Автор: Дмитриева О.В.  

Теги: гомуми тарих   яңа заман тарихы.  

ISBN: 978-5-7761-1736-7

Год: 2007

Текст
                    Дмитриева ГОМУМИ ТАРИХ
О. В. Дмитриева
ГОМУМИ
ТАРИХ
t ЯҢА ЗАМАН
А ТАРИХЫ
1'■I


? 121 в» &a ТаМрМ»* ul'* и*»* Ф1«м ,шо**
О. В. Дмитриева ГОМУМИ ТАРИХ ЯҢА ЗАМАН ТАРИХЫ XV ГАСЫР АХЫРЫ - XVIII ГАСЫР Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Казан • «Мәгариф» нәшрияты Москва • «Русское слово» 2007
УДК 373.167.1:94(100)"654"*07 ББК 63.3(0)5 я721 Д54 Дмитриева О. В. Всеобщая история. История Нового времени. Конец XV — XVIII век: Учебник для 7 класса общеобразовательных учреж¬ дений.— 5-е изд.— М.: ООО «ТИД «Русское слово— РС», 2007. Рецензентлары: Россия Фәннәр академиясенең; Гомуми тарих институты секторы мөдире, тарих фәннәре кандидаты А. С. Намазова; РГГУ доценты, тарих фәннәре кандидаты С. Е. Князева; МГОУның тарих укыту методикасы кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты А. Н. Фукс Иллюстрацияләрне сайлаучы О. В. Дмитриева Бизәлеше С. Н. Якубовский Охраняется Законом РФ «Об авторском праве и смежных правах». Воспроизведение всей книги или ее части на любых видах носителей запре¬ щается без письменного разрешения издательства. Переводное издание учебника выпущено в свет по Лицензионному договору № ЛД-03 от 14 июня 2007 г. Экземпляры переводного издания подлежат распространению исключительно в Республике Татарстан, а также среди татарской диаспоры на территориях других субъектов Российской Федерации. Дмитриева О. В. Д54 Гомуми тарих. Яңа заман тарихы. XV гасыр ахыры — XVIII га¬ сыр : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 7 нче сыйныфы өчен д-лек / О. В. Дмитриева; Русчадан И. И. Кадыйрова, Л. Г. Шарифул¬ лина тәрж,. — Казан : Мәгариф, 2007. — 319 б.: рәс. б-н. ISBN 978-5-7761-1736-7 Дәреслектә XV гасыр ахыры — XVIII гасырның матди һәм сәяси мәдә¬ нияте, көнкүреш тормышы, дини ышанулары һәм иҗтимагый инсти¬ тутлары мәсьәләләренә зур игътибар юнәл телә. ISBN 978-5-7761-1736-7 © ООО «ТИД «Русское слово —PC», 2001, 2007 Все права защищены © Татарчага тәрҗемә, «Мәгариф» нәшрияты, 2007
Кадерле балалар! Сез Яңа заман тарихын өйрәнә башлыйсыз. Бу төшенчә бик күптән — XIV—XV гасырлар чигендә барлыкка килгән. Аны Яңарыш чорында Италиянең гуманист галимнәре керт¬ кән. Алар фикеренчә, Урта гасырлар XV гасыр башына тәмамланган. Фәннең алга китүе һәм антик чор идеал¬ ларының кабат яңаруы алар өчен Яңа заманның башлануын аңлаткан. Ул заманнардан бирле инде алты гасыр узып киткән. Яңа тарих вакыт ягыннан бик озакка — галимнәр тарихның чираттагы этабын — Иң Яңа тарихны кертергә тәкъдим иткәнгә кадәр сузылды. Күпчелек илләрдә ул XX гасыр башыннан исәпләнә. Биш йөз елны үз эченә алган Яңа тарих дәвере дә шактый зур, шуңа күрә ул үз эчендә берничә этапка бүленә: Яңа заман башы (XV гасыр ахырыннан XVII гасыр уртасын кертеп) һәм Яңа тарих үзе (XVII гасыр уртасыннан XIX га¬ сырны кертеп). Быел сез аның Яңарыштан башлап Бөек француз революциясенә кадәрге зур бер кисәге белән таны¬ шырсыз. Бу — Европаның иске феодаль тәртипләрдән арынып, индивидуальлеккә, эшмәкәрлеккә һәм капиталистик мөнә¬ сәбәтләргә аяк атлаган вакыты. Әмма илнең икътисадында һәм җәмгыять тормышында яңалык белән искелек әле бик озак иңне иңгә куеп янәшә яшәргә мәҗбүр булалар. Кайбер Европа илләре, кинәт алга ыргылып, XVII гасырда ук бур¬ жуаз үсеш юлыннан киттеләр, башкалары Урта гасырларда бик озак тоткарландылар. Шуңа күрә тарихчылар бу чорның күчеш характерында булуын ассызыклыйлар. Быел сез Бөек географик ачышларның ни рәвешле дөньяның урта гасырлардагы картинасын үзгәртүе, европа- лыларның үзләре өчен моңарчы күрелмәгән офыклар¬ ны, илләрне һәм халыкларны ачулары турында белерсез. Яңарыш, XVI гасыр Реформациясе, XVII гасырда табигать фәннәре революциясе һәм XVIII гасыр Мәгърифәте йогын¬ тысында кешеләрнең дөньяга карашларында, фәлсәфи күз¬ аллауларында, дини карашларында һәм сәяси мәсләкләрен¬ дә кискен үзгәрешләр барлыкка килде. Әлеге үзгәрешләр¬ нең нәтиҗәсе буларак, шактый ирекле һәм үз-үзенә нык 3
ышанган, үз акылына таянган, рухы, фикер сөреше һәм гамәлләре белән безгә һәм безнең чордашларга якын торган кеше пәйда булды. Әмма шул ук вакытта Европа XVIII гасыр азагына кадәр бихисап иске тәртипләрне, традицион идеаллар һәм дини ышануларны саклаган аграр, индустриаль булмаган циви¬ лизация булып калды. Сез Европа илләрендә дәүләт хакимиятенең яңа фор¬ масы — абсолют монархиянең ничек барлыкка килүен, дәүләтнең ни рәвешле акрынлап заманча рәвеш алуын төшенерсез. Халыклар һәм милли дәүләтләрнең хәзер без белгән чикләрен торгызуда XVI—XVIII гасырларның әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Бу чорда актив рәвештә хәзерге телләр, халыкларның милли үзаңы, үзенчәлекле милли мәдәният¬ ләр формалаша. Без үзебез һәм безне чолгап алган дөнья —■ тарихи үсеш меңьеллыклары җимеше, һәм төрле дәверләрнең, борынгы һәм яшьрәк цивилизацияләрнең аңа керткән өлеше бер¬ дәй кыйммәтле. Әмма Яңа заман белән хәзерге җәмгыять¬ не меңнәрчә җепләр бәйләп тора. Бу чор безгә, чыннан да, аңлаешлы һәм якын. Шул заманда шәһәрләр һәм торак йортларның тышкы күренешләре безгә таныш «кыяфәткә» керде, без бүгенге көндә дә файдалана торган күп санлы яңалыклар кертелде; әйберләр — без күреп гадәтләнгән рәвешен, ә ризыклар без күнеккән тәмен алды. Бүген дә кеше һәм дәүләт, җәмгыять һәм хакимият, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне билгеләүче күп кенә сәяси идеяләр һәм принциплар нәкъ менә шул чорда бар¬ лыкка килделәр. Хәзерге дини агымнар һәм чиркәү оешма¬ лары — Урта гасырларның гына түгел, шулай ук Яңа заман башының да мирасы. XV—XVIII гасырлар язучыларының, рәссам һәм архи¬ текторларының әсәрләре стиль белән дә, фикер йөртү ысул¬ лары белән дә, фикер юнәлешләре белән дә безгә якын булып, мәдәниятебезнең җанлы, тәэсирле бер өлеше буларак кабул ителәләр. Әлеге гасырлар дәвамында кешелек, хәзерге дөньяга йөз тотып, гаять озын юл узды.
Беренче кисәк ЯҢА ЗАМАН БАШЫ XV гасыр ахыры — XVII гасырның беренче яртысы
I БҮЛЕК. БӨЕК ГЕОГРАФИК АЧЫШЛАР § 1. ҺИНДСТАННЫ ЭЗЛӘГӘНДӘ Кешеләр барлык гасырларда да сәяхәт иткәннәр һәм ачышлар ясаганнар. Әмма XV гасыр ахырын — XVII гасыр уртасын колачлаган дәверне генә Бөек географик ачышлар чоры дип атыйлар. Диңгез сәя¬ хәтчеләренең зур тәвәккәллек, кыюлык күрсәтеп диң¬ гез гизүләре, яңа континентларны, илләр һәм халык¬ ларны ачулары европалыларга билгеле ойкуменаның чикләрен киңәйтеп һәм аларның дөнья турындагы күзаллауларын тамырдан үзгәртеп кенә калмады, ә дөньяның үзен дә бик нык үзгәртте. Ойкумена Урта гасырлар кешесе күзлегеннән. Урта гасырларның космологик һәм географик карашлары бик үк камил булмаган. Җирне еш кына бөтен яктан да бөек туфаннан соң барлыкка килгән дөнья океаны белән әйләндереп алынган яссы тәлинкә рәвешендә итеп күз алдына китергәннәр. Материктан читкә чыгып, ачык океанда кай тарафкадыр йөзү ахмак¬ лык булып тоелган: анда тагын коры җир булыр дип уйламаганнар да. ^Дөньяның Библиядә сурәтләнгән картинасы бу¬ енча, Җирнең үзәге Иерусалимда булып, Алла табуты да шунда куелган. Аннан көнчыгышка таба Җәннәт урнашкан һәм барлык бөек елгалар — Нил, Ганг, Тигр һәм Евфрат — шуннан агып чыкканнар. Евро- палылар яхшы белгән Каспий, Кара, Урта һәм Кы¬ зыл диңгезләр коры җирне өч зур өлешкә — Евро¬ пага, Азиягә, Африкага бүлгәннәр. Урта гасырлар¬ ның монастырь карталарында дөньяны нәкъ менә шундый итеп сурәтләгәннәр. Ал арга таянып сәяхәт итү гаять авыр булган. Урта гасыр кешесенең ерак илләр турындагы күзаллаулары сирәк сәяхәтчеләрнең 6
яки изге урыннарга барып гыйба¬ дәт кылучыларның уйдырма тулы хикәятләренә нигезләнгән. Европа- лылар эт башлы, бер аяклы яисә дүрт күзле кешеләрнең, адәми зат¬ ларны ашаучы антропофагларның, шулай ук су анасының, бермөгез- ләрнең, аждаһаларның һәм гаять зур диңгез еланнарының булуына ышанганнар^ Ачыш кайчан ясала? Урта гасыр¬ ларда географик ачышлар, гадәттә, яулап алу походлары, сәүдә итеп йөрү һәм изге гыйбадәт урынна¬ рына бару нәтиҗәсе булган. Кеше¬ ләр дөньяны тикшерү, өйрәнү мак¬ Дөнья картасы. XI гасыр сатын куймаганнар. Ачышлар, «җирле» характерда булып, башка халыкларга барып ирешмәгән. Чөнки халыкның күпчелек өлеше укый-яза белмәгән һәм табылган җирләр турында киң җәмәгатьчелеккә хәбәр итү чаралары да булмаган. Урта гасырлар башында кайбер европалылар җә¬ яүләп Кытайга һәм Һиндстанга кадәр барып җит¬ кәннәр, әмма бу турыда хәтта аларның ватандашлары да белмәгән. Викинглар күп ачышлар ясаганнар. Төньяк Америкага һәм Гренландиягә килгәннәр һәм анда үз авылларын корганнар, әмма аларның коло¬ нияләре, үзләре турында бернинди истәлек калдыр¬ мыйча, тарих чоңгылларында юкка чыккан. Географик ачышка ихтыяҗ туганда, кешеләр аны кабул итәргә һәм аның нәтиҗәләреннән файдала¬ нырга сәләтле булганда гына ул гомуми казанышка әверелә. ХУгасыр башына Европада мондый шарт¬ лар өлгерә. һиндстан турындагы хыяллар. Шәһәрләр үсә һәм халыкара сәүдә ныгый барган саен, европалыларда ерак илләр белән кызыксыну көчәя. Тәре походлары чорыннан башлап, Европа илләре белән Көнчыгыш арасында ныклы сәүдә мөнәсәбәтләре урнаша, аннан Яңа Гвинея аборигеннары. Гравюра. XVII гасыр 7
Молукк утраула¬ рында аш тәмләт¬ кечләр җыю Дөнья карта¬ сында Зонд утраулары һәм Малакканы эзләп табыгыз. югары сыйфатлы тукымалар — алтын парча, бәрхет, атлас, шулай ук гаҗәеп нәфис итеп эшләнгән юве¬ лир эшләнмәләр, кыйммәтле ташлар һәм аш тәмләт¬ кечләр алып киләләр. Бу сәүдәдә төп арадашчы ролен гарәп сәүдәгәрләре үти. Алар бирегә товарны Һинд- станнан һәм Кытайдан ташыйлар. Бу сәүдәгәрләр¬ нең сөйләүләре буенча, европалылар аларны әкияти бай һәм экзотик илләр итеп күз алдына китергән¬ нәр. Әмма XV гасырда бу илләргә коры җирдән Кон¬ стантинополь аша илтүче кәрван юллары (шул исәп¬ тән Бөек ефәк юлы да) өзелгән, чөнки Константи¬ нополь шәһәрен 1453 елда госманлы төрекләре басып алгач, Көнчыгыш товарларының бәяләре күп мәртә¬ бәләр арткан. Бигрәк тә аш тәмләткечләр — кара борыч, дарчин, канәфер, имбир, мөшкәт чикләвеге кыйммәтләнгән. Европалылар XII—XIII гасырлардан башлап ук га¬ рәпләрдән алар белән ризыкка тәм кертергә өйрән¬ гәннәр, һәм тәмләткечләрне бик күп кулланганнар. (Ул заманда итне озак саклый белмәгәннәр, күп итеп тәмләткеч салып, аның исен бастырганнар.) Аш тәм¬ ләткечләр Европага әйләнгеч юллар үтеп килгән. Аларны Тын океандагы бик ерак урнашкан Молукк утрауларында (хәзер Зонд архипелагы) җыйганнар Бөек ефәк юлы 8
һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең иң эре сәүдә үзәгенә — Малаккага җибәргәннәр. Анда аларны Һиндстан сәүдәгәрләре сатып алып бетергән һәм гарәпләргә сат¬ кан, ә соңгылары хуш исле олауларны Мисырга озаткан, анда борыч һәм канә¬ ферне венециялеләр һәм генуялылар сатып алып, бөтен Европа буйлап шулар белән сәүдә иткән. Бу маршрут «Хуш исле юл» дип аталган. Арадашчылар артык күп булганга, аш тәмләткечләр бик кыйбат торган, XV га¬ сырда аларның бәяләре шулкадәр күтә¬ релгән ки, хәтта борыч алтын бәясенә йөри башлаган — аны, бөртеген дә югал¬ тудан куркып, ювелир үлчәүләрендә үлчәгәннәр. Аш тәмләткечләрдән сәүдә кереме 800 % тәшкил иткән. Бу Европа сәүдәгәрләренең игътибарын җәлеп ит¬ кән, һәм алар арадашчылардан арынып, Ьиндстан, Кытай һәм Тәмләткеч утрауларына үз юлларын салу турында уйлана башлаганнар. Сәяхәтчеләрне географик ачышларга дәртләндер¬ гән икенче сәбәп — Европада кыйммәтле металлар- ның аз булуы. Алардан сәүдә (шул исәптән Көнчы¬ гыш белән) өчен кирәкле акча сукканнар. Әлеге зарыгып көтелгән металлның яңа чыганакларын Сәүдә суднолары. XIV—XV гасырлар Параграф текстына таянып, әлеге кораб¬ ларның кайсы — Урта, э кайсы Бал- тыйк диңгезләре буй¬ ларында төзелүен ачыклагыз. эзләү идеясен хуплаган сәүдәгәрләрне дә, дво¬ ряннарны да, Европа патшаларын да ул заманда байлык үлчәвенә әверелгән алтынга омтылу хисе биләп алган. Географик ачышларның техник алшартлары. Суд¬ нолар төзү югары үсешкә ирешкәч һәм диңгез сәя¬ хәтчеләре зур тәҗрибә туплагач кына, ачык океанда ерак сәфәргә чыгу мөмкин була башлаган. Урта диңгез яр буйларында кыек (латин) җилкәнле һәм рульне алыштырган зур ишкәкле, ике мачталы суднолар төзегәннәр. Иң камил кораблар Балтыйк диңгезендә корылган. XIV—XVI гасырларда алар 9
Искә төшерегез: Реконкиста кайчан башлана? Пиренеи ярым¬ утравын гарәп¬ ләрдән чистарт¬ каннан соң, анда нинди корольлек¬ ләр барлыкка килгән? инде судноның койрыгына күчереп йөртерлек итеп беркетелгән асылмалы рульле, каршы җил искәндә дә йөзәргә мөмкинлек бирүче кыек һәм туры җил¬ кәннәр системасы белән җиһазландырылган ике-өч мачталы булганнар. Менә шундый кораб үрнәгендә XV—XVII гасырларның иң популяр суднолары — каравеллалар һәм галеоннар төзелгән. Диңгез сәя¬ хәтчеләре кытайлар уйлап тапкан компастан (ә европалы лар га ул гарәпләрдән кергән), шулай ук ачык диңгездә ориентлашырга ярдәм итүче при¬ борлардан — астролябия һәм секстанттан фай¬ даланганнар. Навигация карталары да камилләшә барган: диңгезчеләр яр буйларын тәфсилләп сурәтләгән һәм компас сеткалары булган портолоннарны кул¬ ланганнар. Реконкистадан конкистага. Испания һәм Порту¬ галия кебек Реконкиста барышында Пиреней ярымутравының маврлардан яулап алынган җир¬ ләрендә барлыкка килгән христиан дәүләтләре Бөек географик ачышларның пионерлары булган. Рекон¬ киста ахырына якынлашкан (маврлар көньякта — Гранадада гына торып калганнар), ә сугышны төп шөгыльгә әйләндергән ярлы дворяннар — испан идальголары һәм португал фидалгулары — көч¬ ләрен кая куярга белмәгәннәр. Португалиядә конкиста — Нилның югары агы¬ мында алтын эзләү максаты белән Африканы яулап алу идеясе туган. Әмма 1415 елда Марокко крепосте Сеутаны кулга төшергәннән соң, коры җир конкис- тасы уңышсызлыкка очраган, чөнки атлы гаскәр рыцарьларының сугыш киемнәре эсседә бик нык кызган һәм Африка комында алар бөтенләй хәл¬ сезләнеп калганнар. Энрике — коры җирдән генә йөрүче «диңгез ги¬ зүче». Әлеге уңышсызлыктан соң Португалия принцы Энрике (1394—1460; кушаматы — Диңгез гизүче) Африканың көнбатыш ярлары буйлап үтүче диңгез юлын тикшерергә карар кылган. Озак еллар 10
дәвамында ул яшерен архив туплаган, анда ул португаллар бу континентның эченә үтеп керү генә түгел, аны урап узып, Нинд океаны бассейнына чыгарлар һәм Ниндстанга ук барып җитәрләр дигән өмет белән итальян һәм гарәп¬ ләрнең дә карталарын җыйган. Принц Энрике үзе беркайчан диңгезгә чыкмаган, әмма экспеди¬ цияләр оештыру өчен, бик күп акчалар биргән. Аның ватандашлары Көнчыгышка йөзүдән ку¬ рыкканнар: диңгезчеләр анда үзләрен караң¬ гылык диңгезе, шайтан патшалыгы каршы алыр, экваторның аргы ягында сулап та булмас һәм котылгысыз рәвештә һәлак булырбыз дип уйлаганнар. Көнчыгыш киңлекләрдә, һәр миль¬ не узу Өчен, ЭЧКе куркуны ҖИҢӘргӘ туры КИЛГӘН. Диңгез гизүче Энрике оештырган экспедицияләр әкренләп Африка Энрике ярларын — Яшел борын утрауларын, хәзерге Гвинея, Сьерра-Леоне, Гана җирләрен тикшереп чыкканнар. Алар биредә алтыннан кала бик күп фил сөяге дә тап¬ каннар, бу әлеге җирләрнең атамаларында да чагы¬ лыш тапкан — Алтын Яр, Фил Сөяге Яры. Җирле патшалар аларга Африка коллары белән сату итәргә тәкъдим ясаганнар. XVI гасырда Европага беренче тере товарны португаллар китергән. 1488 елда Португалия диңгезчесе Бартоломео Диаш Африканың көньяк читенә барып җиткән һәм аны Атлантикадан Нинд океанына чыгу юлы табылу хөр¬ мәтенә Изге Өмет борыны дип атаган. Соңгы хәлит¬ кеч ыргылыш ясап, Һиндстанга җитәсе генә калган. Колумб һәм Америкага әверелгән «Һиндстан». Пор¬ тугалия белән бергә бу юлны Испания дә эзләргә керешкән. Испания корольләре Изабелла Кастильская- га һәм Фердинанд Арагонскийга ниндидер Генуя картографы Христофор Колумб үзенчәлекле план тәкъдим иткән. Әлеге план Көнчыгышка түгел, ә Көн¬ батышка хәрәкәт итеп Ниндстанга җитүне күз ал¬ дында тоткан. Колумб антик космографларның Җир¬ нең шарсыман булуы турындагы карашларын уртак¬ лашкан һәм күренекле физик Паоло Тосканелли 11
Испаннарның индеец¬ лар белән очрашуы. 1492- Колумб Американы «ача». Колумб каравелласы. Гравюра. XVI гасыр төзегән дөнья картасына таянып эш иткән. Анда Ьиндстан, ялгыш Америка озынлыгына урнашты¬ рылып, бик якын булып тоелган. 1492 елда мавр¬ ларны тар-мар итүне төгәлләгән «католик» король¬ ләрне генуялының Ьиндстан һәм Кытайдагы алтын хәзинәләрен ачу турындагы вәгъдәсе кызыксындыр¬ ган. Алар Колумб белән төзелгән шартнамәгә кул куйганнар һәм аны киләчәктә ачылачак һәм Испа¬ ния хакимияте астына күчәчәк җирләрнең вице- короле итеп билгеләгәннәр. 1492 елның 3 августында «Санта-Мария», «Пинта» һәм «Нинья» корабларында Колумб һәм аның ко¬ мандасы ачык диңгезгә чыгып киткән. Сәяхәт ике айдан артык дәвам иткән. Диңгезчеләр юлга бер дә теләп чыкмаганнар, аларны билгесезлеккә таба йөзү гаять куркыткан. Команданы тынычландыру өчен, Колумб ике журнал ачкан: аларның берсенә кораб¬ ларның Европа ярларыннан ерак китмәвен раслаучы ялган мәгълүматларны теркәгән, ә икенче яшерен журналга чынлыкта үтелгән юлны билгеләп барган. Ниһаять, 1492 елның 12 октябрендә матрослар җир күргәннәр һәм, Сан-Сальвадор (Гуанахани утра- 12
вы) дигән исем биреп, утрауга төшкәннәр. Аннан соң зуррак Куба һәм Гаити (монысын Эспаньола — Кече Испания дип атаганнар) утрауларын ачканнар һәм тикшергәннәр. Колумб үзенең Көньяк-Көнчыгыш Азиягә илтүче юлны табуына ышанган һәм үзе ачкан утраулар тирәсендә бай шәһәрләре булган материк эзләгән. Җирле халык читтән килгән ак тәнле кешеләрне ачык йөз белән каршылаган. Алар матрослар белән әйбер алмаша башлаганнар. Европалыларның вак- төяк бизәнү әйберләре өчен аборигеннар алтын плас¬ тиналар белән түләгәннәр. Колумб бик нык куан¬ ган: бу — Көнчыгыштагы әкияти алтын хәзинәләре¬ нең якында гына булуын раслаган. Каралҗым тән¬ ле җирле халыкны моряклар, табигый, индеецлар дип атаганнар. 1493 елда Колумб үзенең икенче экспедициясен оештыра. Максаты — материкны табу. Аның белән бергә «Ьиндстан»га тиз арада баю турында хыял¬ ланган күп санлы испан дворяннары һәм авантюрист¬ лары да ябырылган. Яңа җирләрдә үрчетеп җибәрү өчен, корабларга күп итеп йорт хайваннары һәм кош- корт төягәннәр. Куба, Гаити.утрауларын яхшылап тикшергәч һәм Ямайканы ачкач, испаннарның җирле халыкны шун¬ дук үзләренә авыр хезмәт башкарту һәм алтын чыга¬ рырга мәҗбүр итү нияте китереп чыгарган ризасыз¬ лык чыгышлары һәм «Ьиндстанда» исәпсез-хисап- сыз байлыклар таба алмаудан канәгатьсезлек белдер¬ гән маҗара эзләүче дворяннарның чуалышлары Ко- лумбны Испаниягә кайтып китәргә мәҗбүр иткән. Өченче экспедиция вакытында (1498) Колумб Ори¬ ноко елгасы тамагы районында материкка бик якын килгән, әмма аны күрә генә алмаган. Су һәм азык- төлек җитмәү аркасында, ул сәяхәтен өзәргә мәҗбүр булган. Вәгъдә иткән алтыннарны тапмады дип, дош¬ маннары әләкләве аркасында, Колумбны кулга ал¬ ганнар һәм, богаулап, Испаниягә алып кайтканнар. 1498 елда португалияле Васко да Гама, Африканы Колумб — бөек бил¬ гесез кеше. Аның ту¬ рындагы бер генә мәгъ¬ лүмат та төгәл түгел. Ул чама белән 1451 ел¬ да Генуяда туган. Кай¬ да белем алуы мәгъ¬ лүм түгел. Колумб картограф булган һәм Португалиягә килгән. Монда карталарга со¬ рау зур булган. Ул Җирнең шарсыман икәнлеген раслаучы антик теорияләрне бел¬ гән һәм Көнбатышка таба хәрәкәт итеп, Көн¬ чыгышка эләгү мөм¬ кинлегенә ышанган. Португалиядә ул җир¬ ле халыкның су белән көнбатыш тарафтан китерелеп, яр буена чыгарып ташланган һәм европалыларга билгесез көймә ватык¬ лары турындагы хи¬ кәяләрен ишеткән. Бу аның океан артында кешеләр яши торган җир булу турындагы фикерен тагын да ны¬ гыткан. Озак еллар дәвамында ул Португа¬ лия, Англия, Франция корольләрен үзенең идеяләре белән кызык¬ сындырырга тырышып караган, әмма бөтен җирдә каршылыкка очраган. Аның соңгы өмете Испания король¬ ләрендә булган. 13
Бөек географик ачышлар газея о. Исл< Охо' rOMCf }ена/\ Тунис Фес (сшр Тимбукту :сау ^ВАДАИ 1алаккс Новая Гви> Экватор Кито ,0^ р. Суматра' ЮН1 Peel teUpo^ о. Тасмания >рами на ка[ -1580 ФрЭНСИ( 1и с Дан! ^Огненная Земля \ " 'чх Фе0нлндо-Т1о Ч (Поэт.) \ \ Третье плавание Виллема Баренца 1596—1597 гг. И пов.Амстф "емстаун 1 Норвегия^ 2 Англия 3 Соединенные провинции V^CTBa / Азорские о-ва /к h (nTri - ' //Л Ч б. Мадейра/%7 Калимантан ФедотаТ1опова и Семена Дежнёва 1648—1649 гг. / " .Маршруты путешествий в Аф¬ рике Д. Кавацци 1654—1670 гг. Я. Данкарта 1660 г., О. Берга /о-ва Кергелен о-ваКрозе / (Фр.) (Фр.) / :еул j: _ >, АсЬ/ынь (Макао) ^Мадрас , . ңБрит.) ’ Цей' Колониальные государства Европы - А-еду ~ Расселение народов и их владения к середине XIX в. \ и племен в XVII в. _ Ц^^Уэ^то-Рико^гу^^^ (ИспJ Х-|-Ваделупа"(Фр.) р кас ' / °‘ БаРбад°с (Брит.) \; Тринидад (Исп.) tej Һ I /'А Кайена I 5-1- - -О». Реюньон Р (ФР) ‘ (адагаскар/ ' Маршруты важнейший путешестви£ эпохи Великих географических открытий и начала Нового времени (ИМПЁРИД^А П ВЕЛИКИХ Лмоголов и РрС Н i/' о Исфахан^/ J А у Джакарта .(Баталия, Португалия
Картада Колумб экспедицияләренең маршрутларын күзәтегез. Ул ачкан архипелаг¬ ларның хәзерге атамаларын ачыклагыз. ВЕСТ-ИНДИЯ — Колумб көнбатышка йөзгәндә ачкан җирләрне (көнчыгышта урнашкан Ост- Индиядән аермалы буларак) әнә шулай атый башлаганнар. урап, ниһаять, һиндстанга барып җиткән. Бу — «католик» корольләрнең ризасызлыгын тагын да көчәйтеп җибәргән. Колумб барыбер дүртенче диңгез сәяхәтенә (1502—1504) чыгу хокукына ирешкән, әмма мате¬ рикны таба алмаган. 1506 елда ул фәкыйрьлектә үлгән. Соңгы көннәренә кадәр үзенең Ьиндстанга илтүче юлны ачуына ышанып яшәгән. Колумбның ачышларыннан соң күп санлы Испа¬ ния һәм Португалия экспедицияләре аның эз¬ ләреннән сәяхәткә чыккан, һәм тиздән материк та табылган. Экспедициядә катнашучыларның берсе — италияле Америго Веспуччи беренчеләрдән булып бу җирләрнең Ьиндстан түгел, ә ниндидер Яңа Дөнья булуы турында белдергән. Соңрак бу материк аның хөрмәтенә Америка дип атала башлаган. XVI гасыр ахырына яңа җирләрнең контурлары ачыклангач, бугаз аша гына тоташкан ике материк- өстәмә МӘГЪЛҮМАТ П. Тосканелли төзегән Атлантик океан картасын реконструкцияләү. Италия галиме Җир әйләнәсен дөрес исәпләмәү аркасында, Ьиндстан аның картасында Евро¬ пага бик якын урнаштырыла. Тосканеллиның хатасы Колумбка файдага гына булган: ул Ьиндстанга көнба¬ тыш юлы аша барып җитәргә ниятләгән. 16
ның — Көньяк һәм Төньяк Америкаларның булуы аермачык күренгән. Шулай итеп, Азиягә яңа юллар эзләгәндә, европалылар бөтенләй көтмәгәндә ике яңа континентка тап булганнар. 1. Урта гасыр кешеләренең космографик һәм гео¬ график күзаллаулары турында сөйләгез. 2. Европалыларны Көнчыгышка яңа юллар эзләүгә нинди икътисади һәм сәяси сәбәпләр этәргән? 3. Ни өчен яңа җирләр эзләүдә катнашырга әзер торучы дворяннар нәкъ менә Пиреней ярымутра¬ вында күп булган? 4. Диңгез сәяхәтчесе Энрикеның эшчәнлеге турын¬ да сөйләгез. Африканы урап узу планнарын төзе¬ гәндә, ул нинди мәгълүматларга таянган? 5. Шәхес буларак Колумб турында сез нәрсәләр әйтә аласыз? § 2. УРТАЛАЙ БҮЛЕНГӘН ДӨНЬЯ Португаллар һинд океанында. 1498 елда Португа¬ лия адмиралы Васко да Гама кораблары, Изге Өмет борынын урап узып, беренче мәртәбә Африканың көнчыгыш ярлары буйлап йөзгән. Мозамбик райо¬ нында ул күренекле гарәп лоцманы Әхмәд ибн Мә- җидне (шигырь белән язылган һинд океаны лоция¬ ләре авторы) яллаган. Әхмәд португалларны һинд- стан порты Каликутка алып килгән. Һәм алар анда бик күп итеп аш тәмләткечләр сатып алганнар. Һиндстанга көнчыгыш юлы ачыкланганнан соң, португаллар актив рәвештә бу төбәккә килеп урнаша башлаганнар. Алар Тәмләткеч утрауларына илтүче юлны табу һәм алар белән сәүдә итүне үз контроль¬ ләре астына алу бурычын куйганнар. Аларның артиллерия белән коралланган 20 га- леоннан торган куәтле хәрби флотына җирле раҗа армияләре каршы тора алмый. Каликут солтаны флотын тар-мар итеп, Һиндстандагы Португалия урынчылары (наместниклары) Алмейда һәм Альбу- Васко да Гама 17
Малакка гаване Афонсу Альбукерке керке Ниндстанның көнбатыш ярларында үз хаки¬ миятләрен урнаштыралар. Алар гарәп һәм һинд лоцманнарын кулга төшерәләр, аларны җәзалап газаплыйлар, теләсә кайсы суднога һөҗүм итәләр һәм Ьинд океанында террор режимы урнаштыралар. Нәтиҗәдә күптән көтелгән юл табыла: 1511 елда португаллар Көньяк-Көнчыгыш Азиянең төп порты булган Малаккага керәләр. Аның гаванена йөзләрчә кораблар килеп туктый. Кытай джонкаларында (корабларында) бирегә — нәфис фарфор һәм ефәк, Таиландтан — фил сөяге, Һиндстан һәм Цейлон¬ нан ислемайлар, кыйммәтле ташлар һәм тукыма¬ лар агыла. Португаллар хәйлә белән әлеге портны кулга төшерәләр һәм шуннан бирле Португалия Европаны тәмләткечләр белән тәэмин итүче бердәнбер ил бу¬ лып тора. Тиздән алар Амбоин, Банда, Тернанта, Тидора кебек Тәмләткеч утрауларына да юлны таба¬ лар. Португалия короле хуш исле товар белән сәүдә монополиясен хуплый, бәяләрнең төшүенә юл куй¬ мый. Португалларның төп хәрби базасы Гоа утра¬ вында урнаша. Кайчандыр Европа читендәге ташлан¬ дык ил бөек һәм бай диңгез державасына әверелә. Көнчыгыш тарафка хәрәкәт итеп, португаллар тиз- 18
дән Кытайга һәм Япониягә барып җитәләр. Лисса¬ боннан әлеге җирләргә илтүче юлны эзләп табу өчен, аларга 30 ел вакыт кирәк була. Дөньяны беренче кат бүлү. Диңгез юлларында Испа¬ ния һәм Португалиянең үзара көндәшлеге тарихта дөньяны беренче кат йогынты сфераларына бүлүгә китерә. 1494 елда Тордесильяста Рим папасы ара¬ дашчылыгында шартнамә төзелә. Аның буенча Азор утрауларыннан көнбатыштарак Атлантик океан буй¬ лап шартлы меридиан үткәрелә: аннан көнбатыш тарафка урнашкан барлык яңа ачылган җирләр һәм диңгезләр — Испания доминионнары, ә көнчыгыш юнәлештәгеләре Португалиянеке дип игълан ителә. Тын океанны ачу. Колумб Вест-Индиясенең яңа материк булуын бик яхшы аңласалар да, диңгез сәя¬ хәтчеләре европалылар юлында зур киртә булып торучы Американы урап узып, чын Ьиндстанны табу нияте белән яшиләр. 1513 елда испан Васка Нуньес Бальбоа отряды тар гына Панама муенын үтә һәм артында моңарчы билгесез океанның җәйрәп ятуын күрә. Ул аны Көньяк диңгез (Тын океан) дип атый. Берәү дә аның зурлыгын күз алдына китерә алмый. Испаннар үзләренә насыйп булган ачыш өчен Аллага рәхмәт яудыралар. Алар ташлардан тау ясап, аңа корольнең һәм экспедициядә катнашучылар¬ ның исемнәре язылган тәре кадап куялар, Тын оке¬ анның тозлы суын эчәләр. Өч елга сузылган Җир тирәли сәяхәт. Америка тирәсеннән Көньяк диңгезгә үтеп керү юлын эзләү Испания короленә хезмәт итүче тәҗрибәле португал морягы Фернан Магелланның (1480—1521) төп шө¬ гыленә әверелә. Аның исәпләүләре буенча, Тәмләт¬ кеч утраулары Ьиндстанга караганда Америкага якынрак булып, Тордесильяс шартнамәсе нигезендә дөньяның Испаниягә бирелгән өлешендә урнашкан. Димәк, анда испаннар көнбатыштан керү хокукына ия булган. Шулай итеп, бары тик Атлантикадан Тын океанга чыгу юлын гына табасы кала. 1494- Тордесильяс шартнамәсе. Дөньяны беренче кат бүлү. 19
Фернан Магеллан — тәҗрибәле хәрби һәм диңгез сәяхәтчесе, го¬ меренең күп өлешен Ьинд океанында кам¬ панияләрдә уздыра, өч тапкыр яралана. Ул кырыс, аз сүзле, тәвәккәл кеше була. 35 яшендә аны, бик түбән пенсия билге¬ ләп, отставкага җибә¬ рәләр, ә Португалия короле аның Җир ти¬ рәли сәяхәт итү идея¬ сен хупламый. Шунда Магеллан көтелмәгән адым ясый — аның көндәше Испания ко¬ роле Карл I гә хезмәт¬ кә күчә. 1519 — 1522 — Магелланның Җир тирәли сәяхәте. 1519 елда эскадра тарихка иң озын һәм иң фа¬ җигале булып кереп калган сәяхәткә чыгып китә. Испаннар Атлантик океанны аркылыга үтеп чыга¬ лар һәм, юл эзләп, Америка ярлары буйлап көньяк¬ ка йөзә башлыйлар. Әмма киң елга тамакларын үзләре эзләгән юл дип кабул итеп, берничә тапкыр алданалар. Ә материк исә алдарак ята. Кояшлы һәм чәчәкле Ьиндстанга киткәндә, зәмһәрир салкыннар һәм айсберглар белән очрашу турында уйламасалар да, диңгезчеләргә Антарктика киңлекләрендә кыш¬ ларга туры килә. Штормнар һәм гарасатлар башлана. Португал адмиралын күралмаган матрос һәм капитаннар ко¬ тырыналар һәм кире кайту юлына борылуны таләп итәләр. Ун ай йөзгәннән соң, Магеллан үзе дә чын¬ барлыкта алар эзләгән юлның булуына шикләнеп карый башлый. Әмма ниятеннән кайтмый. Сәяхәт дәвам итә, диңгезчеләр Америка мате¬ ригы белән Утлы Җир арасында гаҗәеп катлаулы бугазлар системасы белән очрашалар. Хәзер Ма¬ геллан исеме белән аталган бугазны алар өч атна буе эзлиләр. Ул чын мәгънәсендә текә боз кыяла¬ рыннан торган лабиринтны хәтерләтә. 1520 ел¬ ның ноябрендә суднолар, ниһаять, Тын океанга чыгалар. Диңгезчеләр шатлыгының чик-чамасы булмый, әмма алда әле аларны иң авыр сынау¬ лар көтә. Алар алдында Җирнең иң зур су массивын үтеп чыгу бурычы тора, әмма ашарга азыклары, эчәргә сулары бетә; экипажның зур өлеше суыктан һәм ачлыктан үлә. Исән калучылар Филиппин утраула¬ рына килеп җитәләр. Җирле халык аларны бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин итә. Яхшы каршы¬ лаганы өчен, Магеллан җирле раҗага Матан утравы халкы белән низагын чишәргә ярдәм итә һәм бер бәрелештә, сөңге кадалып, үзе дә һәлак була. Арке- бузалар белән коралланган испан солдатлары җирле кабилә сугышчыларыннан хәтта үз адмираллары¬ ның үле гәүдәсен дә ала алмыйлар. 20
Магелланның исән калган командасы Молукк утрауларына үтеп кереп, корабларга тәмләткечләр төяүгә ирешә, әмма испаннарның фаҗигале язмы¬ шы моның белән генә тәмамланмый: аларга көн¬ дәшләре португаллар хакимлек иткән Ьинд океаны аша чыгарга кирәк була, шуңа күрә дә алар су һәм азык-төлек артыннан портларга керә алмыйлар. Капитан Себастьян дель Кано гына үзенең «Вик¬ тория» («Җиңү») корабын Африка тирәли исән-сау алып чыгуга ирешә. Әмма өч ел диңгезләр гизеп кире Севильяга әйләнеп кайтканда, 253 диңгезченең 18 е генә исән калган була. Магелланның Җир тирәли сәяхәте гаять зур фәнни әһәмияткә ия була. Ул Җирнең шар рәве¬ шендә икәнлеген тәгаен исбатлый. Моннан тыш, италияле Антонио Пигафетта алып барган судно журналы мәгълүматларына караганда, туктаусыз көнбатыш тарафка хәрәкәт итеп, диңгез¬ челәр бер көнне «янга калдырганнар». Ә бу исә Җир¬ нең үз күчәре тирәсендә әйләнүен күрсәткән. Җир тирәли сәяхәтнең сәяси нәтиҗәсе 1529 ел¬ гы Сарагоса шартнамәсе була. Ул Тын океанда Испания һәм Португалиянең йогынты зоналарын аера. Моннан соң Җир шарын алар алма кебек урталай бүләләр. XVI гасырда глобус га¬ лимнәрнең кабинет¬ ларында һәм китап¬ ханәләрендә гадәти җиһазга әйләнә. а 1. Португалларның Тын океандагы сәясәтен харак- терлап бирегез. 2. Картада Тордесильяс шартнамәсе буенча дөнья¬ ны бүлү сызыгын табыгыз. Ул ике ил арасындагы каршылыкларны тулысынча хәл итә аламы? 3. Картада Ф. Магеллан маршрутын күрсәтегез. Аның Җир тирәли сәяхәтенең әһәмияте нәрсәдә? 4. Колумб һәм Магеллан характерларында һәм яз¬ мышларында уртак сыйфатлар бармы? 21
Доминика монахы индеецлар түләгән ясакның исәбен ала § 3. ЕВРОПАЛЫЛАР ЯҢА ДӨНЬЯДА «Ак аллалар» ярсуы. Америкада европалы ларга моңарчы күрелмәгән манзара ачыла: купшы үсем¬ лекләр дөньясы, чуар каурыйлы кошлар, каралҗым тәнле җирле халык. Читтән килүчеләрне алар башта бик җылы каршылыйлар. Аларның тормыш рәвеше европалыларга җәннәттәгедәй борынгы табигать ко¬ чагында көндәлек ризык турында уйламыйча яшә¬ гән мифик «алтын гасыр»ны хәтерләтә. Читтән килү¬ челәрне индеецлар башта илаһи затлар дип кабул итәләр. Чөнки аларның риваятьләрендә диңгез аръ¬ ягыннан килеп чыккан ак сакаллы аллалар турында сөйләнә. Әмма европалылар әлеге җәннәтне бик тиз Искә төшерегез: Борынгы заман¬ да һәм Урта гасырларда Аме¬ риканы нинди халыклар «ача»? Майялар сараенда ташка чокып төшерелгән бизәк юкка чыгаралар. Яңа Дөньяга ыргылган испан дворяннарын бары тик алтын гына кызыксындыра. Гаитида алтын тап¬ каннан соң, алар индеецларны, колга әйләндереп, рудникларга куып төшерә башлыйлар. Аларга карата коточкыч рәхимсезлек күрсәтәләр — җәзалыйлар, эт¬ ләрдән өстерәләр, үтерәләр. Испаннар белән бергә килгән миссионер монахлар да әлеге башбаштаклыкка чик куя алмыйлар. Чөнки баштарак үзләре дә чит раса вәкилләрен кешеләр дип санаргамы, юкмы һәм аларның җаннары бармы кебек сорауларга җавап тапмыйлар. Хәтта католик чиркәү рәсми рәвештә уңай җа¬ вап биреп, индеецларны көчләп христиан диненә кертә башлагач та, аларның хәле җиңеләйми. Бу вакыйгаларның шаһиты булган ис¬ пан монахы Бартоломе де Лас Касас инде¬ ецлардан массакүләм үч алу турында ачы¬ нып яза. Ул чын христианнар мондый явызлыклар кылырга сәләтле түгел дип саный, читтән килүчеләргә кыю рәвештә каршылык күрсәткән һәм коллыкка кара¬ ганда үлемне артыграк күргән җирле ха¬ лыкны якларга тырышып карый. 22
Конкистадорлар Үзәк Америкада. Алтын эз¬ ләү барышында испаннар тарафыннан Үзәк Американы яулап алу һәм колонияләштерү башлана. Ул конкиста дигән исем ала. Җир¬ ле халык белән чагыштырганда конкиста¬ дорлар бик аз санлы булсалар да, өстенлек алар ягында кала: индеецларның котын ал¬ ган утлы корал, атлар (индеецларның бу хай¬ ванны бер дә күргәннәре булмаган, шуңа күрә җайдак аларга сәер бер албасты булып тоел¬ ган). Өстәвенә испаннар һәрвакыт бер-берсен уздырырга тырышып яшәүче индеецлар каби¬ ләләренә таянырга омтылалар. Юкатан ярымутравында алар беренче мәр¬ тәбә югары үсешкә ирешкән майялар циви¬ лизациясе белән очрашалар. Конкистадорлар таш диварлар белән әйләндереп алынган мә¬ Канатлы елан храмы. Майялар пирамидасы һабәт шәһәрләр, храм-пирамидалар, аллаларның ташка чокып ясалган хикмәтле сурәтләрен, ак¬ сөякләрнең кыйммәтле җиһаз тулы сарайларын күрәләр. Майяларның дәүләт системасы үсеш алган була. Игенче-крестьян общиналары берничә эре шәһәргә буйсына. Күп санлы чиновниклар салым җыю, юл¬ лар һәм храмнар салу, армия оештыру белән идарә итәләр. Әмма шәһәр-дәүләтләр үзара ярышып яши¬ ләр. Нәм бу испаннарга майя халкын буйсындыруны җиңеләйтә. Конкистадорлар Юкатаннан төньяк-көнбатыш- та яткан куәтле һәм бай ацтеклар мәмләкәте ту¬ рында да алардан беләләр. 1519 елда 400 җәяү- ле гаскәри һәм 16 җайдактан торган отряд алар- ның Мехико үзәнлегендәге җирләрен яулап алырга китә. Аның башында ярлы испан дворяны, тәҗ¬ рибәле солдат, әмма кансыз һәм аумакай сәясәтче Эрнан Кортес тора. Моктесума идарә иткән ацтек¬ лар башкаласы Теночтитлан испаннарны үзенең зурлыгы, мәһабәт храм һәм сарайлары белән таң калдыра. Искә төшерегез: майяларның нинди фәнни казанышлары бар? Аларның мифологиясе һәм диннәре турында нәрсәләр беләсез? 23
Кортес һәм тәрҗе¬ мәче индеец кызы Бертөркем испаннар гына һөҗүм итеп шә¬ һәрне кулга төшерә алмаслар иде. Шуңа күрә Моктесуманың дошман кабиләләре белән Кор¬ тес сөйләшү башлап җибәрә, һәм тиздән аның армиясе 100 мең кешегә җитә. Моктесума, сөйләшүләр алып бару өчен, Кортесны шәһәр¬ гә кертә һәм аны зур кунак дәрәҗәсендә кабул итә. Әмма испан хәйлә белән аны кулга ала һәм үзенең тотыгы (заложнигы) исеменнән ил белән идарә итә башлый. Җирле халык восста¬ ниегә күтәрелгәч, ул Теночтитланны камап ала һәм шәһәргә су бирүне туктата. Берничә айга сузылган камалыштан соң исән калган ацтеклар биреләләр. Ацтеклар нинди илаһи затка табынганнар? Мексиканы яулап алу XVII гасыр ахырынача дә¬ вам итә. Җирле халыкның бәхетсезлегенә каршы, ил алтынга бик бай булып чыга. Йөзләрчә мең инде¬ Ацтек кулъязмала¬ рыннан өземтәләр ецлар коточкыч авыр хезмәттән шахталарда үлә. 1519 елдан башлап 50 ел эчендә аларның саны 4,5 млн кешедән 1 млн га кала. Эльдорадоны эзләгәндә. Алтынга гаҗәеп бай Эльдо¬ радо җирләре турында халык риваятьләре испаннар¬ ның җиңел табыш артыннан куу теләген тагын да көчәйтеп җибәрә. Риваять буенча аның хөкемдары, тәненә алтын комы сибеп, изге күлдә тәһарәт ала торган булган. Күлнең төбе, гасырлар үтә торгач, алтын белән капланган, имеш. Конкистадорлар, Эльдорадоны эзләп, Панама муеныннан көньякка юнәлә. Франсиско Писарро отряды Перуга бәреп керә. Анда шулай ук хә¬ зерге Эквадор һәм Боливия җирләрендә күп күр¬ шеләрен үзләренә буйсындырган инклар иле була. «Инка» сүзе үзе үк «хөкемдар» дигәнне аңлаткан. Инклар Кояш алласына табыналар. Куско шәһә¬ рендә аңа багышлап салынган гаҗәеп зур храм урнаша. Барлык игенчеләр дә вакытларының бил¬ геле бер өлешен югары хөкемдар — Бөек Инка кара¬ магындагы дәүләт җирләрендә, ә калган өлешен «Кояш басуы»нда эшләп уздырырга тиеш булалар. 24
Соңгысыннан җыеп алынган уңыш храмга һәм каһиннәргә булган. Бөек Инка башкаласын ерактагы территорияләр белән тау тоннельләре һәм асылма күперләре булган менә дигән юллар тоташтыра. Бу юллар буенча чап¬ кыннар яңалыкларны һәм хөкемдарларның боерык¬ ларын тиз арада китереп җиткергәннәр. Инклар буйсындырган кабиләләрнең ризасыз- лыгыннан файдаланып, Писарро гаять зур армия туплый. Кахамарка шәһәре янында ул Бөек Инка Атауальпа белән очраша. Писарро үзенең төп өстенлегеннән файдалана — аның артиллериясе һәм аркебузалары ут яудыра. Индеецлар чигенә башлый, ә Атауальпа әсирлек¬ кә эләгә. Испаннар аның тормышы өчен гаять зур йолым таләп итәләр. Атауальпаның хезмәтчеләре Бөек Инканың зинданын алтын һәм көмеш белән тутыралар. Әмма Атауальпаны бу да коткармый: бәһасез хәзинәләрне алып киткәннән соң, Писарро аны хыянәтчел рәвештә үтерә. Әгәр Атауальпа зинданнан хезмәтчеләренә хат язган булса, ул ниндирәк булыр иде? Атауальпа походта 25
Бәрәңге үстерүче индеецлар Ул Кусконы басып ала, аннан яңа башкала Лима¬ га нигез сала. Испаннар инкларның дәүләт систе¬ масын саклыйлар, әмма моннан соң Бөек Инка һәм Кояш басуларыннан алынган уңышны илбасарлар үзләштерә. Яңа Дөнья рудниклары һәм плантацияләре. XVI га¬ сыр уртасына Перу, Боливия һәм Чили рудниклары дөнья күләмендә табылган кыйммәтле металларның яртысын бирәләр. Яңа Дөньядан Европага алтын һәм көмеш коелмалар төягән флотлар йөзә. Испаниядә алардан акча сугалар яисә чит ил банкирларына саталар. Конкистадорлар тарафыннан басып алынган җирләр һәм җир асты байлыклары Испания король¬ ләре милке дип игълан ителә. Алар исеменнән коло¬ нияләр белән вице-король идарә итә. Испания диңгез аръягы доминионнары белән сәү¬ дә итү монополиясен сакларга омтыла. Чит ил сәүдә¬ гәрләрен колонияләргә кертмиләр, читтән китерелгән товар Севилья аша гына сатыла, ә пошлиналар каз¬ нага озатыла. Ә испан конкистадорларына һәм күчеп килгән коло¬ нистларга килгәндә исә, аларга индеецларны эксплуа¬ тацияләү һәм салым җыю хокукы бирелә. Рудник¬ лардан тыш, испаннар авыл хуҗалыгы плантациялә¬ реннән дә табыш алалар. Аларда шикәр камышы, маис (кукуруз), мамык куагы, тәмәке үстерәләр. Көньяк Америкага испаннар белән бергә порту¬ галлар да килеп төпләнә. Тордесильяс шартнамәсе нигезендә дөньяны икегә бүлгән хыялдагы меридиан Латин Америкасы материгының бер өлешен «кисеп ала», һәм ул өлкә Португалия йогынтысы астында кала. 1500 елда П. Кабрал экспедициясе хәзерге Бра¬ зилия җирләренә килеп чыга. Португалия колонист¬ лары бирегә Африкадан кофе кертәләр, плантация¬ ләрне бүләләр һәм тиздән аны Европага чыгара башлыйлар. Рудник һәм плантация хуҗалыкларына яңа- дан-яңа эшче куллар кирәк була, Африкадан ките¬ релгән колларның саны арта бара. Нәтиҗәдә Америка 26
халкының этник составы тамырдан үзгәрә. Вице-король даирәсендәге Испаниядән килгән чиновниклар һәм аристократлар җәмгыятьнең элитасын тәшкил итәләр. Конкис¬ тадорлар нәселеннән чыккан җирле колонистларны (саф канлы испан¬ нар аларга югарыдан карый) креол¬ лар дип атыйлар. Европалылар һәм индеецлар никахыннан туучылар¬ ны — метислар, европалылар һәм африкалыларныкын — мулатлар, ә африкалылар һәм индеецларны¬ кын самболар дип йөртәләр. Ак тәнле колонистлар белән коллар арасындагы дошманлык мөнәсәбәтләре, кушма канлы кеше¬ ләргә кимсетеп карау, шулай ук дини каршылыклар һәм тискәре фикерләр булуга да карамастан, Төньяк Америкада индеецларның маис плантациясе Үзәк һәм Көньяк Америкада әкренләп үзенчәлекле мәдәният формалаша башлый. Анда христианлык күзаллаулары хикмәтле рәвештә индеецларның һәм негрларның дини ышанулары белән кушыла. Бу — Латин Америкасы музыкасы һәм сәнгатендә дә чагылыш таба. Европалылар Төньяк Америкада. Ьиндстан белән Кытайга юлны европалылар төньяк-көнбатыш юнә¬ лештә тапмакчы булалар. Яңа биләмәләр артыннан кууда Испания һәм Португалиядән артта калган Англия, Франция һәм Нидерландның күз караш¬ лары Төньяк Америкага төбәлә. Әле 1496 елда ук Англия короленә хезмәт итүче италияле Джованни Каботто (Джон Кабот) Төньяк Америка материгын урап узарга тели: 1498 елда аның экспедициясе Ньюфаундленд утравын ача. Утрау тирәсендәге сайлыкларда балык бик күп була. Инглизләр тәрәч һәм сөләйман балыгы тоталар. Төньяк Атлантикада кит аулау эше дә башлана. 27
1534 елда француз Жак Картье Изге Лаврентий култыгын тикшерә, континент эченә үтеп керә һәм авыл урманнарында киекләр аулаучы индеецларны күрә. Җирле халык телендә бу кечкенә авыллар «канада» дип атала. Картье ачкан илнең исеме дә әнә шуннан килеп чыга. Французлар һәм инглиз¬ ләр уңдырышлы Флорида җирләренә киләләр. XVI гасырның 80 нче елларында инглизләр Аме¬ рикада үзләренең беренче авылларына (Роанок утравындагы колониягә һәм Виргиниягә) нигез салалар. Алар Гренландиягә кадәр барып җитәләр. XVII гасыр башында Генри Гудзон бер елга тамагын ача, хәзер ул аның исеме белән атап йөртелә. Бу җирләрдә Европадан күчеп килүчеләр Нью-Амстер- дам (хәзерге Нью-Йорк) шәһәренең беренче ташла¬ рын салалар. Төньяк Америкада алтын табылмаганлыктан, аны үзләштерү испан конкистасыннан аерыла: колонистлар үзләре җир эшкәртәләр, терлек үрче¬ тәләр, аучылык һәм балык тоту белән шөгыль¬ ләнәләр. Англиядән һәм Нидерландтан бирегә фә¬ кыйрьләр, җинаятьчеләр, туган илләрендә эзәр¬ лекләүләргә дучар булган төрле дини секта әгъза¬ Төньяк Америка индеецлары балык тота. XVI гасыр лары юл ала. Башта аларның индеецлар белән мөнәсәбәтләре яхшы була, әмма XVII гасырда ук читтән килүчеләргә көннән-көн күбрәк җирләр кирәк була башлый, һәм алар җирле халыкны резервациягә куарга тотыналар. Инде¬ ецларның кабиләләре, әлбәттә, аларга каршылык күрсәтә. «Уңышлы егетләр». Яңа Дөнья ачылу Атлантик океанда юлбасарлык¬ ның моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә чәчәк атуына китерә. XVI— XVII га¬ сыр пиратлары нәселсез юлбасарлар һәм илсез-җирсез кешеләр булмый. Ул заманнарда диңгез юлбасарлыгы 28
дәрәҗәле һәм төшемле шөгыль санала. Анда сәүдәгәрләр дә, дво¬ ряннар да, һәм хәтта диңгез экспедицияләренә акча керткән монархлар да катнаша. Яңа Дөньяда испаннар монополиясе белән берәүнең дә килешәсе кил¬ ми. Бүтән илләрнең сәүдәгәрләре анда үз товарларын алып бара. Испаннар сәүдә корабларын кулга ала һәм йөкләрен конфискацияли. Ачуы кабарган бәлагә таручылар, Европалылар Төньяк Америка алеутлары белән очраша югалтуларны каплау өчен, үз патшаларыннан испан товарларын кулга төшерергә рөхсәт ала. Америка ярларына бер-бер артлы юлбасарлык экспедицияләре оештырылып кына тора. Алар- ның максаты — колонияләрне талау яисә Чили һәм Перудан алтын-көмеш төяп килүче галеон- нарны сагалап тору. Дәүләт тарафыннан рәсми рәвештә санкцияләнгән диңгез юлбасарлыгы капер¬ лык дип атала. 1. Америка җирләрендә индеецлар яшәгән һәм аны үзләштергән икән, Американы европалылар ачуы турында сөйләү дөрес булырмы? Үз фике¬ регезне дәлилләгез. 2. Америка халыкларының казанышларын евро- палыларныкы белән нинди өлкәләрдә чагышты¬ рып булган? 3. Конкистадорның «психологик портреты»н күз алдына китерегез. Испаниягә кайткач, ул үзенең алтыныннан ничек файдаланыр? 4. Ни өчен Үзәк, Көньяк һәм Төньяк Американы үзләштерү шулкадәр төрле юллар белән барган? 5. Параграф текстында «колония» төшенчәсе ике мәгънәдә кулланыла. Аңа ике билгеләмә төзеп карагыз. 29
I бүлеккә йомгак. БӨЕК ГЕОГРАФИК АЧЫШЛАРНЫҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ Яңа горизонтлар. XV—XVII гасырлардагы ачышлар европалыларның дөнья турындагы күзаллауларын үзгәртә. Җирнең төзелеше хакындагы фантастик карашларны фәнни карашлар алыштыра. Аның шарсыман булуы һәм үз күчәре тирәсендә әйләнүе тәҗрибәдә раслана. Материклар, диңгез һәм океан¬ нарның сызыклары һәм үлчәмнәренә төгәллекләр кертелә. Европалылар өчен ойкумена чикләре гаять дәрә¬ җәдә киңәя: ал арга яңа җирләр, халыклар, цивилиза¬ цияләр ачыла. Европа, әкренләп, иң яхшы казаныш¬ лар белән таныша. Шул ук вакытта гаять зур һәм чуар дөнья каршында европалылар үзләренең бер¬ дәм булуларын аңлыйлар. Нинди генә төрлелекләр һәм каршылыклар күзәтелмәсен, аларны тарихи күршелекләре, охшаш традицияләре, телләренең бер тамырдан чыгуы һәм бер дин — христианлык үзара якынайта. Яңа мөмкинлекләр һәм яңа бәла-казалар. Бөек гео¬ график ачышлар нәтиҗәсендә барлык яңа конти¬ нентлар арасында даими бәйләнешләр урнаша баш¬ лый. Сәүдә чын мәгънәсендә дөньякүләм характер ала бара. Бу — төп сәүдә юлларының күчүенә китерә. Хәзер халыкара икътисадта төп рольне эчке диңгезләр тү¬ гел, ә океаннар уйный башлый. Урта диңгез һәм бөек сәүдә республикалары булган Генуя һәм Вене¬ ция, шулай ук Балтыйк диңгезендәге Ганза союзы элеккеге әһәмиятләрен югалта. Алар урынына яңа океан портлары — Лиссабон, Севилья, Лондон, Амстердам үсеп чыга. Халыкара сәүдәдә Испания 30
һәм Португалия, соңрак Англия һәм Голландия дөнья сәүдәсен үз кулларына ала. Географик ачышлар нәтиҗәсендә дөньяны коло¬ нияләргә бүлү башлана. Европа илләре корал көче белән Африка, Азия һәм Яңа Дөньяда үз хаким¬ лекләрен урнаштыралар. Колонияләрне талау читтән килүчеләрне баета, әмма миллионлаган җирле халык өчен ул зур фаҗи¬ гагә әверелә. Европалылар хакимлеге күп санлы кешеләрнең корбан булуына, Америкада Колумбка кадәрге цивилизацияләрнең һәлакәтенә китерә, Аф¬ рика халыкларының һәм индеецларның үзенчә¬ лекле борынгы мәдәниятенә коточкыч зур зыян сала. Индеецларның алтыны европалылардан үч ала. Европага бик күп алтын һәм көмеш агылу нәти¬ җәсендә, XVI гасырда моңарчы билгеле булмаган күренеш күзәтелә — акчаның бәясе төшә. Акчаның артык нык күбәюе аның сатып алу сәләте түбә¬ нәюгә китерә, шул ук вакытта көндәлек куллану товарларына, азык-төлеккә һәм җитештерү чима¬ лына бәяләр үсә бара. Бу күренешне бәяләр рево¬ люциясе дип атыйлар. «Бәяләр революциясе» берәү¬ ләрнең бик тиз баюына, башкаларның ярлыла¬ нуына китерә. Галеон трюмнарында тагын ниләр була? Американы ачу европалыларның тормыш-көнкүрешенә күп яңа¬ Үзегезне а) крестьян, б) дворян, в) шәһәр һөнәрчесе, г) һөнәрче ярдәмчесе, д) сәүдәгәр итеп күз алдына китерегез. Сезнең тормы¬ шыгызда «бәяләр революциясе» ничек чагылыр? лыклар алып килә, аларның го¬ реф-гадәтләрен һәм холыкларын үзгәртә, Яңа Дөнья йогынтысы астында европалыларның тукла¬ нуы да тамырдан үзгәреш ки¬ черә. Испания колонияләреннән китерелгән бәрәңге һәм помидор, кузаклы борыч һәм фасольдән башка хәзерге табынны күз ал¬ дына китерүе дә кыен. Яңа бөртекле культура — маис (кукуруз) зур популярлык казана. Төньяк Америкада балык промы- Шикәр камышыннан шикәр җитештерү 31
Тәмәке тартучы селлары ачылгач, европалыларның рационында сельдь, тәрәч һәм сөләйман балыкларының күләме арта. XVI—XVIII гасырларда Мексикадан китерелгән какао-кузактан эшләнгән кайнар шоколад, гарәп Көнчыгышыннан һәм Африкадан чыгарылып, бик күп микъдарда Америка колонияләрендә үстерел¬ гән кофе, Кытай чәе кебек экзотик эчемлекләр мода¬ га керә. Индеецларның күңел ачу чаралары да Европага үтеп керә: каучуктан эшләнгән тыгыз туп белән уен¬ нар хәзерге баскетбол һәм волейболны хәтерләтә. Америкада үскән каучуклы агачлар сумаласы озак вакытлар җитди кулланыш таба алмаган. XX га¬ сырда гына аннан резина ясарга өйрәнгәннәр. Әмма барлык «алынмалар» да европалыларга файда китермәгән. Алар индеецлардан тәмәке тар¬ тырга, наркотик үсемлекләр төнәтмәсен эчәргә өй¬ рәнгәннәр. Америкадан килгән авырулар (аеруча сифилис, чөнки европалыларның аңа иммунитеты булмый) чын мәгънәсендә афәткә әверелә. 1. XVI гасыр ахырына европалыларга билгеле ойку¬ менаның чикләрен сызыгыз. Нинди континентлар әле һаман билгесез кала бирә? 2. Испания, Португалия, Франция, Англия, Гол¬ ландиянең колониаль биләмәләре һәм йогынты сфералары кайда урнашуын картада күрсәтегез. 3. Яңа Дөнья, Азия һәм Африка халыклары кар¬ шында европалыларның өстенлеген нинди фактор¬ лар билгели? 4. Колонияләрне эксплуатацияләү Европа илләренә нәрсә исәбенә гаять зур табыш китерә? 5. Биек географик ачышлар нәтиҗәсендә икътисад¬ ның чыннан да дөньякүләм характер ала баруын исбатлагыз.
II БҮЛЕК. XVI-XVII ГАСЫРЛАРДА КӨНДӘЛЕК ТОРМЫШ § 4. КЕШЕ ҺӘМ ӘЙЛӘНӘ ТИРӘ ДӨНЬЯ Европа халкы. XV—XVII гасырларда халык саны туктаусыз үсә: XV гасыр уртасына чама белән 55 млн кеше исәпләнсә, 1680 елга бу сан ике тапкыр арта. Кешеләрнең гомере дә озая бара. Элек 40 яшькә дә җитмичә үлүчеләр күп була, 50 не тутыручылар инде бик карт кешеләр булып тоела. Хәзер исә күпләр 60—70 яшькә кадәр яши. Кешеләр 25—27 яшьләрдә генә (ә 13—15 яшьтә түгел) өйләнешәләр. Гаиләләрдә элеккечә 5—10 (хәтта күбрәк тә) бала туа. Балалар үлеме кими. Кешеләр сабыйларны яхшырак карарга, авыруларны һәм өлкән яшьтәгеләрне кайгыртырга өйрәнәләр. Медицина, гигиенаның үсеше, яхшы туклану иртә үлүчеләр санын киметергә ярдәм итә. Әмма кеше тормышы «бик тиз уалучан» булып кала. Аңа су¬ гышлар, ачлык, иген уңмау һәм эпидемияләр яный. Алар меңнәрчә кешеләрнең гомерләрен алып китә. Кешеләр тыгыз урнашкан шәһәр җирләрендә чума, Крестьян малае Сабый принц 33
Чума вакытында кабер казучылар ваба, чәчәк, тиф эпидемияләре аеруча һәлакәтле була. Кеше һәм әйләнә-тирә мохит. Европада халык бик тыгыз урнаша: 1 кв. км га 30—35 (ә аерым төбәкләрдә 50 гә ка¬ дәр) кеше туры килә. Европа авыл җир¬ ләрен һәм шәһәрләрне тоташтыручы куе юллар челтәре белән каплана. Дөрес, юллар начар була һәм, баткаклыкка әйләнеп, юл өзеклекләре китереп чы¬ гара, шуңа күрә елгалар һәм диңгезләр буйлап узучы су юллары күпкә уңай- МЕГАПОЛИС — якын-тирәдәге торак пунктлар¬ ны үз эченә алган бик эре шәһәр. лырак санала. Торак пунктлар артында киекләр белән тулы ур¬ маннар да күп була әле. Иген уңмаган һәм афәтле елларда урман кеше тарафыннан үзләштерелгән тер¬ риторияләргә «һөҗүм итә». Ташландык җирләрне чүп үләне баса; бүре өерләре хәтта шәһәрләргә керә һәм кешеләргә ташлана. Халыкның күпчелек өлеше элеккечә авыл җир¬ ләрендә яши. Хәер, аның шәһәрләргә агылуы көчәй¬ сә дә, Европа аграр булып калуын дәвам итә. Шәһәр¬ ләр саны буенча Италия һәм Нидерланд алдын¬ гылыкны бирми, аларда шәһәрлеләр халыкның яр¬ тысын тәшкил итә. XV—XVII гасырларда күп кенә шәһәрләр урта гасырлардагы тышкы күренешләрен саклый: алар кечкенә, монда 2—5 мең кеше яши, борынгы дивар¬ лар белән әйләндереп алынган, калаларның тар урамнары лабиринтны хәтерләтә, шакшы сулар агып ята, дуңгыз көтүләре йөри, яшелчә бакчалары үсә. Алар белән беррәттән 20—30 мең кеше яшәгән эре шәһәрләр һәм 100 меңнән артык халкы булган Венеция, Флоренция, Париж, Лондон, Антверпен кебек чын мегаполислар да барлыкка килә. Шәһәрләргә көн саен меңнәрчә тонна азык-төлек, берөзлексез күмер, бүрәнәләр, су китереп торырга кирәк була. Шәһәр йөзләрчә кешеләрне җәлеп итә: крестьяннар анда эш табуга өметләнеп ыргыла. Алар 34
Флоренция күренеше XV гасырда шәһәрләр төзелеше турында нәрсә әйтергә мөмкин? притоннар, аракы кибетләре, күн эшкәртүче һәм буяучыларның тирә-юньгә яман ис таратучы оста- ханәләре урнашкан ерак бистәләрдәге алачыкларда яшиләр. Аксөякләрнең сарайлары, бай шәһәр кешеләре¬ нең йортлары, чиркәүләр һәм җәмәгать биналары, банклар, адвокат конторалары, биржалар шәһәр үзә¬ гендә урнаша. Шәһәрләрнең киңлеккә үсүе нәти¬ җәсендә, «затлы» шәһәр халкы яшәгән кварталлар бистәләр белән кушылып китә. Шуны булдырмау өчен, шулай ук шәһәрләрдә йортлар төзүгә яраклы җирләрнең бик кыйбат йөрүе аркасында, күп катлы йортлар сала башлыйлар. Европа шәһәрләре «буйга» шулкадәр нык үсеп китә ки, хәтта идарәчеләр, куркынычсызлык тәэмин итү өчен, этажлар санын чикләргә мәҗбүр булалар. Байлар һәм ярлыларның янәшә күршеләр булып яшәве, халык тыгызлыгы, яман ис һәм санитария кагыйдәләренең үтәлмәве кешеләрдә ризасызлык тудыра. Тар урамнардан кареталарга һәм йөк та¬ шучыларга үтеп йөрү авырлаша. Шуңа күрә яңа XVI гасырда Венеция. Каналларда йөзү 35
Идеаль шәһәр проекты. Италия. XV гасыр Идеаль шәһәрне архитектор нинди итеп күрә? Аны Флоренциянең чынбарлыктагы тышкы күренеше белән чагышты¬ рыгыз (35 б.). Инглиз йорты. XV— XVII гасырлар «Фахверк» техни¬ касы белән (имән каркастагы штука¬ турланган өелмәле, стеналар) төзелгән. районнарда йортлар салганда, аларга башка кыяфәт бирергә омтылалар — урамнар киң итеп җәелә, һәр квартал аермачык күренеп тора. Иркен мәйданнар һәм проспектлар төзегәндә Рим, Неаполь, Флорен¬ циядә тулы бер районнарны сүтәләр. Париж белән Лондон да аларга иярә. Европа шәһәрләре әкренләп хәзерге рәвешләренә керә башлыйлар. Европалы үз өендә. Европаның төньягындагы авыл¬ ларда йортларны агачтан яисә агач каркаста өелмәле итеп коралар, көньякта исә таштан төзиләр. Түбә¬ ләрне салам (ачлык елларда аны терлеккә ашаталар) яисә камыш белән ябалар. Крестьян йортында бүлмәләр бик сирәк күренеш. Бүлмә тактасы ролен чаршау үти. Гаилә әгъзалары һәммәсе бер бүлмәдә яшиләр. Ул учак ягып җылы¬ тыла, аның өстендә ризык та әзерлиләр. Крестьян йортында җиһаз булмый диярлек: сандык, кайчагында артсыз урындык, еш кына эскәмияләр (анда утыралар да, салам тутырылган түшәк салып йоклый¬ лар да). Өстәл урынына мичкә утыр¬ тып куялар. Кухня кирәк-яраклары таба, чүл¬ мәк һәм кувшиннан гыйбарәт була. Җамаяк һәм кружкалар һәркемгә дә җитәрлек булмаганга, уртак савыт¬ тан ашыйлар. XV—XVII гасырларда шәһәрләр¬ дә дә салам яки дранча түбәле агач 36
йортлар күп була әле. Аларда еш кына янгыннар чыгып торганга, шәһәрлеләр йортларны таштан яисә кирпечтән төзи башларга мәҗбүр булалар. Ут белән кө¬ рәшү өчен, һәр ике-өч йорттан соң аерып торучы таш стеналар коралар. XVII га¬ сырда чирәп түбә модага керә. Ул да янгыннан саклый. Әмма аңа ия булу бай¬ ларның гына хәленнән килә. Шәһәр йортында кунак бүлмәсе, йокы бүлмәсе, хезмәтчеләр өчен аерым бүл¬ мәләр булган. Әгәр һөнәрче яки сәүдә¬ гәр йорты икән, аның беренче катында кибет урнашкан. Анда сату иткәннәр. Икенче катта гаиләсе белән хуҗа үзе яшә¬ гән, өченчесендә һөнәрче ярдәмчеләре, шәкертләр һәм хезмәтчеләр торган. Күп катлы шәһәр йортларының югарыгы кат¬ ларын һәрвакыт ярлыларга биргәннәр. Бай шәһәр кешеләренең йортларында идәнгә таш яисә керамик плитә түшә¬ гәннәр, ә аксөякләр үз сарайларында мозаика рәвешендәге агач паркет җәй- дергәннәр. Аңа, Урта гасырлардагы ке¬ бек, хуш исле үләннәр һәм чәчәкләр сибә алганнар. Шома, штукатурланган түшәм¬ нәр XVIII гасырларда гына модага керә. Моңарчы түшәмнең матчасын яшермә¬ гәннәр, ә төрле бизәкләр төшергәннәр, герблар ясаганнар. Байларның йортла¬ рында стеналарны келәм, бәрхет, атлас белән, ә Европаның төньягында уеп рәсем төшерелгән имән панельләр белән бизәгәннәр. XVII гасырда кәгазь обойлар уйлап табыла. Арзан булганга, башта алардан ярлырак шәһәр кешеләре генә файдалана, әмма әкренләп обойлар аксөякләр ара¬ сында да киң таралыш таба. Делфт урамы. Рәссам Я. Вермеер Делфтский Йортлар арасында — янгыннан саклаучы стена. Изге Урсула йокы бүлмәсендә. (Венеция. XVI гасыр.) Рәссам В. Карпаччо. Шәһәр өендәге йорт җиһазларын карагыз. 37
Хуҗа хатын һәм хезмәтче. Рәссам П. де Хоох. Голланд йорты ишегалды. XVII гасыр Вер стакан лимонад. Рәссам Я. Вермеер Делфтский. Голланд йортының гадәти күренеше. XVII гасыр Тәрәзәләргә күбрәк пыяла куйганнар, әмма ярлы¬ лар элеккечә пергамент, майлы кәгазь яисә скипи¬ дарлы тукыма тарттырганнар. Йортларны мич яисә камин ягып җылыталар, әмма җылы җитми. Шуңа күрә кышкы суыкларда кешеләр, калын киемнәрен дә салмыйча, камин каршында җылынып утырган¬ нар. Урын-җирләрне озын саплы, капкачлы зур таба¬ га охшаган җылыткыч (эченә утлы күмер салынган) ярдәмендә җылытканнар. Йорт җиһазлары һәм төрле кирәк-яраклар шәһәр кешесенең горурлыгы һәм байлык символы була. Кыйммәтле савыт-сабаны махсус шкафларга куйган¬ нар; мех әйберләр һәм кием-салымны уеп бизәк төшерелгән зур сандыкларда саклаганнар; бизәкле кечкенә тартмаларда бизәнү әйберләре яткан. Верти¬ каль рәвештә куелган сандык әкренләп безнең өчен гадәти шкафка әйләнгән. Йорт җиһазларын рәсемнәр ясап бизәгәннәр, алтынлаганнар, уеп бизәк төшергәннәр, мозаикадан файдаланганнар, шомартканнар. Европада иң оста Италия җиһазчылары кабинет уйлап табалар. Ул кәгазь, хуҗалыкта кирәкле вак-төякләр, кыйммәтле әйберләр кую өчен берничә бүлеге булган секретердан гыйбарәт була. Шәһәр йортында өстәл байлык бил¬ 38
гесе булудан туктаган. Шәһәрләрнең икенче өстен¬ леге — чын караватлы булуда. Аның өстенә йоклаган кешене кандала, бет һәм борчадан (алар алачыклар¬ да да, сарайларда да мыжлап торган) саклау өчен чыбылдык эленгән. Хәтта аксөякләрнең һәм бай шәһәр кешеләренең йортларында да ямь һәм уңайлыклар булмаган: беренчедән, аларда салкын булса, икенчедән, начар яктыртылалар (шәмнәр, майлы яктырткычлар, стенада сөрем калдыручы факеллар). Өстәвенә бүл¬ мәләр анфилада ясап урнаша: сарайның яисә бай йортының бер башыннан икенче башына барып җитү өчен, күп санлы кабинетлар, йокы бүлмә¬ ләре аша үтәргә туры килә. Аларның ишекләре ябылмый, шуңа күрә ялгыз һәм тынычлыкта ка¬ лырга мөмкин булмый диярлек. Аерым юыну бүлмәсе байлык билгесе санала. XVI гасырда инглиз¬ ләр тарафыннан уйлап табылган ватерклозетлар турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Иң элек алар король сарайларында файдаланылалар. Шәһәр хал¬ кының күпчелеге төнге чүлмәкләрен урамга чыга¬ рып түгә торган була. Ничек кенә сәер булмасын, XVI—XVII гасырлар¬ да шәһәрләрдә гигиена дәрәҗәсе, XV гасыр белән чагыштырганда, хәтта түбән тәгәри. Шәһәр мунча¬ лары ябылып бетә диярлек. Сәбәбе — Яңа Дөнья¬ дан килгән сифилис авыруын йоктырудан куркуда. Европада сабын җитәрлек күләмдә җитештерелми; тешләрне мөшкәт чикләвеге чәйнәп чистарталар. Эчке киемнәр бик сирәк алыштырылганга, тире авы¬ рулары бик тиз тарала. Хәтта сарайларда да чиста¬ лык сакланмый. «Корольләр» табыны. Европа кухнясы үзенең бөтен күркәм сыйфатларын вельможалар һәм патшалар өстәлендә ачып сала. Аларның өстәле сыер, дуңгыз, бозау, сарык итләреннән әзерләнгән ризыклардан тыш, болан, кабан дуңгызы, куян кебек киекләр итеннән сыгылып тора. Кош итен аеруча яраталар: тавык, каз, үрдәк һәм күркә итләреннән кала, челән, Урындык. Англия. XVI гасыр 39
Ике катлы кубок. Германия. XV гасыр торна, кыр тавыгы һәм кыргавыл (фазан), бүдәнә һәм боҗыр ите белән дә сыйланалар. Вак кош¬ лар — күгәрчен, сандугач, солы чыпчыгы аеруча югары бәяләнә. Алардан паштет һәм кыздырма әзерлиләр. Шул ук вакытта европалылар борыч, канәфер һәм башка әче тәмләткечләрне кирәгеннән артык кул¬ ланалар; аларның бу мавыгулары XVII гасыр ахы¬ рына гына бетә. Төшке аш вакытында 10 төргә кадәр ит ризык¬ лары чыгарыла, аларны соуслар, сумсалар, диңгез моллюсклары тулыландыра. Десертка бирелгән ва¬ ренье, чикләвек, шикәрләнгән җимешләр белән дә сыйланырга яраталар. XVII гасырга кадәр шикәр гаять кыйбат була. Яңа Дөнья колонияләрендә күп¬ ләп үстерелә һәм җитештерелә башлагач кына, аның бәясе бераз төшә. Әмма анда да, хәлле шәһәр кешесе өстәлендә табынга 1 баш шикәр куелса, аңа бик кыйммәтле әйбер итеп караганнар: шикәрне өстәл өстенә асып куйганнар һәм, эчемлекләрне татлы¬ ландыра төшү өчен, чокырны аңа якын китергән¬ нәр. Аристократ йортларында йөзем шәраблары, саф чишмә суы, кар суын эретеп эчкәннәр. Италия скульпторы һәм ювелиры Бенвенуто Челлини эшләгән тоз савыты 40
Тантаналы мәҗлес гүзәл тамашага әверелә: өстәл¬ ләргә затлы эскәтерләр җәелә, алтын һәм көмештән эшләнгән тоз савытлары, өстәл сәгатьләре, савыт-саба аслыклары, шулай ук шәраб өчен төрле сын яисә корылма рәвешендәге «фонтаннар» куела. Ьәр кунакның үз тәлинкәсе (XVI гасырда гына уртак зур мискидән ашаудан туктап, кечкенә һәм тирән тәлинкәләр ясый башлыйлар), шулай ук кашыгы һәм пычагы була. Ә шәраб кубогы кул- дан-кулга да күчеп йөри алган. Уртага куелган зур коштабактан кисәкле әйберне ике тешле чәнечкеләр белән эләктереп алганнар, ә аннан бармаклар эшкә җигелгән. XV—XVI гасырларда бары тик итальяннар гына аерым чәнечкеләрдән файдаланганнар. Башка ха¬ лыклар аларның бу гадәтләренә сәерсенеп караган¬ нар. Чәнечкегә алар бары тик XVIII гасырда гына күнеккәннәр. Гади кешеләрнең аш табыны. Крестьяннарның да туйганчы ит ашау мөмкинлекләре була, әмма хуҗалыкта җитештерелгән иң яхшы продукцияне — яңа суелган ит, атланмай, сыр, кош итен — аларга базарга чыгарып сатарга туры килә. Алар гадирәк Шикәр башлары әзерләү Крестьяннар табыны. Рәссамы П. Арстен Кухня кирәк-ярак¬ ларына, өстәл әзерләүгә һәм крестьяннарның рационына игътибар итегез. 41
Крестьян туе. Рәссам Өлкән П. Брейгель ризык белән канәгатьләнергә мәҗбүр булалар: бодай ипие урынына арыш яисә арпаныкын кулланалар, кәҗә сөтеннән ясалган сыр, суган, шалкан, борчак, ногыт борчагы ашыйлар. Борай, тары, арпа, солыдан ботка һәм кайнар өйрә гаять киң таралган көндәлек ризык булып санала. Бәйрәмнәрдә исә өстәлгә бот ите дә, терлек мае (сало) да, казылык та куела. Базарларда азык-төлек бәяләренең берөзлексез үсүе нәтиҗәсендә, шәһәр ярлылары әкренләп яңа суйган иттән арзанлы тозлы иткә күчә. Аны башта ерак сәфәрләргә чыгып китәргә җыенган диңгезчеләр әзерләргә өйрәнә. Аннан соң тозлы яисә каклаган итне базарларда сата башлыйлар. Сөттә җебетел¬ гән арзанлы борай яки солы ипие гади кешеләрнең төшке ашын тулыландыра. Христианнар уразасы вакытларында балыкка чи¬ рат җитә. Европада елга һәм диңгез балыкларының күп төрләрен белгәннәр. Урта диңгездән тунец, сигез¬ аяк һәм кальмар китерелә. Төньяк һәм Балтыйк диңгезләрендә сельдь һәм макрель тоталар. Атлан- тик океанда балык тоту дәвере башлангач, базар¬ ларга тонналап тәрәч һәм сөләйман балыгы агыла. 42
Яңа тотылган балыклар бай кешеләр өстәленә озатыла, тозлы һәм кипкән балык — башкаларга, бозыла башлаган калдык-постык исә фәкыйрьләргә җибәрелә. Гади халык арзанлы кызыл аракы, су (шәһәрләрдә елгаларның чистартылмаган суын эчәләр, чөнки чистасын су сатучылардан гына алып була), алма сидры эчә. Төньяк Европа илләрендә иң яраткан эчемлекләрнең берсе арпа, арыш яки борайдан эш¬ ләнгән сыра була. XV гасыр ахырында куәтле спиртлы эчемлек¬ ләр — аракы, ром, джин куллану арта. Нәтиҗәдә аракы кибетләре гөрләп чәчәк ата. Эчүчелек ярлылар яшәгән кварталларда аеруча киң тарала. Яңа эчемлекләр. Бөек географик ачышлар чорында Европада диңгез аръягы экзотик эчемлекләреннән иң беренче булып шоколад кулланыла башлый. Аны какао-кузак плиткалары рәвешендә Америкадан алып кайталар һәм аннан куе, кайнар эчемлек әзер¬ лиләр. XVI гасыр башында аның белән Испания һәм Нидерланд та таныша. Испаннар шоколадны шикәр пудрасы һәм дарчин белән эчүне артык күрәләр. XVII гасыр урталарына таба шоколад Франция һәм Англиядә дә таралгач, аңа сөт куша башлыйлар. Су ташучы. Рәссам Д. Веласкес Кара бөрлегән бөккәне белән иртәнге аш. Рәссам В. К. Хеда 43
Тегүче остаханәсе Принцлар иртән шоколад эчә, аны югары дәрә¬ җәле кунаклар кабул иткәндә дә чыгаралар, дво¬ ряннар бер чынаяк шоколад эчәргә бер-берсенә йөрешәләр. Ул XVIII гасыр ахырына кадәр байлар эчемлеге булып кала. Кофе киң таралган. XVI—XVII гасыр башында ук европалылар мөселман халыкларының кофе эчү йо¬ ласы белән танышканнар. Кофеханәләрдә сәгатьләр буе бер чынаяк кофе эчеп утырганнар. Әмма гарәп яки хәбәш (эфиоплар) кофесы бик кыйбат торган. XVII гасырда португаллар кофе агачын Бразилиядә үстерә башлагач кына, аны куллану мөмкинлеге арткан. Европа шәһәрләрендә дә кофеханәләр — куп¬ шыланырга яраткан дворяннар һәм сәясәтчеләр өчен клублар ачыла. Алардан калышмаска тырышып, шәһәр халкы да бу әче һәм гаять кыйммәтле эчемлекне эчә башлый (сакчыллык максатында аны берничә мәртәбә пешер¬ гәннәр). XVIII гасырга аның бәясе гади халык та сатып алырлык була. Франция урамнарында күп итеп сөт кушылган сыек «кофе» сатучылар йөргән. Аны эшчеләр, пешекчеләр, хезмәтчеләр эчкән. XVIII гасыр башында Европага голландлар та¬ рафыннан китерелгән кытай чәе дә популярлыгы ягыннан кофедан калышмый. Тиздән әлеге эчем¬ лекне яратып өлгергән инглизләр аны Ост-Индия компаниясе корабларында Европага ташый баш¬ лыйлар, һәм нәтиҗәдә бөтен Европа чәй белән мавы¬ гып китә. Башта ул сарай һәм аристократлар эчем¬ леге саналып, Кытайдан кайтарылган кыйммәтле фарфор савытларга салып кына бирелә. Әкренләп җәмгыятьнең башка катлаулары да чәйне яратып эчә башлыйлар. Мода капризлары. Гадәти булмаган нәрсәләр артын¬ нан куу европалыларга хас сыйфатларның берсе була. Бөек географик ачышлар чорында кешеләр бөтен кызыклы һәм таныш булмаган әйберләрне сынап карарга атлыгып торалар, экзотик ашамлык¬ лар, хуш исле матдәләр, товарлар дисеңме, берсе дә 44
калмый. Бөтендөнья сәүдәсе, үз чиратында җитеш¬ терүгә кызыксыну уятып, әлеге яңалыкка сусауны туендырып тора. Әйтик, тәмәкенең киң таралуы нәтиҗәсендә трубка һәм нәфис тәмәке савытлары модага керә, йөзләрчә ювелирларга эш табыла. Пар¬ фюмерлар Көнчыгыш тәмләткечләреннән һәм Атлан- тик океанда кит аулаучылар тарафыннан табылган кит гамбәреннән яңа хуш исләр һәм косметика уй¬ лап табу өстендә эшлиләр. Тукучылар, Һиндстаннан китерелгән буягычларны файдаланып, тукымаларны моңарчы күрелмәгән төсләргә буйыйлар. Мода капризлары киемнәрдә бигрәк тә көчле чагылыш таба. Ел саен күлмәк һәм камзулларның фасоннары үзгәреп тора. Якалар әле тегермән ташы зурлыгына җитәләр, әле тар челтәр буе гына кала¬ лар. Тар җиңнәр киңәяләр, ыштаннар һәм плащлар бер кыскаралар, бер озынаялар. Тукучылар, тегү¬ челәр, башмакчылар һәм эшләпәчеләр, мода үзгәреп тору аркасында, эшләп көн күрә. XV гасыр ахыры — XVI гасыр башында мода рәве¬ шен итальяннар чыгарган. Ьәм бөтен Европа, аларга ияреп, бер үк тегелешле күлмәк кигән. Испаннар да костюмның үзенчәлекле үрнәген тудырганнар: алар крахмалланган биек якалы, караңгы төстәге күлмәк кигәннәр һәм камзулларның барлык төймәләрен Бәрхеттән тегелгән ирләр дублеты. XVI гасыр Дворян хатыннары, шәһәр хатыннары һәм шәһәрдә яшәүче ирләр киемнәре. Англия. XVI гасыр Дворян киемнәре. Германия. XVI гасыр 45
Модалы якаларга карикатура. XVI гасыр каптырып бетергәннәр. Французлар ачык төсләргә өстенлек биргәннәр һәм кыйммәтле ювелир әйберләр тагарга яратканнар. Инглизләр бер итальян, бер испан, бер француз модасына ияргәннәр. XVII гасыр башында голланд стиле — кайтарма челтәр яка һәм биек түбәле эшлә¬ пәләр популярлык казана. Мода артыннан куу җилбәзәк¬ лек билгесе генә булмаган. Ул җәм¬ гыятьне алга таба хәрәкәт итәргә мәҗбүр иткән. Яңа шаукым башта югарыдагыларга — сарай даирәсенә, аристократларга кагылган. Әмма күлмәк фасонын, ризык яисә эчемлекне һәркем сатып алырлык булуга, аристократларны болар инде кызыксындырмый башлаган, һәм алар яңа мода керткәннәр. Яңадан мода артыннан куу башланган, җитештерү һәм сәүдә өчен яңа этәргеч туган. 1. XV—XVII гасырларда кеше гомерен озынай¬ тырга һәм халык санын арттырырга нәрсә ярдәм иткән? Үлүчеләр саны ничек билгеләнгән? 2. XVI—XVII һәм Урта гасырлар шәһәрләренең охшашлыгы нәрсәдә? Аларның тышкы күрене¬ шендә нинди яңалык күзәтелә? 3. Европаның көньягында һәм төньягында йорт¬ ларны нинди материаллардан төзегәннәр? Бу нәрсә белән аңлатыла? 4. Үзегезне XVI гасыр а) дворяны, б) шәһәр кешесе, в) крестьяны дип күз алдына китерегез. Гадәти төшке ашыгызның якынча менюсын төзегез. Бәй¬ рәмдә сез аңа нәрсә өстәр идегез? Ашаганнан соң нәрсә эчеп куяр идегез? 5. а) Дистәләрчә еллар дәвамында костюм үзгә¬ решсез калган, б) мода тиз үзгәргән җәмгыять турында сез нәрсә әйтер идегез?
