. Россиядән Швециягә качып киткән приказ кешесе Григо¬ рий Котошихин Алексей Михайлович хакында түбәндәгеләрне яза: «Хәзерге патшаны патшалыкка алдылар, ә ул, элекке патшалар кебек, үз өстенә бернинди язма бурычлар да алмады. Аны тыныч кеше дип уйладылар һәм шуңа күрә аңардан вәгъдә сорамадылар. Чөнки ул — патша, һәм үз дәүләтендә үзе теләгәнчә идарә итә». Тәхеткә утырганда, Алексей Михайлович халык алдында үз өстенә бернинди йөкләмәләр дә алмый. Бу факт нәрсә турында сөйли? Моны Котошихин ничек аңлата, һәм сез аның белән килешәсезме? 2. «Крестьяннар хакындагы суд»тан өзек укыгыз: «1. Пат¬ шаның сарай авылларыннан һәм кара өязләрдән качкан крестьяннар һәм ялгызаклар патриархта яисә митрополитта һәм архиепископта, яисә монастырьда, яки боярларда, яисә окольничийларда һәм киңәшчеләрдә, һәм чит ил кешеләрендә, һәм төрле вотчина хуҗаларында, һәм алпавытларда яшәсәләр, приказларга тапшырылган теркәү кенәгәләренә язылган пат¬ шаның качкын крестьяннарын һәм ялгызакларын эзләп 102
2 бүлек табарга, теркәү кенәгәләре нигезендә аларны хатыннары һәм бала-чагалары, терлек-туарлары белән элек яшәгән урынна¬ рына — патшаның сарай авылларына һәм кара өязләргә илтергә». Бу документта крестьяннарга хуҗа булучыларның нинди категорияләре санала? Качакларны эзләү срогын чик¬ ләүнең бетерелүен сез ничек бәялисез? ► > Даталарны истә калдырыгыз 1649 ел — Земство җыенында Законнар җыентыгы кабул ителү, крестьяннарны тулысынча кабалага төшерү. 1653 ел — Россия тарихында соңгы Земство җыены, Украи¬ наны Россиягә кушу. М Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Стан — административ-территориаль берәмлек. Ике-өч стан өязне тәшкил итә. Волость — стан белән өяз арасында торучы административ- территориаль берәмлек. Воевода — өяз һәм шәһәрләрдә хәрби һәм җирле ида¬ рәләрнең башында торучы вазифалы зат. § 14. Тышкы сәясәт Смоленск сугышы. XVII гасырда Россиянең төп дошманы булып һаман да Речь Посполитая тора. Ул Михаил Романовның тәхеткә хокукларын танымый, король улы Владиславны Мәскәү патшасы дип саный. Гасыр башында Россиядән тартып алынган Смоленск җирләре дә Польша биләмә¬ сендә кала. Польша шляхтасы Мәс¬ кәүгә яңа поход оештыру планнарын¬ нан да баш тартмый. Мондый шартларда Россия яңа су¬ гыш өчен көч тупларга һәм союздаш¬ лар эзләргә мәҗбүр була. Польшага каршы сугышта Швеция белән Төркия аңа ярдәм кулы сузарга вәгъдә итә. Польша короле Сигизмунд III нең үлеме сугыш башларга сылтау була. Польшада хакимият өчен көрәш кыз- ганнан-кыза бара, һәм бу — Россиянең XVII гасырның беренче яртысында Кораллар палатасында эшләнгән тантаналы көбә күлмәк 103
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ XVII гасырның беренче яртысында бәйрәм кылычы җиңүгә ышанычын арттыра. Земство җые¬ ны 1632 елның июнендә Смоленск җирләре өчен Польша белән сугыш башларга дип карар кабул итә. Элек Смоленскины камап алган бояр М. Б. Шеин армиянең башында тора. Рус гаскәрләре Себеж, Стародуб һәм кайбер башка шәһәрләрне алалар. Әмма Швеция белән Төркия вәгъдә¬ ләрендә тормыйлар һәм Мәскәүгә ярдәм итмиләр. Ул арада Россия тәхетен дәгъва¬ лаган Владислав Польша короле булып сайлана. 15 меңлек гаскәр белән килеп, ул Смоленскины камалыштан чыгара һәм Шеин армиясен чолгап ала. Әмма ике як¬ ның да әлеге рус-поляк (Смоленск) сугы¬ шын дәвам итәрлек көче калмый. 1634 елда поляклар тәкъдиме белән солых төзе¬ лә. Бу килешү буенча, Россия сугыш бары¬ шында яуланган шәһәрләрне һәм җирләрне кире кайтара, Смоленск исә поляклар ку¬ лында кала. Владислав Мәскәү тәхетенә һәртөрле дәгъва белдерүдән баш тарта. Шул рәвешле, Смоленск сугышы Россия өчен уңышсыз тәмамлана һәм Речь Посполитая белән ике арадагы каршы¬ лыкларны җайга салмый. Украина җирләренең Россия составына керүе. Украин халкының үз бәйсезлеген яклап көрәшкә күтәрелүе нәти¬ җәсендә, Россия-Полыпа мөнәсәбәтләре тагын да кискенләшә. Украиннар элек Борынгы Русь дәүләтенә кергән җирләрдә гомер итәләр, аларның тарихи, дини, мәдәни тамырлары да руслар белән уртак була. Речь Посполитаяда алар өчләтә — феодаль, милли һәм дини изү астында яшиләр. Җиргә, кагыйдә буларак, поляклар һәм литвалылар хуҗа булалар. Ул гына да түгел, бу халыклар католик динен тоталар. Украиннарга туган телләрендә сөйләшү, православие динен тоту тыела. Аларга панга (әфәндегә) хезмәт итәргә тиешле хайванга кара¬ гандай карыйлар. Украин халкының хәле гаять авыр була. Нәтиҗәдә алар полякларга каршы восстаниеләр оештыра башлыйлар. Крестьяннар һәм шәһәр халкыннан кала, бу көрәштә ярлы казаклар (голытьба) да катнаша. Алар баш күтәрүчеләрнең төп хәрби көчен тәшкил итәләр. Урта хәлле, бай казакларны поляклар реестрга (исемлеккә) теркиләр, һәм алар хезмәт хакы бәрабәренә дәүләт чикләрен сакларга тиеш булалар. 104
2 бүлек Украин халкының азатлык көрәшенә тәҗрибәле полко¬ водец Богдан Хмельницкий (1595—1657) җитәкчелек итә. Сугыш хәрәкәтенең беренче этабында (1648 елның языннан 1649 елның августына кадәр) баш күтәрүчеләр поляклар өстеннән берничә зур җиңүгә ирешәләр. Бу — Украина кресть¬ яннарына көрәшкә күтәрелергә сигнал була. Өстәвенә сөйлә¬ шүләр барышында Кырым ханы аңа атлы гаскәр белән ярдәм итәргә сүз бирә. Күп санлы җиңүләрдән соң баш күтәрүчеләр гаскәре Киевка керә. 1649 елның августында поляклар белән баш күтәрүчеләр арасында Зборов солыхы төзелә. Аның буенча Украинаның кайбер җирләрендә мөстәкыйль гетман (Хмель¬ ницкий үзе гетман була) идарәсе кертелә, ә реестр казак¬ ларының саны 40 меңгә җитә. Бу килешү, асылда, реестр казакларының, казаклар старшинасының (казакларның юга¬ ры катлавының) һәм урта хәлле шәһәр кешеләренең мән¬ фәгатьләрен канәгатьләндерә. Шуңа күрә көрәшне дәвам итү котылгысыз була. Шушы этапта ук украиннар рус халкына кушылырга теләк белдерәләр. Икенче этап (1650—1651) баш күтәрүчеләр өчен уңышлы булмый. Берестечко янында җиңелү ал арны Белая Церковь (1651) килешүен төзергә мәҗбүр итә һәм сугышның беренче этабында яуланган җиңүләрне бөтенләе белән юкка чыгара. Өченче этапта (1652—1654) Богдан Хмельницкий баш күтәрүчеләрнең үзләренә генә Польша белән сугышу авыр булачагын аңлый һәм, Украинаны яңадан Россия составына кертүне сорап, патша Алексей Михайловичка мөрәҗәгать итә. 1653 елның 1 октябрендә Земство җыены Украинаны Россия составына кертү һәм Польшага каршы сугыш башлау турында карар кабул итә. 1654 елның 8 гыйнварында Переяслав шәһә¬ рендә совет — рада була. Анда украин халкының бөтен катлау¬ ларыннан сайланган вәкилләр җыела. Патша илчесе бояр Василий Васильевич Бутурлин да килә. Радада катнашучы¬ лар барысы да бертавыштан Украина¬ ның Россия составына керүен хуплый¬ лар һәм «патша канаты астында җир¬ ләре һәм шәһәрләре белән мәңгегә бергә яшәргә» теләк белдерәләр. Казакларның һәм Украина шәһәрләренең хокуклары һәм өстенлекләре дә беркетелә. Аерым алганда, гетман идарәсе саклана, зур казак гаскәре калдырыла. Дөрес, соңга таба Мәскәү Украинаның эчке эшләренә ныграк тыкшына башлый. Ә бу җирле халыкта канәгатьсезлек тудыра. Богдан Хмельницкий 105
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ 1 Переяслав радасы — украин халкы вәкилләре җыелышы (рәссам А. Хмельницкий) 1654—1667 еллардагы рус-поляк сугышы. Россиянең Украинаны үз составына алырга карар итүе Польша белән яңа сугыш чыгуга сәбәп була. Ул 1653 елда чакырылган Земство җыеныннан һәм Переяслав радасыннан ук башлана һәм җиңү- җиңелүләр белән унбиш елга якын дәвам итә. Богдан Хмель¬ ницкий үлгәннән соң (1657), аның даирәсендә хакимият өчен көрәш кабынып китә. Яңа гетман Иван Выговский, ә соңрак аның варисы Юрий Хмельницкий Украинаны яңадан Речь Посполитая хакимлегенә күчерү турында Польша белән киле¬ шүләр төзиләр. Әмма украин халкы аларны хупламый, ул гына да түгел, Украинада әлеге гетманнарга каршы крестьян восста¬ ниеләре башлана. Сугыш ике якны да бик нык көчсезләндерә. Поляклар 1667 елда Андрусово солыхы төзергә мәҗбүр булалар. Аның буенча, Россиягә Смоленск һәм Северск җирләре бирелә һәм Сулъяк Украина белән Киев та аның хакимиятенә буйсын¬ дырыла. Запорожьеда ике дәүләт тә хакимлек итә. Моннан тыш, үзара дошман бу хакимиятләр төрекләрнең һәм Кырым татарларының туктаусыз һөҗүмнәренә каршы көрәштә бер- берсенә ярдәм итәргә вәгъдә бирешәләр. Төркия һәм Кырым белән сугыш. Россия үзенең көньяк¬ тагы биләмәләрен дә киңәйтергә тели. Бу юнәлештә аның төп дошманнары Кырым ханлыгы һәм Төркия була. 106
2 бүлек КУРЛЯНДИЯ ЛИФЛЯНДИЯ L (Швец.) ,Рига хк х.1 Великие Луки Тверь МОСКВА \ *4 г в \ 8 А 'Каунас (Ковно) s <■ / Вильнюс И А *7 др 1с Борисов ^'г Ъ чр Гродно ;|р' А Минск ! Р Е ЧОЬ4 Бобруйск Х1655 -*^С^уцк Друя ^р^'полоцк / Дисна '^>*61 , л. Витебск' (Вильио) Орша^ с '^'Х1654 _ ?>• Борисов а*гр АХ Шклов^ж, Белая Вязьма о Смоленск, к" Дорогобуж Б5 РОССИ Велиж 1огиле > Пинск <0 о ^ПЯ/ПЬ Гомелы Мозырь Люблин П°0 С П О Л И Т А Я Замостье \i6(i Х.оБерёстечко р Киеве \S РаЯ£роды Бердичев 1J . Львов °*-%\Збараж X ( 3VBX Пилявцы0 1648 &ь Винница о м Каменец ° 0 -ЙХ Батог .’■■■ КПЗ \ молд, ИЯ 1648 елга Запорожье l/Z/j казаклары гаскәре территориясе 1648—1649 елларда < Богдан Хмельницкий гаскәрләре походлары у. Сугыш барган төп урыннар Х.1651 Һәм еллар 1654 елның 8 гыйнварында’ Украинаның Россия белән Р кушылуын игълан иткән Переяслав радасы ^~3емскии х собор 1.Х 1653 Калуга КОЕ ( Брянск о Орел у спрэду6 ГОСУДАРСТВО Новгород^ иевск Северский 1нигов *<S- Курск Нежин о Ромны о Переяславская- хапькпв FРада 8.116$ ларьков ° Переяслав &осунь Белгоро; Х1648 И ( \ Н ° Полтава кассы ЬЙигңрин А °У> ж^ )Ягорлык \^исАн <г>° КРЫ<«*°г ф/Ч 1654—1667 еллардагы рус- . поляк сугышы барышында рус һәм украин гаскәрлә¬ ренең хәрәкәтләре 1667 елгы Андрусово солыхы һәм 1686 елгы 1 «Мәңгелек солых» килешүе J буенча, Россиягә кайтарылган җирләр Б. М. Хмельницкий җитәкчелегендәге восстание һәм 1654—1667 еллардагы рус-поляк сугышы 107
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Патша Алексей Михайлович Мәскәүдә швед илчеләрен кабул итә. Чит ил сәяхәтчесе гравюрасы. 1674 ел 1678 елның җәендә төрек солтаны Украинаның сәяси үзәге булган Чигиринга 200 меңлек армия җибәрә. Берләштерелгән рус-украин гаскәре аңа каршы чыга. Каты сугышлардан соң шәһәр бирелә. Озакка сузылган рус-төрек сугышы ике якны да тәмам бөлдерә. Бу сугышка 1681 елдагы Бакчасарай солыхы нокта куя. Килешү нигезендә Төркия һәм Кырым Сулъяк Украина белән Киевның Россия составына күче¬ релүен таныйлар. 1684 елда Австрия, Польша һәм Ве¬ неция, Көнчыгыш Европада Төркиянең көчәеп китүеннән куркып, төрекләргә каршы «Изге лига» төзиләр. 1686 елда Илчелек приказына җитәкчелек иткән Василий Васильевич Голицын, Польша белән ике арада Сулъяк Украина һәм Киев белән беррәттән, Запорожье Сече- ның да Россия составына керүен таны¬ ган «Мәңгелек солых» төзегәннән соң гына, Россия дә әлеге берлектә катна¬ шырга ризалык бирә. 1687 һәм 1689 Кенәз В. В. Голицын елларда Россия, үзенең союздашлык 108
2 бүлек бурычларын үтәп, Кырым ханына каршы ике поход оештыра. Рус армиясе белән кенәз В. В. Голицын җитәкчелек итә. Башта походлар уңышлы була. Әмма җәй айларында көннәр эсселәнә барган саен, рус армиясе, сугыштагы югалтулардан тыш, су, азык-төлек, фураж җитмәүдән дә кырыла. Авырулар да күбәя. Россия җиңүләр яулый алмаса да, Кырым беренче мәртәбә аның үсә барган сугышчан куәтен тоя. Себерне үзләштерү. Көнбатыш Себер Россиягә XVI гасыр азагында ук, Себер ханлыгы тар-мар ителгәннән соң кушыла. Биредә Тобол, Төмән, Березов, Сургут, Томск һәм башка шәһәр¬ ләр үсеп чыга. Иксез-чиксез Себер киңлекләре хуҗалык итү җәһәтендә үзләштерелә башлый. Анда дәүләт крестьяннары һәм крепостнойлар күчеп китә, экспедицияләр оештырыла, сәүдәгәрләр һәм аучылар кыйммәтле җәнлек тиресе алырга килә. Көнчыгыш Себер һәм Ерак Көнчыгыш территориясендә дәүләт берләшмәләре булмый (җирле кабиләләрнең күпчелеге ыруглык строе шартларында яши). Бу исә бирегә беренче булып юл салган рус кешеләренә очсыз-кырыйсыз киңлекләрне тыныч шартларда үзләштерүне җиңеләйтә. Өстәвенә бу эшкә бик аз көч һәм акча сарыф ителә. XVII гасыр уртасында Көнчыгыш Себергә һәм Ерак Көн¬ чыгышка экспедицияләр оештыру гадәти күренешкә әверелә. Биредә беренче шәһәрләр һәм ныгытмалы Якутск, Албазинск, Нерчинск, Иркутск төрмәләре төзелә. Амур буе да Россия дәүләте составына кертелә. Гасыр ахырына Азиядәге рус биләмәләре Тын һәм Төньяк Боз океаннары буйларына кадәр җәелә. Ерак Көнчыгыш һәм Байкал аръягында алар Кытай империясенең йогынты зона¬ сы белән чикләнә. Ерак Көнчыгышта рус-кытай каршылык¬ ларын җайга салу максаты белән 1689 елда ике ил арасында Нерчинск килешүе төзелә. XVII гасырда үсеп чыккан Ишим, Курган, Кузнецк, Красноярск, Селенгинск шәһәрләре Россия¬ нең Себердәге иң көньяк биләмәләре булып санала. Җирле хакимият воеводалар кулында туплана. Көнчы¬ гыштагы биләмәләр белән гомуми идарә итү башта Казан сарае приказына тапшырыла, ә көнчыгыш территорияләр үсә барган саен, махсус Себер приказы булдырыла. Нәтиҗә ясыйк XVII йөздә хәлдән тайдыргыч сугышлар, беренче башлап юл салучыларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә Россия территория¬ се шактый үсә. Себер һәм Ерак Көнчыгыш, Сулъяк Украина 109
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Һәм Смоленск җирләре Россия составына керә. Шундый зур мәйданга ия булу илгә «киңлеккә» үсәргә мөмкинлек ача. Шул ук вакытта хуҗалык итүнең яңа ысуллары акрын кертелә, крепостной тәртипләр саклана. Сораулар 1. Фетнәле заманнан соң ни өчен нәкъ менә Речь Посполитая Россиянең төп дошманына әйләнә? Смоленск сугышының сәбәпләрен атагыз. Ни өчен ул Россия өчен уңышсыз тәмамлана? 2. Речь Пос¬ политая составында Украина халкы ничек яши? «Өчләтә изү» төшен¬ чәсе нәрсәне аңлата? 3. Украин халкының үз бәйсезлеге өчен азат¬ лык көрәшенең төп этапларына характеристика бирегез. Бу көрәштә Богдан Хмельницкий нинди роль уйный? 4. Украин халкы ярдәм сорап ни өчен Россиягә мөрәҗәгать итә? Украинада бояр Бутурлин илче¬ леген ничек каршылыйлар? 5. 1654—1667 еллардагы рус-поляк сугышының нәтиҗәләрен атагыз. 6. Ни өчен Кырымга поход оеш¬ тыруга Россия аеруча зур әһәмият бирә? Аларның нәтиҗәләре нинди? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Россия XVII гасыр ахырында Кырымда урнаша алмый? 7. Себер һәм Ерак Көнчыгыш җирләрен Россиягә кушуның үзенчәлекләре нәрсәдә? | ► Бирем 1654 елда Украинага бирелгән өстенлекләр грамотасыннан өзекне укыгыз: «Алланың мәрхәмәте белән без, бөек государь, патша һәм бөек кенәз Алексей Михайлович, бөтен бөек һәм кече Россия хөкемдары... үзебезнең патша галиҗәнаплары белән быелгы 1654 елда Алланың ризалыгы белән безнең дәүләт кулы астында мәңгелек гражданлык алган Богдан Хмельницкийның подданныйларына, Запорожье гаскәре гет¬ манына һәм бөтен Запорожье гаскәренә яхшылык эшләдек, һәм алар март аенда безнең янга, бөек государьга, үз кеше¬ ләрен җибәрделәр... без, бөек государь, гетман Богдан Хмель- ницкийга һәм бөтен Запорожье гаскәренә элеккеге хокук¬ ларын һәм гаскәри ирекләрен, элек-электән, бөек рус кенәз- ләре, Польша корольләре заманыннан килгән хокукларының үзләрендә калуын раслап, өстенлекләр грамотасы тапшыр¬ дык... Пәм без, бөек государь, безнең патша галиҗәнаплары, безнең подданный булган Богдан Хмельницкийга, Запорожье гаскәре гетманына һәм бөтен Запорожье гаскәренә, элеккеге хокукларын һәм өстенлекләрен калдырып, безнең патша галиҗәнаплары кул астында булырга куштык». Ни өчен патша Алексей Михайлович украиннарга үзләренең элеккеге ирекләрен һәм Украина гетманын сайлап кую хокукын кал¬ дыра? 110
2 бүлек ■ Даталарны истә калдырыгыз 1653 ел — Украина Земство җыены тарафыннан Россия составына кабул ителә. 1687, 1689 еллар — В. В. Голицынның Кырымга походлары. 1689 ел — Кытай белән Нерчинск килешүе төзелә. ► < Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Реестрлар — исемлекләр. Гетман — XVII гасыр уртасына кадәр Украинада реестр казаклары башлыгын шулай атыйлар. Украина Россия соста¬ вына кергәннән соң, Украина идарәчесен һәм Украина казак гаскәре башлыгын гетман дип йөртә башлыйлар. Рада — Украинада халык вәкилләре советы. § 15. XVII гасырда Рус православие чиркәве Фетнәдән соң чиркәүнең хәле. Фетнәле заман рус чиркәве өчен кырыс сынау дәвере була. Руханиларның патриарх Игнатий җитәкчелегендәге бер өлеше Ялган Дмитрий I гә булышлык күрсәтә (тәхеткә утыртканда, патриарх үзе аңа таҗ кидерә). Күп кенә чиркәү әһелләре хакимият өчен көрәштә катнаша башлый. Фетнә елларында Мәскәүдә яшәгән поляклар чиркәү җиһаз¬ ларын талап һәм изгеләрнең җәсәдләрен мыскыллап кына калмыйлар, кире чигенгәндә Мәскәүдәге барлык 450 чиркәүне дә диярлек җимерәләр. Шунда катнашкан полякларның берсе болай дип яза: «Чиркәүләр бик күп иде, таштан салынганнары да, агач чиркәүләр дә. Шуларның барысын да өч көн эчендә без көл иттек». Чиркәү әһелләрен үтерү, аларны заложниклар итеп алу киң тарала. Әсирлеккә төшүчеләр арасында патриарх Гермоген һәм, ул үлгәннән соң, Рус православие чиркәвенең хакыйкый башлыгы булган Филарет (Федор Никитич Рома¬ нов) та була. Әмма болар дингә ышанучыларның һәм дин әһел¬ ләренең рухын сындырмый, киресенчә, ал арга көч кенә өсти. Митрополит Филарет 1619 елда, сигез ел Польшада әсир¬ лектә булганнан соң, Мәскәүгә әйләнеп кайта. Чиркәү собо¬ рында катнашучылар аны Мәскәүнең һәм бөтен Русьның яңа патриархы итеп сайлыйлар. Ул эшләгән елларда дәүләт тор¬ мышында чиркәүнең роле һәм әһәмияте шактый күтәрелә. Филарет чынбарлыкта икенче патша була: дәүләт эшләре хакындагы барлык докладларны патша белән патриарх бергә тыңлыйлар, Михаил бер генә карарны да әтисеннән башка 111
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ЬӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Мәскәү Кремленең Җамигъ мәйданы кабул итми. Хәтта фәкать дәүләт эшенә генә караган мәсь¬ әләләр буенча да кайчагында патриарх үзе күрсәтмәләр бирә. Филаретның иң мөһим казанышы — патша Михаил Федо¬ ровичның абруен һәм хакимиятен ныгытуга ирешүдә. Әмма чиркәүгә кагылышлы күп кенә катлаулы мәсьәләләр аның Патриах Никон. XVII гасыр парсунасы заманында да, аңардан соңгы патриарх¬ лар Иоасаф I һәм Иосиф чорларында да хәл ителми. Патриарх Никон реформасы. ХУП га¬ сыр уртасында кулдан күчереп язылган рус чиркәү китапларында, төп нөсхә белән чагыштырганда, текстларда бик күп хаталар һәм ялгышлар булуы ачыклана. Чиркәү хезмәтен үтәүдә күп тавышка гыйбадәт кылу йоласының (рухани да, дьякон да, дин тотучылар да, бер үк вакытта гыйбадәт кылганда, кай¬ вакыт төрлесе төрле дога укыйлар), ике бармак белән чукынуның һ. б. дөрес¬ леге күпләрдә шик-шөбһә тудыра. Бу мәсьәләләргә карата дин тотучыларның фикерләре төрле була. Берәүләр (шул 112
2 бүлек исәптән патриарх Иосиф та) чиркәү китапларын һәм дини йолаларны борынгы рус үрнәкләренә кайтып төзәтергә тәкъ¬ дим итәләр. Башкалар (патша Алексей Михайлович һәм аның даирәсе дә шулар исәбенә керә) йөз ел элек язылган китапларга түгел, ә грек чыганакларының үзләренә (чиркәү китапларын кайчандыр шулардан күчергәннәр) мөрәҗәгать итәргә кирәк дип саныйлар. Патриарх Иосиф вафат булганнан соң, чиркәү башлыгы итеп, Алексей Михайловичның тәкъдиме буенча, Новгород митрополиты Никон сайлана. Чиркәү реформасы уздыру эше аңа тапшырыла. Реформа 1653—1655 елларда уза. Нигездә, чиркәү йола¬ ларына һәм китапларга кагыла. Өч бармак белән чукыну, җиргә кадәр иелеп Ходайны сәламләү (земной поклон) уры¬ нына бил бөгеп сәлам бирү кертелә. Иконалар һәм чиркәү китаплары грек үрнәкләре буенча төзелә. 1654 елда җыелган Чиркәү соборы реформаны хуплый. Әмма гамәлдәге дини йолаларны грек үрнәкләренә генә түгел, ә рус традицияләренә туры китерергә чакыра. Чиркәү һәм дөньяви хакимиятләр арасында каршылык¬ ларның кискенләшүе. Яңа патриарх үзсүзле һәм нык ихты¬ ярлы кеше була. Дин тотучылар өстеннән чикләнмәгән хаки¬ мияткә ия булгач, Никон тиздән чиркәү хакимиятенә өстенлек бирү идеясе белән чыга. Нәм Алексей Михайловичка Михаил патша белән патриарх Филарет үрнәгендә хакимиятне бүле¬ шергә тәкъдим итә. Ул, ай яктылыкны кояштан алган кебек, патша да хакимиятне чиркәүдән ала дип раслый. Әмма патша патриархның мондый белдерүләренә һәм үгет- нәсыйхәтләренә озак түзеп тора алмый. Ул Успение соборында патриарх үткәргән гыйбадәтләргә йөрүдән туктый. Никонны дәүләт дәрәҗәсендәге кабул итү мәҗлесләренә чакырмый. Бу хәл патриархның горурлыгын кимсетә. Успение соборында сөйләгән вәгазьләренең берсендә ул патриархлык вәкаләтләрен үз өстеннән төшерүе хакында белдерә һәм яңа Иерусалимдагы Воскресение монастырена китеп бара. Ул анда патша тәүбә итәр дә үзен Мәскәүгә кайтырга үгетләр дип көтә башлый. Ә Алексей Михайлович бөтенләй башкача эшли. Ул Никонга чиркәү суды ясарга әзерләнә. Моның өчен Мәскәүгә башка илләрдән православие патриархларын чакыра. 1666—1667 еллардагы Чиркәү соборы. 1666 елда, Никонны хөкем итү өчен, Чиркәү соборы чакырыла. Гаепләнүчене сак астында соборга алып киләләр. Патша соборда Никон «баш¬ баштаклык күрсәтеп һәм безнең патша галиҗәнаплары рөхсә¬ теннән башка чиркәүне калдырып китте һәм патриарх булудан баш тартты» дип белдерә. Шуның белән Алексей Михайлович 113
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Бояр хатыны Морозова (рәссам В. Суриков) илдә кемнең хуҗа һәм чын хакимиятнең кем кулында булуын аңларга нигез бирә. Соборда катнашкан чиркәү әһел¬ ләре патшаны яклыйлар һәм Никонны гаепле дип табалар. Аны, патриархлык дәрәҗәсеннән мәхрүм итеп, мәңгелеккә монастырьга ябарга ризалык бирәләр. 1666—1667 еллардагы Собор бер үк вакытта чиркәү рефор¬ масын хуплый һәм аның дошманнарын (аларны иске йола¬ чылар (старообрядецлар, староверлар) дип атый башлыйлар) диннән сөрә. Соборда катнашучылар иске йолачыларның лидерларын дөньяви хакимият кулына тапшырырга дигән карарга киләләр. 1649 елгы Законнар җыентыгы (Собор уло- жениесе) буенча, аларны учакта яндырып үтерергә тиеш була¬ лар. Шул рәвешле, Никон реформасы һәм 1666—1667 еллар¬ дагы Собор Рус православие чиркәвендә раскол башлануга сәбәп була. Протопоп Аввакум. Иске йола тарафдарларының башлыгы һәм раскол идеологы булып протопоп Аввакум (Аввакум Петров) (1620—1682) тора. Ул яшьтән үк үзен христиан диненә багышлый һәм тәкъва булып яшәү рәвешен яклый, дин тарату белән шөгыльләнә. Күпмедер вакыт ул «Тәкъвалык өчен көрәшүчеләр» әгъзасы булып тора, аларның эшчәнлеген яклау¬ чы патша Алексей Михайлович белән таныша. Патриарх Никонның реформаларына Аввакум кискен каршы чыга. Диннең асылына мөрәҗәгать иткән очракта, рус чыганакларына өстенлек бирергә кирәк дип саный. Үзенең карашлары аркасында ул Мәскәүнең Казан соборындагы урыныннан мәхрүм кала һәм 1653 елда Себергә сөрелә. Әмма язмыш кая гына ташламасын, ул иске йола идеяләрен актив 114
2 бүлек пропагандалый. 1664 елда, 10 ел сөргендә булганнан соң, Лнвакум Мәскәүгә кайта һәм рәсми чиркәү белән көрәшүен дәвам итә. Буйсынырга теләмәгән өчен, 1666—1667 еллардагы Чиркәү соборында Аввакумны хөкем итәләр һәм, каһәрләп, 11устозерскига сөргенгә җибәрәләр. Ул 15 ел гомерен җир астындагы зинданда үткәрә. Биредә атаклы әдәби хезмәте — «Житие»сын һәм башка әсәрләрен иҗат итә. Патша указы нигезендә 1682 елның апрелендә «котырган протопоп» Авва¬ кум һәм аның көрәштәшләре тереләй яндырып үтерелә. | ► Нәтиҗә ясыйк Фетнәле заманда Рус православие чиркәве дә сәяси көрәшкә тартыла. Фетнә узгач, чиркәүнең дәүләттәге урыны ныгый, чиркәү һәм дәүләт эшләренә патриарх Филарет үзеннән шак¬ тый зур өлеш кертә. XVII гасыр уртасына таба, чиркәү рефор¬ масы уздыру өчен, алшартлар өлгерә. Аны патриарх Никон уздыра. Реформа христиан дине йолаларына зур үзгәрешләр кертә. Әмма дин тотучыларның икегә — «никончыларга» һәм «иске йолачыларга» аерылуына сәбәп була. Расколчыларның иске дин өчен көрәше халыкның хакимият изүенә каршы протестының бер формасы була. [►?* Сораулар 1. Фетнәле заманнан соң чиркәүнең дәүләттәге урыны нинди була? Ни өчен аның позицияләре көчәя? 2. Чиркәү реформасының сәбәп¬ ләре нидән гыйбарәт була? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен реформалар нәкъ менә XVII гасыр уртасына туры килә? 3. Патриарх Никон белән патша Алексей Михайлович арасында ни өчен низаг килеп чыга? 4. Расколның асылын һәм әһәмиятен сез ничек аңлыйсыз? Протопоп Аввакум хакында үз фикерегезне әйтегез. 5. Чиркәүнең кайсы әһел¬ ләре Россия дәүләтен ныгытуга сизелерлек өлеш кертәләр? 6. Сез ничек уйлыйсыз, Россиядә ни өчен дөньяви хакимият дини хаки¬ мияттән өстенрәк тора? Биремнәр 1. Протопоп Аввакумның патша Алексей Михайловичка мөрәҗәгатеннән бер өзек белән танышыйк: «О Алексей патша! Сиңа тәүбәгә килү һәм төзәлү юлын күрсәтәм. Хакыйкатьне җиткерәм: тәүбә итәргә вакыт җитте! Син бит, Михайлович, рус кешесе, грек түгел. Үзеңнең табигатьтән бирелгән телеңдә сөйлә; аны чиркәүдә дә, өйдә дә, мәкальләрдә дә түбәнсетмә. Христос безне ничек өйрәтсә, шулай сөйләшергә кирәк... Еретик - никончыларны яратасың, ә безне, православие христианнарын газаплыйсың. Синең җаныңны үтергән еретикларны тот та 115
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ яндыр...» Никон реформаларының асылын Аввакум ничек бәяли? Аввакумның позициясен аңлатыгыз. Мөрәҗәгатьтәге нинди сүзләрне сез хуплыйсыз, ә кайсыларын юк? 2. Чиркәү китапларындагы хаталарны төзәтү турында патриарх Никон да, протопоп Аввакум да әйтә. Беренчесе китапларны грек нөсхәләре буенча төзәтергә өнди, икенчесе иске славян телендәге тәрҗемәләргә таянырга куша. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен грек варианты җиңеп чыга? ► ! Даталарны истә калдырыгыз 1653—1655 еллар — чиркәү реформасы. ► Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Иске йолачылык — Никон реформаларыннан соң барлыкка килгән, рәсми чиркәүгә дошман агым. Раскол — Рус православие чиркәвенең Никон реформалары тарафдарларына һәм аның дошманнарына бүленүе. Протопоп — иң өлкән православие руханиеның (протои- ерейның) гамәлдәге көндәлек исеме. § 16. «Фетнәле гасыр» Халык кузгалышларының сәбәпләре. Замандашлары XVII йөзне «фетнәле гасыр» дип атыйлар. Бу массакүләм халык чуалышлары чоры була. Аларның төп сәбәпләре түбәндәгеләр: • крестьяннарны крепостнойлыкка төшерүнең көчәюе һәм аларның йөкләмәләре арту; • салым изүенең көчәюе, өзлексез сугышлар алып бару; • дәүләт аппаратында приказлар волокитасы көчәю; • казакларның ирекләрен чикләргә омтылу; • чиркәүдәге раскол, дәүләтнең староверларны эзәрлекләве. Болар халык кузгалышларында крестьяннарның гына тү¬ гел, казакларның, шәһәр ярлыларының, укчыларның, түбән катлау руханиларның да катнашуына сәбәп була. Коралга гына түгел, сугыш алып бару тәҗрибәсенә дә ия булган казакларның һәм укчыларның хакимияткә каршы көрәштә катнашуы халык кузгалышларына рәхимсез төс бирә һәм зур югалтуларга китерә. Зур халык восстаниеләре XVII гасыр уртасында башлана. Тоз фетнәсе. 1648 елның 1 июнендә патша Алексей Михай¬ лович, Троице-Сергий монастыренда гыйбадәт кылып, Кремль¬ гә кайтырга чыга. Халык төркеме аңа Мәскәү шәһәре башлыгы, Земство приказы җитәкчесе Л. С. Плещеев өстеннән шикаять 116
2 бүлек Тоз фетнәсе. 1648 ел (рәссам Э. Лиссер) язуы тапшырырга тели. Шәһәр башлыгын дәүләт милкен үзләштерүдә, приказлар волокитасы килеп чыгуда, шәһәр байларын һәм «ак бистә» халкын узындыруда, икмәккә һәм тозга бәяләрне күтәрүдә гаеплиләр. Халык кузгалышы шулкадәр көчле була, хәтта патша Плещеевны гына түгел, ә Тупчылар приказы башлыгы Траха- ниотовны да «башы белән» халык хөкеменә (үч алырга) тап¬ шырырга мәҗбүр була. Алексей Михайловичның тәрбиячесе булган һәм чынлыкта хөкүмәт башлыгы вазифаларын баш¬ карган бояр Б. И. Морозов та отставкага җибәрелә һәм Мәскәү¬ дән сөрелә. Мәскәүдән соң Курск, Соль-Вычегодск, Бөек Устюг кебек шәһәрләрдә дә восстаниеләр кабына. Восстаниедән файдаланып, дворяннар, посад кешеләренең өстен катлавы патшадан законнарны һәм суд системасын тәртипкә салуны, яңа Законнар җыентыгы төзүне таләп итәләр. Бакыр фетнәсе. Туктаусыз сугышлар дәүләт казнасын бик нык бөлдерә. Аны тулыландыру өчен, элеккеге кебек көмеш акча түгел, ә бакыр акча сугарга карар кылалар. Яңа акча¬ ларның кыйммәте, искеләре белән чагыштырганда, 12—15 тап¬ кыр түбән була. Нәтиҗәдә сәүдә итүчеләр үз товарларын яңа акчага сатудан баш тарталар. Болар барысы да халыкта һәм армиянең бер өлешендә (аларга да кыйммәте төшкән акча белән түлиләр) кискен ризасызлык тудыра. 1662 елның июлендә, сарай даирәсенә якын торган кайбер бояр һәм чиновникларның утарларын җимереп, талап, халык 117
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Бакыр фетнәсе. 1662 ел (рәссам Э. Лиссер) өере патшаның Коломенское авылындагы сараена ябырыла. Гаскәрләрнең килеп җитүен көткән арада, патша баш күтә¬ рүчеләр белән сөйләшүләр башларга мәҗбүр була һәм бакыр акчаларны гамәлдән чыгарырга вәгъдә бирә. Патшага ышанган шәһәр халкы яңадан Мәскәүгә кайту юлына чыга. Әмма юлда аңа кабат меңләгән кешене үз эченә алган яңа агым очрый, һәм алар барысы бергә тагын Коломенскоега юнәләләр. Ул арада Коломенскоега патша гаскәрләре килеп җитә. Коралсыз халык качарга тотына. Восстаниедә катнашучылар¬ дан үч алу башлана. Фетнә башлыкларын шәһәр үзәгендә асып үтерәләр. Земство судының хөкем карары буенча, Бакыр фетнәсендә катнашкан күп кенә кеше¬ Степан Разин ләрнең кул-аякларын, телләрен кисә¬ ләр. Башкаларны камчы белән суктыра¬ лар, сөргенгә җибәрәләр. Бакыр акчалар әйләнештән алына. Степан Разин җитәкчелегендәге вос¬ стание. Дон атаманы Степан Тимофее¬ вич Разин җитәкчелегендәге казаклар һәм крестьяннар восстаниесе XVII га¬ сырдагы иң зур халык кузгалышы бу¬ лып санала. 118
2 бүлек 1649 елда Законнар җыентыгын кертү, качкын крестьян¬ нарны эзләү һәм үч алу, авыл, шәһәр халкының, сугышчы¬ ларның бөлгенлеккә төшүе нәтиҗәсендә, халык илнең чик өлкәләренә, бигрәк тә Дон буйларына күченә. 60 нчы еллар уртасына анда үзәк районнардан килеп утырган качаклар саны бик нык арта. Җирле казакларның да күбесе ярлылык¬ та яши. Фәкыйрьлек 1666 елда җиде йөз Дон казагын атаман Василий Ус җитәкчелегендә Мәскәү тарафына сәфәр чыгар¬ га мәҗбүр итә. Алар хөкүмәттән үзләрен патша хезмәтенә алуны сорарга телиләр. Патша ал арның үтенечен кире кага, һәм казакларның тыныч походы кораллы чуалышка әверелә. Коралланган рус крестьяннары (XVII гасыр чит ил сәяхәтчесе ясаган рәсем) Казаклардан тыш, анда меңнәрчә крестьяннар катнаша. Тиз¬ дән баш күтәрүчеләр Донга чигенәләр һәм атаман С. Т. Разин (1630—1671) отрядларына кушылалар. Разинның хәрби эштә тәҗрибәсе зур була. Казаклар аңа хөрмәт белән карыйлар. Разин отрядлары чыгышларының беренче этабын (1667— 1669) тарихчылар «чикмән («табыш») эзләү походы» дип атыйлар. Разин отряды, Иделгә чыгып, рус һәм фарсы сәү¬ дәгәрләренең судноларын талый. Баш күтәрүчеләр Җаек шәһәрчеген алалар, аннан соң Иранга поход ясыйлар. Анда алар Каспий яр буйларын талыйлар, Иран шаһы флотын тар-мар итеп, җиңүгә ирешәләр. 1669 елның җәендә Разин зур табыш белән Донга кайта һәм үз отряды белән Кагальницк шәһәрчегенә урнаша. Баш күтәрүчеләрнең талантлы атаманы янына меңләгән казаклар, качаклар һәм холоплар агыла. 119
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Үзенең көчен тоеп, Разин Мәскәүгә походка җыенуы хакында белдерә һәм «Россиядәге барлык кенәз һәм боярларны һәм шляхтичларны (дворяннарны.— Авт.) кырырга», «кара халык¬ ка» ирек бирергә вәгъдә итә. 1670 елның язында С. Т. Разин җитәкчелегендә кузгалыш¬ ларның икенче этабы башлана. Баш күтәрүчеләр Царицынны алалар, яхшы ныгытылган Әстерханга килеп җитәләр. Шәһәр сугышсыз бирелә. Баш күтәрүчеләр, воеводалар һәм дворян- С О е Тверь Владимир род Смоле Самара 0Курск Саратов запор д Гурьев ТАТАРЫ Пенза О л 1667—1669 елларда s Степан Разин походы 01670—1671 елларда восста¬ ние чолгап алган территория 1670 елда Степан Разин похо- ды һәм аның Донга чигенүе Восстаниедә катнашкан Идел буе халыклары Баш күтәрүчеләр яулап алган шәһәрләр Баш күтәрүчеләрнең Семберне камавы ++ Степан Разин әсир төшкән урын Патша гаскәрләренең баш күтә- Дг^ләтләрнең чикләре XVII гасыр рүчеләргә каршы хәрәкәтләре ахырындагыча бирелгән Кагальницкии городок О МАРИЙЦЫ озьмодемьян Качалинскии городе Царицын с к и АКИ Бокино о Воронеж Белгород о ► о Острогожск Д замас Курмыш МОСКВА Муро Алатырь Симбирск кКИ 0^ С. Т. Разин җитәкчелегендәге восстание 120
2 бүлек нардан канлы үч алгач, атаманнар Васи¬ лий Ус һәм Федор Шелудяк җитәкче¬ легендә үз хөкүмәтләрен төзиләр. Восстаниенең төп көчен Идел буенда яшәүче крепостной крестьяннар тәш¬ кил итә. Разинның уңышларын ишетеп, Саратов, Самара, Пенза кебек Идел буе шәһәрләре халкы аның ягына чыга. Восстаниедә катнашучылар арасында рус булмаган халык вәкилләре дә (чу¬ вашлар, марилар, татарлар, мордвалар) күп була. Бу чыгышларда катнашкан һәр кешене Разин казак (ягъни ирекле кеше) дип игълан итә. Андыйларның гомуми саны ике йөз меңгә җитә. 1670 елның сентябрендә баш күтә¬ рүчеләр армиясе Семберне камый, әмма шәһәрне ала алмый һәм Донга чигенә. XVIII гасыр башын¬ дагы салкын корал. Сугыш балтасы һәм кистән Разинга каршы җәза экспедициясенең башында воевода кенәз Ю. Барятинский тора. 1671 елның апрелендә бай казаклар фетнәче атаманны тотып алалар һәм хакимияткә тапшыралар. Коточкыч газаплаулардан һәм судтан соң баш күтәрүчеләрнең җитәкчесен Мәскәүдә Кызыл мәйданда аяк-кулларын чабып үтерәләр. Степан Разин (рәссам С. Кириллов) 121
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Әмма восстание дәвам итә. Бары тик 1671 елның ноябрендә генә патша гаскәрләре Әстерханны алалар һәм восстаниене тулысынча бастыралар. Разинчылардан коточкыч үч алу башлана. Арзамаста гына да унбер мең кеше җәзалап үтерелә. Барлыгы йөз меңләп баш күтәрүче җәзага тартыла һәм үте¬ релә. Мондый рәхимсезлекне Россиянең әле күргәне булмый. Восстание җиңелүгә дә карамастан, халык Степан Разинны, ирек өчен көрәшне хәтерендә саклый. Иске йола тарафдарлары. Чиркәүдәге раскол Россиядә беренче мәртәбә дини чуалышлар башлануга сәбәп була. Иске йола тарафдарлары (расколчылар) хәрәкәте җәмгыятьнең төрле катлау вәкилләрен берләштерә. Аларның һәрберсе дини традицияләргә бирелгәнлекне үзләренчә аңлый. Каршылык күрсәтү формалары да төрле була: кешеләр үз-үзләрен янды¬ ралар һәм ач торып үләләр, Никон реформасын кабул итүдән баш тарталар, йөкләмәләрне үтәүдән качарга тырышалар һәм хакимияткә буйсынмыйлар, хәтта патша воеводаларына корал¬ лы каршылык күрсәтәләр. 20 ел эчендә (1675—1695) генә дә 20 мең чамасы иске йола тарафдарлары үз-үзен яндырып үтерә. «Иске дин өчен» көрәшүчеләрнең иң зур кораллы чуалыш- ларыннан түбәндәгеләрне атарга була: 1668—1676 еллардагы Соловки восстаниесе, Мәскәүдә 1682 елгы восстание вакы¬ тындагы расколчылар хәрәкәте, XVII гасырның 70—80 нче елларында Дондагы кузгалышлар. Соловки монастыре монахлары восстаниесе аеруча рәхимсез рәвештә бастырыла. Воеводаларның анда катнашучылардан рәхимсез үч алуы тарихка Алексей Михайлович патшалык иткән чорның соңгы вакыйгасы булып теркәлә. Әмма раскол¬ чыларның чыгышлары XVII гасыр азагына кадәр дәвам итә. I ► Нәтиҗә ясыйк XVII гасыр тарихка «фетнәле гасыр» булып кереп кала. Хөкүмәтнең крепостнойлык сәясәте һәм салымнарның артуы халык массаларын көрәшкә күтәрелергә мәҗбүр итә. Идел буенда Степан Разин җитәкчелегендәге хәрәкәт арада иң куәтлесе санала. Разинчыларның ирек өчен көрәшкә чакы¬ рулары күп урыннарда теләктәшлек таба. Барлык халык чуалышлары хакимият тарафыннан бастырылса да, патша хөкүмәте халык фикеренә колак салмый булдыра алмый, салымнарны киметә. ►? Сораулар 1. XVII гасырда Россиядәге халык чуалышларының сәбәпләрен аңла¬ тып бирегез. Ни өчен бу йөзьеллык тарихка «фетнәле гасыр» булып 122
2 бүлек кереп кала? 2. Халык хәрәкәтләрендә кемнәр катнаша? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен шәһәр кешеләре дә көрәшкә шулкадәр актив кушыла башлый? 3. Мәскәүдәге Тоз һәм Бакыр фетнәләре хакында сөйләргә әзерләнегез. Ни өчен алар шулай атала? 4. Шәһәр восста¬ ниеләре ничек тәмамлана һәм нинди әһәмияткә ия була? 5. Степан Разин җитәкчелегендәге казаклар һәм крестьяннар көрәшенең төп этаплары турында сөйләгез. Ни өчен бу хәрәкәтне кайбер тарихчылар «крестьяннар сугышы» дип атыйлар? Бу атама бөтен хәрәкәтнең чын картинасын чагылдырамы яисә аның аерым этапларына гына туры киләме? Үз җавабыгызны дәлилләгез. 6. Расколчылар хәрәкәте, аларның хакимияткә каршы протест белдерү формалары турында үз фикерегезне әйтегез. Алар нәтиҗәле буламы? И Биремнәр 1. Стенька Разинның «Кызыктыру грамотасы»ннан өзекне укыгыз: «Степан Тимофеевичтан Разиннан грамота. Степан Тимофеевич сезгә һәммә кара халыкка яза. Кем дә кем падишаһка вә бөек гаскәргә, вә Степан Тимофеевичка хезмәт кылырга теләсә, мин казаклар җибәрәм, сез алар белән бергә хыянәтчеләр илә мирнең канечкечләрен кырып бетерер идегез. Степан Тимофеевичтан... төрле авылларның кара халкына — русларга, татарларга, чувашларга, мордваларга...» Документ ни өчен шулай атала? Ул кемнәргә атап язылган? 2. Үз тарафдарларына мөрәҗәгать итеп, Разин: «Вакыт җитте, туганнар. Сезне төрекләр яисә мәҗүсиләрдән дә ныграк золымга дучар иткән кара йөзләрдән үч алыгыз. Мин сезгә ирек вә азатлык алып килдем, сез минем туганнарым һәм балаларымдай булырсыз, мин ничек рәхәт күрсәм, сезгә дә шулай булыр. Бары тик тәвәккәл булыгыз да миңа тугрылык итегез»,— ди. Бу вакытта инде атаманның патша, митрополит һәм Иран кәрваннарын талау максаты белән оештырылган «чикмән эзләү походлары»ның уңышлы тәмамлануы хакында билгеле була. Ни өчен халык Разинга ярдәм итә? 3. Разин турындагы күп санлы халык җырларының бер¬ сендә: Чык син, чык, кояш, чык син, кызарып, Биек таулардан чык, биек булып. Синең җылыңа без тансыкладык, Җылыт син, әйдә, без качкыннарны... Без угры түгел, башкисәр түгел, Без — курку белмәс батыр егетләр, Стенька Разинның хезмәтчеләре...— дип җырлана. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Степан Разин халыкның ярат¬ кан героена әверелә? 123
