Автор: Данилов А.А.   Брандт М. Ю   Косулина Л.Г.  

Теги: история россии  

ISBN: 978-5-298-02152-4

Год: 2011

Текст
                    А.А. Данилов, Л.Г. Косулин^ М.Ю. Брандт
РОССИЯ ТАРИХЬ
РОССИЯ ТАРИХЫ
XXI га


шммвниммяпмт 1894—1917 еллар Николай II нең идарә итүе 1904-1905 еллар Рус-япон сугышы 1905 ел, 9 гыйнвар Канлы якшәмбе. Буржуаз-демократик революция башлану 1905 ел, 17 октябрь Николай II нең «Дәүләт тәртибен камилләштерү турында» манифесты 1905 ел, декабрь — 1906 ел, гыйнвар Мәскәүдә һәм Россиянең кайбер башка шәһәрләрендә кораллы восстаниеләр 1906 ел, июль — 1911 ел, сентябрь П. А. Столыпин Министрлар советы башлыгы итеп билгеләнә 1906 ел, ноябрь Аграр реформаны уздыра башлау 1907 ел, 20 февраль 2 июнь Икөнчө Дәүләт думасы 1907-1912 еллар Өченче Дәүләт думасы 1912-1917 еллар Дүртенче Дәүләт думасы 1914 ел, 19 июль Россиянең Беренче бөтендөнья cyi ышына көрүе 1917 ел, 27 февраль ► Буржуаз демократик революция башлану. Петроград Советы оештырылу Вакытлы хөкүмәт төзелү 1917 ел, 25 октябрь ► 1917 ел, ► 25—26 октябрь 1918 ел, 5—6 гыйнвар 1918 ел, 3 март 1918 ел, май — 1920 ел, ноябрь 1921 ел, март 1922 ел, 30 декабрь ► 1925 ел, декабрь 1929 ел, коз 1939 ел, 23 август ► 1917 ел, 2 март Петроградта кораллы восстание. Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерү Советларның II Бөтенроссия съезды. Россияне Советлар Республикасы дип игълан итү Оештыру җыелышын ачу һәм куып тарату Брест солыхына кул кую Гражданнар сугышы Яңа икътисади сәясәткә күчү СССР төзелү Илне индустрияләштерүнең яңа этабы башлану Крестьян хуҗалыкларын массакүләм күмәкләштерүнең башлануы Үзара һөҗүм итешмәү турында Совет-Германия шартнамәсенә кул кую
А. А. Данилов, Л. Г. Косулина, М. Ю. Брандт РОССИЯ ТАРИХЫ XX гасыр —XXI гасыр башы Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән КАЗАН • ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ МОСКВА • «ПРОСВЕЩЕНИЕ» 2011
УДК 373.167.1:94(470)"654"*09 ББК 63.3(2)6 я721 Д18 Данилов, А. А. История России, XX — начало XXI века. 9 класс : учеб, для общеобразоват. учреждений / А. А. Данилов, Л. Г. Косулина, М.Ю.Брандт.— 8-е изд., дораб.— М. : Просвещение, 2011. Дәреслек Россия фәннәр академиясенең (№ 2-10106-5215/1248, 13.10.2006) һәм Россия мәгариф академиясенең (№ 01-280/5/7 д, 23.10.2006) уңай бәяләмәләрен алды. Охраняется действующим законодательством об авторских и смежных правах (Гражданский кодекс РФ, ч. 4, гл. 70). Вос произведение всей книги или её части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства. Переводное издание учебника выпущено в свет по Субли¬ цензионному договору № 3/48-11 от 28.06.2011 г. Экземпляры переводного издания подлежат распространению исключительно в Республике Татарстан, а также среди татарской диаспоры на территориях других субъектов Российской Федерации. Данилов, А. А. Д18 Россия тарихы, XX гасыр — XXI гасыр башы : татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 9 нчы с-фы өчен д-лек / А. А. Данилов, Л. Г. Косулина, М. Ю. Брандт ; [русчадан Р. Р. Хәмидуллина, Ә. М. Камалов тәрҗ.].— Казан : Татар, кит. нәшр., 2011.— 382 б. : рәс., карт. б-н. ISBN 978-5-298-02152-4 Мәктәптә яхшы билгеле авторларның әлеге дәреслегендә XX га¬ сыр — XXI гасыр башы Россия тарихының мәгариф стандартла¬ рында каралган барлык проблемалары яктыртыла. Дәреслекнең методик аппараты дәрестә һәм өйдә нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирә. Китапта архив фотоматериаллары файдаланыла. УДК 373.167.1:94(470)"654"*09 ББК 63.3(2)6я721 ISBN 978-5-298-02152-4 © Издательство «Просвещение», 2008 © Издательство «Просвещение», с из¬ менениями, 2011 © Художественное оформление. Издательство «Просвещение», 2008 Все права защищены © Татарчага тәрҗемә. Татарстан китап нәшрияты, 2011
3 Эчтәлек 1 нче бүлек. XIX — XX гасырлар чигендә Россия § 1. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында дәүләт һәм Россия җәмгыяте 5 § 2. Илнең икътисади үсеше 11 § 3. 1894—1904 елларда Россиянең иҗтимагый-сәяси үсеше 17 § 4. Тышкы сәясәт. 1904—1905 еллардагы Рус-япон сугышы 27 § 5. Беренче Россия революциясе. Сәяси системаны реформалау 32 § 6. Икътисади реформалар 43 § 7. 1907—1914 елларда сәяси тормыш 48 § 8. Көмеш гасырда рухи тормыш 53 § 9. Россия Беренче бөтендөнья сугышында 61 2 нче бүлек. Бөек Россия революциясе. 1917—1921 еллар § 10. Монархияне бәреп төшерү 71 § 11. Россия 1917 елның яз — җәй айларында 77 § 12. Октябрь революциясе 85 § 13. Совет дәүләтчелеген формалаштыру 91 § 14. Гражданнар сугышы башлану 100 § 15. Гражданнар сугышы фронтларында 106 § 16. Кызылларның һәм акларның икътисади сәясәте ... 115 § 17. 20 нче еллар башында икътисади һәм сәяси кризис 121 3 нче бүлек. СССР яңа җәмгыять төзү юлында § 18. Нэпка күчү 127 § 19. Совет Социалистик Республикалар Союзы төзелү . . . 134 § 20. 20 нче елларда халыкара хәл һәм тышкы сәясәт . . 140 § 21. 20 нче елларда сәяси үсеш 146 § 22. 20 нче елларда рухи тормыш 153 § 23. Социалистик индустрияләштерү 160 § 24. Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү 167 § 25. 30 нчы елларда СССРның сәяси системасы 173 § 26. 30 нчы елларда рухи тормыш 181 § 27. 30 нчы елларда СССРның тышкы сәясәте 188 4 нче бүлек. Бөек Ватан сугышы. 1941—1945 еллар § 28. СССР Бөек Ватан сугышы алдыннан 195 § 29. Бөек Ватан сугышы башлану 199 § 30. 1942 елда немецлар һөҗүме һәм тамырдан борылышның алшартлары 206 § 31. Бөек Ватан сугышында совет тылы 213 § 32. Бөек Ватан сугышы барышында тамырдан борылыш 220
§ 33. СССР халыклары немец фашизмына каршы көрәштә 225 § 34. СССР Икенче бөтендөнья сугышының соңгы этабында 230 5 нче бүлек. СССР 1945—1953 елларда § 35. Икътисадны торгызу 239 § 36. Сәяси үсеш 245 § 37. Идеология һәм мәдәният 250 § 38. Тышкы сәясәт 254 6 нчы бүлек. СССР 1953 елдан XX гасырның 60 нчы еллары уртасына кадәр § 39. Сәяси системаның үзгәрүе 260 § 40. 1953—1964 елларда СССР икътисады 266 § 41. Рухи тормыштагы «җепшеклек» 271 § 42. Янәшә тыныч яшәү сәясәте: уңышлар һәм каршылыклар 277 7 нче бүлек. XX гасырның 60 нчы еллар уртасы — 80 нче еллар уртасында СССР § 43. Сәяси режимның консервацияләнүе 282 § 44. «Нык үскән социализм» икътисады 286 § 45. 60 нчы еллар уртасы — 80 нче еллар уртасында иҗтимагый тормыш 293 § 46. Киеренкелекне йомшарту сәясәте: өметләр һәм нәтиҗәләр 298 8 нче бүлек. СССРда үзгәртеп кору (1985—1991) § 47. Сәяси системаны реформалау: максатлар, этаплар, нәтиҗәләр 304 § 48. 1985—1991 еллардагы икътисади реформалар 311 § 49. Хәбәрдарлык сәясәте: казанышлар һәм җитешсезлекләр 316 § 50. 1985—1991 елларда СССРның тышкы сәясәте 320 9 нчы бүлек. Россия XX гасыр ахыры — XXI гасыр башында § 51. Россия икътисады базарга керү юлында 326 § 52. 1992—1999 елларда сәяси тормыш 333 § 53. Россиянең рухи тормышы 338 § 54. Яңартылган Федерация төзү 346 § 55. Россиянең геосәяси хәле һәм тышкы сәясәте 351 10 нчы бүлек. Россия XXI гасыр башында § 56. Сәяси үсеш 357 § 57. 2000—2007 елларда Россия икътисады 363 § 58. Җәмгыятьнең көндәлек һәм рухи тормышы 367 § 59. Россиянең тышкы сәясәте 371 § 60. Россия инновацион үсеш юлында 376
1 нче бүлек XIX—XX гасырлар чигендә Россия § 1. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында дәүләт һәм Россия җәмгыяте Россия империясенең территориясе һәм халкы. XX гасыр башында Россия империясе дөньяда иң зур илләрнең берсе була. 22 млн километрдан артыграк мәйданны (кешеләр яши торган барлык коры җирнең 17% ы чамасы) биләп, ул зур¬ лыгы ягыннан бары Британия империясеннән генә калыша һәм дөньяда икенче урында тора. Картадан XX гасыр башында Россия империясе составына кергән территорияләрне күрсәтегез. Россия империясе губерналарга һәм өлкәләргә бүленә. Бары тик Бөек Финляндия кенәзлеге генә автономлыгын саклап кала. Хива ханлыгы һәм Бохара әмирлеге Россиягә бәйлелеккә төшә. 1897 елгы халык санын алуга караганда, ил террито¬ риясендә 128 млн кеше яши (Британия империясеннән һәм Кытайдан кала өченче урын). Россия империясе күпмилләтле ил була. Анда йөздән артык халык яши. Илнең иксез-чиксез киңлекләрендә барлык дөньякүләм таралган диннәрне тотучы халыклар көн күрә. Халыкның күпчелеге, иң беренче чиратта руслар, православие динендә була. Рус халкының шактый зур бер өлеше иске йола чир¬ кәвенә йөри. Польшада, Балтыйк буе губерналарында һәм Финляндиядә халыкның күп өлешен католиклар һәм протес¬ тантлар тәшкил итә. Татарлар, башкортлар, Кавказда яшә¬ гән күп кенә халыклар, азәрбайҗаннар, Урта Азия халык¬ лары — мөселманнар, калмыклар һәм бурятлар буддизм тарафдарлары була. Төньякта һәм Себердә яшәгән җирле ха¬ лыкның күпчелеге мәҗүси ышануларына тугрылык саклый. Россия модернизациясенең үзенчәлекләре. XX гасыр башында Россиядә модернизация процесслары дәвам итә. XIX гасыр Россия тарихы, Яңа һәм Иң яңа тарих курсларын¬ нан модернизациянең нәрсә икәнен исегезгә төшерегез. Яңарыш һәм индустриаль җәмгыятьнең үсеше үзара ничек бәйләнгән? Параграфның ахырында бирелгән «Сүзлек запасын киңәйтәбез» бүлегенә мөрәҗәгать итегез һәм үзегезне тикшереп карагыз.
6 М әскәүдә тәүге трамвай юлларының берсе. XX гасыр башы Модернизация барлык алдынгы илләргә килеп кагыла, шулай да Россия модернизациясенең үзенә генә хас үзен¬ чәлекләре дә була. Шуларның иң әһәмиятлеләренә генә тук¬ талыйк. Икътисадтан башлыйк. Россиянең капиталистик үсеш юлына чагыштырмача соң чыгуын (кайчан?) сез беләсез инде. Алга киткән илләрне куып җитәр өчен, ул бик тиз хәрәкәт итәргә, бик аз вакыт эчендә индустриаль җәмгыятькә күчәргә тиеш була. Икъ¬ тисадны яңарту (модернизацияләү) бөтен җәмгыятьтән зур тырышлык таләп итә. Ул дәүләт инициативасы белән һәм аның күзәтчелегендә алып барыла. XX гасыр башында икъ¬ тисадның нигездә илнең хәрби һәм сәяси куәтен тәэмин итү¬ че тармаклары яңарыш кичерә. (Нинди тармаклар икәнен фаразлап карагыз.) Сәяси корылыш (строй). Дәүләт символлары. Модерни¬ зация икътисад белән генә чикләнми, ул сәяси һәм иҗти¬ магый (социаль) мөнәсәбәтләрне үзгәртеп коруда да чагыла. XX гасыр башында Россия империясенең сәяси корылышын¬ да әллә ни үзгәрешләр булмый. Россия империясенең төп дәүләт законнары Q җыелмасыннан 1 нче ст. Бөтенроссия императоры — чикләнмәгән хакимияткә ия булган монарх (хөкемдар). Аның иң югары хакимиятенә буйсыну¬ ны, курку гына түгел, намус эше дип, Раббы үзе үк боера... 51 нче ст. Дәүләттә бер генә урынчылык та яисә хөкүмәт тә үз белдеге белән яңа закон кертә алмый, һәм, Самодержавие хаки¬ мияте расламый торып, бернинди закон да гамәлдә булмый.
7 Россиянең сәяси тормышында императорның урыны Төп закон¬ нарда ничегрәк билгеләнә? «Чикләнмәгән хакимияткә ия монарх» терминын аңлатып бирегез. Россия империясе чикләнмәгән хакимиятле (самодержа¬ виеле) монархия булып кала бирә. Дәүләт хакимиятенең бар¬ лык төрләре — законнар чыгару, башкарма хакимият, өлеш¬ чә суд хакимияте дә — император кулында була. Дәүләт советы император карамагындагы киңәшмә органы була. Ул «законнар чыгару мәсьәләләре буенча императорга фикерләр җиткерү» хокукына ия була. Әмма императорга бу фикерләргә «колак салу» мәҗбүри булмый. Монарх ил белән империянең югары башкарма органы булган Министрлар комитеты аша җитәкчелек итә. Министрлар император алдында гына җавап тота. Император, дәүләт жңтәкчесе булу белән беррәттән, илдә рәсми рәвештә «беренче һәм өстен» дип танылган Рус православие чиркәве башлыгы да булып тора. Патша православие чиркәве белән Синод аша идарә итә. Югары дәүләт учреждениеләре арасына Сенат та керә, ул зур урын биләгән түрәләр гамәлләренең законлылыгын тикшереп тора, законнарны халыкка игълан итү хокукына ия була. Россия империясе гербында ике башлы бөркет, патшалык регалияләре — таҗ, скипетр һәм держава сурәтләнгән. Дәүләт флагы — ак, зәңгәр һәм кызыл төстәге буй юллар төшерелгән иң (тукыма). Дәүләт гимны «Раббым, Патшаны сакла...» («Боже, Царя храни...») дигән сүзләр белән башлана. Социаль структура. XX гасыр башында икътисадны модер¬ низацияләү җәмгыятьнең социаль структурасындагы әһәми¬ ятле үзгәрешләр белән үрелеп бара. Закон нигезендә Россия халкы традицион рәвештә катлауларга бүленә — нәселдән килгән һәм шәхси дворяннар, почетлы граж¬ даннар, I, II, III гильдия сәүдәгәрләр, мещаннар, крестьяннар, казаклар һ.б. Халыкның катлауларга бүленүендә икътисади һәм йридик (хокукый) сыйфатларның кайсысына өстенлек бирелә? Модернизация катлаулар арасындагы киртәләрне җимерә. Традицион катлауларга бүленешкә сыйныфларга бүленү өстә¬ лә һәм аны кысрыклап чыгара. Россия җәмгыятендә, индустрия юлына баскан башка илләрдәге кебек үк, икътисади күзлектән чыгып караганда, буржуазия иң көчле сыйныф була. Елына 10 мең сумнан артыграк керем алган эре буржуазия вәкилләре артык күп булмый. Гасыр башында аларның саны — якынча 25 мең тирәсе (гаилә әгъзалары белән 125 мең). 1910 елда бу сан 30 меңгә (гаилә әгъзалары белән 200 меңгә) җитә. Халыкның урта катлавы, ягъни вак милекчеләр булмау сәбәпле, Россия буржуазиясе җәмгыятьтә ныклы таяныч таба алмый. Хөкүмәт белән тыгыз бәйләнештә булса да, аңа сәяси хокуклар бирел¬
ми. Фабрикаларда һәм заводларда яллы эшчеләрне рәхимсез рәвештә эксплуатациялиләр. Россия буржуазиясе вәкилләренең күпчелеге мәгърифәтле кешеләр була, алар хәйрия, меценатлык һәм агарту эшчән- леге алып бара. Туку фабрикасы тоткан П. М. Третьяков Мәскәүгә рус милли нәкыше җәүһәрләреннән торган туплан¬ масын һәм шул тупланма урнашкан гүзәл бинаны бүләк итә. С. Т. Морозов акчасына Мәскәү сәнгать театры ачыла. XX гасыр кергәндә, Россиядә якынча 13 млн яллы эшче була, шуларның 2,8 млн ы гына — нәселдән килгән эшче¬ ләр, калганнары, авылдан килеп, беренче буында гына эшче булып киткән. 1897 елның 14 июнендә кабул ителгән закон нигезендә эш көне 11,5 сәгать дәвам иткән. Хезмәт хакла¬ ры очын очка ялгарга да җитмәгән. Донбасс шахталарында күмер чабучы эшче 1902 елда аена 24 сумнан да артык акча эшли алмаган, шул ук вакытта, торакка түләүне исәпкә алмаганда, 4 кешелек гаиләнең чыгымы иң азы 30 сум тәш¬ кил иткән. Эшче гаиләләренең күбесендә ачлык хөкем сөргән. Предприятиеләрдә гаделсез штрафлар салу гамәлдә булган¬ га, хезмәт хакының 30% ы аларны каплауга киткән. Эшче¬ ләр фабрика казармаларында көн күргән, ал арда аслы-өсле сәндерәләрдән һәм озын өстәл-урындыклардан башка берни дә булмаган. Эшчеләр иң гади гражданлык хокукларыннан да мәхрүм ителгән. Аларга, икътисади хокукларын яклау өчен генә булса да, оешмалар төзү рөхсәт ителмәгән. Стачкаларда катнашкан өчен 2 айдан 8 айга кадәр төрмәгә ябу белән яна¬ ганнар. Хокуксызлыкка полиция башбаштаклыгы өстәлеп, эшчеләрнең хәлен тагын да авырайткан. Россиядә җирле дворяннар иң югары социаль төркемне тәшкил иткәннәр. Алпавытлар зур җир биләмәләренә хуҗа булганнар, әмма бу өлкәдә дә үзгәрешләр килеп чыккан. Җир биләү өстенлеге, дворяннардан тыш, кайбер башка кат¬ лауларга да бирелгән. 1905 елда эре утарларның өчтән берен чыгышлары белән дворян булмаган затлар тоткан. Дворян- алпавытларның бик азы гына үз хуҗалыкларын, капитали¬ стик шартларга яраклаштырып, авыл хуҗалыгы машинала¬ ры һәм яллы хезмәт кулланыла торган үрнәк утарлар итеп үзгәртүгә ирешкән. 1905 елда мондый утарлар 3% тан да артмаган. Алпавытларның бик зур төркеме яңа шартларга күнә алмаган. Ал арның чыгымнары керемнәреннән артып киткән, җирләрен закладка салып, сатып бетергәннәр. Крестьяннар, мал-мөлкәтләре күпме булуга карап, кат¬ лауларга бүленә барганнар. Авылларда яллы хезмәттән фай¬ даланучы, сәүдә, рибачылык белән шөгыльләнүче кешеләр пәйда була. Кулаклар дип бай хуҗаларны түгел, бәлки нәкъ менә шуларны атаганнар. XX гасыр башында кулак¬ лар крестьяннарның 2—3% ын тәшкил иткән. Аларга 15% тирәсе бай крестьяннар килеп кушылган.
9 Төзелештәге эшчеләр. 1904 ел хәерчелекнең соң дә- Билгеле бер санда терлеге — дүрттән артык аты, шуның кадәр үк сыеры булган крестьяннар байлар рәтенә кертел¬ гән. Авыл ярлыларының хуҗалыгында ат бөтенләй булмаган (25% тирәсе). Хуҗалыкта сыер булмау рәҗәсе саналган — мондыйлар 10% ка җиткән. Крестьяннар җир азлыктан интеккән. Күп кенә крестьяннар алпа¬ вытлардан җирне арендага алырга мәҗ¬ бүр булганнар. Җир өчен алпавытка я акча түлә¬ гәннәр, я бушка эшләгәннәр (эш белән түләү). Крестьяннар, крепостной бәй- лелектән азат ителгән өчен, дәүләткә акча түләүләрен дәвам иткәннәр. Алар халыкның иң хокуксыз өлеше санал¬ ган. Катлау судлары һәм тән җәзасы бирү сакланган. Авыл тормышына зем¬ ство түрәләре күзәтчелек иткән. Россиянең иҗтимагый тормышында интеллигенция әһәмиятле роль уйна¬ ган. XX гасыр башында Россия хал¬ кының 2,7% ы, нигездә, акыл хезмәте белән шөгыльләнгән: болар — галим¬ нәр, укытучылар, табиблар, ирекле һө¬ нәр ияләре (адвокатлар, журналистлар, язучылар, артист¬ лар Һ.6.). 1917 елга ал арның саны икеләтә арта һәм 1,5 млн кешегә җитә. Акча эшләр өчен шәһәр¬ гә килгән крестьяннар. XX гасыр башы
Яшәү рәвеше. Россия халкының 80% тан артыгы авыл җирләрендә көн күрә. Шул ук вакытта шәһәрләрдәге халык саны да бик тиз арта, шәһәр халкының өчтән бер өлеше эре шәһәрләрдә яши. Россиянең Европа өлешендә, Финляндиядә, Польшада, Балтыйк буе, көньяк-көнбатыш губерналарда шәһәр халкы¬ ның яшәү рәвеше индустриаль чор дәрәҗәсенә торган саен якыная бара. Күп катлы торак йортлар төзелеше киң колач ала. Мул тормышлы гражданнарның йортларында электр, лифт, су торбалары һәм телефон кебек уңайлыклар гадәти күренешкә әйләнә. Урамнарда, извозчиклар белән беррәттән, трамвайлар чаба, автомобильләрне дә шактый еш очратырга мөмкин була. Авыл кешеләре исә традицион тормыш укладын саклый, гасырлардан килгән кагыйдәләр һәм әхлак нормалары ниге¬ зендә көн күрә. Әмма авылларга да шәһәр шаукымы үтеп керә. Шул ук вакытта Россия империясенең күп кенә халы¬ клары цивилизация йогынтысыннан бөтенләй диярлек читтә кала бирә. Аларның тормыш-көнкүреше, мәдәнияте һәм ина¬ нулары ыру-кабилә мөнәсәбәтләреннән узмый. Халкының грамоталылыгы дәрәҗәсе ягыннан Россия Европада иң соңгы урыннарның берсен били. 1897 елда укый- яза белүчеләр нибары 21,2% тәшкил итә: 29,3% — ирләр ара¬ сында, 13,1% — хатын-кызлар арасында. Белемле кешеләр, нигездә, эре шәһәрләрдә яши. 100 кешенең берсе — югары, дүртесе урта белемле була. Бары дворяннар һәм руханилар арасында гына укымаган кешеләр бөтенләй диярлек очра¬ мый. Мәгърифәт ихтыяҗларына дәүләт ел саен җан башына 43 тиен сарыф итә, чагыштыру өчен: Англиядә һәм Гер¬ маниядә — 4 сум, АКШта — 7 сум. Шулай итеп, XX гасыр башында Россия империясе инду¬ стриаль модернизация юлына чыккан, әмма традицион сәяси нигезләрен саклап калган гаять зур территорияле, күпмил¬ ләтле держава була. Сүзлек запасын киңәйтәбез Х[~|П 1 Автономия — дәүләтнең нинди дә булса бер өлешенең, | аерым учреждениенең үзидарәсе, эчке мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итү хокукы. Индустриаль җәмгыять — авыл хуҗалыгыннан өстен S торган, эре, техник яктан алга киткән сәнәгать булдыру процессы тәмамланган җәмгыять. Меценатлык — нинди дә булса эшкә, фәнгә, мәдәнияткә I ярдәм итү. Модернизация — традицион җәмгыятьтән индустриаль җәмгыятькә күчү процессы.
1. XX гасыр башында Россия империясе составына нинди тер¬ риторияләр керә? 2. Россия империясе халкы нинди диннәр тоткан? Шуларның кайсысы дәүләт дине буларак танылган? 3. Модернизация нәрсә ул? Россиядә икътисадны модерни¬ зацияләүнең нинди үзенчәлекләре бар? 4. Россия җәмгыятенең соци¬ аль структурасында нинди үзгәрешләр бара? 5. XX гасыр башында Россия алдында нинди яңа бурычлар барлыкка килә? Алар модерниза¬ ция белән ничек бәйләнгән? «XX гасыр башында ил алдында торган проблемаларның кай¬ сыларын сез иң мөһим һәм иң четерекле дип саныйсыз? Ни өчен шулай уйлавыгызны аңлатыгыз» дигән мәсьәләгә карата үз карашыгызны белдерегез. § 2. Илнең икътисади үсеше XIX—XX гасырлар чигендә Россия икътисады. Инду¬ стриаль җәмгыятьтә сәнәгать җитештерүенең авыл хуҗалы¬ гына караганда яхшырак үскән булуын сез беләсез инде. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында Россия аграр ил була, әмма аның сәнәгате бик зур күтәрелеш кичерә. Сәнәгать үсешенә тимер юллар төзелеше этәргеч бирә. Илдә тимер юллар салу, берничә ел тынып торганнан соң, 1893 елда тагын башлана. 1895—1899 елларда тимер юллар челтәре елына уртача 3 мең километрга, аннан соңгы биш елда елына 2 мең километрга арта. Сәнәгать һәм авыл хуҗа¬ лыгы үсешендә Бөек Себер тимер юл магистрале (Транссиб) төзелү гаять зур әһәмияткә ия була. Тимер юллар салу металл, авыр машина төзелеше продук¬ циясе, ташкүмер, урман һәм башка материаллар җитештерү¬ нең артуына ярдәм итә. Ягулыкның яңа төрләре — ташкүмер һәм нефть белән бәйле халык хуҗалыгы тармаклары аеру¬ ча тиз үсә, әлеге җир асты байлыкларын чыгару 3 тапкырга арта. Гомумән алганда, авыр сәнәгать продукциясе җитештерү 2,3 .тапкыр арта. Россиядәге сәнәгать үсеше темплары елына 8,1% тәшкил итә, бу — дөньяда иң югары күрсәткеч була. Француз икътисадчысы Э. Тэриның «Россия 1914 елда» дигән китабыннан Яшь илләр әзер алгарыш җимешләреннән, артык мәшә¬ кать чикмичә генә, тиз арада файдалану кебек өстен¬ леккә ия. Ә бит бу җимешләр карт сәнәгатьле илләр¬ нең озак вакытлар дәвамында тупланган тәҗрибәсе белән булдырыла. Менә шуның өчен дә Россиянең чүл¬ ле көньяк далаларында корылган шахталар һәм метал¬ лургия предприятиеләре эшли башлаганда ук Көнбатыш Европаның аеруча камилләштерелгән предприятиеләре үрнәгендә җиһазландырылалар.
12 Россия сәнәгате нинди өстенлекләргә ия була? Яңа тарих кур¬ сыннан ил сәнәгатенең нинди техник камиллекләрдән файдалана алуын исегезгә төшерегез. Сәнәгать җитештерүенең бик тиз үсүенә дә карамастан, Россия дөнья державаларыннан икътисадның җан башына җитештерелә торган сәнәгать продукциясе, хезмәт җитеш- терүчәнлеге, предприятиеләрнең техник җиһазландырылуы кебек сыйфат күрсәткечләре ягыннан байтак калыша. Соци- аль-икътисади үсеш дәрәҗәсе буенча ул шактый гына мөм¬ кинлекләргә ия уртача үсешле аграр-индустриаль ил була¬ рак бәяләнә. XX гасыр башында Россиянең икътисады күп уклад¬ лы була. Вак товарлыклы (кәсепчелек, һөнәрчелек), хәтта натураль хуҗалык та (әлеге терминның нәрсә аңлатканын исегезгә төшерегез) шактый зур урын тота. Икътисадта дәүләтнең роле. Икътисадында гаять зур дәү¬ ләт секторы булу Россиянең мөһим үзенчәлеге булып тора. Бу секторны нәрсәләр тәшкил итә соң? Аның үзәгендә дәү¬ ләтнең хәрби ихтыяҗларын канәгатьләндерүче казна завод¬ лары тора. Әлеге заводлар дәүләт милке була һәм аның тара- Брянскидагы паровоз төзү заводы. XX гасыр башы
13 фыннан финанслана. Алар бары тик дәүләт заказын гына үти һәм дәүләт түрәләре тарафыннан идарә ителә. XX гасыр башында Россиядә 30 эре казна заводы була: Тула, Ижау, Сестрорецкий, Обухов, Ижор заводлары һ.б. Моннан тыш, тимер юлларның өчтән ике өлеше, җир һәм урманнарның гаять зур мәйданнары, почта һәм телеграф элемтәсе дәүләт милкендә була. Россия икътисадында дәүләтнең роле моның белән генә чикләнми әле. Хөкүмәт хосусый предприятиеләрнең хуҗа¬ лык эшчәнлегенә дә йогынты ясый: бәяләрне җайга сала; Россия сәнәгате мәнфәгатьләрендә югары таможня пошли¬ налары билгели; хосусый компанияләргә һәм фирмаларга казна заказларын бүлә; Дәүләт банкы аша аларга кредит¬ лар бирә. Чит ил капиталы. Дәүләт чит ил капиталын җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудыра. 1897 елда финанс министры С. Ю. Витте инициативасы белән уздырылган акча реформа¬ сы әһәмиятле роль уйный. Ул сумның алтын белән тәэмин ителешен, кәгазь акчаларны алтынга ирекле алмаштыруны кертә. XX гасыр башында Россия икътисадына чит ил инвес¬ тицияләре барлык капитал салуларның 40% ын тәшкил итә. Финанс министры С. Ю. Виттеның Николай II гә докладыннан Ил эчендәге капиталларыбыз аз булганга, кирәксә халык акчаларының шактый зур өлешен дәүләт ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә, аеруча хәрби әзерлекне арттыру¬ га һәм тимер юлларны үстерүгә тотарга кирәк, безнең сәнәгатебезне чит ил капиталларының турыдан-туры ярдәменнән башка тиешенчә үстерү һич мөмкин түгел. Доклад патшага 1900 елда бирелә. Ни өчен, Витте фикеренчә, Россиягә чит ил капиталын җәлеп итәргә кирәк була? Чит ил капиталын актив җәлеп итү чит илләр йогынты¬ сы зоналары барлыкка килүгә, Россиянең тулысынча яисә өлешчә чит ил компанияләренә һәм дәүләтләренә бәйлелеккә төшүенә китерми. Чит ил компанияләре мөстәкыйль икъ¬ тисади сәясәт алып бармыйлар, сәяси карарларга йогынты ясау мөмкинлегенә ия булмыйлар. Россиягә кергән чит ил капиталы аның үз капиталы белән кушыла, Россияне дөнья икътисади системасына кертү мөмкинлекләре арта. Россия икътисадында чит ил капиталы катнашуның тис¬ кәре яклары да була: илнең милли байлыгын арттыруга,
14 капитал салуларны ишәйтүгә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә тотыласы акчалар чит илгә ага. Россиядәге монополистик капитализм. 1900—1903 ел¬ ларда Европа илләрен көчле икътисади кризис тетрәндерә. Аның шаукымы Россия икътисадына да кагыла. Авыр сәнә¬ гать, аеруча аның металлургия, металл эшкәртү, машина төзелеше, нефть чыгару һәм эшкәртү тармаклары, барыннан да артыграк зыян күрә. Кризис финанслар белән тәэмин ите¬ леше, оештыру ягыннан яисә техник яктан зәгыйфь күп сан¬ лы предприятиеләрнең бөлеп юкка чыгуына сәбәпче була. Өч ел эчендә 112 мең эшче хезмәт куйган 3 меңнән артык пред¬ приятие ябыла. Тимер юллар төзелеше шактый сүлпәнәя. Капиталистик илләр, кризиска каршы тору өчен, җитеш¬ терүне туплау һәм монополияләр төзү юлына басалар. Моно¬ полияләр төзеп, аерым предприятие хуҗалары җитештерү күләмнәре, бәяләр, чимал сату базарлары һәм башка мәсьәлә¬ ләрдә үзара килешенеп эш итәләр. Яңа тарих курсыннан сез сәнәгать җитештерүен туплауның пред¬ приятиеләрне эреләндерүдә чагылыш табуын беләсез. Вер яктан, өр-яңа техниканың үсеше шушыңа китерә. Ә икенче яктан? Аерым предприятиеләр ни өчен берләшеп монополияләр төзиләр? Монополияләр төрле формада була. Картельләр, синди¬ катлар, трестлар төзелә, соңрак концерннар барлыкка килә. Параграфтан соң килгән «Сүзлек запасын киңәйтәбез» бүлегендә әлеге төшенчәләрнең билгеләмәләрен табыгыз. Россиядәге монополияләрнең күпчелеген синдикатлар тәшкил итә. Алар халык хуҗалыгының әйдәүче тармакла¬ рын тулысынча үзләренә буйсындыру өчен көрәш башлап җибәрәләр. Мәсәлән, эшчәнлеген башлаганда ук, Россиянең көнчыгышындагы 12 металлургия заводын берләштергән «Продамета» синдикаты 1904 елда илдәге металлургия продукциясен сатуның 60% ын, ә 1912 елда инде 80% ын контрольдә тота. «Продуголь», «Продвагон», «Гвоздь» син¬ дикатлары сәнәгатьнең тиешле тармакларына контрольлек итә. «Нобель-Мазут» нефть сәнәгатендә тулы хокуклы хуҗа була. Банк системасында да монополияләр барлыкка килә. Биш эре банк илдәге барлык финанс операцияләренең яртысын диярлек контрольдә тота. Тора-бара алар чит ил капиталын кысрыклый башлыйлар, ил сәнәгатенең төп инвесторларына әйләнә баралар. Авыл хуҗалыгы. XX гасыр башында Россия авыл хуҗа¬ лыгы продукциясенең гомуми күләме буенча дөньяда беренче урынны тота. Бөтендөнья күләмендә җыеп алынган арышның
15 50% ы, бодайның якынча 20% ы һәм бодай экспортлауның 25% ы аның өлешенә туры килә. Шикәр чөгендере, киндер, техник культуралар җитештерү тиз үсеш ала. Терлекләрнең баш саны һәм продуктлылыгы арта. Уңышлар була, әлбәттә, тик шулай да алар, гомумән алганда, Россиянең авыл хуҗалыгындагы хәленә артык йогынты ясый алмыйлар. Шул чор кешеләре үзәкнең ярлы¬ лануы турында сүз алып бара. Үзәк Россия губерналарында ярым урта хәлле һәм ярлы гаиләләр күпчелекне тәшкил итә. Алар товарлыклы (сату өчен махсус) продукция җитештер¬ миләр. Кырлар иске ысуллар белән — сука һәм агач тырма ярдәмендә эшкәртелә. Терлекләрнең баш саны аз булу, акча җитмәү сәбәпле, җиргә җитәрлек күләмдә ашлама кертелми. Мул уңыш алынмый, базарда ашлык саткан крестьяннар булгаласа да, алар икмәкне үз тамакларыннан өзү хиса¬ бына гына сәүдә итәләр. Иген уңмаган елларда барлык ха¬ лыкның ачтан интегүе шушыларның фаҗигале нәтиҗәсе була. Крестьяннар, үтә нәтиҗәсез файдаланылган алпавыт җирләренең бер өлеше үз карамакларына күчми торып, хәл үзгәрмәячәк дип саныйлар. 20 млн нан артык крестьян хуҗалыгына 130 мең алпавыт утары туры килә. Белгечләр 6 кешелек гаиләнең, нормаль көн күрү өчен, кара җирле полосада 10,5 дисәтинә чәчүлек җире булырга тиешлеген исәпләп чыгаралар. Чынлыкта бер Крестьян гаиләсе эштә. XX гасыр башы
16 крестьян хуҗалыгына 7 дисәтинә җир туры килә. Үзәк¬ нең ярлылануына аграр өлкәдә кеше күплеге дә килеп өстә¬ лә — тарихчылар авыл җирлегендә эш таба алмаган 20 млн «артык кашык» турында сүз алып баралар. Вазгыятьне общинаның саклануы да катлауландыра. XX гасыр башында крестьян имана җирләренең биштән дүрте община файдала¬ нуында була. (Общинаның нәрсә икәнен исегезгә төшерегез. 1861 елгы реформа¬ дан соң ул рус авылында нинди роль уйный? Община үз әгъзалары арасында җирне даими рәвештә яңадан бүлүне оештыра, һәркемгә тигез җир кишәрлекләре бирелүне игътибар белән күзәтә. Шул ук вакытта Россия империясе халкы, нигездә, авыл кешеләре хисабына ел саен 2,5 млн кешегә ишәеп тора. Һәр яңадан бүлү вакытында һәр¬ бер крестьян хуҗалыгындагы җирнең мәйданы кимегәннән- кими бара. Община җирбиләүчелегенең җитешсезлекләре торган саен ачыграк күренә: хәерчеләргә ярдәм итеп, ул бай тормыш¬ лы крестьяннарның эшчәнлеген тышаулый; чагыштырмача тигезлеккә омтыла, әмма авылның гомуми тормыш дәрәҗәсе күтәрелүне тоткарлый. Шулай итеп, XX гасыр башында үзенең икътисади үсеше ягыннан Россия күп укладлы икътисадлы, уртача үсешле аграр-индустриаль ил була. Иң беренче чиратта авыл хуҗа¬ лыгын модернизацияләү бурычы тора. Даталар 1897 — акча реформасы. Сүзлек запасын киңәйтәбез Инвестицияләр— икътисадка озак вакытка исәпләнгән капитал салулар. Картель— җитештерү күләмнәре, товар сату базарла¬ ры, бәяләр һ.б. турында килешүче фирмалар, банклар, компанияләрнең, үзләренең җитештерү мөстәкыйль¬ леген саклаган хәлдә, берләшү рәвеше. Концерн— формаль яктан мөстәкыйль калган, ләкин I чынлыкта үзәкләштерелгән финанс контроленә һәм җитәкчелегенә буйсындырылган предприятиеләрнең берләшү формасы. Монополия— нинди дә булса товар җитештерүне һәм ; сатуны үз кулында тоткан эре хуҗалык берләшмәсе.
17 Синдикат— монополияләрнең бергәләп товар сату өчен берләшү рәвеше. Трест— монополиянең бер формасы. Бу очракта аңа кергән предприятиеләр тулысынча җитештерү һәм финанс мөстәкыйльлекләрен югалталар. 1. XX гасыр башында Россия икътисадына нинди үзенчәлекләр хас була? 2. Дәүләтнең Россия икътисадына тыкшынуының иң f Z ] мөһим формаларын атагыз. Аның уңай һәм тискәре яклары ни- дән гыйбарәт? 3. Илгә күпләп чит ил капиталы кертүнең сәбәп¬ ләре нинди? Россия икътисады үсешендә чит ил инвестицияләре нинди роль уйный? 4. Россия икътисадында монополияләр нинди роль уйный? 5. Россиядә авыл хуҗалыгы җитештерүе үсешенә нәрсә комачаулый? 1. Тарихчылар фикеренчә, крестьяннар җирне «яңабаштан ка- радан бүлү» («чёрный передел») турында хыялланганнар, алпа¬ выт җирләрен общиначылар арасында бүлүне таләп иткәннәр. Бу таләп турында үз фикерегезне белдерегез. Сез аны хаклы дип табасызмы, яисә ул сезгә кабул ителмәслек һәм хәвефле булып тоеламы? 2. XX гасыр башында монополияләрнең котырып үсүен котылгысыз золым дип атыйлар. Ни өчен котылгысыз һәм ни өчен золым? Сез бу бәяләмәләр белән килешәсезме? § 3. 1894 — 1904 елларда Россиянең иҗтимагый-сәяси үсеше Николай II. 1894 елның 20 октябрендә император Алек¬ сандр III вафат була. Тәхеткә аның улы Николай II утыра. Николай Александрович Романов (1868—1918) 6 майда, Газап чигүче изге Иов көнендә туа, шуңа күрә үзен уңыш- сызлыкларга һәм газап чигүгә дучар ителгән кеше дип саный. Тәхет вари¬ сы буларак Җир шары тирәли сәяхәт кылганда, аңа Япониядә һөҗүм ясала. 1896 елда Николай II нең тәхеткә уты¬ руы хөрмәтенә Мәскәүнең Ходынка кырында зур тантана уздырыла. Бәй¬ рәмдә бүләкләр өләшкән вакытта, халык арасында коточкыч этеш-төр- теш башлана, нәтиҗәдә 3 мең кеше зыян күрә, 1 меңнән артыгы үлә. Патшаның бердән¬ бер улы дәвалап булмый торган чирдән газап чигә. Николай II рус киемнәре кияргә ярата, берничә чит
18 тел белүенә карамастан, һәрвакыт русча гына сөйләшә. Рус язучыларыннан Гогольне аеруча югары куя, Пуш¬ кин әсәрләреннән өзекләр китерергә ярата. Пётр I гә караганда, аның әтисе Алексей патшаны (Михайлович¬ ны) өстенрәк күрә. Николай II үз фикерләрен бервакытта да нинди дә булса концепция рәвешендә белдерми. Аны йомшак хөкемдар дип саныйлар, башта әнисенең, аннары хаты¬ ны Александра Фёдоровнаның йогынтысына бирелүдә гаеплиләр. Патшаның нинди дә булса мәсьәләгә кагы¬ лышлы карары ул соңгы сөйләшкән киңәшченең соңгы сүзе була дигән сүзләр дә йөри. Чынлыкта исә соңгы сүз император карашларын уртаклашкан кешедә кала. Карарлар кабул иткәндә, Николай II үз алдына бары бер сорау гына куя торган була: бу очракта әтисе нәрсә эшләр иде? Императорны яхшы белгән кешеләр, әгәр ул гадәти мохиттә туган булса, күпкә бәхетлерәк гомер сөрер иде, түрәләр аның кадерен белер, ә әйләнә-тирәдәгеләр хөрмәт итәр иде дип саныйлар. Николайның тәрбияле, хисләрен йөгәнли белгән кеше, яхшы ир һәм менә дигән ата булуын әйтүчеләр дә табы¬ ла. Шул ук вакытта аңа «византиялеләр хәйләкәрлеге», ясалмалык һәм тискәрелек кебек сыйфатлар да хас була. Замандашлары аны «гадәтилектә» гаеплиләр, «уртакул кеше», дәүләт эшләренә күңеле ятмый, пат¬ шалык иткән чоры вакыйгаларга гаять бай булса да, ул алар белән артык кызыксынмый дигән бәя бирәләр. XX гасыр башында Россия алдында торган бурычлар турында сез беләсез инде. Патшаның «гадәтилеге» аның замандашларын ни өчен сагайта? Николайның тәхеткә менүе җәмгыятьтә өметләр тудыра. Бик күпләр яңа император бабасы Александр II башлаган реформаларны ахырына җиткерер һәм Россия империясенең сәяси системасын үзгәртеп коруга тотыныр дип көтәләр. Аның исеменә земстволардан петицияләр килә башлый (земство реформасы кайчан һәм нинди максатларда уздыры¬ луын исегезгә төшерегез). Аларда бик сакланып кына «җә¬ мәгать учреждениеләренә үзләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикерләрен белдерү мөмкинлеге һәм хокукы бире¬ лүгә» өмет белдерелә. «Ул очракта,— диләр петиция автор¬ лары,— үз теләкләрен һәм фикерләрен хакимият вәкилләре генә түгел, бәлки рус халкы да Тәхет биеклегенә җиткерә алыр иде». Әмма халык алдында ясаган беренче чыгышын¬ да ук Николай, үзенең «мәңге онытылмас атасы кебек үк», самодержавие нигезләрен катгый һәм тайпылышсыз саклая¬ чагын белдерә.
Хакимиятнең өстен катлауларында барган көрәш. Император тирәсендә Россиянең киләчәк үсешен төрлечә фаразлаган кешеләр була. Финанс министры С. Ю. Витте икътисади ре¬ формаларга өстенлек бирә, алар ара¬ сында иң мөһиме сәнәгать һәм финанс¬ лар өлкәсендәге үзгәртеп корулар дип саный. Илне индустрияләштерү икъ¬ тисади бурыч кына түгел, сәяси бурыч та дип исәпли. Заманча сәнәгать бул¬ дыру ике максатка берьюлы ирешергә мөмкинлек бирер дип уйлый ул. Шул максатларның беренчесе,— өлгереп җиткән социаль реформаларны узды¬ ру өчен, акча туплау, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә башлау; икенчесе — Россиянең сәяси тормышыннан акрын¬ лап дворяннар катлавын кысрыклап чыгару, аны эре капитал вәкилләре белән алмаштыру, сәяси стройны үз¬ гәртеп оештыру. С. Ю. Витте планнарына эчке эшләр министры В. К. Плеве каршы чыга. Ул җәмәгатьчелектә «рус тормышы нигезләренә тугрылык саклаучы» була¬ рак таныла. Витте, «дөньяның мәңгелек законы» буенча, башка илләргә ияреп, Россия дә капитализмга керәчәк дигән фикердә тора. Плеве исә, киресенчә, Россиянең «үзенә аерым тарихы һәм үзенчәлекле корылышы» бар дип рас¬ лый. Кайбер реформалар уздыру кирәк, әлбәттә, әмма алар, «өлгереп җитмәгән яшьләр, студентлар... һәм революционер булуларын хәтта яшермәүчеләр» басымына бирелеп, ашык- пошык уздырылырга тиеш түгел. Министр инициатива хөкү¬ мәттән килергә тиеш дип саный. Хакимият һәм җәмәгатьчелек арасындагы каршылык¬ ларның кискенләшүе. Николай II сәясәте җәмгыятьтә риза¬ сызлык тудыра. Университетның автономлыгын торгы¬ зуны таләп итеп, беренчеләрдән булып студентлар күтәрелә. 1899 елда студентлар арасында массакүләм чуалышлар баш¬ лана. Патша башлап йөрүчеләрне университеттан куарга һәм солдатка бирергә кушкач, алар тагын да көчәеп китә. 1901 ел¬ ның февралендә П. Карпович дигән студент мәгариф мини¬ стры Н. П. Боголеповка ата, соңрак министр үлә. Хакимияткә каршы якның чагыштырмача озын тәнәфестән соң беренче тапкыр террорчылык акты уздыруы була бу.
20 Шул ук вакытта эшчеләр баш күтәрә, урам йөрешләренә һәм демонстрацияләргә чыга. Алар, нигездә, икътисади таләпләр куя. Еш кына бу чыгышлар полиция белән бәре¬ лешүгә китерә. Мәсәлән, 1903 елның мартында Златоусттагы бер бәрелеш вакытында алтмышка якын кеше үтерелә. 1902 елның язында Россиянең көньяк губерналарында крестьян чуалышлары кабынып китә. Биредә крестьяннар җир азлыктан аеруча газап чигә. Берничә мең кешедән тор¬ ган халык өере алпавыт утарларына бәреп керә, икмәк, тер¬ лек, хуҗалык кирәк-яракларын талап чыга. Кайбер рай¬ оннарда крестьяннар алпавыт җирләрен бүлүгә керешә. Талауда крестьяннарның барлык катлаулары, шул исәптән хәлле крестьяннар да катнаша. Крестьян чуалышларын бастыру армиягә йөкләнә. Баш күтәрүне оештыручыларны халык алдында суктыралар. Милли хәрәкәтләр җанланып китә. Яңартып кору илнең административ, хокукый һәм социаль корылышында бертөр¬ лелекне арттыруны, уртак тел һәм мәгариф стандартлары кер¬ түне таләп итә. Әмма бу объектив мөһим таләп күп очракта тупас басым ясау алымнары кулланып тормышка ашырыла. 1899 елда фин сеймының хокуклары чикләнә. 1901 елда хөкүмәт милли хәрби частьларны тарата. Финляндиянең дәүләт учреждениеләрендә эш кәгазьләре рус телендә алып барыла башлый. Сейм бу законнарга буйсынудан баш тар¬ та, фңң, түрәләре аларны үтәүгә бойкот белдерәләр. 1903 елда Финляндиянең генерал-губернаторына гадәттән тыш вәкаләт¬ ләр бирелә. Металлургия заводында забастовка
21 Кавказда да тыныч булмый. 1903 елда әрмән халкы баш күтәрә. Мондый хәл әрмән-григориан чиркәве милкен хаки¬ мияткә тапшыру турындагы указ чыгу аркасында барлыкка килә. Әлеге адым әрмән халкының милли кыйммәтләренә һәм дини традицияләренә тыкшыну буларак кабул ителә. Яһүд халкы да милли изү астында була. Утраклык чиге (моның ни икәнен исегезгә төшерегез) саклана. Яһүд яшь¬ ләре дәүләт хезмәтенә алынмый, алар революцион оешма¬ ларга керә, еш кына аларда җитәкче постлар били. Илдә яһүдләргә каршы чыгышлар ешая. Беренче зур погром 1903 елның апрелендә Кишинёвта була. Йөзләрчә кеше зыян күрә, күп кенә торак йортлар, кибетләр җимерелә, тала¬ на. Хакимият моңа сүлпән суд процесслары оештыру һәм яһүдләргә яшәү рөхсәт ителгән тагын 150 шәһәр һәм бистә ачу турындагы указ белән җавап бирә. Яһүд халкына баш¬ калар белән тигез хокуклар бирү турындагы тәкъдимнәрне Николай II кире кага килә. * Зубатов социализмы». Хакимиятнең күп кенә вәкилләре иң зур куркынычны көчәя барган эшчеләр хәрәкәтендә күрә. Мәскәү сак (охрана) бүлеге башлыгы С. В. Зубатов эшчеләр хәрәкәтенә контроль урнаштырырга һәм аны революцион оешмалар йогынтысыннан тартып алырга тырышып карый. Ул эшчеләргә хөкүмәт мәнфәгатьләре буржуазия мәнфәгать¬ ләре белән туры килми, һәм алар, ягъни эшчеләр, үз матди хәлләрен бары тик хөкүмәт ярдәме белән генә яхшырта ала¬ чаклар дигән фикерне сеңдерергә кирәк дип саный. С.В. Зубатов язмаларыннан Безгә массаларны тәрбияләргә кирәк. Аларның безгә ышанычы ныклы, бу ышанычны оппозиция дә, рево¬ люцион пропаганда да какшатырга тырыша... Бер-бер- сенә ачулы «сыйныфлар арасында тигезлек саклау» эчке сәясәтнең лозунгы булырга тиеш. Зубатов фикеренчә, хөкүмәткә каршы пропаганданың куркынычы нидән гыйбарәт? Хөкүмәт аңа нәрсәне каршы куярга тиеш? Мәскәү генерал-губернаторы бөек кенәз Сергей Алексан¬ дрович ярдәме белән 1901—1902 елларда икенче башкалада, аннары башка шәһәрләрдә дә легаль эшчеләр оешмалары төзелә. 1902 елның 19 февралендә, крепостной хокук бете¬ релгән көнне, бу оешма вәкилләре Кремльдәге Александр II һәйкәле каршында зур манифестация уздыралар. Әмма хөкү¬ мәт чынлыкта эшчеләрнең хәлен җиңеләйтергә ашыкмый. Шуңа күрә Зубатов оешмасы вәкилләре 1902—1903 елларда ил буенча узган стачкаларда актив катнаша. Бу — фабрика хуҗаларында ризасызлык тудыра, һәм Зубатов отставкага
22 С. В. Зубатов җибәрелә. Революционерлар һәм либе¬ раллар ул төзегән оешмаларны поли¬ ция белән элемтәдә торуда гаеплиләр. Зубатов экспериментын «полиция социа¬ лизмы» дип бәяләүнең мәгънәсен аңла¬ тыгыз. Плеве Зубатов инициативасына ыша¬ нып бетми. Эчке эшләр министры ре¬ волюцион оешмаларны, аларга яшерен рәвештә полиция агентларын кертеп, эчтән таркату отышлырак дип саный. Ул тәртип һәм җәмәгать куркыныч¬ сызлыгын саклау буенча бүлекчәләр (аларны охранкалар дип атыйлар) чел¬ тәрен киңәйтә. Тышкы күзәтү агентлары (филёрлар) итеп, инструкция буенча, «җитез аяклы, үткен күзле, колакка сак һәм йөгерек зиһенле, тышкы кыяфәтләре белән халык төркеменнән аерылып тормаган» кешеләр сайлап алына. 1904 елда Плеве бер революцион оешма әгъзалары тарафын¬ нан үтерелә. Бу эштә полиция агентлары да катнаша. Россия социал-демократик эшчеләр партиясе (РСДРП) төзелү. 1898 елның мартында төрле социал-демократик партияләрдән 9 вәкил Минскида яшерен рәвештә үзләренең I съездына җыела. Алар Россия социал-демократик эшчеләр партиясе (РСДРП) төзү турында игълан итәләр. Съезд тәмам¬ лангач, 8 делегат кулга алына. РСДРПның II съезды 1903 елның июль — августында Брюс¬ сельдә һәм Лондонда уза. Партиянең уставы һәм программа¬ сы кабул ителә. Программаның беренче өлеше (программа- минимум) буржуаз-демократик революция бурычларын хәл итүне күздә тота: самодержавиене бәреп төшерү һәм демо¬ кратик республика урнаштыру; гомуми сайлау хокукы һәм демократик ирекләр; киң җирле үзидарә; милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы һәм аларның тигез хокуклылыгы; кре¬ стьяннарга җир кишәрлекләрен кире кайтарып бирү, йолым һәм оброк түләүләрен юкка чыгару һәм элегрәк түләнгән йолым суммаларын кире кайтару; сигез сәгатьлек эш көне, штрафлар һәм эштән соң калып эшләүне бетерү. Икенче өлеш (программа-максимум) пролетар революция¬ нең җиңүен, пролетариат диктатурасы урнаштыруны, социа¬ лизмга күчүне күздә тота. РСДРП программасыннан (Q. j Җитештерү чараларына хосусый милекне җәмәгать милке белән алыштырып һәм иҗтимагый-җитештерү процессын планлы нигездә оештырып... пролетариат
социаль революциясе җәмгыятьнең бер өлешенең икен¬ че өлешне эксплуатацияләүнең барлык төрләренә чик куячак, җәмгыятьнең сыйныфларга бүленешен юкка чыгарачак, шуның нәтиҗәсендә изелүгә дучар ителгән кешеләргә ирек бирәчәк. Бу социаль революциянең зарури шарты — пролетариат диктатурасы, ягъни пролетариатның эксплуататорлар¬ ның һәртөрле каршылыгын бастырырга ярдәм итә тор¬ ган сәяси хакимиятне яулап алуы... Бу таләпләр кайсы программада — программа-минимумдамы яисә программа-максимумдамы куелган була? Пролетариат дик¬ татурасы нәрсә ул? Программаны төзүчеләр фикеренчә, ул нигә кирәк? II съездда программаны һәм аеруча уставны тикшергәндә, РСДРПның радикаль тармагы һәм реформаторлык тармагы арасында җитди каршылыклар туа. Беренчесен — В. И. Ленин, икенчесен Л. Мартов (Ю. О. Цедербаум) җитәкли. Партия¬ нең җитәкче органнарына сайлауларда Ленин тарафдарла¬ ры тавышны күбрәк җыя, шуңа да аларны большевиклар («больше» дигән рус сүзеннән) дип атап йөртә башлыйлар. . Владимир Ильич Ульянов (Ленин) (1870—1924) күп балалы гаиләдә туа. Аның нәселдән килгән дворянлык титулы алган әтисе башта инспектор, соңрак Сембер губернасы халык учи¬ лищелары директоры була. 1887 ел¬ да Александр III кә һөжүм оештыру¬ да катнашканы өчен, Владимирның абыйсы Александр асып үтерелә. Шул ук елны Владимир Казан университе¬ тының юридик факультетына укыр¬ га керә, әмма озак та үтми, студент¬ лар чуалышларында катнашкан өчен, аны әлеге уку йортыннан чыгаралар һәм бер елга Казаннан сөрәләр. 1890 елда В. Ульянов марксистик әдәбият укырга керешә. 1891 елның язында, әнисенең кайгыртуы нәтиҗәсендә, аңа экстерн рәвештә Петербург университетында чыгарылыш имтиханнары тапшырырга рөхсәт итәләр. 1892 елда Самара округ судына присяжный поверенный ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Адвокат буларак үсү аны бик кызыксын¬ дырмый, 1893 елның августында ул, профессиональ революционер булу максаты белән, Петербургка килә. 1895 елда В. Ульянов, «Хезмәтне азат итү» төркеме һәм
Көнбатыш Европа социал-демократлары белән элемтәләр урнаштыру өчен, беренче тапкыр чит илгә чыга. Петер¬ бургка әйләнеп кайткач, ул «Эшчеләр сыйныфын азат итү өчен көрәш союзы» берләштерелгән марксистик оеш¬ масын оештыручыларның берсе була. 1895 елның декаб¬ рендә кулга алына, елдан артык төрмәдә утыра һәм өч елга Көнчыгыш Себергә сөрелә. Сөргендә утыздан артык хезмәтен язып тәмамлый. 1900 елның июлендә чит илгә китә. 1901 елның гыйнварында беренче тапкыр «Н. Ле¬ нин» псевдонимы белән имзалап Г. В. Плехановка хат яза. Ленин һәм аның тарафдарлары «яңа төр партия» — кырыс дисциплина, азчылыкның күпчелеккә катгый буйсынуы ур¬ наштырылган ябык типтагы, конспирацияләнгән оешма төзү- Россия буржуазиясен алар революциягә каршы көч дип бәялиләр, уңышлы реформалар уздыру мөмкин түгел дип саныйлар һәм кораллы восстание бары¬ шында самодержавиене бәреп төшерүне алга сөрәләр. Большевиклар эшчеләр сыйныфын — революциянең төп көче, ә крестьяннарны аның союздашы дип исәплиләр. Л. Мартов яклыларны меньшевик¬ лар дип атап йөртәләр. Алар төрле катлау вәкилләренә партиягә керү мөмкинлеге бирелергә, анда төрле карашлар һәм фикерләр кабул ителергә тиеш дип саныйлар. Алар фикеренчә, либераль буржуазия — булачак рево¬ люциянең төп көче, ә пролетариат — аның союздашы, крестьяннар исә — реакцион көч. 1 РСДРП пролетар-интеллигенция пар¬ тиясе, күпмилләтле партия була. 1907 елда аның әгъзалары саны 150 меңнән дә ким булмаган. Социалист-революционерлар партиясе. 90 нчы елларда социалист-революционерлар (эсерлар) төркемнәре төзелә башлый, алар үзләрен легендар «Народная воля» чорындагы революцион народниклар эшен дәвам итүчеләр дип саный. 1902 елда мондый төркемнәрнең җитәкчеләре (лидерлары) очрашуында Социалист-революционерлар партиясе (рус. ПСР) төзү турында карар кабул ителә. ПСР Үзәк комитетын В. М. Чернов җитәкли. Партия программасы ПСРның 1905 ел¬ ның декабрь ахырында 1906 елның гыйнвар башында узган I съездында раслана. Эсерлар үзләренең төп бурычларын халык¬ ны революциягә әзерләүдә күрәләр. Алар самодержавиене
бәреп төшерү халыкның үз хезмәте белән көн күргән бар¬ лык катлаулары — крестьяннар, пролетариат, интеллиген¬ ция өчен дә кирәк дип саныйлар. Алар әлеге катлауларны «эшчеләр сыйныфы» дигән төшенчә белән атап йөртәләр. Рус буржуазиясен эсерлар реакцион көч дип таныйлар. Алар самодержавиене бәреп төшерергә һәм «халык хакимияте» термины белән аталган режим урнаштырырга чакыралар. Аны игълан итү хокукы бары бөтен халык тарафыннан сайланган Оештыру җыелышына (Учредительное собрание) гына бирелгән. Россиядә бары тик эсерлар программасында гына федератив дәүләт төзү каралган була. ПСР программа¬ сында аграр мәсьәләгә дә үзәк урын бирелә. ПСР программасыннан Социалист-революционерлар партиясе социализм һәм буржуаз-милекчелек башлангычлары белән көрәш мән¬ фәгатьләрендә, рус крестьяннарының община караш¬ лары белән беррәттән, аларның, гомумән, хезмәткә карашларын, аеруча җирне барлык хезмәт ияләре бай¬ лыгы буларак бәяләүләрен, традицияләрен һәм тормыш рәвешләрен файдалануны максат итеп куя. Партия шул рәвешле хосусый милектәге барлык җирләрне социа¬ лизацияләү, ягъни аерым затларның хосусый мил- кеннән алу һәм тигез файдалану башлангычларында иҗтимагый файдалануга һәм демократик нигездә оеш¬ тырылган общиналар һәм общиналарның территориаль союзлары карамагына тапшыру өчен тырышачак. Эсерлар фикеренчә, җирне социализацияләү нәрсә ул? РСДРПның һәм ПСРның программ таләпләрен чагыштырыгыз. Партиянең үзәген укытучылар, инженерлар, агрономнар, ветеринарлар, табиблар тәшкил итә. 1905—1907 елларда ПСР әгъзаларының саны 50—65 мең кешегә җитә. «Народная воля» тактикасына таянып, эсерлар индиви¬ дуаль террорны яклап чыгалар. Алар аны массаларны рево¬ люциягә тарту һәм хакимиятне куркыту чарасы итеп карый¬ лар. 1901 елның ахырында Сугышчан эсерларның оешмасы төзелә. 1903 елның маенда аның җитәкчесе итеп Е. Ф. Азеф билгеләнә. Бу кеше полициянең яшерен агенты була. Либераль оешмалар. Николай II нең эчке сәясәте рус җәмгыятенең либераль өлешенә дә ошамый. 1902 елда чит илдә «Освобождение» журналы чыга баш¬ лый. Аның беренче санында тарихчы П. Н. Милюков язган «Рус конституционалистларыннан» белдерү басыла. Анда сәяси ирекләр һәм «даими эш иткән һәм ел саен чакыры¬ ла торган, контроль, законнар чыгару һәм бюджет раслау хокукы бирелгән югары учреждение»дә катлауларсыз халык
26 вәкиллеген булдыру таләпләре куела. Шул рәвешчә, парла¬ мент тибындагы вәкиллекле закон чыгару органы чакыру турында сүз бара. 1904 елда Петербургта либералларның яшерен «Азат итү союзы» («Союз освобождения») оешмасы төзелә. 1904 елның көзендә «Азат итү союзы» суд реформасының 40 еллыгы уңаеннан бәйрәм кампаниясе башлап ж,ибәрә. Бу чара «Банкет кампаниясе» дип атала — сөйләнгән нотыклар¬ да һәм тостларда Александр II реформаларын тәмамлау һәм парламент идарәсе кертүгә өндәүләр яңгырый. П. Д. Святополк-Мирскийның либераль проектлары. Хөкүмәтнең тышкы һәм эчке сәясәтеннән ризасызлык көн- нән-көн арта барганда, патша эчке эшләр министры итеп либераль карашлы кенәз П. Д. Святополк-Мирскийны билге¬ ли. 1904 елның ноябрендә ул дәүләтне үзгәртеп коруда берен¬ че чираттагы чаралар саналган язмасын патшага тапшыра. Бу документта земство һәм шәһәр думаларыннан сайлап куелган вәкилләрне Дәүләт советы составына кертү, земство¬ га сайлаучылар даирәсен киңәйтү, земстволарны империянең бөтен территориясендә оештыру һ. б. турында сүз бара. П. Д. Святополк-Мирский программасы буенча фикер алы¬ шу өчен, 1904 елның декабрь башында Николай II иң югары дәүләт түрәләрен җыя. Киңәшмәдән соң император кайбер яхшы якка үзгәрешләр вәгъдә иткән указ чыгара. Әмма указ¬ да халык вәкиллеге турында бер генә сүз дә әйтелми. Алай гына да түгел, анда барлык реформаларның, самодержавие сакланып калган хәлдә, тормышка ашырылырга тиешлеге ассызыклап әйтелә. Шулай итеп, Николай II нең үзеннән алда хакимлек иткән патшаның сәясәтен дәвам иткән эчке сәясәте ж,әмгыятьнең патшадан кыю реформалар көткән күпчелекнең рухына ж,авап бирми. Патшага каршы көчләр, оешып, сәяси пар¬ тияләрне рәсмиләштерүгә керешәләр. Даталар 1902— социалист-революционерлар партиясе барлык- ка килү. 1903— РСДРПның II съезды: партиянең большевик¬ ларга һәм меньшевикларга бүленүе. 1904— «Азат итү союзы» оешу. Сүзлек запасын киңәйтәбез \ Федератив дәүләт— дәүләт төзелеше формасы. Бу очракта дәүләт үз хакимият органнары булган феде¬ раль берәмлекләрдән оеша. Бердәм конституция, закон- ■ нар, хакимият органнары гамәлдә була.
27 1. Николай II нең шәхси сыйфатлары һәм сәяси карашлары нинди була? 2. С. Ю. Виттеның һәм В. К. Плевеның сәяси про- ( граммалары бер-берсеннән ни белән аерыла? 3. «Зубатов социализмы» нәрсә ул? Аның төп идеяләре нидән гыйбарәт? 4. Җәмгыятьтә Николай II сәясәтеннән ризасызлык үсү сәбәпләре нәрсәдә? 5. РСДРП программасында нинди таләпләр куелган була? 6. Эсерлар программасының һәм тактикасының үзенчәлекләре нинди? 7. Революцион һәм либераль көчләрнең позицияләре ничек аерыла? 1. Бер студентның полиция кулына төшкән хатында, әтисенә атап, түбәндәге сүзләр язылган: «Хөкүмәт кешеләрне ярсы¬ туны үзенә йөкләмә итеп алган, ахрысы. Бу яхшыга түгел! хДх Шушындый ук мисал Франция тарихында булган, һәм ул бик тә, бик тә күңелсез нәтиҗәләргә китергән! 1789 ел турында әйтүем...» Хат 1903 елда язылган. Сез ничек уйлыйсыз, хөкүмәтнең нинди эшчән- леге җәмәгатьчелекнең ачуын кабарта? Студент хөкүмәтнең кешеләрне ярсытуы турында әйтә. Моны раслаучы мисаллар китерегез. 2. XX гасыр башында рухани Г. Петров: «Николай Романов халыкка бер¬ нинди хокуклар да бирмәячәк. Моның ахыры бер генә — кан түгеләчәк. Кан диңгезе хасил булачак. Күңелләр катачак». Руханиның сүзләренә карашыгызны белдерегез. Аның хәвефләнүе нәрсәгә нигезләнә? 3. «Дөресен әйтергә кирәк, аны берәү дә кызганмады. Ул бит хәтта җәмгыятьнең иң гөнаһсыз башлангычларына да юл бирмәде»,—дип яза кенәз М. В. Голицын Плевеның үтерелүе турында. Лев Толстойның кызы ачыграк әйтә: «Моңа шатланмый мөмкин түгел». Министрның үтерелүе күпләрне битараф калдыра. Бу фактка сезнең мөнәсәбәтегез нинди? § 4. Тышкы сәясәт. 1904—1905 еллардагы Рус-япон сугышы XIX гасыр ахыры—XX гасыр башында Россия тыш¬ кы сәясәтенең төп юнәлешләре. Гаага конференциясе. Патшалык итүенең беренче чорында Николай II алып бар¬ ган тышкы сәясәттә өстенлекле ике бурыч куела. Ул, бер яктан, Европадагы хәлне саклап калырга, яңа хәрби бәре¬ лешләргә юл куймаска һәм, икенче яктан, Россиянең Ерак Көнчыгыштагы йогынтысын көчәйтергә тырыша. Халыкара конференция 1899 елның июнендә Голландия башкаласы Гаага шәһәрендә уза. Анда Европаның, Америка һәм Азиянең 26 иленнән вәкилләр катнаша. Конференциядә катнашучылар тончыктыргыч газлар, газ тутырылган сна¬ рядлар, шартлагыч пулялар кулланмаска килешәләр. Дәүләт¬ ләр арасындагы низагларны тикшерү өчен, Гаага халыкара суды төзелә. Әмма конференция нәтиҗәләре гомуми корал¬ сызлану мәсьәләсен күтәреп чыккан беренче дәүләт эшлек- лесе Николай II нең масштаблы уй-ниятләренә туры килми. Ерак Көнчыгыштагы сәясәт. Николай II нең Европада тынычлыкны саклау өчен куйган тырышлыклары бик үк эчкерсез гамәл булмый. Европада тынычлык урнаштыру
28 «зур Азия программасы»н — Россиянең Көнчыгыш Азиядә хакимлек итүен — уңышлы үтәү өчен кирәк була. Россиянең Ерак Көнчыгышта өстенлек яулавына төп кар¬ шылык булып Япония тора. Ул «бөек Япония» төзү програм¬ масын игълан итә һәм үҗәтлек белән шуны тормышка ашыра. 1896 елда Россия һәм Кытай һөҗүмнән саклану союзы турында яшерен килешү төзиләр. Кытай Россиягә үз терри¬ ториясе аша Байкал аръягыннан Владивостокка кадәр Кы¬ тай— Көнчыгыш тимер юлын уздырырга рөхсәт бирә. Кытай һәм Россиянең үзара якынаюы башка дәүләтләр¬ нең Кытай территорияләрен басып алу омтылышларына зур этәргеч бирә. 1897 елда Германия Циндао портын үз кон¬ троленә ала. Россия Кытайга ярдәмгә килми генә түгел, үзе дә Сары диңгездәге боз белән капланмый торган бер портны кулга төшермәкче була. Рус кораблары Ляодун ярымутра¬ вындагы мөһим стратегик пункт булган Порт-Артурга керә. 1898 елның маенда Кытайга Ляодун ярымутравын һәм Порт-Артурны 25 елга түләүсез арендага бирү турындагы шартнамә көчләп тагыла. Аның нигезендә Россия биредә хәрби-диңгез базасы булдыру хокукына ия була. Россиянең Кытайда хәрби көчләрен арттыра баруы Япо¬ ниянең кискен ризасызлыгына очрый. Ерак Көнчыгышта Россиянең көчәеп китүен теләмәгән АКШ һәм Англия Япо¬ ниягә яшерен ярдәм күрсәтә. Алар бу дәүләткә кредитлар бирәләр, металл, нефть, корал, хәрби кораблар китерүне оештыралар, аны төрлечә Россия белән сугышка этәрәләр. 1903 елның гыйнварында Николай II Ерак Көнчыгыш эшләре буенча киңәшмә җыя. Зур түрәләрнең күбесе сугыш¬ ка тиз арада әзерләнә башлауны хуплап чыга. С. Ю. Витте башкарак фикердә тора. 1902 елда ул Ерак Көнчыгышка бара һәм аннан Россия сугышка әзер түгел дигән ныклы ышаныч белән кайта. Витте Ерак Көнчыгышны икътисади үзләштерүне киң җәелдерергә тәкъдим итә. Рус-япон сугышы башлану. 1904 елның 27 гыйнварына каршы төндә, сугыш игълан итмәстән, Япония кораблары Порт-Артурда тышкы рейдта торган рус эскадрасына һөҗүм ясый. Ике броненосец, бер крейсер җитди зыян күрә. Шул ук көнне иртән Кореяның нейтраль Чемульпо портында 14 корабтан торган япон эскадрасы «Варяг» крейсерына һәм «Кореең» канонерлар көймәсенә һөҗүм итә. Тигезсез сугыш башлана. Бик зур зыян күргән «Варяг»та әле янгын да була, ул Порт-Артурга үтеп керә алмый. Дошманга биреләселәре килмичә, рус диңгезчеләре крейсерны батыралар, канонер¬ лар көймәсен шартлаталар. Японнар корган сугыш планында диңгездә өстенлек яулау төп бурычларның берсе буларак карала. Аны хәл итү коры җирдә десант төшерү һәм алга таба Маньчжурияне,
29 Приморье, Уссурийск крайларын басып алу операциясен уңышлы тормышка ашыру мөмкинлеге бирә. Февраль аенда Порт-Артурга Тын океан флотының яңа командующие вице-адмирал С. О. Макаров килә. Ул актив сугыш хәрәкәтләре башлый. Әмма 31 мартта фаҗига була: сугыш барышында «Петропавловск» флагман броненосецы минага эләгеп шартлый. Адмирал белән бергә аның бөтен штабы, 29 офицер һәм 652 матрос һәлак була. Атаклы бата¬ лист рәссам В. В. Верещагин да шушында башын сала. Порт-Артурның җиңелүе. 1904 елның февралендә 1 нче япон армиясе Кореяга керә, апрель уртасында Маньчжурия чикләрен уза. Тюренчен шәһәре янындагы тигезсез сугышта рус гаскәрләре җиңелә һәм Ляоян шәһәренә чигенә. Апрельдә Ляодун ярымутравында, Порт-Артур тылында, 2 нче япон армиясе десант итеп төшерелә. Дошман Дальний портын ала һәм аны Порт-Артурга каршы сугыш алып бару плацдармына әйләндерә. 1904 елның августында японнар Порт-Артурга һөҗүм итә, әмма көчле каршылыкка очрый. Сугышчыларының өчтән бер өлешен югалткач, алар һөҗүмне туктата һәм крепостьны камауга күчә. Япон командирлары төп хәрби көчләрне русларның Ляоян районындагы коры җир гаскәрләрен тар-мар итүгә юнәлтергә карар кыла. 1904 елның августында японнарның өч армиясе рус пози¬ цияләренә һөҗүм итә, әмма көчле каршылыкка очрый һәм бик зур югалтуларга дучар ителә. Маньчжурия армиясе ко¬ мандующие А. Н. Куропаткин көнчыгыш флангта һөҗүмгә күчәргә карар кыла. Әгәр ул шушы карарыннан кире кайт¬ маган булса, ихтимал япон армиясе тар-мар ителгән дә булыр иде. Әмма Куропаткин мондый адымга барырга җөрьәт итми, төньяктагы Мукден шәһәренә таба чигенергә фәрман бирә. 1904 елның октябрендә Балтыйк диңгезеннән Порт-Ар¬ турга ярдәмгә адмирал 3. П. Рожественский командалыгын¬ дагы 2 нче Тын океан эскадрасы чыга. Ул, Африканы һәм Азияне урап узып, Порт-Артурга яисә Владивостокка бәреп керергә тиеш була. Нәтиҗәдә японнар Порт-Артур районында сугыш хәрә¬ кәтләрен тагын да җанландыралар. Рус сугышчыларының батырлыгы, кыюлыгы һәм үҗәтлеге хәтта японнарда да сок¬ лану хисе тудыра. Декабрьдә коры җирдә крепостьны саклау белән җитәкчелек иткән талантлы генерал Р. И. Кондратенко үтерелә. Гаскәр башлыгы генерал А. М. Стессель Крепость оборонасы советын җыя. Совет әгъзаларының күбесе кре¬ постьны дошманга бирмәү ягында була, алар матди һәм кеше ресурслары җитәрлек, ә иң мөһиме, солдатларның һәм матросларның ватанпәрвәрлек хисләре, ахыргача сугы¬ шу омтылышы бик көчле дип саный. Әмма 1904 елның 20 декабрендә Стессель крепостьны дошманга бирә.
30 1905 елда сугыш хәрәкәтләре. Порт-Артур бирелгәннән соң, Япония гаскәрләре Мукден янына күчерелә. 1905 елның февралендә өстенлек һәм инициатива тулысынча японнар кулына күчә, алар исә рус гаскәрләрен ике яктан камап алыр¬ га омтылалар. Канкойгыч сугышлардан соң рус армиясенең тулысынча чолганышта калу куркынычы туа. 22 февраль¬ дә Куропаткин кичекмәстән чигенү турында фәрман бирә. 1905 елның 25 февралендә японнар Мукденны басып ала. Шул ук вакытта 2 нче Тын океан эскадрасы үзенең тиң¬ дәшсез походын дәвам итә. 1905 елның 14 маенда рус кораб¬ лары Цусима бугазына керә. Биредә аларны японнарның төзекләндерелгән, заманча приборлар һәм артиллерия белән җиһазландырылган флоты каршы ала. Сугыш башлана, һәм озак та үтми дошманның өстенлеге аңлашыла. Бер сәгать тә үтмәстән, флагман броненосецы сафтан чыгарыла. Роже- ственский яралана. Көн ахырында рус эскадрасы дүрт бро¬ неносецын һәм бер крейсерын югалта, башка кораблар да зыян күрә. Миналар ташый торган «Бедовый» корабы япон¬ нар кулына эләгә, яралы адмирал да шунда була. 15 майда тагын алты рус корабы геройларча сугышып һәлак була. Җиде броненосец, биш крейсер һәм дүрт эсминецны үз ко¬ мандалары батыра. Рус флоты тулысынча диярлек юк ителә. Цусима рус тарихына хурлыклы вакыйга буларак кереп кала, халыкның милли горурлыгына тия. Сугыш бетү. Россия белән Англиянең якынаюы. Диң¬ гездә җиңелүдән соң, бөтен фронтта тынлык урнаша. Ул 1905 елның июнендә, японнар Сахалин утравына ике диви¬ зия төшергәч, бик азга гына өзелеп тора. Биредә регуляр рус гаскәрләре аз була. Аларга ярдәмгә каторгадагы тоткыннар¬ дан оештырылган ирекле ополчение килә. Утрауда тигезсез канкойгыч сугыш ике ай дәвам итә. Солых төзү зарурлыгын сугышта катнашучы илләр генә түгел, дөньяның барлык державалары да аңлый. Россиядә революция ялкыны дөрләргә тора, сугышта җиңелүләр бу вакыйгаларны тагын да тизләтә. Революцион чыгышларны бастыру өчен, хөкүмәткә гаскәр ил эчендә дә кирәк була. Япониягә җиңү зур корбаннар бәрабәренә бирелә: ил икъти¬ сади бөлгенлек алдында тора һәм сугыш алып бара алмый. Европа дәүләтләрен һәм АКШны Ерак Көнчыгышта Япо¬ ниянең көчәеп китүе борчый. Алар Россиянең артык көч¬ сезләнүенә юл куярга ярамый дип саныйлар. Тын океан¬ да Россиянең дә, Япониянең дә көчәюе үз файдаларына булмавын бу илләр яхшы аңлый. Солых турындагы сөй¬ ләшүләрдә, Япония бик үтенеп сораганга, арадашчы була¬ рак, АКШ президенты Т. Рузвельт катнаша. 1905 елның 27 июлендә диңгез буенда урнашкан кечкенә генә Портсмут шәһәрчегендә (АКШ) рус-япон сөйләшүләре башлана. Рус делегациясенең башлыгы итеп С.Ю. Витте билгеләнә.
31 23 августта Россия һәм Япония солых килешүенә кул куялар. Россия Кореяның Япония мәнфәгатьләре даирәсенә керүен таный. Ике як та үз гаскәрләрен Маньчжуриядән чыгарырга йөкләмә ала. Россия Япониягә Сахалин утравы¬ ның көньяк өлешен кайтара һәм Порт-Артурны арендалау хокукын бирә. Ул японнарга Япон, Охот һәм Беринг диң¬ гезләренең Россия территориясенә кергән ярларында балык тоту хокукы бирергә вәгъдә итә. Япония белән сугышта Россия бик зур ж,иңелүгә дучар була. Сугышка әзерлексез булуы, гаскәрләрне һәм кирәк- яракларны Ерак Көнчыгышка ташудагы кыенлыклар шу¬ шындый нәтиж,әгә китерә. Дошманны көчсезрәк дип санау, гаскәр башлыкларының сәләтсезлеге шулай ук үтә тискә¬ ре йогынты ясый. Россия дипломатик чолганышта кала. Англия һәм АКШ Японияне яклый, ә Франция нейтралитет игълан итә һәм үз союздашына — Россиягә ярдәм итүдән баш тарта. Портсмут солыхы төзелгәннән соң, Россия империясе алып барган тышкы сәясәтнең үзәге тагын Европага күчә. Үзгәрешләр иң беренче чиратта Англия-Россия мөнәсәбәт¬ ләренә кагыла. Традицион «менә дигән изоляция» сәясәтен 1904 елда, Россиянең союздашы — Франция белән «ихлас килешү» төзеп, Англия өзә. Мондый кискен борылыш Гер¬ маниянең көчәюе, аеруча аның куәтле хәрби-диңгез фло¬ ты булдырырга омтылышы белән бәйләнгән була. Англия Россия белән якынаю юлларын эзли башлый. Сөйләшүләр Иран, Әфганстан һәм Тибетта мәнфәгатьләр даирәләрен бүле¬ шү турындагы килешүгә 1907 елның августында Петербургта кул куелу белән тәмамлана. Бу килешү Европаның кап¬ ма-каршы ике хәрби-сәяси блокка: Өчлек килешүенә, яки Антантага (Россия, Франция, Англия) һәм Өчлек союзына (Германия, Австро-Венгрия, Италия) ахыргача бүленүен тәмам беркетә. Рус-япон сугышы, хакимиятнең хәрби өлкәдә дә, тышкы сәясәт өлкәсендә дә булдыксызлыгын күрсәтү белән бергә, ил эчендә сәяси кризис өлгерү сәбәпләренең берсенә әйләнә. 1904, гыйнвар— Рус-япон сугышы башлану. 1906, 23 август (5 сентябрь)— Россия һәм Япония арасында Портсмут солыхы төзелү. Сүзлек запасын киңәйтәбез (|ДД ЯЖЖИ; Флагман корабы — үз кул астындагы хәрби көчләр белән идарә итүче командующийны йөртүче кораб.
32 1. Николай II тәхеткә утыргач, Россиянең тышкы сәясәте нинди максатларга юнәлтелә? 2. Гаага солых конференциясенең әһә¬ мияте нидә? 3. Рус-япон сугышының сәбәпләре нинди? Аның нинди характерда булуын билгеләгез. 4. Япония белән сугыш¬ та Россия ни өчен җиңелә? 5. Портсмут солыхының шартлары нинди була? 6. Рус-япон сугышы чорында алдынгы дөнья дер¬ жавалары нинди позициядә тора? 1. Портсмут солых килешүен имзалаганы өчен, С. Ю. Виттега патша граф титулы бирә. Җәмәгатьчелектә Виттеның «Ярым- I сахалин графы» дигән яңа кушаматы бик тиз тарала. Патша Виттены нинди казанышлары өчен бүләкли? Аның яңа кушама¬ тында халыкның сугышка мөнәсәбәтеме яисә шәхсән Виттега яки хакимияткә карашы чагыламы? Үз фикерләрегезне нигезләгез. 2. «Рус-япон сугышының төп вакыйгалары» дигән хронологик таблица төзегез. 3. Рус һәм япон гаскәрләренең коры җирдә, диңгездә иң зур сугыш¬ лары булган урыннарны; 2 нче Тын океан эскадрасының маршрутын; Портсмут солыхы нигезендә Россия югалткан җирләрне картадан күрсәтегез. § 5. Беренче Россия революциясе. Сәяси системаны реформалау Революциянең сәбәпләре. Россиядә беренче революция элегрәк барлыкка килгән, ә XX гасыр башында кискенләш¬ кән сәяси һәм социаль-икътисади каршылыклар нәтиҗәсендә кабына. Бу каршылыклар сезгә билгеле инде. Николай II нең самодержавие хакимиятенә өстенлек бирүе, халыкка сәяси ирекләр бирүдән баш тартуы, халык вәкил¬ легенә катгый рәвештә каршы торуы җәмгыять белән хаки¬ мият арасында дошманлык хисе артуга китерә. Крестьяннар җир азлыктан газап чигә. Хуҗаларның башбаштаклыгы, хезмәт хакының түбәнлеге, хәерчелек эшчеләрнең ачуын кабарта. Милли районнарда икътисади һәм сәяси пробле¬ маларга хакимиятнең руслаштыру сәясәте дә өстәлә. Болар халыкның тормышын тагын да авырайта. Рус-япон сугышы башлану белән, хәлләр бигрәк тә кискенләшә. Революция самодержавие строен бәреп төшерергә, идарәнең парламент формасын урнаштырырга, халыкка демократик хокуклар һәм ирекләр бирергә, милли мәсьәләләрне хәл итәргә, алпа¬ выт җирбиләүчелеген юкка чыгарырга тиеш була. Бу бурыч¬ ларны хәл итү халыкның киң катламнары — крестьяннар, эшчеләр, эшмәкәрләр, зыялылар — мәнфәгатьләренә туры килә. Алар революциядә актив катнашалар. Модернизациянең ни икәнен исегезгә төшерегез. Модернизация беренче Россия революциясе алдында торган бурычлар белән ничек бәйләнгән?
Революциянең башлануы. 1905 елның 3 гыйнварында, берничә эшчене эштән кууга җавап итеп, Путилов заво¬ дында забастовка башлана. Аңа Петербургның бөтен эре предприятиеләре кушыла. Забастовка Зубатовның «Санкт- Петербург шәһәре рус фабрика-завод эшчеләре җыелышы» контрольлегендә була, аңа рухани Г.А. Гапон җитәкчелек итә. Шөһрәт сөюче бу кеше кыерсытылган халыкны патша белән очраштырырга уйлый. Эшчеләрнең ихтыяҗлары ту¬ рында патшага петиция бирер өчен, Кышкы сарайга таба урам йөреше оештыру планы барлыкка килә. Эшчеләрнең 1905 елның 9 гыйнвар петициясеннән * Безнең бүтән түзәрлегебез калмады, государь. Түземле- гебезнең чигенә җиттек. Безнең өчен хәтәр вакыт килеп җитте: бу газапларны күргәнче, үлүебез артыграк... Үзең белән халкың арасындагы диварларны алып ыр¬ гыт, халкың да синең белән бергә идарә итсен... 1) Сәяси һәм дини карашлары, стачкалар һәм крестьян чуалышлары өчен җәзага тартылганнарның барысын да кичекмәстән азат итәргә һәм өйләренә кайтарырга. 2) Кичекмәстән шәхес иреге һәм аның кагылгысызлы¬ гы, сүз, матбугат иреге, җыелышлар иреге, дин эшлә¬ рендә вөҗдан иреге игълан итәргә. 3) Дәүләт хисабына халыкка гомуми һәм мәҗбүри белем бирү. 4) Министрларның халык алдында җаваплылыгы... 5) Закон каршында һәркемнең тигезлеге... Әлеге таләпләр нинди характерда? Эшчеләрнең патшага мөнәсә¬ бәте нинди? Петицияне революциягә чакыру дип бәяләп буламы? 1905 елның кояшлы 9 гыйнвар иртәсендә бәйрәмчә киенгән эшчеләр, гаиләләре һәм балалары белән, иконалар һәм пат¬ ша Сурәтләре күтәреп, Кышкы сарайга кузгала. Тыныч урам йөрешендә 140 мең кеше катнаша. Әмма сарайга юлны поли¬ ция һәм гаскәрләр яба, алар демонстрантларга ут ача. Рәс¬ ми мәгълүматлар буенча, канлы фаҗигадә 130 кеше һә-лак була, ә шул вакыйганың шаһитлары меңләгән кешенең үлүе һәм яралануы турында сөйлиләр. Петербург эшчеләренә ату хәбәре җәмгыятьнең барлык катлауларында ачу һәм нәфрәт тудыра. Күптәннән җыелып килгән ризасызлык хисе рево¬ люция ялкынын дөрләтеп җибәрә. Петербургта массакүләм тәртипсезлекләр 9 гыйнварда төштән соң ук башлана. Эшчеләр полицейскийларны коралсызландыра, корал складларын басып ала, баррикадалар кора. Забастовкалар Мәскәүдә, Ригада, Украина, Польша, Кавказ арты төбәгенең кайбер шәһәрлә¬ рендә дә башлана. 1905 елның гыйнвар — февралендә 810 мең эшче баш күтәрә, алар икътисади һәм сәяси таләпләр куя.
34 1905 елның яз — җәй айларында революцион хәрәкәтнең үсеше. 1905 елның язында революцион хәрәкәт күтәрелеш кичерә. Рус армиясенең февральдә Мукден янында һәм рус флотының майда Цусима бугазында җиңелүе турындагы хәбәр¬ ләр халык чуалышларына яңа этәргеч бирә. Бөтен илдә эшче¬ ләрнең 1 май забастовкалары уза. Аларда 600 мең кеше кат¬ наша. Майда Иваново-Вознесенскидагы тукучылар баш күтәрә, бу аеруча зур стачка була. Эшчеләр вәкилләреннән сайланган Совет шәһәрдә эшчеләр хакимияте органына әверелә. Совет¬ ка ярдәмгә эшче дружиналары төзелә, баш күтәрүчеләргә булышлык кассалары булдырыла. Стачка вакытында Совет кибетчеләрне азык-төлекне бурычка бирергә мәҗбүр итә. Крестьяннар да көрәшкә күтәрелә. Бу хәрәкәт Орёл һәм Курск губерналарына, Идел буена, Польшага, Украинага, Белоруссиягә, Урта Азиягә тарала. Крестьяннар, нигездә, стихияле чыгыш ясыйлар, бик күп дворяннар утарларын тар-мар итәләр, икмәк амбарларын һәм складларны басалар. Грузиянең кайбер районнарында патша законнарын гамәлдән чыгарган, дәүләткә салым түләүне һәм алпавытларга эшләүне бетергән крестьян комитетлары барлыкка килә. Латыш кре¬ стьяннары чиркәү демонстрацияләре уздыра: чиркәүләрдә җыелып, гыйбадәт кылу урынына хөкүмәткә каршы нотык¬ лар сөйлиләр, революцион җырлар башкаралар. 1905 елның июнендә Одесса тирәсендә рейдка чыккан «Князь Потёмкин-Таврический» броненосецында матрослар баш күтәрә. Офицерларның башбаштаклыгына ачулары кил¬ гән матрослар кулга корал алалар. Чуалышлар вакытында җиде кеше үтерелә. Ачулы матрослар, суд оештырып, кайнар кулдан командирны һәм кораб табибын үлемгә хөкем итәләр. Кара диңгез эскадрасы корабларының күбесе фетнә күтәргән экипажга теләктәшлек белдерми. Броненосец чолганышка алына, әмма, сугышып, ачык диңгезгә чыгуга ирешә. Ягулык һәм азык-төлек запасы булмау сәбәпле, ул Румыния ярлары¬ на китеп, шушы ил хакимиятенә бирелергә мәҗбүр була. Бөтенроссия октябрь стачкасы. 1905 елның 17 октябрь Манифесты. 1905 елның көзендә революцион хәрәкәтнең үзәге Мәскәүгә күчә. 19 сентябрьдә Мәскәү китап басучы¬ лары икътисади таләпләр белән чыгалар. Аларга Мәскәүнең күпчелек предприятиеләре эшчеләре кушыла. Октябрь башында баш күтәргән тимер юлчыларга илнең барлык тимер юл эшчеләре диярлек теләктәшлек белдерә. Стачка бөтенроссия хәрәкәтенә әйләнә: 120 шәһәрдә тарала, анда 2 млн эшче һәм хезмәткәр катнаша. 50 дән артык шәһәрдә һәм эшчеләр посёлокларында Эшче депутат¬ лар советлары оештырыла. Алар көрәшкә идарә итеп кенә калмыйлар, җирле хакимият органнары ролен дә үтиләр. 13 октябрьдә Эшче депутатлар советы Петербургта да оеша.
Мәктәпләрдә, гимназияләрдә, университетларда укулар тук¬ татыла, банк, даруханә, кибетләр ябыла. Күп кенә рәссамнар, шагыйрьләр, язучылар, революция вакыйгаларына теләктәш¬ лек белдереп, самодержавиегә каршы әсәрләр иҗат итәләр. Бөтенроссия октябрь стачкасы «Патша хөкүмәте бетсен!», «Демократик республика яшәсен!» дигән лозунглар астын¬ да уза. Югары хакимияткә ташламалар ясаудан башка юл кал¬ мый. 1905 елның 17 октябрендә патша «Дәүләт тәртибен камилләштерү турында» Манифестка кул куя. 1905 елның 17 октябрь Манифестыннан 1. Шәхеснең чынлап та кагылгысызлыгы, вөҗдан ире-' ге, сүз, җыелышлар һәм союзлар иреге башлангыч¬ ларында халыкка гражданлык ирекләренең какшамас нигезләрен бирергә. 2. ...Халыкның хәзерге вакытта сайлау хокукларыннан бөтенләй мәхрүм ителгән сыйныфларын Думада катна¬ шуга җәлеп итәргә... 3. Дәүләт думасы... расламый торып, бер генә законның да үз көченә керә алмавын какшамас кагыйдә итеп куярга. Россия халкы нинди хокуклар ала? Манифестта нинди яңа дәү¬ ләт органын булдыру вәгъдә ителә? Аңа нинди вәкаләтләр бирелә? Манифестның нинди әһәмияткә ия булуын билгеләгез. Башкарма хакимиятнең югары органнарында сизелерлек үзгәрешләр килеп чыга. Патшаның 1905 елның 19 октябрь Указы нигезендә Европадагы министрлар кабинетлары үрнә¬ гендә берләштерелгән коллегиаль хөкүмәт — Министрлар со¬ веты оештырыла. Аның беренче рәисе С. Ю. Витте була. Монархиячел партияләр барлыкка килү. Революция монархиячел партияләр — Рус җыелышы, Монархистлар партиясе, Рус халкы союзы һәм Михаил Архангел исемендәге Рус халкы союзы — төзелүгә этәргеч бирә. Монархистлар самодержавиене, православие динен торгызуны һәм ныгы¬ туны яклап чыгалар, русларны «башка халыклардан өстен һәм беренче урында торучы» халык дип игълан итәләр. Рус халкына социаль дошманлык хас түгел дип саныйлар. Илне фетнә чолгап алуда дошманнар, фетнәчеләр гаепле, диләр. Аларның идеологиясендә антисемитизм аерым урын били. >il «Гыйсъянчыларның һәм фетнәчеләрнең исемлеген төзик һәм алар- < ны кайсыбызга ничек уңайлы һәм нәрсә белән уңайлы, шулай кый- || ныйк»,— диелә монархистларның бер листовкасында. Фетнәчеләр — Ц земскийлар, адвокатлар, профессорлар, студентлар, укытучылар, f Ни өчен нәкъ менә алар? Бу өндәүләр кайсы ягы белән куркыныч?
36 1905 елның октябрендә илдә погромнар башлана, мең ярым кеше үтерелә, өч мең ярымы яралана. Хакимият погромчыларга кагылышлы тикшерү эшләре ачарга мәҗбүр була. Ике йөздән артык суд була, 1938 кеше хөкем ителә, шуларның 1713 ен патша ярлыкый. Погромнар һәм револю¬ цион манифестантлар белән бәрелешләр оештырган сугыш¬ чан дружиналар әгъзалары үзләрен «карагруһлар» дип атап йөрткәннәр. Шуңа күрә монархиячел хәрәкәтне еш кына карагруһчылык (черносотенный) дип тә атыйлар. Либераль сәяси партияләр формалашу. Революция вакы¬ тында либераль партияләр дә оеша. XIX гасыр Россия тарихы һәм Яңа тарих курсларыннан Европа либерализмының төп идеяләрен исегезгә төшерегез. Конституцион-демократик партиягә (кадетлар) аеруча радикаль либерал¬ лар керә. Аның оештыру съезды 1905 елның октябрендә була. Партия программасының төп нигезләмәләре: конституцион строй урнаштыру, крестьяннарның җир кишәрлекләрен арттыру, алпавыт җирләрен өлешчә тартып алу, кайбер катлауларга бирел¬ гән өстенлекләрне бетерү, закон алдын¬ да барлык кешеләрнең тигезлеген, шәхес иреген, сүз, җыелышлар ире¬ ген, эшчеләрнең стачкалар уздыру һәм сигез сәгатьлек эш көненә хокукын, милләтләрнең үз туган телен һәм мәдә¬ ниятен үстерүгә хокукын игълан итү. Үз программаларын тормышка ашы- кадетлар легаль оешмалар, иң беренче П. Н. Милюков руның төп юлы дип чиратта Дума аша хөкүмәткә басым ясауны саныйлар. Кадетлар партиясенең үзәген галимнәр, иҗат интеллиген¬ циясе, эшләре уңышлы барган табиблар, адвокатлар, укы¬ тучылар һәм хезмәткәрләр тәшкил итә. Партиягә либераль карашлы буржуазия, алпавытлар да керә. Партиянең лидеры тарихчы П. Н. Милюков була. 1905—1906 елларда бу пар¬ тиядә торучыларның саны 50—100 мең кешегә җитә. Либераль хәрәкәтнең уртачыл канатын «17 октябрь сою¬ зы» (октябристлар) партиясе тәшкил итә. Ул 1905 елның ноябрендә земство хәрәкәте вәкилләреннән оеша башлый. 17 октябрь Манифестын алар Россия тарихында борылыш пункты дип бәялиләр. «Илне коткарачак реформалар юлына баскан хөкүмәткә булышлык итүне» үзләренең төп максатла¬ ры дип белдерәләр. Ал арның программасы Россия дәүләтенең бөтенлеген һәм бердәмлеген саклап калу таләбе белән ачыла. Октябристлар хосусый милекне икътисадның төп нигезе
37 дип саныйлар. Алпавыт җирләрен өлешчә тартып алуны иң соңгы чиктә генә кулланырга мөмкин дип исәплиләр. Октябристлар крестьяннарга башка катлаулар белән бертигез хокуклар бирергә, ал арны күчереп утырту сәясәтен актив- рак уздырырга, крестьяннарга дәүләт һәм удел җирләрен сатып бирергә тәкъдим итәләр. «17 октябрь союзы» Россиядә 8 сәгатьлек эш көне таләп итмәгән бердәнбер партия була. Аның әгъзалары Көнбатыш Европа эшчеләре белән чагыш¬ тырганда Россия хезмәт ияләренә ел әйләнәсендә бик күп ял көннәре бирелә дигән карашта тора. Октябристлар дәүләти әһәмияткә ия булган тармакларда эшчеләрнең стачкалар ясау хокукын чиклиләр. Кадетлар һәм октябристлар куйган таләпләрне чагыштырыгыз. Ок- Ц тябристларны ни өчен уртачыл карашлы либераллар дип атыйлар? А. И. Гучков «17 октябрь союзы»на эре буржуа¬ зия вәкилләре, алпавытлар керә. Октя¬ бристлар арасында отставкага чыккан хәрбиләр, профессорлар, инженерлар, шәхси предприятие җитәкчеләре күп була. «17 октябрь союзы »ның Үзәк комитеты рәисе итеп фабрикант А. И. Гучков сайлана. 1906 елда партия әгъзаларының саны 75—77 меңгә җитә. Декабрь кораллы восстаниесе. Рево¬ люцион партияләр 17 октябрь Мани¬ фестын самодержавиенең хәйләкәрлек һәм ташламалар белән революцияне туктатырга маташуы дип кабул итеп, кораллы восстаниегә әзерлек башлый¬ лар. Корал сатып алуга һәм эре сәнәгать үзәкләрендә эшчеләр дружиналарын булдыруга бик күп акча сарыф ителә. Декабрь башында Эшче депутатларның Мәс- кәү советы (1905 елның ноябрендә төзелә) гомуми сәяси забастовка башлау турында карар кабул итә. 100 меңнән артык кеше эш ташлый. Мәскәүлеләр башлаган забастовка¬ га Петербург эшчеләреннән 110 мең кеше кушыла. Хөкүмәт баш күтәрүчеләргә каршы гаскәрләр җибәрә. Эшчеләр кулга корал ала. 10 декабрьдә Мәскәүдә башланган стачка корал¬ лы восстаниегә әверелә. Мәскәү восстаниесендә 6 мең эшче катнаша (аларның 2 меңе коралланган була). Алар 7 көн дәвамында жан¬ дармнар һәм армия белән сугыша. 15 декабрьдә Мәскәүдән Петербургка Семёнов гвардия полкы һәм башка гаскәрләр килә. Баррикадаларны һәм эшчеләр кварталларын артиллерия утка тота. Иң каты сугышлар Пресняда бара. Көчләр тигез булмый. 1905 елның 19 декабрендә, Мәскәү советы карары буенча, восстание туктатыла. Эшчеләрнең чыгышы баштан ук
38 Мәскәү урамындагы баррикада. 1905 ел, декабрь җиңелүгә дучар ителгән була, атып үтерелгән, кулга алын¬ ган, кыйналган һәм имгәтелгән кешеләрнең саны меңгә җитә. Октябрь, декабрь вакыйгалары революциянең иң юга¬ ры ноктасы була. 1906—1907 елларда эшче һәм крестьян чыгышларының, армия һәм флоттагы чуалышларның аерым учаклары гына күзәтелә. 1906 елгы төп законнар. 1905 елның 11 декабрендә, Мәс- кәүдә восстание кызганда, Дәүләт думасына сайлаулар турын¬ да указ чыга. Ил халкы 4 сайлау куриясенә — җирбиләү- челәр, шәһәрлеләр, крестьяннар һәм эшчеләр төркемнәренә бүленә. Сайлауларда хатын-кызлар, хәрбиләр, 25 яше тулма¬ ган яшьләр, хезмәткәрләр саны илледән артмаган вак пред¬ приятиеләрдә эшләүчеләр, кайбер аз санлы милләт вәкилләре катнашмый. Тигезлек тә сакланмый: алпавыт биргән бер тавыш буржуазия вәкилләре биргән 3 тавышка, крестьяннар биргән 15 тавышка һәм эшчеләр биргән 45 тавышка тора. Сайлаулар крестьяннар өчен — дүрт баскычлы, эшчеләр өчен — өч баскычлы, буржуазия һәм алпавытлар өчен ике бас¬ кычлы була. Дәүләт думасы әгъзалары 5 елга сайлана. 1906 елның 20 февраль Манифесты Дәүләт советына законнар чыгару вазифасын йөкли. Патша аны Дәүләт дума¬ сына каршы тора алырлык көч дип саный. Дәүләт советы әгъзаларының яртысы патша тарафыннан билгеләп куела, яртысын Синод, дворяннар һәм земство җыелышлары, эре сәнәгать һәм сәүдә оешмалары һ.б. сайлый. 1906 елның 23 апрелендә Николай II Россия империясе¬ нең яңа редакциядә бәян ителгән Төп законнарын раслый. Император хакимияте «иң югары самодержавиечел хакими¬ ят» дип билгеләнә. Монарх бары үзе алдында гына җаваплы хөкүмәт аша илгә идарә итү хакимиятен, тышкы сәясәт, армия һәм флот белән җитәкчелек итүне тулысынча үз кулында саклап кала. Дума сессияләре арасында, нинди дә
булса гадәттән тыш хәлләр килеп туса, ул законнар чыгара ала. Төп законнар нигезендә законнар чыгару хакимиятен император, Дәүләт советы һәм Дәүләт думасы үзара бүлешә. Теләсә нинди закон проектын башта Дума, аннары Дәүләт советы расларга, аннан соң гына патша имзаларга тиеш була. Россия империясе Төп законнарының яңа һәм иске редакциялә¬ рендә император хакимиятенең асылын ачкан билгеләмәләрне чагыштырыгыз (6 нчы биттән кара). Нәтиҗәләр ясагыз. I Дәүләт думасы эшчәнлеге. 1906 елның 27 апрелендә Петербургта тантаналы төстә I Дәүләт думасы ачыла. Анда Николай II катнаша. Аның рәисе итеп Мәскәү университе¬ ты профессоры кадет С. А. Муромцев сайлана. Большевиклар һәм эсерлар Думага сайлауларга бойкот белдерәләр. Бер партия әгъзалары булган һәм бердәй карашлы депу¬ татлар фракцияләргә берләшәләр. Сайлаулар турында нигез- ләмәне эшләгәндә, хөкүмәт Думада күпчелекне крестьяннар¬ га бирүне максат итеп куя, аларның искелек тарафдарлары булуы (консерватизмы), традицияләрдән тайпылмаска тыры¬ шуы кадетларның либеральлыгына каршы торырлык көч булыр дип уйлый. Әмма крестьяннар, сәяси ирекләргә, пар¬ ламентаризм идеяләренә, гомумән алганда, битараф булса¬ лар да, җирне яңадан бүлү хыялы белән яналар. Патшадан алпавытларның җирен ала алмагач, алар, шул хыялларын тормышка ашырыр өчен, Думага киләләр. Аграр мәсьәлә Дума эшчәнлегендә иң мөһим мәсьәләгә әверелә. I Дәүләт думасы Социал-демократлар Трудовиклар Партиясезләр Октябристлар Милли партияләр һәм төркемнәр Кадетлар Диаграмманы карап чыгыгыз. I Дәүләт думасын ни өчен кадет¬ лар думасы дип атыйлар? Думада нинди партияләр катнашмый? Ни өчен? «Сүзлек запасын киңәйтәбез» бүлегендә «трудовиклар» терминына аңлатма бирелә. Параграфны өйрәнгәндә, аны кул¬ ланыгыз.
40 1906 елның 23 маенда трудовиклар фракциясе 104 депутат кул куйган закон проектын Дума каравына кертә. «104 депутат проекты»ннан J § 1. Җир турындагы законнар барлык җирләрнең... бөтен халыкныкы булуын тәэмин итә торган тәртипләр урнаштыруга хезмәт итәргә тиеш. Шуның белән бергә, авыл хуҗалыгы өчен кирәкле җирләр аларны үзе эшкәртә торган кешеләргә файдалануга бирелә алыр иде. § 2. Шушы максатта гомумхалык җир фондын оешты¬ ру зарур. Аңа барлык казна, удел, кабинет, монастырь һәм чиркәү җирләре керергә тиеш; кайбер биләмәләрнең мәйданы әлеге урынчылык өчен билгеләнгән хезмәт нормасыннан артып киткәнлектән, алпавыт җирләре һәм башка хосусый милектәге җирләр шул ук фондка кертелергә тиеш... Проектта куелган таләпләрне үз сүзләрегез белән сөйләп бире¬ гез. Аны кайсы сәяси партияләр яклап чыга? Фикер алышу барышында, трудовикларның бер өлеше («33 депутат проекты») тагын да радикальрәк проект тәкъдим итә: җиргә хосусый милекне кичектермәстән һәм тулысынча юкка чыгару, җир асты байлыклары һәм сулыклары белән бергә аны барлык Россия халкы милке дип игълан итү. 1906 елның 9 июлендә патша I Дәүләт думасын тарата. II Дәүләт думасы эшчәнлеге. II Дәүләт думасы 1907 ел¬ ның 20 февралендә ачыла. Дума рәисе итеп кадет Ф. А. Голо¬ вин сайлап куела. II Дәүләт думасы Башкалар Партиясезләр Милли партияләр һәм төркемнәр Октябристлар һәм уңнар Кадетлар Трудовиклар Халык социалистлары Эсерлар Социал-демократлар
I һәм II Дәүләт думаларының партияләр составын чагышты¬ рыгыз. II Думада кайсы көчләр өстенлек ала? Ни өчен икәнен уйлагыз. Хөкүмәт сайлаулар нәтиҗәләреннән канәгать буламы? Фикерегезне нигезләгез. II Дума эшендә сул партияләрнең йогынтысы барын¬ нан да көчлерәк була. Алар алпавыт җирләрен тулысын- ча һәм түләүсез конфискацияләүне һәм җирне гомумхалык милкенә әйләндерүне таләп итәләр. II Думаны тарату котыл¬ гысыз була. Думаның таратылуын аграр мәсьәләгә кайта¬ рып калдырмас өчен, хөкүмәт, 55 социал-демократ депу¬ татны яшерен фетнә (заговор) коруда гаепләп, шуларның 16 сын кичекмәстән кулга алырга санкция бирү таләбен куя. Думада, әлеге эшне тикшерү өчен, махсус комиссия төзелә. Әмма хөкүмәт комиссиянең билгеле бер нәтиҗәләргә килүен көтеп торырга уйламый да. 1907 елның 3 июнендә II Дума таратыла. Шуның белән бергә, император Дума ризалыгын¬ нан башка гына сайлаулар турында яңа закон чыгара. Бу акт 1906 елгы Төп законнарны боза. Шуңа күрә 1907 елның 3 июне Россиядә революция тәмамланган көн дип санала. Революциянең нәтиҗәләре. 1905—1907 еллардагы рево¬ люциядән соң Россиядә нинди үзгәрешләр була? Закон чыгару вәкаләтләре бирелгән беренче вәкиллекле дәүләт хакимияте органы — Дәүләт думасы оештырыла. Хезмәт ияләре һөнәр берлекләре, мәдәни-агарту җәмгыятьләре, кооперативлар, иминиятләштерү оешмалары төзү хокукы алалар. Россия империясендә яшәүчеләргә кайбер демокра¬ тик хокуклар да: шәхеснең кагылгысызлыгы, вөҗдан, сүз, җыелышлар һәм берлекләр, матбугат ирекләре бирелә. Легаль сәяси партияләр оеша. Стачкаларда катнашучылар¬ ны җинаять җәзасына тарту турындагы 1897 елгы цирку¬ ляр бетерелә (кайбер искәрмәләр белән) икътисади таләпләр куйган забастовкалар легальләштерелә, земство башлыкла- рының крестьяннарга административ җәзалар, шул исәптән тән җәзасы бирү хокукы юкка чыгарыла. Хакимият милли сәясәтне йомшартырга, Финляндиядә конституцион хокук¬ ларны торгызырга һәм хәтта арттырырга, милли мәктәпләр¬ дә туган телдә белем бирүне рөхсәт итәргә мәҗбүр була. Эш көненең озынлыгы 9—10 сәгатькә калдырыла (кайбер эшмәкәрләр үзләре теләп 8 сәгатьлек эш көне кертә), хез¬ мәт хакы арттырыла. Эшчеләрнең эшмәкәрләр белән күмәк шартнамәләр төзү системасы кулланыла башлый. Ал арда хезмәт хакының иң түбән чиге, эш көненең озынлыгы, авыр¬ ганда түләнеләчәк пособиеләр карала. Крестьяннар 1861 елдан бирле түләп килгән йолым түләү¬ ләре бетерелә, җир өчен аренда түләве киметелә, авыл хуҗа¬ лыгында эшләүчеләргә хезмәт хакын күтәрәләр.
42 Беренче Россия революциясе үзен китереп чыгарган бар¬ лык проблемаларны да чишә алмый, әмма хакимиятне кай¬ бер кичектергесез үзгәртеп корулар уздырырга мәҗбүр итә. Даталар 1905, 9 гыйнвар — Канлы якшәмбе — хөкүмәт гас- кәрләренең Петербургта тыныч урам йөреше¬ нә чыккан эшчеләргә атуы. Россиядә беренче революция башлану. 1905, 17 октябрь — «Дәүләт тәртибен камилләштерү турында» Манифест. 1906, 27 апрель — 8 июль — I Дәүләт думасы эшчәнлеге. 1907, 20 февраль — 2 июнь — II Дәүләт думасы эшчәнлеге. Сүзлек запасын киңәйтәбез Антисемитизм — яһүдләрне дошман күрү идеологиясе һәм сәясәте. д Петиция — хакимияткә күмәк язмача мөрәҗәгать. f Трудовиклар — Дәүләт думасында крестьяннар һәм народник интеллигенция фракциясе. 1. Россиядәге беренче революциянең сәбәпләре нинди? 2. Монархиячел партияләрнең программ күрсәтмәләре һәм тактикаларына нинди үзенчәлекләр хас? Патша хакимияте карагруһчылар хәрәкәтенә нинди мөнәсәбәттә була? 3. Кадет¬ лар һәм октябристлар программаларының нинди аермалары бар? 4. Бөтенроссия октябрь стачкасын һәм Мәскәүдәге декабрь восстание¬ сен ни өчен революциянең иң югары ноктасы дип саныйлар? 5. Берен¬ че рус революциясе вакытында дәүләт хакимияте органнары систе¬ масы нинди үзгәреш кичерә? 6. Россиядәге беренче революциянең йомгаклары һәм әһәмияте нинди? 1. Россиянең 1905 ел революциясеннән соңгы дәүләт корылы¬ шы бер немец газетасында түбәндәгечә сурәтләнә: «Башында самодержавиечел патша торган конституцион империя». Мәка¬ лә авторының нәрсәне күздә тотуын фаразлап карагыз. Бу билгеләмә Россия дәүләт корылышының нинди үзенчәлекләрен чагыл¬ дыра? Дәүләтнең бер үк вакытта самодержавиечел һәм конституцион булуы мөмкинме? 2. Тарихчылардан берәү 1905 ел революциясе нәтиҗәләре турында: «Хакимият җәмәгатьчелек фикеренә колак салырга мәҗбүр була, әмма аны теңкәгә тия торган теләнче буларак кына кабул итүен дәвам итә. Җәмгыять исә үз чиратында аңа сагаеп һәм ризасызлык белән карый.
43 Шундый фаҗигале шартларда башланган мөнәсәбәтләргә ике як та әзерлексез булып чыга». Бу чынлап та шулаймы? Сезнең фикерегезчә, «җәмгыять һәм хакимият мөнәсәбәтләре» төшенчәсе нәрсәне аңлата? Алар нинди шартлар булганда барлыкка килә? 3. Октябристлар I Дәүләт думасын таратуны хуплыйлар. А. И. Гучков «Җәмгыятебез яңарышына аяк чалучы» дип хөкүмәтне түгел, ә дәвам итүче революцияне атый. Бу карашка мөнәсәбәтегезне белдерегез. 4. «1905 елда революция үсеше» дигән таблица төзегез. § 6. Икътисади реформалар П. А. Столыпин. Столыпин, дәүләт эшлеклесе буларак, «хөкүмәт революцияне физик көч белән түгел, бәлки үз көченә таянып, реформаларга җитәкчелек итү юлы белән генә җиңә алачагын» яхшы аңлый. Пётр Аркадьевич Столыпин (1862— 1911) 1854—1855 елларда Севасто¬ польне саклаганда батырлыклары өчен герой исеме бирелгән генерал- адъютант А. Д. Столыпинның һәм княжна Горчакованың улы. Петербург университетын тәмамлаганнан соң, карьерасын Эчке эшләр министрлыгын¬ да башлап җибәрә, аннары губерна дворяннарының җитәкчесе, губерна¬ тор була. 1903 елда Столыпин Саратов губернасы губернаторы итеп билгеләп куела, бу вакытта әлеге төбәктә бөтен Россия губерналары белән чагыштырганда революци¬ он хәрәкәт аеруча нык җәелгән була. Революция баш¬ лангач, ул чуалышларны башлап йөрүчеләргә карата, аларның нинди лагерьга керүләренә карамастан, кат¬ гый һәм ныклы позиция ала. 1906 елның апрелендә Саратов губернаторы эчке эшләр министры итеп билге¬ ләнә. Хөкүмәт әгъзаларының күбесеннән аермалы була¬ рак, ул I Дәүләт думасы утырышларына еш йөри, бик күп мәсьәләләр буенча чыгышлар ясый. Аның граж¬ данлык карашлары «тынычландыру һәм реформалар» дигән формулада чагылыш таба. 1906 елның июлендә Столыпин, эчке эшләр министры вазифасыннан азат ителмичә генә, Министрлар советы рәисе итеп куела. 1906 елның 12 августында Петербургның хөкүмәт баш¬ лыгы гаиләсе яши торган, үтенеч белән килүчеләрне кабул итә торган йорт урнашкан Аптекарьлар утравында бик көчле шартлау була. 27 кеше үлә, 32 се яралана, гаилә башлыгының кызы гарипләнә, улы яралана. Столыпин үзе
44 исә могҗиза белән генә исән кала. Бу һөҗүм нәтиҗәсендә ул Хәрби-кыр судлары турындагы указга кул куюны (19 август) тизләтә. Революцион террор эшләре буенча суд утырышлары 48 сәгатьтән дә артык дәвам итмәскә, ә суд карары бер тәүлек эчендә үтәлергә тиеш була. Якынча мәгълүматларга караганда, 1906—1910 елларда хәрби-кыр (1907 елның апре¬ ленә кадәр гамәлдә булалар) һәм хәрби-округ судлары карар¬ лары нигезендә 4 меңләп кеше үлем җәзасына тартыла, 26 мең кеше сәяси гаепләүләр буенча каторгаларга озатыла. Дума хәрби-кыр судларын ябуны таләп итә, әмма Столыпин катгый рәвештә: «Кызганыч һәм бик оят, әмма шулай да азчылыкны үлем җәзасына тарту гына дәрья-дәрья кан түгүләрдән коткарып калачак безне...» — дип җавап бирә. Реформалар программасы. 1906 елның 24 августында хөкүмәт программасы басылып чыга. Ул ике өлештән тора. Беренче өлештә, гадәттән тыш чаралар куллану һәм, импе¬ риянең кайбер районнарында хәрби-кыр судларын кертеп, хәрби хәл игълан итү юлы белән, илдә тынычлык урнашты¬ ру зарурлыгы дәлилләнә. Икенче өлештә һич кичекмәстән, II Думаны чакырганны көтеп тә тормастан, аграр реформа¬ ларны башларга тәкъдим ителә. Шуның белән бергә, илдәге тормышны тамырдан үзгәртәчәк закон проектлары әзерләү турында игълан ителә. Болар — дин иреге, гражданнар¬ ның тигез хокуклылыгы, эшчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту, җирле үзидарәне реформалау, югары һәм урта мәктәпне үзгәртеп кору, гомуми башлангыч белем бирүне кертү һәм халык укытучыларын матди яктан тәэмин итүне яхшырту һ.б. турындагы закон проектлары. Столыпин реформаларны авыл тормышын үзгәртеп кору¬ дан башларга карар кыла. Алпавыт җирләрен «яңабаштан карадан бүлү» халык аңында яши, күпчелек кешеләрдә зур кызыксыну уята. Крестьяннар революциягә актив теләктәш¬ лек күрсәтә, һәм бу — халыкның тәхеткә мөкиббән китүенә күнеккән хөкүмәтне борчуга сала. Общинаны җимерү. 1906 елның 9 ноябрендә крестьяннар¬ га ирекле рәвештә общинадан чыгарга рөхсәт бирә торган указ басылып чыга. Общинадан чыгучы крестьян үзенә бер¬ кетелгән барлык җир кишәрлекләрен хосусый милек итеп ала һәм аларны бер участокка туплауны таләп итәргә хаклы була. (Указда ни өчен общинадан чыгучы крестьяннарның барлык җир кишәрлекләрен бер участокка туплау зарурлыгы ассызыклана? ц Җир ашалык (чересполосица) нәрсә ул? Указ кисентеле (отруб) һәм хуторлы (бу төшенчәләрнең мәгънәсе «Сүзлек запасын киңәйтәбез» бүлегендә аңлатыла) крестьян хуҗалыклары оештыруны хуплый. Алпавыт җир- биләүчелеге кагылгысыз булып кала бирә.
45 1906 елның 9 ноябрь указыннан 1. Һәрбер йорт хуҗасы, община хокукы буенча бүлеп бирелгән җир кишәрлегенә ия булса, үзенә тиешле җирне теләсә кайсы вакытта шәхси милек итеп берке¬ түне таләп итә ала... 6. Община җирләреннән үз өлешен шәхси милек итеп беркетү турындагы таләпләр... авыл старостасы аша общинага җиткерелә. Гади күпчелек тавыш белән кабул ителгән карар нигезендә гариза бирелгәннән соң, бер ай вакыт эчендә ул йорт хуҗасы милкенә күчә торган җирләрне күрсәтергә тиеш. Әгәр күрсәтелгән вакыт эчендә община мондый карарны чыгармаса, йорт хуҗасы ходатайлыгы нигезендә барлык әйтелгән гамәлләр урындагы земство башлыгы тарафыннан баш¬ карыла. 12. Һәрбер йорт хуҗасының общинадан аңа әлеге күп кишәрлекләр урынына мөмкин кадәр бер участокка тупланган үз җирен бүлеп бирүне таләп итәргә хакы бар. Указда общинадан чыгуның нинди тәртибе каралган була? Кре¬ стьяннарга общинадан чыгу җиңел буламы? Общинаны таркату турындагы указга кул куйганда, Сто¬ лыпин берьюлы берничә максатны күздә тота. Ул авыл¬ ларда крестьяннарның күмәк тормыш алып баруы рево¬ люционерларның эшен җиңеләйтә дип саный. Ә менә үз милкендә җире булган, хуторлар булып аерым яшәгән, үз хуҗалыгы белән мәшгуль крестьяннарны фетнәгә тарту бик кыен булачак. Аграр реформа вак милекчеләрдән торган зур катлау булдыруга һәм, шулай итеп, җәмгыятьтә тотрыклылыкны тәэмин итүгә хезмәт итәргә тиеш була. Столыпин турыдан- туры «нык һәм көчлеләргә таянырга кирәк» ди. Ул «хезмәт сөючән, үз абруен сакларга омтылган вак җир хуҗалары авылны мәдәниләштерәчәк тә, мәгърифәтле һәм җитеш тор¬ мышлы да итәчәк» дип саный. Крестьяннарга общинадан чыгарга рөхсәт бирүе белән указ тагын бер максатны — крестьяннарның алпавыт җирләрен басып алудан һәм бүлгәләүдән игътибарын читкә юнәлтүне күздә тота. Дәүләт шәхси милекнең кагылгысызлыгы прин¬ цибын бозуга каршы көрәшә. Әмма крестьяннар хуторларга һәм отрубларга күчәргә ашыкмый. Общинадан, нигездә, хәлле крестьяннар һәм ярлы¬ лар чыга. Ярлы крестьяннар общинадан, җирләрен сатып, матди хәлләрен яхшырту өчен чыгалар. Общинадан чыккан крестьяннарның 60% ы нәкъ менә шулай эшли. Хәлле крестьяннар общинадан ни өчен чыгалар?
46 Хөкүмәтнең тырышлыгына карамастан, крестьян хуҗа- лыкларының бары 10% ы гына базарда сату итә, яңа техни¬ кадан файдалана, җиргә ашлама кертә. Аларны югары уңыш алучы фермер хуҗалыгы дип атап була. Хутор фермерлары¬ ның уңышлары община крестьяннарында нәфрәт тудыра. Муллыкка ирешкән күршеләренең хуҗалыгына ут төртү, терлекләрен агулау, игеннәренә зыян салу, эш коралларын җимерү очраклары булгалап тора. Күчереп утырту сәясәте. Крестьяннарны күпләп Урал аръ¬ ягына күчереп утырту сәясәте аграр реформаларның мөһим юнәлешләреннән берсе була. Хөкүмәт Россиянең эчке губер¬ наларында җир азлыктан туган киеренкелекне йомшартырга тырыша, миллионлаган җирсез, канәгатьсез крестьяннарны алпавыт утарларыннан читкә — буш җирләр күп булган Себергә күчермәкче була. Яңа җирләргә күченергә теләү¬ челәргә күп санлы ташламалар бирелә. Алар 5 елга салым¬ нардан азат ителә, милеккә җир ала (гаилә башлыгына 15 га, калган гаилә әгъзаларына 45 га), 1912 елдан кайбер ерак районнарда 400 сумга кадәр акчалата ссуда (200 сумы кайтарып бирмәү шарты белән) бирелә. Ирләр хәрби хез¬ мәттән азат ителә. Реформаның беренче елларында күчереп утырту тиз бара. Соңрак бу процесс бераз сүлпәнәя. 1906 елдан 1914 елга кадәр Себергә барлыгы 3 млн 40 мең кеше күчеп утыра. Әмма күчереп утырту белән шөгыльләнүче ведомство күп кешеләр массасын яңа җирләргә күчерүгә һәм аларны анда урнашты¬ руга начар әзерлекле булып чыга, һәм күчеп утыручыларның бер өлеше кире элек яшәгән урыннарына кайта (якынча 17%). Күчереп утырту сәясәте уңай күренеш була. Себердә халык саны ишәя. Яңа күченеп килүчеләр 30 млн дисәтинә мәйдандагы буш җирләрне эшкәртә, меңәрләгән авыл төзи, Крестьяннар күчереп утырту пунктында. 1908 ел
47 Себер икътисады үсешенә этәргеч бирә. Әлеге районнарда җир мөнәсәбәтләренең нәкъ Столыпин реформалары билгеләгән юнәлештә — нык аерым хуҗалыклар төзү юлы белән баруы да әһәмиятле була. Реформаларның беренче нәтиҗәләре. Кооперациянең үсүе. Үзенең хезмәте тиз генә җимеш бирмәячәген Столыпин яхшы аңлый. 1909 елда ул: «Дәүләткә эчтән дә, тыштан да тыныч кына яшәргә бер 20 еллап вакыт бирегез — сез бүгенге Россияне танымаячаксыз»,— дип белдерә. Җиде ел буена кискен реформалар алып бару сизелерлек нәтиҗәләр бирә. Чәчүлек җирләр мәйданы, гомумән алганда, 10% ка, ә крестьяннар общиналардан аеруча актив чыккан районнарда 150% ка арта. Икмәкне чит илләргә сату күләме өчтән бер өлешкә үсә — дөньядагы икмәк экспортының 25% ын, ә уңдырышлы елларда 40% ын тәшкил итә. Мине¬ раль ашламалар куллану — икеләтә, авыл хуҗалыгы машина¬ ларын сатып алу 3,5 тапкыр арта. Авыл хуҗалыгы үсеше үз чиратында сәнәгать үсешенә йогынты ясый. Бу елларда соңгы¬ сының үсеш темплары дөньяда иң югарылардан була (8,8%). Рус крестьяны шулай да «американнардай үрнәк фермер» булып китә алмый. Крестьяннар, күмәклек традицияләренә тугры калып, капитализмга үзенчә юл яра: общиналарга алмашка кооперативлар килә. 1907 елда Себердә май җитеш¬ терүче артельләр берлеге төзелә. 1913 елда Себер 6 млн пот май сата, шул исәптән чит илләргә — 4,4 млн пот (Россиянең чит илләр белән май сәүдәсенең 90% ы). Себер маен сату каз¬ нага искиткеч зур керем китерә. Себер кооператорлары чит илләргә арыш, йон, кыйммәтле мех сата. 1912 елда коопе¬ ратив Мәскәү халык банкы ачыла, ул крестьяннарга авыл хуҗалыгы техникасы, ашламалар, чәчүлек орлыгы са-тып алуда ярдәм итә. Кооперативларга берләшү базарларда бәя¬ ләрне төшерергә мөмкинлек бирә. Бу исә бай һәм урта хәлле крестьяннарга гына түгел, бәлки ярлыларга да файдалы була. Шул рәвешчә, Столыпинның реформалар планы Россияне модернизацияләү программасы була. Ул төп игътибарны общи¬ наны җимерүгә һәм авылларда милекчеләр сыйныфын бул¬ дыру максатында уздырылган аграр реформаларга юнәлтә. 1906, 9 ноябрь — крестьяннарга общинадан чыгарга рөхсәт биргән указ чыга. Сүзлек запасын киңәйтәбез Артель — кайбер һөнәр ияләренең уртак керем алып бүлешү һәм уртак җаваплылык нигезендә бергәләп эшчәнлек алып бару өчен берләшүе.
48 Кооператив — берничә катнашучы яисә берничә оешма тарафыннан бергәләп хуҗалык итү, шулай ук барлык катнашучылар мәнфәгатьләрендә керем алу максатла¬ рында төзелгән җитештерү яисә сату-алу оешмасы. Кисенте (отруб) — общинадан чыккан вакытта, кресть¬ янга йортын-җирен авылдан күчермичә генә бүлеп би¬ релгән җир кишәрлеге. Хутор — общинадан чыккан крестьянга бирелгән яңа җир кишәрлеге, аның йорты авылдан шушы кишәр¬ леккә күчерелгән. 1. Крестьян общинасын таркатуның сәяси, социаль һәм икъ¬ тисади сәбәпләре нинди? 2. Аграр реформага крестьяннар нинди мөнәсәбәттә була? Төрле катлау крестьяннарның аңа мөнәсәбәтен аңлатыгыз. 3. Күчереп утырту сәясәтенең мак¬ сатлары һәм нәтиҗәләре нинди була? 4. Столыпин аграр реформасының конкрет нәтиҗәләре нинди була? 1. Сәяси эшлекле, Столыпинның тугрылыклы фикердәше z ' ... В.В. Шульгин Россиядә аграр реформаның «Барысы да халык ( / ] өчен —халыкка каршы» лозунгы астында узуы турында яза. Бу хДх бәяләмәгә аңлатма бирегез. Сез аның белән килешәсезме? 2. 1908 елда Лев Толстой: «Үлем җәзасына хөкем иткән җиде карар... Дүрт үлем җәзасы... Һәм бу һәр газета саен. Һәм бу атна, ай, ел буе гына түгел, еллар буе дәвам итә. Һәм бу Россиядә бара, соңгы вакытларга кадәр закон нигезендә үлем җәзасы тыелган Россиядә. Мин, үз илемдә үлем җәзасы тыелган булу белән, европалылар алдын¬ да ничек горурлануымны хәтерлим. Һәм менә икенче, өченче ел рәттән бер өзлексез үлем җәзасы да үлем җәзасы... Халыкны тынычланды¬ рыр өчен, хәзер нәрсә эшләргә дисезме сез? Явызлыкларга ничек чик куяргамы? Җавап бик гади: гамәлләрегезне кылудан тыелырга кирәк»,—дип яза. Столыпинның хәрби-кыр судларының ни өчен оешты¬ рылуын аңлаткан сүзләре параграфта китерелгән. Язучы карашлары белән дәүләт эшлеклесе карашларын чагыштырып сыйныфта фикер алышыгыз. § 7. 1907—1914 елларда сәяси тормыш Сайлаулар турында яңа закон. III Дәүләт думасы. 1907 ел¬ ның 3 июнендә II Дәүләт думасы таратылу белән бергә халыкка сайлаулар турында яңа закон игълан ителә. Ул сайлаучыларны 4 куриягә — җирбиләүчеләргә, крестьяннар¬ га, шәһәр халкына, эшчеләргә бүлүне үзгәрешсез калдыра. Әмма шәһәр курияләре, эре эшмәкәрләрне һәм сәүдәгәрләрне шәһәр халкының төп массасыннан аерып, ике разрядка бүленә. Закон нигезендә сайлаучылар саны җирбиләүчеләр файдасына үзгәрә. Хәзер бер алпавыт тавышы 4 эре буржуа,
49 65 вак буржуа, 260 крестьян һәм 543 эшче тавышына тигез¬ ләнә. Кавказдан һәм Польшадан депутатлар саны киметелә. Урта Азия һәм Себернең ун өлкәсе халкы «гражданлыклары тиешле дәрәжддә үсеш алмаган» дигән сылтау белән Думага вәкилләр җибәрүдән мәхрүм ителә. Сайлаулар турындагы закон сайлау системасына нинди үзгәрешләр кертә? Хөкүмәтнең бу үзгәрешләрне нинди максатларда кертүен фараз лагыз. III Дәүләт думасы яңа закон гамәлгә кергәч сайлана. Эсер¬ лар сайлауларга бойкот белдерә. Тиешле биш ел дәвамында эшләгән беренче Дума була бу. III Дәүләт думасы рәислегенә октябристлар — башта Н. А. Хомяков, аннары А. И. Гучков һәм, ниһаять, М. В. Родзянко сайлана. Ill Дәүләт думасы Социал-демократлар Трудовиклар Милли партияләр һәм төркемнәр Кадетлар «Прогрессистлар» Октябристлар Монархистлар Кайсы фракцияләр аеруча күп санлы булган? Думада нин¬ ди дә булса фракция күпчелекне тәшкил иткәнме? Теге яки бу закон кабул ителүнең нинди фракциядән торуы турында фикер йөртегез. Сезнең фикерегезчә, сайлаулар турындагы яңа закон үз максатына ирешәме? Өченче чакырылыш Дәүләт думасының беренче утырышы 1907 елның 1 ноябрендә уза. Хөкүмәт, ниһаять, аграр закон¬ нар буенча фикер алышуга керешә. 1910 елның 14 июнен¬ дә Николай II Дума тарафыннан кабул ителгән «крестьян җирбиләүчелегенә кагылышлы» закон проектын раслый. Милли сәясәт. П. А. Столыпин реформаларның төп мак¬ саты «Бөек Россия» төзү дип саный. Бу лозунг, башка барлык үзгәрешләр белән беррәттән, рус милләтенә өстенлекләр биреп, Россия империясенең бөтенлеген һәм бердәмлеген саклау¬ ны күздә тота. Революция вакытында милли окраиналар
50 йолкып диярлек алган бик аз ташламаларны да хөкүмәт юкка чыгарырга омтыла. Бу позицияне Россия җәмгыятенең һәм депутатлар корпусының бер өлеше хуплый. 1909 елның көзендә Дәүләт думасында «рус милләтчеләре» фракциясе оеша. Аның әгъзалары, янәсе, «чит кавем баскынлыгы»на каршы көрәшүне, революция вакыйгаларының кабатлануына юл куймауны, милләтчел карашларны социалистик караш¬ ларга каршы куюны максат итә. Тора-бара милләтчеләр фракциясе Дәүләт думасында Столыпинның төп таянычына әйләнә. Финляндиядәге хәлләр хөкүмәттә борчу тудыра. Аның фикеренчә, Финляндиядә хакимият тулысынча Россиядән бүленеп чыгуга юнәлеш тота. 1910 елның язында Думага «Финляндиягә кагылышлы законнар чыгару тәртибе турын¬ да» закон проекты кертелә. Бу документта Финляндиягә кагылышлы гомумимперия законнары бары тик Дәүләт думасы һәм Дәүләт советы тарафыннан гына кабул ителә, Финляндия сенаты һәм сеймы фикерләренә игътибар итү мәҗбүри түгел дип билгеләнә. Финляндиядәге дәүләт коры¬ лышы нигезләре, тәртип саклау һәм суд, уку-укыту эшләре, партияләр һәм матбугат турындагы мәсьәләләр буенча закон¬ нар чыгару һ.б. империя карамагына тапшырыла. Закон проекты Финляндия автономиясен юкка чыгара. Хөкүмәт Польшага каршы сәясәтне көчәйтә. Сайлаулар турындагы яңа закон нигезендә Думада поляк халкы вәкил¬ ләренең саны өч тапкырга диярлек азайтыла. 1907—1908 ел¬ ларда барлык милли-агарту оешмалары һәм учреждениеләре ябыла. Көнбатыш губерналардагы земстволар турындагы закон да полякларга каршы юнәлтелгән була. Столыпин крайның руслар (украиннар) тупланып яшәгән губернала¬ рында гына земстволар оештырырга тәкъдим итә. Гомум- россия законына каршы килеп, сайлаулар турындагы яңа закон көнбатыш губерналардагы сайлаучыларны милли курияләргә — поляк һәм русларга аера. Шул рәвешчә, поляк алпавытлары вәкилләренең земство үзидарәсендә катнашуы чикләнә. Хөкүмәт яһүд халкын эзәрлекләү сәясәтен дәвам итә. Яһүдләрне югары уку йортларына кабул итүдә тагын да кырысрак чикләүләр кертелә. 1908 елның августыннан баш¬ кала югары уку йортларында яһүд студентларының саны 3% тан, ә башка шәһәрләрдә утраклык чигеннән читтә 5% тан, ә утраклык чиге кысаларында 10% тан артмаска тиеш була. Яһүдләргә каршы массачыл кампания җәелдерелә. Моңа Киевта А. Ющинский фамилияле рус малаеның үтерелүе этәргеч бирә. Тикшерү барышында яһүд кешесе М. Бейлис, янәсе, ритуаль йолаларга нигезләнеп, кеше үтерүдә гаепләнә. Карагруһчы оешмалар бөтен Россияне аякка бастырган шау-
51 шу күтәрә. 1913 елның ноябрендә, нигездә, крестьяннардан торган антлы утырышчылар суды, җинаятьнең ритуаль йола нигезендә кылынуын таныган хәлдә, Бейлисны аклау турын¬ да карар чыгара. Юстиция министрлыгы оештырган судның уңышсызлыкка очравы, полиция департаментында эшләүче бер түрә әйткәнчә, «полиция Цусимасы» була. Столыпин реформалары чорында җәмгыять һәм хакими¬ ят. Җәмгыятьнең Столыпин реформаларына мөнәсәбәте кат¬ лаулы, хөкүмәткә каршы рух элеккечә көчле була. Халык¬ ның күпчелек өлеше хакимияткә ышанмый. Крестьяннарның алпавыт җирләрен үзләренә ала алмаудан кәефләре кырыла. Аларга җир өчен бик еракларга чыгып китү бер дә ошамый. Җирне «яңабаштан карадан бүлү» хыялы крестьяннар аңында һаман яши бирә. Дворяннар Столыпинга гасырлардан килгән тормыш рәвешен җимергән һәм хакимиятне хаксыз рәвештә кулга төшергән кеше итеп карыйлар. Алпавытларга реформатор түгел, ә тынычланды¬ ручы гына кирәк була. Либераллар хөкүмәт башлыгын хәрби-кыр судлары керт¬ кәне, самодержавиегә тугры һәм яһүдләргә каршы булганы өчен кичерә алмыйлар. Революцион партияләр өчен ул мәң¬ гегә «революцияне буучы», «җәллад», реакционер булып кала. Столыпинның барлык башлангычларын хуплаган бердәнбер көч октябристлар партиясе була, аларга ватанпәрвәр рухлы рус буржуазиясе, зыялыларның һәм түрәләрнең бер өлеше иярә. Бу социаль төркем гаять кырыс чаралар ярдәмендә тәртип урнаштыруны да, шулай ук зур саклык белән, төптән уйлап реформалар уздыруны да яклап чыга. Әмма Дәүләт думасын читләтеп эш итәргә омтылуы аркасында, Столыпин тиздән октябристларга да ошамый башлый. 1911 елның язында партия җитәкчесе А. И. Гучков Столыпин белән мөнәсәбәтләрен ачыктан-ачык өзә һәм Дәүләт думасы рәисе вазифаларыннан баш тарта. Шуннан соң премьер-министрны бары милләтчеләр фракциясе генә яклый, әмма ул артык зур сәяси йогынты көченә ия булмый. Николай II дә Столыпин курсын яклаудан туктый. Ьәм, кайберәүләр уйлавынча, патшаның үзеннән көчлерәк шәхес күләгәсендә калудан куркуы аркасында түгел. Николай II, Столыпинның самодержавиенең (аның фикеренчә, ул — үзгәр¬ теп коруларның төп коралы) зарурлыгына ихластан ыша¬ нуына да карамастан, реформаларны гамәлгә ашырган Рос¬ сиядә самодержавиечел хакимиятнең кирәксезгә чыгачагын ачык тоемлый. Революция елларындагы курку уза, һәм император Россиядә чикләнмәгән самодержавиене торгызыр¬ га омтылган чиктән тыш уң көчләр фикеренә торган саен күбрәк колак сала.
