Текст
                    ШШШ > WWwW'W''
ЖүЖүЖүЖ&гЖжЖ:Ж:Ж:Ж:Ж:«
Вм1м&шШШ» ^Ыһ&ш
">Ж;£ХШуЖ■ <WW‘ ^'«^viWwwV* л-.-; 1


д.<.заһмдуллмнд, а.м.здкмрҗднов, т ш гыйлажЕВ
УДК 821.512.145.0 ББК 83.3 (2Рос = Тат) 3-35 Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультетының Гыйльми советы карары белән басыла. ♦Әдәбият теориясе» бүлеген, ♦ Борынгы гомумтөрки әдәбият», ♦ Урта гасыр әдәбияты» темаларын — Д. Ф.Заһидуллина; »ХХ га¬ сыр башы әдәбияты» темасын — Т. Ш. Гыйлэҗев; башка өлешләрен Ә. М. Закирҗанов язды. Охраняется Законом РФ «Об авторском праве и смежных пра¬ вах». Воспроизведение всей книги или ее части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства. Заһидуллина Д.Ф. 3-35 Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов, Т. Ш. Гыйлэҗев.— Казан: Мәгариф, 2004.— 247 б. ISBN 5-7761-1371-7 Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына, югары һәм урта уку йортларына керергә әзерләнүчеләргә тәкъдим ителә торган бу китапта татар әдәбияты тарихы, борынгы һәм урта гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр үсеш-үзгәрештәге систе¬ ма буларак, таблицалар, схемалар ярдәмендә аңлатыла. Әдәби әсәрне, аерым язучылар иҗатын, чор әдәбиятын тикшерү-ана- лизлау өчен теоретик материаллар, анализ үрнәкләре бирелә. Китап шулай ук укытучылар, студентлар, гомумән, әдәбият белән кызыксынучы барлык укучылар өчен файдалы булыр. ISBN 5-7761-1371-7 © ♦Мәгариф» нәшрияты, 2004
ларны гомумиләштерергә; әдәби-тарихи хәрәкәт хакында күзаллау формалаштырырга; катлаулы гыйльми-нәзари төшенчәләрне аңлау һәм үзләш¬ терүне җиңеләйтергә; материалны хәтердә кал¬ дырырга; фикерләүне тәртипкә салырга; сүз сән¬ гатенең үсеш мөмкинлекләрен билгеләргә; дөнья әдәбияты контекстында милли әдәбиятның уры¬ нын ачыкларга; төрле әдәби күренешләр арасын¬ дагы бәйләнешләрнең фәлсәфи нигезләрен табарга ярдәм итә. Дөрес, татар әдәбияты фәненнән имтиханга әзерлекне таблицалар һәм схемалар белән генә чик¬ ләргә ярамый, чөнки сүз сәнгатенең төсмерләрен, әдәби әсәрнең тулы текстта гына тоемлана тор¬ ган үзенчәлекләрен таблица һәм схемалар гына ча¬ гылдырып бетерә алмый. Абитуриент, әдәби, тари¬ хи, теоретик төшенчәләрне, татар әдәбиятының үсеш этапларын, закончалыкларын аңлау, аларны үз җавапларында файдалана белү белән бергә, әдәби текстларны да укырга тиеш. Күренә ки, бу хезмәт татар әдәбиятыннан абитуриентлар өчен методик ярдәмлекләр әзерләү юлында бер тәҗрибә булып тора. Шуңа күрә ки¬ тапта җитешсезлекләр, кимчелекләр дә булырга мөмкин. Авторлар ярдәмлекнең сыйфатын яхшыр¬ туга юнәлдерелгән киңәш һәм тәкъдимнәрне ихти¬ рам белән кабул итәчәкләр.
TflTi IP әдәбияты
ӘДӘБИ ӘСӘР Әдәби әсәр — язучы тарафыннан уйлап табылган яки яңа¬ дан тергезелгән тормыш-чынбарлык моделе. Әлеге модель без яши торган тормышка охшаган була яки аннан нык аерылып тора, ләкин һәр очракта укучы көткән яки аның өчен көтел¬ мәгән тормыш ситуацияләре тудырыла. Язучы әдәби әсәрне күңелендә, хыялында барлыкка ките¬ рә, аерым өлешләрен ваклыкларына кадәр күзаллый, анна¬ ры шул өлешләрне бербөтен итеп җыя, оештыра, укучы күзалларлык итеп сурәтли һәм аны сүзләр ярдәмендә бел¬ дерә. Шул нигездә әдәби әсәрне дүрт катламга аерып карарга мөмкин: Уйланма катлам тематика проблематика идея пафос Оештыру катламы сюжет композиция Сурәтләнгән дөнья катнашучылар детальләр портрет пейзаж әйберләр дөньясы психологизм хыялый күренешләр урын-вакыт автор белдерелүе 7
Әдәби сөйләм катламы хикәяләү сөйләшү сурәтләү лексик фонетик стилистик ассоциатив (троплар) Әдәби әсәрне язучының тормыш-яшәеш хакындагы сүзе, тирәлеккә мөнәсәбәте дип карыйлар. Чыннан да, язучының укучыга җиткерер фикере-сүзе булмаса, әдәби әсәр языла ал¬ мый. Шуңа күрә әдәби әсәр катламнарының бергә урнашуын болай күз алдына китерергә мөмкин: Әдәби әсәрдә эчтәлек һәм форма берлеге сакланырга ти¬ еш. Әсәрнең эчке (эчтәлек) һәм тышкы ягы (эчтәлекне бел¬ дерү өчен хезмәт итә торган чаралар һәм алымнар) бер-бер- сенә җайлашкан, аерылгысыз була. 8
Эчтәлекне язучының укучыга нәрсә әйтергә теләве, җит¬ керергә теләгән фикерләре, тирә-юньгә мөнәсәбәте дип кара¬ сак, форма ничек әйтү, ягъни эчтәлекне белдерү һәм укучы¬ га тәэсир итү өчен кирәк. Язучы башта — эчтәлекне, аннары форманы таба, укучы исә башта форманы кабул итә, аннары эчтәлеккә төшенә. Эчтәлек Объектив Авторның тарихи чынбарлыкны мөмкин ка¬ дәр тормышка якын итеп сурәтләве. Бу ва¬ кытта әсәрнең уйланмасы язучының шәхси уй-фикерләрен түгел, бәлки тормыш-чынбар- лыкның рәвешен, закончалыкларын җитке¬ рүгә хезмәт итә. Әсәрдә авторның дөньяны шушы чор, милләт, сыйныф, җәмгыять вә¬ киле буларак аңлавы һәм аңлатуы күренә. Субъектив Тормыш-чынбарлыкны автор аңлатуында, ав¬ тор мөнәсәбәтендә күрсәтү. Бу вакытта уй¬ ланма катлам язучының шәхси карашларын, фәлсәфәсен, яшәешкә бәясен ача. Әсәрдә авторның дөньяны үзфикерле шәхес буларак аңлавы һәм аңлатуы чагыла. Чынлык (бе¬ ренче катлам эчтәлек) Әсәрдә сурәтләнгән тормыш вакыйгалары, ке¬ ше яки ил, милләт язмышындагы реаль факт¬ лар. Эчке мәгънә Әсәрдәге чынлык белән туры килмәскә дә мөмкин булган; кабатлау, охшашлык, капма- каршылык ярдәмендә туган ассоциацияләр¬ дән аңлашылучы яшерен эчтәлек. Тема Тема — чикләп алынып, әсәрнең нигезенә салынган ва¬ кыйгалар һәм күренешләр берлеге, бөтенлеге. Теләсә нинди сәнгать әсәрендә автор башта тормыш-чынбарлыктан күчерел¬ гән, шуңа охшатып тудырылган ситуацияләр һәм характер¬ ларны, аларның үзара мөнәсәбәтләрен, кеше белән тирәлек 9
яки җәмгыять арасындагы бәйләнешләрне, табигатьне, көнкү¬ решне һ. б. тасвирлый. Мондый материал әсәрнең объектив эчтәлек катламын тәшкил итә, тормыш чынбарлыгы белән әсәр чынбарлыгын тоташтыра. Чикләп алу дигәндә, язучы ихтыярыннан башка, чынбар¬ лыкның үзендә объектив яши торган хәл-әхвәлләр түгел, бәл¬ ки, язучы аңы аша үткәрелеп, әсәрдә тергезелгән тормыш картиналарының гына темага катнашы барлыгы күздә тоты¬ ла. Аны язучы игътибар иткән тормыш күренеше дип тә, әсәр нәрсә турында? дигән сорауга җавап бирүче, тормыш- чынбарлыкның вакыт һәм урын ягыннан төгәлләштерелгән, атап әйтелгән, тасвирлап бирелгән вакыйгаларга, күренеш¬ ләргә, кеше язмышларына әйләндерелгән рәвеше дип тә атар¬ га мөмкин. Темалар берничә төргә бүленә: Мәңгелек тема — төрле заман һәм халыклар өчен уртак, кызыклы, әһәмиятле тема. Мәхәббәт һәм нәфрәт, тугрылык һәм хыянәт, сугыш һәм тынычлык, яшәү һәм үлем, матур¬ лык һәм ямьсезлек, аталар һәм балалар кебек темалар мәңге¬ лек темага керә. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар», Т. Миңнуллин- ның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрләре мәңгелек темага иҗат ителгән. Милли тема — аерым бер этник төркемгә хас, башкалар өчен закончалыклы төс алмаган тема. Г. Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде», Ф. Латыйфиның «Ишелеп төшкән бәхет» әсәрләре шушы темага карый. Тарихи тема — билгеле бер вакыт яисә чордагы әһәмият¬ ле тарихи вакыйгалар китереп чыгарган тема. М. Әмирнең «Агыйдел», А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрләре та¬ рихи темага язылган. Персональ тема — биографик һәм автобиографик әсәрләр¬ дә үз-үзеңне танып белүгә мөнәсәбәтле сайланган тема. Бу 10
тема Ә.Еникинең «Соңгы китап», И.Газиның «Малайлыкта кунакта» кебек әсәрләрендә күзәтелә. Әсәрдә теманы, вакыйга һәм күренешләрне берләштерү яссылыгын табу эшен сюжет сызыгындагы конфликтны күзә¬ түдән башларга кирәк. Чөнки сюжет — конфликтның бар¬ лыкка килү, үсү-зураю һәм чишелү тарихы. Шушы тарих вакыйга-күренешләрне бергә туплый, җыя, тема хасил итә. . Конфликт — вакыйга-күренешләрнең, гомумән, хәрәкәт ни¬ гезенә салынган характерлар һәм хәлләрнең, карашлар һәм тормыш принципларының бәрелешүе. Ул кешеләр, кеше һәм тирәлек, кеше һәм яшәү рәвеше арасында яки кешенең үз эчендә булырга мөмкин. Конфликтны ике төргә аерып карарга мөмкин: Мәсәлән, Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәрендә төп конфликт Акъәби һәм аның балалары, оныклары арасында чыга. Бу конфликт карашлар төрлелеге, рухи каршылык нә¬ тиҗәсендә барлыкка килә. Димәк, әсәрдә сюжет — Акъәби һәм аның балалары, оныклары арасында аңлаша алмаучы¬ лык тарихы да ул. Нәтиҗә ясап, теманы болай билгеләргә мөмкин: буыннар арасында рухи бәйләнешләр өзелү. Әсәрләрдә бер герой күңелендәге эчке каршылык та сюжет җебен сузарга, шул геройның үсеш-үзгәреш тарихын хасил итәргә мөмкин. Мәсәлән, Ә. Еникинең «Туган туфрак» хикәя¬ сендә төп сюжет сызыгын туган җиргә, туфракка карата Кла¬ ра күңелендәге мөнәсәбәтнең каршылыклы булуы барлыкка китерә. Бабасының туган туфракны иң кадерле, изге җир дип санавы, Кларада да шундый караш уятырга теләве кыз¬ дагы «авыл җирен өнәп бетермәү», анда «бернинди кызык та, матурлык та тапмау»га килеп «бәрелә*. Әсәрнең темасы — кешенең туган җиргә мөнәсәбәте. Без мисалга бер сюжет сызыгына корылган әсәрләр-хи- кәяләрне алдык. Ләкин роман, повесть кебек зур жанрларда 11
сюжет сызыклары күп була. Кайбер очракта берничә сюжет сызыгында бер төрдәге конфликт бирелә яки бер сюжет сызыгындагы конфликтның башка конфликтлар ярдәмендә тирәнәйтеп аңлатылуы күзәтелә. Бу очракта бер тема бил¬ геләнә. Мәсәлән, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсә¬ рендә 4 хат 4 ярдәмче сюжет сызыгын барлыкка китерә. 1 — мәхәббәт тарихы; 2 — гаилә тарихы; 3 — хезмәт итү (карьера ясау) тарихы; 4 — бәхетле булырга теләү тарихы. Төп сюжет сызыгы шуларны берләштерә, каршылык Галия белән Искән¬ дәр арасында, мәхәббәткә бәйле туа. Әсәрнең темасы: мәхәб¬ бәт, мәңгелек тема. Аерым бер әсәрләрдә сюжет җебен сузган вакыйгаларны һәм конфликтны билгеле бер чор китереп чыгара, алар, за¬ манга хас булып, бары тик шушы вакытта гына күзәтелергә мөмкин. Бу очракта тема вакытка карап та билгеләнә ала. Еш кына төрле сюжет сызыкларындагы вакыйга-күренеш- ләр төрле үзәкләр тирәсенә оеша. Бу вакытта берничә теманы берләштергән тематика терминын кулланабыз. Тема турында сөйләгәндә, аның башка якларын да тасвир¬ ларга кирәк. Бу максаттан мондый схема тәкъдим итәбез: Проблема Проблема — әсәр материалында куелган үткен каршылык¬ ларда ачыла торган мәсьәләләр. Билгеле бер тема сайлаган¬ нан соң, язучы шул җирлектә үзен борчыган, уйландырган яки моңа кадәр игътибар бирелмәгән мәсьәләләрне билгели, үзе куйган сорауларга җавап бирә яки җавап табуны укучыга калдыра. Мәсәлән, Г. Исхакый «Ике йөз елдан соң инкый- раз» әсәрендә Җәгъфәр, Сөембикә һәм тирәлек, язмыш кар¬ шылыгында милләтнең юкка чыгу проблемасын күтәрә. 12
Кайбер проблемалар әсәрдән әсәргә, бер чордан икенче чор¬ га күчеп бара. Мәсәлән, А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендәге Хәкимҗан, Сабираттәйләр һәм Дамир, Ибраһим, Әдиләләр каршылыгында өстән кушканча һәм уйлап яшәү проблемасы куела. Шушы ук проблема Р. Хәмиднең «Җиде баҗа» драмасында да кабатлана. Әсәрдә проблемалар күп булса, проблематика төшенчәсенә мөрәҗәгать итәбез. Әсәрдә нинди проблема куелганлыгын белү өчен, андагы каршылыкларны билгеләп чыгарга кирәк. Алар шәхес — җәмгыять, кеше — тарих, кеше — кеше, кеше — тирәлек, кеше — вакыт, фикер — җәмгыять һ. б. төрле каршылыклар булырга мөмкин. Мисал өчен А. Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә» повес¬ тендагы берничә каршылыкны һәм аларның нинди пробле¬ мага ишарә ясавын карыйк. Кеше — тирәлек Хәйретдин агай — идарә (чаң сугу вакыйгасы) эшне беренче урынга куеп, җи¬ тәкчеләрнең кешеләрдәге әх¬ лакый үзгәрешләргә игътибар итмәве 13
Хәйретдин агай — туганнары (Мирфатыйх, Сәлахетдиннәр) Кеше — кеше Зәйтүн — Әнәс (рогатка вакыйгасы) Сәләхетдин — Мирфатыйх Хәйретдин — Зәйтүн Вәзилә — Зөфәр Гөлбикә — Гөлмәрьям Хәйдәр.— Мидхәт туганлыкны оныту, дошман¬ лашу мактанчыклык байлык җыю узганнарга хөрмәт югалу намуслылык көнчелек көнчелек Әсәрдәге каршылыкларда табыла торган проблемалар еш кына сүз катламында тагын бер әйтелә, кабатлана. Бу — ав¬ торның осталыгын күрсәтүче билге дә. Текстта ул ?, !, ?! яки күп нокталар белән дә ассызыкланырга мөмкин. Мәсәлән, Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясендә Акъәби — Ге¬ на, Акъәби — Мария Васильевна каршылыклары телне саклау проблемасын ача. Шул ук проблеманы автор Акъәби уйла¬ рында да кабатлый: «Ах, бу тел юклыгы!.. Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде, әмма ник бу Суфиян, юньсез, балаларына, ичмасам әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән соң?!» яки Акъ¬ әби — кияү каршылыгы сүз белән эшнең аерылу проблема¬ сын куя. Акъәби уйларында бу да әйтелә: «Ике сүзнең бе¬ рендә «туган ил» дисез, ә Юлкотлы нәрсә соң? Туган илнең сезгә иң якын, иң кадерле бер өлеше түгелмени ул?..» һ. б. Идея Идея — әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образлар сурәтләнешендә бирелгән төп фикер. Язучы идея аша геройларның эш-гамәлен, яшәү рәвешен, күңел-әхлак сыйфатларын раслый. Мәсәлән, Ә. Еникинең 14
«Ана һәм кыз» хикәясендә Рәхиләнең — үлем хәбәрен әни¬ сенә әйтмәскә карар кылуын. Язучы аерым әсәрләрдә герой¬ ның тормышка мөнәсәбәтен кире кага. Мисалга Г. Камалның «Беренче театр»ындагы Хәмзә байның театр куелуга каршы төшүен китерә алабыз. Кайчак кире кагу һәм раслау бер үк әсәр эчендә дә башкарыла. Моңа мисал итеп Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять* хикәясен күрсәтергә мөмкин. Язучылар үз әсәрләрендә тормыш-яшәеш кануннарыннан берсе булырлык гомуми, объектив һәм ниндидер хәл-вакый- гага мөнәсәбәтле туган үз, субъектив фикерләрен дә әйтергә мөмкин. Идея — тема куйган мәсьәләнең, сорауның җавабы ул. Әлеге темага мөнәсәбәтле вакыйгалар «тарих»-сюжет сөйләп, авторның нәрсә әйтергә теләвен белдерә. Мәсәлән, Ә. Еники¬ нең «Әйтелмәгән васыять» хикәясендә буыннар арасында бәйләнешләр өзелү Акъәбинең васыяте балаларына барып җитмәүдә күренә. Ләкин язучы бу ноктада туктап калмый, әсәр ахырында Миңлебай карт авызыннан «Кайтыр, насыйп булса, кайтыр... ә син учагын карый тор, учагын... Учагында ут сүнмәсен» дигән сүзләрне әйттерә. Шул рәвешле әсәрдә өлкән буын өчен әһәмиятле булган кыйммәтләр югалмас ди¬ гән фикер белдерелә. Ә. Еникинең «Туган туфрак» хикәясендә дә авылга кайт¬ кан Клараның туган җиргә карашы, мөнәсәбәте үзгәрә, ул биредә матурлык та, кызык та таба. Туган җирне, туфракны ярату кешене рухи баета, камилләштерә, югары күтәрә, ди автор. Пафос Пафос — әсәрнең эмоциональ көйләнеше, яңгырашы, аһә¬ ңе. Үз фикерен укучыга җиткерү өчен, язучы билгеле бер яң¬ гыраш дулкыны таба да әсәрнең башка элементларын шуңа яраклаштыра. Пафосның 7 төре бар. Героик Батырлыкка дан җырлау, ке¬ шенең бөеклеген раслау. Аерым кеше яки кешеләр төр¬ кеменең үз идеалларын яклап көрәшү тарихы күрсәтелгән «Идегәй» дастаны; Ф. Кәрим. Үлем уены; М. Җәлил. Җырларым; Г. Ба¬ широв. Намус һ. б. 15
әсәрләрдә кулланыла. Герой¬ лар автор идеалы яктылыгын¬ да арттырып, хыялый итеп сурәтләнә. Күтәренке тон өстенлек итә, бөек омтылыш¬ ларны җиңдерү теләге ассы- зыклана. « Романтик Бөеклеккә, чисталыкка, якты¬ лыкка омтылудан туган күтә¬ ренке рух һәм шул омты¬ лышның пассивлыгы китереп чыгарган борчылу, сагыш. Идеалга омтылу, әмма аның чынбарлык белән туры кил¬ мәү тарихы яктыртылган әсәрләргә романтик пафос сай¬ лана. Геройлар хыялый, ма¬ тур, саф булып, сагыш катыш соклану белән бирелә. Ф. Әмирхан. Хәят; Г. Исхакый. Остаз- бикә һ. б. Трагик Кеше аңында һәм тормы¬ шында булган каршылыклар¬ ның иң югары ноктага җи¬ түе, үлемгә илтүе. Аерым ке¬ ше яки кешеләрнең яраткан кешеләрен, ирек, бәхет, матур¬ лык, гомумкешелек кыйм¬ мәтләрен яклап көрәшүе. Геройлар йөрәк кушканча яшәү белән бурыч арасында бәргәләнә, югалту ачысы кичерә; бу аерым кеше тра¬ гедиясе кебек тә аңлашыла. Геройлар көчле, ләкин яз¬ мышка, югары көчкә, законга каршы тора алмыйлар, фаҗи¬ гагә баралар. А Гыйлэҗев. Җом¬ га көн кич белән; Ә. Еники. Тыныч¬ лану; Ф. Бурнаш. Таһир-Зөһрә һ. б. 16
Драматик Кешенең иҗтимагый һәм шәхси тормышындагы кар¬ шылыкларны аңлаудан туган курку, борчылу, сызлану. Тор¬ мыш һәм кеше, каршылык¬ лар эчендә сурәтләнеп, мон¬ дый хәл я хакыйкатьне аңлап көрәшүгә, я чарасызлыкка ки¬ терә. Тормышы куркыныч астына куелган геройлар кыз¬ гандыра. Борчылу, кайгыру, дулкынлану, киеренкелек хас. Г. Исхакый. Ике йөз елдан соң ин- кыйраз; Г.Колэх- мэтпов. Ике фи¬ кер; Г. Камал. Бә¬ хетсез егет; Ш. Ка¬ мал. Акчарлаклар һ. б. Сентимен¬ таль Жәлләү, кызгану, аңларга ты¬ рышу хисләре өстенлек ала. Бу хисләрне геройлардагы матурлык һәм көчсезлек яки тышкы ямьсезлек һәм рухи матурлык, намуслылык бер¬ леге китереп чыгара. Ә. Еники. Матур¬ лык. Ана һәм кыз; И. Юзеев. Өчәү чыктык ерак юлга һ. б. Сатирик Тормышның (шәхси, иҗтима¬ гый) аерым бер ягын тән¬ кыйтьләп көлү, кире кагу, мыскыл итү. Үзенә тискәре мөнәсәбәт тудырырлык герой¬ лар алына, авторның тискәре көлүе еш кына җитди, уйла- нып-борчылып көлү белән үрелә. 3. Хәким. Кишер басуы; Г. Камал. Банкрот һ. б. Комик Зур булмаган кимчелекләрдән яратып, җылы көлү. Эчке бушлыкны тышкы ялтырау белән каплаучы, шәхси үзен¬ чәлекләре калку күренеп торган, ләкин автор идеалына каршы килүче геройлар үзәк¬ кә куела. К. Тинчурин. Аме¬ рикан; И. Гази. Мәүлия нигә көл¬ де? һ. б. 2 Э-430 17
Сюжет Сюжет — вакыйга-хәлләр яки кеше холкы-характерыныц үсү-үзгәрү тарихы. Ул уйлап табыла, тормыштан алына (тари¬ хи, реаль я булмаса автобиографик нигезле) яки башка чыга¬ нактан күчерелә ала. Сюжетны конфликт хәрәкәткә китерә. Конфликтның бар¬ лыкка килүе, үсүе һәм чишелүе сюжетның аерым этапла¬ рын, элементларын хасил итә. Сюжет элементлары Сюжеттан тыш элементлар Пролог — әсәрдә сөйләнәчәк тарихтан бик күпкә элек бул¬ ган вакыйгаларны ниндидер максат белән әсәр башында сөйләп кую (сирәк очрый). Экспозиция — конфликтны барлыкка китерүче сәбәпләр, аның алшартлары белән та¬ ныштыру. Төенләнеш — конфликтның башлану ноктасы. Вакыйгалар үстерелеше — конфликтның зураюы, тирә¬ нәюе, аны чишәргә омтылыш¬ лар ясалу. Перипетияләр — геройлар яз¬ мышындагы, вакыйгалардагы көтелмәгән борылышлар (еш очрамый). Кульминация — әсәрдәге ва¬ кыйгаларның, көрәшнең иң югары ноктасы. Чишелеш — конфликтка нок¬ та куелу, проблеманың хәл ителүе. Ул я конфликтның юкка чыгуын, я чишелә ал- маслыгын күрсәтә. Эпилог — соңгы нәтиҗә, ге¬ ройларның алдагы язмышла¬ рын хәбәр итү яки автор мө¬ нәсәбәтен ачыклау. Хәбәр итүче күренешләр — тышкы дөньяны әдәби сурәт¬ ләү. Лирик чигенешләр — автор¬ ның лирик, фәлсәфи, әхла¬ кый, автобиографик һ. б. ха¬ рактердагы сүзләре, уйлану¬ лары. Читтән кертелгән вакыйга¬ лар — сюжет белән бәйләнмә¬ гән хәлләр турында сөйләү. Каймалап алу — әсәрнең ба¬ шында һәм ахырында эчке мәгънәгә юл күрсәтү өчен кер¬ телгән бәйләнешле күренеш¬ ләр. 18
Сюжет Динамик (тиз үсүче) Адинамик (тиз генә чишелми торган) Концентрик (бер кон¬ фликт тирә¬ сенә оешкан) Хроникаль (хро¬ нологик яктан туплана торган вак вакыйгалар тарихы) «Әйтелмәгән васыять «тә экспозиция Акъәби, аның тормы¬ шы, туган нигезен яратуы хакында сөйли, авыруын хәбәр итә. Төенләнеш — кәфенлеген онытып калдыруы хакында әбинең машинада әйткән сүзләре. Кульминацион нокта — әбинең үле¬ ме. Чишелеш — сандык килү; аннан (өлкән буын хәзинәсен¬ нән) явызлык символы булган камчыны алып калу. Эпилог итеп Миңлебай картның Гарифәгә әйткән сүзләре китерелә. Кайбер әсәрләрдә сюжет вакыйга-хәлләр булып түгел, бәл¬ ки кичереш-уйлар кебек үсә. Мәсәлән, Ә. Еникинең «Кем җырлады?» хикәясе. Биредә сюжетны яшәү — үлем каршы¬ лыгы барлыкка китерә. Тема: сугыш; яшәү һәм үлем. Экспо¬ зиция сугыш вакыты икәнлекне, ике кара-каршы эшелон килеп туктау һәм берсендәге яшь егетнең үлеп баруы, керфек¬ ләрен күтәрергә дә хәле калмавы хакында хәбәр итә. Төен¬ ләнештә — җыр ишетелү моментында — егет үзгәрә, башын калкыта һәм уйлана башлый. Туган җирен, өен һәм әнисен искә төшерә, үзен сөйгәне белән кавышкан итеп хис итә. Шул рәвешле вакыйгалар үстерелеше кульминацион ноктага барып тоташа: егет үзен исән, сәламәт, бәхетле итеп тоя. Ләкин бу мизгел чишелешкә — үлемгә тәңгәл. Эпилогта җырлаган кыз¬ ның чыннан да Таһирә булуы һәм кабер хакында кыска гына итеп әйтеп куела. Шулай итеп, бу сюжетта үсеш-үзгәреш өлкәсе — яшәү һәм үлем арасындагы көрәш. Егетне туган җире, өе-әнисе һәм сөйгән яры яшәү' ягына тарта. Автор фикере, идеясе кебек төгәлләштерсәк, кешене өч нәрсә: туган җир, өй-әни һәм мәхәббәт яшәтә, ди алабыз. Сюжет белән янәшә мотив төшенчәсе дә еш кулланыла. Мотив — әдәбиятта кабатланып торучы сюжет схемасы. Мәсә¬ лән, әсәрләрдә мәхәббәткә омтылу, мәхәббәт өчпочмагы, герой белән тирәлекнең аңлашмаучылыгы, яхшылык һәм явызлык 2* 19
көрәше, бәхетле булырга теләү, тормыш мәгънәсен эзләү кебек мотивлар төрле элементларда: сюжет, геройлар бирелешендә, аерым вакыйгаларда, конфликтларда һ. б. очрый. Шигърият¬ тә ачкыч-сүзләр мотив вазифасын башкара. Мәсәлән, Дәрде- мәнднең «Без» шигырендә «кичте, китте» Һәм «эз» сүзләре дөньяның фанилыгы һәм анда үз өлешеңне калдыра алмау мотивы кебек аңлашыла. Композиция Композиция — әсәр өлешләренең урнашу тәртибе. Компо¬ зиция әсәрдә сюжетны һәм геройларны, детальләрне, сөйләм¬ не билгеле бер тәртиптә тезә. Композиция тышкы һәм эчке композициягә бүленә. Тышкы композиция — әсәрнең өлешләргә: бүлекләргә, пәрдә, бүлекчә, строфа һәм тезмәләргә аерылуы. Эчке композиция дигәндә пейзаж, портрет, тышкы дөнья сурәтләнеше, сюжет¬ тан тыш элементлар, геройларның сөйләү формасы (монолог, диалог, хат, көндәлек), әсәр катламнары, аларның әсәрдәге урыны-урнаштырылышы күздә тотыла. Еш кына әсәр күпкатламлы, язучының бер-берсеннән ерак урнашкан төрле өлкәләргә карата мөстәкыйль мөнәсәбәт-фи- керен туплаган була. Бу очракта композицион катламнар аерып чыгарыла. Идеологии катлам — автор фикере белән туры килми тор¬ ган, ләкин геройлар исеменнән бәян ителүче яисә авторның үз идеологик карашлары, иҗтимагый позицияне аңлатучы материаллар ул. Идеологик бәя әсәрдә әйдәп барырга, барлык башка катламнарны үзенә буйсындырырга мөмкин. Мәсәлән, Г. Бәшировның «Намус» романында партия сугыштагы һәм тылдагы эш-гамәлләр белән оста җитәкчелек итә, аның аерым вәкилләре халык өчен үрнәк булып тора. Мондый хәл социа¬ листик реализм агымында иҗат ителгән әсәрләрдә күзәтелә. Кайбер очракларда идеологик катлам әсәр тукымасында мөстәкыйль вакыйгалар, бүлекчәләр кебек урнаша. Мәсәлән, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестенда хатын- кызларның җыелышып сөйләшү вакыйгасы. Психологик катлам психологик анализ алымы белән язылган әсәрләрдә табыла һәм авторның тормышны аерым бер герой аңы, фикерләве аша тергезүе, бәяләве, сурәтләве төсен ала. Мәсәлән, «Хәят»та Ф. Әмирхан аерым бер вакый¬ галарны Хәят фикер-кичерешенең үсеш-үзгәрешен күзәтеп 20
бару (аң агышы алымы) ярдәмендә тасвирлый. Яки Ф. Бәй- рәмованың «Канатсыз акчарлаклар» әсәрендә бер үк хәл-ва- кыйгалар берничә персонаж кабул итүендә сурәтләнә. Кайбер әсәрләрдә тел катламлану күзәтелә. Әсәргә чит текст, башка әсәрләрдән өзекләр, әдәбиятта билгеле персо¬ нажның сөйләм рәвеше килеп керергә мөмкин. Мәсәлән, М. Кәбировның «Сары йортлар сере» повестенда хикәяләүче сөйләме янәшәсендә сары йортларда яшәүчеләрнең сөйләвен¬ нән өзекләр бирелгән. Мифологик катлам әсәр тукымасында әкиятләр, мифлар, хикәятләр буларак та, халык авыз иҗатында яки элгәрге әдә¬ биятта мәгълүм исемнәрне, төшенчәләрне, атамаларны кул¬ ланып, яңа мәгънә булдыру рәвешендә дә яши. Мәсәлән, Г. Гыйльмановның «Албастылар» әсәрендә албастылар ха¬ кындагы миф реалистик катлам белән кушылып китә. Ф. Бәйрәмованың «Алыплар илендә» әсәрендә алыплар ха¬ кындагы миф чынлык кебек тәкъдим ителә. Фәлсәфи катлам әсәрдә кеше, тормыш, яшәеш хакында гомумиләштерү-кануннарны билгеләү яки шул кануннарны җыеп укучыга әдәби табыш кебек тәкъдим итү рәвешен ала. Мәсәлән, Р. Сибатның «Ялгызак» романында кеше һәм тор¬ мыш фәлсәфәсе әсәрдәге вакыйгалар барышында хикәяләүче исеменнән әйттерелә. Моннан тыш ул, әби-бабалардан килгән кануннар җыелмасы кебек, бер урынга туплап бирелә. Бу ка¬ нуннарны автор татар кешесе өчен фәлсәфи һәм әхлакый законнар дип шәрехли. Әгәр мондый материаллар мөстәкыйль катлам хасил итәр¬ лек булмаса, башлангыч яки караш төшенчәләрен кулланыр¬ га мөмкин. Мәсәлән, әсәрдә тәнкыйди башлангыч көчле дияр¬ гә була. Төп композицион принциплар дүртәү: Кабат¬ лау Иң әһәмиятле элементларны кабатлау, тормышның яңадан башлангыч ноктасына әйлә¬ неп кайтуы. X. Туфан. Киек каз¬ лар; Ә. Еники. Төн¬ ге тамчылар һ. б. Көчәйтү Бер як, сыйфат, вакыйга ха¬ кында җентекләп сөйләү, ох¬ шаш вакыйгаларны янәшә кую. И. Юзеев. Йолдыз кашка турында баллада; Ф. Хөсни. Йөзек кашы һ. б. 21
Каршы кую Контраст образларны сурәтләү яки, тормышны ике каршы якка аерып, төрле бәя бирү. Г. Камал. Беренче театр; Ә. Еники. Әй¬ телмәгән васыять һ.б. Монтаж Янәшә килүче образлар, эле¬ ментлар ярдәмендә яңа мәгъ¬ нә ачу. Ә. Еники. Шаяру һ. б. Бу принциплар әсәрнең сюжет катламында (фабулада), образлар урнашуында, сурәтләнгән дөнья һәм сөйләм төзе¬ лешендә күзәтелә. Мәсәлән, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә төп композицион принцип — көчәйтү. Дүрт ярдәмче сюжет сызыгы, берсен-берсе дәвам итеп, төп сюжет сызыгына берләшә. Дөрес, чишелештән башланган (Искән¬ дәрнең хат язуы — хаклы түгеллеген тану) төп сюжет сызыгы беренче ярдәмче сюжет сызыгының кульминацион ноктасын¬ да (Искәндәрне башка кыз белән күрү) төенләнә, дүртенче сюжет сызыгының төенләнешендә (Вәлине балаларына әти дип әйтү) иң югары ноктага җитә. Дүртенче сюжет сызыгы¬ ның калган өлеше төп сюжет сызыгы өчен эпилог вазифасын үти. Геройлар да шушы принципны саклап урнаштырылган. Беренче карашка Искәндәр һәм Галия, Искәндәр һәм Вәли капма-каршы геройлар кебек. Ләкин төрлелек карашларда гына. Алар өчесе дә яшь, чибәр, акыллы, талантлы кешеләр. Башка катламнарда да көчәйтү әйдәп бара. Композиция төшенчәсенә мөнәсәбәтле композицион алым сүзе дә кулланыла. Берничә композицион алымны карап үтик. Тартмалы композиция — Урта гасыр төрки-татар әдәбия¬ тында очрый торган һәм я вакыт-урын ягыннан, я билгеле бер идея (мәсәлән, кешедәге уңай сыйфатларны раслау, тис¬ кәре сыйфатларны кире кагу) ярдәмендә чагыштырмача мөс¬ тәкыйль сюжет берәмлекләрен (хикәятләрне, кыйссаларны һ. б.) бер әсәр эченә җыю, бербөтен итү алымы. М. Болгари- ның «Нәһҗел-фәрадис», Мөхәммәдьярның «Төхфәи мэрдан», Рабгузыйның «Кыйссасел әнбия», С. Сарайның «Гөлестан бит-төрки» әсәрләре шушы алымга мөрәҗәгать итеп язылган. 22
Көзгеле композиция — әсәр башында сурәтләнгән персо¬ нажларның, вакыйгаларның, ситуацияләрнең әсәр ахырында капма-каршы характерга яисә хәлгә әйләнеп калуы. Ә. Ени¬ кинең «Саз чәчәге» повестенда Шакир Мостафин, «Туган туф¬ рак» хикәясендә Клара тарихлары, характерлары шушы алымга мисал була ала. Каймалы (элмәкле, боҗралы) композиция — әсәрне баш¬ та һәм ахырда бүлеп урнаштырылган вакыйга, күренеш белән каймалап алу. Каймалаучы өлеш төп вакыйга, сюжет сызыгы да (мәсәлән, А. Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә» әсәре), төп сюжет сызыгын аңларга ярдәм итүче лирик-фәлсәфи, символик-мифологик сюжет сызыгы да (мәсәлән, Ә. Баянов- ның «Тау ягы повесте»нда Тау ягы турында сөйләгән кайма Тәбрик тарихын ачарга булыша) булырга мөмкин. Әоәби образ Образ — автор тарафыннан бәяләнгән күренеш, әйбер, ва¬ кыйга, кеше характерының башкаларга җиткерелү формасы, ягъни махсус алымнар ярдәмендә уйлап табылган, иҗат ител¬ гән, кабат тудырылган тормыш күренеше. Кеше — әдәби әсәрнең төп сурәтләү объекты. Табигать яки әйбер образлары әсәрдә кешене алыштырып яки дәвам итеп килә. Җыелма образлар — гаилә, җәмгыять, тирәлек, халык, дөнья һәм башкалар — шулай ук кешенең яшәештәге урынын билгеләү, тормыш мәгънәсен ачу, кешегә очрый торган каршылыклар колачын күрсәтү һәм шәхесне мөмкин кадәр күпьяклы сурәтләргә ярдәм итә. Ясалма образлар — символлар, төшенчә яки фикер-хис, халәт образлары — кеше белән янәшә һәм аны тасвирлау, бәяләү өчен кулланыла. 23
Аерым иҗат юнәлешләренә мөнәсәбәттә геройларны ре¬ аль — идеаль, уңай — тискәре төрләргә бүлеп йөртү дә бар. Кеше образын тудыру өчен мондый алымнар кулланыла: Тышкы кыяфәт (портрет) Йөз төзелешен, гәүдә, буй-сын, кием-салым, тышкы кыяфәтне сурәтләүдә авторның мө¬ нәсәбәт белдерүе күзәтелә. Психологик анализ Детальләрдә тасвирланган эчке дөнья: уй, фикер, тойгы, кичереш-омтылышлар. Монда геройның рухи дөньясындагы үсеш-үзгәреш әһәмиятле. Персонаж характеры Башкалар белән мөнәсәбәттә, эш-гамәлләрдә, тойгы-хисләр тасвирланышында, сөйләмдә холык-фигыльне бирү. Автор бәяләмәсе Турыдан-туры автор уйлануларында бирелә яки читләтеп әйтелә. Башка геройлар бәясе Уй-фикер яки сөйләшү (диалог) барышында күренә. 24
Геройны баш¬ калар белән янәшә яки каршы кую Портретны, эш-гамәлләрне сурәтләгәндә, сөй- ләшү-аралашу рәвешен күрсәткәндә, язмыш¬ ларны тасвирлаганда ачык күренә. Яшәү шартла¬ рын, тирәлек¬ не тасвирлау Детальләр, интерьер һәм әйләнә-тирә дөнья¬ ны кешенең эчке халәтенә, зәвыгына тәңгәл итеп сайлауда бирелә. Табигатьне тасвирлау Кешене табигатьнең бер өлеше итеп яки хо- лык-фигыль һәм эчке халәтне табигатьтәге үзгәрешләр аша күрсәткәндә әһәмиятле. Герой яшәгән иҗтимагый тирәлеккә, җәмгыятькә бәя бирү Геройны тирәлектән аерып, «караңгы фонда¬ гы ак тап» яисә тирәлекнең шуңа тәңгәл типик бер вәкиле, «җимеше» итеп тасвирлау. Әдәби стиль Геройның эчке дөньясын, әйләнә-тирәсен, аны чолгап алган әйбер һәм күренешләрне сурәтләүдә мәдәни яки билгеле бер иҗат юнәлеше-агымына караган күзаллауга иярү, буйсыну. Прототипның булуы яки булмавы Язучының биографиясенә кагылышлы мате¬ риалларга яки чит чыганакларга бәйле. Хәзер образлар бирелешенә мисал китерик. Мәсәлән, Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясен алыйк. Төп герой — Акъәби. Ярдәмче геройлар — Суфиян, Гөлбикә, Сәхип, Мария Васильевна, Миңлебай карт, Гарифә, шагыйрь, Геннадий, Гүзәл. Эпизодик геройлар — Сәетгали, авылдашлар, Татьяна, Свет¬ лана, Рита, Борис, Равил, докторлар, асрау кыз, авылдашлар, малайлар. 25
Аталучы геройлар — Миңлегәрәй, Миңлегали, Гыйльман агай, Казахстандагы улы, кызы Сөембикә, дворник хатыны Сәрбиҗамал апа, кунаклар, морг эшчеләре. Характер — Акъәби, Миңлебай карт, шагыйрь, Суфиян, Гөлбикә. Боларны тип дәрәҗәсенә җиткерелгән характерлар дияргә мөмкин. Табигать һәм әйбер образлары— Юлкотлы, дала, сандык, кәфенлек. Җыелма образлар — өлкән буын, урта һәм яшь буын, ту¬ ган җир, шәһәр. Ясалма образлар — учак, кылганнар, васыять, камчы сим¬ воллары. Дәвам итеп, Ә. Еникинең «Шаяру» хикәясенә анализ ясап карыйк. Анализны әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләүдән башлау кулай: Хикәя яшьлеге узып баручы Диләрә ханымның пароходка утыруы белән башлана. Пароходта ханым студент егет кулын¬ да бик матур яулык күрә. Яулык аны үзенә җәлеп итә, һәм ул аның белән кызыксына башлый. Яшьләр белән таныша. Егетнең яулыкны сөйгән кызына алуын белә һәм аны кулга төшерү хәйләсен таба. Ә инде яшьләрнең пароходтан төшеп киткәнен белгәч, яулыкны Идел киңлегенә очыртып җибәрә. Хикәядәге образлар системасы. Кеше образлары: Диләрә ханым — төп герой, характер. Харис — ярдәмче герой, характер. Фәния — ярдәмче герой. Шакмаклы күлмәк кигән егет — ярдәмче герой. Өченче егет — эпизодик герой. Олы яшьтәге апа — эпизодик герой. Ханымның ире — аталучы герой. Харисның яраткан кызы — аталучы герой. Хикәяләүче. Табигать образлары: Идел — аллегорик образ. Төп мәгънәсендә вакыйгаларның урыны, елга. Күчерелмә мәгънәдә тормышны белдерә. Әйбер образлары: Пароход — аллегорик образ. Төп мәгънәсендә вакыйгалар¬ ның урынын төгәлләштерә. Күчерелмә мәгънәдә яшьлеге уз¬ ган кешене аңлата. 26
Яулык — мәхәббәт символы. Әсәр бер сюжетлы. Сюжет сызыгындагы каршылык — Ди- ләрәнең эчке каршылыгы. (Яшьлеккә, мәхәббәткә, бәхеткә омтылу һәм чынбарлык арасындагы каршылык.) Субстан- циаль, чишелә алмаслык конфликт. Сюжет динамик, концен¬ трик. Экспозициядә пароходка утыру, ханымның эче пошу, күңелсезләнүе хакында сөйләнә. Төенләнеш ханымның егет кулында яулыкны икенче тапкыр күрүеннән соң формала¬ ша: «Кинәт ханымда шул яулыкны егет кулыннан ничек тә тартып аласы килү теләге туды. Яулыгын алырга, яулыгы белән бергә серен алырга!» Вакыйгалар үстерелә: Диләрә, яшьләр янына төшеп, табынга утыра, аларны үзенә кунакка чакыра, ядәч уены уйлап таба, ота, яулыкны ала. Иң югары нокта яулыкны төшереп бирергә хурланып, аны нишләтер¬ гә белмәү вакытында күзәтелә: «Я, нишләтергә тиеш ул аны?» Чишелеш яулыкны очыртып җибәрү рәвешендә би¬ релә. Ул Диларәнең бәхеткә ирешеп булмаячагын, яшьлек һәм мәхәббәтнең кире кайтмаячагын аңлавы кебек гомуми- ләшә. Тема: гомере узып барганда да, кешенең яшьлеккә, мәхәб¬ бәткә, бәхеткә омтылып яшәве. Мәңгелек, искерми торган, тар, яшерен тема. Проблемалар: 1. Ханым — ире: гаиләдә ир белән хатын арасында яшь аермасы зур булу. 2. Пароходтагы беренче кат — икенче кат (кешеләр, алар- ның көнкүрешен чагылдыручы детальләр): социаль статус аермасы. 3. Шәһәр — авыл (кешеләрнең тышкы кыяфәтен сурәт¬ ләгәндә): көнкүрештә шәһәр белән авыл арасындагы аерма. 4. Тормыштан канәгать булу — эч пошу (Диләрәнең үз эчендә) — гомер узу белән килешергә теләмәү. 5. Шәхси мәнфәгать — башкалар белән мөнәсәбәт: шәхси мәнфәгатьләрне өстен куюның башкалар белән мөнәсәбәтләр¬ гә тәэсире. Идея: кеше мәхәббәтенә кызыгып, омтылып, бәхеткә ире¬ шеп булмый. Пафос: романтик. Төп композицион принцип: кабатлау. Зуррак әсәрне — Н. Гыйматдинованың «Ак торна каргы¬ шы» повестен тикшерү дә, нигездә, шул тәртиптә башкарыла. 27
Әсәрдә ике сюжет сызыгы бар. Беренче, реалистик сюжет сызыгында каршылык Арслан, Сара һәм авылдашлары ара¬ сында чыга. Пожар вакытында, Арсланның Сараны күрүен¬ нән башланган төенләнеш Сараның үлеме (югалуы) белән чи¬ шелә. Икенче, мифологик сюжет сызыгында авыл кешеләре һәм торналар арасындагы каршылык сурәтләнә. Гөнаһ кылу¬ дан җәза алуга кадәр булган сюжет сызыгы авылга каргыш төшү, аның давылда җимерелүе белән чишелә. Әсәрдә беренче сюжет сызыгы — төп сызык, икенчесе шуны көчәйтү өчен ки¬ рәк. Шуңа күрә теманы беренче сюжет сызыгындагы каршы¬ лыктан чыгып билгелибез. Әсәр битарафлык һәм мәрхәмәт¬ лелек турында. Мәңгелек, актуаль, киң һәм иҗтимагый әһә¬ мияткә ия, ачык бу тема локаль конфликтның куелу-чишелү яссылыгында ачыла. Проблемаларны билгеләү өчен, әсәрдә очрый торган өч төрле каршылыкны күзәтәбез: каршылык табигать — кеше тирәлек — кеше Сара — авылдашлары Сара — мәктәп коллективы Арслан — авылдашлары Мулла — авылдашлар кеше — кеше Сара — Сәрия Сәрия — Фәрдәнә Сара — Фәрдәнә Арслан — Шаһиәхмәт малае Арслан — Шаһиәхмәт Арслан — әнисе проблема кешенең табигатьтән ерагаюы, моның кешегә афәт китерү мөмкинлеге битарафлык башкалардан аерылып тору әхлакый бозыклык әхлакый бозыклык эчкечелек, комсызлык эчкечелек, комсызлык азгынлык эчкечелек эчкечелек әхлакый кыйммәтләр алы¬ шыну Шулай итеп, әсәр эчендә мәдәни-көнкүреш проблемати¬ касы иҗтимагый-сәяси, мифологик мәсьәләләр белән үрелә. Идея-җавап, объектив идея болай формалаштырыла ала: битарафлык җәза ала, мәрхәмәтле булырга кирәк. Үз эчендә раслау һәм кире кагуны берләштерсә дә, автор, Арсланның мәрхәмәтлелеге нәтиҗәсен күрсәтеп, раслауны алга чыгара. 28
Әсәр драматик пафослы. Каршы кую төп композицион принцип булып тора. Әсәрдә ике мотив: романтик геройлар Арслан һәм Сара бирелешендә (илаһи, саф мәхәббәт) һәм дини-мифологик тамыр (гөнаһ кылуның җәза белән төгәл¬ ләнүе) калку күренә. Деталь Деталь — әдәби әсәр тудыруда катнаша торган әйбер, сы¬ зык, хәрәкәт, төс, күренеш һ. б. Мәсәлән, X. Туфанның «Каен¬ нар сары иде» шигырендә сабый образы бар. Аның нинди детальләрдән төзелүен карыйк: «ал йөзе сарылана» — кай¬ гыра; «шәлләргә төренеп суыкта» — туңа; «уйланып уты¬ ра» — тирә-якта ни барганын аңламый; «аңардан... сәлам-хат китермиләр» —әтисен сагына; «килә ул... сурәтле китап со¬ рап» — күңелсезләнә. Яки икенче мисал. Ә. Баяновның «Тау ягы повесте»нда Тау ягы образы бирелә. Ул мондый детальләрне эченә ала: ярлар, урман-куаклар, таулар. Әсәрдә, ничек сурәтләнүенә карап, детальләрнең ике төрен аерып күрсәтергә мөмкин: Җентекләүче — кеше, дөнья хакында мәгълүмат бирә, пси¬ хологик халәтне аңларга ярдәм итә. Мәсәлән, Акъәбинең сан¬ дыгы эчендәге әйберләрне санау. Символик — әйбер-күренешкә, кешегә гомуми бәя бирә, автор мөнәсәбәтен күрсәтә. Мәсәлән, Акъәбинең ак яулыгы, ак алъяпкычы. 29
Портрет Портрет — әдәби әсәрдә кешенең тышкы кыяфәтен тас¬ вирлау. Тышкы кыяфәт дигәндә йөз, тән төзелеше, кием, ке¬ шенең үз-үзен тотышы, эш-гамәлләр, фикер-хисләр, сөйләм күздә тотыла. 30
Пейзаж Пейзаж — әсәрдә җанлы һәм җансыз табигатьне сурәтләү. Пейзажның вазифалары: — вакыйгаларның урынын, вакытын билгеләү (Ш. Камал. Акчарлаклар); — сюжетка катнашу яки аны үзгәртү (Ш. Камал. Буран¬ да. Акчарлаклар); — әсәрне кабул итүгә көйләү һәм геройларның психоло¬ гик халәтен ачу (Ф. Әмирхан. Нәҗип. Хәят); — автор фикерен белдерү (Г. Ибраһимов. Яз башы; М. Әмир. Агыйдел). Әйберләр дөньясы Әйберләр дөньясы — кешене чолгап алган әйберләр. 31
Психологизм Психологизм — кешенең эчке дөньясын ачуга хезмәт итә торган алымнар берлеге; язучының кеше күңеленә үтеп керүе, аның халәт-кичерешен сурәтләү осталыгы. Психологизм күп алымнар ярдәмендә барлыкка килә: — психологик анализ — өченче зат исеменнән кешенең күңел хәрәкәтен җентекле сөйләп-күрсәтеп бару; — үзанализ — беренче яисә өченче зат исеменнән герой¬ ның уйлануын, үз-үзе белән сөйләшүен тасвирлау; — эчке монолог — геройның үз халәтен сөйләве; — аң (фикер) агышы — уйларның тәртипсез урнашуы, саташу, төшләнү; — җан хәрәкәте — бер фикернең, үсеп, икенче фикергә әверелүе; — дәшми калу — иң әһәмиятле урында геройның эчке кичерешләрен тасвирламау. Шулай ук хат, көндәлек, төш, әдәби детальләр дә кеше рухын чагылдыруда актив катнаша. Әдәби вакыт һәм әдәби урын Әдәби вакыт һәм әдәби урын сюжетны төгәлләштерә, әсәр¬ нең шартлылыгын тәэмин итә. 32
Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт гадәттә бергә табыла. Урын- вакыт ике төрле була: төгәл билгеләнә торган урын-вакыт һәм абстракт урын-вакыт. Төгәл бирелгәндә дә, шәһәр, авыл, ил, вакыт уйлап табылырга мөмкин. Кайвакыт абстракт һәм төгәл урын-вакыт бергә килә. Урын һәм вакыт сюжетны тө- гәлләштерә һәм әсәрнең шартлылыгын тәэмин итә. Әсәрдә өч төрле вакыт бирелергә мөмкин: тарихи вакыт, вакыйгалар вакыты, перцептив вакыт (хикәяләүче яки персонаж вакы¬ ты). Аның шулай ук ретроспектив (үткәнгә әйләнеп кайтучы) яки өзлексез, кайчак ябык (сюжет кысаларында) яки аерым әсәрләрдә ачык (чор буларак) бирелеше, әкренәйтелгән яисә тизләтелгән форма алуы да мөмкин. Урын исә шәһәр, авыл, ил, табигать кочагы, экзотик урыннар, өй, бүлмә, больница, чит планета һ. б. була ала. Аның ачык яисә ябык булуын, чикле яки чиксезлеген, реаль яки шартлы бирелешен билге¬ ләргә мөмкин. Кайвакыт абстракт һәм төгәл урын-вакыт бер¬ гә килә. Әдәбиятта борынгы заманнардан бирле күзәтелеп килә тор¬ ган тотрыклы хронотоп лар бар. Мәсәлән, идиллик вакыт — балачак, әти-әни йортында үткәргән бәхетле чор; маҗаралы вакыт — чит җирләрдә сынау узу вакыты; серле вакыт — теге дөнья, аңлап-танып бетерү мөмкин булмаган җирләргә эләгү чоры. Аерым бер хронотоплар халык тарихы белән бәйле архетипик төс ала. Мәсәлән, рус әдәбиятында да, татар әдәбия¬ тында да авыл архетибы шундыйлардан. Татар әдәбиятында юл, тупса, туган җир, нигез, ишегалды, морзалар утары, урман, өй, Идел кебек хронотоплар еш очрый. Еш кына урын-вакыт бирелеше символик мәгънә ала. Мәсәлән, төн — куркыныч, шомлы вакыт, таң — чистарыну, көн — эш вакыты, кич — ял итү аралыгы кебек аңлашыла. Ел фасыллары да шулай: көз — картаю билгесе, яз — яңадан туу, яшәрү, кыш — торгынлык, җәй — чәчәк ату вакыты. Әсәр тукымасында урын һәм вакытны күзәтү кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, «Әйтелмәгән ва¬ 3 Э-430 33
сыять» хикәясендә урын икегә: авыл (дала, Юлкотлы, туган җир) һәм шәһәргә аерыла. Ә вакыт авылга мөнәсәбәтле рә¬ вештә өч төрле итеп бирелә: үткән (өлкән буынның яшь ва¬ кыты), хәзерге һәм киләчәк (Акъәби кайтыр вакыт). Шәһәр исә бары тик бер — хәзерге вакытта гына сурәтләнә. Димәк, Акъәбиләр өчен шәһәрнең үткәне һәм киләчәге юк. Әдәби сейием Язучы аңында, күңелендә әсәрнең уйланмасы барлыкка килүгә, сюжет һәм анда хәрәкәт итәчәк геройлар, пафос табы¬ луга, ул шунда ук сүзләргә мөрәҗәгать итә, үзенә кирәкле катламнан энҗе чүпли башлый. нейтраль мал үшән Канатлы ат (Пегас) юртак • чабышкы юрга ат алаша Кайсы катлам нигез итеп алынуга карамастан, язучы әсәр теленең сурәтлелегенә ирешә. Лексик чаралар Дөрес сайлау һәм урынлы куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән сурәт тудыручы сүзләр лексик чаралар дип атала. Мәгънә охшашлыгына яки аерымлыгына нигезләнгән лексик чаралар Синонимнар — бер үк әйбер яки күренешне белдереп, аның төрле мәгънә нечкәлекләрен чагылдырып килүче сүзләр. Әдәбиятта алар — мәгънә көчәйтү; — сурәткә төгәллек бирү өчен кирәк. Тик кенә торганда, капланды томанга бар һава, Кар оча, кар себрелә, кар кот- рына һәм кар ява. (Г. Тукай ) 34
Эвфемизм — сүзнең туры мәгънәсен йомшартып, читлә¬ теп әйтү. Антонимнар — капма-каршы мәгънәдәге сүзләр. Алар — күренешләр яки әйберләр арасындагы каршылыкны күрсәтү; — хисләрнең, тормышның катлаулылыгын белдерү; — көчәйтү өчен кулланыла. Омонимнар — аваз төзелеше, әйтелеше ягыннан бердәй бу¬ лып, төрле мәгънә аңлата тор¬ ган сүзләр. Сүз уйнату — мәгънәне аңлы рәвештә башка сүзгә бору. Күңелемнең әзрәк кенә кинә¬ се бар, Телемнең дә зәһәр очлы инә¬ се бар. (Дэрдемэнд) Бер минутта ташты күңелем, бер минутта булды ут, Берчә янды, берчә туңды, барысы булды бер минут. (Ш. Бабич) Тегермән әйләнә, әйләнә дә тартылмыйдыр ярма. Мәшәкатьләнмә бушка көчә¬ неп, юл уртасын ярма. (Г. Тукай ) Бу нидән булды чи генә? Эшем дә җитте чигенә: Сәхибем кире чигенә. Исем китәрде җанкай ла! (Г. Кандалый ) Сүзләрнең тарихына һәм географиясенә бәйләнешле лексик чаралар Архаизмнар — элек киң кул¬ ланылып та, тормыш үзгәрү сәбәпле сүзлек составыннан төшеп калган сүзләр. Тарихи сүзләр — билгеле бер чор, заман, иҗтимагый тор¬ мыш белән бәйле сүзләр. Неологизмнар — тормыш үз¬ гәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа сүзләр. Ул хатыннар көрсиләргә утырдылар, Берәр пычак һәм әфлисун китерделәр. (Кол Гали) Туктамыштай олы хан Урдасына яр салды. ( «Идегәй» дастаныннан) Хәзер безгә, агай-эне, Кооператив оҗмах кирәк. (Г. Афзал ) 35
Калька — башка телдән ту- рыдан-туры, сүзгә-сүз тәрҗе¬ мә ителгән сүзләр. Диалектизмнар — аерым тө¬ бәкләрдә, җирле сөйләмдә ге¬ нә кулланыла торган сүзләр. һөнәрчелек сүзләре — билге¬ ле бер һөнәр кешеләренә генә хас сүзләр. Алынма сүзләр — чит телдән кергән сүзләр. Телдән калмагыз,— ди җанкаралар. Йөрәк туктаганын чамалар. (Р. Әхматҗанов ) Күтәреләм ич күгәлләр белән, Түбәнәяләр йорт түбәләре. (Р. Зәйдулла ) Я станок калтырый, я резец, я деталь белән резец икесе бер¬ гә калтырый. (Г. Әпсэлэмов) Гакыл күп биргән уку, Мөкатдәс уй биргән уку. (С. Рәмиев ) Стилистик фигуралар Стилистик фигуралар — сүзләрнең фразага һәм сөйләмгә оешу үзенчәлекләренә нигезләнгән сурәтләү чаралары. Кабатлауга нигезләнгән фигуралар Кабатлау — әсәр эчендә сүзләрнең кабатлануы. Анафора — бер үк сүзләр, авазлар, сүзтезмәләрнең шигырь юлы башында кабатлануы. Эпифора — шигырь юл¬ лары, сүзтезмә яки җөм¬ ләләр ахырында сүзләр¬ нең кабатлануы. Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни И ОРЫШТЫ. И ОРЫШТЫ. И ОРЫШТЫ соң мине. (Г. Тукай) Бер җирдә юк андый ак каеннар, Бер җирдә юк андый урманнар, Бер җирдә юк камыш сабаклары Андагыдай шаулый торганнар. (Һ. Такташ ) Кемгә сөйлим серләремне, Йөрәгем ялкын кебек. Ялкынланган йөрәгемә Берәү бик якын кебек. (Халык җыры) 36
Ялгау (эпанафора) — юл ахырындагы мәгънәле ки¬ сәкнең, сүз яки сүзтезмә- нең икенче юлны башлап җибәрүе. Рәдиф — рифмадан соң кабатланып килүче сүз яки сүзтезмә. Рефрен — бөтен бер стро¬ фаның яки кушымтаның кабатланып килүе. Градация — мәгънә ягын¬ нан якын сүзләрнең бер¬ бер артлы тезелеп килүе. Янәшәлек — бер-берсенә тиңдәш синтаксик конс¬ трукцияләрнең янәшә куелуы. Таң вакыты... Татар йоклый... Мин йокысыз, уянам. Уянам да, тиле кебек, Тик берүзем уйланам. Уйланам, уема батамын... (С. Рэмиев ) Кайсы берсе нурга чумган, бик нәфис өрелеп тора. Кайсы берсе көнгә каршы елмаеп бөгелеп тора. Кай берәүсе, көзгегә баккан матур кызлар күк, Үз-үзенә сокланып һәм эреләнеп киерелеп тора. (М. Гафури ) Бер генә сүз, бары бер генә... Җырлар икән аны кем генә? Кулың-телең чылбыр-богаулы: Беренче һәм ахыргы сүзне, Бар нәрсәдән кадерле сүзне, Җырлар икән аны кем генә? Бер генә сүз! Бары бер генә... (X. Туфан) Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам; Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам. (Г. Тукай) Кыз бала яка кайый. Кызарып кояш байый. Кайый да тагын сүтә. Яшьлеге сагынып үтә. (X. Туфан) Сөйләмнең гадәти булмаган тәртибенә нигезләнгән фигуралар. Инверсия — җөмләдә сүз¬ ләрнең урынын алышты- РУ- Исәрме җил тугай буйлап, Җылармы кыз моңын сөйләп... (Дэрдемэнд) 37
Эллипсис — җөмләнең нинди дә булса кисәге тө¬ шеп калуга нигезләнгән сурәтләү чарасы. Көтелмәгәнлек — төп су¬ рәтләү предметын кинәт кенә алыштыру. Гипербат — янәшә килер¬ гә тиешле сүзләрне аерып кую. Асиндетон — сүз һәм җөм¬ ләләрне теркәгечсез бәй¬ ләү. Хиазм — янәшәлекнең бер ягында сүз тәртибе үзгә- РҮ- Табигатьнең иркен күкрәгендә Мәңге көрәш, Мәңге хәрәкәт, Мәңге туу, Мәңге артып тору Белән бергә Үлем — һәлакәт. (һ. Такташ ) Ага вакыт җиргә ак кар булып, Ага еллар, уза гомерләр. Беренче кар булсаң да бик ярый — Ил жанында кипәк эоеогә. (Зөлфәт) Күтәр мине, канат, биеккәрәк. Янчы, кичке кояш, яктырак. ( Зөлфәт ) Язуларга теркәлмәгән сүзләр күпме! Чын, хак сүзләр, ялган сүзләр, йомшак уузләр, үткен сүзләр... (Р. Фәйзуллин ) Көзге күкләр шундый тыныч иде, Шундый тыныч иде көзге кукләо. (М. Әгъләмов ) Мәгънә каршылыг ана нигезләнгән фигуралар Антитеза — капма-каршы куелу. Оксиморон — хис-тойгы каршылыгы. Шул баш бирмәс еллар — кайнар яшьлек, Уңны-сулны белмәс булганга — Кагылганмын былбыл оясына һ.әм басканмын кара еланга. . (Зөлфәт) Ут якканмын галәм җылытам дип, Керфекләрең синең яшьле чакта. Ялгыз гына син туңгансың янда, Тәрәзләре бозлы төнге йорттай. (Зөлфәт) 38
Риторик өндәү — эндәшеп раслау, кисәтү, соклану. Риторик эндәшү — кемгә¬ дер, нәрсәгәдер мөрәҗә¬ гать итеп сөйләү. Ашкын, кешем! Сине җирдә Еллар көтә, юллар көтә. (Зөлфәт) Күңелледер сезнең гомер, Исән аналар. (X. Туфан) Фоника Фоника — әсәр телен авазлар яңгырашы ягыннан оештыру. Аһәңлелек (эвфо¬ ния)— матур, гармо¬ нияле яңгыраш. Какофония — яңгы¬ рашның бозылуы. Аллитерация — тар¬ тык аваз хәрефләре кабатлану. Ассонанс — сузык аваз хәрефләре кабатлану. Аналенсис — янәшә торучы сүзләрнең ох¬ шаш яңгырашы. Паронимия — охшаш яңгырашлы сүзләр, кушымчалар белән ♦уйнау» аша яңа мәгънә тудыру. Охшату — ниндидер күренешләрне авазлар ярдәмендә күз алдына бастыру. Сукмакларга үлән үскәндер бит, (с/к) Тик учаклар әле исәндер бит — (ч/к) Сагынгандыр безне сукмаклар... (с/к) Үзебезчә тик бер сөйләш кенә, Челтер чишмәләргә эндәш кенә — (ч/к) Телләреңә былбыл кунаклар. (Зөлфәт) Кеше кайчан матур була? (а/у) Кеше матур шул чакта — (о,/у) Башкаларны чакырганда Үзе яккан учакка. (Р. Харис) (а/у) И бәгърем! Кадереңне синең Әле генә, әле мин аңладым. (Зөлфәт) Көртлекләр бик сак ♦Кыт-кыт» дияләр. ♦Китердек сезгә Кот, кот!» дияләр. (Ш. Гаделша) Әнә тукран: ♦ Тук-тук,— ди,— Чытырманны чык, чык!» ди. (Ш. Гаделша) 39
Троплар Троплар — әйберләр, предметлар, күренешләр арасындагы бәйләнешләр ярдәмендә күчерелмә мәгънә аңлату. Чагыштыру — нинди дә булса күренешне аңа ох¬ шаш ягы булган икенче күренеш белән чагышты¬ рып сыйфатлау-охшату. Метафора — күренешләр¬ нең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру. Мон¬ дый сурәттә кебек, шикелле, төсле, -дэй кебек ярдәмче сүзләр, кушымчалар төшеп кала, кайчак чагыштырыла торган күренешләрнең бер¬ се генә әйтелә. Мәсәлән, ка¬ натсыз акчарлаклар. Мон¬ да, бәхет эзләүче эшчеләр дигән икенче кисәк төшеп калса да, фикер аңлашыла. Метонимия — бер күренеш, әйбер, кешене башка күре¬ неш, әйбер, кешегә хас сый¬ фат, билге белән атау. Эпитет — әдәби ачыклау. Аллегория — күренеш- хәлләрне предмет-сурәтләр белән атау. Гипербола — чиктән тыш арттыру. Литота — әдәби кечерәйтү. Нарасый Кояш! Син дә бала кебек гамьсез. (Р. Гаташ) Тәңкә карлар ява, Ап-ак карлар... (һ. Такташ) Сине күрә алмаган көн — Май аенда Яфрак яра алмаган шәрә агач. (Р. Фәйзуллин ) Тик Тукай көчлерәк яндырган йолдызын. (Р. Гаташ) Өеп чергән өмидне... төртте утны. (Дәрдемэнд) Күңел һәр җирдә гөл эзли, Тәкъдир һәр җирдә тикән төзли... (Дәрдемэнд) Җиде кат җиргәчә нәфрәтем. Җиде кат күккәчә шатлыгым. (Р. Фәйзуллин ) Зәгыйфь кырмыскамын мин юлда яткан... (Дәрдемэнд) 40
Сынландыру — җан¬ сыз предметны, кү¬ ренешне җанлы итеп күрсәтү. И сөйгән яр! Мәңгелекнең бәзгә — Икебезгә насыйп төшендә Кылган догам кабул була күрсен, Гөлләр күрсен сине төшендә. (Зөлфәт) Персонификация — сынландыруның бер төре, кешеләштерү. Ә ай көлә. Айга кызык була. Ай — ялгыз ул картлык көнендә. Өйләнәлми калган... (Һ. Такташ) Ирония — астыртын көлү, мактау аркы¬ лы асылда хурлау. Сарказм — ачы, үт¬ кен, усал итеп көлү. Сөям чүмеч кеби борыныңны, җаным, Гашыйк булдым, тәмам бетте мәҗалем. Җанашым, аһ! Иләк авызыңны үпсәм, Ни кайгы инде мин шул чакта үлсәм. (Г. Тукай ) Буш корсагын уа-уа, Тиле кебек көлгән ил... Безнең ил ул алга карап, Артка таба йөргән ил. (Л. Лерон) Юмор — йомшак, яра¬ тып көлү. Песиләргә рәхәт шул ул — Утын ярасы да юк, Себерәсе юк идән дә, Суга барасы да юк. (Л. Лерон) Тәмсил — чагышты¬ руга нигезләнгән жанр. Бу очракта әсәр тулысы белән ассоциатив сурәт үр¬ нәге була. Тарих Кыны тулы кан. Тышында чәчәк сурәте . (Р. Фэйзуллин) Улым Ята сабый изрәп мендәрендә. Зәңгәр күзле бөркет каурые! Ничек итеп Язар үз гомерен?.. (Р. Фэйзуллин) Әдәби тел үз эченә ниндидер вакыйга-хәлләрне хикәя¬ ләп бирү, сөйләшү һәм сурәтләү катламнарын берләштерә. Беренче яки өченче зат исеменнән алып барылган хикәяләү урын-вакытны, вакыйгаларны сөйләп бара, кайчак билгесез туры сөйләм, катнашучы сөйләме кебек тә яңгырый. Сөйләшү исә геройларның холык-фигыль хасиятләрен ачу, шәхсиләш- 41
терү вазифасын башкара, типиклаштыру кануннарына буй¬ сына. Ьәр каһарманның сүз сөреше аша язучы аның холык- гадәтләрен, интеллектын, нинди иҗтимагый катламнан булу¬ ын укучыга хәбәр итә. Сурәтләү исә — билгеле бер күренеш, вакыйга, кеше, аның халәтен-хәлен күз алдына килерлек итеп сөйләү дигән сүз. ШИГЫРЬ ТӨЗЕЛЕШЕ Шигырь — тезмә формага салынган ритмлы әдәби әсәр. Ритмик нигез яки шигырьнең аерым алынган бер юлы тезмә дип атала. Ритм ярдәмендә оешкан тезмәләр бәйләмен строфа диләр. Татар шигырендә строфалар күбрәк 4, 2 тезмәле була. Татар шигыре нигездә силлабик шигырь буларак билгеле. Монда ритм тезмәдә иҗек санының тигез булуыннан бар¬ лыкка килә, рифма исә шулай ук иҗек саны ягыннан тигез тезмәләрне ялгауга хезмәт итә. Мондый шигырь төзелеше төркиләрдә бик борынгы заманнарда барлыкка килгән. Ул фольклор әсәрләрендә, М. Кашгарыйның «Диване лөгатет- төрк» әсәрендә үк очрый. Мондый шигырьнең үлчәмен иҗек санына карап билгелиләр, санап булганга күрә, аны бармак дип атау да яши. Икеле төркем Ир бул, Җир бул. (Мәкаль) Өчле төркем Әйтсәң — сүз, Төртсәң — күз. (Мәкаль) Бишле төркем Кыш бабай килгән, Ап-ак тун кигән. Көтә: кем генә Чыгар, дип, өйдән. (Б.Рәхмәт) 42