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ ► f Даталарны истә калдырыгыз 1648 ел— Тоз фетнәсе. 1662 ел — Бакыр фетнәсе. 1667— 1671 еллар — Степан Разин җитәкчелегендәге кресть¬ яннар восстаниесе. 1668— 1676 еллар — иске йола тарафдарларының Соловки восстаниесе. ► Яңа сүзләрне истә калдырыгыз «Чикмән эзләү походы»—казакларның юлбасарлык кә¬ себе. § 17—18. XVII гасырда рус халкының мәдәнияте һәм тормыш-көнкүреше Мәгариф. XVII гасырда хуҗалык үсешенә, самодержавие¬ нең ныгый баруына бәйле рәвештә аң-белем һәм мәгърифәт таратуга ихтыяҗ арта. Гасыр ахырына Мәскәү бистәләрендә яшәүче ир-атларның 24 проценты укый-яза белә. Бу шактый югары күрсәткеч булып санала. Дворяннар арасында грамо¬ талылык аеруча тиз үсә. Дәүләт крестьяннары һәм хәтта крепостнойлар арасында да үз «укытучылары» була. Алар авылдашларын укырга һәм язарга өйрәтәләр. Бары тик хатын- кызлар гына (нинди катлаудан булуларына карамастан), ка¬ гыйдә буларак, укый-яза белмиләр. XVII гасырда белем бирүнең өйдә укыту формасы киң тарала. Бистә балаларын, нигездә, укырга, язарга һәм санарга өйрәтәләр. Грамотага ия гаилә әгъзалары, я руханилар арасын¬ дагы «осталар» укытучы була. Дворян һәм бояр гаиләләрендә, акрынлап, балаларны укыту эшенә чит илләрдән (нигездә, Речь Посполитаядан) укытучылар чакыру гадәткә керә. Беренче мәртәбә чит телләргә (башлыча латин һәм поляк телләренә) өйрәтү шактый киң тарала. Басма китаплар чыгару арта. XVII гасырның икенче ярты¬ сында бер Китап басу сарае гына да өч йөз меңнән артык әлифба һәм чиркәү өчен йөз илле мең чамасы уку китаплары чыгара. Ул заман өчен бу гаять зур күрсәткечләрдән санала. Әлеге китапларның күбесенең бәясе халыкның төрле катлаулары сатып алырлык була (мәсәлән, әлифба 1 тиен тора). Бу чор дәреслекләре арасында В. Ф. Бурцов-Протопоповның «Әлиф- ба»сы («Букварь») аеруча киң тарала. Аң-белемгә тартылу мәктәпләр ачу ихтыяҗы тудыра. Ка¬ гыйдә буларак, алар чиркәү һәм монастырьлар каршында 124
2 бүлек ачыла. Украин һәм белорус мәктәпләре үрнәк булып тора, Рос¬ сиягә Речь Посполитаядан укымышлы монахлар чакырыла. Мәскәүгә, патша Алексей Михайловичның балаларын тәрбия¬ ләү өчен, Симеон Полоцкий чакырып китерелә. Ул, гади укы¬ мышлы кеше генә булмыйча, бер үк вакытта язучы да, галим дә, тәрҗемәче дә була һәм Россия мәгарифен үстерүгә үзеннән зур өлешен кертә. 1665 елда, аның тәкъдиме буенча, Мәскәү- нең Заиконоспасск монастыре каршында приказ подьячийлары әзерли торган дәүләт мәктәбе ачыла. 1687 елда грек милләтеннән булган бертуган Лихудлар Россиядә беренче югары уку йортына — Эллин-грек академия¬ сенә (соңрак — Славян-грек-латин академиясенә) нигез сала¬ лар. Анда ирекле сословиеләргә керүче кешеләрнең балалары гына кабул ителә. Бу академия яшьләрне чиркәү һәм дәүләт хезмәтенә әзерли, укытучылар чыгара. Мәскәүдә хосусый мәк¬ тәпләр дә ачыла. Шуларның Андреевский монастыре каршын- дагысына үз акчасына окольничий, берничә приказның баш¬ лыгы Федор Михайлович Ртищев нигез сала. Фәнни белемнәр. Россиядә фәнни белемнәр әле үсә генә башлый. Көнбатыш Европа авторларының рус теленә тәрҗемә ителгән китаплары гыйльми чыганаклар ролен үти. Нигездә, болар медицинага, язу каралары җитештерүгә, тоз чыгаруга кагылышлы практик кулланмалар була. Чит илләрдән Россиягә күп кенә техника яңалыклары да килә. Соңрак аларны фәнни максатларда файдаланалар. Әйтик, гасыр башында ук Россиядә беренче ерактан күзәтү торбасы эшләнә (аның уйлап табылуына инде 5 ел узган була). Яңа территорияләрне үзләштерү барышында географлар дәүләт чикләрен ачыклыйлар. Россиянең беренче җыелма карталары (җирләрнең бүленешен язып кую), аларга аңлат¬ малар эшләнә. Дәүләт эчендәге аерым районнарның картасын, сәяхәтчеләр өчен географик белешмәлекләр төзү гадәти эшкә әверелә. XVII йөздән башлап рус илчеләренең отчетларында чит илләр турында киң мәгълүмат туплана, һәм алар гомуми- ләштерелә. Гасырның икенче яртысында Пекинда рус илче¬ леген җитәкләгән Николай Гаврилович Спафарий үзенең «Мәкаләләр исемлегендә...» Кытайның беренче тасвирламасын бәян итә. 1674 елда Киевта беренче тапкыр иң борынгы чорлардан башлап XVII гасырның 70 нче елларына кадәр Россия дәүләте тарихы — «Синопсис» (грек. — «Күзәтү») басылып чыга һәм XVII —XVIII гасырларда иң популяр китапларның берсенә әверелә. Аның авторы Киев монахы Иннокентий Гизель бул¬ ган дип фараз ителә. 125
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Фәнни белемнәр практикада кулланыла. 1615 елда рус осталары винт сыры булган беренче тупны коялар. Бер ел эчендә чиркәү өчен 12,5 мең потлы (200 тоннадан артык) чаң коела. Рус осталары ныгытмалар һәм чиркәүләр төзү техникасын да камилләштерәләр. Су двигательләре киң файдаланыла. Астрономия өлкәсендәге белемнәрне алар «күчеп йөрүче» чиркәү бәйрәмнәренең (мәсәлән, Пасханың) даталарын төгәл¬ рәк билгеләү өчен кулланалар. Яңа җирләр ачучылар. XVII гасыр Россиядә бөек географик ачышлар чоры була. Алар дөнья фәне үсешенә зур өлеш кер¬ тәләр. Йөзьеллыкның урталары һәм икенче яртысы яңа җир¬ ләргә берөзлексез экспедицияләр оештырылган дәвер булып тарихка кереп кала. Яңа җирләр ачучылар көнчыгышка — Себер һәм Ерак Көнчыгыш җирләренә юл алалар (140 нчы биттәге картаны кара). Казак Семен Иванович Дежнев 30 нчы еллар ахырында ук Көнчыгыш Себерне һәм Россия чигендәге Төньяк Азияне үзләштерә башлый. 1647 елның июлендә ул Анадырь елгасына диңгез юлы белән чыгарга тырышып карый, әмма, зур бозларга юлыгып, кире борыла. 1648 елда Дежнев Колыма тамагыннан Тын океанга кадәр йөзә, Чукотканы урап уза, Азия белән Америка арасындагы бугазны (ул аның исеме белән атала) ача. Василий Данилович Поярков җитәкчелегендәге экспедиция 1643—1646 елларда беренче мәртәбә Амур бассейнына үтеп керә һәм елга тамагына ук барып җитә. Анда катнашучылар Амур буеның табигате һәм халкы турында кыйммәтле мәгъ¬ лүматлар туплыйлар. Енисей казагы (соңрак — якут казаклары атаманы) Михаил Васильевич Стадухин 1640 нчы елларда Оймякон һәм Ана¬ дырь елгаларына поход оештыра. Россиянең төньяк-көнчы- гышына оештырылган сәяхәтендә ул тау тезмәләре (Становой сырты) аша үткән гаять авыр юллар белән Анадырь бастругына килеп җитә һәм Охот диңгезенә чыга. 1649—1653 елларда күренекле җир гизүче Ерофей Павло¬ вич Хабаров Амур буйларына берничә экспедиция оештыра. Әлеге походларның нәтиҗәләре буенча, ул «Амур елгасының сызымы»н төзи. Бөек җир гизүчеләрнең фидакарьлеге нәтиҗәсендә Россия Азиянең көнчыгышында ныгып урнашып кына калмый, ә планетаның бу өлеше турында дөньяга беренче фәнни белем¬ нәрне дә бирә. Әдәбият. Рус әдәбиятында да яңалыклар күзәтелә. Ул рухани, чиркәү әдәбияты гына булудан туктый. Төрледән-төрле дөньяви әсәрләр көннән-көн күбрәк басыла. XVII гасырда 126
2 бүлек беренче мәртәбә халык иҗаты әсәрләрен — былиналарны, мәкальләрне, җырларны, юрамыш текстларын язып ала баш¬ лыйлар. Яңа әдәби жанрлар барлыкка килә: мәсәлән, сатирик икиятлэр («Шемякин суды турында», «Ерш Ершович турын¬ да»). Аларда дәүләт, җәмгыять һәм хәтта чиркәү тәртипләре, эшкә махсус тоткарлык ясаучылар, сатлык җаннар һәм суд волокитасы тәнкыйтьләнә. «Фома һәм Ерема турында хикәят» эш рәте белмәгән дворян балаларыннан көлә. XVII гасырда күп санлы мәзәкләр, мәкальләр һәм әйтемнәр иҗат ителә. Әдәби әсәрләрдә чын тарихи геройларны уйдырма образлар алыштыра. Биографик повесть (мәсәлән, «Улиания Осорьина турында хикәят», аның үзәгендә бер ягы белән дә аерылып тормаган дворян хатыны образы) туа. Протопоп Аввакумның «Житие »сы — автобиографик по¬ весть жанрындагы беренче әсәр. Ул расколның башында тор¬ ган кешенең авыр тормышын һәм газаплы кичерешләрен сурәтләве белән генә түгел, ә җәмгыятьтәге гаделсезлекләрне фаш итүе белән дә кыйммәтле. Аввакум ачык, аңлаешлы, образлы әдәби стиль остасы булып таныла. Симеон Полоцкий хәзерге заман шигырь төзелешенә нигез сала. Укымышлы кешеләр арасында рус теленә тәрҗемә ителгән чит ил әдәбияты (рыцарьлар турында романнар, мавыктыргыч новеллалар, маҗаралы повестьлар, юмористик хикәяләр) зур популярлык казана. Архитектура. XVII гасырда рус архитектурасында кат¬ гый чиркәү кануннарыннан, акрынлап, читкә китү күзәтелә. Аерым алганда, бу — төзүчеләрнең тышкы бизәлештә нәфис¬ леккә һәм матурлыкка омтылуында чагыла. Замандашлары алар иҗатын «гаҗәеп бизәкләр» дип бәяли. 1635—1636 елларда архитекторлар Б. Огурцов, А. Констан¬ тинов, Т. Шарутин, Л. Ушаков тарафыннан Михаил Федоро¬ вичка атап төзелгән Мәскәү Кремлен¬ дәге Терем сарае бу чорның иң соклан¬ дыргыч архитектура һәйкәлләренең берсе булып санала. Сарай төсле чына¬ як, ак ташны уеп эшләнгән тәрәзә яңак¬ лары, алтын йөгертелгән түбәләр төрле төстәге буяулар белән бизәлә һәм чын- чынлап әкияти гүзәллекне хәтерләтә. Алексей Михайловичның Мәскәү янында Коломенское авылында төзел¬ Терем сарае гән җәйге агач сараеның тасвирламасы 127
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ безнең көннәргә хәтле килеп җиткән. Бинаның төгәл моделе дә сакланган. Сарай үзенең зурлыгы белән генә түгел (тәрәзә¬ ләрнең саны гына да өч меңгә җитә), җиһазларының гүзәллеге, тәрәзәләрнең, йөзлекләрнең, ишекләрнең, түбәләрнең рус ха¬ лык орнаментына бай, үтә купшы булуы белән дә аерылып тора. Чиркәү архитектурасы осталары да гаҗәеп һәйкәлләр иҗат итәләр. Угличтагы Алексей монастыреның Успение чиркә¬ вен «могҗиза» дип атап йөрткәннәр. 1647—1650 елларда, сәү¬ дәгәр Скрипиннар заказы буенча, Ярославльдә иң гүзәл храм¬ нарның берсе — Илья Пророк чиркәве төзелә. Яңа Иерусалимдагы (Воскресение) ирләр монастыре төзе¬ леше кырык елга якын (1656—1694) дәвам итә. Ул патриарх Никонның шәһәр читендәге резиденцияләренең берсе булырга тиеш була. XVII гасырның 70—80 нче елларында Ростов Кремленең гүзәл ансамбле үсеп чыга. Вакытлар узу белән анда Русьта иң матур яңгыраучы чаңнар куела. Күп кенә монастырьлар да үзләренең тышкы күренешләрен үзгәртәләр: Новодевичий, Донской, Данилов, Троице-Сергий монастырьларының стеналарына һәм манараларына бай декоратив бизәкләр төшерелә. Мәскәү Кремле дә реконструкцияләнә: 1624—1625 елларда элеккеге тәбәнәк Спас манарасына Б. Огурцов тагын бер ярус өсти, ә X. Галовей аңа ак ташка уелган бизәкләр төшерә һәм сәгать куя. Гасыр ахырына таба Спас манарасыннан соң Мәскәү Кремленең башка манаралары да чатырлар белән бизәлә. Сәүдәгәрләр һәм дворяннар өчен таштан купшы, бай бизәк¬ ле итеп торак йортлар — палаталар төзү киң тарала. XVII гасыр уртасында рус архитектурасында яңа стиль барлыкка килә. Ул Мәскәү (яисә Нарышкин) бароккосы дип атала. Күпяруслылык, югарыга омтылу, биналарга ак ташны уеп декоратив рәсемнәр төшерү, төсле чынаяклар тезү, фасад¬ ларны буяп бизәү барокконың үзенчәлекле билгеләре булып тора. Новодевичий монастыреның чиркәү манарасы һәм Филидагы Покров чиркәве Мәскәү бароккосының иң гүзәл үрнәкләреннән санала. «Гаҗәеп бизәкләр» һәм Мәскәү бароккосы стильләре куль¬ тураның «дөньявилашу»ын, кешенең көндәлек тормышына тирәнрәк үтеп керергә, аны тагын да матуррак итәргә омты¬ луын чагылдыра. Рәсем сәнгате. Рәсем сәнгатенең төп төре икона язу була. Әмма иконалар реаль чынбарлыкны, иҗтимагый идеалларны күбрәк чагылдыра башлыйлар. Симон Ушаков (1626—1686) атаклы икона язу остасы булып таныла. Аның иҗатында төп 128
2 бүлек урынны кешенең (кагыйдә буларак, Христосның) йөзен сурәтләү алып тора. Аның иң күренекле әсәре — ♦ ('пас Нерукотворный» иконасы (автор аны берничә тапкыр кабатлап яза). XVII гасыр рус рәсем сәнгатендә портрет жанры да үсеш ала. Әгәр гасырның беренче яртысында порт¬ ретлар (парсуналар) иске икона язу манерасында — йомырка кушып ясалган буяулар белән тактага төше¬ релсәләр, икенче яртысында инде майлы буяулар белән киндергә язы¬ лалар. Театр. 1672 елда патша Алексей Михайлович сарае каршында Рос¬ сиядә беренче театр ачылу илнең мәдәни тормышында зур яңалык була. Моңа хәтле театр тамашаларын «кара халык»ка шамакайлар ярмин¬ кә көннәрендә генә күрсәтә торган булган. Ярминкә балаганнарындагы курчак тамашаларының һәрвакыт шат, җиңелмәс герое Петрушка көч¬ сезләрнең һәм изелгәннәрнең як¬ лаучысы булып саналган, халыкка аңлаешлы образлы телдә ул хаки¬ мияттән һәм чиркәү тәртипләреннән көлгән. Патша исә лютеран чиркәве пас¬ торы Готфрид Грегорига «өстенлекле кешеләр өчен» Көнбатыш үрнәген¬ дәге сарай театры оештыру эшен йөкли. Пастор алтмыш чит ил кеше¬ сеннән (нигездә, немецлардан) труп¬ па җыя һәм дини, тарихи темаларга пьесалар куеп карый. Кай¬ бер спектакльләр немец телендә уйнала. Тамашаларда, гадәт¬ тә, патша һәм аның иң якын даирәсе утыра. Әмма 1676 елда, Алексей Михайлович үлгәннән соң ук, бу театр ябыла. Рус патшаларының тормыш-көнкүреше. XVII гасырда Рос¬ сиядә самодержавиенең тәмам урнашып бетүе патша сараен¬ дагы гореф-гадәт, йолаларны һәм көндәлек тормышны үзгәртә. Шуны да әйтергә кирәк: анда кеше гадәттән тыш күп кай¬ ный башлый. Патшаның ял бүлмәләрендә, ат абзарларында, Симон Ушаков. Троица. 1671 ел Алла анасы Толгская. XVII гасыр 129
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ XVII гасырның төсле чынаяк плитәләре XVII гасырда Мәскәү кызы (рәссам А. Рябушкин) ярдәмче корылмаларда көне-төне йөз¬ ләрчә кешеләр бутала. Алар арасында сарайда хезмәт күрсәтүчеләр дә, пат¬ шаның рәхим-шәфкатенә өмет итүче¬ ләр дә була. Патшаның үзен генә дә ике мең дворян һәм укчы саклый. Аның йокысына күз-колак булган бер¬ ничә дистә иң якын кешеләре (спаль- никлар), йокыдан торгач, аны киен¬ дерәләр, өстәлчеләр аның ашау-эчүен оештыралар, казначылар һәм ачкыч ясаучылар патшаның шәхси әйбер¬ ләренең сакланышы өчен җавап бирә¬ ләр. Ат караучылар, эт тотучылар һәм лачынчылар ау өчен атларны, эт һәм лачыннарны әзерлиләр. Каретачылар патшаның имин юл йөрүен кайгыр¬ талар. Беренче Романовлар яшәгән сарай¬ лар XVI гасырдагы патша хоромна- рыннан гаҗәеп зиннәтле булулары белән аерылалар. Кремльдәге патша резиденциясеннән тыш, Измайлово һәм Коломенскоедагы җәйге сарайлар да даими яшәү урынына әйләнә. Кремльдәге биш яруслы Терем сарае иң зур патша сарае булып санала. Таш корылмалар эчке яктан гаҗәеп үрнәк¬ ләр белән бизәлә; җылы булсын өчен, идәннәргә киез һәм келәмнәр җәелә. XVII гасырда, сарай биналарын бизәү өчен, атлас һәм күн файдаланыла. Әгәр гасырның беренче яртысында төсле чынаяк плитэлэр белән тыш¬ ланган мичләр сарай бүлмәләренең төп бизәге булып хезмәт итсә, икенче яртысында, Россиягә Көнбатышның йогынтысы көчәю сәбәпле, стеналарга голланд һәм немец рәссамнарының картиналары эленә, Венеция көзгелә¬ ре, идән сәгатьләре пәйда була. Элек¬ кечә үк патша сарайлары өч өлеш¬ тән — патша һәм аның гаиләсе яши торган бүлмәләрдән, тантана заллары һәм хуҗалык биналарыннан тора. 130
2 бүлек Патша мәҗлесләрендә өстәл артына берьюлы дистәләрчә, йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр утыра алган. Өстәл чит илләрдән килгән кунакларны үзенең муллыгы һәм төрлелеге белән таң калдыра торган булган. Патша Алексей Михайловичның «гадәти» төшке ашларының берсендә өстәл артында утыру¬ чыларга биш йөз төрле ашамлык чыгарылуы мәгълүм. Этләр һәм лачыннар белән ауга чыгу патша һәм аның даирәсе өчен төп күңел ачу чарасы булып санала. Михаил Федорович һәм Алексей Михайлович аюлар, пошилар, төлке¬ ләр һәм бүреләр ауларга яраталар. Ь.әм, әйтергә кирәк, яхшы аучылар булалар. Патшаның ауга чыгуын зур тантана итеп оештырганнар, анда өч мең чамасы кеше катнашкан. Белгә¬ небезчә, патша Алексей Михайловичның беренче сарай теат¬ ры да патшаларның яңа күңел ачу чарасына әверелә. «Беренче сословие»нең көндәлек тормышы. Байларның көндәлек тормышында да күп санлы яңалыклар барлыкка килә. Боярларның һәм бай дворяннарның хуҗалыклары тормыш итү рәвешләре белән миниатюрадагы патша сарай¬ ларын хәтерләтә. Алар үзара түбәсе ябылган аралыклар белән тоташкан бөтен бер агач корылмалар комплексын тәшкил итә. Бай йортларның тәрәзәләренә слюда пластиналар куела, ә бераз фәкыйрьрәкләр «паюс» (балык) куыгы тарттыралар. Ишек һәм тәрәзә йөзлекләре, балконнар һәм болдырлар агач¬ тан кисеп эшләнгән бай бизәкләр белән чуарлана. XVII гасыр¬ дагы бай йортларның төп үзенчәлеге шунда: аларны төрле төсләргә буйыйлар. Бояр һәм дворян йортларының эчендәге җиһазларга да төрлелек өстәлә. Үзәктә төсле чынаяк плитәләр, рәсемнәр, ә кайвакыт хәтта таштан ясалган бизәкләр белән тышланган мич тора. Традицион йорт җиһазлары (өстәлләр, янсәкеләр, зур сан¬ дыклар) шулай ук агачтан кисеп, бизәкләп эшләнә. Матур һәм җылы булсын дип, идәнгә келәмнәр җәяләр. Аларны рус сәүдәгәрләре Ираннан, Төркиядән, Кырымнан алып кайталар. Келәмнәрне стенага да эләләр. Патша сараендагы кебек үк, бояр һәм дворяннарның пала¬ таларына да чит ил көзгеләре һәм сәгатьләре кую модага керә. Мәгърифәтле дәүләт эшлеклеләренең (В. В. Голицынның, Б. И. Морозовның) өйләрендә стеналарга картиналар, географик карталар эленә. Беренче шәхси китапханәләр барлыкка килә. Бай йортларда, гадәттә, алтын һәм көмеш савыт-сабадан файдаланалар. Әмма XVII гасырда фарфордан һәм пыяладан эшләнгән савытлар да кулланыла башлый. Бик юка Венеция пыяласы кыйммәтле металлардай эшләнгән әйберләр белән бер дәрәҗәдә йөри, тиз уалучан булганга, аны аеруча кадерләп саклыйлар. 131
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Псков Кремленең Троица соборы. XVII гасыр XVII гасыр ахырында ук бояр йорт¬ ларында сандыклар һәм янсәкеләр бе¬ лән янәшә матур итеп, кисеп-чокып, уеп бизәкләнгән, күн яисә парча тарттырыл¬ ган кәнәфиләр дә тора. Кием-салымда элеккеге традицияләр саклана. Әмма тукымаларның ассорти¬ менты киңәя. Көнчыгыш парчасы белән тафтага Европаның уңайлы, яхшы постау тукымалары өстәлә. Ашау-эчү әллә ни үзгәрми. Әмма сәү¬ дә үскән саен, элек билгеле булмаган Көнчыгыш тәмләткечләре (борыч, дар¬ чин, канәфер, зәгъфран, базилик), ли¬ моннар, йөзем, бадәм чикләвеге, дөге, шикәр кулланыла башлый. Өстәлләргә яңа ризык — казылык куела. Аны, гадәттә, карабодай боткасы белән бирәләр. Аксөякләр традицион ябык чаналар урынына кареталарга утырып йөри башлыйлар. Патшадан күрмәкче, боярлар һәм дворяннар мәҗлесләр җыярга һәм ауга чыгарга яраталар, йодрык сугышларын тамаша кылып күңел ачалар. Посад халкының көндәлек тормышы. Посад халкының тормыш-көнкүреше, әлбәттә, гадирәк була. Әмма аларның йорт-җирендә берничә корылманы аерып күрсәтергә мөм¬ кин: өйалдысы, келәте, аскы өе булган торак йортны һәм хуҗалык корылмаларын (мунча, ат абзары, сарай). XVII га¬ сырда беренче мәртәбә шәһәрлеләрнең (аерым алганда, сәү¬ дәгәрләрнең) йортларын «ак ызба»га һәм «ак гүрничә»гә (кунак өенә) бүлә башлыйлар. Аларда, «кара ызбалар»дан аермалы буларак, мич төтене торба аша тышка чыгарыла. Посад йортларындагы җиһаз һәм башка кирәк-яраклар да аксөякләрнеке белән чагыштырганда гади була: янсәкеләр, өстәлләр һәм сандыклар йорт эчендә төп җиһаз булып санала. Ул заманда шкафлар булмый әле: кием-салым да, савыт-саба да тимер белән тышланган (янгыннардан саклану өчен) сан¬ дыкларда саклана. Көмеш кысасына асылташлар һәм елга мәрҗәне тезелгән иконалар куелган «кызыл почмак» бай посад халкы йортла¬ рының төп бизәге булып санала. XVII гасырда урта хәлле посад кешеләре йортларны һәм ярдәмче каралтыларны кирпечтән төзи башлыйлар. Гади посад халкы гаиләләре белән гадәти агач өйләрдә яши. Аларның көнкүреше крестьяннарныкыннан аерылмый диярлек. Крестьяннарның көнкүреше һәм йолалары. Гадәти кресть¬ ян хуҗалыгына түбәндәге каралты-кура керә: дранча яисә 132
2 бүлек салам түбәле «кара» өи, мал-мөлкәт саклана торган келәт, терлек абзары, сарай. Кыш көне крестьяннар вак терлекне (дуңгыз балаларын, бозауларны, сарык бәрәннәрен) һәм кош- кортны (тавыкларны, каз-үрдәкне) өйдә тоталар. Мичкә яккан¬ да төтен өйгә чыкканга күрә, аның эчке стеналары корым¬ ланып бетә. Өйне яктырту өчен, мич ярыкларына кыстырылган чыра кулланыла. Тәрәзәләргә балык куыгы яисә май сеңде¬ релгән киндер кисәкләре тарт¬ тырыла. Крестьян өе бик гади җиһаз- ландырыла: стена буйлап өс¬ тәлләр һәм сәкеләр тезелеп ки¬ тә (алар утыру өчен генә түгел, ятып йоклау өчен дә кирәк бу¬ ла). Кыш көне крестьян гаилә¬ се мич башында яисә мич ята¬ гында (мич буена кирпечтән салынган тәбәнәк чыгынты урында) йоклый. Бу — өйдәге иң җылы урын санала. Кием- салым өчен материал булып өйдә суккан киндер, сарык ти¬ ресе һәм ауда тотылган хайван¬ нарның (кагыйдә буларак, бүре һәм аюларның) тиреләре хез¬ мәт итә. Аякка чабата кияләр. Бай крестьяннар поршиннар- дан (моршиннардан) йөриләр. Ул, бер-ике күн кисәгеннән те¬ гелеп, каеш белән тубыкка бәй¬ ләп куелган. Нигездә, агач һәм балчык савыт-сабадан файдаланалар. Металлдан эшләнгән савытлар бик сирәк очрый һәм кыйммәт тора. Ризыкны мичтә балчык савытларда пешерәләр. Өстәл¬ гә кәбестә ашын һәм ботканы агач җамаякларга салып би¬ рәләр, агач кашыклар белән ашыйлар. Туклануның нигезен бөр¬ текле культуралар — арыш, бо¬ дай, солы, тары тәшкил итә. Төньяк Россиядә крестьян хатыннарының бәйрәм һәм көндәлек киемнәре. XVII гасыр Бәйрәмчә киенгән рус крестьян хатыны 133
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Ипине, гадәттә, арыш оныннан пешерәләр. Бәйрәм көннәрендә генә икмәк тә, бөккән дә бодай оныннан була. Солыдан кесәлләр, сыра һәм куас әзерлиләр. Кәбестә, кишер, чөгендер, торма, кыяр, шалканны чи килеш тә, пешереп тә, маринадлап та ашыйлар. Бәйрәмнәрдә аз гына күләмдә итле ризыклар әзерләнә. Өстәлгә иң күп менгән ризык балык була. Бай крестьяннар алма, слива, чия, груша кебек җимеш агачлары да үстерәләр. Илнең төньяк районнарында крестьяннар — мүк җиләге, нарат җиләге, караҗиләк, ә үзәк районнарда җир җиләге җыялар. Халык арасында төрле гөмбәләр (кыздырып та, пешереп тә, тозлап та), урман чикләвекләре бик популяр була. Үткән йөзьеллыклардан аермалы буларак, XVII гасырда крестьян гаиләсе, гадәттә, ун кешедән артмый. Ул, нигездә, ата- ана һәм балалардан тора. Иң өлкән яшьтәге ир-ат гаилә башлыгы булып санала. Чиркәү тәртипләре буенча яше 12 гә җитмәгән кыз балаларга һәм 15 е тулмаган ир балаларга ни¬ кахка керү тыела. Кан кардәшләргә дә үзара никахлашырга рөхсәт ителми. Кеше өч тапкыр гына никахлаша ала. Әмма, шуның белән бергә, икенче никах ук зур гөнаһ санала һәм аның өчен чиркәү җәза бирә (епитимья). XVII гасырдан башлап яшьләр мәҗбүри рәвештә чиркәүдә никахлашырга тиеш булалар. Туйлар, гадәт¬ тә, авыл хуҗалыгы эшләре туктап торган көз һәм кыш айла¬ рында үткәрелә. ■ Нәтиҗә ясыйк XVII гасырда, тормышның башка өлкәләрендәге кебек үк, Россиянең культура үсешендә дә шактый зур үзгәрешләр күзәтелә. Барыннан да элек, алар кешеләр аңында дөньяви кыйммәтләрнең өстенлек алуына, чиркәүнең, диннең акылга, күңелгә йогынтысы кимүгә, кешенең көндәлек эшләр белән кызыксынуы артуга бәйле. Мәгариф үсә, фәнни белемнәр киңәя. Җир гизүчеләрнең һәм диңгезчеләрнең экспедиция¬ ләре нәтиҗәсендә россиялеләр үз илләре хакында күбрәк беләләр. Тышкы дөнья белән дә бәйләнеш көчәя, Европа һәм Көнчыгыш илләренең Россиягә йогынтысы үсә. !►?! Сораулар 1. XVII гасырда Россиядәге мәгариф үсешенә нинди үзенчәлекләр хас була? Ни өчен, барыннан да элек, шәһәрләрдә укымышлылык дәрәҗәсенең үсеше күзәтелә? 2. XVII гасырда Россиядә нинди уку йортлары ачыла, биредә кемнәрне һәм нәрсәгә әзерлиләр? 3. Рос¬ сиядә белемнәрнең туплану һәм үсү процессы ничек бара? Фәннең 134
2 бүлек нинди тармаклары аеруча уңышлы үсеш ала һәм ни өчен? 4. «Рус сәяхәтчеләре һәм диңгезчеләре» дигән таблица төзегез. Экспедициянең исеме, эшләгән еллары Аның тарафыннан ясалган ачышлар Илнең киләчәк үсеше өчен әһәмияте 5. Әдәбият һәм тел өлкәсендә нинди үзгәрешләр бара? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен нәкъ менә XVII гасырда Борынгы рус әдәбияты чоры тәмамлана? 6. Ни сәбәпле яңа әдәби жанрлар, әдәби иж,ат осталарын кызыксындыручы яңа темалар туа? 7. Кешеләрнең аңы дөньявилашу процессы шәһәр төзелешендә, храмнар архитектура¬ сында ничек чагыла? 8. «Гаж,әеп бизәк»нең үзенчәлекләре нәрсәдә? Бу стильне Мәскәү (Нарышкин) бароккосы белән чагыштырыгыз. 9. Рәсем сәнгатендә нәрсә үзгәрә? Яңа портрет парсунадан кай ягы белән аерыла? 10. Патша йортының, өстенлекле бояр һәм дворяннар¬ ның, гади шәһәр халкының һәм крестьяннарның көндәлек тормышын чагыштырыгыз. Кайсы йортларда, үткәндәге белән чагыштырганда, яңа әйберләрне, йорт кирәк-яракларын күбрәк очратырга була? 11. XVII гасырда патша һәм аның яраннары ял вакытын ничек үткәрә? 12. XVII гасыр рус боярлары һәм дворяннары тормышына чит илләр (Европа һәм Көнчыгыш) йогынтысын нинди мисаллар аша күрсәтергә мөмкин? Биремнәр 1. Патша Алексей Михайлович сараендагы күңел ачулар турында Яков Рейтенфельсның язмаларында болай диелә: «Ул Мәскәүдә яшәүче чит ил кешеләренә үзе өчен биюдән һәм Агасфер белән Эсфирның «Тарихы »ннан торган театр тама¬ шасы күрсәтергә рөхсәт бирде... Дөрес, башта күрелмәгәнчә яңа һәм күпмедер дәрәҗәдә мәҗүси итеп карап, патшаның музыканы рөхсәт итәсе килмәде, әмма аңа биюче аяксыз бии алмаган кебек, хорны музыкасыз оештырып булмавын аңлатып биргәч, ул теләр-теләмәс кенә бу мәсьәләне артистларның үз карамагына тапшырды... Шул ук көнне, шимбәдә, патша, Масленицага атап, боз белән капланган Мәскәү елгасында гаять зур инглиз этләре (һәм башка токымдагы этләр) белән саамнар иленнән килгән ак аюлар арасында сугыш оештырды». Сез ничек уйлыйсыз, патша ни өчен музыкаль тамашаны рөхсәт итми? Югарыда сурәтләнгән күңел ачулар Алексей Михайло¬ вичның шәхесен кайсы яктан характерлый? 2. Немец сәяхәтчесе, «Мәскәү иленә сәяхәт кылу тасвир¬ ламасы» авторы Адам Олеарий рус йортларында хатын-кыз¬ ның хәле турында кызыклы мәгълүматлар китерә: «...вель¬ можа һәм сәүдәгәрләрнең никахтагы кызлары хуҗалык белән 135
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ бик аз шөгыльләнәләр, бары тик тегеп утыралар һәм алтын- көмеш җепләр белән ак тафтадан матур кулъяулыклар чигә¬ ләр... Аларның тавык яисә башка терлек суйганда, алардан ризык әзерләгәндә катнашырга хокуклары юк, чөнки бу эшләр аларны мәсхәрә итә дип уйлыйлар. Шуңа күрә андый эшләрне хезмәтчеләр башкара. Шикләнгәнгә күрә, аларны өйдән бик сирәк чыгаралар, чиркәүгә барырга да бик сирәк рөхсәт итәләр; ә менә гади халык арасында болар бик үк төгәл үтәлми». Бу тасвирламалар рус хатын-кызларының XVII гасырдагы хәлен ничек сурәтли? ► ! Даталарны истә калдырыгыз 1687 ел — Мәскәүдә Эллин-грек академиясе ачыла. 1648 ел — Чукотка тирәли С. Дежнев экспедициясе. Ц Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Сатира — XVII гасырда барлыкка килгән һәм сәяси, иҗти¬ магый тәртипләр мыскыллап язылган әдәби жанр. Биографик повесть — кешенең тормышын бәян итүче әдәби жанр. Чынаяклар — мичләрне, стеналарны каплый торган кера¬ мик плитәләр. Тафта — тыгыз итеп сугылган киҗе-мамык яисә ефәк тукыма. Өйалды — йортның бүлмәләр белән урамга чыгу урынын тоташтыручы, кеше яшәми торган өлеше. Аскы өй — торак йортның хуҗалык максатларында файда¬ ланыла торган аскы каты. § 19. Россия халыклары Рус халкы. XVII гасыр ахырына Россиядә гомуми халык саны 10 миллион чамасы кеше тәшкил итә. Илнең күпчелек халкы руслар була. XVII гасырда алар, нигездә, элеккечә үк илнең Европа өлешендә яши. Шул ук вакытта Иван Грозный заманында Россиягә кушылган Идел буендагы җирләрдә дә русларның саны шактый арта. Патша хөкүмәте русларның үзләштерелмәгән территорияләргә күчеп утыруын хуплый. Биредә дворяннарга бүләк итеп җир бирелә, күчеп килүче крестьяннарны да үзәктәге кебек кысрыкламыйлар. XVII гасырда Себер һәм Ерак Көнчыгышта җирләр ачкан сәяхәтчеләр артыннан ук бу территорияләр дә үзләштерелә, руслар илнең көнчыгыш районнарында да авыл, шәһәрләр төзи башлыйлар. Җирле халык белән алар товар алмашалар: 136
2 бүлек игенчелек һәм терлекчелек продукт¬ ларын кыйммәтле мехка, балыкка, иткә һәм диңгез хайваннары тиресенә алыш¬ тыралар, җирле халыкка үзләренең җир эшкәртү, торак йортлар төзү, хуҗалык алып бару тәҗрибәсен тапшыралар. Шуның белән бергә, яңа җирләрне колонияләштерү процессына хас бул¬ ганча, европалылар (бу очракта — рус¬ лар) җирле халыкка тискәре гадәтләр дә алып киләләр. Себер халыклары бе¬ ренче мәртәбә «утлы су»ны (аракыны) татып карыйлар. Кыйммәтле мехларны арзан бәягә сатып алучы «ак патша» кешеләренең мәкер-хәйләсе һәм ком¬ сызлыгы белән очрашалар. Украиннар. Украиннар ил халкы- Бурят хатыны ның 15 процент чамасын тәшкил итә¬ ләр. Сулъяк Украина һәм Киев Россия составына җирле үзидарәне саклау шарты белән керәләр: Мәскәү бу территорияләр белән бары тик гетман аша гына идарә итә; суд һәм финанс системалары бәйсез булып кала; Украина казакларының 60 меңлек гаскәрен дә гетман җитәкли. Бу хәл белән Мәскәү патшасы башта гына ризалаша: само¬ державие көчәя барган саен, ул Украинада ирекле казаклар идарәсенең саклануына каршы чыга. Россиягә кушылганнан соң, украин халкының үз арасында да каршылыклар арта башлый. Милек тигезсезлеге көчәя. Зур байлыклар гына түгел, хәтта хакимият вәкаләтләре дә казак¬ лар старшинасы кулына туплана: кыска гына вакыт эчендә бай казаклар Украинадагы уңдырышлы җирләрнең шактый зур өлешен үзләренә алалар; ярлы крестьяннарны буйсын¬ дыралар (полякларга каршы көрәштә алар шул крестьяннар ярдәме белән генә җиңүгә ирешәләр дә); шәһәр янындагы җир биләмәләре дә алар кул астына күчә (шәһәр халкына бу бер дә ошамый); хәтта шәһәр үзидарәсе мәсьәләләрендә дә яңа украин аксөякләре үзләренә өстенлекләр алырга тырыша. Болар барысы да авыл һәм шәһәр халкының ярлы катлау¬ ларында нәфрәт тудыра. Патша хөкүмәте (ике як та, яклау сорап, берөзлексез аңа мөрәҗәгать итә) нейтралитет сакларга тырыша. Украина руханиларын Мәскәү патриархына буйсындыру мәсьәләсе дә кискен каршылыклар китереп чыгара. Нәтиҗәдә Украинада рәхимсез көрәш башлана: анда катна¬ шучы көчләрнең бер өлеше Мәскәү гражданлыгын саклауны 137
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ гына түгел, кабат Польша хакимлегенә, хәтта төрек солтаны «канаты астына» кайтуны да яклап чыгалар. Фәкать гасыр ахырында гына бу көрәш Мәскәү яклыларның тулы җиңүе белән тәмамлана. Бу вакытта Гетманщина (гетман хакимияте астындагы Сулъяк Украинаны һәм Киевны шулай атыйлар) белән идарә итү системасы да тәмам урнашып бетә. Гетман каршында старшиналар радасы (советы) эшли. Ул төп эш урыннарына үз вәкилләрен утырта. Гетманщина территориясе ун полкка бүленә, аларның башында полковниклар һәм полк старши¬ насы тора. Эре шәһәрләрдә үзидарә саклана. Шуның белән бергә, Украинаның барлык шәһәрләренә дә хәрби гарнизоннар урнаштыралар, аларның башында Мәскәү воеводасы утыра. Ә Мәскәүдә махсус Малороссия приказы оештырыла, ул Украи¬ на белән идарә итү мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Идел һәм Урал буе халыклары. XVI гасырның икенче яртысында Идел һәм Урал буйларында яшәүче халыкларны Россиягә кушу тәмамлана. Шунда ук бу җирләрне көнчы¬ гыштан янаган күчмә халыклар һөҗүменнән саклаучы үзәкләр дә (Уфа, Сарапул, Самара һ. б.) барлыкка килә. Идел һәм Урал буйларының үзенчәлеге шунда: анда төрле милләт халыклары — татарлар, марилар (чирмешләр), чуваш¬ лар, мордвалар, удмуртлар, башкортлар яши. Үз хакимиятен саклау өчен, патша хөкүмәте алар арасындагы каршылык¬ лардан бик оста файдалана. Үзәк хакимиятнең төп таянычын, нигездә, Мәскәү патшаларына хезмәт итүгә күчкән татар ак¬ сөякләре тәшкил итә. Нәкъ менә йомышлы татарлар, рус феодаллары белән бергәләп, җирле крестьяннарның җирләрен тартып алалар һәм аларга салымнар салалар. Җирле халыкны кабалага төшерүдә патша хөкүмәте тарафыннан үткәрелгән христианлаштыру сәясәте дә зур роль уйный. «Яңа чукынганнар»га, ислам динен тотучылар белән чагыштырганда, шунда ук зур өстенлекләр бирелә. Болар барысы да Идел буенда әледән- әле халык кузгалышлары килеп чыгуга сәбәп була. Кавказ халыклары. Россия, XVI га¬ сырда Әстерханны буйсындырып Кас¬ пий диңгезенә чыкканнан соң, Борынгы Русь заманыннан ук сәүдә һәм сәяси бәйләнешләрдә булган Төньяк Кавказ халыклары белән турыдан-туры ара¬ лаша башлый. Аларның кайберләре Калмык 138
2 бүлек (нугайлар, комыклар) Россиянең Кавказга үтеп керүенә каршы көрәшәләр. Башкалары (кабардалылар, имеретиннар, кахетин¬ нар), Мәскәүнең ярдәменә таянып, үзләренең куркынычсыз¬ лыгына берөзлексез янап торган күптәнге дошманнарына каршылык күрсәтергә тырышалар. Россия Кавказ халыклары белән элемтә урнаштыруга иң әһәмиятле бурычларының берсе итеп карый. Чөнки бу аның элеккеге дошманының — Госман¬ лы империясенең — позицияләрен какшатырга җирлек була. 1639 елда Иран белән көрәштә Кахетия патша Михаил Федоровичка тугрылык анты бирергә мәҗбүр була. 1650 елда Имеретия патшасы да Мәскәү гражданлыгын кабул итә. Әлбәттә, ул чорларда Россия белән Кавказ дәүләтләре һәм халыклары арасында әле ныклы һәм тотрыклы бәйләнешләр булмый. Шулай да XVII гасырда ук инде әлеге юнәлештә беренче адым ясала. Себер халыклары. XVII гасыр азагына Себер халыкла¬ рының гомуми саны 200 мең кешедән артмый. 75 квадрат километр мәйданга нибары бер кеше туры килә. XVII гасырда Обь елгасыннан көнчыгышка таба төрле үсеш стадияләрендәге күп төрле халыклар (милләтләр) һәм каби¬ ләләр яши. Европа Төньягыннан алып Енисейның түбән агымына кадәр җәелгән иксез-чиксез тундра киңлекләрендә ненецлар көн күрә. Руслар аларны самоедлар (саамнар) дип атыйлар. Алар, нигездә, болан үрчетү белән шөгыльләнәләр. Боланнар аларга ризык кына түгел, кием дә, чатыр сыман күчмә торакларын (чумнарын) кору өчен, материал да бирәләр. Чумнарның түбәсе болан тиресе белән каплана. Моннан тыш, тундрада яшәүчеләр балык тоталар, кошлар һәм кыйммәтле мех бирә торган җәнлекләр аулыйлар. Мәҗүси ненецлар үлгән ата-бабаларының рухларына табына¬ лар. Бу культка хезмәт итүчеләрне ша- маннар дип атыйлар. АЙЛ Тагын да көнчыгыштарак, Енисей- дан Охот диңгезенә кадәр, тунгус (эвенк) w кабиләләре яши. Алар киек аулау һәм аг А балыкчылык белән шөгыльләнәләр. Торакка килгәндә, алар җәен — каен И® 'ша тузы, ә кышын мех тиреләр белән кап- ланган чумнарда көн күрәләр. Тунгус- X ларда ыруглык строе саклана: алар зур / кабиләләр булып яшиләр, соңгылары үз * Я Я чиратында ыругларга бүленә. Аерым кабиләләр һәм ыруглар арасында еш кына канкойгыч сугышлар да булып тора. Ненец 139
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ XVII гасырда Себерне үзләштерү Ангара буйларында һәм Байкал күле ярларында бурятлар яши. Бу, нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнүче монгол¬ ларга кардәш күчмә халык була. Алар ат, мөгезле эре терлек, сарык һәм дөя үрчетәләр, ауга йөриләр, балык тоталар. Бай¬ калдан төньякка таба яшәүче бурятлар игенчелек белән шө¬ гыльләнәләр: тары, карабодай, арпа чәчәләр. Үзләре җитеш¬ тергән азык-төлекне алар еш кына тунгуслардан кыйммәтле мехка алыштыралар. XVII гасырда төньяк-көнчыгыш Себердәге иң күп санлы халыкларның берсе якутлар (саха) була. Алар төрки телдә 140
2 бүлек Якутск. XVII гасыр гравюрасы Якут хатын-кызы сөйләшәләр. Нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнүче кабиләләр булып яши¬ ләр. Бу төбәктә яшәүче башка халык¬ лардан аермалы буларак, алар кышка терлекләр өчен печән әзерлиләр, сөттән әремчек һәм сыр ясый беләләр. Аларда (аеруча мал-туар тотмаган ярлы якут¬ ларда) балыкчылык та үсеш ала. Кыйм¬ мәтле мех бирә торган җәнлекләрне аулауга өстәмә табыш бирү чыганагы итеп карыйлар. Якутлар арасында һө¬ нәрчелек тә (тимерчелек һәм чүлмәк ясау) үсеш ала. Бу халыкның көнкүреш шартлары да аерылып тора: кыш көне алар — агач өйләрдә, ә җәй көне, киртә¬ ләрдән эшләнеп, түбәсе каен тузы белән ябылган урусларда торалар. XVII гасыр¬ да якутларда да, бурятлардагы кебек үк, бай аксөякләр катлавы формалаша баш¬ лый. Себернең иң ерак төньяк-көнчыгы- шында юкагир, чукча, коряк, камчадал, курил халыклары кабиләләре яши. Бу төбәкләргә руслар килгәнче, алар тимер¬ нең нәрсә икәнен белмиләр: таш очлык¬ лы уклардан, таш балталардан, тау бәллү¬ реннән эшләнгән пычаклардан, агач савыт-сабадан файдаланалар. Камчадал¬ лар һәм куриллар күбрәк балык һәм үләннәр белән тукланалар. Юкагирлар, коряклар һәм чукчалар болан үрчетү белән шөгыльләнәләр. Амур буенда даур кабиләләре яши. Аларның үсешенә Кытай цивилизация¬ се көчле йогынты ясый. Аларның төп кәсебе игенчелек була (арыш, бодай, со¬ лы, арпа, тары, карабодай, киндер, бор¬ чак чәчәләр). Даурлар үсемлек мае җи¬ тештерергә өйрәнәләр, яшелчә үстерәләр, бакчачылык белән шөгыльләнәләр. Ат, сыер һәм сарыктан кала, алар дуңгыз һәм тавыклар да тоталар. Аучылык белән балыкчылыкка ярдәмче кәсеп итеп карыйлар. Даурлар шәһәрләр төзиләр. Ал арны, дошманнар һөҗүменнән саклану өчен, чокырлар, диварлар һәм манаралар белән әйләндереп алалар. 141
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Нәтиҗә ЯСЫЙК XVII гасырда Россиянең күпмилләтле дәүләт буларак үсеше дәвам итә. Себердә, Ерак Көнчыгышта, Украинада яшәүче халыклар аның хакимияте астына күчәләр. Аларның телләре, гореф-гадәтләре, диннәре дә төрле була. Әмма аларны уртак Ватан — Россия берләштерә. Шул ук вакытта рус милләте формалашу процессы бара. й Сораулар 1. Русларның яңа җирләрне үзләштерүе ни рәвешле бара? Рус колонияләштерүе Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыкларына нинди үзгәрешләр алып килә? Бу процессның уңай һәм тискәре нәтиҗәләре турында сөйләгез. 2. Россия халыклары гаиләсендә украиннар нинди урын тота? XVII гасырда Украина җирләре белән идарә итү үзен¬ чәлекләрен характерлап бирегез. Ни өчен украиннарның бер өлеше Россиягә кушылуга каршы чыга? 3. Идел буе халыкларының хәле ничек була? 4. XVII гасырда Кавказда Россиянең йогынтысын ныгыту буенча нинди адымнар ясала? 5. XVII гасырда Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыкларының тормышы хакында сөйләгез. «Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыклары» дигән таблица төзегез. Халыкның исеме Ул яшәгән территория Шөгыле һәм тормыш итү рәвеше үзенчәлекләре Биремнәр 1. Рус сәяхәтчеләре үзләренең походлары турында «язма¬ лар» калдырганнар. Йомышлы кеше Петр Бекетовның «мирас язмасында» Байкал аръягына поход турында сөйләнә: «Шул ук Иргень күленнән өч йөз сажинда Яроклей дигән икенче бер күл ята. Шул күлләр буенда тунгуслар яши, күпләр балык тоталар, үзләренә бер елга жңтәрлек кипкән балык әзерлиләр. Ә бөек Шилка елгасына кадәр ул күлләрдән соң көймәләрне сөйрәп һәм Ингеда елгасы буйлап дүрт көн барасы; Ингеда елгасы тамагыннан түбәнгә бөек Шилка елгасы буйлап илле чакрымнар үткәч, шул Шилка елгасына бер яктан Нерчь елгасы килеп кушыла. Бөек Шилка елгасының ике ярында да һәм Нерчь елгасы буйлап тунгуслар күп яшиләр». Картадан язмада сурәтләнгән урыннарны табыгыз. Документтан тунгус¬ лар тормышы турында сез нинди яңалык белдегез? 142
2 бүлек 2. Икенче «мирас язмасында» Семен Дежневның Анадырьга походы турында сөйләнә: «Без судноларда патшага зур табыш ясау нияте белән диңгезгә чыгып киттек һәм әлеге Анадырь елгасының тамагында коргага (ташлы сай урын.— Авт.) килеп чыктык. Сай урын култык артында диңгезгә чыга, ә менә шул сайлыкта диңгез хайваннары — моржлар ята, һәм аларның казык теше дә шул ук сайлыкта. Һәм без, йомыш¬ лы һәм аучылык белән шөгыльләнүче кешеләр, әлеге хай¬ ванны ауладык һәм аның казык тешен дә алдык. Россиянең диңгез буйларында бу хайван күп түгел. Һәм без патша казнасына өч пот, ягъни ундүрт шундый балык теше салдык». Семен Дежнев үз походының максатын ничек билгели? Ул нинди табыш китерә торган кәсепләр хакында сөйли? , 1 Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Шаман — Себер халыкларында мәҗүси дин рухание. Казак старшинасы — XVI—XVIII гасырлар казак гаскәр¬ ләрендә вазифалы затлар категориясе (атаманнар, полковник¬ лар, есауллар, судьялар һ. б.).