52 Барысы да Столыпинның отставкага китүен көтәләр. Әмма 1911 елның 1 сентябрендә Киев опера театрында П.А. Сто¬ лыпин Д. Г. Богров тарафыннан үтерелә. Бу вакытта театрга император да килгән була. Үтерүче революцион оешма белән бәйләнештә тора һәм шул ук вакытта полиция агенты да була. Революцион рухның үсүе. Столыпин үз реформаларының күбесен тормышка ашырырга өлгерми. Ал арны Дәүләт дума¬ сы яисә Дәүләт советы кире кага. Хәер, Столыпин үзе дә административ һәм сәяси үзгәртеп коруларны икенче планга куя, аның барлык тырышлыгы аграр реформаны тормышка ашыруга юнәлтелгән була. 1910 елның көзендә, сәяси реформаларның якын арада көтелмәве билгеле булгач, оппозициягә җан керә. 1910 ел¬ ның 7 ноябрендә Л. Н. Толстойның үлүе массачыл чыгыш¬ лар башлануга сылтау була. 1905 елдан соң беренче тапкыр Петербургта, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә студентларның һәм эшчеләрнең үлем җәзасын бетерү (бөек язучы үлем җәзасына һәрвакыт каршы була) таләбе куелган массачыл демонстрацияләре уза. Хөкүмәт моңа каршы чаралар күрә. 1911 елның гыйнварында югары уку йортларында нинди дә булса җыелышлар уздыру тыела, бу исә студентларның бар¬ лык легаль оешмалары бетерелүне аңлата. Студентларның ризасызлыгы чиктән аша. Протест йөзеннән Мәскәү уни¬ верситеты профессорлары В. И. Вернадский, Н. Д. Зелинский, К. А. Тимирязев, С. А. Чаплыгин әлеге уку йорты ректоры А. А. Мануйлов җитәкчелегендә үзләренең отставкага китү¬ ләре турында белдерәләр. 1912 елның апрелендә Көнчыгыш Себердә, Лена алтын приискларында булып узган фаҗигале вакыйгалар бөтен Россияне тетрәндерә. Анда, эшчеләр чуалышларын бастыру өчен, гаскәрләр чакыртыла. Армия белән бәрелешләр вакы¬ тында 270 кеше үтерелә, 250 се яралана. Дума утырышын¬ да, әлеге фаҗигане тикшергән вакытта, эчке эшләр мини¬ стры А. А. Макаров: «Явызлар коткысына бирелеп акылын җуйган халык төркеме гаскәргә ташлангач, гаскәрнең атмый хәле юк. Элек тә шулай булган, алга таба да шулай була¬ чак»,— дигән сүзләр ычкындыра. Бу сүзләр яшен тизлегендә бөтен илгә тарала. Халыкның җавабы озак көттерми: 300 мең кеше катнашында массакүләм стачкалар булып уза. Озак та үтми Беренче май демонстрацияләре башлана, кызыл әләмнәр күтәреп, урамнарга 400 меңнән артык эшче чыга. Армиядә (Ташкентта саперлар баш күтәрә) һәм флотта аерым чуалышлар булып уза. 1914 елның җәенә кадәр революцион хәрәкәт үскәннән-үсә бара. IV Дәүләт думасы. 1912 елда III Дәүләт думасы үзенең эшчәнлеген тәмамлый. IV Дәүләт думасы 1912 елның 15 ноя¬ брендә ачыла. Катнашучы партияләр составы ягыннан ул III Думадан аерылмый диярлек. Шулай да IV Думада оппози¬
ция рухы көчлерәк була. Кадетлар башлыгы П. Н. Милюков Думада уртачыл реформалар яклы депутатлардан «прогрес¬ сив блок» оештыру планнары кора. Шулай итеп, Столыпин тәкъдим иткән реформаторлык юлы тулысынча тормышка ашырылмый. Хакимияттәге һәм җәмгыятьтәге каршылыклар тирәнәйгәннән-тирәнәя бара. Даталар 1907, 3 июнь — сайлаулар турында яңа закон. 1907, 1 ноябрь — 1912, 9 июнь — III Дәүләт думасы эшчәнлеге. 1912, 15 ноябрь — IV Дәүләт думасы эшли башлый. Дөньяга караш — табигатькә һәм җәмгыятькә караш¬ лар системасы. 1. Сайлаулар турындагы закон ни өчен үзгәртелә? Ill Дәүләт думасының калган думалардан аермасы нәрсәдә? 2. Милли сәясәт өлкәсендә нинди үзгәрешләр килеп чыга? Аларга нәр- сә этәргеч бирә? 3. Рус җәмгыяте П. А. Столыпин реформа¬ ларына нинди карашта була? 4. Николай II ни өчен П. А. Столыпин эшчәнлеген яклаудан туктый? 5. Революцион хәрәкәтнең кинәт бик нык күтәрелүе ни белән бәйле? 1. «Көчсезләрне һәм зәгыйфьләрне генә күздә тотып закон чыгарырга ярамый. Юк, халыклар арасында дөньяда барган J | көрәштә, ярышта аларның үз матди һәм әхлакый куәтен тулы¬ сынча файдаланганнары гына лаеклы урын алачак»,—дип белдерә П. А. Столыпин Дәүләт думасы утырышында. Шушы позициядән чыгып, аның эшчәнлегенә бәя бирегез. Ул тәкъдим иткән реформаларның кыйммәте турында уйланыгыз. 2. Кадетлар башлыгы Милюков фикеренчә, «III Дәүләт думасының идеясе буенча ук анда оппозиция булырга тиеш түгел иде». Бу сүзләр¬ нең мәгънәсен аңлатыгыз. Аны раслаучы яки, киресенчә, кире кагучы дәлилләр китерегез. Хөкүмәткә оппозиция гомумән кирәкме? Үз фике¬ регезне нигезләгез. § 8. Көмеш гасырда рухи тормыш Җәмгыятьнең рухи халәте. XX гасырга аяк басканда, Россия үзгәреш кичерә. Дөнья да үзгәрә. Индустрияләштерү чоры үз тормыш шартларын һәм нормаларын тага. Аларның басымы астында кешеләрнең традицион карашлары һәм
инанулары җимерелә. Бу чорда табигать белән җәмгыять арасында эчке гармониянең юкка чыгуы, кешенең үз инди¬ видуальлеген җуя баруы, тормышның барлык яклары стан- дартлашу турында хафалы фикерләрне еш ишетергә туры килә. Каушап калу, туктаусыз хәвеф көтеп яшәү кешеләрнең җанын талкый. Кайчандыр җәмгыятьтә кабул ителгән яхшы¬ лык һәм яманлык, хакыйкать һәм ялган, гүзәллек һәм ямь¬ сезлек турындагы күзаллаулар ялгыш һәм аларны яңадан сүтеп җыярга кирәк кебек тоела башлый. Иң яңа тарих курсыннан исегезгә төшерегез: XX гасыр башында үзгәреш кичерә торган дөньяны Европа мәдәнияте вәкилләре ничек кабул итә? Немец философы О.Шпенглерның «Европа кояшының баюымы?» дип аталган мәшһүр әсәре исеменең мәгънәсен аңла¬ тыгыз. Философия, фән, әдәбият, сәнгать анык кына җавабы булмаган сорауларга җавап эзли. Россия мәдәнияте гаҗәеп күтәрелеш кичерә: иҗади эшчәнлекнең барлык төрләре үсә, күренекле нәфис әдәбият һәм сәнгать әсәрләре туа, фәнни ачышлар ясала, иҗади эзләнүләр яңа юнәлешләр ала, Россиядә генә түгел, бәлки бөтен дөньяда танылган мәдәният әһелләре, галимнәр мәйданга чыга. XX гасыр башын рус мәдәниятенең Көмеш чоры дип атыйлар. Мәгариф. Модернизация кешеләрнең белем дәрәҗәсенә зур таләпләр куя. 1900 елдан 1915 елга кадәрге вакыт аралыгында халык мәгарифенә сарыф ителә торган акчаларның 5 тапкыр артуы хөкүмәтнең зур уңышы дип бәяләнә. Башлангыч училище сыйныфында. XX гасыр башы
55 Шәһәрдә һәм авылда башлангыч мәктәпләр чиркәү-приход мәктәпләрен кысрыклап чыгара бара. Гимназияләрдә таби¬ гать фәннәрен, математиканы өйрәтү сәгатьләре арттырыла. Реальный училище тәмамлаучыларга югары техник уку йорт¬ ларына, ә латин теле буенча өстәмә имтихан тотканнан соң, университетларның физика-математика һәм медицина факуль¬ тетларына керү хокукы бирелә. Эшмәкәрләр тырышлыгы белән коммерция училищелары ачыла. Аларда гомуми һәм махсус белем бирелә. Гимназияләрдән һәм реальный училище¬ лардан аермалы буларак, егетләр һәм кызлар анда бергә укый. Сәнәгать, техника, тимер юл, суднолар йөртү, җир үлчәү, авыл хуҗалыгы кебек тармаклар өчен белгечләр әзерләү буенча урта махсус уку йортларының саны арта. Югары уку йортлары челтәре киңәя: Петербургта, Новочеркасскида, Томскида яңа техник югары уку йортлары ачыла. Саратовта университет үз ишекләрен ача. Мәскәүдә һәм Петербургта педагогия институтлары, ха¬ тын-кызлар өчен 30 дан артык югары курс эшли башлый. Болар хатын-кызларның массачыл төстә югары белем алу башлангычы була. 1914 елда Россиядә 100 дән артык уку йорты эшли, аларда 120 меңнән артык кеше белем ала. Студентларның 60% тан артыгы дворяннар катлавыннан булмый. Фән. XX гасыр башында Россия дөньядагы фәнни-техник прогресска зур өлеш кертә. Физика галиме П. Н. Лебедев, дөньяда беренче буларак, төрле табигатьле дулкын процессларына (тавыш, электро¬ магнит, гидравлик һ.б.) хас гомуми закончалыкларны бил¬ гели. Ул Россиядә беренче физика мәктәбен булдыра. Самолётлар төзү теориясе һәм практикасы өлкәсендә Н. Е. Жуковский шактый зур ачышлар ясый. Жуковскийның укучысы һәм хезмәттәше — күренекле механик һәм матема¬ тик С. А. Чаплыгин да уңышларга ирешә. Калуга гимназиясе укытучысы К. Э. Циолковский космонавтика фәненә нигез сала. 1903 елда ул космоска очу мөмкинлеген нигезләгән менә дигән хезмәтләрен бастырып чыгара. Күренекле рус галиме В. И. Вернадский геохимиядә, био¬ химиядә, радиологиядә яңа юнәлешләргә нигез булган энци¬ клопедик хезмәтләре белән бөтен дөньяда таныла. Аның биосфера һәм ноосфера турындагы өйрәтмәләре бүгенге эко¬ логиянең нигезенә ята. Рус физиологы И. П. Павлов югары нерв эшчәнлеге, шарт¬ лы рефлекслар турындагы тәгълиматын булдыра. 1904 елда аңа ашкайнату физиологиясе буенча тикшеренүләре өчен Нобель премиясе бирелә. 1908 елда Нобель премиясен имму¬ нология һәм йогышлы авырулар өлкәсендәге хезмәтләре өчен И. И. Мечников ала.
56 XX гасыр башында Россиядә тарих фәне нык үсеш ала. Ватан тарихы өлкәсендә күренекле белгечләр В. О. Ключев¬ ский, А. А. Корнилов, Н. П. Павлов-Сильванский, С. Ф. Пла¬ тонов эшли. Гомуми тарих мәсьәләләре белән П. Г. Виногра¬ дов, Р. Ю. Виппер, Е. В. Тарле шөгыльләнә. Шәрыкны өйрәнү буенча рус мәктәбе бөтен дөньяда таныла. Рус философлары (Н.А. Бердяев, С.Н. Булгаков, В.С. Соловь¬ ёв, П.А. Флоренский) хезмәтләрендә рус идеясе — Россиянең үзенә бертөрле булуы тарихи үсеш юлының, рухи хәятының, тормышының үзенчәлеге, тарихта аерым бер роль уйнавы мәсьәләләре — зур урын алып тора. Әдәбият. XX гасыр башында әдәбиятта жанр, стиль һәм метод төрлелеге күзәтелә. Л. Н. Толстой рус реалистик мәктәбе традицияләрен дәвам итә. Соңгы әсәрләрендә шәхеснең катып калган тормыш нормаларына каршы тора алуын сурәтләргә тырыша («Тере мәет», «Сергий атакай», «Бал узгач»). Аның Николай II гә мөрәҗәгать-хатлары, публицистик мәкаләләре ил язмышы өчен шөбһәләнү, хакимияткә йогынты ясау, явызлыкларны булдырмау, кыерсытылганнарны яклау омтылышлары белән сугарылган. Явызлыкка явызлык белән җавап биреп, аны җиңеп булмаячагына ул бөтен җаны-тәне белән ышана. А. П. Чехов бу елларда «Өч кыз-кардәш» һәм «Чия бак¬ часы» дигән сәхнә әсәрләрен язып тәмамлый. Боларда гасыр башындагы социаль үзгәрешләр чагылыш таба. И. А. Бунин дворян утарларының бөлә баруы, кешеләр күңелендәге үзгәрешләр турында ачынып яза («Авыл», «Суходол», «крестьян» хикәяләре циклы). А. И. Куприн армиядәге көн¬ күрешнең күңелсез якларын — солдатларның хокуксызлы- гын, офицерларның рухи ярлылыгын сурәтли («Поединок»). Әдәбиятта эшчеләр образлары күренә башлый. Бу темага тәүге кат М. Горький мөрәҗәгать итә («Дошманнар», «Ана»). XX гасырның беренче унъеллыкларында әдәбиятка чыгыш¬ лары буенча крестьяннардан булган талантлы шагыйрьләр — С. А. Есенин, Н. А. Клюев, С. А. Клычков килә. Реалистик сәнгатьнең төп принцибына — әйләнә-тирә дөньяны ничек бар, шулай сурәтләү принцибына — каршы чыгучы шагыйрьләр һәм язучыларның тавышы торган саен көчлерәк яңгырый. Символист шагыйрьләр дөньяга материа¬ листик карашка сугыш игълан итәләр, дин кеше тормышының һәм сәнгатьнең нигез ташы дип раслыйлар. Символизм башта декаданс рәвешен ала: шигърияттә эч пошу, өметсезлек, ялгызлык рухы ярылып ята. К. Д. Бальмонт, А. А. Блок, В. Я. Брюсовның башлангыч иҗаты шундыйрак. 1909 елдан шигърият яңа баскычка күтәрелә. Символизмда славоняфил- лык (славянлыкны ярату) төсмерләре, «җансыз» Көнбатышка нәфрәт өстенлек ала. Символистлар халык рухына эчкәре
57 үтеп керергә тырышып карыйлар, һәм аларга рус халкы тормышын яңарту, Россиянең кабаттан туу мөмкинлекләре ачыла. Бу мотивлар Блок («Куликово кырында», «Туган җир» шигырьләр циклы) һәм А. Белый («Көмеш күгәрчен», «Петербург») шигырьләрендә аеруча көчле яңгырый. Акмеистлар (грек сүзе акледан алынган, нәрсәнең дә булса иң югары дәрәҗәсе, чәчәк аткан чагы), киресенчә, реаль тормышның кыйммәтле булуын яклыйлар. Н. С. Гуми¬ лёв, А. А. Ахматова, О. Э. Мандельштам гаять зәвыклы, сүз- гыйбарәләренең камиллеге һәм нәфислеге белән аерылып торган әсәрләр иҗат итәләр. Боларны алар шигърияттә иң мөһим нәрсәләр дип саныйлар. XX гасыр башы рус сәнгати мәдәниятенә авангардизм да йогынты ясый. Ул үткәннең мәдәни казанышларын- нан баш тартуны һәм «яңа сәнгать» булдыруны алга сөрә. Россиядә авангардизм футуристлар иҗатында аеруча ачык чагылыш таба (латин сүзе футурум — киләчәк). Аларны шигырьнең эчтәлегенә караганда формасы күбрәк кызык¬ сындыра. Футуристлар яңа сүзләр уйлап чыгара, вульгар сүзләр, һөнәри жаргон, рәсми кәгазьләр, плакатлар, афи¬ шалар телен куллана. Футуристлар үз җыентыкларына, мәсәлән, менә мондыйрак исемнәр бирәләр: «Иҗтимагый зәвыкның яңагына сугу», «Үләксә ай», «Кикерүче Парнас». Петербургтагы «Гилея» төркеменә кызыклы шагыйрьләр — В. В. Хлебников, Д. Д. Бурлюк, А. Е. Кручёных, В. В. Маяков¬ ский, В. В. Каменскийлар керә. Эгофутуристлар ассоциация¬ сен җитәкләгән И. В. Северянинның шигырь китаплары һәм халык алдындагы чыгышлары искиткеч зур уңыш казана. Нәкыш. Рус нәкышендә реалистик мәктәп вәкилләре нык¬ лы урын тота. Сәйяр рәссамнар (передвижниклар) җәмгыяте эшли. 1906 елда И. Е. Репин «Дәүләт советы утырышы» дигән зур картинасын тәмамлый. В. И. Суриковның тарихи картиналары аның халыкка, кешенең тарихтагы урынына булган зур кызыксынуы нәтиҗәсендә туа. М. В. Нестеров, агалы-энеле В.М. һәм А. М. Васнецовлар һ.б. реализмга туг¬ рылык саклап иҗат итәләр. Әмма берзаман модерн модага керә. Ул К. А. Коровин, В. А. Серов кебек күренекле осталар иҗатына йогынты ясый. Иң яңа тарих курсыннан сез модернның XIX гасыр ахыры — XX га¬ сыр башында аеруча киң таралуын беләсез. Аның нигезендә нинди идеяләр ята? «Сәнгать дөньясы» («Мир искусства») иҗат җәмгыяте яңа стиль тарафдарларын берләштерә. Мирискусниклар сәнгать ул кеше эшчәнлегенең үз мөстәкыйль өлкәсе һәм шуңа күрә ул сәяси һәм социаль йогынтылардан азат булырга тиеш, аның бурычы кешеләр тормышын бизәү дип раслыйлар.
58 Җәмгыять 1898 елда барлыкка килә һәм өзеклекләр белән 1925 елга кадәр эшли, шушы вакыт эчендә аңа А.Н. Бенуа, Л. С. Бакст, Е. Е. Лансере, Н. К. Рерих, К. А. Сомов кебек күренекле рус рәссамнары керә. 1907 елда Мәскәүдә «Зәңгәр роза» дигән күргәзмә ачыла, анда символист шагыйрьләр белән тыгыз бәйләнештә тор¬ ган рәссамнар катнаша (П. В. Кузнецов, Н. Н. Сапунов, М.С. Сарьян Һ.6.). Әмма символизм рус нәкышендә бердәм стиль юнәлеше булып оешып җитә алмый. Аңа нәкыш системалары буенча бик төрле булган осталар, мисал өчен, М.А. Врубель, К. С. Петров-Водкин һ.б. керә. В. В. Кандин¬ ский, А. В. Лентулов, М. 3. Шагал, П. Н. Филонов кебек атак¬ лы рәссамнар дөнья мәдәнияте тарихына авангардизмны рус милли сәнгате традицияләре белән үреп үстергән уникаль стиль вәкилләре буларак кереп калалар. Скульптура. Архитектура. Скульптура импрессионизм белән бәйле була. П. П. Трубецкойның скульптур портретла¬ ры (Л. Н. Толстой, С. Ю. Витте, Ф. И. Шаляпин) киң таныла. Александр III гә 1909 елның октябрендә Петербургта ачыл¬ ган һәйкәлнең авторы да ул була. Әлеге һәйкәл рус монумен¬ таль скульптурасы тарихының әһәмиятле этабын тәшкил итә һәм халыкта җанлы бәхәс кабызып җибәрә. А. С. Голубкина иҗатына импрессионизм һәм модерн тен¬ денцияләренең кушылуы хас. Скульптор билгеле бер вакый¬ ганы түгел, бәлки күренешнең җыелма образын тудырыр- га омтыла. Аның «Картлык», «Җәяүле кеше», «Солдат», «Йокыга талганнар» һ.б. эшләре шундыйлардан. Көмеш гасыр сәнгатендә С. Т. Конёнков сизелерлек эз кал¬ дыра. Микеланджело («Богаулар өзүче Самсон»), рус халык агач скульптурасы («Урман иясе», «Ярлылар»), традицион реалистик портрет («А. П. Чехов»), сәйяр рәссамнар тради¬ цияләре («Таш ватучы») белән мавыгып алса да, ул үзенең иҗади йөзен җуймый. XIX гасырның икенче яртысыннан архитектура алдын¬ да зур мөмкинлекләр ачыла. Шәһәрләрнең тиз үсүе, транс¬ портның камилләшүе, иҗтимагый тормыштагы үзгәрешләр яңа архитектур формалар һәм чишелешләр таләп итә. Баш¬ калаларда гына түгел, йөзләрчә провинциаль шәһәрләрдә вокзаллар, рестораннар, кибетләр, базарлар, театрлар, банк биналары төзелә. Төрле сарайлар, утарлар, особняклар салу¬ ны да дәвам итәләр. Яңа стиль булдырырга омтылыш модерн архитектурасы тууга китерә. Рус, аеруча Мәскәү, модерны Ф. 0. Шехтель иҗатында чагылыш таба. Аның эшчәнлегенең башлангыч елларын¬ да төзелгән корылмаларда готика традицияләре шәйләнә (3. Г. Морозова особнягы, А. Н. Рябушинский йорты). Шех¬ тель еш кына рус агач архитектурасы традицияләренә дә
59 мөрәҗәгать итә. Мәскәүдәге Ярославль вокзалы (1902— 1904) — шуның бер үрнәге. Алга таба ул архитектур форма¬ ларны һәм конструкцияләрне гадиләштерергә мөмкинлек бирә торган рационалистик методны үз итә (Мәскәүдәге Рябу- шинскийлар банкы, «Утро России» газетасы типографиясе, Мәскәүнең сәүдәгәрләр җәмгыяте йорты). Модерн неоклассицизм (И. В. Жолтовский), аңлы рәвештә төрле стильләр бергә кушылган эклектика белән янәшә яши. Мәскәүдә В. Ф. Валькотт проекты буенча төзелгән «Метро¬ поль» кунакханәсе бинасының архитектур чишелеше шуның ачык үрнәге булып тора. Музыка, балет, театр, кинематограф. XX гасыр башында бөек рус композиторлары А. Н. Скрябин, И. Ф. Стравинский, С. И. Танеев, С. В. Рахманинов иҗаты зур күтәрелеш кичерә. Алар традицион классик музыка кысаларыннан чыгарга, яңа музыкаль формалар һәм образлар тудырырга омтыла¬ лар. Рус вокаль мәктәбен Ф. И. Шаляпин, А. В. Нежданова, Л. В. Собинов, И. В. Ершов кебек иң күренекле җырчылар гәүдәләндерә. Дөнья хореография сәнгатендә рус балеты иң алдынгы урыннарны ала. XIX гасыр ахырының академик традиция¬ ләренә, мәшһүр балетмейстер М. И. Петипаның дөнья хорео¬ графия классикасына әверелгән спектакльләренә таянган хәлдә, балет яңа эстетик таләпләргә буйсына. Яшь постанов- щиклар А. А. Горский һәм М. И. Фокин балет академизмына каршы нәкышлелек принцибын куялар. Спектакль автор¬ лары рәтендә хәзер балетны сәхнәгә куючы һәм композитор белән бергә сәхнәне бизәгән рәссамны да атыйлар. Горский һәм Фокин спектакльләренә декорацияләрне К. А. Коровин, А. Н. Бенуа, Л. С. Бакст, Н. К. Рерих ясый. Рус балет мәктәбе дөньяга гаять талантлы артистларны — А. Т. Павлованы, Т. П. Карсавинаны, В. Ф. Нижинскийны һ.б. ны бирә. Театр шулай ук туктаусыз эзләнүләр белән яши. Психо¬ логик актёрлык уены мәктәбенә нигез салган К. С. Станислав¬ ский театрның киләчәген тирән психологик реализмда, актёрның образга керә белүе осталыгында күрә. В.Э. Мейер¬ хольд театрдагы шартлылык, гомумиләштерү, халык кәмите һәм маскалар театрыннан файдалану өлкәсендә туктаусыз эзләнүләр алып бара. Е. Б. Вахтангов тәэсирле, тамашалы, күтәренке рухлы спектакльләрне өстенрәк күрә. Бу чорда иҗат эшчәнлегенең төрле рәвешләрен кушарга омтылу торган саен ачыграк чагылыш ала. «Сәнгать дөнья- сы»на рәссамнар гына түгел, шагыйрьләр, философлар, музы¬ кантлар да керә. 1908—1913 елларда С.П. Дягилев Парижда, Лондонда, Римда һәм Европаның башка шәһәрләрендә Рус сезоннары уздыра. Балет һәм опера спектакльләре, театр өчен эшләнгән рәсемнәр, музыка тамашачыларны таң калдыра.
60 XX гасыр башында яңа сәнгать төре — кинематограф бар¬ лыкка килә. Беренче «электротеатрлар» һәм «иллюзион¬ нар» Россиядә 1903 елда ачыла, ә 1914 елда тамашачыларга 4 мең кинотеатр хезмәт күрсәтә. 1908 елда беренче рус уен картинасы — «Стенька Разин һәм княжна», ә 1911 елда «Сева¬ стополь оборонасы» дигән тулы метражлы фильм төшерелә. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан Россиядә 30 кино- фирма эшли. Кинопродукциянең күпчелек өлешен мелодра¬ малар тәшкил итә. Россия киносында режиссер Я. А. Прота¬ занов, актерлар И. И. Мозжухин, В. В. Холодная, А. Г. Коонен һ.б. осталар эшли. Кинематограф халыкның барлык катлау¬ лары өчен ачык була. Шулай итеп, XX гасыр башында мәдәният моңарчы күрел¬ мәгән күтәрелеш кичерә. Бу рус сәнгатенең Көмеш гасыры була. Әмма Россия тормышындагы иң төп каршылыкларның берсе — киң массаларның мәдәният казанышларыннан фай¬ далана алмавы һәм мәдәниятнең алардан аерылган булуы мәсьәләсе хәл ителми. Сүзлек запасын киңәйтәбез Щ|' I; Биосфера — Җирдә тереклек таралу өлкәсе. Импрессионизм —реаль тормышны хәрәкәттә, шәхеснең ■ мизгел эчендә кичергән тәэсирләрен сурәтләргә омтыл¬ ган сәнгать юнәлеше. Нобель премиясе — фән, техника, әдәбият өлкәсендә гаять зур казанышларга ирешкән кешеләргә сәнәгатьче А. Нобель калдырган акчалар хисабыннан Швеция фәннәр академиясе тарафыннан ел саен бирелә торган премия. Ноосфера — биосфераның яңа, эволюцион халәте. Бу | халәттә кешенең акыл эшчәнлеге үсешнең хәлиткеч L факторына әйләнә. 1. XX гасыр башы ни өчен Көмеш гасыр дип атала? 2. Мәга¬ риф һәм белем бирү өлкәсендә нинди үзгәрешләр килеп чыга? 3. XX гасыр башында Россиядә фән нинди казанышларга ирешә? 4. Көмеш гасыр әдәбиятына бәяләмә бирегез. Анда нинди сәнгать стильләре чагылыш таба? 5. Рус нәкышенә нинди үзен¬ чәлекләр хас була? 6. Архитектура һәм скульптура өлкәсендәге каза¬ нышларны атагыз. 7. Рус балетында һәм театр сәнгатендә нинди яңа күренешләр күзәтелә? 1. «Ни өчен рус мәдәниятенең чәчәк аткан чоры XX гасырның нәкъ менә беренче ун-унбиш елына туры килә?» дигән сорауга җавап бирегез.
61 2. Рус мәдәниятенең Көмеш гасыры сәнгать стильләренең, юнәле¬ ше һәм методларының күптөрлелеге белән аерыла. Кайвакыт моны XX гасыр мәдәниятенең кимчелеге дип тә күрсәтәләр. Ни өчен дип уйлыйсыз? Бу бәяләмә белән килешәсезме? § 9. Россия Беренче бөтендөнья сугышында Беренче бөтендөнья сугышы башлану. Европаның алдын¬ гы илләре арасындагы каршылыклар, йогынты даирәләрен киңәйтү өчен көрәш аларның ачыктан-ачык бәрелешенә китерә. |Иң яңа тарих дәресләрендә сез Беренче бөтендөнья сугышы баш¬ лануга китергән сәбәпләрне җентекләп өйрәндегез. Аларның нидән гыйбарәт булуын исегезгә төшерегез. Сугыш башлануга нәрсә этәргеч бирә? Сугышка, ул башлану белән үк, бөтен Европа тартып кертелә, ә бераздан ул бөтендөнья сугышына әверелә. Анда 1,5 млрд халык яшәгән 38 дәүләт катнаша. Бу илләрнең һәрберсе үз максатларына ирешергә омтыла, сугыш утын кабызган өчен, һәрберсе билгеле бер дәрәҗәдә җаваплы була. Әмма шулай да Европаны һәм дөньяны яңадан бүлү сәясә¬ тен башлап җибәргән Германия-Австрия блогының гаебе зур¬ рак була. Германия сугышка барысыннан да яхшырак әзер¬ лек белән керә. Ул Францияне, аннан соң Россияне тар-мар итәргә, аның Балтыйк буе һәм Польша губерналарын, Афри¬ кадагы кайбер француз колонияләрен үзенә кушарга, Төркия- дә, Якын һәм Урта Көнчыгышта ныгып урнашырга ниятли. Австро-Венгрия Балкан дәүләтләрен быйсындырырга омтыла. Яңа яшәү мәйданнарына ул кадәр кытлык кичермәгән Россия, гомуми тәртипсезлекләрдән файдаланып, үзенең стратегик хәлен шактый яхшыртырга — Кара диңгездәге Босфор һәм Дарданелла бугазларына, Константинопольгә һәм Балканга хуҗа булырга, Польшаның барлык җирләрен берләштерергә карар кыла. Бу максатлар шул ук вакытта Антанта илләренең (аның составына нинди илләр кергәнен исегезгә төшерегез) бердәм ниятеннән — Германия экспан¬ сиясен туктату теләгеннән килеп чыга. Николай II озак икеләнүләрдән соң 17 (30) июльдә рус гаскәрләренең гомуми мобилизациясе турында указ чыга¬ ра. Германия мобилизацияне туктатуны таләп итә. Россия Германиянең ультиматумына җавап бирми, һәм 1914 елның 19 июлендә (1 августында) Германия аңа сугыш игълан итә. Халыкның һәм партияләрнең сугышка мөнәсәбәте. Беренче бөтендөнья сугышы башлану ватанпәрвәрлек хислә¬ ренең чиктән тыш көчәюенә китерә. Эре шәһәрләрдә «Җиңү
62 яулаганчыга кадәр сугышырга!» дигән лозунг астында демон¬ страцияләр уза. Ал арның кайберләре вакытында немецлар¬ га погромнар ясала. Германиягә нәфрәт хисләре көчәйгән бер мәлдә, патша Санкт-Петербургны Петроград дип үзгәртү турындагы указга кул куя. Россия халкының күпчелеге Ватанны саклауга үзеннән өлеш кертүне изге бурычы дип саный. Сугышның беренче көннәрендә үк мобилизация пунктларына армиягә алынырга тиешле халыкның 96% ы килә, нигездә, болар крестьяннар була. Атаклы шагыйрьләр, артистлар, рәссамнар үз теләкләре белән сугышка китә. Күп кенә туташлар, алар арасында бай гаиләләрдән чыкканна¬ ры да була, госпитальләрдә һәм санитар поездларда эшли. Императрица Александра Фёдоровна һәм аның ике өлкән кызы Ольга белән Татьяна үзләре үк үрнәк күрсәтәләр. Беренче бөтендөнья сугышы сәяси партияләр эшчәнлегенә үзгәрешләр кертә. Монархиячел партияләр барысы да тәхет тирәсендә туплануларын игълан итәләр. Либералларның сугышка мөнәсәбәтләре турындагы А белдерүләреннән Кадетлар: «Хөкүмәтнең эчке сәясәтенә мөнәсәбәтебез нинди булуга карамастан, без ватанның бердәмлеген һәм бөтенлеген саклап калырга бурычлыбыз... Эчке бәхәсләрне кире кагыйк, дошманга безне бүлгәләүче кар¬ шылыкларга таяну өметенең тамчысын да калдырмыйк ». Октябристлар: «Партияләр арасындагы фикер төрле¬ леге, барлык «программ мәсьәләләр» һәм «сыйнфый каршылыклар» икенче планга чыгарга тиеш». Кадетларның һәм октябристларның сугышка мөнәсәбәтле прин¬ ципиаль позициясе нидән гыйбарәт була? Социалистлар арасында бердәмлек булмый. Эсерлар һәм социал-демократлар өч төркемгә бүленә: обороначылар, цен¬ тристлар (пацифистлар) һәм пораженецлар (ж,иңелүне яклау¬ чылар). Обороначылар (Г. В. Плеханов) Ватанны сакларга, сугыш барган вакытта, барлык революцион чыгышларны туктатып торырга (чөнки алар Россиянең дошманга каршы торуына комачаулык итәргә мөмкин) чакыра. Центристлар (Ю. О. Мартов, В. М. Чернов) сугыш алып барган барлык дер¬ жавалар белән кичекмәстән демократик солых төзүне яклап чыга. Пораженецлар башында В. И. Ленин тора. РСДРП Үзәк Комитетының «Сугыш һәм Россия /гл социал-демократиясе» дигән манифестыннан ( Россиянең эшчеләр сыйныфы һәм хезмәт ияләреГ күзлегеннән краганда, иң реакцион һәм иң вәхши хөкүмәт булган патша монархиясенең ж,иңелүе аеруча
Мәскәүдә ватанпәрвәрләр манифестациясе. 1914 ел яхшы булыр... Корбаннар күбрәк булган саен, эшчеләр коралны һәр илнең хөкүмәтенә һәм буржуазиясенә каршы борырга кирәклеген ачыграк аңлаячак... Импе¬ риалистик сугышны гражданнар сугышына әйләнде¬ рү — пролетариатның бердәнбер дөрес лозунгы ул... Ленин позициясенең мәгънәсе нидән гыйбарәт? Ни өчен Ленинны һәм аның тарафдарларын пораженецлар дип атыйлар? «Империалистик сугышны гражданнар сугышына әйләндерергә!» лозунгы нәрсәне аңлата? Сугыш хәрәкәтләренең башлануы. Германия генераль штабы сугыш хәрәкәтләре алып бару планын алдан ук эшләп куя. Анда төп игътибар ике фронтта сугышны булдырмау¬ га юнәлтелә. Шушы максат белән 6—8 атна эчендә, тиз һәм куәтле һөҗүм ясап, Францияне тар-мар итү, ә аннары гас¬ кәрләрне Россиягә каршы бору каралган була. Сугышның беренче көннәрендә үк Көнбатыш (Бельгиядә һәм Франциядә) һәм Көнчыгыш (Россиягә каршы) фронт¬ лар барлыкка килә. Рус армиясенең Югары башкомандую- щие итеп император үзенең агасын — бөек кенәз Николай Николаевичны билгели. Параграфны өйрәнгәндә, «Россия Беренче бөтендөнья сугышында» картасыннан файдаланыгыз. Көнбатыш фронт төп фронт булып санала. Әмма рус гас¬ кәрләре, сугышның башыннан ахырына кадәр актив опера¬ цияләр алып барып, союздаш армияләрне ж,иңелүдән күп тапкырлар саклап кала.
64 1914 елның августында немецлар Парижга һөҗүм баш¬ лыйлар. Франциянең катгый таләбе буенча 1 нче һәм 2 нче рус армияләре (командующийлары П. К. Ренненкампф һәм А. В. Самсонов) Көнчыгыш Пруссиядә һөҗүмгә күчә. Немец¬ ларның генераль штабы ашыгыч рәвештә Көнбатыш фронт¬ тан шактый зур көчләрне көнчыгышка күчерергә мәҗбүр була. Резерв корпус та шунда озатыла. Һөҗүмнең ашык- пошык әзерләнүе аркасында, Россия зур югалтуларга дучар була. Рус армияләре тар-мар ителә, аның каравы немецлар¬ ның Франциядәге позицияләре көчен югалта. Парижны кот¬ каруга, 1914 елның сентябрендә Марна елгасында инглиз һәм француз гаскәрләренең җиңү яулавына Россия дә үз өлешен кертә. 1914 елның көзендә рус командованиесе көньяк-көнба¬ тыш юнәлештә Австрия һәм Венгрия гаскәрләренә каршы уңышлы сугыш хәрәкәтләре алып бара, шуның нәтиҗәсендә Галиция һәм Буковинаның бер өлеше яулап алына. Германиянең яшен тизлегендә һәм эзлекле рәвештә башта Францияне, ә аннары Россияне тар-мар итү планы өзелә. Марнедагы бәрелештән һәм русларның Галициядәге җиңү¬ ләреннән соң, Германия Төркияне сугышка керергә ашык¬ тыра башлый. Моның максаты рус гаскәрләрен Кавказга, ә инглизләрне Мисырга юнәлтү була. 1914 елның октябрендә Германия-Төркия флоты Кара диңгездәге рус кораблары¬ на һөҗүм итә, Севастопольне, Одессаны, Новороссийскины һәм Феодосияне утка тота. Декабрь аенда Төркия армиясе Кавказ артындагы рус гаскәрләренә һөҗүм башлый. Әмма төрек гаскәрләренең сан ягыннан өстенлегенә дә карама¬ стан, алар уңышка ирешә алмыйлар. Декабрь ахырында рус берләшмәләре, Төркия армиясенә җимергеч удар ясап, контрһөҗүмгә күчә. Төрекләр, 90 меңлек армиянең 78 мең¬ нән артыгын югалтып, Эрзерумга чигенергә мәҗбүр булалар. 1915—1916 елларда сугыш хәрәкәтләре. Брусиловның фронтны өзүе. Немецлар 1915 елга сугыш алып бару планын үзгәртергә мәҗбүр булалар. Көнбатыш фронтта стратегик обо¬ ронага күчеп, рус армиясен тизрәк тар-мар итү һәм Россияне сугыштан чыгару максатында, төп көчләрне һәм сугыш ки¬ рәк-яракларын Көнчыгыш фронтта тупларга карар кылына. Бик зур гаскәр туплап, аны кирәкле кораллар белән тәэ¬ мин итеп, артиллерия белән куәтләндереп, Германия-Австрия гаскәрләре һөҗүм операцияләрен башлап җибәрә. 1915 елның маенда немецлар көньяк-көнбатыш юнәлештә зур операция уздыралар. Рус гаскәрләре Галициядән, Польшадан, Балтыйк буе, Белоруссия һәм Украинаның кайбер өлкәләреннән кыс¬ рыклап чыгарыла. Армиянең корал белән үтә начар тәэмин ителүе 1915 ел¬ ның язында җиңелү сәбәпләренең берсе булып тора. Рус гас¬
кәрләре кораллар һәм сугыш кирәк-яракларына зур кытлык кичерәләр. Снарядлар бер орудиегә бер-ике тапкыр атарлык кына итеп бирелә. Винтовкалар җитми. Нәлак булган иптәш¬ ләренең винтовкаларын җыеп алыр өчен, солдатларга махсус рәвештә алгы сызыкка барырга туры килә. Территорияләр югалту белән беррәттән, кешеләр дә күпләп кырыла. Өстәвенә, Көнчыгыш фронтта хәрби хәрәкәтләрнең актив¬ лашуы аркасында, вакытлыча җиңеллек кичергән союздаш¬ лар рус армиясенә ярдәмгә килергә ашыкмыйлар. Көнбатыш фронтта бернинди дә зур сугышчан операцияләр оештырмый¬ лар. Германия 1915 ел нәтиҗәләреннән канәгать кала. Аның җитәкчеләренә рус армиясе, ахыргача тар-мар ителмәсә дә, җитди сугыш алып бару мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән кебек тоела. Шуңа күрә немец генераллары 1916 елда Көн¬ батыш фронтта зур җиңүләргә ирешергә исәп тоталар. 1916 елның февралендә Германия армиясе французларның Верден крепосте урнашкан, Парижга туры юл ача торган районга һөҗүм башлый. Союздашларның таләпчән үтенече буенча, рус армиясе җитәкчелеге ашыгыч рәвештә һөҗүм планы эшли. Төп авырлык генерал А.А. Брусилов җитәк¬ челегендәге Көньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләренә төшә. Алексей Алексеевич Брусилов (1853— 1926) генерал гаиләсендә туа. Пажеский корпусны тәмамлый. 1877—1878 ел¬ гы рус-төрек сугышында катнаша. 1881 елда Петербургта яңа ачылган Офицерлар кавалерия мәктәбенә укыр¬ га керә. 15 елдан артык мәктәптә хез¬ мәт куя, атта йөрү буенча инструкто¬ рыннан мәктәпнең начальнигы дәрә¬ җәсенә күтәрелә. 1906—1912 елларда төрле гаскәри берләшмәләр белән җи¬ тәкчелек итә. 1912 елда Россия импе¬ риясе хәрби чиннарының иң югарысы саналган кавалерия генералы чинын ала. Беренче бөтендөнья сугышы башлану белән, 8 нче армия командующие итеп билгеләнә. Бу армия 1914 ел¬ да Галициядәге сугышларда үзен таныта. 1915 елда гас¬ кәрләрне карарга килгән Николай II Брусиловка гене¬ рал-адъютант дәрәҗәсен бирә, ягъни аны император даирәсенә кертә. 1916 елның мартында Брусилов Көньяк- Көнбатыш фронтның башкомандующие итеп билгеләнә. 1916 елның 22 маенда көчле артиллерия ударыннан соң рус гаскәрләре австриялеләрнең позицияләренә һөҗүм итәләр.
66 340 км озынлыгында фронт сызыгы өзелә, өзеклекнең тирән¬ леге 120 км га җитә. Брусиловның фронтны өзүе аркасын¬ да, Австрия һәм Венгриягә һәлакәт куркынычы яный. Гер¬ мания, Верден янында һөҗүмне туктатып, көнбатыштан зур көчләрне шунда күчерә. Әмма башка фронтларның һөҗүмгә күчмәүләре аркасын¬ да, рус гаскәрләренең Көньяк-Көнбатыш фронттагы уңыш¬ лары хәлиткеч стратегик нәтиҗәләргә китерми. Һәм дошман¬ ның өстәмә көчләре килеп җитү белән, сугыш позицион ха¬ рактер ала. Икътисадны үзгәртеп кору. 1915 елгы сугыш вакыйга¬ лары Россиянең озакка сузылган кампанияләр алып баруга сәләтсез булуын күрсәтә. Әмма 1916 елда ук инде хәлләр тамырдан үзгәртелә, һәм икътисад сугыш ихтыяҗларын канәгатьләндерү эзенә төшерелә. Кайбер сәнәгать үзәкләрен югалтуга да карамастан, икътисади җитештерү темплары кимеми генә түгел, хәтта бераз үсә дә. Ташкүмер, нефть чыгару күләмнәре арта, машина төзү һәм химия продук¬ циясе җитештерү сизелерлек үсә. Хәрби сәнәгать фронтны җиңел корал белән тулысынча тәэмин итә һәм хәтта чит илләргә дә сата. Хәлләрнең болай тамырдан үзгәрүендә дәүләтнең, сәнәгать буржуазиясенең, земство һәм шәһәр җәмәгатьчелегенең, кооперациянең уртак тырышлыгы хәлиткеч роль уйный. 1915 елда эре сәнәгатьчеләр инициативасы белән илдәге бөтен ресурсларны фронт ихтыяҗлары өчен үзәкләштерү һәм мобилизацияләү органнары — Оборона буенча махсус киңәшмә һәм аңа буйсынган башка оешмалар — Ягулык, азык-төлек, кирәк-яраклар ташу, артиллерия тәэминаты һ.б. буенча киңәшмәләр булдырыла. Аларга хөкүмәт чиновник¬ лары, Дәүләт думасы әгъзалары, капиталистлар керә. Армиягә һәм фронтка ярдәм итү максатында, эре иҗтима¬ гый оешмалар — Хәрби-сәнәгать комитеты, Авыру һәм яралы сугышчыларга ярдәм итү буенча бөтенроссия земство союзы, Бөтенроссия шәһәрләр союзы һ.б. төзелә. Петроградта һәм Мәскәүдә рус галимнәре һәм уйлап табучыларының Фәнни- техник ярдәм комитеты эшчәнлек алып бара. Әлеге оешма хәрби-техник проблемаларны тиз һәм оператив хәл итә һәм үз ачышларын җитештерүгә кертә. Нәкъ менә әлеге комитет тырышлыгы белән, армия бомбага тотучы самолёт, пистолет- пулемёт, үзкорышлы винтовка, гусеницалы автомобиль, про¬ тивогаз кебек яңалыкларга ия була. Кризис якынлашу. Рус гаскәрләренең 1915 елгы яз — җәй кампаниясендә җиңелүе җәмгыятьнең хөкүмәткә ышанычын юкка чыгара. Кадетлар «халык ышанычы» хөкүмәте төзү идеясен күтәреп чыгалар. Бу идея Дума фракцияләренең күпчелеген берләштерә, бары чик сул һәм чик уң партияләр
67 генә читтә кала. Думада Прогрессив блок дип аталган пар- тияара коалиция булдырыла. 1916 елда аның җитәкчеләре үз чыгышларында тәнкыйди рухны көчәйтергә карар кылалар. Парламентның хакимият¬ кә һөҗүме 1916 елның 1 ноябрендәге Дума утырышында кадетлар җитәкчесе П. Н. Милюковның нотыгыннан башла¬ нып китә. Рәсми һәм хуҗалык өлкәсендәге сәясәтне бик каты тәнкыйтьләп, Милюков гаепләүләрнең һәрбер пунктын «Ахмаклыкмы бу яисә хыянәтме?» дигән күп мәгънәле сорау белән тәмамлый. Милюков үрнәгендә үтә тәэсирле чы¬ гышлар ясап, милләтче В. В. Шульгин һәм хәтта монархист В. М. Пуришкевич та хөкүмәтне фаш итәләр. Хакимиятнең гаепләрен Дума мөнбәреннән тәнкыйтьләп, депутатлар аның сәләтсезлеге хакындагы иҗтимагый фикер¬ не ныгыталар, ягъни революциягә өндәүчеләр белән уртак эш башкаралар. 1915 елның августында Николай II гаскәрләр белән җитәк¬ челекне үз кулына ала. Илдәге һәм фронттагы хәлләрнең торышы өчен җаваплылык хәзер тулысынча императорга төшә. Югары башкомандующий булгач, Николай II күпчелек вакытын Могилёвтагы Ставкада уздырырга мәҗбүр була. Дәүләт карарларын кабул итүдә патша хатынының йогын¬ тысы көчәя. Әмма Александра Фёдоровнаны Россиядә ярат¬ мыйлар, бу исә, нигездә, күпчелекнең Г. Е. Распутинны күрә алмавы аркасында килеп чыга. Григорий Ефимович Распутин (1865—1916) Тубыл губернасының Покровское авылында урта хәлле кре¬ стьян гаиләсендә туа. Башта ат карагы була, аннары сектага кушыла, монас¬ тырьдан монастырьга күченеп йөри. «Изге карт» дигән дан казана һәм 1907 елда патша сараена үтеп керә. Распутинның гемофилия (кан оешмау) белән чирләгән патша улы Алексей¬ ның хәлен җиңеләйтүе турында бик күп мәгълүмат сакланган. Патшабикә аңа чиксез ышанган. Ул рус крестьяны нәкъ менә шундый: белемсез, әмма Аллага сыгынучы мужик булырга тиеш дигән карашта торган. Замандашлары фикеренчә, министрлыктагы еш алы¬ шынулар Распутинның патша гаиләсенә йогынтысы гаять зур булуын раслаган. Янәсе, Распутинның күрсәтмәләре һәм патшабикәнең басымы белән, патша министрлык кәнә¬ фиенә берсеннән-берсе булдыксыз эшлеклеләрне утырта.
68 Министрлар советына «мәтәлчек-коллегия» дигән кушамат тагалар. Сугыш чорында илдә дүрт премьер-министр, алты эчке эшләр министры, Юстиция, Җир һәм Хәрби министр¬ лыкларда дүртешәр җитәкче алышына. Россиядә гайбәт тарала. Ришвәтчелек, казна талау, акчага сатылу чәчәк ата. Рус армиясенең җиңелүендә, дәлилләре булмаса да, «шпион патшабикә»не һәм «изге шайтан» Рас¬ путинны гаеплиләр. Ил өстенә «хыянәт» дигән куркыныч сүз канат җәя. Аристократлар арасында барлык бәлаләрне Распутин белән бәйләүчеләр күп була. 1916 елның декабрендә бу кеше монархистларның Думадагы җитәкчесе В. М. Пуришкевич, патша бертуганының улы — бөек кенәз Дмитрий Павлович һәм патша бертуганының кызына өйләнгән кенәз Ф. Ф. Юсу¬ пов тарафыннан үтерелә. Сугыш һәм җәмгыять. Озакка сузылган сугыш кешеләр¬ нең тормыш хәлен кинәт начарайта. Оборона сәнәгатенең үсеше халык куллануы товарлары эшләп чыгаруны бик нык чикләү хисабына бара, бу исә бәяләрнең күтәрелүенә китерә. Тимер юлларда составларның күп булуы нәтиҗәсендә, эре шәһәрләрне азык-төлек белән тәэмин итүдә өзеклекләр була. 1916 елның көзендә Петроград һәм Мәскәүдә моңарчы булмаган күренеш — чиратлар барлыкка килә. Полиция әлеге чиратларның сәяси клубларны хәтерләтүен хәбәр итә. Сугыш башланган вакытта тынып торган забастовка хәрәкәте Петроград урамындагы чират. 1916 ел
69 яңадан күтәрелә башлый. Икътисади таләпләр белән бергә, баш күтәрүчеләр сәяси таләпләр дә куялар. Авылда да тынычлык булмый. 12,8 млн иң яхшы хез¬ мәткәр фронтка алына. Мобилизацияләнгән крестьяннар үз гаиләләренә пособиеләр түләүне, салымнарны киметүне таләп итәләр. Алпавытларга каршы рух яңадан баш калкыта. Гәр¬ чә сугыш вакытында авыл хуҗалыгы продукциясе җитеш¬ терү кимемәсә дә, крестьяннар икмәкне базарга алып чыгып сатарга теләмиләр, яхшырак заман килүен көтәләр. 1916 ел ахырында хөкүмәт 31 губернада продразверстка кертә. Бу төшенчәнең билгеләмәсен «Сүзлек запасын киңәйтәбез» бүле¬ геннән укып белегез. Тылда проблемалар арта барган саен, фронтта дисциплина туктаусыз түбән тәгәри. Армиядә большевиклар партиясенең йогынтысы көчәя. 1916 елның ахырында гаскәрләрдә боль¬ шевикларның 150 дән артык оешмасы һәм төркеме эшчәнлек алып бара. Дошман белән татулашу, дезертирлык очракла¬ ры күбәя. Армия тынычлык, халыкка кирәксез сугышның тизрәк тәмамлануы турында хыяллана. Шулай итеп, 1914 елда Россия бөтендөнья сугышына тартып кертелә, һәм ул бу сугышка әзерлексез керә. Рус армиясенең җиңелүләре, хакимиятнең абруе төшү хакими¬ ят һәм җәмгыять арасында яңадан каршылыклар китереп чыгара. Дата 1914, 19 июль (1 август) — Германиянең Россиягә сугыш игълан итүе. Беренче бөтендөнья сугы¬ шы башлану. Сүзлек запасын киңәйтәбез (LL I Пацифистлар — теләсә нинди сугышка каршы чыгучы I кешеләр. Ц Позицион сугыш — озын һәм тотрыклы фронтларда, озак вакытка корылган ныгытмалардан торып, сугыш 1 алып бару. J Продразверстка — крестьяннарның шәхси һәм хуҗа¬ лык ихтыяҗларын канәгатьләндерү нормаларыннан артып калган икмәкне һәм башка продуктларны дәү- 1 ләткә тотрыклы бәягә мәҗбүри тапшыруы. а Экспансия — хакимлек даирәсен икътисади, шулай ук ■ii хәрби чаралар, дипломатик басым ясау юлы белән киңәйтү. Еш кына яулап алу сугышларында, халык¬ ларны сәяси бәйсезлекләреннән мәхрүм итүдә чагылыш таба. .
о 1. Беренче бөтендөнья сугышының сәбәпләре нинди? 2. Җәм- гыятьнең һәм төрле сәяси партияләрнең бөтендөнья сугышына мөнәсәбәте нинди була? 3. 1914—1916 елларда барган сугыш к* хәрәкәтләрендә Көнчыгыш фронт нинди роль уйный? 4. Нинди факторлар аркасында икътисад сугыш ихтыяҗларына яраклаштырып үзгәртелә? 5. 1916 елда рус җәмгыятендә һәм фронтта кешеләрнең эчке халәте ни өчен һәм ничек үзгәрә? 1. Дәүләт думасында уңнардан депутат В.В. Шульгин истәлек- ләрендә 1916 елда Петроград даирәләрендә «патшасыз пат- , ; з шалык ни дәрәҗәдә начар» дигән гыйбарәнең «көн-төн» кабат- лануын яза. Сезнеңчә, Николай II тәхеттә утыруга карамастан, җәмгыятькә ни өчен патшалык патшасыз калган кебек тоела? 2. Шул чор кешеләренең һәм тарихчыларының фикеренчә, сугышта¬ гы уңышсызлыклар якынлашып килүче революциянең иң төп сәбәп¬ ләреннән берсе була. Бу фикерне сез хуплыйсызмы, әллә кире кага¬ сызмы? Фикерләрегезнең дәлилләнгән булырга тиешлеген истән чыгармагыз.
2 нче бүлек Бөек Россия революциясе. 1917—1921 еллар § 10. Монархияне бәреп төшерү Революциянең сәбәпләре. Петроградта 1917 елның февра¬ лендә булган вакыйгалар. 1917 ел башында илдәге вазгыять гаять кискенләшә. Бәяләрнең үсүе, спекуляция, чиратлар, фронтлардагы җиңелүләр, инде күптән хәл ителергә тиеш¬ ле мәсьәләләрне чишәргә сәләтсез хакимиятнең ялгышлары халыкта кискен ризасызлык китереп чыгара. Патшаның хаталануы, аның гамәлләрен революцион һәм либераль пар¬ тияләрнең туктаусыз тәнкыйтьләп торуы монархның да, монархиянең дә абруен бик нык какшата. Петроградта хәлләр аеруча хәвефле була. Азык-төлек белән тәэмин итүдәге өзеклекләр нәтиҗәсендә башкала кеше¬ ләренең сабыр савыты тәмам тулып таша. Шәһәрнең кай¬ бер районнарында кибетләрне һәм лавкаларны җимерә баш¬ лыйлар. 18 февральдә Путилов заводы баш күтәрә. Хезмәт хакын күтәрү турындагы таләпләргә җавап итеп, админи¬ страция җитештерүне туктату турында хәбәр итә. 30 меңнән артык кеше эшсез кала. Бу карар илдәге массачыл чыгыш¬ ларга этәргеч бирә. 23 февральдә (яңа стиль буенча 8 мартта) демонстрантлар колоннасының башында икмәк өләшүне һәм ирләрен фронт¬ тан кайтаруны таләп иткән хатын-кызлар бара. 25 февральдә икътисади забастовкалар «Бетсен патша!», «Бетсен сугыш!» дигән лозунглар астында гомуми сәяси стачкага әверелә. Анда 300 меңнән артык кеше катнаша. 25 февральдә Николай II Могилёвтагы Ставкадан Петро¬ град хәрби округы командующиена «иртәгә үк башкаладагы тәртипсезлекләрне туктатырга!» дигән таләп белән телеграм¬ ма җибәрә. Дәүләт думасы Рәисе М.В. Родзянконың 1917 елның /q\ 26 февралендә Николай II гә юллаган телеграммасы ( \\ J Хәл үтә җитди. Башкалада — анархия. Хөкүмәт пара¬ личланды, бернәрсә эшли алмый. Азык-төлек һәм ягу¬ лык ташу транспорты тәмам сафтан чыкты. Җәмә¬ гатьчелектә ризасызлык арта. Урамнарда туктаусыз атышалар. Гаскәр частьлары бер-берсенә ата. Яңа хөкү¬ мәт оештыруны кичекмәстән илдә ышаныч казанган
72 затка йөкләргә кирәк. Акрын кыймылдарга ярамый... Җаваплылык тәхет әһеленә төшмәсә иде дип, Ходайдан сорыйм. Родзянко тәкъдимнәренең мәгънәсе нәрсәдә? Патшаны нәкъ менә үзе уйлаганча гамәл кылырга ул нинди дәлилләр белән күндерергә тырыша? 26 февральдә Николай II ике айга Дәүләт думасын тара¬ та. Шул көнне көндез Павлов полкы лейб-гвардиясе запас батальонының 4 нче ротасы солдатлары баш күтәрә, алар үзләрен демонстрантларны бастыруда файдаланачакларын белеп алалар һәм ризасызлык белдерәләр. Павловчылар үрнәгендә башка полклар да баш күтәрә. Солдатлар масса¬ чыл төстә эшчеләр ягына чыга башлыйлар. Икенче көнне баш күтәрүчеләр арсеналны, вокзалларны яулап алалар, «социалистларны коткару», «патша режи¬ мыннан зыян күрүчеләрне иреккә чыгару» өчен төрмәләргә юнәләләр. Көн ахырында алар Кышкы сарайны басып ала¬ лар. 28 февральдә Адмиралтейство бирелә. Патша министр¬ лары, кулга алынып, Петропавел крепостена ябыла. Яңа хакимият органнары барлыкка килү. 27 февраль кичендә ирек тәмен татыган халык төркеме Таврия сарае янында туплана. Биредә иртәдән үк Думаның патша указы¬ на буйсынмаган депутатлары җыелган була. Башкала һәм дәүләт белән идарә итү өчен, алар Дәүләт думасы әгъзала¬ рының Вакытлы башкарма комитетын оештыралар. Аның җитәкчесе итеп М. В. Родзянко билгеләнә. Шул ук вакытта Таврия сараеның башка бүлмәләрендә төрмәләрдән азат ителгән эшче-активистлар, Думаның соци¬ ал-демократлар фракциясе әгъзалары, сул интеллигенция вәкилләре утырышлары бара. 1905 елдагы кебек үк, Петро¬ град Эшче һәм солдат депутатлары советын төзергә карар кылына. Петроград Советы Башкарма комитеты рәисе итеп Думаның социал-демократлар фракциясе лидеры меньшевик Н.С. Чхеидзе, аның урынбасарлары итеп трудовик (тиздән эсер) А.Ф. Керенский һәм меньшевик М. И. Скобелев сайла¬ на. Совет әгъзаларының күпчелеген меньшевиклар һәм эсер¬ лар тәшкил итә. 1917 елның 1 мартыннан 2 мартына каршы төндә Дәүләт думасы әгъзаларының Вакытлы башкарма комитеты һәм Петроград Советы Башкарма комитеты Вакытлы хөкүмәт төзү турында килешәләр, ул либераллардан торырга, әмма Петроград Советы хуплаган программаларны тормышка ашы¬ рырга тиеш була. Аның башлыгы итеп күренекле земство эшлеклесе кенәз Г. Е. Львов билгеләнә. Бөтенроссия Оештыру җыелышы (Учредительное собрание) җыелганчыга кадәр эшләргә тиеш булганга, ул Вакытлы хөкүмәт дип атала.
Георгий Евгеньевич Львов (1861 — 1925) — кенэз, 1885 елда Мәскәү уни¬ верситетының юридик факультетын тәмамлый. 1903 елда Тула земство идарәсе рәисе итеп сайлап куела. Рус- япон сугышында 1904—1905 елларда Маньчжуриядә рус сугышчыларына ярдәм итү буенча земствода оешты¬ рылган кампанияне җитәкли, шуның аркасында гаять зур популярлык казана. 1905 елда I Дәүләт думасына сайлана, кадет¬ лар партиясенә керә, әмма тиздән аны ташлап чыга. Георгий Евгеньевич гадел һәм тәүфыйклы кеше була¬ рак шөһрәт казана. Ул менә дигән оештыручы, зем¬ ствода һәм армиядә зур абруйлы, уртачыл карашлы, хакимияткә омтылудан азат кеше була. Ул чордагы фикерләр буенча, Оештыру җыелышына сайлауларга йогынты ясамасын өчен, вакытлы хакимиятне нәкъ менә шундый шәхес — ялкынлы сәясәтче түгел, бәлки «идарәче» — җитәкләргә тиеш була. Чит ил эшләре министры вазифасына П. Н. Милюков билгеләнә. Октябрист А. И. Гучков хәрби һәм диңгезчелек министры итеп куела. Социалистлардан бердәнбер вәкил — А. Ф. Керенский — юстиция министры кәнәфиенә утыра. Монархның һәм монархиянең язмышын хәл итү сорала. Николай II нең тәхеттән ваз кичүе. 28 февральдә Нико¬ лай II Ставкадан Царское Селога юнәлә, әмма 1 мартта аңа якын-тирәдәге тимер юл узелларының баш күтәрүчеләр кулында булуын хәбәр итәләр. Патша поезды Төньяк фронт штабы урнашкан Псковка борыла. 1 марттан 2 мартка каршы төндә М.В. Родзянко Төньяк фронт белән җитәкчелек иткән генерал Н. В. Рузскийга теле¬ граф аша хәбәр юллый. Ул Николай Пне унөч яшьлек улы Алексей файдасына тәхеттән ваз кичәргә, ә регент итеп пат¬ шаның абыйсын — бөек кенәз Михаил Александровичны бил¬ геләргә күндерүне сорый. Фронтлар һәм флотилияләр башко- мандующийларына, әлеге мәсьәлә буенча ашыгыч рәвештә үз фикерләрен белдерүләрен сорап, телеграмма җибәрелә. «Хәл¬ ләр, күрәсең, башкача гамәл кылырга ирек бирмидер»,— диелә телеграммада. Бу гыйбарә үзе үк Родзянко тәкъдиме белән килешергә дигән алдан ук көтелгән җавапка этәрә. Армия башлыкларының позициясе Николай II не тетрән¬ дерә. 2 мартта ул кече энесе Михаил файдасына тәхеттән ваз кичүе турында актка кул куя. Икенче көнне Михаил: «Ил язмышын Оештыру җыелышы хәл итәргә тиеш»,— дип белдерә.
74 Николай II нең тәхеттән ваз кичүе турындагы манифесттан \ Өч ел буена безнең туган илебезне буйсындырырга омтылган тышкы дошман белән бөек көрәш көннәрендә Раббы Россиягә тагын бер бик авыр сынау җибәрде. Ил эчендә башланган халык чуалышларының алга таба сугышны дәвам иттерүгә начар йогынты ясау куркынычы бар. Россиянең язмышы... безнең сөекле Ватаныбызның бөтен киләчәге сугышны ничек кенә булса да җиңгәнче туктатмауны таләп итә... Россия тормышындагы шушы хәлиткеч көннәрдә халкыбыз тизрәк җиңүгә ирешсен өчен, аның барлык көчләрен бергә туплап берләшүен җиңеләйтүне намус эшебез дип беләбез һәм, Дәүләт думасы белән килешеп, Россия Дәүләте Тәхетеннән ваз кичү һәм үз өстебездән Югары хакимиятне төшерү файдага булыр дип саныйбыз. Николай II үзенең тәхеттән ваз кичү турындагы карарын ничек аңлата? Ул үз теләге белән тәхеттән ваз кичкән дип әйтеп була¬ мы? Ни өчен? Үз фикерегезне нигезләгез. Россия монархиясе яшәүдән туктый. Башта Николай II не һәм аның гаилә әгъзаларын Царское Селода ябып тоталар, ә 1917 елның августында Тобольскига сөргенгә озаталар. Ике властьлылык. Россиядә үзенчәлекле сәяси вазгы¬ ять барлыкка килә. Бер үк вакытта ике хакимият орга¬ ны — Вакытлы хөкүмәт һәм Эшче һәм солдат депутатлары советы гамәлдә була. Бу хәлне ике властьлылык дип атый¬ лар. 1917 елның 1 мартында Петроград Советы Петроград хәрби округы гарнизоны буенча 1 нче номерлы боерык чыгара. Сайлап куела торган солдат комитетлары оештырыла. Корал алар карамагына тапшырыла. Барлык хәрби бүлекчәләр Советның сәяси таләпләренә буйсынырга тиеш була. Боерык солдатларга офицерлар белән тигез хокуклар бирә һәм армия¬ дәге тәртипнең традицион формаларын (хәрбиләрчә үрә басу, хезмәттән тыш, мәҗбүри честь бирү, офицерларның солдат¬ ларга «син» дип мөрәҗәгать итүе) юкка чыгара. 1917 елның 3 мартында Вакытлы хөкүмәтнең Петроград Советы белән килешенгән декларациясе басылып чыга. Вакытлы хөкүмәт декларациясеннән 1) Сәяси һәм дини эшләр, шул исәптән террорчылык, хәрби восстание һәм аграр җинаятьләр буенча тулы һәм кичектергесез амнистия һ.б.
75 2) Сүз, матбугат, союзлар, җыелышлар һәм стачкалар иреге, сәяси ирекләрнең хәрбиләргә дә кагылуы... 3) Барлык сословие, дини һәм милли чикләүләрне бетерү. 4) Гомуми, тигез, яшерен һәм турыдан-туры тавыш бирү башлангычларында илдә идарә итү рәвешен һәм конституция урнаштырачак Оештыру җыелышы чакы¬ руга кичектергесез әзерлек башлау... 6) Гомуми, турыдан-туры, тигез һәм яшерен тавыш бирү нигезендә, җирле үзидарә органнарына сайлаулар үткәрү. Декларация Россиянең сәяси корылышына нинди үзгәрешләр кертә? Оештыру җыелышы алдында нинди бурычлар тора? Дек¬ ларациядә атап үтелгән сайлау хокукы принципларына характе¬ ристика бирегез. 6 мартта Россия гражданнарына мөрәҗәгатендә хөкүмәт илнең җиңгәнче сугыш алып барачагы һәм халыкара бурыч¬ ларын үтәячәге турында белдерә. Сугышны дәвам итүгә тот¬ кан юнәлеше хөкүмәтнең социаль-икътисади сәясәтен дә билгели. Ул илнең оборона сәләтенә зыян китерми торган чараларны гына яраклы дип таба. 8 сәгатьлек эш көне кертү турындагы закон проекты шуңа күрә кире кагыла. Петроград Советы үзе фабрика һәм завод эшчеләре¬ нең Петроград җәмгыяте белән шәһәр предприятиеләрендә Мәскәүдә беренче революцион газеталар өләшү. 1917 елның язы
'6 8 сәгатьлек эш көне кертү турында килешү төзергә мәҗбүр була. Шушы ук сәбәп буенча, Вакытлы хөкүмәт җир, илнең милли-дәүләти корылышы турындагы мәсьәләләрне хәл итүне Оештыру җыелышына кадәр кичектерә. Советлар бу карарларны хуплауларын белдерәләр. Киң масштабта җир бүлү фронтны таркатачак, солдат шинеле кигән крестьяннар мондый зур вакыйганың үзләреннән башка гына уздырылуы белән ризалашмаячак дип уйлыйлар алар. Азык-төлек кризисына каршы көрәшү өчен, 1917 елның мартында икмәккә дәүләт сәүдә монополиясе урнаштыру турында карар чыгарыла. Апрельдә хөкүмәт предприятиеләр¬ дә барлыкка килгән фабрика-завод комитетларын законлаш¬ тыра. Алар җитештерү өлкәсен эшчеләр контролендә тота. Февраль революциясеннән соң милли мәсьәлә. Револю¬ циядән соң милли хәрәкәтләр җанлана, милли элитаның сәяси әһәмияте арта бара. Азатлык булганда, ул сәяси мөс¬ тәкыйльлеккә омтыла. Вакытлы хөкүмәт илнең барлык хал¬ кына тигез гражданлык ирекләре һәм хокуклары бирү ниге¬ зендә Россия дәүләтенең бөтенлеген саклап калуны яклап чыга. Март аенда хөкүмәт «Полякларга мөрәҗәгать» бастырып чыгара. Бу документта киләчәктә Польшага бәйсезлек бирү вәгъдә ителә. Финляндиянең автономиясе торгызыла, әмма кайбер окраиналарның тулы бәйсезлеккә омтылуын хөкүмәт кискен гаепләп чыга. 1917 елның июлендә Финляндия пар¬ ламенты Финляндия территориясендә закон чыгару һәм башкарма хакимиятнең сейм карамагына күчүен игълан иткән «Хакимият турында закон» кабул иткәч, Вакытлы хөкүмәт боерыгы буенча, фетнәчел сеймны гаскәрләр чолгап ала, һәм ул таратыла. Киевта кайбер социалистик партияләр вәкилләренең 1917 елның 4 мартында уздырылган утыры¬ шында үзләренең хакимият органын — Үзәк раданы оешты¬ ру турында карар кабул ителә. 1917 елның июнендә бу орган Украинаның автономиясен игълан итә. Минск шәһәрендәге буржуаз, милли партияләр һәм оешмалар съездында июль аенда Белоруссия радасы оештырыла. Аның җитәкчеләре Белоруссиягә Россия республикасы кысаларында автономия бирүне таләп итәләр. Сугыш тудырган икътисади һәм социаль-сәяси кри¬ зис Россиядә революция китереп чыгара. Монархия бәреп төшерелә. Хакимияткә либераллар һәм уртачыл карашлы социалистлар килә, алар илдә демократия урнаштыруны һәм сугышны җиңгәнчегә кадәр дәвам итүне үзләренең төп максаты дип белдерәләр. Милли һәм төп социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итү Оештыру җыелышы чакырылганчы кичектерелә.
77 Дата 1917, 2 март — ике властьлылык урнашу; Нико¬ лай II нең тәхеттән ваз кичүе. Сүзлек запасын киңәйтәбез ПДД 'i - 1 чШй«< ЛЙМ'ЛЛЙГ-АЙ?. ■ьлЛмН I Регентлык — монарх балигълык чорына җитмәгән бул¬ са, авыру булса яисә башка сәбәпләр аркасында бер яки берничә затның вакытлыча хакимлек итүе. ‘ Оештыру җыелышы — яңа хакимият системасын закон • нигезендә урнаштырырга тиешле парламент учрежде¬ ниесе. 1. Февраль революциясенең сәбәпләре нинди? 2. Россиядә монархия ни өчен шулай бик тиз җимерелә? 3. Февраль вакый¬ галарында армия нинди роль уйный? 1 нче номерлы боерык¬ ның барлыкка килү сәбәпләрен әйтегез? 4. Ике властьлылык- ның асылы нидә? Илдә нинди хакимият органнары барлыкка килә? 5. Вакытлы хөкүмәт нинди сәяси һәм социаль-икътисади чара¬ лар уздыра? 6. Вакытлы хөкүмәт эшчәнлегенә Советлар нинди йогын¬ ты ясый? 1. В. В. Шульгинның истәлекләрендә революция башланган көннәрдә «Монархны «корбан итеп», монархияне коткарып бул- / | Л маемы?» дигән фикер туу («Һәм бер миндә генә түгел»,—дип \. • ) яза Шульгин) турында сөйләнә. Мондый идеянең нинди даи¬ рәләрдә барлыкка килүе мөмкин икәнен фаразлагыз. Аның мәгънәсен аңлатыгыз. Ул гамәлгә ашырыламы? Ни өчен? 2. 1917 елның маенда эсерлар башлыгы, авыл хуҗалыгы министры В.М. Чернов: «Безнең лозунг — Оештыру җыелышы кулыннан җир алу»,—дип белдерә. Бу лозунг крестьяннарның рухына туры киләме? §11. Россия 1917 елның яз — җәй айларында Февраль революциясеннән соңгы сәяси партияләр. Фев¬ раль революциясе илдәге сәяси көчләргә зур үзгәрешләр кертә. Николай II тәхеттән ваз кичкәч, күп кенә монар- хиячел партияләр таркала. Яңа шартларга октябристлар да җайлаша алмый. Конституцион-демократик партия оппозициядәге төп көч¬ тән идарәче партиягә әверелә. Кадетлар сизелерлек сулга авыша (бу терминның мәгънәсен исегезгә төшерегез). 1917 ел¬ ның язында алар Россиядә республика урнаштыруны һәм хәтта социалистик партияләр белән хезмәттәшлек итүне як¬ лап чыгалар.
78 Социалистик партияләр ачыктан-ачык эшчәнлек алып баруга күчә. Ал арның йогынтысы арта. 1917 елның язын¬ да меньшевиклар төркемнәре һәм оешмаларында торучы¬ ларның саны 100 мең кешегә җитә. Ал арның лидерлары Петроград Советын төзүне башлап йөриләр. Шулар ук аның Башкарма комитетына да җитәкчелек итә. Социалист-ре- волюционерларның сафлары тагын да тизрәк үсә (мартта 500 меңнән артык әгъза исәпләнә). Петроград Советында аларның фракциясе иң зурысы була. Әмма эсерлар җитәк¬ челекне меньшевикларга тапшыралар. Алар үз программа¬ ларының кайбер нигезләмәләреннән баш тарталар. Киләсе абзацны укыганда, эсерларның үз программаларындагы нинди нигезләмәләрдән баш тартулары турында уйлагыз. § 2 мате¬ риалларыннан файдаланыгыз. Меньшевиклар һәм эсерлар Россия әлегә социализмга әзер түгел дип саныйлар. Алар фикеренчә, ил сәнәгать җитештерүе өлкәсендә зур югарылыкка ирешмәгән, халыкның мәдәни үсеше түбән, пролетариат халыкның күпчелек өлешен тәшкил итми. Революция буржуаз-демократик үзгәртеп коруларны ахырына җиткерергә, ә аларның башында либераль буржуа¬ зия торырга тиеш. Совет лидерлары хакимиятне шуның өчен Вакытлы хөкүмәткә тапшыралар да. Алар Советлар хөкүмәт эшчәнлегенә күзәтчелек итәргә һәм, демократик юнәлештән тайпылган очракта, аңа басым ясарга тиеш дигән карашта торалар. Меньшевиклар һәм эсерлар либераль эшлеклеләрнең дәүләт идарәсе өлкәсендә бераз тәҗрибәсе барлыгын таный¬ лар. Демократия яклы барлык сәяси көчләрнең берләшүе генә гражданнар сугышы башланудан һәм монархияне тор¬ гызудан коткарачак дип ышаналар. Большевиклар февраль вакыйгаларында актив катнаш¬ мыйлар. Партиянең күп кенә җитәкчеләре төрмәләрдә яисә эмиграциядә була. РСДРП(б) әгъзаларының саны 24 меңнән, Петроградта большевикларныкы берничә йөздән артмый. Петроград Советында аларның меньшевиклар һәм эсерлар¬ га теләктәшлек белдергән зур булмаган фракциясе эшли. Вазгыять 1917 елның апрелендә үзгәрә. Апрель тезислары. 1917 елның 3 апрелендә Цюрихтан Петроградка Германия аша махсус пломбаланган вагонда большевиклар лидеры В. И. Ленин җитәкчелегендәге социал- демократлар төркеме әйләнеп кайта. Финляндия вокзалын¬ да Ленин чыгыш ясый, анда ул илдәге хакимиятне кулга төшерүгә юнәлтелгән гамәлләрнең яңа программасын игълан итә. 4 апрельдә ул мәшһүр Апрель тезислары белән чыга: 1) Вакытлы хөкүмәтнең сәясәте халык өметләрен акла¬ мый. Ул илгә кичекмәстән солых та, җир дә бирә алмаячак. Кадетларның һәм октябристларның популярлыгы бик тиз түбән тәгәрәячәк;
2) авыр мәсьәләләрне хәл итеп була, әмма бер шарт үтә¬ лергә тиеш: ике властьлылыкны бетерергә һәм дәүләт хаки¬ миятен бөтен тулылыгы белән Советларга тапшырырга; 3) Советларның меныневик-эсер җитәкчеләре солых һәм җир турындагы мәсьәләләрне тиз генә хәл итә алмаячак. Бу аларның йогынтысы кимүгә китерәчәк, һәм большевиклар, Советларга үз вәкилләрен уздыру өчен, яңадан сайлау кам¬ паниясе башлап җибәрә алачак. Апрель тезисларында хакимиятнең большевикларга ты¬ ныч юл белән күчү программасы каралган була. Ул «Вакыт¬ лы хөкүмәткә бернинди дә ярдәм күрсәтмәскә!», «Бөтен власть — Советларга!» дигән лозунгларда гәүдәләнә. Ленин революциянең яңа этабына — «хакимиятне пролетариат һәм иң ярлы крестьяннар кулына тапшырачак» социалистик революциягә күчәргә өнди. Бу процесска большевиклар пар¬ тиясе җитәкчелек итәргә тиеш дип саный ул. Меньшевиклар теоретигы Г.В. Плеханов Ленинның программасын бик нык тәнкыйтьләп чыга. Сезнең фикерегезчә, аңа аеруча нәрсә ошамый? Хакимиятнең апрель һәм июнь кризислары. 18 апрельдә чит ил эшләре министры П.Н. Милюков союздаш держава¬ лар хөкүмәтләренә мөрәҗәгать итә. Вакытлы хөкүмәт нотасыннан Вакытлы хөкүмәтнең ирекле демократия рухы белән суга¬ рылган белдерүләре Россиядә булган борылыш гомум¬ союз көрәшендә аның роле кимүгә китерде дип уйларга аз гына да нигез була алмый, билгеле. Киресенчә, бөтен халыкның бөтендөнья сугышын хәлиткеч җиңүгәчә алып бару омтылышы барлык кешеләрнең һәм һәр аерым кешенең гомуми җаваплылык тоюы аркасында көчәйде генә. Сугыш мәсьәләсендә Вакытлы хөкүмәт нинди позиция ала? Аны, Милюков нотасындагы сүзләрне кулланып, мөмкин кадәр кыска итеп әйтеп бирегез. Милюков нотасына җавап итеп, Петроградта, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә сугышка каршы массачыл демонстрацияләр булып уза. Петроград Советы басымы нәтиҗәсендә Милюков һәм хәрби министр Гучков отставкага китәргә мәҗбүр була¬ лар. Вакытлы хөкүмәтнең беренче — апрель — кризисы була. Кадетлар һәм октябристларның лидерлары меньшевикларга һәм эсерларга хөкүмәт составына керергә тәкъдим ясыйлар. Озак сөйләшүләрдән соң 1917 елның 5 маенда коалицион хөкүмәт төзү турында килешүгә ирешелә. Аңа буржуаз пар¬ тияләр мәнфәгатьләрен гәүдәләндергән 10 министр һәм
6 социалист-министр керә. Эсерлар башлыгы В. М. Чернов җир эшләре министры вазифасына билгеләнә. А. Ф. Керенский хәрби һәм диңгезчелек министры кәнәфиенә күчеп утыра. Александр Фёдорович Керенский (1881—1970) Сембер гимназиясе директоры гаиләсендә дөньяга килә. 1904 елда Петербург университетының юридик факультетын тәмамлый. 1905—1906 елларда эсерлар белән, бервакыт хәтта аларның Сугышчан оешмасы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә. Кулга алына, сөргендә була. Аннан Петербургка кайта. Адвокат булып эшли. Талантлы оратор. Кайбер сәяси процессларда яклаучы буларак катнашып киң таныла. 1912 елда, трудовик- лар фракциясенә кушылып, IV Дәүләт думасына сайлана. Парламент кагылгысызлыгыннан файдаланып, революцион оешмалар белән элемтәләрне җайга салу максаты белән, ил буенча бик күп сәяхәт итә. Керенский үзен ил сәясәте күгендә менә-менә балкып кабыначак йолдыз дип саный. Артистлык сәләтенә ия була. Тәэсирле кул хәрәкәтләре, менә дигән нотыклары аңа популярлык һәм хәтта шөһрәт китерә. 1917 елның 3 июнендә Эшче һәм солдат депутатлары советларының I Бөтенроссия съезды ачыла. Меньшевиклар һәм эсерлар анда хәлиткеч күпчелекне тәшкил итәләр. Советларның беренче яңа җитәкче органында — Бөтенроссия Петроградта июнь демонстрациясе
үзәк башкарма комитетында да (БҮБК; рус. ВЦИК) — өстен¬ лек алар ягында була. Делегатлар Вакытлы хөкүмәткә ыша¬ ныч белдерү турында карар кабул итәләр. Меньшевиклар җитәкчесе И. Г. Церетели Россиядә хакимиятне үз кулына алырдай партия юк дип раслый. Ленин мондый партия бар, ул большевиклар партиясе дип белдерә. Съезд карарларын яклап массачыл демонстрация 18 июнь¬ гә билгеләнә. Большевиклар үз тарафдарларын анда кат¬ нашырга, әмма үз лозунглары белән чыгарга чакыралар. «Бөтен власть — Советларга!» шул лозунгларның иң әһә- миятлесе була. Манифестациядә 400 меңнән артык кеше катнаша. Съезд лидерларының өметләре акланмый: демон¬ странтлар, нигездә, большевистик лозунглар күтәреп чыгалар. Хөкүмәткә каршы демонстрацияләр Мәскәүдә, Харьковта, Тверьдә, Түбән Новгородта, Минскида һәм башка шәһәрләрдә булып уза. Илдә икенче — июнь сәяси кризисы башлана. Хөкүмәт, фронтта күптән әзерләнгән һөҗүмне башлап, кризистан котылырга тырышып карый. Сугышта җиңү риза¬ сызлык дулкынын бастырырга тиеш була. Әмма Көньяк- Көнчыгыш фронт гаскәрләренең һөҗүме тиз туктала. Хакимиятнең июль кризисы. Дәүләт киңәшмәсе. 4 июль¬ дә Петроградта «Бөтен власть — Советларга!» дигән лозунг астында ярты миллион чамасы кешелек демонстрация булып уза. Шуннан алда кайбер армия комитетларында Вакыт¬ лы хөкүмәтне корал ярдәмендә бәреп төшерергә, предприя¬ тиеләрне, банкларны, складларны, кибетләрне реквизиция¬ ләүгә чакырулар яңгырый. Шәһәрнең кайбер районнарында кораллы бәрелешләр була, кешеләр үтерелә һәм яралана. 5 июльдә Вакытлы хөкүмәт Петроград Советы Башкарма комитеты ярдәме белән вазгыятьне үз кулына ала. Шәһәргә фронттан хәрби частьлар китерелә. Демонстрантлар куып таратыла. Большевикларны хакимиятне бәреп төшерергә маташуда һәм Германия генераль штабы белән элемтәгә керүдә гаеплиләр. Партиянең кайбер җитәкчеләрен кулга алалар. Ленин Финляндиягә кача. Большевиклар юлбашчысы мондый нәтиҗәгә килә: Совет¬ лар Вакытлы хөкүмәт алдында капитуляцияләделәр, контр¬ революцион көчләр җиңде, ике властьлылык бетерелде. Ул «Бөтен власть — Советларга!» лозунгыннан баш тартуны таләп итә. Бу лозунгтан ни өчен баш тартырга карар кылына? «Бөтен власть — Советларга!» лозунгыннан баш тарту ни өчен чынлыкта Вакытлы хөкүмәтне корал көче белән бәреп төшерергә чакыру була? 24 июльдә Вакытлы хөкүмәтнең икенче коалицион соста¬ вы игълан ителә. Аңа 7 уртачыл карашлы социалист һәм кадетларга теләктәш 8 министр керә. Министр-рәис һәм хәрби министр итеп Керенский билгеләнә.
82 1917 елның августында Мәскәүдәге Дәүләт киңәшмәсендә катнашучы¬ лардан бер төркем. Уртада А. Ф. Керенский, аның янында (хәрби киемдә) Л. Г. Корнилов утыра Хөкүмәткә теләктәшлек белдергән көчләрне берләштерү һәм илдә гражданнар сугышын булдырмау бурычы тора. Керенский Мәскәүдә армия вәкилләре, алдынгы сәяси һәм иждимагый оешмалар, барлык Дәүләт думалары депутатла¬ ры катнашында Дәүләт киңәшмәсе җыю турында белдерә. Большевиклар киңәшмәгә бойкот белдерәләр һәм ул ачылган көнне — 12 августта — Мәскәүдә һәртөрле хәрәкәтне туктат¬ кан забастовка оештыралар. Киңәшмә делегатларының күбесе чуалышларга чик кую зарурлыгы турында сөйли. Башкомандующий Л. Г. Корни¬ ловның, фронтта һәм тылда тәртип урнаштыру өчен, кичек¬ тергесез һәм кыю чаралар турындагы чыгышы алкышлап каршы алына. Лавр Георгиевич Корнилов (1870—1918) Себердә отстав¬ кадагы казак хорунжиеның ишле балалы гаиләсендә дөньяга килә. Омскида кадетлар корпусын иң югары бал белән тәмамлый, Михайловскидагы артиллерия учи¬ лищесында укый, Төркестанда хезмәт итә. 1898 елда Генераль штаб академиясен кече көмеш медальгә бете¬ рә. Рус-япон сугышында катнаша. Мукден янындагы сугышта өч полкны чолганыштан алып чыга, аңа IV дәрәж,ә Изге Георгий ордены һәм полковник чины бирелә. Беренче бөтендөнья сугышы башланганда, пехо¬ та дивизиясенә ж,итәкчелек итә. Бу дивизия чолганыш¬ ка эләгә һәм аннан зур югалтулар белән чыга. 1915 ел¬ ның апрелендә авыр яраланган Корнилов әсир төшә, 1916 елның июлендә качып котыла. Зур шөһрәт казана. 1917 елның 2 мартында Родзянко һәм Гучков үтенече
буенча, Корнилов Петроград хәрби округы командующие итеп билгеләнә. Апрель кризисы көннәрендә Вакытлы хөкүмәткә, гаскәр китертеп, демонстрацияне куып тара¬ тырга тәкъдим итә, Петроград Советы белән конфлик¬ тка керә, отставкага җибәрүне сорый һәм фронтка китеп бара. Июнь һөҗүме вакытында аның армиясе сугышка сәләтле бердәнбер гаскәр була — командующий төшенкелеккә бирелүчеләрне, дезертирларны рәхимсез җәзага тарта. Көньяк-Көнбатыш фронтка башкоман- дующий итеп билгеләнә, ә 19 июльдә А.А. Брусилов урынына Югары башкомандующий вазифасына куела. Генерал Корнилов чыгышы. 23 августта Ставкага Корни¬ лов янына Хәрби министрлык идарәчесе Б. В. Савинков (эсер¬ ларның Сугышчан оешмасының элеккеге җитәкчесе) килә. Ул Вакытлы хөкүмәтнең хәлиткеч чараларга әзер булуын хәбәр итә. Әмма большевиклар коткысы нәтиҗәсендә чуалышлар килеп чыгу куркынычы булуын кисәтә. Петроград янына 3 нче атлы корпусны һәм кайбер башка частьларны китерер¬ гә карар кылына. Әмма генерал А. М. Крымов корпусы алга ыргылгач, Ке¬ ренский куркып кала, хәрбиләр аның урынына диктатор итеп Корниловны куярлар дип курка. 27 августта ул Корни¬ ловны, хакимиятне тулысынча үз кулына тапшыруны таләп итте дигән сылтау белән, хыянәтче дип игълан итә һәм Юга¬ ры башкомандующий вазифасыннан төшерә. Корнилов буй¬ сынудан баш тарта һәм Крымов гаскәрләренә Петроградка кузгалырга әмер бирә. Генерал Корнилов мөрәҗәгатеннән. Q . 1917 ел, август Безнең бөек ватаныбыз үлем хәлендә. Аның соңгы көннәре якынлаша. Мин, генерал Корнилов, ачыктан- ачык хәрәкәт итәргә мәҗбүрмен һәм Вакытлы хөкүмәт¬ нең, күпчелек Советларның басымына бирелеп, Герма¬ ния генераль штабы планнарына һәм шул ук вакытта дошманның Рига ярларына чыгуына тулысынча туры китереп, армияне һәлакәткә этәрүе һәм илне эчтән тар¬ катуы турында белдерәм... Мин, генерал Корнилов... шуны әйтәм: Бөек Россияне саклап калудан башка миңа берни дә кирәкми, мин сугышта дошманны җиңү юлы белән халыкны Оештыру җыелышына китереп җиткерергә ант итәм. Ә Оештыру җыелышында халык үз язмышын үзе хәл итәр һәм яңа дәүләт тормышы укладын үзе сайлар. Корнилов нинди максатларга ирешергә тели? Аның чыгышы ни өчен фетнә дип бәяләнә?
84 Башкалада хәлләр гаять киеренке була. 27 август кичендә БҮБК гадәттән тыш орган — Контрреволюция белән халык көрәше комитеты оештыра. Комитетка большевиклар әгъза¬ лары да кертелә. Алар Корниловка каршы көрәшкә 40 мең¬ нән артык кешене күтәрәләр. Эшчеләр дружиналары һәм Кызыл гвардия отрядлары коралландырыла. Петроград гар¬ низонына ярдәмгә меңгә якын революцион рухлы матрос һәм солдатлар килә, генерал Крымов гаскәрләренә йөзләрчә агитаторлар ж,ибәрелә. Тимер юлчылар поезд юлларын сүтә¬ ләр, корниловчылар төялгән эшелоннарны тупикка куып кертәләр. 30 августта Корнилов гаскәрләре бер мәртәбә дә атып карамыйча туктатыла. Крымов үзен үзе атып үтерә. Корниловны кулга алалар һәм төрмәгә ябалар. Югары баш- командующийлыкны Керенский үз өстенә ала. 1917 елның 1 сентябрендә Керенский, ил белән кризис чорында оператив ж,итәкчелек итү өчен, Директорий («Бишлек советы») булды¬ ру турында игълан итә. Шушы көнне үк Россия республика дип игълан ителә. Вакытлы хөкүмәтнең сугышны дәвам итү идеясенә тугры¬ лыклы калуы халыкта киң ризасызлык тудыра. 1917 елның маеннан Вакытлы хөкүмәт коалицион хөкүмәткә әверелә. Әмма хәтта ул да илдәге тотрыксыз вазгыятьне үзгәртә алмый. Шушы шартларда илдә хәрби диктатура урнаштыру омтылышы туа. Ул уңышсызлыкка очрый. Даталар (ү) 1917, июнь — Эшче һәм солдат депутатлары советла¬ рының I Бөтенроссия съезды. 1917, 25—31 август — генерал Л. Г. Корнилов чыгышы. 1. Монархия бәреп төшерелгәч, сәяси көчләр нинди үзгәреш кичерә? 2. Үзенең Апрель тезисларында большевиклар лиде¬ ры Ленин нинди программа билгели? 3. 1917 елның яз —җәй айларында хакимият кризисларын нинди сәбәпләр китереп чыгара? 4. Генерал Корнилов нинди максатлар куя? 5. Аның чыгышы ни өчен җиңелүгә дучар була? 1. А. И. Гучков Ставка штабы башлыгы генерал Алексеевка 1917 елның 9 мартында: «Вакытлы хөкүмәт әлегә Эшче һәм солдат депутатлары советы рөхсәт иткәнгә генә яши»,— дип яза. Гучков сүзләре ике властьлылыкның нинди үзенчәлекләре турында сөйли.
2. П. Н. Милюков Корнилов хәрәкәтенә бер көн кала «Советларның элеккеге әһәмияте юкка чыгу» турында сөйли: «Алар, большевиклыкка чыгып, үз язмышларын үзләре хәл иттеләр». Бу сүзләрне сез ничек аңлыйсыз? Корнилов чыгышыннан соң нәрсә үзгәрә? § 12. Октябрь революциясе Хакимият кризисының соңгы этабы. Көз башында боль¬ шевиклар белән берлектә Корниловка каршы көрәшкән мень¬ шевиклар һәм эсерлар лидерлары кем белән хезмәттәшлек итәсен хәл кылырга тиеш булалар: большевиклар беләнме, әллә кадетлар беләнме? 14 сентябрьдә Демократик киңәшмә чакырыла. Нинди партия вәкиле булуын белдергән деле¬ гатларның 532 се эсер, 172 се меньшевик, 134 е большевик була. Озакка сузылган бәхәсләрдән соң кадетлар белән коали¬ ция төзүне яклаган тавышлар артыграк булып чыга. 25 сен¬ тябрьдә өченче коалицион хөкүмәт оештырыла. Аңа 6 кадет, 1 эсер, 3 меньшевик, 2 трудовик, 1 бәйсез һәм 2 хәрби керә. Керенский министр-рәис һәм Югары башкомандующий булып кала. Яңа хөкүмәт җир һәм солых турындагы мәсьәләләрне хәл итә алмый. Оештыру җыелышын чакыру сузыла. Социаль-икътисади вазгыять. Сугыш дәвам итә. Ул илнең икътисадына һәм халыкның хәленә гаять начар йогынты ясый. Хәрби максатларга дәүләт чыгымнарының 80% тан артыгы тотыла. Ягулык һәм чимал җитешмәү аркасында, 1917 елның көзендә 800 дән артык предприятие ябыла. Сәнәгать продукциясе җитештерү бер ел эчендә 36% ка дияр¬ лек кими. Тимер юл транспорты бик начар йөри. Шәһәр¬ ләрдә азык-төлек кытлыгы үзен аеруча нык сиздерә. Май — июнь айларында азык-төлек карточкалары кертелә. Кибет киштәләреннән төп куллану товарлары: сабын, чәй, аяк киемнәре, кадак ише нәрсәләр юкка чыга. Август ахырында Мәскәүдә һәм Петроградта икмәк паёгы көненә 200 граммга калдырыла. Вакытлы хөкүмәт кәгазь акча чыгаруны дәвам итә. Алырга товар булмаганлыктан, аның кыйммәте бик тиз төшә. 1917 елның октябрендә бер сум нибары сугыш¬ ка кадәрге алты тиенгә генә торган. Ипигә бәяләр — 16, бәрәңгегә — 20, шикәр комына 27 тапкыр үсә. Ризасызлык артканнан-арта бара. Сентябрь — октябрьдә баш күтәрүчеләрнең саны 2,5 млн га җитә, язгы чор белән чагыштырганда бу 8 тапкыр чамасы күбрәк була. Крестьян¬ нар алпавыт җирләрен басып алалар,утарларны тар-мар итә¬ ләр, хакимияткә буйсынмыйлар. Фронтта да хәлләр кискенләшә: боерыкларга буйсынмау, дошман белән татулашу, дезертирлык очраклары еш күзә¬ телә. Немецлар Моонзундский утрауларын басып алалар, Балтыйк флотын Фин култыгына кысрыклап чыгаралар. Петроградка чын-чынлап куркыныч яный.
86 Петроградта кораллы восстание әзерләү һәм уздыру. «Власть -— Советларга, тынычлык — халыкларга, җир — крестьяннарга, завод һәм фабрикалар — эшчеләргә!» дигән һәркемгә аңлаешлы лозунглары белән большевиклар көннән- көн зуррак популярлык казаналар. Партиягә керүчеләрнең саны бик тиз арта. 1917 елның сентябрь башында Петроград Советына сайлаулар була. Большевиклар анда күпчелек тавыш җыялар. Петроград Советы Башкарма комитеты рәисе вазифасына Л.Д. Троцкий сайлана. 5 сентябрьдә большевик¬ лар Мәскәү Советында күпчелеккә ирешәләр. Лев Давидович Бронштейн (Троцкий) (1879—1940) Херсон губернасында бай яһүд гаиләсендә туа. Реальный учили¬ щены тәмамлаганнан соң, социал-демо¬ кратларга кушыла. 1905 елгы револю¬ ция вакытында Троцкий эшче депу¬ татларының Петроград Советы җитәк¬ челәреннән берсе була. Кулга алына, сөргеннән кача, эмиграциягә китә. «Пер¬ манент революция» теориясен эшли: Россиядәге буржуаз-демократик рево¬ люция социалистик революциягә әве¬ реләчәк һәм дөнья революциясенең башы булачак. Фев¬ раль революциясе турындагы хәбәр аңа АКШта барып ирешә. 1917 елның 4 маенда ул ватанга кайта. Башта үзенең социал-демократик төркемен оештырырга уйлый, әмма соңрак һичсүзсез Ленин ягына күчә. Большевиклар янә «Бөтен власть — Советларга!» лозун¬ гы белән чыгалар. Яшеренеп яшәгән Ленин партия Үзәк Комитетына язган хатларында «Питерда һәм Мәскәүдә (өлкә¬ ләре белән) кораллы восстание күтәрүне, хакимиятне алуны, хөкүмәтне бәреп төшерүне... көн тәртибенә куюны» таләп итә. «Бөтен власть — Советларга!» лозунгының яңа мәгънә алуын, аның корал ярдәмендә хакимиятне яулап алырга чакыруын исбатлагыз. 10 октябрьдә, Петроградка кайтканнан соң, Ленин Үзәк Комитетның яшерен утырышын уздыра. Унике катнашучы¬ ның унысы Ленинның кораллы восстание турындагы резо¬ люциясен хуплап тавыш бирә. Атаклы большевик Л. Б. Ка¬ менев кораллы восстаниегә каршы чыга, аңа Г.Е. Зиновьев кушыла. Алар революция әлегә җитәрлек көч тупламады, хакимият турындагы мәсьәләне Оештыру җыелышы хәл итәргә тиеш дип белдерәләр. 1917 елның 12 октябрендә Петроград Советы каршын¬ да Хәрби-революцион комитет (ХРК) — восстаниегә әзерлек
штабы оештырыла. Большевиклардан тыш, аңа эсерлар пар¬ тиясенең сул канаты вәкилләре керә. ХРКның фактик җитәк¬ чесе Л.Д. Троцкий була. ХРК Петроград гарнизоны часть¬ ларына үз вәкилләрен җибәрә. Шәһәрнең барлык районна¬ рында иң яхшы большевик ораторлар митинглар уздыра. 24 октябрьдә хөкүмәтнең күрсәтмәсе буенча, милиция һәм юнкерлар отряды большевикларның «Эшчеләр юлы» газе¬ тасы басылган типографияне яба. Вакытлы хөкүмәт уты¬ рышында ХРК әгъзаларын кулга алу турындагы мәсьәлә куела (юстиция министры Ленинны кулга алу турында бое¬ рыкка кул куйган була инде). Большевиклар моны «рево¬ люциягә каршы заговор» дип бәялиләр. ХРК Петроград гарнизонының барлык частьларына һәм Балтыйк флоты суд¬ ноларына солдатларның һәм матросларның сугышка әзер¬ леге турында «1 нче номерлы боерык»ны тарата. Кызыл гвардиянең һәм Петроградтагы солдатларның кораллы отряд¬ лары күперләрне, почта, телеграф, вокзалларны ала баш¬ лый. Каршылык күрсәтүче булмый. 25 октябрь иртәсендә башкала, Кышкы сарайдан тыш, баш күтәрүчеләр кулына күчә. ХРК «Россия гражданнарына» дигән мөрәҗәгатендә хакимиятнең алынуы турында хәбәр итә. 21 сәгать 40 ми¬ нутта «Аврора» крейсеры сигналы буенча Кышкы сарайга һөҗүм башлана. Аны юнкерларның зур булмаган отряды һәм хатын-кызлардан торган иреклеләр батальоны саклый. 26 октябрьгә каршы төндә Кышкы сарайны ХРК көчләре сугышып ала. Керенский фронтка китеп өлгерә. Вакытлы хөкүмәтнең калган әгъзалары кулга алына. Стихияле рәвештә кабынган Февраль революциясеннән аермалы буларак, бу һөҗүмгә большевиклар бик җентекләп әзерләнәләр, һәм бу турыда барлык сәяси көчләр дә хәбәрдар була. Шәһәр урамнарында большевикларның планнары һәм аларның уңышка ирешү мөмкинлекләре турында җанлы фикер алышулар бара, әмма үзәк хакимият бик сүлпән һәм эзлексез гамәл кыла. Илдә Вакытлы хөкүмәтне яклардай бер генә дә җитди хәрби яисә сәяси көч тә табылмый. Советларның II съезды. Солых һәм җир турында декрет. 25 октябрьдә кичен Эшче һәм солдат депутатлары совет¬ ларының II Бөтенроссия съезды ачыла. Күпчелекне кораллы восстание яклы большевиклар һәм сул эсерлар тәшкил итә. Меньшевиклар һәм уң эсерлар большевикларның гамәлләрен кискен гаеплиләр һәм съездның Вакытлы хөкүмәт белән халыкның барлык катлауларына таянучы яңа министрлар каби¬ неты булдыру турында сөйләшүләр башлавын таләп итәләр. Г.В. Плехановның Петроград эшчеләренә хатыннан. 1917 ел, 27 октябрь Безнең эшчеләр сыйныфы үз һәм ил мәнфәгатьләрендә сәяси хакимиятне бөтен тулылыгы белән үз кулына
88 ала алмый әле. Аңа мондый хакимиятне көчләп тагу иң зур тарихи бәхетсезлеккә этәрү булачак. Шул ук вакытта Россия өчен дә бу авыр сынауга әйләнер. Плеханов большевикларның хакимияткә килүенә нинди мөнәсә¬ бәттә була? Аның позициясе нәрсә белән аңлатыла? Съезд хупламагач, меньшевиклар һәм эсерларның уң фракциясе утырышны ташлап чыгалар. Алар яңа хакими¬ ят органнарын оештыруда катнашудан читләштереләләр, димәк, большевикларның эш-гамәлләрен «эчтән» төзәтү мөмкинлегеннән дә мәхрүм калалар. Сул эсерлар яңа оеш¬ ма — сул социалист-революционерлар партиясе (ССРП, рус. ПЛСР) төзү турында игълан итәләр. Ленин Советларның II съездына Солых турында, җир турында һәм хакимият турында декретлар кабул итәргә тәкъдим ясый. Солых турындагы декрет Россиянең сугыштан чыгуын игълан итә. Съезд барлык сугышучы хөкүмәтләргә һәм халыкларга гомуми демократик солых, ягъни аннексия¬ ләр һәм контрибуцияләрсез (бу терминнарның мәгънәләрен аңлатыгыз) солых тәкъдим итә. Җир турындагы декретның нигезенә Советларның I съез¬ дына 242 җирле крестьян наказы салына. Крестьяннар җиргә хосусый милекне бетерүне, вакыт-вакыт җирне яңадан бүлеп, аннан тигез файдалануны кертүне таләп итә. Бу таләпләрне большевиклар бер вакытта да алга куймыйлар, алар эсерлар программасының бер өлеше була. Әмма Ленин крестьяннарның яклавыннан башка илдә хакимиятне кулда тоту авыр буласын яхшы аңлый. Шуңа күрә ул эсерларның аграр программасын большевикларныкы итеп таныта, һәм крестьяннар большевиклар артыннан китә. Мәскәүдә һәм урыннарда яңа хакимият урнаштыру. Петроградта кораллы восстание турындагы хәбәр Мәскәүгә 25 октябрьдә килеп ирешә. Мәскәү большевиклары партия үзәге төзиләр, һәм ул большевиклар яклы солдатлардан почта һәм телеграф каравылы оештыра, буржуаз газеталар редакцияләрен яба. Кич белән Мәскәүдәге Эшче һәм солдат депутатлары советларының берләштерелгән пленумы чакы¬ рыла. Анда большевиклардан һәм меньшевиклардан торган ХРК сайлана, ул кичекмәстән Мәскәү гарнизонын үзенә буй¬ сындыру һәм аны сугышчан әзерлек хәленә китерү турында боерык чыгара. Шушы ук вакытта шәһәр думасы утырышында Иҗтима¬ гый куркынычсызлык комитеты төзелә, ул хәрби уку йорт¬ лары офицерларын һәм юнкерларын большевикларга каршы көрәшкә күтәрүне оештыра. Арсенал урнашкан Кремль өчен аеруча рәхимсез көрәш бара. ХРК Кремльгә үз комиссарларын җибәрә. Әмма, ныгытма
юлларын юнкерлар отряды япканлыктан, Арсеналдан корал чыгара алмыйлар. Баш күтәрүчеләрне почта һәм телеграф¬ тан кысрыклап чыгарып, алар Кремль гарнизонын ХРК белән элемтәсез калдыра. 28 октябрьдә, шәһәр Иҗтимагый куркынычсызлык комитеты кулына күчкәндер дип, Кремль гарнизоны сугышсыз бирелә, аның барлык солдат һәм офи¬ церлары атып үтерелә. Комитет әгъзалары, ашыгыч рәвештә иҗтимагый оешмалар, җирле үзидарә органнары һәм Совет¬ лар съездын чакырып, Петроградта кулга алынган хөкүмәт урынына Мәскәүдә яңа хөкүмәт оештырырга ниятлиләр. ХРК гадәттән тыш чаралар куллана. 28 октябрьдә Мәскәү заводлары һәм фабрикалары эшчеләренең гомуми сәяси стачкасы башлана. Ашыгыч рәвештә гарнизонның хәрби часть вәкилләре җыелышы чакырыла. Ул ХРКны яклавын, округ штабы һәм Иҗтимагый куркынычсызлык комитеты боерыкларына буйсынмавын белдерә. 29 октябрьдә Мәскәүдә хәлләр баш күтәрүчеләр файдасына үзгәрә. Дошманның саклану пунктларын, шул исәптән Кремльне дә, утка тоту турында карар кабул ителә. 20 туп берьюлы ут ача. Мәскәү большевиклары җитәкчеләре арасында Кремльне аэроплан¬ нардан бомбага тотарга тәкъдим итүчеләр дә була. Баш күтә¬ рүчеләрне Кремльдәге туплардан юнкерлар да утка тота. 2 ноябрьдә Кремль тулысынча чолганышта кала. Иҗтима¬ гый куркынычсызлык комитеты рәисе ХРКга «хәзерге шарт¬ ларда Комитет, Мәскәүдә кораллы көрәшне туктатып, сәяси көрәш чараларына күчүне кирәк саный» дип хат җибәрә. Бу — капитуляция ясауны аңлата. Әлеге абзацны укыганда, һичшиксез, картадан файдаланыгыз. Большевикларның Петроградта һәм Мәскәүдә җиңүе бөтен ил буйлап яңа хакимият урнашуга ярдәм итә. Үзәк сәнәгать районындагы кайбер шәһәрләрдә (Иваново-Воз- несеңск, Орехово-Зуево, Шуя, Кинешма, Кострома, Тверь, Брянск, Ярославль, Рязань, Владимир, Ковров, Коломна, Серпухов, Подольск һ.б.) җирле Советлар әле октябрь вакый¬ галарына кадәр үк реаль хакимияткә ия булалар. Алар үз гамәлләрен законлаштыралар һәм ныгыталар гына. Самара¬ да, Царицында, Сызраньда, Сембердә Совет власте тыныч юл белән урнаштырыла. Калугада һәм Тулада бу процесс ноябрь ахырына — декабрь урталарына, ә өязләрдә 1918 ел¬ ның язына кадәр сузыла. Эсерларның йогынтысы көчле бул¬ ган Үзәк-Кара туфраклы өлкәдә, Казан, Саратов һәм Әстер¬ хандагы кебек үк, көрәш ноябрьгә, декабрьгә, ә кайбер урыннарда гыйнварга кадәр дәвам итә. Көнбатыш Себердә Советлар хакимиятне декабрь башында яулый. 1918 елның февраленә Совет власте бөтен Алтайда диярлек, февральдә Читада, Верхнеудинскида, соңрак Байкал аръягында, ә март башында Ерак Көнчыгышта урнаштырыла.
90 Сугышның дәвам итүе, реформаларның акрын баруы, кат¬ гый дәүләт хакимиятенең булмавы, икътисади кризис һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе түбән булу революцион рухның үсүенә китерә. Большевиклар бу вазгыятьне хакимиятне яулап алу өчен кулланалар. Вакытлы хөкүмәтнең хаталарын кабатламас өчен, алар тиз арада Солых һәм җир турында декретлар игълан итәләр. Дата 1917, 26 октябрь — Кышкы сарайны яулау һәм Вакытлы хөкүмәт әгъзаларын кулга алу; Совет¬ ларның II съезды тарафыннан Солых һәм җир турында декретлар кабул ителү; В. И. Ленин җитәкчелегендә Халык комиссарлары советы төзелү. Сүзлек запасын киңәйтәбез Аннексия — башка дәүләт территориясен тулысынча яки өлешчә көчләп кушу. Декрет — дәүләт яки хөкүмәтнең норматив акты, мөһим закон. Контрибуция —җиңүче дәүләт файдасына җиңелгән дәүләткә салына торган салымнар. 1.1917 елның көзендә гомуммилли кризисның барлыгын ? нинди фактлар раслый? 2. Октябрь революциясенең сәбәп- ( , ләре нинди? 3. Советларның II съездында сәяси көчләр нис- * бәте нинди була? Съездда меньшевиклар, сул һәм уң эсерлар нинди позициядә тора? 4. Сез ничек уйлыйсыз, бөтен социалистик партияләр коалициясен булдыру идеясе тормышка ашырылырга мөм¬ кин идеме? 5. Ни өчен большевиклар, иң беренче закон актлары була¬ рак, Солых һәм җир турында декретлар кабул итәләр? 6. Илдә боль¬ шевиклар хакимияте ничек урнаштырыла? 1. Меньшевиклар лидерларының берсе Н.Н. Суханов Советлар¬ ның II съездыннан меньшевикларның һәм эсерларның чыгып китүен түбәндәгечә бәяли: «Шулай итеп, буласы булды. Совет¬ лар белән араны өзеп, үзебезне революциягә каршы көчләргә тиңләштереп, халык алдында абруебызны төшереп, оешмабызның һәм принципларыбызның киләчәген юкка чыгарып, кайда һәм ни өчен чыгып киттек без? Монысы гына җитмәгән: без большевикларга киң юл ачтык, революция мәйданын тулысынча тапшырып, аларны тулы хуҗа ясап китеп бардык». Сез мондый бәяләмә белән килешәсезме? Ни өчен? 2. Мәгариф халык комиссары итеп билгеләп куелган А. В. Луначарский 1917 елның 25 октябрендә хатынына язган хатында: «Хакимият Совет¬ ларга күчмичә торып, Россиягә котылу юк. Дөрес, тагын бер юл бар әле: Ленин, Мартов — Черновларның... чын демократик коалициясен
төзү. Әмма моның өчен яклар һәрберсе шул тиклем ирекле ихтыяр, зирәклек күрсәтергә тиеш ки, шуңа да бу, күрәсең, утопиядер инде»,— дип яза. Вакыйгада катнашучылар ирекле ихтыяр һәм сәяси зирәклек күрсәткән очракта, нинди карарлар кабул итү зарурлыгын фаразлагыз. § 13. Совет дәүләтчелеген формалаштыру Яңа хакимият органнары төзү. 1917 елның 25 октябрендә Советларның II съездының беренче утырышында Хакимият турында декрет кабул ителә. Ул хакимиятнең Эшче, сол¬ дат һәм крестьян депутатлары советына күчүен игълан итә. Съезд Бөтенроссия үзәк башкарма комитетының (БҮБК) яңа составын сайлый. Анда 62 большевик һәм 29 эсер керә. Башка социалистик партияләргә дә билгеле бер санда урын¬ нар калдырыла. Башкарма хакимият Ленин җитәкчелеген¬ дәге Халык комиссарлары советына (ХКС) тапшырыла. ХКС Оештыру җыелышы чакырылганчы эшләргә тиеш була. Большевиклар сул эсерларга ХКСка керергә тәкъдим ясый¬ лар. Әмма болары, киләчәктә бөтен социалистик партияләр вәкилләреннән торган хөкүмәт оештырылуга өмет баглап, тәкъдимнән баш тарталар. Алар ХКСка соңрак, ноябрь — декабрь айларында керәләр, җиде министрлык портфеле ала¬ лар. Уң эсерлар БҮБКта вәкиллеккә ризалашалар. 1917 елның декабрендә ХКС каршында, «контрреволюцион көчләр, саботаж һәм спекуляция белән көрәшү өчен», Совет властеның беренче җәза органы — Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе (БГК, рус. ВЧК) төзелә. БГКны большевик Ф. Э. Дзержинский җитәкли. Катлаулар арасындагы һәм милли тигезсезлекне бетерү. 1917 елның 2 ноя¬ брендә Россия халыклары хокуклары декларациясе басылып чыга. Ул Рос¬ сия халыкларының тигезлеген, алар¬ га, бүленеп чыгу һәм мөстәкыйль дәүләт оештыру иреген дә кертеп, үзбилгеләнү хокукы бирүне, милли һәм дини өстен¬ лекләрне бетерүне, милли азчылыклар¬ ның ирекле үсешен игълан итә. 1917 елның ноябрендә Катлауларны һәм гражданлык чиннарын юкка чыга¬ ру турындагы декрет җәмгыятьнең дво¬ ряннарга, сәүдәгәрләргә, крестьяннар¬ га, мещаннарга бүленешен, кенәз, граф һәм башка чиннарны, гражданлык чин¬ нарын юкка чыгара. Барлык халыклар Республикасы гражданины дигән бер атама кертелә. Ирләргә һәм хатын-кызларга тигез хокуклар бирелә. 1918 елның 20 гыйнварында Чиркәүнең дәүләттән аерылуы турында Ф. Э. Дзержинский өчен Россия Совет
92 декрет раслана. 1918 елның 1 (14) февраленнән вакыт исәбе Григориан календарена күчерелә. Григориан календареның кайчан кабул ителүен Яңа тарих курсын¬ нан искә төшерегез яисә белешмәлекләрдән карап белегез. Оештыру җыелышының язмышы. Советларның III съез¬ ды. Оештыру җыелышы идеясе бик популяр була. Шуңа күрә большевиклар Вакытлы хөкүмәт 1917 елның 12 ноябренә билгеләгән сайлауларны уздырмый калырга җөрьәт итмиләр. Әмма сайлау нәтиҗәләре аларның күңелен төшерә. —%. Оештыру җыелышына сайлаулар нәтиҗәләре ) 2,9 4,6 эсерлар Диаграмманы анализлагыз. Оештыру җыелышына сайлаулар нәтиҗәләре большевикларның ни өчен күңелен төшерә? 28 ноябрьдә Петроградта Оештыру җыелышын яклап демонстрация уза. Ленин революциягә каршы Гражданнар сугышы юлбашчыларын кулга алу турында декретка кул куя, кадетлар «халык дошманнары партиясе» дип игълан ителә, ә аның җитәкчеләре кулга алынырга һәм революцион судка тартылырга тиеш була. 1918 елның 5 гыйнварында, Оештыру җыелышы ачылган көнне, Петроградта, аны яклап, эсерлар һәм меньшевиклар оештырган демонстрация була. Хакимияттәгеләр боерыгы буенча, анда катнашучыларга аталар. Оештыру җыелышында киеренке каршылык рухы хөкем сөрә. Утырышлар залына большевиклар яклы кораллы матрослар кереп тула. БҮБК рәисе большевик Я. М. Свердлов БҮБК 3 гыйнвар¬ да кабул иткән Хезмәт ияләре һәм эксплуатацияләнүче халыкның хокуклары декларациясен укый һәм аны хуплар¬ га, шул рәвешчә, Совет властен һәм аның беренче декретла¬ рын законлаштырырга тәкъдим итә. Депутатлар бу тәкъдим¬ не кире кагалар һәм эсерларның солых һәм җир турындагы закон проектлары буенча дискуссия башлап җибәрәләр. 6 гыйнварда иртүк большевиклар Оештыру җыелышыннан китүләре турындагы декларацияне игълан итәләр. Алар
артыннан ук сул эсерлар да утырышны ташлап чыга. Төн уртасы авышкач, фикер алышуларны охрана башлыгы мат¬ рос А. Г. Железняков туктата. «Каравыл арыды» дип, деле¬ гатлардан бинаны ташлап чыгуларын таләп итә. 1918 ел¬ ның 6 гыйнварыннан 7 гыйнварына каршы төндә БҮБК Оештыру җыелышын тарату турында декрет кабул итә. Оештыру җыелышы вәкаләтләрен Эшче һәм солдат депу¬ татлары советларының III Бөтенроссия съезды үз өстенә ала. Ул 1918 елның 10 гыйнварында ачыла. Өч көн узгач, аңа Крестьян депутатлары советларының III Бөтенроссия съезды депутатлары да кушыла. Берләшкән съезд Хезмәт ияләре һәм эксплуатацияләнүче халыкның хокуклары дек¬ ларациясен хуплый, Россияне Совет Федератив Социалистик Республикасы (РСФСР) дип игълан итә һәм БҮБКка Консти¬ туция эшләүне йөкли. БҮБК составына, большевиклар һәм уң эсерлардан тыш, меньшевиклар һәм сул эсерлар да керә. Л.Д. Троцкий Оештыру җыелышын куып тарату турында «ачык- тан-ачыктан, тупас гамәл» дип хуплап сөйли. Әлеге вакыйгага үз мөнәсәбәтегезне белдерергә тырышып карагыз. Брест солыхы. Сугыш турындагы мәсьәлә иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе була. Солых турында декрет сугыш¬ тан арыган, тынычлык таләп иткән миллионлаган кешеләр¬ нең теләгенә туры килә. Әмма большевиклар бу мәсьәләгә бөтендөнья революциясе турында үз тәгълиматларыннан чыгып карыйлар. Алар, артта калган Россиядә социалистик революция шундый революцияләр алга киткән капитали¬ стик илләрдә булган очракта гына җиңә ала, дип уйлыйлар. Европа пролетариатын революциягә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк революцион сугыш идеясе әлеге тәгълиматның бер өлешен тәшкил итә. Төп өметләрне Германиягә баглыйлар. Җиңү яулаган большевиклар барлык державаларга демокра¬ тик солых тәкъдим итәрләр дип планлаштырыла. Баш тарт¬ кан очракта, Россия бөтендөнья капиталы белән революцион сугыш башлаячак. Бу — теориядә шулай була. 1917 елның 7 ноябрендә чит ил эшләре халык комис¬ сары Л.Д. Троцкий сугышта катнашучы державаларның хөкүмәтләренә гомуми демократик солых төзергә тәкъдим итә. Сөйләшүләрне башларга Германия генә ризалык бирә. Бөтендөнья революциясе теориясе буенча, революцион сугыш¬ ны башларга вакыт җитә. Әмма, дәүләт башлыгы булгач, В.И. Ленин Германия белән сепарат солых төзүне таләп итә. В. И. Ленин Германия белән сепарат солыхның /Q A зарурлыгы турында. 1918 ел, 24 февраль Ватанны саклау күзлегеннән, армияң булмаганда һәм дош¬ маның бик нык коралланган булганда, үзеңне сугышка тар¬ тып кертергә мөмкинлек бирергә ярамый... Совет социалистик республикасына, Советларга сайлаучы гаять киң масса эшчеләр,
94 крестьяннар һәм солдатларның сугышка каршы икәнлеген белә торып, сугыш алып барырга ярамый... Буржуазия сугыш тели, чөнки Совет властен бәреп төшерергә һәм немец буржу¬ азиясе белән килешергә уйлый... Армиясез, җитди икътиса¬ ди әзерлексез хәзерге заманда сугыш алып барып булмый... хәерче крестьян армиясе өчен бу мөмкин эш түгел. Германия белән солых төзү файдасына Ленин нинди аргумент¬ лар китерә? Аларны бөтендөнья революциясе теориясеннән, Совет дәүләте мәнфәгатьләреннән чыгып бәяләгез. Бер төркем күренекле большевиклар Ленинның бу тәкъ¬ дименә каршы чыга, соңрак аларны «сул коммунистлар» дип атыйлар. Аларның җитәкчесе Н. И. Бухарин була. Алар революцион сугышны дәвам итүне таләп итәләр, больше¬ викларга нәфрәт сугышучы державаларны Совет властена күмәк һөҗүмгә берләштерәчәк, һәм аны бары бөтендөнья революциясе генә коткарачак диләр. Германия белән солых төзү,— алар фикеренчә, бөтендөнья революциясеннән баш тарту ул. Бу позицияне сул эсерлар яклап чыга. Троцкий компромисслы фикер әйтә: «Сугышны туктатмый¬ быз, армияне демобилизациялибез, әмма солых килешүенә кул куймыйбыз». Германия эре һөҗүм операцияләре алып барыр¬ га сәләтсез һәм большевикларга, сөйләшүләр алып барып, үзләренең абруен төшерергә ярамый дип саный ул. Троцкий сепарат солыхка немецлар һөҗүмгә күчкән очракта гына барырга әзер була. Шулай эшләгәндә халыкара эшчеләр хәрә¬ кәтенә солыхның мәҗбүри чара булуы яхшы аңлашылачак. Россия белән Германия делегацияләре арасындагы 1917 ел¬ ның 20 ноябрендә Брест-Литовскида башланган сөйләшү¬ ләр нәтиҗәсендә сугыш вакытлыча туктатыла. Декабрьдә сөйләшүләр яңадан башлана. Совет делегациясе җитәкчесе Троцкий сөйләшүләрне төрлечә суза. Германия Россиядән Польшаны, Литваны, Латвиянең һәм Белоруссиянең бер өле¬ шен тартып алырга тәкъдим итә. 1918 елның 28 гыйнварында кич белән Троцкий сөйләшүләрне өзүен белдерә. Моңа җавап итеп, Германия һөҗүм башлый һәм бик тиз илнең эченә үтеп керә. 23 февральдә Совет хөкүмәте Германиядән ультиматум ала. Анда тәкъдим ителгән солых шартлары элеккеләреннән авыр була, әмма Ленин, отставка белән янап, ҮКны һәм БҮБКны солых килешүенә кул куярга күндерә. 1918 елның 3 мартында Брест-Литовскида Россия белән Германия арасында сепарат солых төзелә. Брест солыхы шартлары буенча, Польша, Литва, Латвия, Белоруссия һәм Кавказ аръягының бер өлеше Россиядән тартып алына. Гас¬ кәрләр Латвия һәм Эстониядән, алданрак бәйсезлек алган Финляндиядән, Украинадан чыгарыла, соңгысына, Украина хөкүмәте чакыруы буенча, Австрия-Германия гаскәрләре кертелә.
14 мартта Мәскәүдә Советларның IV Гадәттән тыш съезды Брест солыхы килешүен ратификацияли. Коалицион Совет хөкүмәтенең таркалуы. Сул эсерлар Германия белән солых төзүгә каршы булалар. Протест йөзен¬ нән алар ХКСтан чыгалар. Ике партияле Совет хөкүмәте яшәүдән туктый. Әмма сул эсерларның вәкилләре БҮБКта һәм Советларның барлык баскычларында калалар. Брест солыхын уң эсерлар һәм меньшевиклар бик кискен гаеплиләр. 1918 елның маенда Социалист-революционерлар партиясенең VIII Советы килешүне юкка чыгаруны таләп итә һәм Совет хакимиятен ликвидацияләү «демократиянең чираттагы һәм кичектергесез бурычы булып тора» дип бел¬ дерә, ягъни партия большевиклар белән кораллы көрәш юлына баса. Советларның IV съездында ХКСның отставкага китүен меньшевиклар башлыгы Мартов таләп итә. Большевиклар ашыгыч җавап чаралары күрәләр. 1918 ел¬ ның июнендә БҮБК уң эсерлар һәм меньшевиклар вәкиллә¬ рен үз составыннан чыгара, Советларның бөтен баскычларына аларны үз араларыннан чыгарырга тәкъдим итә. Бу — уң эсерлар һәм меньшевиклар партияләрен тыюны аңлата. Сул эсерлар БҮБКның әлеге карарына каршы тавыш бирәләр. Бу чаралар РСФСРның сәяси системасына нинди йогынты ясыйлар? Сәнәгатьтә беренче чаралар. Большевиклар партиясе про¬ граммасында (аның кайчан кабул ителүен исегезгә төше¬ регез) икътисади сәясәт мәсьәләләре, пролетар революция җиңгәннән соң, гомуми рәвештә генә каралалар. Анда күчеш чорының зарурилыгы һәм бу чорда хосусый милекнең юкка чыгуы, җитештерүнең эшче-крестьяннар дәүләте кулында туплануы, продукциянең бердәм үзәктән бүленүенә нигез¬ ләнгән хуҗалык элемтәләре урнашуы турында әйтелә. 1917 елның ноябрендә В.И. Ленин икътисад өлкәсендәге беренче чиратта хәл ителергә тиешле чараларны билгели: «фабрикаларга эшчеләр контроле урнаштыру, шуннан соң аларны экспроприацияләү, банкларны национализацияләү». Яллы хезмәт кулланылган барлык предприятиеләрдә эшче¬ ләр контроле кертү турындагы нигезләмәдә эшчеләрнең җитештерү барышына күзәтчелек итәргә, эш документла¬ ры белән танышырга, продукция эшләп чыгару нормаларын билгеләргә хокуклы булуы карала. Протест йөзеннән күп кенә эшмәкәрләр предприятиеләрен һәм заводларын ябалар. Моңа җавап итеп, хосусый предприятиеләрне экспроприацияләү башлана. 1917 елның 17 ноябрендә ХКС декреты белән Ликино мануфактурасы ширкәтенең фабрикасы (Орехово- Зуево янындагы), декабрьдә Уралдагы берничә предприятие һәм Петроградтагы Путилов заводы национализациялэнэ. «Сүзлек запасын киңәйтәбез» бүлегендә «национализацияләү» төшенчәсенең билгеләмәсен табыгыз.
96 1917 елның 1 декабрендә дөнья икътисады практикасын¬ да халык хуҗалыгын турыдан-туры җайга салу һәм идарә итү белән шөгыльләнүче дәүләт органы — Халык хуҗалыгы югары советы (ХХЮС, рус. ВСНХ) оештырыла. Хосусый милеккә һөҗүм көчәя. Хосусый банкларны национализация¬ ләү башлана, банк эшенә дәүләт монополиясе игълан ителә. Дәүләт банкы Халык банкы дип үзгәртелә. 1918—1919 ел¬ ларда, Халык банкыннан кала, барлык банклар ябыла. Бөтен сейфларны ачалар, кыйммәтле кәгазьләрне, алтынны кон¬ фискациялиләр. 1918 елның гыйнвар — апрель айларында тимер юл транс¬ портын, елга һәм диңгез флотын, тышкы сәүдәне национали¬ зациялиләр. Совет хөкүмәте патша хөкүмәтенең һәм Вакыт¬ лы хөкүмәтнең эчке һәм тышкы бурычларын танымавы турында игълан итә. 1918 елның маенда мирас калдыру хокукы бетерелә. 28 июньдә сәнәгатьнең металлургия, тау, машиналар төзү, химия, тукучылык кебек иң мөһим тар¬ макларына караган эре сәнәгать предприятиеләре — барысы да дәүләт кулына күчә. Аграр сәясәт. Азык-төлек диктатурасы. 1918 елның 19 фев¬ ралендә, крепостной хокук бетерелгән көнне, Җирне социа¬ лизацияләү турында закон басылып чыга. Закон эсерларның җирне «тигезләү-хезмәт башлангычларында» бүлү прин¬ цибына (бу принципның нәрсә икәнен исегезгә төшерегез) таяна. 1918 елның язына җир фондын беренче кат яңадан бүлү тәмамлана, җиргә хосусый милек бетерелә. Җир дәүләт милкенә әйләнә, ә дәүләт крестьяннарга аны тигез норма белән бүлеп бирә. 1918 елның язында вазгыять сизелерлек начарая. Базарга чыгарыла торган икмәк күләме кими, ил ачлык куркыны¬ чы алдында кала. Аның сәбәпләре нинди була соң? Брест солыхы шартлары нигезендә Россиянең икмәккә бай рай¬ оннары аннан аерыла. Алпавыт утарлары җимерелә. Әмма болар төп сәбәп түгел. Төп сәбәп крестьяннарның дәүләткә икмәкне түбән бәядән сатарга теләмәвендә була. Өстәвенә акчага сатып алырлык товар да булмый: сәнәгать һәм сәүдә эшләми. 1918 елның апрель ахырында Петроградта икмәк паёгының тәүлеклек нормасы 50 граммга калдырыла. Мәс¬ кәүдә эшчеләргә тәүлеккә уртача 100 грамм ипи бирелә. Ачлык бунтлары башлана. Шушы шартларда дәүләт крестьяннардан икмәкне көчләп тартып алырга карар кыла. 1918 елның 13 маенда кулла¬ ну нормалары билгеләнә: бер кешегә елына 12 пот ашлык, 1 пот ярма. Шушы нормадан арткан бар икмәк көчләп тар¬ тып алынырга тиеш була. Икмәген бирергә теләмәүчеләр халык дошманы дип фаш ителә. Гадәттән тыш вәкаләтләр бирелгән азык-төлек отрядлары төзелә.
97 Ярлылар комитеты утырышы (Смоленск өлкәсе). 1918 ел Әмма большевиклар, шәһәрнең авылга «тәре походы» игъ¬ лан итүенә җавап йөзеннән, крестьяннарның, икмәк тап¬ шыруны блокадалау өчен, берләшүеннән куркалар. Авылны таркатуга, ярлыларны калган крестьяннарга каршы куюга ставка ясала. БҮБКның авыл ярлыларын оештыру һәм тәэмин итү турындагы декретыннан. 1918 ел, 11 июнь II. 1. Барлык урыннарда авыл ярлыларының волость һәм авыл комитетлары оештырыла... 3. Ярлыларның волость һәм авыл комитетлары түбән¬ дәге өлкәләрдә эшчәнлек алып баралар: ■ 1. Икмәкне, кулланылышы ягыннан иң зарури әй¬ берләрне һәм авыл хуҗалыгы коралларын бүлү. 2. Урындагы азык-төлек органнарына кулаклар һәм байлар кулыннан артык икмәкне тартып алуда булышлык күрсәтү... 8. ...А) Кулаклар һәм байлардан тулысынча тартып алынган артык икмәктән авыл ярлыларына икмәк бүлеп бирү билгеләнгән нормалар буенча бушлай, дәү¬ ләт хисабына башкарыла... Авыл ярлылары комитетлары нинди максатны күздә тотып оеш¬ тырыла? Ярлылар комитетларының эшчәнлеге ничек хуплана? Бу декретның авыл өчен нинди нәтиҗәләре була? Сул эсерлар чыгышы. Сул эсерлар авылдагы гадәттән тыш чараларга кискен каршы булалар. Болар турыдан-туры
98 Брест солыхы нәтиҗәләре дип белдерәләр. Баштарак эсер¬ лар, 1918 елның 4 июлендә ачылган Советларның V съез¬ ды трибунасыннан файдаланып, тыныч тактика уздыралар. Хөкүмәтне тәнкыйть утына тотып, алар ХКСның тышкы һәм эчке сәясәтенә ышаныч белдермәү турында резолюция кабул итәргә һәм солых килешүен өзәргә ниятлиләр. Фикер алы¬ шулардан соң сул эсерларның резолюциясе кире кагыла. Съездда җиңелгәннән соң, сул эсерлар турыдан-туры провокациягә баралар. 1918 елның 6 июлендә ССРП әгъ¬ залары Я. Г. Блюмкин һәм Н. А. Андреев Россиядәге немец илчесе В. Мирбахны үтерәләр, соңыннан сул эсер Д. И. Попов командалыгындагы БГК (ВЧК) отрядына качалар. Терро¬ ристларны кулга алырга дип, отрядка килгән БГК рәисе Ф. Э. Дзержинскийны кулга алалар. Моңа җавап итеп, Совет¬ лар съездының сул эсерлар партиясе лидеры М. А. Спиридо¬ нова җитәкчелегендәге сул эсерлар фракциясе кулга алына. Большевиклар бу вакыйгаларны Совет хакимиятенә каршы фетнә дип бәялиләр. Советларның V съезды карары нигезен¬ дә сул эсерлар Советлардан куылалар. 1918 елның августын¬ нан ССРП яшерен эшчәнлек алып баруга күчә. 1918 елгы Конституцияне кабул итү. 1918 елның июлен¬ дә Советларның V Бөтенроссия съездында РСФСР Консти¬ туциясе кабул ителә. Ул Совет хакимияте рәвешендә пролета¬ риат диктатурасы урнаштыруны законлаштыра. Пролетариат диктатурасы буржуазияне бастыру, эксплуатацияне юк итү, социализм төзү өчен кертелә. Конституциядә илнең феде¬ ратив корылышы һәм аның атамасы — Россия Социали¬ стик Федератив Совет Республикасы (РСФСР) дип беркетелә. Хакимиятнең иң югары органы дип — Советларның Бөтен¬ россия съезды, ә съездлар аралыгында ул сайлаган БҮБК таныла. Башкарма хакимият ХКС кулында була. Конституциядә гражданнарның төп хокуклары һәм бурыч¬ лары санала. Барлык кешеләр эшләргә («Эшләмәгән — аша¬ мый»), революцион казанышларны һәм социалистик Ватан¬ ны сакларга бурычлы дип билгеләнә. Табыш алу макса¬ тында, яллы хезмәттән файдаланучылар яисә хезмәт куй¬ мый гына алынган керемнәргә яшәүчеләр, патша полициясе¬ нең элеккеге хезмәткәрләре, руханилар сайлау хокукыннан мәхрүм ителә. Эшчеләргә сайлауларда өстенлекләр бирелә: 5 крестьянның тавышы 1 эшче тавышына тиң була. V съезд РСФСРның флагын һәм гербын раслый. Революциядән соңгы башлангыч чорда большевикларның сәяси өлкәдәге сәясәте бер партия диктатурасын урнашты¬ руга омтылуда чагыла, икътисад өлкәсендә эшчеләр күзәт- челегеннән, «җирне социализацияләү»дән алып национали¬ зацияләүне киң җәелдерүгә, катгый үзәкләштерүгә, азык- төлек диктатурасына, ярлылар комитетларына кадәр юл уза.
99 Даталар 1918, 5—6 гыйнвар — Оештыру җыелышы эшчәнлеге. 1918, 3 март — Брест-Литовскида РСФСР һәм Ав- стрия-Германия блогы державалары арасында солых килешүенә кул кую. 1918, 10 июль — РСФСРның беренче Конституциясен кабул итү. Сүзлек запасын киңәйтәбез ‘2Р| ' Компромисс— ике капма-каршы, төрле фикер, юнәлеш һ. б. арасында үзара ташламаларга бару юлы белән ире- шелгән килешү. J’ Национализацияләү — дәүләтнең хосусый предприятие¬ ләрне һәм икътисад тармакларын үз милкенә бушлай яисә акча түләп (тулысынча яисә өлешчә) алуы. !| Сепарат солых — сугышучы илләр коалициясенә кер¬ гән бер дәүләтнең, үз союздашларына белгертмичә яисә аларның ризалыгын алмыйча гына, дошман белән солых килешүе төзүе. М*. - . 1. Большевикларны сул эсерлар белән коалиция төзергә нин- ди сәбәпләр мәҗбүр итә? 2. Большевиклар ни өчен башта ( f ) Оештыру җыелышы чакыралар, ә аннары аны куып тарата- лар? 3. Германия белән солых килешүе төзүгә карата боль¬ шевиклар җитәкчелегендә нинди карашлар була? Бу мәсьәлә тирәсендә шундый көчле көрәш башлануның сәбәпләре нинди? 4. Брест солыхының шартлары нинди? 5. Совет хакимияте икътисад өлкәсендә беренче чиратта нинди чаралар күрә? 6. Большевикларның авылда гадәттән тыш чаралар күрә башлавының сәбәпләре һәм асылы нәрсәдә? 7. РСФСРның беренче Конституциясе үзенчәлекләре нәрсәдә чагыһыш таба? 1. «Сул коммунистларны» Германия белән сепарат солых тө- зергә күндерергә тырышканда, В. И. Ленин бу солыхны куркы- ( '/ } ныч, вәхши, хурлыклы, килешмәгән дип бәяли. Бу позицияне аңлатыгыз. 2. «Дөнья янгынында минем кечкенә генә йортымның көл була¬ чагына сөенәм»,—дип яза шагыйрь. Ул «сул коммунистлар» даирәсендә өстенлек иткән нинди рухны чагылдыра? Шигырьдәге позициягә үз мөнәсәбәтегезне белдерегез. 3. Совет хакимиятенең икътисад өлкәсендәге беренче чаралары образ¬ лы итеп «капиталга Кызыл гвардия һөҗүме» дип атала. Ни өчен? Бу билгеләмәнең һәр сүзен анализлагыз. 4. «Без фаҗига алдында торабыз»— Ленин бу сүзләрне 1918 елның маенда әйтә. Вазгыятькә бирелгән бу бәяләмәне фактлар белән расла¬ гыз. Кризисның ни сәбәпле килеп чыгуы турында уйлагыз.
00 I § 14. Гражданнар сугышы башлану Гражданнар сугышының сәбәпләре һәм төп этаплары. Гражданнар сугышы 1917 елгы революцияләр нәтиҗәсендә башлана. Гаять зур үзгәрешләр коточкыч тизлек белән бара. Хакимияттән бәреп төшерелгән һәм милекләре тартып алын¬ ган иҗтимагый төркемнәр дә аларга каршылык күрсәтми калмый. Үз чиратында хакимияткә килгән большевиклар аны кулларыннан ычкындырмаска тырышалар. Демократия нормаларын санга сукмыйча, Оештыру җыелышын куып таратып, үзләренә каршыларны корал көче белән юкка чыга¬ ру һәм бер партия өстенлеген урнаштыру юлына басып, алар меньшевикларны һәм эсерларны кораллы көрәш ысулла¬ ры куллануга этәрәләр. Брест солыхы һәм 1918 елның яз — җәй айларында авылларда үткәрелгән, крестьяннарны һәм халыкның ватанпәрвәрлек рухы көчле булган катлавын кораллы каршылыкка тартып керткән гадәттән тыш сәясәт тә Гражданнар сугышы башлануга китерә. Гражданнар сугышы 1917 елның октябреннән 1922 елның октябренә кадәр — Петроградта большевиклар хакимият¬ не яулап алудан башлап Ерак Көнчыгышта кораллы көрәш тәмамланганчы дәвам итә һәм өч төп этапка аерыла. 1917 елның октябреннән 1918 елның язына кадәр — «йом¬ шак Гражданнар сугышы» чоры. Сугыш,— нигездә, локаль характерда. Большевикларның дошманнары яисә сәяси көрәш алып баралар (меньшевиклар һәм эсерлар), яисә үз хәрәкәтләрен булдыру белән мәшгуль (аклар). Халыкның Совет властеның беренче декретлары үз мәнфәгатьләренә яраклы дип ышанган зур өлеше большевиклар яклы була. Әмма 1918 елның яз — җәй айларыннан аяусыз сәяси көрәш большевиклар һәм аларның дошманнары арасындагы ачыктан-ачык кораллы каршылыкка әверелә бара. Граж¬ даннар сугышының икенче — «фронт» этабы башлана, аны үз чиратында берничә чорга таркатырга була. 1918 елның җәй — көз айлары — сугышның азык-төлек диктатурасы кертү, авылларда ярлылар комитетлары оешты¬ ру һәм сыйнфый көрәш кабыну нәтиҗәсендә килеп чыккан эскалация чоры. Урта хәлле һәм бай крестьяннарның риза¬ сызлыгы аларны массачыл төстә большевикларга каршылык күрсәтү хәрәкәтенә кушылырга этәрә. 1918 елның декабре — 1919 елның июне — кызылларның һәм акларның регуляр армияләре бер-берсенә каршы сугыш алып барган чор. Совет властена каршы кораллы көрәштә Аклар хәрәкәте иң зур уңышларга ирешә. Меньшевикларның һәм эсерларның бер өлеше большевиклар белән хезмәттәшлек итүгә күчә. Бу — фронтта шәфкатьсез сугыш алып бару, кызыл һәм ак террорның көчәю чоры.