Алтылы төркем Вакыт белән Якуп Ярыша бервакыт. Вакыт алга чаба, Якуп артка чаба. (Б.Рәхмәт) Шул рәвешле унбишле төркемгә кадәр санарга мөмкин. Шигырь юлы озын булса, пауза ясала. Аны рус телендә — цезура, төрки телдә турак диләр. Туракларның даими, закон¬ чалыклы чиратлашуы вәзен дип атала. Мисаллар китерик. Ике тураклы тезмә: Ялгыз имән / бар иде, / Калын-калын / кар иде — / Керфекләре / ак бәсле кыз / Минем сөйгән / яр иде. / (Зөлфәт) Өч тураклы тезмә: Ярат, имеш, / сине / уйда гына, / Юкса, имеш, / күк / ишелеп төшәр. / (Зөлфәт) Татар шигырендә еш кына 1, 3 тезмәләрдәге иҗекләр саны 2, 4 тезмәләрдәге иҗекләр саныннан бергә артыграк яки ким¬ рәк була. Бигрәк тә 7—8, 8—7, 8—9, 9—8, 9—10, 10—9 үлчәү¬ ләре яратып кулланыла. Гаруз Озын һәм кыска иҗекләр чиратлашып, ритм тудыра тор¬ ган борынгы латин, юнан (грек) шигырь төзелеше метрик ши¬ гырь дип атала. Гарәп-фарсы метрик шигырен гаруз диләр. XI гасырда барлыкка килгән бу шигырь төзелешен гарәп га¬ лиме Хәлил ибн Әхмәд әл-Фәрихиди тәртипкә сала. Ислам дине таралгач, бу шигъри калып төркиләргә дә үтеп керә. Фарсы теле үзенчәлекләренә җайлаштырып, Вахид Тәбризи фарсы гарузын тәкъдим итә. Төрки гарузын эшләүне Гали- шер Нәваи һәм Заһретдин Бабур башлап җибәрә. Гаруз нигезендә өч элемент ята: Сабаб: җиңел сабаб — бер озын иҗек; авыр сабаб — ике кыска иҗек. Вәтад: вәтади мәҗмутъ — кыска + озын иҗек; вәтади мәф- рукъ — озын + кыска иҗек. Фасыйлә: олы фасыйлә — кыска + кыска -I- кыска + озын иҗек; кече фасыйлә — кыска + кыска + озын иҗек. 43
Сабаб, вәтад һәм фасыйлә рөкн барлыкка китерәләр. Гарузда 8 рөкн — ритмик буын бар. Татар әдәбиятында рөкннең мондый төрләре очрый: фагыйлен: җиңел сабаб + вәтади мәҗмугъ — ; фагыйләтен: җиңел сабаб + вәтади мәҗмугъ + җиңел са¬ баб — ; фәгулен: вәтади мәҗмугъ + җиңел сабаб ; мөстафилин: 2 җиңел сабаб + вәтади мәҗмугъ —. Шул нигездә гаруз төрләре билгеләнә, төрләрнең вариант¬ лары бәхерләр барлыкка китерә. Галимнәр фикеренчә, татар әдәбиятында һәзаҗә һәм рәмәл төрләре киң кулланыла, рә- зәҗ, мөтәкариб һәм мөзаригъ бәхерләре дә очрый. Гарузда Т. Ялчыгол, Ә. Каргалый, һ.. Салихов, Ш. Зәки, Г. Тукай, Дәр- демәнд, С. Рәмиев, Ь. Такташ, М. Җәлил кебек шагыйрьләр иҗат иткән. Бүген татар шигъриятендә силлабика әйдәп бару¬ чы форма булып калса да, гарузга мөрәҗәгать итү дә күзә¬ телә. Шулай ук төрле шигырь төзелешләренә хас сыйфатлар¬ ны үзләштерү дә бар. Берничә мисал китерик. Катнаш төзелешле шигырь — ритмик буыннар да тигез, басым да, силлабо-тоник шигырь төзелешендәгечә, гел бер урында булган калып. Иртәләр | җитте | исә, Аклысын | кия | ярың!.. Юлларда | күзе | аның... Ә юлда — | җилләр | исә, Иртәләр | җитте | исә. (X. Туфан) Интонацион шигырь — буыннар төшеп калу яки өстәлү сәбәпле, төрле ритмик үлчәмдә язу. Монда төшеп калган ки¬ сәкнең иҗек санын торгызып карарга мөмкин. Гадәттә мон¬ дый өлеш күп нокталар, өндәү, кабатлаулар белән билгеләнә. Иске тормыш! (4) Синең кырларыңда (6) Зәңгәр күзле, уйчан яшь егет. (9) Ул юк инде... (4) Иске тормыш! (4) Синең гөл бакчаңда (6) Сөрнә-сөрнә ачтан интегеп. (9) Ул юк инде... (4) Гаиләң тар синең аның өчен, (10) Йортың төрмә... (4) (һ.Такташ) 44
Ирекле шигырь — тезмәләрдә буыннар, иҗекләр саны төр¬ лечә булган шигырь. Монда рифма табылырга да, табылмаска да мөмкин. Күзләремә карамыйча гына, (10) Сүзләремне тыңла. (6) Тыңлама карашымны. (7) Сүзләремдә — (4) язның яктылыгы. (6) Күзләремдә — (4) Тамчы булган карның моңы. (8) Сүзләремне генә тыңла, (8) Сүзләремне генә. (6) (И.Иксанова) Ак шигырь — рифмасыз тезмәләрдән төзелгән шигырь. Карлар ява. Ак кызлар елаган кебек. Ак тынлыкта агара җансыз дөнья. Шулай сөйгәннәрдән китәләр. Сүзсез, салкын. Яңгыр ява. Шыпыртлап пышылдау кебек. Төнлә килгән тып-тын адымнар кебек. Шулай хыянәт килә. Шулай дус китә. (Ш. Анак) Рифма Рифма — ритмик төзелеш ягыннан бердәй тезмәләр ахы¬ рында бер-берсенә аваздаш һәм бу тезмәләрне бергә бәйли торган сүзләр. Рифма 2, 3, 4, 5 тезмәне бербөтенгә әйләндерә. Төгәл рифма — сүзләрнең охшашлыгы. Ябык рифма — охшаш яң¬ гырашлы сүзләрнең тар¬ тык авазга төгәлләнүе. Башың имә, җилләр иссәләр дә каян! Киләчәккә карап, үткәнеңә таян! (Р. Фэйзуллин ) Ачык рифма — охшаш яң¬ гырашлы сүзләрнең сузык авазга төгәлләнүе. Омонимик рифма — омо¬ нимнарның рифма булып килүе. И сөйгән яр! Мәңгелекнең безгә — Икебезгә насыйп төшендә Кылган догам кабул була күрсен, Гөлләр күрсен сине төшендә. (Зөлфәт) 45
Янәшә рифма — рәттән килүче ике юл ахырын¬ дагы сүзләрнең аваздаш¬ лыгы. Гади рифма — шигырь¬ нең охшаш өлешләре бер сүздән гыйбарәт булу. Булсам җитез аргамак, Көмеш ялымны тарап, Таң җилләре искәндә. Үләнгә чык төшкәндә... (М.Җәлил) Аралаш рифма — 1—3 нче, 2—4 нче юллар¬ ның рифмалашуы. Кушма рифма — охшаш өлешләрнең берничә сүз¬ дән торуы. Әйләнмә рифма — 1—4 нче, 2—3 нче юллар¬ ның рифмалашуы. Ай калыкса — сагышларым арта, Йөзләремә куна айның төсе. Ай калыкса — күңелем сиңа тарта. Аем диеп килә эндәшәсе. (И.Иксанова) Их, гомер... агасы иде бер. Язгы ташкын кебек актарылып, Дөньяның бар карасын юып Аласы иде бер! (И.Иксанова) ӘДӘБИЯТНЫҢ ТӨРЛӘРГӘ ҺӘМ ЖЛНРЛЛРГД БҮЛЕНЕШЕ Әдәбият — рухи эшчәнлекнең бер төре, тормыш-яшәешне танып белү һәм образлар ярдәмендә чагылдыру-бәяләү фор¬ масы. Аерым бер сыйфатларга ия булуына карап, әдәбиятны өч төргә бүләләр: Лирика (белдерүче) Эпос (хикәяләүче) Драма (күрсәтүче) М а к с а т ы Кешене уй-фикер һәм хис-кичереш яссылыгында сурәт¬ ләү. Кешене башка ке¬ шеләр һәм вакый¬ галар уртасында тасвирлау. Кешене хәрәкәттә, каршылыкларда күрсәтү. П Р е д м е т ы Кешенең эчке дөнья¬ сы: уй-фикере, мө¬ нәсәбәте, хис-киче- реше, шуның хәрә¬ кәте-үсеше. Табигать, җәмгы¬ ять, тирәлектә ке¬ шеләрнең көнкү¬ реше, яшәеше. Тормыш конфлик¬ ты һәм шунда ке¬ ше холык-фигыле- нең ачылуы. 46
э ч т ә л е г е Билгеле бер мо¬ менттагы нәфрәт, ачу, шатлык, са¬ гыш, борчылу һ. б. хисләрне, аларның сәбәпләрен күрсә¬ тү. Лирик герой күңелендә хәзер күзәтелүче халәт, хис-кичереш кебек аңлашыла. Реаль тормыш- чынбарлыкка ох¬ шатып, кеше яз¬ мышлары, вакый¬ галар, характерлар турында сөйләү. Хикәяләүченең уз¬ ган хакында хәбәр итүе кебек башка¬ рыла. Тормышның бер кечкенә аралыгы аша кеше харак¬ терларын ачу. Хә¬ зер бара торган хәлләрне сәхнәдә уйнау кебек иҗат ителә. Т е л е Лирик геройның монологы, уйлану- аңлатмалары. Мин исеменнән сөйләнә. Сюжет түгел, бәлки композицион алым¬ нар әһәмиятле. Хикәяләүченең мо¬ нологы, геройлар¬ ның сөйләшүе, уй- фикер, хис-киче¬ реш бирелә. Ул, алар исеменнән хи¬ кәяләнә. Сюжетлы¬ лык хас. Диалог-монологлар автор репликасы белән ныгытыла. Син, сез исеменнән күрсәтелә. Сюжетның аерым элементлары ки¬ ңәйтеп алына (тө¬ енләнеш, кульми¬ нация, чишелеш). Әдәби төрләр үз эчендә жанрларга бүленә: Пейзаж лирикасы — табигать сурәте ту¬ дырылган шигырь. Аерым детальләр ярдәмендә табигать¬ нең бер күренеше образга әйләндерелә. Бер хис үсә барып, соңгы строфада фи¬ кер әйтү күзәтелә. Сынландыру, рито¬ рик эндәш еш кул¬ ланыла. Хикәя — бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характерының бер сыйфаты, ягы, үсү- үзгәрүе хакында сөйләүче әсәр. Очерк — докумен¬ тальлеккә нигезлән¬ гән, геройның бер сыйфатын аерып күрсәтүгә хезмәт итә торган әхлакый Трагедия — үзәген¬ дә үзеннән олырак көчләр белән (таби¬ гать стихиясе, җәм¬ гыятьтәге канун¬ нар, власть) көрәш¬ кә чыгучы шәхес конфликты ята тор¬ ган жанр. Бу, кон¬ фликт, фаҗига, чи¬ шелә алмаслык каршылык булып, геройның һәлакәте, 47
Гражданлык лири¬ касы — ниндидер тарихи вакыйга, хәл, җәмгыятьтәге тәртип-мөнәсәбәт- ләр, хаксызлыкка кагылышлы туган хис-кичерешләр су¬ рәтләнә. Лирик герой, бер төркем, милләт, иҗ¬ тимагый катлау вә¬ киле булып, шулар исеменнән сөйли. Автор фикере юану кебек китерелә. Сәяси лирика — сәяси фактка, бил¬ геле вакыйга-хәлгә нигезләнеп языл¬ ган шигырь. Лирик герой башкаларга үз фикерен җитке¬ рүче, юл күрсәтүче, юлбашчы кебек тә аңлашыла, үзен аерып, югары күтә¬ реп куя. Символ¬ лар, читләтеп әйтү үзәккә куела. Күңел лирикасы — лирик геройның шәхси тормышы-яз- мышы белән бәйле хис-кичерешләре сурәтләнә. Шәхси башлангыч, автор- лирик герой хакын¬ да мәгълүмат бирү төстәге жанр. Очерк- портрет, очерк-сәя- хәтнамә, очерк-хати- рә һәм проблемалы очерк кебек жанр төрләре бар. Татар әдәбиятында сәяхәт¬ намә төре еш оч¬ рый. Хикәят — халык авыз иҗатының аерым мотивларын иҗади үзләштереп язылган романтик, фәлсәфи әсәр. Мә¬ зәкләрне хәтерләтә, күренешләр метафо¬ ра, аллегория ярдә¬ мендә бирелә, көтел¬ мәгән финалга ия. Новелла — гадәти булмаган ситуация¬ гә корылган, көтел¬ мәгәнчә тәмамлану¬ чы, чишелеш вакы¬ тында геройның яңа якларын ачып тетрәнергә мәҗбүр итүче жанр. Әкият — язма әдә¬ биятка фольклор¬ дан күчеп, әхла¬ кый типиклашты¬ ру сыйфаты калку күренеп торган әсәр. Повесть — төп ге- рой тормышында- җиңелүе белән тә¬ мамлана. Ләкин мондый җиңелү та¬ машачыда соклану, горурлану хисләре уята. Тышкы кон¬ фликтны герой хол¬ кы китереп чыгар¬ ган кебек, ул үзе эч¬ ке, психологик кар¬ шылыклардан га¬ заплана. Комедия — көлкеле ситуациягә корыл¬ ган жанр, нигезендә көлкеле конфликт ята. Кешедәге, җәм¬ гыять тормышын¬ дагы кимчелекләр¬ дән көлеп, комедия шуларны бетерергә омтыла. Аңа әхла¬ кый проблемаларга мөрәҗәгать итү, ти¬ рән гомумиләштерү¬ ләр ясау хас. Ул кимчелекләрне ки¬ ре кагу белән төгәл¬ ләнә. Драма — җитди конфликтка корыл¬ ган жанр. Бер төр¬ кем яисә катлам эчендәге кешеләр арасында чыккан конфликт үткен проблемалар куяр¬ га, тамашачыны уйландырырга яр- 48
күзәтелә. Симво¬ лик образларга мө¬ рәҗәгать ителә, алар эчке мәгънәне ачу өчен ачкыч-сүз ролен үти. Фәлсәфи лирика — тормыш-яшәеш ка¬ нуннарына мөнәсә¬ бәтле уйланулар, тормыш канунна¬ рын күрсәтү-бәяләү үзәккә куелган ши¬ гырь. Лирик ге¬ рой — яшәешне кү¬ зәтүче, аның ка¬ мил булмавыннан ризасыз, ялгыз шә¬ хес кебек аңлашы¬ ла. Хис-кичереш түгел, фикер-мөнә- сәбәт алда тора. Лирика жанрларын шәркый традиция¬ ләр яктылыгында аеру да яшәп килә. Мәсәлән: касыңцә — аа, ба, ва, га рифмалы 2 шәр тезмәле мактау ши¬ гыре; мәдхия — мактау шигыре; мәрсия — үлгән ке¬ шегә багышлап язылган шигырь; газәл — строфа са¬ ны 12 дән артмаган мәхәббәт шигыре; гы берничә охшаш яки каршылыклы хәл, вакыйгалар тез¬ мәсе сурәтләнгән әсәр. Берничә сю¬ жет сызыгы бер үзәк тирәсенә берлә¬ шә. Герой яки ге¬ ройлар язмышы бер катлам кешеләр тормышына хас закончалыкларны күрсәтә. Роман — аерым ке¬ шеләрнең шәхси теләк-омтылышла- ры, язмышы һәм тирәлек белән бәре¬ леше сурәтләнгән, шулар аша кеше һәм җәмгыятькә бәя бирелә, холык- фигыль ачыла тор¬ ган зур күләмле әсәр. Тормыш-яшә- ешнең бер аралы¬ гына, чорына хас кануннарны билге¬ ли. Повесть һәм роман¬ ның жанр төрләре булып тарихи, пси¬ хологик, авантюр, сатирик, публицис¬ тик, биографик, иҗ- тимагый-көнкүреш, маҗаралы һ. б. әсәр¬ ләр күрсәтелә. дәм итә. Чише¬ лештә тамашачы бер төркемне гаеп¬ ли, икенче төркем¬ гә соклана яки ях¬ шылык җиңеп чыга. Драма жанрлары, үзара керешеп, жанр төрләре (тра¬ гикомедия, мисте¬ рия, фарс, воде¬ виль, мелодрама, моралите һ. б.) барлыкка килә. 4 Э-430 49
кыйтга — дидактик яки фәлсәфи кыска шигырь; нәзыйрә — ияреп язылган шигырь һ. б. Эпик тер Эпос грек телендә сүз мәгънәсен аңлата. Ул кешеләрнең тормыш-яшәешен, чынбарлыкны сөйләп бирә. Эпик төрне оештыручы нокта, нигез булып хикәяләү — персонажлар, аларның язмышы, эш-гамәлләре, холык-фигыльләре, алар тормышындагы хәл-вакыйгалар турында сөйләү тора. Әй¬ терсең эпик әсәр элек булган хәлләрне бәян итә. Мәсәлән, Г. Кутуйның «Рөстәм маҗаралары »нда Рөстәм исемле ма¬ лайның, абага чәчәге ашап, күзгә күренмәс кешегә әйләнү һәм, сугышка китеп, дошманга каршы көрәшү вакыйгалары сөйләнә. Ләкин эпик әсәр бу ноктада — объектив эчтәлек катламында туктап калмый: ул вакыйга аша зур мәсьәлә¬ ләр куя, фикерләр белдерә, гомумиләштерүләр ясый. Бу әсәргә дә вакыйгаларның вакыты сыйфатында сугыш проб¬ лемасы килеп керә, автор балаларның дошманга каршы кө¬ рәшкә омтылуын яктырта, аларда ихтыяр көче тәрбияләү кебек мәсьәләләр куя, әсәрдә, нәкъ сугыш чоры әдәбиятын- дагыча, җиңү өчен балалар да кеше кулыннан килмәслекне эшләгәч, дошман илдән куылачак дигән идея ярылып ята. Шулай итеп, эпик әсәрдә мәгънә, автор әйтергә теләгән фи¬ кер вакыйгада ачыла. Эпоста вакыйгалар үзара сәбәп-нәтиҗә бәйләнешендә бу¬ лып, әсәрләр урынны, вакытны, тышкы дөнья-тирәлекне һәм геройларның эчке кичереш-халәтен күрсәтәләр, күз алдына китереп бастыралар. Бу вакытта сурәтләү ярдәмгә килә. Язучы геройларның портретын, пейзажны, урынны, катна¬ шучыларның халәтен, кәефләре үзгәрүен һ. б. сурәтли, әйбер, табигать, хис-кичереш, кеше образлары тудыра. Эпоста образ — барыннан да элек шәхес, шәхеснең холкы һәм эш- гамәлләре, язмышы, кичерешләре берлегендә тасвирланган характер ул. Монда кеше образлары гадәти тормыштагыча: эш-гамәлләрдә, уй-фикерләрдә, теләк-омтылышларда сурәт- 50
ләнә, төрле сыйфатлар, каршылыклар җыелмасы итеп күрсә¬ телә. Эпосның киңлеге, күләмлелеге, зурлыгы аңа кеше тор- мышы-язмышы тарихын да, характерларны да сыйдырырга, кешенең эчке уй-хыял дөньясына үтеп керергә мөмкинлек бирә. Эпик әсәрдә тормыш-чынбарлык үзе алгы планга чыга. Ләкин әдип аны образлы сурәтли, үз хыялында яшәгән де¬ тальләр ярдәмендә җанландыра. Моннан тыш эпоста бәяләү зур урын алып тора. Чөнки эпик әсәрдә тормыш-чынбарлык (сурәтләү объекты) һәм әдип (субъект) янәшә куелалар. Язучы вакыйга һәм геройларны аларга үз бәя-мөнәсәбәтен белдереп сурәтли. Бу бәя-мөнәсәбәт яшерен төс алса, автор, уй-фикерләрен ачыктан-ачык белде¬ реп, үзе дә әсәргә катнашып китәргә мөмкин. Эпоста сурәтләү предметы һәм сөйләүче вакыт ягыннан ераклаштырыла: сүз читтән торып һәм гадәттә өченче зат исеменнән алып барыла. Хикәяләүче элегрәк булган хәлләр¬ не искә төшерүче булып күзаллана. Ул — сурәтләнгән дөнья белән укучы арасында торучы, еш кына күзәтүче ролендәге герой. Кайчак хикәяләүче аерым бер герой белән кушылып китә. Әсәрләрдә берничә хикәяләүче булу очраклары да бар. Эпик әсәрне анализлау төп вакыйгаларны һәм сюжетны күзәтүдән башлана. Мәсәлән, Ф. Әмирханның «Нәҗип» хи¬ кәясендә өч вакыйга турында сөйләнә. Әсәр, шул вакыйгалар чигендә бүленеп, өч бүлектән тора. Беренче вакыйга Гомәр- нең акыллы-булдыклы малай булуы хакында сөйләүдән баш¬ лана. Ул үз эчендә тагын мондый өлешләргә аерыла: Гомәр белән Нәҗип атлы уйныйлар; апасы Гомәрне курай уйнарга чакыра; үзен чакырмаганга, Нәҗипнең ачуы килә, һәм ул Гомәрне тоткарларга тырыша; Гомәр Мәрфуга апасы янына кереп китә; Нәҗип үпкәли, киреләнә, тәртипсезләнә; апасы да, әнисе дә аны якламый. Икенче вакыйга Нәҗипнең кич буе көндезге хәлләрне уй- лавы-анализлавыннан башлана. Үзен күрсәтү, Мәрфуга апасы алдында аклану өчен, Нәҗип түбәгә дә менә, койма өстендә дә бер аякта басып тора, икенче көнне, балчыктан әвәләп, аның рәсемен ясый. Ләкин болар берсе дә Нәҗип көткән нә¬ тиҗәне бирми. Ул тагын хурлана, елый. Өченче вакыйга бераз вакыт үткәч, яз көне була. Нәҗип кыш буе рәсем дәресләре ала. Яз көне, көймә агызып уйна¬ ганда, апасы Нәҗипне өйгә чакыра. Уеннан аерыласы кил- мәсә дә, ул, Мәрфуга апасы чакыргач, өйгә кереп чәчәк рәсе- 4* 51
ме ясый. Аны мактыйлар, рәхмәт әйтәләр. Нәҗипкә бик рәхәт була. Вакыйгалар бер-берсе белән сәбәп-нәтиҗә бәйләнешендә бара. Беренчесендә Гомәрнең генә кирәк булуы Нәҗипнең ачуын чыгара, мин-минлегенә тия. Ул үзен күрсәтү юлларын эзли башлый. Шул рәвешле икенче вакыйга туа. Өченче вакыйга исә — беренче, икенче вакыйгаларның нәтиҗәсе, йомгагы. Аларны үзара сюжет сызыгы беркетә. Кызларның Гомәрне курай уйнарга чакыруы — алга таба булачак хәлләр¬ нең башлангычы, этәргече булып тора һәм төенләнеш хасил итә. Биредә элегрәк булган каршылык яңа төсмер ала: хикәя Гомәрне тирә-күршенең мактавы турындагы җөмлә белән башланып китә. «Башка кешеләрнең аны болай сөюләре, мак¬ таулары мине бик үк көнләштермәсә дә, Мәрфуга апаның аны миннән артык сөюе мине борчый һәм бик кәефсезләндерә иде»,— ди Нәҗип. Төенләнеш шушы сүзләрне раслый, күрсә¬ теп бирә, каршылыкны билгели. Сюжет сызыгындагы каршы¬ лык теманы табарга ярдәм итә: әсәр Нәҗипнең башкалар алдында үзен файдалы, кирәкле кеше итеп күрсәтәсе килүе турында. Вакыйгалар үстерелеше — Нәҗипнең тәртипсезлә¬ нүе, әнисенә зарлануы, түбәгә, коймага менүе — шул кәефсез¬ ләнүләрне төрле яктан ача, каршылыкны күзалларга ярдәм итә, аны иң югары ноктага — Мәрфуга апасының сынын җи¬ мерүгә китереп җиткерә. Бу инде кульминацион нокта. Чишелеш — Нәҗипне рәсем ясарга чакыру — конфликтны юкка чыгара, Нәҗипкә көнләшергә, тәртипсезләнергә, үзен күрсәтү юлларын эзләргә урын калмый. Шул рәвешле сюжет¬ та каршылык барлыкка килә һәм чишелә. Авторның әйтергә теләгән фикере табыла: башкалар алдында үзеңне кирәкле, файдалы итеп сизәр өчен, һөнәрле булырга кирәк. Эпик әсәрдә язучы каршылыкларда героеның аерым бер холык-сыйфатын чагылдыра, шул сыйфатны аерып чыгара, иҗади үстерә, көчәйтә. Нәкъ менә каршылык кешенең хол¬ кын характер дәрәҗәсенә җиткерүдә әһәмиятле роль уйный. Мәсәлән, Г. Исхакыйның «Сөннәтче бабай» хикәясендә Сөн¬ нәтче бабайның пәкесенә бәйле каршылыкка керүе, шул сә¬ бәпле дөньялыктан китүе аның үз эшен бар нәрсәдән өстен, мөһим санаучы, әби-бабалардан килгән гадәт-йолаларны истә тотып, шул рәвешле яшәү, тормыш алып бару кирәк дигән фикердә торучы, чиста, һәрнәрсәдә тәртип һәм пөхтәлек яра¬ тучы герой булуын дәлилли. 52
Сюжет һәм вакыйгаларны ачыклау проблемаларны билге¬ ләргә ярдәм итә. Мәсәлән, «Нәҗип» хикәясендәге каршылык¬ лар мондый проблемаларны ача: балаларны бер-берсе белән чагыштыруның зарары; көнчелекнең ачу чыгу, үч алу кебек начар гадәтләргә китерүе; һөнәргә өйрәнү. Әсәр көзгеле композициянең матур үрнәге булып тора. Бернинди һөнәре булмаган Нәҗип хикәя ахырында һөнәр үзләштерә, һөнәрле кешегә әйләнә. Әсәрне «үзеңне кирәкле кеше итеп тою өчен, һөнәрле булу шарт икәнен аңлау тарихы» дип тә атап булыр иде. Авторның сурәтләү осталыгы нәрсәдә дигәндә, бу хикәядә психологизм әһәмиятле урын тота. Беренче вакыйгадагы Го- мәр курай уйнарга кереп киткәннән соң, Нәҗипнең үз-үзе белән сөйләшүе китерелә. «Кешене мыскыл итәләр, кешене җәберлиләр, аны дәшәләр, мине дәшмиләр дә...» дип башлан¬ ган өлештә Нәҗип үзен жәлләүдән башкалардан үч алу телә¬ генә кадәр ара уза. Аның өйгә кереп тәртипсезләнүе шул уй¬ ларын тормышка ашыруны аңлата. Яки пейзаж тасвирлама¬ сын алыйк. Ул да игътибар үзәгенә куярлык сурәткә әверелә. Җәйге яңгыр, куе болытлар, давыл, күк күкрәү Нәҗипнең үпкәсенә аваздаш. Менә ул үпкә үтә, ялтырап кояш чыга. Ләкин озакка түгел, малайның баш очында тагын болытлар куера, әйтерсең лә көчле яңгыр килү, кисәк кенә кояш чыгу Нәҗипнең халәте, җәй көнге күңел тынычсызлыгы турында сөйли. Ә инде өченче вакыйгадагы яз көне сурәте, тыныч кы¬ на аккан су малайның күңеле утыруын искәртә. Анализның өченче ягы — бәяләү, ягъни язучының су¬ рәтләнгән хәл-күренешләргә мөнәсәбәте. Беренче карашка «Нәҗип» хикәясендә бу катламны табу мөмкин түгел ке¬ бек. Вакыйгалар Нәҗип исеменнән сөйләнелә, язучы һәм герой арасындагы чикләр җуела сыман. Ләкин бу кечкенә малай белән язучыны тәңгәлләштерү мөмкин түгел, Нәҗип үзе дә — автор уйлап тапкан һәм укучыга тәкъдим иткән герой. Аның сыйфатлары, холкы, уйлары, кичерешләре язу¬ чының бәясен күтәрә. Күләмле эпик жанрлар хакында сүз барганда да, хикәя¬ ләү, сурәтләү һәм бәяләү катламнары янәшә ачыла. Мәсә¬ лән, А. Гыйләҗев язган «Язгы кәрваннар» повестеның эч¬ тәлеген (хикәяләү дәрәҗәсен) ачыклау авыр түгел: сугыш ахырында, көздән язга кадәр вакыт аралыгын иңләп, көзен җыелган ашлыкны Чаллы элеваторына илтү һәм язын 53
чәчүлек орлыкны ерак Кәсле глубинкасыннан алып кайту турында ул. Сурәтләү катламында образларның — сугыш чорында эш¬ не җигелеп тарткан өлкәннәр Хәкимҗан абзый, Сабираттәй һәм шулай ук тормыш арбасына җигелергә өлгергән үсеп килүче яшьләр Ибраһим, Әдилә, Дамир образларының — хәл- вакыйгаларга төрлечә караучылар итеп, үзенчәлекле бире¬ лешенә игътибар итәргә кирәк. Авыл кешеләре күп кенә гаделсезлекләр белән очрашалар: көз көне, ашарга да, чәчәргә дә калдырмыйча, ашлыкны кырып-себереп җыялар; атлар күтәрәмгә кала; язын, якында гына солы була торып, 65 чак¬ рымнан ашлыкны кире алып кайтырга кирәк. Яшьләр моның хата, ялгыш булуын кычкырып әйтсәләр, Хәкимҗан абзый башкаларга канәгатьсезлегеңне ишеттерергә ярамаган- лыкны аңлый. Ул бер пичәтле кәгазьдәге фәрманны юкка чыгара торган икенче пичәтле кәгазь алу өчен генә даулаша ала. Әсәр символларга да бай. Анда чорның шыксызлыгын, ач- ялангач, салкын, рәхимсезлеген белдерүче җил символы һәм куркыныч көч, явызлыкның янәшәдә генә икәнлеген сөй¬ ләүче бүре символы бар. Җыр символы исә шуларга каршы куелган яшьлек-матурлык, изгелек рәвешендә аңлашыла. Җыр беренче тапкыр көзен солы илтүгә бәйле ярдәмче сюжет сызыгында яңгырый, һәм җил басыла, кешеләр «турая», кү¬ ңелләре яктыра. Икенче кат җыр Ибраһимның тракторчылар курсына укырга баруы турында сөйләүче ярдәмче сюжет сызыгында кабатлана. Ул авылдан, әнкәйдән аерылу сагышын җиңә. Өченче тапкыр Кәслегә бару хакындагы сюжет сызы¬ гында Габбаслар гаиләсенең кешелеклелеген, миһербанлылы- гын сөйләүче вакытта телгә алына. Бу урында автор, беренче очрактагы кебек үк, җырның мәгънәсен башкаларга ярдәм күрсәтү, аларны бәхетле итү омтылышы белән бәйли. Дүр¬ тенче тапкыр җыр Ибраһим сүзләрендә явызлыкка каршы куела: «Син җырлап җибәрсәң, җил дә тынар, бүреләр дә тук¬ тар». Шунда ук Әдилә сүзләре аркылы җырның, язгы су ке¬ бек, үз вакытын белеп кузгалуы һәм җырларга вакыт җит¬ кәнлеге искәртелә. Шушы сурәтләү үзенчәлекләре авторның мөнәсәбәтенә кушылып китә, аны ачып җибәрә. Чорга бәя тәнкыйди: замана җилле, суык, ач; кешеләрне гаделсезлек, бүреләр куркытып тора. Ләкин кешеләрнең бер-берсенә терәк, ярдәмче булуы, мәрхәмәтлелеге авырлыкларны җиңәргә яр¬ 54
дәм итә. Автор үз геройлары авызыннан бу язның әһәмият¬ ле булуын, тыныч тормышка бусага икәнлеген әйттерә. Өлкән буын үзенең гомере, сәламәтлеге хакына сугышның ахырын — язны якынайткан. Сабираттәйнең үлеме дә — шу¬ шы корбаннарның берсе. Инде дилбегә «язгы кәрваннар* — яшьләр — кулына күчә. Алар — теләсә нинди гаделсезлеккә сизгер, кыю һәм акыллы (автор берничә тапкыр өлкәннәрнең дә яшьләр сүзенә колак салуына игътибар иттерә), эшли һәм үз сүзен әйтә алучы, сөю һәм хыял белән яшәүче буын. Илне сугыш ялангачлыгыннан-явызлыгыннан тыныч, җылы, гадел тормышка бары тик алар гына алып чыга ала, ди автор. Әсәрнең анализ барышында табылган хасиятләре: сугыш темасына яңача — заман үзгәреше ноктасыннан якын килү, җәмгыятьтәге гаделсезлекләрне фаш итү, заманга бәя бирү омтылышы, геройларны бер үк ситуациядә бәяләү-ачу, сим¬ волларга мөрәҗәгать итү, әсәр исемен эчке һәм тышкы мәгъ¬ нәгә ия итеп бирү, автор фикере тупланган урыннарны, об¬ разларны язучының уйланулары, лирик чигенешләр, төсендә кабатлау һ. б. А. Гыйләҗевнең осталыгы турында сөйли һәм иҗат стиленең үзенчәлекләре булып тора. Романны тикшерү-анализлау да шундый ук тәртиптә баш¬ карыла. Н. Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романында ике төп сюжет сызыгы бар. Беренчесе чиннәр белән сөннәр арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйле булса, икенчесе Туман каган һәм Албуга тартышын иңли. Роман беренче сюжет сызы¬ гы белән башланып китә: далада шикле кешеләр күргәннәр. Әлеге кешеләр сөннәрне, сугышка котыртып, чин капкынына төшерергә телиләр. Туман тарханның сугышка барырга риза¬ лашуы вакыйгаларны төенләп куя. Сөннәр һөҗүм ясап ка¬ рыйлар, ләкин капкынга төшәләр. Җиңелсәләр дә, исән калып, качуга ирешәләр. Шул рәвешле вакыйгалар үстерелә һәм югары ноктага җитә: чин илендә Шихуанди үлә, чуалышлар башлана, ә сөннәрдә Албуга тархан була. Чишелеш озак көттерми: даланы туплаган Албуга чиннәрне җиңә. Автор үзе чин һәм сөн илләрен каршы куеп сурәтли кебек. Чин илендәге тәртипләр, ачлык, гаделсезлек сөннәрнең яшәү рәвешенә охшамаган. Язучының сурәтләү осталыгы шунда: төрле халыклар, аларның көнкүреше, яшәү рәвеше, гадәт-йоласы, ягъни чиннәр белән сөннәрнең тормышы җен¬ текләп сурәтләнә. Авторның сөннәрне яратып тасвирлавы күзгә бәрелеп тора. 55
Икенче сюжет сызыгы да беренчесеннән аз гына калы¬ шып башлана: Албуга тарханга, шикле кешеләр барын хәбәр итү белән бергә, елганы боз тоту сөенчесен дә китерә. Шушы очрашуда, улының кырнагы Табылдыкка карап торуын күреп, Туман тархан күңелендә шик туа — төен¬ ләнеш барлыкка килә. Вакыйгалар үстерелеше каршы¬ лыклы: Албуга әтисен үлемнән коткара, ләкин тархан аңа кызны бирергә теләми. Албуганы үлемгә хөкем итеп, кур¬ чаклар ясата, үзе бүләк иткән чин кызын тартып ала, читкә куа. Өч ел әсирлектә булып кайткан Албуганың үз урыны¬ на уң кул тәгин углан итеп Сөенеч баласын утыртуларын белүе — бу мөнәсәбәтләрнең иң югары ноктасы. Каршылык Албуганың, Туман тарханны үтереп, үзе тәхеткә утыруы бе¬ лән чишелә. Көрәшче-герой Албуга әтисенә генә түгел, тар¬ ханның тәртип, йола-гадәтләрне бозуына, ил кайгысын тү¬ гел, үз мәнфәгатьләрен кайгыртуына, авыр чакта үз хәлен уйлавына да каршы чыга. Ике төп сюжет сызыгы юкка гына бер-берсенә үрелеп би¬ релмәгән. Туман тархан чиннәргә каршы сугыш белән бара, ләкин җиңелеп кача, илне бөлдерә. Яшь Албуга сөннәрне бер¬ ләштерә, чиннәрне җиңә. Романның темасын билгеләү авыр түгел: әсәр сөн (төрки) халкының, чиннәрне җиңеп, нык дәү¬ ләт төзүе хакында. Идеясе: халык мәнфәгатьләрен кайгырт¬ кан көчле, акыллы, нык идарәче генә халыкны туплый һәм дәүләт төзи ала. Әлбәттә, романда төп сюжет сызыкларыннан тыш күп сан¬ лы ярдәмче сюжет сызыклары булу, аерым кешеләр язмы¬ шы белән канәгатьләнмичә, билгеле бер чор, заман, җәмгыять тормышын колачлап алу, аңа бәя бирү анализ эшен шактый катлауландыра. Драма Драма грек телендә хәрәкәт дигән мәгънәне аңлата һәм башка төрләрдән чынбарлыкны күрсәтүе белән аерылып тора. Монда, проза әсәрендәге кебек, хикәяләү, портрет, сыйфатла¬ малар юк. Күп нәрсә укучының фикерләү, күзаллау сәләтенә, хыял куәтенә бәйләнгән. Драматург ситуацияләрне катна¬ шучыларның үз-үзен тотышы, кул һәм йөз хәрәкәте, әйткән сүзләре белән «ясый». Вакыйгалар хәзер бара торган хәлләр кебек аңлашыла. 56
Драма әсәренең нигезендә конфликт ята, ягъни ул тор¬ мыштагы каршылыкларга бай вакыйганы алып сурәтли. Конфликт бөтен катнашучыларны хәрәкәткә китерә, вакый¬ галарны үз янына туплый, холык-фигыльне ача. Кеше дра¬ мада киеренкелектә яши, шуңа күрә аның табигате дә бөтен тулылыгында хис-кичерешләр байлыгы, тирәнлеге белән күр¬ сәтелә. Драма әсәре сәхнә өчен языла һәм сәхнәдә яши, шуңа күрә ул, урын һәм вакыт ягыннан чикләнгән булып, вакыйгалар¬ ның тыгызлыгын таләп итә. Анда кеше образлары гына хәрә¬ кәт итә. Сөйләмнәре, үзара мөнәсәбәтләре, эш-хәрәкәтләре яр¬ дәмендә алар автор әйтергә теләгән фикерне белдерәләр. Субъект (автор), кагыйдә буларак, драмада катнашмый, әсәр эчендә яши. Драма әсәре монолог (сөйләү), диалог (сөйләшү), искәрмә¬ ләрдән (ремарка) төзелә, һәр әсәр катнашучылар исемлеген¬ нән һәм вакыйгаларның урыны-вакыты, тәртибе турындагы мәгълүматлардан башлана. Драманың җыйнаклыгын һәм бөтенлеген сюжет тәэмин итә. һәр күренеш бер үк вакытта сәбәп тә, нәтиҗә дә булып килә. Сюжетның гадәти тәртибе һәрвакыт диярлек саклана, чөнки геройлар вакыйгаларга бик тиз кереп, катнашып китәләр, һәрберсенең эш-хәрәкәте нигезле (мотивлаштырылган) була. Экспозиция, бик кыска булып, каршылыкта катнашучы яклар, конфликтның шарт¬ лары хакында сөйли. Мәсәлән, К. Тинчуринның «Американ» комедиясендә бер төркем студентлар сәүдәгәр Габдуллаҗан кулындагы тарихи ярлыкларны алырга телиләр. Шунда ук конфликтта катнашучы яклар: студентлар һәм байлар билге¬ ләнеп, гомуми төстәге белешмә бирелә. Каршылык тууның беренче адымы — төенләнеш Искәндәрнең Америкадан килгән профессор кыяфәтендә байлар янына барырга карар кылуы. Вакыйгалар үстерелә: Искәндәр үзенең профессор булуына ышандыра, байлар даирәсе хакында шактый тулы мәгълүмат бирелә. Муса белән Габдуллаҗанның үзара сугы¬ ша башлавы һәм Искәндәрнең Габдуллаҗанга шарт куюы — иң югары нокта. Каршылык Искәндәрнең ярлыкларны ур¬ лап качуы белән чишелә. Шул рәвешле драма әсәре каршы¬ лыкның чишелүе белән төгәлләнә. Драма әсәренең конфликты тарихи эчтәлеккә ия: геройлар арасындагы яки эчке кичерешләрендәге, бер герой күңелен¬ дәге каршылыкларда чорның мөһим, җәмгыятьне борчыган 57
проблемалар чагылыш таба. Конфликтның үсүен тәртипле күзәтү, ярдәмче каршылыклар аша төп каршылык хәрәкәте артыннан бару әлеге проблемаларны бик тиз күреп алырга ярдәм итә. Проблема еш кына төп каршылыкның сәбәбе дә булып тора. Геройлар арасындагы каршылыклар аларның холкын бөтен тулылыгы белән күрсәтә, чөнки кешенең баш¬ калардан, хәтта үзеннән дә яшерен сыйфатлары тормышның тыныч агышында түгел, авырлыклар килгәндә ачыла. Шуңа күрә, драма әсәрләрен анализлаганда, конфликт үсешен һәм характерларны янәшә куеп тикшерергә кирәк. Мисалга Г. Камалның «Беренче театр» әсәрен алыйк. Кеч¬ кенә генә бу әсәр бер пәрдәдән, өч күренештән тора. Вәли— Гафифә, Вәли—Биби, Хәбибрахман—Факиһә, Биби—Факиһә, Биби—Фатих, Биби—Хәмзә бай арасында чыккан ярдәмче каршылыклар бу геройларның холык-фигылен, дөньяга кара¬ шын ачарга ярдәм итә. Драма әсәренең буеннан-буена төп каршылык турында сүз бара. Аның бер ягында — театр куйдыртмаска йөрүче Хәмзә бай, икенче ягында балалары, якыннары тора. Каршы¬ лыкның сәбәбе — беренче театр куелу. Драма әсәрендә төп каршылыкның сәбәбе теманы билгеләргә ярдәм итә. Димәк, шундый нәтиҗә чыгарырга мөмкин: бу әсәр беренче театр куелу турында. Төп каршылыкны күзәтү әлеге капма-каршы ике лагерь хакында тулы мәгълүмат бирә, аларның холык-фигылен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын күрсәтә. Төп каршылыкны, әлеге якларны билгеләүче төп сыйфатка нигезләнеп, гомуми¬ ләштереп карарга кирәк. Бу очракта ул — искелек (Хәмзә бай) һәм яңалык (балалары, якыннары) арасындагы тартыш. Кар¬ шылыкның чишелүе идеянең ачылуына китерә. «Беренче театр» Хәмзә бай балаларының һәм якыннарының театрга китүләре белән төгәлләнә, Хәмзә бай көлкегә кала. Әсәрнең идеясе мондый: яңалык, нинди генә киртәләргә очрамасын, барыбер җиңеп чыга. Драма төренең сәхнә өчен язылуы сурәтләнгән дөньяның шартлылык алымнары ярдәмендә тасвирлануын сорый. Бу, барыннан да элек, катнашучыларны сурәтләүдә күренә. Драма герое кайсыдыр ягы белән бүтәннәрдән аерылып тора. Мәсә¬ лән, Галиябану — тирә-яктагы иң чибәр, уңган авыл кызы (М.Фәйзи. Галиябану), Хуҗа Насретдин — иң тапкыр һәм зирәк кеше (Н.Исәнбәт. Хуҗа Насретдин), Әлмәндәр — җор 58
һәм шат күңелле, кайгылы вакытында да көлә алучы карт (Т. Миңнуллин. Әлдермештән Әлмәндәр). Ярдәмче геройлар да кайсыдыр яклары белән үзенчәлекле итеп, гадәти тормышта- гыдан арттырып, күпертеп биреләләр. Жанр үзенчәлекләре шулай ук драма әсәрен анализлауда аерым урын тота.Трагедиянең нигезендә чишелә алмаслык фаҗигале каршылык ята. Аның бер ягында кеше, икенче ягында аннан олырак көчләр: табигать стихиясе, язмыш, власть яки башка кеше теләге урнаша. Каршылыкны үзәк геройның буйсынмас-башбирмәс холкы китереп чыгара, һәм күп очракта геройның үлеме белән төгәлләнә. Ләкин бу үлем укучы күңелендә соклану, горурлану хисләре уята. Мәсәлән, Ф. Бурнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясендә Таһир — хан сүзенә, хан канунына каршы чыга. Каршылыкның сәбәбе — Зөһрәгә булган мәхәббәт — Таһирны башбирмәс каһарманга әверелдерә. Трагедия герое — әсәрне үз тирәсенә җыйнаган төен. Һәр ярдәмче каршылык әлеге героик шәхеснең яңа бер сыйфатын ачу өчен хезмәт итә. Моннан тыш, герой башкалар белән генә түгел, үз-үзе белән дә көрәшә, аны эчке каршылык та борчы¬ лырга, сызланырга мәҗбүр итә. Мәсәлән, Н. Исәнбәтнең «Идегәй» трагедиясе биш пәрдәдән тора. Ярдәмче каршылыкларны ике төркемгә туплап карар¬ га мөмкин: власть өчен һәм власть аркасында килеп чыккан конфликтлар. Беренче төркемгә Идегәй—Яникә, Идегәй— Туктамыш, Идегәй—Җанбай, Идегәй—Норадын, Идегәй— Кадыйрбирде, Норадын—Яникә, Норадын—Ханәкә, Нора¬ дын—Кадыйрбирде каршылыклары карый. Аларның туры- дан-туры әйтелә торган яки тирәнгә яшерелгән сәбәбе — властька ирешү һәм аны саклап калу. Һәр ярдәмче каршы¬ лык көрәшче-геройның бер сыйфатын ача. Мәсәлән, беренче пәрдәнең беренче күренешендә Норадын белән Яникә арасын¬ да туган каршылык кара нәселдән саналган Идегәйнең үз көче белән абруйга һәм дәрәҗәгә ирешкәнлеге хакында сөйли. Норадын белән Идегәй арасындагы каршылык (дүртенче пәрдәнең беренче күренеше) Идегәйнең ил мәнфәгатен шәхси теләкләрдән өстен куюын искәртә. Идегәй белән Яникә арасындагы каршылык — аның зирәклеген (беренче пәрдәнең икенче күренеше), Идегәй белән Җанбай арасындагы бәрелеш тәвәккәллеген (өченче пәрдәнең икенче күренеше) тасвирлый. Шул рәвешле ярдәмче каршылыкларда Идегәй образы зирәк, 59
кыю, батыр, тәвәккәл, гадел, ил мәнфәгатьләрен кайгыртучы, алдан күрә белүче, башкалар бәхете өчен җан атучы көчле шәхес булып гәүдәләнә. Ярдәмче каршылыклар башка герой¬ лар хакында да күп кенә мәгълүмат бирә. Мәсәлән, Яникәнең комсыз һәм һавалы (Яникә—Норадын), явыз һәм куркак (Яникә—Идегәй) булуын, Ханәкәнең мәкерлелеген, усал, тәкәбберлеген (Яникә—Норадын, Идегәй—Норадын), Норадын- ның кызулыгын, башсызлыгын, кыюлыгын (Норадын— Яникә, Норадын—Ханәкә, Норадын—Кадыйрбирде, Нора¬ дын—Идегәй) күрергә була. Икенче төркемгә — власть аркасында килеп чыккан каршылыкларга — Туктамыш— Янбулат, Казыйхан—Янбулат, Яникә—Чулпан, Туктамыш— Субра каршылыкларын кертәбез. Монда инде каршылыкның бер ягында власть ияләре торса, икенче ягында — гади халык вәкилләре. Бу каршылыкларда властька ия кешеләрнең гади халыкка каршы кылган гамәлләре, гаделсезлекләре ачыклана: Туктамыш Янбулатны гозерен дә тыңламыйча кыйнап чыга¬ рырга куша, Субра картны зинданга сала, Казыйхан Янбу¬ латның сөйгәне Чулпанны һәм аның әтисен сата, Яникә Чул¬ панны яратмаган кешесенә кияүгә бирергә тели һ. б. Бу яр¬ дәмче каршылыклар да Идегәйнең үзгә сыйфатларын ача, ләкин иң мөһиме шунда: мондый каршылыклар төп герой¬ ның хан хакимиятенә каршы чыгу сәбәпләрен күрсәтергә яр¬ дәм итә. Әсәрнең буеннан-буена һәр ярдәмче конфликтта үзәк кар¬ шылык турында сүз бара. Беренче пәрдәнең беренче бүле¬ гендә, ваза ватылган өлештә үк, Яникәнең Кобогол-Идегәйне яманлап, аннан шикләнеп-куркып әйткән сүзләре төп каршы¬ лык турында хәбәр итә, сюжет сызыгында төенләнеш ролен үти. Вакыйгалар үстерелә: халыкны талап-изеп торучы туга¬ ны Төлкетимерне зинданга япканы өчен, Туктамыш Идегәйне гаскәрдән ерагайта, хөкем башы итеп куя. Сарайда халыкны яклаучы Идегәй хакында сөйлиләр. Субра карт, килеп, Ко- боголның Идегәй булуын әйтә. Шуннан инде Идегәй белән Туктамыш нәселе арасында чын сугыш башлана. Вакыйгалар үстерелешенең иң югары ноктасы — Кадыйрбирде белән Идегәй арасындагы сугыш. Ул Идегәй һәм Кадыйрбирденең үлеме белән чишелә. Шулай итеп төп каршылыкның бер ягында — халыкны күтәргән Идегәй, икенче ягында хан власте тора. Трагик каршылыкның сәбәбе — ил азатлыгы һәм бәхете өчен көрәш. Димәк, трагедиянең темасы: халык¬ 60
ның ил азатлыгы, бәхете өчен хан властена каршы көрәшкә чыгуы. Бу көрәш властька дәгъва иткән Туктамыш белән Кадыйрбирде һәм Идегәй белән Норадынның үлемнәреннән соң чишелә. Ләкин Идегәйнең угын Янбулатлар күтәреп ала. Ил азатлыгы өчен көрәш зур корбаннар сорый, тик ул туктамый, дәвам итә, ди автор. Идегәйнең үлеме соклану, горурлану тойгысы уята. Үзе зур дәрәҗәгә ирешкән, абруй казанган Идегәй таланып-сатылып, кол булып яшәүче халыкны яклаучыга әверелә, тигезсез көрәшкә күтәрелә, шул юлда шәһит китә. Комедия исә көлкеле каршылыкка корыла, аерым бер ке¬ ше яки тулы бер катлаудан, җәмгыятьтән көлеп, тәнкыйть итеп, кимчелекләрдән арындыру максатын куя. Мәсәлән, Г. Камалның «Бүләк өчен» комедиясе сәүдәгәр-мещаннар кат¬ лавыннан булган аерым кешеләрнең байлыкны бар нәрсәдән өстен куюын сурәтли. «Безнең шәһәрнең серләре» комедия¬ се татар җәмгыятендә урын алган наданлык, кирелек, бозык¬ лык, икейөзлелек, яңалыкка дошман булу кебек сыйфатлар¬ ны ача. Көлкеле жанр булуга карамастан, комедия тирән гомуми¬ ләштерүләр ясый. Мәсәлән, Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» комедиясендәге төп каршылык Хуҗа белән Җиһангир ара¬ сында чыга. Сәбәбе — тимерчеләр бистәсендә халык ризыгын ашап ятучы фил. Шул ук вакытта бу — власть белән халык арасындагы каршылык та. Хуҗа филне алдыруга ирешә, Җи¬ һангирны качарга мәҗбүр итә. Акыллы ахун булдыра алма¬ ган эшне зирәк, тапкыр, хәйләкәр Хуҗа башкарып чыга. Акыл белән мөмкин түгел икән, халык хакимиятне тапкыр¬ лык һәм хәйлә белән җиңә. Көлкеле каршылык холык-фигыльләр каршылыгын фай¬ далана. Ләкин комик каһарманның табигате үзгәрми, үсештә күрсәтелми. Комик геройның мәгънәсезлеген, кимчелекләрен ачу, шуны юмор яки сатира дәрәҗәсендә кире кагу комедия¬ нең төп юнәлешен билгели. Комедиядә тудырылган көлкеле дөньяга авторның идеалы каршы куела. Кайвакыт бу идеал уңай герой рәвешендә күр¬ сәтелә. Күп кенә әсәрләрдә барлык геройлар да тискәре булып, комедиядә бердәнбер «уңай герой» — авторның көлүе дияргә туры килә. Холык-фигыльләрнең комиклыгы җәмгыять тормышын¬ дагы тискәре күренешләр хакында сөйли. Кешегә хас тискәре 61
сыйфатлардан көлеп, комедия җәмгыятьне әлеге сыйфатлар¬ дан арындырырга тели. Шуңа күрә, проблемалар ягыннан ка¬ раганда, комедия әхлакый мәсьәләләр куя, шуларны чишү юлларын эзли. Комедия башка жанрлардан иң калку, иң истә калыр¬ лык типлар тудыруы белән аерылып тора. Кешеләрдәге көл¬ ке якларны күрсәтү өчен, авторлар чиктән тыш арттыру һәм тузга язмаганча күпертү алымнарына мөрәҗәгать итә¬ ләр. Характерлар комиклыгы көлке хәлләр белән үрелеп бара. Комедия махсус көлке тудыру алымнарына мөрәҗә¬ гать итә. Драма төренең өченче жанры шул ук исемне йөртә. Ул җитди каршылыкка корыла, анда авыр, фаҗигале хәлләр бирелә, аерым иҗтимагый төркемнәрнең вәкилләре булган шәхесләр каршылыкка керә. Бу көрәш килешү-аңлашу яки укучыны автор фикеренә, позициясенә алып килү белән чи¬ шелә. Чишелеш укучының бер геройга теләктәшлек итүе, икенче геройны гаепләве булып яңгырый. Мәсәлән, Т. Миң- нуллинның «Әниләр һәм бәбиләр* драмасында төп конфликт Гөлфинә белән Дилемма арасында чыга. Сәбәбе — Дилемма¬ ның үз баласын ташлап китәргә теләве. Драматизм шәхси һәм иҗтимагый тормыштагы каршы¬ лыклардан туа. Ниндидер тышкы сәбәпләр аркасында кеше¬ ләрнең теләк-омтылышлары, хыял-бәхете, кайвакыт тормы¬ шы куркыныч астына куела. Мәсәлән, М.Фәйзинең «Галия¬ бану »ында Галиябану белән Хәлил мәхәббәтенә куркыныч яный, Г. Исхакыйның «Зөләйха»сында дин иреге буыла. Мондый хәлләр кеше күңелендә тирән кичерешләр уята. Драма шул халәтне, аның үсеш-үзгәрешен күрсәтә. Мәсәлән, Р. Хәмиднең «Җиде баҗа* драмасын алыйк. Күгәй һәм Искәндәр арасындагы каршылыкны өстән кушканны үтәп яшәүчеләр белән үз фикерле кешеләр арасындагы каршылык дип тә булыр иде. Каршылыкның сәбәбе һәйкәл булса да, тамырлары тирәндә. Күгәй — партия кушканча яшәгән ке¬ ше, үз авылын бетереп, «эреләндерү» боерыгы килгәч тә, ул беренче булып үзәк авылга күчкән. Ләкин Күгәй — хезмәт кешесе, бүләкләрен дә ул көне-төне эшләп, хезмәт итеп алган. Һәйкәл югалу аның күңелендә хисләр өермәсе кузгата. Шун¬ дый ук кичерешләр укучы һәм тамашачыны да чолгап ала. Чөнки Күгәйнең үз заманында ялган гаеп белән төрмәдә уты¬ руы да, эш кешесе булуы да билгеле. Гаеплеме ул? Ни өчен 62
гомер буе җиңел эштә йөргән Чуракай һәм улы Искәндәр башкача уйлыйлар? Шундый сорауларга драмадагы каршы¬ лык чишелгәннән соң да жавап табылып бетми. Җитди кар¬ шылык шул рәвешле укучы өчен дә чишелмәслек мәсьәләләр куя. Драма тормышның гомуми атмосферасын колачлап алыр¬ га омтыла. Шуңа күрә ярдәмче каршылыклар шәхси һәм иҗ¬ тимагый төстә бирелә. Үзәк каршылык та ике яклы. Мәсәлән, Г. Коләхмәтовның «Яшь гомер» драмасында Гали белән Мос¬ тафа каршылыгы шәхси сәбәпкә — Зөләйхага өйләнүгә бәйле булса, икенче каршылык иҗтимагый төстә — хезмәт ияләре¬ нә хокук бирү өчен көрәш төсендә күрсәтелә. Драма жанры чор, җәмгыять, аерым катлау кешеләр тор¬ мышындагы җитди мәсьәләләрне күтәрүе, шуларга игътибар юнәлтүе белән аерылып тора. Мисалга Т. Миңнуллин иҗа¬ тын алсак, «Илгизәр плюс Вера» — катнаш никах мәсьәләсен, «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз!» трилогиясе җәмгыять белән талантлы шәхес ара¬ сындагы мөнәсәбәтләр кебек проблемаларны күтәрә. Бола¬ ры — төп каршылыкны тудыручы, сюжет җебен сузучы мәсьәләләр. Моннан тыш драмада сурәтләнә торган җәмгы¬ ятьнең бик күп кимчелек-чирләре әйтелә һәм ярдәмче кар¬ шылыкларда күрсәтелә. Мәсәлән, «Җиде баҗа»дагы авыл ир¬ ләренең эчүгә сабышуы, курку-шикләнү чире таралу, бер-бе¬ реңә ышаныч бетү, авыл кешесенең җиргә хуҗа була алма¬ вы һ. б. проблемалар шундыйлардан. Драма жанрында аллегория — читләтеп әйтү — һәм сим¬ воллар яратып кулланыла. Без карый торган әсәрнең исеме үк символик мәгънәгә ия. Шул рәвешле драманың җитди каршылыгы уйландыра, борчылырга мәҗбүр итә. Лирика Лирика — грек телендә музыка коралының исеме. Ул без¬ гә музыкаль, көйле әсәр буларак билгеле. Кешенең халәтен, хисләрен, уйларын, кичерешләрен сурәтләү предметына әве¬ релдереп, ул чынбарлыкны кешенең эчке дөньясы көзгесендә чагылдыра. Лирикада билгеле бер моменттагы, вакыттагы нәфрәт, ачу, борчылу, кайгы, сагыш, шатлык, сагыну кебек хисләр урын ала, бу хисләрнең тирән һәм күпкырлы сәбәбе ачыклана. 63
Лирика мин исеменнән сөйли, ләкин шул ук вакытта киң гомумиләштерүләр дә ясый. Ул кешелекнең рухи тәҗрибәсен күздә тота, шушы фонда аерым бер мизгелдәге аерым кеше хисләрен типиклаштыруга ирешә. Шагыйрь үзе кичергән һәм кичерә торган халәт турында яза, шәхси хис һәм тойгыларга нигезләнә. Ләкин үзенең кабатланмас шәхси дөньясын сурәт¬ ләү белән бергә ул гомумәһәмиятле, яшәешкә хас булган, баш¬ ка кешеләрнең хисләре белән тәңгәл кичерешләр турында сөйли. Образ дәрәҗәсенә күтәрелгән кичереш — әдәби гомуми¬ ләштерү нәтиҗәсе. Лирикадагы хис-кичерешләр тарихи эчтә¬ леккә ия: шагыйрьнең милли-мәдәни карашлары, яшәеш яки язмыш хакында уйланулары лирик геройга тәэсир итә. Лирик образ әдипнең күңел дөньясына, тормышны күрү, аңлау, ка¬ бул итү рәвешенә бәйле, шул ук вакытта шигырьдәге кичереш әдип яшәгән җәмгыять вәкилләренеке дә. Лирикадагы киче¬ решләр рухи яктан лирик геройга якын бик күпләр тарафын¬ нан кичерелергә мөмкин булуы белән кызыксындыра, үзенә тарта. Лирикада сурәтләнгән дөнья — лирик геройның эчке дөньясы ул. Шуңа күрә лирикага медитативлык хас. Пси¬ хологизм беренче урында тора. Барлык детальләр дә психо¬ логик детальләр булып, пейзаж, портрет, әйберләр дөньясы да психологик вазифа башкара. Лирик әсәр сюжетлы түгел, ләкин кайчакта сюжетка ох¬ шаш хис-кичереш үсеш-үзгәреше ачык күренеп тора. Сәбәп үзгәрү хисләрнең алышынуын яки аларга төрле төсмерләр өстәлүне тәэмин итә. Бу төр композицион алымнарга таяна һәм һәрвакыт катлаулы төзелешле була. Лирикада сөйләм төгәл, аһәңле, һәр сүз аерым бер мәгъ¬ нәви һәм эмоциональ көчкә ия булырга тиеш. Шуңа күрә лирика шигъри сөйләм аша бәян ителә. Шигъри сөйләмдә яңгыраш, ритм, образ — бар да әһәмиятле. Чөнки мәгънә сүз¬ ләр ярдәмендә генә белдерелми, бәлки әдәби төзелештә табы¬ ла. Образлылык читләтеп әйтүгә корыла, символик, аллего¬ рик образлар, тел-сурәтләү чаралары бик күп була. Лирик әсәрне анализлау хис-кичерешләрне, аларның сә¬ бәбен ачыклау, шагыйрь әйтергә теләгән фикерләрне бар¬ лау кебек башкарыла. Мисалга Г. Тукайның «Пар ат» ши¬ гырен алыйк. Лирик герой — Казанга юл тотучы яшь кеше. 1—3 строфаларда күзәтелә торган шатлык хисенең сәбәбе Казанга юнәлүдә. Бу хис 2 строфада — рәхәтлек (табигать 64
матурлыгы уята), 3 строфада канәгатьләнү төсмере белән байый. 4 строфада шатлык хисе юкка чыга, аның урынын бор¬ чылу хисе ала. Сәбәбе — туган җирдән аерылу. Алга таба бу хис үсә, 5 строфада кайгыру төсмере өстәлә (корган план¬ нарны калдыру), 6 строфада үкенеч төсмере белән байый. 7—8 строфаларда лирик герой борчылудан юану эзли баш¬ лый: я янымда иптәш булса, я кучер җыр сузып җибәрсә, бу кадәр авыр булмас иде, дип белдерә. 9 строфада бор¬ чылуга үзен кызгану, 10 строфада зарлану төсмере өстәлә. 11 строфа сагыну белән кушыла, 12 строфада чарасызлык чигенә җитә. 13 строфада хисләр тагын үзгәрә. Шатлык хисе әйләнеп кайта. Сәбәбе — Казанга якынлашу. 14 строфада ул — аш¬ кыну, 15 строфада — соклану, 16 строфада горурлану төс¬ мере ала. Соңгы 17 строфада шатлык өметкә әйләнә. Шулай итеп шатлык хисе — борчылу белән, борчылу исә шатлык белән алышына, өметкә әверелә. Шигырьнең тема¬ сын хиснең сәбәбе аша әйтергә мөмкин: әсәр лирик геройның Казанга баруы турында. Хисләр үзгәреше идеяне белдерә: лирик герой Казанга китүенә шатлана, ләкин туган җирдән, хыяллардан, туганнардан аерылу авыр. Тик Казан бу борчуларны оныттыра, чөнки биредә — лирик ге¬ ройның өмете, киләчәге. Шигырь композицион яктан кабатлау (каймалап алу) алы¬ мына корылган. Тел-сурәт катламында да шушы алым өстен¬ лек итә, ул градация төсен ала. Моннан тыш лирик герой хисләренең каршылыгы антитеза алымы белән ассызыклана. Пейзаж лирикасының нигезендә табигать белән бәйле хис-кичереш ята. Шагыйрь табигать образын детальләрдә ту¬ лы бер рәсем итеп «төзеп куя», аннары шушы рәсемгә мөнә¬ сәбәт белдерә. Чиксез арттыру, сынландыру, табигатькә рито¬ рик эндәш табигать сурәтенең гадәти булмавын ассызыклый. Гадәттә соңгы строфа фикер әйтүгә, идеяне сүзләр ярдәмендә белдерүгә хезмәт итә. Мәсәлән, Р. Миңнуллинның «Шундый минем туган ягым» шигырендә туган як образы тергезелә. Ул ак чәчәкләр, ак каеннар, яшен яшьнәгәндәге матурлык, басулар киңлеге, атлар йөгереклеге кебек детальләрдән җые¬ ла. Шушы сурәткә лирик геройның соклану хисе әсәр эчтә¬ леген тәшкил итә. Соңгы юлда туган җирне яратуның чиктән тыш зур булуы хакында фикер әйтелә. 65 5 Э-430
Гражданлык лирикасында хис-кичерешнең сәбәбе булып ниндидер тарихи вакыйга яки хәл,, ситуация тора. Хис-киче- реш үзе шагыйрьнең гражданлык позициясен, җәмгыятьтәге тәртипләргә һәм кагыйдәләргә мөнәсәбәтен ача. Ул җәмгы¬ ятьтәге, ил-халык тормышындагы хәлләрдән, каршылыклар¬ дан туа, шулар турында әйтеп, сөйләп узуны таләп итә. Нәти¬ җәдә, хис-кичереш, мөнәсәбәт лирик геройныкы булса да, ул ниндидер иҗтимагый катлау кешеләренең уртак фикер-хисе булып аңлашыла. Мәсәлән, Ф. Кәримнең «Ватаным өчен» шигырендә сугышка китеп баручы солдат күңелендәге хисләр күзәтелә. Бу жанр иҗтимагый аңны типиклаштыра, көнкүреш вак- лыкларыннан арындыра. Лирик герой һәрвакыт гражданин булып гәүдәләнә. Гадәттә шагыйрь фикере, әсәрнең идеясе шигырьнең юану өлешендә әйтелә. Символлар, төрле вакытка мөрәҗәгать итү, кабатлаулар еш очрый. Мәсәлән, М. Җәлил¬ нең «Җырларым» шигырендә лирик герой җыр сүзен өч мәгънәдә куллана: иҗат иткән шигырьләре, яшәү һәм үлем мәгънәләрендә. Тема да шуның белән билгеләнә. Шигырь¬ ләрнең, яшәү белән үлемнең ил өчен булырга тиешлеге әйтелә. Бу — идея, ул соңгы строфада тагын бер кат ассы- зыклана. Горурлану — борчылу — үкенеч — өмет кебек үзгә¬ реп торучы хисләр дә шуны кабатлый. Гражданлык һәм сәяси лириканы анализлаганда, симво¬ лик мәгънә тирәнлегенә ия яки ачкыч-сүз вазифасын баш¬ каручы төшенчәләр аерым әһәмияткә ия. Мәсәлән, сәяси ли¬ риканың матур үрнәге — Р. Зәйдулланың «Литва» шигыре. Ул СССР таркалуга һәм Балтыйк буе дәүләтләренең аеры¬ лып чыгуына мөнәсәбәт белдереп язылган. Шигырьне аңлау өчен, башта агач һәм балык төшенчәләренең мәгънәсен табу кирәк. Хисләрнең үсеп-үзгәреп торуына лирик геройның, барын¬ нан да элек, үз тормышындагы аерым моментлар хакында сөйләвенә корылган күңел лирикасы лирик герой белән ав¬ торны якынайта. Г. Тукайның «Пар ат» шигыре— моңа ми¬ сал. Хиснең сәбәбе булып лирик геройның шәхси язмышын¬ дагы аерым моментлар билгеләнә. Лирик герой үзе хакында мәгълүмат бирә, шәхси башлангыч алга чыга. Ләкин мондый әсәрләрдә дә хис-кичереш гомумиләштерелә, бигрәк тә юану өлешендә кеше, тормыш, яшәеш хакында тирән фикерләр ке¬ бек бирелә. 66
Фәлсәфи лирика хисләрдән бигрәк фикер әйтүне, мөнәсә¬ бәт белдерүне үз күрә. Кеше, яшәеш, галәм, яшәү мәгънәсе хакындагы уйланулар мәхәббәткә, туган ил-ватанга, якын¬ нарга, табигатькә мөнәсәбәтле хис-кичерешләр белән уралып- үрелеп китә. Нәкъ менә фәлсәфи фикерне ачыклау шигырьне аңлау өчен ачкыч, әсәрнең идеясе хезмәтен үти. Мәсәлән, Н. Гамбәрнең «Кабатлана...» шигыре яшәешне туктаусыз хә¬ рәкәт дип аңлата, кеше гомере — шушы хәрәкәтнең бер буы¬ ны гына. Кеше гомере үлем белән төгәлләнми, җан яңадан калкып чыга, дип белдергән шагыйрь тормышны кояш чыгу һәм батуга тиңли. Яраткан кешесен югалткан лирик герой аның яңадан дөньяга киләсен уйлап юана. (1иро-»пик жанрлар Лиро-эпик жанрга үзенә эпик һәм лирик әсәр сыйфат¬ ларын туплаган әсәрләр керә. Алар эпостан хикәяләү, сюжет¬ лылык, персонажлар системасы хәрәкәт итү, әйберләр дөнья¬ сын детальләрдә сурәтләү кебек үзенчәлекләрне, лирикадан тезмә форма, хис-кичереш тирәнлеге, лирик герой образы, кече формага һәм психологизмга омтылуны ала. Сюжетлы шигырь — ниндидер вакыйгаларга мөнәсәбәтле туган хис-кичерешләрне дә, әлеге вакыйгаларның сюжет бу¬ лып оешуын да күрсәтә алган кечкенә хыялый-фантастик яки юмористик-сатирик әсәр. Күләме зур булмаса да, сюжетлы шигырьдә экспозиция, төенләнеш, иң югары нокта һәм чише¬ леш ачык шәйләнә. Аның публицистик һәм сатирик төре бар. Публицистик шигырьдә каршылык сюжет эчендә табыла, сатирик шигырьдә ешрак автор мөнәсәбәте каршылыкның бер ягын барлыкка китерә. Сюжет эчендә хәрәкәт итүче ге¬ ройлар эпик детальләр ярдәмендә сурәтләнә. Анализ вакы¬ тында тема сюжеттан, вакыйгадан чыгып билгеләнә. Идея исә чишелеш белән бәйле, һәм ул әсәр эчендә кат-кат әйтелә, сүз¬ ләр ярдәмендә фикер буларак кабатлана. Мәсәлән, М. Җәлил¬ нең «Дару» шигыре нигезендә яткан вакыйга бик гади: кыз авырый, инде доктор гаҗиз калган, бер даруның да файдасы тими. Кинәт кызның әтисе кайтып керә, аны күреп, кыз тере¬ лә. Төенләнеш (кызның авыруы) иң югары ноктага — кыз¬ ның үлем чигенә җиткерә. Әтисе кайткач, кызның терелүе чишелеш барлыкка китерә. 5* 67
Образлар үсештә бирелгән: кыз ут шикелле яна, йөрәге сулыгып тибә, авыр төшләр белән саташа, еллар буе атасын сагынудан чиргә сабыша. Ата образы да күз алдына килер¬ лек: юл киеменнән булуы, маңгаендагы яра эзе, билендәге поход каешы ирнең еллар буе сугышта йөрүен ачык күрсәтә. Шул рәвешле эпик детальләр ярдәмендә шагыйрь кеше образ¬ ларын тудырган. Теманы «шигырь авыру кызның ничек терелүе турында» дип билгеләргә мөмкин. Бу вакыйга лирик герой күңелендә соклану хисе уяткан. Шагыйрь әйтергә теләгән фикер әлеге хис-кичерештә күренә һәм шул ук вакытта әсәрнең үз эчендә дә әйтелә. Шагыйрь сагынып көткән якын кешеңне күрүнең, аны яратуның иң зур дәва булуын әйтә. Баллада — геройларны, уңайга һәм тискәрегә бүлеп, кис¬ кен каршылыкта сурәтләүче романтик, символик-аллегорик характердагы сюжетлы әсәр. Аның да нигезендә вакыйга ята, еш кына драматик, фантастик хәлләр сурәтләнә. Күп кенә балладалар тарихи фактларга ишарә ясый яки халык леген¬ даларына, риваятьләргә нигезләнә. Гадәттә композицион як¬ тан кабатлау әһәмиятле роль уйный, сурәтләү чараларының да кабатлау белән бәйлеләре ешрак кулланыла. Балладаларда, башка лиро-эпик әсәрләр белән чагыштыр¬ ганда, каршылык үткенрәк, ул ниндидер зур төшенчәләр, ыша¬ нулар, идеяләр белән бәйле булырга мөмкин. Каршылыкка кергән яклар, геройларның уңайга һәм тискәрегә бүленүе шул бәяләүне аңлатуга хезмәт итә. Мәсәлән, И. Юзеевнең «Йолдыз кашка турында баллада»сында батыр генерал һәм Йолдыз кашка илбасар белән каршылыкка керәләр. Беренче вакый¬ гада Йолдыз кашка иярендәге генерал дошман белән алыша, ләкин илне яклап һәлак була. Аннары Йолдыз кашка илба¬ сарны ияреннән алып ыргыта. Бу каршылык та Йолдыз каш¬ каның үлеме белән төгәлләнә. Ләкин батыр генерал һәм Йол¬ дыз кашка исемнәре җыр булып яши. Туган ил өчен көрәшеп үлү — иң бөек җыр, батырлыкка дан җырлаучы һәйкәл. Мон¬ дый батырлык онытылмый, ди лирик герой. Каршылыкка керүче якларны шагыйрь бик үзенчәлекле сурәтли, эпик һәм лирик алымнарны бергә куллана. Дош¬ манны «тиңсез гаскәр» эпитеты, «тимер ташкын», «тимер боҗра» метафоралары белән атаса, илне яклаучыларны тимер¬ дән дә нык итеп күрсәтә. Эпик детальләр дә җитәрлек. Гене¬ рал белән атның Уралдан килүе, ал арның сугышта иң алдан 68