бүлек ПЕТР I НЕҢ ҮЗГӘРТЕП КОРУЛАРЫ (ХУП гасыр ахыры — XVIII гасырның беренче чиреге) Бөек Петр һич тә ниндидер бер очраклы күренеш түгел иде... аны бөтен җаны-тәне белән яңага сусаган, үзгәртеп коруларның заман таләбе булуын тойган Русь үзе ту¬ дырды... Тарихчы С. М. Соловьев § 20. Петр I реформаларының алшартлары Россиягә чит илләрнең йогынтысы көчәю. Россиянең Көнчыгыш һәм Көнбатыш белән сәүдә итүе, Речь Посполитая, Швеция, Кырым ханлыгы һәм Төркия белән туктаусыз сугыш халәтендә торуы нәтиҗәсендә, XVII гасырда чит илләрнең йогынтысы, эчке һәм тышкы сәясәттә генә түгел, илдәге халыкның көнкүрешендә һәм йолаларында да бик нык сизелә башлый. 1605—1612 елларда Россиядә яшәгән поляклар шляхтасы күп төрле яңа йолалар, чит сүзләр кертә. Россиягә каршы көрәштә полякларның хәрби һәм сәяси уңышларга ирешүе сәбәпле, мәдәният, сугыш эше һәм өлешчә икътисад өлкә¬ ләрендә күп нәрсә, алардан алынып, Россия җирлегенә күче¬ релә. Романовлар династиясе тәхеткә менгәннән соң, Россиягә, консультация һәм хезмәт итү өчен, яңадан чит илләрдән хәрби белгечләр, табиблар, аптекачылар чакыра башлыйлар. Мәскәү читендә Кукуй дигән Немецлар бистәсе үсеп чыга. Анда Көнбатыш Европа илләреннән килүчеләр яши (ул заманда европалыларның барысын да немецлар дип йөртәләр). Гасыр уртасында бистәдә ике йөз хуҗалык булып, аларда мең ярым чамасы кеше яши, шуларның дүрттән өч өлешен хәрби белгеч¬ ләрнең гаиләләре тәшкил итә. Рус-поляк (Смоленск) сугышы барышында ук рус армиясе составында алты «чит җир» полкы сугыша. Тора-бара аларны руслар арасыннан да туплый баш¬ лыйлар. Алексей Михайлович заманында Көнбатыш үрнәгендә хәрби устав төзелә. Голландия белгечләре Мәскәүдәге туплар кою заводын һәм 1667 елда Россиянең беренче хәрби корабы 144
3 бүлек ♦ Орел»ны төзүдә катнашалар. Көнба¬ тыш Европа киемнәре, биюләре (поло¬ нез, мазурка), чит телләрдә сөйләшү модага керә. Сулъяк Украина белән Киев Рос¬ сиягә кушылганнан соң, Көнбатышның йогынтысы да көчәя. В. О. Ключевский- ның образлы сүзләре белән әйткәндә, Көнбатыш мәдәнияте Россиягә «поляк¬ лар эшкәртүендә, шляхта киемендә» килә. Украиннар һәм белоруслар ара¬ сыннан чыккан поляк мәдәнияте әһел¬ ләре дә Мәскәүгә омтыла. Алар Россия¬ дә мәгариф, чиркәү йолалары, мәдәни¬ ят үсешенә шактый зур йогынты ясыйлар. Алар арасында Симеон Полоцкий да була. Симеон Полоцкий. Самуил Петровский-Ситнианович мил¬ ләте буенча белорус була. Киев-Могилянский академиясен тәмамлый, 1656 елда 27 яшендә, Симеон исемен алып, чәчен кыркып, монах була. Ул Полоцкидагы (Полоцкий кушаматы да шуннан алынган) Богоявление монастыренда яши. Симеон биредә укытучылык эше белән шөгыльләнә һәм, үзенең югары профессиональ, әхлакый сыйфатларга ия булуы аркасында, халык арасында зур хөрмәт казана. Ул белорус һәм поляк телләрендә шигырьләр яза. Симеон рус, украин һәм белорус халыкларын бердәм Россия дәүләте кысаларында берләш¬ терүне яклап чыга. Укымышлы монахның даны Россия буйлап бик тиз тарала, һәм Симеонны Мәскәүгә чакырталар. 1664 елдан ул Кремль янындагы Никольская урамын¬ да урнашкан Заиконоспас монастыре каршында оештырылган Мәскәү при¬ казлары өчен хезмәткәрләр әзерли тор¬ ган мәктәптә укыта. Симеон үз әсәрлә¬ рендә патша нәселенә дан җырлаган беренче сарай шагыйре була. Аның публицистик язмаларында да самодер¬ жавие мактала. Симеонның киң һәм тирән белемле кеше булуын ишетеп, патша Алексей Михайлович тиздән үзенең балаларын укыту һәм тәрбияләү эшен дә аңа тап¬ шыра. Шулардан икесе — Федор белән Софья — соңрак патшалык итәләр. Алар Симеон Полоцкий Никита Зотовның белемнәрен тикшерә 145
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Федор Алексеевич, Петр I нең бертуганы А. Л. Ордин-Нащокин Россиянең көнбатыш мәгарифен (Ев¬ ропа тарихын, культурасын, чит тел¬ ләрне белү) үзләштергән беренче хөкем¬ дарлары булалар. Шуңа күрә Алексей Михайловичның да, Федор Алексеевич¬ ның да һәм Софьяның да үзләре пат¬ шалык иткән елларда Көнбатыш үрнә¬ гендә реформалар үткәрергә омтылуы һич тә гаҗәп түгел. А. Л. Ордин-Нащокин реформалары. Псков дворяны Афанасий Лаврентьевич Ордин-Нащокин (1605—1680) XVII га¬ сырда Россиядә күренекле сәяси эш- леклеләрнең берсе була. 17 яшьтә хәр¬ би хезмәткә килеп, ул киләчәктә пол¬ ководец кына түгел, ә зур дипломат дәрәҗәсенә ирешә. 1656 елда ул Кур¬ ляндия белән союз килешүенә кул куя, ә 1658 елда Швеция белән Россия өчен аеруча кирәкле солых төзи. Шуннан соң патша Алексей Михайлович аны дума дворяны дәрәҗәсенә күтәрә, ә ин¬ де Ордин-Нащокин тарафыннан Поль¬ ша белән Андрусово вакытлы килешүе төзелгәннән соң, ул бояр дәрәҗәсенә лаек дип табыла. Шунда ук Афанасий Лаврентьевич Илчелек приказын җи¬ тәкли башлый. Тышкы сәяси идарә башлыгы буларак, ул Көнбатыш Евро¬ па, Көнчыгыш илләре белән икътисади һәм мәдәни бәйләнешләрне үстерүне яклап чыга. Ордин-Нащокин Россиянең көньяк чикләре куркынычсызлыгын тәэмин итәргә омтыла. Төрекләр тара¬ фыннан янаган сугыш куркынычына каршы ул поляклар белән берләшергә чакыра. Эчке сәясәт өлкәсендә Ордин-Нащо¬ кин Петр I не күп мәсьәләләрдә узып китә. Ул дворяннар ополчениесен кыс¬ картырга, укчы полкларның санын арт¬ тырырга, Россиядә рекрутлар җыюны кертергә чакыра. Бу исә акрынлап даи¬ ми армия булдыруга күчүне аңлата. 146
3 бүлек Ордин-Нащокин Европа үрнәгендә үзидарә элементларын кертергә тырышып карый, идарә һәм судның кайбер вази¬ фаларын посад халкының сайлап куелган вәкилләренә тап- шырмакчы була. Россия икътисадының гөрләп чәчәк атуын күрергә теләп, ул чит ил компанияләренә өстенлекләр бирүне туктата. Рус сәүдәгәрләренә һәм яңа мануфактураларга нигез салучыларга ташламалар бирелә (бу чаралар 1667 елгы Яңа сәүдә уставында ныгытыла). Ордин-Нащокин проекты буенча, Мәскәү, Вильно һәм Рига арасында почта элемтәсе урнаш¬ тырыла. Әмма ул уй-ниятләрнең барысын да тормышка ашыру насыйп булмый. 1671 елда Ордин-Нащокин патша тарафын¬ нан җәберләнә һәм монахлыкка китә. В. В. Голицынның реформаторлык планнары. Россиядә Софья патшалык иткән елларда (1682—1689) чынлыкта идарә кенәз Василий Васильевич Голицын (1643—1714) кулында була. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән Славян-грек- латин училищесы ачыла. Хакимияткә каршы «ачулы сүзләр» әйткән өчен үлем җәзасы бирү бетерелә. Европача тормыш-көнкүреш формаларын кертүче указлар кабул ителә. Әхлак төзәтү һәм гражданнарның инициативасын үстерү¬ не Голицын эчке сәясәтнең төп юнәле¬ ше дип санарга тәкъдим итә. Россиядә сәүдәне һәм һөнәрчелекне үстерү өлкә¬ сендә ул Ордин-Нащокин юнәлешен эз¬ лекле дәвам итә. Бу мәсьәләдә иң зур каршылыкны ул крепостнойлык хоку- Патшабикә Софья кында күрә һәм крестьяннарны алпа¬ вытлар хакимиятеннән азат итәргә чакыра. Крестьян хуҗа¬ лыкларына «җан башыннан» салым түләүне кертү турындагы идеяне дә ул бирә. Болар барысы да, аның фикеренчә, халык хуҗалыгының, димәк, дәүләтнең дә чәчәк атуына ярдәм итәр¬ гә тиеш була. Голицын тарафыннан оештырылган Кырым походлары уңышсыз тәмамлана. Ь.әм ул, дворяннар ополчениесеннән баш тартып, аны Көнбатыш үрнәгендәге армия белән алыштыру зарурлыгын аңлый. Ордин-Нащокиннан аермалы буларак, Голицын бу яллы армия булырга тиеш дип саный. Әмма аңа да барлык планнарын тормышка ашыру насыйп булмый. 1689 елда кенәз Голицын Архангельск өлкәсенә сөргенгә җибәрелә. 147
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Нәтиҗә ясыйк XVII гасырның икенче яртысында Россия хакимияте ре¬ формаларның зарурлыгын аңлый. Реформа проектлары эшлә¬ нә, аларның кайберләрен тормышка ашыру буенча конкрет эшчәнлек башлана. Тарихчы В. 0. Ключевскийның патша Алексей Михайлович төзегән җәмгыятьтә «үзгәртеп кору рухы» хөкем сөрә дигән фикере очраклы түгел. Әмма реформалар бик акрын һәм эзлексез үткәрелә, план¬ нарның күбесе кәгазьдә генә кала. ►? Сораулар 1. XVII гасырда Россиядә чит илләрнең йогынтысы көчәюгә мисаллар китерегез. Ни өчен бу күренеш киләчәктәге реформаларның алшарты дип бәяләнә? 2. Симеон Полоцкийның тормышы һәм эшчәнлеге хакында сөйләгез. Алексей патшаның балаларына ул нинди йогынты ясаган? 3. А. Л. Ордин-Нащокинның нинди реформаторлык проект¬ лары була? Ул аларның кайсыларын тормышка ашыра ала, ә кайсы¬ ларын—юк һәм ни өчен? 4. Сез ничек уйлыйсыз, тарихчы В.О. Клю¬ чевский ни өчен Ордин-Нащокинны «дәүләт кешесе» дип атый? 5. Кенәз В. В. Голицынның эшчәнлеге һәм дәүләт проектлары хакын¬ да үз фикерегезне әйтегез. Ни өчен аның күп кенә проектлары тормышка ашырылмаган килеш кала? [ Бирем В. О. Ключевский А. Л. Ордин-Нащокинның эш итү про¬ граммасын түбәндәгечә тасвирлый: «Чит илдәге тәртипләрне игътибар белән күзәтү һәм илдәге тәртипләр белән чагыштыру гадәте Нащокинны Көнбатыш Европага ихлас табынучыга һәм Россия тормышын кискен тәнкыйтьләүчегә әйләндерде. Шул рәвешле, ул милли чикләнгәнлектән котылды һәм үзенә генә хас сәяси фикерләүгә ия булды: ул безгә, беренче булып, «яхшы кешегә чит тарафтан, чит кешедән, хәтта үзенең дошман¬ нарыннан өйрәнү дә оят түгел» дигән кагыйдәне игълан итте». Әмма шул ук Нащокинның: «Чит илдәге йолаларда безнең ни эшебез бар, аларның күлмәге безгә ярамый, ә безнеке — аларга» дигән сүзләре дә бар. Нащокин турындагы әлеге фикерләр бер-берсенә каршы килмиме? Сез Ключевскийның бу дәүләт эшлеклесе турындагы фикере белән килешәсезме? 148
3 бүлек §21. Россия гасырлар чигендә. Петр I нең идарә итә башлавы Петрның бала чагы. Патша Алексей Михайловичның кече улы Петр аның Наталья Кирилловна Нарышкина белән икенче никахыннан 1672 елның 30 маенда туа. Үзенең үги абыйлары Федор белән Иван белән чагыштырганда, ул сәламәт, хәрә¬ кәтчән булуы, бик иртә җитлегүе белән аерылып тора. Өч яшь ярымга җиткәнче, Петр патша гаиләсенең иркә малае була, шуңа күрә патшаның Мария Ильинична Милославскаядан туган балалары икенче планда калгандай тоела. Нәм 1676 елда Алексей патша вафат булганчы шулай дәвам итә. Тәхеткә Алексей Михайловичның өлкән улы — 14 яшьлек Федор утыра. Яшь патша бик каты авырый, көчкә генә йөри. Петр I Дәүләт эшләре белән, нигездә, аның әнисе ягыннан туганнары — Милославскийлар һәм апасы Софья шөгыльләнә. 1682 ел¬ да местничество (боярларны, нәселләренең дәрәҗәсенә карап, дәүләт хезмәтенә урнаштыру тәртибе) бетерелә. Югары дәүләт һәм хәрби хезмәт урыннарына билгеләнгәндә, кешенең аксөяк¬ ләр нәселеннән булуы түгел, ә күрсәткән хезмәтләре һәм сәләт- мөмкинлекләре исәпкә алына башлый. Патша нәни Петрның исем атасы була, шуңа күрә ул аны бик ярата һәм кайгыртучанлык күрсәтә. Федорның кушуы буенча Петрны биш яшеннән укырга-язарга өйрәтә башлыйлар. Аның беренче укытучысы һәм остазы дьяк Никита Зотов була. Аның ярдәме белән Петр әлифбаны үзләштерә, иҗекләр укыр¬ га өйрәнә, беренче чиркәү китапларын укый, яза башлый. Ун яшькә җиткәч, Петр грамматика, риторика, философия, тарих, чит телләр кебек катлаулырак фәннәрне өйрәнә башларга тиеш була. Әмма аңа ун яшь тулырга бер ай кала, 1682 елның апрелендә, патша Федор Алексеевич үлеп китә, һәм шунда Петрның белем алуы да тук¬ тала. Көн тәртибенә тәхеткә кемне утырту мәсьәләсе килеп баса. Икепатшалылык. Патшабикә Софья. Петрның икенче абыйсы Иван патша итеп куелырга тиеш була. Әмма ул еш авырый һәм акылга да зәгыйфьрәк була. Вафат булган Федор¬ ның иң якын даирәсе хакимиятне ун яшьлек Петрга тап¬ шыруны таләп итә. Патриарх Иоаким һәм боярлар Кызыл мәйданда җыелган халыкның ризалыгы белән малайны патша дип игълан итәләр. Әмма бу тәхетне мирас итеп алуның элекке 149
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Иван V Алексеевич, Петр I нең абыйсы тәртибен бозу була (аның буенча бер патша идарәсеннән икенчесенә күчү ара¬ сы артык озакка сузылса, тәхет мәсь¬ әләсен Земство җыены хәл итә). Шундый шартларда Иванның ту¬ ганнары — бояр Милославскийлар — Нарышкиннарга каршы укчылар гаскә¬ рен күтәрәләр. Укчыларны алар чын патша Иванны хыянәтче боярлар буып үтерде дип алдыйлар. Баш күтәргән укчылар Кремльгә юнәләләр, Петрның әнисе ягыннан иң якын туганнарын үтерәләр. Нәтиҗәдә ике туган да — Иван да, Петр да — патша дип игълан ителә, ә алар балигъ булганчы, ил белән идарә итү аларның апасы Софьяга тапшырыла. Икевласть- лылык урнаша, ул хәтта патша тәхетендә дә чагылыш таба: тәхет ике өлешкә бүленә (ике патша өчен), ә тәхетнең арткы өлешенә эленгән пәрдә артына хөкемдар Софья өчен урын әзерләнә, ул аннан дәүләт дәрәҗәсендәге кабул итүләр вакы¬ тында малайларга нәрсә сөйләргә тиешлекләрен әйтеп тора. Чынлыкта хакимият Софья кулында була. Петрга әнисе На¬ талья Кирилловна белән Мәскәүдән Преображенское авылына (анда алар элек әтисе белән еш булалар) китәргә туры килә. Россиядә даими гаскәргә нигез салыну. Яшь Петрның Преображен¬ ское авылы янындагы уеннары. 1687 ел (рәссам А. Кившенко) 150
3 бүлек Яшь патшага сарай белеме бирү эше дә тукталып кала. Аның каравы ул башка җирдә гыйлем учагы таба: буш вакытларын янәшәдә генә урнашкан Немецлар бистәсендә уздыра. Биредә немецлар аңа Преображенское авылы янында «уенчык» кре¬ пость (Пресбург) торгызырга ярдәм итәләр; голландияле Тим¬ мерман арифметика, геометрия һәм фортификация фәннәрен¬ нән дәресләр бирә. Икенче голландияле Брандт яшь патшаны җилкәннәр корып йөзәргә; шотландияле Гордон һәм швей¬ царияле Лефорт хәрби эшкә өйрәтәләр. Петр ике «уенчык» полк — Семеновский һәм Преображен¬ ский полкларын төзергә була. Нәкъ менә шулар рус гвардия¬ сенең беренче карлыгачлары була. Рус флотының беренче карлыгачы. Петр Мәскәү елгасы буйлап җилкәнле көймәдә йөзә. 1688 ел (рәссам А. Кившенко) Петрның патшалык итә башлавы. Петр 1689 елның авгус¬ тында Софья файдасына сарай перевороты әзерләнүе хакында хәбәр ала: укчылар переворот вакытында, янәсе, аны да (Петр¬ ны) үтермәкче булалар. Ул тиз арада Преображенскоедан китә һәм яхшы ныгытылган Троица-Сергий лаврасына килә. Бу вакытка инде ул үсеп буйга җиткән була һәм үзе мөстәкыйль хакимлек итә ала. Аның көчен тоеп, лаврага элек Софья ягында булган боярлар, дворяннар, хәрбиләр агыла башлый. Тиздән бирегә патриарх Иоаким да килеп җитә. Софья һөҗүм итәргә җыенмый һәм энесенең качып китүенә бик борчыла. Петр белән көрәшерлек көче булмау сәбәпле, ул вакыйга¬ ларның үсешен сабыр гына көтәргә мәҗбүр була. Ул арада Петр Иванга хат яза һәм Софьядан башка, икәүләп кенә, 151
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ЬӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Бөек Петр мөстәкыйль идарә итәргә тәкъдим ясый. Сентябрьдә Петр Мәскәүгә аяк баса, Софьяның хакимияттән читләш¬ терелүе һәм Новодевичье монастырена ябылуы хакында хәбәр итә. Патшаби¬ кәне яклаган укчыларның кайберләре кулга алына һәм җәзалап үтерелә. Петр мөстәкыйль рәвештә патшалык итә башлый, аның авыру туганы исә үлгәнче (1696 елда вафат була) сарай тантаналарында бик сирәк катнаша һәм дәүләт эшләренә тыкшынмый. 1689 елда Петр Евдокия Лопухинага өйләнә. Анасы Наталья Кирилловна яшь хатын улын гаиләгә бәйләр дип өметләнә. Әмма Петрның яшь хатынга булган хисләре бик тиз суына һәм туйлар узуга ул элеккечә үк хәрби эшенә бирелә. Евдокияне берничә елдан соң, көчләп, монастырьга озаталар. Азов походлары. Петр, чит ил кешеләре белән аралашканда, туңмый торган диңгезләргә чыгуның Россия өчен ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңлый. Бу юл аша башка илләр белән сәүдәне үстерү генә түгел, мәдәни бәйләнешләрне дә җайга салырга мөмкин була. Петр I заманы кораблары (рәссам Е. Лансере) 152
3 бүлек Мондый юлны я Балтыйк диңгезе, я Кара диңгездә булды¬ рырга кирәк була. Балтыйк диңгезен сайлау көчле Швеция белән көрәшүне аңлата. Петр, борынгы заманнарда Рус диңгезе дип аталган Кара диңгезгә чыгу өчен, Кырым ханлыгы белән Төркиягә каршы көрәшергә кирәк дип таба. 1695 елның 6 гыйнварында Петр көньякка поход оештыру турында указ чыгара. Төрекләрнең Доннан Азов диңгезенә чыгу юлын каплап торган Азов крепостен алу төп максат итеп куела. Азовны камау өч айга сузыла, әмма ул рус армиясенә уңыш китерми. Сәбәбе: бердәм җитәкчелек булмый (армия берничә отрядка бүленә, аларның башында үзара көндәшлек итүче командирлар тора). Моңа артиллериянең көчсез һәм Россиянең флотсыз булуы да өстәлә. 1696 елда икенче походка әзерләнгәндә, Петр бу җитеш- сезлекләрне исәпкә ала. Армия белән генералиссимус А. С. Ше¬ ин командалык итә. Воронеж шәһәре верфьләрендә беренче рус хәрби флоты төзелә. Ул ике зур корабльдән, 23 галерадан һәм күп санлы вак суднолардан тора. Азов тирәли, крепость стенала¬ рыннан да биегрәк итеп туфрак өеме күтәрелә, ул артилле¬ ристларга крепостьның теләсә кайсы почмагын утка тотарга мөмкинлек бирә. Рус флоты төрекләргә каршы уңышлы хәрәкәт итә, камалышта калучыларга өстәмә ярдәм һәм азык-төлек китерү юлларын яба. Тиздән Азов бирелә. Җиңүгә ирешү нәтиҗәсендә, Россия беренче мәртәбә көньяк диңгезләргә чыга. Әмма бу урын¬ нарда ныгып урнашып калырга аның әле көче җитми. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, аңа союздашлар кирәк була. 1697—1698 еллардагы Бөек илче¬ лек. 1697 елда Петрның фәрманы буен¬ ча Көнбатыш Европага 250 кешедән торган Бөек илчелек җибәрелә. Аның төп максаты Кырым ханлыгына һәм Төркиягә каршы Европадагы христиан дәүләтләренең бердәм союзын оешты¬ рудан гыйбарәт була. Илчелекнең җи¬ тәкчеләре итеп генерал-адмирал Ф. Я. Ле¬ форт, Илчелек приказы башлыгы Ф. А. Го¬ ловин һәм дума дьягы П. Б. Возницын билгеләнә. Делегация составында яшертен генә Преображенский полкы уряднигы Петр Михайлов исеме астында патша үзе дә бара һәм илче¬ лекнең бөтен эшчәнлегенә юнәлеш биреп тора. Әмма сәяхәт дәвамында максатлар үзгәрә. Төркия белән сугышка союз¬ дашлар эзләү урынына Петр, Балтыйк диңгезенә чыгу өчен, Швеция белән сугышырга үзенә союздашлар таба. Ф. Я. Лефорт 153
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Семеновский полкы солдаты мундиры Патшаны Европа илләрендәге тор¬ мыш һәм тәртипләр белән таныштыру да илчелекнең иң әһәмиятле бурыч¬ ларына керә. Европадагы тәртипләр турында Лефорт, Гордон, Брандт аша гына ишетеп белгән Петр чит илләр тормышын үз күзләре белән күрергә тели. Чит илләргә сәяхәт барышында пат¬ ша ярты Европаны йөреп чыга: Прус- сиядә, Курляндиядә, Голландиядә, Анг¬ лиядә, Австриядә була. Дворяннар һәм солдатлар арасыннан рус волонтерлары (иреклеләре) сугыш фәннәрен үзләш¬ терәләр, диңгез эшенә, кораблар төзер¬ гә өйрәнәләр. Петр үзе Голландиядә верфьтә балта остасы булып эшли, ә Англиядә кораблар йөртергә өйрәнә, музейларда һәм фабрикаларда, госпи¬ тальләрдә була, гравюралар ясау оста¬ лыгын үзләштерә. Венада ул укчылар¬ ның патшага каршы яңа фетнәсе хакында ишетә һәм кичек¬ мәстән Россиягә кайта. Тикшерү барышында укчыларның, Софья белән сүз куешып, Петрны тәхетеннән бәреп төшерергә җыенулары ачыклана. Патша фетнәчеләрдән аяусыз үч ала. Йөзләрчә укчылар җәза¬ лап үтерелә һәм сөргенгә җибәрелә. Нәтиҗә ясыйк Петр бала вакыттан ук европалылар тәҗрибәсе белән аеруча нык кызыксына. Башка Мәскәү патшаларыннан аермалы буларак, ул балта эшенә, кораблар төзергә өйрәнә, үз дер¬ жавасын диңгезләргә алып чыгу турында хыяллана. Европалыларның казанышлары белән якыннанрак танышу өчен, Петр Бөек илчелек төзеп чит илләргә җибәрә. Сәяхәттән кайтканнан соң, патша катгый рәвештә илдә мөһим рефор¬ малар уздырырга, Балтыйк диңгезенә чыгу, Россияне бөек Европа державасына әйләндерү өчен көрәшергә карар кыла. ►? Сораулар 1. Петр I нең бала чагы турында сөйләгез. Аның шәхесендә, караш¬ ларында, мәсләгендә нинди вакыйгалар чагылыш таба? 2. Ике- патшалылык чорында патшабикә Софья нинди роль уйный? Аның идарәче постындагы эшчәнлеге турында сезнең фикерегез нинди? 154
3 бүлек 3. Преображенскоеда Петр ничек яши? Башка патша балаларыннан аермалы буларак, ул үзенә нинди шөгыльләр таба? 4. Петр I нинди шартларда мөстәкыйль идарә итә башлый? 5. Азов походлары Петр¬ ны нинди тәҗрибә белән баета? Бөек илчелек ни өчен оештырыла? 6. Бөек илчелек эшчәнлегенең төп нәтиҗәсе нәрсәдә? Ул куелган максатларга туры киләме? Биремнәр 1. Петр үзенең якыннарына күп санлы хатлар һәм язмалар калдырган. Хатларның берсендә ул 1696 елгы Азов походы хакында сөйли. Хаттан бер өзек (ул патшаның сеңлесе — Наталья Алексеевнага адресланган) белән танышыгыз: «Сеңел - кәш, исәнме! Ә мин, Аллага шөкер, исән-сау, синең хатыңдагы киңәшне тотып, ядрәләргә һәм пуляларга якын бармыйм, ә алар үзләре миңа таба киләләр, әйт әле аларга, йөрмәсеннәр; хәер, йөрсәләр дә, әлегә үзләрен әдәпле тоталар. Төрекләр азовлыларга ярдәмгә килделәр, ә безгә — юк; ә бәлки, без¬ нең үзебезнең килүне телиләрдер. Питер». Хат нинди тонда язылган? Хаттан Азовны яулап алу һәм патша шәхесе турында сез нинди яңалык белдегез? 2. Тарихчы С. М. Соловьев Петр турында болай дип яза: «Петр — эшчән, Петрның куллары сөялле — үзгәртеп корулар чорында рус халкының җанлы гәүдәләнеше шул түгелмени. Эшче-патша, үз чорының лаеклы вәкиле, шул чорның ихты¬ яҗларын гәүдәләндерүче кеше иң элек нәрсә өстендә һәм барыннан да күбрәк эшли? Ул кораблар төзи — бу аның ярат¬ кан эше; су — аның яраткан стихиясе, ул анда көннән-көн зуррак киңлекләр эзли; Мәскәү янындагы буадан ул — күлгә, кечкенә күлдән — зуррагына, соңгысыннан диңгезгә күчә». Әлеге юлларның авторы Петр патшага нинди мөнәсәбәттә тора? Россиянең башка хөкемдарларын да эшче-патша дип атап буламы? ► ! Даталарны истә калдырыгыз 1672 ел — Петр I туа. 1682 ел — боярларны нәселләренең дәрәҗәсенә карап дәү¬ ләт хезмәтенә урнаштыру тәртибе (местничество) бетерелә. 1697—1698 еллар — Бөек илчелек. ► Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Гвардия — гаскәрнең иң яхшы, сайлап алынган өлеше. Лавра — турыдан-туры патриархка буйсынган, ирләр өчен оештырылган иң зур православие монастырьларының ата¬ масы. 155
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ § 22. Петр I нең тышкы сәясәте. 1700—1721 еллардагы Төньяк сугышы Карл XII Сугыш башлану. Нарва янында җиңелү. XVIII гасыр ба¬ шында Балтыйк буе Швеция күзәтчелегендә була. Элек-элек¬ тән Россиянеке булган Фин култыгының көнчыгышындагы территорияләр дә аның хакимлегенә эләгә. Балтыйк диңгезе үзенә бер «Швед күле»нә әверелә. Һәм бу хәл Швеция белән күрше илләрне тирән борчуга сала. Швециянең Балтыйк диңгезендәге хакимлегенә каршы көрәшү өчен, 1699 елда Россия, Дания һәм Саксония катнашында Төньяк союзы төзелә. Сугыш 1700 елда башлана. Әмма аның беренче этабы союздашларга бары тик уңышсызлыклар гына китерә. 18 яшьлек швед короле Карл XII Англия-Голландия флоты ярдәмендә кыска гына вакыт эчендә Данияне тар- мар итә һәм аны сугыштан чыгаруга ирешә. Шуннан соң ул Балтыйк буена үз гаскәрләрен кертә һәм Саксония кур¬ фюрсты Август II не Швеция хаким¬ легендәге Риганы камаудан туктарга мәҗбүр итә. Шушы шартларда Петр I тиз арада Төркия белән солых төзи һәм швед¬ ларның Нарва крепостена гаскәр җи¬ бәрә. Нарва гарнизонына ярдәмгә Карл XII шактый зур көчләр ташлый. Рус полкларына искәрмәстән һөҗүм итеп, ул аларның рәтләрен өзүгә ирешә һәм Петр I армиясен чиге¬ нергә мәҗбүр итә. Рус армиясендә хезмәт итүче чит ил офи¬ церлары дошман ягына чыгалар. Нарва сугышында шведлар — 3 мең кешесен, ә руслар 8 мең солдатын, 145 тубын, барлык азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары запасын югалталар. Нәтиҗәдә Петр I армиясе сугышның башында ук артилле¬ риясез кала. Карл XII, Россия белән эш бетте дип уйлап, Август II гаскәрләренә каршы китә һәм Польшада озакка кала. Әмма рус гаскәрләре сугыш хәрәкәтләрен туктатырга җыенмыйлар. 1702 елда алар штурм белән Нева тамагындагы Нотебург крепостен (1611 елга кадәр ул Орешек дип атала) алалар. Балтыйк диңгезенә чыгуда бу крепостьның мөһим роль уйна¬ вын истә тотып, Петр аны Шлиссельбург («ачкыч-шәһәр») дип үзгәртә. 1703 елның язында Нева елгасында Санкт-Петербург шәһәренә нигез салына, һәм шуннан соңгы ике йөз ел дәва¬ 156
3 бүлек мында ул Россиянең башкаласы булып тора. Швеция корабла¬ рына Невага керү юлын ябу өчен, Фин култыгының көнчыгыш өлешендәге Котлин утравында Кроншлот (1723 елдан — Крон¬ штадт) крепосте салына. Россиядә Балтыйк флоты төзелә башлый. Армиядә реформа. «Нарва конфузиясе» сабаклары яшь патшага армиядә реформа уздыруны тизләтү кирәклеген ап¬ ачык күрсәтә. Яңа армиянең нигезен Петр балачакта уйнап төзегән Семе¬ новский һәм Преображенский полклары тәшкил итә. Хәрби өлкәдәге үзгәртеп корулар 1699 елда, Төньяк сугышы алдыннан башлана. Армия рекрутлар җыюга нигезләнеп оеша һәм даими армиягә әверелә. Солдат хезмәте чынлыкта гомер¬ лек була. Укчылар гаскәре таратыла. Петр армияне «чит җир» яисә «яңа» строй полклары нигезендә төзи, ул бер үк төрле утлы кораллар, кирәк-яраклар, кием-салым белән тәэмин ителә. Солдатлар барысы да бердәй әзерлек һәм укыту систе¬ масы аша узалар. 1705 елгы патша указы яңа армия төзүне төгәлли. Нәтиҗәдә 1708 елга элеккеге елларда көч-хәл белән җыелган 40 мең солдат урынына Россия армиясендә яхшы коралланган һәм сугыш кирәк-яраклары белән тулысынча тәэмин ителгән 113 мең гаскәри исәпләнә. Россиянең үз хәрби икътисадын булдыру да әһәмиятле мәсьәләләрдән санала. 1701—1704 елларда, Петр I указы буенча, Уралда илдә беренче эре металлургия заводы төзелә. Алар армиягә тимер, чуен бирә, туплар, ядрәләр, лафетлар коя. Дары һәм ату кораллары, армия өчен постау җитештерүче казна мануфактуралары барлыкка килә. Офицерларны укыту өчен навигация (хәрби-диңгез), артил¬ лерия, инженерлык, чит телләр, хирургия мәктәпләре, унтер- офицерлар әзерләү өчен, 50 гарнизон мәктәбе ачыла. Күп кенә дворяннарны, хәрби һәм диңгез эшенә өйрәнү өчен, чит илләргә җибәрәләр. Алар әйләнеп кайта башлауга, Петр акрынлап чит ил хәрби белгечләрен яллаудан баш тарта. XVIII гасырдагы рус мылтыклары 157
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ XVIII гасыр рус пистолетлары 1716 елда патша «Хәрби устав» кабул итә. Бу рус армия¬ сендә бердәм хәрби кагыйдәләр тупланган беренче җыентык була. Ул флот офицерлары һәм матрослары өчен законга әверелә. Петр I хәрби-диңгез флоты төзүгә аеруча зур игътибар бирә. Бу эшләр көньякта һәм төньякта гына түгел, Балтыйк диң¬ гезендә дә алып барыла. 1708 елда нәкъ менә шунда беренче кораб суга төшерелә. Петр I патшалык иткән елларда барлыгы 900 гә якын кораб төзелә. Туктаусыз барган сугыш шартларында уздырылсалар да, хәрби реформалар нәтиҗәсендә Россия Европадагы иң бөек хәрби һәм диңгез державаларының берсенә әверелә. Полтава « виктория »се. Бу вакытта Швеция короле Карл XII, Польша короленә һәм Саксония курфюрсты Август II гә каршы актив сугыш хәрәкәтләре ясап, Польшаны сугыштан чыгара һәм Россия территориясенә бәреп керергә әзерләнә башлый. 1708 елның җәендә ул Польшадан Смоленскига таба хәрә¬ кәт итә. 28 сентябрьдә патша җитәкчелегендәге рус гаскәрләре Лесная авылы янында шведлар белән бәрелешәләр. Бу сугышта алар рус генералы Левенгаупт корпусын тар-мар итәләр, Рига¬ дан Карл XII гә ярдәмгә ашыгучы швед олауларын кулга төше¬ рәләр. Шведлар азык-төлексез калалар. Петр I соңыннан Лесная авылы янындагы җиңүне «Полтава сугышының ана¬ сы» дип атый. Карл XII Мәскәүгә походка чыгудан баш тартырга мәҗбүр була һәм Украинага таба борыла. Ул Петрга хыянәт иткән Украина гетманы Мазепаның, шулай ук Кырым ханының һәм төрек солтанының ярдәменә өметләнә. Әмма Швеция короленең өметләре акланмый. Карл XII гә Мазепа белән мең ярым чамасы казаклар гына иярә. Ә 40 меңлек украин армия¬ се Петр I гаскәренә кушыла. Илнең шведлар бәреп кергән районнарында халык азык- төлекне яшерә, партизан отрядлары оештырып, дошманга зур зыян сала. 158
3 бүлек Полтава сугышы 1709 елның яз айларында швед гаскәрләре Полтаваны камап ала. Зур булмаган гарнизон шәһәрне ике ай дәвамында батырларча саклый. Күренекле полководецлар Б. П. Шере¬ метев, А. Д. Меншиков һәм Н. П. Репнин командалыгындагы 40 мең кешедән торган рус армиясе камаучыларга кар¬ шы чыга. Гаскәрләр белән гомуми җитәкчелекне Петр I үз кулына ала. Лесная авылы янында җиңгән өчен медале. 1708 ел «Полтава» медале. Ике швед корабын 1709 ел алган өчен медале. 1703 ел 159
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Рус лагерена керү юлын балчыктан ясалган ныгытмалар — редутлар саклый. Сугышның башында ук шведлар аларны утка тота. Бәрелешнең хәлиткеч минутларында, уңыш Карлга йөзе белән борылды дигәндә генә, Петр Новгород полкы ба¬ тальоны белән дошман өстенә ташлана. Дошман түзә алмый, качарга тотына. Сугыш кырында яраланган Карл XII әсир¬ лектән көчкә котылып кала. Король, Мазепа белән бергә, Төркия биләмәләренә кача. Полтава сугышында шведларның тугыз меңнән артык кешесе үтерелә, өч меңләбе әсирлеккә төшә (генералларны да кертеп). Рус армиясендә югалтулар җиде тапкыр азрак була. Өч көннән соң качып баручы шведларны А. Д. Меншиков гаскәрләре куып җитә һәм Переволочна янында аларны әсир¬ леккә ала. 17 мең солдат һәм офицер әсирлеккә төшерелә, дошманның 28 орудиесе, 128 байрагы руслар кулына эләгә. Карл XII нең «җиңелмәс армиясе» яшәүдән туктый. Прут походы. Полтава «виктория »се (җиңүе) анда катна¬ шучы көчләр нисбәтен үзгәртә. Дания һәм Польша яңадан Россия белән союзга керә, соңрак аларга Пруссия кушыла. Әмма алар актив сугыш хәрәкәтләре алып бармыйлар. Ул арада рус армиясе Рига, Ревель, Выборг, Кореланы кулга төшерә. Балтыйк диңгезенең көнчыгыш яры тулысынча швед¬ лардан азат ителә. Госманлы империясе Россиянең көчәюеннән курка. Өстә¬ венә, үз гаскәрен югалтып, бу вакытта Төркиядә качып яту¬ чы Карл XII солтанны Петрга каршы сугышырга күндерә. 1711 елда Төркия Россиягә сугыш игълан итә (хәзер Петр ике фронтта сугышырга тиеш була). 1711 елның җәендә гаять зур Төркия-Кырым армиясе (180 мең кеше, 440 орудие) Прут елгасында руслар лагерен (38 мең кеше, 120 орудие) камап ала. Петр патша да, аның яңа хатыны Екатерина да, бөтен сарай даирәсе һәм армия җитәкчелеге дә шунда була. 9 июльдә төрекләр берничә мәртәбә ярсулы һөҗүм ясарга тырышып карыйлар. Рус гаскәрләре батырларча каршылык күрсәтәләр. Дошман бу сугышта җиде мең кешесен югалта, гаскәриләр арасында паника башлана. Әмма камалыштагы рус гаскәрләренең хәле дә мөшкел була. Екатерина, лагерьдагы барлык кыйммәтле әйберләрне һәм алтынны җыеп, бу хәзи¬ нәне, Петр I армиясен камалыштан чыгару шарты белән, дошман армиясенең башында торган вәзиргә тәкъдим итә. Патша үзе хәтта Балтыйк диңгезендәге барлык казанышларны да иреккә алмаштырырга риза була. Әмма беркем дә аңа мондый таләп куймый. Рус гаскәрләренең көчле каршылык күрсәтүе һәм П. П. Шафировның дипломатик осталыгы мог¬ җиза тудыра: рус армиясе чолганыштан чыга. 160
3 бүлек 1700—1702 елларда Карл XII походлары Рус флотының хәрәкәт итү юнәлешләре 1705—1706 елларда <=^ рус гаскәрләре хәрәкәте 1707 елның августы — i-r~z 1^09 елның маенда Карл XII походы (Полтавага) 1708 елның июле — 1709 елның - ~и маенда рус гаскәрләренең төп көчләре хәрәкәте (Полтавага) 1710—1721 елларда рус гаскәрләренең хәрәкәт итү юнәлешләре Швед флотының хәрәкәт итү юнәлешләре gz* Рус гаскәрләренең төп көч¬ ләре урнашкан районнары X 1700 Иң мөһим сугыш булган Х1709 урыннар һәм еллар 1721 елгы солых г шартнамәсе төзелгән урын 1721 елгы Ништадт шарт- I намәсе буенча Россиягә кушылган җирләр Кыскартулар Т Таллин (Ревель) X Хельсинки (Гельсингфорс) Төньяк сугышы 161
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Вакытлы килешү шартлары буенча, Россия Азовны Төр- киягә кайтара; Таганрог ныгытмасын җимерергә, Карл XII гә Швециягә кайту юлында тоткарлык тудырмаска, үз гаскәр¬ ләрен Польшадан алырга ризалык бирә. Төркия исә үз чира¬ тында рус армиясен чолганыштан байраклары һәм кораллары белән (артиллерияне дә кертеп) чыгарырга риза була. Төньяк сугышы, Полтава янында ук тәмамланган кебек тоелса да, әлеге вакыйгалар аркасында бераз сузыла. Рус флотының җиңүләре. 1713 елгы коры җир операция¬ ләре барышында рус гаскәрләре Финляндиядәге Гельсинг¬ форс, Борго һәм Або, Помераниядәге Штеттин крепостьларын шведлардан азат итәләр. Нәтиҗәдә шведлар Скандинавия ярымутравына алып ташлана. Әмма Балтикада аларның көчле флоты кала. Петр аны Карл XII нең «соңгы өмете» дип атый. 1714 елның 27 июлендә Гангут борыны янындагы сугыш (А. Зубов гравюрасы) 162
3 бүлек Рус флотының алдынгы отряды үтеп керү юлы Эреншельд отряды хәрәкәте Лиллье отряды хәрәкәте Сугыш булган урын 27.VII.1714 <& Русларның ишкәкле флоты <( М- Швед флоты Рус флотының төп көчләре * ' ■' ’ - үтеп керү юлы Швед флотының < ( ■» төп көчләрен яңадан төркемләү Гангут сугышы 1714 елның 27 июлендә русларның галера флоты Гангут (Ханко) борыны янында шведларның зур эскадрасын тар-мар итә. Швеция фрегатын, алты галерасын, өч ярдәмче судносын югалта. Король даирәсе, дошманның башкалага килеп җитүен¬ нән куркып, тиз арада Стокгольмнан кача. Яшь рус флотының диңгездә беренче зур җиңүгә ирешүе Европаны таң калдыра. 1720 елның 27 июлендә Гренгам утравы (Аланд утрау¬ ларының иң көньягы) янында рус эскадрасы Швеция флоты өстеннән тагын бер зур җиңүгә ирешә. Хәтта Англия флоты¬ ның Балтыйк диңгезендә шведларга ярдәм итәргә тырышуы да нәтиҗә бирми. Рус флотының җиңүләре шведларны солых турында сөйлә¬ шүләр башларга мәҗбүр итә. Ништадт солыхы. 1721 елда Финляндиянең Ништадт шәһәрендә Россия белән Швеция арасында солых төзелә. Рос¬ сия Швециягә Финляндияне (Выборгтан кала) кире кайтара, 163
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ЬӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ ә Выборгтан Ригага кадәр гаять зур Лифляндия, Эстляндия һәм Ингерманландия (Ижора җирләре) территорияләрен үз эченә алган Балтыйк диңгезе яр буйлары Россиягә эләгә. Югалган территорияләр өчен Россия Швециягә компенсация рәвешендә 1,5 миллион сум акча түли. Солых килешүе Иван III заманнарыннан ук Россия алдында торган тарихи мәсьәләне хәл итә: Балтыйк диңгезенә чыгу мөмкинлеге яулап алына. Әлеге казанышлары өчен Сенат Петр I гә «Ватан атасы, Бөек Петр, Бөтенроссия императоры» титулын кабул итүен сорап мөрәҗәгать итә. Россия империягә әверелә. Европага «тәрәзә ачып», Петр I Россиянең чын-чынлап мөстәкыйль яши башлавына нигез сала, аны Европа халык¬ лары гаиләсенә алып керә. ► Нәтиҗә ясыйк Флот һәм ныгытмалар төзү, армияне яңа кораллар белән коралландыру, хәрби сәнәгатьне төзүдә халыкның гаять зур көч куюы бәрабәренә Россия Төньяк сугышында җиңеп чыга һәм алдынгы Европа державалары сафына баса. ►? Сораулар 1. Төньяк сугышының төп сәбәпләре нинди? Сез ничек уйлыйсыз, ул котылгысыз буламы? 2. Ни өчен сугыш Россия өчен шулкадәр уңыш¬ сыз башлана? Россия патшасы әлеге уңышсызлыклардан нинди тәҗрибә ала? 3. Петрның хәрби реформасы нәрсәдән гыйбарәт була? Нәрсә хисабына Петр Европага «тәрәзә ача» ала? 4. Сез ничек уйлыйсыз, рус гаскәрләре Полтава янындагы сугышта ничек иң яхшы әзерлекле армияне җиңүгә ирешәләр? 5. Полтава сугышыннан соң Петрның: «Хәзер инде Петербург нигезенә ныгытып таш салынды» дигән сүзләрен сез ничек аңлыйсыз? 6. Прут походы нинди әһәмият¬ кә ия була? 7. Россия һәм Европа өчен Төньяк сугышының нәтиҗә¬ ләре нинди? ► Биремнәр 1. Рус флотының Төньяк сугышында җиңүләре турында хикәя төзегез. 2. 1709 елның 27 июнендә — Полтава сугышы буласы көн¬ не — Петр I үз гаскәренә бирелгән приказда болай диелә: «Сугышчылар! Ватанның язмышы хәл ителер вакыт җитте. Шулай итеп, сез Петр өчен түгел, ә Петрга ышанып тапшы¬ рылган дәүләт өчен, үзегезнең нәселегез өчен, Ватан өчен, үзебезнең православие динебез һәм чиркәү өчен сугышабыз дип уйларга тиеш. Сезне шулай ук дошманның «җиңелмәс» 164
3 бүлек дигән даны да борчырга тиеш түгел, үзегезнең җиңүләрегез белән сез моның ялган икәнен ничә мәртәбәләр расладыгыз. Сугышта сезнең күз алдыгызда хакыйкать һәм сезне ярлы¬ каучы Алла гына торсын. Ә Петр хакында шунысын белегез: аңа үз тормышы кызганыч түгел, бары тик сезнең бәхетегез өчен Россия генә рәхәттә һәм данда күмелеп яшәсен». Мондый сүзләргә сугышчылар ничек җавап кайтарганнар? Сез Петрның әлеге приказ текстын ничек бәялисез? 3. Петрның тышкы сәяси эшчәнлегенең нәтиҗәсен көрәш¬ тәше Феофан Прокоповичның императорның табуты өстендә сөйләгән түбәндәге сүзләре белән әйтеп бетереп буламы: «Ул үзенең Россиясен нинди итеп корса, ул шундый булачак та; яхшы кешеләр өчен сөекле Ватан итсә, шулай булып калачак та: дошманнары өчен куркыныч тудырса, куркыныч булачак та; бөтен дөньяга данлыклы итсә, данлыклы булып калачак та». Сез ничек уйлыйсыз, Петр I заманында яшәгән дәүләт һәм чиркәү эшлеклесенең әлеге сүзләре Россиянең бөек дер¬ жавага әверелүе турындагы идеяне чагылдыра аламы? Җава¬ быгызны дәлилләгез. ► I Даталарны истә калдырыгыз 1700—1721 еллар — Төньяк сугышы. 1703 ел — Санкт-Петербургка нигез салына. 1709 ел — Полтава сугышы. 1714 ел — ГанГут борыны янындагы диңгез сугышы. 1720 ел — Гренгам утравы янында рус флотының җиңүе. 1721 ел — Ништадт солыхы. ►4 Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Конфузия — сугышта җиңелү. Рекрутлар — ялланып яисә йөкләмә буенча армиядә хезмәт итүчеләр. Россия армиясенә рекрутлар җыю мәҗбүри төс ала. § 23. XVIII гасыр башында илнең икътисади үсеше Гасырлар чигендә Россия икътисады. XVII гасырда Россия¬ нең хуҗалык үсешендә үзгәрешләр булуга да карамастан, ул әйдәп баручы Европа державаларыннан сизелерлек артта кала әле. Икътисади проблемалар арта бара. Гаять зур табигый ресурсларга ия була торып, илгә үзенең металы җитми, һәм Россия аны Швециядән сатып алырга мәҗбүр була. Иң әһә¬ миятле сәнәгать әйберләрен җитештерү дә җайга салынмаган 165
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Преображенский полкы полковнигы мундиры Петр I заманы артиллеристлары була. Мануфактура җитештерүе дә ак¬ сый. Авыл хуҗалыгы да элеккечә үсүен дәвам итә, анда Европада билгеле хез¬ мәт кораллары кулланылмый. Вак һөнәрчелек җитештерүе халыкның үсә баручы ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый. Икътисадтагы үзгәртеп коруларның төп юнәлешләре. Бу проблемаларны Петр I алданрак та тоя. Ә Европа буйлап сәяхәт иткәндә, ул ал арның асылына аеруча нык төшенә. Швеция белән сугыш икътисад өлкәсендәге үзгәртеп коруларны башларга вакыт җитүенә турыдан-туры ишарәли: шведлар Рос¬ сияне металл белән тәэмин итүдән тук¬ тыйлар. Нарва янында бөтен артилле¬ риясен югалтканнан соң, Россиянең яңа туплар коярлык та метал ы калмый, һәм тупларны чиркәү чаңнарыннан коярга мәҗбүр булалар. Петрның икътисади сәясәтендәге төп үзенчәлекләрнең берсе шунда: ул илнең хуҗалык тормышына дәүләтне күбрәк катнаштыра башлый. XVIII гасырның беренче чирегендә бөтен сәнәгать төзе¬ леше диярлек армия һәм флот ихтыяҗ¬ ларына юнәлдерелә. Күп кенә дәүләт мануфактураларыңда идарә эше начар куелганга күрә, патша шәхси эшмәкәр¬ лекне үстерүгә дә зур игътибар бирә. Петр I тарафыннан уздырылган икъ¬ тисади үзгәртеп коруларның төп юнә¬ лешләрен протекционизм (Россия сәнә¬ гатен, бигрәк тә мануфактура сәнәгатен үстерү) һәм меркантилизм (акчаны Рос¬ сиядә калдыру максаты белән товарны керткәннән артыграк күләмдә читкә чыгару) тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы. Россия аграр ил булып кала бирә. Анда яшәүче халыкның (XVIII гасыр башына илдә 14—15 миллион кеше исәпләнә) абсолют күпчелеге авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүен дәвам итә. Петр, Көнбатышның уңай тәҗрибәсен файдаланырга омты¬ лып, бөртеклеләр уңышын җыйганда, традицион урак белән 166
3 бүлек бергә литвалылар чалгысыннан (литовка) һәм тырмалардан файдаланырга боера. Бу эш коралларын меңәрләп-меңәрләп сатып алалар һәм губерналарга тараталар. Нәтиҗәдә тиздән бу яңа эш кораллары илнең кара туфраклы һәм дала район¬ нарында төп хезмәт коралларына әверелә. Әмма, яңалыклар кертүгә карамастан, крепостнойларның мәҗбүри хезмәте һәм, тулаем алганда, авыл хуҗалыгы техникасының артта калуы кырлардан югары һәм тотрыклы уңыш алырга мөмкинлек бирми. Гаять зур регуляр армия төзелү белән бәйле рәвештә, Испа¬ ниядән һәм Германиядән постау (аннан мундирлар тегәләр) җитештерү өчен йон бирә торган нәселле сарыклар сатып алырга кирәк була. Беренче ат заводлары төзелә, чөнки ал ар¬ дан башка зур кавалерия тотып булмый. Сарай ихтыяҗларын истә тотып, ефәк кортлары үрчетелә, алар ярдәмендә ефәк җитештерелә. Патша указы нигезендә җитен һәм киндер чәчүлекләре арттырыла (бусы да армия ихтыяҗларыннан чыгып эшләнә). Флот төзелеше өчен бик күп урманнарны кисәргә кирәк була. Әмма Петр I елга тирәсендәге урманнарны кисүне тыя. Бу илебез тарихында табигатьне саклауга юнәл- телгән беренче чара була. Мануфактуралар. Петр дәверендә мануфактура җитештерүе аеруча актив үсеш кичерә. Әгәр XVII гасыр ахырына илдә нибары утызлап мануфактура исәпләнсә, 1725 елда аларның саны ике йөздән артып китә. Мануфактура җитештерүен үстерү, нигездә, армияне ату кораллары һәм артиллерия белән тәэмин итү ихтыяҗыннан килеп чыга. Шуңа күрә бу чорда тау токымнары эшкәртү, металлургия, корал мануфактуралары аларның төп төрләрен Демидовларның Уралдагы беренче Невьянск металлургия заводы (XVIII гасыр башы) 167
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ тәшкил итә. XVIII гасырда Уралда беренчеләрдән булып Невь¬ янск, Каменск, Уктусск һәм Алапаевск металлургия заводлары төзелә. «Тимер заводлары» шулай ук Липецкида, Карелиядә һәм Белозерьеда да була. Төньяк сугышы тәмамланганнан соң да, металлургия предприятиеләре төзү дәвам итә, Петр исән вакытта ук Россия металл җитештерү буенча Европада (Шве¬ ция һәм Англиядән кала) өченче урынга чыга. Берничә дәүләт мануфактурасы аерым кешеләр кулына тапшырыла. Мәсәлән, Тула сәүдәгәре Никита Демидовка дәүләт Невьянск заводын бирә. Ул атаклы Урал тау заводчылары Демидовлар династиясенә нигез сала. Мануфактура җитештерүе үсешендә крепостнойлык хокукы төп киртә булып тора. Илдә ирекле эшче куллар җитешми, шуңа яңа предприятиеләр ачарга авыр була. Хакимият Урал заводларына «эштән качып йөрүче» кешеләрне һәм качак¬ ларны җибәрә башлый, шулай ук дәүләт крестьяннарын да предприятиеләргә беркетәләр. Кайвакыт беркетелгән кресть¬ яннар яртышар елга 200—300 чакрым ераклыктагы урын¬ нарга эшкә барырга тиеш булалар. Аларның күбесе коточкыч авыр хезмәткә түзә алмый дөнья куя. Хөкүмәт завод хуҗа¬ ларына крестьяннарны сатып алырга рөхсәт итә, һәм андыйлар бөтенләйгә «фабрикага беркетелә». Вакытлар узу белән, аларны посессией крестьяннар дип атый башлыйлар. Армия һәм флоттагы реформа армия өчен постау һәм флот өчен җилкән тукымасы җитештерүче мануфактуралар бар¬ лыкка килүгә сәбәп була. Иң эре верфьләрне (аларда, нигездә, хәрби кораблар төзелә) Архангельскида гына түгел, Воронежда, Мәскәүдә, Петербургта да эшлиләр. Илдә күкерт, купорос, буягыч матдәләр, скипидар җитештерүче мануфактуралар да барлыкка килә. Мануфактураларда хезмәт хакы шактый югары була: өйрәнчекләр елы¬ на— 12—17 сум, квалификацияле эш¬ челәр — 15—30 сум, югары квалифи¬ кацияле мастерлар 70—100 сум алалар. Бу акча гаиләне туйдырырга җитәрлек була. Әмма хезмәт шартлары авыр һәм үлем очраклары күп булу аркасында, эшчеләр еш алышынып тора. Һөнәрчелек. Петр I патшалык иткән дәвернең ахырына илдә 16 меңгә якын һөнәрче исәпләнә. Иң зур һөнәрчелек үзәкләре булып Мәскәү (7 мең чамасы һөнәрче) һәм Петербург (2,5 мең һөнәр- Демидовлар заводы келәймәсе төшерелгән коелма 168
3 бүлек Уралдагы бакыр кою мичләре че) тора. Нигездә, һөнәрчеләр йорт кирәк-яраклары җитеште¬ рәләр: йозаклар, пычаклар (Павлово, Ворсма авылларында ясалганнары аеруча мактала), кургаш савыт-саба (Ярославль), киндер тукымалар (Кострома), алтын һәм көмештән бизәнү әйберләре (Мәскәү), финифть (эмаль) савыт-саба (Ростов Вели¬ кий). Нөнәрчелек продукциясенең сыйфатын күтәрү өчен, осталар үзләре эшләгән әйбергә шәхси келәймә сугарга тиеш булалар. Осталар шәкертләргә үз тәҗрибәләрен тапшыра алсын өчен, 1722 елда Россиядә дә һөнәрчелек цехлары (бу вакытта Европада алар бетерелгән була инде) кертелә. Теркәлгән һөнәр¬ челәрдән кала, төп авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланганнан соң, сезон араларында, күп санлы авыл осталары да эшкә тотына. Кагыйдә буларак, алар ауда үтерелгән хайваннарның тиреләрен эшкәртәләр, аннан бүрек һәм туннар тегәләр. Киез итек басу, шулай ук шәм ясау һәм сабын кайнату һөнәрләре дә киң тарала. Армиядә хезмәт итүчеләрнең саны арткан саен, күн итек¬ ләргә һәм каешларга да сорау арта. Бары тик Мәскәүдә генә дә мең ярым чамасы итекче эшли. Әмма итек тегү һөнәренең төп осталары Ярославльдә яши. Рус осталары күнне шулкадәр яхшы итеп эшкәртәләр ки, хәтта итекләр Европага чыгарыла торган иң популяр товарларның берсенә әверелә. Сәүдә. XVIII гасырның беренче чирегендә бөтенроссия базары тагын да үсә. Атнасына ике-өч мәртәбә сатучыларны һәм якын-тирә авыллардан сатып алучыларны җыйган авыл базарларыннан тыш, күмәртәләп сату ярминкәләре дә эшли. Петр I заманында Россия эчендәге элемтә юлларын камил¬ ләштерүгә зур игътибар бирелә, ә бу исә сәүдә үсешенә ярдәм итә: Вышневолоцк каналы сафка баса һәм Ладога күлендә дә шундый ук канал төзү эшләре башлана. 169