1919 елның икенче яртысы — 1920 елның көзе — ак армияләрнең сугышта җиңелү чоры. Большевиклар урта хәлле крестьяннарга карата позицияләрен бераз йомшарта¬ лар. Аклар ягына басаргамы яисә кызыллар ягынамы дип икеләнгән крестьяннар Совет властена өстенлек бирәләр. Өченче дәвер — 1920 елның ахыры — 1922 ел — «кече Гражданнар сугышы чоры»: крестьяннарның большевиклар сәясәтенә каршы массачыл күтәрелеше, эшчеләрнең риза¬ сызлыгы арту, Кронштадт матросларының баш күтәрүе. Большевиклар яңа икътисади сәясәткә күчәләр, Гражданнар сугышы сүрелә бара. Совет властена каршы беренче чыгышлар. Большевик¬ ларга каршы беренче күтәрелешне А.Ф. Керенский җитәкли. Ул генерал П. Н. Красновның атлы корпусының Петроград- ка походын оештыра. 27 октябрьдә казаклар Гатчинаны, 28ендә Царское Селоны алалар. 26 октябрьдә Советларның II съездын ташлап чыккан эсерлар һәм меньшевиклар төр¬ кеме Ватанны һәм революцияне коткару комитеты оештыра. Комитет, Краснов гаскәрләре Петроградка керүгә, юнкерлар¬ ны восстаниегә күтәрергә ниятли. Әмма 29 октябрьдә аларның планнарын ХРК белеп ала. Шуңа күрә Коткару комитеты һөҗүмне кичекмәстән башларга әмер бирә. Фетнәне кызыл¬ гвардиячеләр һәм гарнизон солдатлары бастыра. 30 октябрьдә Пулково үре янында Краснов отрядлары да тар-мар ителә. Казакларның ашыгыч оештырылган комитеты Керенскийны кулга алырга һәм аны сугышта катнашучыларга амнистия бирү бәрабәренә Советларга тапшырырга дигән карар кабул итә. Әмма Керенский качып котыла. Донда большевикларга каршы көрәшкә атаман А. М. Кале¬ дин җитәкчелек итә. Ул Иң бөек Дон гаскәренең Совет хөкү¬ мәтенә буйсынмавын белдерә. Яңа режимнан канәгать бул¬ маганнар Донга агыла. Советларга каршы Көньяк Уралда казаклар хәрәкәте дә барлыкка килә. Аның башында Оренбург казак гаскәре атаманы А. И. Дутов тора. Байкал аръягын¬ да яңа хакимияткә каршы атаман Г.С. Семёнов көрәшә. Аклар хәрәкәте формалашу. 1917 елның ноябрендә Иң бөек Дон гаскәре башкаласына — Новочеркасскига — Югары башкомандалык штабының элеккеге башлыгы генерал М.В. Алексеев килә. Биредә ул Иреклеләр армиясе оешты¬ ра башлый. Кыш башында Новочеркасскига 2 меңләп офи¬ цер җыела. Күренекле сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлекле- ләре — П.Н. Милюков, П.Б.Струве, М.В. Родзянко һ.б. да шунда килеп сыена. Генераллар һәм җәмәгать эшлеклеләре утырышында армияне булдыру принциплары һәм аның белән идарә итү системасы билгеләнә. Иреклеләр армиясенең командующие итеп тоткынлыктан качкан Л.Г. Корнилов куела. Гражданлык хакимияте һәм тышкы сәясәт генерал
102 Алексеев кулына күчә. Атаман Каледин Дон өлкәсе идарәчесе булып кала. Аклар хәрәкәте шулай башлана. Ак төс законлылык һәм тәртип символына әйләнә. Аклар хәрәкәтенең төп идеяләре түбәндәгеләр була: идарәнең киләчәктәге рәвешен алдан бил¬ геләмичә генә, Россиянең бердәмлеген, бөтенлеген, бүлен- мәслеген торгызу, большевикларны тулысынча юкка чыгар¬ ганчы, алар белән рәхимсез көрәш алып бару. Башлангыч чорда Аклар хәрәкәтен формалаштыру катгый ирекле нигездә алып барыла һәм аның өчен акча түләнми. Гаскәргә үз теләге белән килгән кеше дүрт ай хезмәт итәр¬ гә язмача вәгъдә бирә һәм командирларга берсүзсез буйсы¬ начагын белдерә. 1918 елдан солдатларга һәм офицерларга акчалата хезмәт хакы түли башлыйлар. Армия эшмәкәрләр¬ нең ирекле иганәчелеге һәм Дәүләт банкының җирле бүлек¬ чәләрендәге акчалар хисабына финанслана. Әмма 1918 елдан хәрәкәт җитәкчеләре үз акчаларын суга башлыйлар. Совет хөкүмәте 10 меңлек армия туплауга ирешә, һәм ул 1918 елның гыйнвар уртасында Дон территориясенә керә. Казакларның күпчелеге ул чакта Совет властена карата ней¬ тралитет позициясенә баса. Җир турындагы декрет казак¬ ларга әллә ни вәгъдә итми (аларның җирләре була), ә менә Солых турындагы декрет аларны кызыксындыра. Халыкның бер өлеше кызылларга корал көче белән ярдәм күрсәтә. Үзен оттырган хисаплап, атаман Каледин атылып үлә. Иреклеләр армиясе, үз эшен Кубаньда дәвам итәргә ниятләп, далага чыгып китә. Аларга офицер гаиләләре, җәмәгать эшлекле- ләре, гади кешеләр дә иярә. 1918 елның 17 апрелендә, Кубань башкаласы Екатеринодарны штурмлаган вакытта, армия командующие генерал Корнилов үтерелә. Гаскәрләргә җитәк¬ челек итүне генерал А. И. Деникин үз өстенә ала. Антон Иванович Деникин (1872— 1947) армиядә хезмәт итеп майор чинына күтәрелгән элеккеге крепост¬ ной крестьян гаиләсендә туа. 1892 елда Киев юнкерлар мәктәбен тәмамлый, аннан соң Генераль штаб академиясенә керә. Рус-япон сугышын Деникин Варшавада каршылый. Варшава хәрби округы гаскәрләре Ерак Көнчыгышка җибәрелергә тиеш булмасалар да, капитан Деникин үзен гамәлдәге армиягә юллауны сорап рапорт бирә. Сугышны полковник чинында тәмамлый. Шуннан соң Саратов һәм Житомир штабларында төрле вазифаларда хезмәт итә. 1914 елның июнендә аны генерал-майор дәрәҗәсенә күтәрәләр. 1914 елның сентябрендә генерал
103 А. А. Брусилов командалыгындагы Көньяк-Көнбатыш фронтның 8 нче армиясе составына кергән 4 нче укчы бригада башлыгы итеп куела. 1917 елның мартында ул Югары башкомандующий М. В. Алексеев карамагын¬ дагы штаб башлыгы вазифасына билгеләнә. Деникин армиядәге таркаулыкка каршы торырга тырыша, бер кул астына берләшүне һәм катгый дисциплина урнаш¬ тыруны яклап чыга. Беренче коалицион хөкүмәт оеш¬ кач, Көнбатыш фронт командующие, ә июль ахырын¬ да Көньяк-Көнбатыш фронт башкомандующие итеп билгеләнә. Генерал Корниловка актив ярдәм күрсәт¬ кәне өчен, аны вазифасыннан төшерәләр һәм башка корниловчылар белән бергә Быхово төрмәсенә ябалар. 1917 елның ноябрендә алар төрмәдән качалар. Деникин 1918 елның апрелендә Совет власте сәясәтеннән риза булмаган казакларның массачыл күтәрелеше көчәя бар¬ ган Донга кайтырга карар кыла. Совет властена каршы беренче чыгышлар, бик рәхимсез булсалар да, стихияле төстә килеп чыгалар, киң халык мас¬ саларында яклау тапмыйлар, илдә Советларның чагыштыр¬ мача тиз һәм кан коюларсыз урнаштырылуы фонында үтәләр. Фетнәчел атаманнар шактый тиз тар-мар ителәләр. Бу дәвер¬ дә большевиклар хакимиятенә каршылык күрсәтүнең ике үзәге барлыкка килә: Иделдән көнчыгышка таба, Себердә мул тормышлы милекче крестьяннар һәм көньякта үзлә¬ ренең ирек сөюләре, хуҗалык һәм җәмәгать тормышында үз тәртипләрен саклаулары белән мәшһүр казаклар яшәгән җирләр. Гражданнар сугышының төп Көнчыгыш һәм Көньяк фронтлары нәкъ менә шунда оеша. Гражданнар сугышы әле артык көчәеп киткәнче үк аның коточкыч сыйфатлары ачыла: дошманга карата үтә нык шәф¬ катьсезлек һәм аяусызлык күрсәтү, башкача фикерләүнең бернинди рәвешен дә кабул итмәү, тыныч халыкны талау һәм көчләү, тоткыннарны атып үтерү. х—ч. В.В. Шульгин Гражданнар сугышы турында Бу эшкә тотынучылар, өстән басым ясаудан, көчләүдән^ мәҗбүр итүдән, хакимияттән кала, башка юллар да бар лыгын белмиләр. Аклар хәрәкәте башлыкларының берсе Оу сүзләрне кемнәр турында әйткән: кызыллар турындамы яисә аклар турындамы? Ә бәлки икесе турында да әйткәндер? Үз фикерегезне дәлиллә¬ гез. Бу биремгә Гражданнар сугышы тарихы өйрәнеләчәк соңгы дәрестә кире әйләнеп кайтыгыз. Кызыл Армия төзү. Каршы торуның үсүе большевик¬ ларны хәрби мәсьәләләр белән ныклап шөгыльләнергә
мәҗбүр итә. В. И. Ленин Апрель тезисларында ук регуляр армияне халык ополчениесе белән алмаштырырга өнди. Яңа вазгыятьтә аңа элеккеге карашларыннан баш тартыр¬ га туры килә. 1918 елның 15 гыйнварында ХКС декреты нигезендә Эшче-крестьяннар Кызыл Армиясе, 29 гыйнвар¬ да Эшче-крестьяннар Кызыл Флоты төзелә. Армия, ирекле¬ лек принципларында һәм сыйнфый караштан чыгып, бары эшчеләрдән генә төзелә, аңа «эксплуататор элементлар» үтеп керә алмый. Әмма армия туплауның иреклелек нигезенә корылуы аның сугышчан сәләте үсүгә һәм дисциплинаның ныгуына китерми. Кызыл Армия зур җиңелүләргә дучар була. Ленин, большевиклар хакимиятен саклап калу өчен, армиянең гому¬ ми хәрби хезмәт бурычына һәм бер генә кеше идарә итүгә нигезләнгән традицион, «буржуаз» принципларга кире кай¬ туны мөмкин дип саный. 1918 елның июлендә 18 яшьтән алып 40 яшькәчә барлык ирләрнең гомуми хәрби хезмәт бурычы үтәве турында декрет чыга. Бөтен илдә, армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләрне исәпкә алу, хәрби күнекмәләрне оештыру һәм уздыру, хәрби хезмәткә яраклы халыкны мобилизацияләү өчен, хәрби комиссариатлар челтәре оештырыла. Кызыл Армия тиз үсә. 1918 елның көзендә аның саф¬ ларында 0,3 млн, 1919 елның язында 1,5 млн, көзендә исә инде 3 млн кеше исәпләнә. 1920 елда Кызыл Армиядә 5 млн га якын кеше хезмәт итә. Командир кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелә. 1917— 1919 елларда, яхшы хезмәтләре белән аерылып торган кызылармиячеләр арасыннан командирларның урта буынын әзерләү өчен, кыска вакытлы курслар һәм мәктәпләр, Гене¬ раль штаб академиясе, Артиллерия, Хәрби-медицина, Хәрби- хуҗалык, Хәрби-диңгез, Хәрби-инженерлык академияләре кебек югары хәрби уку йортлары ачыла. 1918 елның мартын¬ да совет матбугатында элеккеге армиянең хәрби белгечләрен Кызыл Армиягә хезмәткә чакырган белдерү басылып чыга. 1919 елның 1 гыйнварында Кызыл Армия сафларына 165 мең элеккеге патша армиясе офицеры хезмәткә керә. Хәрби белгечләрне хезмәткә тарту аларның эшчәнлегенә кырыс «сыйнфый» күзәтчелек урнаштыру аша алып барыла. 1918 елның апрелендә партия армия һәм флот бүлекчәләренә командир кадрларга күзәтчелек итүче һәм кызылармиячеләргә сәяси тәрбия бирү белән шөгыльләнүче хәрби комиссарларны җибәрә. 1918 елның сентябрендә фронт һәм армия гаскәрләре белән идарә итүнең бердәм структурасы булдырыла. Һәр фронт (армия) башында Революцион хәрби совет (РХС, рус. Реввоенсовет, РВС) билгеләнә, ул фронт (армия) командую-
105 щие һәм ике сәяси комиссардан тора. Барлык фронт һәм хәрби учреждениеләргә Республика Революцион хәрби сове¬ ты (РРХС, рус. РВСР) ж,итәкчелек иткән, аның башында Л. Д. Троцкий торган. Дисциплинаны ныгыту буенча чаралар күрелә. Гадәттән тыш вәкаләтләргә (судсыз һәм тикшерүсез генә хыянәтче¬ ләрне һәм куркакларны атып үтерүгә кадәр) ия булган РХС вәкилләре фронтның иң киеренке районнарына баралар. 1918 елның ноябрендә В. И. Ленин җитәкчелегендәге Эшче һәм крестьян оборонасы советы оештырыла. Ул бөтен хаки¬ миятне үз кулына туплый. Җәмгыятьтәге сәяси каршы тору, большевиклар хаки¬ мияткә килгәннән соң, гражданнар сугышы рәвешен ала. Беренче этапта ул Совет хакимиятенә каршы локаль чыгыш¬ ларда чагылыш таба. Даталар 1917, ноябрь — Иреклеләр армиясен төзи башлау. 1918, 15 гыйнвар — иренлеләрнең Эшче-крестьяннар Кызыл Армиясен төзү турында ХКС декреты. Сүзлек запасын киңәйтәбез (ДДП шщш) ■■ ям ии V—4 I Локаль—урындагы, әлеге ж,ирлеккә хас. | Эскалация — (мәсәлән, кораллануны) киңәйтү, арт- ■ тыру, (низаг) акрынлап көчәю, ж,әелү, (каршылык) кискенләшү. 1. Россиядә Гражданнар сугышының сәбәпләре һәм төп этап¬ лары нинди? Большевиклар хөкүмәтенең нинди адымнары ж, әмгыятьтә каршы торуны барлыкка китерә? 2. Гражданнар сугышының беренче чорында большевикларга нинди социаль- сәяси көчләр каршы тора? Большевикларга каршы беренче чыгыш¬ лар ни өчен Кызыл Армия отрядлары тарафыннан бик тиз бастырыла? з. Хәрби көчләрне оештыру принципларына большевик ж,итәкчеләрнең мөнәсәбәте ни өчен һәм ничек үзгәрә? 1. Сугышның ниндие генә булмасын — барысы да фаж,ига. Әмма Гражданнар сугышы — аеруча зур фаҗига. Сез болай дип раслау белән килешәсезме? Үз позициягезне аңлатыгыз. 2. «Урмандай куе штыкларыбызны дошманнарга төбәргә мәҗбүрбез. Көчләребезнең уннан тугыз өлешен партиябез шуңа да армиягә бирәчәк». Бу юллар РКП(б) ҮКның партия әгъзаларына язган хатыннан алынган. Әлеге сүзләр артында гаять җитди эшләр торуын исбатлагыз. 3. «Кызылларның исәрлек дәрәҗәсендәге геройлыгы» турында Аклар хәрәкәте вәкилләре язып калдырган истәлекләр сакланган. Шул чор совет матбугатында акларның батырлыкларына бәя бирү очраклары бөтенләй юк. Моның сәбәпләрен аңлатыгыз.
106 § 15. Гражданнар сугышы фронтларында | Параграфны өйрәнгәндә, сезгә карта кирәк булачак. Чехословаклар корпусы чыгышы. 1918 елның җәендә Гражданнар сугышы фронт этабына керә. Ул Чехословаклар корпусы чыгышыннан башлана. Корпус Австрия-Венгрия армиясенең әсирлеккә төшкән чех һәм словак сугышчыла- рыннан торган. 1916 елның ахырында ук алар Антанта ягында сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга теләк белдерәләр. 1918 елның гыйнварында корпус җитәкчелеге үзен француз гаскәрләре башкомандующие карамагындагы Чехословакия армиясенең бер өлеше дип игълан итә. Россия белән Фран¬ ция арасында чехословак корпусын Көнбатыш фронтка күчерү турында килешү төзелә. Алар Транссебер магистра¬ ле буйлап Владивостокка килергә, судноларга төялергә һәм Европага китәргә тиеш булалар. 1918 елның май ахырында хәрбиләр (45 меңнән артык кеше) төялгән эшелоннарның озынлыгы Ртищево станция¬ сеннән (Пенза тирәсе) Владивостокка кадәр 7 мең километрга сузыла. Җирле Советларга корпусны коралсызландырырга һәм чехословакларны әсирләр сыйфатында Австрия-Венгрия- гә һәм Германиягә тапшырырга әмер бирелгән икән дигән сүз тарала. Командование коралны тапшырмаска һәм, кирәк булса, Владивостокка сугышып юл ярырга дигән карарга килә. 25 майда чехословак частьларының командующие Р. Гайда Троцкийның корпусны коралсызландырырга дигән боерыгын кулга төшерә һәм үз солдатлары торган станция¬ ләрне яулап алырга приказ бирә. Кыска гына вакыт эчендә чехословаклар ярдәме белән Совет хакимияте Идел буенда, Уралда, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта бәреп төшерелә. «Революциягә демократик каршылык». Көнчыгыш фронт. 1918 елның җәендә чехословаклар большевиклар¬ дан азат иткән территорияләрдә җирле хөкүмәтләр төзе¬ лә. Самарада — Оештыру җыелышы әгъзалары комитеты (Комуч), Екатеринбургта — Урал өлкә хөкүмәте, Томски- да — Вакытлы Себер хөкүмәте. Бу органнарга эсерлар һәм меньшевиклар җитәкчелек итә. Алар үзләрен «демократик контрреволюция» яисә кызыллардан да, аклардан да ерак торган «өченче көч» дип игълан итәләр. Эсер-меныпевиклар хөкүмәтләре «Власть — Советларга түгел, ә Оештыру җыелы¬ шына!», «Брест солыхын бетерергә!» дигән лозунглар белән чыгалар. Халыкның бер өлеше аларга теләктәшлек күр¬ сәтә. Чехословаклар ярдәме белән Комучның Халык армиясе 6 августта Казанны ала, Мәскәүгә юнәлергә ниятли. 1918 елның июнендә Совет хөкүмәте Көнчыгыш фронт ачу турында карар кабул итә. Аның составына бик кыска вакыт эчендә оештырылган биш армия керә. Муромда, Арзамаста,
107 Свияжскида беренче концентрацион лагерьлар булдырыла. Фронт белән тыл арасында, дезертирлар белән көрәшү өчен, махсус тоткарлау отрядлары төзелә. 1918 елның 2 сентябрендә БҮБК Совет республикасын хәрби лагерь дип игълан итә. Сентябрь башында Кызыл Армия канкойгыч сугышлар¬ да дошманны туктатуга һәм һөҗүмгә күчүгә ирешә. Сен¬ тябрьдә — октябрь башында ул Казанны, Семберне, Сызрань¬ ны һәм Самараны азат итә. Чехословаклар Уралга чигенә. 1918 елның сентябрендә Уфада большевикларга каршы барлык хөкүмәтләр вәкилләренең киңәшмәсе уздырыла, бердәм хөкүмәт — Уфа директориясе оештырыла, анда төп рольне эсерлар уйныйлар. Кызыл Армиянең һөжуме Уфа директориясен октябрьдә Омскига күчәргә мәҗбүр итә. Хәрби министр вазифасына адмирал А.В. Колчак чакырыла. Александр Васильевич Колчак (1874—1920) диңгез офицер-артил- леристы гаиләсендә туа. 1894 елда диңгезчелек кадет корпусын икен¬ че укучы булып тәмамлый. Поляр экспедицияләрдә катнаша. Аркти¬ каны өйрәнүчеләрнең иң күренекле¬ ләреннән берсе. Рус-япон сугышын¬ да Порт-Артурда сугыша. Яралана, әсирлеккә эләгә. 1915 елның сентябрь башында мина дивизиясе команди¬ ры итеп билгеләнә. Рига ярларын¬ да десант төшерү буенча операцияне эшләве һәм гамәлгә ашыруы өчен Георгий тәресе ала. 1916 елның июлендә, вице-адмирал чины бирелеп, Кара диңгез флоты командующие итеп куела. 1917 елның февраль вакыйгалары барышын¬ да, революциянең сугышта җиңү яуларга мөмкинлек бирүенә исәп тотып, Вакытлы хөкүмәткә ант бирә. Рево¬ люциянең беренче атналарында Севастопольдә Эшче депутатлар советы һәм матрослар комитеты белән элемтәләр урнаштыра һәм матросларның офицерларны җәзалап үтерүләренә юл куймый. Әмма 1917 елның июнендә Кара диңгез флотын да революция ялкыны чол¬ гап ала. Матрос комитетлары офицерларны коралсыз¬ ландыру турында карар чыгара. Колчак флот команду¬ ющие булудан баш тарта. 1917 елның июль ахырында, су асты көймәләренә каршы көрәшү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен, АКШка китә. Октябрь революциясен кире Ватанга кайту юлында каршылый. Брест солыхына кул куелуны адмирал үзенең шәхси фаҗигасе буларак
08 кабул итә. Англиянең Россиядәге миссиясе вәкилләре аның алдына көнчыгышта большевикларга каршы бердәм фронт булдыру бурычын куя. Ноябрь аенда ул Директория хөкүмәтендә хәрби һәм диңгезчелек министры вазифасына алынырга ризалык бирә. Директориянең эсер җитәкчеләре Колчакның абруе Урал¬ да һәм Себердә Совет хакимиятенә каршы көрәш алып бар¬ ган таркау хәрби оешмаларны берләштерергә мөмкинлек бирер дип өметләнәләр. Әмма офицерлар социалистлар белән хезмәттәшлек итәргә теләмиләр. 1918 елның 17 ноябрьдән 18 ноябренә каршы төнендә Омскида урнашкан казак частьлары офицерларыннан бер төркем социалистларны — Директория әгъзаларын кулга ала. Хакимият тулысынча Колчакка тәкъдим ителә. Ул Россиянең Югары идарәчесе итеп билгеләнә. 1919 елның язында Колчак, гомуми мобилизация уздырып һәм 400 меңлек гаскәр туплап, һөҗүмгә күчә. Март — апрель айларында аның армиясе Сарапулны, Ижауны, Уфаны, Эстәрлетамакны басып ала. Армиянең алдынгы частьлары¬ на Казанга, Самарага һәм Сембергә җитәргә берничә дистә километр гына кала. Аклар Мәскәүгә юнәлергә җилкенә. Ленин, Колчак армиясенә каршы тору өчен, гадәттән тыш чаралар күрүне таләп итә. Кызыл Армиянең контрһөҗүме 1919 елның 28 апрелендә башлана. М.В. Фрунзе командалыгындагы гаскәрләр Самара тирәсендәге сугышларда Колчакның иң яхшы частьларын тар-мар итә һәм июньдә Уфаны ала. 14 июльдә Екатеринбург азат ителә. 1919 елның ноябрендә Колчак хәрәкәте башкала¬ сы Омск алына. Михаил Васильевич Фрунзе (1885— 1925) хәрби фельдшер гаиләсендә туа. 1904 елда Петербург политехни¬ ка институтына укырга керә. Рево¬ люцион хәрәкәттә катнашканы өчен, институттан чыгарыла, башкаладан сөрелә. Фрунзе РСДРПга керә һәм профессиональ революционер булып китә. 1905 елның маенда Иваново- Вознесенскидагы стачкага җитәкчелек итүчеләрнең, Россиядәге беренче Эшче депутатлары советы башлыкларының берсе була. 1909 елда үлем җәзасына хөкем ителә, соңрак бу хөкем каторга белән алыштырыла. 1915 елда каторга¬ дан кача. 1917 елның Февраленнән соң — Минск халык милициясе башлыгы, Көнбатыш фронтның Солдат коми-
теты әгъзасы, Минск һәм Вильно губерналары крестьян депутатлары советы рәисе. 1918 елда — РКП(б)ның Иваново-Вознесенск губерна комитеты рәисе һәм шул ук вакытта губерна башкарма комитеты рәисе. 1918 ел¬ ның декабрендә Көнчыгыш фронтның 4 нче армиясе командующие итеп билгеләнә. 1919 елның мартын¬ нан — Көнчыгыш фронт гаскәрләренең Көньяк төркеме командующие. 1919 елның июлендә Фрунзе Көнчыгыш фронт командующие итеп билгеләнә. Кызыл Армиянең һөҗүме астында Колчак хөкүмәте Иркутск шәһәренә күченергә мәҗбүр була. 1919 елның 24 де¬ кабрендә Иркутскида халык Колчакка каршы восстаниегә күтәрелә. Союз гаскәрләре һәм калган чехословак отрядла¬ ры нейтралитет турында белдерәләр. 1920 елның гыйнвар башында чехословаклар Колчакны восстание җитәкчеләренә тотып бирәләр. 1920 елның февралендә Колчак атып үтерелә. Кызыл террор. 1918 елның җәендә эсерлар больше¬ викларның җитәкчеләренә каршы берничә террорчылык акты уздыралар. 1918 елның 30 августында Мәскәүдә Ленин каты яралана, Петроградта Петроград ЧКсы рәисе М. С. Урицкий үтерелә. Совет хакимияте халыкны куркы¬ ту сәясәтен — кызыл террор башлап җибәрә. Террор масса¬ чыл төс ала. Ленинга ясалган һөҗүмгә җавап итеп кенә дә, рәсми хәбәрләргә караганда, Петроград ЧКсы 500 тотыкны атып үтерә. ХКСның кызыл террор турындагы карарыннан. /гА 1918 ел, 5 сентябрь VA J ...Мондый вазгыятьтә тылны террор юлы белән ныгы¬ ту турыдан-туры зарурият булып тора... Совет Респуб¬ ликасын сыйнфый дошманнардан аларны концентра¬ цион лагерьларга ябу юлы белән сакларга кирәк... акгвардиячеләр оешмаларына, заговорларга һәм фет¬ нәләргә катнашы булган барлык затлар атылырга тиеш... атып үтерелгәннәрнең исемлеген, аларга әлеге җәза ысулының ни өчен кулланылуын нигезләп, бастырып чыгару зарур. Кызыл террорның асылы нәрсәдә? Ул нинди ысуллар белән гамәлгә ашырыла? Николай II гаиләсе әгъзаларын юк итү — кызыл террор¬ ның иң хурлыклы сәхифәләреннән берсе. Октябрь революция¬ се вакытында Россия императорының гаиләсе Тобольскида була. 1918 елның апрель ахырында элеккеге патша гаиләсе Екатеринбургка күчерелә һәм элек купец Ипатьевныкы бул¬ ган йортка урнаштырыла. 1918 елның 16 июлендә, ХКС
110 белән килешеп булса кирәк, Урал өлкә советы Николай Романовны һәм аның гаилә әгъзаларын атып үтерү турында карар чыгара. 17 июльгә каршы төндә йортның подвалында канлы фаҗига була. Николай белән бергә аның хатыны, биш баласы һәм хезмәтчеләре, барлыгы 11 кеше атып үтерелә. 13 июльдә Пермьдә патшаның энесе Михаил үтерелә. 18 июль¬ дә Алапаевскида император фамилиясеннән булган 18 кеше¬ не атып үтерәләр һәм шахтага ыргыталар. Көньяк фронт. Совет властена каршы торуның икенче үзәге Россиянең көньягы була. 1918 елның язында Донда җирне бар кешегә дә тигез итеп кабат бүлү турында имеш- мимеш тарала. Казаклар ризасызлык белдерәләр. Шуның артыннан ук корал тапшыру һәм икмәкне реквизицияләү турында боерык килеп ирешә. Казаклар баш күтәрә. Бу исә Донга немецлар килгән вакытка туры килә. Казакларның башлыклары күптән түгел дошман булган немецлар белән сөйләшүләр башлап җибәрәләр. 21 апрельдә Вакытлы Дон хөкүмәте төзелә, ул Дон армиясен төзүгә керешә. 16 майда казаклар түгәрәге — Донны коткару түгәрәге — генерал П. Н. Красновны, диктатор вәкаләтләре биреп, Дон гаскәренең атаманы итеп сайлый. Немецларның ярдәменә таянып, Краснов Дон гаскәре өлкәсенең дәүләт мөстәкыйльлеген игъ¬ лан итә. Атаман, рәхимсез ысуллардан файдаланып, массачыл мобилизация уздыра, 1918 елның июлендә Дон армиясе санын 45 мең кешегә җиткерә. Германиядән артыгы белән корал китерелә. Август уртасында Краснов гаскәрләре Дон өлкәсен тулаем басып ала һәм, Германия гаскәрләре белән бергәләп, Кызыл Армиягә каршы көрәш башлый. Воронеж, Царицын һәм Төньяк Кавказ районында урнаш¬ кан гаскәрләрдән Совет хөкүмәте 1918 елның сентябрендә Көньяк фронтны оештыра. Царицын районында канкой¬ гыч сугышлар бара. 1918 елның ноябрендә Красновның Дон армиясе Кызыл Армиянең Көньяк фронтын өзә, аны җиңелүгә дучар итә һәм төньякка таба хәрәкәт итә башлый. 1918 елның декабрендә, гаять зур көч куеп, Кызыл Армия казак гаскәрләренең алга баруын туктатуга ирешә. Шул ук вакытта Деникинның Иреклеләр армиясе Кубаньга икенче походын башлый. «Иреклеләр» Антанта юлыннан чыкмыйлар һәм Красновның Германия яклы гаскәрләре белән элемтәгә кермәскә тырышалар. Ул арада тышкы сәяси вазгыять кискен үзгәреп китә. 1918 елның ноябрь башында бөтендөнья сугышы Германиянең һәм аның союздашларының җиңелүе белән тәмамлана. Антанта илләренең көчле басымы һәм актив ярдәме белән 1918 ел ахырында Россиянең көньягындагы большевикларга каршы булган барлык кораллы көчләр Деникин кул асты-
111 С.М. Будённыйның 1 нче Атлы армиясе сугышчылары на берләштерелә. Аның армиясе 1919 елның май—июнь айларында бөтен фронт буйлап һөҗүмгә күчә, Донбассны, Украинаның бер өлешен, Белгородны, Царицынны яулап ала. Июльдә Мәскәүгә һөҗүм башлана, аклар Курскины, Орёлны, Воронежны алалар. Совет территориясендә көчләрне һәм чараларны чират¬ тагы мобилизацияләү башлана. Ул «Барысы да Деникин белән көрәшкә!» дигән лозунг астында уза. 1919 елның октябрендә Кызыл Армия контрһөҗүмгә күчә. Фронттагы хәлләрнең үзгәрүенә С. М. Будённыйның 1 нче Атлы армиясе зур йогынты ясый. Кызылларның 1919 елның көзендә зур тизлек белән алга баруы Иреклеләр армиясен икегә — Кырым һәм Төньяк Кавказ өлешләренә бүлә. 1920 елның февраль — март айла¬ рында аның Төньяк Кавказдагы төп көчләре тар-мар ителә, һәм Иреклеләр армиясе тарала. 1920 елның апрелендә Кырымдагы гаскәрләрнең башкомандующие итеп генерал П. Н. Врангель билгеләнә. Петроградка һөҗүм. Кызыл Армия Колчак армиясе өстеннән хәлиткеч җиңүләр яулаган вакытта, Петроградка җитди куркыныч яный. Финляндиядә һәм Эстониядә рус эмигрантлары качып ята, алар арасындагы 2,5 мең кеше
2 ■ патша армиясе офицерлары була. Алар генерал Н.Н. Юденич җитәкчелегендә Рус сәяси комитеты төзиләр. Фин, соңрак эстон хөкүмәтләре ризалыгы белән, бу комитет акгвардияче¬ ләр армиясен оештыруга керешә. 1919 елның май ае башында Юденич Петроградка һөҗүм башлый. Фин култыгы һәм Чуд күле арасында Кызыл Армия фронтын өзеп, аның гаскәрләре шәһәргә чын-чынлап куркы¬ ныч тудыралар. Кызыл Тау, Соры Ат, Обручев фортларын¬ да кызылармиячеләрнең большевикларга каршы чыгышла¬ ры башлана. Фетнәне бастыруда Эшче-крестьяннар Кызыл Армиясе частьлары гына түгел, Балтыйк флотының кораб артиллериясе дә катнаша. Бу баш күтәрүләрне бастыргач, кызыллар һөҗүмгә күчә һәм Юденич гаскәрләрен кысрык¬ лый. Юденичның Петроградка 1919 елның октябрендәге һөҗүме дә уңышсыз тәмамлана. Гаскәрләре Эстониягә куыла. 1920 елның февралендә Кызыл Армия Архангельскины, мартта Мурманскины азат итә. Интервенция. Россиядә Гражданнар сугышы чит дәүләтләр тыкшынуы аркасында катлаулана. 1917 елның декабрендә Румыния Бессарабияне оккупацияли. Үзәк рада хөкүмәте Украинаның бәйсезлеген игълан итә һәм 1918 елның мартын¬ да Киевка Австрия-Германия гаскәрләре белән кайта, соңгы¬ лары Украинаны тулысынча диярлек оккупацияли. Немецлар Орёл, Курск, Воронеж губерналарына басып керә, Кырымны, Ростовны буйсындыра, Донны кичеп чыга. 1918 елның апре¬ лендә Төркия гаскәрләре Кавказ арты территориясенең эченә үтә. Майда Грузиягә немец корпусы да төшерелә. 1917 елның ахырыннан Россиянең Төньяктагы һәм Ерак Көнчыгыштагы портларына, янәсе, бу портларны Германия агрессиясеннән саклау максатында, Англия, Америка һәм Япония хәрби кораблары килә башлый. Баштарак Совет хөкүмәте моңа тыныч карый, хәтта Антанта илләреннән азык-төлек һәм корал белән ярдәм алырга да риза була. Брест солыхы төзелгәч, Антанта гаскәрләре кертелү Совет хакимиятенә турыдан-туры куркыныч тудыра. Әмма соң була инде. 1918 елның 6 мартында Мурманск портына инглизләр десант төшерә. Антанта илләре хөкүмәт башлыклары киңәш¬ мәсендә Брест солыхын танымау һәм Россиянең эчке эшлә¬ ренә катнашу зарурлыгы турында карар кабул ителә. 1918 елның апрелендә Владивостокка япон десанты төшә. Аларга Англия, Америка һәм Франция гаскәрләре кушыла. Антанта Советлар Россиясенә сугыш игълан итми, ул гына да түгел, «союздашлык бурычын үтәү» дигән уйдырманы калкан итә. Ленин бу гамәлләрне интервенция буларак бәяли һәм агрессорларга кораллы каршылык күрсәтергә чакыра. 1918 елның көзеннән, Германия җиңелгәннән соң, Антан¬ та илләре кораллы көчләренең Россиягә үтеп керүе тагын да
активлаша. 1919 елның гыйнварында Одессага, Кырымга, Баку һәм Батумига десант төшерелә, Төньякта һәм Ерак Көнчыгышта гаскәрләр арттырыла. Сугышның кайчанга кадәр дәвам итәсен тәгаен белмәгән экспедицион гаскәрләр¬ нең шәхси составындагы ризасызлык аркасында Кара диңгез һәм Каспийдагы десантлар 1919 елның язында ук эвакуа¬ цияләнә. Инглизләр Архангельскидан һәм Мурманскидан 1919 елның көзендә китә. 1920 елда Ерак Көнчыгыштан Англия һәм Америка частьлары эвакуацияләнә. Бары Япо¬ ния гаскәрләре генә анда 1922 елның октябренә кадәр тот¬ карлана. Киң масштаблы интервенциянең булмавына иң беренче чиратта Европа илләре һәм АКШ хөкүмәтләренең үз халык¬ ларының рус революциясен яклап күтәрелүеннән куркуы сәбәп була. Германиядә һәм Австрия-Венгриядә революция башлана, шуның нәтиҗәсендә бу империяләр җимерелә. Польша белән сугыш. Врангельне тар-мар итү. 1920 ел¬ ның апрелендә Польша башлыгы Ю. Пилсудский Киевка һөҗүм итәргә боерык бирә. Сүзнең украин халкына закон¬ сыз Совет хөкүмәтен бәреп төшерүдә һәм Украинаның бәй- сезлеген торгызуда ярдәм күрсәтү турында баруы рәсми рәвештә игълан ителә. 7 майга каршы төндә Киев алына. Әмма полякларның тыкшынуын украиннар оккупация дип кабул итә. Читтән янаган куркыныч алдында большевиклар җәмгыятьнең төрле катлауларын берләштерүгә ирешәләр. Генерал А.А. Брусиловның «Барлык элеккеге офицерларга» дигән өндәмәсеннән Барлык үпкәләрегезне онытып, ирекле рәвештә Кызыл Армиягә керүегезне һәм анда намусыгыз кушканча хез¬ мәт итүегезне сорап мөрәҗәгать итәм... Тугры хезмәте¬ гез белән, гомерегезне аямыйча, ничек кенә булса да, кадерле Россияне коткарып калыр өчен кирәк бу. Сезнең фикерегезчә, «Правда» газетасында бу хатны бастырганда, А.А. Брусилов офицерларда нинди хисләр уятуны күздә тоткан? Польшага каршы Кызыл Армиянең Көнбатыш һәм Көнь¬ як-Көнбатыш фронтларда берләшкән көчләре җибәрелә. Алар белән элеккеге патша армиясе офицерлары М.Н. Тухачев¬ ский һәм А. И. Егоров командалык итә. 12 июньдә Киев азат ителә. Большевик җитәкчеләрнең кайберләрендә Көнбатыш Европада революция башланачагына өмет тә уяна. Көнбатыш фронт буенча приказда Тухачевский: «Аклар Польшасын юк иткән очракта гына, бөтендөньяда революция янгыны кабы¬ зып булачак. Үзебезнең штыкларда без хезмәт ияләренә бәхет һәм тынычлык алып киләбез! Алга, Көнбатышка!» — дип
114 яза. Әмма Польша җирләренә кергән Кызыл Армиягә Антантадан зур ярдәм алган дошман бик нык каршылык күр¬ сәтә. Эшче-крестьян Кызыл Армиясе гаскәрләренең үзара килешеп хәрәкәт итмәве сәбәпле, Тухачевский фронты тар-мар ителә. Көньяк-Көнбатыш фронт та уңышсызлыкка очрый. 1920 елның 12 октябрендә Ригада Польша белән солых килешүенең якынча шартлары билгеләнә, ә 1921 елның 18 мартында аңа кул куела. Бу килешү буенча, Көн¬ батыш Украина һәм Көнбатыш Бело¬ руссия территорияләре Польшага күчә. Польша белән сугыш тәмамлангач, М Н Тухачевский совет командованиесе Кызыл Армия¬ нең куәтен иң соңгы ак гвардия учагы¬ на — генерал Врангель армиясенә — каршы көрәшкә юнәлтә. 1920 елның ноябрь башында М.В. Фрунзе җитәкчелегендәге Көньяк фронт гаскәрләре Перекоптагы һәм Чонгардагы ныгытылган дип саналган позицияләрне штурмлап алалар, Сивашны кичәләр. Кызыллар белән акларның соңгы бәрелеше аеруча аяусыз була. Кайчандыр куәтле Иреклеләр армиясе калдыклары Кырым портларында тупланган корабларга ыргы¬ ла. 100 меңләп кеше ватанны ташлап китәргә мәҗбүр була. Аклар белән кызыллар арасындагы кораллы каршы тору кызылларның җиңүе белән тәмамлана. Дата 1918, 16 июльдән 17 июльгә каршы төн — Екате¬ ринбургта элеккеге патша гаиләсен ату. Сүзлек запасын киңәйтәбез «Демократик контрреволюция» — большевиклар хаки- й мияткә килгәннән соң, эсерлар күтәреп чыккан лозунг. « Ул Февраль революциясенең демократик казанышла¬ рына кире әйләнеп кайтуга чакыруны аңлата. Интервенция — бер яки берничә дәүләтнең башка ил һәм халыкларның эчке эшләренә ирексезләп тыкшы¬ нуы; хәрби (агрессия), икътисади, дипломатик, идеоло- I гик булырга мөмкин. Концентрацион лагерь — сугыш әсирләре, тоткыннар- ны ябып тоту урыны. Террор — дошманны физик юкка чыгаруны үз эченә алган иң рәхимсез ысуллар кулланып, кешеләрне кур¬ кытып тору.
115 1. Идел буе һәм Себердәге эсер-меньшевиклар хөкүмәтләре нинди программа тәкъдим итәләр? Алар ни өчен хакимият¬ не кулдан ычкындыралар? 2. 1918—1919 елларда Көнчыгыш фронтта вакыйгалар ничек бара? Кызыл Армиянең Колчак армиясен җиңү сәбәпләре нинди? 3. 1918—1919 елларда Көньяк фронт¬ та вакыйгалар ничегрәк бара? 4. Чит илләр Россиянең эчке эшләренә нинди максатларда тыкшына һәм моның нинди үзенчәлекләре бар? 5. Совет-Польша сугышының үзенчәлекләре нәрсәдә чагылыш таба? Аның нәтиҗәләре нинди? 1. Параграфта ХКСның кызыл террор турындагы карарын- нан өзек китерелә. Ак генерал С.Н. Розанов боерыгыннан f түбәндәге өзекләрне укыгыз: «Элегрәк башкисәрләр кулын- X-*-/ да булган авылларны яулап алгач, аларның башлыкларын һәм җитәкчеләрен тотып бирүне таләп итәргә; әгәр бирергә теләмәсәләр, ә мондыйларның яшеренеп ятуы турында шиксез мәгълүмат булган очракта, һәр унынчы кешене атарга... Хөкүмәт гаскәрләренә кораллы каршылык күрсәтүче авылларны яндырырга; олы ир затларын берсен дә калдырмый атарга... Халык арасыннан тотыклар алырга, авыл кеше¬ ләре хөкүмәт гаскәрләренә каршылык күрсәтсәләр, тотыкларны аяусыз атарга». Хәзерге заман тарихчысының: «Террорның кайсысы яхшырак дигән сорау кую — үзе үк әхлаксызлык»,—дип раславы буенча сый¬ ныфта фикер алышыгыз. 2. Ленин: «Без Антантадан аның солдатларын тартып алдык»,— дип яза. Бу сүзләрне аңлатып бирегез. § 16. Кызылларның һәм акларның икътисади сәясәте Хәрби коммунизм сәясәте. Гражданнар сугышы башлану белән, икътисадтагы кризис көчәя. Сәнәгать үзәгеннән чимал районнары, илне икмәк белән тәэмин итүче губерналар бүле¬ неп кала. Күп кенә сәнәгать шәһәрләре аклар кулына төшә. Предприятиеләр, шәһәрләр һәм авыллар арасындагы икъти¬ сади элемтәләр өзелә. Шәһәрләрдә ачлык башлана. Аклар белән сугыш алып бару, Кызыл Армияне берөз¬ лексез корал, кием, азык-төлек белән тәэмин итү өчен, акча кирәк булу бары бернәрсәне — икътисадны сугыш ихтыяж,- ларына буйсындыруны, барлык ресурсларны тулысынча туп¬ лауны таләп итә. Совет хакимиятенең Гражданнар сугышы елларындагы социаль-икътисади сәясәте соңрак «хәрби коммунизм» дигән исем ала. Ни өчен «хәрби»? Чөнки бу сәясәтне күпчелектә Граж¬ даннар сугышының гадәттән тыш шартлары китереп чыгара. Ул бер генә максатка — бөтен көчне дошманны ж,иңүгә туп¬ лауга буйсындырыла. Ни өчен «коммунизм»? Икътисади сәясәткә большевик¬ ларның идеологии карашлары ж,итди йогынты ясый. Алар
116 коммунизмга бик тиз күчү турында хыялланалар. Яңа җәм¬ гыятьтә хосусый милек, сәүдә, базар мөнәсәбәтләре булмас, җитештерү бердәм планга буйсындырылыр, хезмәт гомуми булыр, ә матди байлыклар тигез бүленер дип көтәләр. Боль¬ шевикларның икътисад өлкәсендәге гамәлләренә Россиядә традициягә әйләнгән дәүләтнең икътисад белән идарә итүгә актив тыкшынуы да билгеле бер йогынты ясый. Сәнәгатьтә аның барлык тармакларын тизләтелгән нацио¬ нализацияләүгә юнәлеш алына. 1918 елның июленә илдә 500 дән артык национализацияләнгән предприятие булса, августта бу сан 3 меңгә җитә, ә 1920 елның февралендә 4 мең¬ нән артып китә (урта һәм хәтта вак предприятиеләрне дә кер¬ теп). Элеккеге милекчеләр теләсә нинди керем алудан мәх¬ рүм ителәләр. Барлык сәнәгать фронт ихтыяҗларын канә¬ гатьләндерүгә эшли. Оборонага бәйсез предприятиеләр ябыла. Гомуми хезмәт бурычы кертелә һәм 16 яшьтән алып 50 гәчә барлык халык хезмәткә мобилизацияләнә. Гомуми хезмәт бурычы турында ХКС декретыннан. 1920 ел, 29 гыйнвар 1. Хезмәт халкын хезмәт бурычы тәртибендә бер тап¬ кыр яисә вакыты-вакыты белән, даими эштә нинди хезмәттә мәшгуль булуына карамастан, иҗтимагый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү өчен, ягулык, авыл хуҗалыгы (дәүләт хуҗалыклары, билгеле бер дәрәҗәдә крестьян хуҗалыклары өчен дә), төзелеш, юл, азык- төлек, кар көрәү, ат белән йөк ташу кебек хезмәт буры¬ чының төрле рәвешләрен башкаруга тартуны гамәлгә кертергә... 5. А. Губерна, өяз, шәһәр комитетларына: а) хезмәт бурычы буенча исәпкә алынудан һәм эшкә килүдән баш тартуда; б) эштән качуда, шулай ук шуңа этәрүдә; в) ялган документлардан файдалануда, шулай ук хезмәт бурычыннан качуга булышлык итү максатларында, ялган документлар ясауда гаепле кешеләрне халык судына тартуны рөхсәт итәргә... Хезмәт бурычы нәрсә ул? Ул нинди эш төрләренә кагылган? Аның үтәлеше нинди чаралар белән тәэмин ителгән? Эшчеләргә хезмәт хакы сыйфатында акча урынына азык- төлек паёгы, ашханәдә туклану өчен, иң кирәкле көнкүреш әйберләрен алу өчен, талоннар бирелә. Торак, транспорт, коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләү бетерелә. Дәүләт, эшчеләрне хезмәткә мобилизацияләп, чынлыкта аларның тормышын тәэмин итүне тулысынча диярлек үз өстенә ала. Товар-акча мөнәсәбәтләре юкка чыгарыла. Башта азык-төлек, аннары башка киң куллану товарларын ирекле сату тыела.
Дәүләтнекенә әверелгән сәнәгать белән җитәкчелек итү өчен, барлык булган азык-төлекне хисапка алу һәм бүлүне тормышка ашыручы махсус чиктән тыш үзәкләштерелгән органнар — главкалар (яки үзәкләр) оештырыла. Алар теге яисә бу сәнәгать тармагы эшчәнлеге белән идарә итәләр, аларны финанслауны, матди-техник яктан тәэмин итүне, әзер продукцияне бүлүне тормышка ашыралар. Хәрби коммунизм чорында авыл хуҗалыгы. 1918 елның 2 декабрендә ярлылар комитетлары таратыла. Бу комитетлар икмәк тапшыруны арттырырга булышыр дигән исәп үзен акламый. Авыллардан корал белән янап җыелган икмәкнең бәясе бик кыйммәт була — крестьяннар күп тапкырлар боль¬ шевикларга каршы баш күтәрәләр. Н.К. Крупскаяның эчке эшләр халык комиссары ZQ \ Г. И. Петровскийга язган хатыннан V 'М «Ярлылар комитетлары» бик шәфкатьсез кыланалар. Болар — иң ярлы крестьяннар түгел, бәлки хуҗалык¬ ларын ташлаган җирле кешеләр... «Совет хезмәткәре» дигән атны калкан итеп, үзләренә каршы бар халык¬ ны котыртып бетерәләр... Урыннарда, урындагы баш¬ баштаклыклардан зарланып, Ленинга мөрәҗәгать итәр¬ гә җөрьәт иткән кешеләрне җәзалау очракларын сирәк дип әйтеп булмый... Бу «Ярылар комитетлары» хәзер бигрәк тә, авылда алар тормышны җайга салу урынына коточкыч таркату эше алып барганда, аеруча күңелсез хисләр тудыралар. Документны файдаланып, ярлылар комитетларын тарату турында карар кабул итәргә мәҗбүр иткән сәбәпләр исемлеген тулы¬ ландырыгыз. Гражданнар сугышы иң кызган чакта, җирне яңадан бүл¬ гәннән соң, авылның йөзен билгеләгән урта хәлле крестьян¬ нарның ышанычын кире кайтару гаять мөһим була. Ярлылар комитетларын тарату урта хәлле крестьяннарны тынычлан¬ дыру сәясәтенә таба ясалган беренче адым була. 1919 елның 11 гыйнварында Икмәк һәм фураж алу турында декрет чыга. Бу декрет буенча, дәүләт үзенә күпме ашлык кирәк буласын алдан хәбәр итә. Шуннан соң бу сан губерналарга, өязләргә, өлкәләргә һәм крестьян хуҗалыкла¬ рына бүлеп бирелә. Икмәк әзерләү планын үтәү мәҗбүри була. Чынлыкта бу артып калган бөтен икмәк, ә еш кына крестьяннарның үзләренә кирәкле запасларның да алып бете¬ релүен аңлата. Азык-төлек диктатурасы сәясәте белән чагыш¬ тырганда бу сәясәттәге үзгәреш бары тик крестьяннарның дәүләт ниятләрен алдан ук белеп торуыннан гына гыйбарәт була. Әмма крестьян психологиясе өчен хәтта монысы да
118 шактый мөһим фактор була. Продразвёрстка сыйнфый прин¬ ципка нигезләнеп уздырыла: ярлылардан бернәрсә дә алмый¬ лар, урта хәлле крестьяннан уртача, байлардан күп итеп алалар. 1920 елда продразвёрстка бәрәңгегә һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларына да тарала. Акларның икътисади сәясәте. Аклар хөкүмәтләре ачык- тан-ачык иске тәртипләрне торгызуга өндәмиләр. Алар Рос¬ сиянең киләчәктәге иҗтимагый корылышы билгесез, аны Оештыру җыелышы һәм Земский собор билгеләргә тиеш дип күтәреп чыгалар. Аграр һәм эшчеләр мәсьәләләрен хәл итү зарурлыгын таныган хәлдә, аклар хөкүмәтләре килешүчән (компромисслы) закон проектлары эшләргә тырышалар. Әмма алар теге яисә бу кискен мәсьәлә буенча, гомумән, ачык позиция булдыра алмыйлар. Колчак хөкүмәте законнары аграр мәсьәләне кискен хәл итүне күздә тотмый һәм бу эшне Гражданнар сугышы тәмам¬ ланганчы кичектереп торырга карар кыла. Совет властеның декретлары законсыз дип игълан ителә. Революция елларын¬ да җирне яңадан бүлү юридик яктан ныгытылмый. Деникин хөкүмәте 1919 елның мартында җир реформа¬ сы проектын бастырып чыгара. Сүз милекчеләрнең җиргә хокукын саклап калу, һәр урынчылыкта теге яисә бу җир нормаларын билгеләү һәм калган җирнең «ирекле килешү яисә көчләп тартып алу юлы белән, әмма, һичшиксез, түләү хисабына» җире аз крестьяннарга күчүе турында бара. Җир мәсьәләсен ахыргача хәл итү большевикларны тулысынча җиңгәнче кичектерелеп тора һәм киләчәктә төзеләчәк Закон чыгару җыелышына йөкләнә. Әлегә исә Россиянең Көнь¬ ягында төзелгән хөкүмәт басып алынган җирләрнең хуҗа¬ ларына барлык уңышның өчтән бер өлешен бирүне таләп итә. Деникин администрациясенең кайбер вәкилләре, моның белән генә дә чикләнмичә, куылган алпавытларга җирләрен һәм утарларын кайтарып бирә башлый. Россиянең Төньягында хакимлек иткән аклар алпавыт¬ ларга чәчелгән игенне, печәнлек җирләрне, утарларын һәм көнкүреш кирәк-яракларын кайтару турында указ чыгара¬ лар. Чәчүлек җирләр, Оештыру җыелышы җир мәсьәләсен хәл иткәнчегә кадәр, крестьяннар кулында кала. Әмма Төнь¬ як табигате шартларында печәнлек җирләр аеруча кыйммәт¬ ле була, шуңа күрә крестьяннар алпавытларга бәйлелеккә төшә. Шулай итеп, аклар хөкүмәтләре крестьяннарны Җир турындагы декрет нигезендә алган җирләреннән мәхрүм итә¬ ләр. Шуңа күрә крестьяннар акларны бик тиз күралмый башлыйлар. Авыл кешесе ике бәланең берсен сайлый — алпавытларның кире кайтуыннан продразвёрстка салымын артыграк күрә.
Аклар армияләрен азык-төлек һәм фураж белән тәэмин итү практикасы крестьяннарның сәяси карашлары үзгәрүдә мөһим фактор була. Үз армияләренә үзәкләштерелгән тәэми¬ нат булдыра аямаганлыктан, аклар хөкүмәтләре үз-үзләрен тәэмин итүгә күчәләр. Һәрбер хәрби бүлекчә үзенең азык- төлеккә булган ихтыяҗы күләмен мөстәкыйль рәвештә бил¬ гели һәм аны крестьяннардан тартып ала. Көчләп реквизи¬ цияләүләрне крестьяннар большевикларның продотрядлары¬ на караганда күпкә авыррак кабул итәләр. П. Н. Врангельнең реформаторлык эшчәнлеге. Иреклеләр армиясе гамәленең соңгы этабында Аклар хәрәкәтенең идео¬ логиясен һәм сәясәтен үзгәртеп кору омтылышы ясала. Бу омтылыш генерал П. Н. Врангель исеме белән бәйле. Пётр Николаевич Врангель (1878— 1928) — барон, 1901 елда Тау инсти¬ тутын тәмамлый. Иркутскида гене¬ рал-губернатор каршында махсус йомышлар үтәүче түрә була. Рус- япон сугышында катнаша. Генераль штабның Николай академиясен тәмам¬ лый, гвардиядә хезмәт итә. Беренче бөтендөнья сугышында полк, бригада, дивизия командиры була. 1917 елда генерал-майор дәрәҗәсенә ирешә, әмма, аның хезмәт исемлегендә языл¬ ганча, «большевиклар хакимияткә килү аркасында, ватан дошманнарына хезмәттән һәм корпус белән командалык итүдән баш тарта». 1918 ел¬ да Врангель Деникин гаскәрләрендә сугыша, Кавказ һәм Иреклеләр армияләренә җитәкчелек итә. Россиянең Көньягы Хәрби көчләре башлыгы булып алгач, үз хәрә¬ кәте өчен киң социаль база булдыруга юнәлтелгән чара¬ лар комплексын эшли. 1920 елның 25 маенда Җир турында закон басылып чыга. Аның авторы П.А. Столыпинның иң якын фикердәше А. В. Кривошеий була. П.Н. Врангель хөкүмәтенең җир мәсьәләсе турындагы хәбәреннән Җир реформасының асылы... бик гади... Җиргә анда хезмәт куючы кеше хуҗа булырга тиеш. Бу иң мөһим фикер... ике төп омтылышка нигезләнә: җирдән файда¬ лануны хәзерге вакытта ничек бар, шулай: урнашкан тәртипләрне бозмыйча, көч кулланмыйча һәм басып алуларсыз саклап калу һәм хуҗалык алып бару өчен
20 яраклы хосусый милектәге һәм казна җирләрен җирдә эшләүче хуҗаларга тапшыру... Элеккеге хуҗалар үз биләмәләренең бер өлешен саклап калалар, әмма бу өлешнең зурлыгы алдан ук билге¬ ләнми... Алына торган җир өчен яңа хуҗалар ел саен дәүләт амбарына озатыла торган икмәк белән түли... Дәүләтнең яңа хуҗаларның икмәк взносларыннан җыел¬ ган кереме, элеккеге хуҗаларга тартып алынган җир¬ ләре өчен түләгәндә, төп чыганак булырга тиеш. Хөкү¬ мәт алар белән исәп-хисап ясауны мәҗбүри дип саный. Врангель үткәргән аграр реформаның асылы һәм принципла¬ ры нинди? Ул большевикларның аграр үзгәртеп коруларыннан нәрсәсе белән аерыла? Волость земстволары һәм авыл общиналары төзелә, алар авыл Советлары урынын алырга тиешле крестьян үзидарәсе органнары була. Казакларны үз ягына аударырга ниятләп, Врангель казак җирләренең автономиясе турында яңа нигез¬ ләмә чыгара. Эшчеләргә ал арның хокукларын яклаячак яңа фабрика законнарын эшләү вәгъдә ителә. Әмма вакыт узган була шул инде. Кызыллар белән аклар арасында рәхимсез каршы тору аркасында, халык, аеруча крестьяннар, большевикларның хәрби-икътисади программаларын кабул итәргә мәҗбүр булалар, шуның белән иске тәртипләрнең кире кайтуына каршы булуларын бик ачык аңлаталар. Бу исә күп яктан кызылларның Гражданнар сугышында җиңүе өчен шартлар тудыра. 1. Хәрби коммунизм сәясәтенең асылы нәрсәдә? Аны нинди сәбәпләр китереп чыгара? 2. Хәрби коммунизм сәясәтенең сәнәгать өлкәсендәге төп чаралары нинди була? 3. Азык- төлек салымының асылы нәрсәдә? Азык-төлек диктатурасыннан ул нәрсәсе белән аерыла? 4. Аклар хөкүмәтләренең аграр сәясәте нинди үзенчәлекләргә ия була? 5. П. Н. Врангельнең нинди үзгәртеп кору планнары була? Аларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге буламы? 1. Акларның җиңелүе һәм кызылларның җиңүе турында шул заманда яшәгән кешеләр бәхәсләшкән, бу бәхәс әле дә тарих¬ чылар арасында дәвам итә. Атап әйткәндә,түбәндәге фактор¬ ларны күрсәтәләр. Аклар халыкны кызыксындырырлык програм¬ ма тәкъдим итмиләр, эчке каршылыкларны җиңә, армиянең һәм тылның әхлакый таркалуын туктата, халыкка карата шәфкатьсез мөгамәләдән, террордан тыела алмыйлар. Кызылларның абруйлы җитәкчесе була; хәрби-стратегик яктан да алар өстенлекле хәлдә була; ахыр чиктә кре¬ стьяннарны үз якларына аударуга ирешәләр; илне, шул исәптән тер¬ рорчылык юлы белән дә, бердәм хәрби лагерьга әйләндерәләр. Әлеге факторларны, әһәмиятләре нинди булуга карап, билгеле бер тәртипкә
121 салыгыз. Үз карарыгызга нәрсә этәргеч бирүен аңлатыгыз. § 14—16 материалларыннан файдаланыгыз. Үз эшегез турында сыйныфта фикер алышыгыз. Авторлар фикере белән § 17 аша танышыгыз. 2. Гражданнар сугышының сабаклары турындагы мәсьәлә дә бәхәс уята. Бу мәсьәләгә карата үз фикерегезне белдерегез. Фикер йөртү өчен, тарихчыларның фикерләрен файдаланыгыз. Россиядә Граждан¬ нар сугышының сабаклары түбәндәгеләр: хакимият һәм партияләр көрәшнең тыныч чараларын табарга, күпчелек халык мәнфәгатьләрен күздә тотып, реформалар уздырырга тиешләр; бер сыйныф, бер пар¬ тия, бер төркем диктатурасы яраксыз; ж,әмгыять бердәмлеккә, аны берләштерә торган идеягә мохтаж,; бик күп еллар элек Россияне тар¬ каткан расколны ж,иңү төп бурыч булып тора. § 17. 20 нче еллар башында икътисади һәм сәяси кризис «Кече Гражданнар сугышы». Гражданнар сугышының нәтиҗәләре ил өчен гаять авыр була. 1921 елга Россия хал¬ кы, 1917 ел белән чагыштырганда 13 млн чамасы кешегә кими, сәнәгать җитештерүе 70% ка түбәнәя. Транспорт үтә начар хәлдә, ташкүмер һәм нефть чыгару XIX гасыр ахы¬ рындагы дәрәҗәдә була, чәчүлек мәйданнар кискен кыскара, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү сугышка кадәрге чор белән чагыштырганда 67% ны тәшкил итә. Халык газап чигә. Балалар сукбайлыгы сугыш елларының иң фаҗигале нәти¬ җәләреннән берсе була. Рәсми мәгълүматларга караганда, 1922 елда республикада 7 млн сукбай бала исәпләнә. Бу күре¬ неш шундый киң таралган була ки, сукбайлык белән көрә¬ шергә тиешле Балалар тормышын яхшырту комиссиясе баш¬ лыгы итеп БГК (ВЧК) рәисе Ф.Э. Дзержинский билгеләнә. 1921 елның язында һәм җәендә Идел буенда коточкыч ачлык башлана. Көздән крестьяннарның барлык ашлыгы тартып алына: аларның ни чәчүлек орлыгы, ни җир эшкәртү теләге калмый. Ачлыкның килеп чыгуына көчле корылыктан бигрәк әнә шул сәбәп була. Ачлыктан 5 млн кеше кырыла. Тамбов губернасында хәлләр аеруча киеренке була. 1920 ел¬ ның җәе биредә бик коры килә. Шушы хәлне исәпкә алма¬ ган продразвёрстка планы кулларына кергәч, крестьяннар фетнәгә күтәрелә. Крестьян чуалышларына Тамбов губер¬ насы Кирсанов өязенең элеккеге милиция башлыгы эсер А.С. Антонов җитәкчелек итә. Тамбовтагы чуалышлар белән бергә, Идел буенда, Донда, Кубаньда, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себердә, Уралда, Белоруссиядә, Карелиядә, Урта Азиядә дә крестьяннар баш күтәрә. 1920—1921 елгы крестьян чуалышлары чорын замандашлары «кече Гражданнар сугышы» дип атаганнар.
122 Крестьяннар үз армияләрен төзиләр, шәһәрләрне штурмлый¬ лар һәм басып алалар, сәяси таләпләр куялар, крестьяннар хакимияте органнарын оештыралар. Тамбов губернасының хезмәт иясе крестьяннар союзы үзе¬ нең төп бурычын түбәндәгечә билгели: «Илне хәерчелеккә, һәлакәткә һәм хурлыкка китереп җиткергән коммунист- болыпевиклар хакимиятен бәреп төшерү». Идел буендагы крестьян отрядлары «Совет хакимиятен Оештыру җыелышы белән алыштыру!» лозунгын игълан итәләр. Көнбатыш Се- бердә крестьяннар «чын халык хакимияте» — крестьян дик¬ татурасы урнаштыруны, Оештыру җыелышы чакыруны, сәнәгатьне денационализацияләрне, тигез җир кишәрлеклә¬ реннән файдалануны таләп итәләр. Тобол крестьяннар штабы коммунистлардан һәм башка сәяси партияләрдән башка гына Совет власте урнаштыру идеясен күтәреп чыга. Крестьян восстаниеләрен бастыруга регуляр Кызыл Армиянең барлык көчләре җибәрелә. Сугыш операцияләренә Гражданнар сугышында дан казанган кызыл полководец¬ лар — М. Н. Тухачевский, М.В. Фрунзе, С. М. Будённый, И.Э.Якир, И.П.Уборевич һ.б. җитәкчелек итә. Халыкны массакүләм куркыту чаралары — тотыклар алу, «бандитлар¬ ның» туган-тумачасын атып үтерү, аларга теләктәшлек күр¬ сәткән бөтен авылларны төньякка сөрү кулланыла. Тамбов губернасы гаскәрләре командованиесенең М. Н. Тухачевский имзалаган 1921 елның 12 июнь боерыгы Тар-мар ителгән банда калдыклары һәм Совет вла¬ сте торгызылган авыллардан качкан аерым бандитлар урманнарда бергә тупланалар һәм шуннан тыныч тор¬ мышлы гражданнарга һөҗүмнәр ясыйлар. Урманнарны кичекмәстән чистарту өчен, түбәндәгеләрне боерам: 1. Бандитлар качып яткан урманнарны агулы газ¬ лар ярдәмендә чистартырга, агулы газлар болытының качып ятучыларның барысын да һәлак итәрлек итеп бөтен урманга таралуын төгәл исәпләргә. 2. Артиллерия инспекторына урыннарга җитәрлек сан¬ да агулы газ тутырылган баллоннарны һәм кирәкле белгечләрне кичекмәстән китерергә. Бу боерыкның чыгуы нәрсә турында сөйли? Кронштадт восстаниесе. Гражданнар сугышы нәтиҗәләре шәһәрдә дә чагылыш таба. Чимал һәм ягулык җитешмәү аркасында, күп кенә предприятиеләр ябыла. Эшчеләр хезмәт урыннарыннан мәхрүм ителә. Аларның күбесе, тамакларын туйдырыр өчен, авылларга китә. 1921 елда Мәскәү — үз эшчеләренең яртысын, ә Петроград өчтән икесен югалта.
123 Хезмәт җитештерүчәнлеге кинәт түбәнәя. Кайбер тармаклар¬ да ул сугышка кадәрге дәрәҗәнең 20% ын гына тәшкил итә. 1922 елда 538 стачка була, баш күтәрүчеләрнең саны 200 меңнән артып китә. Әмма большевиклар өчен иң күңелсезе шул була: боль¬ шевиклар режимыннан ризасызлыкны иң элек «революция бишеге» саналган Петроград һәм большевикларның ышаныч¬ лы хәрби таянычы булган Кронштадт белдерә. 1921 елның февралендә, чимал һәм ягулык җитешмәү сәбәпле, Петроградта 93 сәнәгать предприятиесенең, шулар арасында Путилов, Сестрорецк, «Треугольник» кебек эре заводларның ябылуы турында хәбәр ителә. Ачулары кабар¬ ган эшчеләр төркемнәре урамнарга чыга, забастовкалар баш¬ лана. Хакимият әмере буенча, демонстрацияләрне Петроград курсантлары куып тарата. Шәһәрдә хәрби хәл кертелә. Чуалышлар дулкыны Кронштадтка килеп җитә. 1921 ел¬ ның 28 февралендә «Петропавловск» линкорында җыелыш уздырыла, таләпләр куелган резолюция языла. 1 мартта ул гарнизон һәм шәһәр халкының уртак митингында кабул ителә. Кронштадт гарнизоны җыелышы резолюциясеннән. 1921 ел, 1 март ( 1. Гамәлдәге Советларны, эшчеләр һәм крестьяннар мәнфәгатьләрен чагылдырмаганлыктан, яшерен тавыш бирү юлы белән кичекмәстән яңадан сайларга... 2. Эшчеләр һәм крестьяннар, анархистлар һәм сул социалистлар партияләре өчен сүз һәм матбугат иреге. 3. Җыелышлар һәм һөнәр берлекләре һәм крестьян бер¬ ләшмәләре иреге... 5. Эшчеләр һәм крестьяннар хәрәкәтләре белән бәйле рәвештә кулга алынган социалистик партияләрнең бар сәяси тоткыннарын, шулай ук барлык эшче һәм кре¬ стьяннарны, кызылармиячеләрне һәм матросларны азат итәргә... 7. Бер генә партия дә үз идеяләрен пропагандалаган өчен өстенлекләрдән файдаланырга һәм бу максатларга дәүләттән акча алырга тиеш булмаганлыктан, теләсә нинди ПОЛИТБҮЛЕКЛӘРНЕҢ гамәлен туктатырга... 8. Кичекмәстән барлык киртә коручы отрядларны тара¬ тырга... 11. Крестьяннарга барлык җирләргә тулы хокук бирергә... 15. Ирекле кустарь җитештерүне рөхсәт итәргә. Кронштадтлылар нинди сәяси һәм икътисади таләпләр куя? Бу чыгышны Советларга һәм большевикларга каршы дип бәяләп буламы?
124 Кронштадтны штурмлау. 1921 ел Забастовкалар көчәйгән Петроградка киткән кронштадт- чылар делегациясе кулга алына. Моңа җавап итеп, Крон¬ штадтта Вакытлы революцион комитет оештырыла. 2 мартта Совет хөкүмәте Кронштадт хәрәкәтен фетнә дип белдерә һәм Петроградта чолганыш хәле (осадное поло¬ жение) игълан итә. «Фетнәчеләр» белән теләсә нинди сөй¬ ләшүләр алып барудан большевиклар баш тарта, ә 5 мартта Петроградка килгән Троцкий диңгезчеләр белән ультима¬ тум телендә сөйләшә башлый. Кронштадт ультиматумны җавапсыз калдыра. Шуннан соң Фин култыгы ярларында гаскәрләр туплау башлана. Крепостьны штурмлау опера¬ циясенә җитәкчелек итү өчен, Кызыл Армия башкоман- дующие С.С. Каменев һәм Көнбатыш фронт командующие М. Н. Тухачевский килә. Хәрби белгечләр корбаннарның күп буласын аңлыйлар, әлбәттә. Әмма штурмга барырга фәрман бирелә. Кызылармиячеләр көпшәк боз өстеннән, ачык урын¬ да, ут астында һөҗүмгә күчәләр. Беренче штурм уңышсыз- лыкка очрый. Икенче штурмда РКП(б)ның X съезды делегат¬ лары катнаша. 18 мартта Кронштадт бирелә. Матросларның бер өлеше (6—8 мең) Финляндиягә кача. 2,5 меңнән артык кеше әсир төшә. Аларны кырыс җәза көтә. Акларның җиңелү һәм кызылларның җиңү сәбәпләре. Алдагы параграфта куелган «Вакытлы уңышларга ирешүгә һәм чит илләрдән алынган ярдәмгә дә карамастан, Аклар хәрәкәте ни өчен җиңелә?» дигән сорауга кире кайтыйк. Иң элек аның җитәкчеләре халыкны кызыксындырыр¬ лык уңышлы программа тәкъдим итә алмыйлар. Алар кон¬ трольлек иткән җирләрдә Россия империясе законнары тор- гызыла, милек элеккеге хуҗаларга кайтарыла. Акларның бер генә хөкүмәте дә монархия тәртипләрен яңадан торгызу турында сүз алып бармаса да, халык аларны элеккеге хаки¬
125 мият, патша һәм алпавытларны кире кайтару тарафдарлары буларак кабул итә. Бу хәрәкәтнең җитәкчеләре крестьяннарның ярдәменнән башка Гражданнар сугышында җиңү мөмкин түгеллеген аңламыйлар. Ә крестьяннарның теләктәшлегенә бары алпа¬ выт җирләрен яңадан бүлеп кенә ирешеп була. Халыкның бер өлеше Аклар хәрәкәтеннән аның милли сәясәте, «бердәм һәм бүленмәс Россия» лозунгына чиксез тугрылыгы, яһүдләргә каршы погромнарга китергән антисе¬ митлыгы аркасында йөз чөерә. Ак генералларның чит илләр белән ныклы бәйләнештә торуы шулай ук шик уята. Аклар хәрәкәте большевикларга каршы барлык көчләрне берләштерүче үзәк булып китә алмый. Алай гына да түгел, социалистик партияләр белән хезмәттәшлектән баш тарту¬ лары белән, ак генераллар большевикларга каршы фронт¬ ны таркаталар, меньшевикларны, эсерларны, анархистлар¬ ны һәм аларның тарафдарларын үзләренә каршы куялар. Илдә болай да сәясәт өлкәсендә дә, хәрби өлкәдә дә бер¬ дәмлек булмый. Җитәкчеләр арасында шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре өстенлек итә. Аларның һәрберсе беренче бу¬ лырга омтыла. Колчакның Россиянең иң югары идарәчесе итеп билгеләнүе формаль акт була. Аклар хәрәкәтенең бөтен кеше каршында да абруйлы юлбашчысы булмый. Ьәм ниһаять, ак генералларның ачынып үзләренең дә тануын искә алсак, җиңелү сәбәпләренең берсе — армиядәге әхлакый таркаулык, халыкка карата акларның намус кодек¬ сына бөтенләй туры килми торган чаралар (талау, погром¬ нар, җәза экспедицияләре) кулланылуында. Аклар хәрәкәтен «изге дип әйтерлек» кешеләр башлады, ә «бандит дип әйтер¬ лек» адәмнәр тәмамлады — Аклар хәрәкәтенең идеологла¬ рыннан берсе В. В. Шульгин аңа шундый бәяләмә бирә. Большевиклар исә, киресенчә, халыкка аңлаешлы лозунг¬ лар белән чыгалар. Алар кешеләрне кызылларның Җир шарындагы иң гадел җәмгыять төзү өчен, ә акларның исә иске тәртипләрне торгызу, патшаны һәм алпавытларны кире кайтару өчен көрәшүенә ышандыруга ирешәләр. Чит илләрнең акларны яклап интервенция башлавы большевик¬ ларга үзләрен Россиянең милли азатлыгын бердәнбер яклау¬ чылар итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә. Большевиклар үзәк хөкүмәт, җирле хакимият органнары, үзәкләштерелгән хәрби идарә төзиләр. Алар дәүләтчелекне торгызуга, шуның аркасында ресурсларны нәтиҗәлерәк туп¬ лауга, армиягә массачыл мобилизацияләүгә ирешәләр. Россиядә куәтле икътисади потенциал тупланган үзәктә урнашу большевикларның тагын бик мөһим бер өстенлеге була. Бу аларга көчләрен бик тиз хәрәкәткә китерергә, хәвефлерәк урыннарга күчерергә мөмкинлек бирә.
126 Кызылларның акларны җиңүе Гражданнар сугышының тәмамлануын аңлатмый. Большевикларга каршы көрәшкә Совет хакимияте уздырган «чиктән тыш» сәясәт белән риза¬ лашырга теләмәгән киң крестьян массалары күтәрелә. Алар- га эшчеләр һәм хәтта кызылармиячеләрнең дә бер өлеше кушыла. 1920, август—Үзәк Россиядә А.С. Антонов җитәк¬ челегендәге крестьяннар восстаниесе башлану. 1922, 28 февраль — 18 март — Кронштадтта матрос¬ лар чыгышы. Сүзлек запасын киңәйтәбез г • ь ’U а* Денационализацияләү—дәүләт милкен хосусый ми¬ леккә тапшыру. ж 1. «Кече Гражданнар сугышының» асылы һәм сәбәпләре нинди? 2. Ул кызыллар һәм акларның фронтта сугышуыннан нәрсәсе белән аерыла? 3. Кронштадт диңгезчеләре чыгышының сәбәпләре нинди? Аның характерын сез ничегрәк билгеләр идегез? 4. Кронштадт матрослары күтәрелеше ни өчен илдәге сәяси кризисның чагылышы булып тора? 5. Кызылларның Гражданнар сугы¬ шында җиңү сәбәпләре нинди? 1. Шагыйрь М. Волошин аклар һәм кызыллар турында түбән¬ дәгечә яза: «Тегендә дә, монда да сафлар арасында бер үк сүзләр яңгырый: «Безнең яклы булмаганнар — безгә каршы¬ лар. Битарафлар юк: безнең эшебез дөрес». Бу юлларда Граж- даннар сугышының нинди үзенчәлекләре чагылыш таба? «Кызыллар хакыйкате һәм аклар хакыйкате» дигән темага фикер алышыгыз. 2. Язучы М. Осоргин түбәндәге нәтиҗәләргә килә: «Рәт-рәт булып ике тугандаш армия берсе икенчесенә каршы тора, һәр икесенең үз хакый¬ кате һәм үз вөҗданы була... һәр икесендә батырлар, саф күңелләр, корбаннар һәм каһарманлыклар, шәфкатьсезлек һәм каләм белән язып аңлатып булмастай кешелеклелек, хайвани мәрхәмәтсезлек, курку һәм күңел кайту, көч һәм зәгыйфьлек, аңсыз бер шашу була... ике хакый¬ кать һәм ике вөҗдан сугыша —орыш кырында иң яхшыларның һәм иң намуслыларның мәетләре түшәлә». «Гражданнар сугышы фаҗигасенә минем карашым» дигән темага тарихи эссе языгыз.
3 нче бүлек СССР яңа җәмгыять төзү юлында § 18. Нэпка күчү Яңа икътисади сәясәткә күчү сәбәпләре. Нэпның төп юнәлешләре. 1921 ел язы вакыйгаларын большевиклар җитди сәяси кризис буларак бәялиләр. Деникин, Юденич һәм Колчакны бергә алгандагыга караганда да, Ленин бил¬ геләвенчә, Кронштадт фетнәсе большевиклар хакимияте өчен барыбер зуррак куркыныч тудыра: анда крестьяннарның стихияле ризасызлыгы армиянең хәрби көче белән кушыла. Аның лозунглары меньшевиклар һәм эсерлар программа¬ ларына туры килә. Кронштадт әлеге өч көчнең чынлыкта берләшү мөмкинлеген ачык күрсәтә. Ленин бу куркынычны беренче булып аңлый. Бу вакыйгалардан ул ике җитди сабак ала. Хакимиятне кулдан ычкындырмас өчен, беренчедән, крестьяннар белән килешүгә барырга, икенчедән, больше¬ виклар сәясәтеннән ризасызлар белән көрәшне көчәйтергә кирәк. 1921 елның мартында РКП(б)ның X съездында Ленин яңа икътисади сәясәткә (нэпка) күчү турында игълан итә. Крестьяннарда зур ризасызлык тудырган продразвёрстка- ны бетерү бу юнәлештә беренче адым була. Аның урынына азык-төлек салымы (продналог) кертелә. Развёрстканы натуралата салым белән алыштыру ’Q ' турында 1. Дәүләт өчен азык-төлек, чимал һәм фураж җитештерү ысулы буларак, разверстка натуралата салым белән алыштырыла. 2. Бу салым моңа кадәр развёрстка ысулы белән алын¬ ган түләүләрдән кимрәк булырга тиеш... Салым, хуҗа¬ лыкта алынган уңыш, гаиләдәге кеше саны һәм андагы терлек хисабыннан чыгып, хуҗалыкта җитештерелгән азык-төлектән процентлар яисә өлеш рәвешендә алына. 3. ...Шәһәр эшчеләре хуҗалыклары һ.б. өчен урта хәл¬ ле һәм аз керемлеләр хуҗалыгыннан алынган түләү¬ ләрнең проценты түбәнрәк булырга тиеш. Ярлы кре¬ стьян гаиләләре кайбер, ә гадәттән тыш очракларда барлык төр натуралата салымнардан азат ителә. Үз
128 хуҗалыкларында чәчүлек мәйданнарын киңәйтүче, шулай ук, тулаем алганда, хуҗалыкларында җитештерү күләмнәрен арттыручы тырыш крестьяннарга натура¬ лата салымны түләгәндә ташламалар бирелә... 4. Салымга тапшырылырга тиешле азык-төлекнең сум¬ масы авыл берләшмәләре (җәмгыятьләр) буенча сана¬ ла. Авыл берләшмәсе эчендә салым хуҗалар арасында аларның карары нигезендә бүленә... 5. Салымнар түләнгәннән соң, җирбиләүчеләрдә калган азык-төлек, чимал һәм фураж запасларына алар үзләре тулысынча хуҗа була, бу запаслар үз хуҗалыкларын баету һәм ныгыту, шәхси куллану, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында җитештерелгән продуктларга алмаштыру өчен тотылырга мөмкин. Продразвёрстка һәм азык-төлек салымы арасында принципиаль аерма нәрсәдә? Крестьян хуҗалыклары арасында азык-төлек салымы ничегрәк бүленгән? Җитештерүне киңәйтү өчен, ул нинди кызыксындыру чаралары булдыра? Сәнәгать җитештерүе өлкәсендә дә тамырдан үзгәрешләр була. Сәнәгатьне тулысынча национализацияләү турындагы декрет юкка чыгарыла. Вак һәм хәтта уртача предприятие¬ ләр яңадан хосусый кулларга тапшырыла. Кайбер эре сәнә¬ гать предприятиеләрен хосусый затларга арендага алырга рөхсәт ителә. Шулай ук чит ил капиталын җәлеп итү юлы белән концессияләр, катнаш акционерлык җәмгыятьләре һәм уртак предприятиеләр төзү дә рөхсәт ителә. Әлеге яңалыклар барысы да мәҗбүри хезмәтне бетерү һәм эшче көчләр базары кертүне таләп итә. Хезмәт хакы түләүдә тигезләү бетерелә, хәзер эшчеләр акчаны квалификациясенә, җитештергән продукция күләменә һәм аның сыйфатына карап ала. Акча реформасы уздырыла, шуның нәтиҗәсе буларак алтын белән тәэмин ителгән тотрыклы акча берәмлеге — «алтын червонец» кертелә. Дөнья валюта базарында ул шулай ук югары бәяләнә. Шуның белән бергә, сәнәгатьнең шактый зур өлеше, барлык тышкы сәүдә тулысынча дәүләт кулында кала. Әмма дәүләтнең сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләренә дә (синдикатлар һәм трестларга) зур хуҗалык мөстәкыйльлеге бирелә. Аларның эшчәнлеге хуҗалык исәбе һәм керемнең чыгымны каплавы принципларына нигезләнеп алып барыла. Баштарак Ленин һәм аның тарафдарлары нэпны көчләрнең тигезсез бүленеше нәтиҗәсендә килеп чыккан мәҗбүри чигенеш, коммунизм биеклекләрен алу алдыннан бераз хәл җыю буларак бәяли. Әмма 1921 елның көзендә Ленин
■ -WBbI 129 нэпның социализмга илтүче юлларның берсе булуын таный. «Нэп — җитди нәрсә, һәм ул озак гамәлдә булачак»,— дип белдерә ул. Ленин нэпны икътисадтагы төрле укладлар ара¬ сындагы ярыш дип карый һәм нәтиҗәдә социалистик уклад хосусый капиталистик хуҗалык ысулларын акрынлап кыс¬ рыклап чыгарачак дип ышана. Ленин, җиңү яулау өчен, пролетариатның, дөресрәге, аның партиясенең, сәяси хакимияткә ия булуы, икътисад — сәнәгать җитештерүе, тышкы сәүдә һәм финанслар өлкә¬ сендә җитәкчелекнең дәүләт кулында туплануы зарур дип саный. Нэпның икътисади йомгаклары. Вак сәнәгать, ваклап сату һәм авыл җирлеге нэпка тизрәк җайлаша. 1921 елгы коточкыч корылыкны һәм 1922 елгы ачлыкны кичергән авыл хуҗалыгында җитештерү күләмнәре акрынлап арта бара. 1923 елда революциягә кадәрге чәчүлек мәйданнары, нигездә, торгызыла. 1925 елда ашлыкның тулай җыемы Россия өчен аеруча мул дип саналган бишьеллыктагы — 1909—1913 ел¬ лардагы — уртача еллык җыемны 20,7% ка диярлек узып китә (алдагы елларда бөртеклеләр игү, техник культуралар игүне арттыру хисабына, акрынлап кими бара). 1927 елда, тулаем алганда, терлекчелек өлкәсендә дә сугышка кадәрге күрсәткечләргә ирешелә. Авыр сәнәгатьне аякка бастыру акрынрак бара. Әмма хуҗалык исәбе, матди кызыксынды¬ руга нигезләнеп эш итү үзенең уңай нәтиҗәләрен озак көт¬ терми. 1928 елга төп икътисади күрсәткечләр, шул исәптән милли керем буенча да ил 1913 елгы дәрәҗәгә җитә. Шулай да илдә җитештерелгән сәнәгать товарлары көннән-көн үсә барган ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый. Бу исә бәяләр күтәрелүгә китерә, ә монысы үз чиратында халыкның тор¬ мыш дәрәҗәсе үсүне тоткарлый. Нэп елларында совет җәмгыяте. Нэп кертү социаль структураның һәм кешеләрнең тормыш рәвешен үзгәртә. Совет буржуазиясе — нэпманнар, совбурлар — аеруча коло¬ ритлы күренеш була. Алар күпмедер дәрәҗәдә нэп чорының йөзен билгелиләр, әмма шулай да совет җәмгыятеннән берникадәр читтә торалар кебек: сайлау хокукыннан мәхрүм ителәләр, профсоюз әгъзалары була алмыйлар. Эшмәкәрләр үз хәлләренең тотрыксызлыгын һәрвакыт тоеп яшиләр. Сәнә¬ гать җитештерүенең гомуми күләмендә хосусый сәнәгать өле¬ ше зур булмый. Хосусый капиталлар иң элек сәүдә өлкәсен үз итәләр. Күмәртәләп сатуны дәүләт, нигездә, үз кулында тотса, ваклап сатуда исә тулаем хосусый милекче хаким¬ лек итә. Гражданнар сугышы елларында аз санлы рус буржуазиясе, шулай ук алпавытлар тулысынча юк ителә. Зыялыларга зур
130 Мәскәүдә Сухарев мәйданында сәүдә. XX гасырның 20 нче еллары зыян килә. Пролетариат Гражданнар сугышыннан, Ленин сүзләре белән әйткәндә, «көчсезләнеп һәм, тормышының нигезе — эре машина сәнәгате җимерелү нәтиҗәсендә, сыйн¬ фый йөзен югалтып» чыга. Рәсми мәгълүматларга караганда, 1920 елда Россия сәнә¬ гатендә 1,7 млн сәнәгать эшчесе исәпләнә, шуларның бары 40% ын гына (ягъни якынча 700 мең кеше) әзерлекле (кад¬ ровый) эшчеләр тәшкил итә. Әмма 1928 елга эшчеләр сый¬ ныфының гомуми саны 5 тапкырга арта. Сәнәгать торгы- зылуга бәйле рәвештә эшчеләрнең матди хәле дә беркадәр яхшыра. 1925—1926 елларда сәнәгать предприятиеләрендә 7,4 сәгатьлек эш көне гамәлдә була. Хезмәт хакы сугыш¬ ка кадәрге дәрәҗәгә тигезләшә диярлек. Эшчеләргә еллык ял (ике атнадан да ким булмаган) хокукы бирелә. Әмма югары бәяләр, иң кирәкле товарларның җитешмәве тормыш дәрәҗәсе үсүгә киртә булып тора. Революциянең тәүге елла¬ рында «буржуазияне кысрыклау»га да карамастан, торак мәсьәләсе хәл ителми генә түгел, киресенчә, кискенләшә дә әле. Сәнәгатьнең үсүенә дә карамастан, эшсезләр арта. Җирне тигезләп бүлү, хәлле хуҗалыклар барлыкка килүне салымнар ярдәмендә тоткарлап килү, аз керемле гаиләләргә дәүләт ярдәме авылны урта хәлле крестьяннар дәрәҗәсенә төшерә.
1927 елда крестьяннарның социаль структурасы 1. Урта хәллеләр. 2. Кулаклар. 3. Ярлылар. 4. Бат¬ раклар. Диаграммадан файдаланып, «авылны урта хәлле крестьяннар дәрәҗәсенә төшерү» дигән терминны аңлатыгыз. Күп кенә крестьян хуҗалыклары бик тиз баеп китә. Авыл кешеләре революциягә кадәрге чор белән чагыштырганда яхшырак туклана, күбрәк икмәк һәм ит ашый. Әмма күп кенә сәнәгать товарларына кытлык, ә иң мөһиме, «пролета¬ риат диктатурасы хөкем сөргән дәүләттә» авыл кешеләренең сәяси хокуклары чикләнгән булу крестьяннарда ризасызлык тудыра. Шул ук вакытта авылларда очын очка көчкә генә ялгап яшәүче күп миллионлы «артык халык» көн күрә. Мондый кешеләр, яхшы тормыш эзләп, күпләп шәһәрләргә агыла, шәһәр эшсезләренең болай да тыгыз сафларын тагын да тыгызлый. Чиновник-бюрократлар аппаратының ишәюе — нэпның тагын бер социаль нәтиҗәсе. Моңа дәүләтнең җитештерү һәм бүлү өлкәсенә актив тыкшынуы гына түгел, бәлки, кадр¬ ларның түбән квалификацияле булуы нәтиҗәсендә, бер эш урынында берничә кеше тотарга мәҗбүр булу да ярдәм итә. 1917 елда учреждениеләрдә — 1 млн га якын, ә 1927 елда 3 млн 722 мең чиновник эшли, шуларның 2 млн га якыны идарәчеләр була. Күпчелек кеше совет учреждениеләренә өстенлекләр, иң элек азык-төлек паёгы аркасында эшкә урнаша. Нэпның икътисади каршылыклары. Икътисад үсешенең югары темплары күпчелек очракта аны аякка бастыру нәтиҗәсе буларак аңлатыла: сугышка кадәрге станоклар, механизмнар төзекләндерелә һәм эшкә җигелә, ташландык чәчүлек җирләр эшкәртелә. 20 нче еллар ахырында әлеге
132 резервлар беткәч, заводларны реконструкцияләү һәм сәнә¬ гатьнең яңа тармакларын булдыру өчен, гаять күп акча та¬ ләп ителә. Дәүләт җитәкчеләре күнегелгән гадәт буенча чит ил инвестицияләрен җәлеп итмәкче булалар. Әмма большевик¬ лар сәясәтен фаразлап булмаганга, үз акчаларын югалту¬ дан шүрләгән чит ил эшмәкәрләре хезмәттәшлектән баш тарта. Өстәвенә алар Октябрь революциясеннән соң ук боль¬ шевикларның чит ил милкен түләүсез-нисез национализа¬ цияләвеннән сабак алган булалар. «Чит илләр булышыр әле» дигән соңгы өметләр 1929 елда Көнбатышта бик зур икътисади кризис башлангач чәлпәрәмә килә. Эчке мөмкинлекләр дә бик кечкенә була. Хосусый капи¬ тал Россиянең артта калган икътисадын яңартуга нигез була алмый, аны эре сәнәгатькә генә түгел, хәтта уртача¬ сына да якын җибәрмиләр. Халыкның җыйган акчаларын файдалану кебек традицион канал да эшләми. Күпчелек халык бөтенләй акча туплый алмый, ә калганнары, юридик гарантияләрнең булмавы һәм катгый салым системасы арка¬ сында, керемнәрен яшерергә, җыйган акчаларын үзләрендә генә сакларга мәҗбүр булалар. Дәүләт секторы исә аз табыш¬ лы була. Кайчандыр экспорт продукциясе биреп торган авыл хуҗалыгына да исәп тотып булмый. Урта хәлле крестьян продуктларны, нигездә, үзе файдалану өчен җитештерә, базар белән бөтенләй диярлек бәйләнештә булмый. Авыл хуҗалыгы продуктларын чит илләргә чыгару күләме дә, димәк, читтән илне үзгәртеп кору өчен кирәкле җиһазлар кертү күләме дә кими. Киң куллану товарларын кертү турында әйтеп тә торасы юк. 1928 елда башка дәүләтләрдән җиһазлар кертү революциягә кадәрге чор белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк була. Кирәкле сәнәгать продукциясенең җитмәве нәтиҗәсендә, крестьяннарның товарлыклы җитештерүне арт¬ тыруга кызыксынуы бетә: эшләп тапкан акчаңа сатып алыр¬ лык әйбер булмагач, нигә шулкадәр тырышырга? Икмәк җитештерүдә кризис. 1927 елда, ашлыкка алмаш¬ тырып алыр өчен, сәнәгать товарларының җитешмәве, дәүләт бәяләренең түбән булуы, кайбер районнарда иген уңмау нәтиҗәсендә, дәүләткә икмәк һәм башка продуктлар сату кими. Европа илләре белән дипломатик низаглар әлеге хәлне тагын да кискенләштерә. Сугыш куркынычы яный башлый. Үткәннәрнең ачы тәҗрибәсендә тәрбияләнгән шәһәр кешеләре иң зарур кирәк-яракларны ашыгыч рәвештә сатып алырга керешә. Чит илгә ашлык сату планы өзелә, илгә валюта керми башлый — сәнәгать программаларын чикләргә туры килә. Бәяләр кинәт бик нык күтәрелә. 1927 елның көзендә шәһәр кибет киштәләреннән май, сыр, сөт юкка чыга, ипи белән тәэмин итү начарая.
133 Кризисны җиңү өчен, гадәттән тыш чаралар күрелә. Авыл¬ ларга, кешеләрдән икмәк тартып алу өчен, 30 мең партия әгъзасы җибәрелә. Яшерелгән ашлыкны эзләп табуны тагын «ярлылар»га йөклиләр. Аларга түбән бәягә яисә кредитка конфискацияләнгән ашлыкның 25% ын бирәләр. Бу чаралар көтелгән нәтиҗәләрне бирми. 1929 елда икмәк¬ кә карточка кертелә. Ел ахырында барлык төр азык-төлекне, соңрак сәнәгать товарларын да бары карточкага гына алып була. Икътисад өлкәсендәге сәясәтне кичекмәстән үзгәртү зарурлыгы көн кебек ачык була. Хәрби-коммунистик экспериментлардан соң Россия базар икътисадына кире кайта. Илнең халык хуҗалыгы бик тиз торгызыла башлый. Әмма алдагы икътисади ыргылыш өчен нэп системасын үзгәртү таләп ителә. Дата 1921, март — РКП(б)ның X съезды, яңа икътисади сәясәткә (нэпка) күчү. Сүзлек запасын киңәйтәбез [|ДД J ’ Аренда — билгеле бер вакыт эчендә һәм билгеле бер шартларда башка милекче мөлкәтеннән файдалану. (Концессия — предприятиеләрне һәм җир кишәрлеклә- „ рен чит ил фирмаларына җитештерү эшчәнлеге алып бару хокукы белән тапшыру турындагы шартнамә. Азык-төлек салымы (продналог) — дәүләткә крестьян Ц хуҗалыкларыннан алына торган мәҗбүри түләүләр. ■ Хуҗалык исәбе — чыгымнарны һәм хуҗалык эшчән- i леге нәтиҗәләрен чагыштыруга нигезләнгән хуҗалык 1. Нэп вакытында нинди төп чаралар уздырыла? Хәрби ком- Zq\ мунизм чоры белән чагыштырганда икътисади сәясәттә нинди ( r j яңалыклар барлыкка килә? 2. Нэпның асылы нинди? 3. Нэп нин- ди икътисади нәтиҗәләргә китерә? Икътисадның нинди өлкә¬ ләрендә нэп механизмы аеруча нәтиҗәле була? 4. 20 нче елларда совет җәмгыятенең социаль төзелешендә нинди үзгәрешләр барлыкка килә? Нэпның социаль каршылыклары нәрсәдә чагылыш таба? 5. Нэп вакытын¬ да илнең икътисади үсешен нәрсәләр тоткарлый? Авар сәнәгатьнең һәм хәрби-сәнәгать комплексының тизләтелгән үсешенә нәрсә комачаулый? 1. Нэп чорында кешеләрнең көндәлек тормышында яңа чорда- ХТХ гы чынбарлыкны ачык чагылдырган сүзләр пәйда була. «Нэп ( теле» дигән кыскача аңлатмалы сүзлек төзегез. Аерым алган- да, анда мондыйрак сүзләр керергә мөмкин: нэпман, совбур, смычка, комтәкәбберлек, нэпач, выдвиженец, перерожденец, команда югарылыгы, трест, синдикат, фининспектор һ.б.
134 2. Нэп чорында шагыйрь В. Маяковский тезмә реклама текстлары яза: «Үз бәхетен кайгырткан һәркем кичекмәстән отышлы заём алырга кил¬ сен», «Аягың җиргә тисен чак-чак — «Огонёк» алырга чап!», «Догалыклар уку безгә нигә хаҗәт — Госиздатта чын дәреслек сатып алу — моны¬ сы шәп!», «Сезгә шундый хәбәр: колак салсагыз —иң шәп казылык¬ лар бары Моссельпромда — алмый калмагыз!» Нэп чорында реклама сәнгатенең яңа күтәрелешенә нәрсәләр сәбәп була? Бу турыда үз фикерегезне әйтегез. «Яңа икътисади сәясәтнең реклама көзгесендә чагылышы» дигән мини-тикшеренүгә материаллар туплагыз. § 19. Совет Социалистик Республикалар Союзы төзелү Гражданнар сугышында милли окраиналар. Россиянең барлык милли окраиналары Гражданнар сугышында катнаша. Совет хакимияте тарафдарлары һәм аның дошманнары арасында каршылык Украинада аеруча көчле була. Биредә 1918 елның февраленә кадәр ике хакимият органы гамәлдә була. Шул арның беренчесе — Киевтагы Үзәк рада — 1917 ел¬ ның 7 ноябрендә Украина Халык Республикасы төзелүне игълан итә, икенчесе — Харьковтагы Советларның Бөтен- украина съезды тарафыннан сайланган Совет хөкүмәте. Соң¬ гысының үтенече буенча, Үзәк рада белән көрәшү өчен, Украи¬ нага Россиядән гаскәрләр чакыртыла. 1918 елның 26 гыйн¬ варында (8 февралендә) алар Киевны яулап алалар. Үзәк рада, ярдәм сорап, Германиягә мөрәҗәгать итә. Украинадагы Совет хакимияте Австрия һәм Германия оккупациясе белән алыштырыла. 1918 елның апрелендә Үзәк рада куып тара¬ тыла. Немецлар генерал П. П. Скоропадскийны Украина гет¬ маны дип игълан итәләр. Совет власте Белоруссиядә, Эстониядә һәм Латвиянең немецлар оккупациясеннән азат өлешендә чагыштырмача тиз җиңә. Әмма революцион үзгәртеп корулар биредә 1918 ел¬ ның февралендә немецлар һөҗүме нәтиҗәсендә өзелә. Окку¬ пантлар төзегән хөкүмәтләр «бәйсез» республикалар төзелү турында игълан итәләр. 1918 елның 13 ноябрендә Совет хөкүмәте Брест шартнамә¬ сен юкка чыгара. Совет системасы Германия-Австрия гас¬ кәрләре оккупацияләгән җирләрне азат итү юлы белән киңәйтелә. Бу процесс советлаштыру дип атала. Өч шартның үтәлүе кыска вакыт эчендә бу бурычны үтәргә мөмкинлек бирә: бердәм дәүләтне торгызырга омтылган рус халкының ярдәме; Кызыл Армиянең хәрби уңышлары; бердәм РКП(б)га кергән коммунистик оешмаларның актив роле. 1918 елның ноябрендә Кызыл Армия Белоруссия һәм Бал- тыйк буе территорияләренә үтеп керә. Биредә Совет хөкү¬ мәтләре төзелә, алар Совет Социалистик Республикалары
төзелү турында игълан итәләр. 1919 елның февралендә совет гаскәрләре Киевны азат итә. РСФСР БҮБК яңа совет республикаларының бәйсезлеген таный һәм аларга ярдәм күрсәтергә әзер торуын белдерә. Балтыйк буе дәүләтләрендә Совет хакимияте озак яшәми (1919—1920 елларга кадәр). 1918 елда Кавказ артында Грузия, Азәрбайҗан һәм Әр- мәнстан республикалары барлыкка килә, аларга уртачыл карашлы социалистлар хөкүмәтләре җитәкчелек итә. 1920— 1921 елларда аларның территорияләренә Кызыл Армия гас¬ кәрләре кертелә һәм Совет Социалистик Республикалары игълан ителә. 1917 елның 1 ноябрендә Төркестанда хакимият Эшче һәм солдат депутатларының край советы һәм Ташкент Советы башкарма комитеты кулына күчә. Советларның край съезды Төркестанны Россия Федерациясенең бер өлеше дип таный. Мөселманнарның кайбер вәкилләре бу карарны ислам динен кысу дип кабул итәләр. Совет хакимиятенә каршы көрәшү өчен, басмачылар отрядлары оештырыла башлый. Гражданнар сугышы вакытында Төркестан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) Үзәк Россиядән бүленеп кала. 1919 елның сентябрендә М. В. Фрунзе коман¬ далыгындагы Төркестан фронты гаскәрләре, камалышны өзеп, ТАССРның Совет Россиясенең үзәк районнары белән бәйләнешен торгызалар. 1920 елда, Кызыл Армия ярдәме белән, Харәзем һәм Бохара Халык Республикалары төзелә. Хива һәм Бохараның җиңелүе нәтиҗәсендә, басмачылар¬ га яңа көчләр килеп кушыла. 1921 елда басмачылар хәрә¬ кәтенә җитәкчелекне Төркия хөкүмәтенең элеккеге хәрби министры Әнвәр паша үз өстенә ала. Ул таркау отрядлар¬ ны берләштерүгә, офицерлар корпусы төзүгә, корал белән тәэмин ителешне җайга салуга ирешә. 1922 елның язын¬ да Әнвәр паша армиясе Бохара Халык Республикасы тер¬ риториясенең шактый өлешен яулап ала. Совет хөкүмәте басмачыларга каршы регуляр армия, аңа ярдәмгә авиация җибәрә. Басмачыларга каршы «көйдерелгән җир» тактикасы кулланыла. 1922 елның августындагы бер кораллы бәрелеш вакытында Әнвәр паша һәлак була. Әмма Үзәк Комитетның Төркестан бюросы килешүне артыграк күрә. Мәчетләргә җир биләмәләре кайтарып бирелә, шәригать судлары һәм дини мәктәп-мәдрәсәләр яңадан эшли башлый. Мондый сәясәтнең уңай нәтиҗәләре озак көттерми. Халыкнын төп массасы бас¬ мачыларны яклаудан баш тарта. 1920 ел башында Ерак Көнчыгыш тулаем (Байкал аръ¬ ягын исәпкә алмаганда) Колчак гаскәрләреннән азат ителә. Кызыл Армия Байкал ярларында һөҗүмен туктата. 6 ап¬ рельдә Верхнеудинск шәһәрендә (хәзерге Улан-Удэ) Ерак Көнчыгыш республикасы — РСФСРдан формаль бәйсез,
136 әмма чынлыкта РКП(б) Үзәк Комитетының Ерак Көнчыгыш бюросы тарафыннан идарә ителә торган дәүләт төзү турында белдерелә. Социалистик республикаларның берләшү алшартлары. 1921 ел башында элеккеге Россия империясенең сәяси кар¬ тасы түбәндәге рәвешне ала: Совет хакимияте зонасын рәс¬ ми бәйсез совет социалистик республикалары — РСФСР, Украина, Белоруссия, Азәрбайҗан, Грузия, Әрмәнстан, Ерак Көнчыгыш республикасы, Харәзем һәм Бохара Халык Рес¬ публикалары тәшкил итә. Балтыйк буе илләре — Латвия, Литва һәм Эстония, шулай ук Финляндия һәм Польша үзлә¬ ренең суверенлыгын танытуга ирешәләр. Польша Көнбатыш Украинаны һәм Көнбатыш Белоруссияне басып ала. Совет республикаларында үз дәүләт хакимияте һәм ида¬ рәсе органнары була, үз конституцияләре яши, әмма хаки¬ мият чынлыкта бердәм РКП(б) составына кергән милли ком¬ мунистлар партияләре кулында була. Коммунистлар, социалистик җәмгыять төзү өчен, барлык милләтләрне һәм халыкларны берләштерү кирәк дип саный¬ лар. Икътисад үсеше белән бәйле ихтыяҗлар да бер дәүләткә берләшүгә этәрәләр. Хуҗалык бердәмлеге, Россия империясе районнарының үзара бәйлелеге гасырлар дәвамында барлык¬ ка килә. Россиянең үзәк районнары сәнәгате көньяк-көнчы¬ гыш һәм төньяк районнарны сәнәгать продукциясе белән тәэмин итә, алмашка алардан төрле чимал — мамык, агач, киндер ала. Көньяк районнардан нефть, ташкүмер, тимер рудасы һ.б. китерелә. Берләшүнең тышкы сәяси сәбәпләре дә була: сәяси корылышы ягыннан бердәй дәүләтләр дошман¬ нар чолганышында бер-берсенә таяна. Өстәвенә кайчандыр үзләренең бер үк бөек дәүләткә керүләре турындагы хати¬ рәләр дә халыкларның аңында һәм йөрәгендә саклана. 1920—1921 елларда РСФСР белән Украина, Белоруссия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан һәм Грузия Совет Республикалары арасында хәрби-хуҗалык һәм дипломатия өлкәләрендә хез¬ мәттәшлек итү турында шартнамәләр төзелә. Республика¬ лар кораллы көчләрен, эре сәнәгатьләрен, финансларын, транспорт һәм почта-телеграф элемтәләрен РСФСР җитәк¬ челегенә тапшыралар. Украина һәм Белоруссия РСФСР белән тышкы сәүдәне дә берләштерәләр. 1920 елның декабрендә Советларның VIII Бөтенроссия съездында Россияне электр- лаштыру буенча дәүләт планы (ГОЭЛРО планы) кабул ителә. Ул бердәм энергетика челтәре булдыруны күздә тота. Күпмилләтле дәүләтне ничек төзергә. Большевиклар партиясендә күпмилләтле бердәм дәүләт төзү принциплары мәсьәләсендә төрле карашлар яшәп килә. РКП(б) ҮК Полит¬ бюросы комиссиясе милләтләр эше буенча халык комиссары И. В. Сталин әзерләгән берләшү планын тәкъдим итә.
137 РСФСРның бәйсез республикалар белән үзара мөнәсәбәтләре турындагы резолюция проектыннан \\ Украина, Белоруссия, Азәрбайҗан, Грузия, Әрмәнстан совет республикалары һәм РСФСР арасында атап үтел¬ гән республикаларның формаль рәвештә РСФСР соста¬ вына керүе турында шартнамә төзү максатка ярашлы дип танырга. Сталинның бу планы автономияләштерү планы дигән исем ала. Ни өчен? «Федерация» төшенчәсенең параграф ахырында бирел¬ гән билгеләмәсеннән һәм «автономия» төшенчәсе билгеләмә¬ сеннән (§ 1) файдаланыгыз. Автономияләштерү планын Ленин кискен тәнкыйтьләп чыга. Совет республикалары, бер дәүләткә берләшкәндә, үзара тигез хокуклы булырга һәм суверенлыкка хокукла¬ рын саклап калырга тиешләр дип саный ул. Һәр республика союздан ирекле чыгу хокукына да ия булырга тиеш. РКП(б) ҮК милли-дәүләти корылышның ленинчыл принципларын хуплый. Резолюция проектының яңа вариантыннан ' \ Украина, Белоруссия, Кавказ арты республикалары Федерациясе һәм РСФСР арасында, һәрберсенең Союз составыннан ирекле чыгуга хокукын саклаган хәлдә, аларның Совет Социалистик Республикалар Союзына берләшүе турындагы шартнамәне кабул итү зарурлы¬ гын танырга. Резолюциянең яңа вариантын анализлагыз. Нинди принципиаль үзгәрешләр бар? СССР төзелү. СССРның беренче Конституциясе. 1922 ел¬ ның 30 декабрендә Мәскәүдә совет социалистик республи¬ каларының вәкаләтле делегацияләре җыела. Алар Совет Социалистик Республикалар Союзын (СССРны) төзү турында Шартнамәне һәм Декларацияне раслыйлар. СССР төзелү турында декларациядән 1922 ел, 30 декабр! Союз... тигез хокуклы халыкларның ирекле берләш¬ мәсе... Һәр республиканың Союздан ирекле чыгу хоку¬ кы бар... Союзга барлык социалистик совет республика¬ лары (хәзер гамәлдә булганнары, шулай ук киләчәктә төзеләчәкләре) керә ала... яңа, союзга берләшкән дәү¬ ләт... дөнья капитализмына ныклы киртә һәм барлык илләр хезмәт ияләренең Дөнья Социалистик Совет
138 IL Республикасына берләшүе юлында ышанычлы адым булачак. Союзга берләшкән дәүләт корылышының принциплары нинди? СССР нинди сәяси максатларда төзелә? Декабрь съезды тарихка СССР Советларының I съезды буларак кереп кала. 1924 елның 31 гыйнварында Советларның II Бөтенсоюз съездында СССРның беренче Конституциясе кабул ителә. Хакимиятнең иң югары органы — Советларның Бөтенсоюз съезды, ә съездлар арасындагы чорда Советларның Үзәк башкарма комитеты (ҮБК, рус. ЦИК) була. Соңгысы ике палатадан —■ Союз Советыннан һәм Милләтләр Советыннан тора. Югары башкарма һәм административ (җитәкче) орган — СССРның Халык комиссарлары советы. Союздаш республикаларда үз Советлар съездлары, Үзәк башкарма комитетлар һәм Халык комиссарлары советлары оештырыла. Әмма республика вәкаләтләренең шактый зур өлеше үзәк органнарга бирелә. Болар: халыкара вәкиллек, оборона, ил чикләрен яңадан карау, дәүләт иминлеге, тыш¬ кы сәүдә, транспорт, бюджет, элемтә, акча әйләнеше. Эчке эшләр, игенчелек, мәгариф, юстиция, социаль тәэминат һәм сәламәтлек саклау союздаш республикалар карамагында кала. СССР Советлары съездына делегатлар сайлау чын-чынлап демократик нигездә уздырылмый. Шәһәр халкыннан сайлан¬ ган делегатларның саны авылда яшәүчеләрнеке белән чагыш¬ тырганда биш тапкыр күбрәк була. Сайлаулар күпбаскычлы була: һәр Совет югарырак Совет делегатларын сайлый (район Советы — өлкәнекенә, өлкәнеке — республиканыкына, ә ан¬ нан соң — Советлар съездына). Яллы хезмәттән файдала¬ нучылар яисә хезмәт куймыйча гына табылган керемнәргә яшәүче затлар, руханилар, элеккеге полицейскийлар һәм җандармнар сайлау хокукларыннан мәхрүм ителәләр. 1924— 1925 елларда союз республикаларының конституцияләре кабул ителә. Милли сәясәт һәм халыкара мөнәсәбәтләр. СССР дәү¬ ләте үсешенең башлангыч чорында үзәк хакимият милли үзенчәлекләрне исәпкә алырга тырыша. Мөселман респу¬ бликаларында 1922 елда дин әһелләренә җирләре кире кай¬ тарыла, шәригать судлары торгызыла. Дәүләт органнары һәм сәяси органнар җәмгыятьтә (шул исәптән коммунист¬ лар өчен дә) ислам дине кагыйдәләре кануннарына карата түземлелек күрсәтәләр. Алай гына да түгел, партиягә дин тоткан кешеләр дә кабул ителә. Төркестан Коммунистлар партиясендә Аллага ышанучылар күп була. Мөселман респу¬ бликаларында якшәмбе урынына җомга ял көне дип игълан ителә.
139 Төньякта яшәүче күчмә һәм ярым күчмә халыкларга (алар аучылык, балыкчылык, болан асрау белән көн күрә) карата да сыгылмалы сәясәт уздырыла. Аларга халыкның гореф- гадәтләре исәпкә алынган үзидарә хокукы бирелә, традицион хуҗалык, мәдәни тормыш рәвешләрен үстерү өчен, шартлар тудырыла. 20 нче елларда милли мәктәпләр, театрлар ачыла, милли газеталар, әдәбият басыла башлый. Кайбер халыклар беренче тапкыр язулы була. Мәскәүдә һәм Петроградта (1924 елда Ленин үлгәннән соң — Ленинград) Көнчыгыш халыкла¬ ры һәм Төньяк халыклары институтлары ачыла. 20 нче елларда милли сәясәтнең төп юнәлешләреннән берсе — җирле халык вәкилләрен дәүләт белән идарә итүгә тарту (коренизация). Дәүләт идарәсендәге административ вазифаларга боерык нигезендә җирле халыклар арасыннан милли кадрлар билгеләп куела. Ташламалар системасы, югары уку йортларына төрле милләт вәкилләрен кабул итү аша тизләтелгән милли кадрлар әзерләү башлана. Укуларын тәмамлагач, алар республикаларда төп идарә вазифалары¬ на билгеләп куелалар һәм өстенлекле социаль дәрәҗәгә ия булалар. Алга таба җирле элитаны тәшкил итәләр. Әмма мондый сәясәт еш кына башка милләтләрнең һәм иң элек рус халкының хокукларын кысуга китерә. Рус белгечләре кайвакыт учреждениеләрдән куыла һәм эшсез кала. Кыргызстанда 20 нче елларның икенче яртысында җирле халык белән руслар арасында бәрелешләр була. Күп очракта болар 1922—1923 елларда уздырылган җир реформасы белән бәйле була. Бу реформа нәтиҗәсендә Кыргызстанга күченеп килгән рус кешеләренең җирләре кыргызларга бирелә. Әмма вакыйгаларда катнашучылар сүзләренә караганда, игенче¬ лек өлкәсендә тәҗрибәләре булмау аркасында, алар «җир эшкәртмиләр, аннан файдаланмыйлар». Милли сәясәт өлкәсендәге каршылыклар башка республи¬ каларда да җитәрлек була. 20 нче елларда украин мәдәнияте һәм теле моңарчы күрелмәгән үсеш кичерә. Украин теле республикада дәүләт теле буларак кабул ителә, барлык учреж¬ дениеләрдә һәм судларда ул мәҗбүри телгә әйләнә. Дәүләт вазифаларын биләр өчен, башка халыклар вәкилләренә украин телен белү сорала. Барлык мәктәпләрдә украин телен, тари¬ хын һәм әдәбиятын мәҗбүри өйрәтү кертелә. Моңа респуб¬ ликаның көнчыгышында һәм көньягында шәһәр халкының күпчелеген тәшкил иткән руслар һәм яһүдләр ризасызлык белдерә. Шундыйрак хәлләр Белоруссиядә дә кабатлана. Большевиклар элеккеге Россия империясе территориясе¬ нең зур өлешен бер дәүләткә җыюга ирешәләр. Россия дәү¬ ләтенең чираттагы — хәзер инде Совет Социалистик Респуб¬ ликалар Союзы рәвешендә — үсеш этабы башлана. Элеккеге Россия империясе халыкларының дәүләтле булуы, бер яктан,
140 халыкларда милли үзаң уянуга, милли мәдәниятләр бар¬ лыкка килүгә һәм аларның үсешенә китерсә, икенче яктан, СССР нигезләнгән «бер милләт — бер дәүләт» принцибы еш кына бер территориядә гасырлар дәвамында бергә яшәгән халыкларның хокуклары бозылуга китерә. Даталар 1922, 30 декабрь — Совет Социалистик Республика- - лар Союзы төзелү. 1924, 31 гыйнвар — Советларның II Бөтенсоюз съез¬ дында СССРның беренче Конституциясе кабул ителү. Сүзлек запасын киңәйтәбез (03) ■ **-**!' Суверенитет — дәүләтнең эчке эшләрдә һәм тышкы сәясәттә башка дәүләтләрдән тулы бәйсезлеге. • Федерация — дәүләт берәмлекләренең бердәм союз дәүләтенә ирекле берләшүе. 1. СССР төзелүнең сәбәпләре нинди? 2. СССР төзүнең алшартлары нинди? 3. Бердәм дәүләт төзүнең нинди проект¬ лары була? 4. Үзәк һәм җирле хакимият органнары арасында \ ° ) вәкаләтләр ничегрәк бүленә? 5. XX гасырның 20 нче елларын¬ да уздырылган милли сәясәт өлкәсендә нинди каршылыклар була? 1924 елгы Конституция СССР гимны дип халыкара пролетариат гимны булган «Интернационал»ны раслый. Кайбер тарихчылар [ бу карар большевикларның дөнья революциясенә һәм «бөтен- у* J дөнья совет республикалары федерациясе» төзеләчәгенә ыша¬ нычын күрсәтә дип саныйлар. Бу тарихчыларның үз фикерләрен раслау өчен тагын нинди дәлилләр китерүен фаразлагыз. Сез алар белән килешәсезме? Ни өчен? § 20. 20 нче елларда халыкара хәл һәм тышкы сәясәт Дипломатия изоляциясеннән чыгу. 20 нче елларда РСФСР, ә аннан соң СССР да ике яклы тышкы сәясәт алып бара. Бер яктан, ул илнең тышкы дәүләти мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән булса, икенче яктан, идарә итүче коммунистлар партиясенең дөнья революциясенә юл тотуын чагылдыра. и Дөнья революциясе теориясенең асылы һәм максатлары турында исегезгә төшерегез. Беренче халыкара актларга — солых килешүләренә — РСФСР һәм әле күптән түгел генә Россия империясе соста¬
141 вында булган Эстония, Литва, Латвия һәм Финляндия бары тик 1920 елда гына кул куялар. Дөньяның алдынгы державалары да Совет дәүләте белән элемтәләр урнаштырырга мәҗбүр булалар. Большевизм тео¬ риясен һәм практикасын алар катгый рәвештә кире кага¬ лар, шулай да икътисади мәнфәгатьләр барыннан да өстен куела. 1921 елның мартында Бөекбритания белән сәүдә килешүе төзелә. Совет ягы килешү текстына бер-береңә кар¬ шы дошманлык гамәлләре кылудан тыелырга сәяси йөкләмә алуны кертүгә ирешә. 1921 елның маенда кул куелган совет- герман сәүдә килешүендә шулай ук сәяси момент күздә тотыла: РСФСРның сәүдә вәкиллегенә дипломатик вәкиллек вазифалары да бирелә. Чынлыкта бу — Германиянең Совет Россиясен юридик тануы дигән сүз була. 1921 елның җәенә совет дипломатиясе төп Европа дәүләтләре белән 11 сәүдә килешүе төзүгә ирешә. Генуя конференциясе. Рапалло килешүе. 1922 елның язында Генуяда, Европадагы икътисади һәм финанс про¬ блемаларын хәл итү өчен, халыкара конференция уздырыла. Совет хөкүмәте дә конференциягә чакырыла. Конференцияне пролетар дәүләтнең уңай образын тудыру, аны тынычлык сөюче һәм гомуми коралсызлану өчен көрәшүче дәүләт була¬ рак күрсәтү өчен файдаланырга карар кылына. Чит ил эшлә¬ ре халык комиссары Г. В. Чичеринның доклады шушы про¬ блемаларга багышлана. Әмма Антанта илләре җитәкчеләре Совет хөкүмәтеннән патша Россиясенең барлык дәүләт бурычларын түләвен (алтын белән 18,5 млрд сум), чит ил гражданнарына национа- лизацияләнгән бөтен мөлкәтне кайтарып бирүен яисә аларга салынган зыянны каплавын таләп итәләр. Совет делегациясе Антанта илләренә каршы үз дәгъвасын белдерә: Россиягә интервенция һәм икътисади блокада китергән зыянны (алтын белән 39 млрд сум) каплау шартын куя. Яклар уртак фикер¬ гә килә алмыйлар. 16 апрельгә каршы төндә Генуяның Рапалло дигән бистә¬ сендә совет делегациясе Германия вәкилләре белән диплома¬ тик мөнәсәбәтләрне һәм киң икътисади элемтәләрне торгызу турында килешү төзи. I Европа дәүләтләреннән беренче булып ни өчен нәкъ менә Германия¬ нең мондый килешүгә баруын фаразлагыз. Ни өчен конференциядә катнашучылар моны сугыштан соңгы корылыш принципларын яңадан карау омтылышы буларак бәялиләр? Иң яңа тарих курсын¬ нан бу принципларның нидән гыйбарәт булуын искә төшерегез. ♦Танылу чоры». 1924—1925 еллар халыкара мөнәсәбәт¬ ләр тарихына Совет дәүләтен дипломатик тану чоры була¬ рак кереп кала. 1924 елның февралендә Бөекбритания белән
142 дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла. Шул ук елны Ита¬ лия, Норвегия, Австрия, Греция, Швеция, Франция СССРны тануларын белдерәләр. 1924 елның җәендә Мексика белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла. «Танылу чоры» 1925 елның гыйнварында япон-совет конвенциясенә кул кую белән тәмамлана. Бу килешү нигезендә япон гаскәрләре төньяк Сахалиннан эвакуацияләнә. Версаль килешүе белән кимсетелгән Германия, Россия белән мөнәсәбәтләрдә сәяси файдадан бигрәк, икътисади файданы күздә тота. Үзара файдалы сәүдәгә Россиянең зур техник ярдәме, хәрби-техник өлкәдәге хезмәттәшлек килеп өстәлә. «Юнкерс» фирмасы, Версаль килешүен читләтеп үтеп, Мәскәү янында самолётлар төзү хокукы ала; корал магнаты Крупп Урта Азиядә артиллерия заводлары төзи. Совет иленең хәрби белгечләре Германиягә тәҗрибә туплар¬ га баралар. СССР предприятиеләрендә немец инженерлары эшли. 1929 елда Советлар Союзы Германиянең 27 фирмасы белән техник килешүләр төзи. СССР, кайберләре өчен уңышка ирешү режимы булды¬ рып, чит ил фирмалары арасындагы кискен көндәшлектән оста файдалана. Мәсәлән, АКШтагы яшь эшмәкәр Арманд Хаммерга Ленин үзе ярдәм күрсәтә. Хаммер Алапаев асбест рудникларын концессиягә ала, карандашлар җитештерүне киң җәелдерә, Россиянең сәнгать әсәрләрен сатып ала. Хам¬ мер үрнәгенә автомобильләр короле Форд һәм нефть магнаты Рокфеллер да иярә. Әмма СССРга эре дәүләт кредитларын барыбер бирмиләр. Сез ни өчен шулай булган дип уйлыйсыз? Көнчыгыш илләре белән килешүләр. Совет республика¬ сының Көнчыгыш илләре белән мөнәсәбәтләре башкачарак корыла. Биредә азатлык хәрәкәте киң колач җәя бара, һәм хакимияткә милли хөкүмәтләр килә. Совет хөкүмәте аларга шактый матди ярдәм күрсәтә. Алай гына да түгел, партиянең кайбер җитәкчеләре (мәсәлән, Троцкий) «дөнья революциясе маршруты »н Көнчыгышка таба борырга, Ьиндстанга һәм Әфганстанга гаскәрләр кертергә кирәк дип саныйлар. Ленин бу идеяне хупламый. 1921 елда Персия (Иран), Әфганстан, Төркия һәм Монго¬ лия белән тигез хокуклы шартнамәләр имзалана. Большевик¬ лар Көнбатыштагы эшчеләр хәрәкәтен Көнчыгыштагы мил- ли-азатлык хәрәкәте белән кушарга өметләнәләр. Совет хөкүмәте Иран белән булган тигез хокуклы булма¬ ган барлык шартнамә һәм килешүләрнең гамәлдән чыгары¬ луын раслый, Иранның Россиягә бурычларын юкка чыгара, патша Россиясенең бу илдән алган концессияләрен һәм мил- кен кайтарып бирә. Шартнамәдә гаять мөһим бер нигезләмә
143 каралган була: әгәр башка илләр Иран территориясен басып алырга яисә аны РСФСРга каршы агрессия максатларында файдаланырга омтылсалар, ә Иран хөкүмәте агрессияне бул¬ дырмый кала алмаса, Совет хөкүмәте «Иран территориясенә үз гаскәрләрен кертергә хокуклы була». Әфганстан белән төзелгән шартнамә нигезендә яклар бер- берсенең бәйсезлеген таный, «өченче держава белән киле¬ шүче якларның берсенә зарар китерердәй хәрби яисә сәяси килешүгә бармаска» йөкләмә алалар. Совет хөкүмәте Әфган- станга матди ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерә. Төркия белән шартнамә нигезендә РСФСР патша Россиясе ия булган барлык өстенлекләрдән баш тарта һәм Төркиягә зур матди ярдәм күрсәтә. 1924 елның маенда Кытай белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла. Совет ягы патша Россиясе белән башка илләр арасында төзелгән һәм аларда Кытайның хокуклары кысыл¬ ган шартнамә һәм килешүләрнең үз көчләрен югалтуы ту¬ рында белдерә. Көнбатыш илләр белән дипломатик низаглар. Советлар¬ ның Көнчыгышта актив тышкы сәясәт алып баруы биредә үзләрен хуж,а дип санарга күнеккән илләрнең ризасызлыгын тудыра. 1923 елның 8 маенда Бөекбританиянең чит ил эшләре министры Д. Керзон СССРны Көнчыгышта Бөекбританиягә каршы сәясәт уздыруда гаепли. Ул 10 көн эчендә түбән¬ дәге шартларны үтәүне таләп итә. Иранда һәм Әфганстанда корткычлык эшчәнлеген туктатырга һәм Советлар Союзында дини эзәрлекләүләргә чик куярга; Англиянең, Мәскәү рас¬ лаганча, совет суларында балык тоткан өчен кулга алын¬ ган балык тоту траулерларын азат итәргә. Лозаннада совет дипломаты В.В. Воровскийның үтерелүе нәтижңсендә, кон¬ фликт тагын да тирәнәя. Совет хөкүмәте «Керзонның ультиматумы »н СССР эшлә¬ ренә тупас тыкшыну дип бәяли. Бөтен илдә массачыл митинг¬ лар һәм демонстрацияләр уза. Һава эскадрильясы төзүгә акча җыю башлана. Әмма, халыкара киеренкелекнең көчәюеннән шүрләп, СССР Англиянең төп таләпләрен үтәргә мәж,бүр була. 1927 ел аеруча киеренке ел була. Совет профсоюзларының 1926 елда гомуми забастовка игълан иткән инглиз тау эшчеләренә шактый финанс һәм матди ярдәм күрсәтүе арка¬ сында, СССР белән Бөекбритания арасында зур низаг килеп чыга. Англия хөкүмәте, Мәскәүне Бөекбританиянең эчке эшләренә тыкшынуда гаепләп, СССР белән дипломатия һәм сәүдә мөнәсәбәтләрен өзә. 1927 елда Франция совет илчесе X. Раковскийны кире чакыртып алуны таләп итә. Ул үзенең бер хатында, сугыш чыга калса, «империалистик державалар»ның солдатла¬ рын дезертирлыкка өндәячәген белдергән була. Варшавада
144 Совет иленең тулы вәкаләтле вәкиле (полпред) П.Л. Войков үтерелә. Шушы аерым-аерым вакыйгаларны Совет хөкүмәте «импе¬ риалистик деражавалар»ның СССРга каршы бердәм заговоры дип бәяли. Бу заговорның максаты сугыш китереп чыгару дип бәяләнә. Коминтерн төзелү һәм аның эшчәнлеге. Бөтендөнья революцион хәрәкәтенә контрольлек итү Совет иле тышкы сәясәтенең тагын бер мөһим юнәлеше дип таныла. Бу максат¬ ларда халыкара революцион пролетар оешма — Коммунистик интернационал (Коминтерн) төзелә. Ул төрле илләрнең ком¬ мунистлар партияләрен берләштерә. Коминтернның беренче конгрессы 1919 елның мартында Мәскәүдә уза. Анда бөтен илләрнең эшчеләрен буржуазияне бәреп төшерергә һәм пролетариат диктатурасы урнаштырыр¬ га өндәгән манифест кабул ителә. Коминтернның җитәкче органы итеп Башкарма комитет (рус. ИККИ) билгеләнә. Аның җитәкчесе күренекле большевик Г.Е. Зиновьев була. Коминтернның 1920 елның җәендә башта Петроградта, аннары Мәскәүдә узган II конгрессында: «Коммунистик Интернационал — халыкара пролетариатның революцион восстаниесе партиясе... Советлар Россиясе эшен Коммунистик Интернационал үз эше дип игълан итте»,— дип белдерелә. Кызыл Армия бу вакытта Варшавага таба ыргыла. Больше¬ викларның җитәкчеләре бөтендөнья революциясенең якын- В.И. Ленин Коминтернның II конгрессында чыгыш ясый. 1922 ел
145 лыгына чын күңелдән ышаналар. Коминтерн Совет Рос¬ сиясенең һәм Совет Германиясенең берләшү мөмкинлеген «бөтендөнья совет республикалары федерациясе»н төзү юлында тәүге адым булачак дип белдерә. М.И. Бухарин нотыгыннан. 1922 ел х\ «Коммунистлар Манифесты »нда пролетариат бөтен дөньяны яулап алырга тиеш диелгән, әмма моны кул изәп кенә эшләп булмый бит әле. Моның өчен штык¬ лар һәм мылтыклар кирәк. Әйе, Кызыл Армиянең алга хәрәкәте — социализмның, пролетариат хакимиятенең, революциянең таралуы дигән сүз. Кызыл интервенция¬ нең яшәү хокукы нәкъ менә шуңа нигезләнә. Бухарин «кызыл интервенциянең яшәү хокукы» дигән төшенчәне ничегрәк аңлый? Кызыл Армиянең сугышчан җиңүләре һәм дөнья революциясе арасында нинди бәйләнеш бар? 1923 елда Германиядәге хәлләр кабат кискенләшкәч, Коминтерн бөтендөнья революциясен «артыннан этеп җибәрергә» дигән карарга килә. Германиягә Коминтерн бри¬ гадасы җибәрелә, шактый гына акча бүлеп бирелә. Әмма Германиядә революция дулкыны бик тиз кими башлый. Коминтерн вәкилләренең Рурда, Саксониядә, Гамбургта баш күтәрүләрне туктатмаска тырышуы уңышсызлыкка очрый. 1923 елда Болгариядә сентябрь восстаниесенә ярдәм итәргә омтылышлар да нәтиҗәсез кала. Бөтендөнья революциясен кабызу уеннан Коминтерн бары 1926 елның ахырында аның авантюристик булуын төшен¬ гәннән соң гына баш тарта. Г. Е. Зиновьев отставкага китә. Аның урынын Н. И. Бухарин ала. Европаның барлык иллә¬ рендә Коминтерн коммунистлар партияләре һәм коммунист¬ ларны яклаучы җәмәгать оешмалары төзи, аларга матди ярдәм күрсәтә, Мәскәү сүзен тыңлаучыларны җитәкче итеп куя. Хәзер Коминтерн бөтендөнья революциясе кабызуга түгел, бәлки үз илләренең иҗтимагый фикерендә СССРның уңай образын булдыру юнәлешендә эшли. 20 нче елларда Совет дәүләте ике яклы тышкы сәясәт уздыра. Бер яктан, совет дипломатиясе капиталистик илләр белән икътисади һәм дипломатик мөнәсәбәтләр урнашты¬ рырга омтыла. Икенче яктан, Коминтерн җитәкчелеге бу илләрдә революция ялкыны кабызырга омтыла. Даталар 1919, март — Коминтернның I конгрессы. 1922, апрель — Генуя конференциясе; Рапалло киле¬ шүенә кул кую.
146 1. 20 нче елларда совет тышкы сәясәтенең характерын нинди принциплар билгели? 2. РСФСР һәм СССР белә/ капитали- I ' | стик илләр арасында икътисади мөнәсәбәтләр нинек урнаша? 3. Генуя конференциясенең йомгакларын характерлап бире¬ гез. Рапалло килешүе нинди әһәмияткә ия була?, 4. РСФСР Көнчыгыш илләр белән төзегән шартнамәләрнең үзенчәлек/әре нәрсәдә чагылыш таба? 5. Коммунистик интернационал төзүнең т©п максаты нинди? 1. Сталинга җибәргән телеграммасында (1^20 ел, июль) Ленин: «Коминтернда хәлләр бик әйбәт. Зиновьев, Бухарин һәм шулай ук мин дә Италиядәге революциягә кичекмәстән \.. . э / ярдәм итәргә кирәк дип саныйбыз. Минем фикеремчә, моның өчен Венгрияне, бәлки әле Чехияне һәм Румынияне дә совет¬ лаштырырга кирәк»,—дип яза. Ленин КоминТерндагы хәлләрне ни өчен бик уңай бәяли. Бу сорауга тулы җавап бирү өчен, сезгә Чит илләрнең иң яңа тарихы буенча дәреслек кирәк булачак. «Революциягә ярдәм итү», «советлаштыру» терминнарын аңлатып бирегез. 2. Коминтернның Башкарма комитеты бюросы составына ул вакыт¬ та СССРның чит ил эшләре халык комиссары урынбасары булган М. М. Литвинов кергән. Бу факт нәрсәне аңлата? § 21. 20 нче елларда сәяси үсеш Дәүләт һәм партия аппаратының кушылуы. Гражданнар сугышы чорында барлыкка килгән сәяси системаны РКП(б) ның XII съездында «партия диктатурасы» дип атыйлар. РКП(б) чынлыкта дәүләт органнары функциясен башкара. Иң мөһим дәүләт карарлары РКП(б) Үзәк Комитеты тара¬ фыннан кабул ителә. Әмма алдан алар барысы да больше¬ вик җитәкчеләрнең тыгыз даирәсендә 1919 елда төзелгән РКП(б) ҮК Политбюросында тикшерү үтәләр. 1921 елда Политбюро составына Г. Е. Зиновьев, Л. Б. Каменев, В. И. Ле¬ нин, И. В. Сталин, Л.Д. Троцкий керә. Н. И. Бухарин, М. И. Ка¬ линин, В.М. Молотов Политбюро әгъзалыгына кандидат¬ лар була. Партия кабул иткән карарлар дәүләт, ягъни совет органнары документларында ныгытыла. Шуның белән бергә, партия җитәкчеләре бер үк вакытта дәүләт җитәкчеләре дә булып тора: Ленин — ХКС (СНК) рәисе, ә Калинин БҮБК (ВЦИК) рәисе була һ.б. «Эшчеләр оппозициясе» дип атап йөртелгән төркем пар¬ тиянең җәмгыять һәм дәүләт тормышының барлык өлкәләренә тыкшынуына каршы чыга. Бу төркемгә күренекле партия һәм профсоюз эшлеклеләре А. Г. Шляпников, А.М. Кол¬ лонтай, С.П. Медведев җитәкчелек итә. Алар карашынча, партия агитация һәм пропаганда, массаларны тәрбияләү белән шөгыльләнергә, профсоюз — халык хуҗалыгы, Советлар дәү¬ ләт белән идарә итәргә тиеш. Оппозиция партия башлыкла¬ рын эшчеләрнең хезмәт һәм көнкүреш шартларына битараф
булуда гаепли, \партиядәге төркемнәргә һәм фракцияләргә ирек бирүне таләп итә. Үзара каршылыкларны РКП(б)ның X съездында тикшерергә карар кылына. Әь^ма ул башланырга берничә көн кала (съезд 1921 елның 8 мартында ачыла) Кронштадтта восстание баш¬ лана. Фетнәне бастыруда катнашкан делегатларның фикере үзгәрә. Партиянең бердәмлеге съездның төп идеясенә әйләнә. Съезд «Партиянең бердәмлеге турында» резолюция кабул итә. Анда РКП(б) эчендә партия җитәкчеләре карашларына каршы фракцияләр һәм төркемнәр булдыру тыела. «Эшчеләр оппозициясе»нең карашлары гаепләнә. Бер партияле сәяси система барлыкка килү. 1922 елның июнь — августында эсерлар төркеменең күренекле вәкил¬ ләренә суд була. БҮБК трибуналы эсер эшлеклеләрен, Совет властен бәреп төшерү максаты белән, заговорлар оештыру¬ да, акгвардиячеләргә һәм чит ил интервентларына ярдәм итүдә, революциягә каршы агитация һәм пропаганда алып баруда гаеплиләр. Хөкемгә тартылганнарның уникесенә үлем җәзасы бирелә. Әмма бөтендөнья җәмәгатьчелеге протест белдергәннән соң, хөкем карарын үтәүне кичектереп торалар һәм аны башкаруны иректә калган партия әгъзаларының тәртибенә бәйләп калдыралар. 1923 елның июнендә РКП(б) ҮК «Меньшевикларга кар¬ шы көрәш чаралары турында» яшерен инструкция эшли. Анда «эшчеләр сыйныфы эчендәге меньшевиклар белән бәй¬ ләнешнең тамырын корытырга, меньшевиклар партиясен ахыргача тар-мар итәргә, эшчеләр сыйныфы алдында дәрә¬ җәсен төшерергә» дигән бурыч куела. Бөтендөнья социа¬ листик хәрәкәтенең фикерен исәпкә алып, большевиклар меньшевиклар өстеннән күрсәтмә суд процессы үткәрергә кыймыйлар. Әмма меньшевикларның «гаебен ачу» буенча бик көчле кампания җәелдерәләр. «Меньшевик» сүзе озак елларга иң тискәре идеологии бәяләмәгә әверелә. 1923 елда меньшевиклар партиясе таркала башлый. Большевиклар партиясеннән тыш сәяси оппозиция яшәү¬ дән туктый. Илдә бер партияле сәяси система ныгып урнаша. Нэпның төп каршылыгы. Икътисадта базар мөнәсәбәтләре урнаша башлый. Сәясәттә исә, киресенчә, режим тагын да кырыслана, бер партияле система ныгып урнаша. Төрле соци¬ аль төркемнәр үз мәнфәгатьләрен кайгырту мөмкинлегеннән мәхрүм булалар. Партиядә һәм халыкның күпчелек өлешендә зур абруй казанган В. И. Ленин дәүләт башлыгы булганда, бу каршы¬ лык үзен әллә ни сиздермәгән. Рәсми рәвештә В. И. Ленин партиядә бернинди вазифа биләмәсә дә, ҮК, Политбюро пле¬ нумнары утырышларын үзе алып барган. Партия эше белән җитәкчелек итүдә аңа ҮК секретариаты булышкан.