йөрүләре, дошманның генерал атына хуҗа булырга теләве, атка солы да җитә дип санавы һ. б. шундыйлардан. Балладада күп очракта тискәре геройлар символик-аллегорик төстә, гомумиләштереп тасвирлана. Сюжет бирелешендә үк чиксез арттыру, хыялыйлык күре¬ неп тора: ат дошманга каршы көрәшә. Моны шагыйрь сүзләр белән дә әйтеп бирә: «илләрендә ат та буйсынмый» дигән афо¬ ризм куллана. Уңай геройлар — әкияти батырлар, аларның нинди дә булса бер сыйфаты калкурак итеп сурәтләнә. Баллада лирик геройның хис-кичерешен, мөнәсәбәтен ча¬ гылдыра. Беренче өч строфада дошманга нәфрәт хисе бирелсә, аннары ул горурлык хисе белән алышына. Мәсәл — тормыштагы гыйбрәтле яки кимчелекле күре¬ нешләрне, капма-каршы холык сыйфатларын аллегорик образлар бәрелешендә күрсәтә, әхлакый гомумиләштерү белән тәмамлана торган әсәр. Мәсәлдә сюжет шартлылыгы белән аерылып тора һәм анда аллегорик образлар хәрәкәт итә. Бу персонажлар нинди дә булса абстракт идеяне чагылдыра, конфликт та идеяләр каршылыгы булып гомумиләшә. Мәсәлдә сюжет һәм автор фикере, мораль ике өлеш бар¬ лыкка китерә. Сюжеттан килеп чыга торган гыйбрәт сүзләр ярдәмендә дә белдерелә. Сюжет еш кына диалог формасында бирелә. Поэма — сюжет сызыклары лирик чигенешләр, хис-ки¬ череш һәм мөнәсәбәт белдерү белән үрелеп бара, әхлакый- фәлсәфи мәсьәләләр күтәрә торган жанр. Поэмада зур ва¬ кыйгалар кайчакта берничә сюжет сызыгы тәшкил итәргә мөмкин, лириклык исә сурәтләнгәннәргә шәхси мөнәсәбәттә, автор-хикәяләүче яки лирик геройның хисләрен, фикерлә¬ рен, бәясен ачуда чагыла. Поэмада беренче планга автор¬ ның тормышны күрү һәм күрсәтү, бәяләү һәм мөнәсәбәт белдерүе чыга. Лирик яки эпик башлангычның роленә карап, поэмалар ике төргә бүленә. Лирик башлангыч өстенлек иткәндә, вакый¬ галар төзеклеге һәм чылбыры түгел, бәлки хис-кичереш һәм мөнәсәбәтнең үзгәрүе әһәмиятле була. Бу очракта төп герой¬ ны лирик герой дип атау максатка ярашлы. Эпик башлангыч — вакыйгалылык, сюжет — поэмада хи- кәяләүче-герой булуны таләп итә. Сюжет үзе исә хикәяләү- че-автор фикеренең, хис-кичерешенең сәбәбенә әверелә. Ту¬ кайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы — шу¬ 69
ңа мисал. Ул борынгы (ХШ йөз) шигъри ядкәрләрдән «Кисек¬ баш китабы»на нәзыйрә рәвешендә язылган. Поэмада эпик башлангыч өстенлек итә: әсәр сюжетлы. Нигезендә Печән базарында «булган» вакыйгалар ята. Дию пәрие бер кешенең гәүдәсен ашый, малаен кабып йота, хатынын коега алып тө¬ шеп китә. Әлеге кешенең башы — Кисекбаш — Печән база¬ рына килеп, үзенең кайгысын сөйли. Цирк батыры Карәхмәт Диюне җиңә, хатынны алып кайта, Камчылы ишан, өшкереп, башны гәүдәсе белән ялгый, аны яшь егеткә әйләндерә. Бу фантастик сюжет авторга татар тормышындагы аерым кат¬ лам кешеләрне тәнкыйтьләргә һәм халыкның әкият-кәмит- ләргә алданып яшәвен күрсәтергә ярдәм итә. Поэма — тән¬ кыйди күзлектән язылган сатирик әсәр. Автор татар идео¬ логларының, сәясәтче, сәүдәгәр, мулла-ишаннарның җыел¬ ма образларын тудыра. Аларның прототипларына да ишарә ясый. Дию — фирка оештырган Гайнан Вәисев, Камчылы ишан — Габдессаттар Хуҗаев. Садри Максуди, төрек көрәш¬ чесе Карәхмәт, Ибраһим (Касыйм шәһәреннән), Баһаветдин Вәисев исемнәре дә ишетелә. Әсәрдәге вакыйга — Г. Вәисев- нең сәүдәгәр хатынын урлавы да — тормыштан алынган. Шуңа күрә әсәр XX йөз башы татар тормышындагы тискәре яклардан көлү булып яңгырый. Әсәр тәнкыйди реализм кысаларында иҗат ителгән. Автор татарлардагы сәүдәгәр-сәясәтчеләрне, идеологлыкка дәгъва итүчеләр, шәкертләр, Печән базары халкы катламнарын тән¬ кыйтьли, бу хәлләргә халыкны, тирәлекне гаепли, нәтиҗәдә татарлар кәмит кайгысы һәм шатлыгы белән түгел, милләт кайгысы һәм шатлыгы белән яшәргә тиешләр дигән фикер аңлашыла. Вакыйгалылык, сюжет беренче катлам эчтәлекне, автор фикере-мөнәсәбәтенең сәбәбен тәшкил иткәнгә күрә, мондый әсәрне анализлау сюжет бирелешен ачыклаудан, аңа автор мөнәсәбәтен табудан башлана. Ф. Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасы — ли¬ рик башлангыч алгы планга чыккан әсәр. Анда сюжет түгел, бәлки композицион алымнар әһәмиятле роль уйный. Поэма¬ дагы хәрәкәт, үсеш-үзгәрешләр дә каршылыкның төенләнүе, үсүе, иң югары ноктага җитүе һәм чишелүе кебек бармыйча, хис-кичерешләр һәм мөнәсәбәтнең алмашынып торуы төсен ала. Композицион яктан поэма өч җыр текстын эченә ала. Биредә төп композицион алым — кабатлау. Әсәр башында 70
автор хикәяләүне урын һәм вакыт ягыннан төгәлләштерә: сугыш вакыты һәм госпиталь турында хәбәр итә. Үзәк герой Фазыл белән таныштыра. Әсәрне анализлау шушы җырларны Һәм алардагы хис-кичерешләрне ачыклау кебек бара. Беренче җыр Фазылның сөйгәненә багышлана, һәм ул солдат күңелендәге сагыну хисен белдерә. Биредә халык җыры ярдәмендә стильләштерү алымы кулланылган. Икен¬ че җыр шулай ук кызларга атап башкарыла, егетләр күңе¬ лендәге борчылу, аларны сагыналармы-көтәләрме дип уй¬ лану хакында сөйли. Икенче җырның кыз җавабы белән дәвам иттерелүе раслау булып яңгырый. Өченче җыр — егетләр җыры — шулай ук сагыну-борчылу хисләре, алар- ның сәбәбе хакында. Ләкин бу җырга яңа хис килеп керә: ул — гомерне Ватанга багышлау белән горурлану, җиңүгә һәм исән кайтуга ышаныч, өмет. Шул рәвешле, әсәр композициясенә игътибар итеп, без поэ¬ маның идея эчтәлеген ачыклый алабыз. Әсәр солдат күңелен¬ дәге уй-хисләр, өметләр турында. Солдатлар сөйгәннәрен са¬ гынып, алар өчен борчылып, Ватан өчен көрәшүләре белән горурланып һәм җиңүгә ышанып яшиләр, ди автор. Икенче җырны төгәлләүче Фазыл җыры әсәр ахырында тагын бер кат китерелә. Монда ул лирик герой җырына әве¬ релә, аның да солдат, сугышчы булуын ассызыклый. Җыр һәм хисләр лирик геройныкы да кебек аңлашыла. «Кыңгыраулы яшел гармун» — романтик поэма, биредә автор чынбарлыкны үз идеалына тәңгәл китереп яңадан тө¬ зи. Ф. Кәрим үзенең көчле, кыю сугышчы-герой турындагы хыялын гамәлгә ашырырга омтыла, һәм бу хыял кан, газап тулы госпитальгә, кешеләрнең халәтенә каршы куела. Роман¬ тик әсәр, лирик герой белән хисләр уртаклыгында тасвир¬ ланган романтик герой — Фазыл,— әлбәттә, вакыт ягыннан конкретлаштырылган сугышчы хис-фикерләрен әйтү белән чикләнә алмый. Биредә кеше өчен иң кадерле кыйммәтләр аерып чыгарыла: егетләр мәхәббәт турында җырлыйлар, ләкин Ватан азатлыгы-иреге өчен көрәш хакына сөйгәннә¬ реннән аерылуның зарурлыгын әйтәләр. Шулай итеп, автор кеше өчен яшәеш-тормышта мәхәббәт белән ирекнең иң зур кыйммәт булуын исбатлый. Нәсер — эмоциональлеге, ритмик төзелеше ягыннан шигъ¬ ри сөйләмгә якын, хис-кичереш эволюциясен күрсәтә торган чәчмә әсәр. Сөйләме чәчмә булса да, нәсернең эчтәлеген хис- 71
кичереш тәшкил итә. Шушы хиснең үсеш-үзгәреше яки сә¬ бәпнең алмашынып торуы хәрәкәт тудыра. Нәсер хисләрне тирәнәйтү өчен күп кенә шигъри алым¬ нарга мөрәҗәгать итә. Кабатлау, риторик эндәш, инверсия белән янәшә тел-сурәтләү чараларының еш кулланылуы күзә¬ телә. Әдәби алымнар бер үк вакытта ритм тудыру чарасына да әвереләләр. Мәсәлән, Г. Кутуйның «Сагыну» нәсерендә лирик герой — сугышта чит илгә кадәр барып җиткән солдат. Әсәр аның сагыну хисен сурәтли, әсәр ахырына ул хис туган илгә кай¬ туга ышаныч белән алышына, өмет булып яңгырый. Лирик герой туган илен сагына. Ләкин язучы туган ил төшенчәсен, шушы хисне тудырган сәбәпләрне аерым- аерым бирә. «Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!» ди¬ гән гыйбарә нәсерне биш өлешкә бүлеп куя. Беренче кисәк¬ тә лирик герой чит илдәге матур гөлләрне телгә ала, үз иле¬ нең энҗе чәчәкләрен, хәтта әрем исләрен сагынуын әйтә. Чит илдәге чәчәкләрне туган җир әреме белән чагыштыру, «мон¬ дагы чәчәкләрдән сулыш кысыла, әрем исе дәва булыр иде» дигән гипербола әлеге сагынуның тирәнлеген күрсәтә. Икенче өлештә лирик герой «үз туган илемнең борынгы Иделен, тын Донын, якты Арагвасын, шигъри Дим буйларын сагынам» дип белдерә, елга һәм чишмә суларын сагынуын сөйли. Монда да чиксез арттыру алымы бар: сулар сусавымны баса алмый, үз чишмәбезнең бер йотым суын ширбәт итеп эчәр идем, ди лирик герой. Өченче өлеш матурлык турында. Нинди генә матур җир¬ ләр булса да, лирик герой аларны үз илендәге гүзәллеккә тиңли алмый. Ул матурлыкны, табигать гүзәллеген сагына, «синдәгедәй илаһи матурлык, синдәгедәй шагыйранә мәһа¬ бәтлек бер җирдә дә юк, туган ил!» дип раслап куя. Дүртенче кисәктә үз халкын, туган ил кешеләрен, алар¬ ның кунакчыллыгын мактый, шушы чагыштыру аша сагыну хисен тагын да көчлерәк итеп бирә. Бишенчесендә туган илне, ата-баба корган нигезне сагыну бар, бу хис монда иң биек ноктасына җитә, ул шулкадәр көчле, күңелдә сыеп кала алмый, җыр булып тышка атыла. Соңгы өлештә лирик герой сагынуның ярату билгесе икән¬ леген сүзләр белән әйтеп бирә, сагынуны кайтуга ышаныч белән бәйли. Бу кисәк авторның әйтергә теләгән фикерен күр¬ сәтә. 72
Нәсернең темасын «туган илне сагыну турында» дип бил¬ гелибез. Автор нәрсә әйтергә тели? «Туган илне сагыну аны чиксез ярату хакында сөйли», ди. ӘДӘБИ БЯРЫШ (ПРОЦЕСС) Әдәбиятның билгеле бер юнәлештә үсә, әдәби закончалык¬ лар һәм хасиятләрнең бер әсәрдән икенчесенә, бер иҗаттан икенче иҗатка, бер чордан икенче чорга күчеп, аны баета һәм үзгәртә баруын әдәби барыш диләр. Әдәбиятта әсәргә хас сый¬ фатларның, яклар, үзенчәлекләрнең сакланып калуы, даими кабатланып торуы, чордан чорга күчеп яшәве, ягъни мәдәни тәҗрибәнең буыннан буынга тапшырылуы һәм язучылар тарафыннан иҗади файдаланылуы традиция була. Яңа ка¬ нуннар һәм кагыйдәләр булдыру, ачышлар ясау яңачалык дип атала. Традицияләр һәм яңачалык бергә, бер-берсен бае¬ тып яши, әдәби барышның үзәгендә тора. Гадидән катлаулыга, камилләшүгә, түбәннән югарырак дә¬ рәҗәгә китерә торган үсеш-үзгәреш барышында традицияләр белән яңачалык арасындагы зарури бәйләнешләргә дәвам¬ чанлык диләр. Иҗат юнәлеше Иҗат юнәлеше — үзенчәлекле идея-эстетик принциплар¬ га таянып, тормышны рухи-гамәли танып белү, аңлату һәм сурәтләү. Дөнья әдәбиятында өч иҗат тибы яши: реализм, романтизм, модернизм. Билгеле бер тарихи чорда алар иҗат юнәлеше (методы яки ысулы) рәвешен алалар. Кайбер әдә¬ биятларда зур юнәлеш барлыкка китермичә, агым кебек яшиләр. Мәсәлән, XX йөз башы татар әдәбиятында модер¬ низм агым дәрәҗәсендә кала. Реализм иҗат тибы Романтизм иҗат тибы Модернизм иҗат тибы Тормышны үз фор¬ масында, барлык ваклыкларына, төс һәм төсмерләренә турылыклы калып сурәтләү. Билгеле бер идеал яктылыгында тор¬ мышны үзгәртеп тасвирлау. Тормышның рухи дөнья, күңел хәрә¬ кәте, уй-фикер, хис- кичереш, мөнәсәбәт, тәэсир көзгесендә ча¬ гылышын күрсәтү. 73
Реализм иҗат тибы Романтизм иҗат тибы Модернизм иҗат тибы Тормышны, таби¬ гый дөньяны сурәт¬ ләү; бер катламлы тормыш моделен төзү. Хыял-идеалдагыча яшәеш рәвешен күрсәтергә омтылу, ике катламлы тор¬ мыш моделен төзү. Табигый булмаган мизгелләрне яктыр¬ ту, күп катламлы тормыш моделен тө¬ зү. Кеше тирәлектә, иҗтимагый-көнкү- реш, психологик тө¬ гәллек белән сурәт¬ ләнә, тарихи-җәм- гыяви шартларга буйсына. Кеше реаль закон¬ чалыклар белән исәпләшми, харак¬ тер яки язмыш кушканча, .ахыр чиктә авторның ро¬ мантик идеалына буйсынып яши. Кеше, чынбарлык¬ ны кире кагып, үзе «дөресләгән» дөнья¬ да яши яки шуның белән үз эчке дөнья¬ сын бердәнбер чын¬ барлык дип игълан итә. Кеше, чынбарлыкта каршылыкларга ке¬ реп, аны чишү юл¬ ларын да тормыш¬ тан эзли. Кеше, чынбарлыкта конфликтка кереп, чынбарлыктан кача, китә. Кеше, үзе дөрес тү¬ гел дип тапкан яшә¬ еш кануннары бе¬ лән каршылыкка кереп, чишү юлла¬ рын шул кануннар¬ дан эзли. Сурәтләнә торган хәл-вакыйгалар үт¬ кән һәм киләчәк бе¬ лән тыгыз бәйлә¬ нештә, очраклы тү¬ гел. Сурәтләнә торган хәл-вакыйгалар — аңлаешсыз үткән белән билгесез килә¬ чәк арасында бер өзеклек, очраклы¬ лык. Сурәтләнә торган хәл-вакыйгалар бү¬ генге белән килә¬ чәкнең өметсезле- ген, чарасызлыгын ассызыклый. һәр очраклылык ахыр чиктә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешендә бер буын булып чыга. 74
Реализм иҗат тибы Романтизм иҗат тибы Модернизм иҗат тибы Автор үзе сөйли торган хәлләрнең объективлыгына ом¬ тыла. Автор дөньяга мөнә¬ сәбәтен күрсәтә, иде¬ алларын раслый. Автор дөньяга мө¬ нәсәбәтен ачыклый, яшәеш законнарын кире кага. Герой күп яклы бәйләнешләрдә һәм каршылыклы су¬ рәтләнә. Эш-гамәл, уй-фикер, хис-киче¬ реш берлегенә ире- шелә. Кеше, гипербола дә¬ рәҗәсенә җиткере¬ леп, кайбер сыйфат¬ ларын калку итеп күрсәтү ярдәмендә фрагментар, бөек һәм көчле, җир йөзендәге иң камил зат кебек сурәтләнә. Геройның шәхси сыйфатлары, кайсы¬ дыр бер ягы калку¬ рак күрсәтелеп, ке¬ ше яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез итеп тасвирлана. Әсәрдә сурәтләнгән хәл-вакыйгаларның сәбәбе чынбарлык¬ та, кешенең холык- фигылендә, эш-га- мәлләрендә. Яз¬ мыш — кешенең эш-гамәл, үзе сайла¬ ган юл нәтиҗәсе. Әсәрдә сурәтләнгән хәл-вакыйгаларның сәбәбе язмышта, ке¬ ше аны үзгәртү хә¬ лендә түгел. Әсәрдә сурәтләнгән хәл-вакыйгалар¬ ның сәбәбе Яшәеш кануннарында, ке¬ ше — шул кануннар камил булмауның бер дәлиле. Бәхеткә ирешү мөм¬ кин. Бәхеткә ирешү мөм¬ кин түгел дәрәҗә¬ сендә. Бәхет юк, вакытлы¬ ча иллюзия киче¬ рергә мөмкин. Ышандырырга ом¬ тылу, чынлык атмо¬ сферасы тудыру. Эмоциональлек, ли¬ риклык, граждан¬ лык ирегенә омтылу тудырган күтәренке интонация. Чарасызлык, са¬ гыш, дөньяның тәр¬ типсез һәм камил булмавыннан туган гаҗизләнү. 75
Ижат агымы Билгеле бер тарихи чорда яшәгән бер төркем язучылар иҗатындагы фәлсәфи фикер яки иҗтимагый-сәяси позиция, әдәби-эстетик караш һәм стиль охшашлыгыннан туган бер¬ дәмлек иҗат агымы (әдәби агым) дип атала. Реализм, романтизм, модернизм иҗат юнәлешләре үз эчен¬ дә иҗади агымнарга бүленә. Мәсәлән, реализм иҗат юнәле¬ шенең (ысулының) мондый агымнары бар: мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйди реализм, социалистик реализм һ. б. Мәгърифәтчелек реализмы Тәнкыйди реализм Социалистик реализм Тиз үзгәрүче дөнья¬ да эшлекле кешене сурәтли. Камил булмаган дөньяда яшәүче ка¬ мил булмаган шә¬ хесне сурәтли. Иҗтимагый актив шәхеснең җәмгы¬ ять төзүдә катнашу¬ ын сурәтли. Кешене аң-белемгә өнди, югары идеал¬ ларга хезмәт итәргә чакыра. Кешене әхлакый ка¬ миллеккә өнди, баш¬ каларга ярдәмчел булырга чакыра. Кешене иҗтима¬ гый көрәшкә якы¬ найта, җәмгыять өчен яшәргә өйрәтә. Кеше табигатьтә яши, шуңа күрә ан¬ да табигыйлек тәр¬ бияләү шарт. Өч принцип билге¬ ле: кеше тирәлектә яши; аның уй-фи- кер, теләк-омты- лышлары җәмгы¬ ять белән бәйле; ул — тарихи чор җимеше. Кеше — җәмгыять¬ нең бер күзәнәге; халык язмышы, җәмгыять һәм чор язмышы кеше яз¬ мышына тәңгәл. Партиялелек, сыйн¬ фыйлык хас. Типик характерлар эксперимент шарт¬ ларында сурәтләнә. Табигатьтәге дөрес кануннарны табарга омтылу хас. Типик характерлар типик шартларга куела. Тормыш дө¬ реслеген табарга ом¬ тылу хас. Типик характерлар иҗтимагый көрәш шартларында күрсә¬ телә. Яңа җәмгыять кануннарын билге¬ ләргә омтылу хас. Әхлакый, мәгъри¬ фәтчелек идеаллары күтәрелә. Гуманистик һәм җәмгыяви идеаллар күтәрелә. Марксистик һәм гу¬ манистик идеаллар күтәрелә. 76
Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмы агымы XIX гасырның икенче яртысында формалаша. Татар җәмгыя¬ тендә капиталистик мөнәсәбәтләр үсеп-урнашып барган вакыт булганга, бу агымга караган әсәрләрдә иҗтимагый каршы¬ лыклар, мәнфәгатьләр дә чагылыш таба, тәнкыйди реализм чалымнары күзәтелә. Татар әдәбиятындагы мәгърифәтчелек реализмы кысаларында иҗат ителгән әсәрләрдә раслаучы па¬ фос, идея өстенлек итә: гыйлемлелек, мәрхәмәтлелек мактала, әхлакый нәтиҗәләр сүз катламында да кабатлана. Әсәрләргә шартлылык хас булып, геройлар уңай яки тискәрегә кискен аерыла, аларның эш-гамәлләре, язмышы мотивлаштырылган була. Кешенең әхлакый камиллеген белем алу белән бәй¬ ләнештә карау, җәмгыятьне үзгәртү эшен гаиләдән башлау мотивлары әйдәп бара. Мәгърифәтчелек реализмына хас сыйфатлар Утыз Имәни шигырь-поэмаларында, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Канда- лый әсәрләрендә үк күзәтелә, шәрык әдәбиятлары традиция¬ ләре яктылыгында укучыга тәкъдим ителә. Мәсәлән, К. На¬ сыйри гыйлем кодрәтен могҗизалар тудырырга сәләтле дип саный, белемнең көче кеше акылы җитмәс нәтиҗәләргә ките¬ рүне күрсәтә («Әбүгалисина кыйссасы»). Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмы агымы укы¬ ту ысуллары хакында бәхәсләшү нәтиҗәсендә мәйданга чык¬ ты дисәк, ялгышмабыз. Искечә сабак бирүне, кадим уку-укы¬ ту йортларын тәнкыйтьләү һәм яңача белемнең зарурлыгын раслау, әһәмиятен күрсәтү үзәккә куелды. Ф. Кәриминең «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы» (1898), «Бер шәкерт белән бер студент» (1900), 3. Надиның «Җиһанша хәз¬ рәт» (1906), Р.Фәхреддиннең «Әсма, яки Гамәл вә җәза», М. Акъегетнең «Хисамеддин менла» (1886) әсәрләре шундый¬ лардан. Аерым бер әсәрләрдә татар шәкертләрен чит илләрдә белем алган яшьләр белән чагыштырып сурәтләү дә уку-укы¬ ту системасына бәя бирү максаты белән кулланыла. Мәсәлән: Ф. Халидинең «Морат Сәлимов» (1905), Р. Фәхреддиннең «Сә¬ лимә, яки Гыйффәт» (1898), Ф. Кәриминең «Бер шәкерт белән бер студент» һ. б. әсәрләр. Әлеге иҗат агымы үз эчендә үзгәреш кичерә: үгет-нәсый- хәт бирү белән мавыгудан маҗаралыкка борыла. М. Акъегет¬ нең «Хисамеддин менла» повесте, Г. Ильясиның «Бичара кыз» драмасы (1887), 3. Бигиевнең «Зур гөнаһлар» романы, Ф. Кәриминең «Салих бабайның өйләнүе» хикәясе кебек 77
әсәрләр инде сюжет бирелеше ягыннан да укучыны кызык¬ сындыра башлый. Татар әдәбияты шушы агым ярдәмендә хатын-кыз мәсьә¬ ләсен күтәреп чыга. Г. Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» (1900), «Өч хатын берлән тормыш» (1900), «Бай углы» (1903), «Ике гыйшык» әсәрләре мәхәббәт һәм гаилә, кешенең рухи хөр¬ леге мәсьәләләренә мәгърифәтчелек ноктасыннан якын килә. Тәнкыйди реализм агымы татар әдәбиятында XIX йөзнең соңгы чирегендә формалаша. Кешене әхлакый камиллеккә өндәү, башкаларга файда китерергә чакыру көче белән башка әдәбиятлардан аерылып тора. Татар әдәбиятында язучылар¬ ның тәнкыйть ярдәмендә татар җәмгыятен «йокыдан уяту», үз хәленә объектив бәя бирергә мәҗбүр итү кебек максатлары ачык күренә, яшәп килүче тәртипләрне инкарь итү, барыннан да элек татар җәмгыятендәге иске тәртипләрнең юкка чыгар¬ га тиешлеген раслау кебек яңгырый. Шуңа күрә татар әдәбия¬ тында тәнкыйди реализм кире кагу һәм раслауның янәшә¬ легенә, синтезына ирешә. Тәнкыйтьләү исә аерым шәхесне түгел, тирәлекне, җәмгыятьтәге билгеле бер катламнарны игъ¬ тибар үзәгенә куя. Татар әдәбиятында тәнкыйди реализмга тенденциялелек хас һәм шуның белән бергә, авторның мөнәсәбәте ачык күре¬ неп тору сәбәпле, геройларның, сюжет барлыкка китерә тор¬ ган ситуацияләрнең шартлылыгы күзәтелә. Ләкин бу агым милли әдәбиятка яңа геройлар алып килүе, аерым иҗтима¬ гый катламнар тормышыннан милләт язмышы хакындагы уйлануларга кадәр юл үтүе белән әһәмиятле. Г. Камалның «Банкрот», «Беренче театр», «Безнең шәһәрнең серләре», «Бүләк өчен», И.Богдановның «Помада мәсьәләсе», Г.Исха¬ кыйның «Жан Баевич» комедияләре, Ф. Әмирханның «Фәт¬ хулла хәзрәт» повесте, «Яшьләр», «Тигезсезләр» драмалары, «Сәмигулла абзый», «Хәзрәт үгетләргә килде» кебек хикәялә¬ ре, Г. Исхакыйның «Зиндан» повесте, «Кыямәт», «Җәмгыять» кебек пьесалары шушы агым кысаларында иҗат ителгән. Социалистик реализм агымы татар әдәбиятында 1917— 1932 елларда формалаша. Яңа тормышны социалистик идея¬ ләргә нигезләнеп төзү мәсьәләсен үзәккә куйган әсәрләр шу¬ шы процессны күрсәтәләр. Татар әдәбиятында ул коммунизм¬ ның җиңәчәгенә чиксез ышаныч, оптимизм белән сугарыл¬ ган. Кешедәге героизм, корбанчылык сыйфатларын данлап, яңа тормыш хакына үзен корбан итүчеләргә сокланып, мәй¬ 78
данга килсә дә, 1932 елдан соң социалистик реализм агымы җәмгыять үсешенең бер юлы булган марксистик-ленинчыл концепцияне бердәнбер хакыйкать итеп исбатлауга кадәр үсә. 1956 елга кадәр бу агымга караган әсәрләрдә шартлылык арта бара. 1960 еллардан башлап әсәрләргә аерым кеше го- мере-тормышының кыйммәте хакында уйлану килеп керә. М. Әмирнең «Агыйдел» повесте, «Саф күңел» романы, «Миң¬ лекамал» драмасы, Г. Бәшировның «Сиваш» повесте, «Намус» романы, Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы, Ш.Ка¬ малның «Матур туганда» романы, К. Тинчуринның «Җил¬ кәнсезләр* драмасы һ. б. әсәрләр моңа мисал булып тора. Соң¬ рак язылган әсәрләрдә социалистик реализмга хас сыйфатлар сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрендә генә саклана, язучыларның реализм таләпләренә җавап биргән әсәрләрне ниндидер идея¬ ләр белән баету омтылышы сизелә. Мәсәлән, Г.Ахуновның ♦Чикләвек төше», «Хәзинә» әсәрләре шуны күрсәтә. 1980— 1990 елларда татар әдәбиятында бу агым яшәүдән туктый. Кайбер язучылар иҗатында (мәсәлән, Г. Ахуновның «Тимер¬ ханның яшьлеге» әсәрендә) социалистик реализм алымнары публицистик катлам хасил итә. Реализмның бу агымнары — традицион агымнар. 1960 ел¬ лардан башлап татар әдәбиятында яңартылган (модернлаш- кан) яки яңа реализм агымнарын билгеләү дә яшәп килә. Милли һәм әхлакый кыйммәтләргә ия буларак, авыл кеше¬ сен, җирдә эшләүчене сурәтләгән әсәрләр крестьян (авыл) реализмы дип тә атала. Бу агым татар авылы хакында сөй¬ ләүне үзәк тема итеп күтәрә, җәмгыятьтәге барлык пробле¬ маларны җир кешесе язмышы белән бәйлелек ягыннан ача. Торгынлык елларында ук бу агымга ияреп язылган әсәрләр колхоз төзү вакытында булган кимчелекләрне, «кулак» исеме белән кешеләрне читкә куу яки күчерүнең ялгыш булуын әйтә, авылдагы тәртипләр хакында сөйләгәндә, системаның аерым бер хаталарын да билгели. Авыл реализмы татар әдәбиятына халыкчан характерлар, милли әхлак традицияләрен, кабатланмас җанлы сөйләмне кайтарды. Халыкның рухи тамырлары, мәдәнияте сакланган урын буларак, авылны югары күтәрү аның үз йөзен югалта баруга бәйле үкенеч, сагыш белән өртелде. Үткән турында сөйләүче агым күпмедер күләмдә бүгенгене һәм киләчәкне шуңа каршы куйды. Татар әдәбиятында А.Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар», Р.Төхфәтуллинның «Авылдашым Нәби», 79
«Йолдызым», М.Мәһдиевнең «Без — кырык беренче ел бала¬ лары» кебек күп кенә әсәрләр шушы агым таләпләренә җавап бирә. Аерым бер язучылар, шагыйрьләр иҗатында кайбер әсәрләр узганны сагыну, үткәндәге якты-бәхетле яшәү рәве¬ шен хәтердә тергезү мотивларын калкытып, аннары импрес¬ сионистик алымнар белән баетылып, сентименталь реализм төсен алды. Мондый әсәрләрне татар әдәбиятында беренче- ләрдән булып Ф. Миңнуллин таба һәм «үткәнне сагыну про¬ засы» дип атый. Ал арда герой(лар) язмышы балачак хатирә¬ ләреннән алып хәзергенең үткен, каршылыклы күренешлә¬ ренә кадәр аралыкта тирбәлә. Шул ук вакытта кеше язмышы вакыйгаларда гына түгел, бәлки ниндидер хәлләргә мөнәсә¬ бәтле формалашкан хис һәм мөнәсәбәт тарихы кебек бирелә. Үткәндәге тормыш аерым кешеләр өчен бүгенгедән әһәми¬ ятлерәк яссылыкка куела, нәтиҗәдә субъективлык көчәя. Ләкин геройларның эчке дөньяларына заман үтеп керә, хис- мөнәсәбәтләр чор, иҗтимагый тәртипләр тәэсирендә хасил була. Вакыт ягыннан тәртипле оештырылган әсәрләрдә рет¬ роспекция алымы үткәндәге психологик вакытка алып китә. Нәтиҗәдә, ниндидер вакыйга-хәлләрдән битәр, аларны герой¬ ның тоемлавы, аларга мөнәсәбәте әһәмиятлерәк булып чыга. Рухи тормыш иҗтимагый тормыштан югарырак куела, әсәр¬ ләр хикәяләүче яки үзәк герой турында сөйләү төсле кабул ителә. Мондый әсәрләрнең гүзәл үрнәкләре — М. Мәһдиевнең «Бәхилләшү», «Торналар төшкән җирдә» повестьлары. Чынбарлык һәм аңлату мөмкин булмаган хәлләрнең ку¬ шылуы, реалистик, мифологик, фантастик катламнарның янә¬ шә сурәтләнүе магик реализм исеме белән йөртелә торган агым барлыкка китерә. Мондый агымда иҗат ителгән әсәр¬ ләрдә мифологик яки легенда катламы булу шарт. Язучы бү¬ генге белән үткәнне янәшә куя һәм тормышка, җәмгыятькә уйлап табылган, ирреаль хәлләр белән чагыштырып бәя бирә. Ирреальлек үзе гадәти, көндәлек тормышта даими күзәтелә торган детальләрдән «ясала», реаль законнарга буйсына һәм сәбәп-нәтиҗә аңлатылышын таба, шуңа күрә ышандыра да. Бер үк вакытта әсәрләрдә җәмгыятькә тискәре бәя бирелә, еш кына тормыш фаҗига, юкка чыгу белән төгәлләнә. Татар әдә¬ биятына Н. Гыйматдинова магик реализм агымында язылган бер төркем әсәрләр бирде. Алдарак анализланган «Ак торна каргышы», «Пәри утарында», «Сихерче», «Болан», «Каракош» повестьлары шундыйлардан. 80
Милли реализм дип атала торган агым милли тормыш моделен тергезүне, төп сюжет сызыкларындагы үзәк каршы¬ лыкларның милли яссылыкта күренүен, милли характерлар тудыруны күздә тота. «Татар милләте нинди ул?» дигән со¬ рауга җавап эзләп, милли тарихка мөрәҗәгать итү яки, ки¬ ресенчә, тарихи вакыйгаларның сәбәбен милли менталитетка бәйләп аңлату омтылышы үзен нык сиздерә. Гадәттә бу агым¬ да иҗат итүчеләр милләт язмышындагы әһәмиятле вакыйга¬ ларны үзәккә куялар, тарихтагы мәгълүм шәхесләрне тасвир¬ лыйлар, милли көнкүреш һәм мәдәниятне сурәтләүгә зур урын бирәләр. Ф. Латыйфиның «Хыянәт» романы шундый¬ лардан. Анда ике төп сюжет сызыгы бар. Беренчесе, гадәттә иҗтимагый дип билгеләнә торган сюжет сызыгы, татарлар белән руслар арасындагы милли каршылыкка нигезләнгән һәм бу каршылык 1552 елда Казанны яулап алуга китергән хәлиткеч сугыш белән төгәлләнә. Беренче бүлектә үк, «ашлык җыя, корал туплый урыс» дип, Сәетнең хәвефләнүендә төен¬ ләнгән сюжет җебе авторның бу хәлләрдә русларны гаепләү ягына басуын, позициясен ачык белдереп сузыла. Әсәр эчендә шушы хактагы бәхәсләр (тарихка мөрәҗәгать итеп, ике мил¬ ләт арасындагы каршылыкта татарларның ун һөҗүмгә бер җавап бирүләре хакында сөйләү, Сәет китергән башка дәлил¬ ләр) укучыны да язучы хакыйкатенә ышандыра. Татар-рус каршылыгы да руслар күзаллавында барлыкка килгән, уйлап табылган кебек тәкъдим ителә («Утка — су, көнгә — төн, җир¬ гә — күк... Урыс дигәч — татар бар, татар барда — хәтәр бар» сүзләрен язучы Василийдан әйттерә, романдагы бер генә татар кешесе дә Иван патша һөҗүменә кадәр русны үзенә каршы көч итеп карамый). Икенчесен — шәхси сюжет сызыгын — Сәетнең (төп ге¬ рой) үз эчендәге каршылык дип билгеләргә кирәк. Тамырла¬ рында татар каны агуын белмәгән Сәетнең, гашыйк булу сә¬ бәпле, мөселманлыкны кабул итүе, ләкин Казанга куркыныч янаган көннәрдә бик күп газаплы икеләнүләр аша үзенең асылы кем икәненә төшенергә теләп бәргәләнүе, ахырда, үзен татар дип хис итеп, соңгы сугышка катнашуы дәрәҗәсенә кадәр үскән икенче төп сюжет сызыгы да кешенең үз-үзен эзләвен шушы яссылыкта, милли төсмердә хәл итә. Димәк, язучы ике төп сюжет сызыгын да милли каршылыкка буй¬ сындыра, бу аңа ике төрле милли тормыш моделе төзергә, аларның бер-берсенә охшамаганлыгын ассызыкларга ярдәм 6 Э-430 81
итә. Дөрес, тарихи романга алынган хронотоп һәрвакыт мил¬ ли урын-вакыт сайланышын сорый. Монда да вакыйгалар Ка¬ зан шәһәре һәм аның тирәсендә бара, якынча 1533—1552 ел¬ ларны үз эченә ала. Ләкин сурәтләнгән дөньяның ике чиккә аерылуына, урын-вакыттан бигрәк, һәр каршылыкның мил¬ ли мәсьәлә булып әверелүе сәбәпче. 13 бүлектән торган роман¬ да 13 ярдәмче сюжет сызыгы бар. Аларның 6 сы XVI гасыр¬ ның 30 нчы, 7 се 50 нче елларына карый. Күбесе, төгәлрәге — унысы, шулай ук милли каршылыкка мөнәсәбәтле. Әсәрдә ике милли яшәү моделе тергезелә, дидек. Милли тормыш картинасы өч элементның: табигать, милли характер һәм фикерләү рәвеше, ягъни милли логиканың берлегеннән оеша. Ф. Латыйфи да, укучының игътибарын әсәренең буен- нан-буена шушы элементларга юнәлтеп, татар тормышының тулаем сурәтен барлыкка китерә. Укучысын ялыктырмыйча гына, автор-хикәяләүче герой¬ лары күргән табигать манзарасын, Казан тирәсендәге калын урманнарны, зәп-зәңгәр чиста сулы, тәнгә сихәт бирә торган елгаларны, көмеш чишмәләрне тасвирлап бара. Ләкин төп игътибар шәһәр сурәтенә бирелә. Шуның аша язучы Казан ханлыгының югары мәдәниятле, җитеш, мул тормышта яшә- вен ассызыклый. Кеше кулы белән бар ителгән чишмәләр, җир асты юллары хакында сөйләгәндә, автор кешенең дә табигатьне үзенә җайлап камилләштерүен искәртә сыман. Күп кенә сурәтләрнең Санька-Сәет күзлегеннән, ул күргән- бәяләгәнчә бирелүе рус шәһәрләренең, көнкүрешенең монда¬ гыга охшамаган булуын искәртә һәм аны Казан ханлыгы¬ ның тышкы сурәтенә капма-каршы модель кебек аңлауга юл ача. Милли характер тудыру, күрәсең, язучының үз алдына куйган максатларының берсе булган. Мәмәт би һәм Шәһит, Гөлйөзем, Галиәкбар ага, Нургали һәм балыкчы карт, Әҗем һәм Кол Шәриф — һәрберсе шушы максатка ирешүгә хезмәт итә һәм, үзенчәлекле сыйфатлары белән бергә, уртак хаси¬ ятләргә дә ия. Алар ярдәмендә автор милли холык-фигыль сыйфатларын барлый, милли фикерләү һәм логиканы, фәл¬ сәфәне ача. Шулай итеп, табигать һәм тирәлек, холык-фигыль һәм дөньяга караш үзенчәлекләре аркылы Ф.Латыйфи милли тор¬ мыш картинасын, татар тормышының тулы сурәтен тудыруга ирешә. 82
Кешенең мәдәни-рухи байлыкны, тормыш мәгънәсен мәхәббәт һәм яратуда табуын әһәмиятле санаган әсәрләрне психологик реализм агымына кертү кабул ителгән. Эш- гамәлләрне түгел, бәлки уй-фикер, хис-кичереш үсешен үзәк¬ кә кую, кешенең рухи дөньясындагы үзгәрешләрне сурәтләү объектына әйләндерү, ялгызлык һәм аннан котылуны үзәк мәсьәлә итеп күтәрү, мәхәббәтне ялгызлыктан һәм яшәү мәгъ- нәсезлегеннән качуның бер юлы итеп карау, яшәү кагыйдә¬ сен, формуласын эзләүче герой тәкъдим итү, реаль чынбар¬ лык һәм идеаль яшәү моделен янәшә куеп күрсәтү — бу иҗат агымының төп сыйфатлары. Татар әдәбиятында Ф. Бәйрәмова психологик реализм агымына караган әсәрләр бирде: «Бо¬ лын», «Битлек» шундыйлардан. «Болын» дагы төп сюжет сызыгын барлыкка китерүче Алсу тарихы үзенә файда яки матурлык эзләү каршылыгы¬ на нигезләнә. Матурлык эзләүче Алсуның башкаларга фай¬ да китерүчегә әверелү кыйссасындагы каршылык та тор- мыш-чынбарлыкта түгел, бәлки героиняның күңелендә, җа¬ нында туа. Ләкин ул — уйлап табылган, ясалма конфликт булмыйча, Яшәештәге канунны: кешеләрдәге төрлелекне кабатлау. Төп сюжет сызыгындагы каршылык ачыклануга, укучыга Яшәешнең бер кануны мәгълүм була: кешеләр төрле, кай¬ берәүләр үзенә файда итеп яшәр өчен, кайберәүләр матурлык эзләп дөньяга килә, яши. Соңгылары күп түгел, алар җәм¬ гыятьтә ялгыз калалар. Шул рәвешле ялгызлык, җәмгыять тарафыннан читкә тибәрелү, кире кагылу мәсьәләсен автор үзенчә ача. Кешеләрнең аралаша-аңлаша алмавыннан, шә¬ хеснең «экзистенциаль ялгызлыкка» дучарлыгыннан чыгу юлын башкаларга файда китереп яшәүдә таба. Повесть, Алсу белән янәшә, үзгәрә алучыларны да күрсәтә. Алсуның әнисе һәм Алмаз язмышлары ярдәмче сюжет сы¬ зыкларын тәшкил итә. Шулар кысасында иҗтимагый проб¬ лемалар да күтәрелә. Бу язмышлар заманга хас каршылык¬ лар: җәмгыятьнең куркыныч дәрәҗәдә тиз үсеше, фән-тех- ника прогрессы китереп чыгарган бәла-казалар, әхлакый, эко¬ логии, сәяси афәтләр яссылыгында, нәкъ менә конкрет чор контекстында тасвирлана. Ләкин Ф. Бәйрәмова кешеләрне үзгәртә торган авырлыкларны иҗтимагый тәртипләр белән аңлату ноктасында туктап калмый. Алмазның әнисе Хәтимә апа фаҗигасен бөтен тулылыгында ача алу авырлыкларны, 6* 83
яшәештәге, кеше гомерендә очрый торган хәлләр буларак, фәлсәфи яссылыкта күрсәтә. Яңартылган реализм агымнары белән янәшә бүгенге татар әдәбиятында реализм кысаларында нинди дә булса өстәмә алымнар белән баетылмыйча язылган әсәрләр дә күп. Мәсәлән, Ф. Садриев («Бәхетсезләр бәхете»), А. Хәлим («Өч аяклы ат») кебек язучылар реалистик традицияләрне бик те¬ ләп дәвам итәләр. Әйтик, Ф.Сафинның «Гөлҗиһан» повесте бер герой тормышының 25 елын иңли. Гөлҗиһанның тор¬ мышы күпләрнекенә охшаш: яратмаган кешегә кияүгә чыгу, хыянәт ачысын татып, ялгызы бала үстерү, авыру бала хәс¬ рәтен кичерү, аннары онык тәрбияли башлау һ. б. Бу гомер «бүген түзәргә кирәк, иртәгә бар да яхшы булыр» дигән өмет белән уза. Төп сюжет сызыгыннан чыгып, теманы болай бил¬ геләргә мөмкин: повесть тормыш авырлыкларын кичеп чыгу хакында. Әсәрдә чынлык эффекты тудырыла. Менә беренче ярдәм¬ че сюжет сызыгы — Гөлҗиһан—Әүхәт мөнәсәбәтләре. Гөл¬ җиһан, үзе дә аңлап бетермәстән, яратмаган, җаны тартма¬ ган кешегә кияүгә чыга. Бу адымга аны әтисенең үзсүзле¬ леге дә, Әүхәтнең кыз күңелен аңламавы да, үги әнисенең рәхимсезлеге дә этәрә, әлбәттә. Ләкин төп сәбәп аларда тү¬ гел, кызгану хисендә. Шул рәвешле тормышчан каршылык¬ та язучы фәлсәфи гомумиләштерү ясый: кызгану хисенә мөнәсәбәттә кешеләрне икегә бүлә. Аннары әсәрнең буен- нан-буена кешеләрне шушы хис белән сыный. Гөлҗиһан¬ ның әнисен авыру килеш эшкә чыгаручы, кызгана белмәүче Сәйдә кызның үзен дә аяп тормый. Әүхәт тә, яратмаганын белә торып, Гөлҗиһанга өйләнгәндә дә, авырлы килеш хатынын ташлап укырга киткәндә дә, хатыны өстеннән Фәймәне алып кайтканда да Гөлҗиһанны кызганмый. Рәкыйп имгәткән малаена карата да аның күңелендә бер бөртек кызгану юк. Әлеге хистән мәхрүм Сәйфи Гыйльмет¬ дин күңеленә көнләшү корты сала, соңрак Гөлҗиһанның тормышын тәмугка әйләндергәндә дә, Әхнәфне гарипләндер¬ гәч тә үзен гаепле санамый. Я булмаса азгын көнитешеннән ял итү өчен сынык күңелле Әхнәфне иләсләндергән, аннары баласын ташлап качкан Әфүзәне алыйк. Аның күңелендә дә кызгану юк: булдыра алса, баласы өчен өй салырга җыйган акчаны да урлап китәсе... Күпме бәхетсезлек ките¬ рә кызгана белмәүчеләр?! 84
Ләкин шулар белән янәшә кызгана белүчеләр дә бар. Сәй¬ дәгә каршы куелган, Гөлҗиһанның әтисе үлгәндә кизү торган санитарка белән табиб яки Әхнәфкә операция ясаган табиб шундыйлардан. Кызгана белмәүче Әүхәт белән Фәймәгә кар¬ шы куелган Бәдри абзый белән Шәмсия түти һ. б. Гомумән, автор кызгана белүчеләр һәм белмәүчеләрне охшаш ситуа¬ циягә куярга, бер үк авырлык алдында калдырырга ярата. Моңа кадәр гаиләсенә игелек күрсәткән Шәйхаттар авырып киткәч, хатыны һәм балалары аннан баш тарта. Гөлҗиһан исә абыйсын, тәрбияләп, соңгы юлга озата. Әфүзә сау-сәламәт баласын ташлап китә. Авыру улым дип яшәүче Гөлҗиһан ул баланы бага башлый. Шулай итеп, реализм кысаларында калган хәлдә, автор кызгану хисе хакында бәян итә. Кызгану — кайберәүләргә генә бирелә торган табигать бүләге. Кызгана белгән кеше иге¬ лек кыла, ярата, башкаларны да бәхетле итә ала. Кызгана белү тормыш авырлыкларын күп күргән кешенең дә олы җанлы, йомшак күңелле, кешелекле булып кала алуын күр¬ сәтү өчен кирәк дигән идея әйтә автор. Мондый әсәрләрдә дә кайбер үзгәреш-үзенчәлекләр күз¬ гә ташлана. Шәхеснең билгеле бер иҗтимагый тирәлектәге яшәеше һәм шушы рамкаларда гомумкешелек кыйммәтлә¬ рен эзләү сурәтләнә. Аерым алганда, җәмгыять һәм хөкү¬ мәткә тәнкыйди караш күзәтелә. Автор фикере совет чын¬ барлыгы тудырган герой позициясеннән белдерелә, ләкин бу герой иман белән яши, туган җирен, табигатьне ярата, хезмәт белән көн итә. Актив тормыш позициясендә тору¬ чы бу геройлар башкалар мәнфәгатен алга куя, җәмгыятьне үзгәртү юлын исә әхлакый камилләшүдә күрә. Тормыш мәгънәсен, хакыйкатьне эзләү төп проблемалардан санала. Әсәрләргә «икетавышлылык» хас булып, автор үз героен әдәби чынлыкта тасвирлый, аның үзенеке белән туры кил¬ мәгән эш яки фикерләрен кире кага, бер үк вакытта үзенең ниндидер караш-уйлануларын да герой авызыннан укучыга җиткерә. Реализм иҗат юнәлешенә якын торган тагын бер күренеш бар: ул — натурализм иҗат юнәлеше. Тормышны барлык ваклыкларында, детальләрендә, көнкүрешнең гадәти мәшә¬ катьләрендә сурәтләргә омтылып, бу юнәлештә иҗат ителгән әсәрләр күпмедер күләмдә кеше һәм тормышны әдәби нокта¬ дан да, фәнни күзлектән дә бәяләү максатын куялар. Биоло- 85
гик берәмлек буларак, кешенең холкы, үз-үзен тотышы, эш- гамәлләре гомумән кешелеккә хас геннар, тирәлек йогынтысы белән аңлатыла. Кеше физиологиясе хакында сөйләү ахыр чиктә барлык гамәлләрне язмышка (фатальлеккә) кайтарып калдыра. Гадәттә бу юнәлештә иҗат ителгән әсәрләрдә сюжет таркау яки бөтенләй юк. Тормышка тәнкыйди караш ачык күренеп торса да, мораль уку күзәтелми. Язучы үз фикерен тормышны күрсәтү аша белдерә. Татар әдәбиятында натуралистик алымнарга мөрәҗәгать итү М. Гафуриның «Фәкыйрьлек белән үткән тереклек», «Яр¬ лылар, яки Өйдәш хатын» әсәрләрендә үк күренә. Нату¬ ралистик әсәрләргә Г. Ибраһимовның «Адәмнәр»ен кертәбез. Биредә ачлыкның кеше табигатендәге ерткычлык сыйфат¬ ларын уятуы детальләштереп күрсәтелә. Кешелексезлек кире кагыла, тарихтагы кара тап кебек бәяләнә. Г. Исхакый иҗа¬ тында, аерым алганда «Сөннәтче бабай», «Тормышмы бу?» әсәрләрендә, шулай ук натуралистик алымнар әһәмиятле роль уйный. Сентиментализм юнәлеше, галимнәр фикеренчә, реализм белән романтизм арасында тора. Эмоциональ башлангычның алгы планда торуы күзәтелә торган әсәрләрдә шәхеснең яз¬ мышы җәмгыять фонында карала, җәмгыятьтәге ясалма законнар һәм мәдәниятнең кеше өчен дошмани тирәлек хасил итүе билгеләнә. Кеше табигатенең нигезе акыл түгел, хис дип белдерелә, шәхес хис-тойгыларга никадәр бай булса, шулкадәр яхшырак. Җәмгыятьнең капма-каршысы итеп табигать, кешеләрнең табигый яшәү рәвеше һәм хыял-омты- лышлары куела. Табигый яшәеш баскычындагы кешенең явызлык эшләргә сәләтсез булуы ассызыклана. Сентимента¬ лизм табигый геройларны идеаллаштыра, кешелеклелек кануннарын табигый омтылышларда таба. Татар әдәбиятында сентиментализм алымнары Г. Ибра¬ һимовның «Сөю—сәгадәт» хикәясендә, М.Фәйзинең «Кызга¬ ныч» драмасында, А. Гыйләҗевнең «Кызлар хатлары»нда күзәтелә. Гадәттә мондый әсәрләрдә сурәтләү объекты итеп «кечкенә», гади-гадәти кешеләр сайлана. Язучылар кайвакыт үгет-нәсыйхәт укуны да кире какмый. Хат алышу, көндәлек формаларына мөрәҗәгать итү кулланыла. Романтизм иҗат юнәлеше дә төрле агымнар хасил итә. Урта гасыр татар әдәбияты хакында сүз барганда, шәркый 86
кануннар, бизәклелек, эстетик алымнар файдаланылу сәбәпле, көнчыгыш романтизмы дип әйтү кабул ителгән. Төп тема буларак, мәхәббәтне сурәтли торган әсәрләрдә геройларның батырлыгы һәм матурлыгына дан җырлана, азат, хөр кеше идеалы югары күтәрелә. Батырлыкны сугышта күрсәтә алу¬ чы герой газапны мәхәббәткә ирешә алмаудан татый. Бәхет¬ сез төгәлләнүче сюжет белән дә, кайбер геройларның тарихи шәхесләр белән охшашлыгы ягыннан да әсәрләр мавыктыр¬ гыч. С. Сарайның «Сөһәйл вә Гөлдерсен»ен, «Дастаны Баба¬ хан »ны шушы агым кысаларында караучылар бар. XX йөз башында иҗат ителгән әсәрләргә карата идеяләр романтизмы дигән төшенчә кулланыла. Бу очракта роман¬ тизм иҗат юнәлешенең реалистик үзенчәлекләр белән бае¬ тылган булуы күздә тотыла. Рус әдәбиятында, киресенчә, реа¬ лизм юнәлешенең романтик хасиятләргә байлыгы синкретик реализм дигән термин китереп чыгара. Идеяләр романтизмы кысаларында карала торган әсәрләргә рациональ һәм публи¬ цистик башлангычларның алга чыгуы хас. Татар әдәбиятын¬ да ул милләт язмышына бәйле уйланулар булып төгәлләшә. XX йөз ахыры—XXI йөз башында да реалистик катламнар белән баетылган романтик әсәрләр язылу дәвам итә. Ә. Са¬ лахның «Соңгы вальс», М. Кәбировның «Мәхәббәттән җыр¬ лар кала» повестьлары шундыйлардан. Соңгысында җәмгы¬ ятьнең кешегә дошманлыгы белән олы мәхәббәт тарихлары кушылып, романтик реализм агымындагы әсәр туа. Тради¬ цион шәркый әдәбияттагыча, матур, изге, корбанчыл мәхәббәт романтик сюжет катламында гына түгел, детальләрдә дә ассы- зыклана. Егетнең исеме Таһир булу — аллюзия алымы — мо¬ ңа искәрмә ясый. Урыны-урыны белән Гөлзилә күңелендәге уй-хисләрне «аң агышы» алымы ярдәмендә сурәтләү психоло- гизмны тирәнәйтә. Чын мәгънәсендә матур мәхәббәт тарихын¬ да сөйгәнең өчен батырлыклар эшләү дә, ниндидер хыяллар¬ ны тормышка ашырудан баш тарту да, үлемгә бару да урын алган. Иң әһәмиятлесе шул: реалистик катлам ярдәмендә алар барысы да укучыны ышандыра. Реалистик катламда тарихи вакыт 1990 елларны үз эче¬ нә ала, вакыйгалар вакыты 4—5 ел белән билгеләнә. Иҗти¬ магый бәя берничә яссылыкта бирелә: егетләрне сугышка җибәреп, аннан соң алар язмышыннан йөз чөерүче хөкүмәт; ришвәт, тән сату, аракы сатуга кереп бату; кешегә сәләтен, мөмкинлекләрен эшкә җигәргә юл бирми торган җәмгыять. 87
Болар, проблема төсендә куелып, берничә ситуация-мисалда күзәтелә. Иҗтимагый мотивлашкан булса да, гомумкешелек пробле¬ масы итеп куелганнары да күп. Мәсәлән, Гөлзилә белән Фәү¬ зия арасындагы мөнәсәбәт кайгылы кешенең башкаларга да авырлык китерүен, Гыйльман—Гөлзилә, Гыйльман—Таһир каршылыклары теләсә нинди коллективта явыз, үзеннән көч¬ сезләрне җәберләп тәм таба торган кешеләр булуны искәртә. Саимә дарчык—Гөлзилә каршылыгы үзара ышаныч мәсьәлә¬ сенә кагыла һ. б. Реалистик катламдагы хәл-вакыйгаларны да язучы роман¬ тик алымнар ярдәмендә бәяләп бара. Әсәр Кыям абзый җыры белән башланып китә, һәм бу җыр булачак вакыйгаларның характерын билгели: «Алмаларын жәлли тормыш, Җаннары¬ ма таш ора». Эчке мәгънә катламына алып кереп китә торган шушы уңышлы башламнан соң Кыям белән бәйле мотив юк¬ ка чыкмый. Әсәр соңында язучы аның җырларын Гөлзиләдән җырлата. Җырга һәвәс Кыямны автор «стандарт булмаган» герой дип тамгалый. Әсәр барышында очрашкан башка геройлар: Гөлзилә яки Таһир да, комендант Нәфисә һәм Ришат белән Гүзәл дә — шулай ук стандарт булмаган, сәләтле, якты кеше¬ ләр. Ләкин сәләт, автор аңлатуынча, якты кеше булу өчен иң кирәкле сыйфат түгел. Әхмәт Сабиров, Нурияләр мисалында әхлакый якның әһәмиятле булуы күрсәтелә. Төп героиня¬ дагы мәхәббәткә тугрылык сыйфаты югары күтәрелә. Язучы Гөлзиләне ике тапкыр: тән сату юлы белән укырга керергә кызыктырып һәм сөйгәнен аякка бастыру яки карьера ясау¬ ны сайлау алдына куеп сыный. Шушы сынауларны үткән кыз әйтерсең халыкка моң таратырга фатиха ала. Язучы геройлар бирелешендә еш кына көзгеле композиция алымына мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, Әхмәт Сабиров Гөлзилә исеменнән сокланып, хәтта идеаллаштырып күрсәтелә башлый. Әсәр дәвамында аны аңларга һәм акларга тырышу, хәтта өлешчә кызгану күзәтелә. Бу герой белән соңгы очрашуда чын йөзе ачыла: аның бозык, куркак, үчле кеше икәнлеге мәгълүм бу¬ ла. Гөлзилә күңелендә аңа карата уянган нәфрәт хисе укучы¬ ныкына әйләнә. Таһирның тирәлек, җәмгыять, үз-үзе белән көрәштә үлем¬ нән башка юл таба алмавы, Гөлзиләнең ялгызлыкка дучар булуы, илаһи мәхәббәтнең кавышу белән төгәлләнмәве сагыш, 88
үкенеч хисләре уята. Ләкин романтик башлангыч гомуми фәлсәфи фикернең оптимизмына китерә. Тормыш никадәр генә авыр, пычрак булмасын, ул барыбер матур, аның ни¬ гезендә барыбер башкаларга файдалы булу омтылышы ята. Әсәрдә «күз яшьләре янында бәхетле елмаю бар» диелә сы¬ ман. Шулай ук әдәбиятта XX гасырның беренче чирегенә мөнә¬ сәбәтле гыйсъянчылык термины да гамәлдә йөри. Көрәш идеяләрен тормышка ашыруга гомерен багышлаган, көрәш ярдәмендә иске тәртипләргә каршы күтәрелгән романтик герой Ь. Такташ, С. Рәмиев, Ф. Бурнаш иҗатларында үзәктә тора. Бүгенге татар әдәбиятына мөнәсәбәттә романтизмның ике агымы хакында сүз алып барырга мөмкин. Оптимистик ро¬ мантизм агымы тормыш-яшәешкә мәхәббәт, киләчәккә ыша¬ ныч, өмет хисләре белән сугарылган. Романтик герой үз эчен¬ дәге каршылыкны җиңәргә омтыла, дөньяны һәм кешене үз¬ гәртү, камилләштерү мөмкин дигән фикергә таяна. Романтик герой бүгенге көн проблемалары белән яши, шуларны чишү өчен көрәшә. Актив һәм экспрессив герой идеалны киләчәктә таба, шуны якынайту хакында хыяллана. Бу агымда иҗат итүче Р. Гаташ яшәүнең мәгънәсен, тормышның матурлыгын барыннан да элек мәхәббәттә күрә. Пессимистик романтизм агымын тормыш-яшәешнең авыр¬ лыгына-гаделсезлегенә борчылучы, дөньяны һәм кешене үз¬ гәртә алу мөмкин түгеллеген аңлаучы романтик герой туды¬ ра. Ул үз эчендәге каршылыкның да чишелеренә ышанмый, тормышның мәгънәсезлегенә сызланучы экзистенциалист булып күзаллана. Бу камил булмаган тормыштан бердән¬ бер качу урыны — хыял дөньясы. Романтик герой идеалны үткәндә күрә. Татар әдәбиятында пассив романтизм агымы И. Юзеев шигъриятендә, хәтта драматургиясендә калку бил¬ геләнә. Бу иҗат мифологик төсмерле һәм анда Яшәеш, Галәм мәсьәләләренә тарих катламнары ярдәмендә үтеп керергә омтылыш сизелә. Модернизм — агымнарга иң бай иҗат тибы. Татар әдәбия¬ тында модернизмның берничә агымы бар. Символизм — шә¬ хес һәм яшәеш мәсьәләләренә зур игътибар бирә, дөньяны серле итеп һәм танып-белеп бетерү мөмкин түгел дип аңлата, рухи һәм материаль тормышны бәйләүче символны эстетик үзәк итеп күтәрә торган әдәби агым. Шәхси һәм иҗтимагый 89
тормышны капма-каршы куйган хәлдә, символизм реаль һәм идеаль дөньяны тигезли, шартлылыкка таянып сурәтли. Би¬ редә теге һәм бу дөнья, үткән һәм бүгенге арасындагы чикләр җуела, автор яшәеш кануннары хакында уйланучы булып тоела. Татар әдәбиятында символизм XX йөз башында, аерым алганда Дәрдемәнд иҗатында, куәтле агым төсен ала. Яшә¬ ешнең туктаусыз хәрәкәттә булуы, үткәндә калган матурлык, чиклелек хакында сөйләгәндә дә, милләт язмышына кагыл¬ ганда да шагыйрь символлар системасына мөрәҗәгать итә. Шушы чор татар прозасында исә кеше гомерен, гомумән яшә¬ ешне, тормыш авырлыкларын, туу һәм үлемне белдерә торган тотрыклы символлар гамәлгә керә. Бүгенге әдәбиятка да символлар ярдәмендә яңа әдәби дөнья моделе төзү чит түгел. Зөлфәт шигъриятендә, Р. Зәй¬ дулла прозасында символизм агымы кысаларында иҗат ител¬ гән әсәрләр күп. Импрессионизм — кәеф, халәт, тойгы, кичереш һәм алар¬ ның үзгәрүен югалырга әзер мизгел кебек күрсәтүче, тышкы сурәт, кыяфәт, күренешне төсләр, тавышлар гармониясе ярдә¬ мендә тергезүче агым. Ул зәвыклы, эмоциональ, матурлыкка сокланучы, хискә бай кешенең эчке дөньясы бай булуны рас¬ лый. Әдәбиятта импрессионизм сюжетлылыктан бигрәк сурәт тудыруны өстен күрә. Аерым фрагментларга бүленә торган «рәсем» тормышны хәрәкәттә күрсәтә, аны мизгелләрдән то¬ ручы бербөтен итеп оештыра. Шушы тиз үтүче мизгел матур¬ лыгы аркылы гомумән тормышка бәя бирә, дөньяга караш үзенчәлеген билгели. Экспрессионизм — дошмани тирәлектә яшәүче ялгыз, гыйсъянчы, эмоциональ шәхеснең эчке дөньясын сурәтли. Дөньяны хаос хәлендә күрсәтеп, кешене тышкы тирәлек белән каршылыкка кертә, шул яшәешне үзгәртә алмаганга борчыла, сызлана торган көрәшченең бөеклегенә соклана. Бу агымда иҗат итүчеләр тирәлекне-тормышны гадәттән тыш арттырып, кара һәм караңгы буяуларда сурәтләргә омтылалар, еш кына көнкүреш детальләре бозып тасвирлана. Шуның ярдәмендә тирәлек, тормыш кешегә аңлаешсыз, дошмани бәя ала, шәхес¬ нең ялгызлыгы ассызыклана. Әсәрләрнең сурәтләү объек¬ ты — авторның шушы тормышка, дөньяга мөнәсәбәте. Аерым бер очракларда ул җәмгыятькә мөнәсәбәт кебек тә конкрет¬ лаша. Кешеләрнең аралаша-аңлаша алмавы, ялгызлык ха¬ 90
кында сүз алып барыла. Ялгызлык уяткан күңел тынычсыз¬ лыгы, борчылу-икеләнү, тормышта урын таба алмау, хисләр киеренкелеге күзәтелә. Шушы тормышка каршы куелган кө¬ рәшче герой искелеккә, күнегелгән тәртипләргә, сәясәткә яки «үле» мәдәни хәл-халәткә, идеологиягә каршы чыга. Экспрессионизм агымында иҗат ителгән әсәрләрдә вакый¬ галар тиз үзгәрә, аларга динамик хәрәкәтлелек хас. Еш кына каршылыклы хис-кичерешләр бер төенгә төйнәлә, бер үк сә¬ бәп капма-каршы эчтәлекле хисләр гаммасы уята. Яшәүдән куркучы, тормышны куркыныч дип санаучы агым бер үк вакытта шәхеснең хис-кичерешләр белән яшәвен, табигый- лекне өстен күрүен, авырту-кайгыларга сизгер, ярдәмчесез булуын раслый. Экспрессионизм билгеләре татар әдәбиятында «гыйсъян¬ чылык романтизмы» дигән исем белән күзәтелеп килде. С. Рәмиев, Ь. Такташ, Ф. Бурнаш әсәрләре экспрессионизм сыйфатларын үзләренә туплаган. Бүгенге поэзиядә Р. Зәйдул¬ ла шигъриятендә, М. Әгъләмов, Зөлфәт, Р. Рахман кебек ша¬ гыйрьләр иҗатында да шушы агымга кергән әсәрләр бар. Экзистенциализм фәлсәфәсе — яшәүнең мәгънәсен эзләү¬ че ялгыз шәхес фаҗигасен үзәккә куйган агым — яшәешнең ялгыш кануннарга корылганы өчен кайгыручы, куркучы, чарасызлык баскычына атлаучы шәхеснең рухи дөньясы ха¬ кында сөйли. Бу фәлсәфә акыл көченә, аның дөньяны танып белү мөмкинлекләренә шикләнеп караудан (иррационализм¬ нан) башлана. Шикләнү чарасызлыкка китерә. Чарасызлык¬ ның сәбәбе яшәешнең камил булмавыннан, кешенең үзен чиксезлек, галәм каршында артык кечкенә, көчсез сизүеннән килеп чыга. Нәтиҗәдә шәхес кеше гомеренең чикле, көндә¬ лек эш-гамәлләрнең гади икәнен аңлый, рухи кыйммәтләр белән матди дөнья арасында бәргәләнә. Тормышның мәгънә- сезлегенә төшенү исә сызлану китереп чыгара. Экзистенциа¬ лизм фәлсәфәсен алга сөрүче әсәрләр шушы сызлануны сурәт¬ ләү объекты итеп ала. Экзистенциализм фәлсәфәсе тормышны ике чиккә аера: эссенция баскычында кеше туа, яши, эшли, үзенә максат куя һәм шуңа ирешергә омтыла. Ләкин билгеле бер вакыт¬ та әлеге максатның да, башка кешеләр куйган максатлар¬ ның да кирәксезлеге, мәгънәсезлеге ачыклана: экзистенция- гә төшенү чоры килә. Кеше гадел булмаган дөньяга ләгънәт яудыра башлый, чарасызлык чигенә җитә. М. Гафуриның 91
«Болгар кызы Айсылу», Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә», М. Хәнәфинең «Бер гөл бакчасында» әсәрләре шушы фәлсә¬ фәне яктырталар. Экзистенциализм фәлсәфәсе рухи байлыкның юга¬ луын, кеше күңелендәге Илаһига ышануның юкка чыгуын сөйли. Бу позиция бер үк вакытта кешенең җаваплылы- гын ассызыклый, шушы җаваплылыкны үз җилкәсенә күтә¬ рә алган шәхеснең рухи хөрлеккә ирешү мөмкинлеген бил¬ гели. Дөнья әдәбиятында модернизмның акмеизм, футу¬ ризм, примитивизм, абстракционизм, сюрреализм, имажи¬ низм, конструктивизм кебек күп агымнары билгеле. Ләкин татар әдәбияты форма үзгәрешләрен беренче урынга куй¬ ган агымнарны яратып бетерми, эксперимент төсендә аерым әсәрләр басылып чыкса да, болар әдәби күренеш дәрәҗәсен¬ дә кала. Башында нинди дә булса язучы торган агым әдәби мәктәп дип атала. Мәсәлән, «Тукай мәктәбе», «Дәрдемэнд мәктә¬ бе» һ. б. стиль Әдәбиятта иҗади-эстетик алымнар берлеге стиль (өслүб) барлыкка китерә. Стиль — барыннан да элек иң кечкенә берәмлек — әдәби әсәрдә билгеләнергә тиеш. Бер язучының төрле әсәрләрендә күзәтелә торган уртак сыйфатлар язучының стилен форма¬ лаштыра. Берничә язучы иҗатындагы уртаклыклар чор сти¬ лен барлыкка китерә. Әдәби агым яки юнәлешләрнең дә бил¬ геле бер сыйфатларга ия икәнлеген күрдек. Димәк, ул хасият¬ ләрне дә стиль сүзе тирәсенә җыярга мөмкин. 92
Стиль — әдәби әсәрнең укучы тарафыннан эчтәлек һәм форма берлегендә бөтенлекле кабул ителүен тәэмин итә тор¬ ган эстетик категория. Нәкъ менә стиль барлык элементлар¬ ның бер-берсенә ярашлы, гармониядә булуын сорый, укучы, беренче чиратта, әсәрнең үзенә охшау-охшамавын шушы сый¬ фаттан чыгып билгели. Мәсәлән, кемгәдер гади, сөйләм теле¬ нә якын стиль үз, халыкчан тоела. Икенче бер укучы әсәрдәге катлаулылыктан ләззәт таба: язучы биргән табышмакларны «чишәргә» ярата. Стиль хакында сүз алып барганда, стиль доминантасы дигән төшенчә куллану таләп ителә. Чөнки стильне билгеләү ул — аерым әсәрдәге иң әһәмиятле, мөһим вазифа башка¬ ручы алымнарны, элементларны табу дигән сүз. Гадәттә мон¬ дый элементлар композицион катламда да, тел катламна¬ рында да, сурәтләү чаралары буларак та китерелә. Мәсәлән, Г. Тукай иҗатында ике алым: каршылык һәм кабатлау иң еш кулланыла. Әгәр шигырьдә кабатлау шигырь компози¬ циясен тудыра икән, әсәр эчендә синонимнарга мөрәҗәгать итү, градация күзәтелә, кабатланучы образлар була һәм эчтә¬ лек охшаш өлешләрнең кабатлануы төсен ала. Һәм, киресен¬ чә, нәкъ менә эчтәлек теге яки бу алымнарның файдаланы¬ луын шарт итеп куя. Әдәби әсәр стилен бәяләү өчен, 3—5 доминантаны билгеләү яхшы. Аларның эчтәлек яки сюжет-композиция бирелешен дә, образлылык тудыру үзенчәлекләрен дә, тел катламын да колачлап алуы кирәк. Моннан тыш, доминанталарның яңа¬ лык буларак кабул ителүе сорала. Бу эш әсәрнең нинди иҗат юнәлешенә, агымына караганын ачыклау белән бетсә, тагын да әйбәтрәк. Мәсәлән, Ф. Бәйрәмованың «Битлек» әсәрендә берничә доминантаны аерып чыгарырга мөмкин: кеше язмышы сюжет сызыгын тәшкил итә, шуның ярдәмендә тормышка фәлсәфи бәя бирелә; талантлы һәм нечкә күңелле хатын- кыз образы тудырыла, үзәккә куела; символлар ярдәмендә фәлсәфә һәм субъектив эчтәлек тирәнәйтелә; лирик сөйләм, ритм тудыру өчен инверсия һәм кабатлауларга мөрәҗәгать ителә; психологик реализм агымында язылган. Яки Р. Зәй¬ дулла хикәяләрендә күзәтелә торган доминанталар Ф. Бәй- рәмова прозасы белән уртак: бер-берсен кабатламый торган объектив һәм субъектив эчтәлек бар; бу ике катламны сим¬ вол берләштерә; объектив эчтәлек җәмгыятькә бәя бирсә, 93
субъектив эчтәлек гомумән кешегә хас билгеләрне барлый; композицион принцип — көчәйтү; экспрессив сөйләм кай¬ чак натуралистик детальләр белән баетылган, тәнкыйди караш, хөкем булып ацлашыла һ. б. Шулай итеп, стиль до¬ минанталары язучының дөньяга караш үзенчәлеген дә, аны белдерү формаларын да күздә тота. Әгәр үзенчәлекле сый¬ фатлар форма катламында гына күзәтелсә, язу манерасы дигән термин кулланыла.
Тарих ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
БОРЫНГЫ rONVNTOPKH ӘДӘБИЯТ Бу чор якынча V—XI гасырларны үз эченә ала. Борынгы гомумтөрки әдәбиятка хас кайбер сыйфатлар: — үткән хакында сөйләүгә игътибар бирү; — әһәмиятле вакыйганы яки аның аерым бер урыннарын кабатлау; — дөньяны ике якка: Яхшылык һәм Явызлык, Яшәү һәм Үлем, Бердәмлек һәм Таркаулык һ. б. якларга бүлеп, аны олы көчләр тигезлеге кебек күзаллау; — үлемсезлек мәсьәләсен хәл итәргә омтылу, тормышны озайту, үлгәннән соң яшәү турында сүз алып бару; — батырлыкка соклану, кыюлыкны мактау, сугыш оста¬ лыгын әһәмиятле санау; — башка чыганаклардан алынган мәгълүматлар куллану (тарихи, географик һ. б.); — киләчәк буыннарга нәсыйхәт, киңәш бирү; — сүзне изгеләштереп аңлау; — кешене табигатьнең бер кисәге дип санау, табигать көче алдында баш ию, табигатькә кеше сыйфатларын күчерү. 7 Э-430 97
Борынгы гомумтөрки әдәбиятка караган истәлекләр: Рун язулы истәлекләр Кайбер сыйфатлары 1. Күлтәгин истәлегенә куел¬ ган таштагы Кече язма (VII— VIII гасырлар). 2. Күлтәгин һәм Мәгыйлән хан хөрмәтенә куелган Зур язма (VII—VIII гасырлар). 3. «Юрау китабы» (Ырыг би- тиг, IX гасыр). — Ташъязма, некролог, эпик характерда; — Күлтәгиннең үзен макта¬ вын, төрки кабиләләрнең яу чабуларын, батырларын һәм батырлыкларын мактауны үз эченә ала; — Күлтәгиннең таркау төрки кабиләләрне берләшергә ча¬ кыруы бирелә. — Ташъязма, некролог, эпик характерда; — күк төркләр империясе оешу, төрки бабалар мактала, Күлтәгинне күмү вакыйгала¬ ры сөйләнә; — кеше һәм галәм барлыкка килү турында аңлатыла. — Кәгазьгә язылган, 65 бүлек¬ чәдән тора; — төрле мифологик ышану¬ ларны, борынгы гореф-гадәт¬ ләрне үз эченә ала. Уйгур язулы истәлекләр Кайбер сыйфатлары 1. «Манихей ларның тәүбә догасы» (V гасыр), төзүчесе — Бөтермиш тархан. 2. Алтун ярук (Алтын бал¬ кыш, X гасыр). — Кәгазьгә язылган, догалык; — дини кануннар, Аллалар, яхшы һәм начар гадәтләр ха¬ кында мәгълүмат бирелә. — Кәгазьгә язылган, кытай теленнән борынгы төрки шә¬ һәр Бишбалыкта яшәгән Сынгку Сели Тудинг тәрҗе¬ мә иткән; 98
— будда дине, аны тоту ка¬ гыйдәләре, дәвалау ысуллары хакында сөйләнә; — үгет-нәсыйхәт бирелә. Гарәп язулы истәлекләр Кайбер сыйфатлары 1. М.Кашгарый. Диване лө- гатет-төрк (XI гасыр). 2. Й.Баласагунлы. Котадгу белек («Бәхетле булу белеме», 1069—1070 елларда Кашгар шәһәрендә иҗат ителә, уйгыр ханы Кара Бограга багышла¬ на). — Төрки телләр сүзлеге; — мәкальләр, әйтемнәр, йола җырлары, эпик поэзия үрнәк¬ ләре бар; — үгет-нәсыйхәт, уңай һәм тискәре гадәтләр, йола-кагый- дәләр китерелә. — Поэма; — сюжетлы: Көнтугды патша үзенең вәзире Айтулды һәм Айтулды улы Үгделмешнең гадел, акыллы-зирәк идарә итүләре турында сөйли; — төзелеше ягыннан дүрт ки¬ сәккә бүленә: пәйгамбәрләр¬ дән соң идарә иткән дүрт хә¬ лифә мактала. Кереш өлештә мөселманнарның пәйгамбәр¬ ләренә дан җырлана. Ида¬ рәчеләр арасында хат язышу, фикер алышу формасында; — гаделлек, идарә, акыл һәм саклык дигән дүрт сыйфат ха¬ кында сүз алып барыла, ки¬ ңәшләр, үгет бирелә. 7* 99
УРТЯ ГЯСЫР 0Д9БИЯТЫ Ренессанс әдәбияты терки халыкларда XIII—XIV гасыр¬ ларны үз эченә ала. Кайбер сыйфатлары: — гадәти булмаган, фаҗигале язмышка ия шәхесләрне әсәр үзәгенә куя, илаһи сыйфатлары эш-гамәлләрдә, холык- фигыльдә күренә торган затлы кеше идеалы тудырыла; — әдәбиятның максаты яхшылыкны, гүзәллекне күрсәтү ярдәмендә укучыга тәэсир итү, камилләшүгә омтылыш уяту буларак билгеләнә; — дини (ислам) һәм дөньяви мотивларның тоташуы күзә¬ телә. Дини мотив Аллаһының берлеген раслый, моның өчен гаҗәеп хәлләргә мөрәҗәгать итә. Дөньяви мотивлардан гадел идарәче, гафу итү, саф мәхәббәт әһәмиятле урын тота; 100
— кешенең үз мәнфәгатьләре өчен түгел, җәмгыять, ха¬ лык, кешелек дөньясы гаме белән яшәве ассызыклана. Үз тор¬ мышындагы авырлыкларны җиңеп, кеше тормыш законна¬ рын таба. Яшәү мәгънәсен, максатын эзләү ике нәтиҗәгә ки¬ терә: кешенең үз-үзен үзгәртүе һәм кешелекне үзгәртү; — төрле жанрлар берлеге: фольклордан килгән елау-сык¬ таулар, фадаил — шәһәр төзелешен мактаулар, мөнәҗәтләр, бәетләр әсәр тукымасында урын таба; — абстракт сурәт төзергә омтылу, ягъни кеше тормышын¬ да, табигатьтәге үзгәрешләрдә, тарихи вакыйгаларда югары¬ дан килә торган, илаһи һәм язмыш белән бәйле билгеләр кү¬ рү, символлар ярдәмендә гадәти детальләргә фәлсәфи һәм ру¬ хани эчтәлек салу. Әсәрләр: Кол Гали. Кыйссаи Йосыф (1212); Харэзми. Мәхәббәтнамә (1353); Котб. Хөсрәү вә Ширин (1342); Сәйф Сарай. Сөһәйл вә Гөлдерсен (1394) һ. б. Сәйф Сарай (1321—1396) Сөһәйл вә Гөлдерсен Эчтәлеге: Аксак Тимер гаскәр белән Үргәнечкә һөҗүм итә, аны талый һәм җимерә. Сугыш вакытында Сөһәйл исем¬ ле гаскәри әсир төшә, чокыр-зинданга ташлана. Шаһ кызы Гөлдерсен егетне күрә һәм гашыйк була. Бер кичне, төрмә сакчысына йоклаткыч кушылган ризыклар биреп, Гөлдерсен Сөһәйл янына төшә, алар бергәләп качалар. Ләкин ачлыктан һәм сусызлыктан икесе дә хәлсезләнәләр. Сөһәйл су эзләп килгәндә, Гөлдерсен үлгән була. Моны күреп, егет үз-үзенә хәнҗәр кадый. Дастандагы төп сюжет сызыгы — мәхәббәт тарихы. Әсәрнең темасы да мәхәббәт турында дип билгеләнә. Бер- берсенә гашыйк ике яшь кешенең бергә булу омтылышы ти- рә-яктагылар күзаллавы белән каршылыкка керә. Нәтиҗә¬ дә мәхәббәт үлем белән өзелә. Авторның идеясе ачык бил¬ геле: ярату — сокландыра, кешене хөрлеккә илтә торган хис, ул фаҗигале төгәлләнергә тиеш түгел. Дастан жанры һәрвакыт ил азатлыгы өчен көрәш мәсьә¬ ләсен күтәрә. Бу әсәрдә дә Аксак Тимер һәм җирле халыклар арасындагы каршылык төп проблемаларның берсе итеп яулап 101
алу сугышлары мәсьәләсен күтәрә. Ул сугышның кешене, халыкны бәхетсез итүе хакында сөйли. Әсәрдә геройлар чиктән тыш бизәп-арттырып сурәтләнгән. Гөлдерсен — гаҗәеп матур, саф күңелле, нәфис кыз. Сөһәйл дә матур-затлы егет, аның батырлыгы-кыюлыгы әсәрдә бик калку бирелгән. Геройларны болай тасвирлау аларны шарт- лы-символик образ итеп карарга юл ача. Нәтиҗәдә әсәргә салынган эчке, фәлсәфи мәгънә, ягъни «киң сарай» — яшәеш хакындагы фәлсәфә ачыклана. Кыз — матурлык, егет батыр¬ лык . символы булса, алар мәхәббәтенә каршы төшүче — золым-явызлык символы. Нәкъ менә гашыйк булу яшьләр күңелендә хөрлеккә омтылышны көчәйтә. Батырлык һәм ма¬ турлык азатлык-хөрлеккә омтыла, явызлык шушы хөрлекне буарга, үзенә буйсындырырга тели. Автор әйтерсең яшәешне шушы өч сыйфат, көчләр мөнәсәбәте итеп күзаллый. Хөр¬ леккә каршы төшү үлемгә китерә, мәхәббәт исә кешене дә, яшәешне дә үзгәртү-камилләштерү мөмкинлегенә ия. Дини дидактика (Коръәни эстетика) Урта гасыр әдәбия¬ тында үтәли күзәтелә. Ул мәчетләрдә укыла торган вәгазь¬ ләрдән үсеп чыккан дип санала. Кайбер сыйфатлары: — үзәктә хикәяләүче-авторның вәгазь, нәсыйхәт укуы тора. Аерым бер катлау кешеләргә — идарәче, һөнәрче, са¬ тучы, ярлы, өйләнергә җыенучы, шагыйрь һәм башкаларга аерым-аерым киңәшләр бирелә. Кешенең үз-үзен тотышы- тәртибе җәмгыятьтәге урынына карап аңлатыла; — тарихи барыш Алла кушуы, теләге белән башкарылган вакыйгалар тезмәсе итеп аңлатыла; — әсәрләр укучыны әхлак нормалары белән таныштыру өчен языла, кешенең җәмгыятьтә, гаиләдә, көнкүрештә үз- үзен тоту кануннары хакында сөйләнә; — вакыйгалар акрын үсеп, ниндидер әһәмиятле мәсьәләләр хакында бәхәс, фикер алышу зур урын били. Я берничә герой, я хикәяләүче белән укучы арасындагы әңгәмә Яшәү һәм Үлем, Яхшылык һәм Явызлык, җәмгыять белән идарә итү, тәрбия мәсьәләләренә кагыла; — Яхшылык — Илаһи, яманлык шайтани башлангыч бу¬ ларак аңлатыла, ләкин эш-гамәл, уй-омтылышлардагы яхшы¬ лык яки яманлыкка кеше үзе дә җаваплы дип санала. Яман сыйфатларга бәйләнешле рәвештә тәнкыйть килеп керә. Автор идеалы тәрбияле, белемле, әхлаклы һ. б. шундый сыйфатларга ия кеше икәнлеге ачыклана; 102
— төрле жанрлар һәм алымнар кушылып китә. Мәсәлән, газәл, кыйтга, мөнәж,әт, багышлау, мактау (мәдхия), афоризм¬ нар, шигырь, нәсер һ. б. Әсәрләр: Рабгузый. Кыйссасел-әнбия (1310), Хисам Кя¬ тиб. Җөмҗөмә солтан (1369); Махмуд Болгари. Нәһҗел-фә- радис (1358); Сәйф Сарай. Гөлестан бит-төрки (1391); «Кисек¬ баш» китабы (авторы билгесез, XVI гасыр) һ. б. Махмуд Болгари (XIV йөз ахыры — 1360) Нәһҗел-фәрадис Эчтәлеге һәм төзелеше: Әсәр мокаддимә (кереш), төп өлеш һәм хәтимә (йомгак) өлешләреннән тора. Керештә әсәрне язу максаты күрсәтелә. Төп өлеш дүрт бабка бүленә; һәр баб, үз чиратында, унар фасылга (бүлекчәгә) аерыла. Әсәр¬ дә барысы 40 фасыл бар. Беренче баб Мөхәммәд пәйгамбәр¬ нең тормыш юлын сурәтләүгә багышланган. Монда пәйгамбәр кылган эш-гамәлләр, аның тормышы, шәкертләре, күргән ж,ә- фалары, кылган могжңзалары һәм үлеме хакында бәян ителә. Икенче баб ислам дине тарихындагы билгеле шәхесләрнең тормышы, эш-гамәлләре турында сөйли. Өченче баб Аллага якынайта торган гамәлләр: ислам кануннарын саклау, фә¬ кыйрьләргә ярдәм күрсәтү, ата-ананы хөрмәтләү, яхшылыкка өндәү, ялган эшләрдән тыю, вакытны әрәм үткәрмәү, канә¬ гать һәм сабыр булу турында. Дүртенче бабта кешеләрне Алладан ерагайта торган гамәлләр: хаксызга кеше үтерү, ара¬ кы эчү, тәкәбберлек, ялган һәм гайбәт сөйләү, байлык артын¬ нан куу, комсызлык, көнләшү, гамьсезлек, горурлык кебек тискәре гадәтләр кире кагыла. Йомгак өлешендә автор үзе ха¬ кында мәгълүмат бирә. Әсәрдә вакыйгалылыкка корылган сюжет юк: ул кеч- кенә-кечкенә хикәятләрдән, вәгазьләрдән ж,ыелган. Әсәрнең темасы: ислам дине өйрәтүләренә нигезләнгән тормыш кануннары. Язучы, шушы кануннар белән таныштырып, кешене, тормышны камилләштерергә омтыла. Идеясе — ях¬ шылык эшләүнең, ислам әхлагы кануннарына буйсынуның кешегә яхшылык булып әйләнеп кайтуы — һәр фасылда, һәр хикәяттә кабатлана. 103
Геройлар буларак, беренче-икенче бабларда — дин тарихын¬ дагы күренекле шәхесләр, өченче-дүртенче бабларда пәйгам¬ бәрләр яки изге кешеләр дә, гади кешеләр дә алына. Вакый¬ галарда гади кешеләр пәйгамбәрләр белән очраша, сөйләшә, нәтиҗәдә ниндидер тормыш кагыйдәсе, үтәлергә тиешле канун әйтелә. Мәсәлән, дүртенче бабның тугызынчы бүлек¬ чәсендә мондый хикәят бар: бер кеше Давуди Тави өенә керә, түшәмгә карый, аның сынык икәнен күрә. Мондый өйдә яшәүнең куркынычлылыгын хуҗага әйтә. Бу йортта 12 ел торам; кирәк түгел нәрсәне күрмәгәч, җимерелми, ди хуҗа. Нәтиҗә ачык, ул текстта ук китерелә: артык сүз, артык эш яхшыга китерми! Суфичылык (гар.— тәсаувыф). VIII гасыр башларында пантеизмны, мөселман аскетлыгын үзәккә куйган хәрә¬ кәт тамыр җәя, XI гасырда Багдад, Куфә, Мисыр, Шам суфи мәктәпләре, оешмалар-тарикатьләр барлыкка килә, әдәби¬ ят формалаша. Безнең җирлектә төрки суфи шагыйрьләр Әхмәд Ясәви (XI гасырның икенче яртысы) һәм Сөләйман Бакырганый (XI гасырның икенче яртысы) әсәрләре киң таралган була. Казан ханлыгы җимерелгәч, суфичылыкның һәм суфи әдәбиятның көчәюе күзәтелә. Кайбер сыйфатлары: — Аллаһыны, Илаһи көчне беренчел санау, әдәбиятның темасы — Илаһи гыйшык; — кешене Аллаһы колы итеп карау, сабырлык, басынкы¬ лык, гөнаһлар өчен үзен битәрләү белән тәрбияләү. Кеше өчен төп максат — Аллаһы кушканча яшәү, Илаһи белән кавышу; — мәҗүсилеккә, башка диннәргә каршы мөнәсәбәт бел¬ дерү; — хикәяләүче — моңлы, бәхетсез, зарлы кеше, аның дөнья¬ дан баш тартуы, дөньяның коллык, ялган оясы булуын рас¬ лавы идея барлыкка китерә; — символлар, төсләр символикасы, яшерен фикер-киная, аллегория әһәмиятле урын тота; — жанрлар: тәүхид, нәгыть, сирә, мәүлид, мәдхия, мәрсия, рамазания, мигъраҗия, мөнәҗәт һ. б. Әсәрләр: Өмми Камал. Китабе Өмми Камал (XV гасыр), Китабе мөстәтаб рәүнәкыл ислам (XV гасыр); Мәүла Колый хикмәтләре (XVII гасырның икенче яртысы); Әхмәдбик, Әбел¬ мәлих Каргалый, Һибәтулла Салихов, Таҗеддин Ялчыгол. Рисаләи Газизә (1796); Габдерэхим Утыз Имәни шигырьләре (XVIII гасыр) һ. б. 104
Колшәриф (XV йөз ахыры—1552) «...Гафил торма...» Шигырь риторик эндәш формасында иҗат ителгән. Уку¬ чыга (мөселманнарга) мөрәҗәгать итеп, лирик герой яшәешне җир тормышына һәм теге дөньяга бүлә, җир тормышында Аллага ышанып, дога кылып яшәргә чакыра. Шигырьнең темасы: Аллага табыну, аны ярату. Идеясе: Аллага ыша¬ ныгыз, аның исемен кабатлап яшәгез, ваемсыз булып, җир тормышын ялгыш юлда үткәрә күрмәгез. Шигырьдә Аллага табынмый яшәү «йокы» вакыты дип бирелә. Диңгез (бәхер) һәм чумучы (гаувас) — парлы суфи символлары — кешенең хакыйкать, Алла эзләве кебек төгәлләшә. Гашыйк (Илаһи гашыйк), Күк агачы, оҗмах капкасы, оҗ¬ мах кошы кебек образлар да теге дөнья хакындагы күзаллау булдыруга хезмәт итә. Урта гасырда кан таралган каабер жанрлар Дини Көнкүреш Гыйльми-тарихи Әдәби Хөтбә (хан, аның иминле¬ ге, халыкның тыныч яшәвен сорап, Тәңрегә ялвару); дога¬ лар («Каһәр- намә», «Бәхет- дәүләт» догасы һ. б.); пирнамәләр (суфичылык нигезләрен аңлату); дин гыйлеме (Хуҗа Әхмәд Болгариның ♦Әл-җамиг», Ярлыклар (Туктамыш хан,1392; Тимер Кот- лыг, 1338); васыятьна¬ мәләр (Гадел- шаһ васыять¬ намәсе, ХҮШ гасыр); кулъязма ка¬ лендарьлар; сүзлекләр («Кодекс Ку- маникус», 1303); хатлар («Батырша хатлары»); Тарихи кулъяз¬ малар (Ягъкуб бине Ногман¬ ның «Болгар та¬ рихы», X. Мөсли- минең «Тәвари- хе Болгария»се); Риторика (Ибра¬ һим Болгари¬ ның «Адаб», «Ри- салә»ләре); медицина (Та- җеддин бине Юныс әл-Болга- риның «Әт-тир- йак әл кәбир»е); Бәетләр («Сак-Сок»); дастаннар («Таһир белән Зөһрә», «Идегәй» , «Гайсә улы Амәт», «Дәфтәре Чыңгыз- намә», «Ак¬ сак Тимер кыйссасы» һ. б.); мәсәлләр («Хикәяте сычкан»). 105
Дини Көнкүреш Гыйльми-тарихи Әдәби «Әл-фәваид» китаплары). төрле тарихи вакыйгаларга багышлап, тан¬ таналы кичә¬ ләрдә сөйлән¬ гән чыгышлар һәм нотыклар. сәяхәтнамәләр («Исмәгыйль сәяхәтнамәсе »); елъязмалар («Дәфтәре Чың- гызнамә»дәге елъязма); татар теле грам¬ матикалары. XIX ГАСЫР ӘДӘБИЯТЫ Иҗтимагый-тарихи, мәдәни шартлар: — патша самодержавиесенең милли-колониаль изүе нәти¬ җәсендә, татар халкы мәдәни яктан артта калып килә; — рус-француз сугышы (1812) һәм декабристлар восста¬ ниесе (1825) Россиянең иҗтимагый тормышына зур йогынты ясый, әлеге вакыйгалар татар халкының милли үзаңы үсе¬ шенә уңай тәэсир итә; — 1800 елда Казанда басмаханә ачылу һәм анда гарәп хәрефләре белән татарча китаплар басыла башлау язма әдә¬ биятның басма характерда (моңа кадәр кулъязма була) үсе¬ шенә юл ача; — Казанда университет ачылу (1804) һәм анда Көнчы¬ гыш телләре бүлеге галимнәренең эшчәнлеге Идел-Урал буе халыкларының тарихын, этнографиясен, фольклорын өйрә¬ нүгә зур этәргеч бирә; татар теленең фәнни нигезләрен эшләү башлана; — феодаль-крепостной тәртипләр Россия җәмгыятендәге каршылыкларны гаять тирәнәйтә, мохтаҗлыкта интеккән халыкның ризасызлыгы артканнан-арта бара, шундый шарт¬ ларда патша крепостное правоны бетерү турында Манифест (1861) чыгара, кызу темплар белән капиталистик мөнәсәбәт¬ ләр формалаша башлый, икътисади үзгәрешләр мәдәни үсеш¬ кә уңай йогынты ясый; — иҗтимагый фикер һәм милли үзаң үсеше, һәр төр тор¬ гынлыкка, фанатизмга каршы чыгып, халыкны аң-белемле 106
итүне, алдынгы милләтләрнең казанышларын үзләштерүне, яшәешнең барлык өлкәләрендә тәрәккыятка ирешүне максат иткән мәгърифәтчелек хәрәкәтенә нигез сала; — XIX гасыр ахырында җәдитчелек мәйданга чыга; мәк- тәп-мәдрәсәләрне үзгәртеп кору буенча гамәли эшчәнлек (аваз ысулына нигезләнү, дөньяви фәннәр кертү, ана телендә укыту, түбән сыйныфларда ук укырга-язарга өйрәнү) башлау белән бергә, әлеге хәрәкәт, бер яктан, дини реформаторлыкны, икен¬ че яктан, мәдәни эшчәнлекне (китаплар бастырып чыгару, мәгариф системасын яңарту, газета-журналлар чыгарырга омтылу), өченче яктан, милләт буларак формалашу чорын ки¬ чергән татар халкының сәяси хокуклар өчен көрәшен алга куя. XIX гасырның I яртысы Төп юнәлешләре: а) Урта гасыр әдәбияты традицияләрен дәвам итеп, ни¬ гездә, тезмә формада язылган әсәрләрдә дини-әхлакый эчтә¬ лек киң урын алып тора: — ислам фәлсәфәсе, ягъни Коръән рухы белән сугарылып, кеше шәхесе Аллаһы Тәгалә һәм аның пәйгамбәре Мөхәм- мәдкә тыгыз мөнәсәбәттә карала; — Аллаһы дөреслек, хаклык, гаделлек идеалы итеп сурәт¬ ләнә; — үгет-нәсыйхәт рухында язылган шигырьләрдә алда санал¬ ган сыйфатларны кешедә булдыру, тәрбияләү күздә тотыла; — гөнаһлардан арынып, Аллаһы каршында тәүбә итеп, әдәпле-әхлаклы яшәешкә килергә бервакытта да соң түгел дигән фикер яклана һәм үстерелә; — чын мөселманның һәрдаим үз-үзен камилләштереп то¬ рырга, эш-гамәлен Аллаһыга мөнәсәбәттә бәяләргә тиешлеге искәртелә; — кыенлык-авырлыкларга түзеп, сабыр итеп, Аллаһыдан ярдәм көтеп яшәү хакында үгет-нәсыйхәт бирелә; — изге күңелле, миһербанлы, башкаларны кайгыртып, яр¬ дәм итеп яшәгән кешене Мәңгелектә оҗмах көтүе аңлатыла. ә) Бу чор әдәбиятының киң бер тармагы суфичыл эчтә¬ лек белән сугарылган: — ислам диненә нигезләнгән әлеге хәрәкәт үзенчәлекле әхлакый-фәлсәфи карашлар системасын булдыра, һәм ул әдә¬ биятта да киң чагылыш таба; 107
— суфичылык Аллаһыны танып белү, Аның белән якы¬ наю юлына керүне аңлата, ахыр максат итеп Аллаһы белән кавышуны, ягъни Хакыйкатькә ирешүне саный; — суфичылыкны яклаган әсәрләрдә сурәтләү объекты бу¬ лып кеше күңеле тора, чөнки Аллаһыны бары тик күңел, җан аша гына танып белеп була; кешенең һәрвакыт күңелен ка¬ милләштерергә омтылырга тиешлеге аңлатыла; — шигырьләрдә тән белән җан каршылыкта бирелә, тән кешене дөньявилык белән мавыгуга этәрә, нәфесен котырта, тән җиргә күмелеп череп бетсә дә, җан үлми, мәңгелеккә күчә; — кеше, фани дөньяда яшәгәндә үк, бакый дөньяга бара¬ сын уйлап, шуңа әзерләнеп яшәргә тиеш, моның өчен дини гыйлемне өйрәнү, изге гамәлләр кылу таләп ителә; — суфичылык юлына кергән кеше рухи остаз (шәех, ишан) ярдәмендә, ул кушканнарны үтәп, физик һәм рухи кыен¬ лыклар аша гына Хакыйкатькә ирешә ала, шуңа бәйләнешле рәвештә әдәби әсәрләрдә шәехнең яисә ишанның мөриде булу мәсьәләләренә киң урын бирелә; — суфичыл шигырьләрдә Аллаһыны ярату төрле символ¬ лар, метафоралар аша белдерелә, аларны «илаһи гашыйк* дип тә атыйлар; — «мин», үзен Аллаһының колы дип һәм Аңа тиешенчә хезмәт итмәве, дөньявилык белән артык мавыгуы өчен, үзен гөнаһлы саный, үкенүен белдерә; — төп жанрлар: мәдхия, мәрсия, мөнәҗәт, шигъри хикәят, кыйтга, газәл һ. б. б) Яңару юнәлешендә үсүче әдәбиятта дөньяви эчтәлек торган саен киңрәк урын яулый бара: — әдип, фани дөньяда яшәгәнлектән, әйләнә-тирәсенә бәй¬ ле мәсьәләләрне читләтеп үтә алмый, нәтиҗәдә дини-әхлакый яисә суфичыл карашлар өстенлек иткән әсәрләрдә дә еш кына дөньяви хәлләр килеп керә; — кеше шәхесенә игътибар арту аның яшәү шартларын күрсәтүгә, социаль каршылыкларны ачуга китерә; — надан, әхлаксыз дин әһелләрен, залим түрәләрне фаш иткән әсәрләр языла; — хатын-кыз язмышына (аеруча Г. Кандалый әсәрләрен¬ дә) игътибар арта; — төп жанрлар: шигъри хат, шигъри сатира, шигъри сәя¬ хәтнамә, күңел лирикасы һ. б. 108
Габделҗәббар Кандалый (1797—1860) Иҗат үзенчәлекләре: — Урта гасыр традицияләренә таянып, иҗатының баш¬ лангыч чорында дини-әхлакый һәм суфичыл эчтәлектәге дидактик әсәрләр яза («Рисаләи-л-иршад», («Тугры юлга күн¬ дерүче китап»), «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм»); — наданлык, комсызлык, әхлаксызлык күренешләрен тән¬ кыйтьләп, укучысын намуслы яшәешкә, изге гамәлләр кы¬ лырга өнди («Мулла белән абыстай»); — әдәби мирасының бай тармагы булып мәхәббәт ши¬ гырьләре һәм поэмалары тора («Фәрхи», «Мәгъшукнамә», «Сурәтең төшемә керер...»); — сурәтләү объекты итеп гади, гадәти җир кызын ала, аның гаҗәеп матур образын тудыра; — шагыйрь шәхес иреген, кешенең бәхеткә, мәхәббәткә хокукын таный һәм ярату хисен табигый тойгы буларак су¬ рәтли; — хатын-кыз шәхесенә хөрмәт белән карый, мәхәббәт, гаи¬ лә кору мәсьәләләрендә аның тигез хокуклы булуын яклый; — крестьян хезмәтенең авырлыгын, социаль каршылык¬ ларны реаль сурәтләрдә бирә; — гыйлемлелек — наданлык каршылыгын кешенең бәхет¬ ле яшәве белән бәйләп карый; — татар хатын-кызының авыр, фаҗигале язмышын тас¬ вирлый; — иҗатының соңгы чорында кайгы-хәсрәт мотивы өстен¬ лек итә; — халык авыз иҗатына нигезләнеп, андагы күп кенә сурәт чараларын файдаланып яза; — язма телне халыкның җанлы сөйләменә якынайтуны башлап җибәрүчеләрнең берсе була. Мулла белән абыстай Темасы: мулланың үз мәнфәгатен кайгыртып яшәве. Эчтәлеге: төп вазифасын үтәмичә, үз мәнфәгате өчен генә яшәүче хәзрәтнең эш-гамәлләренә карата лирик герой күңе¬ лендә туган ачу, ачыну хисе. Кандалыйның Оры мәдрәсәсендә укыганда язылган бу ши¬ гыре өч өлештән тора. Беренче өлештә халыкны туры юлга, 109
әдәп-әхлакка өндәп, белем-мәгърифәт таратырга тиешле мул¬ ланың вакытны кәеф-сафа корып үткәрүен автор ачыну аша көлеп сурәтли: Тотынышып кулың кулга, Үзең кергән сары тунга. Кая киттең болай, хәзрәт, Абыстайны салып уңга? Реалистик күренешләрдә мулланың әхлаксызлыгы ачыла. Ул үзен кунакка чакыруны тиеш, мәҗбүрият дип саный. Мо¬ ны хәтта таләп тә итә: Сән әйткәч, чакырып алган, Егермесен сатып унга. Тутыр бик яхшы корсакны, Икенче калмасын соңга. Шигырьнең икенче өлешендә лирик герой мулланы кисә¬ тә. Әдәпсез эш-гамәлләр кылуның, үзең турында гына уйлап, башкаларга түбәнсетеп, кимсетеп карауның бер чиге була¬ чагын искәртә: Ләкин, мулла, онытма сән, Бу ашларга кызыкма сән, Ки алдыңа сызыкла сән: '< Мужиклар да бизәр соңра. Өченче өлештә шул рәвешле гомер итүнең нәтиҗәсе күр¬ сәтелә. Аштан ашка, кунактан кунакка йөрүне бәхеткә санап, мулла ваемсызлыкка бата: Абыстай берлә икәүләп, Мужикның сыртын игәүләп, Тавык, күркә, казын ашап, Ки кайтып йокыга талдың. Хәзрәтнең никадәр түбәнлеккә төшүен, гамьсезлек сазына батуын халык әйтеменә нигезләнгән әдәби сурәт тагын да ти¬ рәнәйтә, үткенәйтә: Тавык төштә тары күрә, Сәнең дә ашларың керә. Йокыңда сөйлисең нигә: «Абыстай, чык, кеше керә!» Төп идея шигырьнең соңгы строфасында күренә: Икәү бергә йөреп ашка, Гомергә көлкегә калдың! 110
Шул рәвешле Г. Кандалый, сатирик рухани образын туды¬ рып, аннан ирония белән көлә. Бу максатта уңышлы сурәт чараларыннан файдалана. Тексттагы көнкүреш детальләре — тавык, суган, балтырган, бавырсак, коймак, хәлвә, ката — тор- мышчанлыкны арттыра, тасвирлылыкны көчәйтә, мулланың яшәү рәвеше, тормышны күзаллавы шулар белән генә чиклә¬ нүен белдерә. Сахибҗәмал Темасы: мәхәббәт. Эчтәлеге: лирик геройның Сахибҗәмал исемле кызга сөю, ярату хисе. Яратуны автор табигый, әмма гаҗәеп көчле тойгы итеп тасвирлый. Парау авылы кызы лирик геройның күңелен биләп алган. Гыйшкына түзә алмыйча, ул борчулы уйлар белән яши һәм Сахибҗәмалга хатлар юллый. Мәхәббәт — аның өчен яшәү мәгънәсе, бәхет-шатлык чыганагы. Шуңа да автор әлеге матур хис дәрәҗәләрен әдәби сурәтләрдә ача. Лирик герой, кызны уйлап, ашау-эчүдән кала, еш кына «хыял дәрьясына» бата, әмма сөйгәне күңеленә юл таба алмый. Халык авыз иҗатында бергә була алмау символына әйләнгән Сак белән Сокны искә ала, үзләрен шуларга тиңли. Крестьян егетенә кияүгә чыкса, кызны ни көтә соң? Автор чорның реаль картиналарын күз алдына бастыра. Сөйгәненә гыйбрәт өчен тасвирлаган вакыйгаларда социаль тигезсезлек ачыла, крестьянның авыр хезмәте, мохтаҗлыгы сурәтләнә. Автор ике төрле тормышны күрсәтә: бер якта — надан, әх¬ лаксыз мужикка кияүгә чыгып, газаплы тормыш кичерү, икенче якта — галим мелла белән бәхетле гомер итү. Шул рәвешле әсәрдә наданлык — гыйлемлелек каршылыгы да би¬ релә. Әмма бу мәсьәләләрдә әдипнең карашлары ачыкланып бетмәгән, ул авыр тормыш сәбәпләрен ачу дәрәҗәсенә күтә¬ релә алмый. Үзен тыңламаган Сахибҗәмалга гыйбрәт булсын өчен, ав¬ тор Борнай авылы кызының ачы язмышын сурәтли. Кайчан¬ дыр ул кыз да, лирик геройның сүзен тыңламыйча, надан му¬ жикка кияүгә чыккан, һәм тормышы чын тәмугка әйләнгән. Сахибҗәмал тарафыннан лирик герой кире кагыла. Әсәр¬ нең соңгы өлешендә ул тынычлана, сабырлана төшә. Алла- һыга мөрәҗәгать итеп, үзләрен кавыштыруны сорый. Поэма¬ ның мәхәббәт төшенчәсенең асылын, мәгънәсен аңларга ом¬ 111
тылган фәлсәфи сорау белән тәмамлануы эчтәлектә сурәтлән¬ гән вакыйга-хәлләрнең, хис-кичерешләрнең логик нәтиҗәсе булып тора. XIX йөзнең II яртысы Әдәби хәрәкәт үзенчәлекләре: — иҗтимагый-тарихи, мәдәни вакыйгалар һәм мәгърифәт¬ челек хәрәкәте тәэсирендә әдәбият, үсеш-үзгәреш кичереп, яңа төрләр һәм жанрлар белән байый; гасырның соңгы чирегендә реалистик проза мәйданга чыга, драматургия беренче адым¬ нарын ясый; — әдәбиятның иҗтимагый роле арта, газета-журналлар булмаган чорда әдәби әсәрләр мәгърифәтчелек идеяләрен тара¬ туда, пропагандалауда, гомумән, халыкка җиткерүдә мөһим чара булып тора; — әдәбиятның Яңарыш чорына аяк басуын белдереп, мәгърифәтчелек реализмы формалаша, һәм ул мондый идея- эстетик карашларга, иҗат принципларына нигезләнә: а) кешене реаль тормыш белән тыгыз мөнәсәбәттә бирү, ягъни «табигый кеше» образын мәйданга чыгару; ә) милләтнең бүгенгесен һәм киләчәген кайгырту, аны алдынгы милләтләр белән бер сафка чыгаруны ахыр максат итеп кую; б) сыйнфый каршылыкларны инкарь итеп, милләтне бер- бөтен итеп карау, еш кына милләт төшенчәсен киң планда, ягъни мөселманлыкка бәйләп аңлату; в) халык тормышын яхшыртуны гыйлемгә, әхлакый сыйфатларга, тәрбиягә һәм әйләнә-тирәгә мөнәсәбәттә карау; г) конфликтның яңалык белән искелек көрәшенә нигез¬ ләнүе һәм аның әхлакый яссылыкта хәл ителүе; д) геройларны я уңай, я тискәре итеп сурәтләү һәм кар¬ шылык беренчеләрнең җиңүе, икенчеләрнең хурлыкка ка¬ луы белән чишелү; е) идеал кеше образы тудырылу, аның тышкы кыяфәте генә түгел, рухи дөньясы да күркәм итеп бирелү. Поэзия: — поэзия, традицияләргә таянган хәлдә, чынбарлыкка, халыкны борчыган мәсьәләләргә якынаю рәвешендә үсә; 112
— гасырның I яртысындагы суфичыл, дини-әхлакый, дөньяви юнәлешләр саклана, әмма аларның үзара мөнәсәбәте җитди үзгәрешләр кичерә; — суфичылыкка хас идея-эстетик карашлар Г. Чокрый, Б. Вәисов һ. б. иҗатында урын алса да, кешене Аллаһы колы итеп санау, фани дөньядагы табигый ихтыяҗларны кире кагу һ. б. сыйфатлар кими, акрынлап чынбарлык мәсьәләләренә йөз белән борылу сизелә; — дини-әхлакый карашлар камил шәхес тәрбияләү, әхла¬ кый кыйммәтләрне яклау һәм саклау фикерләре белән ку¬ шылып китә, Аллаһы кушканнарга нигезләнеп яшәгән кеше¬ нең көнкүрештә дә башкаларга үрнәк булуы танылган шәхес¬ ләрнең әдәби образлары аша сурәтләнә (М. Акмулла. Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе); — дөньяви юнәлеш, мәгърифәтчелек идеяләре белән кушылып, алгы планга чыга, һәм ул тема-мотивларның артуында, сурәт чаралары баюда, поэзиянең чынбарлыкка якынаюында, яшь авторлар килүдә һ. б. чагыла; — шигърияттә халыкның үткәненә, күренекле шәхесләргә мөрәҗәгать итү арта (Г. Чокрый. Мәдхе Казан); — әсәрләрдә белемлелек, әхлакый сыйфатлар мактала, наданлык, әхлаксызлык кискен тәнкыйтьләнә; — тәрбия, әхлак, гаилә мәсьәләләренә игътибар арта, бу аеруча хатын-кызлар иҗатында киң чагылыш таба (Г.Сэми- това); — шигъриятнең аерым вәкилләре, яңа традицияләр эзләп, рус поэзиясенә мөрәҗәгать итә (Я. Емельянов); — романтик сюжетлы дастаннар популяр булып кала (Ә. У.-Кормаши); — төп жанрлар: мәдхия, мәрсия, газәл, сәяхәтнамә, дастан- кыйсса, төрмә лирикасы, шигъри хат, мөнәҗәт, табигать лири¬ касы һ. б. Проза: — әдәбиятның реализм юлына чыгуын, заман таләпләренә йөз белән борылуын билгеләүче фактор буларак, мәгърифәт¬ челек прозасы мәйданга чыга; — беренче реалистик әсәрләр рус-Европа әдәбияты йогын¬ тысында языла ( М.Акъегет, З.Бигиев романнары); — мәгърифәтчелек прозасында мондый идея-эстетик сый¬ фатлар күзәтелә: 8 Э-430 113
а) чынбарлык вакыйгаларына мөрәҗәгать итеп, еш кына аларның кайда һәм кайчан баруын күрсәтү; ә) укучыга якынрак булу максатында, әдипнең әледән-әле аңа мөрәҗәгать итүе яисә хикәяләүгә катнашып китүе; б) автор идеалының белемле, әдәпле геройда чагылуы, аның шәхес иреген яклаучы, милләт мәнфәгатен кайгырту¬ чы итеп бирелүе; в) әсәрләрдә гаилә тәрбиясенә һәм мәктәп-мәдрәсәләрдә укыту-тәрбия эшенең куелышына зур игътибар бирелү, кеше¬ нең әйләнә-тирә йогынтысында формалашуын күрсәтү; г) хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсенең җитди проблема итеп куюлуы; д) тел-сурәт чараларының баюы, камилләшүе, юмор-сатира алымнарының киңәюе, пейзаж, портрет характеристикала¬ рына иркен мөрәҗәгать итү, психологизмның тирәнәюе; е) төп жанрлар: хикәя, повесть, роман, сәяхәтнамә һ. б. Драматургия: — XIX йөзнең соңгы чирегендә драматургиянең беренче адымнар ясавына тәэсир иткән шартлар: а) ерак тамырлары белән халык авыз иҗатына барып то¬ ташуы; ә) Казанда актив эшләп килүче рус театрының тәэсире, укымышлы яшьләрнең рус, төрек һәм алар аша Европа азу¬ чыларының пьесалары белән танышуы, "үрнәк алуы; б) иҗтимагый-мәдәни тормыштагы яңарыш һәм әдәбият¬ тагы эчке сыйфат үзгәрешләре нәтиҗәсендә яңа әдәби төрнең мәйданга килүен тизләтү; — беренче драма әсәрләре гаилә-көнкүреш вакыйгаларына нигезләнеп (Г.Ильяси. Бичара кыз; Ф.Халиди. Рәдде бичара кыз; Г. Камал. Бәхетсез егет; Г.Исхакый. Өч хатын берлән тормыш һ. б.), аларда шәхес иреге, хатын-кыз азатлыгы, гаилә кору мәсьәләләре күтәрелү; — мәгърифәтчелек идеологиясенә бәйле конфликтның ис¬ келек белән яңалык каршылыгына нигезләнүе; — пьесаларда яңарышка комачаулаучы һәртөр искелек- артталыкка, наданлык-әхлаксызлыкка каршы тәнкыйтьчел эчтәлекнең өстенлек итүе; — әсәрләрнең сәнгати яктан йомшаклыгы: сөйләп аңла¬ ту өстенлек итү, монологлар күп булу, конфликтның җиңел хәл ителүе, образларның тулысынча эшләнеп җитмәве һ. б. 114
Яков Емельянов (1848—1893) Әләк Темасы: яманлыкны кире кагу. Эчтәлеге: аерым кешеләрнең эш-гамәлендә чагылыш тапкан яла ягу, әләкләү кебек сыйфат өчен борчылу хисе. Шигырь шактый ачык күренеп торган ике өлешкә бүлен¬ гән. Баштагы 4 строфаны үз эченә алган өлештә борчылу хи¬ сенең сәбәбе яшәешнең төрле якларына бәйле ачыла. Строфадан строфага ул тирәнәя бара. Әдип 7 юллык строфа белән яза һәм һәрберсендә соңгы юл каршылык тудыра: Тор гадел, Йөр шиксез, Бул изге, Кыл яхшы, Уйла туры, Сөйләш чын,— Буяр әләк! Лирик герой яман гадәтнең гадел, намуслы кешеләрне пычратуына әрни. Әләк сүзе һәр строфада яңа сыйфат алып кабатлана: буяр эләк, ябышыр әләк, табар әләк, сизәр әләк. Шул рәвешле җәмгыятьтәге гаять ямьсез чирнең зыяны, кур¬ кынычлылыгы бөтен тулылыгында ачыла. Соңгы строфада исә автор фикерен ачык итеп әйтә: Шушы яман, Тинтәк башлы, Иң акылсыз Чак каргадан Котыл масак, — Итәр харап! Кеше шәхесен эчтән таркатучы начар гамәл тупас сүзләр белән бәяләнә һәм аннан бары күмәкләшеп, бергәләшеп кенә котылу мөмкинлеге әйтелә. Кешеләрнең үзара дустанә мөнә¬ сәбәте, дус-тату яшәве халыкның үзаңы үсешен, мәдәни дәрә¬ җәсен күрсәтә. Шулай итеп, авторның борчылуына бәйлә¬ нешле рәвештә, әсәрнең төп идеясе табыла: милләтнең бүгенгесен һәм киләчәген гомумкешелек кыйммәтләренә, халыкның иң матур гадәт-сыйфатларына таянып кына тәэ¬ мин итеп була. Моңа ирешү өчен, һәрдаим яманлыкны фаш итү һәм әхлаклы яшәешне раслау сорала. 8* 115
Муса Акъегет (1864—1923) Хисамеддин менла Жанры • Заманның актуаль мәсьәләләре тормышчан вакыйга-күренешләрдә реалистик образлар¬ ның эш-гамәлләренә бәйле шактый кискен конфликтта сурәтләнгән иҗтимагый роман. Конфликты Татар әдәбиятында беренче тапкыр буларак, җәдитчелек-кадимчелек каршылыгы мәйдан¬ га чыга; ул аерым кешеләр һәм кеше белән төркем, катлау арасындагы ярдәмче кон¬ фликтларда ачыла. Темасы Милли тәрәккыят Проблемалары — Милләтнең бүгенгесе, киләчәге турында кайгыртып, үзәккә җитди мәсьәләләр куела: а) шәхес иреге, аның хокукларын яклау; ә) кешедә әдәп-әхлак сыйфатлары булдыру; б) тәрәккыятнең мөһим факторы буларак, бе¬ лем алу һәм һөнәргә өйрәнүне яклау, дини белем белән бергә дөньяви белем бирүне көн тәртибенә кую; в) халыкка аң-белем бирү максатында, авыл¬ ларга йөреп, китап тарату эшен, ягъни халыкчылыкны яклау; г) милләт төшенчәсен киң мәгънәсендә, ягъ¬ ни дин кардәшлеге буларак күрсәтү, социаль тигезлек идеясенә таяну; — хатын-кыз азатлыгы шәхес ирегенең мө¬ һим бер тармагы итеп карала һәм алгы планга куела; — мәхәббәт иреге, гаилә кору мәсьәләләрен¬ дә шәхси теләк-омтылышлар яклана; — Европа һәм рус әдәбиятларында киң та¬ ралыш алган «табигый кеше» концепциясе, ягъни гадәти реаль кеше мәнфәгате үзәккә куела һәм милләт төшенчәсе белән бәйлә¬ нештә карала. 116
Сюжет-ком- позициясе Әсәр үзара тыгыз бәйләнгән, урыны белән кушы¬ лып киткән ике сюжеттан гыйбарәт: а) иҗтимагый-милли мәсьәләләр; ә) Хисамеддин белән Хәнифәнең мәхәббәт тарихы. Экспози¬ циясе Автор укучыны Төр- киядә укып кайт¬ кан, әнисе белән яшәүче, мөгаллим¬ лек итүче, җир эш¬ кәртү белән шө¬ гыльләнүче Хиса¬ меддин белән та¬ ныштыра. Шәһәргә баргач, егет мосафирха¬ нәдә Хәнифәне күрә. Төенлә¬ неше Укыту мәсьәләсендә Хисамеддин белән Бикбулат хәзрәт арасында конфликт туа. Гали бай улы Сибгатулланың Хәнифәгә өйлә¬ нү мәсьәләсе куе¬ ла, моны Бикбу¬ лат хәзрәт тә хуплый. Шул ук вакытта Хиса¬ меддин белән Хәнифә арасын¬ да мәхәббәт хисе туа. Хәрәкәт үстерелеше Милләт язмышы төрле социаль кат¬ лау вәкилләрен үза¬ ра якынайта; алар ислам динен як¬ лыйлар, асылын ха¬ лыкка аңлаталар; авылларга чыгып, китаплар тараталар; халыкны рус-Евро- па мәдәниятеннән үрнәк алырга, һө- Хисамеддин бе¬ лән Хәнифә, хат¬ лар язышып, си¬ рәк кенә күре¬ шеп торалар; бер-берсен тыш¬ кы ошату белән бергә рухи як¬ тан да туры ки¬ лүләрен аңлый¬ лар; мәхәббәт, гаилә кору мәсьә- 117
нәргә өйрәнергә, әдәп¬ ле яшәешкә, үз мил¬ ләтен яратып, аның мәнфәгате белән яшәр¬ гә өндиләр. ләсендә икесе дә шәхес иреген як¬ лап, бәхетләре өчен көрәшергә әзер булуларын белдерәләр. Кульмина¬ циясе Һәрнәрсәне үз мәнфә¬ гатьләреннән чыгып хәл итәргә гадәтлән¬ гән Гали бай, аның улы Сибгатулла, Бик¬ булат хәзрәт, Габбас бай гаиләсе туйга әзерләнәләр. Иске га¬ дәтләрне яклаучылар белән яңа төр яшәеш¬ кә омтылучы яшьләр арасындагы каршы¬ лык иң югары нокта¬ сына җитә. Шәхес иреген өс¬ тен күргән Хәни- фә, мәҗбүри ни¬ кахны кире ка¬ гып, төнлә белән тәрәзә аша өен¬ нән кача. Чишелеше Бөтен тирә-якны шау- гөр китереп туйга ки¬ түчеләр, кыз югалу сә¬ бәпле, кире борылып кайталар, җиңелеп, хур булалар. Яшьләр, кавы¬ шып, бәхетле гаилә коралар. Әти-әниләре дә моның белән ри¬ залаша. Төп об¬ разлары Хисамедди тасвирлаш гыш һәм К ләштергән тел кардәг тәшләрене Төрки-тата талыгын, һөнәр юкл дөньяви б< белә, үз ф н менла яңа тип мил 1. Төркиядә укып кай .өнбатышның мәдәни к Беренче күренешләр илеген яклаучы бульп ң авыр язмышы өчен i рларның, Россия Mecej гормыш авырлыгы сәб ыкта күрә. Хисамедд] элемне яклый. Ул Ко] икер-карашларын, эш ли герой буларак ткан егет Көнчы- газанышларын үз- дә үк ул дин һәм I күренә, милләт- 'ирәнтен борчыла, тманнарының арт- әпләрен ул белем, ин һәм дини, һәм зъәнне бик яхшы -гамәлләрен шуңа 118
таянып дәлилли. Ислам динен яклап, Европада киң таралган ялгыш фикерләрне кире кага. Хи- самеддин тормыш өчен дөньяви белемнең кирәк¬ леген аңлап эш итә. Мәдрәсәдә балаларны җәдит ысулына нигезләнеп укыта, яхшы нәтиҗәләргә дә ирешкән. Милләт тәрәккыятенә ирешүнең тагын бер юлын Хисамеддин рус һәм Европа халыкларыннан үр¬ нәк алуда, алар ирешкән казанышларны үзләш¬ терүдә күрә. Моның өчен кеше күңелендә милли үзаң уятырга кирәк дип саный. Милләтпәрвәр- леккә үрнәк итеп Петр I не китерә, аның рефор¬ маларын яклый. Хисамеддин үзенең дуслары белән гамәли эшчәнлеккә керешә: Кырымнан китаплар кайтартып, аларны авыл саен таратып йөриләр. Ул шәхес иреген яклый. Мәхәббәт, гаилә кору мәсьәләләрендә яңача карашларга нигезләнә һәм ахырда бәхетле никахка ирешә. Тышкы кыя¬ фәте һәм эчке дөньясы белән матур итеп тасвир¬ ланган Хисамеддин менлада күркәм, идеаль кеше образы тудырыла. Мосафирханә хуҗасы Габбас бай кызы Хәнифә дә белемле, һөнәргә ия шәхес итеп бирелә. Әлеге чи¬ бәр кыз тормыштагы үзгәрешләрне тоемлый һәм үз бәхете өчен көрәшә ала. Мәхәббәт мәсьәләсендә ул актив позициядә тора, караш-фикерләрен эш- гамәлләре белән дә раслый. Әсәрдә хатын-кыз яз¬ мышы шәхес иреге мәсьәләсенең аерылгысыз бер өлеше буларак сурәтләнә. М. Акъегетнең аерым әдәби-эстетик карашларын чагылдыручы Әбүзәр, Гайса, Мохтар кебек образ¬ лар уңай геройлар буларак тасвирлана. Ә инде кадимчелек тарафдарлары Бикбулат хәзрәт, Гали бай, аның улы Сибгатулла,— тулы канлы образ булудан бигрәк, аерым штрихлар белән генә чагы¬ лыш тапкан, кара буяулар өстенлек иткән тискәре геройлар. Сәнгатьчә — Мәгърифәтчелек реализмының мәйданга чыгу- эшләнеше ын раслаучы әсәр; 119
А — чорның мөһим проблемалары күтәрелә, һәм алар Көнчыгыш-Көнбатыш синтезы рәвешендә тасвирлана; — вакыйгалар ике сюжет сызыгы буенча шак¬ тый мавыктыргыч итеп күрсәтелә; — ул чорда татар җәмгыятендә барган идеоло¬ гии көрәш җәдитчелек — кадимчелек каршы¬ лыгы буларак сурәтләнә; — автор, татар әдәбиятында беренчеләрдән бу¬ лып, яңа тип милли геройларны тормышчан ва¬ кыйгаларда чагылдыра; — укучыга якынрак булу өчен, автор үзе дә еш кына хикәяләүгә катнашып китә; — автор портрет, пейзаж күренешләреннән, диа- лог-монологлардан, хат язышу формасыннан, әдәби детальләрдән уңышлы файдалана. Габдрахман Ильяси (1856—1895) Бичара кыз Жанры Гаилә-көнкүреш вакыйгаларын үз эченә алган, теләк-максатлар каршылыгына һәм фикер кө¬ рәшенә нигезләнгән драма. Конфликты Пьесаның үзәгендә искелек белән яңалык кар¬ шылыгы ята. Ул исә ата һәм бала, шәхес һәм әйләнә-тирәдәгеләр, кешенең эчке каршылыгы кебек ярдәмче конфликтларда ачыла. Темасы Хатын-кыз иреге-азатлыгы. Проблема¬ лары — Хатын-кызның җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге урыны, шәхси иреккә, мәхәббәткә хокукы; — иске гадәтләрнең шәхес иреген чикләве; — наданлык, каралык, әхлаксызлык кебек сый¬ фатларның яшәешкә үтеп кергән эчкечелек кү¬ ренеше белән бергә тәнкыйтьләнүе; — һәртөр яңарыш-тәрәккыятне яклау, аның тормыш-яшәешне үзгәртәчәгенә ышану. 120
Идеясе һәр кеше шәхес ирегенә, бәхеткә хокуклы, иске гадәтләрне үтеп чыгып, үз бәхетең өчен көрәш¬ кәндә генә, теләк-максатка ирешеп була. Сюжет-ком- позициясе Дүрт пәрдәдән гыйбарәт пьесаның беренче пәр¬ дәсе Маһитапның борчулы монологы белән башлана. Тиздән әти-әнисенең кызны Җанти¬ мергә бирергә теләүләре ачыклана. Шул рәвеш¬ ле конфликт туа. Бер якта — шәхси теләкләрен алга куйган, тормыш каршылыкларын аңлый башлаган кыз һәм икенче якта — иске гадәтләр белән эш итеп, кызның теләкләрен санга сук¬ маучы ата-ана. Чарасызлыктан, Маһитап имче карчыкка мөрәҗәгать итә. Ул Маһитапка асыл күлмәк бәрабәренә өшкерелгән дога бирә. Соң¬ рак бу доганың ярдәм итмәве ачыклана. Автор моның белән им-том итүне иске йола буларак тәнкыйтьли. Икенче пәрдәдә интрига тагын да үстерелә. Биктимер бай белән хатыны Фәрихә диалогында Маһитап язмышы хәл ителә: аны Җантимергә бирергә карар кылына. Өченче пәр¬ дәдә вакыйга-хәлләргә яңа геройлар өстәлә. Җанъярдан Маһитапның мәҗбүри никахка ду¬ чар булуы турында ишеткәч, Җанбай кызны бу хәсрәттән коткарырга уйлый. Дүртенче пәрдәдә каршылык иң югары ноктасына җитә. Никах¬ тан соң Маһитап янына Җанбай килә. Кыз аның ярдәмен кабул итә. Аларның кочакла¬ шып торуын күргәч, Җантимер «талак» әйтә һәм, каршылыкның чишелеше буларак, шәхес иреген яклаучы яшьләргә бергә булу мөмкин¬ леге ачыла. Төп образ¬ лары Күләм ягыннан зур булмаган пьесада образлар аерым сыйфатлары белән генә характерлана. Катнашучылар исемлегендә үк автор аларның төп үзенчәлекләрен билгеләп үтә. Матур кыз дип бирелгән Маһитап автор эзләнүләрен шактый тулы күрсәтә. Яңарыш дулкыны гаилә-көнкү- реш кысаларына да үтеп кергән. Кыз инде иске гореф-гадәтләргә ябышып ятарга теләми. Сак- 121
ланып кына булса да, шәхесен югары куя, үз бә¬ хетен үзе табарга тели. Дөрес, бу әле беренче ом¬ тылыш кына, Маһитапка фикер ачыклыгы, нык¬ лык, максатчанлык җитми. Никахтан соң чит егет белән кочаклашып торуы да аңлашылып бет¬ ми. Шулай да бу образ татар хатын-кызларында шәхес азатлыгына омтылышны күрсәтүче берен¬ че драма герое буларак әһәмиятле. Җанбай галим егет дип бирелә. Нәкъ менә әдәп¬ ле, укымышлы булуы аны башкалар турында да уйланырга этәрә. Хатын-кызны кимсетүче, җан¬ лы курчак хәлендә калдыручы мәҗбүри никах¬ ны егет зиндан дип атый. Үзе яраткан кызны гына булса да шуннан коткаруга ирешә. Автор идеалын чагылдырган әлеге образларга капма-каршы рәвештә тискәре геройлар бирелә. Маһитапның әтисе Биктимернең кара бай дип аталуында ук аның искелек тарафдары булуы сизелә. Эш-гамәлләрендә ул үзсүзле, бөтен нәр¬ сәне байлыктан чыгып хәл итүче, шәхес иреген кире кагучы деспот ата булып күренә. Шуңа да Җанбай аны берничә тапкыр җәллад дип атый. Кияү булырга тиешле Җантимер кара буяулар¬ да гына сурәтләнә. Әлеге бай углы ямьсез, аңгы¬ ра булуы өстенә эчкече дә. Аның бу сыйфатын автор арттырып та бирә. Ул никах көнне дә ха¬ тыны янына исереп килә. Г. Ильяси мәгърифәт¬ челәргә хас әдәби-эстетик карашта тора һәм иске- лек-артталыкның, әдәпсезлек-гамьсезлекнең ки¬ ләчәге юклыгын раслый. Шуңа күрә ул әсәрен, ышандыру көче зур булмаса да, оптимистик рух¬ та — яшьләрнең бергә калуы белән тәмамлый. Сәнгатьчә эшләнеше — Беренче драма әсәре буларак, пьеса сәнгати яктан шактый йомшак эшләнгән; — образлар, тулы канлы характерлар булудан бигрәк, бер-ике сыйфат белән генә ачыла; — әсәр конфликты геройларның эш-гамәлләре- нә нигезләнми, чишелеше дә берьяклы гына; — пьесада, сурәтләүдән бигрәк, хикәяләү, сөйләү өстенлек итә; 122
- — кимчелекләре күп булуга карамастан, берен¬ че үрнәк буларак әһәмиятле; — искелек — яңалык каршылыгын монолог һәм диалоглар ярдәмендә тудырылган хәрәкәт аша бирү омтылышы ясалган. XX ГАСЫР БАШЫ ӘДӘБИЯТЫ Татар язма әдәбияты тарихында XX гасыр башы үзенчә¬ лекле урын алып тора. Хронологик яктан ул үз эченә кыска вакыт аралыгын ала: тарихын Беренче рус инкыйлабы белән башлап җибәрә һәм 1917 елгы Октябрь борылышы белән чикли. Татар әдәбиятында XIX гасырның урталарында баш¬ ланган Яңарыш хәрәкәте XX гасыр башында иң югары нок¬ тасына менә. Аның эчке, потенциаль мөмкинлекләре өлгереп җитеп, дөнья әдәби-эстетик фикер хәрәкәтенә кушылып китә. Милли сүз сәнгатенең XX гасыр башына кадәр ирешкән әдәби-эстетик казанышлары, кеше яшәешен тасвирлауның XIX гасыр реалистик традицияләре, Беренче рус инкыйла¬ бының шифалы җилләре тәэсирендә барлыкка килгән вакыт¬ лы матбугат, басмаханәләр, милли профессиональ театр, пуб¬ лицистика, журналистика Яңарышка җирлек әзерли. Татар халкының иҗтимагый һәм дөньяга карашлары киңәю, мил¬ ли үзаңы үсү, милли азатлык хәрәкәте көчәю бу барышны тагын да тизләтә. Үткән гасырның урталарына кадәр нигездә Шәрык әдәбиятлары йогынтысында үсеп килгән татар әдәбия¬ ты рус-Европа дөньясына, мәдәниятенә йөз белән борыла, һәм бу багланышлар XX гасыр башында яңа әдәбият үсеше өчен зарури факторларның берсенә әверелә. Милләт темасын үзәккә куйган әдәбиятның идея эчтәлеге киңәя, ул яңадан-яңа жанрлар, жанр формаларына байый. Сүз сәнгатенең реалистик-романтик дәвере чынбарлыкны тасвир¬ лауның яңа формаларын, алымнарын эзли башлый. Татар әдипләре әсәрләрендә рус-Европа әдәбиятларында калыплаш¬ кан модернизм иҗат юнәлешләренең аерым сыйфатлары сы¬ нала һәм бу өлкәдә уңышлы тәҗрибәләр ясала. Яңа сыйфат үзгәрешләре әдәбият үсешенең бу баскычын галимнәргә мил¬ ли сүз сәнгатенең алтын дәвере буларак бәяләргә нигез бирә. 123
Әдәби юнәлешләр, агымнар һәм ижат ысуллары XX йөз башы татар әдәбиятында әдәби юнәлешләр, агым¬ нар һәм иҗат ысулларының үсеше, аларның үзара мөнәсә¬ бәте катлаулы төс ала. Рус-Европа әдәбиятлары белән чагыш¬ тырганда, кыска гына вакыт аралыгында реализм һәм роман¬ тизмның яңа формалары, төсмерләре барлыкка килә. Бу чор¬ да аларның аралашуы, үзара керешүе күзәтелә. Ул гына да түгел, татар әдипләре XIX—XX гасыр чикләрендә рус-Европа сүз сәнгатьләрендә калыплашкан модернизм иҗат юнәле¬ шен дә чит итмиләр. Үз әсәрләрен матуррак, укучы өчен кызыклырак итәр өчен, яңа алымнарга, сурәтләү чараларына мөрәҗәгать итәләр. Аларның кайберләре — аерым алганда импрессионизм, экспрессионизм, символизм — безнең әдәбия¬ тыбызда үз сукмакларын салуга да ирешә. Шуңа күрә татар әдәбиятында теге яки бу әдипне «бу реалист, бу романтик» дип аерып әйтү шактый авыр, әмма алар барысы да иҗат эшенә мәгърифәтчеләр булып килеп керәләр. Кеше яшәешен сәнгатьчә гәүдәләндерүдә барлыкка килгән сыйфат үзгәреш¬ ләре милли әдәбиятның тизләтелгән үсеше белән бәйләнетпле рәвештә барлыкка килә. Реалистлар: Г. Исхакый, Ш. Камал, Г. Тукай, М. Гафури, М. Укмасый, 3. Бәшири, 3. Бурнашева, Г. Камал, Г. Коләхмә- тов, Ш. Әхмәдиев, Г. Гобәйдуллин һ. б. 124
Романтиклар: С. Рәмиев, Дәрдемәнд, С. Сүнчәләй, Ш. Бабич, М. Фәйзи, К. Тинчурин һ. б. Реалист-романтиклар: Ф. Әмирхан, Н. Думави һ. б. Романтик-реалистлар: Г. Ибраһимов һ. б. Модернизм иягат юнәлеше һәм татар әдәбияты Модернизм иҗат юнәлешенә татар совет әдәбияты беле¬ мендә мөнәсәбәт катлаулы булды. Чынбарлыкны тасвирлау¬ ның реалистик булмаган формаларына әдәбиятчы галимнәр бик сак якын килделәр. XX йөз башы татар әдәбиятында модернизм агымнары булганмы соң? Бу сорауга җавап тирәсендә галимнәрнең карашлары хәзерге вакытта да төр¬ лечә кала бирә. Безнең фикеребезчә, модернизм агымнары әдәбият үсешенең бу баскычында тулысынча калыплашып җитә алмаганнар. Ул татар әдәбиятының бер милли үзен¬ чәлеге булып тора. Алар татар әдипләренең иҗат ысулларын катлауландырган, импрессионизм, экспрессионизм, симво¬ лизм кебекләре үз сукмакларын булдырган. Нәтиҗәдә реа¬ листик һәм романтик әсәрләр үз поэтикаларын яңа формалар, сурәтләр белән баеткан, күпкатламлы әсәрләр туган. Яңа агымнарның барлыкка килү сәбәпләре: — 1910 еллардагы гыйльми-нәзари эзләнүләр; — рус-Европа фәлсәфи фикере, мәдәнияте, әдәбияты тәэ¬ сире; — кешенең эчке дөньясын сурәтләүгә, психологизмга игъ¬ тибар арту; — «искергән» формаларны яңартуга омтылыш һ. б. Ф. Әмирхан иҗатында төрле әдәби агымнарның формала¬ ры, алымнары очраша. Аның әдәби мирасы XX йөз башында күзәтелгән барлык әдәби юнәлешләрнең, агымнарның бер иҗат мәйданында, көзгедә чагылышы да булып тора. ♦Гарәфә кич төшемдә» Мәгърифәтчелек реализмы «Яшьләр». «Фәтхулла хәзрәт* Тәнкыйди реализм «Хәят» Романтизм һәм реализм синтезы 125
«Кадерле минутлар» Саф романтизм «Татар кызы» Реализм Экспрессионизм Экзистенциализм «Тигезсезләр». «Урталыкта» Реализм Импрессионизм «Бер хәрабәдә» Романтизм Импрессионизм Экзистенциализм С. Рәмиев шигърияте экспрессионистик билгеләр, Дәрде- мәнд лирикасы импрессионистик алымнар белән баетылган, ә аерым шигырьләрендәге дөньяга карашлары аның иҗатын экзистенциализм фәлсәфәсе белән бәйли. Импрессионизм реа¬ лист әдип Ш. Камал иҗатында, экспрессионизм реалист- романтик Н. Думави әсәрләрендә, символларга гәрчә барлык әдипләр мөрәҗәгать итсәләр дә, символизмның отышлы кулланылышы Дәрдемэнд лирикасында күзәтелә. XX гасыр башы татар әдәбиятында тап, кызыл жап булып сузылган тамалар 1. Милләт темасы. XIX гасырның соңгы чирегендә мәгъ¬ рифәтче әдипләр иҗатында күтәрелеп киткән бу тема XX га¬ сыр башында үзенең иң югары ноктасына менә. Әдипләр иҗатында гәүдәләнгән башка темаларны берләштерүче үзәк рольне үти башлый. Чорның мөһим, актуаль мәсьәләләре милләт язмышы белән бәйләп карала. Милләт темасын як¬ тырткан әсәрләрдә мондый мәсьәләләр куела: — милләтнең инкыйразы; — милләтнең бүгенге хәле һәм киләчәге; — милли алгарыш, милли тәрәккыят; — милли дәүләтчелекне торгызу; — милләткә хезмәт итү; — милли тарих; — милләтнең бөтенлеген саклау; — милли азатлык, милли-колониаль изүгә каршы көрәш һ. б. 126
Г.Исхакый. Ике йөз елдан соң инкыйраз (1902—1904). Зөләйха (1907—1912); Г. Тукай. Милләтә (1906). Көз (1906). Китмибез (1907). Милли моңнар (1909); Ф.Әмирхан. Гарәфә кич төшемдә (1907). «Халык кызлары» хикәяләр циклы (1912); М.Гафури. Болгар кызы Айсылу. Хан кызы Алтынчәч; Г.Ибраһимов. Яшь йөрәкләр (1913) һ. б. 2. Искелекне, артталыкны, феодаль торгынлыкны тән¬ кыйтьләү. Үткән гасыр урталарында башланган иҗтимагый яңарыш XX йөз башында тагын да көчәя. Милли чынбар¬ лыкны асылыннан үзгәртеп кору идеясе татар әдәбиятының төп кыйбласына әверелә һәм барлык язучылар әсәрләренә үтеп керә. Шушы тормыш материалында милләт яшәеше, үсе¬ ше өчен әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә һәм хәл ителә: — искелек һәм яңалык көрәше; — иске тормыш белән яңа тормыш тартышы; — аталар һәм балалар каршылыгы; — кадимчелек һәм җәдитчелек низагы; — иске тәртипләрне, гореф-гадәтләрне, иске яшәеш канун¬ нарын кире кагу; — надан, азгын, дин белән кәсеп итүче мулла-ишаннарны тәнкыйтьләү; — иске тип сәүдә буржуазиясен, мещанлыкны фаш итү һ. б. Г.Исхакый. Җәмгыять (1909—1910). Кыямәт (1909—1910); Г.Тукай. Сорыкортларга (1906). Пыяла баш (1906). Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш (1908); Ф. Әмирхан. Фәтхулла хәз¬ рәт (1909); Г. Камал. Беренче театр (1908). Бүләк өчен (1909). Банкрот (1911). Безнең шәһәрнең серләре (1911); М.Фәйзи. Яшьләр алдатмыйлар (1912); Ш. Камал. Хаҗи әфәнде өйләнә (1915) һ. б. 3. Хатын-кыз темасы — иң бай традицияле һәм иң кү¬ ренекле темаларның берсе. Хатын-кызларның рухи-әхлакый азатлыгы, эмансипациясе мәсьәләсен күтәргән мәгърифәтче¬ лек әдәбияты традицияләре XX гасыр башында иҗтимагый- милли яссылыкта яктыртыла башлый. Ул XIX гасыр рус рево- люцион-демократларының, разночинецларының милләтне ин- кыйраздан саклап калуда хатын-кызларның роле турындагы карашлары белән баетыла. Шушы темага мөнәсәбәттә әдипләр тарафыннан мондый мәсьәләләр кузгатыла: — хатын-кыз иреге; — хатын-кыз азатлыгы; 127
— никах иреге; — күпхатынлылык; — хатын-кызның гаиләдәге урыны; — хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны; — хатын-кызның ир-ат белән тигезлеге; — хатын-кызның коллык, курчаклык хәленә каршы чыгу; — бала тәрбияләү; — нәсел, буыннар алмашын тәэмин итү; — гаилә учагын саклау; — халыкка хезмәт итү һ. б. Г.Исхакый. Өч хатын берлән тормыш (1898). Кәләпүшче кыз (1900). Теләнче кызы (1901—1907, 1914). Мөгаллимә (1913). Остазбикә (1910, 1915) һ. б.; Ф.Әмирхан. Татар кызы (1909). Хәят (1911) һ. б.; Г.Тукай. Эштән чыгарылган татар кызына (1909); Ш.Камал. Сулган гөл (1909). Уяну (1909). Буранда (1909) һ. б.; Г.Ибраһимов. Татар хатыны ниләр күр¬ ми (1909); С.Рэмиев. Яшә, Зөбәйдә, яшим мин (1907) һ. б. 4. Зыялылар, әхлакый эзләнүләр темасы. Татар әдипләре нигездә, социаль чыгышлары белән руханилар баласы булып, мәктәп-мәдрәсәләрдә белем алып, үзләрен милләткә хезмәткә багышлыйлар. Аларны чын мәгънәсендә милләт хадимнәре, милләтпәрвәрләр дип атап була, алар татар халкының милли интеллигенциясен — зыялы социаль катлавын тудыралар. Унынчы елларда яшәүнең һәм идеалның фәлсәфи, әхлакый мәгънәсен эзләгән милли зыялылар тормышын тасвирлау калку төс ала, аларның төрле типлары тудырыла. Шушы те¬ мага нисбәтле чорның әхлакый эзләнүләре дә чагылыш таба. Мондый эчтәлектәге әсәрләрдә әдипләр тарафыннан җитди проблемалар куела: — яшәүнең мәгънәсе, максаты; — кешенең асылы, җәмгыятьтәге урыны; — милли идеал; — фикри һәм рухи үсеш баскычлары; — бәхет идеалы; — халыкка хезмәт итү; — рухи камиллеккә, бөтенлеккә омтылу һ. б. Г.Исхакый. Мөгаллим (1908). Тормышмы бу? (1911). Мул¬ ла бабай (1913). Мөгаллимә (1913) һ. б.; Г.Ибраһимов. Яшь¬ ләр хәятыннан бер ләүхә (1909). Уты сүнгән җәһәннәм (1911). Яшь йөрәкләр (1913) һ. б.; М.Гафури. Хәмитнең хәяты... (1911); Ф. Әмирхан. Яшьләр (1909). Урталыкта (1912). Тигез- 128
сезләр (1913) һ. б.; Г.Колахматов. Ике фикер (1906); Ш.Әх- мадиев. Мөгаллим (1912). Шагыйрь моңая (1912); Г.Гобай- дуллин. Яшьләр кичәсе (1912) һ. б.; Ш.Камал. Авыл мөгал¬ лиме (1910). Шәкерт (1910) һ. б.; Н.Думави. Карт мөгаллим¬ нәр (1910). Милләт хезмәтендә (1914) һ. б. 5. Мәктәп-мәдрәсәләр тормышын сурәтләү. Татар зыя¬ лылары милли яшәешне яңартуны мәгариф, тәрбия-белем бирү системасын үзгәртү, аны яхшырту, дөньяви фәннәр¬ не укыту белән дә бәйләп карыйлар. Г. Исхакый хәтта аны милләтне, бөтен бер халыкны бетүдән, инкыйраздан саклап калуда бер чара, юл итеп тә күрсәтә. Барлык иҗат көчләре, милләт өчен җан атып яшәгән әдипләр мәктәп-мәдрәсәләр- дә укыганнар, үзлекләреннән белемнәрен тирәнәйткәннәр. Ал арны: — милли мәгарифне үзгәртеп кору; — уку-укыту методларын, ысулларын яңарту; — программаларның эчтәлеген яңарту; — дөньяви фәннәр укыту; — тәрбия чараларын үзгәртү; — рус мәктәпләрендә белем алу; — шәкертләрнең яшәү шартларын яхшырту; — гыйлемле-укымышлы, милләткә файдалы мөгаллимнәр, руханилар тәрбияләү һ. б. мәсьәләләр борчый. Г. Исхакый. Ике йөз елдан соң инкыйраз (1902—1904). Тормышмы бу? (1911). Мулла бабай (1913) һ. б.; Г. Тукай. Мәдрәсәне бетереп чыккан шәкертләр ни диләр? (1905). Авыл мәдрәсәсе (1912) һ. б.; Г.Ибраһимов. Зәки шәкертнең мәдрәсә¬ дән куылуы (1907); С.Рэмиев. Хәзрәтләр эше (1906). Низамлы мәдрәсә (1908) һ. б.; Н.Думави. Мулла булам! Мулла булам! яки Иске мәдрәсә җимеше (1912). Татар шәкерте (1912) һ. б.; М.Гафури. Хәмитнең хәяты, яхуд Ләйлә вә хәятым (1911) һ. б. 6. Халык темасы. Яңа татар әдәбияты гади халык тема¬ сыннан, аның мәнфәгатьләреннән аерылгысыз була. Халык¬ ның авыр, газаплы яшәеше, социаль изелүе, иҗтимагый га¬ делсезлек, халыкның кайгы-борчулары, сөенеч-шатлыклары әдипләрнең иҗат мәгънәсенә әйләнә. Халык тормышына, аның проблемаларына якынаю XX йөз башы реалистик татар әдәбиятының зур казанышы санала. Бу тема шул вакытта романтик әдәбиятка да үтеп керә. Ул язучыларның теләктәш¬ леге, сентиментальлеге белән тасвирлана. 9 Э-430 129
— Гади кешенең яшәеше; — социаль изү, социаль контрастлар; — иҗтимагый гаделсезлек; — гади кешенең күңел байлыгы, сафлыгы; — физик хезмәт матурлыгы; — гади халык вәкиленең яшәү фәлсәфәсе; — кеше бәхете һ. б. мәсьәләләр халык темасын гәүдәлән¬ дергән әсәрләр өчен типик мәсьәләләр булып торалар. Г. Тукай. Сорыкортларга (1906). Алтынга каршы (1906). Сәрләүхәсез (1909). Көзге җилләр (1911). Сайфия (1911). Золым (1911). Суык (1912) һ. б.; М.Гафури. Базарга чыктым (1907). Халык теләге (1912). Үзем һәм халкым (1912). Ярлылар, яки Өйдәш хатын (1908). Солдат хатыны Хәмидә (1915) һ. б.; Г.Ибраһимов. Карт ялчы (1912). Көтүчеләр (1913). Табигать балалары (1914) һ. б; Г.Исхакый. Кәләпүш¬ че кыз (1900). Теләнче кызы (1901—1907, 1914); Ш. Камал. Бәхет эзләгәндә (1911). Козгыннар оясында (1910). Акчар¬ лаклар (1914) һ. б. Конфликтлар үсеше XX гасыр башында әдәби әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше камилләшә. Әсәрләрдәге конфликтларны төрле принциптан чыгып төркемләргә мөмкин булса да, монда әдәби юнәлеш¬ ләр, иҗат ысуллары, жанрлар хәлиткеч роль уйный. XX га¬ сыр башында язылган әсәрләрнең сюжеты нигезендә яткан каршылыклар милли яшәешне яңарту, асылыннан үзгәртеп кору кебек җитди иҗтимагый проблема белән бәйләнгән, хәтта ул татар халкының инкыйразы, бетүе, яшәеше кебек фәлсәфи яңгыраш та ала. Алда әйтелгәнчә, иҗат ысулларына (әдәби агымнарга) таянып, конфликтларның классик төрлә¬ рен билгеләп була. Мәгърифәтчелек әдәбиятында мораль- әхлакый, тәнкыйди реализм әдәбияты үрнәкләрендә социаль, романтик рухлы әсәрләрдә психологик конфликтлар туа. Романтик әсәрләрдә шулай ук романтик герой үзе яшәгән тирәлек, җәмгыять белән дә кискен каршылыкка керә ала. Шул ук вакытта әдәбиятчы галимнәр тышкы (социаль), эчке (психологик) конфликт терминнарына да еш мөрәҗәгать итә¬ ләр. Әдәби төрләргә нисбәтле, драматургиядә комик, драма¬ тик, трагик конфликтлар аерып чыгарыла. 130
Конфликт төрләре Каршылыклар Әдәби әсәрләр Мораль- әхлакый ак—кара начар—яхшы надан—укымышлы кадимчелек—җәдитчелек искелек—яңалык тәрбияле—тәрбиясез явызлык—рәхимлелек артталык—фәнни-техник, мәдәни алгарыш Г.Исхакый. Бай углы. Кәләпүшче кыз. Ике йөз елдан соң инкый- раз. Өч хатын берлән тормыш; Г. Камал. Бә¬ хетсез егет (I вариант). Өч бәдбәхет; М.Гафури. Фәкыйрьлек белән үт¬ кән тереклек һ. б. Социаль (иҗтима¬ гый) кеше—иҗтимагый тирә¬ лек кеше—җәмгыять түбән катлау—өстен кат¬ лау ярлы—бай хезмәткәр—сәүдәгәр эшче—капиталист эшче революционер—пат¬ ша идарәсе « аталар »—« балалар » иске тормыш—яң а тормыш Г.Исхакый. Зиндан. Ал¬ дым-бирдем. Тартышу. Теләнче кызы. Зөләйха; Ф. Әмирхан. Фәтхулла хәзрәт. Яшьләр; Г. Ка¬ мал. Беренче театр. Банкрот һ. б.; Г.Колэх- мэтов. Ике фикер. Яшь гомер; Ш. Камал. Ак¬ чарлаклар һ. б. Психоло¬ гик акыл—хис иҗтимагый вазифа—хис Г.Исхакый. Остазбикә. Ул әле өйләнмәгән иде. Ул икеләнә иде; М. Фәй¬ зи. Кызганыч һ. б. Әоәби геройлар үсеше Яңа заман әдәбияты әдәби геройлар тирәсендә дә идея-эс- тетик эзләнүләр башлап җибәрә. Иң беренче чиратта заман таләпләренә җавап бирердәй, милли яшәешне яңарту сәләтенә ия булган көчле, күпьяклы, милли җанлы геройлар үзәккә куела. Чор әдәбияты гади кешегә, гади халык вәкиленә йөз белән борыла. Милли зыялыларны тасвирлау катлаулы төс ала. Татар әдипләре тарафыннан төрле типтагы геройлар ту¬ дырыла. 9* 131
132 ■ 133 Әдәби геройлар ♦Сөннәтче бабай» «Көзге яңгыр астында» «Калуш» «Депутат» «Сәмруг кош» ♦Тормышмы бу?» «Зиндан» «Мулла бабай» «Урталыкта» «Олуг ләгънәт» «Картайдым» «Тигезсезләр» «Солдат» «Хәмитнең хәяты» «Кара тап» «Яшь йөрәкләр» «Уты сүнгән җәһәннәм»
Заман геройлары Әдәби тамырлары: 1. Мәгърифәтчелек әдәбия¬ ты. 2. Сүз сәнгатенең халык, милләт тормышына тагын да якынаюы. 3. Яңа әдәбият калыплашу. 4. Рус-Европа әдәбиятлары белән багланыш. 5. «Камил инсан» концеп¬ циясе. 6. «Милли идеал» эзләү һ. б. Образлар: Хисаметдин менла (М. Акъегет. Хисаметдин менла) Мансур (Г.Исхакый. Теләнче кызы) Вәли (Г.Коләхмәтов. Яшь гомер) Социаль сәбәпләре: 1. Яңа икътисади мөнәсәбәт¬ ләрнең татар дөньясына үтеп керүе. 2. Милли артталык. 3. Җәдитчелек хәрәкәте. 4. Милли азатлык хәрәкәте. 5. Халыкчылык. 6. Социаль каршылыкларның көчәюе. 7. Яңа тип милли интеллиген¬ ция барлыкка килү. 8. Пролетариат сыйныфының көрәш аренасына килүе. 9. Марксистик тәгълиматның җәелүе. 10. Инкыйлаби ситуация туу. 11. «Бердәм агым» теориясе һ. б. Сыйфатлары: — укымышлы һәм тәрбияле; — мәгърифәтче, җәдитче; — эшлекле, тырыш; — иске татар тормышына тән¬ кыйди караш; — милләтпәрвәр; — мәгърифәтче; — халыкчы; — милләтпәрвәр; — социаль оптимизм; — иҗтимагый тирәлек белән тыгыз бәйләнеш; — социаль активлык; — эшче-болыпевик; — профессиональ революцио¬ нер; — инкыйлаби аскетлык; — активлык; 134
Гомәр (Ф. Әмирхан. Тигезсезләр) — укымышлы, икътисади бе¬ лемле; — иске чынбарлыкка тәнкыйди мөнәсәбәт; — либерализм; — яңа тип сәүдәгәр, эшмәкәр; — актив һәм эшлекле; — дөньяга фәлсәфи караш; Фатыйма (Г.Исхакый. Мөгаллимә) — укымышлы, зыялы; — алдынгы карашлы; — заманча; — рационалистик карашлы; — халыкчы; — милләтпәрвәр; — романтик рух; — «гомуммәхәббәт» яклы; — шәхси мәнфәгатьләрне кире кагу; — салкын, аек акыллы; Вәли (Г. Камал. Беренче театр) — җәдитче, мәгърифәтче; — иске татар тормышына кис¬ кен тәнкыйди мөнәсәбәт; — активлык. «Кечкенә кеше» Әдәби тамырлары: Социаль сәбәпләре: 1. Мәгърифәтчелек реализ¬ мы. 2. Сентиментализм тәэсире. 3. Натуралистик тенденция¬ ләрнең урын алуы. 4. Милли әдәбиятның гади кешегә йөз белән борылуы һ. б. 1. Буржуаз мөнәсәбәтләрнең та¬ тарлар арасына ныграк үтеп ке¬ рүе. 2. Социаль каршылыкларның көчәюе. 3. Милли яшәешнең яңару юлы¬ на басуы, милләтнең инкыйразы көн тәртибенә куелу һ. б. Идея-эстетик үзенчәлекләре: — реалистик әдәбият дәверендә туган әдәби герой; — әдәбиятның халык тормышына тагын да якынаюы; 135
— милли җирлектә туып, милли колорит белән баетылган «кечкенә кешеләр»: һөнәрчеләр, вак сәүдәгәрләр, контора хез¬ мәткәрләре, хәлфәләр, мәхдүмнәр, шәкертләр, шәһәр мещан¬ нары, кадимче хәзрәтләр, «көнлекчеләр», «ялчылар», хезмәт¬ челәр һ. б.; — социаль баскычның түбән катлау кешеләре; — заманның актуаль, иҗтимагый-социаль, милли, фәл¬ сәфи мәсьәләләреннән читтә торучы, зур хыял-максатлардан мәхрүм кешеләр; — җәмгыять тарафыннан читкә кагылган, җәберләнгән, кимсетелгән геройлар, чынбарлык белән каршылыкка керү¬ челәр; — үзләренең тар дөньясында яшәп, хосусый борчулары, шәхси фаҗигаләре белән ачылган кешеләр; — үзләре уйлап чыгарган хыял дөньясында яшәүләре; — милли мәсьәләләр белән үрелеп гәүдәләнеше; — «кечкенә кешеләр»нең рухи дөньяларын, психология¬ сен тасвирлау; — көлкеле ситуация һәм тормышчан детальләр аша күңел дөньясын ачу; — драматик вакыйгаларны фаҗига дәрәҗәсенә җиткереп зурайту; — тормышның вак-төякләреннән тирән мәгънә чыгару; — күз яше аралаш көлү принциплары белән эш итү; — кешенең яшәү мәгънәсе, яшәү фәлсәфәсе предмет, әйбер, детальләр ярдәмендә ачылу; — рухи ярлылык тасвирлану; — хәер хаһлык һәм кызгану; — гуманизм, кешелекле мөнәсәбәт, теләктәшлек; — «кечкенә кеше»нең бунт ясауга сәләте күрсәтелү. «Урталык геройлары» Әдәби һәм фәлсәфи тамырлары: Социаль сәбәпләре: 1. Яңа тип романтизм калып¬ лашу. 2. Яшәү мәгънәсе, кешенең асылы аның җәмгыятьтәге урыны турында экзистенциаль уйланулар. 1. Искелеккә, артталыкка кар¬ шы көрәшнең кискенәюе. 2. Мәктәп-мәдрәсәләрдәге ка димилек, уку-укытуда берьяк лылык. 136
3. Рус әдәбияты һәм мәдәния¬ тенең йогынтысы. 4. Психологизмның үсеше һ. б. 3. Милли чынбарлыкны асы¬ лыннан үзгәртеп кору омтылы¬ шы. 4. Татар зыялы яшьләренең мәдәнилеккә, европача яшәргә омтылышы. 5. Марксистик идеологиянең үтеп керүе һ. б. Идея-эстетик үзенчәлекләре: — социаль-психологик тип; — укымышлы, белемле кешеләр, мәктәп-гимназияләрне бетереп, өлгергәнлек аттестатын алырга әзерләнүчеләр; — иске татар тормышы белән аралары өзелгән; — милли чынбарлыкка кискен тәнкыйди мөнәсәбәт; — тирәлек, үзе аралашкан даирә белән каршылыгы; — чорның иҗтимагый-социаль мәсьәләләреннән читтә то¬ ручылар; — кискен радикаль үзгәрешләр, инкыйлаби тартыш юлын кире кагу, аны хупламау; — мәгърифәтчелек, гомумдемократик идеаллар яклы булу; — үз-үзеңә анализның көчле булуы; — ялгызлык; — төшенкелек һәм ялкаулык; — җәмгыятьтә файдасызлык һәм кирәксезлек фикеренең ал арны эзәрлекләве; — эш-гамәлләренең, теләк-омтылышларының нәтиҗәсез- леге. Проза Мәгърифәтче әдипләр М. Акъегет, З.Бигиев, 3. Һади, Ш. Мөхәммәдев һәм башкалар иҗатында яңа татар прозасы формалаша башлый. XX гасыр башында ул тәмам калып¬ лашып бетә. Әдәбиятчы галимнәр милли прозаның ике үсеш баскычын аерып чыгаралар: 1. 1885—1908 еллар. 2. Унынчы еллар прозасы. Беренче баскычта иҗатлары мәгърифәтчелек әдәбияты эчендә каралган Ф. Кәрими, Р. Фәхреддин, 3. Һади һ. б. язучы¬ ларның әдәби эшчәнлеге дәвам итә. XIX гасыр әдәбияты тра¬ 137
дицияләрендә тәрбияләнгән Г. Исхакый, М. Гафурилар әле үз әсәрләрендә уку, гыйлем, тәрбия, шәхес иреге, хатын-кыз азат¬ лыгы мәсьәләләрен гәүдәләндерәләр. Казан Татар укытучылар мәктәбендә дөньяви белем алып, үзлегеннән гыйлемен даими тирәнәйткән, төрек һәм рус әдәбиятларының идея-эстетик казанышларын үзләштергән Г.Исхакый милли әдәбиятта яңа юл сала. Әдипнең башлангыч чорда язылган әсәрләрендә яңа төсмер, яңа тенденцияләр урын ала. Аның программ харак¬ тердагы «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повесте татар әдәбия¬ тының үсеш юнәлешен билгели. Ә 1906—1908 елларда дөнья күргән «Солдат», «Зиндан», «Теләнче кызы» һ. б. әсәрләре милли әдәбиятның идея эчтәлеге белән генә түгел, кеше яшәе¬ шен, тормышын сәнгатьчә гәүдәләндерү ягыннан да яңаруын дәлиллиләр, тәнкыйди реализм әдәбияты үрнәкләре булып торалар. Мәгълүм булганча, аларда иҗтимагый-социаль, сыйнфый көрәш мәсьәләләренә зур урын бирелә. Татар әдипләренең чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәтенең тагын бер зур казанышы булып кешенең эчке дөньясын, кар¬ шылыклы хис-кичерешләрен, психологиясен сурәтләүгә боры¬ лышы тора. Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал иҗатларын¬ да Яңарыш чоры әдәбиятының башка әһәмиятле сыйфатлары барлана. Татар тормышын үзгәртеп кору идеясе милли чынбарлык¬ ның иске гореф-гадәтләрен, тискәре, ямьсез күренешләрен, искелекне, артталыкны фаш итүче сатираны сан һәм сыйфат ягыннан баета. Реакция елларында сатирик прозаның күре¬ некле үрнәкләре тудырыла. Мәсәлән, Ф. Әмирханның «Фәт¬ хулла хәзрәт» повесте. Сатира тәнкыйди реализм прозасы¬ ның аерылмас өлешенә әверелә. Бу елларда моңа кадәр татар халкының яшәешен реалистик планда тасвирлап килгән та¬ тар әдәбияты эзләнүләр чорына килеп керә. Рус-Европа әдә¬ биятлары белән бәйләнешләрнең тагын да ныгуы, милли сүз сәнгатенең эчке үсеш ихтыяҗы прозада романтизмның үз¬ ләштерелүенә җирлек әзерли. XIX—XX гасыр башларында рус-Европа әдәбиятларында куәтләнгән модернистик агым¬ нарның аерым сыйфатлары, алымнары Ф.Әмирхан, Г.Ибра¬ һимов, Ш. Камал һ. б.ларның проза әсәрләренә яңа үзенчә¬ лекләр, яңа сызыклар, үзгә бизәкләр өсти. Кешенең рухи халәтен, мизгел кичерешләрен, мәхәббәт матурлыгын, яшәеш серләрен, фәлсәфи уйлануларны сурәтләү юнәлеше көчәя. 1910 елларда әдәби эшчәнлекләрен кече проза жанры хикәя¬ 138
дән башлап җибәргән Ш. Әхмәдиев, Г. Гобәйдуллин, Г. Рәхим, М. Хәнәфи һ. б. иҗатында татар прозасының чынбарлыкны сәнгатьчә гәүдәләндерү мөмкинлекләре тагын да киңәя төшә. Күренә ки, милли чынбарлыкның, татар халкының мөһим мәсьәләләрен үзәккә куйган XX гасыр башы реалистик-ро- мантик прозасы модернистик агымнарга мөрәҗәгать итүне камиллеккә, матурлыкка, үсешкә ирешүнең бер юлы итеп карый. Гаяз Исхакый (1878—1954) Г. Исхакый — татар әдәбиятының күренекле һәм атаклы әдибе. Ул проза һәм драматургия төрендә актив эшли, яңа реалистик татар әдәбиятына нигез сала. Аның иҗаты татар әдәбиятының алтын чорына — реализм, реализм-романтизм дәверенә туры килә. Ул үз әсәрләрендә мәгърифәтче язучылар М. Акъегет, 3. Бигиев, Ш. Мөхәммәдев, Ф. Кәрими, 3. Ь.ади, Р. Фәхреддин традицияләрен дәвам иттерә. Шул ук вакытта XX йөз башында бөтен бер буын әдипләр — Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Г. Камал, Г. Коләхмәтов, Г. Тукай, С. Рәмиев, Дәрдемәнд, М. Гафури һ. б. иҗатына йогынты ясый. Г. Исхакый милли проза һәм драматургиянең реалис¬ тик юнәлеше башында тора. Аның иҗатының төп үзәген милләт темасы тәшкил итә, әдәби әсәрләрендәге башка мәсьә¬ ләләр дә шушы яссылыкта яктыртыла һәм хәл ителә. Әдәби иҗаты, ил, дөнья күләмендәге иҗтимагый-сәяси һәм тарихи вакыйгаларга, гомер юлындагы кискен борылыш¬ ларга нигезләнеп, зур ике дәвергә — XX гасыр башы һәм мө- һаҗирлек дәверләренә бүленә. Г. Исхакыйның беренче дәвер иҗатын үз эчендә ваграк чорларга аерып карарга мөмкин. Ь.әр чорда әдипнең дөньяга карашы, җәмгыятьтәге үзгәреш¬ ләргә мөнәсәбәте, әдәби-эстетик зәвыгы, сәнгатьчә фикерләве, әсәрләренең идея юнәлеше, язу стиле үзгәреп тора. Әмма ул татар милләтенең инкыйразын булдырмау, аның бөтенлеген саклау, икътисади-матди хәлен яхшырту, мәдәниятен, мәга¬ рифен күтәрү, үз дәүләтен төзү идеясенә һәрвакыт тугрылык саклый. 139
Гаяз Исхакыйның, XX гасыр башы иҗаты Мәгърифәтчелек (башлангыч) чоры (1897—1904) ♦ Таңчы »лык дәвере (1905—1911) 10 нчы еллар (милләтчелек) дәвере (1912—1918) Чистай һәм Ка¬ зан шәһәренең «Күл буе» мәдрәсә¬ ләрендә белем ала. Әмирханов мәдрәсә¬ сендә хәлфәлек итә. 1898—1902 елларда Казан Татар укыту¬ чылар мәктәбендә укый. Оренбургның «Хә¬ сәния» мәдрәсәсендә укыта башлый, әм¬ ма тәнкыйди ка¬ рашлы җәдитче Ис- хакыйны аннан ки¬ тәргә мәҗбүр итә¬ ләр. Ул, туган авы¬ лына кайтып, мулла була. 1904 елда Ка¬ занга килә. Бу чорда Г. Исха¬ кый — мәгърифәтче, җәдитче. Матбугат битлә¬ рендә басылып чык¬ кан беренче әсәре — «Тәгаллемдә сәга¬ дәт» хикәясе. «Кә¬ ләпүшче кыз» аны талантлы язучы бу¬ ларак таныта. Ул хикәя, повесть, роман, комедия, дра¬ ма жанрларында Казанга килгәч, инкыйлаби хәрәкәт¬ кә кушылып китә. Марксистик әдәбият белән таныша. Г. Исхакый Бе¬ ренче рус инкыйла¬ бын шатланып кар¬ шы ала. Эсерларның (социалист-револю- ционерлар) програм¬ масын яклый. «Казан мөхбире», «Таң мәҗмугасы», «Хөррият» исемле газеталарда эшли. Инкыйлаби-демо¬ кратик юнәлешле «Таң йолдызы» га¬ зетасын чыгара баш¬ лый. Ул ябылгач, «Тавыш»та эшли. 1906 ел ахырында Казанда кулга алы¬ на һәм ике ай Чис¬ тай төрмәсендә уты¬ ра. 1907 елның ок¬ тябрендә, яңадан кулга алынып, өч елга Архангель гу¬ бернасына сөргенгә җибәрелә. Төркиягә качып китә. 1912 ел¬ да аннан кайтып, Петербургта йөргән- 1913 елның ап¬ рель аенда, Рома¬ новлар династия¬ сенең 300 еллык юбилее уңае белән, Г. Исхакый сөрген¬ нән азат ителә. Ка¬ занда яшәргә рөхсәт булмагач, ул Петер¬ бургка китә һәм ан¬ да «Ил» газетасын чыгара башлый. Анда милли мәсьә¬ ләләргә, инкыйлаби- демократик идея¬ ләргә зур урын би¬ релә. Мәскәүдә аның урынына «Сүз» (1915—1916), ул ябылгач, «Без¬ нең ил» (1916— 1917) газеталарын нәшер итә. 1917 ел¬ гы Февраль инкый¬ лабыннан соң көчә¬ еп киткән, төрки-та¬ тар милли азатлык хәрәкәтенең үзәген¬ дә кайный. Әдип бу елларда сыйнфый көрәш идеясен вакытлыча икенче планга кал¬ дыра. Социаль кар¬ шылыкларга кара- 140
Мәгърифәтчелек (башлангыч) чоры (1897—1904) ♦ Таңчы »лык дәвере (1905—1911) 10 нчы еллар (милләтчелек) дәвере (1912—1918) эшли. Әсәрләрендә кеше яшәешен тас¬ вирлауның мәгъри¬ фәтчелек реализмы принципларына, алымнарына мөрә¬ җәгать итә. Саф, әх¬ лаклы, тәрбияле һәм гыйлемле ка¬ мил кеше тәрбияләү идеясен үткәрә. Төп тема һәм мәсьәләләр: уку, гыйлем, тәрбия, шә¬ хес иреге, хатын- кыз азатлыгы, күп¬ хатынлылык һ. б. Аларны милләт яз¬ мышы мәсьәләсе бе¬ лән бәйләп яктырта («Өч хатын берлән тормыш», «Бай ут¬ лы», «Ике гый¬ шык», «Ике йөз ел¬ дан соң инкыйраз» һ. б.). «Бай углы» әсә¬ ренең жанры — по¬ весть, гәрчә аны ав¬ тор үзе роман дип атаса да. Төп герой Кәрим белән бәйле вакыйгалар үстере¬ леше төп сюжет сы¬ зыгын билгели. По¬ вестьның конфлик¬ ты мораль-әхлакый дә, аны тоталар һәм төрмәгә ябалар. Аның бу чорда 18 тапкыр кулга алы¬ нуы билгеле. Дөньяга карашы ягыннан ул — «таң¬ чы», эсер. Исхакый хикәя, повесть, роман, тари- хи-инкыйлаби дра¬ ма, комедия жанр¬ ларында эшли. Дра¬ матургиянең фор¬ масын төрләндереп, фаҗига жанрында эш башлап җибәрә. Әдип бу чорда иҗ- тимагый-социаль, сыйнфый көрәш, милли азатлык мәсьәләләренә ба¬ сым ясый. Шул идеяләрне үз әсәрлә¬ рендә үткәрә. Геройларын иҗ¬ тимагый тирәлектә тасвирлый, сыйн¬ фый социаль прин¬ циптан чыгып сурәт¬ ли. Реалистик юнә¬ лешнең яңа форма¬ сын — тәнкыйди (социаль) реализм¬ ны үзләштерә. «Зин¬ дан », «Алдым-бир¬ дем », « Тартышу », мыйча, барлык сый- ныф-катлауларны берләштереп, татар милләтен саклау, аның икътисади хә¬ лен яхшырту, мәдә¬ ниятен күтәрү, дәү¬ ләтчелеген торгызу идеясен үткәрә. Г. Исхакый ин- кыйлаби-демокра- тик карашларында калса да, «бердәм агым» теориясенең идеяләрен уртакла¬ ша. Әдип хикәя, по¬ весть, роман, психо¬ логик драма, траге¬ дия жанрларында яратып эшли. Пу¬ блицистик, иҗтима- гый-сәяси, мәдәни эпгчәнлеге активла¬ шу сәбәпле, әдәби иҗаты күпмедер дә¬ рәҗәдә сүлпәнәя. Тарихи тема, хатын- кыз, милләткә хез¬ мәт итү, халыкчы¬ лык, катнаш никах, гаилә, мәхәббәт мәсьәләләре яктыр¬ тыла («Мулла ба¬ бай », « Зөләйха », «Мөгаллимә», «Ул икеләнә иде», «Ос- 141
Мәгърифәтчелек (башлангыч) чоры (1897—1904) « Таңчы »лык дәвере (1905—1911) 10 нчы еллар (милләтчелек) дәвере (1912—1918) яссылыкта туа. Сау, таза һәм зирәк бу¬ лып туган Кәрим, начар тәрбия алу, белем ала алмау нә- тижәсендә, начар юлга кереп китә һәм гомерен фаҗи¬ гале төстә тәмам¬ лый. Язучы Кәрим¬ гә ике төрле тирә¬ лекнең йогынты¬ сын күрсәтә. Аның беренче баскычы — гаилә тәрбиясе. Ба¬ ла кече яшьтән үк Сәхилә әбидән ял¬ ганчылыкка өйрәнә, әнисеннән һавалы¬ лык, дорфалык сый¬ фатын ала. Фәхридән әләкче¬ лек, хәйләкәрлек, мәрхәмәтсезлек, бо¬ зыклык кебек яман гадәтләргә өйрәнә. Икенче баскыч — мәктәп тәрбиясе. Ул Шәкый мәхдүм укытуы мисалында күрсәтелә. Г. Исхакыйның геройларын ике типка — уңай һәм тискәре геройларга бүләргә мөмкин. Кә¬ рим, әтисе Фатыйх, «Теләнче кызы» ке¬ бек әсәрләре тән¬ кыйди реализмның үрнәкләре булып то¬ ралар. Яңа сыйфатлар да барлыкка килә. Әсәрләренә «гади ке¬ ше», «кечкенә ке- ше»нең тормышы, яшәү фәлсәфәсе ки¬ леп керә. Геройның эчке дөньясына, ки¬ черешләренә игъти¬ бар арта, әдип пси¬ хологизм остасы бу¬ ларак таныла. «Ка- луш», «Фамилия сә¬ гадәте» циклы, «Сөн¬ нәтче бабай», «Тор¬ мышмы бу?» әсәр¬ ләрендә әлеге боры¬ лыш күзәтелә. «Алдым-бирдем» пьесасы көндәлек тормыш вакыйгала¬ рын сурәтли һәм жанр сыйфатлары белән драмага туры килә. Аның кон¬ фликты «аталар һәм балалар» тартышы рәвешендә гәүдәлән¬ гән иске тормыш бе¬ лән яңа тормыш кар¬ шылыгына корыл¬ ган. Пьесада нигездә тазбикә», «Ул әле өйләнмәгән иде» һ. б.) Г. Исхакыйның «Зөләйха» пьесасы XX гасыр башы милли драматургия¬ сендә сирәк очрый торган фаҗига жан¬ рында язылган. XIX гасыр урталарында¬ гы татарларны көч¬ ләп чукындыру ва¬ кыйгаларын, рус дәүләтенең милли- колониаль изү сәя¬ сәтен тасвирлый. Пьесада татар халкының яшәеше, язмышы белән бәйле зур иҗтима- гый-милли мәгънәгә ия булган, чишелә алмаслык трагик конфликт ята. Үз халкына, ислам ди¬ ненә җаны-тәне бе¬ лән бирелгән Зөләй¬ ха берүзе патша ха¬ кимиятенә, аның чиновникларына, жандармериясенә, христианнарга һәм башка «өстен көч¬ ләргә» каршы кө¬ рәшкә күтәрелә. Үзәк герой — көчле, 142
Мәгърифәтчелек (башлангыч) чоры (1897—1904) ♦ Таңчы »лык дәвере (1905—1911) 10 нчы еллар (милләтчелек) дәвере (1912—1918) әнисе Сәгыйдә, кен¬ дек әбисе Сәхилә — гыйбрәтле язмыш¬ лы тискәре герой¬ лар. Кәримнең хаты¬ ны Бәдрия, алар¬ ның уллары Риф¬ кать — авторның уңай идеалларын йөртүче геройлар. Повестьның кон¬ фликты Бәдрия һәм Рифкать файдасына чишелә. Г. Исхакый әсәр¬ дә мәгърифәтчелек карашларын үткәрә. Ул, әдәпле, әхлаклы һәм белемле герой¬ ны тасвирлап, ка¬ мил кеше тәрбияләү турында уйлана, та¬ тар милләтенең яшәешен уңай якка үзгәртергә омтыла. хатын-кыз (феми- нистик) мәсьәләләре күтәрелә: — хатын-кыз азат¬ лыгы; — никах иреге; — хатын-кызның гаиләдәге урыны; — ир-ат белән ти¬ гезлеге һ. б. Алар « аталар »- ның байлык, мал туплау кебек омты¬ лышлары белән үре¬ леп тасвирлана. Яшьләрнең — Га¬ лия һәм Ибраһим¬ ның — теләкләрен уртаклашкан Са¬ дыйк абзый татар тормышын яңарту өчен көрәшә. Нәкъ алар (эпизодик төстә генә булса да) өстәмә табыш, акча, товар мөнәсәбәтләре турын¬ да сөйләшәләр. Тартышта яңа тор¬ мыш җиңеп чыга. «Аталар» төркеме вәкилләре Әхмәди бай, Гарифә бикә, аның карендәшләре милли чынбарлык¬ ның яңарышын ка¬ бул итәргә мәҗбүр булалар. нык ихтыярлы, энергияле, сабыр, үз идеалына соңгы су¬ лышына кадәр туг¬ рылыклы. Пьеса Зө¬ ләйханың үлеме бе¬ лән тәмамлана. Ха¬ кыйкать һәм дөрес¬ лек өчен корбан булганлыктан, тра¬ гик геройның үле¬ ме укучыда соклану уята, милли азат¬ лык өчен көрәшкә өнди. Г. Исхакый бу әсәре белән реализм¬ нан романтизмга бо¬ рылыш ясый. Тра¬ гедия татар халкы¬ ның гореф-гадәтлә¬ рен, йолаларын тас¬ вирлый. Аның сти¬ ле ислам дине мифологиясенә, фәл¬ сәфәсенә, пәйгамбәр¬ ләр тарихына, хрис¬ тиан дине атрибут¬ ларына мөрәҗәгать итү кебек романтик алымнар белән бае¬ тылган. 143
Гаяз Исхакый ижатынын, мөһажирлек чоры (1919—1954) Г. Исхакый, большевиклар хакимиятенең эчке сәясәте, милли мәсьәләнең хәл ителү рәвеше белән килешмәү сәбәпле, үз иленнән китәргә мәҗбүр була. Әдип тормышында һәм иҗа¬ тында мөһаҗирлек еллары башлана. Ул Кытайда, Көнбатыш Европа илләрендә яши, гомеренең иң зур өлешен Төркиядә үткәрә. Төркиядә «Милли юл» (1928—1929), «Яңа милли юл» (1930—1939), «Милли байрак» (1935—1945) газета-журнал- ларын чыгару Г. Исхакый көче белән оештырыла. Әдип анда да татар халкының бәйсезлеге өчен көрәш һәм дәүләтчелек идеяләрен яклавын дәвам итә. Әдип мөһаҗирлек чорында повесть, роман, хикәя, тарихи драма, комедия һәм башка жанрларда эшли. Аның әсәрлә¬ рендә беренче чор иҗатының традицион темалары, мәсьәлә¬ ләре тасвирлана, тарихи темалар күтәренке төс ала. Россия¬ нең тышкы һәм эчке сәясәтен, Казан, Кырым татарларына мөнәсәбәтен, Төркиягә каршы сугыш вакыйгаларын тасвир¬ лаган «Дулкын эчендә» (1920), «Өйгә таба» (1922), «Олуг Мө- хәммәд» (1944) әсәрләре шундыйлардан. «Көз» (1923), «Җан Баевич» (1923) һәм башкаларда хатын-кыз, мәхәббәт, бәхет, гаилә, тәкъдир, милләт, дин, руслашу мәсьәләләре яктыртыла. Алар татар эмиграция әдәбиятының классик үрнәкләре бу¬ лып торалар. Фатих Әмирхан (1886—1926) Талантлы әдип, принципиаль тәнкыйтьче, ялкынлы пуб¬ лицист, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе. Иҗатының төп сыйфатлары: — әдипнең тәрҗемәи хәле, авыр язмыш сынавына дучар ителүе; — физик һәм рухи ныклыгы; — киңкырлы талант иясе булуы; — әдәби мирасында яңарыш чоры татар әдәбиятының төп сыйфатлары булу; — рус-Европа мәдәниятенә, әдәбиятына йөз тотучы татар зыялыларының берсе булуы; 144
— идея эчтәлеге, сәнгатьчә эшләнеше, камиллеге белән бер-берсен кабатламаган, татар әдәбиятының гына түгел, дөнья әдәбиятының да алтын хәзинәсенә керерлек әсәрләр иҗат итүе; — милли Яңарышны мәгърифәтчелек, фән-техника алга¬ рышы, мәдәнилек, җәдитчелек, европалашу, иҗтимагый-икъ- тисади яңару белән бәйләп каравы; — әдәби мирасында атеистик эчтәлекле әсәрләрнең урын алуы, бу тенденциянең феодаль торгынлыкка, искелеккә, ка¬ димчелеккә каршы чыгу белән бәйле булуы; — Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанучы, Коръән тәгълиматын яклаучы, рухи бөтенлекне, камиллекне саклауда аңа таянучы зыялы зат булуы. Фатих Әмирхан иҗатында әйдәп баручы тап тамалар 1. Феодаль торгынлыкны, артталыкны, искелекне тән¬ кыйтьләү («Гарәфә кич төшемдә», 1907; «Бәйрәмнәр», 1909; «Фәтхулла хәзрәт», 1909; «Хәзрәт үгетләргә килде», 1912 һ. б.). 2. Хатын-кыз темасы («Татар кызы», 1909; «Хәят», 1911). 3. Рухи (әфләтүн) мәхәббәт («Кадерле минутлар», 1912). 4. Зыялы яшьләр темасы («Яшьләр», 1909; «Урталыкта», 1912; «Тигезсезләр», 1913). 5. Милли фольклор һәм тарихи тема («Ай өстендә Зөһрә кыз», 1912; «Сөенбикә», 1912; «Картада оттырылган Зөлхә¬ бирә», 1913). 6. Яшәү, үлем, тәкъдир, язмыш кебек фәлсәфи мотивлар («Хәкарәт саналган мәхәббәт», 1909; «Бер хәрабәдә», 1912; ♦Сүнгәч», 1916). Геройлар системасы: — әсәрләренең үзенчәлекле геройлар системасы: рус-Ев¬ ропа яшәү үрнәгенә омтылган гимназистлар, курсистлар, өлгергәнлек аттестатына әзерләнүчеләр, һөнәри уку йортында укучылар, студентлар һ. б.; — татар халкының иҗтимагый яңаруына, сәяси яктан катлаулануына, икътисади-матди үзгәрешләргә нисбәтле ту¬ ган геройларның урын алуы: мәгърифәтчеләр, халыкчылар, социалистлар, либераль буржуазия вәкилләре, эшмәкәрләр һ. б. 10 Э-430 145
Әдип иҗатында әдәби юнәлешләр, агымнар, стиль терпелеге Сәнгатьчә фикерләү үзенчәлеге: — Фатих Әмирхан — реалист-романтик язучы; — мирасында әдәби юнәлешләрнең үзара мөнәсәбәте кат¬ лаулану, алар арасында чикнең шартлылыгы, иҗат типла¬ рының синтез, синкретик хәлдә яшәве, бер-берсен баетулары, язучы әсәрләренең иҗат ысулларын билгеләүдә карашлар төрлелеге; — иҗат мәйданында кызыклы тәҗрибәләр ясалу. Әдәби агымнар: 1) реалистик юнәлеш, аның да төрле формалары күзәтелү: — мәгърифәтчелек реализмы («Гарәфә кич төшемдә», «Бәйрәмнәр»); — тәнкыйди реализм («Татар кызы», «Фәтхулла хәзрәт», «Яшьләр»); — психологик реализм («Картайдым», «Яз исереклеген¬ дә»); 2) романтик юнәлеш («Кадерле минутлар», «Халык кыз¬ лары» циклы); 3) романтизм һәм реализм синтезы («Хәят»); 4) реалистик, романтик һәм модернистик агымнарның үзара керешүе, соңгысының аерым әсәрләрдә үз сукмагын булдыруы («Татар кызы», «Хәкарәт саналган мәхәббәт», «Бер хәрабәдә», «Тигезсезләр», «Сүнгәч»). Поэзия Поэзия милли әдәбиятның иң бай традицияле төрлә¬ реннән санала. Татар әдәбиятының борынгы чорыннан алып XIX гасырның соңгы чирегенә кадәр тезмә форма, шигъри сөйләм өстенлек итә. XX йөз башы шигърияте үсешендә ике баскыч күзгә ташлана. Беренче баскычы 1905 елларда башла¬ нып 1911 елларга кадәр дәвам итә. Икенчесе 1912—1917 ел¬ лар белән чикләнә. Татар шигъриятенең үсеш-үзгәреше гаҗә¬ еп кызыклы. Беренчедән, лирика, поэзия башка төрләрдән заман мәсьәләләренә аваздашлыгы, заман сулышын тоеп яшәве белән аерылып тора. Мәсәлән, Беренче рус инкыйлабы Г. Тукай, М. Гафури, Н. Думави, С. Рәмиев, Дәрдемэнд, М. Ук- маси һ. б. күңелендә пыскып яткан шигъри дәртне ялкын¬ 146
ландырып җибәрә. Икенчедән, милли поэзиядә тотрыклы¬ лык, традицияләр сакланышы көчле. Шигърияттә Урта гасыр дини-әхлакый, суфичылык поэзиясенең, дөньяви юнәлешнең, XIX гасыр мәгърифәтчелек әдәбиятының, Шәрык классикасы традицияләренең дә яңгырашы күзәтелә. Үз иҗатларын мәгърифәтчелек рухында башлап җибәргән шагыйрьләрне, татар халкының яшәеше, мәдәни, иҗтимагый, икътисади үсе¬ ше белән бәйле мәсьәләләр борчый. Сәяси, сатирик, публи¬ цистик лирика Беренче рус инкыйлабы еллары шигърия¬ тенең реалистик юлдан үсешен күрсәтүче дәлил булып тора. Аның олы юл башында, һичшиксез, татар халык шагыйре Г. Тукай тора. Шагыйрьләр үзләренең милли чынбарлыкка, иҗтимагый-икътисади яңарышка мөнәсәбәтен, тарихи барыш, милләтнең үткәне, бүгенге хәле, киләчәге турындагы уйла¬ нуларын реаль детальләр, сурәтләр аша тасвирлау белән бергә символик, аллегорик образлар ярдәмендә чагылдыра башлый¬ лар: диңгез, давыл, җил, таң, кояш, йокы һ. б. Бер яктан, шәхес иреге, фикер хөрлеге, милли азатлык, чынбарлыкка кискен мөнәсәбәт кебек мотивларның көчәюе, икенче яктан, лирик геройның хисси-эмоциональ дөньясын сурәтләүнең өстенлек итә башлавы, яшәешнең фәлсәфи, мәңгелек мәсьәлә¬ ләре белән сугарылуы татар поэзиясенең идея-эстетик яктан катлаулануы турында сөйли. Шигърияттә Европа романтиз¬ мы баш калкыта. Романтик юнәлеш вәкилләре буларак, С. Рә- миев, Дәрдемәнд, Ш. Бабич иҗатлары карала. 1990 елларга кадәр әдәбиятчы галимнәр тарафыннан Дәрдемәнд шигъри дөньясында символларның отышлы кулланылуы билгеләнде. Ә С. Рәмиев иҗатында экспрессионизм агымы сыйфатла¬ ры, алымнары күрсәтелде. Хәзерге шартларда Дәрдемәндне символист шагыйрь дип атау дөреслеккә туры килә кебек. Ә икенчесенең аерым бер шигырьләр циклы («Минем төн», «Мин үләм», «Дөньяга», «Алданган») экспрессионистик агым кысаларында иҗат ителә. 1910 елларда иҗат мөмкинлекләре һәм шигъри сәләт¬ ләре төрле яшь шагыйрьләр төркеме, XX гасыр татар поэ¬ зиясенең икенче буыны С. Сүнчәләй, 3. Ярмәки, Г. Сөнгати, Г. Харис, М. Фәйзи, Гыйффәт туташ, Ф. Бурнаш һәм баш¬ калар күтәрелеп чыга. Аларның күбесе Г. Тукайның шигъ¬ ри йолдызлыгында туган шагыйрьләр була. Идея-эстетик якынлык, мотивлар уртаклыгы аларны Тукай әдәби мәк¬ тәбе вәкилләре буларак карарга мөмкинлек бирә. Рус-Евро- 10* 147
па әдәбиятларына йөз белән борылу, дөнья әдәби-эстетик, фәлсәфи фикере ирешкән казанышларны үзләштерү, катлау¬ лы һәм каршылыклы чынбарлык 1910 еллар поэзиясен идея-тематик яктан төрлеләндерә, яңа тенденцияләр, үзгә сыйфатлар барлыкка китерә. Шулай да халык бәхете, милләтнең яшәеше, киләчәге, иҗтимагый гаделлек турын¬ да уйланулар, гражданлык хисләре милли шигъриятнең төп кыйбласын билгели. Габдулла Тукай (1886—1913) Җаек чоры (1905—1907) Казан чоры (1908—1913) Кече яшьтән ятим калып, кулдан кулга, өйдән өйгә кү¬ чеп йөри торгач, 1895 елның кышында Җаекта яшәүче ата¬ сының сеңлесе Газизә Зәбиро- ва тәрбиясенә алына. Мотый- гыя мәдрәсәсенә йөри баш¬ лый, мәдрәсә каршындагы рус сыйныфында укый. Мотый¬ гулла хәзрәттән төрки-татар, гаруз шигырь төзелеше ту¬ рында белем ала. Мәдрәсәнең, Җаек шәһәренең әдәби мохи- те, әдәби мәҗлесләр, кулъязма журналлар белән таныш булу, «Тәрҗеман» газетасын уку, Көнчыгыш классикасы, Урта гасыр һәм XIX гасыр әдәби¬ ятлары белән кызыксыну Ту¬ кайның табигый шагыйрь¬ лек сәләте ачылуга җирлек әзерли. XX гасыр башындагы шә¬ кертләр хәрәкәте, җәдитчелек, Беренче рус инкыйлабы дөнья¬ га карашын киңәйтә. Тукай 1907 елның көз ай¬ ларында солдатка каралу уңае белән Казанга кайта һәм шун¬ да яшәп кала. Шагыйрь тор¬ мышы һәм иҗатының Казан чоры башлана. Гомеренең соң¬ гы көннәренә кадәр аның рухи ярдәмчеләре, якын дуслары бу¬ лачак Ф. Әмирхан, Г. Камал, С. Рәмиев, С. Сүнчәләйләр бе¬ лән таныша. Сатирик «Яшен», «Ялт- йолт» журналларында, «Әл- ислах» газетасында актив язы¬ ша. Беренче рус инкыйлабының җиңелү белән тәмамлануы Рос¬ сиядәге иҗтимагый-сәяси хәл¬ не кискенләштереп җибәрә, реакция хөкем сөрә башлый. Г. Тукайның иҗаты тирән үз¬ гәрешләр кичерә. Хис-киче¬ решләр тирәнлеге, киеренкеле¬ ге лирик геройның рухи йөзе үзгәрү турында сөйли. Әсәр¬ ләренең сәнгатьчә матурлыгы 148
Җаек чоры (1905—1907) Казан чоры (1908—1913) Тукайны ул вакытта бар¬ лыкка килгән, үз сәяси плат¬ формаларын эшләгән партия, конкрет бер фирка белән бәй¬ ләп карау кыен. Ул — мәгъри¬ фәтче, җәдитче, халыкчы, милләтпәрвәр, социалистик идеяләр белән дә мавыккан. Тукай — реалист шагыйрь. Тукай — милли шагыйрь, халык шагыйре. Тукай шигъриятендә Көн¬ чыгыш поэзиясе, Урта гасыр дини-әхлакый, суфичылык, дөньяви әдәбият, XIX гасыр мәгърифәтчелек әдәбиятын¬ нан килгән традицияләр дә¬ вам иттерелә. Алар XX гасыр башында Яңарыш юлына бас¬ кан татар әдәбиятында рус- Европа әдәбиятларының каза¬ нышлары белән кушыла һәм иҗади үстерелә. Г. Тукай — Аллаһының бар- лыгына-берлегенә инанган, дин-шәригать кануннарын хөр¬ мәт иткән, үтәгән шагыйрь. Аның беренче тәҗрибәләре 1902—1904 елларда языла. Ул Крылов мәсәлләрен тәрҗе¬ мә итә. Тукайның матбугатта ба¬ сылган беренче шигыре «Му¬ жик йокысы* була. Ул Габ¬ дулла Тукаев имзасы белән «Фикер» газетасында басыла. ♦Дусларга бер сүз», «Хөррият хакында» һ. б. әсәрләрендә калыплаша. Шагыйрьнең ли¬ рикасында романтик башлан¬ гыч көчәя. Бу сыйфат аның иҗатына горур шәхес идеясе килеп керү белән бәйле. Ул үз чиратында шагыйрь образын, лирик геройның шагыйрьлек миссиясен яңача аңлауга ките¬ рә. Бу сыйфат поэзиянең, ша¬ гыйрьнең татар халкына, мил¬ ләткә хезмәт итү идеалыннан аерылгысыз була. Шагыйрьлек эше милли азатлык, ирек һәм хаклык өчен көрәш белән үре¬ лә. Шагыйрь образына роман¬ тик мөнәсәбәт Пушкин, Лер¬ монтов, Байроннардан килгән традицияләрне дәвам итүдә күренә («Шагыйрьгә», «Мәх¬ бүс», «Байроннан», «Шагыйрь» һ. б.). Тукай бу елларда язылган «Мәхәббәт», «Бер рәсемгә», «Гашыйк» шигырьләрендә эч¬ керсез саф мәхәббәткә, аның кодрәтенә, хатын-кыз гүзәлле¬ генә дан җырлый. Аның ли¬ рик герое табигать күренешлә¬ ренең, пейзаж матурлыгын кү¬ реп соклана, шатлана, хозурла¬ на («Җәйге таң хатирәсе»). Шагыйрь образына нисбәтле Тукайның реакция еллары иҗатында халык, милләт мо¬ тивы тагын да арта. Халык кичергән авырлыкны, кайгы- хәсрәтне үз йөрәге, күңеле аша үткәрүче лирик герой образы 149
Җаек чоры (1905—1907) Казан чоры (1908—1913) әдипнең мәгърифәтчелек ка¬ рашлары белән гражданлык хисләре кушылып китә. Төп тема һәм мотивлар: уку, гыйлем, мәгърифәт, азат¬ лык, хөррият, каләм, матбу¬ гат, фикер хөрлеге. Шагыйрь¬ не татар милләтенең артталы¬ гы, наданлыгы, таркаулыгы борчый, ул бу хәлдән чыгу юллары турында уйлана. 1906 елда язылган «Көз», «Милләтә» һ. б. шигырьлә¬ рендә милләт мотивы тагын да калку чагыла. Россия эчен¬ дәге вакыйгалар, сәяси атмо¬ сфера шагыйрьнең дөньяга карашында борылыш ясауга китерә, аның чынбарлыкка, социаль гаделсезлеккә тән¬ кыйди мөнәсәбәте тирәнәя. Әсәрләрендәге социаль кон¬ трастлар, иҗтимагый мотив¬ ларның көчәюе шагыйрьнең чынбарлыкны гәүдәләндерү¬ нең тәнкыйди реализм бас¬ кычына борылуы турында сөйли. «Государственная думага» , «Сорыкортларга», «Пыяла баш», «Алтынга каршы» һ. б. әсәрләре иҗтимагый гадел¬ сезлеккә, социаль изүгә, капи¬ тал, байлык алдында тез чүгү¬ гә каршы нәфрәт, ризасызлык хисләре белән сугарылган. Аннан соң Тукай иҗаты та¬ тар тормышындагы искелек- «Сәрләүхәсез»дә үзәккә куела. Милләт, гади кеше өстенә төш¬ кән тарихи-иҗтимагый авыр¬ лык, халык һәм шагыйрь үзе кичергән тормыш фаҗигасе «Милли моңнар», «Өметсез¬ лек», «Көзге җилләр» , «Өзел¬ гән өмид» шигырьләрендә шартлы, романтик-символик образлар, детальләр, аллего¬ рик тасвирлар ярдәмендә су¬ рәтләнә. Тукай сатирасы шагыйрь¬ нең реакция еллары иҗатын¬ да үзенең иң югары ноктасы¬ на күтәрелә. Сатирик әсәр¬ ләрнең тематикасы киңәя, көлү объектлары төрлеләнә, сатирик алымнары байый. Иске карашлы, бозык дин әһелләре, иске чынбарлык, ис¬ ке тип сәүдәгәрләр, үз идеа¬ лыннан ваз кичкән зыялылар, мораль таркалу кебек социаль күренешләр «Ысулы кадим¬ че», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», «Милләтчеләр», «Улмы? — Ул», «Казан вә Кабан арты» һ. б. әсәрләре¬ нең көлү объекты булып то¬ ралар. Шагыйрь поэзиясе чын мәгънәсендә халык рухы белән сугарыла. 1910 елларда Тукайның тор¬ мыш юлында үзгәрешләр бу¬ лып ала. Ул Әстерхан, Петер¬ бургка сәяхәт кыла. Сәламәт- 150
Җаек чоры (1905—1907) не, артталыкны, феодаль тор¬ гынлыкны, дин исеме белән кәсеп итүче аерым бер азгын, надан руханиларны фаш итә. Карагруһчыларга, шовинис¬ тик чыгышларга, патша ха¬ кимиятенең милли-колони- аль изү сәясәтенә каршы язылган «Китмибез» шигыре Тукай гражданлык позиция¬ сенең иң биек ноктасы булып тора. Г. Тукай каләменең матур сыйфатларыннан берсе — ха¬ лык авыз иҗаты белән бәйлә¬ неше. Аның гүзәл үрнәклә¬ рен: мәкаль-әйтемнәрне, идио¬ маларны, легенда, риваять¬ ләрне, халык җырларын ша¬ гыйрь иҗади файдалана, үз әсәрләренең поэтикасын бае¬ та. «Шүрәле», «Пар ат» һ. б. әсәрләре лирик геройның ту¬ ган илгә мәхәббәтен лирик- психологик җирлектә ача. Тукайның беренче әсәрлә¬ ренең теле, стиле катлаулы. Иске госманлы-төрек, гарәп, фарсы, иске үзбәк һ. б. чит тел алынмалары белән чуар¬ ланган. Әсәрләре «Бәдәвам», «Кыйссаи Йосыф», «Ярым алма», «Бакырган» һ. б. дини- әхлакый әсәрләр формасына ияреп язылган. Әмма аның әсәрләренең теле зур тизлек белән татарлашу процессы ки¬ черә. Казан чоры (1908—1913) леген ныгыту максаты белән, Казан артында Өчиле авы¬ лында торып килә. Халык тормышының күңелсез чын¬ барлыгын күргән шагыйрь иҗатында социаль контраст¬ лар көчәя. Гади халыкка ли¬ рик геройның теләктәшлеге, өстен катлауларга нәфрәт хи¬ се «Золым», «Сайфия», «Авыл халкына ни җитми?» кебек әсәрләрендә гәүдәләнә. Гоме¬ ренең соңгы еллары-айла- рында язылган лирикасында яшәү һәм үлем, гомер йомга¬ гы, яшәү мәгънәсе, шагыйрь¬ лек миссиясе хакындагы гамьнәре, фәлсәфи уйланула¬ ры сагыш, моң төсендә сурәт¬ ләнә («Үтенеч», «Дошман¬ нар», «Кыйтга» һ. б. ). Шагыйрь үз иҗатының кыйбласын билгеләгән милли азатлык, бәйсезлек, кеше бәхе¬ те өчен көрәш идеалыннан Ка¬ зан чорында да читкә тайпыл¬ мый. Шушы идеалның эсте¬ тик гәүдәләнеше булган X. Ямашевның романтик обра¬ зы «Хөрмәтле Хөсәен ядкәре», «Янә бер хатирәм» шигырьлә¬ рендә һәм идеал тотрыклылы- гы, тарихи оптимизм «Татар яшьләре», «Даһигә» әсәрләрен¬ дә чагыла. Аңа дини, Коръән һәм ис¬ лам мәдәниятеннән килгән мо¬ тивлар да, суфичылык әдә- 151
Җаек чоры (1905—1907) Казан чоры (1908—1913) Г. Тукай Җаек чоры иҗа¬ тында шигырь, газәл, поэма, ода, элегия, сатира һ. б. жанр¬ ларга мөрәҗәгать итә. л бияты сыйфатлары да чит тү¬ гел: «И каләм», «Алла гыйш- кына», «Тәэссер», «Ана дога¬ сы» һ. б. әсәрләре. Г. Тукай Казан чорында ши¬ гырь, газәл, фәрд, кыйтга, мәд¬ хия, мәрсия, поэма, әкият-поэ- ма, сатира һ. б. жанрларда иҗат итә. Г. Тукайның романтик эчтәлекле «Милли моңнар* ши¬ гыре 1909 елда кырыс реакция елларында иҗат ителә. Ул әсәр шагыйрьнең гражданлык лирикасына карый. Аның язылу тарихы кызыклы. Мөхәммәт Гали истәлекләренә кара¬ ганда, «Болгар номерлары»нда яшәгән вакытта күрше бүлмә¬ ләрнең берсендә Тукай җыр ишетә. Нечкә күңелле, шигъри җанлы Тукайга ул моң көчле тәэсир итә. Ирексездән ша¬ гыйрь җыр яңгыраган бүлмәне эзләп китә. Ул Сәгыйть Рә- миев бүлмәсе булып чыга. Көйдән әсәрләнгән Тукай: «Аһ туган, нинди көй җырлыйсың син? Синең җырың минем аяк буыннарына китте»,— ди. Сәгыйть Рәмиев аның «Әл- лүки» булуын әйтә. Шуннан соң Тукай «Милли моңнар» ши¬ гырен яза. Әсәр лирик герой күңелендә барлыкка килгән хис-киче- решләрне гәүдәләндерә. Алар бер строфадан икенче строфа¬ га үзгәреп тора. Ерактан ишетелгән «Әллүки» көе лирик геройның хис-тойгыларын кузгатып җибәрә һәм аның кү¬ ңелендә моңлы, зарлы уйлар тууга сәбәпче була. Шигырь¬ нең беренче строфасындагы моңлану, зарлану хисе икенче строфада өзгәләнү хисенә күчә. Биредә хисләрнең сәбәпләре конкретлаша, ачыклана башлый. Алар милләтнең үткәне, бүгенге авыр хәле, яшәеше, киләчәк язмышы белән бәйле икән! Лирик геройның тарихи хәтере уяна. Татар халкы¬ ның мескен хәлдә яшәү сәбәбе еракка — 1552 елда Явыз Иван тарафыннан Казан ханлыгының яулап алынып, үз бәйсезлеген, мөстәкыйльлеген югалту вакыйгаларына барып тоташа. Туган халкының ата-бабалары гомер иткән җирдә милли-колониаль һәм социаль изү астында яшәве, халык 152
җилкәсенә төшкән михнәт-газап лирик «мин»нең фаҗигале кичерешләрен тагын да тирәнәйтә. Хис дәрәҗәсе, үскәннән- үсә барып, өзгәләнү-сызлану хисе белән алышына. «Түбән ташлап дөнья уйларын» дигән юлда милли хис, милләт ту¬ рында борчылу, аның хәлен кайгырту шәхси мәсьәләләрдән, мал-мөлкәт турында уйланулардан өстен һәм иң мәгънәле, иң бөек уй төсендә тәкъдим ителә. «Күз алдымда күргән төсле булдым Болгар һәм Агыйдел буйларын» дигән юллар шагыйрь күңелендәге хис-кичерешләр тирбәлешен, хәрә¬ кәтен дәлилли. Авыр, газаплы кичерешләрдән соң аның күңелендә Идел-Чулман, Агыйдел буйларында үз цивилиза¬ циясен тудырган шанлы Болгар дәүләте, татар тарихының данлы сәхифәләре тергезелә. Дүртенче строфаның берен- че-икенче юлларындагы хәйран калу, гаҗәпләнү хисе та¬ тар халкының данлы үткәне белән горурлану хисенә күчә, лирик геройда юаныч, тынычлык хисе туа. Шагыйрьнең соңгы строфада туры сөйләмгә мөрәҗәгать итүе шигырьне тагын да халык рухына, җанына якынайтып җибәрә. Уку¬ чының әсәрне кабул итүен җиңеләйтә. Г. Тукай шигырьдә вакыт һәм урын төшенчәләрен уңышлы файдалана. Ша¬ гыйрь яшәгән һәм иҗат иткән дәвер аша лирик геройның милли хисләре, гамьнәре үткән заманга тоташа. Милли та¬ рихтагы дан-шәрәф татар халкының киләчәгенә өмет белән карарга чакыра. Тарихта эзле халыкның бетәргә хакы юк, ул югалмаска, инкыйразга юл тотмаска тиеш дигән ыша¬ ныч уята. Күренә ки, татар милләтенең яшәеше, тарихтагы хәрәкәте татар көе «Әллүки» кебек матур да, моңлы да, зар¬ лы да. Шагыйрьләр ижатында кызыл ж«п булып сузылган мотивлар Мотивлар Шигырьләр Уку-гыйлем, мәгърифәт Г. Тукай. Дусларга бер сүз М. Гафури. Иптәшләрем-шәкертләрем М.Гафури. Уку М. Гафури. Мәнзүм сүзләр С.Рэмиев. Уку һ. б. 153
Мотивлар Шигырьләр Хөррият, азатлык Г. Тукай. Хөррият хакында М.Гафури. Хөррият дәверендә Н.Думави. Хөррият булмаса Н.Думави. Без дә файдаланыйк М. Гафури. Шатлык шигыре һ. б. Иттифак, берләшү Г. Тукай. Иттифак хакында Н.Думави. Берлек-иттифак Н.Думави. Рак, аккош, балык М.Гафури. Инсаф вә иттифак М.Гафури. Алар—алай, болар—болай һ. б. Йокы Г. Тукай. Тартар кошы сайрый Г.Тукай. Йокы Н.Думави. Йоклыйлар Н.Думави. Караңгылык тора каплап татарны 3. Бурнашева. Туар әле кояшлы көн С.Рэмиев. Таң вакыты һ. б. Социаль Г.Тукай. Сорыкортларга Г.Тукай. Сайфия Г.Тукай. Көзге җилләр М.Гафури. Базарга чыктым Ш. Бабич. Бай һәм ярлы С.Сүнчэлэй. Ярлылык Ш. Бабич. Яшәсен кыйммәтлелек Н.Думави. Гафилнең... Г.Тукай. Золым Н.Думави. Золым һ. б. Искелек, артталык, наданлык Г. Тукай. Пыяла баш Г. Тукай. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш Г.Тукай. Авыл мәдрәсәсе Н.Думави. Ишан Н.Думави. Динне ашап бетерә язган... С.Рэмиев. Хәзрәтләр эше С.Рэмиев. Хатыннар галәме Ш. Бабич. Ьатиф вә татар 154
Мотивлар Шигырьләр Ш. Бабич. Кадим мулланың сүзе М.Гафури. Безнең хәл һ. б. Иҗтимагый Г. Тукай. Государственная думага Г. Тукай. Өметсезлек Г. Тукай. Олуг юбилей мөнәсәбәте илә Н.Думави. Революция заманы Дәрдемәнд. Кораб М.Гафури. Алмашыну М.Гафури. 1906 елдан 1907 елга васыять Ш. Бабич. Утрау Ш. Бабич. Бетсен империалистик сугыш Н.Думави. Государственный думага хитаб Н.Думави. Сугыш М.Гафури. Фитрәт заманы М.Гафури. Кызыл байрак С.Сүнчәләй. Ихтилал һ. б. Милләт Дәрдемәнд. Кораб С.Рәмиев. Таң вакыты Г.Тукай. Милләтә Г. Тукай. Милләтчеләр Г. Тукай. Милли моңнар Н.Думави. Караңгылык тора каплап татарны Г. Тукай. Көз Дәрдемәнд. Гөрләгән сулар 3. Бурнашева. Милли көйләр 3. Бурнашева. Милли көй Х.Шаммасова. Милләтем С. Сүнчәләй. Җырларым — күз нурларым Ш. Бабич. Әйдә, милләт! һ. б. Халык Г. Тукай. Сәрләүхәсез М.Гафури. Халык теләге М.Гафури. Үзем һәм халкым Ш. Бабич. Халкым өчен С.Сүнчәләй. Җыр С. Сүнчәләй. Сөй халыкны һ. б. 155
Мотивлар Шигырьләр Шагыйрь Г.Тукай. Шагыйрь вә Ьатиф Г.Тукай. Бер татар шагыйренең сүзләре Г.Тукай. Шагыйрь Г.Тукай. Пәйгамбәр Дэрдемэнд. Шагыйрьгә Ш. Бабич. Яшь шагыйрьгә С.Рэмиев. Пәйгамбәр 3. Сәгыйдә. Шагыйрьгә С.Сүнчәлэй. Шагыйрьгә Г.Тукай. Даһигә З.Бурнашева. Даһигә һ. б. Каләм Г.Тукай. Каләм Дэрдемэнд. Каләмгә хитаб М.Гафури. Шатлык шигыре М.Гафури. Мәнзум сүзләр Г. Тукай. Өмидсезлек һ. б. Тоткын, мәхбүс Г.Тукай. Мәхбүс Н.Думави. Мәхбүс Н.Думави. Мәңгелек мәхбүс С.Сүнчәлэй. Шильон мәхбүсе С. Сүнчэлэй. Мәхбүс һ. б. Туган як, Ватан Г.Тукай. Туган җирем Г.Тукай. Пар ат Г.Тукай. Китмибез С.Сүнчәлэй. Ил җыры Дэрдемэнд. Туган-үскән җир Дэрдемэнд. Видагъ һ. б. Мәхәббәт Г.Тукай. Мәхәббәт Н.Думави. Мәхәббәт Дэрдемэнд. Рәсем С.Рэмиев. Ул Н.Думави. Шәркыям Ш. Бабич. Кыз 156
Мотивлар Шигырьләр Н.Думави. Җәйге төндә М. Фәйзи. Гыйшык С. Сүнчәлэй. Мәхәббәтем һ. б. Табигать Г. Тукай. Җәйге таң хатирәсе С.Рэмиев. Авыл Ш. Бабич. Тын төн Ш. Бабич. Ямьле җәй М. Фәйзи. Табигать манзарасы Дәрдемэнд. Яз С. Сүнчәлэй. Авыл М. Гафури. Җәй башы һ. б. Музыка М.Вәлиди. Мандолинага Ш. Бабич. Мандолин Ш. Бабич. Скрипка һ. б. Фәлсәфи: яшәү-үлем, гомер агышы Г.Тукай. Киңәш Г. Тукай. Кыйтга Дәрдемэнд. Без Дәрдемэнд. Үткән көннәр Дәрдемэнд. Сыгылдырып күл камышын Н.Думави. Син — кеше Н.Думави. Тормыш (һәм) мәхәббәт М. Гафури. Харап бакча М. Гафури. Үтә гомерем С.Сүнчәлэй. Үлем М. Фәйзи. Рәхәт кайда? М. Фәйзи. Бәхет Г. Харис. Күңел көзгесе һ. б. Төшенкелек Г. Тукай. Күңелсез минутта Ш. Бабич. Күңел Ш. Бабич. Актык зарым Г. Тукай. Актык тамчы яшь Г. Тукай. Алдандым С. Рәмиев. Алданган 157
Мотивлар Шигырьләр С.Рэмиев. Минем төн С.Сүнчәлэй. Ышаныч С.Сүнчәлэй. Гомерем Дэрдемэнд. Өметләр һ. б. Дини Г.Тукай. Алла гыйшкына Г.Тукай. Таян Аллага Л Г.Тукай. Тәэссер С.Рэмиев. Алла Ш. Бабич. Гаед корбаны һ, б. Тукай, милли идеал С. Сүнчэлэй. Иңеш Ш. Бабич. Габдулла әфәнде Тукаев Ш. Бабич. Тукай үлгәч Р.Ибраһимова. Китте шагыйрь Х.Шаммасова. Наме үлмәс М. Фәйзи. Габдулла әфәнде Тукаев наменә Г.Сөнгати. Сүнде йолдыз Г. Харис. Тукай рухына М. Укмаси. Тукайны сагыну , Ш. Фидаи. Габдулла Тукай М.Гафури. Тукай вафатыннан соң Х.Габидов. Нигә бу шәмнәр сүнә? С.Сүнчәлэй. Азан Җ.Юмаев. Шагыйрь үлде һ. б. Драматургия Милли драматургия, матур әдәбиятның башка төрләре бе¬ лән чагыштырганда, соң формалаша. Аның беренче адым¬ нары XIX гасырның соңгы чирегендә Г. Ильяси, Ф. Халиди иҗатларында ясала. Ике гасыр чигендә Г. Исхакый, Г. Камал, Я. Вәли, М. Казаный һ. б. әдипләрнең килүе бу төрнең инде иҗат мәйданында үзенә ныклы урын ала башлавы турында сөйли. Әдәбиятчы галимнәр татар драматургиясенең 1917 елгы Октябрь борылышларына кадәрге тарихын үз эчендә ваграк өч чорга бүлеп карыйлар: 1. 1887—1905 еллар. Аны драматургиянең «мәгърифәт¬ челек чоры» дип карарга мөмкин. 158
2. 1906—1911 еллар. Бу чорны драматургиянең «театрлы чоры» дип атап була. 3. 1912—1917 еллар. Дөрес, бу бүленеш шартлы. Әмма һәр чор үзенең иҗти¬ магый, тарихи вакыйгалары, мәдәни яңалыклары, драматур¬ гиянең үсеш-үзгәреш закончалыклары, идея эчтәлеге, тема¬ тикасы, яңа сыйфатлары белән бер-берсеннән аерыла. Беренче чорда (1887—1905) тәүге драма әсәрләре языла, беренче тәҗрибәләр ясала. Бу вакытта дөнья күргән пьеса¬ ларда мәгърифәтчелек әдәбияты темалары һәм проблемалары күтәрелә. Әдипләрне татар милләтенең яшәеше, милли чын¬ барлыкның яңарышы белән бәйле белем, мәгърифәт, тәрбия, шәхес иреге, хатын-кыз азатлыгы кебек мәсьәләләр борчый. Г. Ильясиның «Бичара кыз» (1887), Ф. Халидинең «Рәдде бичара кыз» (1888), Г. Камалның «Бәхетсез егет» (1900), «Өч бәдбәхет» (1900), Г. Исхакыйның «Өч хатын берлән тормыш» (1900) һ. б. әсәрләрне шушы сыйфатлар берләштерә. Шул ук вакытта аларның иҗат дөньясында Урта гасыр татар поэзия¬ сеннән, дини-әхлакый әдәбияттан, Шәрык классикасыннан килгән кыйммәтләрне, мотивларны, проблемаларны, җепләрне дә табарга мөмкин. Төп каһарманнарның кылган гамәлләрен дин, шәригать кануннарына салып үлчәү, ата-ана, бала, ир- ат, хатын-кыз хакы, кеше, аның асылы, җаваплылык, мәхәббәт турында уйланулар әсәрләрнең идея эчтәлеген ки¬ ңәйтеп җибәрә. Татар драматургиясенең барлыкка килүендә әһәмиятле роль уйнаган тагын бер әһәмиятле факторны билгеләргә ки¬ рәк. Ул — төрек, рус-Европа әдәбиятларының, мәдәниятенең йогынтысы. Шушы йогынтының, бәйләнешнең бер төре бу¬ ларак тәрҗемәчелекне ассызыклап күрсәтү мөһим. Тәрҗемә¬ ләр драматургияне тема, жанр, сюжет-конфликтлар тудыру, чынбарлыкны сәнгатьчә гәүдәләндерү ягыннан төрләндереп, баетып җибәрәләр. Бу вакытта пьесалар нигездә драма жан¬ рында языла. Комедиягә үрнәк итеп «Комедия Чистайда» пьесасын күрсәтергә кирәк. Беренче чорда язылган драма¬ ларының сәнгатьчә эшләнеше шактый түбән. Әдипләргә дра¬ матик конфликтлар тудыру, драматик характерлы, каһарман¬ нарны формалаштыру осталыгы җитми, геройлардан озын- озын монологлар сөйләтелә. Драматургиянең аякка басуы, ныгуы өчен сәхнә, театр сән¬ гате, артист уены кирәк була. «Өй театры» шартларында 159
яшәгән драматургия, ниһаять, 1906 елда рәсми төстә сәхнәгә менә һәм милли профессиональ театр үз тарих битләрен ачып җибәрә. Драматургиянең икенче чоры башлана. 1906—1911 елларда ул, тизләтелгән үсеш юлын алып, дөнья әдәбияты, әдәби-эстетик фикере югарылыгына күтәрелә. Ул тематик як¬ тан тармаклана, тормышка тагын да якыная, заманның акту¬ аль, мөһим иҗтимагый-социаль, милли мәсьәләләре аның йөзен билгели башлый. Иске татар тормышын асылыннан үзгәртеп кору, искелек һәм яңалык тартышы, сыйнфый кө¬ рәш проблемалары тагын да калкуланып китә. Алар уку, гый¬ лем һәм югары әхлак тәрбияләү мәсьәләләре, феминистик мотивлар белән үрелеп бара. Кеше һәм аның яшәешен сән¬ гатьчә тасвирлауның принциплары, алымнары арта. Г. Исха¬ кый, Г. Камаллар белән беррәттән, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев, Г. Коләхмәтов, Г. Терегулов, Ш. Саттаров, И. Богдановлар бу төрдә актив эшлиләр. Икенче чорда тарихи-инкыйлаби, фәл¬ сәфи драмалар иҗат ителә, комедия жанры аеруча активла¬ ша. Нәкъ шушы вакытта Г. Исхакый үз каләм көчен фаҗига жанрында сыный, ягъни «Зөләйха» трагедиясен яза башлый. Реалистик юнәлештә үскән милли драматургия Г.Исхакый, Г. Коләхмәтов, Г. Камал, Ф. Әмирханнар иҗатында тәнкыйди (социаль) реализм принципларын, алымнарын үзләштерә. Әсәрләрнең идея эчтәлегендәге үзгәрешләр конфликт үзен¬ чәлеген дә билгели: иҗтимагый конфликт — драмалар, ко¬ мик конфликт комедияләр сюжеты нигезендә ята. Драматургиянең өченче чоры 1912—1917 елларга туры килә. Бу чор татар әдәбияты, гыйльми-нәзари фикере, тор¬ мышны сәнгатьчә гәүдәләндерүнең яңа формаларын табу юлындагы эзләнүләре, табышлары белән кызыклы. Г.Исха¬ кый, Г. Камалларның драма төрендә иҗатлары сүлпәнәя. Ф. Әмирхан, Ш. Камаллар да берешәр пьеса язу белән чик¬ ләнәләр. Алмашка М. Фәйзи, К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, Ф. Сәй- фи-Казанлы кебек яшь көчләр килә. Алар иҗатында иҗти¬ магый-социаль, сыйнфый көрәш мотивлары икенче планга чыга. Милләткә, халыкка хезмәт итү идеалы тирәсендә бар¬ лык социаль катлауларны берләштереп, татар халкының икъ- тисади-матди хәлен яхшырту, мәгарифен, мәдәниятен күтәрү өчен барган көрәшне тасвирлау сызыгы барлыкка килә. Мәсә¬ лән, Ф.Әмирханның «Тигезсезләр» (1913), Г. Исхакыйның «Мөгаллимә» (1913) һ. б. әсәрләр. Мондый эчтәлекле әсәр¬ ләрдә геройларның психологиясен, катлаулы эчке дөньясын, 160
кичерешләрен ачуга зур игътибар бирелә. Ә иҗатка килгән яшь көчләр драматик геройларның характер сыйфатларын гадәти гаилә тормышыннан, көндәлек яшәештән алалар. Аларның әсәрләрендә эчке конфликт — акыл һәм хис, иҗти¬ магый вазифа һәм хис, бурыч һәм хис арасындагы каршы¬ лык тирәнәя. М. Фәйзинең «Кызганыч» (1913), «Тәкъдирнең шаяруы» (1913), К. Тинчуринның «Соңгы сәлам» (1917) һ. б. шундыйлардан. Шул ук вакытта геройларның мәхәббәтенә байлыкка, малга омтылыш, баю теләге каршы төшү нигезендә оешкан конфликтлар да тудырыла. Мәсәлән, М. Фәйзинең «Галиябану» (1916) музыкаль драмасы. Шуңа күрә бу баскыч¬ та психологик анализга тартым драма, аның формалары өс¬ тенлек итә: психологик, сатирик, тарихи, музыкаль, сенти¬ менталь, романтик драмалар, мелодрамалар языла. Водевиль, фарс, трагикомедия, комедияләрдә XX йөз башы сүз сәнга¬ тенең үзәк темасы — искелекне, артталыкны, кеше характе¬ рындагы кимчелекләрне фаш итә, алардан көлү сурәтләнә. Татар драматургиясендә тормышны тасвирлауның романтик төре калыплаша. Реалистик һәм романтик эчтәлекле әсәрләр сентиментализм, модернистик агымнарның аерым билгеләре, сыйфатлары белән баетыла. Күренә ки, 10 нчы елларда татар драматургиясе конфликтлар, образ-характерлар тудыру, сән¬ гатьчә эшләнеш ягыннан җитлегү чоры кичерә. Яшьләр Прозаик һәм драматург Ф.Әмирханның «Яшьләр» пьеса¬ сы 1909 елда языла. Ул милли драматургиянең икенче чоры¬ на карый. Әсәрнең жанры Драма. Темасы Зыялы яшьләр тормышы, аларның иске татар тормышын үзгәртүгә бәйле эш-гамәл- ләре, уй-хыяллары, теләк-омтылышлары. Конфликт бирелеше «Аталар һәм балалар» тартышы рәвешен¬ дә сурәтләнгән иске тормыш белән яңа тор¬ мыш каршылыгына корылган. Әсәрнең сюжеты нигезендә драматик конфликт ята. 11 Э-430 161
Геройлар системасы «Аталар» төркеменә җәдитче Хөсәен, Рәхим¬ җан, Фәхерниса, Мәрьям керә. «Балалар», ягъни яшьләр ягында — Газиз, Йосыф, Зәй¬ нәп, Сара, Гали, Зәкәрия. Милләтче Зыяны ике арада, урталыкта торучы герой төсендә күрсәтергә мөмкин. Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр Татар тормышын асылыннан үзгәртеп кору мәсьәләсе. Шушы үзәк проблемага нисбәтле «аталар һәм балалар» арасында каршылык туа, геройларның эш-гамәлләре бер төенгә төйнәлеп, вакыйгалар үстерелә. Дөньяви бе¬ лем алу, мәдәнилек, шәхес хөрлеге, иске та¬ тар тормышын вату-җимерү мәсьәләләре ха¬ тын-кыз азатлыгы, аның гаиләдәге урыны, никах иреге һ. б. проблемалар белән тыгыз үрелеп тасвирлана. Милли чынбарлыкны үзгәртеп кору хатын-кыз мәсьәләләрен уңай хәл итүнең нигезе, шарты итеп тәкъдим ителә. Милли әдәбият, милли театр, милли сәнгать, дин һәм әхлак мәсьәләләре дә пьеса¬ да билгеле күләмдә чагылыш таба. Төп фикере, идеяләре Пьесада татар тормышын үзгәртү кирәклеге идея буларак яши, ул милли идеология фор¬ масын ала. Автор тарафыннан төрлечә шә- рехләнә. Дөньяви белем алу, рус һәм һөнәри мәктәпләрдә уку, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләү кебек мәгърифәтчелек карашлары яклана. Халык арасына кереп, аның дөньяга карашын тирәнәйтүне, милли үзаң тәрбия¬ ләү һәм сәяси агартуны максат иткән халыкчылык идеяләре дә кире кагылмый. Ул Гали программасының эчтәлеген тәшкил итә. Сыйнфый көрәш, сыйнфый каршылык¬ лар, иҗтимагый гаделсезлекләр, байлык туплау, хезмәт ияләре мәнфәгатьләрен яклау кебек идеяләргә таянган социалистлар про¬ граммасы Әхмәт тарафыннан тәкъдим ителә. 162
Әсәрнең сәнгатьчә эшләйеше Пьеса реалистик ысул белән язылган. XX га¬ сыр башында Яңарыш юлына баскан татар тормышы реаль вакыйгаларда дөрес итеп тас¬ вирлана. Драманың төп геройлары — Газиз, Хөсәен, Йосыф, Зәйнәп һәм башкалар дра¬ матик геройлар буларак формалашканнар. Драматург аларның эчке дөньясын, каршы¬ лыклы психологиясен, геройларның рухи дөньясындагы акыл һәм хис бәрелешен дә оста итеп сурәтли. Шулай ук иске тор¬ мыш сагында торучы каһарманнар — Хөсәен, Рәхимҗан, Фәхернисалар да эш-гамәлләре, теләк-омтылышлары белән укучыны ышан¬ дыралар. Төп конфликт ярдәмче конфликт¬ лар белән тирәнәйтелә. «Аталар һәм бала¬ лар* каршылыгының конфликт чишелеше кызыклы. Автор кискен төстә бер якка да җиңү байрагын бирми. Иске гореф-гадәтләр¬ гә, яшәү кануннарына, «аталар »ның яшәү фәлсәфәсенә каршы «балалар» көрәшенең зур каршылыклар аша озакка сузылачагына ишарә ясала. Драманың икенче пәрдәсендә бу төрнең та¬ бигатенә каршы килә торган кимчелек-проб- лемаларның күбәеп китүе, геройлардан озын- озын монологлар сөйләтү, рус сүзләрен мул¬ рак файдалану пьесаның сюжет җыйнаклы¬ гына, сәнгатьчә камиллегенә шактый зыян китерә. и* 163
1917 ЕЛШ1Н СОНГЫ ӘДӘБИЯТКА ГОМУМИ күзәтү 1917 елдан соңгы татар әдәбиятының каршылыклы үсе¬ ше, бер яктан, пролетариат диктатурасы йогынтысы, аерым шәхес мәнфәгатенең икенче планга калдырылуы белән аңла¬ тылса, икенче яктан, әдәбиятның, күпгасырлык традицияләргә тугры калып, гомумкешелек кыйммәтләре булган әхлаклы¬ лык, игелеклелек, тигезлек һ. б. принципларга таянган хәлдә, милли йөзен саклап калуы белән аңлатыла. Әдәбиятның үсеш-үзгәрешенә йогынты ясаган объектив һәм субъектив шартлар: — сәяси-тарихи, иҗтимагый-икътисади вакыйгалар күп булу (Февраль һәм Октябрь инкыйлаблары, гражданнар сугы¬ шы, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, торгынлык еллары, әфган һәм чечен сугышлары, үзгәртеп корулар һ. б.) һәм язу¬ чыларның бу вакыйгаларны бик тиз искәрүләре, аларга үз мөнәсәбәтләрен белдерүне намус эше санаулары; — бай әдәби традицияләрнең өзелүе; — Шәрык әдәбиятларының йогынтысы кимү; рус һәм көн¬ батыш әдәби-эстетик фикеренең тәэсире арту; — төрле әдәби юнәлеш элементларының синтезы (тәнкый¬ ди реализм, романтизм, модернизм, натурализм) күзәтелсә дә, социалистик реализмның өстенлек итүе; — берничә тапкыр алфавит алышыну; — озак еллар дәвамында дингә каршы көрәш алып барылу; — 50 нче еллар уртасында «Хрущев җепшеклеге» баш¬ лану; репрессияләнгән язучыларның реабилитацияләнүе, әсәр¬ ләренең халыкка кайтуы; — 1944 елгы ВКП(б) ҮК карары нигезендә татар халкы тарихын өйрәнүгә җитди тоткарлыклар ясалу; — 1990 елда Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Дек¬ ларация кабул ителү һ. б. Әдәби юнәлешләр һәм алымнар. Традииион реализм XX гасыр башында тормышны әдәби-эстетик яктан чагыл¬ дыруның иң гүзәл үрнәкләрен биргән реализм 1917 елдан соңгы әдәбиятта да үз урынын саклап кала. 30 нчы еллардан башлап, әйдәп баручы әдәби юнәлеш булып социалистик реа¬ 164
лизм мәйданга килә. Аның белән янәшә традицион реализм да яши (Н. Исәнбәт, А. Гыйләҗев, Р. Төхфәтуллин, Н. Фәттах һ. б.). Традицион реализмның татар әдәбиятындагы -үзенчәлек¬ ләре: — чынбарлыкны үз закончалыкларында, типик үзенчәлек¬ ләрендә һәм билгеләрендә сәнгать чаралары ярдәмендә кабат¬ тан күз алдына бастыру; — тормышны бөтен тулылыгында һәм каршылыгында тас¬ вирлау; — образларның эчке дөньясын, характерын чор, заман сыйфатларына бәйләп ачу, ягъни шәхесне җәмгыять белән тыгыз бәйләнештә күрсәтү; — социаль-психологик, фәлсәфи һәм әхлакый проблема¬ лар белән бергә, сәяси-иҗтимагый мәсьәләләргә дә игътибар итү; — башка әдәби юнәлешләр (натурализм, романтизм, модер¬ низм һ. б.) белән тыгыз бәйләнештә булу. Романтизм Инкыйлаблар, гражданнар сугышы, якты, матур тормыш төзүне идеологии нигез итеп алу 1917 елдан соңгы әдәбиятта романтик сурәтләүнең үзенчәлекле чагылышына юл ача. Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә», М.Фәйзинең «Урал суы буен¬ да», «Асылъяр» пьесаларында шәхес иреге, кеше бәхете, соци¬ аль тигезлек мәсьәләләре романтик мәхәббәт коллизияләре аша ачыла. Ь.. Такташның башлангыч чор иҗатында роман¬ тик сурәтләргә өстенлек бирелә, гыйсъянчы герой яңалык буларак кабул ителә. Г. Рәхимнең «Идел» повесте да роман¬ тизм эстетикасына нигезләнә. Социалистик реализм иҗат методы романтик сурәтләүне билгеле бер кысаларга кертә, чикли. Шулай да әлеге юнәлешкә хас сыйфатлар аерым чор яисә әдипләр иҗатында чагылыш таба. Бөек Ватан сугышы еллары әдәбиятында үзәктә торган героик пафос М. Җәлил, Ф. Кәрим иҗатларында романтик элементларның урын алуы¬ на китерә. Сугыштан соңгы әдәбиятта да үткән тормышны яисә геройларның хыял-омтылышын, рухи кичерешләрен су¬ рәтләгәндә, авторлар романтизм хасиятләренә мөрәҗәгать итә¬ ләр (Н.Фәттах. Итил суы ака торур; Т.Миңнуллин. Моңлы бер җыр; Ф.Садриев. Таң җиле һ. б.). Шигърияттә аның ма¬ 165
тур үрнәкләрен И. Юзеев, Р. Гаташ, С. Сөләйманова, Ф. Ярул¬ лин һ. б. иҗатларында күрәбез. Романтизмның татар әдәбиятындагы үзенчәлекләре: — сурәтләүдә экзотик күренешләр, ачык буяулар өстенлек итү; — шәхес иреге, милләт язмышы өчен көрәш идеясе киң урын алу; — шәхеснең иреккә, рухи камиллеккә омтылышы; — еш кына гадәттән тыш хәлләр һәм геройлар алгы план¬ га куелу; — геройларның мәхәббәт сынавы аша үтүе; — жанрлар, алым-формалар, символ һәм детальләр биреле¬ шендә синтезлашу күзәтелү; — җәмгыятьтәге шартлардан ризасызлык буларак, идеалга мөрәҗәгать итү; — фантастик күренешләргә, шартлылыкка урын бирү, ко¬ мик һәм трагик, көндәлек һәм гадәттән тыш хәлләрнең үре¬ леп, кушылып килүе. Натурализм 20 нче елларда әдәбияттагы эзләнүләр, төрлелеккә һәм ре¬ аль тормышка якынрак булырга омтылу натурализмга нигез¬ ләнгән әсәрләр язылуга китерә. Моңа 1921 елда Идел буендагы коточкыч ачлык һәм аны әдәби сурәтләрдә бирү омтылышы да йогынты ясаган. Г.Ибраһимовның «Адәмнәр», М.Гафу- риның «Кеше ашаучылар», К.Нәҗминең «Тукран даласы* әсәрләрендә натуралистик тасвирларда ачлык фаҗигасе күр¬ сәтелә. Социалистик реализм өстенлек иткән елларда нату¬ рализм урын алмый диярлек. 80 нче еллар уртасында әдә¬ биятның тематик, жанр, форма, сурәтләү һ. б. өлкәләрендәге үзгәрешләр натуралистик элементларга мөрәҗәгать итүгә ки¬ терә. Мисалга Н.Гыйматдинованың «Ак торна каргышы», А. Хәлимнең «Татар вакыты» һ. б. әсәрләрне китерергә мөм¬ кин. Натурализмның татар әдәбиятындагы үзенчәлекләре: — вакыйга-күренешләрне чынбарлыктагыча, «натураль» рәвештә сурәтләргә омтылу; — реаль тормышта булган хәлләрне нигез итеп алу, иҗат фантазиясенә урын азрак бирелү; 166
— җәмгыятьнең караңгы якларына игътибар бирү һәм тәнкыйди эчтәлекнең өстенлек итүе; — моңа кадәр игътибардан читтә калган яшерен якларны, кеше физиологиясен һәм психологиясен бөтен тирәнлегендә ачу; — вакыйга-күренешләрне бик нык детальләштерү, җентек¬ ләп, ваклап күрсәтү; — кечерәк жанрларга (хикәя, поэма) өстенлек бирелү һәм тематик чикләрнең булмавы. Модернизм XX гасыр башында әдипләрнең форма һәм эчтәлек өлкә¬ сендәге эзләнүләре һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи фикере йогынтысында татар әдәбиятында символизм, импрессионизм, экспрессионизм һ. б. модернистик агымнар урын ала. 20 нче елларның беренче яртысында яңа иҗтимагый-сәяси шарт¬ ларга бәйле алдагы чор әдәби традицияләреннән читләшү, еш кына аларны кире кагу һәм яңа әдәби юнәлеш-формалар эзләү күзәтелә. Аерым авторлар иҗатында гына чагылыш тапкан футуризм (Г. Кутуй), имажинизм (К. Нәҗми) кебек модер¬ нистик агымнар пәйда була. Аларны моңа кадәр яшәп килгән әдәби-эстетик фикерләүне кире кагу, тормыш-чынбарлык күренешләрен яңача, үзенчәлекле форма, эчтәлек һәм сурәт¬ ләү чаралары ярдәмендә тасвирлау берләштерә. Хәзерге татар әдәбиятында модернизмның импрессионизм, экспрессионизм кебек агымнарына караган билгеләре А. Гыйләҗев, М. Мәһ- диев, Н. Гыйматдинова, Т. Галиуллин, 3. Хәким, М. Гыйләҗев, Г. Гыйльманов һәм башкалар иҗатында чагылыш таба. Модернизмның татар әдәбиятындагы үзенчәлекләре: — кеше аңындагы каршылыкларны тасвирлау, ачу; — игътибарны, закончалыклардан бигрәк, аерым шартлар¬ га, хәлләргә юнәлтү; — җәмгыятьне генә түгел, гомумән, яшәеш закончалыкла¬ рын күзалларга омтылу; — эчтәлек белән форманы каршы кую, сурәт-образны еш кына мәгънәсеннән аерып карау; — моңа кадәр яшәп килгән сурәтләү алымнарыннан баш тарту, яңа формалар эзләү; — художество чараларын куллануда төрлелеккә омтылу; 167
— мифология һәм фольклор белән бәйле образларга, күре¬ нешләргә мөрәҗәгать итү; — еш кына гротеск, пародия алымнарына, төп вакыйга¬ ларга метафора булып килгән күренешләргә мөрәҗәгать итү; — җәмгыятьтә урнашкан тәртипләрдән ризасызлык чагылу; — сурәтләү объекты итеп гадәттән тыш вакыйгалар, хәлләр алыну һәм шулар аша бүгенгебезне аңларга омтылу. Социалистик реализм Иҗат методы буларак, 30 нчы елларда (СССР язучылары- ның 1934 елда булган I съездында) кабул ителә һәм 80 нче еллар уртасына кадәр өстенлекле урын алып тора. Аның бе¬ лән янәшә башка иҗат юнәлешләре дә яши. Социалистик реализмның асылын тормыш-чынбарлыкны дөрес, тарихи нигездә һәм революцион үсештә тасвирлау тәш¬ кил итә. Ул дөньяны революцион үзгәртеп коруны максат итеп куйган идеологиягә нигезләнә. Социалистик реализмның татар әдәбиятындагы үзенчә¬ лекләре: — вакыйга-күренешләрне тарихи нигездә һәм революцион үсештә бирү сәбәпле, аларны бизәп, ал буяуларга манып сурәт¬ ләү һәм шуның белән заман чынбарлыгыннан читләшү; — дөньяны социалистик үзгәртеп коруга ышану, шуңа ом¬ тылу әсәрләрнең идея эчтәлеген билгеләү; — кеше характерлары, берьяклы һәм бертөрле генә сурәт¬ ләнеп, уңай һәм тискәрегә бүленү, үзара каршы куелу; — конфликтның схематик характеры: 20—30 нчы елларда сыйнфый көрәш теориясенә нигезләнүе; сугыштан соңгы ел¬ ларда социалистик идеал белән иске гадәтләр арасындагы кар¬ шылыкка таянуы; — кеше шәхесе иҗтимагый идеалга буйсындырылып, иде¬ алның алгы планга чыгуы һәм чынбарлык буларак тәкъдим ителүе; — социалистик гуманизм һәм социаль оптимизмның төп пафосны билгеләве, югары өслүбкә нигезләнүе. Социалистик реализмның татар әдәбиятындагы үсеш- үзгәреш этаплары һәм үзенчәлекләре: 1. Формалашу чоры (20—30 нчы еллар): — әдәби мираска каршылыклы мөнәсәбәт һәм яңаны эзләү; 168
— инкыйлаб һәм яңа тормыш төзү романтикасы; — «вульгар социологизм»ның урын алуы. 2. Сугыш вакыйгаларына бәйле үзгәреш кичерү чоры (40 нчы еллар): — сугыш темасының өстенлек алуы; — эчтәлекнең форманы билгеләве, кече жанрларның үсүе; — гадел сугышка өндәү һәм җиңү романтикасы, патрио¬ тизм. 3. Яңаруы (60 нчы еллар): — ♦ җепшеклек »нең әдәбиятка йогынтысы; — традицион реализмның җанлануы; — авыл (крестьян) реализмы формалашу; — сурәтләүдә тема, жанр һәм формага бәйле эзләнүләр. 4. Торгынлыкта (70—80 нче еллар): — шәхес һәм милләт мәсьәләләреннән читләшү; — схематик сурәтләүнең, охшаш сюжетларның артуы; — яңа формалар эзләүнең акрынаюы. 169
1917—1940 ЕЛЛАР ӘДӘБИЯТЫ Сәяси, иҗтимагый, мәдәни шартлар: — Февраль һәм Октябрь инкыйлаблары, гражданнар су¬ гышы (1918—1921); — татар азучыларының пролетариат диктатурасына, граж¬ даннар сугышына каршылыклы мөнәсәбәте (кабул итүчеләр: Г.Ибраһимов, М.Гафури, Г.Камал, Ф.Бурнаш, К.Тинчурин, Ш. Усманов һ. б.; икеләнеп калучылар: М. Фәйзи, Ш. Бабич, Ф. Әмирхан һ. б.; эмиграциягә китүчеләр: Г. Исхакый, Ф.Тук- таров һ. б.); — социализм төзүгә бәйле рәвештә илне индустрияләш¬ терү һәм күмәк хуҗалыклар оештыру; — тоталитар система урнашу һәм, шуның нәтиҗәсе була¬ рак, репрессияләр башлану (Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Ш. Ус¬ манов, Ф. Бурнаш, Ф. Сәйфи-Казанлы, X. Туфан, С. Рафиков һ. б.); — автономия кысаларында дәүләтчелек торгызылу (1920 ел¬ да ТАССР төзелү; татар теле дәүләт теле дип игълан ителү); — дингә һәм дин әһелләренә каршы дәүләт сәясәте рәве¬ шендә көрәш алып барылу; — ике тапкыр алфавит алышыну; — 1934 елда СССР Язучылар берлеге оешу, төп иҗат мето¬ ды итеп социалистик реализм кабул ителү. Әдәби хәрәкәт үзенчәлекләре: — яшь авторлар килү (Ш. Усманов, К. Нәҗми, X. Туфан, М. Максуд, А. Шамов, Г. Кутуй, М. Җәлил, Н. Исәнбәт, Ш. Ман¬ нур һ. б.); — үткәндәге мираска каршылыклы мөнәсәбәт, еш кына кире кагу; — яңа эчтәлек, форма эзләү белән мавыгу (футуризм, има¬ жинизм), әдәби күмәкләр төзелү; — әдәбиятны хакимият идеологиясенә буйсындыру омты¬ лышы; — заманга хас яңа герой эзләү (Ь. Такташ, X. Туфан, К. Тинчурин, Г. Кутуй һ. б.); — жанр, форма-алымнар төрлелегенә, сурәт чаралары бай¬ лыгына омтылу, иҗат ысулларының, әдәби юнәлешләрнең янәшә, еш кына үзара үрелеп килүе; — тематик төрлелек: 170
а) сыйнфый көрәш (Ф.Бурнаш. Чәчәктән һәйкәл; Т. Гыйз¬ зәт. Ташкыннар); ә) гражданнар сугышы, илне саклау (А. Шамов. Госпиталь¬ дә; Г.Бэширов. Сиваш; Ф. Кәрим. Аникин); б) инкыйлаб һәм шәхес {X.Туфан. Ак каен. Ант; Ә. Фәй¬ зи. Флейталар); в) динне хурлау, яңа властьны, аның җитәкчеләрен мактау; г) колхоз төзелеше, индустрияләштерү, хезмәт (М.Әмир. Агьилррл', Ш.Маннур. Гайҗан бабай; М.Җәлил. Хат ташучы; Ф.Кәрим. Тавышлы таң); д) үткән тарих (М.Галәү. Болганчык еллар. Мөһаҗирләр; М.Җәлил. Алтынчәч; Н. Исәнбәт. Идегәй); е) мәхәббәт, гаилә кору (һ. Такташ. Мәхәббәт тәүбәсе; Г.Ку- туй. Тапшырылмаган хатлар); ё) яңа хакимияткә тәнкыйть (Ф.Әмирхан. Шәфигулла агай). Әдеби терлор. жанрлар, жанр формалары Эпос Тарихи роман Автобиографик повесть Эпистоляр повесть Социаль-революцион повесть Социаль-психологик повесть Натуралистик хикәя Романтик повесть М.Галәү. Болганчык еллар. Мөһаҗирләр; Г.Ибраһимов. Казакъ кызы. Г.Бэширов. Сиваш; М.Гафу¬ ри. Шагыйрьнең алтын при- искасында. Г. Ку туй. Тапшырылмаган хатлар. Ш. Камал. Таң атканда. М.Гафури. Кара йөзләр. Г.Ибраһимов. Адәмнәр. Г. Рәхим. Идел. • Лирика Күңел лирикасы Гражданлык лирикасы һ. Такташ. Таң кызы. Ур¬ ман кызы; С.Хәким. Юксы¬ ну; М.Җәлил. Сагыну. һ. Такташ. Бездә туа яңа кешелек; Ә.Фэйзи. Еллар бу¬ сагасында. 171
Сәяси лирика Поэма Лирик-публицис- тик поэма Лирик-фәлсәфи поэма Элегия Ә.Фәйзи. Миллион Зиннәт. һ. Такташ. Мәхәббәт тәүбәсе. Киләчәккә хатлар; С.Хәким. Пар ат; М. Җәлил. Хат та¬ шучы. Ә.Фәйзи. Флейталар. Х.Туфан. Ант. Ә.Фәйзи. Элегия. Драматур¬ гия Тарихи трагедия Либретто Фаҗигале драма Социаль драма Сатирик комедия Шигъри трагедия Романтик драма Фәлсәфи трагедия Мелодрама Н. Исәнбәт. Спартак. Идегәй. М. Җәлил. Алтынчәч. К. Тинчурин. Сүнгән йолдызлар. Ф.Бурнаш. Камали карт. К.Тинчурин. Җилкәнсезләр. Американ. Ф.Бурнаш. Таһир-Зөһрә. М.Фәйзи. Урал суы буенда. Асылъяр. Һ. Такташ. Җир уллары тра¬ гедиясе. К.Тинчурин. Зәңгәр шәл. Һади Такташ (1900—1931) Иҗатының беренче чорына (1916—1922) хас үзенчәлек¬ ләр: — романтик сурәтләү, бунтарьлык рухы өстенлек итү; — дини-мифологик, символик образларның үзәктә торуы һәм шулар аша җир тормышын, яшәү мәгънәсен аңларга ом¬ тылу («Газраилләр», «Күктән сөрелгәннәр», «Янар таулар», «Җир уллары трагедиясе»); — мәхәббәттә янучы лирик герой («Урман кызы», «Таң кызы», «Зәңгәр күзләр»); — гомумкешелек кыйммәтләрен яклавы, фәлсәфи эчтәлек («Мәңгелек әкият»). 172
Иҗатының икенче чорына (1923—1931) хас үзенчәлек¬ ләр: — реалистик сурәтләү өстенлек итү; — гыйсъянчы лирик герой («Такташ үлде», «Син дә үл инде», «Әйдә, энем»); — чынбарлыкка, яңа җәмгыятькә бәя, мөнәсәбәт бирелү («Болай... гади җыр гына», «Ак чәчәкләр», «Мокамай»); — объектив һәм субъектив эчтәлек, форма яңалыгы, иҗти¬ магый тормыштагы социаль-психологик каршылыклар («Ки¬ ләчәккә хатлар», «Бүгенге матурлык»); — яшьлек, мәхәббәт, гаилә мәсьәләләренә мөрәҗәгать итү («Алсу», «Мәхәббәт тәүбәсе», «Югалган матурлык»); — халыкчанлык, тел бизәкләре байлыгы, юмор («Нәни раз¬ бойник»); — еш кына романтизм белән реализм үрелеп килү; сөй¬ ләм шигыренең уңышлы формаларын табу. Мәхәббәт тәүбәсе Жанры Поэма, лиро-эпик әсәр: тормышчан вакый- га-күренешләр бирелә; геройларның хис-ки- черешләре киң урын ала. Сюжет-компо- зициясе Экспозиция — егет белән кызның танышу һәм яратышулары; Төенләнеш — яшьләр арасындагы якынлык¬ тан соң, егетнең кызны ташлап китүе; Хәрәкәт үстерелеше — кызның хат язуы, сөйгәнен көтүе, авырлы булуы, егетнең би¬ тарафлыгы; Кульминация — Зөбәйдәнең, бала табып, Ана булуы һәм әти кешенең баласын күрергә ки¬ лүе; Чишелеш — яшьләрнең үзара аңлашып ка¬ вышулары. Поэма лирик геройның яшьлек, мәхәббәт турындагы фикерләре белән башлана. Алар яшьлек хисе һәм картлык акылы рәвешен¬ дәге каршылыкта бирелә. Төп өлештә Зө¬ бәйдәнең гыйшкы, аның сәбәпләре ачыла, 173
бераздан мәхәббәт шатлыгы хәсрәт белән алы¬ шына: кызны сөйгән егете алдый, Зөбәйдәнең юануы булып өмет тулы хат язуы тора. Хәсрәтеннән арыну өчен, айның ялгызлыгы турында уйлый, ачулы җилне искә төшерә. Әсәр яшьләрнең кавышу күренеше белән тә¬ мамлана. Темасы Мәхәббәт һәм җаваплылык. Проблемалары — «Мәхәббәт» төшенчәсен аңлау, ярату хи¬ сенең зурлыгы, матурлыгы; — «ирекле сөю»гә караш; — бәхетле гаиләнең нигезе; — шәхес иреге һәм бер-берең алдында җавап¬ лылык; — Ана булу хокукын һәм вазифасын үтәү. Идеясе Яшьлек ялгышларыннан сакланыгыз; кеше¬ гә ышаныч, көч бирә торган, аның тормышын ямьле һәм мәгънәле итә торган ярату хисен югалтмагыз; «ирекле сөю» ул вакытлы күңел ачуга гына нигезләнә; үзара ышанычка, хис¬ ләр сафлыгына, җаваплылыкка нигезләнгән гаилә генә бәхетле була. Төп образлары Зөбәйдә — матур кыз, комсомолка; рухи дөньясы хис-кичерешләргә бай; Мәхмүткә гашыйк була; мәхәббәтенең җавапсыз икән¬ леген тойса да, ярату хисенә бирелеп алдана; ихтыяр көченә ия, туачак бала каршында җаваплылыгын аңлый. Мәхмүт — наборщик булып эшли, җыелыш¬ ларда доклад сөйли, театрга йөри; йомшак характерлы, мәхәббәт сынавын үтә алмый, «ирекле сөю» тарафдары; эчке каршылыгын җиңеп, ана һәм бала каршындагы җаваплы¬ лыгын аңлауга килә. Лирик герой — бай тормыш тәҗрибәсе бар, әлегәчә яшьлек дәртен җуймаган, әмма акы¬ лын йөрәгенә башлык иткән; тормыштан ямь 174
табып, кеше бәхетен кайгыртып яши; вакый¬ галарны бергә тоташтыра, аның хис-киче- решләрендә күренешләргә һәм геройларның эш-гамәлләренә бәя бирелә. Сәнгатьчә эш¬ ләнеше — Сюжет-композициясе, фикер ачыклыгы, образларның эшләнеше гаять уңышлы; — традицион сурәтләү чараларын киң файда¬ лана (җил, ай образлары, антитеза, янәшәлек һ. б.); — яшьлек, мәхәббәт, Ана турындагы юллары шигъри табыш булып тора; — теле матур, эмоциональ-тәэсирле, интона¬ цион яңгырашлы; метафора («тәңкә карлар»), чагыштыру («мәхәббәт тә нәфис чәчәк ке¬ бек»), сынландыру («ә ай күктә һаман сүге¬ неп йөри») һәм башкаларның муллыгы поэ¬ маны тагын да баета. Галимҗан Ибраһимов (1887—1938) Октябрь инкыйлабына кадәрге иҗаты (1907—1917). Беренче этап (1907—1912): — әсәрләре: «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы», «Диң¬ гездә», «Сөю — сәгадәт», «Уты сүнгән җәһәннәм», «Татар ха¬ тыны ниләр күрми» һ. б.; — шәхес иреге, социаль тигезлек, милләт язмышы өчен борчылу; — иске тәртипләргә, гаделсезлеккә, хатын-кызның авыр, аянычлы язмышына каршы чыгу; — романтик пафос өстенлек итү, реаль тормышка, романтик хыял дөньясы каршы куелу; — милли азатлык, рухи ирек идеяләрен яклау; — сурәтләүдә портрет, пейзаж характеристикаларына, пси- хологизмга киң урын бирелү. Икенче этап (1912—1917): — әсәрләре: «Көтүчеләр», «Табигать балалары», «Карт ял¬ чы», «Безнең көннәр» һ. б.; 175
— әдипнең сәяси-иҗтимагый карашлары үзгәрү; — иҗатында реаль тормыш күренешләре, социаль мәсьә¬ ләләр өстенлек итү; — гади кеше язмышы, гаделлеккә, тигезлеккә ирешү юл¬ лары турында уйлану; — революцион көрәш идеясен яклавы. Совет чорындагы иҗаты (1917—1938). — әсәрләре: «Яңа кешеләр», «Кызыл чәчәкләр», «Алма¬ чуар», «Адәмнәр», «Казакъ кызы», «Тирән тамырлар» һ. б.; — сыйнфый көрәш һәм әхлак, дуслык һәм милләт бер¬ дәмлеге мәсьәләләрен күтәрүе; — кеше һәм табигать мөнәсәбәте; — натуралистик сурәтләрдә ачлык фаҗигасен тасвирлау; — үткән тарих һәм яңа хакимияткә мөнәсәбәт; — хатын-кыз язмышын, милли азатлык мәсьәләсен милли җирлектә ачу; — иҗаты традицион реализмга нигезләнә, романтизм эле¬ ментлары да күзәтелә. Күпкырлы эшчэнлеге: — мөгаллим (1916—1917 елларда «Галия» мәдрәсәсендә укыта); — педагогик-методик хезмәтләр яза («Татар имлясы», «Яңа әдәбият», «Әдәбият дәресләре», «Татар телен ничек укытыр¬ га?» һ. б.); — әдәби тәнкыйтькә нигез салучыларның берсе («Татар шагыйрьләре», «Татар әдәбиятын өйрәнү юлында» һ. б.); — иҗтимагый һәм дәүләт эшлеклесе (Учредительное соб¬ рание депутаты; Милләтләр халык комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман комиссариаты рәисе урынбасары; ТАССР Мәга¬ риф халык комиссариаты каршындагы Гыйльми Үзәк рәисе (1925—1927); — Татарстан матбугатын оештыруда актив катнаша («Эш¬ че», «Кызыл Армия», «Кызыл яшьләр» газеталарының, «Без¬ нең юл», «Мәгариф» журналларының беренче адымнары аның исеме белән бәйле); — революцион хәрәкәт, мәгариф һәм әдәбият тарихы бу¬ енча хезмәтләр яза («Татарлар арасында революция хәрәкәт¬ ләре», «Имля, тел, әдәбият мәсьәләләре* һ. б.). 176
Казакъ кызы Жанры Роман, эпик төргә карый; кешеләр язмышы хикәя¬ ләп бирелә; характерлар формалашу процессы эзлек¬ ле күзәтелә; берничә сюжет сызыгы бар; чагыштыр¬ мача зур күләмле әсәр. Сюжет- компози- циясе Сюжет эле¬ ментлары Карлыгач һәм Арысланбай мәхәббәте. Ыруглар арасындагы көрәш. Экспози¬ циясе Карлыгачны Калтай исемле егеткә ярәшү. Үзләрен Чыңгыз нәсе¬ леннән дип санаган найманнарның озак ел¬ лар буе башка ыруглар¬ дан өстен булуы. Төенләне¬ ше Карлыгачның ярәшкән еге¬ теннән баш тартуы. Халыкта кайманнар¬ дан ризасызлык арту. Байтүрәнең үлеме. Бу вакыйгадан соң көрәш кискен көчәеп китә. Хәрәкәт үс¬ терелеше Яшьләр тор¬ мышына бәйле даланы, яшәү рәвешен, төрле гореф-гадәт¬ ләрне, шәхси кичерешләрне сурәтләү. Ыруглар арасында яшертен, кайвакыт ачык төс алган тарты¬ шуның арта баруы. Кульмина¬ циясе Арысланбай Карлыгачны урлап кайткач, Биремҗан ак¬ сакалның Ка¬ ра айгыр ыруы¬ на баруы һәм килешү төзе¬ лү. Сарсымбай яклылар- ның сайлауда ждңеп чыгуы. Әмма Кал¬ тайның ялган шикаяте һәм рус түрәләре якла¬ ган найманнарның ты¬ рышлыгы белән сайлау нәтиж,әләре юкка чыга¬ рылу. 12 Э-430 177
Чишелеше Сарсымбай ка¬ лымны кайта¬ рып бирә. Яшь¬ ләр туй үткәрә. Сарсымбай, Арыслан¬ бай һәм тагын ике ке¬ ше сөргенгә җибәрелә. Калтайның гәүдәсен күлдән табалар. Үтерү¬ дә гаепләнүче Җолкын- бай кача. Темасы Мәхәббәт, тигезлек, бердәмлек. Пробле¬ малары — Хатын-кыз язмышы, аның шәхси иреккә, бәхеткә хокукы; — ыруглар арасындагы көрәш, аның сәбәпләре, нә¬ тиҗәләре; — социаль һәм сыйнфый тигезсезлек; — Ак патшаның колонизаторлык сәясәте, аның асылы; — милли азатлык көрәше, азатлык, берләшү идеясе. Идеясе Милли азатлыкка шәхес иреген, кешенең бәхеткә хокукын аңлау, үзара тату, дус, килешеп яшәү һәм көрәш аша гына ирешеп була. Төп об¬ разлары Карлыгач-Сылу — Сарсымбай кызы, мул, иркен тор¬ мышта яши, гаҗәеп чибәр, ярәшелгән егетне кабул итми, күңеле Арысланбайга төшә. Горур табигатьле, хөр күңелле кыз дала гадәтләренә каршы чыга, шә¬ хес иреге өчен көрәшә, ахырда ире артыннан сөр¬ генгә китә. Арысланбай — кыю, батыр, туры сүзле, горур егет. Ак патшага каршы сөйләгәне өчен берничә ел сөр¬ гендә булган, ихтыяр көченә ия, максатчан, авыр¬ лыклар, каршылыклар алдында туктап калмый. Бу сыйфатлары мәхәббәте өчен көрәшкәндә дә ча¬ гыла. Биремҗан аксакал — ил карты, кайчандыр иркен гомер иткән, хәзер бөлгән. Халыкны яклаучы, аны милли азатлык көрәшенә өндәүче; туры сүзле, горур табигатьле, шәхес иреген югары куючы. 178
Сәнгатьчә эшләнеше Стиль үзенчәлеге: эпик киңлек; «тукталышлы хи¬ кәяләү»; зур булмаган вакыйгаларда тулы бер ха¬ лыкның язмышын бирүе. Алымнар: лирик чигенешләр, эчке монологлар, та¬ бигать күренешләре, символик образлар, кабатлау¬ лар һ. б. Кәрим Тинчурин (1887—1938) Иҗат үзенчәлекләре: — беренче иҗат тәҗрибәләрен «Сәйяр» труппасында ар¬ тист булып эшләгәндә ясый: «Хәләл кәсеп», «Беренче чәчәк¬ ләр», «Назлы кияү», «Соңгы сәлам» һ. б.; — тормышта үз урыныңны эзләү, халыкка хезмәт итү мәсьәләләре үзәктә тора; — каршылык искелек белән яңалык, өлкән буын белән яшьләр, шәхес белән җәмгыять арасында; — реаль тормыш күренешләре романтизм алымнары белән баетылып, еш кына мелодрама элементлары кушылып китә; — 20 нче елларның иң күренекле драматургы: «Казан сөлгесе», «Американ», «Сүнгән йолдызлар», «Җилкәнсезләр», «Зәңгәр шәл», «Хикмәтле доклад», «Ил» һ. б. — көнкүреш материалы сәяси фикерләр белән кушылып китә («Җилкәнсезләр»), сатирик һәм фаҗигале пафос белән аралаша («Американ», «Зәңгәр шәл»); — төп темалар: шәхес иреге, социаль тигезсезлек, мәхәббәт, бәхеткә хокук; милләт язмышы; буржуаз катлау вәкилләрен¬ нән ачы көлү; үткән тормышның фаҗигале, каршылыклы яклары; яңа социалистик җәмгыять төзү; җәмгыятьтәге ким¬ челекле якларны тәнкыйтьләү; — жанр төрлелеге: 12 комедия, 5 драма, 5 музыкаль драма, 1 трагедия; 4 әсәре башка авторлар белән берлектә языла; — сатирик комедия юнәлешен яңа баскычка күтәрә, көлү¬ нең күптөрле алымнарына мәйдан бирә: геройның үз-үзен фаш итүе, берсеннән-берсе ачы итеп көлү, сүз уйнату, эчке мәгънә белән тышкы форманың туры килмәве; — музыкаль драма жанры үсешенә зур өлеш кертә («Зәң¬ гәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Ил»); 12* 179
— чорның үзенчәлекле типларын бирә: Батырхан, Надир, Исмәгыйль, Муса, Габдуллаҗан һ. б.; — әсәрләренә композицион төзеклек хас, халыкның тел байлыгыннан уңышлы файдалана, психологизм алымнарына иркен мөрәҗәгать итә. Сүнгән йолдызлар Жанры Фаҗигале драма: катлаулы тормышчан вакыйга¬ ларда шәхес һәм җәмгыять, шәхес һәм коллектив һ. б. арасындагы каршылыклар ачыла. Конфликт хәл ителмәслек кискен булмый. Геройлар үлеме төп каршылыкны хәл итүнең бердәнбер чарасы булып тормый. Каршы якларның җитди көрәше¬ нә нигезләнгән драматизм үзәктә тора. Сюжет- компози- циясе Вакыйгалар «мәхәббәт өчпочмагы*на нигезләнеп алып барыла. Экспозиция — хәзрәттә хезмәт итүче ятим егет Ис¬ мәгыйль Сәрвәрне ярата. Әбисе белән генә яшәүче кыз аның мәхәббәтен кабул итә. Мәхдүм Надир, хат язып, Сәрвәрне яратуын белдерә. Төенләнеш — сугыш башлана. Хәрәкәт үстерелеше — егетләрнең бер өлеше төрле юллар белән солдаттан кала, бер төркемен сугыш¬ ка алып китәләр. Сөйгәне белән аерылу сәбәпле, Сәрвәр хәсрәт эчендә яши. Кульминация — Сәрвәр үз куллары белән Исмә¬ гыйль колагына «дару» сала. Егет үлә. Чишелеш — Сәрвәр акылдан яза, соңрак сөйгәне ка¬ бере өстендә җан бирә. «Соңгы өмете», «актык йол¬ дызы» булган Сәрвәр үлеменнән соң Надир үз-үзенә кул сала. Темасы Кеше бәхете мәсьәләсе. Пробле¬ малары — Мәхәббәт хисенең зурлыгы; — кеше хокукы, аның язмышы; — кеше бәхетенә киртә булган сугыш афәте; 180
— яшәү һәм үлем фәлсәфәсе (Надирга бәйле); — тормыш гаделсезлеге; — иске гадәт-күренешләрне кире кагу. Идеясе Матур хыяллар белән яшәүче, бәхеткә тулы хокук¬ лары булган геройларның үлеменә сәбәпче булган сугышка, аны башлаучыларга нәфрәт, ләгънәт һәм тормыш гаделсезлегенә ачыну. Төп образ¬ лары Сәрвәр — әбисе тәрбиясендә үскән кыз, горур таби¬ гатьле, ярдәмчел, кешелекле, әдәпле; бәхетле була¬ чагына ышана, моның өчен бөтенесен эшләргә әзер; кыю, ихтыяр көченә ия. Исмәгыйль — тәрбияле, кешелекле, таза, матур егет; ятимлектә үскән, кимсенеп яши; үзен Сәр¬ вәргә тиң түгел дип саный, ярата белә; Надирга үч сакламый, ихтыярсыз, юаш; кайвакыт мескен булып күренә; «язмыштан узмыш юк» дип саный һәм бәхете өчен көрәшүдән баш тарта. Надир — табигать тарафыннан кимсетелгән, бөкре, ямьсез кыяфәтле; бик горур, үзен кызганучыларны дошман күрә; башкалар белән тигез буласы килә; Сәрвәрне яратуы яшәү көче бирә, мәхәббәте тор¬ мыш мәгънәсенә әйләнә; Исмәгыйльнең хисләрен хөрмәт итә; хыялында туган бәхетен акылдан язган Сәрвәр белән аралашуда таба; үлеме белән мәхәббәтенең зурлыгын раслый. Сәнгатьчә эшләнеше — Сюжет-композиция төзеклеге; — образ-характерларның гаять уңышлы эшләне¬ ше; — вакыйга-күренешләрнең үзара тыгыз бәйләнеш¬ тә төп идеяне ачуга хезмәт итүе; — музыкаль жанрда булуы; — халык иҗатын, тапкыр гыйбарәләрне, мәкаль- әйтемнәрне оста файдалануы; — лиризм һәм трагизмның үрелеп баруы; — геройларның рухи дөньясын ачу өчен, психоло¬ гизм алымнарына мөрәҗәгать итүе. 181
БӨЕК BflTflH СУГЫШЫ ЕЛЛвРЫ ӘДӘБИЯТЫ Сәяси, иҗтимагый, мәдәни шартлар: — 1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясенең СССРга һөҗүм итүе совет халкы өчен зур сынауга әйләнә; — ил сугышчан лагерьга әверелә, халык хуҗалыгы фронт өчен эшли башлый; «Ватан өчен!», «Җиңү өчен!» лозунглары¬ на сәяси, иҗтимагый, мәдәни тормыш буйсындырыла; — фронт һәм тыл бердәмлеге җиңүнең хәлиткеч фактор¬ ларыннан берсе була; — Татарстаннан 560 мең кеше сугышка алына; 200 дән артык якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була (М. Җәлил, П. Гаврилов, М. Девятаев, М. Сыртланова, Г. Гафия¬ туллин һ. б.); — татар язучыларының күпчелеге фронтка китә; 30 дан артыгы сугыш кырында яисә дошман әсирлегендә һәлак була (М. Җәлил, А. Алиш, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, К. Басыйров, М. Гаяз, Р. Ильяс, X. Мөҗәй, Д. Фәтхи һ. б.); — 1942 елдан башлап төрле фронтларда 16 исемдә татарча газета чыга. Аларда Г. Кутуй, А. Шамов, Ә. Ерикәй, Р. Ишмо¬ рат, Г. Әпсәләмов, И. Гази, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, Ш. Мөдәррис, М. Хөсәен һ. б. әдипләр журналист булып хезмәт итә; — ВКП(б) ҮКның 1944 ел 9 август карары нигезендә татар әдәбиятында һәм сәнгатендә тарихи темаларны яктыртуга зур киртә куела. Әдәби хәрәкәт үзенчәлекләре: — әдәбиятның агитатор һәм пропагандист вазифаларын үти башлавы; төп максат-бурычы: халыкны изге көрәшкә ча¬ кыру, бердәмлеккә өндәү, җиңүгә ышаныч тәрбияләү, фашизм¬ га нәфрәт хисе уяту һ. б.; — әсәрләрнең эчтәлеген билгеләүче пафослар: героик (Ф.Кәрим. Идел егете), романтик (М.Җәлил. Сандугач һәм чишмә), фаҗигале (Ф.Кәрим. Партизан хатыны); — укучының хис-кичерешләренә йогынты ясау максатын¬ нан авторлар контраст төсләр белән эш итә: илен саклаучы патриот, тырыш хезмәт кешесе — ачык, якты; фашизм, аның ялчылары кара, төссез буяуларда сурәтләнә; — сугыш чоры таләпләренә иң тиз яраклашучы төр лири¬ ка була, һәм анда мондый мотивлар алга чыга: а) көрәшкә өндәү, чакыру (Ә.Ерикәй. Сугышка, иптәшләр); 182
ә) илне сакларга ант итү (Ф.Карим. Ант; М.Җәлил. Тупчы анты; М. Хөсәен. Туган ил өчен); б) фашизмга нәфрәт (К.Нәҗми. Фашизмга үлем!; Ә.Исхак. Канга — кан); в) туган җир, кадерле кешеләр белән саубуллашу (Ш. Ман¬ нур. Саубуллашу җыры; Г.Кутуй. Озату җыры; К.Нәҗми. Озату); г) сугышның алдагы елларында шигъриятнең эчтәлеге яңарып, үзәккә фронт вакыйгалары, солдат батырлыгы, уй- хисләре куелу (Ш. Мөдәррис. Землянкада; С. Хәким. Хат; Ә. Фәйзи. Фронт юлында); д) тылдагы хатын-кызларның тырыш хезмәтен күрсәтү, якты образларын бирү (К.Нәҗми. Хәят апа. Сагыну хаты); е) поэзиядә поэма һәм баллада жанрлары активлашу (Ф.Кәрим. Гөлсем. Партизан хатыны. Тимер һәм тимерче; К.Нәҗми. Снайпер Мәрдән); ё) сугышның соңгы чорында җиңү шатлыгы, киләчәк ма¬ турлыгы, интернационализм һәм гуманизм авазлары киңрәк яңгырау (Ш.Маннур. Без киләбез күкрәп; Б.Рәхмәт. Безне көтәләр; Ф.Кәрим. Мин — гуманист; Х.Туфан. Гөлләр инде яфрак яралар); — прозада хикәя, очерк, повесть кебек жанрлар алгы план¬ га чыгу; — темалары: а) халыкның җиңүгә ышанычы, батырлыгы (Ф. Кәрим. Язгы төндә; И.Гази. Алар өчәү иде; Г.Әпсәләмов. Ватан улы); ә) фашизмның ерткычлыгын фаш итү (Г.Кутуй. Рәссам; И. Гази. Кышкы кичтә; Ф. Кәрим. Разведчик язмалары); б) сугыш чоры кешеләренең эчке дөньяларын ачу аша яшәү һәм үлем, бурыч һәм намус, кайгы һәм өмет моти¬ вын чагылдыру (Ә. Еники. Бала. Ана һәм кыз. Бер генә сә¬ гатькә); — нәсер жанрының матур үрнәкләре дөнья күрү (Г.Ку¬ туй. Сагыну. Без — сталинградчылар); — сугыш көндәлекләре язылу (Х.Мөҗәй. Сугышчы язма¬ лары); — драматургиядә халык героизмын, патриотизмын, парти¬ заннар хәрәкәтен чагылдырган драмалар дөнья күрү (М. Әмир. Партизан Иван; Т. Гыйззәт. Төнге сигнал; Н. Исәнбәт. Мәрь¬ ям); 183
— халыкның тылдагы фидакарь хезмәтен сурәтләү (Р. Иш¬ морат. Кайту; М.Әмир. Гөлҗамал. Миңлекамал); — тарих һәм заман темасына бәйле олы шәхесләрнең мә¬ һабәт образлары тудырылу (Н. Исәнбәт. Мулланур Вахитов; М.Гали, Х.Уразиков. Каюм Насыйри); — ВКП(б) ҮК карарында «Идегәй» дастанына «ханнар-фео- даллар эпосы» дигән дөрес булмаган бәя бирелү һәм аның әдәбият тарихыннан алып ташлануы; — сугыш чорының, нигездә, халыкның ил азатлыгы өчен көрәштә тиңдәшсез батырлыгын күрсәтү планында яктырты¬ луы, шуңа бәйләнешле рәвештә күп геройларның үлемнән курыкмый торган гадәттән тыш шәхесләр итеп күрсәтелүе; — чынбарлыкның сугышка бәйле күп яклары турында (командирларның булдыксызлыгы, миллионнарча кешенең үтерелүе яисә әсир төшүе, хыянәт күренешләре, бернинди ко¬ ралсыз сугышка керү һ. б.) язуны тыю. Әооба тарлар, жанрлар, жанр формааары Лирика Күңел лирикасы Пейзаж лирикасы Публицистик лирика Фәлсәфи лирика Ш. Маннур. Балама. Җиңү балдагы; М. Җәлил. Хуш, акыллым. Ә. Фәйзи. Йолдыз; Н.Арсла¬ нов. Авылда; Ә. Исхак. Көз; С.Хәким. Урман. М.Җәлил. Тупчы анты; А.Алиш. Ничек килер үлем?; Г.Хуҗи. Җиңелмәс гвардия; Ә.Исхак. Украина. Ш. Маннур. Чәчәкләр һәм снарядлар; Ф. Кәрим. Сөйләр сүзләр бик күп алар... Лиро-эпик Баллада М. Җәлил. Ана бәйрәме. Сан¬ дугач һәм чишмә; Ә.Фәйзи. Дулкыннар ни сөйлиләр?; М.Садри. Партизан үлеме. 184
Сюжетлы шигырь Поэма Драматик поэма С.Баттал. Печән чаптым; М.Җәлил. Вәхшәт. Ф.Кәрим. Партизан хатыны. Гөлсем. Идел егете; К. Нәҗ¬ ми. Снайпер Мәрдән; К. Нәҗ¬ ми. Хәят апа. К. Нәҗми. Фәридә. Эпос Хикәя Повесть Маҗаралы по¬ весть Нәсер Фронт көндәлеге Г.Әпсәләмов. Ватан улы. Үлемнән көчлерәк; Ә.Еники. Бала. Ана һәм кыз; И. Гази. Алар өчәү иде. Ф. Кәрим. Язгы төндә. Развед¬ чик язмалары. Г. Кутуй. Рөстәм маҗарала¬ ры. Г. Кутуй. Сагыну. Без — ста- линградчылар. Х.Мөҗәй. Сугышчы язмала¬ ры. Драматур¬ гия Драма Әкият-пьеса Фольклорга нигезләнгән пьеса Тарихи-биографик драма Т. Гыйззәт. Төнге сигнал; Н.Исәнбәт. Мәрьям; Р. Иш¬ морат. Дошман лагеренда. Кайту; М. Әмир. Партизан Иван. Миңлекамал. Д.Аппакова. Тапквдэ егет. Н.Исәнбәт. Җирән Чичән бе¬ лән Карачәч сылу. Түләк. Н. Исәнбәт. Мулланур Вахи¬ тов. Гөлждмал; М.Гали, Х.Ура- зиков. Каюм Насыйри. 185
Фатих Карим (1909—1945) 20—30 нчы еллар иҗаты: — 20 нче еллар уртасында шигърияткә килеп, яңа тор¬ мышка, яшьләргә, хезмәткә дан җырлау; комсомол рухы алып килү; — төрле вакыйгаларга мөнәсәбәтен шигырь аша белдерү, укучыга ниндидер хәбәр җиткерү формасында язу; — көрәш дәрте белән мавыгу декларатив сөйләүгә, коры риторикага, яңа формалар белән мавыгуга китерү; образлылык кимү, сурәт чаралары ярлылану («Безнең һәйкәл», «Закон»); — 30 нчы елларда шигъри осталыгы, әдәби зәвыгы үсү, киңәю; шигырьләрендә лирик җылылык, мөлаемлык, таби- гыйлек арту («Зәйтүнә», «Беренче бала», «Кемгә сөйлим сер¬ ләремне»); — бу чор иҗатының төп тема-мотивлары: социалистик хезмәт, бәхетле киләчәк, совет кешесенең гуманистик сыйфат¬ лары («Җиденче мич», «Тавышлы таң»); илне саклау («Чайка башыңны», «Пулеметчы», «Аникин»). Тоткынлык чоры иҗаты (1938—1941): — әсәрләрендә тоткынлыкның ачы газабы, рәнҗетелү хис¬ ләре өстенлек итү («Я көн генә була, я төн генә...»); — шигырьләренең төп мотивлары: лирик геройның бор¬ чылуы, сыкрануы һәм якыннарын, туган җирен сагыну хис¬ ләре («Ант», «Көзге яңгырлы төн»); — әсәрләрендә идеология йогынтысы кимү, реалистик су¬ рәтләүгә нигезләнү; — лирик геройның, ялгыз калып, хатыны, балалары ту¬ рында уйлануы («Кадрия», «Сагынып кайтам сине»); — символик образларга, чагыштыру, арттыру, антитеза һ. б. алымнарга иркен мөрәҗәгать итүе («Кыр казы»). Сугыш чоры иҗаты (1941—1945): — җиңүгә тирән ышаныч белән илен сакларга ант итү («Ант»); — лирик геройның рухи дөньясы баю, ул кешелекле, нык ихтыярлы («Теләк», «Иптәш»); — яшәү һәм үлем турында фәлсәфи уйлануы («Сөйләр сүз¬ ләр бик күп алар...»); 186
— фашизмга нәфрәт, ләгънәт яңгырау («Бездә яздыр»); — тыл тормышы, фронт һәм тыл бердәмлеге («Сагынып көтәм», «Аның җыры», «Син еракта»); — туган ягын, якыннарын юксыну («Исә җил», «Сагын¬ дым», «Газиз әнкәй»); — поэма һәм баллада жанрларында иҗаты иң югары нок¬ тага җитү («Гөлсем», «Идел егете», «Кыңгыраулы яшел гар¬ мун», «Үлем уены», «Партизан хатыны»», «Өмет йолдызы», «Тимер һәм тимерче»); — поэмаларында төп тема-мотивлар: а) фашизмның ерткычлыгын ачу («Гөлсем», «Партизан ха¬ тыны»); ә) сугышчының хис-кичерешләрен, күңел дөньясын лирик планда сурәтләү («Кыңгыраулы яшел гармун»); б) халыклар дуслыгын, интернационализмны яклау («Идел егете», «Өмет йолдызы»); — прозада һәм драматургиядә сугыш афәтен, совет сол¬ датының батырлыгын күрсәтү («Язгы төндә», «Разведчик яз¬ малары» повестьлары, «Шакир Шигаев» пьесасы). Сибәли дә сибәли Темасы: сугыш фаҗигасе. Эчтәлеге: разведкадан кайтканда иптәшен югалткан ли¬ рик геройның кайгы хисе. Кайгы хисенең зурлыгы, авырлыгы, ягъни дәрәҗәсе түбән¬ дәгеләрдә чагыла: а) көтелмәгәндә булу («Уема да кертмәдем мин Аның бу төн үләсен»); ә) кабатлау алымы («Сибәли дә сибәли» һәм «Япь-яшь ип¬ тәш, төн» сүзләре). Үлем кайгысының авырлыгын аңлаткан көзге яңгырның сибәләве ахырда тагын кабатлана: «көзге төндә яңгыр гына сибәли дә сибәли», ягъни тормышның ямен-тәмең белергә дә өлгермәгән япь-яшь егет инде юк, аның үлемен хәтергә төше¬ реп, «яңгыр гына сибәли». б) табигать күренеше («Төнге җилдә көзге яңгыр», «Көзге төндә яңгыр гына»); в) сурәт чарасы буларак җанландыру («Җил генә ыңгыра¬ ша», «Кайгыдан каралып торган япь-яшь нарат төбенә, «Кү¬ рә бары төн генә»). 187
Табигатьтәге төнге җил, көзге яңгыр кайгы хисен тагын да тирәнәйтә. Автор, сугышның гадәти бер күренешен тасвирлап, ул алып килгән фаҗигане ача, укучының хис-кичерешләрен куз¬ гата. Сугыш башлаучыларга нәфрәт тудыра һәм тормышның, тынычлыкның кадерен белергә, аны сакларга чакыра. СУГЫШТАН СОҢГЫ ӘДӘБИЯТ Сәяси, иҗтимагый, мәдәни шартлар: — Бөек Ватан сугышында җиңү шатлыгы һәм тыныч тор¬ мышка кайтуның киләчәккә ышанычны арттыруы; — репрессияләрнең яңа дулкыны, сугышта әсир төшкән кешеләрнең Сталин лагерьларына җибәрелүе; — 1953 елда Сталинның үлүе һәм партиянең XX съездын¬ да (1956) «шәхес культы» фаш ителү; — 1946 елда «Ленинград» һәм «Звезда» журналлары белән бергә А. Ахматова, М. Зощенко иҗатлары тәнкыйть ителү, әдә¬ би хәрәкәттән алыну. ВКП(б) ҮК ның 1944 елгы карары һәм әлеге вакыйга нәтиҗәсендә, татар әдәбиятында идеологии ба¬ сымның, цензураның көчәюе; — Г. Бәшировның «Намус», К.Нәҗминең «Язгы җилләр» романнарына Сталин (Дәүләт) премиясе бирелү (1951); — 50 нче еллар уртасында М. Җәлил һәм репрессияләнгән әдипләрнең (Г. Ибраһимов, К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, Ш. Усма¬ нов, Ф. Сәйфи-Казанлы, X. Туфан, С. Рәфыйков һ. б.) иҗаты халыкка кайту; — 50 нче еллар ахырында илдә демократик үзгәрешләр күзәтелү («Хрущев җепшеклеге»); — әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә күрсәткән уңышлар өчен 1958 елда Г. Тукай исемендәге бүләк булдырылу. Беренче пре¬ мия «Тукай» романы өчен Әхмәт Фәйзигә бирелү. Әдәби хәрәкәт үзенчәлекләре: — әдәбиятның тормышчанлыгы кимү, каршылыкларны шомартып сурәтләү үзен нык сиздерү; «конфликтсызлык тео¬ риясе »нең зур зыян китерүе; — төзелешләр, хезмәт җиңүләре белән мавыгып, әдипләр¬ нең еш кына кеше шәхесен икенче планда калдырулары; — М. Җәлил иҗатының Ленин премиясенә лаек булуы, дөньякүләм яңгыраш алуы һәм репрессияләнгән әдипләрнең 188
әсәрләре кайту нәтиҗәсендә, әдәби процессның җанланып ки¬ түе; — әкренләп яңа әдәби герой — элекке фронтовик — мәй¬ данга чыгу. Фронтта туган илен саклаган геройның ты¬ ныч тормыштагы бюрократлык, катып калганлык, эгоизм, карьерачылык һ. б. тискәре күренешләргә каршы көрәшкә чыгуы; — поэзиядә тематик төрлелек: а) сугыштан кайтмый калганнарны юксыну (Ә.Фәйзи. Ач тәрәзәң; С.Хәким. Көткән идем; Ш. Галиев. Әткәйгә хат); ә) сугыш фаҗигаләрен, кеше батырлыгын, рухи бөеклеген тасвирлау (С.Хәким. Дала җыры. Курск дугасы); б) тыныч тормышка кайткан кичәге сугышчының рухи халәтен ачу (Ш. Маннур. Казан кызы); в) тирән лиризм белән кешенең хис-кичерешләрен тасвир¬ лау (Ә.Ерикәй. Бик күрәсем килә; Ш.Маннур. Кичке Идел); — прозада: а) фронттагы һәм тылдагы батырлык (Г.Әпсәләмов. Гази¬ нур; Г.Бәширов. Намус; М.Әмир. Саф күңел); ә) дошман әсирлегендәге хәлләрне, фаҗигале язмышларны сурәтләү (Н.Дәүли. Яшәү белән үлем арасында; Г.Әпсәләмов. Мәңгелек кеше); б) тыныч тормышны сурәтләүдә заман рухының тирәнәюе (Ә.Еники. Саз чәчәге. Рәшә; Ф.Хөсни. Җәяүле кеше сукмагы; И.Гази. Гади кешеләр); в) тарихка мөрәҗәгать итү (К.Нәҗми. Язгы җилләр; И. Га¬ зи. Онытылмас еллар; Ә.Фәйзи. Тукай); — драматургиядә: а) сугыштагы батырлык, фронт һәм тыл бердәмлеге (Т.Гыйззәт. Изге әманәт; М.Әмир. Тормыш җыры); ә) әхлакый кыйммәтләрнең сакланышы, аерым кешеләр характерындагы кимчелекләрдән көлү (Ш.Хөсәенов. Профес¬ сор кияве; Н.Исәнбәт. Зифа); б) М. Җәлилнең әдәби образын иҗат итү (Н.Исәнбәт. Муса Җәлил; Р.Ишморат. Үлмәс җыр); в) үткән тарихка мөрәҗәгать итү (Т. Гыйззәт. Данлы көн¬ нәр; Ә.Фәйзи. Пугачев Казанда); г) тормышчан күренешләргә мөрәҗәгать итү, замандаш¬ ның югары әхлак сыйфатларын тасвирлау омтылышы (Р. Иш¬ морат. Якын дус; Ю. Әминев. Язылмаган законнар. Гөлчәчәк. Ә. Фәйзи. Рәүфә). 189
Әооба тораор, жанрлар, жанр формалары Лирика Күңел лирикасы Пейзаж лирикасы Публицистик лирика Фәлсәфи лирика Сатирик лирика Ә. Фәйзи. Ач тәрәзәң; С. Хә¬ ким. Көткән идем; Ш. Галиев. Әткәйгә хат. X. Туфан. Гүзәл. X. Туфан. Тугызынчы дул¬ кын. Ә җир барыбер әйләнә. Туган тел. Ә.Давыдов. Фәлсәфә. Чорлар чатында; X. Туфан. Ьинд- станны эзлим. Сөйли торган материя. Г.Афзал. Тәвәккәл әби. Сәла¬ хетдин абзый сөйли; Ә. Фәй¬ зи. Улым үземә охшаган. Тәнкыйтьче мәхәббәте. Лиро-эпик Баллада Поэма Шигъри повесть Сатирик мәсәл С. Хәким. Сары капкалы йорт. С. Хәким. Дала җыры. Курск дугасы. Бакчачылар; Ш. Ман¬ нур. Казан кызы; Г.Хуҗи. Гражданин, солдат, шагыйрь; Ә.Давыдов. Ташу; З.Нури. Дан юлы. С.Баттал. Олы юл буйлап; Ш. Маннур. Җир-әнкәнең сылу кызы. Ә. Исхак. Аю яңа урында. Мәче һәм рәсем. Попугай- лектор. Эпос Хикәя Ә. Еники. Кем җырлады? А. Шамов. Миңнур карт. 190
Повесть Роман Тарихи роман Тарихи-биографик роман Г.Әпсэләмов. Ак төннәр; Н.Дэүли. Яшәү белән үлем арасында; Ә. Еники. Саз чәчәге. Г. Әпсэлэмов. Газинур. Алтын йолдыз; Г.Бэширов. Намус. К. Нәҗми. Язгы җилләр; И. Гази. Онытылмас еллар. Ә.Фэйзи. Тукай. Драматур¬ гия Комедия Трагедия Драма Психологик драма Водевиль Ш.Хөсэенов. Профессор кия¬ ве; Н.Исәнбәт. Зифа; Ә.Фэй¬ зи. Күршеләр. Сәйдә апа. Р. Ишморат. Үлмәс җыр; Н. Исәнбәт. Муса Җәлил. Н. Исәнбәт. Рәйхан. Гүзәл. Ә.Фэйзи. Рәүфә. Г.Насрый. Яшел эшләпә. Хәсән Туфан (1900—1981) 20—30 нчы еллар иҗаты (1924—1940): — яңа җәмгыять белән рухланып, чор яңалыкларын әдәби сурәтләрдә чагылдыру («Зәңгәр бүре»); — Урал эшчеләре тормышыннан алып язылган, тулы бер цикл тәшкил иткән поэмаларында бунтарь характерлы герой¬ ларны тормышчан шартларда, яңа җәмгыять төзүче һәм килә¬ чәккә ышаныч рухы белән яшәүчеләр итеп сурәтләү («Урал эскизлары», «Башлана башлады», «Ике чор арасында», «Би- биевләр»); — халык авыз иҗатыннан килә торган афористик фикер¬ ләүгә таяну, мәкаль-әйтемнәргә, символик сурәтләргә иркен 191
мөрәҗәгать итү («Аягүрә үлеп булыр микән?», «Еллар итә¬ гендә»); — сәнгатьчә гадилеккә, халыкчан фикерләүгә, классик ши¬ гырь формасы традицияләренә таянган хәлдә поэтик форма яңалыгына, шартлылык алымнарына омтылу («Ак каен»); — Шәрык традицияләрен дәвам итеп, әсәрләрендә үз чоры, үткән һәм киләчәк турында фәлсәфи уйланулары чагылыш табу («Ант», «Очрашырбыз әле»); — остазы һәм якын дусты Н.Такташка багышланган ши¬ гырьләр циклында иң самими уй-хисләренең тирән лиризм белән бирелүе («Давыл», «Ул өйдә юк иде», «Ә үткәнгә хатлар бармыйлар»). Тоткынлык чоры иҗаты (1940—1956): — кеше күңеленең бөтен тирәнлегенә үтеп керү, тоткын¬ лыкка эләккән шәхеснең драматик кичерешләрен чагылдыру («Агыла да болыт агыла»); — сугышка нәфрәт белән язылган шигырьләрендә лирик геройның фаҗигале язмышын ачу («Кырда ике ак канат ята», «Гөлләр инде яфрак яралар*); — күңелендәге әрнүләрен, җәмгыятьнең кешелексез якла¬ рын, иҗтимагый-сәяси фаҗигане, халыкның авыр язмышка дучар ителүен «эзоп теле» ярдәмендә, ягъни күчерелмә мәгъ¬ нәдә тасвирлау («Каеннар сары иде», «Хәят», «Авырган ми¬ нутларда»); — кешене табигатьнең җанлы бер кисәге буларак күзал¬ лау («Гүзәл», «Киек казлар», «Тургай нигә дәшми?»); — лирик геройның сөйгәненә булган мәхәббәте туган җи¬ рен, халкын ярату, ышану, өметләнү булып үсү («Сиңа», «Ро¬ машкалар», «Әйткән идең...»); — лирик геройның иреккә омтылышы күңелендәге моң, сагыш һәм җан сыкравы булып яңгырау («Аралагыз мине», «Агыла да болыт агыла», «Кайсыгызның кулы җылы?..»); — шигырь формасына бәйле эзләнүләре беренче һәм соңгы юллары кабатланып килгән биш юллы строфаны куллануга китерү; әлеге форманың уй-фикер мәгънәсен тирәнәйтүе, эмо¬ циональ тәэсир итү көчен арттыруы. 60—70 нче еллар иҗаты (1956—1981): — оптимизм, рухи хөрлек, тормышны ярату хисләре өстен¬ лек итү («Бу елларда мин дә шулай инде...», «Гүзәл гамь»); 192
— публицистик эчтәлекле шигырьләрендә милләт һәм тел язмышы турында уйлану («Туган тел», «Туган тел турында җырлар», «И татар», «Ил»); — кешенең табигать һәм җәмгыять белән бәйләнешенә нигезләнеп, кешелек дөньясы һәм яшәешнең фәлсәфи канун¬ нарын аерып чыгару омтылышын ясау («Талантлы син, кеше тутаным», «Ьиндстанны эзлим», «Битараф ай», «Тугызынчы дулкын»,«И тормыш...»); — үзенең яшьлек эзләре, үткәндәге вакыйга-күренешләр аша бүгенгене аңларга, киләчәкне сиземләргә омтылу («Гомер эзләрең буйлап», «Кармәт истәлекләре», «Еракларга алып киттеләр»); — халкыбыз күңелендә тирән эз калдырган олы шәхес¬ ләрнең якты образларын иҗат итү («Кемнәр сез?»). Ак каен Темасы: гражданнар сугышы фаҗигасе. Эчтәлеге: егетнең вакытсыз һәм үкенечле үлеменә кай¬ гыру һәм хәсрәт алып килүче сугышка нәфрәт хисе. Лирик герой гражданнар сугышының фаҗигасен күз ал¬ дына китерә: Ак каенның ярлы авылдашын Билбавына асып киттеләр. Асылган егет белән ак каенның сөйләшүен шагыйрь символик формада бирә. Егетнең җан ачысы белән әйтелгән сорауларында, каенның көчсезлектән аптыраулы җавабын¬ да әрнү, борчылу хисе һәм хиснең дәрәҗәсе бирелә: — Билбау кыса, каен, сулышкайны, Бушатсана шушы билбауны! — Бушатыр да идем билбавыңны, Мин каенда андый кул бармы? — Бөгелсәнә, каен, иелсәнә, Аякларым җиргә тимәсме? ► — Бөгелер идем, буем каты минем, Үтәр хәл юк синең киңәшне. Лирик геройның бу күренешкә нәфрәте, кайгыруы сурәт¬ ләү чаралары аша ачыла: җанландыру (каенның сөйләшүе); чагыштыру («яфраклары коела яшь кебек»); эндәш («елама син, каен, аппагым»). Алар кайгы-хәсрәт хисенең зурлыгын, дәрәҗәсен ачуга да хезмәт итә. 13 Э-430 193
Соңгы строфада юану бирелә: Киң кырларда үзе генә түгел, Эзе дә юк инде ятларның. Шулай итеп, шигырьдә гражданнар сугышының җан өшеткеч күренеше укучы күз алдына бастырыла. Лирик ге¬ рой күңелендәге кайгы-хәсрәт хисе, аның сәбәбе, зурлыгы, ахырда юануы, төрле әдәби сурәтләрдә бирелеп, сугыш афә¬ тенә нәфрәт тудыра. Агыла да болыт агыла Темасы: тоткынның авыр язмышы. Эчтәлеге: ирегеннән мәхрүм ителгән кешенең сагыну, сагыш хисе. «Агыла да болыт агыла» тезмәсе шигырьдә берничә тапкыр кабатлана һәм сагыну хисенең тирәнлеген аңлата. Тоткын ирекле болытка мөрәҗәгать итә: Агыла да болыт агыла Туган-үскән җирләр ягына... Ирек һәм аннан мәхрүм ителү каршылыгында лирик ге¬ ройның кайгы-хәсрәте ачылып, сагыш хисе белән кушылып китә. Әмма болыт аның хәленнән, йөрәгендәге хис-тойгыла- рыннан хәбәрдар түгел, әлеге билгесезлек лирик геройны та¬ гын да борчый. Шигырьдәге юл образы тормыш юлын ачыклап килә. Чаба¬ талар туздырырлык борчулы, каршылыклы булса да, лирик герой үзенең үткәне, кылган эш-гамәлләре өчен үкенми, аны матур чагыштыру аша бирә: Роман кебек күңелле син, юл! Азмы синдә гомер уздырдым. Ничә кием чабата синдә, Ничә кием итек туздырдым! Роман кебек күңелле син, юл! Лирик геройның бүгенге хәле дә җиңел түгел, шулай да ул авырлыкларга түзәргә күнеккән: Ә син, яңгыр, искә төшермә Итегемнең тишек икәнен... Яланаяк килдем дөньяга, Шулай гына, бәлки, китәрмен. Ә син, яңгыр, искә төшермә! 194
Ахыр чиктә һәркемнең гомере зират белән чикләнә. Лирик герой моны да ачык аңлый, табигый күренеш дип кабул итә. Шулай да ул гомеренең нәтиҗәсез тәмамлануын теләми. Хал¬ кына хезмәт итү, аның кайгысын һәм шатлыгын үз кайгысы һәм шатлыгы итеп яшәргә омтылган лирик герой борчылуын яшерми: Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр, Нәрсә әйтер туганнарыма?! Бу сорауга җавап эзләп, болытка, юлга, зиратка мөрәҗәгать итүе лирик геройның юаныч эзләве булып тора. Шул рәвешле тирән лиризм, олы фәлсәфә белән сугарылган шигырьдә тоткынлык газабын кичерүче лирик геройның са¬ гыш, сагыну, борчылу хисләре гаҗәеп аһәңле шигъри формада һәм үзенчәлекле, бай төсмерле сурәтләрдә чагыла. Гомэр Баширов (1901—1999) Иҗат үзенчәлекләре: — Татарстан Республикасының халык язучысы (1986), СССР Дәүләт премиясе (1951), Габдулла Тукай исемендәге Дәү¬ ләт премиясе (1996) лауреаты Г. Бәширов XX гасырның 30 нчы елларында башланып 90 нчы еллар ахырына кадәр дәвам иткән иҗатында халык тормышының тулы бер панора¬ масын чагылдыра; — әсәрләренең тема һәм жанр ягыннан төрлелеге: граж¬ даннар сугышы («Сиваш», 1937); фронт һәм тыл бердәмлеге («Намус», 1948); автобиографик повесть («Туган ягым — яшел бишек», 1967); табигатьне саклау («Җидегән чишмә», 1976); әхлакый эчтәлекле повестьлар («Көзге ачы җилләр¬ дә», 1984; «И язмыш, язмыш», 1990; «Сарут», 1990); тормыш һәм заман турында уйлануларны эченә алган роман («Гый¬ брәт», 2000) һ. б.; — әсәрләрендә туган иле, халкы белән горурлану хисе уята, хезмәткә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли («Намус», «Туган ягым — яшел бишек»); — сурәтләнгән вакыйга-күренешләр, геройлар гаять тор¬ мышчан, шулар аша әдип татар авылының үткәнен һәм бү¬ генгесен, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халыкның күңел байлыгын, шигъри җанлылыгын, гомумән, 195
милли сыйфатларын тасвирлый («Туган ягым — яшел бишек», «Җидегән чишмә» һ. б.); — әдип китап укучы алдына гади-гадәти кешеләр тор¬ мышы аша гомумкешелек дөньясына хас мәсьәләләрне куя, уйландыра, күптөрле караш-фикерләр уята. Шуңа да әсәрләре рус, немец, кытай, поляк, венгр, украин, казакъ, үзбәк һ. б. тел¬ ләргә тәрҗемә ителеп, үз укучысын таба. Мәсәлән, «Намус» романының (күбрәк «Нәфисә» исеме белән) 18 телдә 35 мәр¬ тәбә басылуы билгеле; — туган халкын, туган җирен ярату хисе бөтен әсәрләрен иңли, туган як табигатенең соклангыч сурәтләрен бирә («Җи¬ дегән чишмә»); — тормышны эпик киңлектә тасвирлавы белән Г. Ибраһи- мовтан килгән традицияләрне үстерә; — тирән әхлакый конфликт, сюжетның динамик үстере¬ леше, образ-характерларның психологик эволюциясе бирелү әсәрләрен кызыклы, мавыктыргыч итә («И язмыш, язмыш», «Сарут») — Г. Бәширов — үзенчәлекле характер остасы, геройлары милли йөзе, сыйфатлары белән аерылып тора: Шәмси («Си¬ ваш»), Нәфисә («Намус»), Гумәр («Туган ягым — яшел би¬ шек»), Минһаҗ карт һәм Гайнан («Җидегән чишмә») һ. б.; — әсәрләренең теле халыкчан, үткен, образлы; герой¬ ларның күңел тибрәнешләрен эчке монолог, моң-сагыш һәм шатлык-куаныч антиномиясе (каршылыгы), эпиклык һәм лиризмның тыгыз үрелеше аша бирә; — Г. Бәширов — портрет, табигать бизәкләре остасы. Намус Жанры: иҗтимагый-социаль роман; халыкның, бигрәк тә тылдагы хатын-кызларның, сугыш сынавын үтүен тасвир¬ лаган әсәр. Темасы: сугыш елларындагы тыл тормышын хезмәткә мөнәсәбәт аша чагылдыру. Проблемалары: — фронт һәм тыл бердәмлеге — сугышта җиңүнең нигезе; — кешенең эш-гамәлен хезмәткә намуслы карашы аша бәяләү; — яшь кешенең шәхес буларак формалашуы; — ватанга, халыкка бирелгәнлек һәм рухи ныклыкның чыганагы; 196
— халыклар дуслыгы, бердәмлеге; — кеше характерының сугыш кырында һәм тылда сына¬ луы. Идеясе: илгә, халыкка бирелгәнлек намуслы хезмәт, рухи ныклык аша сынала. Һәркемнең язмышы ил язмышы бе¬ лән бәйләнгән. Намуслы яшәеш җиңүне якынайтуга хезмәт итә. Илгә куркыныч янаганда, патриотизм, бердәмлек, ярдәм¬ ләшеп яшәү шәхси теләк-омтылышлардан өстен тора. Җиңү фронтта гына түгел, тылдагыларның фидакарь хезмәте белән дә яуланды. Образлар системасы: Күп вакыйгаларны колачлаган романда катнашучылар саны илледән артып китә. Шулай да әсәр үзәгендә Нәфисә образы тора. Ирен сугышка озаткан бу хатын ил, авылдаш¬ лары каршында зур җаваплылык тоеп яши, хезмәт итә. Нәфи¬ сә җанлы, тормышчан вакыйга-күренешләрдә татар халкына хас иң матур сыйфатларны үзенә туплаган образ булып ачыла. Ул — сабыр, тыйнак, ярдәмчел, кешелекле. Тормыш сынау¬ лары каршында каушап калмый, башкаларны үз артын¬ нан ияртерлек оештыру сәләтенә ия. Авторның башкалардан аерылыбрак торган, үрнәк итеп куярлык образ иҗат итү телә¬ ге сизелсә дә, Нәфисә каршылыклы характер булып ачыла. Хис-кичерешләргә бай бу хатынга йомшаклык та хас, кай¬ вакыт ул хис һәм акыл көрәшендә буталып кала. Шул ук вакытта ярата һәм яраттыра да белә. Нәфисә гаиләдә, якын¬ нары һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәттә, хезмәттә сы¬ нала һәм, намусына хыянәт итмичә, кешелек сыйфатларын саклап кала ала. Әлеге геройны әдип авылдашларыннан, хал¬ кыннан аерып карамый, ул аларның ярдәмен тоеп яши. Нәфи¬ сәгә хас матур сыйфатларның нигезе ата-ана тәрбиясендә, ма¬ тур гореф-гадәтләрдә, халкыбызның милли үзенчәлекләрендә булуын автор кат-кат искәртә. Нәфисә халыкның фронттагы һәм тылдагы фидакарьлеге, искиткеч батырлыгы, көчле патриотик хисләр чагылыш тап¬ кан типик образ булып сурәтләнә. Романдагы башка образлар да эш-гамәлләрдә үзенчәлекле социаль типлар буларак калка. Алар, Нәфисә образын төрле яклап ачуга хезмәт итсәләр дә, һәрберсе үзенә генә хас сый¬ фаты белән аерылып тора. Менә аларның кайберләре: Ай¬ сылу — партком секретаре, гаять сөйкемле, ярдәмчел, дус¬ лыкның кадерен белә, аны саклаучы һәм үстерүче, башкалар 197
уңышына сөенеп яшәүче; Тимери агай — тынгысыз җанлы, эшчән, авырлыкларга чыдам, сабыр; Карлыгач — романтик та¬ бигатьле, хис-кичерешләргә бай җанлы, яшьлек дәрте, сафлык бөркелеп торган яшь кыз; Сәйфи — эчкерле, күбрәк үз мән¬ фәгатен генә кайгыртып яшәүче, комсыз, кеше бәхетенә көн¬ ләшеп караучы, куркак җанлы кеше һ. б. Сәнгатьчә эшләнеше: — автор, Нәфисә бригадасының мул уңыш үстерү өчен кө¬ рәшен сурәтләгән вакыйгаларга бәйләп, халык тормышының эпик панорамасын бирә: укучы каршында «Чулпан» һәм күр¬ ше колхозлар тормышы, районның җанлы картиналары ачы¬ ла, Сталинград сугышы фаҗигаләре килеп кушыла һ. б. — романда үз йөзе, характерлары белән бирелгән тормыш¬ чан образлар урын алган; үз чорына хас әдәби тип буларак тасвирланган Нәфисә — әдипнең зур табышы; — романнан тел-сурәтләү чараларының байлыгы бөркелеп тора; әдип халыкчан сурәтләрдән, мәкаль-әйтемнәрдән, чагыш- тыру-метафоралардан иркен файдалана; әсәр интонациясендә кырыслык һәм лирик буяулар, вакыйгаларның салмак агы¬ мы һәм романтик күтәренкелек, җорлык һәм юмор алымнары һ. б. гаять уңышлы аралашып килә, күренешләрнең тормыш- чанлыгын билгели; — тел чаралары, сөйләм үзенчәлекләре геройларның ха¬ рактерын, эчке дөньясын ачуга хезмәт итә; — әдип, геройларның рухи дөньясын, рухи кичерешлә¬ рен бирү өчен, психологизмның эчке монолог, үзанализ кебек алымнарыннан файдалана; — әсәрнең сюжет-композициясе төзек, төгәл; үткән белән бүгенге күренешләре, фронт һәм тыл вакыйгалары үзара ты¬ гыз бәйләнеп бара, тулысынча төп идеяне ачуга хезмәт итә; — романда чор идеологиясе, социалистик реализм методы йогынтысы да ачык сизелә: халыкны дошманга каршы кө¬ рәшкә, фидакарь хезмәткә оештыруда партия ролен генә күр¬ сәтә; аерым геройларны (Мансуров, Айсылу), шәхес булудан бигрәк, берьяклы гына ача; социалистик җәмгыятькә, партия һәм совет властена, колхоз төзелешенә кирәксә-кирәкмәсә дә мәдхия укый. Шул рәвешле автор еш кына кеше шәхесен икенче планда калдыра; — фронт һәм тыл бердәмлеге, кешенең әхлакый саф¬ лыгы, хезмәт батырлыгы, намус төшенчәсе бер фокуска туп¬ лап бирелә. 198
Хай Вахит (1918—1978) Иҗат үзенчәлекләре: — шагыйрь («Безнең авыл», «Якты юллар», «Яз килә» җыентыклары), либреттолар авторы («Самат», «Дим буенда», «Җиһангир»); — X. Вахитның сәләте бөтен тулылыгы белән драматур¬ гиядә ачыла («Беренче мәхәббәт», «Рәхим итегез», «Илһа¬ мия», «Карлыгач канат җәя», «Соңгы хат», «Туй алдыннан», «Мәхәббәтең чын булса», «Оныта алмасаң, нишләрсең» һ. б.); — драматург сюжет төзү остасы булып таныла, аның ниге¬ зен тәшкил иткән конфликт тормышчанлыгы, әхлакый һәм фәлсәфи киңлеге белән аерылып тора; — җыр-музыка еш кына пьесаларының лейтмотивына әй¬ ләнә һәм геройларның эш-хәрәкәтен, рухи халәтләрен, күңел дөньяларын ачарга, аңларга ярдәм итә; — драматургны, нигездә, тәрбия, әхлак мәсьәләләре кызык¬ сындыра, әсәрләрендә ул кешелек кыйммәтләрен, матур рухи башлангычларны яклый, тормыштагы ямьсез күренешләрне, кешеләрдәге һәртөр кимчелекләрне тәнкыйтьли; — көчле драматик хәрәкәт, хис-кичерешләр байлыгы, за¬ манның характерлы билгеләрен үзләрендә чагылдырган ге¬ ройлар иҗат итү X. Вахитны үзенчәлекле драматург итеп таныта. Ул — драматургияне илленче еллар төшенкелегеннән алып чыгып, тормышчанлык, заман проблемаларын хәл итү юнәлешендә үстерүчеләрнең берсе; — әдипне аеруча яшьлек темасы, яшь геройларның зур тормышка килү юлы, характеры формалашу шартлары, хез¬ мәткә, мәхәббәткә, дуслыкка мөнәсәбәтләре кызыксындыра; — әдип, художестволы форма һәм стиль өлкәсендәге эзлә¬ нүләргә бәйләнешле рәвештә, пьесаларында сюжеттан тыш элементларга, комедиячел ситуацияләргә, лирик чигенешләргә, фәлсәфи уйлануларга, урыны белән хикәяләп аңлатуга, про¬ логларга мөрәҗәгать итә; — романтик сурәтлелекне, музыкальлекне, тамашалыкны яңа баскычка күтәреп, күпсанлы әдәбият-сәнгать сөючеләрне театр белән кызыксынуга этәрә; — заманга хас сыйфатларны үзләрендә туплаган, шул ук вакытта яшьлек хаталарына үкенеп, әмма аларны төзәтә ал¬ маудан гаҗиз булган геройлары сәхнә әдәбиятында үзенчә¬ лекле характерлар буларак билгеләнә. 199
Беренче мәхәббәт Жанры Тормышчан вакыйга-күренешләрдә мәхәб¬ бәткә, хезмәткә, яшәү мәгънәсе, бәхет төшен¬ чәләрен аңлауга бәйле җитди каршылыкка нигезләнгән драма. Сюжет-компо- зициясе Экспозиция — башка районда туып үскән Тәлгать әнисенең яшьлек дусты Сәлим Гә- рәевич өенә килә, гаилә әгъзалары белән таныша. Төенләнеш — укучы-тамашачы өчен Тәл¬ гатьнең Сәлим Гәрәевич улы булуы ачык¬ лану; Тәлгать белән Рәхилә арасында мәхәб¬ бәт хисе туу; Сәлим Гәрәевичнең борчылу- үкенүләре. Хәрәкәт үстерелеше — яшьләрнең үзара мөнәсәбәтләре, характер сыйфатлары ачык¬ лана. Икесе дә фермага эшкә керә. Рәхиләне үзенә карату өчен, Госман төрле эш-гамәл- ләр кыла. Кульминация — Рәхиләнең балалар йортын¬ нан алып үстерелгән булуы ачыклану. Чишелеш — Тәлгать белән Рәхилә, зур сы¬ нау үтеп, бер-берсенең мәхәббәтенә лаеклы булуларын күрсәтәләр. Госманның әхла¬ кый түбәнлеге ачыла. Яшьлегендә намусы¬ на хыянәт иткән һәм көчсезлеге аркасында гомере буе үкенеп, шул ук вакытта кискен эш-гамәлләр кыла алмаган Сәлим Гәрәевич көчле кичерешләр өермәсендә кала, улы аңа әти дип әйтми. Темасы Беренче мәхәббәт һәм аңа лаеклы булу. Каршылыкла¬ ры Төп конфликт — мәхәббәткә, тормыш-яшә- ешкә карашлар төрлелеге. Кеше белән кеше арасындагы каршылык: Тәлгать — Рәхилә, Сәлим — Госман, Сә¬ лим — Камилә, Тәлгать — Госман, Рәхилә — Госман. 200
Кеше һәм башкалар арасындагы каршы¬ лык: Тәлгать тә, Госман да әйләнә-тирәдә- геләр белән каршылыкка керә. Эчке каршылык: Тәлгать, Рәхилә, Сәлим эчке каршылыкларда бирелә. Сәлим Гәрәе- вичнең эчке каршылыгы, аеруча дәвамлы булып, вөҗдан газабына әйләнгән. Проблемалары — Мәхәббәт хисе: аның тууы, матурлыгы һәм җаваплылык белән бәйле булуы; — тормышта үз урыныңны табу, бәхетле бу¬ лу һәм яшәү мәгънәсе; — хезмәткә дөрес караш, мөнәсәбәт; — үзеңнең хаксызлыгыңны белеп тә, шу¬ ның белән яраклашып яшәү. Идеясе Сөйгәнеңә, якыннарыңа, Туган илгә, таби¬ гатькә мәхәббәт әхлаклылык, намуслы хез¬ мәт төшенчәләреннән аерылгысыз. Яшьлек хаталарыннан сакланыгыз, алар кешене го- мерлек борчу-газапка сала. Төп образлары Тәлгать — әнисе белән генә үскән, тормыш авырлыкларын инде шактый күргән егет. Тормышка зурларча карый, киләчәген авыл / белән бәйләргә тели. Автор аны идеаллаш¬ тырып күрсәтми. Егеттә дуамаллык, кискен¬ лек тә бар. Шулай да аның характерын горурлык, ихтыяр көче, максатчанлык, га¬ делсезлеккә каршы чыгу кебек сыйфатлар билгели. У кучы-тамашачы егет хыяллары¬ ның тормышка ашачагына шикләнми. Рәхилә — Сәлим белән Камиләнең балалар йортыннан алып үстергән кызы. Әсәр ба¬ шында ул тормышка җиңелрәк караучы, уен-көлке яратучы буларак күзаллана. Вакыйгалар барышында, беренче чиратта, Тәлгать йогынтысында, зур үзгәреш кичерә. Рәхилә бай рухи дөнья белән яши, җаны белән матурлыкка омтыла. Әхлакый саф, 201
киң күңелле кыз туган ягында физик хез¬ мәт белән бәхет табу мөмкинлегенә ышана. Драмада Госман, Әпсәләм һәм Нурсәнә образлары да мөһим йөкләмә үти. Алар Тәлгать белән Рәхиләнең эш-гамәлләренә, дөньяга карашларына капма-каршы була¬ рак тасвирлана. Үзен генә яратучы Госман, купшы сүзләр сөйләнеп, хезмәткә эленке- салынкы мөнәсәбәт белән генә рәхәт яшәргә омтыла. Максатына ирешү өчен, теләсә нинди түбәнлеккә төшәргә әзер. Әпсәләм бе¬ лән Нурсәнә ниндидер эш-гамәлләрдә ачыл¬ мый. Алар тормыштан канәгать, башкалар¬ га бик исләре китми, һәркем, һәрнәрсә белән килешеп яшәүчеләр буларак тасвирланалар. Пьесадагы иң каршылыклы образ булып Сәлим Гәрәевич тора. Ул яшь вакытта, көч- сезлеген күрсәтеп, авырлы хатынны язмыш кочагында калдыра, соңыннан да тиешенчә ярдәм итми. Вакытлар узу белән үз гаебен аңлый, әмма төзәтергә соң була. Улы белән килешә, аңлаша алмыйча, борчылып, вөҗ¬ дан газабы кичереп яши. Тәлгатьнең аңа «әти» дип әйтә алмавы — Сәлим Гәрәевичкә бирелгән иң зур җәза. Сәнгатьчә эшләнеше — Автор тормышчан вакыйгаларны мавык¬ тыргыч итеп корылган сюжет аша тәкъдим итә; — драматик хәрәкәтнең җыр-музыка белән бәйләнештә бирелүе эмоциональ тәэсирле- лекне арттыра; — гомумкешелек кыйммәтләре тип дәрәҗә¬ сенә күтәрелгән образ-характерлар аша ачы¬ ла; — персонажларны, күренешләрне урнашты¬ руда, оста корылган диалог-монологларда драматург үзен сәхнә закончалыкларын яхшы белүче итеп таныта. 202
60—80 НЧЕ Е(1(1ЯР ӘДӘБИЯТЫ Сәяси, иҗтимагый, мәдәни шартлар: — «Хрущев җепшеклеге» исеме белән тарихка кергән хә¬ бәрдарлык, демократия күренешләре 60 нчы еллар әдәбият- сәнгатенә уңай йогынты ясый; идеологик басым бераз кими, әмма тиздән партия йогынтысы яшәешнең бөтен өлкәләренә үтеп керә; ил тормышында торгынлык чоры башлана; — милләтләр дуслыгы, интернационализм идеяләре җир¬ легендә совет халкы формалаша; рус теле зур тизлек белән башка телләрне аралашудан кысрыклап чыгара; — милли телнең, милли мәдәниятнең үсешенә зур тоткар¬ лык ясала; Татарстан шәһәрләрендә татар мәктәпләре бетере¬ лә; татарлар күмәкләшеп яшәгән чит төбәкләрдә ассимиляция күренеше көчәя, татар әдәбиятына-сәнгатенә башка регион¬ нардан килүчеләр саны бик нык кими һ. б. Әдәби хәрәкәт үзенчәлекләре: — коммунистик идеология хөкем сөреп, татар әдәбияты аның кысаларында калса да, социалистик реализм иҗат мето¬ ды җитди үзгәрешләргә дучар була; тормыш-яшәешне бөтен тулылыгында, катлаулылыгында чагылдыру һәм, киресенчә, бертөрлелектән, шаблонлыктан качу омтылышына бәйле татар әдәбияты да традицион реализмга борыла; — талантлы каләм ияләре, хакимият идеологиясен чит¬ ләтеп үтеп, әдәбиятның эстетик асылына мөрәҗәгать итә, халыкның гасырлар дәвамында тупланып килгән әхлакый кыйммәтләрен яклап чыга һәм сәнгати югары әсәрләр иҗат итә (Ә. Еники. Әйтелмәгән васыять. Туган туфрак; А.Гыйлә- җев. Өч аршын җир. Җомга көн кич белән; Т.Миңнуллин. Әлдермештән Әлмәндәр һ. б.); — әсәрләрдә моңа кадәр күпертелеп, идеаллаштырып су¬ рәтләнгән социалистик җәмгыятьнең чын асылы ачыла, эзоп теле белән тәнкыйть ителә; яшәешнең озак еллар кү¬ ләгәдә калып килгән ямьсез якларына игътибар арта, кеше һәм система каршылыгы әдәби чаралар ярдәмендә тасвир¬ лана (А. Гыйлэҗев. Әтәч менгән читәнгә; Ә. Баянов. Тау ягы повесте һ. б.); — Татарстанда башланган зур төзелешләргә яисә башка ♦актуаль» темаларга язылып, җәмәгатьчелек тарафыннан ка¬ бул ителмичә, кибет киштәләрендә тузан җыеп яткан әсәр¬ ләр күбәя; әмма татар әдәбияты үсеш-үзгәрешен туктатмый; 203
С. Хәким, Т. Миңнуллин Россия Дәүләт бүләгенә лаек була¬ лар; иң уңышлы әсәрләр рус һәм башка телләргә тәрҗемә ителә; илнең үзәк каналлары аша Т. Миңнуллинның «Әл- дермештән Әлмәндәр», «Әниләр һәм бәбиләр», «Моңлы бер җыр», М. Гыйләҗевнең Ч. Айтматов әсәре нигезендә эшлән¬ гән сценариесе буенча куелган «Ахырзаман» спектакльләре күрсәтелә; — кеше һәм җәмгыять каршылыклары, хакимиятнең булдыксызлыгы, яшәп килгән системадагы торгынлык еш кына шартлылык алымнары, символик һәм аллегорик об¬ разлар аша тасвирлана. Поэзия: — өлкән буын шагыйрьләр С. Хәким, X. Туфан, С. Баттал, Ә. Давыдов, Н. Арсланов, Ш. Маннур, Ә. Ерикәй һ. б иҗатын¬ да заман, кеше һәм дөнья язмышы, сугыш һәм тынычлык турында фәлсәфи уйланулар киң урын ала, 50 нче елларда шигърияткә килгән әдипләр сугыш чоры буынының уй-хис- ләрен үзәккә алып иҗат итә: Г. Афзал, Ш. Галиев, И. Юзеев, X. Камалов, Ә. Баянов һ. б. 60 нчы елларда талантлы яшь ша¬ гыйрьләр килә: Р. Фәйзуллин, Р. Гаташ, Г. Рәхим, Р. Харис, Р. Мингалим һ. б. 70 нче елларда поэзиягә аяк атлаучылар: Рәшит Әхмәтҗанов, Ф. Яруллин, Зөлфәт, М. Әгъләмов, К. Сиб- гатуллин, Р. Миңнуллин, Ф. Сафин, 3. Мансуров; 80 нче ел¬ ларда шигърият ишеген кагучылар: Р. Зәйдулла, Х.Әюпов, Л. Зөлкарнәй, Г. Морат, Н. Акмал һ. б. — шигъриятнең үзенчәлекле бер катламын шагыйрәләр иҗаты тәшкил итә; С. Сөләймәнова, Г. Зәйнашева, К. Булатова, М. Фәйзуллина, Р. Вәлиева, Н. Сафина, Ф. Зыятдинова, Б. Рахи¬ мова, Э. Шәфигуллина һ. б.ның шигырь-поэмаларында интим хисләр дөньясы, акыл һәм хис көрәше күптөрле төсмерләрдә, бизәкләрдә чагылыш таба; — гади кешенең рухи дөньясын тормыштагы үзгәреш¬ ләргә, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләргә, гаиләгә һ. б. бәйле ачу; аның шатлык-борчуларын, теләк-омтылышларын үзәккә кую (Н.Арсланов. Ир гайрәте; Р.Харис. Кеше; М.Әгъләмов. Еракка китеп кара һ. б.); — интим хисләрне {Ә.Рәшит. Беренче мәхәббәт; Р. Фәйзул¬ лин. Синең өчен яшим), туган илгә, туган җиргә, халыкка тирән хөрмәтне чагылдырган (Г.Афзал. Туган җиреңнән кит¬ мә; Ә. Рәшит. Авылны сагынганда; К.Сибгатуллин. Эзләмәгез 204
әллә кайлардан), туган телебез турында тирәнтен борчылган {Ш.Галиев. Туган тел; Р.Вэлиев. Туган телдә дәшсәм генә), ата-ананы ярату хисләрен алга куйган (Р. Фэйзуллин. Менә без дә үсеп җиттек, әни. Минем әти; К.Сибгатуллин. Әни; Р.Вэ¬ лиев. Әнкәйгә хат; Р.Миңнуллин. Су буеннан әнкәй кайтып килә) шигырь цикллары языла; болардан тыш тагын мондый тематик төрлелек күзәтелә: а) бөек шәхесләрнең әдәби образ¬ ларын тасвирлау (X.Туфан. Могикан; С.Хәким. Кырыгынчы бүлмә; Р.Харис. Мулланур; Р.Фэйзуллин. Сәйдәш; М.Әгълэ- мов. Тукайдан хатлар. Акмулла арбасы); ә) Бөек Ватан сугы¬ шын гәүдәләндерү (Г.Хуҗиев. Безнең Муса; Н.Дэүли. Берлин¬ да окоп; С.Хәким. Дуга. Әле һаман куркып уянамын; б) таби¬ гатьне саклау (Ә.Баянов. Сәяхәтнамә); — табигый хис-тойгылар чагылыш тапкан лирик шигырь¬ ләр, көйгә салынып, киң яңгыраш алган җырлар булып китә (С.Хәким. Башка берни дә кирәкми; Ш. Галиев. Раушаниям, бәгърем; И.Юзеев. Яшь наратлар. Мәтрүшкәләр; Г.Зэйнашева. Китмә, сандугач; Р.Фэйзуллин. Аккошлар; Р.Вэлиев. Зинһар өчен кермә төшләремә һ. б.); — шагыйрьләр, татар халкы, ил тормышында, дөньяда бар¬ ган вакыйгаларга актив гражданлык позициясендә торып, публицистик үткенлек мөнәсәбәтләрен белдерәләр (Р.Харис. Дөньям кызыксындыра. 72 ел икмәге; Н.Арсланов. Давыл; Х.Әюпов. Авыл җаны; М.Әгълэмов. Бары шул. Мин әйттем; К.Сибгатуллин. Тарала картлар җомгадан. Без сугышта һа¬ ман һ. б.); — сатирик эчтәлекле шигърият яңа баскычка күтәрелә; Ә. Исхак мәсәл жанрын заманга бәйле үстереп җибәрә («Аю яңа урында», «Бюрократ һәм хат»), Г. Афзал турыдан-туры фаш итүе һәм читләтеп көлүе аша уңышлы сатирик типлар тудыра («Мыек борам», «Тотып җибәр, апаем»), Ш. Галиевнең тормыштагы, кешеләр характерындагы кимчелекләргә кар¬ шы юнәлтелгән кинаяле юморы киң яңгыраш ала («Шәвәли маҗаралары», «Юаттылар», «Яр эзләдем, яр таптым», «Ка- мырша»); — лиро-эпик жанр, үсеш-үзгәреш кичереп, әдипләргә эпик вакыйгаларны масштаблы итеп, кичерешләр байлыгы аша сурәтләргә мөмкинлек бирә; поэмаларның лирик герое — һәрнәрсә өчен җаваплылык тоеп яшәүче, үз позициясен актив яклаучы, дөреслек, хакыйкать өчен җан атучы шәхес (И.Юзеев. Мәхәббәт китабы; Р.Харис. Рәссам. Ант суы; Зөл- 205
фэт. Йөрәкләрдә үлмәс дастан. Кара күбәләк; Р. Файзуллин. Гадиләргә гимн. Сәйдәш; М.Әгълэмов. Онытма, Европа); — бер төркем шагыйрьләр классик шигырьгә йөз тотып иҗат итсә (Р. Әхмәтҗанов, Зөлфәт, Ф. Яруллин, М. Әгъләмов, Р. Миңнуллин, Ф. Сафин һ. б.), икенчеләр, һ. Такташ, X. Туфан¬ нардан килгән форма эзләнүләрен дәвам итеп, ирекле ши¬ гырьне үстерә (Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Мингалим һ. б.); — балалар шигъриятендә матур табышларга ирешелә; Ш. Га¬ лиев, Р. Миңнуллин, Р. Фәйзуллин, Р. Мингалим һәм башка¬ ларның шигырьләрендә нәниләр дөньясын аңларга омтылу, бала характерын ачу, яшь лирик геройның ихласлыгы, хыялга бай дөньясы, үзенчәлекле сөйләме чагылыш таба (Ш.Галиев. Камыр- ша. Физзарядка ясый куян. Пәрәмәч; Р. Миңнуллин. Әти төсе. Үч итеп. Икесе дә мин үзем; Р. Фәйзуллин. Минем әти; Р. Мин¬ галим. Күңелсез малай. Кыюлык; Җ.Дәрзаман. Сер. Авыр «бишле»ләр һ. б. Ш. Галиев һәм Р. Миңнуллин Халыкара бүләккә — Андерсен исемендәге Почетлы дипломга лаек була. Проза: — прозада И. Гази, Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов, Ә. Еники, А. Гыйлэҗев, Г. Ахунов, X. Камалов, М. Мәһдиев, А. Расих, Н. Фәттах, М. Хәбибуллин һ. б. актив эшли; — заман сулышы белән сугарылган, ил һәм халык яз¬ мышы өчен борчылу чагылган әсәрләр арта (Ә. Еники. Төнге тамчылар. Тынычлану. Матурлык; М.Галиев. Төнге кыюлык; X.Сарьян. Бер ананың биш улы; Г.Әпсәләмов. Сүнмәс утлар; А.Гыйләҗев. Урамнар артында яшел болын); — сатирик һәм юмористик башлангыч көчәеп китә (ФЛПә- фигуллин. Күзгә карап. Баһавиевның персональ эше. Плагиа¬ торлар җыелышы; X.Сарьян. Нокталы өтер; А. Гыйлэҗев. Әтәч менгән читәнгә һ. б.); — хәрби-патриотик теманы үзәккә алган әсәрләрдә батыр¬ лыкка соклану икенче планга күчә, алгы планга батырлык¬ ның чыганакларын эзләү, сугышның ачы фаҗигасен реалис¬ тик сурәтләрдә бирү чыга (X.Камалов. Ьәркемнең гомере бер генә. Безне өйдә көтәләр һ. б.); — бу чорда «авыл прозасы» зур уңышларга ирешә (Р. Төхфә- туллин. Авылдашым Нәби. Йолдызым; М.Хәсәнов. Саф җил¬ ләр; А. Расих. Язгы авазлар; Ә.Баянов. Тау ягы повесте һ. б.); — тормыш яңалыгын, заман героен, аның үзенчәлекле пси¬ хологик портретын, рухи-әхлакый йөзен, идеалларын ачарга 206
омтылуга бәйле әсәрләргә төрле язмышлы геройлар, төрле профессия кешеләре килеп керә ( Г.Ахунов. Хәзинә; А.Гый- ләҗев. Өч аршын җир; М.Мәһдиев. Фронтовиклар. Кеше китә — җыры кала һ. б.); — заман үзенчәлекләрен тулы чагылдырган әдәби тип- характерлар пәйда була (Г.Ахуновның «Хәзинә» әсәрендә Арыслан, М.Мәһдиевнең «Фронтовиклар» әсәрендә Рушад, Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» әсәрендә Тотыш, А. Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» әсәрендә Бибинур әби һ. б.); — әсәрләрнең сәнгатьлелек дәрәҗәсе үсә, вакыйга-күре- нешләр кеше язмышы белән тыгыз бәйләнештә бирелә, психо¬ логизм тирәнәя, шәхеснең рухи каршылыгы бөтен тулылы¬ гында, драматизмында тасвирлана һ. б.; — тематик киңлек күзәтелә: а) татар халкының үткән тарихын, иҗтимагый-рухи тор¬ мышын аңларга омтылу (Н.Фәттах. Итил суы ака торур. Сызгыра торган уклар; М.Хәбибуллин. Кубрат хан һ. б.); ә) совет хакимиятенең төрле чорларында татар авылы ке¬ шеләрен сурәтләү, аларның яшәү рәвеше (Ф.Хөсни. Утызынчы ел; А.Гыйләҗев. Язгы кәрваннар; Г.Ахунов. Чикләвек төше; М.Мәһдиев. Без — кырык беренче ел балалары. Кеше китә — җыры кала); б) Бөек Ватан сугышы елларының каршылыкларын, фа¬ җигале вакыйга-хәлләрен яңа чор биеклегеннән бәяләү (X. Ка¬ малов. һәркемнең гомере бер генә; Ш.Рәкыйпов. Кайдан син, Жан? Кызлар-йолдызлар; М.Юныс. Шәмдәлләрдә генә утлар яна һ. б.); в) эшчеләр тормышы, производство мәсьәләләре (Г.Ахунов. Хәзинә. Хуҗалар; А.Гыйләҗев. Зәй энҗеләре; Ә.Баянов. Ут һәм су); г) халкыбызга хас гадәт-йолаларның кимүе, әдәп-әхлак- ның бозылуы өчен борчылу (Ә. Еники. Әйтелмәгән васыять; X.Сарьян. Бер ананың биш улы; А.Расих. Сынау; А.Гыйлә¬ җев. Җомга көн кич белән һ. б.); д) фән кешеләре, зыялылар тормышын рухи-психологик планда ачу (А.Расих. Ике буйдак; Г.Әпсәләмов. Ак чәчәкләр. Яшел яр; А.Гыйләҗев. Урамнар артында яшел болын. Урта¬ лыкта һ. б.); е) яшь кешенең тормышта үз урынын эзләве (Ә. Баянов. Яшьлегемне эзлим. Тау ягы повесте; Н.Фәттах. Кичү һ. б.); 207
ё) туган илгә, туган җиргә мөнәсәбәт (М. Юныс. Биектә ка¬ лу; Ә.Гаффар. Язлар моңы һ. б.). Драматургия: — сәхнә әдәбиятын әйдәп баручы өлкән буын драматург¬ лар Н. Исәнбәт, М.Әмир, Р. Ишморат һәм башкалар янына 60—70 нче елларда X. Вахит, Ю. Әминев, Ш. Хөсәенов. 3. Ша- һиморатов, С. Шәкүров, А. Гыйләҗев, Т. Миңнуллин, Ә. Баянов, И. Юзеев, Р. Мингалим, Ф. Яруллин кебек әдипләр килеп кушыла. 80 нче елларда исә Р. Хәмид, Ә. Гаффар, Ф. Садриев, Ю. Сафиуллин, Р. Батулла, Ф.Бәйрәмова һәм башкаларның пьесалары сәхнәгә менә; — әдипләр, сәхнә закончалыкларын тирәнрәк үзләштерә барып, сәнгати сурәтләү алымнарыннан шартлылыкка, сим¬ волларга киңрәк нигезләнәләр, шуның белән тамашачы-уку- чыга эмоциональ йогынты ясауга, әсәрдәге төп идеяне тулырак ачуга ирешәләр; — пьесаларда конфликтның кеше белән кеше, кеше белән коллектив, кеше белән җәмгыять, кешенең эчке каршылыгы кебек төрләре чагылыш таба һәм ул драматик хәрәкәтнең җанлануына, тыгызлануына китерә; — бу чор сәхнә әдәбиятында чын мәгънәсендә халыкчан образ-характерлар, замандаш сыфатларын үзләренә туплаган типлар мәйданга чыга (Ш. Хөсәеновның «Әни килде» әсәрендә Ана, Т. Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәрендә Мәдинә, «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендә Әлмәндәр, И. Юзе- евнең «Сандугачлар килгән безгә» әсәрендә Хәмзин һ. б.); — бу чор драматургиясенең тематик байлыгы: а) яшь кешенең шәхес буларак формалашуы, зур тормыш¬ ка килүе (X. Вахит. Беренче мәхәббәт. Туй алдыннан; А. Гый¬ ләҗев. Әгәр бик сагынсаң... ; Т.Миңнуллин. Миләүшәнең ту¬ ган көне. Ак тәүбә, кара тәүбә һ. б.); ә) мәктәп тормышын, укытучы хезмәтен төрле яклап ачу (Т.Миңнуллин. Үзебез сайлаган язмыш; X. Вахит. Оныта ал- масаң, нишләрсең һ. б.); б) ата-ана каршындагы җаваплылык (Ш. Хөсәенов. Әни килде; Т.Миңнуллин. Нигез ташлары һ. б.); в) авыл-колхоз тормышын мәхәббәт, гаилә, хезмәткә караш мәсьәләләре аша чагылдыру (Т. Миңнуллин. Кырларым-ту- гайларым; Р.Хәмид. Синең урыныңа кайттым. Китәм инде һ. б.); 208
г) үткән тарихка сак мөнәсәбәт. Табигатьне саклау, яшәү мәгънәсен алгы планга кую (И.Юзеев. Кыр казлары артын¬ нан. Сандугачлар килгән безгә һ. б.); д) буыннар арасындагы рухи бәйләнеш, милли сыйфатла- рыбызның сакланышы, Туган җиргә мөнәсәбәт (Т. Миңнул¬ лин. Монда тудык, монда үстек; А.Гыйләҗев. Ефәк баулы был¬ был кош һ. б.); е) замандашыбызның бай эчке дөньясын, рухи кичереш¬ ләрен әдәп-әхлак мәсьәләләренә нигезләнеп сурәтләү (Ш.Хө- сәенов. Зөбәйдә — адәм баласы; А. Гыйлэҗев. Көзге ачы җил¬ ләрдә. Әгәр бик сагынсаң... ; Р.Хэмид. Җиде баҗа һ. б.); ё) тарихи вакыйгаларга һәм аерым шәхесләрнең әдәби об¬ разларына мөрәҗәгать итү (Н.Фәттах. Кол Гали; Р.Ишмо¬ рат. И мөкатдәс моңлы сазым; Т.Миңнуллин. Без китәбез, сез каласыз; Ә.Гаффар. Соңгы сәгать; Р.Батулла. Сират кү¬ пере һ. б.). Әдәби торләр, жанрлар, жанр формалары Лирика Сатирик лирика Балалар лирикасы Пейзаж лирикасы Күңел лирикасы Гражданлык лирикасы Фәлсәфи лирика Г.Афзал. Өф-өф итеп. Әгәр мин ди¬ ректор булсам. Мыек борам. Ш. Галиев. Физзарядка ясый куян. Шәвәли. Батырша. Ә. Рәшит. Таң илчесе; Р.Вэлиев. Мәң¬ гелек яз. Язгы урман. Яшенле яңгыр; Ә.Фэйзи. Кыш килде. И.Юзеев. Серле чәчәк; Зөлфәт. На- ман яратам; М.Әгълэмов. Кичер!; Р. Фәйзуллин. Якты моң. М. Әгълэмов. Тагын бер көн. Татарста¬ ным; Р.Зэйдулла. Йокысызлык; Зөл¬ фәт. Адашкан болыт. С. Хәким. Кочагына алсын, кайнат¬ сын; Р.Фәйзуллин. Башны салларга салып. «Җаныңның ваклыгын...»; И.Юзеев. Әй, кеше; М.Әгълэмов. Шатлык һәм кайгы. 14 Э-430 209
Публицистик лирика Сонет Р.Фәйзуллин. Саубуллашу; И.Юзе¬ ев. Калдыр, аккош, каурыеңны... ; М. Әгъләмов. Эзләүчеләргә; К.Сиб- гатуллин. Туфаннар. И.Юзеев. Сонет турында сонет. Лиро-эпик Баллада Эпик поэма Шигъри роман Оратория Либретто Зөлфәт. Ике ат турында баллада. Фатыйма. Кара күбәләк; М. Гали¬ ев. Чишмә караучы карт; И.Юзе¬ ев. Унөченче; Р.Әхмәтҗанов. Таш елады. С.Хәким. Кырыгынчы бүлмә; И.Юзеев. Әнкәй. Өчәү чыктык ерак юлга; Ә. Баян. Сәяхәтнамә; М. Әгъ¬ ләмов. Тукайдан хатлар. С.Баттал. Чирмешән якларында; Ә Давыдов. Йокысыз төннән соң. Р. Харис. Кеше. Г. Рәхим. Каһәрләнгән мәхәббәт. Проза Тарихи роман Автобиогра¬ фик повесть Тарихи- революцион повесть Детектив (маҗаралы) «Авыл прозасы» Сатирик повесть Н. Фәттах. Итил суы ака торур. Сызгыра торган уклар; М.Хәбибул¬ лин. Кубрат хан. Ф. Яруллин. Җилкәннәр җилдә сынала; Ш. Маннур. Агымсуларга карап. М. Маликова. Язгы такыялар; В.Нуруллин. Яшьнәп үткән яшь¬ лек. М. Насыйбуллин. Телсез шаһитлар. Без капчыкта ятмый. Төнге ату. Алтын алка. Р.Төхфәтуллин. Йолдызым; Ф.Хөс¬ ни. Авыл өстендә йолдызлар; Ә. Ба¬ ян. Тау ягы повесте. X. Сарьян. Нокталы өтер; А.Гый- ләҗев. Әтәч менгән читәнгә. 210
Драматур¬ гия Тарихи- биографик Монодрама Лирик драма Социаль-пси- хологик драма Публицистик драма Интеллектуаль драма Мелодрама Лирик комедия Иҗтимагый комедия Сатирик комедия Водевиль Моңсу комедия Музыкаль комедия Трагикомедия Трагедия Тарихи трагедия Р.Батулла. Сират күпере; Т. Миңнуллин. Без китәбез, сез каласыз. Р.Хэмид. Олы юлның тузаны. Р.Хэмид. Кайтыр идем... Ш.Хөсәенов. Әни килде. Ә.Гаффар. Килер бер көн; Т. Миң¬ нуллин. Моңлы бер җыр. Т. Миңнуллин. Дуслар җыелган җирдә. Р.Батулла. Кичер мине, әнкәй. Р.Мингалим. Кунак кызы гел килмәс; Т. Миңнуллин. Яшьле- гем-юләрлегем. А. Гыйләҗев. Көттереп искән җил. Р.Вэлиев. Әй машина, машина... ; Т. Миңнуллин. Бәйләнчек. X. Вахит. Күк капусы ачылса; Т. Миңнуллин. Диләфрүзгә дүрт кияү. Т. Миңнуллин. Әлдермештән Әл¬ мәндәр; И.Юзеев. Сандугачлар килгән безгә. Ю.Әминев. Кошның үз канаты була; Р.Батулла. Сөйгән ярым ятка кала. Ш. Хөсәенов. Зөбәйдә — адәм ба¬ ласы; Ф. Садриев. Кондырлы кода¬ часы. А. Гыйләҗев. Өч аршын җир. Н. Фәттах. Кол Гали; Т. Миңнул¬ лин. Канкай углы Бәхтияр. 211
Гамил Афзал (1921—1993) Иҗат үзенчәлекләре: — әдипнең 50—60 нчы елларда язылган шигырьләрендә юмор-сатира жанры, аннан соңгы чорларда туган җир, туган тел, тынычлык, хезмәт, поэзия, яшәү мәгънәсе, бөек шәхесләр һәм башкалар турындагы лирик, публицистик әсәрләре өстен¬ лек алуы күренә; — сатирик әсәрләре поэзиянең бу жанрына яңа сулыш өрә, аны яңа биеклеккә күтәрә; җәмгыятьтәге һәм кешеләр характерындагы кимчелекләрне, ямьсез күренешләрне, ни¬ гездә, ике төргә бүлеп тәнкыйтьли: берсендә әхлаксыз эш-гамәлләрне турыдан-туры фаш итсә («Тотып җибәр, апам», «Тәвәккәл әби», «Танышлык белән»), икенчесендә исә һәр¬ кемгә яхшатлы булып, сафсата сатып, берни булдыра алмау- чылардан, башкалар хисабына яшәргә омтылучылардан, җа- ваплылыктан качучылардан мактаган булып көлә («Урын¬ басар булу яхшырак», «Буш мичкә», «Мыек борам», «Тун ас¬ тында кыюлык»); — шагыйрь туган тел үзенчәлекләренә халыкның гаҗәеп матур, гыйбрәтле, җор сөйләменнән, язу осталыгына үзенә ка¬ дәр яшәп иҗат иткән шәхесләрдән өйрәнә. Атаклы кешеләргә багышлап язылган шигырьләре тулы бер цикл тәшкил итә. Алар арасында Гомер, Кол Гали, Г. Тукай, М. Фәйзи, Ш. Бабич, С. Хәким, Н. Некрасов, С. Садыйкова, Б. Урманче, И. Шакиров һ. б. турындагылары бар; — шагыйрь кешеләрнең гадәт-психологиясен гаять яхшы белеп яза, шуңа күрә ул сурәтләгән типлар таныш һәм шул ук вакытта кабатланмас була («Сайладым, их, сайладым», «Сак кеше»); — әсәрләрендә лирикадан юморга, юмордан ирониягә, хәтта сатирик гротескка күчәргә булыша торган үткен чагышты¬ рулар, җанландырулар, арттыру-үткенәйтүләрне актив кулла¬ на; әдип көлүендә моңсу юмор, усал сатира, сарказмга якын ирония, пародия кебек жанр формалары еш очрый («Бигрәк юаш», «Елмаям уйчан гына...»); — аның лирик герое еш кына үзеннән-үзе көлә, әмма шу¬ ның артында җәмгыятьтәге һәм кешеләрдәге кимчелекләрдән көлүе, аларны усал тәнкыйтьләве ачыла («Ахмак килә», «Ча¬ баклар»); 212
— табигатькә гаять игътибарлы, аны нечкә тоеп, уңышлы образ-сурәтләрдә тасвирлый («Өянкеләр моңы», «Көз», «Карт имән», «Зирек җырлый»); — лирик-публицистик шигырьләрендә тирән фәлсәфи фикер, тормыш-яшәеш, кеше бәхете, җәмгыятьтәге шартлар турында уйлану-борчылу ята; ул илдә хөкем сөргән хак¬ сызлык, гаделсезлек өчен борчыла, аның сәбәпләрен эзли («Язмышлар», «Гомер китабы», «Аю йөргән урман арасында», «Ачы язмышлар»); — әдипнең лирик герое битарафлыкны кабул итми, уй- хыяллар, өметләр белән тулы яшәешкә омтыла; — халыкның фикер-кичерешләрен, туган ил, туган җир төшенчәләренең изгелеге, кадере турында уйлануларын җыр¬ га салып әйтә («Татарстан таңнары»). Өф-өф итеп Темасы: бала тәрбияләү. Эчтәлеге: дөрес тәрбия бирмәү нәтиҗәсендә, баланың әрәм¬ тамак булып үсүе. Шигырьнең беренче өлешендә бала туганга шатлану хисе өстенлек итә: Малай туды безнең. Нинди шатлык! Икебезгә уртак бәхет таптык. Икенче өлештә бу гаиләдә тәрбиянең баланың һәр теләген үтәүгә, бала белән мактануга кайтып калуы күрсәтелә: Мондый асыл малай бездә генә. Затлы кием, ефәк аңа гына, Тәмле-татлы нәрсә тамагына... Шуның нәтиҗәсендә сөенү борчу-мәшәкать хисе белән алышына: Яңа мода костюм тапты уйлап, Газиз парәң булгач, бостон юллап Йөгерәбез икәү урам буйлап, Анда лап-лоп, монда лап-лоп. Өченче өлештә «тәрбия »нең нәтиҗәсе тасвирлана: малай әрәмтамак булып үсә, ата-анасы җилкәсендә яши, алар тап¬ канга рестораннарда типтерә, җилбәзәк тормыш алып бара, хәтта ал арга кул күтәрүгә кадәр барып җитә. Ата-ананың борчу хисе кайгы-хәсрәт белән алышына. Ь.әр строфа ахы¬ рындагы кабатлаулар хис дәрәҗәсен арттыра. 213
Нәтиҗә ясыйбыз: автор бәхет-шатлык китерергә тиешле баланың әрәмтамак, җилкуар булып үсүен, ата-анасына да, җәмгыятькә дә файдасыз бер бәндә булуын хис төрләренең үзгәрешенә бәйле күрсәтә. Моның сәбәбе булып баланы «өф- өф итеп», иркәләп үстерү, ягъни халыкның борынгыдан кил¬ гән тәрбия чараларын санга сукмау тора. «Кызыл балчык» промартелендә Темасы: җәмгыятьнең гаделсезлеге. Эчтәлеге: башкалар җитештергән матди байлык хиса¬ бына яшәүче бюрократларның артуына борчылу, хезмәт кеше¬ сенә гаделсез карашка ачыну хисе. Шигырьдәге вакыйгалар ачык күренеп торган ике өлешкә бүленгән. Беренче өлешне тәшкил иткән өч строфадагы күре¬ нешне каршы якларга аерабыз. Бер якта — сүз сөйләү, күр¬ сәтмә бирү белән шөгыльләнүче контор халкы: Бригадиры тәртип-фәлән карап тора, Бер бухгалтер хезмәт хакын санап тора. Тәэминатчы бияләй белән тәэмин итә, Кладовойчы чүлмәкләрне кабул итә... Икенче якта — чүлмәк ясаучы, ягъни матди байлык туды¬ ручы ике малай: Ике малай чүлмәк ясый, чүлмәк ясый. Автор җәмгыятьтә бюрократик аппаратның үсүен, кирәк¬ мәгән штатларның артуын, конкрет эш өчен берәүнең дә җа¬ вап бирмәвен тәнкыйть итә. Ике малайның чүлмәк ясавын кабатлау аша алар җитештергән байлык хисабына нихәтле кешенең (бригадир, бухгалтер, технолог, тәэминатчы, кладо¬ войчы, замначальник, начальник) хезмәт хакы алып яту күре¬ нешенең киң таралуын, моның гайре табигый хәл булырга тиешлеген искәртә. Шигырьнең икенче өлешен тәшкил иткән дүртенче стро¬ фада каршы якларның урыны алышына, ягъни юкны бушка аударучылар бүләк ала, ә эшләүчеләр кул чабып утыра: Начальниклар, елмаешып, бүләк ала, Ике малай доклад тыңлый һәм кул чаба. Шулай итеп, авторның эшләүчегә караганда җитәкчелек итүченең яисә карап торучыларның артуына борчылуы хәзер инде матди байлык тудыручы хезмәтнең тиешенчә бәялән¬ мәвенә, ягъни гаделсезлеккә ачыну хисе булып үсә. 214
Нурихан Фәттах (1928—2004) Иҗат үзенчәлекләре: — проза әсәрләре: «Сезнеңчә ничек?», «Бала күңеле дала¬ да», «Мөдир Саҗидә», «Артта калган юллар», «Итил суы ака торур», «Сызгыра торган уклар», «Кырык дүртнең май аен¬ да», «Кичү»; пьесалары: «Кол Гали», «Сармат кызы Сәринә»; балалар өчен: «Өч туган», «Ирек, Алмас һәм Җәлил», «Без¬ нең бабай» хикәяләре һәм «Энҗеле үрдәк» әкият-пьесасы; фәнни-публицистик хезмәтләре: «Фест дисбесенең сере», «Язык богов и фараонов» һ. б.; — XX гасырның 50 нче елларында әдәби иҗатка килгән әдип, халык тормышының төрле якларына мөрәҗәгать итеп, чор проблемаларын әхлакый-этик планда тасвирлый («Бала күңеле далада», «Мөдир Саҗидә»); — беренче әсәрләрендә үк, шул чор әдәби процессында киң урын алган «конфликтсызлык» теориясен кире кагып, чын¬ барлык күренешләрен бөтен тулылыгында, каршылыгында тасвирларга омтыла; образ-характерларның эш-гамәлен әхла- кый-фәлсәфи яссылыкта ачып, «уңай герой», «идеаль герой» концепцияләренә каршы чыга; — үз чоры вакыйгаларын үзәккә алган әсәрләрендә җәмгы¬ ятьнең кешелексез якларын ача, социалистик реализм прин¬ ципларына каршы килеп, система белән кеше каршылыгын әдәби сурәтләрдә бирә («Кырык дүртнең май аенда», «Кичү»); — озак еллар дәвамында тарих, археология, этнография, тел белеме, нумизматика һ. б. фәннәр белән кызыксынып яши һәм, эзләнүләренең нәтиҗәсе буларак, «Фест дисбесенең сере», «Язык богов и фараонов» һ. б. хезмәтләрен яза; — аеруча актив һәм яратып эшләгән өлкәсе — тарихи роман жанры; ерак бабаларыбыз яшәгән дәверләрне әдәби сурәтләрдә чагылдырган әсәрләре аңа дан һәм шөһрәт ки¬ терә («Итил суы ака торур», «Кол Гали», «Сызгыра торган уклар»); — ерак тарихны, халыкларның яшәү рәвешен, хыял-омты- лышларын, үзара мөнәсәбәтләрен динамикада, тормышчан та- бигыйлектә һәм җанлы итеп тасвирлый; — археологик табышларга, тарихи документларга, кулъ¬ язмаларга һ. б. фактларга нигезләнеп, шул чор рухын бүгенге һәм киләчәк буыннарга җиткерә; 215
— тарихилык принцибына таянып, үткән чорларның ва- кыйга-күренешләре аша бүгенге сорауларга җавап эзли, шуңа да укучы заман белән аваздашлыкны һәрдаим тоя; — үткән тарихның таныш булмаган һәм серле күренеш¬ ләре, төрле йолалар, гореф-гадәтләр аша әдип үзенчәлекле яшәү рәвешен күз алдына бастыра, милли колорит тудыра; — әсәрләре күптармаклы, гаҗәеп мавыктыргыч, җиңел укыла торган сурәтле тел белән язылган; — кеше шәхесе, аның әйләнә-тирә тормыш, табигать белән мөнәсәбәте алгы планда тора; геройларның каршылыклы күңел дөньясын, характер сыйфатларын тарихи вакыйгалар фонында ача; — символик образлардан, әдәби детальләрдән, метафора булып килгән вакыйга-күренешләрдән уңышлы файдалана (халык җыры, Итил образы, сызгыра торган ук һ. б.). Итил суы ака торур Жанры: ерак тарихның күптармаклы тормыш картина¬ ларын кеше язмышлары, үзенчәлекле яшәү рәвеше аша әхла- кый-фәлсәфи яссылыкта җанлы һәм мавыктыргыч бербөтен дөнья тудырырлык итеп сурәтләгән тарихи роман. Темасы: Идел буенда Болгар дәүләте төзелү. Сюжет-композициясе: роман үзара тыгыз бәйләнгән ике сюжет сызыгыннан тора. Берсе — Болгар дәүләте оешу, аның ислам динен кабул итүе; икенчесе Тотыш язмышына бәйле вакыйгалардан гыйбарәт. Сюжет элементлары Болгар дәүләте оешу һәм ислам динен кабул итүгә бәйле вакыйгалар Тотыш язмышына бәйле вакыйгалар Экспозиция Болгарлар күпсанлы ыруларга бүленеп яшиләр. Аларның яшәү рәвеше Акбүре ыруына бәйле тасвир¬ лана. Акбүре ыруы башлыгы Күрән би улы Тотыш кыю, батыр, үзсүзле егет булып үсә. 216
Төенләнеше Болгарларны бер¬ ләштерү максатын¬ да, Алмыш хан, Казаяк һәм Акбүре ыруларының буй¬ сынуын таләп итеп, сугыш белән килә. Акылдан бигрәк хисләре өстенлек иткән Тотышның үзен күрсәтәсе килә. Аның теләкләрен, ирекле яшәешкә омтылышын гореф-гадәтләр чикли. Егет ал арга каршы чыга һәм үзен яшәп килгән тәртипләргә, ырудашларына каршы куя. Хәрәкәт үстерелеше Алмыш хан кече¬ рәк ыруларны үзенә буйсындыра. Баг¬ дадка илчеләр җи¬ бәрә. Сәүдә эшен, төзелешне үстерә. Тотыш Алмыш хан батыр¬ лары белән сугышта ярала¬ на, тоткын итеп алына. Хан кызы Аппакка гашыйк бу¬ ла. Ханбалыкта яшәгәндә дә, йолалар белән каршылыкка керә. Ирек алып, үз ыруына кайта. Алмыш ханга яучы¬ лар җибәрелә. Аппакны Ха¬ зар ханы алып китә. Кульмина¬ циясе Болгарга Багдадтан илчеләр килә. Тотыш, сабырсызлык күр¬ сәтеп, Алмыш ханны тың¬ ламый, ул биргән ярлыкны атып бәрә. Чишелеше Моңа кадәр төрле әйбер-предметларга табынган болгар ырулары ислам ди¬ нен кабул итә. Бер¬ дәм, көчле Болгар дәүләте төзүгә юл ачыла. Тотыш качып китә. Аппак¬ ны эзләп, Хазар дәүләтенә килә һәм шунда хәбәрсез югала. Конфликты әхлакый, иҗтимагый, дини каршылыкларда ачыла. Беренче сюжет сызыгына бәйләп, әдип ыру эчендәге, ыру белән дәүләт, дәүләт белән дәүләт, элекке ышанулар белән ислам дине арасындагы каршылыкларны ача. Икенче сюжет сызыгында Тотыш белән аннан көнләшүчеләр, егетнең теләк- 15 Э-430 217
омтылышлары белән яшәп килгән тәртипләр, йолалар ара¬ сында һәм Тотышның эчке каршылыгы кебек конфликтлар чагылыш таба. Проблемалар: — кеше язмышы, аның бәхетле тормышка омтылышы; — шәхеснең тарихтагы урыны; — бердәм дәүләт төзү һәм анда диннең роле; — туган җир, ырудашлар, ата-ана, сөйгәнең һәм үз-үзең каршындагы җаваплылык; — илнең иминлеге, таянычы, көче булган бердәмлек; — дуслык һәм мәкер, мәхәббәт һәм хыянәт, игелеклелек һәм үз мәнфәгатеңне генә кайгырту белән бәйле әхлакый мәсьәләләр; — социаль тигезсезлек; — үткәннең вакыйга-күренешләре аша бүгенгебезне аң¬ ларга омтылу. Идеясе: татар халкы гасырлар дәвамында дәүләтчелеккә ия булган. Аның данлы да, фаҗигале дә олы тарихы бар. Шу¬ ның бер дәверен тасвирлау аша әдип халкыбызның үз дәүләт¬ челегенә тулы хокукы барлыгын раслый. Замандашларыбыз¬ ны иманлы, әхлаклы яшәешкә чакырып, бердәмлек идеясен кайнар яклый. Борынгы халык җырының беренче юлыннан алынган ро¬ ман исеме әсәрнең идеясен тулырак аңларга ярдәм итә: 1) Итил, ваграк елга-инешләрне үзенә җыйган елга буларак, бердәм дәүләт символы булып килә; 2) сулар агып, гасырлар үтсә дә, кешенең, халыкның иреккә, азатлыкка омтылышы, бәхеткә хокукы бетми; 3) Итил суы агып торган кебек, еллар, заманнар үтә, безнең күз алдында булган вакыйгалар да та¬ рихта гына кала; 4) Итил — борынгы бабаларыбыз яшәгән җир, ул туган ил образын да гәүдәләндерә; 5) Итил елгасының агуы, табигать күренеше буларак, геройның күңел дөньясын, рухи халәтен билгеләргә, аңларга ярдәм итә. Төп образлары: Тотыш — Акбүре ыруы башлыгы Күрән би һәм Койтым бикә улы. Ул кыю, батыр, көчле, оста, үзсүзле, горур, ирек сөюче һәм тирән кичерешләргә бай егет. Тотыш яшәү рәвешенә, кеше хокукын чикләүче гореф-гадәтләргә, йолаларга каршы чыга һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән каршы¬ лыкка керә. Әлеге геройга бәйләнешле рәвештә әсәрнең ро¬ мантик рухы ачык сиземләнә. Егетнең сыйфатлары еш кына күпертелеп, купшы пафос белән бирелә. Ул вакыт-вакыт ут¬ 218
та янмый, суда батмый торган әкият геройларын хәтерләтә. Тотышның мәхәббәт тарихы да романтик төсмерләрдә сурәт¬ ләнә. Ул шул юлда һәлак тә була. Тотышның сокланырлык сыйфатлары, эш-гамәлләре никадәр генә күп булмасын, аның тискәре яклары да бар. Ул — сабырсыз, дуамал. Бу үзенчәлеге аны бәхетсез итә, хәтта үлемгә китерә. Егетнең Алмыш хан белән каршылыгы да, нигездә, шуңа барып тоташа. Алмыш хан — Болгар дәүләтенә нигез салучы тарихи шә¬ хес. Романда ул, бер яктан, сабыр холыклы, акыллы ата, икен¬ че яктан исә, кырыс, икеләнүне белмәүче усал, кансыз илхан булып ачыла. Югары катлау вәкиле буларак, гади халыкка түбәнсетеп карау да хас аңа. Дәүләт эшенә комачаулый торган эш-гамәлләр дә кыла ул. Әмма Алмыш хан үзенең максатын ачык күрә. Болгарларның киләчәге көчле дәүләт булуда, ха¬ лыкның бердәмлегендә икәнен яхшы аңлый, шуңа да, таркау ыруларны берләштереп, ислам динен кабул итә. Сәнгатьчә эшләнеше: — болгарларның бердәм дәүләт булып оешуын, рәсми рә¬ вештә яңа дин — ислам динен кабул итүләрен үзәккә алган вакыйга-күренешләр мавыктыргыч, җанлы итеп сурәтләнә; — роман геройлары үзенчәлекле, кабатланмас, тулы канлы характерлар булып ачыла; — тарихи жанрга бәйле буларак, әсәр стилендә вакыйгалар лирик чигенешләр, публицистик уйланулар белән кушылып китә, реалистик һәм романтик сурәтләр муллыгы аны кызык¬ лы, тәэсирле итә; үткәннәр белән бүгенгенең бәйләнешенә, аваздашлыгына ирешелә; — төрле йолаларның, гореф-гадәтләрнең шактый киң урын алуы борынгы бабаларыбызның яшәү рәвешен, дөньяга карашын, теләк-омтылышларын тулырак күзалларга мөмкин¬ лек бирә; — әдип кеше белән табигать-бәйләнешен, бердәмлеген үзгә бер эчке халәт, тирән лиризм белән сурәтли, әсәрнең буеннан- буена сузылган Итил образы мөһим образ-деталь булып тора һәм психологизмны тирәнәйтә; — шул чор сүз-терминнарның, атамаларның уңышлы кер¬ телүе, сурәт-чаралар байлыгы, мәкаль-әйтемнәрнең, афоризм¬ нарның урынлы кулланылышы әсәр теленең җанлылыгын, эмоциональ яңгырашын, сыгылмалылыгын тәэмин итә, ерак дәвер күренешләрен бүгенге заманнан торып тулы аңларга мөмкинлек бирә. 219
Туфан Миңнуллин (1935 елда туган) Иҗат үзенчәлекләре: — драматург, повесть, хикәя, юморескалар, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре авторы; — чорны, кешеләрне аңлау, көн сорауларына, заман агы¬ шына сизгерлек хас; — пьесаларының жанр төрлелеге: сатирик комедия («Бәй¬ ләнчек»), җитди комедия («Нигез ташлары»), лирик комедия («Яшьлегем-юләрлегем»), шаян комедия («Бәхетле кияү»), водевиль («Диләфрүзгә дүрт кияү»), моңсу комедия («Әлдер- мештән Әлмәндәр»), интеллектуаль драма («Дуслар җыелган җирдә»), социаль драма («Әниләр һәм бәбиләр»), фәлсәфи- публицистик драма («Моңлы бер җыр»), әкият-пьеса («Азат»), балалар өчен әсәрләр («Авыл эте Акбай»); Т. Гыйззәттән соң икенче булып трилогия иҗат итә («Миләүшәнең туган көне», ♦Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз»); — тематик төрлелек: тарихи шәхесләр («Канкай углы Бәх- тияр», «Моңлы бер җыр», «Без китәбез, сез каласыз»), авыл- колхоз темасы («Кырларым-тугайларым»), нефтьчеләр тор¬ мышы («Монда тудык, монда үстек»), мәктәп-мәгариф («Үзе¬ без сайлаган язмыш»), буыннар бәйләнеше, әдәп-әхлак канун¬ нарына тугрылык, халкың һәм үз алдыңдагы бурычларыңны үтәү («Нигез ташлары», «Әниләр һәм бәбиләр», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Шәҗәрә»), катнаш никах («Илгизәр плюс Вера»); — әдипне кеше шәхесе, аның формалашуы, тормышта үз урынын табуы, бәхетле яшәве, язмышының халык тормышы белән тыгыз бәйлелеге, матди байлыктан бигрәк рухи бай¬ лыкка ия булуы, гомумән, нинди әдәп-әхлак принципларына нигезләнеп яшәве кызыксындыра; — геройлары гаять тормышчан, үзенчәлекле характерлар булып ачыла, вакыйга-күренешләр барышында туган психо¬ логик кичерешләрен оста тоемлый, аларны укучы-тамашачыга җиткерүнең яңадан-яңа алым-формаларын таба; — иҗатына оптимизм хас; ул кешегә, аның рухи, ихтыяри көченә ышана; «бәхетең үз кулыңда» дигән принциптан чы¬ гып эш итә, шуңа күрә әдипне көчле, каршылыклар алдында куркып калмаучы, зур хыял-теләкләр белән янучы, үзенең, гаиләсенең, милләтенең язмышы өчен борчылып яшәүче ге¬ ройлар күбрәк кызыксындыра (Мәдинә — «Ай булмаса, йол¬ 220
дыз бар», Әлмәндәр—«Әлдермештән Әлмәндәр», Саттар — «Монда тудык, монда үстек», Гарифулла — «Нигез ташлары», Гөлфинә — «Әниләр һәм бәбиләр»); — әсәрләрендә халкыбызның милли йөзе, гореф-гадәтлә¬ ре, иң матур сыйфатлары ачыла; хезмәт ярату, өлкәннәргә хөрмәт, буыннар арасында рухи бәйләнеш, яшәү дәрте, борын¬ гыдан килгән әхлакый кануннарга тугрылык һәм башка үзенчәлекләргә драматург аеруча игътибарлы («Ир-егетләр», «Монда тудык, монда үстек», «Шәҗәрә», «Әниләр һәм бәби¬ ләр»); — драматург сәхнә закончалыкларын яхшы белеп эш итә, сәнгати сурәтләү чараларыннан оста файдалана; әсәрләрендә реалистик тормыш картиналары фантастика һәм шартлылык элементлары белән тыгыз кушылып китә; уңышлы кулланылган әдәби детальләр еш кына пьесаларының идея эчтәлегенә ачкыч булып хезмәт итә; — әсәрләренең нигезенә һәрвакыт диярлек тирән әхлакый- фәлсәфи фикер салынган була, һәм автор аны әсәр ахырында да тулысынча ачып салмый, шуның белән тамашачыны уйландыра, борчый, эзләтә; — әдип татар драматургиясендә Г. Коләхмәтовлардан килә торган символик образлардан, шартлылык алымнарыннан уңышлы файдалана; бу аңа әхлакый һәм фәлсәфи фикерләрне тулырак ачарга, тамашачы игътибарын җәлеп итәргә мөмкин¬ лек бирә («Ай булмаса, йолдыз бар», «Әлдермештән Әлмән¬ дәр», «Моңлы бер җыр»); — әсәрләре композицион яктан төгәл эшләнгән, ал арга фикер көрәше, кискен конфликт хас, теле җанлы һәм җор, тормыш материалы җитдилеге һәм кызыклыгы, җиңел рухы һәм мәгънә тирәнлеге белән аерылып тора. Үзебез сайлаган язмыш Жанры Тормышчан конфликтка, көчле кичерешләр бә¬ релешенә нигезләнгән драма. Төп конфликты Укыту-тәрбия мәсьәләсенә төрлечә караш, ул исә көрәшүче якларның эчке һәм тышкы кар¬ шылыгында ачыла. Темасы Үз эшеңә намуслы караш. 221
Сюжет-ком- позициясе Экспозиция — педсовет утырышында югары өлгерешкә ирешү турында сүз бара. Төенләнеш — мәктәпнең элекке укучысыннан хат килә. Ул, ялган документның кирәге юк дип, бишлеләрдән генә торган аттестатын кире җибәргән. Хатында укытучыларын ялган бил¬ ге куюда гаепли. Әлеге вакыйгага мөнәсәбәттә коллективта каршылык туа. Хәрәкәт үстерелеше — каршы яклар үзләре¬ нең хаклылыкларын расларга омтыла. Берәү¬ ләр коллективны уртак максат белән яшәп, укуның сыйфатын күтәрү өчен кузгатырга ты¬ рышса, икенчеләр укучылар, ата-аналар ара¬ сында ялган дәрәҗәгә омтыла, министрлыкка шикаять яза. Кульминация — министрлыктан комиссия ки¬ лә. Чишелеш — мәктәптә укыту-тәрбия эшенең тиешенчә куелмавы ачыклана; Туктаровны эшеннән алалар, ул башка урынга күчеп китә; завуч Мөнирә башлангыч сыйныфлар укыту¬ чысы итеп күчерелә. Проблема¬ лары — Мәктәптә уку-укытуның торышын билге¬ ләүче критерийлар һәм аның заман таләплә¬ ренә җавап бирүе; — укучы шәхесен тәрбияләүдә җитди урын алып торган уку йортына үтеп кергән күз буяучылык, формализм күренешләренең ниге¬ зе, сәбәпләре һәм аны бетерү юллары; — укучы һәм укытучы мөнәсәбәте; — укытучы профессиясе, аңа куелган төп та¬ ләпләр; укытучының җәмгыятьтәге урыны. Идеясе Намуслы хезмәт, үз эшеңә, профессияңә бирел¬ гәнлек белән генә укытучы дигән олы исемгә лаек булырга мөмкин. Төп образлары Илгиз Туктаров — мәктәп директоры, туры сүзле, намуслы, принципиаль, үз сүзендә тору¬ чы, зур ихтыяр көченә ия. Ул җитди эчке кар- 222
■ шилыкта яши. Мәктәпнең макталуын тели, шул ук вакытта хаксызлыгын да сизә. Аны яра¬ тучы Нуриянең һәм шул ук вакытта 10 класс укучысы Динәнең хисләрен дә хөрмәт итә. Ил¬ гиз элеккечә укытырга ярамаганын яхшы аң¬ лый, әмма тәҗрибәсезлеге коллектив эшчәнле- ген тиешенчә оештырырга комачаулый. Шу¬ ның өстенә, өлкән укытучылар белән сөйләш¬ кәндә, кызып та киткәли. Укучы-тамашачы күңелендә теләктәшлек тапкан директор баш¬ ка җиргә күчеп китәргә мәҗбүр була. Мөнирә — завуч, булганына канәгать, һәртөр үзгәрешкә каршы кеше; үзенә баш иючеләр чолганышында һәм, билгеле инде, кирәк ва¬ кытта аларга «ташлама» да ясый — эленке- салынкы дәрес бирүләренә күз йомып карый. Мөнирә укытучы һәм укучылар алдында абруйны ялган белән яисә яхшы билге куеп яулап алырга омтыла. Драматург әлеге герой¬ ның эчке драмасын да ача. Ул яшь вакытта үзен яратып йөргән егеткә, гади колхозчы дип, кияүгә чыкмаган. Хәзер, гаилә кора алмыйча, ялгыз яши. Үкенү, кеше бәхетенә көнләшеп карау характерындагы тискәре сыйфатларның өстенлек алуына китергән. Нариман, Нурия, Фасил, Динә һ. б. образлар, аерым вакыйга-күренешләрдә генә бирелсәләр дә, тулы канлы, тормышчан булулары, мәктәп сулышын тулысынча аңларга ярдәм итүләре белән игътибарга лаек. Нариман — элекке мәктәп директоры, пенсиягә чыккач та укытуын дәвам итә. Ул — Илгизнең фатир хуҗасы да. Драмада үткәннәр белән сөе¬ неп, бүгенгегә канәгать булып яшәүче кеше бу¬ ларак сурәтләнә. Иске белән яңаның тартышу¬ ын җентекләбрәк күрсәтергә омтылган драма¬ тург өлкән буын белән яшь буын арасындагы каршылыкны тудыра. Нариман ага башта Тук- таровның фикер-карашларын кабул итми, тиз¬ дән әлеге намуслы укытучы яшь директорның 223
дөреслегенә төшенә, үзенең һәм аның кебек¬ ләрнең чор таләбенә җавап бирмәвен аңлый. Нурия — рус теле укытучысы, Илгизне җавап¬ сыз мәхәббәт белән ярата. Ул — үзгәрешләр яклы, яңалык тарафдары. Әмма аңа вакыт- вакыт яшьлек дуамаллыгы комачаулый. Фасил — биология укытучысы, йомыкый. Кол¬ лективтагы көрәш-тартышка катнашмый. Ми¬ ңа ничек тә ярый, дип йөрүче буларак күзалла- на. Илгиз һәм Нурияләрнең тырышлыгы бе¬ лән ул битарафлыктан чыга. Фасилның Тукта- ровны озатырга килүе аның элекке директор башлаган үзгәрешләрне дәвам итәчәгенә өмет уята. Сәнгатьчә эшләнеше — Автор гаять актуаль, җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяткан укыту-тәрбия мәсьәләсен композицион төзек, ачык вакыйга-күренеш- ләрдә сурәтли; — кискен кофликтны уңышлы табылган дра¬ матик хәрәкәттә ача; — пьесадагы кызыклы, каршылыклы, харак¬ тер дәрәҗәсенә күтәрелгән тормышчан образ¬ лар (Туктаров, Мөнирә, Нариман) авторның табышы булып тора. ХӘЗЕРГЕ ӘДӘБИЯТ Сәяси, иҗтимагый, мәдәни шартлар: — 80 нче еллар уртасында илдә башланып киткән демо¬ кратик үзгәрешләр, хәбәрдарлык социалистик системаның нигезен какшата, аның бөтен каршылыклары ачыла. Әлеге җәмгыятьнең тоткасы булган коммунистлар партиясенең ха¬ кимлеге бетерелү яңа икътисади юнәлешкә — капитализмга юл ача; — СССР дип аталган империя таркала; Россиянең төрле төбәкләрендә милли мәсьәләләр көн тәртибенә куела; 224
— 1990 елда Татарстан суверенитет турында Декларация кабул итә; татар теле дәүләт телләренең берсе дип игълан ителә; — иҗтимагый фикердәге кискен үзгәрешләр милли үзаң үсешенә китерә; татар теленең гамәли кулланылышын үстерү өчен актив эшчәнлек башлана; — җәмгыятьтә Октябрь инкыйлабына (1917) һәм 1941— 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына карашлар үзгәрә. Әдәби хәрәкәт үзенчәлекләре: — тоталитар системаның кешелексез якларын фаш иткән күпсанлы әсәрләр языла (М.Хасанов. Язгы аҗаган; Р.Мөхәм- мәдиев. Сират күпере; Н. Фәттах. Кичү; А. Гыйләҗев. Йәгез, бер дога»; Г.Тавлин. Афәт һ. б.); — әдәбият тарихындагы «ак таплар» бетерелә башлый: киң катлау укучылар Г.Ибраһимовның «Адәмнәр», Ф.Әмир¬ ханның «Шәфигулла агай», Г. Рәхимнең «Идел», Г. Толымбай әсәрләре белән таныша; Г. Исхакыйның исеме, бай мирасы кире кайтарыла; — татар халкының ерактагы һәм якындагы тарихына игъ¬ тибар арта, тарихи дөреслеккә нигезләнгән әсәрләр дөнья күрә (Р.Батулла. Сөембикә; М.Хәбибуллин. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный; Ә.Рәшитов. Колшәриф. Мөхәммәдьяр һ. б.); — милләт язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылуга бәйләнешле рәвештә тел, гореф-гадәт, традиция мәсьәләләре әдәби чараларда гәүдәләндерелә (М.Мәһдиев. Бә¬ хилләшү; М. Галиев. Нигез; Т.Миңнуллин. Шәҗәрә һ. б.); — татар халкының каршылыклы тарихында тирән эз кал¬ дырган шәхесләрнең әдәби образларына мөрәҗәгать ителә (Р.Мөхәммәдиев. Сират күпере; Җ. Рахимов. Батырша; Ю. Са¬ фиуллин. Идегәй һ. б.); — әдәбиятның социалистик реализм иҗат методыннан баш тартуы; традицион реализмның алгы планга чыгуы; шул ук вакытта романтик сурәтләргә, натурализм элемент¬ ларына, мәгърифәтчелек традицияләренә актив мөрәҗәгать итү; хәзерге вакытта модернистик сурәт-алымнарга игъти¬ бар арту күзәтелә; бу исә бүгенге яшәешне гадәттән тыш, еш кына көтелмәгән хәлләргә бәйле һәм өр-яңа форма-чара- лар аша сурәтләүдә чагыла (Н.Гыйматдинова. Ак торна кар¬ гышы; Г.Гыйльманов. Албастылар; М. Гыйләҗев. Баскетбо¬ лист һ. б.); 225
— совет чорында, нигездә, рус һәм Көнбатыш Европа әдә- би-фәлсәфи фикеренә йөз тоткан татар әдәбияты соңгы ел¬ ларда Көнчыгыш мәдәниятен дә үз итә башлый (Р. Гаташ робагыйлары, Ф. Яхин. Ак әбиләр догасы; Ф. Бәйрәмова. Соңгы намаз һ. б.)* Поэзия: — шигърияттә Г. Афзал, Ә. Баянов, И. Юзеев, Рәшит Әхмәт- җанов, Ә. Рәшитов, Р. Фәйзуллин, М. Әгъләмов, Зөлфәт, Ф. Яруллин, X. Әюпов, К. Сибгатуллин, 3. Мансуров, Р. Зәйдул¬ ла, Г. Морат һ. б. мәйдан тота. Алар янәшәсендә кешенең рухи матурлыгын, мөлаем хис-кичерешләрен, нечкә тойгыларын яктыртучы Л. Шагыйрьҗан, Э. Мөэминова, Н. Сафина, Р. Вәли- ева, К. Булатова, Б.Рәхимова, Ф. Зыятдинова, Ф. Тарханова, Э. Шәрифуллина, А. Минһаҗева һ. б. шагыйрәләрнең ихлас¬ лык бөркелеп торган иҗаты балкый; — берәүләр, заман чынбарлыгына йөз белән борылып, вакыйга-күренешләрне реалистик сурәтләрдә чагылдырса (Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Л. Шагыйрьҗан, 3. Мансуров, А. Хә¬ лим һ. б.), икенчеләргә хыял дөньясын, күңел кичерешләрен, интим хисләрне, бәхетле яшәешкә омтылышны романтик тас¬ вир чаралары, сурәтләр муллыгы ярдәмендә бирү хас (И. Юзе¬ ев, Р. Гаташ, Роберт Әхмәтҗанов һ. б.); — эзләнүләр тематик төрлелектә дә чагыла: а) халыкның тарихка игътибары арту, туган илгә, туган җиргә тугрылык хисләре (Г.Афзал. Ачы язмышлар; Зөлфәт. Туфрак тарта.); ә) татар теленең, диннең, гореф-гадәтләрнең сакланышы (Ф.Яруллин. Көрәшче; Зөлфәт. Җаннарга тия шул. Иман¬ сызлар; И.Юзеев. Указлы шагыйрь булганчы); б) милли идеяне эстетик идеал итеп күтәрү (М.Әгълэмов. Иман тәрәз шакый; К.Сибгатуллин. Иман.); в) олы шәхесләрнең якты образларын чагылдыру (Р. Ха¬ рис. Нәҗип Җиһанов. Сәйдәш яры; Зөлфәт. Күрешә калсак; И.Юзеев. Син бит тыңлый белә идең. Илһам ничә яшьтә?); г) табигатьне саклау (3. Мансуров. Ятим Су анасы. Балык кычкыруы.); д) ата-анага тирән хөрмәт, алар каршында җаваплылык (Р.Миңнуллин. Әнкәмнең догалары; Ш.Маннапов. Картлар кайта җомгадан). 226
Проза: — әдәбиятның бу төрен А. Гыйләҗев, Ә. Еники, М. Мәһди- ев, М. Хәсәнов, Ә. Баян, И. Салахов, Р. Мөхәммәдиев, Р. Батулла, Н. Фәттах, М. Хәбибуллин, Ф. Садриев, А. Хәлим, Н. Гыйматди- нова, Ф. Бәйрәмова, Ф. Латыйфи, К. Кәримов, М. Хуҗин, Ф. Са¬ фин, Р. Фәизов, Р. Сибат һ. б. әйдәп бара; — хикәя жанрында иҗат итүчеләр өчен ел саен Ф.Хөсни исемендәге бүләк бирелү әлеге жанрның активлашуына ките¬ рә (М. Хуҗин, Р. Фәизов, Р. Зәйдулла, М. Галиев, Ф. Яруллин, Р. Газизов, Н. Гыйматдинова һ. б.); — сәнгати фикерләүдә яңа форма-алымнар, чаралар бай¬ лыгына омтылу, аеруча шартлылык алымнарыннан, метафо¬ рик детальләрдән, психологик анализның «фикер ташкыны», «җан диалектикасы» кебек төрләреннән файдалануда табыш- казанышларга ирешелә (Р. Мөхәммәдиев. Ак кыялар турын¬ да хыял; Ф.Садриев. Таң җиле; 3.Хәким. Гөнаһ. Курку; Ф. Бәйрәмова. Канатсыз акчарлаклар; А.Хәлим. Өч аяклы ат. Татар вакыты һ. б); — тематик төрлелек: а) Сталин режимының асылын әдәби сурәтләрдә бирү (И.Салахов. Тайгак кичү (Колыма хикәяләре); Г. Тавлин. Афәт; А.Гыйләҗев. Йәгез, бер дога һ. б.); ә) «торгынлык еллары»ның кешелексез якларын, гаделсез¬ леккә юл куелуын, коммунистик идеологиянең киләчәге юклыгын күрсәтү (Р.Мөхәммәдиев. Кенәри — читлек кошы; АГыйләҗев. Балта кем кулында?; Ф.Сафин. Гөлҗиһан); б) халкыбызның фаҗигале тарих сукмакларын чагылды¬ ру (Р. Батулла. Сөембикә; М.Хәбибуллин. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный; Ф.Латыйфи. Хыянәт); в) олы шәхесләрнең әдәби образларына мөрәҗәгать итү (Р.Мөхәммәдиев. Сират күпере; Җ.Рәхимов. Батырша; В.Има¬ мов. Сәет батыр); г) заман үзгәрешләренә бәйле тормышыбызга әхлаксызлык, имансызлык үтеп керү, аның сәбәпләре турында уйлану (Т. Га¬ лиуллин. Тәүбә. Элмәк. Төнге юллар; М.Маликова. Өермә); д) әхлакый кыйммәтләрнең сакланышы, рухи тормышы¬ бызга үтеп кергән яраклашу, җайлашу кебек күренешләр өчен борчылу (М.Маликова. Шәфкать; Ф. Садриев. Таң җиле); е) замандаш образының типик сыйфатларын эзләү, аны ил, халык тормышы, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле ачу 227
(Р.Сибат. Ялгызак; К.Кэримов. Ком сәгате; Н.Гыйматди- нова. Сәвилә; Ф.Сафин. Биек тауның башларында»); ё) ислам дине тарихына, аның асылын аңлаткан легенда- вакыйгаларга мөрәҗәгать итү (Ф. Бәйрәмова. Соңгы намаз;я Ф. Яхин. Ак әбиләр догасы). Драматургия: — сәхнә әдәбиятында ңң актив эшләүче төрле буын драматурглары: Т. Миңнуллин, И. Юзеев, Р. Хәмид, Р. Батулла, Ә. Гаффар, Р. Мингалим, 3. Хәким, Ф. Бәйрәмова, Аманулла, Ю. Сафиуллин, Д. Салихов, М. Гыйлэҗев, Г. Каюмов, Р. Сәгъ¬ ди һ. б.; — жанр һәм форма төрлелегенә омтылу, әсәрләрдә фарс элементлары, пародия алымнары куллану; шартлылыкның еш кына фантастика, абсурд дәрәҗәсенә җиткерелүе; рус һәм Көнбатыш әдәбиятлары үрнәгендә «явызлык театры» (3. Хәким. Юләрләр йорты; Д. Салихов. Алла каргаган йорт; Ф.Бәйрәмова. Вакыйга юләрләр йортында бара) һәм «аб¬ сурд театры» үрнәкләре туу (М.Гыйлэҗев. Баскетболист); — тематик төрлелек: а) милләт язмышының милли менталитет, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр сакланышы, катнаш никахлар һ. б. мәсьәләләр белән бәйләп каралуы (Т. Миңнуллин. Илгизәр плюс Вера. Шәҗәрә; Р.Хәмид. Ак тамырлар иле; И.Юзеев. Ак калфагым төшердем кулдан); ә) чор, заман үзгәрешләренең әхлакый түбәнлеккә, рухи кыйбланы югалтуга китерүе (Т.Миңнуллин. Саташу; Ф.Бәй¬ рәмова. Аллалар каргышы); б) кеше шәхесе, аның рухи һәм физик камиллеге, яшәү мәгънәсе, бәхет төшенчәләре турында әхлакый-фәлсәфи уйла¬ ну (Т. Миңнуллин. Сөяркә. Хушыгыз. Эзләдем, бәгърем, сине; И.Юзеев. Гашыйклар тавы); в) яшь буынның олы тормышка килүе, үз-үзен табуы, бу¬ ыннар арасындагы рухи бәйләнеш (Р. Хәмид. Олы юлның тузаны. Җиде баҗа); г) чорның рәхимсезлеген, хакимиятнең әхлаксыз йөзен фаш итү; идеологиянең кеше психологиясенә тискәре йогын¬ тысы, аның еш кына милләтләрне юкка чыгаруга юнәлтелүен сурәтләү (Ю.Сафиуллин. Йөзек һәм хәнҗәр; Д. Салихов. Ал¬ ла каргаган йорт). 228
Әдәби терлер, жанрлар, жанр формалары Лирика Күңел лирикасы Фәлсәфи лирика Публицистик лирика Пейзаж лирикасы Мәдхия И.Юзеев. Барыбер мин сине яратам; Зөлфәт. Бул гына!.. И бәгърем!.. Сөю кадәр сөю; К.Сибгатуллин. Төшләр¬ гә кереп йөдәтә; Р. Харис. Син бар. Мин күтәрдем сине үзәннәрдән...; М. Галиев. Көнләшмә. М.Әгълэмов. Терәк эзлим; К.Сибга¬ туллин. Зираттан чыккач; Р.Сүлти. Соңгы кәрван. Сорау; Акъегет. Там¬ чылар; Зөлфәт. Язмыш; М. Галиев. Рух. Р.Зәйдулла. Урыс кышын озату; М.Әгълэмов. Мин кем; Р.Харис. Исе¬ рек бал кортлары. Кан һәм каләм. Хәтер көне; М. Галиев. Юл чатында. Роберт Әхмэтҗанов. Көзге бакча; Зөлфәт. Каен гомер иткән урын; Ш.Маннапов. Урман шавы. Чишмә. Р.Харис. Мәдхияләр. Лиро- эпик Поэма Баллада Р.Харис. Чехов базары; Ә.Рэшитов. Сөембикә. Колшәриф; Рәшит Әхмәт¬ җанов. Бишташ. Аучылар кибетендә; Р.Зәйдулла. Койрыклы йолдыз. М.Әгълэмов. Заман язган язмыш; Зөлфәт. Марш; И.Юзеев. Соңгы гар¬ мун. Эпик Хикәя Эссе Повесть М. Хуҗин. Фидая; Т. Галиуллин. Кияү; Ф.Латыйфи. Көмеш беләзек; С.Шәмси. Каты чикләвек; 3. Хөсни¬ яр. Трагедиягә ике билет; Р.Фэизов. Телсез. М. Вәлиев. Гамәл дәфтәре. М. Галиев. Нигез; Ф.Бэйрэмова. Күл балыгы. Канатсыз акчарлаклар; Н.Гый- матдинова. Сихерче. Ханым-солта- ным; 3.Хәким. Курку; 3. Хөснияр. 229
Юлъязма Публицистик повесть Детектив повесть Иҗтимагый роман Мемуар-авто- биографик Публицистик роман Тарихи роман Детектив роман Зөләйха кыйссасы; Р.Фәизов. Тәңре хөкеме; З.Зәйнуллин. Ат караклары. Агыйделнең аръягында. М.Юныс. Юлда уйланулар. Җиде могҗиза. Т. Галиуллин. Замана балалары. М. Маликова. Өермә. Ф.Латыйфи. Ишелеп төшкән бәхет; Ф. Садриев. Бәхетсезләр бәхете. Ә.Еники. Соңгы китап; Ә.Баянов. Хыялда туган калам. Р. Мөхәммәдиев. Утлы таба өстендә; М.Галиев. Догалы еллар; М.Мәһди¬ ев. Ачы тәҗрибә. М.Хәбибуллин. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный; В. Имамов. Утлы дала; Ф. Сафин. Саташып аткан таң. Т. Галиуллин. Тәүбә. Элмәк. Төнге юллар. Драма¬ тургия Драма Иҗтимагый драма Публицистик драма Психологик драма Мелодрама Трагедия Трагедия- реквием РХәмид. Көзнең соңгы яфраклары; Д. Салихов. Узып барышлый. Туй күлмәгем — соңгы бүләгем; Аманул¬ ла. Әле кичә генә яз иде. Ф. Бәйрәмова. Безне онытмагыз. Сан¬ дугачның балалары. Р.Мингалим. Дүрт кешелек утыргыч. Т.Миңнуллин. Хушыгыз. Эзләдем, бәгърем, сине. Р.Сәгъди. Сынган беләзек; И.Мәхмү- това. Син бит минем бер генәм. Д.Салихов. Чукрак; Ю.Сафиуллин. Йөзек һәм хәнҗәр; И.Юзеев. Бәгырь; Ф. Бәйрәмова. Вакыйга юләрләр йор¬ тында бара. Р.Хәмид. Ак тамырлар иле. 230
Трагифарс Лирик комедия Сатирик комедия Музыкаль комедия Иҗтимагый комедия Водевиль Көнкүреш комедиясе Балалар өчен пьесалар Г.Каюмов. Упкын өстендә уен; Д.Са- лихов. Алла каргаган йорт. Т.Миңнуллин. Йөрәк маем; Ф.Ярул¬ лин. Сөембикә егет сайлый. Аманулла. Кылый Кирам балдагы; Д.Салихов. Капчыктагы Мәгъфия. Пуля; 3. Хәким. Мин төш күрдем. М. Гыйлэҗев. Казан егетләре; Г. Каю¬ мов. Нинд кызы. 3. Хәким. Килә ява, килә ява. Чапты атым Казанга. И.Юзеев. Безнең әти мировой. Р.Батулла. Сөйгән ярым ятка кала; Р.Вәлиев. Әй машина, машина. Ф. Яруллин. Бер күрешү — үзе бер го¬ мер. Т. Миңнуллин. Авыл эте Акбай. Ак¬ бай нигә күңелсез. Акбай һәм сарык малае; Р. Сәгъди. Гүзәл Аппаксылу. Равил Фәйзуллин (1943 елда туган) Иҗат -үзенчәлекләре: — Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге — яшьләр, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреа¬ ты, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин шигъ¬ рияткә 60 нчы елларда килә һәм яңача ритмика, рифма, образлар системасы тудыруы, сүз белән оста эш итүе, гадәти булмаган сүз-гыйбарәләрдән, фикер-төшенчәләрдән файдала¬ нуы, аларны шигырь тукымасына уңышлы кертеп җибәрүе белән әдәбиятка яңалык алып килә («Нюанслар иле*); — шагыйрь кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтыла, әлеге фор¬ мага тирән киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала. Кыска формаларга мөрәҗәгать итүе иҗат принципларының бер¬ се булып тора; аларда метафора алгы планга чыга. Әдип еш кына шигырь-афоризм, шигырь-метафора барлыкка китерә: 231
Толымланып салынып төште Күк сагышы. («Яңгыр» ) Кыны тулы кан. Тышында чәчәк сурәте. («Тарих») Пәһлеван кабере өстендә Яфраклары калтыраулы Кәкре, зәгыйфь усак үскән. ( «Дөнья» ) Дулкыннарның эзе бармы? Дулкыннар эзе — комда. Еллар эзе кайда димсең? Алары — маңгаемда... («Эзләр») — шагыйрьгә ассоциатив фикерләү хас; ул, бер-берсен- нән ерак торган төшенчәләрне тәңгәлләштереп, аларны көтел¬ мәгәнчә берләштереп, яңа образ-сурәтләр тудыра; бер предмет, күренеш турында сөйли, әмма укучы икенче, тагын да мөһим¬ рәк, җитдирәк әйберләрне күзалларга, уйланырга мәҗбүр итә (♦Көзге яңгыр», ♦Ялгызлык», »Учак янында»); — иҗатында образлы фикерләүнең җиңел табыла торган формалары (әйтик, өстә генә яткан чагыштыру) очрамый ди¬ ярлек; беренче тезмә-строфадан ук төп идеягә юл ала, моның өчен сурәтләү объектының эчке хасиятен алгы планга чыгара (♦Сөлге», ♦Якты моң», ♦Биеклек», ♦Туган ягым»); — Р. Фэйзуллин — фәлсәфи-лирик шагыйрь, әсәрләрендә тирән уй, фәлсәфи олы фикер, гражданлык пафосы өстенлек итә; кеше, вакыт, галәм, мәңгелек төшенчәләре үрелеп бара һәм шулар аша әдип кешелек, туган җир, шәхес, милләт турында уйлана (♦ Вакыт», »Ике арада», »Идел ага»); — еш кына бер деталь, образ ассоциациясе аша әхлакый, фәлсәфи кыйммәтләргә килә, гомумкешелек проблемаларын чагылдырып, уңышлы гомумиләштерүләр ясый (♦Кадак», ♦Яңгыр», ♦Метаморфоза»); — шигырьләрен хис һәм фикер каршылыклары, көтелмә¬ гән лирик борылышлар нигезенә кора, антитеза, контраст буяулар белән эш итә; афористик фикер, көтелмәгән әйлән¬ мәләр ярдәмендә образ һәм хиснең гармоник бердәмлегенә ирешә (»Кер чайкыйлар кызлар», ♦Җилфердәүче керләр җы¬ ры», ♦ Башны салларга салып»); — мәхәббәт лирикасында интим хисләрне үзе тойганча, сизгәнчә, аңлаганча җырлый; аның лирик герое шатлана, бор¬ чыла, газаплана, шаша, ләкин кешелек горурлыгын югалтмый 232
(«Мин сиңа йомшак таң җиле...», «Мәхәббәт күзсез була ди...», «Яшьлегеңне, гомереңне...», «Җуймагыз мәхәббәтне!»); — күләмле поэмаларында заманның җитди проблемалары җәмгыять, шәхес мөнәсәбәтләренә бәйле сурәтләнә һәм аларда шагыйрь үз язмышын халык язмышы итеп тойган, ил һәм дөньякүләм вакыйгалар өчен борчылып яшәгән гуманист бу¬ ларак ачыла («Гадиләргә гимн», «Көрәшчеләр», «Сәйдәш»). Яздан аерып булмый Тукайны! Темасы: милләт язмышы шәхесләр язмышы белән бәйле. Эчтәлеге: гаять авыр елларда да халык мәнфәгате белән яшәгән Тукайга соклану һәм милләтнең киләчәгенә ышану хисе. Гражданлык лирикасының бер үрнәге булган шигырьдә лирик геройның соклану-горурлану хисе чагылыш таба. Яз фасылында дөньяга килгән Тукай киләчәкне кайгыртып яши. 1 нче строфада әлеге хакыйкать билгеләнә: Язы, киләчәге барлар ничек китсен, Ничек югалсын дөньядан?! 2 нче строфада лирик герой халыкның гүзәл гамен, хыя¬ лын чорлар аша бүгенгегә китерә алган Тукайга сокланып карый. 3 нче строфада иленә, халкына игелек кылып яшәгән Тукай эшчәнлеге белән горурлану хисе, үрнәк алу теләге ча¬ гыла: Ә шулай да булгалаган бит Илгә Игелеклелек кылу үрнәге! 4 нче строфада Тукай бүгенгенең мәшһүрләре белән ча¬ гыштырыла һәм үзе өчен бервакытта да дан, шөһрәт эзлә¬ мәгән шагыйрьгә соклану, аның белән горурлану хисе тагын да үстерелә. Алдагы строфада Тукай милләтнең гомумиләш- терелгән образы белән тәңгәлләштерелә. Тукайлары булган халыкның яшәве, мәңгелеге шик уятырга тиеш түгел: Яшәвен һәм мәңге үлмәслеген ► Дәлилләргә мохтаҗмы халык? Шикләнүче булса, кара, тикшер, Бер бәгьрен — Тукаен алып! Соңгы строфада лирик герой халыкның киләчәге өметле булыр дип ышана: Яздан, гаделлектән, киләчәктән Мөмкин түгел аеру Тукайны! 16 Э-430 233
Якты моң Темасы: туган җир кадере. Эчтәлеге: тормыш юлында дөньяны күп күргән лирик герой күңелендәге шатлык хисе. Күңел лирикасының матур үрнәге булган шигырьдә лирик геройның шатлык хисе чагылыш таба. 1 нче строфада туган җире матур табигать, Идел өстендә уйнаклап очкан акчар¬ лаклар образы аша ачыла һәм аңа җан тынычлыгы биреп тора: Акчарлаклар Иделдә. Туган ил күңелдә. 2 нче строфада шатлык, сөенү хисенең сәбәбе булып ты¬ нычлык, сафлык тора. Бу хис, тагын да үстерелеп, «алтын ко¬ яш» һәм аңа тиңләштерелгән «газиз әнкәй» сурәтендә герой күңелендә сөенеч булып балкый: Чык ялтырый гөлләрдә Аяз таңлы көннәрдә. Алтын Кояш күгемдә. Газиз әнкәм күңелдә. Лирик геройдагы шатлык хисенең тагын бер сәбәбе булып сөйгән ярын яратуы тора. Җил уйнаклап, рәшә тирбәлеп тор¬ ган Туган җирендә ул рәхәтлек, бәхет тапкан: Җилкәннәрдә җил бәрә, Ярда рәшә тирбәлә. Рәхәт туган җиремдә! Сөйгән ярым күңелдә. Моң сүзе бу очракта йөрәк хисе, тирән хис мәгънәсендә килә, ягъни автор үзе үк шигырьнең якты, тирән хис турында булуын әйтә. Бигрәк тә аның шатлык китерүен искәртә. Үзен гомере буе озатып йөргән әлеге хис-кичерешләр лирик герой¬ ның юануы да булып тора. Мәхмүт Хэсэнов (1927—1990) Иҗат үзенчәлекләре: — балалар өчен язылган хикәя-повестьларында әдип, бала¬ лар дөньясын, аларның теләк-максатларын, кызыксынуларын белеп, психологик төгәллек белән сурәтли; тормышчан вакый¬ галарны оста тоемлый, сюжетларны мавыктыргыч итеп төзи 234
(«Җирән кашка», «Шайтан малае», «Без алтынчы «А»дан», «Динозаврлар өендә*); — язучыны, беренче чиратта, әдәп-әхлак мәсьәләләре, ке¬ шенең шәхес буларак формалашуы борчый, шуңа да ул рухи саф, хезмәттә үз урынын тапкан, актив тормыш белән яшәүче геройларга йөз тотып иҗат итә («Яңа горизонт», «Урман шау¬ лый», «Кыюлар юлы», «Очар кошлар»); — пьесалары жанр, форма төрлелеге, сурәт чараларының байлыгы белән аерылып тормый, традицион рухтагы әсәрлә¬ ренә фикер ачыклыгы, һәртөр кимчелек-җитешсезлекләргә тирәнтен борчылу, яхшылык-матурлыкның өстен булырына, иртәгәге көнгә ышаныч хас («Нурихан», «Рамай», «Көя күбә¬ ләге», «Хикмәтле Хикмәтулла»); — иң яхшы әсәре — «Язгы аҗаган» романы — үзгәртеп корулар рухына туры килүе, 20—50 нче елларның моңа кадәр күләгәдә калып килгән фаҗигале якларын тасвирлавы белән җәмәгатьчелек тарафыннан шатланып каршы алынды, югары бәя алып, Тукай бүләгенә лаек булды. Язгы аҗаган Жанры: хатирәләр рәвешендә язылган күптармаклы ро¬ манда егерменче еллардан илленче еллар ахырына кадәрге вакыйгалар — ачлык афәте, нэп еллары, күмәк хуҗалыклар төзү, сугыш һәм сугыштан соңгы елларның җан әрнеткеч күренешләре — тарихи дөреслеккә нигезләнеп һәм аерым шә¬ хесләрнең дөньяга карашы, характер үзенчәлекләре формала¬ шу процессы рәвешендә сурәтләнә. Сюжет-композициясе: әсәр җиде бүлектән тора, һәм һәрберсе эпиграф белән башланып китә. Вакыйгалар үзара бәйләнеп, керешеп киткән өч сюжет сызыгын тәшкил итә. Беренчесе Газинең аянычлы һәм фаҗигале тормыш юлына бәйле, икенчесе Иргали һәм аның гаиләсенең гыйбрәтле тор¬ мышын тасвирлый, өченчесе журналист Фәйзййең Мәскәүдән килгән комиссия составында нефть һәм газ чыгару мәсьәлә¬ ләре белән танышуын үз эченә ала. Фәйзи, башка сюжет сы¬ зыкларын тоташтырып, вакыйгаларга ачыклык кертеп, уры¬ ны белән бәя биреп бара. 235
Сюжет эле¬ ментлары Газинең фаҗигале язмышы Иргали һәм аның гаиләсе, тормышы Экспози¬ циясе Үзен үтерелгән әтисенең эшен дәвам итәргә тиеш дип санаган Гази комсо¬ молга керә, колхозлар оеш¬ тыруда катнаша, кулаклар¬ га каршы көрәшә. Саф сөю белән Гөлүсәне ярата. Беренче бөтендөнья су¬ гышы фронтларын, гражданнар сугышын үтеп, Иргали туган авы¬ лына кайта һәм терлек¬ челек, игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Төенлә¬ неше Иргалинең гаиләсен Себер- гә җибәргәндә, мөмкинлеге булса да, Гази Гөлүсәне алып калмый, көчсезлек күрсәтә. Иргали үзләренең ял¬ каулыгын, булдыксыз¬ лыгын партия исеме ар¬ тына яшерүче Халәп ке¬ бекләр белән кяртттылык- ка керә. Соңрак, кеше үтерүдә нахакка гаеплә¬ неп, гаиләсе белән Се- бергә җибәрелә. Хәрәкәт үстере¬ леше Гази медицина институты¬ на укырга керә, аннан су¬ гышка китә. Әсирлеккә эләгә. Туган иленә кайт¬ кач, «хыянәтче» дип, ерак¬ ка җибәрелә. Оста доктор булып таныла. Себер юлында, яңа урында авыл салып ур¬ нашуга бәйле вакыйга- күренешләрдә Иргали һәм аның якындагы¬ ларның характеры та¬ гын да ачыла. Кульми¬ нациясе Комиссия җитәкчесе Крем¬ нев үзенә операция ясаган Газинең кайчандыр Кар¬ шылык хәрәкәтендә актив катнашкан «фәрештә» бу¬ луын белә. Себердә яши башлаган Иргалинең гаепсезлеге ачыклана. Чише¬ леше Газинең «кеше» дигән исемгә тап төшерми яшәве ачыклана. Гомеренең ахы¬ рында Гөлүсә белән күре¬ шә, аның бәхиллеген алып, якты дөньядан китә. Үзе белән кайгы-хәсрәт- ләрне бүлешкән кеше¬ ләргә кирәклеген аңлап, Иргали Себердә кала, хезмәте белән дан ала. 236
Конфликты Төп конфликт кеше белән гаделсез җәмгыять арасында. Әсәрдә мондый каршылыклар бар: Га¬ зи белән Кадыйр, Гази белән Хәмзин, Иргали бе¬ лән Халәп, Иргали белән Шаһбаз арасындагы һәм геройларның эчке каршылыклары һ. б. Темасы Җәмгыятьнең гаделсезлеге. Проблема¬ лары — Кешенең бәхеткә хокукы; — мәхәббәт хисенең зурлыгы, кешегә тәэсире; — милләт язмышы; — идеологиягә бәйле кешеләрдә әхлак сыйфат¬ ларының үзгәрүе; — яшәешнең нигезендә яткан хезмәткә мөнәсә¬ бәт. Идеясе Гаделсезлеккә корылган җәмгыять кешеләргә күпләп кайгы-хәсрәт, бәла-каза алып килә; кеше¬ нең шәхси бәхете милләт язмышы белән тыгыз бәйләнгән; көнчелек, игелексезлек кебек сыйфат¬ лар бердәмлеккә комачаулый. Төп образ¬ лары Гази — авылның беренче большевигы Хаҗи улы. Яшьтән акыллы, әдәпле булып, хезмәт яра¬ тып үсә. Актив, шактый кыю, ихтыяр көченә ия. Чор идеологиясе, хаксызлык, гаделсезлек йогын¬ тысында куркаклык, көчсезлек күрсәтә һәм шу¬ ның өчен үзе дә гомере буе үкенеп яши. Нинди генә авырлыкларга очрамасын, намуслы, кеше¬ лекле булып кала. Аның Ватанына һәм сөйгә¬ ненә тугрылыгын, рухи газаплар кичергәндә сак¬ лап калган сабырлыгын, Кеше дигән бөек исемгә тап төшерми яшәвен автор сокланып сурәтли. Гази һәрдаим җәмгыятьнең гаделсезлеге белән очрашып тора, үзенең чиста исемен һәр эш-гамә- лендә исбатлап яши. Бер яктан, үзенең хаклы булуын күрүе, намуслы хезмәт итүе, икенче як¬ тан, җәмгыятьтәге гаделсезлек, аңа яраклашудан качуы Газинең эчке каршылыгын китереп чы¬ гара. Иргали — авылның урта хәлле крестьяны. Ва- кыйга-күренешләрдә үзен батыр солдат, ярдәм- 237
чел, кешелекле итеп таныта. Ул — чын мәгънәсен¬ дә җир хуҗасы. Бар көчен, талантын биреп иген игә, терлек үстерә. Романда Иргали туры сүзле, һәр¬ нәрсәгә крестьянның салкын акылы белән уйлап якын килә торган үзенчәлекле герой булып ачыла. Кешегә эш-гамәленә карап бәя бирә, кем булуын күзенә бәреп әйтә, шуңа да партия исеме артына үшәнлеген, наданлыгын, әдәпсезлеген яшергән, ял¬ тыравыклы сүзләр сөйләп, хезмәт итмичә генә яшәргә омтылучы Халәп белән кискен каршылык¬ ка керә. Иргали кайда гына булмасын, нинди генә эш белән шөгыльләнмәсен, кешеләрне, хезмәтне оештыру сәләтен, нык ихтыярлы, гаҗәеп сабыр, га¬ дел, ярдәмчел булуын күрсәтә. Үз мәнфәгатьләрен читкә куймаган хәлдә, ул милләттәшләре, хезмәт¬ тәшләре тормышын да кайгыртып яши. Гаепсез- леге ачыклангач та, кешеләргә кирәклеген аңлап, Себердә кала. 20—30 нчы елларда Иргали туган җирендә бәхет таба алмый. Сәбәбе — җәмгыятьтәге гаделсезлек. Хакимият идеологиясе бертөрле караш булдыру¬ ны, өстән кушканны берсүзсез үтәүне таләп итте. Яңа җәмгыятькә, Иргали кебек хезмәт кешеләрен¬ нән бигрәк, Халәп кебек куштаннар, ялагайлар, шымчылар кирәк иде. Соңрак та Иргалинең ту¬ ган ягына кайтмау сәбәпләренең берсе әнә шунда. Газидән аермалы буларак, Иргали гаделсезлекләргә каршы шактый актив көрәшә, шуңа күрә тормыш¬ та үз урынын табып яши, уңышларга ирешә. Сәнгатьчә эшләнеше — Сюжет сызыкларының журналист Фәйзинең 7 көнлек командировкасына бәйләп бирелүе алар- ны җыйнак, үзара тыгыз бәйләнешле итеп күзал¬ ларга мөмкинлек бирә; күп вакыйгаларның тере шаһиты булган Фәйзи истәлекләре укучыны ма¬ выктыра, ышану көчен арттыра; — әсәрнең хатирәләр рәвешендә язылуы бүгенге белән үткәннең бәйләнешен билгеләргә, вакыйга- күренешләрне яңа чордан торып бәяләргә мөмкин¬ челек бирә; 238
— геройларның гыйбрәтле, еш кына фаҗигале язмышы романга мелодраматик төс бирә; Гази, Иргали, Гөлүсә һ. б. образлар гаять үзенчәлекле милли характерлар булып ачыла; — авторның тел-стиле матур, җанлы; тормыш¬ чан детальләр, этнографик мәгълүматлар, инди¬ видуаль сөйләм үрнәкләре, фәлсәфи уйланулар, лирик һәм публицистик чигенешләр роман ту¬ кымасына уңышлы кертелгәннәр, яшәешнең тулы бер панорамасын бирәләр. Илдар Юзеев (1933 елда туган) Әдипнең лирикасы: — XX гасырның 50 нче еллары уртасында «Әнкәй», «Та¬ ныш моңнар» поэмалары белән шигърияткә килеп керә һәм романтик шагыйрь булып таныла; — тормыш-яшәешкә үзенчәлекле мөнәсәбәтнең әдәби-эсте- тик чагылышы булган романтизм методын үз итеп, шагыйрь яшьлекне, мәхәббәтне, язны данлап җырлый, хис һәм фи¬ кер гармониясенә омтыла («Җырлар бирәм», «Мәхәббәт ниш¬ ләтә?»); — әхлакый-рухи идеал чагылышы әдипне кешенең эчке дөньясы, күңел кичерешләре, хисләр байлыгы белән кызык¬ сынуга этәрә («Ертылган рәсем», «Нишләдем?»); — шагыйрьнең лирик герое еш кына үткәндәге хатирәләр белән яши, яшьлеге узган авылны, аның үзгә моңын, серле таңнарын, йолдызлы төннәрен сагына («Җырлап уздым урман арасын», «Тып-тын иртә», «Бәрәңге чәчәге», «Балалыкка кире кайтыйм әле»); — ашкын хисле, яшьлек дәрте белән янучы, авырлыкларга баш имәүче көчле рухлы шәхес булып та күзаллана ул герой («Ике малай китә армиягә», «Егет күңеле далада», «Харак¬ тер», «Юк, мин яши алмыйм алай»); — шагыйрь — мәхәббәт җырчысы, ул чиста хисләргә ко¬ рылган үзара мөнәсәбәтне яклый, мәхәббәт идеалы тудыра, еш 239
кына саф мәхәббәтне акылдан өстен куя, яратуның төрле төс¬ мерләрен, шатлык-үкенечләрен җанлы сурәтләрдә бирә («Сине уйлап янам», «Светлана», «Мин гашыйкмын», «Әллә мине көтмәгәндер дисеңме? »); — әдипне туган җир, тел язмышы, ата-анага мөнәсәбәт, әхлакый кыйммәтләрнең сакланышы, ирек-азатлык һ. б. мәсьәләләр борчый («Бер яшь миләш үсә иде», «Кайтам ин¬ де», «Мәтрүшкәләр»); — фәлсәфи-романтик эчтәлекле шигырьләрендә кеше яшәешенең серләрен ачарга омтыла, Җир, Галәм язмышы өчен борчыла («Әй кеше!», «Сакмы йокың, Кеше!», «Мин та¬ барга тиеш»); — баллада жанрының матур үрнәкләрен иҗат итә («Бак¬ чачы турында баллада», «Унөченче»); — поэма жанрын үстереп, аны тематик төрлелеккә алып чыга: а) яшьлек, мәхәббәт мәсьәләләрен романтик хис-кичереш- ләр аша яктырта («Таныш моңнар», «Мәхәббәт китабы»); ә) тарихи шәхесләрнең якты образларын сурәтли («Языл¬ маган поэма», «Соңгы сынау» («Соңгы төн»), «Канкай углы Бәхтияр», «Очты дөнья читлегеннән»); б) кешелекнең һәм татар халкының үткәнен шартлы- аллегорик сурәтләрдә биреп, шулар аша бүгенгене аңларга омтыла («Тынлык белән сөйләшү», «Таш диварлар авазы», «Мәңгелек белән очрашу»); в) туган җиргә изге төшенчә итеп карый, ярата һәм ан¬ нан көч, илһам алып яши («Олы юлның тузаны»); г) яшәү мәгънәсе, кеше бәхете, гомер агышы кебек мәсьә¬ ләләрне үлем һәм үлемсезлек, мәхәббәт һәм нәфрәт төшен¬ чәләре аша аңлата («Фәрит-Фәридә», «Карурман», «Өзелмәс кыллар»); д) әсәрләренә лиризм, самимилек, шигъри камиллек хас, әдип шартлы алымнар, символик образлар (таң, күгәрчен, кыл, күбәләк, кәккүк), төсләр (ак, ал, зәңгәр, кара) ярдәмен¬ дә әдәби сурәт тудыра; бик күп шигырьләре, көйгә салынып, җыр булып яңгырый: «Төнбоек» (Л.Айтуганов музыкасы), «Кайтам инде» (С. Садыйкова музыкасы), «Яшь наратлар» (Җ. Фәйзи музыкасы), «Кыр казлары артыннан» (М.Имашев музыкасы), «Туган ягым каеннары* (М.Имашев музы¬ касы). 240
Әдип драматургиясе: — пьесалары: «Янар чәчәк» (драма), «Бөркетләр кыяга оялый» (комедия), «Сандугачлар килгән безгә» (моңсу драма), «Кыр казлары артыннан» (мелодрама), «Бәхетемнән узып ба¬ рышлый» (драма), «Онытылмас бәет» (драма), «Очты дөнья читлегеннән» (шигъри трагедия), «Соңгы сынау» («Соңгы төн», шигъри трагедия), «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз» (комедия), «Безнең әти мировой» (комедия), «Ак калфагым төшердем кулдан...» (драма), «Гашыйклар тавы» (драма), «Эз¬ ләдем, таптым, югалттым» (драма); — сәхнәгә куелган беренче әсәрләре үк «шигъриятле дра¬ матургия» (А.Әхмәдуллин) буларак бәяләнә; — татар драматургиясенә шигъри хис, хыял дөньясын, төс¬ ләр балкышын алып килә; — күпчелек пьесаларында романтик пафос өстенлек итә, геройлары — еш кына көнкүреш ыгы-зыгысы белән каршы¬ лыкка керүче, хыялында туган идеалга омтылып яшәүче шә¬ хесләр («Сандугачлар килгән безгә», «Кыр казлары артын¬ нан»); — сәхнә әсәрләрендә дөньяга һәм кешеләргә булган лирик мөнәсәбәте чагыла; заман һәм кеше арасындагы каршылык¬ ларны үзгә бер моң, җан хәрәкәте, хисләр муллыгы аша тас¬ вирлый («Гашыйклар тавы»); — заман сорауларына җавап эзли, аны әхлакый кыйммәт¬ ләрнең югала баруы, халкыбызга хас гореф-гадәт, йолаларның онытылуы борчый, шәхеснең җәмгыятьтәге урыны турында уйланып иҗат итә («Бөркетләр кыяга оялый», «Бәхетемнән узып барышлый», «Эзләдем, таптым, югалттым»); — танылган шәхесләребезнең әдәби образлары аша үткән¬ не һәм бүгенгене аңларга, киләчәкне тоемларга омтыла («Оч¬ ты дөнья читлегеннән», «Соңгы сынау» («Соңгы төн»); — драматург — җанлы диалоглар кору, телебез байлыгын¬ нан уңышлы файдалану остасы; әсәрләрендә еш кына драма¬ тизм белән тормышчан юмор янәшә килә; — җырларга теләп мөрәҗәгать итә, алар, поэтик детальләр, символик һәм шартлы образлар, метафора булып килгән вакыйга-күренешләр белән бергә, пьесаларның романтик па¬ фосын баета, хис-кичерешләр байлыгын ача, мелодраматик төсмерләр өсти («Кыр казлары артыннан», «Сандугачлар кил¬ гән безгә», «Гашыйклар тавы»). 241
Ак калфагым төшердем кулдан... Жанры Телевизион тапшыру рәвешендәге композициядә драматик язмышларның кискен конфликты, те- ләк-максат, фикерләр каршылыгы эчке һәм тышкы бәйләнешләрдә, хис-кичерешләр яссылы¬ гында ачылган драма. Төп конфликты Совет системасының шәхес иреген, милли үзаң¬ ны, яшәү рәвешен юк итүгә юнәлтелгән идеоло¬ гиясе белән кеше арасындагы каршылык. Темасы Милләтебезнең каршылыклы, еш кына фаҗи¬ гале язмышы. Сюжет-ком- позициясе Пьеса Сан-Франциско — Казан телевизион күпе¬ ре рәвешендә төзелгән. Бу исә вакыйга-күренеш- ләрне «без» һәм «алар» яссылык ларында сурәт¬ ләргә мөмкинлек бирә. Экспозиция — тапшыруны алып баручылар ике яктан да катнашучылар белән таныштыра. Төенләнеш — Совет хакимияте чорында гореф-га¬ дәтләр бозылу, югалу күзәтелә. Үзгәртеп корулар алып килгән хәбәрдарлык сүз, шәхес ирегенә, милли сыйфатларга мөнәсәбәтнең үзгәрүенә ки¬ терсә дә, электән килгән курку хисе аны тоткар¬ лый. Шуларга бәйле ике як һәм аерым шәхес¬ ләр арасында каршылык туа. Хәрәкәт үстерелеше — һәр ике як үз караш- фикерләренең дөреслеген аңлатырга, дәлилләргә омтыла. Өлкән буын вәкилләрендә совет систе¬ масын яклау, чит илләрне дошман күрү көчле булса, яшь буын инде акны карадан аера баш¬ лаган. Кульминация — әсәрдәге вакыйга-күренешләрдә чагылган мәсьәләләр иң югары ноктасына туган җирен ташлап китәргә мәҗбүр булган Тайфур Кормаш белән Исмай Акчурин һәм Жак (Габ¬ делхак) белән Шәмсия Ишмуллина диалог-кар- шылыгында җитә. 242
Чишелеш. Совет җәмгыяте татар милләтен «ин- кыйраз» хәленә китереп җиткерә, традицияләр үзгәрә, яман гадәтләр өстенлек ала башлый; якташларында теләктәшлек һәм яклау тапмаган Тайфур үз-үзен үтерә; чит илдә калырга мәҗбүр булган улы Габделхакның фаҗигале язмышы Шәмсия әбинең карашларын үзгәртә. Проблема¬ лары — «Без» һәм «алар» дип билгеләнгән ике дөнья, ике яшәү рәвеше; — җәмгыять һәм шәхес каршылыгы; — чит җирләрдәге кардәшләребез тормышында татар милләтенең фаҗигале яклары чагылу; — милләт ныклыгы һәм сакланышының бер¬ дәмлеккә, дус-тату яшәүгә, гореф-гадәтләрнең, йолаларның сакланышына бәйле булуы һ. б. Идеясе Совет системасы, торгынлык еллары идеологиясе кешегә мәрхәмәтсезлек чагылышы булып тора; туган илләрен ташлап китәргә мәҗбүр булучы¬ ларны гаепләргә түгел, бәлки аңларга, мәрхәмәт¬ лелек күрсәтергә кирәк, алар да милләтебезнең бер өлеше. Төп образлары Тайфур Кормаш — 35 яшьлек рәссам егет. Үз илендә танылып килгәндә, система белән каршы¬ лыкка керә һәм яраткан эшен, сөйгәнен, туган җирен ташлап китәргә мәҗбүр була. Әмма егет чит илдә бер генә рәсем-картина да ясый алмый. Аның күңелендә рухи бушлык, яшәештән риза¬ сызлык һәм ачу хисләре. Шундый халәттә ул телевизор экраны аша булса да үзен аңлаулары¬ на өмет итә, теләге акланмагач, якты дөнья белән хушлаша. Жак (Габделхак) сугышта әсирлеккә эләгә, ан¬ нары француз партизан отрядында сугыша. Ста¬ лин режимының элекке әсирләрне төрмә-лагерь¬ ларга җибәрүеннән хәбәрдар булганлыктан, чит җирдә кала. Гомере буе туган илен, телен, газиз әнкәсен сагынып яши. Әнисенә, туганнарына 243
Сәнгатьчә эш¬ ләнеше авырлык китерүдән куркып, үзе турында соң¬ рак та хәбәр бирми. Шәмсия әби Ишмуллина гомере буе намуслы хезмәт белән яшәгән. Дәүләт күләмендә як¬ ланган, пропагандаланган фикер-карашлар- ның дөрес булмавын ул күз алдына да китерә алмый. Совет җәмгыятендә яшәве белән үзен бәхетле саный. Төрле сәбәпләр аркасында чит илдә калырга яисә китәргә мәҗбүр булучы¬ ларны дошман күрә. Улы Габделхакның шундый аянычлы язмышка дучар булуын, гомере буе туган җир истәлеге итеп үзе бир¬ гән ак калфакны саклавын белгәч кенә, бөтен фаҗигане аңлый. Ана белән баланы Сак бе¬ лән Сок хәлендә калдырган җәмгыятьне «шәф¬ катьсезләр» дип атый. Мәшһүр рәссам Исмай Акчурин да фаҗи¬ гале язмыш кичерә. Атасын «халык дош¬ маны» дип нахакка кулга алалар. Исмай яшь вакытта, укырга керү өчен, атасыннан баш тартырга мәҗбүр була. Аның күңелен¬ дә курку хисе тирән урнашкан. Бары фа¬ шизмны җиңеп чыгу, америкалы Майк Стерн белән очрашу, соңрак та аралашып яшәү аның «сынган канатларын» турайта, көч-ышаныч бирә. Әмма тиздән аның өс¬ тендә кара болытлар куера — ул «милләт¬ че» буларак күзәтү астына эләгә. Болар, билгеле, эзсез калмый. Исмай Саттарович, заман агымына ияреп, тиеш булганны, куш¬ канны гына сөйләп, эшләп яши башлый. Тайфур Кормаш кебек талантлы яшьләрне яклаудан да баш тарта. Ул хәзер дә икелә¬ нүләрен җиңә алмый. Шулай да вакыйга¬ лар барышында аның карашлары җитди үзгәрешләр кичерә. Әсәрнең төзелеше үк үзенчәлекле, мәсьәләләр¬ не эчтән генә түгел, читтән торып бәяләргә мөмкинлек биргән форма табылган; 244
— мелодраматик пафос өстенлек итә; — телевизион күпер пьесадагы хәрәкәтне чикләсә дә, конфликтны һәм ярдәмче кар¬ шылыкларны бөтен тулылыгында ачарга шарт тудыра; — әсәрнең публицистик эчтәлегендә милләт¬ нең бүгенгесе һәм киләчәге, җәмгыять һәм кеше мөнәсәбәте, әхлакый кыйммәтләр сак¬ ланышы чагылыш таба; — пьесадагы хисләр байлыгы, мәхәббәт диа¬ логлары, шигырь текстлары романтик сурәт- лелекне баета. ӨСТӘМӘ ӘДӘБИЯТ Теория Әдәбият белеме сүзлеге/ Төз. А. Г. Әхмэдуллин.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1990. Әдәбият теориясенә кереш / 3. М. Мэҗитов ред.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1987. Введение в литературоведение. Литературное произведение: Ос¬ новные понятия и термины/ Под ред. Л. В. Чернец.— М.: Высш, шк., Издательский центр «Академия», 1999. Давыдова Т. Т., Пронин В. А. Теория литературы: Учебное посо¬ бие.— М.: Логос, 2003. Есин А. Б. Принципы и приемы анализа художественного произ¬ ведения.— М.: Флинта-Наука, 2000. Литературная энциклопедия терминов и понятий/ Сост. А. Н. Николюкин.— М.: НПК «Интелвак», 2001. Мещерякова М. И. Литература в таблицах и схемах.— М.: Рольф, 2000. Основы литературоведения: Учебное пособие/ Под ред. В. П. Ме¬ щерякова.— М.: Московский лицей, 2000. Теория литературы. Литературный процесс/ Под ред. Ю.Б.Бо- рева.— М.: ИМЛИ РАН, 2001.—Т. IV. Хализев В.Е. Теория литературы.— М.: Высш, шк., 1999. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе.— Казан: Раннур, 2002. Шарипов А. Зарождение системы стихотворных жанров.— Ка¬ зань: Изд-во КГУ, 2001. Эсалнек А. Я. Основы литературоведения. Анализ художествен¬ ного произведения: Учебное пособие.— М.: Флинта-Наука, 2001. 245
Тарих Ахмадуллин А. Г. Татарская драматургия.— М.: Наука, 1983. Әхмэдуллин А. Г. Дөреслеккә ирешү юлында.— Казан: Татар, кит. нэшр., 1993. Бэширов Ф. К. XX йөз башы татар прозасы.— Казан: Фикер, 2002. Вэлиев М.Х. Тукайлар рухы.— Казан: Татар, кит. нэшр., 1998. Вэлиев М.Х. Гамәл дәфтәре.— Казан: Татар, кит. нэшр., 2003. Ганиева Р.К. Татарская литература: традиции, взаимосвязи.— Казань: Изд-во КГУ, 2002. Галимуллин Ф.Г. Эле без туганчы...— Казан: Татар, кит. нэшр., 2001. Галиуллин Т.Н. Шагыйрьләр һәм шигырьләр.— Казан: Татар, кит. нэшр., 1985. Галиуллин Т. Н. Шәхесне гасырлар тудыра.— Казан: Татар, кит. нэшр., 2003. Гыйләҗев Т. Ш. XX йөз башы татар әдәбияты тарихын укыту мәсьәләләре.— Казан: Печатный двор, 2002. Маннапов С. Тамыр тирәнлеген яфрак тоя.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1988. Мэҗитов 3. М. Сугышчан поэзия.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1975. Миңнегулов Х.И. Дөньяда сүземез бар...— Казан: Татар, кит. нәшр., 1999. Миңнуллин Ф. М. Балта явызлар кулында.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1994. Мусин Ф.М. Чор белән аваздаш.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1983. Нуруллин И.З. XX йөз башы татар әдәбияты.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1982. Татар әдәбияты тарихы: 6 т.: 1—6 т.— Казан: Раннур, 1984— 2002. Халит Г.М. Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1979. Юзиев Н. Г. Шигърият дөньясы.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1981.
ЭЧТӘЛЕК Авторлардан 3 Теория Әдәби әсәр 7 Шигырь төзелеше 42 Әдәбиятның төрләргә һәм жанрларга бүленеше 46 Әдәби барыш (процесс) 73 Стиль 92 Тарих _ Q7 Борынгы гомумтөрки әдәбият а 1 Урта гасыр әдәбияты Ю® XIX гасыр әдәбияты Ю® XX гасыр башы әдәбияты 123 1917 елдан соңгы әдәбиятка гомуми күзәтү 1®^ 1917—1940 еллар әдәбияты 1^0 Бөек Ватан сугышы еллары әдәбияты 1®2 Сугыштан соңгы әдәбият 1®® 60—80 нче еллар әдәбияты 203 Хәзерге әдәбият 224 Өстәмә әдәбият 245
Учебное издание Загидуллнна Дания Фатиховна Закирзянов Альфат Магсумзянович Гилазов Тагир Шамсегалеевич ТАТАРСКАЯ ЛИТЕРАТУРА ТЕОРИЯ. ИСТОРИЯ Казань. Издательство «Магариф». 2004 На татарском, языке Уку-укыту басмасы Заһидуллина Дания Фатиховна Закирҗанов Әлфәт Мәгьсүмҗанович Гыйлэҗев Таһир Шәмсегалиевич ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТЕОРИЯ. ТАРИХ Редакция мөдире Р. И. Раску лова Редакторы Т. Р. Шакирова, Й. Ә. Шарапова Тышлык рәссамы һәм бизәлеш редакторы Р. А. Сайфуллина Техник редакторы Ә. С. Трофимова Компьютерда биткә салучысы Р. Ф. Мөбәрэкҗанова Корректоры Г. Г. Мөхэммәтҗанова Оригинал-макеттан басарга кул куелды 15.06.2004. Форматы 60х90й/1в. Офсет кәгазе. «Школьная» гарнитурасы. Офсет басма. Басма табагы 15,5 + форз. 0,25. Тиражы 5 000 д. Заказ 3-430 «Мәгариф» нәшрияты. 420111. Казан, Бауман урамы, 19. Издательство «Магариф». 420111. Казань, ул. Баумана, 19. Тел./факс (8432) 92-57-48. http://magarif.kazan.ru E-mail: magarif@mail.ru Отпечатано в типографии ГУП ПИК «Идел-Пресс» в полном соответствии с качеством предоставленных диапозитивов. 420066, г. Карань, ул. Декабристов, 2.
ww.*Ww ВЭ1ШШШЖМШ1Ш5 t<W<WWW<WWWWW >W6Wkg{>^^^^ ШЖЖЖЖЖЖШЖЖШ1