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ «Петербургка нигез салыну» медале. XVIII гасырның 20 нче еллары Шәһәрләрнең һәм шәһәр халкының саны арту, мануфактура җитештерүе үсү, күп санлы регуляр армия төзелү — болар барысы да эчке сәүдә үсешенә ярдәм итә. Петр I патшалык иткән елларда тышкы сәүдә дә киңәя. Россиянең алдынгы Европа илләре белән бәйлә¬ нешләре ныгый. Шуның белән бергә, элек иң зур портларның берсе булган Архангельск көннән-көн үзенең әһәми¬ ятен югалта бара, аның каравы Петер¬ бург, Рига кебек Балтыйк буендагы га¬ ваньнарның дәрәҗәсе бермә-бер күтә¬ релә. Петр, Россия товар җитештерүчеләрен чит илләр конку¬ ренциясеннән сакларга омтылып, илдә җитәрлек күләмдә җитештерелә торган товарларны читтән кертүне чикли яисә бөтенләй тыя. 1724 елда Петр Таможня тарифын кабул итә. Аның буен¬ ча, әгәр Россиядә җитәрлек күләмдә җитештерелгән әйбер чит илдән дә кертелә икән (хәтта югары сыйфатлы булса да), аңа 75 % лы пошлина салына. Мондый шартларда чит ил сәүдә¬ гәрләре өчен Россиягә товар кертү файдалы булмый. Илнең үз җитештерүчеләре өчен кирәкле чималны читкә чыгару да тыела. Петр заманында Россиянең төп сәүдә партнерлары Англия һәм Голландия була. Алардан тәмәке, металл һәм металл әйберләр, бизәнү әйберләре, челтәр, кофе кертелә. Европа базарына, нигездә, киндер сүсе, җитен, терлек мае, поташ (селте), урман, соңрак бодай чыгарыла башлый. Россиянең көньягында Әстерхан иң әһәмиятле сәүдә үзәгенә әверелә, аның аша Иран һәм Кавказ аръягы белән сату-алу бара. Илнең көнчыгышында Кытай белән сәүдә активлаша. Петр Үзәк Азия һәм Ьиндстанга сәүдә юлы уздыру турында хыяллана, әмма бу бик авыр һәм катлаулы эш булып чыга. Акча һәм салым реформасы. Төньяк сугышы барганда Петр акча җитмәү мәсьәләсе белән очраша. Әлеге коточкыч авыр хәлдән чыгу юлын табу өчен, ул, бер яктан, Нерчинск рудникларыннан көмеш-кургаш чыгарырга рөхсәт бирә, ә икенче яктан, яңа металл акчалар (бакыр акчалар да) кертә. Бер үк вакытта 1710 елда патша указы буенча хуҗалык һәм җан башыннан халык санын алу үткәрелә. Ул салым ре¬ формасы уздыруда беренче адым булып тора. 1718—1724 ел¬ ларда хуҗалык башыннан салым урынына җан башыннан 170
3 бүлек салым кертелә. Аны ир-атлардан («ир җаннар») гына алалар. Дәүләт крестьяны елына — 1 сум 14 тиен, ә крепостной крестьян 74 тиен түли. Бу реформа җыела торган салым күлә¬ мен шактый арттыра. Петр I нең акча һәм салым реформасы дәүләт казнасын өч тапкыр баета. Әмма бу — халыкны талау исәбенә эшләнә. Нәтиҗә ясыйк XVIII гасырның беренче чирегендә ил икътисадының бик тиз үсүе Петр I эшчәнлегенең әһәмиятле нәтиҗәсе булып тора. Мануфактураларның саны җиде тапкыр арта. Сәнәгать продукциясе җитештерү күләме шактый үсә. Россия беренче мәртәбә металл кою буенча Европада өченче урынга чыга һәм хәтта аны чит илләргә чыгара башлый. Авыл хуҗалыгында яңа хезмәт кораллары кертелә, бу тармакның җитештерү- чәнлеге күтәрелә. Балтыйк буе Россия составына кертел¬ гәннән соң, илебезнең Европа белән сәүдә-икътисади бәйлә¬ нешләре сизелерлек үсә, елдан-ел эчке һәм тышкы сәүдә әйләнеше көчәя. Әмма коточкыч авыр салымнар күп санлы крестьян хуҗалыкларын бөлдерә; крепостнойлык система¬ сының хакимлек итүе элеккечә ирекле эшмәкәрлекнең үсе¬ шенә аяк чала. ,►*] Сораулар 1. Петр I реформалары алдыннан Россия икътисады нинди хәлдә була? Хуҗалык өлкәсендә патша алдында нинди төп бурычлар тора? 2. Петрның икътисади сәясәтенә хас үзенчәлекләрне атагыз. Ни өчен ул идарә иткән елларда дәүләтнең хуҗалык эшләренә тыкшынуы көчәя? 3. Россия икътисадының төп тармагы саналган авыл хуҗа¬ лыгында нинди үзгәрешләр күзәтелә? 4. Петр заманында мануфак¬ туралар барлыкка килү процессын характерлап бирегез. Алар нинди тармакларда туа? Мануфактураларда эшче куллар мәсьәләсе ничек хәл ителә? Петр I заманында Россиядәге мануфактура җитештерүен Европаныкы белән чагыштырыгыз. Россия мануфактуралары нинди үзенчәлекләргә ия? 5. Россиянең эчке һәм тышкы сәүдәсен үстерү буенча Петр I үткәргән чаралар турында сөйләгез. Анда акча һәм салым реформасы нинди роль уйный? 6. Петрның хуҗалык өлкә¬ сендәге үзгәртеп кору эшчәнлегенең нәтиҗәләрен характерлап бире¬ гез. Бу эшчәнлекнең каршылыклы булуын нәрсәдә күрәсез? Биремнәр 1. А. С. Пушкин үзенең «Бакыр җайдак» поэмасында Петр¬ га түбәндәге юлларны багышлый: 171
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Әй язмышның көчле хөкемдары! Биеклектә чал атыңның Тоткач тимер авызлыгын тартып, Үрә баскан кебек атың ярсып, Тирән упкыннардан Россияне Югарыга, өскә ашырдың. Әлеге фикерне Петрның икътисади үзгәртеп корулары мисалында аңлатып бирегез. 2. Петр I заманын сәүдә аеруча нык үсеш алган чор дип саныйлар. Әмма бу процесс шома гына бармый. Әйтик, 1713 елның 31 октябрендә Россия тарафыннан Европага чыгарыла торган төп товарларны Архангельскига китерүне тыю турында Петр I нең указы чыга. Шуннан соң аларны яңа башкалага — Санкт-Петербургка илтергә тиеш булалар. Ә бит Архангельскида товар складлары була, аларны саклау өчен барлык шартлар да тудырыла, Петербургта әлегә болар- ның берсе дә булмый. Сез ничек уйлыйсыз, мондый указ¬ ларның нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин? Ни өчен күпмедер вакыттан соң Петр аны яңадан карарга һәм товарларның бер өлешен Архангельск аша үткәрергә рөхсәт бирергә мәҗбүр була? >! Даталарны истә калдырыгыз 1718—1724 еллар — җан башыннан салым кертелә. ►4 Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Протекционизм — дәүләтнең сәнәгатькә булышлык итүе, чит илләрдән кертелгән товарларга югары таможня пошли¬ налары билгеләү. Меркантилизм — дәүләтнең, акча туплау максатында, товарны кертүгә караганда, күбрәк чыгаруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралары. Беркетелгән крестьяннар — сарай крестьяннары, алар салым түләү урынына казна яисә хосусый заводларда эшләргә тиеш булалар, ягъни алар беркетелгән булалар. Посессион крестьяннар — завод хуҗаларына тапшырылган дәүләт крестьяннары. Җан башыннан салым — салым түләүгә сәләтле катлаулар¬ ның ир җенесеннән булганнарыннан (яшенә карамастан) алына торган төп салым. Һөнәрчелек цехлары — бер үк яисә төрдәш һөнәрчеләр берләшмәсе. 172
3 бүлек § 24. Петр I нең дәүләт реформалары Дәүләт аппараты реформасы. Петр идарә органнарын тирәнтен үзгәртеп корулар үткәрә. 1699 елда патша тара¬ фыннан Якын (Ближний) канцелярия оештырыла, 1708 елда ул «министрлар консилиясе» дип үзгәртелә. 1711 елда иң югары дәүләт учреждениесе булган Идарә итүче Сенат оештыру патшаның әлеге юнәлештә ясалган икенче адымы була. Сенат патша белән бергә законнар кабул итә, хөкем чыгара, шулай ук үзәктә һәм урыннарда дәүләт аппаратының эшенә юнәлеш бирә һәм алар өстеннән күзәт- челек алып бара. Сенат составына патша аксөякләр нәселеннән булган тугыз кешене (Боярлар думасының элеккеге әгъза¬ ларын да) һәм «Петр оясы кошчыкларын» кертә. Сенат эшчәнлеге өстеннән дә күзәтү урнаштырыла: 1722 ел¬ да П. И. Ягужинский генерал-прокурор итеп билгеләнә, аны «патшаның күзләре» дип йөртәләр. 1717—1720 еллардагы реформа нигезендә приказлар бете¬ релә, коллегияләр оештырыла. Башта унбер коллегия исәп¬ ләнә. Тышкы эшләр коллегиясе — тышкы сәясәт белән, Хәрби коллегия — коры җир армиясе белән, Адмиралтейство колле¬ гиясе — диңгез флоты белән, Юстиц-коллегия — гражданлык һәм жцнаять судлары белән, Берг-коллегия — тау заводлары сәнәгате белән, Мануфактур-коллегия мануфактура сәнәгате белән идарә итә. Приказлардан аермалы буларак, биредә карарлар күмәк төстә кабул ителә. Нәр коллегиянең башында Петр заманында Сенат (рәссам Д. Кардовский картинасыннан) 173
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Санкт-Петербургта Коллегияләр бинасы президент, вице-президент һәм берничә киңәшче тора. Коллегияләр эшчәнлеге белән җитәкчелек итү өчен Генераль регламент һәм һәр коллегиянең үз рег¬ ламенты бастырып чыгарыла. Дәүләт җинаятьләре (хакимияткә каршы чыгышлар) турындагы эшләр белән башта Преображенский приказы, аннан соң Яшерен канцелярия шөгыль¬ ләнә. Алар императорның үз кул астын¬ да эшлиләр. Мирас калдыруда бердәм кагыйдә¬ ләр турында указ. «Ранглар турында табель». 1714 елда Петр мирас калдыру¬ да бердәм кагыйдәләр турындагы указ¬ да бердәм кагыйдәләр турында указга кул куя. Аның буенча, дворян поместьелары бояр вотчиналары белән тәңгәлләш- терелә. Бу документ нәселле һәм «яңа» аксөякләр (дворяннар) арасындагы аерманы бетерүгә юнәлдерелә. Хәзер инде дворян һәм бояр җирбиләүчелеге арасында аерма булмый. 1722 елда патша «Ранглар турында табель» кабул итә. Монысы инде иске һәм яңа аксөякләр арасындагы аермаларны да юкка чыгара. Яңа закон буенча эшчәнлек өч төргә — сарай, гражданлык һәм хәрби хезмәтләргә бүленә. Чиновниклар өчен 14 класс (ранг) билгеләнә (гражданлык хезмәтендә — коллегия регистраторыннан канцлерга, армиядә — прапорщиктан гене- рал-фельдмаршалга, флотта — прапорщиктан генерал-адми- ралга кадәр). 8 нче класс чин алган һәр кеше нәселле (потом¬ ственный) дворянга әйләнә. Хезмәт иткән өчен чиновникларга җир һәм крестьяннар бирелә, шулай ук акча да түләнә. Әлеге система, нинди нәселдән булу- I га карамастан, теләсә кемгә хезмәттә күтәрелергә мөмкинлек тудыра. Әмма чынбарлыкта аннан бик сирәк кеше генә файдалана ала. Җирле идарә реформасы. 1708 елда җирле хакимият аппаратын көчәйтү һәм идарә эшендә аның ролен күтәрү өчен, Россия сигез губернага — Мәскәү, I Ингерманландия (соңрак — Петербург), Смоленск, Киев, Азов, Казан, Арханге- i логородск, Себер губерналарына бүленә | (киләчәктә аларның саны тагын да ар¬ та). Губерналарның башында патша тарафыннан билгеләнгән губернаторлар Г. И. Головкин 174
3 бүлек тора. Алар тулы административ, хәрби һәм суд хакимиятенә ия булалар. Губерналар үз чиратында өязләргә бүленә. 1719 елда Петр илне 50 провинциягә бүлә һәм аларның башына воеводаларны утырта. Губерналарга бүленеш сакланса да, губернаторлар кулында хәрби һәм суд вазифалары гына кала. Украинада хәрби идарәнең үзенә бертөрле режимы урна¬ ша. Биредә хакимият сайлап куелган гетман кулында була. Әмма аның эш-гамәлләрен күзәтеп тору өчен (бигрәк тә Мазе¬ паның хыянәтеннән соң), Малороссия коллегиясе төзелә. Аның белән патша офицеры җитәкчелек итә. 1722 елда гетман беренче тапкыр патша указы нигезендә билгеләнә. Шәһәр реформасы. Шәһәрләр үсү белән шәһәр халкының да саны арта. Петр патшалык иткән чорның ахырына ул инде 350 мең кешегә җитә. Шәһәрдә яшәүчеләрнең төп өлешен һөнәрчеләр һәм вак посад халкы тәшкил итә, беренче ману¬ фактура эшчеләре пәйда була, сәүдәгәрләрнең саны да шактый арта. Петр патшалык итә башлаган елларда ук, көнбатыштан үрнәк алып, Мәскәүдә Бурмистрлар палатасы оештыра, аның әгъзаларын посад халкы сайлый. Палата салымнар җыю һәм суд эшләре белән шөгыльләнә. Башка шәһәрләрдә сайлап куела торган бурмистрлар — идарәчеләр — вазифасы кертелә. 1720 елда Петербургта Баш магистрат (шәһәр идарәсе) булдырыла. Аңа бурмистрлар һәм ратманнар (шәһәр халкын¬ нан сайланган вәкилләр) җитәкчелегендәге җирле магистрат¬ лар буйсындырыла. Шәһәр халкы икегә — «даимиләргә» (дәрә- җәлеләргә) һәм «түбән катлаулар»га бүленә. «Даимиләр» үз чиратында ике гильдиягә аерыла. Беренче гильдиягә — бай сәүдәгәрләр һәм «ирекле һөнәр» ияләре (табиблар, аптека¬ чылар, рәссамнар), ә икенчесенә һөнәрчеләр һәм вак сәүдәгәр¬ ләр керә. «Даимиләргә» дәүләт аерым ярдәм оештыра һәм өстенлекләр бирә. Шәһәр реформасы шәһәрләрнең икътисади үсешенә ярдәм итеп кенә калмый, ә аларның хакимият тара¬ фыннан яклануын да тәэмин итә. Патриархлыкның бетерелүе. 1700 елда патриарх Адриан үлгәннән соң, Петр I, Төньяк сугышы башлануны сәбәп итеп, яңа патриарх сайларга рөхсәт итми. Патриарх тәхетен «сак¬ лаучы» итеп ул Стефан Яворскийны билгели. Төньяк сугышы тәмамланганнан соң, патша патриархлык¬ ны бөтенләй бетерә. Чиркәү эшләре белән идарә итү Дини коллегиягә тапшырыла. Тиздән ул Изге Синод дип үзгәртелә. Патша тарафыннан билгеләнгән әлеге коллегия составына югары дәрәҗәле рус руханилары вәкилләре керә. Ал арны император үзе билгели, Изге Синод карарларын да ул үзе 175
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ раслый. Шуңа күрә Россия патшасы чынлыкта Рус православие чиркәвенең дә башлыгына әйләнә дип әйтергә була. Синодның эш-гамәлләренә патша исеменнән обер-проку¬ рор (шулай ук патша тарафыннан билгеләнгән чиновник) күзәтчелек итә. Югары катлау чиркәү иерархларының бер өлеше, шул исәптән С. Яворский да, әлеге карарларга каршы чыга. Петрның көрәштәшләренең берсе — Феофан Прокопович — Синодның беренче обер-прокуроры була. Петр I махсус указ белән дин әһелләренә крестьяннар арасында мәгърифәт тарату эше белән шөгыльләнергә боера. Алар вәгазьләр, үгет-нәсыйхәт укырга, балаларга догалар өйрәтергә, патшага һәм чиркәүгә хөрмәт тәрбияләргә тиеш булалар. Чиркәү вотчиналарыннан алынган керемнең бер өлеше дәүләт казнасына керә башлый. Чиркәүне тулысы белән югары дөньяви хакимияткә буй¬ сынган иң мөһим дәүләт учреждениеләренең берсенә әверел¬ дерү процессы әнә шулай тәмамлана. Башкаланы Санкт-Петербургка күчерү. Балтыйк диңгезе ярларына чыгу Петрдан яңа территорияләрне Россия соста¬ вында ныгыту буенча чаралар күрүне таләп итә. 1703 елда патша Нева елгасы тамагында яңа башкала — Санкт-Петер¬ бург шәһәрен төзи башларга боерык бирә. Петрның хыялын¬ да йөргән шәһәр үз чорының иң алдынгы үрнәкләре буенча салына. Ул төз урамнардан, иркен мәйданнардан, верфьләр¬ дән, мануфактуралардан, күп санлы таш йортлардан тора. Петербургта аксөякләр өчен сарайлар һәм гади кешеләр өчен йортлар корыла. Моннан тыш, кайбер дәүләт учреждениеләре өчен биналар салына. 1710 елда патша сарае да бирегә күчә. Петр сарае. «Кояш» фонтаны Царское Селодагы Екатерина сарае капкалары 176
3 бүлек Патша гаиләсе һәм чит ил вәкилләре яңа шәһәргә 1712 елда китерелә. Патша фәрманы белән аңа башкала статусы бирелә, чиркәүләрдә «патшалык итүче Санкт-Петербург шәһәре» хөрмәтенә халык гыйбадәт кыла. 1714 елда махсус указ нигезендә патша бөтен ил буенча (Мәскәүне дә кертеп) таш биналар төзүне тыя. Үзләренең осталыклары белән бөтен дөньяга танылган Мәскәү ташчылары Санкт-Петербург төзелешенә җибәрелә. Бу Мәскәүдә төзелеш эшләрен озакка туктата. Мәскәү Кремлендә — Россиянең элеккеге сәяси үзәгендә — рус императорлары хәзер традиция буенча гына (Успение соборында) таҗ кияләр. Вафат булган патша гаиләсе әгъзалары Мәскәү Кремленең Архангел соборында түгел, ә Санкт-Петер¬ бургның Петропавел крепостендагы Изге Петр һәм Павел соборында күмелә. Дөрес, Мәскәү әле һаман да «беренче баш¬ кала» дип йөртелсә дә, ул Россиянең икенче башкаласына әверелә, әмма илнең төп дини, мөһим сәяси, икътисади һәм мәдәни үзәге булып кала. Реформаларга каршылык күрсәтү. «Патша улы Алексей эше». Петр I нең реформаларын күпләр, бигрәк тә борынгы аксөякләр нәселеннән чыгучылар кабул итмиләр. Алар рефор¬ маларның гадәти тормыш рәвешен җимерүеннән куркалар. Петр I реформаларыннан ризасызлык белдерүчеләр барысы да патша улы Алексей тирәсенә туплана башлыйлар. Ул Петр¬ ның Евдокия Лопухина белән никахыннан туа һәм патшадан читтә Мәскәү сараендагы борынгы традицияләр рухында тәр¬ бияләнә. Алексей атасы Петрның үзгәртеп кору эшчәнле- гендә бөтенләй катнашырга теләми. Ә бу — патшада зур риза¬ сызлык тудыра. Акрынлап, ата белән ул арасындагы каршылыклар кискенләшә бара. Үзе¬ нең язмышы өчен куркып, Алексей 1716 елда Россиядән Австриягә ка¬ ча. Яшерен канцелярия начальнигы П.А. Толстой тырышлыгы белән качак егет иленә кайтарыла һәм суд каршына баса. Җәзалаганда, ул патшага каршы заговорда катнашуын таный һәм үлем җәзасына хөкем ителә, әмма төрмәдә әлегәчә ачыкланмаган шартларда үлеп китә. «Патша улы Алексей эше» рефор¬ матор патшаны тирән борчуга сала һәм үзгәртеп коруларның үзе үлгәннән соңгы язмышы хакында уйланырга, П. А. Толстой 177
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Петр I үзенең улы Алексейдан сорау ала (рәссам Н. Ге) тәхетне мирас итеп калдыру тәртибен үзгәртергә мәҗбүр итә. Нәм 1722 елда патша, туганлык дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә, теләсә кемне үзенең варисы итеп билгели алуы хакындагы указга кул куя. Әмма император үзе тәхет варисын билгеләр¬ гә өлгерми кала. 1725 елның гыйнварында ул салкын тиюдән кинәт үлеп китә. ■ Нәтиҗә ясыйк Петр I тарафыннан уздырылган дәүләт реформалары ил тормышында гаять зур роль уйныйлар. Алар Россия дәүләтен ныгыталар, аны бөек Европа державалары белән бер рәткә куялар. Реформалар борынгы Русьтан калган нәсел буенча вазифага билгеләү традицияләрен үзгәртәләр, боярлар һәм дворяннар арасындагы икътисади һәм вазифаи аермаларны юкка чыгаралар. Алар җирле идарә системасын камилләште¬ рәләр, Россиядә беренче мәртәбә шәһәрләр белән идарә итүдә сайлау гамәле кертелә. Чиркәү тулысынча дәүләт кулындагы 178
3 бүлек коралга әверелә. Шул ук вакытта яңа идарә системасы элек¬ кечә үк миллионлаган гади кешеләрне ил язмышын хәл итүдә катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Сораулар 1. Петр I тарафыннан уздырылган дәүләт реформаларының сәбәп¬ ләре нинди? Нинди органнарны реформалаштырырга кирәк була һәм ни өчен? 2. Нинди яңа дәүләт идарәсе органнары оештырыла? Нәкъ менә Петр заманында самодержавие хакимияте абсолют характерга ия була дип әйтергә мөмкинме? 3. Мирас калдыруда бердәм кагый¬ дәләр турында указ һәм «Ранглар турында табель»нең тарихи әһә¬ мияте нәрсәдә? 4. Ни өчен Петр Россиядә патриархлыкны бетерә? Сез ничек уйлыйсыз, Рус православие чиркәвенең үз эчендә чиркәү реформаларын ничек кабул итәләр, аларны иерархларның күбесе хуплыймы? 5. Дәүләт башкаласын Мәскәүдән Петербургка күчерүгә сез ничек карыйсыз? Бу вакыйга «беренче башкала» язмышына нинди йогынты ясый? 6. Югары катлауларның реформаларга каршы¬ лык күрсәтү сәбәбе нәрсәдә? 7. Петр I тарафыннан уздырылган дәүләткүләм үзгәртеп коруларның әһәмияте нәрсәдә? И Биремнәр 1. «Петр I нең дәүләткүләм үзгәртеп корулары» дип атал¬ ган хронологик таблица төзегез. 2. Петр I заманында сенаторлар һәм барлык дәүләт хезмәт¬ кәрләре өчен аерым ант кертелә. Ант итүчеләр «беренчедән, үз патшаларына һәм дәүләтләренә тугры булырга; икенчедән, халык арасында да, дәүләт эшендә дә хаклык һәм гаделлек белән хөкем чыгарырга; өченчедән, казна белән, кешеләр һәм башкалар белән патшабыз һәм дәүләтебез мәнфәгатьләренә туры китереп эш итәргә...» йөкләмә алалар. Сез ничек уйлый¬ сыз, ни өчен бу антта башта — патшага, аннан соң гына дәүләт¬ кә тугрылык турында сүз бара? 3. Екатерина II заманында яшәгән күренекле җәмәгать эшлеклесе, княгиня Е. Р. Дашкова үзенең язмаларында Петр турында болай дип яза: «Ул бик кызу канлы, тупас, деспот характерлы кеше иде һәм башкаларга ул барысына да түзәргә тиешле кол итеп карады, үзенең томаналыгы аркасында ул кайбер көчләп кертелгән реформаларның, вакытлар узуга, башка милләтләр белән аралашу һәм алардан үрнәк алу исә¬ бенә, тыныч юл белән дә гамәлгә ашырылачагын алдан күрә белмәде. Әгәр ул чит ил кешеләрен руслардан шулкадәр югары куймаса, безнең ата-бабаларыбызның бәһаләп бетерге¬ сез үзенчәлекле характерын юкка чыгармаган булыр иде. Ул үз атасы төзегән Законнар җыелмасының нигезен җимерде 179
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Һәм аны деспотларча эш-гамәлләре белән алыштырды». Даш¬ кованың Петр I реформаларына карата фикерен ул чордагы үзгәртеп корулар хакындагы уңай бәяләмәләр белән чагыш¬ тырыгыз. Даталарны истә калдырыгыз 1711 ел — Идарә итүче Сенат төзелә. 1714 ел — мирас калдыруда бердәм кагыйдәләр турында указ чыга. 1717—1720 еллар — приказлар бетерелә, коллегияләр кер¬ телә. 1721 ел — патриархлык бетерелә. Изге Синод төзелә. 1722 ел — «Ранглар турында табель» кабул ителә. § 25. Петр I реформалары чорында халык һәм дәүләт Сакал тамгалары Халык чыгышларының сәбәпләре. Төньяк сугышы Рос¬ сиянең күпчелек халыклары җилкәсенә авыр йөк булып төшә. Крестьяннар дәүләткә, барщина һәм оброктан тыш, күп санлы яңа дәүләт йөкләмәләре һәм салымнар түләргә тиеш булалар. Җирле чиновниклар, дәүләт файдасына салымнардан тыш «җирле ихтыяҗлар өчен» дигән булып, өстәмә түләүләр һәм эш төрләре булдыралар. Чиновникларның һәм җирле адми¬ нистрациянең башбаштаклыгы да халыкның ачуын кузгата. Регуляр армия төзелү рекрутлар җыю¬ ны таләп итә, нәтиҗәдә меңләгән кресть¬ ян йорт-җиреннән аерыла. Дистәләрчә мең крестьян, көчләп, Санкт-Петербург төзелешенә, Азов, Таганрог ныгытма¬ ларын торгызырга, каналлар казырга җибәрелә. Бу эшләрдә меңәрләгән кеше һәлак була. Идел, Урал буе, Себер җир¬ ләрен үзләштерү барышында андагы халыкның җирләре тартып алына, алар- га яңа салымнар салына. Бөтен җирдә православие дине кертелә. Иске йола тарафдарлары элеккечә үк рәхимсез төс¬ тә эзәрлекләнә. Көчләп, Европа тәртипләрен урнаш¬ тыру халыкта зур ризасызлык тудыра. Болар Петр I заманында төрле халык катлауларының хакимияткә каршы массакүләм чыгышларына сәбәп була. 180
3 бүлек Әстерхан. 1711 ел 1705—1706 еллардагы Әстерхан восстаниесе. XVII гасыр башында Әстерхан Россияне Көнчыгыш белән бәйләүче «көнь¬ як капка» ролен үти. Биредә, күп санлы рус сәүдәгәрләре белән бергә, Иран, Әрмәнстан, Бохара һәм хәтта Ниндстан сәүдәгәр¬ ләре яши. Җирле воевода Ржевский балык промыселларын басып алулар, күтәрә алмаслык бик зур салымнар һәм ришвәтчелек белән «дан ала». 1705 елның ж,әендә булган вакыйгалардан соң халыкның сабырлыгы тәмам бетә. Патшадан сакалларны кыру һәм күлмәкләрне кыскартып кисү турында указ килә. Воевода боерыгы буенча, әлеге указны көчләп тормышка ашыру башлана. Кешеләрнең сакалларын кыралар яисә йол¬ кыйлар, кайберләренең хәтта йөзләре канга батып бетә. Тра¬ дицион рус киемнәрен (ирләрнекен дә, хатын-кызларныкын да) кыскарту тагын бер түбәнсетү дип кабул ителә. Тиздән хаки¬ миятнең чираттагы адымы рус кызларын чит ил кешеләренә көчләп кияүгә бирү буласы икән дигән Моны булдырмый калу өчен, 29 июльдә йөз туй уздырыла, ә 30 июльгә каршы төндә посад халкы, солдатлар, укчылар чит ил кешеләреннән торган каравылны юк итәләр һәм Әстерхан Кремлен утка тоталар. Баш күтәрүчеләр тавык кетәк¬ легенә кереп качкан воеводаны да табып алалар һәм үтерәләр. Аның белән бергә өч йөздән артык йомышлы кеше — полк командирлары, җирле хакимият вәкил¬ ләре дә — үз үлемен таба. Әстерхандагы восстаниенең төп хә¬ рәкәткә китерүче көче укчылар була. Шәһәрне яулап алганнан соң, алар Яро¬ славль сәүдәгәре, иске йола тарафдары имеш-мимеш тарала. Укчылар 181
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Б. П. Шереметев Яков Носов җитәкчелегендәге үз хөкү¬ мәтләрен сайлап куялар. Берничә кеч¬ кенә шәһәрне һәм станицаны алганнан соң, әстерханлыларның мең кешелек отряды Царицынга юл тота. Бер үк ва¬ кытта әстерханлылар үз вәкилләрен Төньяк Кавказга Терек казаклары яны¬ на да җибәрәләр. Восстание хакында ишеткәч, Петр I калмык ханы Аюкәгә ярдәм сорап ил¬ челәр җибәрә. Әстерханны Аюкәнең яулап алуыннан куркып, баш күтәрү¬ челәр Царицыннан чигенәләр. Ул арада Әстерханга фельдмаршал Б. П. Шере¬ метев җитәкчелегендә регуляр армия килеп җитә. 1706 елның март уртасында шәһәр бирелә. Биш йөздән артык кеше тик¬ шерү астына алына. Аларның өч йөз иллесе җәзалап үтерелә яисә газаплаган вакытта үлә. Булавин җитәкчелегендәге восстание. Казаклар үзидарәсен чикләргә омтылу, крестьяннарны массакүләм флот һәм Азов, Таганрог ныгытмалары төзелешенә мобилизацияләү, качак крестьяннарны эзәрлекләү экспедицияләре оештыру XVIII га¬ К. А. Булавин восстаниесе. XX гасыр рәсеме. Билгесез рәссам 182
3 бүлек сырның иң зур кузгалышларының берсе — К. А. Булавин җитәкчелегендәге восстание башлануга сәбәп була. 1707 елның октябрендә баш күтәрүчеләр качкын крестьян¬ нарны, эзләп табып, элекке урыннарына кайтару өчен җибә¬ релгән патша отрядын тар-мар итәләр. Восстание шушы вакый¬ гадан башланып китә. Әмма Булавинга каршы җибәрелгән гаскәр атаманы Лукьян Максимов аны җиңә һәм Запорожье Сечена качарга мәҗбүр итә. Булавин аннан, крестьяннарны һәм казакларны патша хакимиятенә каршы восстаниегә күтә¬ релергә чакырып, кызыктыргыч грамоталар җибәрә башлый. Бу чакыруны Украинада, Тамбов, Воронеж, Борисоглебск өязләрендә хуплап каршы алалар. Шактый зур көчләр туплап (7 мең кеше), Булавин 1708 ел¬ ның апрелендә атаман Максимов гаскәрен тар-мар итә, казак¬ лар «башкаласы» Черкасск шәһәрен ала һәм гомуми гаскәр җыенында «иң бөек» Дон гаскәренең атаманы булып сайлана. Баш күтәрүчеләрнең көчләре бүлгәләнә. Бер отряд — Изюм- га, икенчесе — Саратовка (Булавин җитәкчелегендә), өченчесе Азовка юнәлә. Азов янында уңышсызлыкка очраганнан соң, Булавин кире Черкасскига кайтырга мәҗбүр була. Биредә бай казаклар аңа каршы заговор коралар һәм 1708 елның 7 июлендә Булавинны үтерәләр. Әмма, Булавин үлгәннән соң да, восстание дәвам итә. Баш күтәрүчеләр Саратовны камыйлар һәм Царицынны алалар. Патша гаскәрләре дә тиздән Черкасскины һәм башка фетнәле шәһәрләрне үз кулларына төшерәләр. Ике йөздән артык була- винчы җәзалап үтерелә. Әмма каршылык күрсәтү 1709 елның мартына кадәр дәвам итә. Ә илнең 60 өязендә крестьян чуа¬ лышлары 1710 елның ахырына кадәр туктамый. Башкортлар восстаниесе. 1705—1711 елларда Башкорт- станны куәтле халык кузгалышлары чолгап ала. Төп сәбәп шунда: 1704 елда Уфага, салымнар җыю һәм җирле халыкны хәрби хезмәткә алу өчен, патша чиновниклары килә. Күбрәк акча җыюны максат итеп, алар 72 яңа салым статьясы кертә¬ ләр. Хәтта коңгырт-кара һәм соры күзләргә дә (җирле халык¬ ның күбесенең күзләре шундый төстә була) салым кертелә. Чиновниклар башкортларны мыскыл итәләр, аларның милли һәм дини хисләреннән көләләр, хөрмәтле аксакалларның сакалларын яндыралар. Башкортларның бу вәхшилекләргә каршы восстаниесен халыкның үз аксөякләре һәм мөселман руханилары җитәкли. Баш күтәрүчеләр патша хакимиятенең эш-гамәлләре белән ризасызлыкларын бөтен рус халкына каршы юнәлтәләр. Шуңа күрә восстание ачыктан-ачык милли төс ала. Йөзләгән рус авыллары талана һәм юкка чыгарыла, ә аларның халкы Төркиянең кол базарларына сатыла. 183
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Башкорт аксөякләре үзәк хакимияткә каршы көрәштә мөселман дәүләтләренең ярдәменә өметләнәләр. Алар Гос¬ манлы империясенә һәм Кырым ханлыгына, башкортларны үз подданныйлары итеп алуны сорап, илчеләр җибәрәләр. Патша хакимияте 1711 елда гына, восстаниене бастырып, башкорт халкын буйсындыруга ирешә. Иске йола тарафдарлары чыгышлары. XVII гасыр белән чагыштырганда, иске йола тарафдарларына дәүләтнең мөнә¬ сәбәте уңай якка үзгәрсә дә, расколчыларны эзәрлекләүләр дәвам итә. Иске йола тарафдарлары общиналары, нигездә, крестьян¬ нардан тора. Алар үз вәгазьләрендә патша тарафыннан узды¬ рылган үзгәртеп коруларга тискәре бәя бирәләр. Еш кына менә шулар крестьян кузгалышларына сәбәп була да. Шуңа күрә крестьяннарның хөкүмәткә каршы көрәше вакыт-вакыт чир¬ кәүгә буйсынмау, борынгы дини кануннарны тарату рәвешен ала. Петр заманында расколчыларны җәмәгать вазифаларына сайлау тыела. Иске йолалар буенча никахлашу да никах дип танылмый. Иске йола тарафдарлары өчен дәүләт салымнары¬ ның күләме икеләтә арттырыла. Расколчыларны металлургия һәм корал заводлары төзелешенә җибәрәләр. Ь.әм, ниһаять, зур штраф салу белән куркытып, аларны килбәтсез киенеп йөрергә мәҗбүр итәләр (бу аларның «икенче сортлы кешеләр» икәнлеген күрсәтү өчен эшләнә). Болар барысы да иске йола тарафдарларының рәсми чиркәү һәм дәүләт хакимияте белән көрәшкә күтәрелүенә сәбәп була. Петр I патшалык иткән чорның башыннан азагына кадәр Россиянең Европа өлеше төньягында, Урта Идел буенда, Төнь¬ як Украинада урнашкан күп кенә районнарда иске йола тараф¬ дарлары булган крестьяннарның чыгышлары әледән-әле кабат¬ ланып тора. Элеккечә үк расколчыларның үз-үзләрен янды¬ руы киң тарала. Мануфактура эшчеләре чыгышлары. Петр I заманында, мануфактура сәнәгате үскән саен, яңа иҗтимагый төркем саналган «эшчеләр»нең массакүләм чыгышлары башлана. Алар хезмәт шартларының начар булуына, күп айлар дәва¬ мында гаиләләреннән аерылып торуга, эштәге туктаусыз имгә¬ нүләргә каршы күтәреләләр. Урал заводларында кузгалышлар аеруча еш кабатлана. Качу протест белдерүнең иң киң таралган формасы була. Екатеринбург заводын төзегәндә, төзелешкә беркетелгән бар¬ лык крестьяннар диярлек качып бетә. Алар белән бергә сакка куелган солдатлар да кача. Качаклар өйләренә кайта алмый¬ лар: анда аларны үч алу көтә. Шуңа күрә аларның кайберләре 184
3 бүлек Сольв Кие K<?J* Лялинский Егошихинский -ЗГ .ф \ Невьянский *о Верхнетагильский § /-* Уктусский* Саралинский Оренбург Орск рославль Гурьев Цари о Бах Астрахань Терскии город Тарки ЧЕРНОЕ МОРЕ Бахчи&Зрай Phi Самара Повенецкий Новго в. Ладога , ^/-ПЕТЕРБУРГ.- „ (столица с 171^с) ■ уырпецкИЙ 'Л Ижинск ЛИТВА ! Вильнюс0’ о(Вильно^* Минско РЕЧЬО^М° ^ОСПОЛИТА* Тверь„ х Онежское очеро ровский иное Поле хангельск егодск Хлынов Владимир _> оҗ. г® МОСКВА Ниж. Новгоро моденск Муром Калуга°типУ* Переяславль- п |ул|> Рязанский oneH3d хрБрянск «оТамбов Липецкие заводы П духов „ о Путивль Яицкий городок вск ] 1695 елга Россия территориясе я Азов походлары нәтиҗәсендә Россия составына кергән һәм 1700 елда J Константинополь солыхы буенча беркетелгән территория XVIII гасырның беренче чирегендә төзелгән сәнәгать предприятиеләре Металлургия һәм металл эшкәртү 41г Суднолар төзү верфьләре заводлары Эре портлар Туку мануфактуралары Халык восстаниеләре . ... 1705—1706 еллардагы 1707—1709 елларда Булавин Әстерхан восстаниесе җитәкчелегендәге восстание районы районы I 1 1721 елда Ништадт солыхы буенча, Россия составына кертелгән I территорияләр I | 1726—1762 елларда Россия составына кертелгән территорияләр 1763 елда Россия империясе чикләре Россия XVII гасыр ахыры — XVIII гасыр башында 185
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Идел һәм Донның түбәнге агымы буйларына юнәлә, икенче¬ ләре башкортларда качып ята. «Тыныч» дип исәпләнгән Мәскәү предприятиеләрендә дә (Хамовный һәм Постау заводларында) эшчеләр чыгышлары була. Әйтик, эшчеләр директор Тиммерман өстеннән хаки¬ мияткә күмәк хат-шикаять язалар, ә Петр I мануфактураларга килгәч, патшаның үзенә мөрәҗәгать итәләр. | ► Нәтиҗә ясыйк Халык чыгышлары хакимиятне халыкның төрле кат¬ лауларына карата үз сәясәтен үзгәртергә мәҗбүр иткән бер¬ дәнбер чара була. Әйтик, Донда һәм Запорожьеда казакларның чыгышлары казаклар автономиясен билгеле бер вакытка саклап кала. Крестьян восстаниеләре хакимияткә качкын крестьяннарны эзәрлекләргә һәм болай да авыр бурычларны арттырырга комачаулый. Башкорт, татар, удмуртларның милли хәрәкәтләре хакимиятне Россия халыкларының тра¬ дицияләре һәм йолалары белән исәпләшергә мәҗбүр итә. «Эшчеләр»нең беренче чыгышларыннан соң патша эшче¬ ләрне «яхшы итеп, юкка-барга җәзаламыйча» яшәүне таләп иткән махсус указ чыгарырга мәҗбүр була һәм эшчеләр хезмәтенә яңача, гаделрәк түләү нормалары билгели. !►? Сораулар 1. Петр заманындагы халык чыгышларының сәбәбе нәрсәдә? 2. Әстерханда восстание ничек уза? Сез ничек уйлыйсыз, шәһәрдә «сакал кыру»га каршы җәелгән көрәш восстание башлануга төп этәргеч була аламы? 3. Донда Кондратий Булавин җитәкчелегендәге восстаниенең максатлары һәм нәтиҗәләре нинди? Бу чыгыш белән разинчылар чыгышы арасында нинди уртаклык бар? Һәм аерма нәрсәдә? 4. Үзәк хакимият белән көрәшкә ни өчен Идел буе халык¬ лары, аеруча башкортлар актив кушыла? 5. Иске йола тарафдарлары хәрәкәтенең яңа күтәрелеше ни өчен нәкъ менә Петр I идарә иткән чорга туры килә? 6. Уралдагы «хезмәт кешеләре» кузгалышларына хас үзенчәлекләрне атагыз. I ► Биремнәр 1. «Петр заманындагы халык чыгышлары» дигән табли¬ цаны тутырыгыз. Чыгышның датасы һәм районы Чыгышта катнашучылар, аларның таләпләре, вакыйгалар агышы Тарихи әһәмияте 186
3 бүлек 2. Петрның үзгәртеп кору эшчәнлеге нәтиҗәсендә Россиядә салым түләүчеләрнең саны 30 процентка кыскаруы мәгълүм. Бу турыда уйланып, шагыйрь М. А. Волошин болай дип яза: «Петр патша Россияне берничә гасыр аша алга алып ыргы¬ тырга, хирургия юлы белән аңа яңа җан куярга теләде, җәзалап үтерүләр һәм газаплаулар аша аны мәдәниятле итәргә маташ¬ ты». Әлеге юллар хакында үз фикерегезне әйтегез. Сез ничек уйлыйсыз, реформаларны башкача, халыкны киеренке хәлгә куймыйча гына да үткәреп булыр идеме? 3. Петр заманындагы атаклы чиновник Г. И. Головкин Смоленск өязендәге хәлләр турында түбәндәгеләрне хәбәр итә: «...авыллардан күп кенә крестьян хатыннары, балалары, тер¬ лек-туарлары белән, йортларын калдырып, Брянскига кача¬ лар... күпчелек шляхтаның рәтле торырлык йорты да калма¬ ган. Качаклар андагы алпавыт йортларын талыйлар, җимерә¬ ләр, ә кешеләрен үтергәнче кыйныйлар». Сез ничек уйлыйсыз, крестьяннарның качып китүе ни өчен массачыл күренешкә әверелә? И Даталарны истә калдырыгыз 1705—1706 еллар — Әстерхан восстаниесе. 1707—1708 еллар — К. А. Булавин җитәкчелегендәге вос¬ стание. 1705—1711 еллар — Башкортлар восстаниесе. § 26. Петр I реформалары чорында Россия мәдәниятендәге үзгәрешләр Фән. Петр I заманында беренче мәртәбә Россиянең үз фәне туу һәм үсү өчен алшартлар барлыкка килә. Фәнни белемнәрне үстерү зарурлыгы практик ихтыяҗлардан чыгып аңлатыла һәм Себердәге, Ерак Көнчыгыштагы иксез-чиксез киңлекләрне үзләштерү, файдалы казылма ятмаларын эзләү, яңа шәһәрләр төзү, мануфактура җитештерүе һәм сәүдәне үстерү белән дә бәйле була. 1706 елда, Петр I указы буенча, Мәскәүдә Аптека бакчасы (Аптекарский огород) оештырыла. Ул киләчәктәге Ботаника бакчасының башлангычы булып хезмәт итә. Ә 1707 елда Россиядә беренче госпиталь һәм аның каршында госпиталь мәктәбе ачыла. 1718 елда Петербургта илдә беренче хирургия инструментлары эшләп чыгарыла. 1720 елда Каспий диңге¬ зенең картасы бастырыла. Петр I указы нигезендә файдалы казылмалар эзләү буенча дәүләт тау-разведка хезмәте оештырыла. 1703 елда крестьян 187
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Шилов — Уралда бакыр рудасы ятмаларын; 1714 елда чүкеч ясау остасы Рябов — Петрозаводск янында дәвалаучы минераль су чыганакларын; 20 нче еллар башында руда белгече Гри¬ горий Капустин Россиянең көньягында ташкүмер ятмаларын таба. Шул ук вакытта Мәскәү янында да соры күмер барлыгы ачыклана. 1701 елда Петр I указы белән Мәскәүнең Сухарев манарасында Навигация мәктәбе оештырыла. Аның каршында 1702 елда Петрның көрәштәше Я. В. Брюс Россиянең беренче обсерваториясен җиһазландыра. Бишьеллык күзәтүләргә ни¬ гезләнеп, Брюс Россиядә беренче булып йолдызлы күк йөзе картасын төзи. 1725 елдан Петербургта метеорологик күзә¬ түләр даими алып барыла башлый. 1703 елда Л. Ф. Магницкийның «Арифметика»сы дөньяга чыгу гаять зур әһәмияткә ия була. Шул заманның мате¬ матика белемнәре энциклопедиясен тәшкил иткән бу хезмәт¬ не соңрак М. В. Ломоносов «үз галимлегенең капкалары» дип атый. 1712 елдан башлап А. К. Нартов дөньяда беренчеләрдән булып кыру (токарный) станогы уйлап таба һәм берничә ста¬ нок ясый; икенче бер даһи рус механигы Никонов проекты буенча эшләнгән су асты көймәсе 1724 елда Галера сараенда сынаулар үтә. Фәнни һәм техник белемнәр каналлар һәм плотина¬ лар корылышында, мануфактура механизмнарын эшләүдә, кораб верфьләре һәм биналар, ныгытмалар төзелешендә кул¬ ланыла. 1722 елда Петр I күрсәтмәсе нигезендә фәнни хезмәтләр һәм дәреслекләр язу максаты белән Россия тарихы буенча материаллар җыю башлана, Петербургка илнең бөтен почмак¬ ларыннан һәм чит илләрдән кызыклы документлар агыла башлый. Шул рәвешле, рус архивларының нигезе салына. Петр I заманында коелган туплар 188
3 бүлек Мәгариф. Петр гомере буе белемнәр белән кызыксынудан туктамый. Рефор¬ матор патша Алла канунын өйрәнүгә генә нигезләнгән мәктәпләрнең, талант¬ лы яшьләрне чит илләргә укырга җи¬ бәргән кебек үк, яхшы нәтиҗә бир¬ мәячәген әйбәт аңлый. Шуңа күрә Рос¬ сиянең үз мәгариф системасын форма¬ лаштыруга зур игътибар бирә. Мәктәпләрдә башта җәмгыятьнең төрле катлауларыннан чыккан балалар бергә укый алган. Әмма тиздән күп кенә махсус (офицер-белгечләр әзерли торган) уку йортларына бары тик дворян бала¬ ларын гына кабул итә башлыйлар. Кре¬ постной крестьян балаларына дәүләт мәктәпләрендә укырга рөхсәт ителми. Барлык дворян балалары да укырга ашкынып тормаганлыктан, патша бе¬ лем алуны дәүләт хезмәтенең мәҗбүри бер төре итеп карарга боера. Ьәм, бер¬ кем дә аннан качып котыла алмасын өчен, белем турында таныклыгы булма¬ ган яшь дворяннарның чиркәүләрдә никахлашуын тыя. Мәгариф системасын төзү күп санлы китаплар (дәреслекләр, белешмәләр, күрсәтмә әсбаплар) бастырып чыгаруны таләп итә. XVIII гасырның беренче чи¬ регендә дөнья күргән басмалар саны Россиядә китап басу эше башланганнан соңгы 150 ел эчендә чыккан китаплар¬ дан күпкә артык була. Халыкның укый-яза белү дәрәҗәсен күтәрүдә әлифба реформасы аеруча мө¬ һим чара булып тора. 1708 елда, бар¬ лык гражданнарга да укырга һәм язар¬ га җиңел булсын өчен, патшаның үзе Петр I чикмәне Петр заманы алфавиты тарафыннан расланган шрифт кертелә. Соңрак М. В. Ломоно¬ сов бу турыда: «Бөек Петр заманында боярлар һәм бояр хатын¬ нары гына түгел, хәрефләр дә киң туннарын салып аттылар һәм җәйге киемгә төренделәр»,— дип яза. 1703 елда беренче рәсми басма — рус газетасы «Ведомости» чыга башлый. Газетада, нигездә, Европа дәүләтләре тормышы турында мәгълүматлар басыла. 189
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Җәйге бакча. Ул 1704 елда Төньяк сугышында Швецияне җиңү хөрмәтенә ачыла Петербургтагы Кунсткамера бинасы 1719 елда Петербургта патша үзе нигез салган Кунсткамера (си¬ рәк очрый торган әйберләр йорты) зур фәнни учреждениегә әверелә. Биредә минераллар, медицина пре¬ паратлары җыелмасы, борынгы ак¬ чалар, этнография коллекцияләре, җир һәм күк йөзе гәүдәләнгән бер¬ ничә глобус саклана. Бу беренче рус музее була. Шул вакытта ук Петер¬ бургта Хәрби-диңгез һәм Артилле¬ рия музейларына да нигез салына. 1714 елда Петербургта Россиядә¬ ге иң борынгы фәнни китапханә ачыла. Патша 1724 елда Фәннәр акаде¬ миясе оештыру турындагы указга кул куя (ул, Петр үлгәч, 1725 елда ачыла). Бу вакыйга Петр I тара¬ фыннан фән һәм мәгариф өлкәсен¬ дә үткәрелгән үзгәртеп коруларның таҗы булып тора. Сәнгати мәдәният. Петр I зама¬ нында мәдәният халыкның рухи тормышында яңа урын ала. Ул дөньявилаша, жанр төрлелекләре барлыкка килә, дәүләт тарафыннан актив яклау таба. Шулай да мәдә¬ ният, нигездә, күчеш дәверен киче¬ рә, чөнки әле ул күп очракта үзендә үткән чор эзләрен саклый. Музыкада бию көйләре, хәрби музыка, табын җырлары кебек кат¬ лаулы булмаган формалар өстенлек итә. Кантлар (күп та¬ вышка җырлана торган көнкүреш җырлары, алар, гадәттә, хәрби һәм дәүләткүләм бәйрәмнәрдә яңгырый) аеруча киң тарала. Петр I чоры архитектурасына килгәндә, барыннан да элек, ул Санкт-Петербург корылмаларында чагылыш таба. Әлеге шәһәр төзелешенә чит илләрдән Ж. Леблон, Д. Трезини, Б. Растрелли кебек иң яхшы белгечләр чакырыла. Әмма бу эштә рус архитекторлары И. К. Коробов һәм М. Г. Земцов та катнаша. Петербургтагы Петр һәм Павел соборы, Петропавел крепосте, Унике коллегия бинасы, А. Д. Меншиков сарае, Мә- скәүдәге Меншиков манарасы, патшаның шәһәр читендәге 190
3 бүлек Петербургта А. Д. Меншиковның Сарай-музее резиденциясе булган Петергофның беренче корылмалары бу заманның әһәмиятле архитектура һәйкәлләре булып санала. XVIII гасырның беренче чирегендә рус сынлы сәнгатендә графика сәнгатенең яңа төре — гравюра барлыкка килә (Руська ул Европадан керә). Иң элек ул арзан булган өчен киң тарала. Гравюралар дәреслекләрдә, газеталарда, календарьларда еш очрый. А.Ф. Зубов күренекле гравюра осталарының берсе була. Портрет ясау сәнгате дә үсә. Рус дөньяви сынлы сәнгатенә нигез салучыларның берсе — портретчы Иван Никитич Ники¬ тин (1690—1742) Петр патша указы нигезендә Италиядә уку мөмкинлеге ала. Аның эшләрендә («Дала ягы гетманы», «Петр I үлем түшәгендә») кешенең эчке дөньясына зур игътибар бирелә. Көндәлек тормыштагы үзгәрешләр. Мәдәни тормышта¬ гы яңа күренешләрнең күплеге ягыннан Россия тарихында XVIII гасырның беренче чиреге белән тиңләшердәй башка дәвер юк. Дворяннар, патша боерыгы буенча, мәҗбүри рәвештә Евро¬ пача киенергә — камзулдан, оеклардан, башмаклардан, гал¬ стуктан һәм эшләпәдән йөрергә тиеш булалар. Боярларга һәм сәүдәгәрләргә сакал йөртергә рөхсәт ителми. Боярлар һәм сәүдәгәрләр арасыннан кем дә кем үзенең сакалыннан аеры¬ лырга һәм йөзен «ялангач» калдырырга теләми, шул «сакал 191
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ салымы» түләргә тиеш була. Крестьян¬ нар да сакал йөртү хокукы бирелгән өчен салым түләгәннәр. Нәм шәһәргә кергән саен ал ардан шуны түләткәннәр. Бары тик руханилардан гына сакалдан да, традицион киемнән йөргән өчен дә бер тиен дә түләтмәгәннәр. 1700 елның гыйнварыннан Петр яңача еллар исәбен гамәлгә кертә. Шун¬ нан соң еллар Иске Васыятьтәге Дөнья яратылудан түгел, ә Христос туган көн¬ нән башлап санала. Ягъни 7207 елдан Рус заводлары фарфоры (Петр I заманында җитештерелә башлый) соң 1700 ел башланып китә. Яңа ел да элеккечә 1 сентябрьдә түгел, ә 1 гыйнварда билгеләп үтелә. Патша Россиягә яңача аралашу һәм күңел ачу формаларын да Европадан алып кайта: бәйрәмнәр уңае белән урамнар һәм йортлар төрле төстәге утлар белән яктыртыла, фейерверклар атыла, маскарадлар үткәрелә башлый. 1718 елда патшаның махсус указы нигезендә ассамблеялар кертелә, алар аксөякләр йортларында уздырыла. Ассамблеяларга зур түрәләр, офи¬ церлар, руханилар, бай сәүдәгәрләр чакырыла. Аксөякләр өчен уздырыла торган бу балларның үзенчәлеге шунда: аларда хатын-кызлар да катнаша ала. Ассамблея барышында дөньяви темаларга әңгәмә коралар, соңгы яңалыклар һәм гайбәт сүзләр сөйлиләр, бииләр, аттракцион карыйлар. Гаять зур кичке аш табыны да ассамблеяның мәҗбүри өлеше булып санала. Кла¬ викордта (пианиноның прототибы), скрипкада, флейтада уйнау киң тарала. Ьәвәскәр оркестрларның чыгышлары, концертлар аеруча популярлаша, аларның концертларында булу дворяннар өчен мәҗбүри итеп куела. Югары катлауларның тормыш-көнкүрешендә яңалыклар шулкадәр күбәя ки, хәтта үз-үзеңне яхшы тоту кагыйдәләрен туплаган махсус ярдәмлек кирәк була. 1717 елда мәшһүр китап—«Яшьлекнең намус көзгесе...» («Юности честное зерцало, или Показание житейскому обхождению, собранное из разных авторов») дөнья күрә. Нәтиҗә ясыйк Петр I заманында рус мәдәнияте үсеше дөньяви башлангыч¬ ларның көчәюе, Көнбатыш Европа мәдәниятенең актив үтеп керүе (һәм хәтта мәҗбүри кертелүе) белән характерлана. Россия фәне туа һәм үсә башлый, мәгариф системасы бар¬ лыкка килә, мәдәният чәчәк ата. Әмма әлеге яңалыклар югары катлауларның гына казанышы булып санала. Халыкның төп 192
3 бүлек өлеше исә Петр заманында барлыкка килгән яңача тормыш үзенчәлекләрен патшаның һәм байларның хикмәтләре дип кенә кабул итә. Петр заманы мәдәнияте күчеш чорын кичерә. Ул үзендә Петр яңалыкларын һәм патриархаль Русь традицияләрен берләштерә. '►? Сораулар 1. Петр I заманында фәннең нинди юнәлешләре көчле үсеш ала һәм ни өчен? 2. Ни өчен Петр башлангыч мәктәпләр, флот, тау заводлары, һөнәрчелек остаханәләре өчен кадрлар әзерләүче махсус уку йорт¬ лары челтәрен киңәйтүгә зур игътибар бирә? 3. Россиянең беренче музее — Кунсткамера оештырылу һәм аның коллекцияләре хакында сез нәрсәләр беләсез? 4. Петр I заманы архитектурасында һәм сынлы сәнгатендә нинди яңалыклар барлыкка килә? Сез ничек уйлыйсыз, рәссамнар арасында нинди темалар популяр була? 5. Петр I идарә иткән чорда кешеләрнең көндәлек тормышы ничек үзгәрә? Бу үзгәрешләр аеруча кайсы катлауларга кагыла, ә кемнәрнең тор¬ мыш-көнкүреше бөтенләй үзгәрми диярлек? ЕЯ Биремнәр 1. Петрның кушуы буенча яшьләр өчен «Яшьлекнең на¬ мус көзгесе...» дигән үгет-нәсыйхәт китабы төзегәннәр. Анда, аерым алганда, болай диелә: «...барыннан да элек, балалар ата-аналарына зур хөрмәт белән карарга тиешләр. Ата-аналары аларга нәрсә дә булса боерганда, алар эшләпәләрен кулларына тотарга, алар алдында кимәскә, алар белән бер рәттә түгел, алардан бераз арттарак, хезмәтче кебек читтәрәк басып торырга тиешләр... Әгәр ата-аналары яисә башка берәү аларга сорау бирсә, балалар тавышны ишетүгә үк җавап кайтарырга тиеш¬ ләр. Ә аннан соң: «Нәрсә телисез, хөрмәтле атабыз яисә хөр¬ мәтле анабыз»,— дип сорарга тиешләр». Бу үгет-нәсыйхәтләр кемнәрнең балаларына атап язылган? Сез моңа ничек карый¬ сыз? 2. Петр I нең 1705 елгы указыннан түбәндәге өземтәне аңла¬ тып бирегез: «Мәскәүдәге һәм барлык шәһәрләрдәге патша сарае даирәсендәгеләргә, сарай приказчыларына, хезмәттәге барлык кешеләргә һәм кунакларга, посад халкына — барысына да шунысын җиткерергә: алга таба, Патша Галиҗәнаплары¬ ның әлеге указыннан соң, сакалларны һәм мыекларны кырып йөрергә. Ә кем дә кем сакал-мыегын кырырга теләми, ягъни сакал-мыек белән йөрергә тели, аларның һәркайсыннан 60 сум алырга». 193
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ >! Даталарны истә калдырыгыз 1700 ел — Россиядә Христос туган көннән башлап саналган яңача еллар исәбе кертелә. 1702 ел — Мәскәүдә Россиянең беренче обсерваториясе төзелә. 1703 ел — Л. Ф. Магницкийның «Арифметика» сы дөнья күрә. 1703 ел — «Ведомости» дип аталган беренче рус басма газе¬ тасы чыга башлый. 1710 ел — алфавит реформасы. 1714 ел — Россиядә беренче фәнни китапханә ачыла. 1719 ел — Кунсткамера ачыла. 1724 ел — Фәннәр академиясе төзелә. ► Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Кантлар — күп тавышка җырлана торган тормыш-көн¬ күреш җырларының бер төре. Гравюра — кабарынкы рәсемнең кәгазьдәге басма оттискы. Ассамблеялар — аксөякләрнең ял вакытларын уздыру формасы — Петр I тарафыннан 1718 елда кертелгән, хатын- кызлар катнашында үткәрелгән җыелыш-баллар. Клавикордлар — кагып уйнала торган кыллы клавишлы музыка-уен коралы.