148 1922 елда Ленин каты авырый башлый. Ул булмаган¬ да, партия эшләрен башкару өчен, секретариат җитәкчесе вазифасын булдыру ихтыяҗы туа. Үзәк Комитетта оештыру эшләре белән шөгыльләнгән И. В. Сталин шушы вазифага яраклы дип табыла. Яңа вазифаның дәрәҗәсен күтәрү өчен, аны зурдан кубып «генераль секретарь» дип атыйлар. Иосиф Виссарионович Сталин (Джу¬ гашвили) (1879—1953) грузин шәһәр¬ чеге Горида итекче гаиләсендә туа. Духовный училищены тәмамлап, Тиф¬ лис духовный семинариясенә укырга керә. Бу семинария иң «фетнәчел» уку йортларының берсе була. Биредә ул марксизм белән мавыга, яшь социа¬ листлар түгәрәге оештыра, укуына күңел салмый, әмма ике фән — тарих һәм мантыйк өлкәсендә уңышлары зур була. Фетнәче дигән ныклы репутация алган бишенче курс укучысы Джугашвили, революцион көрәшкә баш-аягы белән чумар өчен, 1899 елның маенда семинарияне ташлап чыга. 1901 елның ноябрендә аны Тифлис социал-демократлар комитеты составына сайлап куялар. Сталинның (1913 елда ул үзенә шундый псевдо¬ ним ала) рәсми тәрҗемәи хәленнән мәгълүм булганча, 1902 елдан 1913 елга кадәр аны сигез тапкыр кулга алалар, җиде тапкыр сөргенгә озаталар, алты тапкыр ул аннан кача. Большевиклар һәм меньшевиклар арасында башланган бәхәсләрдә Ленин ягына баса. 1912 елда Ленин тәкъдиме белән большевикларның ҮК составына кертелә. Биредә аңа милли мәсьәлә белән шөгыльләнүне йөклиләр. Февраль революциясе көннәрендә Сталин Себердә була. Әмма 12 мартта инде ул Петроградка кайта һәм «Правда» газетасы редакциясе составына кертелә. 1917 елның апреленнән Сталин Үзәк Комитетның җир¬ ле партия оешмалары белән элемтәләрен җайга салу белән мәшгуль була. Советларның II съезды аны мил¬ ләтләр эшләре буенча халык комиссары сыйфатында ХКС составына кертә. Гражданнар сугышы елларында Сталин кайбер фронтларның Революцион хәрби советла¬ ры әгъзасы итеп сайлана. Хәрби белгечләрне файдала¬ нуга кагылышлы мәсьәләләрдә Троцкий белән рәхимсез каршылыкка керә. 1919 елның язында РКП(б) ҮКның беренче Политбюросы һәм Оештыру бюросы составлары әгъзасы, Дәүләт контроле халык комиссары итеп куела. 1922 елда Сталинның РКП(б) генераль секретаре дигән, бары аппарат эше өчен генә булдырылган кечкенә генә
вазифага билгеләнүе аның үз сәяси дошманнарын җиңү¬ ендә хәлиткеч факторларның берсе була. 1922 елның декабрь ахырында — 1923 елның гыйнвар башында Ленин «Съездга хатоын әйтеп торып яздыра. Бу хатында ул Л.Д. Троцкийга, Л. Б. Каменевка, Г. Е. Зиновьев¬ ка, Н. И. Бухаринга, Л. Г. Пятаковка, И. В. Сталинга сәяси бәяләмә бирә. Ленин аларның һәрберсенең кимчелекләрен күрсәтә, ләкин берсен дә үзенең варисы дип атамый. Троцкий белән Сталин арасындагы көндәшлекнең партия өчен аеруча куркыныч икәнен билгели. Сталинны характерлауга Ленин аерым игътибар бирә. ■ ЯГ «Съездга хат»тан ; Иптәш Сталин, генсек булып алгач, үз кулына чик¬ сез хакимият туплады, һәм аның бу хакимияттән җитәрлек дәрәҗәдә саклык белән файдалана аласына шикләнәм... Сталин артык тупас, һәм без, коммунист¬ лар, үз даирәбездә, үзара мөгамәләбездә аның бу ким¬ челеген кичерә килсәк тә, генсек вазифасы өчен бу кимчелек түзеп булмаслыкка әйләнә. Шуңа күрә дә иптәшләргә Сталинны башка вазифага күчерергә һәм әлеге вазифага иптәш Сталиннан бары тик бер генә өстенлеге, нәкъ менә сабыррак, иптәшләренә карата хәерхаһлырак, нәзакәтлерәк мөнәсәбәте һәм игътибар¬ лырак булуы, артык көйсезләнмәве һ.б. белән аерылып торган башка берәр кешене билгеләргә тәкъдим итәм. Сталинның нинди кимчелекләре Ленинны аеруча шөбһәлән¬ дерә? Ни өчен? Ленин Сталинга карата нинди чаралар кулланыр¬ га тәкъдим итә? Сталин Троцкийга каршы. 1923 елның октябрендә Л.Д. Троцкий һәм аның тарафдарлары партиядә урнашкан тәртипләрне тәнкыйтьләп чыгалар. Аларны «партиянең... өстән сайлап куела торган профессиональ партия функцио- нерларына һәм партия тормышында катнашудан читләш¬ терелгән күпчелеккә ачыктан-ачык аерыла баруы» аеруча хәвефләндерә. Әлеге «һөҗүм» партия аппаратына җитәкче¬ лек итүче Сталинга каршы юнәлтелгән була. 1924 елның 21 гыйнварында В. И. Ленин дөнья куя. Май аенда РКП(б)ның XIII съездында «Съездга хат» укыла. Деле¬ гатлар Сталинны генераль секретарь вазифасыннан азат итмәскә дигән карарга киләләр, моны партиядәге четерекле хәл һәм аның Троцкий тарафыннан таркатылу куркынычы белән аңлаталар. 1925 елның декабрендә РКП(б) Бөтенсоюз коммунистлар партиясе ВКП (б) дип үзгәртелә. Яшертен эш йөртеп, Ленинның аерым гыйбарәләренә тая¬ нып, Сталин яңа идеологии юнәлешне — «аерым бер илдә»
50 социализм төзү мөмкинлеге турындагы карашны урнаштыра башлый. Бу — дөнья революциясе теориясеннән читкә китү була. Сталин Троцкийны һәм аның тарафдарларын СССРда социализм төзү мөмкинлегенә ышанмауда гаепли. 1926 елда ВКП(б)ның XV конференциясе Сталин тезисын партиянең төп принцибы буларак раслый. 1924—1925 еллар партия өчен авыр чор була: иген уңмау, товар кытлыгы, Грузиядәге баш күтәрү, крестьяннарның сәяси оешмасын төзүгә омтылыш. Партия җитәкчеләренә крестьяннарның кайбер таләпләрен үтәргә туры килә. 1924—1925 еллардагы карарлардан Советлар эшчәнлеге беркадәр җанландырылды. Сайлау хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләр («лишенецлар») саны азайтылды. Авыл хуҗалыгы салымы киметелде. Билгеле бер шартларда җирне арендага бирергә, яллы хезмәттән файдаланырга рөхсәт ителде. Кәсепчеләргә һәм һөнәрчеләргә салым ташламалары кертелде. Н.И. Бухарин нотыгыннан. 1925 ел Байлык туплагыз, үз хуҗалыгыгызны үстерегез һәм кы¬ ерсытырлар дип шикләнмәгез. Без хәерчеләрнең тизрәк бетүенә, аларның хәерчелектән чыгуына ирешергә тиеш. Сәяси өлкәдә крестьяннарга нинди «ташламалар» бирелә? Ә икъ¬ тисад өлкәсендә? Н.И. Бухарин алган сәяси позициянең мәгъ¬ нәсе нинди? Ни өчен бу чаралар «уңга авышу» дип атала? Бухарин курсына Сталин да теләктәшлек белдерә. «Авыл нэпы»на Каменев һәм Зиновьев каршы чыга. «Яңа оппози¬ ция» күренеше барлыкка килә. Бәхәстә Троцкий һәм аның тарафдарлары баштарак көтеп торуны хуп күрәләр. Әмма үзен Ленин васыятьләрен бердәнбер саклаучы дип игълан иткән Сталинның кинәт көчәеп китүе оппозицияне, үз арасындагы каршылыкларны онытып, берләшеп хәрәкәт итүгә этәрә. Ста¬ лин моны троцкийчы-зиновьевчылар хәрәкәте дип атый. 1927 елда демонстрация оештырырга тырышканнары өчен, Троцкий, Зиновьев һәм Каменевны партиядән чыгаралар. 1928 ел башында оппозициячеләрнең Троцкий җитәкчеле¬ гендәге зур бер төркеме Алма-Ата шәһәренә сөрелә. 1929 ел¬ да Троцкий СССРдан куыла. «Уңга тайпылу». Иң югары партия җитәкчелеге ара¬ сындагы сәяси каршылыклар икмәк әзерләү кризисы (моның нәрсә икәнен исегезгә төшерегез) белән бәйле рәвештә 1927 елда тагын да көчәеп китә. Ике караш барлыгы ачыклана. Сталин кризис икътисади пропорцияләрнең бозылуы арка¬ сында килеп чыкты дип саный. Зәгыйфь сәнәгать кирәкле
товарлар эшләп чыгаруны тәэмин итә алмый. Товарлар җи¬ тешмәү аркасында, крестьяннарның икмәген сәнәгать товар¬ ларына алмаштырып алу мөмкин булмый. Вак крестьян хуҗалыклары үсештәге сәнәгать ихтыяҗларын канәгать¬ ләндерми. Кулаклар исә икмәк җитештерүне аңлы рәвештә өзеп килә (саботаж ясый). Сталин барлык ресурсларны индустрияләштерүгә тотарга һәм, эре күмәк хуҗалыклар төзүне тизләтеп, авыл хуҗалыгын үзгәртеп коруны башлар¬ га тәкъдим итә. Бухарин башка фикердә тора, кризис җитәкчелекнең хаталары нәтиҗәсендә килеп чыкты дип саный: сәнәгать товарларының резерв фонды булдырылмаган; авыл кеше¬ ләренең акчалата керемнәре артуга карамастан, салымнар үзгәрешсез калган; икмәк сатып алуга түбән бәяләр бил¬ геләнгән. Бухарин эре күмәк хуҗалыклар төзүгә каршы чык¬ мый, әмма шәхси крестьян хуҗалыклары авылда әле бик озак вакыт беренчелекне бирмәячәк дип исәпли. Сталин Бухаринны һәм нэпны хуплаучыларның бары¬ сын «уңга тайпылыш»та гаепли. Предприятиеләрдә узды¬ рылган җыелышларда һәм митингларда Бухарин, Рыков, Томскийларның һәм аларның тарафдарларының карашлары гаепләнә. «Уңга тайпылучылар»ны матбугатта фаш итәләр. 1929 елда пленум «уңга тайпылучылар»га партиядә урын юк дип игълан итә (149 мең кеше партия сафларыннан куыла). Бухарин Политбюро составыннан чыгарыла. Рыков СССРның Халык комиссарлары советы рәисе булудан тук¬ тый. Аның урынына Сталинның тугры иярчене В.М. Молотов билгеләнә. Сталин ни өчен җиңә. Сталинның шәхси хакимлек өчен көрәштә җиңеп чыгуының сәбәпләре берничә. Генераль сек¬ ретарь буларак, Сталин партия аппаратына җитәкчелек итә, партиядәге барлык кадрлар билгеләнешен контрольдә тота. Ул партиядә һәм җәмгыятьтә өстенлек иткән рухны тоем¬ лый. Акрынлап ачу тойгысы көчәя бара, революциядән соң¬ гы ун елның нәтиҗәләре гомуми тигезлек идеалларына туры килми. Ә бит югыйсә революция нәкъ менә шулар хакына ясала. Сталинның илдә тизләтелгән социализм төзү турын¬ дагы тәкъдиме дөнья революциясе идеясеннән отышлырак булып тоела. Партиянең үзендә дә хәлләр үзгәрә. Ленин үлгәннән соң ук, Сталин партиягә «Ленин чакыруы»н игълан итә. 1924 елның февраленнән августына кадәр партиягә 200 меңнән артык кеше кабул ителә, бу аның составын бер ярым тап¬ кырга арттыра. Күпләр партиягә йөрәк кушуы буенча түгел, бәлки РКП(б) әгъзаларына бирелә торган өстенлекләр хакына керә. Партия җитәкчелегендә дә өзлексез бәхәсләрдән, «сул¬ лар »ны «уңнар»дан, «троцкийчылар»ны «зиновьевчылар»дан,
152 «зиновьевчылар»ны «бухаринчы» лардан аера торган катлау¬ лы төсмерләрне ачыклаудан шактый туйган булалар. Тизрәк бәхәсләрне туктату, бер юлбашчы кул астына берләшү һәм максатларны ачыклау теләге көчәя бара. Сталин мондый хәлләрдән бик оста файдалана. Ул халык¬ ның матди хәле яхшырмауны илнең «эчке» һәм «тышкы дошманнар» белән тулы булуына бәйләп аңлата. 1928 елда¬ гы шахта процессы шуның беренче «дәлиле» була: Донбасс ташкүмер сәнәгатендә хезмәт куйган җитәкчеләр һәм бел¬ гечләр корткычлыкта һәм шымчылыкта гаепләнәләр. «Корт¬ кыч» сүзе ил тормышында бик еш яңгырый. Гаепләнүчеләр¬ не газета битләрендә фаш итү кампаниясе киң җәелдерелә. Кулга алынган берәүнең 12 яшьлек улы үз әтисен атып үтерүне сорап матбугатта белдерү бастыра. Бу хәл әлеге кам¬ паниянең иң югары ноктасы була. Шахта эшенә йомгак ясап, Сталин үз сәясәтенең нигезен тәшкил иткән, «ил социализмга якынлашкан саен, сыйнфый көрәш котылгысыз рәвештә кискенләшәчәк» дигән тезис белән чыга. Бу тезис элеккеге революционерларның ни өчен дошманга әверелүен бик җиңел аңлата, юлбашчы тирәсендә тагын да ныграк туплану зарурлыгына күндерә. Ь.әм шул ягы белән бик уңайлы була. Димәк, 20 нче елларда сәяси режим кырыслана, бер пар¬ тияле система барлыкка килә. Ленин үлгәннән соң, партия җитәкчелегендә хакимлек өчен көрәш башлана. ВКП(б) гене¬ раль секретаре И. В. Сталин җиңеп чыга. Даталар (1 1924, 21 гыйнвар — В. И. Ленинның үлеме. Сүзлек запасын киңәйтәбез ||Щ] Саботаж— эш башкарган кыяфәт чыгарып, аны аңлы рәвештә чуалту яисә өзү, шулай ук нәрсәне дә булса үтәү¬ гә, гамәлгә ашыруга яшерен төстә каршылык күрсәтү. 1. 1920 еллар сәяси режимына нинди үзенчәлекләр хас? «Партия диктатурасы»ның асылын сез нәрсәдә күрәсез? ( ү Меньшевиклар һәм эсерлар партияләре нинди язмышка ' ° ' дучар ителәләр? 2. «Эшчеләр оппозициясе» нинди программа тәкъдим итә? 3. Ил тарихында РКП(б)ның X съезды нинди роль уйный? 4. Ленин үлгәннән соң, партиядә нинди юнәлешләр хасил була? 5. Илне 1927 елгы кризистан чыгару буенча партиядә нинди программалар ярыша? 6. Шәхси хакимият өчен барган көрәштә ни өчен Сталин ж,иңә? 1. Күренекле партия эшлеклесе М.П. Томский 1922 елның мар¬ тында: «Бездә партияләр күп. Әмма, чит илләрдәгедән аер¬ малы буларак, бездә бер партия хакимлек итә, ә калганнары Ө
төрмәдә утыра»,—дип белдерә. Ни өчен мондый хәл партия башлык- ларының берсендә шатлык хисе тудыра? Шушының буенча сыйныфта фикер алышыгыз. 2. 1926 елның августында күренекле большевик К. Б. Радек «партия¬ дәге бюрократик режимның» түбәндәге үзенчәлекләрен билгели: пар¬ тия аппараты мәсьәләләрне партия өчен хәл итә; һәрбер партия әгъ¬ засы партия органнарын һәм партия сәясәтен тәнкыйтьләп чыгарга курка; тәнкыйть белән чыгыш ясаган кешеләр репрессиягә дучар ителә; донослар һәм ялалар системасы оештырыла; астан өскә кадәр ялагай адәмнәр сайлап алына; түрәлек, куштанлык, юмакайлык рухы сеңгән, аумакай хезмәткәрләр катлавы алга чыга. «Партиядә бюрократик ре¬ жимның асылы һәм куркынычлыгы» темасына кыска чыгыш әзерләгез. 3. 1926 елда Сталин эшче Губаревтан хат ала: «Оппозиция үзенең юлбашчы булдыруга каршы икәнлеген белдерә, ә минем Сезгә юл¬ башчының зарурлыгын әйтәсем килә. Бер кешедән генә үрнәк алырга кирәк, чөнки партиянең һәрбер әгъзасы яисә партиягә һәр кандидат, эшчеләр белән крестьяннарны әйтеп тә тормастан, барлык фамилия¬ ләрне истә калдыра алмаячак... Дисциплина, ныклы тәртип кирәк». «Сталин хакимият өчен көрәштә илдәге нинди катлауларга һәм нинди рух-фикерләргә таяна?» дигән сорау буенча фикер алышыгыз. § 22. 20 нче елларда рухи тормыш Укый-яза белмәүчелек белән көрәш. Совет мәктәбен төзү. В. И. Ленин наданлыкны революция дошманнарының берсе дип атый. Халык комиссарлары советы (Совнарком) декретыннан. 1919 ел, 26 декабрь Республиканың барлык халкына илнең сәяси тормы¬ шында аңлы рәвештә катнашу мөмкинлеге бирү мак¬ сатларында, Халык комиссарлары советы карар бирә: 1. Республиканың 8 яшьтән алып 50 яшькәчә барлык укый-яза белмәгән халкы үз теләге буенча туган телен¬ дә яисә рус телендә укырга һәм язарга өйрәнергә ти¬ еш... 3. Мәгариф Халык Комиссариатына һәм аның җирле органнарына укый-яза белмәүчеләрне укытуга илнең укый-яза белгән бар халкын хезмәт йөкләмәсе рәвешендә җәлеп итү хокукы бирелә... 5. Укырга-язар- га өйрәнүчеләрнең эш көне уку чорында хезмәт хакын киметмичә ике сәгатькә кыскартыла. Укый-яза белмәүчелеккә каршы көрәш кампаниясе нинди мак¬ сатларда уздырыла? Наданлыкны нинди чаралар белән бетерү күздә тотыла? 1918 елның 30 сентябрендә БҮБК «РСФСРда бердәм хезмәт мәктәбе турында положение»не раслый. Бу документның нигезенә алдынгы рус һәм чит ил педагогларының идеяләре
154 салына: педагогика өлкәсендәге яңалыклар хуплана, бала шәхесенә ихтирамлы караш культы, үзидарә һәм түләүсез белем алу принциплары кертелә. Җитешсезлекләр дә бул¬ мый түгел: мәктәпләрдән парталар алына, дәресләр туктаты¬ ла, өй эшләре бирелми, дәреслекләр кулланылмый, билгеләр куелмый, имтиханнар уздырылмый. ХКСның 1918 елның 2 август декреты нигезендә ярлы эшче һәм крестьян балалары югары уку йортларына күбрәк кабул ителә. Университетлар һәм институтлар каршында эшчеләр факультетлары (рабфак) ачыла. 1925 ел башында партия һәм комсомол путёвкалары буенча укырга җибәрелә торган рабфакчылар бөтен абитуриентларның яртысын тәш¬ кил итә. Дәүләт аларга стипендия түли һәм тулай торакта урын бирә. Совет интеллигенциясен үстерү шулай башлана. Хакимият һәм интеллигенция. Пролетариат революциясе Көмеш гасыр сәнгатькәрләренең иҗатлары чәчәк аткан дәвергә туры килә. Аларның кайберләре илнең мәдәни традицияләре аяк астына салып тапталачак яисә яңа хакимият күзәтчеле- генә куелачак дип саный. Иҗат иреген барыннан да өстен куйганга, алар эмиграциягә китәргә мәҗбүр булалар. 20 нче еллар уртасында И. А. Бунин, А. И. Куприн, А. К. Глазунов, С. С. Прокофьев, С. В. Рахманинов, Ф. И. Шаляпин, И. Е. Репин, В. В. Кандинский, М. 3. Шагал һ. б. зур талант ияләре — язучы¬ лар, шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар, музыкантлар, рәссамнар — чит илләргә китә. М. Горький да 1921 елда Ита¬ лиягә барып урнаша. Ләкин бар кеше дә эмигрант язмышын сайламый. А.А. Ах¬ матова, М.А. Волошин, М.М. Пришвин, М.А. Булгаков кебек күренекле сәнгать әһелләре, хакимият белән көчле рухи кар¬ шылыкка кереп, рус халкында бүтәнчә фикер йөртүче кеше¬ ләрнең бөек традицияләрен дәвам итәләр. Күпләргә исә революция яшенле яңгыр сыман илне саф¬ ландырыр, табигать яшәргән кебек ул да яңарыш кичерер, күзгә күренми торган иҗат көчләрен уятыр кебек тоела. Үзләрен рус мәдәниятенең революцион традицияләрен дәвам итүчеләр дип санап, алар аны хуплыйлар. Октябрь револю¬ циясе булгач та, кайбер шагыйрьләр, рәссамнар, компози¬ торлар һ.б. аңа үз әсәрләрендә мәдхия җырлый. Шундыйлар арасында шагыйрьләр В. В. Маяковский («Революциягә мәд¬ хия», «Сул марш») һәм А.А. Блок («Унике»), рәссамнар К.С. Петров-Водкин («Петроградта 1918 ел») һәм Б.М. Кус¬ тодиев («Большевик»), режиссёр В. Э. Мейерхольд («Мис- терия-буфф» спектакле — Маяковский пьесасы буенча, К.С. Малевич бизәлешендә) була. Большевиклар галимнәрне, аеруча илнең оборона сәләтен, икътисадын ныгытуга ярдәм иткән һәм бөтендөньяда таныл¬ ган фән эшлеклеләрен, хезмәттәшлеккә тартырга тырыша-
лар. Ал арга берникадәр өстен тормыш һәм хезмәт шартлары булдырыла. Кайбер шөһрәтле галимнәр, гәрчә большевиклар¬ ның сәяси һәм идеологик карашларын кабул итмәсәләр дә, Ватан мәнфәгатьләрендә хезмәт куюны үзләренең бурычы дип саный. Алар арасында заманча самолётлар төзү тео¬ риясен эшләгән Н. Е. Жуковскийны, геохимияне һәм био¬ химияне булдырган В. И. Вернадскийны, күренекле химик Н. Д. Зелинскийны, танылган биохимик А. Н.Бахны, космо¬ навтикага нигез салган К. Э. Циолковскийны, Нобель пре¬ миясе лауреаты физиолог И. П. Павловны, агроном-сынаучы И. В. Мичуринны, үсемлекчелек өлкәсендә хезмәт куйган атаклы К.А. Тимирязевны санап китәргә кирәк. Рухи тормышка партия контроле. Гражданнар сугышы тынгач, аеруча Кронштадттагы вакыйгалардан соң боль¬ шевиклар илдәге рухи тормышны торган саен активрак контрольгә ала баралар. 1921 елның августында ниндидер Петроград сугышчан оешмасын хөкемгә тарталар. Танылган Россия галимнәрен һәм мәдәният эшлеклеләрен бу оешманың актив катнашучылары дип игълан итәләр. Аларның кай- берләрен, мәсәлән, химия галиме М. М. Тихвинскийны һәм шагыйрь Н. С. Гумилёвны атып үтерәләр. 1922 елның август ахырында Совет хөкүмәте 160 галим¬ не һәм мәдәният эшлеклесен илдән куа. Алар арасында философлар Н.А. Бердяев, С. Н. Булгаков, Л. П. Карсавин, Е.Н. Трубецкой, тарихчы А. А. Кизеветтер, социолог П.А. Со¬ рокин һ.б. була. Большевизмның идеологик карашларын уртаклашмасалар да, алар аңа каршы актив көрәшмиләр. 1922 елда махсус цензура комитеты — Главлит булдыры¬ ла. Газета-журнал битләрендә хакимияткә каршы материал¬ ларга урын бирмәс өчен, ул бөтен басма продукциягә кон¬ трольлек итә. Бер елдан Главлитка Главрепертком да өстәлә. Анысы театрлар һәм башка тамаша чаралары репертуарын җентекләп күзәтеп бара. Шулай да 1925 елга кадәр цензура чагыштырмача рухи хөррият шартларында үсә. Партия эчендә барган шаулы бәхәсләр мәдәният өлкәсендә бердәй юнәлешләрне билгеләргә комачаулый. Сталинның позициясе ныгый барган саен, «пар¬ тия мәдәнияткә йөз белән борыла». 1925 елда ВКП (б) ҮКның «Партиянең матур әдәбият өлкәсендәге сәясәте» дигән резо¬ люциясе кабул ителә. Сәнгати фикер төрлелеген чикләү баш¬ лана. Партия диктаты көннән-көн көчәя. Н.И. Бухарин, мәсә¬ лән, зыялыларны «эшчеләр диктатурасы һәм марксистик идеология» байрагы астына тупланырга чакыра. «Сменовехчылык». Октябрь революциясеннән һәм Граж¬ даннар сугышыннан соң Россиядән аның 2 млн чамасы граж¬ данины китә. Алар арасында офицерлар, солдатлар, төрле сословие һәм һөнәр вәкилләре була. Күпчелек эмигрантлар
56 Совет хөкүмәтенә дошманлык хисләре кичерәләр һәм аның озак яшәмәячәгенә ышаныч белдерәләр. Әмма илдәге вакый¬ галарга башкачарак күзлектән караучылар да була. 1921 ел¬ ның июлендә Прагада «Смена вех» дигән мәкаләләр җыен¬ тыгы дөнья күрә. Рус фетнәсе рәвешен алган, «мәгънәсез һәм рәхимсез» революциянең, әлеге җыентык авторлары фикеренчә, тамыр¬ лары бик тирәнгә китә. Большевиклар анархияне дәүләт кысаларына куып кертә алдылар һәм рус державасын торгы¬ зуны башлап җибәрделәр, ди алар. Большевиклар кулы белән булса да, бу бурычны тормышка ашыру өчен, ахыр чиктә барыбер буржуаз-демократик тәртипләр урнаштырачак Совет власте белән көрәшне туктату зарур. Нэпны алар үз сүз¬ ләренең дөрескә чыгуы дип кабул итәләр. Большевиклар белән килешү тарафдарларының — «чорлар алмашыну» турындагы карашларның — төп идеологы Н. В. Устрялов Совет властен тышы кызыл, ә эче ак редиска белән чагыштыра. «Сменовехчылык» идеологиясен интеллигенциянең Рос¬ сиядә, яңа хакимияткә хезмәттә калган бер өлеше канәгать¬ лек, хәтта берникадәр җиңеллек хисе белән кабул итә. Бу идеология аларны аклый. Алар, үзләрен Россиянең яңадан тууына өлеш кертүчеләр дип санап, эчке бер горурлык хисе кичерәләр. Шушындый рух йогынтысында чит илдән күпләр ватанга әйләнеп кайта. Беренчеләрдән булып 1923 елда язучы А.Н. Толстой, соңрак, 30 нчы елларда, С. С. Прокофьев, М. И. Цветаева, М. Горький, А. И. Куприн кайта. «Сменовехчылык» идеологиясен большевик җитәкчеләр дә уңай кабул итәләр. Бер яктан, ул эмиграцияне тарка¬ тырга мөмкинлек бирә, икенче яктан, Октябрь революциясе казанышларын изгеләштерә. Әмма алар бу идеяләрнең илдә таралуына юл куймыйлар. Большевиклар һәм чиркәү. Большевиклар үз аллары¬ на коммунистик җәмгыятьтә яшәргә сәләтле «яңа кеше» тәрбияләү максатын куялар. Дин белән көрәшү аларның атеистик карашлары белән генә бәйле булмый. Алар, кур¬ кыныч конкурентны юк итеп, бары үз йогынтыларын гына урнаштыру өчен, диннең тамырын корытырга телиләр. Чиркәүне дәүләттән, мәктәпне чиркәүдән аеру турында¬ гы 1918 елның 23 гыйнварында чыккан декрет дин белән көрәшүдә тәүге адым була. Бу документ нигезендә урыннар¬ да чиркәүгә һәм руханиларга карата тулы башбаштаклык башлана. Храмнар һәм монастырьлар ябыла. «Революция ихтыяҗлары »нда аларның милке һәм дини йола әйберләре конфискацияләнә. Руханиларны кулга алалар, мәҗбүри хезмәткә тарталар, сайлау хокукыннан мәхрүм итәләр, зур салымнар түләтәләр, балаларын югары һәм махсус уку йорт¬ ларына алмыйлар.
157 1917 елда, патриархлык торгызылганнан соң, Рус пра¬ вославие чиркәвенең башлыгы итеп Мәскәү митрополиты Тихонны куялар. 1918 елның гыйнварында ул большевик¬ ларны каргый (анафема белдерә). Патриарх Тихонның беренче юлламасыннан. 1918 ел, 19 гыйнвар Рус җирендә Христосның Изге Православие Чиркәве хәзер үтә авыр вакытлар кичерә... бар җирдә явызлык, нәфрәт һәм үлем орлыклары чәчәләр... Акылыгызга килегез, исәрләр, канлы үчегүегезне туктатыгыз. Кыл¬ ган эшләрегез шәфкатьсезлек кенә түгел, чын-чынлап шайтан коткысы бит... Христосның Православие Чиркәвенә тугрылыклы бала¬ лары! Сезнең барыгыздан да кешелекнең шушы ерт¬ кычлары белән нинди дә булса мөнәсәбәтләргә кермә¬ вегезне ялварып сорыйм... Рус православие чиркәвенең Совет властена мөнәсәбәтен бәя¬ ләгез. 1921 елда Идел буенда коточкыч ачлык башлангач, пат¬ риарх христиан чиркәүләре башлыкларына ачыгучыларга ярдәм итәргә чакырып мөрәҗәгать итә. Ачыгучыларга ярдәм итү өчен, ул төзегән чиркәү комитеты Россиядәге бөтен дин тотучыларны көрәшкә күтәрә. Моңа җавап итеп, 1922 елның февралендә ХКС ачыгучы¬ лар файдасына чиркәүдәге кыйммәтле әйберләрне конфис¬ кацияләү турындагы декрет чыгара. Декретны үтәү кайбер урыннарда чын-чынлап чиркәү мөлкәтен талауга әйләнә. Өч ай эчендә дин тотучыларның реквизиция үткәрүче отрядлар белән меңнән артык бәрелеше була. Ленин бу вакыйгалардан чиркәүгә хәлиткеч һөҗүм ясау өчен файдаланырга була. _ В. И. Ленин язмаларыннан. 1920 ел, 19 март Нәкъ менә хәзер һәм бары тик хәзер генә, ачлык хөкем сөргән төбәкләрдә кешеләр кеше ашауга кадәр барып җиткәндә, юлларда йөзләгән, ә бәлки меңләгән мәет аунап ятканда, без, котырынып һәм рәхимсез бер көч белән, теләсә нинди каршылыкны сындырудан тайчан¬ мыйча, чиркәүдәге кыйммәтле әйберләрне тартып ала алабыз... Реакцион руханиларны һәм реакцион буржуа¬ зия вәкилләрен шушы уңайдан никадәр күбрәк атып үтерә алсак, шулкадәр яхшы булачак. Нәкъ менә хәзер аларның шулай итеп арт сабакларын укытырга кирәк ки, нинди дә булса каршылык күрсәтү турындагы уй аларның башларына килеп тә карамасын.
158 Чиркәүдәге кыйммәтле әйберләрне Ленин нинди максатларда н (алар берничә) тартып алырга тәкъдим итә? 1922 елның апрель — май айларында Мәскәүдә һәм июль аенда Петроградта руханиларга суд була. Кайбер күренекле чиркәү әһелләрен, революциягә каршы эшчәнлек алып бару¬ да гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. Патриарх Тихонны өендә ябып тоталар, соңыннан төрмәгә күчерәләр. Дингә каршы пропаганда көчәя, Сугышчан алласызлар берлеге оештырыла, массачыл «Безбожник» журналы чыга¬ рыла башлый. 1925 елда патриарх Тихон үлгәннән соң, хаки¬ мият яңа патриарх сайларга ирек бирми. Патриарх вазифа¬ ларын үз өстенә алган митрополит Пётр Соловкига озатыла. «Яңа сәнгать»нең башлануы. Сәнгати мәдәният өлкәсендә яңа тенденцияләр һәм күренешләр көчәя бара. Пролеткульт дип аталган әдәби-сәнгати һәм мәдәни-агарту оешмасының тавышы көннән-көн көчлерәк яңгырый. «Саф пролетар мәдә¬ ният» идеясен алга сөреп, аның җитәкчеләре үткәндәге мәдә¬ ни казанышларны һәм традицияләрне «тарих чүплеге»нә ташларга чакыралар. Алар иҗат эше белән кызыксынучы пролетарийларны берләштергән әдәбият-сәнгать студияләре һәм клублары оештыралар. 1925 елда Пролетар язучыларның Россия ассоциациясе (рус. РАПП) оеша. Бу оешма әдәби әсәрләргә аларның сәнгати эшләнешләренә карап түгел, ә авторларның социаль чыгышына карап бәя бирүне таләп итә. Шуңа күрә эшче-крестьяннардан чыккан әдипләр язма¬ ган барлык әсәрләр идея эчтәлеге ягыннан зарарлы дип табыла. Әдәбият мәйданына революциядә һәм Гражданнар сугы¬ шында катнашкан яңа буын язучылар килә. Үз әсәрләрендә алар революцион романтикага дан җырлап кына калмыйлар, тормыш проблемаларын да өйрәнәләр, психологик низаглар¬ ны тикшерәләр. И. Э. Бабель («Атлы армия»), Вс.В. Иванов («Бронепоезд 14-69»), А.С. Серафимович («Тимер ташкын»), К. А. Тренёв («Любовь Яровая»), М. А. Шолохов («Дон хикәялә¬ ре»), Д.А. Фурманов («Чапаев»), А. Весёлый («Россия, кровью умытая») кебек авторларның әсәрләре шундыйлардан. Бөек рус шагыйре С. А. Есенинның таланты бар көченә ачылып китә. Аның иҗатчы һәм шәхес буларак язмышы революция чоры каршылыкларын гәүдәләндерә. «Бер аягым белән үткәндә мин, икенчесе тая һәм егылам мин». Нэп елларында сатира беренче планга чыга. Ул кешеләр¬ нең холкын һәм җанын үзгәртә торган (еш кына бу үзгәреш тискәре якка була) заманның каршылыкларын калку итеп күрсәтә. Бу жанрда М.М. Зощенко, И. А. Ильф һәм Е.П. Пет¬ ров («Унике урындык» романы), В. В. Маяковский («Кан¬ дала», «Мунча» сатирик пьесалары) актив эшли.
Большевикларга, кешеләргә хисси йогынты ясау, комму¬ нистик киләчәккә өндәү өчен, яңа сәнгать алымнары кирәк була. Шушы чорда плакат сәнгате нык үсеш кичерә. Бу жанрның чын осталары В.Н. Дени («Банда»), Д.С.Моор («Син доброволец булып язылдыңмы?», «Ярдәм итегез!») таланты ачыла. Агитация сәнгатенең яңа формасы — «РОСТА сати¬ ра тәрәзәләре» (РОСТА — Россия телеграф агентлыгы) — аерым урын били. Кыска, җиңел истә кала торган шигырь текстлы сатирик плакатлар заманының иң мөһим вакый¬ галарын чагылдыра, агентлыкның газеталарга бирә торган телеграммаларын иллюстрацияли. «РОСТА тәрәзәләре»н оеш¬ тыруда В. В. Маяковскийның роле зур була. Үз платформалары, манифестлары, сәнгать чаралары системасы булган төрле төркемнәр барлыкка килә. Рево¬ люцион Россия сәнгатькәрләре ассоциациясе (рус. АХРР) әйдәүче оешмаларның берсе була. Аның әгъзалары «тарихның бөек мизгелен революцион омтылышта сәнгати-документаль чагылдыру» һәрбер сәнгать остасының бурычы дип ышана. Бу идея И. И. Бродский, А. М. Герасимов, М.Б. Греков әсәр¬ ләрендә чагылыш таба. 20 нче елларда скульптор И.Д.Шадр революцион романтика рухындагы әсәрләрен тудыра. Аның «Урам ташы — пролетариат коралы. 1905 ел» дигән эше классик әсәр буларак таныла. Архитекторлар, конструктивизм идеяләренә нигезләнеп, киләчәк шәһәрләрен төзүнең гигант планнарын сызалар. 1919 елда В.Е. Татлин «III Интернационал башнясы» про¬ ектын тәкъдим итә. Бу эштә кулланылган алымнар заманча индустриаль дизайн башлангычлары буларак кабул ителә. С.М.Эйзенштейнның «Потёмкин» броненосецы», «Октябрь» фильмнары дөнья кинематографы тарихына керә, бу сәнгать төрендә революцион теманы үзләштерү шулардан башлана. Совет властеның беренче елларында совет җәмгыяте чагыштырмача ирекле рухи мохиттә яши, әмма Сталинның йогынтысы көчәя барган саен, партиянең мәдәнияткә басы¬ мы да арта. / > Дата 1922 — Россиядән 160 мәдәният эшлеклесе куыла. Сүзлек запасын киңәйтәбез j '■* Анафема — чиркәү салган каргыш, чиркәүдән читләш¬ терү. j Атеизм — динне кире кагу. Конструктивизм — кешене чолгап алган үзенчәлекле мохит булдыру (конструкцияләү) бурычын алга сөргән сәнгать юнәлеше.
160 1. Совет хөкүмәте укый-яза белмәүчелекне бетерүгә нинди әһәмият бирә? 2. Совет мәктәбенең уңай һәм тискәре якла¬ рын атагыз. 3. Россия зыялыларының күпчелеге ни өчен боль¬ шевиклар режимына каршы була? Кайбер сәнгатькәрләрне Совет властен тануга нәрсә этәрә? 4. «Смена вех» җыентыгы нинди роль уйный? 5. Православие чиркәвен һәм аның әһелләрен эзәрлек¬ ләүнең сәбәпләре нинди? 6. «Яңа совет сәнгате»нә төп нинди сыйфат¬ лар хас була? 1.1921 елда язучы Е. И. Замятин «Мин куркам» дигән мәка- / ләсендә: «Чын әдәбият «ләббәйкә» дип торучы һәм сәяси ыша¬ нычлы түрәләр түгел, исәрләр, дәрвишләр, дәһриләр, хыялый¬ лар, бунтарьлар, шикчелләр (скептиклар) булган җирдә генә барлыкка килә ала... Рус әдәбиятының киләчәге аның үткәне булмагае дип куркам мин»,—дип яза. 20 нче елларда илдәге рухи һәм сәяси тормышның кайсы яклары язучыда шундый шикләр уята? Бу турыда үзара фикер алышыгыз. 2. 1924 елда Н. И. Бухарин: «Интеллигенциядә идеологик яктан бер¬ дәй чалымнар тәрбияләргә кирәк. Әйе, без интеллигенция кадрларын калыплаштырып чыгарачакбыз, без аларны фабрикада товар җитеш¬ тергәндәй җитештерәчәкбез»,—дип раслый. Бу документны шәрех¬ ләгез. «Интеллигенция кадрлары», «идеологик яктан бердәй чалым¬ нар тәрбияләү», «интеллигенцияне калыплаштыру», «интеллигенцияне фабрикада җитештерү» сүзтезмәләренең мәгънәләрен аңлатыгыз. § 23. Социалистик индустрияләштерү СССРда индустрияләштерү үзенчәлекләре. Совет икъти¬ садын үстерүнең беренче чираттагы бурычы буларак, илне индустрияләштерү проблемалары партия тарафыннан 1925 ел ахырында куела. Шул вакытта ук аның төп максатлары билгеләнә: илнең техник-икътисади артталыгын бетерү; икъ¬ тисади бәйсезлеккә ирешү; куәтле оборона сәнәгате булдыру; сәнәгатьнең төп тармакларын (ягулык, металлургия, химия, машина төзү) үстерү. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында индустрияләштерүнең ничек уздырылуын искә төшерегез. Ил икътисады алдына ул чак¬ та ниндирәк бурычлар куела? Алар ничек хәл ителә? Барлык илләр индустрияләштерү эшенә җиңел сәнәгать¬ тән тотына. Болай эшләү, авыр сәнәгатьне үстерү өчен, акча тупларга мөмкинлек бирә. СССР исә, оборона мәнфәгать¬ ләрен күздә тотып, авыр сәнәгатьтән башлый. Көнбатыш илләр, индустрияләштерүне уздыру өчен, коло¬ нияләрне талау, башка илләр белән тигезсез сәүдә, сугыш контрибуцияләре, чит ил заёмнары исәбенә акчаны читтән таба. СССРда индустрияләштерүне бары эчке резервлар хиса¬ бына гына уздырырга мөмкин була. Илдән туктаусыз чимал,
азык-төлек чыгарыла. Икмәк, май, шикәр кебек азык-төлек әйберләре халык, «тамагыннан өзеп», читкә озатыла, илдә аларны куллану күләме кискен чикләнә. Нефть, алтын, агач читкә чыгарыла, музей һәм храмнарда сакланган милли хәзинәләр сатыла. Ресурсларның үзәктән бүленүе хәлиткеч роль уйный. Мәсьәләне болай хәл иткәндә, Гражданнар сугышы тәҗри¬ бәсенә генә түгел, бәлки социалистик икътисадны планлы нигездә оештыруның өстенлекләре турындагы марксистик билгеләмәләргә дә таянып эш ителә. Беренче бишьеллык. 1929 елның маенда Советларның V Бөтенсоюз съездында СССРның икътисади һәм социаль үсешенең беренче бишьеллык планы раслана. 1929 елның декабрендә инде Сталин: «Бишьеллыкны — дүрт елда!» дигән лозунг ташлый. Барлык план күрсәткечләре яңадан карала һәм шактый арттырыла. Миллионлаган кеше гаять зур күңел күтәренкелеге белән түләүсез диярлек бишьеллык төзелешләрендә хезмәт куя. Бөтен ил буйлап «Бишьеллыкны бер елга киметик, бишьел¬ лыкны — дүрт елда!» дигән лозунглар яңгырый, ярышлар башланып китә. Беренче бишьеллык йөкләмәләре тулысынча үтәлми, шулай да алга таба шактый зур адым ясала. Авыр сәнәгать продукциясе җитештерү — 2,8 тапкыр, машиналар төзү 4 тапкыр арта. Днепрогэс, Магнитогорск һәм Кузнецк металлургия комбинатлары, Донбасс һәм Кузбасстагы эре Конвейерда Мәскәү автозаводының беренче машиналары. XX гасырның 30 нчы еллары башы
162 ташкүмер шахталары, Сталинград һәм Харьков трактор заводлары, Мәскәү һәм Горький автомобиль заводлары саф¬ ка баса, Төркестан — Себер тимер юлында поездлар йөри башлый. Илдә сәнәгатьнең авиация, трактор, электр энергия¬ се, химия сәнәгате кебек яңа тармаклары барлыкка килә. Машина төзү тармагында уңышларга ирешү нәтиҗәсендә, СССР сәнәгать җиһазларын сатып алучыдан аларны үзе җитештерүче илгә әверелә. Беренче бишьеллыкның социаль проблемалары. План¬ нарны үтәү өчен, гаять зур эшче көч таләп ителә. Кыска гына вакыт эчендә эшсезлек бетерелә. 1930 елда СССРда соңгы хезмәт биржасы ябыла. Әмма бишьеллык төзелешләрендә, нигездә, квалификациясез эшчеләр хезмәт куя, инженер- техник кадрларның җитешмәве зур кыенлыклар тудыра. Еш кына яңа завод коллективы җиһазларны үзләштерә һәм про¬ дукция эшләп чыгаруны башлап җибәрә алмыйча интегә. Яңа югары һәм урта техник уку йортлары, институтлар каршында кичке бүлекләр, сәнәгать академияләре һәм завод- кичке техник уку йортлары (завод-втуз) ачыла. Иң яхшы яшь эшчеләр партия һәм комсомол оешмалары путевкалары белән укырга җибәрелә. Кампания «Большевиклар техни¬ каны йөгәнләргә тиеш!», «Үзгәртеп корулар заманында бар нәрсәне техника хәл итә!» дигән лозунглар астында алып Магнитогорск комбинаты. XX гасырның 30 нчы еллары
барыла. Беренче бишьеллык чорында югары һәм урта белем¬ ле 128,5 мең белгеч әзерләнә, шуларның яртысы диярлек эшчеләрдән була. Беренче бишьеллыкның, казанышлар белән бергә, зур гына җитешсезлекләргә ия булуы да ачыклана. Алар аеруча социаль өлкәгә кагыла. М.Н. Рютинның «Барлык ВКП(б) әгъзаларына» мөрәҗәгатеннән \ / Индустрияләштерүнең авантюралы темплар белән алып барылуы эшчеләр һәм хезмәткәрләр эш хакының кимүенә, ачыктан-ачык яки яшерен алынучы көч җит¬ мәслек салымнарга, инфляциягә, бәяләр үсүгә һәм чер¬ вонецның кыйммәте төшүгә китерде... Нәтиҗәдә ил бик тирән кризиска дучар булды, халык хәерчелеккә төште, авылларда да, шәһәрләрдә дә ачлык хөкем сөрә... М.Н. Рютин — ВКП(б) Үзәк Комитеты әгъзалыгына кандидат, партиянең Мәскәү шәһәре Кызыл Пресня райкомы секретаре. Тизләтелгән индустрияләштерүнең уңай һәм тискәре социаль нәтиҗәләрен чагыштырыгыз. 1930 елда СССР Дәүләт планы тоткыннар хезмәтен план¬ лы икътисадта куллану турында боерык чыгара. Шуны үтәү өчен, эчке эшләр халык комиссариаты бүлекчәсе буларак, Лагерьларга баш идарә (рус. ГУЛАГ) төзелә. Беренче бишьел¬ лыкларда мөһим объектларның күбесен тоткыннар төзи. Ак һәм Балтыйк диңгезләрен тоташтырган Беломорканалны гына искә төшерик. 100 мең тоткын техника ярдәменнән башка диярлек гаять зур чокыр (котлован) казый. Каналны төзү икътисадчылар хисаплаганнан 4 тапкырга арзанга төшә. Кешеләрне урман кисүдә, җир асты байлыклары чыгаруда, төзелешләрдә эшләтәләр. Шарашкалар дип аталган хезмәт урыннары барлыкка килә: әсир инженерлар, галимнәр биредә үз белгечлекләре буенча эшли. Икенче бишьеллык план. Беренче бишьеллыкны вакы¬ тыннан алда үтәү турында игълан иткәч, Сталин «илне кам¬ чылау» мәҗбүрияте юк икәнен һәм сәнәгать төзелешен куа¬ лауны азрак киметү мөмкинлеген таный. ВКП(б)ның XVII съезды 1933—1937 елларга халык хуҗа¬ лыгын үстерүнең икенче бишьеллык планын раслый. Анда сәнәгать продукциясе эшләп чыгаруның уртача еллык үсеш темпларын 30% тан 16,5% ка калдыру күздә тотыла. Җиңел сәнәгать авыр сәнәгатьтән тизрәк үсәргә тиеш була. Икенче бишьеллык илне индустриаль, икътисади бәйсез державага әверелдерә. 1937 елның ахырына барлык сәнәгать продукциясе 1932 ел белән чагыштырганда 2,2 тапкырга, 1928 ел белән чагыштырганда 4,5 тапкырга арта. Барлык
сәнәгать продукциясенең 80% тан артыгын яңа төзелгән яисә үзгәртеп корылган предприятиеләр бирә. Аларга Урал һәм Краматорск авыр машина төзелеше заводлары, Чиләбе трактор һәм Урал вагон төзү заводлары, «Азовсталь» һәм «Запорожсталь» металлургия заводлары, Мәскәү, Харьков, Куйбышев шәһәрләрендәге авиация заводлары кебек гигант¬ лар килеп өстәлә. 10 ел эчендә чиктән тыш зур тырышлык¬ лар һәм мохтаҗлыклар хисабына үзенең индустриаль куәте ягыннан СССР Европаның алдынгы дәүләтләрен узып китә. Эшчеләрнең хәле. Стахановчылар хәрәкәте. Икенче бишь¬ еллык «кешегә игътибарны арттыру» чоры дип игълан ите¬ лә. «Кеше — иң кыйммәтле капитал», «кадрлар барысын да хәл итә» — Сталинның бу сүзләре канатлы гыйбарәләргә әйләнә. 1935 елның 1 гыйнварыннан азык-төлеккә карточ¬ калар бетерелә, икенче бишьеллыкта зур уңышларга ирешү киләчәктә тормышның яхшырачагына өмет уята. Әмма карточкалар бетерелү эшчеләрнең хәлен җиңеләйт¬ ми. Коммерция бәяләре бетерелә һәм бердәй, элеккеге «нор¬ малаштырылган» (карточкага алына торган азык-төлек өчен түләгән) бәяләрдән күпкә югарыраклары кертелә. Эшчеләрне мәҗбүриләп ике, дүрт атналык хезмәт хакы күләмендәге дәүләт заемына яздыралар. Бу акчалар индустрияләштерү ихтыяҗларына тотыла. Торакка түләүләр зур булмый, әмма торак шартларын яхшыртмыйлар, ә шәһәр халкының саны артканнан-арта бара. Эшчеләр коммуналь фатирларда яисә уңайлыклары булмаган баракларда яши. Эшчеләр, хезмәттә югары нәтиҗәләргә ирешү хисабына, тормыш шартларын яхшыртырга омтылалар. Стахановчылар хәрәкәтен шушы омтылышның гәүдәләнеше дип тә санар¬ га була. 1935 елның августында партиясез шахтёр Алексей Стаханов бер сменага нормада каралган 7 тонна урынына 102 тонна күмер чаба. Стаханов башлангычын башка шах- тёрлар күтәреп ала, ул сәнәгатьнең күп кенә тармакларында тарала. Газеталар Н.А. Изотовның, А. X. Бусыгинның Е.В. һәм М. И. Виноградовларның һ.б.ның хезмәт казанышлары турында язалар. 1935 елның декабрендә ВКП(б) ҮК «хезмәт ияләре инициативасын» хуплавын белдерә. Сәнәгатьтә җи¬ тештерү нормалары 15—20% ка арттырыла. Стахановчылар 1935 елда аена 700 сумнан 2000 сумга кадәр хезмәт хакы алганнар. Аларга шактый гына өстенлек¬ ләр, орденнар бирелә, бу эшчеләр совет җәмгыяте элитасы¬ ның бер өлешен тәшкил итә. Стахановчылар хәрәкәтен барлык эшчеләр дә хупламый. Күпләр җитештерү нормаларының үсүенә, эш көненең озы¬ наюына, хезмәт хакындагы шактый зур аермаларга китерүче экспериментларны өнәми. Аларның ризасызлыгы эш уры¬ нын еш алмаштыруда, хезмәт һәм җитештерү дисциплина-
Алдынгы төзүче хатын-кызлар бригадасы. XX гасырның 30 нчы еллары башы сына буйсынмауда чагылыш таба. Хулиганлык, эчкечелек очраклары да еш күзәтелә. Хөкүмәт моңа репрессия чара¬ ларын көчәйтү белән җавап бирә. 1938 елның декабрендә эшкә урнашу өчен кирәкле хезмәт кенәгәләрен гамәлгә кертү турында карар кабул ителә. 1932—1933 елларда ук шәһәрләрдә һәм эшчеләр посёлокларында паспорт система¬ сы кертелә. 1931 елгы закон нигезендә социаль өстенлекләр турыдан-туры предприятиедә өзлексез эшләү стажына бәйле була. Эшкә килмәгән өчен, кырыс җәза бирелә: гаеплеләр эштән куыла, азык-төлек карточкаларыннан мәхрүм ителә, торактан чыгарыла. Беренче бишьеллыклар нәтиҗәләре. Бу чорда авыр сәнәгать үсеше темплары Россиядә Беренче бөтендөнья сугы¬ шы алды елларындагыга караганда 2—3 тапкырга югары була. Сәнәгать җитештерүенең абсолют күләмнәре буенча 30 нчы елларда СССР дөнья күләмендә АКШ тан кала икен¬ че урынга чыга. Җан башына җитештерелгән сәнәгать про¬ дукциясе буенча алга киткән капиталистик илләр дәрәҗә¬ сенә якыная. Сәнәгать җитештерүендә үсеш темпларының уртача еллык күрсәткечләре дөньяда иң югары — 10 нан 17% ка кадәр була.
166 СССР сәнәгать продукциясенең теләсә нинди төрен җи¬ тештерә һәм иң кирәкле товарларны читтән кертмичә генә яши ала торган илгә әйләнә. 30 нчы елларда тупланган икътисади потенциал сугыш алды һәм сугыш елларында күптармаклы хәрби-сәнәгать комплексын тулы көченә эшлә¬ теп җибәрергә мөмкинлек бирә. Ул җитештергән продукция дөньядагы иң яхшы үрнәкләрдән дә өстен тора. Әмма авыр сәнәгать икътисадның калган тармаклары, беренче чиратта җиңел сәнәгатьнең һәм авыл хуҗалыгының артта калуы, икътисади тормышны гадәттән тыш үзәкләш¬ терү, базар механизмнарының эшчәнлек даирәсен ахыр чик¬ кәчә кысу, җитештерүчене тулысынча дәүләткә буйсындыру, икътисадка кагылышсыз мәҗбүр итү чараларын торган саен киңрәк куллану хисабына алга бара. Беренче бишьеллыклар чорында СССР алга таба искит¬ кеч зур ыргылыш ясый. 30 нчы еллар ахырында сәнәгать җитештерүенең абсолют күләмнәре ягыннан ул дөньяда икенче урынга чыга. Әмма халыкның тормыш дәрәҗәсе алга киткән илләр арасында иң түбән булып кала бирә. Даталар Г \ 1928—1932 — беренче бишьеллык. VL 1933—1937 — икенче бишьеллык. 1935, август — стахановчылар хәрәкәте башлану. 1. Индустрияләштерү ни өчен СССРда икътисади үсешнең иң беренчел бурычы дип игълан ителә? 2. Социалистик индус¬ трияләштерүнең нинди үзенчәлекләре бар? 3. Нәрсә ул стаха¬ новчылар хәрәкәте? Стахановчылар хәрәкәте планлы икътисад принципларына каршы килә дип әйтеп буламы? 4. Индустрияләштерүнең нәтиҗәләре нинди була? Тизләтелгән индустрияләштерүнең кимче¬ лекләре нидә чагыла? 5. Индустрияләштерү проблемасының Россия каршында гасыр башында ук торганлыгы мәгълүм. Гасыр башында һәм 30 нчы елларда бу бурычны хәл итүдәге уртаклыкларны һәм аерымлык¬ ларны атагыз? 1. 1931 елның февралендә Сталин: «Безгә темпларны сүл- пәнәйтергә ярамый! Киресенчә, мөмкин кадәр аларны артты¬ рырга кирәк... Темпларга киртә куябыз икән —артта калабыз дигән сүз. Артта сөйрәлүчеләрне типкәлиләр. Ә без типкедә калырга теләмибез. Элеккеге Россиянең тарихы... артталыгы өчен кыйналулардан тора... Алдынгы илләрдән без 50—100 елга артта. Бу вакыт аралыгын без ун ел эчендә җиңәргә тиеш. Без моны я башка¬ рып чыгабыз, я безне изеп китәчәкләр»,—дип белдерә. Сәнәгатьне тиз үстерү зарурлыгын Сталин ничек дәлилли? Әлеге дәлилләргә бәяләмә бирегез. Аларның үзәген икътисади максатлар тәшкил итәме, әллә сәяси максатлармы? Бу бирем буенча үзара фикер алышыгыз. 2. Халык Хуҗалыгы Югары Советы (рус. ВСНХ) рәисе Г. К. Орджоникидзе Сталингард трактор заводын сафка кертү турында: «Без тракторлар төзү
167 өчен иң яхшы станоклар һәм машиналар алдырттык; әмма тракторны ничегрәк эшләп чыгарырга соң? Бу станоклар тирәли бик озак әйләнеп йөрдек без... Әлеге яңа техниканы үзләштерергә күпме көч түктек... Җәй көне трактор эшләп чыгардык, шуннан соң 4—5 ай узды — бер генә трактор да бирә алмадык, ни детальләрен эшли алмыйбыз, ни җыя белмибез», — дип сөйли. Яңа заводлар ачылгач та, аларның тиз арада продукция бирүен кыенлаштырган сәбәпләрнең исемлеген төзегез. Икътисади, социаль, сәяси, мәдәни факторларны исәпкә алыгыз. 3. Тарихчы В. В. Роговин: «Стаханов рекорд куйган көннең иртәгесенә үк шахта партия комитеты инженерлар һәм техник персонал өчен төзел¬ гән фатирны аңа ике көн эчендә бирергә, фатирны шахта хисабыннан җиһазландырырга; курортка бөтен гаиләсенә юллама һәм клубтагы бар¬ лык фильмнарга, спектакльләргә, кичәләргә исемле ике урын бирергә дигән карар чыгарды. Шушы үрнәктә башка предприятиеләрдә дә ста¬ хановчылар өчен төрле өстенлекләр (хәтта чәчтарашханәгә бушлай йөрүгә кадәр) уйлап чыгаралар»,— дип яза. Бу фактларга үз бәягезне бирегез. Сыйныфта стахановчылар хәрәкәтенең икътисади һәм социаль нәтиҗәләре турында фикер алышыгыз. 4. Картадан беренче бишьеллыкның мөһим төзелешләрен, икенче бишь¬ еллык чорында сафка баскан сәнәгать предприятиеләрен табыгыз. § 24. Авыл хуҗалыгын күмәкләштерү Күмәкләштерүнең сәбәпләре. Тизләтелгән индустрияләш¬ терүне гамәлгә ашыру зур ресурслар таләп итә. 20 нче еллар¬ ның уртасында ук партиянең кайбер лидерлары капиталистик илләр үз сәнәгатен колонияләрне «сыгу» хисабына төзесә, социалистик индустрияләштерүне исә «эчке колонияләрне» — крестьяннарны — эксплуатацияләү юлы белән тормышка ашырырга мөмкин дип раслый. Авылны азык-төлек чыгана¬ гы гына түгел, ә индустрияләштерү өчен финанс ресурсларын тулыландыруның иң мөһим чыганагы итеп тә карыйлар. Миллионлаган вак милекчеләр белән эш иткәнче, берничә йөз эре хуҗалыктан акча җыю күпкә җиңелрәк була. Индустрияләштерү башлану белән, авыл хуҗалыгын кү¬ мәкләштерү юнәлешендә дә эшкә керешелә. «Авыл җирендә социалистик үзгәртеп коруларны тормышка ашыру» төп бу¬ рыч дип игълан ителә. 1929 елның 7 ноябрендә «Правда» газетасында Сталинның «Бөек борылыш елы» дигән мәкаләсе басылып чыга. Анда «безнең игенчелекнең үсешендә тамырдан борылыш — вак һәм артта калган шәхси хуҗалыктан эре ҺиМ алдынгы күмәк игенчелеккә күчү» турында сөйләнә. 1929 елның декабрь ахырында Сталин нэпның бетерелүе һәм «кулакларны сый¬ ныф буларак юк итү» сәясәтенә күчү турында белдерә. 1930 елның 5 гыйнварында ВКП(б) ҮКның «Күмәкләш¬ терү темплары һәм дәүләтнең колхоз төзелешенә ярдәм итү чаралары турында» карары чыга. Ул күмәкләштерүне
168 төгәлләүнең бик катгый срокларын билгели: Төньяк Кавказ¬ да, Түбән һәм Урта Иделдә — 1930 елның көзе, иң соңы 1931 елның язы; башка игенчелек районнарында — 1931 ел¬ ның көзе, иң соңы 1932 елның язы. Илнең калган район¬ нарында күмәкләштерү биш ел эчендә төгәлләнергә тиеш була. Документта күмәкләштерүне нинди юллар белән гамәл¬ гә ашыру турындагы төп сорауга җавап юк. Гамәлдә исә «сыналган» ысул эшкә җигелә — көч кулланыла. Кулакларны сөрү. Авылларда ике үзара бәйләнгән көчләү- мәҗбүр итү процессы — колхозлар төзү һәм кулакларны сөрү бара. Күмәк хуҗалыкларның матди нигезен булдыру өчен, кулак хуҗалыклары тар-мар ителә. 1929 ел ахырыннан 1930 ел уртасына кадәр 350 меңнән артык крестьян хуҗа¬ лыгы сөрелә, аларның мөлкәте колхозларга тапшырыла. Кемнәрне кулак дип исәпләргә соң? Бу сорауга хакимият башындагылар төгәл җавап бирмиләр. Гадәттә, кулак дип яллы хезмәт кулланган кешене исәплиләр. Әмма ике сыеры, яисә ике аты, яки әйбәт йорты булган урта хәлле крестьян¬ нарны да кулаклар исәбенә кертәләр. Ьәр районга кулак¬ ларны сөрү нормасы (крестьян хуҗалыкларының уртача 5—7% ы) билгеләнә. Җирле хакимият исә беренче бишьел¬ лык үрнәгендә бу норманы арттырып үтәргә тырыша. Еш кына кулаклар исемлегенә урта хәллеләр генә түгел, бәлки ниндидер сәбәпләр аркасында түрәләргә ошамаган ярлы¬ лар да кертелә. Бу гамәлләрне аклау өчен, «кулак ялчысы» дигән хәтәр сүз уйлап табыла. Кайбер районнарда кулак дип сөрелгән хуҗалыклар саны 15—20% ка җитә. Кулакларны сөрү авылны иң эшлекле, иң бәйсез кре¬ стьяннардан мәхрүм итә. Сөрелгәннәрнең язмышы үз теләге белән колхозга керергә теләмәгәннәргә сабак булырга тиеш була. Кулакларны гаиләләре белән сөрәләр, яшь балалар¬ ны, картларны да кызганмыйлар. Бер төенчеккә сыярлык өс-баш, савыт-саба, тагын шундый вак-төяк тоттырып, сал¬ кын, ягылмый торган вагоннарга төяп меңнәрчә кешеләрне Урал, Себер, Казахстанның иң ерак районнарына озаталар. «Советка каршы кешеләрнең» иң активларын төрмәләргә ябалар. Кулаклар белән көрәшәбез дип, миллионлаган кеше¬ не авылдан аералар. Бу гамәлләр, аларны бушлай иң авыр эшләрдә — тайгада утын кисүдә, СССРның иң ерак районна¬ рында алтын, нефть, ташкүмер һәм башка файдалы казыл¬ малар чыгаруда файдалану өчен, махсус эшләнә. Җирле хакимияткә ярдәмгә авылларга 25 мең шәһәр ком¬ мунисты җибәрелә (егермебишмеңчеләр). «Уңышлардан баш әйләнү». Күп кенә районнарда, аеруча Украинада, Кавказда һәм Урта Азиядә, крестьяннар кулак дип массакүләм сөрүгә каршылык күрсәтәләр. Крестьян чуа¬ лышларын бастыру өчен, Кызыл Армиянең даими частьла¬
169 ры җибәрелә. Әмма крестьяннар пассив каршы тору алым¬ нарын ешрак кулланалар: колхозга керүдән баш тарталар, мал-туарны юк итәләр, эш коралларына зыян китерәләр. Егермебишмеңчеләргә һәм җирле активистларга каршы тер¬ рорчылык актлары да үткәрелә. 1930 елның язында Сталин алны-артны карамый колхоз¬ лар оештыруның һәлакәт белән бетәсен төшенә. Армия сафла¬ рында ризасызлык сизелә башлый. Сталин алдан җентекләп уйланган тактик адым ясый. 2 мартта «Правда» газетасында аның «Уңышлардан баш әйләнү» дип аталган мәкаләсе басы¬ ла. Килеп туган хәл өчен бар гаепне ул җирле хезмәткәрләр, башкаручылар җилкәсенә аудара. «Колхозларны көчләп оештырырга ярамый» дип кисәтә илбашы. Бу мәкалә дөнья күргәннән соң, крестьяннарның күбесендә «Сталин гади халыкны яклый» дигән ышаныч туа. Крестьяннар күпләп колхозларны ташлап чыгалар. Әмма артка бер адым атлау алга таба ун адым ясар өчен генә була. 1930 елның сентябрендә ВКП(б) ҮК җирле партия оешмаларына аларның пассив гамәлләрен, «артык эш кылып җибәрүдән» куркуларын тәнкыйтьләгән һәм «колхозлашу хәрәкәтенең куәтле күтәрелешен тәэмин итү» таләбе куел¬ ган хат юллый. 1931 елның сентябрендә колхозлар крестьян хуҗалыкларының 60% ын, ә 1934 елда 75% ын берләштерә. Күмәкләштерү нәтиҗәләре. Тоташ күмәкләштерү сәя¬ сәте коточкыч нәтиҗәләргә китерә: 1929—1934 елларда ашлыкның тулай җыемы 10% ка кими, 1929—1932 еллар¬ да — мөгезле эре терлек һәм атларның баш саны өчтән бер өлешкә, дуңгызларныкы — 2 тапкырга, сарыкларныкы 2,5 тап¬ кырга кими. 1937 елгы халык санын алу нәтиҗәләренә кара¬ ганда, СССР халкы 1926 ел белән чагыштырганда 10,3 млн кешегә (яки 9% ка) кими. Терлекләрнең кырылуы, кулакларны туктаусыз сөрү арка¬ сында, авылның хәерчелеккә төшүе, колхозларда эшнең үтә начар оештырылуы нәтиҗәсендә, 1932—1933 елларда моңарчы күрелмәгән ачлык була. Якынча 25—30 млн кеше ачтан җәфа чигә. Бу афәтнең килеп чыгуында хакимият сәясәтенең роле шактый зур була. Ил җитәкчелеге ачлык китергән фаҗиганең масштабларын яшереп калдыру өчен теләсә нинди мәгълүмат чараларында аның турында искә алуны тыя. Илдә коточкыч ачлык була торып, индустрияләштерү ихтыяҗларына валюта кирәк булганлыктан, чит дәүләтләргә 18 млн центнер ашлык сатыла. , Шул чор кешесе көндәлегеннән Кубаньдагы Кавказ станицасыннан апам кунакка кил¬ де. Авыр хәлләр турында сөйли. Муллык һәрчак ташып торган җирдә хәзер ачыгалар. Кибетләрдә дә, базар¬
170 ларда да бернәрсә дә сатылмый. Урамнарда кешеләр ачлыктан егылып үлә. Станицаларда каракурадан баш¬ ка берни үсми. Күп кешеләрне сөргәннәр... Колхозлар¬ да эш җайга салынмаган... Бәлки, моңа ук китереп җиткермәскә дә мөмкин булгандыр? Күп санлы кешеләрнең ачлыктан интегүе нинди сәбәпләргә бәй¬ ле? Көндәлек авторының соравына сез нәрсә дип җавап бирер идегез? Ашлык җитештерү кимесә дә, аны дәүләткә тапшыру ике мәртәбә арта. Күмәкләштерү шәһәргә гаять күп эшче куллар бирә, сәнәгатьне чимал белән тәэмин итә, индустрияләштерү ихтыяҗларында байлыкны авылдан шәһәргә күчерергә шартлар тудыра. Колхозлаштыру базар икътисадының соңгы утравын — хосусый милекче крестьян хуҗалыгын бетерә. Колхозчы крестьяннар. 30 нчы елларда авыл тормышы кулакларны сөрү һәм күмәк хуҗалыклар төзү кебек фаҗи¬ гале вакыйгалар эчендә уза. Кулаклар да, урта хәллеләр дә, ярлылар да булмый инде хәзер. Гомумиләштереп аерым хуҗалык дип атап йөртелгән төркем вәкилләре дә бөтенләй юкка чыга диярлек. Кулланылышка колхозчы крестьяннар, колхозчылар дигән яңа төшенчәләр кертелә. Авылларда хәлләр шәһәрдәгегә караганда күпкә катлау¬ лырак була. Аңа арзанлы ашлык һәм эшче куллар чыганагы итеп кенә карыйлар. Дәүләт икмәк әзерләү нормаларын тук¬ таусыз күтәреп кенә тора, колхозлардан уңышның яртысын диярлек тартып ала. Дәүләткә озатыла торган ашлык өчен ул даими бәя куя, 30 нчы елларда бу бәяләр бер тапкыр да үзгәрми диярлек. Шул ук вакытта сәнәгать товарларына бәяләр 10 тапкырга диярлек арта. Колхозчыларның эшенә түләү хезмәт көннәре системасы аша җайга салына. Аның күләме колхозның дәүләт һәм машина-трактор станцияләре (МТС) (алар колхозларга авыл хуҗалыгы техникасы биреп тора) белән хисаплашканнан соң калган керем күләменнән чыгып исәпләнә. Күпчелек очракта колхозларның кереме бик түбән була һәм яшәү минимумын капларга да җитми. Хезмәт көненә крестьяннарга ашлык яисә колхозда җитештерелә торган башка азык-төлек бирелә. Колхозчыга хезмәте өчен акча бөтенләй түләнми диярлек. Индустрияләштерү алга барган саен, авылга күбрәк трак¬ торлар, комбайннар, машиналар һәм башка техника кай¬ тарыла, әлбәттә, алар МТСларда туплана. Бу алдагы чорда эшче терлекнең кырылуыннан килеп чыккан тискәре нәти¬ җәләрне бераз йомшартырга мөмкинлек бирә. Уку йортла¬ рын тәмамлап белгечлек алган яшь агрономнар, механиза¬ торлар, ветеринарлар авылга эшкә кайта.
Кырда төшке аш вакытында колхозчылар радио тыңлый. XX гасырның 30 нчы еллары 30 нчы еллар урталарында авыл хуҗалыгында хәлләр бераз яхшыра. 1935 елның февралендә крестьяннарга яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы булдырырга, бер сыер, ике бозау, балалаган дуңгыз, ун баштан арттырмыйча сарык асрарга рөхсәт итәләр. Шәхси хуҗалыклар базарга азык-төлек чыга¬ ра башлый. Карточка системасы бетерелә. Крестьяннар халыкның барлык хокуклардан мәхрүм ител¬ гән өлеше булып калуга да карамастан, совет авылы колхоз төзелешенә күнә. Илдә паспортлар кертелгәч, крестьяннарга анысы да бирелми, бу исә шәһәр белән авыл арасында адми¬ нистратив киртә корылуны аңлата. Чынлыкта крестьяннар туган җирләрендә теркәлә, күченеп йөрү, кәсеп сайлау хоку¬ кыннан мәхрүм ителә. Юридик күзлектән караганда, элек крепостной үз хуҗасының җиренә ничек беркетелгән булса, паспорты булмаган крестьян да колхозга шулай ук бәйле була. Күмәкләштерү колхозчыларның уртак милеккә һәм үз хезмәтләренең нәтиҗәләренә битараф каравына китерә. Индустрияләштерү ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә авылдан акчага әйләндерердәй барлык нәрсәне суыру өчен шартлар тудыру тоташ күмәкләштерү сәясәтенең төп макса¬ ты була. Күмәкләштерү крестьяннарны көчләп колхозларга кертү юлы белән алып барыла, кулаклар гына түгел, урта хәлле крестьяннар да репрессиягә эләгә.
172 Дата 1929, декабрь—И. В. Сталинның «кулакларны сый- ’ ныф буларак юкка чыгару» сәясәтенә күчү турында игълан итүе. Сүзлек запасын киңәйтәбез Күмәкләштерү — 20—30 нчы еллар ахырында, кулак¬ ларны сөрү пәм крестьян милкенең күпчелек өлешен уртакка әйләндерү хисабына, хуҗалык итүнең күмәк формаларын (колхозларны) көчләп кертү авыл хуҗалыгын үзгәртеп кору сәясәте. нигезендә 1. Тоташ күмәкләштерү сәясәтенә күчүнең сәбәпләре 1. Тоташ күмәкләштерү сәясәтенә күчүнең сәбәпләре нинди? 2. Күмәкләштерү ни өчен кулакларны сөрү белән бергә алып барыла? 3. Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» дигән мәка- \ * / ләсе басылып чыгуның сәбәпләре нәрсәдә? 4. Тоташ күмәк¬ ләштерү сәясәтенең йомгаклары нинди? 5. Күмәкләштерүгә бирелгән бәяләрнең кайсылары сезгә мәгълүм? Сез аларның кайсысын дөрес дип табасыз? 6. Сез ничек уйлыйсыз, совет авылын күмәкләштерү объ¬ ектив зарур булганмы? 1. ВКП(б) ҮК Политбюросының «Тоташ күмәкләштерү рай¬ оннарында кулак хуҗалыкларын бетерү чаралары турында» 1930 елның 30 гыйнварында чыккан карарында түбәндәгеләр әйтелә: «...кулакларга карата түбәндәге чараларны күрергә: а) беренче категория — контрреволюцион кулаклар активын концлагерьларга ябу юлы белән кичектергесез юк итәргә; террорчы¬ лык актларын, революциягә каршылык күрсәтүне һәм яшерен оешма¬ лар төзүне оештыручыларга иң югары җәза бирүдән дә тайчанмаска; б) икенче категориягә кулаклар активыгының калган элементлары, аеру¬ ча СССРның иң ерак районнарына, шулай ук әлеге край чикләрендә крайның иң ерак районнарына сөрелергә тиешле аеруча бай кулаклар¬ дан һәм ярымалпавытлардан торган өлеше кертелергә тиеш; в) өченче категориягә районнан сөрелми торган һәм яңа, колхоз хуҗалыгыннан читтә бүленеп бирелә торган җирләрдә хуҗалык корырга тиешле кулак¬ лар керә». Бу яшерен карар була. Ни өчен шулай булуын аңлатыгыз. 20 нче еллар ахыры — 30 нчы еллар башында ни өчен, күренекле язучы А. Солженицын әйткәнчә, «кулак» термины шулай бик нык күпертелә. Моның сәбәпләрен сыйныфта тикшерегез. 2. Язучы К. Чуковский көндәлегеннән (1932 ел, октябрь): «Кичә чәч¬ тарашта булдым. Оста, минем сакалымны кырганда, үзенең бирегә Украинадан качып килүен, анда кызы һәм хатыны калуын сөйләде. Һәм кинәттән җан ачысы белән: «Безнең анда кешеләрне кыру бара! Ке-ше-ләр-не кы-ру! Мин беләм, Сез ГПУ кешесе(!), мин шулай дип уйлыйм, ...әмма миңа ике дөнья бер инде: анда кешеләрне кыру бара. Бераз сабыр итик, монда да шул ук хәл башланачак әле. Мин моңа бик сөенәчәкмен, шул кирәк сезгә!» 30 нчы еллардагы ачлык турында
173 сез нәрсәләр беләсез? Чуковский истәлекләрен истә тотып, «Ачлык һәм күмәкләштерү — кеше тудырган фаҗига» дигән темага кыска эссе (сочинение-уйлану) языгыз. § 25. 30 нчы елларда СССРның сәяси системасы Дәүләт тормышында партиянең роле. СССРда дәүләт хакимияте чынлыкта коммунистлар партиясе кулында була. Илдә төрле җитәкче урыннарга вазифалы затларны билгеләп кую яисә аларны эштән алуны, Советларга депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итүне партия органнары үз кулында тота, җаваплы дәүләт вазифаларына бары ВКП(б) әгъзалары гына билгеләнә, алар армиядә, хокук саклау һәм суд органна¬ рында зур урыннарда утыра, халык хуҗалыгына җитәкчелек итә. Бер генә закон да Политбюро рөхсәтеннән башка кабул ителми. Политбюро Совет дәүләтенең эчке һәм тышкы сәя¬ сәтен билгели, җитештерүне планлаштыру һәм оештыру мәсьәләләрен хәл итә. Хәтта партия символларына — кызыл байракка һәм партия гимны «Итернационал»га — рәсми дәү¬ ләт статусы бирелә. 30 нчы еллар ахырында ВКП(б) элеккеге демократизм калдыкларын тәмам югалта. Гади партия әгъзалары һәм хәтта Үзәк Комитет әгъзаларының күбесе партия сәясәтен эшләүдән читләштерелә, ул тулысынча Политбюро һәм пар¬ тия аппараты кулында туплана. Идеология роле. 30 нчы еллар уртасында марксизм-ле¬ нинизм рәсми дәүләт идеологиясе дә булып китә. Больше¬ викларның сәяси һәм идея оппонентларының хезмәтләре китапханәләрдән алынып юк ителә. Мәгариф системасы да үзгәрешләр кичерә. Уку-укыту планнары һәм курсларының эчтәлеге тулысынча үзгәртелә. Аларның нигезендә җәмгыять белеме курсларын гына түгел, кайвакыт табигать белеме фәннәрен дә марксизм-ленинизмга таянып аңлату ята. Массакүләм мәгълүмат чараларына күзәтчелек аеруча мөһим була, алар аша рәсми карашлар һәм аларны шәрех¬ ләүләр таратыла. Чит илләрдән башка төрле идеологии карашлар үтеп керү мөмкинлеге бөтенләй юкка чыгарыла. А. Жидның «СССРдан әйләнеп кайту дигән q китабыннан». 1936 ел СССРда бервакыт һәм мәңгелеккә теләсә кайсы мәсьәлә буенча бары бер генә фикер булырга тиеш дигән карар кабул ителгән. Хәер, кешеләр аңы бу конфор- мизмны авырсынмыйча кабул итә, алар өчен ул таби¬ гый, һәм биредә ниндидер икейөзлелек бардыр дип уйламыйм... Нәр көнне иртән «Правда» аларга нәрсә
174 белергә, ни турында уйларга һәм нәрсәгә ышанырга кирәклеген хәбәр итә... Нинди дә булса бер рус кешесе белән гәпләшкәндә, син аларның барысы белән берь¬ юлы сөйләшкән кебек буласың. Билгеле, бу аның һәр күрсәтмәне үтәргә әзер торуын күрсәтми, ниба¬ ры шартларына күрә ул башкалардан аерылып тора алмый... Тагын шунысын да истә тотарга кирәк: мон¬ дый аң балачактан ук сеңдерелә... Шул ук вакытта иң мөһиме — кешеләрне аларның бәхете яхшырак тормыш көтеп яшәүчеләр бәхетенә тәңгәл килүгә, башка илләрдә яшәүчеләр алардан бик күпкә бәхетсезрәк булуына ышандыру. Моңа исә тышкы дөнья белән теләсә нинди бәйләнеш җепләрен өзү... аша гына ирешеп була. Кешеләр тормышының нинди үзенчәлекләре турында сүз бара? Алар нинди ысуллар белән булдырылган? 30 нчы елларда чиркәүгә каршы яңадан репрессияләр баш¬ лана. Храмнардан чаңнарны бәреп төшерү һәм илне инду¬ стрияләштерү ихтыяҗларында домна мичләренә кабат эретер¬ гә озату кампаниясе уздырыла. Колхозлар оештырылганнан соң, чиркәүне, гадәттә, ябалар яисә склад, клуб итеп файдала¬ налар, ә руханиларны кулаклар белән бергә сөргенгә озаталар. Интеллигенциянең эшчәнлеге партия органнары һәм иҗат берлекләре күзәтүе астында тора. 1932 елда ВКП(б) ҮК «Әдә- бият-сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору турында» карар кабул итә. «Совет хакимияте платформасын яклаган бөтен язучыларны» Совет язучылары союзына берләштерергә һәм сәнгатьнең башка төрләрендә дә шундый ук берлекләр төзергә карар кылына. 1934 елның августында совет язучыларының I Бөтенсоюз съезды уза. Язучылар союзы идарәсе сайлана. Аның җитәкчесе итеп М. Горький билгеләнә. Рәссамнар, композиторлар, кинематографистлар, архитекторлар берлек¬ ләрен төзү буенча эш башлана. Хакимият үзе яклы кеше¬ ләргә билгеле бер матди байлыклар һәм өстенлекләр (иҗат йортлары, остаханәләр, торак һ.б.) бирә. Партия линиясен¬ нән «тайпылучыларны» берлектән чыгаралар, бөтен матди байлыкларын тартып алалар һәм әсәрләрен бастыру, күргәз¬ мәләр оештыру һ.б. мөмкинлекләрдән мәхрүм итәләр. Алар¬ ны я турыдан-туры эзәрлеклиләр, я мәгълүмати блокадага алалар. Күбесенең гомере Сталин лагерьларында өзелә. Рәсми массакүләм оешмаларда әгъза булып халыкның барлык категорияләре вәкилләре тора алган. Предприятиеләр һәм учреждениеләр хезмәткәрләре партия күзәтчелегендәге һөнәри берлекләргә керәләр. 14 яшен тутырган яшьләр партиянең резервы һәм ярдәмчесе дип саналган Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзына (ВЛКСМ) берләшә. Кече яшьтәге мәктәп укучылары башта октябрят, аннары
175 пионер оешмаларында тәрбияләнә. Рационалистлар, уйлап табучылар, хатын-кызлар, физкультурачылар һ.б.ның күмәк оешмалары төзелә. Сталинның шәхес культы формалашу. Сталинның шәхес культы СССР сәяси режимының бер элементы булып тора. 1929 елның 21 декабрендә Сталинга 50 яшь тула. Моңа кадәр партия һәм дәүләт җитәкчеләренең туган көннәре бөтен халык белән билгеләп үтелми. Ленинның юбилеен уздыру бердәнбер чыгарылма булып тора. Әмма «Правда» газетасы Сталинга багышланган мәкаләләр, котлаулар, хат¬ лар, телеграммалар, төче сүзләр һәм ялагайлык тулы язма¬ лар бастыра. Бу башлангычны барлык башка газеталар, журналлар, радио, кино күтәреп ала. Сталинны Октябрь революциясенең зирәк, бөек, даһи оештыручысы, Кызыл Армиягә нигез салучы, күренекле полководец, Ленин «гене¬ раль линиясе»н саклаучы, дөнья пролетариаты юлбашчысы һәм бишьеллыклар стратегиясен төзүче бөек зат, «халыклар атасы» һәм «совет балаларының иң якын дусты» дип атый¬ лар. Казахстанның халык шагыйре Җамбул: «Сталин — оке¬ аннан да тирәнрәк, Һималай тауларыннан да биегрәк, кояш¬ тан да яктырак. Сталин — Җиһан остазы»,— дип барысын да уздырып җибәрә. Сезнең фикерегезчә, Сталинның шәхес культы формалашуга нинди шартлар этәргеч бирә? Нэпның төп каршылыгын һәм 20 нче еллар¬ да юлбашчы проблемасын исегезгә төшерегез. 1936 елда СССР җитәкчеләре. Беренче рәттә сулдан уңга: Н.С. Хрущёв, А.А. Жданов, Л.М. Каганович, К. Е. Ворошилов, И.В. Сталин, В.М. Молотов, М.И. Калинин, М.Н. Тухачевский
176 Массакүләм репрессияләр. Идеология учреждениеләреннән тыш, Сталин режимының әле тагын икенче бер ышанычлы таянычы — җәза органнары системасы да була. 30 нчы еллар башында большевикларның элеккеге оппонентлары — мень¬ шевиклар һәм эсерлар — өстеннән соңгы сәяси процесслар булып уза. Аларның һәммәсе дә диярлек атып үтерелә яисә төрмәләргә һәм лагерьларга озатыла. 20 нче еллар ахырын¬ да Шахта эше халык хуҗалыгының барлык тармакларында фән-техника интеллигенциясе арасындагы «корткычлар»га каршы көрәш башлау өчен сигнал була. 30 нчы еллар башыннан кулакларга һәм урта хәлле крестьяннарга каршы массачыл репрессияләр кампаниясе җәелдерелә. 1932 елның 7 августында Сталин имзалаган «Дәүләт предприятиеләре, колхозлар һәм кооперация мөлкәтен саклау һәм җәмәгать (социалистик) милкен ныгыту турында» закон кабул ителә. Тарихка ул «биш башак турындагы» закон буларак кереп кала. Аның нигезендә бик кечкенә генә караклык өчен дә атып үтерүгә хөкем итү карала. 1934 елның ноябрендә эчке эшләр халык комиссариаты каршында Аерым киңәшмә оештырыла. Аңа, гаепләнүченең үзеннән башка, шаһитларны, прокурор һәм адвокатны кат¬ наштырмыйча гына, «халык дошманнары»н административ тәртиптә биш елга сөргенгә һәм хезмәт белән төзәтү лагерь¬ ларына җибәрү хокукы бирелә. Массачыл репрессияләрнең башлануына 1934 елның 1 декабрендә Ленинградта ВКП(б) ҮК Политбюросы әгъзасы, ВКП(б)ның Ленинград губерна комитеты беренче секрета¬ ре С.М. Кировның үтерелүе сылтау була. Әлеге фаҗигадән соң берничә сәгать узуга террорчылык актлары һәм оеш¬ малары турындагы эшләрне «гадиләштерелгән тәртиптә» карау турындагы закон кабул ителә. Моннан соң тикшерү эшләре тизләтелгән тәртиптә алып барылырга һәм ун көн эчендә тәмамланырга тиеш була; гаепләү эше буенча йом¬ гаклау документлары гаепләнүчеләргә судта эшне карауга бер тәүлек кала тапшырыла; эшне тыңлауда прокурор да, адвокат та катнашмый; ярлыкау турындагы үтенечләр бирү тыела. Атып үтерү турындагы карарлар игълан ителү белән үк җиренә җиткерелә. Хөкүмәтнең 1935 елның 7 апрель карарында «балигълык яшенә җитмәгән балаларны, 12 яшьтән башлап, алар урлау, көчләү, тән җәрәхәтләре салу, кеше үтерү яисә үтерергә тырышу кебек җинаятьләрдә тотылган очракта, җинаять җәзаларының барлык чараларын, шул исәптән үлем җәза¬ сын да кулланып, җинаять судына тарту» каралган була. (Соңрак бу закон, гаепләнүчеләр ялган күрсәтмәләр бирсен өчен, аларның балаларын җәзага тартылудан саклап калу максатларында, басым ясау ысулы буларак кулланыла.)
Күрсәтмә суд процесслары. Сылтау табылгач һәм «хоку¬ кый нигез» булдырылгач, Сталин режимнан канәгать бул- маганнарны физик юкка чыгару эшенә керешә. 1936 елда Мәскәүдә партия эчендәге оппозиция лидерлары өстеннән беренче иң зур суд процессы башлана. Гаепләнүчеләр урын¬ дыгына Ленинның иң якын көрәштәшләре — Зиновьев, Каменев һ.б. утыртыла. Аларны Кировны үтерүдә, Сталинны һәм аның иң якын көрәштәшләрен үтерергә, шулай ук Совет властен бәреп төшерергә җыенуда гаеплиләр. Прокурор А. Вышинский: «Котырган этләрне берсен дә калдырмый¬ ча атып үтерүне таләп итәм!» — дип белдерә. Суд аның бу таләбен канәгатьләндерә. 1937 елда икенче процесс була. «Ленин гвардиясе» лидер¬ ларының тагын бер төркеме хөкемгә тартыла. Кызыл Армия югары команда составының башында маршал Тухачевский торган зур бер төркеме репрессияләнә. 1938 елның мартын¬ да Мәскәүдә өченче процесс уза. Элеккеге хөкүмәт башлыгы Рыков һәм «партиянең сөекле улы» Бухарин атып үтерелә. Мондый процессларның һәрберсе, тегермән ташы кебек, уннарча мең яңа корбанны «тартып он ясый»: болар — хөкем ителгәннәрнең туганнары, хезмәттәшләре, күршеләре. Армиянең югары җитәкчелегендә генә дә 5 маршалның 3 есе, I ранг командармнарының 5 есеннән 3 есе, II ранг командармнарының 10 ысыннан 10 ысы, 57 корпус коман¬ дирларыннан 50 се, 186 дивизия командирының 154 е, I һәм II ранг армия комиссарларының 16 сыннан 16 сы, 26 корпус комиссарларының 25 е, 64 дивизия комиссарының 58 е, 456 полк командирының 401 е үтерелә. Алар артыннан ук Кызыл Армия командирларыннан 40 мең кеше репрессияләнә. Шул ук вакытта чит илдә яшәгән сәяси дошманнарны юк итү белән шөгыльләнүче яшерен НКВД бүлеге оеш¬ тырыла. 1940 елның августында Сталин фәрманы белән Мексикада Троцкий үтерелә. Сталин режимы Аклар хәрәкә¬ тен, монархия эмиграциясе вәкилләрен дә юкка чыгара. Төрмәләрдә буш урын калмый. Кон¬ центрацион лагерьларның киң челтәре оеша башлый. Рәсми мәгълүматларга караганда, 1930—1953 елларда, контрреволюцион, дәүләткә каршы эшчәнлек алып баруда гаепләнеп, 3,8 млн кеше репрессияләнә. 20—30 нчы елларда хөкемгә тартыл¬ ганнарның гомуми саныннан 749 421 кешегә, сәяси мотивлар буенча гаеп¬ ләп, үлем карары чыгарыла (43 952 се (яки 5,9%) — 20 нче елларда, 705 469 ы (94,1%) — 30 нчы елларда). ГУЛАГ лагере калдык¬ лары
178 «Җиңеп чыккан социализм» конституциясе. Сталин үзе¬ нең икътисад һәм сәясәт өлкәсендәге хаталары нәтиҗәсендә илдә килеп чыккан социаль киеренкелеккә, «зур террор» оештырып, чик куймакчы була. Аларны тану үлемгә тиң була. Теләсә нинди куркыту чараларын кулланып, кешеләрне фикерләүдән һәм икеләнү- шикләнүләрдән арындырырга, аларны чынлыкта булмаган нәрсәләргә ышандырырга кирәк була. Яңа Конституция кабул итү шушы сәясәтнең мантыйклы дәвамы булып тора. Бу документ,— асылда, репрессияләргә корылган режимны демократик һәм социалистик чаршау артына яшерү ул. Конституция 1936 елның 5 декабрендә Советларның мах¬ сус VIII Бөтенсоюз съездында кабул ителә. Сталин совет җәмгыятенең «марксистлар коммунизмның беренче фазасы дип атаган социализмны гамәлгә ашыруы» турында белдерә. Хосусый милек һәм кешенең кешене эксплуатацияләве бете¬ релүне, дәүләт милке һәм колхоз-кооператив милке төрлә¬ ренең җиңүен «Сталин» Конституциясе социализм төзелүнең икътисади күрсәткече дип атый. Хезмәт ияләре депутатлары советлары СССРның сәяси нигезе буларак таныла. Комму¬ нистлар партиясенә җитәкче үзәк роле бирелә, марксизм- ленинизм рәсми дәүләт идеологиясе дип игълан ителә. Илнең иң югары җитәкче органы — СССР Югары Советы. Ул ике палатадан — Союзлар Советыннан һәм Милләтләр Советыннан тора. Аның сессияләре арасында башкарма һәм закон чыгару хакимияте СССР Югары Советы Президиумы кулына күчә. СССР составына 11 союздаш республика: Рос¬ сия, Украина, Белоруссия, Азәрбайҗан, Грузия, Әрмәнстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Кыргыз¬ стан Совет Социалистик Республикалары керә. Конституция нигезендә СССРның барлык гражданнарына, аларның җенесе һәм милләтенә бәйсез рәвештә, төп демо¬ кратик хокуклар һәм ирекләр — сүз, матбугат, җыелышлар иреге, шәхеснең һәм торакның кагылгысызлыгы, шулай ук тигез сайлау хокукы бирелә. Конституциянең күпчелек нормалары буш декларация булып кала. «Сталинча» социализм белән социализмны марк¬ систларча аңлауны бары тышкы охшашлык кына берләш¬ терә. Ул үз алдына һәр җәмгыять әгъзасының ирекле үсеше өчен икътисади, сәяси һәм мәдәни шартлар тудыру максатын куймый, бәлки дәүләтнең куәтен арттыру өчен генә тырыша. Бар мөлкәт, сәяси хакимият Сталин һәм партия-дәүләт аппа¬ раты кулында туплана. Алар халыктан бик югары торалар. Милли сәясәт. Милли сәясәт бик нык кырыслана. Бу — аеруча илнең мөселманнар яшәгән районнарында ачык кү¬ ренә. Мәчетләр ябыла. Мәчет биналарын мәктәпләр, клуб¬ лар, кинотеатрлар, уку заллары итеп файдалана башлыйлар.
179 Руханиларны бөтен халык алдында, «ялган тараттым» дип, тәүбә итәргә мәҗбүр итәләр. Шәһәрләрдә «коммунистик әхлак» нормаларына туры килмәгән мөселман традициялә¬ ренең тамырын корыту кампаниясе башлана. Митингларга җыелган хатын-кызлар ачыктан-ачык пәрәнҗәләрен салып, зур учакка ыргытып яндыралар. Күп кенә дин тотучыларны бу күренешләр тетрәндерә. Бу хәрәкәттә катнашкан хатын- кызларның язмышы аяныч тәмамлана. Алар җәмәгать урын¬ нарында күренсә, бу зур ризасызлык тудыра, аларны еш кына кыйныйлар, ә кайберләрен хәтта үтерү очраклары да була. Бәйрәм намазлары һәм Рамазанны бәйрәм итүгә каршы шау-шулы пропаганда кампанияләре оештырыла. Мәккәгә хаҗ кылу кебек һәр мөселманга фарыз гамәлгә киртәләр корыла, ә 1935 елда бу эш бөтенләй тыела. Шуңа карамастан ислам дине һәм йолалары гаиләләрдә барыбер сакланып кала. Яшерен дини оешмалар төзелә. Аларның әгъзалары, мөселман белеме алган кешеләр, хакимият тый¬ ган кагыйдәләр нигезендә яшерен рәвештә дини йолалар башкаралар. 20—30 нчы еллар ахырында милли телләрне һәм милли мәдәниятләрне үстерүгә дә чик куела. Дәүләт учреждение¬ ләрендә җирле халык телен куллану тыела. Башлангыч һәм урта мәктәпләрдә рус телен өйрәнү мәҗбүри итеп куела. Уку-укыту бары рус телендә генә алып барылган мәктәпләр саны арта. Югары мәктәп тулысынча рус теленә күчә. Гру¬ зия һәм Әрмәнстан гына бу шаукымга кушылмый: әлеге республикаларның халкы үз телләренең беренчелеген бик тырышып яклый. Шушы ук вакытта Кавказ һәм Урта Азия халыкларының алфавиты икеләтә реформага дучар ителә. 1939 елда, латин графикасы нигезендә 10 ел укыган-язганнан соң, яңадан кириллица кертелә. Рус телен СССРның дәүләт теле буларак тану идеологии максатлардан гына чыгып эшләнми. Ул милләтләр арасында аралашу-аңлашу өчен шартлар тудыра, милли республика¬ ларда рус халкының (бишьеллык планнарны гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә аларның саны шактый арта) тормышын җиңеләйтә. Ата-аналар киләчәктә балаларын хезмәт уры¬ нында үсү өчен кирәкле дәүләт теле өйрәтелгән белем бирү мәктәпләренә кертү мөмкинлегенә ия булалар. Партия милли окраиналарның икътисади үсеш дәрәҗәсен күтәрүне индустрияләштерүнең һәм күмәкләштерүнең төп бурычларыннан берсе дип игълан итә. Бу бурычны үтәү өчен, еш кына төрле халыкларның милли гореф-гадәтләрен һәм хуҗалык итү үзенчәлекләрен санга сукмаган чаралар кулланыла. Казахстандагы хәлләр — шуның ачык мисалы. Биредә колхозлар күчмә халыкны җир эшкәртү, игенчелек
180 белән шөгыльләнергә мәҗбүр итү аша оештырыла. 1929— 1932 елларда Казахстанда терлекләр кырып бетерелә дияр¬ лек. Хакимият кылган гамәлләр милли гореф-гадәтләргә шулкадәр туры килми ки, нәтиҗәдә канкойгыч гражданнар сугышы кабынып китә. 20 нче еллар ахырында юкка чыга¬ рылган басмачылар яңадан күтәрелә. Аларга колхозларга керергә теләмәүчеләр килеп кушыла. Баш күтәрүчеләр кол¬ хозларга һөҗүм итәләр, җитәкчеләрне һәм партия вәкил¬ ләрен үтерәләр. Йөз меңләгән казахлар үз көтүләрен куып чит илләргә чыгып китә. Индустрияләштерү һәм күмәкләштерү башлану белән, «коренизация» принцибы (бу терминның мәгънәсен исегезгә төшерегез) да үзгәреш кичерә. Җирле лидерлар үзәктән кил¬ гән күрсәтмәләрне еш кына хуплап бетермәгәнлектән, тора- бара җитәкчеләрне күбрәк үзәктән китерә башлыйлар. 1937— 1938 елларда милли республикаларның партия һәм хуҗалык җитәкчеләре алыштырыла. Мәгариф, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең бик күбесе репрессиягә дучар ителә. Урындагы җитәкчеләрне, гадәттә, Мәскәүдән җибәрелгән рус кешеләре, кайчакта җирле халыкларның «аңлырак» вәкилләре белән алыштыралар. 30 нчы елларда СССРда дәүләт хакимияте башында Ста¬ лин торган тар партия элитасы даирәсе кулына күчә, илдә демократияне, фикер төрлелеген тулысынча тыйган, масса¬ чыл репрессияләрне җәелдергән гаять кырыс сәяси режим урнаша. Дата 1936 5 декабрь ~ Советларның махсус VIII Бөтен- ’ союз съёздында СССРның яңа Конституциясе кабул ителү. Сүзлек запасын киңәйтәбез рД Шәхес культы — бер кешенеЧ ролен күпертеп күрсәтү, үзе исәй7 вакытта ук аны тарихи үсешкә хәлиткеч йогынты ясаучы кеше дип тану. 1. Совет сәяси системасында ВКП(б) нинди роль уйный? 2. Илдә идеологии фикер бертөрлелеген урнаштыру нинди ысуллар белән алып барыла? 3. Бөтен халыкны төрле җәмәгать оешмаларына кертеп бетерү нинди максатларны күздә тот¬ кан дип уйлыйсыз? 4. Сталин культы урнашуның сәбәпләре нәрсәдә? 5. Массачыл репрессияләрнең социаль-сәяси мәгънәсе нәрсәдә дип уйлыйсыз? 6. 1936 ел Конституциясенең каршылыклары нидән гый¬ барәт? Бу документ ил тормышында нинди роль уйнарга тиеш була?
181 7. Нинди вакыйгалар 20 нче елларда милли мәдәниятләрне үстерүгә чик куелу турында сөйли? 1. И. В. Сталинның милли ҮК, край һәм өлкә комитетларына 1937 елның 11 июнендә җибәргән телеграмма-шифровкасын- ( нан: «Шпион һәм корткычлар Тухачевский, Якир, Уборевич I • J һәм башкаларга суд барган бу көннәрдә Үзәк Комитет сезгә = ' эшчеләрнең, ә мөмкин булса, крестьяннарның да митингла¬ рын, шулай ук Кызыл Армия частьлары митингларын оештырырга һәм репрессияләрнең иң чик чараларын куллану зарурлыгы турын¬ да резолюцияләр чыгарырга тәкъдим итә. Суд, мөгаен, бүген төнлә тәмамланыр. Карар турындагы хәбәр иртәгә, ягъни уникенче июньдә басылып чыгачак...» Әлеге документ турында фикерләрегезне әйтегез. Анда террор механизмының нинди яклары ачыла? 2. Язучы К.М. Симонов истәлекләреннән: «...Гаепләнүчеләрнең, ачык процесслар вакытында күрсәтмә биргән саен, үзләре турында бары¬ сын да сөйләргә, үзләрен гаепле дип танырга әзер торуы берникадәр аптырау хисе тудыра иде. Ни өчен барысы да үз гаебен таный, берәү дә: «Нахакка гаеплисез!» — дими?» «Халык дошманы» дигән гаеп тагып атып үтерелгән режиссёр Вс.Мейерхольдның Молотов исеменә язган гаризасыннан: «Кешеләрдә туган курку аларны үз-үзләрен яклауга этәрә: «Үлем... әлбәттә, боларны кичергәнче, үлүең хәерлерәк!» — ди үз-үзенә хөкемгә тартылган адәм... Тикшерүче, янап, һәрчак әйтә килде: «Язмасаң (ягъни уйлап чыгармасаң, димәк?!), тагын кыйнарбыз, башың белән уң кулыңа гына тимәбез, ә башка җиреңне кискәләп- телгәләп, канга батырып, гарипләтеп бетерербез...» Мине —60 яшьлек авыру картны — биредә кыйнадылар...» «Шулай да ни өчен алар барысы да үз гаебен таныган соң?» дигән темага эссе языгыз. 3. Академик И. П. Павлов В. М. Молотовка язган хатында (1934): «...кешенең хайваннардан килеп чыгуын һәм аңа түбәнгә тәгәрәү җиңел, ә күтәрелү авыр икәнен истән чыгармаска иде. Үз кавеменнән булган затларны явызларча үлемгә хөкем иткән һәм шуны рәхәтләнеп тормышка ашырган кешеләрнең, шулай ук әлеге вәхшилекләрдә көчләп катнаштырылганнарның да кешечә фикерләргә һәм хис итәргә сәләт¬ ле булып калуы икеле. Башка ягы да бар. Туктаусыз кыйналган хай¬ ван хәленә төшерелгән адәмнәрне кешелек дәрәҗәсен белерлек хәлгә кире кайтару мөмкин түгелдер»,—дип кисәтә». Павлов террорның рухи, әхлакый нәтиҗәләре турында фикер йөртә. Аларны атагыз. § 26. 30 нчы елларда рухи тормыш Мәгариф үсеше. 30 нчы еллар илебез тарихына «культура революциясе» чоры буларак кереп калды. «Культура револю¬ циясе» дигәндә, бер яктан, халыкның белем дәрәҗәсен шак¬ тый күтәрү, аның мәдәният казанышлары белән танышуы күздә тотыла. «Культура революциясе»нең икенче ягын рухи тормышта тулысынча марксизм-ленинизм тәгълиматының тантана итүе тәшкил итә.
82 XX гасырның 20—30 нчы елларында совет мәктәбендә Илне индустрияләштерү халыкның һөнәри дәрәҗәсен күтәрүне таләп итә. 30 нчы еллар башында илдә дүртьеллык мәҗбүри башлангыч белем бирүгә күчү башлана. 1937 елдан җидееллык белем бирү мәҗбүри була. Мәктәптә элеккеге, революциядән соң тәнкыйть утына тотылган уку-укыту һәм тәрбия ысуллары: дәресләр, фәннәр, дәресләр тәртибе, бил¬ геләр, кырыс дисциплина һәм төрле җәза бирүләр (мәктәптән чыгаруга кадәр) кабат кулланыла башлый. Мәктәп програм¬ малары үзгәртеп эшләнә, яңа дәреслекләр языла. 1934 ел¬ да география һәм тарих яңадан укытыла башлый. Яңа мәктәпләр төзү эше киң колач ала. 1933 — 1937 ел¬ ларда гына да 20 мең яңа мәктәп ачыла. Патша Россия¬ сендә 200 ел эчендә якынча шуның кадәр мәктәп ачылган. 1939 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, СССРда грамоталыкның 87,4% тәшкил итүе мәгълүм. Урта махсус һәм югары белем системалары тиз үсеш ала. 30 нчы еллар ахырында Советлар Союзы студентлар һәм укучылар саны буенча дөньяда беренче урынга чыга. Халык арасында укый- яза белүчеләрнең артуы әдәбиятка ихтыяҗ тудыра. Китаплар 110 телдә бастырып чыгарыла. Күмәк китапханәләр киң таралыш ала. Хакимият һәм фән. Сталин барлык фәннәр, шул исәптән табигать һәм математика фәннәре дә, сәяси характерга ия дип белдерә. Моның белән килешмәгән галимнәрне эзәр¬ леклиләр, кулга алалар, матбугатта аларга яла яккан мәка¬ ләләр басылып чыга.
183 Биология фәнендә дә кискен көрәш башлана. Дарвинизмны һәм Мичурин теориясен яклыйбыз дигән булып, Т.Д. Лысен¬ ко җитәкчелегендәге бер төркем галимнәр — биологлар һәм философлар — генетиканы «буржуаз фән» дип игълан итәләр һәм аңа каршы көрәш ачалар. Совет генетикларының фәнни- тикшеренү эшләре туктатыла, аларның күбесе (Н. И. Вавилов, Н.К. Кольцов, А. С. Серебровский һ.б.) кулга алына. Иң зур игътибарны Сталин тарих фәненә юнәлтә. Россия тарихы (ул СССР тарихы дип атала башлый) дәреслекләрен ул үзе күзәтеп бара. Аларда тарих изелгән сыйныфларның эксплуататорларга каршы сыйнфый көрәше елъязмасы була¬ рак күрсәтелә. Тарих фәненең яңа тармагы — «партия тари¬ хы» барлыкка килә һәм төп идеологик дисциплинага әйләнә. 1938 елда «ВКП(б) тарихы. Кыскача курс» дәреслеге басыла. Сталин аны редакцияләп кенә калмый, дәреслек өчен үзе бер параграф та яза. «Кыскача курс» илебез тарихының «бердәнбер дөрес» концепциясен рәсмиләштерүне башлап җибәрә. Совет тарихчыларына шушы концепциядән читкә тайпылырга ярамый. ВКП(б) ҮК карары нигезендә ул «ВКП (б) һәм марксизм-ленинизмның төп мәсьәләләрен шәрехләүче, башкача шәрехләүләргә юл куймаучы, ВКП(б) ҮК тарафын¬ нан тикшерелгән рәсми кулланма» дип таныла. «Кыскача тарих »ның һәрбер сүзе дөреслекнең соңгы инстанциясе дип кабул ителә. Рус тарих фәне традицияләре шулай итеп санга сугылмый башлый. Фәнни казанышлар. Идеологик догмалар һәм каты пар¬ тия контроле гуманитар фәннәрне бөтенләй кызганыч хәлгә калдыра. Табигать фәннәре галимнәре, партия һәм җәза органнары тарафыннан аларга бик нык басым ясалуга да карамастан, сизелерлек уңышларга ирешәләр. С. И. Вавилов (оптика мәсьәләләре), А.Ф. Иоффе (кристал¬ лар һәм ярымүткәргечләр физикасын өйрәнү), П.Л. Капица (микрофизика өлкәсендәге тикшеренүләр), Л. И. Мандельштам (радиофизика һәм оптика өлкәсендәге хезмәтләр) һ.б.ның хезмәтләре аша совет физика мәктәбе бөтен дөньяда киң таныла. Совет физиклары атом төшен интенсив тикшерә баш¬ лыйлар (Л. Д. Мысовский, Д.Д. Иваненко, Д. В. Скобельцын, Б.В. һәм И.В. Курчатовлар һ.б.), Н.Д. Зелинский, Н. С. Курнаков, А. Е. Фаворский, А.Н.Бах, С. В. Лебедев кебек галим-химиклар гамәли фәнгә саллы өлеш кертә. Синтетик каучук җитештерү ысулы ачыла, ясалма җепселләр, пластик массалар, кыйммәтле органик продукт¬ лар һ.б. җитештерү башлана. Совет биологлары Н. И. Вавилов, Д. Н. Прянишников, В. Р. Вильямс, В. С. Пустовойт хезмәтләре бөтен дөнья казаны¬ шына әверелә. Совет математика фәне, астрономия, механи¬ ка, физиология зур уңышларга ирешә.
184 Геологик һәм географик тикшеренүләр киң колач ала. Файдалы казылмалар — Идел белән Урал арасында нефть, Мәскәү яны һәм Кузнецк бассейннарында ташкүмер, Уралда һәм башка районнарда тимер рудасы ятмалары ачыла. Төнь¬ як җирләрне актив рәвештә тикшерү һәм үзләштерү бара. Бу исә кайбер чимал төрләрен чит илләрдән кертүне кискен киметә. Социалистик реализм. Совет кинематографы. Партия цензурасына буйсындырылган совет сәнгате бары бер юнә¬ лештә — социалистик реализм юнәлешендә генә үсәргә тиеш була. Әлеге ысулның сәяси эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт: сәнгать осталары совет тормышын чынбарлыктагыча түгел, бәлки социализм чорында күзалланганча сурәтләргә тиеш. А. В. Луначарскийның Совет язучылары берлеге Оештыру комитетына язган хатыннан. 1933 ел Бер йорт төзелеп ята, һәм, төзелеп беткәч, ул гүзәл бер сарай булачак дип күз алдына китерегез. Әмма ул әле төзелеп бетмәгән, сез аны шушы хәлендә сурәтләрсез дә: «Менә сезнең социализмыгыз — ә түбәсе юк бит»,— диярсез. Сез бу очракта дөресен әйтерсез, ягъни реа¬ лист булырсыз, әлбәттә; әмма бу дөреслекнең ялган булуы күзгә ташлана. Социалистик дөреслекне бары нинди йорт төзелүен, ничек төзелүен һәм аның түбәсе буласын аңлаган кешеләр генә әйтә алачак... Дөреслек ул үз-үзенә бик охшамаган да, ул бер урында гына тормый, ул оча, дөреслек — үсеш ул, дөреслек — кон¬ фликт ул, дөреслек — көрәш ул, дөреслек — туачак көн ул, һәм аны нәкъ менә шулай күрергә кирәк тә, аны шулай күрмәүчеләр — буржуаз реалистлар, шуңа да алар пессимистлар, туктаусыз зарланучылар һәм еш кына алдакчы һәм ялган сөйләүчеләр... Документта социалистик реализмның сәяси асылы турындагы фикерне раслый торган сүзләрне табыгыз. Өзекне укып, аңа үз мөнәсәбәтегезне белдерегез. Сәнгать мифлар тудыра, совет кешеләренең күпчелеге аларны рәхәтләнеп кабул итә. Халык гаять зур социаль боры¬ лыш гүзәл киләчәк алып килер, аның хакына авырлыклар¬ га түзәргә дә мөмкин дип ышана. Кешеләр матур киләчәк белән шәфкатьсез чынбарлык арасындагы аерманы бик анык күрмиләр дә. Кешеләр аңына көчле йогынты ясала, һәм хаки¬ мият, хезмәт энтузиазмы, дошманнарга тирән нәфрәт, юлбаш¬ чыга карата бөтенхалык мәхәббәте һәм батырлыклар кылуга һәрчак әзер булу кебек сыйфатларны совет кешеләре аңына сеңдерә килеп, алар белән оста идарә итә.
185 Кинематограф сәнгатьнең иң массачыл төренә әверелә. 20 нче еллар, аннан соң 30 нчы еллар вакыйгалары кешеләр аңында үз тәҗрибәләре аша гына түгел, бәлки яраткан кино¬ картиналары аша да чагыла. Документаль хрониканы бөтен халык карый. Укый-яза, вакыйгаларны тирәнтен анализ¬ лый белмәгән тамашачы кайчак әйләнә-тирә мохитне экран¬ да тудырылган «бөек иллюзия» буларак кабул итә. Доку¬ менталь кино сәнгатендә менә дигән мәшһүр осталар хезмәт куя (Д. Вертов, Э.К.Тиссэ, Э.И.Шуб). Нәфис кинематограф та калышмый. Иң яхшы совет фильмнарының күбесе тарихи-революцион тематиканы як¬ тыртуга багышланган була: «Чапаев» (режиссёрлары берту¬ ган Васильевлар), Максим турында трилогия (режиссёрла¬ ры Г.М. Козинцев һәм Л. 3. Трауберг), «Без Кронштадттан» (режиссёры Е.Л.Дзиган) һ.б. 1931 елда тавышлы беренче совет фильмы — «Путёвка в жизнь» (режиссёры Н.В.Экк) — экраннарга чыга. Ул совет халкының яңа буынын тәрбияләү мәсьәләсен күтәрә. Шушы ук проблематика С. А. Герасимовның «Семеро смелых», «Комсомольск», «Укытучы» фильмнарында да яктыртыла. 1936 елда «Груня Корнакова» дип аталган беренче төсле картина дөнья күрә (режиссёры Н. В. Экк). Балалар һәм яшүсмерләр киносы традицияләренә нигез салына. Мәшһүр әдәби әсәрләр (В.П. Катаев, «Ак җилкән»; A. П. Гайдар, «Тимур һәм аның командасы»; А.Н. Толстой, «Алтын ачкыч») буенча кинофильмнар төшерелә. Балалар өчен искиткеч матур эчтәлекле мультфильмнар чыгарыла. Г.В.Александровның «Цирк», «Шаян яшьләр», «Волга- Волга», И. А. Пырьевның «Бай кәләш», «Тракторчылар», «Дуңгыз караучы һәм көтүче» музыкаль комедияләре халык тарафыннан аеруча яратып карала. Тарихи картиналар да яраткан жанрга әйләнә. «Пётр I» (режиссёры В.М. Петров), «Александр Невский» (режиссё¬ ры С. М. Эйзенштейн), «Минин һәм Пожарский» (режиссёры B. И. Пудовкин) һ.б. да, асылда, Сталинның тарих концеп¬ циясе гәүдәләнеше була. 30 нчы еллар фильмнарында П. М. Алейников, Б.М. Ан¬ дреев, Б.А. Бабочкин, М. И. Жаров, Н.А. Крючков, М.А. Лады¬ нина, Т.Ф. Макарова, Л.П. Орлова, Б.П. Чирков кебек та¬ лантлы артистлар гаҗәеп образлар тудыра. Музыка сәнгате һәм сынлы сәнгать. 30 нчы елларда илнең музыка сәнгатен С. С. Прокофьев, Д. Д. Шостакович, А. И. Хачатурян, Т. Н. Хренников, Д. Б. Кабалевский, И. О. Ду¬ наевский кебек сәнгатькәрләр әйдәп бара. Соңрак совет музыка культурасы данын бөтен дөньяга таратачак кол¬ лективлар төзелә: Бетховен исемендәге квартет, Зур дәүләт симфоник оркестры, Дәүләт филармониясе оркестры. Шул
16 ук вакытта опера, симфония, камера музыкасында теләсә нинди яңалык катгый тыела. Музыка әсәрләренә бәя бирүдә партия җитәкчеләренең шәхси зәвыклары өстенлек ала. Д. Шостаковичның музыкасын кабул итмәүдә бу аеруча ачык чагыла. Аның «Мценск өязеннән Леди Макбет» операсы һәм «Светлый ручей» балеты, «формальлек» ярлыгы тагылып, матбугатта тәнкыйтьләнә. Музыка сәнгатенең аеруча демократик тармагы — җыр сәнгате — үзенең иң югары үсеш дәрәҗәсенә ирешә. Бу өлкә¬ дә талантлы композиторлар — И. О. Дунаевский, Б.А. Мок¬ роусов, М.И.Блантер, бертуган Покрасслар — замандашла¬ рына зур тәэсир көченә ия булган гүзәл әсәрләр иҗат итә. Гади, җиңел отыла торган көйләрне һәркем белә: алар өйләр¬ дә, урамнарда яңгырый, киноэкраннардан һәм репродук¬ торлардан агыла. Туган илне, хезмәтне, Сталинны данлаган шигырьләргә мажор, күтәренке рухтагы музыка языла. Әле¬ ге җырларның пафосы тормыш чынбарлыгына һич туры килмәсә дә, алардагы романтик күтәренкелек кешеләр күңе¬ ленә илһам өсти. Нәкыш осталары да социалистик реализмга тугрылык¬ ны күрсәтергә тиеш булалар. Рәссамның осталыгы һәм аның әсәрләре турында иң беренче чиратта сюжеттагы идея эчтәлегенә карап фикер йөртәләр. Гәрчә бу өлкәдә П. П. Кон¬ чаловский, А. В. Лентулов, М. С. Сарьян кебек талантлы оста¬ лар эшләсә дә, натюрморт, пейзаж һәм башка «вак буржуа» күренешләренә түбәнсетеп карау шуннан килә. Социализм классигы буларак Б.В. Иогансон («Рабфак килә», «Вуз укучылары», «Коммунистлардан сорау алу» һ.б.) таныла. А.А. Дейнека (үзенең «Булачак очучылар» дигән поэтик картинасы аша билгеле), Ю.И.Пименев («Яңа Мәскәү»), М.В. Нестеров (совет зыялыларының портретлары сериясе) һ.б. күп эшлиләр. Ьәр шәһәрдә, һәр учреждениедә Сталин портретлары, скульптуралары, бюстлары мәҗбүри атрибутка әйләнә. Әдәбият. Театр. Ныклы партия диктаты һәм бар нәрсәне колачлап алган цензура массакүләм әдәби продукциянең гомуми дәрәҗәсенә йогынты ясамый калмый. Күбрәк газе¬ талардагы баш мәкаләне хәтерләткән бер көнлек әсәрләр иҗат ителә. Әмма шушы ирекле иҗат өчен уңайсыз еллар¬ да да рус совет әдәбиятында талантлы язучылар, яхшы әсәрләр туып тора. 1931 елда М. Горький туган илгә әйлә¬ неп кайта. Биредә ул «Клим Самгинның тормышы» рома¬ нын тәмамлый, «Егор Булычов һәм башкалар», «Достигаев һәм башкалар» пьесаларын яза. А.Н. Толстой «Михнәтле заман» («Хождение по мукам») дигән трилогиясенә соңгы ноктаны ватанында куя. «Пётр I» һәм башка әсәрләрен иҗат итә.
187 Нобель премиясенең булачак лауреаты М.А. Шолохов «Тын Дон» романын һәм «Күтәрелгән чирәм»нең берен¬ че кисәген, М.А. Булгаков «Мастер һәм Маргарита» рома¬ нын (ул елларда дөнья күрми) яза. Талантлы каләм ияләре В. А. Каверин, Л. М. Леонов, А. П. Платонов, К. Г. Паустов¬ ский һ.б.ның әсәрләре, А. Ахматова, М. Цветаева, О. Ман¬ дельштам, П. Васильев, А. Твардовский шигырьләре мәйдан¬ га чыга. Балалар әдәбиятының сокландыргыч үрнәкләрен К. И. Чуковский, С. Я. Маршак, А.Л. Барто, С. В. Михалков, Л.А. Кассиль кебек зур осталар тудыра. 20 нче еллар ахырыннан театр сәхнәләрендә совет драма¬ турглары Н.Ф. Погодин («Мылтыклы кеше»), А. Е. Корнейчук («Эскадраның һәлакәте», «Платон Кречет»), В. В. Вишнев- скийның («Оптимистическая трагедия») пьесалары куела. М. Горькийның төрле елларда иҗат ителгән пьесалары («Дошманнар», «Мещаннар», «Дачниклар», «Кыргыйлар») илнең һәрбер театрында уйнала. Кече сәнгать академия театры (МХАТ) рәсми рәвештә иң яхшы совет театры дип таныла. Анда рус сәхнәсенең зур осталары — О. Л. Книппер-Чехова, В. И. Качалов, И. М. Мос¬ квин эшли, яшь буын вәкилләре — актёрлар О.Н.Андров- ская, А.Н. Грибов, Б. Г. Добронравов, К. Н. Еланская, Б. Н. Ли¬ ванов, А.К. Тарасова, М.М. Яншин һ.б. хезмәт куя. Совет халкын актив рәвештә сәнгатькә тарту «культу¬ ра революциясе»нең мөһим бер сыйфаты булып тора. Моңа театрлар, кинотеатрлар, филармонияләр, концерт заллары¬ ның санын арттыру юлы белән генә түгел, үзешчән сәнгатьне киң җәелдерү аша да ирешелә. Бөтен илдә клублар, мәдәният сарайлары, балалар иҗаты йортлары ачыла, халык арасын¬ нан талантлар эзләү смотрлары, үзешчән иҗат күргәзмәләре оештырыла. 30 нчы еллар совет мәдәнияте каршылыклы үсеш кичерә. Бер яктан, мәгариф, фән, әдәбият, нәфис сәнгать катгый кон¬ троль, идеологик басым астында була. Икенче яктан, мәдә¬ ният сизелерлек уңышларга ирешә. Даталар 1930 — түләүсез гомуми мәҗбүри башлангыч белем бирүне кертү. 193‘ — мәҗбүри җидееллык белем бирүгә күчү. 1. «Культура революциясе» төшенчәсенең асылы нидән гый¬ барәт? СССРда культура революциясе казанышларын сез нәр¬ сәләрдә күрәсез? Аның җитешсезлекләре нинди? 2. Халык мәгарифе системасында нинди үзгәрешләр бара? 3. Совет фәне бу чорда нинди казанышларга ирешә? 4. Социалистик реализм принцибының асылы нидән гыйбарәт була? Совет сәнгатенә бу принцип нинди йогынты ясый? 5. Музыка сәнгате өлкәсендә нинди
188 процесслар бара? Җыр жанрының күтәрелешен ни белән аңлатырга мөмкин? 6. 30 нчы елларда кинематограф нинди вазифалар үти? Аның казанышлары ниндирәк? 7. 30 нчы елларда мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендә нинди гомуми процесслар баруын билгеләгез. Алар нәрсә белән бәйле була? 1. Ю. Левитанский шигырендә түбәндәге юллар бар: «Ике- Z'T'X ләнү, шик-шөбһәләр рухы безнең янга очып чыкмады. Егер¬ медә кирәгеннән арткан, инанудан ышануга тарткан әзер хакыйкатьтән мин бит инде ярыйсы гына мая тупладым. Минем тарафтан ятланып, аннан скрижальдә язылып калган, ышанычлы таш дивардай, мине алар әйләндереп алдылар». (Русчадан Ленар Шәех тәрҗемәсе.) Шагыйрь 30 нчы еллар совет кешеләренең нинди сыйфатларын сурәтли? Шул чорда яшәгән яшь кешеләр тара¬ фыннан тикшереп тормыйча гына кабул ителгән һәм тырышып ятланган «әзер хакыйкатьләр» исемлеген төзегез. Дәреслекнең әлеге бүлеге материалларын файдаланыгыз. «Әзер хакыйкатьләр ни өчен ышанычлы таш койма кебек?» дигән сорауга язмача җавап әзерләгез. 2. Китапханәдә 30 нчы еллар совет җырлары җыентыгын табыгыз. Аларда иҗтимагый тормышның кайсы яклары, нинди кешелек сыйфат¬ лары мактала? Бу җырлар илдәге чынбарлыкны чагылдырганмы дигән сорауны бергәләп тикшерегез. Ашыгып җавап бирмәгез: сораулар кат¬ лаулы. § 27. 30 нчы елларда СССРның тышкы сәясәте СССРның тышкы сәяси курсы үзгәрү. 1933 елда Евро¬ пада сәяси көчләрнең тоткан урыны үзгәрә. Германиядә хакимияткә фашистлар килә, алар, дөньяны яңадан бүлү өчен, көрәш башларга җыенуларын яшереп тә тормыйлар. СССР үзенең тышкы сәяси курсын үзгәртергә мәҗбүр була. Совет дәүләте тышкы сәясәтенең төп нигезләмәсе буенча, барлык «империалистик» дәүләтләр СССРга каршы теләсә- кайчан сугыш башларга әзер торучы дошманнар итеп кара¬ ла, һәм, барыннан да элек, нәкъ менә шушы нигезләмә кабат тикшерелә. 1933 елда чит ил эшләре халык комиссариаты, ВКП(б) ҮК йөкләмәсе буенча, Европада күмәк куркынычсыз¬ лык системасын булдыру эшенең киңәйтелгән планын төзи. Шушы вакыттан алып 1939 елга кадәр Совет иленең тышкы сәясәте Германиягә каршы юнәлеш ала. Төп өстенлек, Гер¬ мания белән Японияне изоляцияләү максатында, демократик илләр белән берләшүгә бирелә. Бу курс чит ил эшләре халык комиссары М. М. Литвинов эшчәнлеге белән бәйләнгән. Яңа тышкы сәяси курсның беренче уңышлары — 1933 ел¬ ның ноябрендә АКШ белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаш¬ тырылу һәм 1934 елда СССРның Милләтләр Лигасына кабул ителүе (ул шунда ук Лига Советының даими әгъзасы булып
189 китә). Бу — илнең дөнья бердәмлегенә бөек держава сыйфа¬ тында кире әйләнеп кайтуын аңлата. СССРның Милләтләр Лигасына үзе куйган шартларда кабул ителүе принципиаль әһәмияткә ия була: барлык бәхәсләр, иң элек патша хөкүмәте бурычларына кагылганнары, аның файдасына хәл ителә. 1935 елның маенда СССР белән Франция арасында, агрес¬ сор һөҗүм иткән очракта, үзара ярдәмләшү турында килешү төзелә. Әмма, килешүгә кушымта буларак нинди дә булса хәрби килешүләр турында сүз булмаганлыктан, үзара йөк¬ ләмәләрнең нәтиҗәсе аз була. Аннары үзара ярдәмләшү турында килешү Чехословакия белән дә төзелә. 1935 елда СССР Германиядә гомуми мәҗбүри хәрби хезмәт бурычы кертелүне һәм Италиянең Эфиопиягә һөҗүмен гаеп¬ ләп чыга. Германия гаскәрләре сугыш хәрәкәтләре алып бару тыелган Рейн өлкәсенә басып кергәч, Советлар Союзы Мил¬ ләтләр Лигасын, халыкара йөкләмәләрне санламау гамәл¬ ләрен туктату өчен, нәтиҗәле күмәк чаралар күрергә чакыра. Әмма СССРны ишетүче булмый. Коминтернның бердәм антифашистик фронт булдыруга юнәлтелгән курсы. 1933 елга кадәр Сталин Коминтерн иң элек үзенең эчке сәяси курсын халыкара яклауны тәэмин итәргә тиеш дип саный. Сталинның эш алымнарын Европа социал-демократлары аеруча нык тәнкыйтьли. Аларны ком¬ мунистларның иң зур дошманнары, фашист җырын җырлау¬ чылар дип игълан итәләр. Бу күрсәтмәләр фашизмга каршы көчләрнең таркаулыгын көчәйтә һәм фашистларның Герма¬ ниядә хакимияткә килүен шактый җиңеләйтә. 1933 елда, Советлар Союзының тышкы сәяси курсын яңа¬ дан карау белән бергә, Комминтернның күрсәтмәләре дә үзгәрә. Яңа стратегик юнәлеш эшләүгә герой һәм нацист¬ лар тарафыннан коммунистларга каршы оештырылган суд процессында җиңеп чыккан Г. Димитров җитәкчелек итә. Яңа тактиканы Коминтернның Мәскәүдә 1935 елның җәендә уздырылган VII конгрессы раслый. Бөтендөнья сугышын булдырмау өчен, фашизмга каршы бердәм (антифашистик) фронт төзү коммунистларның төп бурычы дип игълан ителә. Коммунистлар социал-демократлардан башлап либералларга кадәр барлык көчләр белән хезмәттәшлек итәргә тиеш була¬ лар. Антифашистик фронт төзү һәм сугышка каршы киң колачлы акцияләр «Советлар Союзының тынычлык һәм имин¬ лек өчен» көрәше белән тыгыз үрелеп бара. Конгресс, СССР һөҗүмгә дучар булган очракта, коммунистларның хезмәт ияләрен, «Кызыл Армия империалистик армияләрне җиңсен өчен, барлык чаралар кулланып һәм теләсә нинди бәя хакына булышлык күрсәтергә» чакырачагы турында кисәтә. Испаниядәге сугыш һәм СССР. Коминтерн тактикасын беренче мәртәбә 1936 елда Испаниядә гамәлгә ашырырга
190 тырышып карыйлар. Биредә республика хөкүмәтенә каршы фашистлар фетнәсе күтәрелә, аңа генерал Франко җитәкчелек итә. Италия һәм Германия Испания фашистларына матди һәм техник ярдәм күрсәтә. Англия һәм Франция «бер якка да кушылмау» сәясәтен игълан итәләр, ә бу исә фетнәчеләргә бик кулай була. Әлеге позиция сул көчләрне чыгырыннан чыгара. Испаниягә төрле илләрдән меңнәрчә иреклеләр агыла. Совет дипломатиясе бик кыен хәлдә кала. Беренчедән, Испаниядәге республикага ачыктан-ачык матди һәм хәрби ярдәм күрсәтүе СССРга революцияне экспортлауда яңа гаеп¬ ләүләр белән яный. Димәк, Көнбатыш илләре белән якы¬ наю омтылышына чик куелачак. Икенчедән, Испаниянең сул көчләрен һәм аларга теләктәшлек күрсәтүчеләрне ярдәмнән мәхрүм итү халыкара коммунистик хәрәкәттә ВКП(б) ның йогынтысы кимүгә китерәчәк. Сталин моңа юл куя алмый, шуңа күрә, соңлап булса да, 1936 елның 4 октябрендә СССР Испания республикасын яклавы турында ачыктан-ачык бел¬ дерә. Испаниягә совет хәрби техникасы, 2 мең киңәшче, шулай ук үз теләкләре белән хәрби белгечләр җибәрелә. Испаниядәге вакыйгалар һаман көчәя барган фашизмга каршы көрәштә көчләрне берләштерергә кирәклеген ачык күрсәтә. Әмма демократик дәүләтләр әле һаман демокра¬ тия өчен кайсы режим — фашистларныкымы, әллә ком¬ мунистларныкымы — куркынычрак икәнлеген хәл итә ал¬ мыйлар. СССРның Ерак Көнчыгыштагы сәясәте. СССРның көнба¬ тыш чикләрендә чагыштырмача тыныч була. Шул ук вакыт¬ та аның Ерак Көнчыгыш чикләрендә давыллы дипломатик һәм сәяси конфликтлар турыдан-туры хәрби бәрелешләргә китерә. Беренче хәрби конфликт 1929 елның җәй — көз айларында Төньяк Маньчжуриядә килеп чыга. Бәхәс Кытай — Көнчы¬ гыш тимер юлы (рус. КВЖД) аркасында кузгала. СССР белән Кытайның Пекин хөкүмәте арасындагы 1942 елгы шарт¬ намә нигезендә тимер юл Совет-Кытай идарәсенә күчә. Әмма 20 нче еллар ахырында Кытай администрациясен тулысынча диярлек совет белгечләре кысрыклап чыгара, ә юл үзе һәм аңа хезмәт күрсәтүче бүлекчәләр Советлар Союзы милкенә әйләнә. Мондый хәл Кытайда сәяси вазгыять үтә тотрыксыз булу нәтиҗәсендә килеп чыга. 1928 елда хакимияткә Чан Кайши хөкүмәте килә, ул Кытай территорияләрен берләш¬ терү сәясәте уздыра. Көч кулланып, Кытайның тимер юлга кагылышлы позицияләрен кире торгызырга омтыла. Кораллы бәрелеш була. Совет гаскәрләре Кытай террито¬ риясендә сугыш хәрәкәтләре башлап җибәргән Кытай чик буе отрядларын тар-мар итәләр.
Тиздән Ерак Көнчыгышта сугыш утын дөрләтергә һәрчак әзер торган куәтле учак барлыкка килә. Бу — Япония була. 1931 елда Маньчжурияне басып алганнан соң, Япония Совет¬ лар Союзы чикләренә бөтенләй якын килә. Өстәвенә КВЖД Япония күзәтчелегендәге территориядә кала. Япониядән яна¬ ган куркыныч СССР белән Кытай арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрне яңартуга этәрә. 1936 елның ноябрендә Германия һәм Япония Коминтернга каршы пактка кул куялар, соңрак аңа Италия, Испания, Венгрия дә кушыла. 1937 елның июлендә Япония Кытайга каршы зур масштаблы агрессия башлый. Мондый вазгыятьтә СССР һәм Кытай үзара якынаюны хуп күрә. 1937 ел¬ ның августында алар арасында һөж,үм итешмәү турында килешү төзелә. Советлар Союзы Кытайга техник һәм матди ярдәм күрсәтә башлый. Сугышларда Кытай армиясе ягында совет инструкторлары һәм совет очучылары катнаша. 1938 елның ж,әендә Совет-Маньчжурия чигендә Япония һәм совет гаскәрләре арасында кораллы бәрелешләр баш¬ лана. 1938 елның августында Владивостоктан ерак түгел, Хәсән күле янында канкойгыч сугыш була. Япония ягыннан бу беренче тапкыр сугыш белән разведка ясау була. Әлеге бәрелеш совет чикләрен ж,иңел генә алып булмаячагын ачык күрсәтә. Шуңа да карамастан 1939 елның маенда Япония гаскәрләре Халхин-Гол елгасы районында Монголиягә бәреп керәләр. Советлар Союзы 1936 елда Монголия белән үзара ярдәмләшү турында килешү төзегән була, шуңа күрә үз гас¬ кәрләрен бу ил территориясенә кертә. Мюнхен килешүе. Ул арада фашистик державалар Евро¬ пада яңа территорияләр басып алалар. 1938 елның май урта¬ сыннан Германия гаскәрләре Чехословакия чигендә туплана. Чехословакия үзе Советлар Союзыннан ярдәм сораса, Сталин аңа булышырга әзер була. Әмма Чехословакия әле һаман үзенең Көнбатыш союздашларыннан ярдәм көтә. Сентябрь аенда, хәл соңгы чиккә ж,итеп кызгач, Англия һәм Франция ж,итәкчеләре, Германия һәм Италия белән сөй¬ ләшүләр уздыру өчен, Мюнхенга киләләр. Чехословакия дә, СССР да конференциягә кертелмиләр. Мюнхен килешүе Көн¬ батыш державаларның Чехословакиядән Судет өлкәсен, тар¬ тып алып, Германиягә бирү юлы белән фашист агрессорла¬ рын «тынычландыру»га курс тотуларын ахыргача ныгыта. Чехословакия территориясеннән Венгрия белән Польша да үзләренә ж,ирләр каерып алалар. Советлар Союзы, Милләтләр Лигасы Уставына таянып, Чехословакиягә ярдәм күрсәтергә әзер тора. Моның өчен Чехословакия Милләтләр Лигасы Советына үтенеч белән мөрәж,әгать итәргә тиеш була. Ләкин бу хәл булмый кала.
192 СССРның күмәк куркынычсызлык системасы булдыру турындагы өметләре 1938 елның сентябрендә Англия-Гер- мания, ә шул ук елның декабрендә Франция-Германия дек¬ ларацияләренә кул куелганнан соң тәмам юкка чыга. Яклар «беркайчан да бер-берсенә каршы сугыш алып бармаска» һәм бөтен мәсьәләләрне консультацияләр ярдәмендә хәл итәргә омтылуларын белдерәләр. Советлар Союзы, хәрби конфликтлардан саклану өчен, тышкы сәясәттә яңа юнәлеш эзләргә керешә. Совет-инглиз-француз сөйләшүләре. Мюнхен килешүенә кул куелганнан соң, Англия һәм Франциянең хөкүмәт башлыклары Европада «тынычлык эрасы» урнашу турында игълан итәләр. Гитлер исә башкачарак уйлый һәм эш итә. Көнбатыш державаларның каршылык күрсәтмәвеннән файда¬ ланып, 1939 елның 15 мартында ул Чехословакиягә гаскәрләр кертә һәм аның мөстәкыйль дәүләт буларак яшәвенә чик куя, ә 23 мартта Литва составына кергән Мемель өлкәсен басып ала. Германия Польша территориясенең бер өлеше булган һәм ирекле шәһәр статусына ия Данциг шәһәрен үзенә кушу таләбен куя. 1939 елның апрелендә Италия Албанияне окку¬ пацияли. Болар барысы да Англия белән Франциянең хаким даирәләрен беркадәр айнытып җибәрә, һәм алар Советлар Союзының Германия агрессиясенә чик кую чаралары турын¬ да килешү төзүгә кагылышлы сөйләшүләрне башлау турын¬ дагы тәкъдимнәренә ризалык бирәләр. Озак кына матавыклардан соң 12 августта Мәскәүгә, ниһаять, Англия һәм Франция вәкилләре килеп төшә. Әмма тиздән инглизләрнең сөйләшүләр алып барырга һәм киле¬ шүгә кул куярга вәкаләтле булмавы ачыклана. Совет делега¬ циясе башында оборона комиссары маршал К.Е. Ворошилов торган вакытта, калган ике миссиянең дә җитәкчеләре дәү¬ ләттә икенчел роль уйнаучы эшлеклеләр була. Советлар Союзы СССР, Англия һәм Франция Кораллы көчләренең агрессорга каршы бергәләп көрәшү планын тәкъ¬ дим итә. Бик җентекле эшләнгән әлеге план буенча, Кызыл Армия Европада 136 дивизия, 5 мең авыр корал, 9—10 мең танк һәм 5—5,5 мең хәрби самолёт куярга тиеш була. Анг¬ лия делегациясе, сугыш башлана калса, Англиянең кон¬ тинентка нибары 6 дивизия генә җибәрә алачагы турында белдерә. СССР һәм Германиянең уртак чиге булмый. Димәк, агрес¬ сияне кире кайтаруда ул Англия һәм Франциянең союз¬ дашлары — Польша һәм Румыния — совет гаскәрләрен үз территорияләре аша уздырган очракта гына катнаша ала. Әмма Англия дә, Франция дә, Польша һәм Румыния хөкү¬ мәтләре совет гаскәрләрен уздырырга рөхсәт бирсен өчен, берни эшләми. Киресенчә, Көнбатыш державаларның хәрби
193 делегацияләре вәкилләре үз хөкүмәтләре тарафыннан хәлит¬ кеч бу мәсьәләнең Мәскәүдә каралмаска тиешлеге турында кисәтеп куелган була. Сөйләшүләр озакка сузыла. СССР белән Германиянең якынаюы. Гитлер да, «Польша мәсьәләсен» көч кулланып хәл итү уеннан кире кайтмыйча гына, СССРга үзара һөҗүм итешмәү һәм Көнчыгыш Европа¬ да йогынты сфераларын бүлешү турында килешү төзү хакын¬ да сөйләшүләр башларга тәкъдим ясый. Сталин шактый авыр хәлдә кала: Гитлерның тәкъдимен кире кагарга һәм, Польша Германия белән сугышта җиңелгән очракта, немец гаскәрләренең СССР чикләренә чыгуы белән килешергәме яисә Гитлер белән СССР чикләрен көнбатышка таба киңәйтү мөмкинлеге бирә торган килешүләр төзергә һәм сугышны күпмедер вакытка чигерергәме? Совет хөкүмәте җитәкчеләре өчен Көнбатыш державаларның Германияне СССРга каршы сугыш ачарга этәрүләре, шулай ук Гитлерның көнчыгыш¬ тагы җирләр хисабына үз «тормыш мәйданын» киңәйтергә омтылуы сер булмый. Мәскәүдә Германия гаскәрләренең Польшага һөҗүм итәргә әзер һәм поляк армиясеннән күпкә өстен булуын яхшы беләләр. Англия һәм Франция делегацияләре белән сөйләшүләр алып бару авырлаша барган саен, Сталин Германия белән килешү төзү зарурлыгын ныграк аңлый. 1939 елның маеннан Монголия территориясендә совет-монгол гаскәрләре япон¬ нарга каршы сугыш хәрәкәтләре алып бара. Монысын да истә тотарга туры килә. 1939 елның 23 августында СССР һәм Германия Үзара һөҗүм итешмәү турындагы килешүгә кул куялар. Киле¬ шүгә кушымтада Көнчыгыш Европаны Мәскәү һәм Берлин арасында мәнфәгатьләр даирәләренә бүлү каралган яше¬ рен беркетмәләр дә була. Беркетмәләр буенча, Польшада немец гаскәрләре белән совет гаскәрләре арасында бүленеш сызыгы билгеләнә; Эстония, Латвия, Финляндия һәм Бес¬ сарабия — СССР мәнфәгатьләре даирәсенә, ә Литва Германия мәнфәгатьләре даирәсенә керә. Килешүнең ул чакта ике як өчен дә файдалы булуы бәхәссез. Гитлерга ул Көнчыгышта беренче бастионны артык матавыкларсыз басып алу һәм шул ук вакытта үз генерали¬ тетын Германиягә ике фронтта сугыш алып барырга туры килмәячәгенә ышандыру мөмкинлеге бирә. Сталин, илне ныгыту өчен, вакыт ота, шулай ук потенциаль дошманның баштагы позицияләрен чигерү һәм илне элеккеге Россия империясе чикләрендә торгызу мөмкинлеге ала. Совет-Герма¬ ния килешүләре төзелү Көнбатыш державаларның СССРны Германия белән сугышка тартып кертү омтылышларына чик куя, һәм, киресенчә, Германия агрессиясен Көнбатышка юнәлтергә мөмкинлек бирә.
194 Советлар Союзының һәм Германиянең якынаюы нәтиҗә¬ сендә, Германиянең Япония белән мөнәсәбәтләре беркадәр салкыная, СССР өчен ике фронтта сугыш алып бару куркы¬ нычы юкка чыга. Көнбатышта хәлләрне җайлагач, Совет¬ лар Союзы Көнчыгышта сугыш хәрәкәтләрен җанландырып җибәрә. Август ахырында генерал Г. К. Жуков командалыгын¬ дагы совет гаскәрләре Халхин-Гол елгасы районында япон¬ нарның 6 нчы армиясен камап ала һәм тар-мар итә. Япо¬ ния хөкүмәте Мәскәүдә тынычлык турындагы килешүгә кул куярга мәҗбүр була. Әлеге килешү нигезендә 1939 елның 16 сентябрендә барлык сугыш хәрәкәтләре туктатыла. Ерак Көнчыгышта сугыш утының көчәеп китү куркынычы бетерелә. 30 нчы елларда дөньяда сәяси вазгыятьнең сизелерлек үзгәрүе нәтиҗәсендә, СССРның тышкы сәяси курсы да үзгә¬ решләр кичерә. Күмәк куркынычсызлык системасын булды¬ ру мәсьәләсе, Европа дәүләтләрендә яклау тапмаганлыктан, СССР төп агрессия чыганагы — фашистик Германия белән союз төзергә мәҗбүр була. Даталар 1934 — СССРның Милләтләр Лигасына кабул ителүе. 1939, 23 август—Мәскәүдә Үзара һөҗүм итешмәү турында Совет-Германия пактын һәм мәнфә¬ гатьләр даирәләрен бүлешү турындагы беркет¬ мәне имзалау. 1. Совет дипломатиясенең «яңа курс» алуына нинди вакыйгалар этәргеч бирә? Ул нәрсәдә чагылыш таба? 2. 30 нчы елларда Коминтернның тактик юнәлеше нинди үзгәреш кичерә? 3. 30 нчы елларда Советлар Союзының Ерак Көнчыгыштагы тышкы сәясәтенең төп юнәлешләре нинди була? 4. Мюнхен килешүе Европада күмәк куркынычсызлык системасын булдыру идеясенә нинди йогынты ясый? 5. Мюнхен килешүеннән соң Советлар Союзының тышкы сәяси курсы ничек һәм ни өчен үзгәрә? СССРның Чехословакиядәге вәкиле С.С. Александровскийның 1938 елның 1 октябрендә СССР Чит ил эшләре халык комис¬ сариатына (НКИД СССР) юллаган телеграммадан түбәндәге өзекне укыгыз: «Мюнхенда Гитлер Чемберлен һәм Даладьены әлеге вазгыятьтә Европадагы тынычлыкка ул үзе түгел, ә объек¬ тив рәвештә большевиклар форпосты булган һәм яңа сугыш уты кабы¬ зуда төп рольне уйнавы ихтимал Советлар Союзы зур куркыныч тудыра дип ышандырды. Димәк, бу ышаныч СССРга каршы дүртлек (Германия, Италия, Англия, Франция) блогы төзелүгә формаль түгел, бәлки фактик нигез булып тора. Әгәр Чехословакия бүген каршылык күрсәтсә һәм шуның нтиҗәсендә сугыш башланса, ул шунда ук СССР белән бөтен Европаның сугышына әвереләчәк». Англия һәм Франциянең фашистик Германиягә карата позициясенә бәя бирегез. Ни өчен Көнбатышның демократик державалары күмәк куркынычсызлык системасын булды¬ руда Советлар Союзына теләктәшлек күрсәтмиләр?
4 нче бүлек Бөек Ватан сугышы. 1941—1945 еллар § 28. СССР Бөек Ватан сугышы алдыннан Икенче бөтендөнья сугышы башлану һәм Советлар Союзы. 1939 елның 1 сентябрендә Германия Польшага каршы сугыш башлады. Бу көнне Икенче бөтендөнья сугышы башланган дип санала. Польша гаскәрләре бик тиз тар-мар ителә, хөкүмәте башкаладан качып китә. 1939 елның 17 сентя¬ брендә совет гаскәрләре Польша дәүләтенең көнчыгыш район¬ нарына керә. Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссия җирләре дә СССР составына кертелә. Үз вакытында Польша тарафыннан Литвадан яулап алынган Вильно шәһәре (Виль¬ нюс) районын СССР Литва республикасына бирә. В.М. Молотовның 1939 елның 31 октябрендә Q СССР Югары Советы сессиясендә ясаган докладыннан Версаль килешүенең әлеге гарип баласыннан берни дә калмасын өчен, Польшага башта Германия армиясе, аннары Кызыл Армия тарафыннан ясалган кыска гына һөҗүм дә җитә. 1939 елның көзендә СССРның Польшага карата биләгән пози¬ циясенең мәгънәсе нәрсәдә? Ул нинди килешүләргә нигезләнә? 1939 елның 28 сентябрендә, Польшадагы хәрби опера¬ цияләр бетүгә үк, Риббентроп һәм Молотов Мәскәүдә дус¬ лык һәм чикләр турындагы шартнамәгә һәм ике дәүләтнең мәнфәгатьләре даирәсе аныкланган яшерен беркетмәләргә кул куялар (Көнчыгыш Польшаның берничә районына алма¬ шып, Германия СССРга Литваны «бирә»). И. В. Сталинның «Правда» газетасына 1939 елның q 30 ноябрендә биргән интервьюсыннан Германия Франция һәм Англиягә һөҗүм итмәде, ә Фран¬ ция һәм Англия, бүгенге сугыш өчен җаваплылыкны үз өсләренә алып, Германиягә һөҗүм итәләр. Иң яңа тарих курсыннан исегезгә төшерегез, бер яктан — Англия һәм Франция, икенче яктан Германия сугыш хәлендә кала. Бу айларда аларның каршы торуы ни өчен «сәер сугыш» исемен ала?