Ill БҮЛЕК. ТЕХНИКА ПРОГРЕССЫ, ЭШМӘКӘРЛЕК, КАПИТАЛИЗМ § 5. ТЕХНИКА ҮСЕШЕ Яңа заман башында Европада техника, дөньяның башка регионнары белән чагыштырганда, тизрәк үсә. Башка халыклар да зур ачышлар ясый: кытай¬ лар кәгазь, дары, компас уйлап таба; һиндлылар нәфис тукымалар туку осталыклары белән таныла; гарәпләр күренекле математиклар, астрономнар һәм иң камил навигация приборларына ия диңгез сәяхәтчеләре буларак дан ала. Әлеге яңалыклар нәкъ менә Европада киң тамыр җәяләр. Техниканың бик тиз үсүе һәм җитештерүне оештыруның яңа формалары европалыларга башка континентлар¬ ның халыкларын хәрби өлкәдә генә түгел, ә ху¬ җалык үсеше ягыннан да узып китәргә мөмкин¬ лек бирә. (Кеше, эш үгезе һәм башка... двигательләр. Теләсә кайсы чорда энергия чыганаклары һәм төрле дви¬ гательләр механизмнарны, станокларны, транспорт¬ ны хәрәкәткә китерүче техника үсешенең төп күр¬ сәткече булып хезмәт итә. XVI—XVII гасырларда кешенең мускул көче элеккечә төп двигательләр¬ нең берсе булып кала. Ул станок рычагларын, чы- Авыр әйберләр ташу Мичәүләп җигелгән көймәле арба 47
Су тегермәне. XVII гасыр башы Суүткәргеч һәм фонтаннар өчен суны өскә күтәрүче җил тегермәне гырларны, күтәрү механизмнарын, чүлмәкче станокларын хәрәкәткә китергән. Хайван¬ нарның мускул көчләре дә эшкә җигелгән. Үгезләр, атлар, ишәкләр һәм качырлар авыр чыгырларны әйләндергәннәр, руда һәм кү¬ мер тутырылган вагонеткалар сөйрәгәннәр, иң киң таралган транспорт төре булып хезмәт иткәннәр; үгезләр һәм атлар белән җир дә сөргәннәр^ £L- . Су агымына урнаштырылган су тәгәрмәче гадәти күренешкә әверелә. Тешле күчергеч¬ ләр системасы ярдәмендә әлеге двигатель тегер¬ мән ташын әйләндерә, тимерче чүкечләрен, бастыргыч прессны, помпа һәм насосларны хәрәкәткә китерә. Европада антик заманнар¬ дан ук билгеле булып, ул XV—XVI гасыр¬ ларда тагын да камилләштерелә һәм өстән бөрмәле чыгырга әйләнә. Аны вакытлы буа¬ лар һәм улаклар ярдәмендә югарыга күтәр- телгән һәм өстән калакларга тоташкан су хәрә¬ кәткә китерә. Бу — двигательнең куәтен тагын да арттыра. Тәре яуларыннан соң гарәпләрдән кергән җил тегермәннәре XV—XVII гасырларда Ев¬ ропа пейзажының мәҗбүри детале булып әве¬ релә. Аның иң камил урыны булган рычаглы хәрәкәтчән нигезе, теләсә нинди юнәлештәге җилне тотып алып, тегермәнне әйләндерергә мөмкинлек бирә. Җил көченнән тыш, ут һәм ул бүлеп чыгар¬ ган җылылык та энергия чыганаклары булып хезмәт итә. Гасырлар дәвамында тормыш-көн¬ күрештә һәм җитештерүдә агач күмере файда¬ ланыла. Металл эретү мичләре, тимерчелек цех¬ лары, тоз кайнату предприятиеләренә күмер көннән-көн күбрәк кирәк булганга, актив рә¬ вештә урманнар киселә. Ь.әм Европаның күп кенә регионнарында агач җитешми башлый. Аны бик ерактагы урман массивларын кисеп 48
Тегермәнле пейзаж. Рәссам Өлкән Я. Брейгель әзерлиләр Һәм зур шәһәрләргә елгалар буйлап сал итеп агызалар. Әмма мондый ягулык бик кыйммәткә төшә. Тарихта беренче мәртәбә кеше үз эшчәнлеге нәти¬ җәсендә табигый ресурсларны корыту проблемасы алдында кала. XVII гасыр башында Англиядә әлеге пробле¬ маны хәл итү юлын табалар. Анда агач урынына ташкүмер куллана башлыйлар. Дөрес, аны ян¬ дырганда начар ис чыккан һәм бөтен җиргә кара сөрем утырган. XVII гасыр уртасына инглизләр, ташкүмердәге катышмаларны, күкерт һәм сумала¬ ны яндырып, кокс җитештерергә өйрәнәләр. Кокс, янганда, агачка караганда күбрәк җылы биргән. Әмма агачны ул бары тик XVIII гасырда гына тулы- сынча кысрыклап чыгарган. Европа икътисадының уңышларын ниндидер принципиаль яңа двигательләр уйлап табу билге¬ ләми. Бу өлкәдә бернинди революцион үзгәреш бул¬ мый. Техника прогрессына эзлекле рәвештә камил¬ ләштерүләр, кешеләрнең хезмәт күнекмәләре һәм туплаган тәҗрибәләре аша ирешелә. Шуңа карамастан XVI—XVII гасырларда «тизлә¬ телгән үсеш»кә ирешкән өлкәләр билгеләнә. Тау Эретү миче 49
эше, металлургия, корал җитештерү, кораблар төзүдә алгарыш аеруча ачык күренә. Алар бер-берсе белән үзара тыгыз бәйләнгән булалар. Бер тармактагы яңалыклар һәм уйлап табулар шунда ук башкаларын үзгәртеп коруны таләп итә. Европаның җир асты дөньясы. Тау эше иң югары үсешкә ирешкән җитештерү тармакларының берсе булып санала. Аеруча зур чыгымнар соралганга күрә, биредә тау эше осталарының пай ширкәтләре бик иртә оеша башлый. Руда чыгаручылар үз акчала¬ рын уртак эшкә сала, ә алынган табыш һәркемнең кертеменә (взносына) пропорциональ рәвештә үзара бүленә. Рудникларда куәтле су тәгәрмәчләреннән фай¬ даланалар. Алар шахталардан су суырту помпа¬ ларын, күтәргеч лифтларны, забойлардан тау токым¬ нарын өскә чыгаручы тасмалы транспортерларны, тау токымнарын ваклаучы авыр чүкечләрне һәм шахталарга һава өрдергеч күрек¬ Рудник. XVI гасыр ләрне хәрәкәткә китерәләр. Руда төялгән вагонеткаларны тартып баручы атларның эшен җиңеләйтү өчен, металлдан эш¬ ләнгән рельслар уйлап табалар. Бу идея соңрак пар двигательләре һәм пар поездлары гасырында да бик ярап куя. Германия һәм Чехиянең тау эше осталары иң тәҗрибәле руда чыгаручылар булып санала. Алар горизонталь штольнялары бул¬ ган тирән шахталар салалар. Ә бу шахталарда йөзләрчә кеше эшли — чын мәгънәсендә җир асты дөньясы. Чуен һәм корыч дәвере. Рудадан металл эретәләр. XIV гасыр ахы¬ рында Германия, Нидерланд һәм Көнчыгыш Франциядәге кечке¬ 50
нә металл эретү мичләрен домна миче алыштыра. Ул куәтле су тәгәрмәчләре тарафыннан хәрәкәткә ките¬ релгән күн күрекләре булган гаять зур корылмадан гыйбарәт. Күрекләр утка кислород өрдерәләр, нәтиҗәдә мичтә температура гаять югары күтәрелә. Бу беренче мәртәбә чуен коярга мөмкинлек бирә, аны форма¬ ларга агызалар, ә аннан коелмаларны (аларны чушка дип атыйлар) кабаттан махсус мичләрдә эретәләр: катышма һәм углеродны яндыралар. Нәтиҗәдә ко¬ рыч яисә югары сыйфатлы тимер алына. Металл һәм аның төрле эретмәләрен җитеш¬ терүдә XVI гасырда Европага тиңнәр булмый. Хәрби эштә тамырдан борылыш. Металлның иң зур өлеше корал җитештерүгә китә. Анда утлы коралның роле үскәннән-үсә бара. Әле Урта гасыр¬ ларда ук европалылар кытайлар уйлап тапкан да¬ рыны үзләштерәләр. XIV—XV гасырларда ул инде сугыш артиллериясендә файдаланыла. Алар коралның үлчәмнәре, корал коелган металл¬ ның сыйфаты, корылмадагы дары күләме арасында иң яхшы чагыштырманы табалар. Чуенның киң таралуы һәм кулланылуы нәти¬ җәсендә, туп көпшәләрен дә, ядрәләрне дә аннан эшли башлыйлар. Тупларны тәгәрмәчле лафетларга беркетәләр, ә аларны атлар тартып бара. Ә еш ату- чанлыкка ирешү һәм утның куәтен Домна миче корылмасы схемасы арттыру өчен, тупларны батареяга туплыйлар. Артиллерия уты Урта га¬ сырларның ныгытма диварларын бик җиңел җимерә. Бу фортификация эшендә — кре¬ постьлар төзелешендә — үзгәрешләргә китерә. Камалыштагы лар, шәһәрләр¬ не саклау өчен, күчерелмә җир ны¬ гытмаларыннан файдалана башлый¬ лар, ал арда ядрәләр батып кала торган була. Еш кына сугыш хәрәкәтләрен ачык тигезлекләргә күчерәләр, анда Артиллерия кораллары. XV гасыр ахыры — XVI гасыр башы 51
Аркебузачы Аркебузалар сугышның ахырын артиллериянең нинди ут куәтенә ия булуы хәл иткән. Ату коралыннан чыккан ядрәләр рыцарьларның көбә күлмәкләрен тишеп кергән, бусы да сугышның характерына йогынты ясаган. Рыцарьларның авыр коралланган атлы гаскәре үзенең элеккеге әһәмиятен югалткан. Сугышта җәяүле гаскәрнең роле үсә бар¬ ган. Аның сугышчыларын гади халык арасыннан җыйганнар һәм ату коралы яисә озын сөңгеләр белән коралландырганнар. Кул белән ата торган беренче корал аркебуза була. Аннан атканда махсус терәвеч аслыктан — сошкадан файдаланалар. Аркебузаны җиңел мушкет алыш¬ тырган. Утлы коралның киң таралуы Бөек географик ачышлар чорында европалыларның башка ха¬ лыклардан хәрби өстенлеген тәэмин иткән. Күпләп корал җитештерү физика, баллистика, химия фәннәре өлкәсендәге тикшеренүләргә зур этәргеч ясаган. Искелек яңалыкка каршы. Борынгыдан килгән цех традицияләре булмаган һөнәр-кәсеп (эш) төрләрендә яңа технологияләр бик тиз кереп китә. Әйтик, көз¬ геләр, табаклы пыяла, сабын, кәгазь җитештерүдә, китап басу өлкәсендә шул хәл күзәтелә. Туку станогы яңартыла, камилләштерелә. Ул шулкадәр киңәйтелә, анда хәтта ике тукучы хезмәт күрсәтә башлый. Бу исә зур кисәкле постау җитештерергә мөмкинлек бирә. Әмма җитештерү темплары әллә ни үсми, чөнки җепләр һаман кулдан эрләнә. Әмма күп кенә тармакларда Урта гасырлардан калган цехлар эшкә аяк чала. Аларда өстәмә ста¬ ноклар урнаштыру, продукциянең күләмен арт¬ тыру һәм гадәти технологияләрне ничектер үзгәртү тыела. Цех мастерлары яңалыктан куркалар, алар җи¬ тештерүне механикалаштыру белән кызыксынмый¬ лар. XVI гасырда катлаулы механик җеп эрләү машиналары уйлап табыла. Алар гаять зур су тәгәр¬ 52
мәче тарафыннан хәрәкәткә китерелгән күп катлы конструкцияне хәтерләтә һәм йөзләрчә эрләүченең хезмәтен алыштыра. Әмма әлеге машиналарны ярсы¬ ган цех һөнәрчеләре җимереп ташлый. Тарихта мон¬ дый очраклар күп була. 1589 елда У. Ли уйлап тап¬ кан беренче трикотаж бәйләү станогын да шундый ук язмыш көтә. XVI гасырда яшәгән инженерларның куен дәфтәр¬ ләрендә автомат машиналарның һәм башка уйлап табуларның проектлары йөри. Әмма ул заман кеше¬ ләре бу яңалыкларны кирәксенмәгәннәр, һәм алар 300—400 ел үткәннән соң гына гамәлгә ашырыл¬ ганнар (электр двигателенең тасвирламасы да шулар арасында). Традицияләр техника прогрессын тот¬ карлаган. 1. XVI гасырда билгеле булган төп энергия чыга¬ накларын һәм двигательләрне санап чыгыгыз. Бу өлкәдә, узган гасырлар белән чагыштырганда, җит¬ дирәк үзгәрешләр турында сөйләп буламы? 2. XVI—XVII гасырларда файдаланылган, кешеләр хезмәтен җиңеләйткән механизмнарны атагыз. Сез ничек уйлыйсыз, типик яңалыклар һәм механизм¬ нар нинди җәмгыятьтә киңрәк кертелә: халык шәхси яктан ирекле булгандамы яисә бәйле хәлдә калгандамы? 3. XVI— XVII гасырлардагы алдынгы җитештерү тармакларын санагыз. 4. Ни өчен техник яңалыклар гамәлгә ашырыл¬ мыйча да кала? 5. Корал ясау эшендәге тамырдан борылыш дворян¬ нар өчен нинди нәтиҗәләргә китерә? Иоганн Гутенберг 1445 елда зур техник ачыш ясый. Шуның нәтиҗәсендә мәгълү¬ мат тарату эшендә революция була. Ул аерым литерлардан хәреф җыю шрифты уйлап таба. Агач кыса¬ га алардан текст җыя¬ лар, өстеннән буяу белән каплыйлар һәм, шуның өстенә кәгазь битен куеп, пресс белән бастыралар. Моңарчы китап һәм гравюра¬ ларны челтәрле бербө- тен калыптан басалар. Гутенбергның уйлап табуы китап басу эшен күп мәртәбәләр тизлә¬ тергә мөмкинлек бирә. Китап басу прессы чоры башлана. Арзанлы һәм аңлаешлы китаплар басылу мәктәп эшендә тамырдан борылышка сәбәп була. Халыкның грамоталылыгы үсә. 53
§ 6. КАПИТАЛИЗМНЫҢ ТУУЫ XVI гасыр ахырында — XVII гасырда шәһәр һәм авыл икътисадында яңа, капиталистик мө¬ нәсәбәтләр барлыкка килә. Алар нинди бул¬ ган соң? Бу очракта мөнәсәбәтләрнең түбәндәге системасы турында сүз бара: эшмәкәр җитеш¬ терүне оештыруга зур капитал сала (җир сатып ала, остаханәләр төзи, эшчеләрне яллап эшләтә һәм аларга хезмәт хакы түли). Алар тарафыннан җитештергән продукциянең бәясе (баштагы чы¬ гымнарны һәм эшчеләргә түләнгән хезмәт хакын чигергәннән соң) эшмәкәрләрнең табышын тәш¬ кил итә. Болар барысы тормышка ашсын өчен, билгеле бер шартлар һәм алшартларның булуы сорала. Бе¬ ренчедән, аерым эшлекле кешеләрнең кулында зур акчалар тупланырга, икенчедән, акчалар үз юлла¬ рында каршылыкларга очрамаска тиеш. Җирне чик¬ ләүләрсез сатып алу һәм сату мөмкинлеге булдыру өчен, җир базары һәм ирекле эшче көчләр базары кирәк була. Үз хезмәтләрен акчага тәкъдим итәргә мәҗ¬ бүр кешеләр армиясе барлыкка килүе дә капита¬ лизмның алшарты булып тора. Димәк, алар инде мөстәкыйль хуҗалар булмаганнар. Ниндидер сәбәп¬ ләр аркасында, алар кешенең икътисади бәйсез- леген гарантияләгән мөлкәтләрен югалтканнар. Крестьян өчен ул — җир кишәрлеге, үз терлеге һәм эш инвентаре. Шәһәр һөнәрчесе өчен — оста- ханәсе, станогы, хезмәт кораллары. Кеше, бөл¬ генлеккә төшеп боларның һәммәсен югалткач кына, башка берәүгә эшкә ялланырга барыр иде. XVI—XVII гасырларда Европада мондый шартлар ничек туа соң? Шәһәрдә капитал һәм капитализм. Цехлар мас¬ терлар өчен бердәй шартлар тудырырга һәм алар¬ ның хәерчеләнүенә юл куймаска омтылсалар да, шәһәр һөнәрчеләре арасында мөлкәти катлау¬ 54
ларга аерылу көннән-көн көчәя. Цех җитәкче¬ леге байый, осталарның бер өлеше бөлә. Моның сәбәбе «бәяләр революциясе» була, (һөнәрчеләр — җитештерү өчен кирәкле чималны да, азык-төлек¬ не дә бик югары бәядән базарда сатып алалар.) «Мәңгелек һөнәрче ярдәмчеләре»нең хәле тагын да авыррак була: алар һәрвакыт үз хезмәтләре өчен кимрәк эш хакы алалар һәм цехка керү өчен түләрлек акча җыя алмыйлар, өстәмә акча эш¬ ләү өчен, алар үзләренә эш тәкъдим итүче¬ ләргә ялланырга әзер торалар. Ә эре остаханәләргә нигез салган эшмәкәрләр кайдан килеп чыккан¬ нар соң? XV—XVII гасырларда иң зур табышны халыкара сәүдә китерә. Купецлар, бәяләр аермасында «уйнап» һәм базарлардагы монополияле өстенлекләреннән Искә төшерегез: һөнәрчелек цех¬ лары ничек оештырыла һәм нинди максат¬ ларны күз ал¬ дында тота? Акча ваклаучы хатыны белән. Рәссам К. Массейс 55
файдаланып, гаять зур байлык¬ ларны үз кулларында туплыйлар. Колонияләр белән сәүдәдән алар аеруча зур файда күрәләр. Әмма акча үзеннән-үзе генә капита¬ лизмны тудыра алмаган. Купец- лар җитештерүгә акча кертергә ашыкмаганнар, чөнки бу ал арга зур табышлар вәгъдә итмәгән. Шә- Рибачы (ростовщик) бухгалтериясе: акчалар һәм керем- чыгым кенәгәләре. XVI гасыр Нидер¬ ланд рәссамы кар¬ тинасы фрагменты һәрдә төзелеш өчен җир сатып алу һәм эшчеләр яллап җитештерү оештыру җиңел булмаган. Моңа цехлар каршылык күрсәтә. Башта купецлар үз мал-мөлкәтләрен банк опе¬ рацияләре һәм рибачылык исәбенә арттыруны өс¬ тен күрәләр. Иң бай рибачылар булып ломбард (кыйммәтле әйберне закладка салып, акча алып тору урыны) хуҗалары санала. Алар гаять зур процентлар исәбенә Европа монархларына акча би¬ реп торалар. Бөтен җирдә күп санлы банк конторалары һәм биржалар барлыкка килә, аларда товарлар һәм акчалар белән бәйле килешүләр төзелә. Үзара исәп-хисап ясаганда, акчаның үзен бөтенләй кат¬ наштырып та тормыйлар. Аны кыйммәтле кә¬ газьләр, вексельләр һәм ышаныч язулары алыш¬ тыра. Купецлар һәм банкирлар үз табышлары¬ ның шактый зур өлешен әйләнештән чыгара¬ лар һәм ул акчага кыйммәтле бизәнү әйбер¬ ләре, җирләр, сарайлар һәм дворян титуллары сатып алалар. Әмма әкренләп аларның игътибарын ниндидер кәсеп җәлеп итә башлый. Гадәттә, ул сәүдәгәрләр тарафыннан күп сатыла торган товарлар (мәсәлән, постау) була. Иң зур табышны алар бөтен про¬ цессны (товар җитештерүдән башлап аны сатуга кадәр) контрольдә тотканда гына ала алалар. Аерым купецлар, шулай ук баеп киткән шәһәр- леләр акчаларын яңа типтагы эре остаханәләргә кертә башлыйлар. 56
Мануфактура. Капитализмның башында бе¬ ренче барлыкка килгән предприятиеләр ману¬ фактуралар дип атала. Аның исеме үзе үк (латинча manus — кул, factura — эшләнмә) анда элеккечә кул хезмәтенең өстенлек итүен күр¬ сәтә. Әмма мануфактура Урта гасырлар һөнәр¬ чесе остаханәсеннән үзенең масштаблары белән аерыла — анда дистәләрчә, ә кайвакыт хәтта йөз¬ ләрчә яллы эшчеләр эшли. Мануфактураның икенче аермасы — хезмәт бүленеше булу. Эшче¬ ләр нинди дә булса бер өлкәдә махсуелашалар. Бу исә хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга һәм күбрәк продукция эшләп чыгарырга мөмкин¬ лек бирә. Күп санлы станокларда эшләүче дистәләрчә кешене бер түбә астында берләштергән эре мануфактура үзәкләштерелгән мануфактура дип атала. XV—XVI гасырларда алар әле күп бул¬ мый, чөнки зур бина төзү һәм җиһазлар сатып алу өчен, шактый капитал кирәк була. Өстәвенә уставларны бозу аркасында, хуҗага шәһәр цехлары белән дәгъвалашырга туры килә. Әлеге хәлне булдырмас өчен, шәһәр эшмәкәрләре таралма ма¬ нуфактуралар оештыралар. Алар чимал, мәсә¬ лән, йон сатып алалар һәм, аны өйдә эрләү һәм туку өчен, шәһәрнең ярлы тукучыларына яисә якын-тирә авыллардагы крестьяннарга тарата¬ лар, күпмедер вакыттан соң әзер продукцияне җыеп алалар. Шуның белән бергә, эшмәкәр тө¬ зелеш һәм җиһазлар сатып алуда гына түгел, хезмәт хакына да экономия ясый. Бер-берсен- нән аерым, үз өйләрендә эшләүчеләр хезмәт ха¬ кын күтәрүне таләп итеп, үз мәнфәгатьләрен яклый алмаганнар. Квалификацияләре булмаган крестьяннарга шәһәр халкына караганда азрак түләгәннәр. Авыл җире һәм капитализм. XV гасыр ахырында крестьяннар нигездә шәхси яктан азат булалар. Әмма аларны иреккә җибәргәндә, сеньорлар җирне 57
үз милекләрендә калдыралар. Крестьяннар, имана җирләреннән файдаланган өчен, акчалата рента түләүче «хуҗа» гына булып калалар. Акчасын кире кайтару өчен, крестьян үзе җитештергән продук¬ цияне (бодай, ит, кош ите, йон) базарда сата. Әмма бәхет һәркемгә дә елмаймый. Авыл ярминкәләрендә әлеге продуктларга сорау зур булмый. Шунлыктан шәһәргә барырга туры килә. Ә бу транспортка, йөк терлегенә, товар саты¬ лып беткәнче шәһәрдә тору өчен түләүгә өстәмә чыгымнар таләп итә. Төшем һәрвакытта да өмет¬ ләрне акламый. Авылда милек аермасы барлыкка килә. Кресть¬ яннар арасында, үз кишәрлекләрен тагын да ки¬ ңәйтеп, аеруча күп табыш китерүче культуралар үстерү белән шөгыльләнергә теләгән бик бай ху¬ җалар пәйда була. Әмма алар община тәртип¬ ләренә буйсынырга мәҗбүр: күршеләре чәчкәнне чәчәләр, эшне алар белән бергә башлыйлар, бергә тәмамлыйлар. Участокларны киңәйтү дә авыр була, чөнки крестьяннарның иманалары полоса аралаш урнаша. Хәлле крестьян хатыны базарга бара. Англия. XVI гасыр Печәнгә төшкәч. Өлкән П. Брейгель картинасының фрагменты 58
Хәлле крестьяннар кайчагында үз сеньорлары биләмәсендәге җирләрне арендага алалар һәм зур мәйданнарда табышлы культуралар үстерәләр яисә терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Мо¬ ның өчен алар авыл ярлыларын акча яисә азык бәрабәренә батраклыкка ял¬ лыйлар. Мондый эре арендаторларны фермерлар дип атыйлар. Вакыт-вакыт алар хәтта үз сеньорларыннан да ныграк баеп китәләр. Авылда яллы хезмәт көннән-көн киңрәк тарала. Базар мөнәсәбәтләре белән кушылган ирек крестьяннарны тагын бәйлелеккә төшерә, һәм бу юлы әлеге бәйлелек икътисади характер¬ да була. Җәмгыять структурасы катлаулана. Базар, акча мөнәсәбәтләре, яллы хезмәтнең киң таралуы йогынтысында Урта гасырларның сосло¬ виеләре үзгәреш кичерә башлый. Элеккеге сословиеләрдән яңа иҗтимагый төр¬ кемнәр — буржуазия һәм яллы эшчеләр оеша. Яшь буржуазия купецлардан, бай һөнәрчеләрдән, эшмә- кәр-дворяннардан һәм хәлле фермерлардан фор¬ малаша. Яллы эшчеләрнең рәтләре бөлгенлеккә төшкән шәһәр һөнәрчеләре, мастер ярдәмчеләре, квалификациясез шәһәр ярлылары һәм, җирсез калып, шәһәрдә эш эзләүче крестьяннар исәбенә тулылана. Урак өсте. Өлкән П. Брейгель карти¬ насы фрагменты Искә төшерегез: крестьян имана¬ ларының полоса аралаш урнашуы нәрсә ул? Общинада җирдән файдалану ничек оештырыла? ИНГЛИЗ ЯЗУЧЫСЫ Т. ДЕЛОНИНЫҢ «КҮРЕНЕКЛЕ НЬЮБЕРИ ПОСТАУЧЫСЫ ДЖЕК ТУРЫНДА БАЛЛАДА»СЫННАН (1597): ДОКУМЕНТ Иркен һәм озын бүлмәдә нык һәм чыдам ике йөз ста¬ нок торган: бу станокларда <...> барысы бер сафка тезелеп, ике йөз кеше эшләгән. Һәр эшче янында бер 59
сөйкемле малай утырган. Малайлар, куана-куана, соса әзерләп торганнар. Ә башка бинада йөз хатын-кыз, шатлыклы кыяфәттә һәм кычкырып җырлый-җырлый, ару- талуны белми, йон тараган. Алдагы бүлмәдә <...> кызыл итәкләр кигән һәм баш¬ ларына сөттәй ак яулыклар бәйләгән йөз кыз эшләгән. Бу гүзәл кызлар көннәр буе, былбылдай назлы-нәфис тавышлар белән көйли-көйли, бертуктаусыз җеп эрлә¬ гәннәр. Шуннан соң алар башка бүлмәгә кергәннәр һәм анда начар киенгән балаларны күргәннәр: алар утырып йон язганнар, нәзек йонны тупасыннан аерганнар; фәкыйрь һәм көчсез ата-аналарның балалары йөз иллеләп бу¬ лыр. Хезмәтләре өчен аларның һәрберсенә кич белән бер пенни биргәннәр, моннан тыш көн буе ашатканнар, эчерткәннәр. Икенче бүлмәдә ул тагын 50 яшь егетне күрә, болары — йон кыркучылар <...> Шунда алар янында ук 80 үтүкләүче эшләгән. Моннан тыш, аның әле 40 кеше эшли торган буяу бүлмәсе булган, тагын ул постау басуда 20 кеше¬ не тоткан. 1. Санап чыгарыгыз: Ньюбери Джегының остаханәсендә ничә кеше эшләгән? Биредә мануфактураның нинди төре турында сүз бара? 2. Документка таянып, постау эшләп чыгару процессы турында сөйләгез. 3. Т. Делони поэмасын чын мәгънәсендә ышанычлы чыга¬ нак дип санап буламы? Аның мануфактураны тасвир¬ лавында нәрсә шикле булып тоела? 1. Теләсә нинди зур байлыкны — капитал, ә аның хуҗасын капиталист дип атап буламы? 2. Капиталистик мөнәсәбәтләр тусын өчен нинди социаль шартлар булуы зарур? 3. а) Яшь буржуазия һәм б) яллы эшчеләр нинди төркемнәрдән формалашалар? 4. Мануфактураның Урта гасырлардагы һөнәрче остаханәсеннән төп аермаларын әйтегез. 5. Сез мануфактураның нинди төрләрен беләсез? Беренче эшмәкәрләр ни өчен таралма мануфакту¬ раны өстен күрәләр? 6. Базар мөнәсәбәтләре крестьян хуҗалыгына ничек йогынты ясый?
IV БҮЛЕК. ЕВРОПА ЯҢАРЫШЫ § 7. ИТАЛИЯДӘ ГУМАНИЗМ ҺӘМ ЯҢАРЫШ XIV—XV гасырлар чигендә Италиядә соңрак Яңа¬ рыш мәдәнияте дип аталган мәдәният туа. Аның нигезендә кеше турындагы яңа тәгълимат ята. Ул рухи дөньясы белән дә, гәүдә-сыны белән дә гүзәл, азат, гакылга һәм иҗади сәләткә ия, галәмнең чын таҗы булган кеше турында була. XVI гасырда бу идеяләр Италиядән читтә дә киң таралалар. Яңарыш Европакүләм күренешкә әверелә. Яңарыш бишеге. Италиядә яңа идеал очраклы рә¬ вештә генә барлыкка килмәгән. Әлеге бай һәм куәтле шәһәр-дәүләтләр илендә (аларның күбесе республика булган) демократик тәртипләр Европа монархияләре белән чагыштырганда күбрәк сак¬ Шәһәр мәйданы. В. Карпаччоның «Англия илчеләренең Бретань короленә килүе» картинасы фрагменты ланган. Шәһәрләр тормышында төп рольне купецлар, банкирлар һәм эшмәкәр¬ ләр уйнаган, алар бөтен дөнья буйлап сәүдә иткәннәр, сәясәттә һәм халыкара эшләрдә җиңел ориентлашканнар. Бу кешеләр укымышлы булулары белән та¬ нылганнар, кагыйдә буларак, берьюлы берничә телдә сөйләшкәннәр, киң бе¬ лемгә һәм бай тормыш тәҗрибәсенә ия булганнар. Даими рәвештә шәһәрнең сәяси тормышында катнашу — регуляр сайлаулар, хакимият өчен көрәштә көн¬ дәшлек алардан үз-үзеңә ныклы ыша¬ ныч, җитезлек һәм сүзгә осталык таләп иткән. 61
Гуманистлар. Рәссам Д. Гир¬ ландайо Италиянең шәһәр мохите яңа типтагы шәхес — тырыш, бай һәм актив кеше тудыра, аны Урта гасырлардагы аскетлык, үзеңне үзең кимсетү, түбән¬ сетү идеяләре, җирдәге тормышны кире кагу инде бөтенләй кызыксындырмый. Антиклыкны яңадан торгызу. Шулай да яңа мәдә¬ ниятне һәм ул өстенлек иткән чорны ни өчен Яңа¬ рыш дип атыйлар соң? Нәрсә һәм ничек яңадан торгызыла? Ул заман кешеләре антик мәдәниятне кабат торгызырга омтылганнар. Урта гасырлар мәдә¬ ниятеннән аермалы буларак, ул алар өчен иярүгә лаек үрнәк булып тоелган. («Урта гасырлар» төшен¬ чәсе үзе дә нәкъ менә XIV—XV гасырлар чигендә барлыкка килгән. Замандашлары фикеренчә, ул — мәгариф, әдәбият һәм сәнгать таркалыш хәленә килгән, Яңарыш кешеләрен аларның йөрәкләренә якын антиклыктан аерган караңгы чор.) Бөтен нәрсәдә — телдә, шигърияттә, драмада, философиядә, архитектурада һәм сәнгатьтә антик кануннарга кире кайту шул заманның, төп максаты булып әверелгән. Италиядә моның өчен менә дигән мөмкинлекләр ачыла. Ул Бөек Римның варисы була: аның шә¬ һәрләре антик нигездә утыралар, бөтен җирдә импе¬ раторлар тарафыннан корылган мәҗүси храмнар, театрлар, форумнар, триумфаль аркалар хәрабәлә¬ 62
рен очратырга мөмкин. Итальян телен бозылган латин теле дип кенә атап була. Бөтен Италия җәмгыяте ан¬ тиклык белән мавыга башлый. Галимнәр, бай шәһәрлеләр һәм аристократлар чын борынгы әй¬ берләр — төрле кирәк-яраклар, исән калган скульптура әсәрләре, антик тәңкә һәм медальләр кол¬ лекцияләре җыялар һәм йорт җи¬ Венераның тууы. Рәссам С. Боттичелли һазлары ярдәмендә элеккеге грек яисә римлылар өендәге мохитне тудырырга омтылалар. Кунакларны римлылар кебек антик түшәккә яткан килеш кенә кабул итү күзәтелгән һәм казу эшләре вакытында табылган борынгы касәдән шәраб эчү модага кергән һәм дәрәҗәле эш саналган. Интеллектуаллар, үз кабинетларында эшкә тотыныр алдыннан, римлыларның тогаларын хәтерләткән киемнәр кигәннәр. Иң элек телне Урта гасырлар «катламнарыннан» арындырырга кирәк була. Аның «бозыклыгын» һәм камил булмавын замандашлары да таный. Алар Алла Анасының Раштуасы. Рәссам Д. Гирландайо Итальян йортының эчке җиһазланышын карагыз. Аның нинди элементлары антиклыкны хәтерләтә? 63
Китап тоткан кеше портреты. Рәссам В. Катена өчен классик авторлар — төгәл Цезарь һәм оста телле Цицеронның «алтын» латины үрнәк бу¬ лып тора. Яңарыш чоры язучылары һәм шагыйрьләре латин теленең матурлыгына һәм аның кагыйдә¬ ләрен саклауга зур игътибар биргәннәр. Бер килеш формасын дөрес кулланмау аркасында, автор үз даирәсендәге кешеләр арасында абруен бөтенләй югалта алган. Алдан әзерләнмичә бормалы-сыр¬ малы итеп сөйләү сәләте шулкадәр югары бәяләнгән, хәтта көндәш шәһәрләр латин телен яхшы белүчене, төрлечә кызыксындырып, бер-берсеннән тартып алганнар һәм аның өчен җитди сәяси ташламалар тәкъдим иткәннәр. Галимнәр, борынгы авторлар кебек чын күңелдән бирелеп, тарихи әсәрләр, бөек кешеләрнең биогра¬ фияләрен һәм мемуарлар тудырганнар. Шул заманда чын латин телен ихлас олылау замандашларының түбәндәге фикерләрендә дә чагылыш тапкан: Мин ике аллага гына баш иям: Христоска һәм телгэ\ Башка заманда бу сүзләр мыскыллау булып яңгырарга мөмкин иде. Гуманизм: кешене танып-белү. Яңадан антик фи¬ лософиягә игътибар арту нәтиҗәсендә, бары тик Алланы гына уйлаган Урта га¬ сыр теологларыннан аермалы буларак, XV—XVI гасыр акыл ияләрен кеше, аның табигате, сәләте, дөньядагы урыны көн- нән-көн күбрәк кызыксындыра. Универ¬ ситетларда кеше табигатен, иҗтимагый төзелешне, тормыш максатлары, тәртип һәм тәрбия турындагы этика мәсьәләлә¬ рен өйрәнүче фәннәр популярлык казана башлый. Бу предметлар «studia humanitatis» дип исемләнәләр. Яңарыш чоры философиясе¬ нең яңа характерын чагылдырган «гума¬ низм» термины әнә шуннан килеп чыккан. Әлеге мәсьәләләр белән кызыксынган галим 64
һәм интеллектуалларны гуманистлар дип атый башлаганнар. Гуманистлар кешене гүзәл һәм гармонияле, чын- чынлап Аллага охшаган зат итеп күрәләр. Ул бөтен яклап белемле, фәннәрне, әдәбият, сәнгать, музыканы сөюче, физик яктан көчле шәхес булырга тиеш. Аның матурлыгы һәм намуслылыгы яшьләрдә тәр¬ бияләнергә тиешле гаделлек, батырлык, патриот¬ лык һәм дәүләткә үз-үзеңне аямыйча хезмәт итү кебек гүзәл сыйфатлардан, шулай ук иҗатка омты¬ лудан гыйбарәт. Гуманистлар кешенең җирдәге тормышына яңача карыйлар: алар аның тормыш рәхәтлекләренә шат¬ лану һәм анда төрле хозурлыклар (һәм рухи, һәм җисми) эзләү хокукын таныйлар. Гуманизм фило¬ софиясе кешенең үз мәнфәгатьләрен кайгырту хоку¬ кын — индивидуализмны таный (әмма аның при¬ митив эгоизмга әйләнмәве һәм гомуми гармонияне җимермәве шарт, чөнки башкаларга начарлык эшләү бәхеткә илтми). Кеше — сукыр Фортуна кулындагы уенчык түгел, ә үз язмышының хуҗасы. Гуманизмның төп лозунг¬ ларының берсе әнә шундый. Бу идеяләр аскетлыкны (суфилыкны) тараткан һәм дөньяви тормышка җирә¬ неп караган Урта гасырлар этикасы кыса¬ ларын җимереп чыга. Данте. Бөек шагыйрь Данте Алигьерины (1265—1321) Флоренция гражданины, Ита¬ лия Яңарышының җирлеге дип атыйлар. Ул яңа итальян теле һәм шигъри стиле фор¬ малашуга йогынты ясап кына калмаган, ә әдәбиятта беренчеләрдән булып кешене игътибар үзәгенә куйган. Үзенең «Илаһи комедия »сендә ул укучыларга күп санлы кешеләрнең (гади шәһәр кешесеннән алып Рим папаларына кадәр) язмышлары ту¬ рында сөйли. Үзенең хыялында Тәмуг һәм Җәннәт буйлап сәяхәт иткәндә, ул аларның Данте. Рафаэльнең «Диспут» фрескас фрагменты 65
җаннарын очрата. Шагыйрь кешеләрнең бөек яз¬ мышка ия булулары турында уйланырга чакыра: Сезгә бирелгән бер мыскал гомердә, Хисләрегез әле уяу чагында Багышлагыз аларны соң кәррәгәчэ Тик яңага ирешергә тагын да... Уйланыгыз, кемнәрнең сез уллары! Батырлык һәм гыйлем өчен яратылган Кавемнән сез! Тәкъдирегез югары. Петрарка үз бүлмәсендә Петрарка — антик чор сакчысы һәм җырчысы. Франческо Петрарка (1304—1374) — тәүге гуманист¬ ларның берсе, философ, менә дигән лауреат-шагыйрь (римлыларның үз шагыйрьләрен бүләкләүләренә ияреп, аңа лавр веногы кидерәләр). Әмма ул шигырь¬ ләре белән генә танылмый, ә антик мәдәният яңа¬ рышының энтузиасты була һәм, борынгы чорның бөек шагыйрь һәм философлары христианнар түгел, мәҗүсиләр булсалар да, аларга илаһи зирәклек ачылган һәм югарырак шигырь язу сәләте бирелгән дип раслый. Борынгы чорның әдәбият һәм сәнга¬ тен ул иң бөек үрнәккә тиңли. Петрарка гүзәл һәм гармонияле кешеләрнең яңа буыны турында хыяллана: Игелекле, батыр җаннар гына Гомер итә башлар бу җиһанда. Җиһан үзе тоташ алтын булыр, Антик иҗат аны бизәп торыр. Рәссамнар, галимнәр һәм меценатлар. Гуманист¬ лар аркасында сәнгатькә караш та үзгәрә. Хәзер сәнгатькә югары миссия йөкләнә — ул кешедә гүзәл¬ леккә тартылу хисе уятырга һәм аның каршында чын матурлыкны ачарга тиеш. Философлар рәссам, скульптор һәм архитектор¬ ларның эшләренә күбрәк игътибар бирә башлыйлар. Элек аларның җәмгыятьтәге дәрәҗәләре бик түбән була. Алар һөнәрчелек цехлары әгъзалары булып 66
Лоренцо Медичи философлар һәм галимнәр арасында. Рәссам Дж. Вазари саналалар: үзенең статусы буенча рәссам малярдан, ә скульптор ташчыдан бик аз аерылган. Гуманист¬ ларның рәссамнар белән якынаюы нәтиҗәсендә, соң¬ гылары үзләренең гади һөнәрчеләр генә түгел, ә рухи башлангычны йөртүчеләр икәнлекләрен аңлый баш¬ лыйлар; борынгы сәнгатьнең классик кануннары белән кызыксыналар. Акрынлап тулаем җәмгыятьтә рәссамнарга караш үзгәрә башлый. Үзенең сәнгате белән Флоренцияне данга күмгән скульптор Донателло (әтисе йон та¬ раучы булган) үлгәч, аны күмәргә «бөтен шәһәр халкы» килгән. Ә аның замандашы, күренекле архитектор, атаклы Флоренция соборы гөмбәзе авторы Брунеллескиның кабер ташына ватандаш¬ лары аның рухының бәяләп бетергесез сәләтен һәм искиткеч гаделлекләрен күкләргә күтәргән сүзләр язганнар. Дөньяның көчле затлары сәнгатькярләрнең та¬ лантларын бәяләп (һәм аларның хезмәтләреннән файдалануның никадәр дәрәҗәле булуын аңлап), аларга ярарга тырышканнар. Меценатлык шул заманның характерлы билгесенә әверелгән. Сүзе үтүчән сеньорлар һәм патшалар рәссам һәм архи¬ текторларны үзләренә хезмәткә чакырганнар, аларга үз портретларын һәм бюстларын ясарга заказ бир¬ гәннәр, сарайларны, бәйрәм һәм тантаналы йөреш¬ ләрне бизәткәннәр. Давид. Скульптор Донателло 67
Бу биналарның төп архитектура элементларын чагыштырыгыз. Антик һәм Ренессанс храм¬ нарының охшаш¬ лыгы нәрсәдә? Алар готика храмыннан кайсы яклары белән аерыла? 1. Пантеон. Римдагы антик храм 2. Реймстагы готика храмы 3. Римдагы Ренессанс храмы. Архитектор Браманте Флоренциядә Медичилар гаиләсе эшчәнлеге — юмарт меценатлыкның ачык мисалы. Бу нәселгә нигез салган Козимо Медичи һәм аның варислары Флоренцияне эре дәүләт — Тоскана герцоглыгының үзәгенә әйләндерәләр. Флоренция сарае иң купшы, иң зиннәтле сарайларның берсе була. Козимо канаты астында Флоренциядә «Платон академиясе» барлыкка килә. Бу фәнни түгәрәк әгъзалары бөек грек философының мирасын өйрәнәләр һәм Платон нигез салган борынгы академиянең рухын яңадан кайтармакчы булалар. Козимоның эшен оныгы — Күркәм Лоренцо дәвам итә. Ул, шәһәрне бизәү һәм данга күмү өчен, бик күп эшли. Лоренцоның замандашы аның эш¬ чәнлеге турында түбәндәгеләрне язган: Аның кай- гыртучанлыгы нәтиҗәсендә туган шәһәребездә бәйрәм арты бәйрәм узды <...> йә хәрби ярышлар оештырыла иде, йә борынгы замандагы каһар¬ манлыклар һәм борынгы гаскәр башлыкларының казанышларын чагылдырган тамашалар күрсә¬ телде <...> Нинди дә булса сәнгатьтә аерылып торган кешеләргә ул аеруча тартылды, галимнәргә бигрәк тә яхшы мөнәсәбәттә торды <...> Җаны- тәне белән бирелеп, архитектура, музыка, шигъ¬ рият белән кызыксына иде <...> Флоренция яшь¬ ләренә нәфис телне өйрәнүне җиңеләйтү өчен, ул 68
<...> югары мәктәп ача һәм анда бөтен Италиядән иң оста телчеләрне чакыра. Шул заманның иң яхшы рәссамнары иҗатында кеше һәм аның эчке дөньясы төп урынны ала. Като¬ лик храмнарны бизәгән дини нәкыш белән янәшә портрет, тарихи һәм мифологик сюжет картиналары, пейзаж кебек яңа жанрлар мәшһүрлек казана. Яңарыш чоры архитекторлары үзенчәлекле стиль тудыралар. Алар, «варварларча» һәм гармониясез дип, Урта гасырлар готикасын кире кагалар һәм антик храмнарны үрнәк итеп алып, аларның пропор¬ цияләрен, ордер элементлары булган колонналарны, пилястраларны һ.б. кабатлыйлар. Яңарыш оста¬ лары Урта гасырларның иң характерлы декоратив элементы булып саналган уксыман очлаеп торган аркалардан ярымтүгәрәк рәвешендәге тыныч Рим аркасына әйләнеп кайталар һәм аны кабат мәһабәт чиркәү, палаццо тәрәзәләрен һәм порталларны би¬ зәүдә кулланалар. Л. Б. Альберти идеаль рәссам турында: Мин рәссамнарның файда¬ лы фәннәрне үзләш¬ тергән яхшы кеше бу¬ луын теләр идем <...> Алар шагыйрьләрне һәм ораторларны яратсалар, тагын да яхшы, чөнки соңгы¬ ларының рәссамнар белән уртак уңай яклары шактый күп. Гыйлемле булганлык¬ тан, алардан файда да күп булачак. Шуңа күрә мин һәр рәссамга шагыйрьләр, тел оста¬ лары һәм фәнгә би¬ релгән башка кешеләр белән якыннан арала¬ шырга киңәш итәм. Чөнки алар аңа яңа фикерләр бирәчәк. ПИКО ДЕЛЛА МИРАНДОЛАНЫҢ (1463—1494) «КЕШЕ ГОРУРЛЫГЫ ХАКЫНДА» ДИГӘН ЧЫГЫШЫННАН: ДОКУМЕНТ {Ходай Кешене барлыкка китергәч, аңа мөрәҗәгать итә}: Мин сине дөньяның үзәгенә куям. Мин сине күкнеке дә, җирнеке дә, үлемле дә, үлемсез дә итмәдем. Ирекле һәң шанлы оста, үз образыңны үзең теләгәнчә итеп тудыр. Кем булырга теләсә, шул була алган бөек һәм гаҗәеп кеше бәхете! 1. Кеше табигатенә гуманистлар карашы Урта га¬ сыр теологларыныкыннан нәрсә белән аерылган? Түбәндәге фикерләрнең кайсылары гуманистлар тарафыннан әйтелгән булырга мөмкин, ә кайсы¬ лары аларныкы түгел? [j Алла кешене тузан бөртегеннән яраткан, Библиядә әйтелгәнчә, ул башка элементлардан гаять кечкенә. 69
□ Әгәр дөнья искиткеч гүзәл һәм бөек дип санала икән <...> һәм иң матур, иң бизәкле дөнья, һичшиксез, кеше өчен тудырыла икән, кеше үзе дә ни дәрәҗәдә матур һәм нәфис булырга тиеш! О Кеше — җилдән дә өзелүче яфрак, кояшта кибүче үлән. 2. Гуманистлар кешегә дөньяда нинди урын би¬ рәләр? 3. Гуманистлар этикасының төп нигезләмәләрен аерып күрсәтегез. 4. Ни өчен гуманистлар галимнәр белән рәссамнар аралашуын файдалы дип санаганнар? 5. Донателло һәм Боттичелли әсәрләрен игътибар белән карагыз. Урта гасыр осталарының әсәр¬ ләреннән алар нәрсә белән аерыла? Антик сән¬ гатьнең әлеге осталарга йогынтысын сез нәрсәдә күрәсез? § 8. АЛЬП АРЪЯГЫ ГУМАНИЗМЫ Италиядән читтә гуманизм яңа сыйфатлар белән байый. Бөтен укымышлы Европа, итальяннарга ияреп, антиклыкны данласа да, Германия, Нидерланд яисә Англиянең моңа әллә ни исе китми. Биредә римлылар тирән эз калдыра алмыйлар, чөнки бо¬ рынгы заманнарда бу төбәк «варварлар» дөньясына карый. Бу төньяк илләр гуманистларының ма¬ выгуларында да чагылыш таба — аларда герман халыклары тарихы һәм гомумән Урта гасырлар тарихы белән кызыксыну күзәтелә. (Аеруча бу немец гуманистларына хас үзенчәлек. Алар шулай ук Рим куриясенә, монахлыкка һәм тулаем католик чиркәвенә кискен тәнкыйди мөнәсәбәтләре белән дә аерылып торалар, ә итальяннар андый бул¬ мыйлар.) 70
Төньяк Яңарыш философиясе дә Ита¬ лия гуманизмына хас идеяләрдән шак¬ тый нык аерыла. Нидерландта туып-үс¬ кән Эразм Роттердамский (1469—1536) Альп аръягы Европасында иң абруй¬ лы галим була. Ул бик озак вакыт¬ лар Германиядә, Франциядә, Англиядә, Нидерландта һәм Швейцариядә яши һәм эшли. Эразмга классик итальян гуманизмы¬ ның йогынтысы зур була. Шул ук вакыт¬ та ул христиан дине тәгълиматы белән тирән элемтәне дә югалтмый, христиан¬ лыкны ул бик иркен аңлата. Галим фикеренчә, дини ышанулар¬ ның асылы бөтен вак-төягенә кадәр йолаларны үтәүдә түгел, ә дини тәгъ¬ Эразм Роттер¬ дамский. А. Дюрер гравюрасы лиматның рухына һәм Христосның әхлакый канун¬ нарына чын күңелдән бирелгәнлектә. Иисус Хрис¬ тосны ул якты, мәрхәмәтле һәм шатлыклы Алла итеп кабул итә. Кеше Аллага күп яклары белән охшаш, чөнки аңа ирек һәм югары гакыл бирелгән. Тирән акыллы һәм үткен телле Эразм үзе¬ нең эпиграмма һәм сатираларында динче схоласт- ларны ачы тәнкыйть утына тота. Аның иң югары популяр сатирик әсәре— «Ахмаклыкка мәдхия». Бу әсәре белән Эразм ахмаклыкның бер кешене дә, шул исәптән динчеләрне һәм чиркәү әһеллә¬ рен, шулай ук папаның үзен дә читләтеп үтмә¬ вен раслый. Галимнәр республикасы. Эразм үзен «дөнья граж¬ даны» дип атаган. Эшләү өчен яхшырак шартлар эзләп, туктаусыз бер урыннан икенче урынга күче¬ неп йөргән һәм һәркайда галимнәр, язучылар һәм наширлар арасында үз фикердәшләрен тапкан. Интеллектуалларның әлеге интернациональ даирә¬ сен ул «галимнәр республикасы» дип атаган. Иң якын дусларын ул Англиядә тапкан, инглиз гума¬ нисты Т. Мор белән дә шунда танышкан. Кафедрадан хәбәр җиткерүче ахмаклык 71
Томас Мор. Рәссам Кече Г. Гольбейн Т. Mop: идеаль җәмгыять турында уйла¬ нулар. Лондонның күренекле юристы Томас Mop (1478—1535) парламентка сайлана һәм хәтта общиналар палатасы спикеры да булып тора (әлеге вазифаны башкарган¬ да, ул корольдән корольлектәге хәлләрнең торышын тикшергән депутатларга тарихта беренче мәртәбә сүз иреге бирелүен таләп итә һәм шуның белән шөһрәт казана). Аның карьерасының иң югары ноктасы — Англия канцлеры вазифасы. Ул заманда дәүләт алдында торган проблемаларны ан¬ нан да яхшырак күз алдына китерүче һәм Утопия утравы. 1518 елгы басмага иллюстрация гаделсезлекләрне, кешеләрнең газап чигүләрен аннан да күбрәк күрүче булдымы икән. Шул заман җәмгыяте турында уйлануларының нәтиҗәсе буларак, 1516 елда аның «Утопия утравы турындагы кызыклы гына түгел, ә шулкадәр үк фай¬ далы да алтын китабы» яисә гади генә итеп әйткәндә «Утопияосе (грекчадан тәрҗемә иткәндә, дөньяда булмаган җир, урын дигәнне аңлата) басылып чыга. Морның әйтүенә караганда, ул бу әсәрен ярым шаяртып язган. Эразм да аның бу адымын хуп¬ лаган. «Утопия»дә ул Англиядә хакимлек итүче рәхимсез тәртипләрнең ачык картинасын сурәтли, ә аннан соң гүзәл утрау турында сөйләүгә күчә: анда барысы да идеаль, чөнки хосусый милек тә, җәбер- золым да юк. Бу утрауда яшәүчеләр бергәләп эшлә¬ гәннәр һәм күмәк милектән файдаланганнар. Шуңа күрә алар арасында саранлык, тигезсезлек һәм эксплуатация булмаган. Шул ук вакытта Утопиядә бөтен кешене һәм бөтен нәрсәне примитив рәвештә тигезләп кую да күзәтелмәгән. Аның гражданнары көннең алты сәгатен хезмәткә багышлаганнар, ә калган вакытта фән, сәнгать, спорт белән шөгыль¬ ләнгәннәр, төрле күңелле мәҗлесләрдә катнашканнар һәм башка күңел ачу чаралары оештырганнар. Утопия киң белемле, акыллы һәм шуңа күрә кул¬ лануда чама хисен белгән кешеләр дөньясы булган. 72
Морның идеаль җәмгыятендә төрле диннәргә бердәй сабыр караш хөкем сөргән, ә аның белән иң талант¬ лы галимнәр идарә иткән. Аларның хакимият билге¬ се булып король таҗы түгел, ә башак бәйләме йөргән. «Утопия» Европа әдәбиятында яңа жанрга нигез салган. Тиздән Т. Морның күп санлы шәкертләре барлыкка килгән. Алар, кеше бәхетле булсын һәм җәмгыять гөрләп чәчәк атсын өчен, нинди генә ре¬ цептлар тәкъдим итмәгәннәр. XVI гасыр гуманистлары аерым шәхеснең таби¬ гате турында гына уйланып калмаганнар, ә антик һәм Урта гасырлар сәяси фикере тарафыннан туп¬ ланган бөтен элекке тәҗрибәне гомумиләштереп, җәмгыять үсеше законнарын аңларга омтылганнар. Утопик проектларның барлыкка килүе әнә шуны раслый. Эразм һәм Томас Морның Лондон лорд-мэры балын¬ да очрашулары турында легенда яши. Үзара таныш бул¬ маган, бер-берсе турында ишетеп кенә белгән ике кеше халык төркемендә көтмәгәндә очрашып сөйләшеп китә¬ ләр. Икесе дә латин телен бик яхшы белә, икесе дә әңгәмә¬ дәшенең нечкә юморына соклана. Ахыр килеп, таңга калган Эразм: «Син йә Алла, йә шайтан, йә Томас Мор!» — дип кычкырып җибәрә. Мор исә: «Ә син — йә шайтан, йә Алла, йә минем Эразмым»,— дип җавап бирә. ӨСТӘМӘ МӘГЪЛҮМАТ Т. МОРНЫҢ «УТОПИЯ»СЕННӘН: Хәзер гөрләп чәчәк атып утырган барлык дәүләтләрне игътибар белән кат-кат күзәткәннән соң, мин ант итеп шуны әйтә алам: алар дәүләт исеме астында үз фай¬ даларын гына кайгыртучы байлар заговорына гына кай¬ тып кала <...> Бу кешеләр бер нәрсә эшләми <...> Алар бик шәп яши һәм муллыкта йөзә, вакытларын мәгънәсез һәм файдасызга үткәрә <...> Икенче яктан <...> хәзер кешеләрнең күңелен нәтиҗәсез, файдасыз хезмәт җә¬ берли, картлык көндәге хәерчелек турындагы уйлар үтерә <...> Мин ышанам, хосусый милекне тәмам юкка чыгар¬ мый торып, бөтен нәрсәне тигез һәм гадел итеп бүлү, шулай ук кешеләрнең эшләре белән бәхетле идарә итү мөмкин түгел. ДОКУМЕНТ 73
1. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Эразмның караш¬ ларын «христиан гуманизмы» дип атыйлар? 2. Төньяк Европа гуманистлары үз иҗатларында нинди яңа проблемаларга кагылып үтәләр? 3. «Утопия »дәге идеаль җәмгыять нинди принцип¬ ларга корылган? Аның нәкъ менә гуманист тара¬ фыннан сурәтләнүен исбатлагыз. Леонардо турында язучы Дж. Вазари: Үзенең тышкы кыя¬ фәте белән бу гаҗәеп дәрәҗәдә чибәр кеше һәрбер кайгылы җан¬ ны юата алган, узе- нең сүзләре белән әллә нинди тискәре¬ ләрне дә «әйе» йә «юк» дип әйттергән. Үзенең көче белән коточкыч ярсуны, да баскан, кулы белән тимер боҗра яки да¬ ганы кургашын кебек бөгә алган. Леонардо да Винчи. Автопортрет. § 9. ТИТАННАР ЗАМАНЫ. БӨЕК ЯҢАРЫШ СӘНГАТЕ XV гасыр ахыры — XVI гасырның беренче утыз елында әдәбият, рәсем сәнгате һәм архитек¬ тура моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә зур үсеш¬ кә ирешә. Шуңа күрә бу дәверне Бөек Яңарыш чоры дип атыйлар. Ул гаҗәеп көчле рухлы, тирән акыллы шәхесләр, күпкырлы талантлар тудыра. Яшь буын аларны аллаларның үзләре белән яры¬ шырга батырчылык иткән борынгы грек титан¬ нарына тиңли. Аллага тиң Леонардо. Гуманистларның универсаль шәхес турындагы хыялы Италия Яңарышы даһи¬ ларының берсе Леонардо да Винчида (1452—1519) тормышка аша. Леонардо бөек рәссам гына бул¬ мый, ә бик күп төрле башка өлкәләр белән дә кызыксына. Математик һәм физик, төзүче инженер, фортификатор, механик булган Леонардо, заманнан алга китеп, әллә нәрсәләр уйлап тапкан.Шулар арасында су асты көймәсе, аэроплан, парашют, броня капланган үзйөрешле сугыш арбасы, ачыла торган күперләр, шлюзлар, бораулау вышкасы, автомат җеп эрләү машинасы, күп зарядлы туп, тиз ата торган револьвер-арбалет һәм башка искитәрлек проект¬ лар бар. Леонардо табигать фәннәре белгече була һәм анатомияне бик яхшы белә. Шуңа күрә аның карти- 74
Леонардо да Винчи уйлап тапкан меха¬ низмнарның хәзерге реконструкциясе паларында кеше гаҗәеп төгәллек белән сурәтләнә, ә аның хәрәкәтләре шулкадәр табигый булып кү¬ ренә. Рәссам тере табигать һәм ботаниканы да яхшы белгән. Аның күпкырлы таланты әдәби иҗатында да — гаҗәеп шигырьләрендә һәм нәфис фәлсәфи та¬ бышмакларында да чагылыш тапкан. Леонардо беркайчан университетта укымаган, бе¬ лемне, үз сүзләре белән әйтсәк, остазларның остазы булган тәҗрибәдән алган. Шул ук вакытта ул теоре¬ тик фәннәргә, аеруча физика һәм математикага зур әһәмият биргән. Рәссам табигатьнең бөек коралы булган иң гүзәл зат — кешегә сокланып караган. Аңа дөньяның бер кисәге итеп кенә түгел, ә Алла кебек, ниндидер яңалык тудырырга сәләтле иҗатчы итеп караган. Леонардо, горурланып: «Сәнгатькә мөнәсә¬ бәттә без үзебезне Алла оныклары дип атый ала¬ быз»,— дип язган. Рәссам пумаласы белән замандашларының зиннәтле портретлары тудырылган, алар арасын¬ да иң күренеклеләре — Мона Лиза (Джоконда), Чичилия Галлерани (Ас тоткан ханым), Джиневра дея Бенчи портретлары. Замандашлары аның Леонардо да Винчи. Куен дәфтәрендәге рәсемнән 75
Леонардо да Винчи. Яшерен кичә. Леонардо да Винчи. Мона Лиза яктылык Һәм күләгә күчеше белән эш итә белүенә, күз нурын, тән җылысын, тукыма фактурасын би¬ рү осталыгына сокланганнар. Яңа¬ рыш чорының күп рәссамнары Лео¬ нардо әсәрләрен күчереп ясап өй¬ рәнгәннәр. Дини рәсем сәнгатендә аның иң яраткан темасы — ма¬ донна — Мәрьям-Ана образы. Лео¬ нардоның мадонналары якты, киң күңелле һәм эчке гармонияле итеп сурәтләнгән. Рәссамның иң яхшы әсәрләренең берсе — «Яшерен кичә» фрескасы. Ул Библия тарихындагы драматик мизгелне чагылдыра: Христос, Иуда- ның хыянәтен һәм алда торган га¬ запларны белеп, үзенең шәкертләре белән саубуллаша. Бу мәһабәт фрес¬ каның язмышы фаҗигале: ул, бер яктан, картинаны язганда Леонардо үзе хаталану нәтиҗәсендә зыян күрә (коры штукатуркага ясалуы арка¬ сында дымлана), икенче яктан, аны 76
Леонардо да Винчи. Мадонна Литта Леонардо да Винчи. Ас тоткан ханым (Чичилия Галлерани портреты) XVI гасырда Италиядә сугышкан француз солдат¬ лары «җәрәхәтли». Ярсу Микеланджело. Бөек Яңарышның тагын бер гаять зур фигурасы — скульптор, рәссам, архитектор һәм шагыйрь Микеланджело Буонарроти (1475— 1564). Ул Медичилар идарә иткән Флоренциядә үсә, күренекле оста Доменико Гирландайодан өйрәнә. Яшүсмернең гаҗәеп таланты турында Күркәм Ло¬ ренцо белеп ала һәм үзенең атаклы бакчаларындагы антик статуяларның күчермәләрен ясарга рөхсәт итә. Скульптор Лоренцоның интеллектуаллар түгә¬ рәге әгъзалары белән якыннан таныша һәм аларның ярдәме белән үзенең беренче әсәрен — яшьлек дәрте һәм физик матурлыкка соклану тулы «Кентаврлар сугышы» рельефын ясый. 25 яшендә Микеланджело ике иҗат җәүһәре¬ нең — «Пьета» һәм «Давид» сыннарының авторы була инде. Аларда аның даһи осталыгы, күз һәм кул төгәллеге генә түгел, ә рухи өлгергәнлеге дә чагыла. «Пьета» скульптура төркеме Христос үлү кайгысын¬ нан елаучы, олы хәсрәт, газап кичереп тә, горурлы¬ гын югалтмаган Мәрьям-Ананы сурәтли. Библиядәге Давидның гигант сынын ул Флоренция шәһәре җитәкчеләре заказы буенча эшли. Коточкыч әзмәвер Леонардоның нинди әсәрләре Россия музей¬ ларында саклана? Микеланджело 77
Микеланджело. Пьета М икеланджело. Лоренцо Медичиның зиннәтле кабере Микеланджело. Давид Голиафны җиңгән һәм соңыннан патша булган көтү¬ че егет образы азатлыкны, гражданлык хокукларын, батырлыкны гәүдәләндергән. Статуя уз халкын якла¬ ган һәм гадел идарә иткән егет хөрмәтенә шәһәр мәйданына куелган һәм шәһәр хакимнәренең аның кебек идарә итүен ниятләгән. Бик оста рәсем ясаучы булганга, Микеланджело үзен барыннан да элек скульптор дип санаган. Рим папасы аңа Ватикан сараенда Сикст капелласы түшә¬ мен бизәргә тәкъдим иткәч, дошманнары рәссамның бу эшне башкарып чыгуына ышанмыйлар. Чөнки аның моңарчы беркайчан да фрескалар (бигрәк тә шундый зурларны) язганы булмый. Әмма Мике¬ ланджело папаның тәкъдимен кабул итә: бу тита¬ ник хезмәтне аның кебек даһи гына башкарып чыга ала да. Дүрт ел эчендә ул Иске Васыятьтән алынган күренешләрне 600 кв. м мәйданда плафонга язып чыга. Ул дөньяның хаостан яратылуын, коры җир һәм күк җисемнәренең барлыкка килүен, беренче кешеләр, пәйгамбәрләр һәм сивилла-күрәзәчеләр тормышыннан аерым күренешләрне сурәтли. Бөтен фигуралар да искиткеч кодрәтле һәм драматик итеп 78
гәүдәләндерелгән. Аеруча бар нәрсәне Яратучы Алла¬ га хәйран каласың, Микеланджело фикеренчә, ул рәссамнарның иң беренчесе, бөтен гүзәллекне туды¬ ручы булган. Ә кеше әлеге гүзәллекнең иң югары чагылышы булып торган. Соңрак Микеланджело шул ук капеллада алтарь диварында Кыямәт көне күренешен тасвирлаган. Рәссам Дантены бик нык хөрмәт иткән, аның иҗаты алдында баш игән; аның фрескасындагы гаять зур композиция «Илаһи комедия»дәге образларга бик якын. Христос дәһшәтле хөкемдар буларак чыгыш ясый, газап чигүчеләр үч алырга өндиләр, гөнаһ¬ лы лар утлы җәһәннәмгә ыргытылалар. Явызлык кылучыларны, хәтта Рим папасын да, иблисләр үз артларыннан ияртә; һәлакәткә дучар булучыларның күзләрендә — коточкыч курку. Сикст капелласын рәсемнәр белән бизәгәндә, Микеланджело Яңарыш идеаллары кысаларыннан читкә чыга. Аны тыныч матурлык түгел, ә җанның бәргәләнүе, дәрт, көчле теләк һәм тәкъдир белән көрәштә чыдамлык күрсәтү җәлеп итә. Римдагы папа Юлий һәм Флоренциядәге Ме¬ дичиның монументаль каберләре Микеланджело иҗатының скульптор буларак иң югары ноктасын Микеланджело. Адәмнең яратылуы. Сикст капелласы плафонына ясалган рәсем фрагменты Микеланджело. Иеремия пәйгамбәр. Сикст капелласы плафонына ясалган рәсем фрагменты 79
Микеланджело. Кыямәт көне. Сикст капелласы плафонына ясалган рәсем фрагменты тәшкил итә. Римдагы Изге Петр соборы гөмбәзе өстендә эшләве останың соңгы бөек башлангычы булып тора. Соборны үзгәртеп кору эшләре белән озак еллар дәвамында архитектор Браманте җитәкчелек итә. Әмма ул дөнья куйгач, Микеланджелога аның ял¬ 80
гышларын төзәтү белән шөгыльләнергә туры килә. Ул тагын моңарчы тәҗрибәсе булмаган эшкә алына һәм аны менә дигән итеп башкарып чыга. Унҗиде ел буе Микеланджело мәһабәт гөмбәзне кору эшләренә җитәкчелек итә. Изге Петр соборы — дөнья архитектурасының иң бөек җәүһәрләреннән берсе — бүген дә Микеланджело Буонарротига лаек¬ лы һәйкәл булып тора. Мөкәммәл Рафаэль. Чыгышы белән Урбино шәһә¬ реннән булган Рафаэль Санти (1483—1520) Ренессанс рәссамнарының иң «ренессанслысы» булган. Аның әсәрләре ачык, күтәренке рухлы матурлык, сабыр¬ лык, гармония белән сугарылган. Ана назы һәм үз- үзеңне балага багышлау гәүдәләнеше булган мадонна аның иң яраткан образы була. Рафаэль Ватикан сараеның тантана залларын бизәгән. Шул циклның искиткеч фрескаларыннан берсе— «Афина мәктәбе». Анда рәссам антик чор- Изге Петр соборы гөмбәзе. Рим Рафаэль. Сикст мадоннасы Рафаэль. Автопортрет 81
Рафаэль. Афина мәктәбе. Фрагмент (Платон һәм Аристотель) ның бөек философлары һәм галимнәре — Платон, Аристотель, Сократ, Пифагорның идеаль берләш¬ мәсен тасвирлаган. Аларның күбесен ул күренекле замандашлары кыяфәтендә сурәтләгән: Платон обра¬ зында — Леонардо да Винчины, Сократта — Мике¬ ланджеловы. Рафаэль үзен дә яшь галимнәр төрке¬ менә кертеп урнаштырган. «Афина мәктәбе» кеше рухының югары интел¬ лектына дан җырлаган, замандашларының гакыл һәм фән көче алдында баш июен чагылдырган. Тәҗрибәле Рафаэль иҗатында сабырлык һәм гармониянең урынын драматик кичерешләр ала. «Сикст мадоннасы»ның йөзендә әсәрләнү юк, газиз баласының фаҗигале язмышка дучар булуын алдан сизенгәнгә, ананың карашы хәсрәтле, борчулы. 82
Венеция чаткылары. Бай, «алтынга ма¬ нылган» Венеция Италиядә Ренессанс сәнгатенең тагын бер үзәген тәшкил итә. Биредә үзенчәлекле сәнгать мәктәбе бар¬ лыкка килә. Аның күренекле осталары — Джорджоне (1477—1510) һәм Тициан (1489—1576)— мифологик һәм тарихи сюжетларга багышланган полотноларында каһарманлык, матурлык, кеше һәм таби¬ гать гармониясе темаларын үстергәннәр. Алар ачык, куе төсмерләрнең, бәйрәмчә буяуларның, алтын һәм ж,ете кызыл төс¬ нең өстенлек итүен хуп күргәннәр. Бәрхет¬ нең йомшаклыгын, парчаның авырлыгын, ефәкнең нәфислеген чагылдырып, алар Тициан. Яшь кеше портреты камиллеккә ирешкәннәр. Тициан колоритка аерым әһәмият биргән. Аның эшен тарихи темаларга яисә Библия сю¬ жетларына корылган күп кеше катнашындагы күре¬ нешләрне сурәтләгән монументаль әсәрләр тудыручы Паоло Веронезе (1528—1588) һәм Якопо Тинторетто (1518—1594) дәвам иткәннәр. Бу картиналарда XVI гасыр Венециясен һәм венециялеләрне тануы авыр түгел. Төньяк Яңарышы сәнгате. Германия һәм Нидерланд рәссамнарын, шулай ук итальяннарны кешенең эчке дөньясы, аның рухи һәм тән матурлыгы кызык¬ сындыра. Аларны антик мотивлар, дөньяви тарихи сюжетлар иж,атка рухландыра. Әмма бу илләрнең рәсем сәнгатендә Урта гасыр традицияләре озаграк саклана. Германиядә нәшрият эше үсеш алу нәтижрсендә, гравюра киң тарала. Бакырга яисә агачка уеп төше¬ релгән рәсем оттискларын пресс ярдәмендә күбәйт¬ кәннәр. Гравюра иллюстрацияле китаплар эшләгәндә киң кулланылган. Иң яхшы гравюра осталарының берсе Альбрехт Дюрер (1471—1528) була. Аның шул заман немец жрмгыятенең бозыклыкларын фаш иткән сатирик серияләре зур популярлык казана. А. Дюрер. Автопортрет 83
А. Дюрер. Автопортрет Кече Г. Гольбейн. Яшь купец портреты Дюрер күпкырлы талант иясе була: ул портрет остасы буларак та, дини сюжетларга картиналар авторы буларак та таныла. Рәссамның автопортретлары тирән психологизм белән аерылып тора. Алар яшүсмернең ни рәвешле тәҗрибәле шәхескә әверелүен күзәтергә мөмкин¬ лек бирә. Кеше үзенчәлекләрен барыннан да яхшырак ачкан портрет жанры чор белән аеруча аваздаш була һәм җәмгыятьнең барлык катлауларында популярлык таба. Кече Ганс Гольбейн (1497—1543) зур пор¬ трет остасы булып таныла. Ул Германия, Швейцариядә эшли, Англиядә король Генрих VIII нең сарай рәссамы булып тора. Төньяк Европаның атаклы гума¬ нистлары — Эразм Роттердамский һәм Томас Mop портретлары да аның кулы белән ясалган. Ул монархларның, сарай даирәсендәгеләрнең, үз-үзенә нык ышан¬ ган купецларның психологик яктан төгәл эшләнгән портретлар галереясын калдыра. Гольбейн иҗатында гумани¬ стик сыйфатлар аның интеллектуал- галимнәргә һәм гадәттән тыш шәхес¬ ләргә тартылуында чагыла. Фантастик күренешләр һәм көнкүреш реализмы. Нидерландта үзенчәлекле рәсем сәнгате мәктәбе барлыкка килә. XVI гасырда яшәгән гаҗәеп рәссамнар¬ ның берсе Иероним Босх (1460—1516) була. Аның картиналары фантастик зат¬ лар һәм албастылар тулы куркыныч һәм серле күренешләрдән гыйбарәт. Аларда Урта гасырларның готик традицияләре белән дә, шул ук вакытта халык иҗаты белән дә тыгыз бәйләнеш сизелә. Рәссам күп кенә темаларны Нидерланд мәкаль¬ 84
ләре һәм мәсәлләреннән алган. Босхның коточ¬ кыч күренешләрендә шул заман җәмгыятенә карата тәнкыйтьне чамалау авыр түгел: ул симез монахларның чирканыч образларын, ялланган рәхимсез солдатларны, миһербансыз рыцарьларны ясый. Рәссам аңында бөтен кеше гөнаһлы һәм бозык, барысы да дөньяда тантана итүче иблис дип шашкан. Босх белән бер үк вакытта дистәләрчә рәс¬ самнар бөтенләй башка — натуралистик төс¬ мердә иҗат итәләр. Нидерланд бюргерлары арасында һәм индивидуаль, һәм төркем пор¬ третлары модага керә. Төрле корпорация һәм компания әгъзалары үзләрен иптәшләре ара¬ сында мәңгеләштереп калырга телиләр. Алар портрет белән охшашлыкны һәм рәссамның әйләнә-тирә мохиттәге детальләрне, киемнәрне төгәл сурәтләү осталыгын, ягъни натурага тугрылыкны бик югары бәялиләр. Бюргерлар, крестьяннар, балыкчылар, пешекчеләр һәм сатучылар тормышыннан алынган көнкүреш күренешләре дә популяр була. Нидерланд рәссамнарының полотнолары гади дәрәҗәле кешеләр белән тула. Пейзаж да рәссамнарның яраткан жанры булып кала бирә. Бу яңа темалар барысы да Өлкән Питер Брейгель (1525/30—1569) иҗаты өчен харак¬ И. Босх. Җирдәге хозурлыклар бакчасы. Фрагмент терлы була. Шуңа күрә аны Мужиклар рәссамы дип йөрткәннәр дә. Брейгель Италия Яңарышы сәнгате белән яхшы таныш була, әмма аны антик сюжетлар түгел, ә Нидерланд җире һәм анда эш¬ ләүче кешеләр күбрәк кызыксындыра. Аның полот¬ ноларында сурәтләнгән сукачылар, печән чабучы¬ лар, уракчылар һәм аучылар әлеге бай илнең пей¬ зажыннан аерылгысыз. Брейгель крестьян бәй¬ рәмнәрен — биюләрен, уеннарын һәм мәҗлеслә¬ рен ясарга ярата. Бу әсәрләрендә ул натурализм тарафдары буларак чыгыш ясый. Шул ук вакытта Брейгель, Босх кебек, фәлсәфи аллегорияләр дә 85
Крестьян биюе. Рәссам Өлкән П. Брейгель (сугыш, кешеләрнең тигезсезлеге, сукырлыгы ту¬ рында) тудыра һәм халык әйтемнәре акылын туп¬ лаган картиналар да яза. Нидерланд сәнгатенең бай һәм күптөрле тради¬ цияләре гади кешенең көндәлек тормышына йөз белән борылган XVII йөз реалистик голланд рәсем сәнгатенең нигезенә ята. ДОКУМЕНТ МИКЕЛАНДЖЕЛОНЫН, ДУСТЫ А. КАНДИВИ ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН: Сикст капелласын рәсемнәр белән бизәгәндә, Мике¬ ланджело күзләрен югарыдагы түшәмгә карарга шул¬ кадәр күнектерә ки, хәтта соңыннан, инде эшне тәмам иткәч тә, башын туры тотканда, бернәрсә күрми диярлек, шуңа күрә ул хатларны, башка кәгазьләрне баш өстенә югары күтәреп укырга мәж,бүр була. Әкренләп ул тагын алга карап укырга күнегә башлый. Бу — Микеланджело- ның капелланы <...> нинди зур тырышлык белән, күңел биреп бизәвен күрсәтә. 1. Яңарыш чоры рәсем сәнгатендә нинди яңа тема¬ лар барлыкка килә? 2. Яңарыш чорында портрет ни өчен аеруча попу¬ ляр була? 86
3. Леонардо да Винчи, Микеланджело һәм Рафаэль¬ нең иж,ат манераларында зур аермалар булуга да карамастан, аларның сәнгатен нәрсә берләштерә? 4. Сез Микеланджеловы нинди кеше итеп күз алдына китерәсез? 5. Ни өчен Микеланджелоның «Кыямәт көне» фрескасы күп санлы чиркәү әһелләренең ачуын китергән һәм алар аны «протестантлар кабахәт¬ леге» дип атаганнар? 6. Нидерланд рәсем сәнгатен Урта гасырлар сәнга¬ тенә нәрсә якынайткан һәм аңа нинди яңалыклар кертелгән? 7. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Брейгельне Мужик¬ лар рәссамы дип йөрткәннәр?