бүлек РОССИЯ ИМПЕРИЯСЕ XVIII ГАСЫРДА (1725—1801 еллар) Екатерина II... тантаналы шартларда бар¬ лык дәүләт учреждениеләренә аларның вәка¬ ләтләре чикләрен күрсәткән законнар вәгъдә итте. Вәгъдә иткән законлылыкның дәүләт тормышына ничек кертелүе Екатерина II нең патшалык итүенә кызыксыну уята да. Тарихчы В. О. Ключевский § 27. Сарай переворотлары Сарай переворотларының сәбәпләре. Россия тарихында сарай переворотлары дәвере дип кыска гына (37 ел) вакыт аралыгын атыйлар. Бу елларда корал ярдәмендә биш мәртәбә патшалар алмашына. Ул Петр I нең үлеме белән башланып китә һәм императрица Екатерина II нең 1762 елда тәхеткә утыруы белән тәмамлана. Переворотларның еш кабатлануы һәм җиңел үтүенең төп сәбәбе дәүләт эшләрендә гвардиянең роле көчәюдә була. Ул замандагы тәхет варисын билгеләү тәртибе (1797 елга кадәр Петр I нең тәхет варисын монарх үзе билгеләү турындагы указы гамәлдә була) сарай интригаларының көчәюенә һәм хакимият өчен кискен көрәш башлануга китерә. Бу көрәштә һәр ике як та, ярдәм сорап, гвардия полкларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Бу елларда эчке сәясәтнең төп эчтәлеге дворяннарның өстенлекләрен тагын да киңәйтү һәм ныгытуга юнәлдерелүе һич тә гаҗәп түгел. Екатерина I (1725—1727). Петр I тәхет варисын билгеләргә өлгерми. Оныгы Петр (улы Алексейның малае), хатыны Ека¬ терина (1724 елда ул аңа идарә итүдә катнашучы патшабикә буларак таҗ кидерә) һәм кызлары Анна белән Елизавета тәхет¬ кә утыру хокукына ия булалар. Петрның өлкән абыйсы Иван ягыннан да туганнары булган. Хәтергә төшерсәгез, Петр I 1682 елда Иван белән бергә патшалык итә башлаган була. Петрны (бу вакытта аңа тугыз яшь була) борынгы аксөяк нәселләре (кенәз Долгорукийлар, Голицыннар, Репнин) яклап чыга. Алар, хакимиятне алыштыру нәтиҗәсендә, реформатор 195
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Екатерина I Петр II патшаның күп кенә үзгәртеп кору¬ ларын юкка чыгармакчы булалар. Алар тәхеткә Романовлар нәселенең ир затыннан булган бердәнбер вәки¬ ле, нәкъ менә яшь Петр утырырга тиеш дип раслыйлар. Әмма үлгән императорның иң якын көрәштәшләре — кенәз А. Д. Мен¬ шиков, канцлер Г. И. Головкин, архи¬ епископ Феофан Прокопович, Яше¬ рен канцелярия начальнигы П. А. Тол¬ стой, Сенатның генерал-прокуроры П. И. Ягужинский — тәхеткә Петрга реформаторлык башлангычларын тормышка ашыруда бик нык ярдәм иткән императрица Екатеринаны утыртырга омтылалар. Моның белән алар реформаларны дәвам иттерү генә түгел, ә сарайда үз позициялә¬ рен саклап калырга да мөмкин була¬ чак дип уйлыйлар. Меншиков боерыгы буенча, Ека¬ теринаны яклап чыккан Семенов¬ ский һәм Преображенский полкла¬ ры ярдәмендә Петр I нең тол калган хатыны императрица итеп куела. Үзенең беренче министры итеп ул Петр I нең көрәштәше булган, сумса сатучыдан рус армиясенең генера¬ лиссимусы дәрәҗәсенә күтәрелгән А. Д. Меншиковны билгели. Бер-бер- сенә дошман булган сарай әһелләрен килештерү максатында, 1726 елда Югары яшерен совет төзелә. Әмма Екатерина озак патшалык итми. 1727 елның маенда ул вафат була. Петр II (1727—1730). Тәхет варисы мәсьәләсе тагын көн тәртибенә куела. Дәгъвачылар өчәү — Петр I нең кызлары Анна һәм Елизавета, шулай ук оныгы Петр була. Анна җит¬ ди кандидат булып исәпләнми, чөнки, герцог Голштейнский белән никах контракты шартлары буенча, ул үзе һәм бала¬ лары өчен дә тәхеттән баш тарта. Елизавета да, ир-атлар ягы вәкиле белән чагыштырганда, конкуренциягә түзә алмый. Шуның өстенә ул (өлкән бала буларак) никахсыз туган сана¬ ла, чөнки Петр белән Екатерина рәсми рәвештә никахлаш¬ канчы (ике елдан — 1712 елда) дөньяга килгән була. 196
4 бүлек Меншиков, Екатерина I исән вакытта ук, бөек кенәз Петр файдасына интригалар кора башлый. Ул, кызы Марияне аңа кияүгә биреп, патша йорты белән туганлашуга исәп тота. Императрица да үләр алдыннан бу никахка үзенең ризалыгын бирә. Яшь императорны, балигълык яшенә җиткәнче, Менши¬ ков җитәкчелегендәге Югары яшерен совет опекага алырга тиеш була. Әмма Петр II нең патшалык итә башлавы Меншиковка көтелгән нәтиҗәләрне бирми. Император аның белән бик аз аралаша, үзенең бөтен буш вакытын диярлек яшьтәше һәм фавориты Иван Долгорукий белән үткәрә. Меншиковның көннәре санаулы була. Тиздән уңай форсат та чыга: императорның үзенә җитәр¬ лек дәрәҗәдә игътибар күрсәтмәвенә үпкәләп, Меншиков отставкага җибәрүләрен сорап гариза яза. Ул яшь егет югалып калыр һәм аны кире кайтырга үгетли башлар дип өметләнә. Әмма Петр II шунда ук указга кул куя һәм бер уңайдан гали¬ җәнап кенәзнең коммерция эшләрен тикшерүне махсус комис¬ сиягә тапшыра. Мария Меншикова белән ярәшү юкка чыга¬ рыла. Комиссия Меншиковның күп санлы кыңгыр эшләрен ача. Ул барлык мал-мөлкәттән мәхрүм ителә һәм гаиләсе белән бергә Себердәге Березов шәһәренә сөргенгә җибәрелә. Биредә ул тиздән үлә. А. Д. Меншиков Березов шәһәрендә (рәссам В. Суриков) 197
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Меншиковның хакимияттән китүе Долгорукийларның позицияләрен ныгыта, Екатерина Долгорукая патша кәләше була. Яшь императорны дәүләт эшләреннән «ераграк тоту» өчен ауга чыгаралар, баллар, эчү мәҗлесләре оештыралар. 21 айның (1728 елның февраленнән 1729 елның ноябренә ка¬ дәр) сигезен ул ауда йөреп үткәрә. Аның исеменнән Россия белән Долгорукийлар идарә итә. 1728 елның башында патша сарае Мәскәүгә күчә, ә 1730 елда Петр II белән Екатерина Долгорукаяның туйлары узды¬ рылырга тиеш була. Әмма чираттагы ау вакытында патша салкын тидерә (бу елларда Мәскәү халкының бик күп үлүенә сәбәп булган чәчәк авыруы эләккән дип тә сөйлиләр) һәм туй буласы көнне үлеп китә. Аның үлеменнән соң Романовлар династиясенең ир-атлар ягыннан нәсел җебе өзелә. Тәхеткә кемне утырту мәсьәләсе тагын көн тәртибенә куела. Долгорукийлар Петрның кәләшен императрица дип игълан итмәкче булалар, әмма аларга берәү дә кушылмый. Реаль хакимият вакытлыча Югары яшерен совет кулында кала. «Югарылар» (1730). Югары яшерен совет әгъзаларын (бигрәк тә кенәз Д. М. Голицынны) Долгорукийлар хакимлеге¬ нең көчәюе борчуга сала. Алар Петр II заманында иске аристо¬ кратлар яулап алган позицияләрне дә югалтырга теләмиләр. «Югарылар», никахсыз туган балалар дип, Петр I нең кызларын тәхет дәгъвачылары дип танымыйлар. Совет әгъза¬ ларының игътибарын патша Иван Алексеевичның кызлары Анна белән Екатерина җәлеп итә. Нәтиҗәдә патша таҗын ярлы Курляндия герцогының тол хатыны, утыз җиде яшьлек Аннага кидерергә булалар. Байлык һәм артык игътибар күреп бозылырга өлгермәгән Анна «югарылар»га иң уңай канди¬ датура булып тоела. Алар, ул идарә иткәндә, советның роле тагын да күтәрелер дип өметләнәләр. Голицын тәкъдиме буенча, Анна Иоанновнаны Россия тәхе¬ тенә чакыру шартлары (кондицияләр) эшләнә. Бу кондицияләр буенча, императрица никахка кермәскә һәм үзенең варисын билгеләмәскә; яңа салымнар кертмәскә; полковниктан тыш хәрби дәрәҗәләр бирмәскә; гвардия һәм гаскәрләр белән командалык итүне Югары яшерен советка тапшырырга; дво¬ ряннарның тормышларына, утарларына кул сузмаска; вотчи¬ наларны һәм крепостнойлары белән авылларны бүләк итмәскә вәгъдә бирә. Анна башта бу шартлар белән ризалаша. Шул рәвешле, беренче мәртәбә Россия монархының абсолют хаки¬ миятен чикләргә омтылыш ясала. Бу вакытта, Петр II нең туена дип, Мәскәүгә барлык аксөяк¬ ләр, югары катлау руханилар, офицерлар җыелган була. Хаки- 198
4 бүлек Анна Иоанновна негр малае белән (скульптор К. Б. Растрелли) мият әнә шундый шартларда алмашына. Кондицияләр хакын¬ да тиздән сарай даирәсе дә белә. Руханилар коллегиясе баш¬ лыгы Феофан Прокопович (патриархлык кертелми, үзе җи¬ тәкләгән Синодның бетерелүеннән курка), гвардия һәм дво¬ ряннар (үзләренең рольләре йомшарудан риза булмыйлар) ал арга кискен каршы чыгалар. Анна Иоанновна (1730—1740). Бу вакытта Мәскәүгә кил¬ гән Анна Иоанновнага дворяннар һәм гвардия исеменнән үтенеч язуы тапшырыла. Анда алар «сезнең шанлы, мактаулы ата- бабаларыгыз заманында нинди булган, шундый самодержа¬ виене кабул итеп алыгыз» дип үтенәләр һәм кондицияләрне бетерергә тәкъдим итәләр. «Югарылар» Аннага каршы килергә куркалар, һәм ул элегрәк кул куелган тәхеткә чакыру шартла¬ рын ертып ташлый. Югары яшерен совет бетерелә. Шул рәвеш¬ ле, гвардия ярдәмендә сарай перевороты була: Анна ун елга рус тәхетенә утыра. Ә «югарылар» нибары 37 көн идарә итеп калалар. Долгорукийлар кулга алына һәм сөргенгә җибәрелә. Анна белән бергә Курляндиядән аның фавориты — герцог Э. И. Бирон да (Курляндия герцогының элеккеге ат караучы¬ сы) килә. Вице-канцлер А. И Остерман да сарайда дәрәҗәле урын били. Үзен хакимияткә алып килгән гвардиячеләргә Анна ышанмый һәм Измайлов гвардия полкын төзи. Беренче көннәрдән үк аны тәхет варисы мәсьәләсе борчый. Аның хаки¬ миятне патша Иван Алексеевич нәселе варисларына беркетеп калдырасы килә. Императрица бертуганының кызы Анна Леопольдовнаны (принц Антон Ульрих Брауншвейгскийның 199
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ хатыны) сарай даирәсенә якынайта. Һәм тәхеткә төп дәгъвачы да ул була. 1740 елда Анна Леопольдовнаның улы Иван туа, һәм ул шунда ук тәхет варисы дип игълан ителә. Анна Иоанновна үзенең фавориты Биронны сабый император Иван VI нең ре¬ генты итеп билгели, һәм үзе 1740 елның октябрендә үлеп тә китә. Әмма Бирон да, нәни Иван да, аның әнисе Анна Лео¬ польдовна да хакимиятне саклап кала алмыйлар. Дворяннар һәм лейб-гвардия Петрның кызы Елизавета ягына күчәләр. 1741 елның 25 ноябрендә яңа сарай перевороты нәтиҗәсендә ул тәхеткә менә. Бирон сөрелә, ә Иван әтисе белән төрмәгә ябыла. Елизавета Петровна (1741—1761). Елизавета 1709 елның декабрендә дөньяга килә. Ул матур киенергә, күңел ачарга, биергә ярата. Шул ук вакытта бик диндар була, пост тота һәм гыйбадәт кыла. Дәүләт белән Елизавета Петровна үзенең фаворитлары һәм ышанычлы вәкилләре — А. Г. Разумовский, П. И. Шувалов, А. П. Бестужев-Рюмин, М. И. Воронцов аша идарә итә. Элек идарә иткән патшалар кебек үк, Елизавета да тәхет варисы мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирә. 1742 елда ул Императрица Елизавета Петровна Царское Селода (рәссам Е. Лансере) 200
4 бүлек үзенең бертуган апасы Анна Петров- наның улы, Петр I нең оныгы — Петр Федоровичны тәхет варисы итеп бил¬ гели. Бу вакытта яшүсмергә әле яңа 14 яшь тулган була. Тиздән императрица аны немец принцессасы София Августа Фредерика Ангальт-Цербстскаяга өй¬ ләндерә. Православие йолалары буенча чукынганнан соң, аның исеме Екате¬ рина (Елизавета Петровнаның әнисе истәлегенә) дип үзгәртелә. Әмма Елизаветаның өмете аклан¬ мый. Петрны Россиягә һәм русларга кагылышлы бернәрсә дә кызыксындыр- Петр III мый, ул немец принцы булып кала һәм Пруссия короле Фридрих II гә табына. 1754 елда аның улы туганнан соң, императрица малайны үз тәрбиясенә алдырта һәм тәхеткә хокукларны аңа тапшыру турында уйлана башлый. 1761 елның декабрендә Елизавета вафат була. Петр III (1761—1762). Петр III нибары 186 көн патшалык итә. Аның турында капма-каршы фикерләр әйтеп калдыр¬ ганнар. 1762 елның җәендә Петр III не бәреп төшергән, аннары үтергән кешеләр аны «түбән җанлы», «Фридрих II гә тәлинкә тотучы», «бөтен рус дөньясын дошман күрүче» дип атыйлар. Икенчеләр Петрны эшлекле, ару-талуны белми торган, яхшы күңелле һәм ярдәмчел, әмма йомшак һәм шул ук вакытта тупас кеше иде дип искә алалар. Петр III нең эш-гамәлләре арасында сарай даирәсендә һәм армиядә хуплау тапкан әһәмиятле дәүләткүләм чаралар да шактый. Әмма тотрыклы фикергә ия булмавы, рус милли һәм дини традицияләрен санга сукмавы аркасында, императорның дошманнары да күп була. Гвардиядә император хатыны Ека¬ терина Алексеевна файдасына заговор өлгереп килә. 1762 ел¬ ның 28 июнендә патша бәреп төшерелә һәм кулга алына, ә бер атнадан үтерелә. Бу — Бөек Петр үлгәннән соң, бишенче сарай перевороты була. Тәхеткә озын-озак 34 елга Россия тарихына шулай ук Бөек булып кереп калган Екатерина II утыра. Нәтиҗә ясыйк Сарай переворотлары дәвере Россия тәхетендә патшалар¬ ның бик еш алмашынып торуы белән характерлана. Бу еллар¬ да гвардиянең, сарай даирәсенең, вакытлы фаворитларның 201
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ЬӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ йогынтысы шактый көчәя. Императорлар һәм императри¬ цаларның үзләрен яклаган дворяннарга бәйлелеге арта. Сораулар 1. Сарай переворотларының сәбәбе нәрсәдә? Алар югары катлау¬ ларга гына кагылган, ә халыкның аларга исе китмәгән дип әйтеп буламы? Җавабыгызны дәлилләгез. 2. Ни өчен А. С. Пушкин Петрның варисларын «төньяк даһи баһадирының түбән җанлы варислары» дип атый? Екатерина I һәм Петр II нең патшалык итүе кай ягы белән истә кала? 3. Югары яшерен совет ни өчен төзелә һәм нәрсә белән шөгыльләнә? Ни өчен аны сарай кешеләре һәм гвардия күрә алмый? Алар нәрсәдән курка? Сез кондицияләрне ничек бәялисез? 4. Анна Иоанновнаның патшалык итүенә бәя бирегез. Ни өчен ул конди¬ цияләрне ертып ташлый? 5. Елизавета Петровна идарәсе кай ягы белән истә кала? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен аны «үзсүзле рус барынясы» дип атыйлар? 6. Петр III шәхесе турында үз фикерегезне әйтегез. Мондый кеше Россия тәхетендә кала алыр идеме? ■ Биремнәр 1. «Югарылар »ның берсе кенәз Дмитрий Михайлович Голицын үзенең һәм үзе яклыларның уңышсызлыкка очра¬ вын болай дип аңлата: «Мәҗлес әзер иде, әмма чакырылган кунаклар аңа лаек булып чыкмадылар». Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? 2. Рус тарихында Анна Иоанновна идарә иткән чорны «бирончылык» дип атаганнар. В. О. Ключевский аны түбән¬ дәгечә характерлый: «Тишек капчыктан чүп коелган кебек, немецлар бөтен Россияне тутырдылар, сарайны сырып алды¬ лар, тәхетне капладылар, идарәдә барлык табышлы урыннарга үрмәләделәр... Рус аксөякләренә исә (мәсәлән, кенәз М. А. Го¬ лицынга) шамакай вазифасы тәкъдим ителде». Мондый сәясәтне ничек аңлатырга мөмкин? Ул дәүләт өчен нәрсәсе белән куркыныч булган? 3. Сарай переворотлары дәверен характерлап, В. О. Ключев¬ ский болай дип яза: «Башкалары белән чагыштырганда, бу переворотларның бер үзенчәлеге мөһим сәяси әһәмияткә ия. Закон булмаганда, сәяси мәсьәлә, гадәттә, хакимлек итүче көч тарафыннан хәл ителә. Россиядәге сарай переворотларында мондый көч булып привилегияле гвардия тора». Тарихчының сүзләрен фактлар белән раслагыз. ► ! Даталарны истә калдырыгыз 1725 ел — Петр I үлә. 1741—1761 еллар — Елизавета Петровна идарә итә. 1762—1796 еллар — Екатерина II идарә итә. 202
4 бүлек ‘ ( Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Фаворит — монархның аерым ихтирамын казанган, аннан төрле өстенлекләр алуга ирешкән, еш кына эчке һәм тышкы сәясәткә йогынты ясый алган сарай кешесе. Кондицияләр — килешүдә беркетелгән шартлар. Регент — монарх яшь бала яки авыру булганда, дәүләт белән җитәкчелек итүче кеше. § 28. 1725—1762 елларда эчке һәм тышкы сәясәт Дворяннар позициясенең көчәюе. Екатерина I не хаки¬ мияткә китергән перевороттан соң Петр үстереп түрә иткән кешеләрнең һәм барлык дворяннар сословиесенең позиция¬ ләре ныгый. Екатерина гвардиячеләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәх¬ мәт белдерә. Акчалата бүләктән тыш, аларга җир биләмәләре һәм крепостной крестьяннар да бирелә. Павловскидагы сарай 203
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ЬӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Мелихово авылындагы Раштуа чиркәве. XVIII гасыр Кызмача хәлгә килгән крестьян. Акварель. XVIII гасыр ахыры Иске аристократларга таянган яшь Петр II идарә иткән еллар дво¬ ряннар өчен иң авыр чор була. «Югарылар »ның император само¬ державиесе хакимиятен чикләү ту¬ рындагы планнары да дворяннар¬ ның хәтерен калдыра. Чөнки «зат¬ лы катлау »ның муллыкта яшәве- яшәмәве ул планнарга да бәйле була. Анна Иоанновна заманында дво¬ ряннарның хокуклары киңәйтелә: мәҗбүри дворянлык хезмәте срогы 25 елга калдырыла, ир балаларның берсенә, гомумән, утарда калырга рөхсәт ителә. Петр I нең мирас кал¬ дыруда бердәм кагыйдәләр турын¬ дагы указы юкка чыгарыла (дво¬ ряннарга утарларны үз ихтыярла¬ ры буенча мирас итеп алу хокукы бирелә), дворян балаларын укыту өчен, Шляхта кадет корпусы ачы¬ ла, аны тәмамлаучылар офицер булып чыга. Нәтиҗәдә элек армия¬ дә хезмәт иткән 35—45 яшьлек дво¬ рян хәзер инде үз хуҗалыгы белән шөгыльләнә ала. Елизавета Петровна патшалык иткәндә, дворяннар яңа өстенлекләр алуга ирешәләр. Моңарчы дворян булмаганнар, 1741 елның 25 ноябрь переворотында катнашып, акчалата бүләкләр һәм, җир биләмәләре бе¬ лән бергә, әлеге дәрәҗәне дә алалар. Дворяннарның крепостной крестьяннар яшәгән җирләргә хуҗа булу мөмкинлеге турындагы хокуклары раслана. Петр III тарафыннан кабул ителгән «Дворяннар иреге турында манифест» — бу еллардагы дворяннарны яклауга юнәл¬ дерелгән сәясәтнең иң югары ноктасы (1762). Аның буенча, дворяннар дәүләткә мәҗбүри хезмәт бурычыннан азат ителәләр. Әлеге карарлар белән дворяннарның аерым, иң зур өстен¬ лекләргә ия сословиегә әверелүе тәмамлана. Дворяннарга хокуклар һәм өстенлекләр генә бирелә, ә дәүләт алдында¬ гы бурыч-йөкләмәләре юк дәрәҗәсенә калдырыла. Нәм бу, һич¬ шиксез, илдәге эшләрнең торышына тискәре йогынты ясый. 204
4 бүлек Крестьяннарга һәм казакларга карата сәясәт. Крепост¬ нойлардан җан башыннан салым җыю эше алпавытларга тап¬ шырыла. Бу — хуҗаның крестьянга карата теләсә нинди җәза бирү ысулын куллана алуы турында сөйли. 1747 елда алпавытларга крестьяннарны рекрут итеп сату хокукы би¬ релә. Хәтта алпавыт үз крепостнойлары өчен яңа монархка ант итәргә тиеш була. Крестьяннарның милек хокуклары да чикләнә (әйтик, аларга 1734 елда постау фабрикалары салу тыела). Шул ук вакытта алпавытларга качкан өчен җәза бирү чарасын үзләре билгеләү, крестьяннарны Себергә сөрү (1760), ә аннан соң каторгага җибәрү хокукы да бирелә. Алпавытлар басуларын крестьяннарның иманалары исә¬ бенә бернинди тоткарлыксыз киңәйтә алалар. Хуҗалары файдасына крестьяннарның йөкләмәләре дә үсә. Барщина илнең күп кенә районнарында Петр заманындагы өч көн урынына атнага алты көн тәшкил итә башлый. Мондый сәясәт крестьян хуҗалык- ларының бөлүенә китерә. Крестьяннар Идел аръягына — Донга качалар. Хакимиятнең казакларга карата сәясәте дә каршылыклы була. Мәсәлән, Украинадагы таза тормышлы казак¬ ларның йөкләмәләре, 1735 елгы указ нигезендә нибары хәрби хезмәткә генә кайтарып калдырыла. Ә гади казак¬ ларны крестьяннар белән тигезлиләр. Украинаның мөстәкыйльлеге шак¬ тый нык киселә. Казак частьларына рус офицерларын билгели башлыйлар. Мануфактура җитештерүе өлкәсен- XVIII гасыр казагы дә сәясәт. Петр I заманында ук крепост¬ нойларны мануфактураларга беркетү башлана. Бу Анна Иоан- новнаның 1736 елгы указы белән дә раслана. Аның буенча, яллы эшчеләр генә түгел, ә аларның башка эш белән шөгыль¬ ләнгән гаиләләре дә, үзләре дә сизмәстән, крепостнойларга әйләнеп, гомерлеккә мануфактураларда калалар. Шул ук елда мануфактураларга беркетелгән ярлылар һәм сукбайлар да шундый ук язмышка дучар ителә. Моңа охшаш указның икенчесе Елизавета Петровна тара¬ фыннан чыгарыла. Хакимият мануфактуралар өчен эшче куллар булдыру турында әңә шулай «кайгырта». 1754 елда Елизавета Петровна беренче дәүләт заем банк¬ ларын — Дворяннар һәм Сәүдә банкларын ача. Аларның сәнә¬ гать үсеше өчен дә әһәмияте зур була. 205
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ XVIII гасырның 30—40 нчы елларында тышкы сәясәт. Петр I үлгәннән соң да, Россиянең тышкы сәясәтендә зур үзгәрешләр булмый. Госманлы империясенең көчсезләнә баруы Россиянең Кара диңгезгә чыгу өчен көрәше көчәюгә ярдәм итә. Польша хакимият өчен көрәш чолганышында кала. Россия, моннан файдаланып, аның эчке эшләренә тык¬ шына башлый. Швеция Төньяк сугышы нәтиҗәләрен та¬ нымый. Шуңа күрә Россия дәүләтенең тышкы сәясәт өлкә¬ сендәге иң мөһим бурычларының берсе Петр I заманында Балтыйк буенда яуланган казанышларны саклаудан гыйбарәт була. Фарсы походыннан калган проблемаларны да хәл итү сорала. Ниһаять, Россия үзенең Көнчыгышка үтеп керүен дә¬ вам итә. 1736 елның язында, Кара диңгезгә чыгу нияте белән, Россия Төркиягә сугыш игълан итә. Армия башлыгы итеп генерал- фельдмаршал Б. К. Миних куела. Бу сугышта Австрия Россия¬ нең союзнигы була. Рус армиясе, геройларча сугышып, Пере¬ коп муены аша уза һәм Кырымның башкаласы Бакчасарай шәһәрен ала. Әмма Россиядән киселеп калу куркынычы тугач, Миних чигенергә боерык бирә. 1736 елның җәендә рус гаскәрләре — Азовны, 1737 елгы сугышлар барышында — Очаков крепостен, ә 1739 елда Хотин крепостен алалар. Ул арада берничә мәртәбә җиңелүгә дучар булган Австрия, союздашлык йөкләмәләрен бозып, Төркия белән солых төзи. Россиянең дошман белән бергә бер сугы¬ шырлык көче калмый. 1739 елгы Белград солыхы буенча Россия яулап алынган крепостьларны кире кайтара; Азов рус һәм төрек биләмәләре арасындагы нейтраль зонада кала, аның ныгытмалары юкка чыгарыла. Уңъяк Украина территория¬ сенең элек төрекләр кул астындагы зур булмаган бер өлеше Россиягә кушыла. Төньяк Кавказдагы Кабарда җирләре һәм Азов буендагы территорияләр Россия белән Төркия арасында торучы «барьер» дип игълан ителә. Әмма Россия Кара диңгезгә чыгу бәхетенә дә, Азов диңгезендә ныгытмалар һәм флот булдыру хокукына да ирешә алмый. Төньяк сугышы нәтиҗәләре белән берничек тә килешергә теләмәгән Швеция Россиягә үзенең дәгъваларын белдерә. Ләкин 1741—1743 еллардагы сугышларда Россия элек яулап алынганнарны саклау гына түгел, фин җирләренең дә бер өлешен (Выборгка кадәр) үзенеке итә. Россиянең Көнчыгышка үтеп керүе. XVIII гасырның икен¬ че чирегендә Россиягә казах җирләре кушыла. Үзара сугышлар вакытында казах аксөякләре еш кына, ярдәм сорап, Россия губернаторларына һәм үзәк хакимияткә 206
4 бүлек мөрәҗәгать итәләр. Ә Россия өчен көнчыгыш чикләрдә имин¬ лекне саклау бик мөһим була. 1731 елда казахларның дәүләти оешмаларына караган җир¬ ләр — Кече йөз, ә 1740—1743 елларда Урта йөз, үзләре теләп, Россия составына керәләр. Күршеләрнең һөҗүмнәреннән сак¬ лану өчен, Россиянең көньяк-көнчыгышында Оренбург һәм башка ныгытмалар төзелә. Россиянең җидееллык сугышта катнашуы. 1750 елларда Европада хәлләр шактый катлаулана. Пруссиянең куәте арту һәм король Фридрих II нең басып алу планнары Россияне, Австрияне һәм башка державаларны борчуга сала. 1756—1757 елларда Европа дәүләтләренең бер-берсенә капма-каршы юнәлдерелгән коалициясе барлыкка килә: бер якта — Пруссия һәм Англия, ә икенче якта — Франция, Австрия, Россия, Саксония һәм Швеция. Сугышны Фридрих II башлый. Ул бердәнбер мөмкин булган тактиканы сайлый. Пруссия короле, үзенең көчле армиясен бик кыска вакыт эчендә бер фронттан икенчесенә күчереп, көчле һөҗүмнәр ясап, дошманнарны аерым-аерым тар-мар итмәкче була. 1757 елның язында Пруссия белән сугышка Россия дә ку¬ шыла. Генерал-фельдмаршал С. Ф. Апраксин җитәкчелегендәге рус армиясе Көнчыгыш Пруссиягә керә һәм Мемель, Тильзит, Россиянең Җидееллык сугышта катнашуы 1756 елда корольлеге 1 1756 елга Австрия J биләмәләре Рус армиясе һәм флотының хәрәкәт итү юнәлешләре х 1757 Сугыш булган урыннар һәм даталар Рус гаскәрләренең 1 Берлинны алуы. 28.09.1760 ел 207
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Кунерсдорф янындагы сугышта катнашкан өчен медале тагын берничә шәһәрне ала. Аның ал¬ дына Көнчыгыш Пруссиянең башка¬ ласы Кенигсберг шәһәрен (аның янын¬ да 40 меңлек Пруссия армиясе тора) алу бурычы йөкләнә. 1757 елның 19 авгус¬ тында кечкенә генә Гросс-Егерсдорф авылы янында Җидееллык сугыш чо¬ рындагы иң зур бәрелешләрнең берсе була. Пруссия армиясе тар-мар ителә. Җиңүгә ирешүдә П. А. Румянцев җитәк¬ челегендә резервта торган бригаданың һөҗүме хәлиткеч роль уйный. Әмма Апраксин, императрицаның авыруы һәм тәхет варисы Петр Федоровичның Фридрих II гә теләктәшлек белдерүе хакында белгәннән соң, тар-мар ителгән дошманны эзәрлекләү урынына, үз гаскәр¬ ләренә чигенергә боера. Нәтиҗәдә прусслар, тиз арада үзлә¬ ренең исән калган гаскәр калдыкларын җыеп, рус армиясенә каршы һөҗүмгә күчәләр. Ул арада императрица Елизавета Петровна да савыга, ә Апраксин командалык итүдән читләш¬ терелә һәм судка бирелә. Алдагы сугыш хәрәкәтләре барышында рус гаскәрләре Кенигсбергны һәм бөтен Көнчыгыш Пруссияне яулап алалар. 1758 елның августында руслар Фридрих II җитәкчелегендәге Пруссия армиясенең Цорндорф янындагы һөҗүмен кире кайтарып кына калмыйлар, дошманны ашыгыч рәвештә чиге¬ нергә дә мәҗбүр итәләр. 1759 елда Кунерсдорф янындагы төп бәрелештә П.С. Сал¬ тыков җитәкчелегендәге рус гаскәрләре, союздашлары булган австриялеләр белән бергә, прусслар өстеннән зур җиңү яулый¬ лар. Моңа артиллериянең оста хәрәкәт итүе һәм җәяүле гас¬ кәрнең көчле штык атакасы аркасында ирешелә. Ә 1760 елның сентябрендә рус армиясе Берлинга керә. 1761 елда, рус гаскәрләре Кольберг крепостен алганнан соң, Пруссиянең җиңеләчәге инде билгеле була. Фридрих II, өмет- сезлеккә бирелеп, үзен үзе агулап үтерергә тели. Әмма Җиде¬ еллык сугышның иң кызган соңгы чорында императрица Елизавета Петровна үлеп китә. Тәхеткә утырган Петр III сугыш хәрәкәтләрен туктата һәм Фридрих II белән союз төзи. Фәкать 1762 елның җәендә булган переворот кына Россиягә озакка сузылган яңа сугыштан котылып калырга мөмкинлек бирә. Екатерина II Пруссия белән ике арадагы союзны юкка чыгарса да, бу илгә каршы яңа сугыш ачмый. Рус гаскәрләре илләренә кайталар. Җидееллык сугыш Европада көчләр тигезлеген сакларга мөмкинлек бирә. 208
4 бүлек ► Нәтиҗә ясыйк 1725—1762 елларда Россия хөкемдарларының эчке сәясә¬ тендә вакыт-вакыт эзлеклелек югала һәм шуңа күрә аның нәтиҗәлелеге дә кими. Бу эзлеклелек дворяннарга яңадан-яңа өстенлекләр билгеләгәндә генә саклана. Россия Балтыйк буенда ныклап урнаша һәм күп санлы сугышлар барышында үзен хәрби яктан Европадагы иң көчле державаларның берсе итеп күрсәтә. Бу — 1725—1762 елларда Россиянең тышкы сәясәтендәге төп нәтиҗә. Ул казах һәм Ерак Көнчыгыштагы кайбер җирләр исәбенә үзенең террито¬ риясен дә киңәйтә ала. Шул ук вакытта Россиянең көньяк диңгезләргә чыгу мәсьәләсе һаман хәл ителми. ►? Сораулар 1. Петр I варислары идарә иткән заманда дворяннарның өстенлек¬ ләре ничек киңәйтелә? Ни өчен бу өстенлекләр аркасында кресть¬ яннарның хәле начарлана? 2. Сарай переворотлары дәверендә хуҗа¬ лык сәясәтенең төп юнәлешләре нинди була? 3. 1725—1762 елларда Россиянең тышкы сәясәтендәге төп юнәлешләрне һәм бурычларны билгеләгез. 4. 1735—1739 еллардагы рус-төрек сугышының барышы һәм төп нәтиҗәләре хакында сөйләгез. Ни сәбәпле ул Россия өчен уңышсыз тәмамлана? 5. Россиянең Җидееллык сугышта катнашуы нәрсә белән бәйләнгән? Сезгә бу сугышның нинди зур бәрелешләре билгеле? I Биремнәр 1. Түбәндәге сату-алу кәгазе кайчан язылган булырга мөм¬ кин: «...мин, Никифор, Яков Михеевичка, Писемский углына кече яшьтәге крестьян кызларын — Соломонида, Мавра, Улья¬ на Ивановаларны — чит илгә чыгару өчен саттым. Ә саткан кызлар өчен өч сум акча алдым». Мондый документлар турында үз фикерегезне әйтегез. 2. «Сарай переворотлары дәверендә Россиянең тышкы сәясәтендәге төп вакыйгалар» дигән хронологик таблица тө¬ зегез. ► J Даталарны истә калдырыгыз 1754 ел — Россиядә беренче банклар — Дворян һәм Сәүдә банклары барлыкка килә. 1757 ел — Гросс-Егерсдорф янындагы сугыш. 1759 ел — Кунерсдорф янында җиңү. 1762 ел — «Дворяннар иреге турында манифест». 209
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ЬӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ § 29. Екатерина II нең эчке сәясәте Екатеринаның эчке сәясәтенә хас үзенчәлекләр. Ека¬ терина II нең эчке сәясәтенә күп төрле шартлар йогынты ясый. Ул тәхеткә утырганда, крестьян хуҗалыклары хәерчелек чигендә була; сәнәгатьне үстерү өчен, ирекле эшче куллар базары булмый; казнада беркайчан да акча җитешми. Болар ирекле базарны, эшмәкәрлек инициативасын үстерүне, кре- Екатерина II А. Н. Радищев постнойлык кабаласын чикләүне таләп итә. Әмма халыкның ризасызлыгы үсә бара һәм ул Пугачев восстание¬ сенә әверелә, Франциядә революцион шартлау була, рус мәгърифәтчеләре Н. И. Новиков белән А. Н. Радищев¬ ның крепостнойлык тәртипләрен каты тәнкыйтьлиләр. Болар барысы да үзгәртеп коруларны эзлекле һәм сак үткәрүне таләп итә, ә кайбер оч¬ ракта эчке сәясәтнең кырыслануына да китерә. Екатерина үзенең тәхеткә закон¬ лы хокуклары булмаган килеш килүе белән дә исәпләшергә мәҗбүр була. Шуңа күрә, яңа сарай переворот¬ ларын булдырмау өчен, аның эшне аеруча сак алып баруы таләп ителә. Мәгърифәтле абсолютизм сәя¬ сәте. Мәгърифәтле абсолютизм идея¬ ләре күренекле француз акыл ияләре Вольтер, Монтескье, Дидро, д’Алам¬ бер, Руссо хезмәтләрендә тирәнтен өйрәнелә. «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт» китабы 210
4 бүлек Дени Дидро Феодаль тәртипләрне тәнкыйтьләү һәм шәхес иреген яклау, кешеләрнең тигез хокуклылыгы һәм закон каршын¬ да тигезлеге, халыкны мәгърифәтле итү идеяләре алар арасында төп урынны алып тора. Екатерина бу идеяләрнең күбесен хуплый. Императрица үзен республика тәртипләре тарафдары дип атаса да, ул Россиягә бары тик самодержавие генә кирәк дип ышана. Монархка исә дво¬ ряннар ярдәм итәргә тиеш була. Императрица православие чиркәве¬ нең җәмгыятьтәге урынын да, ролен дә тәнкыйтьләми. Шуңа да карамастан француз мәгърифәтчеләре артыннан ул да монастырь һәм чиркәү җирләрен дәүләт идарәсенә тапшыру (секуляризация) идеясен күтәреп чыга. 1764 елда чиркәү җирләрен секуля- ризацияләү һәм ике миллион монастырь крестьяннарын дәү¬ ләт крестьяннары категориясенә күчерү турында указ чыга¬ рыла. «Мәгърифәтле абсолютизм» сәясәтенең калган чаралары түбәндәгеләрдән гыйбарәт була: • дворяннарның Ирекле икътисади җәмгыяте оештырыла (1765); • көнбатыш (Балтыйк буе) губерналарда крестьяннарның йөкләмәләре (бурычлары) тәртипкә салына; • предприятиеләрне хөкүмәт рөхсәтеннән башка ачу хокукы бирелә; • ирекле типографияләр ачарга рөхсәт ителә; • мәктәп реформасы үткәрелә башлый һ. б. Законнар җыентыгы эшләү комиссиясе. Императрица тарафыннан «Мәгърифәтле абсолютизм» сәясәте рухында башкарылган иң зур гамәлләрнең берсе бу заманда кулла¬ нышта булган 1649 елгы Законнар җыентыгын (Собор уложе- ниесен) яңасы белән алыштыру өчен комиссия төзү була. Петр I дә, аның кызы Елизавета да бу юнәлештә омтылыш¬ лар ясап карыйлар. Әмма, алардан аермалы буларак, Екатерина әлеге документны эшләүгә хөкүмәт чиновникларын гына түгел, ә төрле сословиеләрдән сайлап куелган вәкилләрне дә тартырга карар итә. Вәкилләр дәүләт оешмаларыннан, дворяннардан, сәүдәгәр¬ ләрдән, шулай ук дәүләт крестьяннарыннан, ясаклы кешеләр¬ дән, казаклар һәм күчмә кабиләләрдән сайлана. Руханилар анда Синодтан бер генә вәкил күрсәтәләр. Барлык крестьян¬ 211
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ нарның 53 % ын тәшкил иткән крепостнойларга Законнар җыентыгы комиссиясенә үз вәкилләрен сайлап җибәрү хокукы бирелми (аларның мәнфәгатьләрен алпавытлар якларга тиеш дип санала). Дәүләт крестьяннары һәм Идел буенда, Уралда һәм Себердә яшәүче рус булмаган халыклар вәкилләре әлеге хокукка беренче тапкыр ия булалар. Сайлап куелган һәр вәкил үз сословиесенең наказлары белән килә. 1767 елның 30 июлендә Мәскәү Кремлендә, комиссия эшендә катнашу өчен, 564 вәкил җыела. Алар урыннардан 1465 наказ алып киләләр. Депутатларның 40 процентын дворяннар тәшкил итә. Дворяннар үз наказларында императрицадан утарларны сату-алу эшен гадиләштерүне, качкын крестьяннарны эзәр¬ лекләү чараларын көчәйтүне, урыннарда дворяннар үзидарәсе органнарын төзүне сорыйлар. Сәүдәгәрләр шәһәрләрдә сәүдә итү хокукын үзләренә генә алып, дворяннарны һәм крестьяннарны бу хокуктан мәхрүм итү өчен көрәшәләр. Алар дворяннарга гына бирелгән кайбер өстенлекләрне үзләренә дә алу артыннан йөриләр. Ягъни сәүдәгәрләргә тән җәзасы бирүне туктатуны, крепостной крестьяннар тотарга рөхсәт итү, мануфактураларда эшләтү өчен крестьяннар сатып алу мөмкинлеге тудыруны сорыйлар. Дәүләт крестьяннарыннан сайланган вәкилләр Екатеринага җир җитмәүдән, алпавытларның һәм завод хуҗаларының кысрыклавыннан, салымнарның зур булуыннан зарланалар. Рус булмаган халыклар руслар белән бертигез хокуклар бирелүен таләп итәләр. Козлов дворяннары вәкиле Григорий Коробьин крепостной крестьяннарның авыр язмышы хакында сөйли. Аның чыгы¬ шын алпавытлар гына түгел, сәүдәгәрләр дә яратмый. Законнар җыентыгы төзү комиссиясенең кайбер әгъзалары крестьян¬ нарга теләктәшлек белдерәләр. Ел ярым (1767—1769) эшләгәннән соң, рус-төрек сугышы башлану сәбәпле, бернинди карарга да килә алмаган хәлдә, комиссия «вакытлыча» таратыла. Һәм ул инде бүтән чакы¬ рылмый. Россия дворяннарының «алтын гасыры». Екатеринаны тәхеткә дворяннар гвардиясе утырта, һәм ул, патшалык итүдән туктаганчы, шуларга таяна. Һәм патшабикә аларның мән¬ фәгатьләренә хезмәт итүче күп кенә чараларны гамәлгә кертә: • 1765 елгы указ нигезендә крестьяннарны, Себергә сөрү белән беррәттән, каторгага җибәрү дә рөхсәт ителә. Каторга эшләренең срогын алпавыт үзе билгели; • алпавытлар карамагындагы барлык җирләр аларның милкенә әйләнә; 212
4 бүлек А. Г. Орлов-Чесменский һәм аның бертуган энесе Г. Г. Орлов (рәссам Ж. Л. Девелли) • крестьян чыгышларын бастыру өчен җибәрелгән хәрби отрядларны тоту белән бәйле чыгымнарны каплауны Екате¬ рина 1763 елда крестьяннарның үзләренә йөкли; • 1783 елгы махсус указ нигезендә Украинада кресть¬ яннарның бер хуҗадан икенчесенә күчеп йөрүе тыела. Бу анда да крепостнойлык хокукын кертүне аңлата. Шуның белән казаклар старшинасы базасында барлыкка килгән дворяннар катлавы үзенең икътисади позицияләрен ныгыта. 1785 елның апрелендә «Дворяннарга өстенлекләр грамо¬ тасы» басылып чыга. Анда дворяннарга Петр I үлгәннән соң бирелгән барлык өстенлекләр бергә туплап һәм расланып бирелә. Ул гына да түгел, Екатерина губерналарда һәм өяз¬ ләрдә дә дворян җәмгыятьләре оештырырга рөхсәт бирә. Өч елга бер тапкыр дворяннар җыелышлары үткәрелә, аларда өяз һәм губерна дворяннар башлыклары сайлап куела. Алар үзлә¬ ренең гозерләре белән губернаторларга һәм наместникларга мөрәҗәгать итә һәм югары хакимият органнарына, императри¬ цаның үзенә үтенеч җибәрә алалар. XVIII гасырның 70—90 нчы елларында эчке сәясәт. «Пу- гачевчылык» Екатерина II не кырыс эчке сәясәт үткәрергә мәҗбүр итә. 1775 елда губерна реформасы уздырыла. Губернаторларның саны 23 тән 50 гә җитә. Губерналарда халык саны (ир-ат халкы 213
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Типография буенча) — 300—400 мең, ә өязләрдә 20—30 мең тәшкил итә. Губерна башлыгы итеп губернаторлар куела, ә өязләрдә капи- тан-исправниклар идарә итә. Бу реформа урыннардагы хаки¬ миятне губернаторлар кулына тапшыра һәм илдәге халык өстеннән хакимиятнең күзәтчелек итүен тагын да көчәйтә. 1775 елда Запорожье Сече һәм Украинадагы үзидарә калдык¬ лары юкка чыгарыла. Франциядәге революциядән соң кат¬ гый цензура кертелә, ирекле типографияләр ябыла башлый. «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт»ен бастырып чыгарган өчен, А. Н. Радищев үлем ж,әзасына хөкем ителә (бу ж,әза ун елга Себергә сөрү белән алыштырыла). Күренекле нәшир һәм язучы Н. И. Новиковны Екатерина 15 елга Шлиссельбург крепостена ябарга боера. Болар барысы да мәгърифәтле абсолютизм сәясәтенең тәмамлануы хакында сөйли. » ■ - Нәтиҗә ясыйк Екатерина II нең сәясәте дворяннарны яклауга хезмәт итә. Аның мәгърифәтле абсолютизм сәясәте халыкның тормышын яхшыртмый, киресенчә, Россия крестьяннары барлы-юклы гражданлык хокукларыннан дә мәхрүм ителәләр. 214
4 бүлек '►? Сораулар 1. Екатерина П нең эчке сәясәтенә нинди факторлар йогынты ясый? Ни өчен ул мәгърифәтле абсолютизм сәясәте дигән исем ала? 2. Екатерина тарафыннан үткәрелгән нинди чаралар мәгърифәт¬ ле абсолютизм белән бәйләнгән? 3. Законнар җыентыгын эшләү комиссиясе ни өчен чакырыла? Аның эшчәнлеге нинди дә булса нәтиҗә бирәме? 4. Россия дворяннарының «алтын гасыры» дигән төшенчәне ачып бирегез. Россия империясендәге крестьяннар һәм башка катлаулар өчен бу нинди дәвер була? И Биремнәр 1. 1767 елның 22 августында Екатерина II крестьяннарның, алпавытлардан зарланып, үзенә мөрәҗәгать итүен тыю турын¬ дагы указга кул куя. Анда, аерым алганда, болай диелә: «...әлеге указда билгеләнгән җәзалардан куркып... моннан соң берәү дә үтенеч язуы белән мөрәҗәгать итәргә батырчылык итмәсен өчен... дворян булмаган яисә дәрәҗәсезләр арасыннан кем дә кем бөек император галиҗәнапларының үз кулына үтенеч язуы тоттырып, аны борчырга җөрьәт итсә, беренче омтылыш өчен андыйларны бер айга каторга эшләренә җибә¬ рергә; икенчесе өчен — халык алдында җәза биреп, каторгага бер елга җибәрергә һәм, тиешле срок үткәннән соң, элек яшәгән урыннарына кайтарырга; ә өченче тапкыр кабатланганда, халык алдында камчы белән суктырып, гомерлеккә Нерчин- скига сөрергә». Әлеге указ турында үз фикерегезне әйтегез. Ул нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? 2. 1763—1765 еллардагы алпавытлар идарәсе журналыннан алынган түбәндәге өземтәгә аңлатма бирегез (аны провинция алпавытларының берсе төзегән): «Безгә әчегән каймак биргән өчен... амбар ачкычлары хуҗасы Домна Фролованы җиде көн иписез тотарга. Алга таба, әгәр без кунакка барганда кесәгә тарак һәм күлмәкне чистарту өчен щетка тыкмаса, безне киендерүчене һәм тәртип, чисталык саклаучы ялчыны рәхим¬ сез рәвештә бишәр мең тапкыр... чыбык белән суктырырга». 3. Крепостной крестьяннарны сату турында «Московские ведомости» газетасында басылган түбәндәге белдерүләр илдәге хәлләрне ничек характерлый? «Тәртибе яхшы булган, ре¬ крутлыкка һәм теләсә нинди крестьян хезмәтенә яраклы ике крестьян сатып алырга теләүчеләр йорт идарәчесе Иван Шутов- тан 1 кварталның 5 нче өлешендәге 83 нче номерлы йортны сорасыннар. Шул ук йортта кыйбат булмаган бәягә ак яллы, көрән төстәге җигүле бик яхшы пар ат сатыла; шулай ук сюртуклар тегү өчен яраклы дөя йоныннан берничә тукыма кисәге дә бар». 215
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ И Даталарны истә калдырыгыз 1767—1769 еллар — Законнар җыентыгы төзү комиссиясе эшли. 1775 ел — губерна реформасы уздырыла. 1785 ел— «Дворяннарга өстенлекләр грамотасы». Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Секуляризация — монастырь һәм чиркәү җирләрен дәүләт идарәсенә тапшыру. § 30. XVIII гасырның икенче яртысында Россия икътисады Иске тәртипләрнең җимерелүе. XVIII гасырның 60—90 нчы елларында Россиядә яллы хезмәткә нигезләнгән икъти¬ сади крепостнойлык системасының таркалуы көннән-көн ачыграк күренә. Аңа алмашка капиталистик мөнәсәбәтләр килә. Бик күп нәрсәләр әнә шул турыда сөйли. Беренчедән, алпавыт һәм крестьян хуҗалык ларының нату¬ раль йомыклыгы җимерелә, җитештерелгән продуктлар күбрәк сатуга чыгарыла. Икенчедән, ирекле яллануга нигезләнгән системаның үсен¬ теләре күренә башлый. Бары тик яллы хезмәттән генә файда¬ ланучы мануфактураларның саны үсә бара. Хәтта капита¬ И. И. Ползуновның пар машинасы. Макет лы булган крестьяннарга (кай¬ бер «капиталлы» крестьяннар 100 мең сумга кадәр акча туп¬ лыйлар, бу заманы өчен гаять зур сумма була) 1775 елда үз предприятиеләрен ачарга рөхсәт бирелә. Шуның белән бергә, крепост¬ нойлык тәртипләре ирекле эшче куллар базарының үсешен тот¬ карлап килә. Алпавыт ману¬ фактура хуҗаларына зимагур крестьяннарны (крестьяне-от- ходники) теләсә кайсы вакытта шәһәрдән чакыртып ала алган. Крепостнойлар хезмәте арзан һәм түләүсез булганга күрә, 216
4 бүлек авыл хуҗалыгында техника яңалыклары да (мисал өчен, Ползуновның пар машинасы), хезмәтнең яңа формалары да кулланыл¬ мый. Россия халкының төп өлешен тәшкил иткән һәм алпавытлар файдасына гаять зур йөкләмәләр үтәгән крестьяннарда акча бул¬ мау эчке сәүдә үсешен бик нык тоткарлый. XVIII гасырның икенче яртысында крестьяннарны алпавытлар һәм дәүләт та¬ гын да ныграк талый башлый. Кара туф¬ раклы булмаган җирләрдә ярты гасыр эчендә оброк 3—5 тапкыр арта һәм елына 4—5 сум тәшкил итә (биш сарык бәясенә тора). Барщина кайбер районнарда атнасы- И. П. Кулибин на — 4, ә кайчагында 6 көнгә җитә. Кресть- уйлап тапкан про- ян үзенә кайчан эшли ала соң? Дәүләт фай- жектор-фонарь дасына салымнар җан башына 74 тиеннән 3 сумга кадәр күтәрелә. Тозга һәм исерткеч эчемлекләргә бәяләр арта. Болар барысы да крепостнойлык системасының үзеннән- үзе бетүгә баруы хакында сөйли. Ирекле икътисади җәмгыять. 1765 елда императрицаның тәкъдиме белән патша түрәләре Г. Г. Орлов һәм Р. И. Ворон¬ цов Ирекле икътисади җәмгыять оештыралар. Ул — алпавыт¬ ларга авыл хуҗалыгын алып баруда Россиядәге яңалыкларны һәм чит илләр тәҗрибәсен үзләштерүдә ярдәм итү йөзеннән төзелә. Җәмгыятьнең «Хезмәтләр»е басылып чыга башлый, анда агрономия, терлекчелек, хуҗалыкны оештыру буенча язмалар дөнья күрә. Төзелүенә озак та үтми, җәмгыять крестьян мәсьәләсен иң яхшы чишүгә конкурс игълан итә. Конкурска килгән тәкъ¬ димнәр арасында крепостнойлык хокукын бетерү яисә өлешчә чикләү турындагылары да була. Әмма конкурс та, җәмгыять тарафыннан соңрак игълан ителгән башка чаралар да бернинди практик нәтиҗәләргә дә китерми, бөтен нәрсә элеккечә кала. Шуңа да карамастан бу чаралар крепостнойлык проблемасының Россиядә иң мөһим проблемаларның берсе булуы турында сөйли. Авыл хуҗалыгы. Крепостной тәртипләр череп таркала башласалар да, XVIII гасырның 60—90 нчы елларында илнең авыл хуҗалыгында уңышлар да күзәтелә. Әмма бу күренеш яңа хезмәт формалары белән түгел, ә Төньяк Кара диңгез буйларында Россия яулап алган территорияләрне үзләштерү белән бәйле була. Яңа җирләрне тиз арада үзләштерергә һәм аларга халыкны күчереп утыртырга омтылып, Екатерина үз 217