196 Совет-фин сугышы (1939 ел, ноябрь — 1940 ел, март). Совет-фин чиге Ленинград шәһәреннән нибары 32 кило¬ метрда гына үтә, сугыш чыккан очракта, бу — шәһәрнең тиз арада яулап алыну куркынычын тудыра. СССР Финляндиягә Карелия муенының зур булмаган өлешен һәм Фин култы¬ гындагы берничә утрауны бирергә тәкъдим итә. Моның өчен финнарга, Петрозаводск шәһәрен дә кертеп, СССРның зур территорияләре тәкъдим ителә. Финляндиянең СССР белән үзара ярдәмләшү турында шартнамәгә (аның нигезендә Финляндия территориясендә совет хәрби базаларын булдыру күздә тотылды) кул куюдан баш тартуы фин җитәкчелегенең дошманлыгын күрсәтүче акт, дип игълан ителә. Моңа җавап итеп, СССР Финляндия белән үзара һөҗүм итешмәү турындагы шартнамәне денонсацияләве турында белдерә. 30 ноябрьдә Кызыл Армия фин гаскәрләренә каршы хәр¬ би хәрәкәтләр башлап җибәрә. Ләкин финнар бик куәтле каршылык күрсәтә. Совет гаскәрләре гаять зур югалтуларга дучар була һәм Карелия муенында Маннергейм сызыгы дип аталган тирән эшелонлаштырылган ныгытмалар система¬ сында озак вакытка тоткарлана. СССРның Финляндиягә каршы сугыш башлавы дөньяда агрессия акты буларак кабул ителә. Агрессор дәүләт булып танылган Советлар Союзы Милләтләр Лигасыннан чыгарыла. Көнбатыш державалар Финляндиягә икътисади һәм хәрби ярдәм күрсәтә. Кызыл Армиягә каршы көрәшү өчен, хәтта фин территориясенә Көнбатыш илләр гаскәрләрен төшерү дә планлаштырыла. Шуңа да карамастан 1940 елның февралендә Кызыл Армия, беренче һөҗүм сабакларын исәпкә алып, фронтта яңа, уңышлырак хәрәкәтләргә күчә, Маннергейм сызыгын өзә. Финляндия солых сорый. Март аенда Мәскәүдә солых килешүенә кул куела. Аның нәтиҗәләре буенча, СССРның Финляндиягә булган барлык территориаль дәгъвалары канә- гатьләндерелә. Фин хәрби кампаниясе Кызыл Армиягә җитди югалтулар да китерә: тулы булмаган мәгълүматларга кара¬ ганда, һәлак булучылар, хәбәрсез югалучылар, яралардан һәм авырулардан үлүчеләр 131 мең кешедән артып китә. Әлеге сугыш СССРны халыкара изоляциягә китереп кенә калмый, Эшче-крестьяннар Кызыл Армиясенең (ЭККА, рус. РККА) данын да сизелерлек какшата. Гитлер бу армия хәзерге заман сугышы шартларында нәтиҗәле хәрби хәрәкәтләр алып ба¬ рырга сәләтле түгел дип саный. Ләкин сугыш турында нәти¬ җә Мәскәүдә дә ясала. К. Е. Ворошилов оборона халык комис¬ сары вазифасын башкарудан азат ителә, аның урынына С.К. Тимошенко билгеләнә. Илнең оборонасын ныгыту буен¬ ча да чаралар күрелә.
СССР Оборона халык комиссариатының К.Е. Ворошиловтан С. К. Тимошенкога тапшырылуы турындагы акттан Гаскәрләрне әзерләүдә иң төп җитешсезлекләр булып түбәндәгеләр тора: 1) Урта команда составының түбән әзерлекле... һәм бигрәк тә кече башлыклар составының йомшак әзер¬ лекле булуы... 4) Сугыш кырында үзара хезмәттәшлек итү буенча гас¬ кәр төрләренең соң чик йомшак өйрәтелүе... артиллерия танкларга ярдәм итә белми; авиация җирдәге гаскәрләр белән бергә хәрәкәт итә белми... Совет-фин сугышы Кызыл Армиянең хәрби әзерлегендә нинди җитешсезлекләрне ача? Сугыш тәҗрибәсеннән чыгып, нинди нәтиҗәләр ясала? СССР һәм Балтыйк буе. Польшаны тар-мар итүгә үк, СССР Балтыйк буе илләре: Эстония (28 сентябрь), Латвия (5 октябрь) һәм Литва (10 октябрь) белән үзара ярдәмләшү турында шартнамәләр төзүгә ирешә. Шартнамәләрдә бу илләр территорияләрендә совет хәрби-диңгез һәм хәрби-һава базалары булдыруны һәм аларда ЭККАның байтак көчләрен урнаштыруны күздә тота. Совет гаскәрләре булу СССР тара- Латвиядә Совет хакимияте урнаштырылганнан соң, крестьяннар арасында җирләрне бүлү. 1940 ел
198 фыннан Россия империясенең әлеге элеккеге өлешләрен буй¬ сындыру өчен файдаланыла. 1940 елның июнь уртасында Совет хөкүмәте ультиматив рәвештә Балтыйк буе илләрендә коммунистлар катнашында яңа хөкүмәтләр формалаштыруны таләп итә. Тулы хәрби контроль урнаштыру куркынычы килеп тугач, Балтыйк буе илләре хөкүмәтләре СССР таләпләренә ризалаша. Эстония, Латвия һәм Литвада барлыкка килгән «халык хөкүмәтләре» тиздән Советлар Союзына үз илләрен СССР составына союз¬ даш республикалар сыйфатында кабул итүне сорап мөрә¬ җәгать итәләр. 1940 елның июнь ахырында СССР Румыниягә дә соңгысы тарафыннан 1918 елда басып алынган Бессарабияне һәм Төнь¬ як Буковинаны үз контроленә кичекмәстән тапшыру таләбен ультиматум итеп куя. Германия белән киңәшләшкәннән соң, Румыния ризалашырга мәҗбүр була. Бу территорияләрнең бер өлешендә СССР составында Молдавия ССР төзелә. Нәтиҗәдә бер ел тулганчы ук СССРның көнбатыш чиге 200 — 600 километрга көнбатышка чигерелә. Сугыш алдыннан Совет-Германия мөнәсәбәтләре. Шулай итеп, СССР һәм Германиянең мәнфәгатьләр даирәсен бүлешү турындагы килешүләре 1940 елның көзенә гамәлгә ашыры¬ ла. Гитлер бу вакытка Францияне, Бельгияне, Голландияне, Люксембургны, Данияне, Норвегияне буйсындырырга өлгерә. Сталин да, Гитлер да Германия һәм СССРның хәрби бәрелеше котылгысыз булуын яхшы беләләр. 1940 елның җәендә, Гитлер кушуы буенча, СССРга каршы сугыш планы («Барбаросса» планы) эшләнә. Шул ук вакытта ике як та сугышны тулысынча хәзерләнеп беткәнче чигерергә омтыла. 1940 елның ноябрендә Берлинга, Гитлер белән сөйләшүләр алып бару өчен, Молотов килә. Аңа Сталин тарафыннан, СССР мәнфәгатьләре даирәсенә Болгария һәм Кара диңгез култык¬ лары кертелгән очракта, Совет-Германия хезмәттәшлеген дәвам итүгә ризалашу турында күрсәтмә бирелгән була. Гит¬ лер исә Советлар Союзына Өчлек пактына (Германия, Ита¬ лия, Япония) кушылырга тәкъдим итә һәм Совет мәнфәгать¬ ләре даирәсен көньяк юнәлештә Иран хисабына киңәйтергә вәгъдә бирә. Килешү барып чыкмый. 1940 елның декабрендә Гитлер «Барбаросса» планына кул куя, СССРга һөҗүмне 1941 елның маена билгели. Әмма 1941 елның язында немец гаскәрләре Балкайдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашалар (Югославия һәм Греция басып алына). Шуңа күрә Советлар Союзына һөҗүм датасы 22 июньгә күчерелә. Актив тырышлык һәм үтә катлаулы дипломатик комбина¬ цияләр белән СССР җитәкчелеге илнең бөтендөнья сугышына керүен ике елга диярлек кичектерә. Әмма бу вакытны агрес¬ сияне тулысынча кире кагуга әзерлек өчен куллана алмый.
199 1939, ноябрь — 1940, март — Совет-фин сугышы. 1940, август — Латвия, Литва, Эстониянең СССР составына керүе. Сүзлек запасын киңәйтәбез Денонсация — бер якның шартнамәне үтәүдән баш тартуы. Эшелонлаштыру — фронт буенча яки сузылган гаскәрләрне тезү тәртибе. тыл эченә таба 1. СССР һәм Германиянең яңадан якынлашуы кайчан һәм I , нидән башлана? 2. «Барбаросса» планы кайчан һәм нәрсәгә бәйле рәвештә кабул ителә? Ул нәрсәне күздә тота? 3. Сугыш алдыннан Кызыл Армиядә нинди үзгәрешләр була? Алар илнең оборона сәләтенә ничек йогынты ясый? 4. СССР үзенең көнбатыш чикләрен ничек киңәйтә? Моның нинди әһәмияте була? 1. Й. Геббельс, нацистик Германиянең пропаганда министры, 1941 елның 16 июне көнне көндәлегенә болай дип язып куй- I ган: «Руслар шунда ук артка алып ташланачак... Большевик¬ лык уен карталарыннан өелгән йорт сыман ишелеп төшәчәк... Фюрер болай ди: гаделме, түгелме, әмма без җиңәргә тиеш. Бу — бердәнбер юл. Һәм ул гадел, әхлаклы һәм зарур. Без җиңгәннән соң, бездән җиңү ысуллары хакында кем сорар! Безнең вөҗданда болай да гөнаһ күп инде, без җиңәргә тиеш, юкса безнең халык, ә без аның башында, җир йөзеннән юк ителәчәк...» СССРга бәреп керер алдыннан, Гитлер Германиясенең иң югары хакимияте эшелон¬ нарында хөкем сөргән рухны характерлагыз. 2. 1939 елның сентябрендә И.В. Сталин: «Немецларны котыртмагыз...» — дип таләп итә. Нигә мондый күрсәтмә бирелә? Бу — илне башлану ихти¬ малы зур булган сугышка әзерләгәндәге нинди хаталарга ишарәли? § 29. Бөек Ватан сугышы башлану Сугыш алдыннан. 1941 ел язында сугышның якынла¬ шуын барысы да тоя. Совет разведкасы көн саен Сталинга Гитлерның планнары турында җиткереп тора. Совет развед¬ чигы Р. Зорге немец гаскәрләренең хәрәкәте турында гына түгел, Германиянең һөҗүм итү вакытын да хәбәр итә. Әмма башка хәбәрләр дә килә. Сталин, Англия каршылык күрсәт¬ кәндә, Гитлер СССРга һөҗүм итмәс, Германия белән сугыш 1942 елның җәеннән дә алда башлана алмас дип ышана. Сугышка кадәр калган вакытны Сталин, сугышка әзерлә¬ нү өчен, максималь файдаланырга омтыла. 1941 елның 5 маенда ул СССР ХКС Рәисе вәкаләтләрен кабул итә.
Совет җитәкчелеге Кызыл Армиянең әле һөҗүмчән сугыш¬ ка әзер булмавын ачык аңлый: танкларның 3/4 е гамәлдән чыгарылырга тиеш була; танк паркының 90% ын җиңел танклар тәшкил итә; танкларның гомуми саныннан 50% ы 1935 елга кадәр чыгарылган була; иң яңа конструкцияле танклар 1,5 меңнән артмый, ә алар¬ га әзерлекле экипажларның саны барысы 208 була; һава һөҗүменә каршы тору системасы булмый. Шул ук вакытта немецларның Үзара һөҗүм итешмәү турындагы пактны бозуда гаепләүләренә урын калдырырга ярамый. Шуңа күрә, Германиянең СССРга каршы һөҗүмгә әзер булуын раслаган аермачык фактлар булса да, Сталин 1941 елның 22 июне төнендә генә чик буе округлары гас¬ кәрләрен сугышка әзерлек дәрәҗәсенә китерү турында бое¬ рык бирә. Гаскәрләргә бу директива немец авиациясе совет шәһәрләрен бомбага тотканда гына килеп ирешә. Сугыш башлану. 1941 елның 22 июне таңында, сугыш игълан итмичә генә, Үзара һөҗүм итешмәү турындагы пактны бозып, Германия армиясе бар куәтенә совет җиренә бәреп керә. Меңләгән артиллерия орудиеләре совет территориясенә ут ача. Авиация аэродромнарны, хәрби гарнизоннарны, элемтә узелларын, Кызыл Армиянең командалык пунктларын, Украина, Белоруссия, Балтыйк буендагы иң эре сәнәгать объектларын утка тота. Совет халкының Бөек Ватан сугышы баш¬ лана. Ул 1418 көн һәм төн — героик Һәм фаҗигале 4 ел диярлек дәвам итә. Ил җитәкчелеге нәрсә булуын шун¬ да ук төшенми. Элеккечә үк, немецлар провокациясеннән сакланып, Сталин хәтта сугыш башланган шартларда да бу Мәскәү халкы 1941 ел¬ ның 22 июнендә радио аша В.М. Молотов чы¬ гышын тыңлый хәлгә ышанырга теләми. Гаскәрләргә яңа директивада ул «дошманны тар-мар итәргә», ләкин Германия белән «дәүләт чиген үтмәскә» күрсәтмә бирә. Сугышның беренче көне уртасында ХКС рәисенең беренче урынбасары, СССР тышкы эшләр халык комиссары В.М. Мо¬ лотов халыкка мөрәҗәгать белән чыга. 1941 елның 22 июнендә В. М. Молотовның радио аша ясаган чыгышыннан Бүген, иртәнге сәгать 4 тә, Советлар Союзына нинди дә булса дәгъвалар белдермәстән, сугыш игълан итмичә
2(Г генә, Германия гаскәрләре безнең илгә һөҗүм иттеләр, күп урыннарда ил чикләрен боздылар һәм үз самолётла- рыннан безнең шәһәрләрне бомбага тоттылар... Безнең халкыбыз азынган дошманның һөҗүме белән беренче тапкыр гына очрашмый. Үз вакытында Наполеонның Россиягә каршы походына халкыбыз Ватан сугышы белән җавап бирде, һәм Наполеон җиңелеп тар-мар ител¬ де... Азынган Гитлер белән дә шулай булачак... Кызыл Армия һәм безнең бөтен халкыбыз Ватан өчен, намус, ирек өчен яңадан җиңүле Ватан сугышы алып бара¬ чак... Безнең эшебез хак. Дошман тар-мар ителер. Җиңү безнең якта булыр. 1812 елгы сугышны Ватан сугышы дип атыйлар. Ни өчен? Сез ничек уйлыйсыз, Германия белән сугышның башта ук Ватан сугы¬ шы дип аталуы нинди әһәмияткә ия була? Шул ук көнне хәрби хезмәткә яраклы барлык кешегә гомуми мобилизация игълан ителә, илнең көнбатыш район¬ нарында хәрби хәл кертелә. Төньяк, Төньяк-Көнбатыш, Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш, Көньяк фронтлар төзелә. Алар белән җитәкчелек итү өчен, 23 июньдә Баш командо¬ вание ставкасы оештырыла (соңрак Югары башкомандование ставкасы итеп үзгәртелә), аның составына И. В. Сталин, В.М. Молотов, С. К. Тимошенко, С. М. Будённый, К. Е. Воро¬ шилов, Б. М. Шапошников һәм Г.К. Жуков керә. Югары баш- командующий итеп И. В. Сталин билгеләнә. Сугыш ил белән идарә итүдә 1936 елгы Конституциядә каралган байтак демократик формалардан баш тартуны таләп итә. 30 июньдә хакимият бөтен тулылыгы белән башында Сталин торган Дәүләт Оборона Комитеты кулында туплана. Якларның көчләре һәм планнары. 22 июньдә ул чорда иң зур саналган ике хәрби көч аяусыз сугышка керә. Германия һәм аның ягында булган Италия, Финляндия, Венгрия, Румыния, Словакия һ.б. 170 совет дивизиясенә каршы 190 дивизия куя. Ике яктан да гаскәрләр саны якынча тигез була һәм, бергә кушып санаганда, чама белән 6 млн кеше тәшкил итә. Ике якның туплар һәм миномётлар саны да якынча бердәй була (Германия һәм союздашларыныкы 48 мең, СССРныкы 47 мең). Танклар (9,2 мең) һәм самолёт- лар (8,5 мең) саны буенча СССР Германия һәм аның союз¬ дашларыннан (4,3 мең танк һәм 5 мең самолёт) алда бара. Европадагы сугыш тәҗрибәсен исәпкә алып, «Барбаросса» планы СССРга каршы «яшен тизлегендәге сугыш»ны төп өч юнәлештә — Ленинградка («Төньяк» армияләр төркеме), Мәскәүгә («Үзәк» армияләр төркеме) һәм Киевка («Көньяк» армияләр төркеме) таба алып баруны күздә тота. Кыска гына вакыт эчендә, башлыча флангтан танклар һөҗүме
202 ярдәмендә, Кызыл Армиянең төп көчләрен тар-мар итү һәм Архангельск — Идел—Әстерхан сызыгына чыгу күздә тотыла. Сугышка кадәр ЭККА тактикасының нигезен «аз кан коеп, чит территориядә» сугыш хәрәкәтләре алып бару кон¬ цепциясе тәшкил итә. Әмма Гитлер армиясенең һөҗүме бу планнарны яңадан карауны сорый. 1941 елның җәендә һәм көзендә Кызыл Армиянең уңыш- сызлыклары. Дошманның көтелмәгәндә һөҗүм итүе һәм куәте, сан ягыннан өстенлеге шулкадәр зур була ки, өч атна үтүгә, Литва, Латвия, Белоруссия, Украина, Молдавия һәм Эстониянең зур өлеше басып алына. Дошман совет җиренә 350—600 километрга үтеп керә. Кыска гына вакыт эчендә Кызыл Армия 100 дән артык дивизиясен (барлык көнбатыш чик буе округлары гаскәрләренең 3/5 өлешен) югалта. Дош¬ ман тарафыннан 20 меңнән артык туп һәм миномёт, 3,5 мең самолёт (шуларның 1,2 меңе сугышның беренче көнендә үк аэродромнарда юк ителә), 6 мең танк, матди-техник тәэмин итү складларының яртысыннан күбрәге юкка чыгарыла яки тартып алына. Көнбатыш фронтның төп көчләре чолганыш¬ та кала. Сугышның беренче атналарында Кызыл Армиянең беренче эшелонындагы барлык көчләр чынлыкта тар-мар ителә. Сугыш һәлакәте котылгысыз булып күренә. Ләкин немецларның җиңел җиңүгә ирешү планнары (Көн¬ батыш Европадагы җиңүләрдән башлары әйләнгән Гитлер генераллары исәпләгәнчә) барып чыкмый. Сугышның берен¬ че атналарында дошман 100 меңләп кешесен (бу Гитлер армиясенең элеккеге сугышлардагы барлык югалтуларын¬ нан күбрәк иде), танкларының 40% ын, 1 мең чамасы само- лётын югалта. Шулай да көчләр өстенлеге немец армиясе ягында саклана. Мәскәү өчен сугыш. Кызыл Армиянең Смоленск, Ленин¬ град, Киев, Одесса янында, фронтның башка участокларында ныклы каршылык күрсәтүе немец командованиесенең Мәс- кәүне көз башына басып алу планнарын тормышка ашы¬ рырга мөмкинлек бирми. Смоленск сугышы барышында немец гаскәрләре беренче тапкыр оборонага күчәргә мәҗбүр булалар. Совет Көньяк-Көнбатыш фронтының зур көчләре (665 мең кеше), чолганышта калып, Киевны алганнан соң гына, немецлар СССР башкаласын басып алырга әзерләнә башлыйлар. Бу операция «Тайфун» исемен ала. Бу пла¬ нын гамәлгә ашыру өчен, немец командованиесе төп һөҗүм юнәлешләрендә кеше көчләренең гаять зур (3—4 тапкыр), техниканың: танклар буенча 2—8 тапкыр, артиллериядә 4—7 тапкыр өстенлеген тәэмин итә. Немец авиациясе дә күпкә артып китә. 1941 елның 30 сентябрендә немецларның Мәскәүгә гене¬ раль һөҗүме башлана. Алар нык каршылык күрсәткән совет
203 гаскәрләренең оборонасын өзеп кенә калмыйлар, Вязьмадан көнбатыштарак дүрт армияне һәм Брянскидан көньяктарак ике армияне чолганышта калдыралар. Бу «казаннарда» немецларга 663 мең кеше әсирлеккә төшә. Әмма чолганыш¬ тагы совет гаскәрләре 20 гә якын немец дивизиясен тоткар¬ лап торалар. Мәскәү бик авыр хәлдә кала. Сугышлар башкаладан 80—100 километрда гына бара. Можайск оборона сызыгы ашыгыч төстә ныгытыла, резерв гаскәрләре китерелә. Көнба¬ тыш фронт командующие итеп генерал Г.К. Жуков билгеләнә. Күптөрле чаралар күрелүгә дә карамастан, октябрь урта¬ сында дошман башкала янына ук килеп җитә. Немец бинок¬ леннән Кремль манаралары күренеп тора. Дәүләт оборона комитеты карары буенча, Мәскәүдән хөкүмәт учреждение¬ ләрен, чит дәүләтләр дипломатларын, эре сәнәгать предприя¬ тиеләрен һәм халыкны эвакуацияләү башлана. Немецлар үтеп кергән очракка шәһәрнең барлык иң мөһим объектлары шартлатуга әзерләп куела. 20 октябрьдән Мәскәүдә камалыш хәле кертелә. Бөтен көчне кую һәм башкаланы саклаучыларның мо¬ ңарчы күрелмәгән кыюлыгы, батырлыгы нәтиҗәсендә ноябрь¬ нең беренче көннәрендә немецларның һөҗүме туктатыла. 7 ноябрьдә элеккечә үк Кызыл мәйданда хәрби парад була. Әмма ноябрь уртасында немецлар яңа көч белән һөҗүмгә күчәләр. Совет сугышчыларының көчле каршылык күрсә¬ түе генә башкаланы саклап калырга ярдәм итә. Генерал И. В. Панфилов командалыгындагы 316 нчы укчы дивизия, немецларның һөҗүме башланган иң авыр көнне, берничә танк атакасын кире кайтарып, каһарманлык үрнәге күрсәтә. Дошманның 30 дан артык танкын озак тоткарлаган полит¬ рук В. Г. Клочков җитәкчелегендәге сугышчылар төркеменең батырлыгы легендага әверелә, ә солдатларына әйткән сүзләре бөтен илгә тарала: «Россия зур, әмма чигенергә урын юк: артта — Мәскәү!» — Немец солдаты хатыннан. 1941 ел, ноябрь Безгә, бик уйланып тормагыз, диләр. Ләкин миңа Мәс- кәү янында барган хәлләр гади булып тоелмый. Безгә әле бик күп нәрсәләр аша үтәсе һәм кичерәсе... Резервка күчерүләрен түземсезләнеп көтәм... Вермахт солдатларының кәефе ничек үзгәрә? Ни өчен? Мондый рух Германия җитәкчелеге өчен нәрсәсе белән куркыныч иде? Ноябрь ахырына Көнбатыш фронт гаскәрләренә илнең көнчыгыш районнарыннан зур ярдәм килә. Бу — 1941 ел¬ ның 5—6 декабрендә совет гаскәрләренә Мәскәү янында контрһөҗүмгә күчәргә мөмкинлек бирә. Беренче көннәрдә үк
204 Калинин (Тверь), Солнечногорск, Клин, Истра шәһәрләре азат ителә. Кышкы һөҗүм барышында совет гаскәрләре немецларның барлыгы 38 дивизиясен тар-мар итә. Дошман¬ ны Мәскәүдән 100—250 км га ераккарак алып ташлыйлар. Бу — немец гаскәрләренең Икенче бөтендөнья сугышы бары¬ шында беренче зур җиңелүе була. Мәскәү янындагы җиңү бик зур хәрби һәм сәяси әһәмияткә ия була. Ул немецларның «Яшен тизлегендәге сугыш* пла¬ нының җимерелүен аңлата. Япония, Төркия Германия ягын¬ нан сугышка керүдән бөтенләй баш тарталар. Дәүләтләрнең Гитлерга каршы бердәм коалициясен төзү процессы тизләнә. Героик Ленинград оборонасы. Сугыш чорының иң геро- ик һәм фаҗигале сәхифәләреннән берсе Ленинград оборо¬ насы була. Гитлер командованиесе 1917 ел революциясе символларының берсе булган әлеге шәһәрне алуга аерым әһәмият бирә. Гитлер СССР өчен Ленинградны югалту «тулы¬ сынча һәлакәткә китерәчәк» дип саный. ч. Германия хәрби-диңгез штабы башлыгы боерыгыннан Фюрер Санкт-Петербургны җир йөзеннән себереп түгәргә^ тели. СССРны юк иткәннән соң, бу шәһәрнең берәүгә дә кирәге юк... Безне ул шәһәр халкының хәтта бер өлеше генә исән калу да кызыксындырмый. Гитлерчылар совет халкына нәрсә алып килә? Ни өчен нәкъ менә Ленинград тулысынча юк ителергә тиеш була? XX гасыр ахы¬ рында Ленинград оборонасының артык кыйммәткә төшүе турын¬ да, аны немецларга бирү һәм шуның белән блокада вакытында һәлак булган кешеләрнең тормышын саклап калу мөмкинлеге хакында фикерләр яңгырады. Китерелгән документка таянып, сез әлеге сүзләрне ничек бәяләр идегез? Сугышка кадәр Ленинградта 3 млн нан артык кеше яши. Сугыш башланганнан алып блокадага кадәр 636 мең кеше эвакуацияләнә. 8 сентябрьдә немец гаскәрләре шәһәрне бло¬ кадага алуга ирешәләр. Шул ук көнне дошман авиациясе азык-төлек сакланган Бадаев складларын юк итә. Иртә кыш зәмһәрир суыклары белән шәһәрне саклаучы¬ ларга авыр сынау була. Дошман шәһәрдә ачлык фетнәләре башлануга исәп тота. Ләкин ялгыша. Куркыныч сынаулар кешеләрне тагын да берләштерә генә. Ленинград оборона¬ сының иң авыр чоры 1941—1942 елларның кышы була. Аны саклаучыларның тиңдәшсез батырлыклары һәм Ладога күлен каплаган боз өстеннән салынган Тормыш юлы буйлап азык-төлек китерү аркасында гына шәһәр исән кала. Әлеге юл аша дошман өзлексез яудырган бомба яңгыры астында шәһәргә азык-төлек китерелә, ә кире кайтучы транспортка халык төялә. 1941 елның 20 ноябреннән башлап 1942 ел¬
205 ның апрель ахырына кадәр Тормыш юлы буйлап шәһәргә 262 мең тонна азык-төлек кертелә, 1 млн тирәсе кеше Ленин¬ градтан чыгарыла. Аларның күбесе трассаны бомбага тот¬ канда һәлак була. Ленинградта яшәгән нәни кыз Таня Савичева көндәлеге коточкыч блокада чорының символына әверелә: «...Лека 1942 елның 17 мартында иртәнге 5 тә үлде; Вася дәдәй 1942 елның 13 апрелендә төнге 2 дә үлде; Лёша дәдәй 1942 ел¬ ның 10 маенда көндезге 4 тә үлде; әни 1942 елның 13 маен¬ да иртәнге 7 сәг 30 минутта үлде; Савичевлар үлде; Барысы да үлеп бетте; Бары бер Таня гына калды». Ләкин Таня да эвакуация вакытында җан бирә. Ачлыктан, авырулардан, бомбага тотудан 1 млн тирәсе ленинградлы һәлак була. Ләкин шәһәр бирешми, ә аны сак¬ лаучыларның кыюлыгы бөтен совет халкында җиңүгә ыша¬ ныч тудыра. 1943 елның гыйнварында гына шәһәр блокадасы өзелә һәм дошманнан көрәшеп алынган нибары 8—11 километр киңлегендәге коридор буйлап Ленинград азык-төлек, сәнә¬ гать предприятиеләре өчен чимал, шәһәрне саклаучылар өчен корал белән өзлексез тәэмин ителә башлый. Гитлерчылар СССРга кинәт һәм куәтле һөҗүм ясауга да карамастан, сугышның башлангыч этабында Кызыл Армия сакланып кына калмый, стратегик яктан мөһим Мәскәү юнәлешендә контрһөҗүмгә күчү өчен көч тә туплый ала. Ладога күле аша салынган Тормыш юлы. 1942 ел
Даталар 1941, 22 июнь — Гитлер Германиясенең СССРга " һөҗүм итүе. Бөек Ватан сугышы башлану. 1941, 5 декабрь — Кызыл Армиянең Мәскәү янында контрһөҗүмгә күчүе. 1. Ни өчен И. В. Сталин Германия СССРга 1941 елның җәендә һөҗүм итмәс дип саный? Сталинның мондый позициясе нин- f f J ди нәтиҗәләргә китерә? 2. Бөек Ватан сугышы алдыннан / якларның көчләре ничек була? 3. Сугышның беренче айла¬ рында Кызыл Армиянең уңышсызлыклары сәбәпләрен нидә күрәсез? 4. Совет җитәкчелеге агрессияне кире кайтару өчен нинди чаралар күрә? 5. Мәскәү янындагы сугыш ничек бара? Аның әһәмияте нидә? 6. Немецлар ни өчен Ленинградны ала алмыйлар? 1. «Без беләбез хәзер үлчәүләрдә нәрсә ята, нәрсә кылына. Батырлыкның, күр, сәгате сукты, һәм батырлык — халкым юлын¬ да. Пуля асларында башны салу, сыеныр урын, йорт-курасыз калу авыр түгел, горур атларбыз!.. Әй рус теле, әй бөек рус сүзе, без сакларбыз сине, сакларбыз!»,—дип язды 1942 елның февралендә шагыйрә А. Ахматова. (Русчадан Ленар Шәех тәрҗемәсе.) Бу юллар сезгә Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнлеген, аның башка сугышлардан ни белән аерылып торуын тирәнрәк аңларга ярдәм итәр. 2. Бөек Ватан сугышының беренче айлары турында әби-бабайларыгыз- дан сорагыз, шул чор кешеләренең хатирәләрен укыгыз. Алар өчен иң авыры һәм куркынычы нәрсә булган? Алар нәрсә белән горурланалар? § 30. 1942 елда немецлар һөҗүме һәм тамырдан борылышның алшартлары 1942 елның язында фронттагы вазгыять. Якларның план¬ нары. Мәскәү янында җиңү совет җитәкчелегендә дошманны тиздән тар-мар итүгә һәм сугыш тәмамлануга өмет тудыра. 1942 елның гыйнварында Сталин Кызыл Армия алдында гомуми һөҗүмгә күчү бурычын куя. Әлеге бурыч башка документларда да кабатлана. СССР Оборона халык комиссары Сталинның Q 130 номерлы боерыгыннан. 1942 ел, 1 май \ Кызыл Армия 1942 елның немец-фашист гаскәрләрен тәмам тар-мар итү һәм совет җирен кабахәт гитлерчы¬ лардан азат итү елы булуына ирешергә тиеш! Сталинның армия һәм ил алдында шундый максат кую өчен ниге¬ зе бар идеме? Илнең хәрби-сәяси җитәкчелеге нинди куркыныч¬ ны исәпкә алмый? Барлык өч төп стратегик юнәлештә совет гаскәрләренең бер үк вакытта һөҗүмгә күчүенә тик Г. К. Жуков кына
Генерал Г. К. Жуков (уңда) Мәскәү оборонасы чорында каршы чыга. Ул моның өчен әзерлекле резервлар булмавын ассызыклый. Әмма Сталинның басымы астында Ставка бар¬ лык юнәлешләрдә һөҗүмгә күчү турында карар кабул итә. Болай да әллә ни зур булмаган ресурсларны (бу чорга Кызыл Армия һәлак булганнар, яраланганнар һәм әсир төшкәннәр исәбенә 6 млн тирәсе кешесен югалта) тарату котылгысыз рәвештә уңышсызлыкка китерер иде. Сталин, 1942 елның яз һәм җәй айларында немецлар Мәс- кәүгә яңадан һөҗүм башлар, дип уйлый һәм байтак резерв көчләрне көнбатыш юнәлештә туплый. Гитлер исә, киресенчә, алдагы кампаниянең стратегик мак¬ саты дип, көньяк юнәлештә киң колачлы һөҗүм оештыруны саный. Ул Түбән Идел һәм Кавказны яулап алырга омтыла. Үзләренең чын ниятләрен яшерү өчен, немецлар совет хәрби командованиесен һәм сәяси җитәкчелеген ялгыш юлга кертү максатында, «Кремль» дигән кодлы исем астында махсус план эшләнә. Күп нәрсәдә алар үз дигәннәренә ирешәләр. 1942 елның җәендә немецлар һөҗүме. Сталинград сугы¬ шы башлану. 1942 елның язына көчләр өстенлеге элеккечә үк Германия гаскәрләре ягында була. Көньяк-көнчыгыш юнә¬ лештә генераль һөҗүм башлар алдыннан, немецлар тулы¬ сынча Кырымны алырга карар кылалар. Монда дошман¬ га Севастопольне һәм Керчь ярымутравын саклаучылар ба¬ тырларча каршылык күрсәтәләр. Дошманның май аендагы һөҗүме совет гаскәрләре өчен фаҗигале тәмамлана: Керчь
208 ярымутравында Кырым фронты гаскәрләре 10 көн эчендә тәмам тар-мар ителә. Кызыл Армия 176 мең кешесен, 347 танкын, 3476 тубын һәм миномётын, 400 самолетын югалта. 4 июльдә совет гаскәрләре сугышчан дан шәһәре Севастопольне калдырып китәргә мәҗбүр булалар. Май аенда совет гаскәрләре Харьков районында һөҗүмгә күчә, ләкин аяусыз җиңелүгә дучар була: ике армия гаскәр¬ ләре чолганышта кала һәм юк ителә. 230 мең кеше һәлак була, 5 меңнән артык туп һәм миномет, 755 танк сафтан чыга. Стратегик инициатива яңадан немец командованиесенә күчә. Июнь ахырында Германия гаскәрләре көньяк-көнчыгышка ыргыла: алар Донбассны алалар, Донга килеп чыгалар. Ста¬ линградка турыдан-туры куркыныч яный башлый. 24 июль¬ дә Кавказ капкасы — Ростов-Дон шәһәре бирелә. Менә шунда гына Сталин немецларның җәйге һөҗүменең асыл максатын төшенә. Ләкин нәрсәне дә булса үзгәртергә соң була инде. Совет Көньягын тулысы белән бик тиз югалтудан куркып, Сталин 1942 елның 28 июлендә 227 нче номерлы боерыгын чыгара. Сугыш тарихына ул «Бер адым да чигенмәскә!» дигән исем белән кереп кала. 227 нче номерлы боерыктан. 1942 ел, 28 июль ( Q ) Безнең территориябез күпкә кечерәйде... кешеләребез^^ икмәк, металл, завод, фабрикаларыбыз күпкә кимеде... Безнең хәзер үк инде немецлардан кеше резервларында да, икмәк запасы буенча да өстенлегебез юк. Алга таба да чигенү,— димәк, үзебезне юк итү һәм шуның белән Ватаныбызны юк итү дигән сүз... Бер адым да чигенмәскә! Безнең төп чакыру хәзер шун¬ дый булырга тиеш... Гаскәрләрдә чигенү рухын, һичшиксез, бетерергә һәм безнең... чигенү мөмкинлеге турындагы пропаганданы тамырыннан юк итәргә... Армияләр эчендә 3—5 әр яхшы коралланган тоткарлау отрядлары (һәркайсында 200 әр кеше булсын) төзергә, аларны тотрыксыз дивизияләрнең тылына ук куярга һәм дивизия частьлары паникага бирелгән һәм тәртипсез чигенә башлаган очракта, паникерлар һәм куркакларны шунда ук атарга мәҗбүр итәргә. Әлеге боерык — номерын һәр фронтовик белгән аз санлы фәрман¬ нарның берсе. Ни өчен шулай? «Бер адым да чигенмәскә!» боеры¬ гына үз бәягезне бирегез. Ни өчен ул бер генә төрле була алмый? 1942 елның сентябрь башында нигезенә кадәр җимерелгән Сталинградта урам сугышлары башлана. Ләкин Иделдәге каланы саклаучыларның ныклыгы һәм кыюлыгы мөмкин
209 булмаганны эшли — ноябрь уртасы¬ на немецларның һөҗүм итү мөм¬ кинлеге тәмам бетә. Немец гаскәрләре Сталинград өчен сугышларда үтерелгән һәм яраланган 700 мең чамасы кеше¬ сен, 1 меңнән артык танкын, 1,4 мең¬ нән артык самолётын югалта. Гитлерның көн саен ялваруларына да карамастан, немецлар шәһәрне ала алмый гына түгел, үзләре оборонага күчәргә мәҗбүр булалар. Немецларның оккупация режимы. 1942 елның көзенә Германия гаскәр¬ ләре СССРның Европа территориясе¬ нең гаять зур өлешен оккупацияли. Җимерек йорт янында Басып алынган җирләрдә аяусыз окку¬ пация режимы урнаштырыла. СССРга каршы сугышта Германиянең төп максаты ком¬ мунистик идеологияне һәм Совет дәүләтен юк итү, Совет¬ лар Союзын Өченче рейх дип аталган нәрсәнең аграр-чимал кушылдыгына һәм арзанлы эш көчләре чыганагына әверел¬ дерү була. Оккупацияләнгән территорияләрдә хакимият тулысынча Германия армиясенең хәрби командованиесе кулында була. Хәрби әсирләр һәм немец хакимиятенә буйсынмаган совет кешеләре өчен үлем лагерьлары төзелә. Кулга алулар, атып үтерүләр, партия һәм совет активистларын, подпольеда кат¬ нашучыларны асулар көндәлек күренешкә әверелә. Германиядә эш көче итеп файдаланылган чит ил кешеләре һәм хәрби әсирләр, млн кеше 2. 1942 ел 3. 1943 ел 4. 1944 ел 1. 1941 ел
210 Оккупацияләнгән территорияләрдәге 18 дән алып 45 яшь¬ кәчә барлык гражданнар хезмәткә мобилизацияләнә. Алар тәүлеккә 14—16 шар сәгать эшләргә тиеш була. Йөзләгән- меңләгән совет гражданнары Германиягә мәҗбүри эшләргә җибәрелә. Әле сугышка кадәр үк эшләнгән махсус «Ост» генераль планында колонияләштерү һәм германлаштыру планы бул¬ ган. Аның буенча, аерым алганда, 30 мең русны юк итү, ә калганнарын колга әверелдерү һәм Себергә күчерү күздә тотылган. «Ост» генераль планы буенча СС рейхсфюреры /Q\ Г. Гиммлер искәртмәләре һәм тәкъдимнәреннән Сүз үзәге Мәскәүдә булган дәүләтне тар-мар итү турын¬ да гына бармый... Эш, барыннан да бигрәк, руслар¬ ны халык буларак тар-мар итүдә, аларны таркатуда... Рус территориясендә примитив типтагы ярымевропа- лы кешеләрнең халыкның күпчелеген тәшкил итүе мөһим... Бу раса ягыннан тулы кыйммәтле булмаган, надан кешеләр массасы... җитәкчелеккә мохтаҗ. Гитлер идеологлары безнең ил халыклары өчен нинди язмыш әзерләгән? Яһүдләр, чегәннәр һәм башка «тулы кыйммәтле булма¬ ган» халыклар, гомумән, тулысынча юк ителергә тиеш була¬ лар. Яһүдләрне, «яһүди-большевистик» режимның идеологии таянычына санап, фашистлар, комиссарлар белән беррәттән, судсыз һәм тикшерүсез үтерәләр. Сугышның беренче ярты елында алар 1,5 млн яһүдне, шуларның гамәлдә һәр икен¬ чесен СССР территориясендә юк итәләр. Калганнары гетто¬ ларга ябыла, яшәү белән үлем арасында тартыша. Сугыш елларында СССРның оккупацияләнгән территория¬ ләрендә гитлерчылар барлыгы 11 млн чамасы кешене юк итәләр (шул исәптән, 7 млн тыныч халыкны һәм 4 млн хәрби әсирне). Аларны атып үтерәләр, яндыралар, газ белән агулыйлар, асалар, суга батыралар, коточкыч җәзаларга һәм кыйналуларга дучар итәләр. Ләкин физик көч кулланып юк ителү куркынычы совет кешеләрен фронтта гына түгел, тылда да көрәштән туктата алмый. Партизаннар һәм подполье хәрәкәте. Совет подполье хәрәкәте сугышның беренче атналарында ук барлыкка килә. Оккупацияләнгән урыннарда ВКП(б)ның подпольедагы пар¬ тия органнары төзелә. Алар бөтен подполье эшен координа¬ цияләп тора. Сугышның төрле чорларында оккупацияләнгән территорияләрдә легаль булмаган Украина һәм Белоруссия КП(б) Үзәк Комитетлары, подпольедагы 90 өлкә комитеты һәм районара партия үзәкләре эшләп килә.
211 Сугыш елларында ил территориясендә 6 меңнән артык партизан отряды хәрәкәт итә, аларда 1 млн нан артык кеше сугыша. Аларның сафында барлык СССР халыкларының вәкилләре диярлек, шулай ук башка илләр гражданнары да көрәшә. Совет партизаннары тарафыннан дошманның 1 млн нан артык солдаты һәм офицеры, оккупация хаки¬ мияте вәкилләре юк ителә, яралана һәм әсир итеп алына, дошманның 4 меңнән артык танкы һәм бронемашинасы, 65 мең автомашинасы һәм 1100 самолёты сафтан чыгарыла. Алар 1600 тимер юл күперен җимерәләр, 20 меңнән артык тимер юл эшелонын шартлаталар. 1942 елда, партизан берләшмәләренең хәрәкәтен коорди¬ нацияләп тору өчен, П. К. Пономаренко җитәкчелегендә Пар¬ тизан хәрәкәтенең үзәк штабы төзелә. Партизаннар хәрәкәте башкомандующие итеп К. Е. Ворошилов билгеләнә. Батыр подпольщиклар дошман гаскәрләренә каршы хәрә¬ кәт итеп кенә калмыйлар, үз халкының канлы палачлары¬ на карата үлем җәзасын да кулланалар. Легендар развед¬ чик Николай Кузнецов Украинаның баш судьясы Функны, Галиция вице-губернаторы Бауэрны юк итә, Германиянең Украинадагы җәза (карательный) гаскәрләре командующие генерал Ильгенны урлый. Белоруссия генераль комиссары Кубе подпольедагы көрәшче Елена Мазаник тарафыннан үз резиденциясендәге ятагында ук шартлатыла. Сугыш елларында 184 меңнән артык партизан һәм под¬ польщик СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә. Аларның 249 ы Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була. Ә партизан берләшмәләренең легендар командир¬ лары С.А. Ковпак һәм А. Ф. Фёдоровка Герой исеме икешәр тапкыр бирелә. Гитлерга каршы коалиция оешу. Бөек Ватан сугышының башында ук Бөекбритания һәм АКШ Советлар Союзын хуп¬ лаулары турында белдерәләр. 1941 елның 22 июнендә Бөекбритания премьер- министры У. Черчилльнең радио аша чыгышыннан Соңгы 25 елда коммунизмның миннән дә эзлеклерәк дошманы булмады. Мин аның турында әйткән сүзлә¬ ремнең берсен дә кире алмыйм. Ләкин алар барысы да хәзер ачылып килгән тамаша алдында тоныкланып кала. Мин үз туган җирләренең бусагасында тор¬ ган, ата-бабалары борынгы вакытлардан ук эшкәртеп килгән кырларны саклаучы рус солдатларын күрәм. Аларның аналары һәм хатыннары үз йортлары эчендә Ходайга ялвара (әйе, үз якыннарының иминлеген, үз¬ ләрен туендыручыларның, үзләрен саклаучыларның
212 һәм таянычларының исән-сау әйләнеп кайтуын сорап ялварган вакытлар була). Мин рус солдатларын шул йортларны саклаучы итеп күрәм... Россиягә янаган кур¬ кыныч безгә дә һәм АКШка да яный... СССРга каршы фашистик агрессия башлану сәбәпле, Черчилль үзенең позициясен ничек аңлата? 1941 елның июлендә СССР һәм Бөекбритания арасын¬ да Гитлерга каршы сугышта бергәләп хәрәкәт итү турын¬ да килешүгә кул куела, ә август башында АКШ хөкүмәте Советлар Союзына аның «кораллы агрессиягә каршы көрә¬ шендә» икътисади һәм хәрби-техник ярдәм күрсәтү турында игълан итә. 1941 елның сентябрендә Мәскәүдә өч держава вәкилләренең беренче конференциясе була, анда Бөекбритания һәм АКШ- ның Советлар Союзына хәрби-техник ярдәмен киңәйтү мәсьә¬ ләләре карала. АКШ Япония һәм Германиягә каршы сугышка кергәннән соң (1941 ел, декабрь), АКШ белән СССР арасындагы хәрби хезмәттәшлек тагын да киңәя. 1942 елның 1 гыйнварында Вашингтонда 26 дәүләт вәкил¬ ләре Декларация кабул итәләр, анда үзләрендәге барлык ресурсларны уртак дошманга каршы көрәштә кулланырга һәм сепарат солых төземәскә йөкләмә алалар. СССР һәм Бөек¬ британия берлеге турында шартнамәгә (1942 ел, май) һәм АКШ белән үзара ярдәмләшү турында килешүгә (1942 ел, июнь) кул куелу өч илнең хәрби берлеген тәмам рәсмиләштерә. Сугышның беренче этабы йомгаклары. Бөек Ватан сугы¬ шының 1941 елның 22 июненнән 1942 елның 18 ноябренә кадәр (совет гаскәрләре Сталинград янында контрһөҗүмгә күчкән көн) дәвам иткән беренче дәвере зур тарихи әһәмияткә ия. Советлар Союзы башка бер генә ил дә күтәрә алмаслык көчле хәрби һөҗүмгә түзә. Совет кешеләренең кыюлыгы һәм батырлыгы Гитлерның «Яшен тизлегендәге сугыш» планын өзә. Сугышның беренче елында зур җиңелүләргә дучар булу¬ ына да карамастан, Кызыл Армия үзенең югары сугышчан сыйфатларга ия булуын күрсәтә. 1942 елның җәенә тыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы аркасында ил икътисадын хәрби җайга күчерү, нигездә, төгәлләнә, бу — сугыш барышында тамырдан борылышның төп алшарты була. Бу этапта гаять зур хәрби, икътисади һәм кеше ресурсла¬ рына ия булган Гитлерга каршы коалиция оеша. Болар барысы да фашизмны җиңүне вакыт эше итә. Сугышның беренче дәверенең төп нәтиҗәсе Бөек Ватан сугышы һәм, гомумән, Икенче бөтендөнья сугышы барышын¬ да тамырдан борылыш өчен алшартлар әзерләүдә була.
2 Даталар 1942, 1 гыйнвар — Берләшкән милләтләр декларациясе. 1942, 28 июль — «Бер адым да чигенмәскә!» дигән 227 нче номерлы боерык. Сүзлек запасын киңәйтәбез Холокост — Германия нацистларының Европа яһүд- ләрен һәм башка халыкларны юк итүе. Гетто — шәһәрнең аерым районнары. Халыкның бил¬ геле бер аерым төркемнәренә шул районнардан читтә яшәү рөхсәт ителмәгән. 1. Сугышучы якларның 1942 елга планнары нинди була? Кызыл Армиянең Кырымда һәм Харьков янында уңышсызлыкка очрау сәбәпләре нидә? 2. Ни өчен немецлар, 1942 елда җәйге у* һөҗүмнәренең төп юнәлеше итеп, Сталинградны сайлыйлар? Бу һөҗүмнең нәтиҗәләре нинди? 3. Оборона халык комиссарының 227 нче номерлы боерыгын (1942 ел, 28 июль) ничек аңлатып була? Аның эчтәлеге нинди? 4. СССРның оккупацияләнгән территорияләрен¬ дә Германия сәясәтенең максаты нидән гыйбарәт була? Бу сәясәтнең нәтиҗәләре нинди? 5. Массачыл партизаннар хәрәкәтенең сәбәпләре нәрсәдә? Әлеге хәрәкәтнең төп учакларын картада күрсәтегез. Аның әһәмияте нәрсәдә? 6. Гитлерга каршы коалиция нәрсә ул? Ул кайчан барлыкка килә? 1. 1942 елның 28 июлендә «Красная звезда» газетасында язу¬ чы И. Эренбургның мәкаләсе басылып чыга: « Оныклар 1942 ел каһарманнарын я данга күмәр, я әсирлектә иза чигеп безне каһәрләрләр...» 1942 елның җәй — көз айларында, асылда, илебезнең язмышы хәл ителүен фактлар белән раслагыз. 2. АКШ президенты Ф. Рузвельтның Бөекбритания премьер- министры У. Черчилльгә хатында болай диелә: «АКШ һәм Англиянең икесен бергә алсак та, руслар немецларны барыбер аларга караганда күбрәк үтерәләр, сугыш кирәк-яракларын да күбрәк юк итәләр. Безнең халыклар моны күреп торалар». Хат 1942 елның апрелендә җибәрелгән. 1942 елда фашизмга каршы көрәшнең төп авырлыгы СССРга һәм совет халкы җилкәсенә төшүен исбатлаучы фактлар китерегез. Иң яңа тарих курсы буенча алган белемнәрегездән файдаланыгыз. § 31. Бөек Ватан сугышында совет тылы Сугышның беренче чорында совет җәмгыяте. Германия¬ нең һөҗүм итүе совет кешеләренең тормыш һәм көнкүрешен тамырдан үзгәртә. Беренче көннәрдә үк килеп туган куркы¬ нычның масштабларын бәяләү авыр була: кешеләр теләсә кайсы агрессорны кыска гына вакыт эчендә аның җирендә үк
214 тар-мар итү мөмкинлегенә ышаналар. Әмма дошманның ыргы¬ лып алга баруын күргәч, уй-фикерләр һәм көтелгән өметләр үзгәрә. Кешеләр беренче тапкыр Совет хакимиятенең генә түгел, Ватанның да язмышы кыл өстендә булуын аңлыйлар. Немец гаскәрләренең оккупацияләнгән территорияләрдәге массачыл терроры, аларның тыныч халыкка мөнәсәбәте теләсә нинди агитациядән дә яхшырак эшли: я агрессорны туктатырга, я һәлак булырга. 1941 елның 3 июлендә радио аша чыгышында Сталин күп нәрсәләр турында сөйли. Ләкин аның «Ир һәм кыз туганнар!» дигән мөрәҗәгате миллионлаган совет кешеләре хәтерендә озак еллар дәвамында саклана. Бу мөрәҗәгатьтә халыкның берләшү зарурлыгы ассызыклана. Ул ил өстенә килгән үлем куркынычын һәркемгә ачыграк аңларга ярдәм итә. Кешеләр үзләрен системаның «винтиклары» гына итеп санаудан туктыйлар, кыю рәвештә үзләренең бай талант һәм башлангычларын күрсәтә, аларны Ватанны саклауга юнәлтә башлыйлар. И.В. Сталинның 1941 елның 3 июлендә радио аша Zq\ ясаган чыгышыннан Иптәшләр! Гражданнар! Ир һәм кыз туганнар! Без¬ нең армия һәм флотыбыз сугышчылары! Мин сезгә мөрәҗәгать итәм, дусларым минем! Гитлер Германия¬ сенең безнең Ватанга 22 июньдә башланган хыянәтчел һөҗүме дәвам итә... Дошман рәхимсез һәм аяусыз. Ул безнең җирләребезне басып алуны, Советлар Союзы халыкларының милли мәдәниятен һәм милли дәү¬ ләтчелеген җимерүне, аларны немецлаштыруны, кол¬ га әверелдерүне максат итә... Сүз, шулай итеп, СССР халыкларының яшәве һәм үлеме турында бара... Совет кешеләре моны аңларга һәм битараф булмаска тиеш, алар үзләрен мобилизацияләргә һәм эшләрен хәрби җай¬ га үзгәртеп корырга, барысын да фронт мәнфәгатьләренә һәм дошманны тар-мар итүне оештыру бурычларына буйсындырырга тиешләр... Бу бөтенхалык Ватан сугышының максаты — илебезгә ябырылган куркынычны бетерү генә түгел, Германия фашизмы изүе астында калып ыңгырашкан барлык Европа халыкларына ярдәм итү дә... Фашистлар башлаган сугышның характерын Сталин ничек бәя¬ ли? Совет халкы өчен бу сугыш характеры буенча нинди була? Сугышның башлангыч чоры безнең күпмилләтле халкы¬ бызның үлемгә тиң куркыныч сәгатьләрдә хакимиятнең күп рәнҗетүләрен һәм хаталарын онытырга, бар көчен тупларга һәм иң яхшы сыйфатларын ачарга сәләтле булуын яңадан
2 күрсәтә. Бу хисләр һәм уй-фикерләр совет халкының фронтта һәм тылда массачыл каһарманлыгының төп алшарты була. Тамырдан борылышның социаль-икътисади алшартла¬ ры. Немецларның илдәге иң нык үскән сәнәгать районна¬ рын басып алу куркынычы беренче бишьеллыклар чорын¬ да совет халкы хезмәте белән булдырылган иң кыйммәтле җиһазларны читкә чыгаруны таләп итә. Завод һәм фабрика¬ ларны, колхоз һәм МТС җиһазларын, терлекне Көнчыгышка эвакуацияләү башлана. Дошман авиациясе һөҗүме астында кыска гына вакыт эчендә меңнәрчә предприятиене һәм мил¬ лионлаган кешене чыгарырга кирәк була. Дөнья тарихында моңарчы мондый хәлнең булганы булмый. Бу гаять зур эшне оештыру өчен, эвакуация советы төзелә. Сугышның беренче биш аенда ук фронтка якын районнардан 1,5 мең эре сәнәгать предприятиесе (якынча беренче бишьел¬ лык елларында төзелгән кадәр) һәм 10 млн нан артык кеше көнчыгышка җибәрелә. Әлеге предприятиеләрнең эшен җайга салу шулай ук мө¬ һим бурыч булып тора. Кайчакта станоклар һәм җиһазлар¬ ны, армиягә ашыгыч кирәк булган корал һәм сугыш кирәк- яраклары эшләп чыгаруны өзлексез тәэмин итү өчен, ачык күк астында ук монтажлыйлар. Эвакуацияләнүчеләр урнаштырылган шәһәрләрдә торак фондын «тыгызлап» (яңа килүчеләрне гаиләләрдә урнашты¬ ру) кына калмыйлар, ашыгыч төстә землянкалар, вакытлы торак төзиләр, палаткалар коралар. Тыл хезмәтчәннәре көндәлекләреннән < Цехта суык. Кайбер фонарьларның пыялалары ватыл¬ ган. Өстән көмешсыман кар ява. Кешеләр станоклары янында таптаналар, сирәк кенә кулларын авызлары янына китереп өрәләр, җылынырга тырышалар... Аз гына җылынуга, тешләрен кысып булса да эшлиләр. Шундый шартларда да эшчеләр зур процентларга ире¬ шәләр... Үземдә шимбә өмәләренә карата башка мөнәсәбәт сизәм. Элек — теләми идем, ә хәзер — аңлыйм, моның барысын да эшләргә кирәк, башка кеше юк, барам да эшлим... Күп кенә тыл хезмәтчәннәре сугыштан соң «Бөек Ватан сугышы елларында батыр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Үзегез өчен батыр хезмәтнең нәрсә булуын ачыкларга тырышып карагыз. Совет кешеләренең фидакярләрчә тырышлыгы тиздән үз нәтиҗәләрен бирә. 1941 елның ноябренә сәнәгать продукция¬ се эшләп чыгару сугышка кадәрге чор белән чагыштырганда ике тапкырдан артыкка кимегән булса, декабрьдә үк җитеш¬ терүнең түбән тәгәрәве туктатыла, ә 1942 елның мартыннан ул бик тиз үсә башлый.
216 14 яшьлек эшче «Саша дәдәй». 1942 ел 1942 ел уртасына совет икътиса¬ дын хәрби җайга күчерү төгәлләнә, ә ил предприятиеләренең хәрби продук¬ ция чыгару күләме Германиянекеннән артып китә. Бу чорга, бик түбән дәрәҗәдә булса да, армияне генә түгел, шәһәр халкын да карточкалар буенча бирелә торган азык- төлек белән тәэмин итүне тотрыклы- ландыруга ирешелә. Гәрчә сугышка кадәр ашлыкның 40% ын, шикәрнең 84% ын биргән территорияләр оккупа- цияләнгән булса да. Болар барысы да дошманны тар- мар итүнең икътисади алшартларын барлыкка китерә. Сугыш елларында мәгариф һәм фән. Сугыш мәгариф системасына бик зур зыян сала. Дистәләрчә мең мәк¬ тәп бинасы җимерелә, исән калганнарында хәрби госпиталь¬ ләр урнаштырыла. Кәгазь җитмәгәнлектән укучылар иске газета читләренә язарга мәҗбүр булалар. Укытучы сүзе китапны алыштыра. Ләкин балаларны укыту тукталмый. Камалыштагы Мәскәүдә, Севастопольдә һәм Одессада, бло¬ кададагы Ленинградта, Украина һәм Белоруссиянең парти¬ зан отрядларында да укулар бара. Немецлар оккупацияләгән районнарда гына укыту тулысынча диярлек туктала. Совет галимнәре дошманны җиңүгә лаеклы өлеш кертә¬ ләр. Фәнни тикшеренүләрнең барлык төп юнәлешләре дош¬ манны тар-мар итүгә юнәлдерелә. Илнең төп фәнни үзәкләре Көнчыгышка — Казанга, Урал¬ га, Урта Азиягә күчерелә. Әйдәп баручы фәнни-тикшеренү институтлары һәм Фәннәр академиясе учреждениеләре дә шунда ук эвакуацияләнә. Алар башлаган эшләрен дәвам итеп кенә калмый, урыннарда фәнни кадрлар әзерләү эшенә дә булышлык күрсәтәләр. СССР ФАның 2 меңнән артык хез¬ мәткәре хәрәкәттәге армия составында сугыша. Сугыш чоры авырлыкларына да карамастан, дәүләт илебез фәнен үстерүгә зур игътибар бирә. Сугыш елларында фәнни учреждениеләрнең саны яңа институтлар, фән үзәкләре исә¬ бенә тулылана. Новосибирскида СССР ФАның Көнбатыш Себер филиалы, РСФСР Педагогика фәннәре академиясе, Артиллерия фәннәре академиясе һәм Медицина фәннәре ака¬ демиясе төзелә. Үзбәкстанда, Азәрбайҗанда, Әрмәнстанда республика фәннәр академияләре ачыла. Аэродинамика өлкәсендә С. А. Чаплыгин, М. В. Келдыш, С. А. Христиановичның теоретик эшләнмәләре хәрби самолёт-
217 ларның яңа үрнәкләрен эшләргә һәм чыгара башларга мөм¬ кинлек бирә. Академик А.Ф. Иоффе җитәкчелегендәге фәнни коллектив беренче совет радиолокаторлары ясый. 1943 елдан СССРда атом-төш коралын булдыру буенча эш башлана. Мәдәният эшлеклеләре — фронтка. Илебезнең мәдәният эшлеклеләре җиңүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Мең¬ нән артык язучы һәм шагыйрь, шул исәптән М.А. Шолохов, А.А. Фадеев, К.М. Симонов, А. Т. Твардовский фронтка китә. Аларның һәр дүртенчесе кире әйләнеп кайтмый. 1941 елның көзендә балалар язучысы А.П. Гайдар һәлак була. Кама¬ лыштагы Севастопольдән кайтканда, «Унике урындык» һәм «Алтын бозау» сатирик романнары авторларының берсе Е.П. Петров үтерелә. Берлинның Шпандау төрмәсендә авыр яралы килеш әсирлеккә төшкән татар шагыйре М. Җәлил немецлар тарафыннан җәзалап үтерелә. Ун язучы Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була. Сугыш чоры әдәбияты фронтта да, дошман тылында да зур уңыш казана һәм танылу ала. Ленинград блокадачыларының каһарманлыгына О. Берггольцның «Ленинград поэмасы»нда һәм В. Инберның «Пулков меридианы»нда дан җырлана. О. Берггольцның «Ленинград поэмасы»ннан Пычракта, караңгылыкта, ачлыкта һәм сагышта Үлемнең салкын шәүләсе аякларга ябышкан. Шулай да без бик бәхетле, шундый ирекле идек, Хәтта оныклар да безгә кызыгып карар, дидек. Тиешенчә җырланмаган куркыныч бәхет ачтык — Әле генә соңгы сынык, соң чеметем тәмәке Безнең өчен уртак иде, куркытмый иде ачлык; Әле ярты төнгә кадәр гәп куерттык бергәләп, Төтәп янган ут-учакның кырыена чүгәләп. Җиңү килгәч, безнең яшәү омтылыр кая табан, Тормышның кадерен белеп, бәя биреп яңадан. (Русчадан Ленар Шәех тәрҗемәсе) Блокададагы Ленинград халкының рухи йөзен без нинди итеп күзаллыйбыз? Алар үзләре өчен «куркыныч бәхет»не ничек ача¬ лар? Нинди өмет-хыяллар белән яшиләр? Сталинградны саклаучыларның каһарманлыгын К.М. Си¬ моновның «Көннәр һәм төннәр» һәм В. С. Гроссманның «Төп һөҗүм юнәлеше» әсәрләре мәңгеләштерә. Башкала сакчыла¬ рының ныклыгы һәм кыюлыгы А. А. Бекның «Волоколамск шоссесы» повестенда данга күмелә. Илебез тарихының героик сәхифәләрен чагылдырган сугыш чоры тарихи әдәбияты да (С. Н. Голубов, «Багратион»; А. Н. Степанов, «Порт-Артур» һ.б.) популярлык казана. А.Т. Твардовскийның Василий Тёркины чын халык образына әверелә («Василий Тёркин»).
8 Фронт сызыгына чыгу өчен, фронт театрлары оештырыла. Ленин комсомолы исемендәге театр актёрларыннан төзелгән «Очкын» театры шуларның тәүгесе була. Сугыш елларында 40 меңнән артык сәнгать эшлеклесе фронтта булып кайта. Мәшһүр артистлар: И. Москвин, М. Жаров, Н. Крючков, И. Ильинский, А. Тарасова, А. Яблочкина, М. Царёв, Н.Чер¬ касов, Е. Гоголева да һ.б. шулар арасында. Әйдәп баручы киностудияләрнең Урта Азиягә эвакуация¬ ләнүенә дә карамастан, илебез кинематографы үз эшчәнлеген туктатмый. Кино эшлеклеләре тарафыннан сугыш елларында 500 ләп киножурнал һәм 34 тулы метражлы фильм чыгары¬ ла. Шуларның дошманга каршы көрәшкә багышланганнары (Л. Луков, «Два бойца»; И. Пырьев, «Секретарь райкома»; А.Столпер, «Парень из нашего города»; М.Ром, «Нашествие» һ.б.) аеруча популярлык казана. Сугыш елларында лирик җырлар иң яраткан музыкаль жанрга әверелә. В. Соловьёв-Седойның «Вечер на рейде», Н. Богословскийның «Тёмная ночь», М. Блантерның «В лесу прифронтовом» җырларын бөтен ил халкы җырлый. Симфоник музыка да яратып кабул ителә. Блокададагы Ленинградта Д. Шостакович Җиденче (Ленинград) симфония¬ сен яза. Аны турыдан-туры камалган шәһәрдән трансляцияләү бөтен дөньяда гражданлык батырлыгы буларак кабул ителә. 1943 елда СССРның яңа Гимны иҗат ителә (А. Александров музыкасы, С. Михалков һәм Г. Эль-Регистан сүзләре). Эстрада артистларының фронттагы чыгышлары тамаша¬ чыларда аеруча уңыш казана. К. Шульженко, Л. Русланова, Р. Бейбутов, М. Бернес, лирик җырлар башкарып, зур таны¬ лу алалар. Әгәр сугышка кадәрге совет мәдәнияте кешеләргә «төзергә һәм яшәргә» ярдәм итсә, хәзер ул исән калырга һәм җиңәргә булыша. Сугыш елларында чиркәү. Сугыш башланганда, чиркәүнең хәле бик авыр була. Патриарх вазифаларын башкарган (мес¬ тоблюститель) митрополит Сергий җитәкчелегендә Рус пра¬ вославие чиркәвенең нибары 7 епискобы гына иректә кала. Православие Христос Чиркәве пастырьларына һәм юл күрсәтүчеләргә. 1941 ел, 22 июнь \\ ...Фәкать көчне генә үз кануны дип кабул иткән, намус һәм әхлакның югары таләпләрен мыскыл итәргә күнеккән фашизм бу юлы да үзенә тугры калды. Фашистлык итүче юлбасарлар безнең Ватаныбызга һөҗүм итте... Безнең Православие Чиркәве һәрвакыт халык язмышын уртаклашты. Аның белән бергә сынау¬ лар да үтте, аның уңышларына да сөенде. Үз халкын ул хәзер дә ташламаячак. Ул алдагы бөтенхалык җиңүенә
219 күкләрнең фатихасын ирештерә... Раббыбыз безгә җиңү бүләк итәр. Бу мөрәҗәгатьнең әһәмияте нәрсәдә? Мөселман, яһүди, будда¬ чыларның да рухи лидерлары шундый ук чакырулар белән чыгалар. Дин тотучыларның патриотик хисләрен уятып һәм ныгы¬ тып, сугышчан батырлыкка һәм хезмәт казанышларына фатиха биреп, чиркәү актив позиция биләп кенә калмый, дәүләткә дә сизелерлек ярдәм күрсәтә, Кызыл Армиянең хәрби куәтен ныгыту турында кайгырта. Митрополит Сергий чакыруы буенча Дмитрий Донской исемендәге танк колонна¬ сына акча җыела. Оккупацияләнгән территорияләрдә руха¬ нилар подполье, партизаннар белән элемтәдә торалар, тыныч халыкка ярдәм итәләр. Аларның күбесе гитлерчылар тара¬ фыннан үтерелә. Чиркәүнең мондый позициясен халык та, хакимият тә һәрьяклап хуплый гына. 1943 елның сентябрендә чиркәү җитәкчеләренең Сталин белән әңгәмәсе була, соңгысы алар¬ ның таләпләрен үтәү йөзеннән яңа патриарх сайларга (Сер¬ гий сайлана), Изге синод төзергә, берничә дини семина¬ рия ачарга рөхсәт бирә, руханиларның бер өлешен төрмәдән азат итә. Хакимиятнең бу адымнары фашистлар оккупацияләгән территорияләрдә дини тормышның торгызылуы һәм чиркәү эшчәнлеге белән дә бәйле була. Моннан тыш, дәүләт Кызыл Армия сугышчыларының байтак өлешен тәшкил иткән крестьяннарның дини инануларын тамырдан бетерә алмый. Әмма чиркәүгә хакимият күзәтчелеге элеккечә үк шактый көчле була. Фронт һәм тыл бердәмлеге, совет җәмгыятенең әхлакый- сәяси берлеге сугышта тамырдан борылышның һәм җиңүнең иң мөһим алшартларыннан берсен тәшкил итә. Сүзлек запасын киңәйтәбез бГП|) Местоблюститель — патриарх урынына калган яки патриарх вазифаларын башкаручы зат. 1. Ил икътисадын хәрби җайга салу өчен, совет җитәкчелеге нинди чаралар күрә? 2. Совет икътисадын хәрби җайга салу- ның нәтиҗәләре нинди була? Иң эре предприятиеләр эва¬ куацияләнгән урыннарны картада күрсәтегез. 3. Сугыш елла¬ рында фән һәм мәгарифнең үсеше турында сөйләгез. Сугыш елларында да мәгарифкә югары таләпләр саклану ни белән аңлатыла? 4. Сугыш елларында сәнгатьне һәм мәдәниятне үстерүнең үзенчәлек¬ ләре нинди? 5. Сугыш елларында Рус православие чиркәве һәм Совет дәүләтенең үзара мөнәсәбәтләре ничек һәм ни өчен үзгәрә?
220 1. 1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында ши¬ гырьләр укыгыз. Иң ошаган шигъри юлларны яттан өйрәнегез. 2. Сезнең Бөек Ватан сугышы елларында язылган җырларны ишеткәнегез бармы? Ата-анагыз, әби һәм бабаларыгыздан, өлкән яшьтәге башка кешеләрдән аларга нинди хәрби җырлар ошавын сорагыз. Бу җырлар аларны кайсы яклары белән җәлеп итә? § 32. Бөек Ватан сугышы барышында тамырдан борылыш Кавказ өчен сугыш. 1942 елның җәендә Төньяк Кавказда Кызыл Армия өчен һәлакәткә тиң хәл туа. Совет гаскәр¬ ләренең бик көчле каршылык күрсәтүенә дә карамастан, берничә көн эчендә дошман Кавказ сыртына чыга. Ул Май¬ коп, Грозный һәм Баку нефтен, шулай ук Каваз артын басып алуны максат итеп куя. Гитлер Кавказ нефтеннән башка сугышны дәвам итә алмавы турында белдерә. Ләкин, бөтен ресурс һәм көчләрне мобилизацияләп, Кызыл Армия дошманны туктатуга ирешә. Сталинград янында немец гаскәрләрен тар-мар итү. 1942 ел көзенә совет-герман фронтындагы көчләр нисбәте акрынлап Кызыл Армия файдасына үзгәрә башлый. Дошман бу вакыт¬ ка Сталинград һәм Төньяк Кавказ юнәлешләрендә бик зур югалтуларга дучар була һәм оборонага күчә. 1. Хәрби хезмәткәрләр. 2. Туплар һәм минометлар. 3. Танклар. 4. Самолетлар.
221 Диаграммаларны анализлагыз. 1942 елның июленнән алып ноя¬ бренә кадәр якларның көчләр һәм чаралар нисбәте ничек үзгәрә? Совет командалыгы мондый шартларда хәлнең тәмам үз файдасына үзгәрүенә ирешергә омтыла. Төп һөҗүмне Сталинград фронтына юнәлтергә карар кылына. Сталинград янында немецларны тар-мар итү планы (аны И. В. Сталин җитәкчелегендә Югары башкомандую- щий урынбасары Г. К. Жуков һәм Гене¬ раль штаб башлыгы А. М. Василевский эшли) шартлы исем белән «Уран» дип атала. Бу план буенча, Көньяк- Көнбатыш, Дон һәм Сталинград фронт¬ лары көчләре бергә кушылган юнәлеш¬ ләрдә һөҗүм итеп, немецларны Идел һәм Дон елгалары арасында чолганыш¬ та калдыру һәм тулысынча тар-мар итү күздә тотыла. Бу планны гамәлгә ашыру өчен, дошманга караганда ике мәртәбә өстен көчләр туплана. 1942 елның 19 ноябрендә совет ар¬ тиллериясе дошманга куәтле һөҗүм ясый, аннан соң танклар һөҗүмгә күчә. Рәхимсез сугышларның бишенче көнендә совет гаскәрләре Калач шәһәре районында кушылалар. Нәтиҗәдә не¬ мецларның 6 нчы армиясе һәм өлешчә Әсирлеккә төшкән фельдмаршал Ф. Паулюс 64 нче армиянең коман¬ да пунктына китерелә
4 нче танк армиясе чолганышка эләгә. Камалышта калган дошман солдатлары һәм офицерларының саны 330 меңгә җитә. Немецларның чолганыштан чыгарга маташулары уңышсызлыкка очрый. 1943 елның 2 февралендә дошманның камалышта калган төркеме капитуляцияли. Аның командую¬ щие — генерал-фельдмаршал Ф. Паулюс — үзе дә әсирлеккә бирелә. Тыл хезмәтчәннәре көндәлегеннән Иртә белән радио тыңлыйсың да, күңелләр күтәрелеп китә... Дошманны куарга да куарга! Көзгә сугышны бетерергә иде! Сталинград янындагы бөек җиңүдән соң тылда уй-фикерләр ничек үзгәрә? Уйлап карагыз әле, бу үзгәрешләрне тамырдан борылышның бер өлеше дип санап буламы. Кызыл Армиянең Сталинград янындагы җиңүе Бөек Ватан сугышы барышында гына түгел, бөтен Икенче бөтендөнья сугышында тамырдан борылышны башлап җибәрә. Стратегик инициативаны безнең армия үз кулына ала. Азат итүнең башлануы. Сталинград янында җиңүдән соң дошманны совет җиреннән массакүләм куу башлана. Яңадан чолганышта калудан куркып, немецлар үз гаскәрләрен Төнь¬ як Кавказдан чыгаралар. 1943 елның 18 гыйнварында Ленинград һәм Волхов фронтлары гаскәрләре Ленинград блокадасын өлешчә өзүгә ирешәләр. Камалыштагы шәһәргә азык-төлек, медикамент¬ лар, корал кертелә башлый. 1943 елның февралендә көнчыгыш Донбассны азат итү башлана. Шул ук вакытта Югары Донда Воронеж фронты¬ ның куәтле һөҗүме нәтиҗәсендә дошманның өч армиясе тар-мар ителә, һәм немецлар позициясенә тирән үтеп кергән Курск дугасы барлыкка килә. Ике як та җәйге кампанияне нәкъ менә шунда башларга ниятли. Кышкы һөҗүмнәр барышында Кызыл Армия дошманның 100 дән артык дивизиясен тар-мар итә. Курск дугасындагы сугыш. Хәрби җиңелүләр сериясе немец армиясен бик нык хәлсезләндерә. Гитлер тоталь (гомуми) мобилизация башларга боерык бирә, аның бары¬ шында тагын 2 млн солдат һәм офицер армиягә алына. Европада икенче фронт һаман ачылмый. Һәм андагы немец дивизияләре дә Көнчыгыш фронтка җибәрелә. Курск янын¬ да дошманның барысы 50 ләп дивизиясе туплана. Танк армияләре яңа төр техника — «тигр» һәм «пантера» танк¬ лары, «фердинанд» штурм туплары белән коралландыры- ла. Немецларның «Цитадель» операциясе планы, төньяктан
һәм көньяктан һөҗүм итеп, Курск дугасын «кисүне», совет гаскәрләрен чолгап алып юк итүне күздә тота. Совет командалыгы, Г. К. Жуков тәкъдиме буенча, актив оборонага күчәргә карар кыла. Дошманны хәлсезләндер¬ гәннән соң, төп һәм резервтагы гаскәрләрнең бөтен көчен аңа каршы юнәлтергә ниятли. Бер үк вакытта Ставка, бу операцияне башкару өчен, тере көчләр һәм техника буен¬ ча безнең армиянең дошманнан сизелерлек өстенлеген тәэ¬ мин итә. Немецлар тагын көтмәгәндә һөҗүм итү факторыннан фай¬ даланырга җыеналар. Һөҗүмне 5 июльдә иртәнге 3 тә куәтле артиллерия әзерлеге белән башлау күздә тотыла. Әмма совет разведкасы һөҗүм башлану көнен һәм сәгатен төгәл белә ала, Үзәк фронт командующие К. К. Рокоссовский алдан- рак һөҗүм ясарга карар кыла. Немецлар һөҗүменә берничә минут кала 19 меңләп совет тубыннан тулы сугышчан әзер¬ лек хәленә китерелгән немец гаскәрләренә җимергеч удар ясала. Нәтиҗәдә дошман зур югалту кичерә һәм берничә сәгатьтән соң гына һөҗүмгә күчә ала, анда да сугышка үзе¬ нең барлык резервларын кертергә мәҗбүр була. Немецлар нибары 30—35 километрга гына алга үтәләр. 12 июльдә совет гаскәрләре контрһөҗүмгә күчә. Шул ук көнне Прохоровка авылы районында дөнья тарихында иң зур танк сугышы була, анда 1200 танк һәм үзйөрешле артил¬ лерия установкасы катнаша. Бу көнне бөтен Курск сугышы барышында борылыш башлана. Немецлар оборонага күчәргә мәҗбүр була. Һөҗүмгә күчеп, Кызыл Армия 5 августта Белгород һәм Орёлны азат итә. Сталин боерыгы буенча, Мәскәүдә беренче җиңү салюты бирелә. Курск бәрелешендә немецлар 500 мең солдат һәм офице¬ рын, 1,5 мең танкын, 3,7 мең самолётын югалта. Һөҗүмгә күчкән совет гаскәрләренең һөҗүме шулкадәр көчле була ки, кыска гына вакыт эчендә Харьков, Донбасс, Тамань ярым¬ утравы, Брянск, Смоленск дошманнан азат ителә. Сентябрь уртасында Днепр өчен тиңдәшсез сугыш башла¬ на. Елганың текә һәм биек уң як ярында немецлар ныгыт¬ малар системасы («Көнчыгыш вал») төзиләр. Бу — совет гаскәрләре өчен җитди киртә булыр, дип уйлыйлар. Гитлер, кәпрәеп: «Днепр кирегә ага башласа да, руслар аны кичеп чыга алмаячак»,— дип белдерә. Әмма совет солдатын «Көнчыгыш вал» да туктата ал¬ мый — 6 ноябрьдә Киев азат ителә, гаскәрләр Днепр елга¬ сын күпчелек юнәлешләрдә кичеп чыгалар. Бу каршылыкны үткәндә күрсәткән каһарманлыклары өчен Днепрның уң як ярына беренче булып аяк баскан 2438 сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
224 Бер үк вакытта немец гаскәрләренең шактый зур группи¬ ровкам Кырымда бикләнеп кала. Сугыш барышындагы тамырдан борылыш ныгытыла. Таһран конференциясе. Кызыл Армиянең уртак дошман¬ ны тар-мар итүдәге уңышларына 1943 елның июль ахырын¬ да союздаш Англия-Америка гаскәрләрен Италиядә төше¬ рү дә өстәлә. Әмма совет җитәкчелеге союздашларның төп вәгъдәләре үтәлүне — гаскәрләре Франциядә төшерелүен көтә, чөнки бу — Германия өстеннән җиңүгә ирешүне күп¬ кә тизләтер иде. 1943 елның ноябрь — декабрь айларын¬ да Таһранда СССР, АКШ һәм Англиянең лидерлары («зур өчлек») очраша. Сталин, Рузвельт һәм Черчилль Европада Икенче фронтны 1944 елның май — июнендә ачу, сугыштан соң Берләшкән Милләтләр Оешмасы төзү, сугыштан соңгы дөнья төзелеше, сугышта җиңелгәннән соң Германиянең язмышы һ.б. турында килешәләр. СССР, Европада сугыш тәмамланганнан соң, Япониягә каршы сугышка керергә вәгъ¬ дә бирә. Сугышның икенче чоры йомгаклары. Кызыл Армиянең Сталинград янындагы контрһөҗүме башланганнан алып 1943 ел ахырына кадәр Германия 2,2 млн нан артык кеше¬ сен, 3,5 мең танкын, 7 мең самолётын югалта. 1943 ел¬ ның җәй — көзендә генә дә немецлар Көнчыгыш фронтта¬ гы гаскәрләренең яртысыннан артыгын югалта. Италиядә Муссолининың бәреп төшерелүе Гитлерның иң ышанычлы союздашларының берсен сугыштан чыгара. 1943 елның ахырына совет гаскәрләре дошман оккупа¬ циаләгән барлык территорияләрнең яртысын диярлек азат итәләр. Әмма сугышны тәмамланды дип санау өчен, дошман бик көчле була әле. Алда җитди һәм озакка сузылган көрәш тора. Әмма аның нәтиҗәсе күпчелек очракта хәл ителгән була инде. Бөек Ватан һәм Икенче бөтендөнья сугышы барышында тамырдан борылыш Сталинград янында башлана һәм Курск бәрелешеннән соң тәмамлана. Даталар 1942, 19 ноябрь—Кызыл Армиянең Сталинград янында һөҗүмгә күчүе. 1943, 5 июль — Курск дугасында бәрелеш башлану. 1. Сталинград янында совет контрһөҗүме уңышларының сәбәпләре нәрсәдә? Аның турында картадан файдаланып ( ' ) сөйләгез. 2. Икенче бөтендөнья сугышы барышында Сталинград сугышының әһәмияте нинди? 3. Картадан файдаланып, Курск бәрелеше турында сөйләгез. Ни өчен аны Бөек Ватан сугышы бары¬ шында тамырдан борылышны тәмамлаган бәрелеш дип саныйлар?
225 4. Сугыш чорында совет кешеләренең массачыл каһарманлыгын сез нәрсә белән аңлатасыз? Үзегезгә мәгълүм булган фронт батырларын атагыз. 5. Таһран конференциясенең әһәмияте нәрсәдә? 1. Сталинград сугышының соңгы көннәрендә һәм ул тәмам- ХТХ лануга ук, Германиядә тоталь мобилизация үткәрелә. Аерым ( алганда, хәрби икътисад өчен бик кирәкле барлык сәүдә һәм һөнәрчелек предприятиеләрен ябарга кушыла. Бу фактлар¬ га сугыш барышында тамырдан борылыш башлану хакында нәтиҗә күзлегеннән бәя бирегез. 2. Сталинград сугышы безнең ил тарихына бөтенләйгә кереп калды. Ул символга, халык өчен горурлык, көч чыганагы булып торган вакыйгага әверелде. Илебез тарихында тагын нинди вакыйганы, сезнең карашы¬ гызча, Сталинград сугышы белән бер рәткә куеп булыр иде? § 33. СССР халыклары немец фашизмына каршы көрәштә Күпмилләтле совет халкы сугыш фронтларында. СССРга һөҗүмне планлаштырганда, Гитлер күпмилләтле совет дер¬ жавасы аның армияләре һөҗүме астында «карталардан өйгән йорт» кебек җимерелеп төшәр дип саный. Ләкин болай килеп чыкмый. Киресенчә, үлем куркынычы янаган¬ да, күпмилләтле совет халкы тагын да туплана төшә. Бердәм дәүләтне саклау анда яшәгән йөздән артык милләтләрнең һәрберсе тарафыннан милли бурыч буларак кабул ителә. Дошманны җиңүгә рус халкы хәлиткеч өлеш кертә. Кызыл Армия сафларында СССРның барлык халыкла¬ ры вәкилләре сугыша. Дистәләрчә милли дивизия һәм бри¬ гадалар төзелә, ал арда рус, украин һәм белоруслар белән беррәттән, Идел буе һәм Төньяк Кавказ, Себер, Кавказ арты һәм Урта Азия, Балтыйк буе һәм Ерак Көнчыгыш хәрбиләре иңне-иңгә куеп көрәшә. Гитлер гаскәрләренең беренче һөҗүмен үзенә алган Брест крепостен саклап 30 милләт вәкиле сугыша. Алар барысы да һәлак була. Төрле милләттән булган солдатларның дуслы¬ гы һәм үзара ярдәме уртак башкалабыз Мәскәүне, союз¬ даш республикалар башкалалары Киевны, Минск, Киши¬ нёв, Рига, Вильнюс, Таллинны, Төньяк Кавказ автономияле республикалары һәм өлкәләре үзәкләре — Майкопны, Гроз¬ ный, Нальчик, Черкесск, Орджоникидзены саклаганда да бердәй чагылыш таба. Төрле милләтләрнең батыр уллары, уртак Ватаннарын дошман явыннан саклап, үлем белән санашмыйлар, нык торалар. Дошман дзотлары амбразурасын үз күкрәкләре белән кап¬ лаган рус каһарманнары А. М. Матросов, А. К. Панкратов, В. В. Васильковскийның батырлыгын украин А. Е. Шевченко, эстон И.И.Лаар, үзбәк Т. Иржегетов, кыргыз Ч. Тулебердиев,
226 молдаван И.И.Солтыс, яһүд Е. С. Белинский, казах С.Б. Бай- баһамбәтов, белорус П. В. Костючек, башка милләттән булган меңләгән сугышчы кабатлый. Днепрны кичкәндәге батырлыклары өчен 33 милләт вә¬ килләре булган сугышчылар Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була. Белоруссия территориясендә дошманга каршы 70 тән, ә Украина территориясендә 60 тан артык милләттәге парти¬ зан һәм подпольечы көрәшә. Сугыш фронтларындагы кыюлыклары һәм каһарманлык¬ лары өчен 8160 рус, 2069 украин, 309 белорус, 161 татар, 108 яһүд, 96 казах, 90 грузин, 69 үзбәк, 61 мордва, 44 чуваш, 43 азәрбайҗан, 39 башкорт, 32 осетин, 18 мари һ.б. Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Сугыш елларында союздаш республикалар икътиса¬ ды. Совет халыкларының дуслыгы ил икътисадын хәрби рельсларга күчерүдә дә чагылыш таба. Предприятиеләрне көнчыгыштагы союздаш һәм автономияле республикаларга эвакуацияләгәндә, алар белән бергә миллионлаган качаклар да күченә. Аларны җирле казах, үзбәк, төрекмән, кыргыз, азәрбайҗан һ.б. гаиләләренә урнаштыралар. Соңгылары исә эвакуацияләнгән рус, украин, белоруслар белән бер түбә астында яшәп кенә калмыйлар, ризыкларын да бүлешәләр. Кавказ арты һәм Урта Азия республикаларына күчерелгән предприятиеләрнең күбесе сугыштан соң да шунда кала, бу исә союздаш республикаларның икътисади потенциалын сизелерлек ныгыта. А. Н. Толстойның «Җимерелмәс крепость» дигән Q мәкаләсеннән 1 \ Безнең барыбызны да, йөз илле халыкның кайсысының телендә генә сөйләшсәк тә, туган йортыбыз кайда гына булса да — немецлар мәсхәрәләгән, кан һәм күз яшьләре белән сугарылган Днепр ярындамы яисә гүзәл Фирганә үзәнлегендә тыныч кына челтерәп аккан арык буендамы, кырыс Себер тайгасындамы яисә рәхәт көньяк диңгезе ярындамы — барыбыз өчен дә ватан бер үк... ул — без¬ нең тормышыбыз чыганагы, җимерелмәс крепостебыз. Бу мәкалә 1942 елның 30 декабрендә басылып чыккан. Ни өчен нәкъ менә шул вакытта? Аның төп идеясе нинди? Сугыш елла¬ рында аның әһәмияте нидән гыйбарәт була? Сугыш елларында сәнәгатьтә мөһим башлангычларны рус Е. Г. Барышникова һәм казах С. Бәкбосынов, белорус Д.Ф.Босый һәм грузин Н.В.Геладзе, татар Г.Б. Максудов һәм
227 украин кызы Е. М. Чухнюк күтәреп чыга. Төрле милләт кол¬ хозчылары П. Н. Ангелинага, Ч. Берсиевка, М. И. Бровкога, Д. М. Гармашка, П. И. Ковардакка, Т. С. Мальцевка тиңлә¬ шергә тырышты. Сугышның беренче көннәреннән үк бөтен ил буенча төрле милләтләрнең армиягә, качакларга һәм күчеп кайтучы¬ ларга ярдәмгә акча, кием-салым, азык-төлек җыю хәрә¬ кәте башлана. Ил халкы җыйган акчаларга сугыш елла¬ рында 2,5 мең хәрби самолет, берничә мең танк, 8 су асты көймәсе, 16 хәрби катер төзелә, меңләгән туп һәм миномёт ясала. 1943 елдан СССРның барлык халыклары азат ителгән районнарга махсус ярдәм фондын булдыру хәрәкәтенә кушы¬ ла. Сугыш дәвам итә, ә төрле милләт хезмәт ияләре Төньяк Кавказ автономияләрендәге, Россиянең үзәк өлкәләрендәге, Украина һәм Белоруссиядәге предприятиеләрне торгызу эше¬ нә тотына. Сугыш елларында милли хәрәкәт. Сугыш, кагыйдә була¬ рак, сугыш алды елларында хакимият сәясәте җирле халык¬ та аеруча көчле ризасызлык тудырган районнарда милли хәрәкәтне җанландырып җибәрә. Милли бәйсезлеккә ире¬ шүне максат итеп куйган оешмалар да төзелә. Украинада 20 нче еллардан ук эшләп килгән Украина милләтчеләре оешмасы (ОУН) ал арда иң зурысы була. Шуңа охшаш, ләкин кечерәк санлы оешмалар Көнбатыш Белоруссиядә, Балтыйк буенда, Кырымда, Чечен-Ингушетиянең таулы районнарын¬ да да була. Сугыш башлануга, бигрәк тә немец гаскәрләре якын¬ лашкач, бу оешмаларның эшчәнлеге активлаша. Кызыл Армиягә каршы көрәш алып бару өчен, кораллы отрядлар төзелә башлый. Украинада ОУН Украина баш күтәрүчеләр армиясен (УПА) төзи. Кырым мөселман комитеты, Кавказда¬ гы туганнарның махсус партиясе (Чечен-Ингушетия) һ.б. хакимияткә каршы кораллы көрәш алып бара. Кораллы милләтчел төркемнәрнең Кызыл Армиянең чигенеп барган яисә чолганышта калган частьларына һөҗүм итү очраклары ешая. Немецлар, Кызыл Армияне тар-мар итүне җиңеләйтү өчен, СССРдагы милли хәрәкәтләрне контрольгә алырга маташып карыйлар. Дошман белән хезмәттәшлек итү теләге булган хәрби әсирләрдән генерал А. А. Власов командалыгында Рус азатлык армиясе (РОА) формалаштырыла, шулай ук украиннардан, Кырым татарлары, Төньяк Кавказның кайбер халыклары вәкилләреннән батальоннар һәм полклар төзелә. Аларның күбесен аклар армиясенең элеккеге генераллары һәм офицерлары җитәкли.
228 Германия тышкы эшләр министрына генерал А.А. Власов белән әңгәмә турында язмадан Мин совет офицерларына... Россиянең йөз ел буена, ул патша режимындамы яисә большевистик режимда булсынмы, Германия өчен даими куркыныч тудырып торуын ачык итеп әйттем. Рус дәүләтенең бөекрусчылык (великорусский) нигезендә торгызылуы Германияне бөтенләй кызыксындырмый. Генерал А.А. Власов немецларга үзе теләп әсирлеккә төшә. Фашистлар ягында сугышучы армия төзи. Үзенең хыянәтен идея-фикерләре — Сталин режимына каршы көрәш белән аклар¬ га маташа. Документка таянып, А.А. Власов эшчәнлегенә бәя бирегез. Әмма, күп санлы чаралар күрелүгә дә карамастан, немец¬ лар җитәрлек дәрәҗәдә куәтле милләтчел формированиеләр төзүгә һәм СССР халыклары дуслыгын какшатуга ирешә алмыйлар. Милли сәясәт. Милли хәрәкәтләрнең активлашуы нәти¬ җәсендә, ил җитәкчелеге милли сәясәтне тагын да көчәйтә. Милли үзенчәлекнең теләсә нинди чагылышы (бигрәк тә кораллы каршылык күрсәтү) хыянәт булып санала. Еш кына немецлар белән хезмәттәшлек итүчеләр генә түгел, ә бу халыкның барлык вәкилләре хыянәттә гаепләнә. Сугыш вакытында бөтен бер халыклар депортацияләнә, байтак милли автономияләр бетерелә. Сугышта катнашучы башка дәүләтләрдәге кебек үк (аерым алганда, АКШта), сугыш башлангач, милли билгеләре буенча дошман белән бәйле гражданнар судсыз гына репрессиягә дучар ителә. 1941 елның җәендә СССРда яшәгән немецлар (1,5 млн чамасы кеше) Себергә һәм Казахстанга сөрелергә тиешле «диверсантлар һәм шпионнар» дип игълан ителә. Идел буе немецлары АССРы бетерелә. Шул ук вакытта 50 меңнән артык литвалы, латыш, эстон Себергә депортацияләнә. 1943 елның октябрендә 70 меңләп карачайлар — Казах¬ станга һәм Кыргызстанга, ә 93 мең калмык Себергә сөрелә. Тиздән бер тәүлек эчендә, товар вагоннарына төяп, 40 мең балкар Көнчыгышка җибәрелә. 15 мең балкар фронттан турыдан-туры Казахстанга сөрелә. Хәтта Советлар Союзы Геройларын һәм автономияләрнең партия-дәүләт җитәкче¬ ләрен дә аямыйлар. 1944 елның 23 февралендә чечен һәм ингушларны депор- тацияләү буенча иң зур масштаблы операция башлана. Кешеләрне Кызыл Армия көненә багышланган митингларга чакыралар, аннан соң тезләндерәләр һәм туган җирләреннән җибәрү хакында фәрман укыйлар. Аларга, үзләре белән
229 ризык һәм кирәк-ярак төенчеге алу өчен, 15—20 минут вакыт бирелә, аннан соң, тимер юл станцияләренә куалап китереп, товар вагоннарына төйиләр. Барлыгы 650 мең чечен һәм ингуш Көнчыгышка җибәрелә. Тиздән Чечен-Ингуш АССР үзе дә бетерелә. 1944 елның апрель — маенда Кырымнан Үзбәкстанга 180 меңнән артык кырым татары чыгарыла. Алар артыннан Кырымнан шулай ук әрмәннәр, болгарлар, греклар депор- тацияләнә. Өлешчә күченү шулай ук русларга, украиннарга, белорусларга, осетин, абазин, авар, нугай, лаз, лак, тавлин, даргин, кумыкларга да кагыла. Бу халыкларның күп кенә вәкилләре юлда барганда ачлык¬ тан, суыктан һәм авырулардан үлә. Депортация аркасында 200 мең чечен һәм ингуш, барлык калмык халкының ярты¬ сы, һәр икенче балкар, һәр өченче карачайлы һәлак була. Рәхимсез репрессияләр сугыштан соң котылгысыз рәвештә яңа милли хәрәкәтләр формалашуга китерә. Гитлерның Советлар Союзының вермахт удары астында таркалуына исәп тотуы акланмый. Күпмилләтле совет хал¬ кының әхлакый-сәяси бердәмлеге аның сугышта җиңүенең иң мөһим шартына әверелә. Сүзлек запасын киңәйтәбез юртация — куып җибәрү, сөргенгә сөрү. 1. Немецларның күпмилләтле Совет дәүләтенең таркалуына өметләре ни өчен җимерелә? 2. СССРда яшәгән төрле халык¬ ларының Германияне җиңүгә керткән өлешләре турында сөйләгез. 3. Гитлер җитәкчелегенең СССРдагы милли хәрә¬ кәтләрдән файдаланырга маташуы турында сөйләгез. Әлеге тырышлыкның нәтиҗәләре нинди? Ни өчен алар, тулаем алганда, уңыш- сызлыкка очрый? 4. Сугыш елларындагы коллаборационизмга карата мөнәсәбәтегезне белдерегез. Коллаборационистлар гамәлен «Сталин режимына каршы көрәш» идеясе белән аклап буламы? 1. Язучы Ф.Искәндәрнең сугыштан соң Абхазия территория¬ сеннән грекларны депортацияләү хакында хикәясе бар. «Бүген безнең җирдә грек һәм төрек сөйләме ишетелми,—дип яза Искәндәр,— һәм минем җаным өши, үземне ятим итеп тоям. Мин балачактан ук ватанымда абхазча, русча, грузинча, мингрельча, әрмәнчә, төрекчә сөйләшкәнне ишетергә күнеккәнмен, һәм хәзер, халыклар «сайрашуы» бөркелгән татлы күптавышлылыктан безгә якын тавышлар алып ташлангач, миндә шатлык юк, туган ил һавасы белән рәхәтләнү юк!» Уйлап карагыз әле, язучы позициясендә сезне нәрсә җәлеп итә? Нигә аның җаны өши? Ни өчен бер халыкның бәхетенә икенче халыкны түбәнсетү хакына ирешеп булмый? 2. «Бөек Җиңү — һәммәбезгә бер» темасына тарихи эссе языгыз.
230 § 34. СССР Икенче бөтендөнья сугышының соңгы этабында 1944 елның башына хәрби-стратегик хәл. 1944 ел башы¬ на Германия зур югалтулар кичерә, әмма элеккечә үк көч¬ ле дошман булып калуын дәвам итә. Үз дивизияләренең 2/3 өлешен (5 млн га якын кеше) ул совет-герман фрон¬ тында тота. Аның танк һәм үзйөрешле артиллерия уста¬ новкаларының (САУ) (5,4 мең), туп һәм миномётларының (54,6 мең), самолётларының (3 меңнән артык) 75% ы дияр¬ лек монда тупланган була. Шуңа да карамастан, 1943 елда авыр җиңелүгә дучар булып, Германия армиясе стратегик оборонага күчә. 1940 һәм 1944 елларда СССРда корал җитештерү 1. Танклар. 2. Туплар. 3. Миномётлар. 4. Самолётлар. Диаграмманы анализлагыз. Нәтиҗә ясагыз. Бөтен совет халкының фидакярләрчә хезмәте нәтиҗәсендә, Кызыл Армиянең сан ягыннан гына түгел (6,3 млн кеше), самолётлар (10,2 мең), туп һәм миномётлар (96 меңгә кадәр) буенча да өстенлеге тәэмин ителә. Танклар һәм САУлар буенча гына якларның көче якынча тигез була (безнең гас¬ кәрләрдә — 5,3 мең).
231 Югары башкомандование ставкасы 1944 елда немец армия¬ сен тәмам тар-мар итәргә һәм илбасарларны СССР терри¬ ториясеннән куып чыгаруны тәмамларга дигән бурыч куя. «Сталинның ун удары». 1944 елның гыйнварында дош¬ манга беренче зур һөҗүм Ленинград янында ясала. Блокада тулысынча бетерелә, ә немец гаскәрләре Нарва һәм Псковка куыла. Февраль — март айларында, совет гаскәрләренең зур һөҗүме нәтиҗәсендә, бөтен Уңъяр Украина оккупациядән азат ителә. Кызыл Армия Румыния чигенә чыга. Апрель — май айларында немец гаскәрләрен Кырымда тар-мар итү тәмамлана. Әгәр немецларга 1941—1942 еллар¬ да Севастопольне алу өчен 250 көн кирәк булса, совет гас¬ кәрләренә аны азат итү өчен 3 көн дә җитә. 6 июньдә союздашлар гаскәрләре Нормандиягә гаять зур десант төшерәләр. Бу бик озак көттергән Икенче фронтның (Икенче фронт ачылу турында сезгә Иң яңа тарих курсын¬ нан билгеле) ачылуын аңлата. Немецларга гаскәрләрен Көн¬ батышка ташлау мөмкинлеге бирмәс өчен, 10 июньдә Кызыл Армия Карелия муенында җәйге һөҗүмен башлый. Совет гаскәрләре, «Маннергейм сызыгы»н өзеп, Выборг һәм Пет¬ розаводск шәһәрләрен азат итәләр, Финляндия хөкүмәтен сугыштан чыгарга һәм солых турында сөйләшүләр башларга мәҗбүр итәләр. Безнең гаскәрләрнең иң көчле һөҗүме («Багратион» опе¬ рациясе) Белоруссиядә 23 июньдә башлана. Төп удар, күлләр Совет танклары азат ителгән Минск урамында. 1944 ел, июль
232 Совет гаскәрләрен каршылау хөрмәтенә София халкы һәм партизаннар митингы. Болгария. 1944 ел, сентябрь һәм сазлыклар бик күп булу аркасында, дошман һөҗүм көтмәгән үзәк юнәлештә ясала. Немецлар өчен совет гаскәр¬ ләренең танклар һөҗүме аеруча көтелмәгән хәл була. Немец гаскәрләре Витебск, Бобруйск, Могилёв, Орша районында тар-мар ителә. Дошманның 30 лап дивизиясе чолганышта кала. Белоруссия тулысы белән, Литва һәм Польшаның бер өлеше дошманнан азат ителә. Июльдә 1 нче Украина фронты гаскәрләре һөҗүмгә күчә, алар, дошманның 8 дивизиясен чолгап алып, Львовны азат итәләр. Августта Кызыл Армия көньяк юнәлештә Кишинёв райо¬ нында немец-румын гаскәрләрен тар-мар итә. Дошманның 22 дивизиясе чолганышка эләгә, бирелүдән баш тарткач, алар юк ителә. Нәтиҗәдә немец армиясенең бөтен көньяк флангы җимерелә. Румыния СССРга каршы сугыштан чыгу¬ ын белдерә. Аның башкаласы булган Бухарест шәһәренә 31 августта совет гаскәрләре керә. 8 сентябрьдә Кызыл Армия Болгария чиген үтә. 20 октябрьдә 3 нче Украина фронты һәм Югославия Халык-азатлык армиясе гаскәрләре тырыш¬ лыгы белән Белград азат ителә. Румыния һәм Болгария Гер¬ маниягә каршы сугыша башлый. Сентябрь — октябрь айларында Эстония һәм Латвиянең төп территорияләре немецлардан азат ителә, дошманның 38 дивизиясе Ригадан көньяктарак чолганышка алына һәм юк ителә. Совет гаскәрләре көзен Венгрия һәм Чехословакия чиклә¬ рендә тора. Венгриянең сугыштан чыгуыннан куркып, Гитлер үз гаскәрләрен Будапештка кертә. Ләкин бу гына фронттагы хәлне үзгәртә алмый. Төньяктан һәм көньяктан
233 һөҗүм итеп, Кызыл Армия Венгрия башкаласы тирәсендәге боҗраны тоташтыра. 200 мең чамасы дошман солдаты һәм офицеры чолганышта кала. Шул ук вакытта немец гаскәрләренә Заполярьеда яңа удар ясала, аннан соң Норвегияне немецлардан азат итү башлана. 1944 елда «Сталинның ун удары» нәтиҗәсендә, совет рәс¬ ми мәгълүматлары буенча, дошманның 120 дивизиясе саф¬ тан чыгарыла. Кырым (Ялта) конференциясе. 1945 елның гыйнварын¬ да совет гаскәрләре, У. Черчилль үтенече буенча, Арденн районында җитди авырлыкларга очраган Англия-Америка гаскәрләренә булышу өчен, бөтен совет-герман фронты сызы¬ гы буенча вакытыннан алда һөҗүмгә күчәләр. Кызыл Армиянең һөҗүме кызганнан-кыза барган чорда, 4—11 февраль көннәрендә Ялта янында (Кырым) Гитлерга каршы коалиция лидерлары И. В. Сталин, Ф. Рузвельт һәм У. Черчилльнең икенче очрашуы була. Монда, Германияне тар-мар итү планыннан бигрәк, сугыш¬ тан соңгы дөнья корылышы мәсьәләләре карала. Германия¬ нең һичсүзсез капитуляцияләве шартлары килештерелә, аны У. Черчилль, Ф. Рузвельт, И. В. Сталин (сулдан уңга) Кырым кон¬ ференциясендә. 1945 ел, февраль
234 оккупацияләү һәм демилитаризацияләү шартлары сөйлә¬ шенә. Берләшкән Милләтләр Оешмасының гамәлгә куючы кон¬ ференциясен чакыру турында карар кабул ителә, киләчәктә яңа сугышларны булдырмау аның төп бурычы итеп куела. Шулай ук Азат ителгән Европа турында декларация кабул ителә, анда, биредә сугыштан соңгы барлык мәсьәләләрне хәл иткәндә, СССР, АКШ һәм Бөекбританиянең үз эш-гамәлләрен килештерергә тиешлеге игълан ителә. СССР үз өстенә, Гер¬ манияне тар-мар итеп, 2—3 айдан соң Япониягә каршы сугышка керергә йөкләмә ала. Европаны фашизмнан азат итү. Бу вакытта совет гаскәр¬ ләренең һөҗүме дәвам итә. Ике арада кысылып калган, ике фронтта сугышырга мәҗбүр булган Германия көчен бик тиз югалта бара. Аның төп гаскәрләре элеккечә үк совет- герман фронтында туплана. Бу фронт Икенче бөтендөнья сугышының төп фронты булып кала. Германиягә каршы көрәшне 6,7 млн кешесе булган 10 со¬ вет фронты алып бара, алар 107,3 мең туп һәм миномёт, 12,1 мең танк һәм үзйөрешле артиллерия установкалары, 14,7 мең самолёт белән коралланган була. Апрель башына Венгрия, Польша һәм Көнчыгыш Прус¬ сия территорияләре алына. Берлин өчен сугыш башланып китә, аны Сталин ничек кенә булса да көнбатыш союздаш¬ лар ярдәменнән башка алырга боерык бирә. Германия башкаласына 2,5 млн кешелек 1 нче Белоруссия (маршал Г.К. Жуков), 2 нче Белоруссия (маршал К. К. Рокоссовский) һәм 1 нче Украина (маршал И. С. Конев) фронтлары ыргыла. Бөек Ватан сугышының соңгы этабында фронт командующийлары: И.С. Конев, А.М. Василевский, Г.К. Жуков, К.К. Рокоссовский, К.А. Мерец¬ ков (утырганнар, сулдан уңга), Ф. И. Толбухин, Р. Я. Малиновский, Л. А. Гово¬ ров, А. И. Ерёменко, И.Х. Баграмян (басканнар, сулдан уңга)
235 Мәскәүдә Җиңү парадында. 1945 ел, 24 июнь 21 апрельдә Берлинның көньяк бистәләрендә сугышлар баш¬ лана, ә 24 апрельдә Берлин тирәсендә совет гаскәрләренең боҗрасы кысыла. Башкаланы коткару өчен, Гитлер Көнбатыш фронттан гаскәрләрне ала башлый, шуның белән Англия- Америка дивизияләренең бурычын җиңеләйтә. 25 апрельдә алар Эльба ярында, Торгау шәһәре тирәсендә совет гаскәр¬ ләре белән кушыла. 1945 елның 30 апрелендә 150 нче укчы дивизия сугыш¬ чылары М.А. Егоров һәм М.В. Кантария Рейхстаг гөмбәзенә Кызыл Җиңү байрагын кадыйлар. Шул ук көнне Гитлер үзен үзе үтерә. Берлин гарнизоны капитуляцияли. 8 майда Берлин астындагы Карлсхорстта җиңүче илләр вәкилләре һәм Гитлерның хәрби җитәкчелеге Германиянең һичсүзсез капитуляцияләве турында актны имзалыйлар. СССР исеменнән документка маршал Г.К. Жуков кул куя. Ләкин безнең ил өчен сугыш 9 майда, Чехословакиядәге немец армиясе калдыклары капитуляцияләгәч кенә тәмам¬ лана. Шушы көн Җиңү көне дип игълан ителә. 24 июньдә, сугыш башланганнан соң дүрт ел үткәч, Кызыл мәйданда Җиңү Парады үткәрелә. Потсдам конференциясе. 1945 елның 17 июле — 2 авгу¬ стында Берлин янындагы Потсдамда җиңүче дәүләтләр лидер¬ ларының конференциясе була. Совет делегациясен — И. В. Ста¬ лин, Американыкын — Г. Трумэн, Англиянекен У. Черчилль (28 июльдән премьер-министр постында аны алыштырган К. Эттли) җитәкли. Германия мәсьәләсе төп урынны алып
236 тора. Германияне бердәм дәүләт буларак саклап калырга, аны коралсызландыру һәм демилитаризацияләү, фашистлар режимы калдыкларын тулысынча бетерү (денафикацияләү) буенча чаралар күрергә карар кылына. Бу бурычларны гамәлгә ашыру өчен, Германия территориясенә ж,иңүче илләр (Францияне дә кертеп) гаскәрләрен кертергә карар кылына, аларның анда күпме вакытка калулары турында берни әйтелми. Гитлер агрессиясеннән иң зур зыян күргән ил буларак, СССР файдасына Германиядән репарацияләр алу мәсьәләсе хәл ителә. Конференциядә Европаның яңа чикләрен билгелиләр. СССРның сугышка кадәрге чикләре таныла, Польша терри¬ ториясе Германия жңрләре исәбенә киңәйтелә. Көнчыгыш Пруссия территориясе Польша белән СССР арасында бүленә, конференция документларында аны «Европада даими рәвеш¬ тә сугыш куркынычы тудыручы чыганак» дип атыйлар. СССРның Япониягә каршы сугышка керүе. Германияне тар-мар итү белән, Икенче бөтендөнья сугышы әле бетми. Ул АКШ, Англия һәм Кытай Япониягә каршы сугыш алып барган Ерак Көнчыгышта дәвам итә. Союздашлык йөкләмәләрен үти барып, СССР 8 августта Япониягә сугыш игълан итә, шуннан соң Маньчжуриядә урнашкан японнарның миллионлы Квантун армиясенә ж,и- мергеч удар ясый. Ике атна эчендә маршал А.М. Василев¬ ский командалыгындагы Совет Армиясе японнарның төп көч¬ ләрен тар-мар итә, Төньяк-Көнчыгыш Кытайдагы Харбин һәм Мукденны гына түгел, Порт-Артур һәм Дальнийны (Ляодун ярымутравында), шулай ук Пхеньянны да ала. Десант опера¬ цияләре барышында Көньяк Сахалин һәм Курил утраулары японнарның 80 меңлек хәрби группировкасыннан азат ителә. 1945 елның 2 сентябрендә япон делегациясе Токио кул¬ тыгында Америка линкоры «Миссури» бортында берсүзсез капитуляция турында Актка кул куя. Икенче бөтендөнья сугышы йомгаклары. Икенче бөтен¬ дөнья сугышы аны башлаучыларның тулы ж,иңелүе һәм капитуляцияләве белән тәмамлана. Сугышта ж,иңү дөньякү¬ ләм тарихи әһәмияткә ия була. Агрессор илләрнең гаять зур хәрби көчләре тар-мар ителә. Германия, Италия, Япония һәм Гитлер күчәрендәге башка державаларның сугышта ж,иңелүе рәхимсез диктаторлык ре¬ жимнарының ж,имерелүен белдерә. Германия һәм Японияне ж,иңү бөтен дөньяда СССРга сим¬ патия үсүгә ярдәм итә, илебезнең абруен бик нык күтәрә. Совет армиясе сугышны дөньяда иң куәтле армия буларак тәмамлый, ә Советлар Союзы ике иң зур державаның берсе¬ нә әверелә.
237 СССРның сугышта җиңүе совет кешеләренең фронтта һәм тылдагы тиңдәшсез батырлыгына нигезләнә. Германия һәм Япониягә каршы сугышның нәтиҗәсе совет-герман һәм совет-япон фронтларында хәл ителә. Совет- герман фронтында гына да дошманның 607 дивизиясе тар- мар ителә. СССРга каршы сугышта Германия барлык солдат һәм офицерларының 80% ын, шулай ук хәрби техникасының 75% ын югалта. Совет-япон Ерак Көнчыгыш фронтында өч атна эчендә Япониянең 800 меңләп кешесе һәлак була. Сугыш уртак дошман һәм уртак куркыныч белән көрәштә төрле илләрнең һәм халыкларның берләшә алуын күрсәтә, ә аларның сугыш елларында үзара хезмәттәшлеге халыкара террорга каршы көрәштә бүгенге вазгыятьтә дә уникаль һәм актуаль булып кала. Җиңү безгә бик кыйммәткә төште. Сугыш 27 млн чамасы кешенең гомерен алып китте (шул исәптән, якынча 10 млн солдат һәм офицерныкын). Дошман тылында 4 млн парти¬ зан, подпольечы, тыныч халык һәлак булды. 8,5 млн кеше фашистлар әсирлегенә эләкте. Кызыл Армия командирлары хөрмәтенә оештырылган /q\ мәҗлестә И. В. Сталин чыгышыннан. 1945 ел, 24 май \ Безнең хөкүмәтнең хаталары аз булмады, 1941—1942 ел¬ ларда армиябез чигенгән чакта, туган авылларыбыз¬ ны һәм шәһәрләребезне калдырып киткәндә, бик авыр вакытларыбыз булды... чөнки бүтән юл юк иде. Бүтән бер халык үзенең хөкүмәтенә: «Сез безнең өметләрне аклый алмадыгыз, китегез, без Германия белән солых төзиячәк һәм безгә тынычлык бирәчәк башка бер хөкүмәтне куя¬ быз»,— дип әйтә алыр иде. Ләкин рус халкы болай эшләмәде, ул үз хөкүмәте сәясәтенең дөреслегенә ышан¬ ды һәм Германияне җиңү хакына зур корбаннарга барды. Ьәм рус халкының Совет хөкүмәтенә менә шушы ышанычы кешелекнең дошманын — фашизмны — тари¬ хи җиңүдә хәлиткеч көч булды. Шул ышанычы өчен рус халкына рәхмәт! Тарихчылар СССРның Бөек Ватан сугышындагы җиңүе чыганак¬ лары турында бәхәсләшүләрен дәвам итәләр. Сталинның 1945 ел¬ ның 24 маенда ясаган чыгышы нинди дәлилләр бирә? Озак көтеп алынган Җиңү көне халык аңында иң кан¬ койгыч, иң җимергеч сугышның тәмамлануын белдергән иң якты, иң шатлыклы бәйрәм булып кала. Бу бөек көн, «күз¬ ләр яшьләнгән бәйрәм», Россия гражданнары өчен төп бәй¬ рәмгә әверелә.
238 Күпмилләтле совет халкының кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм аяусыз сугышта җиңүе XX гасырда безнең ил өчен иң зур күтәрелеш мизгеле булды. Җиңүчеләрнең каһарманлыгы беркайчан да онытылмас. Даталар 1945, 9 май — Германияне һәм аның союздашларын тәмам тар-мар итү. Җиңү көне. 1945, 2 сентябрь — Япониянең капитуляцияләве. Сүзлек запасын киңәйтәбез /вПн * Демилитаризация — хәрби корылмаларны юк итү, хәр¬ би базалар һәм гаскәрләр булдыруны тыю. 1. Картадан файдаланып, 1944 елда «Сталинның ун удары» турында сөйләгез. 2. Кызыл Армиянең чит илләргә походының сәбәпләре нәрсәдә? 3. Икенче бөтендөнья сугышының кайсы 1 ' бәрелешен сез иң зур һәм җиңү өчен иң әһәмиятле дип саныйсыз? Ни өчен? 4. Бөек Ватан сугышында СССРның җиңүенең төп сәбәпләре нинди? 5. Сугышка кайчан һәм нинди килешүләр белән нәтиҗә ясала? Нинди нәтиҗәләр? 6. Җиңүнең бәясе нинди? 1. Америка дипломаты А.Гарриман сүзләренә караганда, 1941 елның сентябрендә Сталин аңа болай ди: «Бездә, янәсе, i алар (рус кешеләре) безнең өчен сугышалар, дигән бернинди иллюзия дә юк. Алар Россия-ана өчен сугышалар». Сталинның «без» дип кемнәрне атавын әйтеп карагыз. Әлеге мәгълүматтан файдаланып, тагын бер кат «Ватан сугышы» төшенчәсенең эчтәлеге хакында уйлагыз. Бу сугыш нинди үзенчәлекләре белән аерылып тора? 2. 1945 елгы инглиз журналында басылган мәкаләдә, аерым алганда, болай диелә: «Немецларның төп хаталарының берсе аларның күпмил¬ ләтле Совет дәүләтендә бердәмлек булмауга исәп тотып ялгышула¬ рында, русларның үз ватаннары өчен сугышырга патриотик әзерлек¬ ләрен бәяләп бетермәүләрендә аңлатыла». Әлеге проблема буенча үз фикерегезне әйтегез. Бәлки сезгә A. С. Пушкинның 1812 елгы Ватан сугышы турында әйткән сүзләре ярдәмгә килер: «Хәтерлисезме сез? Гаскәр арты гаскәр агылды да биредән, өлкән абыйларга «Сау бул!» диеп фән ышыгына кайттык киредән. Яннан үткән һәм үләргә киткән кешеләргә кызыгып киленгән». (Русчадан Ленар Шәех тәрҗемәсе.) 3. «Бөек Җиңүнең бәясе» дигән докладка материаллар әзерләгез. Җиңүнең бәясе дигәндә, нәрсәләрне күз алдында тотасыз? 4. Сыйныфта Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларының саба¬ клары турындагы авыр мәсьәләне тикшерегез. 5. Совет-герман фронты Икенче бөтендөнья сугышының төп фронты була. Моны раслаучы фактлар китерегез.
5 нче бүлек СССР 1945—1953 елларда § 35. Икътисадны торгызу СССР икътисады сугыштан соң. Илебезгә сугыш гаять зур корбаннар һәм матди югалтулар китерә. 1710 шәһәр һәм шәһәр тибындагы посёлок җимерелә, 70 мең авыл юк ителә, 31 850 завод һәм фабрика, 1135 шахта, 65 мең километр озынлыгындагы тимер юл шартлатыла һәм сафтан чыга¬ рыла. Чәчүлек мәйданнар 36,8 млн гектарга кими. Илебез үзенең милли байлыгының өчтән бере чамасын югалта. Сугыш 27 млн лап кешенең гомерен өзә. Бу — аның иң фаҗигале нәтиҗәсе. 2,6 млн кеше инвалид булып кала. Халык саны 34,4 миллионга кыскара һәм 1945 ел ахырына 162,4 млн кеше тәшкил итә. Эш көчләренең кимүе, тулы кыйммәтле туклану булмау һәм торак җитмәү хезмәт җитеш- терүчәнлегенең кимүенә китерә. Хуҗалыкны торгызуга ил сугыш елларында ук керешә. 1943 елда «Немецлар оккупациясеннән азат ителгән район¬ нарда хуҗалыкны торгызуның кичектергесез чаралары турында» махсус партия-хөкүмәт карары кабул ителә. Гаять зур тырышлык һәм көч куеп, сугыш ахырына сәнәгать җитештерүе 1940 елдагы дәрәҗәнең өчтән беренә җиткерүгә ирешелә. 1944 елда азат ителгән районнар ашлык хәзерләү¬ нең яртысыннан күбрәген, терлекләрнең чиреген, сөт про¬ дуктларының өчтән беренә якынын бирәләр. Әмма төп бурыч буларак илне аякка бастыру мәсьәләсе сугыш беткәннән соң гына куела. 1945—1946 еллардагы икътисади бәхәсләр. 1945 елның августында хөкүмәт Дәүләт планы комитетына (Госплан, рәисе Н. А. Вознесенский) дүртенче бишьеллык план проек¬ тын хәзерләүне тапшыра. Икътисад белән идарә итүдә басым¬ ны беркадәр киметү, күмәк хуҗалыкларны (колхоз) үзгәртеп оештыру турында тәкъдимнәр әйтелә. 1946 елда СССРның яңа Конституциясе проекты әзерләнә. Ул шәхси хезмәткә нигезләнгән һәм бүтәннәр хезмәтен эксплуатацияләмәгән крестьян һәм кәсепчеләрнең вак хосусый хуҗалыкларын төзүгә юл куя. Бу проектны тикшерү барышында, төбәкләргә һәм халык комиссариатларына зуррак хокуклар бирү зарур¬ лыгы идеяләре яңгырый. Астан колхозларны бетерүгә чакырулар һаман ешрак ишетелә. Аларның нәтиҗәле булмавы ассызыклана, сугыш елларында җитештерүчеләргә дәүләт басымының чагыштыр¬ мача йомшаруы уңай нәтиҗәләр бирүен искә төшерәләр.
240 Немецлар шартлаткан Днепрогэс Гражданнар сугышыннан соң кертелгән нэп (яңа икъти¬ сади сәясәт) белән тәңгәлләштерүләр үткәрелә. Бу вакыт¬ та икътисадны торгызу хосусый секторны җанландырудан, җиңел сәнәгать белән идарә итү һәм үстерүне үзәкләштерүне бетерүдән башлана. Әмма бу бәхәсләрдә Сталин фикере җиңә, ул 1946 ел башында сугыш алдыннан социализмны төзеп бетерүгә һәм коммунизм төзи башлауга алынган курсны дәвам итү турын¬ да әйтә. Бу икътисадны планлаштыруда һәм идарә итүдә чиктән тыш үзәкләштерүнең сугышка кадәрге моделенә һәм бер үк вакытта икътисад тармаклары арасында 30 нчы еллардагы каршылыкларга кире кайтуны белдерә. § 23 материалларына яңадан әйләнеп кайтыгыз. Икътисад тармак¬ лары арасындагы нинди каршылыклар хакында сүз бара? Исегезгә төшерегез: икътисад белән идарә итүдә чиктән тыш үзәкләштерү нәрсәдә чагылыш таба? Сәнәгать үсеше. Халыкның икътисадны торгызу өчен көрәше илебезнең сугыштан соңгы тарихында героик сәхифә булып тора. Көнбатыш белгечләре фикеренчә, җимерелгән икътисади базаны торгызу өчен кимендә 25 ел вакыт таләп ителә. Әмма сәнәгатьтә торгызу чоры 5 елга да тулмый. Яңа сугыш куркынычларын исәпкә алып, сәнәгатьтә сугышка кадәрге дәрәҗәгә җитү генә түгел, аны узып китү бурычы куела. Сәнәгатьне аякка бастыру бик авыр шартларда бара. Сугыштан соңгы беренче елларда совет кешеләренең хезмәте сугыш чорындагыдан әллә ни аерылмый. Азык-төлекнең даими рәвештә җитмәве, гаять авыр хезмәт һәм көнкүреш шартлары, авырулар һәм үлем-китемнең күп булуын халык¬ ка көтеп алынган тынычлыкның әле яңа гына килүе белән аңлаталар һәм тормыш менә-менә рәтләнер дип юаталар.
241 Сугыш алды елларында һәм 1947 елда азык-төлек товарларына бәяләр, 1 кг га сумнарда i Сугыш алды еллары ,_В 1947 ел Диаграмманы анализлагыз. Уртача хезмәт хакы 500 сум булган¬ да, ничә килограмм икмәк, ит, шикәр, май сатып алырга мөмкин булуын исәпләп чыгарыгыз. Сугышка кадәрге кебек үк, ел саен бер ай — ай ярымлык хезмәт хакы мәҗбүри дәүләт заёмы облигацияләре сатып алуга китә. Күп кенә эшче гаиләләре элеккечә үк землян¬ каларда һәм баракларда яши, кайвакыт ачык күк астында яисә ягылмый торган биналарда, иске җиһазларда эшли. Торгызу армияне демобилизацияләү (аның саны 1945 ел¬ дагы 11,4 млн нан 1948 елда 2,9 млн кешегә кадәр кими), совет гражданнарын репатриацияләү, көнчыгыш районнар¬ дан качаклар кайту белән бәйле күченеп йөрүләр кискен көчәйгән шартларда бара. Союздаш дәүләтләргә ярдәм итүгә дә акча күп китә. Сугыштагы гаять зур югалтулар эш көчләре җитмәүгә китерә. Кадрлар алмашыну көчәя: кешеләр әйбәтрәк хезмәт шартлары эзлиләр. Кискен проблемаларны хәл итү өчен, элеккечә үк акчаны авылдан шәһәргә күчерергә һәм эшчеләрнең хезмәт активлы¬ гын күтәрергә туры килә. Ул еллардагы иң танылган баш¬ лангычларның берсе «тиз эшләүчеләр» («скоростник»лар) хәрәкәте була. Аның инициаторы — 1948 елның февралендә кыру станогында бер сменада 13 көнлек эш нормасын үтәгән Ленинград токаре Г.С. Борткевич. Әлеге хәрәкәт массакүләм төс ала. Кайбер предприятиеләрдә хуҗалык исәбе кертергә омтылып карыйлар. Әмма бу яңалыкларны ныгыту өчен,
242 матди кызыксындыру чаралары күрелми, киресенчә, хезмәт җитештерүчәнлеге күтәрелгәндә, аның өчен түләү киметелә. Җитештерүдә фәнни-техник эшләнмәләрдән киңрәк фай¬ далануга йөз тоту сизелә. Әмма ул башлыча атом һәм атом- төш коралын, ракета системаларын, танк һәм авиация техникасының яңа үрнәкләрен эшләү процессы барган хәрби- Сднэгатъ комплексы (ХСК, рус. ВПК) предприятиеләрендә генә чагылыш таба. ХСКдан тыш, шулай ук машина төзелешенә, металлургиягә, ягулык, энергетика сәнәгатенә өстенлек бирелә, аларны үстерүгә сәнәгатькә капитал салуларның 88% ы китә. Җиңел һәм азык-төлек сәнәгате элеккечә үк халыкның хәтта мини¬ маль ихтыяҗларын да канәгатьләндерми. Дүртенче бишьеллык елларында (1946—1950) барлыгы 6200 эре предприятие торгызыла һәм яңадан төзелә. 1950 елда, рәсми мәгълүматлар буенча, сәнәгать җитештерүе сугышка кадәрге күрсәткечләрдән 73% ка (ә яңа союздаш республи¬ каларда — Литва, Латвия, Эстония һәм Молдавиядә — 2—3 тапкырга) артып китә. Дөрес, бирегә шулай ук репарацияләр һәм Совет-Көнчыгыш Германия уртак предприятиеләре про¬ дукциясе дә кертелә. Күзгә күренеп торган бу уңышларның төп иҗатчысы халык була. Аның тиңсез тырышлыгы һәм корбаннары бәрабәренә мөмкин булмаган икътисади нәтиҗәләргә ирешелә. Шул ук вакытта гадәттән тыш үзәкләштерелгән икътисади модель мөмкинлекләре, җиңел һәм азык-төлек сәнәгатьләреннән, авыл хуҗалыгыннан һәм социаль өлкәдән акчаларны элек¬ кечә авыр сәнәгать файдасына бирү дә үз ролен уйный. Гер¬ маниядән алган репарацияләр дә (4,3 млрд доллар ) шактый зур ярдәм итә, алар шул елларда урнаштырылган сәнәгать җиһазлары күләменең яртысына кадәрен тәэмин итәләр. Төрмәләрдә утыручы миллионлаган совет кешеләренең һәм 3 млн нан артык немец һәм япон әсирләренең хезмәте шулай ук сугыштан соңгы төзелешләргә үз өлешен кертә. Авыл хуҗалыгы. Илнең авыл хуҗалыгы сугыштан тагын да хәлсезләнебрәк чыга, 1945 елда ул җитештергән продук¬ ция сугышка кадәрге дәрәҗәнең 60% ыннан артмый. Каты ачлык китереп чыгарган 1946 елгы корылык белән бәйле рәвештә анда хәл тагын да начарлана. Авыл хуҗалыгы продукциясен ныклы бәягә сатып алып, дәүләт колхозларга сөт җитештерүгә киткән чыгымнарның 1/5, ашлык җитештерүгә киткән чыгымнарның 1/10, ит җитештерүгә киткән чыгымнарның 1/20 өлешен генә каплый. Колхозчылар хезмәтләре өчен берни дә алмыйлар. Аларны ярдәмче хуҗалыклары гына коткарып килә. Әмма дәүләт аларга да китереп суга. 1946—1949 елларда колхоз¬ лар файдасына крестьяннарның йорт яны кишәрлекләреннән
243 10,6 млн гектар җир бүлеп бирелә. Базарда сатудан килгән керемнәргә салым сизелерлек арттырыла. Колхозлары дәү¬ ләт планнарын үтәгән крестьяннарга гына базарда сату рөх¬ сәт ителә. Ьәрбер крестьян хуҗалыгы җир кишәрлеге өчен салым сыйфатында дәүләткә ит, сөт, йон тапшырырга тиеш була. 1948 елда колхозчыларга вак терлекләрен (аларны тоту колхоз уставы белән рөхсәт ителә) дәүләткә сатарга «киңәш ителә», шуның аркасында ил буенча масса төсендә дуңгыз, сарык, кәҗәләрне сую (2 млн башка кадәр) башлана. 1947 елгы акча реформасы үз акчаларын, гадәттә, өйдә саклаган крестьяннарга күбрәк зыян китерә. Колхозчыларның ирекле күченеп йөрүен чикли торган сугышка кадәрге нормалар сакланып кала: чынлыкта алар пас¬ порт алудан мәхрүм ителә, аларга авырып эш калдырган көн¬ нәр өчен түләмиләр, алар картлык буенча пенсия алмыйлар. Дүртенче бишьеллык ахырына колхозларның икътиса¬ ди хәле бик начар булу аны реформалауны таләп итә. Әмма хакимият аның асылын җитештерүчене матди кызыксынды¬ руда түгел, ә чираттагы структур үзгәртеп коруларда күрә. Звено (зур булмаган, гадәттә, бер гаилә әгъзаларыннан тор¬ ган, шуңа да нәтиҗәлерәк булган кечкенә авыл хуҗалыгы структурасы берәмлеге) урынына эшнең бригада формасын үстерергә тәкъдим ителә. Бу — авыл хуҗалыгы эшләрендә таркаулыкка китерә. Колхозларны эреләндерү нәтиҗәсендә, крестьян җир биләмәләре тагын да кыскара. Шулай да күрелгән мәҗбүри чаралар ярдәмендә һәм крестьяннарның гаять зур көч куюлары аркасында 50 нче ел¬ лар башына илнең авыл хуҗалыгын сугышка кадәрге дәрә¬ җәгә чыгаруга ирешелә. Әмма крестьяннарны әлегә кадәр сакланып килгән хезмәт белән кызыксынудан мәхрүм итү илнең авыл хуҗалыгын кризиска китерә һәм хөкүмәтне, азык-төлек белән шәһәрләрне һәм армияне тәэмин итү өчен, гадәттән тыш чаралар күрергә мәҗбүр итә. «Шөрепләрне тагын да ныграк боруга» йөз тоту. Икъти¬ садта «шөрепләрне тагын да ныграк бору» курсы Сталинның 1952 елда басылып чыккан «СССРда социализмның икъ¬ тисади проблемалары» дигән хезмәтендә теоретик нигезләү таба. Анда ул авыр сәнәгатьне өстенлекле үстерү, авыл хуҗалыгында мөлкәтне һәм хезмәтне оештыру рәвешләрен тулысынча дәүләтләштерү идеяләрен яклый, базар мөнәсә¬ бәтләрен яңадан торгызу омтылышларына каршы чыга. И. В. Сталинның «СССРда социализмның икътисади проблемалары» дигән хезмәтеннән Колхозлар өчен һәм, димәк, бөтен җәмгыять өчен файдалы акрынлап эзлекле күчү юлы белән... колхоз
244 милкен гомумхалык милке дәрәҗәсенә күтәрү зарур, ә товар әйләнешен шулай ук эзлекле күчешләр белән продукт алмашу системасына алыштырырга кирәк, үзәк хакимият яки бүтән төрле берәр иҗтимагый- икътисади үзәк иҗтимагый җитештерүнең бөтен про¬ дукциясен җәмгыять мәнфәгатьләрендә колачлап алыр¬ лык булсын... Колхоз милке, товар әйләнеше һ.б. кебек икътисади факторларны үз көчендә калдырып, җәмгыятьнең бар¬ лык ихтыяҗларын каплый алырлык азык-төлек мул¬ лыгына ирешеп һәм «һәркемгә хаҗәтенчә» дигән прин¬ ципка күчеп булмый. Әлеге документның төп фикере нинди? Товар әйләнешен про¬ дукт алмашу системасына күчерү турындагы сүзләрне сез ничек аңлыйсыз? Дәүләт тарафыннан иҗтимагый җитештерүнең бөтен продукциясен җәмгыять мәнфәгатьләрендә колачлап алу турын¬ дагы тәкъдим нәрсәне аңлата? Сталин мәкаләсендә социализм вакытында халыкның үсә барган ихтыяҗлары һәрвакыт җитештерү мөмкинлекләрен¬ нән узып китәчәге турында да әйтелә. Бу нигезләмә халыкка дефицитлы икътисадның хакимлек итүен аңлата һәм аның яшәвен аклый. Сәнәгатьтә искиткеч карашлар, фәндә һәм техникада ире- шелгәннәр миллионлаган совет кешеләренең армый-талмый куйган хезмәте һәм фидакярлеге аркасында чынбарлыкка әверелә. Ләкин СССРда икътисади үсешнең сугышка кадәрге моделе (һәм иң мөһиме — хезмәткә икътисадтан тыш мәҗ- бүриләү) сакланып калу сугыштан соңгы чорда байтак хуҗа¬ лык күрсәткечләренең начарлануына гына китереп калмый, алга таба системаның кризис хәленә алып бара. Сүзлек запасын киңәйтәбез .йж«« I Хәрби-сәнәгать комплексы (ХСК, РУС- ВПК) — дәүләт I хәрби җитештерү системасы һәм сәяси көчләр берлеге. Ал арны ХСКның эзлекле үсеше кызыксындыра. 4 Милли байлык — җәмгыять файдалана торган матди муллыклар җыелмасы. I Репарацияләр — җиңелгән дәүләтнең җиңгән дәүләткә килгән зыянны каплавы. Репатриация — хәрби әсирләрнең, качакларның, эми- ■' грантларның, күчерелгән кешеләрнең ватаннарына кай- J тарылуы.
1. Совет икътисадының сугыштан соңгы хәле турында сөй- ләгез. 2. Сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгы үсеше аль¬ тернативалары нинди була? 1946—1947 еллардагы икътиса¬ ди бәхәсләрнең нәтиҗәсе нинди? 3. Сталин җитәкчелегенең икътисади үсештә сугышка кадәрге чор моделенә кайту сәбәпләрен сез нидә күрәсез? 4. Халык хуҗалыгын сугыштан соң торгызу турында сөйләгез. Аның, нигездә, 50 нче еллар башына тәмамлануының сәбәп¬ ләре нәрсәдә? 5. Сугыштан соң авыл хуҗалыгындагы хәлләрнең бик начар булуы сәбәпләрен атагыз. 1. 1952 елда азык-төлек товарларына ваклап сату бәяләренең төшүе турында кайбер фикерләр белән танышыгыз: «Барыгыз- ( ’ ны да бәяләр төшү белән котлыйм. Халыкара хәлнең авыр 4 * булуына да карамастан, безнең ил үсә, төзелә һәм ныгый»; «Һичшиксез, бәяләр төшерелү белән икмәккә булган өстәлмә¬ ләр яисә дәүләт заемына язылуны арттыру исәбенә хезмәт хакын тө¬ шерү чаралары күрелергә мөмкин»; «Бәяләрне төшерү артыннан ук, һәрвакыт барлык эшче һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары түбәнәя. Шуңа күрә бәя төшүнең бернинди әһәмияте юк»; «Бәяләр яңадан төш¬ сә дә, халык барыбер суррогат һәм концентратлар белән туклана, чөн¬ ки кибетләрдә ит, йомырка юк, әгәр нәрсә дә булса күренсә, бик зур чиратлар хасил була». Кибеттә чират торучы сатып алучыларның үзара бәяләр төшү турында сөйләшүләрен күзаллап, шуның сценариен языгыз. 2. «Торгызу хакы — халык батырлыгы» темасына эссе языгыз. § 36. Сәяси үсеш Сугышның демократик импульсы. Сугыш 30 нчы еллар¬ да СССРда барлыкка килгән иҗтимагый-сәяси атмосфераны үзгәртә. Сугыш чорының гадәттән тыш шартлары кешеләрне иҗади фикер йөртергә, мөстәкыйль эш итәргә, җаваплы- лыкны үзләренә алырга өйрәтә. Илне башка, аңа «дошман» дөньядан аерып торган «ти¬ мер пэрдэ»пе сугыш җимереп ташлый. Кызыл Армиянең Европага походында катнашучылар (ә алар 10 млн чама¬ сы була) күп санлы репатриантлар (5,5 млн кеше) пропа¬ ганда материаллары аша гына белгән дөньяны үз күзләре белән күрәләр. Бу материалларда аның тискәре яклары гына яктыртыла. Аерма шулкадәр зур була ки, алар күпләрдә инде күнегелгән бәяләмәләрнең дөреслегенә шик тудырмый кала алмый. Сугышта җиңү крестьяннарда — колхозларны таратуга, зыялыларда — сәяси диктатның йомшаруына, союздаш рес¬ публикалар халыкларында (бигрәк тә Балтыйк буенда, Көн¬ батыш Украинада һәм Белоруссиядә) милли сәясәтнең үзгә¬ рүенә өмет тудыра. Хәтта сугыш елларында яңарган партия-дәүләт номенкла¬ турасы арасында да үзгәрешләрнең котылгысызлыгын һәм
кирәклеген аңлый башлыйлар. 1946—1947 елларда, СССРның яңа Конституциясен, ВКП(б) Программасы һәм Уставы проектларын ябык тикшерү барышында, режимны чагыш¬ тырмача демократияләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр әйтелә: сугыш чорында оештырылган махсус судларны бетерү турында, партияне хуҗалык идарәсе функциясеннән азат итү хакында, җитәкче партия һәм совет эшендә булу вакытын чикләү, альтернатив сайлаулар һ.б. Сугыш елларында карар¬ лар кабул итүдә чагыштырмача бәйсезлек тоеп та, сугыш беткәч, Сталин системасының шул ук «шөрепләре»нә әйләнеп калган офицерлар һәм генераллар да ризасызлык күрсәтә. Хакимиятне мондый рух бик борчый. Әмма халыкның абсолют күпчелеге сугышта җиңүне Сталин һәм аның систе¬ масының җиңүе дип кабул итә. Килеп туган социаль кие¬ ренкелекне, бер яктан, тышкы демократияләштерү, икенче яктан, «ирекле фикер йөртү» белән көрәшне көчәйтү һәм режимны ныгыту юлы белән бастырырга карар кылына. Хакимият структурасындагы үзгәрешләр. 1945 елның сентябрендә үк гадәттән тыш хәл юкка чыгарыла һәм Дәү¬ ләт Оборона Комитеты бетерелә. 1946 елның мартында СССР Халык комиссарлары советы Министрлар советы итеп үзгәр¬ телә. Сталин, сугышта җиңү, асылда, күчеш хәленең тәмам¬ лануын күрсәтә һәм шуңа «халык комиссары», «комиссари¬ ат» дигән сүзләрдән арынырга кирәк, дип белдерә. Бер үк вакытта министрлыклар һәм ведомстволар арта бара, алар аппаратында кешеләр саны үсә. 1946 елда җирле советларга, республика Югары Совет¬ ларына һәм СССР Югары Советына сайлаулар булып уза, шуның нәтиҗәсендә сугыш елларында алыштырылмаган депутатлар корпусы яңара. 50 нче еллар башына Советлар сессияләре ешрак чакырыла башлый, даими комиссияләр саны арта. Конституция нигезендә беренче тапкыр халык судьяларын һәм суд утырышчыларын турыдан-туры һәм яшерен сайлаулар була. Ләкин хакимият бөтен тулылыгы белән партия җитәкчелеге кулында кала. 1952 елның октябрендә ВКП(б)ның XIX съезды була, ул партияне КПСС итеп үзгәртергә карар бирә. Бер үк вакытта сәяси режим катылана, репрессияләрнең яңа дулкыны башлана. Репрессияләрнең яңа дулкыны. ГУЛАГ системасы нәкъ менә сугыштан соңгы елларда үзенең иң югары ноктасына күтәрелә. 30 нчы еллар тоткыннарына миллионлаган яңа «халык дошманнары» өстәлә. Гәүге ударларның берсе хәрби әсирләргә туры килә, аларның күбесе, фашист коллыгын¬ нан азат ителгәннән соң, лагерьларга җибәрелә. Балтыйк буе республикалары, Көнбатыш Украина һәм Көнбатыш Бело¬ руссиядәге «чит элементлар» да шунда озатыла.