V БҮЛЕК. ЕВРОПАДА РЕФОРМАЦИЯ ҺӘМ КОНТРРЕФОРМАЦИЯ § 10. ГЕРМАНИЯДӘ РЕФОРМАЦИЯ XVI гасыр башында Европа илләрендә католик чиркәвен рухи яңарту һәм үзгәртеп кору хәрәкәте киң җәелдерелә. Һәм ул Реформация дип исемләнә. Нәтиҗәдә дини тәгълиматның кайбер нигезләмәләре яңадан тикшерелә, христианлыкта Римның җитәк¬ челек итүен танымаган яңа агымнар һәм мөстәкыйль чиркәүләр барлыкка килә. Изге Петр варислары. Үзләрен апостол Петрның урынчылары дип игълан иткән һәм гөнаһсызлык- ларын расларга теләгән Рим папаларының дәгъва¬ лары XIV—XV гасырларда ук кире кагыла. Чиркәү¬ нең чиксез байлыкларга һәм җирләргә хуҗа булуы бөтен халыкта ризасызлык тудыра. Европа илләрен¬ нән Римга туктаусыз алтын ага — руханилар чир¬ кәүдәге дәрәҗәле вазифалары өчен түлиләр, ә кресть¬ яннар үз кеременең уннан бер өлешен (дисәтинә) чиркәүгә бирәләр. Рим куриясе байлыкта коена. Ә бу исә хрис¬ тиан дине идеалларына каршы килә. XV—XVI га¬ сырларда Рим руханилары, үз казналарын тагын да тутыру өчен, аеруча көчле эшчәнлек җәелде¬ рәләр. Паломникларның игътибарын җәлеп итү өчен, алар әле чиркәү «юбилейлары» уйлап чыга¬ ралар, изгеләр бәйрәмнәре уздыралар, дини истә¬ лекле әйберләр белән сату итәләр, рибачылык белән шөгыльләнәләр. Гомуми ризасызлык ташкынында дөньяви ка¬ рашлы монархларның да, чиркәү биләмәләренә көнләшеп карап, аларны үзара бүлешергә әзер торган 88
дворяннарның да тавышлары ишетелеп китә. Секуляризация үткәрүне, ягъни чиркәү мөлкәтен дөньяви хакимияткә тапшыруны таләп итүчеләр арасында чиркәүне риясыз рухи чистартуга омты¬ лучылар да, моннан файда алырга өмет¬ ләнүчеләр дә була. Гуманистлар чиркәүнең абруена зур зыян китерә. Алар руханиларның, биг¬ рәк тә монахларның наданлыгыннан, ялкаулыгыннан һәм комсызлыгыннан ачы көләләр. Гуманистлар аскетлык¬ ны кире кагучы һәм гакылга, кешенең рухи азатлыгына дан җырлаучы яңа этика тараталар. Гуманистик идеяләр¬ нең таралуы Реформациягә ныклы җир¬ лек була. Бюргерлар да чиркәүгә дәгъва белдерәләр. Сакчыл Папа Лев х. һәм исәп белән эш итүчән шәһәрлеләр купшы чир- Рәссам Рафаэль кәү йолалары бик кыйммәткә төшә дип саныйлар һәм аларны гадиләштерүне таләп итәләр. Гыйба¬ дәтләрнең латин телендә үткәрелүе дә күпләргә ошамый. Чиркәүдә уздырылган чараларның мәгъ¬ нәсен яхшырак төшенергә һәм Изге Язмаларны мөстәкыйль укырга теләп, алар Библиянең милли телләргә тәрҗемә ителүен яклап чыгалар. Бу — шә¬ һәр халкының грамоталылыгы арту һәм үзаңы үсүне күрсәтә. Коткарылу юллары. Кешеләрнең эчке кичереш¬ ләре һәм хис-тойгылары Реформациядә гаять зур роль уйный, аларның күбесе үзенең тормышын диннән башка күз алдына да китерә алмый; алар¬ ның төп кайгысы җанны коткаруга кайтып кала. Католик чиркәү бары тик үзен генә коткару көченә ия дип саный һәм хәтта ихлас күңелдән дин тот¬ кан христиан да мөстәкыйль рәвештә җәннәткә керә алмый дип өйрәтә. Католик дине теологлары руханилар тарафыннан башкарылган чиркәү йола¬ ларын — чукындыру (крещение), ипи белән шәрабтан 89
Индульгенцияләр сатучы авыз итү (причащение), хуш исле май сөртү (миропомазание), никах (брак), Алла бәрәкәтен иңдерү (священство), тәүбәгә килү (покаяние), зәйтүн мае белән ышкуны (елеосвящения) үтәми торып, коткарылу мөмкин түгел дип тәкрарлыйлар. Йолаларны руханилар аша үтәгәндә генә, дингә ышанучыларга илаһи коткарылу бәрәкәте тапшырыла дип гөман ителә. Шуңа күрә руханига (священникка) Алла белән кеше арасын¬ дагы зарури арадашчы итеп карыйлар. Чиркәү җирдәге байлыклар белән Алланың үзе тарафыннан бирелгән хокук нигезендә эш итә дип исәплиләр. Рим папалары, бу байлыкларны «саклау¬ чылар» буларак, дин тотучыларның гөнаһларын ярлыкау һәм хәтта махсус грамоталар — индулъген- цияләр бирү хокукына ия булуларын да раслыйлар. Аларны сатып алып, теләсә нинди, хәтта иң зур гөнаһлардан да (күбрәк түләсәң) чистарынырга була. Индульгенцияләр белән оятсызларча сәүдә итү чын күңелдән дингә ышанган кешеләрнең ачуын кузгата. Католиклар, җаннарын коткару өчен, чиркәү йола¬ ларын үтәү һәм рухани каршында даими рәвештә гөнаһлардан тәүбә итүдән тыш та изге гамәлләр кы¬ лырга — дини әхлак кануннарын үтәргә, чиркәүгә бүләкләр китерергә, сәдака өләшергә һ.б. тиеш. Бу тәгълиматта күп нәрсәләр дин тотучылар¬ ның күңелен борчый. Чыннан да, чиркәү үзенең папалары, епископлары һәм руханилары белән кеше һәм Алла арасында зарури арадашчы булып тора¬ мы? Ул коткарылуның дөрес юлын күрсәтәме? Бу юлда нәрсә мөһимрәк: йолаларны үтәүме, әллә ихластан христиан диненә ышанумы? Германия Реформация алдыннан. XV—XVI гасыр¬ ларда Германия аерым җирләрнең конгломераты булып кала. Алар белән бөтенләй диярлек бәйсез хакимнәр, туктаусыз бер-берсен уздырырга тыры¬ шучы кенәзләр идарә итә. Алар өстеннән шартлы 90
рәвештә генә император хакимияте урнаштырыла. Империя таҗы Габсбурглар йортында булса да, аның язмышын курфюрстлар — император сайлау хоку¬ кына ия кенәзләр хәл итә. Германиянең күп җирләре чиркәү биләмәсендә була, һәм алар белән бәйсез рухани кенәзләр идарә итә, бу — илне берләштерүгә комачаулый. Үзәкләш¬ терелгән Европа дәүләтләрендә (Франция, Англия) корольләр үз илләрендә папаларның идарә итү омты¬ лышына актив каршылык күрсәткәндә, Германия, тырышып-тырышып, Римга зур акчалар җибәреп ята. Ил папаның акча җыючылары, хәер сорашу¬ чылар һәм изге реликвияләрне сатып йөрүче монах¬ лар белән тула. Чиркәү эшчәнлеге халыкта чиктән тыш зур риза¬ сызлык тудыра. Крестьяннар керемнәренең уннан бер өлешен чиркәүгә түләргә теләмиләр, кенәзләр һәм рыцарьлар көнчелек белән чиркәү җирләренә күз төшереп алалар, немец гуманистлары Римның сатлык җанлыгын һәм монахларның икейөзлелеген гаепләп чыгалар. Бүлгәләнгән җирләрне берләштерү идеясе белән янәшә гаять әһәмиятле сәяси лозунг та куела: мәгънәсез һәм бозык Римны «җилкәдән алып ыргытырга!» Немецлар фикеренчә, бу Германия дәүләтен көчәйтеп җибәрер иде. Мартин Лютер Рим лапасына каршы. Германияне һәм Европаның яртысын папалыкка һәм искергән чиркәү догмаларына каршы көрәшкә күтәргән кеше дин гыйлеме белгече немец Мартин Лютер (1483—1546) була. Ул Саксониядә тау эшләре остасы гаиләсендә туып-үсә. 18 яшендә сәләтле яшь егет Эрфурт университетына укырга китә. Шунда ул немец гуманистларының көчле йогынтысын татый. Лютер үтә нык диндар була. Тышкы кыяфәте белән тупас һәм нык бәдәнле бу кеше кылган гөнаһ¬ лары өчен Алланың җәзага тартуы турында уйла¬ ганда калтырана башлый, аны төрле күренешләр һәм алдан хәбәр бирүче төшләр борчыщ Билгеле бер вакытка Мартин хәтта монастырьга китеп бара, әмма Мартин Лютер 91
Реформация чоры¬ ның пропаганда кар¬ тинасы. Лютер гаять зур каурый каләм белән чиркәү ишегенә «95 тезис »ны яза. Тарафдарлары, аның эшен дәвам итү өчен, кечкенә каурыйлар¬ ны өзеп алалар. 1517 — Германиядә Реформация башлану. монахлыктан гайрәте чигеп, кире дөньялыкка кайта һәм Виттенберг университетында теология укыта башлый. 1517 елда папа үз кешеләрен бик күп индульген- цияләр белән Германиягә җибәрә. Алар күп кешеле урыннарда шушы кәгазьләрне сатып йөриләр. Бу оятсыз кәсеп немецларның күбесендә тирән ачу тудыра. Алар арасында Лютер да була. Ьәм ул, үзе¬ нең сүзләренә караганда, мәче койрыгына кыңгырау тагарга, ягъни әлеге мәсьәләгә игътибарны юнәл¬ тергә карар кыла. 1517 елның октябрендә ул Виттен¬ берг чиркәве ишегенә бер документ — «Индульген- цияләргә каршы 95 тезис» беркетеп куя. Аны укыган студентлар һәм укытучылар моның нинди нәтиҗә¬ ләргә китерәчәген күз алдына да китерә алмыйлар. Лютер нибары фәнни диспут оештырмакчы һәм, папаның гөнаһларны ярлыкау хокукын үзенә алып, бик нык ялгышуын гына расламакчы була. Соңрак ул үзенең артык беркатлы булуын аңлый: Мин ялгыз идем һәм дуамаллыгым аркасында гына бу эшкә алындым. Мин бик күп мөһим догмаларда пападан калышу гына түгел, мин аны чын күңелдән ярата идем, чөнки мин ул вакытта кем идем соң? Бер мескен монах. 92
Әмма Рим тезисларны папа хакимиятенә каршы чыгу дип кабул итә. Лютерга ересьта гаепләнү кур¬ кынычы яный. Ул, үзен ишетергә дә теләмәүләрен аңлаганчы, сабыр гына дәлилләрен китерергә тырыша. Аңа яныйлар, әмма немец теологы үз дигәнендә нык тора. 1520 елда аны чиркәүдән куу турында папаның хаты басылып чыга. Лютер халык каршында бу хатны яндыра, үзенә кире чигенергә юл калдырмый. Кеше ничек коткарыла? Папа белән бәхәскә кереп, Лютер үзенең хезмәтләрен теологларга гына түгел, ә ватандашларының барысына да аңлаешлы немец телендә яза. Көрәштә ул басу станогы биргән өстен¬ лекләрдән файдалана: аның памфлет һәм өндәмә¬ ләре зур тиражлар белән тарала, һәм тиздән аларны бөтен Германия укырга тотына. Бюргерлар, рыцарь¬ лар һәм хәтта кенәзләр арасында да Виттенберг тео¬ логының күп санлы тарафдарлары барлыкка килә. Лютерның төп идеясе түбәндәгедән гыйбарәт: һәрбер кеше Аллага чын күңелдән ышануы белән генә коткарыла һәм чиркәүнең арадашчылык итүе монда бөтенләй кирәксез. Махсус төркем булган священ- никларның да кирәге юк. Бәр дин тотучы христиан,— нинди дәрәҗәле һәм нинди җенестән булуына кара¬ мастан, үзенә үзе священник. Димәк, чиркәү клирын бетерергә, монах орденнарын таратырга, ә чиркәү байлыкларын секуляризацияләргә кирәк. Әгәр кеше тышкы дини йолаларны үтәп түгел, ә эчке дөньясы белән Аллага ом¬ тылып коткарыла икән, Лютер фи- керенчә, ритуаллар да әһәмиятен югалта. Җиде тылсымлы йола¬ ның ул икесен генә калдырырга тәкъдим итә — чукындыруны һәм ипи белән шәрабтан авыз итүне (чөнки аларның Библиядә тасвир¬ ламаларын табарга мөмкин). Ә калганнарын чиркәү тарафыннан соңыннан уйлап чыгарылган нәр¬ сәләр дип белдерә. Лютерны чиркәүдән куу турында папа хатын яндыру 93
Лютер немец теленә тәрҗемә иткән Библиянең титул бите Лютерның эшен дәвам итүчеләр иконаларны һәм изгеләрнең сурәт¬ ләрен яндыралар Лютер фикеренчә, Библия христиан өчен бер¬ дәнбер авторитет санала. Һәрбер дингә ышанучы кеше берөзлексез Изге Язманы укырга һәм шуның өстендә уйланырга тиеш. Әмма ул заманда латин телендәге Библияне дин әһелләре һәм белемле кеше¬ ләрнең «каймагы» гына укый ала. Библияне һәркем укый алсын өчен, Лютер гаять зур эш башкара — Библияне немец теленә тәрҗемә итә. Мәхәллә кешеләренә начар аңлаешлы латинда, балкыган шәмнәр яктысында, ладан (хуш исле су¬ мала) исе һәм музыка астында барган процессияне ул туган телдәге вәгазьгә алыштырырга тәкъдим итә. Руханиларның дин тотучыларга ешрак мөрәҗәгать итәргә тиешлеген ассызыклый. Иконаларны олылау, изгеләргә, аларның җәсадларына, тәрегә табыну дин¬ нең асылы турында уйланулардан читләштерүче потка табыну дип игълан ителә. Вормс рейхстагы. Германия Лютерны йотлыгып тыңлый, Саксония курфюрсты Фридрих һәм Төньяк Германия кенәзләре дә аның яклы була. Папага каршы протестлар көннән-көн кыюрак яңгырый. Үрнәк католик булган император Карл V бу эшләргә катнашмый кала алмый һәм 1521 елда Лютерны Вормс шәһәрендәге рейхстагка чакырта. Анда Лютер- дан тәгълиматыннан ваз кичүне таләп иткән папа илчеләре килә. Риваятькә караганда, ул, өзеп: Мин шуның белән яшим һәм башкача булдыра алмыйм,— дип җавап бирә. Җыелган халыкның симпатияләре бүленә: импе¬ ратор папа илчеләрен яклый, әмма күпчелек кенәз- ләр Рим белән мөнәсәбәтләрне өзү һәм чиркәү җирләрен секуляризацияләү идеясен хуплыйлар. Лютерга кулга алынудан качып котылырга ярдәм итәләр: рейхстагтан киткәндә, ул эзсез югалган һәм Фридрих Саксонский замокларының берсенә килеп чыгып, рыцарь булып яшәгән һәм памфлетлар язуын дәвам иткән. Лютер башлап җибәргән Реформация католик чиркәү тормышында тирән кризис китереп чыгара. 94
Император Карл V кә Лютер тарафдарлары үз фикерләрен белдерә Шул ук вакытта ул мең ярым еллык тарихы бул¬ ган христиан дине өчен яңалыклар кертү, үзгәргән шартларга, җәмгыятьнең яңа рухи һәм интеллек¬ туаль ихтыяҗларына яраклашу мөмкинлеге ача. 1517—1521 елларда Лютерның хезмәтләре 700 тапкыр дөнья күрә. Ал арны 75 шәһәрдә 225 нашир бастыра. Лютер тарафыннан немец теленә тәрҗемә ителгән Библия рефор¬ матор үзе исән вакытта гына да 430 тапкыр басылып чыга. ӨСТӘМӘ МӘГЪЛҮМАТ НЕМЕЦ ГУМАНИСТЫ УЛЬРИХ ФОН ГУТТЕН ПАМФЛЕТЫННАН: Рим өч әйбер белән үзенә буйсындыра —золым, хәйлә һәм икейөзлелек. Чит илләрдән алтын суыру өчен, өч әйбер уйлап та¬ былган—индульгенцияләр белән сату итү, төрекләр белән бармаган сугыш һәм варвар җирләрендә папа легатлары хакимияте <...> Римда һәркем өч әйбернең булуын тели —кыска гыйбадәт, яхшы алтын, рәхәтлекләр тулы тормыш. Өч әйбер Римның характерлы билгесен тәшкил итә — папалар, иске биналар һәм комсызлык. ДОКУМЕНТ 95
■ъ 1. Ни өчен Германиянең бердәмлеге тарафдарлары ■ католик чиркәүне ачы тәнкыйть утына тоталар? 2. Реформациянең а) икътисади, б) сәяси, в) идея алшартларын аерып күрсәтегез. 3. М. Лютерның чиркәү реформасы программасына тигез булган төп тезисы нәрсәдән гыйбарәт? 4. Сез ничек уйлыйсыз, Лютерның тәүбә итүне изге йола дип санамавы, бу кешеләрнең моннан соң гөнаһлары өчен тәүбә итмичә яшәүләрен аңлат¬ канмы яисә священник каршында тәүбә итүнең таләп ителмәвен генәме? 5. Лютерның характеры турында ниләр әйтергә мөмкин? 6. Дәреслек ахырындагы терминнар сүзлегенә мөрә¬ җәгать итегез һәм 7 изге йоланың нидән гыйбарәт булуын аңлатыгыз. Аларда священник нинди роль уйнаган? §11. РЕФОРМАЦИЯ ҺӘМ КРЕСТЬЯННАР СУГЫШЫ Лютерның эшен дәвам итүчеләр актив эшчәнлек җәелдерәләр. Чиркәүләрне «папа чүп-чары»ннан чистарталар: иконаларны, статуяларны, витражлар¬ ны җимерәләр. Католиклар мессасы вәгазь белән алыштырыла. Реформация көрәшенә Германия җәм¬ гыятенең барлык катлаулары — рыцарьлар, бюргер¬ лар, крестьяннар килеп кушыла. Кайвакыт бу кешеләрнең ихтыяҗлары капма- каршы да була. Дворяннар Германияне Рим хаки¬ миятеннән азат, көчле дәүләт итеп күрергә хыял¬ ланалар һәм үзләренә әйдәүче (баручы) ролен алырга телиләр. Крестьяннар һәм шәһәр ярлылары, чир¬ кәүне реформалаудан башлап, дөньяның гадел итеп үзгәртеп корылуына өметләнәләр. Лютер идеяләрен тагын да үстергән, аның иң тәвәккәл иярченнәренең берсе Томас Мюнцер (1490—1525) була. 96
Баш күтәргән крестьяннар. Гравюра. XVI гасыр Алла Патшалыгын ничек якынайтырга? Мюнцер Алла Патшалыгын җирдә урнаш¬ тырырга чакыра. Ул бөтен җирдә мәхәббәт һәм гаделлек хакимлек итүен тели. Дво¬ ряннар — крестьяннарны талаудан, дәүләт салымнар таләп итүдән туктар иде. Явызлык, золым һәм эгоизмны ул алласызлык дип атый. Башкалар хезмәте исәбенә яшәүче¬ ләрне, барыннан да элек дворяннарны, алла¬ сызлыкта гаепли. Гаделлек патшалыгында, аның фикерен- чә, гади халык идарә итәргә тиеш. Крестьян¬ нарны җәберләүдән туктаган дворяннар да әлеге идеаль берләшмәгә кабул ителәчәк. Гаделлек урнаштыруга каршылык күрсәтүчеләрне җәзаларга һәм аларның замокларын җир белән тигезләргә кирәк. Германиядә күп санлы дини халык секталары эшли, аларның әгъзалары үз куллары белән Алла Патшалыгы урнаштырырга әзер торалар. Моңа охшаш идеяләр Лютерны куркыта. Аның юлы халык Реформациясе эшлеклеләренекеннән аерыла. Германиядә башланган Крестьяннар сугышы белән бәйле вакыйгалар да шуны күрсәтә. Тир һәм кан белән язылган мәкаләләр. Крестьян¬ нар сугышы 1525 елда башланып китә. Аның сә¬ бәпләре нәрсәдә? Дворяннар актив рәвештә община җирләрен тартып алалар, крестьяннарның салым¬ нарын чиксез арттыралар һәм барщинада эшләргә мәҗбүр итәләр. (Германиядә бодайга сорау артканга күрә, дворяннар үзләренең вотчина җирләрен киңәй¬ тергә тотыналар, крестьяннардан әлеге җирләрне эшкәрттерү өчен, аларның шәхси ирекләрен кысарга туры килә. Бу күренешне тарихчылар «крепостной¬ лыкның икенче басмасы» дип атый.) Җавап йөзеннән крестьяннар кораллы отрядлар туплыйлар, иң нык күралмаган феодалларның за¬ мокларын яндыралар, монастырьларны куып тара¬ талар. Баш күтәрүчеләргә еш кына шәһәр халкы һәм 97
1524— 1525- Германиядә Крестьяннар сугышы. хәерче рыцарьлар кушыла. Алар ярдәмендә кресть¬ яннар үз программаларын булдыралар. Арада иң популяры— «12 статья» дип аталганы аеруча киң таныла. Анда крестьяннарның төп таләпләре са¬ нала — дворяннар тартып алган община җирләрен кире кайтару, оброк һәм барщинаны кыскарту, шәхси бәйлелекне бетерү, Римга чиркәү түләүләрен (дисәтинә) бетерү. Сугыш һәм империя реформасы. Халык ризасыз¬ лыгына кушылган бюргер һәм дворяннар башлык¬ лары реформаларның үз проектларын тәкъдим итә¬ ләр. Кенәзләрнең чиктән тыш хакимиятенә чик кую һәм императорны бердәм Германиянең реаль баш¬ лыгы итү таләбе программаларның төп пунктын тәшкил итә. Моның өчен бердәм идарә органнары булдыру, руханиларның мал-мөлкәтен хәрби дәүләт хезмәтен¬ дәге дворяннарга тапшыру күз алдында тотыла. Шәһәр халкы Германия җирләре арасындагы эчке чикләрне һәм сәүдә үсешен тоткарлаган таможня пошлиналарын бетерергә, бердәм акча һәм гомуми үлчәү берәмлекләре һәм үлчәүләр системасын кер¬ тергә тели. Крестьяннарны да онытмыйлар, әмма аларга, шәхси азат булу өчен, дворяннарга зур йолым түләргә тәкъдим итәләр. Томас Мюнцер Бу җәмгыятьне милли идея һәм бөтен Гер¬ мания дәүләте мәнфәгатьләре нигезендә бер¬ ләштерергә омтылып карау була. Әмма баш күтәрүчеләр арасындагы фикер төрлелекләре сәяси реформалар программасын тормышка ашырырга ирек бирмиләр. Крестьяннар сугышы ялкыны Германия, шулай ук күршедәге Австрия һәм Чехия җирләрен дә урап ала. Әмма бер-бер артлы аның учаклары сүнә бара. Кенәзләрнең яхшы коралланган армияләре таркау крестьян отрядларыннан каты үч ала. Озак вакытлар дәвамында Тюрингия крестьяннарның терәге булып кала, монда баш күтәрүчеләрне Мюнцер 98
көрәшкә рухландырып тора. Әмма барыбер, каты каршылык күрсәтүгә дә карамастан, алар тар-мар ителә, ә Мюнцер җәзалап үтерелә. Кенәзләрнең җиңүләре артыннан ук массакүләм үч алулар башлана. Крестьяннар хәрәкәтенең киң җәелүеннән куркып калган Лютер да моны хуплый. Ул крестьяннарны шайтан котырта һәм аларны котырган этләрне яргандай ярырга, кыйнарга һәм куарга кирәк дип раслый. 1525 елда восстание тулысынча бастырылганнан соң, немец крестьяннарының хәле тагын да начар¬ лана. Салымнарның чиктән тыш артуы һәм шәхси бәйлелекнең кабат торгызылуы авыл хуҗалыгында торгынлыкка һәм гомумән Германия икътисадының түбән тәгәрәвенә китерә. Прогрессив сәяси реформалар турында хыял¬ ланучылар да җиңелә. Германиядә кенәзләр хаким¬ лек итә. Протестантлыкның тууы. Реформация белән уянган иҗтимагый хәрәкәт уңышсызлыкка очраса да, чир¬ кәү реформасы дәвам итә. Үзгәртеп корулар чама¬ ны белеп кенә алып барыла, чөнки алар югарыдан Лютер яклы кенәзләр тарафыннан уздырыла. Нәтиҗәдә руханилар һәм аларның иерархиясе юкка чыгарылмый. Аның каравы дөньяви хөкемдар¬ лар үз җирләрендә, папаның элеккеге хокукларын үзләштереп, чиркәү башына утыралар һәм шунда ук чиркәү җирләрен секуляризацияләргә тотыналар. Рим чиркәве мәнфәгатьләреннән чыгып, импе¬ ратор Карл бу процессны туктатырга тырышып карый. Лютер яклы кенәзләр аңа протест бел¬ дерә, һәм шуннан бирле аларны протестантлар дип атап йөртәләр. Тора-бара бу термин бөтен Европадагы Рефор¬ мация тарафдарларына тарала, ә Рим папасы хаки¬ миятен танымаган милли чиркәүләрне протестант чиркәүләре дип саный башлыйлар. «Аугсбург дине»ннән Аугсбург солыхына. Люте¬ ранлыкның төп нигезләмәләре 1530 елда «Аугсбург 99
Карл V. Рәссам Тициан дине» дип аталган документта гомумиләштерелә (ул императорга Аугсбург шәһәрендә тапшырылган). Лютеран чиркәве ике тылсымлы йо¬ ланы — чукындыру һәм ипи белән шәрабтан авыз итүне генә таный, гый¬ бадәт кылу шактый гадиләштерелә, анда төп урын священник вәгазенә бирелә. Лютеран чиркәвендә клир сакланса да, ул «арзаная»: чиркәүнең зиннәтле бизәлешеннән, купшы кием¬ нәрдән, иконалардан һәм кыйммәтле җиһазлардан баш тарталар. Император Карл V католик ке¬ нәзләр белән бергә лютераннарга каршы көрәшкә күтәрелә. Германия ике дошман лагерьга аерыла. Сугыш 1555 елда Аугсбург шәһәрендә дини солых төзү белән тәмамлана. 1555 - Аугсбург дини солыхы. Моннан соң үз дәүләтләрендә чиркәүнең нинди булачагын кенәзләр хәл итә. Импертор да аларның бу хокукын танырга мәҗбүр була. «Кемнең иле, шуның дине...» принцибы җиңеп чыга. Бу — кенәз¬ ләр сепаратизмын, дәүләтнең таркаулыгын тәмам ныгыта һәм Германияне берләштерү турындагы хыяллар чәлпәрәмә килә. Аугсбург солыхыннан соң Карл V император та¬ җыннан ваз кичә һәм аны энесенә — Фердинанд I Габсбургка тапшыра. «Еретиклар» белән көрәштә ул үзенең сәяси җиңелүгә дучар булуын таный. Германиянең төньягында урнашкан Пруссия, Бранденбург, Саксония, Гессен, Брауншвейг, Пфальц, Вюртемберг кенәзлекләре нигездә протестантлар булалар. XVI гасырның беренче яртысында Евро¬ пада Лютер идеяләре киң тарала. Лютеранлык Даниядә, аңа буйсынган Норвегия һәм Исландиядә, шулай ук Швециядә (аның кулындагы Финляндия һәм Балтыйк буе җирләре белән) рәсми дин була¬ рак таныла. 100
МОРЕ ■4 к СОЕДИНЕННЫЕ ПРОВИНЦИИ АНГЛИЯ ’ / ппит п СЕВЕРНОЕ ПОЛЬША АмстердамМюнстер Виттенберг АнтверпенТрир ' • Цвикау ЮЖНЫЕ НИДЕРЛАНДЫ САКСОНИЯ Страсбур Шпейер и Париж , Нант Ла-Рошель^ <» Женева- IS ИСПАНИЯ Нюренберг БОГЕМИЯ БАВАРИЯ МОРАВИЯ ’ Цюрих Вена ПавияТр^ аренция \ җ ИТАЛИЯ Рим ВЕНГРИЯ Мохач . Белград Европада конфессияләр. XVI гасыр Регионы с преобладанием: i | кальвинистских меньшинств г 1 ортодоксальной 1 ! (православной) церкви Смешанное католическое, Г- | лютеранское и гуситское наследие | | Римской католической церкви I .1 англиканской церкви КРЕСТЬЯННАРНЫҢ «12 СТАТЬЯ» ПРОГРАММАСЫННАН: ДОКУМЕНТ Беренчедән, безнең тыйнак үтенечебез һәм телә¬ гебез <...> киләчәктә үзебезнең руханиебызны бөтен община белән сайлау һәм хезмәтеннән чыгару хоку¬ кына ия булу <...> Икенчедән <...> без күпме тиеш, шулкадәр гадел орлык дисәтинәсе бирергә әзер. Әгәр аны Аллага һәм аның кешеләренә бирергә тиеш икәнбез, димәк, ул, Алланың дөрес сүзен җиткерүче буларак, священ- никка да тиешле. Моннан ары бу дисәтинәне безнең чиркәү старосталары җыюын <...> һәм бөтен община белән сайлаган руханига хезмәт хакын җитәрлек би¬ рүләрен телибез <...> Кечкенә дисәтинәне без бөтен¬ ләй бирергә теләмибез. 101
Өченчедән, бүгенге көнгә кадәр безне шәхси «бәйле» кешеләр дип санап йөрү гадәткә кергән, әмма Христос, үзенең кыйммәтле канын коеп, безнең барчабызны <...> азат итте <...> Шуңа күрә Китап буенча без азат булырга тиеш <...> Бишенчедән, безнең хуҗаларыбыз бөтен урман¬ нарны үзләренеке итеп бетерделәр <...> Безнең фикер мондый: <...> урманнар <...> яңадан бөтен община кулына күчәргә тиеш. Алтынчыдан, безгә көннән-көн үсә һәм арта бар¬ ган барщинаны тарту бик авыр. Безне <...> ул кадәр үк кысмасыннар иде. Җиденчедән (хуҗа белән крестьяннар килешү¬ еннән тыш), хуҗа башка бернинди эшкә дә (алпа¬ выт йортындагы һәм башка хезмәтләргә) мәҗбүр итмәскә тиеш <...> Унынчыдан <...> кайберәүләр община болынна¬ рын һәм сөрүлек җирләрен үзләренә тартып алды¬ лар. Бу җирләрнең без кабат гомуми кулланышка кайтарылуын телибез. 1. «12 статья» программасының кайсы нигезлә- мәләрендә Реформация идеяләренең йогынтысы аеруча нык сизелә? 2. Общинада священник нинди роль уйнарга тиеш була? 3. «12 статья» таләпләрен сез ничек бәяләр идегез: радикаль дипме, әллә уртачамы? 4. Крестьяннар үз хокукларының бозылуын нәрсәдә күрәләр? Алар нәрсә белән ризалашырга әзер? 5. Шәхси азат булу таләбен алар ничек нигезлиләр? 1. Немец крестьяннарының төп таләпләре нәрсә¬ дән гыйбарәт була? 2. Империя реформалары программасы тормышка ашырылса, Германия нинди булыр иде? Крестьян¬ нарның бюргерлар һәм рыцарьлар белән союзы ни өчен озак яшәми? 3. XVI гасырда лютеранлык таралган өлкәне кар¬ тада күрсәтегез. 4. Ни өчен Скандинавия илләре патшалары һәм күп кенә немец кенәзләре Реформацияне хуп¬ лыйлар?
§ 12. ҖАННАР ҺӘМ АКЫЛ ИЯЛӘРЕ ӨЧЕН КӨРӘШ Германия белән беррәттән, Швейцария дә Европа Реформациясенең тагын бер учагына әйләнә. Лютер идеяләре Берн, Базель, Цюрих, Женева шәһәрләрендә һәм кантоннар дип аталган аларга буйсынучы җир¬ ләрдә бәрәкәтле җирлек таба. Швейцария реформаторлары немец күршеләренә караганда тәвәккәлрәк булып чыгалар. Лютер эшли алмаганны нәкъ менә алар гамәлгә ашыра: иерар¬ хиягә корылган чиркәү оешмасын юкка чыгаралар һәм башка гади кешеләрдән аерылып торган аерым каста булган руханилардан ваз кичәләр. Жан Кальвин һәм Женевада Реформация. Рефор¬ мациянең тирәнрәк тамыр җибәрүе Жан Кальвин (1509—1564) исеме белән бәйле була. Чыгышы белән француз булган бу кеше, үзенең протестантлыгы аркасында, Швейцариягә китәргә мәҗбүр була. Ул менә дигән юридик белем ала, латин телен бик яхшы белә һәм күп вакытын Изге Язманы өйрәнүгә багышлый. Кырыс һәм тәкъва Кальвин гаҗәеп дәрәҗәдә хезмәткә сәләтле кеше була. Ару-талуны белмәгән язучы Ж. Кальвин портреты. Ул хәтта үләр алдыннан да эшен туктатмаган, ә дусларының ял итү турындагы үтенеченә ул: Сез соң әллә чын¬ лап та мине алырга җибәргәндә, Алланың 26 яшендә ул үзенең төп хезмәтен — «Христиан динендә үгет-нәсыйхәт» трактатын яза һәм про¬ тестантлыкта яңа мөстәкыйль юнәлешне башлап җибәргән бербөтен һәм төзек теологик сис¬ тема тудыра. Женеваның шәһәр магистраты Кальвин- ны рәсми дин таратучы вазифасына чакыра. Ул бай һәм кайчандыр күңелле шәһәр¬ нең тормышына гаҗәеп зур үзгәрешләр алып килә. Кырыс рухани укытучы тара¬ фыннан кертелгән яңа тәртип женевалы- ларга ыгы-зыгылы күңел ачулардан, бәй¬ рәмнәрдән баш тартырга, үзеңнең гөнаһ¬ ларың турында уйланырга, тәүбә итәргә һәм вакытны дога һәм дини китаплар укып үткәрергә боера. Алар тырышып эшләргә, үз-үзләрен тыйнак тотарга, караңгы төстәге минем эшләмичә уты¬ руымны күрүен тели¬ сезме1! — дип җавап биргән. 103
Дж. Арчимбольдо. Ж. Кальвинга карикатура иң гади киемнәрдән йөрергә һәм бер¬ нинди бизәнү әйберләре такмаска тиеш булалар. Шәһәрлеләрнең барысына да бу тәртипләр ошап бетми. Чираттагы сай¬ лаулар вакытында Кальвинны дик¬ татта һәм чиктән тыш хакимияткә омтылуда гаеплиләр (шушы сыйфат¬ лары өчен аны «Женева папасы» дип йөртәләр) һәм шәһәрдән куып чыга¬ ралар. Әмма тиздән аның тарафдар¬ лары шәһәр магистратында җиңүгә ирешәләр һәм Кальвин Женевага триумфатор булып кайта. Кеше һәм Тәкъдир. Үзенең вәгазьлә¬ рендә ул дингә ышанучыларга, һәр¬ кемнең язмышы алдан ук билгеләп куелган, чөнки дөньяда абсолют илаһи язмыш хакимлек итә, дип аңлата. Кем¬ дер — туу белән мәңгелек ләгънәткә, һәлакәткә дучар ителә, ә кемдер коткарылачак. Беркем дә, нәрсә генә эшләсә дә, үзенең тәкъдирен үз¬ гәртә алмый. Кырыс тәкъваның Урта гасырлар тәгълиматына якын өйрәтмәләре бай бюргерларны, актив һәм үз- үзенә нык ышанган эшмәкәрләрне, шәһәр аталарын. нәрсәсе белән җәлеп иткән соң? Кальвин кеше үзенең җирдәге тормышында бу дөньяга ни өчен килүен белергә тырышып ка¬ рый ала дип өйрәтә. Моның ачкычы — сәләтеңне ачуда, ягъни сайлаган эшеңдә, һөнәреңдә, социаль тәкъдиреңдә. Теләсә кем — эшмәкәрме ул, һөнәр¬ чеме, тыйнак хезмәтче яисә оста ярдәмчесеме — хезмәтендә уңышка ирешергә омтылырга тиеш, әмма кадер-хөрмәткә һәм байлыкка ирешү максаты белән түгел. Байлык, уңыш, хуҗаларның хөрмәте һәм мактавы — Алланың күңеленә яту һәм сай¬ ланганлык билгесе, димәк, киләчәктә ул кешенең җаны коткарылачак. 104
Кальвин тәгълиматы рухи төшенкелек тудырмый, ә тырышып эшләргә, тәкъвалыкка һәм сакчыллыкка чакыра. Бу этик нормалар бюргерларның һәм туып килүче капитализм чоры эшмәкәрләренең рухына туры килеп тора. Кальвинчылар чиркәве. Кальвинчылар чиркәвенең төзелеше католик чиркәүдән генә түгел, үзгәртеп корылган лютеран чиркәвеннән дә шактый нык аерылып торган. Аның нигезен дин тотучылар общинасы тәшкил итә. Алар үз араларыннан стар¬ шина — пресвитерларны сайлыйлар (халык ара¬ сыннан үз җитәкчеләрен сайлаган беренче христиан¬ нар үрнәгендә). Пресвитерлар бөтен община тормышына җитәк¬ челек итәләр, аның әгъзаларының әхлагын күзә¬ тәләр, юлдан язганнарга үгет-нәсыйхәт һәм җәза бирәләр. Кайвакыт аларның күрше гаиләләр тормы¬ шына тыкшынулары, бик нык карап-күзәтеп тору¬ лар^, шымчылык итү һәм әләкне хуплаулары шәһәр халкы арасында кискен конфликтларга сәбәп була. Кальвинчыларда рухани дәрәҗәсенә күтәрү¬ ләр булмый. Дини йолаларны башкару һәм вәгазь сөйләү өчен, алар укымышлы һәм ышандыру сәләтенә ия кешеләр арасыннан пасторлар сайлап куйганнар. Пресвитер һәм пасторлар җыелышы — консис¬ тория — общинаның һәм дини, һәм дөньяви эшләре белән җитәкчелек итүче югары орган булып тора. Дингә кагылышлы катлаулы теоретик мәсьәләләрне хәл итү өчен, бары тик пасторларның гына җые¬ лышы — конгрегациялэр чакырыла. Кальвинчылар чиркәве (башкалар белән чагыш¬ тырганда), демократик нигездә оештырылу нәти¬ җәсендә, Европа илләрендә дә үзенә күп санлы тарафдарлар таба. Швейцариянең күршесендәге Франциядә Кальвин яклыларны — гугенотлар, ә Англиядә пуританнар дип йөртәләр. Лютеранлык белән беррәттән, кальвинизм идея¬ ләре Нидерландта, Германиядә, Скандинавия иллә- Кальвинчылар вәгазьчесе. Гравюра.ХҮ1 гасыр 105
Инквизиция җәзалары рендә, Шотландиядә киң тарала. Соңрак хакимиятләр эзәрлеклә¬ веннән качып киткән эмигрантлар белән ул Америкага да килә. Католик чиркәү оборонада. Ев¬ ропада лютеранлык һәм каль¬ винизм идеяләре таралу католик чиркәүнең позицияләрен какша¬ та. Папалар католик илләр (Испа¬ ния, Португалия, Италия дәү¬ ләтләре һәм Германия кенәзлек- ләренең бер өлеше) башлыклары һәм руханилары «протестантлар ересе»на каршы хәлиткеч көрәш башлыйлар. Протестантлыкның таралуын туктатуга юнәлдерел¬ гән сәясәт Контрреформация дип исемләнә. Урта гасырлар инквизициясен — ересь турындагы эшләрне тикшер¬ гән аерым трибуналларны — яңа¬ Искә төшерегез: инквизиция кайчан һәм кайда барлыкка килгән? дан торгызу Контрреформациянең иң нәтиҗәле чараларыннан берсе булып тора. Инквизиция протестантлар өстеннән әләкләүне хуплый, университет галимнәрен, интеллектуаллар¬ ның рух-кәефләрен, наширләр эшчәнлеген игътибар белән күзәтеп бара. Аның кулына эләгүчеләрнең берсе дә исән калмый. Аларга карата җәзаның иң авыр формаларын кулланалар, аннан бөтен халык алдында учакта яндыралар (аутодафе). Инквизи¬ торлар «Тыелган китаплар индексы»на кертелгән «зарарлы» әдәбиятны тыю һәм яндыру турында карарлар чыгаралар. Католик корольләр еретикларны эзәрлекләү ту¬ рында махсус указлар кабул итәләр. Император Карл V нең Канлы дип аталган указы шундый законнарның бер үрнәге була. Реформа нәтиҗәсендә үзгәртелгән дингә ышанучыларга яисә лютеран һәм кальвинчыларның вәгазьләренә колак салган кеше¬ 106
ләргә ул үлем һәм мал-мөлкәтләрен тартып алу белән яный. Иисус сугышчылары. 1540 елда И. Лойола нигез салган Иезуитлар ордены Реформациягә каршы көрәш (Контрреформация) сәясәтен үткәрүчеләрнең берсе була. Ь.әр җирдә про¬ тестантлыкка каршылык күрсәтү, дингә ыша¬ нучыларның җаннары һәм акыллары өчен көрәшү, католик динен кертү, башка дин тотучыларны һәм мәҗүсиләрне шул дингә күчерү Орденның максатын тәшкил итә. Дөнья алар тарафыннан Европа, Америка, Африка һәм Азияне колачлаган провинцияләргә бү¬ ленә. Алар белән Орден башлыгына — гене¬ ралга гына буйсынган «провинциаллар» идарә итә. Генерал үз чиратында бары тик Рим папасына гына буйсына. XVI—XVII гасырларда иезуит миссияләре Кы¬ тайга һәм Япониягә, Көньяк-Көнчыгыш Азиягә һәм Көньяк Америкага үтеп керәләр һәм җирле халык арасында католик динен тарату белән шө¬ гыльләнәләр. Башка монахлар оешмаларыннан аермалы була¬ рак, иезуитлар дөнья мәшәкатьләре белән яшиләр, җәмгыятьнең асыл затларыннан аерылып тормаска тырышалар. Папа тәхете мәнфәгатьләрендә дәүләт эшлеклеләренә, сарай фаворитлары һәм монархларга йогынты ясарга омтылып, сәяси тормышта кат¬ нашалар. Күбрәк дин тотучыларны үзләренә җәлеп итү һәм җәмгыятьнең төрле катлауларында таяныч булдыру өчен, иезуитлар бик акыллы эш итәләр — хастаханәләр, картлар, ятимнәр йортлары төзиләр, ярлылар өчен мәктәпләр һәм университет колле- гиумнары ачалар. (XVI—XVII гасырларда иезуитлар Европада иң яхшы педагоглар булып саналалар, һәм аларның уку йортларында алынган белем сыйфаты да бик югары була.) Лойола эшен дәвам итүчеләрнең елгырлыгы Игнатий Лойола (1491 — 1556) Иезу¬ итлар орденын оеш¬ тыручы, батырлык¬ лар турында хыял¬ ланган сугышчан испан дворяны була һәм рыцарьлар ту¬ рындагы романнар белән кызыксына. Сугышта имгәнгән¬ нән соң, аның язмы¬ шы кинәт үзгәрә. Урын өстендә яткан¬ да, ул дини әдәбият белән мавыгып китә, аннан монах була, башка дин тотучылар арасында миссионер¬ лык белән шөгыль- ләнмәкче булып ка¬ рый, теология фа¬ культетын тәмамлый һәм католик чиркәү эшен яклаучы Орден оештырырга карар кыла. Һәм кешеләрне алдарга осталыгы нәтиҗәсендә, 107
Иезуитлар гербы Иезуит карикатурасы. Гравюра. XVII гасыр «иезуит» сүзе хәйләкәрлек, аумакайлык һәм та¬ лымсыз лыкның синонимына әверелә. Әгәр чиркәү эше таләп итә икән, Иисус җәмгыяте хәтта кеше үтерүдән дә чирканмый. Ул протестант патша¬ ларга берничә заговор һәм һөҗүм оештыра. Орден¬ да каты, ярым хәрби дисциплина урнаштырыла. Аның уставы җитәкчеләргә сукырларча буйсынуны таләп итә. Католиклар реформасы: өметләр һәм өмет өзелү. Протестантларның дини мәгърифәтчелектә үзлә¬ рен узып китүләрен католик чиркәү эшлекле- ләре, әлбәттә, күреп торалар. Протестантлар, Биб¬ лияне халык телләренә тәрҗемә итеп, Изге Китапны дин тотучыларның һәрберсе укый алырлык аңла¬ ешлы хәлгә китерәләр. Протестантларның гра¬ моталылык дәрәҗәсе дә католикларныкыннан юга¬ рырак була. Шуңа күрә католик руханилар арасында реформага чакырулар яңгырый башлый. Теологлар да Библияне тәрҗемә итү белән шөгыльләнәләр, иезуитлар ярдәмендә мәгариф системасы үзгәр¬ теп корыла. Алдан күрүчән чиркәү әһелләре күпмедер дәрә¬ җәдә протестантларның тәнкыйтен танырга, папа- ларның бөтендөнья хакимлегенә дәгъвасыннан баш тартырга һәм аларны коллектив орган — рухани¬ лар җыелышы (собор) карарларына буйсындырырга әзер булалар. Тренто: 18 елга сузылган бәхәс. Җәмәгатьчелекнең әнә шундый рухыннан куркып, папалар милли чиркәү вәкилләре соборларын чакырмый торуны өстенрәк күрәләр. Ниһаять, Павел III, тәвәккәлләп, аларны Тренто (латинча Тридент, соборның исеме дә шуннан алынган) шәһәрендә җыярга карар кыла. Собор тәнәфесләре белән бергә 18 елга (1545—1563) сузыла. Дини тәгълимат турындагы иң мөһим бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен, Трентога ка¬ толиклар да, протестантлар да килергә тиеш була. Әмма протестантлар соборны бик тиз ташлап чы¬ гып китәләр. 108
«Католик реформа» һәм консерваторлар арасын¬ дагы дискуссияләрдә соңгылары җиңеп чыга. Алар католицизмның барлык төп нигезләмәләрен, җиде изге йола теориясен раслыйлар, чиркәү дисципли¬ насын ныгыту чаралары күрәләр, соборның папага буйсынуын игълан итәләр һәм, җитди реформаларга булган барлык өметләрне кисеп, китапларга катгый цензура кертәләр. 1545— 1563 — Тридент соборы. КАРЛ V УКАЗЫННАН (25 сент. 1550): ДОКУМЕНТЛАР Чиркәүләрдә <...> Мартин Лютер <...> Иоанн Кальвин һәм башка ерсиархларның, изге чиркәү тара¬ фыннан җитди кисәтү алган ялган тәгълиматчыларның һәм оятсыз еретик секталарга нигез салучыларның хез¬ мәтләрен бастыру, язу, булдыру, саклау, сату, сатып алу, тарату <...> тыела <...> Үз өендә законга каршы әңгәмәләр һәм халык җыен¬ нары үткәрү, шулай ук югарыда телгә алынган еретиклар һәм сектантлар яшерен рәвештә үзләренең ялган тәгъ¬ лиматларын таратып йөргән шундый җыеннарда катнашу тыела <...> Бу тәртипләрне санга сукмаган <...> гаеплеләр, фет¬ нәчеләр, җәмәгать тынычлыгын һәм дәүләт тәртибен бозучылар буларак, җәзага тартыла <...> Ирләр —кылыч белән, ә хатын-кызлар тереләй җиргә күмеп үтереләләр. Әгәр ялгыш карашта торуларын дәвам итәләр икән, утта яндырылалар. Ике очракта да аларның мал-мөлкәтләре казна фай¬ дасына конфискацияләнә. I Католик патшалар Контрреформация сәясәтен нинди ысуллар белән тормышка ашырганнар? И. ЛОЙОЛАНЫҢ «РУХИ КҮНЕГҮЛӘР» ДИГӘН ӘСӘРЕННӘН: Әгәр чиркәү акны кара дип әйтә икән, без аны шулай дип кабул итәргә тиеш! Түрә тарафыннан белдерелгән Алла ихтыяры белән сугарылу өчен, үз теләкләреңнән ваз кичү зарур <...> Буйсынуның иң югары дәрәҗәсе әнә шуннан гыйбарәт: түрәң теләгәнчә теләргә генә гүгел, аныңча хис итәргә, 109
гакылың тәкъва ихтыярга буйсынырлык булганчы, үз фикерләреңне аңа буйсындырырга кирәк <...> Буйсынучы үзеннән югары дәрәҗәдәге кешегә Христоска карагандай карарга тиеш. Ул югары дәрә¬ җәдәге кешегә һәр хәрәкәткә буйсынган таяк, теләсә ничек әйләндереп булган мәет, балавыздан әвәләнгән һәм ничек изгәләсәң шундый рәвешкә керә ала торган шар кебек буйсынырга тиеш. Аллабыз булган Иисус Христос хакына түрә зур һәм кечкенә гөнаһ кылуыбызны таләп итә икән, моны эшләргә кирәк. 1. Документтан файдаланып, рухи атмосфера һәм Иезуитлар ордены кагыйдәләре турында сөйләгез. 2. Ул нинди оешма һәм аның максатлары нидән гыйбарәт? Дингә ышанучылар белән эшләү ысуллары турында сөйләгез. 1. Урта гасырларда христианнар «бай кешегә җән¬ нәткә керүгә караганда, дөягә энә күзе аша үтү җиңелрәк» дип ышанганнар. Кальвинизмда бу гый¬ барә ничек үзгәрә? 2. Кальвинизмда кешеләрнең активлыгын нәрсә күтәрә, ә нәрсә тоткарлый? 3. Кальвинчылар чиркәве оешмасы турында сөй¬ ләгез. Лютеран һәм католик чиркәүләре белән чагыштырганда анда нинди яңалыклар кертелә? 4. Карта буенча Европада католицизм, лютеранлык һәм кальвинизмның таралуын өйрәнегез. 5. Ике реформа агымының кайсысы сезгә ради¬ кальрәк булып тоела? 6. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен католик илләргә караганда, протестант илләрдә халыкның грамо¬ талылык дәрәҗәсе югарырак була?