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Илецк тирәләрендә тоз чыгару крестьяннарын көньяк районнарга (Новороссиягә) күчерергә риза булган алпавытларга әлеге уңдырышлы туфраклы урын¬ нарда 1500—12000 дисәтинә җир бүлеп бирергә боера. Моннан тыш, 60 дисәтинә зурлыгындагы җир участогы монда теләге булган һәр кешегә (әлбәттә, крепостнойлардан тыш) бирелә. Нәтиҗәдә Екатерина патшалык иткән дәвернең ахырына Новороссия зур күләмдә ашлык җыеп, аны чит илләргә дә чыгара башлый. Идел буендагы, Урал һәм Себердәге яңа җирләр дә үзләш¬ терелә. Монда күчеп килгән крестьяннар һәм элек-электән күчмә терлекчелек белән шөгыльләнгән җирле халык иген¬ челеккә күчә башлый. Терлекләрнең яңа токымнарын үрче¬ тәләр, яңа төр авыл хуҗалыгы культуралары үстерәләр. Бәрәң¬ ге һәм көнбагыш игүнең әһәмияте көннән-көн арта. Сәнәгать. Нигезендә мануфактура җитештерүе яткан сәнә¬ гать аеруча югары тизлек белән үсә. Бу, бер яктан, сугыш¬ ларның туктап тормавы белән аңлатыла, чөнки армия һәм флот ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен — гаять зур күләмдә постау, яңа төзелгән суднолар өчен — калын киндер (парусина), туп кою өчен металл кирәк була. Ә икенче яктан, арзанлы рус товарларын (металл, калын киндер, терлек мае һәм киндер сүсен) чит ил кулланучылары бик теләп сатып ала. Болар барысы да Россиядә мануфактуралар санының бик тиз артуы¬ на сәбәп була. Әгәр 1750 елда 600 мануфактура булса, гасыр ахырына инде бу сан 1200 гә җитә. 218
4 бүлек Металлургия аеруча кызу темплар белән үсә. 50 ел эчендә (1750—1799) Россиядә чуен кою биш тапкыр арта һәм 10 миллион пот тәшкил итә. Урал Россиядә төп металлургия базасына әверелә. Екатерина II заманында алтын һәм агалтын (платина) чыгару буенча да предприятиеләр барлыкка килә башлый. Ярославль һәм Кострома калын киндер-тукыма сәнәгате үзәкләре булып санала. Сарык үрчетү зур үсеш алган көньяк районнарда постау җитештерелә. 60 нчы елларда Балтыйк буенда беренче мануфактуралар үсеп чыга. Җиңел сәнәгатьтә яңа тармак — киҗе-мамык җитештерүе (читтән китерелгән чималдан) пәйда була. Сәүдә һәм финанслар. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсе¬ шендәге уңышлар эчке һәм тышкы сәүдәгә дә уңай йогынты ясый. 1754 елда эчке таможня пошлиналары бетерелгәннән соң, илнең аерым төбәкләре арасында да сәүдә бәйләнешләре җанланып китә. Авыл җирләрендә базар һәм ярминкәләр күбәя. Бу исә крестьяннарның, акрынлап, базар мөнәсәбәт¬ ләренә тартылуы хакында сөйли. Шәһәр белән авыл арасында товар алмашу көчәя. Шәһәрләрдә сәүдә итү белән элеккечә якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә генә шөгыльләнмиләр, ул көндәлек эшкә әйләнә. Җиһазландырылган кибетләр ачыла башлый. Мәскәү һәм Петербург Россиянең иң эре сәүдә үзәкләре булып санала. Төньяк башкалага ел саен 11 миллион поттан артык ашлык китерелә. Украинада, Себердә дә яңа зур ярминкәләр пәйда була. Украинаның Нежин ярминкәсенә Тукымалар сату. XVIII гасыр. Шул заман кешесе ясаган рәсем 219
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ елына өч тапкыр бөтен Россиядән, Көнбатыш Европадан һәм Төркиядән товарлар китерелә. Курск янындагы Коренная ярминкәсендә рус һәм украин сәүдәгәрләре арасында сәүдә килешүләре төзелә. Европа Россиясе белән Себер арасында сәүдә арадашчысы ролен Эрбет ярминкәсе башкара. Тышкы сәүдәне үстерүдә Рига һәм Петербургның (сәүдә әйләнешләре 4 тапкыр күбрәк) рольләре гаять зур була. Одесса, Херсон һ. б. кебек көньяк портларын төзү эшләре башлана. Чит илләргә чыгарылган төп продукт металл була. Әгәр Ека¬ терина тәхеткә килгән елларда читкә елына 800 мең пот металл чыгарылса, 1780 еллар башында бу сан 4 миллион пот чамасы тәшкил итә. Төньяк Кара диңгез буйларын үзләштерү барышында, Европага ашлык сату күләме дә бик тиз арта. Шуның белән бергә, тышкы сәүдә башлыча чит ил сәүдәгәр¬ ләренең арадашчылыгы нигезендә алып барыла. Алар, Петр I үлгәннән соң гына, Россиянең эчке базарына үтеп керә баш¬ лыйлар. Екатерина патшалык иткән елларда барган туктаусыз су¬ гышлар казнадан зур чыгымнар тотуны таләп итә. Хөкүмәт крестьяннарга һәм гади шәһәр халкына салымнарны арттыра. 1775 елгы җирле идарә реформасыннан соң һәм чинов¬ никларның саны арту сәбәпле, үзәктә һәм урыннарда дәүләт аппаратын тотуга киткән чыгымнар башта бюджетның 22 про¬ центын тәшкил итсә, соңрак 50 процентка җитә. Тагын 40 проценты армия һәм флотны тотуга китә. Коточкыч дәрәҗәдә акча җитми. Һәм Екатерина беренче мәртәбә чит илләрдән (Голландия һәм Генуя сәүдәгәрләреннән) зур процентлар белән бурычка акча алырга мәҗбүр була. 1769 елда Екатерина ассигнация банклары төзү турында игълан итә. Һәм алар кәгазь акча чыгара башлыйлар. Тиз¬ дән кәгазь сумның бәясе, көмешнеке белән чагыштырганда, 40 процентка арзанрак була. |( Нәтиҗә ясыйк Шулай итеп, Екатерина II патшалык иткән елларда Рос¬ сиянең социаль-икътисади үсешендә ике капма-каршы про¬ цесс күзәтелә. Бер яктан, яллы хезмәткә һәм базар мөнәсә¬ бәтләренә нигезләнгән яңа хуҗалык итү формалары үсеш ала. Ә икенче яктан, крепостнойлык системасы саклану илнең икътисадына, аеруча крестьян хуҗалыкларына авыр йөк булып ята. Икътисади үсеш нәтиҗәләренең каршылыклы характерда булуы да шуннан килә: крепостнойлык тәртиплә¬ ренең йогынтысы азрак булган урыннарда гына күрсәткечләр югары була. 220
4 бүлек [►? Сораулар 1. Нинди мисаллар иске крепостнойлык тәртипләренең җимерелә башлавы хакында сөйли? 2. Ирекле икътисади җәмгыятьнең эшчән- легенә сез нинди бәя бирәсез? Сез ничек уйлыйсыз, ул Россиядә крепостнойлык хокукы сакланган шартларда киң эшчәнлек җәелдерә алыр идеме? 3. Эчке һәм тышкы сәүдә үсешендә нинди үзгәрешләр барлыкка килә? Кибетләр челтәре аша даими сәүдә барлыкка килү нәрсә белән бәйле? 4. Казнада акча кытлыгын хөкүмәт нинди юллар белән хәл итмәкче була? Кәгазь акчалар кертү Россия икъти¬ сады өчен нинди нәтиҗә бирә? Ни өчен Россия чит илләрдән бурычка акча ала башлый? 5. Екатерина II хөкүмәтенең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен характерлап бирегез. Патша сараендагы зиннәтле байлык, дворян йортлары, сугышлардагы җиңүләрнең артын¬ да нәрсә тора? Биремнәр 1. XVIII гасырда авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать үсеше ту¬ рында хикәя төзегез. XVII гасыр белән чагыштырганда, Россия нинди үзгәрешләр кичерә? Нинди яңалыклар кертелә һәм ни өчен? 2. «XVIII гасыр ахырында дәүләт чыгымнары» дигән табли¬ цадагы статистик мәгълүматларны анализлагыз: Чыгым тармаклары 1762—1773 еллар 1781—1796 еллар Патша сараена 31,4 млн сум 106,6 млн сум Армиягә 116,6 млн сум 302,3 млн сум Флотка 17,4 млн сум 83,2 млн сум Эчке идарәгә 127,4 млн сум 450,6 млн сум Кайсы тармакларда чыгымнар аеруча нык арта? Ни өчен? Югарыда китерелгән саннар нигезендә Россиядә Екатерина II идарә иткән чорда акчаның бәясе төшә дип әйтеп буламы? И Даталарны истә калдырыгыз 1765 ел — Ирекле икътисади җәмгыять барлыкка килә. Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Зимагур крестьяннар (крестьяне-отходники) — авылдан вакытлыча сезонлы эшкә киткән крестьяннар. 221
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ § 31. Е. И. Пугачев җитәкчелегендәге восстание Восстаниенең сәбәпләре. Восстаниенең төп сәбәбе алпавыт¬ ларның башбаштаклыгында була. Крепостнойлар бернинди хокукларга да ия булмыйлар, һәрдаим үзләренең хуҗалары тарафыннан һәртөрле мәсхәрәләүләргә һәм газапларга дучар ителәләр. Алпавыт үз крепостноен бары тик үтерә генә алмый. Әмма бу да, мәсәлән, Мәскәү өязендәге алпавыт хатын Салты- ковага (аңа Салтычиха дигән кушамат тагыла) йөзгә якын крестьянны җәзалап үтерергә комачауламый. Алпавыт үз ихтыяры буенча аз гына гаебе булган яисә буйсынырга телә¬ мәгән крестьяннарны сөргенгә сөрә һәм рекрут хезмәтенә бирә, крепостнойны һәм аның гаилә әгъзаларын сатып җибәрә ала. Крестьяннарны картада оттыралар һәм этләргә алыштыралар. Мануфактураларда да эшче халыкның хәле бик авыр була. Алар айлар дәвамында үз гаиләләреннән читтә яшиләр, тәүле¬ генә 12—15 әр сәгать эшлиләр. Коточкыч рәхимсез хезмәт шартлары аркасында эшчеләр арасында авыручылар да, үлүче¬ ләр дә күп була. Рус булмаган халыкларны идарәче даирәләр «икенче сорт¬ лы» кешеләр дип саныйлар. Рус дворяннары XVIII гасырның икенче яртысын тулысы белән аларның Идел һәм Урал буен¬ дагы җирләрен яулап алуга багышлыйлар. К. Булавин җитәк¬ челегендәге восстание бастырылганнан соң, Дон казакларының үзидарәсе бетерелә. Болар барысы да Россия империясенең төрле губерна һәм өязләрендә туктаусыз халык кузгалышлары кабынып торуга сәбәп була. 1773 елда күп санлы чуалышлар Россия тарихындагы иң зур халык сугышына — «пугачевчы- лык»ка әверелә. Пугачев шәхесе. Баш күтәрүчеләрнең таләпләре. Емельян Иванович Пугачев 1740 еллар башында Донда, Степан Разин¬ ның ватаны булган Зимовейская станицасында дөньяга килә. Җидееллык һәм рус-төрек сугышы елларында дошманнарга каршы батырларча сугыша. Хезмәттәге уңышлары өчен хорун¬ жий чинына лаек була. 1771 елда армиядән качып китә, берничә тапкыр тотыла, Себергә сөргенгә җибәрелә һәм тагын кача. 1773 елның августында Пугачев Җаек буйларына килә һәм үзен «могҗиза белән исән калган» император Петр III дип игълан итә. Тиздән Пугачев җитәкчелегендә Җаек казак¬ лары баш күтәрәләр. «Патша Петр Федорович» кыю, көчле кеше булуы, үзенең гадәттән тыш хәрби һәм оештыру сәләте белән аларның игътибарын җәлеп итә. Пугачев «кызыктыргыч грамоталар» тарата. Ул арада хәрәкәттә катнашучыларны ирекле казаклар 222
4 бүлек ясарга, аларга җирләр, урман-сулар, дин тоту һәм сакал йөртү иреге бирергә, үләннәр, пулялар, дары бүләк итәргә, рекрутлар җыюны, зур салымнарны бетерергә, алпавытларны һәм ришвәтче судьяларны үтерергә сүз бирә. Ул, Екатерина II не бәреп төшереп, атасы тәхетенә утырырга һәм халыкның үз патшасы булырга ният кора. Мондый программасы белән Пугачев күпләрне үз ягына тарта. Җаек казакларына кресть¬ яннар, мануфактура эшчеләре, шулай ук татарлар, башкортлар, калмыклар кушыла. Алар барысы да Пугачевны Емельян Пугачев алпавытларның һәм патша хакимия¬ тенең көннән-көн көчәя барган золымыннан коткаручы итеп күрәләр. Восстаниенең төп этаплары. Пугачев восстаниесен төп өч этапка бүлеп карап була. Беренче этап. Восстание 1773 елның 17 сентябрендә Пуга¬ чевның казаклар алдында «үз исеменең серен ачкан» чыгышы белән башланып китә. Икенче көнгә үк аның тарафдарла¬ рының саны (башта нибары 80 кеше була) бермә-бер арта. Өч Җаек казаклары. XVIII гасыр гравюрасы 223
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ ФИКЛЯНД ■.Онежское ( озеро эзаводск Сольвычегодск )ЛЬСИН1 _ о С о таллин ^Ревель) ! V\ 'ЛИТВА V •А Вильнюс (Вильно) // ° ■ / Ирбит Ж /X П( 1ыбррг & -/Ладожское Q. / 7 ($зеР° \ 1 ^Тихвин ) 0 Вологда 's « Кострома. Ярославльо 0 Ниж. Казань Тверь Иваново00^ Н“'ород, > Смрлбнск. - <V 0 М , Сар ° Kanyra'^ojfc’ Рязань м 0 р|'|г’ Ж .^Брянск уЛЙ?фремов Там6ов ^eL ) „ Путивль О* О Воронеж ( ^фнигов^* У₽С1< Камышин / В алиев \ z Ul , Валуики Царицыно Полтава a a pZL,„*i Н Сарепта донски4- X— Таганрога су'а1" «город ’Псков _ Витебск * Моги Р <рЭ«г ГродноА Минск о Лы Яссы OCMAHCK7 Бухарест0 ~ 0София ИМПЕРИЯ Вятка Екатеринбург <Каслинскии £pU о^ломн^-ов^ АлатырьХ к _ " QJ* x-i A J* •*Саранск ^~^ьаМу ‘ Пенза , 1 Оренб] Татищева Яицкии о городок - Саратов \ > ' X место л, пленения Пугачева Илецкая Защита % казахи , Г >>е _ а Екатеринос |шинев\ Z7 L 1 Xs ■вастополь |ный Яр Астрахан, Ростов-на-ДонуХ. * ЧЕРНОЕ МОРЕ Ставрополь Дарки с 1783г.) Ас ” УфарДЛ 3 и о * 4 г Р 7 Туку мануфактуралары Иң зур ярминкәләр ] Россия империясе XVIII гасыр уртасында 1725 елдан алып XVIII гасыр ахырына кадәрге эре сәнәгать предприятиеләре Металлургия Ж һәм металл эшкәртү заводлары 1773—1775 елларда Е. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы Крестьяннар сугышы чолгап алган Баш күтәрүчеләр армиясенең район Q шәһәрләрне камавы Баш күтәрүчеләрнең төп көчләре е Баш күтәрүчеләр алган походы пунктлар Баш күтәрүчеләргә каршы патша гаскәрләре хәрәкәте I | XVIII гасырның икенче яртысында Россия империясенә кергән ! 1 территорияләр „ „„„„ Дәүләт чикләре 1800 елдагыча бирелә Россия XVIII гасырның икенче яртысында 224
4 бүлек атна дәвамында Пугачев отрядына яңадан-яңа көчләр агыла, ә ул үзе сугышларсыз диярлек крепость арты крепость яулый. 5 октябрьдә ул Оренбургка килеп җитә һәм шәһәрне камый. Анда катнашкан баш күтәрүчеләрнең саны 30 мең чамасы тәшкил итә. Алар арасында Салават Юлаев җитәкчелегендәге башкортлар һәм Уралдагы тау заводлары эшчеләре була. Ул арада хөкүмәт баш күтәрүчеләргә каршы генерал Кар гаскәрен җибәрә. Аны Пугачевның көрәштәшләре — А. Овчин¬ ников һәм И. Зарубин-Чика отрядлары тар-мар итә. Орен¬ бургны гына түгел, Казанны да паника биләп ала. Петербургта беренче мәртәбә куркуга төшү сизелә. Сарай әһелләренең берсе патшабикәгә: «Пугачев үзе түгел, бөтен халыкның ярсуы куркыта»,— дип яза. Оренбургны камау алты айга сузыла, әмма ул баш күтә¬ рүчеләргә уңыш китерми. Хөкүмәтнең генерал А. И. Бибиков җитәкчелегендәге зур көчләре аларга каршы җибәрелә. Пат¬ ша гаскәрләре белән баш күтәрүчеләр арасындагы бәрелеш 1774 елның 22 мартында Татищев крепосте янында була. Ул алты сәгать чамасы дәвам итә. Шул рәвешле, пугачевчылар көрәшенең беренче этабы Оренбургны камаганда һәм Татищев крепосте янындагы сугышларда аларның җиңелүе белән тәмамлана. Икенче этап 1774 елның апреленнән июленә кадәр дәвам итә. Пугачев Оренбургны камалыштан чыгарырга мәҗбүр була һәм көнчыгышка — Башкортстан һәм Көньяк Урал җирлә¬ ренә чигенә. Биредә баш күтәрүчеләрнең сирәкләнгән рәтләрен Пугачев суды (рәссам В. Перов) 225
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ЬӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Урал заводларында эшләүчеләр тулыландыра. Алар Пугачевка туплар китерәләр. Тиздән баш күтәрүчеләрнең саны — 10 меңгә, ә удмуртлар, марилар һәм чувашлар кушылганнан соң, 20 меңгә җитә. Пугачев үз гаскәрен Казанга алып китә һәм 1774 елның июлендә бистәне ала. Әмма Кремль патша гарнизоны калдыклары кулында кала. Ул арада камалыш- тагыларга ярдәмгә подполковник И. И. Михельсон җитәкчеле¬ гендәге патша гаскәрләре килеп җитә. 15 июнь көнне хәлиткеч сугышта пугачевчылар тар-мар ителә. Баш күтәрүчеләр отряд¬ ларының калдыклары Иделнең уң ярына чыгалар. «Пугачевчылык»ның өченче этабы крестьяннар этабы дип атала һәм катнашучыларның составы ягыннан иң күп санлы булуы белән аерылып тора. 1774 елның 31 июлендә Пугачев¬ ның манифесты басылып чыга. Ул анда крестьяннарны кре¬ постной бәйлелектән һәм салымнардан азат итәргә, дворян¬ нарны һәм патша чиновникларын юк итәргә чакыра. Крестьян восстаниеләре Иделнең уң ярында кабынып китә. Ул арада Пугачев берничә шәһәрне ала, әмма хөкүмәт гаскәрләренең басымы астында аларны калдырып китәргә мәҗбүр була. Үз армиясен тулыландыру өчен, ул көньякка ыргыла, анда аңа Дон һәм Җаек казаклары, бурлаклар кушыла. Алар белән бергә Пугачев Царицын янына килеп җитә, әмма шәһәрне үз кулына төшерә алмый. Тиздән Кара Яр авылы янында хөкүмәт армиясе баш күтәрүчеләрне ахыргача тар-мар итә. Кечкенә генә отряд белән Пугачев Иделнең сул ярына чыга. 1774 ел¬ ның сентябрендә бай казаклар аны кулга алалар (шул рәвеш¬ ле, алар үзләренең восстаниедә катнашу гаепләрен йолып калырга уйлыйлар) һәм Михельсонга тапшыралар. Пугачевның җиңелүенә дә карамастан, хакимият крестьян чуалышларын бары бер елдан соң гына тулысынча бастыра ала. Баш күтәрүчеләрдән үч алу. Пугачевны, ерткыч кебек тимер читлеккә бикләп, Мәскәүгә озаталар. Җәзалауларга түзеп, ул суд каршына баса. Суд аны аяк-кулларын ботарлап үтерүгә хөкем итә, әмма бу җәза башын кисү белән алыш- тырыла. 1775 елның 10 гыйнварында Пугачев һәм аның иң якын көрәштәшләре Перфильев, Шигаев, Подуров, Торнов Мәскәүдә Болотная мәйданында җәзалап үтерелә. Хлопуша (Соколов), Белобородов, Зарубин-Чика башка шәһәрләрдә үте¬ релә. Баш күтәргән башкортларның юлбашчысы Салават Юлаевны башкорт авылларында халык алдында чыбыркы белән суктыралар, аннары, борын тишекләрен ертып, каторгага җибәрәләр. Крестьян кузгалышларында катнашучылардан үч алулар дәвам итә. Берничә атна дәвамында Идел буйлап дар агачлары 226
4 бүлек Е. Пугачевны җәзалап үтерү. Шул заман кешесе ясаган рәсем утыртылган саллар ага. Восстаниедә катнашкан меңләгән кешеләр судсыз-нисез җәзалап үтерелә. «Фетнәле» станицаларның исемнәрен үк халык хәтереннән сызып ыргытырга омтылып, Екатерина Зимовейская стани¬ цасын Потемкинская дип үзгәртә, Җаек елгасы Уралга әйләнә, ә Җаек казаклары Урал казаклары була. Пугачев восстаниесе Россия тарихындагы иң зур, куәтле халык күтәрелеше була. Элеккегеләреннән аермалы буларак, баш күтәрүчеләрнең юлбашчылары, азатлык идеясе белән бергә, крепостной хокук һәм бөтен дворяннар сословиесе белән көрәш идеясен күтәреп чыгалар. Пугачев фикеренчә, бөтен явызлык — шулардан. Бу — крестьяннар, эшчеләр һәм изелгән милли азчылык вәкилләренең бердәм чыгышы була. Әмма баш күтәрүчеләр, иске тәртипләрне кире каксалар да, алмашка бернәрсә дә тәкъдим итә алмыйлар. Өстәвенә «кресть¬ яннар патшасы» идеясе, барлык элеккеге халык кузгалыш¬ ларына хас булганча, «игелекле патша» идеясенең яңартылган варианты гына була. ► Нәтиҗә ясыйк Крестьяннар сугышы крестьяннарның да, Идел һәм Урал буйларында яшәүче җирле халыкның да, казакларның да хәлләрен яхшыртмый. Бары тик кайбер тау заводларында гына 227
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ эшчеләрнең эш хакларын арттыру һәм хезмәт шартларын яхшырту буенча чаралар күрелә. Әмма «пугачевчылык» Ека¬ терина II нең крепостнойлык империясен нигезенә кадәр какшата. Һәм бу хакимиятне Россия тормышында иң әһә¬ миятле булып саналган крестьян мәсьәләсен чишү юлларын эзләргә мәҗбүр итә. !►?! Сораулар 1. Россия тарихындагы иң куәтле халык кузгалышы —«пугачевчы- лык»ның сәбәпләре нәрсәдә? Аны дворяннарның «алтын гасыр»ының кире ягы дип атап буламы? 2. Е. И. Пугачев шәхесе нинди сыйфатлары белән игътибарны җәлеп итә? Гаять зур халык массаларын ирек һәм җир өчен көрәшкә күтәрә алган кешегә нинди сыйфатлар хас булыр¬ га тиеш? 3. Пугачев восстаниесенең төп этапларын атагыз. 4. Ни өчен восстаниедә руслар гына катнашмый? 5. Баш күтәрүчеләрнең җиңелү сәбәпләре нинди? «Пугачевчылык»ның тарихи әһәмияте нәрсәдә? ►[ Биремнәр 1. «Е. И. Пугачев җитәкчелегендәге восстание» дигән таб¬ лица төзегез: Этапның хронологик чикләре Төп вакыйгалар Этапның үзенчәлекләре һәм аның тарихи әһәмияте 2. Пугачевның 1774 елның 28 июль манифестында шун¬ дый юллар бар: «Падишаһ хәзрәтләре кулы салынган ошбу указ белән... әүвәл алпавыт кулы астындагы һәммә кресть¬ яннарны безнең таҗыбызга тугры коллар итү белән ярлыкап, бәйсезлек вә азатлык бүләк итәбез, казакларга мәңгелек хөрлек бирәбез, рекрутлыкка алудан, имана илә башка төр акча салымнарыннан коткарып... ошбу указ белән түбәндәгеләрне боерабыз: әүвәлдә үз утарларында көн иткән дворяннар рәве¬ шендәге безнең хакимият дошманнарын һәм дә империяне тынычсызлаучы һәм крестьяннарны талап ятучы кешеләрне тотып җәзаларга вә асарга, һәм христианлыгы булмаган ул бәдбәхетләр сезләргә,— крестьяннарга карата ни кылган бул¬ салар, сезләр дә аларга карата шуны кылыгыз. Андый дош¬ маннар илә явыз дворяннарны юк итеп бетергәч, һәркем имин һәм җайлы тормыш күреп көн итәр». Бу указдагы кайсы юлларны сез аерып күрсәтер идегез һәм ни өчен? Сез ничек 228
4 бүлек уйлыйсыз, ни өчен әлеге коточкыч баш күтәрү нәкъ менә Ека¬ теринаның «мәгърифәтле идарәсе» чорына туры килә? 3. Тарихчы Н. Я. Эйдельман Пугачев восстаниесенең әһә¬ мияте турында болай дип яза: «Вак-төяк кенә булып күренсә дә, яхшылабрак карыйк: пугачевчыларны җиңделәр, җәзалап үтерүләр чиктән ашты, әмма җиңүчеләр курыктылар һәм барыбер нәфесләрен авызлыкладылар. Әгәр 1773—1774 еллар булмаса, ташламаларга бармаслар иде. Башкача әйтсәк, гому¬ мән алганда, Россиядә крестьяннарның «өч кат тиресен туна¬ дылар», әгәр Болотников, Разин, Булавин, Пугачев булмаса — ун катын да салдырырлар иде». Сез әлеге сүзләрне ничек аңлыйсыз? jH Даталарны истә калдырыгыз 1773—1775 еллар — Е. И. Пугачев җитәкчелегендәге вос¬ стание. § 32. Екатерина II нең тышкы сәясәте Тышкы сәясәтнең төп юнәлешләре һәм бурычлары. Ека¬ терина II патшалык иткән дәвердә, Европа сәясәтендәге бер генә әһәмиятле мәсьәлә дә Россия катнашыннан башка хәл ителми. Россия империясенең дистәләрчә еллар дәвамында хәл ителми килгән тышкы сәяси мәсьәләләре чишелүгә якынлаша. Госманлы империясе белән Кырым ханлыгының хәрби куәт¬ ләре кимү аркасында, Россиягә Кара диңгездә ныгып урнашу һәм Кара диңгез яр буйларын үзенә кушу омтылышларын тормышка ашыру өчен реаль мөмкинлек туа. Россия, Австрия һәм Пруссия белән бергәләп, Польшаны бүлү исәбенә, Көнбатыш Украина һәм Белоруссия җирләрен үз составына кертү мөмкинлеге ала. Балтыйк буенда Петр I заманында ирешелгән казанышларны саклау бурычы тора. Бөек француз революциясе вакытында Екатерина II тырыш¬ лыгы белән Франциягә каршы коалиция төзелә. Шул рәвешле, Россия империясендә Европадагы «революция ялкынын» сүндерергә омтылыш туа. Әлеге факторлар Бөек Екатеринаның тышкы сәясәтендәге төп юнәлешләрне билгели. 1768—1774 еллардагы рус-төрек сугышы. Екатерина хөкү¬ мәте, Кара диңгезгә чыгу өчен, аеруча актив көрәш алып бара. 1768 елда рус-төрек сугышы кабынып китә. Сугышны Төркия башлап җибәрә. Сугышның башлангыч этабында әле бер, әле икенче як җиңүгә ирешә, әмма төрекләрнең көтмәгәндә һөҗүм итүе һәм көч ягыннан да өстенлек аларда булу үзен сиздерә 229
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ 4 бүлек 1768—1774 еллардагы рус-төрек сугышы 230 А. В. Суворов Чесма колоннасы башлый. Рус гаскәрләре өстәмә көчләр бе¬ лән тулыландырылгач, сугыш хәлләре алар файдасына үзгәрә төшә. Җидееллык сугыш вакытында ук үзен танытып өлгергән полководец Петр Александрович Румян¬ цевны башкомандующий итеп билгеләү җиңүгә ышанычны тагын да арттыра. 1769 елның сентябрендә үк аның гаскәр¬ ләре Яссыга, ә аннан Бухарестка керәләр. Армиянең Донның түбән агымында һәм Азов буйларында хәрәкәт итүче өлеше Азовны һәм Таганрогны ала. 1770 елның июлендә Румянцев гас¬ кәрләре Ларга елгасы буенда төрек армия¬ сен тар-мар итә. Ә берничә көннән соң Кагул елгасы буенда 17 мең сугышчыдан торган рус отряды, искиткеч маневр ясап, төрекләрнең 150 меңлек төп көчләре өс¬ теннән җиңүгә ирешә. Ул арада А. Г. Орлов һәм Г. А. Спири- дов командалыгындагы Балтыйк флоты эскадрасы Европаны урап уза һәм 1770 ел¬ ның 5 июлендә Чесма бухтасында төрек флотын юк итә. 1773 елда Дунай армиясенә полководец Александр Васильевич Суворов җибәрелә. Аның җитәкчелегендәге гаскәрләр 1773 ел¬ да, көтмәгәндә һөҗүм ясап, Туртукайны алалар һәм Дунай елгасын кичәләр. 231 ■■■■
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Госманлы империясе тулысынча җиңелә һәм солых төзүне сорый. 1774 елда Дунай буендагы Кечек-Кайнарҗа авылында, П. А. Румянцев тарафыннан төзелгән шартнамә нигезендә, Көньяк Буг белән Днепр арасындагы территория (Кинбурн крепосте белән), Азов диңгезендәге Керчь һәм Еникале кре¬ постьлары, Төньяк Кавказдагы Кабарда крепосте Россиягә кушыла. Төрекләр Кырым ханлыгының бәйсезлеген һәм рус сәүдә судноларының Кара диңгездә иркенләп йөзү, шулай ук Кара диңгез бугазлары аша Урта диңгезгә чыгу хокукларын танырга мәҗбүр булалар. Әмма һәр ике як та бу килешүне вакытлы дип саный. Алар яңа сугышка әзерләнәләр. о § \ ■х s X ' РЕЧЬ ПОС ЛИТАЯ Могилев А Я °Бель Яссы Геничи бак 1790 : Р о с с и й с Ольвиополь Рус армиясе һәм флоты хәрәкәтләре t Төрек армиясе һәм флоты ♦ хәрәкәтләре 1787—1791 еллардагы рус-төрек сугышы 232 < / 1789Х -„•-Фокшаны 1789 Рымни? 8 4 Л А X И Я ^Бухарест О С М А Н С ^%Русе Силистра ИМПЕРИЯ Шумен0 Варнй^^ХпЯ Каушаны ков 1Z80 „ , /178ЛКинбурн „„ к/А Фщонисн 88 Л (Змеиный) / sz поо Иң мөһим сугыш булган * 788 урыннар 1791 елгы Яссы солыхы I/ у yj буенча Россия империясенә кайтарылган территорияләр
4 бүлек 1787—1791 еллардагы рус-төрек сугышы. Яңа сугыш 1787 елда башланып китә. Аңа Кырымдагы вакыйгалар — Төркия һәм Россия тарафыннан куелган ханнар арасында барган көрәш сылтау була. 1783 елда Россиянең анда идарә итүче союздашы тәхеттән баш тарта, Екатерина II Кырым хан¬ лыгының яшәүдән туктавы һәм Россиягә кушылуы турында манифест чыгара. Нәтиҗәдә Кырым бөтенләе белән һәм Төньяк Кавказның бер өлеше Россия составына кертелә. 1787 елның җәендә Екатерина Австрия императоры Иосиф II белән бергә демонстратив рәвештә Кырымга сәяхәт кыла. Болар барысы да Төркиянең бик нык ачуын чыгара. 1787 ел¬ ның июлендә солтан Россиядән Кырымны кайтарып бирүне, Грузиядә Төркия хакимиятен торгызуны һәм Босфор, Дарданелл аша йөзүче барлык рус судноларын тикшереп үткәрүне таләп итә. Россия ризалашмый. Август аенда сол¬ тан Россиягә сугыш игълан итә. 1787 елның көзендә төрекләр Днепр та¬ магындагы Кинбурн борынында зур десант төшерәләр. А. В. Суворов җитәкчелегендәге Кинбурнны саклаучы гаскәрләр десантны юк итәләр. 1788 елда Г.А. Потемкин команда¬ лыгындагы рус армиясе Очаков крепостен ала. 1789 елда Фокшан шәһәре янында һәм Рымник елгасы буендагы хәлиткеч сугыш¬ ларда Суворов гаскәре сан ягыннан күпкә өстен төрекләрне җиңә. Көчле ныгытылган, һичкем ала алмаслык дип саналган Измаил крепостен (аны 35 мең кеше саклый) камау һәм алу сугышның соңгы этабындагы төп вакыйга булып тора. Измаил коменданты, үз-үзенә артык ыша¬ нып, «күк убылып җиргә төшсә дә», руслар бу крепостьны ала алмаслар ди. Беренче штурм дөрестән дә рус гаскәр¬ ләренә уңыш китерми. Суворовны командую¬ щий итеп билгеләгәннән соң гына, эш уры¬ ныннан кузгала. Ул гаскәрләрне штурмга әзерли башлый. Аның боерыгы буенча, Из¬ маил крепостена охшатып махсус төзелгән ныгытмаларда солдатларны төрле каршы¬ лыкларны җиңеп чыгарга өйрәтәләр. Штурм өчен баскычлар ясала. «Өйрәнгәндә авыр булса, сугышта җиңел булыр»,— ди Суворов. 233
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ЬӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Очаковны алу. 1788 ел. XVIII гасыр картинасы Рымник янындагы җиңү. 1789 ел. XVIII гасыр картинасы 234
4 бүлек Артиллерия әзерлегеннән соң 1790 елның 11 декабрендә штурм башлана. Сугыш 10 сәгать дәвам итә. Измаил алына. Төрекләр 26 мең солдатын югалта. Руслар ягыннан ике мең кеше һәлак була. Һөҗүмгә барган колонналарның берсе белән генерал-майор М. И. Кутузов командалык итә. 1791 елның җәендә рус гаскәрләре Балкарда төрек армия¬ сен тулысынча тар-мар итәләр. Шул ук вакытта Россиянең Федор Федорович Ушаков җитәкчелегендәге яңа оешкан Кара диңгез флоты Керчь бугазында төрек эскадраларын бик зур югалтуларга дучар итә. Төркия яңадан җиңелә һәм солых төзүне сорый. 1791 ел¬ ның ахырында төзелгән Яссы килешүе буенча Днепр елгасы ике ил арасындагы чикне билгели. Төркия Россиянең Төньяк Кара диңгез буендагы барлык яулап алган җирләрен таный. Россия Кара диңгезгә чыгып кына калмый, ә куәтле диңгез державасына да әверелә. Кара диңгез буендагы уңдырышлы җирләрне үзләштерү башлана, анда яңадан-яңа портлар һәм шәһәрләр төзелә. Россиянең Польшаны бүлгәләүдә катнашуы. Россиянең союздашлары Австрия һәм Пруссия берничә мәртәбә көч¬ сезләнеп баручы Польшаны бүлгәләргә тәкъдим ясыйлар. Екатерина II бу адымга бармый, чөнки 1764—1795 елларда ул куйган Станислав Понятовский Польша короле була. Әмма хәлләр үзгәрә: 1768—1774 еллардагы рус-төрек сугышында җиңгән Россиягә каршы Төркия белән Австриянең берләшү куркынычы тугач кына, Екатерина Польшаны бүлгәләргә ризалык бирә. 1772 елда Россия, Австрия һәм Пруссия Поль¬ шага һөҗүм итәләр һәм аның территориясенең бер өлешен үзара бүлешәләр. Пруссия — Поморьены, Австрия — Галиция- не, ә Россия Көнчыгыш Белоруссияне һәм Ливониянең Поль¬ шага кергән өлешен ала. Пруссия һәм Россия катнашында Польшаны икенче бүл¬ гәләү 1793 елда була. Ул Франциядәге революцион вакыйгалар аркасында килеп чыга. Пруссия Гданьск шәһәре белән Поль¬ шаның Балтыйк диңгезе яр буйларын һәм Познань шәһәре белән Бөек Польшаны үзенә ала. Ә Белоруссия (Минск белән) һәм Уңъяк Украина Россиягә була. Шулай итеп, күп кенә борынгы рус җирләре Россия империясе составына керә. Ул арада Польшада Тадеуш Костюшко җитәкчелегендә поляк җирләрен күрше дәүләтләрнең бүлгәләвенә каршы юнәлдерелгән восстание башлана. Баш күтәрүчеләрнең җиңү¬ ләреннән файдаланып, Россия, Австрия һәм Пруссия үз гас¬ кәрләрен кабат Польшага кертәләр һәм восстаниене бастыра¬ лар. Бу илләр «революцион куркыныч» чыганагы булып саналган Речь Посполитаяны яшәүдән туктатырга дип хәл 235
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ итәләр. Һәм 1795 елда Польшаны соңгы — өченче тапкыр бүләләр. Варшава белән Үзәк Польша җирләре Пруссиягә бирелә, Австрия Люблин белән Кече Польшаны үзенә ала. Литваның төп өлеше, Көнбатыш Белоруссия һәм Көнбатыш Волынь Россиягә кушыла. «Кораллы нейтралитет» декларациясе турында сөйләшү¬ ләр дә халыкара сәясәттә Россия империясенең роле көчәюне раслый. 1775 елда Төньяк Америкада унөч инглиз колония¬ сенең бәйсезлеге өчен сугыш башлана. Бөекбритания, Америка баш күтәрүчеләре белән көрәштә катнашу өчен, рус гаскәрләрен яллау турында Россиягә үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Екате¬ рина әлеге үтенечне кире кагып кына калмый, ә Америка Кушма Штатларының бәйсезлеген дә таный. 1780 елда Россия «кораллы нейтралитет» турында декларация кабул итә. Аның буенча, теләсә кайсы нейтраль дәүләтнең судносы барлык нейтраль илләр яклавына алынырга тиеш була. Бу — Бөек- британиянең мәнфәгатьләренә каршы килә һәм Россия — Британия мөнәсәбәтләренең бозылуына сәбәп була. Екатерина II нең революцион Франциягә каршы көрәше. Франциядәге революцион вакыйгалар Екатеринаны борчуга сала. Ул шунда ук Пугачев восстаниесе вакыйгаларын исенә төшерә. Императрица Европаның бер генә почмагында да дәүләт белән гади халыктан чыккан кешеләрнең идарә итүе¬ нә юл куймаячагы хакында белдерә. Парижда белем алучы кайбер рус дворяннары балаларының революцион вакыйга¬ ларда катнашуы хакында хәбәр дә аны борчылырга мәҗбүр итә. Тиздән ул подданныйларының Франциядән китүен таләп итә. Екатеринаның кушуы буенча, Париждагы рус илчесе Франция короле һәм аның гаиләсенең качып китүен оеш¬ тыра. Әмма бу эш барып чыкмый. 1793 елның башында король Людовик XVI, ә аннан соң король хатыны Мария Антуанетта да җәзалап үтерелә. Бу турыда ишеткәннән соң, императрица авырып урынга егыла, ә патша сарае матәмгә күмелә. Шуннан соң Россия Европа дәүләтләренең Франциягә каршы коалициясен оештыруга керешә һәм революцион Франциягә бәреп керергә әзерләнә башлый. Россия белән Франция арасындагы дипломатик һәм сәүдә бәйләнешләре 1792 елда ук өзелгән була. 1793 елда Петербургка сөргендәге француз аксөякләре җыела башлый, җәзалап үтерелгән ко¬ рольнең абыйсы да шулар арасында була. Франциягә бәреп керү буенча Англия белән Россия арасындагы беренче килешү дә шул ук вакытта төзелә. Россия Суворов җитәкчелегендә 60 меңлек армияне бирергә, ә Англия, сугыш алып бару өчен, кирәкле акча белән тәэмин итәргә тиеш була. Сугыш 236
4 бүлек хәрәкәтләрен 1796 елда башлау күздә тотыла. Әмма шул ук елның 7 ноябрендә императрица — Бөек Екатерина вафат була. j ► Нәтиҗә ясыйк Бөек Екатеринаның тышкы сәясәте нәтиҗәсендә Россия¬ нең территориясе шактый үсә. Уңъяк Украина һәм Бело¬ руссия, Балтыйк буеның көньягы, Төньяк Кара диңгез буйлары аның составына керә. Россиядә яшәүчеләр саны 22 миллион¬ нан 36 миллионга җитә. Екатерина II үткәргән тышкы сәя¬ сәтнең икенче әһәмиятле нәтиҗәсе Россиянең бөек Европа державасыннан бөек дөнья державасына әверелә башлавында була. ►? Сораулар 1. Екатерина II заманында Россиянең тышкы сәясәтендәге төп юнә¬ лешләрне һәм бурычларны әйтегез. 2. Төньяк Кара диңгез буйларын һәм Кырымны кушу Россия өчен нинди әһәмияткә ия була? 3. Ни өчен Россия Польшаны бүлгәләүдә катнаша? Ул нәрсә белән тәмам¬ лана? 4. Төньяк Америкада инглиз колонияләренең бәйсезлеге өчен сугыш барганда, Россия тарафыннан уздырылган «кораллы нейтра¬ литет» сәясәте нинди әһәмияткә ия була? Россия хакимиятенең әлеге гамәлләрен сез ничек бәялисез? 5. Россиянең хөкүмәт даирәсе Франциядәге революцион вакыйгаларны ничек кабул итә? Фран¬ циядәге революцион хакимияткә карата Екатеринаның мөнәсәбәте турында сез нәрсә уйлыйсыз? 6. Екатерина II нең тышкы сәяси эшчәнлеге нинди нәтиҗәләргә китерә? Бу өлкәдә аны Петр I сәя¬ сәтен дәвам иттерүче дип буламы? Биремнәр 1. Рус-төрек сугышлары чорында Россия полководецлары һәм флотоводецларының хәрби осталыклары хакында сөйлә¬ гез. П. А. Румянцев, А. В. Суворов, Ф. Ф. Ушаковның тормы¬ шы һәм эшчәнлеге турында чыгыш ясарга әзерләнегез. 2. Екатерина тарафыннан Вольтерга язылган хатларның берсендә түбәндәге юллар бар: «...Бик кызык, безнең озакка сузылган сугышка түзә алмаячагыбызга төрекләрне ышан¬ дырырга телиләр. Әгәр бу кешеләр ярсудан сукыраймаган булсалар, алар Бөек Петрның әле төрекләрнең үзләренә, әле шведларга, әле полякларга, әле фарсыларга каршы утыз ел дәвамында сугыш алып баруын оныта алырлар идеме? Ә бит ул сугышлардан Россия һәрвакыт сугышка кергәндәгегә кара¬ ганда яхшырак халәттә чыкты; шул сугышлар хезмәт сөю- чәнлекне эшкә җиктеләр. Аларның һәрберсе сәүдә һәм акча 237
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ әйләнешенә җан өрүче ниндидер яңа чыганак тудырды». Сез императрицаның бу фикере белән килешәсезме? Үз җавабы¬ гызны аның патшалык итү тарихыннан мисаллар ярдәмендә аңлатыгыз. Я Даталарны истә калдырыгыз 1770 ел — рус армиясенең Ларга, Кагул елгалары буендагы, рус флотының Чесма сугышындагы җиңүләре. 1780 ел — «кораллы нейтралитет» турында декларация. 1783 ел — Кырымны Россиягә кушу. 1789 ел — рус армиясенең Фокшан һәм Рымник янындагы җиңүләре. ► Ч Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Нейтралитет — сугышта, дипломатик конфликтта һ. б. да низаглашучы якларның берсенә дә кушылмау. § 33. Павел I нең эчке һәм тышкы сәясәте Павел I шәхесе. Павел I 1754 елда дөньяга килә. Үз бала¬ лары булмагач, императрица Елизавета Петровна аны шунда ук үзенә тәрбиягә ала. Кайбер мәгълүматларга караганда, Елизавета бертуганының улы Петр Федорович (аны ул яратып бетерми) урынына аның улы Павелны тәхет варисы дип игълан итәргә җыена. Бу да, шулай ук малайны ата-анасыннан читләштерү дә Елизавета белән Петр Федорович арасындагы мөнәсәбәтләрнең суынуына китерә. Петр III 1761 елда хаки¬ мияткә килгәч, улын хәтта тәхет варисы булу хокукыннан да мәхрүм итмәкче була. Петр III нең бәреп төшерелүенә һәм үлеменә китергән сарай переворотыннан соң Екатерина тиз арада улын сарайдан читләштерә һәм аңа Гатчинада үзенең «кече-сарае» белән яшәргә мөмкинлек тудыра. Императрицаның улы Павел әнисеннән читләшеп үсә, аның барлык башлангычларын дошманлык хисе белән кабул итә. Барысын да үзгәртеп кору өчен уңайлы форсат чыкканны гына көтеп тора. Үз фикерен ул анасына да белдерә. Әйтик, 1774 елда Павел аңа доклад язмасы тапшыра. Ул анда һөҗүм сугышларының һәлакәткә илтүен исбатлый. Алар Россияне хәерчеләндерәләр генә дип саный. Ул «бердәнбер оборона» белән чикләнергә тәкъдим итә һәм хакимияттән законсыз файдалануларга каршы көрәшүне дә яклап чыга. Бу язма ана белән баланы бер-берсеннән тагын да ераклаштыра. 238
Император Павел I 4 бүлек Павел рус крестьяннарының язмы¬ шына да теләктәшлек белдерә. 1787 ел¬ да үлем-китем очрагын исәпкә алып язылган васыятьнамәсендә ул хатынын¬ нан крестьяннарга һәрвакыт «аерым хөрмәт» белән каравын һәм аларны са¬ лымнар белән интектермәвен үтенә. Екатерина тәхет варисының уй-фи- керләрен яхшы белә. Гомеренең ахы¬ рында ул васыятьнамә төзи. Аның буен¬ ча, Екатерина үлгәннән соң, тәхет аның улына түгел, ә өлкән оныгы Александр Павловичка күчәргә тиеш була. Әмма 1796 елның 5 ноябрендә патшабикә көтмәгәндә үлеп китә һәм бернәрсә дә белмәгән сарай даирәсе император Па¬ велга ант итә. Императрицаның васы¬ ятьнамәсе юкка чыгарыла. Павел I нең эчке сәясәте. 1797 елда яңа патша тәхетне мирас итеп калдыру буенча Петр I тарафыннан кертелгән тәртипне үзгәртә. Моннан соң тәхет варисын идарә итүче монарх билгеләми. Ә патшалык итүче династиянең ир затын¬ нан булган вәкилләренә (өлкәнлекләре тәртибендә уллары яки ир туганнары) генә тәхеткә утыру хокукы бирелә. Бу — хатын- кызларны варислар арасына кертүне тыя. Павел Екатеринаның көрәштәшләрен хакимияттән читләш¬ терә һәм югары катлау дворяннар даирәсендә үз таянычын табарга тырыша. Кыска гына вакыт эчендә ул 35 яңа сенатор һәм 500 югары дәрәҗәле яңа чиновник билгели. Бу чара Сенатның эшен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Крестьяннарга үз хуҗалары өстеннән шикаять белдерүне тыя торган кагый¬ дәләр юкка чыгарыла. Патша «кабул итү көннәре» билгели һәм сарай янында үтенеч язулары өчен махсус әрҗә куйдырта. Аны ул үз куллары белән ача торган була. 70 яшькә җиткән кешеләргә тән җәзасы бирү тыела. Казна крестьяннарына җан башына 15 дисәтинә имана җире һәм махсус сословие идарәсе бирелә. Икмәкләтә ясак түләү крестьяннар өчен үтә нык мәшәкатьле була. Аны акчалата җыем белән алмаштыралар. Крестьяннарның 7 миллион сумлык недоимкалары (салым¬ ның вакытында түләнми калган өлеше) сызып ташлана. Павелның крестьяннар мәнфәгатеннән чыгып эшләнгән үзгәр¬ теп коруларының иң мөһиме — барщинаны атнасына өч көнгә калдыру, ял һәм бәйрәм көннәрендә крестьяннарны эшкә тартуны тыю була. Алпавыт йортындагы хезмәтчеләрне һәм крестьяннарны җирсез сату да тыела. Крестьяннарга карата 239
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Павел I заманында вахт-парад (рәссам А. Бенуа) мәрхәмәтсезлек күрсәткән өчен, патша, берәүгә дә әйтеп тор¬ мыйча гына, гаеплеләрне кулга алырга һәм монастырьга озатырга куша. Моны губернаторлар эшләргә тиеш була. Павел крепостной крестьяннарның, «хуҗасыз» (дәүләт) крестьян¬ нарга караганда, яхшырак яшәвенә чын күңеленнән ышана. Үзе патшалык иткән 4 ел эчендә Павелның 600 мең дәүләт крестьянын алпавытларга бирүен дә (әнисе 34 ел идарә итү дәверендә 800 крестьянны бирә) шуның белән аңлатырга кирәктер. Азык-төлекнең кыйммәт булуына игътибар итеп, импе¬ ратор аны, казна запасларын эшкә җигеп, түбән бәядән сатарга боера. Ул шулай ук шәхси кибетләрдә сатыла торган азык- төлеккә базар бәяләрен чикли, тозга бәя төшә. 1769 елда бетерелгән Законнар җыентыгы төзү комиссиясен Павел Россия империясенең Законнар төзү комиссиясе дип үзгәртә. Павел патшалык иткән кыска гына вакыт эчендә бу комиссия ил законнарын тәртипкә китерү планнарын төзеп өлгерә. «Бирелгән өстенлекләрне кире алу грамотасы». Дворян¬ нарның хокук өстенлекләрен чикләү Павел I сәясәтендәге иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсен тәшкил итә. Асылда, ул чыгарган актлар сериясен «Дворяннарга бирелгән өстенлек¬ 240
4 бүлек ләрне кире кагу грамотасы» дип атап була. «Мәҗбүри хезмәт¬ тән азат ителү» урынына император бала вакыттан ук полк¬ ларга язылган барлык дворян балаларына хәрби хезмәткә килергә боера. Сенатның патша тарафыннан расланган мах¬ сус рөхсәтеннән башка армия хезмәтеннән ирекле рәвештә тыныч хезмәткә күчү тыела. «Салым һәм йөкләмәләр»дән азат булу урынына җирле администрацияне тоту өчен салым түләргә тиеш булалар, «Дворян җыелышлары иреге» чикләнеп кенә калмый (губерна җыелышлары бөтенләй бетерелә, сай¬ лауларда катнашучы дворяннар¬ ның саны 5 тапкыр кими), аның хәтта аталышы да, Павел телә¬ гәнчә, «Дворяннар җыены» дип үзгәртелә. Теләсә кайсы дворян¬ ның үтенеч һәм шикаять белән монархның үзенә мөрәҗәгать итә алу хокукы (ул Екатерина тара¬ фыннан кертелгән була) юкка чы¬ гарыла. Хәзер дворяннар импера¬ торга губернаторның рөхсәте белән генә мөрәҗәгать итә алалар. «Дворяннарның шәхес иминлеге (кагылгысызлыгы) хокукы» да ачыктан-ачык бозыла (дворяннар¬ ны — унтер-офицерларны һ. б. та¬ як белән суктыру кабат гамәлгә кертелә). Павел, тәхеткә утыруга ук, амнистия игълан итә. Аңа язучы¬ лар Н. И. Новиков белән А. Н. Ра¬ дищев та эләгә. Әмма шунда ук диярлек җәзага тартуларның яңа дулкыны башланып китә. Павел I патшалык иткән елларда 7 фельд¬ маршал, 333 генерал (500 кеше¬ дән!), 2261 штаб- һәм обер-офицер (ягъни югары команда составы) эзәрлекләүләргә һәм җәзага дучар ителә. Соңрак, Александр тәхеткә менгәндә, амнистиягә 12 мең ке¬ ше эләгә. Җәзага тартылучылар¬ ның аксөякләр нәселеннән булуы да Павелны бөтенләй борчымый. Ул: «Россиядә мин сөйләшкән ке¬ ше һәм фәкать мин аның белән XVIII гасыр туплары XVIII гасыр рус гренадер¬ лары һәм кирасирлары 241
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ сөйләшкәндә генә бөек була ала»,— дип кабатларга ярата. Бөтенләй көтелмәгәндә һәм юк-бар сылтау белән дә җәзага тарталар (мәсәлән, кием рәвешен үзгәртү һәм стройдагы тәртипне бозудан башлап, «кыюрак сүз әйтү»гә кадәр). Җәза¬ лар үтә кырыс була. Гаепләнүчеләрнең 60 проценты төрмәгә ябыла, булган дәрәҗәләреннән һәм дворянлыктан мәхрүм ителә. Офицерларга солдатларга карата тупас мөгамәләдә булу тыела. Бу кагыйдәне бозган өчен, офицерны каты җәза көтә, офицерларны мыскыл иткән солдат та шундый ук кырыс хөкемгә дучар була. Хәрби смотрларның берсендә фельд¬ маршал Репниннан канәгать булмаган Павел аңа: «Фельд¬ маршал әфәнде! Сез менә бу каравылны күрәсезме? Анда дүрт йөз кеше. Минем бер сүзем җитә, һәм алар барысы да фельд¬ маршал булачак»,— ди. Дворяннарга карата кулланылган әлеге чаралар, берсүзсез, ал арда ризасызлык кына түгел, ә императорны күралмау хисе дә тудыра. Гвардиянең иң югары даирәләрендә, акрынлап, «рәхимсез хәшәрәт»не бәреп төшерү максатында, заговор оеша башлый. Павел I нең тышкы сәясәте. Баштарак Павел үзенең «бары тик оборона» сугышлары гына алып бару турындагы хыялын тормышка ашырырга омтыла. Европа державала¬ рына атап язылган махсус нотада ул Россия— «1756 елдан башлап туктаусыз сугыш халәтендә яшәгән һәм дөньяда 40 ел буена үз халкына бәхетсезлек китергән һәм аны тәмам хәлдән тайдырган бердәнбер держава» дип белдерә һәм шуңа күрә революцион Франциянең эшләренә тыкшынмавы ха¬ кында хәбәр итәргә куша. Әмма, акрынлап, Россия тагын Франция белән көрәшкә тартыла. Россия гаскәрләре, француз полководецлары белән көрәшү өчен, Италиягә һәм Швей¬ цариягә юнәләләр. Италиядәге рус экспедиция корпусына бөек полководец А. В. Суворов җитәкчелек итә. Кыска гына вакыт эчендә (1799 елның апреленнән сентябренә кадәр) ул Италиядә француз гаскәрләрен тар-мар итә һәм, генерал А. М. Римский-Корсаков корпусы белән кушылу өчен, Альп тауларының беркем үтә алмастай Сен-Готард үткеле аша үтеп, Швейцариягә чыга. Бу җиңүе өчен Суворов Россия гаскәрләренең генералиссимусы дәрәҗәсенә, Россия белән союздаш державаларның орденнары һәм титулларына лаек була. Бер үк вакытта адмирал Ф. Ф. Ушаков командалыгын¬ дагы эскадра диңгездә җиңүләргә ирешә һәм Ион утрауларын азат итә. Әмма Наполеон өстеннән ирешелгән җиңүләрдән бары тик Россиянең союздашлары гына файдалана ала. Шу¬ ның аркасында Россия Англия һәм Австрия белән араларны 242