24 1948 елда «Советка каршы эшчәнлек» һәм «контрреволю¬ цион актлар» өчен хөкем ителгәннәргә махсус режим лагерь¬ лары төзелә. Бу лагерьларда тоткыннарга йогынты ясауның аеруча «рәхимсез» ысуллары кулланыла. Кайбер лагерьлар¬ дагы сәяси тоткыннар үз хәлләре белән килешергә теләмичә баш күтәрәләр, кайвакыт алар сәяси лозунглар астында үтә. Печорада (1948), Салехардта (1950), Кингирда (1952), Экибастузда (1952), Воркутада (1953) һәм Норильскида (1953) булган чыгышлар аеруча киң таныла. Сәяси тоткыннар белән беррәттән, башка күп кенә кеше¬ ләр дә лагерьларга сөрелә. Әйтик, СССР Югары Советы Президиумының 1948 елның 2 июнь указы белән җирле хакимияткә «авыл хуҗалыгында эшләүдән явызларча баш тартучылар»ны ерак төбәкләргә сөрү хокукы бирелә. СССР Югары Советы Президиумы указыннан. 1948 ел, 21 февраль 1. СССР Эчке эшләр министрлыгына махсус лагерьлар¬ да һәм төрмәләрдә җәза үтәгән барлык шпионнарны, диверсантларны, террорчыларны, троцкийчыларны, уңнарны, меньшевикларны, эсерларны, анархистлар¬ ны, милләтчеләрне, ак эмигрантларны һәм Советка каршы бүтән оешма, төркемнәрдә катнашучыларны һәм үзләренең Советка каршы элемтәләре һәм корткычлык эшчәнлеге белән куркыныч тудыручы башка затларны, җәза сроклары тәмамланганнан соң, СССР дәүләт кур¬ кынычсызлыгы министрлыгы билгеләве буенча, Ерак Көнчыгыштагы Колыма районына, Транссебер тимер юл магистраленнән 50 километр төньяктарак урнашкан Красноярск краеның һәм Новосибирск өлкәсе район¬ нарына, Казахстан ССРга Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы органнары күзәтчелеге астында сөргенгә яшәргә җибәрүне йөкләргә... Указның мәгънәсе нәрсәдә? Бу карарның сәбәпләрен аңлатырга тырышыгыз. Хәрбиләрнең сугыш барышында үскән популярлыгын¬ нан курыккан Сталин авиация маршалы А.А. Новиковны, генераллар П. Н. Понеделинны, Н. К. Кирилловны, мар¬ шал Г. К. Жуковның берничә хезмәттәшен кулга алдырта. Полководецның үзен исә ризасызлык күрсәткән генераллар һәм офицерлар төркеме туплауда, Сталинга рәхмәтле һәм ихтирамлы булмауда гаеплиләр. Репрессияләр партия функционерларының бер өлешенә, бигрәк тә мөстәкыйльлеккә һәм үзәк хакимияттән бәй¬ сезрәк булырга омтылганнарга кагыла. Ленинградның
248 Г. К. Жуков һәм И. В. Сталин Физкультурачы көнендә трибу¬ нада. 1945 ел, август җитәкче хезмәткәрләре арасыннан күп кенә партия-дәүләт эшлеклеләре кулга алына. Аларны 1948 елда вафат булган Политбюро әгъзасы һәм ВКП(б) Үзәк Комитеты секретаре А.А. Жданов күтәргән була. «Ленинград эше» буенча кул¬ га алынганнарның саны 2 меңгә якын кеше тәшкил итә. Беркадәр вакыттан соң аларның 200 е судка бирелә һәм атып үтерелә. Алар арасында Россия Министрлар советы рәисе М. И. Родионов, Политбюро әгъзасы һәм СССР Дәүләт планы комитеты рәисе Н.А. Вознесенский, ВКП(б) ҮК секре¬ таре А. А. Кузнецов та була. Иң югары җитәкчеләр арасында¬ гы көрәшне чагылдырган «Ленинград эше» нәрсәдә дә булса ♦ халыклар юлбашчысы» уйлаганча фикер йөртмәгән кеше¬ ләр өчен катгый кисәтү була. Әзерләнә торган процессларның соңгысы югары җитәк¬ челәрне дөрес дәваламауда, шуның нәтиҗәсендә СССРның берничә күренекле эшлеклесенең дөнья куюында гаепләнгән «табиблар эше» (1953) була. Милли сәясәт. Башка үзгәрешләр белән беррәттән, сугыш югарыдагылар контрольлек итә алмаган идея һәм сәяси хәрәкәтләр, шул исәптән милли хәрәкәтләрнең дә артуына китерә. Алар СССР составына 1939—1940 елларда кергән көчләп күмәкләштерүгә һәм советлаштыруга каршы көрәш барган территорияләрдә аеруча киң колач ала. Сугыш елларында бүтән урыннарга күчерелгән Идел буе немецлары, Кырым татарлары, чеченнар, ингушлар, кал¬ мыклар, карачайлар, балкарлар артыннан башка кайбер халыклар (аерым алганда, молдаваннар) вәкилләре дә көчләп депортацияләнүгә дучар ителә. Милли интеллигенциягә, аз санлы халыкларның гореф- гадәтләренә һәм мәдәниятләренә дә басым көчәя. Мәсәлән, 1951 елдан, «клерикаль һәм халыкка каршы» дип, мөселман халыкларының милли эпосын тәнкыйтьләү башлана.
249 Милли дошманлык яһүд милләте вәкилләренә кара¬ та аеруча киң колач ала. Сугыш елларында мәшһүр актёр С.М.Михоэлс җитәкчелегендә Яһүдләрнең фашистларга кар¬ шы комитеты төзелгән иде. Сугыштан соң комитет вәкилләре Кырымда яисә Идел буенда яһүд автономиясе төзергә тәкъ¬ дим итәләр. Бу хакимият тарафыннан яшерен сүз куешыр¬ га маташу дип кабул ителә. Михоэлс 1948 елда (Дәүләт куркынычсызлыгы органнары агентлары тарафыннан дип фаразлана) үтерелә. 1948 елның ноябреннән Фашистларга каршы комитет әгъзаларын һәм башка яһүд зыялыларын, космополитизмда гаепләнгән «ырусыз һәм нәсел-нәсәпсез кешеләрне» кулга алу башлана. 1952 елның май — июлендә комитет лидерларын атуга хөкем иткән ябык суд процессы була. Болар барысы да киләчәктә СССРның милли төбәкләренең үзләрендә дә милләтчелек дулкыны китереп чыгармый кала алмый. Сүзлек запасын киңәйтәбез «Тимер пәрдә» — СССРны башка илләрдән аеру өчен кулланылган чаралар системасы. Клерикаль — җәмгыятьтә дин һәм чиркәүнең берен¬ чел ролен тәэмин итүгә юнәлтелгән клерикализм белән бәйле. Космополитизм — 40 нчы еллар ахырында үзеңне патриот итеп күрсәтмәү һәм фикерләүдә сәяси гаепләү сыйфатында кулланылган төшенчә. Номенклатура — җитәкче хезмәткәрләр исемлеге 1. Сугышның демократик импульсы нәрсә ул? Аның сәбәпләре нидә? 2. Сугыштан соңгы елларда демократик һәм тоталь тен¬ денцияләр көрәше ни өчен репрессияләрнең яңа дулкыны белән төгәлләнә. 3. Сугыштан соңгы чорда административ-команда системасының көчәюенә анык мисаллар китерегез. 4. 1945—1952 ел¬ ларда Сталин җитәкчелегенең милли сәясәте турында сөйләгез. 1. Мәшһүр галим В. И. Вернадский 1942 елның ноябрендә: «Безнең илдә фәнни оешуның демократиялерәк рәвешләре тор- гызылырга тиеш»,— дип раслый. 1944 елның октябрендә шагыйрь Н. Асеев шәхси әңгәмәдә болай ди: «Ярар, демобилизация белән бергә тормышка бар нәрсәне дә күргән кешеләр кайтачак. Бу кешеләр үзләре белән әйберләрнең яңа үлчәмнәрен алып килер». Сыйныфта фикер алышыгыз, интеллигенциянең җәмгыятьне сугыштан соң яңартуга өметләре нигезле идеме? Н. Асеев «әйберләрнең яңа үлчәмнәре» турында әйткәндә нәрсәне күздә тоткан? 2. «Безнең строй — күпмилләтле дәүләт үрнәге, анда милләтләр хез¬ мәттәшлеге проблемалары теләсә кайсы башка дәүләттәгедән яхшырак
250 хәл ителде»,—ди Сталин 1946 елда. Нинди фактлар сезгә әлеге рас¬ лама белән килешергә яки килешмәскә мөмкинлек бирә? Аларны күрсәтегез. § 37. Идеология һәм мәдәният «Тимер пәрдәне» яңадан торгызу. Сугыш партия-идео¬ логия басымының йомшаруына өмет уята. Мәдәният эшлек- леләре сугыш елларында җәмгыятьнең рухи тормышына контрольнең бераз йомшаруы тенденциясе алга таба көчәер дип өмет итә. Көнбатыш демократияләр белән союздашлык мөнәсәбәтләре, Кызыл Армиянең чит илләргә походы кебек үк, алар белән мәдәни багланышларны үстерү һәм ныгыту өчен мөмкинлекләр дә тудыра. Әмма бу өметләр акланмый. СССР һәм аның сугышчан союздашлары арасындагы мөнәсәбәтләр тиз бозыла. 1946 ел¬ ның җәеннән илдә мәдәниятебезгә «Көнбатыш йогынты¬ сы» на каршы киң колачлы һөҗүм җәелдерелә. Асылда, сүз интеллигенциягә тулаем партия-сәяси контрольне кайтару турында бара. «Көнбатышчылык»ка каршы походка идеоло¬ гия өчен җаваплы А. А. Жданов җитәкчелек итә. «Тимер пәрдә» 1948 ел ахырында җәелдерелгән «космопо¬ литизмга» каршы көрәш кампаниясе барышында тәмам тор- гызыла. Ил калган дөньядан янә һәм идеологик, һәм мәдәни яктан тулы изоляциядә кала. Әдәбият. Беренче һөҗүм әдәбиятка ясала. ВКП(б) ҮКның «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында» 1946 ел¬ ның 14 август карарында әлеге басмалар «партия рухына ят» идеяләрне пропагандалауда, әдәби трибунаны «идея¬ сез, идеологик яктан зарарлы әсәрләргә» бирүдә гаепләнә. М.М.Зощенко һәм А.А.Ахматова аеруча кискен тәнкыйть утына тотыла. А.А. Ждановның «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында докладыннан ҮК карарыннан аңлашыла ки, «Звезда» журналының иң тупас хатасы — үз сәхифәләрен Зощенко һәм Ахма¬ тованың әдәби «иҗатына» бирүендә... Зощенко... совет кешеләрен эшлексез һәм гарип, ахмак һәм примитив итеп сурәтли. Мещан һәм тупас кеше буларак, Зощенко көнкүрешнең иң түбән һәм вакчыл якларында казыну¬ ны үзенең даими темасы итеп сайлаган. Ахматованың тематикасы үтәдән-үтә индивидуалистик. Аның шигъриятенең диапазоны будуар белән гыйба¬ дәтханә арасында бәргәләнеп йөргән байбичә шигърия¬ те белән чикләнгән.
251 М. Зощенко һәм А. Ахматова нәрсәдә гаепләнә? Сезнең карашка, ни өчен, әлеге гаепләүне белдергәндә, шундый агрессив, алдан уйланган тупас стиль сайланган? «Ленинград» журналы ябыла, ә «Звезда» журналында җитәкчелек алыштырыла. Иҗатлары партия таләпләренә җавап биргән язучы¬ лар да кискен тәнкыйтьләнә. Язучылар берлеге җитәкчесе А.А. Фадеевны «Яшь гвардия» романының беренче вариан¬ ты өчен тәнкыйть итәләр, янәсе, анда яшь подпольечылар¬ га партия җитәкчелеге җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтелмәгән; җырчы шагыйрь М. А. Исаковский «Туган йортымны яндыр¬ ды дошманнар...» дигән шигырендәге пессимизм өчен тән¬ кыйть утына эләгә. М. Исаковскийның бу шигырен укыгыз яисә аның шигырьләренә язылган җырларны табып тыңлагыз. Алар сездә нинди хисләр уята? Драматург А. П. Штейн, язучылар Ю. П. Герман, Э. Г. Каза¬ кевич, М.Л. Слонимский шулай ук тәнкыйтькә дучар ителә. Әдәби тәнкыйть репрессиягә дә әверелә. «Космополитлар» белән көрәштә П.Д. Маркиш һәм Л. М. Квитко атып үтерелә. И. Г. Эренбург, В. С. Гроссман, С. Я. Маршак «эше» буенча тикшерүләр алып барыла. Театр һәм кино. Әдәбият артыннан театр һәм кинога да «партия җитәкчелеге көчәйтелә». ВКП(б) ҮКның «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында» 1946 елның 26 август карарында илебез театрла¬ рында, «коммунизм өчен көрәш пафосына» багышланган пьесаларга зыян китереп, классик репертуарның өстенлек итүе гаепләнә. Ә репертуарларда очраган, хәзерге заман тематикасына багышланган аз санлы пьесалар йомшак һәм идеясез дип, ә андагы совет кешеләре «примитив һәм куль¬ турасыз, обыватель зәвыгына һәм әхлагына ия» итеп сурәт¬ ләнә, вакыйгалар «бармактан суырылган һәм ялган» дип тәнкыйть ителә. Сәнгать эшләре буенча комитетны «пат¬ шалар, ханнар, вельможалар тормышын идеаллаштырган», «буржуаз карашларны һәм әхлакны ачыктан-ачык алга сөргән Көнбатышның буржуаз драматурглары» пьесаларын репертуарга керткән өчен тәнкыйть утына тоталар. 1946 елның 4 сентябрендә ҮКның яңа карары пәйда була, бу юлы ул режиссер Л.Луковның сугыштан соң Донбассны торгызу кыенлыклары турында сөйләүче «Зур тормыш» (2 нче серия) кинофильмын (ул «партия хезмәткәрләрен ялганлап тасвирлау» һәм «Сталин бишьеллыклары чорында төзелгән алдынгы техникалы һәм культуралы хәзерге Донбассны» күр¬ сәтмәгән өчен тәнкыйтьләнә); В. И. Пудовкинның «Адмирал
252 Нахимов» фильмын; С. М. Эйзенштейнның «Иван Грозный» (2 нче серия) кинофильмын (Сталин фикеренчә, бу фильмда патшаның ялган, ихтыярсыз һәм холыксыз образы тудырыл¬ ган, опричнина ялгыш, тискәре күренеш итеп күрсәтелгән) тәнкыйтьләүгә багышлана. Кинорежиссерлар Г. Козинцев, Л. Трауберг һәм башкаларга да «эләгә». 1946 елның ахырында махсус булдырылган атналык «Мә¬ дәният һәм тормыш» журналы, әлеге карарлардагы идея¬ ләрне үстерә барып, театрлар репертуарыннан чит ил автор¬ ларының барлык пьесаларын алып ташлауны таләп итә. Музыка. 1947 елның ахырында идеологик чүкеч совет музыкантларының башына да китереп суга. Сәбәп булып хакимият заказы буенча Октябрь революциясенең 30 еллы¬ гына багышлап иҗат ителгән өч әсәр: С. С. Прокофьевның Алтынчы симфониясе, А. И. Хачатурянның «Поэмалар»ы һәм В. И. Мураделиның «Бөек дуслык» операсы хезмәт итә. 1948 елның февралендә ВКП(б) ҮК «Совет музыкасында декадентлык тенденцияләре турында» дигән карар чыгара, анда Мурадели «классик операның иң яхшы традицияләрен һәм тәҗрибәсен, аеруча рус классик операсын санга сукма¬ ган өчен» тәнкыйть утына тотыла. «Формалистик, халыкка каршы юнәлешкә ябышып ятучы» композиторлар — С.С. Про¬ кофьев, Д. Д. Шостакович, А. И. Хачатурян, Н. Я. Мясков¬ ский да тәнкыйтьләнә. Болар барысы да илебез мәдәниятен ярлыландырып кына калмый, аны дөнья мәдәниятенең иң яхшы казанышларын- нан аера. Диктатка һәм идеологик чикләүләргә дә карамас¬ тан, мәдәни тормышта уңай яклар да була, иң беренче чиратта бу гаять зур классик мирасны үзләштерүдә чагыла. Ул елларда иҗат ителгән күп кенә әсәрләр хәзер дә бик зур популярлыкка ия. Мәгариф. Сугыш җимергән мәгариф системасын торгызу иң мөһим бурычларның берсе була. Аны хәл итү мәктәпләр төзүдән башлана. 1946—1950 елларда гына да 18,5 мең мәктәп бинасы төзелә. Фән һәм мәгарифкә чыгымнар үсә бара. 1946 елда ук алар 2,5 тапкыр арта. Сугыш аркасын¬ да өзелгән гомуми җидееллык белем программасын гамәлгә ашыру башлана. Мәгарифне торгызу бурычлары югары ква¬ лификацияле белгечләрнең яңадан-яңа отрядларын җибәрүне таләп итә. 1946—1948 елларда ук югары уку йортларының саны сугышка кадәрге дәрәҗәдән узып китә, ә студентлар саны буенча бу күрсәткеч 1947 елда үтәлә. Сугыш кичкән кешеләр гаҗәеп дәрәҗәдә белемгә сусаган була. Яшьләрнең бөтен бер армиясе җитештерүдән аерылмый гына укый. Дүртенче бишьеллык ахырына вузларда 652 мең инже¬ нер, укытучы, табиб, агроном һәм башка белгечләр әзерләнә, бу чорда 1278 мең кеше урта махсус белем ала.
Фәнни бәхәсләр. Сугыш елларында галимнәрнең белемнәре хакимияткә кирәк булып чыга, аларның күбесен тоткын¬ лыктан азат итәләр. Акрынлап, билгеле бер кысаларда булса да, фәндә ирекле фикер йөртү кайта башлый, моннан башка фән торгынлыкка дучар булыр иде. Сугышта җиңгәннән соң да, иҗади атмосфера сүрелми, тарихчылар, философлар, биологлар, физиклар, кибернетиклар, икътисадчылар ара¬ сында җанлы бәхәсләр җәелдерелә. Әмма бу бәхәсләрне пар¬ тия җитәкчелеге «фәндә партия юнәлешен көчәйтү» өчен, ә аның аерым вәкилләре үз фәнни оппонентлары белән исәп- хисапны өзү өчен файдаланалар. Биология проблемалары буенча бәхәсләр шундый бәхәс¬ ләрнең иң билгелеләреннән берсе була. Аны В. И. Ленин исе¬ мендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе пре¬ зиденты Т.Д. Лысенко башлап җибәрә. Матбугатта формаль генетиканы һәм аның дрозофил чебеннәре белән тәҗрибәләр үткәрүче вәкилләрен (аларны «чебеннәрне яратучылар, ә ке¬ шеләрне күралмаучылар» дип атыйлар) тәнкыйтьләүгә юнәл- телгән кампания башлана. 1948 елда ВАСХНИЛ сессиясендә академиклар А. Жебрак, П. Жуковский, Л. Орбели, А. Спе¬ ранский, И. Шмальгаузен һәм аларның шәкертләре (берничә йөз кеше) тәнкыйтькә дучар ителә. 30 нчы елларда илебез галимнәре алдынгы позицияләрне биләгән генетика фәне үзе дә озак елларга фәннән «куыла». 1950 елда Сталин тел белеме проблемалары буенча дискус¬ сиядә шәхсән үзе катнаша. Ул СССРда какшамас һәм куәтле дәүләт төзүнең абсолют зарурилыгын фәнни яктан исбатлый, шуның белән Марксның коммунизмга якыная барган саен дәүләтнең үлә баруы турындагы тезисын кире кага. Тарих фәнендәге бәхәсләр, асылда, килеп туган хәлне аклауга кайтып кала. Бу дискуссияләр барышында, мәсәлән, Иван Грозный һәм опричниклар прогрессив эшлеклеләр дип йгълан ителә. Милли хәрәкәтләрнең кайбер лидерлары (мәсәлән, Шамил) чит илләрнең акчага сатылган агентлары дип атала. Бөек француз революциясе вакытындагы яко¬ бинчылар терроры тулысынча аклана һәм котылгысыз дип күзаллана. ВКП(б) ҮКның агитация һәм пропаганда бүлеге җитәк¬ чесе Г.Ф. Александровның «Көнбатыш Европа философиясе тарихы» китабын тәнкыйтьләү Көнбатыш философия кон¬ цепцияләренә каршы көрәш рухы белән сугарылган була. Авторны идеалистик, буржуаз һәм декадентлар философия¬ сенә түзеп торуда, аларга тиешле дәрәҗәдә каршы чыкмауда гаеплиләр. Икътисади бәхәсләр 1952 елда Сталинның «СССРда социа¬ лизмның икътисади проблемалары» дигән китабы дөньяга чыгуга тәмамлана. Анда базар икътисадының теләсә нинди
254 чагылышлары кире кагыла, СССРда икътисади тормышның тагын да ныграк дәүләтләштерелүе нигезләнә. Сугыштан соңгы елларда мәдәниятнең бөтен мәгънәсе һәм аның барлык бурычлары, асылда, иҗтимагый аңны эшкәртүгә, фәннең роле, моннан тыш, оборона мәсьәләләрен хәл итүгә һәм гуманитар фәннәргә генә түгел, табигать фәннәренә дә «партия юнәлеше» бирүгә кайтып кала. Сүзлек запасын киңәйтәбез ■Ш имм ' г л Кибернетика — идарә һәм мәгълүмат тапшыру процесс¬ ларының гомуми закончалыклары турындагы фән. 1. Сугыштан соң идеологик басымның көчәюе нәрсә белән аңлатыла? 2. Сталин җитәкчелегенең галимнәрне, әдәбият, сәнгать эшлеклеләрен эзәрлекләвенә мисаллар китерегез. 3. Хакимиятнең «космополитлар»га каршы көрәшендә нинди мәгънә күрәсез? 4. Хакимият ни өчен яңа фәнни юнәлешләрне: генети¬ каны, кибернетиканы һ.б. тар-мар итүне бурыч итеп куя? 5. Сугыштан соңгы беренче елларда илебездәге фәнни һәм мәдәни казанышларны атагыз. 1. «Хуҗалык бишьеллыгына алынгач, әйдәгез, идеологик бишь¬ еллыкка да алыныйк. Нәрсә, көчебез җитмәсме? Җитәр»,—дип белдерә ВКП(б) ҮК киңәшмәсендә Жданов. Сугыштан соң- vlx гы елларда «идеологик бишьеллык» кысаларында үткәрелгән чараларның түбәндәге план буенча исемлеген төзегез: юнәлеше, анык чаралары, нәтиҗәләре, корбаннары. 2. 40 нчы еллар ахырында фәкать «Совет дәүләтенең кирәге бетәчәк» хәлләр телгә генә алынган «Дәүләт һәм хокук теориясе» дәреслеге гамәлдән чыгарыла. Исегезгә төшерегез: К. Маркс, Ф. Энгельс һәм В. И. Ленин киләчәктәге дәүләт хакында нинди күзаллауларны үстер¬ деләр? Әлеге дәреслекнең тыелу сәбәпләре турында үз аңлатмала¬ рыгызны тәкъдим итегез. § 38. Тышкы сәясәт «Салкын сугыш»ның чыганаклары. Сугышның җиңү белән тәмамлануы Советлар Союзының халыкара хәлен сизе¬ лерлек үзгәртә. Ул дөнья бергәлегенең танылган лидерларын¬ нан берсенә әверелә. СССРның икътисади һәм хәрби куәте сугыштан соңгы дөнья үсешендә хәлиткеч факторларның берсе була. СССРның БМОны оештыруда катнашуы, аңа анда Куркынычсызлык Советының даими әгъзасы урыны бирелү ирешелгәннәрне рәсми рәвештә беркетә. I БМОны төзү тарихы һәм аның максатлары турында исегезгә төшерегез. СССРдан тыш кайсы илләр Куркынычсызлык Советы¬ ның даими әгъзалары була? Ни өчен?
Халыкара мөнәсәбәтләрнең климаты ук үзгәрә. Бөек дер¬ жавалар арасындагы мөнәсәбәтләр партнёрлык характерын ала сыман тоела. Әлбәттә, бер-береңә ышанмау ара-тирә үзен сиздерә. Моның сәбәпләре дә була: СССР АКШның атом-төш коралына монополиясен уйлап борчыла, америкалылар һәм инглизләр Совет Армиясеннән — дөньядагы иң зур һәм иң куәтле армиядән куркалар. Аларны СССРның бөтендөнья җәмәгатьчелеге каршында электән килгән дошман обра¬ зын югалтуы да, аның җиңүгә хәлиткеч өлеш кертүе һәм Көнбатышта безнең илгә карата уңай карашның үсүе дә бор¬ чый. Бу — компартияләрнең саны артуда да чагыла (1939 ел¬ дан 1946 елга кадәр Көнбатыш Европада коммунистлар саны өч тапкыр диярлек арта). СССРның яңа хәле, аның чикләре киңәю, куәтле армия¬ се булу, йогынтысы үсү Сталинда Советлар Союзының позицияләрен дөньяда тагын да ныгыту теләге тудыра. Потсдам конференциясендә (1945 ел, 17 июль — 2 август) Сталин Полыпа-Германия чиген Одер — Нейсе буенча урнаш¬ тыруга һәм Германиядән зур репарацияләр алуга (аның көнбатыш зонасын да кертеп) ирешә. Шул чагында ук совет вәкилләре Кара диңгез бугазла¬ ры режимын СССР мәнфәгатьләрендә үзгәртү турында (анда совет хәрби-диңгез базалары булдыруны да кертеп), Кара һәм Ардаган округларын (20 нче еллар башында Россиядән Төркия алган) кайтару хакында тәкъдимнәр кертәләр, үзлә¬ ренең Сүрия, Ливан белән идарә итү режимын үзгәртү белән кызыксынуларын белдерәләр. Сталин бөек держава статусын СССРның Триполитания (Ливия) өстеннән протектораты белән ныгытуны таләп итә. 1946 елның февралендә Молотов, хәзер халыкара тор¬ мышның бер генә мәсьәләсе дә СССР катнашыннан башка хәл ителергә тиеш түгел дип белдерә. Көнбатышның җитди басымы астында гына 1946 елда совет гаскәрләре Ираннан чыгарыла. Дөньяның барлык кыйтгаларында коммунистик һәм эшчеләр партияләренә СССРның йогынты ясау геогра¬ фиясе киңәя. Бер үк вакытта АКШ һәм Бөекбритания «совет экспан- циясоне чикләү сәясәтен көчәйтәләр. 1945 елдан СССРга атом-төш һөҗүме ясау планнары эшләнә. АКШның хәрби һәм сәяси җитәкчелеге раслаган планнарның берсе, 20 иң эре совет шәһәрен юк итү өчен, 196 атом бомбасын куллану¬ ны күздә тота. 1946 елның мартында Англиянең элеккеге премьер-ми¬ нистры У. Черчилль, АКШ президенты Г. Трумэн катнашын¬ да, Фултонда (АКШ) Гитлерга каршы коалиция буенча союз¬ дашлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә кризис башлану турында хәбәр итеп чыгыш ясый.
256 Фултонда У. Черчилль чыгышыннан Балтикадагы Штеттиннан алып Адриатикадагы Триест-" ка кадәр континентка тимер пәрдә төште. Бу сызык артында Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы барлык борын¬ гы дәүләтләрнең хәзинәләре саклана, Варшава, Берлин, Прага, Вена, Будапешт, Бухарест, София — барлык бу атаклы шәһәрләр һәм ул районнардагы халык совет сферасына керә һәм бөтенесе теге яки бу рәвешле совет йогынтысына гына түгел, шактый дәрәҗәдә Мәскәү контроленә дә буйсына... Мин Советлар Россиясенең сугыш теләвенә ышанмыйм. Ул сугышның җимешләрен күрергә һәм үз көчен, үз доктриналарын чиксез тара¬ тырга тели... Руслар, барыннан да бигрәк, көчкә сокла¬ на... Шул сәбәпле безнең көчләр тигезлеге турындагы иске доктринабыз ышанычлы түгел. Без көчләрнең аз гына артык булуына таяна алмыйбыз. Черчилльнең бөтен чыгышын сугарган шөбһәнең мәгънәсе нәр¬ сәдә? Ул СССРны нәрсәдә гаепли? Нинди чаралар күрергә тәкъ¬ дим итә? Әлеге чараларга үз мөнәсәбәтегезне билгеләгез. 1947 елның февралендә АКШ президенты Г. Трумэн «Европаны совет экспансиясеннән коткару» чараларының анык программасын («Трумэн доктринасы») ачып бирә: Европа илләренә киң колачлы икътисади ярдәм күрсәтергә; АКШ эгидасында Көнбатыш илләренең хәрби-сәяси берле¬ ген булдырырга (1949 елда төзелгән НАТО блогы); совет чикләреннән ерак түгел АКШның хәрби базалар челтәрен урнаштырырга (беренче чиратта Грециядә һәм Төркиядә); Көнчыгыш Европа илләрендә эчке оппозициягә ярдәм итәр¬ гә; кирәк булганда СССРга һәм аның союздашларына кар¬ шы кораллы көчләрне кулланырга. Максатлар да билге¬ ләнә: СССРның һәм коммунистик идеологиянең йогынты сферасының тагын да киңәюенә юл куймаска (социализм¬ ны тоткарлау доктринасы); СССРны үзенең элекке чиклә¬ ренә кайтарырга (социализмны еракка алып ташлау док¬ тринасы). Бу чараларны һәм ачыктан-ачык әйтелгән планнарны совет җитәкчелеге СССРга каршы сугышка өндәү дип игълан итә. Сугыш бөлдергән Европа илләренә АКШ ягыннан киң колачлы ярдәм күрсәтү буенча «Маршалл планы» яңа курс¬ ның бер чагылышы була. Совет җитәкчелеге мондый ярдәмне кабул итми генә түгел, әлеге идеяләр белән кызыксынган союздаш илләргә (Польша, Чехословакия, Финляндия) басым ясый. Болар барысы да Европаның бүленүенә алып бара. Сталин моделенең таралуы. 1945 елда Югославиядә һәм Төньяк Вьетнамда, ә 1946 елда Албаниядә хакимияткә ком¬
257 мунистик партияләр килә. 1947 елдан Көнчыгыш Европа илләренең Советлар яклы блогын төзү процессы яңа фаза¬ га керә. 1944—1948 елларда барлыкка килгән коалицион хөкүмәтләргә алмашка коммунистлар килә. 1946 елның ноябрендә үк Болгариядә Г. Димитров коммунистлар хөкү¬ мәтен оештыра, ә 1947 елның җәендә Советныкыннан күче¬ реп язылган диярлек конституция кабул ителә. 1947 елның гыйнварында коммунист Б. Берут Польша президенты була. 1947 елның августында Венгриядәге сайлауларда коммунист¬ лар җиңә. Шул ук елның декабрендә Румыния короле Михай СССРның басымы астында тәхеттән баш тарта һәм хаки¬ миятне коммунистларга тапшыра. 1948 елның февралендә К. Готвальд Чехословакиядә коммунистлардан гына торган хөкүмәт төзи. 1948 елда Төньяк Кореяда Советлар яклы режим урнаш¬ тырыла. 1949 елда Кытайда гражданнар сугышында комму¬ нистлар җиңеп чыга. Сталин бу илләр җитәкчелегенә халыкара аренада һәм эчке сәясәттә үз-үзләрен тоту тәртибен көчләп тага. СССРның мондый роле аның көче һәм абруе белән генә түгел, безнең илнең бу дәүләтләргә гаять зур матди ярдәме белән дә тәэ¬ мин ителә. 1945—1952 елларда аларга бирелгән озак сроклы өстенлекле кредитлар суммасы гына да 15 млрд сум (3 млрд доллар) тәшкил итә. «Совет блогы»ның икътисади нигезләрен рәсмиләштерү 1949 елда Икътисади Ярдәмләшү Советы (ИЯС, рус. СЭВ) төзелгәч тормышка ашырыла. Ул «Маршалл планы»на җавап итеп төзелә. Хәрби-сәяси бердәмлеккә башта Көнчыгыш Европа илләре һәм СССР Координация комитеты кысала¬ рында ирешелә. Соңрак, 1955 елның маенда Көнбатыш Германиянең НАТО блогына керүенә җавап итеп, Варшава Килешүе Оешмасы (ВКО, рус. ОВД) төзелә. Әмма бик тиздән «совет блогы» беренче тетрәнү кичерә. Югославия лидеры И. Броз Тито Сталинга буйсынмавын күрсәтә. Шуның аркасында 1948 елда Совет-Югославия мөнәсәбәтләре өзелә. Үзенең дошманнарына каршы террор җәелдергән Тито «Гитлер-Троцкий агенты» дип игълан ителә, совет матбугатында, һәрвакыт коммунистлар канына буялып, карикатура рәвешендә сурәтләнә. 1949 елның октябрендә Сталин Югославия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзә һәм аның социализм илләреннән аерылуына ирешә. Югославиядә Россия яклылар бик күп булса да, Тито режимын көч белән юк итүне кирәк тапмый. А. А. Жданов докладыннан. 1947 ел \ Мәскәү беркемне дә бәйле хәлгә куймады һәм куярга теләми, Мәскәүдән бу «бәйсезлекне» аеруча басым ясап
күрсәтү, Мәскәүдән «баш тарту», асылда, Мәскәүне дош¬ ман санаучыларга ялагайлану, ярарга тырышу, алар яклы булып кылануны күрсәтә. Бу сүзләр кемгә каршы юнәлтелгән? Үзенең Мәскәүдән «бәйсез- леген» басым ясап күрсәтүчеләр нәрсәдә гаепләнә? 1949 елдан 1952 елгача «социалистик лагерьда» совет киңәшчеләре инициативасы һәм турыдан-туры катнашлы¬ гы белән чистартуларның ике дулкыны уза. Хакимияткә Сталинга һичсүзсез тугрылыклы лидерларның яңа буыны килә. Халык демократиясе урнашкан берничә илдә элеккеге җитәкчеләр төрмәгә утыртыла яисә атып үтерелә. Бу илләрдә социализм үсешенең Сталин моделенең бөтен чагылышларын (репрессияләрне дә кертеп) кабатлау аларның җитәкчелеген Кремль тирәсенә тагын да ныграк туплый. Социализмга төрле юллар белән килү турында (бу хакта үз вакытында Т. Димитров язып чыга) башка берәү дә искә алмый. «Салкын сугышның» иң югары ноктасы. «Салкын сугыш» үзенең иң югары ноктасына 1949—1950 елларда җитә. 1949 елның апрелендә Төньяк Атлантика Килешүе Оешмасы (НАТО) төзелә. Шул ук елда СССР беренче тапкыр атом-төш коралын сынап карый. 50 нче еллар башында ике көчнең иң кискен бәреле¬ ше — Корея конфликты. Ул «салкын сугышның» бик җиңел генә кораллы бәрелешкә әверелә алуын күрсәтә. Конфликтта БМО ризалыгы белән Америка гаскәрләре катнаша. Америка хәрби командованиесе атом коралын кулланмакчы була, бары тик СССР да шундый ук чаралар белән җавап бирер дигән курку гына аны туктатып кала. СССРдан тыш Корея Халык Демократик Республикасына Кытай Халык Республикасы һәм башка социалистик илләр дә ярдәм итә. Фронт сызыгы 38 нче параллельдә урнашканнан соң, конфликт элеккеге кискенлеген югалта һәм позиция характерын ала. АКШның Кореяны бик каты бомбага тота башлавы (шул исәптән, яндыргыч бомбалар куллануы) аңа сугышта уңыш китерми, аның каравы Азиядә Америкага каршы рухның көчәюенә ярдәм итә, моннан исә совет җитәкчелеге үзенең тышкы сәясәтендә актив файдалана. Солых турында сөйләшүләр башлана, шулар нәтиҗәсендә 1953 елның 27 июлендә вакыт¬ лы килешүгә кул куела. СССРның тышкы сәясәтендә Европа проблемалары элек¬ кечә үк үзәк урынны били. 1948 елның җәендә, совет гас¬ кәрләре Берлинның көнбатыш оккупация зоналарын тулы- сынча урап алгач, монда беренче Берлин кризисы барлыкка килә. АКШ һәм аның союздашлары Көнбатыш Берлинны бер ел дәвамында «һава күпере» аша тәэмин итеп торыр¬
га мәҗбүр була. 1949 елның маенда ГФР төзелә, шун¬ нан соң совет ягы ГДР оештырылуга (1949 ел, 7 октябрь) каршы килми, аңа Германиядәге совет оккупация зонасы¬ на идарә итү буенча барлык гражданлык вәкаләтләрен тап¬ шыра. Парижда Германия белән солых килешүе турында сөйләшүләр өзелгәннән соң (1951 ел, март — июнь), НАТО җитәкчеләре Европаны, беренче чиратта ГФРны (1952), яңа¬ дан коралландыру планын кабул итәләр. Гомеренең ахырына таба халыкара хәлне бәяләүдә Сталин позициясендә беркадәр эволюция күзәтелә. Әгәр ул элегрәк социализм һәм капитализм арасындагы каршылыкларның килешмәүчәнлеге идеясеннән чыгып эш итсә, хәзер импе¬ риалистларның үзара каршылыклары кайчакта көчлерәк була алуын һәм капиталистик илләр арасында кискен кон¬ фликтка китерү мөмкинлеге хакында белдерә. Үзенең соңгы интервьюларының берсендә ул СССР Корея¬ да сугышны туктатырга тели, ә үзен АКШның яңа президен¬ ты Д. Эйзенхауэр белән очрашырга әзер дип белдерә. 1945—1952 елларда Көнчыгыш — Көнбатыш мөнәсәбәт¬ ләрендә төп сабак — катгый тышкы сәясәттән берәүнең дә ота алмаячагын, аны дәвам иткән очракта «салкын сугыш»ның «кайнар сугыш»ка әйләнү мөмкинлеген аңлау. Моны төшенү Сталин варисларына тышкы сәясәт доктринасын төзәтү өчен алшартлар булдыра. Даталар 1946, 5 март — У. Черчилльнең Фултондагы чы¬ гышы. 1949 — НАТО төзелү. Икътисади Ярдәмләшү Советы (ИЯС, рус. СЭВ) оешу. 1. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң СССРның халыкара хәлендә нинди үзгәрешләр була? 2. Сугыштан соң Сталин җитәкчелегендә экспансия омтылышлары үсешен нәрсә белән аңлатып була? 3. 1945—1952 елларда СССРның халык демократиясе илләре белән мөнәсәбәтләре нинди характерда була? Аларда социализм төзелеше кайсы юлдан бара? 4. Сугыш тәмамланганнан соң, КПСС һәм чит ил компартияләренең мөнәсәбәтләрендә нинди яңалыклар барлыкка килә? Бериш тарихчылар «салкын сугыш» чыгаруда төп гаепне Көн¬ батышка тага, икенчеләре — СССРга, өченчеләре — ике якка да. Сезнең позиция нинди? Фикерегезне дәлилләгез.
6 нчы бүлек СССР 1953 елдан XX гасырның 60 нчы еллары уртасына кадәр § 39. Сәяси системаның үзгәрүе Сталинның үлеме һәм хакимият өчен көрәш. 1953 елның 5 мартында, И. В. Сталинның үлеме белән, ил тормышында бөтен бер чор тәмамлана. Аның варислары арасында хакими¬ ят өчен көрәш 1958 елның язына кадәр берничә этап үтә. Беренче этапта (1953 ел, март — июнь) илебез җитәкче¬ легендә төп позицияләрне СССР Министрлар советының яңа рәисе Г. М. Маленков һәм СССР Эчке эшләр министры итеп билгеләп куелган Л.П. Берия ала. Шәхес культын гаепләү буенча беренче кампания башлана, Сталин исеме матбу¬ гатта сирәгрәк телгә алына, аның әсәрләре җыентыкларын бастырып чыгару туктатыла. Берия дә, Маленков та хаки¬ мият вәкаләтләрен, партия органнарыннан алып, тиешле дәүләт органнарына тапшыруны яклап чыгалар. Эчке эшләр һәм дәүләт куркынычсызлыгы органнарын үзгәртеп оешты¬ ру башлана. Тоткыннарга амнистия үткәрелә, ул 1,2 млн кешегә кагыла. Милли сәясәткә төзәтмәләр кертелә баш¬ лый (аерым алганда, милли республикаларда һәм өлкәләрдә җитәкче урыннарга төп милләт вәкилләрен билгеләп кую гамәленә кире кайтырга тәкъдим ителә). Әмма партия аппараты үзенең өстенлекле хәлен саклап калырга омтыла. Яңа җитәкчелектә КПСС ҮК секретаре пос¬ тын биләгән Н.С. Хрущёв, Берияне хакимияттән читләш¬ терү максатында, заговор оештыра. 30 нчы еллар ахырыннан ук Бериядән куркып килгән югары җитәкчелек әгъзалары анда катнашырга ризалык бирә. 26 июньдә Министрлар советы утырышында Берия кулга алына һәм «партия һәм совет халкы дошманы», «шпион» буларак атып үтерелә. Берияне гаепләүнең төп пункты — аның җәмгыятькә партия җитәкчелегенә «җинаятьчел кул күтәрүе» була. Берияне юк итүдән иң элек Хрущёв ота. 1953 елның июлендә КПСС ҮК пленумында «партия һәм дәүләт аппаратының барлык звено¬ ларында партия җитәкчелеген ныгыту» зарурлыгы күрсәтелә. 1953 елның җәеннән 1955 елның февраленә кадәр хаки¬ мият өчен көрәш икенче этапка керә. Хакимият башына Г. Маленков һәм Н. Хрущёв менә (ул 1953 елның сентябрендә ҮКның беренче секретаре итеп сайлана, әмма элеккечә үк
261 дәүләт постларын биләми). Бу чор Хрущёв позицияләренең эзлекле рәвештә көчәя баруы һәм Маленковның роле кимү белән характерлана. 1954 елның декабрендә, Хрущёв инициа¬ тивасы буенча, Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының «Ленинград эше»н оештырган элеккеге җитәкчеләре өстен¬ нән суд процессы була. Әлеге «эшне» оештыручыларның бер¬ се Маленков була. 1955 елның февралендә Маленков хөкү¬ мәт башлыгы урыныннан төшерелә (аны Н. А. Булганин ала) һәм электр станцияләре министры итеп билгеләнә. Өченче этапта (1955 ел, февраль — 1958 ел, март) Хрущёвка инде көч позициясеннән Маленков, Молотов, Каганович һ.б. йөзендә «берләшкән оппозиция» белән көрәш алып барырга туры килә. 1957 елның җәендә алар ҮК Президиумында ҮК беренче секретаре постын бетерү һәм Хрущёвны Авыл хуҗалыгы министры итеп билгеләп кую турында карар кабул итәләр. Әмма Хрущёв бу мәсьәләне КПСС ҮК плену¬ мында карауны таләп итә. Аның тарафдарлары күпчелекне тәшкил иткән пленумда оппозиционерлар «партиягә каршы төркем» дип игълан ителә һәм отставкага җибәрелә. 1957 елның октябрендә ҮК Президиумы әгъзасы, оборо¬ на министры Г. К. Жуков барлык постларыннан азат ителә, Хрущёв аның үсә барган йогынтысыннан курка. 1958 елның мартында хөкүмәтнең яңа составын формалаштырганда, аның башлыгы — 1957 ел җәендә оппозицияне хуплаган Булганин да алына. Министрлар советы рәисе итеп КПСС ҮК берен¬ че секретаре постын да саклап калган Хрущёв сайлана. Ул хакимият өчен көрәштә тулы җиңүгә ирешә, партия һәм дәү¬ ләт хакимиятенең барлык чараларын үз кулларында туплый. КПССның XX съезды. 1953 елның мартында төрмә һәм лагерьларда миллионлаган кеше иза чигә. Шул елның 27 мар¬ тында игълан ителгән амнистия нигезендә 1,2 млн кеше иреккә чыгарыла. «Табиблар эше» туктатыла. 1954 елда «Ленинград эше», 1955 елның ноябрендә Яһүдләрнең фа¬ шистларга каршы комитеты «эше» корбаннары, сугыштан соң кулга алынган хәрби башлыклар реабилитациялэнэ. 30 нчы еллардагы сәяси гаепләүләр яңадан карала. 1956 ел башына кадәр тагын уннарча мең кеше иреккә чыга. Меңләгән тоткынның нормаль тормышка кайтуы шартла¬ рында шәхес культын шәхеснең үзен күрсәтми генә тән¬ кыйтьләү 30—40 нчы елларда хакимият башында торган¬ нарның гына түгел, сәяси режимның үзенең дә яманатын чыгару өчен алшартлар тудыра. Шуңа күрә, Хрущёв фике- ренчә, Сталин җинаятьләрен тәнкыйтьләүне иң югары пар¬ тия җитәкчелеге үзе башларга тиеш була. Хрущёв бу туры¬ да: «Бу мәсьәләләр тәмам өлгереп җиткән... Аларны мин күтәрмәсәм, башкалар күтәрер иде. Ьәм бу вакыт таләбен исәпкә алмаган җитәкчелек өчен һәлакәт булыр иде»,— ди.
262 Н. С. Хрущёв КПССның XX съездында (1956 ел, февраль) ябык утырышта Хрущёвның чыгыш ясавы шуның белән аңлатыла да. Докладта Сталин режимының закон¬ нарны бозуына күп санлы мисаллар китерелә, алар, нигездә, конкрет шәхес¬ ләр эшчәнлеге белән генә бәйләнгән була. Хрущёв тоталитар системаның яшәве турындагы мәсьәләне бөтенләй куймый, ә бу закон бозуларны гаепләү һәм аларны бетерү белән коммунизмга шунда ук юл ачылачак дип исбатларга тырыша. Доклад ул чакта басылып чыкмый. Ул партия һәм комсомол җыелышла¬ рында гына укыла. Сталинның шәхес культын тәнкыйть итү, аның инициаторлары идеясе буенча, алдан ук 1956 елның җәендә басылган «Шәхес культын һәм аның нәтиҗәләрен бетерү турында »гы ҮК карарында бил¬ геләнгән мәгълүм бер кысаларда барырга тиеш була. Анда, барлык китерелгән зыянга да карамастан, Сталинның шәхес культы «социализмның табигатен үзгәртмәде һәм җәмгыять¬ не «коммунизмга бару юлыннан читкә» алып китмәде, дип билгеләп үтелә. Шуның белән партия һәм ил җитәкчелегенең барлык төп постларын биләгән Сталин тарафдарларының күп санлы корбаннар һәм «Ленин юлы»н бозучылар өчен сәяси җаваплылыгы турындагы мәсьәлә төшереп калдырыла. Репрессияләр өчен Хрущёв фәкать Сталинны, шулай ук Берия һәм Ежовны гаепли. Реабилитация. КПССның XX съездына реабилитациялә- нүчеләр саны күп булмый әле. 1956—1961 елларда 700 мең чамасы кеше реабилитацияләнә (ягъни 1953—1955 елларда- гыдан 100 тапкыр артык). Бу аларны азат итүне генә түгел, ә намуслы исемнәрен кире кайтаруны да аңлата. Реабилитацияләнүчеләр арасында меңләгән гади комму¬ нистлар һәм партиясезләр генә түгел, армия һәм партиянең күренекле эшлеклеләре дә (В. Блюхер, М. Тухачевский, И. Якир, С. Косиор, П. Постышев, Я. Рудзутак, В. Чубарь, Р. Эйхе һ.б.) була. Н.С. Хрущёв истәлекләренә ...Иң мөһиме, без барыбыз да, бөтен халык, анда келе тимерчыбык артында утыручылар да, монда кур¬ кудан калтыранып торучылар да, без барыбыз да баш¬ кача сулый башладык. Бу — иң мөһиме. Моны хәзер халыктан болай гына тартып алып булмый. Бу юкка чыкмас, үсә барыр.
263 Инде хакимияттән читләштерелгән Хрущёв үзенең ил алдындагы төп казанышын нидә күрә? Реабилитацияләү кампаниясенең үз кысалары да була. Ул 20 нче һәм 30 нчы елларда илне үстерүнең альтернатив вари¬ антларын тәкъдим иткән партия эшлеклеләренә — Н. Буха¬ ринга, Г. Зиновьев, Л. Каменев, А. Рыков, Л. Троцкийга һ.б. кагылмый. Аларның әле 50 нче елларның икенче яртысында төрмәдә яисә сөргендә булган көрәштәшләре дә амнистиягә һәм реабилитациягә эләкми. Ул гына да түгел, КПССның XX съезды карарлары белән илһамланган, азат ителгән һәм партиядә торгызылган карт большевиклар әлеге затлар эшен яңадан карауны таләп иткән очракларда, аларны яңадан партиядән чыгаралар һәм сөргенгә җибәрәләр. «Шөрепләрне ныграк бора» барган саен, реабилитация дулкыны да кими (барлык гаепсезләр үз хокукларында торгызылган һәм алар¬ га намуслы исемнәре кире кайтарылган өчен түгел). «Хезмәт белән төзәтү колонияләре»нә әверелгән лагерьлар системасы, дәүләт куркынычсызлыгы органнары үзгәртеп корыла. 1958 елның декабрендә сталинчыл җинаять кодек¬ сының иң куркыныч нигезләмәләрен юкка чыгарган яңа Җинаять законнары нигезләре кабул ителә: анда «халык дошманы» төшенчәсе төшереп калдырыла, җинаять җавап- лылыгы яше 14 тән 16 га күтәрелә, тикшерү вакытында гаепне таныту өчен куркыту һәм көч куллану тыела, гаеп¬ ләнүченең судта булуы, шулай ук аны адвокат яклавы мәҗ¬ бүри шартка әверелә. Дәүләт, партия органнарын һәм җәмәгать оешмаларын үзгәртеп кору. Җәмгыять тормышын демократияләштерүгә алынган юнәлеш, чагыштырмача гына булса да, КПССның XX съездыннан соң алга таба үсеп китә. Икътисад һәм хокук өлкәләрендә союздаш республика¬ ларның хокуклары киңәйтелә. 1957 елның гыйнварында балкар, калмык, карачай, чечен һәм ингуш халыкларының милли дәүләтчелеге торгызыла. 1957 елда тармак министрлыклары бетерелә һәм урыннар¬ да халык хуҗалыгының территориаль советлары төзелә баш¬ лый, бу җирле номенклатураның позицияләре ныгуга китерә. КПСС ҮКның Советларның эшчәнлеген яхшырту турындагы карары да шул ук вакытта кабул ителә. Аларның партия органнарына буйсынуын юкка чыгармага да, ҮК аларны тикшереп торуны киметергә, хуҗалык эшчәнлегендә, торак, мәдәни-көнкүреш, юл төзелешендәге хокукларын киңәйтергә тәкъдим итә. 1957 елда ВЦСПС үзгәртеп оештырыла, башлангыч проф¬ союз оешмаларның хокуклары киңәйтелә, штаттагы аппарат кыскартыла. Комсомолда да шулай ук эшлиләр.
264 КПССның XXI съезды (1959 ел, гыйнвар — февраль) СССРда социализмның тулысынча һәм тәмам җиңүе турын¬ да нәтиҗә ясый һәм коммунизм төзүнең башлануын игълан итә. XXII съездда (1961 ел, октябрь) КПССның яңа про¬ граммасы кабул ителә. Ул 1980 елга СССРда коммунизм төзеп бетерүнең теоретик нигезләмәсен бирә һәм аның кон¬ крет этапларын билгели. Моның өчен түбәндәге бурычлар¬ ны хәл итәргә кирәк була: коммунизмның матди-техник базасын төзергә (җан башына продукция җитештерү буенча дөньяда беренче урынга чыгып һәм иң югары тормыш дәрә¬ җәсен тәэмин итеп); коммунистик үзидарәгә күчәргә; яңа, һәрьяктан үскән кеше формалаштырырга. Шул вакытта партиянең үзен дә яңадан үзгәртеп кору ом¬ тылышы ясала. Озак еллардан соң беренче тапкыр XXII съезд¬ да кабул ителгән КПСС уставына партия эчендә дискуссияләр үткәрү мөмкинлеге турында; үзәктә һәм урыннарда партия кадрларын даими яңартып тору турында; җирле органнар¬ ның хокукларын киңәйтү турында; партия оешмаларының дәүләт органнарын һәм иҗтимагый оешмаларны алышты¬ руына юл куймау турында нигезләмәләр кертелә. Җитәкче кадрларны фәкать аларның шәхси эшлеклелек сыйфатла¬ ры нигезендә генә күтәрү турындагы пунктка аеруча басым ясала. 1962—1964 елларда, КПССның XXII съезды карары буен¬ ча, СССРның яңа Конституциясе эшләнә. Ул берничә прин¬ ципиаль яңа нигезләмәне беркетергә тиеш була: пролетариат диктатурасы дәүләтенең гомумхалык дәүләтенә үсүе турында; «коммунизмга күчеш чорында» кече индивидуаль милекнең рөхсәт ителүе турында; союздаш республикаларның хокукла¬ рын шактый киңәйтү һ. б. турында. Хрущёвның хәтта менә шушы кыюсыз, еш кына эзлекле булмаган адымнары да реформалар нәтиҗәсендә мәнфәгать¬ ләренә зыян килгән кешеләрдә шөбһәләнү һәм борчу тудыра. В. М. Молотов истәлекләреннән Гомумхалык дәүләтен тәнкыйтьлим... Дәүләт эшчеләр сыйныфының да, колхоз крестьяннарының да, интел¬ лигенциянең дә мәнфәгатьләрен чагылдыра алмый... Интеллигенция арасында элеккеге сыйнфый дошман¬ нар да аз түгел, алар пролетариат диктатурасы өчен көрәшә алмый. Истәлекләр авторында ризасызлык тууга нәрсә сәбәп була? Ул гомумхалык дәүләте идеясе белән ризасызлыгын нәрсә белән нигезли? Сезнеңчә, аның дәлилләре инандырырлыкмы? Реформаларга партия аппараты (Берияне юк иткәннән соң, ул үз позицияләрен кайтарып кына калмый, Хрущёв
265 заманында аларны ныгыта да) актив каршы чыга, ул инде репрессияләрдән курыкмый һәм үз хәленең тотрыклы булуын тели. XXII съезд керткән партия кадрларын яңарту систе¬ масы һәм партия эшенең зур участокларын җәмәгать баш¬ лангычларына күчерү аппарат мәнфәгатьләренә берничек тә җавап бирми. Тармак министрлыклары бетерелү белән, йогынтылары кими төшкән дәүләт аппараты вәкилләре дә аларга авыша. Хәрбиләр армиянең кыскаруына җитди риза¬ сызлык белдерә. «Өлешләп бирелгән демократия»не кабул итмәгән интеллигенциянең күңеле кайта, шәһәрдә дә, авылда да хезмәт ияләре шау-шулы сәяси кампанияләрдән туялар. Болар барысы да, ахыр килеп, 1964 елда артык күп көч куймыйча һәм кемнең дә булса каршылык күрсәтүен той¬ мыйча Хрущёвны «волюнтаризмда һәм субъективлыкта» гаепләүгә, партия һәм ил белән җитәкчелектән читләштерүгә һәм пенсиягә озатуга китерә. КПСС ҮКның Беренче секре¬ таре (1966 елдан — Генераль секретарь) итеп Л. И. Брежнев сайлана, СССР Министрлар советы рәисе итеп А.Н. Косыгин билгеләнә. 1953—1964 еллардагы үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә, тоталитар сәяси режимда бер ярык хасил була, һәм ул бераз үзгәргән килеш яшәвен дәвам итә. Дата 1956, февраль— КПССның XX съездында «Шәхес культы һәм аның нәтиҗәләре турында» Н. С. Хрущёв доклады. Сүзлек запасын киңәйтәбез Сш Волюнтаризм— объектив кануннар, реаль шартлар f һәм мөмкинлекләр белән исәпләшми торган сәясәт. Реабилитация— хокукларны торгызу, яхшы исемне ; кире кайтару. Субъективлык —субъектның шәхси зәвыгы, симпатия¬ се, карашлары белән билгеләнә торган мөнәсәбәт; объ¬ ективлык булмау. 1. Сталин үлгәннән соң, аның тирә-юнендәге көчләрнең куелы- шын бәяләгез. 2. 1953 елның мартында ил алдында нинди үсеш / / альтернативалары ачыла? 3. Ни өчен Маленков һәм Хрущёв төп тырышлыкларын Сталинның шәхес кулыгын тәнкыйтьләүгә юнәлтәләр? 4. КПССның XX съезды һәм анда Сталинның шәхес культын фаш итү нинди әһәмияткә ия була? 5. 1953—1964 елларда партия тормышында, дәүләт төзелешендә нинди үзгәрешләр була? 6. Нинди мисаллар Хрущёв башлаган сәяси үзгәрешләрдә эзлеклелек
266 булмауны һәм аларның чикләнгәнлеген күрсәтә? 7. 1964 елның ок¬ тябрендә Хрущёвны хакимияттән тиз һәм чагыштырмача җиңел чит¬ ләштерүне ни белән аңлатып була? «Хрущёв эшчәнлеген бәяләгәндә, мин, кем әйтмешли, сүземдә \ бик нык торам. Ул безгә бик күп зыян китерде. Безнең тарих ( Ү ) белән, Сталин белән аның ни кылуын гына уйлап карагыз. Сер түгел, Көнбатыш яклылар безне беркайчан яратмадылар. Хрущёв алар кулына безне озак еллар мыскыл итәрлек мате¬ риал, дәлилләр бирде». Бу —70 нче елларда СССР Оборона министры булган Д. Устинов истәлекләреннән алынган өзек. Ә шагыйрь А. Твар¬ довский үз көндәлекләрендә болай дип язган: «Культ турындагы док¬ ладтан соң коточкыч ай — башка сыймаслык... Юк, бары да әйбәт, яшәргә һәм үз вазифаларыңны үтәргә кирәк... Дөреслек шуның өчен кирәк, юкса дөнья идарә ителмәслеккә әйләнәчәк, хәтта кешеләр бул¬ дыра алырлык шул кечкенә генә дәрәҗәдә булса да». Сез кем позиция¬ се яклы? «Тарихта дөреслек: «безне югары күтәрүче ялганга караганда, түбән хакыйкать караңгылыгы кадерлерәк» дигән темага кыскача эссе (сочинение-уйлану) языгыз. § 40. 1953—1964 елларда СССР икътисады Маленковның икътисади курсы. Сталин үлгәннән соң, СССР җитәкчелегендә икътисади дискуссияләр яңа көч белән кабынып китә. Илгә яңа икътисади стратегия эшләү сорала. 1953 елның августында Г. М. Маленков яңа икътисади үз¬ гәртеп корулар программасы белән чыга. Ул төп игътибар¬ ны җиңел һәм азык-төлек сәнәгатенә, шулай ук авыл хуҗа¬ лыгына юнәлтергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, болай якын килү 2—3 елда халыкны беренче дәрәҗәдә кирәкле товарлар белән тәэмин итүне сизелерлек яхшыртырга тиеш була. Авыл хуҗалыгында Министрлар советы рәисе уңдырыш- лылыкны арттыру һәм колхозчыларның шәхси кызыксынуын көчәйтүне төп бурычлар дип атый. Моның өчен колхозчы¬ ларның шәхси йорт яны хуҗалыкларыннан мәҗбүри тапшы¬ ру нормаларын шактый төшерү, колхоз ихатасыннан акчалата салымны уртача икеләтә киметү һәм авыл хуҗалыгы салымы буенча бурычларны тулысынча юкка чыгару күздә тотыла. Сәүдә өлкәсе дә яңадан үзгәртеп корылырга тиеш була. Замандашларының әйтүенә караганда, «бу доклад басыл¬ ган газетаны авылда теткәләнеп беткәнче укыйлар, һәм гади ярлы крестьян: «Менә бусы безнең файдага»,— ди. КПССның XX съездында Q \ Н.С. Хрущёв докладыннан. 1956 ел Җиңел сәнәгатьне авыр индустриягә каршы куючы «акыл ияләре» табылды, алар авыр индустрияне өстен-
лекле үстерү совет икътисадын үстерүнең башлангыч баскычларында гына кирәк иде, ә хәзер безгә җиңел сәнәгатьне тизрәк үстерү генә кала дип ышандыралар. Маленков һәм Хрущёвның сәнәгать үсешенә якын килүләрендә принципиаль аерма нәрсәдә? Маленковны эшеннән читләштерү белән, ул тәкъдим ит¬ кән реформалар да әкренләп гамәлгә керүдән туктатыла. Хрущёвның авыл хуҗалыгы сәясәте. Хрущёв авыл хуҗа¬ лыгын күтәрүне колхоз продукциясенә дәүләт сатып алу бәяләрен сизелерлек күтәрү һәм чәчү мәйданнарын бик тиз киңәйтү юлы белән тәэмин итәргә ниятли. Ул чирәм җир¬ ләрне үзләштерү идеясен алга сөрә. Маленков программасы — уңышны күтәрүгә, ә Хрущёв программа¬ сы чәчү мәйданнарын киңәйтүгә йөз тота. Беренче юлны — интен¬ сив, икенчесен экстенсив дип атыйлар. Әлеге мәгълүматтан чыгып, «интенсив үсеш юлы», «экстенсив үсеш юлы» дигән төшенчәләргә билгеләмә бирегез. 1954 елда чирәм җирләрне үзләштерү башлана. ҮК кара¬ ры белән Казахстан һәм Көнбатыш Себергә 30 меңнән артык партия эшчесе һәм 120 меңнән артык авыл хуҗалыгы бел¬ гече җибәрелә. Беренче 5 елда, совет кешеләренең хезмәт каһарманлыгы нәтиҗәсендә, 42 млн га чирәм һәм яткын җирләр үзләштерелә. Шуның белән беррәттән, авыл хуҗалыгы продукциясенә сатып алу бәяләре күтәрелә, узган еллардагы бурычлар га¬ мәлдән чыгарыла, авылны социаль үстерүгә дәүләт чыгымна¬ ры берничә мәртәбә арттырыла. Шәхси ярдәмче хуҗалыкка салымны бетерү һәм хуҗалыкның үзен 5 тапкырга арттыру да иң мөһим карарларның берсе була. Хрущёв инициативасы буенча, астан планлаштыру прин¬ цибы игълан ителә һәм гамәлгә кертелә башлый. Колхозлар, җирле шартларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, үз уставла¬ рына үзгәрешләр кертү хокукы ала. Беренче тапкыр була¬ рак, колхозчыларга пенсия түләү кертелә. Аларга паспорт¬ лар бирә башлыйлар. Бу чаралар авыл хуҗалыгын күтәрүгә этәргеч бирә. 1953— 1958 елларда авыл хуҗалыгы продукциясе үсеше алдагы бишьеллык белән чагыштырганда 34% тәшкил итә. Мондый үсеш темпларын авыл нэп заманнарыннан бирле белми. Бу уңышлар Хрущёвта административ карарларның көченә ышаныч тудыра. Крестьяннарның тормыш хәленең тиз яхшыра баруы исә аларның кулакка әйләнү мөмкинлегенә шик уята. Икътисади кызыксындыруның роле көчәю дә объ¬ ектив рәвештә авыл халкы эшләренә административ тыкшы¬ ну ихтыяҗын киметә.
50 нче еллар ахырыннан икътисади кызыксындыруның административ мәҗбүр итү алымнары белән кысрыклап чы¬ гарыла башлавы күп яктан шуның белән аңлатыла. 1959 елда машина-трактор станцияләрен (МТС) яңадан үзгәртеп кору башлана. Колхозлар, техникасыз калмас өчен, бары бер ел эчендә аларны югары бәядән сатып алыр¬ га мәҗбүр булалар. Шул юл белән дәүләт бер ел эчендә авыл хуҗалыгына шуннан алдагы елларда тотылган барлык чыгымнарны диярлек каплауга ирешә. Әлеге чараның тис¬ кәре ягы шунда: моңарчы МТСларда тупланган механизатор кадрлар югала. Колхозларга күчәсе урынга, күпләр район үзәкләрендә, шәһәрләрдә эш таба. Шул ук елда «шәхси ярдәмче хуҗалык тора-бара үзенең әһәмиятен югалта барачак», чөнки колхозчыларга продукция¬ не колхоздан алу отышлырак дигән нәтиҗә ясала. Асылда, бу ярдәмче хуҗалыкларга яңадан һөҗүм башлануны бел¬ дерә. Дәүләт органнарына 2—3 ел эчендә совхоз эшчеләрен- нән терлекләрен сатып алырга кушыла, колхозларга да шундый чаралар күрергә тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә СССРда азык-төлек проблемасы кискенләшә. Аны «кукуруз эпопеясы» ярдәмендә хәл итәргә маташу да уңышка китерми. 1955 елдан 1962 елгача кукуруз чәчү мәйданнары ике тапкыр (кайвакыт бодай һәм арыш чәчү¬ лекләрен кыскарту исәбенә) арттырыла. Нәтиҗәдә куелган тырышлыкның капма-каршысы була: бөртеклеләрне җыеп алу күләме кими. 1962—1963 елларда, чирәм җирләрне үзләштерүдәге кризис аркасында, хәл тагын да катлаулана, бу һава шартларына гына түгел, туфрак эрозиясенә китергән җирдән файдалануның төптән уйланылмаган системасы белән дә бәйле була. Авыл хуҗалыгындагы кризис, күп еллар эчендә беренче тапкыр, ашлыкны күпләп чит илләрдән сатып алуга китерә, соңрак бу даими күренешкә әйләнә һәм күләме һаман саен арта бара. 1962 елның июнендә, хөкүмәт карары белән, иткә бәя¬ ләр «вакытлыча» 30% ка, атланмайга 25% ка күтәрелә. Бу эшчеләр арасында массакүләм ризасызлык, хәтта ачыктан- ачык чуалышлар китереп чыгара. Новочеркасскидагы ва¬ кыйгалар аеруча җитди төс ала, монда җиде меңлек эшче¬ ләр демонстрациясенә каршы гаскәр, танклар җибәрелә, күп санлы корбаннар була. Массакүләм мәгълүмат чаралары бу хакта бер сүз дә дәшми, әмма Новочеркасскидагы вакый¬ галарның кайтавазы бөтен илгә яңгырый. Гади кешеләр ара¬ сында Хрущёвның абруе төшә башлый. Авыл хуҗалыгын үстерүнең җидееллык планы (1959— 1965) өзелә.
Сәнәгать үсеше. Маленков курсыннан баш тарту 60 нчы ел¬ лар башына җитештерү чаралары җитештерү сәнәгать про¬ дукциясенең тулай күләмендә инде 70% түгел (1953 елдагы кебек), ә 75% тәшкил итүенә китерә. Халык хуҗалыгы үсе¬ шендә янтаю куркыныч чиккә җитә. Машина төзелеше, төзелеш материаллары сәнәгате, металл эшкәртү, химия, нефть химиясе, электр энергетика¬ сы аеруча кызу темпларда үсә (1950—1965 елларда җитеш¬ терү күләмнәре 5 тапкыр диярлек арта). «Б» төркеме пред¬ приятиеләре акрынрак үсә (шул ук елларда җитештерү күләмнәре 2 тапкыр гына арта). Тулаем алганда, СССРда сәнәгать җитештерүе үсешенең еллык уртача темплары 10% тан артып китә. Бу күрсәткечләр КПСС җитәкчелегендә ирешелгән темпларның тагын да артачагына ышаныч туды¬ ра. Көнбатыш белгечләренең фаразлары башкачарак була: алар фикеренчә, СССРның икътисади куәте үсә барган саен, башка илләрдәге кебек үк, икътисадны үстерү темплары «сүнә» барачак. СССРның икътисади үсеше перспективаларына беренче һәм икенче карашларны хуплый барып, сез нинди дәлилләр китерә алыр иде¬ гез? Бу аргументларны бәяләгез. Хакимият сәнәгать үсешен тизләтү чараларының берсе итеп фәнни-техник прогрессны исәпли. Әмма аннан фай¬ даланып, фәкать хәрби-сәнәгать комплексында һәм кайбер янәшә өлкәләрдә генә сизелерлек уңышларга ирешергә мөм¬ кин була. Бу елларда илнең фәнни-техник үсешендә иң мөһим нәтиҗә дөньяда беренче ракета-космик комплекслар төзү була. 1957 елда СССРда Җирнең беренче ясалма иярчене җибәрелә. 1961 елның 12 апрелендә Ю. А. Гага¬ рин кешелек өчен галәмгә юл ача. Нефть һәм газдан файдалану исә¬ бенә илнең ягулык балансы тамырдан үзгәрә. Ясалма материаллар эшләп чыгаруны киң үзләштергән химия сәнә¬ гате куәтле темплар белән үсә. Транс¬ портта паровозлар тепловозлар һәм электровозлар белән алмаштырыла. Әмма, тулаем алганда, сәнәгать гадә- ти юл буенча: булган куәтләрне интен¬ сивлаштыру исәбенә түгел, ә меңләгән яңа предприятиеләр төзү исәбенә үсүен дәвам итә. Хрущёв үзенең икътисади сәясәтен¬ дә шулай ук мөһим юнәлеш дип халык хуҗалыгына идарә итүне реформа- Ю. А. Гагарин
270 лауны саный. 1957 елда, җитештерү үсешенә комачаулау¬ чы ведомство киртәләрен җимерү максатында, үзәк тармак министрлыклары урынына халык хуҗалыгының террито¬ риаль советлары (совнархозлар) төзелә башлый. 3,5 меңнән артык предприятие гомумсоюз буйсынуыннан алына һәм рес¬ публикаларга тапшырыла, ә җирле Советлар җирле сәнәгать продукциясен җитештерү һәм бүлү хокукына ия була. Бу чаралар, бер яктан, җирле хакимиятнең икътисади хокукла¬ рын ныгытса, икенче яктан, бердәм техник һәм технологик сәясәткә һәм нәтиҗәдә фәнни-техник прогресс казанышла¬ рын җитештерүгә кертү планнарына бик нык китереп суга. Бик тиздән, төбәкләр эчендәге предприятиеләрнең хуҗалык мөстәкыйльлеге алар арасындагы элемтәләрнең бозылуына китерүе ачыклана. Бу хәлдән чыгу өчен, яңа идарә структу¬ ралары — республика совнархозлары һәм Халык хуҗалыгы югары советы (ВСНХ) төзелә. Бу — идарәчеләр армиясенең бик нык артуына китерә. Ләкин икътисади үсеш темплары һаман кими бара. Әгәр 1951—1955 елларда сәнәгать 85% ка, авыл хуҗалыгы 20,5% ка үскән булса, 1956—1960 еллар¬ да әлеге күрсәткечләр 64,3% һәм 30% тәшкил итә. 1961— 1965 елларда сәнәгать буенча үсеш 51% һәм авыл хуҗалы¬ гында 11% була. Шуңа да карамастан 50 нче еллар ахыры — 60 нчы еллар башында илнең икътисади үсеш темплары бу вакытка СССРда индустриаль җәмгыять нигезләре төзүнең тәмам¬ лануы турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Иске хуҗа¬ лык механизмын саклаганда, үсешнең аннан соңгы стадия¬ сенә күчү мөмкин булмый. Социаль сәясәт. Хрущёвның икътисади сәясәте ачыктан- ачык социаль юнәлешле була. 50 нче еллар уртасында халыкның тормышын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар про¬ граммасы эшләнә. Сәнәгатьтә хезмәт хаклары даими рәвештә арта бара (1961—1965 елларда гына да 19% ка күтәрелә). Колхозчыларның керемнәре үсә, 1964 елдан аларга пен¬ сия түләнә башлый. Эшчеләр һәм хезмәткәрләр пенсияләре турында закон кабул ителә, аның буенча пенсия күләме ике тапкыр арта, ә пенсия яше кими. Укыган өчен һәртөрле түләүләр бетерелә, эш атнасы 48 сәгатьтән 46 сәгатькә кал¬ дырыла. Бу чордагы социаль сәясәтнең иң мөһим казанышларын- нан берсе — киң масштабларда торак төзелеше башлану. 1955 елдан алып 1964 елга кадәр шәһәр торак фонды 80% ка үсә. Бу 54 млн кешегә (СССР халкының чирегенә) яңа фатир¬ ларга күчү мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта торак стандар¬ ты үзе дә үзгәрә: гаиләләр бүлмә генә түгел, зур булмаса да, аерым фатирлар ала башлыйлар. Фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәниятнең матди базасы ныгый. Беренче тапкыр
бөтен ил радиолаштырыла. 1953 елдан 1958 елга кадәр теле¬ визорларның саны 200 меңнән 3 млн га җитә. Шул ук вакытта 50—60 нчы еллар чигендә, икътисади вазгыять начарлана барган саен, хөкүмәтнең барлык про¬ блемаларны хезмәт ияләре исәбенә хәл итәргә омтылуы һаман ачыграк күренә. Җитештерүдә тариф бәяләре өчтән бер өлешкә диярлек кими, ә көндәлек азык-төлеккә бәяләр 25—30% ка үсә. Ил җитәкчелегендә, икътисади кызыксындыру чараларын¬ нан файдаланып, икътисадны тагын да радикаль реформалау зарурлыгын аңлау һаман көчәя бара. Сүзлек запасын киңәйтәбез «А» төркеме предприятиеләре — җитештерү чаралары эшләп чыгаручы предприятиеләр. «Б» төркеме предприятиеләре — шәхси куллану әйбер¬ ләре эшләп чыгаручы предприятиеләр. 1.Авыл хуҗалыгын, азык-төлек һәм җиңел сәнәгатьне өстен- /ХЧ лекле үстерү юнәлешен гамәлгә ашыру икътисади һәм сәяси ( . I өлкәләр өчен нинди нәтиҗәләргә китерә алыр иде? 2. Хрущёв- ның икътисадны идарә итү реформасына бәя бирегез. Аның уңай һәм тискәре якларын күрсәтегез. 3. Халыкны азык-төлек белән тәэмин итүнең 50 нче елларның икенче яртысында яхшыруын һәм 60 нчы елларда начарлануын нәрсә белән аңлатырга мөмкин? Бу нинди сәяси карарлар белән бәйләнгән? 4. СССРның фән һәм техни¬ ка үсешендәге гаять зур казанышларына карамастан, ни өчен 50 нче елларның икенче яртысында — 60 нчы еллар башында эшчеләр һәм крестьяннар хезмәте элеккечә үк кул хезмәте һәм аз механикалашты- рылган хезмәт булып кала? 5. Хрущёвның икътисади реформаларының каршылыклары һәм чикләнгәнлеге нидән гыйбарәт? 1. 50 нче еллар ахыры — 60 нчы еллар башына СССРда инду- ХТХ стриаль җәмгыять нигезләре төзүнең тәмамлануы турындагы нәтиҗәне анык мисалларда нигезләгез. 2. Замандашлары истәлекләренә караганда, хакимияттә булган елларда эшләнгәннәрдән нәрсә белән күбрәк горурланасыз дигән сорауга пенсионер Хрущёв болай җавап бирә: Сталинның шәхес культын фаш иткән XX съезд белән һәм массакүләм торак төзелеше белән. Бу җавапны үзегезчә аңлатып бирегез. § 41. Рухи тормыштагы «җепшеклек» Әдәбиятта һәм сәнгатьтә сталинчылыкны җиңеп чыгу. Сталиннан соңгы беренче унъеллык рухи тормышта җит¬ ди үзгәрешләр белән билгеләнә. Танылган совет язучысы
272 И. Г. Эренбург бу чорны Сталинның озак һәм кырыс «кышын¬ нан» соң килгән «җепшеклек» дип атый. Шул ук вакытта бу уй-фикерләр һәм хисләр елга кебек тулып «ташыган» «яз» булмый әле, бу нәкъ менә «җепшеклек» була, аның артыннан ук «салкын бәрергә» дә күп сорамый. Җәмгыятьтә башланган үзгәрешләргә беренче булып әдә¬ бият вәкилләре җавап бирә. КПССның XX съездына кадәр үк совет әдәбиятында яңа юнәлеш — яңарыш юнәлеше тууны күрсәткән әсәрләр күренә башлый. Аның асылы кешенең эчке дөньясына, аның көндәлек мәшәкать һәм проблемаларына, ил үсешенең хәл ителмәгән мәсьәләләренә мөрәҗәгать итү¬ дән гыйбарәт була. 1953 елда В. М. Померанцевның «Новый мир» журналында басылган «Әдәбиятта ихласлык турында» дигән мәкаләсе шундый хезмәтләрнең беренчеләреннән була. Ул анда беренче мәртәбә «намуслы язу — югары дәрәҗәле һәм дәрәҗәсез укучыларның йөзендә ни чагылачагын уйламыйча язу» дигән мәсьәләне куя. Төрле әдәби мәктәпләр һәм юнә¬ лешләрнең яшәү зарурлыгы турындагы мәсьәлә дә күтәрелә. «Новый мир» журналында В. Овечкин (әле 1952 елда ук), Ф. Абрамов мәкаләләре, И. Эренбургның («Җепшеклек»), В. Панованың («Ел фасыллары»), Ф. Панферовның («Идел- ана») киң танылган әсәрләре дөнья күрә. Аларның авторлары кешеләр тормышын бизәп күрсәтү кебек традицион ысулдан баш тарталар. Күп еллар эчендә беренче тапкыр илдә килеп туган хәлнең һәлакәтле булуы турында мәсьәлә куела. Әмма хакимият бу хезмәтләрнең басылып чыгуын «зарарлы» дип таба һәм А. Твардовскийны журналга җитәкчелек итүдән читләштерә. Тормыш үзе Язучылар берлеге белән идарә итү һәм аның КПСС ҮК белән мөнәсәбәтләрен үзгәртүне таләп итә. Язучылар берлеге рәисе А. А. Фадеевның моңа ирешергә тырышуы аны эштән читләштерүгә китерә, ә аннан соң ул үз-үзенә кул салырга мәҗбүр була. Үзенең үләр алдыннан язып калдырган хатында ул, СССРда сәнгать «партиянең үз-үзенә нык ышанган һәм надан җитәкчелеге аркасында һәлак ителде», ә әдәбиятчыларны, хәтта иң танылганнарын да, малай-шалай хәленә калдырдылар, юк иттеләр, «идеоло¬ гии яктан сүктеләр һәм моны партиялелек дип атадылар», дип яза. Үз әсәрләрендә В. Дудинцев («Бер икмәк белән генә түгел»), Д. Гранин («Эзләүчеләр»), Е. Дорош («Авыл көндәлеге») та шул хакта сөйлиләр. Галәмне үзләштерү, техниканың иң яхшы үрнәкләрен эшләү нәтиҗәсендә, фәнни фантастика укучыларның иң ярат¬ кан жанрына әверелә. И. А. Ефремов, А. П. Казанцев, берту¬ ган А. Н. һәм Б. Н. Стругацкийлар һ.б.ның роман һәм по¬ вестьлары укучыларга киләчәккә пәрдәне ачалар, галимнең, кешенең эчке дөньясын күрергә мөмкинлек бирәләр.
273 Хакимият интеллигенциягә йогынты ясауның яңа алым¬ нарын эзли. 1957\ елдан ҮК җитәкчелегенең әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән очрашулары даими төс ала. Әлеге очрашуларда күп сҢнлы нотыклар белән чыккан Хрущёвның шәхси зәвыгы рәсщи бәя бирү характерын ала. Мондый тупас тыкшынулар әлеге очрашуларда катнашучыларның һәм тулаем интеллигенциянең күпчелегендә генә түгел, киң катлау халыкта да хуплау тапмый. КПССның XX съездыннан соң музыка, рәсем сәнгате, кинематография өлкәсендә идеологик басым беркадәр киме¬ телә. Элеккеге еллардагы «уздырып җибәрүләр» өчен җавап¬ лылык Сталинга, Берия, Жданов, Молотов, Маленков һ.б.га йөкләнә. 1958 елның маенда КПСС ҮК «Бөек дуслык», «Богдан Хмельницкий» һәм «Чын йөрәктән» операларын бәяләүдәге хаталарны төзәтү турында» карар чыгара, анда Д. Шоста- ковичка, С. Прокофьев, А. Хачатурян, В. Мурадели, В. Шеба¬ лин, Г. Попов, Н. Мясковский һәм башкаларга бирелгән бәяләрнең дәлилсез һәм ялгыш булуы таныла. Шул ук вакытта интеллигенциянең идеология мәсьәләләре буенча 40 нчы елларда чыгарылган башка карарларны да юкка чыгарырга өндәүләре яклау тапмый. Алар «сәнгати иҗат¬ ның социалистик реализм юлыннан үсүендә гаять зур роль уйнадылар» һәм «актуаль әһәмиятләрен саклыйлар» дип бел¬ дерелә. Шулай итеп, рухи тормыштагы «җепшеклек» сәясәте мәгълүм бер кысаларга кертеп утыртылган булып чыга. Н.С. Хрущёвның әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре алдындагы чыгышыннан Хәзер, шәхес культын тәнкыйть иткәннән соң, һич тә үзагым чоры җитте, имеш, идарә дилбегәсе йомшар¬ ды, иҗтимагый кораб дулкыннар ихтыярында йөзә һәм һәркем башбаштаклана ала, ничек тели, шулай эшли дигән сүз түгел. Юк. Партия, теләсә-нинди идея тай¬ пылышларына килешмәүчән төстә каршы чыгып, үзе эшләгән ленинчыл курсны үткәрә һәм киләчәктә дә ныклык белән үткәрәчәк. Хрущёв тарафыннан иҗади азатлыкның нинди чикләре бил¬ геләнде? Алар никадәр мәгълүм кысада иде? Хрущёв «идея бәргәләнүләре» дип атаган нәрсәне сез ничек аңлыйсыз? «Җепшеклекнең» нинди кысаларда булуын күрсәтүче ачык мисалларның берсе «Пастернак эше» була. Көнбатышта аның хөкүмәт тарафыннан тыелган «Доктор Живаго» романының
274 басылып чыгуы һәм аңа Нобель премиясё бирелү язучыны законнан тыш хәлгә куя. 1958 елның октябрендә Б. Пас¬ тернак Язучылар берлегеннән чыгарыла. Илдән сөрелмәс өчен, ул Нобель премиясеннән баш тартурга мәҗбүр була. А. И. Солженицынның «Иван Денисовичның бер төне», «Матрёна йорты» дигән әсәрләренең басылып чыгуы мил¬ лионлаган кеше өчен тетрәндергеч вакыйга була, анда совет кешеләренең көндәлек тормышында Сталин мирасын юк итү проблемалары куела. / Сталинга каршы язмаларның сталинизмга гына түгел, бөтен совет системасына янавын сизеп алган Хрущёв, моның массакүләм характер алуын кисәтергә омтылып, үз чыгыш¬ ларында язучыларның игътибарын «моның бик куркыныч¬ лы тема һәм авыр материал» булуына һәм аның белән «чама хисен белеп» шөгыльләнергә кирәклеккә юнәлтә. Рәсми «кысалар» мәдәниятнең башка өлкәләрендә дә гамәлдә була. «Идеологии яктан шикле», «партиянең җитәкче роленә бәя биреп бетермәү», «формализм» һ.б. өчен даими рәвештә язу¬ чылар һәм шагыйрьләр (А. Вознесенский, Д. Гранин, В. Ду- динцев, Е. Евтушенко, С. Кирсанов, К. Паустовский һ.б.) түгел, скульпторлар, рәссам, режиссёрлар (Э. Неизвестный, Р. Фальк, М. Хуциев), философ, тарихчылар да даими рә¬ вештә кискен тәнкыйтькә дучар ителә. Шулай да ул елларда нәкъ менә үзенең тормышчан көче һәм оптимистлыгы, кешенең эчке дөньясына һәм көндәлек тормышына мөрәҗәгать итүләре аша бөтен халыкка таныл¬ ган байтак әдәби әсәрләр (М. Шолохов, «Кеше язмышы»; Ю. Бондарев, «Тынлык»), кинофильмнар (М. Калатозов, «Тор¬ налар оча»; Г. Чухрай, «Кырык беренче», «Солдат турында баллада», «Чиста күк»), картиналар дөнья күрә. Фән үсеше. Фән-техника прогрессын үстерүгә йөз тот¬ кан партия директивалары илдә фән үсешенә ярдәм итәләр. 1956 елда Дубнода Халыкара тикшеренү үзәге (Атом-төш тик¬ шеренүләренең берләштерелгән институты) ачыла. 1957 елда киң институтлар һәм лабораторияләр челтәре булган СССР фәннәр академиясенең Себер бүлеге оештырыла. Башка фән¬ ни үзәкләр дә булдырыла. СССР фәннәр академиясе система¬ сында гына да 1956—1958 елларда 48 яңа фәнни-тикшеренү институты оештырыла. Аларның географиясе дә киңәя (Урал, Кола ярымутравы, Карелия, Якутия). 1959 елга илдә 3200 гә якын фәнни учреждение була. Илдәге фән эшлеклеләренең саны 300 меңгә якынлаша. Бу чорның фәндәге зур казанышларына дөньяда иң куәтле синхрофазотрон төзүне (1957); дөньяда беренче «Ленин» атом бозваткычын суга төшерүне; галәмгә Җирнең беренче ясалма иярченен җибәрүне (1957 ел, 4 октябрь), галәмгә хайваннар җибәрүне (1957 ел, ноябрь), кешенең беренче мәртәбә галәмгә
275 очуын (1961 ел, 12 апрель); дөньяда беренче реактив пасса¬ жир лайнеры ТУ-104нең трассага чыгуын; су асты канат¬ ларындагы тиз йөрешле пассажирлар суднолары («Ракета») төзүне һ.б. ны кертергә була. Генетика өлкәсендәге эшләр яңартыл а. Әмма элеккечә үк фәнни эшләнмәләрдә өстенлек хәрби- сәнәгать комплексы мәнфәгатьләренә бирелә. Илнең иң зур галимнәре генә (С. Королёв, М. Келдыш, А. Туполев, В. Чело¬ мей, А. Сахаров, И. Курчатов һ.б.) түгел, совет разведкасы да аның ихтыяждарына эшли. Әйтик, космик программа атом- төш коралын ташу чараларын булдыру программасына «ку¬ шымта» гына була. Шулай итеп, «Хрущёв чоры»ның фәнни-техник казаныш¬ лары киләчәктә АКШ белән хәрби стратегик тигезлеккә ире¬ шү өчен нигез сала. Совет спорты. «Җепшеклек» еллары совет спортчылары¬ ның триумфаль жңңүләре белән тарихка керә. Совет жңңел атлетларының Хельсинкидагы Олимпиадада (1952) беренче мәртәбә катнашулары 22 алтын, 30 көмеш һәм 19 бронза медаль белән билгеләнә. Рәсми булмаган команда зачётын- да СССР командасы АКШ командасы белән бертигез очко ала. Олимпиаданың беренче алтын призёры диск ыргыту¬ чы Н. Ромашкова (Пономарёва) була. Мельбурндагы (1956) Олимпиаданың иң яхшы спортчысы булып 5 һәм 10 кило¬ метрга чабуда ике тапкыр чемпион булган совет йөгерешчесе В. Куц таныла. Римдагы Олимпиадада (1960) алтын медальләр белән П. Болотников (йөгерү), апалы-сеңелле Т. һәм И. Пресс¬ лар (диск ыргыту, киртәләр аша йөгерү), В. Капитонов (вело¬ сипед), Б. Шахлин һәм Л. Латынина (гимнастика), Ю. Власов (авыр атлетика), В. Иванов (академик ишү) һ.б. бүләкләнә. Токиодагы Олимпиадада (1964) совет спортчылары искит¬ кеч нәтижңләргә һәм бөтен дөньяда танылуга ирешәләр: биеклеккә сикерүдә В. Брумель, авыр атлет Л. Жаботинский, гимнаст Л. Латынина һ. б. Бу — бөек совет футболчы-капка- чысы Л. Яшинның триумф чоры була. Ул үзенең спорт карье¬ расында 800 дән артык матч уздыра (шуларның 207 сендә бер туп та керттерми) һәм Европа кубогы көмеш призёры (1964), Олимпия уеннары чемпионы (1956) була. Совет спортчыларының уңышлары нәтиж,әсендә ярышлар һичкайчан булмаганча популяр булып китә, шуның белән массачыл спортны үстерүгә алшартлар тудырыла. Әлеге рух¬ ны тагын да үстерү өчен, ил ж,итәкчелеге стадионнар һәм спорт сарайлары төзүгә, спорт секцияләре һәм балалар-яшүс- мерләр спорт мәктәпләре ачуга зур игътибар бирә. Бу совет спортчыларының алдагы жцңүләренә яхшы нигез сала. Мәгарифне үстерү. СССРда, индустриаль ж,әмгыять нигез¬ ләрен төзү барышында, 30 нчы елларда барлыкка килгән
276 мәгариф системасы яңартуга мохтаҗ була. Ул фән һәм техни¬ ка, яңа технологияләр үсешенә, социаль-гуманитар өлкәдәге үзгәрешләргә җавап бирергә тиеш була. Әмма бу икътисадны экстенсив үстерүне дәвам итүгә рәс¬ ми курс белән каршылыкка керә, чөнки ул, төзелә торган предприятиеләрне үзләштерү өчен, ел, саен яңа эшчеләр та¬ ләп итә. Шушы проблемаларны хәл итү өчен, мәгариф өлкәсендә реформалар үткәрергә карар кылына. 1958 елның декабрен¬ дә кабул ителгән закон буенча, җидееллык мәктәп урыны¬ на мәҗбүри сигезьеллык политехник мәктәп төзелә. Урта белемне яшьләр җитештерүдән аерылмый гына эшче (авыл) яшьләр мәктәбен я сигезьеллык мәктәп базасында эшләүче техникумнарны, я булмаса производствога өйрәтә торган өчьеллык хезмәт урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлап алалар. Укуын югары уку йортында дәвам итәргә теләүчеләр өчен мәҗбүри производство стажы кертелә. Шулай итеп, җитештерүгә эшче көчләрне тарту пробле¬ масы вакытлыча хәл ителә. Әмма предприятиеләр өчен бу кадрлар алмашыну һәм яшь эшчеләр арасында хезмәт һәм технологик дисциплинаның түбән дәрәҗәдә булуы яңа про¬ блемалар китереп чыгара. Сүзлек запасын киңәйтәбез ПДДп Гвнмиашмвмммммняая^^ - Политехник мәктәп — техника нигезенә, эшче һөнәр¬ ләренә өйрәтүгә нигезләнгән мәктәп. 1. Рухи өлкәдә «җепшеклек» сәясәте нәрсәне аңлата? 2. Мәдә¬ ни тормышта «җепшеклек» чикләрен мисалларда күрсәтегез. 3. «Җепшеклек» йогынтысы астында иҗтимагый тормышта нинди процесслар барлыкка килә? 4. 1958 елга мәгариф реформасы нинди бурычларны хәл итәргә тиеш була? 5. Рухи өлкәдә «җепшеклек»нең каршылыклы характерын нәрсәдә күрәсез? 1. «Кайбер сәнгать вәкилләре чынбарлык турында бары тик бәдрәфтәге исләр буенча гына фикер йөртәләр, кешеләрне ' | юри гарип кыяфәттә тасвирлыйлар, үз картиналарын кешеләр¬ не төшенкелек, сагыш һәм чарасызлык хәленә төшерерлек күңелсез буяулар белән сызгалыйлар, чынбарлыкны үзләренең аның хакындагы ялган, бозык... күзаллауларына туры китереп, уйлап чыгарылган яисә зәгыйфь схемалары буенча ясыйлар... Без Эрнст Неизвестныйның күңел болгаткыч чүп-чар эшләрен күрдек һәм бу, күрә¬ сең, сәләттән бөтенләй үк мәхрүм булмаган, совет югары уку йортын тәмамлаган кешенең халыкка яхшылыкны яманлык белән кайтаруына борчылдык. Ярый әле, бездә мондый рәссамнар күп түгел... Без мондый гариплекләрне гаеплибез һәм килешмәслек итеп гаепләячәкбез»,—ди
Хрущёв интеллигенция белән очрашуларның берсендә. Мәдәният эш- леклеләренә ул куйган дәгъвалар һәм таләпләр исемлеген төзегез. 2. Скульптор Э. Неизвестный сүзләре буенча, күп еллар үткәч, Хрущёв үзенең чыгышлары турында болай ди: «Миңа бу эшкә тыгылырга кирәк¬ ми иде. Мин бит дәүләт башлыгы идем. Бу минем эш түгел иде. Менә бит кызып китү...» Сыйныфта партия һәм дәүләт җитәкчесенең интел¬ лигенция белән очрашуларда болай актив булуы турындагы мәсьәләне тикшерегез. Аның тәртибе кызып китү белән генә аңлатыламы? Яисә башка, тирәнрәк сәбәпләр дә булганмы? 3. «Күп вакыт та узмас, манеж да, кукуруз да онытылыр... Ә кешеләр аның йортларында озак яшәр әле. Ул азат иткән кешеләр... Һәм берәү дә ачу сакламас,—иртәгә дә, берсекөнгә дә... Безнең тарихта явыз¬ лар—ярылып ятканнары да, көчлеләре дә җитәрлек. Хрущёв,— кар¬ шылыклы булса да, игелекне генә гәүдәләндереп калмыйча, гаҗәеп шәхси кыюлык та күрсәткән фигура, соңгысына аннан барыбыз да өйрәнсәк тә гөнаһ булмас иде»,—дип яза Хрущёв турында кинорежис¬ сёр М. Ромм. «Хрущёв «җепшеклеге» сабаклары» дигән темага эссе (сочинение-уйлану) языгыз. § 42. Янәшә тыныч яшәү сәясәте: уңышлар һәм каршылыклар Яңа стратегия эзләү. Сталин үлгәннән соңгы беренче көннәрдә үк илнең тышкы сәясәтенә җитәкчелек итүдә ике төрле юнәлеш күзәтелә. Тышкы эшләр министры Молотов, «салкын сугышта» «тәнәфес» кирәк дип санаса да, ике системаның катгый каршы торуын сакларга тәкъдим итә. Ленин әсәрләренә таянып, ул төрле иҗтимагый корылыш¬ лы дәүләтләрнең янәшә тыныч яшәү идеясен кире кага. Маленков исә, соңрак Хрущёв та, вазгыятьне башкача бәя¬ ләп, сугыштан соң дөньядагы хәл СССР һәм социализм иллә¬ ре файдасына үзгәрде, диләр. Шуннан чыгып, шулай ук атом- төш коралының нинди куркыныч көчкә ия икәнлеген күреп, Маленков янәшә тыныч яшәүне яклап кына калмый, атом- төш гасырында аны дәүләтара мөнәсәбәтләрнең бердәнбер мөмкин булган нигезе дип саный. Халыкның киләчәктә тыныч яшәве, нигездә, СССРның Көнбатыш белән нинди мөнәсәбәтләрдә булуына бәйле дип бик дөрес фикер йөртә. Шушы фикер 1953—1964 елларда СССР тышкы сәясәтенең юнәлешен билгели дә. Көнбатыш белән мөнәсәбәтләр. Коралсызлану проблема¬ лары. 1953 елның җәендә СССР белән АКШ арасында үзара компромисска ирешелә, аның нәтиҗәсендә Кореяда тыныч¬ лык урнаша. Шул ук елны СССР, Төркия белән бергәләп, Кара диңгез бугазларында оборона тоту идеясеннән баш тарта, югыйсә бу ил территориясендә совет хәрби-диңгез базала¬ ры төзелергә тиеш була. СССРның Төркия һәм Югославия белән мөнәсәбәтләрен юлга салу буенча инициативалар
■ 8 күрсәтелә. 1954 елда Һиндкытайда сугышны туктату турын¬ да килешүгә ирешелә. 1955 елда җиңүче илләр Австрия белән дәүләт килешүе төзиләр, аның буенча СССР Австрия территориясеннән үз гаскәрләрен чыгара. Шул ук елда СССР Германия, ә 1956 елда Япония белән сугыш хәлен туктатуы турында игълан итә. 1954 елның мартында Маленков тынычлык өчен көрәш¬ нең зарурлыгы турындагы традицион тезисны кабатлап кына калмый, атом-төш коралы яшәп килгән шартларда, гомумән, дөньяда конфликтларга юл куярга ярамаганлыгы турында белдергән беренче дәүләт эшлеклесе дә була. КПССның XX съезды ике системаның янәшә тыныч яшә¬ ве һәм ярышуы, хәзерге заманда сугышларны кисәтү мөм¬ кинлеге, төрле илләрнең социализмга күчү формаларының күптөрлелеге турындагы тезисларны нигезли һәм беркетә. Төрле илләрнең социализмга күчү формаларының күптөрлелеге турындагы тезисның социалистик бердәмлек илләре һәм СССР ара¬ сындагы мөнәсәбәтләр өчен нинди әһәмияте була? Бу хакта үз фикерегезне әйтегез. Тынычлыкны тәэмин итүче төп өч юнәлеш сыйфатында Хрущёв ул чакта Европада, аннан соң Азиядә күмәк куркы¬ нычсызлык системасын булдыруны, коралсызлануны атый. Шул ук вакытта совет җитәкчелегенең гамәлләре һәр¬ вакытта да әлеге идеяләргә туры килми. Еш кына тышкы сәяси акцияләр ачыктан-ачык пропаганда характерын ала. Әйтик, янәшә тыныч яшәү «сыйнфый көрәшнең үзенчәлекле формасы» буларак характерлана. Шулай ук СССР һәм Көнбатыш лидерлары арасында үзара бер-берсенә ышанмаучылык яшәп килә, дошманның атом- төш коралына контроль чаралары булмый. Көнбатыш державалар да, СССР да тышкы сәясәтне көч позициясеннән чыгып алып баралар. Хрущёв билгеләп үткән¬ чә, «килешү туплар белән ныгытылганда гына көчкә ия. Көч белән ныгытылмаса, килешүнең бернинди кыйммәте дә юк». 1956 елда Хрущёв СССРның хәрби доктринасын үзгәртү турында игълан итә: ул сугыш кырында күп санлы гаскәрләр кулланудан ракета-атом-төш коралы куллануга күчүне күздә тота. Ә бу өлкәдә 50 нче елларның икенче яртысы — 60 нчы еллар башында СССР вакытлыча АКШтан өстенлек алуга ирешә. 1957 елда СССРда дөньяда беренче континентара баллистик ракетаны сынау уңышлы үтә. АКШ территориясе беренче тапкыр дошман өчен кул җитәрлек дәрәҗәдә була. Коры җир гаскәрләрен, ПВО, ВВСны ракета кораллары белән киң колачлы җиһазландыру гына түгел, куәтле ракета-атом-төш су асты флотын төзү дә башлана.
279 С. Н. Хрущёв (Н. С. Хрущёвның улы) f Q истәлекләреннән v [Н. Хрущёв] шикләнми иде: океан артында безнең АКШка атом-теш һөҗүме ясавыбызның чынга ашу мөм¬ кинлеген аңлауга ук, дөньяда сыйфат ягыннан башка хәл туачак. Хәтта берничә генә шәһәренең юк ителү куркынычын төшенү дә Кушма Штатларны уйланырга мәҗбүр итәчәк: Советлар Союзы күп тапкырлар ныграк җимерелсә дә, моның өчен шулкадәр зур бәя түләргә кирәк микән соң... Ракеталарны төбәп куйдык: бер¬ сен — Нью-Йоркка, икенчесен — Вашингтонга, калган икесе Чикаго һәм Лос-Анджелеска билгеләнгән. Документка таянып, «тышкы сәясәтне көч позициясеннән чыгып алып бару» гыйбарәсенең мәгънәсен аңлатыгыз. Совет атом-төш коралы өрәге совет лидерларының Көн¬ батыш белән сөйләшүләрендә җитди фактор була. 1956 елда күп яктан шуның аркасында Көнбатыш державалар һәм Израильнең Мисырга агрессиясен туктатырга мөмкин була. Ракета коралларында, кыска вакытлы өстенлеккә таянып, Хрущёв компромиссларны көнбатыш партнёрларга карата көч алымнары белән һаман ешрак аралаштыра бара. Мәсәлән, 1961 елның июлендә Хрущёвның катгый пози¬ циясе аркасында АКШ президенты Дж. Кеннеди белән Вена¬ дагы очрашу уңышсызлыкка очрый. 1961 елның августын¬ да, Варшава килешүе илләре җитәкчелеге карары буенча, Берлинда аның көнбатыш секторларын тулысынча аерып куйган дивар корылганнан соң, Көнчыгыш — Көнбатыш мөнәсәбәтләре яңадан кискенләшеп китә. 1961 елның сен¬ тябрендә СССР атмосферада атом-төш шартлатуларына мора¬ торий турында АКШ белән килешүдән берьяклы тәртиптә баш тарта һәм атом-төш сынауларының бөтен бер сериясен уздыра. Бу акцияләр, барысы да ракета-атом-төш коралын кулланабыз дип, янаулар белән бергә алып барыла. 1962 елда, совет җитәкчелеге карары буенча, Кубада урта¬ ча ераклыкка оча торган атом-төш ракеталары урнаштырыл¬ гач башланган Кариб кризисы иң куркынычы була. Җавап итеп, АКШ Кубага бәреп керергә әзерләнә башлый. Дөнья атом-төш сугышы куркынычы алдында кала. Соңгы мизгелдә Кеннеди һәм Хрущёв арасында үзара аңлашу аркасында гына аны булдырмый калу мөмкин була. СССР Кубадан барлык ракеталарын чыгарырга риза була, АКШ Кубаның иминле¬ ген гарантияли, шулай ук Төркиядә урнашкан ракеталарны чыгарырга ризалык бирә. Кариб кризисыннан соң Көнчыгыш — Көнбатыш мөнә¬ сәбәтләрендә чагыштырмача йомшару чоры башлана, аның нигезендә СССР һәм АКШ җитәкчеләре арасында күзәтелгән
үзара ышаныч ята. Ләкин Кеннеди һәлак булганнан (1963 ел, ноябрь) һәм Хрущёв отставкага җибәрелгәннән соң (1964 ел, октябрь), әлеге процесс беркадәр вакытка өзелә. СССР һәм социализм лагере. Көнчыгыш Европада, Азиядә, ә аннары Кубада союздаш дәүләтләргә булышлык СССРның тышкы сәясәтендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе була. 1955 елда, совет җитәкчелеге инициативасы белән, Совет- Югославия мөнәсәбәтләре җайга салына. Бу — СССРда һәр илнең социализмга үз юлы белән бару мөмкинлеген тану сыман була. Партиянең XX съездында социализмга күчеш формаларының күптөрле булуы турындагы тезис теоретик нигезләнә. Бу идеяләрне, Сталин культын тәнкыйтьләү кебек үк, социализм илләренең күпчелегендә хуплап каршылыйлар. Аларның кайберләрендә демократияләштерү, Сталин мира¬ сыннан читләшү процесслары башлана. 1956 елның көзендә Польша җитәкчелеге алмашына, анда җәйдән бирле демонстрацияләр һәм забастовкалар туктап тормый. Венгриядә дә демократик процесслар башлана, анда Венгрия хезмәт ияләре партиясенең элеккеге җитәкчелеге һәм аның советларга иярүе актив тәнкыйтьләнә. Венгрия кризисының төп сәбәбен Көнбатыш махсус хезмәтләренең тыкшынуларында һәм «венгр халкы дошманнары»ның ил эчендәге эшчәнлегендә күргән совет җитәкчелеге ил терри¬ ториясенә үз гаскәрләрен кертә һәм чыгышларны бастыра. Венгрия кризисы совет җитәкчелеген «шөрепләрне тагын да ныграк боруга» һәм СССРда сталинизмны тәнкыйтьләүне яңадан карап чыгуга гына түгел, социалистик бердәмлек илләрендә үз сәясәтен катылатуга да китерә. 1957 һәм 1960 елларда Мәскәүдә коммунистлар һәм эшчеләр партия¬ ләре вәкилләре киңәшмәләрендә Польша һәм Венгриядәге вакыйгаларга кискен тискәре бәя бирелә. Киңәшмәләр доку¬ ментларында СССРның һәм аның социализм төзелеше тәҗ¬ рибәсенең аерым бер роле басым ясап күрсәтелә. Социалистик илләрнең ИЯС (рус. СЭВ) кысаларында икъ¬ тисади хезмәттәшлеген хәрби-сәяси хезмәттәшлек белән тулыландырып, СССР, ГДР, ПХР, ЧССР, ВХР, РХР, БХР һәм АХР 1955 елның маенда Варшавада берләштерелгән кораллы көчләр булдыруны һәм бердәм оборона доктрина¬ сы эшләүне күздә тоткан Дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшү турында килешү төзиләр. 50 нче еллар уртасыннан һәм бигрәк тә КПССның XX съездыннан соң Кытайның социалистик бердәмлектә һәм бөтендөнья коммунистик хәрәкәтендә икенче үзәк ролен дәгъвалавы тулысынча ачыклана. Сталинизмны тәнкыйтьләү Кытайда, шулай ук Албаниядә, КХДР һәм өлешчә Румы¬ ниядә бик авыр кабул ителә. Кариб кризисын тыныч юл белән җайга салганнан соң, социалистик лагерьдагы бүленү тәмамланган төс ала. Мао Цзэдун «совет ревизионизмын» «Аме¬
рика империализмы» белән янәшә куеп тәнкыйтьли. Кытай кайбер совет территорияләренә дәгъва белдерә. Бу бәхәстә Хрущёвның бөтендөнья коммунистик һәм эшчеләр хәрәкәтенә мөрәҗәгать итү аның кысаларында ике үзәкнең — КПСС һәм КПКның — ачыктан-ачык каршы торуына гына китерә. СССРның тышкы сәясәтендә «өченче дөнья». Икенче бөтендөнья сугышыннан соң башланган кризис һәм колони¬ аль империяләрнең җимерелүе шартларында, совет җитәк¬ челегенә — азатлык алган илләрне үз йогынты орбитасына җәлеп итү өчен, шактый көч куярга кирәк була. КПССның XX съездында милли-азатлык хәрәкәтен, бөтендөнья социа¬ лизм системасы һәм бөтендөнья коммунистлар һәм эшчеләр хәрәкәте белән беррәттән, дөньяда революцион процессларны әйдәп баручы өч көчнең берсе дип атыйлар. 1955 елда Хрущёв һәм Булганин Ниндстанга, Бирма һәм Әфганстанга озакка сузылган дәүләт визитлары ясыйлар. 1957—1964 елларда 30 дан артык үсеп килүче илләрнең лидерлары белән сөйләшүләр алып барыла һәм хезмәттәш¬ лек турында 20 дән артык килешүгә кул куела. Бу илләрнең үсешен һич югы «капиталистик булмаган» юлга кертеп җибәрү өчен, совет лидерлары аларга өстен¬ лекле кредитлар бирә һәм түләүсез ярдәм күрсәтә, аларны хәрби техниканың иң шәп үрнәкләре белән коралландыра. Нәтиҗәдә СССР һәм АКШның каршы торуы көчәя, көнба¬ тыш илләр «совет экспансиясенә» каршы көрәштә эш-хә- рәкәтләрен тагын да тыгызрак координацияли башлыйлар. дагы Венгрия вакыйгалары вакытында совет җитәкчелегенең гамәлләренә бәя бирегез. 3. 1962 елгы Кариб кризисы һәм аның сабаклары турында сөйләгез. 4. Ни өчен 50 нче еллар ахырын¬ да һәм 60 нчы еллар башында Көнбатыш Совет иленең коралларны кыскарту һәм коралсызлану турындагы тәкъдимнәренә җавап бирми? 5. СССРның социализм илләре, 1953—1964 елларда азат ителгән дәү¬ ләтләр белән мөнәсәбәтләрендә нинди яңалыклар була? «1953—1964 елларда СССРның тышкы сәясәте» дигән терми- , нологик сүзлек төзегез. Аңа янәшә тыныч яшәү, киеренкелек- I ’ 1 не йомшарту, социализмга күчү юллары һәм формаларының У күптөрлелеге, «өченче дөнья», кушылмау хәрәкәте, үсеп килүче илләр, Кариб кризисы, бөтендөнья социализм системасы, Варшава Килешүе Оешмасы, НАТО» һ.б. терминнарны кертегез.
7 нче бүлек XX гасырның 60 нчы еллар уртасы — 80 нче еллар уртасында СССР § 43. Сәяси режимның консервацияләнүе Партия-дәүләт номенклатурасының позицияләре көчәю. Н.С. Хрущёвны урыныннан алу һәм хакимияткә Л.И. Бреж¬ нев килү белән партия-дәүләт аппараты өчен «алтын га¬ сыр» башлана. Төп лозунг сыйфатында «кадрларның ста¬ бильлеге» идеясе күтәрелә, бу күп очракта номенклатура постларының гомерлек булуын белдерә, җитәкчеләрнең җәзасыз эш итүенә, коррупция чәчәк атуга, сүзнең эштән аерылуына китерә. Вазифага билгеләп куйганда, төп кри¬ терий булып, чиновникның шәхсән бирелгәнлеге тора. Чын¬ барлыкта бу «стабильлек» консервациягә, режимның тор¬ гынлыгына илтә. Беренче карарлар ук идарә итүнең күнегелгән ысуллары¬ на кире кайтуны белдерә. Совнархозлар бетерелә һәм тармак министрлыклары яңадан торгызыла. Аларның саны елдан-ел арта бара. 80 нче еллар уртасына союз дәрәҗәсендәге 100 дән артык министрлык һәм ведомство (1924 елда алар 10, 1936 елда 20) һәм республика дәрәҗәсендәге 500 шундый орган була. Бу чорга илдәге һәр 6—7 кешегә бер «идарәче» туры килә. Аларны тотуга ел саен 40 млрд сумга кадәр акча сарыф ителә. «Стабильлек» кадрларның картаюына да китерә. 1982 елга иң югары җитәкчелекнең уртача яше 70 чи¬ ген узып китә. Җәмгыять тормышының бар якларына партия аппараты ягыннан контроль законлаштырыла. КПССның XXIII съез¬ дында ук (1966) партия тормышындагы Хрущёв вакытында кабул ителгән барлык яңалыклар юкка чыгарыла. Съезд делегатлары партия номенклатурасын даими яңарту прин¬ цибын төшереп калдыру өчен тавыш бирәләр. Партиянең XXIV съездында (1971) үзгәртелгән КПСС Уставында фән¬ ни-тикшеренү институтларында, уку йортларында, мәдәният һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә администрация эшчәнлегенә контроль хокукы беркетелә (сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында ул элек тә була). Дәүләт органнары аппараты эшчәнлегенә партия контроле көчәйтелә. 1977 елгы СССР Конституциясе КПССның җәмгыятьтәге җитәкче һәм юнәлеш бирүче ролен беркетә, аны «сәяси
системаның үзәге» дип билгели. КПСС- ның үзендә бөтен хакимият партия аппараты кулында булгач, аны илдәге төп сәяси көч дип санарга кирәк була. Ил өчен иң мөһим карарлар элек¬ кечә бик тар даирә кешеләр тарафын¬ нан гына кабул ителә. «Партия бер¬ дәмлеге өчен көрәш» лозунгы астында «генераль сызык»ка туры килмәгән теләсә нинди фикер игътибарга алын¬ мый, тәнкыйтькә юл бирелми. Бреж¬ невның шәхсән үзе кушуы буенча, зур аудиторияләрдә аның чыгышлары вакытында зал кирәкле урыннарда уры- л и Брежнев ныннан торып кул чабарга тиеш була. Партия һәм иҗтимагый оешмалар съездлары эшләгән вакыт¬ та, Кремль сараенда залда тиешле «тавыш эффектлары»н тәэмин итү өчен кирәкле сүзләрне кычкырып торырга тиеш кешеләр төркемнәре утыртыла. Аппаратны матди яктан тәэмин итү өчен, өстенлекләрнең болай да шәп җайга салынган системасы тагын да камил- ләштерелә. Контроль булмау аркасында, партия-дәүләт аппа¬ ратының бер өлеше тәмам таркалып бара. Аның аерым риш¬ вәтче төркемнәренең «күләгәдәге икътисад» белән берләшүе башлана. 60 нчы еллар ахырыннан Брежневның үзен югары күтәрү, зурлау кампаниясе җәелә. Җитәкчелектә аның пози¬ цияләре ныгу аның шәхесен массакүләм пропаганда орган¬ нарында чамасыз мактау белән бергә бара, ә бу исә халыкта җавап рәвешендә тискәре реакция тудыра. Үзенә хакимлек итүче позицияләрне тәэмин итеп, парт¬ аппарат кирәксез һәм куркынычлы шәхес культын тән¬ кыйтьләүдән баш тарта. Хрущёвны хакимияттән читләш¬ тереп берничә ай узуга, Җиңүнең 20 еллыгын бәйрәм иткән¬ дә, Брежнев докладында соңгы еллар эчендә беренче мәртәбә залның көчле кул чабулары астында, Сталинның Җиңүгә керткән өлешенә югары бәя бирелә. Әдәби әсәрләрдә, кинофильмнарда, вакытлы матбугатта Сталин тыйнак, аз сүзле, һичшиксез, акыллы, халык бәхете турында кайгыртучан кеше итеп сурәтләнә. XX съездның Ста¬ линны фаш итү юнәлеше гамәлдә сакланмау гына түгел, аның турында хәтта партия документларында да искә алмый баш¬ лыйлар. Тарих дәреслекләрен яңадан бастырып чыгарганда, шәхес культын тәнкыйтьләгән бүлекләр төшереп калдырыла. Армия һәм куркынычсызлык органнарының ролен ныгы¬ ту. Хакимияткә Брежнев килгәннән соң, оборона програм¬ маларын финанслау арта. 1967 елдан җир асты шахтала¬ рында континентара баллистик ракеталарны массакүләм
284 төстә урнаштыру башлана, бу — киләчәктә АКШ белән хәр- би-стратегик тигезлекнең нигезе була. Нава һөҗүменә каршы (ПВО), шул исәптән ракеталарга каршы (ПРО) югары нәти¬ җәле система булдырыла. Авиация һәм флотның саны һәм сугышчан куәте күпкә арта. 1976 елда Көнчыгыш Европада уртача ераклыкка оча торган атом-төш ракеталарын урнашты¬ ру башлана. Болар барысы да илнең оборона сәләтен арттырып кына калмый, хәрби җитәкчелекнең позициясе көчәюгә дә китерә. Хәрби техниканы җитештерү һәм тоту, перспектив модельләрне эшләү кыйммәткә төшә һәм совет кешеләренең тормыш дәрәҗәсе үсүне тоткарлый, ә кайчакта хәтта начар¬ лата да. Илдә диссидентлык хәрәкәте көчәю, социаль киеренкелек арту шартларында хакимият дәүләт куркынычсызлыгы орган¬ нарын ныгыту турында да кайгырта. КГБ белән җитәкчелек¬ кә КПСС ҮК секретаре Ю. В. Андропов килгәч (1967), баш¬ кача фикер йөртүгә каршы көрәшкә күбрәк игътибар бирелә башлый. Аның тәкъдиме белән диссидентлык белән көрәш буенча КГБның Бишенче идарәсе төзелә, аның хезмәткәрләре барлык учреждениеләргә, җәмәгать оешмаларына һәм хәрә¬ кәтләренә диярлек кертелә. Алар хокук яклаучыларны гына түгел, алар яклы кешеләрне дә яшерен я ачыктан-ачык күзә¬ тәләр, телефоннан сөйләшкәннәрен тыңлыйлар. Эчке эшләр министрлыгы (МВД) һәм КГБ балансында¬ гы махсус психиатрия хастаханәләренә ябу практикасы да киң кулланыла. Хәтта фәнни дискуссияләрдә дә, Сталин вакытындагы кебек үк, бәхәсләрнең нинди юнәлештә бару¬ ын дәүләт куркынычсызлыгы офицерлары контрольдә тота. КПСС ҮКна КГБ һәм СССР Генераль прокуратурасы язмасыннан. 1972 ел, ноябрь КПСС ҮК күрсәтмәләре нигезендә Дәүләт куркыныч¬ сызлыгы комитеты органнары җинаятьләрне кисәтү, милләтчел, ревизионистик һәм башка Советка каршы элементларның оешкан төстәге җимергеч эшчәнлек алып барырга маташуларына комачаулык итү, шулай ук кайбер урыннарда барлыкка килә торган сәяси зарар¬ лы төркемнәрне киң җәелдермәү буенча зур профи¬ лактик эш алып баралар. Соңгы биш елда шундый 3096 төркем ачыкланды, алар составына кергән 13 602 кеше тоткарланды... Шундый төркемнәр Мәскәүдә, Свердловскида, Тулада, Владимирда, Омскида, Казанда, Төмәндә, Украинада, Латвиядә, Литвада, Эстониядә, Белоруссиядә, Молдавиядә, Казахстанда һәм башка урыннарда ачылды. Документта китерелгән фактлар нәрсә турында сөйли?
Шулай итеп, массачыл террор үткәндә калса да, сәяси эзәрлекләүләр тагын да зәһәррәк төс ала. 1977 елгы СССР Конституциясе. 1977 елның 7 октябрендә кабул ителгән Конституция Совет хакимияте елларындагы дүртенче Төп закон була. Конституциянең преамбуласында, СССРда нык үскән социалистик җәмгыять төзелде, диелә, аның төп билгеләре характерлана. Шул рәвешчә, чынбарлык белән, чынлыкта булган иҗтимагый үсеш сыйфатлары белән Конституциядә язылганнар арасында зур аерма күзәтелә. Төп басым җәм¬ гыятьтә социаль һәм милли бертөрлелеккә ирешү идеясенә бирелә (беренче тапкыр Совет властеның социаль базасы сый¬ фатында, эшчеләр сыйныфы һәм колхоз крестьяннары белән беррәттән, халык интеллигенциясе дә атала; «Яңа социаль һәм интернациональ бердәмлек» — совет халкы, СССРның бердәм халык хуҗалыгы комплексы һ.б. турында әйтелә). 6 статьяда совет җәмгыятендә КПССның аерым җитәкче¬ лек хәле рәсми рәвештә ныгытыла. Конституция, республи¬ каларның хокукларына зыян китереп, союз үзәгенең көчәя барган икътисади һәм сәяси ролен раслый. Ниһаять, элеккечә үк Төп законда күренекле урынны гражданнарның социаль-икътисади хокуклары блогы ала, болар исәбенә яңалары да (1936 елгы Конституция белән чагыштырганда) өстәлә: хезмәткә, түләүсез белем алуга, медицина ярдәменә, ялга, пенсия белән тәэмин ителүгә, то¬ ракка хокуклар. Конституция кабул ителгәннән соң, әлеге хокукларны гамәлгә ашыруны җайга салучы законнар да эшләнә һәм кабул ителә. Конституциядә җәмәгать оешмаларының хокукларын киңәйтүне күздә тоткан нигезләмәләр дә (закон чыгару ини¬ циативасына, депутатлыкка кандидатлар күрсәтүгә һ.б.) беркетелә. 1977 елгы Конституция, тулаем алганда, демокра¬ тик характерда була. Беренче тапкыр буларак Төп законга СССРның халыкара йөкләмәләре (дәүләтара мөнәсәбәтләр принциплары турында Хельсинки акты нигезләмәләре) кер¬ телә. Әмма Конституциядә беркетелгән күп кенә хокук һәм ирекләр я кәгазьдә генә кала (мәсәлән, демонстрацияләр үткәрүгә ирек), я бөтенләй бозыла. х Дата 1977, 7 октябрь — СССР Конституциясен кабул итү. Сүзлек запасын киңәйтәбез £3] ■ИИНЯЙвЖвИ» л-< н— I Диссидент — хакимлек итүче идеологияне уртаклаш¬ мый торган, башкача фикер йөртүче кеше.
286 Коррупция — җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләренең, чиновникларның, вазифалы затларның сатлык җанлы¬ гы, акчага сатылуы. «Күләгәдәге икътисад» — яшәп килгән законнарга кар- I шы килеп, еш кына яшерен рәвештә хәрәкәт итүче җитештерү системасы. 1.1964—1982 елларда СССРда неосталинизмның яңадан торгызылуы турында нинди фактларга таянып нәтиҗә ясарга ( мөмкин? 2. 1977 елгы СССР Конституциясенә характеристика I • у бирегез. 3. 60 нчы еллар уртасы — 80 нче еллар уртасында СССРның иҗтимагый-сәяси үсеше үзенчәлекләрен сез нәрсәдә күрәсез? 4. Бу чорны ни өчен номенклатураның «алтын гасы¬ ры» дип атыйлар? 1.1957 елның маенда Н.С.Хрущёв болай дип белдерә: «Тәнкыйтьтән һәм үзара тәнкыйтьтән курку китеп баручы сый- (\\ ныфларга һәм аларның сәяси партияләренә хас». Бу раслама- \1 у ны сыйныфта тикшерегез. Сезнең фикерегезчә, ул өйрәнелә торган чорга кагыламы? 2. 60 нчы еллар уртасы — 80 нче еллар башында неосталинизмның яңадан торгызылуы очраклы буламы? Бу мәсьәлә буенча үз фикерегез¬ не әйтегез. § 44. «Нык үскән социализм» икътисады 1965 елгы аграр реформа һәм аның нәтиҗәләре. 60 нчы еллар башында ил икътисады үсешендәге уңышсызлыклар хәтта ил җитәкчелегендә дә административ диктатның нәти¬ җәлегенә шик тудыра. Хрущёв вакытында ук матбугат бит¬ ләрендә җитештерүне икътисади кызыксындыру турында чираттагы дискуссия башлана. Гомумән алганда, булачак икътисади реформа оеша. Тулаем алганда, ул икътисадның директив моделен кире какмый, ләкин аңа үз-үзен җайга салу, җитештерүченең эш нәтиҗәләрендә матди кызыксы- нучанлыгының кайбер механизмнарын гына кертә. 1965 елның мартында авыл хуҗалыгында реформа ту¬ рында игълан ителә. Авылның социаль проблемаларын хәл итү, хезмәткә икътисади кызыксындыруны файдалану чара¬ лары билгеләнә. Сатып алу бәяләре күтәрелә, дәүләт сатып алуларының 10 еллык ныклы дәүләт планы билгеләнә, про¬ дукцияне планнан тыш саткан өчен, төп бәягә 50% өстәмә түләү кертелә, капитал салулар арттырыла. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга чикләүләр дә йомшартыла. Әмма, фәкать административ чараларга гына таянып, хакимият элеккечә үк төп басымны аграр секторны план¬ лаштыруда һәм аңа җитәкчелек итүдә Авыл хуҗалыгы
министрлыгының ролен күтәрүгә, капитал салуларны артты¬ ру һәм колхозларның бурычларын гамәлдән чыгаруга ясый. Авыл хуҗалыгын үстерүгә җибәрелгән зур акчалар чиктән тыш нәтиҗәсез файдаланыла. Аның бер өлеше гигант ком¬ плекслар төзүгә, кыйммәтле техника сатып алуга, туфрак¬ ны уйламыйча мелиорацияләү һәм химияләштерүгә сарыф ителә. Колхозларда тотрыклы акчалата хезмәт хакы кертелү (мөһим социаль казаныш) иждивенчылыкның үсүенә китерә. Тулаем алганда, колхозлар һәм совхозлар зыянга эшли. 25 ел эчендә (1964—1988) үзләштерелгән сөрүлек җирләр 22 млн гектарга кими. Авыл хуҗалыгы продукциясен әрәм- шәрәм итү уңышның 20—40% ын тәшкил итә. Дөньяда иң бай кара туфраклы җирләре булган ил ашлыкны һәм азык- төлекне иң күп кертүче илгә әверелә. Сәнәгатьтә реформалар: ниятләр һәм нәтиҗәләр. 1965 ел¬ ның сентябрендә сәнәгатьне реформалау башлана. Әгәр элек реформаторлар я хуҗалык механизмнарын камилләштерүгә, я хезмәткәрләрне икътисади кызыксындыруга игътибар бир¬ сә, хәзер алар бу ике юнәлешне берләштерергә омтылалар. 1965 елгы реформа директив икътисад нигезләренә кагыл¬ мый. Аның төп нигезләмәләрен планлаштыру шартларын үзгәртү һәм икътисади кызыксындыруны көчәйтү тәшкил итә. Планлаштырыла торган күрсәткечләр саны минимум¬ га калдырыла. Продукция күләме буенча катгый норматив¬ ларны саклап калу белән бергә, аларның сыйфатын тәэмин итәргә тиешле яңа күрсәткечләр дә кертелә. Җитештерүчеләрне икътисади кызыксындыру өчен, пред¬ приятиеләр карамагында керемнең бер өлешен калдырырга рөхсәт ителә, алар өч фондка бүленә: матди кызыксынды¬ ру фонды, социаль-мәдәни һәм көнкүрешне үстерү фонды (торак төзелеше, клублар, пансионатлар һ.б.), җитештерүне үзфинанслау фонды. Торгызылган тармак министрлыклары элеккеге «дикта¬ торлар» түгел, ә хуҗалык исәбе шартларында (үзидарәне, үз-үзен икътисади аклауны, үзфинанслауны үстерү нигезен¬ дә) җитештерүне оештыру буенча предприятиеләрнең парт- нёрлары һәм консультантлары булачак дип билгеләп үтелә. Бердәм дәүләт планлаштыруын җирле инициатива белән бергә кушу да күздә тотыла. Шул ук вакытта расланган планнарны төзәтү хокукы предприятиеләрнең үзләренә генә бирелә. Чикләнгән һәм каршылыклы булуына да карамастан, реформа шактый зур икътисади нәтиҗә бирә. Сигезенче бишьеллык (1966—1970) чорында сәнәгать җитештерүе күлә¬ ме бер ярым тапкыр арта. 1900 ләп эре предприятие (шул исәптән, Тольяттидагы Волжский автозаводы һ.б.) төзелә. Әмма 60 нчы еллар ахырына ук реформалар акрыная.
288 Төп икътисади үсеш күрсәткечләре артуның еллык уртача темплары,% 1966—1970 К 1971 — 1975 1976-1980 1981—1985 И 1. Милли керем 2. Сәнәгать җитештерүе 3. Авыл хуҗалыгы җитештерүе 4. Хезмәт җитештерүчәнлеге 5. Җан башына реаль керем Диаграмманы анализлагыз. Ул 1965—1985 елларда илнең икъ¬ тисади үсешендәге нинди үзенчәлекләрне билгеләргә мөмкин¬ лек бирә? Бу объектив сәбәпләр белән аңлатыла: хезмәткә сәләтле халыкның чагыштырма авырлыгы кими бара, традицион чимал базасы ярлылана һәм файдалы казылмалар табу бик нык кыйммәтләнә, җиһазлар туза һәм мораль яктан искерә, хәрби чыгымнар үсә һ.б. Әмма иң мөһим сәбәп башкада була: бар нәрсәне читкә кагучы икътисад моделенең үз мөмкинлекләрен файдаланып бетерүендә. Ул әле беркадәр вакыт инерция буенча үсә ала, ләкин озак вакытлы планда бетүгә дучар ителә. Ул гына да түгел, реформа үзе дә яңа проблемалар китереп чыгара. Гигант заводлар төзү тармакта аларны монополист¬ ка әйләндерә, нәтиҗәдә продукциянең сыйфаты түбәнәя һәм кулланучының сайлау мөмкинлеге булмый. Продукциянең бәясе буенча сыйфатын билгеләү күрсәткечләрен кертү аның кыйммәтләнүенә генә түгел, эшләп чыгару күләмнәренең кыс¬ каруына, нәтиҗәдә товар кытлыгына китерә. Илебез икъти¬ сады эшләп чыгара алмаган товарларны импортлау елдан-ел арта. Нәтиҗәдә реформалар җәелә барган саен, сәяси җитәк¬ челектә дә, җәмгыятьтә дә алардан ризасызлык арта бара.
289 Ф. М. Бурлацкий истәлекләреннән ...Аппаратта 1965 елның сентябрь пленумында Косыгин докладына карата Брежнев сүзләрен кабатлап сөйли¬ ләр иде: «Я, нәрсә уйлап чыгарган инде ул? Реформа, реформа ... Кемгә кирәк инде бу, аны кем аңласын? Яхшырак эшләргә кирәк, бөтен проблема шунда гына». Икътисади реформаның барып чыкмавында төп сәбәп аңа шундый мөнәсәбәт булуда түгелме икән? КПСС ҮК хезмәткәрләренең берсе куйган бу сорауга сез ничек җавап бирер идегез? Тиздән төп игътибар СССРның көнчыгыш районнарын¬ да ачылган яңа чимал ресурсларына, шулай ук икътисадка идарә итү системасын корректировкалауга юнәлтелә. 1979 ел¬ да хөкүмәт икътисадны хуҗалык механизмын камилләш¬ терү һәм партия җитәкчелеген күтәрү исәбенә җанланды- рырга омтылыш ясый. Әмма икътисади үсешне сизелерлек тизләтүгә ирешеп булмый. Хезмәткә мораль кызыксынды¬ руның матди стимуллардан өстен булуы хакында яңадан сөйли башлыйлар. Хуҗалык итү механизмнарының җитеш- сезлекләрен капларга тиешле социалистик ярыш җанланып китә. Бары 1983 елда, Л. И. Брежнев үлгәннән соң гына, илнең яңа лидеры Ю. В. Андропов «киң колачлы икътисади эксперимент» ясап карый. Ул үзәктән планлаштыру һәм Чаллыдагы Кама автомобиль заводы конвейерыннан беренче авто¬ мобильләр төшә. 1976 ел
290 бүлүне йомшартуны, аерым предприятиеләр һәм төбәкләр дәрәҗәсендә бәяләр билгеләүдә кайбер үзгәрешләр кертүне күздә тота. Бу чаралар да кыска вакытка гына уңыш китерә. Хуҗалык механизмын алмаштыру тормыш өчен әһәмият¬ ле проблема булып кала. Фәнни-техник прогресс. 70 нче еллар башында Көнбатыш постиндустриаль үсеш стадиясенә керә. Бу җитештерүне автоматлаштыруны, робот һәм ЭВМнарны киң куллануны, фән сыйдырышлы технологияләр кертүне генә түгел, хезмәт процессын индивидуальләштерүне, аны ирекле иҗади эш- чәнлеккә әверелдерүне дә белдерә. Иң яңа тарих һәм җәмгыять белеме курсларыннан искә төшерегез: нәрсә ул постиндустриаль җәмгыять? Аның үзенчәлекләре нинди? Фәнни-техник прогресс (ФТП, рус. НТП) турында СССРда да күп сөйли башлыйлар. Югары класслы ЭВМ үрнәкләре төзелә. КПССның XXIV съездында (1971) «ФТП казаныш¬ ларын социализм өстенлекләре белән берләштерү» таләбе яңгырый. Әмма нәкъ менә яшәп килгән хуҗалык механиз¬ мына хас җитешсезлекләр фән һәм техника үсешен, аларның казанышларын җитештерүгә кертүне тоткарлый. Ара-тирә яңа зур ачышлар һәм эшләнмәләр турында хәбәрләр күренә. Әмма, хәрби әһәмияткә ия булмасалар, алар еш кына акча җитмәү я ачышларның язмышы хәл ителгән инстанцияләрдә тикшеренүче галимнәр куәтле яклау таба алмау аркасында тормышка ашырылмый кала. Әлбәттә, ил җитәкчеләре җитештерүнең интенсив ысулла¬ рына күчү зарурлыгын аңлый башлыйлар. Ел саен корыла торган эре предприятиеләрнең саны 4 тапкыр кими, фәнни- җитештерү берләшмәләре төзелә, яңа тармаклар: роботлар ясау, микроэлектроника, атом машина төзелеше һ.б. барлыкка килә. Әмма бу тенденцияләр хәлиткеч юнәлеш булып китә алмый. Совет галимнәренең фундаменталь фәндә югары класслы, ә кайчакта уникаль эшләнмәләре булуга кара¬ мастан, көндәлек тормышта фән һәм техника прогрессы сизелми диярлек. 80 нче еллар башында да сәнәгать эшчеләренең 40% ы, төзүчеләрнең 60% ы, авыл хуҗалыгы хезмәткәрлә¬ ренең 75% ы диярлек эшләрне кулдан башкара. 1985 елга, АКШта 1,5 млн иң яңа ЭВМ һәм 17 млн персональ компьютер Көнбатыш Себердә бо¬ раулау вышкасы
291 эшләп торганда, СССРда андый машиналар берничә дистә меңнән артмый, аларның да күбесен иске модельләр тәш¬ кил итә. 80 нче еллар башында СССРга карата Көнбатыш куллан¬ ган санкцияләр хәлне тагын да кискенләштерә, алар арка¬ сында техника һәм фәнне күп кулланучы технологияләрнең иң яхшы чит ил үрнәкләрен кертү туктала диярлек. Нәтиҗәдә 80 нче еллар уртасына СССР яңадан (20 нче еллардагы кебек) Көнбатыш илләреннән бөтен бер стадиягә артта калу куркынычы алдында кала. Социаль сәясәт. Икътисади бурычларны экстенсив нигездә хәл итү социаль программаларның да йомшаклыгын китереп чыгара. Социаль өлкә бик начар финанслана. Мисал өчен, торак төзелешенә капитал салуларның чагыштырма авыр¬ лыгы (аларның гомуми күләменә карата) 1966—1970 еллар¬ дагы 17,7% тан, 1981 —1985 елларда 15,1% ка кыскара. Нәтиҗәдә 80 нче еллар башында СССРда торак проблемасы янә кискенләшә (1984 елда нибары 2 млн фатир — 60 нчы еллар башындагы кадәр генә төзелә, ә илдә халык саны сизе¬ лерлек арта). Сәламәтлек саклауга да дәүләт чыгымнары шактый кыскартыла. Нәтиҗә үзен озак көттерми. Әгәр 60 нчы еллар башында СССРда үлүчеләр саны дөньяда иң кечкенә булса, тормыш озынлыгы буенча ул иң алдынгы илләр арасында барса, 80 нче еллар башына СССР инде дөньяда гомер озынлыгы буенча 35 нче, балалар үлеме буенча 50 нче урынны били. Халык саны арту һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең темплары кимү азык-төлек проблемасының да кискенләшүе¬ нә китерә. 80 нче еллар башына СССР алдынгы илләрдән туклану структурасы буенча гына түгел, безнең өчен гадәти булган продуктлар куллану буенча да артка кала. Шул ук вакытта азык-төлекне чит илләрдән кертү кискен арта (1970—1987 елларда ит һәм ит продуктлары сатып алу 5,2 тапкыр, балык һәм балык продуктлары 12,4 тапкыр, үсемлек мае 12,8, ашлык 13,8, терлек мае 183,2 тапкырга арта). Аларны сатып алу өчен төп чыганак — нефть һәм газны экспортлау. 70 нче елларда ук кайбер өлкәләрдә азык-төлекне бүлүдә карточка системасы кертелә башлый. Җан башына реаль керемнәр үсеше туктала. Әмма, тулаем алганда, халыкның төп өлешенең тормыш хәле яхшыра. Коммуналкаларда яшәүче кешеләр саны кими. Суыткыч, телевизор, кер юу машиналары алу гадәти күренешкә әйләнә. Хезмәт хакы да беркадәр үсә. Шулай ук милли керемдә хезмәт хакы фондының өлеше кечкенә булып кала бирә. Җан башына куллану дәрәҗәсе буенча СССР бу вакытта дөньяда 77 нче урынны гына били.
292 1985 елда милли керемдә хезмәт хакының өлеше, % ларда Q ссср 80 □ АКШ ■f] Швеция, ' Швейцария Диаграмманы анализлау нинди нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә? Болар барысы да бөек держава статусын саклап калуның фәкать социаль программаларны кыскарту, әйләнә-тирә мохитне рәхимсез эксплуатацияләү исәбенә генә мөмкин булуын күрсәтә. Дата 1965, сентябрь — сәнәгатьтә реформалар башлану. 1. 1965 елгы икътисади реформа ни өчен көтелгән нәтиҗәләр¬ не бирми? 2. 70 нче елларда ил җитәкчелеге икътисади үсештә төп игътибарны нәрсәгә юнәлтә? 3. 70 нче елларда совет кешеләре тормышының чагыштырмача яхшыру сәбәпләрен сез нәрсәдә күрәсез? 4. 70 нче елларда —80 нче еллар башында СССР икътисадының Көнбатыш илләре икътисадыннан аерма¬ сы арта бару сәбәпләрен әйтегез. 1. «60 нчы еллар уртасында—80 нче еллар уртасында СССР¬ ның икътисади үсеше» дигән терминологик сүзлек төзе¬ гез. Аңа хуҗалык исәбе, килернең чыгымны каплавы, үзфи- нанслау, үзидарә, торгынлык механизмы, икътисади стимул кебек терминнарны кертегез. 2. 1957—1985 елларда СССР тышкы эшләр министры А.А. Громыко үз истәлекләрендә болай дип яза: «Политбюроның кайбер әгъзалары, авыр сәнәгатьнең һәм гигант төзелешләрнең колоссаль средстволарны йота баруын, ә куллану әйберләре җитештерүче тармакларның... читкә җибәрелүен бик дөрес күрсәтте». Исегезгә төшерегез: акчаны җиңел һәм азык-төлек сәнәгате файдасына яңадан бүлү зарурлыгы турындагы мәсьәлә беренче тап¬ кыр кайчан куела? Бу омтылыш нәрсә белән тәмамланды? Ахыр чиктә яңадан бүлү турындагы тәкъдимнәрнең кире кагылуы сәбәпләрен сыйныфта тикшерегез. Бу фактлар ул вакыттагы партия һәм дәүләт җитәкчеләренең шәхси карашлары белән генә аңлатыламы?
§ 45. 60 нчы еллар уртасы — 80 нче еллар уртасында иҗтимагый тормыш «Нык үскән социализм» концепциясе. 1964 елның октябрендә курсның алышынуы идеологик үзгәрешләр дә китереп чыгара. Баштарак Хрущёвның демократик башлан¬ гычларын читкә кагу аның «субъективлылыгы һәм волюн¬ таризмы» на каршы көрәш зарурлыгы белән аңлатыла. Бик тиздән консерватив эчке сәяси курсны төплерәк нигезләү таләп ителә. «Нык үскән социализм» концепциясе, коммунизмга якыная барган саен социалистик һәм капита¬ листик системаларның идеологик көрәше кискенләшә бару теориясе шундый нигез булып хезмәт итә. Брежневның 1967 елда Октябрь революциясенең 50 еллы¬ гын бәйрәм иткәндәге чыгышында беренче тапкыр СССРда «нык үскән социалистик җәмгыять» төзелде дигән нәтиҗә яңгырый, соңрак ул «нык үскән социализм»ның бөтен бер яңа идеологик концепциясенә әверелә. Ул СССРда индустриаль җәмгыять төзелүнең реаль фактына таяна. Концепция совет җәмгыятенең чагыштырмача булса да тулысынча бертөр¬ лелеге; милли мәсьәләнең тәмам хәл ителүе; җәмгыять эчен¬ дә нинди дә булса реаль каршылыкларның булмавы турын¬ дагы нигезләмәләрне үз эченә ала. Димәк, аның конфликт¬ ларсыз үсүе дә күздә тотыла. КПСС җитәкчелегендә бу карашлар чынбарлыкны гамьсез кабул итүгә нигез була. СССРда коммунизм төзү перспективасы конкрет тарихи яссылыктан (КПСС программасы таләп иткәнчә, 1980 елга), аны гамәлгә ашыру, ерак киләчәккә чигерелеп, теоретик яссылыкка күчерелә. Икътисадта һәм җәмгыятьтә хәл катлаулана барган саен, хезмәттәге уңышлар һәм казанышлар турындагы рапорт¬ лар катырак яңгырый. Соңрак «нык үскән социализм» кон¬ цепциясенең торгынлык идеологиясе дип аталуы бер дә гаҗәп түгел. Идеологик көрәшнең кискенләшә баруы турындагы тезис Сталинның 30 нчы елларда массакүләм репрессияләрнең зарурлыгын «нигезләгән» социализмга якынлашкан саен сыйнфый көрәшнең кискенләшә баруы турындагы нигез- ләмәсеннән килеп чыга. Аның яңартылган варианты җәмә¬ гатьчелеккә башкача фикер йөртүчеләр белән көрәшне Көн¬ батышның мәкерле йогынтысына каршы көрәш дип аңлатыр¬ га, рухи тормыштагы тыю һәм чикләүләрне акларга тиеш була. Л. И. Брежнев чыгышыннан Безгә һәркайчан һәм һәркайда... марксизм-ленинизм принципларына какшамас тугрылык сакларга, барлык
294 иҗтимагый күренешләргә төгәл сыйнфый, партиячел якын килергә, буржуаз идеологиягә бернинди ташлама¬ лар ясамыйча, идея фронтында империализмга кискен каршылык күрсәтергә кирәк була. Брежнев чорындагы идеологиянең төп үзенчәлекләрен аерып күрсәтегез. Идеологик яңалыкларның икесе дә 1977 елгы Консти¬ туциядә чагылыш таба. Әмма кешеләрнең чынбарлыктагы тормышы «нык үскән социализм »ны һаман азрак хәтерләтә башлый. Төбәкләрдә азык-төлекне карточкага бирү, тормыш дәрәҗәсенең һаман төшә баруы идеологиягә «төгәллекләр кертү»не таләп итә. 1982 елда партия һәм дәүләтнең яңа башлыгы Ю. В. Андропов «нык үскән социализмны камилләштерү» идеясе белән чыга һәм моның шактый озын тарихи чор булачагын белдерә. Сәнгати мәдәният үсешендәге каршылыклар. Баштарак Брежнев җитәкчелеге сәнгати мәдәният өлкәсендә әле Хрущёв А. И. Солженицын вакытында ук эшләнгән «алтын урталык» юнәлешен дәвам итү турында белдерә. Бу ике төрле чиктән, — бер яктан, чынбарлыкны каралтып күрсәтүдән, икенче яктан, аны шомартып-бизәп күрсәтүдән баш тартуны аңлата. Әле¬ ге позиция КПССның XXIII съезды¬ на (1966) отчёт докладында да яңгы¬ рый. Әмма төбәк партия оешмала¬ ры җитәкчеләренең чыгышларында «тарихны бозып күрсәтүчеләрнең мәкерле чыгышларына (бу очракта сталинизмны тәнкыйтьләүчеләр күздә тотыла) кискен отпор бирергә» чакы¬ ру яңгырый. Партия җитәкчелеген «әдәбият, сәнгать һәм кино әсәрләрен сайлап алу һәм бастырып чыгаруда тиешле таләпчәнлек күрсәтмәүдә гаеп¬ ләп, алар «безнең чынбарлыкны бозып күрсәткән, пессимизмны, скептицизмны һәм күңел төшен¬ келеген алга сөргән әсәрләрне бастырып чыгармаска чакы¬ ралар. Мисалга А. И. Солженицынның «Иван Денисовичның бер көне» повесте китерелә. КПСС ҮКна Сталин тарафыннан репрессияләнгән Q \ коммунистларның балалары язган хаттан. 1967 ел w/ Үткәннәрне яңадан торгызу коммунизм идеяләрен һөҗүм астына куя, безнең системаны дискредитацияли, миллионлаган гаепсез кешеләрнең һәлак булуын закон¬ чалык итеп күтәрә. Сталинның хәтәр эшләрен аклар¬
295 га маташу партиябезнең, барлык халкыбызның һәм тулаем коммунистик хәрәкәтнең коточкыч фаҗигасе кабатлану куркынычын саклый. Бу хат нинди тенденцияләргә каршы юнәлтелгән? Сезнең карашы¬ гызча, авторларның шикләнүләре ни дәрәҗәдә нигезле була? КПСС ҮКның пропаганда бүлеге күрсәтмәсе буенча, әдә¬ биятта «производство» тематикасы раслана. Әлеге пробле¬ маларга багышланган әсәрләрдә барлык конфликтлар пар¬ тия хезмәткәрләре катнашы белән уңай хәл ителә, ә җитеш- сезлекләр тәрбия җитмәүгә аударып калдырыла. 70 нче еллар уртасыннан фильмнар куюга, сценарий¬ лар, роман һәм пьесалар язуга дәүләт заказы актив рәвештә гамәлгә кертелә башлый. Партия инстанцияләрендә алдан ук аларның саны һәм тематикасы (беренчелек тарихи-рево- люцион, хәрби-патриотик һәм җитештерү проблемаларына бирелә) билгеләнеп кенә калмый, теге яки бу рольне башка¬ ручылар да ачыклана. Болай якын килү бик тиздән сәнгати мәдәнияттә дә торгынлыкка китерә. 60 нчы елларның икенче яртысыннан массакүләм мәгъ¬ лүмат чараларына, мәдәният учреждениеләренә дә идеологик контроль көчәя. Матур әдәбият һәм публицистика әсәрләрен бастыру, инде әзер кинофильмнарны экраннарга чыгару, теге яки бу музыка әсәрен башкару, сәнгать күргәзмәләре оештыру тыела. Театр әсәрләре (хәтта классик репертуар да) махсус комиссияләр хуплаганнан соң гына куела. Идеология хезмәткәрләре үткәрә торган киңәшмәләрдә тагын «вак темалыкта», «тормыштагы вак-төякне натура¬ листик тасвирлауда», «сенсация артыннан кууда», «ялган новаторлыкта», «буржуаз сәнгатькә иярүдә» һ.б. гаепләүләр яңгырый. «Тимер пәрдә» яңадан төшерелә, совет кешеләре байтак чит ил авторларының китапларын уку һәм фильмнарын карау мөмкинлегеннән мәхрүм ителә. Кайчакта бу хәл хез¬ мәтләрнең эчтәлеге белән түгел, ә аларны иҗат итүчеләр¬ нең совет җитәкчеләренең теге яки бу гамәлләренә тискәре сәяси позициясе белән дә аңлатыла. Әлеге уен кагыйдәләрен кабул итмәгән һәм үз бәяләре, уй-фикерләре, шик-шөбһәләре белән уртаклашкан мәдәният эшлеклеләре еш кына СССРдан чыгып китәргә мәҗбүр була яисә тулы көчкә эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм ителә. 70 нче елларда — 80 нче еллар башында язучылар В. Аксёнов, А. Солженицын, В. Максимов, В. Некрасов, В. Войкович, шагыйрь И. Бродский, кинорежиссёр А. Тарковский, театр режиссёры Ю. Любимов, виолончельдә уйнаучы М. Ростропо¬ вич, опера җырчысы Г. Вишневская, шагыйрь һәм башкару¬ чы А. Галич һ. б. чит илгә китә.
296 Рәсми идеологиягә Россия авылы өчен тоташ күмәк¬ ләштерүнең нинди нәтиҗәләргә китерүен күрсәткән авыл прозасы вәкилләре (Ф. Абрамов, В. Астафьев, В. Белов, В. Распутин, Б. Можаев, В. Шукшин) объектив каршы тора. Әхлак проблемалары турында Б. Васильев, Ю. Трифонов, Ю. Бондарев яза. Режиссёрлар Г. Товстоногов, А. Эфрос, М. Захаров, О. Еф¬ ремов, Г. Волчек, Т. Абуладзе, А. Герман, А. Аскольдов һ.б. тормышның мәгънәсе һәм интеллигенциянең роле турында үз карашлары белән уртаклашалар. 60—70 нче еллар мәдәниятенең үзенчәлекле күренеше «магнитофон революциясе» була. Контрольгә бирелмәгән җырлар һәм сатирик чыгышларның язмалары киң тара¬ ла. Монда В. Высоцкий, А. Галич, Ю. Ким, Б. Окуджава, М. Жванецкий һ.б. танылган лидерларга әверелә. Җәмгыять бозыклыкларын сатира утында көйдергән А. Райкин кон¬ цертлары һәрвакыт тулы залларда үтә. Болар барысы да илебез мәдәниятендә ике төрле юнә¬ лешнең булуы һәм үзара көрәшүе турында сөйли: хаки¬ миятнең социаль заказын үтәүче рәсми юнәлеш һәм җәм¬ гыятьнең рухи яңарышы өчен алшартлар әзерләүче демо¬ кратик юнәлеш. Совет спорты. Алдагы елларда булдырылган куәтле матди- техник база совет спортчыларына дөньяда яңа уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә. Мюнхен олимпиадасында (1972) ирекле стильдә көрәшүче А. Медведь өченче тапкыр олимпия чемпионы була, ә баскетбол җыелма командасы танылган осталарны — АКШ җыелма командасын җиңеп чыга. Канада җыелма командасы белән беренче хоккей суперсериясендә совет җыелма командасы легендар җиңүгә ирешә. Ул совет спорты тарихына тренерлар В. Бобров, А. Тарасов, капка¬ чы В. Третьяк, хоккейчылар В. Харламов, А. Мальцев, Б. Михайлов, А. Рагулин, А. Якушев, В. Старшинов һәм башка мәшһүр уенчыларның исемнәрен алтын хәрефләр белән язып куя. Фигуралы шууны популярлаштыруга парлы шууда беренче совет дөнья чемпионнары Л. Белоусова һәм О. Протопопов, күп тапкырлар дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионнары И. Роднина һәм А. Зайцев, Л. Пахомова һәм А. Горшков осталыгы этәргеч бирә. Совет шахмат мәктәбе ул елларда шахмат буенча дөнья чемпионнары Т. Петросян, Б. Спасский, А. Карпов, Г. Каспаровны бирә. 1980 елгы Олимпиаданы Мәскәүдә үткәрү турында Халык¬ ара Олимпия комитеты карары совет спортчыларының бөтен¬ дөнья спортына керткән өлешен тану була. АКШ һәм кай¬ бер башка илләрнең Мәскәү Олимпиадасына бойкот игълан итүенә дә карамастан, ул иң югары дәрәҗәдә уза һәм ватан¬ дашларыбызга байтак җиңүләр китерә. XX гасырның иң
297 яхшы өч йөзүчесенең берсе дип танылган спортчы В. Саль¬ ников анда өч алтын медаль яулый. 80 нче еллар уртасында илдә 3 меңнән артык стадион, 60 мең спортзал, 1200 йөзү бассейны эшләп тора. Болар барысы да күп санлы спортчы¬ лар әзерләү өчен генә түгел, массачыл спорт хәрәкәте өчен дә шартлар тудыра. «Антисистема» үсентеләре. Хакимияткә карата башта пассив, аннан соң актив оппозициянең тууы котылгысыз була. 60 нчы еллар уртасында ук диссидентлар хәрәкәте барлыкка килә, ул хокук саклау, милли-азатлык, дини оешмалар һәм хәрәкәтләрне үз эченә ала. 1965 елда язучылар А. Синявский һәм Ю. Даниэль үз әсәрләрен чит илдә бастырган өчен кулга алыналар һәм 7 ел лагерьга һәм 5 ел сөргенгә хөкем ителәләр. 1967 елда шагыйрь Ю. Галансков һәм публицист А. Гинзбург кулга алына. 1969 елда, СССРда беренче буларак, ачык иҗтимагый ассоциация — СССРда кеше хокук¬ ларын яклау буенча инициатив төр¬ кем (Н. Горбаневская, С. Ковалёв, Л. Плющ, П. Якир һ.б.) булдырыла. Академик А.Д. Сахаров хокук саклау хәрәкәтенең танылган лидерына әвере¬ лә. 1976 елда Мәскәүдә СССРда Хель¬ синки килешүләрен үтәүгә булыш¬ лык төркеме оештырыла, аңа Ю. Ор¬ лов җитәкчелек итә (1977 елда ул СССРдагы шундый башка төркемнәр¬ нең җитәкчеләре кебек үк кулга алы¬ на). 1979 елның ахырында — 1980 ел¬ ның башында хокук саклау хәрәкәт¬ ләренең генә түгел, милли һәм дини оешмаларның да барлык лидерлары диярлек кулга алына һәм сөргенгә җибәрелә. Күп еллар эчендә армиядә дә башка¬ ча фикер йөртә башлыйлар. 1969 елда Балтыйк флоты офи¬ церлары төзегән яшерен «Демократик хокуклар өчен көрәш союзы» ачыла һәм тар-мар ителә. 1975 елда су асты көймәләренә каршы зур «Сторожевой» хәрби корабы (шулай ук Балтыйк флотыннан) замполиты 3 нче ранг капитаны В. Саблин командирны кулга ала һәм, ил җитәкчелегенә революцион чакыру белән мөрәҗәгать итү өчен, корабны нейтраль суларга алып китә. Мөрәҗәгатьтә: «Гражданнар, Ватан куркыныч астында! Аны казна карак¬ лары һәм демагоглар, күз буяу һәм ялган җимерә...» — диелә. Һавага күтәрелгән хәрби самолётлар «Сторожевой»ны туктата. Саблин трибуналда хөкем ителә һәм атып үтерелә. Болар барысы да хакимият һәм җәмгыять арасындагы каршылыкларның тирәнәя баруын күрсәтә. А. Д. Сахаров
298 1. 60 нчы еллар уртасы — 80 нче еллар башында әдәбиятка /q\ һәм сәнгатькә идеологик басымның көчәюен нинди мисаллар аша исбатлый аласыз? 2. Ул елларда иҗади интеллигенциягә хакимият йогынтысының нинди яңа рәвешләре барлыкка килә? 3. 60 нчы еллар уртасы — 80 нче еллар башында халыкның төрле катламнарында ризасызлык үсүне нәрсә белән аңлатып була? 4. Диссидентлар хәрәкәте турында сөйләгез. Аның әһәмияте нәрсәдә? 1. Язучы К. И. Чуковский көндәлегендә мондый язма бар: «Миңа калса, бу — декабристлар алды хәрәкәте, рус интел¬ лигенциясенең корбаннар бирүче каһарманлыгының башы». Бу турыда уйлап карагыз. Бу хакта эссе языгыз. Темасын үзегез формалаштырыгыз. 2. Ата-аналарыгыздан, укытучылардан, өлкәннәрдән алар яшь чакта яраткан композиторлары, җырчылары, артистлары, режиссерлары турында сорашыгыз. Сораулар белән анке¬ та эшләп куегыз. Нәтиҗәләрне сыйныфта тикшерегез. Ул еллардагы иң популяр мәдәният эшлеклеләре турында сез нәрсәләр беләсез? § 46. Киеренкелекне йомшарту сәясәте: өметләр һәм нәтиҗәләр Көнбатыш белән мөнәсәбәтләр. 60 нчы еллар уртасына халыкара хәл СССР өчен каршылыклы булып кала. Кай¬ чандыр бердәм булган социалистик лагерь Кытай җитәкче¬ леге тарафыннан икегә бүленә, АКШның Вьетнамдагы агрес¬ сиясе аркасында Көнбатыш белән мөнәсәбәтләр янә кискен¬ ләшә, СССРның «өченче дөнья» илләрендәге сәясәте көтелгән нәтиҗәләрне бирми. СССРның тышкы сәясәте дөньяда көчләр нисбәтенең СССР һәм аның белән союздаш илләр файдасына тамыр¬ дан үзгәрүе турындагы тезиска нигезләнә. АКШ һәм НАТО- ның позицияләре йомшарды дип бәяләнә. 70 нче еллар башында, хәрби өлкәдә АКШ белән стратегик тигезлеккә ирешкәч, совет җитәкчелегендә мондый караш тагын да көчәя. Көчләрнең якынча тигезлеге иң зур державаларның теләсә кайсын сугышта җиңү мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Көнбатышның халыкара киеренкелекне йомшарту турында сөйләшүләр алып барырга ризалашуы аның йомшаклыгы һәм совет дипломатиясенең уңышы дип бәяләнә. АКШ, чыннан да, яңа хәрби-стратегик чынбарлык белән санашырга мәҗбүр булу гына түгел, Вьетнам тупигыннан чыгу юлын табарга да тырыша. Көнбатыш фикеренчә, СССР һәм аның белән союздаш илләрнең режимнары үз көчләрен катгый хәрби һәм сәяси каршылык шартларында гына сак¬ ларга сәләтле, ә мөнәсәбәтләр нормальләшкәндә, алар түбән тәгәрәячәк. Бу фикернең дә роле булмый түгел. 60—70 нче еллар чигендә «халыкара киеренкелекнең йом¬ шаруы» дип аталган чор башлана.
299 1969 елда Европа дәүләтләре һәм НАТО илләре Варша¬ ва блогы илләренең Европада куркынычсызлык һәм хез¬ мәттәшлек буенча гомумевропа киңәшмәсе уздыру турын¬ дагы тәкъдимен хуплыйлар. 1970 елда Европада сугыштан соң урнаштырылган чикләрнең кагылгысызлыгын таныган һәм көч кулланудан баш тартуны теркәгән Совет-Көнбатыш Германия шартнамәсенә кул куела. Шул ук елның декабрендә шундый ук шартнамә — ГФР һәм Польша, ә 1973 ел¬ ның декабрендә ГФР һәм Чехословакия арасында төзелә. 1972 елның декабрендә ГФР һәм ГДР бер-берсен таныйлар. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Европада нинди территориаль үзгәрешләр булуын исегезгә төшерегез. 1971 елның сентябрендә АКШ, СССР, Англия һәм Фран¬ ция арасында Көнбатыш Берлин буенча килешүгә кул куела, ул, шулай ук аның статусы белән бәйле мәсьәләләрне җайга салганда, көч кулланмауга яисә көч белән янамауга таяна. 1972 елның маенда АКШ президентының (Р. Никсон) Мәскәүгә тарихта беренче визиты барышында ике илнең үзара мөнәсәбәтләре нигезләре, ракетага каршы оборона һәм стратегик һөҗүм кораллары (СНВ) системаларын чикләү турындагы шартнамәләргә кул куела. 1973 елда (Брежневның АКШка визиты барышында) кул куелган атом-төш сугышын кисәтү турындагы килешү белән беррәттән, алар Көнчыгыш- Көнбатыш мөнәсәбәтләрендә конфронтациядән киеренкелек¬ не йомшартуга борылышның нигезен тәшкил итә. Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буен¬ ча киңәшмә (СБСЕ). Халыкара киеренкелекне йомшарту процессының иң югары ноктасы — 1975 елның 1 августын¬ да Хельсинкида Европаның 33 дәүләте, АКШ һәм Канада башлыкларының Европада куркынычсызлык һәм хезмәт¬ тәшлек буенча киңәшмәнең йомгаклау актына кул куелу. Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча киңәшмәнең йомгаклау актыннан. 1975 ел Катнашучы дәүләтләрнең югары вәкилләре тантаналы төстә... түбәндәге принципларны... хөрмәт итүләре һәм кулланырга карар кылулары... турында белдерә... Суверен тигезлек, суверенитетка хас хокукларны хөрмәт итү. Көч кулланмау яисә көч белән янамау. Чикләрнең ныклыгы. Бәхәсләрне тыныч юл белән хәл итү. Фикер, вөҗдан, дин, инанулар иреген дә кертеп, кеше хокукларын һәм төп ирекләрен хөрмәт итү. Халык¬ ларның тигез хокуклылыгы һәм үз язмышларын үзлә¬ ре хәл итү хокукы... Кешеләр арасында багланышлар. Югарыда аталган һәр принципның асылын сез ничек аңлыйсыз? Аңлатып бирегез.
300 Киңәшмәнең уңышы барлык тынычлык сөючеләрнең җи¬ ңүенә әверелә. Әмма совет җитәкчелеге Хельсинки процес¬ сының җиңүен фәкать үз җиңүе буларак кына бәяли һәм аны ныгытырга тырыша. Шул ук вакытта ул аның йомгак¬ ларына бары тик Европадагы чикләрне һәм тыкшынмау принципларын тану итеп кенә карый. Көнбатыш илләре исә СССРда һәм Көнчыгыш Европа илләрендә кеше хокукларын саклауны төп пункт дип исәплиләр. Ь.әр ике як та яңа ваз¬ гыятьне Европада һәм бөтен дөньяда көчләр нисбәтен үз мәнфәгатьләрендә үзгәртү өчен файдаланырга омтылалар. Менә шуңа да киеренкелекнең йомшаруы озакка бармый. Көнбатышта кеше хокукларын яклау кампанияләре башлану белән, СССР уртача ераклыкка оча торган атом-төш ракета¬ ларын ГДР һәм ЧССР территорияләрендә урнаштыра баш¬ лый. Көнбатыш Европа илләренә бу өстәмә куркыныч туды¬ ра, Европадагы һәм дөньядагы көчләрнең стратегик балансын СССР файдасына үзгәртә. Бу исә Көнбатышта зур шау-шу тудыра. Әфганстанда сугыш башланганнан соң (1979 елның декабре), киеренкелекнең йомшаруы тәмам юкка чыга. Төбәк конфликтлары. 60 нчы еллар башыннан ук совет җитәкчелеге, АКШ җитәкчелеге кебек үк, турыдан-туры хәрби каршы торуны йомшартырга, аны төрле төбәкләргә күчерергә омтыла. СССР ун елдан артык (1964—1975) Вьетнам Демократик Республикасына аның Америка агрессиясенә каршы көрә¬ шендә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. 1967 елның июнендә Якын Көнчыгышта Израиль-гарәп сугышы башланганнан соң, СССР гарәпләр яклы позицияне ала һәм Мисыр белән Сүриягә корал, хәрби белгечләр җибәрә. 60 нчы елларда Һиндстанның Пакистан белән сугышын¬ да һәм 1971 елгы Ьиндстан-Пакистан конфликтында СССР Ьиндстан ягына баса. 70 нче еллар уртасында СССР ярдәмендә Ангола, Мозам¬ бик, Гвинея (Бисау) илләренең Португалия колонизаторла¬ рыннан котылу өчен күпьеллык сугышы аларның бәйсезлек игълан итүе белән тәмамлана. Әлеге илләрдә җәелгән эчке кө¬ рәштә СССР марксизмга йөз тоткан төркемнәрне яклый, алар- га, хәрби киңәшчеләрен җибәреп, сизелерлек ярдәм күрсәтә. Ангола һәм Мозамбикта социализм төзү курсы игълан ителә. 1974 елда Эфиопиядә монархия бәреп төшерелеп, граж¬ даннар сугышы башлангач, СССР Эфиопиянең социализм юлыннан барачагын игълан итә һәм совет моделен күчереп алырга маташкан М.Х. Мариам режимына массачыл хәрби ярдәм күрсәтә башлый. Никарагуа баш күтәрүчеләренә СССРның күпьеллык яр¬ дәме (Куба булышлыгында) 1979 елда А. Сомоса реакцион режимының бәреп төшерелүенә һәм хакимияткә Д. Ортега
301 Авыр авиация йөртүче совет крейсеры походта җитәкчелегендәге Сандинистлар милли азатлык фронтының килүенә китерә. Барлык бу локаль конфликтларда СССР һәм АКШның каршы торуы үз эзен сала, ә югарыда күрсәтелгән илләрнең территорияләре Совет һәм Америка коралларының нәтиҗәлелеген, аларның хәрби командованиеләренең планнары һәм эшләнмәләренең дөреслеген тик¬ шерү өчен полигон булып хезмәт итә. Әфган сугышы. Әфганстандагы ва¬ кыйгаларга катнашу СССР өчен иң зур тышкы сәяси вакыйгага әверелә. 1979 елның 25 декабрендә Әфганстан җиренә аяк баскан совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты бу илдәге төрле сәяси көчләр конфликтына тар¬ тып кертелә. Мондый карар башында Л. И. Брежнев торган совет җитәкче¬ легенең берничә әгъзасы тарафыннан кабул ителә. Совет гаскәрләре Әфганстанда 1988 елга кадәр була. Әфган сугышын¬ да 14 мең чамасы совет солдаты һәлак була, 35 мең кеше яралана, Тауларда совет гаскәр¬ ләренең сугыш хәрәкәт¬ ләре
302 300 дән артыгы хәбәрсез югала яисә әсирлеккә эләгә. Әфган халкының гомуми югалтулары 1 млн лап кешегә җитә. Сугыш уннарча миллиард сумлык матди чыгымнар да таләп итә. Әфганстандагы вакыйгаларны Көнбатыш Совет¬ лар Союзына гаеп ташлау өчен файдалана. Яңадан башланган ашкынып кораллану СССР икътиса¬ дын соң чик авыр шартларга куя, структур кризис үсешен тизләтә. Социалистик илләр белән мөнәсәбәтләр. Көнчыгыш Европа илләрендә икътисади һәм сәяси тормышта кризис күренешләре өлгерә. 1967 елның декабрендә Чехословакия компартиясе җитәкчелеге алмашына, аның лидеры итеп, А. Дубчек сайлана. 1968 елның апрелендә атаклы Прага язы башлана. Эзлекле икътисади реформа үткәрү һәм җәмгыять¬ не һәрьяклап демократияләштерү күздә тотыла. Әмма Чехо- словакиядә социализмны яңарту юлларын эзләү «социа¬ лизмга каршы тору» дип игълан ителә. 1968 елның авгус¬ тында Чехословакиягә СССР, Польша, Венгрия, ГДР һәм Болгария гаскәрләре кертелә. Бу акция социализм илләре арасындагы таркалуны тагын да көчәйтеп җибәрә. Кытай, Румыния, Югославия СССРдан тагын да ераклаша. 1968 елның августында Албания Вар¬ шава килешүе оешмасыннан чыгуы турында белдерә. Чехословакиядәге вакыйгалар совет җитәкчелеген союз¬ дашлар белән хезмәттәшлек принципларын яңадан карарга мәҗбүр итә. Көнчыгыш Европа илләренең икътисади һәм хәрби интеграциясен көчәйтү адымнары ясала. ИЯС (СЭВ) кысаларында дәүләтара шартнамәләр һәм килешүләрнең бөтен бер сериясе белән, шулай ук 30 лап дәүләтара учреж¬ дение төзү юлы белән аларның СССР белән элемтәсе сизе¬ лерлек көчәя. Бер үк вакытта ул бердәмлектә СССРның роле һәм әһәмияте арта. Әмма бу гамәлләр вазгыятьне вакытлыча гына тотрыклы итә, аннан соң ул Мәскәү контроленнән тагын чыга башлый. 1980 елда Польшада эшчеләрнең массачыл чыгышлары башлана, соңрак ул «Теләктәшлек» («Солидарность») дигән бәйсез профсоюз төзелүгә китерә. Бу социалистик илдә «астан» күтәрелгән һәм хакимияткә реаль альтернатива¬ га әверелгән беренче массачыл иҗтимагый-сәяси көч була. 1981 елның декабрендә Польшада хәрби хәл кертелү генә вазгыятьне вакытлыча тотрыклыландыра. Бу елларда Кытай һәм Албания СССРдан тәмам аерыла, Румыния, Югославия, КХДР ерагая. Бу очракта проблемалар, нигездә, бу илләрнең эчке һәм тышкы сәясәт үткәрүдә теге яки бу дәрәҗәдә мөстәкыйльлегенә бәйле була. 60 нчы еллар ахырында Совет-Кытай мөнәсәбәтләре шулкадәр кискенләшә ки, хәтта чик буенда кораллы бәрелешләр дә кабынып
ала. 1979 елда Кытай белән Вьетнам арасында кыска вакыт¬ лы сугыш була, СССР Вьетнамны яклый. Еллар узу белән, СССРда гына түгел, социалистик бердәм¬ лекнең башка илләрендә дә яшәп килгән система кризисы ачыграк күренә башлый. Дата 1975 — Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча киңәшмә. Сүзлек запасын киңәйтәбез rUiW/tfW»'' • ■ * Интеграция — зуррак бөтенлеккә, бергәлеккә алып баручы якынаю процессы. ■ Суверенитет — дәүләтнең тышкы һәм эчке сәясәттә бәйсезлеге. 1. 70 нче елларның беренче яртысында совет җитәкчелегенең дә, Көнбатыш илләре лидерларының да халыкара киеренке¬ лекне йомшарту сәясәтенә күчүенең төп сәбәбе нәрсәдә? 2. «Брежнев доктринасы» нәрсә ул? Ул кайчан һәм нәрсә белән бәйле рәвештә гамәлгә ашырыла башлый? 3. 1968 елда совет җитәкчелегенең Чехословакиядәге вакыйгалар белән бәйле гамәллә¬ ренә бәя бирегез. 4. 1981 елда нәкъ шундый ук вазгыятьтә СССР ни өчен Польшага үз гаскәрләрен кертми? 5. Халыкара киеренкелекне йомшарту чоры кайчан һәм нәрсәгә бәйле рәвештә тәмамлана? Моның сәбәбе нәрсәдә? 6. 60 нчы еллар уртасы — 80 нче еллар башында СССРның социалистик, капиталистик, үсеп килүче илләр белән мөнә¬ сәбәтләренә бәя бирегез. Варшава килешүе оешмасына кергән дәүләтләрнең 1968 елда Чехословакиядәге хәрби акциясенә бәяләрне чагыштырыгыз. I ТАСС белдерүендә түбәндәгеләр раслана: «Чехословакиядәге хәлләрнең тагын да кискенләшүе Советлар Союзының һәм башка социалистик илләрнең тормыш мәнфәгатьләренә, социа¬ листик бердәмлек дәүләтләре куркынычсызлыгы мәнфәгатьләренә кагы¬ ла. Чехословакиянең социалистик строена янаган куркыныч — Европа тынычлыгы нигезләренә дә янаган куркыныч». Хокук яклаучылар бел¬ дерүендә мондый бәяләмә бар: «Бу акциянең максаты — әлеге илнең демократик үсеш юлын кисү... Сталин дәверендә социализм идеясе хәзер реабилитацияләнер кебек иде. Варшава килешүе илләренең танклары бу өметне юкка чыгарды... Без социализмның киләчәген кур¬ кыныч астына куйган әлеге карар белән элеккечә үк килешмәвебез- не белдерәбез. Без кешегә йөз белән борылган социализмның булу мөмкинлеген исбат итәргә теләгән Чехословакия халкы белән теләк¬ тәшбез». Бу позицияләрнең аерымлыгы нәрсәдә? Аларда охшашлык бармы? Бу мәсьәләләрне сыйныфта тикшерегез.
8 нче бүлек HBBHBHBHBHHBMMMKKlw: Ж'■ > .г СССРда үзгәртеп кору (1985—1991) § 47. Сәяси системаны реформалау: максатлар, этаплар, нәтиҗәләр Үзгәртеп кору башланыр алдыннан. Л. И. Брежнев үлгән¬ нән соң, партия һәм дәүләт башлыгы итеп Ю. В. Андро¬ пов куела. Ул, совет лидерлары арасында беренче булып, күп кенә проблемаларның әле хәл ителмәгәнлеген таный. Элементар тәртип урнаштыру, коррупцияне бетерү буенча чаралар күреп, Андропов системаны саклап калу һәм яңарту, аны күренеп торган кимчелек һәм җитешсезлекләрдән арын¬ дыруны яклап чыга. Реформаларга болай якын килү номен¬ клатураны канәгатьләндерә: аңа үз позицияләрен саклап калу мөмкинлеге бирелә. Андроповның эшчәнлеген халык Ю. В. Андропов яратып каршы ала, яхшы якка үзгәрешләргә өмет уяна. 1984 елның февралендә Андропов вафат була. КПСС, соңрак дәүләт баш¬ лыгы итеп К. У. Черненко куела. Ту¬ лаем алганда, ул Андроповның систе¬ маны чистартуга һәм коткаруга юнәл¬ дерелгән курсын дәвам итә, ләкин уңышка ирешә алмый. Черненко вакытында партия җи¬ тәкчелегенең җәмгыятьне радикаль яңарту яклы канаты формалаша һәм үз позицияләрен ныгыта. Политбюро әгъзасы М.С. Горбачёв аның лидеры¬ на әверелә. 1985 елның 10 мартын¬ да Черненко да үлә. Бер тәүлектән дә азрак вакыт эчендә КПСС ҮК плену¬ мы КПСС ҮК Генераль секретаре итеп М. С. Горбачёвны сайлый. Яңа җитәкчелеккә калган мирас бик гадиләрдән бул¬ мый. Ашкынып кораллану һәм әфган сугышы дәвам итә. Бу — СССРны чагыштырмача халыкара изоляциядә генә калдырып калмый, икътисадтагы кризис күренешләрен дә көчәйтә, халыкның тормыш дәрәҗәсен төшерә. Моннан чыгу юлын Горбачёв ил тормышының барлык өлкәләрен тамыр¬ дан системалы реформалауда күрә. «Кадрлар революциясе». Яңа җитәкчелек хакимияткә үз¬ гәрешләрнең төгәл концепциясе һәм программасы булмаган
305 хәлдә килә. Соңрак Горбачёв үзе таны¬ ганча, беренче вакытларда фәкать соң¬ гы унъеллыкларда урнашкан тәртипне камилләштерү һәм «аерым деформа¬ цияләрне» төзәтү генә күздә тотыла. Болай якын килгәндә, төп юнәлешләр¬ нең берсе җитәкче кадрларны алмаш¬ тыру була. 1987 елның гыйнварында КПСС ҮК пленумы кадрларны төп крите¬ рий — үзгәртеп коруның максатларын һәм идеяләрен яклау нигезендә сай¬ лап алырга кирәклеген таный. Кон¬ серватизмга каршы көрәш байрагы астында партия-дәүләт җитәкчеләрен алмаштыру шактый тизләтелә. Икътисади реформалар үткә¬ рергә тырышулар уңышсызлыкка очраган саен, «консерва¬ торлар »ны тәнкыйтьләү дә көчәя. 1985—1990 елларда үзәктә дә, урыннарда да партия-дәү¬ ләт кадрларын масса төсендә алмаштыру һәм «яшәртү» гамәлгә ашырыла. Бер үк вакытта элеккечә үк әйләнә-ти¬ рәләрендә якын һәм тугрылыклы кешеләр булган җирле җитәкчеләрнең роле көчәя. Әмма бик тиздән үзгәртеп кору инициаторлары кадрларны алмаштырып кына ил пробле¬ маларын хәл итеп булмавын төшенә. Җитди сәяси реформа кирәк була. 1988—1990 еллардагы конституцион реформа. 1987 ел¬ ның гыйнварында КПСС ҮК партиядә һәм җитештерүдә демократия элементларын үстерүгә ярдәм итә торган чаралар күрә. Партия секретарьларын альтернатив нигездә сайлау¬ лар кертелә, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре дә сайлап куела башлый. Дөрес, мондый яңалыклар барыбер киң колач җәя алмый. Сәяси системаны реформалау мәсьәләләре XIX Бөтенсоюз партия конференциясендә (1988 елның җәе) тикшерелә. Аның карарлары, асылда, «социалистик кыйммәтләрне» либера¬ лизмның сәяси доктринасы белән кушуны күздә тота. Яңа тарих һәм Россия тарихы курсыннан искә төшерегез: сәяси тәгъ¬ лимат буларак, либерализмның асылы хакында сез нәрсәләр беләсез? Аерым алганда, «социалистик хокукый дәүләт» төзүгә, хакимиятләрне аеруга (аларның берсе КПСС дип атала), совет парламентаризмын булдыруга йөз тотыла. Моның өчен Горбачёв яңа югары хакимият органы — Халык депу¬ татлары съезды формалаштырырга, Югары Советны даими эшләүче парламентка әверелдерергә тәкъдим итә. Бу — кон¬ ституцион реформаның беренче этабында төп бурыч булып тора. Сайлау законнары үзгәртелә: сайлауларны альтернатив
306 нигездә үткәрү, аларны ике баскычлы итү/ депутатлар кор¬ пусының өчтән берен җәмәгать оешмаларыннан формалаш¬ тыру күздә тотыла. Нәрсә ул альтернатив нигездә сайлаулар? Ни өчен альтернатив нигездә сайлаулар уздыру турындагы тәкъдим демократиягә хәлит¬ кеч адым буларак кабул ителә? / XIX партконференциянең төп идеяләренең берсе хакими¬ ят функцияләрен, партия структураларыннан алып, совет структураларына бирү була. Төрле дәрәҗәдәге партия һәм совет җитәкчеләре постларын бер кулда тупларга тәкъдим ителә. XIX Бөтенсоюз партия конференциясендә М.С. Горбачёв докладыннан Яшәп килгән сәяси система безне соңгы унъеллык¬ ларда хуҗалык һәм социаль тормышта торгынлык күренешләре арта барудан сакларга сәләтсез булып чыкты һәм ул вакытта үткәрелә башлаган реформалар¬ ны уңышсызлыкка дучар итте. Хуҗалык-идарә функ¬ цияләренең партия-сәяси җитәкчелек кулына һаман күбрәк туплана баруы күзәтелде. Бер үк вакытта баш¬ карма аппаратның роле юкка чыга барды. Төрле дәүләт һәм җәмәгать органнарына сайланган кешеләрнең саны илдәге барлык балигъ булган халыкның өчтән бер өле¬ шен тәшкил итсә, аларның төп массасы дәүләт һәм җә¬ мәгать эшләренә реаль катнашудан читләштерелгән иде. 60 нчы еллар уртасы — 80 нче еллар башында совет җәмгыяте тормышындагы тискәре күренешләрнең сәбәпләрен М. Горбачёв нәрсә белән аңлата? Алар өчен төп җаваплылыкны ул кемгә йөкли? 1989 елның язында, яңа сайлау законы буенча, СССР халык депутатларын сайлаулар булып уза. СССР халык депутатларының I Съездында (1989 ел, май — июнь) Горбачёв СССР Югары Советы рәисе итеп сайлана. Депутатларны чагыштырмача ирекле сайлау сәяси инициативаның нәкъ менә аларга күчүенә китерә. А. Д. Сахаровның сайлау алды платформасыннан. 1989 ел 1. Административ-команда системасын бетерү һәм аны базар ярдәмендә көйләнә торган һәм конкуренцияле плюралистик система белән алыштыру. Министрлык һәм ведомстволарның тулы хакимлеген бетерү... 2. Социаль һәм милли гаделлек. Шәхес хокукларын яклау. Җәмгыятьнең ачыклыгы. Инанулар иреге...
30 3. Сталинизм' нәтиҗәләренең тамырын корыту, хоку¬ кый дәүләт. НКВД — МГБ архивларын ачу, сталинизм җинаятьләре һәм барлык акланмаган репрессияләр турындагы мәгълүматларны халыкка җиткерү... Демократик хәрәкәтнең танылган лидерларыннан берсенең сай¬ лау алды программасының төп эчтәлеген характерлагыз. Сезнең фикерегезчә, консерваторларның ачуын аеруча нәрсә кузгата? Конституцион реформаның икенче этабында (1990—1991) СССР Президенты посты кертелә. 1990 елның мартында Халык депутатларының III Съездында М. С. Горбачёв СССР Президенты була. Әмма бу үзгәрешләрнең инициаторлары хакимиятнең президент системасы хакимият бүленешен түгел, ә Советларның тулы властьлылыгын күздә тоткан Советлар хакимияте системасы белән органик рәвештә кушы¬ ла алмавын аңламыйлар. Шулай ук гражданнарның закон каршында бертигез булуын тәэмин итәргә тиешле хокукый дәүләт төзү буры¬ чы куела. Моның өчен җәмгыятьтә КПССның җитәкчелек хәлен беркеткән СССР Конституциясенең 6 нчы статьясы алып ташлана. Бу илдә күппартиялелек формалашу өчен мөмкинлек¬ ләр ача. Күппартиялелек формалашу. КПСС сәяси инициативаны югалта барган саен, илдә яңа сәяси көчләр формалашу про¬ цессы көчәя. 1988 елның маенда «Демократик союз» үзен КПССка «оппозициядә торган» беренче партия дип игълан итә. Шул ук елның апрелендә Балтыйк буенда халык фронтлары бар¬ лыкка килә. Алар беренче реаль бәйсез массакүләм оешма¬ ларга әйләнә. Соңрак шуңа охшаш фронтлар барлык союз¬ даш һәм автономияле республикаларда пәйда була. Оешкан партияләр сәяси фикернең барлык төп юнәлешләрен чагыл¬ дыра. Либераль юнәлешне «Демсоюз», христиан демократлар, конституцион демократлар, либераль демократлар һ.б. гәүдә¬ ләндерә. Либераль партияләрнең иң зурысы 1990 елның маен¬ да формалашкан Россия демократик партиясе була. 1990 ел¬ ның ноябрендә Россия Федерациясенең Республика партия¬ се барлыкка килә. 1989 елның язында, халык депутатларын сайлаулар барышында, «Демократик Россия» сайлаучылар хәрәкәте базасында массачыл иҗтимагый-сәяси оешма рәс¬ миләшә. Социалистик һәм социал-демократик юнәлешләрне Соци¬ ал-демократик ассоциация, Россия Социал-демократик пар¬ тиясе, Социалистик партия гәүдәләндерә. Милләтчел сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмалар формалаша башлый.
308 Балтыйк буе һәм башка кайбер республикалардагы халык фронтлары, аерым алганда, шуларга трансформацияләнә. Әлеге партияләр һәм хәрәкәтләр күптөрле булуга да кара¬ мастан, сәяси көрәш үзәгендә, 1917 елдагы кебек үк, ике төп юнәлеш — коммунистик һәм либераль юнәлешләр тора. Коммунистлар җәмәгать милкен, иҗтимагый мөнәсәбәт¬ ләрнең һәм үзидарәнең коллектив формаларын өстенлекле үстерергә чакыралар (әмма әлеге үзгәрешләрнең механизм¬ нары турында гомуми төстә генә әйтелә). Либераллар (алар үзләрен демократлар дип атыйлар) милекне хосусыйлаштырырга чакыралар, шәхес иреге, тулы кыйммәтле парламент демократиясе, базар икътисадына күчү яклы булалар. Иске, яшәүдән туктаган системаның җитешсезлекләрен кискен тәнкыйтьләгән либералларның позициясе җәмәгать¬ челек өчен КПСС җитәкчелегенең элеккеге мөнәсәбәтләрне акларга маташуларына караганда якынрак була. 1990 елның июнендә РСФСР Коммунистлар партиясе төзе¬ лә, аның җитәкчелеге традиционалистик позициягә баса. РСФСР КП ҮКның беренче секретаре И. К. Полозков чыгышыннан. 1991 ел \\ Демократ дип аталучылар үзгәртеп коруның максат¬ ларын алмаштыруга, безнең партиядән инициатива¬ ны үз кулларына алуга ирештеләр. Халык үткәненнән мәхрүм ителә, аның бүгенгесе җимерелә һәм хәзергә аны киләчәктә нәрсә көткәнен ачык кына итеп әйтә алмый... Бездә хәзер бернинди дә күппартиялелек турында сүз булырга мөмкин түгел. Социалистик үзгәр¬ теп коруларны яклаучы КПСС бар, һәм аз санлы сәяси төркемнәрнең лидерлары бар, ахыр килеп, аларның һәммәсенең сәяси йөзе бер — антикоммунизм. Бу документларның төп идеяләрен аерып күрсәтегез. Аларны традиционалистик дип характерлау белән килешәсезме? «КПССта традиционалистик юнәлеш» терминын ничек аңлыйсыз? КПССның XXVIII съездына партия үзе дә таркалган хәлдә килә. Ачыктан-ачык өч төп агым күренә: радикал- реформаторлык, реформаторлык-яңарыш, традиционалистик агымнар. Аларның вәкилләре КПСС җитәкчелегендә дә була. Әмма съезд партиядәге кризисны җиңми генә түгел, аның тирәнәюенә дә этәргеч бирә. Партиядән чыгу массакүләм төс ала. 1985 елдан 1991 елның җәенә кадәр КПСС әгъзалары саны 21 млн нан 15 млн га кала. КПСС җитәкчелегендә Горбачёвка һәм аның үзгәртеп кору курсына гаеп ташлаулар күбәеп китә. 1991 елның
309 апрелендә һәм июлендә ҮКның кайбер әгъзалары генераль секретарьның отставкага китүен таләп итәләр. Милли сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр. Җәмгыятьне демократияләштерү, хәбәрдарлык сәясәте инде күптән хәл ителгән кебек тоелган милли мәсьәләнең кискенләшүенә китерә. Милли хәрәкәтләрнең күренекле эшлеклеләре төр¬ мә һәм сөргеннәрдән кайта. Аларның кайберләре агымда¬ гы вакытны үзбилгеләнеш өчен актив көрәш башларга иң кулай чор дип саный. 1987 елның декабрендә үк Казах¬ станның отставкага җибәрелгән лидеры Д. Кунаев урынына Г. Колбинны билгеләп куюга җавап йөзеннән казах яшь¬ ләре Алма-Атада массачыл каршылык акцияләре уздыра. Алар хакимият тарафыннан куып таратыла. 1988 елның 20 февралендә Таулы Карабах (НКАО) өлкә советының чи¬ раттан тыш сессиясендә Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан Югары Советлары алдында өлкәне Азәрбайҗан составыннан чыга¬ ру һәм аны Әрмәнстан составына кертү турындагы мәсьә¬ ләне кую хакында карар кабул ителә. Бу карарны яклап, Таулы Карабахта массачыл митинглар һәм забастовкалар уза. Әлеге карарга җавап итеп, Баку шәһәре янындагы Сумгаитта погромнар һәм әрмәннәрне кыру башлана. Кеше¬ ләрне коткару өчен, анда гаскәр кертелә. 1989 елның апре¬ лендә Тбилисидә Грузиянең СССР составыннан чыгуын яклау¬ чылар демонстрациясе Совет армиясе көчләре тарафыннан куып таратыла. Горбачёв тарафыннан үткәрелгән сәяси система реформа¬ сы турыдан-туры милли хәрәкәтнең тагын да активлашуына китерә. 1989 елның 18 маенда Литва, СССР республикалары арасында беренче булып, Суверенитет турында декларация кабул итә. Июньдә Үзбәкстанның Фирганә үзәнендә үзбәкләр һәм мөсхит төрекләре арасында канлы бәрелешләр була. 1990 елның 11 мартында Литва Югары Советы Литва Респуб¬ ликасының бәйсезлеген игълан итү актын имзалый. 1990 ел¬ ның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының I Съезды да Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. Болар барысы да СССР җитәкчелеген яңа Союз килешүен рәсмиләштерү чараларын күрергә мәҗбүр итә. Аның берен¬ че проекты 1990 елның 24 июлендә басылып чыга. Бер үк вакытта Союзны саклап калу буенча көч куллануга нигез¬ ләнгән чаралар да күрелә. 1990 елның апрелендә Литва¬ ны икътисади блокадалау башлана. 1991 елның 12 гыйнва¬ рыннан 13 енә каршы төндә Вильнюска кертелгән гаскәрләр Матбугат йортын һәм Телевидение һәм радиотапшырулар комитеты бинасын яулап ала. 1991 елгы август сәяси кризисы һәм аның нәтиҗәләре. 1991 елның җәенә СССРның күпчелек союздаш республика¬ лары суверенитет турында законнар кабул итә, һәм Горбачёв
310 яңа Союз килешүен эшләүне тизләтергә мәҗбүр була. Аңа кул кую 20 августка билгеләнә. Яңа Союз килешүенә кул кую бердәм дәүләтне саклап калуны гына түгел, аның реаль федератив корылышка күчүен, шулай ук СССР өчен тради¬ цион булган байтак дәүләт структураларының бетерелүен дә аңлата. Моңа юл куймас өчен, ил җитәкчелегендәге консерватив көчләр килешүгә кул куюны өзәргә омтылалар. Президент Горбачёвның булмавыннан файдаланып, 1991 елның 19 авгу¬ стында Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты (ГКЧП) төзелә, аңа вице-президент Г. Янаев, премьер В. Павлов, обо¬ рона министры Д. Язов, КГБ рәисе В. Крючков, эчке эшләр министры Б.Пуго һ.б. керә. ГКЧП илнең аерым районна¬ рында гадәттән тыш хәл кертә; СССР Конституциясенә кар¬ шы эшләгән хакимият структураларын таратылган дип игъ¬ лан итә; оппозицион партияләр һәм хәрәкәтләрнең эшчән- леген туктата; митинглар һәм демонстрацияләрне тыя; массакүләм мәгълүмат чараларына катгый контроль урнаш¬ тыра; Мәскәүгә гаскәрләр кертә. РСФСР җитәкчелеге (Президент Б. Ельцин, хөкүмәт баш¬ лыгы И. Силаев, Югары Совет рәисенең беренче урынбасары Р. Хасбулатов) россиялеләргә мөрәҗәгать белән чыга, анда ул ГКЧП кылган гамәлләрне Конституциягә каршы пере¬ ворот дип, ә ГКЧПны һәм аның карарларын законсыз дип игълан итә. Россия Президенты чакыруы буенча, уннарча мең мәскәүле Россиянең Ак йорты тирәсендә аны сакларга баса. 21 августта Россия Югары Советының гадәттән тыш сессиясе чакырыла, ул республика җитәкчелеген хуплый. Шул ук көнне СССР Президенты Горбачёв Мәскәүгә кайта. ГКЧП әгъзалары кулга алына. Үзәк хакимиятнең хәлсезләнүе республикалар җитәкче¬ легендә сепаратизм рухының көчәюенә китерә. 1991 елның августындагы вакыйгалардан соң күпчелек республикалар Союз килешүенә кул куюдан баш тарталар. 1991 елның декабрендә Россия Федерациясе, Украина һәм Белоруссия җитәкчеләре 1922 елгы Союз килешүенең гамәлдән чыга¬ рылуы һәм Бәйсез Дәүләтләр Бергәлеге (БДБ) төзү нияте турында белдерәләр. Ул элеккеге 11 союздаш республика¬ ны берләштерә (Грузиядән һәм Балтыйк буе республикала¬ рыннан кала). 1991 елның декабрендә Президент Горбачёв отставкага китә. СССР яшәүдән туктый. Даталар 1988 — XIX партконференция. у 1989 — СССР халык депутатларының I Съезды. 1991 — ГКЧПның уңышсызлыкка очравы. СССР тар¬ калу.
311 Сүзлек запасын киңәйтәбез 1 Ц Хакимиятләр бүленеше — закон чыгару, башкарма һәм суд хакимиятләренең бер-берсеннән бәйсезлеген нигезләгән принцип. 1. Яшәп килгән сәяси система ни өчен иҗтимагый үсешне - тоткарлаучыга әверелә? 2. КПССның XIX конференциясендә тәкъдим ителгән хакимиятне партия органнары һәм Советлар арасында бүлешү ни өчен кирәк була? Ул чынлыкта тормышка ашамы? 3. 80 нче еллар ахырында СССРда яңа сәяси партияләр бар¬ лыкка килүнең төп сәбәпләре нәрсәдә? 4. Үзгәртеп кору елларында илдәге сәяси үзгәрешләргә бәя бирегез. М.С. Горбачёв истәлекләрендә болай диелә: «Сүз революция турында түгел, ә нәкъ менә системаны камилләштерү хакында барды. Ул вакытта без моның мөмкин булуына ышана идек». Сыйныфта совет сәяси системасын, чыннан да, аның асы¬ лын үзгәртми торып камилләштерү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне тикшерегез. Яисә, Горбачёвның үзе кебек үк, 30 нчы еллар¬ да барлыкка килгән хакимият системасы һәм демократия бергә сыеша алмый дигән нәтиҗәгә килүчеләр хаклымы? § 48. 1985—1991 еллардагы икътисади реформалар «Тизләнеш стратегиясе». 1985 елның апрелендә яңа совет җитәкчелеге илнең социаль-икътисади үсешен тизләтү кур¬ сын игълан итте. Аның төп этәргечләре булып фәнни-техник прогресс, машина төзелешен техник яктан яңадан кораллан¬ дыру һәм «кеше факторын» активлаштыру исәпләнә. 1985 елның сентябрендә М.С. Горбачёв «яшерен резерв¬ лар »ны киңрәк файдаланырга чакыра, алар исәбенә күп сменалы эш режимына күчүне оештырып, җитештерү куәт¬ ләрен максималь рәвештә эшкә җигү, хезмәт дисциплина¬ сын ныгыту, рационализаторлык тәкъдимнәрен файдалану, продукциянең сыйфатын күтәрүне, социалистик ярыш җәел¬ дерүне кертә. 1985 елның маенда алкогольгә каршы кампания башлана, ул, гомуми аеклыкны тәэмин итеп кенә калмыйча, хезмәт җитештерүчәнлеген дә күтәрергә тиеш була. Продукциянең сыйфатын тикшереп тору өчен, яңа кон¬ троль инстанциясе — дәүләт кабул итүе (госприёмка) кер¬ телә, ә бу — идарә аппаратын һәм матди чыгымнарны үсте¬ рүне таләп итә. Әмма моңа карап кына сыйфат тамырдан яхшырмый.
312 Икътисади кызыксындыруга түгел, элеккечә хезмәткәр¬ ләрнең энтузиазмына таяну уңышка китерми. Шул ук ва¬ кытта, техник яңалыклар һәм белгечләр әзерләүнең яңа дәрәҗәсе белән ныгытылмаган хәлдә, җиһазларны эксплуа¬ тацияләүне көчәйтү аварияләрнең санын арттыра. 1986 ел¬ ның апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә булган шартлау һәлакәтле нәтиҗәләргә китерә. РСФСР, Украина, Белоруссия һәм башка төбәкләрдә яшәгән миллионлаган кеше радиоактив зарарланган зонада кала. Тизләнеш курсы игълан ителеп соң бер ел үтүгә үк, бик матур булсалар да, коры өндәмәләр белән генә икътисадтагы хәлне төзәтү мөмкин түгеллеге ачыклана. Ил җитәкчелеге икътисади реформалар программасын эшләүгә керешә. 1987 елгы икътисади реформа. Реформаны эшләүгә Гор¬ бачёв инде күптән икътисадта үзгәртеп корулар уздырыр¬ га чакырган күренекле икътисадчыларны — Л. Абалкинны, А. Аганбегянны, Т. Заславскаяны, П. Буничны һ.б.ны җәлеп итә. Кыска гына вакыт эчендә алар түбәндәге үзгәрешләрне күздә тоткан реформа проектын тәкъдим итәләр: хуҗалык исәбе һәм үзфинанслау принципларында предприятиеләрнең мөстәкыйльлеген киңәйтү; акрынлап икътисадның хосусый секторын яңадан торгызу (башта кооператив хәрәкәтен үсте¬ рү юлы белән); тышкы сәүдә монополиясеннән баш тарту; бөтендөнья базарына тирәнрәк үтеп керү; министрлык һәм ведомстволарның санын киметү, алар арасында «партнерлык» мөнәсәбәтләре урнаштыруны күздә тоту; авылда хуҗалык итүнең төрле рәвешләрен, шул исәптән фермерлыкны да тану. 1987 елның җәендә әлеге проект беркадәр төзәтмәләр белән кабул ителә. Реформаның төп документы — Дәүләт предприятиесе турында закон да шунда ук кабул ителә. Дәүләт секторында сизелерлек алга китеш булмаса да, 1987 елгы реформаның бер нәтиҗәсе буларак, икътисадта, бу процесс бик кыенлык белән барса да, хосусый сектор форма¬ лаша башлый. 30 дан артык төрдәге товар җитештерү һәм хезмәт күрсәтүдә шәхси эшмәкәрлеккә юл ачыла. 1991 ел язына инде 7 млн кеше — кооператив секторында, тагын 1 млн кеше индивидуаль хезмәт эшчәнлеге белән шөгыль¬ ләнә. «Күләгәдәге икътисад» та чынлыкта легальләштерелә. Анда ришвәт алып һәм казна талап байтак «мая» туплаган номенклатура вәкилләре дә соңгы урында тормый. Хосу¬ сый сектор ел саен 90 млрд сумга кадәр акча «юарга» мөм¬ кинлек бирә. Икътисади реформаның икенче этабы. Дәүләт секто¬ рын реформалауда уңышсызлыкка очрап, Горбачёв күбрәк базарга күчүгә йөз тота башлый. Дөрес, ул тәкъдим иткән чаралар эзлекле булмый. Әйтик, 1990 елда кабул ителгән законнар сәнәгать предприятиеләрен арендага күчерүне,
3 милекне акрынлап үзәкләштерүне туктату һәм дәүләттән алуны, акционерлык җәмгыятьләре төзүне, хосусый эшмә¬ кәрлекне үстерүне һ.б.ны күздә тота. Әмма әлеге чара¬ ларның күпчелеген гамәлгә ашыру 1991 елга кичектерелә, ә предприятиеләрнең 20% ын гына арендага күчерү дә 1995 ел¬ га кадәр сузыла. Горбачёв реформаларны кирегә борырга сәләтле «консерва¬ торлардан» гына түгел, социаль шартлаудан да курка. Шуңа күрә ул кредит һәм бәяләр сәясәтен, тәэминат системасын үзгәртеп коруны тоткарлап килә. Шуңа да карамастан узды¬ рылган реформалар икътисади кризисның тирәнәюенә китерә. Авыл хуҗалыгын реформалау да ярым-йорты характер¬ да була. 1988 елның маенда Горбачёв авылда аренда подря¬ дының максатка ярашлылыгы турында игълан итә. Сүз крестьян яки фермерларның, җирне 50 елга арендага алып, җитештерелгән продукциянең тулысы белән үзләре кара¬ магында булуы хакында бара. Әмма җирне бүлеп бирү, кишәрлекнең мәйданын һәм терлек санын билгеләү хокукы колхозларга бирелә. 1991 елның язына эшкәртелә торган җирләрнең 2% ы гына аренда шартларында файдаланыла. Үзгәртеп кору елларында икътисадта башланган реформа¬ ларның берсе дә уңай нәтиҗә бирми. Ул гына да түгел, хакимиятнең эзлексез эшчәнлек алып баруы җитештерү¬ нең оешканлыгын бетерә, матди кыйммәтләрне яңадан бүлү системасын боза һәм гамәлдә икътисади һәлакәткә әверелә. 1988 елдан — авыл хуҗалыгында, ә 1990 елдан сәнәгатьтә җитештерүнең гомуми кыскаруы башлана. Иң кирәкле азык- төлек продуктларының җитмәве хәтта Мәскәүдә дә аны нор¬ малап бүлеп бирүгә китерә (1947 елдан соң беренче тапкыр). Бәяләр күтәрелү тенденциясе (инфляцияләр) кискен көчәя^ 1985—1991 елларда эшче һәм > уртача айлык хезмәт
314 Диаграмманы анализлагыз. Ул халыкның тормыш дәрәҗәсенең матди яктан сизелерлек яхшыруы турында сөйләргә мөмкинлек бирәме? Ни өчен? Үз фикерегезне аңлатыгыз. Диаграммада чагылдырылган процесслар бәяләрнең тиз үсүе өчен алшартлар формалашу белән ничек бәйләнгән? Тормыш дәрәҗәсе түбән тәгәри, һәм гади халык хаки¬ миятнең яхшы якка үзгәрешләргә сәләтле булуына ышан¬ мый башлый. 1989 елның җәендә эшчеләрнең беренче мас¬ сакүләм забастовкалары башлана, тиздән алар гадәти күре¬ нешкә әйләнә. «500 көн» программасы. РСФСР халык депутатларын сайлаганнан соң (1990), Россиянең яңа җитәкчелеге (РСФСР Югары Советы рәисе Б. Н. Ельцин була), Союзның башка республикалары лидерлары кебек үк, икътисадта үзгәртеп корулар буенча үз адымнарын ясыйлар, «базарның» тыл¬ сымлы көченә ышаналар. 1990 елда Г. Явлинский, академик С. Шаталин һәм башка икътисадчылар «500 көн» программасын эшлиләр, анда дәүләт предприятиеләрен хосусыйлаштыру (приватизация) һәм Үзәкнең икътисади хакимлеген шактый кыскарту күздә тотыла. Ләкин консерваторлар басымы астында Горбачёв бу программаны хуплаудан баш тарта. Килештерү комиссиясе аны, асылда, юкка чыгара. «500 көн» программасыннан. 1990 елның җәе Реформаның төп максаты — гражданнарның икътиса¬ ди азатлыгы һәм шушы нигездә башка илләрдән арт¬ та калуны җиңеп, халык хуҗалыгының динамика¬ лы үсешен һәм илебез гражданнарының лаеклы мул тормышта яшәвен тәэмин итәргә сәләтле нәтиҗәле хуҗалык системасы булдыру. Авыр, ләкин тормыш¬ ка ашырырга кирәк булган, ил язмышы өчен зарури борылыш шуннан гыйбарәт: административ-команда системасы тудырган дәүләт опекасына, ярдәм көтеп ятуга һәм барысын да тигезләүгә, төшенкелеккә һәм хуҗасызлыкка алмашка хуҗалык эшчәнлеге иреге һәм һәр гражданның үз иминлеге өчен җаваплылыгы, киеренке һәм яхшы оештырылган хезмәт, аның нәти¬ җәләренә карап, лаеклы түләү килергә тиеш. «500 көн» программасы нинди максатлар куя? Аларга нинди чара¬ лар ярдәмендә ирешү күздә тотыла? Россия җитәкчелеге бу программаны берьяклы тәртиптә, Көнбатыш ярдәменә таянып тормышка ашырачагын белдерә.
315 Төзәтелгән программа СССРны 1997 елга базар икътисадына күчерүне күздә тота. Әмма бу план, сәяси вазгыять катлау¬ лану аркасында, хәтта тикшерелми дә. 1991 елның июнендә Россия Президенты итеп Б. Н. Ельцин сайлана. Аның сайла¬ нуы тавыш бирүдә катнашкан 60% чамасы кешенең икъти¬ сади реформаларны тизләтү курсын яклавын белдерә. Даталар 1987 — икътисади реформаларның башлануы. 1990— «500 көн» программасын эшләү. Сүзлек запасын киңәйтәбез Г Инфляция — акчаны кирәгеннән артык чыгару (эмис¬ сия) яки, чыгарылган акчалар саны үзгәрешсез калган¬ да, әйләнештәге товар массасының кимүе аркасында, акчаның кыйммәте төшү. (Хосусыйлаштыру (приватизация)—дәүләт милке объектларының шәхси хуҗаларга — аерым затларга яисә хезмәт коллективларына күчүе. Үзгәртеп кору чорында мәгънәсе белән шуңа якын «дәүләттән алу» термины ешрак кулланыла. Ik ■ ММ 1. Үзгәртеп кору чорында СССРны икътисади реформалаш- тыруда төп этапларга характеристика бирегез. 2. Бу елларда икътисадны үзгәртеп корудагы уңышсызлыкларның сәбәпләрен 1 атагыз. 3. «500 көн» программасын тасвирлап бирегез. Ул ни өчен кабул ителми? 4. Базарга кучү буенча игълан ителгән курсның радикаль характеры нәрсәдән гыйбарәт? 5. СССР җитәкчелеге ни өчен аны гамәлгә ашыруга керешми? 1. 1991 елның ноябрендә Россия хөкүмәтенең сәүдә һәм көнкүреш хезмәте бүлеге мәгълүматына караганда, Архан- I , гельск өлкәсендә шундый хәл килеп туа: «Ит әйберләре талоннар буенча бер кешегә айга 0,5 кг исәбеннән сатыла, анысы да ресурслар белән тәэмин ителмәгән. Сөт сатуда бер сәгатьтән артык тормый. Атланмай талоннар буенча бер кешегә айга 200 г исәбеннән сатыла. Талоннар ресурс белән тәэмин ителмәгән. Онны ваклап сатмыйлар, ул икмәк пешерергә генә җибәрелә... Икмәк сатуда өзеклекләр бар... Ярма һәм макарон әйберләре шулай ук талон¬ нар буенча бер кешегә 0,25 кг, үсемлек мае 150 г, ... йомырка бер дистә, чәй 50 г сатыла ...» КПСС ҮКна хатлар килә, аларның авторлары, гаҗәпләнеп: «Мин аңлый алмыйм, бездә ниләр бара соң?» —дип яза. Сез моңа нинди аңлатма бирә аласыз? 2. Диаграмманы анализлагыз. Мөмкин булган нәтиҗәләрне ясагыз.
316 СССРда, АКШта, Япониядә, Бөекбританиядә, Канадада икътисади үсешнең чагыштырма күрсәткечләре. 1991 ел 1. Җан башына куллану. 2. Сәнәгатьтә бер эшләүчегә еллык эшләп чыгару. 3. Авыл хуҗалыгында бер эшләүчегә еллык эшләп чыгару. 4. Сәнәгатьтә җан башына җитештерү. 5. Авыл хуҗалыгында җан башына җитештерү. § 49. Хәбәрдарлык сәясәте: казанышлар һәм җитешсезлекләр Хәбәрдарлык юлында. Әгәр икътисадта үзгәртеп кору тизләнеш бурычын куюдан башланса, рухи һәм мәдәни тор¬ мышта ул хәбәрдарлыктан юл ала. Иң югары җитәкчелек эшчәнлегендә ачыклыкның күбрәк була баруы үзгәртеп коруның беренче айларында ук күренә. Әмма «хәбәрдарлык» термины үзе, сәясәткә яңача якын килү дәлиле буларак, беренче мәртәбә Горбачёвның КПССның XXVII съездында (1986 ел, февраль) ясаган чыгышында яңгырый. Ул реформаторларга җәмәгать фикеренә ныграк таяну ихтыяҗы тугач кына барлыкка килә. Хәбәрдарлык үзен тискәре яктан күрсәткән рәсми идеологияне яңарту була¬ рак кына уйланыла. Ул: «Күбрәк демократия, күбрәк социа¬ лизм!», «Артка, Ленинга таба!» дигән лозунглар астында бара. Хәбәрдарлык «кешегә йөз белән борылган социализм»ның ныгуына ярдәм итәргә тиеш була. Ул сүз иреген күздә тот¬ мый. Ул җитәкчелеккә кирәкле нәрсәне генә һәм ул рөхсәт
317 иткән чикләрдә генә сөйләргә мөмкинлек биргән ярымирек була. КПССның XIX Бөтенсоюз конференциясенең «Хәбәр- /пЛ дарлык турында»гы резолюциясеннән Конференция хәбәрдарлык үзен тулысынча акла¬ ды, аны һәрьяклап алга таба да үстерергә кирәк дип саный... Хезмәт ияләренә предприятиедәге, авыл яисә шәһәрдәге, өлкә, республика, илдәге хәлләрнең торышы турында даими рәвештә тулы мәгълүмат бирү система¬ сы булдырырга, гражданнарның, массакүләм мәгълүмат чараларының, хезмәт коллективларының, ж,әмәгать оешмаларының үзләрен кызыксындырган мәгълүматны алу хокукын юридик яктан беркетергә. Зарури яшерен- лек чикләрен төгәл билгеләргә... Хәбәрдарлыкны Совет дәүләте мәнфәгатьләренә зыян килерлек итеп файдала¬ нуга юл куярга ярамый. Бу документта партия җитәкчелегенең хәбәрдарлыкны аңлаудагы нинди каршылыклары чагылыш тапкан? Хрущёв «ж,епшеклеге» вакытындагы кебек үк, сталинизм¬ ны тәнкыйтьләү реформаторлар тарафыннан үткәрелгән курсның дөреслеген нигезләү өчен файдаланыла. Әмма тиз¬ дән партия ж,итәкчелеге пропаганда өстеннән контрольне югалта. Әдәбият. Хәбәрдарлык КПСС ҮКның гыйнвар (1987) пле¬ нумыннан соң аеруча киң колач ала. 1986 ел ахыры — 1987 ел башыннан алып матбугатта бастырып чыгару рөхсәт ител¬ мәгән повесть һәм романнар: А. Рыбаковның «Дети Арбата», В. Дудинцевның «Белые одежды», Д. Гранинның «Зубр», Ю. Трифоновның «Исчезновение», В. Гроссманның «Жизнь и судьба» әсәрләре дөнья күрә. Аларда Сталин режимы вакы¬ тында интеллигенция язмышы, милли мөнәсәбәтләр про¬ блемалары күтәрелә. Илебез әдәбиятчыларының 20—30 нчы елларда һәм соңгырак чорда иж,ат ителгән һәм озак еллар буе тыелган әсәрләре: Е. Замятинның «Мы», Б. Пильнякның «Повесть непогашенной луны», М. Волошин, Н. Гумилёв шигырьләре, А. Платоновның «Чевенгур», «Котлован», «Юве¬ нильное море» романнары, В. Ходасевич, И. Шмелёв, В. На¬ боков әсәрләре басылып чыга. Россиянең иң зур философлары Н. Бердяев, В. Соловьёв, П. Сорокин, В. Розанов, В.Лосский һ.б.ның рус коммунизмы¬ ның чыганакларын һәм мәгънәсен ачкан, Россия тарихының үзенчәлекләрен күтәргән хезмәтләре укучыларга кире әйлә¬ неп кайта. 70—80 нче еллар эмигрантлары И. Бродский, А. Галич, В. Некрасов, А. Аксёнов, В. Войновичның аларны совет граж¬
8 данлыгыннан мәхрүм иткән хезмәтләре бастырып чыгарыла. А. Солженицынның «Архипелаг ГУЛАГ»ын дөньяга чыгару әдәбият тормышында үзе бер вакыйгага әверелә. Әдәби даирәләрдә җәмгыятьне алга таба үстерү юнәлеш¬ ләре һәм юллары турында кайнар бәхәсләр бара. Илдә тамыр¬ дан үзгәрешләрне яклап чыккан язучыларны (Б. Васильев, Г. Бакланов, С. Залыгин, С. Баруздин, А. Рыбаков, А. Прис- тавкин, Д. Гранин) тәнкыйтьлиләр. Традицион юлны сак¬ лап калу яклыларга (Ю. Бондарев, В. Распутин, А. Иванов, А. Проханов һ.б.) тагын да катырак эләгә. «Акыллар революциясенә» әдәби тәнкыйтьчеләр һәм пуб¬ лицистлар зур өлеш кертә. Аларның «социализмны бозу- лар»ны анализлавы, сталинизмны фаш итүе, «тоткарлау механизмын» тикшерүе — барлык уңышсызлыкларның сәбә¬ бе — иҗтимагый системаның үзендә дигән фикергә китерә. «Тоталитар дәүләт»нең табигатен ачып салган Көнбатыш авторларның әдәби әсәрләре һәм фәнни тикшеренүләре ба¬ сыла: Дж. Оруэллның «1984», Р. Конквестның «Большой террор», К. Попперның «Открытое общество и его враги», А. Рабиновичның «Большевики приходят к власти», Р.Та- керньщ «Сталин: путь к власти», С. Коэнның «Бухарин», Ж. Желевньщ «Фашизм» һ.б. хезмәтләре басылып чыга. Кино, театр. Хәбәрдарлык рухи тормышның башка өлкә¬ ләренә дә — кинематографка, театрга, музыка һәм сынлы сәнгатькә дә кагыла. 1986 елда СССР Кинематографистлары союзы съезды була, ул мәдәният тормышында мөһим вакый¬ га була. Барлык иҗат берлекләрендә җитәкчелек алышына, иҗат иреген кысу гаепләнә. Үзгәртеп кору елларында элек тыелган фильмнар да (А. Аскольдов, «Комиссар», А. Герман, «Проверка на доро¬ гах» һ.б.), сталинизмга каршы яңа әсәрләр дә («Покаяние», «Завтра была война», «Холодное лето пятьдесят третьего», «Слуга», «Так жить нельзя», «Власть соловецкая» һ.б.) экраннарга чыга. Илнең алдынгы театрларында М. Шатровның революция һәм Гражданнар сугышы вакыйгаларын яңача аңлаткан «Брестский мир», «Дальше... Дальше... Дальше...» пьесала¬ ры куела. Телевидениедә яңа популяр тапшырулар пәйда була. Журналистлар күбрәк турыдан-туры эфирда эшли башлый. Ачыклык һәм үткенлек белән сугарылган «Взгляд», «До и после полуночи», «Пятое колесо» кебек тапшырулар тама¬ шачыларның зур мәхәббәтен яулый. КПССның XIX парткон¬ ференциясе, СССР халык депутатлары съездлары утырышла¬ рын турыдан-туры трансляцияләү ил өчен бөтенләй гадәттән тыш күренеш була, алар гаять күп кешенең игътибарын җәлеп итә.
31 Нәкъ менә әдәбият, кинематограф һәм театр күп очрак¬ та совет җәмгыятен сәяси репрессия корбаннарын реаби- литацияләүнең яңа этабына әзерли. Реабилитация. 1987 елда сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү буенча Политбюро комиссиясе төзелә. Н. Бухарин, А. Рыков, Л. Каменев, Г. Зиновьев, Г. Соколь¬ ников һәм Совет чорының башка бик күп зур эшлеклеләре реабилитацияләнә һәм партиядә торгызыла. 1989 елда 30 нчы елларда — 50 нче еллар башында эш иткән «өчлекләр» һәм «махсус киңәшмәләр» конституциягә каршы дип таныла, аларның судтан тыш кабул иткән ка¬ рарлары юкка чыгарыла, алар хөкем иткән барлык затлар реабилитацияләнә. 1990 елда СССР Президенты указы белән күмәкләштерү чорында крестьяннарга, шулай ук 20—50 нче елларда сәяси, социаль, милли һәм башка сәбәпләр буенча хөкем ителгән бүтән категориядәге затларга карата репрессияләр законсыз дип таныла. 1989 елның ноябрендә СССР Югары Советы Сталин режи¬ мы елларында мәҗбүри рәвештә бүтән урыннарга күчереп утыртылган халыкларга карата репрессияләрне законсыз һәм җинаятьчел дип таныган декларация кабул итә. Хәбәрдарлыкның җитешсезлекләре. Табигый ки, стали- низмны тәнкыйтьләү һәм аның нәтиҗәләренә каршы көрә¬ шү Сталин тарафдарларын битараф калдырмый. 1988 ел¬ ның мартында «Советская Россия» газетасында Ленин¬ град укытучысы Нина Андрееваның «Принципларга хыянәт итә алмыйм» дигән баш астында мәкаләсе басылып чыга. Асылда, социализмга каршы булган хәбәрдарлык һәм үз¬ гәртеп кору сәясәте, автор сүзләренчә, Көнбатыштан кер¬ телгән. Ул, янәсе, социалистик төзелеш тарихын, марксизм- ленинизм тәгълиматын бозып күрсәтүгә кайтып кала. Андреева турыдан-туры Сталинны һәм сталинизмны якларга чакыра. Андрееваның һәм сталинизмны яклаучы бүтән кешеләр¬ нең чыгышлары мәгълүм бер социаль нигезгә дә ия була. Җәмгыять күп яктан кыйммәтләрне тиз һәм тамырдан үз¬ гәртеп бәяләүгә әзер булмый. Бик тырышып яшереп сак¬ ланган фактларны халык хөкеменә тапшыру хәтта үзгәреш¬ ләргә күбрәк әзерлекле интеллигенциядә дә югалып калу, күңел төшенкелеге китереп чыгара. Хәбәрдарлык төрле идея, социаль, сәяси, милли, дини агымнар һәм мәнфәгатьләрнең кискен бәрелешенә сәбәп була. Җәмгыятьтәге эшләрнең торышы, ахыр килеп, хаки¬ миятнең илдә дистә еллар буе яшәп килгән һәм какшамас кына түгел, бердәнбер дөрес булып күренгән оештыру систе¬ масыннан масса төсендәге ризасызлык китереп чыгара.
320 Эчке проблемалардан тыш, хәбәрдарлык кешеләргә үзе¬ нең кыйммәтләре, гадәти булмаган яшәү рәвеше, демокра¬ тик традицияләре белән Көнбатышны да күрсәтә. Күпләр өчен бу дөньяга тәрәзә ачылу белән бер була. Шуның белән бергә, халыкның байтак өлеше күңелсез хисләр кичерә, үз яшәешенең караңгылыгын, котылгысызлыгын тоя. Нәкъ менә хәбәрдарлык, сәяси лозунгтан җәмгыятьне реформалауның куәтле чарасына әверелеп, күп яктан үзгә¬ решләрнең кире кайтмаслыгын да билгели. 1. Нәрсә ул хәбәрдарлык? Ул сүз ирегеннән нәрсә белән аерыла? 2. Үзгәртеп кору елларында хәбәрдарлык үсүнең I 7 ) төп сәбәпләрен сез нәрсәдә күрәсез? 3. Үзгәртеп кору ел- ларында хәбәрдарлык сәясәте нәтиҗәләренә бәя бирегез. 4. Хәбәрдарлыкны үстерү курсын гамәлгә ашыруда нинди җитешсезлекләр була? 5. Үзгәртеп кору чорында илнең рухи тормышы турында сөйләгез. Ул нинди яңа күренешләр белән билгеләп үтелде? РСФСР КП ҮК беренче секретаре И. К. Полозков сүзләренчә, «әгәр элегрәк хәбәрдарлыкка монополия КПСС кулында бул¬ са, хәзер бу монополия аңа каршы көрәшүче көчләрдә». «Хәбәрдарлыкка монополия» терминын кулланып, Полозков нәрсә әйтергә тели? Аның сүзләренә мөнәсәбәтегезне бел¬ дерегез. Сез ничек уйлыйсыз, хәбәрдарлыкка монополия, мәгълүматка монополия булырга тиешме? § 50. 1985—1991 елларда СССРның тышкы сәясәте Яңача сәяси фикерләү. 1985 елның мартында М.С. Гор¬ бачёв, традициягә тугрылыклы калып, тышкы сәясәткә СССРның элеккечә якын килүен раслый. Әмма тиздән «яңа¬ ча сәяси фикерләү» дигән исем алган яңа фәлсәфи-сәяси концепция формалаша. Сүз нәрсә турында бара соң? Горбачёв хәзерге дөньяның капма-каршы ике иҗтимагый системага бүленүе турындагы күзаллаудан баш тартырга, дөньяны бөтен һәм бүленмәс итеп танырга чакыра. Ул халы¬ кара проблемаларны көч куллану ысуллары белән хәл итүнең мөмкин булмавын белдерә һәм аларны яклар мәнфәгатьләре балансы нигезендә хәл итәргә кирәк дип саный. Ниһаять, Горбачёв гомумкешелек кыйммәтләренең сыйнфый, милли, идеологик, дини һәм башкалардан өстен булуы хакында белдерә. Совет җитәкчелегенең тышкы сәяси курсын үзгәртү тышкы сәяси ведомство башлыгын алыштырудан башлана. Тышкы эшләр министрлыгын 30 ел дәвамында җитәкләгән А. А. Громыко урынына министр итеп Грузия Компартиясе
321 ҮКның элеккеге беренче секретаре Э. А. Шеварднадзе бил¬ геләнә. Тышкы сәясәтнең төп өч юнәлеше билгеләнә: корал¬ сызлану аша Көнчыгыш — Көнбатыш мөнәсәбәтләрен җайга салу, төбәк конфликтларын бетерү, төрле илләр белән, социа¬ листик лагерь илләренә өстенлек бирмичә, тыгыз икътисади һәм үзара файдалы сәяси багланышлар урнаштыру. Әлеге курсны гамәлгә ашыруда моңарчы күрелмәгән уңышлар да, бик зур уңышсызлыклар да була. Коралсызлануның башлануы. СССР һәм АКШ җитәк¬ челегенең очрашулары һәр елны булып тора, алар бары¬ шында М. Горбачёв һәм Р. Рейган арасында, ә аннары өлкән Дж. Буш белән шәхси багланышлар җайга салына (1985 ел, ноябрь — Женева, 1986 ел, октябрь — Рейкьявик, 1987 ел, декабрь — Вашингтон, 1988 ел, июль — Мәскәү). Сөйләшү¬ ләр нәтиҗәсендә 1987 елның 8 декабрендә атом-төш корал¬ ларының бөтен бер классын — уртача һәм якын радиуста оча торган ракеталарны юк итү турында килешү төзелә. Ике иң зур держава коралларны чикләү турындагы килешүләр¬ дән беренче мәртәбә бу коралларны юк итүгә күчәләр. Шу¬ ның артыннан СССР һәм АКШ арасында хезмәттәшлекне, икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү турында килешүгә ире- шелә. М.С.Горбачёв Һәм АКШ президенты Р. Рейган Мәскәүдә Кызыл мәйданда
Әлбәттә, СССРның тышкы сәяси акцияләре мәгълүм бер про¬ пагандистлык максатларын да күздә тота. Мәсәлән, 2000 елга атом-төш коралын юк итү хакындагы тәкъдим шундыйлар¬ дан санала. Шулай да бу, тулаем алганда, яңа сәясәт була. 1988—1989 еллардан идеологик принциплар СССРның тышкы сәясәтенә азрак йогынты ясый башлый. СССРның эчке икътисади хәленең начарлануы аның җитәкчелеген, икътисади ярдәмгә һәм сәяси булышлыкка өметләнеп, Көн- батышка һаман җитдирәк һәм еш кына берьяклы юл кую¬ ларга барырга мәҗбүр итә. 1987 елның маенда Варшава килешүе илләре ОВД һәм НАТОны бер үк вакытта таркату (беренче чиратта аларның хәрби оешмаларын) турында тәкъдим кертә. 1991 елның июлендә Мәскәүдә һөҗүм итү коралының иң куәтле төрләрен кыскартуны күздә тоткан стратегик һөҗүм коралларын чикләү турында (ОСНВ-1) Совет-Америка шарт¬ намәсенә кул куела. Бу адымнар халыкара киеренкелекне сизелерлек киме¬ тергә мөмкинлек бирде. Төбәк конфликтларын бетерү. СССР һәм АКШның төбәк¬ ләрдәге каршы торуын йомшарту буенча да зур тырышлык куела. 1987 елда Горбачёв һәм Рейганның сөйләшүләре барышында Американың Әфганстандагы режим дошманна¬ рына хәрби ярдәм күрсәтүен туктату һәм аннан совет гас¬ кәрләрен чыгару турында килешүгә ирешелә. 1989 елның 15 февралендә совет кешеләре һәм бөтен дөнья көтеп алган вакыйга була — совет хәрби контингенты Әфганстаннан чыга¬ рыла. 1989 елның декабрендә СССР халык депутатларының II Съезды бу сугышны гаепләү турында карар кабул итә һәм анда совет гаскәрләренең катнашуын тупас сәяси хата дип таный. Шул ук елны СССР үз гаскәрләрен Монголиядән дә чыга¬ ра башлый. Бер үк вакытта совет җитәкчелеге Вьетнам гаскәрләрен Кампучиядән чыгаруга булышлык итә. Болар барысы да Совет-Кытай мөнәсәбәтләрен җайга салу юлында¬ гы киртәләрне юкка чыгара. 1989 елның май — июнендә Горбачёвның Кытайга визиты була. Ике яклы мөнәсәбәтләрне көйләү, киң икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлекне җайга салу хакында рәсми төстә белдерелә. Совет вәкилләре Якын Көнчыгыштагы кризисны җай¬ га салу буенча уңышлы адымнар ясый. 1991 елның дека¬ брендә Мадридта Израильнең күрше гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрен көйләргә комачаулаган күп кенә киртәләрне алып ташлаган халыкара килешү төзелә. СССРның Эфиопиядәге, Ангола, Мозамбик, Никарагуадагы гражданнар конфликтына турыдан-туры тыкшынудан баш
323 тартуы бу илләрдә милли татулык эзләүнең башлануына китерә. Союздаш режимнарга һәм идея фикердәшләренә бушлай ярдәм күләмнәре күпкә кыскара. СССР шулай ук Ливия һәм Гыйракта үзенә дустанә хөкү¬ мәтләргә ярдәм итүдән баш тарта. 1990 елның җәендә Фарсы култыгындагы кризис вакытында Мәскәү беренче тапкыр Көнбатышның позициясен яклап чыга. Барлык бу адымнар, һичшиксез, халыкара киеренкелек¬ не йомшартуга, СССРның яңа партнерлар — Израиль, КАР, Көньяк Корея, Тайвань һ. б. белән мөнәсәбәтләрен ныгытуга сизелерлек йогынты ясый. Социалистик системаның таркалуы. 1989 елда совет гас¬ кәрләрен Көнчыгыш һәм Үзәк Европадан чыгару башлана. Үзгәртеп коруга юнәлеш алу белән беррәттән, СССРның союз¬ даш илләрдә хәрби көчләрен киметүе социализмга каршы карашларны активлаштыра. Ал арда башланган демократия¬ ләштерү процесслары 1989 елның ахырында — 1990 елның башында Польшада, ГДР, Чехословакия, Венгрия, Болгария, Албаниядә «бәрхет» революцияләргә китерә. 1989 елда Румы¬ ниядә корал көче белән Н. Чаушеску режимы бәреп төше¬ релә. 1990 елда үткәрелгән референдум нәтиҗәсендә ГДР ГФР составына керә. Монголиядә җитәкчелек алмашына. Бу илләрдә хакимияткә килгән көчләр иҗтимагый үсеш моделен радикаль һәм тиз алыштыруны яклап чыга. Кыс¬ ка гына вакыт эчендә җитештерүне хосусыйлаштыру һәм акционерлаштыру гамәлгә ашырыла, аграр реформалар үткә¬ релә. Күпьеллык совет диктаты, бу илләрдә СССР хәрби көч¬ ләренең булуы авыр реакция тудырмый кала алмый: элек¬ кеге союздашлар СССРга йөз тотудан баш тарта һәм ярдәм сорап Көнбатышка мөрәҗәгать итә. Көнчыгыш Европа белән традицион икътисади һәм сәяси элемтәләрнең өзелүе совет мәнфәгатьләренә китереп суга, СССРда болай да катлаулы булган эчке вазгыятьне тагын да катлауландыра. 1991 елның язында Үзара икътисади ярдәм советы һәм Варшава килешүе оешмасы рәсми рәвештә таратыла, бу — социалистик системаның таркалуына нокта куя. 1991 елның декабрендә СССР үзе дә яшәүдән туктый. «Яңача фикерләү» сәясәтенең нәтиҗәләре. Үзгәртеп кору елларында халыкара киеренкелек шулкадәр йомшара ки, дөньяда «салкын сугыш»ның тәмамлануы турында сөй¬ ли башлыйлар. Көнбатышта да, Көнчыгышта да кешеләр аңында дистә еллар буена сеңдерелеп килгән дошман образы элеккеге көчен һәм кыяфәтен югалта. Тарихта беренче тапкыр атом-төш коралларын чикләү яисә аларны өлешчә кыскарту гына түгел, ә күпләп юк итү коралларының бөтен бер классын бетерү, Европаны гадә¬ ти кораллардан арындыру башлана. СССР һәм АКШның
төбәкләрдәге каршы торуы йомшара, бу күп кенә илләр халыкларына тынычлык һәм тышкы яктан тыкшынуларсыз үзбилгеләнү мөмкинлеге алып килә. СССР һәм Көнчыгыш Европа илләренең дөнья хуҗалы¬ гына һәм халыкара сәяси структураларга тыгызрак интегра- цияләнүе өчен реаль перспективалар ачыла. Дөньяда барган уңай үзгәрешләр белән беррәттән, башка¬ сы да күзгә ташлана: «салкын сугыш» төгәлләнү, СССР тар¬ калу һәм Көнчыгыш Европада коммунистик режимнарның җимерелүе белән дөньядагы тотрыклылыкның нигезе — халыкара мөнәсәбәтләрнең биполяр системасы да шарт¬ лый. «Салкын сугыштан» бары бер генә гаять зур держава — АКШ кына чыга. Икенчесе — СССР — эчке һәм тышкы фак¬ торлар йогынтысы астында таркала. Иң заманча хәрби тех¬ нологияләр һәм коралларның сугыш куркынычы тудырырга мөмкин булган илләргә китү куркынычы барлыкка килә. СССР Кораллы көчләренең бердәм системасы таркалу Рос¬ сиянең оборона сәләтен киметеп кенә калмый, милләтара хәрби конфликтлар (барыннан да элек, Кавказда һәм Урта Азиядә) килеп чыгуга да этәргеч бирә. Эчке проблемаларны хәл иткәндә, Көнбатыш ярдәменә өметләр җимерелә. Ниһаять, социалистик лагерь таркалу һәм «өченче дөнья¬ да »гы электән килгән союздашларның ярдәм итүдән баш тар¬ тулары аркасында, Россия катлаулы хәлдә кала, Көнбатыш илләре белән үзе исәп тоткан союздашлык мөнәсәбәтләренә ирешә алмый. Халыкара хәл Россия җитәкчелегеннән яңа тышкы сәяси һәм оборона концепцияләрен эшләүне таләп итә. 1988 — Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгара баш- 1. «Яңача фикерләү» сәясәте нидән гыйбарәт була? 2. Совет җитәкчелеге тарафыннан, атом-төш коралсызлануы, Көнбатыш белән каршы торуны йомшарту өчен, нинди чаралар күрелә? 2. Үзгәртеп кору чорында СССРның социалистик илләр белән мөнәсәбәтләрендә нинди яңалыклар барлыкка килә?
325 Социалистик бердәмлекнең таркалу сәбәпләрен сез нәрсәдә күрәсез? 4. СССР җитәкчелеге, төбәк конфликтларын чишү өчен, нинди адым¬ нар ясый? Аларның нәтиҗәләре нинди? 5. 1985—1991 елларда «яңача фикерләү» сәясәтен тормышка ашыру нәтиҗәләрен бәяләгез. 1. Тарих һәм җәмгыять белеме курсларыннан галимнәрнең / , \ эчке һәм тышкы сәясәтнең тыгыз бәйләнеше турындагы фикер¬ ләре сезгә мәгълүм инде. СССРның тышкы сәясәте үзгәртеп кору чорында ни рәвешле итеп эчке сәясәтнең үзенчәлекләрен чагылдыруын мисалларда күрсәтегез. 2. Биполяр дөнья Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәләре буенча бар¬ лыкка килә һәм 90 нчы еллар башында яшәүдән туктый. Сыйныфта биполяр дөнья шартларында халыкара мөнәсәбәтләрнең үзенчәлеге турындагы мәсьәләне тикшерегез. Аны нәрсә конфликтлы, тынычсыз итте? Һәм, киресенчә, аңа нәрсә билгеле бер тотрыклылык бирде? Анда нинди «уен кагыйдәләре» барлыкка килде?
9 нчы бүлек Россия XX гасыр ахыры — XXI гасыр башында § 51. Россия икътисады базарга керү юлында Совет икътисады системасыннан — базарга. РСФСР Президентын сайлау һәм 1991 ел августындагы сәяси кризис икътисадта хәлиткеч гамәлләр кылу өчен алшартлар тудыра. 1991 елның 28 октябрендә Россия халык депутатларының V Съездында Ельцин илне базар икътисадына күчерү про¬ граммасы белән чыга. Президент илнең икътисади систе¬ масын тамырдан үзгәртүне тәкъдим итә. Ул бәяләрне һәм сәүдәне либеральләштерү турында белдерә. Бу сүзләр нәр¬ сәне аңлата соң? Базарны товарлар белән тутыру, иң кирәкле әйберләр җитмәүне (дефицит) бетерү өчен, дәүләт бәяләрне җайга салудан баш тартырга тиеш була. Сәнәгатьне структур үзгәртеп кора башларга, дәүләт милкенең күпчелек объектларын хосусыйлаштырырга, җир реформасын башларга һәм, вакыты җиткәч, җирне сату- алуга рөхсәт бирергә тәкъдим ителә. Россиянең башка илләр белән тышкы икътисади элемтәләрен активлаштыру, тышкы сәүдә операцияләренә чикләүләрне бетерү, Россия милли валютасын (рубль) кертү һәм аның конверсияләнүен (чит ил валютасына ирекле алмашуын) тәэмин итү зарурлы¬ гы турында әйтелә. Иң авыртканы бәяләрне либеральләштерү турындагы карар була: үзгәртеп кору елларында СССР җитәкчелеге, социаль шартлаудан куркып, моңа тәвәккәлли алмаган иде. РСФСР Президенты Б.Н. Ельцинның «Бәяләрне либеральләштерү турында» указыннан. 1991 ел, 3 декабрь 1992 елның 2 гыйнварыннан җитештерү-техник бил¬ геләнештәге продукциягә, халык куллануы товарла¬ рына, эшләргә һәм хезмәт күрсәтүләргә, нигездә, сорау һәм тәкъдим йогынтысы астында барлыкка килүче ирекле (базар) бәяләр һәм тарифлар куллануга күчәргә... Авыл хуҗалыгы продукциясен дәүләт шулай ук ирекле (базар) бәяләр буенча сатып алырга тиеш.
Ирекле (базар) бәяләр ничек барлыкка килә? Совет икътиса¬ дында бәяләрнең кем тарафыннан һәм ничек куелуын исегезгә төшерегез. Реформалар программасын уздыру өчен, аларны эшләү¬ челәрнең берсе РСФСР хөкүмәте вице-премьеры Е.Т. Гайдар җаваплы булды. «Шок терапиясе». «Шок терапиясе» термины беренче тапкыр Польшада 80 нче еллар ахырында икътисадны базар юлына бастыру белән бәйле рәвештә кулланыла. Аннан 90 нчы еллар башында РСФСРдагы икътисади реформалар¬ ны билгеләү өчен дә файдаланалар. Хөкүмәт, бәяләрнең ирекле ясалуы кертелгәннән соң, бәя¬ ләр 3 тапкыр артуын күздә тота. Халыкның югалтуларын компенсацияләү өчен, бюджеттагыларның (укытучылар, та¬ библар, дәүләт предприятиеләре һәм учреждениеләре хез¬ мәткәрләре — хезмәт хакын дәүләттән алган һәркемнең) эш хакы 70% ка арттырыла. Чынбарлык кырысрак булып чыга. Товар кытлыгы, тор¬ мыш өчен иң кирәк товарлар җитмәү шулкадәр кискен ки¬ леп баса ки, аларның күбесенә бәяләр шунда ук 10—12 тап¬ кыр күтәрелә. Инфляция Саклык банкларындагы акча кертемнәрен бө¬ тенләй очсызландыра һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе җит¬ ди төшүгә китерә. Чит илдән кертелә торган киң куллану товарлары саны бик нык арта. Импорт дефицитны тизрәк җиңәргә булы¬ ша, әмма ул илебезнең конкуренциягә түзмәгән җитештерү өлкәсе кимүенә, күп санлы предприятиеләр ябылуына ки¬ терә. Күп дистә еллар эчендә беренче тапкыр эшсезлек масса- күләм төс ала. Миллионлаган россиялеләр эшләгән куәтле хәрби-сәнәгать комплексында аеруча катлаулы хәл туа. Дәүләт бюджеты керемнәрнең традицион чыганакла¬ рыннан мәхрүм кала. Бюджет керемнәре бик тиз кими. Финанслауның кискен кимүеннән фән, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсе башкалардан да күбрәк зарар күрә. Радикаль икътисади реформаларның беренче елы социаль яктан аеруча авыр була. Ләкин хөкүмәт күргән чаралар уңай нәтиҗәләргә дә китерә. Ил ул вакытта чынга ашарга мөмкин булган хуҗалык элемтәләренең тулы¬ сынча таркалуыннан һәм икътисади коллапстан котылып кала. Базар мөнәсәбәтләрен бик тиз кертү товар кытлы¬ гын бетерә һәм кибет киштәләрен тутыра, әмма халык¬ ның, акча булмау аркасында, аларны сатып алу мөмкинлеге булмый.
328 Ил халкы шундый җитди югалтуларга дучар була ки, җәмгыятьнең хакимияткә ышанычы сизелерлек дәрәҗәдә кими. Хосусыйлаштыру. Милек хуҗалары, милекчеләр катла¬ мы формалаштыру баштан ук икътисади реформаның мө¬ һим бурычы булып тора. Әлеге катлам нигезен кече эш¬ мәкәрләр һәм предприятие акционерлары тәшкил итәр дип көтелә. Беренче чиратта дәүләт милке объектларын хосусый биләүчеләргә — аерым затларга яисә хезмәт коллективла¬ рына тапшыру (хосусыйлаштыру) әлеге бурычны үтәргә ти¬ еш иде. Хосусыйлаштыру 1992 елның көзендә башланып китә. Халыкның зур күпчелегендә акцияләр сатып алу өчен акча булмый. Менә шуңа да хөкүмәт һәр гражданга хосусыйлаш¬ тыру чегы (ваучер) бирергә ниятли. Ваучерны исә билгеле бер сандагы акциягә алмаштырып була. Ваучерның номи¬ наль бәясе (анда күрсәтелгән бәя) бик гади исәпләп чыга¬ рыла: 1992 елның 1 гыйнварына төп җитештерү фондла¬ рының шартлы бәясе (1 трлн 400 млрд сум тирәсе) Россия гражданнары санына бүленә. Шулай итеп, ваучер 10 мең сум дип бәяләнә. Реформаларның беренче елында 24 мең предприятие, 160 мең фермер хуҗалыгы, барлык сәүдә пред¬ приятиеләренең 15% ы хосусыйлаштырыла. Төп максат тор¬ мышка аша: илдә тизләтелгән темпларда милекчеләр кат¬ ламы формалаша. Әмма ваучерлы хосусыйлаштыру рос- сиялеләрнең матди хәлен яхшыртмый һәм җитештерүне үстерү стимулына әверелми. Җитмәсә, дәүләт хакимиятенең йомшаклыгы икътисад өлкәсендә котылгысыз рәвештә мо¬ ңарчы күрелмәгән махинацияләргә китерә. Реформалар курсына төзәтмәләр кертү. Реформалар үткәрүнең беренче елы нәтиҗәле булса да, хөкүмәт ил икътисадын тотрыклыландыру кебек төп бурычны хәл итә алмый. 1992 елның декабрендә РСФСР халык депутатларының VII съезды хөкүмәт рәисе вазифаларын башкаручы Е.Т. Гай¬ дарны отставкага җибәрә һәм В.С. Черномырдинны премьер- министр вазифасында раслый. Бу урынга тәҗрибәле хуҗа¬ лыкчы, элеккеге газ сәнәгате министры килү реформалар курсының үзгәрүенә этәрә. Е.Т. Гайдар икътисадта дәүләт ролен йомшартырга тырышкан иде. Хөкүмәтнең яңа рәисе, киресенчә, дәүләт көйләвен, җайга салуын алга сөрә. Ил¬ нең ягулык-энергетика һәм оборона комплексларына игъти¬ бар арта. Ләкин дәүләт бюджеты керемнәре җитәрлек булмый. Авырлыклар ике төп сәбәп белән аңлатыла: илебездә җитеш¬ терүнең кимүе дәвам итә һәм «капиталның чит илгә качуы»
329 көчәя — эшмәкәрләр табышларын Россиядә калдырырга телә¬ ми һәм аны чит илгә чыгара. Ә дәүләттә икътисади рефор¬ маларның яңа этабын бюджет акчалары исәбеннән финанс¬ лау мөмкинлеге булмый. Шул ук вакытта, хосусыйлаштыру нәтиҗәсендә барлыкка килеп, Россия капиталларын баш¬ лыча үзләрендә туплаган олигархларның финанс-сәнәгать төркемнәре үз керемнәрен илебез сәнәгатен инвестицияләү- дән түгел, ә спекулятив финанс операцияләреннән алуны өстен күрә. В. С. Черномырдин хөкүмәте чит ил банклары һәм фир¬ малары акчаларын җәлеп итәргә һәм халыкара оешмалар кредитларын (заём) алырга тырыша. Чит ил компания¬ ләре Россия икътисадына акча кертергә (инвестицияләргә) бик ашкынып тормый, аларны сәяси тотрыксызлык һәм законнар базасы булмау куркыта. Ә менә кредитлар алуга ирешелә. Аларны Халыкара валюта фонды һәм Бөтендөнья банкы бирә. Хөкүмәт шулай ук дәүләтнең кыска вакытлы йөклә¬ мәләрен (ГКО) чыгаруга керешә. Аларны сату ил икътисады өчен зур суммалар китерә. Капиталлар алуның икенче кана¬ лы халыкның акчасын банкларга җәлеп итүдән гыйбарәт була. Әлеге чаралар белән В. С. Черномырдин хөкүмәте инфля¬ ция темпларын шактый киметүгә, бәяләрнең һәм рубль курсының чагыштырмача тотрыклылыгын тәэмин итүгә ирешә. Әмма бу гаять зур акчалар һәрвакытта да нәтиҗәле файдаланылмый. Кредитлар еш кына икътисади реформа¬ лар ихтыяҗында түгел, ә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр¬ гә түләү һәм кискен социаль проблемаларны хәл итү өчен тотыла. Илнең эчке һәм тышкы йөкләмәләре буенча бурычлары көннән-көн арта бара. ГКО сатып, дәүләт аларның ияләренә гаять зур акчалар түләргә тиеш була. Куәтле финанс кризисы өчен алшартлар өлгерә. Икътисади реформаларның беренче нәтиҗәләре. 90 нчы елларда Россия икътисады күп укладлыга әверелә. Милек¬ нең төрле формалары — индивидуаль хосусый, дәүләт, ак¬ ционер, муниципаль һ.б. үсә. Катлаулы икътисади система¬ ның аерым буыннары уңышлы эшләсә, икенчеләре кризис кичерә. Икътисади реформаларның беренче елы нәтиҗәләре кар¬ шылыклы була.
330 1980—1995 елларда чыгару һәм җитештерү күрсәткечләре, млн тонна 1. Нефть чыгару. 2. Чуен кою. 3. Прокат җитештерү. Диаграмманы анализлагыз. 1995 елда базар механизмнары, финанс һәм акча системасы тотрыклылану сәбәпле, әлеге ел сайлап алынган. Ил икътисадында хезмәт күрсәтүләр өлкәсе тоткан урын 1980 елгы 37% тан 1996 елдагы 51% ка кадәр артуы иң мөһим күрсәткечләрнең берсенә әверелә (нык үскән бөтен¬ дөнья державаларында бу күрсәткеч ул вакытта 53% тәш¬ кил итә). Чит илләрдән ашлык кертү кыскара — 1995 елда 0,6 млн тонна (бөтен СССРда ул 1970 елда 2,2 млн т, ә Россия¬ дә 1994 елда 2,1 млн т булды). Терлекчелек продукциясе җитештерү кими, шуңа ит һәм ит продуктларын импорт- лау арта: 1995 елда ул 1,2 млн т тәшкил итә (1980 елда 0,8 млн т). Халыкның реаль керемнәре кимү куллану структурасын үзгәртә. Ит һәм ит продуктларын куллану җитди кими (бу күрсәткеч 1970 ел дәрәҗәсенә кадәр төшә). Ә менә халык¬ ның телефон, автомобиль, компьютер һәм көнкүреш техни¬ касы белән тәэмин ителү күрсәткечләре үсә. Әйтик, 1992 ел¬ да Россиянең 100 гаиләсенә 21 автомобиль туры килсә, 1998 елда ул 29 га җитә. 1998 елгы финанс кризисы һәм аның нәтиҗәләре. 1998 ел¬ ның башында, Президент указы белән, В. С. Черномырдин отставкага җибәрелә. Аның эшләрен С.В. Кириенко кабул итә. Ул һаман ачыграк күренгән финанс кризисы нәтиҗә¬ ләрен йомшартырга тырыша. ГКОдан процентлар буенча түләүләр бюджет мөмкинлекләреннән югары суммаларга җитә.
1998 елның 17 августында хөкүмәт ГКО буенча түләү¬ ләрне туктату турында игълан итә. Фактта дәүләт үз бурыч¬ ларын түләүдән баш тарта. Бер үк вакытта 1995—1998 ел¬ ларда рубльнең долларга карата курсын азмы-күпме тот¬ рыклы тотарга мөмкинлек биргән валюта коридоры юкка чыгарыла. 1998 елның көзенә үк ул инде 4 тапкырга кими. Халыкның акча кертемнәре 7 елга инде икенче тапкыр очсызлана, банкларга һәм хөкүмәткә ышаныч югала. Илнең банк системасы бик нык какшый. Халыкара валюта фонды һәм Бөтендөнья банкы Россиягә ярдәм итүнең барлык про¬ граммаларын туктату хакында игълан итә. Импорт кими, янә аерым товарлар җитмәү күзәтелә. Кириенко хөкүмәте отставкага җибәрелә. Министрлар кабинетының яңа башлыгы итеп Е.М. При¬ маков раслана, ул «үз көчләребезгә таяну» һәм иҗтимагый килешү курсы игълан итә. Рубль арзаная, импорт кыскара, бу исә объектив рәвештә үз илебез җитештерүчеләре пози¬ циясен көчәйтә. Дәүләт чыгымнарын һәм бюджет кытлыгын ике тапкыр киметүгә ирешелә. Хөкүмәтнең бюджеттагылар- га һәм пенсионерларга бурычы бетерелә. 1999 елның маенда хөкүмәт башлыгы итеп С.В. Степашин билгеләп куела, ул, тулаем алганда, шул ук икътисади курсны дәвам итә. 1999 елның августында хөкүмәтнең яңа рәисе итеп В.В. Путин раслана. Башкарма хакимият җитәкчелегенә ул килгәч, илнең принципиаль яңа икътисади стратегиясен эшләү башлана. Дөнья икътисадында Россия. Ил икътисадының базар¬ га авыр һәм катлаулы күчүе дөнья икътисадында аның урыны һәм роле үзгәрүгә сәбәп була. Россия икътисадының нигезе элеккечә кала: чимал, бигрәк тә нефть һәм таби¬ гый газ чыгару һәм сату (мондый икътисадны бик матур итеп «торба икътисады» диләр). 90 нчы еллар ахырында дөнья базарында чималга бәяләрдән бәйлелекне киметүгә тырышу сизелерлек нәтиҗәләр бирми. Россиянең дөньядагы әйдәп баручы державалардан артта калуы көчәя. XX гасыр башында җан башына тулай милли продукт Россиянең Европа өлеше өчен АКШ дәрәҗәсеннән 22% булса, 1994 ел¬ да ул 18% тәшкил итә. Россия позицияләрен сәнәгать ягын¬ нан яңа үсеш алган илләр җитди кысрыклый. XX гасыр башында Россия сәнәгать өлкәсендә нык үскән державалар¬ ның беренче бишлегенә керә иде. XX гасыр уртасында ул дөньяда сәнәгать җитештерүе буенча икенче урынга чыкты. Ә аның ахырында икътисади үсешнең кушма күрсәткечләре буенча Россия дөнья илләренең икенче дистәсендә генә иде. Икенче проблема шуннан гыйбарәт ки, индустриаль- ләштерүне дә тәмамламыйча, ил мәгълүмати җәмгыятькә тизләтелгән хәрәкәт итү зарурлыгына юлыга.
332 Газүткәргеч Сүзлек запасын киңәйтәбез урд) Г У Валюта коридоры — 1995—1998 елларда рубльнең дол¬ ларга карата дәүләт тарафыннан куелган курсының үзгәреш чикләре. i Ваучер — 1992—1994 елларда гражданнарга дәүләт милке объектларын бушка бирү өчен билгеләнгән мак¬ сатчан кыйммәтле кәгазь. !Конверсияләнүче (конвертируемая) валюта — башка дәүләт валютасына ирекле алмаштырылырга тиешле акча берәмлеге. Бәяләрне либеральләштерү — бәяләрне дәүләт көйлә¬ веннән баш тарту. I Базар икътисады — хосусый милек һәм товар-акча мөнә¬ сәбәтләре нигезендә үсүче социаль-икътисади система; эшмәкәрлек иреге һәм сайлау принципларына таяна. 1. 1991 елның 28 октябрендә Россия Президенты тәкъдим иткән икътисади үзгәртеп корулар программасы нинди төп нигезләмәләрне эченә ала? 2. Анда нәрсәне иң мөһиме дип \* J саныйсыз? 3. 1998 елгы финанс кризисы сәбәпләрен нидә күрәсез? 4. 90 нчы елларда илнең икътисади үсеше йомгакларын бәяләгәндә, иң мөһим казанышларны атагыз. Алар ничек мөмкин була? 5. 90 нчы елларда икътисад үсешендә нинди проблемалар барлыкка килә? Сезнеңчә, алар ни белән бәйле?
333 1. 90 нчы еллар дәвамында хосусый милеккә һәм милекчегә уңай мөнәсәбәт формалаштыру мөһим бурыч булып санала. Ата-аналарыгыздан, сыйныфташларыгыздан сораштырып беле¬ шегез. Нинди нәтиҗәгә килдегез — әлеге бурыч үтәлгәнме? Нигә? 2. Хәзерге вакытта Президент һәм хөкүмәт Россиядә кече эшмәкәрлек¬ не үстерү өчен тырышлык куя. 90 нчы елларда мондый үсеш юлында нинди киртәләр тора иде? Массакүләм мәгълүмат чаралары материал¬ ларыннан файдаланып, аларның исемлеген төзегез. § 52. 1992—1999 елларда сәяси тормыш Яңа Конституцияне эшләү. Россиянең яңа Конституциясен эшләү турындагы карар 1990 елның июнендә РСФСР халык депутатларының I Съездында ук кабул ителгән иде инде. Съезд Б.Н. Ельцин җитәкчелегендә Конституция комис¬ сиясе төзи. Әмма Белая Вежа килешүләренә (Беловежское соглашение) кул куюга һәм СССР таралуга кадәр оппозиция көчләре 1977 елга Конституцияне яңадан карарга тырышу¬ ларны тоткарлап тора. 1992 елда Россиянең Төп законын эшләү яңа этапка керә. Сәяси строй нигезләре турындагы мәсьәлә тирәсендә дискус¬ сия җәелеп китә. Президент илдә президент республикасы төзүне яклый. Президент республикасында төп фигура — дәүләт башлыгы. Ул зур вәкаләтләргә ия һәм Конституцияне үтәү гаранты булып тора. Президент законнар чыгару, башкарма һәм суд хакимиятләрен бүлешү принцибын гамәлгә ашыруны тәэ¬ мин итә. Югары Советның эш комиссияләре башка карашта тора¬ лар. Алар, барлык хакимиятнең (законнар чыгару, башкар¬ ма һәм суд хакимиятләренең) чыганагы буларак, совет сәяси системасы өчен традицион булган Советларның тулы хаким¬ леге турындагы нигезләмәне саклап калырга тәкъдим итә. Бөтен 1992 һәм 1993 елның беренче тугыз ае Президент һәм Югары Совет¬ ның киеренке көрәше белән уза. Төп закон проекты тирәсендәге каршылык көчәя: Президент та, Югары Совет та компромисска риза булмый. 1993 елның җәендә Ельцин Консти¬ туция киңәшмәсен җыя. Ул әлеге ки¬ ңәшмә эшендә хакимиятнең барлык тармаклары вәкилләре, төбәкләр, сәя¬ си партияләр, дини һәм җәмәгать оеш¬ малары вәкилләрен катнаштырырга тәкъдим итә. Ләкин Югары Совет Б. Н. Ельцин
334 җитәкчелеге киңәшмәдә катнашудан баш тарта. Парламент Президентны хакимияттән читләштерү кампаниясе башлый. 1993 елгы сәяси кризис. Көзгә хәл аеруча кискенләшә. Гамәлдәге Конституцияне алыштырмый торып, кризисны җиңеп чыгу мөмкин булмый. 1993 елның 21 сентябрендә Президент Конституция рефор¬ масын этаплап уздыру турында указ чыгара. Ул РСФСР Халык депутатлары съезды һәм Югары Совет вәкаләтлә¬ рен туктата һәм 1993 елның 12 декабрендә закон чыга¬ ру хакимиятенең яңа органын — Дәүләт думасын, Россия Федераль җыелышының түбән палатасын сайлауларны бил¬ гели. Президент Конституция комиссиясенә һәм Конститу¬ ция киңәшмәсенә Төп законның килештерелгән проектын бөтенхалык тавыш бирүенә (референдумга) чыгарырга күр¬ сәтмә бирә. Р.И. Хасбулатов рәислек иткән Югары Совет җитәкчелеге бу указга буйсынмый һәм Президент Ельцинның вәкаләт¬ ләрен туктату турында карар чыгара. Югары Совет үзе кон¬ трольлек итәчәк башкарма хакимият органнарын формалаш¬ тыруга керешә. Дәүләт башлыгы вазифаларын башкаручы итеп вице-президент А. В. Руцкой игълан ителә. Ельцин Югары Совет бинасын гаскәрләр белән чолгап алырга, ә депутатларга аннан чыгып китәргә боерык бирә. 2 октябрьдә Мәскәүдә оппозиция оештырган ризасызлык акцияләре башлана, ул бик тиз милиция белән массакүләм бәрелешләргә әверелә. Баррикадалар корыла. 3 октябрьдә баш күтәрүчеләр Мәскәү мэриясен кулга төшерә, Останкино телеүзәге янына килеп, үзләренә эфирга чыгу мөмкинлеген таләп итә. Демонстрантларга ут ачалар. Тәртип урнашты¬ ру өчен, Президент башкалада гадәттән тыш хәл игълан итә, гаскәрләр һәм бронетехника кертә. 4 октябрьдә Югары Совет бинасына танклардан ут ачалар. Көн ахырына Ак йортны хәрбиләр яулап ала, ә каршылык күрсәтүчеләрнең җитәкчеләре кулга алына. 1993 елгы Конституция. 1993 елның 12 декабрендә Феде¬ рация Советына һәм Дәүләт думасына сайлаулар уза. Депу¬ татларның бер өлеше сайлау округларыннан, ә икенче өлеше, хәзерге Россиядә беренче буларак, партия исемлекләре буенча сайлана. Сайлау күп яктан көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә. Беренче урынга Россия Либераль-демократик партиясе (ЛДПР) вәкилләре чыга. Сайлаучыларның байтагы «Россия сайлавы» («Выбор России») һәм КПРФ өчен тавыш бирә. Тәкъдим ителгән Конституция проектын бөтенхалык тавыш бирүендә катнашучыларның 58,4% ы яклый. Яңа Төп закон хакимиятнең совет системасын юкка чыгара. Конституция хакимиятләр бүленеше принцибын беркетә. Россия дәүләте башлыгы — Президент. Аңа киң вәкаләтләр
335 бирелә: ул эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләрен билгели, Конституция һәм Россия бөтенлеге гаранты булып тора. Хөкүмәт башкарма хакимиятнең иң югары органы була. Ул федераль бюджетны эшли һәм үтәлешен тәэмин итә, федераль милек белән идарә итә, илне саклауны, дәүләт кур¬ кынычсызлыгын һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итә. Фән, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрендә бердәм сәясәт уздыра. Закон чыгару функцияләрен Конституция Федераль җые¬ лышка (парламент) беркетә. Ул ике палатадан — Федерация Советыннан һәм Дәүләт думасыннан тора. Законнар кабул итү тәртибе болай: закон проектлары Думада тикшерелә һәм кабул ителә, аннары аларны Федерация Советы раслый. Хупланган закон проекты Президентка керә. Президент законга кул куя һәм аны бастырып чыгара. Дәүләт баш¬ лыгы законга кул куюдан баш тарткан очракта, Дума 2/3 тавыш белән Президент ветосын җиңә һәм законны гамәлгә кертә ала. Хакимиятнең өченче тармагы — суд системасы. Аның иң югары органнары — кабул ителүче законнар һәм указларның Конституциягә туры килүен күзәтүче Конституция суды; җинаять, гражданнар һәм административ эшләр буенча иң югары инстанция — Югары суд; предприятиеләр һәм оеш¬ малар арасындагы хуҗалык бәхәсләрен караучы Югары арбитраж суды. Россиядәге күппартиялелек. 1991 елгы август кризисы йомгаклары һәм нәтиҗәләре 90 нчы елларда Россиядә күп- партиялелекне үстерү өчен хәлиткеч әһәмияткә ия була. 1991 елның сентябрендә Президент Б. Н. Ельцин указы белән КПСС эшчәнлеге тыела. 1993 елда РФ Коммунистлар партиясе (КПРФ) төзелә, ул илнең иң массакүләм сәяси партиясенә әверелә. Аның әгъзалары саны тотрыклы төстә 500 мең кеше тирәсендә тора. Дәүләт думасында КПРФ фракциясе 90 нчы елларда иң күп санлы була. 1993 елның октябрь вакыйгаларыннан соң зур булмаган социалистик һәм социаль-демократик партияләр рәсмиләшә. 90 нчы еллар башында либераль партияләр сизелерлек абруй казана һәм йогынты көченә ия була. Коммунистик идеология һәм гамәленең кризисы халыкның либераллык белән кызыксынуын арттыра. Сез инде Яңа тарих курсын¬ нан белгәнегезчә, либераллык иң югары кыйммәт дип шәхси ирекне таный һәм, җәмәгать тәртибен саклап, бу ирекне чикләмәүче дәүләт яклы була. Либераллар бер-бер артлы «Россия сайлавы», «Россиянең демократик сайлавы», Уң көчләр берлеге партияләренә һәм хәрәкәтләренә берләшә. Әмма икътисади уңышсызлыклар йогынтысы астында, аеру-
336 ча 1998 елдан соң, кешеләрнең карашлары үзгәрә. Либераль партияләрнең саны кими, программа бурычлары яңадан карала. ЛДПР үзенең тотрыклы электоратын — аны барлык сай¬ лауларда да хуплап килүче сайлаучысын таба. Үзәкчел сәяси партияләр төзү омтылышлары да була. Россия демократик партиясе шул юнәлештә эволюцияләтә. 1995—2000 елларда «Безнең йорт — Россия» хәрәкәте абруй яулый, аны хакимият партиясе дип йөртәләр. Россия парламентаризмы. 90 нчы елларда Дәүләт дума¬ сы яңа сәяси системаның иң мөһим элементларының бер¬ сенә әверелә. 1993, 1995 һәм 1999 елларда Дәүләт думасына сайлаулар уза. 1995 елдан алып Дума 4 елга сайлана. Конституция буен¬ ча Дума хөкүмәт рәисен раслый, хөкүмәткә ышаныч турын¬ дагы мәсьәләне хәл итә, Үзәк банк рәисен билгеләп куя, амнистия игълан итә, федераль бюджетны раслый. Әмма аның эшчәнлегендә төп мәсьәлә булып законнар эшләү, закон проектлары кертү һәм карау тора. 90 нчы елларда дәүләт корылышы һәм икътисади тормыш, социаль үсеш һәм оборона, экология һәм бюджет сәясәте, милли куркы¬ нычсызлык һәм финанс мәсьәләләре буенча 1000 нән артык Дәүләт думасы утырышы
337 закон кабул ителә. Алар арасында җәмгыять өчен бик мөһим булган Гражданлык, Җинаять, Гаилә, Салым кодекс¬ лары һ.б. бар. Думада 450 депутат эшли. Баштан ук 225 депутат терри¬ ториаль округлар буенча, 225 е партия исемлекләре буен¬ ча сайлана. 90 нчы елларда Дума эшчәнлегендә сәяси пар¬ тияләр зур роль уйный. Төрле партиядәге депутатлар кер¬ гән берләшмәләр һәм төркемнәр аларга карата билгеле бер каршы көч була. Парламентның югары палатасы Федерация Советы була. Аңа Федерациянең һәр субъектыннан икешәр вәкил керә. 90 нчы еллар башында алар җирле администрация башлык¬ лары һәм төбәк закон чыгару органнары җитәкчеләре иде. Мондый тәртип хакимиятләр бүленеше принцибын боза: иң югары закон чыгару органында башкарма хакимият вәкилләре — җирле администрацияләр башлыклары эшли. 90 нчы елларда Россиядә закон чыгару хакимияте систе¬ масын формалаштыру төгәлләнә. Россия парламентаризмы үсешенең иң мөһим йомгагы әнә шундый. 1996 елда президент сайлаулары. Илнең сәяси тормы¬ шында 1996 елгы президент сайлаулары зур әһәмияткә ия. Россия тарихында беренче тапкыр иң югары хакимият алмашыну турындагы мәсьәлә бөтен халыкның үз ихтыя¬ рын белдерүе юлы белән хәл ителә. Сайлауларда 11 кан¬ дидат— РФ Президенты Б.Н. Ельцин, СССРның элеккеге президенты М. С. Горбачёв, сәяси партияләр һәм хәрәкәтләр лидерлары, эшмәкәрләр һәм җәмәгать эшлеклеләре катна¬ ша. Икенче турга Ельцин һәм Зюганов чыга. 1996 елның 3 июлендә икенче турда Б.Н. Ельцин җиңүгә ирешә. XX гасырның 90 нчы елларында сәяси үсеш нәтиҗәләре. 90 нчы елларда илнең сәяси тормышында төп вакыйга Совет¬ ларның тулы хакимлеген бетерү һәм хакимиятләр бүлене¬ шенә нигезләнгән яңа сәяси система формалашу була. Парламентаризм рәсмиләшә һәм илнең сәяси тормышын¬ да мөһим факторга әверелә. Югары хакимият органына бәйсез җирле үзидарә барлык¬ ка килә. Дәүләт һәм җирле хакимият органнары беренче тапкыр гомуми, тигез, турыдан-туры һәм яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана. Россиянең яңа сәяси системасында күппар- тиялелек мөһим элементка әверелә. Даталар 1993, 12 декабрь— РФ Конституциясен кабул итү. 1996, 3 июль— Б. Н. Ельцинның президент сайлау¬ ларында җиңүе.
Сүзлек запасын киңәйтәбез Суд инстанциясе — суд органнары системасында аерым i£ бер урын тоткан орган. Референдум — дәүләткүләм мөһим мәсьәләне хәл итү өчен бөтенхалык тавыш бирүе. Фракция — нинди дә булса партия яисә хәрәкәт ;* әгъзаларының парламенттагы төркеме. Электорат — сайлаучылар. '<> шшмяаяминминкмнмммм1 * *-ift 1. 1991 елның августыннан соң төп сәяси көчләр урнашуы ничек үзгәрә? 2. 1992—1993 елларда илнең яңа Конституция¬ сен эшләүгә якын килүдә нинди аермалар бар иде? Алар нидән килеп чыкты? 3. Дәреслектә искә алынган конституция- чел нигезләмәләрнең кайсыларын сез иң мөһиме дип саныйсыз? Нигә? 4. 90 нчы елларда илнең сәяси үсешендә нинди нәтиҗәләрне иң мөһиме дип саныйсыз? 5. 90 нчы елларда Россия җәмгыятен сәяси реформалау барышында нинди проблемалар ачыклана? 1. 90 нчы елларда социологик сораштырулар күрсәткәнчә, Рос¬ сия гражданнарының байтагы демократияне кеше үзе телә¬ гәннең барысын да башкалар мәнфәгате белән исәпләшмичә эшли ала торган тәртип дип аңлавы ачыкланды. Демократия¬ не болай аңлауга үз мөнәсәбәтегезне билгеләгез. Аны нигезләгез. 2. Сәяси лидерның эшлеклелек, интеллектуаль, әхлакый һәм башка сыйфатларына үзегез куйган 10 таләпнең исемлеген төзегез. Аларны мөһимлек дәрәҗәсе буенча урнаштырыгыз. Алынган нәтиҗәләрне сый¬ ныфыгызда тикшерегез. § 53. Россиянең рухи тормышы Мәдәният үсешенең тарихи шартлары. Россия мәдәнияте идеяләре һәм образларында, халыкның рухи тормышы үзен¬ чәлекләрендә бөтен бер эпоха — СССР таркалу һәм демо¬ кратиягә таба хәрәкәт, иҗтимагый үсеш модельләре алма¬ шыну һәм элеккеге союздаш республикаларның мәдәният осталары белән традицион элемтәләр өзелү, 1993 елда хаки¬ мият тармакларының драматик каршы торуы һәм Россия¬ нең стратегик хәле үзгәрү чагылыш тапты. Мәдәният замана каршылыкларына: алынган иҗат иреге һәм мәдәният оеш¬ малары үсешенә дәүләт чыгымнарының кискен кыскаруына, бөтендөнья мәдәни процессына ачык булуга һәм халыкның гомуммәдәни дәрәҗәсе төшүгә, цензура чикләүләре бетүгә һәм иганәче, меценатларга матди бәйлелеккә үзенчә җавап бирде.
339 Базар мөнәсәбәтләренә күчү иҗат интеллигенциясе вәкил¬ ләрен гайре табигый шартларга куйды. Бер яктан, дәүләт иҗат итүгә барлык тыюларны бетерде, ләкин, икенче яктан, иҗади эшчәнлекне финанслауны туктатты. 30 нчы еллардан ук СССРда социалистик реализм бер¬ дәнбер сәнгать ысулы буларак таныла. 80 нче еллар ахы¬ рында ул тәнкыйтьләнә башлый, күп кенә мәдәният эшлек- леләре авангард сәнгатькә (концептуализм, постмодернизм, неоавангардизм) бирелде. Әмма авангард сәнгать элитага, мәдәният белгечләре һәм бәяләүчеләрнең тар катламына карый. 90 нчы елларда Россиядә һәм чит илләрдә тради¬ цион реалистик нигездә иҗат ителгән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре танылу ала. Иҗтимагый карашлар да үзгәрә. Бөек илнең таркалуы, хосусыйлаштыруның гаделсез йомгаклары, көндәлек икъ¬ тисады, проблемалар, иртәгесе көнгә ышаныч булмау һәм социаль якланмаганлык, кискен социаль катламлану, иҗти¬ магый идеал һәм һәркем өчен уртак максат булмау — болар барысы да күпләр өчен совет җәмгыятендә яшәүдән күпкә авыррак сынау була. 90 нчы еллар рухи тормышында Россия һәм дөнья мәдәни киңлекләрендә чикләрнең тәмам бетүе, россиялеләрнең дөнья мәдәнияте, хәзерге мәгълүмати җәмгыять казаныш¬ лары белән танышу мөмкинлеге иң мөһим күренешләрдән була. Әмма Көнбатышны ачу андагы мәдәниятнең иң яхшы якларын танып белү белән чикләнми. Илгә түбән зәвыклы ялган нәрсәләр ташкын булып үтеп керә, болар әхлакның түбән тәгәрәвенә һәм җинаятьчелек үсүгә этәрә. Әдәбият. Өлкән буын әдипләргә яңа шартларда җиңел бул¬ мый. Аларның күбесе иҗади кризис кичерә. Публицистик жанр белән мавыгу характерлы үзенчәлеккә әверелә: ул 90 нчы елларда башланган иҗтимагый үзгәрешләрне тән¬ кыйть күзлегеннән фикерләргә мөмкинлек бирә. Танылган язучы-диссидент В. Максимовның «Самоистребление» дигән мәкаләләр җыентыгы, А. Солженицын, Л. Бородин, В. Бе¬ ловның публицистик мәкаләләре, С. Викуловның «Мой народ» дигән шигырь-уйланулары һ.б. шундыйлардан. 90 нчы еллар әдәбияты кешеләрнең бердәм дәүләт тар¬ калганнан соң югалып калуын, ниләр баруын аңламавын, үткәннәрне сагынуын чагылдыра (Ф. Искәндәрнең «Пшада» повесте һ.б.). Анда бик тиз үзгәрүче җәмгыятьнең яңа «геройларына» — «яңа русларга», эшсезләргә, качакларга, йортсыз-җирсезләргә урын табыла (3. Богуславскаяның «Ок¬ нами на юг: эскиз к портрету новых русских» повеете). В. Распутин иҗатында да узып баручы тормышны искә алу, патриархаль Россия идеалын сагыну яңгырый. Ул авылдан соңгы прозага нигез салучыларның берсенә әверелә.
340 «В одном сибирском городе», «Россия молодая», аның башка әсәрләре шәһәргә, интеллигенциягә багышлана. Л. Леоновның соңгы романы «Пирамида» (1994) аның күпьеллык рухи эволюциясе җимеше булды. Язучы алга¬ рыш каршылыклары, үзенең православиегә һәм чиркәүгә мөнәсәбәте турында сөйли. Фронтовик язучы В. Астафьев «Прокляты и убиты» рома¬ нында каһарманлык һәм пацифизм, сугыш фаҗигасе, «кеч¬ кенә кешенең» ялгызлыгы, аның күңеле кату һәм җәфа¬ ланулары турындагы уйлануларына йомгак ясый. В. Аксёнов «Новый сладостный стиль» романында (1998) укучылар игътибарына хәзерге заман кешесенең тышкы кыяфәтенә һәм эчке халәтенә үз карашын тәкъдим итә. Язучыларның яңа буыны иҗат иткән әдәбиятны башка күзаллаулар, жанрлар, сәнгать алымнары аерып тора. 90 нчы елларда укучыларның игътибарын элек таныш булмаган яки аз билгеле В. Пелевин, В. Пьецух, А. Дмитриев, Ю. Буйда, В. Сорокин, Т. Толстая, А. Слаповский, Л. Улицкая һ.б. исемнәре җәлеп итте. «Чапаев и пустота» һәм «Generation П» романнарын иҗат иткән В. Пелевин иң популяр яшь язучы¬ ларның берсенә әверелә. Бу әсәрләр сюжетларның фантастик булулары һәм Советлар чорының бар әйберенә, күренешкә ирония-гротесклы мөнәсәбәтләре белән билгеле. Ю. Буйданың иҗаты әйләнә-тирә дөньяга яңача карашы һәм заманча тематиканың махсус традицион сөйләм жанры¬ на үрелеп баруы белән аерылып тора («Люди на Острове», «Дон Домино»), В. Пьецух рус милли характеры һәм Россия тарихы турында сатира-ирония телендә язды («Четвёртый Рим», «Рука»), А. Дмитриевның сәнгать ягыннан рус реалис¬ тик әдәбияты традицияләрен дәвам итүче «Закрытая кни¬ га» повестенда XX гасыр Россия зыялыларының өч буыны күрсәтелгән. Шагыйрь һәм язучы Д. Пригов постмодернизм рухында эшли («Пятьдесят капелек крови»). 2000 елда авангард¬ чы шагыйрь В. Соснораның «Куда пошёл? И где окно?» шигырьләр китабы Аполлон Григорьев исемендәге премиягә лаек була. 90 нчы еллар метафора поэзиясе лидерлары булып А. Ерёменко («Громадный том листали наугад») һәм И. Жданов («Пророк») танылды. Кинематограф. 90 нчы елларда дөнья кинематографы яңа гасырга аяк баса. Франция һәм Италия кинематогра¬ фы позицияләрен аз бюджетлы авторлык киносы кысрык¬ лый. Яңа юнәлеш төгәл жанр формалары һәм сюжет сызык¬ ларыннан баш тарта. XX гасыр ахыры Россия кинемато¬ графына җитди иҗади ачышлар алып килми. Халыкара тенденцияләр белән аны криминаль тематика күп булу гына якынайта.
Тирән финанс кризисы илебез кинематографын иҗади тынлыкка этәрә. Россия кинотасмалары җитештерү кискен кими. Шуңа да яңа кинобуынның режиссерлык тәҗрибәлә¬ ре — П. Лунгинның «Такси-блюз»ы, А. Балабановның «Про уродов и людей», А. Хванның «Дрянь хорошая — дрянь пло¬ хая», С. Сельяновның «Духов день» фильмнары — аеруча тансык була. 90 нчы елларда җәмәгатьчелекнең зур кызыксынуын тудырган тасмалар — Н. Михалковның «Утомлённые солн¬ цем», «Сибирский цирюльник», өлкән С. Бодровның «Кав¬ казский пленник», В. Тодоровскийның «Страна глухих», А. Хотиненконьщ «Мусульманин» фильмнары иҗат ителә. A. Сокуровның «Молох» һәм «Телец» фильмнары тирән эчтәлекләре һәм нәфис бирелешләре белән игътибарны җә¬ леп итә. 90 нчы еллар ахырында Халыкара Мәскәү кинофестива¬ ле яңадан эшли башлый. Ел саен Сочида «Кинотавр» Бөтен¬ россия кинофестивале уздырылып килә. Музыка. 90 нчы еллар башында илебезнең күренекле музыка сәнгате эшлеклеләренең чит илгә китүе шөбһәле күренешкә әверелә. 90 нчы еллар уртасыннан аларның күбесе, чит ил театрлары һәм оркестрлары белән интенсив иҗади багланышларын өзмичә, Россиянең алдынгы иҗат коллективларын да җитәкли (В. Федосеев, Ю. Темирканов, B. Спиваков Һ.6.). Мәшһүр пианист М. Плетнёв төзегән Рос¬ сия милли оркестры, Петербургның В. Гергиев җитәкләгән Мария театры халыкара танылу һәм популярлык казана. XX гасыр музыка классикасын яңача куйган иң зур опера һәм балет театрларының репертуары җитди яңарыш кичерә. Әйдәп баручы оркестрларның репертуары киңәя. Алар тың¬ лаучыларны А. Шнитке, С. Гобәйдуллина, В. Артёмов, Э. Де¬ нисов һәм башка композиторлар әсәрләре белән таныштыра. Зур ачык мәйданнарда классик музыка концертлары мәдәни тормышның күренекле вакыйгаларына әверелә (Россиядә беренче шундый концерт 1992 елда Мәскәүдәге Кызыл мәйданда уза). 1999 елда В. Гергиев Кызыл мәйданда соңрак Гиннесның Рекордлар китабына кертелгән дөнья оркестры концертын оештыра: дөньяның иң күренекле 200 ләп музы¬ канты классик музыка җәүһәрләре программасы белән чыгыш ясый. Опера җырчылары Д. Хворостовский һәм О. Бородина, балет артистлары У. Лопаткина, Д. Вишнёва, А. Лиепа, Н. Цис¬ каридзе мәшһүрлек казана. 90 нчы еллар яшьләр музыка мәдәнияте формалашу белән билгеләп үтелә. Беренче музыкаль коммерция радио¬ станцияләре музыкаль мәгълүмат кытлыгын бетерә. 90 нчы елларда илдә бию музыкасы ташкыны кузгала, ә рейв-диско-
текаларда 10 меңгә кадәр кеше катнаша. 1999 елда Мәскәү музыка тормышында сизелерлек вакыйга булган METRO мюзиклы куела. 90 нчы еллар илебез рок-музыкасы өчен борылыш чоры була. Совет чорында популяр булган социаль рок (Ю. Шев¬ чук, Б. Гребенщиков һ.б.) үз урынын хисләр, борчу-киче- решләр, яшьләр кәефен — мәхәббәт, ялгызлык, курку, хыял¬ лар, өметләр һәм нәфрәтне чагылдырган җырларга бирде. «Мумий Тролль» төркеме (И. Лагутенко) яшьләр музыка мәдәниятенең әлеге юнәлеше лидерына әверелә. Яшьләр даирәсендә «гитаралы кыз» Земфира аеруча популярлык казана. 90 нчы елларда Мәскәү бөтен Россиядән килгән яшь талантлар өчен ачык шәһәр була. Театр. 90 нчы елларда Россия театр тормышында бик күп яңалыклар күзәтелә. Совет театры өчен хас булган тәртипләр: репертуар планын һәм башкаручыларны рас¬ лау зарурлыгы, тамашачыны да, артистларны да һәр фраза һәм репликада яшерен мәгънә әзләргә өйрәткән Эзоп теле үткәннәрдә кала. Беренче урынга сәнгать проблемалары: режиссёрлык табышлары, образлар күркәмлеге, аларны гәү¬ дәләндерү ысуллары чыга. Актёрлар мөстәкыйль рәвештә театр кую мөмкинлеге ала. Мәгълүм яшь башкаручылар (А. Соколов, О. Меньшиков, С. Проханов, А. Табаков һ.б.) популяр режиссёрлар сыйфа¬ тында чыгыш ясыйлар. 80 нче елларның икенче яртысында барлыкка килгән театр-студия, камера театрлары («Ай театры», «Табакерка», «Көньяк-Көнбатыштагы театр-студия» һ.б.) тамашачы тануын таба. Режиссёрлар классик сюжетларга игътибарны көчәйтә. Мәскәүнең «Покровкада» театры тарафыннан Н.В. Гоголь пьесасы буенча куелган «Женитьба» спектакле Россиянең дәүләт бүләгенә лаек була. П. Фоменко җитәкчелегендәге театр илебез режиссурасының иң яхшы традицияләрен дә¬ вам итә. Популяр артистлар катнашында сезонлы спектакльләр, спектакль-антрепризалар, коммерциячел тамашалар киң тарала. Үзләренә хас репертуар белән балаган театрлары да пәйда була. Рәсем сәнгате. 90 нчы елларда Россиядә рәсем сәнгатенең күптөрле юнәлешләре алга китә. Совет чорына хас эшче, колхозчы, интеллигенция вәкилләренең хезмәт энтузиаз¬ мына дан җырлаган картиналар үз урыннарын абстракцио- нистлык һәм нәфис рәсемнәргә, пейзаж һәм натюрморт¬ ларга бирә. Революция елларында югалган заказга рәсем ясау гамәле торгызыла, бай клиентлар һәм дәүләт заказы буенча жанрлы картиналар языла башлый. Портрет сәнгате
343 танылган осталар (А. Шилов һ.б.), яшь рәссамнар (Никас Сафронов һ.б.) иҗаты белән дә тулылана. Сәнгать әсәрләре геройлары арасында элек тарихи әдә¬ биятта тәнкыйть күзлегеннән бәяләнгән тарихи персонажлар күренә (Николай II гә һәм патша гаиләсенә, П.А. Столыпин¬ га, ак генералларга багышланган картина һәм һәйкәлләр). Монументаль сәнгать үсеш ала. Аның иң күренекле вәки¬ ле — Россия сәнгать академиясе президенты 3. Церетели (Пётр I гә һәйкәл, Мәскәүдәге Поклонная тавында Мемо¬ риаль комплекс һ.б.). Нигезен Мәскәүгә һәм илнең башка шәһәрләренә бүләккә иң зур осталар биргән сәнгать коллекцияләре тәшкил иткән сәнгать галереялары ачыла. Күп еллардан соң беренче була¬ рак шәхси сәнгать галереяларына нигез салына (М. Гельман галереясы һ.б.). Россия меценатлыгы традицияләре торгызыла. Революция һәм Бөек Ватан сугышы елларында югалган сәнгать әсәр¬ ләре, шул исәптән Петербург янындагы Царское Селоның Екатерина сараеннан Гәрәбә бүлмә (Янтарная комната) фраг¬ ментлары да, Россиягә кайтарыла. АКШта, Европаның иң зур илләрендә Россиянең әйдәп баручы музейлары сәнгать күргәзмәләре сериясе оештырыла. Рус икона язу сәнгате яңадан торгызыла. 90 нчы елларда кабат эшли башлаган храмнардагы рәсем-бизәкләр илнең иң яхшы осталары тарафыннан төшерелә. Массакүләм мәгълүмат чаралары. Массакүләм мәгълүмат чараларында бик тирән үзгәрешләр күзәтелә. Аларның эш- чәнлегенә партия контроле юкка чыга. Йөзләгән яңа газе- та-журналлар ачыла. Иң күптөрле мәнфәгатьләрне канә¬ гатьләндерүгә исәпләнгән дистәләрчә төсле журналлар яңа чорның ачык бер билгесенә әверелә. Илебезнең 90 нчы елларга кадәр УКВ-диапазонда гына эшләгән радиостанцияләре халыкара FM-диапазонга чыга. Россиялеләр соңгы дөнья музыка яңалыклары курсында булу мөмкинлеге ала, илебез радиосы бөтендөнья радио- киңлекләренә чыга. Беренче коммерция радиостанцияләре барлыкка килә, хосусый телеканаллар (REN-TV, НТВ һ.б.) ачыла. Илнең барлык шәһәрләрендә диярлек кабель теле¬ видениесе системасы формалаша. Гамәлгә куючылары дәү¬ ләт кенә түгел, шәхси затлар, коммерция структуралары да булган Иҗтимагый Россия телевидениесе (ОРТ) төзелә. Тамашачыларны илебез һәм дөнья мәдәниятенең иң яхшы казанышлары белән таныштыручы «Культура» телеканалы эшчәнлеге зур әһәмият казана. XXI гасыр — мәгълүмати җәмгыять чынбарлыгы — Рос¬ сиядә хәзерге заман массакүләм коммуникация чаралары
344 үсешендә тормышка аша. 90 нчы еллар ахырында глобаль Интернет челтәреннән 4 млн чамасы кеше, ә 2007 елда инде 30 миллионлап кеше файдалана. Үзенең персональ компью¬ терын алырга мөмкинлеге булмаганнарга интернет-кафелар ачыла. Россия спорты. 90 нчы елларда Россия юлыккан пробле¬ малар спортта да чагылыш таба. Аның матди базасы зур зыян күрә. Финанслау булмаганлыктан, 85% ка кадәр спорт корыл¬ масы ябыла. Массакүләм спорт өчен матди база юкка чыга диярлек. Бу — илебезнең спорт казанышларында, олимпия резервларын әзерләүдә дә, массакүләм спортны үстерүдә дә чагылыш тапмый калмый. Яулаган олимпия медальләре саны кими. Әмма шушы шартларда да кайбер спортчылар гаҗәеп җиңүләргә ирешә. Илебез өч тапкыр олимпия чемпион¬ нары көрәшче А. Карелин һәм чаңгычы Л. Лазутина, дүрт тапкыр олимпия чемпионнары йөзүче А. Попов һәм гимнаст А. Немов, атаклы теннисчылар М. Сафин, Е. Кафельников һәм А. Курникова, хоккейчылар В. Фетисов, П. Буре һәм А. Ларионов, фигуралы шуучылар А. Ягудин һәм Е. Плю¬ щенко казанышлары белән горурлана, алар илебез һәм дөнья спорты тарихына керә. Шулай да көндәлек игътибардан һәм спорт осталарына дәүләт ярдәменнән башка һәм массакүләм физкультура, спортны үстермичә генә, Россиянең дөнья спортындагы элеккеге позицияләрен саклап калу мөмкин булмаячагы аңлашыла. Хәзерге Россиядә традицион диннәр. 80—90 нчы еллар чигендә коммунистик идеология кризисы Россия җәмгыя¬ тендә дини карашларның бөтен бер ташкынын китереп чыгара. Социологик сораштырулар мәгълүматлары буенча, 90 нчы еллар уртасында илнең өлкән яшьтәге халкының 34% ы үзен дингә ышанучы дип саный, ә тагын 35% ы ышану-ышанмау арасында икеләнеп тора. Россия өчен традицион булган православие, ислам, буд¬ дизм, яһүд диннәренең яңарышы башлана. Бөтен ил буенча чиркәүләр, мәчет, синагога, дацаннарны торгызу һәм төзү эшләре җәелеп китә. Мәскәүдә нибары 5 ел эчендә XIX га¬ сырда миллионлаган гади кешеләр акчасына 1812 елгы Ватан сугышында җиңү истәлеге итеп төзелгән Коткаручы Христос храмы (храм Христа Спасителя) торгызыла. Ул Россиянең рухи яңарышы символына әверелә. Дини әдә¬ биятка сорау нык арта. Православияле христианнарның һәм яһүдиләрнең — Иерусалимга, ә мөселманнарның Мәккәгә хаҗ кылулары яңадан массакүләм төс ала. Миллионлаган кешеләрнең дини кыйммәтләргә якынаюы гади генә бармый. Конституциядә беркетелгән вөҗдан иреге илебез гражданнарына теләсә нинди дин тоту яисә берсен дә тотмау хокукын гарантияли. Ләкин кичәге атеистларның
345 дини наданлыгы Россиягә психика һәм сәламәтлек өчен куркынычлы секталар һәм агымнар үтеп керүгә китерә. Шундый сектага керүчеләрне, тыелган мораль һәм физик яктан гарипләндерүче алымнардан файдаланган өчен, еш кына тоталитар дип атыйлар. 90 нчы елларда илебез мәдәнияте үсеше каршылыклы ба¬ ра. Нәтиҗәле үзгәрешләр кыенлыклар һәм проблемалар белән чиратлаша. 90 нчы елларның төп нәтиҗәсе — Россиянең рухи яктан яңаруы, россиялеләрнең күп буыннары ирешкән мәңгелек кыйммәтләрнең артуы өчен шартлар тудыру. Сүзлек запасын киңәйтәбез ШЗ) жвшиижшивжиИК g | Концептуализм — XX гасырның 60—90 нчы елларын¬ дагы авангард сәнгать агымы. Максаты — сәнгать әсәр- ■ ләре иҗат итүдән төрле график, диаграмма, схема һ.б. 1 ярдәмендә «сәнгать идеяләре» сурәтләүгә күчү. i Постмодернизм — XX гасырның 70—90 нчы елла- I рындагы мәдәни күренеш, аның өчен бер үк вакытта I массаларга һәм элитага йөз тоту; онытылган сәнгать традицияләренә мөрәҗәгать итү; стиль күптөрлелеге; гротеск, ирония, аллюзия хас. Публицистика — җәмәгатьчелек фикеренә йогынты ясау максатында өлгереп җиткән социаль мәсьәләләрне тикшерү белән бәйле әдәбият төре. 1. 90 нчы елларда мәдәният үсешенә нинди факторлар йогын¬ ты ясый? 2. 90 нчы елларда музыка мәдәнияте үсешенең I нинди үзенчәлекләрен аерып күрсәтә аласыз? Аларның кай- сылары иң мөһиме дип саныйсыз? 3. 90 нчы елларда иле¬ без әдәбияты үсешендә нинди процесслар иң мөһиме дип саныйсыз? 4. 90 нчы елларда Россия рәсем сәнгатен үстерүдә нинди тенденция¬ ләр барлыкка килә? 5. 90 нчы елларда массакүләм мәгълүмат чарала¬ ры үсешендә нинди принципиаль яңалыклар күзәтелә? Алар җәмәгать тормышына ничек йогынты ясый? 1. Француз мәгърифәтче философы Ш. Монтескьё расла- вынча, уңышның сере — «туфрак уңдырышлылыгында түгел, ә игенченең ирекле булуында». Ул рухи ирекне дә күздә тот- кан. Җәмгыятьнең, кешеләрнең рухи халәте ничек итеп икъ¬ тисади, социаль, сәяси үсешкә йогынты ясавы турындагы мәсьәләне сыйныфыгызда тикшерегез. 90 нчы еллар рухи тормышын¬ да нәрсәләр илебез яңарышына комачаулый? Ә нәрсәләр, киресенчә, аның уңышларын күрсәтә? 2. 90 нчы елларда иҗат ителгән бер әдәби яисә сәнгать әсәрен ана¬ лизлагыз. Шәхсән сезгә ул нәрсәсе белән кызыклы?
346 § 54. Яңартылган Федерация төзү Россия халыклары һәм төбәкләре СССР таркалу алдын¬ нан һәм аннан соң. Үзгәртеп кору Россиянең федератив корылышын яңарту зарурлыгын күрсәтә. Яңартылган Феде¬ рация төзү 90 нчы елларда безнең ил алдында торган кичек¬ тергесез һәм бик авыр бурычларның берсенә әверелә. 1991 елдагы президент сайлаулары алдыннан Б.Н. Ель¬ цин төбәк җитәкчеләрен мөмкин кадәр күбрәк мөстәкыйль¬ лек алырга һәм Үзәк белән Федератив шартнамә төзергә өнди. Әлеге белдерү аңа сайлауларда ярдәм итә, ләкин шул ук вакытта милли хәрәкәтләрне дә көчәйтә. Татарстан, Башкортстан, Якутия, Бурятия, Тыва, Чечен милли хәрәкәтләре үз съездларында РСФСР составыннан чыгу яисә Үзәк белән алар республикаларының аерым ста¬ туслары турында шартнамә төзү хакындагы мәсьәләләр куя. 1992 елның ноябрендә Чечен халкының гомуммилли конгрессы Чечен-Ингушетияне Чечен һәм Ингуш Респуб¬ ликаларына аеру һәм Чечен Республикасының Россия соста¬ выннан чыгуы турында белдерә. Соңгысында үзләренең хәрби частьларын һәм халык ополчениесе отрядларын формалаш¬ тыру башлана, армия складлары һәм хәрби базалар алына. Конституциячел органнар эшләүдән туктый, ә Югары Совет таратыла. Татарстанда Югары Советка каршы итеп Та¬ тар халкы корылтае чакырыла. 1992 елның февралендә ул Татарстанның Россиядән дәүләт бәйсезлеге турында игъ¬ лан итә. Болар барысы да үзәк хакимиятне Федератив шартнамә төзүне тизләтергә этәрә. Федератив шартнамә. Федератив шартнамәнең мәгънәсе нидән гыйбарәт булды соң? Сүз илнең милли районнары¬ на киңрәк вәкаләтләр бирү, дәүләт милкен һәм хакимият¬ не шуңа карап бүлешү хакында бара. Шартнамә проектына Россиянең бәйсез милли дәүләтләр федерациясенә әверелүе, аларда җиргә, җир асты байлыкларына, җитештерү куәт¬ ләренә өстенлекле хокуклардан әлеге дәүләт халкы файдала¬ нуы турындагы нигезләмә кертелә. Туган телгә дәүләт теле статусы бирелә. Федератив шартнамәгә 1992 елның 31 мартында, Татар¬ стан һәм Чечен Республикасыннан кала, РСФСР составын¬ дагы барлык республикалар, крайлар һәм өлкәләр кул куя. 1993 елгы Конституция Россиянең федератив корылы¬ шы турында. 1993 елгы Конституция Россияне федератив дәүләт дип игълан итә. Ул илнең федератив корылышы төп принципларын: Россиянең дәүләт бөтенлеген, дәүләт хакимияте системасының бердәмлеген, федераль хакимият органнары һәм Федерация субъектлары органнары арасында
вәкаләтләрне чикләүне, анда яшәүче халыкларның тигез хокуклылыгын һәм үзбилгеләнешкә хокукын беркетә. РФ Конституциясеннән 5 нче статья 1. Россия Федерациясе республикалардан, крайлардан, өлкәләрдән, федераль әһәмияттәге шәһәрләрдән, авто¬ номияле өлкәдән, автономияле округлардан — Россия Федерациясенең тигез хокуклы субъектларыннан гый¬ барәт... 3. Россия Федерациясенең федератив корылышы аның дәүләти бөтенлегенә, дәүләт хакимияте системасының бердәмлегенә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары арасында эшләрне бүле¬ шү һәм үзара вәкаләтләр алмашуга, Россия Федера¬ циясендәге халыкларның тигез хокуклылыгына һәм үзбилгеләнүенә нигезләнә. 4. Дәүләт хакимияте федераль органнары белән үзара мөнәсәбәтләрдә Россия Федерациясенең барлык субъект¬ лары үзара тигез хокуклы. Россия Федерациясенең нигезендә ятучы конституциячел хокук¬ ларга характеристика бирегез. Федерация субъектларында дәүләт хакимиятен алар үзлә¬ ре төзегән дәүләт хакимияте органнары тормышка ашыра. Россия Федерациясенең барлык территориясендә дәүләт теле булып рус теле тора. Республикалар үзләренең дәүләт телләрен урнаштырырга хокуклы. Федерация субъекты законнары федераль законнарга каршы килә алмый. Әгәр шундый ук каршылык ачылса, федераль закон гамәлдә була. Товар, финанслар, хезмәт күрсәтүләрнең ирекле барышына нинди дә булса киртә кую рөхсәт ителми. РФда акча берәм¬ леге булып рубль (сум) тора, башка акча берәмлеге кертүгә юл куелмый. Үзәк һәм төбәкләр арасында каршылыклар үсү. Феде¬ ратив шартнамә һәм Конституция Россия дәүләт корылы¬ шындагы барлык каршылыкларны бетерми. Аларның кай- берләрен атап үтик. Федерация субъектларының тигезсезлеге сакланып кала. Бу ни дигән сүз? Россия Федерациясе Конституциясе буенча, Федерация республика, край, өлкә, федераль әһәмияттәге шәһәрләр, автоном өлкәләр һәм автоном округлардан тора. Алар тигез хокуклы. Ләкин бу тигезлек күп очракларда чын түгел, формаль рәвештә генә. Россиянең бериш төбәк¬ ләре вәкаләтләре, җаваплылыгы, мөмкинлекләре башка
төбәкләр вәкаләтләре һәм мөмкинлекләреннән сизелерлек аерылып тора. Кайбер республикаларда кабул ителгән дәүләт актлары Конституциягә һәм федераль законнарга каршы килеп кенә калмый, Россиянең федератив корылышы принципларын да боза. Башкортстанда, мәсәлән, республика милкен биләү, аннан файдалану һәм аның белән эш итү мәсьәләләре фәкать республика законнары белән җайга салына. Республика үзен халыкара һәм тышкы икътисади багланышларда мөстәкыйль катнашучы дип белдерә, үз салымнарын билгели һәм аларны федераль бюджетка күчерүне туктата. Федераль органнардан бәйсез суд системасы, прокуратура, адвокатура һәм нота¬ риат булдырыла. Татарстанда һәм Чечен Республикасында, Якутиядә һәм Тывада шуңа охшаш карарлар кабул ителә. Башка республика һәм өлкәләр дә алар үрнәгенә иярергә әзер торуларын белдерә. Моңа җавап рәвешендә, куәтле икътисади потенциал¬ га ия һәм халкы күп булган край һәм өлкәләр Федерация субъектларының тигезсезлегенә кискен каршы чыга. Россия халкының 85% ын тәшкил иткән русларның хокукларын гарантияләү турындагы мәсьәлә дә килеп баса. Тулада һәм Кировта үз конституцияләрен эшләү турын¬ да игълан итәләр. Свердловск өлкәсе Урал республикасын игълан итү теләген белдерә. Ерак Көнчыгышта — үз респуб¬ ликаларын, ә Себердә Енисей республикасын торгызырга тәкъдим итәләр. Әлеге процессларны, образлы итеп, край¬ ларны һәм өлкәләрне суверенлаштыру дип атыйлар. Татарстанда һәм Чечнядагы вазгыять үсеше иң зур борчу тудыра. Татарстан Президенты М.Ш. Шаймиев хәлне үз контро¬ ленә алуга ирешә. Ул Россия Федерациясе составында Та¬ тарстанның аерым статусын килештерә. 1994 елның февра¬ лендә Татарстан шул шартларда федераль хакимият белән вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамәгә кул куя. Татарстан Республикасының дәүләт суверенитетын игълан итүнең алты еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев чыгышыннан. 1996 ел Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ител¬ гәннән соң... без Россиядән аерылып чыгу турында мәсьәлә куймадык, ә килешү нигезендә чын федерация төзү турында сүз алып бардык... Шартнамә низаглы хәлне бетерде һәм җәмгыятькә тот¬ рыклылык алып килде. Ул Татарстанның чын дәүләт¬ челеген үстерү базасын киңәйтергә мөмкинлек бирде.
Россия белән Татарстан арасындагы Шартнамә Татар¬ стан өчен генә түгел, ул Россия Федерациясенең үзе өчен дә уңай. Ни өчен Россия белән Татарстан Шартнамәсе, М. Ш. Шаймиев әйтүе буенча, республика өчен дә, тулаем Федерация өчен дә уңай булып чыга? Чечен Республикасы җитәкчелеге башка курс сайлый. Ул Үзәк белән нинди дә булса килешүләрдән баш тарта. Аның белән мөнәсәбәтләр соң чиктә киеренке, драматик төс ала. Үзәк хакимият «чечен проблемасын» көч белән хәл итү ягына авыша. Чечен Республикасындагы хәрби-сәяси кризис. 1994 ел¬ ның җәенә кадәр Россия хөкүмәте арадашчылар аша Чечен Республикасын Федератив килешүгә кушу һәм законсыз кораллы формированиеләрне коралсызландыру хакында сөй¬ ләшүләр алып бара. Уңышка ирешеп булмый. Чеченнарга басым көчәя. Җавап итеп, 1994 елның 10 августында Гроз- ныйда узган чечен халкы корылтае үз-үзен игълан иткән Чечен Республикасы Ичкерия президенты Д. Дудаевның гомуми мобилизация һәм «Россиягә каршы бәйсезлек өчен изге сугыш» башлау турындагы карарын хуплап чыга. 1994 елның 1 декабрендә Президент Ельцин Дудаевка ультиматум куя. Ул кичекмәстән корал тапшыруны таләп итә. Бер үк вакытта Россия армиясе бүлекчәләре Чечен Республикасы чигендә туплана башлый. Чечен хакимия¬ те Президент таләпләрен үтәүдән баш тарта. 1994 елның 10 декабрендә федераль көчләр Чечен җиренә керә. Россия Президенты Б.Н. Ельцинның Чечен Республикасы халкына мөрәҗәгатеннән. 1994 ел, 21 декабрь Хөрмәтле Чечен Республикасында яшәүчеләр! РФ Пре¬ зиденты, Хөкүмәт, Россия Федераль Җыелышы пала¬ талары берничә тапкыр инде Чечен Республикасы тер¬ риториясендәге законсыз кораллы формированиеләр тарафыннан коралларны тапшыра башлау турында чакыру белән чыктылар. Шуңа да карамастан Грозный шәһәрендә һәм аның читләрендә кан коела, ватандаш¬ ларыбыз — чеченнар, руслар, башка милләт граждан¬ нары һәлак була... Россия солдатлары Чечен Респуб¬ ликасына чечен халкы белән сугышыр өчен килмәде. Аларның максаты — Чечен Республикасы территория¬ сендә законсыз кораллы формированиеләр эшчәнлеген
туктату... Бу мәгълүматны яшергән һәм хәрби хәрә¬ кәтләр учагын ташлап китәргә теләүчеләргә киртәләр ясаган өчен җаваплылык Дудаев җитәкчелегенә төшә. Президент Б.Н. Ельцинны нинди сәбәпләр Чечен Республика¬ сында көч куллану турында карар кабул итәргә этәрде? Сез¬ нең фикерегезчә, хәрби конфликтны булдырмый калырга мөм¬ кин идеме? 1995 елның җәенә сепаратистлар отрядларына республи¬ каның таулы районнарында тоткарлык тудырыла. Боевиклар террор белән җавап бирә: Будённовск шәһәре (Ставрополь крае) хастаханәсендә 3 меңгә кадәр тотык (заложник) ала¬ лар. Федераль хакимият террорчылар куйган таләпләрне үтәргә һәм сөйләшүләр башларга мәҗбүр була. Аннан соңгы вакыйгалар күрсәткәнчә, сөйләшүләр чечен ягына тыныч¬ лыкка ирешү өчен түгел, көчләрен күчереп урнаштыру өчен кирәк булып чыга. Кораллы каршы торуның яңа этабы башлана. 1996 елның гыйнварында, сугыш хәрәкәтләре кискенләшкән чакта, бу юлы Дагстанда сепаратистлар янәдән тотыклар ала. Тиздән дудаевчылар таулы районнарга кысрыклана, фетнәче гене¬ рал үтерелә. Террорчылык актларын, кешеләрне урлауны, тотыклар алуны боевиклар үз максатларына ирешү өчен файдалана. Гаскәрләрдәге һәм тыныч халык арасындагы югалтулар Россия җитәкчелеген сөйләшүләр башларга мәҗбүр итә. Алар нәтиҗә китерми. 1996 елның августында, Ельцинның Президент вазифа¬ сына тантаналы керешүе алдыннан, чеченнарның кораллы формированиеләре Грозныйга һөҗүм итә. Зур югалтулар¬ га дучар булган федераль гаскәрләр шәһәрне калдырып чыга. Президент кушуы буенча, сөйләшүләрнең яңа этабы башлана. 1996 елның сентябрендә Хасавюртта Россия гас¬ кәрләрен Чечен Республикасыннан чыгару һәм ирекле сай¬ лаулар үткәрү турындагы килешүгә кул куела. Чечен Рес¬ публикасының киләчәге турындагы мәсьәлә 5 елга кичек¬ терелә. Чечен җирендәге сугыш безнең ил территориясендә Бөек Ватан сугышы чорыннан соң иң зур хәрби бәрелеш була. 90 нчы еллардагы федератив төзелеш нәтиҗәләре. 90 нчы елларда Россия Федерациясен яңадан торгызырга, аның бөтенлеген саклап калырга, илдә федератив корылышның яңа принципларын расларга мөмкин була. Үзәк һәм төбәкләр мөнәсәбәте тигезрәк хокуклы була бара. Бу мөнәсәбәтләр күпмилләтле дәүләтләрнең заманча үсеш тенденцияләрен исәпкә ала. Бу — федератив төзелешнең төп йомгагы.
351 Шулай да барлык каршылыкларны җиңеп һәм барлык проблемаларны хәл итеп булмый. Төбәкләр белән мөнәсә¬ бәтләрдә федераль Үзәкнең роле йомшый. Шул ук вакытта милли мәсьәлә һаман зуррак әһәмият ала бара. Рус милли хәрәкәте җанлана, аның лидерлары хакимиятнең руслар проблемаларына игътибарсызлык күрсәтүенә ризасызлыкла- рын белдерә. Россиянең территориаль бөтенлеген саклау бурычы элек¬ кечә үк кискен булып кала. Россия СССР узган таркалу юлын кабатлый сыман тоела. Үзәкнең икътисади һәм сәяси әһәмияте кимү төбәкләр арасындагы элемтәләрне зәгыйфь- ләндерә, барлык мәсьәләләрне федераль хакимият катна¬ шыннан башка да хәл итеп булыр күк тоела. Чечен Рес¬ публикасындагы уңышсызлык сепаратистларны илнең баш¬ ка төбәкләрендә дә рухландыра. Милли сәясәтне үзгәртү кискен зарурлыкка әверелә. Даталар 1992, 31 март — Федератив шартнамә төзелү. 1994, 10 декабрь — Чечен Республикасына федераль гаскәрләр кертү. 1. Нигә 90 нчы еллар башында илебездә федератив төзе- Z. лешнең яңа принципларын эшләү зарурлыгы туа? 2. 90 нчы Г еллар башында массакүләм милли хәрәкәтләрнең җанлану сәбәпләре нәрсәдә? 3. 90 нчы еллар башында милли мәсьә¬ ләләрне чишүнең нинди вариантлары була? 4. Ил Президентын Чечня проблемасын көч кулланып хәл итәргә этәргән сәбәпләрне ничек аңлата аласыз? 5. Сезнеңчә, 90 нчы елларда милли сәясәтнең төп нәтиҗәләре нидән гыйбарәт була? 1. 2002 елның октябрендәге Бөтенроссия халык санын алу йомгаклары хәзерге Россия җәмгыятенең төгәлрәк портретын ( сурәтләргә мөмкинлек бирә. Халык санын алу материалла- рыннан файдаланып, сезнең төбәктә нинди милләт кешеләре яшәвен ачыклагыз. Алар нинди телләрдә сөйләшә? Нинди телне туган телләре дип саныйлар? 2. Массакүләм мәгълүмат чараларында, фәнни-популяр китапларда, матур әдәбият әсәрләрендә «Рус теле — Россия дәүләтенең дәүләт теле» темасына тарихи эссе өчен материаллар табыгыз. § 55. Россиянең геосәяси хәле һәм тышкы сәясәте Россиянең дөньядагы яңа урыны. СССР таркалу белән, Россиянең дөньядагы хәле һәм роле үзгәрә. Барыннан да элек, дөнья үзгәрә: «салкын сугыш» тәмамлана, бөтендөнья социализм системасы үткәндә кала, ике иң зур держава — СССР һәм АКШның каршы торуы да тарихка әверелә.
352 Халыкара оешмаларда СССР урынын Россия мирас итеп ала. Безнең ил ракета-атом-төш потенциалы буенча икен¬ че зурлыктагы дөнья державасы булып кала. Әмма аның хәрби мөмкинлекләре кими. Ракеталардан саклауның бер¬ дәм системасы таркала, бердәм хәрби-сәнәгать комплексы яшәүдән туктый, хәрби-диңгез флоты Эстония, Латвия, Лит¬ ва, Украина, Грузия, Азәрбайҗандагы базалардан мәхрүм кала. Россиянең Көнчыгыш Европадагы, шулай ук Азия, Африка, Латин Америкасындагы традицион союздашлары юкка чыга. Акча җитмәү беренче чиратта көнбатыш юнә¬ лештәге кораллы көчләр санын кыскартырга мәҗбүр итә. 80 нче еллар уртасында СССР һәм НАТО арасында корал¬ ларның гадәти төрләре нисбәте Европада СССР файдасына 3 : 1 иде. 90 нчы еллар уртасына ул инде 1 : 3, ә Польша, Венгрия һәм Чехия НАТОга кергәннән соң, 1 : 4 була. 90 нчы еллар ахырына НАТОның Европа илләре генә дә хәрби чыгымнар буенча Россияне 20 тапкырга узып китә. БДБ илләре белән чикләр янында гына хәрби конфликт¬ ларның арта баруы хәлне катлауландыра. Ә бу чикләр 90 нчы елларда ачык диярлек иде. Россия үзенең милли мәнфәгатьләренә җавап бирүче тыш¬ кы сәяси концепцияне табарга тиеш була. Россия һәм Көнбатыш. 90 нчы еллар башында Россия җитәкчелегендә илнең милли мәнфәгатьләренең асылы ту¬ рында төгәл фикер юк иде әле. Иң элек илнең тышкы сәясәте максатлары беренче чират¬ та Көнбатыш ягыннан Россиядәге реформаларга халыкара финанс-сәяси ярдәм алу карашыннан чыгып билгеләнә. Ил җитәкчелеге АКШ һәм Европаның алдынгы илләре белән союздашлык мөнәсәбәтләре урнаштыруга йөз тота. 1992 ел башында Президент Ельцин Россиянең атом-төш ракетала¬ ры инде АКШ һәм НАТОның башка илләре объектларына төбәлмәгәнлеген белдерә. «Салкын сугыш» халәтен тукта¬ ту турында декларациягә кул куела: «Россия һәм Кушма Штатлар бер-берсенә потенциаль дошман буларак карамый», аларның мөнәсәбәтләре «бүгеннән үзара ышаныч, хөрмәт һәм демократия, икътисад иреге яклы булуга нигезләнгән дуслык һәм хезмәттәшлек белән характерлана». 1993 елның гыйнварында Стратегик һөҗүм коралларын кыскарту һәм чикләү турында шартнамә (СНВ-2) төзелә. 2003 елга ике илнең ракета-атом-төш потенциалы 66% ка кыскарырга тиеш була. Россия Химик коралны тыю турын¬ да конвенциягә кушыла. Россия гаскәрләре Германия¬ дән вакытыннан алда чыгарыла. 1994 елның җәендә Рос¬ сия НАТОның хәрби хезмәттәшлек мөмкинлеген күздә тоткан «Тынычлык хакына партнерлык» программасына кушыла.
353 Көнбатышның әйдәп баручы илләрен берләштергән «Зур җиделек» 90 нчы елларның икенче яртысында «сигезлек»кә әверелә — аңа Россия кабул ителә. Россия Президентының дөньядагы алдынгы илләр лидерлары белән формаль булма¬ ган «галстукларсыз» очрашулары да халыкара хәлне нор¬ мальләштерүгә этәргеч ясый. Әмма юл бирүгә, компромиссларга корылган сәясәт Көнбатышта, кайчак исә Россиядә дә йомшаклык билге¬ се буларак кабул ителә. Россия тышкы эшләр министры А. В. Козыревны, америкалы партнёрлар шартларына һәр¬ вакыт риза булып торуы өчен, «Әйе» әфәнде» дип атый¬ лар (гадәттән тыш юл куймаучанлыгы өчен «Юк» әфәнде» кушаматы алган СССР тышкы эшләр министры А. А. Гро- мыконың киресе буларак). Көнбатыш илләре Россия белән дус^булу хакына үз мәнфәгатьләренә каршы килергә җыен¬ мыйлар, тик моны Россиядә аңлап бетермиләр. 1996 елга илнең тышкы сәясәте сизелерлек үзгәреш киче¬ рә. Россия җитәкчелеге күпполярлы дөнья, ягъни ил кур¬ кынычсызлыгы көчкә таянып түгел, ә хокукка таянып ире- шелә, бер генә ил дә бердәнбер лидер урынына дәгъва кыла алмый дигән идея яклы булуын белдерә. Россия һәм Көнбатыш мөнәсәбәтләре үсешендә 1999 елгы Балкан кризисы борылыш чоры була. Иң яңа тарих курсыннан Балкан кризисының сәбәпләре һәм тари¬ хы, аны хәл итүдә Россиянең роле турында искә төшерегез. Россия һәм Көнбатыш илләре арасында читләшү кайбер халыкара оешмаларның Чечня проблемасын җайга салуда арадашчы буларак катнашырга маташуыннан соң көчәя. Аларның гамәлләре Балкан кризисы һәм Косовода АКШ белән НАТО уйнаган рольне искә төшерә. Россия Федерациясе Президенты Б. Н. Ельцинның ZT'x Федераль Җыелышка юлламасыннан. 1999 ел f ) Халыкара тотрыклылык һәм үсеш мәнфәгатьләренә күпполярлылык принцибын раслау юлында дөньяның геосәяси яңадан корылышы җавап бирә алыр иде. Аңа нигез салынды инде... Тышкы сәясәт дәүләтчел булыр¬ га, Россия мәнфәгатьләренә җавап бирергә тиеш... Югославия кризисы НАТОның Көнчыгышка киңәюен эзлекле рәвештә кабул итмәвебезнең нигезле булуын янә бер кат күрсәтте. НАТОның БМОны, ОБСЕны алышты¬ рырга һәм Европада да, аннан читтә дә көч куллану тагарга маташуы да кабул итәрлек түгел. НАТОның бәйсез, беркемгә дә янамаучы Югославиягә карата сайланган көч куллануның һәлакәтчеллеген никадәр тиз аңлавына безнең бу альянс белән мөнәсәбәтләрне
354 «җылытуыбыз» бәйле. Агрессор НАТО белән без юлдаш түгел... Президент тарафыннан тышкы сәясәтнең нинди принцибы иң мөһиме буларак игълан ителгән? 1999 елда килеп чыккан Россия һәм Көнбатыш арасындагы читләшүнең сәбәпләре нидә? Тагын Россиянең тышкы сәяси курсын аныклау ихтыяҗы туа. Россия һәм Көнчыгыш. 90 нчы елларның беренче ярты¬ сында Көнчыгыш илләре белән мөнәсәбәтләр Россия тышкы сәясәтенең икенче дәрәҗәдәге юнәлеше иде. Тышкы эшләр министры А.В. Козырев фикеренчә, «безнең сәясәтнең көнчыгыш юнәлешен кабартып күрсәтү... евразиячелекне азиячелеккә әйләндерә...». Аннан соңгы вакыйгалар Россия тышкы сәясәтенең көн¬ чыгыш юнәлешен бәяләп бетермәүгә нигезләнгән мондый якын килүнең хата булуын күрсәтә. 1996 елдан алып, тышкы эшләр министрлары булып Е.М. Примаков һәм И. С. Иванов торганда, Россиянең Азия, Африка, Латин Америкасы илләре белән мөнәсәбәтләре активлаша. Дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары дәрәҗәсендә Япония, Кытай, Һиндстан, Көньяк Корея, Көньяк-Көнчы¬ гыш Азия һәм Фарсы култыгы илләре җитәкчеләре белән сөйләшүләр уза. Бик тиз үсә баручы Кытай Россиянең иң эре сәүдә парт- нёрларының берсенә әверелә. Вьетнам белән нефть чыгару өлкәсендә, Иран белән берничә зур объект, шул исәптән атом электростанциясе төзүдә хезмәттәшлек үсә. 1998 елда Азия-Тын океан бассейны илләре халыкара оешмасына кабул ителгәннән соң, Россиянең роле сизелер¬ лек көчәя. Бу абруйлы оешмада әгъза булу безнең илгә сәү¬ дәдә шактый зур өстенлекләр биреп кенә калмый, аның сәя¬ си позицияләрен дә ныгыта. Балкан кризисы көннәрендә Россия һәм Кытай җитәк¬ челәре стратегик партнёрлыкны җайга салу, хәзерге дөнья¬ ның күпполярлылыгын тәэмин итү зарурлыгы турында бел¬ дерүләр белән чыга. Россия — БДБ. СССР таркалганнан соң барлыкка килгән яңа бәйсез дәүләтләр лидерлары һәм халыклары алдына тарихи әһәмиятле бурыч килеп баса — территориаль һәм сәя¬ си каршылыкларның кораллы конфликтка әверелүенә юл куймаска. Югыйсә Югославиядә шулай килеп чыга бит: дәү¬ ләтнең таркалуы канкойгыч гражданнар сугышына китерә. Россия җитәкчелеге икесе дә куркыныч капма-каршы¬ лыкны — союз дәүләтен көч кулланып торгызырга маташу¬ ны һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДБ) дип аталган
Совет иленнән соңгы киңлекләрдә барлыкка килгән пробле¬ маларны хәл итүдән тулысынча баш тартуны булдырмый. Россия гаскәрләре ярдәмендә Таҗикстанда, Абхазиядә, Көньяк Осетиядә, Таулы Карабахта, Днестр буенда сугыш учаклары сүндерелә. БДБ оешканнан соңгы беренче 5 елда гына да анда кат¬ нашучылар 800 дән артык уртак карар кабул итә. Алар арасында Икътисади берлек турында шартнамә (1993), Дәү¬ ләтара икътисади комитет турында килешү (1993), Күмәк куркынычсызлык шартнамәсе (1992—1994) бар. Әмма 1991 елның декабрендә күздә тотылган Бердәмлекне оештырып булмый. Күпчелек программа һәм планнар гамәлгә ашмый. БДБ эчендә сәүдә күләме даими кими. Яңа каршы¬ лыклар туа, һәм алар хезмәттәшлекнең барлык өлкәләрен — икътисади, сәяси, юридик, мәгълүмати биләп ала. Тышкы фактор да үз ролен уйный: дөнья җәмәгатьчелегенең барлык илләре дә яңа нигездә бердәм, куәтле дәүләт бердәмлеге яисә дәүләтләр берлеге торгызылу белән килешә алмый. Барысы бергә хәл итә алмаган проблемаларны БДБның кайбер илләре ике яклы һәм төбәк нигезендә хәл итәргә тырыша. 1998 елда Украина, Грузия, Азәрбайҗан, Үзбәк- стан, Молдавия сәяси берлеге (ГУУАМ) төзелә. Россия, Белоруссия, Казахстан һәм Кыргызстан Таможня берлеге оеша. 1997 елда Бердәм союз дәүләте төзү турында Россия һәм Белоруссия шартнамәсенә кул куела. 90 нчы елларда илнең тышкы сәясәте нәтиҗәләре. Рос¬ сиянең 90 нчы еллардагы тышкы сәясәте каршылыклы үсә. Җитди казанышлар да була. Көнбатыш илләре белән хәрби каршылык кими. Көнбатыш илләреннән элеккеге бүленгән¬ лекне үтә барып, Россия әйдәп баручы халыкара оешмалар эшчәнлегенә керешә. Бөтендөнья ракета-атом-төш сугышы куркынычы кими. 90 нчы елларның икенче яртысында Рос¬ сия тышкы сәясәтенең көнчыгыш юнәлеше активлаша. Без¬ нең ил БДБда үзәк урынны ала. Яңа проблемалар һәм куркыныч янаулар ачыклана. Көн¬ батышның әйдәп баручы илләре, Россия белән союздаш¬ лык мөнәсәбәтләре турында белдереп, аның позицияләрен һәм мәнфәгатьләрен элеккеге еллардагыга караганда азрак дәрәҗәдә исәпкә алалар. Мәсәлән, НАТОны Көнчыгышка киңәйтү һәм көн тәртибенә бу хәрби оешмага элеккеге кай¬ бер Совет республикаларын кабул итү турындагы мәсьәләне кертү хакында карарлар чыгарганда шулай була. Россиянең фәнни-техник яктан Көнбатыш илләре һәм Япониядән калышуы тагын да ныграк сизелә. Болар барысы да тышкы сәяси курска даими төзәтмәләр кертү, Россиянең дөньядагы урынын, аның милли мәнфә¬ гатьләрен билгеләүче яңа концепция эшләүне таләп итә.
356 Сүзлек запасын киңәйтәбез Тышкы сәясәт концепциясе — илнең дөньяда тоткан урынына һәм роленә карашлар системасы һәм халык¬ ара аренада моннан килеп чыга торган бурычлар. 1. 90 нчы еллар башында илнең тышкы сәясәтендәге нинди өстенлекләрне аерып күрсәтә аласыз? Россия җитәкчелеге тарафыннан сайланган юл нәрсә белән аңлатыла? 2. 90 нчы елларда илнең тышкы сәясәтендә төп юнәлешләрне бил¬ геләгез. Аларның кайсыларын иң мөһиме дип саныйсыз? 3. БДБ илләренә карата 90 нчы елларда Россиянең нинди хәл ителмәгән про¬ блемалары бар иде? 4. 90 нчы елларда Россия тышкы сәясәтенең иң әһәмиятле нәтиҗәләрен нидә күрәсез? 5. 90 нчы елларда халыкара аренада Россия нинди проблемаларны хәл итә алмый? Нигә? 1. 90 нчы елларда халыкара дипломатия теленә Россиянең дөньядагы яңача торышын да чагылдырган яңа төшенчәләр һәм | терминнар килеп керә. Мәсәлән: күпполюслы дөнья, «галстук¬ ларсыз» очрашу, «сигезлек». Бу исемлекне дәвам итегез. Яңа терминнарга билгеләмә бирегез. Сезнең үзегез төзегән «Яңа диплома¬ тик терминнарның кыскача аңлатмалы сүзлеге» барлыкка киләчәк. 2. Тышкы сәясәт — эчке сәясәтнең башка чаралар белән тормышка ашырылучы дәвамы, диләр. 90 нчы елларда Россиянең эчке сәяси мән¬ фәгатьләре аның тышкы сәясәтендә нинди күләмдә чагылыш таба? Үз фикерегезне әйтегез. Аны сыйныфта тикшерегез.
10 нчы бүлек Россия XXI гасыр башында § 56. Сәяси үсеш Президент Б. Н. Ельцинның отставкага китүе. 1999 елда Россия авыр проблемалар алдында кала. 1998 елгы кризис нәтиҗәләреннән арынып җитмәгән ил икътисады тулай эчке продукт (ВВП) күләме буенча АКШ икътисадының нибары 10% ын һәм Кытай икътисадының 20% ын тәшкил итә. Җан башына ВВП күләме 3500 долларга кадәр кими, бу исә «Зур җиделек» илләренекеннән 5 тапкыр аз иде. Социаль программалар бик артта кала, халыкның уртача гомер озын¬ лыгы сизелерлек кими. Бердәм дәүләтнең таркалу куркы¬ нычы сакланып кала. Федерация субъектлары Россия Кон¬ ституциясенә каршы килә торган яңа закон актлары кабул итүләрен туктатмый. Берничә шундый актта субъектлар статусы «РФ белән ассоциацияләнгән суверен дәүләт» була¬ рак билгеләнә. Сәяси өлкәдә хакимиятнең абруе төшә бару, халыкның аңа ышанычы кимүе күзәтелә. 1999 елның ав¬ густ — сентябрендә, Төньяк Кавказда киң колачлы сугыш¬ чан хәрәкәтләр башлангач, хәл тагын да катлаулана. Мәс¬ кәүдә һәм башка кайбер шәһәрләрдә күп кешенең үлеменә китергән эре терактлар була. Ил үсешенең бөтен стратегия¬ сен яңадан карау зарурлыгы ачык күренә. 1999 елның 31 декабрендә Россия Президенты Б.Н. Ель¬ цин дәүләт башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда тукта¬ туы турында игълан итә. Бу адымын аңлатып, ул: «Россия яңа меңъеллыкка яңа сәясәтчеләр, яңа затлар, яңа, акыллы, көчле, егәрле кешеләр белән керергә тиеш»,— ди. Дәүләт башлыгы вазифаларын хөкүмәт рәисе В.В. Путин башкара. Президент сайлаулары 2000 елның 26 мартына (вакытыннан элек) билгеләнә. Президент В.В. Путин һәм аның программасы. В.В. Пу¬ тин 1952 елның 7 октябрендә туа. Ленинград дәүләт уни¬ верситетының юридик факультетын тәмамлап, ул 1975 елдан алып 1991 елгача дәүләт куркынычсызлыгы органнарын¬ да эшли. 1991—1996 елларда Санкт-Петербург вице-мэры була, аннан соң Россия Президенты аппаратына күчә, монда кыска гына вакытта администрация башлыгының беренче урынбасарына кадәр юл уза. 1998 елда Путин Федераль кур¬ кынычсызлык хезмәте (Федеральная служба безопасности) директоры итеп билгеләп куела. 1999 елның җәендә Путин Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе итеп раслана. Чечен Республикасында конституциячел
358 В. В. Путин тәртип урнаштыру буенча тәвәккәл чаралары, террорчыларга каршы көрәш, кайнар нокталарда булу, ил бердәмлеген яклауда эзлекле һәм ныклы позициясе аны кыска гына вакыт эчендә илнең иң популяр сәя¬ сәтчесенә әверелдерә. 1990 елның сентябрендә аның рейтингы 20% тан күтәрелмәсә, декабрь ахырына ул 49%, ә гыйнварда 57% булды. Вакытыннан элек сайлауларга әзерлек барышында Президент вази¬ фаларын башкаручының абруе аның сайлау алды программасы аркасын¬ да тагын да үсте. В.В. Путин Рос¬ сиянең яңаруын һәм чәчәк атуын төп бурыч итеп куя, монда, барын¬ нан да элек, халыкның тормыш шартларын яхшырту күз¬ дә тотыла. Җәмгыятьне консолидацияләү, сәяси тотрыклы- лыкка ирешү, Россиянең барлык территориясендә конститу- циячел тәртипне торгызу әлеге бурычны хәл итүдә төп шарт булып күзаллана. Мәсьәләгә болай якын килү җәмгыятьтә тулы аңлау таба. Нәтиҗәдә 2000 елның 26 мартындагы президент сайлаула¬ рында В.В. Путин беренче турда ук җиңеп чыга һәм Россия тарихында икенче Президент булып сайлана. 2000 елның 7 маенда ул үз вазифасына керешә. Россия дәүләтчелеген ныгыту. Яңа Президентның берен¬ че адымы «РФ Президентының федераль округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре турында» указы була (2000 ел, май), ул федератив мөнәсәбәтләрне реформалауны башлап җибәрә. Җирле законнарны Россия Федерациясе Консти¬ туциясенә туры китерү Президентның тулы вәкаләтле вәкил¬ ләренең төп бурычы итеп куела. Кыска гына вакыт эчендә җирле законнар Конституция һәм федераль законнар белән тәңгәлләштерелә. Округларда прокуратура һәм эчке эшләр органнары төзелә. 2000 елның маенда башланган Федерация Советын рефор- малау аннан соңгы адым була. Әгәр 1996 елдан аның соста¬ вына Федерация субъектларының закон чыгару һәм башкар¬ ма хакимият башлыклары кергән булса, В. В. Путин алар¬ ны закон чыгару җыелышларында сайлап куелучы җирле хакимиятнең тиешле органнары даими вәкилләренә алмаш¬ тырырга тәкъдим итә. Шулай ук федераль законнарга кар¬ шы килгән актлар кабул итүче төбәк җитәкчеләрен вази¬ фаларыннан читләштерү һәм закон чыгару җыелышларын тарату тәртибе кертелә.
359 Бу адымнар төбәк лидерларының җитәкчелек мөмкинлек¬ ләрен сизелерлек чикли, димәк, сепаратизм куркынычын да киметә. Шул ук вакытта төбәк лидерларының төп игътибары республика, край һәм өлкәләрнең социаль-икътисади үсеш программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелә. Президентның әлеге инициативаларын парламентта хуп¬ лау Дәүләт думасында В. В. Путин реформалары стратегия¬ сен тулаем хуплаган сәяси көчләрнең консолидацияләнүенә этәргеч бирә. 2001 елның декабрендә бу көчләр «Бердәм Россия» сәяси партиясенә берләшә һәм Президент Путин- ның таянычына әверелә. Барлык бу чаралар урыннарда Үзәкнең ролен көчәйтергә, Федерацияне ныгытырга, Россиянең бердәм закон кырын торгызырга мөмкинлек бирә. Гражданнар татулыгын һәм җәмгыятьнең бердәмлеген тәэмин итү. Россиянең яңа дәүләт символлары. Президент В. В. Путин эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе җәм¬ гыятьнең бердәмлеген һәм татулыгын тәэмин итү була. Җәм¬ гыятьне «үзебезнекеләр» һәм «читләр »гә, реформа тараф¬ дарлары һәм каршы булучыларына бүлмичә, ул җәмгыять¬ не берләштерүгә этәргеч бирүче чараларны тормышка ашыра. Россиянең дәүләт символлары турындагы мәсьәләләр буен¬ ча нәтиҗәсез сүз көрәштерү 10 ел диярлек бара. Президент җәмгыятьнең төрле катламнары позицияләрен якынайтыр¬ лык компромисс тәкъдим итә. 2000 елның декабрендә Дәү¬ ләт думасы Россиянең дәүләт символлары турында законны раслый. Өч төстәге ак-зәңгәр-кызыл флаг һәм ике башлы бөркет рәвешендәге герб Россиянең меңьеллык тарихын хәтерләтә. СССР Гимны музыкасына салынган Дәүләт гим¬ ны буыннар бердәмлеген, илебезнең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге өзелмәс багланышын гәүдәләндерә. Террорчылыкка каршы көрәш көчәю. В.В. Путин 1999 ел¬ ның августында хөкүмәт башлыгы вазифасына керешә. Ә берничә көннән чечен боевиклары, Ислам дәүләте игълан итү максаты белән, Дагстанга бәреп керә. Террорга каршы операция башлана. Сепаратистлар Дагстан территориясеннән кысрыклап чыгарыла. Буйнакскида, Мәскәүдә, Волгодонски- да торак йортларны шартлату моңа коточкыч җавап булды. 1999 елның көзендә федераль гаскәрләр Чечен Республи¬ касына керә һәм кыска гына вакыт эчендә иң мөһим торак пунктларны үз контроленә ала. Сугышчан операцияләр белән бергә, тыныч тормышны җайга салу башлана. Яңа идарә органнары формалаша, федераль хакимият органнарының вәкиллекләре ачыла, җирле милиция отрядлары төзелә. Сепаратистлар лидерлары террор сугышы ысуллары¬ на күчә. Алар, федераль көчләргә һөҗүм итү өчен, Грузия
360 территориясеннән файдаланырга маташа. Халыкара оешма¬ ларның Чечен Республикасында кеше хокукларын үтәүгә чакырулары көчәя. Дөнья җәмәгатьчелеге Чечен җирендәге вакыйгалар белән бөтендөнья террорчылык оешмалары эш- чәнлеге арасындагы элемтәләрне күрми кебек тоела. 2001 ел¬ ның көзендә талибларга каршы, халыкара террорга каршы операция башлангач кына, Көнбатыш бу мәсьәләдә Россиягә басымны йомшарта. Россиянең төрле шәһәрләрендә булып узган терактлар сериясе террорчылар ягыннан җитди куркыныч янавын күр¬ сәтә. 2002 елның октябрендә Мәскәүдә Дубровкадагы театр үзәгендә һәм 2004 елның сентябрендә Бесландагы (Төньяк Осетия) мәктәптә тотыклар алу гаять зур яңгыраш ала. Кавказдагы вазгыятьне җайга салырга омтылып, федераль хакимият Чечен Республикасында хәрби-сәяси кризисны җайга салуда чечен лидерларының үзләренә таяна. 2003 ел¬ дагы референдумда Чечняда яшәүчеләр аны Россия Феде¬ рациясе составында саклап калу өчен тавыш бирә, Консти¬ туция кабул итә. Чечня Президенты итеп Ә. Кадыйров сай¬ лана. Республикада тормыш акрынлап җайлана башлый. Суд реформасы. 2001 елдан Россия Федерациясендә суд реформасы башлана. Аның барышында җәмәгать судьялары, антлылар (присяжный) суды институтлары, суд приставлары институты кертелә. Суд процессыннан халык утырышчылары чыгарыла. Судьяларның ролен, абруен, бәйсезлеген күтәрү өчен, аларга гомерлек статус билгеләнә. Җинаять процес¬ сында хөкем ителүчеләр, гаепләнүчеләр, зыян күрүчеләр, шаһитлар өстәмә хокуклар ала. Гражданлык-процессуаль, Җинаять-процессуаль, Арбитраж-процессуаль, Хезмәт, Җир, Таможня, Торак кодекслары, Административ хокук бозулар турында кодекс кабул ителә. Болар барысы да СССР тар¬ калганнан соң башланган дәүләт норматив-хокук базасын формалаштыру процессын тәмамларга ярдәм итә. 2003—2004 еллардагы сайлаулар. 2003 елның 7 дека¬ брендә Дәүләт думасына сайлаулар булып уза. Анда кат¬ нашкан сайлаучылар саныннан 37,57% тавыш «Бердәм Россия» партиясенә бирелә. КПРФ өчен сайлауда катнашу¬ чыларның 12,61%, ЛДПР өчен 11,45%, «Ватан» блогына 9,02% тавыш бирәләр. Бер мандатлы округлар буенча урын¬ нарны исәпкә алып, «Бердәм Россия» Думада 300 дән күб¬ рәк тавыш (конституциячел күпчелек) ала. Дума рәисе итеп «Бердәм Россия»леләр җитәкчесе Б.В. Грызлов сайлана. 2004 елның 14 мартында Россия Президентын сайлаулар уза. Беренче турда ук В. В. Путин җиңә, аның өчен сай¬ лаучыларның 71,22% ы тавыш бирә. В.В. Путинны сайлау халык тарафыннан аның беренче срокта алып барган курсы яклануын күрсәтә.
361 В. В. Путинның ышанычлы затлар алдында ясаган /Q чыгышыннан. 2004 ел, 12 февраль \\ 90 нчы еллар башында демократиягә һәм базар икътиса¬ дына күчү Россия гражданнары тарафыннан актив һәм хәлиткеч дәрәҗәдә якланды. Аларның азатлык файда¬ сына инде тәмам һәм борылышсыз тавыш бирүләрен тагын бер кат ассызыклап күрсәтергә телим. Бу Россия халкының гаять зур һәм чын казанышы булды. XX га¬ сырда илебезнең иң зур казанышларының берсе дип уйлыйм. Ләкин без моның өчен нинди бәя түләргә мәҗбүр бул¬ дык? Россия Федерациясенең үзенә дә Советлар Союзы таралгандагы дәүләтчелек таркалуның деструктив про¬ цесслары үтеп керде — моны алдан күрергә мөмкин һәм ул зарур иде... Хәзер илдә конституциячел тәртип торгызылды, феде¬ раль башкарма хакимият вертикале ныгытылды, ә асыл¬ да, яңадан төзелде. Россия парламенты профессиональ эшләүче законнар чыгару органына әверелде. Илнең бердәм хокукый киңлеге торгызылды... Идарә итүдә реформа. 2004 елның мартында, хакимият вертикален ныгыту эшен дәвам итеп, Президент админи¬ стратив реформа башлану турында игълан итә. Аның төп бурычы башкарма хакимият органнары функцияләрен анык¬ лаудан һәм бүлешүдән гыйбарәт була. Министрлыклар эре¬ ләндерелә, федераль хезмәтләр һәм федераль агентлыклар төзелә. 2004 елның җәендә төбәкләрнең вәкаләтләре исемлеге бил¬ геләнә, алар карамагында күпчелеге социаль-икътисади мәсьә¬ ләләр калдырыла. Төбәкләрне эреләндерү башлана, кайбер икътисади уңышсыз автономияле округлар референдумнар¬ дан соң өлкәләргә һәм крайларга кушыла. 2004 елның сентябрендә Бесланда булган вакыйгалар башкарма хакимиятнең кризис хәлендә эш-гамәлләргә әзер булмавын күрсәтә. Шуңа бәйле рәвештә идарә итүдә рефор¬ маның яңа этабы башлана. Губернаторларны элеккечә турыдан-туры халык сайлавы урынына яңа тәртип кертелә, аның буенча төбәк җитәкче¬ ләре кандидатуралары Россия Президенты тарафыннан тәкъ¬ дим ителә һәм Федерация субъектларының закон чыгару җыелышлары тарафыннан раслана. Президент губернатор¬ ларны үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен чакырып алу хокукына ия була. Дәүләт советы чакырыла, аның составына төбәк башлык¬ лары керә. Гомуммилли проектларны күтәрү һәм тикшерү аның максаты итеп куела.
Сәяси партияләр турында кабул ителгән закон алардагы әгъзалар санын минимум 50 мең кеше дип билгели һәм илнең барлык төбәкләрендә зур вәкиллекләре булу зарур¬ лыгын раслый. Бу исә актив сәясәттән кечкенә партияләрне төшереп калдыра. Сайлау законнары да үзгәрә. Думаның бөтен составы хәзер партия исемлекләре буенча формалаш- тырыла. Сәяси партияләр өчен югарырак сайлау киртәсе (5% урынына 7%) урнаштырыла. Бер үк вакытта Россия Федерациясенең Иҗтимагый пала¬ тасы оештырыла. Ул сәяси курсны эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча Дәүләт думасы тырышлыкларына өстәмә була. Хакимият вертикален ныгыту тормышның барлык даирә¬ ләрендә дәүләтнең җайга салу ролен көчәйтә. 2000—2007 елларда илнең сәяси үсеше йомгаклары. 2000—2007 елларда сәяси үсешнең төп йомгагы Россия җәм¬ гыятенең сәяси тотрыклылыкка ирешүе булды. Милли бердәмлеккә һәм иҗтимагый татулыкка йөз тоту халыкның күпчелегендә хуплау таба. Хакимият вертика¬ лен ныгыту барлык дәрәҗәләрдә аның вәкилләренең сәяси җаваплылыгы артуга китерә. Төбәк законнарын Россия Конституциясенә һәм федераль законнарга тәңгәл китерү ил бердәмлеге өчен куркыныч булган үзәктән качу тенден¬ цияләрен туктата. Суд реформасы, законнарны кодифика¬ цияләү Россия Федерациясенең бердәм закон киңлеген бул¬ дыра, гражданнар хокукларын һәм ирекләрен чынбарлыкта гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр ачалар. Террорчылык белән көрәшне көчәйтү, әлеге бурыч тирә¬ сендә барлык Россия җәмгыятен берләштерү сизелерлек нәтиҗәләр бирә. Чечен Республикасында хәрби сәяси кри¬ зисны бетерү, хәлне нормальләштерү бу елларда илнең сәяси үсешендә төп йомгакларның берсе була. 1999, 31 декабрь — Б. Н. Ельцинның отставкага китүе. 2000, 26 март — В. В. Путинның Россия Президенты итеп сайлануы. 2004, 14 март — В. В. Путинның Россия Президенты итеп икенче срокка сайлануы. 1. Сез Б.Н. Ельцинның отставкага китүе сәбәпләрен нидә күрә¬ сез? 2. В.В. Путинның сайлау алды программасында иң мөһи¬ ме нәрсә дип саныйсыз? 3. 2000—2007 елларда җәмгыятьнең бердәмлеген һәм татулыгын тәэмин итү буенча нинди чаралар күрелә? 2000—2007 елларда Россиядә сәяси реформалар барышын тасвирлаучы материалларны Интернетта табыгыз. Таблица төзегез.
363 § 57. 2000 — 2007 елларда Россия икътисады Базар хуҗалыгын дәүләт көйләве сәясәтенә күчерү. 1990 ел¬ лар ахырына Россия икътисадында киеренке авыр хәл урна¬ ша. Аның байтак өлеше олигархия һәм ачыктан-ачык крими¬ наль структуралар тарафыннан контрольдә тотыла. Финанс ресурслары бетә, һәм ил гамәлдә тулысынча тышкы заём- нарга бәйле була. 1999 елда инфляция 36,5% тәшкил итә. Предприятиеләрдә хезмәт хакын түләү икешәр елга кадәр тоткарлана. 1991 ел белән чагыштырганда гражданнарның реаль керемнәре нибары 40% тәшкил итә, пенсияләр өлеше тагын да кимрәк була. Халыкның өчтән бере диярлек яшәү минимумыннан да кимрәк керем ала һәм ярлылык чигенең аръягында кала. Болар барысы да социаль проблемаларның арта баруына, коррупциягә, җинаятьчелеккә китерә. Демографик кризис дәвам итә: илнең халык саны ел саен миллион кешегә дияр¬ лек кимеп бара. Россиянең яңа җитәкчелеге, бу хәлдән чыгуның бер юнәлеше итеп, базар хуҗалыгын дәүләт көйләве сәясәтенә күчүдә күрә. Дәүләт иң эре монополияләрнең директорлар советына үз вәкилләрен кертә, һәм алар анда уздырылучы сәясәткә сизелерлек йогынты ясый. Сәнәгатьтә структур үзгәрешләр башлана. Аларның ниге¬ зендә эре корпорацияләр булдыру идеясе ята. Алар илебез икътисады форвардлары булырга һәм уңышлы төстә дөнья базары конкуренциясендә кайнарга тиеш була. Казылма байлыклар чыгаручы дәүләт корпорацияләре — «Газпром», «Роснефть», шулай ук «Россия тимер юллары» һ.б. — алар арасында иң эреләрдән. Соңрак автомобильләр төзү, авиа¬ ция, оборона сәнәгате предприятиеләрендә дә берләшү уза. Россия нанотехнологияләр корпорациясе, Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе, Берләштерелгән суднолар төзү корпорациясе һ.б. барлыкка килә. 2000—2007 елларда Россия икътисадының тотрыклы үсе¬ ше озак вакытлы планлаштыру мөмкинлеге бирә. 2008— 2010 елларга өчьеллык бюджет планы кабул ителә. 2008 ел¬ ның февралендә Президент В. В. Путин 2008—2020 елларга илебез үсеше бурычларын билгели. ВВПның үсеш темплары елга 6% ка кадәр булуы, ә инфляциянең яртылаш кыска¬ руы һәм 2010 елда 5—6% тәшкил итүе көтелә. Салым реформасы. 2000 елда, беренчеләрдән булып, салым реформасы башлана. Аның мәгънәсе салым ставка¬ ларын җайга салу юлы белән икътисадны эшләргә мәҗбүр итүдән гыйбарәт була. Предприятиеләрнең салым йөген киметү, кече бизнеска салым билгеләүне гадиләштерү, казыл¬
364 ма байлыклар чыгаручы сәнәгатьнең ролен күтәрү, шуңа таянып киләчәктә икътисадның башка тармакларын үсте¬ рүгә күчү бурычы куела. Предприятиеләр табышына салым ставкасы 35% тан 24% ка калдырыла. Казылма байлык¬ лар чыгаручы компанияләргә салым дөньяда чимал бәяләре¬ нә бәйле була. 2004 елда сатуларга салым юкка чыгарыла. Физик затларга 13% күләмендә бердәм салым кертү салым реформаларының мөһим өлешен тәшкил итә. Бер үк вакытта бюджеттан тыш фондларга иминият кертемнәре (страховые взносы) урынына бердәм социаль салым кертәләр. Дәүләтнең салымнарны үз вакытында һәм тулысынча алуы өчен көрәше мөһим юнәлеш була. Салымнардан тай¬ пылган өчен, Россиядә иң эре корпорация «ЮКОС» башлы¬ гы М.Б. Ходорковский кулга алына һәм хөкем ителә. Әлеге чаралар нәтиҗәсендә иң эре салым түләүчеләрдән федераль салымнар һәм җыемнар шунда ук ике тапкырдан күбрәккә арта. Кыска гына вакыт эчендә федераль бюджет элек дәүләттән яшерелгән акчалар белән шактый тулылан¬ дырыла. Тышкы бурычлар проблемасын хәл итү. Дәүләт бюдже¬ тының шактый ныгуы тышкы бурычлар проблемасын хәл итәргә булыша. 2000 ел башына Россиянең дәүләт бурычы 132,8 млрд доллар тәшкил итә. Тышкы кредитлардан фай¬ даланган өчен, процентлар бик тиз үсә. Ил җитәкчелеге тарафыннан тышкы бурычны акрынлап киметә бару максаты куела. 2000 елның 1 гыйнварыннан 2008 елның 1 гыйнварына кадәр ул 44,9 млрд долларга кадәр кими. Россиянең алтын-валюта резервлары 1999 елда¬ гы 12,2 млрд доллардан 2008 елда 476,3 млрд долларга кадәр арта. Үсешнең перспектив бурычларын хәл итү өчен, Тотрык¬ лылык фонды (Стабилизационный фонд) төзелә, ул энер¬ гия чыганаклары, валюта курсының һ. б. тирбәлеп торуы белән бәйле тышкы икътисади факторларның уңай булмаган нәтиҗәләреннән котылырга мөмкинлек бирә. Социаль үсеш: өстенлекле милли проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру. 2000 елның җәеннән Россия сәнәгате һәм авыл хуҗалыгының кризистан чыгу тенденциясе сизелә. 2001 елдан бу — халыкның керемнәре үсүендә дә чагылыш таба. СССР таралганнан соң, ул беренче тапкыр 6% ка арта. 2002 елда бу үсеш 9%, 2003 елда 14,5%, 2004 елда 11% тәш¬ кил итә. Моңа хезмәт өчен минималь түләү, пенсияләр һәм социаль түләүләр дәрәҗәсен күтәрү аша ирешелә. Икъти¬ садны структур үзгәртеп кору, салым реформасы, шулай ук дөньяда энергия чыганакларына бәяләрнең тиз үсүе, реформа елларында беренче буларак, ВВПның арта баруына китерә. Бу үсеш 2000 елда 9% тәшкил итә, 2001 елда 5%, 2002 елда
365 4,3%, 2003 елда 7,3%, 2004 елда 7,1%, 2005 елда 6,4%, 2006 елда 6,6%, 2007 елда 7,8% була. Болар барысы да хәзерге Россиядә иң эре социаль про¬ грамманы эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга керешергә мөм¬ кинлек бирә. 2005 елның сентябрендә В.В. Путин дүрт өстенлекле милли проект: «Сәламәтлек», «Сыйфатлы белем бирү», «Арзан һәм уңай торак», «Аграр-сәнәгать комплек¬ сын үстерү» программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыра башлау турында белдерә. Әлеге программаларны үстерүгә 2007 елда гына да 230 млрд сум акча бүлеп бирелә, аның яртысы диярлек «Сәламәтлек» проектына юнәлтелә. Монда төп акцент авыруларны кисәтүгә һәм башлангыч медицина ярдәме күрсәтүгә ясалды. «Мәгариф» программасы иң яхшы укыту¬ чыларга һәм педагоглар коллективларына максатчан ярдәм күрсәтүне, мәктәпләрне мәгълүматлаштыруны, федераль университетлар челтәре һәм бизнес мәктәпләр формалашты¬ руны күздә тота. «Арзан һәм уңай торак» проекты 2010 елга файдалануга бирелүче торакны 100—130 млн м2 га җиткерү бурычы куя, шулай ук торак-коммуналь комплексын рефор- малау буенча 250 млрд сум күләмендә махсус фонд булды¬ руны күздә тота. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның zA Федераль Җыелышка юлламасыннан. 2006 ел \ ...«Арзан торак» проекты ике елда ипотека кредитла¬ ры буенча ставкаларны киметергә, ә бу кредитларның гомуми күләмен өч тапкыр диярлек — 260 млрд сумга кадәр арттырырга тиеш... Аерым алынган милли проект кысаларында байтак ресурслар авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелә. Авыл¬ да яшь белгечләр өчен торак төзелеше башланды инде, кулланучылар кооперациясен, шәхси ярдәмче хуҗа¬ лыкларны һәм эре авыл хуҗалыгы җитештерүен кре¬ дитлау системасы үсә. Без авылларыбызга бик кирәкле яңа технологияләр һәм сыйфатлы авыл хуҗалыгы тех¬ никасы сатып алуда булышабыз. «Мәгариф» милли проектында каралган максатлар һәм чаралар турында берничә сүз. Россиядә конкуренциягә сәләтле мәгариф системасы кирәк. Юкса без белем бирү сыйфатының замана таләпләреннән артта калуы кур- * кынычына юлыгачакбыз... Тагын бер милли проектны без сәламәтлек саклау өлкәсендә башладык. Ул баш¬ лангыч медицина һәм санитария ярдәме һәм профилак¬ тика системасын ныгытуга, югары технологияле меди- ‘ цина хезмәтләренең һәркемгә мөмкин булуын күтәрүгә ## юнәл телгән.
366 Демографик сәясәт. Россиянең иң җитди проблемалары¬ ның берсе — халык саны кимү. 2000 елдан башлап махсус чаралар программасы кабул ителә. Үлем-китемне киметү өчен, сәламәтлекне саклауга чыгымнарда аерым бер статья белән халыкны массакүләм медицина тикшерүен, берен¬ че ярдәм күрсәтүне, вакцинация һәм башка профилактика чаралары үткәрүне финанслау карала. Балалар тууын арттыру өчен, эшләмәүче хатыннарга бала караганда түләнә торган пособиене 2007 елдан балага яшь ярым тулганга кадәр бирә башлыйлар. Шул ук вакыт¬ та икенче бала туганнан соң аңа түләү беренче бала белән чагыштырганда ике тапкыр арттырыла. Эшләүче аналарга хезмәт хакының 40% ы күләмендә пособие бирә башлый¬ лар. Икенче баланы тапкан өчен, ул елларда 250 мең сум күләмендә «ана капиталы» түләү карала, аны баланы укы¬ туга һәм башка кайбер максатларга да тотарга була. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 2007 елда 1,6 млн бала туа (2,08 млн кеше үлә). Илнең социаль-икътисади үсеше йомгаклары. 2000— 2007 елларда илебез икътисады зур юл үтә. Илдә инде 30 ел¬ дан бирле күрелмәгән үсеш темплары күзәтелә. Елга ул урта¬ ча 7% ка үсә. Инфляция исә бу елларда өч тапкыр кими. Тышкы бурычның да сизелерлек кимүе күзәтелә. Кыска гына вакыт эчендә Россиянең алтын-валюта резервлары 40 тапкыр арта, тышкы бурычлар проблемасы хәл ителә. Тотрыклылык фонды булдырыла. Икътисадны үстерүдәге уңышлар социаль өлкәдә милли проектларны гамәлгә ашыру өчен файдаланыла, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак төзелеше үсеш ала. Ил өчен бик мөһим булган демографик проблеманы хәл итү башлана. Шуның белән бергә, илнең икътисади үсешендә байтак проблемалар кала әле. Анда ягулык-энергетика, чимал өлеше¬ нең өстенлек итүе саклану — шул арның иң мөһиме. Инфля¬ ция һаман югары дәрәҗәдә кала. Рубль позициясен ныгыту импорт кайтаруның артуына китерә, ә бу исә илебез җитеш- терүчеләренең тез астына суга. Бу бигрәк тә автомобиль, авиация, приборлар һәм суднолар төзү өлкәсендә, химия, азык-төлек сәнәгатендә, авыл хуҗалыгында нык сизелә. Ил алдында торган бурычларны фәкать инновацион үсеш юлларында гына хәл итәргә мөмкин булуы торган саен ачыг¬ рак күренә. 1. 1990 еллар ахырына Россия икътисадының торышын бәя¬ ләгез. 2. 2000—2007 елларда икътисади сәясәтнең нинди юнә¬ лешләрен өстенлекле дип саныйсыз? Нигә? Интернетта 2000—2007 елларда Россиянең икътисади үсешен характерлаучы мәгълүматлар табыгыз. Таблица, график яисә '( | J диаграмма төзегез.
367 § 58. Җәмгыятьнең көндәлек һәм рухи тормышы Гражданлык җәмгыяте элементларын үстерү. Вазифа¬ сына керешкәч, Президент В. В. Путин, өстенлекле бурыч¬ ларның берсе буларак, гражданлык җәмгыятен үстерүне игълан итә. Моның өчен ул уртача сыйныф формалашты¬ руны һәм хакимиятнең хөкүмәтнеке булмаган оешмалар белән диалогик җайга салуын иң мөһим шарт дип атый. Ил җитәкчелеге инициативасы буенча 2001 елда җирле хаки¬ мият һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар вәкилләре катна¬ шында төбәк форумнары булып уза. Аларда җәмгыятьне иң күп борчыган проблемалар билгеләнә. 2001 елның ноябрендә Мәскәүдә Гражданлык форумы уза, анда иң югары хакимият тә, илнең 4 мең диярлек коммерциячел булмаган оешмасы әгъзалары да катнаша. В.В. Путин форумда ясаган чыгы¬ шында илдә үткәрелүче реформаларда җәмәгать оешмала¬ ры роленә югары бәя бирә һәм «гражданнар биргән тавыш хәлиткеч табышларның берсе булырга тиеш» дип билге¬ ләп үтә. Гражданнар берлекләре һәм берләшмәләре вәкилләре төркеме мөрәҗәгатеннән. 2001 ел, 12 июнь ...Бүген Россия гражданнары берлекләре һәм бер¬ ләшмәләре — җитди көч. Хәйрия фондлары, фәнни, мәдәни һәм этник җәмәгатьчелек, экологлар һәм хокук яклаучылар, кадрлар мәктәбе һәм эшмәкәрләр ассоциацияләре, хатын-кызлар һәм яшьләр оешмалары, һөнәр берлекләре — миллионлаган ирекле гражданнар мөстәкыйль рәвештә, хакимияткә исәп тотмыйча, тор¬ мыш куйган бик күп проблемаларны үзләре хәл итә. ...Гражданлыкның нигезе — әхлакый кыйммәтләрне раслау, «түбәннән», гражданнарның көндәлек тормы¬ шыннан күтәрелеп чыгучы милли идеяләрне торгызу ул. 2004 елда, хөкүмәтнеке булмаган оешмаларның абру¬ ен күтәрү, аларга дәүләт ярдәмен көчәйтү максатларында, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы һәм Федерация субъектларының иҗтимагый палаталары булдырыла. Алар составына җәмәгатьчелекнең иң абруйлы вәкилләре керә. Гражданлык җәмгыяте институтларына ярдәм һәм кеше хокуклары Советы төзелә. Яшьләр оешмаларына ярдәм итү чаралары күрелә. Шул ук вакытта шәхси корпорацияләрдән һәм чит илләр¬ дән финанс ярдәме алучы хөкүмәтнеке булмаган күп кенә оешмалар, хакимият белән диалог урнаштыру, кешеләрнең
ихтыяҗларын ачыклау һәм аларны канәгатьләндерү буенча уртак эш алып бару урынына, аларны тәнкыйть кенә итүне өстен күрәләр, ә еш кына теге яки бу компанияләр һәм чит ил оешмаларының корпоратив мәнфәгатьләрен яклый¬ лар. 2007 елда хөкүмәтнеке булмаган оешмалар эшчәнлеген чит илләрдән финанслауга чикләүләр кертелә, моннан соң аларның күбесе яшәүдән туктый яисә үз активлыкларын сизелерлек киметә. Ә гражданлык җәмгыяте институтларының төп өлеше икътисадны, сәламәтлек саклауны, мәгарифне, армияне һәм ил тормышының башка юнәлешләрен реформалау проблема¬ ларын тикшерүдә һәм хәл итүдә актив катнаша. Хакимият һәм массакүләм мәгълүмат чаралары (СМИ). Россиядә СМИ җәмәгатьчелек фикерен, гражданлык җәм¬ гыятен формалаштыруның мөһим инструменты булып кала. 1990 еллар ахырына СМИның киң системасы барлыкка килә. Йөзләгән газета һәм журналлар, уннарча радио- һәм телекомпания илебез халыклары телләрендә эш алып бара. Әмма 1990 елларның икенче яртысыннан әйдәп баручы басма һәм электрон СМИга олигархия төркемнәре һәм шәх¬ си затлар контрольлек итә, алар әлеге коралдан үз мән¬ фәгатьләрендә актив файдалана. Җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә дәүләтнең роле көчәю СМИга да кагылмый калмый. Дәүләт Россиянең иҗти¬ магый телевидениесе (ОРТ) акцияләренең контроль паке¬ тыннан беренче телевидение каналы җитәкчелеген алмашты¬ ру өчен файдалана. Алган кредитларын үз вакытында кай¬ тара алмагач, НТВ телеканалы да бөлгенлеккә төшә һәм яңа хуҗалар кулына күчә. Мәгариф, фән, мәдәният үсеше. 2000 елдан индустриаль җәмгыятькә хас мәгариф системасын мәгълүмати җәм¬ гыятькә туры килүче яңа системага алмаштырырга тиеш¬ ле мәгариф реформасы башлана. Мәҗбүри тулы урта белем бирү торгызыла. Мәктәпләрне компьютерлаштыру, аларны Интернетка тоташтыру тәмамлана. Россиядә яшәүчеләр өчен вузга керүнең тигез мөмкинлекләрен тәэмин итәргә чакы¬ рылган Бердәм дәүләт имтиханы кертелә. Илдәге югары белем бирү системасының Болонья системасына күчүе баш¬ лана. Аның максаты — яшь россиялеләргә, заманча югары белем алганда, Европадагы яшьтәшләре белән тигез мөмкин¬ лекләр булдыру. Фән һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен дәү¬ ләт премияләре күләме сизелерлек арттырыла. Яшь галим¬ нәр өчен махсус дәүләт бүләкләре һәм РФ Президенты премияләре кертелә. Яшь фәнни хезмәткәрләрне Россия фәннәр академиясе составына сайлаганда, махсус квоталар карала.
369 2001 елда дәүләт бюджетында мәгариф һәм фән ихтыяҗ¬ ларына чыгымнар оборона чыгымнарыннан артып китә. Россия фәне казанышлары арасында 2001 елның июлендә дөньядагы өченче (АКШ һәм Япониядән тыш), секундына 1 трлн эш операциясе башкаручы суперкомпьютер ясауны билгеләп үтәргә кирәк. Иң яңа мәгълүмати технологияләр һәм коммуникация чараларын эшләү бик перспективалы күренә. Фәнни тикшеренүләрдә нанотехнологияләр мөһим юнәлешкә әверелә. Алар, материяне молекуляр дәрәҗәдә үзгәртү нигезендә, яңа объектлар һәм матдәләр алырга мөм¬ кинлек бирә. Россия спорты казанышлары. 2000—2008 елларда масса¬ күләм спортның матди-техник базасы яңартыла башлый. Тимераякта шуу (Коломна), чаңгы спорты (Мәскәү) буенча дөнья дәрәҗәсендәге спорт объектлары төзелә. Спорт тра¬ дицияләрен, спорт тарихын популярлаштыру өчен күп нәр¬ сәләр эшләнә. «Бозлык чоры» («Ледниковый период») теле¬ визион программасы фигуралы шуу белән кызыксынуны яңарта. Танылган тренер Г. Хиддинкны Россиянең футбол буенча җыелма командасында эшләргә чакыру 2008 елгы футбол буенча Европа чемпионатында уңышлы гына чыгыш ясаган заманча команда булдыруга мөмкинлек бирә. Россия җыелма командасының Олимпия уеннарында¬ гы чыгышлары мәшһүр казанышлар белән билгеләп үтелә. 2000 елда Сиднейдагы Олимпиадада Россия җыелма коман¬ дасы икенче урынны яулый. Синхрон йөзү осталары Ольга Брусникина һәм Мария Киселёва ике тапкыр олимпия чем¬ пионы була, гимнаст Алексей Немов 6 медаль ала. Йөге¬ решче Ирина Привалова спринтерлык чабышында ике ме¬ даль яулый. 2004 елда Афинадагы Олимпиадада 19 яшьлек велосипед¬ чы Михаил Игънатьев Россия спорты тарихында тректа узы¬ шуда беренче тапкыр алтын медаль ала. Анастасия Ерма¬ кова — Анастасия Давыдова дуэты синхрон йөзүдә җиңеп чыга. 2006 елда Туриндагы кышкы Олимпиадада Светлана Журова 500 метрга тимераякта йөгерештә чемпион була, ә Россия фигурачылары бөтен пьедесталны диярлек били: Татьяна Тотьмянина һәм Максим Маринин — парлы шууда, Татьяна Навка һәм Роман Костомаров — боз өстендә биюдә, ә Евгений Плющенко ялгыз шууда ирләр арасында чемпион исемен алалар. 2008 елда Пекиндагы Олимпиада чемпионнары Елена Исәнбаева (колга белән сикерү) һәм Андрей Сильнов (биек¬ леккә сикерү) елның иң яхшы җиңел атлетлары дип бәя¬ ләнә.
о Хакимият һәм чиркәү. Хакимиятнең чиркәүгә мөнәсәбәте XXI гасыр башында гына чынлап чәчәк ату чоры кичерә. Раштуа укулары даими була башлый, аның барышында иң югары дәүләт дәрәҗәсендә чиркәүнең россиялеләр рухи ныклыгын һәм әхлагын яңартуда катнашуы рәвешләре тик¬ шерелә. Рус православие чиркәве (РПЦ) һәм башка конфес¬ сия вәкилләре РФ Иҗтимагый палатасы һәм башка иҗти- магый-дәүләт структураларында актив эшләп килә. 2000 елда Мәскәүдә 1931 елда юкка чыгарылган Кот¬ каручы Христос Храмын торгызу тәмамлана. Ул илнең төп православие храмына әверелә. Бөтен Россия буенча чиркәү, монастырь, приходлар- ны торгызу эше бара. Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Алексий II хезмәт иткән 18 ел эчендә монастырьлар саны 35 тән 769 га, ә эшләп килүче чиркәүләр 7,5 меңнән 30 меңгә җитә. Чиркәү төзелешенең мондый колачын хри¬ стианлык тарихында дөньяның бер генә иле дә күрмәгән иде. Чиркәү белән бергә мәчетләр, синагога, буддизм дацан- нары торгызыла. Казандагы һәм Грозныйдагы мәчетләр Рос¬ сия территориясендә иң зур мәчетләргә әверелә. Төрле дин¬ дәге берничә миллион кеше изге урыннарга хаҗ кыла. Рус чит ил православие чиркәве (РЗПЦ) белән кушылу Рус православие чиркәве тормышында иң зур вакыйгага әверелә. Ул 2007 елның маенда, РПЦ патриархы Алексий һәм РЗПЦ митрополиты Лавр Кануннар бердәмлеге турында актка кул куйгач була. Дәүләт хакимияте тырышлыгы белән чиркәүгә мөлкәте¬ нең бер өлеше кайтарып бирелә. Моңа Иерусалимдагы Совет чорында югал тыл ган Рус дини миссиясе биналары, Италия¬ нең Бари шәһәрендәге рус хуҗалыгы да керә. Төрле конфессия вәкилләре Россия җәмгыятен рухи яңар¬ туда актив катнаша. Чиркәү мәктәпләре, рухи семинарияләр, православие гимназияләре дәүләт уку йортларына тиңләш¬ терелә һәм дистәләгән мең баланы укытып чыгара. 1917 ел¬ гы революциядән соң руханилар беренче тапкыр, хәрби хезмәткәрләр арасында эшләү өчен, армия бүлекчәләренә кайта. 2008 елның декабрендә Алексий II үлгәннән соң, РПЦның Урындагы (Поместный) соборында Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы итеп Смоленск һәм Калининград митрополиты Кирилл сайлана. Патриарх Алексий II җеназасы алдыннан протоиерий Димитрий Смирнов чыгышыннан. 2008 ел, 9 декабрь \\, Шундый кыска гына вакыт эчендә күп санда рухани¬ лар әзерләнде. Башка илләрдә без бик шөбһәле хәл
күзәтәбез, чөнки анда ел буена священниклыкка бер генә чакыру да булмый, ә монда, Русьта, без дини семинарияләргә керүгә конкурс булуын күрәбез. Моңа шулай ук Первосвятитель хезмәтләре һәм кайгыртуы белән ирешелде. Әле күптән түгел генә туздырылган храмнар яңара, тиздән яңа төзелгән храмнар саны тор- гызылганнар саныннан артып китәр. Изгеләрнең изгесе Патриарх Алексий, безнең Рус православие чиркәвенең барлык, хәтта иң ерактагы епархияләрендә дә булу өчен, зур тырышлык куйды. Күп шәһәрләрдә аны уннарча мең кеше каршылады, алар, бер күзләре белән генә булса да, бу рухи яңарышка фатиха бирүчене күрергә тырышты. Яше шактый булуга да карамастан, ул яшь руханиларга һәрвакыт үрнәк иде, чөнки Мәс- кәүдә Божественная литургияне теләсә кайсы клирик¬ тан да күбрәк башкарды. 1. 2000—2007 елларда Россия халкының көндәлек тормышын¬ да нинди үзгәрешләр күзәтелә? Бу үзгәрешләрнең кайсыла¬ рын иң әһәмиятлесе дип саныйсыз? Җавабыгызны дәлилләгез. 2. XXI гасыр башында Россия спортының кайсы казанышларын сез хәлиткеч дип саныйсыз? Нигә? Интернетта 1992—1999 елларда һәм 2000 — 2007 елларда дәү¬ ләт һәм чиркәү мөнәсәбәтләрен чагылдыручы мәгълүмат табы¬ гыз. Монда нәрсә уртак һәм нинди аерма бар? Мәгълүмат¬ ларны таблицада туплагыз. § 59. Россиянең тышкы сәясәте Яңа тышкы сәясәт стратегиясен эшләү. 2000 елның июнендә Президент В. В. Путин Россия Федерациясенең тышкы сәясәте концепциясенә кул куя. Хәзерге шартларда Россия халыкара аренада таянган төп принциплар булып илнең ышанычлы иминлеген тәэмин итү, аның суверените¬ тын һәм территориаль бөтенлеген саклап калу һәм ныгыту, дөнья җәмәгатьчелегендә ныклы һәм абруйлы позицияләр яулап торуы билгеләп үтелә. Ил җитәкчелеге Россиянең бөек держава статусын саклап калуыннан чыгып эш итә. Шуңа бәйле рәвештә, тотрыклы, гадел һәм демократик дөнья тәртибе формалаштыру максатларында, гомумдөнья процессларына йогынты ясауны тәэмин итү бурычы куела. Иң якын күршеләр белән мөнәсәбәтләргә аеруча зур әһәмият бирелә. Россия чикләре периметры буйлап игелекле күршелек поясы формалаштыру, Россиягә янәшә төбәкләрдә булган киеренкелек һәм конфликт учакларын сүндерүгә һәм мөмкин булганнарын кисәтүгә булышу бурычы куела.
372 Россия гражданнарының һәм милләттәшләребезнең чит илләрдә хокукларын һәм мәнфәгатьләрен һәрьяклы яклау¬ ның, шулай ук Россия Федерациясенә дөньяда уңай караш формалаштыруның, рус телен һәм Россия халыклары мәдә¬ ниятен популярлаштыруның әһәмияте билгеләп үтелә. Террорчылыкка каршы көрәшне көчәйтү. XXI гасыр башында халыкара террорчылыкка каршы көрәш Россия өчен беренче чираттагы бурычка әверелә. Россия территориясендә халыкара террорчылык үзәкләренең вәкилләре Төньяк Кав¬ казда аеруча актив хәрәкәт итә. Чечен Республикасы тер¬ риториясен алар, Россия Федерациясен таркату өчен, плац¬ дармга әверелдерә. Монда чит илләрдән финанс һәм хәрби ярдәм кертелә, ә бандалар составында башка илләрдән ялла¬ нып сугышучылар хәрәкәт итә. 2001 елның 11 сентябрендә АКШтагы терактлардан соң Россия халыкара террорчылыкка каршы көрәштә Көнбатыш илләренә кушыла. Россия Федерациясенең һава киңлекләре һәм тимер юллары террорчылыкка каршы коалиция өчен Әфганстанга хәрби йөкләр илтүгә ачып куела. Россия Урта Азиядә Америка хәрби базаларын урнаштыру белән ризала¬ ша. Россия җитәкчелеге моңа үзенең көньяктагы чикләре куркынычсызлыгы хакына бара. НАТО лидерлары таныганча, Россия җитәкчелегенең бу адымнарыннан башка Әфганстандагы контртеррорчылык операциясендә уңышка ирешеп булмас иде. Кыска гына вакыт эчендә Әфганстандагы талиблар режимы бәреп төше¬ релә. Төньяк Кавказда да хәл нормальләшә башлый. Россия-Америка мөнәсәбәтләре. АКШ белән мөнәсәбәтләр Россия тышкы сәясәтендә иң мөһим юнәлеш булып кала. Бер генә иң зур держава (АКШ) калган бер полярлы дөнья идеясеннән чыгып, президент кече Дж. Буш администра¬ циясе бөтендөнья аренасында көчләр балансын үз файдасына үзгәртүгә йөз тота. АКШның 1972 елгы ракеталарга кар¬ шы оборона шартнамәсеннән (ПРО) чыгуы, ПРОның милли системасын булдыру турында белдерә. Бу менә инде 30 ел дәвамында яшәп килгән стратегик тотрыклылык системасын җимерер иде. Фәкать Россия җитәкчелеге басымы астында гына АКШ, 2002 елда Россия белән шартнамә төзеп, страте¬ гик һөҗүм итү коралларын кыскартуга бара. Ул 2012 елга атом-төш боеголовкалары санын 1700—2200 гә калдыруны күздә тота. Әмма АКШ стратегик балансны үзгәртү адымнарын дәвам итә. Бу процесста НАТОны киңәйтү иң әһәмиятле адым була. 2004 елда бу оешмага Болгария, Румыния, Словакия, Латвия, Литва һәм Эстония кабул ителә. 2009 елда НАТОга Албания һәм Хорватия керә. Киләчәктә НАТОга Украина һәм Грузиянең дә керәчәге турында игълан ителә.
АКШ һәм аның союздашлары Гыйракка бәреп кергәч, Россия бу агрессиягә кискен каршы чыга, һөҗүм итүнең сәбәпләрен уйдырма дип атый. Моны соңрак америкалылар үзләре дә раслый. Тиздән АКШ Иранга һөҗүм итәр өчен сәбәп эзли баш¬ лый. «Иран куркынычына» каршы көрәшү өчен, Дж. Буш ПРОның Америка системасын Польшада һәм Чехиядә ур¬ наштыру турында белдерә. Бу исә Россиягә турыдан-туры сугыш куркынычы тудыра. Мондый адымнар Көнбатыш лидерларының Россия белән партнёрлыкка омтылуы хакындагы белдерүе белән һич тә туры килми. Бу исә безнең илне җавап адымнары ясауга этәрә. 2007 елның апрелендә Россия элегрәк кул куелган Европада кораллы көчләрне чикләү турындагы шартнамәне (ДОВСЕ) үтәүгә мораторий хакында игълан итә. Россиянең якын чит илләр белән мөнәсәбәтләре. Рос¬ сиянең БДБ һәм Балтыйк буе илләренә карата сәясәте әлеге илләрдә барган процесслар белән билгеләнә. Латвия, Литва һәм Эстониянең НАТОга керүе, аларның Россиягә территориаль һәм матди дәгъвалар белдерүе, уртак тарихны бозып язу, рус телле халыкның хокукларын бозу, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучылар һәйкәллә¬ рен мәсхәрәләү Россия гражданнарын һәм җитәкчелеген битараф калдырмый. Россия һәм Балтыйк буе илләре ара¬ сында икътисади, мәдәни элемтәләр нык кими. БДБның кайбер илләрендә, чит илдән турыдан-туры тык¬ шыну аркасында, сәяси җитәкчелек алмашына. 2003 елның көзендә Грузиядә «розалар революциясе» нәтиҗәсендә Э. Ше¬ варднадзе режимы бәреп төшерелә. Аңа алмашка килгән президент М. Саакашвили Грузиянең ЕС һәм НАТОга керүен төп бурычы итеп куя. 2004 елда Украинада президент сай¬ лаулары йомгакларын танымау кампаниясе оештырыла. АКШ, Евросоюз һәм НАТОның турыдан-туры катнашында сайлау нәтиҗәләре, асылда, юкка чыгарыла. Нәтиҗәдә аз гына өстенлек белән җиңгән, Россия белән мөнәсәбәтләрне ныгыту яклы булган В.А. Янукович урынына Украинаны НАТОга кертергә тырышкан В.А. Ющенко хакимияткә килә. Бу вакыйгалар «кызгылт-сары революция» исеме ала. Украи¬ надагы яңа җитәкчелекнең ил территориясендә НАТО кат¬ нашында хәрби өйрәнүләр уздырырга маташуы халыкта кискен каршылык, ризасызлык уята. Украина хөкүмәте Россия газы өчен базар бәяләреннән түләүгә күчүдән баш тарта, шуның нәтиҗәсендә Европа илләрен Россия энергия чыганаклары белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыга. Украина хакимияте, миллионлаган гражданнарының мән¬ фәгатьләре белән санлашмыйча, рус телен массакүләм мәгъ¬ лүмат чараларыннан, кинопрокаттан, мәгариф системасыннан
кысрыклап чыгара. Россия белән мәдәни багланышлар ел- дан-ел кими бара. 2005 елда «лаләләр революциясе» нәтиҗәсендә Кыргыз¬ стан президенты Ә. Акаев бәреп төшерелә. Озак та үтми, Үзбәкстанда президент И. Кәримовны алмаштырырга омты¬ лыш була. Барлык бу вакыйгалар Россия җитәкчелеген БДБ илләре белән мөнәсәбәтләргә күбрәк игътибар бирергә, алар белән хезмәттәшлекне киңәйтергә мәҗбүр итә. Россия һәм чит илдәге рус диаспорасы. XXI гасыр башында башка илләрдәге Россия диаспорасы белән Россия арасында элемтәләр сизелерлек ныгый. Бу вакытка илебез¬ дән читтә 30 млн чамасы россияле яши. Ватандашларыбыз¬ ны илгә кайтаруга булышлык итү башлана. 2007—2012 ел¬ ларга төзелгән махсус программа Россиягә күченеп кайтырга теләүчеләргә матди ярдәм, ипотека кредиты бирүне, Россия гражданлыгы алуны гадиләштерүне күздә тота. Күп елларга беренче тапкыр Россия җәмгыяте чит илләр¬ дәге ватандашлары белән бергәлек, татулык тоя башлый. Россиянең ШОС илләре белән мөнәсәбәтләре. Россия җитәкчелеге Көнчыгыштагы иң якын күршеләр белән союз¬ дашлык мөнәсәбәтләрен үстерү буенча да тырышлык куя. 2001 елда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) төзелә, аның составына Россия, Кытай, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан керә. Соңрак Үзбәкстан да кушыла. ШОС эзлек¬ ле рәвештә стратегик тотрыклылыкны ныгытуны, халыкара хокук тәртибен саклауны яклый. Ил лидерларының ел саен очрашып торуы, уртак хәрби өйрәнүләр, ныгый барган икъ¬ тисади хезмәттәшлек ШОСны бик тиз үсә барган халыкара оешмаларның берсенә әйләндерә. Аның эшендә күзәтүчеләр сыйфатында Ьиндстан, Иран, Пакистан, Монголия катнаша башлый. Шанхай хезмәттәшлек оешмасының бишьеллыгы декларациясеннән. 2006 ел Ц Әгъза дәүләтләр буыннан-буынга дуслык мөнәсәбәтлә¬ рен тапшырачаклар һәм бер-берсенә көндәш буларак карамаячаклар, игелекле күршелек, үзара хөрмәт һәм файдалы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен һәрьяклап үсте¬ рәчәкләр. Алар суверенитетларын, иминлекләрен һәм территориаль бөтенлекләрен яклау эшендә принципиаль позицияләрен саклап калуда һәм әлеге максатларны тор¬ мышка ашыруда бер-берсенә булышлык күрсәтәчәкләр. Алар әгъза дәүләтләрнең суверенитетына, иминлегенә һәм территориаль бөтенлегенә зыян китерергә мөмкин булган берлекләрдә һәм берләшмәләрдә катнаш¬ маячаклар. Алар үз территорияләрен башка әгъза дәүләтләр суверенитетына, иминлегенә һәм терри¬
375 ториаль бөтенлегенә зарар китерү өчен файдаланыр¬ га юл куймаячаклар һәм үз территорияләрендә әгъза дәүләтләр мәнфәгатьләренә зыян китерүче оешмалар һәм төркемнәр эшчәнлеген туктатачаклар. Моны исәп¬ кә алып, әгъза дәүләтләр ШОС кысаларында озакка исәпләнгән игелекле күршелек, дуслык һәм хезмәт¬ тәшлек турындагы күпьяклы хокукый документ төзү хакындагы мәсьәләне килештерүгә керешәләр. Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр аеруча тотрыклы һәм нәтиҗәле була бара. 2001 елда алар арасын¬ да Игелекле күршелек, дуслык һәм хезмәттәшлек турын¬ да шартнамәгә кул куела. Анда бер-берсенә территориаль дәгъвалар булмау билгеләп үтелә һәм стратегик партнёр- лык игълан ителә. Соңрак ике ил арасындагы чик буе мәсьәләләре дә җайга салына. Товар әйләнеше, фәнни-тех¬ ник һәм гуманитар хезмәттәшлек күләмнәре күпкә арта. Россиядә — «Кытай елы», Кытайда «Россия елы» уздырыла, бу хәл ике ил халкын тагын да якынайта. Латин Америкасы илләре белән мөнәсәбәтләр. Ул еллар¬ да иң тиз үсә баручы илләр булып Бразилия, Россия, Ьинд- стан һәм Кытай (БРИК) таныла. Бу бөтендөнья икъти¬ сади интеграциясенең үсә баруы шартларында аларның хезмәттәшлегенә этәргеч ясый. Әгәр Кытай һәм Ьиндстан белән мөнәсәбәтләр электән килгән булса, Латин Америкасы илләре белән багланышларны буш җирдә диярлек башларга туры килә. Россия Президентының Бразилия, Аргентина, Венесуэла, Куба, Перу, Боливия, Никарагуа лидерлары белән очрашулары даими төс ала. 2008 елда Россия дәүләт баш¬ лыгы Латин Америкасы илләренә беренче рәсми визит ясый. Традицион икътисади һәм мәдәни багланышлар тәүге тап¬ кыр хәрби-сәяси хезмәттәшлек белән тулылана. 2008 елның көзендә Венесуэлага Россия хәрби-диңгез флотының хәрби кораблар отряды, шулай ук стратегик бомбардировщиклар төркеме уртак хәрби өйрәнүләр үтү өчен килә. Бразилия, Аргентина, Венесуэлага чыгучы россиялеләр өчен виза ре¬ жимы бетерелә, Латин Америкасында файдалы казылмалар ятмаларын эшкәртүгә контрактларга кул куела. Болар күпполярлы дөнья идеясен гамәлгә ашыру өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыра. Россиянең халыкара аренадагы позицияләре ныгу. Рос¬ сия җитәкчелеге тарафыннан милли мәнфәгатьләрне ачык- тан-ачык игълан итү, мөстәкыйль тышкы сәяси курсны кат¬ гый яклау дөньяда илебезнең абруе ныгуга китерә. 2003 елда Санкт-Петербургның 300 еллыгын бәйрәм итү халыкара колач ала, анда дөньяның бик күп илләреннән иң югары җитәкчеләр җыела. 2005 елның 9 маенда Бөек Ватан
376 сугышында Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм итүдә дөньяның әйдәп баручы державалары лидерлары катнаша. 2006 елның июлендә Россия, рәислек итүче ил сыйфа¬ тында, Петербургта «Зур сигезлек» лидерларын кабул итә. 2007 елда Халыкара олимпия комитеты 2014 елда Сочида Олимпия уеннары уздыру турында карар кабул итә. Россиянең 2000—2007 еллардагы тышкы сәясәте йомгак¬ лары. Россиянең 2000—2007 еллардагы тышкы сәясәтенең төп йомгагы хәзерге этапта илнең милли мәнфәгатьләрен исәпкә алучы тышкы сәясәт концепциясен эшләү һәм гамәл¬ гә ашырудан гыйбарәт була. Россиянең көч структуралары, барлык ж,әмгыяте тырыш¬ лыгы белән халыкара террорчылыкка каршы көрәшкә мө¬ һим өлеш кертүгә, илнең территориаль бөтенлегенә куркы¬ нычны кисәтүгә ирешелә. АКШ белән мөнәсәбәтләрдә Россия эзлекле төстә үз милли мәнфәгатьләрен яклый, халыкара мөнәсәбәтләрдә диктатка каршы чыга. Көнбатыштагы партнёрларның Россияне иң якын күрше¬ ләрдән «кызгылт-сары» һәм башка «революцияләр» ярдә¬ мендә бүлеп куярга маташулары БДБ илләре арасындагы эш-гамәлләрне күбрәк координацияләүгә этәрә. Россиянең ШОСта һәм башка халыкара оешмаларда кат¬ нашуы, аның Европа, Азия, Африка, Латин Америкасы ил¬ ләре белән мөнәсәбәтләрен үстерү хәзерге заман дөньясының күпполярлы моделен булдыруга этәргеч бирә. Болар барысы да Россиянең дөнья эшләрендә халыкара абруе һәм роле үсүгә алып бара. 1. 1990 еллар ахырына Россиянең геосәяси хәле нинди була? Нигә бу чорда илнең геосәяси хәле начарлана? 2. 2000— ( г ) 2007 елларда Россиянең тышкы сәясәтендә нинди юнәлешләр /V. хәлиткеч була? Моны ни белән аңлатырга? Интернетта 2000 — 2007 елларда Россия тышкы сәясәтенең нәтиҗәле булуын күрсәтүче мәгълүмат табыгыз. Таблица төзегез. § 60. Россия инновацион үсеш юлында Президент Д. А. Медведев һәм аның программасы. 2008 ел¬ ның 2 мартында Россиянең өченче Президенты итеп Дмит¬ рий Анатольевич Медведев сайлана. Ул 1965 елның 14 сен¬ тябрендә Ленинградта туа. Ленинград дәүләт университе¬ тының юридик факультетын, аннан соң аспирантурасын
377 тәмамлый. Университетта укы¬ та, шәһәр Советы рәисе киңәшче¬ се була. 1999 елда Россия Федера¬ циясе хөкүмәте аппараты җи¬ тәкчесе урынбасары, ә аннан соң Президент администрациясе җитәк¬ чесе урынбасары булып эшли. Бер үк вакытта ул «Газпром»ның Дирек¬ торлар советын җитәкли. 2003 елның октябрендә Д.А. Медведев Россия Президенты администрациясе җитәк¬ чесе итеп билгеләп куела, ә 2005 ел- Д. А. Медведев ның ноябрендә хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары була. Бу сыйфатта ул милли проектларны гамәлгә ашыруга кура¬ торлык итә. Үзенең сайлау алды программасы төп идеясен Д.А. Мед¬ ведев болай формалаштыра: «Тормышның югары стандарт¬ ларына ирешергә омтылган теләсә кайсы хәзерге заман дәү¬ ләте эшчәнлегендә мөһим булган «ирексезлеккә караганда, ирек яхшырак» дигән принцип безнең сәясәт нигезендә ятар¬ га тиеш. Әлеге принципны мин иң мөһиме дип саныйм. Бу сүзләр — кешелек тәҗрибәсе квинтэссенциясе. Сүз ирекнең барлык чагылышлары: шәхси ирек турында, икътисади ирек хакында, ниһаять, үз-үзеңне күрсәтү иреге турында бара». Д.А. Медведевның V Красноярск икътисади форумындагы чыгышыннан. 2008 ел, февраль Беренче бурыч. Хокукый нигилизмны җиңү. Закон¬ нарның сыйфатына һәм хокук куллануның нәтиҗәле- легенә аеруча игътибар биреләчәк. Икенче. Административ киртәләрне радикаль киметү. Өченче. Инновацияләрне һәм кеше капиталына инвес¬ тицияләрне җәлеп итү максатларында, салым йөген киметү. Дүртенче. Киләчәктә дөньяда финанс тотрыклылыгы таянычларының берсе булырга тиешле куәтле һәм мөс¬ тәкыйль финанс системасы төзү. Рубльне төбәк резерв валюталарының берсенә әйләндерү. Бишенче. Транспорт һәм энергетика инфраструкту¬ рами модернизацияләү. Киләчәкнең яңа телекоммуни¬ кация инфраструктурами төзү. Алтынчы. Илдә инновация системасы нигезләрен фор¬ малаштыру. Җиденче. Илебездә социаль үсеш программасын га¬ мәлгә ашыру.
378 2008 елның 7 маенда Д. А. Медведев Россия Федерациясе Президенты вазифасына керешә. В. В. Путин премьер-ми¬ нистр итеп раслана. Кавказ артындагы хәрби конфликт. 2008 елның 8 авгус¬ тына каршы төндә Грузия гаскәрләре Көньяк Осетия тер¬ риториясен, Грузия-Көньяк Осетия конфликты зонасында¬ гы Россия тынычлык сакчыларын ракета-артиллерия утына тота. Шуннан соң Грузия гаскәрләре, халыкара килешү¬ ләрне бозып, Көньяк Осетия территориясенә керә, бу тер¬ риториянең статусы турындагы мәсьәләне көч кулланып хәл итәргә омтыла. Нигездә, РФ гражданнарыннан торган җирле халык агрессия каршында яклаучысыз кала. Гуманитар һәлакәт куркынычы килеп туа. Россия Президенты халыкны һәм Россия тынычлык сак¬ чыларын яклау турында карар кабул итә. Россия армия¬ се тынычлыкка мәҗбүр итү буенча сугышчан операция башлый. 4 көндә Грузия гаскәрләре туктатыла һәм качар¬ га дучар ителә, Россия армиясе Тбилиси янына ук килеп җитә. Бер үк вакытта Кара диңгез флоты Грузияне диңгездә сугышчан мөмкинлекләреннән мәхрүм итә. 12 августта Д.А. Медведев тынычлыкка мәҗбүр итү операциясен тукта¬ ту турында белдерә. Грузия агрессиясеннән соң Көньяк Осетия һәм Абхазия ста¬ тусы турындагы күпьеллык бәхәс хәл ителә. Көньяк Осетия һәм Абхазия президентлары, референдум нәтиҗәләренә һәм республика парламентлары карарларына таянып, Көньяк Осетия һәм Абхазиянең дәүләт суверенитетын тану турында Россиягә үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр. Федерация Советы һәм Дәүләт думасы әлеге мөрәҗәгатьләрне яклап тавыш бирә. Россия Абхазия һәм Көньяк Осетияне таный һәм алар белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра, ә аннан соң дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамәләр төзелә. Көнбатыш илләре бу вакыйгаларга каршы була. Хезмәт¬ тәшлекнең кайбер программалары ябыла. Сәяси реформаның яңа этабы. 2008 елның ноябрендә Президент Д.А. Медведев илнең сәяси системасын яңа бурыч¬ ларга туры китереп үзгәртү зарурлыгы турында игълан итә: «Хәзер Россиядә, 15 ел элеккеге кебек, демократия булырга тиешме-юкмы дигән сорау тормый. Аңлашыла ки, булыр¬ га тиеш... Хәзер исә мәсьәлә Россия демократиясенең алга таба ничек үсәргә тиешлеге турында». Җәмгыятьтә ышаныч дәрәҗәсен күтәрү бу процессның төп юнәлеше дип игълан ителә. Тиешле процентларын җыя алмаган партияләр өчен тавыш биргән сайлаучыларга Думада вәкиллек гарантиясе бирелә. Президентка Федерация субъектларының булачак җитәкчеләре кандидатуралары буенча тәкъдимнәр төбәк сай¬ лауларында иң күп тавыш җыйган партияләр тарафыннан
3 кертелә башлый. Федерация Советын халык тарафыннан хакимиятнең вәкиллекле органнарына сайланган затлардан һәм Федерациянең тиешле җирле үзидарә депутатларыннан гына формалаштырырга карар кылына. Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына муниципалитет җитәкчеләрен эш¬ леклерәк контрольдә тоту, ә кирәк булганда, вазифаларын¬ нан читләштерү хокукы бирелә. Ирек, сәламәтлек, милек кебек һәр кеше өчен иң мөһим мәсьәләләргә кагылышлы закон проектларын караганда, хөкүмәтнеке булмаган оешма¬ лар, РФ Иҗтимагый палатасы вәкилләренең мәҗбүри кат¬ нашуы карала. Россия Конституциясенә тәүге үзгәрешләр кертелә. Феде¬ раль Җыелыш хокуклары киңәйтелә. Дәүләт думасы вәка¬ ләтләренә башкарма хакимияткә карата контроль функ¬ цияләре кертелә. Хөкүмәт Думада ел саен эшчәнлек йомгак¬ лары буенча һәм турыдан-туры парламент куйган мәсьәләләр буенча хисап бирергә тиеш була. Президентның вәкаләтләре вакыты — 6 елга кадәр, ә Дәүләт думасыныкы 5 елга кадәр озайтыла. Россия Федерациясе Президентының Федераль , Җыелышка юлламасыннан. 2008 ел, 5 ноябрь \ Хәзер кыйммәтләр турында әйтик. Алар яхшы мәгъ¬ лүм. Сәяси тигез хокуклылык, судларның намуслы эше, җи¬ тәкчеләрнең җаваплылыгы булып аңлашылучы гадел¬ лек. Ярлылыкны һәм коррупцияне җиңүне таләп итү¬ че социаль гарантияләр буларак гамәлгә ашырылучы гаделлек. Җәмгыятьтә һәр кеше өчен һәм халыкара мөнәсәбәтләр системасында барлык Россия милләте өчен лаеклы урын яуларга тырышучы гаделлек. Бу ирек — шәхси, индивидуаль ирек. Эшмәкәрлек иреге, сүз, дин тоту, торак урынын һәм шөгыль төрен сайлау иреге. Һәм гомуми, милли азат¬ лык. Россия дәүләтенең мөстәкыйльлеге һәм бәйсез- леге. Кеше тормышы, аның муллыгы һәм абруе. Милләтара тынычлык. Төрле мәдәниятләр берлеге. Аз санлы халык¬ ларны яклау. Көньяк Осетия һәм Абхазия бәйсезлеген тану — шундый яклауның мисалы. Гаилә традицияләре. Мәхәббәт һәм тугрылык. Кече яшьтәгеләр һәм өлкәннәр турында кайгыртучанлык. Ватанпәрвәрлек. Илебез тарихына һәм безнең идеалдан әле ерак булган бүгенге көнебезгә иң аек, тәнкыйть күзлегеннән караганда да. Теләсә нинди шартларда, һәркайчан — Россиягә ышаныч, туган якка, бөек мәдә¬ ниятебезгә тирән мәхәббәт.
380 Безнең кыйммәтләребез шундый, безнең җәмгыятебез¬ нең нигезләре, безнең әхлакый ориентирлар шундый. Ә гадирәк итеп әйткәндә, бар кешегә аңлаешлы, билге¬ ле нәрсәләр әнә шундый. Алар турындагы уртак караш безне Россия, бердәм халык итә. Болар — без беркайчан да баш тартмаячак нәрсәләр. Россия һәм бөтендөнья икътисади кризисы. Бөтендөнья икътисади кризисы 2007 елның җәендә АКШта күчемсез милек базарының бөлүеннән башлана. 2008 елның көзенә кризис АКШ финанс системасының сугыштан соң яшәп килгән рәвешен юк итте дияргә мөмкин. Шуның артын¬ нан АКШта да, дөньяның башка илләрендә дә икътисад¬ ның реаль секторы тарая башлый. Бөтендөнья кризисының масштаблары XX гасырның 20 нче еллары ахыры — 30 нчы еллары башындагы Бөек депрессия күрсәткечләренә якын¬ лаша. Барлык илләрдә дә диярлек халыкның кереме кими. Икътисад үсеше фәкать Ьиндстан һәм Кытайда гына дәвам итә, тик аларда да аның темплары алдагы еллардагыдан 2 тапкыр диярлек акрыная, Россиядә ВВП 2% тан күбрәккә кими. Россиядәге икътисади кризисның үзенә генә хас үзенчә¬ лекләре була. Алар экспортның чимал структурасы, базар институтларының, шул исәптән финанс системасының да, җитәрлек кадәр өлгермәгәнлеге белән бәйле. Кризис нәти¬ җәсендә Россиядә чимал экспортына бәяләр төшеп кенә калмый, аңа сорау да кими. Россия икътисадының чимал булмаган секторларының конкуренциягә сәләте түбән булу тагын бер проблеманы тәшкил итә. Нәтиҗәдә 2008 елда ук инде сәнәгать җитештерүенең сизелерлек кимүе, эшсезлек арту, хезмәт хакы төшү күренешләре башлана. 2008 елның октябрь — декабрендә, бөтендөнья икътисади кризисы Россия икътисадына җитди йогынты ясый баш¬ лагач, хөкүмәт кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыра башлый. Беренче этапта алар кризисның таралуына, аның икътисад эшчәнлеге нигезләренә янаучы рәвешләргә күчүенә юл куймаска мөмкинлек бирә. 2008 ел ахырында рубль акрынлап девальвацияләнә. Банк¬ ларда тупланган акчаларның байтагын кертемчеләр ала. 1990 еллардагы кебек, янә финанс махинацияләре, салым түләмәү күренешләре күзәтелә. Социаль программаларның үтәлмәве, җәмгыятьтә киеренкелек көчәю куркынычы туа. Кризисның ихтимал социаль тискәре нәтиҗәләрен киметү өчен, икъти¬ садта дәүләт көйләве көчәйтелә. Тотрыклылык фонды акча¬ лары, дәүләт алтын-валюта резервлары банк системасына, шулай ук иң эре корпорацияләргә ярдәм итү өчен тотыла.
381 Бөлгенлеккә төшү һәм чит илдәге мал ияләре кулына күчү куркынычын кисәтеп, дәүләт берничә эре компанияне дәүләт милкенә ала. Россия җитәкчелегенең үз тырышлыкларын дөньядагы әйдәп баручы державалар лидерлары белән коор¬ динацияләве зур әһәмияткә ия була. Кризиска каршы чаралар программасы. 2009 елның язында Россия хөкүмәте кризистан чыгу программасын тәкъдим итә. Ул түбәндәге төп юнәлешләрне эченә ала: — дәүләт элек бирелгән социаль йөкләмәләре үтәлешен, шулай ук кризистан зуррак зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтүне гарантияли; — алдагы сәнәгать һәм технологик үсеш потенциалын саклап калу һәм арттыру чараларын күрү; финанс ресурсла¬ рын нәтиҗәле җитештерү өлкәләрен ярдәмгә туплау; — илдә эчке ихтыяҗны арттыру өчен, дәүләт заказы системасыннан файдалану; — кеше капиталына — мәгариф өлкәсенә һәм сәламәтлек саклауга — инвестицияләрне арттыру; — урта һәм кече бизнес өчен административ киртәләрне киметү, коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү чараларын күрү; — куәтле милли финанс системасын формалаштыру чара¬ ларын күрү; — рубльнең алмаштыру курсын саклап калу һәм инфля¬ ция процессын акрынайту чараларын күрү. Хөкүмәт кризисның нәтиҗәләре Россия өчен алдынгырак үсешле илләрдәгегә караганда авыррак булу ихтималыннан чыгып эш итә. Икътисади кризис шартларында социаль сәясәт. Хөкү¬ мәт, кризис чорында халыкның сәламәтлеге күрсәткечлә¬ ренең начарлануын булдырмау максатында, сәламәтлек сак¬ лауның дәүләт системасына булышлык итү буенча чаралар күрә. Даруларга һәм медицина хезмәтләренә бәяләр күтә¬ релүгә дә карамастан, түләүсез медицина ярдәменә дәүләт гарантияләре раслана. Хөкүмәт федераль бюджетның халык¬ ны дарулар белән тәэмин итүгә юнәлтелгән чыгымнарны нәтиҗәле итү бурычын куя. Социаль түләүләр һәм пособиеләр индексацияләнә. 2009 ел¬ да пенсиянең уртача күләме арттырыла. Аның база, дәүләт тарафыннан гарантияләнгән өлеше бер елда 42,8% ка арта. Беренче чиратта хезмәт базарында хәлнең начарлануы бе¬ лән бәйле социаль киеренкелекне киметү чаралары күрелә. 2009 елның башында эшсезлек буенча пособиенең макси¬ маль күләме 1,5 тапкыр үсә. Түләүле нигездә укучы студентлар авыр хәлдә кала. Хөкү¬ мәт студентлар өчен укуның барлык чорына бер үк кадәр түләү кертергә тәкъдим итә. Түләү нигезендә уңышлы укучы
382 һәм матди кыенлык кичерүче студентларны бюджет акчалары исәбенә укуга күчерү эше оештырыла. 2008/2009 уку елын¬ да бюджет урыннарына шартнамә нигезендә укучы 26 мең¬ нән күбрәк студент күчерелә. Югары уку йортларының көндезге бүлекчәләрендә бюджет урыннарын 2008 елдагы дәрәҗәдә саклап калу чаралары күрелә. Магистратурада бюджет урыннары 20 меңнән 35 меңгә кадәр үсә, аспиран¬ турага кабул итү арта. 2010 елның җәендә көчле корылык һәм табигый янгын¬ нар шартларында халыкка ярдәмнең өстәмә социаль чарала¬ ры күрелә. Дата (^) 2008, 2 март — Д.А. Медведевны Россия Президенты итеп сайлау. 1. 2008 елдан Россиядә инновацион үсеш мәсьәләләре нигә аеруча кискен килеп баса? Андый үсеш дип сез нәрсәне аңлый¬ сыз? 2. Көньяк Осетия һәм Абхазия тирәсендәге конфликт¬ ның сугыш чыгаруын сез ничек аңлатасыз? 2008 елның август вакыйгалары нәтиҗәләре нинди булды? Интернетта Россия хөкүмәтенең 2008—2009 еллардагы икъ¬ тисади кризис нәтиҗәләрен бетерү буенча эшчәнлегенең төп юнәлешләрен күрсәтүче мәгълүмат табыгыз. Таблица төзегез.
Учебное издание Данилов Александр Анатольевич Косулина Людмила Геннадьевна Брандт Максим Юрьевич ИСТОРИЯ РОССИИ XX — начало XXI века Учебник для 9 класса основной общеобразовательной школы с татарским языком обучения Казань. Татарское книжное издательство. 2011 Перевод с русского на татарский язык Уку-укыту басмасы Данилов Александр Анатольевич Косулина Людмила Геннадьевна Брандт Максим Юрьевич РОССИЯ ТАРИХЫ XX гасыр — XXI гасыр башы Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек Мөхәррирләре Л.Г. Шарифуллина, И.И. Кадыйрова Бизәлеш мөхәррире Л.Р.Вафина Техник мөхәррире һәм компьютерда биткә салучысы Р.Ф. Мөбарэкҗанова Корректорлары Г.Р. Ногманова, А.М. Закирова Оригинал-макеттан басарга кул куелды 03.11.2011. Форматы 60 х 90 */16- Шартлы басма табагы 24,0 + форз. 0,25 + рәс. 2,0. Тиражы 5000 д. Заказ Р-1638. «Татарстан китап нәшрияты» ДУП. 420111. Казан, Бауман урамы, 19. Тел./факс: (843) 519-45-22. http: //tatkniga.ru e-mail: tki@tatkniga.ru «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы. 420066. Казан, Декабристлар урамы, 2.
1941 ел, 22 июнь Германиянең СССРга һөҗүм итүе 1941 ел, декабрь Совет гаскәрләренең Мәскәү янында контрһөҗүме башлану 1942 ел, июль — 1943 ел, февраль Сталинград сугышы 1943 ел, гыйнвар Ленинград блокадасын өзү 1943 ел, июль — август Курск сугышы 1945 ел, 8 май Германия капитуляциясе 1945 ел, 2 сентябрь Япония капитуляциясе, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану 1953 ел И. В. Сталин үлү 1955 ел Варшава Килешүе Оешмасы төзелү 1957 ел, 4 октябрь Кешелек тарихында беренче тапкыр галәмгә ясалма иярчен очыру 1961 ел, 12 апрель Кешелек тарихында беренче тапкыр Ю. А. Гагаринның галәмгә очуы 1962 ел Кариб кризисы 1964 ел Н. С. Хрущёв «отставкасы», Л. И. Брежневның идарә итә башлавы 1965 ел 1975 ел, 1 август 1985 ел 1989 ел, май — июнь 1990 ел, 12 июнь 1991 ел, 12 июнь 1991 ел, август 1991 ел, декабрь 1993 ел, 12 декабрь 1993, 1995, 1999, 2003, 2007 еллар 1996, 2000, 2004, 2008 еллар ► А. Н. Косыгин реформасы башлану Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча киңәшмәнең Йомгаклау актына Хельсинкида кул куелу М. С.Горбачёвның идарә итә башлавы СССР халык депутатларының I Съезды РСФСР дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителү Беренче тапкыр Россия Президентын сайлаулар ГКЧП СССР таркалу. БДБ төзелү Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителү Дәүләт думасына сайлаулар Россия Федерациясе Президентын сайлаулар XX гасыр, 60 нчы ► Диссидентлык хәрәкәте башлану еллар уртасы
9 785298 021524 РОССИЯ ТАРИХЫ XX гасыр -XXI гасыр башы
Ярлы рус крестьяны йорты Мул тормышлы рус крестьяны йорты 1905 елның 17 октябре. Рәссам И.Е. Репин. 1905 ел
Крестьяннар. Рәссам 3. Е. Серебрякова. 1914—1915 еллар Кызлар Идел буенда. Рәссам К.С. Петров-Водкин. 1915 ел РОССИЯДӘ 1905—1907 ЕЛЛАР РЕВОЛЮЦИЯСЕ |ЬСК 1ПИ1 йРеве; 1жнетагильский Митаес Оренбу| А«(Саратов' Уральск (арицын 1ивань ИЯ БУХАРЕСТ Соч1 1^0 Р I егйсйнг,форс 1ВОДСК. {Онежское. (Симбирск /Самара' •' .т^^Ростов-на-Дону '° ~г~ “5'=АФкеочБ' АстРаха| имферопольУф^ффу Екатеринрдар; . с. Красноводск чкЪх V*A** >аку с оф Рига ?Псков -A/WcK f '' .ТЙерь.А Е °Грозный ' ПотиА-ХАКугаис \ Батум>&/~4&Г^Флис ф “—/Л . Вжзаветпол) ’^’VjjCTado.xcfKoe ,оз.' r / Л fap'lfi'■ >' и' МоговйУйхйнский| а /. . ; ф' ' \ А Вологда вЯ| ка'*' ' Пермь*. АКоотрома В'юткинскийо г1 ; j"’-; Сормово '.пф;., А( * -Ага*- :' Казань^, ф'? „ АВСТРО- осм им 3\ СОФИЯ ».^БОЛГАРИ. Челябинск ,4 Златоуст Расстрел рабочих 9 января ® 1905 г. в С.-Петербурге. Нача¬ ло первой революции в России Города, в которых происхо- КУР9К дили стачки и демонстрации в январе — августе 1905 г. Города, охваченные Всерос- • сийской политической стачкой в октябре 1905 г. Екатеринбург К&нстанцфСевастопольА ■ ' Ч Е Р Н~О' Е ■J& ^лпТ^ибав^ <---Г1рмжаФ\ j .'.'/Смоленск r»vJ. .•» -с .*Пенза -'' цфа^?^Брест-Литовс^*г^ё^.-.' О.Рел Х^ррв / - . J -|\^^<И(кГ'|6блИН . "■'■•.Жкиомин L Чернигов‘KypcKt-’BopoHejK Айс-’ •'. |Харьков^ а'.: . ■ •-'/ф^^лтавадсу^—г ' -ВЕНГРИЯ -Г/Лугднскл кишАевЕка1.ерИН0СЛа^ ^Горлсв^- J РОССИЯНЕҢ АЗИЯ ӨЛЕШЕ Города, в которых Тула ли стачки и демонстрации в ноябре — декабре 1905 г. »> Вооружённые восстания в де¬ кабре 1905 г. Города, в которых происходи- А ли стачки и демонстрации в 1906—1907 гт. А. Александров Ал. Александровск И.-В. Иваново- -Вознесенск К. Кронштадт Сокращения: Л. Лодзь С. Суоменлинна (Свеаборг) Т Тукумс Ф. Феодосия Революционные выступления в армии и на флоте ★ в 1905 г. ☆ в 1906—1907 гг. Районы крестьянского движения I в 1905 г. ® в 1906 — 1907 гг -♦ - Рейс броненосца “Потёмкин”
XX ГАСЫР БАШЫНДА РОССИЯНЕҢ ИКЪТИСАДИ ҮСЕШЕ у S 9 л I ■ ’ ->v ) ' • t? ■( • 0 л 1 • |\ Архангельск Гельсин: >орс, Ревель 'розаводск (Онежское уозеро Основные центры промышленности металлургической, машинострои¬ тельной и металлообрабатывающей Котл: "ЕРБУРГ }ждинскид\ ■ Алапаевский] текстильной пищевой Добыча ВологдгГ ' [Нижнее ювский<~ 1ГИЛЬСКИ1 ’А'Либав: Пско! Яросла: Ков)чо Двинск верь' МОСКВА- Вильно vt К Витебск юленск ХВаршав: ,Лодзь'~г£>^' Гродно 1ИНСК' Брян: Домб| Курск А В С Т Р О - -ВЕНГРИЯ Киш| .итомир ^КЙеЖ, Винница - Черкассы 1нев S to р У М ы v ^БУХАРЕСТ ®СОФИЯ БОЛГАРИЯ И Я :МБУЛ 'ИНЫ /““Кострома Иваново- Возңесенск Шуя™ д ' Нижний Орехово-/ Новгород дЗуево/ \ \ nai Вятка Воткинский’* (pv 7. Ижевскы Казань < ' Пермь^ т; • Екатеринбург. КыштымскийЬ Златоуст'^-'5’'' Уфа/' / \ Белорецкий •0Л0М1 Гула \ Юрел Лип: I _ V.J / I Сумы / Полтава /Харьков' .Екатерйносла: Юзовк: кривой Рог (есс: :ерч| Пенза! Тамбов Воронеж /сарат< Цари: /•^•Ростов/на-Дону аганрог / .Ставрополь Симбирск Самара 'ральск Севастополь^ 1овороссийск' Майкоп(Ю Батум И М |кавка: Тифлис розныи >риван! И Р А Н \ допетровский Оренбург урьев .Караган; \ копи: ашкент ■ угля А нефти О золота Создание монополий в промышленности Предприятия синдиката «Продамета» Предприятия синдиката «Продвагон» Район размещения предприятий * / угледобывающей промышленности синдиката «Продуголь» (J) Нефтяные монополии Район размещения предприятий сахарного синдиката РОССИЯНЕҢ АЗИЯ ӨЛЕШЕ Основные районы размещения иностранного капитала в про¬ мышленности Железные дороги государственные частных обществ Границы государств даны на 1914 г.
Шәһәр өстендә. Рәссам М. С. Шагал. 1914—1918 еллар Зәңгәр киңлекләрдә. Рәссам А.А. Рылов. 1918 ел Мария Николаевна Ермолова портреты. Рәссам В. А. Серов. 1905 ел Масленица. Рәссам Б.М. Кустодиев. 1916 ел Ф. И. Шаляпин Борис Годунов ролендә. Рәссам А. Я. Головин. 1912 ел
РОССИЯ БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫ ЕЛЛАРЫНДА 4^ \ -С5 • (~к Ладожское он V СТОКГОЛЬМ »» гёльеийгфорс Онежское оз. J Ха ст/г Ревель ПЕТРфГРАД °Вологда Вятка у Вышний Воло1 :риый < рЫт// • М Сильно' | о * — 1итавао^Ха ГР ;к» aepi ю» Традно/Тч/Минсю S !„» о*Д}с|Варшава*^*//ЗАПАДньи a. I *'Лодз£ Боест- /X (. ФРОНТ\ Вдуцк / ^."юго-западный ФРОНТ АКиев Т^н Каменец- '^V'-ч Тч/'-Подольский ф» йН^рновцы Ярославль Кострома / -ГКинешма Иваново-, к 9*\В0знесенск»Шуя /ормово Владимир. KgBp6B *'нИЖНий Орехово- Новгород XjLye^' Кулебаки хк Касимов Казань ‘ Перемышльо Х>Льв01 Hi АВСТРО-дЗЬ -ВЕНГРИЯ*^ МОСКВА1 Коло! Chi Бежица \ Тула1 Брянск Гомель • Курск Сумы 1ирск Пенза Воронеж & Ci ;мара Саратов •Харьков ху феменчуг . Краматорская Екатериносла'в-i ° «Луганск Кривой Рог X Горловка ' , Енакиевоо ^рово» НикиЛаев Таганрог* Царицын 7 * (БУХАРЕСТ®.,,^1 X иа ' -Фунай ч х ®СОФИЯ > ш 4 БОЛГАРИЯ V;' W ' ч \ J! /РУМЫНСКИЙ Ж* Ъф'рюнт X ? Симферополь ^аТ/|?И^1С Севастополь Новоросси! ЧЁРНОЕ МОРЕ Азов ipi гёркасск Sx ’Ростов-на-Дону Астрахань ^Ставрополь ( С Армавир ! ■ | «ПятигорскА Майкоп % Грозный е'О \ х 1 с ^СТАМБУЛ её союзники и её союзники войск России германо-австрийских войск ] Россия и ] Германия Действия • Действия Линия наибольшего продвижения русских войск в Восточной Пруссии в августе 1914 г. : Линия фронта к концу 1914 г. : Линия фронта к концу 1915 г. Наступление русских войск 22.V — 31.VII 1916 г. (Брусиловский прорыв) ► Контрудары противника , Линия фронта к концу 1916 г. Багу, •*VKai [Тифлис (ивань ,с ЛУрмия Центры забастовочного движе¬ ния с 1914 г. по февраль 1917 г. Революционные выступления в армии и на флоте в начале 1917 г. Февральская революция в России 27.ll 1917 г. Линия фронта к концу февраля 1917 г. 80ШШЫЙ ПРОЛЕТАРИЯ! ЗАВОЮЕТ КОММУНИЗМА тлкъ РДЗРГЪШб нъ РДБОЧ1Й ВОПРОС въ совдепы ДЛЯ ПОСЛЕДНЕГО СТРАШНОГО БОЯ. ЕСЕ ТРУДОВЫЕ СМЫКАЙТЕ РЯЛИМЧ Гражданнар сугышы елларында кызыллар һәм аклар чыгарган плакатлар
И. В. Русаков исемендәге клуб. Архитектор К. С. Мельников. 1927—1929 еллар С.М. Зуев исемендәге клуб. Архитектор И. А. Голосов. 1928 ел Тамань походы. Рәссам П.П. Соколов-Скаля. 1928 ел «Максим Горький» АНТ-20 самолёты Ленинград өстендә. Рәссам В. В. Купцов. 1936 ел
СССР ТӨЗЕЛҮ (1922 —1940 еллар) 1 Эстонская ССР 2 Латвийская ССР 3 Литовская ССР И т ы й ОКЕАН д о В о'*9 Л . X" X Л Е кутс Тунгуска оз. Байкал К И УЛАН-БАТОР, н г о’ м о * я я я Командорские о-ва (Россия) 4 Молдавская ССР Советские социалистические республики, ЗСФСР подписавшие Договор об образовании СССР 30.XII 1922 г. Е Петропа -Камчатс LL И А Л С т А Я ОХОТСКОЕ МОРЕ о. Сахалин 'Красноярск WAP>' Ир ТЛ- Л-- Чита Хабаровск 5 Грузинская ССР 6 Азербайджанская ССР 7 Армянская ССР казахская Советские социалистические республики, ССР образованные в 1924 — 1936 гг. (с указанием 1936 дат) О Народные советские республики, на¬ ходившиеся в договорных отношени¬ ях с РСФСР в 1920 - 1924 гг. 1 Хорезмская Народная Советская 1 Республика „ Бухарская Народная Советская z Республика Республики, ранее составлявшие За¬ кавказскую Социалистическую Фе- и деративную Советскую Республику (ЗСФСР), с 1936 г. непосредственно вошедшие в состав СССР Западная Украина и Западная Бело¬ руссия, вошедшие в состав УССР и БССР в 1939 г. ЯПОНСКОЕ Л (Владивосток МОРЕ. г ; I Латвия, Литва и Эстония, вошед- -L-L1 шие в состав СССР в 1940 г. гштгр Территории, переданные Румыни- UlUlU ей СССР в 1940 г. т Образование Молдавской ССР в i 1940 г. —1 Карело-Финская ССР преобразо- ' вана из АССР в 1940 г. Границы СССР и союзных республик —— на22.У1 1941 г. Западная граница СССР на 30.XII 1922 г. иностранных государств на 1938 г.
Схиигумен Митрофан һәм иеромо¬ нах Гермоген. Рәссам П.Д. Корин. 1933 ел Рәссам Б. Ефимов плакаты. 1933 ел Рәссам В. Дени плакаты. 1930—1931 еллар Яңа Мәскәү. Рәссам Ю. И. Пименов. 1937 ел Мәскәүнең Лубян мәйданында «Соловки ташы». XX гасырның 20—40 нчы елларындагы репрессияләр корбаннарына һәйкәл
БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ АЛДЫННАН СССРНЫҢ ХАЛЫК ХУҖАЛЫГЫ БАРЕНЦЕВО . МОРЕ 1урманск г хх 5 БАРЕНЦЕВО V МОРЕ МОРЕ ЛАПТЕВЫХ У 7 * S / 1 Кандалакша -f7 О Ту-7 Воркута г Салехард Нарьян-Мар Д Нарьян-Мй] ж 1 i V^F^7 'БЕЛОЕ у Г"©. \-ftjb < ст^гДАрхангельск Салехард' <3 :и К,иров 1ермь ’Ханты-Мансийск Норильск Игарка ■Сангар .Якуте Магадан. Петропавловск- - Камчатский ,■ :льси1 ЛенИнц 1ЛИН 10ЛХ0В (рвгор'од <РИГА ков ЖОЗАВОДСК / Сыктывкар .Котлас '^ВИЛЬН1РС"ч- ■ ■ / ЗЯ.' Витебс ''ОРЩ .МОСКВА 1ЙНСК' loi iei ула >ряг 'киев; :dj ■Spej Ң-О^Курсг Сума&р / ■ 'Вологда Киров, Е “Кострома г ' гин ©Иедцово /рс£ \° Березники >Пермь !СК Тки ;ердло1 ОВ .^Казань Горький^Г^ Д -Златоуст; Уфа 1еля( 1НОГОРСК. ©Магн! 1ипецк- Во| Харьков/©, оВалуйки \ //ФЯГХ-. \\До« ңЗйаДнепропетррвск < ДДепоодзержинЖоу1*- .й._в°Р0фил0в£Р; v к Кривой Borleof Гинница гапорожье; Ленза Сызрань •Куйбышев .... > Оренбувьос А Орск Сара' 'ральск Ёталинград [Челябинск, \ 'л ^ЖП'етрбгавловс1 РрСК, Т'Й\1 Кустанай Актюбинск Г Экибастуз! \ It Джезказган 1 \\ БалхагштА Новосибирск ■АТА .Енисейсг Гомск Красноярск сДАбакагч g Киренск Поз. Байкал Комсомольск- ~^-на- Амуре / -ФБлаговещг ОХОТС КОЕ • море ® УЛАН-БАТОР. МОНГОЛ И я^./7 г; Владивосток ■Д ЯПОНСКОЕ ёй МОРЕ Г КИШ1 Ч* БУХАРЕСТ . Л Дунай) ie&^w , Одесса’ !имферо1 БОЛГАР) :pcgi to Гурьев ЧД, Севастополе-/ Новороссийск Туапсе расуодар £ ЧЕРНОЕ Отрасли промышленности, предприятия которых были реконструированы или по¬ строены в 1926 --1940 гг. © тепловые электростанции © гидроэлектростанции металлургия О Астрах; ит^чик^ Грозный Орджонй 1ахачкала Батуми Тбилиси' Тс 1ахичейаг ку О ■расноводск >счНебит-Даг “ /АШХАБАД к> машиностроение и металлообработка химическая и нефте¬ перерабатывающая деревообрабатыва¬ ющая и целлюлозно- бумажная лёгкая и пищевая Добыча ■ угля Д нефти ▲ руды ИРА Границы западная граница ’ ’ ‘ СССР на 1.1X1939) - СССР на 22.VI 1941 — союзных республи» иностранных госу- Нефтепроводы дарств на l.iii 1938 Железные дороги, построенные до 1925 г. в 1926—1940 гг. Актюбинск ■S Ь^^?РУНЗЕ ДАЛИН АБАД Производство некоторых видов продукции в 1 -й и 2-й пятилетках Некоторые виды продукции 1-я пятилетка (IV квартал 1928 -1932гг.) 2-я пятилетка (1933 -1937гг.) 1928 г. Задания, намеченные на послед¬ ний год пя¬ тилетки Повышен¬ ные зада¬ ния, уста¬ новленные позднее Фактически произведе¬ но в 1932 г. Задания XVII съезда ВКП(б) на 1937 г. Фактически произведе¬ но в 1937 г. Электроэнергия (млрд кВт ■ ч) 5 22 13,5 38 36,2 Уголь (млн тонн) 35,5 75 64,6 152,2 128 Нефть сырая с газом (млн тонн) 11,6 22 45 — 46 21,4 46,8 28,5 Чугун (млн тонн) 3,3 10 17 6,2 16 14,5 Автомашины (тыс. штук) 0,84 100 200 23,9 200 199,9 Соотношение социальных групп крестьянства в 1927 г. (в процентах) ] бедняки и батраки □а середняки Коллективизация крестьян¬ ских хозяйств (в процентах) , п0 числу крестьянских >.*«1 дворов 93 99,1 96,999'9 Посевные площади по кате¬ гориям хозяйств (млн га) Н совхозы и другие госу¬ дарственные хозяйства 3 колхозы мм личные подсобные хо- зяйства крестьян- 1,72,3 1928 1932 1937 1940 1928 1940
СОВЕТЛАР СОЮЗЫНЫҢ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ (22.VI 1941 ел — 18.XI 1942 ел) 1анск Финский 1ЬСИ1 алл! 1ИНИН IOCKBA «API ^Воронеж ■Ровно. ■BOB IbKOI •Сталинград ■ИШИНӨ1 РУМЫНИЯ )десо; БЕЛ ГР) БУХАРЕСТ [Р0ШИЛ01 1ЫЙ Ереван АНКАРА^ розаводск \Онежское Ростов-на-Дону ьРуНовороссиг Черноморский фл№ ХанкоЬ Балтийски! ■i ^^^дтчГрозь ■никидзеА». \ „.Тбилиси • Севастопол! Румынский флот Немецкий Ф“\- р Я о Е м о цйнград Ц 3) ВОЛО1 J'zThxbhh z ювгород БУДАПЕШТ1 У \V Курску. |Киев ’ _ , / ,Р." , Ельня :с БрянЬк^- ■ птИлс -> Немецкий ' ..флот рахань г . к0 Я £ , ) / 7 Северный &> флот т. -у > -Ъ’наи V < ) «СОФИЯ х/ '.БОЛГАРИЯ у \ ° . Линия фронта к концу апреля 1942 г. Направления ударов немецких " войск в 1942 г. Города, оказавшие герои Смоленск ческое сопротивление захватчикам Линия фронта к 19 ноября 1942 г. . . .... Основные районы борьбы советских партизан Ш Нацистская Германия и её сателлиты Государства и террито- ] рии, захваченные Герма¬ нией и её сателлитами [ 1 Государства, объявившие I 1 о своём нейтралитете Районы сосредоточения V. и направления главных | ударов немецких войск * в 1941 г. 1 —г Контрудары советских войск Оборонительные рубежи советских войск Окружённые группиров- , ки советских войск и на- правления их выхода из окружения Линия фронта, на кото- рой были остановлены немецкие войска к де¬ кабрю 1941 г. , .. Наступление советских " войск зимой 1941-1942 гг. Территории, освобождён¬ ные советскими войска¬ ми зимой 1941-1942 гг. Бөек Ватан сугышы алдыннан һәм сугыш вакытында чыккан плакатлар Границы СССР даны на 22.V11941 г., границы иностранных государств — на 1.111 1938 г. 1941 елның 7 ноябрендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган парад. Рәссам К. Ф. Юон. 1942 ел
Севастополь оборонасы. Рәссам А. А. Дейнека. 1942 ел СОВЕТЛАР СОЮЗЫНЫҢ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ (19.XI 1942 ел — 9.V 1945 ел) ь)нежское1 /Ладожское :инки ОСЛО 1©нйнгта >инский фло1 1КГОЛЫ алл! (МОСКВА Куйбышев О Лиеп; оТула плёв |рел 1теттин) Воронеж Сурок >иев. рако| (овск ггов-на-Дону 1ВЦВҺ .ЕЛГРАД ПВЕНД-- KopfyHi менковс» ^Волхов )вгород юнодар 5РДЖОНИ1 Сулина Констанца Jr Румынский флот 0^~ Я Ки^»ке1 )десса лайпеда ^Вильнюс Д /о J--- 1 Минск! Яссы ’ *' Клуж РУМЫНИЯ ч .„НсвороссиЙ! ^Севастополь Черноморский флот „пЕ ,о/>лБа*и 'ф^Немецкий! Л* флот Л 5 л-1' Кёнигсберг ■ц дунай/<.^ ■(БОЛГАРИЯ -■<•> СОФИЯ i Сталинград U'ПиченгаСеверный / //’’ Флот • ’’Мурманск ' > Линия фронта к 19 ноября 1942 г. Действия советских войск в ноябре 1942 г.- - марте 1943 г. Линия фронта к концу марта 1943 г. Наступление советских войск в июле - декабре 1943 г. Линия фронта в конце дека¬ бря 1943 г Линия фронта к середине июня 1944 г. Линия фронта к концу 1944 г. Наступление советских войск в январе 1944 г. - - мае 1945 г. Нева суы. «Ленинград блокадада» сериясеннән бер бит. Рәссам С. С. Бони. 1942 ел , Действия советского морского десанта Основные районы борьбы советских партизан » • Контрудары немецких войск _/ Окружённые и разгромленные группировки войск Германии и её сателлитов Положение советских и союзных войск к концу войны - Подписание Акта о безоговороч- Q8.V.1945J ной капитуляции Германии Смоленск г°Р°Да' оказавшие героическое ‘ ' сопротивление захватчикам Границы СССР даны на 22.V11941 г., границы иностранных государств — на 1 .III 1938 г.
НЕМЕЦ ГАСКӘРЛӘРЕН МӘСКӘҮ ЯНЫНДА TAP MAP ИТҮ Дмитров ково МОСКВА ъ КАЛИНИНСКИЙ ФРОНТ алинин )j Кимры Мал алуга Рязань >вск) ухиничи Белев z ) ценск югр - зап. Фронт ославец Ока Линия фронта, на кото¬ рой были остановлены немецкие войска к 5.XII 1941 г. Волрколз Гжатск о издра Серпухов Линия фронта к 7—10.: 1942 г. Линия фронта в конце апреля 1942 г. Направления главных ударов советских войск Контрудары немецких войск Московская зона обо¬ роны Города, оказавшие ге- МОСКВА роическое сопротивле¬ ние захватчикам КУРСК ДУГАСЫНДАГЫ СУГЫШ — Линия фронта к 5. VII 1943 г. Наступление немецких войск Контрудары советских войск Рубежи, на которых были ос- 1111111 тановлены немецкие войска Контрнаступление советских войск - Линия фронта к 18.VIII 1943 г. Линия фронта к 23.VI11 1943 г. НЕМЕЦ ГАСКӘРЛӘРЕН СТАЛИНГРАД ЯНЫНДА ТАР-МАР ИТҮ БЕРЛИН ӨЧЕН СУГЫШ Боковека: Обл! о I Морозовск Фролово = Линия фронта к 19. X- 1942 г. :ерафимович У ^.ДОНСЮ 1ач-на-Д< ФРОНТ .ачалинская ювка Направления ударов совет¬ ских ВОЙСК С 19.Х: ПО 30.X: 1942 г. Окружение немецких войск ^<**4 Советский ht < 1ская 7/ у Громославка ГО, трэд о о. е о ч Цимлянска! U Дои/ .ксай СадовоеХР Сал — Линия фронта к 30. X: 1942 г. Направления ударов немец¬ ких войск, пытавшихся про- рваться к окружённой груп¬ пировке Окончательная ликвидация окружённых немецких войск 10J--2.:: 1943 г. о " Котельниковский Город, оказавший ге- Сталинград роическое сопротив¬ ление захватчикам Линия фронта к 16.IV 1945г. О Укрепления немецких войск на подступах к Берлину Направления ударов советских войск 16— 25.IV 1945 г. — Линия фронта к 26.IV 1945 г. Направления ударов советских войск 26.IV —8.V 1945 г. Рубеж выхода совет - ских войск и войск со¬ юзников 8—11 .V 1945 г. Действия войск союз¬ ников Контрудары немецких войск Подписание Акта о без- Cs.v 1945) оговорочной капитуля¬ ции Германии Примечание. Цифрой 1 на кар¬ те обозначена Чехословакия
Братск ГЭСы төзүчеләре. Рәссам В.Е. Попков. 1961 ел Мәктәптә дәрестә. XX гасырның 60 нчы еллары Фронттан хат. Рәссам А. И. Лактионов. 1947 ел
Башлангыч. Рәссам Н.В. Кошелева. 1990 ел Ташландык авыл. Үзәк Россия. XX гасырның 70 нче еллары Мәскәүдәге Манеж мәйданында митинг. XX гасырның 80 нче еллар ахыры Байконур космодромы. Космик ракета старты 180 тонналы йөк автомобиле БелАЗ
Россия Федерациясе Дәүләт гербы ГИМН РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ (слова С. В. Михалкова) Россия Федерациясе Дәүләт флагы Россия — священная наша держава, Россия — любимая наша страна. Могучая воля, великая слава — Твоё достоянье на все времена! Славься, Отечество наше свободное, Братских народов союз вековой, Предками данная мудрость народная! Славься, страна! Мы гордимся тобой! От южных морей до полярного края Раскинулись наши леса и поля. Одна ты на свете! Одна ты такая — Хранимая Богом родная земля! Широкий простор для мечты и для жизни Грядущие нам открывают года. Нам силу даёт наша верность Отчизне. Так было, так есть и так будет всегда!
РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ЛЕДОВИТЫЙ ОКЕАН с - X н МОГ* <дМИН (Россия) САХА КОМИ й; ИНЕВ Е В охот ПОЛЬ Ж JO \И Б S /1л1Л/ , Новосибирск' ХабаЬо АСТАНА' S: /ги S: 19 20 1 U4 -Камчатский О Цифрами на карте обозначены субъекты Российской Федерации: Новгородская область Еврейская автономная область Цифрами на карте обозначены государства: АВТ. ОКР F МА^СИЙСЮТЙ!^ /АВТ. ОЙРУГ — ЮГРА нсийск <Х) / XI/ А Й ){ Владивосток Ч ,ХА МОРЕ X с АРАЛЬСКОЕ МОРЕ ОСЛО БЛИК ЯКУТ Черкесе СУХУ Л * ки Томск I АЛТ КРАЙ С. Е' В Е Р Н Г а. Т П/Җ. ч I ^•Иосиф» .'Б АРЕН Ц Е ВО МОРЕ емля ЧУКОТСКИЙ 49. ТБИЛ 4 Кеме^ Абакан О' т О ч Командорские С КО Е МОРЕ \ о. Сахалин 1 2 3 4 5 6 7 8 9 “УЛАН-БАТОР Г О® Республика Адыгея (Адыгея) Республика Дагестан Республика Ингушетия Кабардино-Балкарская Республика Республика Калмыкия Карачаево-Черкесская Республика Республика Марий Эл Республика Мордовия Республика Северная Осетия -Алания 10 Республика Татарстан (Татарстан) 11 Удмуртская Республика 12 Чеченская Республика 13 Чувашская Республика — Чувашия 14 Республика Хакасия 15 Краснодарский край 16 Ставропольский край 17 Ленинградская область 18 Нижегородская область ' 1 Эстония VII Грузия II Латвия VIII Армения П1 Литва IX Азербайджан IV Молдавия X Туркмения V VI Абхазия XI Южная Осетия Узбекистан Цифрами на карте обозначены федеральные округа: I Центральный III Северо-Кавказский II Южный IV Приволжский • Хабаровск Центры федеральных округов о Саратов Центры субъектов федерации Границы Российской Федерации государственные федеральных округов полярных владений субъектов федерации Государственные границы иностранных государств Границы даны на 2010 г. Примечания. 1. Города федерального значения Москва и Санкт-Петербург являются субъектами Российской Федерации. 2. Названия областей, одноимённые с названиями их центров, на карте не подписаны, кроме тех, в состав которых входят автономные округа. 3. Граница между Республикой Ингушетия и Чеченской Республикой на карте не показана. В соответствии с Законом Российской Федерации «Об образовании Ингушской Республики в составе Российской Федерации» от 4 июня 1992 г. для подготовки правовых и организационных мероприятий по государственно-территориальному разграничению установлен переходный период. 4. Граница между Республикой Ингушетия и Республикой Северная Осетия-Алания показана по состоянию на 1 января 2004 г.
Мәскәүдәге Манеж мәйданы. XXI гасыр башы Петербургта Нева проспекты. XXI гасыр башы Мәскәүдәге Поклонная тавында мемориаль комплекс. XXI гасыр башы