VI БҮЛЕК. КӨНБАТЫШ ЕВРОПА ДӘҮЛӘТЛӘРЕ XVI-XVII ГАСЫРНЫҢ БЕРЕНЧЕ ЯРТЫСЫНДА XV—XVI гасырлар чигендә Көнбатыш Европа¬ да дәүләт хакимиятенең яңа формасы — абсолют монархия барлыкка килә. Аның төп үзенчәлек¬ ле билгесе — патшаның чикләнмәгән шәхси хаки¬ мияткә ия булуы. Ул еш кына катлауларның вә¬ киллекле органнарын чакырудан баш тарта, ә үз сәясәтен, казнадан хезмәт хакы алганга, монархиягә тугрылык саклаучы чиновниклардан торган бюро¬ кратик аппаратка таянып үткәрә. Узәкләштерел- гән финанс системасы һәм яңа үрнәктәге регуляр армия дә король кулында мөһим идарә булып тора. «Җир аллалары». Абсолютизм чорында хакимият корольгә турыдан-туры Алла¬ дан бирелә һәм ул җирдәге тәртип һәм гаделлекнең гаранты булып тора дигән фикер үткәрелә. Монархка бернинди кар¬ шылык күрсәтергә ярамый дип белде¬ рәләр. Ул гына да түгел, патшалар үзлә¬ ренең гади җир кешеләреннән аерылып торуларын расларга һәм табигатьләре бе¬ лән аллаларга якын булып күренергә тыры¬ шалар. Яңа монархиягә патшаның бөеклеге һәм илаһи асылы турындагы идеяне поддан¬ ныйларга җиткерердәй лаеклы «кыса» ки¬ рәк була. Ренессанс чоры хөкемдарлары бу максатларда сәнгатьне, аерым алганда Утлы корал эпохасында армиянең харак¬ теры ничек үзгәрә? коралы Франция короле Франциск I портреты. Рәссам Ф. Клуэ 111
Кече Г. Гольбейн. Генрих VIII Бу портреты белая король сездә нинди тәэсир калдыра? Елизавета I. Салават күпере кушылган портрет Портретның деталь¬ ләрен игътибар белән карагыз. Королеваның мантиясе күз һәм ко¬ лак сурәтләре белән бизәлгән. Аның җи¬ ңендә — авызына кы¬ зыл якут йөрәк кап¬ кан елан (акыллы¬ лык символы ). Елиза¬ вета кулына салават күпере тоткан. Кар¬ тинаның девизы: «Кояшсыз салават күпере булмый!» Уй¬ лап карагыз әле, рәс¬ сам әлеге символлар ярдәмендә нинди идея¬ ләрне чагылдырырга теләгән. XV— XVI гасыр¬ ларда монархлар¬ ның нинди яңа ке¬ рем чыганаклары барлыкка килә? тантаналы портретны, актив файдаланганнар. Рәс¬ ми портретлар монархның индивидуаль үзенчә¬ лекләрен һәм характерын гына ачып калмаган. Алар, кагыйдә буларак, монархның кодрәтен, гакы¬ лын, ихлас күңелдән хак дингә бирелгәнлеген ассызыклау өчен аллегорияләр, девиз һәм символ¬ ларга бик бай була. Яңа король резиденцияләре дә — замоклар, сарайлар — патшаны олылауга хез¬ мәт иткәннәр. Европа монархлары аларны, берсен берсе уздырырга тырышып, зур һәм зиннәтле итеп төзегәннәр. Тантана тәртибе (церемониал). Сарайда нәрсә генә үткәрелмәсен, барысы да катгый тәртипкә — сарай церемониалына буйсындырылган була. Поддан¬ ныйлардан беркем якын килә алмастай ераклыкка куелган король ярымаллага әверелә барган саен, церемониал да камилләшә бара. Бу — кыланчык испан Габсбурглары сараенда аеруча ачык чагыла. Башка илләр дә аларның гореф-гадәтләренә һәм кануннарына иярергә омтылалар. Монархның иртән 112
йокыдан уянуы һәм кич йокларга ятуы, киенүе, ашау-эчүе, чыгып йөрү һәм рәсми аудиенцияләр, читтән килгән илчеләрне кабул итү җентекләп тәр¬ типкә салына һәм халыкта тирән тәэсир калдырырга тиеш була. § 13. «КОЯШ БЕРКАЙЧАН БАЕМАГАН» ИМПЕРИЯНЕҢ АЛГА КИТҮЕ ҺӘМ ҖИМЕРЕЛҮЕ Яңа заман башында әле Европада күп кенә дәү¬ ләтләр ниндидер бер милләткә нигезләнеп форма¬ лашканда, кайбер мәмләкәтләр элеккечә Урта гасыр¬ лардагы династия принцибы буенча барлыкка килә¬ ләр. Патшаларның катнаш никахка керүе һәм мирас алуы аркасында, төрле телләрдә сөйләшкән халык¬ лар, икътисади мәнфәгатьләре капма-каршы булган, бер-берсеннән ерак урнашкан илләр берләшә. XVI га¬ сырда Карл V Габсбургның империясе шундый иң эре күпмилләтле монархиягә әйләнә. Испания Карл I хакимияте астында. Фердинанд Арагонский һәм Изабелла Кастильскаяның оныгы Карл I алардан — Испанияне, Яңа Дөньядагы коло¬ нияләрен һәм Италиядәге биләмәләрен, ә икенче бабасы Германия императоры Максимилиан I Габ¬ сбургтан күп санлы немец, Австрия, Чехия җирләрен һәм Нидерландны мирас итеп ала. 1519 елда, немец кенәзләрен үз ягына аударып, ул үзен император итеп сайлауларына ирешә (шуннан бирле аны, Ис¬ пания короле буларак — Карл I дип, император буларак, Карл V дип йөртәләр). Аның биләмәләре Европадан Үзәк һәм Көньяк Америкага кадәр җәелә, һәм ялагайлар сүзенә караганда, ал арда «кояш бер¬ кайчан баемый». 113
Алла белән мин — ла¬ тинча, хатын-кызлар белән — французча, ә атым белән немецча сөйләшәм,— дип әй¬ тергә яраткан Ни¬ дерландта туган Ис¬ пания короле. Карл Унең күпчелек подданныйлары өчен чит-ят булып калуы бер дә сәер түгел, ул алар белән һич тә уртак тел таба ал¬ маган. Карл V Карл дәүләтенең Европа өлешендәге иң зур мәй¬ данын Испания алып тора. Аның табигать шартлары гаҗәеп төрле була: биредә бодай игү өчен яраклы тигезлекләр дә, менә дигән көтүлекләргә бай таулы урыннар да, йөзем һәм зәйтүн, җимеш агачлары үсә торган калкулыклар да очрый. Көньякта гарәп¬ ләрнең христиан диненә күчерелгән токымнары (морйсклар) югары үсеш алган авыл хуҗалыгы булдыралар: сугару системасын (ирригация) кул¬ ланып, алар эссе һәм корылыклы районнарда да бакчалар ясыйлар, шикәр камышы һәм тут агачы үстерәләр. Испаниядә, әлбәттә, авыл хуҗалыгы чә¬ чәк ата алган булыр иде, чөнки Яңа Дөнья коло¬ нияләрендә аның продукциясенә ихтыяҗ зур була. Испаниядә күпләп җитештерелгән сарык йоны туку сәнәгатен җәелдереп җибәрү өчен менә ди¬ гән җирлек була ала. Әмма испан монархлары¬ ның алдан күрә алмаучанлыгы бу мөмкинлекләрне сызып ташлый. Карлның гаять зур дәүләте белән идарә итү бик авыр булган. Әлеге территорияләр зур дәүләт аппа¬ раты һәм армия контроле астында торган. Корольгә аларны тәэмин итеп тору бик кыйммәткә төшкән, ә салым түләүчеләргә аеруча авырга туры килгән. Король подданныйлардан салымны аз җыймаган, салым түли-түли, крестьяннар һәм шәһәр халкы бөлгенлеккә төшкән. Шул ук вакытта дворяннар салымнан азат ителгән. Дәүләт крестьяннарга аш¬ лык бәяләрен арттыруны тыйган, шуңа күрә иген¬ челек белән шөгыльләнү файда китермәгән, һәм нәтиҗәдә чәчүлек мәйданнары кыскарган. Барлык сәүдә килешүләренә дә авыр салымнар билгеләнгән: аларның һәрберсеннән 10 процентлы салым алын¬ ган (ә л кабал а дип аталган), бу исә үз чиратында сәүдә үсешен тоткарлаган. Крестьяннар һәм шәһәр һөнәр¬ челәре керемнәренең яртысы дәүләт салымнарын түләүгә киткән. Алдан күрүчән Европа монархларыннан аерма¬ лы буларак, Испания корольләре протекционизм 114
(җитештерү һәм сәүдәне яклау) белән шөгыль¬ ләнмиләр. Испания шәһәрләрендә мануфактуралар эшли башлый. Алар постау җитештерү өлкәсендә аеруча үсеш ала. Мануфактураларга арзанлы чимал һәм әзер испан постаулары белән сәүдәне файдалы итәр¬ дәй пошлиналар гына кирәк була. Әмма шәһәр эшмәкәрләренең һәм гаять зур көтүлек җирләргә сарык көтүләренә хуҗа булган дворяннарның мәнфә¬ гатьләре нәкъ менә шушы мәсьәләдә бәрелешә дә инде. Соңгылары йонны читкә сатуны өстен күрәләр. Ал арга ярарга тырышып, дәүләт йонны читкә чыга¬ руга түбән пошлиналар билгели. Кыйммәтле чимал илдән читкә китә, испан мануфактуралары бөлә, ә әзер постауны Нидерландтан китерәләр. Испан идальголары. Горур һәм сугышчан испан дворяннары сугыштан кала бер генә шөгыльне дә намуслы кешегә лаек эш дип санамаганнар. Дво¬ рян гаиләләрендә мирас калдырганда майорат сис¬ темасы кулланылган — җир һәм титул өлкән ир балага гына бирелгән, ә калганнары эш һәм башка яшәү чыганакларын үзләре эзләргә тиеш булган¬ нар. Әмма испан дворяны, идальго, ач торуны эшмә¬ кәрлек белән шөгыльләнү дәрәҗәсенә төшүдән артык күргән. Әлеге хәлдән чыгуның армиядә хезмәт итү һәм сугышларда катнашудан гыйбарәт бердәнбер юлы калган. Яңа Дөньядагы конкиста испан дворяннарына гадәтләнгән эшләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирсә дә баета алмый. Колонияләрдә табылган хәзи¬ нәләр, җитештерүгә яисә сәүдә операцияләренә кер¬ телсә, зур табыш китергән булыр иде. Әмма идальго һәм грандларның (испан аристократлары) психо¬ логиясе моңа урын калдырмый. Америка алтыны алар кесәсеннән бик тиз чыгып китә һәм рибачы- ларның, чит ил купецларының сандык төпләренә кереп ята. Корольсез корольлек. Карл I заманында Испаниядә хакимият абсолют характер ала. Монархия катлау¬ ПРОТЕКЦИО- НИЗМ — милли җитештерүчеләрне һәм купецларны яклауга юнәлтел- гән дәүләт чара¬ лары системасы. Чит ил товарларын кертүгә — югары, ә үзенекен чыгаруга түбән пошлиналар билгеләүне, шулай ук уйлап табучы¬ ларга һәм яңа җи¬ тештерү өлкәләре, монополияләр оеш¬ тыручыларга, ягъ¬ ни купецлар ком¬ панияләренә өстен¬ лекләр бирүне күз алдында тота. Ал¬ дан күрүчән Евро¬ па монархларын¬ нан аермалы була¬ рак, Испания ко¬ рольләре протек¬ ционизм белән шө¬ гыльләнмәгәннәр, ягъни җитештерү һәм сәүдәне үз ка¬ натлары астына алмаганнар. 115
ларның элекке сәяси өстенлекләренә, аерым җир¬ ләр һәм шәһәрләр ирекләренә һөҗүм итә башлый. Карл I кортесларны сирәк җыя, аның каравы дәүләт чиновникларының санын арттыра. Идарә эшендә корольнең иң якын даирәсе — сарайдагылар, фаво¬ ритлар, патша кайдадыр китеп торганда ил белән идарә иткән кодрәтле грандлар — зур роль уйный. Әмма аристократларның барысы да үзләренең дәү¬ ләттәге рольләреннән канәгать булган дип әйтеп булмый. Карл I заманында дәүләт советы һәм са¬ рай хезмәтендәге испаннарны король белән бергә Нидерландтан килгән киңәшче фламандлар кысрык¬ лап чыгара. Король Испаниягә үзенең очсыз-кырыйсыз җир¬ ләренең берсе итеп кенә карый һәм аның ихтыяҗ¬ ларын бөтенләй кайгыртмый. Күп вакытын ул Гер¬ маниядә, Нидерландта яисә хәрби походларда уздыра. Испания исә армиягә туктаусыз кеше туплау һәм яңадан-яңа салымнар җыю урыны итеп кенә карала. Комунерос восстаниесе. Шәһәр халкы, крестьян¬ нар, идальго һәм хәтта грандларның чиктән тыш ачулары кабару 1520 елда восстаниегә китереп җит¬ керә. Ул комунерос восстаниесе дип исемләнә. Анда катнашучылар корольнең Испаниядә торуын һәм андагы эшләр белән шөгыльләнүен таләп итәләр: кортесларның даими рәвештә чакырылуын, чит ил киңәшчеләрен куып җибәрүен, салымнарны киме¬ түен, ә үз хаҗәтләренә кирәкле акчаны король¬ нең шәхси биләмәсендәге җирләрдән генә алуын сорыйлар. Шәһәр халкы һәм эшмәкәрләр корольдән протек¬ ционизм чаралары турында белергә телиләр, шулай ук бюргерлар һәм крестьяннарның салым йөген җиңеләйтү өчен, моннан ары дворяннардан да салым түләтүне таләп итәләр. Восстаниедә катнашучы¬ ларның ихтыяҗлары төрле һәм капма-каршы булу котылгысыз рәвештә таркаулыкка һәм халык күтә¬ релешенең тар-мар ителүенә китерә. 116
Восстаниене бастырганнан соң, Испаниядә сәяси реакция башлана. Кортесларны ризасызлык белде¬ рүчеләрдән чистарталар, фетнәче дворяннарның җирләрен тартып алалар, салымнарга кереп баткан шәһәрләр һәм крестьяннар үзләренә килгән бәла-ка¬ залардан әле бик озак аякка баса алмый интегәләр. Динне һәм папа тәхетен саклаучылар. Карл I зама¬ нында Испания католик чиркәүнең һәм папалык- ның төп таянычы, терәге була. Реконкиста вакыт¬ ларыннан ук чиркәү биредә гаять зур роль уйный. Ул гаять зур җирләрнең хуҗасы һәм күп санлы рухани-рыцарь орденнары рәвешендәге көчле оешмага ия була. XVI гасырда бу орденнар белән король үзе җитәкчелек итә. «Католик» корольләр Фердинанд һәм Изабелла заманнарында ук христианлыкка яңа кергән маврлар һәм яһүдиләр (иудейлар) ара¬ сында «христиан дине дошманнарын» эзләүче испан инквизициясе көчәеп китә. Инквизиция судлары, җәзалау һәм аутодафелар, башкача фикер йөр¬ түчеләрне эзәрлекләү, тыелган китапларны яндыру Испаниядә коточкыч курку атмосферасы тудыра. Карл I нең Мюльберг янындагы сугышта протестантларны җи¬ ңүгә ирешкәннән соң¬ гы портреты. Рәссам Тициан Картинаның девизы: «Килдең, күрдең, әмма Христос җиңде». Бу сүзләр аша Карл нинди идеяне чагылдырырга теләгән? Карл I үзен ару-талуны белми тор¬ ган рыцарь — дин сакчысы дип тә хис итә. Европаның көнчыгышында (Австриядә һәм Венгриядә) импе¬ ратор җирләре янына килеп җиткән һәм аның Урта диңгездәге испан һәм итальян биләмәләренә янаган төрек¬ ләр белән дә туктаусыз сугышлар алып бара. Үз подданныйлары арасындагы еретиклар — Германиядәге лютеран¬ нар һәм Нидерландтагы кальвин¬ чылар — аны мөселманнардан ким борчымыйлар. Бөтен Европа буйлап таралган протестантизм каршында Карл I, эре католик дәүләт башлыгы буларак, ересьны бастыру вазифасын үз өстенә ала. 117
Әмма протестантларны эзәрлекләүләрнең нәти¬ җәсе булмаган. Немец лютеран кенәзләрен җиңә алмаган карт Карл 1555 елда үзенең король таҗын¬ нан баш тарткан. Испания һәм аның Америка¬ дагы колонияләре, Италиядәге Неаполитан король¬ леге һәм Нидерланд өстеннән хакимлек аның улы Филипп II гә күчкән. Эскориалның күңелсез хуҗасы. Филипп II (1555—1598) әтисенә караганда да фанатикларча динле католик булган. Сөйкемсез, зәгыйфь һәм авыру кыяфәтле булса да, үз яраннарын бик нык куркытып торган. Король үз хакимиятенең илаһи характерда булуына нык ышанган һәм аңа тиң матур «кыса» кигертү өчен, чүлдәге яссы таулык уртасында яңа резиденция — Эскориал сарай-төр- бәсен төзеткән. Корольнең характеры ул тудырган корылмага да үзенең күләгәсен сала. Еретиклардан үч алу планын төзегәндә, испан короленең анда нинди астыртын эшләр белән шөгыльләнеп ятуын искә төшереп, Эско¬ риал ны күңелсез, караңгы сарай дип атыйлара Фи¬ липп заманында йөзләрчә Реформация тарафдарлары инквизиция учакларында һәлак була. Филипп II тарихка түбәндәге сүзләре белән дә кереп кала: Ере¬ тиклар кебек подданныйларым булганчы, мин андыйларның бөтенләй булмавын телим. Эскориал— испан корольләре сарае 118
Инглиз-испан каршылыклары. Филипп II Англия королевасы — католик динендәге Мария Тюдорга өйләнә. Аның әтисе Генрих VIII Англиядә Рефор¬ мация үткәрә, шуңа күрә Мария белән Филиппка, еретикларны учакка ыргытып, биредә католиклыкны торгызырга туры килә. Инглизләр барысы да испан королен бердәй күралмыйлар. Мария үлгәннән соң, Филипп II бу илдән киткән. Королева Елизавета I идарә иткәндә, Англия яңадан протестантлыкка кайткан. Акрынлап гаять зур католик дәүләт белән испаннар еретиклар оясы дип атаган утрау ара¬ сында каршылыклар көчәя башлый. Беренче бәре¬ лешләр Атлантик океанда Яңа Дөнья юлында була. Филипп анда протестантларның сәүдә кораб¬ ларын кертми. Испания белән Англия арасында игълан ителмәгән диңгез сугышы башлана. Инглиз юлбасарларының тарау рейдлары Филипп II не Англиянең кан дошманына әйләндерә: ул бу илгә бәреп керү турында планнар кора һәм Елизавета I гә каршы заговорларны хуплап тора. Англия үз чира¬ тында бөтен җирдә Испания дошманнарына яр¬ дәм күрсәтә. Филипп II нең «сакалын көйдереп алалар». 1587 ел¬ да Испания флоты Англиягә бәреп керергә әзер була һәм Кадис портында кузгалып китәргә команда гына көтә. Әмма инглизләр испаннарга караганда өлгер¬ рәк булып чыгалар: адмирал Ф. Дрейк эскадрасы көтмәгәндә рейдта торучы флотка һөҗүм итә. Бер¬ ничә испан корабы кулга төшерелә, кайберләре якорьдан да алынмаган килеш янып бетә. (Дрейк испан короленең сакалын көйдереп алдык дип бел¬ дерә.) Бер елдан соң Филипп тарафыннан җыелган яңа флот — Бөек армада да шундый ук язмышка дучар була. 1588 елда ул Англия ярлары янында тар-мар ителә. Король Алла тарафыннан үзенең еретикларга каршы көрәштә корал итеп сайлануына ышана, әмма җиңү күбрәк тегеләр ягында була. Филипп II. Караңгы данына һәм сәяси уңышсызлык ларына да карамастан, Фи¬ липп, «бюрократ» ко¬ роль буларак һәм һәрвакыт үз илендә яшәгәнгә күрә, Испа¬ ниянең дәүләт ида¬ рәсе системасын тәр¬ типкә сала. 119
Испаннар Кадисны камалышка алганда Франциядәге католиклар һәм кальвинчылар ара¬ сындагы дини сугышларда да Испания — католик¬ лар, ә Англия протестантлар ягында тора. Филипп II- нең дошманнары җиңеп чыгалар, һәм кальвинчылар башлыгы Франция короле Генрих IV була. Эскориал хуҗасының барлык планнары җимерелеп бара. Шулай да ул дин дошманнары өстеннән Венеция белән бердәнбер зур җиңүгә ирешә: 1571 елда Лепан¬ то янындагы диңгез сугышында төрекләрне тар- мар итә. Католицизмны тарату кебек бер генә максатка юнәлдерелгән тышкы сәясәт Испанияне бөлгенлек хәленә калдыра. XVI гасырның икенче яртысында ул озакка сузылган икътисади таркалыш чорына килеп керә. Габсбург «колоссы»ның көч-куәте бетү¬ гә бара, ул диңгезләр өстеннән бүленмәс хакимлеген бөтенләйгә югалта. Әмма католик дәүләтне туен¬ дырып торучы иң әһәмиятле «кан юллары» очраш¬ кан һәм аның бөтен җитештерү өлкәсен һәм сәү¬ дәсен үзендә туплаган Нидерландта ул иң зур бәхет- сезлекне татый. 120
1. Карл V дәүләте чикләрен картада сызыгыз. Сез ничек уйлыйсыз, мондый дәүләт белән нәтиҗәле идарә итеп буламы һәм ул ни дәрәҗәдә яшәүгә сәләтле? 2. Испаниядә абсолют монархия урнаша башлавын ничек исбатларга мөмкин? 3. Ни өчен XVI гасырда Испаниянең икътисади үсеше акрыная? 4. Карл I нең һәм Филипп II нең дини карашлары, шулай ук тышкы сәяси максатлары Испаниянең эчке вазгыятендә ничек чагыла? § 14. НИДЕРЛАНД ИСПАНИЯГӘ КАРШЫ Нидерланд (тәрҗемәсе — түбәндәге җирләр) һәр¬ вакыт Габсбурглар таҗының энҗесе булып балкый. Маас, Шельда һәм Рейнның түбән агымында ур¬ нашкан 17 провинция Европаның халык иң тыгыз утырган һәм гөрләп чәчәк аткан төбәкләреннән берсе була. Үзәктәге Брабант һәм Фландрия җирләре элек- электән постаучылык белән дан казаналар. Төньяк җирләр — Голландия һәм Зеландия — сәүдә, кораб¬ лар төзү һәм балык тоту үзәкләрен тәшкил итәләр. Илнең авыл хуҗалыгы зур үсеш алган көньяк өле¬ шендә азык-төлек җитештерелә. Шәһәрләрдә дә, авыл хуҗалыгы җитештерүендә дә капиталистик мөнәсәбәтләр барлыкка килә башлый. Халыкара сәүдә системасында Нидерланд үзен¬ чәлекле урын тота: биредә Көнбатыш Европадан Балтыйк буена, Скандинавиягә, Англиягә һәм Мәс- кәүгә илтүче диңгез һәм коры җир юллары кисешә. Эре шәһәрләрдә һәм портларда күп санлы банк¬ лар, рибачылык конторалары һәм биржалар бар¬ лыкка килә; Нидерландның төп финанс үзәге Антверпенда урнаша. Европаның хәзер¬ ге заман карта¬ сына карагыз. XVI гасырда Нидерланд алып торган мәйдан¬ нарда нинди дәүләтләр урнашкан? 121
Иоанн Креститель вәгазе. Рәссам Өлкән П. Брейгель Библия сюжетыннан файдаланып, рәссам ■үзе яшәгән заманда кальвинчыларның ур¬ мандагы яшерен вәга¬ зен сурәтли. Габсбурглар империясе казнасына иң зур керемне нәкъ менә Нидерландның бирүе бер дә гаҗәп түгел. Карл V һәр елны аннан 2 млн га якын алтын акча ала, ә Испания исә аңа 500 меңнән артык бирми. Әмма XVI гасыр урталарына таба империянең әлеге төньяк-көнбатыш чикләре Карлның тынычлыгын боза башлый. Нидерландта ил белән чит кешеләрнең идарә итүеннән, ә байлыкларның Испаниягә агуын¬ нан ризасызлык үсә. Өстәвенә биредә — лютеранлык, соңрак кальвинизм тарала башлый. 1555 елда император тәхеттән баш тартканнан соң, ул җирләр аның улы — Испания короле Фи¬ липп II гә кала. Ул Нидерландта инквизиция җәел¬ дереп җибәрә һәм еретикларга каршы аерым закон¬ нар (плакатлар) чыгара. Протестантларны күзәтеп йөриләр, хөкем итәләр һәм газаплы җәзалар бирә¬ ләр, ә мал-мөлкәтләрен тартып алалар. Әмма, эзәр¬ лекләүләргә дә карамастан, кешеләр яшерен рәвеш¬ тә төннәрен урманнарга кальвинчы вәгазьчеләрне тыңларга җыелалар. Гёзлар: принцлар һәм хәерчеләр. Филипп II Мад¬ ридны калдырып китми, ә Нидерландта аның исе¬ меннән үги сеңлесе Маргарита Пармская һәм аның киңәшчесе кардинал Гранвелла идарә итә. Илдә испаннар изүеннән, аларның икътисади сәясәтен- 122
Нидерландта икона ватучылар восста¬ ниесе. Гравюра. XVI гасыр нән һәм дини эзәрлекләүләреннән ризасызлык бел¬ дерүчеләр шулкадәр күбәя ки, хәтта җирле дво¬ ряннар да аларга кушыла. Аристократлар оппози¬ циясенең лидерлары булып принц Вильгельм Оран¬ ский, граф Эгмонт һәм Горн тора. Бервакыт, алар үз таләпләрен урынчы хатынга тапшырып торган¬ да, сарай даирәсендәге испаннарның берсе гади киенгән Нидерланд дворяннарын мыскыллап, гёзлар (хәерчеләр) дип атый. Тиздән барлык чын патриот¬ лар зур горурлык хисе белән шул кушаматны үзлә¬ ренә алалар. Милли-азатлык хәрәкәте башлану. 1566 елда озак еллар дәвамында өлгереп килгән дини конфликт, ниһаять, бәреп чыга. Кальвинчы пасторларның вә¬ газьләре белән рухланып киткән шәһәрлеләр, гади халык, крестьяннар католик чиркәүләрне җимерәләр, иконаларны һәм башка «папа чүп-чарларын» юк итәләр. Монастырьлар куып таратыла, ә аларның мал-мөлкәтен крестьяннар үзләренә ала. Шәһәрләрдә чиркәүдән тартып алынган акчага испаннарга кар¬ шы көрәш отрядларын коралландыралар. Барлыгы 5,5 мең чамасы чиркәү юкка чыгарыла. 123
Канлы герцог. Буйсынырга теләмәгән Нидер¬ ландта тәртип урнаштыру өчен, Филипп әти¬ сенең тугры киңәшчесе, тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе герцог Альбаны җибәрә. Альба артык кырыс хәрби башлык һәм фетнәче¬ ләргә каршы иң рәхимсез чараларны кул¬ лану тарафдары була. Восстаниене җитәк¬ челәрсез калдыру максаты белән ул аның аристократ лидерларын судка бирә: дәүләт каршында элеккеге зур хезмәтләре булса да, граф Эгмонт һәм Горн җәзалап үтерелә. (Әмма дворяннар оппозициясенең тагын бер башлыгы Вильгельм Оранский качып өлгерә.) Аннан гади баш күтәрүчеләргә чират җитә. Герцог Альба фетнәләр буенча совет төзи. Аны «Канлы совет» дип йөртәләр. Аның хө- Герцог Альба кеме буенча 8 мең кеше җәзалап үтерелә. Герцог Нидерландка көч җитмәслек салымнар йөкли. Алар арасында әлкабала — һәрбер сәүдә ки¬ лешүенә 10 процентлы салым — иң авыры булып санала. Нәтиҗәдә илнең икътисади тормышы туктап кала, ачлык башлана. Альба фетнәчеләрне җиң¬ дем дип уйлый һәм үзенә һәйкәл салырга боера. Анда иң яхшы корольнең Нидерландта тәртип һәм тынычлык урнаштырган колын данга күмгән сүзләр дә язылырга тиеш була. Әмма ул бик нык ялгыша: фетнәчеләрне бастыра алмый. «Мыштым принц» һәм гёзлар. Испаннар репрес¬ сиясенә җавап итеп, бөтен ил буенча партизаннар сугышы җәелә. Бу сугышларда урман һәм диңгез гёзлары отрядлары күпчелекне тәшкил итә. Алар арасына крестьяннар, балыкчылар, диңгезчеләр, сәүдәгәрләр, шәһәр халкы агыла. Диңгез гёзлары еш кына күрше протестантлар Англиясе портларын¬ да сыеныр урын табалар һәм шуннан испан судно¬ ларына һәм яр буе ныгытмаларына һөҗүм итәләр. Дворяннар оппозициясе лидеры Вильгельм Оран¬ ский баштарак гёзлар белән союз төзү ягында бул¬ мый. Ул Германиянең протестант кенәзләре һәм 124
француз кальвинчылары ярдәменә таянып эш итә һәм зур яллы армия туплый. Әмма ис¬ паннар аңа берничә җитди һөҗүм ясыйлар һәм аларны союздашларыннан да, соңгы¬ ларының финанс ярдәменнән дә аерып куялар. Шушы ситуациядә Вильгельм Оран¬ ский үзенең алдан күрүчән сәясәтче булуын күрсәтә, гёзлар белән дуслашуга бара һәм партизаннар хәрәкәтенә таяна башлый. Ул какшамас характерлы кеше була, Ни¬ дерландның бәйсезлеге өчен көрәшне дәвам итү өчен, ул әллә нинди җиңелүләрдән һәм дусларын, якыннарын югалтканнан соң да, бөтен көчен туплап, яңадан эшкә керешә алган. Аны сәяси зирәклеге һәм сүзгә оста¬ лыгы да бизи. Әмма ул бервакытта да үз план¬ Вильгельм Оранский нарын ачып салырга ашыкмый. Шуңа күрә аңа «Мыштым» дигән кушамат тагалар. Филипп II не тәхеттән төшерү. 1572 елда Нидер¬ ландта милли-азатлык восстаниесе яңа фазага керә. Англияне ташлап китәргә мәҗбүр булган диңгез гёзларының суднолар кәрваны Нидерландның Брил портын кулга төшерә. Уңыш чылбырлы реакция булып тарала: испан гарнизоннарын һәр җирдән сөрәләр һәм юк итәләр. Испан армиясе бик зур авырлыклар белән генә Көньяк Нидерландны үзенә буйсындырып тота ала. Испаннарның төньякка җәза экспедицияләре коточкыч рәхимсезлек белән ха¬ рактерлана, бихисап кешеләр кырыла. Туган шәһәр¬ ләрен һәм авылларын дошманга бирмәс өчен, Голлан¬ дия һәм Зеландия халкы еш кына илне диңгездән саклап торучы дамбаларны һәм шлюзларны җимерә һәм үз җирләрен су астында калдыра. 1579 елда Нидерландның традиция буенча Төньяк Европа илләре белән сәүдә итүгә юнәлеш алган төньяк төбәкләре һәм Англиядән китерелгән йон белән эшләүче постау мануфактуралары булган үзәк¬ тәге Фландрия һәм Брабант провинцияләре Утрехт шәһәрендә Испаниянең тулысынча аерылып чыгуы 125
өчен, көрәшне дәвам итү турындагы килешүгә — Утрехт униясенә кул куялар. 1581 елда алар Филипп II нең тәхеттән төшерелүе турында белдерәләр. Арас униясе төзегән Көньяк Нидерланд оккупация астында кала һәм аңа тәвәк¬ кәллек җитенкерәми. Испаннар алар өстеннән кон¬ трольне саклап кала алалар. Әмма биредә икътисади мәнфәгатьләре турыдан-туры Испания белән бәйлән¬ гән җирле сәүдәгәр һәм постаучыларның икелә¬ нүләре шактый зур роль уйный. Кушма провинцияләр Республикасының бәйсезлек өчен көрәше. Төньяк провинцияләр (алар арасында Голландия һәм Зеландия өстенлек итә) үзләрен бәйсез дәүләт дип игълан итәләр. Дәүләт башына статхаудер Вильгельм Оранский килә. Ул Төньяк Нидерланд тәхетен Европа монархларының берәрсе кабул итеп алганчы урынчы булып калырга чама¬ лый. Әмма Англия королевасы Елизавета I бу тәкъ¬ димне кабул итми, ә тәхеткә икенче дәгъвачы — француз принцы Франсуа Анжуйский үлеп китә. 1584 елда ялланган үтерүче кулыннан үтеп, Виль¬ гельм Оранскийның да гомере өзелә. 1585 елда статхаудерлык аның улы Мориц Насаусскийга күчә. Мориц сәяси эшчәнлек сәләте ягыннан әтисеннән Төнге дозор. Рәссам Рембрант 126
шактый калышса да, гаскәр башлыгы һәм хәрби реформатор буларак, аны күпкә уздыра. Испан гас¬ кәрләре өстеннән күп санлы җиңүләргә ирешкәннән соң, 1603 елда вакытлыча килешү төзелә һәм Кушма провинцияләр Республикасының бәйсезлеге таныла. Европа дәүләтләре аны рәсми рәвештә 1648 елда гына таныйлар. Голландиянең алга китүе. Испан хакимлегеннән котылу Кушма провинцияләрдә (аеруча Голландия¬ дә) көчле икътисади үсешкә сәбәп була. XVII гасыр башында Голландия Англия белән бергә җитеш¬ терү һәм сәүдә өлкәсендә Европада иң алга киткән илгә әверелә. Бөтен Европада — Россиядән башлап Италиягә кадәр — югары сыйфатлы Голландия поставына сорау зур була. Биредә мануфактуралар үсә, яңа верфьләр, банклар, иминият компанияләре аңыла. Кушма провинцияләрнең сәүдә флотында 4,$ мең кораб исәпләнә. Ьәм ул Европада иң зур флот бу¬ лып санала. Голландиянең Амстердам порты иң эре халыкара сәүдә һәм банк эше үзәге була. Шул ук вакытта Севилья, Лиссабон һәм Антверпен испаннары күзәтчелегендәге операцияләрнең күләме кими бара. Географик ачышлар чорында кулдан ычкынган¬ нарны истә тотып, голландлар колонияләр һәм дөньяда йогынты сфераларын яулау көрәшенә кушы¬ лалар. XVII гасыр башында алар Африкага үтеп керәләр һәм Америкага коллар китереп сата баш¬ лыйлар. Инглизләр белән көндәшлек итеп, Голландия сәүдәгәрләре Ост-Индия компаниясенә нигез салалар. Аның Ьиндстан, Тәмләткеч утраулары һәм Кытай белән сәүдә итүе зур табыш китерә. 1642—1644 елларда голланд Абель Тасман, европалылардан иң беренче булып, Австралия, Яңа Зеландия яр буйларын, шулай ук Тын һәм Ьинд океаннарындагы утрауларны тикшерә. Утрауларның берсен аның хөрмәтенә Тасмания дип исемлиләр. Амстердам верфендә кораблар төзү 127
ДОКУМЕНТ XVII ГАСЫР ИНГЛИЗ ИКЪТИСАДЧЫСЫ т. мэнның ГОЛЛАНДИЯНЕҢ АЛГА КИТҮ СӘБӘПЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ ХЕЗМӘТЛӘРЕННӘН: Өсләреннән испан коллыгы камытын салып ташлаганнан бирле, алар үзләренең барлык сәләтләрен әнә ничек үсте¬ реп җибәрделәр. Шундый куәтле бөек дошманга каршы тору һәм үз азатлыкларын саклау өчен, алар нинди зур акчалар алдылар! Болар барысы да сәүдә өлкәсендә туктаусыз зур тырышлык кую нәтиҗәсе түгелме? Аларның провинцияләре христиан дөньясының күпчелек илләре өчен товар склад¬ лары булып тормыймы һәм шуның аркасында аларның бай¬ лыгы, суднолар йөреше, диңгезчеләре, кәсепләре, халкы, шулай булгач иҗтимагый керемнәре дә <...> шундый югары үсешкә ирешкәнме? Әгәр без аларның коллыктагы вакыт¬ ларын хәзерге хәлләре белән чагыштырсак, алар безгә башка халык булып күренер. 1. Нидерландның икътисади хәлен һәм аның Карл V империясендәге урынын характерлагыз. 2. Нидерландта кальвинизмның уңышлы таралуын сез ничек аңлатасыз? Кальвинчылар дине белән нидер¬ ландлыларның милли хисләре арасында бәйләнеш булганмы? 3. Икътисади махсуслашу һәм сәүдәнең җаена тө¬ шенү Нидерландтагы төрле провинцияләрнең сәяси язмышына ничек йогынты ясый? 4. Нидерландта милли-азатлык хәрәкәтендә катна¬ шучылар составын характерлап бирегез. Сезнеңчә, анда төп рольне кем уйнаган? 5. XVII гасырда Голландиянең икътисади яктан алга китүенең сәбәпләре нәрсәдә? 6. Голландлар үз дәверләрендәге географик ачыш¬ ларга нинди өлеш кертәләр? § 15. ИКЕ КАТЛЫ РОЗА БИЛГЕСЕ АСТЫНДА. АНГЛИЯ ТЮДОРЛАР ЗАМАНЫНДА «Диңгез кочагындагы чәчәк бакчасы» — XVI гасыр¬ да яшәгән бөек инглиз драматургы У. Шекспир туган илен әнә шулай атаган. Дөрестән дә, диңгез сулары 128
Лондон XVI гасырда. Гравюра белән уратып алынган бу утрау Төньяк Европадан Урта диңгез яр буйларына илтүче сәүдә юллары кисешкән уңайлы урында урнашкан. Англия таби¬ гате төрлелеге белән аерылып торган: җирендә үскән бодай югары уңыш биргән; гаҗәеп көтүлекләр, йом¬ шак климат, сусыл үлән терлекчелек белән шөгыль¬ ләнергә бөтен мөмкинлекләрне тудырган. Англия сарыклары озын йонлы булулары белән шөһрәт казанган. Аннан менә дигән постау сукканнар. Аны «инглиз милләтенең горурлыгы һәм байлыгы» дип атаганнар. Йон һәм әзер постау төялгән кораблар Англиядән Германиягә, Нидерландка, Швециягә, Россиягә, Ита¬ лия һәм Испаниягә юл алганнар. Инглиз шәһәрләре әнә шул сәүдәдә баеганнар. Арада беренчелекне Лон¬ дон тоткан. Гаять зур гаване булган бу халыкара портка кораблар бөтен дөньядан килгәннәр. XVII га¬ сыр башына Англия башкаласында чирек миллион кеше яшәгән. 129
Хөрмәтле купец-«авантюристлар». Англия товар¬ ларына яңа сату базарлары эзләп, сәүдәгәрләр көнь¬ якта — Африкага, төньякта — Мәскәүгә, көнчыгыш¬ та — төрек солтаны биләмәләренә һәм көнбатышта Америкага кадәр барып чыгалар. Бу диңгез сәяхәтләре бик авыр һәм куркыныч була, чөнки корабларга адым саен давыллар һәм ' пиратлар янап кына тора. Ул заманда инглизләрнең иң эре сәүдә компаниясе булып «купец-авантюрист»- лар (сүзнең хәзерге мәгънәсеннән аермалы буларак, бу вакытта ул «тәвәккәлләп авыр сәяхәткә чыгып китүче» дигәнне аңлата) компаниясе санала. Югалтулар куркынычын киметү өчен, купец¬ лар үз капиталларын берләштергәннәр, корабларны бергәләп кирәк-яраклар белән тәэмин иткәннәр һәм командалар яллаганнар. Кәрван әйләнеп кайтканнан соң, компания әгъзалары алынган табышны һәр¬ кемнең кертеменә пропорциональ рәвештә бүлгән¬ нәр. Бу хәзерге акционерлык җәмгыятьләренең беренче үрнәкләре була. Постау һәм постаучылар. Англия бөтен дөнья буй¬ лап сибелгән бихисап базарларны тәэмин итәрлек постауны ничек җитештерә алган соң? XV гасырда ук биредә үзәкләштерелгән эре мануфактуралар бар¬ лыкка килә. (Ньюберидагы Джек остаханәсен искә төшерегез.) Әмма таралма мануфактура тагын да киңрәк колач җәя. Постаучылык үзәкләре шәһәрләрдән авыл җиренә күчә. Сарык үрчетү белән шөгыльләнгән дворян эш¬ мәкәрләр дә үз утарларында таралма мануфактуралар оештыралар. Постаучылык мануфактуралары хуҗалары, пос¬ таучылар бик нык баеп китәләр. Эшмәкәр дворяннар. XIV—XV гасырларда ук Англия¬ дә яңа дворяннар (джентри, ингл. gentle — затлы, атаклы) барлыкка килә. Алар бик эшлекле булып, үз утарларының табышлылыгын җентекләп күзәтеп баралар. Рыцарьларның традицион яшәү рәвешлә¬ реннән (хуҗалык эшләре кызыксындырмый, элек¬ 130
кеге шөгыльләре — сугышны гына артык күрәләр) аерылып торуларын ассызыклау өчен, аларны яңа дворяннар дип атыйлар да. Элеккечә яшәүчеләрнең табышлары котылгысыз рәвештә кими барганда, яңа дворяннар исә баеганнан-байый. Ь.әр җирдәгечә Англиядә дә майорат яши, һәм дворян гаиләләрендәге җир һәм титуллар тәтемәгән кече ир балаларга башка табыш чыганаклары эзләргә туры килә. Әмма испан идальголарыннан һәм французларның «шпага дворяннары»ннан аермалы буларак, инглиз джентльмен- нары «затсыз» шөгыльләргә түбәнсетеп Бай һәм хәерче. Гравюра. XVI гасыр карамаганнар. Алар университетларга кергәннәр, юрист бул¬ ганнар, дәүләт хезмәтенә барганнар. Күпләр эшмә¬ кәрлек һәм сәүдә белән шөгыльләнгән, купең лар компанияләренә пайчы булып кергән. Башкалары, үз җирләре булмагач, аны ленд лорд лардан (эре җир- биләүчеләрдән) арендага алганнар һәм фермерларга әйләнгәннәр. Англиядә «затлы» һәм «затсыз» катлаулар ара¬ сында катгый чик булмаган. Бай кеше дворян титулын бик җиңел генә акчага сатып ала алган. Әмма, шуның белән бергә, бай буржуа, постаучы мануфактурачылар үзләренең элеккеге шөгыль¬ ләрен ташламаганнар. Җиргә акча салып, алар төшемле сарык үрчетү белән шөгыльләнгәннәр, үз чималларын һәм үз мануфактураларын булдырып, югары табыш алганнар. Шул рәвешле, Англиядә эшлеклелек һәм капитал җыю белән кызыксындыра торган психологик атмосфера туа. Киртәләр һәм «кеше ашаучы сарыклар» иле. Англия авыллары беренче карашка гына җәннәт бакчасын хәтерләтә. XVI гасырда биредә аграр переворот башлана, һәм ул бик зур авырлыклар белән бара. 131
Сарык йонына сорау зур булу дворян-лендлорд- ларны үз җирләре бирә торган табыш турында уй¬ ланырга мәҗбүр иткән. Ә бу җирләр инде күптән үз кишәрлекләрендә икмәк үстерүче игенче крестьян¬ нарга өләшеп бирелгән. Крестьян рентасы лендлорд- ларга бик кечкенә булып тоелган. Чәчүлек җирләрне иркен сарык көтүлекләренә әйләндерсәң, күбрәк табыш алып булыр иде дип фикер йөрткәннәр алар. Җирләрен кире кайтару өчен, дворяннар, кресть¬ яннар белән элекке килешүләрне бозып, аларны җылы урыннарыннан куарга тотынганнар, ә җир участокларын берләштергәннәр, киртәләп алганнар һәм үлән чәчкәннәр. Крестьян йортларың, җимер¬ гәннәр, авылы-авылы белән яндырганнар. Элек йөз¬ ләрчә игенчеләр тир түгеп эшләгән җирләрдә хәзер бер көтүче зур сарык көтүләре көткән. Бу күренеш киртәләү дип аталган. Киртә община тәртипләренең һәм ачык басулар системасының (уңышны җыеп алганнан соң, крестьяннар кишәр¬ лекләр арасындагы чикләрне алганнар һәм анда бергәләп үзләренең терлекләрен көткәннәр) бетүен һәм лендлордның хосусый милке тантана итүне символлаштырган. Еш кына алар басу һәм көтүлек¬ ләрен эре фермерларга арендага биргәннәр. Соңгы¬ лары исә бу җирләрдә табыш китерә торган җитеш¬ терү оештыру белән шөгыльләнгәннәр. Кичәге крестьяннар күз ачып йомганчы паупер¬ ларга — йорт-җирсез һәм мөлкәтсез калган хәер¬ челәргә әйләнгәннәр. Алар төркем-төркем булып юлларда йөргәннәр, хәер сорашканнар яки караклык иткәннәр. Болай да тормыш тарафыннан рәнҗе¬ телгән кешеләргә сукбайлык өчен кулга алу, келәймә сугу, ә икенче тапкыр кулга алынган очракта колак¬ ларын кисү белән янаганнар, өченче мәртәбә эләккән¬ нәрне җәзалап үтергәннәр. Лендлорд лар һәм дәүләт¬ нең крестьяннарга карата шул дәрәҗәдә кансызлык күрсәтүләре заман кешеләренең котын алган,-әмма хакимият ияләрен вөҗданлы булырга чакыруның нәтиҗәсе булмаган. 132
Киртәләүләр Англиядә капитализмның тиз үсе¬ ше өчен шартлар тудырган, чөнки акчадан, матди байлыклардан мәхрүм ителгән пауперлар теләсә нинди эшкә ялланырга әзер торганнар. Алар ма¬ нуфактураларда — яллы эшчеләргә яисә бай фермер¬ ларда батракларга әйләнгәннәр. Ал һәм Ак Розалар союзы. 1485 елда Йорклар һәм Ланкастерлар йортлары арасындагы утызъеллык дошманлыкка чик куеп, Англиядә яңа династия патшалык итә башлый. Генрих VII исеме астында тәхеткә утырган Генрих Тюдор Ланкастерларның туганы булган, әмма, Елизавета Йоркскаяга өйлә¬ неп, ул үзара дошман кланнарны берләштергән. Моннан соң аның гербында Ал һәм Ак Розалар бергә кушылган. Яңа династиянең символы — Тю- дорлар розасы барлыкка килгән. Тюдорлар Англия белән 1485—1603 елларда идарә иткәннәр. Тюдорлар заманында Англия дәүләтен һәм король хакимиятен ныгыту башлана. Генрих VII үз дош¬ маннарының чуалышларын бастыра, аларның замокларын җир белән тигезли, эре феодалларга үз кораллы дружиналарын булдыруны тыя. Ул үз тирә¬ сенә аксөякләр нәселеннән чыкмаган тугрылыклы дворяннарны туплый. Яңа аристократлар корольгә каршы чыкмыйлар, ә сарайга рәхим-шәфкать өмет итеп кенә киләләр. Озакка сузылган чуалышлардан соң илдә тәр¬ тип урнаштыруны шәһәр халкы да, купецлар да, гади дворяннар да хуплый. Генрих VII саран һәм акчаны исәпләп кенә тотучан кеше була. Ул сәү¬ дәгә, кораблар төзүгә һәм диңгездә йөзүгә зур булышлык күрсәтә. Үзе үлгәннән соң гына, аның Европада иң бай монархларның берсе булганлыгы ачыклана. Аның улы Генрих VIII (1509—1547) идарә ит¬ кәндә, король хакимияте тагын да ныгытыла. Ул Англия монархиясенең абруе турында кайгырта, яңа сарайлар салдыра, бөтен Европадан рәссамнар, скульпторлар чакыра. Сарай даирәсендә әдәбият, Тюдорлар розасы Искә төшерегез: Ал һәм Ак Розалар сугышы кайчан башланган? Аңа нәрсә сәбәп булган? Генрих VII 133
сәнгать белән шөгыльләнү хуплана, купшы бәй¬ рәмнәр, театр тамашалары оештырыла. Идарә итә башлаган елларында король гуманист галимнәрне дә хезмәткә чакыра. Англиядә иң мәгърифәтле кеше¬ ләрнең берсе булган Томас Морны ул лорд-канцлер итеп куя. Гуманистлар Генрих VIII идеаль патша- философ булыр дип хыялланалар, әмма аларның өметләре акланмый. Король Реформациясе. XVI гасыр башында Англия¬ дә дә, Европаның башка илләрендәге кебек, про¬ тестантлык идеяләре тарала башлый. Әмма Рефор¬ мация биредә «түбәннән» күтәрелгән иҗтимагый хәрәкәт аркасында түгел, ә король ихтыяры белән — «югарыдан» ясала. Испан кызы Екатерина Арагонскаяга өйләнгән Генрих VIII нең кызы (принцесса Мария) була, әмма аны тәхет варисы итеп калдырырлык улы бул¬ мау борчый. Король аерылырга һәм инглиз кызы Генрих'Vtll. Рәссам Кече Г. Гольбейн Анна Болейн белән никахлашырга план кора. Ул аңа күптән көткән ир баланы бүләк итәр дип өметләнә. Генрих VIII, аерылышырга рөхсәт бирүен сорап, Рим папасына мөрә¬ җәгать итә. Әмма папа Англия короленә ярдәм итәргә ашыкмый, чөнки Екатерина Арагонскаяның туганының улы кодрәтле император Карл V тән курка. Үтенече кире кагылганнан соң, тотнаксыз темпераментлы, үзе телә¬ гән һәр нәрсәгә ирешергә өйрәнгән Генрих VIII, ачуы чыгып, Бөтендөнья чиркәү башлыгына каршы юнәлде¬ релгән чаралар күрә башлый. Башта¬ рак Англия короле Реформациягә каршы чыкса да, аның католик чир¬ кәүгә мөнәсәбәте үзгәрә: Англия¬ дәге чиркәү җирләреннән алынган табышны Римга җибәрүләрен, ә үз 134
подданныйларына суд карарлары алырга папа курия¬ сенә мөрәҗәгать итүне тыя. 1534 елда корольнең басымы астында Англия парламенты Супрематия (баш булу) турында акт кабул итә һәм корольне Англия чиркәвенең югары башлыгы дип белдерә. Англия мәңгегә папа автори¬ тетын танудан баш тарта, ә аның чиркәве моннан соң англикан чиркәве дип атала башлый. Рим белән араны өзү инглиз милли дәүләтен торгызуда һәм хакимият өчен көрәштә чиркәүне үзенә буйсын¬ дыра алган монархияне ныгытуда мөһим адым булып тора. Чиркәүгә иң зур бәла-казаны секуляризация ки¬ терә. Монастырьлар ябыла, монахлар куып тара¬ тыла, ә чиркәү һәм монастырьлар милке казнага кайтарыла. Гаять зур акчалар король кулына килеп керә һәм ул алар белән үз ихтыяры буенча эш итә: чиркәү җирләрен сараендагы кешеләргә бирә, ә алар үз чиратында бу җирләрне арендага тапшыралар, саталар яки закладка салалар. Берничә дистә елдан соң бу җирләрнең хуҗалары алышына һәм алар бай шәһәр кешеләре, купецлар яисә яңа дворяннар кулына күчә. Яңа хуҗалар бу җирләрне зур табыш бирүче сарык көтүлекләренә әйләндерә. Элеккеге монастырьларда булдыклы эш¬ мәкәрләр туку станоклары куялар һәм мануфакту¬ ралар оештырып җибәрәләр. Иман эзләгәндә. Генрих VIII Лютерга табынучы¬ лардан булмый: Реформация программасында аны король хакимиятен ныгытуга булышлык итәрдәй моментлар гына кызыксындыра, ә дин мәсьәләлә¬ ренә аның әллә ни исе китми. Теологлар англикан дине тәгълиматын эшләгәнче күп вакытлар уза. Лютеранлыктагы кебек, аның нигезенә дин белән аклану идеясе ята. Башта Англиядә өч тылсымлы йоланы — чукындыру, ипи һәм шәрабтан авыз итү һәм тәүбә итүне калдыралар. Калган яклары белән яңа чиркәү католикларныкыннан аерылмый дияр¬ лек: анда руханилар иерархиясе, иконаларны һәм 135
изгеләрне олылау, руханиларның купшы киемнәре, чиркәүләрнең бай эчке бизәлеше, процессия, гый¬ бадәт вакытында орган музыкасы саклана. Әлеге «папа калдыклары» күпчелек чын Реформация тарафдарларының ачуын кузгата. Секуляризация барышында алар потка табынуга каршы көрәшә¬ ләр — иконаларны һәм чиркәү кирәк-яракларын яндыралар, витражларны һәм статуяларны ваталар, төрбәләрне җимерәләр. Бу мәдәнияткә төзәтеп бул¬ мастай зур зыян китерә. Күп кенә инглизләр яшерен рәвештә католик бу¬ лып кала, ә кем дә кем ачыктан-ачык яңа динне кабул итми, аны каты җәза көтә. Томас Mop корольне чиркәү башлыгы дип танудан баш тарткач, аны абруйлы галим булуы да, лорд-канцлер вазифасын башкаруы да коткарып кала алмый: Генрих VIII нең боерыгы буенча плахада башы чабып үтерелә. Мәдәният үсеше өчен Библияне инглиз теленә тәрҗемә итүнең әһәмияте зур була. Хәзер укый- яза белгән һәр кеше аны өйрәнә ала. Дөрес, тиздән Мария Тюдор һәм Филипп II Генрих VIII Библияне мөстәкыйль рә¬ вештә укуны һәм һөнәрчеләргә, һөнәрче ярдәмчеләренә, хезмәтчеләргә аңла¬ туны тыя. Закон инглизләрдән рәсми дингә ыша¬ нуларын таләп итә, әмма аның асылы турында уйланырга рөхсәт бирми. Шуңа да карамастан берничә дистә ел эчендә яңа дин Англиядә ныклап урнаша. Генрих VIII нең улы — тай¬ пылмас протестант итеп тәрбияләнгән Эдуард VI — Библия укуга булган чик¬ ләүләрне бетерә һәм англикан чиркә¬ венә, лютераннарныкы кебек, ике генә тылсымлы йоланы калдыра. Әмма сәла¬ мәтлеге какшаган яшүсмер король озак патшалык итми. Ул үлгәннән соң, Англияне яңа дини тетрәүләр көтә. Чөнки Эдуардтан соң тәхеткә аның 136
сеңлесе, Екатерина Арагонскаяның кызы, какшамас рухлы католик Мария Тюдор күтәрелә. Ул идарә иткән елларда (1553—1558) Англиядә Контрреформация өстенлек итә башлый. Мария Рим белән элемтәләрне торгыза һәм илне католик чиркәү «кочагына» кайтара. Хәзер инде протестантлар үз диннәрен яшерергә тиеш булалар. Ә кем ваз кичәргә теләми, еретиклар кебек, учакка озатыла. 300 гә якын протестант шундый куркыныч үлемгә дучар ителә. Шуның өчен халык аңа кансыз Мария дигән кушамат тага. Ул испан Филипп II гә кияүгә чыга. Бу инглизләрнең ризасызлыгын тагын да арттыра. Аның подданныйлары «кукрайган испаннарны» күралмыйлар һәм Англия Габсбурглар дәүләтенең иярчененә әйләнер дип куркалар. Аларның ватан- пәрвәрлек хисләре һәм протестантлык бергә кушыла. Мария Тюдорның вафатыннан соң бөтен ил куана. Тәхеткә Генрих VIII һәм Анна Болейнның кызы протестант Елизавета I утыра. Инглизләр аны кайнар сәламлиләр һәм реформа ясалган хак динне торгызуны үтенеп сорыйлар. Алар протестантлык һәм милли азатлык ягында торуларын белдерәләр. ТОМАС MOP «УТОПИЯ»СЕННӘН: Сезнең <...> гадәттә, шулкадәр юаш сарыкларыгыз <...> әйтүләренә караганда, шундый бирән корсак һәм дуамалга әйләнгәннәр ки, хәтта кешеләрне ашыйлар, басуларны, йортлар һәм шәһәрләрне туздырып, җимереп йөриләр икән. Корольлекнең нәкъ менә нечкә һәм кыйм¬ мәтле йон җитештерелә торган өлешләрендә аристо¬ кратлар һәм хәтта кайбер аббатлар, изге кешеләр <...> сөрүлек җирләр калдырмыйча, бөтенесен көтүлек¬ ләргә әйләндерәләр, йортларны сүтәләр, шәһәрләрне җимерәләр, храмнардан дуңгыз абзарлары ясыйлар. Бу сөйкемле кешеләр барлык авылларны һәм һәр карыш эшкәртелгән җирне чүлгә әверелдерәләр. ДОКУМЕНТЛАР XVI ГАСЫР ИНГЛИЗ АГРОНОМЫ ТОМАС ТАССЕР ЯЗМАЛАРЫННАН: Мин тирә-юньдәге киртәләнгән җирләрне мактыйм, һәм мине башка нәрсә кызыксындырмый да <...> Бөтен 137
нәрсә — басу да, көтүлек тә, болын да уртак булган җирдә син бөтен көчеңне куеп тырышырга мөмкин <...> әмма синең басуыңда бөтен нәрсә башкаларныкы кебек була¬ чак, чөнки син үзеңчә эшли алмыйсың <...> Әйтегез әле, тагын кайда шулкадәр күп эшләп, шулкадәр аз табыш алып була? Әгәр шикләнсәгез, Саффолк һәм Эссексны алып карагыз, бөтен җирне актарып чыгыгыз. Шундый күп сарык һәм сыер итен, бодай, май һәм яхшы сыр — бер сүз белән әйткәндә, байлык-муллыкны, андагыдай матур һәм көчле халыкны сез тагын кайда таба аласыз? Кайда киртәләү¬ ләр күбрәк— шунда. Киртәләүләр турында Т. Мор һәм Т. Тассерның капма- каршы карашларын чагыштырыгыз. Аларның һәрберсе бу күренешне нәрсәдән чыгып бәяли? Тассер кемнәрнең карашын чагылдыра? СУПРЕМАТИЯ ТУРЫНДАГЫ АКТТАН (1534): Англия корольлегендә христиан диненә булышлык күрсәтү, барлык гаеп эшләрне бастыру һәм юкка чыгару өчен <...> хәзерге парламент хакимияте тарафыннан түбәндәгеләр раслансын: безнең иң югары патшабыз король <...> бердәнбер Англия чиркәве башлыгы булырга тиеш <...> һәм аңа Югары Чиркәү башлыгына ия булган барлык титуллар, кадер-хөрмәт, дәрәҗәләр, юрисдикция һәм табышлар бирелергә тиеш <...> Башка илнең нинди дә булса гореф-гадәтләрен, чит телне, чит ил хакимиятен, күрсәтмәләрен һәм башкаларны куллану югарыда әйтел¬ гәннәргә каршы килә. Бу текстны анализлагыз. Король үзенә нинди яңа ва- ~ зифалар алган? Ни өчен инглиз Реформациясе абсо¬ лют патша хакимиятен ныгытуга булышлык иткән дип санала? 1. Инглиз постаучылыгының XV—XVI гасырлар¬ дагы уңышлары нәрсә белән аңлатыла? 2. XVI гасырда инглизләр сәүдәсен оештыруның төп юнәлешләре һәм принциплары турында сөйлә¬ гез. Анда нинди яңа билгеләр барлыкка килә? 3. Испан идальголары һәм инглиз «яңа дворяннары» психологиясен чагыштырыгыз. Аерма нәрсәдә? 4. Киртәләүләр ни сәбәпле килеп чыккан? Аларның икътисади һәм социаль нәтиҗәләре нинди? 138
5. Сез ничек уйлыйсыз, лендлорд үз җирләрен сарыклар таралмасын өчен киртәләгәнме, әллә үз биләмәләренең чикләрен билгеләү өченме? Общиначы крестьяннарга кайда юл ябык булган? 6. Чиркәү милкен секуляризацияләү нинди нәти¬ җәләргә китергән? 7. Англикан чиркәвен лютеран чиркәвенә нәрсә якынлаштырган, ә католик чиркәвен? 8. Протестантлыкның өч агымын — лютеранлык, кальвинизм һәм англиканлыкны,— чиркәүдәге үзгәрешләрнең радикальлек дәрәҗәсенә карап, үзара нинди тәртиптә урнаштырыр идегез? § 16. БРИТАНИЯ - ДИҢГЕЗЛӘР ПАТШАСЫ «Милләте белән никахлашкан». 45 ел (1558—1603) патшалык иткән Елизавета I үз заманының иң сәләтле дәүләт эшлеклеләреннән берсе була. Ели¬ завета чорында Англия бөек диңгез дәүләтенә әве¬ релә. XVI гасырның икенче яртысын Елизаветаның «алтын гасыры», Англия икътисады һәм мәдәнияте гөрләп чәчәк аткан дәвер дип атыйлар. Тәхеткә килү белән, ул англиканлыкны яңадан торгыза. Күпләр аны чиркәү реформасын дәвам итәргә һәм «папа калдыклары»н юкка чыгаруга этәрәләр. Әмма башка Европа илләре мисалында Елизавета I дини омтылышларның ни рәвешле ыз- гыш-талашларга һәм кан коюларга китерүен күрә. Шуңа күрә җәмгыятьнең таркалуына китерердәй яңалыкларны кертми. Дини сәясәттә алтын урталыкны табуы аркасында, аңа протестантлар тартыла һәм шулай ук като¬ ликлар да читләшми/Королева һәрвакыт, нинди дин тотуларына карамабтан, үзенең барлык подданный¬ ларына кайгыртучан «ана» булачагын ассызык- лап килә. Талантлы сәясәтче һәм оратор буларак, ул үзенең беркайчан да кияүгә чыкмаячагы һәм Англияне (апасы кебек) чит ил патшасы кулына 139
Ьәлакәткә очраган испан флоты фонын¬ да Елизавета I портреты. Рәссам Дж. Гауэр Королеваны чолгап алган символик детальләргә зур игътибар биреп, портретны «укыгыз». бирмәячәге турында белдерә, чөнки ул мәңгегә үз халкы белән никахлашкан. Бөтен халык алдында ул берничә мәртәбә: Сезнең яхшырак патшагыз булуы ихтимал, ләкин беркайчан да ул сезне мин яраткан кадәр яратмаячак, — дип белдерә. Оста пропаганда аңа зур популярлык китерә. Әмма аның озак һәм уңышлы идарә итүенең төп сәбәбе алдан күрүчән икътисади сәясәтенә — протек¬ ционизмына нигезләнә. Ул милли сәнәгатькә ярдәм күрсәтә, һәртөрле техник яңалыклар кертүне хуплый. Уйлап табучылар һәм яңа җитештерү оештыручы¬ лар махсус грамоталар — патентлар ала. Ул аларга үз продукцияләрен сатуга махсус хокуклар бирә. Файдалы казылмаларны эшкәртү һәм металл җитештерү буенча акционерлык компанияләрендә Елизавета шәхсән үзе катнаша; тәҗрибәле чит ил осталарын — немец тау эшчеләрен, фламанд пос¬ таучыларын, пыяла һәм көзге җитештерү, челтәр бәйләү, сабын кайнату эшенә оста француз һәм итальяннарны Англиягә эшкә чакыра. Инглизләр алардагы яңалыкларны бик тиз отып алалар. 140
Инглиз флоты испаннар белән сугыша. Гравюра. XVI гасыр Инглиз купецлары да королеваның ярдәменнән файдалана, ул компанияләргә монополияле сәүдә итүгә хартияләр тапшыра. Гвинея компаниясе — Африкада, Мәскәү компаниясе — Россиядә, Эстлян- дия компаниясе — Балтикада, Левантия компания¬ се — Якын Көнчыгышта, купец-авантюристлар Гер¬ маниядә һәм Нидерландта уңышлы сәүдә итсен өчен дә, королева бик күп нәрсәләр эшли. Ул идарә иткән чорда Ниндстанда Ост-Индия компаниясе сәүдә итә башлый. Королева үзе дә сәүдә экспедицияләрендә катнашудан баш тартмый һәм берничә компаниядә әгъза булып тора. Англия Испаниягә каршы: Атлантикадагы бәрелеш. Инглизләрнең сәүдә экспансиясе Англия белән Испа¬ ния арасындагы конфликтка сәбәп була, һәм ул тора- бара рәхимсез көндәшлеккә әверелә. Испан король¬ ләре катгый тыю салганчы, инглиз купецлары Яңа Дөньядагы Испания колонияләре белән табышлы сәүдә итәләр. Инглизләрнең берничә сәүдә корабын Америка яр буйларында эләктереп алалар, ә аларның командалары «еретиклар» кебек асып үтерелә. 141
Фрэнсис Дрейк Картада Дрейк сәяхәте маршру¬ тын күрсәтегез. Тын океанны кисеп үтеп, ул кемнең монопо¬ лиясен бозган? Һинд океанын аркылы чыгып — кемнекен? Исән калганнар арасында Дж. Хоукинс һәм Ф. Дрейк та була. Киләчәктә бу ике кеше атаклы флот башлыклары була һәм испаннарның кур¬ кыныч дошманнарына әверелә. Инглизләр, күр¬ гән зыянны каплау өчен, испаннарның Яңа Дөнья хәзинәләре төялгән «көмеш флоты»на һөҗүм оеш¬ тыра башлыйлар. Англиядә каперларның уңыш¬ лары турындагы хәбәрләрне, католик испаннар өстеннән милли җиңүгә ирешүгә тиңләп, шатла¬ нып каршы алалар. Конфликт дини характер ала бара. Королева үзенең ярымкупец-ярымпиратларына ярдәм күрсәтеп тора һәм хәтта аларның рейдла¬ рына капитал сала. Испаннарга алтын һәм көмеш кәрваннарын саклауны көчәйтергә туры килә. Диң¬ гездә аяусыз бәрелешләр башлана. Инглиз Аждаһасының дөнья тирәли рейды. 1577 елда Фрэнсис Дрейк җитәкчелегендәге биш кораб яшерен рәвештә Плимуттан чыгып китә. Суд¬ ноларына куркусыз һөҗүм ясаган өчен, испаннар аны Эль Драке (Аждаһа) дип атаганнар. Ул, Аме¬ рика материгын көньяктан урап үтеп, көтелмәгән яктан Чили һәм Перу ярларын — испаннарның төп алтын-көмеш хәзинәсен —утка тотуны максат итеп куя. Американың көньяк ярларындагы колонияләрне талаганнан соң, испаннар куып килгән Англия кораблары Магеллан бугазына килеп җитәләр. Ә бугазны испаннар саклый. Шуңа күрә Дрейкка яңа юл эзләргә туры килә. Киң бугаз аша чыкканда, көчле штормнарда Дрейкның бердәнбер корабы исән кала. Соңыннан әлеге бугазны кыю диңгезче хөрмәтенә аның исеме белән атыйлар. «Алтын болан» флагманында Дрейк Лимага килеп җитә. Бу суларда һөҗүм итүләрен көтмәгән алтын төялгән испан галеоннарын утка тотып, ул искиткеч зур табышны кулга төшерә. Хәтта аның бер өлешен, борчыганы өчен гафу үтенеп, испан матросларына өләшә. Әсир төшкән капитанны ул 142
оркестр тавышлары астында, алтын савытлар куел¬ ган өстәлдә көндезге аш белән сыйлый. Аннан инглизләр төньякка юл тоталар, хәзерге Калифорния ярларына җитәләр һәм аны Англия хөрмәтенә Яңа Альбион дип исемлиләр. Шуннан соң «Алтын болан» Тын океанны аркылыга ки¬ сеп чыга. Молукк утрауларында Дрейк тәмләткечләр сату турында солтан белән килешүгә кул куя, Ьинд океа¬ нын кичеп чыга, Африканы урап узып, 1580 елның сентябрендә Плимутка әйләнеп кайта. Бу — тарихта дөнья тирәли икенче диңгез сәяхәте була. Филипп II таланган байлыкларны кире кайта¬ руны һәм диңгез юлбасарына җәза бирүне таләп итә. Англия королевасы Елизавета башкача эш итә: ул шәхсән үзе «Алтын болан» бортына күтәрелә һәм тез чүгеп торган диңгез бүресен рыцарьлыкка багышлый. Бөек армаданы җиңү. 1588 елда испаннар, Англиягә бәреп керү өчен, 130 корабтан торган гаять зур флот төзиләр. Галеоннарга 18 меңлек десант төялә. Испан¬ нар аны Бөек армада дип атыйлар. Ул Габсбурглар дәүләтенең бөтен куәтен гәүдәләндерә. Инглизләр кискен каршылык күрсәтергә әзерлә¬ нәләр: олысы да, кечесе дә кораллана, сигнал багана¬ лары янында сакчылар сакта тора, янында ныгытма¬ лар төзелә. Королева Елизавета сугыш киемнәреннән, Бөек армада белән Англия ярлары янындагы диңгез сугышы 143
кулына маршал томары (жезл) тотып, армия кар¬ шына чыгып баса һәм ялкынланып сөйли. Үзенең чыгышында ул дошманга өстен чыгарга ирек бир¬ гәнче сугышчылар белән бергә һәлак булырга әзер торуын белдерә. Инглиз флоты кораблары, испаннарныкы белән чагыштырганда кечерәк күренсә дә, яхшырак корал¬ ланган һәм җитезрәк хәрәкәт итәләр. Аның артил¬ лериясе дошманга ерактан атып та һөҗүм ясарга мөмкинлек бирә. Дрейк, Хоукинс, Ховард кебек тәҗ¬ рибәле адмираллар сугыш булачак бугазларны бик яхшы беләләр. Горизонтта ярымай булып тезелгән Бөек ар¬ мада күренүгә, Дрейк аны зур булмаган гаскәр белән утка тота. Берничә көн буе инглизләр, тук¬ таусыз һөҗүм ясап, испаннарны хәлдән тайдыра, әмма ике як диңгезчеләренә дә җил һәм давыл комачаулый. Испаннарның кыршылып беткән кораблары кон¬ тинентка килеп туктый: бортка биредә урнашкан испан армиясеннән өстәмә десант алмакчы булалар. Әмма ару-талуны белмәгән Дрейк аларны яндыра торган көймә-брандерлар белән атакага тота һәм якорьдан алынырга мәҗбүр итә. Өстәвенә Бөек армада көчле штормга эләгә. Исән калган корабларны җил-давыл ерак диңгезгә алып китә һәм Голландия ярларына чыгарып ташлый. Берничә галеон гына Испаниягә әйлә¬ неп кайта ала. Солдатларның өчтән бере генә исән кала. Англия шатлана. Ул үзенең бәйсезлеген һәм про¬ тестантлыкны саклап кала. Океан киңлекләрендә Испаниянең бүленмәс хакимлегенә чик куела. Бри¬ тания диңгезләр патшасына әйләнә. Монархия һәм парламент. XV—XVI гасырларда Европада монархия көчәя һәм, абсолютизм урнаша барган саен, һәр җирдә катлау вәкилләре орган¬ нарының әһәмияте кими. Корольләр аларны бик сирәк чакыралар, катлаулар белән киңәшләшмичә 144
һәм аларның ризалыгыннан башка гына идарә итәләр. Англиядә XIV гасырда ук кат¬ наш монархия теориясе барлыкка килә. Бу теория буенча илдә югары хакимият парламенттагы корольгә, ягъни монархка һәм аның белән очрашуга килгән катлау вәкиллә¬ ренә тапшырыла. «Корольлекнең барлык общиналары» ризалыгын алгач кына, король салымнар җый¬ ган һәм аларның җитештерүен һәм сәүдәсен үстерүче рәхимле «закон¬ нар» чыгарган. Парламент белән үзара бәйлә¬ неш корольләр хакимиятен бер үк вакытта чикләгән дә, көчәйткән дә. Чөнки король сәясәте җәмгыять мәнфәгатьләренә каршы килмәгәндә, парламент йөзендә ул үзенә киң як¬ лау тапкан. Англия парламенты Тюдорлар- ның патшалык итә башлавын хуп¬ лап каршы алган. Шуңа күрә бу Елизавета I парламент сессиясе ачылышында династиянең алдан күрү сәләтенә ия монархлары парламент белән көрәшүне түгел, ә хез¬ мәттәшлек итүне өстен күргәннәр. Елизавета I моны аеруча килештереп эшләгән. Ул үзенең поддан¬ ныйлары турында туктаусыз кайгыртуын һәм алар¬ ның вәкилләре фикеренә колак салырга әзер тору¬ ын ассызыкларга яраткан. Еш кына бу — салым¬ нарны тиз арада җыеп алуга юнәлтелгән хәйләкәр сәяси алым гына булган. Шуңа карамастан мондый мөнәсәбәт парламентның дәрәҗәсен күтәргән һәм аңа күп кенә мөһим законнарның инициаторы буларак чыгыш ясарга мөмкинлек биргән. Сәясәтчеләр мәктәбе. Парламент ике палатадан тор¬ ган: югары — лордлар палатасыннан һәм түбән — общиналар палатасыннан. Рухани һәм дөньяви 145
лордларны сессияләргә чакырып, король исеменнән хатлар җибәрелгән, алар сайлау процедурасын узма¬ ганнар. Түбән палата сайлаулар нигезендә фор¬ малашкан (һәр графлыктан — ике рыцарь һәм эре шәһәрләрдән — икешәр шәһәрле). Сайлаулар вакы¬ тында депутатларга үзара ярышырга, ватандашлары алдында чыгыш ясап, графлык яки шәһәр өчен әһә¬ миятле эшләр турында аларның наказларын үтәргә вәгъдә бирергә туры килгән. Бу — сәяси актив кеше¬ ләр мәктәбе булган, аларны күршеләре һәм бөтен дәүләт ихтыяҗлары турында уйларга өйрәткән. Сессиягә җыелгач, һәр палата аерым эшләгән һәм биллъләрне — закон проектларын тикшергән. Палаталарның берсе билльне кабул иткәннән соң, икенчесе расларга тиеш булган, шуннан соң гына король кул куйган. Шул очракта проект статут¬ ка — законга әйләнгән. (Әмма монарх аңа вето (тыю) сала алган.) Төп эшне түбән палата башкарган, аның эш- чәнлеген спикер җитәкләгән. Закон проектлары өч тапкыр тикшерелгән, кирәкле төзәтмәләр кертел¬ гән. Бәхәсле очракларда ике палата вәкилләреннән килештерү комитетлары төзегәннәр. Депутатлар «аяклары белән» тавыш биргәннәр: кем законны кабул итү ягында — бер якка, каршылар икенче якка чыгып басканнар. Спикер, чамалап, күпчелекнең кем ягында булуын билгеләгән. XVI гасырда депутатлар кайбер өстен хокуклар алалар, аны үзләре ирекләр дип атыйлар: эзәрлек¬ ләүләрдән курыкмыйча, әһәмиятле дәүләт эшләрен тикшерү иреге; парламент делегацияләренең монарх белән очраша алу иреге; парламентарийларның шәхси кагылгысызлыгы. Чынбарлыкта алар бик сирәк үтәлгән. Шуңа да карамастан хәзерге суз иреге һәм шәхеснең сәяси хокуклары төшенчәләренең нигезендә нәкъ менә шул хокуклар ята. Елизавета «алтын гасыры»ның азагы. XVI гасыр ахырында иң әһәмиятле, барыннан да элек, дин һәм икътисади сәясәткә кагылышлы дәүләт мәсьәләләрен 146
хәл итүне парламент үз өстенә алырга тели. Елиза¬ ветаны пуританнарның чыгышлары аеруча борчуга сала. Пуританнар англикан чиркәвен католицизм калдыкларыннан киләчәктә дә чистарту тарафдар¬ лары булалар. Термин үзе латинча «purus» — «чиста» сүзеннән килеп чыккан. Алар Англиядә кальвинчылык тәртипләре кертүне: епископ вази¬ фаларын бетерүне, руханиларның артык зиннәтле, купшы киемнәрен һәм гыйбадәт вакытында музы¬ кадан файдалануны тыюларын таләп иткәннәр. Же¬ невадан үрнәк алып (анда дини общиналар аксакал¬ ларны һәм пасторларны дин тотучылар арасыннан сайлаганнар), пуританнар священник лар зарурлыгын шик астына алганнар. Андый общиналар үзәк хаки¬ мияттән бөтенләй бәйсез булганнар. Епископ вазифаларының бетерелүе англикан чир¬ кәве хакимиятен какшату белән яный. Ә аның баш¬ лыгы булып королева үзе тора. Елизавета куркыныч янавын сизә. Пуританнар турында ул: Башта алар — епископларны, ә аннан соң монархның үзен алып ыргытырга теләрләр,— ди. Аның алдан күрүчәнлеге XVII гасыр башында дөрескә чыга: пуританнар, парламент белән бер¬ ләшеп, король Карл I гә каршы чыгалар һәм, аның башын чабып, үтерүгә хөкем итәләр. Парламент белән король арасындагы конфликтлар икътисади мәсьәләләр аркасында килеп чыга. Сәү¬ дәне дәүләт көйләве һәм монополияләрне аерым кешеләр кулына тапшыру эшмәкәрләр һәм купец- лар арасында ризасызлык уята. Сәүдәне хакимият¬ ләрнең һәртөрле тыкшынуыннан азат итүне яклап чыгыш ясаучы инглизләрнең саны артканнан-арта бара. Парламент басымы астында королева казнага шактый зур табыш китерүче монополияләрнең бер өлешен юкка чыгарырга мәҗбүр була. Тюдор- лар белән парламент арасындагы идиллия ахы¬ рына якынлаша. Баласыз Елизавета I нең үлеменнән соң 1603 ел¬ да Англия тәхете Шотландия династиясенә — 147
Стюартларга күчә. Алар заманында король таҗы белән парламент арасындагы низаглар гражданнар сугышына үсеп әверелә. Нәтиҗәдә монархия бәреп төшерелә. 1. Елизавета I нең дини сәясәтен сез ничек бәя- и лисез? 2. Англия королевасының протекционизм тараф¬ дары булуын исбатлагыз. 3. Халык алдында чыгыш ясаганда, королева нинди моментларга басым ясарга яраткан? 4. Сезнеңчә, ни өчен Елизавета I җәмгыятьнең төрле катлауларында бик популяр була? Бу оста пропаганда нәтиҗәсеме,, әллә аның реаль сәясәте белән аңлатыламы? 5. XVI гасырда инглиз кешесе ни өчен «Англия — абсолют монархия» дип раслау белән ризалаш¬ мас иде? 6. Англия парламенты тәҗрибәсеннән нәрсәләр безнең көннәргә кадәр сакланган һәм аларны хәзерге сайлап куела торган органнар (мәсәлән, Дума) эшчәнлегендә очратып буламы? Ә нәрсәләр үзгәргән? 7. Англия парламенты җирлегендә нинди сәяси ирекләр барлыкка килә? Аларның җәмгыятьтәге ролен сез ничек бәялисез? § 17. ФРАНЦИЯ АБСОЛЮТИЗМ ЮЛЫНДА XVI гасырда Франция иң эре Европа дәүләтлә¬ ренең берсе була. Илдә 15 млн нан артык кеше яши. Башкаласы Парижда XVII гасыр уртасына 300 мең кеше исәпләнә. Французлар безнең корольлегебез христиан дөньясында беренче дип горурланалар, ә корольләр үзләрен чын христианнар дип атый¬ 148
лар. XVI—XVII гасырлар дәвамында биредә абсолют монархия урнаша, әмма аңа илтүче юл катлаулы һәм урау бу¬ лып чыга. Тәүге абсолютизм. XVI—XVII гасыр¬ лар чигендә үк Франциядә король хаки¬ мияте ныгытыла һәм «яңа монархия»гә хас сыйфатларга ия була. Бу вакытка француз җирләрен «җыю» тәмамлана. Людовик XII, Франциск I кебек көчле корольләр аларны берләштерү белән генә чикләнмичә, сәяси үзәкләштерүгә дә ирешергә телиләр. Ягъни бөтен илдә бердәм хокук булдырырга, аерым җир¬ ләрнең һәм шәһәрләрнең өстенлеклә¬ рен бетерергә, башкаланың нәтиҗәле кон¬ Атка атланган Франциск I. Рәссам Ж. Клуэ тролендә тотарлык җирле идарә төзергә уйлыйлар. Франциск I (1515—1547) гаҗәеп һәм сәләтле патшаларның берсе була һәм француз монархия¬ сенең табигатен үзгәртә. Аның сарай даирәсе күпләрне көнләштерерлек була. Ул яңа король резиденцияләре Фонтенбло, Шамборны һ. б. төзи. Аның улы идарә иткән елларда француз король¬ ләренең Париждагы төп сарае Лувр үзгәртеп корыла. Зур нәселле аристократлар да, шпага дво¬ ряннары да (сугышчан рыцарьлык идеалларына тирән ышанган, әмма матди кыенлыклар киче¬ реп яшәүче кешеләр) сарайга тартыла. Король¬ ләр аларның барысын да сарайда хезмәт урын¬ нары һәм түләү белән тәэмин итә алмыйлар, һәм бу дворян төркемнәре арасында каты көндәшлек башлануга сәбәп була. Рәхим-шәфкатьнең күп өлеше фаворитларга эләгә. Корольләрнең әлеге яраткан кешеләре дәүләт идарәсенә зур йогынты ясап торалар. Сарай хезмәтендәге иң якын кешеләренә, ки¬ ңәшче һәм фаворитларның тар даирәсенә таянып, Франциск I һәм аның улы Генрих II Генераль 149
Король замогы Шамбор Француз дворяны Штатларны чакырудан туктыйлар һәм абсолют монархлар кебек идарә итәләр. Француз корольләре арасында беренчеләрдән булып Генрих II не «Бөек Галиҗәнап» (элек бары императорларга гына шулай мөрәҗәгать иткәннәр) дип атыйлар. Бу — монарх¬ ның абруе үсүен күрсәтә. Франциск I бернинди авырлыксыз француз чиркәвен үзенә буйсындыра. Папа белән килешенеп, югары чиркәү вазифаларына кандидатларны ул үзе күрсәтә. Шундый зур корольлек белән идарә итү өчен, күп санлы бюрократик аппарат тотарга кирәк булган. Чиновниклар саны буенча Франция бөтен Европа илләрен уздырган: XVI гасыр башында алар 8 меңләп исәпләнсәләр, XVII гасыр уртасына 46 меңгә җит¬ кәннәр. Алар барысы да казнадан хезмәт хакы алган¬ нар һәм корольгә тугрылыклы булганнар. (Әмма вакытлар узу белән дәүләт, табыш алу өчен, хезмәт урыннарын сата һәм акчага аларны нәселдән-нәселгә калдырырга рөхсәт итә башлый. Бу хезмәткә омты¬ лышны да, чиновникларның корольгә карата тугры¬ лык хисләрен дә йомшарта.) Тырышып хезмәт иткән чиновникларга дворян титулы бирелгән. Мондый «затсыз» катлаулардан чыгучыларны дворяннар мантиясе дип атаганнар. 150
Фонтенбло сараеның эчке җиһазланышы Янәсе, аларның үткән заманнарда сәркатипләр яки судьялар булуына ишарәлиләр. Чын зур нәселле дворяннар ал арга түбәнсетеп карый. Көчле Франция актив рәвештә тышкы сәясәт белән шөгыльләнә алган. Өстәвенә бу армиянең нигезен тәшкил иткән «шпага дворяннары»на шө¬ гыль һәм табыш чыганагы да булган. XVI гасыр¬ ның беренче яртысында, 1494—1559 елларда, фран¬ цузлар Италиядә сугышканнар: алар илнең төнь¬ ягын кушарга, шулай ук Үзәк һәм Көньяк Ита¬ лиягә дәгъва иткән испаннарга каршы торырга тырышканнар. Итальян сугышлары аркасында, французлар Ренессанс мәдәнияте һәм сәнгате белән танышканнар һәм аның көчле йогынтысына эләк¬ кәннәр. Әмма бу сугыш кампаниясе французларга уңыш китермәгән. Меңнәрчә француз дворяннары, гайрәтләре чигеп, үзләренең фәкыйрь замокларына әйләнеп кайтсалар да, әлегә аларның көрәш дәрте ташып торган. XVI гасырның икенче яртысында Франция начар полосага килеп керә: монархиянең күп кенә сәяси казанышлары юкка чыга, король хакимиятенең дәрәҗәсе төшә, илдә канкойгыч дини сугышлар башлана. 151
Генрих II Екатерина Медичи Дини сугышлар. XVI гасырның беренче яртысында Франциядә реформалаштырылган дин тарафдарлары күп була. Ересь белән көрәшү өчен «Утлы палата» оештырган Генрих II нең репрессияләренә дә кара¬ мастан, Франциядә Швейцариядән таралган кальви¬ низм көннән-көн популярлаша бара. Бай бюргерлар, крестьяннар һәм күп санлы дворяннар, бигрәк тә король хакимиятенең йогынтысы һәм контроле кимегән Франциянең көньягында яшәүчеләр, каль¬ винизм диненә күчәләр. Француз кальвинчыла- рын гугенотлар («айдгеноссен» дигән немец сү¬ зеннән бозып ясалган — «иптәшләр, союздашлар») дип атыйлар. 1559 елда король Генрих II рыцарьлар турни¬ рында сөңге кадалып һәлак була. Гугенотлар моны үзләренең диндәшләрен эзәрлекләгән өчен Алла каргышы төшү дип бәялиләр. Аның улы Фран¬ циск II нибары 15 яшьтә була. Яшь корольгә йогын¬ ты ясау өчен, аның анасы — тол королева Екатерина Медичи һәм кардәшләре — Лотарингия герцоглары¬ ның Гизлар гаиләсе үзара көндәшлек итәләр. Гиз лар үзләре дә тәхеткә утырырга тели. Чөнки үз нәсел¬ ләрен хакимлек итүче Валуа династиясеннән борын¬ гырак дип саныйлар. Италияле Екатерина Медичины (чыгышы белән атаклы Флоренция банкирлары гаиләсеннән), җитәрлек дәрәҗәдә затлы нәселдән түгел дип, Франциядә яратмыйлар. Аңа тәхетне үз балаларына саклау өчен бик нык көрәшергә туры килә (аның өч улы — Франциск II, Карл IX һәм Генрих III — киләчәктә корольләр булалар). Ә XVI га¬ сырның икенче яртысындагы сәяси көрәштә дин мәсьәләсе төп рольне уйный. Француз дворяннары күп санлы була. Аксөяк нәселләр һәм хакимлек итүче династиянең ян-як ботакларын тәшкил итүче кан-кардәш принцлар король ярдәменә өмет баглыйлар, әмма барысына да изгелекләр генә кылу монархиянең көченнән килми. Көньяк аристократлары үзләрен игътибардан һәм рәхим-шәфкатьтән мәхрүм ителгән дип уйлап, Валуа 152
Бертуган де Гизлар портреты йортына оппозициягә басалар. Аның лидерлары — Испания белән чиктәш мөстәкыйль Наварра дәүләте короле Антуан Бурбон, аның улы Генрих Бурбон, принц Конде һәм адмирал Гаспар де Колиньи — барысы да гугенотлар булалар. Көньяк дворяннарын җайлау өчен, король Карл IX (1560—1574) һәм Екатерина Медичи дин иреген тану сәясәте үткәрәләр. Гугенотларга шәһәрдән читтә булса да гыйбадәт кылырга рөхсәт итәләр. Бу католикларның ачуын чыгара. Католик динен гугенотлардан һәм «аумакай» Валуадан саклаучы¬ лар роленә кергән Гизлар моннан файдаланып калырга ашыгалар. Франциядә дини сугышлар 1562 елда Васси бистәсендәге суештан башланып китә. Герцог Фран¬ суа Гиз бистә яныннан узып барганда, гугенот¬ ларның шәһәрдән читтә түгел, ә нәкъ менә шәһәр эчендә псалом җырлауларын ишетә һәм, коралсыз кешеләргә ташланып, җитмешләп гугенотны үте¬ рә. Дини сугышлар әнә шуннан башланып китә һәм туктап-туктап 1598 елга кадәр сузыла. Бу сугышта католикларга Испания, ә гугенотларга Англия һәм немец протестантлары ярдәм итә. Валуа йорты корольләре катлаулы сәясәт үткәрәләр. Үзләре өчен бердәй куркыныч булган Гиз ларга да, Бурбоннарга да ярарга тырышалар. Карл IX 153
Варфоломей төне. Рәссам Ф. Дюбуа Варфоломей төне. 1572 елда, вакытлы солых төзе¬ гәннән соң, Карл IX һәм Екатерина Медичи гугенот¬ лар белән якынлашырга телиләр һәм корольнең сеңлесе Маргарита Валуаны Генрих Наварский- га кияүгә бирмәкче булалар. Гугенот дворяннар Парижга туйга дип киләләр, әмма үзләренә «канлы туй» әзерләүләрен башларына да китермиләр. 23 ав¬ густтан 24 енә каршы төндә Изге Варфоломей бәй¬ рәме алдыннан бөтен Париж буйлап гугенотларны кыра башлыйлар. Көтмәгәндә һөҗүм итеп, корал¬ сыз гугенотларны тәрәзәләрдән ташлыйлар, Сенада батыралар. Үч алулар дулкыны Франциянең башка шәһәрләренә дә тарала: барысы 30 мең чамасы кеше үтерелә, адмирал Колиньи да шулар арасында була. Әсир итеп Луврга ябылган Генрих Бурбон католик диненә күчәргә мәҗбүр була. Әмма тиз¬ дән ул качып котыла һәм гугенотлар армиясен яңадан күтәрә. Франциянең бөтен көньягы диярлек баш күтәрә. 154
Герцог Гизны үтерү. Рәссам П. Деларош Ике Генрих, ике лига. Гугенот ларга каршылык күр¬ сәтү өчен, гизлар Изге лига төзиләр. Әмма алар бу массакүләм кораллы оешманы тәхет өчен көрәштә дә файдалана. Карл IX дан соң таҗны мирас итеп алган король Генрих III тә (1574—1589) моны яхшы аңлый. Ул, дингә нык ышанган католик буларак, лиганы үзе җитәкләячәге турында белдерә. Герцог Гиз күпмедер вакытка инициативаны кул¬ дан ычкындыруы белән килешергә мәҗбүр була. Әмма ул парижлыларга таяна ала (чөнки алар ара¬ сында абруе зур була) һәм Париж лигасын корал¬ ландыра. Король аны таратырга тырышып карый. Әмма бу башкалада восстание башлануга сәбәп була, ә Генрих III качып китә. Король, үч итеп, герцогны һәм аның кардинал энесен үтертә. Бу хәл париж¬ лыларны тәмам ярсыта һәм католикларны король¬ дән ераклаштыра. Шундый шартларда әле күптән түгел генә король¬ гә дошман булган Генрих Бурбон аның союздашына Генрих III 155
әйләнә, һәм алар бергәләп үз гаскәрләрен Парижга алып баралар. Фанатик монах 1589 елда Генрих III не каты яралый. Валуаларның соңгысы үләр алдыннан Генрих Бурбонны тәхет варисы дип атый. Әмма, башына Франция таҗын кигәнче, аңарга әле бик озак лигерлар һәм испаннар белән сугышырга туры килә. Баш¬ кала аңа капкаларын ачарга теләми. Шунда Генрих бик оста сәяси адым ясый: Париж гыйбадәткә лаек, дип уйлап, ул кабат ка¬ толик диненә күчә һәм тиздән Генрих IV (1589—1610) буларак башына таҗ кия. Генрих IV Нант эдикты. Генрих IV үз гасырының иң алдан күрүчән һәм иң хәйләкәр сәясәтчеләреннән була. 1598 елда ул Нант шәһәрендә эдикт бастырып, дини фикер каршылыкларын көйли. Нант эдикты буенча, католиклык рәсми дин дип игълан ителә. Әмма гугенотлар бөтен ил буйлап шәһәрләрдә һәм дво¬ рян замокларында (Париждан кала) гыйбадәт кылу хокукы алалар. Аларга дәүләт хезмәтенә керергә дә рөхсәт ителә. Алай гына да түгел, өстәмә яшерен статьялар көньяк кальвинчыларына киң сәяси өстенлекләр тәэмин итә: аларга Генераль Штатлар сыман кат¬ лаулар (сословиеләр) җыелышы уздырырга, кирәк булганда туп-туры корольнең үзенә вәкилләр җибә¬ рергә рөхсәт ителә. Ә куркынычсызлык тәэмин итү өчен, аларга берничә дистә крепость бирелә. Монта- бан, Сомюр, Ла Шарите һәм Ла-Рошель дә шулар ара¬ сында була. Бу килешү Франциягә дини ызгыш-талашлар- дан туктап хәл алырга, яраларын дәваларга һәм икътисад белән, башка кичектергесез эшләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Ак солтан һәм казандагы тавык. Генрих IV фран¬ цузларның тарихи хәтеренә мәрхәмәтле король Анри, ягымлы, игътибарлы, мәзәкчән гади кеше булып кереп калган. Әмма чынбарлыкта ул нечкә 156
сәясәтче һәм талантлы лидер булган. (Үзенең солдатларына сугышка керер алдыннан ул тү¬ бәндәге теләкләрне юллаган: Балаларым, әгәр сезгә штандартлар җитмәсә, минем ак солтаным артыннан барыгыз, ул сезне һәрвакыт данга һәм җиңүгә илтер'.) Озакка сузылган җимереклек һәм канкойгыч сугышлардан соң, Францияне яңадан аякка басты¬ ру өчен, Генрих IV һәм аның беренче министры Сюлли крестьяннарның хәлләрен җиңеләйтергә телиләр һәм кайбер салымнарны юкка чыгара¬ лар. Тарих түбәндәге сүзләрне аныкы дип раслый: Әгәр Алла миңа озын гомер бирсә, мин якшәмбе саен һәр крестьянның казанында тавык пешүен теләр идем. Генрих IV тайпылмас протекционизм тарафдары була: ул корал, пыяла, тукыма (аеруча ефәк һәм киндер) җитештерүче мануфактуралар үсешенә ярдәм итә; француз сәүдәсен үстерергә тырыша. Әмма 1610 елда католик Равальяк аны хәнҗәр белән чәнчеп үтерә. Франция Ришелье заманында. Генрих IV үлгәннән соң, таҗ аның кече яшьтәге улы Людовик XIII кә күчә. Францияне яңадан сәяси анархия чолгап ала. Аристократик партияләр һәм төркемнәр хакимлек итү һәм корольгә йогынты ясау өчен көрәшәләр. Дворяннар бөтенләй контрольдән чыгалар: «шпага дворяннары» аксөякләрнең сәяси интригаларында катнашып, яисә бәйсез хәлдә дә туктаусыз дошман¬ лашып яшиләр һәм, намусларын яклап, дуэльләрдә сугышалар. Хезмәт урыннарын, вазифаларын нә¬ селдән килгән итеп ясаган чиновниклар арасында коррупция чәчәк ата. Күренекле дәүләт эшлеклесе, Людовик XIII нең беренче министры, чынлыкта эшләрдән читләшкән король урынына идарә иткән кардинал Арман Ришелье (1586—1642) анархиягә чик куюга ирешә. Аның идарәсенең (1624—1642) төп сәяси мак¬ саты Франциянең бөеклеген торгызу һәм Европада Француз дворяны. XVII гасыр 157
Кардинал Ришелье. Кардиналның бюстын ясаганда, рәссамга эскиз буларак хезмәт иткән «Өчле» порт¬ рет. Рәссам Ф. де Шампень Ришелье рецептлары Халык турында: Әгәр халык артык рәхәттә яшәсә, аны үзенең вазифалары кысаларында тотып булмас иде <...> Аны авырлыкка күнеккән¬ нән соң озак ял иткәч, эшләгән вакытына караганда күбрәк бозылучы ишәк белән чагыштырырга кирәк. Дворяннар турын¬ да: Дворяннарны дәү¬ ләтнең төп нервысы дип карарга кирәк. Хәер, дворяннар үзләре яхшы булганда, алар әйбәт мөнәсәбәткә лаеклы, әмма аларга карата кырыслык күрсәтергә кирәк <...> Намуслары го¬ мерләреннән кадерле¬ рәк булганга, аларны шул беренчесеннән мәхрүм итү юлы бе¬ лән җәзаларга кирәк. гегемонлыкка ирешүдән гыйбарәт була. Әмма мо¬ ның өчен иң элек ил эчендә тәртип урнаштырырга кирәк була. Кардинал көчле дәүләттә провинцияләр дә, кат¬ лаулар да, дини төркемнәр яки аерым нәселләр дә махсус сәяси хокуклар һәм өстенлекләрдән файда¬ ланырга тиеш түгел дип саный. Ул провинция¬ ләрдә катлау җыелышларын куып тарата һәм Гене¬ раль Штатлар да җыймый. Аның утырышлары. 1614 елдан бирле үткәрелми инде. Ришелье барлык идарә җепләрен үз кулында тота. Аның кңрыс сәясәте һәм, титулларына, җәмгыятьтәге урыннарына карамастан, ризасызлык күрсәтүчеләрне җәзага тартуы кардиналга карата нәфрәт уята. Аңа каршы заговорлар оештырыла, әмма Ришелье үз юлыннан читкә тайпылмый. Ул Франциянең көньягында үз оборона систе¬ масы һәм сәяси җыелышлары булган гугенотлар дәүләте барлыкка килү белән килешергә теләми. Гугенотлар аның үзәкләштерү сәясәтенә оппози¬ циягә басалар, һәм Ришелье аларга сугыш ача. Төп 158
Ла-Рошель крепостен камау ике елга сузыла, ахыр килеп аны саклаучылар бирелергә мәҗбүр була. Гугенотларга үз диннәрен тоту хокукы калдырыла, әмма Нант эдикты нигезендә бирелгән бөтен сәяси өстенлекләр юкка чыгарыла. Ришелье дворяннар арасында киң таралган дуэльләрне тыя. Дуэль. Гравюра. XVII гасыр Ул аларның каны король һәм Франция өчен генә коелырга тиеш дип саный. Беренче министр махсус инспекторлар — интен¬ дантлар ярдәмендә җирле идарәдә тәртип урнаш¬ тыра. Алар чиновникларны һәм салым җыю¬ чыларны каты контрольдә тоталар, шулай ук про¬ винцияләрдәге хәлләр турында Ришельега җитке- pen торалар. Ришелье Генрих IV нең протекционизм сәясәтен дәвам итә, аеруча Канада белән сәүдәгә бигрәк тә булышлык итә. Кардинал үз сәясәтен пропаган¬ далауга да зур әһәмият бирә. Аның ярдәме белән 1631 елда беренче «Газета» дөнья күрә, һәм анда кодрәтле министр түләп яздырган мәкаләләр басыла. Ришелье театрны, әдәбият һәм сәнгатьне үз канаты астына ала, иҗат кешеләрен абсолютизмга хезмәт иттерергә тели. Ришелье заманында Франция тышкы сәясәт аре¬ насында да зур уңышларга ирешә. Аның төп мак¬ саты, Европада алдынгылыкка ирешү өчен, Испания һәм Австрия Габсбурглары белән көрәштән гыйба¬ рәт була. Утызъеллык сугыш барышында Франция испан һәм немец җирләре исәбенә үз биләмәләрен киңәйтүгә ирешә. Ул иң куәтле Европа дәүләт¬ ләренең берсенә әверелә. Шулай итеп, Ришелье сәясәте француз дәүлә¬ тенең көчәюенә китерә. Ул, болгавыр заманнарны артта калдырып, җитлеккән абсолютизм чорына аяк баса. Рапира һәм дага (сул кулга тота торган хәнҗәр) 159
ДОКУМЕНТ РИШЕЛЬЕНЫҢ «СӘЯСИ ВАСЫЯТЕ»ННӘН: Бөек Галиҗәнап, Сез миңа бер үк вакытта киңәшләр бирү мөмкинлеген һәм эшләрегезне алып баруны тап¬ шыргансыз икән, мин шуны белдерергә тиешмен: гуге¬ нотлар дәүләтне Сез Галиҗәнаптан аерды, вельможа¬ лар эш урыннарында үзләрен Сезнең подданыйларыгыз булмаган кебек тотты, әйтерсең үзләренә үзләре патша <...> Һәрберсе үзенең казанышларын тупаслыгы һәм дорфалыгы белән үлчәде <...> Чит ил союзлары илти¬ фатсыз калды, шәхси мәнфәгатьләр дәүләтнекеннән өстен булды; кыскасы, Сез Галиҗәнапның дәрәҗәсе түбәнсетелде һәм тиешле югарылыгыннан шулкадәр аерылып тора <...> Мин, Сез Бөек Галиҗәнапка барлык сәләтемне һәм Сезнең ярдәмегез белән ирешкән дәрәҗәмне кулланып, гугенотлар партиясен тар-мар китереп, вельможаларның мин-минлеген юкка чыгарырга, барлык подданныйла- рыгыздан вазифаларын һәм бурычларын үтәтергә һәм исемегезне чит милләтләр каршында тиешле дәрәҗәгә күтәрергә вәгъдә бирдем. Ришелье дәүләттәге эшләрнең торышын ничек бәяләгән ■ һәм үз алдына нинди төп максатлар куйган? 1. XVI гасырның беренче яртысында француз корольләренең үзәкләштерү сәясәте турында сөйләгез. 2. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен француз абсо¬ лютизмын кайчакта классик абсолютизм дип атыйлар? 3. Дини сугышларда сәяси көчләр тәртибенә бәя бирегез. Гугенотларның лидерларын һәм Гизлар- ны нәрсә якынлаштырган? Нәрсә аерган? 4. Дин тоту иреген сез ничек аңладыгыз? Дини сугышлар чорында дин тоту иреге сәясәтенә мисал¬ лар китерегез. Шул яссылыктан чыгып, сез Ри- шельеның гугенотларга карата үткәргән сәясәтен ничек бәялисез? 5. Генрих IV һәм кардинал Ришелье сәясәтендәге охшаш һәм аермалы якларны әйтегез. 160
6. Дәүләт эшлеклеләренең подданныйларда үз¬ ләренең уңай образларын пропагандалауга һәм барлыкка китерүгә зур игътибар бирүләрен ми¬ саллар белән дәлилләгез. Алар нинди чараларны кулланганнар? § 18. ХӘЗЕРГЕ ЕВРОПАГА ИЛТҮЧЕ ЮЛДА. XVI-XVII ГАСЫРЛАРДА ХАЛЫКАРА МӨНӘСӘБӘТЛӘР Яңа заман башында Европаның сәяси картасы без күреп гадәтләнгән хәзерге рәвешен ала бара. XVI—XVII гасырларда Европа дәүләтләренең дөнья¬ да йогынты сфералары өчен көрәше һәм террито¬ риаль бәхәсләре киләчәктә җитди нәтиҗәләргә китерә. Әлеге чорның күп кенә каршылыклары хәтта XX гасырга кадәр хәл ителми, һәм аларның кайтавазы Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугыш¬ ларында да яңгырый. Каршылыкларның табигате. Бу заманның халык¬ ара мөнәсәбәтләрендә искелек һәм яңалык янәшә яши. Бер яктан караганда, ниндидер бер милләт нигезендә үзәкләшкән эре дәүләтләр төзелә. Алар¬ ның сәясәте күбесенчә милли мәнфәгатьләргә буй¬ сындырыла: мондый илләрнең патшалары һәм хөкүмәтләре үзләренә сату базары яки чимал чыга¬ нагы булып хезмәт иткән регионнар белән төрле дипломатик юллар аша дуслык мөнәсәбәтләре урнаш¬ тырырга һәм файдалы сәүдә килешүләре төзергә тырышалар. Әгәр дә моңа тыныч юл белән ирешеп булмаса, «сәүдә сугышлары» һәм колонияләр өчен көрәш башлана. Икенче яктан исә, Европа сәясәтендә династия принцибы мөһим роль уйнавын дәвам итә. Тәхет хуҗаларының мирас алуы яки өйләнешүләре нәти¬ җәсендә, Карл V империясе сыман күпмилләтле дәү¬ ләтләр барлыкка килә. Монарх шәхесләр, аларның 161
Европа XVII гасырда t iilHhii н Hill Illi * I- «M'S inn III 162
симпатияләре яки дошман күрү¬ ләре элеккечә тышкы сәясәткә йогынты ясамый калмый. XVI гасырда илләр һәм халык¬ лар арасындагы мөнәсәбәтләргә яңа фактор йогынты ясый: Рефор¬ мациядән соң Европа дини билге буенча католикларга һәм протес¬ тантларга аерыла. Илләр, «хак» динне ныгыту һәм «ересь»нең таралуына юл куймас өчен, дин кардәшләренә теләктәшлек күр¬ сәтү аркасында, конфликтларга тартылалар. Читтән генә күзә¬ теп тору инде мөмкин булмый, хәтта вак-төяк бәхәсләр дә күп Илчеләр. Рәссам Кече Г. Гольбейн кеше катнашындагы зур конфликтка әверелә ала. Европа балансы системасы. Франция, Габсбурглар Испаниясе, Изге Рим империясе һәм Англия шул заман сәясәтендә өстенлек иткән иң эре дәүләтләр булалар; аларның мәнфәгатьләре даими рәвештә бәрелешеп тора. Францияне бөтен яклап Испания һәм Австрия Габсбурглары биләмәләре әйләндереп алган була. Франция белән ике арада берөзлексез территориаль бәхәсләр чыгып тора. Италия сугыш¬ лары (1494—1559) Франция-Испания каршылык¬ ларының иң зурысына әйләнә, әлеге сугышларга Италия дәүләтләре һәм немец кенәзлекләре дә тар¬ Искэ төшерегез: Италия сугыш¬ ларында кем өстен чыга? тып кертелә. Протестантлар Англиясе һәм Испания арасында XVI гасырда кискен каршылыклар туа, бу илләрнең башлыклары бөтендөнья католиклар монархиясе төзү идеясе белән янып яши. Әлеге шартларда бер бөек дәүләтнең артык көчәеп китүе башкаларының үзара якынаюына китерә. Үз чиратында боларга күрше дәүләтләр дә килеп кушы¬ ла. Сәяси каршылыкта торган әлеге илләр систе¬ масын Европа балансы системасы дип атыйлар. 163
Әмма әлеге балансны саклау бик авыр була. Сәяси картада яңа дәүләтләр пәйда була; патша алышыну белән, бу ил динен дә алыштыра — болар барысы Европадагы тотрыклылыкны боза. Мәсә¬ лән, Нидерландның Испаниядән аерылып чыгуы аны Франция, Испания һәм Англия арасында көрәш объектына әйләндерә. Испаннар Нидерландны кире кайтарырга, французлар аны үз кулларына төше¬ рергә һәм монда вассал дәүләт төзергә тырышалар, ә инглизләр католиклар Испаниясенең кальвинчы- ларны җиңүенә юл куймаска һәм бер үк вакытта Англиянең сәүдә көндәше булган Кушма провин¬ цияләр Республикасының үзенең дә көчәеп китүен тоткарларга телиләр. XVI гасыр ахыры — XVII гасыр башында сәясәттә Швеция зур роль уйный башлый. Ул Норвегия һәм Финляндияне үзенә буйсындыра һәм Дания, Польша, Балтыйк буе җирләре өчен көрәшә. Дәһшәтле күрше — Госманлы империясе. Европага яңа куркыныч күршенең үтеп керүе тагын бер мө¬ һим факторга әверелә. Азия һәм Африканың гаять зур киңлекләрен алып торган Госманлы империясе Балкан ярымутравын буйсындыра һәм Австрия Габ¬ сбурглары биләмәләренә килеп җитә. Бер яктан, католиклар, протестантлар һәм православныйлар арасындагы аермаларга да карамастан, төрекләр янавы европалыларны берләшергә мәҗбүр итә. XVI—XVII гасырларда даими рәвештә Австрия, Гер¬ мания, Испания, Италия һәм Россия гаскәрләре¬ нең төрекләргә каршы уртак тәре походы турында сөйләшүләр алып барыла. Икенче яктан, Европа илләре төрекләр белән союз төзиләр: Франция бу адымга Габсбургларны какшату, ә Англия табышлы сәүдәгә ирешү өчен бара. Дипломатия туу. Дәүләтләр берөзлексез үзара сөй¬ ләшүләр алып барган һәм илчелекләр алмашырга туры килгән Яңа заман башында гаять нечкә дипло¬ матия сәнгате туа. Чит ил дипломатларын бик зур¬ лап кабул итү тантаналары, ышаныч грамота¬ 164
лары тарату гадәти күренешкә әверелә; илчеләр кагылгысызлыгы принцибы раслана. Алдынгы Европа сарайларында башка илләрнең даими вәкил¬ лекләре эшли; илчеләр, яшерен рәвештә шпион вазифаларын башкарып, әлеге илдәге вакыйга¬ лар турында үз патшаларына вакытында җитке¬ реп торалар. XVI—XVII гасырларда хәзерге халыкара хокук нигезләре салына. Боларга тыныч һәм сугыш вакыт¬ ларында дәүләтләр арасындагы үзара мөнәсәбәт нормалары, диңгезләр, култыклар һәм сәүдә юлла¬ рыннан файдалану кагыйдәләре керә. Утыз елга сузылган сугыш. XVI гасыр башында бик зур халыкара конфликт башлана, аңа, дини низаглар аркасында, бөтен алдынгы Европа дәү¬ ләтләре тартып кертелә. Сугыш 1618 елдан алып 1648 елга кадәр сузыла һәм шул сәбәпле Утызъ- еллык сугыш дип атала. Германиядә бер-берсенә дошман блоклар фор¬ малаша башлый, императорның реформациягә кар¬ шы сәясәтенә җавап йөзеннән протестант кенәз- лекләр Инҗил униясенә берләшәләр, аның белән кальвинчы Фридрих Пфальцский җитәкчелек итә. Аларга каршы буларак, католик кенәзләр Макси¬ милиан Баварский җитәкчелегендәге Католиклар лигасына берләшәләр. Габсбургларга каршы ният¬ ләре дини теләктәшлектән өстенрәк чыккан като¬ лик Франция, Кушма провинцияләр Республикасы, Дания һәм Швеция протестантларны яклап чыга. Император Рудолфь II һәм испан Габсбурглары Като¬ ликлар лигасы белән союздаш булалар. Габсбурглар контрольлегендәге Чехиядә кабын¬ ган восстание сугыш башлануга этәрә. Җирле про¬ тестантлар яңа католик король Фердинанд Штирий- скийны танудан баш тарталар (император тәхетенә ул соңрак утыра) һәм аның чиновникларын Прага Градтагы сарай тәрәзәсеннән ташлыйлар (атаклы дефенестрация, лат. de fenestra — «тәрәзәдән»). Чех¬ лар, тәхеткә утырту өчен, Фридрих Пфальцскийны Утызъеллык сугыш чоры солдатлары: мушкетер һәм пикинер 165
Чехиядә восстание. Дефенестрация чакырталар; Католиклар лигасы алар¬ га каршы сугыш башлый. 1620 елда чех протестантлары Ак Тау (Белая Гора) янындагы бәрелештә тар-мар ителә, ә католиклар гаскәре җиңүле адымнар белән немец җирләре буйлап атлый һәм Фридрихны үз би¬ ләмәләреннән куып чыгара. Протестантларның уңышсызлык- лары Дания короле Кристиан IV не сугышка керергә мәҗбүр итә. Әмма аның армиясе католикларның бәхет¬ ле полководецы Альбрехт Валлен¬ штейн (1583—1634) тарафыннан тар- мар ителә. 1630 елда сугышка Швеция керә. Король Густав-Адольф бик сәләтле полководец була. Ул Германиягә үз эшләренең хак булуына инанган һәм югары әклак сыйфатлары белән аеры- Густав-Адольф лып торган протестант солдатларны алып килә. Җирле халык аларның талау белән шө¬ гыльләнмәүләрен күреп гаҗәпкә кала. Густав-Адольф армиясе сугыш фәненең иң яңа казанышларыннан файдалана: җәяүле һәм атлы гаскәр һөҗүмнәрен кыр артиллериясенең тиз атуы һәм куәтле утка тотуы белән катнаштырып алып бара. Үзләренең уңышлары белән протестантлар нәкъ менә шведларга бурычлы булалар. 1632 елда Лейпцигтан ерак түгел Лютцен шәһәр¬ чеге янында Густав-Адольф һәм Валленштейн гас¬ кәрләренең хәлиткеч бәрелеше була. Католиклар тар-мар ителәләр һәм качалар, ә швед короле һәлак була. Протестантлар лагере сәләтле полко¬ водецын югалта. Валленштейн да дошманын узып әллә ни озак яшәми. Протестантлар белән солых турында сөй¬ ләшүләр башлап, ул үзенә үзе кабер казый. Көнләшүчеләр аны хыянәттә гаеплиләр, импе¬ 166
раторның рөхсәте белән 1634 елда ул хаиннарча үтерелә. Сугыш беразга туктап тора, чөнки ике якның да көчләре бетә. Швеция белән союз төзегән Франция сугышка иң соңыннан гына керә. Кушма провинцияләр Рес¬ публикасы да активлаша, ул испан Габсбурглары көчләренең бер өлешен үзенә юнәлдерә һәм шуларга каршы сугыша. Әмма сугыш бик авыр бара, анда катнашкан илләр тәмам хәлдән таялар. Армияләрне асрау өчен акча җитми, солдатлар мародёрлык итә һәм сугыш кырыннан кача. Германия, Австрия һәм Чехия җирләре шулкадәр туздырыла, талана ки, халык, үзенекеме-юкмы икәнен дә аермыйча, барлык мародёр солдатларны юк итә башлый. Солых төзергә кирәк була. Вестфалия солыхы һәм Европаның яңа картасы. 1648 елда Вестфалиядә төзелгән солых Европадагы яңа көчләр нисбәтен чагылдыра. Вестфалия солы¬ хыннан соң Европаның сәяси картасы бик озакка үзгәрешсез кала. Сугыштан иң зур файда күрүчеләр Швеция һәм Франция була. Швеция Балтыйк диңгезенә кою¬ чы Везера, Эльба һәм Одер кебек зур елгаларның түбән агымындагы җирләрне үзләштерә һәм алар- дагы сәүдәне үз контролендә тота. Бу аңа Балти¬ када хакимлек итүче дәүләткә әверелергә мөмкин¬ лек бирә. Франция Германия белән чиктәш бәхәсле җир¬ ләрне (Эльзас) ала һәм элегрәк үзенә кушкан Лота- рингиядә үз хокукларын ныгыта. (Бу территория¬ ләр Франция белән Германия өчен XX гасырга кадәр үзара көндәшлек җирләре булып кала.) Утызъеллык сугыштагы уңышлары Франциягә Европа илләре арасында иң куәтле ил данын китерә. Европа илләре Кушма провинцияләр Республи¬ касының испан Габсбургларыннан бәйсезлеген һәм шулай ук Швейцариянең мөстәкыйльлеген таный¬ лар. Германия кенәзлекләре арасында күршеләре Альбрехт Валлен¬ штейн — императорга хезмәт иткән чех дво¬ ряны, бик сәләтле, шөһрәт сөючән һәм әхлаксыз кеше. Про¬ тестант ватандашла¬ ры җиңелгәннән соң, алардан тартып алын¬ ган бик күп җирләрне үзләштерә. Төньяк- Көнчыгыш Чехия ту- лысынча аның кулы¬ на күчә. Ул армияне бернинди чыгымнар¬ сыз асрау ысулын таба: рәсми рәвештә җирле халыкны та¬ ларга рөхсәт итә, һәм, моңа кызыгып, аңа хезмәткә дистәләрчә мең кеше яллана. 167
Вестфалия солыхы буенча Европадагы территориаль үзгәрешләр Үз бәйсезлекләрен таныган дәүләтләр Түбәндәге илләр карамагына күчкән территорияләр: Ч7//А Франциягә &//А Бавариягә \///Д Швециягә V//A Брауншвейг-Люнебургка Ү///Д Бранденбургка \А//А Гессен-Кассельгә \///А Саксониягә W/A Мекленбургка Масштаб 1:14 000 000 хисабына баеп киткән протестантлар Бранден- бургы һәм католиклар Бавариясе аеруча көчәя. Әмма сугыш империягә гомумән зур зыян сала. Вестфалия солыхы аерым кенәзлекләрнең сәяси мөстәкыйльлеген ныгыта. Германия, Австрия һәм Чехия җирләре талана; халык саны берничә тапкыр 168
кими, тормыш чыганагы булган рудниклар сафтан чыга, ә икътисад бик озак вакытларга какшаган хәлдә кала. Дини бәхәсләрне кораллы юл белән хәл итеп бул¬ мавын аңлау Утызъеллык сугышның төп нәтиҗә¬ ләренең берсе була. 1. XVI—XVII гасырларда халыкара конфликтлар¬ ның характеры ни белән билгеләнә? 2. Европа балансы системасы нәрсә ул? 3. Утызъеллык сугышның төп сәбәбе нидән гый¬ барәт була? Сугыш башланып китүгә нәрсә этәрә? 4. Утызъеллык сугыш вакытында армияләр нин¬ ди принцип буенча формалаша? Алар ничек фи- нанслана? 5. Швед короле Густав-Адольф армиясе уңыш¬ ларының сәбәбен сез нәрсәдә күрәсез? 6. Вестфалия солыхы буенча Швеция һәм Фран¬ ция үзләштергән аеруча мөһим территорияләрне картада күрсәтегез. 7. Испан Габсбурглары өчен сугышның нәтиҗә¬ ләре нинди була? Ә Австрия Габсбурглары өчен?
VII БҮЛЕК. АКЫЛ ҺӘМ МИСТИЦИЗМ ЧОРЫ: XVI ГАСЫР АХЫРЫ - XVII ГАСЫР БАШЫНДА ЕВРОПА МӘДӘНИЯТЕ Галилей телескобы XVI—XVII гасырлар чигендә Европа мәдәния¬ тендә сизелерлек үзгәрешләр күзәтелә. Ул элеккечә күп нәрсәләрдә гуманизм идеалларына, ренессанс сәнгати стиленә таяна, әмма кешегә булган гума¬ нистик карашларда элекке шатлыклы оптимизм югалып бара. Бу чор гуманизмы кризис кичерә, анда фаҗигале ноталар күбрәк яңгырый башлый. Аның белән бәй¬ ләнмәгән яңа фәлсәфи теорияләр дә барлыкка килә. Галимнәрне кеше шәхесеннән бигрәк җәмгыять һәм дәүләт үсеше законнары, шулай ук әйләнә-тирә дөнья төзелеше, табигать фәннәре күбрәк кызык¬ сындыра башлый. Кешеләрнең дөньяга карашларында, аларның кичерешләрендә һәм психологиясендә капма-кар¬ шылыклар күзәтелә. Бер яктан, фән һәм мәгариф өлкәләрендә зур уңышларга ирешелә, укый-яза белү¬ челәр саны арта, кеше акылы дөньяга фәнни күз¬ лектән карый башлый, алар күбесенчә үз акылла¬ рына таяналар. Икенче яктан исә, бу заманда кешеләрнең дингә ышанулары саклану гына түгел, ә бәлки тагын да ныгытыла. Реформация һәм католик реформаның Библияне халыкка тагын да якынайтуы нәтиҗә¬ сендә, дин шәхсирәк төс ала, кешеләр аның турында күбрәк уйлана башлыйлар, көчле дини хисләр киче¬ рәләр. Галимнәр фикеренчә, бу — Европаны икенче тапкыр христианлаштыру була. 170
Протестант һәм католик илләрне дини энту¬ зиазм чолгап ала. XVI гасыр буена һәм XVII гасыр¬ ның беренче яртысында Европада рәхимсез дини сугышлар бара. Бу башкача фикерләүне көч кул¬ ланып бастыру һәм үзләренең «хак» диннәрен мәҗбүри тагу, диннәр бер-берсенә каршы котырган дәвер була. Өстәвенә халык арасында диндарлык¬ ның көчәюе төрле хорафатларның артуына китерә, бу «сихерчеләрне аулау» күренешендә аеруча ачык гәүдәләнеш таба. §19. ТАБИГАТЬ ФӘННӘРЕНДӘ РЕВОЛЮЦИЯ БАШЛАНУ Яңарыш чоры кеше турындагы карашларда һәм гуманитар фәннәрдә җитди борылыш дәвере булса, XVI—XVII гасырлар чигендә Европада табигать фәннәрендә тамырдан борылыш башлана. Фило¬ софлар һәм галимнәр табигать һәм дөнья коры¬ лышы, төгәл фәннәр — математика, физика, Николай Коперник. Аның кабер ташына киләчәк буыннар: Кояшны туктаткан, Җирне хәрәкәткә ки¬ тергән кеше,— дип язалар. астрономия, геометрия һәм башка табигать фәннәре — биология, анатомия, медицина, химия, география, минералогия белән мавыга. Бу өлкәләрнең барысында да күп санлы зур ачышлар ясала. Галәмнең яңа образы. Урта гасырларда кешеләрнең Галәм турындагы карашла¬ рында геоцентрик фикерләр өстенлек итә. Христиан чиркәвендә яклау тапкан Аристо¬ тель һәм Птолемей тәгълиматында Җир дөнья үзәге булып санала, Кояш һәм пла¬ неталар аның тирәсендә әйләнә. Фәнни белемнәрнең үсүе исә башка фикер тууга сәбәп була. 171
Галилео Галилей Искә төшерегез: Грек мифологиясен¬ дә Гея һәм Гелиос кемнәр булганнар? Ни өчен Копер¬ ник теориясен гелиоцентрик дип атаганнар? Иоганн Кеплер — бөек математик һәм астро¬ ном. Ул «Яңа астроно¬ мия» һәм «Дөнья гар¬ мониясе» дигән хез¬ мәтләрендә Кояш сис¬ темасы планеталары¬ ның хәрәкәт законна¬ рын ача. Аларны Кеп¬ лер законнары дип атыйлар. Поляк галиме Николай Коперник (1473—1543) беренче булып безнең Кояш системасының барлык планеталары да Кояш тирәсендә әйләнә дигән фи¬ кер әйтә. 1543 елда ул «Күк җисемнәренең әйләнүе турында» дип исемләнгән трактатында үзенең гелиоцентрик теориясен бәян итә. Ул шунда ук инквизиция тара¬ фыннан тыела. Үз хезмәтенең басылып чыгуын үлем түшәгендә генә күрә алган Коперникның эшен дәвам итүчеләр дә була. Болар — күренекле Италия физигы Галилео Галилей (1564—1642), данияле Тихо Браге (1546—1601), немец Иоганн Кеплер (1571 —1630). Аларга фәнни хакыйкатьне чиркәүгә каршы көрәшеп якларга туры килә. Ул заман галимнәре күпкырлы белгечләр була¬ лар: алар астрономиянең, математика һәм физика¬ ның (механика, оптика) төрле өлкәләрендә шөгыль¬ ләнәләр, йолдызлы күкне күзәтү приборларын да үзләре ясыйлар. Заманы өчен иң камил телескоплар төзегән Гали¬ лео Галилей бик күп ачышлар ясый. Ул Кояшта таплар таба, Айда тау сыртларын һәм кратерларны күрә, гади күз белән күреп булмастай йолдызлык¬ ларны ача. Кояш тапларын күзәткәндә, ул Җир һәм башка планеталар кебек үк, Кояшның да үз күчәре тирәсендә әйләнүен ачыклый. Әлеге ачышлары һәм Коперник карашларын як¬ лаганы өчен, Галилейга инквизиция суды каршына басарга туры килә. Үлем карарыннан котылу өчен, галим халык алдында үз карашларыннан баш тар¬ тырга мәҗбүр була. Әмма судтан соң ул дусларына: Ул барыбер әйләнә,— дип әйткән, имеш. Джордано Бруноның очсыз-кырыйсыз дөньялары. Коперник карашларын XVI гасырның иң үзенчә¬ лекле фикер ияләреннән берсе итальян монахы Джордано Бруно (1548—1600) бүлешә. Галим безне чолгап алган Галәмнең чиксез булуын фаразлый һәм аның бихисап дөньялардан торуын әйтә. Аның карашынча, әлеге дөньяларны Ходай безнең дөньяга 172
кадәр үк яраткан һәм безнекеннән соң да яратачак. Ул һәр планета һәм йолдызның үзенчәлекле дөнья булуына һәм алар арасында тереклек булган дөнья¬ ларның да барлыгына ышанган. Әлеге идеяләр Изге Язмага каршы килгән һәм шулар өчен Бруноны ересьтә гаепләгәннәр. 1591 елда аны кулга алалар. Тоткынлыкта 8 ел буе газапланып та үз карашларыннан баш тарт¬ маган галимне 1600 елда Римдагы Чәчәкләр мәй¬ данында инквизиция хөкеме нигезендә яндырып үтерәләр. Дин һәм фән: ике яклы хакыйкать. Күп кенә фәнни ачышлар чиркәү кабул иткән рәсми карашларга каршы килә, аларны халыкка җиткерү һәм як¬ лау өчен, зур көч һәм батырлык таләп ителә. Шул ук вакытта бу чорның күпчелек галимнәре чын диндарлар булып калалар һәм әлеге каршылык¬ ларны ничектер йомшартырга тырышалар. Бу очракта аларга урта гасырлар схоластлары тара¬ фыннан эшләнгән «ике яклы хакыйкать» теориясе ярдәмгә килә. Аның буенча, Алла яшәеше мәсьәләсе ул теоло¬ гия предметы булып кала һәм фән бу сорауларга кагылырга тиеш түгел, чөнки алар дини ышану өлкәсенә карый. Фән исә Алла тарафыннан яра¬ тылган чын дөньяны өйрәнә. Бу дөнья, Ходай ярдә¬ мендә хәрәкәткә китерелгәннән соң, табигатьнең үз законнары буенча үсә һәм галимнәр аның серләренә үтеп керергә тиеш була. Шулай итеп, теологик һәм фәнни хакыйкатьләр бер-берсеннән аерылган булып чыга. Бу, бер яктан, табигатьне тикшерүчеләргә үз хезмәтләрендә Алла турында искә алмаска, ә икенче яктан, дин нигез¬ ләрен какшатмаска мөмкинлек бирә, чөнки теләсә кайсы ачыш кешеләрнең илаһи дөнья турындагы камил булмаган белемнәрен тагын да киңрәк үстерү дип каралыр иде. Тәҗрибә һәм акыл. cXVI—XVII гасырларның бөек галимнәре дөньяны танып-белү юллары турында Инквизиция җәзала¬ рын күрсә дә Бруно: Үз эше белән мавык¬ кан кеше үлем авыр¬ лыгын тоймый,— дип яза. Аны яндырып үтерү¬ гә хөкем иткән судья¬ ларга ул: Сез үлем карарын миңа кара¬ ганда да куркыбрак әйттегез,— дигән. 173
Тихо Браге — күре¬ некле Дания астроно¬ мы. Ул чын фән хра¬ мы — Ураниенборг сараен һәм обсервато¬ рия төзи. Әлеге обсер¬ ваториядә ул планета¬ лар һәм кометалар хә¬ рәкәтен күзәтә. Аның хезмәтләре йолдызлар һәм планеталар бер¬ кетелгән үтә күрен¬ мәле күк җисемнәре Җир тирәли әйләнеп йөри дигән теорияне юкка чыгара. Галим зурлыгы белән Кояш¬ ны да уздырып җибәр¬ гән яңа йолдыз ача. Браге ясаган нәтиҗә¬ ләр Коперник теория¬ сен раслый. баш ватканнар. Тәҗрибә аша белем туплау әлеге чорның характерлы билгеләреннән берсе була. Инглиз философы һәм табигать фәннәре белгече Фрэнсис Бэкон (1561 —1626) әлеге ысулны кайнар яклый. Аның карашынча, галим нәтиҗәләр яса¬ ганда аерым бер нәрсәдән гомумигә таба барырга: табигатьне күзәтергә, җисемнәрнең төрле сыйфат¬ лары турында мәгълүматлар җыярга, фәнни сы¬ наулар үткәрергә һәм шуннан соң гына азаккы нәтиҗәләр чыгарырга тиеш^Аның өчен тәҗрибә белемнең дөреслек критерие була. Бэкон фәнгә дөньяны үзгәртеп кору чарасы дип карый. Үзенең «Яңа Атлантида» дигән утопик ро¬ манында ул Соломон Йорты, ягъни аксакал галим¬ нәр бергәлеге җитәкчелегендә кешеләрнең Кояш энергиясен файдаланырга өйрәнүләре, үсемлек һәм хайваннарны селекцияләү белән шөгыльләнүләре, гаҗәеп очу аппаратлары һәм механизмнар уйлап табып, фән-техника прогрессына таянып, бик нык алга китүләрен сурәтли. Тагын бер күренекле галим, француз философы һәм математигы Рене Декарт (1596—1650), Бэкон- нан аермалы буларак, тәҗрибәләргә әллә ни әһәмият бирми. Аның карашынча, дөнья законнарын ачу өчен кеше акылы да бик җиткән. Аның Мин фикер йөртәм, димәк, мин яшим дигән сүзләрендә үк акылга чиксез ышануы чагыла. Декартның христиан диндары булуына һәм хәтта математика ярдәмендә Алланың барлыгын расларга тырышуына да карамастан, аның «картезианлык» дип аталган тәгълиматына чиркәү шикләнеп ка¬ рый. Шулай да картезианлык фән дөньясында мәшһүрлек казана һәм XVII гасыр рационализмы нигезенә ята. Хакыйкатьнең критерие булып бары тик акыл хезмәт итәргә тиеш, ул бервакытта да дингә кар¬ шы килми, хәтта дин кануннарына акыл ярдә¬ мендә төшенеп була дигән караш рационализм дип атала. 174
Рене Декарт Фрэнсис Бэкон Математика һәм дөнья. Табигать фәннәре белән мавыгу галимнәрне кешегә яңача карарга мәҗбүр итә. Аны акрынлап «яратылмыш могҗизасы» дип санаудан туктыйлар. Ул үсемлекләр, хайваннар, бөҗәкләр, җансыз минераллар һ.б. ны берләш¬ терүче «бөтендөнья яшәеш чылбыры»ның бер ки¬ сәкчеге, чиксез төрле табигатьнең бер өлеше генә булып чыга. Тере һәм тере булмаган табигать бер¬ дәм физика-математика законнарына буйсына һәм ул законнарны танып-белеп, кешегә хезмәт итте¬ реп була дигән караш урнаша башлый. Галимнәр фикеренчә, Алла тарафыннан яратылган дөньяның камиллеген һәм гармониясен чагылдырган төгәл һәм катгый формулалардан гыйбарәт математика белән артык мавыгу да әнә шуның белән аңлатыла. Г. Галилейның Табигать математика теле белән язылган дигән гыйбарәсе дә шушы фикер белән сугарылган. «Алгебра белән гармониягә ышанырга» омтылган математиклар тарафыннан бүгенге алгебраик тигез¬ ләмәләр теле, логарифмнар системасы эшләнә. Дөньяның математик исәпләүләргә һәм меха¬ ника кагыйдәләренә корылган тәмамланган рацио¬ налистик сурәте Исаак Ньютон (1643—1727) һәм 175
Готфрид Лейбниц (1646—1716) тарафыннан туды¬ рыла. Даһи инглиз философы, физигы һәм матема¬ тигы И. Ньютонга таянып, Галәм корылышының гелиоцентрик системасы мәгърифәтле Европа җәм¬ гыяте акылларында мәңгегә ныгып урнаша. Хәрә¬ кәтне, яктылык таралышын, физик җисемнәрнең үзара тәэсир итешү принципларын тикшерүе, шу¬ ның нәтиҗәсендә бөтендөнья тартылу законын ачуы Ньютонның иң зур фәнни казанышларын- нан санала. Диндар рационалистларның барлык бәхәсләре һәм эзләнүләре чагылыш тапкан дөнья корылышы турындагы теориянең авторы Лейбниц була. Аның карашынча, безнең дөнья турындагы белемнәре- безнең чыганаклары — акыл да, тәҗрибә дә. Дөнья исә төгәл математик исәпләү нигезендә корылган, аның һәр элементы бер-берсе белән тыгыз бәй¬ ләнештә тора. Әйләнә-тирәдәге барлык нәрсәләр бик вак кисәкчекләрдән гыйбарәт, алар монадалар дип атала. Шуның белән бергә, Лейбниц фикеренчә, монадаларда матди генә түгел, рухи башлангыч та бар: алар җан кебек юкка да чыкмыйлар һәм юк та ителмиләр. Кешене танып-белү. XVI—XVII гасырларда меди¬ цина һәм анатомия гөрләп чәчәк ата. Практик хирурглар кеше гәүдәсе төзелеше турындагы күз¬ аллауларга төгәллекләр кертәләр. Урта гасыр¬ ларда бу күзаллаулар ялгыш була, чөнки чир¬ кәү анатомия белән шөгыльләнүне динсезлек дип гаепләп чыга. Башка фәннәрдәге кебек үк бу өлкәнең дә күре¬ некле шәхесләре була. Алар — борынгы заманның мәшһүр табиблары Гиппократ һәм Гален. Аларның хезмәтләреннән алынган өземтәләрне медиклар яттан белгән. Әмма ал арда кеше организмы турында бары тик гомуми күзаллаулар гына булган. Ирләр кабыргасы хатын-кызныкыннан бергә ким дигән күзаллау яшәгән (чөнки дин буенча, 176
Алла хатын-кызны Адәмнең кабыргасыннан яса¬ ган). Кешенең юкка чыкмый торган сөяге бар һәм барлык мәетләр Кыямәт көнендә шул сөяктән яңадан тереләчәк дип ышанганнар. Кеше үзе өчен һаман да гаять зур табышмак булып калуын дә¬ вам иткән. Немец Теофраст Гогенгейм Парацельс (1493—1541) хәрби хирург кына түгел, ә халык дәвалау ысул¬ лары белгече һәм XVI гасырның иң яхшы табибла¬ рының берсе була. Аның «Зур хирургия» дигән трактаты, Гален һәм Гиппократ абруена таянып, кеше гәүдәсенең төзелеше турындагы сафсатаны кабатлаучы университет профессорлары тарафын¬ нан эзәрлекләнә. Нидерландта туган Андреас Везалий (1514—1564) да Галенның күп кенә ялгышларын таба. Ул «Кеше гәүдәсенең төзелеше турында» дигән хезмәтендә кеше скелетының төгәл тасвирламасын бирә. Испан Мигель Сервет (1511— 1553) һәм инглиз Уильям Гарвей (1578—1657) кан әйләнеше систе¬ масын ачалар. Медиклар йогышлы авыруларның (чума, кызамык, бизгәк) ничек таралуын өйрәнәләр. Медицина белән тыгыз элемтәдә химия, биология, ботаника да үсеш кичерә. Фән һәм җәмгыять. Төгәл фәннәр белән галим¬ нәр генә мавыкмый. Монархлар һәм дәүләт эшлек- леләре дә бу өлкә белән кызыксына, аларны моңа астрономия һәм алхимиягә ышанулары этәрә. Күп кенә ил башлыклары астроном һәм математик¬ ларны үз канатлары астына ала. Король сарай¬ ларында күренекле галимнәрне берләштерүче түгә¬ рәкләр эшли. Хакимиятләрнең хуплавы нәтиҗәсендә XVII га¬ сырда Англиядә фәнни Король җәмгыяте һәм Фран¬ циядә Ришелье идеясе белән Академия төзелә. Галимнәрнең яңа ачышлары турында мәгълүмат алмашу басмалары — беренче фәнни журналлар чыга башлый. Кешенең фил сөяген¬ нән ясалган анатомик сыны. Италия. XVI гасыр 177
Алхимиклар. Рәссам Д. Страдано «Сихерчеләрне аулау». Шунысы гаҗәп: фәндә та¬ мырдан борылыш чоры иң мәгънәсез хорафатлар¬ ның киң таралуы, шайтан коткысы белән эш итүче сихерчеләрнең магик көченә ышану — иблисләргә тартылу заманы да була. Бу ышанулар халык ара¬ сында борын-борыннан ук яши, әмма XVI—XVII га¬ сырларда рухлар белән элемтәгә керү һәм сихри гамәлләр кылу мөмкинлеген астрология белән мавы¬ гучы галимнәр дә, сихерчеләр турындагы хәбәрләрне элек хорафат һәм наданлык билгесе дип кире кагучы чиркәү дә таный. Европада күренекле теологларның сихерчеләр¬ не «төркемләвен» һәм сихерчеләрнең шайтан бе¬ лән элемтәгә керүен, бозым салу һәм агулы сыекча әзерләү ысулларын тәфсилләп аңлаткан әдәбият тарала. XVI гасыр уртасыннан алып XVII гасыр урта¬ сына кадәр Европада 50 меңнән артык сихерчеләрне тикшерү процессы уза. Шик астына алынганнарның бик сирәге генә инквизиция җәзаларына түзә. Күп¬ челегенең психикасы какшаган була, алар үзләре¬ нең шайтан белән элемтәдә торуларын таныйлар. Католиклар да, протестант¬ лар да «сихерчеләрне аулар»га атлы¬ гып торалар. Астрология һәм алхимия. Җитди рә¬ вештә астрономия белән шөгыльләнү астрология — кешеләрнең эш-гамәл- ләренә күк рухлары аша йолдызлар йогынтысы турындагы тәгълимат бе¬ лән кызыксынуны да арттыра. Астро¬ логлар корольләрнең йолдызнамәлә¬ рен төзи, мөһим эшләрне планеталар¬ ның уңай урнашу вакытына карап кына билгели. Т. Браге һәм И. Кеп¬ лер астрологлар була. Д. Бруно Рим папасы өчен гороскоп эшли. Алхимия XV—XVII гасырларда яшәгән күренекле галимнәр өчен 178
тагын бер даими мавыгуга әверелә. Химик тәҗ¬ рибәләр, металларның физик үзлекләрен һәм мине¬ ралогияне өйрәнү белән беррәттән, алар теләсә кайсы металлны алтынга әйләндерергә ярдәм итүче «фәлсәфә ташы»н эзлиләр. Алхимия матдәләрнең, реакциягә кереп, үзлекләрен үзгәртүе турындагы тәҗрибәләр белән расланган белемнәргә таяна. Ул да тулы хокуклы фән дип исәпләнә. Алхимик тәҗри¬ бәләр барышында гаять мөһим ачышлар ясала. Т. Парацельс күренекле алхимик була. Н. КОПЕРНИКНЫҢ «КҮК ҖИСЕМНӘРЕНЕҢ ӘЙЛӘНҮЕ ТУРЫНДА»ГЫ ТРАКТАТЫННАН: Күк белән чагыштырганда Җир бер нокта гына яки чиксезлек белән чагыштырганда билгеле бер зурлык кына. Җир дөнья үзәге була алмый. Ничек итеп очсыз- кырыйсыз нәрсә егерме дүрт сәгать буе гаять кечкенә әйбер тирәсендә әйләнсен инде! ДОКУМЕНТЛАР ДЖОРДАНО БРУНОНЫ ХӨКЕМ ИТКӘН ПРОЦЕСС ПРОТОКОЛЫННАН: Җирдәге дөньяга охшаган чиксез күп дөньялар бар. Мин Җирне Пифагор кебек үк Ай, планеталар һәм башка бихисап йолдызлар шикелле Күк җисеме дип саныйм. Уйлавымча, әлеге барлык җисемнәр чиксез дөнья¬ ныкы, алар чиксез Галәм дип аталучы иксез-чиксез тирә¬ лектә чиксез бергәлекне барлыкка китерә, бу чиксез галәмдә чиксез дөньялар урнашкан. Димәк, читләтеп булса да, без хакыйкать дини ышану белән каршылыкта тора дип әйтә алабыз. БЛЕЗ ПАСКАЛЬ «ФИКЕРЛӘРЕ»ННӘН (Блез Паскаль (1623—1662)—-мәшһүр француз фило¬ софы, математигы һәм физигы.) Күреп булган дөнья — колач җитмәс табигатьтә күре¬ нер-күренмәс бер сызык кына. Кеше фикере аны колач¬ лый алмый <...>Галәм —чикләре булмаган тирәлек ул, аның үзәге һәр җирдә, ә перифериясе бер җирдә дә юк <...> Аннан соң кеше яңадан үзе турында уйласын <...> һәм үзен Галәмнең бер почмагында югалып калган итеп 179
хис итсен, һәм үзенә торак итеп бирелгән чоланнан — мин бу очракта күреп булган дөньяны күз алдында тотам — үз дәүләтләре һәм шәһәрләре белән безнең Җирнең ни булуын һәм, ниһаять, үзенең ни булуын төшенсен. Кеше чиксезлектә — аның мәгънәсе нәрсәдә? 1. Галәм турындагы карашларда Коперник ясаган борылышның асылы нидән гыйбарәт? 2. Галимнәр һәм чиркәү арасында нинди мөнәсә¬ бәтләр урнаша? Ни өчен чиркәү беренче карашка теологиядән ерак торган астрономия, физика, меди¬ цина үсешен бик җентекләп күзәтә? 3. Табигать фәннәрендәге революция турында сөй¬ ләгез. Нинди ачышлар аның нигезенә яткан? 4. Фәнни хакыйкатькә философлар нинди юллар белән барырга тәкъдим иткәннәр? 5. Рационализм нәрсә ул? 6. Табигатьне һәм дөньяны өйрәнү галимнәрнең кеше һәм дөньяда аның урыны турындагы караш¬ ларын ничек үзгәрткән? § 20. МӘҢГЕЛЕК ОБРАЗЛАР ҺӘМ АЛАРНЫ ИҖАТ ИТҮЧЕЛӘР. ГАСЫРЛАР ЧИГЕНДӘ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ Бөек әдәбиятчыларның пессимизмы һәм опти¬ мизмы. XV гасырда һәм Бөек Яңарыш чорында яшәгән Италия гуманистларыннан аермалы була¬ рак, Яңарыш ахыры язучылары, кешенең йомшак һәм кимчелекле якларын да чамалап, аны беркайчан да идеаллаштыруга бармыйлар. Алар, җирдә эгоизм, нәфес һәм явызлык өстенлек итүен күреп, бик нык борчылалар. Әмма барыбер кешеләрнең акылы һәм иң яхшы рухи сыйфатлары белән дөньяда мәрхәмәт¬ лелек җиңеп чыгар дип өмет итәләр. Сервантес һәм аның Кайгылы Сурәт Рыцаре. 1605 елда чыккан бер китапның даны бик тиз арада бөтен Европага тарала һәм, инде дүрт йөз ел үтүгә карамастан, әлеге шөһрәтен һаман югалтмый. Әле 180
бүген дә ул — Испания рухының иң якты гәүдәләнеше, ә аның геройлары — халык арасында киң танылган испаннар. Монда Ми¬ гель Сервантес де Сааведраның (1547—1616) «Тапкыр идальго Дон Кихот Ламанчские» турында сүз бара. Дон Кихотның даһи авторы чыгышы белән бөлгән дворян нәселеннән була. Ул гомере буе сугышта катнашкан, әсирлектә булган, өч тапкыр яраланган, әмма Испаниягә хезмәт итеп, үзе¬ нең матди хәлен барыбер яхшыр¬ та алмаган. Ярлылык аны әдәбият белән шөгыль¬ ләнергә мәҗбүр иткән. Ул шигырьләр, пьесалар һәм новеллалар язган, әмма «Дон Кихот» әсәре генә картаймыш көнендә аңа танылу алып килгән. Замандашлары Сервантесны ул елларда Карт, солдат, идальго, фәкыйрь дип атаган. «Дон Кихот» рыцарьлар турындагы популяр роман¬ нарга пародия булыр дип уйлыйлар. Әлеге роман¬ нарны укып рухланган ярым хәерче Алонсо Кихана рыцарьлык батырлыклары турында хыяллана баш¬ лый. Ул үзенә корал йөртүче итеп алган гади кресть¬ ян Санчо Панса белән, дан эзләп, ил гизәргә чыгып китә. Дон Кихотның батырлыклары реаль тормыш фонында мәгънәсез булып чыга: юлчылар тукталган йортны ул замок дип кабул итә, хезмәтче кызларны гүзәл ханымнар дип күрә, тегермәннәр белән көрәшә. Әмма бар җирдә гаделлек урнаштырырга, мескен¬ Дон Кихот һәм Санчо Панса. XVI гасыр басма¬ сыннан алынган иллюстрация нәргә ярдәм итәргә, кыерсытылганнарны якларга тырышкан роман героена карата булган ирония тора- бара аның хәленә керү, теләктәшлек белән алышына. Дон Кихот образы гаять кызганыч һәм трагик төс¬ мер ала. Шуңа күрә дә ул дөнья әдәбиятында мәңгегә кыюлык һәм үз-үзеңне аямау кебек сыйфатларның иң якты үрнәге булып кала. 181
«Бөтен дөнья — театр, ә кешеләр анда актер¬ лар». Бу сүзләр даһи инглиз драматургы Уиль¬ ям Шекспирга (1564—1616) карый. Провин¬ ция шәһәре Стратфорд-Эйвонда туган Уильям, кисәк кенә салмак бюргер тормышы һәм гаи¬ ләсе белән араны өзеп, тынгысыз актерлар ыруына барып кушылу өчен, Лондонга юл ала. Җир шарын үз өстендә күтәреп баручы Гер¬ кулес сурәте һәм Бөтен дөнья кәмит уйный дигән сүзләр ул уйнаган һәм драматург булган «Глобус» театрының символы була. Тамашчыларга аңлаешлы театр телендә мө¬ рәҗәгать итеп, Шекспир аларны «Кем ул кеше? Аның мөмкинлек һәм ирекләренең чикләре кайда? Аны ни югары күтәрә һәм нәрсә юкка Уильям Шекспир чыгара?» кебек җитди фәлсәфи сораулар өстендә уйланырга мәҗбүр итә. Драматург кешенең үз язмышына хуҗа булуына ышана. Ул үз халкының иң яхшы сыйфатларын ачарга һәм, нәфрәт, көнчелек һәм мәкергә бирелеп, түбән дә тәгәрәргә мөмкин. Бары тик намус һәм акыл гына, нәфесне сүрелдереп, һәр кешегә хас булган кимчелекләрне җиңеп чыгарга һәм дөрес тормыш юлын сайларга ярдәм итәчәк. Шекспир иҗат иткән образлар шулкадәр якты һәм психологик яктан төгәл ки, алар хәтта уртак¬ лык исемнәр булып китәләр. Укучыларның яңа буыннары өчен Ромео һәм Джульетта — бар нәрсәдән өстен мәхәббәт символы, Отелло — көнчелек, ә Гамлет газаплы шикләнүләр гәүдәләнеше булып кала. ДОКУМЕНТ У. ШЕКСПИРНЫҢ «ГАМЛЕТ» ТРАГЕДИЯСЕННӘН: Гамлет. Горацио, мин белгәннәр арасында Син иң ихласы <...> Уйлама, бу ялагайлануым түгел. Синең бар байлыгың, өстәлең һәм түбәң дә — Бары бер шат күңелең. Шуңа күрә ник сиңа ялагайланыйм ди? 182
<...> йөрәгем төп канунга әверелгәннән бирле, Кешеләрне яхшы чамалап, ул Сине сайлады. Синдә ныклык бар. Күпне кичереп тә,исән калалдың. Син барысына түзәсең, Язмыш сынавына һәм дә сөюенә Рәхмәт белдерәсең. Каны да, акылы да шундыйлар бәхетле. Язмыш бармаклары уйнаган көйгә генә Җырлап торучы курай түгел ул. Кем нәфестән өстен? Күрсәт аны миңа, Синең белән бергә йөрәгемә аны алырмын. Ни кызганыч! Хәтта йөрәктә дә йөрәк юк шул. Гамлет. Ни өчендер, һич аңламыйм, мин күптән түгел үземнең шат күңеллелегемне һәм белемгә омты¬ луымны югалттым. Дөнья чәчәклеге булган Җирне кырыс кыя итеп, ә иксез-чиксез һава чатырын тәкәббер күк йөзе итеп күрү миңа бик авыр. Ә бу мәгърур гөмбәз <...> минем карашка, сасы һәм зарарлы парлар тупланмасы гына. Кеше —табигатьнең гаҗәеп могҗизасы! Аның акылы нинди күркәм! Ул нинди чиксез сәләтләргә ия! Төзелеше һәм хәрәкәтләре гаҗәеп төгәл! Гамәлләре аның фәрештәгә тиң! Карашлары белән ул Аллага якын! Галәм гүзәле! Бар тереклекнең таҗы! Ә бу тузан квин¬ тэссенциясенә минем исем китми! 9 1. Бу ике өзекне чагыштырыгыз. Шекспирның кеше * табигате турындагы карашлары хакында сез нәрсә әйтә аласыз? 2. Сезнеңчә, ул кешеләр турында югары фикердәме, әллә алардан бөтенләй өметен өзгәнме? Барокко сәнгате. XVI— XVII гасырлар чигендә кеше¬ ләрнең каршылыклы фикер юнәлешләренә Италия¬ дә барлыкка килгән яңа сәнгать стиле — нәзберек барокко җавап бирә. Barocco дигән итальян термины «сәер» һәм «гаҗәеп» мәгънәсен белдерә. XVII гасырда ул бөтен Европаны, аерым алганда барлык католик илләрне колачлый. Гармонияле, якты һәм басынкы Ренессанс сәнгатеннән аермалы буларак, барокко хәрәкәт, хис, дәрт, дини экстаз белән сугарылган була. Аңа күзгә бәрелеп торган тышкы матурлык һәм тамашалылык хас; рәссамнар һәм архитекторларның фантазиясе Театрның эчке күренеше. XVI гасыр Барокко стилендәге чиркәү алтаре 183
Ватиканда Изге Петр соборы мәйданы Дж. Л. Бернини. Изге Тереза экстазы чиктән аша: алар биналарның фасадларын (алгы якларын) һәм скульптур композицияләрне аккан, кайнаган һәм котырынган дулкыннарга әверел¬ дерә. Барокко әсәрләре еш кына артык купшы итеп ясала: аларда күпертмә бизәкләр, бихисап сыннар урын ала. Барокко Контрреформация дәверендә католик чиркәүнең иң яраткан стиленә әверелә. Ул дини хиснең эчке киеренкелеген, җанның югарыга омты¬ лышын, Галәм колачы һәм аны Бар итүченең көч- күәтенә соклануны тасвирларга мөмкинлек бирә. Шуңа да иң гүзәл барокко ансамбльләре Римда иҗат ителгән. Ватиканда Изге Петр соборы каршындагы мәй¬ дан ансамблен төзегән Джованни Лоренцо Бернини (1598—1680) барокко архитектурасының иң мәшһүр вәкилләреннән була. Обелиск һәм фонтаннары белән сокландырган, ярымай рәвешендәге колонналар белән әйләндереп алынган мәһабәт мәйдан, тамаша¬ чыны хәйран калдырып, католик дөньяның төп соборына алып барган. Бернини үз хезмәтләрендә иң көчле хисси киеренкелекне (мәсәлән, «Изге Тереза экстазы» дигән скульптур төркемдә монахиняга килгән фәрештә аның йөрәгенә алтын ук кадый) яки 184
Д. Веласкес. Инфанта Д. Веласкес. Папа Иннокентий X ашкынулы хәрәкәтне, очышны («Аполлон һәм Дафна») күрсәтә алган гаять сәләтле скульптор була. Рәсем сәнгате дә барокко стиле йогынтысын той¬ ган. XVI—XVII гасырлар чигендә яшәгән Микеланд¬ жело да Караваджо (1573—1610) Италиянең иң кызыклы рәссамнарыннан берсе булган. Аның рә¬ семнәрендә яктылык һәм күләгәнең кискен кон¬ трастта сурәтләнүе замандашларына гаҗәеп үзенчә¬ лекле булып тоелган. Караваджо персонажлары, күп очракта гади яшүсмер крестьяннар булуга карамас¬ тан, серлелек һәм мәгънәлелек белән сугарылган. Испания XVII гасырда дини рәсем сәнгатенең кискен күтәре¬ леше белән таныла. Франсиско Сурбаран (1598—1664) һәм Ху- сепе Рибера (1590—1652), изгеләр кичергән газапларны яки алар¬ ның авыр сайлау алдында уйла¬ нуларын сурәтләп, дини сюжет¬ ларга күп санлы әсәрләр иҗат иткәннәр. XVII гасырның иң мәшһүр испан рәссамнарыннан Диего Ве¬ ласкес (1599—1660) күбесенчә Караваджо. Давид һәм Голиаф 185
П. П. Рубенс. Автопортрет тантаналы портрет жанрында иҗат итә. Король Филипп IV сарае рәссамы буларак, ул монархның, аның якыннары һәм сарай даирәсенең гаҗәеп портретлар галерея¬ сын тудырган. Ул оста колорит кына тү¬ гел, ә үз героеның холкын, аның эчке кичерешләрен сурәтләүче нечкә психолог та була. Папа Иннокентий X үз портреты турында юкка гына: Артык чын! — дип әйтмәгәндер. Веласкес крестьян көнкүреше күренеш¬ ләрен, гади халык вәкилләрен, король сара¬ ендагы кәрләләрнең һәм шамакайларның моңсу йөзләрен сурәтләргә ярата. Көньяк Нидерландта туган фламанд Питер Пауль Рубенс (1577—1640) — бар¬ лык Европа корольләре сарайларында мо¬ ңарчы күрелмәгән мәшһүрлек казанган, Рембрандт. Автопортрет барокко стилендә эшләгән иң күренекле рәссам. Аның картиналарына динамика, кайнар омтылыш, тәэсирле поза, көтел¬ мәгән борылышлар хас. Ул ялангач тән һәм тулы гәүдәләрне сурәтләргә ярата. Хәтта дини темаларга язган картинала¬ рында да аны кеше тәненең һәм мускул¬ ларының киеренкелеге, йөзләрдәге хисләр чагылышы җәлеп итә. Рубенс гаҗәеп коло¬ рист була, яктылык күләгәсе белән оста эш итә, ефәк, бәрхет, мех кебек материал¬ ларның фактурасын һичкем булдырал- маганча сурәтли белә. XVII гасырда Голландия рәсем сән¬ гате мәктәбе күп төрле жанрларда иҗат итүче даһи осталарга бик бай була. Алар портретлар, тормыш-көнкүреш күренешләре, пей¬ зажлар һәм диңгез сурәтләре ясыйлар. Рембрандт Харменс ван Рейн (1606—1669) алар арасында иң күренеклесе була. Рәссам аеруча кеше белән кызык¬ сына. Ул Амстердамның бай бюргерлары заказы 186
Рембрандт. Юлдан язган улның кайтуы буенча бик күп портретлар иҗат итә, үз хатыны һәм улының портретын ясый һәм, гомеренең төрле елларын сурәтләп, 60 тан артык (!) автопортрет калдыра. Аны һәм фәлсәфи, һәм дини темалар («Юлдан язган улның кайтуы») кызыксындыра, ә олыгайган көннәрендә ул акыл, моңсулык һәм мәрхәмәт бөркелеп торган картларның йөзләрен сурәтләргә ярата. 1. М. Сервантес иҗатында гуманизм йогынтысын сизеп буламы? Ә барокко йогынтысын? Үз фикерегезне нигезләгез. 2. Шекспир идеаль кешене ничек күзаллый? 3. Барокко сәнгатенә хас төп сыйфатларны атагыз. 187
I кисәккә карата йомгаклау сораулары һәм биремнәр 1. XVI—XVII гасырларда европалыларга мәгълүм дөнья чикләре нинди үзгәрешләр кичергән? 2. Бөек географик ачышлар һәм табигать фәннә¬ рендәге тамырдан борылыш нәтиҗәсендә Галәм төзелеше турындагы карашларда нинди үзгәрешләр күзәтелгән? 3. Нинди ачышлар һәм техник яңалыклар аеруча әһәмиятле булган? Матди мәдәнияттәге һәм көндәлек тормыштагы нинди үзгәрешләрне сез шул заман кешеләре өчен генә түгел, ә киләчәк буыннар өчен дә әһәмиятле дип исәплисез? 4. Капиталистик мөнәсәбәтләр Европаның кайсы илләрендә тизрәк үскән? XV— XVI гасырларда бар¬ лыкка килгән эре җитештерүне оештыруның яңа формаларын атагыз. 5. Протекционизм сәясәте Европаның кайсы иллә¬ рендә эзлеклерәк үткәрелгән? 6. Төрле илләрнең дворяннары эшмәкәрлек белән ни дәрәҗәдә актив шөгыльләнгән? Германия, Португалия, Испания, Англия, Франция дворяннары арасында урыннарны ничек бүлер идегез? 7. Абсолют монархиягә билгеләмә бирегез. XVI— XVII гасыр дәүләтләренең кайсысы сезгә абсолютизм¬ ның классик үрнәге булып тоела? 8. XV гасырда — XVII гасырның беренче яртысын¬ да Европада кайсы дәүләтләр алдынгы урыннарда торган? 9. Кайсы дәүләтләр бәйсезлек статусы алган? 10. Протестантлык дини тәгълиматының католик¬ лыктан аермалы төп сыйфатларын атагыз. Протес¬ тантлыкның нинди төп өч юнәлешен беләсез? 11. Франциядә, Англия, Швеция, Испания, Порту¬ галия, Италия, Дания, Германия һәм Швейцариядә өстенлек иткән динне атагыз. 12. Гуманизмның төп идеяләре нидән гыйбарәт? 13. Рәсем сәнгате һәм архитектурада ренессанс һәм барокко стильләренең төп сыйфатларын чагышты¬ рыгыз. 14. Яңа заман башында сәяси мәдәнияттә нинди мө¬ һим күнекмәләр һәм традицияләр урнашкан? 188
Икенче кисәк ЯҢА ЗАМАН «ИСКЕ ТӘРТИП» КРИЗИСЫ XVII гасырның икенче яртысы — XVIII гасыр
VIII БҮЛЕК. МОНАРХИЯЛӘРНЕҢ ЮГАРЫ КҮТӘРЕЛҮЕ ҺӘМ ТҮБӘН ТӘГӘРӘВЕ §21. ФРАНЦУЗ МОНАРХИЯСЕ БИЕКЛЕКТӘ: ЛЮДОВИК XIV - КОЯШ КОРОЛЬ Утызъеллык сугыштан Франция, кардинал Ришелье сәясәтенә таянып, Европа дәүләтләре арасында иң көчле ил булып чыга. XVII гасыр¬ ның икенче яртысында король Людовик XIV (1643—1715) «көчле» идарә итү традициясен дә¬ вам итә, аның дәверендә француз абсолютизмы чәчәк ата. «Дәүләт — мин ул». Сарай даирәсендәгеләр Лю¬ довик XIV не Кояш-Королъ дип атыйлар. Ул идарә иткәндә, Франция корольләре сарае гаҗәеп монарх тирәсендә әйләнүче үзенчәлекле бер дөньяны хәтерләтә. Ул аристократияне синекур- лар (латинча sine сига — «борчу-мәшәкатьсез») — кыен булмаган, әмма югары түләүле хезмәт урыннары белән кызыксындырып җәлеп итмәк- че була. Аристократлар һәм дворяннар корольгә якынаю һәм аның ышанычын яулау өчен көрә¬ шәләр. j Людовик XIV француз монархиясенең яңа образын тудыра. Ул үз резиденциясен Версаль- гә күчерә, анда иң яхшы архитекторлар һәм бакчачылар аның өчен Европада тиңе булмаган гүзәл сарай комплексы төзиләр, әлеге корылма тиз арада башка монархлар өчен дә үрнәк булып әверелә. 190
Версальдә сарай тормышы купшы һәм зиннәтле тантаналар тәртибенә буйсындырыла. Корольнең һәр адымы, хәтта йокыдан торуы, киенүе, туклануы да мөһим бер ритуалга әверелә, болар- ның барысын күп санлы сарай даирәсе зур хөрмәт белән күзәтеп тора. Людовик чын король культы ур¬ наштыра. Ул үзенең Алла тарафын¬ нан билгеләнүенә һәм аның җирдәге илчесе булуына ихлас күңелдән ышана һәм хакимиятен чиксез дип исәпли. Корольнең әлеге фикерләре Парижның югары суды юристларына Сез, әфән¬ деләр, дәүләт ул — без дип уйлыйсыз¬ мы? Дәүләт — мин ул дигән сүзләрен¬ дә чагыла. Король үз яраннарының шәхси кагылгысызлыгы хокукын танымаган — аларның Людовик XIV. һәрберсен аның боерыгы белән кулга ала һәм төр- Рәссам Г. Рига мәгә ташлый алганнар. Корольнең финанс министры Никола Фуке әнә шундый язмышка дучар булган. Бу кодрәтле, сәләтле һәм шөһрәт сөючән дәүләт эшлеклесен король артык югары күтәрелде дип уйлаган, һәм шуңа күрә тегесе соңгы көннәренә кадәр тоткынлыкта газап чиккән. Француз протекционизмы. Генрих IV һәм Ришелье эшен дәвам итеп, Людовик XIV шактый акыллы икътисади сәясәт үткәргән. Фукеның урыннан тө¬ шерелүенә зур өлеш керткән һәм финанс министры булган Жан Батист Кольбер (1619—1683) корольнең уң кулына әверелгән. Кольбер француз товарларын Европа базарла¬ рына чыгару нияте белән мануфактуралар үсешен хуплаган. Франция чит илләргә ефәк, челтәр, гобе¬ лен кебек зиннәтле әйберләр чыгарган. Кольбер, үз иле җитештерүчеләре мәнфәгатен яклап, чит ил сәүдәгәрләре өстенә югары пошлиналар өйгән, һәм соңгылары французларның эчке базарында алар 191
Версаль. Сарай интерьеры белән көндәшлек итү ниятеннән кире кайткан. Ил Канада, Кариб диңгезе утрау¬ лары белән актив сәүдә алып бара, Ьиндстанга үтеп кереп, Голландия һәм Англия үрнәгендә Ост-Индия компаниясен төзи. Бу ике ил XVII гасырда Франциянең төп сәү¬ дә көндәшләре була. Людовик XIV дин өлкәсендә күргән чаралардан аермалы буларак, протекционизм француз икътисадына һичшиксез уңай йогынты ясый, әмма хәтта Кольбер үткәргән сәясәт белән дә әлеге илләрне узып китеп булмый. Нант эдиктын юкка чыгару. Әгәр дә кардинал Ришелье гугенотларның сәяси өстенлекләрен алып та, үз диннәрен тоту хокукын калдырган булса, Людовик XIV исә бер төркем подданныйлары¬ ның аныңча фикер йөртмәве белән бер генә дә килешергә теләми. Гугенотларны ачыктан-ачык эзәрлекли, куркыта, дәүләт хезмәтләреннән куа башлыйлар. 1685 елда король Нант эдиктын юкка чыгара. Ул үз дәүләтендә шушы юл белән дини бердәмлек урнаштыруга өметләнә, әмма бик нык ялгыша. Гугенотлар Франциядән китә башлый: 200 мең¬ нән артык тәҗрибәле эшмәкәрләр, оста һәм һө¬ нәрчеләр, туган җирләрен калдырып, күрше про¬ тестант дәүләтләрдә яки Яңа Дөньяда сыену урыны табалар. «Пиренейлар хәзер юк». Людовик XIV нең тыш¬ кы сәясәте тагын да күбрәк чыгымнар сорый һәм уңышсыз булып чыга. 1701—1714 елларда Франция Испания мирасы өчен сугышка керә. Бу елларда испан Габсбурглары династиясе өзелә. Аларның киң биләмәләренә (Испания, Көнь¬ як Нидерланд, Үзәк һәм Көньяк Италия, Яңа Дөньядагы колонияләр) тәхеттә утыручы кардәш- 192
ләр — үз оныгын Испания короле итеп күрергә телә¬ гән Людовик XIV һәм улын Испания тәхете хуҗасы итәргә хыялланган Австрия Габсбурглары вәкиле император Леопольд дәгъва итә. Людовик XIV дипломатик сугышта җиңеп чыга, аның оныгы Филипп V исеме астында Испания тәхе¬ тенә утыра. Француз короле, Пиренеилар хәзер юк, дип бел¬ дерә, чөнки Испаниядә һәм Франциядә хәзер бер династия — Бурбоннар идарә итә. Франция гаять зур биләмәләр варисына һәм хуҗасына әверелә. Әмма Франциянең артык көчәеп китүе нәтиҗә¬ сендә, аңа каршы Австрия, Пруссия, Португалия, Савойя, Англия һәм Голландия катнашында куәтле коалиция төзелә. Сугыш берьюлы берничә фронт¬ та җәелдерелә, һәм Франция җиңелә. Филипп V Испания тәхетендә утырып калса да, ул Фран¬ ция тәхетенә варислык хокукыннан баш тартырга тиеш була, ягъни француз һәм испан Бурбоннары йортларын киләчәктә үз биләмәләрен кушу хоку¬ кыннан мәхрүм итеп аералар. Пиренейлар яңадан «торгызыла». Англия Урта диңгездә стратегик яктан гаять мө¬ һим форпостны — Гибралтар крепостен һәм Төньяк Америкадагы бер өлеш француз биләмәләрен кулына төшерә. Испания Нидерланды һәм Италиядәге билә¬ мәләр Австрия Габсбургларына эләгә. Франциянең бөек держава позициясе бик нык какшый. Француз классицизмы. XVIII гасырда, Франция иң куәтле илгә әверелгән вакытта, монда яңа иҗат стиле — классицизм урнаша. Ул Людовик XIV нең үтә зиннәтле, мәһабәт һәм тантаналы сарае атмосфе¬ расына бик тә кулай була. Классицизмның нигезендә, Ренессанс дәверен¬ дәге кебек үк, антик сәнгать һәм әдәбият белән кызыксыну ята. Нәзберек барокко белән мавыгу чорларын кичергән французлар катгый ачыклыкка һәм тотрыклылыкка кире кайталар. Алар рәс¬ самнар, архитекторлар һәм әдәбиятчылар үрнәк 1701 — 1714 — Испания мирасы өчен сугыш. 193
Искә төшерегез: Европаның антик сәнгать белән кызыксынуы ничә тапкыр һәм кайчан кабатлана? булырлык, классик (классицизм стиленең ата¬ масы да шушы сүз белән бәйләнгән) әсәрләр иҗат итсеннәр өчен, кирәкле законнар теориясен эшлиләр. Гуманистлар кайчандыр «тотрыксыз», «тупас» готиканы тәнкыйтьләгән кебек, классицизм тео¬ ретиклары да барокконың ашкынулы, ярсу омты¬ лыш ларыннан баш тарталар. Алар фикеренчә, сән¬ гатьтә бар нәрсә акылга буйсынырга, үлчәп эшлә¬ нергә, фантазия һәм уйдырмалардан азат булырга тиеш. Классицизм авторларының иң яраткан иҗат төре театр булган, ә аның жанрлары арасында иң җитдие, ягъни трагедия (комедияне бик аз куй¬ ганнар) алга сөрелгән. Классицизм теоретиклары драматурглардан өч бергәлек — урын, вакыт һәм күренеш — кагыйдә¬ сенең үтәлүен таләп иткәннәр. Пьеса күренеше бер урында, кыска гына вакыт эчендә һәм вакыйга¬ лар логикасы, геройлар характерына туры килеп (могҗизалар һәм чит персонажлар катнашыннан башка) үсәргә тиеш була. (Әлеге таләпләр ха¬ лык театры традицияләренә каршы килә. Анда бу кагыйдәләр күп очракта бозыла, театр күренеш¬ ләренә клоуннар чыгышы, биюләр, гади тамаша¬ чыны җәлеп итү өчен актерларның әдәпсез мәзәк¬ ләре кертелә.) Классик драмада боларның берсенә дә урын кал¬ дырылмый. Актерлар купшы сүзләр тулы югары шигъри телдә сөйлиләр, текстны артык күперенке рухта сәнгатьле итеп укыйлар. Француз классицизмының чишмә башында Пьер Корнель (1606—1684) тора. Ул тарихи темаларга язган трагедияләрендә («Сид», «Гораций») дәүләттә акыллы идарәнең нинди булырга тиешлеген үткән¬ нәр үрнәгендә күрсәтергә тырыша. Тагын бер танылган драматург һәм тарихчы Жан Расин (1639—1699) да антик сюжетлардан илһам ала. Аны геройларының көчле кичерешләре 194
һәм язмыш шаяртулары күбрәк кызыксындыра («Федра», «Андромаха»). Мольер исеме белән танылган Жан Батист Пок¬ лен (1622—1673) шул заманның иң танылган коме¬ дияләр авторы була. Ул үз заманы җәмгыятенең кимчелекле якларын, мәсәлән, баеп киткән буржуа¬ ларның наданлыгын («Мещанин во дворянстве»), чиркәү әһелләренең икейөзлелеген («Тартюф»), хәй¬ ләкәрлек һәм карунлыкны («Саран») үткен тел белән сурәтләп көлкегә калдыра. Француз классицизмының әйдәп баручы рәс¬ самы Никола Пуссен (1594—1665) гомеренең күп өлешен Римда үткәрә. Ул антик сәнгатькә табы¬ на һәм үз картиналары өчен сюжетларны мәҗүси¬ лек мифологиясеннән ала. Ул шулай ук дини темаларга да картиналар яза. Пуссен граждан¬ лык идеяләрен алга сөрә, шәхси мәнфәгатьләрне җәмгыять алдындагы бурычка буйсындыру, тугры¬ лык һәм каһарманлык кебек сыйфатларны мак¬ тый («Германиканың үлеме», «Сципионның киң күңеллелеге»). Архитектурада Версаль классицизм принцип¬ лары гәүдәләнешенең иң гүзәл үрнәген бирә. Сән¬ гать алдында баш июче һәм хәйрияче Людовик XIV яңа стильне бик ошата. Аның резиденциясе — күп санлы архитекторлар, скульпторлар һәм бакчачы¬ ларның гүзәл иҗат җимеше — тәртип һәм сим¬ метрия тантана иткән гаҗәеп ансамбль. Аның күзгә күренмәс күчәре корольнең сарайдагы ял бүлмә¬ сеннән, монархның мәйдандагы статуясы каршын¬ нан һәм зур паркның алгы аллеясыннан уза. Версаль паркы үзенең төгәл читле клумбалары һәм геометрик фигуралары, бик оста итеп кыр¬ кылган агачлары белән «даими» парк үрнәгенә әверелә, аны да «француз» паркы дип атыйлар. Классицизмның күп кенә вәкилләре Пуссен кебек аларның сәнгате «мәрхәмәтлелек һәм акыллылык» турында кешеләрнең исенә төшерер, алар ярдәмендә кеше язмыш сынаулары алдында нык булып кала Мольер Н. Пуссен. Автопортрет 195
Н. Пуссен. Танкред һәм Эрминия алыр дип өметләнәләр. Әмма, монархиягә хезмәт итеп, классицизм үтә купшы, рәсми стильгә әве¬ релеп кала. Француз классицизмы идеяләре башка Европа илләренә дә йогынты ясый, әмма беркайда да күп¬ челекнең сәнгати зәвыгын билгеләп килгән барок¬ кодан өстен чыга алмый. 1. XVI—XVII гасырларда француз абсолютизмы үсешенең төп этапларын, аның югары күтәрелү һәм түбән төшү чорларын искә төшерегез. ^2. Кояш-Корольнең сәяси карашлары турында сөйләгез. 3. Людовик XIV үткәргән тышкы һәм эчке сәя¬ сәттәге уңай һәм тискәре билгеләрне аерып күрсә¬ тегез. 4. Людовик XIV Испания мирасы өчен сугышта нинди максатларны күздә тоткан? 196
Версаль паркы 5. Классицизмның төп билгеләрен атагыз. Бу стиль бароккодан нәрсә белән аерыла? Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен барокко чиркәү сәнгате һәм архитектурасында уңыш казанган, ә классицизм абсолютизм Франциясенең дөньяви сәнгатендә чәчәк аткан? §22. 1640-1660 ЕЛЛАРДАГЫ ИНГЛИЗ РЕВОЛЮ ЦИЯСЕ. АНГЛИЯДӘ ПАРЛАМЕНТ МОНАРХИЯСЕ УРНАШУ XVII гасыр башында Англия Европада икъти¬ сади яктан алга киткән илләрнең берсе була. Авыл¬ да аграр переворот һәм шәһәрдә мануфактура җитештерүе үсү аркасында, монда тәүге капита- 197
Яков I Искә төшерегез: пуританнар рухи яктан конти¬ ненттагы протестантлык агымнарының кайсына якынрак торалар? Англиядәге элгә- реге капитализм уңышлары белән пуританлык карашлары үсү арасында бәй¬ ләнеш бармы? листик мөнәсәбәтләр тизрәк урнаша, ә сәүдә-эш- мәкәрлек катлауларының икътисади абруе тагын да күтәрелә. Әмма аларга үз эшләренә дәүләтнең тыкшы¬ нуы, ягъни монополияләр белән килешеп яшәргә туры килә. Король монополияләрне чиновник¬ ларга һәм сарай даирәсенә өләшә һәм шулай итеп, аларны җитештерүчеләр һәм сәүдәгәрләр хиса¬ бына асрый. (Королева Елизавета да, беренче Стюартлар да еш кына аерым бер кешегә ил¬ дән мөһим товарларны чыгару яки кертү хоку¬ кын бүләк итәләр. Ь.әм сәүдәгәрләр, сату-алу эшен дәвам итү өчен, импорт яки экспортка аннан лицензия сатып алырга мәҗбүр булалар, ә моно¬ полист бармакка бармак сукмыйча да акча янчыгын калынайта.) Тәхет хуҗасы үзе хартияләр һәм өстенлекләр биргән сәүдә компанияләре табышының бер өле¬ шен үз файдасына калдыра. Бу яшь буржуазиянең керемен ачыктан-ачык яки яшерен рәвештә дво¬ ряннар һәм дәүләт мәнфәгатьләрендә бүлеп бирү ысулы була. Елизавета хакимлегенең ахырында мондый икъ¬ тисади сәясәт парламентта ризасызлык уята, ә Яков I заманында давыл кубара. Шул заман кешеләре өчен аеруча мөһим бул¬ ган дин өлкәсендә дә хакимият белән каршылык куера. Англиядә пуританлык идеяләре тагын да киңрәк колач җәя. Пуританлык хәрәкәтендә мөс¬ тәкыйль агымнар бүленеп чыга: урта пресвите- рианлык һәм тагын да радикальрәк индепендент- лык агымнары. Пресвитерианнар рәсми англикан чиркәвендә рухани һәм епископлардан котылмакчы булалар. Алар диндарлар общинасы башында 1—2 елга сайлап куелган пресвитер старейшина торырга тиеш дип исәплиләр. Ә башка мәсьәләләрдә пресвитерианнар бар халык өчен бердәм дәүләт чиркәве идеясен кабул итәргә әзер торалар. 198
Индепендентлар (ингл. Independent— «бәйсез») дини общиналарның тулы бәйсезлеге һәм алар¬ ның эшләренә дәүләтнең тыкшынмавын яклап чыгыш ясыйлар. Индепендентлардан тыш та Ан¬ глиядә вак радикаль пуритан секталары күп була, аларның һәрберсе дини тәгълиматны үзенчә аңлата һәм бары тик үз әгъзалары гына хакыйкатьне белә дип исәпли. Алар барысы да чиркәү общиналарының дәү¬ ләттән бәйсезлеге өчен көрәшәләр, еш кына дәүләт үз гражданнарыннан таләп иткән ант бирү, суд эшләрендә катнашу, корал йөртү кебек гамәлләрдән баш тарталар. XVII гасырның беренче яртысында Англия җәм¬ гыятьнең шактый зур өлеше белән монархия ара¬ сында үзара көрәш мәйданына әверелә. Җәмгыять¬ тәге ризасызлык парламентта кайтаваз булып яңгы¬ рый, монда сәүдә-сәнәгать даирәләре дәүләт белән идарә итүдә үзләренә яңа урын даулыйлар. Аларның социаль ризасызлыгы, бер яктан, монархия белән рәсми англикан чиркәве һәм, икенче яктан, пури¬ таннар арасында дини каршылык формасын ала. Корольләр парламентка каршы. Шотландия короле, баласыз Елизаветадан соң Англия тәхетен дә мирас итеп алган Яков I Стюарт (1603—1625), заманында тәхет белән парламент арасындагы каршылык тагын да кискенләшә. Континенталь сәяси фикер рухында тәрбияләнгән Яков I чын абсолютист була, ул инглиз сәяси тра¬ дицияләрен аңламый һәм парламент хуплавын¬ нан башка үзе ничек тели шулай идарә итү юлын сайлый. Аның сараендагы артык исрафчылык, чинов¬ никлар ришвәтчелеге һәм тәхет варисы — булачак король Карл I гә дә (1625—1649) — йогынтысы көчле булган король фавориты герцог Бэкингемның тулы хакимлеге гомуми ризасызлык уята. Яков I дә, Карл I дә рәсми англикан чиркәве тарафдарлары булалар һәм пуританнарны сөймиләр. Уйлап карагыз: ни өчен шундый күп агымнар һәм секталар нәкъ менә протес¬ тантлыкта барлыкка килә? Протестантлар¬ ның Библияне индивидуаль рәвештә төше¬ нүләре белән бу ничек бәйләнгән? 199
Карл I Пресвитерианнар архиепископ У. Лодка һәм ул урнаштырган чиркәү тәртипләренә каршы күтәрелә Өстәвенә Стюартлар католикларга дин тоту иреге бирәләр. Инглизләр католик диненең яңадан торгызы- луыннан куркалар. Яков I тышкы сәясәтнең юнә¬ лешен үзгәртә һәм католиклар Испаниясе белән якыная, ә бу илне инглизләр үзләренең иң явыз дошманы дип исәпли. Шулай булуга карамастан Карл I француз принцессасына өйләнә, һәм сарайда аның өчен католик дине йолалары башкарыла. Корольнең абсолют хакимлеккә дәгъваларыннан, эчке сәясәтеннән, даими талауларыннан ризасызлык үсә. Ьәм 1628 елда парламент инглизләрнең тради¬ цион хокуклары һәм ирекләре турында аның исенә төшерергә мәҗбүр була, һәм болар барысы «Хокук¬ лар турындагы петиция»дә санап үтелә. Бу хокук һәм ирекләрне даими төстә бозып торган Карл I пар¬ ламентны тарата һәм 11 ел буе аннан башка гына идарә итә. Ул үзе генә идарә иткән чор (1629—1640) пури- таннарны эзәрлекләү һәм аларның Яңа Дөньяга эмиграциясе, шулай ук халык өстенә зур салымнар өю белән истә кала, чөнки борынгы феодаль хокук буенча король бу салымнарны парламенттан башка да җыя ала. Әмма корольгә тагын да күбрәк акча кирәк була. 200
1637 елда Шотландиядә король кальвинизм¬ ны тоткан халыкка англикан чиркәвен көч¬ ләп такмакчы була һәм илдә восстание башлана. Сугыш ихтыяҗларына акча алу өчен, Карл 1640 ел¬ да парламентны чакырырга мәҗбүр була. Әмма депутатлар, корольнең үзләренә ташламалар яса¬ мавын күреп, аңа акча бирергә ашыкмыйлар, һәм шул сәбәпле өч атнадан король парламентны яңадан тарата. Бу сессия Кыска парламент дигән исем 'ала. Озак парламент һәм революция башлану. Су¬ гыштагы уңышсызлыклар корольне яңадан парла¬ ментарийлар белән очрашырга мәҗбүр итә. 1640 ел¬ ның 3 ноябрендә парламент сессиясе башлана. Депутатлар башта ук корольгә үзләрен таратырга ирек бирмәячәкләрен белдерәләр һәм шул состав¬ та, тәнәфесләр ясап, 13 ел буе (1640—1653) эшли¬ ләр, шуңа күрә дә бу сессияне Озак парламент дип атыйлар. Парламент корольгә үз таләпләре исемлеген, ягъни «Бөек ремонстрация»не (протест) тәкъдим итә һәм анда король министрларының парламент алдында хисап тотуы һәм бары тик бу органның гына салымнар билгеләү хокукы раслана. Озак парламент гамәлләрен Англия револю¬ циясенең башлануы дип саныйлар. Депутатлар Англиядә конституцион монархия кертү турын¬ дагы мәсьәләне күтәрәләр: король хакимлеген алар законнар һәм вәкиллекле орган белән чикләргә телиләр, хөкүмәт бу орган алдында хисап тотарга тиеш була. Парламентның «гомердә булмаганча тупаслы¬ гына» җавап йөзеннән, Карл I төньякка китеп бара, анда гаскәр туплый һәм, хәрби хәрәкәт¬ ләр башлавын белдереп, үз штандартын күтәрә. Шулай итеп, 1642 елда Англиядә беренче граж¬ даннар сугышы башлана һәм ул 1646 елга кадәр дәвам итә. 1640 — Англия революциясе башлану. 201
өстәмә МӘГЪЛҮМАТ Общиналар палатасы өстенлеге Карл I общиналар палатасы әгъзаларына шәхсән үзе йогынты ясарга тырышып карый. Ул көтмәгәндә шунда килә һәм, спикер урынына утырып, оппозициянең биш лидерын үзенә бирүләрен таләп итә. Ул аларның кайдалыгын сорагач, спикер: — Бөек Галиҗәнап минем сүзләремә рәнҗемәсен, әмма минем хөрмәтле палата әгъзалары боерыгыннан башка сөйләр сүзем юк <...> чөнки мин бары тик алар¬ ның хезмәтчесе генә,— дип җавап бирә. Ачуы котырган Карл I, депутатларга янавын дәвам итеп, парламентны ташлап китә, аның артыннан: — Общиналар палатасы өстенлеге!— дигән авазлар яңгырый. Гади крестьяннардан һәм шәһәр һөнәрчелә- реннән үзенең тимер тәнле сугышчыларын туплаганда Кромвель; Үз дворянлыгыннан башка бернәрсәсе бул¬ маган джентлъменга караганда, ни өчен көрәшүен һәм ничек көрәшергә кирәклеген белгән нәселсез капи¬ тан минем өчен күп¬ кә кулайрак, — ди. Гражданнар сугышлары. Сугыш игълан ителгән¬ нән соң, инглиз җәмгыяте бүлгәләнә. Монархка тугры калганнар арасында да, оппозиция ягында да крестьяннардан алып дворяннарга кадәр төрле сословие кешеләре була. Корольнең позициясе аграр төньякта һәм илнең көнбатышында көчлерәк була, ә сәнәгать үсеше ягыннан шактый алга киткән Үзәк һәм Көньяк-Көнчыгыш Англия парламент¬ ны яклый. Араларында аристократлар күп булган Карл тарафдарларын кавалерлар дип атыйлар (чөнки аларның башларында җайдак рыцарьларның аеру билгесе саналган тузган каурый бизәкләр була), ә аларның парламентны яклаучы көндәшләрен йомры башлар диләр, чөнки аларның күбесе пури¬ таннар була һәм түгәрәкләп киселгән чәч йөртә, гади киенә. Баштарак король гаскәре — реалистлар (ингл. royal — «корольнеке») уңышка ирешә. Парламент солдатларына тәҗрибә дә, тиешле тәртип тә җи¬ тешми. Әмма тора-бара хәл үзгәрә башлый. Парламент армиясе үз уңышлары белән пури¬ таннар эшенә тугрылыклы, сәләтле полководец һәм оештыручы вак дворян Оливер Кромвельгә (1599—1658) бурычлы була. Ул тимер тәнле дип 202
Джон Лильберн Әмма тәвәккәл индепендентлар башкача уйлый. Аларның терәге армия була, ә ли¬ дерлары — роялистларга каршы сугыш каһарманнары Оливер Кромвель һәм Генри Айртон. Генри Айртон илдә сайлау рефор¬ масы уздыру зарурлыгын алга сөргән про¬ грамма төзи («Тәкъдимнәр бүлекләре»). Шул очракта парламентта шәһәрләрдән сайлан¬ ган, ягъни сәүдә-эшмәкәрләр катлавы вәкил¬ ләре саны артачак. Индепендентлар һаман да һәр дини общинага бәйсезлек бирүне таләп итәләр, чөнки, алар исәпләвенчә, пресвите- рианнарның илгә бердәм дини тәртип тагу хокуклары юк. Парламент, бик хафаланып, армиядәге солдатларның кәефләрен күзәтә һәм аны таратыр¬ га әзерләнә, әмма аның бу эше барып чыкмый. 1647 елның августында Кромвель армиясе Лондонга керә һәм, пресвитерианнарны куып, «парламентта Общиналар пала¬ тасының корольне хө¬ кем итү мөмкинлеге турында карарлары: 1. Аллага ышан¬ ган халык гадел хаки¬ мият чыганагы булып тора. 2. Англиянең пар¬ ламенттагы (халык тарафыннан сайлан¬ ган һәм аның мәнфә¬ гатьләрен яклаучы) общиналары дәүләттә иң югары хакимият¬ кә ия. 3. Парламентта об¬ щиналар закон дип белдергән бөтен нәрсә (король һәм лордлар моның белән килеш¬ мәгән очракта да) закон көченә ия бу¬ лырга тиеш. чистарту» үткәрә (аны үткәрүче полковник Прайд- ның исеме белән бу гамәлне «Прайд чистартуы» дип атыйлар). Парламентта бары тик индепендентлар¬ ның тарафдарлары гына кала. Индепендентлар һәм «тигезләүчеләр». Армия җитәкчелеге никадәр тәвәккәл булмасын, ул барыбер дворяннардан һәм шактый бай кешеләр¬ дән тора. Ә армия үз арасыннан гади солдатлар — кичәге крестьян һәм сәүдәгәрләр рухын чагыл¬ дырган бүтән башлыклар тәкъдим итә. Алар исеменнән левеллерлар — «тигезләүчеләр» чыгыш ясый. Аларның җитәкчеләре Джон Лильберн (1614—1657) була. Ул югары хакимият — суверенитет — халык кулында булырга һәм ирләр өчен (хәтта милекләре булмаганнар өчен дә) гомуми тигез сайлау хокукы булган демократик сайлауларда халык үз ихтыярын белдерергә тиеш дип исәпли. Ул Англияне монар¬ хия итеп түгел, ә бер палаталы парламенты булган республика итеп күрергә тели, анда лордлар палатасы 204
аталган чын кальвинчылардан отрядлар төзи, һәм алар Эджхилле, Уинсти, Марстон-Мур янында кава¬ лерларга каршы уңышлы сугыш алып баралар. Озакламый парламент армиясе башкомандующие Томас Ферфакс һәм аның урынбасары Кромвель бөтен армияне Кромвель частьлары үрнәгендә үзгәр¬ теп коралар. «Яңа төр» гаскәрдә (аны шулай дип атыйлар) ныклы дисциплина хөкем сөрә, пуритан солдатлар, роялистлардан аермалы буларак, талау- җимерү белән шөгыльләнмиләр. 1645 елда Нэсби янындагы зур сугышта король тарафдарлары тар-мар ителә. Карл I Шотландиягә кача, әмма шотландлар аны Англия парламентына акчага саталар. Англия пресвитерианлык иленә әверелә. Граж¬ даннар сугышы барганда Англия җәмгыяте илнең киләчәктәге сәяси һәм дини корылышы турында¬ гы карашларда әле бердәм булмый. Пресвитериан¬ нар һәм индепендентлар арасында каршылыклар кискенләшә, төрле секталар үз программалары белән чыгыш ясый. Парламентта урта пресвитерианнар — халыкның бай катлаулары вәкилләре күбрәк була. Алар гаять мөһим реформалар үткәрәләр: епископлар һәм руха¬ нилар дәрәҗәсен юкка чыгарып, пресвитериан чир¬ кәвен кертәләр, инглиз руханиларының җирләрен конфискациялиләр; 1646 елда парламент борынгы феодаль тради¬ цияне — король һәм инглиз дворяннары арасын¬ дагы вассаллык мөнәсәбәтләрен юкка чыгара. Ул шулай ук «рыцарьлык тотымнары» дип аталган түләүләрне дә бетерә, хәзер дворяннар тәхеткә элек¬ кеге феодаль түләүләрне дә түләми кала алалар. Күрелгән чара эре җирбиләүчеләр һәм дворян¬ нар мәнфәгатьләренә җавап бирә. Пресвитериан¬ нар лидерлары, революциянең төп бурычлары үтәлде һәм хәзер гражданнар сугышыннан тыныч тор¬ мышка күчәргә кирәк дип, шуның белән тукталырга ниятлиләр. 203
Карл I не җәзага тар¬ ту. Трибуналның үзен бетерелеп, бары тик сайлап куела торган общиналар палатасы гына калырга тиеш була. Тигезләүчеләр социаль гаделлек өчен көрәшә: киртәләүләрне бетерүне, монополияләрне юкка чыгаруны, салым хөкем итәргә хакы юк дип исәпләгән король куркып кал- системасын реформалаштыруны таләп итә. Армиядә индепендентлар һәм тигезләүчеләр арасында кызу бәхәсләр барган арада Карл I тоткынлыктан кача. Монархиянең бетүе. 1648 елда роялистлар икенче гражданнар сугышын башлап җибәрәләр, әмма Престон тирәсендәге бәрелештә җиңеләләр; король мый, үзен бик горур тота. Ул, дошманнары бу куркудан калты¬ рый дип уйламасын¬ нар өчен һәм иртәнге салкында туңмаска дип, ике кат эчке күл¬ мәк кия. дошманнары кулына эләгә. Иң тәвәккәл пури¬ таннар аны хөкем итүне таләп итәләр, һәм тарихта беренче тапкыр трибунал идарә итүче монархка үлем карары чыгара. 1649 елның 30 гыйнварында Карл I нең башы өзелә, ә Англия озакламый рес¬ публика дип игълан ителә. XVII гасыр гравю¬ расы Кромвельне, таҗ кидертелмәгән булса да, яңа монарх итеп сурәтли. Халык суверенитеты һәм хакимиятләрнең закон һәм гражданнар алдында җаваплылыгы идеяләре инглизләр аңында ныгып урнаша. Ко¬ рольне җәзага тарту әнә шундый бөтенләй яңа хокукый аң формалашуны раслый. Республика һәм Кромвель протектораты. Рес¬ публикада хакимият формаль яктан парламент кулында була. Революция елларында аның түбән 205
1650— 1658 — Кромвель протектораты. палатасы гына кала, әмма чынлыкта исә хакимиятне армия тулаем үзенә ала. Шуңа күрә дә яңа башкарма хакимият органы — Дәүләт советы төзегәннән соң, парламентның аңа җитәкче итеп Оливер Кромвельне куюы бер дә гаҗәп тоелмый. Армиядәге куркыныч фикер каршылыклары озакка сузылды дип исәплиләр, Кромвель левел¬ лерларның барлык лидерларын кулга ала һәм «гаскәрләрен алардан чистарта». Тигезләүчеләр идеяләре белән агуланган ышанычсыз полкларны Ирландиягә җибәрәләр. Алар монда гражданнар сугышы елларында Карл I ягында чыгыш ясаган җирле католикларны бастырырга тиеш була. Бу сәясәт белән килешмәгән берничә дистә левеллер атып үтерелә. Кромвель бу гамәлләре белән бары¬ сына хакимияткә көчле һәм кырыс идарәче ки¬ лүен күрсәтә. Англия парламентының кайчандыр революцион булган армиясе 1649—1652 елларда Ирландиягә китә. Җиңелгән ирландларның җирләре Кромвель солдатлары һәм офицерларына өләшенә. Меңләгән гади халык әлеге поход корбанына әверелә. Триумфатор булып әйләнеп кайткан Кромвель парламентны тарата, «ике хакимиятлелек» бетә. Бу армия башлыклары тарафыннан оештырылган чын дәүләт перевороты була. Яңа хәрби диктаторны Англиянең лорд-протек- торы (саклаучысы) дип атый башлыйлар. Кромвель идарәсе, гәрчә аның заманында конституция төзелсә дә, күбесенчә монархияне хәтерләтә, ул конституция нигезендә чакырылган беренче парламентны да куып тарата. Кромвель армиядә гаять зур авторитетка ия була һәм илдә тәртип урнаштыра, әмма үзе үлгәннән соң аны алыштырырлык шәхес табылмый. Монархияне торгызу. Яңадан җыелган парламент, илдә хакимият көчле һәм бердәм булырга тиеш дип исәпләп, монархияне торгызу турында карар кабул итә һәм тәхеткә Карл II не (1660—1685) — җәзалап 206
үтерелгән корольнең улын чакыра. Ул бу вакытта Франциядә яши. Илгә кайт¬ кан очракта революциядә катнашучы¬ ларның барысына да амнистия игълан итәргә һәм аларның гражданнар сугы¬ шы барышында туплаган мөлкәтенә кул сузмаска тиеш була. Яңа король сүзендә тормый: әтисен хөкем иткән берничә трибунал әгъзасын җәзага тарта, англикан чиркәвен тор¬ гыза, пуританнарны эзәрлекли башлый һәм католикларны артык узындырып җибәрә. Карл II революция елларында үзен сыендырган Франция короле Людо¬ вик XIV кә бәйле була. Ул Карл II не, тәхеткә килгәннән соң да, акча белән Вильгельм һәм Мария тәэмин итеп торуын дәвам итә. Әмма бу Карл II гә шактый мөстәкыйль сәясәт алып барырга һәм 1667 елда Нидерланд һәм Швеция белән Франциягә каршы союз төзергә комачауламый. Карл II нең католикларны яклавы һәм француз¬ лар сәясәтен үткәрүе парламентны илдәге дәүләт пост¬ ларына англикан чиркәвен таныган протестантлар гына утыра алу турында закон чыгарырга мәҗбүр итә. Карл II үлгәннән соң, хәлләр тагын да начарая, чөнки тәхеткә аның бертуганы католик һәм инанган абсолютист Яков II (1685—1688) килә, һәм ул, бар¬ лык Стюартлар кебек үк, үзен законнан өстен тору¬ чы, ә аның хакимияте берни белән дә чикләнмәгән дип исәпли. «Данлы революция». Англиядә католикларның җиңүеннән һәм абсолютизм көчәюдән куркып, пар¬ ламент «Данлы революция» (1688) дип аталган дәүләт перевороты оештыра. Депутатлар тәхеткә J/рлландия статхаудерын — Яков II нең кызы Мария¬ гә өйләнгән протестант Вильгельм Оранскийны чакыралар. Вильгельм һәм Мария, парламента¬ рийлар кулыннан таҗ кабул итәргә ризалашып, Англиягә киләләр, ә Яков II Франциягә кача. 207
XVIII гасырда Англия парламентының общиналар палатасы утырышы Яңа король үз гражданнарына ташламалар ясар¬ га мәж,бүр була. 1689 елда ул «Хокуклар турында билль»гә кул куя һәм шуның нәтиж,әсендә илдә парламент монархиясе урнаша. Иң югары хакимият чынлыкта парламент кулына күчәт, Король парламент кабул иткән законнарны юкка чыгару хокукыннан баш тарта, аны даими төстә ж,ыярга һәм парламент ирекләрен бозмаска вәгъ¬ дә итә. Абсолютизм һәм җәмгыять арасында барган, озакка сузылган көрәштә ил халкы барыбер монар¬ хиянең беренчелеккә омтылышын чикләүгә ирешә. XVII гасырның икенче яртысында революция һәм сәяси көрәш нәтиҗәләре хакимиятнең җәмгыять алдындагы җаваплылыгы һәм аның законга буйсы¬ нуы турындагы принципларның инглизләр аңында ныгып урнашуыннан һәм конституцион монархия формалашудан гыйбарәт була. Революция нәтиж,әләрен киресенчә аңларга мөм¬ кин булса да, Англия республика строен саклап кала алмый, илнең сәяси системасы бик нык үзгәрә. Рево¬ люция елларында яңа дворяннарның, финансист¬ 208
ларның, сәүдә-сәнәгать катлавының хәле шактый ныгый, ә феодаль аристократия һәм чиркәүнең пози¬ цияләре какшый. Англиядә конституцион монархия. «Данлы рево¬ люциядән соң парламент илдә иң мөһим сәяси көчкә, төп дәүләт эшләре башкарыла торган урынга әйләнә. XVII гасырда Англия парламентында виги һәм тори дигән ике сәяси партия барлыкка килә. Алар сәяси элитаның төрле төркемнәре исеменнән эш алып баралар. Вигилар парламент ирекләрен кайнар яклыйлар һәм монархияне чикләүне хуплыйлар. Алар про¬ тестантларны яклаулары, дини секталарга юл кую¬ лары һәм католикларны өнәмәүләре белән аерылып торалар. («Виг» термины иң элек Шотландия каль- винчылары кушаматы була.) Аларның оппонентлары — торилар — монархиягә, англикан чиркәвенә зур хөрмәт белән карыйлар һәм бар нәрсәдә дә консерваторлар, ягъни иске тәртип һәм традицияләрне яклаучылар булып калалар. (Тори — Карл I не сугышта яклаган ирланд католик¬ ларының кушаматы.) Вигилар яңа дворяннар, сәүдәгәрләр һәм илнең иң югары финанс катлавы мәнфәгатьләрен чагыл¬ дыралар. Торилар исә эре җирбиләүчеләр һәм арис¬ тократияне яклыйлар. Ике партия вәкилләре дә парламентта урыннар һәм өстенлек өчен көрәшә. Хөкүмәт кабинетын һәм премьер-министрны король хәзер парламентта күпчелекне тәшкил иткән пар¬ тиядән билгеләп куя, ә җиңелгәне үзенең оппозиция роле белән ризалашырга мәҗбүр була. «ХОКУКЛАР ТУРЫНДА БИЛЛЬ»ДӘН (1689): Хәзер бу халыкларның тулы һәм ирекле вәкилләре сыйфатында җыелган общинаның дини һәм дөньяви лордлары <...> үзләренең борынгы хокук һәм ирек¬ ләрен кире кайтару һәм раслау өчен, түбәндәгеләрне белдерәләр: ДОКУМЕНТ 209
— король әмере белән генә законнарны юкка чыгару яки тормышка ашыру хокукын дәгъвалау парламент ризалыгыннан башка законсыз <...> — король файдасына һәм карамагына салым җыю <...> парламент ризалыгыннан башка законсыз <...> — парламент әгъзаларын сайлау ирекле булырга тиеш; — сүз һәм фикер алышу иреге һәм парламентта бар¬ ган башка вакыйга-хәлләр һәм гамәлләр эзәрлекләүгә сәбәп була алмый. 1. Пресвитерианнар һәм индепендентларның чир¬ кәү төзелеше турындагы карашларында нинди уртаклыклар бар һәм аерма нәрсәдә? 2. Стюартлар династиясе корольләренең хакимият турындагы карашларын сыйфатлагыз. Аларның Англия сәяси традицияләреннән аермасы нәрсәдә? 3. Король һәм парламент конфликтында «парла¬ мент ирекләре» нинди роль уйный? 4. Революция дәверендә О. Кромвель эшчәнлегендә, сезнең карашка, нәрсәләр уңай, ә нәрсәләр тискәре була? 5. Индепендентлар, пресвитерианнар, левеллер¬ ларны сәяси программаларының радикальлек дәрә¬ җәсе буенча урнаштырыгыз. 6. Революция дәверендә җәмгыятьтә нинди яңа идеяләр туа? Халык суверенитеты нәрсә ул? 7. Пресвитерианнар парламенты чараларын искә төшерегез. Алар кем мәнфәгатьләренә җавап бир¬ гән? 8. Конституцион монархиягә билгеләмә бирегез. 9. XVII гасырда Англия парламенты системасында нинди яңалык күзәтелә? 10. Англия революциясенең сәяси әһәмиятен сез ничек бәялисез?
IX БҮЛЕК. МӘГЪРИФӘТ ДӘВЕРЕ § 23. ИДЕЯЛӘР ҺӘМ КЕШЕЛӘР XVII гасыр ахыры — XVIII гасырда Европа иллә¬ рендә яңа идея агымы формалаша һәм бөтен дәвер аның исеме белән Мәгърифәт дәвере дип атала. XVIII йөзне Мәгърифәт гасыры диләр. Мәгърифәт идеяләр җыелмасы да, мәдәнияттәге тар юнәлеш тә түгел, ә җәмгыятьнең күп якларын — сәясәт һәм динне, тәрбия һәм мәгарифне, фән һәм техниканы, әдәбият һәм сәнгатьне колачлый. Мәгърифәттән үзгәреш һәм яңарыш рухы бөркелә. Ул, элекке авторитетларда шик уятып, кешеләрнең дөнья, җәм¬ гыять һәм дәүләт төзелеше турындагы күзаллау¬ ларын бөтенләй үзгәртеп, «иске тәртип» нигезлә¬ рен какшата. Мәгърифәт мәдәнияте интернациональ була, ул Европада да, Яңа Дөньяда да киң колач җәя. Ьәр җирдә аның аерым үзенчәлекләре булуга кара¬ мастан, барлык мәгърифәтчеләр өчен (бу дәвер акыл ияләрен шулай дип атыйлар) уртак идеяләр һәм билгеләр дә була. Мәгърифәт рационализмы. Табигать фәннәрендәге тамырдан борылыш һәм рационализмның, ягъни табигать серләрен дә, дөньяның илаһи законна¬ рын да үзләштергән кеше акылының чиксез мөм¬ кинлекләренә ышанычның, киң таралуы Мәгъри¬ фәт философиясенә тирән йогынты ясый. Барлык мәгърифәтчеләр дә фән һәм белемне югары бәялиләр. Алар ярдәме белән җәмгыять тормышын акыллы итеп оештырырга һәм аның баюына, чәчәк атуына ирешергә мөмкин дип ышаналар. Аларның мәгъ¬ рифәт гамәлләре — гыйлемгә игътибары, файдалы белемнәрнең киң таралуына, иң яңа фәнни ачыш¬ 211
Сез ничек уйлый¬ сыз, ни өчен философларның акылга таяну омтылышы протестант илләрдә азрак проблемалар тудыра? Сезнеңчә ничек, техника өлкә¬ сендәге уңышлар һәм тормыш дәрәҗәсе һәрва¬ кытта да җәм¬ гыять -үсеше дәрәҗәсен билге¬ лиме? ларны пропагандалауга омтылышы да әнә шуның белән бәйләнгән. Әгәр дә XVII гасырда рационализм бер төркем галимнәр арасында гына таралса, XVIII гасырда ул кешеләр аңында киңрәк урын ала, хәтта динне дә кысрыклый төшә. Европада атеистик һәм мате¬ риалистик карашлар тарала башлый. Алар, Аллага ышанудан читкә китеп, әйләнә-тирә дөнья материя¬ нең — бөтен тере һәм тере булмаган табигатьнең беренчел нигезенең — мөстәкыйль үсеше нәтиҗәсе дип уйлыйлар. Әлбәттә, күпчелек кешеләр һәм мәгърифәтчеләр үзләре дә элеккечә диндар булып калалар, әмма алар¬ ның күпчелеге кеше акылы мөмкинлекләрен чик¬ ләүче чиркәү догмалары белән килешә алмый. Фран¬ цуз мәгърифәтчеләренең чиркәү белән каршылык¬ лары аеруча көчле була. Гомумән католик илләрдә философлар, галимнәр һәм руханилар арасында кар¬ шылыклар протестант илләр белән чагыштырганда ешрак күзәтелә. Прогресс идеясе. Фән һәм техника көченә тирән ышаныч барлык мәгърифәтчеләр өчен дә уртак прогресс — кешелекнең бернинди тайпылышсыз алга баруы идеясен тудыра. Алар фикеренчә, кеше¬ лек тарихы — кешеләрнең бик примитив хәлдән, варварлыктан оешканлыкның һәм кешелек мөнә¬ сәбәтләренең тагын да югарырак баскычларына күтәрелү тарихы ул. Прогрессны алар Европада аеруча тиз үскән фән һәм техника казанышлары итеп тә күзаллыйлар. (Нәкъ менә XVIII гасырда европалылар, үз җәмгыятьләрен һәм икътисади, һәм сәяси яктан иң алдынгыга исәпләп, башка халык¬ ларга прогресс һәм цивилизацияне үзләре илтергә тиеш дип саныйлар.) Мәгърифәтче философларның прогресска ышанычы аларның оптимизмын һәм «белемне көч»кә әверел¬ дергән җәмгыятьне югары бәяләүләрен чагылдыра. Мәгърифәт кеше, аның җәмгыятьтәге урыны һәм дәүләт, хакимият белән үзара мөнәсәбәтләре 212
турындагы традицион күзаллауларның астын өскә әйләндерә. Инглиз акыл ияләре җәмгыять һәм дәү¬ ләтнең яңа теориясе нигезләрен кора. Англия сәяси фикере: Европа Мәгърифәте чыга¬ наклары. XVIII гасырның күп кенә философлары инглиз фикер иясе Томас Гоббс (1588—1679) идея¬ ләрен үстерәләр. Ул көчле монархиячел хакимият тарафдары була, әмма аның килеп чыгышы һәм бурычларына яңача карашта тора. Гоббс фикеренчә, һәр хакимият, шул исәптән монархия дә, кешеләр ихтыяры белән туа. Ерак үткән заманнарда кешеләр борынгы кыргыйлыкта яшиләр, дөньяда «барысы барысына каршы сугыша», көчлеләр хокукы тантана итә. Хаос һәм көч куллануларны бетерү, кешеләр ыруын бер-берсен кырудан коткарып калу өчен, кешеләр дәүләт төзиләр, ә аның максаты тәртип саклаудан гыйбарәт була. Алар хакимият формасы турында үзләре килешәләр, үз теләкләре белән аңа идарә итү хокукын тапшыралар һәм аның фай¬ дасына үзләренең беркадәр шәхси хокукларыннан баш тарталар. (Шуңа күрә, Гоббс фикеренчә, монарх¬ ка буйсынырга кирәк тә инде.) Шулай итеп, аның тәгълиматында җәмгыять дәүләткә карата беренчел, ә хакимият формасы — халык ихтыяры нәтиҗәсе ул дигән идея урын ала. Мәгърифәт дәверенең фәлсәфи һәм сәяси фи¬ керенә гаять зур йогынты ясаган икенче инглиз фикер иясе Джон Локк (1632—1704) монархияне башкача бәяли. Ул абсолютизмга каршы була, Англия революциясен хуплап чыга, Стюартлар рес¬ таврациясе чорында Голландиягә китә һәм туган ягына бары тик конституцион монархия урнашкач кына әйләнеп кайта. Локк Мәгърифәтнең төп идея¬ ләрен формалаштыра. Алар кешенең табигый хокук¬ лары һәм иҗтимагый килешү идеяләреннән гый¬ барәт була. Аның тәгълиматы буенча, барлык кешеләр дә тумыштан ук тигез хокуклы (тигезсезлекне алар килеп эләккән шартлар, тәрбия һәм белем китереп Томас Гоббс Искә төшерегез: хакимиятнең килеп чыгышы турында чиркәү һәм абсолютизм теоретиклары өйрәтмәләре ни белән аерыла? Джон Локк 213
Ни өчен нәкъ менә XVII гасыр Англиясендә сәяси язучылар өчен хакимият килеп чыгу мәсьәләләре актуаль була? Шарль Монтескье Вольтер чыгара). Ьәр кеше, үзенең табигатьтән тигез хо¬ куклы булуы сәбәпле, яшәүгә, иреккә һәм милеккә табигый хокукларга ия. Бу хокукларны яклау өчен, кешеләр бер-берсе белән иҗтимагый килешү төзиләр, һәм нәтиҗәдә дәүләт барлыкка килә, хакимият формалаша. Әгәр дә хакимиятләр үз халкы хокук¬ ларын бозса яки аның мөлкәтенә кул сузса, ягъни иҗтимагый килешү үтәлмәсә, халык бу хакимиятне бәреп төшерә ала. Дж. Локк хакимиятнең артык көчәеп китеп үз халкына зыян салуын тоткарлау мәсьәләсен һәм хакимиятләр бүленеше идеясен иң беренчеләрдән булып күтәреп чыга: законнар чыгару хакимиятен ул бары тик вәкиллекле органга — парламентка тап¬ шырырга, ә башкарма хакимиятне ил башлыгына һәм хөкүмәткә бирергә тәкъдим итә. Француз Мәгърифәте. Мәгърифәт философиясе һәм мәдәнияте Франциядә үзенең иң югары баскычына күтәрелә. Француз язучылары, җәмгыять һәм дәүләт турында фикер йөртү өчен, бик бай азык алалар: алар Англия революциясе вакыйгаларына һәм нәти¬ җәләренә читтән торып һәм вакытлар узгач бәя бирү мөмкинлегенә ия булалар. Күренекле фикер иясе Шарль Монтескье (1689—1755) Англия тибындагы конституцион мо¬ нархия тарафдары һәм француз абсолютизмының зәһәр тәнкыйтьчесе була. (Ул, француз дворяннарын¬ нан, сарай гореф-гадәтләре һәм тәхет идарәсе ысул¬ ларыннан көлеп, «Фарсы хатлары»н яза.) Локкның хакимиятләр бүленеше турындагы идеясен үстереп, ул беренче булып дәүләт хакимиятен өч тармакка — законнар чыгару, башкарма һәм суд хакимиятләренә бүлүне тәкъдим итә. «Акылны ирекле булырга өйрәткән» кеше. Фран¬ цуз Мәгърифәтенең иң эре фигураларыннан берсе — Франсуа Мари Аруэ (1694—1778). Аны икенче төрле Вольтер тәхәллүсе белән атыйлар. Ул киң колачлы язучы, философ, тарихчы, шагыйрь, драматург була, өстәвенә бик үткен теллелеге белән аерылып тора. 214
Бәхәс вакытында аның тапкырлыгы чәнечкеле телгә әверелә. Вольтер үз тирәсендәге кешеләр язмышына төш¬ кән рәнҗетү һәм гаделсезлекләрне бик авыр кабул итә. (Аңа, өченче сословиедән чыккан кешегә, яшь чагында бик күп җәбер-золым күрергә, төрмә тот¬ кынлыгын һәм аристократларның мәсхәрәләүләрен кичерергә туры килә.) Ул еш кына судта гаепсез хөкем ителгәннәрне яклап чыгыш ясый, хөкем ка¬ рарларын яңадан тикшерүне таләп итеп, хатлар яза. Башкача фикер йөртүләргә каршы көрәшкән католик чиркәүне, искелеккә ябышып ятуны даими төстә тәнкыйть утына тота. Агулы еланны сытыгыз!— ди ул, чиркәү турында сөйләгәндә. (Шул ук вакытта ул Аллага ышана, атеист булмый.) Вольтер дин тоту иреген кертергә һәм акылны чиркәү абруйлары зынҗырыннан чыгарырга кирәк дип исәпли. Киләчәк буыннар аның кабере өстенә: Кеше акылын югары күтәргән һәм аны ирекле бу¬ лырга өйрәткән шагыйрь, тарихчы һәм фәлсәфәче,— дип, юкка гына язмагандыр. Энциклопедиячеләр түгәрәге утырышы 215
Сезгә рус әдәбия¬ тында «вольтерь¬ янство» дигән термин белән очрашырга туры килгәне бармы? Ул нәрсәне белдерә? Дени Дидро Вольтер шулай ук сүз иреге кертүне һәм бар¬ лык катлау кешеләренә дә тигез хокуклар бирүне таләп итә. Гаделлек өчен көрәшүче һәм заман тәртипләрен курыкмыйча тәнкыйть итүче Вольтер, ничек кенә булмасын, бу акыллы үзгәртеп коруларны тулы хаки¬ мияткә ия булган мәгърифәтле монарх кына баш¬ карып чыгачак дип исәпли. Мондый идеаль идарә¬ чене ул философ һәм аек акыллы сәясәтче булырга тиеш дип күзаллый. Вольтер галимнәр генә түгел, ә «мәгърифәтле» булып күренергә теләгән Европа монархлары ара¬ сында да зур абруй казана. Россия императрицасы Екатерина II һәм Пруссия короле Фридрих II дә аның белән хат алышып тора. Дидро һәм энциклопедия. 1751 елда философ Дени Дидро (1713—1784) һәм математик Жан д’ Аламбер (1717—1789) тарафыннан уйланган «Энциклопедия, яки Фәннәр, сәнгатьләр һәм һөнәрләрнең аңлатмалы сүзлеге» (I том) басылып чыгу шул дәвернең иң эре мәгърифәтчелек проекты булып әверелә. Алар белем¬ нәр һәм файдалы күнекмәләр ярдәмендә дөньяны үзгәртеп кору мөмкинлегенә ышаналар. Шушы максаттан Энциклопедия өстендә эшләүгә шул заман¬ ның күренекле язучыларын, галимнәрен, уйлап табу¬ чыларын чакыралар. Ул иң алдынгы фәнни һәм тех¬ ник белемнәр җыентыгына әверелә. Бу гаять кыйм¬ мәтле басманың 35 томы мәкаләләрдән генә түгел, таблица һәм иллюстрацияләрдән дә гыйбарәт була. Энциклопедиянең күп кенә авторлары (Дидро- ның үзен дә кертеп) хөр фикерле кешеләр һәм атеистлар булганга күрә, чиркәү бу басманың дөнья¬ га чыгуына төрлечә комачаулык тудырып карый, әмма аның бу нияте барып чыкмый. Энциклопедиячеләр Мәгърифәт дәверенең сәяси идеяләрен — кешеләрнең табигый тигезлеге, дөнья¬ ны танып-белүдә акылның роле хакындагы тәгъли¬ матларны алга сөрәләр. Вольтер белән беррәттән Дидро да мәгърифәтле Европа дворяннарының акыл 216
хакиме була. Ул да Россия патшабикәсе Бөек Екате¬ рина белән хат алыша һәм шәхсән таныш була. «Табигать кешесе» Руссо. Мәгърифәт идеяләре Жан Жак Руссо (1712—1778) иҗатында бөтенләй башка мәгънә ала. Бүтәннәрдән аермалы буларак, ул үз заманы цивилизациясен һәм прогрессны хупламый, болар халыкны гарипләндерә генә дип уйлый. Аның өчен табигый шартларда яшәү, аеруча авыл тор¬ мышы — гади ризык, хезмәт, гадәти ял сәгатьләре — идеал булып тора. Мондый шартларда үскән һәм махсус тәрбиягә дучар ителмәгән кеше нәрсәне һәм ничек өйрәнергә икәнен үзе сайлауга сәләтле, һәм аны бернәрсәгә дә мәҗбүр итәргә кирәкми. Бу бөтен¬ ләй сәер, гадәттән тыш булып күренә ки, Руссодан күпләр, аеруча Вольтер, мәсхәрәләп көлә. Руссо кешеләрнең тигезлеген табигый хокук дип исәпли. Ул закон алдында тигезлек урнаштыру гына җитми, чын мөлкәт тигезлеген дә кертергә, димәк, хосусый милекне бетерергә кирәк дип уйлап, башка мәгърифәтчеләрне күпкә узып китә. Аның хакимият турындагы карашлары да бик радикаль була. Локк һәм башкаларга ияреп, ул иҗтимагый килешү идеясен тагын да үстерә. Әмма, аның фикеренчә, мондый килешү нәтиҗәсендә күмәк, демократик хакимият туарга тиеш була. Шулай итеп, Руссо халык суверенитеты тарафдары була. Халык җыелышы тарафыннан идарә ителгән республиканы ул иң яхшы дәүләт строе дип саный. 1. Мәгърифәт дәвере өчен нинди төп идеяләр хас була? ■ 2. Монтескьеның Европа сәяси фикеренә керткән өлеше нидән гыйбарәт дип уйлыйсыз? Хәзерге дәү¬ ләттә хакимиятләр бүленеше турында сез нәрсәләр беләсез? 3. Бер үк иҗтимагый килешү идеясеннән чыгып, Жан Жак Руссо хакимиятнең иң яхшы корылышы турында ни рә¬ вешле төрле нәтиҗәләр ясап булуын Гоббс, Локк һәм Руссо мисалында аңлатыгыз. 4. Руссо сезгә үзенең тәрбия теориясен сөйли дип күз алдына китерегез. Сез аны ничек кабул итәр идегез? 217
§ 24. МӘГЪРИФӘТ ДӘВЕРЕ ҖӘМГЫЯТЕ Тәрбия һәм белем. Мәгърифәтчеләрнең белемне алга сөрүләре XVIII гасырда гаилә тәрбиясе һәм белем бирү традицияләренә йогынты ясый. Ата- аналар балалар тәрбияләүгә күбрәк игътибар бирә башлыйлар, алар белән күбрәк вакытларын үткә¬ рәләр. Ә бит элек дворян гаиләләрендә балалар¬ ны туу белән сөт әнкәләренә, бала караучылар¬ га һәм тәрбиячеләр кулына тапшырганнар; бала¬ лар белән аралашу кабул ителмәгән булган. Ә хәзер исә балаларның акыл сәләтләрен һәм мөмкинлек¬ ләрен, теге яки бу шөгыльгә тартылуларын ал¬ дан күреп үстерергә тырышалар. Руссо тарафдар¬ лары балаларны чыныктыралар. XVIII гасырда гаиләдә һәм мәктәптә тән җәзалары киң таралган булса да, бу гамәлне тәнкыйтьләүчеләр дә табыла, алар баланы кыйнау аның шәхесен кимсетү һәм тән җәрәхәте ясау гына түгел, ә күңелен дә яра¬ лау диләр. Мәгариф өлкәсендә дә шактый уңышларга ире- шелә. XVIII гасырда дәүләт мәгариф сәясәте күре¬ неше барлыкка килә. Фридрих II Прусский һәм император Иосиф II үз илләрендә мәҗбүри башлан¬ гыч белем алуны кертәләр. Протестант илләрдә элеккечә укый-яза белү юга¬ рырак дәрәҗәдә тора, әмма башка төбәкләрдә дә грамоталы халык саны арту күзәтелә. Уку шәһәр кешеләренең генә түгел, ә дворяннарның да ярат¬ кан шөгыленә әверелә. Крестьяннар, һөнәрчеләр, хезмәтчеләр махсус алар өчен чыгарылган, лубоктан рәсем төшерелгән арзанлы китаплар укыганнар. Алар күбесенчә үгет-нәсыйхәт бирүгә корылганнар яки мавыктыргыч хәлләр турында сөйләгәннәр. Белемле халык исә романнар, фәлсәфи һәм сәяси трактатларны яратып укыган. Мәгърифәтчеләр, элита һәм халык. Мәгърифәтчеләр җәмгыятькә көчле йогынты ясасалар да, аларның идеяләре җәмгыятьнең югары катлаулары һәм 218
хәлле шәһәр кешеләре арасында гына таралган, крестьяннар яки гади халыкка барып җитмәгән. Мәгърифәтчеләр, үзләре дә кайчак аларда бернинди кыйммәтле нәрсә юк дип халык мәдәниятенә һәм традицияләренә түбәнсетеп караган. Әмма буржуаз һәм дворяннар даирәләрендә мәгърифәтчеләр идеяләре зур уңыш казанган. Гасыр ахырына күп кенә Европа илләрендә мәгъ¬ рифәтле дворяннар катлавы барлыкка килә. Алар Дидро яки Руссо китапларын кулларыннан тө¬ шерми. Яңача аралашу формалары нәкъ әнә шулар арасында барлыкка килә, Мәгърифәт йогынты¬ сында сәнгать, әдәбият һәм музыкада яңа юнә¬ лешләр туа. Мәгърифәтле, югары белемле кешеләр бер-берсе белән аралашырга, идеяләр алмашырга, укыган¬ нары турында фикер алышырга омтылганнар. Кофе¬ ханәләр алар өчен үзенчәлекле клуб хезмәтен үтә¬ гән, кофе эчә-эчә, алар газета укыган һәм яңа¬ лыклар турында сөйләшкән. Хосусый йортлар — салоннар — модага кергән. Аларда уртак кызык¬ сыну өлкәләре булган кешеләр — сәясәтчеләр, сән¬ гать, әдәбият сөючеләр, рәссамнар җыелган. Салон¬ нарда төрле темаларга әңгәмә корганнар, иң яңа хәбәрләрне дә шунда ишеткәннәр. Күп санлы фәнни, фәлсәфи җәмгыятьләр, түгәрәкләр барлыкка кил¬ гән, аларга йөрүчеләр тамашачыларга лекцияләр, күргәзмә һәм концертлар оештырганнар, фәнни конкурслар үткәргәннәр. Матбугат һәм иҗтимагый фикер. XVI гасыр ахыры — XVII гасырның беренче яртысында ук инде Европада газеталар чыга башлый. Аларның саны һаман да арта тора; кешеләр яңалыкларны газета-журналлардан алырга гадәтләнә. Беренче журналлар, фәнни характерда булып, яңа ачыш¬ лар турында хәбәр итәләр һәм төрле ил галимнәре өчен чыгарылалар. Тора-бара яңа китапларга кү¬ зәтү ясаган һәм башка төрле әдәби журналлар чыга башлый. Сәяси ирекләр¬ нең кайсылары вакытлы матбугат өчен аеруча мөһим була? Ничек уйлыйсыз, XVIII гасырда алар үтәлгәнме? 219
Вакытлы матбугат ярдәмендә мәгълүмат элеккегә караганда тизрәк тарала башлый. Журналистлар җәмгыятьне кызыксындырган бар нәрсә турында — халыкара һәм дәүләт эшләре, вәкиллекле орган¬ нардагы фикер алышулар хакында язалар, еш кына хөкүмәт сәясәтен дә тәнкыйть утына тоталар. Сәясәт инде ябык ишекләр артында гамәлгә ашырылучы сер булудан туктый. Укучыларның исә боларның барысы турында үз фикере була. Мөһим мәсьәләләр буенча киң җәмәгатьчелек фикере формалашу мөм¬ кинлекләре туа. Вакытлы матбугат һәм иҗтимагый фикер ида¬ рәчеләрнең башбаштаклыгы алдында тагын бер киртә булып калка. «Ирекле ташчылар». Мәгърифәт дәвере бик сәер күренеш—масонлыкны тудыра. «Масон» яки «франкмасон» термины «ташчы» («ирекле ташчы») мәгънәсен аңлата һәм, урта гасырларда мәһабәт готик собор биналары торгызып, Европа буенча ирекле рәвештә күчеп йөргән төзүчеләрне искә төшерә. Урта гасыр ташчылары ложа дип аталган иптәшлекләргә берләшәләр. XVIII гасыр масоннарының күпчелек өлешен дворяннар һәм хәлле буржуалар тәшкил итә (гәрчә Масонлыкка багышлау йоласы 220
алар арасында аристократлар да күп була), алар «ирекле ташчы»ларның уртак иптәшлек идеясен генә түгел, ә символикасын — эш алъяпкычларын, чүкеч һәм циркульләрен дә үзләштерәләр. Җые¬ лышлар үткәрелә торган бина диварларын бу ко¬ ралларның сурәтләре бизи. Масонлыкка багыш¬ лау йоласы серлелек шартларында катлаулы ритуал¬ лар белән узган. Җәмәгатьчелек арасында ложа әгъзалары бер-берсен серле билгеләр һәм сүзләр аша таныган. Бу оешманың максатлары нинди булган соң? Масоннар кешеләрнең (нинди катлаудан булуына, нинди динне тотуына карамастан) тигез хокук- лылыгын алга сөргәннәр, Мәгърифәт идеяләрен таратырга тырышканнар, ил башлыклары аңына йогынты ясап, аларны реформаларга этәрергә теләгәннәр, хәйриячелек белән шөгыльләнгәннәр. Англиядә туган масонлык барлык Европа илләренә таралган. Дөнья хакимнәре моның белән килешсәләр дә, чиркәү масоннарга кискен каршы төшкән: ул Мәгъ¬ рифәт идеяләрен, башка диннәр белән килешеп яшәү¬ гә өндәүне кире каккан һәм төрле дини караштагы кешеләр иптәшлекләре турындагы фикергә урын калдырмаган. «Ирекле ташчылар» арасында философ һәм галим Гельвеций, Вольтер, бөек немец язучысы Гёте, композитор Моцарт кебек күренекле галим¬ нәр, сәяси эшлеклеләр, рәссамнар һәм композитор¬ лар була. Акыл һәм хисләр. Мәгърифәт дәвере әдәбияты. XVIII гасырда европалылар күбесенчә роман — яз¬ мыш шаяртулары, тормыш вакыйгалары турында сөйләүче зур прозаик әсәр уку белән мавыгалар. Мәгърифәтчеләр идеяләре йогынтысы астында роман авторлары еш кына кешенең үз алдында туган кир¬ тәләрне ничек уңышлы үтеп чыгуы, каршылыкларны җиңеп чыгуы турында язалар. 221
Инглиз язучысы Даниэль Дефоның (1660—1731) мәшһүр «Робинзон Крузо» әсәре әнә шундый «эшлекле роман» үрнәге булып тора. Аның героен диңгез дулкын¬ нары кеше аягы басмаган бер утрауга илтеп ташлый, әмма ул төшенкелеккә бирелми, кыргый табигатьне үзенә буйсындыра, тирә- юнендә үз кулы белән яңа дөнья ясый, өстәвенә «мәрхәмәтле кыргый» Җомганы да белемле итәргә тырыша. Роман күтәрен¬ келек рухы белән сугарылган, анда белемле һәм кулы эш белгән кеше теләсә нинди хәлдән дә намус белән чыгачак, югалып калмаячак дигән фикер үткәрелә. Еш кына маҗаралар һәм сәяхәтләр дә роман темаларына әверелә, алар аша уку¬ Дж. Свифтның «Гулливер сәя¬ хәтләре »нә иллюстрация. Гранвиль гравюрасы чы экзотик илләр һәм башка халыкларның яшәү рәвешләре белән таныша. (Кайчакларда автор¬ лар бөтенләй булмаган илләр уйлап табып, алар үрнәгендә шул заман җәмгыятенең кимчелекле якларын күрсәтергә тырышалар. «Гулливер сәяхәт- ләре»ндә Джонатан Свифт (1667—1745) нәкъ шулай эшли дә.) «Затлы нәселдән чыкмаган» кешеләр дә еш кына роман геройлары булып китә. Язучыларны гади буржуа — сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, адвокатлар, табибларның эчке дөньясы кызыксындыра. «Үзлә¬ рен үзләре ясаган», түбәннән күтәрелгән кеше¬ ләр турындагы китаплар, шулай ук шәхес үсеше, балачак кичерешләре, кеше характерын форма¬ лаштырган вакыйгалар хакында сөйләүче романнар күп укыла. XVIII гасырда әдәбият модасы башында Англия һәм Франция тора. Англиядә сентименталь ро¬ ман (ингл. sentiment—«хис-тойгы») туа. Ул кеше тормышын акылның кырыс кануннарына буйсын¬ дырырга теләгән философия һәм әдәбиятның чик¬ тән ашкан рационализмына реакция рәвешендә барлыкка килә. Әмма кеше — бик эмоциональ зат. 222
Ул күз алдына китерү сәләтенә ия, аңа хис-тойгылар, лирик кичерешләр хас. Сентименталь роман авторлары үз укучы¬ лары белән бар кешеләргә хас хис-той¬ гылар турында сөйләшәләр. XVIII гасыр ахырында Европа немец язучысы һәм философы Иоганн Вольф¬ ганг Гётеның (1749—1832) «Яшь Вер- терның газап чигүләре» дигән китабын бик яратып укый. Әлеге әсәр катлау¬ лар җәмгыятенең икейөзлелеге алдында калган нечкә хис итә белүче яшүсмер егетнең күңел газаплары турында сөйли. Ахырдан ул җавапсыз мәхәббәттән үз- үзенә кул сала. Китап укучыларның мавыктыргыч, интригаларга корылган сюжетлар белән кызыксынуы өрәкләр, серле замоклар турында сөйләүче «готик» роман тууга китерә. XVIII гасырның «сентименталь кешесе» беренчел, самими (Руссо рухындагы) әдә¬ биятны ярата. Шул заман шигъриятендә шәһәр читендәге урманнарга, болыннарга чыгу, тын авыл зиратларында һәм бо¬ рынгы замок хәрабәләре тирәсендә уйла¬ нулар мактала. Бакчачы линейкасы ярдә¬ мендә планлаштырылган «даими» («фран¬ цуз») парклар әлеге фикер юнәлешләренә җавап бирми. Аларны пейзажлы инглиз паркы алмаштыра. Анда бик оста итеп мәгарәләргә, инешләргә һәм күләгәле әрәмәләргә бай табигый тирәлек иллю¬ зиясе тудырыла. Рококо һәм неоклассицизм. Сәнгатьтә дә шундый ук җилләр исә. XVIII гасыр Европасында ике төрле стиль — барок¬ ко һәм классицизм — янәшә яши, әмма классицизмның кырыслыгы һәм үтә Иоганн Вольфганг Гёте Т. Гейнсборо. Гаилә белән һавада йөргәндәге автопортрет Бу картина XVIII гасырда яшә¬ гән кешеләрнең нинди яңа рух һәм гадәтләрен чагылдыра? 223
А. Ватто. Нәзберек ханым купшылыгы күпләргә ошамый башлый. Хәтта классицизмның тая¬ нычы булган Франциядә дә аңа алмашка нәзакәтле, нәфис, аерым ял бүлмәләрен, салон һәм ку¬ нак өйләрен бизәү өчен кулай- рак рококо стиле килә. Китап бизәкләре (виньеткалар), энҗеле кабырчыклар, затлы кысага бер¬ кетелгән медальоннар, шулай ук Көнчыгыш, аеруча Кытай мотив¬ лары (обойларны, савыт-сабалар¬ ны, йорт җиһазы тышлыкларын шушы стильдә бизиләр) белән мавыгу — рококо стиленең төп билгеләре әнә шулардан гыйба¬ рәт була. Рококо рәсем сәнгате клас¬ сицизм белән чагыштырганда А.Ватто. Интерьерны рококо стилендә бизәү эскизы «кечерәеп» кала: рәссамнар дөньяви тормыш күренешләрен, затлы ханымнар, нәзакәтле кавалер- лар, илтифат күрсәтүләрне, табигатьтә бергәләп ял итүләрне сурәтлиләр. Француз рәссамы Антуан Ватто (1684—1721) иҗаты әлеге сәнгатьнең якты үрнәге булып тора. Әмма гасырның икенче яртысында рококоны нәкъ шундый ук тизлек белән неоклассицизм («нео» — яңа) стиле кысрыклап чыгара. Яңа. класси¬ цизм сәнгатьтә тагын Борынгы Греция һәм Рим кануннарына әйләнеп кайта. Бу стиль граждан¬ лык батырлыгы һәм Ватанга хезмәт итү идеяләрен гәүдәләндерү өчен назлы рококо стиленә караган¬ да кулайрак була. Француз неоклассицизмының күренекле рәссамы Жак Луи Давид (1748—1825) шушы стильдә эшли. Яңа стиль йорт җиһазларына да яңа мода алып килә, ул Рим модасын хәтерләтә. Хатын-кыз күлмәк¬ ләре антик туникаларны хәтерләтә һәм бик гади була. 224
Музыка дөньясы. XVIII гасырда ул бик бай була. Композиторлар элеккечә дини музыка өлкәсендә иҗат итәләр, әмма аның характеры үзгәрә. Ул дини гыйбадәт вакытында гына тү¬ гел, ә мөстәкыйль әсәр буларак та башкарыла ала. Мондый музыка кешедә тирән кичерешләр уята һәм аның фикерләрен Аллага юнәлдерә. Немец композиторы Георг Фридрих Гендельнең (1685—1759) Библия сюжетларына язылган ора¬ торияләре (хор, солист һәм оркестр өчен язылган музыкаль әсәрләр) һәм Иоганн Себастьян Бах- ның (1685—1750) орган фугалары әнә шундый әсәрләр булалар. Вена музыка мәктәбе вәкиле, дөньяви музыка әсәрләре — симфонияләр, концертлар, опералар — авторы Вольфганг Амадей Моцарт (1756—1791) Жак Луи Давид. Горацийлар анты Бу әсәрдә неокласси¬ цизм билгеләрен сез нәрсәләрдә күрәсез? Иоганн Себастьян Бах 225
Яшь Моцарт клавесин артында бөек композитор була. Аның мәшһүр «Сихерле флейта» опе¬ расы масоннар символикасы белән сугарылган, анда мәгърифәтче¬ лек идеяләре кайтаваз булып яң¬ гырый. Көнкүреш яңалыклары. XVII— XVIII гасырларда европалылар көн¬ күрешенә яңа эчемлекләр — кофе һәм чәй килеп керә. Аларны кулла¬ нуның үз тәртибе, аралашу гореф- гадәтләре урнаша. Торак уңайлыклары арта. Элек сирәк очраган көзгеләр интерьерның гадәти деталенә әверелә. Өй бизә¬ лешенә яңа күренеш — кытай фар¬ форы (савыт-сабалар, статуэткалар, декоратив вазалар) үтеп керә. Чын фарфор бик кыйммәт була, шуңа күрә европалылар бик озак вакытлар аны ясау сер¬ ләренә төшенергә тырышалар. Нәтиҗәдә фаянс — сыйфаты ягыннан фарфордан калышучы ак кера¬ мика ясала. XVIII гасыр башында, ниһаять, немец Шоколад савыты. Рәссам Ж. Э. Лиотар алхимигы И. Бетгер фарфор җитештерү рецептын таба, ә 1710 елда Майсен каласында фарфор стату¬ эткалар һәм савыт-сабалар җитештерүче мәшһүр мануфактура ачыла. XVII—XVIII гасырларда безнең өчен гадәти күре¬ нешкә әверелгән көнкүреш предметы — асылма телле стена сәгатьләре (голланд галиме Христиан Гюйгенс (1629—1695) уйлап таба) һәм кесә сәгать¬ ләре кулланыла башлый. Инглизләр моңарчы кызу көнне кояштан сак¬ лану өчен кулланылган зонтикны яңгырда чылан¬ мау максатында да файдалана башлыйлар. Евро¬ палылар гардеробында эчке кием һәм йокы күл¬ мәкләре пәйда була (элек аларны кию мәҗбүри саналмаган). 226
а 1. XVIII гасырда тәрбия һәм мәгариф эшендә нинди I үзгәрешләр була? 2. Мәгълүмат тарату өлкәсендә нинди яңалыклар күзәтелә? Җәмгыять тормышында иҗтимагый фи¬ кер нинди роль уйный? 3. Масоннар кемнәр алар? Ни өчен алар үз эшчән- лекләрен шундый серле пәрдә артына яшергәннәр? 4. Д. Дефоның «Робинзон Крузо» романында мәгъ¬ рифәтчеләрнең нинди идеяләрен табып була? 5. Гулливерның лилипутлар, алыплар һ.б. арасын¬ дагы маҗараларын искә төшерегез. Алар үзләренә охшамаган затка нинди мөнәсәбәттә булалар? Бу җәм¬ гыятьләрдәге нинди сыйфатларны автор тәнкыйть итә һәм укучыны нәрсәгә өйрәтергә тели? 6. Мәгърифәт дәверендә кеше үз тормышын хис¬ ләрдән өстен торган акыл кануннары буенча корган дип әйтеп буламы? 7. Рококога һәм неоклассицизмга хас үзенчәлекле сыйфатларны атагыз. Рококо стилендәге интерьер. Германия. XVIII гасыр Неоклассицизм стилендәге интерьер. Англия. XVIII гасыр 227
§ 25. МӘГЪРИФӘТЛЕ АБСОЛЮТИЗМ Мәгърифәт идеяләре идарә итүче монархлар аңына да йогынты ясый. XVIII йөздә мәгърифәтле абсолю¬ тизм дигән күренеш барлыкка килә. Австрия патша¬ лары— императрица Мария-Терезия (1740—1780) һәм аның улы Иосиф II (1780—1790), Пруссия ко¬ роле Фридрих II (1740—1786), Испания короле Карл III (1759—1788) һәм Россия патшабикәсе Бөек Екатерина (1762—1796) гади реформалар юлы белән үз илләре үсешенә уңай шартлар тудырырга һәм, шул рәвешле, үз позицияләрен дә ныгытырга тырышалар. Мәгърифәтле абсолютизм монархиягә яңа, шул заман өчен кулай төсмер һәм хакимиятне саклап калу мөмкинлеге бирү омтылышы була, чөнки бу вакытта элекке тәртипләрнең идея һәм икътисад нигезләре какшый, ә Англия, җәмгыятьнең ре¬ формаларга «түбәннән» тотынып, монархиядән котылу үрнәген күрсәтеп, барысын куркытырга да өлгерә. Тәхеттә утыручы реформаторлар сәясәтендә уртак сыйфатлар да күп була. Алар барысы да сәүдә һәм җитештерүне үстерәләр, фән, сәнгать һәм мәга¬ рифне үз канатлары астына алалар, ил халкын бе¬ лемле итәргә тырышалар; җәмгыятьнең катлау¬ ларга бүленүенә карамастан, аларга гадел һәм тигез шартлар тудыру нияте белән яшиләр; крестьян¬ нарның хәлен аз гына булса да җиңеләйтерлек адымнар ясыйлар. Дәүләт (аеруча католик илләрдә), чиркәүне үз контроле астына алырга тырышып, аның белән кыюрак эш итә башлый. Шушы елларда Иезуит¬ лар ордены позицияләре какшый: корольләр алар¬ ның мөлкәтләрен тартып алалар, торган җирлә¬ реннән куалар; католик илләрдә чиркәү җирләрен өлешчә секуляризацияләү бара. Патшалар өстен¬ лек итүче бер генә динне яклаудан баш тарта баш¬ 228
лыйлар. Ил халкы нинди дин тотуга карамастан, аларга мөнәсәбәттә сабырлык саклау мәгърифәтле монархлар алып барган дини сәясәтнең нигезен тәшкил итә. Европа җәмгыяте, чиркәү диктатурасыннан коты¬ лып, тагын да дөньяви һәм гражданлык сыйфатла¬ рына бай җәмгыятькә әверелә. Иосиф II реформалары. Австрия императоры Ио¬ сиф II иң мәгърифәтле монархларның берсе була (аның әнисе Мария-Терезия дә шундый ук шәхес булып, 1780 елга кадәр (вафат булганчы) улы белән бергәләп идарә итә). Бөек империянең католик монархы масон була һәм мәгърифәтчеләрне як¬ лый. Ул, нинди катлаудан булуларына карамастан, кешеләрнең закон каршында тигезлеген таный, дворян нәселеннән булмаган кешеләргә дә хезмәт буенча күтәрелү һәм теләсә кайсы хезмәт урынына ирешү мөмкинлеге тудыра. Крестьяннарның дво- рян-алпавытлардан шәхси һәм суд бәйлелеге юкка чыгарыла. Иосиф II заманында Австрия дини карашлары Иосиф II буенча куылган барча кешеләргә үз ишек¬ ләрен ача: монда лютераннар һәм каль- винчыларны, православный һәм яһүди¬ ләрне дә кабул итәләр. Император бое¬ рыгы белән монастырьлар ябыла, ә андагы байлык мәгърифәт ихтыяҗларына тоты¬ ла. Иосиф халык өчен түләүсез мәҗбүри башлангыч белем кертә. Аның хакимлеге гаять зур күпмил¬ ләтле империя буенча җәелә. Ул импе¬ риясен унификацияләргә (бердәм нормага китерергә) тырышып карый: уртак тел төрле сөйләшләрне этәреп чыгарыр, им¬ перия халыкларына үз традицияләрен¬ нән һәм гореф-гадәтләреннән баш тар¬ тырга һәм аларны бердәм милләткә әве¬ релдерергә ярдәм итәр дип уйлап, немец 229
телен (латин теле урынына) дәүләт теле дәрәҗә¬ сенә күтәрә. Әмма империя халкы императорның — «бу тәхет хыялые»ның — сәясәтен якламый. Үз мәнфәгать¬ ләренә кагылганнар аның реформаларына каршы чыга. Дворяннар крестьяннар хәлендәге үзгәреш¬ ләр белән килешми, католиклар чиркәүгә каршы һөҗүмне ошатмый, ә төрле халыклар вәкилләре милли гореф-гадәтләрне аяк астына салып таптауга һәм хокукларын кысуга каршы чыга. Тәхеттәге «философ» яки «фельдфебель». Пруссия короле Фридрих II (1740—1786) реформалар үткә¬ рүдә тагын да тәвәккәлрәк була. Европа картасында Пруссия корольлеге XVIII гасыр башында Бран¬ денбург курфюрстлыгы һәм Пруссия җирләрен берләштергәннән соң пәйда була. 1701 елда Бран¬ денбург курфюрстлары Пруссия корольләре ти¬ тулын йөртә башлыйлар. Аларның бер вәкиле Фридрих-Вильгельм I Гогенцоллерн (1713—1740) Европада иң яхшы армия төзи. Ул тәртип, сакчыл¬ лык идеясе белән яна һәм идарә итүнең бөтен нечкәлекләренә төшенергә тырыша. Аның улына — булачак король Фридрих II гә — әтисе армиясендә хезмәт итәргә, әтисенең ачуын чыгарып, суд хөкеменә эләгергә һәм провинциядә чиновник булып эшләп алырга туры килә. Фри¬ дрих II француз Мәгърифәте әдәбияты үрнәгендә тәрбияләнә. Патшалык итәргә чират җиткәч, ул залим атасының барлык гадәтләрен дәвам итә: министрларына ышанмый, барлык эшләрне үзе аша үткәрә, әтисе кебек үк үзенә каршы фикер әйтү¬ челәрне танымый, бик дорфа һәм артык көйсез була. Әмма аның холык сыйфатлары да, сәясәте дә моның белән генә бетми әле. Фридрих II үзен тәхеттәге философ дип атый, Вольтер белән дуслаша, матбугат һәм дин тоту иреге, гомуми башлангыч белем кертә; сихерче¬ лек гамәлләрен һәм җәзалауларны тыя. Ул актив 230
хәлен яхшыр- салым түләүче- общинасы билә- сузуына чик куя зарланып, Аның ка- крестьян- калдыру хоку- Фридрих II төстә җитештерү һәм сәүдәне үстерә, илдә эчке базарны киңәйтү өчен юллар сала, яңа авыл хуҗалыгы культураларын, аеруча бәрәңгене пропагандалый. Король крестьяннарның тырга тырыша, чөнки төп ләр шулар була. Ул авыл мәләренә дворяннарның кул һәм игенчеләрне җирләреннән кууны тук¬ тата. Әмма Пруссиядә, Австриядән аермалы буларак, крестьяннарны суд хокуклары бу¬ енча дворяннар белән тигезләмиләр, һәм алар, үзләрен җәберләү, кысулардан судка мөрәҗәгать итә алмыйлар, равы король җирләрендә яшәгән нарга үз биләмәләрен мирас итеп кы бирелә. Мәгърифәтле монархларның реформалары дәү¬ ләт өчен файдалы булуга, гаделрәк гражданлык тәртипләре кертүгә, эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итүгә карамастан, бу үзгәрешләр тирән булмыйлар (еш кына тәхеткә башка идарәче килүгә туктап калалар). Җәмгыятьнең катлаулар структурасы элеккечә үзгәрешсез кала, анда дворяннар өстенлек итә, ә әлегә ныгып өлгермәгән буржуазия тулысынча монархның үзенә мөнәсәбәтеннән һәм аның ихтыя¬ рына бәйле була. Дәүләтнең икътисадка вакчыл тыкшынуы сәү- дә-сәнәгать даирәләрен табышларының шактый зур өлешеннән мәхрүм итә. Европа монархияләре тарафыннан алып барылган династияләр арасын¬ дагы туктаусыз сугышлар һәм зур армияләр тоту зарурлыгы салым түләүчеләр җилкәсенә авыр йөк булып ята. Монархиячел абсолютизм дәүләте җәмгыять¬ нең алдагы үсеш юлында киртә булып тора, хәтта прогрессив гади реформалар да бу хәлне үзгәртә алмый. 231
ДОКУМЕНТЛАР ФРИДРИХ II ВАСЫЯТЕННӘН: Мин философ булып яшәдем һәм үлгәч тә шулай артык купшы тантаналардан башка гына җирләнәсем килә <...> Мин беркайчан да саран да, бай да булмадым, артык акча тотмадым, дәүләт керемнәренә гөнаһлы куллар кагылырга тиеш булмаган ниндидер изге нәрсә итеп карадым; җәмгыять керемнәрен бервакытта да үзем өчен файдаланмадым <...> Минем идарә итүем намусым тынычлыгын бозмый, мин аның турында бөтен халык алдында хисап тота алам. Минем үлгәндәге соңгы теләкләрем дәүләт файда¬ сына юнәлдерелер. Ул һәрвакытта гаделлек, акыл һәм ныклык белән идарә ителсен! Законнарның йомшаклыгы аркасында ул иң бәхетле дәүләт булсын, финанс өлкә¬ сендә гаделрәк идарә ителсен, намуслы һәм хәрби дан көткән солдат тарафыннан кыю саклансын! Ул мәңгегә чәчәк атып яшәсен! 1. Әлеге текстка таянып, XVIII гасырда монархлар аңында J аларга кадәр идарә итүчеләрнең (мәсәлән, Людо¬ вик Х^нең) үзләре турындагы фикерләре белән чагыш¬ тырганда нинди үзгәрешләр күзәтелүен әйтегез. 2. Фридрих II бай, имин дәүләтне ничек күз алдына китерә? 3. Әлеге документка таянып, корольнең җәмгыятькә мөнә¬ сәбәтендәге яңалыкны табарга тырышыгыз. Сабан артыннан баручы Иосиф II ИОСИФ II ШӘХЕСЕ ҺӘМ РЕФОРМАЛАРЫ ТУРЫНДА ЗАМАНДАШЫ ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН: Бөтен кешеләрне дәрәҗәле иткән хаким һәм бөтен хакимнәрне тагын да күтәргән кеше юк инде <...> Кеше¬ ләр үз башларына нинди зур югалту килгәнен аңлап җиткермиләр әле <...> Бары тик бер елдан соң гына сәяхәтче: «Мәктәпләр, сырхауханәләр, төрмәләр һәм мәгариф нинди гүзәл итеп корылган»,—диячәк. Ману¬ фактурачы: «Нинди бүләк!», ә игенче: «Ул үзе дә эшләде», еретик: «Ул безнең яклаучыбыз иде»,—дип әйтәчәк. Бар¬ лык ведомство рәисләре һәм бөтен оешма башлыклары: «Ул безнең беренче хезмәткәребез дә, шул ук вакытта җитәкчебез дә булды»,—диячәк. Министрлар: «Ул үзен 232
дәүләт өчен һәлак итте, әлеге дәүләтнең беренче җанатары иде»,—диярләр <...> Җәмгыять: «Ул тугры, нәзакәтле иде, ул бик ягымлы сөйләште; аның әңгәмә¬ ләре игътибарга лаек иде; аның белән ачылып китеп бар нәрсә турында сөйләшеп булды»,—дип әйтәчәк. 1. Иосиф II үткәргән реформалар программасында аның замандашы нәрсәләрне иң мөһим дип таба? 2. Әлеге документтан чыгып, императорның дәүләттә үз урыны турындагы карашлары хакында нәрсә әйтеп була? 1. Бу параграф материалына таянып, XVIII га¬ сырда Европа җәмгыяте һәм дәүләте тарихында шәхеснең роле турында нәрсә әйтеп булыр? Мәгъ¬ рифәтле патша нәрсәләргә ирешә ала, ә нәрсәләрдә аның мөмкинлекләре чикләнгән була? 2. Ни өчен замандашлары Иосиф II реформаларын кабул итми? Сез аларның кайсыларын уңай дип кабул итәсез, ә кайсыларын — юк? 3. Иосиф II һәм Фридрих II реформаларын чагыш¬ тырыгыз. Аларның нинди охшаш һәм аермалы яклары бар?
X БҮЛЕК. «ИСКЕ ТӘРТИП»НЕҢ БЕТЕРЕЛҮЕ. ЕВРОПА ЯҢА ЭРА ТАҢЫНДА «Иске тәртип» төшенчәсе Франциядә XVIII га¬ сырда Бөек француз революциясе чорында туа. Әлеге төшенчә астында шул заман кешеләре бераз как¬ шый төшкән феодаль дөньяны — чикләнмәгән мо¬ нархияне, катлауларга катгый бүленешне, күпче¬ лек халыкның хокуксызлыгын, шәхеснең түбән¬ сетелгән хәлен аңлыйлар. «Иске тәртип» ул — тра¬ дицион хуҗалык мөнәсәбәтләре дә, күзаллаулар һәм дини ышанулар системасы да. Ул,— ниһаять, ныгып урнашкан халыкара мөнәсәбәтләр принцип¬ лары да. «Иске тәртип» кризисы симптомнары Европа¬ да XVII гасырның беренче яртысында ук күренә башлый. Англия революциясе аны бик нык как¬ шата. XVIII гасырда инде ул җимерелә башлый. Иске система кризисы халыкара мөнәсәбәтләрдә дә сизелә. § 26. ЕВРОПАНЫ ҺӘМ ДӨНЬЯНЫ ЯҢАДАН БҮЛҮ ӨЧЕН КӨРӘШ. СУГЫШЛАР ҺӘМ СОЛЫХ Вестфалия солыхы озакка сузылган гомумевропа конфликтларын чикләп кенә калмый, ә Европа дәү¬ ләтләренең киләчәктә бергәләп янәшә яшәү нигез¬ ләрен кора һәм хокукый нормаларын билгели. 234
Вестфалия килешүләре һәм шартнамәләре системасы үзара көндәш дәүләтләр арасында көчләр тигезлеген сакларга ярдәм итә һәм шуның белән Европаның яңадан зур сугыш чолганышына кереп батуына комачаулый. Әмма бу мәңгелек тынычлык урнашуны һәм сугышларның тәмамлануын белдерми. Киресенчә, җирле конфликтлар һаман булып тора, чөнки континентның алдынгы дәүләтләре үз мәнфәгать¬ ләрен дәгъвалауны дәвам итәләр. XVII гасырда Европа мәйданындагы бәрелешләрдә катнашучылар түбәндәгечә күзаллана. Утызъеллык сугышта җиңеп чыккан Франция, әлбәттә инде, беренче урында тора. Ул гөрләп чәчәк аткан Голландиягә һәм Көньяк Нидерланд җир¬ ләренә көнләшеп карый, аларны үз биләмәләренә кушарга тели. Голландлар моның белән килешми¬ ләр һәм барча коалицияләрдә Франциягә каршы якта торалар. XVII гасырның 60—90 нчы еллары дәвамында бу ике ил Көньяк Нидерланд (хәзерге Бельгия) җирләре өчен берөзлексез сугышалар. Людовик Х1Унең ихтыяҗлары көннән-көн арта гына бара. Нәтиҗәдә Голландия, Австрия, Испания, Англия, Савойя һәм Швеция катнашында аңа каршы куәтле коалиция төзелә. Франциянең күптәнге һәм көчле дошманы Габ¬ сбурглар Австриясе бу вакытта бик авыр хәлдә кала. Утызъеллык сугышта ул берни дә отмый. Аның көньяк чикләренә Госманлы империясе яный. Төрекләр Венага якынлаша, һәм Фран¬ ция, әлбәттә, аларны яклый. Шулай да Австрия тө¬ рекләр һөҗүмен туктатырга һәм аларның Евро¬ пага керүенә чик куярга көч таба. Австрия белән Франция арасындагы көрәшкә килсәк, бу раунд алар өчен бертигез нәтиҗә белән тәмамлана. Әмма тынычлык озакка сузылмый. Испан короле вафатыннан соңгы 1700 елда инде сезгә мәгълүм (VI бүлекне карагыз) Испания мирасы өчен сугыш башлана. Искә төшерегез: Испания мирасы, өчен сугышта кайсы илләр катнаша һәм аның нәтиҗәләре нинди була? 235
1700- 1721 - Төньяк сугышы. Карл XII Төньяк сугышы. Күп санлы Европа илләре җә¬ леп ителгән әлеге конфликт белән бер үк вакыт¬ та Төньяк сугышы (1700—1721) башланып китә. Швеция бу сугышта Россия, Польша һәм Дания белән сугыша. Утызъеллык сугыштан соң Швеция Балтика¬ дагы иң куәтле дәүләт булып озак тора алмый. Тау эшләре һәм металлургия бик тиз үсүгә кара¬ мастан, ил хәерчелектә яши. Үз кул астындагы территорияләрне (Финляндия, Төньяк Герма¬ ния, Балтыйк буе) контрольдә тоту зур чыгым¬ нар таләп итә. Швед корольләре, аеруча яшь һәм шөһрәт сөючән Карл XII (1697—1718), Европа¬ ның иң көчле дәүләте абруен ныгытырга ният¬ ли. Әмма Төньяк сугышында аның дошманнары коалициясе — Россия, Польша һәм Дания' җи¬ ңеп чыга, сугыш ахырында аларга Пруссия дә килеп кушыла. Швеция Балтика хуҗасы статусыннан колак кага, әмма халыкара аренада Петр Россия¬ сенең абруе ныгый, һәм Пруссия югарыга үрмәли башлый. Ике конфликт — Испания мирасы өчен сугыш һәм Балтикадагы сугыш — бердәм гомумевропа сугышына әверелә. Шулай да, халыкара аренага Россия һәм Пруссия кебек яңа көчләр чыгуга да карамастан, Утызъеллык сугыштан соң урнашкан көчләр балансы үзгәрешсез кала. Бер генә бөек дәүләт тә үз көндәшләре өстеннән тулы өстенлеккә ирешә алмый. Үзара дошман коалицияләр бер-берсен тыеп кына торалар. XVIII гасырга Франция көчсез хәлдә атлый. Шве¬ ция, Испания һәм Голландия дә икенчел рольне генә уйный башлыйлар. Кайчандыр эре дәүләт булган Речь Посполитая кискен кризис кичерә һәм җиме¬ релү чигендә тора. Англия һәм Австрия империясе көчле уенчылар булып күренәләр. Пруссия һәм Рос¬ сиянең сәяси абруйлары үсә. Гасырның беренче яртысы тыныч уза дияргә мөмкин: дәүләтләр элекке сугышлардан соң көч¬ 236
ләрен торгызу белән шөгыльләнә. Тыныч яшәү чоры 1740 елда төгәлләнә. Европа яңадан төрле «мирас¬ лар» өчен сугышлар полосасына килеп керә. Урта гасырлардагы династияләр факторы Яңа заманда да, дәүләтләр арасында үзара ызгыш-талаш тудырып, һаман яшәвен дәвам итә. Австрия мирасы өчен сугыш (1740—1748). 1740 ел¬ да император Карл VI тәхетен кызы Мария-Тере- зиягә калдырып үлеп китә. Англия, Россия һәм Голландия аның хокукларын таныйлар. Әмма ха¬ тын-кыз империя таҗын кияргә тиеш түгел дип, Бавария курфюрсты да тәхеткә дәгъва итә. Франция, Испания һәм Саксония аны яклап чыгалар. Пруссия короле Фридрих II исә сатулаша: ул, Мария-Тере- зияне яклаганы өчен, Силезияне аннан үзенә ялмак¬ чы була. Әмма Мария-Терезия ризалык бирми, һәм ул аның дошманнары ягына баса. Сугышны Мария-Терезия һәм аның союздаш¬ лары ота, әмма Пруссия барыбер аннан Силезияне тартып алуга ирешә. Бу конфликт шуны ачык күр¬ сәтә: бөтен Германиянең берләштерүчесенә әвере¬ лергә НИЯТЛӘГӘН шөһрәт СӨЮЧӘН КОрОЛЬ Фридрих II Мария-Терезия җитәкчелегендә Пруссиянең күтәрелүе Европада балалары белән урнашкан тигезләнеш системасын җимерү белән яный. Пруссия ирекле уенчы була һәм теләсә кайсы коалициянең көчәеп ки¬ түен тәэмин итә ала. Яңалык тик шунда гына: Англия белән Франциянең, Франция белән Австриянең даими каршы торуларына хәзер Австрия һәм Пруссия каршылыклары да өстәлә. Җидееллык сугыш. Европадан еракта, Яңа Дөньяда, француз һәм инглиз коло¬ нияләрендә яшәүчеләр арасында бәрелеш¬ ләр ешайган җирдә кабынып киткән Җиде¬ еллык сугыш барышында (1756—1763) көчләрнең яңа чагыштырмасы урнаша. Францияне тыеп тору өчен, Англия Прус¬ сия белән якыная. 237
1756- 1763 — Җидееллык сугыш. Җидееллык сугышта коалицияләр схемасы Франция, Австрия, Россия, Испания, Саксония, Швеция Англия, Пруссия Франция, көчләрне тигезләү максатында, Австрия¬ гә (!) союз тәкъдим итә һәм, Австриянең Прус- сиягә каршы ниятләре өстенлек итү сәбәпле, үзе¬ нең күптәнге кырыс дошманының ризалыгын алу¬ га ирешә. Франция һәм Австрияне Россия хуплап чыга, чөнки ул да Пруссиянең көчәеп китүеннән курка. Испания, Саксония һәм Швеция шулай ук Англия-Пруссия коалициясенә каршы чыгыш ясыйлар. Кабынып киткән сугыш Европаны, Төньяк Аме¬ риканы, Ьиндстанны һәм Вест-Индияне колачлый. Ул катнашучы якларның колонияләре яки сәүдә ихтыяҗлары булган бөтен җирдә бара. Сугыш Франциянең җиңелүе белән тәмамлана. Ул Канаданы һәм Америкада Луизиананы югалта, шулай ук Ьиндстандагы барлык биләмәләреннән колак кага. Англия исә бөек диңгез державасы абруен ныгыта. Франция биләмәләрен кулга төшерү белән беррәттән, ул Америкада Испания Флоридасын да үзенеке итә. Европа сугыш хәрәкәтләре театрында кискен борылыш тәэмин иткән һәм Пруссияне тар-мар итә язган Россиягә халыкара абруе үсүдән бүтән берни дә эләкми, чөнки, Пруссия җирләреннән җиңүле адымнар белән алга атлаган патшабикә Елиза¬ вета үлгәннән соң, тәхеткә Петр III күтәрелә. Ул Фридрих II не хөрмәт итә һәм аның белән солых төзи. Пруссия көч-хәл белән регионда үз урынын саклап калуга ирешә. Европа дәүләтләре Польшаны бүлгәли. XVIII га¬ сыр ахырында сәяси картадан үз составында Польша, Литва, Белоруссия һәм Украина җирлә¬ рен колачлаган, кайчандыр куәтле дәүләт булган Речь Посполитая юкка чыга. Әлеге дәүләтнең эчке көчсезлеге сәяси системасының артык искерүен¬ нән килә. Илдә король хакимияте бик йомшак булуга кара¬ мастан, поляк дворяннары (шляхта) киң ирекләрдән 238
Европа XVIII гасырда ; Австрийские владения ; j Владения Пруссии ИИ Церковные владения О Мелкие германские государства р7 j '< Османская империя и 1—1—I зависимые от нее земли Граница Священной Римской империи Границы государств на 1789 г. Разделы Польши (Речи Посполитой) между Россией, Пруссией и Австрией Границы Польши в 1772 г. Границы после третьего раздела в 1795 г. irm Раздел 1772 г. Масштаб 1:15 000 000 (в 1 см 150 км) Цифрами на карте обозначены: 1 Австрийские Нидерланды 2 Баден 3 Вюртемберг 4 Республика Генуя 5 Лукка 6 Республика Дубровник 7 Черногория файдаланалар. Польша сеймы утырышларында нин¬ ди дә булса бер (!) шляхтич тавышы белән теләсә кайсы карарны юкка чыгарып була. Хакимият өчен көрәш шартларында сейм хәтта ил куркы¬ нычсызлыгына кагылышлы карарлар да чыгара алмый. Речь Посполитаядагы эчке кризис нәти¬ җәсендә күрше дәүләтләр — Россия, Австрия һәм Пруссия — актив төстә аның эшләренә тыкшына башлыйлар. 239
1772, 1793, 1795 — Польшаны бүлгәләүләр. 1772 елда католик Польшага, православие динен¬ дәге халыкны яклау сылтавы белән, Россия үз гас¬ кәрләрен кертә. Пруссия һәм Австрия күз алдында таркалып барган дәүләтнең җирләренә дәгъва бел¬ дерәләр. Польшаны беренче (1772) һәм алдагы ике бүлгәләүдән соң (1793, 1795), ул мөстәкыйль дәүләт булудан туктый. XVIII гасыр сугышлары һәм конфликтлар нәти¬ җәсендә Вестфалия халыкара мөнәсәбәтләр сис¬ темасы юкка чыга: Европа картасы яңадан бүленә, анда яңа дәүләтләр пәйда була. Көчләр нисбәте бөтенләй, башка төс ала: Франция, бөек дәүләт булып калса да, элекке абруен югалта, ә Англия, Австрия, Пруссия һәм Россия җиңүләр чорын киче¬ рәләр. Дөнья күз алдында үзгәрә, һәм бу «иске тәр¬ тип» җимерелүнең бер билгесе була. Европалылар XVIII гасыр ахырында кичергән зур тетрәнүләр — Төньяк Америкада Англия колониялә¬ рендәге восстание һәм АКШ барлыкка килү, шулай ук Бөек француз революциясе — «иске тәртип»не тәмам юкка чыгара. 1. XVII—XVIII гасырларда Европадагы иң мөһим каршылык төеннәрен санап чыгыгыз. 2. Сез ничек уйлыйсыз, Австрия һәм Пруссиянең хәрби уңышлары белән шул ил башлыклары үткәр¬ гән реформалар арасында бәйләнеш бармы? 3. «Вестфалия системасының җимерелүе» дигән гыйбарә нәрсәне аңлата? § 27. АНГЛИЯДӘ СӘНӘГАТЬ ПЕРЕВОРОТЫ Кешелек җәмгыяте үзенең күп гасырлык та¬ рихы дәвамында күбесенчә аграр булып кала. 240
Яшәү өчен кирәкле бар нәрсәне кешеләр җир эшкәртеп таба. Шәһәрләр күтәрелү, һөнәрчелек үсеше һәм хәтта Яңа заман башында җитештерү¬ нең сизелерлек алга китүе дә әлеге хәлне тамыр¬ дан үзгәртә алмый. XVIII гасырга кадәр Европа һаман да аграр регион булып кала, аның 80 % халкын авыл кешеләре тәшкил итә. Җитештерү өлкәсендә дә кул хезмәте өстенлек итә, хәтта ману¬ фактураларда да кешене алмаштырырлык машина¬ лар киң масштабларда кулланылмый. Шуңа күрә дә антик заманнан алып XVIII гасырга кадәрге тарихи дәверне индустриальлеккә кадәрге дәвер дип атыйлар. Әмма XVIII гасырның икенче яртысында көчле техник прогресс сәнәгать (индустриаль) револю¬ циясенә китерә, шуның нәтиҗәсендә европалы¬ ларның тормышы күзгә күренеп үзгәрә башлый. Машиналар йөзәрләгән кешене алмаштыра, ману¬ фактуралар үз урыннарын фабрикаларга бирә, аларда хезмәт тулысынча диярлек механикалаштырыла. Яңа пар двигателе икътисадның нигезен тәшкил итә, ул уйлап табылганнан соң, паровозлар, паро¬ ходлар барлыкка килә, тимер юллар салына, метал¬ лургия үсә. Сәнәгать перевороты яңа, буржуаз, җәмгыять¬ нең икътисади нигезен сала. Ул «иске тәртип» кризисының иң әһәмиятле чагылышларының бер¬ се була. Сәнәгатьнең гөрләп үсүе Европаны «дөнья оста- ханәсе»нә әверелдерә, Азия, Африка һәм Америка халыклары белән мөнәсәбәтләрдә ирешелгән өстен¬ лекне ныгытырга ярдәм итә. Куәтле җитештерүгә таянып, Европа дәүләтләре дөньяда колониаль ха¬ кимлекләрен ныгыталар. Англия — сәнәгать перевороты ватаны. Сәнәгать переворотының Англиядә башлануы очраклы хәл түгел: XVIII гасыр уртасында ул Европада иң ал¬ дынгы илләрнең берсе була. Авыл хуҗалыгында 241
Урта гасыр тукучысы Йон эрләү процессы Искә төшерегез: аграр перево¬ ротны нәрсә китереп чыгара? Англиядә XVII — XVIII гасырларда авыл хуҗалыгы җитештерүе белән кем шөгыльләнә? да, шәһәр җитештерүендә дә сәнәгать ыргылышы өчен алшартлар озак өлгерә. Аларның иң мөһиме аграр переворот була, әлеге күренеш барышында XVI—XVII гасырларда Англия крестьяннары бөтен¬ ләй диярлек җирсез кала. Күп санлы крестьян массасы яллы эшчеләр рәтен тулыландыра. Илдә арзанлы эшче көче базары бар¬ лыкка килә. XVI гасыр — XVII гасырның беренче яртысы дәвамында сәүдәгәрләр һәм эшмәкәрләр, шактый акча туплап, мануфактуралар вакытында ук юга¬ ры үсеш алган җитештерүгә зур капитал кертү мөмкинлегенә ирешәләр. Мануфактура машиналар¬ ның кешегә алмашка килүе өчен шартлар тудыра: хезмәт бүленеше нәтиҗәсендә барлык эш опера¬ цияләре гадиләшә һәм автоматлашу дәрәҗәсенә җиткерелә. Шулай итеп, сәнәгать перевороты нигезендә иң элек социаль алшартлар ята. XVIII гасырның техник уйлап табулары шулай ук мөһим шарт булып тора, әмма җәмгыятьтәге һәм җитештерүне оештырудагы үзгәрешләрдән башка бу гына җитәр¬ лек булмый. Техника могҗизалары. Борынгы һәм бөтен җир¬ дә киң таралган тукымалар җитештерү яңалык¬ 242
лар колачлап алган беренче өлкә була. Тукыма эшләп чыгару җеп эрләү һәм туку кебек төп ике операциядән тора. Аларның берсенең генә ка¬ милләшүе дә һичшиксез икенчесендә дә үзгәреш¬ ләр китереп чыгара. (Әгәр тукучы тизрәк эш¬ ләргә теләсә, аңа җеп тә күбрәк кирәк була, ә бу исә эрләүчеләрне кызулата; эрләүчеләр күбрәк җеп җитештерсә, тукучылар тизрәк эшләргә тиеш була.) XVIII гасырның икенче яртысында Ниндстаннан китерелгән җиңел һәм матур киҗе-мамык тукы¬ малар инглиз постауларына (сукно) кискен кон¬ куренция тудыралар. Конкуренциягә бирешмәс өчен, инглизләргә үз продукцияләренең бәясен төше¬ рергә һәм постау, ефәк, мамык тукымаларны күб¬ рәк җитештерергә туры килә. Бу өлкәдә беренче яңалыкны тукучы кертә. Джон Кей 1730 елларда механик «очкычлы» соса уйлап таба. Бу соса пружина белән хәрәкәткә китерелә. Тукучы аны, бер яктан икенче якка ыргытып, тукыма кисәгенең аркылы җебен күз ачып йомганчы Җеп эрләү машинасы артында утыручы леди Гамильтон портреты. Рәссам Дж. Ромни XVIII гасырда ул әле һаман да аяк белән хәрәкәткә китерелүче кул эрләгеченнән фай¬ далана. суза ала. Хәзер эш эрләүчеләргә терәлеп кала. Моңа кадәр кул белән эрлиләр яки кул яисә аяк белән хәрә¬ кәткә китерелүче тәгәрмәчле җеп эрләү маши¬ насы кулланалар. 1738 елда Джон Уайатт килә¬ чәктәге барлык җеп эрләү машиналарының эш¬ ләү принцибын уйлап таба: әйләнеп торучы берничә төр агач орчык йонны бөтерә һәм аннан җеп суза. Бу орчык¬ ларны нинди двигатель хәрәкәткә ките¬ рәчәк? Сорау бары тик әнә шуннан гый¬ барәт була. Уайатт җайланмасын эшмәкәр Ри¬ чард Аркрайт куллана. 1769 елда ул беренче тапкыр эрләү операцияләрен механикалаштыра һәм зур эрләү пред¬ приятиесе төзүгә патент ала. Андагы «Дженни» ж,еп эрләү машинасы 243
Туку фабрикасы. XVIII гасыр барлык механизмнар да ат яки качыр (мул) ярдәмендә хәрәкәткә китерелә (бу ко¬ рылманың «мюль-машина» дигән атама¬ сы әнә шуның белән бәйләнгән). Башка очракларда ул әлеге максатларда су тәгәр¬ мәчен куллана. Аның белән бер үк вакытта диярлек (1767) ярлы тукучы Джеймс Харгривс берьюлы сигез җеп эрләп була торган машина төзи һәм аны кызы хөрмәтенә «Дженни» дип атый. (Ачулары кабарган һөнәрче иптәшләре шунда ук машинаны ваталар.) Харгривс бирешми: җеп эрләү җайлан¬ масы төзүгә акча салучы эшмәкәрне таба, һәм 1770 елда «Дженни» 16 орчыкны әй¬ ләндерә, аннары бу сан 30 га, ниһаять, 100 гә җитә. Әмма бу машинаны бик иске «двигатель» — кеше ФАБРИКА — яллы эшчеләр хезмәте кулла¬ нылган һәм ма¬ шиналар ярдә¬ мендә җитеш¬ терүгә нигез¬ ләнгән эре ка- питалистик предприятие. Ничек уйлыйсыз, ни өчен һөнәр¬ челәр эрләүне тизләткән җеп эрләү машинасын ватканнар икән? хәрәкәткә китерә. 1779 елда Аркрайт һәм Харгривсның техник уйлап табуларын Сэмюэл Кромптон берләштерә; аның тагын да камилләштерелгән «мюль-джен- ни» сында XVIII гасыр ахырына 400 гә кадәр ор¬ чык әйләнә, ә XIX гасыр башында бер оста анда 1100 җеп эрли. Бу машиналарның эшләү куәте Уатт пар машинасы уйлап тапкач тагын да арта. Пар машинасы су тәгәрмәчен дә, качырларны да алмаштыра. Эрләүне тизләтү тукучыларга алга таба зур этәр¬ геч ясый. 1785 елда Эдмунд Картрайт пар двигателе белән эшләүче һәм берничә мең тукучыны алмаш¬ тыручы механик туку станогы уйлап таба. Шушы яңалыклар кертелгәч, кул хезмәтенә көй¬ ләнгән мануфактураларга алмашка фабрикалар килә. Фабрикалар төзелү Европа тарихында инду¬ стриаль дәвергә нигез сала. Пар машинасы һәм авыр сәнәгатьтәге переворот. XVIII гасыр уйлап табулары арасында Джеймс 244
Уатт (1736—1819) машинасы аерым урын алып тора. Ул күп гасырлар эчендә барлыкка килгән бердәнбер принципиаль яңа һәм универсаль двига¬ тель була. XIX гасыр ахырына ул төрле җитештерү өлкәләрендә кулланыла һәм су тәгәрмәчен кысрык¬ лап чыгара. Яңалыкларны уңышлы рәвештә җитештерүгә кертеп җибәрү күмер сәнәгате, металлургия, транс¬ порт кебек үзара бәйләнгән тулы бер рәт тәшкил итүче тармакларның хәленә бәйле була. Металлның сыйфаты пар казаннарының ныклыгын билгели. XVIII гасыр инглиз металлургиясендә кокс аеруча киң кулланыла, аны ташкүмер яндырып табалар. Нәтиҗәдә Англия беренче сортлы металлны бик күп җитештерә башлый. Домна мичләре өчен ташкүмергә булган ихты¬ яҗның үсә баруы инглизләрдән әлеге чималның яңа чыганакларын табуны таләп итә. Ә ул урын¬ нардан ташкүмерне Манчестер, Бирмингем, Шеф¬ филд кебек төп сәнәгать районнарына китерү өчен, бөтен ил буенча су каналлары казырга туры килә, чөнки авыр йөкләрне су буенча кайтару арзангарак төшә. Англияне яңа юллар челтәре кап¬ лап ала. Инглизләрнең уйлап табуларын чит илләрдә дә бик тиз үзләштерәләр. Даими техник яңарыш¬ ка, ягъни модернизациягә, омты¬ лыш XVIII—XIX гасырлар чиген¬ дә үзенчәлекле хәл тудыра. Җи¬ тештерүнең тиз үсүе нәтиҗәсендә, күп гасырлар дәвамында беренче тапкыр остакул техникларның уйлап табулары да һәм галим¬ нәрнең ачышлары да бик тиз кулланылыш таба башлый. Нәкъ шул вакыттан алып фән дә тук¬ таусыз җитештерү ихтыяҗлары¬ на эшләргә тотына. Пар двигателе белән эшләүче печән чапкыч 245
өстәмә МӘГЪЛҮМАТ Пар энергиясен куллану омтылышлары Уаттка кадәр дә булгалый. 1705 елда ук Томас Ньюкомен, шахталарны киптерү өчен, пар машинасы уйлап таба, әмма ул, кызганычка каршы, җитештерү өлкәсендә бик кыйммәткә төшә. Шотландиянең Глазго шәһәре университеты технигы Джеймс Уаттка аны камил¬ ләштерү эшен тапшыралар, нәтиҗәдә мәшһүр пар дви¬ гателе ясала. Пар ярдәмендә хәрәкәтләнүче үзйөрешле арба 1770 елда француз Никола Куньо тарафыннан җыела. Беренче инглиз «автомобиленең», ягъни пар коляска¬ сының тууы 1801 елга карый (уйлап табучысы — Ри¬ чард Тревитик). Ул беренче тапкыр үз коляскасын рельс¬ лар өстенә утырта һәм 1814 елда беренче паровоз төзи. 1802 елда Уильям Саймингтон двигатель белән эшләүче беренче судно — буксир «Шарлотта Дандас»ны төзи, ә 1807 елда Америка уйлап табучысы Роберт Фултон пассажирлар ташучы беренче тәгәрмәчле пароходны суга төшерә. Машиналар һәм кешеләр. Сәнәгать перевороты¬ ның мөһим социаль нәтиҗәләре була. Индустриаль җәмгыятьнең яңа төркемнәре — сәнәгать буржуа¬ зиясе һәм яллы эшчеләр — аермачык күренә баш¬ лыйлар. Җитештерү эшмәкәрләргә югары табыш китерә. Англия икътисадында эре сәнәгатьчеләрнең хәле ныгый; керемнәре буенча алар кайчак сәүдә- гәр-рибачылар элитасын һәм элекке феодаль арис¬ тократияне дә узып китәләр. Эшмәкәрләр үзләре өчен зуррак сәяси хокуклар һәм дәүләттә хаки¬ миятне бүлүне таләп итәчәк вакытларга да инде озак калмый. Яллы эшчеләрнең хәле исә шатланырлык бул¬ мый. Хатын-кызлар һәм балаларны аяусыз рәвеш¬ тә эксплуатацияләгән фабрикаларда күп сәгатьләргә сузылган хезмәт өчен бик аз түләнә. Әлегә эшчеләр хокукларын яклаучы законнар да, куркынычсызлык техникасы да бөтенләй булмый. Машинага кысы¬ 246
лып гарипләнгән кешене урамга чыгарып ташлыйлар. Ни өчен авыр хәлдә калула¬ рын бик үк аңлап җиткермәгән бу кешеләрнең ачуы һәм аруы машиналарга нәфрәт уята. Меха¬ низмнар аларга авыр эксплуата¬ ция алып килгән үзгәрешләрнең гәүдәләнеше генә булып тоела. Англиядә луддитлар — маши¬ на ватучылар — хәрәкәте туа Куньоның пар белән хәрәкәткә китерелүче үзйөрешле арбасы (беренче тапкыр үз станогын ваткан Нед Лудд исеме буенча). Әмма техника прогрессы белән көрәшү һәм фабрикалар үсешен шул юл белән тоткарлау омты- лышлары уңыш китерми. АНГЛИЯДӘ СӘНӘГАТЬ ПЕРЕВОРОТЫ ТУРЫНДА ШУЛ ЗАМАН КЕШЕСЕ ФИКЕРЛӘРЕННӘН: ДОКУМЕНТ Без күрәбез ки, машиналар ярдәмендә сәнәгать бер буын кешеләр гомере эчендә генә дә (элекке күп гасыр¬ лар белән чагыштырганда) нинди зур уңышларга иреште. Механика безне үзебезнең көчсез кулларыбыз урынына куәтле һәм ару-талуны белмәүче табигать көчләрен фай¬ даланырга өйрәтә <...> Тимер, су, пар, барча механик һәм химик көчләр иң оста куллар да үти алмаслык бихисап операцияләрне үтәүче иң тугры хезмәтчеләребезгә әве¬ релделәр. Алар ярдәмендә индустрия, күбәләк корты күбәләккә әверелгән кебек, гаҗәеп үзгәреш кичерде. 1. XVIII гасыр сәнәгатенә кертелгән яңалыкларның хронологик таблицасын төзегез. 2. Уаттның пар машинасы ни өчен сәнәгать пере¬ вороты дәверенең иң зур техник уйлап табуы дип исәпләнә? 3. Мануфактура һәм фабриканы чагыштырыгыз. Алар арасында нинди уртаклыклар бар? Аерма нәр¬ сәдә? 4. Сәнәгать перевороты — техник яңалыклар нәти¬ җәсе генә дип әйтеп буламы? 5. Сәнәгать переворотының социаль нәтиҗәләре нидән гыйбарәт була? 247
§ 28. БӘЙСЕЗЛЕК ӨЧЕН КӨРӘШ ҺӘМ АКШ ТӨЗЕЛҮ Инглизләр Яңа Дөньяда. Инглизләрнең Төньяк Америкада беренче колонияләр нигезләү нияте XVI гасырда барып чыкмый: алар җирле шартларга ияләшеп яшәп китә алмыйлар. Бу континентны чынлап торып колонияләштерү 1607 елда башлана. Шушы елда хәзерге Вирджиния территориясенә килеп төшкән күчеп килүчеләр төркеме король Яков I Стюарт хөрмәтенә Джеймстаун дип аталган шәһәргә нигез салалар. Беренче колонистлар бик авыр шартларда яши¬ ләр: салкын һәм ачлык белән көрәшәләр, урманнар кисәләр, торак һәм ныгытмалар төзиләр. Алар төрле авырулардан, аеруча бизгәктән интегә. Монда күчеп килүчеләргә җирле халык тыныч карый, ә Үзәк һәм Көньяк Америкага килгән испаннарның хәле бу яктан авыррак була. Инглиз колонистлары инде¬ ецлар белән тәҗрибә уртаклашып, яңа урында яшәр¬ гә өйрәнә. Бер бик салкын кышны европалылар индеецлар ярдәмендә генә ачлыктан исән калалар һәм шул хөрмәткә АКШта әле дә милли бәйрәм — Рәхмәт ләү көне билгеләп үтелә. Шулай да индеецлар Инглизләрнең Төньяк Америка яр буйларына килеп төшүе. Гравюра. XVIII гасыр 248
белән бәрелешләр һәм яңа күчеп килүчеләр дәгъва белдергән җир¬ ләр өчен көрәш еш кабатлана. Үз туган йортларын калдырып, океаннар аша күз күрмәгән җир¬ ләргә чыгып киткән, куркыныч һәм авырлыклар алдында баш имәгән бу кешеләр кемнәр булган соң? Күчеп килүчеләр арасында французлар, голландлар, немец¬ Америкага юл тотучы пуританнар ларга караганда инглизләр, шотландлар һәм ирланд¬ лар шактый күп булган. Кайберләрен мохтаҗлык һәм яңа урында баеп китү өмете йөрткән, икенчеләре хөкем карарыннан качкан, күпчелеге дини эзәр¬ лекләүләрдән котылырга теләгән. Арада үз тор¬ мышларына хакимият яки англикан чиркәвенең тыкшынмавы турында хыялланучы ихлас пуритан- нар һәм инглиз протестантлар тарафыннан басып алынган Ирландиядән китүче католиклар булган. Аларның барысын да авыр хезмәт көткән, әмма алар бу кыенлыклардан курыкмаганнар. Күчеп килүчеләр арасында аермалар күп булса да, алар барысы да тәвәккәл һәм бәйсез тормышта бары « Мэйфлауэр » да килешүгә кул кую вакыты 249
тик үзләренә генә ышанган, хакимиятләр алдында баш имәүче, буйсынмас кешеләр булганнар. Беренче америкалыларга «ирек рухы» хас булган, һәм алар¬ ның хәзерге буыннары әле бүген дә шушы милли характер сыйфатлары белән горурланып яши. ӨСТӘМӘ МӘГЪЛҮМАТ «Пилигрим атакайлар» Голландиягә күчеп килгән бер төркем инглиз пури- таннары 1620 елда аннан Америкага барып чыгарга ниятли. «Мэйфлауэр» («Май чәчәге») кораблендә алар Яңа Дөньяга юл алалар. Ярга төшкәнче, алар түбәндәге килешүгә кул куя¬ лар: «Без, бу язмада кул куючылар <...> Алла хакы өчен ниятләп, христиан динен тарату һәм үз королебез, һәм Ватаныбыз данын арттыру максатында, Вирджи- ниянең төньяк өлешендә колония нигезләү сәяхәтенә чыктык <...> үз арабызда иң яхшы тәртип һәм имин¬ лек саклау өчен, сәяси гражданлык организмына бер¬ ләшик <...> Без колониянең гомуми үсеше өчен кулай һәм тиң булган, барлык кешеләргә дә гадел һәм бердәй караган законнар төзербез һәм кертербез.Без әлеге законнарга буйсынырбыз, алар кушканча яшәрбез дип вәгъдә итәбез». Тарихчылар «пилигрим атакайлар» (зиярәт кылу¬ чылар) дип атаган «Мэйфлауэр» пассажирлары Яңа Плимут колониясенә нигез салалар. Англия Америка яр буйларында. XVIII гасыр урта¬ сында Төньяк Америкадагы Англия колонияләре халкы 1,5 миллионнан 2 миллионга җитә. 13 коло¬ ния хәзерге Кушма Штатларның үзәгенә әверелә. Алар һәм халык составы, һәм икътисадлары буен¬ ча бик нык аерылалар. Пуритан эмигрантлар нигез¬ ләгән Яңа Англия колонияләрендә алдынгы фермер хуҗалыклары да, мануфактура җитештерүе дә үсә. Массачусетс башкаласы Бостон Яңа Англиянең эшлекле активлыгы һәм сәүдә үзәге була. Көньяк колонияләрдә башка төрлерәк хәл күзә¬ телә: монда эре җирбиләүчелек барлыкка килә. Андагы плантацияләрдә тәмәке һәм мамык игәләр. 250
Төньяк Америкада Европа дәүләтләре колонияләре АДМИНИСТРАТИВНО-ПОЛИТИЧЕСКОЕ УСТРОЙСТВО АНГЛИЙСКИХ КОЛОНИЙ Линия раздела французских владений в 1763 г. между Англией и Испанией Границы английских колоний во второй половине XVIII в. Граница, к западу от которой в 1763 г. было запрещено рас¬ селение колонистов КОЛОНИИ ЕВРОПЕЙСКИХ ГОСУДАРСТВ в 1754 г. Корпоративные Собственнические Коронные Франции Испании сиу Народы и племена к середине XVII в. 1670 Г оды основания городов Масштаб 1:25 000 000 (в 1 см 250 км) (Көньяк колонияләрне нигезләүчеләр рәсми англи¬ кан чиркәвен яклаучы һәм корольдән хезмәтлә¬ ре өчен киң биләмәләр алучы кешеләр булалар.) Баштарак плантацияләрдә Яңа Дөньяга алып килгән лалы килешүләр төзегән ләр — хезмәте кулланыла. европалылар — үзләрен капитаннар белән каба- сукбайлар һәм хәерче- Килеп җиткәч, аларны Картаны, өйрә¬ негез. Югарыда аталган өч төр¬ кемгә нинди колонияләр керү¬ ен ачыклагыз. 251
плантаторларга кабат саталар, һәм бу кабалалы хезмәтчеләр, үзләренең Америкага килү хакын чы¬ гару, җир кишәрлеге алу һәм ирекле кеше булып яши башлау өчен, 2—7 ел эшлиләр. Әмма озакламый аларны арзанрак коллар — африкалылар — белән алыштыралар. Урталыктагы колонияләр ашлык игә һәм шуның белән сату итә. Анда шулай ук банк эше дә үсә. Баштарак'Америка җәмгыяте бик чуар була. Аның элитасын эре җирбиләүчеләр, купецлар, бан¬ кирлар, мануфактура хуҗалары тәшкил итә. Урта катлау фермерлар, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, юрист¬ лар, табиблардан гыйбарәт була; түбән катлауга крестьяннар, кабалалы хезмәтчеләр, кол негрлар керә. Күчеп килүчеләрнең күп өлеше мал-мөлкәт туп¬ лый ала, ә кайберәүләр зур байлыкларга хуҗа була¬ лар. Зур көч куеп, хезмәт белән яки эшмәкәрлек сәләте һәм тәвәккәллек күрсәтеп табылган мөлкәт кагылгысызлыгын беренче америкалылар үзләре¬ нең төп принцибы итәләр. Алар фикеренчә, закон гражданнарга мөлкәт кагылгысызлыгын гарантия¬ ләргә тиеш. Рухлары белән бәйсез америкалылар үзләрен барыбер Англия короленә тугрылыклы хезмәт итүче¬ ләр дип кенә күрәләр. Колонияләр белән губерна¬ торлар идарә итә, аларны Англия короле билгеләп куя. Колонияләрдә ассамблея лар эшли, алар ак тәнле тулы хокуклы ир-атлардан тора (хатын-кызлар, негр¬ лар һәм индеецларның сәяси хокуклары булмый). Британия һәм аның ерактагы подданныйлары. Британия-ана һәм аның бүлендек колонияләре белән үзара мөнәсәбәтләр тигез хокуклылыкка нигезләнми. Тәхет һәм инглиз парламенты Америкада яшәүче¬ ләрнең икътисади уңышларына көнләшеп карый, Америкадагы җитештерү һәм сәүдә үсешен аңлы рәвештә тоткарларга тырыша. Британия аны үзенең чимал базары итеп файдаланмакчы була, бу җир¬ ләрне «империя фермасы, урманы һәм руднигы» итеп күрә, аннан затлы тиреләр, орлыклар, агач, 252
тәмәке һәм балык чыгаралар. Үз чиратында метро¬ полия анда станоклар, җиһазлар һәм беренчел дәрә¬ җәдәге кирәкле товарлар кертә. (Әмма Яңа Дөньяга иң алдынгы механизмнар һәм станоклар экспортлау аерым законнар белән тыела.) Англия парламенты үз резолюцияләрендә: «Коло¬ нияләрдә сәнәгать үсеше аларның Бөекбританиядән бәйлелеген киметә»,— дип игълан итә. XVII га¬ сырдан башлап аларга Англиядән кала барлык илләр белән сәүдә итү тыела. Әлбәттә, америкалылар бу законны бозалар һәм башка Европа илләре белән контрабанда сәүдәсе алып баралар. Британия һәм Америка колонияләре арасындагы товар алмашы Вакыты Англиядән колонияләргә китерү күләме Колонияләрдән Англиягә чыгару күләме XVIII гасыр башы 334 мең фунт стерлинг 433 мең фунт стерлинг XVIII гасыр уртасы 4,2 млн фунт стерлинг 1,3 млн фунт стерлинг Британиядән һәм колонияләрдән экспорт күләме ничә тапкырга артуын исәпләп чыгарыгыз. Метрополия сәясәте үткәрелүгә карамастан, ко¬ лонияләр сәнәгате барыбер үсә. Англия флоты¬ ның өчтән бер өлеше Америка верфьләрендә тө¬ зелә; такта яру предприятиеләре кораблар төзү, торак кору, йорт җиһазы җитештерү өчен материал чыгара. Металлургия дә бик тиз үсә: XVIII гасырда коло¬ нияләр дөнья күләмендә җитештерелгән чуенның У7 өлешен үзендә коя. Әмма шулай да америкалылар Англиядән бәйле була, чөнки аларның 95 % ы авыл хуҗалыгы белән көн күрә һәм анда җитештерелгән сәнәгать товарларын куллана. 253
Колонияләр метрополияләргә каршы. Колонистлар һәм метрополияләр арасындагы аңлашылмаучы¬ лыклар Җидееллык сугыш беткәч тагын да көчәя, ә сугыш барышында америкалылар французларга каршы торуда инглизләргә актив төстә ярдәм итә¬ ләр. Алар Канадада яулап алынган Аллеган таула¬ ры артындагы көнбатыш җирләргә килеп урнашу хокукы алырга өметләнәләр, яңа территорияләр үзләштерү җитештерү өлкәсен һәм сәүдәне алга җибәрер, дип уйлыйлар. Оптимизмга бирелеп, Брита¬ ния рәхмәт йөзеннән колонияләргә үзидарә бүләк итәр, салымнар күләмен билгеләүне үзләре кара¬ магына калдырыр дип ышаналар. Әмма бик нык ялгышалар. Дәүләт бурычлары биниһая зур суммага — 148 млн фунт стерлингка җиткән Британия үзенең океан артындагы халкы бу йөкне күтәрешергә тиеш дип таба. Англия гаскәрләре Америкада кала, һәм аларны тәэмин итү җирле халыкка йөкләнә. Коло¬ нистларга Аллеган таулары артына чыгу тыела (король Георг III хөкүмәте, колонистлар Көнба¬ тыш киңлекләр буенча таралсалар, алардан салым җыеп булмаячак дип курка). Америкалылар герб кәгазен яндыра 1765 елда Британиянең «герб җыемы» турында закон чыгаруын колонистлар бик авыр кабул итә¬ ләр. Әлеге закон буенча, барлык сәүдә операцияләре, нәшрият эш- чәнлеге һәм хәтта гадәти юридик алыш-бирешләр өчен дә салым са¬ лына. Шушы гамәлләр белән Бри¬ тания үз казнасын тулыландыр- макчы була. Колонияләрдә риза¬ сызлык дулкыны күтәрелә, бөтен җирдә дә Англиягә каршы митинг¬ лар бара, салым җыючыларга фи¬ зик юк итү белән яныйлар, алар¬ ның карачкыларын яндыралар, 254
рәсми рәвештә салым билгеләү өчен хезмәт иткән герб кәгазен юк итәләр. Америкалылар алар түлисе салымнарның Англия парламенты тарафыннан билгеләнүенә моннан соң түзеп торырга теләмиләр, чөнки парламент алар фикеренә колак салырга уйлап та карамый. Алар салым күләмен үз вәкиллекле органнары — коло¬ ниаль ассамблеялар билгеләвен таләп итәләр. «Вәкиллектән башка бернинди салымнар да юк!» —бөтен җирдә әлеге таләп яңгырый. Коло¬ нияләрдә стихияле берләшмәләр, сәяси клублар, җәмгыятьләр оеша башлый. «Азатлык уллары» җәмгыяте аеруча таныла, ул америкалыларны «мон¬ нан соң инглизләргә кол булмаска» өнди. Англия вакытлыча артка чигенә һәм «герб җые- мы»ннан баш тарта, әмма 1767 елда ук өстәмә салым¬ нар турында закон кабул ителә. Көрәш яңа көч белән тагын да ныграк җәелә, америкалылар метропо¬ лиядән китерелгән товарларны сатып алырга телә¬ миләр, Европа илләре белән контрабанда сәүдәсе алып баралар. Англия, күпчелек салымнарны бете¬ реп, бары тик чәйгә булган бер генә салымны кал¬ дыра. Әмма колониядә яшәүчеләр бу мәсьәләне болай гына калдырырга уйламыйлар. «Бостонда чәй эчү». 1773 елда Бостонга, алдан ук бәяләрен махсус төшереп, бик зур күләмдә чәй ки¬ терәләр. Англия хакимияте бу алдавыч җимнән, ягъни үзләре гадәтләнгән әлеге товардан, башка америкалылар озак торалмас дип өметләнә. Әмма колонистлар, чәй эчмичә дә тора алуларын күрсә¬ теп, бойкотны дәвам итәләр. Ниһаять, бостонлы- ларның иң тәвәккәлләре (законнар чыгару җые¬ лышы һәм җирле масоннар ложасы әгъзалары) индеецлар булып киенәләр һәм өндәмәләр кычкы¬ рып, шәһәр халкын үзләре артыннан портка ияртеп китәләр, анда булган барлык чәйне кораблардан диңгезгә ташлыйлар. Бу вакыйганы «Бостонда чәй эчү» дип атыйлар. Бенджамин Франк¬ лин (1706—1790) — Американың мәгъри¬ фәтче философы, жур¬ налист һәм дипло¬ мат. Иң беренчеләр- дән булып Бөекбри- таниянең бәйсезлеген яклап чыга. Аның инициативасы белән 1754 елда барлык ко¬ лонияләр вәкилләре¬ нең съезды була, анда берләшү турын¬ дагы өндәмә яңгы¬ рый. Франклин «үзен үзе ясаган» кеше була. Күп балалы гаи¬ ләдән чыккан ярлы сәүдәгәр улы, типогра¬ фия эшчесе мөстә¬ кыйль рәвештә белем ала, бертуктаусыз укый, язучы һәм кү¬ ренекле табигать фән¬ нәре галиме була. Ул электр белән тәҗри¬ бәләр ясый һәм яшен үткәргеч уйлап таба. Америкада беренче халык китапханәсенә, Пенсильвания уни¬ верситетына һәм Аме¬ рика фәлсәфи җәм¬ гыятенә нигез сала. 255
Салым җыючыдан үч алу Инглизләр ашыгыч төстә Яңа Дөнья¬ га өстәмә көчләр китерә башлыйлар. Җәза йөзеннән Бостон портын ябалар, Мас¬ сачусетсның законнар чыгару җыелы¬ шын тараталар һәм бу колония белән идарә итүне хәрби хакимиятләргә тап¬ шыралар. Репрессияләрдән куркып, борчуга кал¬ ган колонияләр, үз эш-гамәлләрен үзара яраштыру өчен, махсус «элемтә комитет¬ лары» төзиләр. Америкалылар үзләрен бердәм гомумилек дип таный башлый¬ лар, аларның үз икътисади мәнфәгать¬ ләре, мәдәнияте, язмышы булуын һәм Англия белән юллары аерылу мөмкин¬ леген төшенәләр. ДОКУМЕНТ АНГЛИЯ ПРЕМЬЕР-МИНИСТРЫ У. ПИТТНЫҢ КОЛОНИЯЛӘР БЕЛӘН ҮЗАРА МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕ ТУРЫНДАГЫ УЙЛАНУЛАРЫННАН (1576): Англиянең колонияләр өстеннән суверенитеты <...> барлык законнарның үзәгендә булырга тиеш. Бу аларның сәүдәләрен тоткарлау, сәнәгатьләрен чикләү чаралары күрү өчен кирәк, без аларның кесәсеннән акчаны рөх¬ сәтсез дә ала алабыз. 1. Питт америкалылар психологиясенең нинди үзенчәлек¬ ләрен күз алдында тоткан? Аның сүзләре Британиянең Америкадагы сәясәтен ничек характерлый? 1. Америкага беренчеләрдән булып күчеп килүче¬ ләрнең характерын нинди сыйфатлар билгели? 2. Төньяк Америкада а) феодаль, б) колбиләүчелек, в) буржуаз җәмгыять урнашкан дип әйтеп буламы? Үз фикерегезне нигезләгез. 3. Ни өчен Британия колонияләрдә җитештерү үсешенә комачаулый? 4. Б. Франклинның «герб җыемы» кертелгәннән соң әйткән түбәндәге сүзләренә анализ ясагыз: Азатлык кояшы баеды, америкалылар тырышлык һәм экономия шәмнәрен кабызырга тиеш. 256
§ 29. «БӘЙСЕЗЛЕК ДЕКЛАРАЦИЯСЕ» 1774 елның көзендә Филадельфиядә Беренче Кон¬ тиненталь конгресс җыела, һәм ул америкалылар Англия короленең тугры подданныйлары булып калалар дип раслый. Конгресс, аларның ирекләрен һәм милекләрен якласа да, метрополияләр коло¬ нияләрнең хокукларын чикләмәсен өчен, амери¬ калыларга Англия белән сәүдә итүне тыя. Бу тыю¬ ны бозган кешеләрне, дегет белән буяп, кош мамы¬ гында әвәлиләр һәм халык каршына бастырып көлкегә калдыралар яки билбауларыннан багана¬ ларга асалар, бу баганаларны «Азатлык баганалары» дип атыйлар. Сугыш башлану. Инглизләр колонияләрдә шартлау өлгереп килүен бик яхшы аңлыйлар. Америкалылар Массачусетска каршы чыгарга мөмкин булган җәза отрядлары — «кызыл мундирлар» яки «раклар» (униформалары төсенә ишарәләп, король солдат¬ ларын әнә шулай атаганнар) — һөҗүмен кире кай¬ тару өчен корал җыялар, дары һәм ядрәләр туплый¬ лар. Ата белүчеләр ополчениегә языла. Бәрелеш котылгысыз була һәм 1775 елның апре¬ лендә инглиз отряды Лексингтон шәһәрчегендә туп¬ ланган коралны тартып алырга килгәч башланып та китә. Ни бар шуның белән коралланган һәм тәр¬ тип белән тезелмәгән колонистлар регуляр армия сол- АКШны «нигезләүче аталар» «Бәйсезлек декларациясе » проектын төзиләр датларына каршы күтәреләләр һәм аларга зур зыян салалар. Мондый каршылыкны көтмә¬ гән һәм үз араларындагы югал¬ тулардан котырынган инглизләр бөтен җирдә эзләнергә, таларга һәм туракларга тотыналар. Ко¬ лонистлар аларга индеецларның тиз һөҗүм итү тактикасын, чәче¬ леп атакага тоту һәм җитез чи¬ генү алымнарын кулланып җавап бирәләр. 257
Джордж Вашинг¬ тон — бай плантатор, аристократ, Америка армиясен төзүче һәм аның беренче башко- ман дующие, катгый дисциплина һәм тәр¬ тип тарафдары. АКШ- ның беренче прези¬ денты. « Декларация »нең Т. Джефферсон кулы белән язылган караламасы Бәйсезлек өчен сигез елга сузылган сугыш башлана. Америкада сугышу өчен солдатлары җитәрлек булмаган Георг III (Англиянең зур армиясе булу аның конституциясенә каршы килер иде), яллы гас¬ кәрләр эзләп, Европа державаларына мөрәҗәгать итә. Иң беренче булып ул Россиядән 20 мең казак сорый. Әмма Екатерина II аның үтенечен кире кага. Англия короле Германия кенәзлекләреннән 30 мең солдат яллауга ирешә. «Бәйсезлек декларациясе». 1775 елның язында Икенче Континенталь конгресс җыела. Анда, инглиз¬ ләрдән саклану өчен, үз армияләрен төзү һәм аның белән командалык итүне сәләтле оештыручы, таләп¬ чән җитәкче Джордж Вашингтонга (1732—1799) тапшыру турында карар чыгаралар. 1776 елның 4 июлендә кабул ителгән «Бәйсезлек декларациясе» мөстәкыйльлеккә бару юлында та¬ гын бер әһәмиятле адым була. Ул Америка коло¬ нияләренең Бөекбританиядән аерылып чыгуын игъ¬ лан итә. Аның авторлары арасында Б. Франклин, С. Адамс, Т. Джефферсон һ. б. була. Төп текстны Дж. Локк һәм мәгърифәтчеләр ал¬ дында баш июче яшь депутат Томас Джефферсон (1743—1826) төзи. «Декларация»не алар идеясе ру¬ хында башлап, ул һәр кешенең «яшәү, азатлык һәм бәхеткә омтылу» кебек табигый хокуклары бар дип раслый. Барлык кешеләр дә тумыштан ук Алла тара¬ фыннан тигез итеп яратылган икән, алар бер үк төрле хокуклардан файдаланырга тиеш. «Бәйсезлек декларациясе»ндә халык суверени¬ теты турындагы нигезләмә аеруча мөһим була. Анда идарә итүне үзе ышанып тапшырган кешеләр белән җәмәгать килешүе төзегән халыкның хакимият чыганагы булуы турында әйтелә. Ь.әм хакимият аның ихтыяры белән генә законлы төс ала. Әгәр дә хакимият вәкилләре бу килешүне бозса, җәм¬ гыять законсыз һәм рәхимсез идарәгә ачыктан-ачык 258
каршы чыгарга һәм аның белән кулга корал тотып көрәшергә хаклы була. Шуннан чыгып, Америка колонияләре вәкиллә¬ ре Англия короленә һәм парламентына ризасызлык белдерәләр, аңа буйсынудан баш тарталар. «Бәйсезлек декларациясе» кабул ителгән көн — 1776 елның 4 июле — АКШ оештырылу уңаеннан милли бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Бәйсезлек өчен көрәштә. Бәйсезлекне игълан итү аны саклап калуга караганда җиңелрәк була. Аме¬ рика армиясе яхшы әзерлекле «кызыл мундирлар»- дан күпкә калыша. Колонистларга тәҗрибә генә түгел, амуниция, дары, корал да җитешми; армия акчаны вакытында алмау сәбәпле, солдатлар ачлык¬ тан интегә. Өстәвенә Американың төрле колония¬ ләрендә яшәүчеләр үзләрен әлегә бердәм армия дип хис итмиләр һәм еш кына «чит» җирләр өчен сугы¬ шудан баш тарталар, шуның белән Вашингтонны бик авыр хәлгә куялар. Инглизләр стратегик яктан мөһим Нью-Йоркны һәм «Бәйсезлек декларациясе» кабул ителгән яңа дәүләт башкаласы Филадельфия- не кулга төшерәләр. Америкалыларның инглиз армиясенә кыю кар¬ шылык күрсәтүе европалыларда хөрмәт хисе уята. Б. Франклин Америка илчесе булып торган Фран¬ циядә аларга теләктәшлек күрсәтә. Күренекле дра¬ матург Бомарше баш күтәрүчеләрне яшерен рәвештә корал белән тәэмин итеп тора. Азатлык өчен көрә¬ шүчеләргә ярдәмгә үз корабле белән француз маркизы М. Ж. Лафайет (1757—1834) килеп җитә һәм Америка армиясенең күренекле хәрби җитәк¬ чесенә әверелә. Америкалылар 1777 елда Саратога янында бе¬ ренче тапкыр зур җиңүгә ирешәләр. Алар инглиз¬ ләрнең зур көчләрен (6 меңгә якын солдатын, бу — Америкада урнашкан король гаскәрләренең чиреге дияргә була) бирелергә мәҗбүр итәләр. Җиңүдән соң яңадан авыр заманнар килә: америкалыларга Томас Джефферсон — Вирджиния планта¬ торы улы, яхшы юри¬ дик белем ала, чын китап сөюче галим була, үз биләмәсен фән һәм сәнгать хра¬ мына әйләндерә. Джефферсон сөйләш¬ кәндә тотлыга, бик оялчан кеше була, ро¬ мантик хисләр белән яши. Колбиләүче улы һәм үзе дә берничә дистә коллар хуж,а- сы. «Бәйсезлек декла¬ рациясе »нең беренче вариантына коллык¬ ны юкка чыгару ту¬ рындагы статьяны кертә. Әмма Көньяк плантаторлары аны документның төп текстыннан сызды¬ рып ташлыйлар. 259
бернинди уңайлыклары булмаган Вэлли-Фордж лагеренда зәмһәрир суык кышны чыгарга туры килә. Монда хәлсез һәм ач солдатлар салкыннан һәм тифтан кырылалар. Шул заман кешесе сүз¬ ләренә караганда, Вэлли-Форджка илтүче юлны канлы аяк эзләре буенча табарга була, чөнки Вашингтон солдатларының ни калын киеме, ни җылы итекләре булмый. Инглизләр, аларны сал¬ кын җиңәчәк дип, дошманнарына һөҗүм итеп тә маташмыйлар. Д. Вашингтонга армияне яңабаштан торгызырга туры килә. Исән калганнарны Пруссиядән килгән хәрбиләр өйрәтә башлый. Америкалылар чын сугыш фәнен үзләштерәләр. Озакламый реформаларның нәтиҗәләре күренә башлый, һәм армия яңадан ирек- леләр белән тулыландырыла. Америкалыларның көчле сәяси союздашлары барлыкка килү инициативаның тора-бара алар ку¬ лына күчүендә мөһим роль уйный. Франция, күп¬ тәнге дошманы Англиягә зур зыян салу өчен, АКШ бәйсезлеген тануны бик кулай күрә. Ул колония¬ ләр белән сәүдә һәм хәрби ярдәм турында шарт¬ намәгә кул куя, Америка яр буйларына үз фло¬ тын җибәрә. Британия империясенә Франция белән төрле юнәлешләрдә — Ост-Индиядә, Вест-Индиядә, Евро¬ пада сугышырга туры килә, һәм бу аны Төньяк Америка эшләреннән читкә юнәлдерә. Озакламый Испания белән Голландия дә инглизләргә каршы кузгала, һәм бу — хәлне тагын да катлауландыра. 70—80 нче еллар ахырында инглизләргә каршы чыгымнарны Франция күтәрә һәм куәтле хәрби хәрәкәтләр алып бара. 1781 елда берләштерелгән Франция-Америка ар¬ миясе француз флоты ярдәмендә инглизләрне Йорк- таунда чолгап ала һәм аларны капитуляция ясарга мәҗбүр итә. Бу җиңү Англияне тәмам хәлсезләндерә, һәм ул Америкага яңа армия туплап җибәрә алмый 260
инде. Солых турында сөйләшүләр башланып китә. 1783 елның 3 сентябрендә кул куелган шартнамә буенча, Британия Кушма Штатларның бәйсезлеген таный һәм үз гаскәрләрен аннан чыгару турында йөкләмә ала. Конфедерациядән федерациягә. Бәйсезлек өчен сугыш барышында ук яңа Америка дәүләте фор¬ малаша башлый. Аерым яшәргә гадәтләнгән һәм бер-берсенә әллә ни ышаныч багламаган колония¬ ләр башта конфедерация — аерым бәйсез дәүләтләр (штатлар) берләшмәсе оештырырга уйлыйлар; монда һәр штат үзенең эчке эшләрендә мөстәкыйльлек сакларга тиеш була. Алар тышкы сәясәт һәм сугыш алып бару мәсьәләләрен генә бергәләп хәл итүне күз алдында тоталар. 1775 елда Б. Франклин яңа дәүләт конститу¬ циясе проектын төзи. Аны эшкәртеп һәм килеш¬ тереп бетерү өчен биш ел вакыт кирәк була. Доку¬ мент үз көченә кергәндә, аның мораль яктан иске¬ рүе ачыклана. Конфедератив корылыш күп санлы сәяси, икътисади проблемалар һәм финанс кри¬ зисы белән көрәшергә мөмкинлек бирми. Моның өчен күбрәк дәрәҗәдә үзәкләштерү таләп ителә. 1787 елның маенда Филадельфиядә Конститу¬ цион конвент — төрле штатлар¬ ның 55 вәкиле җыела. Аларны Кушма Штатларны «нигезләүче аталар» дип йөртәләр. Делегат¬ лар, сәяси корылышның иң нәти¬ җәле формасы федерация (закон¬ нар чыгару һәм башкарма хаки¬ миятләре берләштерелгән штат¬ ларның ныклы союзы) булыр, дип уйлыйлар. Конгресс федерациянең иң юга¬ ры законнар чыгару органына әве¬ релә. Ул ике палатадан — сенаттан (монда һәр штат, нинди зурлыкта Филадельфия. Конституцион кон¬ вент утырышы залы 261
булуына карамастан, ике депутатын җибәрә) һәм түбән палатадан (вәкилләр палата¬ сыннан) тора. Түбән палатада һәр штат¬ ның халык санына пропорциональ вәкил¬ леге була. Иң югары башкарма хакимиятне пре¬ зидент тормышка ашырган, аны дүрт елга бер сайлап куйганнар. Д. Вашингтон беренче президент булган. Иң югары хөкем хаки¬ мияте Югары судка тапшырылган. Шулай итеп, АКШта хакимиятләр бүле¬ неше принцибы тормышка ашырылган. Ха¬ кимиятнең өч тармагы да бер-берсеннән Джордж Вашингтон, бәйсез эшләгән, ә алар арасында хокуклар һәм Рәссам г. Стюарт функцияләр бүленеше теләсә кайсысының артык көчәеп китүеннән саклаган. Яңа конституция кабул итү алдыннан Конгресс аңа «Хокуклар турында билль» дип аталган ун мөһим төзәтмә кертүгә ирешкән. Ул вөҗдан, матбугат, берлек, җыелыш ирекләре, шәхес һәм хосусый милек кагыл¬ гысызлыгы, корал йөртү хокукы кебек демократик ирекләрне гарантияләгән. Америка континентындагы бәйсезлек өчен сугыш нәтиҗәсендә тарихта беренче тапкыр чын буржуаз дәүләт барлыкка килә. Үткәндәге мираслар белән арасын өзгән бөтенләй яңа гомумилек —Америка хал¬ кы формалаша, һәм ул демократизм, хакимиятләрнең 262
сайлап куелуы һәм бүленүе принципларына нигез¬ ләнгән республика төзи. Бу искиткеч эксперимент¬ ның тарихи әһәмияте гаять зур була. АКШНЫ «НИГЕЗЛӘҮЧЕ АТАЛАР»НЫҢ БЕРСЕ С. АДАМСНЫҢ ДЖ. ЛОКК ТӘГЪЛИМАТЫ ТУРЫНДАГЫ ЯЗМАЛАРЫННАН: ДОКУМЕНТ Аның фикеренчә, дәүләтнең төп вазифасы милекне саклаудан гыйбарәт, кешеләр шуның өчен җәмгыятькә берләшәләр дә инде <...> Ил башлыгы яки сенат үз гражданнарының ризалыгыннан башка аларның барлык яки өлешчә мөлкәтен тартып ала алмый, чөнки кире¬ сенчә булган очракта бу һәртөрле милекне танымау булыр иде. Бу бөек һәм гаҗәеп ир кеше әнә ничек уйлый. Һәм аның сүзләрендә безнең хәлебез төгәл чагылды- рылмыймыни? ■ж Америкалылар инглиз мәгърифәтчесенең кайсы идея- ~ ләрен үз итәләр? 1. «Бәйсезлек декларациясе»ндә нинди Мәгърифәт идеяләре чагылыш таба? 2. Ике фикерне чагыштырыгыз. Дж. Локк'. «Һәр¬ кем яшәүгә, иреккә һәм милеккә хокуклы». Т. Джефферсон'. «Һәркем яшәүгә, иреккә һәм бә¬ хеткә омтылырга хокуклы». Сезнеңчә, Джефферсон Локк формулировкасын нәрсә уйлап үзгәртте икән? 3. «Бәйсезлек декларациясе»нең Америка дәүләте тарихында әһәмияте нәрсәдә? Ә дөнья тарихында? 4. Бәйсезлек өчен хәрәкәт лидерлары һәм АКШны «нигезләүче аталар» кайсы катлаулардан чыгуын тикшерегез. 5. Америка армиясенең көчле һәм йомшак яклары нәрсәләрдән гыйбарәт була? 6. Яңа Америка дәүләтенең корылышы турында сөйләгез. Анда югары хакимият нинди принцип буенча оештырылган? 7. «Хокуклар турында билль»нең әһәмиятен сез нәрсәдә күрәсез? 8. XVIII гасырда АКШтагы ирекләр һәм демо¬ кратик хокуклар бөтен кешегә дә кагылган дип буламы? 263
§ 30. БӨЕК ФРАНЦУЗ РЕВОЛЮЦИЯСЕ Монархиядән республикага. XVIII гасыр ахырында Франциядә буржуаз революция була: өченче сос¬ ловие монархияне бәреп төшерә, илдә республика урнаша. Бу вакыйгалар Франция тарихында гына түгел, ә гомумевропа һәм хәтта дөньякүләм әһә¬ мияткә ия була. Сугышның бәясе. XVIII гасырда Франция икъти¬ сады шактый уңышлы үсә. Аның сәнәгате күтә¬ релә, мануфактуралар саны арта, ил Европада, Төньяк Америкада, Вест-Индиядә актив сәүдә итә. Француз буржуазиясе, аеруча аның колониаль сәү¬ дә һәм финанс операцияләре белән бәйле катлау¬ лары байый. Буржуазия корольлектәге өченче сос¬ ловиенең әйдәп баручы һәм гөрләп чәчәк атучы өлешен тәшкил итә. Купецлар, финансистлар, мануфактурачы эш¬ мәкәрләр үз керемнәре буенча дворяннар һәм аристократия белән тигезләшәләр, әмма хакимият¬ кә якын килә алмаган икенче сортлы кешеләр хәлендә калалар, димәк, сәясәткә җитди йогынты ясый алмыйлар дигән сүз. Өстәвенә өченче сос¬ ловие салымнарның төп өлешен үз җилкәсендә күтәрә (дворяннар һәм руханилар алардан азат ителгән була). XVIII гасыр ахырында Франциянең дәүләт фи¬ нансларында тулы тәртипсезлек хөкем сөрә. Людо¬ вик XVI заманындагы (1774—1792) күп санлы сугышлар авыр финанс кризисына китерә. Король министрларының әлеге хәлне төзәтергә тырышу¬ лары нәтиҗә бирми. Король тарафыннан Генераль Штатларда тикшерүгә тәкъдим ителгән чираттагы финанс реформалары проекты монархиянең җимере¬ лүенә беренче адым була. Өченче сословиене юк итеп булмый. 1789 елның 5 маенда Генераль Штатлар Версальдә җыела. Анда дворяннардан — 270, руханилардан — 291, өченче сословиедән 572 депутат вәкил булып бара. Король 264
үзенең проектын алар бик тиз хуплап чыгарлар дип өметләнә, әмма өченче сословие вәкилләре салымнар билгеләү принципларын яңадан карау мәсьәләсен күтәрәләр һәм 1789 елның 17 июнендә Генераль Штатларны Милли җыелыш, ягъни бөтен француз милләте исеменнән чыгыш ясаучы орган дип игълан итүне сорыйлар. Депутатлар үзләрен Версальгә җибә¬ рүчеләрнең таләпләреннән чыгып эш итәләр. Аларда француз крестьяннары феодаль йөкләмәләрне бетерүне, чиркәү гошерен (дисәтинәсен) юк итүне һәм алар¬ ның 2/3 өлеш керемнәрен суыручы салым¬ нарны бераз йомшартуны таләп итәләр. Буржуазия хуш гасыр карика- сәяси хакимияттә катнашуны өмет итә һәм сосло¬ виеләр арасында салымнарның яңадан бүленүен тели. Кайбер руханилар һәм дворяннар да аларны турасы: өченче сосло¬ вие дворян һәм руха¬ ниларны аркасында күтәреп бара хуплап чыга. Людовик XVI, кирәксез дип тапкан бу бәхәсләргә чик кую өчен, сарайның утырышлар залын ябып куярга боера. Ә депутатлар исә туп уйнау залына күчәләр һәм Франциянең Англия үрнәгендәге кон¬ ституцион монархиягә әверелүенә ирешмичә һәм конституция кабул итмичә торып таралышмаска сүз бирәләр. Бу тарихи җыелышта шатлыклы, күтәренке рух хөкем сөрә: буржуа депутатлар аларны якларга килүчеләр белән дуслаша. Алар, белдерүләр белән генә чикләнеп калмыйча, үзләрен конституция өс¬ тендә эшләүче Оештыру җыелышы (Учредительное собрание) дип тә игълан итәләр. «Бу — революция». Куркуга калган король даирә¬ се, Генераль Штатлардагы дворяннар вәкилләре корольдән өченче сословиене бетерүен таләп итәләр. Людовик XVI Парижга гаскәрләр китерә башлый. Әмма 13—14 июльдә башкалада восстание башлана. Халык төркемнәре урамнарга чыга. Арсеналны кулга 265
Туп уйнау залында ант итү. Рәссам Ж. Л. Давид 1789 ел¬ ның 14 июле — Бастилияне алу. төшереп, алар коралланалар һәм король армиясен шәһәрдән куып чыгаралар. Баш күтәрүчеләрнең юлында төрмә хезмәтен үтәүче Бастилия крепосте тора. Аның бернинди хәрби әһәмияте дә булмый, анда ябылучылар да бик аз була, әмма французлар аны хакимиятләрнең башбаштаклык һәм җәбер-золым символы итеп күрәләр. Халык Бастилияне штурмлый башлый һәм аны алуга ирешә. Людовик XVI га бу турыда хәбәр иткәч, ул, кызык¬ сынып: «Бу фетнәмени?» —дип сорый һәм: «Юк, Галиҗәнап, бу — революция»,— дигән җавап ишетә. Ә баш күтәргән парижлылар, Бастилияне җимереп, аның ташларын мәйданга түшиләр һәм: Монда бии¬ ләр,— дип язып куялар. Бөтен ил буйлап восстаниеләр дулкыны күтәрелә. Барча җирләрдә дә иске хакимият органнарын тара¬ талар һәм сайлап куела торган яңа органнар оеш¬ тыралар. Тәртип саклау һәм иминлек максатында революцион Милли гвардия отрядлары төзиләр. 266
Бастилияне штурмлау «Кеше һәм гражданин хокуклары декларациясе». Шул арада Оештыру җыелышы яңа, тагын да ради¬ кальрәк үзгәрешләр әзерли. Крестьяннарның күп кенә йөкләмәләре юк ителә (шулай да җирдән файда¬ ланган өчен һәм җан башыннан салымнар саклана). 1789 елның 26 августында Оештыру җыелышы «Кеше һәм гражданин хокуклары декларациясе »н бастырып чыгара. Ул мәгърифәтчеләр билгеләгән тигезлек, халык суверенитеты, сәяси ирек принципларына нигезләнә. Беренче статьяда: «Бар кешеләр дә азат һәм ти¬ гез хокуклы булып туалар, гомерләре буе шундый булып калалар»,— диелә. Декларация халыкны хакимият чыганагы дип игълан итә. Барлык граж¬ даннар да закон алдында тигез хокуклы дип бел¬ дереләләр һәм теләсә кайсы хезмәт урынын алу хокукына ия булалар. Шулай ук вөҗдан, сүз һәм матбугат ирекләрен, хакимиятләр бүленеше прин¬ цибын кертү турында игълан ителә. Кораллы халык басымы астында Людовик XVI бу документка кул куярга мәҗбүр була. 267
Закон чыгаручы. Яңа хакимият вәкил¬ ләре өчен Ж. Л. Давид тарафыннан эшлән¬ гән костюм эскизы 1791 елның сентябрендә Франциядә конституция гамәлгә кергәч, «Кеше хокуклары декларациясе» тулысынча аның тексты эченә кертелә. Бу принцип¬ ларны игълан иткәннән соң, Франция конституцион монархиягә әверелә. г 1789—1791 еллар эчендә Оештыру җыелышы Франциянең йөзен үзгәртүче күп санлы карарлар кабул итә: сословиечел феодаль дәүләттән ул демо¬ кратик илгә әверелә. Билгеле бер күләмдә салым түли алучы барлык ир-атларга (бик аз сандагы гражданнар гына) сайлау хокукы бирүче сайлау реформасы үткәрелә. Җәмгыятьнең сословиеләргә бүленеше юкка чыгарыла. Дворяннарның урта гасырлардагы өстенлекләренә — сеньорларның, үз крестьяннары эшен тикшерү өчен, хосусый суд¬ лар тотуына чик куела, крестьяннарга хуҗалар урманында аучылык итүне һәм балык тотуны тыю¬ лар һ.б. бетерелә. Шәхси бәйлелек һәм барщина үткәндә кала. Әмма барыбер крестьяннарга кай¬ бер йөкләмәләрне сеньорлардан сатып алырга тәкъ¬ дим итәләр. Чиркәү һәм руханиларга да көчле удар яса¬ ла. Чиркәү гошерен бетерәләр, җирләрен тар¬ тып алалар. Франциянең католик чиркәвен Рим папасыннан бәйсез дип игълан итәләр, ә рухани¬ ларны гади чиновникларга әверелдерәләр: моннан соң алар урынына священникларны сайлап куя¬ лар, ә хакимиятләр аларга хезмәт хакы түли. Ру¬ ханилар хакимиятләргә тугрылык саклау турын¬ да ант итәргә тиеш булалар. Дөньяви дәүләт әнә шул рәвешле чиркәүне тулысынча үз контроленә буйсындыра. Оештыру җыелышы ирекле эшмәкәрлеккә юлны чистартучы, буржуазия мәнфәгатьләрен яклаучы икътисади реформалар үткәрә: һөнәрчелек цех¬ лары бетерелә, дәүләт җитештерүне көйләүдән баш тарта, ирекле сәүдә игълан итә, сәүдәгә комачау¬ лаучы бөтен эчке чикләрне һәм таможня җыемна¬ рын юкка чыгара. Табыш артыннан куучы сәнә- 268
гатьчеләр эшчеләр берлекләрен һәм стачкаларны тыюга ирешәләр. Конституцион корылыш. Чын революцион үзгәр¬ теп корулар баруга карамастан, Франция әле монар¬ хия идеясеннән котыла алмый. Оештыру җыелы¬ шының күпчелек әгъзаларын урталыкта торган монархист-конституциячеләр тәшкил итә, алар ара¬ сында Милли гвардия белән командалык итү эше тапшырылган абруйлы шәхес маркиз Лафайет һәм француз тәртипләрен кискен тәнкыйтьләгән өчен үз сословиесе тарафыннан кире кагылган, ә өченче сословие вәкилләреннән Генераль Штатларга сай¬ ланган маркиз Мирабо да була. Революциянең бер еллыгы уңаеннан 1790 ел¬ ның 14 июлендә Париж халык һәм корольнең бер¬ ләшүен, ягъни федерация бәйрәмен билгеләп үтә. Людовик XVI дан «халык һәм закон» каршында ант итүен сорыйлар, ә Лафайет «халык, закон һәм корольгә» гвардия исеменнән ант итә. Конституция буенча, законнар чыгару хакимияте — Законнар чыгару җыелышына, ә башкарма хаки¬ мият — король һәм хөкүмәткә, суд хакимияте три¬ буналларга (сайлап куелган судьялар һәм антлы утырышчы ларга) тапшырыла. Законнар чыгару ха¬ кимияте карарларына корольнең вето салу хокукы таныла, әмма әгәр дә депутатлар законны ике тапкыр хуплап чыкса, король аның кабул ителүенә комачау тудыра алмый. Франция республикага әверелә. Людовик XVI бу үзгәртеп корулар белән ризалашырга теләми, әмма, революцион Парижда тору сәбәпле, аларга каршы да чыга алмый. 1791 елның 21 июнендә ул үз гаилә¬ се белән башкаладан Австрия чигенә таба кача. Аның качуы ризасызлык дулкыны уята. Бар җирдә дә Франциягә монархия кирәкме, юкмы дип бә¬ хәсләшәләр. Бәхәсләр Законнар чыгару җыелышында һәм революцион рух күтәрелеше дулкынында туган сәяси карашларда үзара охшаш кешеләрне берләштергән 269
клубларда бара. Мондый танылган клуб¬ ларның берсе якобинчыларныкы була. Бу клуб әгъзалары изге Яков монастыре китап¬ ханәсендә җыелганга күрә, аны шул исем белән атыйлар. Клубка шактый дәрәҗәле кешеләр — сәясәтчеләр һәм журналистлар, адвокатлар һәм табиблар йөри. Башка клуб¬ лар шикелле үк, якобинчыларның бөтен ил буенча үз бүлекләре була. Лидерларының берсе яшь юрист Максимилиан Робеспьер (1758—1794) — кырыс, җыйнак, сөйләү оста¬ лыгы белән әллә ни мактана алмаган кеше — Законнар чыгару җыелышы әгъзасы була. Аның каравы аның сөйләме чиста логика һәм ышандыру көче белән аерылып тора. Максимилиан Лафайет җитәкчелегендәге урталыкта торган Робеспьер _ конституциячеләр, революция инде үз бурычларын үтәде, ә конституцион монархия Франция өчен иң кулай строй, дип уйлыйлар. Әмма аларның оппо¬ нентлары — жирондистлар дип аталган (чөнки алар¬ ның күбесе Жиронда департаменты вәкиле була) депутатлар төркеме оеша. Алар, монархияне юкка чыгарып, эшмәкәрләр мәнфәгатьләрендә реформа¬ ларны дәвам итүне яклап чыгалар. Әмма бөтен Франция бу идеяне хуплый дип әйтеп булмый. Илдә дворяннар һәм руханилар арасында гына түгел, ә башка катлаулар арасында да роялист¬ лар күп була. Авыл төбәкләрендә крестьяннар еш кына корольне яклап чыгыш ясыйлар. Эмигрант роялистлар берничә мәртәбә восстание оештыра¬ лар һәм чит дәүләтләр ярдәмендә Франциягә бәреп керергә әзерләнәләр. Австрия Франциягә каршы контрреволюцион коалиция үзәгенә әверелә. Сугыш¬ ның котылгысызлыгы аңлашыла, һәм патриотик рухлы жирондистлар аны беренче булып игълан итәргә ашыгалар. 1792 елның 20 апреленнән революцион Франция Австрия белән сугыш башлый, озакламый аңа Прус¬ сия дә килеп кушыла. Людовик XVI революцион 270
армияне тар-мар итәргә һәм элекке тәртипне кире кайтарырга өметләнә. Баштарак аның өметләре аклана: монархист офицерлар командалыгындагы француз гаскәрләре җиңелү артыннан җиңелүгә дучар булалар. Бу авыр шартларда Законнар чыгару җыелышы Ватан куркыныч астында дип игълан итә һәм иреклеләрдән (доброволецлардан) армия туплый башлый. Аларның рухын Руже де Лиль Марсель иреклеләр батальоны өчен язган «Марсельеза» җы¬ рында чагылдыра, бу җыр әле бүген дә Франциянең дәүләт гимны булып кала. Революциядә һәм хәрби хәрәкәтләрдә төрле дәрәҗәдәге кешеләр катнаша, әмма нигездә бо¬ лар һөнәрчеләр, сатучылар, шәһәр ярлылары, эшчеләр, оста ярдәмчеләре була. Аларны санкю¬ лотлар (тәрҗемәсе — «кюлотсыз». Кюлотлар — дворян костюмының бер өлеше, тезгә кадәр җит¬ кән тар ыштаннар. Эшчеләр һәм вак буржуа кыска, туры ыштаннардан йөргән). Әмма революцион хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашкан шәһәрле- ләр, аеруча Париж халкы, сугышка күтәренке рух белән барса, үз хуҗалыкларыннан озакка аеры¬ лырга теләмәгән һәм йөкләмәләренең бетерелүен¬ нән канәгать калган крестьяннар сугышырга телә¬ миләр. Аларны армиягә алу омтылышлары рево¬ люцион хакимиятләргә каршы бунтлар күтәрелүгә китерә. Монархиягә кискен каршы чыгучылар, Людо¬ вик XVI ның интервентлар белән бер сүздә бу¬ луына ихлас ышанган кешеләр, 1792 елның авгус¬ тында Парижда восстание күтәрәләр, Тюильри сараена керәләр һәм корольне кулга алалар. Жи¬ рондистлар өстенлек иткән Законнар чыгару җые¬ лышы ирләр өчен гомуми сайлау хокукы нигезендә сайлап куелган Милли конвент чакыру турында карар чыгара. Аның эшли башлавы революцион армиянең бе¬ ренче уңышлары белән бер вакытка туры килә: Санкюлот ’Н*ИЙг 271
Королева Мария- Антуанетта җәзага тарту алдыннан. Ж. Л. Давид рәсеме 20 сентябрьдә французлар дошманны Вальми янын¬ да тар-мар итәләр һәм озакламый аны илдән куып чыгаралар, ә 22 сентябрьдә Конвент Францияне рес¬ публика дип игълан итә. Депутатларга әле король язмышын хәл итәргә кирәк була. Жирондистлар аны исән калдырырга ризалашалар. Әмма монтаньярлар (фр. Montagne — «тау», чөнки алар залда арткы рәтләрге югары урыннарда утыралар) король хыянәт итте һәм үлемгә лаек дип исәплиләр. Робеспьер, Ж. Дантон, Ж. П. Ма¬ рат, А. Сен-Жюст аларның җитәкчеләре һәм даими ораторлары булалар. Якобинчылар «сазлык »ны — бу мәсьәлә буенча үз фикерләре булмаганнарны — үз якларына авыштыруга ирешәләр. Конвент ко¬ рольне хыянәттә гаепли һәм аны үлемгә хөкем итә. 1793 елның 21 гыйнварында Людовик XVI ны үлем җәзасына тарталар. Королева Мария-Антуанеттаны да шул ук язмышка дучар итәләр. 1. Франциядә революция башлануга нәрсәләр сәбәп була? 2. Үткәрелгән реформалар нәтиҗәсендә дворяннар, руханилар, крестьяннарның хәле ничек үзгәрә? 3. Икътисад, сәүдә, эшмәкәрлек үсешенә ярдәм ит¬ кән реформаларны атагыз. 4. Революция елларында мәгърифәтчеләрнең кайсы идеяләре тормышка ашырыла? 5. Американың «Бәйсезлек декларациясе» һәм Франциянең «Кеше һәм гражданин хокуклары декларациясе»нең төп нигезләмәләрен чагышты¬ рыгыз. Аларның охшашлыгы очраклы хәлме? 6. Ничек уйлыйсыз, Франциягә дошман булган Австрия императоры һәм Пруссия королен Лю¬ довик XVI ны яклап чыгарга нәрсә мәҗбүр итте икән? 272
§ 31. «ТЫНЫЧЛЫК-СУГЫШ УЛ». ФРАНЦИЯ ЯКОБИНЧЫЛАР ДИКТАТУРАСЫ ЕЛЛАРЫНДА 1793—1794 елларда Франциянең эчке хәле һә¬ лакәт чигенә җитә. Яңадан интервенция баш¬ лана, Вандея департаментында «шуаннар» — роя¬ листларны яклаучы крестьяннар баш күтәрә. Ул зур гражданнар сугышына үсеп әверелә. Хәтта револю¬ цион рухлы санкюлотлар да жирондистлар хөкү¬ мәтеннән риза булмый. Алар чыгарган акчаның бәясе төшә, ә товар бәяләре үсә, бодай һәм азык- төлекнең бәяләрен арттырып сату күренеше чәчәк ата, аз керемле шәһәр халкы ачлыктан интегә. Ачлык һәм кыйммәтчелекне бары тик кискен ча¬ ралар кулланып кына җиңеп булачагы көн кебек ачык була. Санкюлотлар боларның барысында да контр- революционерларны гаеплиләр һәм катгый ча¬ ралар күрүне таләп итәләр. Робеспьер җитәк¬ челегендәге якобинчылар Конвентта аларны як¬ лап чыгалар. Париж яңадан баш күтәрә: бу юлы инде ул жирондистларга каршы була. Кон¬ вентның урталыктагы депутатларын кулга ала¬ лар, һәм андагы күпчелек урыннар якобинчылар¬ га кала. Якобинчылар Конвенты яңа конституция кабул итә. Ул 21 яшькә җиткән ирләр өчен гомуми сайлау хокукы кертә, гражданнарның хезмәткә, белемгә һәм социаль гаделлеккә хокукын игълан итә. Фран¬ цуз революциясенең максаты — гомумхалык бәхете дип белдерәләр. Чын хакимият Конвенттан Иҗтимагый коткару комитетына күчә, аның белән Сатылмас куша¬ маты һәм дан алган Робеспьер җитәкчелек итә. Революция елларында армиягә корал китерү махи¬ нацияләре, алыпсатарлык гамәлләре, роялистлар¬ дан тартып алынган милекне сату юлы белән баеп 273
Жорж Дантон киткән күп санлы сәясәтчеләрдән аермалы буларак, ул, чыннан да, бик гади һәм тыйнак яши, шуның белән зур ихтирам казана. Робеспьер хәлне уңай якка үзгәртүгә ирешә. Җәмәгать ашлык саклау урыны төзеп, ул алып¬ сатарларны җиңә һәм ипигә бәяләрне төшерүгә ирешә. Якобинчылар гомуми хәрби бурыч керт¬ кәннән соң, армия шактый арта һәм җиңүләр яулый башлый. Әмма әле тотрыклылык булмый. Санкюлот¬ лар һаман да Робеспьердан катгый чаралар күрүне таләп итәләр. 1793 елның 17 сентябрендә Конвент революция дошманнарына каршы революцион террор турында карар чыгара. Дворяннарны, эмигрантларның ту¬ ганнарын, бераз шик уяткан һәр кешене, тикшереп тә тормыйча, шулар рәтенә кертәләр. Тиз арада хөкем карары чыгарып, аларны җәзага да тарталар. Революцион трибуналлар көне-төне эшли, кан елга булып ага. Җәзалап үтерүне тизләтү һәм җиңеләйтү өчен, табиб Гильотен башны чабып өзү җайланмасы уйлап таба. Аның исеме белән аталган гильотина озакламый террор һәм якобинчылар идарәсе симво¬ лына әверелә. Диктатура. Якобинчылар режимы диктатурага әйлә¬ нә. Алар бөтен хакимиятне — Конвентны, Иҗтима¬ гый коткару комитетын һәм судларны үз кулларына алалар. Роялистлар гына түгел, ә алар сәясәтен тәнкыйтьләргә яки трибунал корбаннарына теләк¬ тәшлек күрсәтергә җөрьәт иткән һәркем дошман дип игълан ителә. Хәтта революция лидерлары да гильотинадан качып котыла алмый. Ялкынлы оратор, револю¬ цион трибуналны оештыручы һәм Робеспьерның көрәштәше Жорж Дантон (1759—1794) якобинчы¬ лар курсына каршы чыгыш ясый башлагач, аның үзен һәм «юл куючан» көрәштәшләрен гильотинага озаталар. Массакүләм җәзага тартуларга өндәп торучылар да очрый. Аларның берсе «Халык дусты» дигән 274
газета чыгаручы һәм санкюлотлар арасында зур абруй казанган жур¬ налист Жан Поль Марат (1743—1793) була. Ул революция хакына яңадан- яңа корбаннар таләп итә. Парижда аны «халык дусты» дип атыйлар, әмма күпчелек французлар хәтеренә ул кан¬ лы террор гәүдәләнеше булып кереп кала. 1793 елда яшь хатын Шарлотта Корде (республикачылар һәм жирон¬ дистлар рәтендә тора һәм Маратның рәхимсезлеге революция эшенә тап төшерә дип исәпли) Маратны үз өендә хәнҗәр белән чәнчеп үтерә һәм үзе дә җәзалап үтерелә. Революция һәм мәдәният. Фронт¬ тагы авыр хәлләргә, ачлык, бунтлар һәм террорга карамастан, хөкүмәт, революцион бәйрәмнәр оештырып, ватандашларының рухын күтәрмәкче була. Алар- Маратның үлеме, ны бик купшы итеп үткәрәләр. Рәсми тантана- Рассам Ж. Л. Давид лар өчен «азатлык алтарьлары» һәм газап чигүче¬ ләр «храмнары» корыла, тантана (яки чараның характерына карап күмү) арбаларында йөрүләр оештырыла. Каһарманлыкка һәм уртак эш өчен үз-үзеңне аямыйча көрәшүгә дан җырлаган неоклассицизм революцион сәнгатьнең рәсми стиленә әверелә. Шә¬ һәрләрдә, монархия истәлекләрен хәтердән алып ташлау өчен, урам һәм мәйданнар исемнәрен үзгәртә башлыйлар. Балаларга Либерте (Азатлык), Эгалите (Тигезлек), Санкюлот дигән яңа революцион исем¬ нәр кушалар. Җирле революцион хакимиятләр христиан динен Акыл культы белән алмаштырмакчы булалар. Акыл хөрмәтенә яңа храмнар төзергә һәм хәтта Нотр-Дам соборын яңа аллага табыну урынына әверелдерергә тәкъдим итәләр. Әмма ни Конвент, ни Робеспьер бу идеяне кабул итмиләр. 275
Француз халкы триумфы. Революцион бәйрәм постановкасы өчен эскиз Аның каравы яңалыкка омтылыш башка өлкә¬ дә җиңеп чыга: яңа календарь кертелә. Ел исәбе хәзер республика игълан ителгән көннән исәпләнә башлый. Ай атамаларын үзгәртәләр: аларны авыл хуҗалыгы эшләре төре яки ел фасыллары буенча атыйлар («фример» — «суыклар ае», «брюмер» — «томаннар ае» һ. б.). Атна көннәренә минерал¬ лар, хезмәт кораллары һәм хайваннар исемнәрен бирәләр. Якобинчылар диктатурасы бетү. Террор роя¬ листларны гына куркытмый. Конвентта Робеспьер сәясәтеннән ризасызлык өлгерә. Бу сәясәт җәм¬ гыятьтәге яхшы мөнәсәбәтләрне җимереп кенә калмый, ә хакимиятнең үз-үзен юкка чыгаруы белән яный. Бүген трибунал карарларына кул куючылар иртәгә үзләре үк аның корбанына әве¬ релә ала. 1794 елның 9 термидорында (27 июльдә) соңрак термидорчылар дип аталган фетнәчеләр дәүләт перевороты оештыралар. Робеспьер һәм аның та¬ рафдарлары кулга алына һәм бернинди судсыз җәзага тартыла. Франция хакимиятенә револю¬ ция барганда эмигрантлардан конфискациялән¬ гән җир белән алыш-биреш ясап һәм базарлар¬ да алыпсатарлык итеп баючыларның вәкилләре 276
килә. Алар якобинчыларны һәм санкю¬ лотларның Робеспьерга ярдәм итү омты¬ лышларын бастырып торалар, әмма рес¬ публика казанышларыннан баш тартмый¬ лар һәм монархистлар белән көрәшүләрен дәвам итәләр. Озакламый, термидорчыларда хезмәт иткән генерал Наполеон Бонапартның хәрби диктатурарсы урнашкач, револю¬ циянең күп кенә казанышлары бөтенләй сызып ташлана. Наполеон 1799 елның 18 брюмеренда переворот оештыра һәм үзен башта консул, ә аннары император Наполеон Бонапарт. Рәссам Ж. Л. Давид дип игълан итә. Революцион тетрәүләрнең ахыры фаҗигале булса да, Франциядә узган вакыйгалар аның өчен эзсез югалмый. Революция феодаль монархияне юк итә һәм буржуаз җәмгыятьнең ирекле үсеше өчен шарт¬ лар тудыра. Ул Мәгърифәт дәверенең күп кенә идеалларын тормышка ашыра. Суверенитет, бөтен¬ ләйгә булмаса да, демократик дәүләтнең яңа фор¬ масын — республиканы сайлаган халык кулына күчә. Әлеге дәүләт лозунглары «Азатлык, Тигезлек һәм Туганлык» була. Якобинчылар, террорның чиктән тыш гамәл¬ ләренә карамастан, революциянең романтик идеал¬ лары, Франция кичергән рухи күтәренкелек баш¬ ка илләрдәге фикер ияләрен дә җәлеп итә. Ев¬ ропа җәмгыяте әлеге вакыйгаларны яклаучылар¬ га һәм революцияне гаепләүчеләргә аерыла. Фран¬ цуз республикасының яшәве үзе үк барлык демо¬ кратик реформалар тарафдарлары өчен стимул бу¬ лып тора. Бөек Француз революциясе тулы бер дәверне йомгаклый. Феодаль тәртип эрасы үзенең ахы¬ рына якынлаша. Иң эре Европа илләре абсолю¬ тизмны җиңә, иске сословиечел структура җиме¬ релеп төшә. Революцион Франция демократик җәм¬ гыять, азатлык һәм тигезлек идеяләрен тормышка 277
ашыра. Революция бер үк вакытта яңа дәвергә юл ача, бу дәвердә Европа илләрендә буржуазия әйдәп баручыга әверелә. Аграр цивилизациягә һәм феодаль дөньяга ал¬ машка буржуаз индустриаль җәмгыять килә. 1. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен шәһәрнең түбән катлаулары актив төстә революцияне яклап чыга¬ лар, ә крестьяннар — юк? 2. Монтескье якобинчылар диктатурасы заманна¬ рына кадәр яши алган дип күз алдына китерегез. Хакимият турындагы тәгълиматыннан чыгып, ул бу режимны ничек бәяләр иде? 3. Революциянең төрле этапларында Робеспьер эш- чәнлегенә бәя биреп карагыз. 4. Бөек француз революциясенең тарихи әһәмияте нәрсәдә?
XI БҮЛЕК. КӨНЧЫГЫШ ҺӘМ КӨНБАТЫШ: БЕРДӘМ ДӨНЬЯНЫҢ ИКЕ ЯГЫ Яңа заман башында Бөек географик ачышлар¬ дан, европалыларның сәүдә экспансиясеннән, алар¬ ның Көнчыгыш ярымшар илләрен һәм халыкла¬ рын колониаль яктан буйсындыру омтылышларын- нан соң Көнбатыш Европа белән Якын Көнчыгыш, Урта Азия, Ьиндстан, Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Ерак Көнчыгыш арасында даими элемтәләр урнаша. Икенче яктан, Көнчыгыштан Европага бу региондагы халыкара элемтәләрдә активлык күрсәткән госманлы төрекләре килә. Көнбатыш һәм Көнчыгыш географик яктан бик тиз «якынаялар»: XVII—XVIII гасырларда кораб¬ лар бик ерак араларны узалар; Җир шарында кеше барып җитмәгән һәм тикшерелмәгән урын¬ нар бик аз кала. Әмма мәдәни һәм сәяси якынаю бик акрын бара, ә кайвакыт бөтенләй күзәтелми дә. Мөселманнар белән элемтәләр ислам һәм хрис¬ тиан дөньяларының гасыр буена сузылган дини һәм хәрби каршылыгы аркасында бик нык кат¬ лаулана; Кытай һәм Япония чит ил кешеләре өчен бөтенләй «ябыла». Азия халыклары үзенчәлекле мәдәниятләр туды¬ ралар; аларның күбесе Европа мәдәниятенә кара¬ ганда шактый борынгы була. Әмма бу халыклар¬ ның әдәби теле, традицияләре, идеяләре, дини ышанулары башка дөнья һәм цивилизация вәкил¬ ләре өчен читтә кала. Бу аңлашылмаучылыкны XIX гасыр инглиз язучысы Р. Киплинг үзенең Көн¬ батыш — Көнбатыш ул, э Көнчыгыш — Көнчы¬ гыш, һәм алар беркайчан да кушыла алмас дигән мәшһүр гыйбарәсе белән аңлата. Әмма, ничек кенә 279
булмасын, ихтыяри яки мәҗбүри, сәүдә итеп яки сугышып, Көнбатыш һәм Көнчыгыш бер-берсенә якыная баралар. Госманлы империя¬ сенең, XVI гасыр башына биләгән территорияләрен һәм Сөләйман II кушкан җирләрне картада билгеләп чыгыгыз. § 32. КӨНЧЫГЫШ КӨНБАТЫШКА ТАБА БАРА XVI—XVIII гасырларда Госманлы империясе һәм Европа. XVI гасырга Госманлы империясе дөньяда иң эре мәмләкәтләрнең берсенә әверелә. Аның билә¬ мәләре Азия һәм Африкада, ә XIV гасырның икенче яртысында Европада колач җәя. Алар Балкан ярым¬ утравын яулап алалар һәм, Венгриянең бер өлешен кулга төшереп, аннан төньякка таба хәрәкәт итәләр. Кара диңгез аның эчке суына әверелә. Госманлы империясе вассалы — Кырым ханлыгы — әледән-әле Россиянең көньяк җирләренә походлар оештыра. Госманлы империясе XVI гасырда 280
Урта диңгездә дә төрекләр үзләрен бик иркен хис итәләр, алар монда пиратлык белән шөгыльләнәләр. Алар госпитальёрларны — тәре йөртүчеләр варисла¬ рын — Родос утравыннан куып чыгаруга ирешәләр (тегеләре Мальтага күчәргә мәҗбүр булалар һәм үзләрен яңача Мальта ордены дип атый башлыйлар). Империянең иң зур уңышлары күркәм куша¬ матлы солтан Сөләйман II исеме белән бәйләнгән (1520—1566). Империянең куәте бик шәп оештырылган ар¬ миягә нигезләнә. Профессиональ госманлы хәрби¬ ләренә хезмәтләре өчен бүләккә җирләр — тимарлар (аларны поместьеларга тиңләп булыр иде) бирелә; сугышлардан кергән табыш та зур керемнәр ки¬ терә. XIV гасырда әсир христианнардан, ә аннары Балканга походлар вакытында кулга төшерелгән христиан балаларыннан отрядлар төзелә башлый. XVI гасыр башында төрек гаскәре өчен балалар китерү мәҗбүри йөкләмәгә әверелә: һәр 5—7 ел саен Сөләйман II Төрекләр Венаны камаганда 281
Янычар (яки тагын да ешрак) Балкан провинцияләре¬ нең христиан общиналарында махсус чиновниклар 7—14 яшьлек малайларның биштән бер өлешен солтанга хезмәткә алып китәләр. Балаларда солтанга чиксез бирелгәнлек, командирларга сукырларча буйсыну тәрбияләнә. 25 яшькә җиткән иң нык һәм сәләтле егетләр янычарларга — госманлыларның җәяүле гаскәрендәге төп көчләрне тәшкил итүче сугышчыларга әверелә. XVI гасыр ахыры — XVII гасыр башына импе¬ рия экспансиясе акрыная. Ул биләмәләрен югалта башлый, димәк, сугышчыларны туендырып тору¬ чы җирләр дә кулдан ычкына дигән сүз. Буйсын¬ дырылган халыкларны бастырып тору өчен, күп көч таләп ителә. Балканда һәм Венгриядә җирле халык төрекләргә каршылык күрсәтүне һәм пар¬ тизаннар сугышын һичкайчан туктатмый. Солтаннар исә империянең төрле якларында тәртип саклый алырлык һәм армияне үзгәртеп корырлык хәлдә булмыйлар. Шулай да госманлылар дәүләте Европада иң дәһшәтле империя булып кала. XVII гасырның икенче яртысында ул Австрия Габсбурглары билә¬ мәләренә яный һәм Вена стеналарына якынлаша. Әмма 1683 елгы камалыш төрекләрнең җиңелүе белән төгәлләнә. Аларны шәһәргә ярдәмгә килгән Польша короле Ян Собеский гаскәрләре тар-мар итә. Бу — Госманлы империясе кояшының баюга авышуын күрсәтә. XVIII гасырда төрекләр, Россия белән сугышып, Кара диңгездә уңышка ирешәләр һәм «Европага тәрәзә ачарга» тырышкан Петр I не бу юнәлеш¬ тә дә җитди җиңелүгә дучар итәләр. Әмма Габс¬ бурглар империясе белән көрәштә үзләре бик еш җиңеләләр. Гасыр ахырына госманлылар элекке дәһшәтлә¬ рен югалталар һәм тыныч тормышка аяк басалар. Аларның 200 елдан артык Европада булуы, Европа державалары, аеруча Франция һәм Англия белән 282
дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруы төрекләрнең мәдәниятендә һәм яшәү рәвешендә эзсез калмый. Алар актив төстә, архитектура һәм бакча сәнгатен¬ нән алып йорт җиһазы һәм костюмнарга кадәр, Европа модасын күзәтеп баралар. Төрек әдәбияты да гаҗәеп күтәрелеш кичерә. Төрекләрдә милли үзаң урнашу аның нигезен тәш¬ кил итә. Әгәр дә алар элек югары фарсы яки гарәп мәдәниятенә сокланып карасалар, хәзер исә төрек әдәбияты казанышлары аларга үз телләре һәм сәнгате белән чын-чынлап горурланырга мөмкин¬ лек бирә. Нәкъ XVIII гасырда төрекләр үзләрен гаять зур ислам дөньясының бер өлеше генә түгел, ә үзенчәлекле аерым халык итеп сизә башлый¬ лар, «төрек» сүзе кимсетеп әйтү төсмерен югалта (элек бу сүз белән укый-яза белмәүче крестьяннарны гына атаганнар). Фарсы иленең чәчәк атуы һәм җимерелүе. Гос¬ манлы империясенең көнчыгыш куриясе һәм көн¬ дәше Фарсы иле (Персия, хәзерге Иран) була. Ул Алгы һәм Урта Азиянең мөселман дөньясында аерым урын алып тора. Гаять югары үсешкә ирешкән фарсы мәдәнияте, әдәбияты һәм теле шушы якларда яшәүче мөселман халыклары, шул исәптән госманлылар өчен үрнәк булып тора. Әлеге гаять киң төбәкнең бөтен элитасы шушы телдә сөйләшә, яза, шигърият һәм философия белән хозурлана. Яңа гасыр башында биредә Сәфәви дигән шаһ¬ лар династиясе урнаша (1502—1736). Коры далалар, чүлләр арасында чәчәк атып утырган бакчаны хәтер¬ ләткән Фарсы иле алар заманында таркала башлый. Аның хәлсезләнүенә төрле яктан һәрдаим һөҗүм итеп торган күршеләре сәбәп була. Көнбатышта госманлы төрекләре аның Ширван һәм Азәрбайҗан җирләрен тартып алалар; көнчыгышта Сәфәвиләр мәмләкәтенә Бохара ханнары һәм Төньяк Ьинд- стан раҗалары яный. XVIII гасыр башында көнчы¬ гыштан яңа куркыныч килә: Әфганнарның күчмә кабиләләре Фарсы иленең зур территорияләрен Фарсы миниатю¬ расы. XVII гасыр 283
Искә төшерегез: ислам шигый һәм сөнни агым¬ нарына кайчан аерыла? Аларның бер-берсеннән аермасы нәрсәдә? кулга төшерә. Ә төньякта Иран шаһларының куәтле көндәше Россия империясе була. Алар Кавказда һәм Урта Азиядә үз йогынтыларын урнаштыру өчен көрәшәләр. Фарсы гаскәре тәҗрибәле сугышчылардан торса да, кораллану ягыннан Европа дәүләтләре армия¬ ләреннән дә, госманлы гаскәреннән дә калыша, аңа утлы корал җитми. Надир шаһ һәм Фарсы иленең «аккош җыры». Фарсы иле кыска гына вакытка булса да көч туп¬ лап, элек югалтканнарын кире кайтаруга ирешә. Бу 1736 елда шаһ тәхетенә утырган Надир хан¬ ның казанышы була. Ул Кавказ артын, Һиндстан- ны һәм Әфганстанны үзенә куша, Госманлы им¬ периясе белән уңышлы сугыш алып бара. Фарсы иле бөтен Урта Азия, Гыйрак һәм Әфганстанны колачлаган гаять зур территорияләрне үз хакимияте астында берләштерер кебек тоела. Бу җирләрдә яшәүче халыклар ислам диненең сөнниләр тарма¬ гына керә. Әмма шаһның хакимиятне ныгыту һәм дәүләт казнасын тулыландыру омтылышларына феодаллар һәм шигый руханилары каршы чыга, чөнки шигый- лар (шаһ даирәсендә сөнниләр күп булу сәбәпле) аның исламдагы бу ике юнәлешне берләштерү план¬ нарыннан куркалар. 1747 елда фетнәчеләр Надир шаһны үтерәләр. Ил ызгыш-талашлар баткагына чума һәм биш ханлыкка аерыла. Әфганстан үз бәй- сезлеген кире кайтара. 1. Сезнең карашка, Көнчыгыштагы эре мөселман ~ мәмләкәтләренең көчсезләнү сәбәпләре нәрсәдә булган? 2. Европалыларның төрекләрдән һәм Азиядәге башка мөселман халыкларыннан нәрсәләргә өйрә¬ нүен, ниләр үзләштерүен, Европа модасының һәм гореф-гадәтләренең Көнчыгыштагы йогынтысы нәрсәләрдә чагылыш табуын искә төшерегез. 3. XVIII гасырда Азиядә нинди яңа дәүләт туа? 284
§ 33. АЗИЯ ЙӨРӘГЕ ӨЧЕН СУГЫШ Урта гасырлар ахырында — Яңа заман башында һиндстан Азиянең чын хәзинә капчыгына — Көнчы¬ гышның иң бай иленә әверелә. Ул үзенең киҗе- мамык тукымалары белән таныла (аеруча мамык үстермәгән европалылар арасында. Боларның сарык йоныннан эшләнгән тукымалары тупас та, калынрак та була). Һинд стан Ерак Көнчыгыш (Кытай, Япония), Көньяк-Көнчыгыш Азия, Урта Азия һәм Европа илләре арасындагы сәүдәнең мөһим бер чылбырын тәшкил итә. Төрле ил сәүдәгәрләре аның базар¬ ларында аш тәмләткечләре, кыйммәтле ташлар, ефәк һәм парча, зәркән бизәнү әйберләре сатып ала. Сәүдә һиндстанны баета, илгә бик күп сәүдәгәрләр агыла, әмма шул ук вакытта басып алучылар да аның белән бик нык кызыксына башлыйлар. XVI—XVIII гасыр¬ лар дәвамында мөселман идарәчеләре дә, шулай ук күп кенә Европа державалары да аны кулга төшерү өчен көрәшә. Һиндстан Бөек Моголлар заманында. XVI гасырда Һиндстанга мөселман халыкларының чираттагы бәреп керү дулкыны башлана. Төньяктан, Фирганәдән, бирегә Чыңгыз ханның ерак токымы — Бөек Аксак Тимернең оныкчыгы Заһреддин Мөхәммәд Бәбер (1483—1530) — армиясе килә. Бәбер, күчмә үзбәк кабиләләре басып алу нәтиҗәсендә, үзенең Фирганә кенәзлеген югалта. Ул, көньякка хәрәкәт итеп, Төньяк һиндстанны буйсын¬ дыра һәм үзен Дәһли падишаһы дип игълан итә. Бәбер варислары Һиндстанда, инглизләр басып алганчы, XIX гасыр уртасына кадәр идарә итә¬ ләр. Аның ыруын монда, Чыңгыз хан белән кар¬ дәшлегенә ишарәләп, Моголлар яки Бөек Моголлар дип йөртәләр. Бәберләр белән һиндстанга күп төрле мөселман халыклары — фарсылар, таҗиклар, төркиләр, Әфган¬ нар килә. XV гасырда йомшарып киткән ислам Искә төшерегез: һиндстан беренче тапкыр кайчан мөсел¬ маннар хаки¬ мияте астында кала? Дәһли (Дели) солтанлыгының язмышы нинди була? Мөхәммәд Бәбер (Бабур) 285
Җиһан шаһ уллары. Могол миниатю¬ расы. XVII гасыр Искә төшерегез: индуизм турында сезгә нәрсәләр билгеле1? Ул кайчан барлыкка килгән? Индуслар нинди аллаларга табына? позицияләре алар килүгә тагын ныгый. Мөселман идарәчеләре һиндлылар дине индуизмга, шулай ук буддизмга тыныч мөнәсәбәт сакласалар да, бу халык¬ лар, мәдәният өлкәсендә басып алучыларга караганда югарырак баскычта торсалар да, барыбер икенче сорт кешеләр булып исәпләнгәннәр. Бары тик Ьиндстан (Индостан) ярымутравындагы кайбер дәүләтләр һәм аларның идарәчеләре раҗалар гына, индуизмны саклап, мөселманнарга каршылык күрсәтеп караганнар. Ул дәүләтләрнең иң көчлесе Виджаянагар булган, әмма XVI гасырда Моголлар аны җимергәннәр. Басып алучыларның мондагы ар¬ мияләрдән төп өстенлеге — гаҗәеп куәтле артил¬ лериягә ия булуларында, аңа һинд крепостьлары да каршы тора алмаган. Ьиндстан ярымутравын буйсындыргач, Могол¬ лар дөньядагы иң бай нәселләрнең берсенә әве¬ релә. Бәбер һәм аның варислары сарай бүлмәләре¬ нең купшылыгы, байлыгы, гүзәл сәнгать әсәрләре, нәзакәтле мәдәни тормыш белән сәяхәтчеләрне һәм илчеләрне таң калдыра. Әлеге мәдәнияттә җирле һинд һәм фарсы-таҗик сәнгате традицияләре бергә үрелгән була. Сарай тормышы күренеше. Могол миниатю¬ расы. XVII гасыр 286
Әкбәр: бердәмлек турындагы хыял. Ьиндстан инде күптәннән төрле диннәр очрашкан һәм чагыштыр¬ мача тыныч яшәгән юллар чатында торучы ил була. XV—XVI гасырларда сәүдәгәрләр һәм миссионерлар монда христианлыкны алып киләләр. Ьиндстанда өстенлек иткән ислам дине индуизмны кысрык¬ ламаган, аның теоретиклары христиан диненә хөр¬ мәт белән караганнар һәм Христосны Алланың пәйгамбәре итеп санаганнар. Чын философ, гаять киң карашлы падишаһ Җәләледдин Әкбәр (Бөекләрдән бөек; 1556—1605) гадәттән тыш сынау үткәреп карый. Ул үз дәүләтендә таралган барлык диннәрне (ислам, индуизм, буд¬ дизм, христианлык, иудаизм, зароастризм) тигез хокуклы дип игълан итә. Аның төп максаты нин¬ дидер уртак дин белән ил гражданнарының «илаһи бердәмлеге »нә ирешү була. Әкбәр фикеренчә, бар¬ лык кешеләр дә бер үк Аллага табыналар, бары тик аны төрле исемнәр белән генә атыйлар. Аның сәя¬ сәте тарихта дин тоту иреген тануның бик сирәк үргәне булып тора. Әкбәр диндәшләренең бер өлеше генә аның бу югары омтылышларын уртаклаша. XVII гасыр¬ ның икенче яртысында хакимияткә көнче мөсел¬ маннар килү белән башка дин вәкилләрен дәү¬ ләт хезмәте вазифалары үтәү хокукыннан мәхрүм итәләр, ә ислам бердәнбер хакимлек итүче дингә әверелә. Шулай да Әкбәрнең дин реформасы эз¬ сез калмый. Шуның нәтиҗәсендә һинд һәм мөсел¬ ман мәдәнияте һәм әдәбиятының якынаюы күзә¬ телә. Икесенең дә иң яхшы әсәрләре һинд һәм фарсы (басып алучыларның, нигездә, фарсы һәм таҗиклар элитасының рәсми теле) телләренә тәр¬ җемә ителә. Моголлар Ьиндстанының рәсем сәнгатендә һәм аеруча архитектурасында мәдәниятләрнең үзара нәтиҗәле йогынтысы күзәтелә. Мөселман һәм ин¬ дуизм төзелеш сәнгате традицияләре бергә кушы¬ лу нәтиҗәсендә, гаҗәеп гүзәл корылмалар калка. Әкбәр мавзолее Кришна тормышы күренеше. Миниатюра. XVIII гасыр 287
Таҗ-Махал Сез беләсезме: безнең көннәрдә Азиянең санап үтелгән кайсы дәүләтләре мөстәкыйль? Сезнеңчә, алар Һиндстаннан ни өчен аерылып чыктылар икән? Әкбәр мавзолее һәм Җиһан шаһ яраткан хатыны истәлегенә төзеткән Таҗ-Махал мавзолее шушы дәвернең йөзек кашларына әвереләләр. Моголлар мәмләкәтенең таркалуы. XVIII гасыр¬ ның икенче яртысында Бөек Моголлар дәүләтенең куәте кими. Чыңгыз ханның Һиндстанда хакимлек иткән иң соңгы варисы Аурангзет (1658—1707) була. Аннан соң килгән буын вәкилләре Азиянең иң гүзәл җирләрен үз кулларында саклап кала алмыйлар: аларның мәмләкәте берничә бәйсез кенәзлеккә таркала. Бу хәл мәдәнияттә дә үзен сиздерә: индуизм һәм җирле әдәби традицияләр ислам диненнән һәм мөселман сәнгатеннән юга¬ рырак күтәрелә бара. Кайбер регионнарда (Пакистан, Бангладеш, Пенджаб, Джамму һәм Кашмир) ислам шулай да өстенлек итүче дин булып кала. Көнбатыш басып алучылары. Васко да Гама Ьинд- станга диңгез юлы ачканнан соң, монда күп санлы португаллар агыла башлый. Аларның терәк пункт¬ лары булып яр буендагы ныгытмалар тора. Пор¬ тугаллар Ьинд океанындагы сәүдә юлларын шулар 288
аша контрольдә тота. Аларның бу региондагы моно¬ полияләре йөз елга якын саклана. Португаллардан соң монда голландлар ыргыла, алар XVI гасыр ахырында тәмләткечләр, Көнчыгыш тукымалары, буяулар, чәй белән сәүдә итү өчен, Ост-Индия сәүдә компаниясен төзиләр. Ул Ьинд- станда һәм Молукк утрауларында берничә факто¬ рия оештыра. Голландлар белән бер үк вакытта диярлек инглизләр, ә алардан соң французлар да үз Ост-Индия компанияләрен төзиләр. Европа державаларының Көньяк һәм Көньяк- Көнчыгыш Азия базарлары өчен кискен көрәшендә Англия җиңеп чыга. Парламенттан иң киң вәка¬ ләтләр алуга ирешкән Ост-Индия компаниясе Нинд- станда Англиянең төп арадашчысы була. Компа¬ ния башлыгын Ьиндстан губернаторы билгеләп куя, ә аның әгъзаларына инглиз регуляр гаскәрен фай¬ далану, шулай ук, сәүдә сугышлары алып бару өчен, җирле халыктан сипайлар отряды тупларга рөхсәт ителә. Бу куәтле көч белән Ост-Индия компаниясе Ьиндстанны басып алуга керешә. Инглизләрнең төп көндәшләре французлар була. Җидееллык сугыш барышында Ьиндстан әлеге ике илнең хәрби хәрә¬ кәтләре җәелгән театрга әверелә. 1757 елда Бенгалия провинциясендә Плесси тирә¬ сендәге сугышта инглизләр һәм сипайлар фран¬ цузлар ягында чыгыш ясаучы Бенгалия армия¬ сен тар-мар итәләр һәм бу өлкәне кулга төшерә¬ ләр. Җидееллык сугыш беткәч, французларның Ьиндстандагы барлык биләмәләре диярлек Англия¬ гә күчә. Һиндстан раҗалары үз хакимиятләрен һәм үз дәүләтләре бәйсезлеген беренче карашка гына саклап калган кебек күренә, чынлыкта исә бар нәрсәнең хуҗасы инглизләрнең Ост-Индия ком¬ паниясе була. Ул һиндлылар җилкәсенә салым¬ нар өя һәм сипайлар ярдәмендә каршылык күр¬ сәтү омтылышларын бастырып тора. Инглизләр, җирле идарәчеләрне сәяси яктан үз канатлары Искә төшерегез: Җидееллык сугыш кайчан башланган һәм кемнең җиңүе белән тәмам¬ ланган? 289
Ьиндстан XVIII— XIX гасыр башында астына алган өчен, алардан күп акча суыралар, ришвәт алалар, азык-төлек белән алыпсатарлык итәләр. Ьиндстан икътисады инглизләр ихтыяҗлары¬ на туры китереп үсә башлый, ә аларны, нигездә, Европада сорау күп булган киҗе-мамык тукымалар кызыксындыра. Меңләгән һинд тукучылары, ком¬ паниягә санап бетергесез байлык китереп, ачтан үлмәслек кенә хезмәт хакы алалар. Шулай итеп, Азия йөрәгендә ныгып урнашкан инглизләр Көн¬ чыгыш товарлары экспортын һәм сәүдә юлларын 290
европалылар контроле астына кертеп кенә калмый¬ лар, Ьиндстанның үз сәнәгате дә Европа базарына юнәлеш тота башлый. ФРАНЦУЗ СӘЯХӘТЧЕСЕ ФРАНСУА БЕРНЬЕ ЯЗМАЛАРЫННАН (1670): Аграда иезуит атакайларның коллегиум дип аталган чиркәве һәм йорты бар. Алар монда егерме биш-утыз христиан гаиләсе балаларына христиан дине өйрәтмә¬ ләрен төшендерәләр. Бу гаиләләр монда иезуит атакай¬ лар ярдәмендә төпләнеп калганнар. Аларны бу якларга португалларның Һиндстандагы куәтле чорларында Әкбәр чакырып китерә һәм туклану өчен пенсион билгели, баш шәһәрләр Агра һәм Лахорда чиркәүләр салырга рөхсәт итә <...> Үз тәҗрибәсеннән чыгып һәм Көнчыгышта миссияләр булган барлык җирләрне дә йөреп чыкканнан соң, мин Һиндстанда гына түгел, ә барлык мөселман дәүләтлә¬ рендәге бөтен миссионерлар үзләренең өйрәтүләре, хәер өләшүләре һәм хәйрия гамәлләре белән индуслар арасында үзләренә уңай мөнәсәбәт уята алырлар иде, әмма ун ел буе өйрәтеп тә, төрле дәлилләр китереп тә, алар бер генә мөселманны да христиан диненә кертә алмаячаклар дип әйтә алам. Бәхәссез ки, мөселманнар һәрвакытта безнең динебезгә хөрмәт белән караячаклар, Иисус Христосны зурлап сөйләячәкләр, әмма беркайчан да Иса, ягъни Иисус, сүзен «бөек» мәгънәсен аңлатучы «хәзрәт» сүзеннән башка әйтмәячәкләр. Алар Ул Гыйф¬ фәтле Кыз могҗизалы рәвештә балага узгач дөньяга китерелгән дип тә килешәләр, Ул —«кәләм-уллах» һәм «рух-уллах», ягъни Алла Сүзе һәм Алла Рухы дип тә әйтә¬ ләр. Әмма алар безнең динебездәге башка нәрсәләрне дә танырлар һәм үзләренең газиз диннәре белән хушла¬ шырлар дип һичкайчан ышанмагыз. ДОКУМЕНТ m 1. Бернье язмаларыннан Әкбәрнең дини сәясәте турын- £ да сез нинди яңалыклар белдегез? 2. Замандаш карашынча, ни өчен индусларны христиан диненә авыштырып булган? 3. Индуизмдагы нинди сыйфатлар христиан динен җирле халык өчен кулай итә? 4. Моголлар Һиндстанында мөселманнар христианлыкка нинди карашта торганнар? Ни өчен индусларга караганда аларны христианлыкка күчерү авыррак булган? 291
1. Һиндстан территориясендә нинди дини ышану¬ лар таралган була? 2. Сез нәрсәне һинд икътисадының нигезе дип атар идегез? 3. Һиндстанга португаллар килеп чыкканнан соң, европалылар монда нинди методлар белән эш иткәннәр? 4. Инглиз Ост-Индия компаниясенең Ьиндстан тормышындагы роле турында сөйләгез. Искә төшерегез: Конфуций кайчан яшәгән һәм аның дәүләтне зур гаилә белән чагыштыр¬ ган тәгълиматы нидән гыйбарәт булган? § 34. «ТЫЕЛГАН» ИЛЛӘР. КЫТАЙ ҺӘМ ЯПОНИЯ XVI—XVIII ГАСЫРЛАРДА Мин дәверендәге Күк асты империясе. Яңа заман башында Кытай дөньядагы иң күп халыклы дәү¬ ләт була, һәм XVII гасыр башына аның халкы 100 миллионга, ә XVIII гасыр ахырында 300 мил¬ лионга җитә. Бу борынгы ил иң югары дәрәҗәдәге рухи мәдә¬ ният һәм сәнгать тудырган, алар Ерак Көнчыгыш¬ ның күп кенә илләре, аеруча Корея һәм Япония өчен үрнәк булып хезмәт иткән. Ул конфуциан- лыкның сәяси һәм әхлак кануннары буенча яшәвен дәвам итә. Кытайның дәүләт системасы да шуларга ук нигезләнә. XVIII йөздә Кытай монголлар хакимлеге астында калган, әмма 1368 елда аны бәреп төшергәннәр, һәм монда 1368 елдан алып 1644 елга кадәр Мин ди¬ настиясе патшалык иткән. Чит ил басып алучы- ларыннан котылган Кытай XV—XVI гасырларда икътисади күтәрелеш кичергән: шәһәрләр үскән, һөнәрчелек һәм сәүдә алга киткән, мәһабәт сарайлар корылган. Бу вакытта монда Европаның беренче капиталистик предприятиеләрен хәтерләтүче ману¬ фактуралар күренгәли, беренчел буржуаз мөнәсә¬ 292
бәтләр туа башлый. Әмма хакимиятләр, борынгы традицияләргә ияреп, актив төстә илнең икътисади тормышына тыкшына башлыйлар. Дәүләтнең җиргә монополиясен саклап калу дәүләт сәясәтенең иң мөһим принципларыннан берсе була. (Урта гасыр¬ ларда бу — феодалларның эре биләмәләре үсүгә һәм аларның артык көчәеп китүенә комачаулый, әмма Яңа заманда дәүләт монополиясе ирекле җир базары урнашуны тоткарлый һәм авыл хуҗалыгында эшмә¬ кәрлекне чикли.) Өстәвенә хакимиятләр җитештерү һәм сәүдәгә кагылышлы бар нәрсәне үзләренә буйсындыра¬ лар. Җир асты хәзинәләре, файдалы казылма¬ лар, күмер, суның да хуҗасы дәүләт була. Ул металлар җитештерүне, шулай ук беренчел ки¬ рәк-ярак әйберләре булган тоз һәм киң тарал¬ ган «кытай» эчемлеге — чәй җитештерүне дә үз контроле астында тота. Кораблар төзү һәм фар¬ фор җитештерү дә дәүләт кулында була. Бу остаха- нәләргә хосусый эшмәкәрләр һәм сәүдәгәрләр тара¬ фыннан конкуренцияне киметү өчен, соңгыларына авыр салым йөге өйгәннәр. Шулай итеп, Яңа заман Кытайга әллә ни яңалык алып Кытай чиновнигы. Ефәккә төшерелгән рәсем. XVI гасыр килми, дәүләт аның тәүге үренте¬ ләрен таптап уза. Кытайның катгый социаль системасы да үзгәрешсез кала. Ил халкы элеккечә бер нәрсәдә генә тигез санала: алар импера¬ тор каршында бер үк дәрәҗәдә хокуксыз булалар. Бер генә сос¬ ловие дә дәүләтне үз ихтыяҗ¬ лары белән исәпләшергә мәҗбүр итәрлек көчкә ия булмый. Хәтта эре феодаллар һәм тулы про¬ винцияләр белән идарә итүче юга¬ ры баскычтагы чиновниклар — мандариннар да тулысынча им¬ ператор ихтыярына бәйле була. Ли Пань-лун, шагыйрь һәм чиновник (XVI гасыр) Түрә хезмәте файдасын бәяләмәс кеше булмас,— Сездәйләр һичвакыт урынын тыныч кына калдырмас. Кеше өстеннән хакимлеген бәяләмәс кеше булмас. Капка ябып, берәүгә дә комачауламас сезнең ише кеше булмас. Юләрләргә каршы көрәшү хәзер дөрес гамәл булмас. Тынлык хаким булган тормышның үз гүзәллеге һич бетмәс. 293
Фарфор ваза. XVIII гасыр Кытайда Көнбатыш Европада яшәгән вассаллык мөнәсәбәтләре системасына охшаш бер генә нәрсә дә күзәтелми. Император барысы өчен дә бердәнбер хуҗа була. Кытайның бюрократик аппараты гаять зур була. Чиновниклар белемле булулары белән аерылып тора¬ лар. Үз хезмәт урыннарына хокукларын яклап, алар даими рәвештә имтихан тапшырып торалар. Шуның нәтиҗәләренә карап, алар хезмәт баскычы буенча күтәреләләр. Конфуций тәгълиматы буенча, дәүләт чиновнигы үз-үзен аямау, намуслылык һәм импе¬ раторга тугрылык үрнәге булырга тиеш. Чынлыкта исә алар ришвәт алалар һәм хезмәт урыныннан файдалану мөмкинлеген һич ычкындырмыйлар. Әгәр дә бу хәлләр мәгълүм була калса, аларны кырыс җәза көтә: император гаепле кешегә үз-үзен үте¬ рергә боера. Күк асты илендәге хәлләрне тәнкыйтьләүләре яки тәкъдим иткән реформалары теләктәшлек тапмаса, кайбер намуслы дәүләт эшлеклеләре дә үз-үзләренә кул салырга мәҗбүр ителә. Кытайның шәһәр халкы һәм крестьяннары авыр салым йөген күтәрә. Алар бер яшәү урынына теркәп куела һәм махсус рөхсәтсез аннан китә алмый. XVI гасыр ахыры — XVII гасыр башында ил буенча берничә куәтле крестьяннар восстаниесе уза. 1644 елгысы Мин династиясен тәхеттән бә¬ реп төшерә. Маньчжурлар кытайларга әверелә. Цин дина¬ стиясе дәвере. Крестьян сугышы нәтиҗәсендә хәл¬ сезләнгән дәүләт сугышчан төньяк күршеләр — маньчжурларның җиңел табышына әйләнә, маньч¬ журлар монда Цин династиясен (1644—1911) ур¬ наштыра. Еш кына күзәтелгәнчә, маньчжурлар, кытай халкы традицияләрен үзләштереп, күп санлы кытайлар арасында эреп югала. Шулай да кытай¬ лар империянең яңа хакимнәрен килмешәкләр дип исәплиләр. 294
Император сарае тормышы күре¬ нешләре. Пыялага төше¬ релгән рәсем Цин династиясе императорлары, үз йогынтыла¬ рын саклап калу өчен, Кытайга Европа сәүдәгәр¬ ләрен һәм миссионерларын кертмәскә тырышалар. 1724 елда барлык христиан вәгазьчеләрен илдән куалар, ә чиркәүләрне җимерәләр. 1758 елда Кытай европалылар каршында ишекләрен бөтенләй ябып куя. Бары тик Кантон порты өчен генә ташлама ясала, монда бик аз санлы кытай сәүдәгәрләре генә махсус рөхсәт нигезендә европалылар белән сәүдә итә ала. XVII—XVIII гасырларда Кытай Европа белән бәйләнешләрен өзәрлек куәтле мәмләкәт була. Икътисади үсеш өчен аның үз чималы да җи¬ тә. Өстәвенә кытайлар күп нәрсәләрдә үзләрен европалылардан өстен дип исәплиләр, һәм бу дө¬ рес тә була. Алар европалыларны «варварлар» дип атыйлар. Әмма инде XIX гасырда ачыкланганча, башка дөньядан изоляциядә калган Циннар Кытае икъ¬ тисади һәм техник яктан ашкынып үсүче Европадан калыша башлый. 1421 елда Пекин Кытайның рәсми башкала¬ сына әверелә. Тулысынча яңадан торгызылган бу Искә төшерегез: Европага Кытай¬ дан нинди фәнни- техник казаныш¬ лар үтеп керә? 295
шәһәр Мин династиясе куәтен данлаучы бер¬ дәм ансамбльне тәшкил итә. Башкалада күп сан¬ лы сарайлар, храмнар, пагодалар, югары дәүләт чиновникларының утарлары торгызыла. Бу куп¬ шы комплекслар гади халык кварталларыннан алтын, зәңгәрсу, яшел төсләре белән аерылып тора (бу биналарның түбәләрен ялтыравыклы төсле чирәп белән ябалар), аларны алгы як капкалы биек стеналар белән әйләндереп алалар. Шәһәрне Чаң һәм Барабан капкаларына илтүче туры юл кисеп үтә. Башка урамнар аның белән туры почмак ясап кисешә. ӨСТӘМӘ МӘГЪЛҮМАТ Сез ничек уйлый¬ сыз, Тыелган шәһәр ни өчен шулай аталган! Тыелган шәһәрдә Пекин үзәгендә урнашкан Император шәһәре 15 кв. км мәйданны били, ә Тыелган шәһәр дип атал¬ ган император сарае аның үзәген тәшкил итә. Әлеге комплекс күп санлы мәйданнар, кабул итү һәм ял бүл¬ мәләре, күңел ачу павильоннары, музыка уйнау һәм табигать белән хозурлану урыннарының бихисап анфи¬ ладаларын үз эченә ала. Тыелган шәһәрнең сарайлары исә әллә ни зур булмый. Бу биналарның нәфис сырлы алтын яки төсле түбәләре, мәһабәт колонналар һәм капкалар, иркен мәйданнар һәм киң баскычларның очсыз-кырыйсыз тезелмәләре куәт һәм бөеклек рухын чагылдыра. Алар буенча тантаналы төстә рәсми про- Өстәл Һәм кәнәфи¬ ләр. XV гасыр 296
цессияләр уза. Сарай үзәгендә Бөек гармония залы урнашкан. Бакчалар сарай ансамблендә үзенчәлекле урын алып тора, алар чолганышында калган һәр па¬ вильон тамашачыга яңа яктан ачыла. Бизәкле җилпәзә. XVI гасыр Өрек сабагы. Гравюра. XVII гасыр Мин Һәм Цин Кытаенда күп төрле сәнгать¬ ләр — кәгазьгә, ефәккә, пыялага рәсем төшерү, фарфор ясау, лаклы, сыр-сыр эмальле эшләнмә¬ ләр иҗат итү, ташка чокып бүзәк төшерү чәчәк ата. Бу өлкәләрдә кытай осталары могҗизалар тудыра. Кагыйдә буларак, бу сәнгатьләр һәм һө¬ нәрләрнең тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа. Мәсәлән, кошлар, чәчәкләр, җиләк-җи- мешләрне сурәтләгән нәфис лирик пейзажлардан гыйбарәт рәсем сәнгате әнә шулар рәтенә керә. Әмма XVI—XVII гасырларда кытай рәссамнары кагыйдә кысаларыннан читкә чыга: аларны кеше шәхесе кызыксындыра башлый. Портрет туа, ә пейзаж¬ ларга кешеләр — крестьяннар, балыкчылар, сәү¬ дәгәрләр, сәяхәтчеләр катнашындагы эчтәлекле кү¬ ренешләр килеп кушыла. Алар шул күренешләр фонын тудыручы пейзажга караганда мөһимрәк була баралар. Бизәкле экран 297
ДОКУМЕНТ ЛИ МЭН-ЯН (1473—1529) шигъриятеннән: Императорның үз туган көнендә ныгытылган чик буе сызыгыннан читкә чыгачагын ишеткәч: Йөзәрләгән түрә карый төньякка, аждаһа әләмнәре җилферди анда. Арба пәрдәсенә феникс кунган, яраннары да күндәм баш игән. My-ванны илткән күк, сигез ат чик буена китерә патшаны. Ак бүреләр алып бүләккә кире кайту аның максаты. (Му-ван — X гасыр императоры, жун чик буе кабиләләрен буйсындырган һәм алардан ак бүреләр, ак боланнар белән ясак алган.) ■ж Кытай императоры нинди хакимият символларыннан J файдалана? Ил халкы алдында алар нәрсәне белдерергә тиеш? Дәүләт хезмәткәрләре император процессиясе якынлашканда нишлиләр? Кояш чыгышы иле Токугава сёгуннары заманын¬ да. XVI гасыр ахырында португаллар «Сипанго» (Япония) дигән ерак илгә барып җиткәндә, ул үз тарихының әллә ни мактанырлык чорын кичерми әле. XVI гасыр дәвамында ул дәрәҗәле феодаль клан¬ нарның үзара көрәшеннән газап чигә, шулар нәтиҗә¬ сендә дәүләт берничә кисәккә бүленә. Япон импе¬ раторы хакимияте һәрвакыт тышкы ялтыравык кына булып хезмәт итә. «Күк улы» дип исәплән¬ гән бу кеше патша урынында утыра, әмма идарә итми. Ил тулысынча эре феодаллар (дайме) хаки¬ мияте астында кала. Ызгыш-талашларга, талауларга, крестьян восстаниеләренә каршы торырлык, Япо¬ нияне берләштереп феодаллар башбаштаклыгына чик куярлык «каты кул» кирәк була. Токугава Иэясу әнә шундый кеше булып чыга. Үз көндәшләрен берничә тапкыр җиңгәннән соң, ул үзен сёгун, ягъни иң югары хәрби идарәче дип игълан итә. (Сёгуннар императорның төп киңәш¬ 298
челәре булалар һәм аның исеменнән идарә итәләр.) Токугава ыруы сёгунлыгы XIX гасыр уртасына кадәр сузыла (1615—1868). Бу — Кояш чыгышы иле тарихындагы иң мөһим чор була. Нәкъ әнә шул чорда аның Кытай, Корея, шулай ук Көнба¬ тыш белән үзара мөнәсәбәт принциплары урна¬ ша, шул илләрдән сәүдәгәрләр һәм миссионерлар килә башлый. Токугава гамәлләренең күбесе Европа монарх¬ ларының үзәкләштерү сәясәтен хәтерләтә. Эре фео¬ Искә төшерегез: самурайлар кемнәр алар? Аларны Европа дворяннарының кайсы катлавы, белән чагышты¬ рырга мөмкин? далларга үз җирләрендә үзләре теләгәнчә эш итү хокукын калдырып, ул алар дәүләт казнасына бирергә тиешле керемнәрнең төгәл исәбен алып бара башлый. Аларга үзара сугышлар алып бару тыела. Эре феодаллар бердәм дәүләт законнарына буйсы¬ нырга мәҗбүр булалар. XIII—XIV гасырларда ук инде Япониядә бик күп калалар төзелә. Феодал җирләрендә урнашу сәбәпле, алар салым түләргә тиеш була. Токугава шәһәр¬ ләрне «ала» һәм дәүләт чиновниклары идарәсенә Самурай тапшыра. Тәртип, әлбәттә, яхшыра, әмма шәһәр кешеләренең салым йөге бер генә дә җиңеләйми. XVI—XVII гасырларда япон шәһәрләрендә уңышлы һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр һәм эшмәкәрләрдән торган җирле буржуазия катламы барлыкка килә, алар яллы хезмәттән файдала¬ налар. Әмма дәүләт үзенең вакчыл чикләүләре белән һөнәрчелек һәм сәүдә үсешен тоткарлый гына. Өстәвенә, бай булуларына карамастан, сәүдәгәрләр һәм эшмәкәрләр, дайме һәм самурай¬ лар белән чагыштырганда, икенче сорт кешеләр булып исәпләнәләр. Япон крестьяннарының хәле бик авыр була. Дайме һәм самурайлар тара¬ фыннан кыерсытылган һәм куркытыл¬ ган бу катлау һаман да җир хуҗасына бәйле була. 299
Нидзё замогы интерьеры. XVII гасыр Япония «ишекләрен яба». XVII га¬ сырның 30 нчы елларында Токуга¬ ва Японияне чит ил кешеләре өчен яба (Голландия сәүдәгәрләре өчен генә кайбер чыгармалар ясала) һәм җирле крестьяннарны бик уңыш¬ лы төстә христианлыкка өндәп йөр¬ гән миссионерларны куып чыгара. Ә японнарның үзләренә илдән китү тыела. Ике гасырга сузылган «ябылу» Япониягә, аеруча аның сәүдә-сәнә- гать даирәсендәгеләргә файда ки¬ терми. Шулай да бу тулы изоля¬ ция булмый: голландлар монда Ев¬ ропа китапларын алып килә, япон элитасы, шулар белән танышып, ев- ропалыларның ничек яшәүләрен күз¬ аллый. Япония Ерак Көнчыгыштагы үз традицияләренә тугрылык саклап, башкалардан файда алып булырлык Искә төшерегез: Япониядә нинди диннәр таралган була? Синтоизм нәрсә ул, әлеге тәгъ¬ лиматның асылы нидән гыйбарәт? бар яңалыкны актив төстә өйрәнеп, үзләштереп баручы илләрнең сирәк бер үрнәге була. Күп гасыр¬ лар дәвамында ул Кытай мәдәнияте йогынтысы астында яши һәм, аның карашларын үзенчә үзгәртеп, ниндидер башка төрле, үзенчәлекле дөнья тудыра. Әлбәттә, Көнбатыш Европа илләренең йогынтысы Кытайныкы кебек үк тирән булмый, әмма XIX га¬ сырда Япония, чит илләргә кабат «ачылгач», Көн¬ батышның мәдәни һәм техник яңалыкларын бик тиз үзләштерә. Япониянең традицион сәнгате. Япония — иң юга¬ ры рухи мәдәниятле ил. Гүзәллеккә — табигать пей¬ зажларына, шулай ук кеше кулы белән тудырылган әсәрләргә соклана белүче, шигърият, музыка, калли¬ графиядән чын мәгънәсендә ләззәт табучы японнар тормышында рәсем һәм декоратив сәнгатьләр һәр¬ вакыт үзенчәлекле роль уйный. Бу халыкның гүзәл¬ лек белән хозурлануы дөньяны фәлсәфи аңлау-төше- 300
Алтын павильон. Киото. XIV гасыр нүнең бер өлеше һәм көндәлек тормышның зарури бер шартына әверелә. XVI—XVIII гасырларда япон рәссамнары инде күптән канунлашкан гадәти жанрларда эшлиләр: тукымаларга, җилпәзәләргә, шигырь төргәкләренә, йорт бүлмәләрен бизәүче һәм бүлмәләрне аерып торучы ширмаларга тушь белән рәсемнәр төшерә¬ ләр. Әлеге предметларда рәсем һәм каллиграфия бергә үрелә. Японнарның классик сәнгать әсәрлә¬ рендә, гадәттә, пейзаж белән янәшә тиешле кәеф, рух халәтен җиткерүче шигырьләр дә файдаланыла. 301
Япон шигъриятеннән Пион үзәгеннән Шуышып чыга бал корты... Ай, ничек теләмичә! Ирисләр чәчәк аткан бакчада Ай, ничек рәхәт юлчыга Япон дусты белән серләшү! Бакчада кышкы төн. Күктә ай да — нечкә җеп кенә, Цикаданың салмак чаңы ишетелә. Минем каршымда — Гади дүрт касә. Чәчәкләрдә күзем, Үзем — берүзем. Томан һәм көзге яңгыр. Күренмәсә дә Фудзи, Җанны сихерли. Рәсем һәм шигырьләрнең сыйфаты белән бергә, каллиграфның язу рәвеше дә зур роль уйный. Бу өч элемент күзгә һәм акылга канәгатьләнү бирүче аерылмас бербөтен буларак кабул ителә. Императорлар һәм сёгуннар сарайларында һәм аксөякләр за¬ мокларында сәнгать чәчәк ата. XVI—XVII гасырларда япон архи¬ тектурасында сарай һәм аны әй¬ ләндереп алган бакчалар аерыл¬ гысыз рәвештә бер-берсе белән бәй¬ ләнгән ансамбльләр пәйда була. Европалылар аны «пейзажлы» яки «инглиз» ансамбле диярләр иде, чөнки япон бакчасына даимилек, бертөрлелек чит була. Бакчада йөргән кеше үзенең күз алдында ачылган төрле күренешләр белән хозурлана, анда архитектор яки бакчачы кулы да катнашуын ки¬ сәк кенә каршыда калыккан храм¬ нардан һәм тәһарәтләнү коела¬ рыннан яки күперчекләрдән генә чамалый. XVI гасырда традицион чәй эчү культурасы үзенең иң югары бас¬ кычына күтәрелә. Бу — гаҗәеп күренеш. Анда чәй бүлмәсенең һәр җиһазы, хуҗа кешенең һәр ишарәсе, ул куйган савыт-саба, ши¬ гырьләр язылган төргәк, чәчәкләрдән төзелгән композиция гаять зур нәфасәти эчтәлеккә ия була һәм югары сәнгатькә әверелә. Бу заманда «чәй остасы» дигән мактаулы исем юкка гына тумый. Чәй эчү тантаналарын бизәүче мәшһүр рәссамнарны шул исем белән атыйлар. «Чәй осталары» гадәти предметларның да матурлыгын ассызыклап күр¬ сәтә беләләр. XVI гасырда алар кулдан эшләнгән керамик савыт-сабаны кулай күрәләр, болар үзләре¬ нең табигый кимчелекләре, тигезле-тигезсез урын- 302
нары белән кабатланмас төсмер ала. Чәй чокыры милли җәүһәр данын алырлык предметка әве¬ релә. Рәссам һәм каллиграф Х.Коэцу төсләр акрын гына бер-берсенә керешеп киткән, гадилеге белән затлы булган гаҗәеп нәфис чәй чокыры ясый. Ул, рәссам осталыгының иң югары ноктасы дип бәя¬ ләнеп, «Фудзи-сан» дип атала башлый (японнарның изге тавы атамасына ишарәләп). Чәй эчү танта¬ насы сәнгате гүзәллек турында яңа күзаллаулар тууга китерә. Японнар кечкенә генә нәрсәләрдә дә чиксезлекне күрергә, ә гади әйберләрдә гүзәллек табарга өйрәнәләр. Шәһәрләр сәнгате — «йөрәк сәнгате». Традиция¬ ләргә сак караш сәнгатьнең бер урында таптануын белдерми. XVII—XVIII гасырларда шәһәр мәдә¬ нияте йогынтысында аңа бик күп яңалыклар үтеп керә. Шәһәрләрдә яшәүче японнарда да европалы¬ ларга хас активлык, үз-үзеңә ышанганлык, тәвәк¬ кәллек һәм шатланып яшәү, күңелле бәйрәмнәр ярату, музыка белән мавыгу, тәмле ризыклар әзер¬ ләүгә хирыслык күзәтелә. Гади генә, кайчак бераз тупас күңел ачулар вакытында да алар шигырьләр сөйлиләр, хокку — нәфис өчыоллыклар язу буенча ярышлар үткәрәләр. Шәһәр һөнәрчелеге үсү, мануфактуралар бар¬ лыкка килү кайбер төр сәнгатьләрне халыкка та¬ гын да якынайта, арзанайта төшә, әмма аларның нәфасәти сыйфатлары барыбер югары дәрәҗәдә кала. Монда сүз бизәкле тукымалар, җилпәзәләр, лаклы эшләнмәләр, керамика, фарфор савыт-саба турында бара. XVII гасырда агачка гравюра ясау киң тарала, шуның нәтиҗәсендә югары сәнгать әсәрләре күбәй¬ телеп, халыкка да барып ирешә. Аларда шәһәр кешеләре аңындагы үзгәрешләр чагылыш таба. Әгәр дә рәссамнар элегрәк күп очракларда пейзажны сайласалар, XVII—XVIII гасырларда аларны кеше үзе күбрәк кызыксындыра башлый. Ул портретларда, жанрлы күренешләрдә, тарихи һәм әдәби темаларга Кәҗә. Нэцке 303
Сяраку. Актер портреты Утамаро. Сарай даирәсендәге ханым багышланган гравюраларда урын ала. Рәссамнар һәм граверлар кеше кичерешләрен сурәтләргә ты¬ рышалар. Бөек япон рәссамы Китагава Утамаро (1753—1806) турында замандашы: Аның сәнгате — йөрәк сәнгате ул: йөрәген ни дулкынландырса, кулы шуны ясый,— дип юкка гына әйтми. ӨСТӘМӘ МӘГЪЛҮМАТ XVII гасырда японнар көнкүрешенә нэцке — сөяктән һәм таштан уеп ясалган, кирәкле әйберләрне билбауга беркетү өчен (чөнки япон күлмәкләрендә кесә булмаган), төймә яки брелок итеп кулланылган фигуралар үтеп керә. Соңрак алар декоратив сәнгатьнең үзенчәлекле үрнәкләренә әверелә. Нэцкеларда мәрхәмәтле рухлар, аллалар, риваять каһарманнары, хайваннар сурәт¬ ләнә. Алар уңыш китерүче бөти (талисман) хезмәтен үти башлый. 1. Кытай һәм Япония икътисадындагы нинди яңа күренешләр Европадагы процессларга охшаш? 2. Кытай һәм Франциянең бюрократик система¬ ларын чагыштырыгыз. Аларның кайсысы сезгә 304
нәтиҗәлерәк булып тоела? Аларның охшашлыгы нәрсәдә? 3. XVI—XVIII гасырларда кытай һәм япон рәсем сәнгате үсеш юлларын Европа сәнгате тенденция¬ ләре белән чагыштырыгыз. 4. Японнарның әйләнә-тирә дөньяга һәм таби¬ гатькә мөнәсәбәт үзенчәлекләре нидән гыйбарәт? II кисәккә йомгаклау сораулары һәм биремнәр 1. XVII гасырның икенче яртысы — XVIII гасыр¬ ларда халыкара аренада кайсы дәүләтләр әйдәп бара? 2. «Вестфалия системасының кояш баешы» ди¬ гәндә, нәрсә күз алдында тотыла? 3. XVIII гасырда монархия нинди яңа сыйфатлар үзләштерә? 4. Мәгърифәтнең төп идеяләрен атагыз. 5. Хакимият бүленеше турындагы тәгълиматның абстракт идеядән алып чынга ашканчы үсешен күзәтегез. Ул кайчан һәм кайда тормышка аша? 6. XVIII гасыр кешеләре карашынча, демократик җәмгыятьтә шәхес өчен зарури сәяси ирекләр һәм хокукларны санагыз. 7. Конституцион монархия нәрсә ул? Һәм ул кайсы илләрдә урнаштырыла? 8. Сәнәгать перевороты дәверенең төп техник каза¬ нышларын санап чыгыгыз. 9. Фабрика нәрсә ул һәм мануфактурадан нәрсәсе белән аерыла? 10. Аграр һәм индустриаль җәмгыятьләрнең аер¬ малары нәрсәдә? 11. XVII—XVIII гасырның нинди сәнгати стиль¬ ләре сезгә мәгълүм? 12. XVII—XVIII гасырларда Европага Көнчыгыш илләре йогынтысы нәрсәләрдә чагылыш таба? Евро¬ палыларның Көнчыгышка үтеп керүе нәрсәләрдә күренә?
Хронологик таблица 1394—1460 1452—1519 1460—1516 1469—1536 1471—1528 1473—1543 1475—1564 1477— 1510 1478— 1535 1480—1521 1483—1520 1483—1546 1485—1603 1485—1509 1488 Диңгез гизүче Энрике Леонардо да Винчи Иероним Босх Эразм Роттердамский Альбрехт Дюрер Николай Коперник Микеланджело Буонарроти Джорджоне Томас Мор Фернан Магеллан Рафаэль Мартин Лютер Англиядә Тюдорлар династиясе идарәсе Генрих VII Тюдор Бартоломео Диаш Изге Өмет борынына килеп ж,итә 1489— 1576 1490— 1525 1491— 1556 1492 1493 1493—1541 1494 Тициан Томас Мюнцер Игнатий Лойола Колумбның беренче сәяхәте Колумбның икенче сәяхәте Теофраст Гогенгейм Парацельс Тордесильяс шартнамәсе. Дөньяны беренчел бүлгәләү 1494—1559 1497—1543 1498 1498 1498 Италия сугышлары Кече Ганс Гольбейн Колумбның өченче сәяхәте Васко да Гама Ниндстанга килеп ж,итә Джованни Каботто Ньюфаундленд утра¬ вын ача 1502 —1504 1509—1547 1509—1564 1511 Колумбның дүртенче сәяхәте Генрих VIII Тюдор Жан Кальвин Малакканың португаллар тарафыннан алынуы 1511—1553 1513 1514— 1564 1515— 1547 Мигель Сервет В. Н. Бальбоаның Тын океанны ачуы Андреас Везалий Франциск I, Франция короле 306
1516—1555 1517 1518— 1594 1519— 1522 1519 1520— 1521 1520 1520—1566 1521 1524—1525 1525/30—1569 1528—1588 1529 1530 1534 1534 1540 1545 — 1563 1547— 1616 1548— 1600 1555 1555— 1598 1556— 1605 1558—1603 1561— 1626 1562— 1598 1564—1642 1564—1616 1566 1571 1571—1630 1572 (23/24 авг.) 1572 1573— 1610 1574— 1589 1577—1580 1577—1640 император Карл V Германиядә Реформация башлану, Лютерның «индульгенцияләргә каршы 95 тезис»ы Якопо Тинторетто Магелланның җир тирәли сәяхәте Мексикада Испания конкистасы башлану Испаниядә комунерослар восстаниесе Лютерны чиркәүдән читләштерү солтан Күркәм Сөләйман II Вормс рейхстагы Германиядә крестьяннар сугышы Өлкән Питер Брейгель Паоло Веронезе Сарагоса шартнамәсе «Аугсбург дине» Англиядә супрематия турында акт Канаданың французлар тарафыннан өйрәнелүе Иезуитлар ордены төзелү Тридент соборы Мигель Сервантес де Сааведра Джордано Бруно Аугсбург дини солыхы Филипп II Испанский Җәләледдин Әкбәр (Бөекләрдән бөек) Елизавета I Тюдор Фрэнсис Бэкон Франциядә дин сугышлары Галилео Галилей Уильям Шекспир Нидерландта иконаларга каршы восстание Лепанто янындагы сугыш Иоганн Кеплер Варфоломей төне гёзларның Брилны алуы Микеланджело да Караваджо Франция короле Генрих III Фрэнсис Дрейкның җир тирәли сәяхәте Питер Пауль Рубенс 307
1578—1657 1583—1634 1584 1587 1588 1588— 1679 1589— 1610 1590— 1652 1594—1665 1596—1650 1598 1598—1680 1598— 1664 1599— 1660 1599— 1658 1600— 1681 1603—1625 1606—1684 1606—1669 1614—1657 1618— 1648 1619— 1683 1622—1673 1624— 1642 1625— 1649 1629—1695 1631 1632—1704 1634 1639— 1699 1640— 1653 1642— 1646 1642 —1644 1643— 1715 1643—1727 1646—1716 1648 1648 —1649 1649(30янв.) 1649— 1652 1650— 1658 1660—1685 1660—1731 Уильям Гарвей Альбрехт Валленштейн Вильгельм Оранскийны үтерү инглизләрнең Кадисны басып алуы Бөек армаданың тар-мар ителүе Томас Гоббс Генрих IV Бурбон Хусепе Рибера Никола Пуссен Рене Декарт Нант эдикты Джованни Лоренцо Бернини Франсиско Сурбаран Диего Веласкес Оливер Кромвель Педро Кальдерон Яков I Стюарт Пьер Корнель Рембрандт Харменс ван Рейн Джон Лильберн Утызъеллык сугыш Жан Батист Кольбер Жан Батист Поклен (Мольер) кардинал Ришелье идарәсе Карл I Стюарт Христиан Гюйгенс Франциядә «Газета»га нигез салу Джон Локк Валленштейнны үтерү Жан Расин Озак парламент Англиядә беренче гражданнар сугышы Тасман Австралияне өйрәнә Франция короле Людовик XIV Исаак Ньютон Готфрид Лейбниц Вестфалия солыхы Англиядә икенче гражданнар сугышы Карл I не җәзага тарту инглиз армиясенең Ирландиягә походы Кромвель протектораты Карл II Стюарт Даниэль Дефо 308
1683 Ян Собескийның Вена янында төрекләрне җиңүе 1685 1685—1688 1685—1750 1685—1759 1688 1689—1755 1694—1778 1697—1718 1700— 1721 1701— 1714 1701 Нант эдиктын юкка чыгару Яков II Стюарт Иоганн Себастьян Бах Георг Фридрих Гендель Англиядә «Данлы революция» Шарль Монтескье Франсуа Мари Аруэ (Вольтер) Швеция короле Карл XII Төньяк сугышы Испания мирасы өчен сугыш Бранденбург Пруссия корольлегенә әверелә 1707 Бөекбритания Кушма Корольлеге төзелү 1712— 1778 1713— 1784 1713—1740 1717—1789 1729—1747 1736—1819 1740—1780 1740—1748 1740—1786 1748— 1825 1749— 1832 1751—1780 1756—1763 1756—1791 1757 Жан Жак Руссо Дени Дидро Фридрих-Вильгельм I Гогенцоллерн Жан д’ Аламбер Надир-шаһ Джеймс Уатт император Мария-Терезия Австрия мирасы өчен сугыш Пруссия короле Фридрих II Жак Луи Давид Иоганн Вольфганг Гёте «Энциклопедия» нәшер ителү Җидееллык сугыш Вольфганг Амадей Моцарт Британиянең Ниндстанны басып ала башлавы 1772 1774—1792 1774 1775 1776 (4июль) 1777 Польшаны беренче тапкыр бүлгәләү Франция короле Людовик XVI Беренче Континенталь конгресс Икенче Континенталь конгресс «Бәйсезлек декларациясе» америкалыларның Саратога янында җиңүе 1781 1789 Йорктаун янындагы сугыш Франциядә Генераль Штатларны чакыру 1789 (14 июль) Бастилияне алу 309
(26 авг.) (1 окт.) (10 авг.) (20 сект.) (21янв.) (27 июль) (9 нояб.) 1789 1791 1791 1791 1792 1792 1793 1793 1793 1794 1795 1799 «Кеше һәм гражданин хокуклары декларациясе» АКШта «Хокуклар турында билль» Франциядә конституция кабул ителү Франциядә Законнар чыгару җыелышы Франциядә монархия бәреп төшерелү Вальми янындагы сугыш Польшаны икенче кат бүлгәләү Людовик XVI ны җәзалап үтерү хакимиятнең якобинчыларга күчүе 9 термидор перевороты Польшаны өченче кат бүлгәләү 18 брюмер перевороты
Төп төшенчәләр сүзлеге Астролябия — күк җисемнәре торышын билгеләү өчен, почмак үлчәү приборы атеизм — Алла һәм динне аңлы рәвештә кире кагу барокко — XVI гасырда Европада таралган һәм XVIII га¬ сыр уртасына кадәр өстенлек иткән сәнгать стиле; декоратив купшылык һәм динамизм белән аеры¬ лып тора бәяләр революциясе — XVI гасырда кыйммәтле метал- ларның бәясе төшү, ә чималга, азык-төлеккә бәя¬ ләр арту виги — Англиядә яңа дворяннар, сәүдәгәрләр һәм илнең югары финанс катлавы мәнфәгатьләрен чагыл¬ дыручы сәяси партия гуманизм — XIV—XV гасырлар чигендә формалашкан, Яңарыш мәдәниятенең фәлсәфи нигезен тәшкил иткән идея агымы грандлар — испан аристократиясе доминионнар — Европа державаларының үзидарәле колонияләре елеосвящение — католик чиркәүнең серле йоласы — авыруны яки, теге дөньяга күчәр алдыннан җан газапларын җиңеләйтү өчен, үлеп баручыны елей (изгеләндерелгән май) белән сылау жирондистлар — Бөек француз революциясе елларында Законнар чыгару җыелышындагы һәм Конвент¬ тагы сәяси партия, республикачылар, гади рефор¬ малар тарафдарлары идальго — Испаниянең урта һәм вак дворяннары иҗтимагый шартнамә — дәүләтнең кешеләр арасында килешү нәтиҗәсендә барлыкка килүе турындагы өйрәтмә, бу шартнамә хакимият формасын билгели һәм аның җәмгыять алдындагы җаваплылыгын күз алдында тота 311
индепендентлар — пуританизмда радикаль юнәлеш вә¬ килләре, дини общиналарның дәүләт тыкшынуын¬ нан тулы бәйсезлеге тарафдарлары, гомуми дәүләт чиркәвенә каршы кешеләр индульгенция — Рим лапасының гөнаһларны ярлыкау турында грамотасы «йомры башлар* — XVII гасырда Англиядә гражданнар сугышы вакытында парламент армиясе солдат¬ ларының кушаматы кавалерлар — XVII гасырда Англиядәге гражданнар сугышларында король тарафдарлары каперлык — шәхси затларның, хөкүмәт кушуы һәм хуплавы буенча, дошман судноларын кулга төшерүе каравелла — кыек һәм туры җилкәннәр системасыннан торган өч яки дүрт мачталы судно классицизм — XVII гасырда, аеруча Франциядә киң таралган сәнгать юнәлеше. Аның өчен антик сән¬ гатькә үрнәк буларак мөрәҗәгать итү хас колония — 1) ниндидер бер дәүләттән чыккан кеше¬ ләрнең башка бер илгә килеп урнашуы; 2) мөстә¬ кыйльлегеннән мәхрүм ителгән һәм башка дәүләт хакимлеге астында калган ил яки территория конкиста — басып алу консистория — кальвинчылар общинасындагы тормыш белән җитәкчелек итүче пасторлар һәм пресви¬ терлар җыелышы конституция — дәүләтнең сәяси төзелешен, хакимият¬ не оештыру принципларын, гражданнарның хокук һәм ирекләрен билгеләүче төп закон Контрреформация — XVI гасырда папаларның һәм католик ил башлыкларының Реформациягә кар¬ шы юнәлдерелгән сәясәте конфедерация — үз бәйсезлекләрен саклаган һәм аерым мәсьәләләр буенча сәясәт юнәлешен билгеләү мак¬ сатында берләшкән дәүләтләрнең даими берлеге 312
конфирмация — католик чиркәүнең дингә ышанычны ныгытучы серле йоласы; баш түбәсен, күкрәк һәм уч төпләрен изгеләндерелгән хуш исле май (мире) белән ышкудан гыйбарәт креоллар — Испаниядән күчеп килүчеләрнең Амери¬ када туган буыннары курия — Рим папасы канцеляриясе һәм аның иң якын даирәсе левеллерлар — XVII гасырда Англиядәге «тигезләүче¬ ләр», гражданнарның тигез сәяси хокукларын һәм гомуми сайлау хокукын яклаучылар лендлордлар — Англиядәге җирбиләүче дворяннар майорат — дворян гаиләләрендә титул һәм җир бары тик өлкән ир балага гына мирас ителү принцибы мантия дворяннары — дәүләт оешмаларында хезмәт иткән өчен титул алган кайбер француз дво¬ ряннары мануфактура — кул хезмәтенә һәм нәтиҗәле хезмәт бүленешенә нигезләнгән, яллы эшче көчләрдән файдалана торган эре жцтештерү предприятиесе материализм — Алладан бәйсез рәвештә дөньяны төзүче материянең булуын танучы фәлсәфи юнәлеш Мәгърифәт — XVII—XVIII гасырларда яшәгән идея юнәлеше; рационализмга, белемнәр таратуга, халык суверенитетын, шәхеснең сәяси ирекләрен һәм хокукларын тануга нигезләнә метислар — төрле раса вәкилләренең (аерым алганда европалылар һәм индеецларның) катнаш ника¬ хыннан туган буыннар метрополия — колонияләре булган дәүләт мулатлар — европалылар һәм африкалыларның кат¬ наш никахыннан туган буыннар неоклассицизм — XVIII гасырда барлыкка килгән иҗат юнәлеше, тарихның чираттагы борылмаларында антик кануннарга идеал итеп карый 313
парламент (конституцион) монархиясе — хакимият¬ нең монарх һәм вәкиллекле органнар арасында бүленүенә нигезләнгән чикләнгән монархиячел идарә пастор — кальвинчылар чиркәвендә вәгазь укучы теология остазы паупер — яшәү мөмкинлекләреннән мәхрүм калган, бөлгән кеше пресвитер — кальвинчылар общиналарында священ- никны алыштырган, сайлап куела торган дин әһеле пресвитерианнар — инглиз пуританнары арасында урта агым, алар присвитерларны сайлап куюны яклый¬ лар, ә епископатка каршы чыгалар; бердәм дәүләт чиркәвен таныйлар причащение — христиан диненең Христосның корбан булуын искә төшерүче серле йоласы, чиркәү тәгъ¬ лиматы буенча, Христосның тәненә һәм канына әверелгән ипи һәм шәрабтан авыз итү портолан — диңгездә юнәлешне билгели торган ком¬ паслы карта прогресс — алга бару, үсеш, алгарыш протекционизм — милли җитештерү өлкәсен һәм сәү¬ дәне яклауга юнәлдерелгән сәясәт протестантлык — XVI гасырда Реформация нәтиҗә¬ сендә туган, Рим папасы авторитетын танымаган христианлык агымы; аның доктринасы нигезен¬ дә дингә ышанып аклану (коткарылу) турындагы тезис ята пуританнар — англикан чиркәвен католицизм калдык¬ ларыннан «чистарту» тарафдарлары рационализм — кеше акылының фәнни дә, шулай ук илаһи да хакыйкатьне төшенә алу сәләтенә ышану резервация — европалылар тарафыннан индеецлар өчен махсус калдырылган территория, аларны монда мәҗбүри рәвештә куып керткәннәр һәм аннан ки¬ тәргә рөхсәт итмәгәннәр 314
Реформация — XVI гасырда чиркәүне яңарту макса¬ тында башланып киткән киң колачлы дини һәм иҗтимагый-сәяси хәрәкәт, ул католик чиркәү¬ нең таркалуына һәм протестантлык барлыкка килүгә китерә рококо — XVIII гасырда барлыкка килгән сәнгать стиле, декор асимметриясе һәм нәфислек белән аеры¬ лып тора роялистлар — монархия тарафдарлары, корольне яклап чыгыш ясаучы кешеләр самбо — африкалылар һәм индеецларның катнаш никахларыннан туган буыннар секстант — корабльнең диңгездәге урынын билгелә¬ гәндә күк җисемнәренең биеклеген үлчәү приборы секуляризация — дөньяви хакимиятләрнең чиркәү җир¬ ләрен һәм мөлкәтен конфискацияләве суверенитет — югары хакимият тәүбә — католик чиркәүнең серле йоласы: рухани алдында тәүбә итү һәм аның гөнаһларны кичерүе термидорчылар —Франциядә 9 термидор дәүләт пере¬ воротында катнашучылар, шуның нәтиҗәсендә якобинчылар диктатурасы бәреп төшерелә тимер тэнлелэр — Англиядә XVII гасыр гражданнар сугышларында катнашкан О. Кромвель армиясе солдатлары, ихлас пуританнар тори — Англиядә җир аристократиясе мәнфәгатьләрен чагылдыручы сәяси партия фабрика — яллы хезмәткә һәм күпләп машиналар куллануга нигезләнгән эре капиталистик җитеш¬ терү предприятиесе фаворит — монархның сөйгән, яраткан һәм һәрвакыт яклый торган кешесе федерация — мөстәкыйльлеккә ия әгъзалардан торган союз дәүләте фермер — еш кына үз хуҗалыгында яллы хезмәттән файдаланучы бай эре арендатор 315
хакимиятләр бүленеше — законнар чыгару, башкарма һәм суд хакимиятләренә бүленү принцибы; тео¬ ретик яктан Ш. Монтескье тарафыннан нигезләнә һәм беренче тапкыр АКШта гамәлгә ашырыла чукындыру — христианлыкның кешене дингә кертүче һәм теге дөньяда коткарылу вәгъдә итүче серле йоласы шпага дворяннары — традицион яшәү рәвешен һәм сугышчан рыцарьлык идеалларын яклаучы, эш¬ мәкәрлекне кире кагучы француз дворяннары вәкилләре этика — җәмгыятьтә кеше әхлагы һәм үз-үзеңне тоту тәртипләре турындагы өйрәтмә якобинчылар — Бөек француз революциясе елларын¬ дагы клуб һәм радикаль сәяси партия яңа дворяннар (джентри )—актив рәвештә хуҗалык эшчәнлеге һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче инглиз дворяннары вәкилләре
Эчтәлек Кереш 3 Беренче кисәк. Яңа заман башы. XV гасыр ахыры — XVII гасырның беренче яртысы I бүлек. Бөек географик ачышлар § 1. Һиндстанны эзләгәндә 6 § 2. Урталай бүленгән дөнья 17 § 3. Европалылар Яңа Дөньяда 22 II бүлек. XVI—XVII гасырларда көндәлек тормыш § 4. Кеше һәм әйләнә-тирә дөнья 33 III бүлек. Техника прогрессы, эшмәкәрлек, капитализм § 5. Техника үсеше 47 § 6. Капитализмның тууы 54 IV бүлек. Европа Яңарышы § 7. Италиядә гуманизм һәм Яңарыш 61 § 8. Альп аръягы гуманизмы 70 § 9. Титаннар заманы. Бөек Яңарыш сәнгате 74 V бүлек. Европада Реформация һәм Контрреформация § 10. Германиядә Реформация 88 § 11. Реформация һәм крестьяннар сугышы 96 § 12. Җаннар һәм акыл ияләре өчен көрәш 103 VI бүлек. Көнбатыш Европа дәүләтләре XVI—XVII га¬ сырның беренче яртысында § 13. «Кояш беркайчан баемаган» империя¬ нең алга китүе һәм җимерелүе 113 зк
§ 14. Нидерланд Испаниягә каршы 121 § 15. Ике катлы роза билгесе астында. Англия Тюдорлар заманында 128 § 16. Британия — диңгезләр патшасы 139 § 17. Франция абсолютизм юлында 148 § 18. Хәзерге Европага илтүче юлда. XVI—XVII гасырларда халыкара мөнәсәбәтләр 161 VII бүлек. Акыл һәм мистицизм чоры: XVI гасыр ахыры — XVII гасыр башында Европа мәдәнияте § 19. Табигать фәннәрендә революция башлану 171 § 20. Мәңгелек образлар һәм аларны иҗат итүчеләр. Гасырлар чигендә әдәбият һәм сәнгать 180 Икенче кисәк. Яңа заман. «Иске тәртип» кризисы XVII гасырның икенче яртысы — XVIII гасыр VIII бүлек. Монархияләрнең югары күтәрелүе һәм түбән тәгәрәве § 21. Француз монархиясе биеклектә: Людовик IV — Кояш-Король 190 § 22. 1640—1660 еллардагы инглиз революциясе. Англиядә парламент монархиясе урнашу 197 IX бүлек. Мәгърифәт дәвере § 23. Идеяләр һәм кешеләр 211 § 24. Мәгърифәт дәвере җәмгыяте 218 § 25. Мәгърифәтле абсолютизм 228 X бүлек. «Иске тәртип»нең бетерелүе. Европа яңа эра таңында § 26. Европаны һәм дөньяны яңадан бүлү өчен көрәш. Сугышлар һәм солых .... 234 § 27. Англиядә сәнәгать перевороты 240 § 28. Бәйсезлек өчен көрәш һәм АКШ төзелү 248 §29. «Бәйсезлек декларациясе» 257 § 30. Бөек француз революциясе 264 318
§ 31. «Тынычлык — сугыш ул». Фран¬ ция якобинчылар диктатурасы елла¬ рында 273 XI бүлек. Көнчыгыш һәм Көнбатыш: бердәм дөнья¬ ның ике ягы § 32. Көнчыгыш Көнбатышка таба бара 280 § 33. Азия йөрәге өчен сугыш 285 § 34. «Тыелган» илләр. Кытай һәм Япония XVI— XVIII гасырларда 292 Хронологик таблица 306 Төп төшенчәләр сүзлеге 311
Учебное издание Дмитриева Ольга Владимировна ВСЕОБЩАЯ ИСТОРИЯ ИСТОРИЯ НОВОГО ВРЕМЕНИ КОНЕЦ XV—XVIII ВЕК Учебник для 7 класса татарской средней общеобразовательной школы Казань. Издательство «Магариф». 2007 Перевод с русского на татарский язык Уку-укыту басмасы Дмитриева Ольга Владимировна ГОМУМИ ТАРИХ ЯҢА ЗАМАН ТАРИХЫ XV ГАСЫР АХЫРЫ — XVIII ГАСЫР Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек Редакторлары И. И. Кадыйрова, Л. Г. Шарифуллина Бизәлеш редакторы Р. А. Сайфуллина Корректорлары А. А. Дәүләтова, Г. Р. Ногманова Техник редакторы һәм компьютерда биткә салучысы Н.А. Казакова Дәреслекнең тышкы бизәлешендә түбәндәге сюжетлар файдаланылды: беренче форзац — Флоренция күренеше (хәзерге фоторәсем)', икенче форзац — Версаль сарае күренеше (төсле гравюра. XVIII гасыр). Оригинал-макеттан басарга кул куелды 29.11.2007. Форматы 70х901/16. Офсет кәгазе. «Школьная» гарнитурасы. Офсет басма. Шартлы басма табагы 23,4 + форз. 0,29. Нәшер-хисап табагы 16,24 + форз. 0,49. Тиражы 8300 д. Заказ С-1383. «Мәгариф» нәшрияты. 420059. Казан, Оренбург тракты, 20а. Тел./факс (843) 277-52-88; 277-52-62. E-mail: magarif@mail.ru «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы» ААҖ. 420066. Казан, Декабристлар урамы, 2.