4 бүлек А. В. Суворовның Швейцариягә һәм Италиягә походлары өзә. Англиянең позициясе Павелны аеруча нык ярсыта, хәтта ул, акрынлап, Франция белән якынаю юлыннан китә. Әлеге берлекнең ахыргы максаты Британия һәм Госманлы импе¬ рияләрен изоляциядә калдыру һәм бүлгәләүдән гыйбарәт була. 1800 елның декабре ахырында Павел генерал Орлов¬ ның 22 мең 500 казагын Британия Ниндстанын яулап алыр¬ га җибәрә, ә 1801 елның мартында Англия белән сәүдәне туктату турында белдерә. Әмма патшаның бу карары Рос¬ сиянең икътисади мәнфәгатьләренә һич тә туры килми, чөн¬ ки Англия аның иң әһәмиятле сәүдә партнерларыннан сана¬ ла. Шуңа күрә ул югары катлау дворяннар арасында инде өлгереп җиткән сарай переворотын тизләтергә дә сәбәп була. 243
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ 1799 елның 4 августында Нови янындагы сугыш (рәссам А. Коцебу) А. В. Суворовның Шайтан күпере аша чыгуы. 1799 ел (рәссам А. Кившенко) 244
4 бүлек Михайловский замогы 1801 елның 11 мартындагы заговор. Империянең хакимлек итүче катлау¬ лары арасында Павелдан ризасызлык үзенең иң югары ноктасына җитә. Пат¬ шаның ышанычсыз һәм кызу канлы характеры хәтта аның өлкән уллары Александр белән Константинны, шу¬ лай ук императорның хатынын да дошманнар ягына аудара. Заговорның җаны һәм оештыручысы күптән түгел Павел тарафыннан граф дәрәҗәсенә күтәрелгән Петербург генерал-губер¬ наторы П. А. Пален була. Пален җитәк¬ челегендәге 30—40 гвардия офицерын¬ нан торган төркем 1801 елның 11 мартыннан 12 сенә каршы төндә императорның Михайловский замогындагы бүлмәсенә бәреп керә һәм аның тәхеттән баш тартуын таләп итә. Павел каршы килә һәм заговорчылар тарафыннан үтерелә. Алек¬ сандр Павловичны яңа император дип игълан итәләр. Халыкка исә Павел «баш миенә кан савудан үлде» дип белдерәләр. Патшаның үлеме халык арасында төрлечә кабул ителә. Югары катлаулар шулкадәр шатлана ки, хәтта 12 март кичендә Петербургта бер шешә шампан шәрабы табып булмый. Гади солдатлар Павелның «чын-чынлап үлүенә» ышанганнан соң гына, гвардия полклары яңа патшага ант итәләр. Аларның Александр I катнашындагы яңа анты «үлем тынлыгы»нда уза. I' и Нәтиҗә ясыйк Павел I патшалык иткән кыска гына вакытны тарихчылар һәм замандашлары төрлечә бәялиләр. Берәүләр аны — чын реформатор, икенчеләре акылга җиңел дип саный. Ләкин барысы бертавыштан Павел заманында дворяннарның хокукла¬ ры чикләнүе хакында белдерәләр. Ь.әм бөтен халык хокуксыз булып кала. Павелның тышкы сәясәтендә эзлеклелек булмый. [►? Сораулар 1. Павел I нең шәхесе ничек формалаша? Ул нинди карашта тора? 2. Павел I нең эчке сәясәтендә сез нинди үзенчәлекләрне аерып күрсәтер идегез? Аларны ничек аңлатып була? 3. Сез ничек уйлыйсыз, дворяннар Павелны ни өчен күралмыйлар? 4. Павел I нең идарә итүен гомуми хокуксызлык дәвере дип атап буламы (В. О. Ключев¬ ский)? Җавабыгызны аңлатып бирегез. 5. Павел I тышкы сәясәттә нинди мөһим адымнар ясый? 6. 1801 елның 11—12 мартындагы сарай заговорын сез ничек бәялисез? 245
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ ► Биремнәр 1. Сез ничек уйлыйсыз, Павелның нинди эш-гамәлләре аның иң якын кешеләренең берсе граф Ф. Ростопчинны: «Патшаның яшәү рәвешен кайгырып һәм җирәнеп күзәтәләр, ул үзенә карата нәфрәт тудыру өчен бөтен көчен куя бугай»,— дип язарга мәҗбүр итә? 2. Бөек кенәз һәм тәхет варисы чагында Павел Европада була. Йөреп кайтуга ул: «Немецлар безне бер-ике гасырга узып киткәннәр»,— ди. Ул нәрсәне күздә тота? 3. Павел алпавытларга крестьяннарны барщинада атнага өч көннән артык эшләтүне тыйган указ чыгара. Павелның замандашларыннан берсе болай дип яза: «Император Павел аеруча дәртләнеп идарә иткән чорда, башкала тирәсендәге крестьяннар хуҗаларына ул боерганча өч көн түгел, ә атна буе эшләделәр; мужикка барин белән көрәшергә авыр». Сез ничек уйлыйсыз, әлеге указ ни өчен үтәлми? Hi Даталарны истә калдырыгыз 1796—1801 еллар — Павел I нең патшалык итүе. 1799 ел — A. В. Суворовның Альп походы. § 34. Россиядә мәгариф гасыры Фәннәр академиясе. XVIII гасыр Россия фәне аякка баскан чор була. 1724 елның көзендә Петр I Фәннәр академиясе оештыру турындагы указга кул куя. Ул, реформатор патша үлгәннән соң, 1725 елда ачыла. Академия ихтыяҗларына дәүләт тарафыннан да шактый зур күләмдә акча бүлеп бирелә. Аның составында обсерватория, физика һәм химия лаборато¬ рияләреннән тыш, музей, китапханә, типография, ботаника бакчасы да була. Академиядә атаклы чит ил галимнәре (мәсәлән, Швейца¬ рия математигы Л. Эйлер, немец тарихчысы Г. Миллер һ. б.) эшли. Император Фәннәр академиясе баштан ук фәнни үзәк тә, уку йорты да була. Аның каршында академик университет эшли. Ул Россия өчен беренче фәнни кадрлар әзерләүче үзәккә әверелә. Анда XVIII гасырның энциклопедик белемгә ия булган иң күренекле рус галиме Михаил Васильевич Ломо¬ носов белем ала. М. В. Ломоносов (1711—1765). Михаил Васильевич Ломо¬ носов Архангельск диңгезчесе гаиләсендә дөньяга килә. Кеч- 246
4 бүлек М. В. Ломоносов кенәдән үк ул әтисенә балык тотарга ярдәм итә, аның белән бергә ерак диң¬ гезләргә йөзеп, Шпицбергенга кадәр барып җитә. Укырга өйрәнгәч үк, ул төннәр буе, комсызланып, Л. Магниц- кийның «Арифметикаосын һәм М. Смо- трицкийның «Грамматика»сын үзләш¬ терә башлый. 1730 елда Ломоносов Мәскәүгә китә. Анда ул Славян-грек-латин академия¬ сенә укырга керә һәм биш ел дәвамында төрле фәннәр һәм чит телләр өйрәнә. Иң яхшы студентларның берсе була¬ рак, аны Германиягә җибәрәләр. Биредә Ломоносов физика, химия, механика һәм тау эше серләренә төшенә, аннан Петербургка әйләнеп кайта. 1745 елда ул химия бүлеге буен¬ ча академик була. Әмма Ломоносовның фәнни кызыксынулары бер химия белән генә чикләнми. Фәнни белемнәрнең бөтен тармакларын¬ дагы (физика, астрономия, геология, механикадагы) ачышлар аның исеме белән бәйләнгән. Аның хезмәтләре рус тарихын, филология фәннәрен, шигъриятне, мозаика сәнгатен баета. Ломоносовның күп кенә ачышлары Европаның шул чорда яшәгән иң зур галимнәренең тикшеренүләреннән алда ясал¬ ган. Ул матдәләрнең сакланышын һәм хәрәкәтен, атмосфера¬ дагы электр күренешләрен өйрәнә, 1761 елда Венера плане¬ тасында атмосфера барлыгын раслый. Кояшның өслеге кайнап торган өермәдән тора дигән нәтиҗәгә килә. Энциклопедик белемле даһи галимнең эшчәнлегенә бәя биреп, А. С. Пушкин: «Ломоносов мәгърифәтнең барлык тармакларын колачлады... Тарихчы, оратор, механик, химик, минералог, рәссам һәм шигырь язучы; ул барысын да сынады һәм барысына да тирән үтеп керде»,—дип яза. Табигать фәннәре. Ботаника һәм зоология өлкәсендә дә яңа белемнәр туплана. 1744 елда М. И. Шеин рус анатомиясенең беренче атласын бастырып чыгара. 1756 елда завод хуҗалары Демидовлар ботаника бакчасына нигез салалар. Гасыр аза¬ гында ике башкалада да беренче медицина-хирургия акаде¬ мияләре ачыла. География фәненә күп санлы экспедицияләрдә җыелган материаллар килә, нәтиҗәдә 1745 елда беренче мәр¬ тәбә «Россия империясе атласы» дөнья күрә. Бу дөньякүләм әһәмиятле вакыйга була, чөнки моңарчы мондый атласка Франция генә ия була, ә аның территориясен Россия киңлек¬ ләре белән чагыштырып та булмый. 247
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Геологиядә ташкүмер, рудалар, нефть, минераллар һәм тау токымнары (аеруча илнең яңа районнарында) чыганаклары¬ ның кайларда урнашуы турында бай материал туплана. Гасыр азагында Россия регионнарының геологик карталары төзелә. Бу елларда астрономия фәне өлкәсендә Л. Эйлер һәм М. В. Ломоносов кебек зур галимнәр эшли. Алар, Брюсның гасыр башында үткәрелгән күзәтүләрен дәвам итеп, йолдызлы күк йөзен күзәтәләр. Россиядә бөтен бер обсерваторияләр челтәре барлыкка килә, гасыр ахырында аларның саны җит¬ мешкә якынлаша. Физика өлкәсендә дә рус галимнәре тарафыннан күренекле ачышлар ясала. М. В. Ломоносов һәм Г. В. Рихман таби¬ гый электр тогын өйрәнү белән шөгыльләнәләр. Ломоносов 1748 елда Фәннәр академиясе каршында Россия химиясенең үсешенә нигез салган беренче химия лаборато¬ риясе оештыра. Галимнең эшен дәвам иттерүчеләр аның тәҗрибәләрен һәм теоретик хезмәтләрен практикада куллана башлыйлар: мануфактураларда буяу, җилем, фильтрлар эшләү буенча лабораторияләр ачыла. Тарих һәм филология. XVIII гасырда Россиядәге тарихи фикер үсеше М. В. Ломоносов, Василий Никитич Татищев һәм Михаил Михайлович Щербатов исемнәре белән бәйле. Ломоносовның «Кыскача Россия елъязмасы» тарих буен¬ ча төп дәреслеккә әйләнә. Татищевның «Россия тарихы» илебез тарихының фәнни караштан чыгып яктыртылган беренче тәҗрибәсе була. 15 томлык «Иң борынгы заман¬ нардан алып Россия тарихы »н дворяннар мәнфәгатьләрен яклаучы М. М. Щербатов яза. 1783 елда Россия Академиясе — рус теле һәм әдәбиятын фәнни өйрәнү үзәге ачылу филология өлкәсендә гаять зур вакыйга була. Аны фән һәм мәгариф үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Е. Р. Дашкова җитәкли. Соңрак бу оеш¬ ма, Рус теле һәм әдәбияты бүлеге була¬ рак, Фәннәр академиясе составына керә. Аның ярдәмендә «Әйтелгәнчә язарга һәм язылганча әйтергә» дигән принцип буенча яңа әдәби тел раслана. Академик экспедицияләр. XVII га¬ сырда фән үсешенең иң әһәмиятле юнә¬ леше — фәнгә моңарчы билгеле бул¬ маган яңа территорияләрне өйрәнү М. М. Щербатов өчен академик экспедицияләр оешты¬ 248
4 бүлек ру. Гасыр башында Петр I, сәүдә юл¬ лары эзләү максатында, Һиндстанга экспедиция җибәрә. Ул Каспий диң¬ гезенең көнчыгыш яр буйларын, Хива һәм Бохара җирләрен өйрәнә. Алдагы экспедицияләр, нигездә, Себергә юл ала. 1719—1721 елларда Камчатка һәм Курил утрауларының тәфсилле карта¬ сы эшләнә. 1725—1730 елларда Рос¬ сия флоты капитан-командоры Витус Беринг 1 нче Камчатка экспедиция¬ сен оештыра. Аның максаты Азия бе¬ лән Америка арасында бугаз барлы¬ гын исбатлау була. 1733—1742 елларда Беринг җитәкчелегендәге 2 нче Кам¬ чатка экспедициясе Алясканың бер өле¬ шен тикшерү-өйрәнү белән шөгыль¬ ләнә, Алеут утраулары тезмәсен ача. Икенче экспедициядә катнашучылар Себерне, бер-берсеннән аерылып торган районнар буларак, икегә — Көнбатыш һәм Көнчыгыш өлешләргә бүләләр. Бу экспедициядә катнашкан Степан Петрович Крашенинников 1756 елда «Камчатка җиренең тасвирламасы» исемле ике томлык зур хезмәтен бастырып чыгара. 1768—1774 елларда Россиядәге төрле районнарның таби¬ гате турында гына түгел, ә аның халкы һәм хуҗалыгы ха¬ кында да гаять күп төрле материал туплаган биш экспедиция оештырыла. Күренекле техниклар һәм уйлап табучылар. XVIII гасыр Россиядә фән-техника өлкәсендә дә зур үсеш чоры була. Андрей Константинович Нартов камилләштерелгән металл кыру станогы (1729) һәм 44 мортирадан торган тиз аткыч батарея (1741) ясый. Михаил Васильевич Ломоносов 1745 елда, дөньяда беренче мәртәбә, эшли торган вертолет моделен төзи. Атаклы механик Иван Иванович Ползунов 1763 елда өзлексез хәрәкәт итүче пар двигателе проектын әзерли, ә 1765 елда, завод ихтыяҗларын күздә тотып, беренче пар машинасын уйлап таба. Козьма Дмитриевич Фролов күренекле рус гидротехнигы була. 70 нче елларда Змеиногорск руднигында ул су тәгәр¬ мәчләре системасы рәвешендәге уникаль җайланманың кон¬ струкциясен төзи. Аның ярдәмендә шахтадан су суыртыла һәм руда чыгарыла. Бу — рус техникасының чын могҗизасы була. 249
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ЬӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ И. П. Кулибин Үзлегеннән өйрәнгән механик Иван Петрович Кулибин XVIII гасырда яшә¬ гән һәм эшләгән талантлы уйлап табу¬ чыларның берсе була. Ул оптик при¬ борлар өчен пыяла шомарту ысулын камилләштерә һәм 1773—1775 елларда моңарчы беркайда булмаган микро¬ скоп уйлап таба. Кулибин Нева аша 298 метр озынлыгында бер аркалы кү¬ пер төзү проектын һәм аның моделен эшли, үз куллары белән көзгеле фонарь (прожекторның прототибы) ясый, сема¬ фор телеграфын уйлап таба. «Водоход- лар» (елга агымына каршы йөзә тор¬ ган суднолар) һәм үзйөрешле коляска да — аның иҗат җи- мешләре. Кулибин патша сарае өчен дә гаять күп нәрсәләр эшләп калдыра: уникаль сәгать ясый, императрица өчен лифт төзи. Г. Р. Державин аны «безнең заманның Архимеды» дип атый. Кызганычка каршы, оста куллы рус мастерларының уйлап табулары җитештерүгә кертелми. Чөнки, арзанлы мәҗбүри хезмәттән файдаланып булганда, яңа техниканы кулланырга атлыгып тормаганнар. Мәгариф. 1755 елда Мәскәү университеты ачылу илебез мәгарифе үсешендә зур вакыйга була. Бу эштә М. В. Ломо¬ носов башлап йөри. Ул университетта дворян балаларын гына түгел, гади халык арасыннан чыккан кешеләрне дә укыту турында хыяллана. Чит илләрдәге югары уку йортларыннан аермалы буларак, Мәскәү университетында дини тәгълимат факультеты булмый. Студентлар да авыр аңлаешлы латин телендә түгел, ә һәркемгә аңлаешлы рус телендә укыйлар. Мәскәү университеты бинасы 250
4 бүлек Башта нибары өч — юридик, философия һәм медицина фак¬ ультетлары гына була. Тиздән университет Россиянең зур фәнни һәм белем бирү үзәгенә әверелә. Аның каршында фән¬ ни җәмгыятьләр оеша, «Московские ведомости» газетасы чыгарыла. Халыкның түбән катлауларына белем бирү өчен, элеккечә үк грамотага өйрәтү мәктәпләре дип аталган ведомство яисә шәхси мәктәпләр эшләп килә. Гомуми белем мәктәпләре барлыкка килү бу заман өчен яңа күренеш була. Мәскәү университеты ачылу белән, аның каршында ике гимназия (дворян һәм разночинец бала¬ лары өчен) оештырыла. Бераз соңрак гимназия Казанда да ачыла. Дворян балалары өчен ябык уку йортлары системасы да формалаша башлый. Коры җир шляхта корпусы (1731), Диң¬ гез шляхта корпусы (1752), Пажеский корпус (1750), Смоль- ныйда затлы кызлар институты (1764) ачыла. Яхшы сый¬ фатлы белем алу дворяннарга хас өстенлекләрнең берсенә әверелә. Сәүдәгәр балалары өчен дә ябык уку йортлары оештырыла. Завод хуҗалары Демидовлар акчасына сәүдәгәр һәм мещан балалары өчен Коммерция училищесы, ә бу катлаудан чыккан кызлар өчен Екатерина институты ачыла. Беренче профессиональ-сәнгать училищелары — Петер¬ бургта бию мәктәбе, Мәскәүдә балет мәктәбе эшли башлый. 1757 елда ачылган Сәнгать академиясе пластик сәнгатьләр өлкәсендә иң югары оешма була. Ул Россиядәге мәдәни тор¬ мыш үзәгенә әверелә. Әмма, гомумән алганда, җәмгыятьнең бик аз өлеше генә белем алу мөмкинлегенә ия була. Халык, нигездә, грамотасыз булып кала бирә. j i' Нәтиҗә ясыйк XVIII гасыр Россия тарихына мәгариф гасыры, Россия фәне туган дәвер буларак кереп кала. Энциклопедик белемле галим М. В. Ломоносов аның горурлыгына әверелә. Россиядә беренче Мәскәү университетын ачуда да ул башлап йөрүче була. Россия галимнәре, сәяхәтчеләре, диңгезчеләре бу йөзьел¬ лыкта зур ачышлар ясыйлар. Әмма, мәгариф һәм фән үсе¬ шендә сизелерлек уңышларга ирешүгә карамастан, Россия җәмгыятенең бик аз өлеше генә әлеге мөмкинлекләрдән фай¬ далана ала. 251
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ ►? Сораулар 1. Фәннәр академиясе ни өчен ачыла? Сез аның эшчәнлегенә нинди бәя бирәсез? 2. М. В. Ломоносовның тормышы һәм эшчәнлеге хакында сез нәрсәләр беләсез? А. С. Пушкин ни өчен аны «безнең беренче университетыбыз» дип атый? 3. Табигать фәннәре өлкәсендә Россия галимнәре нинди ачышлар ясый? Аларның дөнья фәне үсе¬ шенә керткән өлешен сез ничек бәялисез? 4. Фәннәр академиясе тарафыннан нинди экспедицияләр оештырыла? Россия өчен алар¬ ның әһәмияте нәрсәдә? 5. Рус механиклары һәм конструктор¬ лары казанышларының аеруча әһәмиятлеләрен атагыз. Ни өчен техник яңалыкларның күбесе Россия сәнәгатендә кулланышка кер¬ телми? 6. XVIII гасыр ахырында Россия мәгариф системасы нинди хәлдә була? Биремнәр 1. Петр I: «Безнең халыктан да яхшы осталар чыга»,— ди. Соңрак М. В. Ломоносов: «Россия җире үз Платоннарын һәм зирәк акыллы Ньютоннарын тудыра ала»,— дип яза. Үзегезгә билгеле мисаллар ярдәмендә бу сүзләрнең дөреслеген дәлилләгез. 2. Шагыйрь А. Д. Кантемир һәм граф Н. И. Панин Фәннәр академиясен тәнкыйтьлиләр: Нәм дә диңгез аръягыннан мөгаллимнәр җыйналыр: Алардан гыйлем алырга теләге булса әгәр, Ьәр кеше кайгыртсын үзен хәленнән килгән кадәр. Күңелендә дәрте кузгалып, кайсыбер фәкыйрь-фәлән Килер аларның янына, гыйлем алырга теләп. Күп макталыр ул килмешәк галимнәр сөйләгәндә, Югары фәннәрдән төшмәс тик аңа күләгә дә!.. А. Д. Кантемир «...Гаять зур акчалар түләп чакырып китерелгән ун яисә егерме чит ил кешесенең кайберәүләргә генә билгеле телдә язуыннан нинди файда булсын да, акыл ияләре ничек итеп Ватан данын казана алсын ди». Н. И. Панин Әлеге юлларның авторлары нәрсәдә хаклы, ә нәрсәдә алар белән килешеп булмый? 3. Н. Г. Чернышевскийның М. В. Ломоносов турында әйтел¬ гән түбәндәге сүзләрен мисаллар белән раслагыз: «Ломоносов фәнне үлеп яратты, әмма ул үзенең Туган илен бәхетле итү хакында гына уйлады һәм кайгыртты. Ул — фәнгә түгел, фәкать Ватанга хезмәт итәргә теләде». 252
4 бүлек И Даталарны истә калдырыгыз 1761 ел — М. В. Ломоносов Венерада атмосфера булуын ача. 1725—1730 еллар — В. Берингның 1 нче Камчатка экспе¬ дициясе. 1733—1743 еллар — В. Берингның 2 нче Камчатка экспе¬ дициясе. 1755 ел — Мәскәү университетына нигез салына. 1757 ел — Сәнгать академиясенә нигез салына. 1765 ел — И. Ползунов пар машинасын уйлап таба. Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Обсерватория — астрономик тикшеренүләр уздыру өчен җиһазландырылган фәнни оешма. § 35. Сәнгати мәдәният үсеше Сәнгати мәдәният үсеше үзенчәлекләре. XVIII гасырда Россия мәдәнияте «европалашу» күренеше һәм милли үзен¬ чәлекнең бергә кушылуы белән аерылып тора. Рус тарихында беренче мәртәбә мәдәният белән кызыксыну шулкадәр арта ки, әдәби әсәрләр бу чорда аксөякләр салон¬ нарында гына укылып калмый, туып килүче интеллигенция (укытучылар, әдәбиятчылар, чиновниклар) арасында да попу¬ ляр була; спектакльләр һәм музыкаль кичәләр «мәгърифәт¬ ле» җәмгыятьнең тормыш ка¬ гыйдәсенә әверелә; китаплар, картиналар, фарфор коллек¬ цияләр, «зыялылык» сыйфаты булудан тыш, модага әверелә. XVIII гасырдагы сәнгати иҗат үсешендә ике стиль юнә¬ лешен аерып күрсәтергә мөм¬ кин: барокко (40—50 нче ел¬ лар) һәм классицизм (гасыр¬ ның икенче яртысы). Европаның Мәгърифәт идеяләре йогынтысында Рос¬ сия мәдәниятендә югары геро- ик һәм әхлакый идеалларга, хөр фикерлелеккә омтылыш көчәя. Мәскәүдәге Голицын хастаханәсе (арх. М. Казаков) 253
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Мәскәүдәге беренче хәрби госпиталь. XVIII гасыр (арх. И. Еготов) Әдәбият. XVIII гасыр уртасында Россиядә нык үсеш алган әдәби жанрлар (мәдхия (ода), мәсәл, эле¬ гия, трагедия, комедия, повесть, ро¬ ман) системасы барлыкка килә. Яңа әдәби тел дә бу чорның ха¬ рактерлы үзенчәлеген тәшкил итә. Бу чор рус поэзиясенең яңа шигырь төзелеше системасына Василий Ки¬ риллович Тредиаковский (1703— 1768) нигез сала. Яңа рус драматургиясенең чиш¬ мә башында беренче рус трагедия¬ ләре һәм комедияләренең авторы, Петербургтагы Россия театры дирек¬ торы Александр Петрович Сумаро¬ ков (1717—1777) тора. Ул 9 траге¬ дия һәм 12 комедия, 400 мәсәл иҗат итә. Сумароков күп кенә траге¬ дияләрнең сюжетын рус тарихын¬ нан ала («Дмитрий Самозванец») һәм классицизм стиленә тугрылыклы кала. Аның җанлы, җиңел аңлаешлы, халык сөйләменә якын тел белән язылган мәсәлләре замандашлары арасында аеруча зур популярлык казана. Сумароков кре¬ постнойлык системасының дошманы була һәм үзенең мәсәл¬ ләрендә аның кимчелекләрен образлы тәнкыйтьли. Мәгърифәтчелек, «пугачевчылык» һәм Француз революция¬ се идеяләре йогынтысында XVIII гасырның соңгы 30—35 елында язучылар үз әсәрләрен кискен иҗтимагый пробле¬ маларга багышлыйлар. Денис Иванович Фонвизин (1744—1792) үзенең «Бригадир» комедиясендә Д. И. Фонвизин дворяннар сословиесендә хөкем сөр¬ гән тәртипләрне сатира белән суга¬ рып сурәтли, ә «Җитлекмәгән егет»- тә дворян тәрбиясе системасыннан ачы көлә. Гаврила Романович Дер¬ жавин (1743—1816) «Фелица» мәд¬ хиясендә «идеаль монарх» образын тудырырга омтыла. Ул заманның хөкемдарлары мондый чагышты¬ руны күтәрә алмыйлар. Затлы нәсел¬ дән чыккан булдыксыз һәм ялкау кешеләрне ачы фаш иткәне өчен, Пушкин Державинны «түрәләр кам¬ чысы» дип атый. 254
4 бүлек Рус әдәбиятындагы сентимента¬ лизм агымы Николай Михайлович Карамзин (1766—1826) исеме белән бәйле. Үзенең «Бичара кыз Лиза» повестенда ул гап-гади хакыйкать¬ не — «крестьян кызының да ярата белүен» һәм мәхәббәте хакына тор¬ мышын да бирергә әзер торуын рас¬ лый. Александр Николаевич Радищев (1749—1802) рус язучылары арасын¬ да беренчеләрдән булып самодержа¬ виене һәм крепостнойлыкны бетерү мәсьәләсен сәнгать әсәрендә күтәрә. «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт» (1790) китабында ул илдә хөкем сөрүче башбаштаклык һәм закон-. Н. М. Карамзин Н. И. Новиков сызлык картиналарын шулкадәр ачык сурәтли ки, хәтта Екатерина II аны «Пугачевтан яманрак фетнәче» дип саный һәм үлем җәзасына хө¬ кем итә. Бары тик «мәгърифәтле» патшабикә образын югалтудан кур¬ кып кына, ул Радищевны Себергә сөрү белән чикләнә. Николай Иванович Новиков (1744—1818) — мәгърифәтче һәм нә¬ шир, «Трутень» һәм «Живописец» дигән сатирик журналларга нигез са¬ лучы, Радищев кебек үк, крепостной хокукның ярсулы дошманы була. Театр. XVIII гасыр уртасына кадәр патша сараенда да, вельможалар сараенда да, нигездә, чит ил труппалары чы¬ гыш ясый. Әмма рус милли мәдәнияте күтәрелеш кичерү нәтиҗәсендә, рус театры барлыкка килү өчен дә алшарт¬ лар туа. Елизавета Петровна патшалык иткәндә, Петербургтагы (Шляхта корпусында) һәм Мәскәүдәге (университетта) уку йортлары каршында театрлар оештырыла. Ярославль актеры һәм режиссеры Федор Григорьевич Волков (1729—1763) үзе куйган спектакльләре белән бөтен Россиядә шөһрәт казана. Аның уңышлары турында ишетеп, Елизавета Петровна Волков труппасын Петербургка чакырта; 1756 елда «Трагедия һәм комедияләр уйнау өчен рус театры» ачыла. Волков анда актер да, режиссер да, декоратор да була, 255
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Федор Волков ә 1761 елдан директор итеп билгеләнә. Бу — беренче профессиональ рус театры була. XVIII гасырда актерлар уйнаган театрның барлыкка килүе театр тормы¬ шында гаять үзенчәлекле күренеш була. Алар арасында граф Н. П. Шереметев- ның Кусково һәм Останкинодагы, кенәз Йосыповларның Архангельскидагы кре¬ постной театрлары аеруча дан казана. Актерларның таланты һәм спектакль¬ ләрнең куелышы ягыннан алар кайва¬ кыт хәтта казна театрларын да уздырып җибәрәләр. Бөек рус җырчыларының берсе — крепостной Прасковья Кова¬ лева-Жемчугова үзенең хуҗасы, граф Н. П. Шереметевка кияүгә чыга. Музыка. Петр I заманында өй шартларында клавикордта һәм гөсләдә уйнау киң тарала. Анна Иоанновна патшалы¬ гында сарай операсы булдырыла. Анда итальян һәм француз җырчылары җырлый. Музыканы да, нигездә, Италия осталары иҗат итә. Гасыр уртасында опера спектакльләре башкалаларда гына түгел, провинция шәһәрләрендә һәм крепостной театр¬ ларда да куела. Екатерина II идарә иткән дәвердә, рус опера музыкасы да үсеш ала. Дмитрий Степанович Бортнянскийның (1751—1825) «Синьор бәйрәме», Василий Алексеевич Пашкевичның (1742— 1797) «Саран», Евстигней Ипатович Фоминның (1761—1800) «Ямчылар» опералары һ. б. аеруча популяр була. Романс жанры да киң тарала. Рус халык музыкасы концертларын тамашачы аеруча яра¬ тып кабул итә. Хор концертларына композитор Бортнянский нигез сала. Рәсем сәнгате. Скульптура. XVIII гасырда шулай ук рәсем сәнгате һәм скульптура да нык үсеш ала. Рәсем сәнгате жанрлар төрлелеге белән аерылып тора: рәссамнар портретлар һәм тарихи картиналар, пейзажлар һәм натюрмортлар язалар. Көнкүреш жанры (халык тормышыннан алынган күренешләр) туа, театр үскән саен, аның декорациясе дә камилләшә бара. Тарихи рәсем сәнгатенең иң күренекле осталары булып Антон Павлович Лосенко («Владимир Рогнеда алдыннан») һәм Григорий Иванович Угрюмов («Михаил Федоровичны патша итеп сайлау», «Казанны алу») таныла. Портрет жанры үсешендә ике үзенчәлек күзгә ташлана: тормыш дөреслеген чагылдырырга омтылу һәм сәнгать оста¬ 256
4 бүлек лыгын арттыру. Хәтта вельможаларның тантаналы портретла¬ рында күренекле дәүләт эшлеклеләре һәм патша нәселе вәкил¬ ләре кимчелекләрдән азат булмаган реаль кешеләр итеп гәү¬ дәләнәләр. Иң күренекле рәссамнарның берсе Алексей Петрович Антропов (1716—1795) була. Аның портретлары тормыш- чанлыклары белән аерылып тора, ул кешенең ихтыяр көчен, үз-үзенә ышанучанлык һәм башка яхшы якларын аеруча оста сурәтли. Император Петр III, архиепископ Кулябка нәкъ әнә шулай гәүдәләндерелә. Граф Шереметевларның тантаналы портретлар галереясын тудырган крепостной рәссам Иван Петрович Аргунов (1729— 1802) һәм аның улы — крепостной актрисаларны (аерым алганда, Т. В. Шлыкова-Гранатованы) сурәтләп шөһрәт казан¬ ган Николай Иванович Аргунов (1771—1829) портрет жан¬ рында аеруча зур уңышларга ирешәләр. Федор Степанович Рокотовның (1735—1808) эшләренә нәфислек һәм шәхеснең эчке дөньясын ача белү характерлы. Екатерина II нең, аның улы Павелның, граф Г. Г. Орловның аның тарафыннан иҗат ителгән тантаналы портретлары югары сәнгатьчә эшләнешләре белән аерылып торалар. Рокотовның хатын-кыз портретлары аеруча уңышлы чыга. Үтә нәфис, гаҗәеп шигъри бу әсәрләр кешенең рухи һәм җисми матур¬ лыгын тирәнтен тоеп гәүдәләндерәләр. Антроповның укучысы Дмитрий Григорьевич Левицкий- ның (1735—1822) портретларындагы образларга көчле инди¬ видуальлек хас. Ул Мәгърифәтчелек чорының күренекле эшлеклеләре Д. Дидро һәм Н. И. Нови¬ ковның гаять тирән эчтәлекле портрет¬ ларын тудырган. Смольный институ¬ тында тәрбияләнүче кызларның дистәләрчә портретларын иҗат иткән. Владимир Лукич Боровиковский (1757—1825) иҗатына сентиментализм һәм классицизм сыйфатлары хас. Аның портретларында декоратив нәфис¬ лек характерның дөрес ачылуы белән үрелә. XVIII гасыр ахыры рәсем сәнгатендә крестьяннар тормышыннан күренешләр, крестьян портретларыннан торган тулы бер юнәлеш барлыкка килә. Мәсәлән, М. Шибановның «Крестьян әбәте», «Туй килешүе» һ. б. картиналары әнә шундыйларга керә. Әлеге көнкүреш Кокошниклы кыз (рәссам И. Аргунов) 257
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Петр I гә куелган «Бакыр җайдак» һәйкәле жанры ул заманда модада булган сен¬ тиментализм идеяләрен чагылдыра һәм крестьян тормышын идеаллаштыруда күренә. Федот Иванович Шубин (1740— 1805) күренекле рус сынчыларының берсе була. Персонажларның эчке дөньясына виртуозларча үтеп кереп, әлеге образларга хас иң нечкә үзенчә¬ лекләрне мәрмәргә төшерүдә аңа тиңнәр булмый. Шубинның иң уңышлы эш¬ ләре — А. М. Голицын бюсты, «Екате¬ рина II — закон чыгаручы» статуясы, М. В. Ломоносов, Павел I, Н. В. Репнин бюстлары. Башкалада беренче мәртәбә күренек¬ ле эшлеклеләр истәлегенә һәйкәлләр торгызыла башлый. Дөньякүләм монументаль скульптура җәүһәрләреннән берсе — Петербургның Сенат мәйданындагы Петр I һәйкәле («Бакыр җайдак») була. 1782 елда ачылган бу һәйкәлне тудыру өстендә Россия махсус чакырылган француз скульпторы Этьен Фальконе эшли. XVIII гасырда Россиянең барлык хөкемдарлары да чит илләрдә мәдәни җәүһәрләр җыю буенча зур эш башкаралар. Хәтта сугышлар барган иң авыр чорларда да алар картиналар һәм скульптуралар, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре сатып алуга акча кызганмыйлар. Петербург Эрмитажындагы иң зур сәнгать әсәрләре коллекциясе (башта ул Екатерина II нең шәхси тупланмасы була) әнә шул нигездә барлыкка килә. Сәнгать әсәрләре коллекцияләре Мәскәүдә, Ярославльдә һәм Россиянең кайбер башка шәһәрләрендә дә туплана. Архитектура. XVIII гасырда яшәгән атаклы рус архи¬ текторлары иҗатында классик дөнья мирасы белән баетыл¬ ган иң күркәм милли архитектура традицияләре чагылыш таба. XVIII гасыр архитектурасында иң зур фигураларның бер¬ се Бартоломео Растрелли (1700—1771) була. Ул Италиядә скульптор гаиләсендә туа. 16 яшьлек егет чагында ул әтисе белән Россиягә килә. Петербургта һәм шәһәр бистәләрендә төзелгән гаять зур һәм искиткеч матур сарай ансамбльләренең (Кышкы сарай, Петергофтагы Зур сарай, Царское Селода Екатеринаның Зур сарае, Строгановлар сарае) иҗатчысы нәкъ менә Б. Растрелли була. Смольныйдагы монастырьның, Киевтагы Андреевский чиркәвенең проектларын да шушы архитектор эшли. Алар барокко стилендә төзелә. Ә бу стильгә 258
4 бүлек күп санлы колонналар, зиннәтле эчке бизәлеш, төгәл сызыклар аша ирешелә. XVIII гасыр уртасында чуар барокконы антик кануннарга тугрылыклы катгый классицизм алмаштыра. Архитектурада рус классицизмына нигез салучы булып Василий Иванович Баженов (1738—1799) санала. Мәскәүдәге Пашков йорты, Мәскәү янындагы Царицын сарай-парк ан¬ самбле, Гатчина һәм Павловскидагы сарайлар, Петербургта Михайловский замогы, берничә чиркәү аның проектлары буенча төзелә. Баженов иж,атының характерлы үзенчәлеге шунда: ул беренчеләрдән булып архитектура корылмаларын пейзажга һәм шәһәр тирәлеге табигатенә туры китереп эшли. Матвей Федорович Казаков (1738—1812) Баженовның ярдәмчесе һәм укучысы була. Мәскәү Кремлендә Сенат бинасы, Мәскәү университеты бинасы, Голицын һәм Павлов шифа¬ ханәләре, Демидовларның йорт-утарлары, Петр сарае аның проектлары буенча торгызыла. Ул Мәскәүдәге иң гүзәл бина¬ ларның берсен — кенәз Долгорукийлар йортын төзи. Бу йорт соңрак Дворяннар ж,ыелышына бирелә. Иван Егорович Старов (1745—1808) Александр-Невский лаврасын реконструкцияләве, Петербург янында күп санлы утарлар төзүе белән таныла. Әмма аның иң зур һәм күренекле иж,ат эше — зиннәтле бай жцһазларга күмелгән, күп санлы йортлардан торган, кышкы бакчасы булган Таврия сарае. XVIII гасырның икенче яртысында башкалада гына түгел, ә губерна һәм өяз шәһәрләрендә дә йортлар бөтен бер ансамбль Пашков йорты 259
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ рәвешендә төзелә башлый. Үзәктә һәрвакыт административ биналар — губернатор сарае, суд бинасы, шулай ук собор, театр, шифаханә, гимназия, китапханә урнаша. Шәһәрләр яңа мәдә¬ ният үзәгенә әверелә баралар. ■ Нәтиҗә ясыйк XVIII гасыр сәнгати мәдәнияте Россиянең кыска гына вакыт аралыгында бөек хәрби державага гына түгел, ә Евро¬ падагы иң зур һәм күренекле мәдәният үзәкләренең берсенә әверелүен дә ачык күрсәтә. ►7 Сораулар 1. XVIII гасыр рус әдәбиятында нинди стильләр һәм жанрлар бар¬ лыкка килә? Аларның XVII гасыр әдәбиятыннан төп аермасы нәрсәдә? 2. Мәгърифәтчелек идеяләре әдәби әсәрләрдә ничек чагыла? Үз ж,авабыгызны мисаллар өстендә аңлатыгыз. 3. Россиядә профессио¬ наль театр ничек туа? Театрга нигез салуда кемнең өлеше аеруча зур була? 4. XVIII гасыр рус рәсем сәнгатендә нинди яңа жанрлар барлыкка килә? Ни өчен нәкъ менә XVIII гасырны рус портреты чәчәк аткан чор дип атыйлар? 5. Барокко һәм классицизмның стиль үзен¬ чәлекләре нәрсәдә? Мәскәүне һәм Санкт-Петербургны XVIII гасырга караган нинди архитектура истәлекләре бизәп тора? Ни өчен архитек¬ торлар һәм скульпторлар патша сарайларын һәм дворян утарларын бизәүгә зур әһәмият биргәннәр? 6. XVIII гасырда нинди рәсем сәнгате коллекцияләре барлыкка килә башлый? ■ Биремнәр 1. Рус комедиясенә нигез салучы А. П. Сумароков үз жанры турында болай дип яза: Көлә тискәре гадәттән аны төзәтү өчен; Көлдерү һәм файдалану — комедиянең эше. Әлеге юлларны аңлатып бирегез. Гореф-гадәтләрне фаш итүдә сатирик комедиянең көчен фактлар белән раслагыз. 2. Комедиограф Я. Б. Княжнин «Карета бәласе» пьесасында ниндидер бер Фирюлин атлы дворянның ничек итеп ашлык уңмаган елда да, «Париждан китерелгән» каретаны алу өчен, крестьяннардан акча алу әмәлен табуы хакында сөйли. «...Ак¬ ча табу ысуллары ж,итәрлек,— дип өйрәтә ул үз приказчи¬ гын.— Мәсәлән, сездә сатардай рекрутка яраклы кешеләр юкмы? Тот та сат шуларны». Мондый әсәрләр язган өчен Екатеринаның «алтын гасырында» Княжнинны чыбык белән суктыралар, шуннан соң ул үлә. Әлеге фактлар «мәгърифәтле абсолютизм» принциплары белән ничек яраша? 260
4 бүлек [>|| Даталарны истә калдырыгыз 1756 ел — Петербургта беренче профессиональ театр ачыла. 1790 ел — A. Н. Радищевның «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт »е иҗат ителә. Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Барокко — сәнгатьнең тантаналыгы, декоративлыгы һәм купшылыгы белән аерылып торган юнәлеше. Классицизм — әдәбиятта һәм сәнгатьтә катгый кануннарга буйсынуы, антик мирасны үрнәк итеп алуы белән аерылып торган юнәлеш. Сентиментализм — әдәбиятта һәм сәнгатьтә геройның рухи халәтен, кичерешләрен ачуга зур игътибар бирүе белән аерылып торган юнәлеш. § 36. XVIII гасырда россиялеләрнең көндәлек тормышы Торак. XVIII гасыр торак төзелешендә сословие аерымлык¬ лары аеруча ачык күренә. Россия императорларының танта¬ налы сарайларын XVIII гасырдагы патша теремнары, Петр I заманындагы тыйнак биналар белән хәтта янәшә дә куярлык булмый. Б. Растрелли проектлары буенча эшләнгән Петер¬ бургтагы Кышкы сарай, Царское Селодагы Екатеринаның Зур сарае, Петергофтагы Зур сарай арада иң зиннәтлеләре булып санала. Бәйрәм көннәрендә аларның берсен яктырту өчен генә дә кимендә 20 мең шәм һәм 150 мең лампа кирәк була. Сарайларның эчке күренеше дә таң калдыра: купшы мәрмәр баскычлар, күпертмә бизәкләр, матур буяулар белән рәсемнәр төшерелгән түшәм һәм стеналар, көзгеләр, карти¬ налар, алтын йөгертелгән әйберләр, келәмнәр, кораллар. Сарайларны патшалар өчен генә түгел, аларның фаворит¬ лары өчен дә төзиләр. Екатерина II боерыгы буенча, Г. Г. Орлов өчен — гаҗәеп бай Мәрмәр сарай, Г. А. Потемкин өчен Таврия сарае корыла (соңгысын кенәздән 600 мең сумга сатып алалар һәм шунда ук үзенә кабат бүләк итәләр). Анна Иоанновна сарай шамакае ролендә йөргән кенәз М. А. Голицын өчен боздан сарай салырга боера. Капкалар һәм скульптуралар да, койма рәшәткәләре һәм мунча да (аңа нефтькә манылган бозлы утыннар ягалар), йорт җиһазлары һәм көзгеләр — барысы да боздан ясала. Императрицаның 261
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ЬӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Мәскәү янындагы Кусково утарында агачтан төзелгән сарай дистәләрчә мең сумнарга төшкән шаяруы да яз җитүгә эреп бетә. Вельможалар да патшалардан калышмаска тырышалар. Алар Петербург һәм Мәскәүдә генә түгел, ә шәһәрдән читтә дә сарайлар салдыралар. Шуның өстенә зиннәтле йорт җиһаз¬ лары ягыннан берсен берсе уздырырга омтылалар. Хәтта завод хуҗасы Прокофий Демидов Мәскәүдә фрескалар, мозаика белән купшы бизәлгән, кеш һәм юлбарыс тиресе белән җылы¬ тылган сарай төзи. Мәрмәр бассейннарда алтын балыклар йөзә, алтын йөгертелгән читлекләрдә меңнәрчә чакрым җирләрдән кайтартылган кенәриләр сайрый, ә попугайлар французча сөйләшә. Гади шәһәр халкы һәм крестьяннар элеккечә агач йорт¬ ларда яшиләр. Кечкенә генә янгын аркасында да кайвакыт бөтен бер кварталлар янып бетә — йортлар утын кебек дөрләп яналар. XVIII гасырда беренче мәртәбә урам буенча йортларга тәртип номеры суга башлыйлар (элек алай булмый: мәсәлән, 24 нче номерлы өй янында 3265 нче номерлысы урнаша ала). Шәһәр йортларын да башкача төзиләр. Әгәр элек өйнең түрен¬ дә мич булып, аның тирәсендә бүлмәләр урнашса, хәзер исә төп урынны коридор били, һәм бүлмәләрнең күпчелеге шушы коридорга чыга. Шәһәрләрдәге әллә ни бай булмаган йорт¬ ларның тәрәзәләренә элекке кебек слюда түгел, ә пыяла куя башлыйлар. Крестьян ызбалары элеккечә үк бүрәнәдән салына. XVIII га¬ сыр аларның төзелешенә бернинди дә яңалык алып килми. 262
4 бүлек Ярлы крестьян ызбасы Кием-салым. Хәтерлисездер, Петр I заманында Көнбатыш Европа фасонындагы күлмәкләр, аяк киемнәре, баш киемнәре һәм кышкы кием югарыдан күрсәтмә буенча көчләп кертелә. XVIII гасырда чит илләрдәгечә киенү гадәти күренешкә әйлә¬ нә. Башта рус дворяннары Европадан күлмәкләр һәм камзул¬ лар кайтаралар, ә тиздән Петербургның үзенә Франциядән, Австриядән, Голландиядән модельерлар чакыра башлыйлар. Француз революциясеннән соң Парижның эмигрант-модистка- лары Россиядә үз кибетләрен һәм остаханәләрен ачалар, анда башкаладагы көяз хатын-кызлар өчен модалы күлмәкләр, эшләпәләр, матур эчке кием тегәләр. Озын чабулы, капчыксыман тради¬ цион кием урынына дворяннар хәзер галстуклар һәм бантлардан, челтәрле нәфис күлмәкләрдән, кыска һәм тар кам¬ зуллардан йөриләр. Аның өстеннән бәр¬ хеттән яисә тыгыз ефәктән тегелгән каф¬ тан кияләр. Җиң очлары алтын җепләр һәм мәрҗән белән чигелә. Г.А. Потем- кинның бәйрәм киеме, мәсәлән, 200 мең сум тора. Бу бәя исә аның кырык мең крепостной крестьяны ел буе түләгән оброк күләменә тигез була. Квадрат борынлы, тәбәнәк үкчәле туфлиләр иң модалы аяк киеме санала. Аларның каптырмаларын хәтта брилли¬ XVIII гасырдагы крестьян киемнәре 263
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ антлар белән бизиләр. Шундый бер пар аяк киеме берничә (крепостной крестьяннары белән бергә) авыл бәясенә тора. Перчаткалар, кесә сәгатьләре һәм кул таяклары (алар шулай ук алтын һәм асылташлар белән бизәлгән була) кием- салымны тулыландыручы мәҗбүри предметлар булып санала. Аксөякләр даирәсендәге затлы ханымнар һәм кавалерлар мәҗбүри рәвештә пудраланган париклар («арыслан ялы» яисә «күсе койрыгы») кияргә тиеш булалар. Корсет хатын-кызлар киеменең иң зарури атрибуты булып санала. Билне нечкә итеп күрсәтү өчен, аны бик нык тарт¬ тырып бәйлиләр. Купшы кринолин (махсус каркаслы) итәк¬ ләрдән йөриләр. Күлмәкләрне төрле һәм бик кыйммәтле тукы¬ малардан тегәләр. Бер үк күлмәктән берничә мәртәбә кеше арасына чыгуны да килештермиләр. Мәскәүдә булган зур янгын вакытында императрица Елизавета Петровнаның дүрт мең күлмәге яна. Үлгәннән соң тагын 15 меңе кала әле. Аксөяк хатын-кызлар кыйммәтле бизәнү әйберләре тагарга яраталар: Алексей Орлов кызының энҗе муенсасы 600 мең сум тора (шушы бәягә Потемкиннан Таврия сараен сатып алалар). Вак дворяннарның һәм ярлы чиновникларның мондый зиннәтле әйберләр алу хәлләреннән килми. Әмма алар, фасонлы киемнәр белән булса да, модадан калышмаска тырышалар. Крестьяннар элеккечә үк кайры туннан, толыптан, биш¬ мәттән йөриләр. Туклану. Россия империясендә яшәүче халыкларның төп өлеше традицион ризыкларны куллана. Бары тик 1765 елда, Мәскәүдә ачлык эпидемиясе вакытында гына, Германиядән моңарчы билгеле булмаган бәрәңге тутырылган 57 мичкә кайтарыла. Әмма, ачлык хөкем сөрүгә дә карамастан, аны крестьяннарның рационына көчләп кенә кертәләр. XVIII гасырда бай һәм «урта» катлау шәһәр халкының өстәлендә Европадан кайтарылган яңа ризыклар — сосиска һәм сарделькалар, зразалар, салатлар, казылыклар, котлетлар пәйда була. Петр I гә кадәрге «аерым» туклану системасының принцибы да бозыла (аның буенча, ризык әзерләгәндә, төрле ризыкларны кушарга ярамый). Мәсәлән, әгәр элек кош яисә чучка баласы түшкәсен, әйләндергечкә кидереп, бөтен килеш утта кыздырсалар, хәзер исә итне кисәкләргә турап кыз¬ дыралар. Нәм халык беренче мәртәбә плитә һәм табалардан файдалана башлый. Ашау-эчү иң элек аксөякләр йортында үзгәрә. Көнбатыш кулинариясе гаять популяр була. Европаның бер генә затлы рецептын да рус вельможалары үз кухняларына кертми кал¬ мыйлар. Россиядә эшләгән кайбер аш-су осталары рус кухня- 264
4 бүлек Крестьян йортында төшке аш (рәссам М. Шибанов) сында әле хәзер дә киң кулланыла торган ризыкларны үзләре уйлап табып кертәләр. Әйтик, француз пешекчесе Оливье бүгенге көндә иң билгеле салатның рецептын уйлап таба. Көнбатышта аны шушы пешекче исеме белән яисә «рус» салаты дип йөртәләр. Көнбатыш модасына һәм ризыкларына ияреп, дворяннар гадәти рус ризыкларын, чит күзләрдән яшереп, үз гаиләләре белән өйдә генә ашарга тырышалар. Рәсми кабул итү һәм аш мәҗлесләрендә щи (кәбестә ашы), рус мичендә әзерләнгән күп санлы традицион рус шулпалары һ. б. чыгарылмый. Алар урынына чиста ит шулпалары яисә ашлар бирелә, ә күпләр яраткан әче камырдан әзерләнгән рус бөккәннәрен, бәлешләрне французларга ияреп әзерләнгән катламлы татлы сумсалар алыштыра. Ял вакыты. Павелның 1797 елгы указына кадәр дини бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә дә крестьяннарның буш вакытлары булмый. Алпавыт эшләреннән бушаган арада, алар үзләренең өй эшләре белән шөгыльләнәләр яисә чиркәүгә йөриләр. Кышкы бәйрәмнәрдә һәм Масленицада тауда чана шуалар, Раштуадан Крещениегә кадәр коляда җырлап бәйрәм 265
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ итәләр, Иван Купала бәйрәмендә кызлар әйлән-бәйлән (хоровод) уйныйлар, егетләр учак аша сикерәләр. Шәһәр халкы (бигрәк тә башкалаларда), читтән карап торып булса да, аксөякләр бәйрәмендә «катнаша ала». Таҗ кию тантаналары узган көннәрдә халыкны сыра, ачы бал, сумса белән сыйлыйлар. Мәскәүдә тәхеткә утыру уңаеннан купшы фейерверклар оештырыла. Шәһәрлеләр күмәкләп күңел ачарга яраталар. Яңа ел һәм Масленица кебек бәйрәмнәрдә мәйдан¬ нарда чыршылар бизәлә. Ярминкәләрдә цирк, кәмит уены күрсәтелә, карусельләр әйләнә. Иң югары катлау аксөякләр, бай промышленниклар һәм сәүдәгәрләр, әлбәттә, башкача ял итә. Дворяннар бетмәс-төкәнмәс балларда, маскарадларда һәм чакырулы аш мәҗлесләрендә катнашалар. Ал ардан «эт кебек арып» кайталар. Шул ук вакытта алар үзләрен чын күңелдән крепостнойларыннан авыррак йөк тартып баручылар дип исәплиләр. Дәүләт һәм крепостнойлар театрларына тамашалар карарга йөрү модага керә. Вакыт-вакыт спектакльләрдә хуҗа¬ лар үзләре дә, аларның кунаклары да катнаша. XVIII гасырда балларда һәркем биергә тиеш була. Малай¬ ларны һәм кызларны яшьтән үк биергә өйрәтәләр. Смольный институтында бию класслары мәҗбүри була. Балларны фран¬ цуз менуэты белән ачып җибәрәләр. Алда иң хөрмәтле кунак белән парлашып хуҗабикә, ә патша сараенда императрица бара. Югары даирәдә картиналар, скульптуралар, тәмәке савыт¬ лары, кыйммәтле әйберләр, кул таяклары, папирос савытлары һ. б. коллекцияләрен туплау иң популяр шөгыльләрнең берсе була. Үз сарайларында атаклы ата-бабаларының портретлары галереясын булдыру да бик югары бәяләнә. Байлар арасында төрле әкәмәтләр эшләүчеләр шактый очрый. Әйтик, завод хуҗасы Демидов ел буе аркасыннан тормыйча мич башында ятарга риза булган кешегә бик зур суммада акча бирергә тәкъдим итә. Тиздән сынауларга түзә алмаган мескенне камчы белән суктыралар һәм куып җибә¬ рәләр. Икенче юлы Демидов өлкән яшьтәге хатын-кызга өеннән бер сәгать эчендә булдыра алган кадәр бакыр акча чыгарырга тәкъдим итә. Күбрәк алырга тырышып, мескен хатын-кыз йөрәге ярылудан үлеп китә. Нәтиҗә ясыйк Россиялеләрнең көндәлек тормышында җәмгыятьнең юга¬ ры һәм түбән катлаулары арасындагы каршылыклар тагын да тирәнәя. «Сарайлар» белән «алачыклар» арасында упкын 266
4 бүлек хасил була. Байларның иксез-чиксез акчага күмелүе һәм заводларда, рудникларда, шахталарда эшләүчеләрнең хезмә¬ тенә бик аз түләү; алпавытларның эшсезлектән интегүе һәм крепостнойларның кырларда көчтән килмәслек авыр эш башкаруы Россия җәмгыятендәге бүленешне көчәйтә. ►? Сораулар 1. Аксөякләр өчен сарайлар һәм йортлар төзүдә нинди үзгәрешләр барлыкка килә? Ярлылар һәм байларның яшәү рәвешләрендә кар¬ шылыкларның көчәюе нәрсә белән аңлатыла? 2. Вельможаларның кием-салымнарында нинди яңалыклар күзәтелә? Халык ярлылыкта һәм мохтаҗлыкта яшәгәндә, аларның купшылыкка, байлыкка омтылуын сез ничек бәялисез? 3. Россиялеләрнең туклануында һәм ризык әзерләү ысулларында нинди яңалыклар барлыкка килә? 4. Югары катлаулар үзләренең «буш» вакытларын ничек уздыралар? Завод хуҗасы Демидовның әкәмәтләрен сез ничек бәялисез? 5. Ни өчен XVIII гасырда тормыш-көнкүрештәге үзгәрешләр, нигездә, җәмгыять¬ нең югары катлауларына гына кагыла? ► Биремнәр 1. Денис Иванович Фонвизин үзенең «Җитлекмәгән егет» комедиясе геройларына Скотинин, Простакова дигән «гыйб¬ рәтле» фамилияләр биргән. Шушы әсәрдән ашау күренеше тасвирланган өзекне укыгыз: Еремевна. Анакаем, ул инде болай да биш күмәч ашап бетерде. Простакова ханым. Ә сиңа алтынчысы кызганыч инде, җен карчыгы. Шундый тырыш инде ул. Үзең кара. Еремевна. Әйттем исә кайттым, анакай, исәнлеккә булсын, ашасын. Мин бу сүзне Митрофан Терентьевич- ны жәлләп кенә әйтүем. Төн буе изаланып чыкты. Митрофан. Шулай, анакай, шулай. Кичә кичтән эчемне бора башлады. Скотинин. Күрәм, агай-эне, син күбрәк ашап ташлаган¬ сыңдыр, ахры. Митрофан. Ә мин, абзый, бөтенләй диярлек ашамадым. Прост а ко в. Хәтерем ялгышмаса, син нәрсәдер ашадың кебек, дустым. Митрофан. Ул ашаумы! Өч кисәк тозлы ит, аннары биш- ме-алтымы бөккән генә ашадым. Дворян «баласы» Митрофанушканы әнә шулай тәрбия кылу турында сездә нинди фикер калды? Мондый дворяннарны 267
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ затлы кешеләр рәтенә кертергә мөмкинме? Сез ничек уйлыйсыз, Россиядә мондый алпавытлар күп булганмы? Үз җавабыгызны дәлилләгез. 2. М. А. Матинскийның «Санкт-Петербургның кунак йор¬ ты» дигән комик-операсында сәүдәгәрләрнең үз товарларын мактаган бер өзек бар. Уйлап карагыз әле, ал ар дан кем товар сатып ала алган? XVII гасырда бу товарлар сатылыр идеме? Разживин. Менә атлас, Канифаслар1, Бире килсәң, гас, Каркаслар. Проторгуев. Биредә ефәк оеклар, Ниндстан яулыклары. § 37. XVIII гасырда Россия халыклары Рус халкы. XVIII гасыр ахырында Россия империясендә 37 миллион чамасы кеше яши. Россиягә яңадан-яңа җирләрне куша барган саен, рус халкының саны илдәге халыкның гомуми саны белән чагыштырганда кимегәннән-кими бара. Әгәр 1719 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, руслар Россия халкының 70 процентын тәшкил итсәләр, гасыр ахы¬ рында бу сан 49 процентка кала. Аерым очракларда рус булмаган халыклар вәкилләре русларга караганда зуррак хокукларга ия булалар. Мәсәлән, 1783 елга кадәр украиннарда крепост¬ нойлык тәртипләре кертелми. Ә руслар бу вакытта 130 ел крепостной бәйле- лектә яшәгән булалар инде. Русларның колонияләштерү геогра¬ фиясе шактый киңәя. Патша хөкүмәте аны хуплый. Урал буенда, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта рус колонистлары¬ ның саны арта. Алар килгәнче, андагы җирле халык күчмә терлекчелек яисә аучылык белән шөгыльләнгән. Коло¬ нистлар бу төбәкләргә элек билгеле бул¬ маган игенчелек культурасын алып ки¬ ләләр. 1 Канифас — кабарынкы сызыклы тыгыз Тунгус киҗе-мамык тукыма. 268
4 бүлек Ирекле күчеп килүчеләр белән бергә сөргенгә җибәрелгән рус крестьяннары, казаклар, шәһәр кешеләре дә Себер киң¬ лекләрен үзләштерәләр. Себердә рус хал¬ кының саны өч тапкыр арта һәм гасыр ахырына бер миллион кеше тәшкил итә. Күчмә халыкларның буш яткан җир¬ ләрен рус алпавытларының басып алуы нәтиҗәсендә, җирле халык хөкүмәткә генә түгел, ә рус халкына каршы да көрәшкә күтәрелә. Гасыр башындагы башкортлар восстаниесе шундый чы¬ гышларның берсе була. Балтыйк буендагы җирләрне Россия составына кушканнан соң, анда да рус¬ ларны күчереп утырту башлана. XVIII гасыр ахырында Россия соста¬ вына кергән Төньяк Кара диңгез буен¬ дагы җирләрне тиз арада халык күчереп утыртып үзләштерү аеруча мөһим була. Шушы максатларда хөкүмәт тарафын¬ нан бирелгән өстенлекләрнең тарихта тиңе булмый. Нәтиҗәдә, Кырым белән Кубань Россиягә кушылып ун ел узуга, анда 300 меңнән артык кеше (нигездә, руслар) күчеп утыра. Россиядә яшәүче күп кенә халыклар тигез хокуклы булмыйлар. 1791 елда Екатерина яһүдләр өчен утраклык чи¬ ге дигән тәртип кертә (шуннан читтә аларга даими яшәү тыела). Үзәк Рос¬ сиянең күп кенә шәһәрләренә рус бул¬ маган халыкларның күчеп утыруы да Казак Коряк чикләнә. Украиннар һәм белоруслар. XVIII гасырда Уңъяк Украи¬ наны кушу нәтиҗәсендә, Россия дәүләте территориясендә яшәүче украиннарның саны шактый арта. Польшаны бүлгә¬ ләгәннән соң, белорус халкы тулысынча диярлек Россия соста¬ вына керә. Украиннарга һәм белорусларга карата патша хөкүмәте руслаштыру сәясәте алып бара. Үзәк хакимиятнең сәяси дошманнарыннан тартып алынган җирләр рус алпавытларына, генералларына һәм вельможаларга таратыла. Дәүләт кресть¬ яннары да, католик монастырьларының җирләре һәм кресть¬ яннары да аларга бирелә. Әмма биредә, шәһәр халкының 269
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ традицион өстенлекләре белән бергә, җирле чиркәү мәхәллә¬ ләре дә саклана. Петр I дән башлап Россиянең барлык хөкемдарлары да Сулъяк Украинада үзидарәне чикләү сәясәте уздыралар. 1764 елда гетман идарәсе тулысынча юкка чыгарыла. Аны Малороссия коллегиясе аша тормышка ашыралар. Украин дворяннарының хокукларын рус дворяннарыныкы белән ти¬ гезлиләр. Ә украин крестьяннары, рус туганнары кебек үк, крепостнойларга әйләнәләр. Идел буе халыклары. XVIII гасырда Идел буе халыклары элеккечә үк үзәк хакимияткә ясак түлиләр. Шул ук вакытта кайбер яңалыклар да күзәтелә. Әйтик, Көньяк Уралдагы табигый ресурсларны эшкәртү эшенә беренче чиратта аларны тарталар. Эшче куллар җитмәү аркасында, кайвакыт татар¬ ларны һәм башкортларны да, көчләп, Урал заводларына эшкә җибәрәләр. Идел буе халыкларын көчләп христианлаштыру, чукын¬ дыру сәясәте дәвам итә. Нәтиҗәдә мөселманнар гына түгел, мәҗүсиләр дә (мари, мордва, чувашлар) каршылык күрсәтә башлыйлар. Гаять зур тырышлыклар белән XVIII гасыр урта¬ сына берничә йөз мөселманны православие диненә кертәләр. Әмма хакимиятнең басымы кимүне сизүгә «чукынучыларның» күбесе яңадан исламга кайта. Гасыр ахырында да хәлләр үзгәрми. Бары тик Екатерина II генә ислам диненә карашны үзгәртә һәм мөселманнарны көчләп чукындыруны тыя. Казахстан халыклары. XVIII гасыр уртасына Россия граж¬ данлыгын кабул иткән таркау казах кабиләләре элеккечә үк күчмә терлекчелек белән шөгыльләнәләр һәм Урта Азия дәүләтләре белән товар алмашып сәүдә итәләр. Казахлар сарык, мөгезле эре терлек, кәҗә, дөя һәм ат үрчетәләр. Терлекләрне куалап кайвакыт 1000—1200 әр чак¬ рым җир узыла. Шуңа күрә Үзәк Азиянең гаять зур террито¬ рияләре казахлар күзәтчелегендә була. Кече һәм Урта җүз- ләрнең Россия империясенә кушылуы нәтиҗәсендә, биредә игенчелек белән шөгыльләнә башлыйлар, казах далаларында тары һәм бодай игәләр. Һөнәрчелек белән, нигездә, гаиләдә шөгыльләнәләр. Хатын- кызлар сарык һәм дөя йоны эрлиләр, алтын һәм сәйлән белән чигәләр, келәм тукыйлар, чыпта үрәләр. Ирләр металл эшкәр¬ тәләр, сырлап, бизәкләп агач әйберләр ясыйлар, күн эшкәр¬ тәләр. Казахлар тирмәләрдә (юрталарда) яшиләр. Калмыклар. XVII гасырда калмык кабиләләре сугышчан нугайларны Идел буеннан Төньяк Кавказга китәргә мәҗбүр итәләр. Россия белән калмыклар арасында ныклы элемтәләр урнаштыруда Әюкә ханның роле зур була. Христиан динен 270
4 бүлек кабул итүчеләр өчен 1737 елда Самарадан ерак түгел, Иделнең сул ярында, калмык авылларының үзәгенә әвереләчәк кре¬ постька нигез салына. Әмма калмыклар утрак тормыш белән яшәргә теләмиләр, һәм ал арны тиздән Оренбург далаларына күчерәләр. 1771 елда калмык ханы, патша хөкүмәтенең көчәйгәннән- көчәя барган изүенә түзә алмыйча, Россия территориясен ташлап чыга һәм Кытай подданные булырга карар кыла. Нәтиҗәдә калмыкларның күбесе көнчыгышка, Кытайга юл ала. Россия составында калучыларының саны егерме меңнән артмый. Россия территориясендә Калмык ханлыгы бетерелә, ә аның җирләре Әстерхан губернасы составына керә. Кавказ халыклары. XVIII гасыр дәвамында Төньяк Кавказ¬ да Россиянең йогынтысы көчәйгәннән-көчәя бара. Петр I нең Дагстанны Россиягә кушу белән тәмамланган Иран походы бу юнәлештә беренче адым булып тора. Гасырның икенче яртысында Россия үзенең Кавказда хакимлеген Зур Кавказ сыртының төньяк тау итәкләренә кадәр җәелдерә. Бу чорда биредә берничә грузин кенәзлеге яши. Күршедәге мөселман дәүләтләре — Иран һәм Төркия — аларны өзлексез борчып торалар. Гасыр уртасында, явыз күршеләргә каршы тору өчен, берничә грузин кенәзлеге ике патшалыкка — Көн¬ чыгыш (Картли-Кахетия) һәм Көнбатыш (Имеретия) пат¬ шалыкларга берләшә. Кабарданың Россия составына керүе нәтиҗәсендә, Россия империясенең чикләре турыдан-туры Грузия җирләренә килеп җитә. Төрек һәм фарсыларның өзлексез һөҗүмнәреннән газап чигүче Грузия хөкемдарлары үзләре белән бер диндәге православие Россиясе белән бәйлә¬ нешләрне тагын да ныгытырга омтылалар. 1783 елда Картли- Кахетия патшасы Ираклий II Екатерина II белән Георгий трактаты төзи. Аның буенча, Көнчыгыш Грузия Россия кул астына күчә. Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыклары. XVIII гасырда Себер һәм Ерак Көнчыгышны колонияләштерүнең көчәюе нәтиҗәсендә, җирле халык русларга каршылык күрсәтә башлый. 1731 елда Камчаткада баш күтәрәләр. Җирле халык рус колонистларын үз җирләренең хуҗасы итеп түгел, ә кунак итеп кенә күрергә тели һәм кыйммәтле мех, ә кайвакыт болан¬ нар белән ясак түләргә теләми. Җирле хакимиятнең елына берничә мәртәбә ясак түләтергә маташулары аборигеннарны аеруча ярсыта. Ительменнар (камчадаллар) һәм чукчалар аеруча көчле каршылык күрсәтәләр. Бары тик 1755 елда гына аларны буйсындыруга ирешәләр һәм ясак түләргә мәҗбүр 271
РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Чукча Камчатка шаманы итәләр. Әлеге көрәш нәтиҗәсендә Кам¬ чаткада яшәүче җирле халыкларның саны шактый кими. Тын океанга килеп җиткәч, сәяхәт¬ че казаклар якын-тирәдәге утрауларны үзләштерергә керешәләр. XVIII гасыр башында алар Курил утрауларын тик¬ шерәләр. Белгәнебезчә, 20 нче еллар ахыры — 40 нчы еллар башында Бе¬ ринг Камчаткага ике экспедиция оеш¬ тыра. Диңгез сәяхәтчесе Аляска ярла¬ рына килеп җитә һәм Алеут архи¬ пелагындагы берничә утрауны ача. XVIII гасырның 70 нче елларыннан рус сәүдәгәрләре Аляскага һәм Алеут утрауларына экспедицияләргә даими рәвештә чыга башлыйлар. Анда беренче авыллар төзелә, аннан соң сәүдә ком¬ панияләре ачыла, аларга Россиянең Америкадагы биләмәләре («Рус Аме¬ рикасы») белән идарә итү хокукы бире¬ лә. Рус сәүдәгәрләре һәм сәяхәтчеләре Арктикада берничә утрау ачалар. XVIII гасырда, Уралны, Себерне, Ерак Көнчыгышны үзләштерү белән бергә, моңарчы билгеле булмаган фай¬ далы казылма чыганакларын эзләү эшләре дә киң җәелдерелә. Биредә тау сәнәгате үсеш алган өч район — Ека¬ теринбург, Алтай һәм Нерчинск оеша. Аларны дошман һөҗүменнән саклау өчен, ныгытмалы махсус хәрби линия¬ ләр корыла. ! ► Нәтиҗә ясыйк XVIII гасырда Россия күпмилләтле дәүләткә әверелә. Бал¬ тыйк буендагы, Польшадагы, Кара диңгезнең төньягындагы, Төньяк Кавказдагы, казах һәм калмык далаларындагы, Аляс¬ кадагы һәм Тын, Төньяк боз океаннары утрауларындагы күп санлы җирләрне һәм халыкларны үзенең составына кертеп, аның территориясе көнчыгышта гына түгел, ә көнбатышта да шактый нык киңәя. XVIII гасыр ахырына Россия империясе дөньяның иң эре державасына әверелә. 272
4 бүлек ►? Сораулар 1. XVIII гасырда Россия империясенең милли составы ничек үзгәрә? Себердә халык саны арту нәрсә белән бәйләнгән? 2. Украин һәм белорус халыкларына карата Россия хакимияте нинди сәясәт үткәрә? 3. Идел буе халыклары белән үзәк хакимият арасында үзара мөнә¬ сәбәтләр ни рәвешле корыла? 4. Казахлар, калмыклар, Төньяк Кавказ һәм Кавказ арты халыкларын Россия гражданлыгына кабул итү ни рәвешле бара? 5. XVIII йөздә Көнчыгыш Себер һәм Ерак Көнчы¬ гышның ж,ирле халыклары тормышында нинди яңалыклар барлыкка килә? Бирем А. С. Пушкин Россияне «халыклар гаиләсе» дип атый. Сез ничек уйлыйсыз, ул хаклы булганмы? Үзенең «Һәйкәл» шигы¬ рендә шагыйрь болай дип яза: Даным җәелер бөек Рус иленә, Искә алыр анда һәр халык: Мәгърур славян, фин һәм әлегә Кыргый тунгус, дала дусты калмык. Пушкин үзенең шигырьләрен Россиядә яшәүче барлык халыкларның вәкилләре дә укырлар, аның шигърияте бердәм Россия мәдәнияте казанышы булыр дип ышана. Бу шулаймы? Җавабыгызны аңлатып бирегез. Даталарны истә калдырыгыз 1731 ел — Камчаткада восстание. 1764 ел — Украинада гетман идарәсе бетерелә. 1783 ел — Көнчыгыш Грузия белән Георгий трактаты төзелә. 1791 ел — яһүдләр өчен утраклык чиге кертелә. ■ Яңа сүзләрне истә калдырыгыз Утраклык чиге — яһүдләргә даими яшәү тыелган терри¬ торияләр чикләре. Россиядә Екатерина II заманында гамәлгә кертелә. Бу чикләргә Украина, Белоруссия, Польша җирләре кертелгән. Колонияләштерү — территорияләргә халыкның күчеп уты¬ руы һәм аларны үзләштерү. Тирмә — Урта Азиядә һәм Себер халыкларында күчереп йөртү өчен җайланган киез торак.
Йомгаклау XVII—XVIII гасырлар Россия тарихында Яңа дәвернең башлану чоры була. Бу — безнең ватандашларыбыз күршедә урнашкан Европа илләрен ашкынып «ачкан», алардагы үзенә бер, гадәти булмаган һәм кайвакыт россиялеләргә аңлашылып та бетмәгән яшәү рәвеше һәм икътисади уклад, сәяси тради¬ цияләр һәм мәдәни үзенчәлекләр белән танышкан чор. Россия Көнбатыш Европаның көнчыгышында урнашкан билгесез илне танып белә башлый дию генә аз, ул үзе өчен Көнбатыш цивилизациясен ача, артталыгын җиңеп чыгар өчен, Европа илләренең тәҗрибәсен кулланырга тырыша. XVI гасыр уртасында ук Көнчыгышка юл табарга омтылган иксез-чиксез Себер киңлекләрен, Ерак Көнчыгыш һәм Төньяк Америка җирләрен үзенә кушып, аларны актив үзләштерә башлаган чор була бу. Илнең чикләре сизелерлек киңәя, өч гасыр эчендә аның халкы берничә тапкыр арта. Фетнәле заманда Русьта тотрыклы хакимият булмау, Рос¬ сия тарихының әлеге караңгы чорында дәүләтчелекнең көч¬ сезләнүе нәтиҗәсендә, XVII гасыр башында ук (беренче Рома¬ новлар тәхеткә утырган вакыт) илдә көчле, нигездә, бернәрсә белән дә чикләнмәгән патша хакимияте урнаша. XVIII гасыр¬ ның беренче чирегендә Русьта абсолют монарх хакимияте урнашып кына калмый, ул беренче мәртәбә, сәяси һәм икъ¬ тисади өлкәләр белән бергә, рухани өлкәне дә үз эченә ала. Рус православие чиркәве патша «департаментларының» бер¬ сенә әверелә. Россия фәне һәм мәдәнияте гаять зур уңышлар яулый. Рус һәм Европа мәдәниятенең үзара бәйләнеше аны тагын да баета, бөтендөнья мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше итә. Илебез тарихында беренче тапкыр гади кешенең роле үзгәрә башлый: ул югары иҗтимагый идеалларга омтылган, үзен кол итеп түгел, ә үз Ватанының гражданы итеп хис иткән иҗади актив шәхескә әверелә. Петр I реформалары, озакка сузылган сугышлар аны бөек Европа державасы дәрәҗәсенә күтәрә. Бөек Екатерина патша¬ лык иткәндә, халыкара сәясәттә бер генә мәсьәлә дә Россия дәүләтеннән башка хәл ителми. Европаның иң эре илләре дә аның белән исәпләшергә мәҗбүр булалар. Россия икътисадында да җитди үзгәрешләр барлыкка килә. Бөтенроссия базары формалашу, вак товар сәнәгатенең һәм сәүдәнең үсүе илне авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать про¬ дукциясе җитештерүче иң эре Европа дәүләтләре рәтенә бастыра. Шулай да икътисадның торышын крепостнойлык 274
тәртипләре билгели: шәһәрдә дә, авылда да хуҗалык үсеше тоткарлана. XVI—XVIII гасырларда Россия күпмилләтле ил була. Анда дистәләрчә милләт халыклары яши. Хакимият, Россия импе¬ риясенең көчсезләнүенә китерерлек милли ызгыш-талашларга һәм каршылыкларга юл калдырмыйча, илне гадәттән тыш көчле итәрлек милли сәясәт үткәрергә тиеш була. Әлеге проблемаларны Россиягә яңа, XIX гасырда чишәргә туры килә. Илнең киләчәге әнә шундый мөһим мәсьәлә¬ ләрнең ничек хәл ителүенә бәйле була.
XVI—XVIII гасырларда Россия хөкемдарлары Иван IV Васильевич (1530—1584) — Мәскәү һәм Бөтен Русь (1533 елдан) бөек кенәзе, рус патшасы (1547—1584). Бөек кенәз Василий III һәм Елена Глинскаяның улы. Аның бала чагы, атасы үлгәннән соң, төрле бояр төркемнәре арасында хакимият өчен көрәш көчәйгән елларга туры килә. Беренче елларда (1560 елга кадәр) Сайланма рада белән бергәләп идарә итә. Аның составына патшаның иң якын көрәштәшләре керә. Реформалар нәтиҗәсендә үзәк һәм җирле идарә, хәрби төзе¬ леш, хакимиятнең законнар базасын булдыру өлкәләрендә зур үзгәрешләр күзәтелә. Ливон ордены белән сугышта (1558— 1582) күп санлы җиңелүләрдән соң Иван IV опричнина кер¬ тү турында игълан итә (1565). Опричнина терроры елларын¬ да боярлар оппозициясе һәм гади халык вәкилләре күпләп юк ителә. Үзе патшалык иткән елларда Иван Чувашияне, Башкортстанны, Казан, Әстерхан һәм Себер ханлыкларын, күп кенә башка территорияләрне Россия дәүләте составына куша. 1572 елда опричнина бетерелә. Әмма аның нәтиҗәләре коточ¬ кыч була: ил тәмам бөлгенлеккә төшә, Россия икътисадының нигезен тәшкил иткән крестьян хуҗалыгы таркала, һәм патша нәселе өзелә. (1583 елда патша үзенең улын, тәхет варисы Иванны үтерә.) Федор Иванович (1557—1598) — рус патшасы (1584— 1598). Иван IV нең улы. Ирина Годуновага өйләнә, әмма балалары булмый. Басынкы характерлы һәм диндар булуы белән аерылып тора. Федор патша заманында, бигрәк тә ул идарә итә башлаган гына елларда, хакимият чынлыкта Регент¬ лар советы кулында була. Аны Иван Грозный шәхсән үзе үләр алдыннан билгеләп калдыра. 1586 елдан башлап яшь патша хатыны Ирина Годунованың абыйсы Борис белән бергәләп идарә итә. Федор патшалык иткән елларда патриархлык оеша һәм 1589 елда Судебник кабул ителә. Болар дәүләт тарафын¬ нан хәл ителгән иң зур гамәлләрдән санала. Тышкы сәясәттә (Борис Годунов инициативасы буенча) Россия Иван Грозный заманында югалткан Балтыйк буендагы рус җирләрен кире кайтарырга омтылыш ясала. Бу мәсьәләләр 1590—1593 ел¬ лардагы рус-швед сугышы барышында хәл ителә. Федор зама¬ нында рәсми рәвештә тәхет варисы булып аның үги энесе — Угличның удел кенәзе Дмитрий исәпләнә. Әмма 1591 елның 15 маенда ул билгесез шартларда һәлак була. 1597 елда бәйле крестьяннарның хокукларын бик нык чикләгән йомышлы 276
кабалалар һәм кабаладагы хезмәтчеләр турында Федор указ¬ лар чыгара. 1598 елның 6 гыйнварында баласыз Федор Ива¬ нович үлеп китә. Ул үлгәннән соң, Рюриковичлар династиясе өзелә. Борис Федорович Годунов (1552—1605) — рус патшасы (1598—1605). Патша сараенда ул Иван Грозный заманында ук Малюта Скуратовның кызы Мариягә өйләнгәннән соң һәм бертуган апасы Ирина Иван Грозныйның улы Федор Иванович белән никахлашканнан соң күтәрелә башлый. 1587 елдан дәүләт белән чынлыкта ул идарә итә. Опричнинадан соңгы икътисади кризистан чыгу юлын ул крестьяннарның кре¬ постной бәйлелеген көчәйтүдә күрә. Шул максат белән ул халык санын алу, Юрий көнендә крестьяннарның бер хуҗадан икенче хуҗага күчеп йөрүен тыю («тыелган еллар») һәм качкын крестьяннарны эзләү срогын 5 ел итү турында указлар чыгара. Шәһәр халкына карата да шуңа охшаш чаралар күрелә: салым күләме арттырыла. Үз хакимиятен ныгыту өчен, Борис кечкенә поместьелы дворяннарга таяна. Тышкы сәясәттә ул Ливон сугышының аяныч нәтиҗәләрен җиңәргә тырыша һәм элек шведлар кулында булган кайбер районнарны кире кайтара. Ялган Дмитрий I гаскәрләре белән хәлиткеч сугышлар барганда, Борис вафат була. Федор Борисович Годунов (1589—1605) — рус патшасы (апрель—май, 1605 ел). Борис Годунов һәм Мария Скуратова- Бельскаяның улы. Замандашларының игътибарын җәлеп итәрлек югары эшлекле сыйфатларга ия булган. Федор тәхеткә 1605 елның 5 апрелендә атасы көтмәгәндә вафат булганнан соң утыра. Әмма армия белән җитәкчелек иткән П. Ф. Басма- новның хыянәтеннән соң яклаучысыз кала. Ялган Дмитрий гаскәрләре Мәскәүгә якыная башлагач, аны тәхеттән бәреп төшерәләр һәм анасы белән бергә үтерәләр. Ялган Дмитрий I (патша Дмитрий I) (?—1606) — рус патшасы. Ялган исем белән йөргән. Әйтүләренә караган¬ да, Мәскәүдәге Чуд монастыреннан качкан монах Григорий Отрепьев. 1601 елда ул, Иван Грозныйның 1591 елда һәлак булган улы Дмитрийның исемен алып, Польшада пәйда була. 1604 елда Полыпа-Литва отрядлары башында Россия чиклә¬ рен үтеп чыга. Аңа шәһәр халкы, крестьяннар, казаклар булышлык күрсәтәләр. Мәскәү тәхетенә утырганнан соң, ул нинди дә булса бер сәяси көчнең (шул исәптән полякларның да) амбицияләрен үткәрүче булудан баш тарта. Отрепьев кеч¬ кенә поместьелы дворяннарга, өлешчә казакларга ставка ясый. Ялган Дмитрий Польша илчелегенә Россиянең Псков-Нов- 277
город, Смоленск һәм башка җирләрен бирүдән баш тарта. Тәхеткә утыруда ярдәм иткән өчен, алар рәхмәт йөзеннән ялган патша әлеге җирләрне үзләренә бирер дип өметләнгән булалар. Мәскәү боярлары да аны яратмыйлар. Нәтиҗәдә 1606 елның май аенда туй тантаналарының иң кызган вакы¬ тында, ялган патша заговор корбаны була, тәхеттән бәреп төше¬ релә һәм үтерелә. Василий Иванович Шуйский (Василий IV) (1552— 1612) — рус патшасы (1606—1610). Суздаль-Нижгар кенәзләре нәселеннән булган. Кенәз Иван Андреевич Шуйскийның улы. 1584 елдан — бояр. Борис Годуновка каршы астыртын эш алып барган. Әмма аны гафу итәләр. 1591 елда Василий Иванович патша улы Дмитрийның хәвефле үлемен тикшерү буенча оештырылган хөкүмәт комиссиясенең башында тора. Ялган Дмитрий I гә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, соңрак үзе дә аның ягына чыга. Әмма тиздән ялган патшага каршы заговор оештырыла. Патша булгач, И. И. Болотников җитәк¬ челегендәге крестьяннар восстаниесен бастыра. 1610 елның июлендә Можайск янындагы Клушино авылы тирәсендә поляк¬ ларга каршы сугышта патша гаскәре бик каты җиңелә. Нәти¬ җәдә Василий Шуйский тәхеттән бәреп төшерелә һәм монах итеп аның чәчен кыркыйлар. 1610 елның сентябрендә Җиде бояр хакимияте аны полякларга тапшыра һәм Польшага озата. Тиздән ул шунда төрмәдә үлә. Михаил Федорович (1596—1645) — Романовлар династия¬ сеннән беренче рус патшасы (1613—1645). Федор Никитич Романовның (патриарх Филаретның) улы. Польша интервен¬ циясе вакытында ул, тәхеткә утыру мөмкинлеге булганга, Кострома җирләрендә Ипатьевск монастыренда яшеренеп яши. И. Сусанинның каһарманлыгы аркасында үлемнән кала. Михаил 1613 елның февралендә уздырылган Земство җыенында патша итеп сайлана. Аны казаклар кайнар яклап чыга. 1613 елның 11 июлендә башына патша таҗы кидерелә. Әтисе — патриарх Филарет — Польшадан әсирлектән кайт¬ каннан соң, алар аталы-уллы икәүләп патшалык итәләр. 1633 елда әтисе үлгәннән соң, хакимият тулысынча аның кулларында гына кала. Михаил заманында Земство җыены, Боярлар думасы, җирле хакимият органнарының реаль ха¬ кимлек вәкаләтләрен чикләүгә омтылыш сизелә һәм көчәя бара. Самодержавие нигезләре нәкъ менә ул патшалык ит¬ кәндә салына. Алексей Михайлович (1629—1676) — рус патшасы (1645— 1676). Михаил Федорович Романовның улы. Беренче елларда ил белән чынлыкта аның туганы һәм тәрбиячесе бояр 278
Б. И. Морозов идарә итә. Үзенә ярдәмчеләр сайлаганда, иң беренче чиратта ул аларның сәләтләренә игътибар итә. Алек¬ сей Михайлович 1649 елдагы Җыенда кабул ителгән Законнар җыентыгын төзүдә актив катнаша. Бу документ дистәләрчә еллар дәвамында Россия җәмгыяте өчен законнар чыгаруда нигез булып хезмәт итә. Вотчина һәм поместье җирбиләү- челеген үзара якынайту буенча чаралар күрә. Ул чит ил белгечләрен Россиядә эшләргә чакырып китерә. Ул патшалык иткәндә, чиркәүдә раскол башлана һәм бу чиркәүнең генә түгел, дәүләтнең дә иске йола тарафдарларына каршы көрәшен көчәйтеп җибәрә. Патриарх Никон белән бәрелештә чиркәү хакимиятен беренче урынга чыгару омтылышына чик куела. Алексей актив тышкы сәясәт алып бара. Ул патшалык иткән елларда сугышлар тынып тормый. Алексей Михайлович зама¬ нында Украина, Көнчыгыш Себер һәм Ерак Көнчыгыш җир¬ ләре Россия составына керү аркасында ил чикләре шактый киңәя. Федор Алексеевич (1661—1682) — рус патшасы (1676— 1682). Алексей Михайлович һәм М. И. Милославскаяның улы. Симеон Полоцкийның укучысы. Үз заманы өчен гаҗәеп укымышлы кеше була: борынгы грек һәм поляк телләрен камил белә, шигырьләр яза, тарихны һәм географияне яхшы белә. Авыру яшь патша бер-берсен дошман күргән Милослав- скийлар, Нарышкиннар, Одоевскийларның бояр төркемнәрен берничек тә үзара килештерә алмый. Зур реформаторлык адымнары ясаган кенәз В. В. Голицын патша сараенда аерым урын били. В. В. Голицынның иң зур казанышы — боярларны ата-бабаларының тоткан урыннарына һәм нәселенә карап дәүләт хезмәтенә урнаштыру тәртибенең (местничество) бете¬ релүе. Ул Госманлы империясенең һәм Кырымның Россия¬ нең көньяк чикләренә бәреп керү омтылышларын да уңышлы кире кайтара. Петр I Алексеевич (Бөек) (1672—1725) — рус патшасы (1682—1725). 1689 елдан идарә итә башлый, 1721 елдан — Россиянең беренче императоры. Алексей Михайлович һәм Н. К. Нарышкинаның улы. Абыйсы, патша Федор Алексеевич үлгәннән соң, патриарх Иоакимның ярдәме белән патша дип игълан ителә. Әмма укчылар фетнәсе (1682) нәтиҗәсендә Петрга һәм аның даирәсенә хакимиятне бертуган абыйсы Иван һәм өлкән апасы Софья белән бүлешергә туры килә. 1689 елда Софьяның Петрга каршы заговоры уңышсызлыкка очраганнан соң, ул хакимлек итүче монарх була, ә 1696 елда абыйсы Иван үлгәч, хакимият дилбегәсен үз кулында гына тотучы хөкемдарга әверелә. 1695 һәм 1696 еллардагы Азов 279
походларына җитәкчелек итә, 1696 елда Россия флотын төзи башлый. «Бөек илчелек»нең җитәкчесе сыйфатында ул күп санлы Европа илләрендә була (1697—1698), әтисенең һәм абыйсы Федорның сәясәтен дәвам итеп, Россиягә чит илләрдән белгечләр чакырып китерүне дәвам итә. Соңрак Петр Рос¬ сиянең милли мәгариф системасын төзү эшен башлап җибәрә. XVIII гасырның беренче чирегендә ул Россияне дөнья держа¬ валары сафына чыгарган гаять зур реформалар уздыра. Иван V Алексеевич (1666—1696) — рус патшасы (1682— 1696). Алексей Михайлович һәм М. И. Милославскаяның улы. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, мөстәкыйль хакимлек итәргә омтылмый. Башта апасы Софья, соңрак энесе Петр I тарафыннан хакимияттән читләштерелә. Россия хөкемдары буларак, тарихта бернинди эз калдырмый. П. Ф. Салтыкова белән никахыннан кызлары Анна — булачак императрица Анна Иоанновна туа. Софья Алексеевна (1657—1704) — Россия хөкемдары (1682—1689). Алексей Михайлович һәм М. И. Милослав¬ скаяның кызы. Симеон Полоцкийдан белем ала. Шактый тирән белемле, хакимият сөючән һәм кырыс кеше була; кенәз В. В. Голицынга таяна. Софья Алексеевна хөкүмәте 1686 елда Речь Посполитая белән «Мәңгелек солых» төзи, 1689 ел¬ да Кытай белән Нерчинск килешүенә кул куя, 1687 һәм 1689 елларда Кырым походлары оештырыла. Петр I аны тәхеттән бәреп төшерә, Новодевичье монастырена яба һәм монашка ясый. Екатерина I Алексеевна (1684—1727) — Россия импера¬ трицасы (1725—1727). Император Петр I нең икенче хатыны. Балтыйк буенда крестьян гаиләсендә туа. Православие динен кабул иткәнче — Марта Скавронская. 1702 елның 25 авгус¬ тында Мариенбургта русларга әсир төшә һәм тиздән Петр I нең хатыны була. 1724 елның көзендә ул көчле җәбер-золымга дучар була. Әмма ире Петр I үзенә алмашка тәхет варисы билгеләргә өлгерми үлеп киткәннән соң, Меншиковның һәм гвардия частьларының актив тырышлыгы белән императрица итеп куела. Ул бөтен идарәне Югары Яшерен совет кулына тапшыра да эшләр белән үзе әллә ни шөгыльләнми. Ул кре¬ постной крестьяннарга ирекле рәвештә кәсеп итәргә китүне тыя, В. Берингның беренче Камчатка экспедициясен оештыра, Австрия белән союз килешүенә кул куя. Петр II Алексеевич (1715—1730) — Россия императоры (1727—1730). Патша улы Алексей Петровичның (Петр I нең улы) малае. Патшалык итә башлаган елларда, хакимият чын- 280
лыкта үз кызын императорга кияүгә бирергә исәп тоткан А. Д. Меншиков кулында була. 1727 елның сентябрендә, Меншиковны сөргенгә озатканнан соң, Петр II иске бояр аристократлар йогынтысы астында үзен Петр I уздырган үзгәртеп коруларның дошманы дип игълан итә. Петр I тара¬ фыннан төзелгән учреждениеләр юкка чыгарыла, патша сарае Мәскәүдә була. Петр II кенәз кызы Е. А. Долгорукая белән ярәшелгән була. Таҗ кию тантанасына һәм туйга әзерләнгәндә, яшь патша чәчәк авыруыннан үлеп китә. Романовлар динас¬ тиясенең ир-атлар ягыннан нәсел җебе өзелә. Анна Иоанновна (1693—1740) — Россия императрицасы (1730—1740). Патша Иван V Алексеевичның кызы. Петер¬ бургта Петр I сарае даирәсендә тәрбияләнә. 1710—1711 елларда Курляндия герцогының хатыны була, ул үлгәннән соң, Мита- вада яши. 1727 елдан Э. И. Бирон Аннаның фавориты була. Анна патшалык иткәндә, Сенат яңадан торгызыла. Ул ил белән бер төркем чит ил кешеләре ярдәмендә җитәкчелек итә. 1731 елда ул Министрлар кабинеты төзи, приказлар яңадан эшли башлыйлар. 1731 елда рәхимсез җәзалау ысулларын кулланучы яшерен эзләү (розыск) канцеляриясе эшли башлый. Самодержавие хакимияте өчен үзен дворяннарга бурычлы санаган Анна аларның өстенлекләрен арттыра: уртак кагый¬ дәләр буенча мирас калдыру хакындагы указны гамәлдән чыгара, шляхта кадет корпусын ача, дворяннарның мәҗбүри дәүләт хезмәтен 25 елга калдыра. Оппозициянең теләсә кайсы чыгышлары кансыз рәвештә бастырыла. Ул патшалык иткәндә, Миних җитәкчелегендә хәрби реформа үткәрелә. Анна Иоан¬ новна хакимиятне Иван V нәселе варисларында ныгытып калдырырга тырыша. Шуның өчен үләр алдыннан бер туганы¬ ның оныгы Иван Антоновичны — тәхет варисы, ә ул балигъ булганчы аның регенты итеп Э. И. Биронны билгели. Иван VI Антонович (1740—1764) — Россиянең номиналь императоры (1740—1741), Анна Леопольдовнаның (рус импе¬ ратрицасы Анна Иоанновнаның бертуганының кызы) улы. 1741 елның 25 ноябрендә булган сарай перевороты нәтиҗә¬ сендә Елизавета Петровна аны тәхеттән бәреп төшерә, гаиләдән аерып ала һәм сөргенгә сөрә. 16 яшендә ул Шлиссельбург крепостена ябыла. Аңа беркем белән дә аралашырга рөхсәт ителми. 1764 елның 5 июленә каршы төндә поручик В. Я. Ми¬ рович аны азат итмәкче була. Әмма Иван VI ны үтерәләр. Бирон Эрнст Иоганн (1690—1772) — сабый император Иван VI Антоновичның хөкемдар-регенты (17 октябрь — 9 ноябрь, 1740 ел). Курляндия герцогы, императрица Анна Иоанновнаның фавориты. Анна хакимлегенең ахырында 281
Бирон гвардияне ясак түләүче сословиеләрдән чыккан кешеләр исәбенә яңартмакчы була. Регент булып торганда, җан башын¬ нан салымны киметә. Күпләрне амнистия белән азат итә, сарай даирәсендәгеләргә кыйммәтле тукымалардан тегелгән күл¬ мәкләр киюне тыя, Петербургта полиция контролен көчәйтә. Анна Леопольдовна файдасына 1740 елның 9 ноябрендә Ми- них тарафыннан оештырылган сарай переворотында динсез- лектә һәм регент вәкаләтләрен көч кулланып яулап алуда гаепләнә. Комиссия аны дүрткә ботарлап үтерүгә хөкем итә. Анна Леопольдовна бу җәзаны Пелымга сөргенгә җибәрү һәм барлык мал-мөлкәтен тартып алу белән алыштыра. 1742 елда Елизавета Петровна Биронны Пелымнан кире кайтара һәм Ярославльгә сөргенгә җибәрә. Петр III патшалык итә башлагач, ул сөргеннән кайтарыла һәм яңадан элеккеге дәрәҗәсендә торгызыла (1762). Шул ук елның августында Екатерина II Биронга Курляндия герцоглыгын кайтарып бирә. Нәм ул шун¬ да китеп тә бара. 1772 елның азагында Митавада үлә. Анна Леопольдовна (1718—1746) — сабый патша Иван VI Антонович (1740—1741) вакытында Россия империясе хөкем¬ дары. Патша Иван V нең оныгы. 1772 елдан Россиядә яши. 1730 елдан императрица Анна Иоанновна сараенда тәрбияләнә. 1733 елда православие динен кабул итә. Дәүләт идарәсе эшләре белән ул, нигездә, шөгыльләнми, барысын да Министрлар каби¬ нетына ышанып тапшыра. 1741 елдагы перевороттан соң Анна Леопольдовна хакимиятне югалта һәм гаиләсе белән чит илгә сөрелә. Әмма юлда аны туктаталар. Кулга алалар. 1746 елның мартында үлә. Елизавета Петровна (1709—1761) — Россия императри¬ цасы (1741—1761). Петр I һәм Екатерина I нең никахсыз туган кызлары. Петр I тарафыннан уздырылган үзгәртеп коруларга кире кайтуны ул үзенең эчке һәм тышкы сәясә¬ тенең төп принциплары дип игълан итә. Атасы үлгәннән соң барлыкка килгән дәүләт институтларын (Министрлар кабинеты һ. б.) юкка чыгара, Сенатның, коллегияләрнең, Баш магистрат¬ ның элеккеге рольләрен кабат торгыза, үлем җәзасын (1756), дәүләт эчендәге таможняларны бетерә. 1754 елда ул яңа Законнар җыентыгын эшләү өчен комиссия (Уложенная комис¬ сия) төзи. Комиссия чиркәү җирләрен секуляризацияләүгә һәм дворяннарның өстенлекләрен рәсми рәвештә (законнар ниге¬ зендә) беркетүгә юнәл телгән реформа проектлары эшли һ. б. Тулаем алганда, Елизавета Петровнаның эчке сәясәте тотрык¬ лы булуы, дәүләт хакимиятенең куәтен һәм абруен күтәрүгә юнәлдерүе белән аерылып тора. Ул рус мәдәниятен, мәгарифен, 282
фәнен үстерүгә зур әһәмият бирә. 1755 елда аның фәрманы буенча илдә беренче Мәскәү университеты ачыла. Патшалык итүенең соңгы елларында ул дәүләт идарәсе мәсьәләләре белән әллә ни шөгыльләнми. Үзенә тапшырылган ышанычны П. И. һәм И. И. Шуваловларга, М. И. һәм Р. И. Воронцовларга йөкли. Петр III Федорович (1728—1762) — Россия императоры (1761—1762). Петр I нең оныгы, патша кызы Анна Петров- наның улы. Әтисе ягыннан Петр турыдан-туры Швеция короле Карл XII нәселенә барып тоташа. Туган апасы императрица Елизавета Петровна 1742 елда аның Россия тәхете варисы булуы хакында белдерә. Ул үлгәннән соң, 1761 елның 25 де¬ кабрендә Петр III император дип игълан ителә. Иң әһәмиятле эш-гамәлләренә түбәндәгеләрне кертергә мөмкин: ул Яшерен канцелярияне юкка чыгара, чиркәү җирләрен секуляриза- цияли, Дәүләт банкы төзеп, сәүдә-сәнәгать эшчәнлеген хупла¬ вын белдерә. Петр III кабул иткән иң мөһим документларның берсе — Дворяннар иреге турында манифест. Петр Федорович Пруссиягә каршы сугыш хәрәкәтләрен туктата һәм Фрид¬ рих II белән Россия өчен файдасыз солых төзи. 1762 елның июнендә үз хатыны оештырган заговор нәтиҗәсендә тәхеттән бәреп төшерелә. Кулга алынып, Ропшага ябылуына бер атна дигәндә, Екатерина II нең рөхсәте белән бертуган А. Г. һәм Г. Г. Орловлар тарафыннан үтерелә. Екатерина II Бөек (1729—1796) — Россия императрицасы (1762—1796). Тумышы белән Пруссиядән. Россиягә 1744 ел¬ ның февралендә Елизавета Петровна чакыруы буенча тәхет варисы Петр Федорович белән никахлашу өчен килә. Право¬ славие динен кабул итә. 1754 елда улы Павел туа. Ире белән ике арада киеренке мөнәсәбәтләр урнаша, Петр III берничә мәртәбә хатынын монастырьга җибәрү зарурлыгы хакында белдерә. Шушындый шартларда Екатерина гвардиячеләрнең заговорын оештыра һәм, Петр III не тәхеттән бәреп төшереп, үзен хакимлек итүче императрица дип игълан итә. Тәхеткә кан кардәшлек буенча хокуксыз булуын белеп, Екатерина һәрвакыт югары катлау дворяннарга һәм руханиларга тая¬ нырга омтыла. Эчке һәм тышкы сәясәттә ул Петр I һәм Елизавета Петровна васыятьләренә тугры кала. Императрица мәгърифәтле абсолютизм сәясәтен үткәрә, тышкы сәясәттә ул илнең көнбатыш чикләрен сизелерлек киңәйтүгә ирешә, көн¬ чыгышта (Аляска) һәм көньякта (Кырым) яңа җирләрне үзләштерә башлый. Екатерина киң белемле хатын була, Европа мәдәниятенең иң күренекле вәкилләре белән хатлар алыша, 283
Россиядә мәдәниятне, фәнне, мәгарифне үстерү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Павел I (1754—1801) — Россия императоры (1796—1801). Петр III һәм Екатерина II нең улы. Елизавета Петровна сарае даирәсендә тәрбия ала. 1762 елдагы переворот нәтиҗәсендә Петр III үтерелгәннән соң, Павел белән Екатерина арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләшә; бер-берсеннән читләшү көчәя. 1783 елдан башлап Павел Гатчинада яши, анда аның үз сарае һәм кечкенә генә армиясе була. Екатерина үлеп, тәхеткә утыр¬ ганнан соң, Павел әнисенең казанышларын тамырдан җимерү эшенә тотына: көчле цензура кертелә, хосусый типографияләр ябыла (1797), чит илләрдән китаплар кертү тыела. Павел заманында Россия Франциягә каршы коалиция сугышларында катнаша. Армиядә Пруссия үрнәгендә реформалар үткәрелә. Алар күп кенә офицерларда һәм генералларда ризасызлык уята. Англия белән сәүдә элемтәләренең бозылуына китергән тышкы сәяси курсның үзгәрүе нәтиҗәсендә, бу ризасызлык тагын да көчәя. Ахыр килеп, гвардия офицерлары арасында императорга каршы заговор өлгерә, һәм ул 1801 елның 12 мартында аның үлеме, ә Александр I нең тәхеткә утыруы белән тәмамлана.
Өстәмә уку өчен әдәбият Гомуми характердагы хезмәтләр Горсей Д. Записки о России. XVI — начало XVII в. / Д. Гор- сей.— М., 1990. Гумилев Л. Н. От Руси до России: очерки этнической ис¬ тории / Л. Н. Гумилев.— М., 1992. Забелин И. Е. Домашний быт русских царей в XVI и XVII столетиях / И. Е. Забелин.— М., 1990. Зуев Л. С. Сибирь: вехи истории / Л. С. Зуев.— Новоси¬ бирск, 1997. Иностранцы о древней Москве. Москва XV—XVII вв.— М., 1991. Каменский А. Российская империя в XVIII в.: традиции и модернизация / А. Каменский.— М., 1999. Костомаров Н. И. Домашняя жизнь и нравы великорус¬ ского народа / Н. И. Костомаров.— М., 1993. «Око всей великой России». Из истории русской дипло¬ матической службы XVI—XVII веков.— М., 1989. Пайпс Р. Россия при старом режиме / Р. Пайпс.— М., 1995. Песков А. М. Павел I / А. М. Песков.— М., 2003. Проезжая по Московии: Россия XVI—XVII вв. глазами дипломатов.— М., 1991. Рябцев Ю. С. История русской культуры XVIII—XIX вв./ Ю. С. Рябцев.— М., 1997. Терещенко А. Быт русского народа / А. Терещенко.— М., 1997. Три века: Россия от Смуты до нашего времени: репр. изд. 1912 г,—Т. 1—5.—М., 1991—1994. 1 бүлек Буганов В. И. Крестьянская война в России начала XVII века / В. И. Буганов.— М., 1976. Зимин А. А. Опричнина Ивана Грозного / А. А. Зимин.— М., 1958. Зимин А. А. Реформы Ивана Грозного / А. А. Зимин.— М., 1964. Кобрин В. Б. Иван Грозный.— М., 1989. Козляков В. Марина Мнишек / В. Козляков.— М., 2005. Платонов С. Ф. Очерки по истории Смуты в Московском государстве XVI—XVII вв. / С. Ф. Платонов.— М., 1995. Скрынников Р.Г. Борис Годунов / Р. Г. Скрынников.— М., 1983. 285
Скрынников Р. Г. Иван Грозный / Р. Г. Скрынников.— М.,1975. Скрынников Р. Г. Смута в России в начале XVII века. Иван Болотников / Р. Г. Скрынников.— Л., 1990. Скрынников Р. Г. Три Лжедмитрия / Р. Г. Скрынников.— М.,2003. Тихомиров М. Н. Россия в XVI столетии / М. Н. Тихоми¬ ров.— М.,1962. 2 бүлек Аввакум. Житие протопопа Аввакума, им самим напи¬ санное / Аввакум.— М., 1960. Александров В. А. Власть и общество. Сибирь в XVII в. / В. А. Александров, Н. Н. Покровский.— Новосибирск, 1991. Козляков В. Михаил Федорович / В. Козляков.— М., 2004. Котошихин Г. О России в царствование Алексея Михай¬ ловича / Г. Котошихин.— СПб., 1906. Очерки русской культуры XVII века.— М., 1979. Панченко А. М. Русская культура в канун Петровских реформ / А. М. Панченко.— Л., 1984. Соборное уложение 1649 г.— Л., 1987. Талина Г. В. Царь Алексей Михайлович: личность, мыс¬ литель, государственный деятель / Г. В. Талина.— М., 1996. 3 бүлек Валишевский К. Петр Великий / К. Валишевский.— М., 1992. Князьков С. Очерки из истории Петра Великого и его времени / С. Князьков — М., 1990. Мавродин В. В. Основание Петербурга / В. В. Мавродин.— Л., 1983. Мавродин В. В. Рождение новой России / В. В. Мавро¬ дин.— Д., 1988. Медушевский А. Н. Утверждение абсолютизма в России: сравнительное историческое исследование / А. Н. Медушев¬ ский.— М., 1994. Павленко Н. И. Александр Данилович Меншиков / Н. И. Павленко.— М., 1981. Павленко Н.И. Петр Великий / Н. И. Павленко.— М., 1991. Павленко Н. И. Петр Первый и его время / Н. И. Павлен¬ ко.— М., 1983. Павленко Н. И. Птенцы гнезда Петрова / Н. И. Павленко.— М., 1988. Российская дипломатия в портретах.— М., 1992. 286
4 бүлек Анисимов Е.В. Анна Иоанновна / Е. В. Анисимов.— М., 2002. Анисимов Е. В. Елизавета Петровна / Е. В. Анисимов.— М., 2002. Анисимов Е. В. Женщины на российском престоле / Е. В. Анисимов.— М., 1997. Анисимов Е. В. Россия в середине XVIII века. Борьба за наследие Петра / Е. В. Анисимов.— М., 1986. Валишевский К. Преемники Петра / К. Валишевский.— М., 1992. В борьбе за власть: страницы политической истории Рос¬ сии XVIII века,— М., 1988. Заичкин И. А. Екатерининские орлы / И. А. Заичкин, И. Н. Почкаев.— М., 1996. Записки императрицы Екатерины.— М., 1990. Записки княгини Е. Р. Дашковой.— М., 1990. Захаров В. Ю. «Всемилостивейшая жалованная грамота российскому народу» 1801 г. в контексте развития консти¬ туционных идей в России во второй половине XVIII — начале XIX в. / В. Ю. Захаров.— М., 2002. Краснобаев В. И. Очерки русской культуры XVIII в. / В. И. Краснобаев.— М., 1987. Кургатников А. В. Роковые годы России. 1740 год: до¬ кументальная хроника / А. В. Кургатников.— СПб., 1998. Лозинская Л. Я. Во главе двух академий / Л. Я. Лозин¬ ская.— М.,1978. Мыльников А. Петр III / А. Мыльников.— М., 2002. Радищев А. Н. Путешествие из Петербурга в Москву / А. Н. Радищев.— М., 1991. Русская Америка.— М., 1996.
Учебное издание Данилов Александр Анатольевич Косулина Людмила Геннадьевна ИСТОРИЯ ГОСУДАРСТВО И НАРОДЫ РОССИИ Учебник для 7 класса татарской средней общеобразовательной школы Казань. Издательство «Магариф». 2008 Перевод с русского на татарский язык Уку-укыту басмасы Данилов Александр Анатольевич Косулина Людмила Геннадьевна РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек Редакторы Л. Г. Шәрифуллина Бизәлеш редакторы Р. А. Сайфуллина Техник редакторы һәм компьютерда биткә салучысы Р. Ф. Мөбарэкҗанова Корректорлары С. 3. Гыймалетдинова, Г. Р. Ногманова, А. А. Дэүлэтова Оригинал-макеттан басарга кул куелды 07.06.2008. Форматы 60x90Vi6. Офсет кәгазе. «Школьная» гарнитурасы. Офсет басма. Басма табагы 16,60+ форз. 0,30. Тиражы 8 300 д. Заказ Т-827. «Мәгариф» нәшрияты. 420059. Казан, Оренбург тракты, 20а. Тел./факс (843) 277-52-88; 277-52-62. E-mail: magarif@mail.ru «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы» ААҖ. 420066. Казан, Декабристлар урамы, 2.
РОМАНОВЛАР ДИНАСТИЯСЕ (ТӨП ВӘКИЛЛӘРЕ)
А. А. Данилов, Л. Г. Косулина РОССИЯ ДӘҮЛӘТЕ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫ ТАРИХЫ