Текст
                    АКАДЕМИЯ НАУК СССР, КАЗАНСКИЙ ФИЛИАЛ
ИНСТИТУТ ЯЗЫКА, ЛИТЕРАТУРЫ И ИСТОРИИ
жм. ГАЛИМДЖАНА ИБРАГИМОВА
ТАТАРСКОЕ
НАРОДНОЕ
ТВОРЧЕСТВО
ДАСТАНЫ
КАЗАНЬ
ТАТАРСКОЕ КНИЖНОЕ ИЗДАТЕЛЬСТВО
1984


СССР ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕНЕҢ КАЗАН ФИЛИАЛЫ ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ТЕЛ, ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ТАРИХ ИНСТИТУТЫ ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ ДАСТАННАР КАЗАН ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ 1984
8С(Тат)Ф Т23 РЕДКОЛЛЕГИЯ: НАДИРОВ И. Н. (җитәкче), АБДУЛЛИН Я. Г., ГОСМАНОВ М. Г. (томның фәнни редакторы), КУРБАТОВ X. Р., МӘХМҮТОВ X. Ш., НУРУЛЛИН В. Н„ ХӘКИМ С. Т., ӘХМӘДУЛЛИН А. Г., ӘХМӘТОВА Ф. В. Томны төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләрне язучы ӘХМӘТОВА Ф. В. Нәшрият редакторы ЗӨЛКАРНӘЕВ Ф. М. 4702000000—215 Т М132(03)—84 71—84 8С(Тат)Ф © СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты, 1984.
ТАТАР ХАЛЫК ДАСТАННАРЫ Дастан жанры халык тормышын киң эпик планда сурәтли. Шуңа күрә ул һәр ха¬ лыкның аеруча кыйммәтле иҗади мирасыннан санала. Татар дастаннары хәзерге көндәге яшәеш формалары һәм башкарылу үзенчәлек¬ ләре, сюжет составы һәм поэтикасы, функцияләре һәм характеры белән гомумән эпос жанры тарихына хас табигый бер этапны күрсәтеп тора. Бу этапта безнең дастаннар¬ ның күбесе гомумтөрки эпос традицияләрен саклый. Шул ук вакытта дөнья халыклары әдәбияты, бигрәк тә көнчыгышта таралган китап сюжетлары татар дастаннары өчен зур роль уйнаган. Башка халыклар иҗатында махсус эпик кануннар, импровизация һ. б. иҗади факторлар көчле булса, татар дастаннарының йөзен күбесенчә китаби тра¬ дицияләр билгели. Кайчандыр халык теленнән язып алынган дастаннар, китап булып басылып, яңадан халык теленә күчәләр, яисә китаби рәвештә яшәвен дәвам итәләр. Мондый икенче гомерләрендә инде аларда риваятьләргә тартым лаконизм, әкият¬ ләргә хас маҗаралылык, бәет-баллада төсмерләрен хәтерләткән трагизмны табарга мөмкин. Татар дастаннарының жанр үзенчәлекләрен төгәлрәк күз алдына китерер өчен, алар бу китапта, мөмкин булганча, башка халыкларның эпослары һәм татар фолькло¬ рының аерым жанрлары белән чагыштырып, шулай ук әдәби традицияләр җирлегендә каралачак. 1. Дастан — фарсы сүзе. Төрки телләрдә ул «тарих, хикәя» ’, «үткән эшләр хикәясе»1 2 мәгънәсендә йөри. Эпос жанры атамасы — әкият, риваять һәм легендаларның әдәби эшкәртелгән, тезмә һәм чәчмә аралашып килгән, көйле һәм көйсез башкарыла торган жанр мәгънә¬ сендә — башлыча, үзбәк, төркмән, әзербайҗан, таҗик фольклорында кабул ителгән3. Башкорт эпосында кобайыр һәм хикәят атамалары йөри, «дастан» сүзе аларда халык авыз иҗатына карата кулланмый. Казакъларда батырлар турындагы поэмаларны дастан дип тә, җыр дип тә атыйлар. Эпос жанры гаҗәеп зур үсеш алган кыргыз халкы иҗатында «дастан» сүзе дә, «эпос» һәм «эпик поэма» термины да, гомумән «олы Ма¬ нас», «кече Манас» исемнәре дә кулланыла. Татар эпосларын да дастан дип атау өчен тулы нигез бар. Чөнки алар һәм эчтә¬ леге, һәм формасы белән халык дастаны терминының гомум мәгънәсенә туры киләләр, 1 Будагов Л. Сравнительный словарь турецко-татарских наречий. СПб,. 1869, с. 547. ’ Лөгате госмания. Стамбул, 1872, 311 б. К о р о г л ы X. Г. Дастан,— Краткая литературная энциклопедия. Т. 2, М., 1964, с. 530. 5
Урта һәм Якын Көнчыгыш халыклары әдәбият һәм фольклорында таралган дастан жанрыннан кискен аерылмыйлар. Әмма «дастан» сүзенең татар телендә башка мәгънәләре дә бар. Бер яктан, дас¬ танга эпосның бары бер төре -— героик эпос дип кенә каралса*, икенче яктан, урта га¬ сыр әдәби әсәрләре дә дастан дип йөртелгән. «Дастан — халык тарихының шигырь- ләштерелгән чор елъязмасы»1 2 дигән караш та таралган. Ул башка халыкларда да бар 3. Дастанны «шигырь белән язылган кыйсса» дип тә атыйлар4. Кыйсса — үзе дә дастан сүзенә якын, үтә күпмәгънәле сүз: вакыйга, хәл, тарих, хикәя, әкият һ. б. мәгънәләрдә йөри. Әдәби әсәр буларак, кыйссаларның индивидуаль иҗатка якын һәм үз эчләренә ярымдини эчтәлекле сугыш хикәяләрен алганнары халык дастаннары дип каралмый. Хикәят сүзе белән без хәзер, әкияткә якын, ләкин әкият үк булмаган мәгънәдә (сказание), алып кешеләр турындагы дастаннарны атыйбыз. Ул күбесенчә прозаик яисә тезмә аралаш чәчмә, көйләре өлешчә генә сакланган эпик әсәрләрне аңлата. Бездә «дастан» сүзенең «тарих бәян итү» мәгънәсе дә киң таралган.. Ул, төрек һәм фарсы телләреннән кереп5, тарихка караган кайбер чыганакларда сакланган һәм хә¬ зерге хезмәтләрдә дә шул мәгънәдә кулланыла. Татар тарихчысы Ш. Мәрҗани дас¬ таннарның нәкъ шул тарих бәян итү мәгънәсен алга куйган 6. «Таһир-Зөһрә», «Йосыф» китапларын «кечкенә чагында укып, җыламыйча үскән ирләремез вә хатыннарымыз сирәктер», дигән Г. Тукай да 7, «Бүз егет», «Сәйфелмөлек», «Сәет Баттал» кебек әсәрләрнең сәнгатьчә һәм тәрбияви әһәмияте хакында уңай фи¬ керләр әйткән башка авторлар да8 ул әсәрләрне дастан дип атаудан ерак торалар. Хәлбуки, әлеге китаплар хәзер телдән сөйләнә торган дастан жанрына күчте. Шулай итеп, «дастан» атамасының эчтәлеге үзгәрә барган һәм ул хәзер дә шактый күп мәгънә сыйдыра: коллектив иҗат нәтиҗәсендә туган эпос әсәрләре: урта гасырлар әдәбияты әсәрләренең телдә яшәгән вариантлары; кайчандыр тарих бәян итүне күздә тотып, хәзер тәмам фольклорлашкан әсәрләр. Дастан жанрының бездә өйрәнелү торышы һәм башка жанрлар белән мөнәсәбәт¬ ләренә тукталып үтик. Татар дастаннарының, халык авызыннан җыелып, беренче тапкыр матбугат күрүе рус галиме академик В. В. Радлов хезмәтләре белән башлана. Ул, узган гасыр урта¬ ларында төрки халыклар иҗатыннан әсәрләр җыеп, аларның тел үзенчәлекләрен сак¬ лап (транскрипцияләп), Петербургта ун томлык җыентык бастырган. Шуларның бер томы Себердәге татарлардан җыелган • Ул томда урнаштырылган йөз унбер әсәрнең егермегә якын варианты — эпос әсәрләре. Шул әсәрләрнең унбере, бу китапка алы¬ нып, яңадан халыкка кайтарыла. В. В. Радлов теркәп калдырган әсәрләрнең эчтәлеге шактый кыскартып язылганга охшый. Шулай да бу китап хәзер безнең өчен кыйммәтле хәзинә булып тора. 1 Татарско-русский словарь. М„ 1964, с. 124; Халиков А. X. Татар халкының килеп чыгышы. Казан. 1974, 19 б., һ. б. 2 Галиуллин Т. Н. Еллар юлга чакыра. Казан. 1975, 102 б. • К о р о г л ы X. Г. Историческая обусловленность эпического образа,— Тезисы докладов кон¬ ференции «Фольклор и историческая действительность». Махачкала, 1970, с. 15. 4 Миңнегулов X. Ю. Сәйф Сараи. Тормышы һәм иҗаты. Казан, 1976, 118 б. s Борһани катыйг. I т. Стамбул, 1870, 236 б; Камус- и төрки. Стамбул, 1890, 598 б. “Мәрҗани Ш. Мөстәфедел әхбар фи әхвале Казан вә Болгар. Казан, 1885, 1 җилд. 7 б. ’Тукай Г. Әсәрләр 4 томда. Т. 4. Казан, 1977, 279 б. “Акчурина М. Иске әдәбиятымыз.—Шура, 1911, 16 сан, 508—510 бб.; Гобәйдуллин Г. Сәет Баттал Гази хикәясе тугрысында.—Шура, 1911, 22 сан, 682—685 бб. ’ Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Дзунгарской степи, собраны В. В. Радловым. Ч. IV. СПб., 1872. 6
Татар фольклористикасы тарихында эпоска махсус багышланган беренче хезмәт — Г. Ибраһимовның «Әдәбият кануннары» китабында «Каһарманнар поэмасы» дигән бүлек ’. Ләкин анда, татар халкында эпос булмавы үзеннән-үзе аңлашылган мәсьәлә кебек каралып, дөнья эпослары үрнәкләре «Илиада» һәм «Одиссея», «Шаһнамә» һ. б. турында гына сүз алып барыла. «Эпос» сүзен Г. Ибраһимов риваятькә карата әйтел¬ гәндә дә, «бердән имламызга килми, икенчедән, телемезгә, аһәңемезгә ят», дип кире кага. Г. Сәгъди, татар әдәбиятының төп нигез ташы — шул халык әдәбияты тарихы: халык батырлары җырлары, халык дастаннары, әкиятләре тарихы, дигән фикер дә әйткән иде* 2. Бу фикерләр язылып илле ел үткәннән соң әйтелгән «дастаннар, хушаваз- лар һәм шулар кебек башка эпик әсәрләр күптәннән инде җитди фәнни тикшеренүне көтеп яталар» 3 дигән сүзләр татар фольклористикасы өчен әле хәзерге көндә дә ак¬ туаль булып калалар. Биредә мәсьәләнең тагын бер ягын ачыклап үтәргә кирәк. Егерменче гасыр башында, башка халыклар әдәби процессындагы кебек үк, фольклор җыю һәм, аны эшкәртеп, әдәби әсәрләр язу тенденциясе көчәйде. (Ф. Бур- наш — «Коркот», К. Юлдаш —«Чура батыр», М. Фәйзи —«Җик Мәргән» һ. б.) Дас¬ танның әлеге «тарих бәян итү», «шигъри елъязма» мәгънәсенә туры китереп, «Идегәй» дастаны да әдәби эшкәртеп бирелде. Татар тарихи дастаннарына хас дегероизациягә (каһарманлык рухы сүнүгә) юлыгуына карамастан, Идегәй образы «милли каһарман», «халык герое», «ил батыры» дип карала башлады4. Бу хата идеаллаштыру турында ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 ел 9 август карарында һәм «Тарихи чынлык өчен» дигән мәкаләдә күрсәтеп үтелде5. Мондый хаталарның башы «тарихи мәктәп» дигән юнәлешкә барып тоташа иде. Эпос өйрәнү гыйлемендә «тарихи мәктәп» юнәлеше эпосның теге яки бу әсәрләрен, мотивларын һәм геройларын тарихның конкрет чорларына яки тарихи шәхесләрнең конкрет эшчәнлекләренә механик рәвештә бәйләп карау тенденциясен алга сөрә иде. Бу берьякы шаукым хәтта «Гәсәр», «Җаңһыр», «Алпамыш», «Күр углы» кебек әсәр¬ ләргә дә кагылып үтте. Истәлекнең конкрет тарихи җирлеге эзләп табылмаса, мондый әсәрләрне 1940 елларда, җиңел генә, ханнар, байлар һәм аристократлар иҗаты, дип карау практикасы гамәлгә кертелә башлаган иде. 1950 елларда совет фольклористи¬ касында бу хата карашларга чик куелды. Шул ук вакытта күренекле совет фольклорчысы В. И. Чичеров 1958 елда: «Иде¬ гәй образын идеаллаштыруны хаклы рәвештә тәнкыйть иткән 1944—1945 еллар карар¬ ларыннан соң Башкортстан һәм Татарстанда эпосны җыю һәм өйрәнү бөтенләй дияр¬ лек тукталды»6,— дип дөрес язды. Бу сүзләрнең хаклыгы шунда ки, кырыгынчы — илленче еллардан соң гомумтатар фольклористикасында сизелерлек зур уңышларга ирешелсә дә, фольклор әсәрләренең күп төрләрен җыю, бастыру, өйрәнү, бигрәк тә бу эш Тел, әдәбият, тарих институты¬ ның систематик планына кертелүе белән шактый җанланып китсә дә (меңнәрчә әкият, җыр, табышмак, мәкаль һ. б. жанрларның җыелуы, өйрәнелүе), «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет», «Иосыф китабы» һ. б. ларның фольклор вариантлары, «китаби», «әдәби» әсәрләр Ибраһимов Г. Әдәбият кануннары. Казан, 1918, 68—70 бб. ’Сәгъди Г. Әдәбият тарихымы, язмалар тарихымы?—Безнең юл, 1923, 1 сан 41 б 3 Я р М и X. Татар халкының поэтик иҗаты. Казан, 1967, 82 б ■'Совет әдәбияты. 1940. 11 сан, 89 б. 5 Шунда ук. 1944, 10 сан, 3—8 бб. 'Чичеров В. И. Вопросы изучения эпоса народов СССР,— Сб. Эпос народов СССР М., 7
дип каралып, халык телендә язылмыйча кала килде. Кыскасы, татар дастаннарын җыю һәм өйрәнү эшендә чирек гасырга якын тынлык хөкем сөрде. 1967—1973 елларда СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты, Себер өлкәләрендә яшәүче татарлар иҗатын өйрәнү өчен, фольклор экспедицияләре оештырды. Җитмешенче еллардан баш¬ лап Татарстан районнарында элек әдәби әсәр дип язылмый калган халык әдәбияты әсәрләрен интенсив рәвештә җыю эшләре алып барыла башлады. Бу экспедицияләр нәтиҗәсендә «Иосыф китабы», «Сәйфелмөлек», «Бүз егет», «Таһир-Зөһрә», «Кузы Көрпә һәм Баянсылу» кебек әсәрләрдән дистәләрчә вариант дастаннар җыелды. Илленче еллар азагыннан татар фольклористикасында эпик әсәрләрне тикшергән фәнни мәкаләләр дә күренә башлады. Татар дастаннарын өйрәнү эше төрле фәнни конференцияләрдә докладлар ясаудан башланды дияргә була. 1956 елда Ташкентта «Алпамыш» эпосы буенча уздырылган конференциядә X. Ярмөхәммәтов (X. Ярми) һәм А. Вәлитова үз тикшеренүләре белән катнаштылар. 1964 елда Уфада «Баянсылу һәм Кузы Көрпә» эпосына багышланган конференциядә X. Ярмөхәммәтов бу әсәрнең та¬ тар версиясе турында сөйләде. Соңыннан аларның докладлары «Тюрко-монгольское языкознание и фольклористика» (М., 1960) һәм «Народный эпос Кузы-Курпес и Ма- ян-Хылу» (Уфа, 1964) дигән җыентыкларда мәкаләләр булып басылды. Улан-Удэда (1973), Якутскида (1977), Элистада (1978) эпос өйрәнүгә багышлан¬ ган махсус конференцияләрдә, Алма-Атада (1976) уздырылган Бөтенсоюз тюркология конференциясе кебек форумнарда И. Надиров, Н. Хисамов, Ф. Әхмәтова тарафыннан татар дастаннарының сюжет составы һәм әкият жанры, әдәбият белән мөнәсәбәтләре турында берничә доклад ясалды. Татар дастаннарының катлаулы үсеш, үзгәреш юлла¬ ры, эпик җырчылар иҗаты кебек специфик мәсьәләләр, Мәскәү, Казан, Омск, Новоси¬ бирск, Горно-Алтайск һ. б. шәһәрләрдә үткәрелгән симпозиум һәм киңәшмәләрдә дә куелып, совет галимнәре игътибары һәм әтрафлы фикер алышулары үзәгендә булды. Киңәшмә материалларында бу докладлар мәкалә буларак дөнья күрде һәм фолькло¬ ристика фәненә, башка халыклар иҗаты белән рәттән, татар дастаннары мәсьәләләрен дә куйды. Соңгы елларда «Советская тюркология» Һәм «Казаң утлары» журналларында Ф. Урманчеев, М. Госмановның мәкаләләре басылып чыкты. Ф. Урманчеев мәкаләләрен җыентык итеп тә бастырды. Бу хезмәтләрдә гомумтөрки эпос әсәрләренең татар вер¬ сияләре алтай, казакъ, башкорт, хакас һ. б. халыклар версияләре белән чагыштырыла һәм мәдәни багланышлар җирлегендә карала. * * * Билгеле булганча, героика, ягъни батырлык күрсәтү һәм җиңү героик эпосның төп проблемасын, нигез ташын хасил итә. Героик эпосның төп темаларыннан берсе булып илне, халыкны илбасарлардан саклау темасы санала. Шунлыктан үз вакытында фольк¬ лористикада героик эпос илбаскынчыларга каршы көрәш алып барган халыкларда гына туа дигән караш та яшәп килде. Хәзерге тикшеренүләрдә исә тарихи-иҗтимагый чор киңрәк алына. Эпосларның килеп чыгу вакыты итеп төрле иҗтимагый формация¬ ләрнең берсен-берсе алыштыруы кебек зуррак дәвер карала. Эпос формалашу дәвере, ыруглык җәмгыяте җимерелеп, сыйнфый җәмгыять, дәүләтләр төзелә башлаган за¬ маннарга туры килә дигән фикер дә ныгып бара. Матриархатның патриархатка күчүе — «кешелек тарафыннан кичерелгән иң ра¬ 8
дикаль революцияләрнең берсе» '. Бу процесс чагылышын иң борынгы эпик әсәрләрдән алып иң соңгыларына хәтле табарга мөмкин. Әмма бер эпосны да саф бер иҗтимагый чор җимеше генә дип әйтеп булмый. Дастаннарда тарих төрле катламнар буларак чагыла. К. Марксның эпос турында билгеләмәсе буенча, кешелек җәмгыятенең балачагын¬ да туган халык эпосы әле иң соңгы эпохаларда да сәнгатьчә ләззәт бирә, билгеле бер .мәгънәдә «норма һәм ирешелмәслек үрнәк» дәрәҗәсең саклый1 2. Шул ук вакытта К. Маркс яңа тарихи шартларда, бигрәк тә китап басу станогы килеп чыгуы белән, эпик традицияләрнең сүнә башлавына игътибар иткән иде 3. Борынгы болгарларның, утраклыкка күчеп, үз заманының алдынгы дәүләтләреннәи булган Идел-Кама Болгар ханлыгын төзүләренә, аларда язма культураның куәтле үсеш алуына мең елдан артык вакыт үткән. Бу дәүләт төзелгән вакытта болгарлар әле бо¬ рынгы төрки бабаларыннан артык ерагаймаганнар, аларның культура традицияләрен дәвам иттергәннәр. Мондый зур дәвер эчендә конкрет фактлар һәм шәхесләр, сугыш- орышлар, баскынчылыклар һ. б. лар онытылуы, гомумиләштерелүе мөмкин. Ә халык үсеше, гаилә институты ныгу, ыруара мөнәсәбәтләр кебек зур тарихи-иҗтимагый тема¬ лар эпик планда ничә мең еллар аша да саклана. Казан ханлыгы төзелеп һәм җимерелеп, татар милләте туа башлаган заманнарда объектив сәбәпләр нәтиҗәсендә эпосның, героик төреннән бигрәк, лирик төре үсеш ала, героика исә эпос жанрыннан әкият жанрына күчә бара. Дастаннарның эпик киңлеген¬ нән тыш аларның клише-формулаларын, хәтта шигъри өзекләрен үзләштергән әкият жанры татар халык иҗатында бик тиз колач җәя, нык алга китә. Әкиятчеләр зур күләмле шигъри эпик әсәрләрне дә кыскартып, чәчмә рәвешендә сөйли башлыйлар. Дастан героикасы әкият фантастикасы, әдәбият поэтикасына якын традицияләр белән алмаштырыла бара, һәм бу бары безнең дастаннарга гына хас үзенчәлек түгел. Мәсәлән, В. Я. Пропп, беренче буларак, әкият һәм эпос композициясендәге охшаш¬ лыкларга игътибар итеп үткән иде4. Рус былиналарының әкият хәленә күчкән форма¬ ларын тикшереп, А. М. Астахова рус фольклорында яңа бер жанр — побывалыцина- ларны ачты5. Академик В. М. Жирмунский һәм Е. М. Мелетинский хәтта саян-алтай халыкларының кайбер героик эпосларын да батырлар турындагы әкиятләр дип билге¬ ләгәннәр иде6 7. Дөрес, уз халкының фольклор хәзинәләрен тәфсиллерәк өйрәнгән га¬ лимнәр бу мәсьәләгә сизелерлек ачыклык та керттеләр1. Чыннан да, үтә зур күләмле шигъри формадагы эпосларны сюжетлар һәм фантастик элементлары күп булганы өчен генә батырлар турында әкият дип санау әкият жанрының чикләрен киңәйтүгә китерә иде. Безнең дастаннар да — батырлар турындагы әкиятләргә якын жанр. Хәлиткеч рольне биредә, беренчедән, героика уйный. Батырлык һәм алыплык дастан героеның, илен, ыруын, гаиләсен саклау темасын ача. Алып — ыруның бердәнбер герое, ул ту¬ ганнан бирле батырлыклар күрсәтә. Алып һәм башка персонажларның характеры эпик кануннар системасында батыр җиңүчене идеаллаштыру юнәлешендә ачыла. 1 Маркс К. и Энгельс Ф. Соч., т. XVI, ч. 1, М., 1937, с. 39. 2 Маркс К. и Энгельс Ф. Об искусстве. В двух томах. Т. 1, М., 1957, сс. 135—136. 3 Шунда ук. 4 Пропп В. Я. Исторические корни волшебной сказки. Л., 1946, сс. 22—23, 337. 5 Астахова А. М. Народные сказки о богатырях русского эпоса. М.— Л., 1962, с. 3. 6 Жирмунский В. М. Сказание об Алпамыше и богатырская сказка. М., 1962; Меле¬ тинский Е. М. Происхождение героического эпоса. М., 1963. 7 Пухов И. В. Сказка ли олонхо?—Сб. Специфика фольклорных жанров. М., 1971, сс. 256— 268; Чудояков А. И. Шорские героические поэмы. М., 1971; Унгвицкая М. А., М а й но- г а ш е в а В. Е. Хакасское народное творчество. Абакан, 1972: Зарипов Н. Т. Батырзар тура- һындагы әкияттәр. Кереш мәкалә.— Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. Өсөнсө китап. Өфө, 1978. 9
Икенчедән, әкиятләр уйдырмага нигезләнәләр. Халык үзе дә анда сөйләнгән хәлләргә ышанмый. Ә эпик әсәрләр бик күптәнге, әмма чынбарлыкта, асылда булган ниндидер чын вакыйгаларны сөйләүгә дәгъва итәләр. «Иснад итү» (чыганакларга таяну), «ривая кылу» кебек сүзләр эпос әсәрләренең кайбер очракларда китапта язылган булуына да ишарә итәләр. Дастаннардагы фантастика да әкият һәм мифология фантастикасына якын. Тыл¬ сым көче героик эпоста «ата-бабалар тарихын каһарманлаштыручы универсаль алым» 1 булып тора. Бу, башлыча, зур эпосларда да очрый торган «башка бер затка әйләнү» (оборотничество), геройның төрле кош-кортлар, зәгыйфь-гарип кешеләр я гайре табигый бер көчкә ия булган башка батырлар белән туганлашу-дуслашуы кебек чаралардан гыйбарәт. Татар дастаннарының күбесе уртак гомумтөрки эпосларның вариантлары булу да аларны дастан дип кабул иттерә. Әйтик, «Күр улы», «Алпамша», «Ииртөшлек», «Ак Күбәк» һ. б. әсәрләрдәге эпик формулалар, эпик чигенешләр, шулай ук шактый киң эпик фон әкият жанрына сыймас иде. Шунлыктан күләме ягыннан иң зур булган «Ак бүре», «Дутан батыр», «Камыр батыр», «Әйгәли батыр», «Тимеркендек» һ. б. әсәр¬ ләр дә дастан жанрына, хәтта аның иң борынгы төрләренә дә керә алмыйлар. Алар — әкиятләр. 2. Дастаннарның башкарылу, яшәеш формалары һәм эстетик функцияләре турында берничә сүз. Гасырлар кичеп соңгы буыннарга тапшырылу өчен эпоска ике шарт кирәк була: язылып калу яки чичәннәр иҗатында телдән телгә күчеп саклану. Дөнья культурасы тарихы өчен борынгы грек эпослары, исланд сагалары, фин рунолары һ. б. эпик әсәр¬ ләрнең язма рәвештә саклануында Гомер, Ленротт кебек шәхесләрнең роле нинди зур булса, үткән гасыр ахырында, бигрәк тә бу гасыр башында телдән, күңелдән иҗат итүче шагыйрь-җыраулар яшәве шундый ук зур, дөньякүләм әһәмияткә ия. Кыргыз Саякбай Каралаев, үзбәк Фазыйль Юлдаш, калмык Ээлян Овла, алтайлы Алексей Калкин һ. б. лар иҗат итеп калдырган мирас йөзләрчә мең шигъри юллар белән бил¬ геләнә. Мондый шагыйрьләрне манасчы, җаңһырчы, олонхосут, улигершин, акын, ашуг, чичән, җырау һ. б. исемнәрдә йөртәләр. Галимнәр эпос әйтүчеләрне «иҗатчы» һәм «тапшыручы» дигән ике категориягә бүләләр (Р. Менендес-Пидаль һәм А. М. Астахова терминнары). Иҗат итүчеләр, билгеле эпос кануннарына таянып, үзләре яңа әсәрләр тудыралар. Тапшыручылар исә кайчандыр кемнәндер ишеткәннәрен, отып калганнарын хәтердә саклыйлар, бәян итәләр, көйләп бирәләр. Мәсәлән, төрекләрдә ашыг дигән иҗатчылар белән рәттән кыйссахан дип аталган кыйсса укучылар да булган. Соңгылары кыйссаларның чәчмә өлешен укып, тезмә юлларын җырлап бирә торган булганнар* 1 2. Ашытлардан язып алынган әсәрләрнең биш йөз-алты йөз биткә җитү очраклары да бар 3. Татар дастаннарын сөйләүчеләр, традиция буенча, чичән дип йөртеләләр. Аларны акын, җырау, дастанчы дип атау да очрый. Болар янына төрек кыйссаханнары кебек китаптан укучылар булуын да кушып әйтергә кирәк. Татарларда элек-электән шигъри ‘Петросян А, А. Проблемы изучения народного эпоса. (О научном издании текстов эпо¬ са народов СССР). Улан-Удэ, 1973, с. 12. 1 Кор огл ы X. Г. Турецкая народная повесть.— Кн. «Эмрах и Сельви» и другие турецкие народные повести. М., 1979, с. 16. 3 Шунда ук, 8 б. 10
китапларны көйләп уку традициясе булган. Аларны кич утырганда, өмәләрдә моцлы тавышлы, яхшы дикцияле шәкертләр, кызлар, я олы яшьтәге хатыннар укыган. Башка халыклардагы кебек исемнәре дан алган, популярлык казанган татар чи¬ чәннәрен аерып атавы читен. Аларның күбесе —каләм белән дә язган халык шагыйрь¬ ләре. Төрле китаплардан укып белгәннәрен, халыктан ишеткәннәрен үзләренчә шигъри юлларга салып, кәгазьгә төшергән чичән-шагыйрьләрнең исемнәре онытыла барган. «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет», «Шаһсәнәм-Гариб»ләрне иҗат иткән Баһави, Кормаши, Мәүлекәй кебекләрнең дә исемнәре халык хәтерендә конкрет шәхес буларак калмаган. Хәтта татарларда иң популяр «Йосыф китабы» авторы Кол Гали, «Ләйлә-Мәҗнүн»не, «Фәрһад-Ширин»не иҗат иткән Низами, Нәваилар да халык телендә сирәк телгә алы¬ на. Бу — бер яктан, фольклорлашу, халык иҗаты кануннарыннан коллектив иҗат йо¬ гынтысы булса, икенче яктан, дастан жанрының үзенә генә хас бик борынгы бер үзен¬ чәлеге. Эпик әсәрне сөйләүчеләр исеме борын-борыннан яшерелә килгән. Эпоска үзгә¬ решләр кертү, сөйләүченең ниндидер яңалык өстәве — ул соңгырак чор казанышы. Иң борынгы заманнардан калган исем яшерү традициясе жанр сафлыгын саклауга хезмәт иткән '. Эпик җырлар иҗат итүче һәм аларны җырлап йөрүчеләрнең исемнәре оныты¬ луга сәбәп итеп Ф. Энгельс халык җырчыларының эзәрлекләнүен дә күрсәткән1 2. Татар халык иҗатында Җирән Чичән, Сыпра җырау кебек гомумтөрки чичән' образлары сакланган. Исемнәре тәгаен билгеле булган тарихи шәхесләрдән Мәңгәр татары Сабирҗан акын, Лаеш ягыннан Байчыгави 3, Кашшафетдин Минзәләви, Вәлиул¬ ла Төхфәтуллин, Хөсәен Нугай, Лотфулла Галиулла улы, Гали Махмудов һ. б. бик күпләрне Себердән Ситдыйк Зәйнетдиновны күрсәтеп узарга мөмкин4. Хәзерге экс¬ педицияләр вакытында утыз-кырык әкият сөйләгән Бараба кешесе Аллаяр Мөхәммәт- шнн, Татарстанның Лениногорск районыннан Миңҗамал Гуловалар репертуарында берничә дастан да очрый. Себердә дастаннарны көе белән берничә төннәр буе сөй¬ ләгән Ямашкә карт, Рамазан Ильясов кебек кешеләрне искә алалар. Татарстанның Алабуга районы Камай авылы әкиятчесе Мулланур Әхмәтов бер үк әсәрне, «Алпамша»ны, кырык елга ике тапкыр яздыруы белән истәлекле. 1940 елда аннан — Хәмит ага Ярми, 1979 елда безнең экспедиция язып алган вариантлар дастан¬ нарның әкиятләргә әверелә баруын ачык күрсәтте. Бер үк чичәннән бер үк әсәрне биш, ун, утыз ел арасында язып алу — дөнья фольклористикасына билгеле күренеш. Әмма бер кеше хәтерендә кырык елдан соңгы үзгәрешләр ачылу эпос өйрәнү гыйлемендә әле мәгълүм булмаган. Чичән дигәннән, хәзер, Нәкый ага Исәнбәт сүзләре белән әйткәндә, шагыйрь һәм хәким булудан бигрәк, гомумән сүз остасы, үткен телле оратор, тапкыр сүзле кеше5 күз алдына баса. Көйләп, сарнап, билгеле бер шартларда рухланып, импровизация белән дастаннар чыгару гадәте бездә шактый күптән онытылган дияргә була. Сах- рави-күчмә тормыштан утраклыкка күчү һәм язма әдәбиятның көчле үсеш алуы чичән¬ лек формалары югалуга гына түгел, бәлки шигъри дастаннар иҗат ителүнең сүнү- сүрелүенә дә төп сәбәпләрдән берсе булган. Әлбәттә, ул сәбәпләр үзләре генә әле дастан яшәешенә бәйле барлык якларны да аңлатып бетерә алмыйлар. Әйтик, язу бик борын¬ нан килгән һәм күптән утрак тормышта яшәгән Кавказ һәм Урта Азия халыкларында 1 Бу турыда кара: А у э з о в М. Киргизская народная героическая поэма «Манас» — Сб. Киргизская народная поэма «Манас». М., 1961. с. 16. 2 Маркс К. и Энгельс Ф. Соч., т. 16. М., с. 525. 3 Татар халык мәкальләре. 3 томда. Җыючысы һәм төзүчесе Н. Исәнбәт. 1 том, Казан, 1959, 70 б. ‘Самойлович А. Н. Вариант сказания о Едигее и Тохтамыше, записанный Н Хакимо¬ вым,—Тюркологический сборник. 1972. М., 1973, сс. 186—213. 5 Исәнбәт Н. Курс, хезмәт. 70 б. 11
чичәнлек әлегә хәтле саклана. Мәсәлән, әрмән эпосы «Давид Сасунлы» язма культура кергәннән соң биш йөз еллар үткәч иҗат ителгән дип санала. Бездә төрле тарихи шартларда татар халкының таралып урнашуын, территориаль бөтенлеге булмавын да исәпкә алырга кирәк. Шуңа өстәп, күләмле эпик әсәрләр иҗат итү традициясенең югалуына сәбәпләрдән болгар-татарларның күптәннән төрки галәм¬ нән аерылып яшәвен, чагыштырмача иртә утрак — шәһәр мәдәнияте кабул итүен һәм аларга бик иртә ислам дине тәгълиматы көчле тәэсир ясавын да күрсәтергә була. Ни¬ һаять, XIX гасырның башында ук Казанда татар типографиясе ачылып, анда иң бе¬ ренче дөньяви әсәрләрдән «Сәйфелмөлек», «Йосыф китабы», «Бүз егет», «Таһир-Зөһрә» кебек китапларның дистәләрчә тапкыр басылуы һәм күпләп таралуы да чичәнлек тра¬ дицияләре үсешенә ярдәм итмәвен, дөресрәге, аны үзгәрергә мәҗбүр итүен әйтергә кирәк: чичәннәр үз әсәрләрен язып, китап, кыйссалар итеп бастыруга омтыла башлыйлар. Соңгы елларда халыктан «Таһир-Зөһрә», «Сәйфелмөлек», «Бүз егет» кебек дастан¬ нарның көйле һәм шигъри вариантлары язып алынды. Аларда әлеге дастаннарның эчтәлеге кыскача сөйләнеп, дидактик нәтиҗә ясала («Сәйфелмөлек»), я ул әсәрләрдән шигъри параллель һәм чагыштырулар китерелә (Таһир-Зөһрә, Иосыф-Зөләйха һ. б.). һәрхәлдә, татар дастаннарының хәзерге яшәеш формаларына лирика үтеп керү — та¬ бигый хәл. Фольклорда, гомумән, бер жанрның сүнүе я яшәеш формалары тараюы белән икенче бер жанр тууы һәм алгы планга чыгуы мөмкин. Спецификалары төрле булган мондый жанрларның алмашынуын проф. Э. В. Померанцева «тарихи чынбар¬ лык үзгәрүенең котылгысыз рәвештә халык культурасы, халык иҗатының көнкүреш функцияләре үзгәрүенә китерүе» белән аңлата '. 3. Татар дастаннарын сюжет составы һәм темалары, функция һәм башкарылу фор¬ малары, шулай ук поэтик үзенчәлекләре буенча өч төркемгә бүләргә мөмкин: 1. Алыплар турындагы хикәятләр. 2. Тарихи дастаннар. 3. Мәхәббәт дастаннары. Алыплар турындагы хикәятләр — иң борынгы чорларны чагылдырган героик-ми- фологик дастаннар. Алар татар дастаннарының героик эпоска якын төркемен тәшкил итәләр. Югарыда әйтеп үтелгәнчә, алыплар турындагы хикәятләр батырлар турындагы әкиятләргә дә якын, әмма героика характеры, тылсым роле аз булу бу төр дастан¬ нарны героик эпосның архаик төре дип карарга мөмкинлек бирә. Тарихи һәм мәхәб¬ бәт дастаннары белән чагыштырганда, алыплар турындагы хикәятләрдә архаик элементлар, эпик фон һәм эпик чигенешләр саклануы, зур көчле кешеләр образы үзәктә торуы игътибарны җәлеп итә. Алыплар турындагы хикәятләрнең геройлары — пәһлеваннар, батырлар, аучы мәр¬ гәннәр, баһадир кешеләр. Гәрчә бер дастан да батырсыз булмаса да, бу төркем дас¬ таннардагы геройлар аеруча олы көч-гайрәт ияләре булып тасвирланалар. Алар, борынгы эпик кануннар буенча, гадәттә, я ялгыз, я аналары белән генә яшиләр. Кай¬ вакыт баласыз карт белән карчыкның бердәнбер уллары булып, могҗиза ярдәмендә туалар. Үзләренә бәрабәр көчле, сөйләшә торган ярдәмчел һәм дус ат табалар. Батыр¬ лыкларын күп вакыт аның ярдәме белән башкаралар. Алар ауга йөриләр, киек, поши, 1 Померанцева Э. В. Смена фольклорных жанров.—Фольклор и историческая действи¬ тельность. Тезисы докладов. Всесоюзная научная конференция. Махачкала, 1976, сс. 9—10. 12
марал аталар, өйләнер өчен кыз эзләп китәләр, дошманнары белән көрәшәләр. Бу төр дастаннарда алыпның дошманнары, гадәттә, артык ачык төсмерләнми, алар — фантастик дошманнар (иилбегән, ялмавыз, аждаһа, убыр һ. б.), я алып¬ ның үзе кебек үк пәһлеван кешеләр. Ул дошманнарны җиңүдә алыпларга Алып Каракош, Чүчәлә кош, төрле корткалар һ. б. ш. кебек мифик затлар ярдәмгә килә. Шунысы характерлы: борынгы риваятьләргә хас булган елан белән көрәшү мотивы бу архаик дастаннарда төп мотивлардан түгел. Киресенчә. Мәсәлән, җир астында елан¬ нар патшалыгына эләккән Ииртөшлек аларга теләктәшлек белдерә, ярдәм итә, чөнки алар елан затына әйләнгән мәзлумнар, кыерсытылган адәмнәр булып чыга. Алыплар турындагы хикәятләр төркеменә «Мешәк Алып», «Алыпмәмшән», «Кадыш Мәргән», «Кара Күкел» һ. б. дастаннар керә. Бу төркем әсәрләр барысы да диярлек моннан йөз ел элек академик В. В. Радлов тарафыннан Себердә язып алынган. Хәзерге көндә аларның вариантлары да табылмый. Бу үзе үк әлеге төркем дастаннарның борын¬ гылыгына ишарә итә. Үтә борынгы архаик бу дастаннарның башка төрки халыклар иҗаты белән тарихи-генетик һәм типологик характердагы шигъри уртаклыгы күренә. Алыплар турындагы хикәятләрнең төп мотивларына, персонажлары, геройның дош¬ маннары, хәтта шигъри формулаларына да алтай, тува, шор һ. б. халыклар эпосында якын аналогияләр күзәтергә мөмкин: Бүртә йонлы бурлы атлы йәстәй Мөңке, Унике җанлы Чалкойрыклы Ииртөшлек, Арык җирән атлы Алтаин Саин Сүмә, Җил җитмәс җирән ат, Кош җитмәс кола ат һ. б. Алыпларның исемнәре дә инде хәзер аңлашыл¬ маслык архаикага әйләнеп бара. Әйтик, Кадыш һәм Мәмшән исемнәрен борынгы язмаларда, кабер ташларында очратырга мөмкин. Күр — «гүр» һәм «сукыр», Түләк — «тыныч», Күкел — «үрдәк», Мешәк «песи» мәгънәсен сакласа, ә Ииртөшлекне «җир астына төшә» дип күзалласак, йәстәй, Алтаин Саин Сүмә мәгънәләрен бары шул халыклар иҗаты белән бәйләп кенә аңлатып булыр. Алып сүзен борынгы төрки руник язмаларда һәм Мәхмүт Кашгарый сүзлегендә дә укырга мөмкин !. «Борынгы төрки сүзлектә» аның «мәргән, батыр, герой; кыюлык, ба¬ тырлык» һ. б. мәгънәләре китерелгән1 2. Иң архаик дип саналган якут олонхоларында «алып» атамасы юк. Ә инде соңгырак чор әсәрләре — классик үзбәк героик эпосларын¬ да «алып» сүзе Алпамыш исемендә генә очрый. Академик В. М. Жирмунский. «Алпа- мыш»ның татар һәм башкорт версиясен иң борынгы версияләрдән дип санаган3. Бу әсәрнең нигезе шушы алыплык эпосыннан башлануга хәзер яңа дәлилләр бар. Гому¬ мән, «Манас» кебек иң зур эпослардагы үзәк образның героик эшләре — шул ук алып¬ лык. Тик андый әсәрләр кешелек җәмгыяте үсешенең соңгырак вакыйгалары турын¬ да, кеше аңы шактый үскән вакыт — феодализм чорында иҗат ителгән һәм камил шигъриятле, үлемсез эпопеяләр дәрәҗәсенә ирешкәннәр. Ә безнең хикәятләр исә — үтә борынгы заманнар, дәү кешеләр турындагы, табигать хуҗалары — ерткыч җанварлар турындагы күзаллауларны саклап калган батырлар эпосы, үзенчәлекле героик эпос үрнәкләре. Татар халкының алыплар турындагы күзаллаулары, хикәяләүләре, гомумән, бик үзенчәлекле, һәм алар әлегә хәтле яхшы саклана. Элекке вакытта ниндидер гаҗәеп зур алып кешеләр яшәгәнлегенә ышану фактларын бу көннәрдә дә очратырга мөмкин. Мәсәлән, 1973 елда Төмән өлкәсе, Төмән районы Акъяр авылы кешесе Ә. Мадъяров күрше рус авылы Червишево салына башлаган вакытта җир астыннан ниндидер зур 1Стеблева И. В. Поэзия тюрков VI—VIII веков. М.. 1965, сс. 82, 83, 95. Кошгарий М. Туркий сузлар девони (Девону луготи турк.). Уч томлик. 1 том, Тошкент, 1960, 340, 351 бб. 2 Древнетюркский словарь. Л., 1969, с. 36. ’Жирмунский В. М. Вопросы генезиса и истории эпоса «Алпамыш».— Тезисы докладов и сообщений регионального совещания по эпосу «Алпамыш*. Ташкент, 1956, с. 16. 13
кеше кабыргалары чыкканы турында сөйләде. Бу кабырга сөякләре эченә, имештер, киеме-ние белән шактый таза кешеләр сыя алган'. Шундый зур адәм сөякләре Мама¬ дыш өязе Теләче авылында табылу турында К. Насыйри үзенең 1883 елгы календаренда язган иде1 2. Нәкъ шундый риваятьләрнең хәзерге Татарстан территориясендә әле X, XII гасырларда ук булуын Әхмәт ибне Фазлан3 һәм Әбү Хамид әл-Гарнати4 * * 7 да язып калдырганнар. Алып — татар риваятьләрендә һәм топонимикасында әле дә саклана торган образ. К. Насыйри әйткәнчә, «Безнең Болгар йортында, кайсы авылга барсаң да, алып ха¬ кында бер хикәят бар. Күп авылларга билгеледер, кырларында бер күркәмрәк тау булса, алып чабатасын каккан дип хикәя кылалар»3. Себердә алып сүзе белән бәй¬ ле күл («Алып казыган күл»), үзән, урман исемнәре хәзер дә бар. Татарча көрәштә батырның алыплык күрсәтүен теләп, җиңүгә өндәп, «алпа-алпа!» дигән сүзләр әйтә¬ ләр®. Сабантуйларда һәм бу бәйрәмгә багышланган шигырьләрдә дә алып сүзен еш ишетергә мөмкин. Саз ягы һәм Тара, Бараба татарлары иҗатында Еләк алып, Әлемшәк алып, Якәү батыр, Күләгән батыр, Тәвеш мәргән, Кыскыпчак, Илчебага кебек мәргән һәм алып кешеләрнең, оча торган чаңгыларын киеп, Мәскәүгә җитүләре, үз авылыннан торып иштәк (остяк) авылларына ук атулары, калмык, казакъ алыплары белән көрәшүләре турында шактый күп риваятьләр саклана. Шуңа да алып кешеләр турындагы хикәят¬ ләрдә мондый дәү кешеләр образы үзәктә тору бик табигый. Алыплар хикәятләрендәге геройлар Тимер алып, Чуен алып, Кучкар алып, Иәр Кара алып, Яшь егет алып һ. б. исемнәр белән рәттән мәргән, батыр, баһадир, пәһ¬ леван, мөңке (бөке, шуннан русча: бука) исемнәре дә йөртәләр. Аларның дәүлеген, көчен мондый сурәтләр аша күрергә мөмкин: Алыпмәмшән дәрья аркылы бер сый¬ рагын сузса, аның өстеннән янәшә җигелгән өч ат үтә имеш; кырык куй тиресеннән башлык кия; Иәстәй Мөңке «тау дисәң кешедәй, кеше дисәң таудай»; аның бер чук¬ мары гына да «тауның олысындай»; казандай кара таш яудыра. Мешәк алып, ажда¬ һаның төшеп калган тәңкәсен казаң итеп, бер пошины пешереп ашый. Алыплар, тубал булган тулганы (савыт) утыртып, тулыкай булган казанны тутырып, киекне суеп аса¬ лар, пешереп ашыйлар, олы сөяген авыздан, кече сөяген борыннан чыгаралар. Атының алты җиреннән аел тартып, кылычын кырлап, сөңгесен сөйрәп, сәфәр чыгу — алыплар өчен уртак тасвирлау сүзләре. Көрәш алдыннан бер-берсен кыздыру өчен алыплар төрле әче сүзләр әйтешәләр. Яисә көч сынашканда «Ук атыштанмы, көч көрәштәнме?», «Атыштанмы, алыштанмы? — Атыш атаң башына, алыштан!» кебек гыйбарәләр алышалар. Алар көрәшкәндә агач тамыры ачылып кала, каен тамыры казылып кала. Алыплар хикәятләренең тематикасы архаик эпосларга хас. Аучылык-сунарчылык темасы борынгы кешеләрнең яшәү чыганаклары эзләүдә, табигать көчләрен танып белүдә, табигатьне буйсындыруда ирешкән уңышларын сәнгатьчә чагылдыра. Шуны¬ сын әйтергә кирәк: бу тема, башка кайбер халыклар эпосында аз сакланса да, галим¬ нәр тарафыннан шактый тирән өйрәнелгән1. 1 СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдә¬ бият һәм тарих институты фольклор фонды. 1973 елгы экспедиция материаллары. * Насыйри К- Сайланма әсәрләр, 1 том, Казан. 1974, 81—88 бб. 8 Путешествие Ибн-Фадлана на Волгу. М.— Л., 1939, сс. 75—76, 121, 122. 4 Путешествие Абу Хамида ал-Гарнати в Восточную и Центральную Европу. (1131—1153). М., 1971, сс. 30, 40, 42, 43, 44, 77, 78. ’Насыйри К. Курс, хезмәт, 83 б. ’Саттаров Г. Татарстан АССРның антропотопонимнары. Казан, 1973, 55 б. 7Вирсаладзе Э. В. Грузинский охотничий эпос. Тбилиси, 1963; Уланов А. Бурятский фольклор.—Сб. Очерки истории культуры бурят. Улан-Удэ, 1973, с. 66; Г а ц а к В. М. Восточно¬ романский героический эпос. М., 1967, с. 34; А у э з о в М. Мысли разных лет. Алма-Ата, I960' Һ. б. 14
Безнең дастаннарда аучылык темасы эпик планда, эпик сурәтләр аркылы ачыла. Гадәттә алыпның тәүге героик эшләре аучылык, я балыкчылык белән башлана. Аучы¬ лык сыйфатында тормыш-көнкүреш һәм батырлык реалияләре, сунар осталыкларының хәзерге көнгә хәтле сакланган таләпләре чагыла (асның агын, кешнең карасын эзләү, кошның каурыена, тиеннең күзенә генә ату һ. б.). Бу тема геройның көчен, батырлы¬ гын күпертеп күрсәтү омтылышына бәйле. Героик аучылык һәм алып кешеләр көрәше сәнгать әсәрләрендә дә чагылыш таба *. Алыплар хикәятләрендәге аучылык һәм җанварлар тематикасы борынгы халыклар сәнгатенә хас зооморф стиль белән аваздаш. Бу дастаннарда икенче төп тема — кыз алу, кәләш табу темасы. Ул, аучылык- сунарчылык кебек үк, иң борынгы темалардан санала. Баласыз кешедән көлү, аны мыскыл итү, сиксән-туксан яшьләрендәге карт һәм карчыкларның могҗизалы рәвештә балага ирешүләре ыруны дәвам иттерү, көчәйтергә теләү белән бәйле. Шулай ук дастан ахырында геройның бәхетле тормыш кичерүен күрсәткән «ул тудырып уйга таратты, кыз тудырып кырга таратты», яисә «сигез хатыны, егерме сигез баласы булды» кебек гыйбарәләр дә шуңа ишарә итәләр. «Геройның өйләнүе кайчандыр эпос сюжетларының иң әһәмиятлеләреннән берсе булган»2. Халык эпосларының иң борынгы әсәрләрендә бу тема героик эпос канун¬ нары буенча ачыла. Мәсәлән, «Җаңһыр»да «батырларның һәр героик эшләре аларның кыз белән, лаеклы кешеләре белән күптән көткән очрашуны якынайту өчен эшләнгән романтик маҗараларына үрелеп бара» 3. Гаилә кору безнең күп кенә дастаннарның төп эчтәлеген тәшкил итә. Мәсәлән, «Ииртөшлек»тә егетнең кайнатасы илен дошманнардан азат итүе, йорт-җирен, өен корыр өчен диңгез төбеннән асыл сөякләр табуы, өй кыегын алтын йонлы киек тиресе белән каплавы, алтын һәм көмеш мөгезләр белән тәрәзәгә терәүләр ясавы — һәммәсе аның төрле батырлыклар, героик эшләр башкаруын таләп итә. Шул юлда ул үзенең дошманнарын җиңә, максатына ирешә. Тагы бер тема — алыпның үзеннән көчле алыпны эзләп китүе. Алып кеше, дошма¬ нын җиңеп, аның кызына өйләнү белән, батырларча йокыга тала. Өчме-дүртме ай, я берничә еллар йоклап уяна да, үзеннән көчлерәк кешеләр эзләп, яңа көрәшләргә китә («йәстәй Мөңке», «Кара Күкел һ. б.). Дошманын җиңгәч, аның хатынын алу, ягъни ганимәт-улҗа алу — җиңү билгесе. Ул — борынгы дастаннар һәм әкиятләргә хас ар¬ хаика. Алыпның зур физик көчен, аның батырлыгын югары сәнгатьчә тасвирлап идеал¬ лаштыру кешегә табигать көчләре белән көрәштә үзен батыр итеп, җиңүче итеп тану өчен кирәк булган. Андый алым бик борынгы заманнардан, ыруглык җәмгыятеннән бирле сакланган, тарихи яшәеш дәвамында төрле үзгәрешләр кичергән. Кайбер халык¬ ларда мондый әсәрләр үсеп эпопея дәрәҗәсенә ирешкәннәр, кайберәүләрендә оны¬ тылганнар, алар урынына башка сәнгать әсәрләре туган. Алып кешеләр хикәятләренең тематикасы, мотивлары һәм поэтик бизәкләре вакыт үтү белән үзгәргәннәр, аларга төрле яңа катламнар өстәлгән. Телдән сөйләнмәсәләр дә, язылып калу аркасында алар безнең заманнарга хәтле килеп җитә алганнар. Мон¬ дый хикәятләрнең кайсы гасырда тууын төгәл билгеләп тә булмый, чөнки аларда ва¬ кыт, дәвер эзләре югалган. Мәсәлән, «Алпамыш»тагы «үз хатыны туена кайткан ир» * 1 'Грязнов М. П. Древнейшие памятники героического эпоса народов Южной Сибири.— Археологический сборник Государственного Эрмитажа Вып. 3, Л., 1961, сс. 10, 17. 1 Пропп В. Я. Русский героический эпос. М., 1958, с. 87. Петросян А А. О героическом эпосе народов Советского Союза.— Кн. Героический эпос народов СССР. Т. 1. М., 1975, с. 16. 15
мотивы «Одиссея»дан дип санала (безнең эрага кадәр VII гасыр). Ә бу мотив «Одис¬ сея »га хәтле дә әллә ничә гасырлар аша килеп җиткән булырга мөмкин. Татар дастаннарының гомумтөрки эпос версияләрен тәшкил итүен, китап йогын¬ тысы кичерүен һәм фольклорның башка жанрлары белән тыгыз багланышта булуын «Алпамыш»ның татар версиясе мисалында ачык күрергә мөмкин. Бу китапта китерел¬ гән «Алыпмәмшән» нәкъ алыплар турындагы хикәятләр рухында сөйләнә һәм татар версиясенең иң борынгы вариантларыннан булырга охшый. Археологлар Себер шәһәр¬ чеге Кодек янында табылган VIII—IX гасыр чүмечендәге сурәтләрне «Алпамыш» эпосы эчтәлеге буенча ясалган дип табалар * *. Безнең версиядәге Ирнәк алыпның, агасы Алып¬ мәмшән зинданда яткан вакытта туып, үсеп, абыйсын эзләргә китүе дә иң борынгы төрки эпослардан булган «Китаби дәдәм Коркот»ның VII һәм X жыруларына барып тоташа. Саз ягы вариантларында бу алыпның тумый калган Туксыбай исеме белән йөртелүе борынгы төрки ыру тухси, токсобаларны искә төшерергә мәҗбүр итә2. Бор¬ чак я бодай куыртып әнисеннән абыйсы турындагы серен алу, геройга исем берәр ба¬ тырлык эшләгәч кенә бирелү һ. б. мотивлар да алыплар турындагы хикәятләрнең иң борынгы мотивларыннан. Героика характеры ягыннан бер типтагы «Ак Күбәк» һәм «Күр улы» әсәрләре мәшһүр гомумтөрки эпосларның татарча версияләре булып торалар. Алар — тарихи дастан булмасалар да, ерак тарихның азмы-күпме конкрет вакыйгаларын чагылдыру¬ лары белән кызыклы әсәрләр. «Ак Күбәк» әсәренең безнең кулда булган ике варианты да «Китаби дәдәм Коркот»ның эчтәлегенә якын. Бер вариантта, мәсәлән, «Коркот» эпосының берәр эпизоды сөйләнсә, я берәр герое телгә алынса, икенче вариантында, исеме телгә алынмыйча гына, Коркот ата үлеме мотивы чагыла: Ак Күбәк тере көе үзенә хәзерләнгән гүргә кереп ята. Ак Күбәк — татар дастаннарында алып кеше. Алтай төркиләре эпосы белән чагыш¬ тырып, П. А. Фалев аны «уңай герой» дип билгели һәм геройны тасвирлауда фантастика азаюын күрсәтә3. Дөрес, аның алыплар эпосындагыча, иле-ыруы, туганнары өчен кө¬ рәшү максаты ачык түгел. Ул үзеннән көчле алыплар эзләп йөри. Аның дошманнары инде архаик эпостагы кебек фантастик дошманнар (йилбегән, диюләр һ. б.) түгел, ә кешеләр. Ак Күбәк алыпның көчлелеге, берничә дошманны берүзе җиңүе, киң эпик фон һ. б. аны алып кешеләр хикәяте герое итә. Шулай да бу әсәрдә инде көнкүреш әкият¬ ләренә хас маҗаралылык үзен сиздерә башлый. Ак Күбәк дошманнарын зур физик көче белән генә җиңми. Әсәргә хәйлә, мәкер кебек героикадан ераклаштыра торган сыйфатлар килеп керә. Маңгыш белән көрәшкәндә Ак Күбәк аны исерттерә. Салыр Казан белән очрашканда ул үзенең Ак Күбәк икәнен яшереп кала. Алып кешеләр хикәятендә исә батырларның бер-берсе белән очрашкач исемнәрен әйтү, көч сынашу һәм көрәшү формаларын сайлау үзе эпик формула булып йөргәнен алда әйтеп үткән идек инде. «Ак Күбәк» дастанының кыйммәтле ягы — аның шигъри өлешләре күп саклану- нуында. Бу яктан караганда, «Күр улы» дастаны «гомумтөрки эпосның яшәеш формала¬ рында үзгә бер этапны — эпик җырларның фольклор прозасына күчүен»4 билгели. Шигъри өлешләр биредә юк дәрәҗәсендә. 1 Д аркевич В. П. Ковш из Хазарии и тюркский героический эпос.— Краткие сообщения Института Археологии АН СССР. Вып. 140. М., 1974, сс. 28—32. * Кошгарий М. Туркий сузлар девони. 1 т. 64 б.; Древнетюркский словарь, с. 678. •Фалев П. А. Ногайская сказка об Ак-Кобеке,— Сб. Музея антропологии и этнографии, Г. 5, вып. 1, Пг., 1918, сс. 189—196. Каррыев Б. А. Эпические сказания о Кер-Оглы у тюркоязычных народов. М., 1968, сс. 23. 258. 16
«Күр улы» үзе XVI—XVII гасырларда иҗат ителгән эпос булганга, аның татар версиясендә инде социаль штрихлар да ачык күренә. Хан тарафыннан Күр һәм аның улы хаксызга куылгач, егет, үз янына иптәшләр җыеп, байларга, сәүдәгәрләргә һөҗүм итеп йөри башлый. Ләкин аучылык эпосы тематикасыннан кинәт социаль мотивларга кучү, күрәсең, героика таләпләрен күтәрә алмый. Әсәрдә героик мотив булып барырга тиешле эпизодлар вакыт-вакыт каһарманлык сүнүе рухында ачылып китәләр: дошманны йоклаганында җиңү, бай икәне билгесез картны талау һ. б. Дөрес, мондый гамәлләрнең кайберсен соңгырак чор әсәрләре — юлбасарлар турындагы маҗаралы әкиятләр йо¬ гынтысы белән дә аңлатырга мөмкин'. Шунысы да игътибарга лаеклы: героик бул¬ маган мондый эшләр турында әсәрдә берничә мәртәбә «егетлек алай булмый» диелә. Бу әсәрдә алып кешеләр хикәятләренә хас мотив сакланган: Күр улы йоклаган чагында зинданга эләгә. Ул эпизодны Б. А. Каррыев татар эпосына гына хас деталь дип билгели* 2. Алыплар турындагы хикәятләр — татар дастаннарының иң архаиклары, дидек. Мондый эпик әсәрләр социаль-экономик үсеш ягыннан зәгыйфьрәк, мәдәният учак¬ ларыннан ераграк, олы юллардан читтәрәк торган урыннарда яхшырак саклана. Мәсә¬ лән, рус былиналары Россиянең төньяк районнарында язып алына. Себер урманнары һәм сазлары артында урнашкан кечерәк кенә татар авылларында тел һәм культура үзенчәлекле яклары белән сакланган. Бу хәл моннан йөз ел элек академик В. В. Рад- ловка борынгы дастаннарны — «җәмгыять үсешенең билгеле формалары белән бәйле эпос» (К. Маркс) әсәрләрен язып калдыру мөмкинлеген биргән. 4. Тарихи дастаннар. Халык эпосында кайчандыр конкрет тарихи шәхесләрдән бул¬ ган каһарманнарның шигъри образлары һәм коллектив иҗат, чичәннәр фантазиясе тудырган мәһабәт, мәгърур ил батырлары да сурәтләнә. Татар дастаннарының андый геройлары фольклорлашу процессында чын тарихилыкларын югалтканнар, күбесе халык теленнән дә җуелган. Шулай да төрле язма чыганакларда һәм телдә өзек-өзек хәлендә булса да мондый тарихи дастаннар очраштыра әле, Бу китапның «Тарихи дастаннар» дигән бүлеге, башлыча, элекке зур эпик әсәр¬ ләрнең өзекләре буларак сакланган шигъри үрнәкләрдән һәм кайбер чәчмә әсәрләрдән тупланды. «Җик Мәргән», «Чура батыр», «Гыйса угылы Амәт» кебек чәчмә әсәрләрдә ур¬ манда ялгыз калган бала мотивын күрергә мөмкин. Ата-бабалары яуда кырылып бет¬ кән яшь бала, урман җанварлары арасында олыгаеп, батыр мәргән була, яисә, дош¬ маннары кулында үсеп, туганнарына каршы китә. Мондый нәсел-ыру өзелү-өзелмәве идеясен төрки халыкларның килеп чыгышы турындагы риваятьләрдә дә күрергә мөм¬ кин 3. Риваять жанрына якын булган «Җик Мәргән» дастанына аны әдәбиләштерүче автор хезмәте беләндер, күрәсең, соңгы социаль мотивлар өстәлгән: аталары ыруара ызгышларда һәлак булгач, уллары халыкны ханга каршы көрәшкә күтәрә. Болгар ханы кулында әсирлектә калган Җик Мәргән үзенең төз ату осталыгы аркасында ирек казана. Бу әсәрнең «Сәңгелгөлек Мәргән» дигән вариантында нәкъ шушы соңгы мотив ’ Бу турыда: Әхмәтова Ф. В. Маҗаралы әкиятләр турында.—Татар теле һәм әдәбияты. Бишенче китап. Казан, 1976, 195—203 бб. 2 К а р р ы е в Б. А. Курс, хезмәт. 254 б. 3 Ә бул гази Б. Шәҗәрәи төрк, Казан, 1824, 12—13 бб.; Гумилев Л. Древние тюрки. М., 1967. с. 23 һ. б. 2 3-604 17
игътибар үзәгендә. Тик ул әсәрдә вакыйга инде Себер ханлыгы башкаласы Искәр тирәсендә бара. Мәргәннәр турындагы бу ике әсәрдә алып кешеләр хикәятләрендәге аучылык мотив¬ лары һәм тарихи дастаннарга хас илбасарлар белән көрәш мотивлары тыгыз үрелеп бара. Җик,— Ииртөшлек я Иәстәй Мөңке шикелле үк, киекнең күзенә, кошның каурыена тидерүче мәргән. Сәңгелгөлек, алып кеше буларак, боланнар белән узыша, угы, дош¬ манның җәя керешен өзеп, калын тирәк аша үтеп чыга. Мәргәннәрнең үткен уклары киек-боланнарга гына түгел, бәлки хан гаскәрләренә, илбаскынчыларга каршы да төбәлә. «Җик Мәргән» әсәрендә геройның бер батырлыгы тирән символик коллизиягә ко¬ рылган. Хан үз кулына әсир төшкән Җик Мәргәнгә очып барган аккошны атып төше¬ рергә куша. Мәргән угы читкә китми. Ул ханның үзенә дә килеп «тия»: бер яктан — Җикнең мыскыллы карашы, икенче яктан — халык нәфрәте булып (борынгы төркиләр карашы буенча, аккошны атарга ярамаган). «Җик Мәргән» әсәренең төп идея-эстетик көчен иҗади үстереп, шулай ук тарихи әсәрләр файдаланып, шагыйрь Муса Җәлил беренче татар операсы «Алтынчәч» өчен либретто язды. Халык эпосы «Җик Мәргән» һәм андагы героик вакыйгалар турында шагыйрьнең 1938 елда әйткән фикерләре әле дә актуаль һәм урынлы булып калалар Әмма шуның белән бергә бу әсәрдәге Казан хан (ы) исемендә угыз эпосы һәм тарихы герое Казан-хан (Казан-Алп, Казан-бәк, Салор-Казан) образы чагылган булу ихтима¬ лы да юк түгел. Чөнки әлеге исем һәм ул герой белән бәйле мотивлар безнең башка эпосларда да очрый («Ак Күбәк», «Алыпмәмшән» һ. б.). «Мәргәннәр җыруы» 1 2, «Картлар җыруы», «Аерылу җыруы» дигән өзекләр — таби¬ гатьне, илне, тормышны ярату идеяләре белән сугарылган халыкчан әсәрләр. Биредә бик борынгы заманнарда, аркасына авыр туз тубал асып, «җәй белән кыш унике ай» буена ханнар, биләргә ясак түләү өчен кыйммәтле җәнлекләр аулап йөрүче мәргән образы сакланган. Ул олы сазлар, кара урманнарда «ябалак йонлы ук атып — кеш», «кама йонлы ук атып, болан» тоту, яхшы иярле атларга ия булу турында хыялларын җырлый. Мондый әсәрләргә картларның «ике яман берекмәс, ике яхшы ирекмәс; ике яман бер булса, ачыдан ачы булыр арасы, ике яхшы бер булса, татудан татлы булыр арасы» кебек хикмәтле сүзләре дә ялганып китә. Туган ил, Идел буйлары табигате лирик һәм эпик җырларда да матур тасвир¬ лана. «Аерылу җыруы» дигән өзектә туган ил белән хушлашу, аерылу ачысы дастан¬ нарга хас трагизм белән өретелгән: Балыкларың чумышкан, Кошларың очып куышкан, Сыгын 3-киегең йөгерешкән, Аюларың үкерешкән, Сыер-куйларың мәңрәшкән Идел-ил, синнән аерылдым. Эпос тарих әсәре түгел, ул — сәнгать әсәре. Эпик шигърият тарихи шәхесләрне эпик образларга әйләндерә һәм, киресенчә, тарихи булмаган, чичәннәр фантазиясе белән генә уйлап чыгарылган образларны тарихи фактлар белән бәйли4. Мәсәлән, 1 Җ ә л и л М. Әсәрләр дүрт томда, т. 2, Казан, 1976, 253 б. 1 «Җыру» сүзе биредә «лирик җыр» түгел, «эпик әсәр» мәгънәсен аңлата. Көйләмичә тулгау (яттан тезеп әйтү) ысулы белән тантаналы очракта әйтелә торган шигъри сүз хәзер дә җыру дип йөртелә (кара: Фәттах Н. Кояшлы Гобида,—Социалистик Татарстан, 1974, 24 сентябрь). 3 Сыгын — ата поши. 1 К о р о г л ы X. Г. Историческая обусловленность эпического образа, с. 30. 18
«Манас» IX—XIX гасырлар дәвамындагы тарихи вакыйгаларны шигъриятле чагылдыра. Ә «Искәндәрнамә» герое Александр Македонский үзе каршы сугышкан Иран халкының герое булып сурәтләнеп китә. Мондый хәлләр аеруча патриархаль-феодаль җәмгыятькә хас булалар. Гомумхалык аңы ыруглык мөнәсәбәтләреннән арынып, берләшү (консо¬ лидация) идеяләре туа башлагач, эпосларда ыруара ызгышлар тематикасы илне, ха¬ лыкны оештыручы каһарман образы булдыру идеясе белән алышына башлый. Язма җыентык «Дәфтәри Чыңгызнамә»дән алынган «Гыйса угылы Амәт» дастанын карыйк. Ул әсәрдәге тарихи шәхесләр эпик образ буларак нугай фольклорында да сакланган. Нугай фольклорында инде бу образлар тагы да шомарып, халыкчан идеяләр калкуландырыла төшкән: Айсыл һәм Амәт халык мәнфәгатьләрен яклаучы батырларга әйләнгәннәр *. Татар дастанында Җанибәк, Тайдулы кебек персонажлардан башка Гыйса, Амәт, Салчы һ. б. ларның да конкрет тарихи шәхесләр, XIV гасыр кешеләре булулары1 2 ачык төсмерләнә. Чөнки биредә, беренчедән, татар дастаннарының хосу- сияты, әлеге «тарих бәян итү» үзенчәлеге алгы планга басса, икенчедән, ядкарьнең язма рәвештә саклануы, шулай таралуы персонажлар системасын стабильләштерә, язма чыганакта үзгәрешләр кертүгә юл калмый. Шул ук вакытта дастанчы күзлегеннән вакыйгаларга карата халык карашлары да гәүдәләнә: хан йортындагы вакыйгалар кискен, драматик киеренкелек белән тасвирланалар. Язма авторы гасырлар аша килә¬ чәк буыннарга күрсәтер өчен ханнарның кансызлыгын, мәкерлелеген объектив рәвештә теркәп калдырганын билгеләп үтәргә кирәк. «Чура батыр» дастанының герое кайчандыр бик күптән табигать көчләре белән көрәшүче эпик образ буларак туган. Соңыннан ул илен, ыруын, халкын, ата-анасын чит баскынчылардан саклаучы һәм яклаучы батырга әйләнеп, татар, нугай, кыргыз халык¬ лары иҗатында уртак эпос урынын алган. Аның төрле мифик затлар, бөркетләр, арыс¬ ланнар белән көрәшү мотивын чагылдырган вариантлары да бар. Кайбер халыкларда дини сугышларда һәлак булган Чура образы да эпиклаштырылган. Безнең версиядә дини мифология йогынтысы юк дәрәҗәсендә. Ә соңгырак катлам социаль мотивлары өстенлек алган. Мин Чурамын, Чурамын, Түрә түгел, карамын,— сүзләре лейтмотивка әверелгән. Халык фантазиясе Чураны илен чит яулардан гына түгел, сыйнфый дошманнарыннан да яклаучы итеп күрсәтергә теләгән. Тагын да соңрак бу әсәргә, эпос кануннары нигезендә, рус — Көнчыгыш мөнәсәбәтләрендәге мәгълүм Чура Нарыков дигән конкрет тарихи шәхес исеме дә ялганып киткән. Шул рәвешчә, «Чура батыр» дастаны төрле тарихи катламнар синтезыннан тора, дияргә мөмкин. Бу китапта тексты китерелгән әсәр батырның үлеме судан, я атыннан, яисә улыннан була дигән гомумфольклор сюжетка нигезләнгән. Чураның бала чагыннан ук иптәшләре арасында башчы булырга тырышуы да фольклорда таралган мотив. Ә инде хатынына карата мөнәсәбәттә мәхәббәт, көнләшү хисләре, ягъни лирика чалымлану исә, бу инде соңгырак чорлар казанышы — психологизм алымнарының чагылуы. Язма хәлендә йөрү бу дастанның композицион төгәллеген һәм архаик төсмерләрен саклау мөмкинлеген биргән. Әсәрдә архаик тарихи сүзләрнең мул саклануы нәтиҗәсендә күз алдына — ку¬ лына, башына, аякларына хәтле металлдан ясалган киемнәр кигән урта гасырлар гас¬ кәрие килеп баса. 1 Кара: Ногай халк йырлары. Составитель С. А. Калмыкова. М., 1969, с. 18» ’Усманов М. А. Татарские исторические источники XVII— XVIII вв. Издательство Казан¬ ского университета. 1972, сс. 114—116. 2* 19
Безнең башка вариантларда Чура батыр еланнар белән сугышып, алардан илен (авылын) азат итүче булып үлә, Чуриле авылы шул батыр исемен йөртә дигән рива¬ ять сыман әйбер дә бар. (Ул вариантларның берсе шагыйрь Кыям Юлдаш тарафыннан әдәби әкияткә дә әйләндерелгән.) Фольклор дөньясында бу да билгеле сюжет, ләкин татар халык иҗатында аның аеруча үзенчәлекле урыны бар. Ул Казан шәһәре, Елан- тау һ. б. топонимнар тарихында да чагыла. Гомумән «Чура» сүзе (борынгы мәгъ¬ нәләре: кол, крепостной, гаскәр башлыгы) татар телендә шактый киң таралган. Та¬ тарстанда «Чура» сүзенә бәйле күп кенә авыл исемнәре бар: Чурабатыр, Чуриле, Чур- чиле, Чуракай, Югары Чура, Түбән Чура 1 һ. б. Аларның кайберләре «Чура батыр» дастанының халыкчан нигезләренә барып тоташса, бер дә гаҗәп түгел. XVI гасырдан башлап, Урта Азиядән Себергә, сәүдә, дин тарату эшләре белән, рәсми һәм аерым шәхесләр җибәрелгән. Сәүдәгәр һәм миссионерларның эшләре шома гына бармаган. Шәехләрнең җирле мәҗүси халыклар белән сугышта үлгәннәре ту¬ рында истәлек итеп куелган әстанәләр (агачтан ясалган иске корылмалар) Себердә әле дә саклана1 2. «Бүрихан», кайчандыр зур дастан рәвешендә булып, мөселманнар һәм мәҗүсиләр арасындагы шушы сугыш хәлләрен чагылдырганга охшый. Шул ук вакытта ул морза¬ лар һәм солтаннар арасындагы эчке ызгышларны да күрсәтә. Ф. Энгельс мондый су¬ гышлар турында болай дип язган: «XVI йөзнең дини дип аталган сугышлары вакытында да сүз иң әүвәле билгеле бер сыйнфый-материаль мәнфәгатьләр аркасында барган. Бу сугышлар шулай ук сыйныфлар көрәше булган» 3. Мондый әсәрләрнең тарихилыклары җуелу белән бергә сюжет бөтенлеге, идея үт¬ кенлеге, композиция төгәллеге кебек жанр үзенчәлекләре дә югала төшкән. Шигъри өзекләр калуы, кайберсенең көйләре әлегә хәтле җырлануы («Бүрихан») белән бу әсәрләр тарихи җыр һәм бәет жанрына якыная. Алып кешеләр хикәятләре — әкият жанрына, ә мәхәббәт дастаннары әдәбиятка ничек якын булсалар, тарихи дастаннар¬ ның да тарихи җыр, яисә социаль эчтәлекле бәеткә якын булуларын татар дастанна¬ рының бер жанр үзенчәлеге дип карарга кирәк. Бу хәлне «сүнеп бару чоры кичергән һәрбер җанрның башка төр әсәрләргә якынаюы аркасында жанр чикләре җуелуы»4 белән аңлатырга мөмкин. 5. Мәхәббәт дастаннары дип аталган әсәрләр бу китапның иң зур өлешен алып тора¬ лар. Болар — лиро-эпик, лирик-фәлсәфи дастаннар. Андый әсәрләрне фольклористикада романик, яисә романтик дастаннар дип тә йөртәләр. Безнең дастаннарны саф романик әсәрләр генә дип булмый. Урта Азия ягында таралган «Асли-Кәрәм», «Нәҗәп оглан», «Саят-Хәмра», «Рөстәмхан» һ. б. әсәрләрдән алар сюжет, поэтика үстерелеше ягыннан нәкъ татар дастаннарына гына хас сыйфатлары белән аерылалар. Беренчедән, «Кузы Көрпә», «Түләк», «Сәйфелмөлек», «Камбәр» әсәрләре алып кешеләр турындагы хикәятләргә якын. Мәхәббәт каһарманнары аларда әле алыплык эшләп йөри, ярәшелгән яисә төшендә күргән кызын эзләп барганда ул төрле фантастик каршылыкларны җиңә. Әсәрләр үзләре дә әле герой исеме белән генә аталып йөрте¬ 1 Саттаров Г. аларны «Чирүле»—гаскәр сүзе белән дә аңлата,—Татарстан АССРның антропотопонимнары. 141 б. 2 Катанов Н. Ф. О религиозных войнах учеников шейха Багауддина против инородцев За¬ падной Сибири (по рукописям Тобольского музея). Казань. 1904. 3 Маркс К. и Энгельс Ф. Соч., т. 7, М., 1957, с. 360. 4 Соколова В. К. Взаимодействие преданий с другими фольклорными жанрами.— Сб. Про¬ заические жанры фольклора народов СССР. Минск, 1974. сс, 125—128. 20
ләләр. Түләк, Кузы Көрпә, Сәйфелмөлек, Камбәр — чыннан да актив геройлар. Бу¬ лачак кәләшләрен эзләп, алар җир асты, су асты дөньяларына төшәләр, җеннәр, пәри¬ ләр, маймыллар һ. б. дошман затлар кулына эләгеп, җиңеп чыгалар. Икенчедән, татар мәхәббәт дастаннарында бәхетле кавышу мотивы бары «Иосыф китабы» һәм «Камбәр»дә генә саклана. Калган әсәрләрнең барысы да гашыйкларның фаҗигале үлеме белән тәмамлана. Хәтта «Сәйфелмөлек»тәге кешенең көчле мәхәббәте пәри кызын буйсындыруы һәм «Шаһсәнәм-Гариб»тәге мәхәббәт өчен зур кыенлыклар кичергәннән соң бәхетле кавышу кебек традицион идеяләр дә безнең дастаннарда ге¬ ройларның фаҗигале үлеме белән алышынган. Бу күренеш әдәби трагедияләр «Ләйлә- Мәҗнүн» һ. б. йогынтысыннан булырга мөмкин. «Таһир белән Зөһрә», «Шаһсәнәм һәм Гариб», «Бүз егет» — яшьләрнең саф, керсез мәхәббәтләре турындагы үлмәс әсәрләр. Аларда мәхәббәт белән рәттән шәхес азатлыгы, эстетик гүзәл идеалга омтылу кебек гуманистик идеяләр алга сөрелә, урта гасырлар чоры тираннарының хаксызлыгы, кеше алдына деспотик киртәләр коруы фаш ителә. Вакытсыз һәлак булган яшьләр образларында татар халкы үз хыялында саклаган батырлык, үз күңелендә йөрткән тугрылык, пакьлек хисләрен һәм үзе идеал дип сана¬ ган матурлыкны тасвирлаган. Татар фольклоры һәм шигъриятендә «Иосыф матурлыгы», «Ягкуб түземлелеге», «Зөләйха мәхәббәте» кебек гыйбарәләр «Иосыф китабы»ның идея-эстетик йогынты¬ сына бәйле. Алай гына да түгел, гомумән, матурлык, мәхәббәт, дуслык, туганлык, патриотлык, әхлак, тормыш-көнкүреш проблемаларын хезмәт иясе массалары алдына сәнгать дәрәҗәсендә куеп, бу китап үзе халыкны гасырлар буе тәрбия итә. Әгәр үзбәк халкында «Алпамыш», кыргызда «Манас», калмыкта «Җаңһыр», бурятта «Гәсәр» кебек эпослар ул халыкларның этик-эстетик карашларын билгеләгән төп китаплары, рухи хәзинәләре булса, татар халкының мондый китабы — «Кыйссаи Иосыф». XIII гасыр ба¬ шында шагыйрь Кол Гали тарафыннан иҗат ителгән бу поэманың дөньяга билгеле булган йөзләп кулъязмасыннан һәммәсенең татарлар тарафыннан эшләнгән булуы да 1 шул турыда сөйли. Язылуы һәм укылып йөртелүе — бу эпик әсәрнең үзенчәлекле ягы. Ул татар хал¬ кының борын-борыннан дөнья әдәбияты белән бәйле булганын күрсәтә. Дөньяның иң мәшһүр шагыйрьләре Фирдәүси, Әнсари, Җами, Дурбәк, Гандәлиб, Шәйяд Хәмзә, Томас Манн һәм башкалар Иосыф темасына үлемсез поэмалар, чәчмә әсәрләр иҗат иткәннәр. Кол Гали үзе дә Әнсари һәм Фирдәүси иҗаты белән таныш булганын га¬ лимнәр исбат итә * 2. Ә татар һәм башкортлар 3 авызыннан җыелган фольклор вариант¬ лары—-Кол Гали «Кыйссаи Иосыф»ыннан таралган әсәрләр. Әлеге вариантларны аерым әсәр буларак тикшергәндә фольклорның әдәбияттан аермасын истә тоту зарури. Иң әүвәл биредә һәр сөйләүче — автор урынында: әсәрнең идея-эссетик кыйммәте сөйләүченең эмоциясенә дә, акылына да, сөйләү осталыгына да бәйләнгән. Шул ук вакытта сөйләүче автор ук түгел, ул иҗат итми, ә кемнәндер, кай¬ чандыр ишеткәнен генә тапшыра. Икенче яктан, әгәр әкият башка фольклор әсәрләре кебек арттырып та, үзгәртеп тә, ягъни вариацияләп сөйләнә ала икән, биредә сөйләү¬ ченең андый мөмкинлеге чикләнгән, чөнки ул китап эчтәлеген сөйли, ә аны үзгәртергә ярамый. Димәк, әсәр я бик яхшы итеп ятланырга, я укып кына бирелергә тиеш була. Хәлбуки, халык телендә әйтелүенчә, «ике илле хәтле» китапны яттан сөйләп тә, көйләп 'ХисамовН. Ш. Поэма «Кысса-и Иусуф» Кул Али. М., 1979, с. 19. 2 Шунда ук, 32—33 бб. һ. б. 3 Киреев А. Н. Башкирский народный героический эпос. Уфа, 1970, сс. 217—221; Башкорт халык нҗады. Эпос. Өсөнсө китап. Төзөүсеһе Зарипов Н. Т. Өфө, 1982, 33—34 бб. 21
тә укыган кешеләр хәзер бик күренми. Анысы артык кирәк тә булмаган, күрәсең. Чөнки халык китапның үзен укудан мәхрүм булмаган. Элек кулдан кулга йөртелгән кулъ¬ язмалар рәвешендә яшәсә, беренче татар китаплары басыла башлагач, «Йосыф китабы» 1841 елдан алып 1915 елга хәтле Казан типографияләрендә илле тугыз мәртәбә басылып чыккан*. Әсәр масса күләмдә таралган. Базардан китап алып кайтып, өйләрдә кичке кул эшләре эшләгәндә кем дә булса берәү укып, башкалар тыңлавы турысында С. Кудаш, Г. Бәширов һәм башка язучылар автобиографик әсәрләрендә язалар1 2 *. Фольклорчыларга да «Йосыф китабы» укылуы турында бик күп ишетергә тури килә. Хәзер исә ул әсәр бөтен сюжетын сөйләү белән беррәттән кайчандыр ишеткәннән истә калган эпизодлар, кыска фабула яисә китап укылган көйгә кайбер шигырь үрнәк¬ ләрен искә алу кебек яшәеш кичерә. Шунлыктан аның вариантлары санын төгәл генә билгеләп тә булмый. Татар авылларында аны ишетмәгән яисә аның турында кыскача гына булса да берәр мәгълүмат бирмәгән кеше юк дияргә мөмкин. Бигрәк тә махсус экспедицияләр ясаганда моның шулай икәнлеге ачык күренә. «Йосыф китабы»ның хә¬ зергә халык теленнән кырыкка якын варианты язып алынган. «Сак-Сок» бәетен һәм кайбер кыска җырларны исәпләмәгәндә, аның хәтле вариант татар фольклорының әлегә бер жанрында да исәпкә алынмаган. Ә бу сан көннән-көн артырга мөмкин. «Йосыф китабы»нда җәмгыятьнең әхлак һәм әдәп нормалары сәнгатьчә тасвир ителгән. Халыкчан идеяләрнең гади һәм күркәм сурәтләнүе бу әсәрнең фольклорлашып, ерак гасырлар аша үтеп, халык аңында саклануына китергән. Мәхәббәт дастаны буларак, «Түләк» әсәре үзгәрәк бер урын алып тора. Биредә китерелгән текст кулъязмасының ахыры юк. Түләк Сусылудан аерылып китү беләк әсәр өзелгән. Әсәрнең икенче варианты М. Гафури тарафыннан басылган’. Анда Түләк һәм Сусылу яңадан кавышып, үз вафатларына хәтле бергә яшиләр. Ә башкорт вари¬ антларыннан күренүенчә, Сусылу җир кешеләре арасында яши алмый яисә үзен оны¬ тыбрак җибәргән Түләкне көтү сагышыннан үлә. Аның янына соңарып кайткан Тү¬ ләкнең дә мәгъшукасы янында үлүен күрәбез 4. Н. Исәнбәтнең «Түләк» исемле әдәби әсәре опера либреттосы итеп, кулъязма ядкяр- ләргә таянып язылган. Анда башка үзгәрешләр дә бар. Ул әсәр безнең тексттан шактый аерыла. Шулай да «Түләк» әсәренә гомуми бәяне ул вакыттагы татар Дәүләт опера театры әдәби бүлеге мөдире шагыйрь Муса Җәлилнең шул «Түләк» либреттосына ка¬ рата әйткән сүзләре белән билгеләп була: «Әкияттә актуаль һәм матур идея — туган илгә чиксез мәхәббәт, туган илне коткару өчен һәртөрле шәхси бәхеттән баш тарту идеясе үткәрелә»5. Халык вариантындагы Түләк турында М. Госмановның «Каурый каләм эзеннән» дигән китабында мондый юлларны укырга мөмкин: «Түләк, төрле батырлыклар күр¬ сәтеп, шул ук вакытта, урта гасыр дастаннарына хас булганча, кайбер дини мотивлар (догалар) ярдәме белән дә үзе бер күрүдә гашыйк булган су кызы мәхәббәтен казана. Бер яктан бал дәрьясы, икенче яктан сөт дәрьясы аккан җирдә, су асты сараенда җәннәттә яшәгән кебек яши. Әмма җир улы җәннәт кебек урында, яраткан кызы коча¬ гында булганда да үзенең ата-анасын, җирен-суын, урман-тавын һәм җирдәге хайван- бөҗәкләрен дә өзелеп сагына, саргая: «Аһ дәрига! Сәнең зифа сурәтеңә алданып, 1 Революциягә хәтле мондый китаплар басылуы турындагы мәгълүматлар Ә. Кәримуллинның «Татар фольклористикасы библиографиясе» дигән кулъязма хезмәтеннән алынды. 2 К У Д а ш С. Незабываемые минуты. Воспоминания. М., 1964, с. 14; Бәширов Г. Сай¬ ланма әсәрләр. III том. Казан, 1968. 20—21 бб. ’ Заятүләк берлә Сусылу. Уфа, 1910; Шул ук, Казан, 1927. * Башкорт халык иҗады. Эпос. Беренсе китап. Төзөүсеһе Сәгитов М., Өфө, 1972, 196 б. 5 Җ ә л и л М. Әсәрләр дүрт томда, т. 4, Казан, 1976, 465 б. 22
адәмнәрдән аерылып, нәсәпсез булдым, үләр булдым! Атам-анам кайда? Ыругым бә- нем — адәм!» Бу сүзләрдә — мәхәббәт каһарманының, түгел, иленнән аерылып торган җир кешесенең ачы күз яше. Туган илен зурлап, Балкан тавын сагынып мактау калку һәм эстетик куәтле рәвештә сакланган. Димәк, бу әсәрдә мәхәббәт темасы киңрәк, поэтик яктан тәэсирлерәк ачылган. Мәхәббәт гашыйклар арасындагы көчле хис була¬ рак кына сурәтләнми, ул икенче зур тема — ватандарлык, туган илне ярату, аны сагы¬ ну һәм матур итеп мактый белүдә дә күренә» >. Ниһаять, «Түләк» әсәренең үзенә генә хас, кыйммәтле һәм үтә архаик тагы бер ягы бар: анда татар музыкаль инструментларының килеп чыгышы эпик традицияләр¬ дә сурәтләнә. Дөрес, текстның ул өлешләре җуела төшкән һәм каяндыр башка берәр әсәрдән килеп кергәндәй тәэсир дә кала. Ничек кенә булмасын, геройның, кыл кубыз, думбра, кондак кебек инструментларда уйнап, кешеләрне һәм хайваннарны үзенә ба¬ гындыруын безнең кайбер дастаннарда (мәсәлән, «Алыпмәмшән»дә дә) очратырга мөмкин. Андый мотив Угыз-каган, Коркот-ата кебек бик борынгы образларга карый һәм фольклористикада озанлык мәсьәләсе дип карала (озан — музыкант). Эпос герой¬ лары күп вакыт нинди дә булса музыка коралында уйныйлар. Ә инде нәрсәнедер беренче тапкыр ясау һәм файдалану мәсьәләсен эпос өйрәнү гыйлемендә әһәмиятле бер өлкә — культургеройлык белән бәйлиләр. Ул күренеш бик борынгы эпосларда гына очрый1 2. Түләкнең гөлстан дигән уенмы, уен коралымы уйлап табуы, үртәкә дигән яңа бер әйбер ясап куюы нәкъ шул күренешкә бер факт була һәм әсәрнең үзенең дә бик борынгы икәненә ишарә итә. Дөрес, эпосларның кай¬ чан килеп чыкканын гомумән тәгаен билгеләп булмый. «Казан алыну турындагы җыр 1552 елдан да алда килеп чыга алмавы ачык,—дип яза В. Я. Пропп.— Әмма Добрыня турындагы былина кайсы елда яисә гасырда чыкканын без әйтә алмыйбыз... Чөнки эпосның туу һәм үсеш процессы гасырлар буе дәвам итә» 3. Мәшһүр «Ләйлә белән Мәҗнүн» язылган 1188 елдан соң аның башка халыклар культурасына йогынтысы һаман дәвам итә. Бу китапка урнаштырылган текстта мәхәб¬ бәтнең иң көчле бер ягы игътибар үзәгендә. Ул — гашыйклык дастаны гына түгел. Анда сүз кешенең кешене яратуы хакында гына бармый. Ул гомумән мәхәббәт, кешенең бөтен барлыгын биләгән олы хис турындагы әсәр дияргә мөмкин. «Ләйлә-Мәҗнүн» поэмасында, билгеле булганча, урта гасырлар җәмгыятендә ирекле шәхес мәхәббәтенә каршы куелган киртәләрне җиңә алмаганнан туган фаҗига, трагедия. Әмма безнең кулъязмада яхшы сакланган бер эпизодны күрсәтеп үтәргә кирәк. Ләйлә үлеме көтелмәгәнрәк тә, ясалмарак та килеп чыккан төсле бер тәэсир калдыра. Инде ире үлеп, тиешле матәм вакытын үткәреп, ул әти-әнисе йортына да кайта, Мәҗнүн белән дә күрешәләр, егет шатлыгыннан һушын да югалта. Шуннан озак та үтми, Ләйлә үлем түшәгенә ята, «минем дәрдемә дәрман табылмаячак», ди. Ка¬ вышмый калуга сәбәп кайда? Ике мәгъшук арасында чыккан берәр аңлашылмаучылык әллә кулъязмадан төшеп калганмы дип тә уйларга мөмкин. Ләкин алдагырак битләргә кире кайтып искә төшерик: Мәҗнүн Ләйлә сурәтен үзенең күңел түрендә йөртә. Ләйлә аның хыялына шул хәтле нык кереп урнашкан, инде җир кызы үзе аңа кирәкми дә. Ул чыннан да мәҗнүнгә әйләнгән. Ләйлә шуны күрә һәм үзенең бәхетен мәңгегә югалтканын аңлый. Бу фаҗига кулъязма әсәрдә һәм әдәбият, һәм фольклор канунна¬ рының табигый үрелеп баруы аркылы тасвирлана. 1 Госманов М. Каурый каләм эзеннән. Казан, 1983. (Бу сүзләр әсәрнең кулъязмасыннан кыскартып алынды.) 2 Мелети некий Е. М. Поэтика мифа. М., 1976, с. 178. 3 П р о п п В. Я. Основные этапы развития русского героического эпоса. М., 1958, с. 24. 23
Әсәрнең тагы бер ягын искәртеп үтү урынлы булыр. Мәҗнүннең һаман аһлар оруы, күзләреннән канлы яшьләр агу, йимәк-эчмәктән киселү, хәсрәт уты чигү һ. б. геройны пассив, җылак итеп күрсәтергә тиеш иде кебек. Әмма без андый нәрсә сизмибез. Әсәр¬ дә сентиментальлекнең эзе дә юк. Чөнки әлеге сызлану, зарланулар сәнгатьчә сүз, поэзия булып туалар. Мәҗнүн — шагыйрь. Ул үз мәгъшукасының онытылмас образын тудыра, аңа үзенең иҗатын, бөтен барлыгын багышлый. Аның мәңгелек хәрәкәте, үл¬ мәс хезмәте шунда *. Әсәрнең олы гуманистик идеаллары да шуңа бәйле. Гомумән, мәхәббәттән олы көч дөньяда булмау идеясе бу төр дастаннар аша кы¬ зыл җеп булып сузыла. 6. Дастаннарның шигъри үзенчәлекләре турында берничә сүз. Дастаннарның идея-эстетик кыйммәте аларның шигъри үзенчәлекләре белән дә билгеләнә һәм иң әүвәл батырлыкны тасвирлауга тыгыз бәйле була. Әгәр героиканың сәнгатьчә бирелешендә эпик традицияләр сакланмаса, мондый героика дастан җанры таләпләрен күтәрә алмас, әкият я башка жанрга хас үзенчәлек булып кына калыр иде. Шуңа күрә без әүвәл алып кешеләр турындагы хикәятләрнең кайбер эпик тради¬ цияләренә тукталып үтик. Алып батырлыкларының сәнгатьчә үзенчәлеге шундый ки, аларны укыганда инде бөтенесе аңлашылып та бетмәскә мөмкин, кайвакыт алыплар дошманнарын зур физик көч белән түгел, ә кәләшләренең алдан күрүчәнлеге, карчык¬ ларның киң күңеллелеге нәтиҗәсендә яисә Хозыр пәйгамбәр ярдәме белән җиңәләр. Боларны әкият һәм дини карашлар йогынтысы белән аңлатырга туры килә. Ә кайбер дастаннарда исә алыплар дошманнарын йоклаган чакларында җиңәләр. Башка халык¬ лар эпосында мондый хәл батырлар өчен оят эш дип санала, андый батырларны «этләр өреп, кешеләр көлеп, каргап»* 2 каршы алалар. Без мондый хәлләрне дегероиза¬ ция (каһарманлык рухы сүнү) нәтиҗәсе дип карыйбыз. Дегероизация төрле шартлар¬ да, төрле халыклар иҗатында да очрый. Әйтик, төрек эпосында ул башка халыклардан кер. гән сюжетларда чагыла3. Дошманга йоклаганда һөҗүм итүне Орхон-Енисей язмала¬ рында да күрергә мөмкин (И. В. Стеблева ул язмаларны тарихи-героик поэмалар дип саный4): «Кыргызларга без йоклаганнарында һөҗүм иттек». «Түргешләргә мин йоклаганнарында һөҗүм иттем» һ. б.5 Каһарманны сәнгатьчә идеаллаштыру функциясе гипербола, киңәйтелгән эпитет кебек поэтик алымнар ярдәмендә башкарыла. Алып кешеләр турындагы хикәятләрдә алар күбесенчә фантастик элементлар белән үрелеп баралар. Андый геройлар турында В. Г. Белинский болай дигән: «Халык фантазиясе риваять белән берлектә куәтле ба¬ һадир тудыра, ул баһадирның мифик образында халыкның үз образы һәм аның язмы¬ шы символы күренә» 6. Дастаннар шигърияте шундый бай һәм гүзәл: аны төрле яклап ачар өчен махсус хезмәтләр язылырга тиеш. Алдарак, алыпны тасвирлаганда, без кайбер гиперболалар¬ ' Бу турыда кара: Бертельс Е. Э. Низами. М„ 1956, с. 151. 2 Нюргун Боотур Стремительный. Якутск, 1975, с. 201. 3 К о р о г л ы X. Г. Трансформация заимствованного сюжета.— Фольклор. Поэтическая систе¬ ма. М„ 1977, с. 125. ’Стеблева И. В. Поэзия тюрков VI—VIII веков, с. 61. 3 Шунда ук. 128—134 бб. 6 Белинский В. Г. Полное собрание сочинений в 13 томах, т. 3, М., 1953, с. 345. 24
ны күрсәтеп үткән идек. Мондый поэтик алымнар аңлаешлырак булсын өчен, бер ге¬ нә мисал белән шигъри сурәт килеп чыгышын ачыклап үтик. Алып кешеләр тасвирланганда, шигъри сурәтләр артында кайчан да булса реаль чынбарлык булганы инде сиземләнми дә кебек. Уртак эпослар белән чагыштырганда ул шигъри сурәт, поэтик алымнарның борынгы нигезен, үсеш юлларын ачыкларга була. «Ииртөшлек» хикәятендә геройның дошманы (киек, төлке һ. б. җанварлар) кычкыр¬ ганда «буаз бияләр колын сала, ике кат бичәләр (авырлы хатын) бала төшерә» диел¬ гән. Мондый гипербола бу хикәят язып алынудан 900 еллар элек Ибне Фазлан тара¬ фыннан да алып кешене тасвирлаганда кулланылган: «алыпның йөзенә караса, бала үлә, авырлы хатын баласын төшерә имеш»'. Әбү Хамид әл-Гарнати тагы «конкретрак» төшенчәләр биргән: «Төркиләр алыпны хөрмәт итәләр, аны очратсалар, «алла безне ачулана!» дип белеп, йөгерешеп кача¬ лар»,— ди. Ул алыпның буе 7 терсәк (3,5 метр), ә бер теше 1200 мыскал (5,5 кг) имеш 1 2. Алыптан куркып кешеләр кача, бияләр колын сала, хатыннарның баласы төшә, •балалар аны күрүгә куркудан үлә. Бу гадәттән тыш көчәйтүләр каян килә? Тагы якут эпосына күз салыйк. «Нюргун Боотур»да нинди дә булса бер куркыныч хәлне сурәт¬ ләгәндә «авырлы хатыннарның баласы төшә, бияләр колыннарын сала, сыерлар бо¬ зауларын ташлый, мал кырыла» дигән тасвирламалар берничә мәртәбә «уртак урын» буларак очрый3 4. Бактың исә, бу мал кырылу, түл бетү борынгы малчылык җәмгыяте өчен иң коточкыч бәла, котылгысыз каза, бөтендөнья афәте булып күз алдына килә икән *. Димәк, безнең дастаннардагы бу бер-ике гипербола да — менә шул бик борын¬ гыдан килгән эпик сурәтләр чагылышы. Шул ук якут эпосында ана баласына батырның йөзенә карамаска куша: гомерең кыскарыр, ди5. Биредә инде борынгы кешеләрнең ниндидер мифологик, магик караш¬ лары сакланган дип уйларга кирәк. Сәнгатьчә эстетика үсешенең билгеле бер баскы¬ чында төрле гайре табигый күренешләр, табигать хуҗалары турында хорафатлы күзаллаулар белән беррәттән төрле табу-тыюлар һәм традицион йолалар чагылышы да булырга мөмкин»6. «йиртөшлек»тә очраган сурәтнең нигезе әнә шундый. «Уртак урыннар» дип йөртелә торган эпик формулалар (клишелар) — дастан жан¬ рының иң мөһим, әһәмиятле өлеше. Алардан башка дастан була да алмый кебек. Башка халыклар эпосында «уртак урыннар» шактый зур күләмле булалар, бер әсәрдән икен¬ чесенә үзгәрешсез диярлек күчеп йөриләр. Аларны күңелдән сөйләгәндә эпик җырчы әйтерсең ял итә. Шул вакытта ул эпик чигенеш ясый, әсәрнең калган урыннарын исенә төшерә, композицион бәйли торган була. Безнең дастаннарда эпик формулалар әллә ни зур түгел. Әмма нәкъ «уртак урын» буларак, аларны төрле әсәрләрдә очратырга мөмкин. «Уртак урыннар», гадәттә, эпос¬ лардагы охшаш функцияләрне үтәгәндә файдаланылалар. Мәсәлән, алыплар көрәше җиде көн, җиде төн бара. Алар ук атышалар, нәйзә (сөңге) белән чәнчешәләр, йыда (пика) белән үтә чәнчәләр, күтәреп алып селтәп салалар, күтәреп алса, ярасы аркылы кояш күренә һ. б. 1 Путешествие Ибн-Фадлана на Волгу, с. 76. 2 Путешествие Абу Хамида ал-Гарнати в Восточную и Центральную Европу (1131—1153 гг.). СС. 42—44. 3 Нюргун Боотур Стремительный, с. 117, 121, 243, 302, 386. 4 П у х о в И. В. Олонхо — древний эпос якутов.— Шунда ук, 420 б. 8 Шунда ук, 355 б. 8 Бу турыда: Ахметова Ф. В. К сравнению якутско-татарских эпических связей. — Эпиче¬ ское творчество народов Сибири и Дальнего Востока. Якутск, 1978, с. 128. 25
Вакытны билгеләү: кырау төшсә кышка санап, янгыр яуса жәйгә санап йөри. Сы- ганак (чәнчә) бармагы шырт итүдән, симә (азаккы) кабыргасы мырт итүдән белә һ. б. Кайчагында бу эпик формулалар ритмланган сөйләм итеп биреләләр: Колан кола аты бар икән, Алты пот ияре бар икән, Алты җиреннән аел тартты, Алты пот кылыч суктырды, Алты пот сөңге суктырды. Шул кола атка атланып, Кылычын кырлап, Сөңгесен сөйрәп, Сәфәр чыкты. Эпик формулалар дастаннарның жанр үзенчәлекләрен билгеләүче төп стилистик алымнардан саналалар. Аларның милли колоритлы гыйбарәләре никадәр үзенчәлекле булмасын, нәкъ шундый, я охшаш формада аларның кайбер аналогияләрен алтай, шор хакас, башкорт һ. б. халыклар эпосларында да табарга мөмкин. Бу, башлыча, иң бо¬ рынгы дастаннарда очрый торган генетик күрсәткечләр. Мәсәлән, киткән җирнең ераклыгын билгеләү. Бездә: кочкачак (чыпчык) очмас коба чүл, саескан очмас сары чүлгә китү. Алтайда: Козгын очып очына җитмәс Коба чүлнең бу очына, Саескан очып очына җитмәс Сары чүлнең бу очына '. Илен сагыну. Бездә: җирле җирсәмәсме, сулы сусамасмы? Алтайда: Җирле кеше җиренә,— ди, Сулы кеше суына,— ди 1 2. Киңәйтелгән эпитетлар — дастаннарда шулай ук таралган троплардан: җиде кат җир астындагы, җиде кабат тимер сарай эчендәге унике җанлы Чалкойрык; алты ай туңмас ай дәрья; алтмыш кыллы ай думбра; алтмыш колачлы ефәк аркан; алты колак¬ лы айман чуен; йирпең беткән йирендә Иәр кара алып, карагай буйлы кара атлы Ти¬ мер йилбегән; бүртә йонлы бурлы атлы Алтаин Саин Сүмә һ. б. Мондый «озын» исем¬ нәр алтай, тува, хакас эпосларында да очрый3. Киңәйтелгән эпитетларда исемнең сыйфат функциясендә килүен башкорт фольклорчысы Кирәй Мәргән борынгы күзаллау¬ лар чагылышы дип саный 4. Алып кешеләр турындагы хикәятләрдә урыны белән ритмлы сөйләм килеп чыга. Тартык авазларның көчәйтебрәк әйтелүе речитативка якын динамизм хасил итә. Сөй¬ ләм салмак хәрәкәт күренешен бирә. Мондый салмак хәрәкәт ритмы әсәрне тыңлаганда гына сизелә, язмада аны күрсәтеп булмый. Татар дастаннарын якут олонхолары белән чагыштырып тыңлаганда ниндидер бер үк ритмик алым һәм интонацияләр чалымлана. Аларны бары эксперименталь чагыштырулар ярдәмендә генә ачыкларга мөмкин була¬ чак. 1 Героическое сказание <Алтай-Буучу». Горно-Алтайск, 1960, с. 98; Маадай-Кара. М., 1974, 95, 162 бб. 2 Маадай-Кара, 234 б. 3 Тыва тоолдар. Кызыл, 1968, 5 б. ‘Киреев А. Башкирский народный героический эпос. Уфа, 1965, с. 255. 26
Ритмлы сөйләмдә иҗекләр саны турында сүз алып барып булмый. Строфалар шулай ук аерылмый. Хәтта борынгы төрки шигырьнең авазлар оештыручысы аллите¬ рация дә биредә бары сиземләнә генә. Мәсәлән, чагыштыру өчен туй җырларындагы аллитерацияне алыйк: Килер-китәр юлыңа киндер чәчтем, яр-яр, Киндер китән 1 булганчы, килгел, бутам 1 2, яр-яр. <Ииртөшлек»тә: Оясында яткан чакта барсаң, Кошларның яманын, Кошларның чичәнен, Кошларның күзенең җетесен, Каравылга куйган шоңкарын. Проза һәм шигырь чиратлашып килгән дастаннарда шигырь аллитерация, рифма, строфикасы һ. б. белән сакланган очраклар да бар: Тустыгандай тояклы, Сарымсактай азаулы 3, Бәһасен йиткерсәң алырсың, Бәһасен син йиткермәсәң, Кызыл Урым калыр үземә. («Ак Күбәк».) Проза өлеше сакланмыйча, шигъри өзекләрдән генә торган тарихи дастаннарда шигырь төзелеше аеруча үзенчәлекле. Бу шигырь — 4+3 иҗекле традицион эпик ши¬ гырь, бездә исә — «дастан шигыре». Ул күп кенә дастаннарда шул хәлендә я әзрәк үзгәреп (1+3+3, 3+2 + 3) очрый: Тирән хис-кичерешләр нәтиҗәсендә туган шигъри әсәрләрдә ата-баба йортын, аның табигатен тасвирлау аеруча тәэсирле була һәм шигырьләр дә яхшы саклана. Айры тояк, шеш мөгез Боланы күп Балкан тау; Йомры тояк, кыл койрык Коланы күп Балкан тау; Майлап салган каештай Еланы күп Балкай тау. Мондый юлларны Идел-йорт тасвирламаларында да очратырга мөмкин. Алар истә калалар, димәк, озак сакланалар: Аюлары үкерешкән, Бүреләре йөгерешкән... Атам кияү булган йорт, Анам килен булган йорт һ. б. Шигырьләр, «Камбәр», «Бүрихан»дагы кебек, һәрвакыт строфаларга бүленеп бар¬ мыйлар. Еш кына төрки дастаннарга хас тирадалар да килеп чыга. Шулай ук иҗекләр саны да 7-7, 7-8 белән генә бармый, шактый үзгәргән, арткан я кимегән очраклар да бар. Шигырь юлы өч иҗекле сүз белән тәмамлану шулай ук төрки дастаннарга хас күренеш. «Кузы Көрпә белән Баянсылу»да үзенчәлекле 10-10 иҗекле шигырь саклана. Ул әйтелеше белән үк дастанның үзенә хас көен китереп чыгарган кебек була. Бүгендә яман | төш күрдем, балам, Тычканнар үтмәс | карурман, балам. 1 Китән — киндер тукыма. 2 Бута — дөя баласы. ’Азау — «теш» мәгънәсендә; казакъ эпосында «сарымсактай колаклы» гыйбарәсе дә очрый. 27
Яисә: Угалып барып | ни аттың, агай? Аюны атып | килдеңме, агай? Дастаннар, татар халык иҗатында гасырлар дәвамында сикәлтәле юллар узып, төрле үзгәрешләр кичергәннәр. Шулай да алар югары гуманистик идеяләрен, сәнгатьчә матурлыгын хәзерге көннәргәчә саклап килгән жанр булып калалар. Халык дастанна¬ рындагы борынгылык бүгенге көн өчен генә түгел, якын узган дәверләр өчен дә архаика булып тора. Бу китапта китерелгән әсәрләр — татар фольклорының хәзерге заманга килеп җиткән дастаннары — кайчандыр сөйләп һәм көйләп әйтелгән эпик ядкярләрнең бер өлеше генә. Киләчәктә борынгырак катламнардан (күрәсең, язма ядкярләр ара¬ сыннан) эзләнү тагы да зуррак һәм куанычлырак нәтиҗәләргә китерүендә һич шөбһә юк. ФЛОРА ӘХМӘТОВА
АЛЫПЛАР ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР 1. МЕШӘК АЛЫП Кара ханның йортында Мешәк Алып булды. Хан җибәрде бер хезмәткә — Яан дигән балыкның алтын яңагын алдырырга. Эзләп кит¬ те Мешәк Алып аны. Төш килсә төшләнде, кунак килсә кунды *, коч- качак 1 очмас коба чүлгә килде, саескан очмас сары чүлгә чыкты, окты 1 2 торна тавышын. Торна тавышы түгел, ике чөгере 3 йөдәп чыкыл¬ дап торды. Мешәк Алып әйтте: «Монда йончып-йөдәп үләрмен»,— диде, кай¬ гырды. Аннан китте юлы белән, барды. Чүлдә бер көрүстөннән * бер егет чыкты. Чакырды, индерде4, аш ашатты, анда кундырды Мешәк Алыпны. Иртән торды, аш йидерде5. Аннан соң Мешәк Алыптан со¬ рап ята: — Кая барасың? — диде. Мешәк Алып әйтте: — Хан ярлыгы каты булгач, ятып үлгәнче йөреп үләргә. — Ни эзләп барасың? — Яан дигән балыкның алтын яңагын эзләп барамын. — Аны эзләп бара торган булсаң, бу дәрьяның ягасы6 белән бар- гыл. Анда ат сөяге ала тау булган, ир сөяге ияр тау булган. Ул ба¬ лыкны тотар ирләр булган. Анда кырылдылар, үлделәр балыкны тота алмый. Ул балыкның койрыгыннан кадау7 белән какканнар иде, күп заман калган иде. Син инде кадауны суыргыл! Ул балыктан яхшылык табарсың,— диде. Мешәк Алып дәрьяның ягасы белән китте, барды ул балыкка, аның тимер чыгышларын 8 суырды. Балык әйтте: — Үләргә яткан идем, нинди адәмнең баласы идең, үлгән җирдән коткардың. Мин сиңа нинди яхшылык итәрем, малым юк булганда? 1 Кочкачак — чыпчык. 2 Огу — ишетү. 3 Ч ө г е р — кулбаш. 4 Индерү — кертү. 5 И и ю, җию — ашау. 6 Яга — яр буе. 7 Кадау — зур кадак. 8 Чыгыш — колга. 29
Мешәк Алып балыкка әйтте: — Миңа һич нәрсә кирәге юк, Яан балык дигәннең яңагы кирәк. Балык аны окты. — Минем карындашым бу дәрьяның уртасында карлыгып үлгән, аның сөяген тапкаймын,— дип китте. Аңа барып табып алды, ике алтын аткак 1 сөяген алып килде Ме¬ шәк Алыпка. Аны бау белән йөкләнеп, Мешәк Алып йортына кайтты. Яңакны алып килеп йортына, Кара ханның казанына капкач итеп салып куйды. Үзенең өенә кайтып, атасы амычканың1 2 янында йокла¬ ды. Иртә торып Кара хан күрде, алтын капкачы яңрык3 булды, яра¬ ды, сөяде. Бер-ике кунганнан соң янә чакырып алды Кара хан Мешәк Алып¬ ны. Килде Мешәк Алып ханга. Мешәк Алыпка әйтте Кара хан: — Яан дигән балыкның яңагы капкачка килеште, инде эзләп кит- кел! Чүчәлә дигән кошның тиресен алып килгел, өемнең түбәсенә тот- кыл! — диде. Мешәк Алып ханга әйтте карап баккач: — Хан ярлыгы каты булгач, ятып үлгәнче йөреп үлим! — диде. Китте Мешәк Алып. Кочкачак очмас коба чүлгә, саескан очмас сары чүлгә чыкты. Аккош тавышын окты. — Бу аккош тавыш биреп кайда йөри? — дип карады. Аккош тавышы түгел, үзенең муен сөяге мычкылдап, чакрып, чыйгырып 4 торды, йөдәп калды. Аннан соң китте тагы. Чүлгә чыкты. Бер кеше отырлап5 чыкты. — Я, дус-алыш *, кая барасың? йөр, минем өемә ин! — диде. Мешәк Алып керде. Бу кеше ашатты, аш йидерде, инде яткырып йоклатты. Иртән торды, янә аш йидереп сыйлады. — Инде кая барасың, Мешәк Алып? — дип сорады. Мешәк Алып әйтте аңа: — Чүчәлә кошның тиресен эзләп барамын. Бу кеше әйтте Мешәк Алыпка: — Аны эзләп барыр торган булсаң, бу дәрьяның ягасы белән та¬ гын киткел! Аңа бара торгач, дәрьяның ягасында җиде байтирәк, җиде байтирәк бер төптән чыккан, аның башын бергә тартып алып, Чүчәлә кош оясын ясаган. Аның ике баласы бүген-таңна 6 очары калган. Ул дәрьяның уртасында бер аждаһа елан бар, ул кошның баласын бүген- таңна очарында ул елан килеп йотар иде. Ул аждаһа зур иде, үтереп булмас иде. Ул кошның баласын ашаганчы син җитешсәң оясына, аждаһаны үтерсәң иде, ул кошлар сиңа бер яхшылык кылырлар иде. Аны окты Мешәк Алып. Аннан китте дәрьяны ягалап. Мешәк Алып кошның җиде агач башын бергә тартып ясап торган оясына җитте. Аждаһа дәрьяның уртасыннан чыкты кошның баласын ашарга. Бер 1 Аткак — саңак, яңак. 2 Амычка — абышка, карт. 3 Яңрык — каплавыч (тирмә-киез өйнең төннеген каплый). ‘Мычкылдау, чакру, чыйгыру — төрле тавышлар чыгару. 5 Отырлау — каршылау. 6 Бүген-таңна — бүген-иртәгә (таңда). 30
бүксеме1 байтирәккә җитте, бер бүксеме дәрья уртасында калды. Мешәк Алып аны күрде. «Бу яхшы кошның баласын мондый аждаһа ашар икән!» Ачуланып килде, кылычын суырды, аждаһаның башын кисә чапты. Башы җирдә калды, күксүе1 2 каерылып барып, дәрьяның эченә егылды. Әле кисә чапкан аждаһаның башын Мешәк Алып кап урта яра чапты, аны угалады, сөяген ташлады, итен ике янына Кори¬ на 3 кыстырды, байтирәкнең башындагы ояга менде. Кыстырып алган аждаһа башының итен кош баласының икесенә ашарга салды. Кошның балалары әйтте Мешәк Алыпка: — Үчле ашыбызны ашадык,— диде. Мешәк Алып әйтте: — Атаң-инәң кая китте? Кошның балалары әйтте: — Атабыз-инәбез юк булды. Бүгенге көндә аждаһа безне ашамак көне иде. Ата юкта ата булдың, инә юкта инә булдың. Инде атабыз- инәбез бүген безне аждаһа ашады дип сыктап килер. Атам килер — җил-дулкын төшеп килер. Анам канатының җиленә җиде байтирәкнең башы бөгелеп җиргә чәчелер, бу диңгезнең суы җиргә чәчелер. Киек богасын аймап4 килер атабыз (безне) асрарга. Инәбез килер сыктап, кайгырып килер — коеп яңгыр явар. Бераз җил төшәр. Инәбез бер киек китерер. Инде атасы килде, киек богасын китерде, һавадан китереп салды: — Менә, ашагыз, балалар! — диде. Балалары атасына әйтте: — Карыныбыз тук, ашамыйбыз,— диде,— үчлебезне ашадык. •— Аталары ул сүзгә балаларына бошыкты 5, әйтте: — Без яшь йөргән чагыбызда анаң белән икебез җиз борынлы, җиз тырнаклыларны тудырдык, алар ашый алмаган. Инде сез ике бала, картайган чакта туганнар, карга баласы, сезләр ашамак идегезме, ашый алмассыз,— диде.— Без яшь вакытта анаң белән икәүләп аж¬ даһаны төяп, дәрьядан һавага чыгарып, уйнатып алыр идек. Аннан китереп, Сүерү тауның башына ташлар идек үтермәк өчен, анда да үлмәгән аждаһа. Баласы әйтте: — Инде безгә кеше үтереп бирде. Аталары әйтте: — Ул кеше кайда? Баласы: — Монда! — дип әйтте. Култыгы астыннан Мешәк Алыпны чыга¬ рып бирде. Кошның атасы әйтте Мешәк Алыпка: — Инде яхшылык кылдың, бездән артык ата булдың, бездән 1 Б ү к с е м — гәүдәнең бер өлеше. 2 Күксү — гәүдә, түш, күкрәк. 3 К о р — пута, билбау. 4 Киек богасын аймау — ата киекне тоту. ® Бошыгу — ачулану. 31
артык ана булдың безнең балаларга. Инде сиңа ни яхшылык кылабыз? Малыбыз булса, мал бирер идек, полыбыз 1 булса, пол бирер идек. Мешәк Алып әйтте кошларга: — Миңа мал, пол кирәге юк, миңа кирәк Чүчәлә дигән кошның тиресе. Кош әйтте: — Минем карындашым бер тауның башында ачка үлеп калган, аның тиресен тапкаймын,— дип эзләп китте. Барды, эзләде, үлгән карындашын тапты, аның сөякләрен селкеп ташлады, тиресен алып килде, аны Мешәк Алыпка бирде. — Инде аш аша! — дип әйтте кош Мешәк Алыпка.— Бу киек богасын суй! Итен аша! — диде. Мешәк Алып боганы суйды, ашын пешерергә казан юк булды. Ка¬ зан эзләде, тапты тирәк төбеннән. Баягы аждаһаны чапкан чакта бер касмагы 1 2 анда калды, ул касмак казан булды. Киек богасын кайнат¬ ты аңа, пешерде, ашап туйды. Чүчәлә кошның тиресен йөкләнде, өенә кайтты. Кунак килсә кунды, төшем килсә төште. Көннәрдән бер көн Кара ханның йортына килде, Кара хан өенең өстеннән киезен ташлады, Чүчәлә тиресен аңа япты, койрыгын ишек итеп салып куйды. Аннан Мешәк Алып кайтып өенә барды, карт ата¬ сына. Ашады, эчте, ятып йоклады. Бер җомга булды, ике җомга булды, өч җомга узды. Кара хан күр¬ де өенең түбәсен. Алтын йонлы Чүчәлә кошның тиресен күрде. Мешәк Алып аны китереп ясап куйган. Инде Кара хан Мешәк Алыпны өенә чакыртып алды. Килде Мешәк Алып Кара ханның өенә. Кара хан әйтте Мешәк Алыпка: — Яан дигән балык яңагын Янрык иттең казанга. Чүчәлә кошның тиресен Өзек3 иттең, килеште. Инде тәбәнә Куга ханышны эзләп, табып, алып килдереп, бу минем алтынлы урыныма утыртсаң, аннан артык килешер икән. Мешәк Алып әйтте Кара ханга багып: — Хан ярлыгы каты булгач, ятып үлгәнче йөреп үләргә кирәк,— диде. Түргә бакты — көлде, ишеккә бакты — елады. Ханның өеннән чыгып кайтты, карт атасына барды. Атасы сорады Мешәк Алыптан: — Кара хан ни йомышка кушты? Мешәк Алып әйтте атасына: — Кара хан Тәбәнә Куга ханышны эзләтергә кушты, инде мин аны эзләп китәргә йөримен. Аннан чыгып китте Мешәк Алып, кочкачак очмас коба чүлгә чы¬ гып килде. Алай бара торгач көрүстөннән бер кеше чыгып килде. — Иә дус, кая барасың? 1 П о л — акча. 2 К а с м а к — тәңкә. 3 Өзек — түбә (тирмә тышын каплый торган киез). 32
Мешәк Алып әйтте: — Инде хан ярлыгы каты булды, ятып үлгәнче йөреп үләргә ки¬ рәк. Кеше үзенең, йортына кунаклый чакырды, аш ашатты кертеп, анда кундырды. Иртән янә туйдырды. Туйган соң әйтте: — Инде, Мешәк Алып, кая барасың? — диде. Мешәк Алып әйтте: — Бу барыгым *: Тәбәнә Куга ханышны эзләп барамын. Бу кеше әйтте Мешәк Алыпка: — Инде киткел! Борын барган юл белән йөргел! Борынгы ажда¬ һа үтереп салган алып каракошның оясына баргыл! Аңа баргач* ул кошлар сиңа яхшылык кылыр,— диде. Мешәк Алып бу юл белән китте, барды, ул кошның җиде байтирәк башындагы оясына җитте. Ул кошлар Мешәк Алыпны күрде, әйтте: — Я, Мешәк Алып, ни йурык2 башладың? Мешәк Алып әйтте: — Минем йурыгым: Тәбәнә Куга ханышны эзләп барам. Ул кошлар әйтте Мешәк Алыпка: — Тәбәнә Куга ханышны һичкайда үзебезнең гомердә күрмәдек. Инде торсаң әйтербез. Яшь чагыбызда бу дәрьяның ягасында бер таш «й бар иде, аны күргән идек. Булса, булмаса аның өе ул булыр. Син безгә яхшылык кылдың. Инде җиде кап чыпчык аткыл! — диде. Мешәк Алып йөреп җиде кап чыпчык атты, Чүчәлә кошлар инде аны алып өстенә утыртты, очырып дәрьяның ары ягына алып китте¬ ләр. Кошлар бу якка бакса, Мешәк Алып бу яктан бер чыпчык тыкты авызына, ул якка бакса, Мешәк Алып ул яктан бер чыпчык тыгар иде, асрап барыр иде Чүчәлә кошны. Ары ягына җиттеләр, кошлар әйт¬ теләр: — Дәрьяның ягасында бу таш өй. Эзләп тап инде син, бар. Без моннан китмибез, саклап торырбыз. Аннан соң Мешәк Алып дәрья ягасын эзләп китте. Анда киткәч, бер таш өй күрде. Килде бу таш өйгә Мешәк Алып. Ишеге дә юк, тә¬ рәзәсе дә юк. Әйләнеп йөреп, кылыч белән таш өйне сызып әйләндерде, ишеге ачылып китте, инеп килде, өйнең уртасында торды. Шул вакытта Тә¬ бәнә Куга ханыш җиде тимер чыгышка чәчен салып торган, алтын тарак белән тарар вакыты иде. Мешәк Алып ул вакытта өйгә керде. Инде Тәбәнә Куга ханыш әйтте: — Мешәк Алып туып, дөньяны гизеп ятыр, дип октым иде, ахы¬ рында килмәсә дип курыктым иде. Бүгенге көндә килгәнсең. Җиде тимер чыгыштагы чәчләрен җыеп алды, башына урап бәй¬ ләде. Аннан соң чабак булып тәрәзәдән дәрьяга төшеп китте. Мешәк Алып селкенде, чуртан булды, тәрәзәдән чабакны куып китте, дәрья¬ ның эчендә тотып чыкты, өенә китерде. Анда Тәбәнә Куга ханыш әйт¬ те аңа: * 1 1 Б а р ы к — бару. 1 И у р ы к — юл. 3 3-604 33
— Мешәк Алып туып, дөньяны гизеп ятыр, дип оккан идем, инде килгән икәнсең. Тәбәнә Куга ханыш селкенеп бәрде, черки булды, тәрәзәдән «шур» итеп очып китте. Мешәк Алып селкенде, бүз тойгын 1 булды, артын¬ нан куып китте. Барып куып җитте аңа, тырнагының башына кәпләп \ өенә алып килде. Утыртты анда. Тәбәнә Куга ханыш әйтте аңа: — Мешәк Алып туып, дөньяны гизеп ята, дип октым, монда кил- мәсә яхшы, дип йөрдем, инде килгән икәнсең,— диде. Аннан соң Тәбәнә Куга ханыш селкенде, богдай булып чәчелеп китте өенең эчендә. Мешәк Алып селкенде, әтәч булды, ул богдайны тиреп 2 3 ашап куйды. Инде Тәбәнә Куга ханыш әйтте Мешәк Алыпка: — Инде кендек кискәндә, керем юганда сиңа боерган икән,— диде. Киемнәрен киделәр,, кошлар алып чыккан җирен эзләп бардылар. Кошларны таптылар, кош-корт ашаганнар, симергәннәр. Икесе ике кошның өстенә менделәр, очтылар. Көн тәүлегендә кайтып җиттеләр,, дәрьяны гизеп оясына кайттылар. Әлеге кошлар әйтте Мешәк Алыпка: — Инде йортыңа илтеп салыйк! — диделәр. Кошлар очып, Кара ханның йортына алып бардылар. Мешәк Алып. Тәбәнә Куга ханышны ханның өенә индерде, ханның урынына утыртты. Мешәк Алып аннан кайтты үзенә, атасына. Аш ашады өендә, инде кич булгач ятып йоклады. Кара хан иртән торса, өендә Тәбәнә Куга ханышны күрде. Күргәч, Кара хан халкын җыеп алды. Кара хан Тәбәнә Куга ха¬ нышны хатын итеп алырга ният кылды. Инде Тәбәнә Куга ханыш әйтте: — Илеңне җыйдыңмы туйга? — диде. Кара хан әйтте: — Җыйдым,— диде. Тәбәнә Куга ханыш әйтте: — Мине алып килгән Мешәк Алыпны китердеңме? — диде. Кара хан әйтте: — Юк, алып килмәдем, чакырмадым, инде чакырамын,— диде. Чакырып алып килделәр ханның өенә. Тәбәнә Куга ханыш әйтте Кара ханга: — Бу Мешәк Алып дәрьядагы балыкның яңагын алып килеп ка¬ заныңа капкач кылды, анда бу яхшы эшкә бер ял бирдеңме? Ат бир¬ деңме? Тун бирдеңме? — диде.— Аш ашаттыңмы, сыйладыңмы? — диде. Инде хан Тәбәнә Куга ханышка әйтте: — Ялын инде бирермен,— дип әйтте. Тәбәнә Куга әйтте: — Аннан соң Чүчәлә кошның тиресен Мешәк Алып, алып килеп, бу өйнең түбәсен тотып салды, койрыгын ишек итеп салды. Анда ‘Бүз тойгын — ак лачын, шоңкарның бер төре. 2 Кәпләү — эләктерү. 3 Тир.у — жыю, чүпләү. 34
Мешәк Алыпка ял бирдеңме? Ат бирдеңме? Тун бирдеңме аңа? Аш ашаттыңмы аңа? — диде. Кара хан әйтте: — Юк, ялын инде бирим,— диде. Тәбәнә Куга ханыш янә әйтте: — Аннан соң Мешәк Алып мине китереп, алтын урыныңа утырт¬ ты мине. Анда бер нәрсә бирдеңме Мешәк Алыпка? Аш бирдеңме? Ат •бирдеңме? Кара хан әйтте: — Инде сыйлыймын аны. Тәбәнә Куга әйтте: — Син инде Мешәк Алыпны сыйларга торырсың. Инде торып торгыл! Бу халкың белән илең кара тычкан булып йөреп китсен! Кара ханның халкы тычкан булып йөреп китте. Тәбәнә Куга янә әйтте: — Инде бу үзеңнең хатының кара игәр 1 канчыгы 1 2 булып йөреп китсен. Ул ук заманда йөреп китте лалгырып 3. Тәбәнә Куга ханыш янә әйтте: — Үзең кара тукран бул! Очып киткел! Агач кайрысы сугып, корт ■ашап йөргел! Ул ук заман Кара хан тукран булды, очып китте, агач кайрысын ■сугып, корт ашап йөрде. Мешәк Алыпка Тәбәнә Куга ханыш туй кылды. Бере хатын бул- де, бере ир булды. Мешәк Алып хан булды, тәхеттә утырды, йорт көт¬ те, дөньялык кылды, гомерләре үтте, анда үлделәр. 2. ЙӘСТӘЙ МӨҢКЕ Бер җирдә бер егет бар икән. Атасын да белмәде, анасын да бел¬ мәде, яңгызга көн күреп ята. Бүртә йонлы бурлы атлы йәстәй Мөңке булды. Бер көн юыртып яланга чыкты, бер киеккә юлыкты. Киекнең баласы бар, бу баласы аксак икән. йәстәй Мөңке сорады: — Я, киек, кая барасың? Киек әйтте: — Я, Бүртә йонлы бурлы атлы Йәстәй Мөңке, сиңа киләдерем. йәстәй Мөңке сорады: — Нигә миңа килдең? Киек әйтер: — Синең сыерың бар, бу сыерның сөте чыкмаган җанга дару бу¬ ладыр, дип огып килдем. Аның сөтен бир миңа, бу баламга эчерсәм, ■аягы яхшы булыр. 1 Игәр — ау эте. 2 Канчык — ана эт. 3 Лалгыру — өргәләү. 3* 35
йәстәй Мөңке кайтып килеп, сыерын савып, киекнең баласына эчерде. Аягы яхшы булды. Киек аннан кайтты. Бу киек әйтер: — Я, Иәстәй Мөңке, җиде елдан соң минем юлыма төш! Җиде ел булган соң йәстәй Мөңке киекнең юлына төште. Киек¬ нең юлы әмән 1 бүген киткәндәй. Киекнең юлы белән китеп утырса, бер таш өйгә килде. Бу таш өйгә килеп керсә, бер кыз утыра. Бу ингән соң. кыз тышка чыкты, йәстәй Мөңке караса, үзенең коры, такйасы1 2, кия торган туны бу кызның өендә эленеп тора. Аны күреп әйтте үзенә: — Ник минем туныма охшаган тун? — Аны күреп көлде. Кыз тыштан инде: — Я, егет,— диде,— миннән көлдеңме? Йәстәй Мөңке әйтте: — Юк, синнән көлгәнем юк. Кыз әйтте: — Нидән көлдең? йәстәй Мөңке әйтте: — Бу тун минем тунымга охшаган, дип көлдем. Кыз әйттек — Я, егет, бу синең туның, мин аны синең өеңнән алып китердем. Иәстәй Мөңке әйтте: — Кайчан китердең? Кыз әйтте: — Я, егет, җиде ел булды, инәм белән бардым аксак киек баласы булып. Синең сыерның сөтен эчкән соң яхшы булдым. Анда синея киемеңне алып кайттым. Ул вакытта инәм мине сиңа биргән. Йәстәй Мөңке кызны алды, хатын итте. Йәстәй Мөңке юыртып йөрде. Асның агын үтерде, Кешнең карасын үтерде. Иәстәй Мөңке әйтте хатынына: ■— Я, хатыным, алып кешене белгән җирең юкмы? Хатын: — Юк, белмәдем,— диде. Йәстәй Мөңке: — Юк, әйт! — диде. Йәстәй Мөңке бер көн юыртып китте. Юыртып йөрсә, бер тау күр¬ де. Тау дисә кешедәй, кеше дисә таудай. Йәстәй Мөңке аңа китте. Явыклап3 килсә — Карагай буйлы кара атлы Тимер Иилбегән *, чук¬ мары бер тауның олысыңдай. Иилбегән әйтте: — Я, йәстәй Мөңке, көч көрәштәнме? Ук атыштанмы? Йәстәй Мөңке әйтте: — Көч көрәштән дә таймам, ук атыштан да таймам, син сук! Иилбегән чукмарын күтәрде, Иәстәй Мөңкене сукты. Иәстәй Мөң- 1 Әмән — әйтерсең, гүя. 2 Т а к й а — бүрек. ’ Явыклау— якынлашу. 36
ке чукмарын тотып алып, Иилбегәнне сукты. Иилбегән җиргә батты. Башын кисте, үрттәде ’, көлен күккә сөрде. Иилбегәннең атын алып, өенә кайтып килде. Хатынына әйтте: — Алып белгән җирен юкмы, әйт,— диде. Хатыны әйтте: — Әйтсәм әйтим! Иирнең беткән йирендә Иәр Кара дигән алып бар. Ана барырсың. Ике атыңны агыт2, йөреп симерсен! Иәстәй Мөңке атларын агытты. Бер заманнары атларын барып тотып килде. Хатыны чыгып атларын күрде. — Бурлы атны өч көн менсәң, кара атны бер көн менгәйсең! Иәстәй Мөңке бурлы атны менеп, Кара атны җитәкләп китте. Кырау төшсә, кышка санап китте, Янгыр яуса, җәйгә санап китте. Әле китеп утырса, җирән атка менгән бер бала килде. — Я, Иәстәй Мөңке ага! — диде.— Кая киттең? Иәстәй Мөңке әйтте: — Иир беткән йирдә Иәр Кара алыпка яулашырга киттем. Бала әйтте: — Кайтышлый безгә кунак бул! Иәстәй Мөңке әйтте: — Яхшы булыр! — дип китте. Елкычы колга килде. Елкычы кол бер елкы суйды, аны асып Иәстәй Мөңкене сыйлады. Сыерчы колга килде, бер сыер суеп, Иәс¬ тәй Мөңкене сыйлады. Аннан китте, куйчы колга килде. Куйчы кол әйтте: — Әссәламегаләйкем, Иәстәй Мөңке, бүген синең балдызыңның туе булмак. Иәр Кара алып хатын алырга йөри,— диде. Иәстәй Мөңке шәһәргә килеп керде, куйчы колга куланып 3 китте. Туй кылырга ит асканнар. Иәстәй Мөңке казанчыга килде. — Куй багып корсагым ачты,— диде,— шурпа бирең, эчим! Казанчы әйтте: — Юк, бирмәм! Хан белән ханыш ашаганчы кешегә бирмибез. Иәстәй Мөңке бер сөякне алды, казанны атты, казан түгелеп кит¬ те. Казанчы Иәстәй Мөңкене сөрде, шәһәр чигенә чыктылар. Иәстәй Мөңке сөргән кешене тотты, маңгаена чиртте, үтерде. Аяк белән җир¬ не типте, аңа күмеп салды. Тимер чәнечкене тотты, казанчы булып кайтып килде. Ханның кызы ит соратып кеше җибәргән. — Тукта,— диде,— ит пешмәгән, ит пешсә, үзем алып барыр¬ мын,— диде. Ит пешкән соң табакка салып, ханның кызына алып килде. Иәс¬ тәй Мөңке бу итне ханның кызына индерде, итен бирде, тастымал салды. 1 Үрттәде — яндырды. 1 Агыт — бушат, җибәр. • Кулану — куып, ияреп бару. 37
Ханның, кызы: — Пычак китерегез итне кисеп ашарга,— диде. Пычак эзләп тапмады. Ханның, кызы әйтте: — Бу казанчының пычагын алыгыз! Иәстәй Мөңке пычагын бирде, әйтте: — Кулларыгызны кисмәгез, бу пычагым йидәү Ханның кызы әйтте: — Пычактай пычак ул! Итне кискән иде, алтын табагын топла 1 2 кисте. — Бу нинди йидәү пычак? — дип, ары-бире әйләндереп күрде. Пы¬ чагының сабына хат язган: «Бүртә йонлы бурлы атлы Иәстәй Мөңке җизнәң мин килдем». Кыз, моны күреп, бу казанчыны чакырды. Күп утырып сөйләште¬ ләр. Кыз аны күреп шат булды. Иәстәй Мөңке аннан чыгып баягы аш пешергән җиренә китте. Урамга чыкса, Иәр Кара алып киләдер нү- гәр 3 белән яләли 4 әйтеп *. Иәстәй Мөңке отыры 5 килде. Иәр Кара алып әйтте: — Я, казанчы, утыр монда! Казанчы утырды. Иәр Кара алып утырды нүгәрләре белән. Иәр Кара алып әйтте: — Эчкегез бармы? Бар булса китерегез! Алар араҗан-кораҗан * алып килделәр, утырып, яләли әйтеп эч¬ теләр, уен кылдылар. Иәр Кара алып әйтте: •— Вакыт җитте,— дип торып килде. Иәстәй Мөңке урыныннан кыймылдамады. Иәр Кара алып әйтте: — Нинди ахмак хан! Мондый кешене казанчы итәрме? Аннан торып киттеләр. Бер җирдә янә утырдылар, кызның янына килделәр. Иәр Кара алып әйтте: — Я, хатыным, җигең6 юкмы? Эчкең бармы? Хатыны әйтте: — Ни юк булсын! Җыйганым бар, эчкем бар. Араҗан-кораҗан китерде кырык аркыт7, эчерде. Иәстәй Мөңке эчкән булып куенына коеп утырды. Иәр Кара алып эчеп утырды. Иәр Кара алып исереп егылды, кешене белмәс булды. Төн булганда Иәстәй Мөңке торып, ханның кызын алып, үз йор¬ тына кайтып барды. Балдызы әйтте: — Я, Иәстәй алып, син пычагың белән бу Иәр Кара алып атының эчен ярып, үпкәсе белән бавырын алып, бу елгага ташла. Иәстәй Мөңке барды, атының эчен ярды, үпкәсе белән бавырын алды, елгага ташлады. Аннан соң Бүртә йонлы бурлы атка менеп, 1 йидәү — үткен. 2 Топла — үтәли. 3 Н ү г ә р — кияү егете *. 4 Яләли — кияү жыры. 5 Отыры — каршы. 6 Җиге — ашамлык. 7 Аркыт — кымыз әзерләнә торган күн капчык. 38
балдызы белән качып китте. Кичәге куйчы колга килде, , куйчы кол әйтте: — Йәстәй Мөңке, мине монда калдырма! Бергә алып кит! — диде. Бергә киттеләр. Ханның кызы әйтте: — Бик кенә юыртып утырыгыз! Иәр Кара алып торды. Атына менеп хатынын куып китте. Бераз йөргәндә аты бавырсыз, үпкәсез булып, егылып үлеп калды. Иәр Кара алып карчыга булып очты куып. Кыз әйтте: — Тукта! йәстәй Мөңке туктады: — Ни белдең, балдызым? — диде. Балдызы әйтте: — Иәр Кара алыпның аты егылып үлде, үзе карчыга булып куып киләдер. йәстәй Мөңке аны ишетеп селкенеп, күк лачын булды, ияренең кашына 1 кунып, балдызына әйтте: — Йәр Кара алып карчыга булып, безне куса, мин лачын булып, күккә чыгып яулашырмын. Без күктә яулашкан вакытта лачынның да йоны төшәр, карчыганың да йоны төшәр, икебезнең дә йоныбыз төшәр. Аннан соң без икебез җиргә төшәрбез, мин икәнне аннан белерсең: түбәмдә өч алтын чәчем бар. Күп кенә ут ягып куй! Мине алып ул утның эченә ташла. Ул ни хәтле көйсә, минем куәтем иңә. йәр Кара алыпны нишләсәң эшлә, ихтыярың синең. Йәр Кара алып канатының тавышы огылды, күкертләен күкрәп1 2 киләдер. Аны огып, йәстәй Мөңке очып күккә чыкты. Күктә яулашты¬ лар, казандай кара таш яуды, лачын йоны да егылды. Көне-төне җиде көн, җиде төн яулаштылар, җиде көн, җиде төн йоны төште. Җиде көннең башында яулашып ике кош җиргә төшеп килә. Килеп җиргә егылдылар, икесенең дә көче бетеп калган. Кыз караса, берсенең тү¬ бәсендә өч алтын чәче бар. Әлегене алып утка ташлады., Йәр Кара алыпны кыз утка үрттәде, көлен күккә сөрде. Йәстәй Мөңке уттан ыргып чыкты. Анда өч кунып тыныкты 3. Ан¬ нан киттеләр. Китеп, төнәге баланың юлыккан җиренә килделәр. Йәс¬ тәй Мөңке балдызына әйтте: — Монда мине бер кеше чакырган. Мин анда барып килим, сез монда утырыгыз. Балдызы әйтте: — Юк, тагы әллә кайдан бер яу килеп мине алып китәр. Өйгә кайтыйк! — диде. йәстәй Мөңке ул балага бармады. Китеп барса, бу бала йәстәй Мөңкене куып артыннан җитте. Бала әйтте: — Ник миңа кунак булмагансың? Инде мин сине үтерим! 1 Ияр кашы — ияр башы. 2 Күкертләен күкрәү — күк күкрәгәндәй булу. 3 Тыныгу — ял итү. 39
Бала белән Иәстәй Мөңке тотып көрәштеләр, каен тамыры ка¬ зылып калды, үлән тамыры өзелеп калды. Иәстәй Мөңке бу баланы җиргә орып сукты, кара җирдән кара башы чыга төште. Иәстәй Мөңке кылычын алып башын кисте. Ул баланың шәһәренә барды, шәһәрен кырды, кайтып балдызына килде. Аннан килеп йортына кайттылар. Йортына килеп төште, хатыны отырлап чыкты. Хатыны белән Иәстәй Мөңке икесе күрештеләр. Куйчы колга балдызын бирде. Берәве хан булды, куйчы кол вәзир булды. 3. КАДЫШ МӘРГӘН Бер җирдә бер амычка 1 булган, аның өч улы булган. Аның кече улының аты Кадыш Мәргән иде, алып кеше иде. Аларның өч өер малы бар иде. Көннәрдән бер көнне олы улы барып малын күрде. Күрсә, бер өер мал юк. йилбегән килеп малын урлап киткән. Ул көнне кунды, иртә белән уртанчы улы китте янә малны күрергә. Янә бер өерен Йилбегән урлап сөреп киткән. Ул көнне кундылар, иртә тордылар. Иртәсе белән торып кече улы Кадыш Мәргән калган малны күрергә китте. Торып килсә, калган өерен йилбегән тагын урлап киткән. Инде аларга мал калмады. Кадыш Мәргән өенә кайтып килде. Агаларына әйтте: — Иөрең1 2, куыйк. Безгә инде мал калмаган. Куып китте өч ага-ул. Кунак килсә кундылар юлда, төшем килсә төштеләр юлда. Бер ярым айлык юл киттеләр. Агаларының көче бет¬ те, азык бетте, чагы 3 калмады алырга. Кадыш Мәргән агаларына әйтте: — Сез монда калыгыз! Утыз богылдан алтмыш богыл, ике кибән печән чалды, агалары калды анда. Үзе чыгып китте, яңгыз кеше. Ул китте, кочкачак4 очмас коба чүлгә чыкты, саескан очмас сары чүлгә чыкты. Ул китеп утырды юл белән, китте, барды. Бер сәхрә чүлнең уртасына чыкты, көз башын¬ да еракта бер таш өйнең башы күренде. Килә-килә килде ул таш өйгә, суырында 5 бер бала уйнап йөри иде. Әйтте бала Кадыш Мәр¬ гәнгә: — Минем әнием бүген, башым төште *, дигән иде, бүгенге көндә Кадыш Мәргән агам килергә төшкән икән. Кадыш Мәргән әйтеп ята: — Яхшы авызлы бала икәнсең. Муенына салган бер турга урамалны 6 чишеп алып, ертып бирде балага *. 1 Амычка, абышка — карт. 2 Иөрең — әйдәгез. * Чагы — көче. 4 Кочкачак — чыпчык. * Суыр — тыш, тирә. •Турга урамал — ефәк яулык, я сөлге. 41
Өйгә керде. Бер хатын утыра түрдә. Бер тун тегеп утырыр иде. Кунак килде дип, ул хатын торды. Алты колаклы айман1 чуен, аның эчендә кара байталның ите кайнап утыра. Ике колаклы киршәнгә1 2 итен казаннан чыгарды. Дәстерхан3 җәйде, утыртты, ашатты. Итләрен борып ашады, сөякләрен бер ягында авызыннан бөркеп чыгарды. Бер конаҗын 4 бияне бөтене белән ашап куйды. Шурпасын коеп китерде, утыртты, аны киршән белән күтәреп эчеп куйды. Аннан соң бер чиләк аракы китерде, аны тотып утырып эчте. Кадыш Мәргән әйтте: / — Ирең Иилбегән кая киткән? Хатын әйтте: — Ирем ауга чыгып китте,— диде. Аның юлы белән Кадыш Мәргән китте. Барып анда очраштылар. Иилбегән әйтте: — Ук атыштанмы, көрәштәнме? Амышканың өч улы өч өер ма¬ лын алдырган безгә. Килсә-килмәсә, аның кече улы Кадыш Мәргән килгән булыр,— ди. Кадыш Мәргән әйтте җиде башлы Иилбегәнгә: — Кадыш Мәргәндә ни үчең бар иде? Ук атыштан да булсын! Көрәштән дә булсын! — ди. Көрәшеп киттеләр. Көрәштеләр, агач тамыры ачылып калды, үлән тамыры өзелеп калды. Ахырында Кадыш Мәргән Иилбегәнне җиргә сукты, башы җирдән чыгып калды. Кадыш Мәргән аның җиде башын чабып чыргады5, аның өстенә ат күксүенчә6 таш йылдырып куйды. 4 Аннан кайтып килде Йилбегәннең хатынына. Аш ашады, су эчте, кунды. Иртән торды, тагы юлга чыгып китте, кочкачак очмас коба чүлгә чыкты, саескан очмас сары чүлгә чыкты. Чүл уртасында бер таш өйнең башын күрде. Килде аңа. Ул таш өйнең янында тагы бер ир бала уйнады. Кадыш Мәргән килде балага. Бала әйтте: — Әниемнең башы төште,— диде.— Кадыш Мәргән агам килергә булган икән,— диде. Кадыш Мәргән әйтте: — Яхшы авызлы бала икәнсең. Муеныннан турга урамалыннан балага ертып тоттырды. Өйгә кер¬ де, бер хатын түрдә тун тегеп утыра. Кунак килде, диде ул хатын, казандагы бөтен кайнап торган конаҗын итен чыгарып киршәнгә утыртты, Кадыш Мәргәнне сыйлады. Ул итне ашап бетерде, аннан шурпасын китерде, шурпасын эчте. Кадыш Мәргән: — Ирең кая китте? — диде. Хатын әйтте: 1 Айман — аңлашылмады. * Киршән — тагарак. 8 Дәстерхан — ашъяулык, гомумән табын. 4 Конаҗын — өч яшьлек ана мал. 6 Чыргау — селтәп ату. •Күксүенчә — гәүдәсе хәтле. 41
— Ирем көн төшлегенә ауга чыгып китте,— диде. Аннан Кадыш Мәргән чыкты, юлына төшеп. Барды, йилбегәнгә очрады. Иилбегән әйтте: — Монда кем килгән икән? Картның өч улы өч өер малын алдыр¬ ган безгә. Иң кече улы Кадыш Мәргән үзе килгән булыр,— диде.— Ук атыштанмы? Көрәштәнме? Кадыш Мәргән белән көрәштеләр, кабыштылар '. Агач тамыры казылып калды, үлән тамыры өзелеп калды. Кадыш Мәргән көрәшеп- көрәшеп, йилбегәнне җиргә сукты. Җиде башын кылыч белән кисте, өстенә ат күксүенчә таш елдырып куйды. Кайтып килде йилбегәннең өенә, йилбегәннең хатыны ашатты, туйдырды. Анда кунды. Иртән торды, аш йидерде. Инде сорады: — йилбегәннең кече улының өе моннан еракмы? Хатын әйтте: — Бер ярым айлык юл. Кадыш Мәргән китте эзләп юл белән. Кочкачак очмас (коба чүлгә чыкты, саескан очмас сары чүлгә чыкты. Ул китте, бер чүлнең урта¬ сында бер таш өй күренде. Суырда бер бала уйнады. Аңа килде. Бала әйтте: — Инәм бүген, башым төште, дип әйткән иде, Кадыш Мәргән агам килергә икән. Калган арчуылны1 2 балага бирде. Өйгә керде. Бер яхшы хатын түрдә кара тун тегеп утыра иде. — Инде кунак килде миңа,— диде. Казандагы конаҗын бияне киршәндә бирде, аны Кадыш Мәргән ашады, бетерде итне, шурпасын коеп эчте. Әлеге хатын ике чиләк ара- жан эчерде. Анда йоклап калды. Иртән торды, аш ашады. Иртә белән торып, кече йилбегәнне эзләп китте. Кече Иилбегән агасыннан артык батыр булган. Юлына төшеп китте. Бер чүл уртасында кече йилбегән¬ гә юлыкты. Йилбегәннең этләре бар иде, Кадыш Мәргәннән куркып, өреп-өреп йилбегәннең артына төште, йилбегәннең уң иңендә шоңкар бар иде, ул шаңрып-шаңрып, куркып сул иңенә кунды. Иилбегән әйтте: — Минем этләремне куркытып монда кем булган? — диде.— Карт¬ ның өч улы өч өер малын алдырган, кече улы Кадыш Мәргән кил¬ гәндер,— диде. Кадыш Мәргән әйтте: — Кадыш Мәргәнгә ни үчең бар? Ук атыштанмы, көч көрәш¬ тәнме? Аннан ике кабыштылар, агач тамыры ачылды, үлән тамыры өзелде. Кадыш Мәргән янә җиргә сукты йилбегәнне, җиде башын кисә чабып чыргады, өстенә таш йылдырып куйды, Йилбегәннең акбүз атына менде, өенә кайтып килде. Йилбегәннең хатыны аш шайлап3, 1 Кабышу — тотынышу. 1 Арчуыл — яулык, сөлге. 3 Шайлау — әзерләү. 42
Кадыш Мәргәнне асрады. Кадыш Мәргән аны алды, бер елга якын анда торды. Күп тордымы, аз тордымы: «Җирле җирсәде, сулы суса¬ ды,— диде,— бу йорттан үз йортыма кайтмак кирәк»,— диде. Аннан соң хатыны, малы-мөлке белән кайтып барды. Уртанчы Иилбегәннең хатынына барды, бер атна тордылар анда. Аннан ул хатынны янә малы белән, мөлке белән алып китте. Олы Иилбегәннең хатынына барды. Олы Иилбегәннең хатынын малы белән, мөлке белән алып китте атасының йортына. Юлда калган агаларына барды. Ага¬ ларына яхшы тун кидерде, аш ашатты, суга йөздерде тазартты. Ике агасына Кадыш Мәргән инде ике олы Иилбегәннең хатыннарын бирде хатын итеп. Аннан кайттылар амычканың йортына. Аталарына, аналарына килделәр. Ата-аналары картаеп калган. Өч өй ясадылар, һәрберсе бай булдылар, тордылар берничә еллар. Аталары үлде, аналары үлде, тирән казыдылар, түбә күмделәр *. Үзләре йорт тотып калдылар. Инде агалары әйтте: — Бу Кадыш Мәргән карындашыбызны үтерик! Араҗан-кораҗан ясадылар, Кадыш ^Мәргәнне чакырып, араҗан- кораҗан эчертеп исерттеләр. Кадыш Мәргән исергәч, ике агасы килеп, Кадыш Мәргәннең кылычын алып, ишеккә кынадылар1 2. Атка атла¬ нып, кыйгырып3, тәрәзәсенә суктылар: — Я, Кадыш Мәргән, тор елдам, яу җитеп килә! — дип әйттеләр. Кадыш Мәргән, исереп яткан кеше, очып торды, ишектән йөге¬ реп чыкты, ике аягы кылыч белән киселеп төште. Кадыш Мәргәннең малын ике агасы басып, сөреп киттеләр. Кадыш Мәргән бер вакытта әйләнеп утырды, һич нәрсә калмаган, мал да юк, аш та юк, ике аяк юк, өенең бүрәнәсенә йүләнеп 4 утырды. Тычканнар җыелды. Кадыш Мәргәннең киселгән аягын тычканнар ашап утырдылар. Кадыш Мәргән бер тычканны тотып, бер аягын сын¬ дырып куйды. «Мин аксак булганда син дә аксак бул!» — диде. Аксак тычканга сау тычканнар җыелдылар, чыелдаштылар. Сау тычканнар бер үләннең тамырын казыдылар, бер кечкенә ак тамыр казып алды¬ лар, шул аксак тычканга бу тамырны ашаттылар. Ул тычкан аны ашады, ашаганына күп тә булмады, аз да булмады, аягы савыкты, йөри бирде. Кадыш Мәргән аны күреп утырды, әйтте: — Бу тычкан тамырдан терелде. Мин дә тамыр алып ашыйм! — диде. Кадыш Мәргән тырнак белән казып тамыр ашады. Күп тә булма¬ ды, аз да булмады, кискән аяк савыкты, уңалды 5, ярасы юк. Алай утыргач, Кадыш Мәргән карап утырса, бер ярты кеше йөреп тора, бер яны юк, киселгән. Кадыш Мәргән кычкырган: — Ә, алыш, бире кил! — дип. Ул ярты кеше килде Кадыш Мәргәнгә. 1 Йөздерү — юындыру. 2 К ы н а у — кадау, якын кую. 3 Кыйгыру — кычкыру. 4 Иүләнү — сөялү. 5 У ң а л у — уңлану, төзәлү. 43
— Я дус, кая барасың син моннан ары? Ярты кеше әйтте: — Мин барамын, бер имче кеше бар ул якта, мин октым ’, аңа барамын. Кадыш Мәргән әйтте: — Бергә китәрбез, миңа да имләнергә кирәк. Алар барып утыргач, янә бер ярты кеше йөгереп килде. Аны кыч¬ кырып, янә алып килделәр. Инде өчәү булдылар, имче-даручыга кит¬ теләр. Бер ярты кеше Кадыш Мәргәнне бер ягыннан тотты, бер ярты кеше бер ягыннан тотты, шулай киттеләр. Ул имче бер күкшүнәк1 2 икән. Күкшүнәкнең өенә керделәр. Күк- шүнәк зур кеше икән, корсагы зур, тамаклары зур. — Я, балаларым, кая барасыз? — диде. Өч кеше әйтте: — Аксакны, аяксызны, кулсызны бөтәштереп, егерме бер яшәр3 егеттәй иттергән имче дип огып килдек. Күкшүнәк әйтте: — Яхшы булыр, балаларым. Бүген куныгыз монда ятып, иртәгә имләрмен берәвегезне. Анда кундылар. Иртән торды күкшүнәк, бер яртыкны йотып иде4, иртәдән кичкәчә утырды. Кич булгач, косты күкшүнәк, ул егерме биш яшәр егет булып авызыннан төште. Шул көнне кундылар тагы. Иртән торды, бер яртыкны йотып иде. Кичкәчә утырды, кич булгач косты, ярты кеше бөтен булды, егерме биш яшәр егеттәй булды, авы¬ зыннан төшеп. Шул көнне кундылар. Өченче көндә торды, Кадыш Мәр¬ гәнне йотып иде. Кич булгач, тагы косты Кадыш Мәргәнне. Кадыш Мәргән егерме биш яшәр егет булды. Ул алыплар уй5 киеген уйда кырды, кыр киеген кырда кырды, ки¬ терделәр күкшүнәккә азык булсын дип. Күкшүнәкнең янында бер-ике җомга тордылар, ни нәрсәне беләндәделәр 6. Үзләре өчесе әйтешәләр: — Бу кеше анабыз шикелле булды, анабыздан артык ук булды бу. Кадыш Мәргән күкшүнәктән сорады: — Җирле кеше җирсәде, сулы кеше сусады, безне кайтарып җи¬ бәрерсеңме? Күкшүнәк әйтте: -—Җирле җирсәмәсме, сулы сусамасмы? Кайтыгыз! — дип, рөх¬ сәт бирде. Кайттылар өчәүләп. Өч юлның әйресенә7 бардылар, сөйләште¬ ләр утырып. Кадыш Мәргән әйтте: <Урта юл минем юлым», дип. Кадыш Мәргән шул юл белән китте. Агаларының йортына барды, борынгы киткән хатынына барып беректе. Йорт тоттылар, көн күреп тордылар. Агаларын куып китте. Барды, барды, хан шәһәренең яланында кеше¬ ләр җыелышып ята, ук атышып уен кылдылар. Кадыш Мәргән атыш- 1 Огу — ишетү. 2Күкшүнәк — карчык. ’Яшәр — яшьлек. 4 Яртыкны йотып иде — ярты кешене йотып җибәрде. * У й — уйсу җир. • Беләндәделәр — зурладылар. 7 Әйресе — аерылган җире.
жан җиргә килде. Ике агасы анда торалар иде хатыннары белән, алар бу җирдә хан булып тордылар. Кадыш Мәргән алар белән: юлыкты. — Я, агаларым,— диде,— һавага ук атыйклар! Алдына бер ак табак утырттылар. Ук атты өч ага-ул. Ике агасы аткан уклар килеп үз башларына төште, аягыннан үтә чыкты. Ике ага¬ сы үлеп калды, борын карындашларына яман кылган өчен. Кадыш Мәргәннең угы ак табакка төште. Инде Кадыш Мәргән үзе шул шәһәр¬ гә хан булып калды, үзе илен биләде. 4. КАРА КҮКЕЛ Бер карт бар икән, үзе җитмеш яшь икән. Хатыны бар икән, кы¬ рык яшендә бер бала тапты. Бер көндә бер яшькә җитте, җиде көндә җиде яшькә җитте. Бер колан 1 кола аты бар икән, алты пот ияре бар икән, алты җиреннән аел1 2 тартты, алты пот кылыч суктырды, алты пот сөңге суктырды. Шул кола атына атланып, кылычын кырлап, сөң¬ гесен сөйрәп сәфәр чыкты. Ничә көннәр йөрде, һичбер кеше күрен¬ мәде. Үзенә бәрабәр ана арыслан белән юлдаш булып, сәхрада кунды. <Әенә килде. Карт атасы әйтте: — Әй, балам, аш пешерергә утын кирәк,— диде. Кара Күкел алып атка менеп, аю-арыслан алышларына3 килеп: — Миңа утын алып барып бирегез,— диде. Аю-арыслан һәркайсысы берәр тирәкне йолкып алып, йөкләрен длып барып бирде. Карт әнисе аш пешерде. Ундүрт сарыкны, өч сыер¬ ны пешерде. Шул итне барын ашады, сөяген борыныннан чыгарып ташлады. Җиде көн, җиде төн ятып йоклады. Ундүрт яшькә йоклап чыкты. Шуннан соң уянып торды, Колан кола атын иярләп, сәхтиян итеген киеп, кылычын кырлап, сөңгесен сөйрәтеп, атка менде. Унике төн, унике көн йөрде. Килә ятса, бер кара 4 күренде: бер тау йомарланып каршы килә ятыр. Иртә вакытта күргән кара килеп җитте. Кырык аршын буе бар икән, бер пәһлеван булып торды. Кара Күкел сәлам бирде. —- Вәгаләйкемәссәлам, яшь балам,— диде.— Юл булсын! Кая ба¬ рырсың? ■— диде. Кара Күкел әйтте: — Хуш булсын! Үземә иш ирмәк5 эзләп йөрермен,-— диде.— Ә син кая барырсың? Бу Тимер алып икән. Шул алып әйтте: — Төшемдә бер хәбәр ишеттем. Кара Күкел исемле бала туган, әгәр яшь тулса, җир йөзендә алыпны куймас икән. Бала чагында шуны үтерергә барамын. Кара Күкел әйтте! 1 Колан — кыргый. 2 Аел — ияр каешы. 5 Алыш — иптәш, дус. 4 Кара — карачкы. 6 Ирмәк — кызык, юаныч. 45
— Әй, бабай, яшь баланы үтереп ни морадка җитәрсең, үзеңә бә¬ рабәр килсә, нихәл итәрсең? Әгәрки хәлең килмәсә, үзеңне харап итәрсең, үлеп пошиман 1 китәрсең,— диде. Шул алып әйтте: — Юк, үлсәм әрманым1 2 юк, ләкин үтерсәм икән дигән каедым 3 бар,— диде. Кара Күкел алып әйтте: — Шул эстәп барган бала мин булам,— диде. Шул алып әйтте: — Ә, син булсаң, атышамсың, алышамсың? Кара Күкел әйтте: — Юк, атышмак ата башы! Алышыйк! Кил бире! — дип атыннан төште. Тимер казыгын кагып атын бәйләде. Икесе көрәште җиде көн, җиде төн, тубыктан тузан булды, туфраклар һавага очты. Көн томан шикелле. Бер-берсен күрә алмады. Шул сәгатьтә аты селкенде, Кара Күкел алып уйлап йөргән икән: «Атымның бушаныр вакыты бул¬ ган»,— дип. Тимер алыпны җиргә алып орды, бугазына кылычын сал¬ ган иде бугазларга, Тимер алып әйтте: — Әй, балам, мине үтермә, бер анадан туган шикелле дус бу¬ лыйк, өемдә бер кызым бар, аны сиңа бирим,— диде. Кара Күкел әйтте: — Вәгъдәңдә тормассың,— диде. Тимер алып әйтте: — Юк, вәгъдәмдә торырмын. Әгәр вәгъдәмнән кайтсам, үз әнием¬ не үземә хатын итим *,— дип ант кылды. Моннан соң Кара Күкел алып бушатты, икесе шул җирдә җиде көн, җиде төн ятып йоклады. Аннан соң уянып, торып, икесе Тимер алыпның өенә килде. Өендә ничә көннәр кунак булды, аннан соң кызын биреп туй кылды. Бер көн ятам 4 дип, бер ай ятты, ике көн ятам дип, ике ай ятты Кара Күкел, өч< көн ятам дип, өч ай ятты. Кыздан сорады: — Ничә көн булды безнең ятуга? Кыз әйтте: — Өч ай булды,— дип. Кара Күкел әйтте: — һәй, вакыт үткән икән, тиз атаңа бар! Үзеннән көчле пәһлеван тапсын. Тапмаса, һәлак кылырмын, гомерем җилгә китеп бара икән,— диде. Кыз сыктап атасына килде. Кыз әйтте: — Әй ата, үз башына үз киявең бәла эстәп ятыр, үзеннән көчле пәһлеван тапсын, тапмаса, һәлак кылырмын, ди,— диде. Атасы Тимер алып әйтте: 1 Пошиман — үкенеч. 2 Әрман — үкенеч. 3 Касд — теләк, максат. 4 Я т у — биредә: «тору», «яшәү» мәгънәсендә. 46
— Бар, кияүне монда җибәр! Кыз килеп әйтте: — Атам чакыра сине, монда килсен, мин бер ирмәк эш табып би¬ рим, диде. Сөенеп торып киенде. Чыгып йөгереп, кайнының 1 өенә килде. Тимер алып әйтте: — Ә, балам, хуш килдең, кил, аш ашыйк! — диде. Ничәмә аш ки¬ терде, ашады, туйды. Тимер алып әйтте: — Көннең батыш ягында Чуен алып дигән бар, аңа барган кайт¬ кан юк, ат сөяге ала тау булган,— диде,— ир сөяге имән тау булган,— диде. Кара Күкел алып моны ишетеп, сөенеп торды, йөгереп чыкты. Ко¬ лан кола атын иярләп, алты җиреннән аел тартып, кылычын кырлап, сөңгесен сөйрәтеп чыкты атка менеп. Ничә көннәр йөрде, бер тимер өйгә килде. Ачарга ишек юк, карар¬ га тишек юк, бер тау шикелле бер өй булган икән. Ничә вакытлар торды, бер заман күкерт күкрәгән шикелле тавыш чыкты. Бер ак бо¬ лытка менеп, Чуен алып килә ятыр. Чуен алып әйтте: — Әй, син ни кешесең? Нишләп монда йөрисең? — диде. i Кара Күкел әйтте: — Мин Кара Күкел алыпмын,— диде. Чуен алып әйтте: — Ә, яхшы килдең1 2! Мин дә сине эстәп барып, каныңны түгим дип йөргән идем, үзең килдең. Шул җирдә алышмак кирәкме, атыш- мак кирәкме? — диде. Кара Күкел әйтте: — Атышмак ата башы, алышмак кирәк, харап булырсың, көрә¬ шик,— диде. Шул җирдә икесе көрәштеләр җиде көн, җиде төн. Берничә заман¬ нан соң Кара Күкел алып Чуен алыпны җиргә орды. Кылычын суыр¬ ды, бугазына кылычын салды бугазларга. Чуен алып теләп әйтте: — Әй, балам, син мине үтермә, дус булыйк бер анадан туган ши¬ келле. Минем өемдә бер кызым бар, шуны бирим! Кара Күкел әйтте: — Юк, мин сине бушатмыйм, син вәгъдәңдә тормассың. ; Шул алып әйтте: — Юк, мин вәгъдәмдә торырмын. Кара Күкел бушатты аны. Чуен алып торды, бер үлән алып өйгә сөртте. Ишеге ачылды, тәрәзәсе ачылды. Өйгә керделәр. Өендә бер тә¬ хет тора. Җиде кат чыбылдык тора. Шул тәхеткә чыгып утырдылар. Чыбылдыгы эченнән аш бирде кызы. Аш ашадылар. Шәраб суын эч¬ теләр, туйдылар. Икесе дә ятып йоклады. Җиде көн, җиде төн ятып 1 Кайны — кайнатасы. 2 Яхшы к и л д ец1 — исәнләшү (исәнме!). 47
йокладылар. Йокыдан торды. Гаһде никях 1 кылып кызын бирде. Кара Күкел, өч көн ятам дип, өч ай ятты. Кыздан сорады: — Безгә ничә көн булды? Кыз әйтте: — Өч ай булды. — һәй, вакыт үтеп бара яткан икән, бар, атаңа барып әйт: миңа үзеннән алыпны, үзеннән куәтлене тапсын. Булмаса, һәлак кылыр¬ мын,— диде. Кыз атасына барып сыктады: — Ата, үз киявең башыңа бәла эстәп ята. Үзеннән пәһлеван, үзен¬ нән көчле, куәтлене тапсын. Тапмаса, һәлак кылырмын, ди,— диде. Атасы әйтте: — Бар, кияүне монда җибәр! Кыз килеп әйтте. Кара Күкел куанмак торды, йөгереп чыкты, кай¬ натасының өенә килде. Кайнатасы әйтте: — Хуш килдегез, кияү, утырыгыз! Аш китерделәр, ашады, эчеп-йиеп туйды. Кайнатасы әйтте: — Көнчыгыш ягында Яшь егет дигән алып бар, аңа барган кайт¬ кан юк. Ат сөяге ала тау, ир сөяге имән тау булган. Кара Күкел, моны ишеткәч, сөенеп торды. Сәхтиян итеген киде, Колан кола атын иярләп, алты җирдән аел тартты. Кылычын кырлап, сөңгесен сөйрәтеп атланды. Ничәмә көннәр йөрде. Бер заманны бер таш өйгә килде, ишеге ачык тора, эчендә Яшь егет алып ятыр, башы белән турне терәп, аягы белән ишекне терәп, кулы белән мортын 1 2 сыйпап көлеп ятыр. Сәлам бирде Кара Күкел. Яткан алып сәламен алмады. Кара Кү¬ кел әйтте: — Мин сине кылыч белән чабып үтерим! Кылыч белән чапты, кылыч үтмәде, сөңгесе белән чәнечте, сөң¬ гесе үтмәде. Аннан соң аягына ефәк аркан салып, аты белән тарттыр¬ ды. Арканы өзелеп китте. Аннан соң өен ут белән көйдерергә йөргән иде, инде Яшь егет алып торып, тотышты. Таш өйнең эчендә көрәштеләр. Таш өйне бусып3, тышка чыкты¬ лар. Тимер алыпның кызыннан бер ул туган иде. Шул ул килеп әйттез — һәй, карт, картайган икәнсең, бушат моны! Мин көлбәрә кы¬ лыйм! 4 Кара Күкел алып бушатты, килгән улы, Яшь егет алыпны тотып алып, җиргә орды, көл-тузан чыкты. Килгән улы әйтте: — Ә, бабам, сезнең улыгызмын, сез минем атамсыз. Тимер алып¬ ның кызыннан мин туганмын, инде безгә рөхсәт бир, сез өйгә кай¬ тыгыз! —- диде. 1 Гаһде никях — килешү. •Морт — мыек. •Бусып — ватып, бозып, туздырып. 4 Көлбәрә кылу — челпәрәмә китерү. 48
Баланын, исеме — Кучкар алып. Кучкар алып, шул җирдә ата¬ сыннан рөхсәт алып, алыплык эзләп китте. Юлда килә ятса, бер төлке юлыкты, төлке әйтте: •— Әй, адәм балам, кайда барасын.? Кучкар алып әйтте: — Яшь егет алыпның өенә барам. Аның өен табып бир миңа, та¬ бып бирмәсәң, үтерермен сине. Төлке әйтте: — Барыр идем, юлымда арыслан-аю бар, куркам, ашап китәр. Кучкар алып әйтте: — Юк, мин ашатмам. Төлке юл башлады. Юлда төлкенең карыны ачты. Кучкар алып бер балыкчының йезесен 1 багып, балыгын төлкегә бирде. Төлке ашап туйды. Тагын киттеләр. Ничә көннәрдән соң бер шәһәргә килде. Шә¬ һәрнең читендә төлке калды. — Менә Яшь егетнең шәһәре бу,— диде.— Бер таш өе бар, шул таш өйнең эчендә бер кызы бар,— дип, өен күрсәтте. Шул өйгә килде. Яшь егет алыпның өендә күп каравыллар бар иде, һичкайсысы Кучкар алыпка бәрабәр килмәде. Кызын алып, ничә көннәр туй кылып, атасы шәһәренә китте. Атасы каршы чыгып, ничәмә кәнизәкләре белән өйгә китерде. Улының килгәненә башыннан энҗе- мәрҗән чәчте. Күп заман рәхәтләнеп, дәүләт корып, гомер сөрделәр. Берничә заманнан соң көнчыгыш ягыннан бер яу килде. Гаскәр халкы илче җибәрде, орыш җирләре хәзер булсын, дип. Орышырга хәзерләнеп, орыш кылдылар. Күп кешене кырды, һич ахыры боларга килгән гаскәр бәрабәр килмәде. Ялынып яраштылар, унбиш дөя йөге мал бирделәр. Кара Күкел алыпны чакырып алып барып кызын бир¬ деләр. Кызны алып, Кара Күкел алып үз иленә кайтты. Юлда каршы бер яуга дучар булды, аларның һәммәсен кырып, үтереп, ихтыяр кылып алды. Аларның арасында Зөбәйдә исемле бер кыз бар иде, шул кызны янә алды. Кара Күкел алып үзенең шәһәренә кайтып килде, үзенең шәһәрендә үзенең өендә бетте. Сигез хатыныннан егерме сигез бала туды. Балалары барысы да Кара Күкел үлгәндә җыелып килеп, тирән казып, таза юып, ак кәфенләп күмеп куйдылар. 5. АЛЫПМӘМШӘН Алыпмәмшәннең атасы Айтүби хан булган. Әнисе Көнәрсылу бул¬ ган. Сеңлесе Карлыгачсылу, хатыны Мәрҗенсылу булган икән. Бер вакытларда Алыпмәмшән алып сугышка чыга икән. Инде пәһ¬ леван булгач, көчле. Чыгып киткән. Моның кайда икәнен дә белмәгәннәр. Язның көне хатыны Мәрҗенсылу белән сеңлесе Карлыгачсылу су алырга чыкканнар. Күпер башында казлар утырган. Алар бер дә кит¬ ми икән. Сеңлесе Карлыгачсылу, сугып карыйм әле моны, дигән. Кө¬ 1 И е з е — озын, нәзек чыралардан тезеп бәйләгән ау коралы. 4 3-604 49
янтәсен күтәреп, сугам, дигәндә казлар күчеп, яңгарырак 1 утырганнар. Берсенең каурые төшеп калган. Ул каурыйны, эргәре 1 2 җирнең каурые, дип суга төшеп алган. Алып караса, чын алтын белән язылган хат бул¬ ган каурыйда. «Зинданда ятам»,— дип язган Алыпмәмшән. Хатны укып, елашып, өйгә кайтып киткәннәр. Шуннан китә хатыны Мәрҗенсылу ирен эзләргә. Ирен тапкан. Иренә барса, зиндан итәгендә ике кыз аяк уены уйныйлар 3 икән. Мо¬ ның хатынының чәче кырык колач булган. Шул чәченә тарттырып алырга барган икән ирен. Кызлардан көнләшеп, алмый кайтып киткән. Бу, бахыр, инде зарланып калган: — Лөп-лөп басканда Аюмы идең, әй, Шул зинданнарга Килгәнме идең, әй, Мәрҗенсылуым, Мәрҗенсылуым? Ай-Һай көннәр, әй, Үтте төннәр, әй. Казлар очып бара икән. — Куга 4 чуклардин Күлләр килсә, әй, Сыңар күзле дә Тозаклар * булса, әй. Болытны йөкләп тә Очарсың ук, әй. Каңгыл казым, әй, Кунгыл кашыма. Моның торган җире Көростан шәһәр булган, Төркмән диләр. — Төркмән дигән дә, әй, Шәһәрләр килсә, әй, Күз яздырмастай Мәргәннәр булса, әй, Болытны йөкләп тә, Очарсың ук, әй, Каңгыл казым, әй, Кунгыл кашыма. Казлар, хуш бул, дип очып киткәннәр. Алыпмәмшәннең әти-әнисе, өйдә калып кайгыра-кайгыра, ике күз¬ сез булган җылаудан. Аларның тагы бер уллары туган. Бер көндә бер яшәр 5, ике көндә ике яшәр булган икән. Өч көндә өч яшьлек, унике көндә унике яшьлек булган. 1 Я Н г а р ы — янга, читкә. 2 Эргәре — ерак. 3 А я к уены уйнау — бию. 4 Куга — камыш, җикән камышы. 5 Бер яшәр — бер яшьлек. 50
Ата-анасы аны сынамак өчен: — Улым, шундый җирдә мәрәй атышалар *. Бар шунда, берәүдән мылтык, ук алып ат,— диләр. Исеме Ирнәк. Китә бу. — Кая, абый, ук-җәяңне миңа бир, мин дә атып карыйм әле,— дигән. Бер егет биргән. Җәяне тартыйм дисә, сындыра тарткан. Ул егет инде моны сүгеп-орышып кайтарып җибәргән. Кайта бу ата-анасына. — Нәрсә, улым, аттыңмы? — Юк, үземне орышып кайтарып җибәрделәр,— дигән. Инде моны унсигез яшенә җиткерәләр. Унсигез көн торгач, унсигез яшьлек егет булган. Моны унсигез яшьлекләр янына җибәрәләр. — Бар, улым, шундый-шундый җирдә мәрәй атышалар. Бар шунда. Теге китә. Җәя сорап атса, шул сындыра тарта икән. Берәү аны ачулана: — Күзең тарсаеп, Алыпмәмшәнгә охшаган, бу кем улысың! — ди. Тагы җылап кайта бу: — Әллә минем берәр җирдә Алыпмәмшән атлы агам бармы? —ди. Инде ата-анасы сөйләп биргәннәр: — Шундый-шундый җирдә, зинданда ята ул агаң,— дигәннәр. — Мин аны алырга барам! Атасы әйткән: — Шундый-шундый сарайда Тилкөрән дигән ат бар, шуны ал,— ди. Атны тотып алып чыккан, иярләгән. Шуңа менеп китәргә була агасын алырга. Өстенә менеп утыра. Ат кузгалмый да. Алланың фәр¬ маны белән хайванга тел бирелә. — Егет, бара торган җирең ерак. Мин җилгән вакытта өстемдә утыра алырсыңмы? — ди.— Сук камчың белән, итемнән үтеп, сөягемә җитсен, мин шул вакытта җилермен. Өстемдә утыра алырсыңмы? — ди Тилкөрән. Ирнәк алып атның өстенә менеп суккан, итеннән үтеп сөягенә җиткән. Ат шул вакыт җилгән, агачлар төбе-тамыры белән каерылып, тузан булып күккә ашкан. Озак та бармый, агасы янына барып туктаган. Бераз дим алыйм дип яткан. Сулавына агачлар тирбәлә икән. Шәһәр халкы күрә моны. Курка калалар. Аңа каршы җибәрер өчен Алыпмәмшәнне чыгаралар зинданнан. Алыпмәмшәнне алганнар да әлеге зинданга энесен еккан¬ нар. Инде Алыпмәмшәнгә мунча ягалар, кырык куй суялар. Кырык куйның тиресеннән түләйкә * тектерәләр. Кырык аршыннан күлмәк кигән. Мунчадан чыккан, күлмәген кисә, тезенә төшкән күлмәге. Әүвә¬ ле тезеннән югары булган икән. Кырык куйның тиресеннән бүрек тек¬ терсә, ул баш очында гына утырган икән. Хәзер колагын каплаган. Ябыккан инде Алыпмәмшән. 1 Дим алу — ял итү. 4* 5J
Ике култыгына берәр тирмәнташ кыстыра да, китә тегене үтерергә. Энесе икәнен белми. Бу инде болай карап тора икән. Буена караса, атасына охшата, йөзенә караса — әнисенә. Кашына караса — сеңлесе Карлыгачсылуга, күзенә караса, хатыны Мәрҗенсылуга охшый икән. Бу җырлый зиндандагы алыпка: — Буй гынаңа да, әй, Карап исәм *, әй, Әткәм Айтүбигә Охшыйсын, ук, әй. Торгын, егет, әй, Торгын, егет, әй, Әгәр тормасаң, Үлдең, егет, әй. Бер тирмәнташ белән атып җибәрә ике күзенең арасына. Тузан- җаң булып күккә сорлана * 2 тирмәнташ. Алып үлми. — Йөз генәңә дә, әй, Карап исәм, әй, Әнкәм Көнәрсылуга Охшыйсың ук, әй, Торгын, егет, әй, Торгын, егет, әй, Әгәр тормасаң, Үлдең егет, әй. — Ай-Һай, агай, җырыңны тагын әйтеп кара әле,— ди энесе. Моны әйтә дә тагын, алыпны тартып чыгара. Ул зинданнан чыгу¬ га көрәш башлана. Тездән җир төрелә 3. Шәһәр халкы карап тора, безнең пәһлеван җиңсә иде, дип тели. Икесенең көче көчкә төшеп, берсен-берсе ега алмыйлар. Шуннан бер-берсен танып, белеп, үз авылларына таба китәләр. Авылга кайтсалар, Мәрҗенсылуның туе икән. Болар агалы-энеле керәләр туйга. Мәрҗенсылу чыбылдык эчендә, аның янында бер кыз утырган. Алыпмәмшән думбра чиртә икән. — Кая, агай миңа биреп кара әле,— дигән энесе. Чиртергә алган икән, думбра кылларын өзә тарткан. — Юкмы,— дигән,— сезнең борын замандагы Алыпмәмшән дигән кешегезнең думбрасы? Алып килегез әле миңа шуны,— дигән. Дүрт кешеме, әллә алты кешеме китә алырга. Алып киләләр. — Менә, миңа яраганы шушы икән,— дигән дә уйнап караган. Мәрҗенсылу шунда ук сизгән кем уйнаганны. — Бар әле,— дигән сеңлесенә,— биеп ал. Бер әйләнгәндә башын¬ ‘Карап исәм — карадым исә. 2 Сорлану — өермә кебек очу. ’ Төрелү-— куптарылу. 52
дагы бүреген сугып төшер. Алыпмәмшән булса, маңгаенда алтын ай- дар * булыр,— дигән. Карлыгачсылу биеп әйләнгәндә моның бүреген сугып төшерергә уй¬ лаган. Ялгыш суккан. Танып булмаган. — Кызый! Бии белмәгәч биемиләр аны,— дигән алып. Шуннан соң мәрәй атышырга киткәннәр. Мәрҗенсылуның яңа кияве белән Алыпмәмшән аталар. Бу тагы берсеннән ук-җәя алып мәрәй аткан икән, тагы сындыра тарткан. — Юкмы сездә Алыпмәмшәннең борынгы ук-җәясе? Китерегез шуны,— дигән. Бишме, алтымы кеше китергәннәр күтәреп. Тарткан бу җәяне. — Төзәт, кияү, мәрәйне,— дигән. Яңа кияү мәрәй төзәтеп торган. Бу атып җибәргән. Кияү какба- лык 1 шикелле ярылып барып төшкән. Шуннан киткән шау-шу! Таныганнар Алыпмәмшәнне. Мәрҗенсылу килгән иренә. Никях яңартып, икесе яши башлаганнар, 6. АЛТАЙН САИН СҮМӘ Бер җирдә абышка-корткаяк1 2 бар имеш.. Абышка сиксән яшьле, башлыгы3 туксан яшьле. Абышка әйтте башлыкка: — Ә, башлык! Балабыз юк, яңгыз сыерыбыз бар. Янгыз сыеры¬ бызны суеп, кеше чакырып сыйлыйк, фатиха алыйк! Абышка сыерын суйды, сыерның итен кеше чакырып ашап бетер¬ деләр. Бу сыерның аягы-башы калды. Абышка әйтте: — Башын-аягын ас! Яланда кем күренсә чакырып китерим өйгә *. Абышка яланга китте. Ак сакаллы абышка юлыкты, чакырып өенә алып килде, сыйлады: ■— Хуш, аша, кунак,— диде. Ак сакаллы абышка әйтте: — Тәңре ярлыкасын *, ашадым. ■— Юк, күп кенә аша,— диде. —- Туйдым,— диде. Абышка әйтте: — Минем улым юк. Ходайдан сорап дога кыл! Ак сакаллы абышка «аллаһе әкбәр» дип дога кылды. Абышка озатып чыкты: — Хуш бул, гарип!4 — диде. Өенә инеп килде: — Я, башлык, безгә ходай ул бирер,— диде. Бер ел үткән соң башлык корсаклы булды. Бер көн әйтте: — Я, абышка, билем авырып ятыр, маңа син инәлекче5 бул! 1 Какбалык — урталай ярып каклаган балык. г Абышка-корткаяк — карт карчык, ’ Башлык — карчык. 6 Г а р и п — читтә йөрүче. 4 Инәлекче — кендек әбисе. 53
Абышка урынга утыртты, бер ир бала дөньяга килде. Ай дисә авызы бар, көн дисә күзе бар. Әлеге бала иргә-буйга җитте. — Ата,— диде,— менәрдәй атым бармы? — Бар, балам,— диде,— төшлек якта бер тау бар, ул тауның ал¬ дында елкым бар. Бу бала алтмыш колач ефәк арканны куенына тыкты, ат тотарга китте. Елкычы колга килде. Елкычы кол әйтте: — Нәрсә кирәк? — диде. Бала әйтте: — Атам җибәрде мине елкы тотарга. Кол әйтте: — Ялган әйтмә! Атаңның улы юк, син елкы урларга- килдең. Бала колны тотып, ике ботыннан ертып ташлады. Килсә, яхшы ат¬ лар күп. Бер тирәкне куптарып алды, башын сындырды, укрук 1 ясады, Атларын әйдәп килеп укрук салды, бер тайга кәпләлде 1 2. Аны бушат¬ ты. Икенчеләй салды, ул ук тайга төште. Янә агытты 3. Өченчеләй сал¬ ды, янә ул тайга төште. Бала әйтте: — Фу, әттәнә! Ир тартышым тартмак идем. Авызыннан сөте кит¬ мәгән, аркасыннан черек төшмәгән таз тайның муены чыгып 4 китәр дип куйдым. Тай әйтеп ята: — Ат тибешемне тибенмәк идем. Авызыннан суы китмәгән, арка¬ сыннан черек төшмәгән баланың буыны чыгып китәр дип туктадым,—- диде. Бала «бисмилла» дип йөгән катты, аркасына тугым 5 салды, кө¬ мешле иярен иярләде, аел коланны тартты, өстенә менде, күккә оча- лып 6 чыкты, җиргә очалып төште. Батыр ир батырлыгына түзде, өенә кайтты. Атасы әйтте: — Балам, кая киттең? — диде. Бала әйтте: — Киек аулап киттем. Китте бала аулап. Асның агын үтерде, кешнең карасын үтерде/ өенә кайтып килде. Атасы тунады, инәсе иләп тун текте. Бер көн әйтте абышка: — Башлык,— диде,— улыбызны үтерик! Утыра торган җиренә оры 7 казып, өстенә тәгәймәт киез8 түшәп куйыйк,— диде,— аңа утыр¬ тырбыз, анда утырып, орыга егылса, анда үтерербез,— диде *. Бу егет өенә кайтып киләдер. Дүрт аягын бер җиргә басып, бо¬ рыны белән җир төртеп, авызы белән сыбызгы тартып, аты торды. 1 Укрук — корык, ат тотар өчен элмәкле аркан тагылган колга. 2 Кәпләлү — эләгү. 3 А г ы т у — җибәрү. 4 Чыгу — биредә: каймыгу. 5 Тугым — ияр киезе, тирлек. 6 О ч а л у — очу. 7 О р ы — чокыр. 8 Тәгәймәт киез — бизәкле киез. 54
Бала әйтте: ■— Я, атым, ачтыңмы? Ардыңмы? Егеткә әйтте ат: — Юк, егет, ачканым да юк, арганым да юк. Егет әйтте: — Нимә 1 белеп ятырсың? Ат әйтеп ята: — Атаң белән инәң сине үтерергә йөриләр,— диде.— Алар түргә оры казыган, аның өстенә тәгәймәт киез салган. Аңа утырма, егет! Утырсаң үләрсең. Егет өйгә инеп килде. Атасы белән инәсе әйтер: — Балам, утыр киезгә. Бала әйтте: — Юк, киезгә мин утырмам. Тик җирдә дә ярар безгә. Бала килеп ян якка утырды, түргә утырмады. Бала атасына әйтте: — Ә ата! Мин инде китим! Син ризалык бир! — диде. Атасы әйтте: •— Балам, кит! Баласы өйдән чыгып атына менде. Ата-инә, хуш бул, диде. Бала киткәндә, абышка әйтте хатынына: — Балабыз китте. Аты югын1 2 китте. Кеше балабызга юлыкса, атың кем, дип сораса, балабыз ни дип әйтер? Хатыны әйтте: — Ә абышка, баланы кыйгыр! Кайтсын! Кыйгырды атасы. Кайтып килде бала. Атасы әйтте: — Ә балам, синең атың юк. Инәсе әйтте иренә: — Ат куй моңа! Абышка әйтте: — Алдына менгән аты Арык җирән атлы, Алтаин Саин Сүмә. Атың ул, балам! Хушлашып китте. Кочкачак очмас коба чүлгә чыкты, саескан очмас сары чүлгә чыкты, кырау төшсә, кыш булып бара, яңгыр яуса, җәй булып бара. Китте көне-төне җиде көн. Бер җиргә килде, төште атын¬ нан, иярен алды, атын агытты. Ут якты, шикәр-ширбәтен кайнатып аш йиде. Ятып йоклады. Бер җиде көн ятып йоклады. Аннан: торды, бер киек күрде. Ул киекне тотты, бугазлап суеп асты, асып пешерде, утырып йиде. Олы сөяген авызыннан алды, кече сөяген борыныннан чөмгерде3. Киекнең итен гелән ашап, шурпасын гелән эчеп куйды. Атны тотып, иярләп менеп китте. Юлда килә ятса, аты туктап, дүрт аягын бер җиргә басып, боры¬ ны белән җир төреп, авызы белән сыбызгы тартып тора бирде. Алтаин Саин Сүмә әйтте: 1 Нимә — нәрсә. 2 Аты югын — исеме юк көе. 3 Чөмгерү — сеңгерү. 55
— Я, җанварым, ачыктыңмы? Ардыңмы? Ат әйтте: — Ачканым да юк, арганым да юк. Егет әйтте: ■— Я, атым, син нине белдең? Ат әйтте: — Юк, мин нине дә белмәдем. Иясе әйтте: — Юк, әйт! Беләсең! Ат әйтте: — Моннан шәһәргә барырбыз. Бу шәһәрдә ханның кызы бар. Ул ханның кызын алырга сигез яхшы ир килде. Ханның корамында 1 сигез яхшы ат баулалып 1 2 тора. Үзең селкенеп таз кол бул! Чыбал йыдалы 3 бул! Ханның корамына инсәң кеше күп булыр. Сигез яхшы атның арасына индереп баула мине. Сукма саудагың4 элеп куй. Чыбал йы- даңны чәнчеп куй. Егет аны ишетеп барды шәһәргә. Шәһәргә килде. Ханның корамы¬ на килсә, кеше күп. Сигез яхшы ат бер җирдә баулалып торды. Кеше әйтеп ята: — Я, таз кол, кая киттең? Таз кол әйтте: — Ханга юлыгырга килдем. Егет, ханга килеп, өйгә инде. Егет инеп килеп әйтте: — Әссәламе галәйкем, ханым,— диде. Хан әйтте: — Вәгаләйкем әссәлам, егетем. Таз кол ханның уң ягына килеп утырды, уң битен үбеп утырды. Хан вәзирләренә боерды: — Барыгыз! Оккын Фәләкне китерегез! Сигез яхшы ир пир 5 кил¬ де, бер азамат пир килде. Вәзирләре Оккын Фәләкне чакырды. Оккын Фәләк килде, ханның корамына керде. Сигез яхшы атка бер карап салды, Арык җирән тайны бер карап салды. — Моның аты мондый, иясе нинди пәһлеван икән? Оккын Фәләк ханның өенә килеп инде. — Әссәламе галәйкем, ханым,— диде. Хан әйтте: — Вәгаләйкем әссәлам, Оккын Фәләк,— диде.— Я, Оккын Фәләк, сигез яхшы пир килде, бер азамат пир килде, сынап кара! Оккын Фәләк сигез яхшы иргә бер карап салды, пир азаматка бер карап салды. Оккын Фәләк әйтте: •— Ханым, булса бу егеттән булыр,— диде. 1 Корам — кура, ишек алды. * Баулалып — бәйләнеп. * Чыбал йыда — сөңгенең бер төре. 4 С у к м а саудак — өч кырлы сызгыручы агач уклар савыты. 6 П и р — ыру я гаскәр башлыгы. Изге (аксакал). 56
Оккын Фәләк алай дип әйткәч, сигез яхшы ир чыгып китте. Арык җирән атлы Алтаин Саин Сүмә өйдә калды. Хан әйтте: — Я, пәһлеван, кызымны сиңа бирим. Бөрүкченең җиде акбүз атын китер. Кызымның калымы ул булсын! Алтаин Саин Сүмә әйтте: — Яхшы булыр, китим, аны алып китерим. Алтаин Саин Сүмә түргә карап көлде, ишеккә карап елады. Хан¬ ның өеннән чыгып, Арык җирән атына менде, шәһәрдән чыгып китте. Шәһәрдән чыгып күп җир барган соң кайра * 1 караса, бер кеше атка менеп чабып киләдер. Килде ул кеше якын. Ат өстеннән алыштылар, һәрберенең шайлары2 өзелде, кораллары уалды. Куйдылар. Килгән кеше әйтте: — Әссәламе галәйкем, Алтаин Саин Сүмә,— диде. Алтаин Саин Сүмә әйтте: •— Вәгаләйкем әссәлам, Әнә Сулым. — Я, Арык җирән атлы Алтаин Саин Сүмә, кая киттең? Алтаин Саин Сүмә әйтте: — Бөрүкченең җиде акбүз атын алырга киттем. Әнә Сулым әйтте: •— Ә, алалмассың. Икебез юлдаш булып китик. Бер сеңелең бар, аны миңа бирерсеңме? Алтаин Саин Сүмә әйтте: — Сеңелем юк. Әнә Сулым әйтте: — Юк, бар! Алтаин Саин Сүмә әйтте: — Әгәр бар булса, бирим. Берәү кияү булды, берәү кайнага булды. Әнә Сулым әйтте: •— Нәгелән 3 алырбыз? Ул күренеп торган төтенне күрдеңме? Ул җиде йөз йилбегәннең тыныгы 4,— диде.— Аның ар ягында ул җиде йөз йилбегәннең анасы бар,— диде.— Аңа килсәң бусагасын баса утыр. Сора: әбедә5, юл белмәс юлаучы идем, юл күргәзеп бир, дип әйткел! Ул җиде йөз йилбегәннең анасы әйтер: канатлы очмас җир иде, аяклы йөрмәс җир иде, бу җиргә нимәнең улы-кызы килде? Бу җиде йөз йилбегәннең анасы бу сүз әйткәндә ишектән чыгып йотарга килер. Син, Алтаин Саин Сүмә, йоттырма! Кылычыңны тотып тор,— диде.— Аннан ары китсәң, җирнең алдыннан чыккан бер ут бар, ул ут көеп күккә чыккан. Әгәр атың яхшы булса, аны очып чыгарсың. Аннан ары барсаң җиде тирәк булыр, җиде тирәкнең төбендә алты кое бу¬ лыр, Бөрүкченең җиде акбүз аты аннан килеп су эчәдер. Аннан барып тотарсың. Син, кайнага, ары бар, ул җиде йөз йилбегәнгә үзем барып сугышыйм. Син ул Бөрүкченең җиде акбүз атына кит! * Кайра — кире. 1 Шай — ярак, сбруй. ’ Нәгелән — ничек итеп. 4 Т ы н ы к — туктаган, торган урыны. * Әбедә — апа. 57
Хушлашып, икесе аерылып ике юлга китте. Әнә Сулым җиде йөз йилбегәнгә барып, җиде йөз йилбегән белән сугышып калды. Арык җирән атлы Алтаин Саин Сүмә Бөрүкченең җиде акбүз атына китте. Җиде йөз йилбегәннең анасына килде, бусагасын баса утырды, кисә- гәсен 1 кисә 1 2 утырды. Алтаин Саин Сүмә әйтте: — Әбедә, әбедә, юл белмәс юлаучы идем, син миңа юлны күргә- зеп бир! Җиде йөз йилбегәннең анасы әйтте: — Канатлы очмас җир иде, аяклы йөрмәс җир иде, нимәнең улы- кызы бу җиргә килде? — дип, ишеген ачып чыгып килеп, Алтаин Саин Сүмәнең башын йотты. Башын йотса да, ике иңен йоталмады. «Ух», дип косып иде. Алтаин Саин Сүмә, авызыннан чыгып, кылычны тотыпг кылыч белән чабып, җиде йөз йилбегән анасының муенын җиргә тө¬ шерде. Аннан соң утка үртәп3, көлен күккә өрде. Аннан китеп җиде тирәк төбенә килде, алты коены күрде. Алтаин Саин Сүмә коега җитеп атны типте, тумар4 итте, үзе селкенде, кылаң5 булды, коеның эчендә ятты кылычын тотып. Анда ятканда Бөрүкченең җиде акбүз аты су эчәргә коега килде, йысыргап 6 эчмәде. Акбүз атлар әйттеләр: — Монда Алтаин Саин Сүмәнең исе бар. Алар өркеп күккә очты. Арык җирән ат иясенә әйтте: — Тиз елдам мен миңа! Ул күктә торган болытка җиткезмим! Әгәр җитә алмасам, ике канатым каерылсын! Алтаин Саин Сүмә торып атка менде. Арык җирән ат күккә очты. Җиде акбүз атны ак болытка җиткезмәде, артыннан куып җитте. Ал¬ таин Саин Сүмә укрукны җидесенә бер салды. Өч төрген 7 күккә алып чыкты, өч төрген җиргә алып төште. Пәһлеван ир пәһлеванлыгына түз¬ де, көчле ир көченә түзде, атын тотып алып кайтты. Кичәге утка килде, кичәге җиде атны сумага8 салды. Утны очып чыкты, кайтып килде. Кичәге тау булган төтен югалган. Алтаин Саин Сүмә шул җиргә барды. Җитеп килсә, Әнә Сулымның көче беткән, йилбегән белән кө¬ рәшеп ятыр. Алтаин Саин Сүмә аны күреп әйтте: — Я, кияү, көчең беткән икән, бир миңа, мин көрәшим. Әнә Сулым: — Мә, көрәш,— дип аларны бирде, кулы белән этәреп. Иилбегәнне үтереп бетерделәр. Бу йилбегәнне үтергән соң алар кайтып йөреп, бер җирдә төште. Анда бер киекне тоттылар. Тубал булган тулганы 9 тутырдылар, Тулыкай 10 булган казанны утырттылар, Киекне суеп астылар, пешереп йиделәр. 1 К и с ә г ә — тирмә ишегенең ян агачы. 2 Кисә — аркылы. 3 Үртәү — үртләү, яндыру. 4 Т у м а р — түмгәк. 5 Кылаң — ат кылы. 6 йысыргау — исен сизү, сискәнү. 7 Төрген — кабат, мәртәбә. 8 Сума — савыт, зур капчык. 9Тулга — өч аяклы казан. 10 Тулыкай — тулы. 58
Олы сөяген авызыннан алдылар, Кече сөяген борыныннан чөмгерделәр. Ятып йокладылар бер җиде көн. Аннан торып киттеләр. Бер тауга чыктылар. Тау башында бер яуга юлыктылар. Яулаштылар көне-төне җиде көн, аш ашамады, су эчмәде. Алтаин Саин Сүмә белән Әнә Су¬ лымны ук белән атып, берсендә җиде яра булды, берсендә биш яра булды. Күп халыкны кырдылар, гаскәрдән читкә чыктылар. Килеп бер җиргә төштеләр, ятып йокладылар. Йоклаганнан ары үлеп калдылар. Әнә Сулымның көрән аты әйтте: — Иябез үлде,— диде,— Син Җирән ат, бар ханның кызына! Кыз аңа бер дару тапсын. Мин иябезне карап торыйм, мин бу җирдә ка¬ лыйм. Черкиләр кортлатмасын, төзнең 1 мәхлүге тимәсен. Көрән ат карап калды, Җирән ат ханның кызына китте: Җирән ат барып, ханның кызының пас карагына 1 2 килде, ханның кызы бу иясез атны күреп әйтте: — Ә Җирән ат, син яңгыз килдең, ияң кайда? Җирән ат әйтте: — Бөрүкченең җиде акбүз атын алып килә ятканда, яу килеп яулап үтерделәр. Сиңа килдем, минем үлгән иямгә бер дару тап! Ханның кызы Җирән атка менеп, өч айлык юлда җизнәсе бар икән, шул җизнәсенә китте. Көне-төне җиде көн китте, аш йимәде, су эчмәде. Бер заманда апасының өенә килеп җитте. Өйгә килеп инде. Әбәкәү: — Туганым, каян килдең? — диде. Кыз, өйдән килдем, дип апасыннан сорады: — Җизнәм кайда? Җизнәсе өйдә юк икән. Апасы әйтте: — Җизнәңне нитмәк идең? Кыз әйтте: — Атам мине кешегә биргән иде, аны яуда үтерделәр, аны терге¬ зергә җизнәмә килдем. Җизнәсе кайтып өенә килде. — Я, балдыз, кайчан килдең? — диде. Кыз әйтте: — Сиңа килдем. Атам иргә биргән иде, ул иремне яуда атып үтер¬ деләр, аны барып тергез! Җизнәсе әйтте: — Я, кайт, мин барырмын,— диде. Балдызы әйтте: — Шаять бармас булма! Балдызы атына менеп өенә кайтты, өенә килеп төшеп атны агыт- ты. Ат иясенә китте. Иясенә килде. Көрән ат иясен карап тора. Хан кы¬ зының җизнәсе килгән, китабын алды. Үлгән кешеләр терелде, әлеге хан кызының җизнәсе анда үлде, болар терелеп торды. 1 Төз — урман, дала, кыр. 2 Пас карагы — карап тора торган җир. 59
—- Без күп йоклаганбыз,— диде. Караса, бер кеше үлеп ята, өстендә бер кәгазь ята. Ул кәгазьне укып бакты: «Мин үлдем, тирән казып, түбә күмсеннәр!» — дигән. Әлеге кешене тирән казып күмделәр. Кайтып ханның йортына килделәр, җиде акбүз атны ханга бирде¬ ләр. Хан чыгып күрде, кешеләренә боерды: — Акбүз атны агытыгыз, җиренә кайтсын! Кешеләре атны бушатты, атлар җиренә кайтты. Арык җирән атлы Алтаин Саин Сүмәгә әйтте хан: — Балам, көчеңне сынарга җибәрдем, һичкем бу атларны барып китергән юк, син китердең. Хан кызын бирде, утыз көн уен кылды, кырык көн туй кылды. Алтаин Саин Сүмә әйтте ханга: — Җирле җирсәдем, сулы сусадым, атам-инәмгә кайтмак идем* Хан әйтте: — Кайт, балам. Иленнән ил бирде, малыннан мал бирде. Алтаин Саин Сүмә кай¬ тып китте. Бер заман атасының йортына якын килгәндә Әнә Сулым әйтте: — Мин йортка борын барыйм! Әнә Сулым борын китте. Барганда, бер кара ат менгән кеше чабып киләдер. Иыданы сонып тартып, Әнә Сулымны чәнчергә килде. Ән® Сулымны атыннан күтәреп, култыгына кыстырып, Алтаин Саин Сү¬ мәгә күтәреп алып килде. Алтаин Саин Сүмә әйтте: — Ә, әдәпсез! Ачыгып, арган юл кешесен култыгыңга кыстырып имгәтеп алдың, ташла аны! — диде. Кара ат менгән кеше аны ташлады. Ул кыз кеше булды. Алтаин Саин Сүмәнең сеңлесе булды. Аттан төшеп җиңгәсе катына керде. Өйгә кайтып килделәр. Алтаин Саин Сүмә әйтте: — Я, атам, кызың бармы? Атасы: — Бар, балам,— диде. — Кызыңны Әнә Сулымга бирдем,— диде. — Яхшы булыр, балам,— диде. Әнә Сулымга бирделәр, утыз көн уен итте, кырык көн туй итте. Арык җирән атлы Алтаин Саин Сүмәне халкы хан итте, Әнә Сулымны өлкән вәзир итте. 7. ЙИРТӨШЛЕК Бер хан * бар икән, җиде улы бар икән, малы күп икән, елкысы, куе, сыеры, ичкесе ’. Көтүче ялламас бу хан, үз малларын җиде ба¬ ласыннан көттерә икән. Көндезен көтеп, кичкесенә бер җиргә җыелы¬ шып килеп, бер җирдә куналар икән. 1 И ч к е — кәҗә. 60
Бер көндә кечеләре әйтте: — Я, агалар, мин бер уй уйлыймын, сез ни уйлыйсыз? — диде. Агалары әйтте: — Без һич уй уйламыйбыз,— диде.— Синең ни уең? Кечеләре әйтте: — Минем уем шул. Без ага-эне җиде ул бер атадан. Атабыз — аллага шөкер, хан, без — хан балалары. Безнең өйләнер вакытыбыз булган. Ата олы аганы да өйләндермәгән, иң кечегез мин дә өйләнер¬ лек булдым. Атабыз безне өйләндерсә, кемебезгә хан кызын алыр, кемебезгә вәзирнең кызын алыр, кемебезгә байның кызын алыр. Җи¬ дебезгә җиде ханның кызын алмас. Өйләнгәч, безнең шушы торудай татулыгыбыз булмас. Безнең атабыз җиде кызлы кешене эстәсә *, без¬ нең торуыбыз шушындый булыр иде. Хан кеше булса да, вәзир булса да, бай булса да, кара кеше булса да, артыгы-киме булмас иде,— диде. Агалары бу сүзне бер хуп сүз дип әйттеләр. — Атабызга кайтып кереп ишеттерик! — диделәр. Өйгә килделәр, атасы әйтте: — Яхшы торамсыз? — диде. Балалары: — Яхшы торабыз,— диде. Кече улы атасына әйтте: — Ата, безнең торуыбыз бик яхшы. Без бер мәслихәт кылдык. Ата, без җиде ул синнән. Безнең олы агабызның өйләнер вакыты җит¬ кән. Иң кечесе мин булырым, минем дә өйләнер вакытым җиткән. Без¬ не өйләндерсәң, җидебезгә җиде кешенең кызын алырсың. Без шул мәслихәтне кылдык: бу җиде кыз бер кешенең кызы булса иде. Без бер¬ беребездән өлкән булмас идек. Атасы әйтте: — Ул киңәшегез бик акыл, ярый. Бер җиде кызлы кешене эстәп багыйм! — диде. Хан юлга, туннар киеп, кулына таяк ошлап 1 2, балаларына хушла¬ шып, хатынына хушлашып, җиде кызлы кешене эзли чыкты. Бара- бара киемнәре тузды, хан сыйфаттан китте, бер шәһәргә якын җитте. Шәһәр читендә бер озын бакчага җитеп, бакча итәге белән барса, эчтән кызлар тавышы килә. Бер кыз килеп, бакчаның йегеннән3 карап күрде. — Апаларым, бире килегез, бире килегез! — дип чакырды кыз. Апалары йөгереп килделәр. Кыз әйтте: — Карагыз, карагыз, шушы безнең кайныбыз4 килә. Апалары бу картны күреп орыштылар кызны: — Калкосгыр 5! Бер узып бара торган теләнчегә барасыңмы? —• диделәр. 1 Эстәү — эзләү, теләү. 2 О ш л а у — тоту (учлау). 3 И е к — ярык. 4 Кайныбыз — кайнатабыз. * Калкосгыр — акылдан язгыры. Si
Киттеләр бакчаның эченә. Янә барып баягы кыз икенче җиреннән багып күрде. Аны күреп әйтте: — Апаларым, монда, бире килегез! — дип чакырды. Апалары йөгерешеп килделәр. — Күреп багыгыз, безнең кайныбыз узып бара. Янә апалары орышты: — Юлаучыга, теләнчегә барамы бу? — диде. Бакча эченә таралдылар. Баягы кыз, янә йөгереп, өченче җиреннән күрде: — Апаларым, килегез бире! — диде. Апалары йөгереп килде. — Карагыз, карагыз, кайныбыз килә,— диде. Апалары суктылар, ордылар, сыктаттылар. Хан шәһәр эченә керде, яхшы, олы өйләрне карады. Кунак булыр¬ га шәһәр уртасында бер олы өй бар икән. Шул өйгә борылып, кунакка керде. Керсә, ханның хатыны ханыш көмеш ашлауда 1 алтын кашык белән кымыз шабырып 1 2 утыра. Бу кереп килгәчтен, кымызын сырты¬ на ышыклады. Бу хан сорады: — Бай хатыны байбичә буласызмы, ханның хатыны ханыш була¬ сызмы? Бу хатын әйтте: — Ханның хатыны ханыш булырбыз, мосафир,— дип җавап бирде. Хан әйтте: — Без мосафир булмабыз, үз шәһәребездә без дә хан идек,— диде. Ханыш әйтте: — Хан булсагыз, юл булсын! Калай 3 өстегез искергән, кая бара¬ сыз? Хан әйтте: — Хезмәтебез шул иде: минем җиде улым бар,— диде,— җиде кыз¬ лы кешене эстәп йөримен җиде улыма алырга,— диде. Ханыш әйтте: — Безнең җиде кызыбыз бар, яхшы кода булырбыз, югары чык- кын 4. Чыгарды, ханның алдына көмеш ашлау белән кымызны тартты, алтын кашык белән коеп бирде. Эчте хан. Ханыш әйтте: — Безнең газабыбыз сездә дә бар икән. Ханым җиде уллы кешене эзли чыккан, килер вакыты булды,— диде. Шулай әйткәндә, шул вакытта өй иясе хан килеп керде. Өстендәге туннары тузган икән. Ханыш сорады: — Я, ханым, җиде уллы кешене таптыңмы? — диде. Хан әйтте: — Җиде уллы кешене табалмадым, алты уллы кеше бар. Берәүсе ир булса иде, балаларыбыздан булыр иде, алты уллы кеше генә та¬ была,— дип ачуланды. 1 Ашлау — тагарак. 2 Шабыру — бутау. 3 Калай — ничек, кая. ( Югары чыккын— югарыга мен. 62
Ханыш әйтте: — Ачуланма! Ачулансаң оят булыр. Кода өйгә килгән, өйдә утыра. Чишенеп, бу килгән кешегә күреште. Баягы кунак әйтте: — Я, хан, минем җиде улым бар, җиде кызлы кешене эзли чык¬ кан идем. Хан әйтте: — Ә, хуш килдең, кода! Йөреп-йөреп, җиде уллы кешене таба ал¬ мадым, эстәп килеп син өйгә килгәнсең, кода. Шул җирдә кода булдылар, мәһәр * салыштылар. Җиде көн тор¬ гызып, җиде көн кунаклады '. Өс-башына яңадан тун кидерде. — Я, кода, инде кайтырбыз ерак җиргә. Без туебызны булҗап1 2 куйыйк. Фәлән айның фәлән көненә булҗадылар. Хан киләмен) дип шун¬ нан кайтып килде. Балалары аталарына карап чыгып, өенә бергә керделәр. Кече улы сорады: — Я, ата, ничек йөрдең? — диде. Атасы әйтте: — Юл яхшы, балам. Җиде кызлы хан табып, сезгә кәләш киле¬ шеп килдем,— диде.— Айның шул вакытына туй ясарга бармак булып билгеләп килдем,— диде. Яракландылар 3. Туйга бара торган көне җитеп килә, ата олы улын чакырып әйтте: — Балам, туйга барсак, мин бармый монда калсам, туй башка¬ рыр кешегез булмас. Шәһәребез эчендә мин үзем хан, урыныма йорт саклап сезнең берәү калсын. Син олы улым булып кал! — диде.— Си¬ нең кәләшеңне алып килербез күчереп! Улының каласы килмәде. Икенче улын чакырды, аның янә кала¬ сы килмәде. Өченче улын чакырды, ул да: «Калмыймын»,— диде. Дүртенче, бишенче, алтынчы улы бары: «Без барабыз»,— диде. Җиденче кече улын чакырды. — Я, балам, Йиртөшлек, мин туй кылырга бармасам, анысын- монысын башкарыр кешегез булмас. Бөтенебез китсәк, йорт саклар кеше булмас. Минем урыныма йорт саклап, мин килгәнче хан булып, син кал!— диде. Йиртөшлек әйтте: — Ярар, ата, ханлык урынына яңгары 4 кешене калдырырга яра¬ мас, мин калсам, минем кәләшемне алып килерсең,— диде. Туйга чыгып киттеләр көллесе5. Шәһәр читенә байтак җиргә йиртөшлек озатып калды. Болар шәһәргә барып җиттеләр, җитеп туй ясый башладылар, әүвәлге көне кече туй булды, икенче көне олы туй булды. Алты улына никях кылып, җиденченең урынына бүрегенә 1 Кунаклау — кунак итү. 2 Бу л җа у * — туй көнен билгеләү. 3 Яракла ну — әзерләнү. 4 Яңгары — чит, ят, яндагы. 5 Көллесе — һәммәсе. 63
никях кылды. Алты кызга алты кияү керде, җиденчегә кияү булмады, кугыс 1 өйгә бикләделәр. Кыз кайгырып елый: — Алты апама кияү инде1 2, миңа кияү юк. Кайным, ялган сөйләп, мине кияүсез кылды. Бу шәһәрдә бер улсыз-кызсыз корткаяк бар иде, шул корткаякка киңәш сорарга төнлә чыгып барды. Корткаяк: — Ник елыйсың, балам? — диде. Кыз әйтте: — Еламаска, алты апама кияү керде, инде миңа кияү юк, шуның өчен елыйм. Карчык әйтте: — Ә, балам, елама, синең киявең йорт саклап калган, ата урыны¬ на хан булып. Апаларыңның кияүләрендәй алты кияү синең бер кия¬ веңә тормас, синең киявең пәһлеван,— диде.— Балам, күч күчәр вакыт¬ та3 атагыз һәрберегезгә малыннан мал биреп, халкыннан халык биреп, хәзинәсеннән пол 4 биреп, иң соңына сиңа килер, әйтер: «Балам, җиде баламның эчендә җиденең үзәгендәй итеп үстергән иң кече ба¬ лам, баламның арасында сөекле балам, сиңа килдем,— дияр,— малым¬ нан мал бирергә, халкымнан халык бирергә, хәзинәмнән пол бирергә». Син анда әйт читкә карап: «Минем кайным хан булгач, синең халкың хәтле халкы юкмы? Синең малың шикелле малы юкмы? Синең полың шикелле полы юкмы»,— дип әйт! Атаң сыктап әйтер: «Балаларымның кечесе, сөекле балам, сиңа килгәч җамланып5 алмыйсыңмы, ни сора¬ ганың бирим?» — дияр. Син әйт: «Бирмәссең, бирсәң миңа ант ит!» Атаң ант итәр. Аннан соң сора: «Җиде кат җир астында, җиде кабат тимер сарай эчендә унике җанлы Чалкойрыгың бар, аның бавыры астында алмас кылычы бар, аны бир миңа, атам!» — дип. Карчык әйт¬ кәч, кыз өенә кайтып барды, тыныч алып йоклады. Туй үтеп, күч чыгар вакытында атасы малыннан мал биреп, хал¬ кыннан халык биреп, хәзинәсеннән алты кызга пол биреп, җиденче кызга килде. — Я, балам, җиде баламның эчендә җиденең үзәгендәй итеп үс¬ тергән балаларымның кечесе, сөекле балам, малымнан мал бирим, хә¬ зинәмнән пол бирим сиңа! Кыз әйтте: — Минем кайным хан булгач, халкым да бар, малым да бар, по¬ лым да бар! Хан сыктады: — Ник алмыйсың? Теләгәнеңне мин сиңа бирим,— диде. Кыз әйтте: — Бирсәң, ант ит! Хан ант итте. Кыз әйтте: 1 Кугыс — буш. 2 И н ү — керү. ’Күч күчәр вакыт — кызны егет өенә күчерү вакыты. 4 П о л — акча. * Җамлану — үпкәләү. 64
— Җиде кат җир астында, җиде кабат тимер сарай эчендә унике җанлы Чалкойрыкны, бавыр астында алмас кылычы белән бир миңа, атам. Атасы сыктады: — Яшем җитмешкә җитеп, җиде төшеп күргәнмен үзем дә. Кыен булса да — ант иттем — бирим. Хан төште, йөгән алды, Чалкойрыгын алып чыкты, иярләп, бала¬ сын өстенә мендерде. Алты кызны мүңүдәккә 1 утыртты. Утырып малы белән, халкы белән чыктылар. Кечесе малсыз, халыксыз, ат өстендә чыкты. Хан әйтте: — Кода, бире кил! Килде кодасы. Хан әйтте: — Юлыгызда түбә бактар ыспайы1 2 җир булыр, үләне шундый яхшы булыр, суы шундый яхшы булыр,— диде.— Кич булырлык бул¬ са, шул җиргә җитми тукта, я артылып 3 тукта, шул җирдә кунма! Күч күчереп чыгып киттеләр. Озатып, өенә кереп утырды хан. Өе аулак булды, тынычлык тапмаганнан тышкары чыкты. Шәһәр эчендә һичбер мал тавышы юк. Итлектә 4 аты бар икән. Бу атына менеп, күч артыннан куып китте. Инде Чалкойрыкның артына көлле мал ияргән. Хан кече кызга барды, җитеп әйтте: — Ә, балам, җиде баламның арасында сөекле балам, мөбарәк йө¬ зеңне күрим дип килдем, борылып кара! — диде. Борылып карады. Кыз карагач, көлле малының өч өлешеннән бере калды. Хан янә куып барды, җитеп янә әйтте: — Ә, балам, җиде баламның кечесе, балаларым арасында сөекле балам, мөбарәк йөзеңне бер күрим дип килдем, борылып кара!—диде. Карады кыз, ике өлешнең янә бер өлеше калды. Хан кайтты. Янә хан китте куып, җитеп әйтте: — Ә, балам, җиде баламның арасында сөекле балам, мөбарәк йө¬ зеңне күрим дип килдем! Кыз карамады, карамагачтын, малының өч өлешеннән берсе кыз белән китте, хан өенә кайтып барды. Шулай киттеләр. Берничә көннән соң кич вакытта, хан «кунма» ди¬ гән ыспай җиргә җиттеләр. Бер арбаның түңәресендә5 шул җиргә ту- гарынды халык, кемесе ут якты, кемесе су алып килде, малын утлатыр¬ га бушаттылар. Хан коданың әйткән сүзен онытты. Кече кыз әйтте: — Атам боерды кунмаска, аннан китик! Алты кыз мүңүдәктән башларын күрсәтеп: — Кичә килеп, бүген баш була...— диделәр. Сүзен алмадылар, кундылар. Кыз бу Чалкойрыгы белән бер каен астына тукталды, төшеп, Чал- 1 Мүңүдәк* — кызның бирнәсен төягән арба я чана. 2 Бактар ыспайы — биек, ыспай, килешле. 3 Артылу — үтү. 4 Итлек — келәт, абзар. 5 Түңәресе — түгәрәге, тирәсе. 5 3-604 65
койрыкның аяк астында утырды. Теге мама 1 бу кызга ике йон биргән: «Бер шомлык килсә, аны тот»,— дип. Бу ике йонны кулына тотып утыр¬ ды. Төн булганда халык йоклаган иде. Ерактан күренде ике шәм ши¬ келле нәрсә, кызга туры килә. Бу кызга якын килгәндә, таныды: авы¬ зыннан очкын чыгарган бер аждаһа икән, ике шәмдәй көйгәне1 2 ике күзе икән. Кызны йотарга иткәндә ике йонга кагылып, читкә очты. Бу аждаһа елан халыкны түгәрәк коршап ятты. Хан халыкның уртасында йоклый икән. Аждаһа елан ханны сакалыннан тотып уятты. — Я, хан, минем утлавымда утлатып, минем сулавымда эчереп, утынлыгымны яктырып, ник туктадың монда? — диде.— Бар халкың белән сине йотамын,— диде. Хан курыкты: — Алты улымны, алты киленемне бирим, бушат! — диде. Аждаһа әйтте: — Минем синдәге шикелле алты улым, алты киленем үземнең дә бар. Өйдә калган балаң Йиртөшлекне бирсәң, бушатыйм,— диде. Хан әйтте: — Үзем бирә алмыйм, халкымны уятып багыйм,— диде. Уятты халыкны, әйтте: — Я, балаларым, бу аждаһа сезнең алтыгызны кәләшләрегез бе¬ лән алмый, бу елан Йиртөшлекне сорый, бирикме, әллә бирмикме? — дип әйтте. Оланнары әйтте: — Бу халыкны бер Ииртөшлек өчен жәлләмисеңме? Бирик! Бирде хан Йиртөшлекне. Бер вакытта бирмәк коеп 3, мөддәт кы¬ лып 4, бушатып кайтып киттеләр. Шәһәргә якын килгәндә, бер адәм дәл булып5, йиртөшлеккә сөен¬ чегә чапты. Ииртөшлек башындагы кәпәчен сөенчегә бирде. Ииртөшлек, киенеп, атка атланып, кәләшенә отыры китте *. Җит¬ те мүңүдәкләргә. Алты мүңүдәктә дә: «Синең кәләшең түгел,— дип әйттеләр агала¬ рының кәләшләре.— Артта ялан атта синең кәләшең»,— диделәр. Кәләшенә килеп, кулы белән күрешлек кылырга теләсә, кәләше ку¬ лына какты, ике сонды, какты, өч сонды, какты. Ииртөшлек әйтте: — Я, кәләш, минем кулыма ник кагасың, ни җирем яктырмадың? 6 Аягым аксак түгел, кулым кулак7 түгел, күзем сукыр түгел, ни җирем ярамады? Кәләш әйтте: — Синдәй егетне күреп сөйгәнче, күрми көйим,— диде.— Ник атаң аждаһа еланга бирде сине? Ииртөшлек, бу сүзне ишетеп, алга чыгып, мүңүдәкләрне туктатты. 1 Мама — әби. 2 Көйгәне — янганы. 3 Бирмәк кою — нәрсәне дә булса бирү турында сүз куешу. * Мөддәт кылу — срок кую, вакыт билгеләү. 5 Д ә л булу-— очрау, туры килү. 6 Яктырмау — ошатмау, хуш яклау. 7 Кулак — чулак. 66
— Я, ата,— диде,— син мине чыннан да аждаһа еланга бирдең¬ ме? — диде. Атасы әйтте: — Курыкма, балам, байтак вакыт син өйдә торырсың. Егет әйтте: — Юк, атам, син аждаһа еланга мине биргән булсаң, мин өйгә кайтмыйм. Өйгә кайткач, өйдән чыгу авыр булыр. Мин инде аждаһа еланга китим,— диде. Шул ук вакытта Ииртөшлек, хушлашып, еланга барам, дип, атка менеп китте. Кәләшен узып китәр иде, кәләше чакырды: — Ә, егет, кил,— диде. Килде егет. Кәләше әйтте: — Бу атыңнан төш, синең атың ярамас. Минем атыма мен, бу унике җанлы Чалкойрык, кирәк вакытта бавыры астында алмас кы¬ лычы бар,— диде. Елашып, хушлашып, Чалкойрыкка менеп, еланга китте. Барып- барып егет еланга җитте. Елан юлда ята икән. Егет әйтте: — Елан, мин сиңа килдем, мин йиртөшлекмен, эчә торган булсаң эч, йота торган булсаң йот! Елан әйтте: — Йиртөшлек, йотарга чакырганым юк, эчәргә чакырганым юк. Бу җирдә ятканыма җиде ел булды. Җиде улым, җиде киленем бар өемдә. Үз ихтыярым белән тормыйм шул җирдә. Бер падиша җибәрде мине. Йиртөшлек шул җиргә килер, дип әйтте. Килсә, син аны алып кил, диде. Хан ярлыгы көч булганда, мин монда сакладым. Еланнар¬ ның көчлесе мин, еланнарның чичәне мин, еланнарның күзе үткере мин. Минем соңыма син ияр, мин сине шул падишага алып барырмын. Елан шулай әйтеп узып китте, Йиртөшлек еланның артыннан ия¬ реп китте. Барып-барып җир тишегенә килделәр. Елан бу җирдә тук¬ тады: — Шушы тишеккә төшәбез. Монда без төшкәч, җир астында елан күп булыр. Син курыкма, Йиртөшлек. Ярылып бу еланнар миңа юл бирер. Җире булмаса, бу еланнар бер-беренең өстенә чыгып юл бирер безгә. Бу еланнар төрле-төрле булыр, кемесе аларның кара булыр, ке- месе чуар булыр, кемесе яшел булыр, кайберсе ак булыр. Бу тишектән кереп, төшеп киттеләр. Еланның сүзе рас икән. Хи¬ сапсыз төрле елан күп икән. Еланны үткәч, бер шәһәргә җитеп килде¬ ләр. Шәһәрнең уртасында ханның бер олы өенә килделәр. Елан, кап¬ касын башы белән ачып: — Йиртөшлек, шунда кер,— диде. Йиртөшлек керде. Курасының уртасында өч чуен багана бар икән. Чалкойрыкның өстеннән төшеп, бисмилла әйтеп, тезгенен чуен баганага салды. Бага¬ на, тезгенне күтәрә алмыйча, егылып җиргә төште. Икенчесенә барып бәйләде, икенчесе янә төште егылып. Өченчесе күтәрде. Шул өйгә кер¬ де йиртөшлек. Өйдә бер адәм юк икән. Түр башында мендәр өстендә бер ак еланчык бөкләнеп ятыр. Шул ук вакытта өйгә бер адәм керде. (Ул падиша икән.) 67
— Исәнме, кияү,—диде (Ииртөшлеккә). Шуннан күп кеше керде, һәркайсы, кияү килгән икән, диде. Шул якка кияүгә урын шайладылар '. Түшәкләрне салдылар, чыбылдыклар¬ ны кордылар, хатын урыны шайладылар. Баягы яткан еланчык уры¬ ныннан төшеп, шул чатырның эченә кереп ятты. Падиша әйтте: — Мулланы чакыр! Минем кызым белән Ииртөшлеккә хөтбә укып никях кылсын,— диде. Мулла килде, никях кылды. Җәмәгать чыккач, падиша боерды: — Кияүне урынына алып керегез! — диде. Аннан соң кияүне алып, баягы торгызган чатыр-чыбылдык эченә, баягы ак еланчыкның янына утыртты. Шул ак еланчык түшәкнең бер читендә ятыр. Аш килде, ашады егет, елан ашамады. Бер хатын: — Шәмне сүндереп ятыгыз! — дип чыкты. йиртөшлек, еланнан качып, түшәкнең бер читендә ятты. Хәвефлә¬ неп йоклый алмый ятты. Йоклап бара икән, уянып килсә, бер сылу кыз битеннән үпте. Егет әйтте: — Мин синнән елан дип курыктым, син монда сылу кыз идеңме? — дип кызны тотты, тотып кочаклап ятты. Иртә торса, падиша килде: — Минем кызымны алдың, миңа кияү булдың, кеше өендә тору сиңа ярамас, үзең өй кылу кирәк,— диде.— Шул тарафта бер дәрья бар, шул дәрьяның эчендә асыл сөяк бар, шул асыл сөяктән алып килеп өй кылсаң * хуп булыр. Йиртөшлек: — Мин барып килим,— дип, Чалкойрыгына атланып чыгып китте. Юл белән барып утырса, бер яланда бер өй иде. «Бу өйдә ни нәр¬ сә бар икән, кереп чыгыйм!» — дип, Йиртөшлек аттан төште. Шул җир өйгә * керсә, өлкән бер карчык ятыр. Башын түр стенага терәп, бер аягын ишек стенасына терәп, бер аягын ишек киштәсенә терәп, боры¬ нын түбә тактага * 2 терәп, бер кулы белән җеп эрләп, бер кулы белән шул җепне чиратып3 ята икән. Карчык әйтте: — йиртөшлек балам, кая барасың? — диде. Йиртөшлек әйтте: — йатшага кияү-аяу булдым, кызын алдым. Үземнең өем юк, өй кылырга шундый дәрьяда асыл сөяк бар имеш, шуны алырга кайнатам мине җибәрде. Карчык әйтте: — Балам йиртөшлек, ничек алып чыгарсың аны? Рас, бар, алуын алырсың, син байтак ерак җиткәч, синең артыңнан кычкырырлар: «Бур¬ ны тотыгыз, ошлагыз 4», дип. Син шунда артыңа борылып карамагай- сың. Борылып карасаң һәлак булырсың, карамасаң кайтып җитәрсең! Йиртөшлек барып, асыл сөякне җитеп, дәрьяның эченнән алып, ' III а й л а у — җәю. 2 Түбә такта — түшәм. 3 Чирату — кату. 4 О ш л а у — тоту. 68
арытты 1 атына, атланып кире чыгып килгәнендә кычкырыштылар ар¬ тыннан: «Бурны ошлагыз, тотыгыз!»—дип. Йиртөшлек карамады, алып килде. Асыл сөяктән өй кылды, өенә хатынын алып кереп, өй тотты. Кайнатасы бер көнне килде Йиртөшлеккә кунакка. Кайнатасы әйтте: — Ул өеңне хуп кылгансың. Минем кызымны алдың, кызым ки¬ лешкән, кызыма каршы өең килешкән, берүк өсте ябусыз. Шул җирдә бер киек бар, шул киекнең уң як кабырга йоны алтын, уң мөгезе ал¬ тын, сул як кабырга йоны көмеш, сул мөгезе көмеш. Шул киекнең ти¬ ресен алып килеп, өй түбәңне япсаң, алтын мөгезен түр тәрәзә төбенә утыртсаң, көмеш мөгезен ян тәрәзә төбенә утыртсаң, хуп килешер иде,— диде. Йиртөшлек: — Мин барып килим,— дип, Чалкойрыгына атланып чыкты. Барып-барып җир өйгә җитте. Әбигә кереп әйтим, дип җир өйгә керде. Карчык әйтте: — Я, Йиртөшлек, кая барасың? — диде. Йиртөшлек әйтте: — Өемнең өсте ябусыз. Шул җирдә шундый бер киек бар имеш, уң кабырга йоны алтын имеш, уң мөгезе алтын имеш, сул кабырга йо¬ ны көмеш имеш, сул мөгезе көмеш имеш, диде,— Шуны үтереп тиресен алырга кайнатам мине җибәрде. Карчык әйтте: — Ай-яй, балам, аңа барсаң, ничек килерсең. Ул киек бик яман. Я утлавында утласа, бергә утлап китәр сине, я су эчкәндә сине бергә эчеп китәр. Егет әйтте: — Барамын! Үлсәм дә, терелсәм дә барамын! Карчык әйтте: — Утлау утлап кайткан чагында барсаң иде. Утлавын утлап кит¬ кәнендә, үләнен калдырмый бетереп, кара туфрагы әйләнеп калыр. Су¬ лавын су эчкәнендә бер күлнең суын бетергәнче эчеп китәр, күл корып калыр. Йоклаган чагында барганда, төлкеләрнең куәтлесен, чичәнен, күзенең йитесен 1 2 каравылга куйган, Йиртөшлек килгәнендә мине уят, дип. Ул төлке койрыгын җиргә сугып кычкырганда буаз бияләр колы¬ нын салыр, ике кат бичәләр баласын төшерер. Йиртөшлек чыгып китте. Җитсә, бер яланның кара туфрагы әйлә¬ нә ятыр. Күлнең суын бетереп эчеп, күл корып ятыр. Каравыл куйган төлкене күрде. Бу төлке койрыгын җиргә сугарга җайлаганда Йиртөш¬ лек әйтте: — Бер кычкырып бак! Кычкырсаң, сине койрыгыңнан тотып җир¬ гә салырмын, сөякләреңне каушатырмын 3,— диде. Төлке әйтте: 1 Арыту — аркылыга бәйләү, төяү. 2 Йитесе — җитүе, үткене. * Каушату — туздыру, вату. 69
— Үз иркемчә тормыймын. Киек, алдырып, шул җиргә каравылга куйган. Мин төлкеләрнең куәтлесе, күзе үткере, алты елдан бирле ята¬ мын, алты улым, алты киленем бар иде, шуларны күрми торамын. Үтермә мине, мин кычкырмыйм! — дип, төлке качып китте. йиртөшлек күрде: алдында киек ятыр йоклап. Ут шикелле алтын йоны өстендә янып торыр. Йиртөшлек янын-угын 1 алып, киекне кара йөрәккә карап атты. Киек үергән 1 2, егылып төште. Киек, әйтте: — Эттә, Йиртөшлек, килдеңме? Үлемем синнән булыр дип тойган идем. Син туганда бик авырлык килгән иде, соганак бармагым3 мырт иткән, симә 4 кабыргам шырт иткән. Хәрам үтермә, бугазла!—диде. Бугазлады. Мөгезләрен кагып алып, тиресен суеп алып, кайтып килеп, тиресе белән өй түбәсен япты. Алтын төген урам ягына туры китереп, Көмеш йонны кура ягына китереп, Алтын мөгезен түр тәрәзәсенә Алтын терәк кылып утыртты, Көмеш мөгезен ян тәрәзәсенә Көмеш терәк кылып утыртты. Өе бик яхшы икән. Кайнатасы бер көндә янә кунакка килде. Кай¬ натасы бер ябуын, терәкләрен күреп әйтте: — И, балам, өеңнең ябуын, терәкләрен килештереп куйгансың. Инде шул җире килешми, кураң юк. Шул җирдә бер кара кош бар имеш, шуның канат каурыйсыннан абзар * ясасаң бик ярар иде, кәрван синдә туктар иде,— диде. Йиртөшлек, ярар, диде, Чалкойрыгына атланып китте. Барып-барып җир өйгә җиткәндә, йиртөшлек карчыкка керде. Карчык әйтте: — Я, балам, кая барасың? — диде. йиртөшлек әйтте: — Өй янымда кура юк, ул килешмәде. Шундый каракошны атып, канат каурыйсын алып килеп, өең янында кура кыл, дип, кайнатам мине җибәрде. Карчык әйтте: — Ай-яй, балам, калай барасың? Азык эзли чыккан вакытта каршы булсаң, Канат җиле белән өереп алып, һәлак булырсың, йөреп килеп оясында яткан чакта барсаң, Кошларның яманын, кошларның чичәнен, Кошларның күзенең йитеген — Каравылга куйган шоңкарын. Ул кычкырса, буаз бияләр колын салыр, Ике кат бичәләр бала төшерер,— диде. 1 Янын-угын — янугын, ук-җәясен. 2 Үергән — үләндә шуышкан. 3 Соганак бармак — чәнчә бармак. 4 Симә кабырга — соңгы кечкенә кабырга. 70
Йиртөшлек әйтте: — Шулай булса да барыйм! Егет атка менде, барды. Шоңкар кошны күрде. Ул шоңкар кычкы¬ рырга итте, йөртешлек әйтте: — Кычкырма! Кычкырсаң, күзеңне атармын, сөягеңне каушатыр¬ мын. Кош кычкырмады. Йиртөшлек, кара кошның оясына килде, янын * алып, кара кошны йоклап ята торган оясында коргыннан-коргынгаs үтә атты. Кош егылып төште, әйтте: — Эттә, Йиртөшлек, килдеңме? Үлемем синнән булыр дип белгәйдем, Син туганда миңа бик авырлык килгәйде, Симә кабыргам шырт итте, Соганак бармагым мырт итте. Үтерсәң, хәрам үтермә, бугазла мине,— дип әйтеп үлде. Кошның канатыннан каурыен алып кайтты өенә. Кура кылды. Кай¬ натасы янә бер көнгә кунакка килде. Кураны күреп егеткә әйтте: — Я, киявем, кураңны хуп кылгансың. Кәрваннар күп төшә сиңа,, башка җирдә туктамый. Инде өең яхшы, кураң яхшы, көлле3 җире ки¬ лешкән, бер җире килешми. Бичәң берәү. Бер кеше кәрваннарның хез¬ мәтеннән бушый алмый. Бичәң икәү булса, берәү үз хезмәтеңә булыр иде, берсе кәрваннар хезмәтенә булыр иде. Барса Килмәс падишаның бер Көнәр атлы кызы бар, син шуны икенче бичәгә алып килсәң иде„ көнкүрешең бик хуп килер иде. Йиртөшлек әйтте: — Ярар, мин алып килим аны,— диде. Чалкойрыгын менеп, китте. Барып-барып җир өйгә килде, бу ма- мадан сүз сорыйм әле, дип карчык өенә килеп керде. Карчык аны күреп әйтте: — Я, балам Йиртөшлек, кая барасың? — диде. Йиртөшлек әйтте: — Курамны кылдым, узган-барган кәрван барысы миңа туктый, башка җирдә туктамый. Яңгыз бичәм хезмәттән бушамый, шуның өчен Барса Килмәс падишаның кызы Көнәрсылуны алырга барамын,— диде. Карчык әйтте: — Ай-яй, балам, бик ерак икән, анда ничек җитәрсең? Чалкойры- гыңның алты көнлек хәле калды, аннан ерак бара алмас. Егет әйтте: — Барырга чыккан юлымны барамын, үлсәм дә үлим,— дип чы¬ гып, Чалкойрыгын менеп китте. 1 Янын — җәясен. 2 Коргын — канат сөяге. 3 Көлле — һәммә. 71
Алты көн барганнан сон Чалкойрык туктады, аягын атламады, сукса да атламады. Ииртөшлек аттан төшеп иярен алды, чиресе 1 бе¬ лән бергә күне суелып чыкты, йөгәнен алып бушатты. Иярен җиргә салып, башын ияргә салып ятты Ииртөшлек. Чалкойрыгына сыктап ятты, күннең сыдырылган җиренә саескан кунып чукыганны көшкерт- кәнче1 2, атның көче беткән иде. Хуҗасы сыктап, арып йоклап калды. Егет йоклагач, Чалкойрык Җиде кат җир астында утланды җиде көн, Алты кат күк3 өстендә утланды алты көн. Иясенең янына килде, иясе йоклый иде. Хуҗасын борыны белән төртеп уятты. Уянды. Чалкойрыкның симергәнен күрде, сөенде. Бис¬ милла, дип йөгән катты, өстенә иярен салды. Ат әүвәлгедән симергән, аелы җитмәде. Аелын озайтып тартты, менеп китте. Юлда бер карчык, җир өйдән чыгып, ул мүешен 4 дә тыга, бу мүе- шен дә тыга, җир һаман агып төшә. Ииртөшлек әйтте: — Ә, мама, бу ни газабың? — диде. Карчык әйтте: — Өем ага. Барса Килмәс падишаның кызы Көнәрсылу, Йнртөш- лек мине алырга килмәсен дип, җир тамырының тотуын алып куйган, шуның өчен өем тотмый. Ииртөшлек әйтте: — Көнәрсылуны алырга мин, Ииртөшлек, барам,— диде. Карчык әйтте: — Син Ииртөшлек булсаң, минем бер улым бар. Ииртөшлек Кө¬ нәрсылуны алырга килә дип ишетеп, шуның белән бергә китәр өчен көч сыныйм дип киткән. Каршы булсаң, бергә алып кит. Егет барып утырса, юлда бер егет киекне мөгезеннән тоткан, ая¬ гына тирмәнташ бәйләгән. Киекне бушата, киек күз күреме котылып киткәчтен куа. Аягына тирмәнташ бәйләгән булса да, янә киткән җире чикле җиргә җибәрми, артыннан җитеп тота. Ииртөшлек әйтте: — Ә, егет, аягыңа тирмәнташ бәйләп, бу киекне бушатып, янә ар¬ тыннан тотасың җитеп. Бу ни газабың? — диде. Егет әйтте: — Барса Килмәс падишаның Көнәрсылуын алырга Ииртөшлек килә дип ишеттем, шуның белән китәргә көч сыныйм. Ииртөшлек әйтте: — Тирмәнташны калдыр, йиртөшлекмен. Бергә китик Көнәрсылу¬ ны алырга. Ииртөшлек Чалкойрыкның бер күз 5 кылын алып селкеде, ат бул¬ ды, егетне шул атка мендерде. 1 Чиресе — чергән жире. 2 Көшкерткәнче — «көш-ш» дип куганчы (вакытны белдерә). 3 Күк — чирәм, яшел үлән. 4 Мүе ш — өй почмагы. 5 Б е р күз кыл — бер бөртек кыл. 72
Икәү булып бардылар... Аннан барып бер егеткә каршы киләләр. Бу егет бер тауны алып, бер тауга суга. Ииртөшлек әйтте: — Я, егет, бер тауны алып бер тауга сугасың, бу ни газабың? Бу егет әйтте: — Барса Килмәс падишаның кызы Көнәрсылуны алырга Йиртөш- лек килә дип ишетеп, шуның белән китәргә көч сыныйм. Ииртөшлек әйтте: — Бергә китик Көнәрсылуны алырга. Ииртөшлек Чалкойрыгыннан бер күз кылын алып селкеде, ат бул¬ ды. Бу егетне атка мендерде. Бардылар өчәү булып... Өчәү барып утырса ’, юлда бер егеткә җиттеләр. Ул егет бу җирне ятып тыңлый, йөгереп барып ятып, янә ул җирне тыңлый. Ииртөшлек әйтте: — Бу җирне ник тыңлыйсың? — диде. Бу егет әйтте: — Барса Килмәс падишаның кызы Көнәрсылуны алырга Йиртөш- лек килә дип ишетеп, шуның белән китәргә көч сыныйм. Алты кат җир астындагы айы1 2 ишетәмен, җиде кат җир астындагын ингер 3 ишетә¬ мен. Ииртөшлек: — Ярый,— диде,— бергә китик. Мин Ииртөшлекмен. Чалкойрыгыннан бер күз кыл алып селкеде, ат булды, егетне шул атка мендерде. Дүртәү булып чыктылар... Аннан барып бер егеткә каршы киләләр. Ул егет бер күлнең суын авызына убып4 ала, икенче күлгә алып барып коя. Икенчесенең суын янә авызына убып, янә бу күлгә коя. Ииртөшлек әйтте: — Бу ни һөнәрең, егет? — диде. Ул егет әйтте: — Барса Килмәс падишаның кызы Көнәрсылуны алырга Ииртөш¬ лек килә дип ишеттем, шуның белән китәргә көч сыныйм. Ииртөшлек әйтте: — Шулай булса, бергә китик Көнәрсылуны алырга. Ииртөшлек Чалкойрыгыннан бер күз кылын алып селкеде, ат бул¬ ды, бу егетне шул атка мендерде. Инде бишәү булып янә чыктылар... Бишәү барып бер егеткә кар¬ шы киләләр. Ул егет бер черек түмгәкне алып, балта белән кап яра 5 икән. Ииртөшлек сорады: — Бу ни азабың? Егет әйтте: — Барса Килмәс падишаның кызы Көнәрсылуны алырга Ииртөш¬ лек килә дип ишеттем, шуның белән бергә китәргә көч сыныйм. Ииртөшлек әйтте: 1 Барып утырса — бара торса. 2 А й ы — ачык. 3 Ингер — азрак. 4 Убып — тутырып. 8 К а п яра — урталай яра. 73
— Ярый, бергә китик Көнәрсылуны алырга, мин йиртөшлекмен. Йиртөшлек Чалкойрыгының бер күз кылын алып селкеде, ат булды, егетне шул атка мендерде. Алтау булып чыктылар... Аннан алтау барып, бер егеткә каршы киләләр. Бу егет бер тур¬ гайны ике канатыннан агачка бәйләп күз күреме җирдән янук белән ата, бер күзеннән икенче күзенә үтә ата. йиртөшлек әйтте: — Егет, бу ни һөнәрең? — диде. Бу егет әйтте: — Барса Килмәс падишаның кызы Көнәрсылуны алырга Йиртөш¬ лек килә дип ишеттем, шуның белән китәргә көч сыныйм. Йиртөшлек әйтте: — Бергә барыйк дисәң, китик! йиртөшлек Чалкойрыгыннан бер күз кылын алып селкеде, ат бул¬ ды, егетне шул атка мендерде, җидәү булдылар. Киттеләр җидесе, бара-бара Барса Килмәс падишаның кала кап¬ касына җиттеләр. Капка көтүче кертмәде, йиртөшлек Чалкойрыкның бавыры астыннан алмас кылычын алып капка көтүченең башын кис¬ те. Барса Килмәс падишага җиттеләр, йиртөшлек әйтте: — Падиша, синең бер Көнәрсылу атлы кызың бар, аны сорарга килдем. Падиша әйтте: — Мин кызымны тик бирмим. Бер карчыгым бар, өч көнлек җир¬ дән йөгереп, шуны узсагыз, кызымны бирәм. Узалмасагыз, башыгызны чабармын. Шәһәрнең читенә барып, бүген куныгыз! — диде. Бу җиде кеше шәһәрнең читенә барып кундылар. Иртән янә ханга килделәр. Йиртөшлек әйтте: — Ташбәйләгеч! Син аягыңа тирмән ташы бәйләп, киекне йөгереп тотасың, таш бәйләмәсәң, карчыкны узарсың. Карчык килде, кулына ике түес 1 алган, егет белән йөгерергә өч көнлек җиргә бардылар. Карчык йөткерә: — Тукта, балам, мин карт кеше, тамагым ката 1 2, мин су эчим! — дип, тырысын ача. Су эчәр чагында егет әйтте сорап: — Миңа да, әби, азрак эчер,— диде. Әби әйтте: — Үзегез су алып килмисез, эчермим дисәм, иптәш кешечә бул¬ мый. Эч теге түестән! — дип, икенче түесне бирде. Бу түестә аракы икән. Егет эчте. Исереп, егылып ятып йоклап кал¬ ды. Карчык ике көн йөгерде. Өченче көн таң атканда егет торды. Тор¬ са, карчык юк. Егет йөгерде. Шул көнендә йөгереп, карчык артыннан җитеп узганында, әби аның җиленә егылып, таянып калды. Халык, килерләр дип, карап тора. Берәү йөгереп килгәнен күрде¬ ләр. Падишаның карчыгы килә, диделәр. Шул сәгатендә егет шәһәргә җитеп килә. Үзен туктата алмый. Шәһәр читендә бер сигез мүешле * 1 Түес, төес — тырыс. 2 Тамагым ката — тамагым кибә. 74
яңа өй булган. Егет тукталыр өчен шуның почмагына тотынган. Өй икенче ягына әйләнеп утырган да, егет шулай туктаган. Падиша әйтте: — Син минем карчыгымны адаштырып, тиңәшмәен 1 йөгереп кит¬ кәнсең. Карчык килсен, аннан сорармын. Карчык кичен килде. Падиша сорады: — Тиңәшеп киттегезме, сине калдырып киттеме? Карчык әйтте: — Мин бу егетне исерттем, йоклатып калдырдым. Ике көннән сок. торып йөгерде, узып китте. Падиша әйтте: — Ярый, бу һөнәремне бетердегез. Янә бер һөнәрем бар. Инде шә¬ һәр читендә куныгыз. Иртән килсәгез, Чыңгыз дигән алыбым бар, бу алыбымны көрәшеп төшерсәгез, кызымны бирәмен. Җиде кеше шәһәр читендә кундылар, иртән торып падишага кил¬ деләр. Йиртөшлек әйтте: — Син, Таусуккыч, бик көчле кеше икәнсең, тауны күтәргән кеше, кешене төшермәсме? Син төш, бу алып белән көрәш! — диде. Падиша Чыңгыз алыпны китерде, көрәшегез, дип. Төште Таусук¬ кыч, Чыңгыз алыпны бер сукты, сөяге каушап төште. Падиша аны кү¬ реп әйтте: — Ярый, тагы бер һөнәрем бар. Аны кылсагыз, кызымны бирәм, кылмасагыз, башыгызны кисәрмен. Ни һөнәр булганын әйтмәде. Шәһәр читенә җидәү бардылар. Кунган җирдә: «Моның ни һөнәре бар икән?» — дип әйттеләр, йиртөшлек әйтте: — Җиртыңлагыч, син алты кат җир астындагыны яхшы тыңлый¬ сың, син тыңлап бак. Көнәрсылу ни әйтә? — дип әйтте. Җиртыңлагыч тыңлап килде. Көнәрсылу алты кат җир астында сөйләде: — Хәйран һөнәрле егет икән. Бүген үләр. Атам аларны тимер са¬ раена яптырып, тышына күмерләр куйдырып, стеналарны күрек белән бастырып кыздырыр. Стеналар кызса, бу егетләр сарай эчендә үләрләр. Йиртөшлек әйтте: — Шулай булса, Күлупкыч, син бер күлнең суын авызыңа алып кил. Күлупкыч бер күл суын авызына алды да, падишага бардылар. Падиша әйтте: — Егетләр, шулдыр һөнәрем, тимер сарайга кертәмен. Өч көй эчендә торып чыгар булсагыз, аннан соң кызымны бирәмен. Өч көн кунып, тора алмасагыз, башыгызны чаптырырмын. Егетләр, ярый, диделәр. Егетләрне хәзер тимер сарайга бикләтте. Тимер сарайның стена¬ лары буена күмер куйдылар, ут салып, күрек белән өрдерде. Стеналар кызып, боларга эссе җитешә башлагач, Күлупкыч, авызыннан суны бушатты, сарайның стеналары эссесен кайтарды. Өч көн падишанын хезмәткәрләре кыздыра алмадылар. Кереп падишага әйттеләр: 1 Тиңәшмәен — тиңләшмичә, ярышмыйча. 5Г&
— Өч көннән бирле безнең утыбыз сүнә, без стеналарны яхшы кыздыра алмыйбыз. Падиша әйтте: — Өч көнгә җиткәнче тере булырлар дисезме? Алар үлгәндер, ачыгыз! Тимер сарайның ишеген ачтылар, ачсалар — егетләр тере. Сарай¬ ның стеналарына авызыннан бушаткан суның балыклары ябышып пеш¬ кән. Ябышкан җиреннән алып, болар ашап торалар. Аны падишага әйттеләр. Падиша чыгып карады, тегеләр әйтмешенчә, болар балык ашап торалар. Падиша әйтте: — Егетләр, чыгыгыз! Инде кайтыгыз! Янә бер һөнәрем бар. Иртән килеп бу һөнәремне кылсагыз, кызымны бирәмен! — диде. Шәһәр читенә барып кундылар. — Бу ни һөнәр икән? — диделәр. — Җиртыңлагыч! Көнәрсылу ни сөйләгәнен тыңлап бак! — диде¬ ләр. Җиртыңлагыч тыңлап бакты. Көнәрсылу әйтте: — Хәйран егетләр тимер сарайда үлмәгәннәр пешеп. Атам таңла 1 тимер түмгәк ташлый, агач балта ташлый. Тимер түмгәк дигәне черек түмгәк, агач балта дигәне үткен балта. Алар яра белмичә үләрләр. Белмәсәләр, атам башларын чабар. Бисмилла, дип суксалар, ярылыр. Шулай дип Көнәрсылу сөйләде. Йиртөшлек әйтте: — Я, Түмгәкьяргыч, синең чиратың икән. Иртә бардылар падишага. Падиша боларга тимер түмгәк, агач балта бирде. — Шуның белән ярыгыз,— диде.— Яра алмасагыз, башыгызны ча¬ бармын,— диде. Түмгәкьяргыч, балтаны тотып, бисмилла дип сукты, түмгәк ярыл¬ ды. Падиша аны күреп әйтте: — Кайтыгыз, егетләр! Янә бер һөнәрем бар, аны кылсагыз, кызым¬ ны бирәм, кыла алмасагыз, башыгызны чабармын. Шәһәр читенә киттеләр. Йиртөшлек әйтте: — Көнәрсылу ни сөйли, тыңлап бак, Җиртыңлагыч. Тыңлап карады. Көнәрсылу әйтте: — Иртән атам башларын алмас балта белән чаба. Аны белмәсләр. Көнчыгыш тарафында сөт күле бар, шуңа госел кылып төшсәләр, бал¬ та кисмәс иде. Егетләр иртәгә үләр,— дип елады. Җиртыңлагыч бу сүзләрне әйтте. Ташбәйләгеч боларны йөкләп алып, сөт күленә таба чапты. Чишенеп, сөт күленең эченә чумып чык¬ тылар. Кире кайттылар. Падишага бардылар. Падиша әйтте: — Я, егетләр, ятыгыз, шул балта белән башыгызны чабам. Балта кисмичә калсагыз, кызымны бирәм. Егетләр әйтте: — Кайсыбызның чираты? Тургай атучы әйтте: — Йиртөшлекнең чираты, ул һичбер һөнәр күрсәтмәде. 1 Таңла — таңда, иртәгә. 76
Бу егетләр әйтте: — Йиртөшлек капка көтүченең башын кисте. Тургай атучы, синең чират булды, син һичбер һөнәр күрсәтмәдең. Тургай атучы, курыкса да, ятты. Бер аягын башына терәп, бер ая¬ гын иңбашына терәп падиша утырды, алмас балта белән күтәреп чап¬ ты. Балта башны кисмичә кире кайтып, падишаның үз башын кисте, падиша үлде. Бу егетләр Көнәрсылуны җир астыннан алып кайттылар. Барып- барып, бу егетләр бер җирдә җидесе туктап, мәслихәткә тордылар: — Без җиде кеше, бу Көнәрсылу берәү, без аны кисеп өләшербез¬ ме, ничек итәрбез? — диделәр. Тургай атучы әйтте: — Мин үз өлешемне йиртөшлеккә бирәм, астымдагы атымны миңа бирсә. Йиртөшлек: — Ат үзеңә булсын! —дип әйтте. Тургай атучы атны алып анда калды, алты кеше аннан үтеп кит¬ теләр кайтып. Түмгәкьяргычның өенә килделәр. Түмгәкьяргыч әйтте: — Көнәрсылуны кисә алмыйбыз, аннан безгә файда булмас, үз өлешемне йиртөшлеккә бирәм, астымдагы атымны бирсә. Йиртөшлек атын бирде. Түмгәкьяргыч өендә калды, бишәү китеп бардылар. Барып-барып, Күлупкычның өенә килделәр. Күлупкыч астындагы атын алып, йиртөшлеккә өлешен бирде. Күлупкыч өендә калды, болар дүртәү булып кайтып киттеләр. Барып-барып Җиртыңлагычның өенә җитеп килделәр. Җиртыңла- гыч әйтте: — Ә, Йиртөшлек, астымдагы атымны бир миңа, мин үз өлешемне сиңа бирим, бер кыз дүрт кешегә ярамас. Йиртөшлек, ал, дип атын бирде. Җиртыңлагыч өендә калды, болар өч кеше аннан кайтып киттеләр. Берничә көннән соң Таусуккычның өенә килделәр. Таусуккыч тагы өлешен йиртөшлеккә бирде, астындагы менгән атын алып. Таусуккыч өендә калды, болар ике кеше кайттылар. Ташбәйләгечнең өенә килделәр, аның өендә кундылар. Иртән Йиртөш¬ лек кайтырга шайланды *. Ташбәйләгеч әйтте: — Киссәк бу кызны, кыз үләр, сиңа да файдасы булмас, миңа да файда булмас. Менгән атымны бирсәң, мин дә сиңа өлешемне бирәм. Йиртөшлек, ярый, диде. йиртөшлек Көнәрсылу белән китте. Барып-барып, үз өенә җитте. Ике хатынлы булды, бер хатыны кәрван хезмәтендә булды, бер хаты¬ ны үз хезмәтендә булды. Кайнатасы кунакка килде, өенә керде. — Балам,— диде,— менә хуп булды. Әүвәле минем кызымны ал¬ дың, миңа падишага кияү булдың. Минем кызым килешле, аңа каршы асыл сөяктән ясаган өең килешле, алтын йонлы тиредән ясаган ябуың килешле, түр тәрәзәдәге терәк килешкән, шуңа күрә абзарың бик 1 Ш а й л а н у — әзерләнү. 77
килешле; узган-барган кәрван бары синдә туктый, синнән бүтән җиргә туктамый. Ялгыз хатын хезмәткә җитешә алмады, менә Барса Килмәс падишаның кызы Көнәрсылуны алдың, ике падишага кияү булдың. Ике хатын бик хуп килде. Бу ике хатыныңның берсе кәрван хезмәтендә булса, берсе үз хезмәтеңә калды. Я, киявем Йиртөшлек, мин сине үз җиремә алдырдым. Бу аждаһа еланны, шул җиргә син килерсең дип, юлыңа каравылга куйдым. Син инде, киявем, эчтән уйлагансың, бу падиша мине касд кылып, үтерер өчен бу сөяккә, богага, каракошка, Барса Килмәс падишага йөрткән дип. Мин касд кылудан җибәрмәдем сине. Шул дәрья эчендәге пәри¬ ләрдән көн күрер хәлебез юк иде, шәһәребезгә килеп һәлак кылырлар иде. Алардан ничектер калып, инде көн күрәм дигәндә, шул киек ки¬ леп, мал-туарыбызны зарар итеп китә иде. Аннан котылып ару булабыз дигәндә, шул Алып каракош зарар итеп китә иде. Аннан котылуга янә Барса Килмәс падиша килеп, сугыш кылып, халкымны кырып, шәһәре¬ безне ут белән үртәп китә иде. Шул хәйлә бирде безгә ходай тәгалә, елан сыйфатына төшеп, җир тишегенә кереп котылып кала идек. Инде һичбер хәвеф тотар җиребез юк, аларны үтереп безне коткардың. Инде үз ихтыярыңа кара. Туган җирем димәс кеше булмас, шәһәреңә кай¬ там дисәң, миннән рөхсәт, кайтмыйм дисәң, шушы йортымда тор. Йиртөшлек анда әйтте: — Җиремә кайтыр идем, атам-анам, кәләшем бар иде, әҗәлләре җитеп үлмичә, тере булсалар, әллә күрешер идем. ; Падиша рөхсәт бирде кайтырга. Яракланды. Падиша малыннан мал биреп, халкыннан халык биреп, хәзинәсеннән пол бирде. Күч алып, кайнатасы белән ризалашып, Йиртөшлек ике хатыны белән кайтырга чыкты. Барып төшкән җир тишегеннән үз дөньясына чыкты. Бара торганда, күч халкының алдыннан барып куналгы 1 алып, ут ягып, киек-болан суеп, аларны көтеп торыр иде. Шулай бара торганда, аның туктаган җиренә күч халкы килеп җитте. Болар килгәч караса, Көнәрсылу юк икән. — Көнәрсылуны бер кызыл җирән ат менгән, кызыл тун кигән, кызыл-сары балачык урлап китте,— дип әйттеләр. Йиртөшлек Чалкойрыгына атланып куып китте аны. Җитеп, олан¬ чыкны ат өстеннән үтереп төшереп, Көнәрне җирән атка менгезеп алып килде. Күчкә җитеп, җирән атның йөгәнен башына куеп, мал арасына бушатты. Аннан күч кузгалып китте. Йиртөшлек күчтән әүвәлрәк ба¬ рып, ут ягып, казан куеп, ашлар пешереп, килүләренә хәзер кылды. Килеп җиттеләр. Йиртөшлек караса, Көнәрсылу тагын юк икән. Сора¬ са, бер кара ат белән Ялмавыз Көнәрсылуны алып киткән икән, йир¬ төшлек Чалкойрыгына атланып китеп барганда җирән ат әйтте: — Чалкойрык белән җитә алмассың, көче кайткан, миңа атлан! Йиртөшлек җирән атны тотып менеп, куа китте. Бер тауның астын¬ да Ялмавызга җитте. Аны үтереп, кара атка Көнәрне атландырып, кире кайттылар... 1 Куналгы — кунарга уңайлы урын. 78
Шуннан аларны су пәрисе һәлак итте: суга гарык кылды. Ииртөш¬ лек көнбатыш ягына агып китте, кырга тере чыкты. Көнәр янә көнчы¬ гыш тарафына агып, үлмәен тере кырга чыкты. Шул дәрья итәгендә Ииртөшлек хатынсыз, атсыз, бер шәһәргә кереп, бер байга хезмәтче булды. Көнәрсылу ялангач килеш тумар 1 арасында ачлыктан елап утыра. Шул җиргә якын бер шәһәрдән бер мөселман патшасы вәзире белән ауга чыккан икән. Тавыш ишетеп моңа килделәр. Падиша сорады: — Пәриме, адәмме син? Кыз әйтте: — Мин пәри түгел, адәм,— диде.— Суга һәлак булган кешебез. Күзегезне төшермичә бер тун ташлагыз! Ерак торыгыз! Мин ялангач- мын, шул тунны киим. Аннан соң килеп алырсыз. Падиша бер тун калдырды. Кыз аны киде. Падиша килеп күрде, бер сылу сыйфатлы хатын икән. Бу падиша хатынсыз икән, гашыйк булды. Мин аны хатын итәрмен, дип алып кайтты. Килгәчтен кызга әйтте: — Минем хатыным юк, мин сине алыйм, барамсың? — диде. Кыз әйтте: — Минем ирем бар, атым бар; берәр җирдән хәбәре чыкмаса, ба¬ рырмын,— диде. Бер елга сабыр итәргә мөддәт куйдылар. Бу хатынны үз өеннән бүтән өйгә куйды кыз белән. Нәмәхрәм дип күзен салмады. Шулай торганда, көннәрнең бер көнендә кыз яши торган өйнең тә¬ рәзәсендә ике күгәрчен сөйләшә. Бер күгәрчен әйтте: — Син күренмәдең, кая бардың? Берсе әйтте: — Мин шушы дәрьяның аръягына чыккайдем, шунда бер рәвеш күрдем. Бер ат күрдем, җирән ат булды. Чабышып килеп дәрья итәге¬ нә, дәрья эченә карап кешнәп торды. Янә чабышып китә, янә дәрьяның эченә карап кешнәп тора. Көнәр аны ишетеп, күгәрченгә әйтте: — Тәрәзәне ачыйм, керегез, ашатыйм! Бу дәрьяның аръягына очып чыгып, җирән атка, хуҗан монда, диген. Ат дәрьяны йөзеп бире чыксын! Күгәрчен керде. Көнәр күгәрченне асрады. Өч көннән соң күгәр¬ чен дәрьяның аръягына очып китте. Барса, җирән ат дәрьяның итәгенә чабып килеп, кешнәп тора. Күгәрчен аның башына кунып, колагына сүзләрен әйтте. Җирән ат, очыгыз, йөзим, диде. Күгәрчен янә кире очты, җирән ат йөзде шуларның артыннан. Җирән атның көче бетеп, кырга чыгып җитте. Кырга чыккач, тора алмыйча ятты. Көнәргә килеп, бу күгәрченнәр сөйләделәр. Көнәр падишага хәбәр биреп, падиша килеп, кыз әйтте: — Падиша, минем атым йөзеп, бу дәрьяның итәгенә чыкты, аңа таштан кала* ясагыз! — диде—Ул атым иясеннән бүтән кешегә тот¬ тырмас, һәрбер шәһәрләргә хат җибәр: «Бер җирән атым бар, бер сылу кызым бар, җирән атны тоткан кешегә кызымны бирәм>,— дип әйт. 1 Тумар — түмгәк. T9
Падиша атны камап кала ясатты, аннан соң шәһәрләргә хат җи¬ бәрде. Бу хатны ишетеп, ханнарның, вәзирләрнең, байларның оланна¬ ры килеп атны тотарга бардылар. Ат тоттырмыйча, авызларын, битлә¬ рен алгы тоягы белән яралаганчы сугып, канга буяп чыгара торды. Бер дәү 1 ишеткән, мин ханның җирән атын тотып, кызын алыйм, дип чыккан. Ииртөшлек су алып килгәндә бу дәүгә очрады. — Дәү бабай, кая барасың? — диде. Дәү әйтте: — Падишаның җирән аты бар имеш, сылу кызы бар имеш, шуның җирән атын тотып, кызын алып килим. Ииртөшлек аны ишетеп, байның атын бушатып, дәү белән китте. Барып-барып, калага җиттеләр. Халык күп икән. Кергән егетләр атны тота алмыйча авыз-битләре яра булып, кан ялап чыгалар. Дәү бабае әйтте: — Балам, монда тор! Дәү бабай белән килгән идек, дәү бабай бу җирән атны тотып, ханның сылу кызын алып кайткан иде, дип сөй¬ ләрсең. Дәү атка барды. Ат дәүнең битен яра сугып, кан ялатып чыгарды. Ииртөшлек әйтте: — Бабай, йөгәнне миңа бир! Мин тотыйм! Дәү әйтте: — Куй, балам, тоталмассың! Мин тоталмадым! Ииртөшлек керде атка, ат, иясен күреп, кыймылдамый торды. Уң очасын сыйпап, бисмилла әйтеп, йөгәнне такты, тотып алып чыкты. Падиша әйтте: — Егет, ат синеке икән. Хатын да синеке икән. Алып килде өенә, күрештерде. Хатынын алып, падиша белән сау¬ буллашып, җирән атка менеп кайтты Ииртөшлек. Күчкә барса, күч торган җирендә тора икән. Күчен күчереп, ата шәһәренә якын җитте. Күч алдыннан килсә, юлда бер карчык мал кө¬ теп йөри. Ииртөшлек әйтте: — Әби, кемнең малын көтәсең? Карчык әйтте: — Үз малымны көтәм. Ииртөшлек әйтте: — Синең балаң юкмы? Ирең юкмы? Карчык әйтте: — Ирем минем үлде, бала күрмәдем,— диде. Ииртөшлек сорады: — Иреңнең исеме ничек иде? Карчык: — Ииртөшлек,— диде. Ииртөшлек әйтте: — Ирең Ииртөшлек булса, минем бичәм икәнсең! Әби — әйткән сүзенә ышанмады. Ииртөшлек Чалкойрыкның бавыр астындагы алмас кылычны күрсәтте, аннан ышанды. Күрештеләр, елаштылар. Ииртөшлек әйтте: — Минем ике хатыным бар, аны малы белән алып киләм. 1 Д ә ү — дию, пәри. 80
Карчык малыннан суеп, казан пешерде. Хатыннар килеп, ашап бе¬ тергәч, өч бичәсен күчереп, шәһәренә җитә килә бер кеше очрады. Ул кеше сөенчегә чабып китте. Атасы сөенчегә бер дөя чыгарып бирде. Өенә җитеп килеп, өч хатынын өч өйгә алып керде. Атасы белән, анасы белән елап күрештеләр. Атасы Ииртөшлеккә ханлыгын бирде, анасы өч хатынына ханышлыгын бирде. 8. АК КҮБӘК Бер шәһәрдә Ал Бытык дигән би бар икән. Бу бидән бер угыл ту¬ ган. Аның атын Ак Күбәк атадылар. Әнисенең карынында ул бала сөй¬ ләште: — Мин туармын, туармын, Тугач билем буармын, Төнбоеклы тирән суга Тулман 1 буем юармын. Мин туармын, туармын, Бу дөньяны күрермен, Көмеш шәкте1 2 йиңгәмнең Авызын-борынын үбәрмен. Ары ултырың, инәлекләр 3, Бире ултырың, инәлекләр! Аннан соң инәлекләр качтылар. Бу туды. Туганыннан соң тышка чыгып китте. Төнбоеклы тирән суга тулман буен юарга китте. Атасы¬ ның бер колы елым 4 тартып ятыр икән. Елымына бер балык кергән, өлкән балык. Кешеләр аны чыгара алмый ятырлар. Ак Күбәк судан чыкканнан соң күлмәк-ыштан, тун киде. Аты хәзер тора иде. Атына менде. Аты белән суга, елымга төште. Камчы сабы белән балыкны шыгайдан 5 элеп күтәреп алып чыгып кит¬ те. Әлеге балыкны өенә алып китерде. — Моны асыгыз, пешерегез! — диде. Бу балыкны туй кылырга, җәмәгать чакырырга астырганнар. Ак Күбәк китте туена җәмәгать чакырырга. Бара торгач, бер җирдә Кидән ханга очрады. Сәлам бирде, (Кидән хан) сәламен алмады. Кидән хан икенче җирдән очрады, тагын сәла¬ мен бирде. Кидән хан тагын сәламен алмады. Аннан соң өченче җир¬ дән очрап чыкты, тагын сәлам бирде, тагын хан алмады. Өч төрген 6 бирде, өч төрген алмады. Ак Күбәк ханнан сорап әйтте: 1 Тулман — таза, көчле. 2 Шәкте — йөзле. * Инәлек — кендек әбисе. 4 Елым — җылым, җәтмә. 5 Ш ы г а й — саңак, яңак. 6 Төрген — тапкыр. 6 3-604 81
— Атың кемдер? — диде. Кидән хан әйтте: — Атым Кидән хан,— диде. Ак Күбәк әйтте: — Кидән хан дигәнче Күдән 1 хан дисәңче! — диде. Аннан ары Кидән хан әйтте: — Син кемсең? — диде. Ак Күбәк әйтте: — Атым Күбәк. Хан әйтте: — Син нигә Ак Күбәк дип аталгансың? Сүбәк2 дип әйтсәңче! Аннан ары борылып кайтып китте хан. Өенә килде, Мангыш улы¬ на әйтте: — Ал Бытык бидән бер угыл туган икән. Аны кече чагында үтер! — диде. Аннан Маңгыш китте Ак Күбәккә. Барды. Ак Күбәккә килде. — Йөр, алыш 3, урманга,— диде,— сунарлап китик. Икесе киттеләр, йөрделәр берничә көн. Үтерергә тели, курка көч белән үтерергә. Хәйлә белән үтерергә булды. Маңгыш солтан Күбәккә әйтте: — Алыш булсаң, Ак Күбәк-ай, Урколагың4 бир, алыш-ай! Алыш булсаң, Ак Күбәк-ай, Урколагың бир, алыш-ай! Ак Күбәк әйтте: — Урколагымны бирсәм бирәен! Берәр авыз сүз бар, Анысын әйтеп бирәен-ай! Анысын сөйләп бирәен-ай! Урколагым кылыклы 5, Кыйгач камыш колаклы, Утраучы беләкле, Ут урманча йөрәкле, Урколагымны бирәен-ай! Бәһасен тапсаң ал, алыш-ай! Бәһасен тапмасаң, алыш-ай! Салып киткен ян 6, алыш-ай! Маңгыш янә әйтте: — Алыш булсаң, Ак Күбәк-ай! Этеңне бир миңа, алыш-ай! Алыш булсаң, Ак Күбәк-ай! Этеңне бир миңа, алыш-ай! '/Күдән, Сүбәк — ниндидер хурлау сүзләре. • Алыш — иптәш, дус. Бу әсәрдә «алу», «алмашу» мәгънәсендә дә кулланылган. 4 Урколак — ат исеме. 6 Кылык — холык, кыланыш. •Ян — җәя. 82
Ак Күбәк әйтте: — Этем бирсәм бирәен-ай! Берәр авыз сүз бар-ай! Аны әйтеп бирәен-ай! Аны сөйләп бирәен-ай! Этем яхшы, Маңгышым-ай! Кыр урманга чапканда Кырык биш төлке каптырган-ай, Би ясагын таптырган-ай! Этем яхшы, Маңгышым-ай! Хан урманга чапканда Утыз биш төлке каптырган-ай! Хан ясагын таптырган-ай! Бәһасен тапсаң ал, алыш! Бәһасен тапмасаң, салып ян, алыш! Маңгыш атын да алмады, этен дә алмады. Атың белән этең кыйм¬ мәт булды, (диде). — Алыш булсаң, Ак Күбәк-ай! Кошыңны бир маңа, алыш-ай! Алыш булсаң, Ак Күбәк-ай! Кошыңны бир маңа, алыш-ай! Ак Күбәк әйтте: — Кошым бирсәм бирәен-ай! Бер авыз сүзем бар-ай! Аны әйтеп бирәен-ай! Аны сөйләп бирәен-ай! Айга тәмән 1 ботактан Алганмын кошымны, Кояшка тәмән ботактан Алганмын кошымны. Бәһасен тапсаң ал, алыш-ай! Бәһасен тапмасаң, салып ян, алыш-ай! Маңгыш янә әйтте: — Алыш булсаң, Ак Күбәк, Кылычыңны бир, алыш-ай! Алыш булсаң, Ак Күбәк-ай, Кылычыңны бир, Ак Күбәк-ай! Ак Күбәк әйтте: — Кылычым бирсәм бирәен-ай! Берәр авыз сүзем бар-ай! Аны әйтеп бирәен! 1 Тәмән — таба, табан. 6* 83
Аны сөйләп бирәен-ай! Кылычым яхшы, алыш-ай! Кыйммәт бәһасе булыр-ай! Кылычым, кылычым кылгылдар-ай! Кын эчендә былгылдар-ай! Кылычым яхшы, алыш-ай! Кынын кыргыз ясаган-ай! Сабын урыс ясаган-ай, Безен чүрчүт 1 ясаган-ай! Кагуына чыдый алмый-ай! Как балгалар 1 2 уалган-ай, Сугуына чыдый алмый-ай, Сумбалгалар 3 уалган-ай. Басуына чыдый алмый-ай, Балтыры юан кол * үлгән-ай, Бәһасен тапсаң, (ал), алыш-ай! Бәһасен тапмасаң, салып ян, алыш-ай. Маңгыш әйтте: — Алыш булсаң, Ак Күбәк-ай, Быргыңны бир, алыш-ай! Алып булсаң, Ак Күбәк-ай, Быргыңны бир, алыш-ай! Ак Күбәк әйтте: — Быргымны бирсәм бирәен-ай! Берәр авыз сүзем бар-ай, Аны әйтеп бирәен-ай! Аны сөйләп бирәен-ай! Быргым-быргым быргырыр-ай, Өне күккә сыргырыр 4-ай, Аны ишеткән су төбендә балыклар Төптән төпкә елышыр-ай. Агалылар-энелеләр Ата малын талашыр-ай! Әбәгәле 5-сеңеллеләр Ир талашып сугышыр-ай. Бәһасен тапсаң ал, алыш, Бәһасен тапмасаң, салып ян, алыш-ай! Маңгыш алмады, кыйммәт алышу, дип әйтте. Инде алар кире кайттылар икәү. Бер тауга килделәр икесе. Монда тордылар. Маңгыш әйтте: 1 Чүрчүт — манчжурларның бабалары. 2 Балга — зур чүкеч. 3 Сумбалга — чын корыч чүкеч. 4 Сыргырыр — ирешер. 6 Әбәгәле — апалы. 84
— Син инде бу якка киткен, мин ул якка китим. Бу җиргә кем элек җитсә, элек җитмәгәннең башын киссен. Мин элек җитсәм, синең башыңны кисәрмен. Син элек җитсәң, минем башымны кисәрсең. Ак Күбәкнең апасы бар икән. Ак Күбәк аңа барды, апасына әйтте: — Бу җирдә кырык кыз белән мәҗлес кыл! Апасы килеп, кырык кыз белән мәҗлес кылды. Маңгыш бу якка чыгып китте, Күбәк ул якка китте. Маңгыш килеп, бу Күбәк апасының мәҗлесенә юлыкты. Күбәкнең апасы Маңгышны чакырды: — Төш! Бу кызлар белән мәҗлес кылыйк! Маңгыш аттан төште. Мәҗлес кылып утырдылар. Маңгыш солтан исерде, егылды. Ак Күбәк баш кисәргә вәгъдәләшкән җиргә җитте, җи¬ теп торды, саклады. Маңгыш юк, эзләп китте Күбәк. Килсә, Маңгыш исерек. Кызлар янында йоклап ятыр. Күбәк килеп Маңгышның башын чапты, кылыч үтмәде. Маңгыш уянды, күзен бакты. — Син җиткәнсең, алыш? — диде.— Инде вәгъдә вәгъдә булсын! Башымны кис! Кисәр чакта кылычымны күтәреп башымны чап! Ак Күбәк Маңгышның кылычын кулына алып күтәрде чабарга. Хызыр пәйгамбәр күренде күзенә. Хызыр пәйгамбәр әйтте: — Кылычны күтәреп чапма, үзеңнең башыңны кисәрсең. Җирдән елдырып башын кис! Күбәк кылычын җирдән елдырырга итте. Маңгыш: — Тукта! — диде.— Башымны кискәннән соң йөрәгемне йот, пәһ¬ леван булырсың. Карынымны кисеп, эчәгеләремне алып билеңгә кор- шан. Аннан соң минем кылычым саңа үтмәс булыр,— диде. Инде Ак Күбәк кылычын җирдән елдырып башын кисте, йөрәген тишеп суырып алды, йотарга авызына китерде. Хызыр пәйгамбәр әйтте: — йотма, дәрьяга ташла! Күбәк йөрәкне дәрьяга ташлады. Дәрьяның суы казандай кайнады. Карнын тишеп эчәгесен алды. Эчәгесен биленә чалырга итте. Хызыр пәйгамбәр әйтте: — Билеңә чалма,— диде,— агачка чал! Аннан соң Ак Күбәк килеп эчәкләрне агачка чалды. Чалган җи¬ реннән агач көеп егылды. Күбәк инде өенә кайтып барды. «Күбәк өенә кайтып килде»,— дип, Кидән хан ишетте, ә үз углы Маңгыш солтан юк. Кидән хан илче җибәрде: — Маңгышны сорагыз! — дип. Баягы илче Күбәккә килде, сорады. Күбәк әйтте: — Маңгыш килде, мартлады Манар тауда йортлады, Ышанмасаң, барып бак-ай, Авызын-борынын суырып бак-ай! Күбил1 2 әйрән мин бирим, Эчеп киткел, Җылашым-ай! 1 Мартлады — йоклады. 2 Күбил — күбекле. 85
Сылуымны мин бирим, Кочып киткел, Җылашым-ай! Илче Җылаш әйтте: — Күбил әйрән син бирсәң, Төбен тишә тибәрмен, Сылуыңны син бирсәң, Алырмын да салырмын, Асауга 1 илтеп сатармын-ай! Илче барды падишасына хәбәрен әйтергә, Маңгышын Күбәк үтер¬ гән, дип. Аны ишетеп ханның ачуы килде. Урыныннан торып чыкты да аннан Күбәккә китте. Кидән ханны җиде кеше җиде каен белән терән туктаттылар. — Барма, Кидән хан! — диделәр.— Бу пәһлеван кеше сине дә үте¬ рер. Улың Маңгыш синнән пәһлеван иде, аны да үтерде. Сабыр кыл! Син башта ләшкәр 1 2 җый, ләшкәр белән барырсың,— диде. Кидән хан куйды, бармады. Хәбәр биреп ләшкәр җыйды. Ләшкәр белән, Ак Күбәккә барды. Күбәк ул хәбәрне ишетте. Тау башына чык¬ ты, тимер өй салды. Укка тимердән башак3 сукты. Ләшкәр җыеп, Ки¬ дән хан барды. Тау астына килеп ләшкәр ятты саклап. Күбәк илче чы¬ гарды, илчедән Күбәк сорады: — Кае-кае4 пәһлеваннар бар-ай, Аны әйтче, Җылашым-ай! Җылаш әйтте: — Сан итенә сансынмас, Салыр Казан ул да бар-ай, Бот итенә булсынмас, Буйдар Алын ул да бар-ай. Күбәк сорады: — Көзге боздай көдрәгән5 Ул ни булыр, Җылашым-ай? Җылаш әйтте: — Көзге боздай көдрәгән Көбә савыт6 шул булыр-ай. Күбәк сорады: — Кылдан нечкә тартылган Ул ни булыр, Җылашым-ай? 1 А с а у — кыргый, усал, тәрбиясез. ’Ләшкәр — гаскәр. * Башак — ук очы. 4 К а е - к а е — кайсы. •Көдрәгән — ялтыраган. •Көбә савыт — вак металл боҗралардан ясалган сугыш киеме. 86
Җылаш әйтте: — Кылдан нечкә тартылган Яу кереше 1 шул булыр-ай. Күбәк сорады: — Язгы боздай яргынлаган Ул ни булыр, Җылашым-ай? Җылаш әйтте: — Язгы боздай яргынлаган Ялман 1 2 кылыч шул булыр-ай. Күбәк сорады: — Чук-чук кара, чук кара, Чук эчендә бер кара, Ул ни булыр, Җылашым-ай? Җылаш әйтте: — Чук-чук кара, чук кара, Чук эчендә бер кара, Кидән хан үзе алып түгелме-ай Үзе ауан 3 түгелме-ай? Илче кайтты, төште ләшкәргә. Инде Салыр Казан дигән алып ләш- кәрдән чыкты, Ак Күбәккә барды. — Ак Күбәк кайда? — диде. Ак Күбәк әйтте: — Күбәк өйдә юк, сунарлап киткән. Салыр Казан әйтте: — Ак Күбәк кайчан аш эчәдер? Күбәк әйтте: — Күбәк бер айда бер аш эчәдер, бер айгача аш эчмәс. Салыр Казан әйтте: — Син ни кеше? — диде. Күбәк әйтте: — Мин аның казанчысымын, мин дә бер айда бер аш эчәм. Салыр Казан әйтте: — Син Ак Күбәкнең казанчысы булсаң, син белә торгансыңдыр: аның нинди һөнәре бар? Күбәк әйтте: — Бер һөнәре шул: утка салып башакны кызарта. Авызын ачып тора. Бу кызарткан башакны мин аның авызына атам. Аны теше белән чәйнәп бөркеп җибәрә. Салыр Казан әйтте: 1 Кереш — жәя каешы. 1 Ялман — ялтыраган. 3 Ауан — зур. 87
— Мин дә авызымны ачып торыйм, син ат! Салыр Казан торды. Күбәк башакны кызартып, Салыр Казанның авызына атты. Салыр Казан кызарткан башакны чәйнәп авызыннан төкереп ташлады. — Тагы ни һөнәре бар? — диде. Күбәк әйтте: — Ул тауның, уртасына төшеп утыра, ә мин аның өстенә тауның башыннан өлкән ташларны йомарландырам. Ул килгән уңаена ташны башыннан аша ташлый. Салыр Казан әйтте: — Мин төшим, маңа Күбәк шикелле өлкән ташларны йомарлан¬ дыр! Төшеп утырды. Күбәк ташны йомарландырды. Ташны килгәнчә башыннан аша атып торды. Салыр Казан ташны алып, кире чыгарып тау башына салып куйды. Салыр Казан әйтте: — Аның тагы ни һөнәре бар? Күбәк әйтте: — Бу диңгез эчендә муенгача төшеп утыра. Мин өч көн җайласам, өч карыш боз туңдырам. Алты көн җайласам, алты карыш боз туңды¬ рам. Күбәк ул бозны күтәреп, бу тауга алып килә. Салыр Казан диңгезгә төшеп утыра муенгача. Күбәк җайлады алты көн, алты карыш боз туңдырды. Салыр Казан торырга итте, кө- чәнеп-көчәнеп бу бозны күтәрә алмады, кайра 1 утырды. Күбәк әйтте: — Я, Салыр Казан, Күбәк минмен, мин синең башыңны кисәм. Аннан ары Салыр Казан әйтте: — Мин синең Күбәк икәнеңне белмәдем, белгән булсам уртаңнан өзеп йотар идем. Аннан соң Күбәк башын кисәргә кылыч күтәреп килде. Килгәндә Салыр Казан өрде. Өрсә, Күбәк боз өстеннән елып китте. Аннан ары аягына тимер сукты елмаска. Тагын килде башын кисәргә. Тагы өреп җибәрде. Тагын шул ук елып китте алыска. Салыр Казан әйтте: — Күбәк, җанымны кыйнама, аягымда алмазым бар, син аны ал! Синең кылычың маңа үтмәс. Аннан соң Күбәк аягын бозга тәнгелдәтте, (бозны) тишеп Салыр Казанның аягыннан алмазын алды. Янына килде, башын кисеп алды. Аннан соң Күбәк атланды, кылычы белән чирүгә кереп кырды, кырып, чирүне барын бетерде. Аннан соң икесе Кидән хан белән ки¬ лештеләр 2. Күбәк чәнечте, сөңгесе аңа җитмәде. Кидән хан сөңгесен алды, чәнечте, җитте. Күбәкне күтәрде. Сөңгенең сабында каны оешты. Кидән хан әйтте: — Минем улым Маңгышның канын эчкәндә сиңа яхшымы иде? Бүген синең дә каның эчәр көн бар икән. — Күбәк әйтте: 1 Кайра — кире. * Килештеләр — очраштылар. 88
— Син минем канымны эчеп торам дисеңме? Мин синең авызы¬ ңа... * торам. Кидән хан сөңгесен читкә ташлап җибәрде. Аннан ары Күбәк атына менде, кайтып килде. Кидән тагы кайтып килде. Күбәк әйтте: — Тагы бер җомгада ләшкәрне әзерләп кил! Күбәк инде агасына кайтты. — Агам,— диде,— инде мине җиргә күм! Аннан барып, агасы аны аты белән җиргә күмде. Күбәк әйтте: — Бер җомгага кадәр мана тимә. Өч көн булдымы-булмадымы, Күбәк агасы (ның) ике бичәсе су¬ гышты. Боларны бу агасы аера алмады. Күбәккә барды: — Тор, Күбәк, яу килде,— диде. Ак Күбәк аты белән торып, күмелгән җиреннән чыгып килде. Кил¬ сә, яу юк. — Кәне 1 явың? — диде. Агасы әйтте: — Яу юк, ике бичә сугышты, мин аера алмадым,— диде. Күбәк килеп, ике кулы белән кабып 1 2 аерды. — Инде мин үлдем, үлгән кеше кайтып терелмәсен, тагы мине күм! Егылды Ак Күбәк. Күмеп ташладылар. Аннан ары бер җомга соң баягы яу килде. Яу килгәч, агасы Күбәкнең гүренә барып: «Тор!» — дип сукты. Күбәк чыгарга кыйналып-кыйналып 3 чыга алмады. Аннан ары Күбәкнең агасы качарга итте. Күбәкнең атына менде, ике бичә ике яктан атының тезгенен тоттылар мендерергә. Менде атка: — Бушатыгыз! — диде. Ат яуга табан чапты. Баягы агасы ике ягыннан ике агач тотты. Ике агачны тамыры белән куптарып, сөйрәп, яу эченә кереп китте. Яуда ул якка, бу якка чапты. Алыплар кырылдылар. Кидән хан әйтте: — Ярашыйк. Синдә минем яманлыгым юк. Аннан соң яраштылар, яманлыкны куйды. 9. КҮР УЛЫ Бар икән Истамбул патшаның бер вәзире, аның исеме Күр батыр икән. Патшага бер көн дат4 итте: — Бер бияң судан чыгып толпар ашты5. Аңа патша әйтте: — Бу бияне сакла, моннан бер толпар туар. Тугыз ай, тугыз көнгәчә Күр батыр бияне саклады. Тугыз айдан 1 Кәне — кайда? 2 Кабып — эләктереп. ’Кыйналып — азапланып. 4Дат итү — хәбәр итү. 5 Толпар ашты — топларга кушылды. 89
соң бер колынчак китерде бия. Бер яман, шом төкле колынчак булды. Инәсе күк иде, колынчак кара иде. Колынчакны патшага китерделәр. Патша хуп күрмәде: — Толпар болай булырмы? — диде.— Күрнең күзен чыгарыгыз! Әм 1 ялган сүзне сөйләр,— диде.— Үзенә күк бияне, туры атны, кара колынчакны бирегез! Күрнең күзен чыгардылар, кара колынчакны, күк бияне, туры атны бирделәр. Кара колынчак тугыз яшькә чыкты, толпар булды. Күр абышка баласына әйтте: — Мен күк биягә, кара айгырны, туры атны җитәклә! — диде.— Патшаның янына барыйк! Күр батыр улы белән патшага бардылар. Патшага әйтте: — Күрдеңме? Син минем күземне чыгардың, синең дә күзеңне чыгарсыннар! Патша ачуланды, әйтте: — Тотыгыз, тотыгыз! Күр абышка анда булмады, качып киттеләр. Патша боерды вәзир¬ ләргә: — Барыгыз! Бу Күр батырны улы белән тотыгыз! Мең җаны бул¬ са да котылмасын! Күр карт качты. — Улым,— диде,—минем күзем юк, синдә күз бар, ни икәнен бе¬ лерсең. Каю тарафтан килерләр, күп куып килә торган кешеләр булса да, сиңа юык1 2 җитешсәләр, кара3 бар кырга (чап), куып килгән ке¬ шеләр ятып калыр,— диде. Куып килә торган кешеләр килде. Күр батырның улы атын кара бар кырга борды, кешеләр ятып калды. Күр батыр шулай котылды. Бер тауның сиңеренә4 барып торды. Ул арада һич кеше булмады, һәм торырга лаек, яхшы җир иде. Бер шәһәр янәшә иде, шәһәрнең аты Шәмливил * иде. Егет атасын тауның якасына 5 куйды, ул шәһәрнең эченә керде. Бер думбраны алыр иде, егетләрне түгәрәгенә җыя баш¬ лады, ун кадәре егет булдылар. Егетләргә әйтте: — Сез миңа юлдаш булырсызмы? Минем карт атам бар, бер тау¬ ның сиңерендә куеп килдем,— диде. Егетләр, ярый, диде. Күрнең улы ничәләп егетләр белән Күр абыш- каның янына барды. Егетләрнең башы булды. Узган-барганны коткар¬ мый, каравайны талап тора. Бер көнне Күрнең улы әйтте: — Килер бер егет, аның исеме Ага Чауз булыр. Шәмливилдә тормышым, тормышым, Бай-солтанга юл бирмимен, бирмимен. 1 Ә м — хәзер, инде. 2 Юык — якын. 3 Кара — халык. 4 С и ң е р — биредә: итәге. 6 Яка — яр буе. 90
Бер көннәрдә Ага Чауз җитеп килде. Егетләр Күр батырның улы¬ на әйттеләр: — Тор, Күрнең улы! Кара туры атны китерделәр, аел колакны тарттылар. Батыр ат өс- тенә менеп утырды, китте Ага Чаузның тарафына, чап-чат җитеп кил¬ де. Ага Чаузның егетләре әйтте: — Тор, Ага Чауз, бер егет килер, атының тоягы үләннең башын бозмас. Ага Чауз әйтте: — Атымның өстенә ияр иярләгез! Күрнең улы җитеп килде. Күрнең улы әйтте: — Тукта, тукта, Ага Чауз! Бир малыңны, коткар җаныңны! Малыңны бирмәсәң, Ага Чауз, Кайтмыйсың инде син илеңә. Ага Чауз әйтте: — Эстәрсәң 1 дә инде малымны, Син күрерсең минем көчемне. Мин кайтмыймын, син кит илеңә! Сугыштылар. Күрнең улы Ага Чаузны егып орды. Ага Чауз сык¬ тады. Күрнең улы әйтте: — Ә, ахмак, ник сыктайсың? Ага Чауз әйтә: — Бер инәм бар иде, аның өчен сыктаймын. Күрнең улы әйтте: — Ә, егет, тор, егет кеше алай булмас! Ага Чауз әйтте: — Малым да синеке, башым да синеке! Күрнең улы аны үтермәде, тере көе үз җиренә алып китте. Бер көн боларга бер карт кеше килде. Картның полын тартып ал¬ дылар. Карт әйтте Күрнең улына: — Бу дөньяда улың юк, кызың юк (көе) үләрсең,— диде. Күрнең улы картка әйтте: — Кайда миңа ярашлык кыз? — диде. Карт әйтте: — Бар! Истамбул каласында бер кыз бар, аты Никар ханым. Күрнең улы әйтте: — Килсен ханнарым, солтаннарым! Башлары миңа караган кеше килсен! Килсен вәзирләрем, ялчыларым! Боерылган әмерләрем инде алсын! 1 Эстәрсәң — эзләсәң, теләсәң. 91
Күрнең улы вәзирләргә әйтте: — Китәм инде бу җирдән Истамбул каласына. Бер ай сезгә мөд¬ дәт, бер айдан соң мин килмәсәм, барыгыз, мине эзләгез! Күрнең улы, барып-барып, шәһәрнең янына җитте. Күп барып арып китте. Шәһәрнең янында ятып йоклап калды. Бул Бәк хан, вә¬ зирләре белән чыгып, аңа каршы килде. Күрнең улы йоклап калды, Бул Бәк хан белде ул Күрнең улы икәнен. Тоттылар Күрнең улын, ая- гын-кулын бәйләделәр, алып киттеләр, зинданга салдылар. Истамбул патшасына хәбәр бирделәр: — Күр батырның улын тоттык, ни икәнен үзең беләсең! Анчада Никар ханым бу егет тотылганын белде. «Бу ни егет?» — дип чыгып, төнлә зинданның янына барды. Зинданны ачты, зинданның эчендә Күрнең улы ятыр, думбра чиртер. Кыз әйтте: — Ә, ахмак егет, үлемнән курыкмассыңмы? Күрнең улы әйтте: — Кайчан кучкар үлемнән куркыр? Кыз егетне алып зинданнан чыгарды, шәһәрнең тышына кызларын алып барып куйды. Күрнең улы әйтте: — Егетлек алай булмас. Шәһәрнең эченә керде, Бул Бәк ханның ишегенә килде. Каравыл¬ лары бар иде. — Кая барасың? — диделәр. — Истамбулдан килерем,— диде.— Бул Бәккә бер хат алып ки¬ ләмен. Керде өйнең эченә, күрде бер кызны, бу кызны ымлады, кыз кил¬ де... Иярен, йөгәнен, кылычын алды. Бул Бәк йоклап калды. Сарайның ишеген ачты, кара атын алды, иярен ат өстенә салып менеп, шәһәрнең тышына чыгып китте. Кызны атның өстенә менгезде, китте ерак шәһәр¬ дән, кызны бер шукурга 1 куйды. Инде тагын шәһәрнең тарафына китте. Анчада шәһәрдән Бул Бәк чыгып килде гаскәре белән. Күрнең улын ничәмә җирдән ук үтте. Ул вакытта коллары вәгъдә тотып җитеп килделәр. Бул Бәкнең гаскәрен җиңеп, Бул Бәкнең үзен тотып, бәйләп Шәмливилгә алып киттеләр. Күрнең улы әйтте: — Бул Бәк, сине тоткан көннәр ни булды? Инде тиреңне суйдырам, суйдырам. Җиреңә, халкыңа куйдырам, Истамбулның капкасына илтеп куйдырам. Бул Бәкнең тиресен суйдырып, эченә салам тыгып, атның өстенә менгезеп, Истамбул патша капкасына илтеп куйды. Истамбул патшасы әйтте: — Кем бу Күр улының кара атын алып килер, шуңа мин кызымны бирәмен. Бер егет тора сикерде, исеме Хәзәл иде. 1 Ш у к у р — ышык урын. 92
— Мин алып киләмен,— диде. Бу егет Шәмливилгә китте. Күр улының янында малчы булды. Ничә ел аның янында малчы булганда, ачкычларны, йозакларны ку- лына бирде. Бер көнне Хәзәл кара атны урлап качып китте. Артыннан Күр улы куа барды. Хәзәл атка менеп йөрмәс иде. Күр улы артыннан җитеп килде. Җиткәч, Күр улы бер тегермәннең ишегенә килде. Ул те¬ гермәннең ишеге янында кара ат бәйләнгән икән. Күр улы атын һәм бәйләде. Хәзәл тегермәннең бер ишегеннән кереп икенче ишегеннән чыгып, кара атка менеп, туры атын җитәкләп алып качып китте. Күр- нең улы тегермәннән чыкса, аны күрде, әйтте: — Ә, егет, бер атны калдыр! Хәзәл әйтте: — Калдырсам, син үтерерсең. Атыңны алып килсәм, мин Истамбул патшасының кызын алам. Вәгъдә шул булсын! Мин туры атны юлда куярмын, Кара ат белән Истамбулга китәрмен. Туй эчендә килсәң, мин сиңа анда кара атны да бирәмен,— дип китте. Күрнең улы җәяү барды, барды, бер җирдә Хәзәл туры атны куй¬ ган икән. Күрнең улы күреп әйтте: — Яхшы егет икән, вәгъдә урнында тотты. Туры атка менеп Истамбулга барды. Ничә вакыттан соң Истам¬ булга җитте, шәһәрнең эченә керде, патша туеның хәбәрен ишетте. Патшаның өенә барды. Хәзәл кара атны менә белмәс иде, Күр улын кара ат күрсә кешни бирә. Хәзәл әйтте: — Ә, дустым, кил монда, синнән кешеләргә күп һөнәр күренер. Күрнең улы кара атка менде, күп һөнәрләр күрсәтте. Халык хәйран калды. Аннан Күрнең улы кара атны чаптырып, качып китте. Патша әйтте: — Тотыгыз, тотыгыз! — диде. Тота алмадылар. Патша егеткә әйтте: — Син аны белдең, ник бирдең? Хәзәл әйтте: — Мин белмәдем. Төн булды, бу егет тә, патшаның кызын алып качып, Күрнең улына барды.
ТАРИХИ ДАСТАННАР 10. ҖИК МӘРГӘН Кайчандыр, Агыйделнең кинәт борылыш ясаган ак ярына каршы яшел тугайда, Тугзак әби үзенең балалары берлә җәйләргә уйладьк Агыйдел үзенең бөтен сафлыгы берлә ялтырап күренердәй сырт йир- гә бизәкле ак тирмәне кордылар. Тугзак әби тирмә ишегеннән караган¬ да Агыйдел ак ука кебек җылкылдый, аның тыныч өстендә уйнап йөр¬ гән шаян чабакларның ясаган түгәрәкләре бер-бер артлы ясалып, юга¬ лып тора иде. Бу хәтле ачык урыннан Тугзак әби шомланып: «Ай-Һай, балалар, тирмәне бигрәк яуның күзенә тектек ', соңы яхшы булса ярар иде»,— дисә дә, балалар: «Әй әнием, без бар чакта яуның күзе су¬ кыр»,— диделәр. Сизгер күңелнең шомы бу сүз белән бетмәсә дә, үзе¬ нең батыр балаларына ышануы әбине йөрәкләндерде. Тирмә корылды, урын котланды. Тугзак әби тугыз угылына тугыз юкә кызау биреп, урманга йибәрде. Тугзак әби бер атаклы яу башының бикәсе иде. Ул чакта Агыйдел буе батырларының көчләрен сыный торган мәйдан Җаек* 2 буе берлә Чулман 3 аръягы иде. Тугзак әбинең бие дә, яу чаба торган атаклы ба¬ тырларын җыеп, Агыйдел белән Чулман буена ерак яуга киткән иде. Яу башы шул китүеннән кайтмады. Тугзак әби шул вакыттан соң, ту¬ гыз угылын канат астына җыеп, Корыч дигән тугайга күчеп килде. Бу тугайдагы агачына сыя алмый торган шомырт, карагат, миләш һәм ты¬ рыш бал кортларының яшь юкә чәчкәсеннән генә җыйган саф баллары аларны туйдыра, таштан-ташка сикереп шылтыраган салкын чишмә аларны сугара иде. Агыйдел суы кебек тыныч аккан кайгысыз тормыш үз көенчә акты. Тугзак әбн дә, тугыз угылының мәйдан күрергә вакыт¬ лары йиткәнен сизеп, аларны өйләндерде. Шул көннән соң яшь батыр¬ лар аталары юлыннан яуга йөри башладылар. Яшь көчләрнең һәрбер тәҗрибәсе уңадыр иде,- Тугыз аргымак берлә китеп, туксан ат яу малы алып кайткан чаклары аз булмады. Ул вакытларда бөтен Агыйдел буен¬ да телдән-телгә тугыз батыр әкиятләре сөйләнә, алар тугрысында мак¬ тау җырлары шаулый иде. Бөтен Чулман буенда тугыз батыр явыннан 1 Тектек — кордык. 2 Җаек — Урал елгасы. 2 Чулман — Кама елгасы. 94
котлары очмаган, таң атканда җаннарыннан имин булган бер өй кал¬ маган иде. Заманнар үтте. Тугзак әбинең кечкенә өе дә туксан җанлы бер гаилә булды. Кадерле нәнә 1 үзенең шаян торыннарының1 2 ук, җәя бер¬ лә уйнаганнарын рәхәтләнеп карап тора, аларның туры атуларына сөе¬ нә иде. Менә бер көнне тугыз батыр Чулман буйларыннан хисапсыз күп яу малы белән кайттылар. Бу олуг шатлык көненең хәтере өчен батыр¬ лар туй ясадылар. Җәйге төн иде. Киң болын, куе кара урман, тыныч Агыйдел үлем йокысы берлә йоклыйлар; урман артыннан яңа уянган ярты айның сыек яктысы су өстендә шомлы рәвештә җемелди. Биек юкә агачының әллә кай бер йирендә шомлы ябалак сирәк-сирәк кенә кычкырып куя иде. Тугзак әбинең йөрәге тиз шомланды. Ләкин батырлар туй хәтере өчен эчелгән колмаклы балдан берни сизмәслек рәвештә арып йокла¬ ганнар иде. Тугзак әбинең сизгер колагына су өстендә чап-чоп иткән бер тавыш ишетелде. Шул арада ук: — Әй, тәңрем! Тиз, балаларым, ишкәк тавышы ишетелә — яу бар, тиз торыңыз! — дип кычкырса да, батырлар йокысын ачарлык бул¬ мады. Күп тә үтми, батырлар яткан ак тирмәне көнче яу чолгап алды. Тугзак әбинең кадерле эргәсе3 егылды. Күптән түгел батырлар җыры белән шаулап торган тирмә, күптән түгел бөтен Чулман буена йокы бирми торган, Урал буйларында мактау җырлары җырлана торган ту¬ гыз батыр хәзер урыннарыннан югалдылар. Аларның алтын-көмешләре, ук-җәяләре — бар да дошман көймәләре өстенә төялеп, йөзеп китте. Күптән түгел Тугзак әбинең туры атуларына сөенеп торагн шук торын¬ нарының өстендә хәзер ерткыч ала каргалар, тилгәннәр очып йөриләр иде. Ләкин аңкау 4 дошман кадерле эргәне тамырыннан себерә алмады. Яу килгәнне сизгән тугызынчы килен үзенең ике яшьлек баласын алып, качып өлгерә алды. Ул да тугайның бер читенә барып, үзенең батыры сагышыннан саргаеп үлде. Тик аның күкрәк сөтен имә торган бала гына исән калды. Ул үзенең җиегән 5 анасының коры имчәген суырып ята иде. Кем белә, әллә тәкъдир аны хурлык белән беткән кадерле эргәнең үчен алыр өчен исән калдыргандыр. Әллә тугыз батыр фаҗигасын шат¬ ланып сөйләгәннәрнең башына сау калгандыр. Ничек кенә булса да, ул исән иде. Аңар мәрхәмәтле кыр куяннары туклыклы үләннәр өзеп китерәләр, йомшак күңелле юаш кошлар төрле җимешләр бирәләр иде. Ул үзенең иптәш кошлары, җанварлары арасында үсте, үзенең ни өчен болай ялгыз икәнен белмичә үсте. Аны табигать үзе асрап үстерде. 1 Нәнә — әби, атаның яисә ананың әнисе. 2 Торыннар — балаларының балалары. 3 Эргә — биредә: нигез. 4 Аңкау — аңгыра, надан. 6 Җиегән — йомшарган, (череп) тарала башлаган (сөйләүче искәрмәсе). 95
Ул ун яшенә ниткән чакта, теләсә нинди аюларны бер кулы берлә күтәреп ыргыта иде. Кара урман «халкы» аның күләгәсеннән куркала^р иде. Була иде шундый чаклар: ул биек яр өстенә үскән шома карагай¬ ларның башына менеп карый. Чиксез-кырыйсыз кара урман бөтен ка¬ раңгылыгы белән аның алдында ята. Әллә кайлардан көмеш тасма ке¬ бек сузылып килгән Агыйдел боргаланып-сыргаланып ялтырый, ерак- та-еракта яшел ашъяулык кебек аланнар, тугайлар күренә. Көнчыгы¬ шында томан арасыннан гына биек таулар аларып тора. Менә аның чыдамсыз, ярсу күңеле шул йирләрне дә күрәсе килә, анда ниләр ба¬ рын беләсе килә. Ләкин коры кул берлә генә бару куркыныч төсле тое¬ ла иде. Көннәр үтте. Беркөнне ул үзенең туган тирмәсенең хәрабәсенә ба¬ рып чыкты. Анда әллә нинди сынык уклар, җәя кисәкләре, ватык өзәң¬ геләр, ярылган казаннар, шулар арасында ялтырап яткан ак сөякләр күрде. Аның күңеленә, «бу минем туганнарым, аталарым торган урын түгел микән», дигән уй килде. Аякларын сузып шул урынга утырды да, кара урманга төшеп барган кара-кызыл кояшка карап, әллә ниләр уй¬ лана башлады. Аның тирәсендәге юкә агачларында мең төрле җырчы кошлар, мең төрле көйгә салып, үзләренең моңлы җырларын җырлый¬ лар, кояшның соңгы нурлары суның өстендә сары алтын кебек җемел¬ диләр, чиксез кара урман куркыныч бер олылык берлә тына, кабара иде. Үксез батыр үзенең туган эргәсе өстендә, ата-аналарының сөяклә¬ ре янында батырларча каты йокыга китте. Менә төшендә аңар шәп аргамакка атланган, корыч ук берлә каты җәясен иңенә аскан бер карт батыр күренде. Карт батыр үксезнең янына килеп: — Әй, Агыйдел буеның көчле кулы, атаклы батыры! Син кайда ятарга белгәнсең, балам. Сурлы 1 яуның башына туган батыр балам, мин — синең атаң. Тор урыныңнан, менә монау юкә агачының астында сиңа атаңнан калган ук-җәя бар. Әнә анау тугайда атаңның иясен югалткан аргымагы бар. Ал син шул укны, атлан шул атка, кит көн батышына. Шунда син үзеңнең даныңны, малыңны табарсың. Тик шу¬ ны онытма: бу урын — синең туган урының, монда синең кадерле нә- нәң, батыр аталарың, сөекле аналарың, иркә туганнарың яшәгәннәр. Алар үзләренең даннарын ата-бабадан ала килгәннәр. Шул нәселнең атагын югалтма, балам, сиңа шул бөтен туганнарыңнан сәлам. Исән бул, батыр балам Җик. Синең исемең Җик булсын! * Җәяң нык бул¬ сын! — диде дә күздән югалды. Җик, уянгач, атасы кушкан ук-җәяне казып алып, тугайда йөргән аргымакны тотып менде дә көн батышына юнәлде. Ул вакытларда көн батышындагы башкортлар Казан ханына дан 1 2 түлиләр иде. Җик шул башкортларны кул астына җыйды да Казан ханына дан түләүдән тук¬ татты *. Ул, үзенең кул астындагы егетләр белән яу чабып, Казан хан¬ нарын бик аз аптыратмады. Җикнең угы бушка очмый иде. Ул әгәр дә дошманның күзенә атып сукыр калдырырга теләсә, ул эш булмый кал¬ 1 Сурлы — каргалган, хур ителгән (сөйләүче искәрмәсе). 2 Дан, дань — ясак. 96
мый. Инде дошманның алдынгы тешләрен сындырырга уйласа, сындыр¬ мый калмый иде. Буладыр иде шундый вакытлар, ул сунарга чыгып, очып барган кыр казларының бер генә каурыйсын өзеп төшерергә уй¬ лый һәм эшли, качып барган төлкенең бер колагыннан атып, икенчесен¬ нән чыгара иде. Аның шул тугры атучылыгы өчен аны Мәргән дип ата¬ дылар. Җик Мәргәннең исеме тиз арада җырларга кушылып әйтелә баш¬ лады. Җикнең исемен ишетү күп батырларның эчен кайната, аның үзен күрү аларны куркыта. Урал тавы аръягында булган кыргыз 1 батырла¬ ры, Җаек буеның атаклы биләре, Казан ханының атаманнары аның туры угына очраудан куркалар иде. Заман үтте, сулар акты. Бер вакыт Казан ханы иң көчле гаскәрен җыеп, Җик Мәргән өстенә сугыш ачты. Җик Мәргән дә үзенең тугры, ышанычлы иптәшләре берлән каршы чыкты. Куркынычлы сугыш баш¬ ланды. Җик, үзенең алдындагы гаскәрнең берәм-берәм егыла барганын күреп, сугышка кызыга, ул үзен-үзе белмәстән алга бара. Ханның гас¬ кәрләре дә зур осталык берлән аталар, ләкин Җик аларның укларын сизми иде. Күп сугышкач, Җик үзенең иптәшләрен карыйм, дип арты¬ на борылса, иптәшләренең барысы да җирдә ятканын күрде,— аның батыр юлдашлары үлеп беткән иде. Шуннан соң Җик хан гаскәренә үз ирке берлән бирелде. Җикне гаскәр Казан каласына алып китте: Ка¬ занга баргач, аны хан зур таш сарайга яптырып куйды. Бердән бер көнне Казан ханының сунарга бара торган күленә ялгыз аккош төшкән, дип хәбәр иттеләр. Сунарга һәвәсле хан тиз ара үзенең мәргәннәрен җыйдырды да шул аккошны, үтермичә генә атып алып, сарай күленә йибәрергә кушты. Хан барлык мәргәннәре берлән күл буена килде. Ләкин һичбер атучы угының яңлыш китүеннән имин түгел иде. Хан нихәтле әйтеп караса да, кулына ышанып эшкә базучы бул¬ мады. Бар да ханның каты ачуыннан курка иде. Шул вакыт мәргәннәр арасыннан берсе чыкты да: — Падишаһым, солтаным! Мондый нечкә эшне эшләр кеше без¬ нең Казан илендә әле җитешмәгәндер. Монда Агыйдел буеннан килгән атаклы бер мәргән бар. Ул, очып барган карчыганы атып, бер генә кау¬ рыйсын сындырырга уйласа, шуны эшли. Аның угы бушка да китми һәм яңлышмый. Сезнең бу олуг эшегезне ул гына башкарса башкара алыр! — дип, ханга Җикне гарыз 1 2 итте. Хан шундук Җикне чакыртып алды да үзенең йомышын сөйләде. Җик Казан ханлыгы кул астында шундый җиңел эшкә дә батырлыгы җиткән кешеләр юклыкны күреп көлде. Аннан соң корыч уклы көмеш җәяне кулына алды да: — Батыр хан, мин күл өстендә тик торган кошны атуны мәргәнле¬ гемә кимчелек саныймын. Сез элек ул кошны куркытырга кушыңыз. Ул очкан вакытта кай җиренә атарга кушсаңыз, башымны алдыңызга куеп, йомышыңызны үтим,— диде. 1 Кыргыз — бу урында: казакъ. 2 Гарыз итте — тәкъдим итте, белдерде. 7 3-604 97
Хан яшь батырның бу сүзенә рәхмәт әйтеп, аннан соң аккошның юан каурыйсыларыннан өчесен өздерергә кушты. Аккошны куркыттылар. Куркак кош, үзенең тоткынлыкка эләгәчә¬ ген сизенеп, бар көче берлә һавага күтәрелә башлады. Ул арада Җик Мәргән дә көмеш җәянең җебен чиертте. Күп тә үтми, аккошның өч каурыйсы һавада елгыйлап 1 очып күлгә төште. Бичара кош та, артык оча алмыйча, күлнең бер читенә төшеп йөзә башлады. Хан Җикнең бу осталыгы, батырлыгы өчен аңар ирек багышлап, Агыйдел буена кайтарып җибәрде. Җик, Корычка кайтып, үзенең ба¬ тырлыгын ерак илләргә хәтле белдергәч, аталары янына кайтып китте1 2. 11. МӘРГӘННӘР ҖЫРУЫ Коулларда 3 ниләр бар? Ниләр бар да ниләр юк. Ике яман берекмәс, Ике яхшы ирекмәс; Ике яман бер булса, Ачыдан ачы булыр арасы, Ике яхшы бер булса, Татудан татлы булыр арасы. Җәй белән кыш унике ай Эстәсәм дә, табылмас Хан белән бигә яраган, Ай-Һай, төлке белән кешнең карасы *. Коулларда ниләр бар? Ниләр бар да ниләр юк. Өге4 йонлы ук булса, Тартып кешкә салгаймын; Кама йонлы ук булса, Тартып болан аткаймын, Астыма менгән атыма Яхшы ияр арткаймын 5, Коешканлап 6 аел тарткаймын, Кайда яхшы кыз күрсәм, Малын биреп кочып яткаймын! Балалы болан җилә алмас Баткагың яман, олы саз, Токымлы болан җилә алмас Тулгавың7 яман, олы саз. 1 Елгыйлап — һавада тирбәнеп. 2 Ягъни: үлде. 3 Коуллар— Коллар (авыл исеме). 4 Ө г е — ябалак. 5 Арыту — аркылыга бәйләү, төяү. 6 Коешкан — иярне атның койрык төбенә таба тартып беркетә торган махсус бау. 7 Тулгау — баткак сазның аяк астында дулкынлангандай булып селкенеп торуы. 98
Аркамны кистең, ак каяс *, Муеным кистең, Бүз боланның сырт каеш артуы1 2. Алай яман калын саз. 12. УРАК БЕЛӘН МАМАЙ Борын заманда булган икән Урак * белән Мамай * дигән агай-эне. Боларның әнисе булган. Исеме Карөлек * булган. Мамайның баласы булмаган. Уракның ике улы булган. Берсе ту¬ гыз яшьтә, берсе җиде яшьтә. Ул заманнарда Уракның кул астында унсан нугай * булган. Көннәрдә бер көнне Урак үлгән. Аның үлгәнен ишетеп, калмак* хан бер илче җибәргән: — Мамай инде карт. Уракның балалары яшь. Кешеләре миңа ка¬ расын, штатны 3 миңа түләсен,— дигән.— Әгәр моңа риза булмасалар, Мамай җир уртасы Алатауга сугышка килсен,— дигән. Мамай унсан нугаен җыйган. — Нишлибез,— дигән,— штат түлибезме, әллә сугышка чыгабыз¬ мы? — дигән. Нугайлар әйткән: — Без сугышмыйбыз. Сугышсак, һәммәбез кырылып бетәбез,— дигәннәр. Штат түләргә риза булганнар. Сугышка бармаганнар. Мамай илченең борынын, колагын кисеп, ханына озаткан. — Бар, әйт ханыңа. Мин штат түләмим. Килсеннәр Алатауга су¬ гышырга,— дигән. Үзе атына менгән дә сугышырга киткән. Сугышырга барса, анда биш йөз калмак килгән. Алар Мамайны камап алганнар. Мамай болар белән сугышкан. Биш йөз калмакның ике йөз иллесен кырган. Ике йөз иллесе качканнар. Качып, калмак ханнарына кайтканнар. Алар качканнан соң Мамай атын бушаткан. Ияр-тугымын 4 башы¬ на куйган. Саудакларын5 янбаш астына куйган. Үзе ятып йоклаган. Бик каты йоклаган. Калмакларның яңадан килүләрен белми калган. Калмаклар янә биш йөз кеше булып килгәннәр. Әүвәле Мамайның атын алганнар. Янбашы астыннан саудагын алганнар. Мамай берни белмәгән. Бер заманда калмакларның тавышына уянган. Уянып кара¬ са, калмаклар тауны камап алганнар. Сугышырга караса, коралын алганнар. Таш белән сугышып карый. Күпме сугыша ала коралсыз? Тотканнар моны, муенына бау такканнар. Арышка 6 бәйләгәннәр дә 1 Каяс — туздан ясалган зур савыт, тубал. Бау белән аркага асыла. 2 Артуы — каясны күкрәк, я иңбаш аркылы бәйләгән бау. Биредә бүз боланның, сырт тиресеннән ясалган каеш турында әйтелә. 3 Штат — «ясак» мәгънәсендә. 4 Ияр-тугым — ияр һәм тукым (тирлек). 5 Саудак — садак, ук савыты. 3 Арыш — тәртә. 7* 99
алып киткәннәр. Алып барып бер кодыкка 1 салганнар. Кодык авызын таш белән каплаганнар. Бу көннәрдә Мамайның әнисе Карөлек төш күрә икән. Төшендә Мамайның ике күзе югалганын күргән. Уракның бер улын чакырган да әйткән: — Я, балам,— дигән,— бүген мин төш күрдем,— дигән.— Бабаң¬ ның ике күзе югалган. Ахыр аны калмаклар кулга төшергән инде. Ниш¬ ләрбез хәзер? Нугайларыбыз юк. Син әле бик яшьсең,— дигән. Бала әйткән: — Мин барам! — дигән. Карчык: — Барсаң, сиңа толпар бар, аны тотарга кирәк,— дигән.— Әнә сандыкта яу киеме, аны ки. Әнә ияр-тугым, атыңны иярлә. Әнә саудак, аны ал,— дигән. Атны иярләгән дә киенеп, яракланып чыгып киткән егет яуга. Ала¬ тауга барса, анда бер генә калмак йөри. Әлеге борны киселгән калмак. Килеп исәнләшә бу егеткә. — Кая минем атам? — ди егет.— Әйт, әйтмәсәң мин сине үте- рәм,— ди.— Табып бир син миңа аны,— ди. Калмак әйткән: — Табып бирәм аны мин сиңа, тик үтермә мине,— дигән. Алып киткән моны теге кое янына. — Әнә шунда салдылар атаңны,— дигән. Егет килгән кое янына. Кое авызындагы ташны алып ташлаган. Озын аркан төшереп, Мамайны чыгарган. Тартып чыгарган да әйткән борыны кисек калмакка: — Илтеп куй моны өебезгә,— дигән. Үзе киткән калмаклар шәһәренә. Килгән бу калмак шәһәренә. Аның килүен калмак ханы күргән дә таныган Урак улын. Качып киткән моннан. Урак улы кергән шәһәргә. Калмак ханының кызы аны каршы ал¬ ган, аш биргән. Ашын ашаган да ханның артыннан куып киткән. Аның килүен күреп, калмак ханы атының башын борып торган. — Бир кизәгемне1 2,— дигән. Биргән кизәген егет. Калмак ханы угын алып аткан. Ук егетнең тугыз кат киеменең җиде катына кереп туктаган. Егет әйткән: — Инде кизәк минеке,— дигән.— Бир кизәгемне,— дигән. Калмак ханы кизәген биргән. Егет угын алып аткан калмакны. Ук калмакны топла3 чыгып, кара ташка батып киткән. Калмак барып егылган. Егет аның атын алып, баягы кыз янына килгән. Кыз белгән атасы үлгәнен. Үзен үтермәвен үтенгән. — Сиңа кияүгә чыгармын,— дигән. Аш биргән тагын. Аш ашап утырганда тагы биш йөз калмак кил¬ гән. Кыз чыгармый икән моны, җылый: 1 Кодык — кое. 2 Бир кизәгемне — чират сорау, сугыш башлау йоласы. 3 Топла — үтә. 100
— Үтерәләр алар сине,— ди икән. Егет аңа карамаган, атына менгән дә әлеге калмаклар белән су¬ гыш башлаган. Кырып бетергән бу биш йөз калмакны. Калмакның бө¬ тен илен үзенә караткан. Күп малларын, алтын-көмешләрен алган. Күп халык ияртеп өенә кайтып киткән. Өенә кайткач, әлеге унсан ну¬ гайлар да килеп күрешәләр. Туй ясыйлар. Бу егетне шәһәргә хан итеп куялар. Хәзер дә шулай ак хан булып тора. Тормышлары бик яхшы. 13. БҮРИХАН Бүрихан бер кол иде, Сайраса былбыл ирде. Бүриханны үлтергәле Түрә мырза кул бирде. Бүриханның тунының Якасы кондыз ирде. Бүриханны үлтерделәр Ике туган агасы. Бүрихан ул хан иде, Башында тастар 1 иде, Бүриханны үлтергәле Түрә мырза кул бирде. Бүриханның атлары, Кесәсендә хатлары. Чыгып караң Төркестанны, Өмет өзсен сартлары *. Бүрекем юк башымда, Туганым юк кашымда. Бер туганым булса иде, Елар иде кашымда. Бүриханым әйтәде, Көлле1 2 тәнем тартады. Бүген-кичә бер төш күрдем, Нәйзә3 белән чәнчәде. Бүрихан тун киепте, Якасы кондыз иде. Бүриханга көн ярашмый, Койрыклы йолдыз * иде. 1 Тастар — баш киеме. 2 Көлле — һәммә, бөтен. 3 Нәйзә — сөңге. 101
Бара-бара юл бастым, Юлым кодык 1 каздым. Үзем казыган кодыгыма Үзем егылып үлә яздым. 14. ХИКӘЯТЕ ГЫИСА УГЛЫ АМӘТ Көннәрдә бер көн хәзрәте Җаннбәк хан кош чөймәгә ау аулай чыкды. Җаннбәк хан бичәсе Тайдулы ханымның ай-көне йиткән ирде. Бер көн хан әйтте: — И ханым! Мән аудин кайтып килгүнчә бала дөньяга килсә кирәк. Әгәр кыз углан булса үлтергел! Әгәр ир углан булса, төшлек йирдин үзең сәүгән кешене сөенче сората йибәргел! — тиде.— Әгәр кыз углан тугрып, үлтермәсәң, үзеңне үлтерермен,— диде. Хан ауга киткәндин соң Тайдулы ханым, тәңре тәгаләнең фәрманы берлә, бер кыз углан дөньяга китерде. Кызыны үлтермәде, олуг углы Бирдебәккә йибәрде. Олуг углы Бирдебәк кызны асрады. Андин соң хан¬ ның үзенә хәбәр йибәрмәделәр. Ханга кеше бармады. Җанибәк кыз туганын белде. Килеп сарайга керде. Сорады: — И даяләр 1 2, үлтердемү? Анлар әйделәр: — Үлтермәгән бугай,— тиделәр. Хан сарайга килде, Тайдулы ханым каршы чыкты. Хан ук берлә атты, ботка тигде. Ханым тукыз солтанның анасы ирде. Угланнарының ачигы килеп, атасига сүз әйделәр: — Углан кирәк булса — тукыз угылың бар, бер генә кызны сән нә өчен күп күрерсең,— диделәр. Андин соң хан, ачигланып, кызны үлтерергә кеше йибәрде. Тайдулының ике аргымак аты бар ирде. Беренең аты Ашыкча ди¬ гән, беренең аты Тубыкчак дигән ирде. Бу ике атны кушландырып, кыз¬ ны качырсын дип, кеше йибәрде. Бирдебәккә хәбәр төште. Кызны алып качты. Чиркәскә барып мә- кян 3 тотты. Җанибәк ханның бу эшигә халыкның күңеле яман булды: — Угланнарын куа башлады,— дип әйтер ирделәр. Хан халыкның күңеле яман булганын белеп, бер көн әйде кем: — Кем мәнем углымны кәлтүрсә, кызымны аңа бирермен,— тиде. Анда Гыйса углы Амәт әйде: — И ханым! Боергалы булсаң, мән килтерермен,— тиде. Хан әйде: — Хуш, алай булсын! — тиде. 1 Кодык — кое. 2 Д а я — бала караучы хатын. 3 М ә к я н — урын. 102
Гыйса углы Амәт әйде: — Мәңа сән халыкның күзе алдында ачигланган булгыл. Мән анда барып алдаем, яхшы булыр, дип,— тиде. Бу эшләрне күп кеше белмәс ирде. Амәтнең китәр көне хан халыкка аш бирде. Үз кулындин халыкның барчасига аш бирә килде. Андин Амәтне өндәде. Амәт килде. Амәткә сукта 1 бирде. Амәт әйде: — И хан! Халыкка яхшы аш бирдең, мәңа нә бирдең? — тиде. Ханның бу сүзгә ачигы килеп: — Тотың! Үлтерең! — тиде. Амәт аты тышда хәзер ирде. Атка менеп качып китде. Бирдебәккә барды: — Хандан качып килдем,— тиде. Бирдебәк Амәтне гыйззәт кылып сыйлар ирде. Бер көн Бирдебәк аулай китте. Амәт бер корткага барЬш әйде: — Мән сәне ана итәен, Һәзар1 2 3 мал сәңа бирәен. Барып әйткел, шул кызның мәңа күңеле булмас микән? — тиде. Кортка әйде: — Кыз тагаткяр 2 торыр, кызны белмән. Әмма ханым күңел илтәр булгай. — Хуш, алай булсын, барып әйткел,— тиде. Кортка ханымның кашига барды, күзен ача алмай ултырган булды. Ханым әйде: — Нә өчен йокларсән? — тиде. Кортка әйде: — һич дәрманым калмады. Хандин качып килгән Амәт би иркемә куймай йибәрде,— тиде. Ханым әйде: — Баргыл, Амәт би үзе монда килсен, мән аның илә сүзләшәен,— тиде. Амәт ханым өенә килеп әйде: — И хатын, Бирдебәк килгәч, сән аның берлә йеп бәйләүче уйна¬ ган булып бармагын баглагайсән. Дәхи зынҗырны каккайсән! Мән шун¬ да килеп аны үлтерәен,— тиде. Кич булды. Бирдебәк килде. Бер сәгать булыр ирде. Зынҗырны какты. Амәт бинең колы бар ирде. Ул колына: — Кылыч берлә Бирдебәкне чапкан булгай, вәли кылычның йөзе берлә чапмагыл,— тип колны үгрәтеп куеп ирде. Колы йөгереп йитте. Бирдебәкне кылычның сырты берлә орды. Бирдебәк ачигланып: — һай! Бу ни эшдер? — тигәнчә, Амәт үзе йөгереп чыкты. 1 Сукта — тутырма. 2 Һәзар — мең, «күп» мәгънәсендә. 3 Тагаткяр — итәгатьле, тәкъва. 103
Колның кулындин кылычны тартып алды, колны үлтерде. Андин соң килеп, ханымны һәм ул кортканы үлтерде. Дәхи солтан Бирдебәккә әйде: — Алган хатының мондаг эшне кылды, үзгәләр ни кылмасдыр?— тиде.— Кил бире, ханга кайтаек,— тиде. Анда ул Бирдебәк әйде: — Хуш, алай булсын,— тиде. Ханга күчеп кайтты. Амәт берлә Бирдебәк үзе элгәри китделәр. Хан каршы чыкты. Мәңгәл байның өегә төштеләр. Күрештеләр, куанышты¬ лар, төрле-төрле тәгамнәр йиделәр. Моннан соң хан йокларга ятты. Мәнгәл байның Тимер атлы бер углы бар ирде. һич кеше күргәне юк ирде. Хан ялгыз ятыр ирде. Мәнгәл углы Тимер килде, күркәм кеше ирде. Хан күңеленнән әйде: — Мәнем кызым моңар лаек икән,— тиде. Ул угыл торып тәгъзыйм 1 итде. Амәт моны сизеп, тора килеп әйде. Бәет: — Охшарму, бикләр, охшарму, Монча дәүләт бар булса, Аргымакның аягын Ефәк берлән тошарму? Тимер икән таш аткан Тыйса углы Амәт барында. Мәнгәл углы Тимергә Кызын бирмәк охшарму? Мондин соң хан ауга чыкканда, Амәт кызны алып качты. Зөя тагы¬ на барып, Идел якасында торды. Имди аны «Кыз тавы» дирләр. Хан аудин кайтып килде. Амәт кызны алып качканын белде. Кайда киткәнен белмәделәр. Ике елдан соң кыз хамилә2 ирмеш, ай-көне тулмыш ирсә, хан чирү3 йибәрде. Өч йөз кеше берлә Алачын Алауны баш итеп йибәрде. Йәй көне ирде. Амәт биек тау башында ултырып торыр ирде. Кыз алыстан карап күреп, әйде: — Бер нәчә кеше килә торыр, ил булмагай, яу булгай,— тиде. Бер заман булып ирде, Амәт үзе күрде: — Алачын Алаудыр, хандан килә торган яу иркән,— тиде. Ул вакытта углан туган ирде. Бишеге берлә алып китә алмады. Бер агач ботагына асып киттеләр. Куйның койрык маен углан агзина кап¬ тырды, тәңрегә тапшырды. Орышка каршы бардылар. Алачын Алау куып килеп йитте. Атына атты. Ияренең арт кашына тиде. Амәт әйде: 1 Тәгъзыйм — олылау, хөрмәтләү. Хамилә — йөкле. Чирү — гаскәр. 104
— Ант, шарт иткән дуст ирдең, җанга касд булдың. Аткан алай атмас, болай атар,— тип, аргымакыны ега атты. Янә үзгә аргымакка менеп килде. Дәхи атты, атның ялын ияртә алып төште. Алачын Алау бер бүз аргымак менеп килеп, садактагы угын кырка атты. Амәт кармап бакты, бер угы калды иркән. Суырып алып атыны атты. Ат екылды. Алачын Алау атының астына төште. Амәт, кылычын суырып, өстенә килде. Алачын Алау әйде: — И Амәт дуст! Бер кашык каным үтенермен, антымны язып ир- дем, үземә килде,— тиде. Амәт әйде: — Нә күрсәң, аны йийгайсың,— тиде. Идел башына чыкты. Идел башында мәкам-йорт тоттылар. Җанибәк хан үлгәндин соң, Бирдебәккә килеп кушылды. Ханның ярты йортын биләде. Ул вакытта Әчтерханда Тимер Котлы хан ирде. Углы-кызы юк ирде. Ул заманда Әчтерхандан бүрәнә ыктармага 1 барган кешеләр ул угланны табып алып килделәр. Алтын бишекле, күркәм йөзле. Асыл кешенең баласы иркәнең белеп, ханымга алып килделәр. Ханым алып асрады. Углан ир йиткәндин соң Әчтерхан эчендә каракчы була башлады. Халык бу угланга рәнҗеде. Сөймәс булдылар. Халык углы йыелып ки¬ леп ханга әйделәр: — И ханым! Безне сәүсәң безне тот, аны сәүсәң аны тот,— тиделәр. Хан әйде: — Бу бер угыл нә булыр. Мәңа халкым кирәк,— тиде. Ул угланны салдан алып килгән өчен Салчы атаган ирде. Чирүгә барды. Кубыз, думбра, төрле уеннар үгрәнде. һәркем берлә сүзгә киле¬ шеп, «Әй, атасыз, анасыз!» тип әйтер булсалар, ул әйтер ирде: — Ак Сарайда балчымын, Ана Иделдә салчымын, Әчтерханда тучымын * 2, Кыр-далада уенчымын, Анам сорсаң — никяхсыз, Атам сорсаң — белексез. Төбем сорап нидәсез, Үзем артык туган соң. Имде Салчы — Җанибәк ханның кызындин туган угылдыр. Ханнар¬ га җиян 3 угыл Гыйса углы Амәтнең угылыдыр. ’ Ыктармага — агызырга. 2 Тучы-— байрак тотучы. 3 Җиян — ана ягыннан туган: 105
15. КАРТЛАР ҖЫРУЫ Кил, хәйраным биләр! Сорасагыз, Тыңласагыз да әйтәлең! Сорасагыз да ни итсәгез, Янә дә картлар сөйләек. Әүвәл башлап ни бетте? 1 Көн бетте дә ай бетте. Икенчеләй ни бетте? Тау бетте дә таш бетте. Уртасына ни бетте? Ирмән 1 2, юшыр 3 — ут 4 бетте. Аны утларга ни бетте? Кыл койрыклы мал бетте. Аңа ия булсын дип, Туфрактан сурәт кылдырып, Адәмгә баш бармакча тән бетте, Бер чебенчә җан бетте. Кил, хәйраным биләр! Сорасагыз, Тыңласагыз да әйтәлең! Сорасагыз да ни итсәгез, Янә дә картлар сөйләек. Әүвәл башлап сорасагыз, Ни адәм пәйгамбәрләр үткән дөньядан? Гарәби китап укыган Галимнәр үткән дөньядан. Кочаклап коръән укыган Мулла үткән дөньядан... Сөендәй 5 мөгез үстергән Зөлкарнәй * үткән дөньядан, Айдай-көндәй балкыган Гайшә белән Фатыйма *, (Алар да) үткән дөньядан. Тай сораганга ат биргән Хатәмтай * үткән дөньядан... Кил, хәйраным биләр, сорасагыз, Тыңласагыз да әйтәлем. Сорасагыз да ни итсәгез, Янә дә картлар сөйләек! 1 Бетү — биредә: «ясау», «ярату» мәгънәсендә. 2 Ирмән — әрем. 5 Юшыр — сазанак. •Ут — үлән. 5 Сөен — таш. 106
Дәрья узарда чайкалыр, Булат киярдә ялманыр, Арыклыктан ат үлмәс, Ярлылыктан ир үлмәс, Аның да газиз җаны кыйналыр... Айны болыт капласа, Ат җиләлмәс көрт булыр. Какшакта 1 кара болан егылса, Ите, ятып, корт булыр. Кем карысын 1 2 сыйласа, Калган да йортка кот булыр. Кем карысын сыйламаса, Күп яман таңлангы 3 көн Янган утта ул булыр. Кил, хәйраным биләр! Сорасагыз, Тыңласагыз да әйтәлем Сорасагыз да ни итсәгез, Янә дә картлар сөйләек. Болан мөгез салмаса, Болытка җитеп тормасмы? Борынгы карылар үлмәсә, Борын чак4 кара җирләр тулмасмы? Каенда каршы ботак булмаса, Карчыга җиргә кунмасмы? Хан олы солтан булмаса, Халкы алай баштак5 булмасмы? Кил, хәйраным биләр! Сорасагыз, Тыңласагыз да әйтәлем! Сорасагыз да ни әйтсәгез, Янә дә картлар сөйләек. Хан урманга чыкканда Карагайдан бөек агач юк, Җил суккан төн талча 6 юк, Кара туры ат кайда юк? йөгермәсә туй да юк, Коры карындаш кайда юк? Белешмәсә, ят та юк. Кил, хәйраным биләр, сорасагыз, Тыңласагыз да әйтәлем! 1 Какшак — сазлы урман. 2 Кары — карт. 3 Таңлангы — иртәгә, киләсе. 4 Борын чак — борынгы вакыт. 5 Б а ш т а к — бозык, азгын (баш-баштак). 6 Т а л ч а — тал. 107
Сорасагыз да ни әйтсәгез, Янә дә картлар сөйләек. Карагай башы ку 1 булыр, Хан билгесе ту1 2 булыр, Карыдан куәт кайткан соң Кары ягы 3 тартмак сур 4 булыр. Карача күздән нур тайган соң Карап күрү моң булыр. Ирләрдән сискәнеп дәүләт тайган соң Дүрт мөешле5 агач өй Бүген адәм дә басмас юу * булыр. Үлгән белән киткән өчен кайгырмаң, Таңлангы6 көн ахырга Без барырбыз, ул килмәс. 16. ЧУРА БАТЫР ХИКӘЯТЕ Дагстан йортында Казый би дигән бер олуг мирза бар ирмеш. Аның Канмирза дигән бер энесе дә бар ирмеш. Көннәрдән бер көн Казый би гаскәре белән атланып ау ауламага чыгып бара. Йөргән заманда юлында бер карья 7 бар икән. Ул карьягә Казый би килсә, болар килмәс борын яу чабып алып киткән. Бер яшь бала качып, калын урман эченә кереп калган икән. Казый би килгәндә ул бала, боларны күреп, урманнан чыгып, Казый бигә килде. Ул Казый би баладан: — Авылыңызга нә булды? — дип сорады. Ул бала әйтте: — Авылымызны яу чабып алып китте. Мән качып бу урманга кереп яше(ре)неп калдым,— диде. Соңра Казый би ул баланы алып саклады. Ул бала үзе кызыл чы¬ райлы, нар рәңле8 булган өчен атыны Наррәң * куйдылар. Ул Наррәң, Казый бинең янында торып, өлкән егет булып, бик батыр пәһлеван бул¬ ды. һәр йиргә барса, хезмәт бетергүче булды. Яуга барса, яуны басучы булып, бик батыр булганы өчен Нарәң батыр дип халыкларга мәгълүм бул(ды). Казый би бу Нарәң батырга Кабак башы Кара үздән 9 дигән кешенең Миңсылу дигән җиһанда булмаган ару куңын 10 алып бирде. 1 К у — буш, корыган. 2 Т у — байрак. 3 Я г ы — җәя. 4 С у р — бәхетсезлек, кыен, чит. 5 М ө е ш — почмак. 6 Таңлангы — алдагы. 7 Карья — авыл. 8 Нар рәңле — ялкын төсле, ут төсле. 9 Ү з д ә н — феодал җәмгыяте титулларының берсе. 10 Ару куң — чибәр кыз мәгънәсендә. 108
Көннәрдән бер көн Казый бәк энесе Канмирза, Нарәң батырның ха¬ тыны Миңлесылуны күреп, гашыйк булып, Нарәң юкта Миңлесылуга барды. Миңлесылу кабул итмәде. Канмирза аны куалап чыгарып җибәр¬ де. Соңра бу эшне Нарәң батыр ишетеп Казый бинең алдында Канмирза- ны кылыч берлән чалып үлтерде. Аннан Казый би Нарәң батырга: «Сән инде бәнем янымда торма, бер якка кит»,— дип әйткән соң, Нарәң Миң¬ лесылуны алып качып, Хаҗитархан 1 шәһәренә Акча солтанга килеп, ул солтан янында бик хөрмәт берлән күп заман торды. Көннәрдә бер көн Акча солтан, бу Нарәң батырның хатыны Миңле¬ сылуның арулыгын күреп, Миңлесылуга гашыйк булып, Нарәң батырны гаскәргә җибәреп, үзе Миңлесылуга кич берлә кәлде, әйтте: — Әй, хатын, мән сәне сәвәрмен, мәнем берлә бер буласың,— ди¬ де.— Нарәң батырны алдап гаскәргә җибәрдем. Ул анда үләр, монда килмәс, әлбәттә. Чара юктыр, мәнем берлә бер буласың,— диде. Анда Миңлесылу әйтте: — Әй, солтан, бер сүзем бар, әйтмәгә рөхсәт бирермүсән? — диде. Солтан әйтте: — Әйт, нә сүзең бар? — диде. Хатын әйтте: — Арыслан бүренең җимендин җимәс. Әмма сән адәм арысланысән. Нарәң сәнең яныңда бүренең бүлтерекедер* 2. Мән ул бүлтерекинең җи- мете 3 кебимән. Бүлтерек саркытын 4 арыслан җимәк нәчек рәва 5 бу¬ лыр? — диде. Ул солтан бу сүзне ишетеп, килгәненә пошиман булып, Миңлесы¬ луга: — Сән инде мәнем кыямәтлек карендәшем бит,— дип чыгып китте. Ул заманда Нарәң батыр, ул кичә гаскәрдән кайтып, өенең бер янына килеп, бу сүзләрне тыңлап торган ирде. Бу сүзләрне ишетеп, Нарәң янә кешегә белдерми кайтып китте. Иртәсе солтан Нарәңгә хәбәр җибәреп, кайтарып алды. Нарәң кайтып килгән соң, бу солтанны үлте- реп, хатыны берлә качып куйга 6 китте. Ул вакытта Миңлесылу кор¬ саклы иде. Юлда качып бара йөргәндә Калавыз дигән суның буенда төшләнеп ултырганда 7 Миңлесылу тулгатты. Тулга (тка)нын ире Нарәң батырга әйтмәгә оялып, җыр берлән әйтте. Әйткән җыры будыр. Миң¬ лесылу әйтәдер: Иделнең башы — Арман тау, Җаекның башы — кырык Чәүлан 8, Туры ат башы — ак чатыр, Җамның буе — җиде үзән, Хаҗитархан — Әстерхан шәһәренең элекке исеме. Бүлтерек — бүренең көчеге. 3 Җ и м е т — ашамлык. 4 Саркыт — калдык, өлеш. 5 Рәва — яраклы, ятышлы. 6 К у й — куй көтүе яисә авыл күздә тотылуы мөмкин. 7 Төшләнеп ултыру — төшке ашны ашап утыру. 8 Чәүлан — чавыл, яшь каенлык. 109
Сары Болак — арка сал, Бу буйны сал тамагыма ташы, Бер аның эчәем дисәм, суы ачы, Туса — башым киленчәк, Тумаса — башым кыйнамай, Әй батырым, батырым, Үзең булышлы аначы * *,— диде. Ул заманда Нарәң батыр Миңлесылуның тулгатканың белеп, ни эшләрен белмәй адап2 туктап торганда Миңлесылу, Нарәң батырның адаганын белеп, янә җыр белән әйтте: Әй батырым, батырым, Адамачы, батырым. Каберенә Казый бинең энесен каерып, Үз кулың менән сән чалдың,— Адамадың, батырым. Хаҗитарханда Акча солтанны каерып, Үз кулың менән сән чалдың,— Адамадың, батырым. Адамачы, батырым! Корбанлыгың чалсана, Куш чырагың * яксана. Чураны 3 азат итсәнә, Тизрәк җитеп килсәнә. Нарәң Миңлесылудан бу сүзне ишеткән соң тиз торып, Калавыз суына барып, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз кылып килеп, Чура ди¬ гән колын азат итеп, күк айгырны корбанлык итеп чалып *, ходай юлы¬ на куш чырак нияз итеп килеп, Миңле баласын алды. Угыл бала туды. Атын — азат кылган колы Чураның урынына — Чура атады. Аннан кичеп кунып, Кырымга барып тордылар. Чура анда торып, биш-алты яшәр бала булды. Бозау бактылар. Көннәрдә бер көн Чура юлдаш балаларга әйтте: — Бер мәслихәт итәлек! — Нә мәслихәт итәлек? — диделәр. Анда Чура әйтте: — Беремезне баш итәлек,— диде. Балалар әйттеләр: — Кемне баш итәлек? Чура әйтте: — Кем бер бозау суеп ашатса, шул кешене баш итәлек,— диде. Анда Чура әйтте: — Сезләр мәнем әмеремдә булсаңыз, мән сезләргә бер бозау суеп ашатаем,— диде. 1 Аначы — кендек әбисе. * Адау — «каушау», «югалып калу» мәгънәсендә. Чура — биредә: «хезмәтче», «кол» мәгънәсендә һәм туачак бала исеменә ишарә. 110
Балалар кабул кылдылар. Аннан соң Чура бер бозау суеп балалар¬ га ашатты. Шул балалар ул көннән арбаган 1 Чураның әмеренә мотыйг булдылар 1 2. Имди шул балаларга Чура әйтте: — һәр көн бозауларны әйдәп өйгә кайтканда бозауларыңызга ме¬ неп, яулыкларыңызны таякка бәйләп байрак итеп: «Чура батырның гаскәремез!» — дип, авылга чапкалашып барыңыз,— диде. Анлар һәм шулай иттеләр. Бу хәбәр һәр тарафка: «Чура дигән ба¬ тыр гаскәр берлән атланган имеш»,— дип ишетелде. Та ки3 Иделгә бул- гучы халыклар ишетеп, өркеп, Идел аргы ягына күчә башладылар. Бу Идел халкының Чура батыр хәбәреннән куркып качып, Иделне үтеп ятканы Кырымдагы Чура батырның үзенә ишетелде. Аннан соң Чура батыр атасы Нарәңгә әйтеп яхшы ат алдырып, яхшы садак-савыт алды¬ рып, атын иярләп, садак-савыт асынып, атланып: — Идел халкының миннән куркып качып Идел үткәне растмы икән? Мән белеп киләем,— дип, Идел тарафына карап җөрде. Чура батыр Иделгә килде, Идел халкының Чура батырдан куркып күчеп, Идел үтеп яткан (ы) имеш. Бу заманда Идел якасында бер карт кеше еглап йөрәдер имеш. Шул карт кешегә Чура әйтте: — Әй карт, нә өчен еглайсың? — диде. Шул карт әйтте: — Идел уртасында кызым арба белән агып барадыр, җиккән үгезе җөрмәйдер. Кызым суга китеп үләчәк, аның өчен еглаймын,— дип, кы¬ зын күрсәтте. Шул заманда Чура батыр аттан төшеп, атның иярен алып, үзе ялан¬ гач булып суга кереп, арбаны, кызны чыгарып, атасының кулына бирде, үзе юлына китте. Алай булса, ул кызның кияве бар имеш, ул кияү кил¬ де. Карт әйтте: — Сән кайда идең? Кызым суга китеп үләчәк йирдән бер егет килеп, аты берлән җайлап барып, кызымны арбасы берлән чыгарып бирде. Бер егет шуның кеби яхшылык кылды. Анда кияү әйтте: — Шул егет кайда китте? — диде. — Шул тарафка китте,— дип, киткән ягын күрсәтте. Ул кияүнең аты Колынчак ирмеш. Колынчак каенатасы карттан шул егетнең менгән атын, төсен сорап, кигән киеменең төсен сорап, ар¬ тыннан эзләп китеп, ул егетне табып алып килде. Картның өенә алып килеп, аулакка өй чыгарып, шул өйдә Чура батырны кундырып, яхшы хөрмәт кылды. Ятачак заман булды. Чура батыр Колынчакка әйтте: — Әй Колынчак! Сән ул кызның киявесең, кыз янына барып ят. Мән монда ятаен,— диде. Анда Колынчак әйтте: — Мән кыз янына барып ятман,— диде.— Сәнең яныңда ятар¬ мын,— диде.— Кыз дигән нә заттыр, бер кеше (ул), кем йокламаса — аныкыдыр,— диде. 1 Арбаган — бәхетле, уңышлы. 2 М о т ы й г булу — буйсыну. 3 Т а ки — шуңа хәтле, шул дәрәҗәдә. 111
Анда Чура батыр Колынчакка әйтте: — Сән бу сүздә торамусән? — диде. Колынчак әйтте: — Бәли 1 торармын,— диде. — Алай булса, яхшы,— дип, икесе бергә яттылар. Бер заманда Колынчак йоклады. (Ул) йоклаганнан соң Чура батыр торып ул кыз янына барды. Кыз: — Кемсең? — диде. Чура батыр әйтте: — Мән Чура батырмән,— диде. Кыз әйтте: — Мән сәнең Чура батыр икәнеңне беләем, мәңа күкрәгеңне ачып күрсәт,— диде. Андан Чура батыр ул кызга күкрәген ачып күрсәтте. Кыз әйтте: — Белдем, Чура батыр икәнсең,— диде. Чура батыр әйтте: — Нәдән белдең? — диде. Кыз әйтте: — Әзәлдә1 2 яхшылардан ишеткән идем, Чура батырның күкрәге булат3 төсле куршын 4 булыр, дигән сүз бар иде,— диде. Соңра Чура батырга кыз әйтте: — Сәнең мәндән нә морадың бар? — диде. Чура батыр әйтте: — Сән мәнем берлә булсаң, мән сәне алып китәрмен,— диде. Анда кыз әйтте: — Шул Колынчакның атын җөгәнләп, иярләп китерсәң, мән сәнең берлә китәрмен. Юк булса, китмәм,— диде. Аның өчен — ул Колынчакның аты Колынчактан башка кешегә уш- латмас5 ирмеш. Чура батыр барып, ул атны иярләп-йөгәнләп алып кил¬ де. Ул кыз Колынчакның атын менеп, качып киттеләр. Бер заманнан соң Колынчак уйганып Чураны карады. Янында Чура юктыр. Аннан барып кызны карады: кыз һәм юктыр. Аннан атла¬ рын карады: атлары һәм юктыр. Колынчак каенатасы картны уйгатып, халкыны уйгатып, күп кеше булып атланып, Чура батыр берлән кызның артыннан куып җиттеләр. Анда Чура батЫр әйтте: — Әй, Колынчак! Сән кичәге әйткән сүзеңдә тормадыңмы? Сән әйткән идең: кыз дигән бер кеше — кем йокламаса, ул кешегә булыр, димәдеңме? Сән бу кичә ятып йокладың. Мән йокламадым, кызны ал¬ дым,— диде. Анда Колынчак әйтте: — Бәли, әйткән ирдем. Бу кыз сәңа хәләл булсын,— диде. Анда Чура әйтте: 1 Бәли — әйе, шулай. 2 Әзәл — яратылыштан ук; биредә: бик күптәнге вакыт. 3 Булат — нык корыч. 4 Куршын — кургашын. 5 Ушлатмас — тоттырмас. 112
— Сәнең хатының мәңа кирәк түгел. Мән, сәне кичә әйткән сүзендә тора микән дип, бу эшне эшләп идем. Хатының үзеңә булсын! — диде. Анда Колынчак әйтте: — Мән сәңа багышладым, сәңа хәләл булсын,— дип, көллесе мәс¬ лихәт күреп, кызны алып кайтып, атасының өенә килтереп, өлкән туй итеп, җәмәгатьләр җыелып, никях кылып, Чура батырга биреп ирделәр. Андан Чура батыр Колынчакка әйтте: — Мәнем бер яхшы кыз кардәшем бардыр, аны сәңа бирәен,— дип намзәд 1 иттеләр. Колынчак һәм кабул итте. Чура батыр шул кызны алып, Кырымга кайтты. Алай булса, Чура батыр бу Идел тарафына йөргәндә Кырымдагы Акташның Гали би дигән батыр, Чураның атасы Нарәң батырга килеп: — Куеңнан шуиген2 суеп бир,— дип, Нарәң батырны кыйнап, су¬ гып, орып, хатыны Миңлесылуга яман сүзләр әйтеп, биргән атларны алмый, үзенең сөйгән Карагир атын зур 3 берлән алып киткән икән. Бу заманда Чура батыр кызны алып атасының өенә килгәндә атасы Нарәк батыр угылы Чура батырның алдыннан чыгып, Гали бәк итеп киткән зурлыкны угылы Чура батырга җыр берлән җырлап әйтте. На¬ рәк батыр әйтеп тулгайдыр: Әй угылым, әй Чурам, Үзем-үзем булганы, Үзем Нарәк булганы, Ардаеп 4 атыма менгән, Куемнан шуиген суйган юк иде. Елкымнан олау5 менгән юк иде. Сән угылымның югында Акташның Гали бәк килде дә Куемнан шуиген суйды да, Елкымнан олау менде дә, Атаң Нарәк картларны Таш менән башка-күзгә орды да, Анаң Миңлесылукайның Күкрәгеннән китмәстәй Яман сүзләр әйтте дә, Алкалай бүз, ару бүз, Аны бирдем — алмады, Ике түкәй кан җирән, Аны бирдем — алмады. Куй багарны 6 куша бирдем — алмады. 1 Намзәд — ярәшү, вәгъдәләшү. 2 Ш у и к — җитез, шук. 3 3 у р — көч, җәбер. 4 А р д а ю — иркәләү. 5 Олау — ясак рәвешендә дәүләт өчен вакытлыча алына торган менеш аты. 6 Куй багар — сарык көтүчесе. 8 3-604 ИЗ.
Артыннан килеп карасам, Саурысы 1 кара тубалдай, Яны кара күпчектәй * 2, Алдыннан килеп карасам, Алгы теше көрәктәй, Арт азавы тояктай, Җаным башы, җай тамгалы Карагир кара корга 3 төште инде. Ал инде, Чурам, ал инде, Әмәлең булса, күр инде. Бу сүзләрне ишетеп, җыр белән җылкычыга җырлап әйтәдер. Чура ба тыр әйтеп тулгайдыр: Әй җылкычым, әй агам! Актан киярем минем ал(ып) килче! Атым киер (т)еп менәем. Ак көбәмне ал(ып) килче! Битенә биктәр 4 тышлап кияем. Алдамияным 5 ал(ып) килче! Эч-билемә бу ивием 6. Бу киткәннән китәем, Алмачык суының буенда Акташның Гали бигә җитәем. Акташның Гали бигә җиткән соң Кабыргадан7 юл салып, Тез астында борныга салып, Сөйре8 телем көрмәләп9, Сөяк тешем кашкарып 10 *, Бәреңләй 11 бәнем кадалып... Гали бидән атамның Карагирен Тәгъзим 12 әйтеп теләем, Теләп-теләп бирмәсә, Ярдагы боландай кискәләшеп үләен. Чура батыр болай дип сораганда Гали би әйтте: — Ике тана, бер үгез алырсың,— диде. 'Сауры (савыр) — ат сыртының арткы өлеше. 2 Күпчек — мендәр. 3 К о р га — биредә: киртләп (коршап) куйган урын. 4 Б и к т ә р (биткәр) — көбәнең битлеге. 5 Алдамиян — металлдан ясалган кул кабы. ’ И вү — чорнау, элү. 7 Кабыргадан — яннан мәгънәсендә. 8 С ө й р е — очлы. 9 Көрмәләп — бәйләп. •оКашкарып — «караңгылатып», «яшереп» мәгънәсендә. "Берәң (бәрең) — атның я батырның гаскәри киеме, металл яфраклардан ясалган. 12 Тәгъзи м — хөрмәт итү, олылау. 114
Шул заманда Чура батыр әйтте: — Сәнең атаң үлгән заманда атаусыз 1 калган, дип ишеткән идем. Шул ике тананы атаңның атавына суй,— диде.— Үгезне анаңның ар¬ тына җик,— диде. Бу сүзне әйтеп, Чура батыр, Гали бинең башын кисеп үтереп, җай тамгалы Карагир атны алып кайтты. Шул киткәннән өйгә бармый¬ ча), җулда бер куй баккан адәмгә юлыгып әйтеп китте. Шул киткәндә Чура батыр Казан шәһәренә барды. Казанга барып Колынчак батырны чакыртып алдырды. Андагы батырлар берлән кушы¬ лып, Казан шәһәрен алмага килгән урыс гаскәре берлән сугыш * кылып торды. Шул заманда Казан шәһәрендә Шагали хан дигән хан бар имеш. Шагали ханның Сарыкани дигән кызы бар имеш. Бу Шагали хан Чура батырның килгәнен ишетеп, чакыртып алып, күп хөрмәтләр итеп, хәзи¬ нәдән ат-тун, сәрбайлар 1 2, садак-савыт, күп голуфәләр 3 биреп, батыр¬ ларга кушып, һәр нә батырларга баш кылды. Чура батырны бу көндән әрмәган4 итте. Чура батыр, һәр көндә гаскәр берлән сугышып, күп адәмнәрне харап итте. Алай булса, Чура батыр Казанда сугыш итеп йөргәндә Кырымдагы атасы Нарәң батырны әзәлге Чура батыр үлтергән Акташның Гали би дигәннең калган кардәшләре килеп, Нарәң батырның һәр нә булган малын чабып, талап алып киттеләр. Нарәң батыр җарлы булып калды. Хатыны Миңлесылу эчмәгә аш тапмый ил кыдырып җөрде. Инде килдек Чура батырның урыс явы берлән орышкан йиренә. Урыс гаскәре Чура батырны үлтермәккә гыйлаҗ5 тапмый, Мөнәҗҗим¬ нәрне 6 җыеп, азтырләб7 карадылар, шул Чура батырның әҗәле нидән булыр икән дип. Анда мөнәҗҗимнәр азтырләб карап әйттеләр: — Чура батырга дошманнан бер кыз бирсәң, шул кыздан бер угыл булса, Чура батырның әҗәле шул угланнан булыр,— диделәр. Соң гаскәрнең яхшы гакыллы бөекләре бу эшне мәслихәткә кылып карадылар. «Алай булса, бер кыз бирмәк кирәк», дип, бер кызны яхшы кием берлән күчкә 8 меңгезеп, дүрт яхшы ат җигеп, янында коллыкчы кызлар берлән Чура батырга бирделәр. Шул кызга әйттеләр: — Кайчан Чура батырдан бала булып корсагың типкән заманда бер әмәл берлән безгә качып кайт,— диде. Шул әйткән көйдә кыз Чура батырга килде исә, Чура батыр кызны хуш күреп алды. Соңра күп заман кыз Чура батырда торып көмәнле булды. Булган заман кыз качты. Үз халкына килде. Аннан бер угыл тугды. 1 Атау — үлгән кешене искә алып аш уздыру. 2 Сәрбаи — сугыш киемнәре. 3 Г о л у ф ә — атлы гаскәргә бирелә торган азык. 4 Ә р мәга н — башка илдән алып кайтылган бүләк, сөенеч. 5 Г ы й л а җ — чара. 6 Мөнәҗҗим — йолдызлар тикшерүче галим, астролог. 7 Азтырләб — астролябия, астрономнар приборы. 8 К ү ч — килен төшерү өчен әзерләнгән махсус арба, атлар. 8* 115
Инде сүз Нарәң батырдан килер. Нарәң батыр ярлы булып, ач бу¬ лып тора белми (чә), Казандагы углы Чура батырга килде, Казанга килеп, Чураны эзләп-сорап табып килсә, бер хәлвәт 1 өйдә Чура батыр¬ лар белән бал эчеп ултырган икән. Нарәң батыр килгәндә Чура батыр атасыны танып, яман киемле, яман сыйфатлы булганга оялып, кире карап ятты. Бу ултырган батырлар Нарәң батырны күреп: — Әй карт! Синдәй карыйлар җыраучы була торган, җырлачы,— диде(ләр). Нарәң әйтте: — Мән алыстан, бик арып, ачып килдем. Мәңа аш-су бирегез,— диде. Шул заман Нарәңгә аш-су биреп җырлаттылар. Нарәңнең җыры будыр. Нарәң әйтеп тулгайдыр: Казна-казна мал килсә, Казначы карадуан 1 2 шулай итәр. Капка алдына яу килсә, Колынчак менән ир Чура Кара канга буяныр. Шундый әйткән ир Чураның атасы, Кыршаулы чиләген * кулга алып, Илдән-илгә теләнер. Чура батыр атасы Нарәңнән бу сүзләрне ишетеп... атасына күп сүз¬ ләр әйтте. Соң атасы Нарәңгә күп акча бирде. — Сән барып, бер йирдән ат-тун алып, яхшы ярак, савыт алып, фәлән көндә без гаскәргә чыгармыз, шул көндә сән дә хәзер булып, бер яктан байрак күтәреп кил,— диде.— Шул заманда мән сәңа карап чабармын. Килгәндә сән мәне сугып ек *,— диде.— Соңра анлар килгән¬ дә мән җавап бирермен, сән карап тор,— диде. Шул әйткән заманда шул көндә гаскәр чыкты орыш кылмага. Бер яктан Нарәң батыр байрак күтәреп килде. Моны күреп Чура батыр: — Бу нә гаскәр? — дип, буңа карап чапты. Килде. Шул әзәлге әйткән көйдән иттеләр. Соңра гаскәр килде. Күрделәр Чура батырны: аттан төшеп, бер карт адәм янында тезлән¬ гән). Соңра Чура батыр әйтте: — Әй гаскәр! Сез барыңыз да аттан төшеңез! Бу килгән — мәнем атам Нарәң батыр,— дип әйтте. Шул заманда гаскәр бары төште, Нарәң батырга килеп тәгъзим ит¬ теләр. Соңра моны Шагали ханга белдерделәр. Шагали хан, белеп, На- рәңне алдырып, күп хөрмәт кылды. Күп хыйлгать3 биреп, Нарәң батыр¬ ны сакладылар. Инде хикәят Шагали ханнан килде. Кызы Сарыкани дигән бер көн батырларга бүләк бирәдер, һәр батырның үз дәрәҗәсенә күрә. Чура 1 Хәлвәт — аулак, буш. 2 Карадуан — гади халыктан чыккан диван бәге, зур түрә. 3 Хыйлгать — бүләккә бирелгән бай кием. 116
батырга бер данә алтын котык 1 бирде. Чура батыр моны күреп, үп¬ кәләп, кире бер җиргә ташлады, куйды. Соңра Чура батыр берничә көн сугышка бармай ятты. Чура батыр ятканнан соң Шагали хан Чураның атасы Нарәңнән сорады. Нарәң әйтте: — ...Сөйләмәккә һәвәс була торган Сарыканины җибәреп сорат- саңыз, ничек булыр икән? — диде. Соң Шагали хан кызы Сарыканины җибәреп соратты. Сарыкани барып сораган заманда Чура батыр әйтте: — Мән сәңа үпкәләп ятармын,— диде.— Сән мәңа котык бирдең, башка батырларга савыт бирдең,— диде. Шул заман кыз әйтте: — Кани, шул котыкны ачып карачы,— диде. Чура батыр котыкны алып караса, эчендә «Күк чыбык» дигән кы¬ лыч бар икән. Чура батыр моны күреп, кызны кабул итеп, гаскәр бер¬ лән атланып күп яуны хараб итте. Бондан соң Шагали хан, Казан хал- кындан күп мал, хәзинә җыеп, Нарәң батырны Кырымга кайтарды. Нарәң батыр үз йортына аман-исән, мал берлә күп хәзинә килгәненә шатлык итеп туй итте. Кырымның бәкләренең хатыны-кызы калмый килде. Ашатып-эчереп булган соң Чура батырның анасы җыр белән тул¬ гап, мактанып җырлады: Суркаралы күлдә шоңкар бар, Су ягалай маҗар 1 2 бар. Танасы качып бозаулар, Табы 3 туктап колынлар Тауда Казый мирза бар. Арбасының кигиендән май тамган, Кылычының балдагындан кан тамган. Иделдә ике амаҗай 4 Урак, Мамай мирза бар. Казанда хан җәлале5 Нарәң углы Чура бар. Каш арасы сара 6 бар, Ишеткән дә бар, белгән бар, Кашына барып күргән бар, Ишеткән дә булмаса Индегедә кайда бар?.. Казандагы кан җәлале Мәнең углым Чура, ди. Хикәят Колынчак батыр. Чура батыр Колынчак батырга мең куй биреп, ат алып бирде: 1 Котык — котыйчык, кечкенә тартма, шкатулка. 2 Маҗар — күп тәгәрмәчле зур арба. 3 Т а п — табын, кыргый атлар өере. 4 Амаҗай — агай-эне, әтисенең энесе. 5 Хан җәлал — ханның бөек кешесе. 3 С а р а — «киңлек» мәгънәсендә. 117
— Кырымга бер көндә барып безнең өйнең аманлыгын белеп, вә һәм Чура батырның кыз карендәше Айсылуны (әзәлдә Колынчак ба¬ тырга намзәд иткән ирде), аны һәм күреп кил,— дип җибәрде. Колынчак батыр атланып бер көндә Кырымга барды. Чура батыр¬ ның өенә килде. Килеп күрсә, Чура батырның хатыны бер егет берлән кочаклашып (ятар). Батыр моны күреп, каһәрләнеп кайтып китте. Чура батырга килде. Чура батыр күреп: — Сән килдеңме? — диде. — Бәли, килдем,— диде. Чура батырга әйтте: — Сәнең хатыныңны бер егет кочаклап ятыр. Аны күреп каһәрләнеп килдем,— диде. Соңра Чура батыр боны ишетеп, каһәрләнеп кылыч сугып: «Ха¬ тынны үлтерәен!» — дип атка менеп, бең каһәр берлән Кырымга килде. Шул заманда карендәше Айсылу Чураның килә ятканын белеп, алдыннан чыгып, гозерләр теләде: — Әй агам, шул егет булып яткан мән идем. Сәне болай итсеннәр, дип, бәһанә 1 эшләдек,— диде. Чура батыр шул сәбәп берлән бер кичә өендә кунып китте. Инде Чура батырның хатыны (ире) китәчәк булганда җырлап әйткән җыры будыр. Сылубик ханым әйтеп тулгайдыр: Ала кит, батыр, ала кит, Ат савырына сала кит. Екет башыңа, батырым, Бездәй иткән сабаны 1 2 3 Үз юлыңа корбанлыкка чала кит. Чура батыр бу сүзгә карамый атына менеп Казанга карап йөрде. Шул заманда Казан шәһрене алмага яу килгән икән. Халык өркеп ка¬ чып йөргәндә Чура батыр бер адәмнән хәбәр сорады, кайда барасыз, дип. Ул Чура батырга әйтте: — Казан шәһрене яу алды, аның өчен качып барамыз,— диде. Анда Чура батыр тулгау берлә җырлап әйтте: Мән Чурамын, Чурамын, Түрә түгел, карамын, Асылымны сорасаң — Күкес углы Тамамән 4, Казанны яу алды, дип ирәмән, Без барганчы алмаса, Алып кулга салмаса, Казан атлы шәһәрнең Капкасының авызында, Кальгасының төбендә Таштан суккан чикмән булай,— дип җырлап йөри бирде. 1 Бәһанә — сылтау. 2 Саба, шапа — ямьсез хатын. 3 Тама — кабилә исеме. 118
Чура батыр, Казанга килеп, гаскәрне куалап чыгарды Казан шәһә¬ реннән. Шагали хан, Сарыкани бу хәбәрне ишетеп күп шат булды. Чура батырга килделәр. Көннәрдә бер көн урыс гаскәренең эчендә әлеге кыздан туган бала бар икән, Чура батырдан булган. Чура батыр гаскәр эченнән ул углан¬ ны үлтерә белмәй йөргән заманын Сарыкани, чарлактан күреп, Чура батырга әйтте: — Әй батыр, килеп бер сусын эчеп кит, сусагансың,— диде. Анда Чура батыр Сарыканиның бу сүзен ишетеп, каһәрләнеп әйтте. Җыр берлән әйткәне будыр: Шагали ханның йорты өчен, Сарыканиның күңеле өчен Күк чобарым арытмай, «Күк чыбыгым» кара канга җебетмәй, Бу гәвернең кереш күзле малаен Иңрә-иңен 1 ана Иделгә колатмай, Бу гәвер менә серен чыктырмай, Ак мәсҗедләр салдырмай, «Аллаһ»лап азан әйттермәй, Морадыма җиткермәй Кайтмам да! Кайтмам да! Чура батыр бу җырны әйтеп, гаскәр эченә кереп, гаскәрне кырып, ул баланы үлтерә белмәй күп йөреп, атның аягы кызып, туктата белмәй, ахыр, ат Иделгә1 2 колап, Чура батыр суга китеп үлде. Чура батыр суга китеп үлемгә бара йөргәндә җырлап әйтте: Казан алды катлау-катлау кара су, Камышлап төшеп идем сай да дип. Тирән дә юк, сай да юк, Индегедән арбаган 3 бездәй ирләргә Казан атлы cap 4 да юк,— дип әйтеп үлде *. Чура батырның хикәяте тәмам булды. 17. АЕРЫЛУ ҖЫРУЫ Әй байталым 5, байталым. Сине алдырдым мин тагын Дошман талар килгән соң,— Әләман * бул миннән соң! 1 И к р ә - и ң — буй. 2 Текстта: үлгә(?) 3 Арбаган — бәхет, уңыш. 4 С а р — шәһәр. 5 Байтал — колынламаган бия. 119
Синнән тагы аерылдым, Әләман бул миннән соң! Унсан нугайдан азак, Өч йөз алтмыш йорт кәзәк ’, Синнән тагы аерылдым, Әләмән бул миннән соң! Унбиш батыр арталмас2, Унике атан 3 тарталмас Олу туым, биек урдам 4, Башта сезне алдырдым, Сезне яуга калдырдым,— Әләман бул миннән соң! Үзәндә Үзән, Үзән су, Үзәкләп урдам кунган йорт, Үзәкләп кунган урданың Башына тынгы кунган йорт, Тынычлык-мәзам алдырдым,— Әләман бул миннән соң! Тулыксыган ана Идел, Тулыксым-ораным 5 куйган йорт, Байталымның баласы Туып-үсеп уңган йорт, Уныңны 6 да алдырдым,— Әләман бул миннән соң! Балыкларың чумышкан, Кошларың очып куышкан. Сыгын 7, киегең йөгрешкән, Аюларың үкерешкән, Елкыларың кешнәшкән, Сыер-куйларың мәңрәшкән Идел-ил, синнән аерылдым,— Әләман бул миннән соң! Агачың айбар 8 күренгән, Алмаң йиргә түгелгән, Талларың суга иелгән 1 К ә з ә к — җыелып тору урыны. 2Арталмас — арыта алмас, йөкли алмас. 3 А т а н — печелгән дөя. «Урда — ыру, хан торган җир, йорт, нигез. 5 О р а н — яуга чакыру авазы. 6 У н ы ц н ы — аныңны (аларыңны). 7 Сыгын — ата поши. 8 А й б а р — биек. 120
Идел-су, синнән аерылдым,— Әләман бул миннән соң! Кундакка 1 урдам кундырып, Хан сараен салдырып, Артына чатыр кундырып, Алдына базар кордырып, Алтыннан акча кистереп, Анарга мөһер суктырып, Тагы аз гына мин анда Хан буласы дип идем; Аркавылдан 1 2 даулаган Даным калсын, дип идем, Сине тагын алдырдым,— Әләман бул миннән соң! Уты үскән утлы йорт, Бия сауган сөтле йорт, Кымыз эчкән котлы йорт, Синнән тагы аерылдым,— Әләман бул миннән соң! Ябагалы яшь тайлак3 Ярдай атан булган йорт, Ятып калган бер тукты 4 Җәйлеп 5 мең куй булган йорт; Атам кияү булган йорт, Анам килен булган йорт, Күрекле туган сылуны Бикәч итеп алган йорт; Алып кулым салган йорт,— Әләман бул миннән соң! Дөрс-дөрс итеп, дөрс итеп, Дөрселдәмә, сум йөрәк, Тынычлыкка зар чакта Дөрселдәвең ник кирәк? Кыштырдама, бала усак, Минем казак6 яткан чак, 1 К у н д а к — куна торган җир. 2 Аркавыл — арьергард. 3 Тайлак — ике яшьлек дөя. 4 Тукты — бер яшьлек куй. 5 Җәйлеп — утлап. 6 Казак яту — аерылып, качып яту. 121
Кыштырдавын, җаныма Куркынычлар аткан чак. Тыңламасаң үземне, Зарлап әйткән сүземне — Батырларым, биләрем Сөңге сабына кыерлар. Кыштырдаган яфракларың Йиргә төшеп сулырлар. Тулкынмачы, тонык су, Мине өшеткән суык су, Тыңламасаң сүземне, Өстеңә елкы әйдәрмен. Бер суырса, корырсың, Таңга калып торырсың. Кыйгулама, кызгач 1 кош, Тавышың зарлы байгыш кош, Баш өстемдә әйләнмәче, Канатың куыш, муеның буш, Батлавык 2 тулган елкым юк, Ояң таптар малым юк, Оя тулган йомыркаңны Итәкләп алыр улым юк. Син күл иясе булсаң да, Мин күпләрнең иясе. Баш очымда әйләнеп, Кыйгу салып йөрмәче. Сине күлдән аерган, Мине илдән аерган, Минемдәен саргаеп, Казак чыксын иленнән. Садаклары салбырап, Бер төшмәсен биленнән. Минем газиз байталым Тубыктан канга батты ла, Тугыздан үрмә кыл аел Аргымакка батты ла. 3 я XtQ згач (кызгыч) — тәкәрлек. г л а в ы к — яңа гына үсеп чыккан үлән, көтүлек.
МӘХӘББӘТ ДАСТАННАРЫ 18. ТҮЛӘК Бачман * хан берлән Чачдар хан дигән ханлар бар ирмеш. Әүвәл заманлар Җайык сулаган * икән. Бачман хан дигән — бер хан угылы ирде; халкы, нигъмәте, полы 1 күп, йорты киң иде. Алтмыш егет хезмәтче-нүкәре бар иде, һәрберсен балатик1 2 бизәп йөртер иде. Алтмыш беренче Миркасык би угылы Түләк атлыг иде. Түләкне хан үз катына алды. Түләк бер ялгыз угыл иде. Бачман хан даимән кош чөяр иде3. һәр каю егетләрнең үз-үзенә кошлары бар иде. Түләкнең кошы Ак ябалак иде. Егетләр кош атмакдин 4 хәйран һәмкяр * ирделәр. Ул егетләр, кош¬ лары һәрни алса, Бачман ханга килтерер ирделәр. Көнләрдә бер көн Бачман хан ауга чыкды. һәрни кош очса, качса, Түләкнең ябалагы алды. Ул юлда ханның (башка егетләре һич ни) алмас (ирде). Түләк алды — ханга бирде. Алтмыш егет, Түләкне гөстах күреп 5 *, пычакка эләккүтик8 булдылар. һәрдаим Түләк хак коллыгындан хали булмас иде7, күңеле пакь иде. Түләкнең менгән атын Акбүзчә Иилйитмәз дирләр иде. Ул кич, хас кылып 8 алтмыш егет Түләк атының дүрт аягының йөрәк итенә үткен тимер кадак сукдылар, йөрергә дәрманы булмасын дип. Түләк бу эшне һәргиз белмәде, үзе ойкыда 9 иде. Төш эчендә Хызыр Галәйһиссәлам кәлде, Түләккә Исме әгъзам * догасын үгрәтде: — Әй, угылым, алтмыш егет, сәңа дошманлык кылып, атың тоя¬ гына үткен тимер кадак сукдылар. Ошбу Исме әгъзам догасын укып дәм бирер исәң 10, кадаклары төшеп, атың аяклары car булгай, тиде. Янә: — 1 П о л — акча. 2 Балатик — баладай, бала шикелле. 3 Кош чөю — кош белән киек аулау. 4 Кош ату — кош чөю, киек өстенә кош очыру. 5 Гөстах күрү — әрсез, әдәпсез дип уйлау; бу очракта: көнләшү. •Пычакка эләккүтик — (көнчелектән) чәнчелеп үләрдәй. 7 Җөмләнең мәгънәсе: һәрвакыт Түләк аллага коллык итүдән бушамас иде. •Хас кылу — туры китерү; бу очракта дөресе: кас (касд) кылу — дошманлык итү. 9 О й к ы — йокы; нугайча: уйкы. 10 Дәм бирер исән — өшкергән чакта өф иттереп, тын белән өрү (дәм — сулыш). 123
Әй угылым Түләк, һәркайчак сәңа мөшкел эш төшсә, (бу доганы) укы¬ тыл! — диде. Түләк иртә уйганды, Исме әгъзам догасын укып дәм бирде исә, ат аякларындан кадаклар төшде, аяклары уңалды, car булды, һичкем ир- сәгә боларны әйтмәде. Иртә булды, атландылар. Түләк бер күлгә карарга кәтде. Алтмыш егет таң калып: — Түләкне үлтермәсәк, безгә нә булмагай?! — диделәр. Анда әйт- деләр: — Безләр өч егет баралым, ике.мез Акбүзчәнең җөгәнен алып, беремез Акбүзчәне камчылалым. Ул сәгать Акбүзчә йилйитмәз алып оч¬ кай, агачка я ташка сугып үлтергәй, аның хурлыгындин котылгаймыз!— тиделәр. Өч егет хас килеп, икесе (атның) җөгәнен суеп ’, берсе камчылады. Акбүзчә йола алып качты. Алты көн туктамады, йитенче көн иртә көн чыкарда бер олуг дәрьяның янына кәлде, туктады. Түләк һич кая кәт- мешен белмәде, аның кандә1 2 кәткәнен (янә) һич кеше белмәде. Ул сәгать Түләк аты туктаган йирдә бер кыз күрде: гаять сахибе җәмалдыр 3, кем күрсә гыйшкындин җан бирердәй булыр иде. Ул су пә- рисе Чачдар хан дигән падишаһның кызы иде. Түләк аты туктаган йиргә кәлеп, һәр иртә сачын тарар иде. Ул кыз сачын тарап ултырган вакыт Түләк атындин инде4, кызның янына кәлде. Кыз тоймады. Сачының озынлыкы алтмыш карыш бар иде; сачын ике яңакына салып, тарап ултырыр вакыты (иде). Түләк килеп кызга сәлам бирде. Кыз, сачын йөзендин китәреп, әйләнеп карады, Түләкне күрде, аһ кылып әйде: — Әгәр аркан5 ултырган вакытым булмаса, йөземне качан сәңа күргәзгәй идем! — тиде. Түләкнең йөзенә карады: гаять зифа егет торыр. Түләккә кыз анда гашыйк булды, һич сүз әйтер хәле һәм ул йирдән ки¬ тәр дәрманы булмады. Күнелендин әйтде: — Бу егетне бер заман алдаламасам, шаять кешегә катылып кит- кәймән 6 тиде. Кызның ул сәгать барча тәне калтырады, торырга һич дәрманы калмады. Түләк кызга кушаг7 әйтде: — Иней килдем атымдай, Имде күрәсең үзеңә, Сәлам бирдем бән сәңа, Айтик күрекле йөзеңә. Гашыйк булдым бән сәңа — Нәзек зифа буеңа, Сүзең әйтче, Сусылу! 1 Суеп — салдырып, чишендереп. 2 Кандә — кая. 3 Сахибе җәмал — матур чырай иясе, ягъни гүзәл кеше. 4 Инү — төшү (мәсәлән, күктән инү). 5 А р к а н — биредә: арка белән. 6 К а т-ы лып китү — кушылып, ияреп китү. 7 Кушаг — җыр, такмак. 124
Кыз янә * Түләккә әйтде: — Мән усалның * үзенә Гашыйк булма, бай углы; Безнең йирләр каты йир, Түзалмассың, бай углы; Хәстә булып үләрсең, Кайтып киткел, бай углы! Андан Түләк кызга әйтде: — Сәфәр кылдык йөз кеше, Җөгән суйды өч кеше; Атым кәлде ярышып, Кулым кәлде карышып; Атың-юлың белмәймән,— Атың әйтче, Сусылу! Андан кыз әйтде: — Атың кәлер ярышып, Кулың кәлер карышып; Атың-юлың белмәсәң; Атың әйтеп бирәем, Атың үзең беләсең: Сары би Миркасык углы Түләк атлы егет сән! Атың-юлың белмәйче Кайда азып йөрерсән, Зифа Түләк, яшь угыл?! Андан соң Түләк әйтде: — Бер дигәндә бил алган, Билән саен сан алган *, Канат какмай каз алган, Агызы канлы бүре алган, Аһагы силбәк 1 төлке алган, Муены озын торна алган, Кош очырмый кош алган, Ак шоңкарымдин бизәен, Суның кызы Сусылу! Андан кыз әйтде: — Атым сорап нидәрсән? Хуш хәмаил 1 2, хуш йөзек — Мона сәңа бүләгем! 1 Аһагы силбәк (сәлбәк) — селкенеп тора торган, ягъни җитез, хәрәкәтчән. 2 Хәмаил — хәситә. 125
Безнең йирләр катыдыр, Торалмассың, Түләгем, Хәстә булып үләрсең! Мән дә сәнлек түгелмән, Кайтып киткел, Түләгем! Андан Түләк әйтде: — Артык кошны ашырмас Шоңкарымдин бизәен; Айлык йирне бер баскан, Еллык юлны бер баскан, Койрыгы-ялы таралган, Дүрт аягын бер алган 1 Аргымакымдан бизәен! Андан кыз әйтде: — Күрекле сачым тараткан, Туным-буем сылаткан, Алтын тарак, ал көзге *— Мона сәңа бүләгем! Шуны ал да юлың ал, Кайтып киткел, Түләгем; Мән дә сәнлек түгелмән, Ышанмагыл, Түләгем! Андан Түләк әйтде: — Ун ай төгәл күтәргән, Уңгурткадин 1 2 бөгелгән, Хәлал кулы талчыккан, Тун тезелгән ултырткан * Төн йокысын өч бүлгән, Төнләр торып имезгән, Аякдин 3 каймак йидергән Анамдин һәм бизәем! Алтын тезегә 4 ултырган, Аеры сакал үстергән Атамдин һәм бизәем! Суның кызы Сусылу, Сәнең берлән булаем, Атың әйтче, Сусылу! 1 Мәгънәсе: дүрт аягын бер юлы җирдән алган, ягъни очкан. 2 Уңгуртка — умыртка. 8 А я к — савыт. 4 Т е з е г ә — тезенә; бу сүзнең «тәхеткә» булуы да ихтимал. 126
Андан кыз әйтде: — Хуш хәмаил, хуш йөзек Алмадың син, Түләгем, Алтын сыргам, ал йөзек — Янә бирдем — бүләгем. Бүләк биреп алмайсән, Нидер сәнең теләгең, Сүзең әйтче, Түләгем? Андан Түләк әйтде: — Хуш хәмаил, хуш йөзек — Зифа йөзең * бизәгел! Алтын тарак, ал көзгене Мән нитәен, Сусылу? йөзек-бүләк кирәкмәс,— Зифа буең теләгем! Сүзем шулдыр, Сусылу. Андан кыз әйтде: — Аптырапсың, бай углы, Тинтерәпсең, бай углы, Әнә аргы ягыңа Килә торыр биш кеше,— Күрмәймүсән, бай углы?! — тип, Түләкне каратып, үзе суга чумды. Алтмыш карыш сачының алты карышы суга кермәгән иде — Түләк кызның сачындан беләгенә урап алды. Шулай барып, кыз судан чыкканчы, беләгеннән йибәрмәде. Бер заман көн, ай күренмәс йиргә чыкды. Бер пулат-сарай торыр. Алды-янындин бердәй (дәрьялар) акып барыр: (янында) балдин, янә алдында сөт дәрьясы акып барыр. Түләк күрде. Кыз(ның) сачын йи- бәрмәс булды. Анда Түләккә кыз әйтде: — Инде сән бәңасен, бән сәңамен, сачымны йибәргел, мән сарайга инәен, түшәк салаен, андан соң сәне чыкып алаен. Анда Түләк кызга әйде: — Алты көн дә йите көн Атым алып килепдер; Алдамачы, Сусылу, Ай йөзеңдин бер үпмәй, һич йибәрмәм, Сусылу! Анда кыз әйтде: — Алты көн дә йите көн Атың алып килепдер; 127
Ашыкмачы, бай углы, Җөмлә буем сәнеңдер, Сабыр итче, бай углы! — тип, кыз әйткәч, Түләк кызның сачындин йибәрде. Кыз сарайга менде, ишекенә керү (илә) сарайның ишекен беркет- де *. Ул сәгать пулат-сарайның биеклеке һавага чыкды. Кыз һәргиз чык¬ мады. Өч көн-төн Түләк анда калды; һич дәрманы булмады. Дүртенче көн иртә намазын кылгандин соң ике рәкәгать * намаз кылды, Исеме әгъзам догасын укыды, дәм килтерде, башын сәҗдәгә куйды, анда әйтде: — Илаһи, бу кызны, кауме-халкы, малы-тәүарыны — барчасыны көн эсселеке берлә дәрмансыз кылгайсән! — (тип) әйтде. Ул сәгать догасы мөстәҗаб булып2, өч көн-төн һава эсселеке кайнар булды, ул сарайның янындин аккан бал дәрьясы, сөт дәрьясы, дүрт та¬ рафыдай аккан су дәрьясы тәмам корыдылар, һичбер эчем су калмады, такатьсез булдылар — барчасы ятып үлгүтик 3. Ул кызның сарае тигрәсендә ултурган кырык ивле4 хезмәтче пү- кәре бар иде, барчасы зифа йөзлек пәриләр иде; барчасы йыйылышып кыз сараена килделәр, чарлашдылар5. Кыз һәргиз ишекен, тәрәзәсен ачмады һәм аваз бирмәде. Бу халаеклар анда Түләкне күрделәр, гаять сахибе җәмал егет торыр. Вә: — Кыз бу егетдин качып бикләнмеш, бу эш бу егетдин торыр! — тиделәр.— Имде(нә) кылмак кәрәк, тиз катыла-йыйыла 6 килең, бу кызның атасы Чачдар ханга барып әйтмәк кәрәк! Андин Чачдар ханга барып әйделәр. Чачдар хан, падишаһ, катыг ачу берлә берәгүне йибәрде, әйтде: — Нә өчен андаг кылып халкын һәлак кыла торыр? Әүвәлендә ул егетне үзе кабул кылмаса ирде, адәмнең бу йиргә килергә нә хале бар? — тиде.— Үзе алып килеп торыр, имде нә өчен халкыны һәлак кы¬ ла торыр? Әлбәт, ул адәмнең догасы мөстәҗаб охшайдыр. Барып кызыма әйтеңез: сарайның ишек-тәрәзәсен ачсын, ул егетне үз катыйга алсын, гозерләр теләсен, дога үтенсен! — тип, бер кемсәнәне иза йибәрде1. Ул кем ирсә атасының сүзен әйткәч, кыз сарайның ишекен, тәрәзә¬ сен ачды. Ул заман кызның тәнегә көн төшде2, күкрәгендин кереп, ар- касындин чыкды — кыз янып үлгүтик булды. Пулат-сарай ут кебек булды. Шул заман Түләк сарайга керде, кызны күрде, сачындин (белә- кенә) урап алды, пулат-(сарай) ның ишекенә сукды — кызның гакылы кәтде. Бер замандин соң кыз исен җыйды, күзен ачып карады, Түләкне күрде, әйтде: 1 Беркетү — бикләү. 2 Мөстәҗаб булу — кабул булу (алла тарафыннан). 3 Үлгүтик — үләрдәй. 4 Биредә: «илле», я «әүле» (ишек алды) булырга мөмкин. 5 Чарлашу — шаулашу, кычкырышу (ризасызлык белән). “ Катыла-йыйыла — кушылып-җыелып. 7 Иза йибәрү — юнәлтеп җибәрү. 8 Көн төшү — кояш яктысы төшү. 128
— Әй, егет, мән сәне сәүмәзлекемдин мондаг эш кылган дәгелмән. Мән йир асты падишаһының кызымән. Ошбу эшем атамга фаш булсын дип, мондаг эш кылганмән,— тип егетнең күңелен бу сүз илә алды. Янә әйде: — Әй, егет, мончага тигрү 1 эшемез хәтәр ирде, имде хак тәгаләгә шөкер, эшемсез күни1 2 булды! — тип, гаҗәп илә * Түләкнең муеныга кыз кулын салды.— Атамдин дәстүр 3 булды, хәбәр кәлде: сәне җефетлеккә алмага! — тиде. Түләк кызның бу сүзен ишетеп, кызның гыйшкына яшь җанын корбан кылур тик андаг бөек мәхәббәт илә кыз муеныга кул салды, мә¬ гәр дигәйсән: күктән инеп бер-берегә кушылган, тип! Андаг мәхәббәт¬ ләре якын булды, алладин гайре кемсәнә белмәс. Андан кыз Түләккә әйтде: — Имде мәнем гаебемне кичергел! — тип гозерләр теләде. Әйде: Әй, егет, ошбу эсселекдән хәлемез мөшкел булды, имде хак тәгаләдин үтенеп, сез дога кылсаңыз, амин дисәк, хак тәгалә шаять гафу кылып, бу михнәтне китәргәй! — тип, кыз Түләкнең аягына төшде, үтенде. Тү¬ ләк анда кызга әйтде: — Әй, җаным мәхәббәте, бер сәгать сән сабыр кылып ултыргыл, мән хәлвәт йиргә4 барып, хак тәгаләдин хаҗәт теләен5, сән һәм теләкдә булгайсән,— тиде. Сарайдан чыкып, бер хәлвәт йиргә барды, тәйәммем кылды *, ике рәкәгать хаҗәт намазы кылды, Исме әгъзам догасына мәхкәм килтер- де6, башыны сәҗдәгә куйды, әйде: — Илаһи, барча мөшкел эшем сәңа асан7 торыр,— тип, хак тәгаләгә мөнаҗәт кылып әйде.— Бу кавемдин, (рәхмәт) кылып, көн эсселекене китәреп, мәхәббәт бирмәк сәңа асан торыр! — тип ялбарды исә, шул ук заман куңгыр салкын 8 йил исеп, бал дәрьясы, сөт дәрьясы, су дәрьялары ака башлады. Тәмам халкы иссез булып, өч көндез-кичә йокладылар. Өч көндән соң тордылар, мал-тәуарларын карадылар: өч өлеше һәлак булган көн эсселекедин. Андин соң Түләк берлә кызның көндин-көн мәхәббәтләре артыграк булды. Кыз Түләккә әйтде: — Әй, егет, сән мәңа дәстүр бирсәң, һәр иртә чыкып, сачым тарап, йөзем бизәп килер идем,— тиде. Түләк кызга дәстүр бирде, һәр иртә хәлвәт чыкып, сачын тарап, йөзен бизәп килер иде. Бер көн Түләк кыз¬ га әйтде: — Нә йиргә чыкып сачың тарарсән? — тиде. Кыз Түләккә әйтде: — Нә йирдә сән сачымдин тотдың, шул йирдә тарармән,— тиде. 1 Мончага тигрү — моңа тикле, моңа чаклы. 2 Күни — дөрес, яхшы; изге. 3 Дәстүр — рөхсәт, күрсәтмә. 4 Хәлвәт йир — аулак җир. 5 Хаҗәт теләү — ихтыяҗны теләү. 8 М ә х к ә м килтерү — нык ышану. 7 Асан — асат, ансат, җиңел. 8 Куңгыр салкын — ягымлы салкын, салкынча. 9 3-604 129
Анда Түләк әйтде: — Әй җан мәхәббәте, андаг ирсә, бәнем атым берлә кошымны күрмәзмүсән? Кыз Түләккә әйтде: — Мәңа гашыйк булмадыңмы? Әйтмәдеңме, атымдин һәм кошым- дин бизәен, дип? Анда Түләк кызга: — Ул көн аның кебек иде, бу көн янә үзгә булды, күргән булсаң айгыл! 1 — тиде. Кыз Түләккә әйтде: — Атың аты Иилйитмәз, Аңа йитәр йир кайда! Атың торыр ябыгып, Кошың торыр боегып, Үзең салып 1 2 киткән соң Тәкый нәгә сорарсән? Анда Түләк кызга әйтде: — Атым торыр ул янда Бәнем өчен зарыгып, Айлык йирне бер баскан, Ирене-күзе калыгып; Атым алып килергә Дәрман әйтче, Сусылу, Халеңдән килер (булса), Алып килче, Сусылу! Андан Түләккә кыз әйтде *: — Атың, кошың бу йиргә Кәлеп йитмәс, бай углы, Бу хезмәтне итмәгә Халем йитмәс, бай углы. Теләче хакдин (теләгең), Ашыкмачы, бай углы, Ул теләкне хак бирер, Кайгырмачы, бай углы! — тип, кыз әйтде. Түләк торды, йәсигъ намазын3 кылды, мәхкәм килтерде, башын сәҗдәгә куйды, әйде: — Илаһи, барча агырлар сәңа асан торыр: атымны, кошымны ошбу йиргә килтерсәң, кодрәтең бар! Мән бичаранең хәлен кем белмәй,—• 1 Айгыл — әйт. а Салу — ташлау. 3 йәсигъ намазы — ястү (кичке) намазы. 130
тиде.— Рахманым 1 11 сәнсең, ярабби — тип, ул кичә кыз берлә ятдылар ирсә, таң намазы булды ирде. Намазга тордыгы вакытда Иилйитмәз кешнәп ирде, кошы шоңылдап 2 аваз кылды. Ул сәгать Түләк сарайның тәрәзәсендин карады: Акбүзчә кәлеп торыр, алтын ияре өстендә, ябалак ияр кашында 3 күренде. Ул сәгать хак тәгаләгә шөкерләр кылып, башын сәҗдәгә куеп әйде: — Әй, әмире мәмләкәт 4, бу гыйнаять5 сәндин торыр! Атының кашына 6 барды. Аты, кошы Түләкне күрделәр ирсә, аты селкенде, кошы кагынды — борынгытик булдылар. Ул сәгать хак тәгалә ул пулат-сарайның кашына ут-үлән яратты— (ат) һәр кичә таң(га) тик йияр иде. Янә Түләк кыз мәхәббәте берлә хәстә булды, сап-сарыг булды — йөзенә чыкды. Үзе белмәз иде. Кыз иртә сачын тарап бизәнмәгә чыкса, ал көзгесен түшәк өстенә куеп чыкар иде, бу егет үзен үзе күрсен, ни- тәк7 булмыш (ын) белсен дип. Кыз сачын тарамага чыкып китде. Анда Түләк кызның ал көзгесен түшәк өстендә күреп ачып карады, үзенең йөзен күрде: сап-сарыг булмыш, (нуры) коелмыш, гаять усал8 булмыш. — Аһ, дәрига9, хәстә булды, үлем хәлегә килепмән!—тиде. Торды, бер гөлстан * дигән уен ясады, янә бер домбра, янә кыл кубызы *, янә үртәкә * ясады. Ул үртәкәнең мөезен 10 алтындин, аякла¬ рын көмешдин, ике күзен данәдин ясады. Ул үртәкәне бу җиһан бизәге берлән бизәде. Торып таһарәт төзеде п, ике рәкәгать хаҗәт намазын укыды. Исме әгъзам догасын укып, мәхкәм килтерде, башын сәҗдәгә куйды: — Илаһи, хаҗәтемне сән рәва кылгыл 12, ошбу төн мәңа уен сәнга- тене сона биргел! 13 Янә ошбу үртәкәгә җан биргел! Әй, бер ходай, ошбу йиргә сәнең хөкемең берлә грифтар булдым 14, шаять ни уен кылсам, күңелем мәлүл 15 булмагай,— тип, хак тәгаләгә ялварды. Шул сәгать (хак тәгалә) хаҗәтен кабул кылды, егеткә уен сәнгате биреп, үртәкәгә җан бирде. Хак тәгаләгә шөкер кылып, уен уйнарга кул биреп, гөлстанын-думбрасын, кыл кубызын, кондакыны * бер кы¬ лып, өчесен бергә уйнар ирде. Үртәкәсенә боерды, ...әйде *. Барча (пәри) халкы җыелды, сарай эченә сыймаз булдылар, һәр кем 16 кичә-көндез Түләк катындан китмәс булдылар. Сарайның эчендә 1 Рахман — рәхимле (алланың эпитеты). 2 Шоңылдау (шоңкылдау) — чыңгылдау. 3Ияр кашы — ияр башы, ияр очы. 4 Әмире мәмләкәт — «дөнья хуҗасы» дигән мәгънәдә. 5 Гыйнаять — кайгыртучанлык, ярдәм; бу очракта: яхшы тормыш. 6 Кашы — яны (ияр кашы түгел!). 7 Н и т ә к — ничек. 8 Усал — бу очракта: көчсез, хәлсез, зәгыйфь. 9 Дәригъ — үкенеч, аяныч; дәрига — ни аяныч! (пошыну ымлыгы). 10 М ө е з — мөгез. 11 Таһарәт төзү — таһарәт төзәтү, ягъни яңарту. 12 Рәва кылу — бу очракта: яраклы, кабул ителерлек дип тану. 13 Со н а бирү — бу очракта: индереп (күктән төшереп, бүләк итеп) бирү. 14 Грифтар булу — дучар булу. 15 Мәлүл — кайгылы, күңелсез. 13 «һәр кеше» дип түгел, бәлки «һәр ки» мәгънәсендә булырга охшый. 9» 131
торыр йир булмады, тышкары чыгып, мәҗлес кырда булды. Түләкнең уеныга гашыйк булып, ашамакдин, эчмәкдин бизделәр. Иртә торсалар, кичә булганын белмәс кеби булдылар. Түләкнең уеныга гашыйк булды һавадагы кошлар, япандагы киекләр — барчасы җыелып, кичә-көндез китмәз булдылар. Көнләрдә бер көн Түләк күңелендин зарилык кылды: — Әй, кәриме рәхим ', монча пәриләр, кошлар, киекләр, хәйван- хәшарәтләр берлән шад булып тора торсам, йил кузса * 2, аның тузаны басып, сурәтем азып3, җенләр, пәриләр сурәтендә авырмышмын! — дип зар-зар еглады. Ул кичә кыз катына ятды, тәкый кызга әйде: — Аһ дәрига! Сәнең зифа сурәтеңә алданып, адәмләрдин аерылып нәсәбсез булдым, үләр булдым. Атам-анам кайда? Ыругым бәнем — адәм! — тиде. Кыз әйде: — Әй егет, гакылың китдеме? Бу гыйнаять, бу дәүләт нәдин торыр, белмәймүсән? Бу дәүләтне тигергән падишаһлар падишаһы тәңре тәга¬ ләне онытдыңмы? — тиде.— Аерылганларны кушмак аңа асан торыр. Бу сүз берлә егетнең күңелен ауытды4. Ятдылар. Иртә намазга тордылар ирсә, күрделәр: алтын тәхет сарайның алдында корылмыш, сәкез кырыны, дүрт тарафыны тимер берлә коршаган (бер таг) тәхетдән юкары калкып сайә 5 кылып торыр. Ул тагны алтын берлә коршаган, башыны ак мәрвәр 6 берлә япкан. Түләк яны агач үскән һәм җыклык7 урман булган. Барча боланлар, коланлар, аюлар, төлкеләр, кош-корт¬ лар, бүреләр анда урнашмышлар. Бу эшләрне күреп, кыз берлә Түләк хак тәгаләгә шөкерләр кылып, Түләк килеп ул тәхет үзә8 ултырды. Уенларыны кулына алып, бизәп-сарнап9 уйнай башлады: — Гөлстаным көйләсен, Думбрам бәнем сөйләсен, Үртәкә хуш уйнасын, Күрмәгә килгән халаек Үзен-үзе белмәсен! Уйнай биргел, үртәкәм! Алтын тәхет урнаткан, Тәхет-бәхет түрәткән 10 Хак тәгалә кодрәте,— Шөкер кирәк, Сусылу! Андин җыелган халаеклар әйделәр: ‘Кәриме рәхим — олуг рәхим (иясе). 2 И и л кузу — җил кубу. 3 Сурәт азу — кыяфәт бозылу, начар якка үзгәрү. 4 А у ы т у — юату. 5 Сайә — күләгә, ышык. 6 Мәрвәр (мәрвәрид) — энҗе. 7 Җыклык — калын, куе. 8 Тәхет үзә — тәхеткә, тәхет өстенә. 9 Бизәп-сарнап — төрләндереп, сарын белән (с а р ы н — җыр юлларын тул¬ гап, ягъни бер-бер артлы тезеп, күтәренке тавыш һәм кызу темп белән әйтү). 10 Түрәтү — ярату, барлыкка китерү. 132
— Бу кем тавы торыр? Бу ни тау торыр? — тиделәр. Түләк әйде: — Бәнем тавым — Балкан тау *, Башы һавага чыккан тау! — тип әйтде. Ишеткән киек, җылан-хәшәрәтләр җыелып килеп, башларын түбән салып тыңлар иделәр. Түләк анларны күреп дыбсап әйтде1: — Утлар уты май татыр 1 2,— Болан сәүгән Балкан тау; Эчәр суы бал татыр,— Колан сәүгән Балкан тау! Кырлары киң, йире тау3,— Төлке сәүгән Балкан тау; йийәр йимеше төгәнмәс,— Аю сәүгән Балкан тау! Колаклары кабырчык Карсагы 4 күп Балкан тау; Күл-кыюсы 5 камышлык,— Кабан сәүгән Балкан тау! Тау йире җийе гөл *, Йимеше күп Балкан тау! (Оя ясар йире күп) *— Кошлар сәүгән Балкан тау! Су-дәрьясы суалмас6 — Суыр 7 сәүгән Балкан тау; Башымызның өстенә Сайә булган Балкан тау! — тип әйтеп уйнар ирде. Ул хәбәрләр, ул эшләр кыз атасы Чачдар ханга ишетелде. Чачдар хан падишаһ кызындин ераклыгы йиде көн-төнлек юлда иде. Түләкне һәм уенларыны күрмәгә андаг гашыйк булды: йимәкдин, эчмәкдин биз¬ де— диюләрене, пәриләрене алмага йибәрде. Түләкне пәриләр алып китәр булдылар. Кыз Түләккә айды: — Әй, егет, ошбу үртәкәңне алып бармагыл, ошбу газиз сурәтне хак тәгалә җанлыг (кылып), сәңа биреп торыр, нәгяһ8 атам алып кал¬ масын. Мондаг нәрсә падишаһга тансык торыр, ул йиргә бер үртәкә сурәтен алып баргыл,— тиде. 1 Дыбсап әйтү — гадәттә: әкрен тавыш белән әйтү; бу очракта: тавышланып әйтү. 2 Юлның мәгънәсе: утлый (ашый) торган уты (үләне) нән май тәме килер. 3 Монда «т а у» урынына башка сүз булырга тиеш иде. 4 Карсак — төлке. 5 Күл- кыю — күл-кое. 6 Су алу — кибү, кору, бетү (сыеклыкка карата). 7 Суыр — сөркә; байбак (җәнлек). 8 Нәгяһ — көтмәгәндә, кинәт. 133
Түләк аның сүзен хуш күрде, үртәкә сурәтене ясады, ул җанлыг үр- тәкәсен кыз янына куеп китде. Чачдар хан падишаһга якын йитә, (Түләк) дыбсап уйнай башлады. (Хан) Түләк уйнаган авазын ишетеп гашыйк булды. Шәһәр халкы бар¬ часы каршы чыкдылар. Чачдар хан үзе уенга гашыйк булып, сабыр итә алмады: бер таз кодасы бар иде, аны үз урнына тәхеткә ултыртып, үзе каршы килеп тыңлар иде. Кыз атасының хәйләсен тәгаен Түләккә әйткән иде, Түләк анда, Чачдар ханны танып, уйнай башлады: — Гөлстаным көйләйдер, Думбрам бәнем сөйләйдер, Кыл кубызым сайрайдыр, Үртәкә хуш уйнайдыр! Тәхетендә ултырып, Тәхет дин төшеп килгәйдер; Ишекдәге таз чура 1 Тәхет дә ултырып тыңлайдыр! Андин соң Чачдар хан әйде: — Валлаһ, бу Түләк бер дәррәк1 2 кеше булмага кәрәк, мәне мондаг белде! — тиде, тәхетенә ултырды. Түләк килеп йитде падишаһ сараена. Кырык көн йимәк-эчмәкдин тәмамы * бергә калдылар. Андин соң Түләк кызны, Балкан тауны, урыныны, йирене гаять са¬ гынды. Чачдар ханга купсап 3 әйде: — Балкан тавым монда юк, Ак киекем монда юк, Ултырып (уен) уйнарга Алтын тәхетем монда юк! Җөмлә буем җофары, * Зифа ярым монда юк,— тип, Түләк Балкан тауны әйтде ирсә, Чачдар хан падишаһ диюләргә, пәриләргә боерды: — Барыңлар, Түләкнең тавыны килтереңләр! — тиде. Диюләр, пәриләр бардылар. Хак тәгалә Балкаң тауны анларга күр- гәзмәен, йир (берлә) бәрабәр кылды. Диюләр, пәриләр ул пулат-сарай катында андаг тау тапмадылар, (чөнки хак тәгалә) ул сарай янындагы тауларны йир берлә бәрабәр кылды. Олуг тауларның (берсен) бер пәри өстенә куйдылар, тимер берлә коршатдылар, күтәреп килтерделәр. Ан¬ да Түләк, пәриләрнең алып килгәнен күреп, дыбсап әйде: — Бәнем тавым ул түгел, Алтын тәхетем ул түгел! 1 Чура — хезмәткәр (вассал). 2 Дәррәк (дөресе: дәрракъ) — сизгер, аңлы, күрәзә. • Купсау — җырлау; купсап әйтү — җыр белән әйтү. 134
Тауны тауга охшатып, Тимер белән коршатып, Алып килә торырлар! — тип. Түләк әйде исә, анда Чачдар хан дыбсап әйде: — Тауны тауга охшатып, Тимер берлә коршатып, Торыр монда Түләгем, Балкан тауга охшатып. Чачдар ханга каршы Түләк әйде: — Бары, бары, (бары) тау, Барындин биек Балкан тау; Сублап 1 каккан казыкдай Су(ыры) күп Балкан тау; Майлап салган каешдай Еланы күп Балкан тау; Аеры тояк, шеш мөез Боланы күп Балкан тау; Алпан-талпан йөрегән Аюы күп Балкан тау; Кыз-угландай йөрегән Төлкесе күп Балкан тау; Күп яшәгән кари тик Карсагы күп Балкан тау; У ян, бу ян 1 2 юлы хуш, Кошлары күп Балкан тау; Йомры тояк, кыл койрык Коланы күп Балкан тау,— Дәстүр 3 бирсә Чачдар хан. Күргем микән Балкан тау! — тип, Түләк әйде ирсә, Чачдар хан падишаһ әйде: — Китәм дигән Түләкне Ничәгә тикле тотармын?! — тиде. Пәриләргә әмер кыйлды: — Барыңыз... * Падишаһ... Түләк берлә Сусылуны йир өстенә чыкартды. Алар кире шул Балкан тавы өстенә барып, күп еллар гомер итделәр. Иң ахырда шул тауда вафат булдылар. 1 Сублап — сулап. 2 Уян, бу ян — ул як, бу як. • Дәстүр — рөхсәт. 135
19. КУЗЫ КӨРПӘ Борынгы заманда ике хан булды. Берсе Ак хан, берсе Кара хан булды. Аларның икесенең хатыннары корсаклы булды. Икесе мәслихәт кылдылар Кара хан белән Ак хан: «Безнең ике хатыныбыз корсаклы булды, дөньяга тудырсалар, берсе кыз, берсе ул булса, алыштырабыз» *. Ике хан ак киек 1 көтәргә киттеләр. Аулап бардылар. Киек үтер¬ деләр. Аннан кайттылар. Анда, йортка җитсә, хатыннары балаларын тапканнар. Ак ханның баласы ул булды, Кара ханның баласы кыз булды. Төздән1 2 йортка кайтып җиттеләр. Ак ханның аты егылып төште, иясе Ак хан муены сынып калды. Ак ханның хатыны елады, кайгырды. Кара ханның халкы мәлис 3 булды, сөенде, туй ясады. Ак ханның улын Кузы Көрпә * дип, Кара ханның кызын Баянсылу дип атадылар. Ак ханның улы өч яшәр булганда, Кара хан киявен чакыра инәсе белән. Ишектән инеп килер иде, Кара хан утырып күрде аны. Ишекнең янында игәр эт4 ятыр, аңа Кузы Көрпә таянды. Кара хан: — Ишекнең янында яткан игәргә таянган Ак хан улына мин кы¬ зымны ник вәгъдә кылдым бирергә? Инде бирмәм! — (дип) күңелендә тотты. Ак ханның хатыны белмәде моны. Сыйлады (лар), хөрмәт ит (теләр), аннан соң өенә кайтты. Ике көн кунгач, Кара хан пузып5 китте иле белән. Ак ханның хатыны ятып калды йортында. Ак ханның хатыны, Кара ханның пузганын огып 6, килде аңа: — Ник киттең илеңне ташлап? Кара хан әйтте: — Ишеккә яткан игәргә таянган хан улына кызымны бирмимен. Ак ханның хатыны иле белән ятып калды. Кузы Көрпә ун яшьлек булды. Аннан соң балалар белән ладышка 7 атышыр булды. Балаларның ладышкасын отар булды, отса да алыр, отмаса да алыр. Бер зур бала әйтте: — Син үәнлек8 кылдың! Үән булсаң, Кара хан кызын качырып киткән, ул атаң заманында әйттергән хатының * булган. Андый батыр булсаң, җитеп алгыл аны хатын итеп! Кузы Көрпә борын аны окмады, инде огып (алды). Ул баладан сорады: — Ул кая киткән? Ул бала әйтте аңа: 1 А к киек — кыйммәт тиреле җәнлек. 2 Т ө з — урман, дала. 3 Мәлис — мәҗлес. 4 Игәр эт — ау эте. 6 Пузып — ташлап, качып. 6 Огып — «ишетеп», «аңлап» мәгънәләрендә. 7 Ладышка — кузна. 8 Үәнлек — ? 136
— Аның күчеп киткән юлында каен агачы чыгып калды *. Чыгып киткән юлы шулдыр,— дип әйтте. Инде Кузы Көрпә алардан сорады: — Ни хәйлә (кирәк) булыр? — диде. — Хәйлә шулдыр,— диде бала,— әниеңә кер, әниеңә әйт, карным ачып йөри,— дип әйт! Кузы Көрпә әнисенә керде. — Карным ачып йөри,— дип әйтте. Әнисе кая багып әйтте: — Көңчегеңә 1 бодай куыртып аша,— дип әйтте. Кузы Көрпә янә әйтте әнисенә: — Көңчегеңнән тумаган мин, синнән туган мин, үзең куыр бодайны, көңчегеңнең ашы миңа ярамый. Әнисе торды, бодай куырды, пешә башлады. Тыштан балалар кый- гырды * 2 тәрәзәдән: — Кузы Көрпә, өйдән чык, угы-ягыңны3 ал! — диде. Кузы Көрпә угы-ягысын алды, әнисенә әйтте: — Бодайдан алып бир, ашап чыгыйм! Әнисе калак белән состы, бирде. Бала әйтте: — Калактан эчмим-ашамыйм. Әнисе кыгыч4 белән состы, бирде. Бала тагын ашамады. — Кулың белән сосып бир миңа бодай! — дип әйтте әнисенә. Әнисе кулы белән сосып бирде, әнисенең кулын бодай белән тотты. Әнисе: — Кулым көйде! — дип әйтте. Аннан соң әнисенә әйтте: — Минем хатыным кая китте? Дөресен әйт! Әнисе әйтте: — Кечкенә чагыңда, яшең җитмәгәндә кем әйтте? Баласы әйтте: — Мин инде куа китәм, син миңа азык шайла 5! Әнисе азык әзерләде. Инде әнисеннән баласы сорады: — Миңа менәр ат бармы? Әнисе әйтте Кузы Көрпәгә: — Атаңның акбүз аты бар, йөгәне бар аның, ияре бар аның. Атаңның шае6 бар, кылычы бар, саудагы 7 бар, йыдасы 8 бар. Азык белән булды, шае белән булды, инде Кузы Көрпә куып ки¬ тәргә итте. Әнисе әйтте: — Тукта! Мин төш күрим синең китә торган юлыңа! ’ Көнчек — күң, кол, хезмәтче хатын-кыз. ’Кыйгыру — кычкыру. 8 Угы-ягы — ук-җәя. 4 Кыгыч — туз кашык. 5 Шайлау — әзерләү. • Шай — ярак, сбруй. ’ Саудак — садак, ук савыты. 8 И ы д а — сөңге. 137
Түренә бер ястык ташлады, аңа әнисе ятты. Әнисе йоклап калды. Күп яткач, Кузы Көрпә әнисен уятты. — Яттың озак,— диде,— минем юрыгымны 1 кыскартма! Әнисе торды: — Ни күрдең, әнием, төштә? Әнисе әйтте тешәгән төшен: — Бүгендә яман төш күрдем, балам, Өем артында байтирәк күрдем, балам, Өй өстенә егылды, балам, Ишегем алдында сары елан, балам, Юлыңа сузылып ятты, балам! (Кузы): — Бүгендә яман төш күрдең, инәй, Өем артында байтирәк, инәй, Илемгә егылып калгайлы, инәй, Ишегең алдында сары елан, инәй, Юлымга сузылып калгайлы, инәй! (Әнисе): — Бүгендә яман төш күрдем, балам, Уйның утыз бүресе, балам, Аннан кайдан чыгарсың, балам? Кырның кырык бүресе, балам, Аннан кайдан чыгарсың, балам? (Кузы): — Бүгендә яман төш күрдең, инәй! Уйның утыз бүресенә, инәй. Утыз йебә1 2 шай булыр, инәй, Кырның кырык бүресенә, ипәй, Кырык йебә шай булыр, инәй. (Әнисе): — Бүгендә яман төш күрдем, балам, Тычканнар үтмәс карурман, балам, Аннан ничек чыгарсың, балам? ' Атлар әйләнмәс ала тау, балам, Аннан кайдан чыгарсың, балам? (Кузы): — Бүген яман төш күрдең, инәй, Тычканнар үтмәс карурман, инәй, Алмас булатым белер (аны), инәй. Атлар әйләнмәс ала тау, инәй, Алмас булатым белер (аны), инәй. 1 Ю р ы к — йөрү, юл. 2 йебә — сөңге. 138
Әнисе өйдә калды, Кузы Көрпә китте хатынын куып. Юлда уйның утыз бүресе килде, кырның кырык бүресе килде. Кузы Көрпә кылыч белән аларны үтерде. Аннан ары китте, кара урманга барды, кара ур¬ манны кисте кылыч белән, юл ясап чыкты аннан. Аннан ат әйләнмәс ала тауга барды, кылыч белән чапты, җимерде, юл ясап, үтеп китте. Аннан үткәч, юлы чүлгә чыкты, кочкачак 1 очмас коба чүл булды, анда бер козгынны күрде, әйтте: — Атам диим сине, козгын, Анам диим сине, козгын, Кара ханның өе кайдадыр, козгын? Кара таш өй кайдадыр, козгын? Козгын әйтеп ята: — Атам дисәң мине, балам, Анам дисәң мине, балам, Кара хан үтерсә сине, балам, Кашыкча каныңны эчәрмен, балам. Кузы Көрпәнең ачуы килде, угын тартып алып атты козгынны. Коз¬ гын төште, үлде. Аннан соң Кузы Көрпә Кара ханны куып бара. Саескан очмас сары чүлгә килде, анда саескан очып килде. Аны күрде Кузы Көрпә, аны күргәч, сорады аннан: — Атам диим сине, саескан, Анам диим сине, саескан, Кара таш өй кайдадыр, саескан? Аңа саескан әйтеп тора: — Атам дисәң мине, балам, Анам дисәң мине, балам, Кара хан үтерсә сине, балам, Кашыкча кара каныңны эчәрмен, балам. Кузы Көрпәнең ачуы килде, угын алды, атты саесканны, саесканның башын өзеп сыргады1 2. Аннан соң китте Кузы Көрпә, китеп барды бер дәрья ягасына, бер байтирәкнең төбенә төште атыннан. Атының иярен алды, атының йөгә¬ нен суырды, агытты3 атны, иярен ястады4, тугымын5 * түшәде, ятты. Кара кеш тунын өстеннән ябынып йоклап ятты. Алты ай анда йоклады, көзгә җитте. Көз вакытында кара кеш туныннан үлән топла 8 чыкты. 1 Кочкачак — чыпчык. * Сыргау — (чыргау) — сөрү, ыргыту. 8 А г ы т у — бушату. 4 Я с т а у — ястык итү. 5 Т у г ы м — тирлек •Топла — үтәли. 13»
Кыш көнендә дәрья бозы туңды. Аты симерде, килде, Кузы Көрпәнең баш ягында торды, тынды 1 иясенең тунын. Тун суелып, аягына егылды, уянды иясе. «Күп йокладым»,— дип торып килде. Аннан торып атының йөгәнен катты 1 2 башына, иярен әртләде3 өсте- нә, аннан шайланып, кесәсеннән булат кадауларын 4 алып, атына дага какты. Аннан дәрьяның аръягына туры китте, бер көндә чыкты дәрья¬ ның аръягына. Анда Кара ханның олы улының малына чыкты, аның колларында кунак булды. Коллары әйтте: — Хан улы би килде, би улы мырза килде, аңа мал суярга кирәк. Суйдылар бер куйны, ашадылар пешереп. Анда кунак булып кунды Кузы Көрпә. Иртән торды, тагы ашаттылар. Кузы Көрпә сорады: — Инде моннан ары кеше бармы? Еракмы? Коллар әйтте: — Кара ханның кече улының малын багып ятканнарга бер көн¬ лек юл бар. Аларга барып кунак булырсың. Аннан китте Кузы Көрпә, бер көндә җитте колларга. Коллар әйтте: — Ханның улы би кайдан килде? — диделәр. Бер мал суйдылар ашатырга, ашаттылар аңа. Кунды берне алар бе¬ лән. Иртә белән тагын ашаттылар. Ул коллардан тагы сорады Кузы Көрпә: — Еракмы ил моннан ары? Ул коллар әйтте: — Моннан барсаң, ярым көндә җитәрсең. Баянсылу куен бага торган колга барырсың. Аннан ары тагы китте юлга чыгып, көн ярымында барды. — Бу кемнең куе? — дип сорады Кузы Көрпә. Кол әйтте: — Баянсылуның куе. Атыннан төште, колының башын чиртеп сыргады, үтерде. Аның ки¬ ез калпагын үзе киде, колның тунын алып тагы киде. Үзенең акбүз атын агытты, үзенең тунын, киемен җыеп ташлады. Ул куйларын үзе кечке¬ нә чагындагыча багып йөрде. Борынгы карт куйлар Кузы Көрпәне таны¬ ды, кайтып юырдылар5 Баянсылуга. Баянсылуның тәрәзәсенә килде, чарлары 6. Баянсылу ана күрде, әйтте куйга: — Какылдашкан күп карга Карымның маен салдасын7! Илдә калган минем ир Кузым Инде бер искә төшәрме, кәүр? 8 1 Тыну — иснәү. г Кату — киертү. ’ Әртләү — тартып бәйләү. 4 Кадау — кадак. 5 Ю ы р у — чамалап әйтү. е Чарлау — кычкыру. 7 Салдау — талашып алу. 8 Кәүр — гәвер, кяфер. 140
Бүкелдәшкән күп бүре Бүремнең маен салдасын! Илдә калган минем ир Кузым Инде бер искә төшәрме, кәүр. Кич булды, малын әйдәп килде Баянсылуга. Өйнең артында елга, әйре 1 бар иде. Кузы Көрпә пошыкты 2 куйга, ботыннан тотты, боты сынды, әйренең ар ягына атты. Баянсылу күрде аны чыгып. — Таз кол, ни эшең? — дип әйтте. Әйтә торган сүзең бар, аны әйт! — диде: — Кичеләрең кичелсен, Кичмәгәнең калсын! Кузы Көрпә куйга әйтте: — Кичеләрең кичелсен! Кичмәгәнең калсын! Бу сүзен әйткәннән соң куй кичте. Кузы Көрпә килде Баянсылуның өенә. Баянсылу аңа әйтте: — Сыерны сау! — диде. Кузы Көрпә сауды аны, сыерның җоҗыгын 3 тартты, өзде җоҗыгын, ташлады. Баянсылу чыгып күрде аны. Баянсылу әйтте: — Таз кол, акылың бармы? Сыерның җоҗыгын ник өздең? Савылыры савылсын, Савылмаганы калсын! Өйгә керде, көн кич булды. Баянсылу ястык салды, түшәк салды, ятты. — Таз кол,— диде,— табанымны яла йокларга. Кузы Көрпә чыкты өйдән, бер сыерның телен өзде, өйгә кереп аның белән табанын ялатты. Аягын кайра4 тартты Баянсылу: — Телең каты! — дип әйтте. Кузы Көрпә янә чыкты өйдән, бер игәр телен өзде, өйгә кереп, аның белән табанын ялатты. Ялатты, йоклады. Таз кол ята торган урынына, ишек янына барып, ятып йоклады анда. Алтын ураган толы¬ мын чыгарып куйды киез такыясыннан5. Төн уртасында уянды Баян¬ сылу, өйнең эче ярык6 булган. — Көн өстеннән чыкканым юк,— дип тышка чыкты. Көн төн икән, караңгы икән. Сыер белән куйга тиеп егылды Баян¬ сылу. Өйгә инде, Кузы Көрпәне күрде. Баянсылу әйтте: — Әниемнән туган (да) сиңа боерган иде. 1 Әйре — елга. 2 Пошыгу — янау, куркыту. 3 Җоҗык— имчәк. •4 Кайра — кире. 5 Такыя — бүрек. * Ярык — якты. 141
Түшәгенә Кузы Көрпәне бергә яткырды. Анда йокладылар. Иртән көн таң атты, Баянсылу әйтте Кузы Көрпәгә: — Аранда куйлар мәңрәште, Кузым! Көн чыкканнарга 1 ошаттым, Кузым! Көн чыкканнарга ошаттым, Кузым! Кузы Көрпә әйтеп ятты: — Аранда куйлар мәңрәшсә, Баяным, Ач бүреләргә аш булсын, Баяным! һавада тургайлар сырлашса 1 2, Баяным, Ач кыйгыракларга 3 җим булсын, Баяным. Ай чыкмакларда көн чыксын, Баяным! Тар куеннардан җан чыксын, Баяным! Анда тордылар икәү хатын-ир булып. Кызның атасы Кара хан бо¬ рын кызын Кара Калмакка биргән икән. Кыз аны сөймәде, явытма- мады 4. Яланнан кайтыр иде, кызын күргәне юк. Бер көн Кара Калмак Кузы Көрпәнең килгәнен күреп калды. Кара Калмак барып Кара ханга әйтте: — Кызыңның ире Кузы Көрпә килде, кызың белән көн күреп тора. Кара хан Кузы Көрпәне кияү итеп чакыра. Араҗан 5 пешерде, ко- раҗан 6 пешерде. Чакыртты, бер кешене җибәрде. — Кара хан кайнатаң чакырып ята сине,— диде. Аның әйтүенә бармады. Кайтарды илчене. Илче кайтты янгыз. Кара хан тагын ике илче җибәрде. Алар белән сөйләшмәде Кузы Көрпә. Кайтты тагын икәү Кара ханга. Кара хан инде өч кеше җибәрде Кузы Көрпәгә, аны алып килсен¬ нәр дип. Инде Баянсылу Кузы Көрпәгә әйтте: — Инде баргыл! — диде. Аңа яхшы тунын кидерде, шаматты 7 ирен: Анда барсаң, эчмәгел аракы! Исерсәң, үтерерләр,-— диде. Кузы Көрпә инде барды, Кара ханга җитте, урынга утыртты, сый* яап ята аны. Кузы Көрпә Баянның сүзен онытты, әйтте: — Сыйлап ята. Баянның куе-сыеры эчә, эчсә дә исерми,— диде,— мин дә эчим! Кузы Көрпә эчте, исерде. Кара хан инде йөз чирү шайлады, Кузы Көрпәне үтерергә ниятләнде. 1 К ө н чыгу — кояш чыгу. * Сырлашу — сайрашу (серләшү). 8 Кыйгырак — тилгән. 4 Явытмау — явык (якын) итмәү. 5 Араҗан — аракы, эчемлек (өч тапкыр куылган). 8 Кораҗан — шул ук (дүрт тапкыр куылган). ’ Шамату — кисәтү. 142
Аннан соң озак булды. Баянсылу атасының өенә барды. Тыштан күрде Баянсылу ирен, Кузы Көрпә исергән булган. Баянсылу ирен уя¬ тырга санады һ Уянды Кузы Көрпә. Уң кулында йөз кешене яба басты, ике кулына ике йөз кешене яба басты. Өйдән чыкты, Баянсылу белән өенә барды. Атын китерде, тунын китерде. Ир шаен китерде. — Инде йорттан чыгып киткел!—диде.— Син исердең,— диде,— инде сине басып үтерер,— диде. Атына менде, урам белән китте. Ул шәһәрнең алдында елга-әйре бар иде, таш белән күперләгән. Ул күпер астыннан чыкты бер таз кол. Ук-ягасын тотканча чыкты. Угы¬ ның соганы 1 2 энәдәй, булды, аның башы агулы иде. Ул таз кол әйтте: —• Тезеңне ялангачлап күрсәт миңа, мин атыйм! — диде. Кузы Көрпә тезен күрсәтте. Таз кол җәясен алды кулына, агулы соган белән атты, соган Кузы Көрпә тезенә тиде. Кузы Көрпә әйтте: — Анамнан тугам итемдә3 һич нәрсә авыртканы юк, син авырттың. Камчы белән пошыгып 4, таз колны күпернең астына индерде. Кузы Көрпә китте, чүлгә барып ятты. Бер чук байтирәк агачның төбендә ятты, атын бушатты. Кузы Көрпәнең ите шешенде. Бер кунды, ике кунды, өч кунды. Баянсылу бер асрау тургай кошын җибәрде, тур¬ гайга әйтте: — Кузы Көрпә килмәгәнгә озак булды. Син бар, тургаем! Кая бар¬ ганын эзләп күр! Белергә кирәк! —диде. Тургай эзләп китте, чүлгә очып барды, тапты. Тургай Чук байтирәк¬ кә кунды. Бүз тургайны Кузы Көрпә күрде. Кузы Көрпә әйтте: — Баянсылуның бүз тургае булсаң, карыным ачып ятам, аш китер миңа! — диде. Кайтып барды бүз тургай Баянсылуга. — Баянсылу, иреңне таптым, карыным ачты, аш китер, дип әйтте,— диде. Баянсылу икенче көнне ян канатына алтын җеп белән бавырсак бәйләп элде, бүз тургайны җибәрде. Анда барды тургай, Кузы Көрпәгә ике күз 5 бавырсак ашатты. — Тагы китер! — диде. Тагы ике күз бавырсак алып барды янына, аны ашатты. — Тагы китергел! — диде. Ул көнне тургай кайтса, Баянсылуның җиңгәсе Баянның башын ба¬ гар иде. Бакса, тургай килеп, җиңгәсенең куенына керде, җиңгәсе тур¬ гайны тотып алды. Баянсылу кош тотканын белмәде. Баянсылу җиң¬ гәсенә әйтте: — Өйгә кайт инде! 1 Санау — исәп итү, тиеш табу. 2 Соганы — очы (башак очы). 3 Ит — тән. 4 Пошыгу — кизәнү, куркыту. 5 Ике күз-— ике бөртек. 143
Җиңгәсе кайтып ул тургайны үзенең өенә алып барды, йонын йолыкты. — Әйт миңа, тургай,— диде,— Кузы Көрпәне таптыңмы? Ионын йолыкса да, тургай әйтмәде. Әйтмәгәнгә бу кошны үтерде¬ ләр, тешкә 1 чәнчеп, бер янын пешерделәр утка. Бер яны пешкәч, бер янын утка куйдылар, тиресе пешеп колҗалды1 2, ярылды. Аннан бер тавыш килде: «Чук байтирәкнең төбендә ятыр». Эзләтеп карт кешеләрдән сорады Кара хан: — Ул җирне күргән кеше булдымы бу җирдә? Бер карт әйтте: — Чүл уртасында бер байтирәк бар,— диде. Кара хан җиде йөз чирү шайлап эзләп барды. Егетләр Кузы Көр¬ пәне тоттылар, аннан соң үтерделәр. Сарай киртмә өй * ясап, аның эчендә Кузының сөяген ябып куйдылар. Ул өйне ишекләп куйдылар, ишеген ябып куйдылар. Болар йортларына кайтып бардылар, Кузы Көрпәне үтердек, дип масайдылар. Баянсылу атасы үтереп киткәнен окты, инде яхшы тунын киеп ясанды, яхшы калфагын киде, атасына килде. — Аркалап барып ни аттың, атай? Мараллар атып килдеңме, атай? Маралларның ите татлы дип, атай, Миңа нәрсәсен китердең, атай? Угалап3 барып ни аттың, атай, Азаулар 4 алып килдеңме, атай? Азауларның ите татлы дип, атай, Шыр алкаларын 5 китердеңме, атай? Атасы кызына әйтте: — Каеннан таяк алырбыз, Баян! Халыкта сылу талдарбыз 6, Баян! Халыктан сылу табылса, Баян, Атын Кузы Көрпә атарбыз, Баян! Имәннән таяк алырбыз, Баян! Илдә сылу талдарбыз, Баян! Илдән сылу табылса, Баян! Исемен Кузы дип атарбыз, Баян! Кыз әйтә: — Атны син тотып китерсәң, атай! Алтынлы нукта катарсың 7, атай! 1 Теш (шеш) — чыбык, чәнечке. 8 Колжалу — кабару. 8 Угалап — куып барып. 4 Азау — кыргый (хайван). 5 Шыр алка — ? 6Талдау (т аңла у) — сайлау. 7 Кату — киертү, тагу. 144
Аттан атка катарга, атай, Алтынлы нукта минме идем, атай? Өернең байталын 1 өергә син кушсаң, атай, Өергә аны кушарга айгырың булса, атай! Өердән өергә кушарга, атай, Өерсәк байталың минме идем, атай? Агасына китте кыз, олы агасына килеп Баянсылу әйтте: — Угалап бардың, ни аттың, агай? Аюны алып килдеңме, агай? Аюның ите татлы дип, агай, Миңа нәрсәсен китердең, агай? Угалап бардың, ни аттың, агай? Ак киекләр атып килдеңме, агай? Ак киекнең ите татлы дип, агай, Миңа нәрсәсен китердең, агай? Агасы кызга әйтте: — Каеннан таяк алырбыз, Баян! Халыкта сылу талдарбыз, Баян, Халыкта сылу табылса, Баян, Атын Кузы дип атарбыз, Баян. Имәннән таяк алырбыз, Баян, Илдә сылу талдарбыз, Баян, Илдән сылу табылса, Баян, Исемен Кузы дип атарбыз, Баян! Кыз әйтә агасына: — Каеннан таяк алдырсаң, агай, Халыкта сылу талдарсаң, агай, Халыктан сылу табалсаң, агай, Акылы Кузыга җитмәс куй, агай! Имәннән таяк алдырсаң, агай, Илдә сылуны талдарсаң, агай, Илдән сылуны табалсаң, агай, Акылы Кузыга җитмәс куй, агай. Илнең сылуы ярамас, агай, Акылы Кузыга җитмәс куй, агай, Мине дә сөйсәң, үзең ал, агай, Сылу җиңгәмә көндәш булыйм *, агай! 1 Байтал — колынламаган бия. 10 3-604 145
Агасы ул сүздән пошыкты, угын куйды, ягысын тартып сеңлесен атты, алтын такыясын бер янын кисә 1 атты. Качып чыкты Баянсылу, өенә кайтып барды. Яхшы киемнәрен киде, яхшы такыясын киде. Кы¬ рык кызагы 1 2 булды аның, аны җыеп алды өенә. Бер алтын саплы пәке¬ не җиңенә алды. Кырык кыз белән чирү киткән юлга төштеләр. Китте¬ ләр, бер чүлгә чыгып киттеләр. Юлда энҗе-мәрҗән чәчте, кырык кызагы аны тиреп 3 калдылар юлда. Баянсылу китте. Кырык кызаклар тагы куып җиттеләр. Аннан ба¬ ра торгач, бер чүл үткәч, тагын Баянсылу калган энҗе-мәрҗәнен җир¬ гә чәчте, кырык кызагы тагын аны тиреп калдылар. Баянсылу янә узып китте, кырык кызаклары янә кудылар. Баянсылу җитте Кузы Көрпәнең сараена, кырык кыз килгәнче ишеген ачты, керде. Үлеп яткан ирнең ту¬ нын ачты, куенына керде, алтын саплы пычакның сабын ирнең түшенә куйды, ирне кочаклап, пычакның безе үз түшенә керде. Үлде Баянсылу. Үлгәннән соң кырык кызак артыннан куып килеп җиттеләр, үлгә¬ нен күрделәр. Кырык кызак кайтып барды Кара ханга, кызының үл¬ гәнен әйттеләр *. Инде ата-анасы килде үлгән җиренә, икесен ике җиргә аерып гөм¬ бәз ясап күмделәр. 20. КУЗЫ КӨРПӘ БЕЛӘН БАЯНСЫЛУ Борын заманда Акхан белән Карахан була. Үзара бик дус булалар. — Икебезнең дә кыз балаларыбыз туса, дус булырлар, энә-җебе бер булыр *, икесе дә ул булса, санай 4-угы бер булыр *, беребезнең ул, беребезнең кыз булса, колакларын тешләтеп *, кода булырбыз,— диләр. Көннәрдән бер көнне болар ауга китәләр. Өйдә хатыннары бәбәй¬ ләргә калган була. Караханның — кыз бала, Акханның ир баласы туа. Кызга Баянсылу, егеткә Кузы Көрпә дип исем бирәләр. Болар чабышып кайтып килгәндә бер хатын сөенче китерә: — Берегезнең ул, берегезнең кыз туды,— ди. Бар чабышына кайтып килгән Акхан капкага маңгае белән бәре¬ леп үлеп кала. Ул үлгәч, Карахан ул белән кызны асрый. Беркөнне ул кызы белән егеткә җимеш бирә. Егетнең җимеше эт савытына төшә, егет аны алып ашый. Карахан: — Эт савытыннан ризык алып ашаган кешедән өмет юк,— дип, малын-туарын, хатынын, кызын алып читкә качып китә. Кузы Көрпә әнисе белән ятып кала. Таза гына үсә. Көчле санай- чы була, иптәш малайларының суккан берен үтерә суга. Бервакыт шемәкче башлык5 туз чиләкләрен * алып, суга китеп 1 Бер янын кисә — бер ягын аркылы. 2 Кызак — кыз. 3 Т и р ү — җыю. Санай — җәя. 5 Шемәкче башлык — сихерче карчык. 146
бара икән. Кузы Көрпә моның чиләкләренә санаен төзи дә ата, төзи дә ата икән. Карчык моны куып та җибәрә икән. Өч тапкыр аткач, шемәкче ачынып: — Син, бала, минем белән уйнаганчы, Баянсылуың белән уйнар идең,— дигән. — Нинди Баянсылу ул? — дигән Кузы Көрпә. Карчык моңа сөйләп бирә барысын. — Син кечкенә вакытта сине Баянсылу дигән кыз белән ярәшкән¬ нәр иде. Аны әтисе ерак җиргә алып китте. Кайда икәннәрен мин әйтә алмыйм,— ди. — Ә кем аны миңа әйтә ала? Әнием беләме кайда икәнен? Кай¬ тып сорасам әйтерме? — ди. — Юк, әйтмәс,— ди карчык.— Син, кайткач, әниеңнән куырмач * куырттыр, ди. Кашык белән бирмә, кулың белән бир, дип әйт, ди. Кулы белән биргән чагында «Кайда минем ярәшелгән кызым?» — дип сора,— ди. Кузы Көрпә кайта. — Әни, куырмач ашыйсым килде, куырмач куыр,— ди. Әнисе куы¬ ра, кашык белән алып бирә башлый. — Юк, кулың белән бир,— ди Кузы Көрпә. Кулы белән кызган бодай алган иде, Кузы Көрпә әнисенең учын кысып тотты да: — Минем ярәшелгән кызым бармы? — диде.— Кем ул? Ни исем¬ ле? — диде. — Я, Баянсылу,— ди әнисе. — Ник мин аны белмим алайса? — Аны әтисе күчереп алып китте. — Ник? — Ярлы кешегә бирәсе килмәде,— ди әнисе. — Алай булса әзерлә миңа азык, мин аны эзләп китәм,— ди Кузы Көрпә. — Улым, кырык үлем бер килсә, Ничек итеп үтәрсең? — ди әнисе. — Хәтем укып үтәрмен. — Тычкан үтмәс чырыш 1 2 булыр, Аны ничек үтәрсең? — Кырык бүре очраса, Аны ничек үтәрсең? — Колач ташлап үтәрмен. Әнисе җылый-җылый азык әзерли дә улын озата. Кузы Көрпә бара-бара куй көтүенә очрый. Көтүченең капчыгында ярты ипи бар икән. 1 Куырмач — куырылган бодай, я борчак, я киндер һ. б. 2 Ч ы р ы ш — чытырман. 10» 147
— Бабай, бөтен айны ярты итеп булырмы? — ди Кузы Көрпә. — Әй, ахмак, ай бит ул, бөтен ай, аны ничек ярты кылырмын, дисең! — Туздан казан ясап аш пешерергә буламы? — Әй, ахмак, туздан ни кылып казан ясамак кирәк тә, аны ничек утка куймак кирәк? Яна да бетә бит ул! — Бабай, синең өй себеркең бармы? Тыш себеркең бармы? Өй көрәгең бармы? Тыш көрәгең бармы? — ди Кузы Көрпә. — Кит, синдәй җүләр булмас,— дип китә көтүче. Өенә кайтып, Баянсылуга сөйли бу хәлне. Көтү Баянсылуныкы була. — Бүген шундый бер хәл булды. Бер ахмак узгынчы килеп, бөтен айны ярты итеп буламы, туздан казан асып буламы, дип сорап ятыр,— ди. — Ул ахмак булмаган, ул ачыккан булган,— ди Баянсылу.— Си¬ нең ярты икмәгеңне күреп әйткән ул,— ди.— Казан булмаса да аш пе¬ шереп булмыймы, дигән,— ди. — Ул тагы өй себеркең бармы? — ди. Өй себеркесез кеше була¬ мы! — ди көтүче. — Ул синең хатының бармы? — дигән. — Тыш себеркең бармы? — диде. — Кызың бармы? — дигән. — Өй көрәгең бармы? — диде. — Киленең бармы,— дигән. — Тыш көрәгең бармы? — диде. — Улың бармы, — дигән. Шул вакыт Баянсылуның күк кучкары килгән дә: Баянсылу, күзайдын *, Кузы Көрпәң килепте,— дигән. — Кайда калган Кузыны Кайдан исемә төшердең! — дип, Баянсылу күк кучкарга пычак ташлаган. Кучкарның колагы ки¬ селеп калган. Кузы Көрпә бу вакытта шәһәр читендәге бер шәмәкче карчыкка килеп, Баянсылуны ничек очратыйм икән дип сорый. Сихерче карчык юл өйрәтә, үзе Баянсылуның әтисенә барып, Кузы белән Баян очрашуы турында әйтә. Моны Баянсылуның җиңгәсе ише¬ теп торган. Ул аны үзенең энесе Кара егеткә алмакчы булып йөргән икән. Баянсылу Кузы Көрпәне яшерә. Кузы качып китә бер байтирәк янына. Баянсылу аңа: 1 Күзайдын — котлау сүзе: «күзең нурлы> мәгънәсендә*. 148
— Әй, байтирәк, байтирәк, Башыма ястык бул, тирәк, Астыма печән бул, тирәк, Өстемә юрган бул, тирәк,— дип әйтеп, үзен көтеп ятарга куша. Кузы Көрпә байтирәккә барышлый, күпер башында сихерче кар¬ чыкны очрата. — Кая киттең, улым? — дип сорый. — Киттем әле,— ди Кузы. — Бир кулыңны! Кузы кулын да бирә, йөрәгенә ук та кадала. Алай-болай итеп чуктирәк янына килеп җитә. — Әй чуктирәк, чуктирәк, Башыма ястык бул, тирәк. Астыма печән бул, тирәк, Өстемә юрган бул, тирәк,— ди. Ярасы авырта. Байтирәк аның башына ястык, астына печән, өсте¬ нә юрган булып төшә. Баянсылуның тургае булган, ул ике арада хәбәр йөрткән. Моны җиңгәсе белеп ала да, сихерче карчыкка әйтә: — Тургай каядыр очып барып кайта. Ничек белим икән Кузының кайда икәнен? — ди. — Олы мичкә ут як, Баянның башын бак,— ди карчык. Җиңгәсе мич яга, Баянның башын карый. Баян йоклап китә, бу аның киемнәрен киеп ала. Бераздан тургай очып килеп керә дә Баян¬ ның киемнәрен кигән җиңги куенына кереп китә. Җиңгәсе аны шунда ук тотып ала, янган мичкә ата. Тургай «чук» дип кычкырып кала. Җиңгәсе әтисенә әйтә: — Кузы чуктирәк янында булырга тиеш,— ди. Атасы бөтен илдән гаскәр җыя. Алып китә чуктирәк янына. Баян чабаланып 1 сихерче янына бара. — Үтерәләрме инде, нишлим? — ди. Сихерче әйтә: — Син карап тор, үтерсәләр, атлар чабышып, бер-берсен узышып кайтачак. Үтерә алмасалар, атлар атламас, колакларын, шлеяләрен төшереп кайтырлар,— ди. Гаскәр чуктирәккә җитә. Кузыны күрәләр. Ул белә инде үтерергә килгәннәрен. — Сез мине азапламагыз,— ди ул.— Минем уң як табан астымда алтын пәкем бар, шуның белән үтерегез, пәкене Баянга тапшыры¬ гыз,— ди. Кузыны үтереп, күмеп салалар. Чабышып, узышып, кайтып китә¬ ләр. 1 Чабалану — кабалану. 149
Баянсылуны Кара егеткә ярәшәләр. Туй алдыннан Баянсылу атасына әйтә: — Үзең алсаң барасы, Инәмә көндәш буласы,— ди. Атасы: — Имән таяк алаек, Илдә егет сайлаек, Исемен Кузы куяек. Баян: — Илдә егет тапсак та, Исемен Кузы куйсак та, Кузы Көрпә булмайды,— ди. Агасына да шул ук сүзләрне әйтеп: — Үзең алсаң барасы, Җиңгәмә көндәш буласы,— ДИ. Аның ай-ваена карамый, туйга әзерләнәләр. Баянсылу кияү егетенең шлеясен кисә, үзенә буза эчертә. — Бутай 1 буза бирәен, Ылгый-чылгый эчеңез,— ди. Үзе әнисенә бара: — Миңа кырык кыз, мәрвәт-энҗе бир, ди, соңгы көнемне уйнап үткәрим,— ди. Кызларны алып далага чыгып китә. — Әйдәң, кызлар, йөгерешәек, Мәрвәт-энҗе чәчешәек, Кылыч белән чабышаек,— ди. Мәрвәтләрне чәчеп, үзе йөгереп китә. Кызлар мәрвәт җыялар. Ба¬ янсылу Кузының гөмбәзе янына килеп чыга. Гөмбәз эченә керә, кылы¬ чын үзенә, сабын Кузыга терәп чәнчелә. Гөмбәз ябылганда күлмәк итәге кысылып кала. Кызлар Баянны эзләп киләләр, итәгеннән тарта¬ лар, чыгара алмагач, әтисенә кайтып әйтәләр. Гөмбәзне ачып Баянны чыгаралар. Елганың бер ягына кызны, икенче ягына егетне күмәләр. Ике ярга ике алмагач үсә дә, су аша бер- берсенә кушылып, икесендә ике сандугач сайрап тора әле дә. Ул урын Нәваи * янында диләр. 1 Бутай — бодай. 150
21. СӘЙФЕЛМӨЛЕК Сәйфелмөлек патша улы була. Бер вакыт аның әтисе яуга китә. Сәйфелмөлек ял итәргә ята, төш күрә, төшендә аңа патша кызы гүзәл Сәхипҗамал инә. Ул Сәхипҗамалга гашыйк була. Әтисе кайткач сөйли аңа Сәйфелмөлек: — Мин патша кызы Сәхипҗамалга гашыйк булдым. Дөньяда ан¬ нан матур кыз юк. Мин аны эзләргә китәм,— ди. Патша бердәнбер улына каршылык күрсәтми. — Балакай, кайсы якта икән соң ул Сәхипҗамал? Нинди патша кызы икән ул? — ди. — Мин аның нинди патша кызы икәнен дә, башкасын да белмим. Бары ул — патша кызы Сәхипҗамал, дөньяда гүзәлләрнең гүзәле икә¬ нен генә беләм. Аны күпме эзләрмен, кая барып табармын, нинди җир¬ ләр үтәрмен, белмим. Ләкин мин аны эзләп табарга тиеш,— ди Сәй¬ фелмөлек. Әтисе моңа да каршы килми: — Бәлки сәфәрең ерак булыр, балакай. Сиңа ярдәмче кешеләр ки¬ рәгер. Юлчы иптәшләр, ашау-эчү әйберләре, кием-салымнар, кораллар кирәк булыр. Хәзерләнә башларбыз,— ди. Әтисе аның белән илле кол солдат юллый. Сәйфелмөлекнең иң якын дусты вәзир улы була. Калганнары кол солдатлар. Илле йөккә төяп әйберләр, ашамлыклар, кием-салымнар җибәрәләр. Яхшы дөяләр¬ гә атланып, сәфәр чыгып китәләр. Баралар, баралар болар һич тә белмәгән җирләргә. Кая барганна¬ рын үзләре дә белми, һәр шәһәргә, һәр авылга кергән саен алар: — Патша кызы гүзәл Сәхипҗамалны кайсыгыз белә? Нинди җир¬ дә тора икән ул? — дип сорыйлар. — Без андый патша кызын ишеткәнебез дә юк, белмибез дә,— дигән сүз генә ишетәләр. Бу өметен өзми, һаман алга бара, эзләвен дәвам итә. Шуннан соң болар чүлләр, ком бураннары эченнән баралар. Илле дөянең кала яр¬ тысы гына. Кешеләрнең дә яртысы гына кала. Ком бураны күмеп ки¬ теп, сусызлыктан, азыклары беткәнлектән боларның иптәшләре дә, дөяләре дә харап була. Ком бураннарын үткәч яртылаш калган ип¬ тәшләре белән, тагы бик авыр хәлләрдә бер ел йөриләр. Ике ел йөри¬ ләр. Бик аз иптәшләре кала. Соңыннан өчәү генә калалар. Шуннан аның белән тагын бер кеше, үзенең иң якын дусты гына кала. Ашаулары бетә, киемнәре ертыла. Чүлләрдә болар кая барырга да белми йөриләр. Кая барсалар да — Сәхипҗамалны белүче юк. Дөнья йөзендә яшиме ул, кая булса бармы — аны кем дә белми. Ләкин Сәйфелмөлек эзләвен туктатмый. Шуннан болар килеп җитәләр бер шәһәргә. Бу урында бер нәрсә юк кебек иде, кинәттән зур шәһәр күрәләр. Шәһәрдә боларны яхшы каршы алалар. Дөяләрен дә алып куялар, үзләрен дә хөрмәт итәргә телиләр. Шәһәр патшасы боларны үзенә китерә. Аның кызы Сәйфелмөлеккә гашыйк булган икән. Ул әтисенә боерык биргән: 151
— Бу егетне тотып калыгыз, мин аңа гашыйк, аны бер кая да җи¬ бәрмәгез,— дигән. Ә ул җеннәр патшасы Зәнки булган. Зәнки кызы озын буйлы, чан¬ дыр, төскә ямьсез бер кыз икән. Сәйфелмөлек белән кич уздырырга уй¬ лый. Зәнки патша бердәнбер, үзе өчен бик гүзәл булган кызының сү¬ зен тыңлый. Кич белән үзенең кунак каршылый торган бүлмәсенә Сәй¬ фелмөлекне китерергә тиеш була. Сәйфелмөлек бу хәлне белми башта. Ялгызын шундый бер шомлы бүлмәгә керткәннән соң, ни хәлләр була, дип көтеп тора. Аның иптәшен башка бүлмәгә урнаштыралар. — Сез безнең кунак. Без сезне хөрмәт итәбез. Без кушмыйча сез бер җиргә дә китә алмыйсыз. Кайчан сезне җибәрербез, шунда гына китә алырсыз,— дип, боларны ябып куялар. Кичен Сәйфелмөлек утыр¬ ган караңгы, шомлы бүлмәгә, ишек ачып, җен Зәнки кызы килеп керә. Аның колагына, алка урынына, сарымсак, суганнар эленгән. Өстендә ямьсез күлмәк. Башына бәйләве дә кеше сынлы түгел, кешегә охша¬ маган була. Шундый җен кыяфәтендә була инде. Шунда Сәйфелмөлек: — Бу нинди гаҗәеп бер зат? Минем яныма нинди нәрсә килә икән? — дип көтеп тора. Караса, кеше сыйфатында бер кыз. Үзе бер сүз әйтми. Шактый торгач, җеннәр патшасы Зәнки кызы: — Мин сиңа гашыйк булдым, сине бик яратам. Мин синеке булыр идем,— дип, үзенең мәхәббәтен белдерә. Сәйфелмөлек: — Юк, Зәнки кызы, сез патша кызы булсагыз да, минем күңелне били алмыйсыз. Яныгыздан суган-сарымсак исләре генә килә. Матур кешегә охшамагансыз, гүзәллегегез юк. Мин сезгә өйләнә алмыйм. Ми¬ нем яраткан кешем бар, ул Сәхипҗамал. Мин аны эзләп йөрим. Мине биредә тотмавыгызны телим. Ничек кенә булса да, син миңа кирәкми¬ сең,— дип ачык әйтә. Шуннан Зәнки кызы бик ачулана: — Ә, шулаймыни! Син мине яратмыйсыңмыни? Минем яратуым¬ ны кабул итмисеңмени? Ә мин сине бар йөрәгем белән яратам. Шу¬ лай булгач мин сиңа җәза бирергә тиеш булырмын. Мин әтиемә әйт¬ сәм, ул сине алай гына калдырмас. Дөньядан юк итүгә кадәр барыр, үзенекен итәр,— дип Сәйфелмөлек яныннан чыгып китә. Иртә таң атканда патша: — Нигә син минем кадерле, гүзәл кызыма шундый төс күрсәттең? Ул сине саф мәхәббәт белән ярата. Ул минем бердәнбер гүзәл кызым. Ә мине Зәнки патша, җеннәр патшасы, диләр. Теләсәм нинди кыяфәткә керә алам, теләсә нәрсә эшли алам. Ә син шуңардан курыкмыйсың, уңайсызланмыйсыңмы? Сиңа киләчәктә нинди авыр юллар үтәргә туры киләсен уйламыйсыңмы? — ди. — Юк, сез мине тотарга тиеш түгел. Минем мәхәббәтем юк сезнең кызыгызга. Минем гүзәл Сәхипҗамалым бар. Мин аны эзләп ике ел йөрим. Газаплар кичердем, күп кайгылар күрдем, иптәшләремне югалт¬ тым, күп мал түктем. Шулай да мин эзләвемнән туктамыйм. Сезнең кызыгыз миңа кирәкми,— дип җавап бирә Сәйфелмөлек. 152
Зәнки бернишли алмый, кызына күндерә алмый. Моны иптәш еге¬ те белән бер караңгы җир асты төрмәсенә ябып куя. — Сез шунда мәңге торырсыз. Кайчан минем кызыма риза бу¬ лырсыз, шунда якты тормышка чыгарсыз,— ди. Шуннан болар бик каты газапта, җир астында, караңгы зинданда калалар. Ләкин нинди юллар беләндер, сакчылар ярдәм итепме, ниндидер яхшы кешеләр ярдәмендәме, бу куркыныч җирдән котылалар. Төн яры¬ гында *, бөтен шәһәр йоклаганда' болар качып китәләр. Җеннәрдән качып котылалар. Кесәләрендә акчалары да, бернәрсәләре дә юк. Сәйфелмөлекнең кулында патша уллары кия торган яхшы алтын йөзе¬ ге генә кала. Ә ул тарихи йөзек—Сөләйман пәйгамбәрнең йөзеге була. Шуннан баралар болар, ниндидер бер сихри диңгезгә килеп җи¬ тәләр. Ул диңгез дулкынланып тора. Шуның яр кырыенда салам ши¬ келле чыбыклардан гына үреп эшләнгән кечкенә ызбада бер карт тора икән. Болар шунда килеп туктыйлар икәү, карт белән сөйләшә¬ ләр. Бу карт башта ни әйтергә дә белми: — Бик арып килгәнсез, ашап-эчегез,— дип боларны хөрмәт итеп каршы ала. — Нинди юл белән йөрисез, кайсы як сәфәрдән? Кемнәр була¬ сыз? — дип сорый. Сәйфелмөлек үзенең гүзәл кыз Сәхипҗамалга гашыйк булуы, аны эзләп йөрүе турында сөйләп бирә. — Белмим,— ди карт,— нинди ул Сәхипҗамал. Аның кайда икә¬ нен дә белмим. Тик диңгез төбендә дию яшәвен беләм. Дию пәрие ул. Дию пәрие кулында ничә ел бер кыз тора, дип ишеткәнем бар. Каян ул, кая аның юлы, мин белмим. Бу бабай — шушы тирә кешесе. Авыр тормыштан качып киткән була. Шул диңгез янында балык, төрле кыргый җәнлекләр тотып, үзе¬ нең көнен итә торган була. Бу тирәдәге юлларны белә. — Җир астына төшә торган юлны да беләм. Бәлки, шул диңгез төбендәге дию юлыдыр ул. Аны багып карарга кирәк булыр. Мин диң¬ гез төбенә төшеп караганым юк. Шул юлдан дию йөри шикелле, дип әйтәләр. Менә шунда нинди дә булса хәбәр булмасмы? — ди. Сәйфелмөлек китә шул карт белән, баралар бер куыш янына, диңгез төбенә төшә торган юлга. Карт юл күрсәткәч, егет төшеп китә диңгез төбенә. Бара, бара тар юллар белән, диңгез төбенә бара. Бер заман зур ишек кебек нәрсә күрә, болдырдан ишекне ачып керсә, бер ыңгыраш¬ кан тавыш ишетелә. Шуннан бу баскычтан төшеп карый. Анда аяк- куллары богауланган, йөзе сап-сары саргаеп кипкән бер матур, гүзәл яшь кыз күрә. Кыз куркынып китә бу егетне күрү белән. Бер үк вакыт шатлана да. Егет аның яткан караваты янына килеп, аяк-куллары бо¬ гаулы икәнен күрә. 1 Ярык — ЯКТЫ. 153
— Син соц кем буласың? Ник бу диңгез төбендә болай богаулы килеш ятасың? — дип сорый. — Минем исемем Мәликә. Унбер яшемдә, күлдә коенган вакытта мине дию пәрие урлап качкан иде. Хәзер инде ничә ел үтте, мин шул дию пәрие каршында диңгез төбендә яшим. Кулларым-аякларым чылбырга бәйләнгән. Мине, качар дип, бәйләп куя. Ул китә дә югала. Аннары бер вакытны күк күкрәгән тавышлар ишетелә дә, минем яны¬ ма килеп богауларымны чишә,— ди.— Ашап-эчәбез, шуннан үзе кит¬ кәндә тагы мине богаулап калдыра. Менә шул көенчә, мин инде сигез ел торам,— ди. Унсигез яшеннән узган була ул кыз. Шулай бәйләнгән тимер богау эчендә, кайгы эчендә, саргаеп кипкән була гүзәл Мәликә. — Ничә ел инде кеше йөзе күрмәгән идем,— дип елап җибәрә.— Син кем буласың? Нинди адәм баласы? Әллә күземәме күренәсең? Әллә миңа яхшылык итәргә килгән кешеме? — дип гаҗәпкә кала. — Әй, гүзәл Мәликә, мин бик авыр юллар кичердем. Менә өч ел инде мин патша кызы гүзәл Сәхипҗамалны эзлим, таба алмыйм. Ул кая тора? Ни эшли икән? Менә бу диңгез ярында бер карт сөйләде: «Диңгез төбендә бер кыз тора, дию аны урлап киткән, дип сөйлиләр». Юлларын күрсәткәч, мин синең яныңа килеп кердем. — И Сәйфелмөлек, гүзәл Сәхипҗамал — патша кызы ул. Ул ми¬ нем яшьтән бергә уйнап үскән дустым була,— ди. Шуннан егет бик шатлана: — Морадыма ирешәм. Мин хәзер Сәхипҗамалның дөньяда бар икәнен белдем. Ул дөньяда бар икән. Мин аны дөньяда юкны эзләп йө¬ рим, дип тә уйлый идем. Алай да өметемне өзмәдем. Мин аңа төшемдә генә күреп гашыйк булдым. Хәзер дөньяда барлыгын, дусты белән уйнаганын, аның кайсы илдә, кайсы җирдә икәнен дустыннан сорашып беләм инде. — Мин хәзер анда барыр идем,— ди Мәликә.— Туган җиремә кош булып очар идем. Әти-әниләрне күрер идем. Сәхипҗамал дустым¬ ны күрер идем. Үзем дә бик ашкынам, тик мин богауда, дию пәриендә. Мине моннан кем җибәрә? Моннан котылсам иде, мин сине Сәхипҗа¬ мал дустым белән күрештерер идем. Бу Сәйфелмөлеккә бик тәэсир итә, анда кызга ярдәм итү, аны кот¬ кару теләге туа. Кызның да аңа ярдәм итәчәгенә ышана. Мәликә әйтә: — Диюнең килер вакыты җитә. Ул килсә сине шунда ук үтерер. Ул явыз дию, син аны һич тә җиңә алмассың, икебезне дә харап итәр. «Ә, син кеше йөртәсеңмени?» — дип, миңа ни булса да эшләр, сине дә шунда үтереп ташлар. Син нинди юл белән килдең, шул юл белән кире чык. Ул юк вакытта тагын күрешербез, ничек тә булса аңлашыр¬ быз,— ди. — Сине ничек тә коткарырбыз,— ди Сәйфелмөлек. Кыз бу сүзләргә бик шатлана, өметләнә. Шуннан соң еракта күк күкрәгән тавыш ишетелә. Бу кыз: — Тиз генә, Сәйфелмөлек, чык, дию килә, аның тавышы ишетелә башлады. Тиз чыгып киткән бул! Икебезне дә харап итәр,— ди. 154
Сәйфелмөлек йөгереп чыгып китә. Баскычтан менеп киткәндә аның бер башмагы төшеп кала. Кыз үз урынында ятып кала. Аяк-куллары бәйле, диюнең килүен көтә. Дию килеп керә үзенең юлыннан. Кереп башмакны күрә. — Бу нинди башмак? Каян алдың моны? Әллә кем дә булса бире кереп йөриме? Аннан соң Мәликәгә каты кычкырып, куркыныч тешләрен ыржай¬ тып килә дә: — Бүгеннән ары мин сиңа ышанмыйм. Кешеләр китереп йөртәсең икән өемә. Богавыңны үзем килгәч тә чишмим. Син шулай мәңге богау¬ лы тор. Башка вакытта бүтән кеше китермәссең,— ди. Мәликәнең кулларын да чишми, тагын чыгып китә. Ике көннән килерлек эше бар икән. Икенче көнне билгеләнгән вакытта егет килә. — Башмагым төшеп калды, алырга вакыт булмады,— ди. — И, шул башмак өчен дию миңа күрмәгәннәремне күрсәтте. Каһәрләде, чылбырны да чишмәде. Миңа инде тагы да авыррак бул¬ ды,— ди Мәликә. Сәйфелмөлек башмагын алырга тели. — Юк, инде башмакны урынында калдыр. Әгәр алып киткәнне белсә, тагы мине җәзалар,— ди кыз. Болар сөйләшәләр. — Аның җаны кайда икән? — ди Сәйфелмөлек.— Әгәр син аңа ягымлырак булсаң, ул сиңа ышаныч белдерер. Ышанып, җаны кайда икәнен әйтер. — Җаны кайда икәнен белсәк, без нишләрбез? — ди Мәликә. — Ә аны белсәк, нәрсә эшләргә белербез. Син шуны гына бел, миңа сөйләрсең,— ди Сәйфелмөлек. Шуннан бу чыгып китә. Моның бире килгәнен кем дә белми, баш¬ магын да алмый. Дию килә. Башмак — урынында, кем дә килмәгән дип белә. Өйгә килеп кергәч, Мәликә инде җыларга тотына: — Кулларым-аякларым авырта инде. Ничек торыйм? Хәлем кал¬ мады, мин инде үләм. Син мине бер дә жәлләмисең. Мин бит сине иң якын дустым күрәм, бөтен киңәшем-серемне сиңа сөйлим. Мин инде беркая китмим, синең турылыклы дустың,— ди. Дию пәрие моңа ышана да кулларын-аякларын чишә. — И Мәликә, мин бит сине күлдә коенган чагыңда урлап качтым. Хәзер кая да китә алмыйсың, мин сине каян да эзләп табам. Син бер¬ кемне китерә дә алмыйсың. Китерсәң дә мин ул кешеләреңне та¬ бам,— ди. — И дустым, син үлсәң, берүзем бу диңгез төбендә мин нишләр¬ мен? — ди Мәликә. Дию пәрие әйтә: — Юк, юк, мин мәңге үлмим, картайсам да үлмим. Минем җаным бик еракта тора, аны беркем дә ала алмый. — И дустым, җаның соң кая тора синең? Мин бит ялгыз калыр¬ мын да нишләрмен дип кайгырып яшим. 155
— Ярар, кемгә дә әйтмәгән серемне сиңа гына әйтәм. Минем җа¬ ным бик еракта, диңгез төбендә. Анда зур сандык. Зур сандык эчендә кечкенә сандык. Кечкенә сандык эчендә күгәрчен. Шул күгәрчен эчен¬ дә минем җаным тора. Ул күгәрченне беркем тота алмый. Әгәр аны тотып муенын сындырсалар, шул чагында гына минем җаным чыккан булыр. Мин дөньяда яшәмәм, шунда үлгән булырмын,— дип аңлатып бирә.— Ул зур сандыкны диңгез балыгы гына тартып чыгара ала. Ә ул балыкны эшкә кушар өчен Сөләйман пәйгамбәр йөзеген кигән кеше кирәк. Менә шул йөзекне кигән кешене генә тыңлар ул балык. Андый кеше дөньяда юк. Сөләйман пәйгамбәр йөзеге бер генә ул. Ул бер патша кулында йөри, аның нәрсәгә яраганын да беркем белми. Шулай булгач, мине беркем дә үтерә алмый,— ди. Ә Мәликәгә шул гына кирәк иде. Шуннан соң дию йокларга ята. Икенче көнне тагын үзенең эшенә китә. Дию киткән арада Сәйфелмөлек тагы керә. Кызның кулларын чишә. Мәликә бик җылый, яшьләр түгә. — И Сәйфелмөлек! Ничек кенә сөйләшсәк тә, безнең эшебез ба¬ рып чыкмый. Бу дию мәңге яши торган икән. Аның диңгез төбендәге җанын алу өчен Сөләйман пәйгамбәрнең йөзеге булу кирәк икән. Шул кешегә генә диңгез балыгы йомышка йөри икән, диңгез төбеннән сан¬ дыкны тартып чыгара икән,— ди. — Мәликә, менә бит ул йөзек минем кулда! — ди Сәйфелмөлек,— Менә хәзер инде син рәхәтләнеп диңгез төбеннән чыга алырсың. Икесе дә бик куанышалар. Хәзер инде Мәликә бөтенесен төшенде¬ реп бирә, ничек эшләргә кирәкне. Иң беренче йөзек кигән кулны суга тыгып болгарга кирәк. Шуннан соң балык йөзеп килә икән. Балык зур сандыкны тартып китерә. Зур сандыкны ачарга, аннан кечкенә ящикны ачарга, аны бик саклык белән ачып, күгәрченнең муенын кыеп төшерергә, шул вакыт дию үләргә тиешлеген аңлата Мәликә. Шуннан Сәйфелмөлек үзенең башмакларын тотып чыгып китә. Әлеге карт янына кайта. Аның белән диңгез буена киләләр, балыкны чакыралар. Балык боларның йомышларын үти, зур сандыкны тартып китерә. Эчендәге ящикны ачалар, күгәрченнең муенын кисеп төшерә¬ ләр. Шул вакыт күк күкрәгән, җир тетрәгән тавышлар ишетелә, һа¬ вадан башы киселгән дию килеп төшә. Диңгез төбенә төшеп юк була. Бөтен диңгез өсте кып-кызыл кан белән тула. Дию бу тирә-яктагы кешеләргә зыян итә булган. Кайсыларын ур¬ лап китә, малларын алып китә торган булган. Шуннан инде бу дию¬ дән куркып яшәүче кешеләр аннан котылалар. Мәликәне дә диңгез төбеннән тартып чыгаралар. Богауларын чи¬ шәләр. Яр кырыендагы бабайның өенә китерәләр. Мәликә ябык, сар¬ гайган була. Ашаталар, эчертәләр аны. Мәликә бик дәртләнә, куана. Бу дөньяда иң беренче шатлыгы — иркенлеккә чыгу шатлыгына ирешә. Берәр көн ял итәләр болар. Мәликә бөтен башыннан кичкәннә¬ рен сөйләп бирә. Хәзер алар юлга чыгарга тиеш булалар инде. Бабай бу яктагы бөтен юлларны күрсәтеп озата бара. 156
Мәликә, Сәйфелмөлек, аның, дус егете өчәү бергә сәфәр чыгып ки¬ тәләр. Өч ай баралар. Сораша-сораша авыллар, шәһәрләр үтәләр. Аларга кешеләр ярдәм итә. һәр өйдә аларны якты йөз белән каршы алалар. Мәликә матурланып, тазарып, алсуланып китә. Үзе бик сак, тәрбияле кыз була. Сәйфелмөлекнең дусты бу кызга гашыйк була. Мәликәне бик хөрмәтлиләр, туган сеңелләре шикелле йөртәләр. Өч айдан Мәликә шәһәренә якынлашалар. — Мин элекке яшәгән кырларымны, һаваны сизәм. Тиздән килеп җитәргә тиешбез,— ди Мәликә. Таныш урман, таныш һава, күк йөзенә хәтле якын, ничектер үз урыны кебек тоела аңа. Ул бер күл янында булганын хәтерли: — Сәхипҗамал белән тагын бер ун кыз су коенганда бер болыт чыгып, томан кебек, мине күтәреп алып китте, һушыма килгәндә мин шул диңгез төбендә идем. Күпме вакыт, күпме ара үткәнбездер, мин аны һич аңламаганмын. Менә хәзер таныш җирләр исен сизәм,— ди. Шуннан бу шәһәрне күргәч: — Менә ул безнең йорт, менә Сәхипҗамал торган җир,— дип бо- ларны кинәндерә.— Ләкин сез туры Сәхипҗамалга кермисез. Аның әтисе патша, алай ярамас анда барып керергә. Без хәзер өчәү безгә китәбез. Минем әти-әниләрем мине суга баткан дип беләләр, мине дөньяда юк дип уйлыйлар инде,— ди. Мәликәләр өенә киләләр. Әнисенең кызы өчен җылап күзе сукы¬ райган була. Хәзер кызын кочаклап җылый. Инде кич була. Әле күп кеше бу хәбәрне ишетә алмый. Әнисе ашлар хәзерли, күзе дә ачылган кебек була. Мәликә: — Менә мине коткаручы иптәшләрем,— дип, егетләр белән та¬ ныштыра. Әнисе инде болар өчен ни төзергә, ни корырга белми йөри. Мәликә тиз генә дусты Сәхипҗамалны дәшеп килергә китә. Мәликә кергәч, Сәхипҗамалның исе китә, җылашалар. — Баштан үткәннәрне сөйләргә вакыт кына юк, Сәхипҗамал, син инде безгә кил,— ди. Китерә моны. Сәйфелмөлек ашкынып көтеп тора. Тәмам төшенә ингәненчә икәнен күрә. Шул ук киемдә. Башында да, өстендә дә матур киемнәр Сәхипҗамалның. — Гашыйк булдым, күрер өчен өзелдем, Үлек идем, сәне күргәч терелдем. Тере булса да, ярым үлек хәлендә аның өчен азаплар күргәнен оныта. «Үлек идем, сине күргәч терелдем»,— дип, кызга бәет әйтә. Сәхипҗамал да аңа бер күргәч үк гашыйк була. Бик тиз арада берсен- берсе аңлап, сөйләшәләр. Шуннан Сәхипҗамал өенә китә. — Иртәгә сөйләшербез. Мин сине көткән идем. Башка кеше миңа кирәкмәс,— дип, саулыклашып 1 чыгып китә. 1 Саулыклашу — саубуллашу. 157
Шуннан икенче көнне күрешәләр, өченче көнне. Егет әтисенә дә керә кызның. Патшаның үзенә кереп сөйләшә. Патша кызын ерак җирләргә җибәрергә теләми. Әллә нинди бер егеткә дә тоттырып җибәрәсе килми. Монда да күп патша егетләре, ди. Хатыны да риза булмый кызын биреп җибәрергә. Шуннан Сәхипҗамал кайгыра башлый. Егет тә нихәтле азаплар күреп тапкач, алып китә алмавына кайгыра. Ә Мәликә белән теге егет инде бергә булалар. Сәхипҗамалның әтисе мәҗлес җыя, шул мәҗлескә үзенең бөтен батырларын чакырта. Алар ачык аланда кылыч белән сугышырга тиеш булалар. Сугыша Сәйфелмөлек, бөтен батырларны җиңеп чыга. Сә¬ хипҗамал да инде әтисенә әйтә: — Җиңде бит, сүзеңне үтә инде,— ди. — Ярый, кызым, син дигәнчә булсын,— ди патша. Ләкин үзе эч¬ тән риза булмый. — Тагын бер сынап карыйк. Өчкә хәтле сыныйм, шуннан соң җиң¬ сә генә алыр кызымны,— ди. Җыр белән уздырышырга тиеш була. Анда да уза Сәйфелмөлек. Шигырь кичәсе була, анда да уздыра. Өченче мәҗлестә дә җиңеп чыга инде. Әтисенең бирмичә хәле юк. Туй мәҗлесе дә ясата. Ләкин шунда үзенең өч-дүрт кешесенә Сәйфелмөлекне юк итәргә куша. Кыз белән утыра егет, янаш 1 утырганнар шулай. Кызны ниндидер бүләкләрме бирү сылтавы белән каядыр алып китәләр. Шул вакыт пат¬ шаның бер батыры үтерә Сәйфелмөлекне. Кыз бу хәлне күрә дә: — Әти-әни,— ди,— сез мине үстердегез. Ләкин мине яратмаган¬ сыз икән. Бу минем бердәнбер мәхәббәтем. Ул булмагач, миңа да тор¬ мыш юк,— дип, үзен үзе үтерә. Әти-әнисе бик үкенәләр, ләкин эш узган була. 22. КАМБӘР Бар иде борын бер Камбәр. Аның бар иде апасы. Апасы белән икәве алар ятим калган иде. Ятим калып, алар икәве үскән. Камбәр үсеп мал булган1 2, укыган. Киек тә болан атарга урманга йөргән. Шул вакытта бер шәһәрне узып йөргәндә бер кызга күңеле төшкән. Ул кыз булган падишаның кызы. Кайтып апасына әйтә: — И апа, сорар идек аны, мин өйләнер идем,— ди. Апасы әйтә: — И, энем, ул бай кеше. Ул падиша кеше. Безгә бирәләрмени аны,— ди. — Сорап карыйк әле, апа. Ни дип әйтер? — ди. — Син әүвәле, сүз салып кара бер урамнан узып барганыңда,— ди апасы.— Ул карап утыра ачылмадан 3. 1 Янаш — янәшә. 2 Мал булу — «үсеп җитү», «кеше булу» мәгънәсендә. 8 Ачылма — икегә ачыла торган тәрәзә. 158
Камбәр үтеп барганында Арзымбикәгә сарный ’. Арзымбикә була Камбәрнең сөйгәне. — Ике шәһәр арасы, Ике шәһәр арасы, Кара кашлы, куй күзле, Нинди моның анасы. Кыз карап кала моны. Камбәр кайтып апасына әйтә: — Апа, соратыйк әле, үзенең күңеле бар төсле аның,— ди. Болар кыз соратырга баралар. Соратырга барсалар, кыз атасы өйдә юк. Анасы үги була. Әнисе әйтә: — И, атасы өйдә юк. Атасының олы улы, моның абыйсы бар. Шуны чакыртыйк та, вәгъдәләшик, сорагач, бирик,— ди. Болар кыз вәгъдәләшеп, ярәшәләр. Бер айдан атасы да кайта. Атасы кызын Аршымбуй дигән бер кешегә вәгъдәләшеп кайткан икән. Кайтып чәй эчәргә утыргач, ханыш әйтә: — И карт, хан, Арзымбикәне кияүгә вәгъдәләштек,— ди. — И карчык, ханыш,— ди хан.— Мин дә вәгъдәләшкән идем, сез алданрак булдыргансыз. Ярый. Башлангыч ишекне фәрештә ачар, сезнекечә булсын инде,— ди. Болар шулай ярәшеп куялар. Аршымбуйның бик усал бер әбисе бар икән. Ярәшеп куйганны ишетә дә: — И, ничек тә булса бозам бу эшне,— ди бу әби.— Бирдермим Камбәргә. Алабыз үзебез,— ди. Чәлпәк ашын пешерә * дә килә бу карчык Арзымбикәгә. — Әй, Арзымбикәнең өе шушымы? — дигән булып барып керә дә кызга әйтә:— Менә, чәлпәк ашын китердем, Камбәр үлеп китте бит,— ди. Кыз сыктап-иләп 1 2 кала. Усал әби инде Камбәр янына китә. — Камбәрнең өе шушымы? — дигән булып керә. Камбәргә әйтә: — Менә Арзымбикә үлеп китте бит. Синең күңелең суынсын дип, чәлпәк ашын алып килдем,— ди. Шулай итеп, Камбәргә дә чәлпәк ашатты. Арзымбикә дә тынды инде, Камбәр үлгән, дип. Камбәр җылый, жәлли кызны. Апасы әйтте моның: — Колсәм диңгез аръягында Гөлемсылу дигән кыз бар, шуны алырбыз,— ди. — Мин аны эзләп китим,— ди Камбәр. — Син аны эзләп табарсыңмы, энем? — ди апасы. Киендерде, шайландырды 3 апасы моны. Озата чыкты. Атка мен¬ гезде. Аталарыннан калган атлары булган икән. Атына әйтә: — Ачыкса аш бул, сусаса су бул,— ди. Менгезеп чыгарды. 1 С а р н а у — көйләп сүз, шигырь әйтү. 2 Сыктап-иләп — елап-сыктап. 8 Шайландыру — әзерләү. 159
Шулай итеп чыгып китә бу. Көн бара, төн бара. Колсәм диңгез итәгенә җитте. Җитсә, җирдән терәү юк, күктән тарту юк, бер өй тора диңгезнең урта бер җирендә. Егет карап ятты-ятты да: — Аргы якта бер Гөлем, Бирге якта бер Гөлем. Шул Гөлемнең тәртибен (юлын) Кайдан эзләп табармын,— диде. Моның авазы чыккач, Гөлем дә сарнады: — Атыңа менсәң, чабарсың, Атыңа менсәң, чабарсың. Мен атыңның биленә, Камчыласаң табарсың,— диде. Менде егет атка. Ат селкенде дә телгә килде: — Бик каты сукмыйча алып чыга алмам,— диде.— Уңыма карасам су эчер, сулга карасам аш каптыр. Бер сук — тирем ярылсын, икенче сук — сөягемә утырсын. Шул вакытта ачылсам гына алып чыгып китә алырмын,— диде. Әлеге ат алып чыгып китте шулай итеп. Бу сукты. Бер сукты — йоннары очты, ике сукты — тиресе ярылды. Өченче сукты — сөяккә утырды камчы. Уңга карады — су эчерде, сулга карады — аш каптыр¬ ды. Бервакыт каршысында яхшы өй, сары алтын белән ябылган. Шул арада Гөлемсылу, «чылтыр» итеп, югарыдан моңа баскыч төшерде. Шуңа басып менеп китте бу. Эченә керсә, Гөлемсылу әйтә: — Кем дә кем һөнәре бар кеше минем дөньяма менә алса, шул минем хәләлем булыр, шуңа кияүгә чыгармын, дип торгайдем, син икәнсең миңа боерганы. Болар икәү инде кушылдылар. Шунда көн күреп торалар. Бер ай торамы, ике ай торамы бу, Камбәр әйтә: — Я, ирмен дигән кеше илендә булыр. Минем апам бар. Кайтам үз илемә. Инде кайтыйк,— ди. — Әйдә, кайтыйк,— ди Гөлемсылу,— мин кашармыйм ’. Син азрак ятып ял итеп тор. Мин бүген тегү тегеп алыйм. Туйга чакырган җир бар. Әүвәле шунда барырбыз,— ди. Әлеге егет ятып йоклап китте. Төшенә Арзымбикә керде. Төшендә күреп, «уф» дип уянган иде, алты кат чатырның берсе янып чыкты. — Ай-Һай,— ди Гөлемсылу,— бу нинди хәсрәтле адәми затсың? Ни кайгың бар бу хәтле? Әйт миңа, яшермә миннән. Гөлемсылу пәриләрнең башлыгы булган икән. Камбәр әйтте: 1 К а ш а р у — карышу. 160
— Мин, шулай-шулай, Арзымбикәне алырга уйлаган идем, ул үлеп китте, мин шуннан сон, сине эзләп чыгып киттем. — И ахмак, ул үлмәгән,—ди Гөлемсылу. Арагызда суыклык* булган. Менә хәзер аның Аршымбуй белән туе булырга тора. Мине шул туйга булышка * чакырдылар. Шуңа барырга әзерләнәм. Икәү бергә барырбыз, Арзымбикә дә безнеке булыр,— ди Гөлемсылу моңа. Егет куанды. Шулай торалар бер вакыт. Бар байлыкларын йо¬ мырка итеп төйнәде дә чыгып китте болар. Чыгып китеп, Арзымбикә- нең авылы читенә барып төштеләр. Бер яулык җилпеп җибәрде. Җи¬ гүле атлар, егетләр килеп баса каршыга. — Менә шуннан бер мөнәҗәт әйт,— ди Гөлемсылу.— Арзымбикә сине белеп алыр. Гөлемсылу кереп китә Арзымбикә янына. Камбәр узып йөри атлар белән, тагын сарный. Арзымбикәнең бер кечерәк сеңлесе булган икән. Шул әйтә: — Әй апа, шул узып йөри торган кешеләр арасында Камбәр абый бар. — Юкны исемә төшермә әле,— ди Арзымбикә.— Каян чыксын үл¬ гән Камбәр! Гөлемсылу әйтә: — И алышым, дусым, кечкенә бала зирәк, хәтерле була ул. Бәл¬ ки сезнең арагызда берәр суыклык булгандыр. Берәрсе юри юк хәбәр¬ не дә әйткәндер. Син тавыш катып кара аңа,— ди. Камбәр узып бара. Арзымбикә ачылманы ача да әйтә: — Ике шәһәр арасы, Ике шәһәр арасы. Тәкәббер гашыйк Камбәр Сәламсез нәчек үтәр,— Камбәр әйтә: — Китер дәвәт ’-каләмең, Укы китап кәламен1 2, Кайдан ишетмешең бардыр Егет кызга сәламен,— ди. Әүвәле ир-ат хатын кешегә сәлам бирмәгән имеш. Шуннан болар икәве белеште. — Я, егетләр, әйдәгез керик булыш өенә,— ди Камбәр. Егетләр булыш өенә керәләр. Булыш өенә кергәч, уңнан килгәнгә ун җимеш бирә, сулдан килгәнгә алып җимеш 3 бирәләр. И баеп китте бу, Гөлемсылуның кодрәт зур. Утыра торгач Гөлемсылу әйтә: 1 Дәвәт — кара савыты. 2 Кэлам — сүз. Алып җимеш — «зур җимеш» мәгънәсендә. П 3-604 161
— Ак туныңның астары, Күк туныңның күстәре *, Аршымбуйга алдырып, Юкмы, егет, хәстәрең,— ди. — Инде хәзер кияү егет килә бит, барып аның баш тартуын кай¬ гырт,— диде. Кияүләр килгәнче Камбәр китте. Егетләргә әйтә: — Әйдәгез, егетләр, Аршымбуй туена да барыйк,— ди. Киттеләр. Аршымбуйга туйга барсалар, халык туйда. Боларны да хуш күрәләр. Югары чыгарып утырталар. Аршымбуй инде Камбәрга җырлап аяк бирә, савыт: — Беләзеге бар иде, Беләгенә тар иде. Шул беләзек барында Өч йөз Камбәр зар иде,— ди. Камбәр алып эчте дә: — Инде мин җырлап бирим,— ди. — И, Аршымбуй, Аршымбуй, Арзымга кылдыңмы туй? Алдан кылын мин алган, Ачы айранын башыңа кой,— ди. Алай дип биргәч, бу Аршымбуй бик намысланды. Тагы бирә Кам- бәргә: — Бер сүз әйтәм үзеңә, Кайтып әйтмә йөземә. Алдан кылын син алсаң, Мөбарәк булсын үзеңә,— ди. Аршымбуй намысланды, баш тартты кыздан. Болар шул җирдән торды да: — Әйдәгез, егетләр, кайтыйк инде,— дип чыгып киттеләр. Аршымбуйның чарыкбаш1 2 мамасы3 үз эше барып чыкмаганга ачырганды4. Камбәр атларының аяк астына тирмәнташтай ташлар быргады5. Атлары сикерә Камбәрнең, һич сикереп үтеп китә алмый¬ лар. Камбәр тәмам исеннән чыгарган Гөлемсылуны. Гөлемсылу әйткән булган, кайда йөрсәң дә мине исеңнән чыгарма, дигән. Кинәт исенә төшеп: 1 Күстәре — рифма өчен әйтелгән сүз булырга мөмкин. 2 Чарыкбаш* — хурлау сүзе. ’ Мама — әби. 4 Ачыргану — ачыну. 6 Быргау — ташлау, ыргыту. 162
— Әй, янем-күзем Гөлемнән мәдәт,— дигәйде, атлар да чыгып чапты, кайтып китте бу. Шуннан теге чарыкбаш карчык әйтә, усал карчык: — Юк, ди, монда Гөлемсылу пәри катнашкан икән, минем көчем житми хәзер,— ди. Кайтып киттеләр. Кайттылар да әлеге Арзымбикәнең өенә, кура¬ сына Арзымбикәне яңадан Камбәргә бирмәкче булдылар. Камбәргә туй ясый апасы. Арзымбикәнең әнисе үги, чарыкбаш карчык ягында ул. Кияүгә аш пешереп алып керә, сарык түшеннән генә ит пешергән була. — Шушыны башлап күргән күзем киявемә ашатыгыз, дип алып кердем. Беркемгә бирмәгез, үзенә генә ашатыгыз,— ди. — Киявең йоклый әле, торгач ашатырбыз,— ди Арзымбикә. Гөлемсылу моны да белеп куя, әйтә: — йимәгел * 2, Камбәр, йимәгел, йимәгел, Камбәр, йимәгел. Бөтәү3 түшнең эчендә Зәһәр салган булмагыл,— ди. Шулай итеп моны Камбәр ашамады. Алып чыгып бәйле торган эткә биргәннәр иде — этләре катып калды. — Юк, безгә монда торып булмый,— ди Гөлемсылу.— Болар безгә касд 4 кылыр. Ирмен дигән кеше илендә булырга тиеш. Кайтыйк без. Кереп кайныңнан 5 рөхсәт сора,— ди. Бу керә, ханнан рөхсәт сорый. Хан әйтә: — Әйдә, балам, риза. Яшь малым сиңа булсын, карт малым миңа калсын. Минем бүтән беркемем дә юк,— ди. Ике мүәдәк6 кылдыра бу боларга. Бер мүәдәкне яптырып бирә алтыннан, икенчесен яптыра көмештән. Гөлемсылу чыгып сызгырып, яулык җилпеде. Тәмам апасының ку¬ расына кергәнче келәмнәр җәелде. Апасына хәбәр бирде. Тугыз көн туйладылар, ун көн уйнадылар, мин дә шунда бул- гайдем. 23. ЙОСЫФ КИТАБЫ Борынгы вакытта Йосыф пәйгамбәр булган. Аның әтисе Якуб та пәйгамбәр икән. Якуб пәйгамбәрнең беренче хатыныннан сигез ир ба¬ ласы була. Аларның һәр кайсының үзенә күрә башка кешедән аерым¬ лыклары бар икән. *' Кура — ишек алды. 2 Йимәгел — ашама. 3 Бөтәү — бөтен. 4 Касд кылу — начар максат кую. 5 Кайны — кайната. •6 Мүәдәк — туй арбасы, я туй чанасы. 11* 163
Яһүдә исемлесе, йөгереп килеп бер сугу белән, арысланның арка баганасын сындыра икән. Бер улы уктан бик яхшы ата торган булган. Берсе көрәштә бик оста, берсе ерткычлар белән сугышып җиңә икән. Бик зирәк, акыллы була берсе. Берсе сүзгә бик үткен, һәрберсе үзен» күрә бер аерымлыгы белән була. Беренче хатыны үлгәч, Якуб икенче хатынга өйләнә. Икенче ха¬ тыннан Иосыф, Ибне-Әмин исемле уллары, Динә исемле кызы туа. Шулай аның ун улы, бер кызы — барысы унбер баласы була. Шул ун улы арасында иң сөеклесе Иосыф икән. Ул башка туганнары арасында ягымлы да, сөйкемле дә, әтисенә дә охшаган^ Төскә дә бик матур була. Матур булганы өчен аңа һәр күргән кеше соклана икән. Әтисе аңа кечкенә чагыннан ук, күз тимәсен өчен, йөзенә пәрдә ябып йөрткән. Кешеләр аңа сокланып гашыйк була торган булганнар. Йосыфның чә¬ чен озын йөртергә рөхсәт иткән, толымга үреп йөрткән. Зиннәтләп, үз куллары белән унике толымга үрә икән әтисе. Башка балалары шун¬ нан көнләшкәннәр. Бервакыт Иосыф көзгегә караган да пәрдәсен ачып, үзенең ма¬ турлыгына үзе исе китеп сокланган. — Миңа тиң бер матур юктыр,— дигән.— Әгәр мин кол булсам» минем бәһамны тутыра алмаслар иде. Күп акча торыр идем мин,— дигән. Матурларның матуры икәненә ышана үзенең. Бервакыт Иосыф төш күрә, төшен әтисенә сөйли. — Әтием, мин бер төш күрдем, төштә миңа ун йолдыз сәҗдә кылды,— ди. Әтисе Йосыфка мондый сүз әйтә: — Иосыф, балакаем, бу төшеңне башка туганнарыңа сөйли күр¬ мә. Мин сине иң яраткан улым итеп әйтәм, башка туганнарың белмә¬ сеннәр бу төшеңне. Әгәр алар минем сине шулай яратуымны белсәләр, көнләшерләр. Көнләшүдән сиңа нинди дә булса зыян итәргә тырышыр¬ лар. Бу төшеңне мин болай юрыйм. Син һәр туганнарыңа караганда да бөек кеше булырсың. Менә синең ун туганың сиңа сәҗдә кылыр¬ лар, синең алдыңда тезләнеп торырлар; Арысланның арка баганасын сындырган көчле абыең да, телгә оста булган чичән абыең да, чапса һәркемне уза торган йөгерек абыең да, ерткычларны тотып үтерә тор¬ ган укчы абыең да, ат өстендә оста йөрүче абыең да, үзләре кай як¬ лары беләндер синнән өстен булсалар да, көнләшерләр синнән. Син беркемгә дә бу төшеңне сөйләмә. Бу сүзләрне ишектән бер туганы тыңлап торган. Ул моны башка туганнарына сөйләп биргән: — Әти Йосыфны безгә караганда артык ярата, без һәммәбез аңа сәҗдә кылабыз икән,— дип аңлата. Башка туганнары бу хәбәрне ишеткәч, дөрестән дә, көнләшеп ка¬ лалар. һәм алар үзара киңәш кылалар: — Без Йосыфны ауга барган вакытта үзебез белән алып барыйк та аны үтерик. Яшәмәсен дөньяда. Әти аны бездән артык ярата икән, без аңардан котылыйк,— дип сөйләшәләр. Әтиләренә килеп әйтәләр: 164
— Әти, без кырга, болынга ауга чыгабыз. Йосыфны да үзебез белән алырга уйлыйбыз. Кырларны күрсәтеп кайтыр идек. Ул һаман синең, яныңда өйдә генә утыра. Без аны алып барып, иркен ачар 1 идек. — Юк, мин рөхсәт итмим,— дигән аталары.— Ул кечкенә әле, арыр. Сезнең белән йөрсә хәлдән таяр. Я арып авырыр,— дип рөхсәт итми. Теге туганнары ничек булса да ялынып, әтиләрен күндерергә ты¬ рышалар. Шуннан әтиләре риза була. — Ярар, алып барыгыз. Ләкин арыса, аны чиратлашып күтәреп йөрегез, аңар тәмлерәк ашлар ашата торыгыз,— дигән. Йосыфның чәчен үргән, яхшы киемнәрен киендергән, тәмле азык¬ лар хәзерләткән. — Йосыфымның иркен ачыгыз, аңа күңелле булсын,— дип, юлга озатып калган. Шуннан сигез бертуган, тугызынчы Йосыф, авылны чыгып, кырга киткәннәр. Сахрага җиткәннәр. Авылдан чыкканда әтиләре күргәнче бик яхшы барганнар. Авылны чыккач инде сигез туган берләшеп Йосыфтан үч алырга теләгәннәр. Күтәреп тә йөртмәгәннәр, өстерәп йөрткәннәр, кайсылары типкәләгән, кайсылары суккалаган. Йосыф' еларга тотынган. — Сез мине әтиемнән шулай җәберләргәме, кыйнаргамы алып киттегез, абыйларым? — дигән.— Әтием бит алай итәр өчен җибәр¬ мәде. Коега салырга булалар абыйлары Йосыфны. — Үзеннән-үзе үләр, без әти каршында да, тәңре каршында да гө¬ наһлы булмабыз,— дип, барысы бер фикергә килгәннәр. Йосыфны бер тирән кое янына алып килгәннәр. Кое төбенә сал¬ ганчыга кадәр, әтигә ничек җавап бирербез, дип төрле киңәшләр кор¬ ганнар. — Без әтигә болай дип җавап бирик. Әнә очып барган бер карганы үтерик тә аның канын Йосыфның күлмәгенә буйыйк. Кайткач әтигә, Йосыфны бүре ашады, без ау ауларга киткән идек, ераграк киткәнбез, ерткыч җанварлар килеп ашап киткәннәр, диярбез. Җәнлекме, бүреме ашап киткән. Менә аның канлы күлмәге, дип китереп бирербез,— дигәннәр. Шул киңәш белән эш итеп, Йосыфның күлмәген салдырганнар, үзен кое төбенә салганнар. Карганың канын сөртеп, әтиләренә күлмә¬ ген алып киткәннәр. Әтиләре, сигез улы кайтып, алар арасында Йосыф кайтмавын күргәч, бик куркынган. — Кая китте Йосыфым? Кая калды? Нигә алып кайтмадыгыз? — дип, болардан сораша башлаган. Болар өйрәтелгәнчә сөйләп биргәннәр һәммәсе. Менә, имеш, ауга киткән идек, ераграк киткәнбез. Кайтуыбызга Йосыфны бүре ашап киткән. Менә ертык күлмәге генә калган, дигән хәбәр белдергәннәр. Якуб бик җылаган: 1 Ирек ачу — күңел ачу. 165
— Юк, минем баламны ашаган бүрене тотып китерегез. Ул ни сә¬ бәптән минем баламны ашаганын үз теле белән сөйләсен,— дигән. Шуннан балалары кырга кире киткән. Юлда баручы гөнаһсыз бер бүрене тотып, менә шул бүре Йосыфны ашаган, дип, әтиләре каршы¬ на китергәннәр. Якуб бүрегә караган да сорау ала башлаган. Якуб әйдер: Йосыфымны нәтә җидең, Күлмәгене ертмадың, бөтен куйдың? Нәма нидән халикъдан 1 куркумадың? Пәйгамбәрне мәхрүм, мәхзүн1 2 куйдың имди. Бүре телгә килгән. Әйдер: валлаһ, Йосыфыңны мин күрмәдем, һәм дәхи кайдалыгын мән белмәдем. Шуннан соң әтисе: — Бу бүре үзе дә кайгы-хәсрәтле, минем шикелле баласын югалт¬ кан. Илтегез аны каян алдыгыз шунда. Сахра буенча баласын эзләп йөрсен,— дигән. Уллары бүрене илтеп куйганнар. Бүре үз юлы белән баласын эз¬ ләп киткән. Якуб һәр көнне, һәр төнне Йосыфы турында елап үткәрә торган булган. Күзләре сукырайган баласының хәсрәтеннән, күрмәс булган. Үзе картайган. Беркөнне туганнары: — Әйдәгез, теге кое янына барып карыйк. Анда Йосыф әле үлмәде микән,— дип, җыйнаулашып әлеге кое янына киткәннәр. Карасалар, кое янына кәрванчылар туктаган. Сирәк кенә очрый торган кәрванчылар узган-барганда бу коеның берәр кашыклап бул¬ са да суын җыеп ала торган булганнар. Хәзер инде бу кое кипкән. Карасалар, анда бер ир бала утыра. — Мине алыгыз! Туганнарым мине коега ташлады,— дип кыч¬ кыра. Шуннан болар сиксән метрлы бау төшереп, Йосыфны тартып чы¬ гаралар. Менә шул вакыт Йосыфның туганнары килеп чыга. Бу кәр¬ ванчыларга сүз кушалар. — Нишләп сез моны алдыгыз? Ул кое төбендә ятсын иде. Нигә ки¬ рәк ул сезгә? Ул алдакчы, карак. Ул безнең колыбыз. Без аны кое төбенә салып җәзаладык,— дигәннәр. Йосыф, ни әйтергә дә белмичә, туганнарын тик тыңлап утырган Шул вакыт аның кайчандыр көзге алдында үзенең матурлыгына сок¬ ланып, «мин кол булсам, бәһамә җитәрлек акча да булмас иде», дип уйлаганы исенә төшкән. Бу көферлек булгандыр инде, дигән дә эчен¬ нән генә үзен тиргәгән. 1 Халикъ — бар кылучы, алла. 2 Мәхзүн — кайгылы. 166
Туганнары, бу безнең, кол, дигәнгә каршы кәрванчылар: — Алай булса безгә сатыгыз ул колыгызны. Без аны үзебез белән алып китәбез,— дигәннәр. Аның гүзәллегенә сокланып, бәһасе күпме торуын сораганнар. Туганнары: — Карак, качак колның бәясе күпме булсын! Күпме бирсәгез дә ярый,— дигәннәр. Кәрванчылар, бик әз акча биреп, Йосыфны кол итеп алып кит¬ кәннәр. Аны бер иң арттагы дөягә утыртып, юлга чыгып киткәннәр., Йосыфлар авылы аша үткәндә каберлек өстенә җиткәннәр. Дөя Йосыф әнисенең кабере яныннан үтеп бара икән. Йосыф аяк- кулы бәйләнеп утыра. Әнисе кабере өстендә җылап, шунда төшеп кал¬ ган. Кәрванчылар әйләнеп карамый байтак юл үткәннәр. Йосыф әнисе кабере янында күп җылаган, бәхетсезлеге турында сөйләгән. Күпмедер үткәч, кәрванчылар әйләнеп карасалар, Йосыф юк, аның дөясе буш бара. Болар гаҗәпкә калганнар: — Әйе, качак, дигәннәр иде бит аны. Менә күрсәтте дә инде үзен,— дип, иң усал бер кешене аңа җибәргәннәр. Бу усал кол аяк-кулы бәйле Йосыфның әнисе кабере өстендә елап ятуын күргән. Аны-моны сорамый, үзенең тимер очлы камчысы белән Йосыфка кизәнеп суккан да ул: — Синең ияләрең дөрес әйткән, син чыннан да качак икәнсең, менә бер хатаңны күрсәттең инде,— дигән. Йосыф үзенең әнисе каберенә бәхетсезлеге турында гына сөйләргә төшеп калуын әйткән. — Мин бит кол түгел, мине туганнарым үч алыр өчен генә сезгә саттылар,— дигән.— Әтиемнең иң сөекле улы булганга көнләшеп, алар мине кол итеп саттылар,— дип аңлаткан. — Бусы тагын алдау. Синең икенче хатаң да беленде. Әле син ял¬ ганчы да икәнсең,— дип, тагы камчы белән суккан.— Әйдә, икенчеләп качсаң, сине бөтенләй кыйнап үтерербез,— дип алып киткән. Яңадан сәфәр чыкканнар. Озак та бармый, боларныщ баш түбә¬ сендә калфак кадәре генә болыт күтәрелгән. Бу болыттан боз яварга тотынган. Боз шундый көчле булган, кәрванчыларның йөзләрен, бо¬ рыннарын канаткан, башларын тишкән, кулларын каерган. Бу кеше¬ ләр барысы җәзаланган боз яңгырыннан. Шулар арасында барган Йосыфка бер боз да төшмәгән. Болар, шуны күреп, монда ниндидер хикмәтле хәл бар, дип уйлаганнар. Бу колның бер җире яраланмагач, аның сүзләре чын булуына ышанганнар. Аны бүтән рәнҗетмәскә бул¬ ганнар, кул-аягын чишеп, иреккә җибәргәннәр. Барганнар, барганнар да болар, үзара киңәшкәннәр. — Мондый гүзәл колны сатсак, безгә күпме акча керер! Без аны патшага илтеп тапшырыйк. Патша безгә аның өчен алтын белән акча түләр,— дип килешкәннәр. Патша сараена килеп җиткәч, хәбәр биргәннәр. Патшаның ир ба¬ ласы булмаган. Ул Йосыфны үзенә балалыкка алырга уйлаган. Хәзер шунда тукталабыз да Зөләйха турында сөйләргә күчәбез. 167
Зөләйха патша кызы була. Әтисенең тезе өстенә башын куеп, кал¬ гып киткәндә күз алдына бик матур бер егет килеп баса. Зөләйхага әйтә: — Мин Мисыр патшасы Йосыф булам,— ди. Шул вакыт Зөләйха уянып китә. Уянса, бу төш кенә булганын белә. Шуннан бу төшен беркемгә сөйләми, эчтән генә тына. Үзе, дө¬ ресме бу, юкмы соң, дип, һәрвакыт уйланып йөри башлый. Шулай әтисенә дә, беркемгә дә белдермичә, бер ел вакыт үтә. Бер ел үткәннең соңында Зөләйха тагын төш күрә. Тагы шул ук егет, «Мин Мисыр патшасы Йосыф булам», дип тора имеш. — Моннан бер ел элек бу төшне күргән идем, тагы шул ук матур гәүдәле, күркәм йөзле егет Йосыфны күрдем,— дип уйлап йөри. Ашамый-эчми, йокламый. Әтисе, сарай кешеләре гаҗәпләнә, бу ни хәл булды икән Зөләйхага, диләр, кайгырыша башлыйлар. Көннәрдән бер көнне патша Зөләйханы үзенең каршысына чакы¬ рып ала: — Кызым, сиңа ни булды? Син көннән-көн кибәсең, суласың, нур¬ лы йөзләрең саргайды. Күзләрең моңлы карый башлады,— дип сорый әтисе Зөләйхадан. Зөләйханың әтисе аның һәр сүзен, һәр теләген үтәгән, аның ту¬ рында кайгыртып торган. Зөләйха аңа үзенең бер еллык серен сөйләп бирергә булган. — Синең итәгеңә башым куеп калгып киткән арада, моннан бер ел элек төшемдә бик матур егетне күргән идем. Ул, Мисыр патшасы Йосыф булам, диде. Янә бер ел үткәч, мин шул ук төшне күрдем, әти¬ ем. һәрвакыт шул күз алдымда, мин бер эш тә эшли алмыйм. Мин си¬ нең бердәнбер кызың, җибәр мине Мисыр иленә,— дип, әтисеннән үтенә. Әтисе әйтә: — Кызым, кәрван белән барганда өч айлык юл бит ул. Анда ни¬ чек барып җитмәк кирәк? Бик зур азапларга очрарсың. Шулай да, Зөләйха бик үтенеп сорагач, аны, кәнизәкләрен, ялчы¬ ларын, колларын, күп маллар төяп, кәрван белән Мисыр иленә озата. Юлда азаплар күреп, суга интегеп, кызу көннәрдәге эсселеккә түзә алмыйча, дөяләре дә, кайбер картрак коллары да һәлак булалар. Өч айда болар Мисыр патшасына килеп җитәләр, патшага хәбәр бирә¬ ләр: — Зөләйха исемле кыз Мисыр патшасына гашыйк булган. Бик бәяле, затлы бирнәләре белән сезгә кәләш булып килә,— дип хәбәр бирәләр. Патша исә Йосыфка бөтенләй охшамаган, карт, ямьсез кеше бу¬ лып чыга. Ризалыгын белдереп, Зөләйханы бирнәләре белән, колла¬ ры, кәнизәкләре, яучылары белән сарайга кертергә рөхсәт итә. Пат¬ шаны күрүгә Зөләйха: — Бу түгел, мин ялгыштым, миңа ул кирәкми,— дип җылый башлый. Кире кайтып китәргә уйлый. Ләкин ни азык, ни су, ни акча кал¬ маган. Кайбер кешеләре дә һәлак булган. Дөяләре дә бик арган, ке- 168
шеләре дә хәлсезләнгән. Шулай булгач, кире кайтып китәргә һич мөм¬ кин түгел. Кәнизәкләре Зөләйханы юаталар: — Син бит төшеңдә Мисыр патшасын күрдең, Мисыр патшасы шул була инде. Ни хәл итмәк кирәк? Син бит үзең теләп килдең. Бәл¬ ки төшең дөрес булмагандыр,— диләр. Зөләйха күнгән кебек була. Мисыр патшасына күренми, кәни¬ зәкләрен генә йөртә аның янына. Патша кызы Зөләйха сүзенә бер кәнизәге дә каршы килә алмый. Ул кушкан сүзләрне үтиләр. Көннәрдән бер көнне, шулай яшәп яткан вакытта, сиксән метр ти¬ рәнлектәге коедан тартып чыгарган коллары белән кәрванчылар килеп житә. Бу кол — унике яшьлек Йосыф була. Аны Зөләйха белән Ми¬ сыр патшасы каршына китерәләр. — Сезнең балагыз юк, падиша. Сезгә бер кол китердек. Бәлки бала итәрсез, бәлки колыгыз булыр,— дип, аның пәрдәсен күтәреп җибә¬ рәләр. Йөзен ачуга кояш кебек балкып киткән гүзәллеген күрәләр. Зөләйха: — Менә мин төшемдә күргән шул бала бит! — дип, иң, якын кә¬ низәкләренә белдерә. Ире патшага белдерми. Патша: — Күпме хакы бу баланың? Без аны балабыз урынына алырбыз. Безнең ир балабыз юк,— ди. — Гүзәллегенә аның тиң юк. Бәһасе үзе күтәрерлек алтын,— дигәннәр. Патша икеләнеп тора. Зөләйха патшага: — Безнең ир балабыз юк. Бу бала безнең тормышыбызга ямь кер¬ тер иде,— ди. Патшаны күндерә дә, сарайдагы бөтен алтыннарны китерергә куша. Үлчәүнең бер ягына Йосыфны, икенче ягына үз авырлыгы алтын куялар. Кәрванчылар күп алтын алып кайтып китәләр. Патша да гүзәл Зөләйханың сүзеннән чыкмый. Шуннан Йосыф бу патша белән Зөләйхага бала булып кала. Көннәр үтә. Йосыф үсә. Матур бер егет булып җитә. Аның гүзәл¬ легенә, күркәмлегенә сокланмаган бер кеше калмый. Үзенең асрау баласы булуга карамастан, Зөләйха Йосыфка гашыйк була. Төшендә күргән егетне танып, көне-төне аны гына уйлап йөри. Көннәрдән бер көнне патша ауга китә. Йосыф бик матур киенгән, үзенең бүлмәсендә утыра. Шул вакыт, Зөләйха: — Патша өйдә юк, Йосыф белән сөйләшергә дә булыр. Ничә ел¬ лар йөрәгемдә саклап йөргәнемне, мәхәббәт серләремне аңлатсам да ярый торган вакыт,— дип, Йосыфның янына керергә тели. Йосыф бүлмәсенә керә, Йосыфның чәчләреннән сыйпый, аннан иркәләргә тели. Йосыф уңайсызланып, читкә китә. Зөләйха үзенең ни өчен кергәнен, дөньяда аның өчен генә яшәгәнен белдереп, мәхәббәт серләрен аңлата. Шуннан соң Йосыф ни әйтергә белми аптырап кала. Зөләйха Йосыфны кочакларга тели, аның янына ул җиде кат ишекне ябып кергән була. Йосыф әйтә: 169
— Син минем әнием буласың. Үзе тудырган әнием ^булмасаң да, син минем әнием саналасың. Ничек мин үз әниемә гашыйк булыйм да мәхәббәт тотыйм? Ана буларак кына мин сине ярата алам. — Ә, син каршылык күрсәтәсеңме? Мин синең өчен ничә еллар янып көям. Син минем йөрәгемне дә аңларга теләмисеңме?— дип, Зөләйха Йосыфка бәйләнә башлый. Кочаклап алыйм дигәндә Йосыф йөгереп кача. Качмасын, дип, Зө¬ ләйха Йосыф артыннан йөгерә. Бер ишекне ачып чыга, икенчесен ача, шулай җиде ишекне ачып чыга, Йосыфның җилән итәгенә тотына. Егет тартылуга — чабуы ертылып китә. Иосыф качып котыла. Шуннан Зөләйха бик үчләнә. — Ярар, мин сине нишләтергә белермен! Мин сиңа аңлатырмын әле кем икәнемне,— ди. Ире кайткач, бу хәбәрне иренә сөйли. — Менә без асрарга бала алдык. Ул миңа мәхәббәт сүзләре сөй¬ ли башлады. Мин бүлмәдә торган вакытта бүлмәмә кереп, мине кочак¬ лый башлады. Мин аның белән тарткалашканда аның җиләне ер¬ тылды,— ди. Патша бик ачулана. — Ничек ул алай, асрау бала булып, минем хатыныма әдәпсезлек күрсәтә? Мин аны хөкемгә бирермен,— ди. Йосыфка хөкем каршында җавап бирергә туры килә. Судья, эшне тикшергәч, мондый нәтиҗәгә килә: — Әгәр дә Иосыф сине кочаклаган икән, син аның белән тар¬ тышкансың икән, Йосыф җиләненең алгы өлеше ертылырга тиеш иде. Ләкин Йосыфның бит арткы итәге ертылган. Ничек соң алай булган? Шуннан Йосыфның үзеннән сөйләтергә булганнар. Иосыф:* — Ул мине үзе артымнан куды, куган чакта арткы чабуым өзел¬ де,— дигән. Судья: — Менә бусы дөрес булыр. Нигә сиңа гаепсез кешене гаепләр¬ гә иде? — дигән. Ләкин патша үзенең хатынын гаепле санамаган. — Бу бала чаядыр. Аны болай калдырырга ярамас йортта. Ул ас¬ рау бала. Мин аны үзем хөкем итәм. Зөләйха нинди киңәш бирер, шул хөкем булыр аңа,— дигән. Зөләйха унике ел зинданда тотарга боерык биргән. Йосыфны шун¬ да ук унике елга зинданга салганнар. Зинданда иптәшләре төш күрсә, Иосыф аларны юрый торган булган. Патшага каршы булган бер кеше төш күргән: — Мин кызыл камыт кигәнмен, Йосыф, ни булыр икән? —дигән. — И, гаебең булмаса да, патша синең муеныңа кылыч куярга тели,— дигән. Таң белән бу кешене, зинданнан алып чыгып, палачлар башын чапканнар. Иптәшләре шуннан белгән кызыл камытның ни икәнен. Шуннан соң Йосыфка тагын бер иптәше төшен сөйли: — Снн дөрес әйтәсең, ахры. Бүген төшемдә җиде симез сыер, җиде ябык сыер күрдем. Бу ни булыр икән? 170
— Җиде симез сыерың халыкка җиде ел туклык елы булыр. Ха- лык шул елларда ашлык запасын хәзерләп куярга тиеш булыр. Ә җиде 1бык сыерың шуны күрсәтә, җиде ел ачлык булыр,— дигән. Дөрестән дә бу шулай булган. Мисыр халкы җиде ел туклык күр¬ гән, аннан соң җиде ел ачлык күргән. Шулай торганда патшалыкка яу килә, патша яуга китә. Зөләйха ире урынында кала. Йосыф инде җиде ел зинданда яткан була. Шул вакыт патшаның үлгән хәбәре килә. Зөләйха Йосыфны зинданнан чыгара да һаман аны үзенә каратырга тели. Зөләйха Йосыфны саф, чын мәхәббәт белән ярата. Үзе Йосыфтан олырак яшьле була. Йосыф аны үги анасы буларак хөрмәт итә. Ләкин мәхәббәт тотарга тиеш түгеллеген аңлый, аның мәхәббәтен дә кире кага. Зинданнан чыгаргач, Зөләйха аны үзенең асрау улы дип йөртә. Үзе һаман җылый, күзләре сукырая. Күзләре сукырайгач, патшалыкны Йосыфка бирә. Менә шуннан инде Йосыф Мисыр патшасы була, һәр¬ кем аның Мисыр патшасы булуын тели. Зөләйханың мәхәббәте көннән-көн арта. Мисыр илендә гайбәт та¬ рала. Имеш, Зөләйха үзенең колына гашыйк булган, аны ире дә бел¬ гән булган. Шул Йосыф өчен җанын фида кыла икән, дип, хатыннар гайбәт тарата башлаганнар. Зөләйха, бу гайбәтне ничек юк итим икән, ничек бу хатыннарга мәхәббәтем саф булганы хакында сөйлим икән, дип уйлый. Бер көнне дүрт йөз хатынны сараена кунак итеп чакыра. Барлык хатыннарга да берәр тәлинкә, берәр пычак китереп тоттыра. Йосыфның чәчләрен үзе тарап үреп, зиннәтле киемнәр киендереп, пәрдәсен йөзе¬ нә ябындырып, әлеге дүрт йөз хатын утырган зур залга кертә. Бу ха¬ тыннар алдына китереп, Йосыфның битеннән пәрдәсен ачып җибәрә. Бер минут та тотмый, алып чыгып китә. Бичара хатыннар моны күр¬ гәч һуштан язалар. Йосыфның матурлыгын күреп бары да гашыйк бу¬ лалар. Хәзер Зөләйха бу хатыннарга берәр җимеш китереп бирә. Бер кул¬ ларына җимеш, бер кулларына пычак тоттыра. — Тәлинкәгә куегыз да турый башлагыз,— дип боера. Үзе шул вакыт тагы Йосыфны дүрт йөз хатын утырган бүлмәгә кертә. Барлык хатыннар, күзләрен Йосыфка текәп, җимеш тураган бармакларын кисәләр. Үзләре бармаклары киселгәннең әрнүен дә той¬ мыйлар. Йосыфның чибәрлеге сихерли шикелле боларны. Шуннан Йо¬ сыфны алып чыгып китәләр. Зөләйха дүрт йөз хатынның алдына килеп баса: — Менә күрдегезме? Үз кулларыгызны, үз бармакларыгызны җи¬ меш итеп турадыгызмы? Белдегез инде хәзер, минем гайбәтемне ни өчен сатасыз икән. Бер генә минут күрдегез дә бармакларыгызны ту¬ радыгыз. Ә мин Йосыф кайгысыннан ничә ел янам. Аны күргәнемә генә җиде ел, аннан соң күпме яндым. Шулай да мин түзәм, бармакларым¬ ны да тураганым юк. Сабырым сездән көчлерәк икән,— дип, хатын¬ нарга үзенең бәетен әйтә. Хатыннарның исләре китә: 171
— Дөрес, Зөләйха, синең сабырлыгың безгә караганда көчле икән,— диләр. Шуннан соң Мисыр хатыннары Зөләйха турындагы бу гайбәтне сөйләмиләр, һәрберсе үзләре гайбәткә кала. Йосыфны бер күреп тә га¬ шыйк булмау мөмкин түгел икән, диләр. Бервакыт Иосыф патша ат өстендә сарай алдыннан үтеп барган була. Уң кулында камчысы. Зөләйха Йосыфның каршысына чыгып, килгән юлында көтеп тора. Җылап күзләре сукырая башлаган, яхшы күрми дә. йончыган, йөзе нурсызланган, Йосыфка булган мәхәббәтен¬ нән картайган Зөләйха. Юлда утырып тора икән. Йосыф: — Нигә бире утырып торасың? — дип сүз кушкан. Зөләйха әйткән: — Йосыф, сиңа бер генә сүзем бар. Бир әле камчыңны,— дигән. Иосыф камчыны Зөләйхага сузган. Зөләйха камчы сабын авызы¬ на китереп өргән дә шунда ук Йосыфка тоттырган. Камчы сабы янып китәр дәрәҗәдә кызу булган. Иосыф кулы пешүдән камчыны ташлап җибәргән. Шуннан соң Зөләйха: — И Иосыф! Син камчыны тоттың да ыргыттың. Кулың пеште. Минем ничә еллар буе йөрәгемдә шул ялкын янып тора, мин түзәм. Ә синең кулың минем бер өргән сулышымдагы кайнарлыкка, утка да чыдамады. Күр минем мәхәббәтем ничек көчле икәнен! Шунда да ис¬ бат итмәсәм, ничек итеп аңлатыйм сиңа? Бу бит ничә йөздән бер өле¬ ше генә. Менә мин ничә еллардан бирле гыйшык утында янам,— дигән. Иосыф бер уйга килгән. — Зөләйха, мин сине аңлыйм. Шундый ялкын эчендә син тугъры- лыклы мәхәббәт белән генә түзә аласың, шулай сөя аласың икән. Мин синең барлык газапларыңны алам, мәхәббәтеңне үземә кабул итәм,— дигән. Шуннан Зөләйхага өйләнергә риза булган. Зөләйха шатлана, аның эчендәге кайгылары бетә бара. Көннән-көн йөз сарылыгы кими. Ул бит әле яшь. Картаеп җыерчыкланмаган йөзләре, кайгыдан гына. Икәү бер¬ гә тора башлагач, Зөләйха бөтенләй башка кешегә әйләнә. Матурлыгы, гүзәллеге кире кайта. Йосыф аны күреп соклана, тиң итә. Йосыф-Зө- ләйханың мәхәббәте аларның бәхетле, тигез гомер итүләре белән бара. Шуннан ачлык ел килеп җитә. Дөрестән дә җиде ел халык ачыга, интегә. Көннәрдән бер көнне Якубның уллары әтиләренә бер хәбәр ише¬ теп кайталар. — Әти, илдә ачлык. Мисыр иленең патшасы бик юмарт күңелле икән. Ачка үлә торган кешеләргә ярдәмләшә икән. Анда барып карасак ярамасмы икән,— дигәннәр. Әтиләре риза булган. Уллары чыгып киткән. Мисыр патшасы ал¬ дына килеп басканнар. — Мисыр патшасы бик миһербанлы, дип ишеттек. Безгә сукыр атабыз хакына, туганнарыбыз хакына, ачтан үлмәслек кенә булса да ярдәм итсәң иде,— дигәннәр. Иосыф үзенең туганнарын танып алган да: 172
— Минем бүлмәмә керегез! — дигән. Шунда ан.а сигез туганы сәждә кылганнар. Йосыф: — Мин сезгә ярдәм итәрмен. Менә бер олау иген төяп алып ки¬ тәрсез. Әтиегез ни хәлдә? Ул нишли? Дөньядамы? — дигән. Болар әйткәннәр: — Әтиебез дөньяда. Тик аның күзләре күрмәс булды. Безнең бер туганыбыз бар иде, шул туганыбыз үлгәннән соң ул елап, сукырайды. Йосыф пәрдәле булгач, белмиләр. Йосыф биргән малларны алып, кайтырга чыгалар. Йосыф озата чыга. — Сезнең тагын туганнарыгыз бармы? Алар исәннәрме? — ди. — Бар. Атабыз бер, анабыз башка туганыбыз Ибне-Әмин бар, сеңлебез Динә бар. — Ә ул Ибне-Әминне нигә алып килмәдегез? — Атабыз аны җибәрми. Сөекле улым Йосыфны адаштыргач, Ибне-Әминемне дә юк итәрсез, ди ул. — Ярар, башка вакытта Ибне-Әминне дә алып килегез, әтиегезгә сәлам әйтегез,— ди Йосыф. Моны кайтып әтиләренә сөйләгәч, әле улы һаман да исәндер, дип өметләнеп яшәгән ата, бу сүзләрне әйтүче кеше Йосыф үзе түгел микән, дип шикләнә башлаган. Икенче елны Ибне-Әминне дә алып китәргә кушкан. — Әгәр аны да адаштырсагыз, шул минутта үләрмен. Аталык ха¬ кына Ибне-Әминне саклап йөртегез,— дип әйтеп калган. Уллары, ант итеп, Ибне-Әминне алып киткәннәр. Йосыф боларга тагы ашлык биреп җибәргән. Ләкин Ибне-Әминне бер бүлмәгә чакы¬ рып, үзенең кем икәнлеген әйткән, барысын сер итеп кенә сөйләшкәннәр. — Мин сине янымда калдырыр идем,— дигән Йосыф. — Ә юк, мин монда калсам, әтиебез бик кайгырыр, шунда ук үләр,— дигән Ибне-Әмин. Йосыф шундый фикергә килә. Ике олау иген бирә. Ибне-Әмин саклый торган олауга алтын тустаган яшерә. Капканы чыгып киткәндә, алтын тустаганны урладылар, дип тентү ясата. Алтын тустаган Ибне-Әмин олавыннан чыккач, аны хөкемгә тарткан кебек алып кала. Әтиләренә язып җибәрә: «Ибне-Әмин ыша¬ нычлы кулда. Мөмкин булса, үзегез дә килеп чыгыгыз». Агаларына: — Үзгә вакыт атагызны да алып килегез,— дип әйтеп җибәргән. Болар хатны тапшыргач, әтисе ул кешене күрер өчен ашкына баш¬ лый. Икенче барганда әтиләрен дә, Динәне дә алып китәләр. Инде ун туганы моның алдында сәҗдә кылалар. Шул вакыт Йосыф үзенең пәр¬ дәсен ача: — Менә кайчан әтиемнең төш юраганы дөрескә килде. Ун туга¬ ным минем алдымда сәҗдә кылалар,— дигән. Шуннан Якуб карт улын кочаклап, елап, яңадан күрә башлый. — Сез, туганнарым, миңа яхшылык эшләмәдегез. Ә мин сезгә яманлык белән җавап бирмәдем, чөнки сез минем кан кардәшләрем,— дип, Йосыф әтиләре алдында туганнары моны нишләткәннәрен сөйләп бирә. 173
— Мин сезне гафу итәм. Үземнең патша сараемда сезне рәхәттә яшәтер идем,— дип, бу туганнарын үзендә калдыра. Шулай бәхетле тормыш кичерәләр. 24. ЛӘЙЛӘ БЕЛӘН МӘҖНҮН Мәҗнүннең дөньяга килеп, җиде яшенә кергәннән соңра атасы мәктәпкә биргәне Равияни әхбар вә нәкыйлани асар, риваять итәләр кем, үткән за¬ маннарда гарәп кабиләләреннән Бәнигамир дигән кабилә бар иде. Халкы җөмлә диләвәр 1 вә яран 1 2 булып, мал һәм ризык ияләре булып, башка кабиләләрдән аерылып тора иде. Бу кабиләнең бер олы кемсәсе (булып), җөмлә кабиләсе (аның) әмеренә һәм хөкеменә баш иеп, сү¬ зеннән чыкмыйлар иде. Гаять маллы һәм дәүләтле бер адәм иде. Ки- леп-киткән мосафирларга һәрвакыт сөфрасы 3 ачык иде һәм нигъмәте тулы иде. һәр кем килсә, ашатып-эчертеп, аңар дәвәләр багышлап, гыйззәт4 вә икрам 5 илә озата иде. Җөмлә кабилә халкы моның нигъ¬ мәтендә туеп, һәркемнең мәслихәте булса, хәтерен таба иде. Мал вә милке, туфрагы бәрабәр булып, җиһанда һичбер нәрсәгә мохтаҗлыгы юк иде. Ләкин күп заманнан баласы булмаганга хәсрәт чигеп, җегәре кә¬ баб ула 6 иде. «Күңеле мөбарәк бер кеше догасы бәрәкәте илә хак тә¬ галә миңа бер бала бирсә, җиһанда мине бер угыл белән шад әйләсә иде»,— дип, малын хак юлында тарата иде. Бер көн хак тәгалә рәхмәте берлә хатыны хамилә булды. Вакыты тәмам булып, ай парәсе кебек бер Һилал 7 кашлы углан дөньяга килеп, атасы вә анасының күзләре айдын 8 булып, хакка күп шөкерләр итеп, куйлар вә дәвәләр корбан итеп, фәкыйрьләргә өләштеләр. Ничә көннәр туйлар, бәйрәмнәр ясадылар. Баланың атын Кайс дип куйдылар, икмәк вә нигъмәт белән тәрбия итмәгә башладылар. Исәр җилдән вә кояш¬ тан саклап, ярамас итмәсен дип, маңгаена чүнлә әлиф 9 куялар иде. Мәгъсүм 10 11 көн вә көн олыгаеп, ата-анасының бер данәсе булып, алтын туп кеби кулларыннан төшмәс иде. Бу хәл үзрә 11 өч яшенә кереп, ничә төрле татлы сүзләр илә анасына-атасына бөтен көн былбыл кебек сайрады. 1 Диләвәр — батыр. 2 Яран — дус. 3 С ө ф р а — табын. 4 Гыйззәт — хөрмәт, кадер. 5 Икрам — олылау, хөрмәт итү. ’Җегәрекәбаб булу — бәгыре (бавыры) көю. 7 Һилал — яңа туган ай. ’Күзе айдын — күзләре нурлы булу, балку. * Чүнлә әлиф — күз тимәсен өчен маңгайга корым белән сызьг сызу. 10 Мәгъсүм — гөнаһсыз. 11 Үзрә — өстендә. 174
Бер заман кичеп, җиде яшегә керде, һәр шәйне ацламага баш¬ лады. Атасы гыйлем һәм һөнәр өйрәтеп, җаһил 1 улмасын дип... Ул йирдә бер мәктәп хуҗасы бар ирде. Ул вилаять әкябирләрен* 2 шул хуҗа укыта иде. Бер мөбарәк вакытта зыяфәтләр итеп, дога-нияз илә Кайсны ул хуҗага бирделәр. Хуҗа әлифбадан укытмага башлаеб, тә- каятьләр 3 әйләде. Кайс та дәресене бер кәррә хуҗасыннан алдыгы кеби үгрәнеп, бер дәхи укымага хаҗәт куймаеб, гакыллы вә фирасәтле4 иде. Ләйләнең мәктәбе башланып, Кайсның гашыйк улдыкыдыр Риваять улыныр ки, ул тирәгә якын бер кабилә дәхи бар иде. Ул кабиләнең башлыгы булган кемсәнең бер маһпарә5 кызы бар иде ки, адыны Ләйлә дирләр. Хикмәте илаһи, атасы аны да шул хәлфәгә би¬ реп, Кайс илә икесе бер йирдә укырлар иде. Вә бере-беренә дәреслә- рене үгрәтеп, бер йиргә гаһ-гаһ6 аралык төшдекчә хәлфәдән яшерен латифалар 7 сөйләп көлешерләр иде. Көннәрдән бер көн Кайс Ләйләгә ала күз8 илә бактыкта күрде кем, рөхләре9 * * гөл, саче сөмбел, бәге гамбәр *°, кашы камәр ", гамзәсе12 хәнҗәр, күзләре мәхмүр 13, сим 14 тәне кафур 15, бәдәне бер Маһитап¬ тыр 16 ки, көннән-көн чибәрлеге артмакта. Бәс, Кайс, наморад17 бер угырдан18 күңеле кошыны зөлф даменә19 төшереп, җан-күңелдән мәфтүн20 улды. Ләйлә дә Кайсның матурлыгына багып, бер дилбәр зиба 21 ул дәхи бик җан илә Кайскә маил 22 булып, борчылыр булды. Әлкыйсса. Ике тарафтан бере-беренә гашыйк булып, Кайс Ләйләгә мәфтүн улды. Боларның арасына гыйшык уты төшеп, әкрен-әкрен янмага башлаеб, яшерен бер-беренә хәлләрен аңлатып, наз-нияз баш¬ ладылар. Вә дәрес укыганда китапларны каплап, шивә баҗы 23 ятлама- га башлап, атна арасында бер көн аерылышуга күңелләре каралып, сабакларын онытырлар иде. Бу хәл белән ничә заман (үтеп), боларның 1 Җаһил — надан. 2 Вилаять әкябирләре — өлкәнең олылары. 3 Тәкаять — тырыш. 4 Фирасәтле — зиһенле. 5 Маһпарә — ай төсле. 6 Гаһ-гаһ — вакыт-вакыт. 7 Латифа — мәзәк. 8 Ала күз —зур, матур күз. 8 Р ө х — бит, йөз. 10 Бәге гамбәр — хуш исле (чәч). »« Камәр — ай. и Г а м з ә — керфек кагу. >3 Мәхмүр — сөрмәле. м Сим — көмеш. 16 Кафур — камфара. 18 Маһитап — ай нуры. и Наморад — морадына ирешмәгән. 18 У г ы р — язмыш, бәхет. 1» Зөлф даменә — чәч тозагына. го Мәфтүн — үз-үзен оныту. 21 Дилбәр зиба — сөекле, матур. 22 М а и л булу — тартылу, һәвәсләнү. 23 Шивә баҗы — назлау сүзләре. 175
гыйшык уты артып, дәрд-гыйшык илә көндез вә кичләрен фиган әй- ләмәктә 1 (булдылар). Бәгъзе кемсәләр бу хәлне белеп, боларга нәси- хәт итеп: — Бу нинди ярамас эштер? Гаеп түгелмедер? Оялмыйсызмы? Ата¬ ларыгыз тойса, каты ачуланырлар. Бер* дә юкка буйлә эш итәсез вә буйлә әдәпсезлек юлына баш куеп китәсез. Берәүдән сакланмыйча, иртәдән соңра ни улыр,— дию каты кисәтте. Ләкин бу сүзләр асла беренә дә файда бирмәде. Бары бу бәетнең мәгънәсе белән җавап биреп: — Кил и насих 1 2, куй нәсыйхәт, күңелдән бихәбәрсең, Бәни дивана итте ул, белмәм, нә диярсең сән,— дип, үз белдегеннән калмады вә әүвәлгедән артык аһ-ваһлар әйләмәгә башлады. Бонларның гыйшкы һәр кемнең теленә төшеп, кабилә халкы бер-беренә сөйләшмәгә башлап, урталыкта дастан булды. Бәс. Ләйләнең атасына гарь килеп, берене-бер дәхи мәктәбенә күн¬ дермәде. Ике гашыйкы садыйкны 3 гончә 4 белән былбыл кебек берене- береннән аерып, башларына кара пәрдә ябылды. Кайс бичараның хәле һиҗран уты белән янып якылмага башлады, вә мөнасиб5 бәетләр сөйләде: — Фәләк6 угын җәясеннән атты җанга аерылу, Калмады үлмәктән үзгә бер чара, бу — аерылу. Мин бу михнәт баласымын кем, замана даясе7, Туганымнан бирле имезә ул шәрабтан аерылу. Яндырырмын гөрләтеп ут, мәхшәр-гарасат көннәре, Күкрәгемнән китмәс әгәр бу авырлык — аерылу. Ике нәрсә сәрмаядыр 8 дәртле күңел гыйшкына, Ярыма хәлемне белдердем язып: бу — аерылу. Сукты хәйрәттан 9 каләм кара савыты авызына, Берсе аның хәсрәт бәласе, биргән аны аерылу. Яргаланып бетте шәфкатьтән бу чыршы күкрәге, Тауга китеп, өмете Мәҗнүннең өзелде. Аерылу! Бу хәлдә еглап, күзләреннән канлы яшьләр түгәр иде. Халык бу хәлне күреп, кайсы ачынып: 1 Фиган әй ләү — елау, хәсрәтләнү. 2 Насих — үгетләүче, нәсыйхәт итүче. 3 Гашыйкы садыйк — чын гашыйк. 4 Гончә — гөл, бутон. s Мөнасиб — туры килгән. 3 Фәләк — бәхет, язмыш. ’Дая — бала караучы хатын. s Сэр и а я — төп, нигез. «Хәйрәт — изге эшләр, яхшылыклар. 176
— Бичара, гыйшык уты илә нинди явыз дәрдкә очрамыш, алла яр¬ дәм итсен,— дип дога итә, кайсы исә: — Бак шул тилегә, бер кыз гыйшкы илә бөтен көн фөрьяд әйләр. Моның бераз артына суксалар, гакылы тиз башына килер,— дип, аты- ны Мәжнүн 1 куйдылар. Гарәп таифәсе1 2 гайрәтле улдыгыннан Ләйләнең атасы кызыны убадан 3 тышра чыгармыйча, Мәҗнүннән даими саклый иде. Мәжнүн исә убага якын килсә, Ләйләнең табигы суба 4 илә дәрдемәнде5 очра¬ тып, ерактан даирәнең әтрафына тугыз кәррә әйләнер, «бер кәррә җә- малын 6 күрсә идем», дип налә-фәганләр әйләр иде. Ләйлә дә Мәҗнүннең авазын ишеткәндә ул дәхи күңелдән кадыйр улынса7 кош кеби очардай (була). Нәйләсен? Анасыннан-атасыннан курыктыгыннан әпсәм 8 улды. Мәҗнүннең ике-өч дусты бар иде кем, даимә бәрабәр иде. Мәҗ¬ нүнгә вафадарлык итеп, юатып вә даимә күзәтеп, кайда китсә, бергә китәрләр иде. Вә Мәҗнүн илә даимә Ләйлә турында сөйләшерләр иде. Әгәр гайре берсен сөйләсә, җавап бирмәеб, (Мәҗнүннең) хәтере кала иде. Риваять улдыр ки, Ләйләнең кабиләсе Нәҗед дигән бер тауның төбендә улып, Мәҗнүн һәр сабах 9 ул яран илә иңенә инеп, ерактан Ләйләнең убасына тугры хәсрәт күзе илә багып, аһ-ваһ итеп, күзлә¬ реннән канлы яшьләр түгеп йиргә, йөзене әргуан 10 * чәчәге кеби кыр- мызи 11 итеп, Ләйлә тарафыннан искән җилгә бу бәетне сөйләде: — И нәсим 12, җанны сихерләп кайдан исеп киләсең? Былбыл и, кундың бу талга, ни хәбәрең бар сәнең? Җил җан зөлфенең исе белән гүя Ләйләдән Мәҗнүнгә сәлам ки¬ терде. һәр искәндә Мәҗнүнгә хәят бирдекеннән үзе дә һәр сәхәр җи¬ ленә сүз сөйләп вә үзе тарафыннан йил илә сәлам күндереп гарз итәр иде. Вә таудан күгәрченнәр очып, Ләйләнең убасы яныннан кичкәндә Мәҗнүннең күңеленә утлар ташлап, күгәрченгә бу бәетне сөйләде: — Күгәрчен! Сокланам сиңа, ни чарам бар мәнем? Тауга, ярым катына очсаң, канатың бар сәнең,— дип фәгаң итеп, дуслары белән кире үзенең кабиләсенә килә иде. Бер көн Мәҗнүн яраны илә Ләйләнең убасына тугры бактыкта күрде кем, убаның итәкләре ачылып, Ләйлә айның ундүрте кеби уба¬ 1 Мәҗнүн — җенле, тиле. 2 Т а и ф ә — җәмәгать, кабилә. 3 Уба — өй, чатыр. 4 Табигы суба — чатыр бәйләнгән таяк. 5Дәрдемәнд — кайгы, бичаралык. 6 Җ ә м а л — матурлык. 7 Кадыйр улынса — көче җитсә. в Әпсәм — тын, юаш. » Сабах — иртә. ю Ә р г у а н — агач исеме. н К ы р м ы з и — кызыл. |1 Нәсим — җиңелчә йомшак җил. 12 3-604 177
ның эчендәге соффә 1 өстендә утырып, хәсрәт күзе илә Мәҗнүннең ки¬ түен багар, вә һиҗранлы 1 2 күзләреннән энҗү данәсе кеби яшьләре агар иде. Мәҗнүн, каршы килеп, уңга-сулга багып, әтрафын буш күргәч һаман алгарак килеп вә аһлар итеп, Ләйлә дә хәсрәт аһлары чигеп, очрашкан йирләрендә күп мәхәббәт иттеләр. — Ерагайтып мине сәрви-зифа ярдан явыз рәкыйб 3, Калды катыңда күләгәдәй йөзе кара рәкыйб. Кояш йөзенә карарга пәрдә булды, каплады, Парә-парә булганын күрсәмче болыттай рәкыйб. Кума мине, әйләнәңдә йөрим сәргәрдан булып, Ни генә эшләсә дә ул, эшләсен әйдә рәкыйб. Таш бәдән булса да әгәр, көл итәр аһым уты, Керсә дә гәр нык тимер ныгытмага рәкыйб. Бозышмак хәнҗәрене мәгәр, хәйлә белән агулап, Кавышуны кисәр өчен һаман да кайрый рәкыйб. Ләкин бичара Мәҗнүн, үзен үзе тота алмыйча фәган пәрдәсене кичеп, үзене йирдән йиргә ормага башлады. Яраннары: — Бүген вәлвәлә 4 белән Ләйләнең атасы вә табигы 5 килеп безне кумасыннар,—дип, Мәҗнүннең кулларыннан тотып, тауларга алып ки¬ тәләр, юаталар. Мәҗнүннең атасы, угылының дәрденнән агяһ булып6, Ләйлә атасыннан Ләйләне угылына соравы Мәҗнүннең атасы килеп, угылыны йирендә күрмәгәч: «Кайда йөри икән?» — дип уйлады. Мәҗнүн, Ләйләнең гыйшкы илә даимә сахраларда гизеп, хәленә мөнасиб бәетләр сөйләп йөри: — Ишетеп аһымны, күреп зарым яратсаң, и саба, Ләйлә зөлфенә барып ирешсәң әгәр, и саба. Йөз орып әйтсәң аңа кем, сиңа гашыйк бер күңел, һәрвакыт белмәк тели синең хәлеңне, и саба. Күп замандыр кем, күңел зәвыкын биләде ул зөлф, Җан дәхи юлдаш булсын сиңа, теләрсең, и саба. 1 Соффә — урын, софа. 2 һижран — аерылу. 3 Рәкыйб — ярышучы, көнләшүче. * Вәлвәлә — шау-шу. 5 Табигъ — иярүче. 8 Агяһ булу — белеп тору. 178
Юлларымнан йөрсәң иде, һаман исеп, әйләнеп, Ләйләнең хуш исләрен китерсәң иде, и саба. Янә бу илләргә кайтсаң, күзләрем тутыялар 1 өчен Ул урыннан аз гына туфрак китергәйсең, саба. Гаһ Мәҗнүн Ләйләнең кабиләсе тарафына барып фәганләр әйләр иде. Дәрдемәнднең хәле пәришан1 2 дип, әхвален бәян иткәч, атасы улының буйлә гыйшыкка төшүен тоеп, күзләреннән кан рәван булып, бер заманнан соңра моңа егламак илә чара булмас, иркеннән бер чара күрмәк өчен кабиләсенең олыларын янына җыеп, җөмләсе бер йиргә килеп, бу дәртнең чарасы өчен мөшавәрә3 әйдәделәр. Ахры сүз¬ не бер йиргә китереп, шуны мөнасиб күрделәр ки, барып Кайс өчен Ләйләне атасыннан эстиләр 4. Вә диделәр кем: — Безнең кабиләбез айлардан югарырактыр. Шуңа күрә никадәр авырлык килсә дә, юк димичә, маллар биреп арага керәбез,— дип, бу сүз белән иттифак5 итеп, Ләйләнең кабиләсенә якын бардыкла- рында, Ләйләнең атасына хәбәр биреп:— Гамирә кабиләсенең бәге илә бәлле башлылары 6 килер,— дидекләрендә каршы чыгып күрештеләр. — Хуш килдегез, сафа килдегез,— дип, гыйззәт илә убаларына китереп, зыяфәтләр илә йимәкләр йидекдән соңра мосахабә7 башлап, Кайсның атасы ни өчен килдекләрене бәян итде: — Морадымыз улдыр кем, мокаддимән8 уртабызда булган дус¬ лыкны дәхи мөхкям әйләмәк 9 ниятенә килеп, хак тәгаләнең әмере бер¬ лә кызыңыз Ләйләне Кайс өчен телибез. Никях итеп бер йирә китерик. Башкаларыбыз да, безләр дә үтенергә килдек,— диде. — Бер-беренә мөнасиб сезнең кызыгыз ничек ананың-атаның бер данәсе исә, мәгълүмегездер кем, сәйидемезнең 10 11 угылы дәхи ананың- атаның бер данәседер. Бәс, ике кабиләнең бер-бере берлә хисыйм әкраба 11 улмак «арка бирдем» булып, дошман зоһур әйләсә 12, бер-бе- реңезгә ярдәм итеп, гарәп халкы көннән-көн артыр,— диделәр. Бәс, Ләйләнең атасы: — Сүзегез бик гүзәл. Ләкин кызымыз әле бик кечкенәдер. Хә¬ зергә буш булыйк. Вакыты килгәндә сездән артык кеше эзләмәбез,— дигән. — Башым өстенә,— дидектә болар диделәр ки,— гозер бәһане әй¬ ләмәк безгә җиһаз лазем түгелдер. Шул йиргә килмеш икән, инде 1 Тутыя л ау — сөрмәләү. 2 Пәр н ш а н — һәлакәт. ’Мөшавәрә — киңәшү. 4 Эстәү — теләү, сорау. 5Иттифак — сүз куешу. 5 Бәлле башлы — өлкән, игътибарлы " Мосахабә — сөйләшеп утыру. 8 М ок а дди мә н — алдан, әүвәл. 9 Мөхкям әйләү — ныгыту. 1;’ С ә й и д — башлык, түрә. 11 Хисыйм әкраба — кардәш кабилә. 12 Зоһур әйләү — килеп чыгу. 12* 179
никях итик. Соңра ни заман дисәгез, ул.вакыт алырбыз. Вә ни кадәр агырлык 1 эстәсәңез, бирәбез. Сездән мал дәригъ әйдәмибез 2,— дип, ибрам әйләдекләрендә 3 Ләйләнең атасы нәчар 4 улып: — Сүзнең турысы будыр ки, углыңыз — бер дивана-дәрвиш адәм. Вакыт-вакыт кабиләмез әтрафына тулашып 5, төрле-төрле бәетләр сөй¬ ләп, наләләр әйләр, гарәп таифәсе адәмен рисвай итәр. Әгәр сез уг- лыңызны дарулап, яхшы итсәгез, ул вакыт сездән кыз түгел, җанымны әсиргәмәм6. Вә иллә бу хәлендә икән — булмас. Бу хосуста бәне мәгъзур 7 тотың. Хәтереңез калмасын! Хиҗаб итәм 8: кызыны диванага бирде дип телләрдә дастан булырбыз,— диде. Кайсның атасы вә башкалар Ләйләдән өмет өзеп, кайтып килде¬ ләр. Вә Мәҗнүнгә нәсихәтләр итеп: — Ләйләдән гүзәл кыз алырбыз. Кабиләбез эчендә менә фәләннең кызы гаять гүзәлдер. Охшатмасаң, фәләннең кызын алып бирик,— дип, ничә гүзәл кызларны Мәҗнүнгә санадылар. Бәс, бичара Мәҗнүн боларны ишеткәч, пәришан булып, якасын чәк итеп9, фөрьяд-фәган илә диваналыгы артып, кичәләрен маһитапка каршы бәетләр сөйләп, җылап наләләр әйләде. Йимәктән киселеп дир: — Әбәди ки 10, инде миңа вусләт 11 капусы ябылып, һиҗран капусы ачылды. Вә нигяр 12 назлым йөзен күстәрмичә, башына фирак 13 шәллә¬ ре бөркәнде. Рәхәт көннәрен гамь-михнәткә дүнеп 14, күңелем җанан гаме илә тулды, вә һиҗран кошлары башыма кунды. Вә намым 15 мәҗ¬ нүннәр дәфтәренең башына язылды. Бәс, артык миннән дуслар гамен- дән, дошманнар сөрүрендән 16 кичеп, тәмам җөнүнә 17 карар бирдем. Халык нә дисәләр дисеннәр, нигяр назга (булган) ниятем кемнәр белән ачылыр, вә бу гашыйк бичара синең хәлеңдән хәбәр алырмы? Вә бәнем буйлә янып ягылдыгым белерме? Бер кәррә сәлам мәхзун каль- бемне18 шад итсә иде. Ул гаҗәп башында сәгадәт 19 бармы ки, бер дәхи үлеп-терелеп, җәннәт янына барып, аягына йөземне сөреп, дөнья күзе илә күрмәк мөяссәр 20 улырмы,— дип фөрьяд иткәнен ишетүчеләр җылар иде. 1 Агырлык — сый-хөрмәт. 2 Дәригъ әйләү — кызгану. 3 Ибрам әйләү — ялварып сорау, йөдәтү. 4 Нәчар — чарасыз. 5 Тулашу — әрле-бирле йөрү. 6 Әсиргәү — кызгану. 7 Мәгъзур тоту — эшне үти алмау, кичерү. 8 Хиҗаб итү — оялу. 9 Якасын чәк итү — изү ерту. 10 Ә б ә д и — мәңгегә. 11 Вусләт — кавышу. 12 Нигяр — гүзәл. 13 Фирак — аерылу. 14 Дүнеп — төшеп. 15 Н а м — исем. 18 С ө р ү р — шатлык. 17 Җ ө н ү н — җенлек. 18 Мәхзун кальбе — кайгылы күңел. ,9 Сәгадәт — бәхет. 20 Мөяссәр булу — ирешү. 180
Вә буйлә пәришан булып, атасының йөрәген (дә) даглады ‘. Бер чара таба алмадылар. Вә китеп, дәрд-гыйшкы артып дивана улды. Моның дәртенә чара табылмады. Бәгъзеләре аның атасына әйттеләр кем, моны кәгъбәгә илтеп, бер дога улынса, өмет булыр иде. Мәҗнүннең әтисе дәхи мәгъкуль күреп, шул елны хаҗга ният итеп, бөтен хәзерлекне күрде. Вә Кайсны мөхфә- гә 1 2 куеп, кәгъбәгә рәван улдылар3. Барып ирешкәч, атасы углының кулына ябышып, хәрәме-шәрифкә 4 китереп: — Углым, бу урында нинди дога әйләсәк, шул кабулдыр. Мәккә-и- Мөкәррәмәнең * хилкасына5 ябышып, ходадан дәрман сорап, сәүдаи гыйшыкны 6 башымнан алып, бәни әүвәлге хәлемә кайтар, дип телә,— диде. Шул вакыт Мәҗнүн «гыйшык» сүзен ишетүгә, ашыгып, кәгъбәнең пәрдәсенә ябышып: — Ярабби, дәрдкә дучар булып, капуыңа килдем. Яхшылыгыңнан минем догамны кабул ит! Ярабби! Мине сәүдаи гыйшыктан суытып, җанашымнан аерырга телиләр. Илаһи! Гыйшык дәртемне көннән-көн артыграк, гомеремне бу гыйшык белән ахыр әйлә,— дип нияз кыйлды. Атасы бу хәлне күрдекдә, артык чара калмады, дип егълап, бергә кайтып килделәр. Ләйләнең кабиләсе Мәҗнүнне үлдерергә касд итеп, атасы, моннан агяһ булып, улын эзләгәләп йөрде. Чөнки Мәҗнүн атасы белән хаҗдан кайтып килгәч, янә иске гадәте буенча Нәҗед тавы тирәсендә йөреп, Ләйләнең убасы әтрафында фәганләр итеп, бу бәетләрне сөйләмәгә башлады: — Кайда ул дәм кем, күңелгә тулган иде саф өмид, Җәфалар күргәндә дә күтәрде күңелне өмид. Нигә өзде сәламен назлы мәгъшукам минем? Бер заман килер иде саба җиле берлән өмид. Аерылу агуы мине парә-парә итмәс микән? Бирмәсә мәдәт җаныма им булып дару өмид. Башым өстендә оясын ләйләк ясаган * булса да, Гәр төшерсә күләгәсен кош һома *, ачылыр өмид. Салса нигез лотфың әгәр дә кыямәткә кадәр, Булмас хәрап күңел күгендә төзгәнең бина, өмид. Төшсәм дә ни тикле түбән, мин өмитсез булмамын. Кул күтәреп ялварам, нияз кылам, догам — өмид. 1 Д а г л а у — кайгылы итү. 2 М ө х ф ә — дөя өстенә куелган урын. 3 Рәван улу — юнәлү. 4 Хәрәме-шәриф — кәгъбә. s X и л к а — алка. 6 Сәүдаи гыйшык — гыйшык зарг 181
Ләйләнең кабиләсеннән мөнафыйклары 1 Ләйлә атасына сөйлиләр: — Кабиләбезнең намусы калмады, һәр көн килеп, әдәпсезлек итә. Бу сәүдадан котыласы иде,— диләр. Ләйләнең атасы оялып Мәҗнүнне һәлак итү гайрәтенә килде. Вә Мәҗнүн килүгә кавеменә үтерергә әмер әйләде. Бу хәбәр Мәҗнүннең әтисенә ирешкәч, аның җаны башына сыч- рады1 2. Мәҗнүнне эзләргә адәмнәр күндереп, нам-нишаныннан3 бер әсәре булмыйча ифадә4 иттеләр. Тәмам өметләрен кисеп, матәмнәр әйдәделәр. Риваять улыныр ки, Бәнисәгыйд кабиләсеннән бер адәм юлда кил¬ гәндә күрде кем, бер таза егет тормыйча еглый вә хәленчә гашыйк бәетләре укый иде. Янына барып әхвален сорагач, асла сүз сөйләми торып китте. Бу кешенең юлы Мәҗнүн кабиләсенә китереп, күрде кем, кабилә эчендә бер адәм югалуын халык ачынып сөйләшә. Ул кемсә заигъ булган адәмнең билгеләрен сорагач, белде кем, бу аңа очраган адәмдер. — Сезгә сөенеч булсын, ул адәмне фәлән йирдә очраттым,— ди¬ гәч, бу кемсәне Мәҗнүннең атасына китереп, кай йирдә күргәненнән хәбәр биргәч, атасы атланып, бу адәмне алып, шул йиргә барып күрде кем, Мәҗнүн бер таш төбендә утырган. Туфракка буялган. Атасы улын бу хәлдә күргәч, җылап янына килде: — И бәнем күзем нуры, күңелем шатлыгы! Бу синең сәүдаң нә төгәнмәс сәүдадыр,— дидектә Мәҗнүн атасының аягына төшеп, гозер¬ ләр теләп: — И минем хәятыма сәбәп булган атам, газизем! Ничә заманнар хезмәтегездән ерак булдым. Әмма минем монда зәррә кадәр гаебем юктыр. Гыйшык падишасы мине үзенә кол итеп, гакылымны алып, дивана итеп, сәхраларга салмыштыр. Мадәм ки 5, аның хөкеме астын- дамын. Итагатеннән гайрә нәрсәгә кодрәтем юк. Инде әмере — болай сәхра гиздерү икән. Син яхшылык итеп, җитешсезлегемне гафу ит,— дип сүзен тәмамлады. Атасы аһ итеп: — Угылым, сине бу хәлдә мондый сәхрада ничек калдырып ки¬ тим? Анаңа ни дип җавап бирим? Даимә хәсрәтеңнән аглап дивана улмактыр. Лотф6 итеп, сүземне тотып, ул сәүдадан кич! Сине анаң янына алып кайтыйм. Өмиттер кем, дәртейә бер чара табарбыз,— диде. Мәҗнүн бу сүзләрне ишеткәч: — И минем гомеремнең сәрмаясы булган атам! Гомерегез озын вә дәүләтегез даһи булсын! Минем дәрдемнең дәрманы өчен ничә хә¬ зинәләр сарыф иттең. Ләкин бу гыйшык чире китәрелмәс. Вә мин бу дәрткә үз ихтыярым белән грифтар улмадым, бәлки хакның ихтыяры 1 Мөнафыйк — эчкерле. 2 Сычрау — чәчрәү. 3 Нам-нишан — исеме-билгесе. 4 Ифадә — аңлату. 5 Мадәм ки — шул хәлдә. • Лотф — мәрхәмәт, яхшылык. 182
шундыйдыр. Вә Ләйләнең зөлф чылбыры муеныма кат-кат чорналып, инде аннан котылмак мөмкин түгелдер. Вә минем фөрьядыма колак салып көчләнмәгез кем, гашыйкларның хәле һәрвакыт егламактыр. Аларның көлүе — күз яшедер, вә җылаулары яшьләренең тәскин 1 бу¬ луыдыр. Бу гыйшык мәгънәсез бер шәй күренер. Әмма соңы камил¬ лектер. Вә гашыйклар моңлану ташыннан качмаслар. Бәс, кәрам итеп 1 2, мине үз хәлемдә куеп, сез үз хәлеңездә булыңыз,— дип сүзен тәмам әйләде. Бичара атасы бу сүзләрне ишеткәч яңадан җылый башлады. Мәҗ¬ нүн бу хәлне күргәч, аталы-угыллы бер заман фәганләр әйләделәр. Ахырыләмер 3 атасы ни хәл итеп булса да Мәҗнүнне кабиләсенә алып кайтты. Анасы вә башка кардәшләре, Мәҗнүннең янына җыелып, аның күңелен юатырга, хәтерен табарга тырыштылар. Мәҗнүн дә бичара анасы хәтере өчен ике-өч көн сабыр итеп утырды. Соңыннан янә гый¬ шык сәүдасы кузгалып сабырын вә тынычлыгын тар-мар иткәч, сәхрага китте. Дивана күңелен юатыр өчен бер җирдә карар тапмыйча, Ләй¬ ләнең сәүдасе белән сәхраларны әйләнеп, әрле-бирле йөри. Бичара Мәҗнүн бу хәлендә булсын. Ләйләнең исә матурлыгы көннән-көн артып, айның ундүртенче кичәсе шикелле һич күрелмәгән бу матурлык илә ул да Мәҗнүннең диванасына мең җаны белән әф- кәндәдер4. Әмма нишләсен, тышра чыкмага кодрәте булмыйча, ана¬ сыннан вә атасыннан гыйшкын яшерә иде. Ялгыз булганда: — Аһ, бичара Мәҗнүнем, һиҗран утында янып, сәхралар буйлап җылап йөри,— дип, Нәҗед тавы тарафында Мәҗнүннең үткән юлла¬ рына хәсрәт күзе белән багып, җил искәндә Мәҗнүннең исен алып шатлана иде. Вә юлдан үтеп йөргәннәр авызыннан бичара Мәҗнүннең үзе хакында сөйләгән бәетләрен ишетеп, үзе дә аларга каршы сөйләп, яшерен рәвештә юлга багып тора иде. — Ярабби, дәртемә мәдәт дәрманымны күстәр! Я җанымны ал, я җананымны күстәр! Ягкуб сыйфатындай күзләрем ачылсын, Егълатма мине, Иосыф Кәнганыны * күстәр. һичкемгә серләрен сөйләмичә, даимә кайгы эчендә йөри иде. Каби¬ ләсе кызлары көлеп уйнаган вакытларында үзе аларның Сөхбәтлә¬ ренә 5 катышмый, кызларның исә моңа хәтерләре кала иде. Шул рәвештә бер ел узып китте. Ләйлә кабиләсе кызлары гөлшан- да 6 кайсы саз уйнап, кайсы биеп зәвык-сафа итәләр. Ләйләнең йөзе көләч түгел: 1 Тәскин — тынычлану. 2 Кәрам итү — яхшылык итү. 3 Ахырыләмер — ахырдан. 4 Әфкәндә — төшкән. 8 Сөхбәт — сөйләшеп утыру. 6 Гөлшан — чәчәклек. 18В
— Бу гөлшан минем ярсыз күңелемә бер тигәнәктер,— ди. Кызлар аның янына килеп: — Солтаным, бу уеннар сезнең өчендер, йөзегез әмма һич көл¬ мәс,— дидекләрендә Ләйлә: — Бүген бераз кәефем юк,— ди. Үзе исә: — Гаҗәп Мәҗнүнем кай җирләрдә йөри икән? Минем дәрдем илә елаудадыр,— дип уйлый. Шул заман багның тышрасында бер гарәп Мәҗнүннең Ләйлә ха¬ кында сөйләгән бәетләрен әйтүен ишеткәч, Ләйләнең йөрәгенә утлар төшеп, җылый башлады. Мәгәр кызларның берсе агач төбендә утырып күзәтеп торды да: — Гаҗәбә, бу кемгә гашыйктыр? Бер хәбәр ала белсәм иде,— дип саклап торды. — Җан бәлагә очрагач, и дуст, Рәхәт көенеч булды миңа, и дуст. Чибәрлегең белән күңелем биләдең, Корбан булсын җаным сиңа, и дуст. Синең өчен тулаштым мин, күрәсең, Кил, мәрхәмәт ит миңа, и дуст. Кыл химая 1 кем, җаным кисәтелде, Ләйләне дә бер кат аңла, и дуст. Шаһитсең, шәһит1 2 булмак миңа Бармы язмышымда, и дуст? Гарәпнең сөйләгән бәетләренә мөнасиб бәетләрдән Мәҗнүнгә га¬ шыйк улдыкыны белеп, ахшам улдыкта Ләйләнең анасына кызы әхва- лен бәян әйләде. Анасы бичара хәйран улды. Кызга ялварып: — Зинһар бу серне берәүгә дә сөйләмә! Телләрдә дастан булып, рәзил3 улырбыз,— дию тәнбиһ4 итеп вә кызы Ләйләгә берничә сүзләр вә нәсихәтләр сөйләде. Әмма ни файДа? Язмыш килгәч, күзләр сукыр була. Ибне-Сәламнең Ләйләгә гашыйк булуы Риваять улыныр кем, Бәниәсад кабиләсе бөек бәкләреннән бер егет, Ибне-Сәлам дирләр, гаять мал иясе иде. Вә ничә кабиләгә хөке¬ ме йөри иде. Бер көн өенә барганда Ләйләнең кабиләсенә туры килде. Мәгәр ул көн ай йөзле Ләйлә дә кабиләсе кызларыннан берничәсе белән бер гөлшанга рәван улмышлар иде. Ибне-Сәлам юлда очрап Ләйләне күргәндә мең җан илә аңа гашыйк булды. Кызның үзе һәм 1 Химая — яклау. 2 Шәһи т — хак эш өчен корбан булу. 3 Рәзил — түбән, хур.. 4 Тәнбиһ итү — кисәтү. 184
кем кызы булганыннан хәбәр алып кабиләсенә килгәч, әкбәре 1 Ибне- Сәлам янына килеп күрделәр кем, гаять кайгылы. Сәбәбен сорадык- ларында вакыйганы сөйләде. Алар моны юатып: — Монда кайгырырлык бернәрсә юк. Теләсәгез, иртәгә үк ата¬ сыннан ни кадәр мал теләсә, биреп алабыз,— дидекләрендә Ибне-Сә- лам шад булып, шундый карар бирделәр. Иртә булгач, Ибне-Сәлам ничә бүләкләр, нигъмәтләр күндерде. Болар кабиләгә якын килгәндә Ләйлә кабиләсенең олылары каршы чыгып, гыйззәт-икрам белән өйгә китереп, зыяфәтләр әйләделәр. Ахыр¬ дан болар Ибне-Сәламнең Һәдияләрен 1 2 тәкъдим итеп: — Кызыңызны әфәндемез булган Ибне-Сәлам өчен өстәмәгә кил¬ дек,— диделәр. Ләйләнең атасы: — Сафа3 килдегез! Кадәмнәр4 китердегез башым өстенә! Кыз түгел, җан даригъ итмәм. Ләкин кызым берничә көннәр чирләп тора. Сиххәт5 булсын да хәстәрлеген күреп хәбәр итәрбез. Килеп, никях итеп алып китәрсез,— диде. Шуның белән дога кылынып, сүз куелды. Бу сөенеч хәбәрне Ибне- Сәламгә китерделәр. Шад булып, сафасында мәшгуль улды. Ләйлә бу хәбәрне ишеткәч, акылы башыннан китеп, ялгызлыкта фиганлар әй- ләмәктә. Мәҗнүн исә, иске гадәте буенча, сәүдаи гыйшык илә га¬ запта. Ул заман гарәп бәкләреннән берәү, Нәүфәл диләр, гаять малдар иде, биниһая хезмәтчеләргә һәм гаскәрләргә ия иде. Бер көн ауга чы¬ гып гизгәндә колагына аваз килде. Атын шунда борып күрде кем, бер егет тормыйчан аерылу бәетләре укый: — Мескен гыйшкына мөкяфәт6 еглау җитәр, Тилмерү зар гаҗәп бу хәлгә ни җитәр? Рәкыйб хәвефе белән кайгым китәрелмәс, Баер вакыты кояшымның кайчан җитәр? Кизәнмәсен дошман кылычы белән, Ярымның үткен күз карашы миңа җитәр. Үч итеп килмә кан эчмәгә, тукта, Кан эчмәгә ләгылеңдәге пыяла 7 җитәр. Юкса ни хаҗәт күз каһәрен җанга орырга? Заманның типкәләве бу чәч-сакалга җитәр. 1 Әкбәр — иң өлкән. 2 Һәдия — бүләк. 3 Сафа — хуш. 4 Кадәм — аяк. Биредә: котлау сүзләре. s Сиххәт — савыгу. 6 Мөкяфәт — бүләк. 7 Л әг ы л ьд әге пыяла — «телдәге авыр сүз» мәгънәсендә. 185
Мәҗнүннең Нәүфәл илә мөлякате 1 Мәҗнүн шул хәлдә еглар икән, үзе ялангач, чәчләре җиткән. Нәү¬ фәл аны бу хәлдә күреп әхвалене сорадыкта бер кызның гыйшкы илә даимә сәхраларда булуын белде. Ачынып, бу көн ау булмасын әй¬ теп, атын борды, адәмнәренә ашау-эчү белән шөгыльләнергә кушты. Шул кадәр илтифат итүгә Мәҗнүннең күңеле аңа мәел итте. Хәленә* мөнасиб бәетләр сөйләде: — Кайгылы күңелне тынычландырырга касд итмә, Янә вәйран булачак хәтеремне шад итмә. Беләмен, җәфалар итәрсең артыннан, Бары галәмдә вафа әйдәгәнне яд итмә. Бу мисалдыр: адәм баласына игелек ярамас, Ни зурлык1 2 3 итсәң ит, миңа ярдәм итмә. Я илаһи, җаныем гаме белән шат булмас исәм, Дивана күңелемне кайгы богавыннан азат итмә. Еглап зарыңны Мәҗнүндәй фаш итмә, Сөям бер гөлне, дивананы мыскыл итмә. Мәҗнүннең бәетләре Нәүфәлгә тәэсир итеп, Мәҗнүнгә тәслияләр $ биреп: — Мал иләнме булыр, сугыш беләнме булыр, Ләйләне сиңа алып морадыңа ирештермичә, зәвыгымны куймам,— диде. Мәҗнүн Нәүфәлгә догалар итеп: — Минем кеби гариб өчен һиммәтләр 4 боердыңыз. Бу хосуста вөҗүдеңезгә5 рәхмәт, әмма үзегезнең сафагызда улың. Минем кебек бер пәришан адәмгә Ләйлә кебек назлыны ничек итеп бирсеннәр? Әгәр зур 6 илә алсаңыз, сезләрне дә үзләренә буйсындырып алырлар. Лотф итеп, мине үз хәлемдә калдырыңыз,— диде. Нәүфәл әйтте: — .Мәҗнүн, сине морадыңа ирештерү үземә фарыз 7 булсын. Лә¬ кин шуны үтенәмен кем, болай гизүне туктатып, берничә көн безнең белән бергә адәм кыяфәтенә керәсең. Мәҗнүн кәефенә мөнасиб сүзләрне ишеткәч, өметләнеп, нихәтле мөхаль8 булса да, Нәүфәл илә шәһәргә килделәр. Мәҗнүнне мунча кертеп, киемнәр киертеп, адәм кыяфәтенә куйдылар. Берничә көн чы- 1 Мөлякат — очрашу, элемтәгә керү. 2 Зу р л ы к — жәбер, көчләү. 3 Тәслия — юату. 4 һиммәт — тырышлык; олы җанлылык. 5 Вөҗүд — барлык, бар булу. 6 Зур — җәбер, көчләү. 7 Фарыз — үтәлүе тиешле бурыч. 8 Мөхаль — булмый торган нәрсә, 186
рае җиренә килеп, һәр көн Нәүфәл илә бакчада йөреп, әңгәмәләр кора, Ләйлә исеменә газәлләр сөйләр, Нәүфәл исә тыңлар вә тәхсин итәр иде. — Галәмнәрне гизеп йөреп өйдән өйгә, Әүвәрә 1 булып мин дә яшерен ярга. Күргәзмәк өчен дөньяга йөзен, кояш Бирмиме көн борынча нурын җиһанга. Тоткан иде вәгъдә вафасын дуст, Дошман булып атты инде мине япанга. Еглап ук кайгыга салдың күңелемне, көлмәк юк, Яраб, ни гөнаһ иттем соң мин заманга? һәр җирдә күрә җан күзе чыраен ярның, Киртә булалмас ераклык күрмәккә җанга. — Риҗа1 2 идәрем кем, бу фәкыйрьгә рөхсәт бирсәгез лә, тагы китеп сәхәрләрдә3 наләләр вә фәганләр белән мавыгыр идем,— диде. Нәүфәл исә, хуп гаскәр туплап, Ләйлә кабиләсенә яу ясап, әүвәл илчеләр күндерә: — Бу йиргә килүдән максуд: Ләйләне Мәҗнүнгә ризаңыз илә ала¬ чакбыздыр. Әгәр бирмәсәгез, вакытыгызга хәзер булың,— диде. Моңа каршы ачуланып: — Без андый диванага кызыбызны бирмәбез, вакытыбызга хә- зербез,— дип җавап бирделәр. Нәүфәл гаскәре килеп, бер-беренә каршы күп гаугалар итеп, күп адәмнәр үлде. Мәҗнүн ерактан торып карап, ходадан: — Ярабби, Ләйләнең гаскәренә ярдәм ит, куәт вә носрәт 4 биреп, аяк астына куйма,— дип теләде. Моны ишеткәннәр: — Бак шул диванага, бу адәмнәр бөтенесе синең өчен җан фида итәләр,— дип гаҗәпләнәләр иде. Хикмәти хода, Нәүфәлнең гаскәре җиңелеп, Мәҗнүннең догасы белән Ләйлә гаскәре өстен булды. Нәүфәл моны күреп, җаны башына чәчрәде. — Шундый бер кабиләнең алдында җиңелсәм, гарәп эчендә хөкем итә алмам,— дип, үз ягыннан берничә адәм күндереп, солых төзеделәр. Ләйләнең гаскәре җаннарына миннәт, араларына татулык ясап, кайтып киттеләр. Бу хәл Нәүфәлгә авыр булды. Янында булганнар аны юатып хәтерен таптылар. Моны күргәннән соң, Мәҗнүн Нәүфәлгә догалар итеп: — Минем кебек бер дивана өчен бу кадәр мәшәкатьләр чиктегез. Морадым янә хасыйл улмады. Сәхраларда булган зәвыкымны вә 1 Әүвәрә булу — мәшгуль булу, маташу. 2 Риҗа — үтенү, өмет итү. 3 Сәхәр — таң вакыты. * Носрәт — ярдәм. 187
сафамнысезләргә аркаланып ташладым вә Ләйләнең дәвәләре 1 тезгенен үземнең кулымда дип белдем. Инде исә Ләйләнең кабиләсе миңа дош¬ ман булып канымны эчәрләр,— дип, янә ялангач булып кире китте. Бәс, Нәүфәл, Мәҗнүннең бу сүзләреннән гаять пәришан вә оятлы булып, гайрәткә килде. Вә, хөкемендә булган кабиләләрнең барсына да кешеләр күндереп, хисапсыз гаскәр туплады. Аннан барып чик¬ ләрне белдереп, Мәҗнүнне морадына ирештерер өчен, янә Ләйләнең кабиләсе өстенә яу кылды. Барган вакытында Мәҗнүнне очратты. — И адәм! Без синең өчен бу кадәр гаскәр җыеп, Ләйләне сиңа алып бирергә барабыз,— дип, Мәҗнүнне үзләре белән алып киттеләр. Ләйләнең кабиләсе хәбәр алып, күп гаскәр туплап каршы чыкты¬ лар. Уртада күп гауга булып сугыштылар. Мәҗнүн исә гаскәрнең ур¬ тасында утырып, иске гадәте белән Ләйлә гаскәре өстен чыксын өчен догалар кыла, кулына ташлар алып Нәүфәлнең гаскәренә ата иде. Нәүфәлнең кешеләре моны күреп: — Әх, тиле! Без синең өчен сугышып йөрибез, ә син безне ора¬ сың,— диделәр. Мәҗнүн: , — Сез бәнем җананым гаскәрен ни өчен үтерәсез? Аларның һәр¬ бере минем җанымнан алдарак йөри. Мин моңа ничек түзеп тора- ем,— диде. Гаскәрләр моның хәленә хәйран булалар иде. Болар арасында байтак орыш булып, ахыры Нәүфәлнең гаскәре галиб1 2 булды, аман эстәделәр3 4. Нәүфәл дәхи боларга аман биреп, Ләйләнең кабиләсе- ихтыярлары Ләйләнең атасы белән бергә Нәүфәл хозурына килеп, догалар кылып әйттеләр: — Сәгадәтле солтаным! Ике тапкыр арада бу кадәр адәм таләф * булды. Максудыңыз әгәр кыз булса, әмер сезнеңдер, хозурыңызга китерәлем. Ләкин сез бер акыллы, гакыйль5 вә гадел шәриф затсыз¬ дыр. һичкем сездән золым күрмәмештер. Фикер итең кем, ничек мон¬ дый диванага кызымны бирим дә кияү итим? Халыкны үземнән көлде¬ рим? Әгәр, бир, дисәгез, әмер әлбәттә сезнеңдер,— диделәр. Нәүфәл төшенеп: — Вакыйган сүзеңез урынлыдыр. Халык мине гаепләр. Дивана- дәрвиш адәмдер. Бәлки берничә көннән соң төзәлер. Боларны үз хәл¬ ләренә куймак мөнасибтер, моннан соңра сөчыңызны6 гафу иттем. Сезнең догагыз дөрестер,— дип кайтып киттеләр. Мәҗнүн, бу сүзләрне ишетеп, Нәүфәл янына барып, үкенү сүзлә¬ рен әйтте: — Сезнең сүзләрегезгә ышанып, ике кат яныгызга килдем. Йөрә¬ гемә таулар ордыгыз. Сезнең вәгъдәгез бумы? — диде. 1 Д ә в ә — дөя. 2 Галиб — ж.иңүче. ’Аман эстәү — килешү теләү 4 Т а л ә ф — һәлак итү. 5 Гакыйль — акыллы. 6 С ө ч — гөнаһ. 188
Нәүфәл ул кадәр ригаятьләр 1 итеп: — Ләйләдән гүзәлрәкне табып бирермен,— дисә дә, Мәҗнүн сах- рага табан китте. Артыннан адәмнәр күндерделәр, һич билгесен таба алмадылар. Риваять улыныр кем, Нәүфәл Мәҗнүн өчен Ләйләнең кабиләсенә гаскәр туплап килгәнен ишеткәч, Ләйлә өметләнеп, хакка шөкер әй- ләде: — Инде пәдәрем1 2 Нәүфәл белән даулашмыйчан мине әлбәттә Мәҗнүнгә биреп, морадларыбызга ирештерсә иде,— диде. Әүвәле булган гаугада Ләйлә йөзен йиргә сөреп: — Безнең кабиләбез җиңелсен! Нәүфәл гаскәрен гали әйлә! — дип дога кыла иде. Ләкин Нәүфәл пәришан булып солых ясалгач, ничә көннәр матәм¬ нәр тотты: — Җиһан багында наморад Мәҗнүннең бер кәррә морад гончәсе ачыла башлагач, фәләк аны артык күреп янә сулдырды. Безләрне ела¬ тып, дошманнарын көлдерде,— дип аһлар итеп, өметен кискән иде. Бер заманнан соңра Нәүфәл яңадан гаскәр җыеп килгәнен ишет¬ кәч, мәсрур 3-шад булып, хакка нияз кылып: — Инде бу юлы атам җиңелеп, бер күзе еглар, икенчесе көләр. Мине теләсә-теләмәсә дә гашыйк бичарам Мәҗнүнгә сафа итәр,— дип, күзләренә сөрмә куеп күңелләнер иде. Соңыннан хәбәр алды кем, Нәүфәл илә атасы янә солых ясаган. Кавышудан өмет кисеп, янә матәм киемен киеп, көннән-көн аерылу уты белән бәгырен кәбаб әйләде4. Мәхзүн 5 утыра иде. Мәҗнүннең тауларга китүедер Мәҗнүн, Нәүфәлгә хәтере калып, сахраларга киткән иде. Ләйләнең гыйшкы белән кичә-көндез йөргәндә, юлы бер аучының өстенә туры килеп, күрде кем, өч данә киек яурылары 6 тотып багламыш. Киекләр¬ нең сөрмәле күзләреннән кеше күзеннән аккандай яшьләре агар, күр¬ гән адәмнең бәгърен ягар иде. Аучы боларны тотып, тиресен генә алып киткәнче, бугазлыйм да, икесен сатып, берсен гаиләмә алып кайтып би¬ рим, дигәндә Мәҗнүн шул урынга килеп чыгып, яурыларның тозакка тотылып, күз яшьләрен күргәндә Ләйлә хәтеренә килде: — Минем җананым да ата-анасы өендә буйлә тотылмыш, хәсрәт берлән күзендән яшьләр түкмәктәдер,— дип егламага башлады. Аучы Мәҗнүннең бу хәленә хәйран булды. Соңра Мәҗнүн аучыга ялварып, шул хайваннарны җибәрүен үтенде. Аучы аңа: 1 Р и гаять — олылау. 2 П ә д ә р — ата. 3 Мәсрур — шат. 4 Кәбаб әйләү — яндыру. Кәбаб — куырма. 5 Мәхзүн — кайгылы. • Киек яурысы, аһу — киек баласы. 189
— Син бер мәрхәмәтле адәмгә охшыйсың. Ләкин боларны аулаган¬ да мин күп мәшәкать чиктем. Бугазлап, кайсын сатып, кайсын гаиләмә азыкка алып кайтсам кирәктер. Чөнки кәсебем будыр,— диде. Мәҗнүн: — И, кеше! Буйлә гүзәл хайваннарны ничек бугазларсың? — диде. — Гүзәл күзле булмаса, миңа файда бирмәс. Инде хәтерең өчен коткарам. Әмма гаиләм өйдә икмәк теләр,— диде аучы. Мәҗнүн, өстендә калган киемнәрнең һәммәсен аучыга биреп, киек¬ ләрне коткарып җибәрүен үтенде. Аучы күрде кем, Мәҗнүннең кием¬ нәре аһулардан артык кыйбатрактыр. Киекләрнең бауларын өзеп, иреккә җибәрде. Анлар дәхи сикерешеп киттеләр. Мәҗнүн дә алар артыннан китеп, шул китүеннән тагы бер аучыга очрады. Ул һәм бер сәхән 1 алмыш. Янына барып, күзеннән үбеп, әү¬ вәлге рәвешчә бу киекне Ләйләгә охшатып, аучыга ялварды. Бу аучы да җибәрмәскә тырышкач, Мәҗнүн диде кем: — Сәңа мин бу кичә мөсафир улсам, син, гарәпләрнең гадәтен¬ чә, миңа боны пешереп ашатыр идеңме? — Лотф итеп, ашатыр идем. — Тот шунларны, азат әйлә! Үткәндә синең кебек бер аучыга туры килеп, өстемдә булган бөтен барымны биреп, кулыннан өч данә ауны алып озаттым. Инде горьян 1 2 булдым, янымда сиңа бирергә бер орлык та калмады. Әгәр разый булсаң, җанымны сиңа бирәем, мине бугаз¬ ла,— дигәч, аучы гаҗәпкә калып, сәхәнен ычкындырды. Сәхән сәхрага туры качты. Мәҗнүн аның артыннан сикертеп, Ләйлә, нең гыйшкыннан фөрьяд итеп, бәетләр сөйләде: — Җәнабе шаһи әгълага 3 кул ирешмәс, көчем җитмәс, Җиһанны бизәр ул айга кул ирешмәс, көчем җитмәс. Ул ай нуры миңа ни итте, фиракыннан эшем бетте, Ят илләргә ерак китте, кул ирешмәс, көчем җитмәс. Каты хәлем тәбаһ 4 булды, эшем фөрьяд вә аһ булды, Билем гамьдән бөгелде инде, кул ирешмәс, көчем җитмәс. Риҗа таулардан җанкайга: «Рәхим итче гашыйк зарга!» Сыгынмакта ул (бер) залимгә, кул ирешмәс, көчем җитмәс. Шушы хәлдә китеп барганда кояшның эсселегеннән гаять суса- мыш иде. Күрде кем, бер биек агачның күләгәсендә бер хауз5 эчендә ташлы суык су тулы. Судан бер кадәм эчкәч, агач өстендә кап-кара карга күрде. Аны күргәч Мәҗнүн болай диде: — И бәнем җананымның саче төсендәге кара карга! Гаҗәп фәләк сине шаһка кол әйләмеш. Син дә минем кебек, вусләтеңне кыямәткә калдырмышсыңдыр. Гаҗәп, нинди заман афәте синең сачны ахшам 1 Сәхән — ата поши. 2 Горъян — ялангач. ’Җәнабе шаһи әгъла — алла. 4 Тәбаһ — бозылу, бетү. 5 Хауз — сулык, бассейн. 190
итеп, җананым зөлфе кебек кара матәм киемнәр куеп яндырмыштыр. Әлбәттә, синдә бер сер бар. Әмма авызың бикле. Шул вакыт Мәҗнүн янына бер карт адәм килде. Ул исә янында чылбыр белән бәйләнгән яшь бер адәмне җитәкләп килә. Якынрак кил¬ гәч, Мәҗнүн сорады: — Бу адәмнең нинди кабахәтлеге бар? Син аны ни өчен чылбырга бәйләп йөртерсең? — диде. — Мин фәкыйрь кешемен. Эштән калганмын. Тырышырга мәҗа- лем 1 юк. Бу дәрдемәнд миннән дә начаррак гаҗиздер: ул әсир. Аны чылбырга тагып, кабиләдән кабиләгә йөртеп, теләнеп йөрибез. ,Ни тап¬ сак та икегә бүлеп, берен мин алып, икенчесен аңа бирәм,— диде карт. Мәҗнүн карт кешедән үтенде: — Игелек кылып, моның урынына мине бәйлә, чөнки чылбырга иң лаек кеше— мин. Ничә еллардыр кем, гыйшыкның дәртенә әсир бу¬ лып йөрим. Шушы хәлгә — муены баглы, җегәре таглы хозурына мине китер. Теләсә үлтерсен, теләсә гафу әйләсен. Тизгән җирләреңдә мине, берничә еллар һиҗран атлы зинданда торды, инде бәя өчен йөртелә, диярсең. Вә нә кадәр акча алырсән, һәммәсе үзеңә улсын,— дигәч, шул ук вакытта аңа чылбырын такты. Шул хәлдә бер көн Ләйләнең убасына килделәр. Ләйлә Мәҗнүн¬ нең авазыннан танып бакканында Мәҗнүн үзенең хәлен аңлата баш¬ лап, диде кем: — И бәнем назнин шивәкярем 1 2! Хәлемә мәрхәмәт итеп назар әйлә3 кем, зөлфеңнең сәүдасе мине бу чылбырга орды. Кулы баглы, йөрәге таглы капуга китерде. Әгәр Нәүфәлнең гаскәр белән илегезгә килүеннән авырлык күргән булсагыз, үз аягым белән килдем: үтер¬ сәгез, һәлак итсәгез, нинди бәхеттер кем, капуыңызда корбан улаем. Сезнең кылычыгыз миңа әбелхәяттыр4,— дип, ялкынлы, кайгылы рәҗаларын әйтеп, кулыннан, аягыннан чылбырларын җеп кебек өзде вә тауларына таба рәван улды. Карт бу хәлне күреп: — Ходадан курыкмас бәндә! Бән чылбырның бәясен дә бирмәгән идем вә синең белән әле зынҗырлык та бәя казана алмадым. Ахыры гомеремдә мине бурычлы итеп киттең,— дип фөрьяд иткәч, Ләйлә, егълап: — Кайгырма! Ул бер наморад гашыйктыр, үзен тота алмыйча китте,— дип, картка чылбыр бәясен биреп, күңелен шад әйләде. Ләйләне Ибне-Сәламгә никях итдекләредер Ләйләнең матурлыгы шөһрәт булып, кабилә-кабилә висале5 гөл¬ станында гөл максудлары дәрмәк6 өчен Ләйләнең атасына маллар 1 Мәжал — көч, җегәр. 2 Назнин шивәкяр — назлы, матур. ’Назар әй ләү — карау, күз салу. 4 Әбелхәят — тереклек суы. 5 Висаль — кавышу. 6 Дәрмәк — җыю. 191
гарыз ителүне ишеткәч, Ибне-Сәламнең җаны башына чәчрәде. Кызны кулдан ычкындырмабызмы, дип берничә Һәдияләр төзеп, сүз белер адәмнәр белән Ләйләнең атасына күндерде. Алар дәхи кабул итеп зур табыннар кордылар. Килгән адәмнәр соңра болай диделәр: — Элеккедән вәгъдә әйләмеш идегез. Инде хакның әмере белән кызыгызны никях әйләмәгә килдек. Хәер эшне кичектермәк ярамас. Арада бер төрле дошманлык пәйда булыр. Бере-беренә мөнасиб булган бу икене гакыд итеп 1 бер-берсенә бирик тә, сафа әйләсеннәр. Ләйләнең әтисе дәхи «мөнасиб» дигәч, шул вакытта ук Ләйләне мең алтын мәһәр илә Ибне-Сәламгә гакыд әйләп, догалар улынды. Кайчан Ләйлә үзене Ибне-Сәламгә никях итдекләреннән хәбәрдар улгач: — Ваһ, пәдәрем! Ни явызлыклар итеп көтмәгәндә мине бер ят хәрифкә1 2 биреп, гашыйк садыйкым булган Мәҗнүнемнән аердың? — дип матәмнәр әйләде. Бәс, туй булып, кабилә хатыннары вә кызлары килеп: «Котлы вә мөбарәк булсын!» — дисәләр, Ләйлә күңеленнән: «Авызыңыз коры¬ сын!»—дияр вә җиңгиләренең уйнавына асла карамый иде. Шушы хәл белән берничә көн туй булгач, Ләйләне, җәүһәрләргә чумдырып, бер көмешле мөхфәгә мендереп, күп җарияләр илән Ибне- Сәламнең ханәсенә күндерделәр. Сөенеччеләр китеп, Ләйләнең якын- лашдыгыннан хәбәр биреп, Ибне-Сәлам сөенеччеләргә ингам вә ихсан 3 итеп, ничә табак җәүһәр вә алтын сачып, халык йигма иттеләр 4. Зыяфәтләр тәмам булып, бер мөбарәк вакытта Ибне Сәлам эч- кәре керә вә Ләйләнең җәмалене күрдекдә гакылы башыннан китеп егылды. Җарияләр йөзенә гөл сулары сибеп, көчкә гакылы башына килгәч, Ләйлә янына килеп, вусләт эстәде5. Ләйлә ачуланып, һичбер риза бирмәгәнлегеннән тәгърифе6 мөмкин булмаган бер мәртәбә тәкъ¬ дир әйләде. Ибне-Сәлам, мәет вә һушсыз булып, бу кадәр ачу вә тир¬ гәүнең сәбәбен сорады. Ләйлә җавап биреп: — Синең гөнаһың шулдыр кем, миңа ирешү сәүдасына төшеп кул озайттың. Миңа ирешү арзысында булма! Чөнки мин сиңа бер рәвеш¬ тә дә баш июче булмам, һичбер нәрсәгә көчем җитмәгән тәкъдирдә үземне агулап һәлак итәрмен,— дип, олуг ант эчте. Бәс, Ибне-Сәлам Ләйләнең ачу ялкынын күрдекдә вә яминлә- рен7 ишетдекдә начар булып, бары аның йөзен күреп, җәмален сәер итмәгә канәгать хасил итте. Ләйлә аның авызына кашык булмаганын белсә дә, башка кешегә күңел бирә алмый, Ләйләне олылау белән яши иде. һаман сабыр итеп, Ләйләнең үз кулы астында булуын да зур дәүләт санап чигенде. Ләйләнең көннән-көн аһ-фәганлары өстәлә бар¬ 1 Гакыд итеп — сүз бирешеп. 2 Хәриф — түбән, яраксыз. 3 Ингам вә ихсан — яхшылык һәм ярдәм. 4 И и г м а итү — җыю. 5 Вусләт эстәү — кавышу теләү. 6 Тәгъриф — аңлату. 7 Ямин — ант итү. 192
ганын күреп вә ул һәм Мәҗнүннең диванасе улдыгын белеп, гарь- намусын калдырды вә мәхәббәт мәйданына керде. Ләйлә һәр көнне Мәҗнүн тарафыннан искән җилгә: — Минем җананым Мәҗнүнем саумыдыр? Минем хәлемнән вә бу кайгымнан хәбәре бармыдыр? Күңелен юатып, тәсәлла бирүче бармы¬ дыр? — дия иде. Бичара Ибне-Сәлам бу хәлләрне күреп сабыр итә иде. Зира 1 ул да Ләйләнең гашыйкы иде. Дуслары аны гаепләп: — Бер кызны бу хәтле зәхмәтләр 1 2 илә кулга китергәннән соң ни өчен васыл сәүдасында 3 булмыйсың? Бер ябанчы хәрифкә аһ-ваһ итәр. Моңа ничек сабыр итәргә? Мондый кызны бушатып, атасының өенә күндер,— диләр иде. Әмма гашыйкка тел тидермәк булмас, мөбтәлядер4, нишләсен. Адәмгә миһри 5 мәхәббәт бер бәладер, дигән сүзләр мәгънәсеннән хә¬ бәрләре юк иде. Болар шул хәлдә икесе бер йиргә килмичә, бер-беренә ерактан мәрхаба 6 итәрләр иде. Мәҗнүн исә, бу хәлдән хәбәре булмыйча, Сәхраларда гизеп егла- макта иде. Көннәрдән бер көнне Ибне-Сәлам кабиләсе халкыннан бер кеше бер мәслихәт өчен китеп барганында көтмәгәндә колагына Мәҗ¬ нүн авазы килде. Янына барып күрсә, берәү тормыйчан Ләйлә хакында бәетләр сөйләп агламакта. Хәриф Мәҗнүнгә әйтте кем: — И бичара Мәҗнүн! Бу кадәр еллардан бирле җан атып, гый¬ шыктан сахрага төшеп, вафадар ярым дигән кешеңнең үлгәне артык¬ тыр. Синең берлән вәгъдәләшеп, «синнән башка кешегә яр булмам, мәхәббәтем бары сиңадыр», дигән сүзләр һәммәсе ялган булып, сине сахраларга салып сәер итмәк имеш. Хәлбуки, атасы үзенең ризасы белән Ибне-Сәламгә биреп, туйлар булып, икесе бер йиргә килеп, кичә- көндез зәвыкы-сафа итәләр. Синең бу хәлдән хәбәрең юк. Шашынып, сәхра гизеп, фөрьяд итмәктәсең. Сиңа булган золым дөньяда бер кеше¬ гә дә булмагандыр. Гомереңне юкка Сәхраларда кичердең,— диде. Мәҗнүн бу агулы сүзләрне ишеткәч, кычкырып, үзен йирдән йиргә орып, күзләреннән канлы яшьләр агызып фөрьяд итте. Хәриф, сөйләгән сүзенә пошиман булып, үкенеп, тәсәлла бирде: — Мин сиңа ялган сөйләдем. Сочымны гафу ит. Миңа хәтерең калмасын. Теләгем имтихан иде: нә сөйләр, дию. Үзенең ризасы бул¬ мастай Ибне-Сәламгә бирделәр. Әмма һич янына китергәне юк. Вә синнән гайре кемсәгә мәйле юктыр. Даимә синең дәрдеңдә еглап, яс- матәм 7 әйләмәктәдер,— дип сөйләсә дә, Мәҗнүн фөрьядын туктат¬ мады. Ике төрле сүз сөйләвеннән ялганчы булганын гына аңлады. Ләкин әүвәлге сүзе артыграк тәэсир итте. 1 Зира — чөнки. 2 Зәхмәт — борчу, мәшәкать. 3 Васыл сәудасы — кушылу хыялы. 4 Мөбтәля — дучар булучы. 5 Миһри — ярату, дуслык. 6 Мәрхаба итү — килүгә шатлану. 7 Яс-матәм — кеше үлеменә елау-сыктау. 13 3-604 193
Бәс, Мәҗнүннең диваналеге артып, Ләйләне хәтеренә китереп, әйтә иде кем: — Элек мин синең белән күрешкәндә миңа вәгъдәләр итеп, гаһед- ләр әйләдең. Әгәр зурлыкка очрасам, үземне һәлак итәрем дигән сү¬ зеңне онытыл, бер наданны үз ихтыярың белән васылың багыннан бәхетле иттең. Димәк, миннән мәхәббәт куеп, вәгъдәләрең ялган җир¬ гәме иде? Башыма сахраларны тар итеп, башкалар белән яр булдың. Хуш инде син, бивафа бул! Бән сәрви кеби даимә вафада бер карарда булаем,— дип фөрьяд-фәганләр әйләр иде. Атасы Мәҗнүнне табып, нәсихәт итдекедер Мәҗнүннең атасы, улының сахраларда айларча гизеп кайтмаганы¬ на хәсрәтләр сарыф итеп бер файда күрмәгәч, бер күшәгә утырып, Мәҗнүннең бу хәлен уйлап, һаман еглый, бу дәрт илә хаста булып иңри иде. Бер көн фикер итте кем: — Инде гомерем ахырына иреште. Ахирәткә киткәнемдә малла¬ рым башка адәмнәргә калып, йирем буш калыр. Ни хәл булса да, янә бер тапкыр барып, нәсихәт итәем, бәлки, тәэсир итәр,— дип китте. Күп йөргәннән соң тауда бер мәгарәгә кереп, Мәҗнүнне күрде кем, бары сөякләре белән тиресе калмыш. Егламактан күзләре эчкә батып, үзе тузан вә туфрак эчендә ятмыш. Бу хәлне күргәч, атасының йөрәге парә-парә булып, күзләреннән канлы яшьләр агып, улының башын те¬ зенә алып, шәфкать илә сыйпамага башлады. Мәҗнүн күзен ачып күрде кем, бер адәм башыннан сыйпар. Атасы икәнен абайламыйчан: — Кем син, миңа бу кадәр яхшылык теләүче? Кайдан килеп, кай¬ да китәсең? Лотф итеп, мине үз хәлемә куй, йокымны очырма. Вә хыялымнан җананымны өркетеп качырма,— дидекдә атасы: — И бичара Кайсым! Курыкма, япанчы түгел, атаңдырмын,— диде. Мәҗнүн атасын таныгач, гозерләр теләп, аягына егылды. Атасы дәхи аны кочаклап, ике күзеннән үбеп, еглаша башладылар. Бер за¬ маннан соң атасы Мәҗнүнгә карап күрде кем, улы һаман ялангач. Үзе белән бер кат кием алып килгән иде, аларны кидереп вә нәсихәт итеп диде кем: — И минем җегәр итем! Инсан белән хайванның мөнәсәбәте нидер кем, даимә алар белән дус булып, адәмнән качасың. Гомереңне заигъ итеп, аның урынына ни аласың? Гомер исә су кебек агып китәр. Син бихәбәр булып, аны югалтасың. Ничә еллар япанда гизеп, фөрьяд итә¬ сең. Ни файда? Фөрьяд белән максудына кем ирешә? Мөнасиб булган акылыңны башыңа алып, яныма утыр. Бәлки, морадыңа да ирешерсең. Бәнем гомерем узды. Синнән гайре бер балам юктыр. Син кайтмастан ахирәткә китсәм, урыным буш калыр. Малымны япанчылар басар, җи¬ ремә утырырлар. Бу кадәр заманлык ата учагын сүндермәк килешәме¬ дер? Кайтыйк, урыныма утыр. Бөтен малымны терек вакытымда сиңа тапшырыйм. Соңыннан пошиман булырсың. Мине кайгыртма,— дип, күп нәсихәтләр әйләде. 194
Мәҗнүнгә дәхи тәэсир итсә дә, гыйшкыннан аерылу фикере көч¬ лерәк булды. — Й минем шәфкатьле атам! Нәсихәтләреңнең барысы да дөрес¬ тер. Мең җан белән кабул итәргә телим. Әмма сәүда мине үзенә кол әйләмештер. Бер төрле уй да кабул иттермәс. Бары аның боерыгына баш игәнмен. Бәс, гыйшык сәүдасына төшкән кеше янында мал туфрак кебидер. Җиһанның падишасы булмак — җанан ишегенең тузан вә туфрагына тормыйдыр. Миңа буйлә вәхши хайваннар белән бергә булу артыграктыр. Сездән шуны үтенәм, мине үз хәлемә куеп, гөстахлы- гым 1 гафу итәсез. Ата булу хакына хәлал итеп, мине юк санап, дәү¬ ләт белән китәсең вә җиһан торганча гомер итеп, рәхәттә булгайсыз,— дип, сүзен тәмам әйләде. Атасы бичара Мәҗнүннән бу җавапны ишеткәч, бу — сәүдадан ваз кичмәс, дип мәэюс1 2 булып диде кем: — И атаңның җаны! Сүземне кабул итмәсәң, һаман сау бул! Лә¬ кин сиңа васыятем будыр кем, гомерем бетеп, ахирәткә кичкәнемне ишеткәч, мине күмгәндә син дә бер уч туфрак атып, фөрьяд ит. Ру¬ хым өчен бер фатиха укып, шад итәрсең,— дип, күзләреннән үбеп, ви- дагъ итеп, еглап кайтты. Берничә заман хаста булып, җанын бахакка тәслим итеп, дөнья¬ дан китте. Бу тарафтан Мәҗнүн атасының үлгәненнән хәбәре булмас¬ тай, Ләйләнең бивафалыгы турында гашыйканә бәетләр сөйләп йөрер иде: — И гүзәл! Хәнҗәр белән селтәнмә арыслан өстенә. Күкрәгемдә сызлану җитәр, кан сыкма каным өстенә. Бозды гыйшкымның бинасын чибәрлегең агуы, Бер угырлаучы иреште, кунды вәйран өстенә. Зифалыгың сакла күздән пәрдә әйләп чәчкәең, Капла кояшны, караңгыда кала бирсен кояш. Йөзкәеңнең үзәрендә миңкәеңнең саны юк, һинд шаһы тирмәләр коргандыр * ул тауның өстенә. Бу гашыйк Мәҗнүн җанын исерек иткән җан түгел, Ул ләгыль иреннәреннән эчкәнем зәмзәм * түгел. Угырына баштан кичәрсең, миңа үлмәк гамь түгел, Корбан улмак юлыңа бер рәхәт җан өстенә. Мәҗнүннең атасы вафатыннан хәбәрдар булып, аның кабренә килеп еглавы Бер көн аучының бере тауда Мәҗнүнгә туры килеп: — И намуссыз! Син монда Ләйлә дип фөрьяд итеп йөрисең. Атаң синең дәрдеңнән ахирәткә китеп, туганнарың бары да матәм фөрьяд итәләр. Синең кебек бала һич булмаса яхшырак,— диде. 1 Гөстахлык — әдәпсезлек. 2 Мәэюс — өметсез. 13* 195
Мәҗнүн бу сүзне ишеткәч, дәрде бер икән, ике булып, каннар чә¬ чеп, суккаланырга башлады. Вә атасының мәзарын сорап, табып, би¬ һуш булып, гакылына килгәч, фөрьядка башлап диде кем: — И минем шәфкатьле әткәем! Минем хәсрәтем, берлә җаныңны хакка тапшырып, бәни гариб калдырдың. Нишлим? Саулыгыңда хез¬ мәтеңдә була алмадым. Миңа рәнҗеп киттең. Ни кадәр хәсрәт кем, сине рәхәт йоклатмадым,— дип, сахраларга кире китте. Мәҗнүн вәхши хайваннар белән дуслыкта булып, даимә яннарында торуыдыр Юлда бер адәмнең кулында кәгазь күреп, анда Ләйлә белән Мәҗ¬ нүннең сурәтләре ясалган имеш. Моны күреп, карарын югалтып, Ләй¬ ләнең сурәтен бозды вә үз сурәтен калдырды. Гариб бу хәлгә хәйран булып: — И дивана! Җананың сурәтен ничек боздың,— дидекдә Мәҗнүн: — Мин җананым илә бер булдым. Арабыздан синлек вә минлек китмештер,— диде. — Алай булгач, үз сурәтеңне бетерү лаземдер. — Сүз аңламас бер бәндә икәнсең! Минем җананым, бөтен вөҗү¬ де 1 белән минем кальбемә 1 2 кереп, аңа хәфтан 3 кеби улмыштыр, димәк эстәрем. Аңламассың! — дип китте. Тауларда ничә заман хайваннар илә дуслыкта булып, җөмләсе Мәҗнүнгә буйсынганнар. Кайда китсә, аның белән бергә баралар. Бо¬ лар арасында бер киек бар иде, гаять гүзәл иде. Сикереп җөнмешләр 4 әйләде. Мәҗнүн дә аны бик ярата иде. Бәгъзеләре ашамлык китереп, Мәҗнүн бер локмә5 капкач калганын хайваннарга бирә. Алар дәхи моны вәли нигъмәт6 белеп, аерылмаслар иде. Хикәят. Риваять улыныр кем, бер патшаның берничә ач, усал арысланна¬ ры бар иде. Берәүне һәлак итәргә теләсә, чишендереп арыслан алдына ата, арысланнар аны өзгәләп ашыйлар иде. Патшаның гакыллы һәм һөнәрле бер егете бар иде. Патша аны ярата иде. Бу яшь кеше бер көнне фикер итеп: «Әгәр патша ачуланып, мине арысланнарга атса, хәлем ничек булыр?» — дип, арысланнар караучыга бүләкләр биреп, арысланнарга берничә куй бирде вә үзе карап торды. Арысланнар вәли нигъмәт дип белеп, тәмәллыклар 7 итә иде. Егет аларны сыйпаштырып сыйлый иде. Патша бер көн егеткә ачуланып, арысланнарның алдына ташлады. Арысланнар, койрыкларын җиргә орып, йөзләрен аякларына сөрделәр. Соңыннан патша үкенеп: 1 Вөҗүде — барлыгы. 2 Кальбе — күңеле. 3 Хәфтан — кием, кафтан. * Җөнмеш — хәрәкәт ясау. 5 Локмә — бер кабым. 6 Вәли нигъмәт — ашарга бирүче. 7 Тәмәллык — ялагайлану. 196
— Барыгыз, сөякләрен булса да җирләгез! — дип боерды. Килгән кешеләр: — Әфәндемнең бер төгенә дә зарар булмаган, саулар,— диделәр. Гаҗәпсенеп, егетне китерделәр. Егет җир үбеп догалар укыды. Шаһ: — Сихер кыйлдыңмы яисә бер дога укыдыңмы? — дидекдә егет сөйләп бирде. Бу хикәядән максуд: ерткыч хайваннар, нигъмәт хакын белеп, Мәҗнүн белән дус булалар, аның яныннан аерылмыйлар иде. Шул рәвештә Мәҗнүн Сәхраларда гыйшык белән еглап йөрде. Бер кичә хакка нияз итеп, дивана булганына бер шифа бирер, дидекә йо¬ кыга китеп күрде кем, йирдән бер агач шытып, ботак һәм яфрак сал¬ ды. Бер гүзәл кош килеп, авызыннан бер җәүһәр бырагып 1 китте. Уя¬ нып, бу бер яхшы төш, дип шат булды. Җананы тарафыннан искән җилләргә бу бәетне сөйләде: — Киләсең бик тиз исеп, җанкам ягыннан, и саба 1 2, Бер хәбәрең бар кебек синең миңа, әйтче, саба. Каршыдан бер атлы заһир булып, бу адәмдә бер хәерле хәбәр бар¬ дыр, дип күрде кем, бер нурлы адәмдер. Мәҗнүн: — И мөбарәк Хозыр! Бәхет белән тәшрифеңез 3 нинди хастага сих- хәт китерәдер? — диде. Пир 4 дәхи инеп, Мәҗнүнне сыйпаштырып, диде кем: — Фәлән йирдә күрдем кем, бер нигяр сылу бәдән туктаусыз ег- лый. «Кызым, нигә җылыйсың? Сәбәбе нидер, сөйлә»,— дидекемдә бо¬ ердылар кем: «Бәлки ишетмешсездер, Мәҗнүннең сөйгәне Ләйлә дир- ләр, бер кыз бардыр. Менә ул Ләйлә — мин. Мәҗнүннән башка әле бер яктан Ибне-Сәламнән җәфа, икенче яктан атамның хәвефеннән гамь чигәрмен. Дәрдемә мәрхәм 5, әсрарыма 6 мәхрәм 7 юк. Ашымнан үзгә аһларыма дәрман табылмады, Күләгәмнән үзгә серләремне белүче булмады. Мәҗнүн исә яшьле башына теләгән җирдә йөри, ә минем бер җиргә бармага кодрәтем юк. Зира ата-анамның бәддогасыннан 8 куркам. Бе¬ ләсем килә, ул бичара ни хәлдәдер?» — дигәч, мин: «Ул бичара һаман сәхраларда җанварлар илә синең гыйшкыңнан җылап йөри»,— дидем. Бер генә аһ итеп, һушсыз егылды. Сонра һушына килеп: «Миңа җана- нымнан хәбәр бирең. Лотф итеп, ышанычлы ярыма язу язам, анарга илтеп бирәсез»,— диде. Мин дә, баш өсте, дип ашыгып, бире килдем. Язуны кулыгызга бирәм. 1 Бырагу — ташлау. 2 Саба — көнчыгыштан искән йомшак жил. 3 Тәшриф — олылау. 4 П и р — изге карт. 5 Мәрхәм — яхшылык. 6 Әсрар — серләр. 7 Мәхрәм — лаек кеше. 8 Бәддога — яман сүз, каргау. 197;
Мәҗнүн дәхи намәне алды. — И күңел! Ябык язу җаныкаемнан килде, Әле ачылмаган бер гончәдер, гөлзардан килде. «Әүвәлендә ходай өчен хәмед 1 вә сәнадан 1 2 соңра и минем ярым! Гыйшкым белән тауларны торак иткән әфәндем! Хозур шәрифеңезгә сәлам вә догалардан соңра ишеттем кем, Сәхраларда гизеп, шул хәлдә торасыз. Аһ, минем дә кулымнан килтә, синең кебек Сәхраларга чыгар идем. Ни чара! Әхвалемнән сорау улыныр исә даимә сәүдагыз зын¬ җырына вә йөрәгемне хәсрәт утына дагламыштыр. Әмма хәзер сезнең белән вәгъдәләшкән рәвештәмен. Хәрифне һич яныма якынлаштырма¬ дым. Әйтерлек тә түгел, и бер кара көндер! Бу якыннарда атагыз ва- фатын ишеттекемдә матәмнәр итәрем. Хода Сезләргә гомерләр бир¬ сен. Сабырдан гайре чара юктыр. Хактан риҗам будыр кем, бу чигел¬ гән зәхмәтләргә мөкяфәт3 буларак сафалар сөрәмез»,— дип, сүзен тәмам әйләмештер. Мәҗнүн хатны укыганнан соң, ирнең йөзен үбеп, догалар әйләде. — Бәни мәсрүр 4 иттең, шатландырдың. Әгәр яныгызда кәгазь бул¬ са, җавабыны язаем. Карт, һәм каләм биреп, язуны алып, юлга рәван улды. Ләйләгә барып, хатны бирдектә үбеп, йөзенә сөреп укыды. Мәҗнүннең хатыдыр: «Әүвәлендә хәмде сәнадән соңра и күркәмлек гөлстанның гөле вә сөмбеле! Дәртле күңелемнең дәрманы булган кәрамыңнан яд итеп, хак тәгалә гомереңезне вә гөл җәмалыңызны җиһан багында тәрү 5-таза әйләсен! Әгәр әхвалемнән сөаль улыныр ирсә, хакка йөз мең шөкерләр була кем, әле гыйшкыңыз көндән-көнгә артып торадыр. Даимә җан¬ варлар белән дуслык кылып, әүвәлгедән артыграк пәришан булып, башымны таштан ташка чалып, мәхәббәт дәрьясына талдым, һаман җәнабе хак6 саягезне7 үзәремдә бәр карар әйләя8»,— дип, сүзене тә¬ мам әйләмештер. Мәҗнүнгә Сәлим Гамиринең килүе Риваять улыныр ки, Мәҗнүн атасының карендәше ихтыяр адәм, атын Сәлим диләр, гүзәл вә кәрам иясе иде. Мәҗнүннең бу хәлгә ки¬ лүенә им-том эзли иде. Ләкин бер чара таба алмады. Мәҗнүн кайда гына булса да, аны табып, ашамлык һәм кием китерә иде. Бер көн эзләп килеп, Мәҗнүнне бер тау итәгендә күрде. Хәвефләнеп, Мәҗнүн¬ не чакырды, Мәҗнүн дә, Гамирине танып, торып каршылады. Янына алып, мөсахабәт иттеләр. Сәлим, Мәҗнүннең өстендә кием күрмәгәч, киендерергә теләде. Мәҗнүн: 1 Хәмед — мактау. 2 Сәна — мактап әйтелгән сүз. 3 Мөкяфәт — бүләк. 4 Мәсрүр — шат. 6 Тәрү — таза. • Җанәбехак — алла. 7 С а я — күләгә. •Бәр карар әйләя — даими сакласын. 198
— Синең хәтерең өчен кисәм дә, күңелемдә сәүда кайнаган вакыт¬ та парә-парә итәрмен,— дип җавап бирде. Сәлим каты кыстагач, Мәҗнүн дә чарасыз киенде. Сәлим бер ка¬ дәр хәлвә һәм бер ничаклы майлы юка китергән иде. Мәҗнүннең ал¬ дына куйгач, ул аларны хайваннарга ата башлады. Сәлим, хәйран булып: — Үзең нәрсә ашарсың? — дидекдә Мәҗнүн: — Ләйлә тарафыннан искән җилләрдән башка миңа бернәрсә дә азык булмас,— диде. Сәлим, җаена карап, дөньяда канәгатьтән яхшы бернәрсә юктыр дип, бер хикәят сөйләде. Хикәят. Заманында ау һәм сунар яратучы бер падиша булып, бер көн Сәх¬ рада гизгәндә тау төбендә мәгарәдә бер кеше ихтыяр итеп утырыр. Падиша үзенең юлдашларының беренә: — Бар, шул адәмнең хәлене сора, максуды ни икән? — дип әмер итте. Берсе китеп: — Сезне падиша эстәр. Сез тауларда ни эшлисез? — дип сөаль итте. Шәех: — Сезгә, халыкка кыенлык бирмәсен дип, монда торабыз. Вә бер кадәр коры үлән ашап яшим,— диде. Ул адәм хәйран булгач, шәех, көлеп: — Ул сиңа гына корыган ут1 булып күренер. Әмма безгә — гө- лаб* 2, шикәрдер,— диде.— Канәгать табыныннан бер локмә ашасаң, ләззәтеннән аерылмас идең,— дип, падишага килде. Шәехнең хәлене сөйләгәч, падишаһ, каршы барып, кулын үбеп, догасын алып китте. Сәлим хикәяне тәмам иткәч, Мәҗнүн, тиешле өлешен алып, соңра әхбабларын 3 сорап, аһ итеп агламага башлады: — Гаҗәбә анам инде хәсрәтемнән ни хәлдәдер, күптән күрә алга¬ ным юк,— дигәч, Сәлим, йөгереп китеп, Мәҗнүннең анасын дәвәгә мендереп, улы янына китерде. Мәҗнүн анасын күргәч, кочаклашып, бик озак еглаштылар. Со¬ ңыннан анасы: — Угылым! Сине алып кайтып, атаңның урынына утыртыйм,— дию үтенде. Сүзене үткәрә алмастан, ахыры еглап кайтты. Күп кич- мәстән, угылының хәсрәтендән ул да ахирәткә китте. Бу бүлек Ләйләне күрмәгә бер чара булыр Ләйлә Ибне-Сәлам янында мәхбүс 4 булып, даимә Мәҗнүннең дәр¬ теннән пәришан булып, бер йиргә чыга алмыйчан, әлхасыйль, гыйшык уты сәүдасы белән бер йиргә килеп, күктәге айга карап аһлар итеп, ■Ут — үлән. 2 Г ө л а б — гөл суы. 3 Әхбаб — дуслар. 4 Мәхбүс — тоткын. 199
гашыйкы Мәҗнүннең Һилал кеби кашын яд итеп, күзләреннән энҗе данәсе кеби яшьләр агызып, күкрәген тамгалар иде. Буйлә ай белән әңгәмә кылып, кояш кеби күкрәген гыйшык уты белән даглады. Ахыры һич сабыр итә алмыйчан, беркемнең хәбәре юк вакытта тышка чыгып, күзе күргән йиргә китте. Көтмәгәндә юлда бер карт кеше очрап: — Бабам, Мәҗнүн гаҗәп дигән бер гашыйк бардыр. Аның хәлен¬ нән хәбәрең бармы? — дип сорады. Кеше: — Әйе, фәлән йирдә очраттым. Ләйләнең дәрте белән пәришан,— дидектә, Ләйлә: — Ул бичара, Ләйлә — мин, вә мин дә аңа үтә гашыйкмын. Менә бу кичә форсат табып, һичкем күрмәгәндә чыгып килдем. Синнән шуны үтенәм кем, дәрдемәндне фәлән йиргә китереп, миңа яшерен хәбәр бир,— дип, колагындагы күпәдән 1 беркадәр энҗе биреп җибәрде. Ул кеше дәхи килеп Мәҗнүнне табып, сөенеч итеп, әйткән сүзләрен тапшырды. Мәҗнүнне һәм алып килде. Ләйләнең убасы тирәсендә әй¬ ләнеп, бер уңаен табып, Ләйлә хәбәр алгач шад булып, яшерен рә¬ вештә килде. Башта беркадәр еракта торды. Карт, бу хәлне күргәч, Ләйләгә әйтте кем: — Мәҗнүн бу кадәр заман хәсрәт чигә, янына бар,— дип, Ләйләне янына китерде. Мәҗнүн җананын күргәч тә исерде. Соңыннан акылы башына ки¬ леп, күңеле шаукы дилдар 1 2 белән ошбу бәетләрне сөйләде. Гыйшык җамын эчәр берлән аерма юк исеректән, Очып шәмгы чырагыңа янып төшкән күбәләктән. Даим кылмактадыр дуст угырына җаным фида, Җанны кызганмый гашыйклар җан сөйгән ярларыннан. Белмимен, нидер сочем, каршыңда и күзем нуры, Әйләрем гыйшкың лә былбылдай фәган сәхәр шаһы. Ни рәхәт таба яныңда ничә мең ят кешеләр, Күркеңә багар өчен нәүбәтне бар әһалидән3. Раслык илә чын күңелдән сиңа булдым мөбтәля 4, Сөйләдем чын сүзләремне, тыңла, кил, и ашинам 5. Илтифатың кисмә бу Мәҗнүн кеби диванадән, Күңелем интизарда хуш лотфыңа, ихсаныңа. Ләйлә бу бәетне ишеткәч еглый башлап, Мәҗнүн дә аның елавын ишеткәч сабыр итә алмыйча фөрьяд итеп кире китте. Ләйлә дә кайтып килде. 1 К ү п ә — алка. 2 Шаукы дилдар — күңел шаукымы, гүзәл дәрте. 3 Ә һ а л и — халык. 4 Мөбтәля — бәлагә калу, дучар булу. 5 А ш и н а — әшнә, дус. •200
Бу урында Зәет исемле бер кешенең гамисе 1 кызына гашыйк булып, Ләйлә Зәетне янына китердегедер Риваять улыныр ки, Зәет исемле бер- егет үз гамисе кызына га¬ шыйк булган иде. Ни кадәр кешеләр арага кереп, гамисеннән сораса¬ лар да, фәкыйрьдер дип, бирмәде кызын, илтифат итмәде. Бичара Зәет, гыйшык уты белән күңеле янып, Мәҗнүн кебек улмыш иде. Шулай халык кай заман Мәҗнүннең әхвален сөйләсә, шул вакыт Зәетне дә яд итәләр иде. Ахыр кызны бер бай кешегә биреп, Зәетнең бәгърене хәс¬ рәт уты белән кәбаб әйләделәр. Зәет фөрьяд итеп, Мәҗнүн кебек үз хәленә мөнасиб бәетләр сөйли иде. Әфәндем, килче, яз булды, вафалар вакытыдыр инде, Әнә, гөлшанда былбыллар, сафалар вакытыдыр инде. Килеп шатлык, китеп хәсрәт, бетерде тилмерүләрне, Уйналсын саз вә курайлар, уен-җыр вакыты инде. Кил, и сәрви зифа назлым, сиңа бик тилмерә җаным, Бәхет килсен хәзер миңа, аңар ирешер вакыт инде. Аерылу хәнҗәрең канга тутырды эчне, инсаф ит, Кавышсак иде, бу дәртне дәвалар вакыттыр инде. Әя, сакла бу Зәетне, кавышудан ерак итмә, Күмәк ярдәмләшеп бергә, бүләкләшер вакыт инде. Көннәрдә бер көн берничә хатын, Ләйлә янына килеп, бер мөнәсә¬ бәт белән Зәет сөйләгән газәлләрдән берничә бәет сөйләделәр. Ләйлә, кызыксынып, нинди адәм икән ул дигәч, хатыннар Зәет хәлен бермә- бер бәян иттеләр. Ләйлә дәхи күрмәгә теләп адәм күндерде. Зәетне чакырып китерделәр. Ләйлә аның маҗарасын үз авызыннан ишет¬ кәндә дәхи еглап тыңлар иде. Әлхасыйл, Ләйлә, Зәетне үзенең серләре белән таныштырып, Мәҗнүнгә хәбәр китерә иде. Зәет бер көн Мәҗ¬ нүнгә барып әйтте кем: — И Мәҗнүн! Әгәр максудың гыйшык җәүһәрләренә ия булуны эстәсәң, үзеңә кайт. Әдәпле бул. Болай сәхраларда хайваннар белән дуслашып йөрүдән ни файда булыр? Әлхәмделиллаһ, мин дә гашыйк¬ мын. Ләкин кешеләр белән бергә ашап-эчеп, тату яшәмәктәмен. Шу¬ лай да гыйшкым кимеми, киткән саен артып бара,— дип байтак Мәҗ¬ нүнне азарлады 1 2. Мәҗнүн: —- И Зәет! Мондый сүзләр күптер. Бу сүзләрне сөйли торган кеше син түгелсең. Әгәр җананымнан хәбәр; илә килгән булсаң, мине үз хәлемдә калдыр. Чөнки синең аңлавың кыйсса түгелдер. Ашау-эчү кайгысында булган кеше гашыйк була алмас. Бер һома гына, күләгә¬ сен бер адәм башына төшереп, бөтен сәүдадан кул селтәтеп мәс итәр 1 Гамисе — әтисе белән бертуган. 2 Азарлау — шелтәләү. 201
кем, та кыямәткә кадәр мондый гашыйк даирәсен төшеңдә дә күр¬ мәдең,— диде. Шундый бәхәсләрдә үзе күп кенә үгетләр бирде. Зәет сүздән тук¬ тап китте һәм ишеткән сүзләрен бермә-бер Ләйләгә сөйләде. Бу урында Ибне-Сәламнең вафатыдыр Риваять улыныр кем, Ләйлә ничә заман Ибне-Сәлам никяхында булып, алланың хикмәте белән бер көн Ибне-Сәлам хәлсез булып, да¬ руласалар да чара табылмады, ахирәткә китте. Халык килеп фөрьяд әйдәделәр. Ләйлә дә, гадәт таләбенчә, сачен йолкып, Ибне-Сәламгә матәмнәр әйләде. Ләкин уенда һаман Мәҗнүн иде. Әлкыйсса, Ибне- Сәламне җирләделәр. Гарәптә шундый гадәт бар кем, бер хатынның хуҗасы вафатыннан соң, хатын, ике ел хуҗасы өендә калып, берәүгә дә күренмичә яши, матәмнәр әйли. Ләйлә дә буйлә ханәсендә калып, Мәҗнүнне Ибне-Сәлам ядына фөрьяд итәр иде. Зәет Ибне-Сәламнең ахирәткә китдеген ишетте. Шад улып, килеп Мәҗнүнгә әйтте кем: — И борадәр Ч Хакка шөкерләр улсын! Ул өмидеңнең гөлстанына тигәнәк улып арагызга үскән адәм ахирәткә китте. Син сау бул, эшеңне тәмам ит,— диде. Мәҗнүн дә бу җавапны ишетеп бер нәгърә орды 1 2 кем, җир тетрә¬ де. Кая шатлыгыннан, кая: «бүген аңа булса, иртәгә миңа да бу хәл килүе аныктыр», дип фөрьяд итәр иде. Зәеткә әйтте кем: — И кадимге дустым! Бу кадәр заман зәхмәт чигеп, мине шад әйләдең. һичбер вакыт синең әйләгән яхшылыгыңны онытмам. Бу хәл¬ не миңа китерүең гәрчә сөенеч булса да, хитаб 3 итеп, җанны сиңа бирде, дидең. «Ләйләгә бирде», дию лаек. Зирра аның кебек мин дә җанымны җанан юлына фида әйләсәм кирәк,— дигәч, Зәет: — И борадәр! Син җаныңны ул заманда фида әйләдең кем, юлда бер тәсвирлы 4 килеп, Ләйләнең нәкышен 5 бозып, үз нәкышеңне бозма¬ дың. Вә җанан илә безнең арабызда синлек вә минлек беткән, дидең. Бу кадәр заман юлында барлыгын югалткан икән, һаман фида ула- чаксыңмы? — диде. Мәҗнүн: — Ләйләне хәсрәтендә чагында, гаҗәбә атасы өенә китмәс борын күрсәм иде,— дигәненә каршы, Зәет: — Хәзер инде күрмәк мөшкелдер, зира тышка чыкмый. Мин дә байтак заман инде күрмәдем. Күңелеңез булсын өчен барып морады- ңызны әйтәем. Нәрсә боерырлар исә, сезгә килеп белдерәем,— дип китте вә, Ләйләгә килеп, Мәҗнүннең хәлен аңлатты, бер көн йөзен кү¬ рәсе килгәнен әйтте. Ләйлә дәхи: 1 Борадәр — ага-эне. 1 Нәгърә ору — ачы тавыш бирү, чаң кагу. •Хитаб итү — сүзне юнәлтү, сөйләү. 4 Тәсвирлы — рәсем тоткан кеше. 6 Нәкыш — рәсем, портрет. ?02
— Минем дә күрәсем килде. Ләкин ни чара, мөмкин түгелдер. Фәкать фәлән көн Ибне-Сәлам рухы өчен фәкыйрьләргә аш пешереп, үз кулым белән өләшсәм кирәк. Ул көн кулына бер касә алып кил¬ сен,— диде. Зәет дәхи Мәҗнүнгә килеп әйтте. Мәҗнүн шад булды. Әлкыйсса, вәгъдә булган көн Зәет килеп, Мәҗнүнгә: — Борадәр, әйдә барыйк. Ләкин болай ялангач барырга яра¬ мас,— диде. Бер иске кием биреп, бер җеп белән аркасына капчык асып вә башына бер баш кием кисәге кидереп, кырык еллык теләнче кыяфәтенә куеп, киттеләр. Шундый бер вакытта килделәр кем, Ләйлә дә биленә бер бәрабәр яулык буып, казанны уртага куеп, кулына тустыган алып, килгән фәкыйрьләргә өләшәдер. Шул чакта Зәет бер ягы китек чына¬ якны Мәҗнүннең кулына тоттырды. — Борадәр, шул хәрифләр арасына кер, җананыңны күр,— диде. Мәҗнүн чынаякны кулына тотып якынлашты һәм Ләйләне күрүгә гакылы башыннан китеп егылды. Бераздан үз хәленә кайтып, Ләйлә янына якынрак килде. Ләйлә дә аны бу хәлендә күргәч, кашыгы ку¬ лыннан төшеп, бер чынаякны ватты. Мәҗнүн, шатлыгыннан биеп, бө¬ тен дөньяны үзенеке дип хис итте. Әмма, күп тамаша кыла алмас- тан, бер көн тагы күрермен әле дип, тауларга китте. Бер көнне, күрмәмме дип шул тирәгә килсә, Ләйлә дәхи матәмен тәмам итеп, байлыгын дәвәләргә төяп китеп бара икән. Мәҗнүн бала¬ лардан сорап белде кем, Ләйлә атасының өенә китеп бара. Йөзен бер күрсәтмәс микән дип, берничә бәет укыды. Ләйлә мөхфәдән Мәҗнүн¬ нең авазын ишеткәч, йөзен ачып: — Кабиләмә кайткач, иншаллаһ, бер көн чакыртырмын,—дип китте. Мәҗнүн Ләйләне күрүгә хәйран булды. Хәтта өстенә кошлар ку¬ нып, башына оялар ясап, бәбкәләр очырган имеш. Бу тарафта Ләйлә, атасы һәм анасы белән күрешеп, ничә заман¬ нан бирле Мәҗнүнне чакырып күрешергә форсат таба алмады. Вакыт-вакыт Мәҗнүн янына Зәет килеп, күп заманнар буе: — Әле күрешә алмадым. Иншаллаһ, күрешерсез,— дия иде. Мәҗнүн янә тауларга китте һәм бер кичә җәнабе хакка нияз итеп: — Ярабби, гыйшык дәрте белән хәлем пәришан улмыштыр. Ри- җам будыр кем, тереклегем шәмгы сүнмәстән әүвәл бер кәррә җана- нымны күрсәм иде,— дию нияз итеп, күзләреннән канлы яшьләр түкте. Ахыр бер иртәдә Зәет Ләйлә тарафыннан килеп сәлам бирде: — Җананың, сәламен ирештереп, сездән аерылганнан бирле ул дәхи хәсрәт уты чигәрәк, бәгырен кәбаб итеп янар иде. Менә бүген ялгыз калып, мине чакыртып, сезне дәгъвәт итәргә күндерде,— диде. Мәҗнүн, шатлыгыннан: — Хәзер үк китик! Кайда соң җанан? — диярәк мосахабә итә-итә вә хәйваннарын дәхи ияртеп чаба башлады. Зәет, алдан барып, Ләйләдән сөенеч алдыкта Ләйлә дәхи чәчрәп тышка чыкты. Мәҗнүнне күрдегеннән исерде. Мәҗнүн дәхи бер нәгърә 203
орып егылды. Соңра һушына килеп, Ләйлә Мәҗнүннең әленә 1 ябышып, икесе бер йиргә килеп, Зәет дәхи араларында хезмәт итә иде. Мәҗнүн белән бергә килгән арысланнар вә башка хайваннар, убаның тирәсен коргап, кош та очырмыйлар иде. Бәс, Ләйлә белән Мәҗнүн бер йирдә сөхбәт итәләр иде. Ләкин, сүзләрен әйтә алмыйча, гүя авызлары мөһер¬ ләнеп, бер-беренә багалар гына иде. Гакыйбәт1 2 Ләйлә диде кем: — И минем җан күңелдән гашыйкым! Бу кадәр заманнан бирле гыйшык белән налән3 вә хәсрәт уты белән пәришан булып, фөрьяд- фиган күккә ирешеп, күзләреннән аккан канлы яшьләр түгелеп, бер сәгать күрешергә мең җан белән моштак 4 икән! Шөкер, морадың ха¬ сил булып, күркәмлегем гөлзарына ирешмеш икән! Кирәктер кем, был¬ быллар кеби фөрьяд итеп, тутый кеби сүзгә килдек. Гаҗәптер ки, бер сүз сөйләшмәеб, хәйрәт5 диңгезенә талып калдык. Мәҗнүн, җавап биреп: — И минем вафадарым! Хак тәгалә гөл җәмалыгызны сулдырма- сын! Аяк баскан җирегезгә килеп күрдекем кеби барлыгымда улан һәрбер төк сүәрә китереп 6, мең күңел белән хәлемне аңлатмак идем. Ләкин ул сөрмәле күзләрең нәфсемне тотып, табе туан 7 куймады. Вә сүзгә кадыйр булсам да, гашыйкның беленмәгән нәрсәсе бар? Үз хәленнән булыр һаман гашыйк сүзе, Булмас әйтергә торырлык җитди сүзе. Вә җөмлә сүздән максуд: мөбарәк җәмалыгызны күрмәк идем. Хакка шөкерләр кем, ул дәүләткә ирештем вә сине күрдем. Морадым улды. Башка сүзем калмады, эшем бетте. Яныңда утырдым, әмма ха¬ кыйкатьтә үземдә җан әсәре калмады, һаман бер җансыз сурәт кеби минем бар морадым — аяк астыңа таралып вә аннан да хәлас бу¬ лам 8,— дип, гыйшык ялкыны белән сөйләп, ахырда Ләйләгә вәдагъ итеп 9 Мәҗнүн китте. Үзе белән бергә килгән хәйваннары дәхи китте¬ ләр. Мәҗнүн Ләйлә белән бу ризалашканнан соңра башка бер-беренә юлыкмадылар. Бу урында Ләйләнең гыйшык утыннан хаста булып, ахирәткә китдекедер Нитәккем риваять улыныр ки, Ләйлә илә Мәҗнүн моннан соңра бер-бере белән очрашмадыгыннан кавышу-аерылу турында күктәге бо¬ лытлар белән генә сөйләшә алалар иде. Вә дәртләре хакында: «Аның да дәрте минем дәртем кебек даимә хәсрәт уты белән йөрәген яндыра 1 Ә л — кул. 2 Гакыйбәт — ахыр, нәтиҗә. 3 Налән — елаучы. 4 Моштак — көчле теләк. 5 Хәйрәт — аптырау, хәйран булу. 6 Сүәрә китерү — кайгы китерү. 7 Табе туан — кайгыга тыю. ’Хәлас булу — котылу. ’Вәдагъ итү — саубуллашу. 204
микән?» — дип уйлыйлар. Вә кавышу теләге белән күзләреннән ягмыр данәсе кеби яшьләр агызып, галәмне силләргә1 батырыр дәрәҗәдә иделәр. Бер көнне Ләйләнең хәле нәхуш1 2 булып, вөҗүде куркуга дүнеп, гөл җәмалы сулып, күләгә кебек түшәккә егылды. Анасының гакылы башыннан китеп: — Күзем нуры, ни булды? Гөл җәмалың ник саргаеп сулды? — дидектә Ләйлә дә аһ итеп: — И сөекле анам! Хәятым багына көзге җил исте. Мондан соңра миңа гыйлаҗ3 әйләмәң. Дәрдем гыйлаҗ кабул итмәс. Сырхавым дару кабул итми. Миннән өметеңне әзең. Мине хакка тапшырың. Вә ахирәт хакына хәлаль әйлә,— диде вә анасының маңгаеннан үбеп әйтте: — Анам, синнән рәҗам будыр кем, мин үлгәч табутымның өстен гөлләр вә сөмбелләр илә бизәп, кәфенемне кан белән буя. Гашыйк юлында шәһит улдыгым билгесе булыр. Бу хәл илә дәфен итәсез. Гыйшкы белән сәргәрдан 4 булган Мәҗнүнем кайчан кем минем вафа- тымны ишетеп килсә, мәзарым өстенә утырып, бәне эзләп, туфрагым¬ нан башка билге табалмас. Вә дәрдемнән якасын чәк вә фөрьяд итәр. Вә бер васыятем дәхи: Мәҗнүнем, миннән сиңа ядкяр улып, тәңре әма¬ нәте булсын. Хәкарәт 5 күзе белән бакмыйча, яхшылыкта тотыгыз,— диде. Ләйлә, васыятен тәмам итеп, бер тапкыр «я аллаһ!» дип рухын тәслим әйләде. Анасы һәм башка туганнары фөрьяд итәрәк васыятен җиренә җиткереп, табутка куеп, кабилә халкы белән алып барып дә¬ фен иттеләр. Зәет, Ләйләнең вафатыннан агяһ булып килеп, Мәҗнүнгә хәбәр бирдекедер Качан кем Зәет Ләйләнең вафатыннан хәбәрдар улып, якасын па¬ рәләп һәм кара матәм киемнәре киеп, күзләреннән канлы яшьләр тү¬ геп, Ләйләнең каберенә барды һәм фөрьяд вә фәганләр әйләде. Соңра сәхрага барып, аһ-ваһ илә Мәҗнүннең янына килде. Мәҗнүн, Зәетнең бу хәлен күрдектә, монда бер мосыйбәт6 бар дип, җаны башына чәч¬ рәде: — И ышанычлы дустым! Ни бәлагә очрап, мондый матәм киемнә¬ ре киеп фөрьяд итәрсең? — диде. Зәет, бер тапкыр аһ итеп, елавын башлап: — Өметебез багына көзге җилләр исеп, харап әйләде. һәм язмыш ул назнинны кара туфракка салды,— дигәч, Мәҗнүн бер нәгърә орып егылды вә ничә вакыт мәет кебек яткач, фөрьяд итеп, ташлар белән суккалана башлады. 1 Сил — көчле агым, ташу. 2 Нәхуш — хуш түгел, ямьсез. 2 Г ыйлаҗ— дару, чара. ■* Сәргәрдан — башы әйләнгән. 5 Хәкарәт — хурлау, кимсетү. • Мосыйбәт — бәхетсезлек, кайгы. 205
Соңра Зәет белән мәзарга килделәр. Мәзар өстенә егылып һушсыэ булды. Бер вакыттан соң калкып утырды да ничә көннәр җананы мә- зары янында калды. Соңра янә тауларга китте. Хәле пәришан, вә аны күргән һәр кем ачынуыннан мәрхәмәт итеп еглыйдыр иде. Ахыр аерылышу кайгысыннан күзләреннән канлы яшьләр агызыпг сабыр һәм түземлеге калмыйчан, бер вакыт җананы төрбәсендә 1 ка¬ лып, кулларын күтәреп, бер тапкыр мөнәҗәт итеп: «я аллаһ», диде һәм җаныны хакка тәслим итте. Бер ел буе ул тарафка кем дә килүче булмады. Хәйваннар күрделәр кем, Мәҗнүннең вөҗүде югалып, бары сөякләре калмыш. Мәҗнүннең якыннары сөякләрен Ләйләнең мәзары янына дәфен итеп1 2, ике гашыйкны бер йиргә китерделәр. Вә инде- чын кавышуга ирештеләр. Риваять улыныр кем, Мәҗнүн дари бәкага кичеп 3, рухының кошы кавышу галәменә очканнан соң Зәет килеп, рухларына дога итеп, ике гашыйк хәлләренә даир4 назым, әйтеп, җиһан халкына дастан әй- ләде *. 25. ТАҺИР ИЛӘ ЗӨҺРӘ Равиани асар вә накыйляни дөр нисарь5 шундаг риваять вә мун- даг хикәят кылырлар кем, заманы әүвәлдә бер олуг вә мәшһүр пади¬ шаһ бар иде. Малы вә хәзинәсе, вә гаскәре бик күп иде, бунча солта- нәтлек илә дөньяда һичнәрсәгә ихтыяҗы юк иде. Ләкин дөньяда угыл- кыздан фәрзәнде6 юк иде. Шул сәбәптән һәрвакыт күңеленә бераз кай- гу вә тарлык килер иде. Кайсы вилаятьтә вә кайсы шәһәрдә бер хәким хазикъ вә табип камил 7 ишетсә, илчеләр вә сансыз алтыннар, вә кө¬ мешләр күндереп алдырыр иде. Төрле-төрле мәгъҗүннәр 8 вә дәвалар ясатып ашар иде. Ахырыл-әмер9, һичбер файда тапмагач, хәким вә табиплардан күңеле суынып, аллаһе тәгалә үзе бирмәсә, мәхлук ни кылсын. Бераз заман бу фикер илән калды. Рави әйтер: бу падишаһның шәһәрдән тышра бер бакчасы бар иде, шундаен дилкәшад 10 11 бакча иде кем, әгәр дә эченә күңеле сынык вә кайгылы адәм керсә, шул заман шадман улып, кайгулары куанычка алмашыныр иде. Бу падишаһның һәркайчан күңеленә кайгу вә тарлык килсә, ул бакчага килеп, сәер вә тамаша кылып, күңелен ачып китәр иде. Көннәрдә бер көн падишаның күңеленә бала сәүдасе 11 килеп, утыр¬ мага вә торырга тәкате калмады. Шул заман киемнәрен алмаштырып, 1 Төрбә — кабер өстенә корылган бина. 2 Дәфен итү — җирләү. ’Дари бәкага кичү — мәңгелек дөньясына күчү. 4 Даир — турысында. 5 Төрле әсәрләр турында хикәят итүчеләр. 6 Фәрзәнд— бала. ’Хәким хазикъ вә табип камил — тәҗрибәле, оста врач. 8 Мәгъҗүн — дару. 9 Ахырыл-әмер — ахыр чиктә. 10 Дилкәшад — күңел ача торган. 11 Сәүдасе — теләге. 206
вәзирен янына алып, күнәләрне 1 акрынлап сәер кылып килгәндә күр¬ деләр кем, бер дәрвиш хуш аваз илән кычкырып әйтер ки: — һәркем миңа мең алтын сәдака ихсан кылса, ходай тәбарәкә вә тәгалә ул кемсәнең күңелендә ни максуды булса да бирер,— дип. Падишаһ вәзиренә карап әйтте: — Бу кадәр хәкимнәргә1 2 вә табипларга сансыз алтын сарыф кы¬ лып, бер файдасыны тапмадым. Әлбәттә, бу дәрвишләр арасында са¬ хибе нәфәс әүлияләр 3 күп булыр. Бу дәрвишкә мең алтын биреп, до- гасыны алыйм, бәлки, догасы кабул була торган кемсәдер. Аллаһе тәбарәкә вә тәгалә миңа бер фәрзәнд рузи кылса 4, мең алтын түгел, бәлки бөтен солтанәтем бирсәм кирәктер,— диде, һәм мең алтын чыга¬ рып дәрвишкә бирде. Дәрвиш, алып: — Ходай тәгалә морадыңны бирсен,— диде. Аннан китеп, бакча тарафына бераз сәер кылып, бакчага керде¬ ләр. Бакча эчендә сәйран кылып йөреп, бер агачның янына килделәр. Күрделәр кем, агач каршысында пакь киемнәр кимеш, янына берничә китап вә кара савытлар куймыш бер дәрвиш утырыр, һичкемгә кара¬ мый язу язар. Падишаһ, ул дәрвишне күргәч, дәрхаль5 ат сикертеп, янына барып әйтте: — И дәрвиш, кем син? Вә бу китапларың нидер? Ни һөнәрең бар¬ дыр? Миңа хәбәр биргел,— диде. Дәрвиш сүзгә килеп әйтте: — Мин румаллар остазымын, гыйльме рәмелне 6 яхшы беләмен вә һәртөрле нәрсәләрдән хәбәр бирәмен, бүтән һөнәрләрем күптер,— диде. Падишаһ әйтте: — Минем күңелемдә бер ниятем бардыр. Әгәр дә шул ниятемне белсәң, гыйлемлектә камил икәнең рас булыр,— диде. Дәрвиш кулындагы каләмен падишаһка сонып әйтте: — И адәм, ушбу каләмне тотып, күңелеңдәге сереңне уйла. Гый¬ лемлекнең теләве буенча ниләр заһир булыр 7,— диде. Падишаһ, каләмне кулына алып, минем һич балам булырмы я юкмы, дип күңеленә китерде. Вәзирнең һәм фәрзәнде юк иде. Ул һәм ушбуның кеби уйлады. Каләмне дәрвишкә бирделәр. Дәрвиш, каләмне алып, нокталар сугып, рәмел кагыйдәсенчә әздаде әрбаганың8 берсен берсенә сугып, ниятләрен чыгарды. Күрде кем, бу ният ияләренең берсе падишаһ вә берсе вәзир имеш, һәр икесе бала өчен ният кылмышлар. Дәрвиш әйтте: — Белдем ки, береңез падишаһ вә береңез вәзир, һәр икеңез бала өчен ният кылмышсыз,— диде.— Әмма, и падишаһ, синең бер кыз ба¬ 1 Күчә — урам. 2 Хәким — белекле, акыллы кеше. ’Сахибе нәфәс әүлияләр — сулышлары файда итә торган иагеләр. 4 Бер фәрзәнд рузи кылса — бала бирсә. 5 Дәрхаль — шунда ук. 6 Р у м а л, гыйльме рәмел — багучылык. 7 3 а һ и р булу — билгеле булу, күренү. •Әздаде әрбага — гыйльме рәмелнең бер алымы. 207
лаң булып, вәзирнең ир баласы булыр (әлгыйльме гыйнде аллаһе тә¬ галә '),— диде. Күңеленнән әйтте кем, бу дәрвиш бикяр * 2 кеше түгелдер, моның ку¬ лын үбим дип, дәрвишнең кулларын үпте, дәрвишкә әйтте: — Сәбәп булса инде, сездән булыр,— диде. Дәрвиш, куеныннан бер алма чыгарып, догалар укып өрде һәм, тырнак берлән алманың тап уртасыннан бүлеп, ярымын падишаһка, ярымын вәзиргә биреп, әйтте: — И падишаһым, бер балаң улыр. Әгәр кыз бала булса, исемен Зөһрә куярсыз. Аннан соң вәзиргә әйтте: — Син һәм ушбу тарыйка... кыласың, инша аллаһе тәгалә, бер ба¬ лаң булыр. Әгәр ир булса, исемен Таһир куясың, һәм, боларны бер¬ береннән аермый, икесен бер җирдә тәрбияләп үстерәсез, һәм болар үсеп балигъ булганнарында аллаһе тәгаләнең фәрманы берлә кызыңны Таһиргә бирәсең,— диде.— Әгәр дә бер-береннән аерсаңыз, башларына Фәрһад илән Ширин, Ләйли илән Мәҗнүн, Арзу илән Канбәр, Вамикъ илән Гарәр, Вака илән Гөлшаһ башларына килгән хәлләр шикелле гаҗәп хәлләр килеп, кыямәткәчә телләрдә хикәят улып сөйләнер,—диде. Аннан соң падиша, вәзиренә карап, тәфәккердә3 калды. Шул сә¬ гать куенына кулын тыгып, дәрвишкә мең алтын бирмәкче булып тор¬ ганда, күрделәр: дәрвиш гаиб булган4, җирләреннән җилләр исәр. Дәрвиш качмыш дип, вәзир белән бакчаны берничә мәртәбә әйләнеп актарып эзләделәр. Дәрвишнең әсәре дә юк, таң гаҗәепкә калып, бак¬ чадан чыгып тугры падишаның сараена килделәр. Ахшам җиткәч, падиша илән вәзир ул алмаларны ашап... иртәгесе көн падишаның хатыны илән вәзир хатыны хамилә 5 булып, тугыз ай ун көн тәмам булганда падишаның кыз баласы дөньяга килде, исеме- не Зөһрә кушты. Вакыт җитеп, вәзирнең бер ир баласы дөньяга килде, исемене Та¬ һир куйдылар. Боларга пакизә җарияләр 6 тәгаен кылып, бер җирдә тәрбияләп үстерделәр. Чөн болар икешәр яшьләренә керделәр, бер-бер- сен күрмәсәләр, тәгәрәп еглар ирделәр. Бер җирдә уйнап юаныр иде¬ ләр. Болар биш-алты яшьләренә кергәч, падишаһ бу икесене меллага биреп укыта башлады. Бер-берсен карендәш дип белер иделәр, һәр көн өч мәртәбә меллага барып, укып килеп йөрделәр. Болар шундаен га¬ кыллы вә фирасәтле7 иделәр, гакылларыннан хәзрәт һәм гаҗиз булыр иде. Бу тарыйка8 йөреп, болар унар яшьләренә керделәр. Әүвәл Зөһ¬ рәнең мәхәббәте Таһирга төште. Әгәр гүзәллекләрен бәян кылсак, бу китап кадәре дәхи бер китапны галәхидә 9 язсак кирәк. ’Әлгыйльме гыйнде аллаһе тәгалә — белү алланыкы. 2 Бикяр — буш. 3 Тәфәккер — уйлану, фикерләү. 4 Гаиб булу — юкка чыгу. 6 Хамилә — йөкле. 6 Пакизә җарияләр — таза һәм чиста хезмәтче кол кызлар. 7 Фирасәтле — зирәк, зиһенле. 8 Тарыйка — шул рәвешчә. 9 Галәхидә — аерым. 208
Әлкыйсса, Зөһрәнең гыйшкы көннән-көн зиадә улып сабыр кыла алмады. Беркөн Таһир уйкуда ятыр икән, Зөһрә, моны күреп, имде форсад2 вакыт таптым дип, Таһирның агызыннан үбеп, бүсәләр3 алды. Ул сәгать Таһир уйганып күрде ки, Зөһрә үзенең гүзәллек бостанын¬ нан мивә 4 вә чәчәкләр өзмәгә вә тиермәгә килеп тормыш. Аннан Зөһрә¬ гә карап әйтте: — И оятсыз кыз, мин синең кардәшеңмен, бу кылган эшләрең оят түгелме? — дип, Зөһрәне шелтәләп, каты сүзләр әйтте. Зөһрә, берничә көн үпкәләп, меллага ялгыз барып укый башлады. Әлкыйсса, Зөһрәнең шулкадәр мәхәббәте артты кем, намус вә ихты¬ яр кулыннан китте вә көндез Таһиргә тынычлык бирмәс булды. Ни¬ кадәр улса да, асла йөзенә карамас иде, бу минем карендәшемдер дип белер иде. Янә бер көн Таһир йоклар иде, Зөһрә янә килеп агызын¬ нан бүсәләр алды. Уйганып: — И әдәпсез кыз, синең әдәпсезлегең,— дип ачыйгланып, Зөһрәгә кул озатты. Зөһрә ул кичә-көндез уйку алмай, аш эчмәй хак тәгаләгә зарилык кылып 5 айганы: — Пәрвәрдикяр 6 рәхима, кодрәтең киң, ходая, Мин бичара колыңа рәхим кылсаң, ходая. Таһирҗанның хәсрәтен бар кылып сән, ходая; Ачык йөзен күрмәгә зар кылып сән, ходая. Мәхәббәтем ярасын бирсәң икән, ходая, Гыйшык утын Таһир һәм күрсә икән, ходая. Гыйшкым чигеп күрмәсә, ул кадеремне белмәстер; Гашыйкларның сүзене колагына элмәстер. Андыйн соң хак тәгалә Зөһрәнең догасыны кабул кылып, Таһирда гыйшык уты заһир булды, Зөһрәгә көндин-көнгә сүзләр әйтмәгә баш¬ лады. Зөһрә моны белгәч Таһиргә наз кылып каты сүзләр әйтә баш¬ лады. Егетләргә мәгълүмдер, әгәр дә хатын-кыз җәмәгате егетләр та¬ рафыннан зәррәчә мәхәббәт сизмеш улсалар, кәнделәрене7 назга чи¬ геп, дәрдемәнд8 егетләрне харап итәрләр. Әлкыйсса, Таһир, гыйшкы- ның катылыгыннан, йөргән-утырган җирен белмәс иде. Бу хәл үзәренә бераз көн үтте. Рави 9 шундаг риваять кылыр ки, Зөһрәнең шәһәре тышында бер чишмә бар иде. Вә ул чишмәнең янында бер бакчасы бар иде — тел¬ ләр васфында 10 гаҗиз иде, вә ул бакчаның эчендә бер сарай бар иде — карарга күзләр камашыр иде, рум вә һинд осталары бина кылмыш иде. 'Зиадә улып — арта барып. 2 Форсад — уңай. 3 Бүсәләр алу — үбү. < Бостаныннан мивә — бакчасыннан җимеш. 5 Зарилык кылып — зарланып. 6 Пәрвәрдикяр — барча тереклекне тәрбия итүче алла. 7 Кәнделәрене — үзләрен. 8 Дәрдемәнд — кайгылы. 9 Рави — сөйләүче. 10 Васфында — сыйфатлауда. 14 3-604 269
Бер көн Зөһрәнең җаны тарыгып, ул бакчадагы сарайның чарлагына менеп, суга каршы утырды. Әмма Таһир моны тоймыш иде. Ул дәхи артыннан килеп Зөһрәнең каршысына утырды. Әмма Таһир ул көн үзе вәзир углы икәнлегеннән хәбәр алмыш иде, Зөһрәнең һәм падишаһ кызы икәнлеген белгән иде. Зөһрә күңеленнән әйтте, бу Таһир минем карендәш түгел икәнемне белдеме, белмәдеме дип, сынамак өчен Та¬ һирга бер бәет айганы: — Серем илән сердәш сән, юлым илән юлдаш сән; Кулың миннән ал, Таһир, син миңа карендәш сән. Таһир каршы җавап айганы: — Сер илән сердәшем син, юл илән юлдашым син, Мин вәзирнең угылымын, син нинди кардәшем син? Андыйн соң Зөһрә бер шигырь әйтте: — Тәкъдир җитеп, сөепмен, күп бәетләр сөйләпмен, Хур кызыннан гүзәлне сукканыңа көепмен. Таһир җавап бирде: — Күп гөнаһны кылыпмын, инде алдыңа килепмен, Җаным сөйгән Зөһрәҗан, кич, дип өмет кылыпмын. Зөһрә янә әйтте: — Гашыйкым син, Таһирем, мәгъшукым син, Таһирем, Җисмем эчендә — җаным, кил, үбешәлем, Таһирем. Андыйн соң Таһир, торып, Зөһрәнең муенына сарылып, агызла- рындыйн бүсәләр алды. Зөһрә дәхи Таһирнең гөлрөхләреннән ‘, ләгыль- ләбләреннән 1 2 сулы шәфталулар алды 3. Андыйн соң торып, янә әүвәлге сарайларына килделәр вә, әүвәлге кебек, меллага китеп укый башла¬ дылар. Әмма форсат вә буш вакытларында бүсәләр алышып, бер-бер¬ ләренә шигырьләр әйтешерләр иде. Чөн 4 болар уникешәр яшьләренә керделәр. Боларны күргән кеше егермешәр яшендә дип хыял кылыр иде. Болар ул кадәр гүзәл иде кем, бер кәррә 5 йөзләрен күргән адәм, аһ, дәхи бер мәртәбә күрсәм иде, дип зар чигәр иде. Көннәрдә бер көн Таһир илә Зөһрә икесе ул чишмә янындагы бакчага килеп сәйран кы¬ лып, бер агачның күләгәсендә- утырдылар. Үзләренең хәлләренә мөна- сип6 шигырьләр сөйләштеләр. Әүвәл Таһир Зөһрәгә бер шигырь ай¬ ганы: 1 Г ө л р ө х — алсу бит. 2 Л агы л ь лә б — якут кызыл ирен. 3 Сулы шәфталулар алды — суырып үпте. 4 Чөн — кайчан. 5 Кәррә — тапкыр. 6 Мөнасип — туры килә торган. 210
— Зөһрә, минем ханым син, җисем 1 эчендә җаным син, Башым белән җаннарым корбан булган ярым син. Зөһрә каршы җавап бирде: — Таһирҗан, син имәсме? Мин бер колың имәсме? Җандыйн татлы булган соң, һич җан сине сөймәсме? Андыйн соң Таһир Зөһрәгә әйтте: — И минем Зөһрәм, әгәр дә мин дөньяда сездән гайре яр сөйсәм, өемә җитмәен, әгәр дә сез дә бездән бүтән яр сөйсәнез, хак тәбарәкә вә тәгаләдән теләймен ки, сез шул сәгатьтә һәлак буласыз,— диде. Зөһрә, Таһирдән бу сүзләрне ишетеп, Таһиргә әйтте: — И минем җан ярым, әгәр синнән бүтән яр сөйсәм вә гайрегә күңел бирсәм, морадыма җитмәем,— диде.— Әгәр атам мине гайре ке¬ шегә касд кылса 1 2, үземне һәлак кылырмын,— дип, кауле карар 3 вә видаг4 кылыштылар, вә антлар итеп бер-берсен ышандырдылар. Ан¬ нан соң бер-берсенә сарылышып бүсә алыштылар вә бер-берсенә вәгъдәгә мөнасип вә муафикъ шигырьләр әйтештеләр. Зөһрә бу шигырьне әйтте: — Таһир, кара кашыңны, бичара кылдың башымны, Кайтасым юк вәгъдәдән, дарга асканда башымны. Таһир җавап бирде: — Таһир дигән исмем бар, пакь көмештәй җисмем бар, Башым киссәң, вәгъдәдән кайтмый торган эшем бар. Андыйн соң ул бакчадан торып, әүвәлге сарайга килеп, янә әүвәл¬ гедәй язарга башладылар. Берничә көн бу хәл илән калдылар. Әл- кыйсса, Таһирнең гыйшкы көннән көнгә артып, бер көн күрде кем, бер остад вә уенчы адәм саз вә сорнай уйный. Таһир, бу авазны ишетеп, гыйшыклары яңарып, бик әсәрләнде. Бу остаддан саз вә сорнай тарт- макны өйрәнмәгә касд кылды. Таһир, бу уенчыдан берничә ай өйрә¬ неп, уенга бик оста булды. Зөһрә, Таһирнең өйрәнгәнен күреп, шәһәр¬ дән бик оста уенчы хатын алдырып, ул һәм берничә айда өйрәнеп җитте. Болар бер-берсенә каршыга каршы бәетләр вә шигырьләр сөйләшер ирделәр. Бу икесе саз вә сорнай чалмакта шулкадәр маһир улдылар, хәтта ул заманда алардан оста уенчы булмады. Бу икесе бер көн каршылашып сорнай уйнап утырганда, Таһирнең гыйшкы куәтлә¬ неп Зөһрәгә гыйшык тарафыннан шигырь әйтте: — Хакыйкать яр син, Зөһрәҗан, зөлфидар 5 син, Зөһрәҗан; Сабырым белән карарым син алыпсың, Зөһрәҗан. 1 Җисем — тән, бәдән. * К а с д кылу — теләү. 3 Кауле карар — сүз бирешү. 4 Видаг кылу — аерылу. 5 Зөлфидар — бөдрә чәчле, бөдрә чәч иясе. 14» 211
Зөһрә каршы җавап бирде: — Сорнай тотып уйнавың гакылларым алыптыр; Күзләрең тегеп каравың сүнмәс утлар салыптыр. Таһир каршы сөйләде: — Гыйшкыңнан шәрап эчепмен, җан сөрмәдән кичепмен; Күрсәм йөзең, кан белән яшь аралаш сачепмен. Алды Зөһрә: — Рөхләре гөл Таһир сән, ләгыльдәй мәел1 Таһир сән; Күздән аккан яшьләрем миһербан кыл, Таһир сән. Алды Таһир: — Зөһрә, рөхләрең гөлдәй, Таһир аңа былбылдай, Кара зөлфең, Зөһрәҗан, кар өстендә сөнбелдәй. Алды Зөһрә: — Сән кардәшсең яшемдә, гыйшкың уты башымда, Көндез уем син идең, кичтә күрдем төшемдә. Алды Таһир: — Аһу нәркис күзем 2 син, «җан-җан» дигән сүзем син, Җиһан эчрә мислең3 юк, фирдәвестә 4 хурым син. Алды Зөһрә: — Кайгыдан дәрья тавыпмын, кимә ясап салыпмын, Рәхим кылсаң, Таһирем, чарасыздай калыпмын. Алды Таһир: — Шаһзадәдәй тугандыр, гакылым тәмам алгандыр, Син мең яшә дөньяда, Таһир сиңа корбандыр. Алды Зөһрә: — Син хупларга солтан 5 син, хурлар илә гыйльман 6 син, Фиракыңда 7 Зөһрәне үлтермә: мөселман син. ‘Ләгыльдәй мәел — якутка охшаш. 2 Аһу нәркис күз — кыр кәҗәсенеке кебек матур күз. 3 Мислең — охшашың. 4 Фирдәвес — оҗмах. 5 Хупларга солтан — яхшыларга солтан. * Гыйльман — яшь егет. 7 Ф и р а к — аерылышу. 212
Алды Таһир: — Миңа бер юл иттең син, күз яшем күл иттең син, Булмас идем сиңа кол, бераз сабыр иттең син. Алды Зөһрә: — Мең наз илән маһир син, кара күзем, Таһир син, Якма фиркать утына, аһу 1 күзем, Таһир син. Алды Таһир: — Күңелемә яра иткәнең, кайда чара иткәнең, Мәһрең килеп хәлемә кайда чара иткәнең? Алды Зөһрә: — Таһир җаным, солтаным, җаным кылсам корбаным, Үлсәм гыйшкың юлында, шулдыр сиңа дәрманым. Әлкыйсса, мондыйн соң Зөһрә берлә Таһир, бер-беренә сарылып, кочаклашып еглаштылар. Бонларның мәхәббәтләрендә һич кимчелек юк иде. Андыйн соң аерылышып, нәркис* 2 күзләреннән гөл йөзләренә яшьләр агып, гакыл китә язып, Таһиргә Зөһрә бу шигырьне әйтте: — Ал киткән сән буеңча, сәйран кылыйк туйганча, Гакылым хәйран улгандыр, фирак сүзен тойганча. Каршысына Таһир әйтте: — Фиркать уттан тау икән, ул тау мине зар иткән, һәр кушылмак соңында бер аерылмак бар икән. Андыйн соң болар бер-берсенә дәхи сарылышып вә кочаклашып ег¬ лаштылар. Әмма нидән еглаганнарын үзләре һәм белмәс иделәр. Ха- сыйле кәлам3, сүзне кыска кылыйк, бераз кәеф корыйк. Болар унби¬ шәр яшьләренә керделәр. Яшьләре артканынча, мәхәббәтләре һәм арт¬ ты. Әмма сезләр кыйссаны бу тарафтан тыңлаңыз. Әлкыйсса, равиләр андаг риваять кылырлар ки, ул падишаһның бер гарәп кол хезмәткәре бар иде, бозыклыкка гаять мәел5, кылгучы хәрыйс мәлгун4 иде. Таһир илә Зөһрәнең бер-беренә мәхәббәт итеп каршулык шигырь әйткәннәрен бераз тоймыш иде. Шул заман хәсуд5 тамырлары кузгалып, күңеленнән әйтте ки, бонларны яхшылап күзә¬ теп хан берлә ханымга гарыз кыламын 6, диде. 'Аһу — болан. 2 Нәркис — чәчәк исеме, нарцисс. 3 Хасый л е кәлам — сүзнең кыскасы. 4 Хәрыйс мәлгун — комсыз, әшәке. s Хәсуд — көнчелек. •Гарыз кылу — әйтеп, сөйләп бирү. 213
Әмма беркөн Таһир илә Зөһрә бакчага китмәкче булдылар. Гарәп, боларны күреп, тиз заман яшеренеп, болардан әүвәл бакчага кереп, бер куе яфраклы агачның башына менеп посып утырды. Бер заманнан соң Таһир илә Зөһрә, бакчага кереп, хикмәте хода, ул гарәп поскан агачның төбенә килеп ултырдылар вә, бер-беренә мәхәббәтләрен гарыз кыйлып, күп шигырьләр сөйләшеп, бәгъдә 1 торып сарайга килделәр. Бу мәлгун гарәп, бу хәлләрне күргәч, иренен тешләп ханымга йөгереп барып, Таһир илә Зөһрәнең бер-беренә әйткән мәхәббәтләренә бәян кылып гарыз кыйлды: — Тәкъсыйр 1 2 ханым, сезләргә мин бер сүзем әйтәем, Бер серемне сезләрдән аяп саклап кайтаен. Ялган кеби сүземез, колак салып торыңыз, Таһир белән бакчада уйнап калды кызыңыз. Кызганам мин үзеңне, җандай күргән кызыңны, Хөрмәтләгән Таһирең аздырыпди кызыңны, Тәкъсыйр, кызың азыпди, тугры юлдан языпди, Тугры дигән Таһирең яман уйлар салыпди, Күңелегезгә якса да, Алтын сарай бакчада, Күп азгынлык бар икән Таһир белән ханчада. Кочаклашты икәве, муенлашты икәве, Авызлашып үбешеп, күп уйнашты икәве. Сездәй ханым кызына күзен салмас булырмы? Хыянәтче колына җәза кыйлмас булырмы? Әлкыйсса, ханым, гарәптән мондый сүзләрне ишеткәч бик ачыйг* ланып, шул заман ханга барып, гарәптән ишеткәнен бер-бер нәкыйль әйләде3. Ышанмасаңыз, гарәпне хозурыңызга чакыртып сораңыз, диде. Хан шул заман гарәп мәлгунне чакыртып: — Тиз күргәнеңне әйт,— диде. Гарәп мәлгун күргәнен бер-бер ханга гаян вә бәян әйләде4. Аннан соң хан, фикергә төшеп, кызымны Таһиргә бирсәм кирәк дип, туй ярагын белгертеп, ханымга карап әйтте: — Бер уй кылсам кирәктер, йортым җыйсам кирәктер, Кызым кушып Таһиргә, туен кылсам кирәктер. Алтын сарай төзетеп, гәүһәр белән бизәтеп, Уенчылар уйнатып, туен кылсам кирәктер. Алтын өйләр салдырып, йортым җыйсам кирәктер, Торгын 5 атлас җәйдереп, туен кылсам кирәктер. Араб-шәраб6 кайнатып, гәүһәр белән бизәтеп, Пәһлеваннар сыйлатып, туен кылсам кирәктер. Мең аргамак җаратып, шаһзадәләр алдырып, Уенчылар соратып, туен кылсам кирәктер. 1 Бәгъдә — соңыннан, ахырдан. 2 Тәкъсыйр — олы кешеләргә эндәшкәндә әйтелә торган сүз. ’Нәкыйль әйләү — сөйләү. 4 Гаян вә бәян әйләү — ачыклау, белдерү. 6 Торгын — ефәк, кытай ефәге. 6 Араб-шәраб — эчемлек. 214
Алтын тирәк җундырып, асыл кошлар кундырып, Гәүһәр касә сондырып, туен кылсам кирәктер. Хәзинәмне ачтырып, энҗе-мәрҗән сачтырып, Йөк-йөк биюм арттырып, инде кушсам кирәктер. Вәгъдәм көне җиткәндер, бирер көнем җиткәндер, Җан кызымның туены күрер көнем җиткәндер. Әлкыйсса, ханым, ханнан бу сүзләрне ишетеп, сүзенә разый бул- май, ханга карап әйткәне: — Уеңа күңелем салмасмын, сүзеңә колак салмасмын, Мондай туйлар кылганга һич тә разый булмасмын. Ханлар башы булсаң да, кызның җаен белмисең. Олуг солтан булсаң да, кыз ваемын җыймыйсың. Борынгы үткән ханлардан, талай 1 гашыйк баллардан 1 2, Кияү булган бар микән Таһирдаен җаннардан. Ардаклаган 3 ялгызын, күз өстендә бер кызын, Вәзир затка бирерме карап торган бер кызын? Ханзадәләр килмиме? Шаһзадәләр килмиме? Җиде оҗмах хурыдай нур егетләр килмиме? Ишеткән җан колактан, бар да гыйшык тота, ди; Гайрәтеңнән куркып ул серен эчтә тота, ди. Бу кызыңның гыйшкыннан бары да кан йота, ди; Бу ни дигән хурлыктыр, бу ни дигән зурлыктыр, Вәзир затка кыз биргән, бу ни дигән хурлыктыр. Вәзир затка кыз биргән ишетмәдем, күрмәдем, Кызым биреп Таһиргә, ханым булып йөргәнем. Әлкыйсса, хан, ханымнан мондаг сүзләрне ишетеп, ханымның күңе¬ ле юклыгын белде вә ханымга карап әйтте: «Мин, үз күзем берлә күрмәенчә, бу гарәпнең сүзенә инанмасмын»,— дип. Гарәпкә әйтте: «Болар бакчага киткән вакытларында миңа килеп хәбәр бирәсең, үз күзем берлә күрим»,— диде. Берничә көн кичкәннән соң, Таһир илә Зөһрә ул бакчага сазларын вә сорнайларын алып килделәр вә бер агачның каршысында мосахәбәт итеп4 еглаштылар. Әмма ул гарәп мәлгун боларның киткәнен күрмеш иде. Форсат табып (мәшһүр сүз¬ дер: су тынар, дошман тынмас), дәрхаль барып, падишаһка гарыз кыйлды. Падишаһ, җиреннән торып, һичнәрсәгә карамый тугры ул бакчага барып, ерак җирдән боларны сәер вә тамаша кылып карап торды. Әмма боларның дөньядан һичбер хәбәрләре юк. Хан күрде кем 5, болар бер-беренә гаҗәеп шигырьләр әйтешерләр. Әмма, хикмәти хода, ул көнне болар һичбер бүсә алышмадылар. Җан сүзе илә Таһир Зөһрәгә әйткәне; 1 Талай — куп, байтак. 2 Баллардан — балалардан, егетләрдән. 3 Ардаклау — кадерләү, иркәләү. ‘Мосахәбәт итеп — сөйләшеп, серләшеп. 5 Кем — ки. 216
— Атаң падишаһ булгандыр, бак, дәүләте тулгандыр, Сезне безгә бирмәгә шаһым вәгъдә кылгандыр. Вәгъдә кылган көннәрне күрер микән күземез, Хәсрәт белән, булмаса, үтәр микән көнемез. Бу хәсрәтем бетәрме, вәгъдә көне җитәрме? Аһ-фәганым ', булмаса, гомерем буе китәрме? Зөһрә Таһиргә каршы бу шигырьне әйтте: — Ханнар гакыл кора, ди, сүзендә рас тора, ди, Тәхтем бирәм, дисә дә, вәгъдәсендә тора, ди. Әлкыйсса, бонлар бер-берсенә вәгъдәгә муафыйк бәетләр вә ши¬ гырьләр әйтештеләр. Мәгәр Таһир ул кичтә бер төш күрмеш иде. Ул төш бу иде кем, Таһир Зөһрәгә барыр иде, Зөһрә һәм Таһиргә каршы килер икән. Нагяһ1 2 күрде кем, Зөһрә яныннан бер кара эт, Таһиргә каршы килеп, Таһирнең юлын камалап торды. Әмма Таһир элгәре бар- мага шул кадәр җан көч илән омтылып карады, һичбер дәрман бул¬ мады. Таһир бу эшкә хәйран булып торганда, бер оргачы3, ана эт дәхи пәйда булып, бу икесе Таһиргә хәмлә кылдылар4. Таһир, ахырыл- әмер чарасыз булып, каерылып качты. Анлар артыннан кудылар. Таһир бу хәлне күреп уйганып китте. Төшне юрап белде кем, аерылачак кү¬ ренер. Шул төшенә муафыйк кыйлып, Зөһрәгә бер шигырь әйтте. Назмы Таһир: — Бүген бер төш күрепмен, хәйран булып торыпмын, Алтын сарай эчендә, зар-сәргәрдан 5 йөрепмен. Зөһрәҗанга барам дип, юлга кадәм салыпмын 6, Этләр килеп камалап, гаҗиз булып калыпмын. Этләр килеп кашыма, кайгу салды башыма; Як-ягымнан камалап, касд кылдылар башыма. Канча омтылып карасам, бара алмадым һәр якка; Ике эт хәмлә кылади бер ягымнан бер якка. Әлкыйсса, Зөһрә солтан, Таһирнең төшен юрап, бер назым айганы: — Таһир, төшең кара икән, мөшкел эшең бар икән, Гарип башың кыенлык күрер көне бар икән. Күргән этең дошман ул, арамызга төшкән ул, Икемезне күзәтеп, күп серләрне чишкән ул. Сине миннән аерыр ул, канатымнан каерыр ул, Моңлы башлы гарипкә күп золымнар кылыр ул. Каршысына Таһир бер назым әйтте: — Фиркать сүзе артади, тәннәрем ут тартади, Гыйшык җиле, белмәймен, кай җирләргә атади. 1 Аһ-фәган — кайгы-хәсрәт. 2 Нагяһ — кинәт. 3 Оргачы — теше. 4 Хәмлә кылу — һөҗүм итү. 5 Зар-сәргәрдан — каңгыру, баш әйләнү. 6 Кадәм салу — адым ясау, атлау. 216
Зөһрә янә әйтте: — Күңелем гирьян 1 улгандыр, җегәрем 1 2 бәрьян 3 улгандыр, Ялган дөнья, Таһирем, синсез харам улгандыр. Аннан соң болар торып сарайларына рәван улдылар, әмма пади¬ шаһ боларны карап торыр иде. Боларның бер-берсенә раст мәхәббәт¬ ләре булганын белеп, әүвәлге вәгъдәсе буенча: — Зөһрәне Таһиргә бирсәм кирәктер,— диде һәм, сараена килеп, туй-муй әсбабын хәзерләтмәгә башлады. Әмма Зөһрәнең анасы ханым, падишаһның уен белеп, моның хилафына 4 хәйлә эзли башлады. Мәгәр ул шәһәрдә бер сихербаз остад җадугир 5 кортка бар иде. Тиз заман ханым ул кортканы чакыртып китертте вә Таһир берлә Зөһрә арасын¬ да булган мәхәббәтләрен бер-бер сөйләде. Дәхи падишаһның сәер кылып боларны күргәннәрен, дәхи Зөһрәне Таһиргә бирмәк булганын бер-бер сөйләде вә әйтте ки: — И кортка, минем Зөһрәне Таһиргә бирергә һич күңелем юктыр. Аның өчен минем кызым падишаһ кызыдыр, шаһзадәләргә лаектыр, вә бу Таһир — вәзир углы. Әлбәттә, син бер гыйлаҗ6 * кыл, падишаһның Таһирдән күңеле суынып, бирмәстәй булсын,— дип, карчыкка күп нияз кылып 1, йөз алтын чыгарып бирде.— Әгәр бу мәслихәтне кылсаң, мең алтын дәхи бирермен,— диде. Аннан соң ул җалмавыз җадугир сарайдан чыгып тугры өенә ки¬ леп, сихер торбасын янына алып, падишаһны суытмак өчен бераз си¬ хер әйтте. Аннан соң бер яңа мәзардан 8 туфрак алып, бер әфсүн укып өф-теф кылып, Зөһрәнең анасына китереп тапшырды вә әйтте ки: — И ханым, бу туфракны ширбәт эченә салып, падишаһка эчер¬ сәң, күп гаҗәепләр күрерсең,— диде. Ханым дәхи ул туфракны алып, ярар, кимперем 9, дип, бераз заман саклап куйды. Беркөн падишаһ ширбәт эстәде. Ханым дәхи тиз заман мәзкүр туфракны катыштырып, падишаһка китереп сонды. Ханның дәхи бик сусаган вакыты иде, алай-болай карамыйча ширбәтне эчте. Шул заманда падишаһның кү¬ ңелендә нәфрәт вә салкынлык пәйда булды. Дәрхаль, Таһир сарайдан чыксын дип, Таһирне Зөһрәдән аерып, икенче өйгә куйдырып, вәгъ¬ дәсен сындырды. Аннан соң Таһир илә Зөһрә, берен бере күрә алмый, хәсрәт вә кай¬ туда калдылар. Киң дөнья һәр икесенең башына тар булды. Таһир гашыйк кичә-көндез тәкать тота алмады. Зөһрәнең гөл җәмалыннан 10 мәхрүм булганга, һәрвакытны еглар иде. һәрвакытта гыйшкы куәтлә¬ 1 Гирьян — елаучы. 2 Җ е г ә р — бәгырь. 3 Бәрьян — яну. 4 Хилафына — киресенә. 5 Җадугир — сихерче. 6 Гыйлаҗ, — дару, им. ■Нияз кылу — ялвару. 8 М ә з а р — каберлек, зиярәт. 9 Кимпер — карчык. ’о Җ ә м а л — матурлык. 217
неп, өеннән чарасыз чыгып, баг-бостаннар гизеп, сорнай вә сазлар уй¬ нап, күңел аулар иде. Баг-бостан эчендә Таһир гашыйкның әйткән бәетедер: — Яшем баскан күземне, хәсрәт алган үземне, Гаеп итмәгез, дусларым, аһ-зар әйткән сүземне. Шатлык көнем үткәндер, аһ-зар көне җиткәндер, Зөһрә ярдан аерылып, күп заманнар үткәндер. Таһир гашыйк, ушбу тарыйка 1 күңелене аулап, төрле-төрле ши¬ гырьләр вә назымнар язып, бәгъзы Җирләргә ташлар иде. Бәгъзы га¬ шыйклар табып, мәҗмугаләренә1 2 вә китапларына язып теркәп куяр иделәр. Боларның бер-берсенә гашыйк булып вә бер-берендин аерыл¬ ганнары бөтен галәмгә шаигъ булды3. Таһир, бәгъзы вакытта нәфис вә моңлы шигырьләр вә назымнар язып, хатыннар аркылы Зөһрә сол¬ танга күндерер иде. Бераз заман бу хәл илән калдылар. Әлкыйсса, Зөһрәнең гыйшкы көндин көнгә зиадә улып, бикарар 4 5 улып ул сарай¬ да һәргиз тормас булды. Беркөн атасы ханга күп нияз кылды, әйтте: — И ата, миңа фәлән җирдә олуг кәрван юлына каршы бер сарай бина кыйлдырсаңыз, килгән вә киткәннәрне сәер вә тамаша кылыр идем,— диде. Хан дәхи: «Хуп, кызым»,— дип, шәһәрдәге осталарны җыеп, Зөһрә теләгән җиргә бер сарай бина кылмага боерды. Осталар җыелып, шунда ук биек чарлаклы сарай салдылар ки, түбәсенә кара- саңыз, бүркеңез төшәр иде. Эчен алтын-көмеш берлән бизәтеп, тор¬ гын 6 атлас җәйдерде. Зөһрә солтан ул сарайга ялгыз килеп тора тор¬ ган булды. Янында анасы илән бер тугма апасыннан бүтән кеше юк иде. Беркөн Зөһрәҗан кулына саз вә сорнай алып уйнап утырганда әйтте ки: — И апа, синнән бер сөалем бардыр, зинһар, бездән яшермәй туг¬ ры әйтәсез,— дип күп ниаз кылды. Апасы: — Сөалеңне әйтеңез, сездән яшермәймен,— диде. Зөһрә атасының холыкларыннан гафил иде. — Таһирне сарайдан ни өчен чыгарып бүтән җиргә куйдылар, сә¬ бәбе ни икән? — диде. Апасы әйтте: — И солтаным, сезнең Таһир илән бер-береңезгә мәхәббәтләреңез- не гарәп кол сизеп анаңыз ханымга барып чакмыштыр. Аннан соң ха¬ ным ханга әйтеп, хан сезләрне бәет, шигырьләр сөйләшкәннәреңезне аңлап, үз күзе белән күргән соң, Таһирне сарайга кермәсен дип әмер кылды,— диде,— һәм алай булса да падишаһның сезләрне Таһиргә бир- мәккә ниятләре бар иде, анаңыз разый булмады, хәтта хан туй әсбабы¬ ның берничәсен хәзерләтеп куйган иде, анаңыз, бу хәлне күреп, шәһәр¬ дән бер сихербаз карчык китертеп, падишаһның күңелене Таһирдән суытмак өчен бер хәйлә кыл дип, ул карчык җалмавызга күп мал бир- 1 Тарыйка — рәвешчә. 2 Мәҗмуга — җыентык. 3 Галәмгә шаигъ булу — дөньяга билгеле булу. 4 Бикарар — карарсыз, тынычсыз. 5 Т о р г ы н — кытай ефәге. 218
мештер. Аннан соң ул карчык, алай булса ярар дип, бер нәрсә кылып, падишаһның күңелене суыткандыр. Падишаһ хәзер дә сезләрне күзәт¬ мәгә каравылчылар вә һәр ягыңызга күзәтчеләр куеп, кичә-көндез сез¬ ләрне тикшереп йөрерләр,— диде. Зөһрәҗан апасыннан бу сүзләрне ишеткәч, урыныннан кузгалырга тәкате калмаенча, гакылы башыннан китеп, биһуш * 1 булды. Апасы, бу хәлләрне күргәч, сөйләгәнлегенә бик үкенде. Әмма ни чара? Зөһрәнең йөзенә гөл сулары сибеп, аяк-кулларын сыйпады. Зөһрә бер заманнан соң күзләрен ачып, аһ итеп күкрәкләрен уып, нәркис күзләреннән гөл йөзләре өсләренә энҗү яшьләр сил2 булып агып төште. Аннан соң Зөһрә бу серләрне һичкемгә белдерми күңелендә саклады. Беркөн Зөһрә солтанның җаны тарыгып, сарай чарлагыннан кил¬ гән вә киткән адәмнәрне сәер вә тамаша кылып утырганда күрде кем, бер кемсә Таһир гашыйкның шигырь вә назымнарын хуш аваз илә ерлап үтеп барыр. Зөһрә моннан бу шигырьләрне ишеткәч, гыйшкы куәтләнеп, киемнәрене вә якаларыны парә-парә әйләде. Әлкыйсса, бу тарафтан Таһирнең гыйшкы һәм кузгалып, кулына сорнайларын алып, баг-бостан эчендә сәер кылып, шигырьләр әйтеп йөрер иде. Күңеленә килде кем, Зөһрәҗанның сарае каршысына барып, гөл йөзене күрәен дәю. Тугры сарайның каршысына килеп, чарлак тәрәзәсенә карап бер назым әйтте: — Бирик дигән вәгъдәңне онытыпсың, Зөһрәҗан; Камил биргән күңелене суытыпсың, Зөһрәҗан. Җан юлыңда гашыйктан хәбәрең юк, Зөһрәҗан, Зар-сәргәрдан, гариптән хәбәрең юк, Зөһрәҗан. Гашыйк ярлар мәгъшукка хәбәр салмас булырмы? Чын хакыйкать яр булса, хәбәр алмас булырмы? Әлкыйсса, Зөһрә, Таһирнең хуп авазларын ишетеп, дәрхаль тәрәзә¬ нең канатларын ачты. Әмма апасы, Зөһрәнең бу хәлләрен күреп: — И солтаным, бераз сабыр кылып, ачмай торсаңыз ни булыр? Чөнки сезләрне күзәтчеләр күзәтерләр. Бәнагяһ безләрне күрсәләр, яхшы булмас,— диде. Әмма Зөһрә бу сүзләрне колагына алмады, оят, намусны куеп, Таһиргә җәмал күрсәтеп, бер шигырь әйтте: — Кайгы булган юлдашым, мәхбүс булган гөл башым, Таһир, күңелем калдырма, гыйшкың — минем моңдашым. Таһир әйтте: — Шаһзадә кыз булсаң да, тормадың син вәгъдәдә; Чын гашыйкым булсаң да, тормадың син вәгъдәдә. 1 Биһуш — һушсыз. 1 С и л — көчле агым, ташкын. 219
* * * Андыйн соң Таһирнең җәмалын күреп, гакылы башыннан китә язып калды. Әмма Таһир никадәр бәет әйтсә, һәммәсендә: «Вәгъдәсез Зөһрә»,— диде. Андыйн соң Таһир Зөһрәгә әйтте: — И җан Зөһрә, безнең аерылуыбызга сәбәп нидер? — диде. Зөһрә: — Гарәп кол илән сихербаз карчык сәбәп булгандыр,— диде. Әлкыйсса, боларның бер-беренә шигырьләр әйтешкәннәрен күреп, дәрхаль ул гарәп мәлгунга хәбәр бирделәр. Ул тиз заман падишаһка барып хәбәр бирде. Падишаһ, ул мәлгуннән бундый сүзләр ишетеп, тәмам ачыйгланды һәм Таһиргә күп гаскәрләр күндерде. Гаскәрләр ки¬ леп күрделәр кем, Таһир илән Зөһрә бер-береннән аерылмага муафыйк шигырьләр әйтешерләр. Таһирнең янында корал юк иде. Гаскәрләр Таһирне камап тотып падишаһ хозурына килтерделәр. Падишаһ зиадә ачуыннан, әүвәлге вәгъдәсен онытып, җәлладка кычкырып: — Тиз шул хыянәтче баланың башын кис, җиһанда исеме вә җис- ме калмасын, вә калганнарга гыйбрәт булып, икенче мәртәбә һичбер кеше падишаһның сараена рөхсәтсез касыд кылмас,— дип әмер кылды. Шул заман вәзирләре, аяк үзрә торып, һәммәсе Таһирне падишаһтан теләделәр. Боларның теләген кабул кылып: — Канын сезгә багышладым, ләкин бу шәһәрдә тормасын, Мәр- дин шәһәренә җибәрелеп, хибес 1 кылынсын,— диде.— Вә әгәр дә бу шәһәргә килгәнене ишетсәм, әман бирми үлтерермен,— дип вәгъдә кылды. Вәзирләр җәллад кулыннан Таһирне алып сарайларына китерде¬ ләр. Аннан соң Таһирне аргымакка меңгезеп, кашына биш-ун адәм ку¬ шып, Мәрдин шәһәренә озаттылар. Әмма Таһир юлы Зөһрә солтанның сараена очрады. Дәрхаль Таһир үтеп барганда, сарай тәрәзәсенә карап, Зөһрә солтанга бер назым әйтте. Назмы Таһир гашыйк: — Ир егетләр ирлеген кылмаенча куярма? Шир 1 2 егетләр сүзләрен үлмәенчә куярма? Гашыйк булган ярыннан егет күңеле суынарма? Күңел куйган яр булса, үлмәй күңеле суынарма? Мәгъшук ярын күрмәен, егет күңеле тынарма? Аерылырга ярыннан үлмәй муен сонарма? Рәнҗү-михнәт күрмәен, егет күңеле булырма? Яр юлында үлмәен, егет күңеле булырма? Атаң кулга алыпди, фиркать утын салыпди, Тәмам илне аралап, бик зур дошман табыпди. * * * Андыйн соң Зөһрә, тәрәзәнең канатларын ачып, күзләрен яшь илә тултырып, Таһиргә бер назым әйтте: 1 Хибес — тоткын. 2 Шир - арыслан. 220
— Аргымакка менәрсең, күп җирләрне үтәрсең, Гашыйк ярың Зөһрәне кемгә куеп китәрсең? Атлы гаскәр уңыңда, алтын сорнай кулыңда, Кызыл гөлләр ачылсын, Таһир, йөргән юлыңда. Бәхет булсын кулдашың, Хозыр-Ильяс — юлдашың. Сагынганда, Таһирем, былбыл булсын моңдашың. Ерак җирдән мәгъшукым, тыныч хәбәр ишетелсен, Алыс 1 җирдән мәгъшукым, сөенеч хәбәр ишетелсен. Әман булсын башыңыз, озак булсын яшеңез, Бүтән ярлар сөйсәңез, тиз киселсен башыңыз. ¥ * * Әлкыйсса, Таһир бичара тәкать тота алмады, Мәрдин шәһәренә тугры юнәлделәр. Бераз җир барып, Таһир гашыйк Зөһрә тарафына каерылып караса, мәгъшукасы Зөһрә, сараеның тәрәзәсеннән башыны биленә чаклы чыгарып, Таһирне карап торыр, Таһир аны күреп еглый- еглый бер назым әйтте. Назмы Таһир: — Карай-карай калдың син, күп кыеннар салдың син, Сөйгәнеңнән аерылып, еглай-еглай калдың син. Бутасыннан 1 2 аерылган дөядәй буздай 3 калдың син, Күп тубыннан аерылган коштай моңдай 4 калдың син. Ботагыннан каерылган гөлдәй сулып калдың син, Анасыннан аерылган баладай еглап калдың син. Канатыннан каерылган, ялгызыннан аерылган, Балачыгын алдырган коштай чулай 5 калдың син. Инде хуш-сау булыңыз, әман-исән булыңыз, Җан гашыйкың Таһиргә дога кылып торыңыз. Кайда безнең сүземез, бергә йөргән көнемез, Баг-бостаннар эчендә сәйран кылган көнемез? Инде кайчан йөргәймез, сезне кемнән сургаймыз, Борынгыдай бер булып инде кайчан йөргәймез? Гашыйк ярым, әлфирак, мәгъшук ярым, әлфирак, Бергә туып, бергә үскән шәһри ярым, әлфирак, Чын вәгъдәләр куешкан, аерылмаек диешкән, Гамь шәрабын бергә эчкән миһербаным, әлфирак! Күрсәм, күзем җитмәстер, әйтсәм, сүзем бетмәстер, Кайгың истән китмәстер, Зөһрә җаным, әлфирак! Гашыйкым дип уйнаган, дидарыма 6 туймаган, Кайгым җыеп куймаган шәһри ярым, әлфирак! Күңелем — кош канаты, ханзадәләр санаты, 1 Алыс — ерак. 2 Бута — дөя баласы. 3Буздау, бузнау — дөя кешнәве. 4 Моңдай — моңланып. 5 Чулай — сайрап. 6 Дидарыма — йөземне күреп мәгънәсендә. 221
Ике дөнья дәүләте, Зөһрә җаным, әлфирак! Баг гөлзарым, әлфирак, сәрви назым, әлфирак! Рух рәваным 1 куәте дил нәвазым * 2, әлфирак! Җан кордашым, онытма, җан юлдашым, онытма! Бергә йөреп, бергә үскән яр моңдашым, онытма! Бар серләрне белгүче, яр юлларын төзгүче, Тапшырыпмын аллага, онытма, җаным, онытма! * * * Әлкыйсса, Таһирнең күзләреннән канлы яшьләр рәван улды3. Бу хәлне күреп, янындагы кешеләр еглаштылар. Таһирнең гыйшкы куәт- лелегеннән астында аргымагы бер җирдә тормай, Таһирнең авазына уйнар иде. Күңеле ташдыйн каты кешеләрнең күңеле балавыздай йом¬ шак булыр иде. Юлда гяһ вакытны Зөһрәнең гыйшкы кузгалып, на¬ зымнар әйтеп, кашындагы адәмнәр һәм бергә еглар иделәр. Хасыйле кәлам, сүзне кыска кылаек, безләр кәеф кораек. Бонлар җиденче көнне Мәрдин шәһәренә керделәр. Таһирне зиндан башчысына тапшырып, тапшырганнарына намә4 алдылар. Бонлар Таһир илә исәнләшеп-вә- даглашып юлга кермәк булдылар. Ул заман Таһир әйтте: — Дусларым, барыңыз, Зөһрәгә әйтеңез, вәгъдәсен онытмасын, безләргә кылганы алладин кайтсын,— дип. Болар юлга рәван улдылар. Җиденче көндә килеп зиндан башчы¬ сының кәгазен падишаһка бирделәр. * * * Әлкыйсса, Таһир гашыйк, Зөһрәнең гыйшкыннан төн-көн зар-зар еглап, шигырьләр вә назымнар язып, зинданның тәрәзәсеннән түбән атар иде. Бәгъзы дәрдемәнд5 гашыйклар тавып, вилаятьтән вилаятькә йөртер иделәр, һәркем Таһирнең назымнарын укыса, әлбәттә, күңе¬ лендә бер гыйшык пәйда булыр иде. Шигырь вә назымда шундаг маһир иде кем, шәһәр Мәрдиндә вә гайре шәһәрләрдә минме дигән шагыйрь¬ ләр вә акыннар Таһирнең язган шигырьләренә бәрабәр кыла алмас вә шигыренә җавап бирә алмас иделәр. Әлкыйсса, рави шундаг риваять кылыр ки, Таһир дәрдемәнд кичә вә көндез Зөһрәнең гыйшкы илән грифтар улып6, зиндан эчендә җиде ел калды. Гашыйк, Зөһрә солтан¬ ны сагынып, зар еглап бер назым әйткәне: — Гашыйк булган ярымны күрер көнем булырма? Чын хакыйкать ярымны күрер көнем булырма? Карагайлы кара урман үтәр көнем булырма? Кара болыт башымнан китәр көне булырма? ■Рух рәван — җан китүе. 2 Дил нәваз — күңел назы. ’Рәван у л у — китү, агу. 4 Намә — язу. 6 Дәрдемәнд — моңлы, сагышлы. 'Грифтар улу — дучар булу. 222
Кайгыларың башымнан китәр көне булырма? Михнәт китеп, рәхәтләр җитәр көне булырма? Җиде елдыр булды зар, дидарыңа интизар *, Миһербаным, вафадар 1 2, күрер көнем булырма? Кара нәркис күзләрең, ширин данә сүзләрең, Кызыл гөлдәй йөзләрең күрер көнем булырма? Кызыл алма иягең, саф көмештәй сөягең, Гәүһәр-якут беләгең күрер көнем булырма? Синсез йигән ашларым кызыл канга охшайды, Якты көндә йөргәнем кара төнгә охшайды. ¥ ¥ ¥ Әлкыйсса, Таһир бичара, күңелен юатып, зарилык кылып әйткәне: — Еглама, күңлем, еглама, төннәр үтәр, көн булыр, Михнәт үтеп, гарипкә рәхәт җитәр көн булыр. Кайгу биргән алламыз алса кирәк, иншалла; Аера белгән алламыз кушса кирәк, иншалла. Михнәт биргән иямез рәхәт бирер, иншалла, Хәсрәт биргән иямез шатлык бирер, иншалла. һәр михнәткә бер рәхәт булса кирәк, иншалла; Гыйшык биргән алламыз кушса кирәк, иншалла. ¥ * * Әлкыйсса, равилар шундаг риваять кылыр ки, бу тарафтан Зөһрә солтан Таһирнең гыйшкы илә янып, бер-ике сәгать гөл йөзләренә яшь¬ ләр агып биһуш булды. Апасы, бу хәлне күреп, Зөһрәнең башын тезе өстенә салып бераз нәсыйхәт кылды. Гашыйк булган адәмгә үгет вә нәсыйхәт кяр 3 кылырмы? Әмма, ни кылса да, Зөһрәне күтәреп исен җыйдырды. Бераз замандыйн соң ул, сарай чарлагына менеп, Таһир¬ нең фиракы илән юанып утырды. Әлкыйсса, көннәрдә бер көн Зөһрә ул сарайда утырганда, исенә Таһир төшеп, күзләреннән яшьләре рәванә улып, килгән вә киткән адәмнәрне, карап утырыр икән. Нагяһ күрде кем, каршыдан бик зур кәрван киләдер. Кәрван килә-килә сарайның янына җитеп үтә башла¬ дылар. Шул заман кулына уенын алып, тәрәзәнең канатларын ачып, кәрванга карап бер назым әйтте: — Күч 4 микән, кәрван микән, дәрдемә дәрман микән? Мин Таһирем алдырдым, бер хәбәреңез бар микән? Әлкыйсса, ул кәрванның арасында бер яшь бала бар иде. Гаять шигырьгә оста иде. Ул бала, Зөһрәнең назымыны ишетеп, дәрхаль кулына сазын алып, Зөһрәгә каршы бер шигырь әйтте. 1 Дидарыңа интизар — йөзеңне күрергә зарыгучы. 2 Вафадар — вәгъдәсендә торучы. 3 Кяр — файда, табыш. 4 Күч — күчеп килә торган ил. 223
Яшь углан шигыре: — Күч тә без, кәрван да без, дәртлегә дәрман да без; Син Таһирең алдырсаң, Таһирдән арманда 1 без. Әлкыйсса, бу кәрваннар тугры Мәрдин шәһәренә рәванә улдылар. Күчә-куна җиде көннәр булганда, Мәрдин шәһәренә килеп җиттеләр. Хикмәти хода, Таһир яткан зинданның алдында бер хуп сәйранлык вә болынлык бар иде. Ул кәрваннарның юлы шул болынлыкка тугры ки¬ леп, ни хуп кыр икән дип кундылар вә, чатырлар тегеп, кайсы ут ягып, кайсы су китереп, кайсы утын китереп, кайсы думбра чиертеп эшләре илә мәшгуль улдылар. Әмма кәрван башының чатыры Таһир яткан зинданның тәрәзәсенә каршы тегелмеш иде. Кәрван башы, чатырында утырганда, бер хуп аваз ишетте. Базаргяннар 1 2 колак салып тыңлады¬ лар. Таһир бичара бу чатырларны күреп бер назым әйтте: — Күп кәрваннар килепди, күп чатырлар тегепди, Мин Зөһрәмнән аерылып, моңдашым саз улыпди. Андыйн соң ул яшь бала, Таһирнең назымын ишетеп, Таһиргә кар¬ шы бер назым әйтте: — Сазың күп моң кылади, ишеткән таң калади, Гарип гашыйк якын кил, исемеңез кем була ди? Таһир каршы җавап бирде: — Исемем ah-зур улсын да, алла мәдәт 3 кылсын да, Нинди яхшы адәм сез, яр исе бар кашыңда. Моның Таһир икәнен белеп, яшь бала бер шигырь әйтте: — Егет, аһ-зар итмәңез, сөенчеләр бирсәңез, Юлым очрап күрепмен, сәлам диде Зөһрәңез. * * * Әлкыйсса, Таһир, Зөһрәнең сәламен ишеткән соң, бераз заман аһ чигеп биһуш булды. Янә исенә килеп, янә биһуш булды. Кәрван халкы ул җирдән күчеп киттеләр. Бер заманнан соң, Таһир исен җыеп, үз- үзенә әйтте: «Шул сәүдәгәрләрдән бераз сөалем сораен»,— дип тәрәзә- дин караса, ул кәрваннарның урыннарыннан җилләр исәр. Таһир, бу хәлне күреп, зар-зар еглады. Күз яшеннән зиндан эче су булды. Дәр- халь торып, тәһарәт алып, хак тәбарәкә вә тәгаләгә зарыйлык кылып, мөнәҗәт кылып 4 әйтте: 1 А р м а и — кайгы. 2 Базаргян — сәүдәгәр. 3 Мәдәт — ярдәм. ’Мөнәҗәт кылу — ялвару, көйле шигырьләр әйтү. 224
— Ходавәндә, кадирсән *, пәрвардикяр 1 2 үзең сән, Барча яшерен серләрне син әшкяра 3 белер сән, Кодратең күп, ходая, һәр ни кылсаң кылыр сән, Гарипләрнең хәлене син белерсең, ходая. һәр ни кыйлсаң бәндәгә, син кылыр сән, ходая, Мин бичара колыңа рәхим кылсаң, ходая. Бу зинданнан коткарып хәлас кылсаң 4, ходая. Йөргән колың тимерәп, инде килгән яр теләп, Яшь күзеннән мөлдерәп мәдәт кылсаң, ходая. Җиде елдыр кунганым, таш зинданда калганым, Зар-сәргәрдан булганым, хәлас кылсаң, ходая. Еглап килгән колыңны кайтармасаң кулыны, Аһ-зар иткән сүзене кабул кылсаң, ходая. Пигамбәрләр хөрмәте, әүлиялар хөрмәте, Гарип җаннар хөрмәте хәлас кылсаң, ходая. Җиде ел зиндан эчендә, аһ-фәган эчендә. Пигамбәрең Йосыфны коткарыпсың, ходая. Пигамбәрең Юнысны, балык эчендә Юнысны, Кырык көннәр булганда, коткарыпсың, ходая. Сәндин мәдәт булмаса, кемдин дәрман теләрмен? Син теләгем кайтарсаң, кемдин фәрман теләрмен? Баг-бостаннар юлыма ачар дип теләймен, Җиде еллык зарыма кушарма дип теләймен. * * * Әлкыйсса, хак тәбарәкә вә тәгалә Таһирнең догасын кабул кылып, ястү вакытында зиндан ишеге ачылып, хәзрәте Хозыр Ильяс галәйһис- сәлам ишектән эчкәре кереп сәлам бирде. Таһир аягы үзрә тәгъзыйм 5 берлә сәламен алды, әмма кем икәнен белмәде. Хозыр галәйһиссә- лам: «Углым, еглама вә гамь чикмә. Ходай тәбарәкә вә тәгалә синең догаңны кабул кылып, бу зинданнан коткарып, мәгъшукаң илә күреш- мәкне мөяссәр кылды 6»,— диде. Әмма Хозыр галәйһиссәламнең җитә- гендә бер кара аты бар иде. Таһиргә: «Торгыл вә шул атка менгел, мин сине мәгъшукаңа юлыктырырмын»,—диде. Таһир бу җавапны ишетеп, ходай тәбарәкә вә тәгаләгә күп шөкерләр кылып, Хозыр галәйһиссәламнең кулларын үпте. Аннан соң ул атның янына килеп, Хозыр галәйһиссәлам Таһирнең богауларын чиште вә ул атка менге¬ зеп, үзе алдан юлга кереп рәван улдылар. Чөн таң вакыты булганда, Таһирне уйку басмыш иде. Күзләре алынып, бер заманда күзен ачып күрде кем, Зөһрә солтанның сарае каршысына килмешләр. Шул заман Хозыр галәйһиссәлам, Таһирне аттыйн төшереп, Таһирнең яныннан гаип 1 Кадир — көчле, кодрәтле. 2 Пәрвар дикяр — барча тереклекне тәрбия итүче, тәңре. 3 Әшкяра — ап-ачык. 4 Хәлас кылу — коткару. 5 Тәгъзыйм — олылау. 6 Мөяссәр кылу — ирештерү. 15 3-604 225
булды. Таһир бичара, сәҗдәи шөкер кылып, йөзләрен туфракка сөртте вә Зөһрә солтан сараена күтәрелеп карады вә күрде кем, сарайның, тә¬ рәзәләре ябылмыш. Дәрхаль кулына сазын алып, сарайга карап бер назым айганы. Назмы Таһир гашыйк: — Каты уйкуга китеп сән, уян, Зөһрә солтаным; Татлы уйкуга китеп сән, уян, Зөһрә солтаным. Җан түшәккә ятып сән, җан йокыга ятып сән, Гашыйк ярың килгәндә, һәнүз гафил 1 ятып сән. Ярың килгән күргәли, йөзгә йөзең сүргәли, Уйнап-көлеп йөргәли, уян, Зөһрә солтаным. Зиндан чиккән җиде ел, михнәт чиккән җиде ел Таһир ярың килгәндә, уян, Зөһрә солтаным. Гашыйк ярың килепди, гарип ярың килепди, Гөл йөзеңне күрмәгә гашыйк ярың килепди. Шәһри ярым, торсана, миһербаным, торсана, Зар сәргәрдан гарипне бер генә йөзен күрсәнә. Гашыйк ярың күргәле, разый булган үлгәле, Таһир ярың килгәне, тор, җанашым, торсана. Хәсрәтеңдә зар булган, тумышыннан яр булган, Моңлы Таһир килгәнди, уян, Зөһрә солтаным. * * * Әлкыйсса, Зөһрә солтан ул кичә апасы берлә сарайда яткан иде¬ ләр. Зөһрә төшендә күрде кем, Таһир илә бер җирдә утырырлар, гаять хозурыннан уянып китеп, колагына сорнай тавышы керде. Зөһрә, тү¬ шәгеннән торып, гаҗәп, бу сазны уйнаучы кем икән дип, тәрәзәнең ка¬ натларын ачып, түбән карап Таһирне күрде вә кем икәнен белмәде. Аның өчен җиде ел зинданда ятканда, сачләре иңенә төшеп, төсләр үзгәрмеш иде. Дәрхаль күзләрене текәләп карап, Таһирне таныды. Шул заман түбән мең алтын атып, Таһиргә әйтте: «И минем гашыйкым, бу алтыннарны алып, өс вә башларыңызны төзәтеп вә хәммамга 2 барып юынасыз. Дәхи сезнең фәлән җирдә фәлән исемле апаңыз илән бер тугма даяңез бардыр. Аңа барып торасыз. Күрәлек, җиһан көзгесе ни¬ ләр күрсәтер»,— дип. Хәтеренә килде кем, бәлки, безнең болай сөйләш- кәнемезне нагяһ бер дошман күреп, атама хәбәр бирсә, Таһиремә бер¬ бер хәтәр вә кыенлык төшәр, диде вә тәрәзәнең канатларын ябып, гүя¬ ки тәне җаныннан аерылгандай булды. Әлкыйсса, Таһир алтынны алып, даясенең өен эзләп табып ишек какты. Апасы торып: «Кем сән вә ни хаҗәтең бардыр?» — диде. Шул заман Таһир үзенең кем икәнен белгертеп, апасы ишек ачты, Таһирне тегәлеп карап таныды. Дәрхаль өенә кертеп, кочаклап күп еглашты- лар. Апасы әйтте: «И минем җан энем, бу ни хәлгә төшепсен, адәм күргүсез»,— дип, башларыны тараш кыйлып вә киемнәрен салдырып, 1 Гафил — сизми. а Хәммам — мунча. 226
асыл киемнәр киертте. Бераздан соң хәммамханәгә барып пакьләнеп килеп керделәр. Таһир башыннан кичкән әхвальне апасына бер-бер бәян кылды. Апасы моны ишетеп бик җаны ачыды. Аннан соң Таһиргә төрлү-төрлү тәгам китереп, йиеп-эчеп туйдылар. Әлкыйсса, Зөһрә солтан, бер намә язып, мөһерләп апасына әйтте: «И апа, ушбу намәмезне гашыйкым Таһиргә тапшырыңыз»,— диде. Апасы дәхи намәне алып, тугры даянең өенә килеп, намәне Таһиргә тапшырды. Таһир ачып укыды. Мазмуны 1 бу иде: «И минем гашыйкым Таһирем, бүген кичкә уеныңызны алып сарай алдына киләсез, вәссә¬ лам»,—димеш. Таһир Зөһрәнең апасына әйтте: «Зөһрә солтанга без¬ ләрдән сәлам вә догалар әйткәйсез. Инша аллаһе тәгалә хак җәллә вә гала хәзрәтләре әҗәлдән әман биреп монафыйклар шәреннән1 2 сакла¬ са, бу кич галәм аягы басылып сил булганында 3 барсам кирәктер»,— диде. Даяне күндереп, үзе ахшам вакытыны көтеп ултырды. Ул көн Таһиргә бер ел шикелле булды. Чөн ахшам вакыты җит¬ кәндә Таһир, уеннар төзәтеп, йорт аягы сил булганда сарай тарафына рәван улды. Зөһрә солтан, тәрәзәдән карап, Таһирне көтеп торыр иде. Таһир сарайның янына җиткәндә, Зөһрә, моны күреп, тәрәзәнең канат¬ ларын ачып, Таһиргә җәмал 4 күрсәтте. Бу ике ай бер-берсенең йөзлә¬ рен күрделәр. Зөһрәнең күркәмлегенә тамаша кылып, Таһир бер на¬ зым әйтте. Назмы Таһир: — Зөһрә, минем шаһым син, зөлфе сияһ5 ярым син; Нурга гарык6 кылганың, кояшым син, маһым син. Зөһрә каршы әйтте: — Таһир, йөзең ай икән, кара кашың яй 7 икән; Йөреп үскән сачләрең кара нурга җай икән. Аннан соң Таһир сарайга кереп, күрешеп, бер-беренең хәлләрен со¬ рашып, күп еглаштылар. Чөн болар таң вакытынача бер-беренә ши¬ гырьләр вә назымнар әйтешеп ултырдылар. Таң аткан вакытта Таһир Зөһрә илә әманлашып, сарайдан чыгып, апасының өенә юнәлде. Апасы бикләмеш иде, Таһир килеп ишек какты, дәрхаль апасы торып, ишек ачып кертеп, Таһирдән хәл сорашты. Таһир Зөһрә илән бәетләр һәм шигырьләр әйтешкәнен бер-бер бәян кылды. Әлкыйсса, биш-алты көн үтеп, җиденче көн Зөһрә солтан янә бер намә язып апасы артыннан Таһиргә күндерде. Намәсенең мазмуны бу иде: «И минем хакыйкать гашыйкым Таһир, бүген кич янә сарайның алдына уеннарыңызны алып киләсез, вәссәлам»,— дип язмыштыр. 1 М а з м у н — эчтәлек. 2 Монафыйклар шәре — икейөзле кешеләр явызлыгы. 3 С и л булу — тыну. 4 Җәмал — матурлык. 5 Зөлфе сияһ — кара бөдрә чәчле. 6 Нурга гарык — нурга чумырып. 7 Я й — җәя. 15* 227
Таһир ахшам вакыты булганда, уеннарын кулына алып, сарайның кар- шысына килде. Зөһрә Таһирне көтеп торыр икән, шул сәгать тәрәзәнең канатларын ачып куя бирде. Таһир, Зөһрәне күреп, бер назым айганы: — Мәелем бар гөл йөзеңә, аһу нәркис күзеңә; Үлмәй торып йөз куйсам, Зөһрә солтан, тезеңә. Зөһрә каршы бер назым айганы: — Башта гыйшык җилләрең, яйдай нечкә билләрең; Тезем түгел, күкрәгем — йөзең куяр җирләрең. Аннан соң Таһир сарайга кереп, бер-берсенә назымнар вә шигырь¬ ләр әйтешә башладылар. Әүвәле Зөһрә Таһирдән бер сүз сорап, назым айганы: — Колак тотып чиш мәган, һәрнәрсәгә иш булган; Кайдан сәмруг кошына бу дөньяда иш булган. Гашыйк Таһир җавап бирде: — Сәмруг кошы җефетеннән унсигез мең галәмнән Эзләй, карай йөргәндә аерылган ишеннән. Андыйн соң, үз хәлләренә муафыйк назымнар әйтешеп, таң ва- кытынача кәеф вә сафа корып ултырдылар. Таң җиткәндә бер-беренә әманлашып, еглашып аерылыштылар. Хасыйле кәлам ', кызлар душа- сы, сүзнең кыскасы, бонлар бу хәл үзләренә кырык көнгәчә килеп-ки- теп йөрделәр. Әлкыйсса, Таһир янә бер көн уеннарын алып Зөһрә сараеның яны¬ на килде. Әмма Зөһрә солтан көндездән бер ефәк аркан хәзерләп куй¬ ган иде. Зөһрә, Таһирне күреп, югарыдан ул арканны төшереп, Таһир¬ не юкары тартып чыгарды. Таһир илә Зөһрә бер-беренә сарылышып вә кочаклашып биһуш булдылар. Шул заман Зөһрәнең апасы боларның йөзләренә гөл сулары сибеп, гакылларын башларына китерде. Апа, дәрхаль мәҗлесләр хәзерләп, төрле-төрле тәгамнәр вә гөл чәчәгеннән ясалмыш шәраплар хәзерләде. Апа ул нәфис шәраплардан алтын кәсә-, ләргә тултырып әүвәлән Таһиргә сонды, Таһир дәхи нуш әйләп * 2, үз кулы берлә тултырып, Зөһрә солтанга сонды. Ул дәхи нуш әйләде. Чөн болардан пәрдә күтәрелеп, бер-бери илә сүзләр сөйләшеп, бүсәләр вә шәфталулар алышып, таң вакытынача кәеф вә сафа кылып ултыр¬ дылар. Таң аткан вакытта Таһирне ефәк кәмәнд3 илә җиргә иңдерде¬ ләр. Таһир юлга кереп, тиз заман апасының өенә килеп керде. Апасы Таһирдән хәл сорашып, Таһир ни күргәнен вә ни кылганын апасына сөйләде. Апасы, моны ишетеп, Таһиргә нәсыйхәт вә үгет тарафыннан әйтте ки: 'Хасыйле кәлам — сүзнең кыскасы. 2 Нуш әйләү — тату, ашау. 3 Кәмәнд — бау, аркан. 228
— И минем ике күзем нуры, Таһирем, сезләргә бу эш мәгъкуль вә лаек түгелдер. Аның өчен дошманыңыз күптер. Әгәр дә мондыйн соң сарайга барсаңыз, юкары чыкмаңыз һәм таң вакытынача калмаңыз,— дип күп нәсыйхәтләр кылды. Әмма гашыйкка нәсыйхәт зәррә кяр 1 кылырмы, апаның мең нә¬ сыйхәте— Таһиргә бер тиен. Әлкыйсса, Таһир берничә мәртәбә дәхи Зөһрә илә күрешеп килде. Көннәрдә бер көн Таһир уйкусында бер кур¬ кулы төш күрде. Төшендә күрде кем, Таһирнең дүрт ягын кара этләр килеп камалап, Таһиргә касд кылдылар. Таһир никадәр җан куәте илән качарга ян-янына омтылып карады, һич чара булмады. Гаять куркуын¬ нан сискәнеп, уянып китте. Бераз заман фикер кылып уйлап, үз-үзенә әйтте: мин фәләнчә елда бу төшне күреп, җиде ел сәргәрдан булдым. Инде һәм куркамын, бәлки безләрне дошман күргән чагар дип, ике көн кич өеннән чыкмады. Равилар андаг риваять кылыр ки, ул йөзе кара мәлгун кол, бер көн Таһирнең шәһәргә килгәненнән хәбәр алып, Зөһрәнең бакчасына кереп, бер аулак җирдә яшеренеп торды. Иттифакый1 2, ул кичә Таһир Зөһрәнең сараена килеп кәмәнд илән юкары чыгып, таң вакытында янә өенә китте. Ул мәлгун гарәп кол моны күреп, ханның алдына ки¬ леп, бер-бер гарыз кылганы: — Тәкъсыйр хан, җиһан башы солтанымыз, Күп елга әман булсын мал, җаныңыз. Кермәсен шәһәргә дип җаулык кылган, Килепди, янә кайтып дошманыңыз. Җәза биреп дошманның талаена 3, Карадыңыз Таһирнең булаена. Югаргы айнәгеннән 4 аркан ташлап, Кызыңыз тартып алды сараена. Мин бер колың бу хәлне күреп идем, Чәнчәен дип гайрәтемә килеп идем. Шул заман төшә калып исемезгә, Ярлыгы ханымызның юкди, дидем. Шул җирдә бер хаталык кыла яздым, Тышкары фәрманыңнан чыга яздым. Чыкканын кинә5 сарайга күргәннән соң, Оялып намусымнан үлә яздым. Булганда без фәкыйрьгә фәрманыңыз, Калмайди, торып әйтүгә дәрманымыз. Бер катар 6 ярлыгыңыз төшкән адәм, Килепди буем булмай фәрманыңыз. 1 Зәррә кяр — аз гына файда. 2 Иттифакый — очраклы гына. 3 Талаена — күбесенә. 4 А й н ә к — тәрәзә, пыяла. 5 Кинә — яшерен. 6 Бер катар — бер мәртәбә. 229
Әлкыйсса, мәлгун кол падишаһка, хыянәтче бала ачуыңыздан ку- рыкмай килепди дип, күп сүзләр әйтте. Падишаһ гарәп колдан мондый сүзләрне ишетеп, кәмал мәртәбә ачуланып, күп адәмнәр хәзерләтеп: «һәркайчан сарайның алдына Таһир килсә, әман бирмәй тотып минем хозурыма килтереңез»,— дәю әмер кылды. Гаскәрләр, дәхи тиз заман барып, Зөһрәнең сараеның тирәсендә аулак җирләргә яшеренеп торды¬ лар. Без киләек, Таһир бичара Зөһрәнең гыйшкыннан тәкате вә сабыры калмады. Ул, күргән төшләрене онытып, кулына уеннар алып, Зөһрә¬ нең сарае тарафына рәвана улды. Әмма апасы Таһиргә никадәр нәсый¬ хәт кылса да, чара булмады. Зөһрә дәхи тәрәзәдән карап көтеп торыр иде. Таһирне күргәннән соң, кәмәнд илә югары чыгармак булды. Әмма Таһирнең күңеленә апасының нәсыйхәте төшеп, Зөһрә солтан никадәр иҗтиһат кылса да, югары чыкмады. Шул заман югарыдан-түбәннән назымнар сөйләшә башладылар. Әмма Таһир бичара дәрдемәнд башына ни килереннән хәбәре юк. Зөһрә бу хәлне күреп, Таһир югары чыкма¬ ган соң бер назым айганы. Назмы Зөһрә: — Күңел зарга батканди, кайгың җанга батканди, Таһир җаным, гашыйкым, нидән күңелең кайтканди? Таһир Зөһрәгә каршы бер назым айганы: — Шатлык көнем үткәндер, кайгу көне җиткәндер; Мин егламай нитәен, аерылыр көн җиткәндер. Әлкыйсса, Зөһрә солтан, Таһирдән бу сүзләрне ишеткәч, зар-зар егламага башлады, янә Таһир гашыйкка бер хәл булуын белде. Таһир, дәхи Зөһрәмнән аерыламын дип, күргән төше исенә төшеп еглый баш¬ лады. Болар бу хәлдә икән, падишаһның күзәтчегә куйган гаскәрләре Таһирне күреп, дәрхаль дүрт ягын камалап уртага алдылар. Зөһрә моны күреп, җаны башка сачрады. Гаскәрләр Таһирне тотмак булдылар. Та¬ һир аны күреп белде ки, төше алдына килде. Әмма Таһир зиадә пәһ¬ леван вә батыр егет иде, янында бер хәнҗәре бар иде. Янына килгән адәмнәрне, берене куймай, кайсын муеныннан, кайсын күкрәгеннән яралап, бер сәгатьтә кырык-илле адәмне һәлак кылды. Вә янә гаскәр¬ нең эченә арслан шикелле атылып, кемен ботыннан вә кемен җилкәсен¬ нән олактырыр иде. Бу гаскәрләр, Таһирнең ирлеген күреп, күзләре кур¬ кып базалмадылар. Гаскәр башы падишаһка адәм күндерде. Ул адәм килеп падишаһка Таһирнең ирлеген сөйләде вә күп гаскәр сорады. Па¬ дишаһ, бу сүзләрне ишетеп, зур башлыкның янына биш йөз адәм ку¬ шып җибәрде. Бу гаскәр барып җиткән соң, гаскәр башы, гаскәрен уй¬ натып: — Шул хыянәтче егетне тотыңыз,— дип тамак төбе берлән кыч¬ кырды. Гаскәрләр килеп, Таһирне уртага алып тотамыз дигәндә, Таһир бу хәлне күреп, хәнҗәрен янә сурып, каһарман мисале, гаскәр эченә атылып, дәрхаль җитмеш-сиксән адәмне һәлак кылды вә күзләрен кур¬ кытты. Гаскәр башы куркып падишаһка гаскәр соратып янә адәм күн¬ дерде. Ул адәм падишаһка бер-бер бәян кылып, гаскәр теләде. Пади¬ 230
шаһ моны ишетеп, тәмам ачуланып, мең гаскәр белән үзе атланып кил¬ де. Таһирне күреп, гаскәрен кычкырып фәрман кылды кем: — Тотыңыз шул ахмак, хыянәтче баланы, мин аңа аш-су урынына күрсәткән хыянәтен күрсәтәен,— диде. Таһир бу хәлне күреп, мәгъшу¬ касы Зөһрә һәм тәрәзәдән карап торыр иде. Шул заман гайрәтен җыеп, гаскәр арасына шундаен керде кем, гүяки бер коры сазлыкка ут кер- гәнди булды. Холасаи кәлам, Таһир бер көн, бер кич орыш-сугыш кы¬ лып, сигез йөз адәмне һәлак кылды. Бер заманда хәл җыймак өчен сарайның янына килеп ултырды. Зөһрә, моны күреп, Таһиргә ниаз кы¬ лып әйтте: — И минем гашыйкым Таһир, әгәр син мине теләсәң, атам пади¬ шаһка буйсын, хәтеренә бер төрле әләм 1 вә тәшвиш1 2 килтермә. Мин сине инша аллаһе тәгалә, атамнан сорап алсам кирәк,— дип, Таһиргә күп сүзләр әйтеп ялынды. Таһир гашыйк ни кылсын, Зөһрәгә әйтте: — И минем гашыйкым, бу юлда башымны бирсәм хәлал булыр. Хуш инде, мин синең хәтерең өчен атаңа буйсынсам — сонаем, ләкин хатыннарда вафалык3 юк,— дип, Зөһрәгә карап, бер назым айганы: — Юлдашым җәфа булганда, дәрдемә шифа булырмы? Тузан корлы4 әйәлдә 5 миһер-вафа булырмы? Зөһоә әйтте: — Кыз-хатында вафалык юктыр димә, Таһирем, Җаным фида кылганмын, хәсрәт йима, Таһирем. Андыйн соң Таһир хәнҗәрен кынысына тыгып куйды. Падишаһ Таһирнең сугыштан кул тартканын күргән соң, Таһирнең алдына килеп әйтте: — И, аш вә тоз хакын белмәс хыянәтче бала, бу гаскәрне нахак җиргә нигә кырдың? Мин сине үз балам шикелле сөеп үстергәнем кар- шысына кылган яхшылыгың шулмы? Мине йортның теленә төшереп, кимчелек күрсәттең. Бераз гына сабыр кылсаң, Зөһрәне бирер идем. Тиз кулыңны яз, бәйлән,— диде. Таһир бичара ни кылсын, тоз вә нан хаклап, ике кулын артына салып торды. Дкрхаль падишаһ, атыннан төшеп, үз кулы берлә Та¬ һирнең кулларын артына бәйләде. Үзе сараена килеп, тәхеткә чыгып утырды. Голәмасе, вәзирләре — барчасы җыелып ханның янына утыр¬ дылар. Хан, Таһирне килтертеп, җәлладка әмер кылып, тиз шул хыя¬ нәтче баланың башын кисеп, калганнарга гыйбрәт булсын, диде. Шул заман Таһир, падишаһка карап, бер назым айганы: — Гадел икән ханнарың, сүздә тормас булырмы, Бичаралар сүзенә колак салмас булырмы? Күп эчендә бер гарип сүзен кылмас булырмы? 1 Әләм — авырту, хәсрәт. 2 Тәшвиш — шик, борчылу. 3 Вафалык — вәгъдәсендә тору, сүзендә тору. 4 К о р — чак, хәтле. 5 Ә й ә л — хатын. 231
Муен сонып килгәндә, канын коймас булырмы? Үлсәм инде, үлгәймен, хак язганын күргәймен. Әман бирсәң, бераз көн дәүран сөреп 1 йөргәймен. Фәрман кылсаң җәлладка, дәрманым юк, торсам да. Ярым йөзен күргәндә, әрманым * 2 юк, үлсәм дә. Алмас кылыч, корыч сап ак муйныма салсаң да, Галәм халкы җыелып, тамашама килсен дә. Мең зарымны әйтәен, килеп тыңлап торсын да, Бичараның үлгәнен күреп гыйбрәт алсын да. Әлкыйсса, ханның «башын кис» дигән сүзен ишеткән соң, барча галимнәре, вәзирләре, аяк үзрә тора килеп: — И падишаһым, дәүләтеңезгә лаек булганы моның канын коеп үлтермәй, хибес кылмакыңыздыр. Бәнагяһ, бер җирдән бер дошман пәйда булса, кирәк көне булыр,— дип, падишаһтан берьюлы теләделәр. Андыйн соң падишаһ, теләкләрен кабул кылып, бер кимә ясамага боерды. Ул шәһәрдәге осталар җыелып, бер сал кимә ясап, өстенә бер сандык урнаттылар. Падишаһ, Таһирнең аягына авыр богаулар сал¬ дыртып, кулларын артына куйдыртып янә богаулаттырды, вә ул сал кимәнең эчендәге сандыкка салып, Шат суына агызып куя бирделәр. Суның агуы бичара Таһирне бер яктан бер якка агызыр иде, һәм Та¬ һир гашыйк кай җиргә киткәнен белмәс, һәм дүрт әтрафын күрә алмас иде. Ләкин ул сандыкның авызы ачык иде. Күккә карый-карый вә кый¬ мылдарга вә тормага һич тәкате булмай, кичә вә көндез агып барыр иде. Вә әлхасыйл, Таһир бичара ач вә сусыз өч көн, өч төн агып китте. Әлкыйсса, рави әйтер, Шат суының түбәнге ягында Гөл падиша¬ һы дигән бер падишаһ бар иде. Ул падишаһ Шат суының өстенә бер сарай бина кылдырмыш иде. Янә Шат суының бер-бер тармагы ул са¬ райның яныннан үтәр иде. Зөһрә солтан боларны барчасын белер иде. Атасы Таһирне суга салдырганын ишеткән соң, Зөһрә Гөл падишаһы¬ ның кызына бер намә язды. Намәсендә бу иде: «Дустым, сәламдин соң сүземездер, гашыйкым Таһирне атамыз хан Шат суына агызды. Әл¬ бәттә, тараф хәтеремез өчен күзәтчеләр куеп, кимә килгәнендә чыга¬ рып, бер җиргә саклап, юлыкканыннан янә хәбәр язасыз, вәссәлам». Зөһрә намәне мөһерләп апасына әйтте: «Зинһар, апа, ушбу намәне тиз йөрүче буш илче артыннан җибәрсәңезче»,— дип күп ниаз кылды. Апа¬ сы хуп күреп, намәне алып тышкары чыгып китте. Дәрхаль бер хат йөртүче илчене табып әйтте: — И илче, ушбу намәне тугры Гөл падишаһының кызына аулакта гына тапшырып, моңа каршы янә безләргә намә алып киләсез. Вә зин¬ һар бу серләрне кешегә сөйләмәясез,— дип, илчегә йөз алтын чыгарып биреп: — Килгәндә йөз алтын янә бирермен,— диде. Илче намәне алып, тау-таш дими, берничә көндә Гөл падишаһының шәһәренә барып җитте вә бер җиргә төшеп ултырды. Әмма ул Гөл падишаһының шәһәр тышында бер гөл бакчасы бар иде, гаҗәеп бакча ’Дәүран сөрү — әйләнү, кәеф-сафа кылып рәхәтләнү. 2 Әрман — үкенеч. 232
иде. Падишаһ кызының күңеле тарыгып, як-ягында хадимә кызлар вә җарияләр илән ул илче ултырган җирдән тугры бакчага сәйран кылыр¬ га үтеп барыр иде. Илче, боларның үткәнен карап, падишаһ кызыны таныды. Әмма боларның иң артларыннан йөрүче бер хатын бар иде. Илче, ул хатынның янына акрын гына килеп, хәлне бер-бер бәян кыл¬ ды вә, Зөһрә солтаннан намә барлыгыны белгертеп, падишаһ кызына белгертсәңезче дип, хатынга бераз алтын чыгарып бирде. Әмма ул ха¬ тын падишаһ кызының андый-мондый эшләренә вә йомышларына йөри торган кешесе ирде. Ул хатын, илчедән бу сүзләрне ишетеп, кызлар артыннан бакчага керде. Падишаһ кызының аулак вә ялгыз вакытын тугры килтереп, илчедән ишеткәнен ханчага бер-бер бәян кылды. Хан¬ ча, ул хатынга биш-ун алтын чыгарып биреп: — Бар, Зөһрә солтанның намәсен килтер,— дәю әмер кылды. Хатын дәрхаль илчегә килеп, ханчамыз хат сорады дип, илчедән алып килеп тапшырды. Падишаһ кызы хатны ачып укып мәфһүмен 1 тәмам белде. Ул бакча Шат суының өстендә иде. Берничә кызларга суны күзәтмәгә кушып, бу судан бер сал кимә акканын күрсәңез, миңа хәбәр биреңез, диде. Кызлар суны күзәтеп бер-ике көн үтте. Өченче көндә күрделәр ки, юкаргы яктан бер сал шикелле нәрсә агып киләдер. Кызлар тиз заман ханча солтанга барып хәбәр бирделәр. Ханча, тиз торып, Шат суының якасына килде вә күрде кем, юкарыдан бер сал кимә агып киләдер. Әмма эчендә һич адәм юк. Падишаһ кызы гаҗәп¬ ләнеп, кызларына, бу Таһир менгән кимәме-юкмы дип, аңа таң калып торганда, сал кимә сарай тугрысыннан үтеп килде. Әмма кызлар әйт¬ теләр: — Сезләрдән рөхсәт булса, безләр бер назым әйтер идек. Әгәр дә бу кимәнең эчендә Таһир булса, безләргә каршы бер назым әйтми кал¬ мас. Аннан соң Таһирнең барын-югын белермез,— диделәр. Хан кызы әйтте: — Кызлар, бик яхшы иттеңез, аның өчен Таһир шигырь вә назым¬ га оста икәнлеге мәшһүрдер. Тиз заман бер назым әйтеңез,— диде. Ул кызларның арасыннан бер кыз назымны әйтте. Назмы кыз: — Килең, кызлар, үшәлек, Шат суына төшәлек, Дәртле Таһир киләдер, мәдәденә ирешәлек. Ул салның эченнән Таһир кызларга каршы бер җавап назым ай- ганы: — Менгәнем такта парәсе, киткәнем Шат арасы; Бер иманлы кол юкмы, мине тиз коткарасы? Аннан соң кызлар, бу сүзне ишеткәч, һәммәсе ябырылып, салны аркан илә як-яктан тартып, суның читенә чыгардылар. Таһирне сан¬ дыктан чыгарып, гүзәллегенә хәйран калып тордылар. Падишаһ кызы, Таһирне сараена алып кереп, мәҗлес ясамага боерды. Кызлар бер сә¬ гатьтә мәҗлес ясап, мәҗлес башына падишаһ кызы илән Таһир килеп 1 М ә ф һ ү м — мәгънә, эчтәлек. 233
ултырып, янә ул кызлар арасыннан сәрви къәд *, зифа буйлы ике кыз килеп, Таһирнең янына ултырып, сим 1 2 нәзек кулларын сыйпап, ул гөл- дин ясалмыш мөбарәк шәраблардин алтын вә көмеш касәләргә тулты- рып, берсе Таһиргә вә берсе солтан кызына сондылар. Болар икесе һәм нуш әйләделәр. Әмма падишаһ кызы Таһирнең гүзәллеген күреп, тама¬ ша кылып, җан күңелдән гашыйк булып, Таһиргә бер назым айганы: — Таһир, затың пәриме, фәрештәме, хуримы? Яратылган җисмеңез яшел гәүһәр нурымы? Бер дәхи касәне тутырып, падишаһ кызына сонып әйткәне: — Мин Зөһрәнең ярымын, кара зөлфидарымын, Синең гүзәл хөснеңә3 хәйран булып карыймын. Моннан соң падишаһ кызы касәне алып нуш әйләде, кагып салды. Әлкыйсса, Гөл падишаһының кызы, Таһирне чыгарып алган соң, Зөһрә, солтанга намә язып, ул хатынга биш-ун алтын биреп, намәне Зөһрәдән хат алып килгән илчегә тапшырмага боерды. Хатын намәне алып, ил¬ чене эзләп-тавып, биш-ун алтынны биреп: — Зөһрә солтанга ушбу намәне тапшырасыз,— дип чыгарып бирде. Илче, һичнәрсәгә карамый, тугры Зөһрә солтан шәһәренә рәван улды. Берничә көндә саг-сәламәтлек илә килеп шәһәргә керде. Әмма Зөһрә солтан, Таһирдән илчемез сәламәт хәбәре китерсәче дип, сараен¬ нан карап ултырыр иде. Апасы һәм янында иде. Илче, сарайның янын¬ нан үтеп барганда, тәрәзәдән боларны күреп, куйныннан хатны чыга¬ рып чарлакга каршы күрсәтеп, янә тыгып куйды. Апасы моны күреп: — Зөһрәҗан, җибәргән илчемез ушбудыр, кулында бер кәгазе һәм бардыр,— диде. Зөһрәҗан, моны ишетеп, апасына: — Тиз чыгып алыңыз индәчә,— диде. Апасы, дәхи тиз заман киемен алыштырып, аягы җиргә тими са¬ райдан чыгып, илчедән хатны алып Зөһрә солтанга тапшырды. Зөһрә¬ җан ачып укыды. Мазмуны бу иде: «Дустым хан кызы, сәламнән соң, әлхәмделилла, Таһир саг-сәламәт килеп җитте, кимәдән чыгарып, яны- мызда биек җиргә саклап куйдык. Тараф хатиреңез өчен тәрбиядә ким¬ челек булмас, вәссәлам»,— дип сүзне тәмам кылмыш. Чөн Зөһрә, Таһирнең сәламәт хәбәрен ишеткәч, сәҗдәгә барып шө¬ кер кылды. Әлбәттә, исән-аман булсак, беркөн күрешеп кавышырмыз дип, үз-үзенә бу назымны әйтте. Назмы Зөһрә: — Күз яшем кан улгандыр, бәгырем бәрьян улгандыр, Ашыкма, күңел, һәр эшкә сабырлык баш улгандыр. 1 Къәд — буй. 2 С и м — көмеш. 3 X ө с н — матурлык. 234
Аннан соң кяин 1 үз-үзене үгетләп, буңа сабырдан башка чара юк дип, күп еглады. Зөһрә кичә-көндез Таһирнең гыйшкында грифтар 1 2 булып еглый торсын. Әлкыйсса, бу тарафта Таһир падишаһ кызы илә кырык көн әүвәл¬ гечә гыйш-гошрәт вә зәвык сафада улдылар. Таһир, гәрчә падишаһ кызлары илә һәр көн сохбәттә 3 улса да, гакылы вә фикере Зөһрә сол¬ танда иде. Ул Гөл падишаһының өч кызы бар иде. Өчесе дә шигырь вә назымга маһир иделәр. Бу өчесе Таһиргә җан күңелдән гашыйк булдылар. Беркөн олуг кыз мәҗлес арасында Зөһрә тарафыннан Та¬ һиргә бер назым айганы. Назмы олуг кыз: — Кашың кара булганди, аһ-зарларың булганди, Зөһрәдән күңел алсана, гайре ярлар булганди. Таһир җавап бирде: — Гашыйк булдым әзәли4, сулды биңзем газәли Күрмәдем мин галәмдә Зөһрәдәен гүзәли. Аннан соң уртанчы кыз Таһиргә бер назым әйтте: — Нечкә кашым кара икән, рухым гончәдар 5 икән, Бер хуп назар кылсана 6, Зөһрә миндәй бар микән. Таһир җавап бирде: — Сәрвиназым, моңың юк, хөснеңә һич сүзем юк, Гакылым Зөһрә алгандыр, сине күрер күзем юк. Аннан соң кече кыз Таһиргә бер назым әйтте: — Нәзек зифа һәр җирем, гончә зифа һәр җирем, ' Ләбем 7 шифа хәстәгә, дәрткә дәрман һәр җирем. Таһир җавап бирде: — Хурилар булса мең Һәзар 8, берен кылмай ихтыяр: Зөһрә илән вәгъдәм бар, һич сөймәсмен бүтән яр. Әлкыйсса, кызлар, Таһиргә назым әйтеп, Зөһрә тарафыннан таш атарлар иде. һәр сөйләшкән сүзләрендә, Зөһрәдән күңелеңезне алы- ңыз, дигәндәй аңлатып куяр иделәр. Бу өч кызның күңеле Таһиргә бик төшкән иде. Әмма Таһирнең аннан һич хәбәре юк, гакылы вә фикере 1 Кяин — гүя. 2 Грифтар — дучар булу, тотылу. 3 Сохбәт — сөйләшеп утыру, әңгәмә. 4 Әзәли — мәңге. 5 Гончәдар — ачылып җитмәгән чәчәк иясе. 6 Назар кылу — карау. 7 Ләб —ирен. ’Һәзар — мең. 235
Зөһрәдә иде. Көннәрдә бер көн бу өч кыз Таһирне бер-берсендин кыз¬ ганып, араларында бераз гауга пәйда булды. Олуг кыз сеңелләренә әйтте: — Кызлар, килеңез, сезнең илән бер мәслихәтем бардыр, мәгъкуль күрсәңез, әйтәмен,— диде. Сеңелләре: — Апа, сезләр мәгъкуль күрсәңез, булади,— диделәр. Апалары әйтте: — Безләрнең һәркаюмыз Таһир илән өчәр көн шигырь әйтешик, каюмыз Таһирне җиңеп өстен булса, шул сөйсен вә Таһир янында ул булсын,— диде. Кызлар бу сүзгә разый булдылар. Әүвәл олуг кыз Таһир илән өч көн, өч төн шигырь әйтешеп, ахырыл-әмер Таһир өстен булды. Андыйн соң уртанчы кыз янә өч көн, өч төн шигырь әйтешеп, Таһир аны һәм мат әйләде (екты). Андыйн соң кече кыз янә өч көн, өч төн назым әй¬ теште. Ахырыл-әмер Таһир аны һәм җиңде. Шаһзадә кызларга бу мәс¬ лихәтләре килешмәде. Көннәрдә бер көн бу кызлар арасында янә ни¬ заг булып, олуг кыз: — Юл миңадыр, чөнки мин барчаңыздан олугмын,— диде. Уртанчы кыз: — Таһирне су эчендә әүвәл мин күрдем,— диде. Кечкенә кыз: — Таһиргә үземне гарыз кыламын ', әгәр дә мине кабул кылмаса, бер көнне башын кисәрмен,— диде. Аннан соң уртанчы кыз янә әйтте: — Алай булса, мин үземне гарыз кыламын, әгәр дә кабул кыл¬ маса, агу биреп үтерермен,— диде. Аннан соң, моны ишетеп, олуг кыз әйтте: — Алай булса, мин һәм Таһирнең аяк-кулын бәйләп Шат суына олактырырмын,— диде. Шулай итеп бу кызлар арасында гәдавәт пәйда булды1 2. Инде Та¬ һир бичара кая барсын? Шат суыннан котылды, хан кызларына тотыл¬ ды. Әлкыйсса, Таһир хан кызларының дәгъвалашканын читтән карап тыңлап йөрер иде. Кызлар арасында кыран галәмәт3 булганын күргән соң белде кем, бу кызлар бер-береннән кызганып һәлак кылмаклары мөкаррәрдер 4. Беркөн иртә берлән торып, таң караңгылыгында бакча¬ дан чыгып, тәвәккәл тәгалә аллаһи дип, бер юлны тотып, уңга-сулга карамый, курка-курка Зөһрә солтан шәһәре тарафына рәван улды. Ул көнне вә кич китеп, таң вакытында бер чишмәгә килеп җитте. Зирә ки5, артымнан гаскәр килмәсен, дип куркар иде. Әүвәл чишмәдә тәһарәт алып, таң намазыны укып, бераз зикер вә тәсбихтә утырды. Аннан соң янә ике рәкәгать хаҗәт намазы укып, йөзен туфракка сөреп, ул казый 1 Гарыз кылу — тәкъдим итү. ’Гәдавәт пәйда булды — дошманлык килеп чыкты. ’Кыран галәмәт — каршылык. 4 Мөкаррәр — билгеле. 'Зирә ки — чөнки. 236
■әлхаҗәт 1 улан хак тәбарәкә вә тәгаләдән, Зөһрә мәгъшукама юлыктыр дип, мәдәт теләп зар-зар еглады. Шул заман Таһиргә уйку галәбә кы¬ лып 1 2, үзе һәм бик армыш иде. Уйку арасында колагына ат тавышы ки¬ леп, уйганып китте. Як-ягына караса, ак атласлар кимеш, кара атка менмеш бер адәм ул чишмәгә тугры ашыгып киләдер. Таһир, моны кү¬ реп, аяк үзрә торып, каршысына барды. Ул атлы дәхи Таһирнең янына килеп сәлам бирде. Таһир тәгъзыйм берлә галәйкә алды3. Мәгәр ул атлы Хозыр галәйһиссәлам иде. Таһирне атка менгезеп, күзеңне йом, диде. Таһир күзен йомды. Ач, диде — ачты, үзен үзе Зөһрә сараеның янында күрде. Бер адәм дә юк. Үз-үзенә әйтте ки: «Мин хәзер генә Гөл падишаһының мәмләкәтендә идем, имди ул мәмләкәт бу җирдән кырык көнлек юлдыр. Минем бу күргәнем төшемме, я булмаса өнемме, я бул- маса хыялыммы?» — дип, тугры апасының өен эзләп табып ишек как¬ ты. Апасы ишек ачып, Таһирне кертеп, күзләрен үбеп, шатланып, ба¬ шыннан үткән әхвәлне сорап утырды. Таһир һәм башына ниләр килгә¬ нен вә күргәнен бер-бер бәян кылды. Апасы дәрхаль мәҗлес хәзерләтеп, тәгамнәр килтереп йиеп-эчеп туйдылар. Дәстерхан күтәрелде. Таһир бер-ике көн Зөһрә тарафындин авыз ачмады. Әлкыйсса, өченче көн Таһир, Зөһрә илән күрешмәкне морат әйләп, фикер кылып утырганда, колагына сорнай вә гөрнай, вә табел-мебел 4, вә гайре уен тавышлары керде. Дәрхаль гаҗәпләнеп апасына әйтте: — И апа, бу табел вә сорнай тавышлары нидер? — диде. Апасы эченнән аһ орып әйтте: — И күзем нуры җан энем Таһир, падишаһ сине Шат суына ат¬ каннан соң, фәлән падишаһтан яучы килеп, Зөһрәне атасы ул падишаһ улына никяхландырып бирмештер. Хәзер дә бер җомгадан бирле уен уйнатып, пәһлеван сайлатып, ерактан ат чаптырып, якыннан тай чап¬ тырып, падишаһымыз зур туй кыладыр һәм кияү килер көн ерак имәс¬ тер,— диде. Таһир, апасыннан бу сүзләрне ишетеп, биһуш булып егылды. Дая¬ се, моны күреп, әхваль сөйләгәненә бик пошиман улды5. Дәрхаль Та¬ һирнең йөзенә гөл суы китереп сипте, Таһирнең гакылы башына килеп, күкрәкләрен-йөрәкләрен суга башлады. Берничә сәгатьтән соң апасына ялварып: — И җан апам, миңа бер карт хатыннар киемен бирсәңез, Зөһрә¬ нең туена килер идем,— диде. Апасы Таһиргә: — И җан энем, зинһар, бу уйдан кайтыңыз, Зөһрәдән инде сезләр- гә файда юктыр. Боермаган кыз инде китсә китсен. Мин сезгә Зөһрәдән артык гүзәлне тавып бирәен. Әгәр дә сезләрне тотсалар, һәлак кылыр¬ лар,— дип, күп нәсыйхәт кылды, һичбер чара булмады. Ахырыл-әмер апасы бер кат хатыннар киеме китереп Таһиргә бирде. Шул заман Та¬ һир, хатын-кызда вафа булмас дип, үз-үзенә бер назым айганы: 1 Казый әлхаҗәт — кирәкләрне үтәүче. 2 Галәбә кылу — җиңү. 3 Галәйкә алу — сәлам кайтару. 4 Табел-мебел — барабан. 5 Пошиман — пошыну, сагышлану, үкенү. 237
— Кыз-хатыннан вафасыз бу дөньяда булырмы? Буен сонган хатынга сәрә 1 адәм булырмы? Эзләп тапкан хәсрәтен, елама, Таһир, елама. Шундый кылган хәзрәтең, елама, Таһир, елама. Андыйн соң Таһирнең ул кичә күзенә аслан 1 2 уйку кермәде. Таң вакытыны көтеп ултырды. Чөн таң вакыты булганда, Таһир, үзене ха¬ тыннар кыяфәтенә кертеп, апасының өеннән чыгып, тугры падишаһның сараена рәван улды. Сарайга җитеп, хатыннар җыелган җиргә барып, хатыннар арасында бер биек урындыкка менеп ултырды. Вә һәм як- ягына караса, юлында башын фида кылып күкрәге кан булган мәгъ¬ шукасы Зөһрә биек тәхеткә менеп ултырмыш. Түгәрәгендә төрле асыл киемнәр вә биюм, вә җәүһәрләр-гәүһәрләргә күмелеп утырыр. Каршы- сында төрле-төрле уенчылар бер юлата3 уйнарлар. Таһиргә бу туй фирак уты берлән бик зур тавыштыр кем, һич васфы 4 мөмкин имәстер. Таһир Зөһрәне ул хәлдә күреп, ул гәүһәр илән бизәлмеш сарайлар әү¬ вәлге яткан зинданыннан яман күренде. Таһирнең исе ава язып, үз- үзене заһир кыла 5 язды. Ни хәл булса да, гакылын башына җыеп тик ултырды. Ләкин күзләреннән канлы яшьләр рәван улды. Әмма Таһир¬ нең егет икәнен һичбер адәм белмәде. Зира ки, Таһир гаять гүзәл һәм кызлар низамынча бигаять6 нәфис вә зифа сурәттә иде. Шул сәбәптән кызлардан аера алмаслар иде һәм йөзене бер мәртәбә күргән кеше: «Аһ, бер мәртәбә дәхи күрсәм икән»,— дип тәкать тота алмас иде. Чөн Таһир Зөһрәне күрде кем, уенчыларга һич илтифат итми, яшерен-яше- рен еглыйдыр. Мәҗлестәге кызлар бер-беренә шигырьләр вә назымнар, вә табышмаклар әйтешәләр. Зөһрә солтан назымнарын әйтеп, нәркис күзләреннән гөл яңагына энҗү-энҗү яшьләр агып төшәр, һич көлмәс, вә уенчыларга илтифат итмәс, вә һич сөйләшмәс иде. Ләкин бик оста назымчы кызларны алдына чакыртып бераз шигырь вә назымнар әй¬ тешеп күңелене юатыр иде. Таһир күрде кем, җыелган кызларның бар¬ часы бер-беренә назым әйтешерләр. Зира ки, ул вилаятьтә шигырь әйтешмәк мәшһүр гореф иде. Шул заман Таһирнең кулына бер сорнай төшеп, туйга карап бер назым әйтте: — Нинди гаҗәп туй икән, адәм белмәс уй икән? Ярым күрер көнемдә, кыямәттәй туй икән? Килер дигән әманәт хыянәткә охшайды, Күп җыелган җәмәгать кыямәткә охшайды. Андан соң кызлар, бу назымны ишетеп, барчасы Таһирнең янына җыелдылар, һәр тарафтан Таһир илән шигырьләр әйтешеп сөйләшә башладылар. Ахырыл-әмер Таһир, һәммәсен җиңеп, өстен булды. Бер¬ ничә кыз, Зөһрәгә барып: 1 Сәрә — яхшы сыйфатлы. 2 Аслан — бер дә, һич. ’Бер юлата — бердән. 4 В а с ф — сыйфатлау. 5 Заһир кылу — ачу. 8 Бигаять — чиксез. 838
— Солтаным, сарайга бер хатын килеп, күп кызлар илән шигырь¬ ләр әйтешеп, барчасын екып, өстен булды,— дип хәбәр бирделәр. Зөһ¬ рә солтан Таһирнең гыйшкыннан грифтар улып, фикергә киткән вакы¬ ты иде. Тиз заман хатынны монда китереңез, дип әмер кылды. Ул кыз¬ лар, барып, Таһирне җитәкләп, аягын җиргә тидерми Зөһрә солтанның янына алып килделәр. Дәрдемәнд Таһир, Зөһрәнең җәмалын күреп, каршысында тез чүгеп ултырып, кулына сазын алып, Зөһрәгә бер на¬ зым әйтте: — Ул дәстанә 1 күңелләр, гөл мәстанә 1 2 күңелләр, Кайгу китеп шат булмас, гамь бәстана 3 күңелләр. Аннан соң Зөһрә Таһиргә каршы бер назым әйтте: — Баг-бостаннар ясатып, кызыл гөлләр салдырдым; Ефәк түшәү түшәтеп, сонкарымны 4 алдырдым. Алдырганым кулыма әле дә булса килмәйде, Килгән адәм хәл сорап күңелемдәген белмәйде. Таһир әйтте: — Шәһәрен иген салдырган, кулындагын алдырган, Белмәйме сән күңелемне, җан каршымда утырган? Алды Зөһрә: — Сөйгәнем бер хан икән, садәфтәге5 данә икән: Гыйшык дәрья төбеннән алганым бер дан икән. Алды Таһир: — Патша Бәгъдад китәди, тиз заманда җитәди. Патша кызын сөйгәннең газабы бушка китәди. Зөһрә әйтте: — Шәһәремезнең багы күп, салкымнарның6 агы күп. Ханкяр кызын сөйгәннең йөрәгендә мае күп. Аннан соң Таһир әйтер: — Атам әйтер, я гани 7, морадым бир, я гани, Диңгездәге мәсжетнең кемнәр икән имамы? 1 Дәстанә — алданган. 2 Мәстанә — исергән. 3 Гам ь бәстана — кайгыга бәйле.. 4 Сонкар — ау кошы, шонкар. 5 Садәфтәге — энже кабыгындагы. 6 Салкымнарның — агачтагы җимеш бәйләменең. Гани — бай, мохтаҗ түгел. 239
Зөһрә җавап бирде: — Атаң әйтер, я гани, вир морадым, я гани, Диңгездәге мәсжетнең хәзрәт Юныс имамы. Таһир янә әйтте: — Атам әйтер, я гани, вир морадым, я гани, Дүртенче күктә мәсҗетнең кемнәр икән имамы? Зөһрәҗан җавап бирде: — Атаң әйтер, я гани, морадым бир, я гани, Дүртенче күктә мәсҗетнең хәзрәте Гайса имамы. Гашыйк Таһир янә әйтте: — Кайнар казан ташмаймы, каршыдан җан ашмаймы? Кавышмаса даглылар ', хәсрәтләре кавышмаймы? Зөһрә янә җавап бирде: — Кайнар казан ташканы, каршыдан җан ашканы; Кавышыр булса хәсрәтләр, гашыйкым кавышканы. Әлкыйсса, Зөһрә бу назымны әйтеп, гаҗәпләнеп тегәләп караса, бу шигырьләрне әйтүче Таһир икән. Аннан соң Таһирнең сөйләмәгә тәка¬ те калмады, тик ултырды. Ул мәҗлестәге хатыннар вә кызлар барчасы Таһиргә тәхсин кылып хушнуд булдылар. Шул заман Зөһрә Таһиргә ишарәт кылып, Таһир торып бүтән җиргә барып ултырды. Аннан соң Зөһрә апасына назым кылып әйтте: — И апа, бу көн кичкә Таһирне бер аулак җиргә саклап куйса- ңызчы,— диде. Апасының уен белгәндәй, бер уч тулы алтын чыгарып бирде. Апа¬ сы Таһирне аулак өйгә кертеп яшереп куйды. Аннан соң Зөһрәҗан гай¬ ре бер назымчы кызларны чакыртып, бераз шигырь әйтешеп, көн ур¬ талыгы булды. Ахшам булганда, дая Таһирне янә бер аулак өюгә кер¬ теп куйды. Зөһрә дәхи кереп, Таһир аяк үзрә торып, Зөһрә илә кочак¬ лашып күп еглаштылар. Аннан соң бераз кәеф-сафа корып, Зөһрә, янә хатыннар янына чыгып бераз сәер кылып, Таһирнең янына кереп ул¬ тырды. Бер-берсенә мәхәббәт гарыз кылып зәвыкләнделәр. Зөһрә Та¬ һиргә күп нияз кылып әйтте ки: — И минем хакыйкать ярым, гашыйкым Таһирҗан, безнең хөке¬ мебез вә иркемез үз кулымызда имәстер. Атамыз падишаһ мине фәлән падишаһ углына никях кылып, олуг туй кылмыштыр. Ләкин безнең кү- ңелемез сездән башкага имәстер. Мин һәнүз сез ярым илә кылган вәгъ¬ дәдә. Мин, һәрбер тарафымызны телем кылып торсалар да, сездән бү¬ тәнгә мотыйг булып 1 2 буй бирмәсмен, һәм уемызда бу иде кем, әгәр дә 1 Даглылар — күңелләре яралы кешеләр. 2 Мотыйг булып — буйсынып, баш иеп. 240
безләрне шаһзадә илән үңәчә өйгә япсалар, бер сәгать торгызмай шаһ¬ задәне агулап, үземезне һәлак кылмак иде. Хәзердә, әлхәмделиллаһи тәгалә, сез гашыйкым илән күрешмәкне мөяссәр әйләде. Имде хакый¬ кать ярым, иртәгә көн таң вакытында безләрне хәммамга чакырырлар. Хәммам бу сарайга ике сәгатьлек, ягъни ун чакрым җирдер. Безләр күп юлдаш кызлар алмасмыз, безнең апа һәм сезнең апаңыз, дәхи өч җарья алып, сез гашыйкым илән вилаятькә китеп, башымызны котка- рырмыз,— диде. Таһир бу сүзне ишетеп, бик хуп улыр дип, һәр икәвесе вәгъдәләр¬ не берек кылып куйдылар. Әлкыйсса, иртәгүсе көн мәгъкуль булыр дип, җиде данә ак дөя хәзерләтте. Берсенә Зөһрә вә беренә Таһир ме¬ неп, икесенә ике апа вә өчесенә өч җарья менеп, хәммам сарай тара¬ фына рәван улдылар. Мәгәр ул йөзе кара гарәп кол мәлгун, боларның киткәнен күреп, араларында Таһирнең кызлар кыяфәтендә киткәнен таныды. Дәрхаль шөбһәләнеп, боларның үтеп барганында бер назым, әйтте: Назмы гарәп кол: — Катар-катар дөяләр җыелып-җыелып китәди, Таһирдәен хуш егет кыз исмендә китәди. Таһир, моны ишетеп, гаҗәпләнеп, артына каерылып карады. Бу назым әйтүче кем икән, мин каршысына бер назым әйтәенче, дигәндә, Зөһрә Таһиргә ишарәт кылды, Таһир моны күреп кул тартты. Әмма мәлгун кол белде ки, хатыннар кыяфәтендә киткән, шиксез, Таһирдер. Чөн болар хәммам тарафына рәван улдылар. Ләкин Зөһрәнең күңеле¬ нә зур хәвеф төшеп, Таһиргә белдермәде. Болар хәммам сарайга барып төштеләр. Хәммам сарайның ишегеннән кермәк булып торганда, Зөһрә Таһиргә күп нияз кылып әйтте: — И минем хакыйкать ярым, сезләргә бер җавабым бар, ләкин сезләр миһербанчылык кылып сүземне кайтармасаңыз икән,— дип, күз- ләрендин яшьләр рәван улды. Бу хәлне күреп, Таһир Зөһрәгә әйтте: — И солтаным, егламакка сәбәп нидер? Күкрәгемезне кан кылып, күңелемезне даг кылды *,— диде. Зөһрә: — И хакыйкать ярымыз, еглаганымызга сәбәп шулдыр, ул әбәди* 2 мәлгун гарәп сезләрнең ни кыяфәттә киткәнеңезне белде. Әгәр дә ба¬ рып атамызга гарыз кылса, күп гаскәрләр җибәреп, безләр хәммам сарай эчендә вакытта килеп камап тотсалар, эшемез мөшкел булыр, кырылган баш бостанда үсмәс, анаңыз икенче мәртәбә сезләрне дәхи тудырмас. Ләкин аллаһе тәгалә хәзрәтләре ул көнне күрсәтмәсен, вә әгәр дә сезләргә бер зарар килгәнен күрсәк, үземезне һәлак кылырмыз, и гашыйкым,— диде. Ул заман Таһир: — Гарәп мәлгун безләрне белгәндер, белсә белсен инде, я раб- бым,— дип тәвәккәл кылып, ишектән эчкәре керделәр. Зөһрә Таһирнең янына янә барып, күп ниаз кылып: ‘Даг кылу — җәрәхәтләү. 2 Әбәди — мәңге бетмәс. 16 3-604 241
— И минем җаным, зинһар бу сүземезне тотыңыз, шул дөяләрнең .берен менеп бер тарафка барып торыңыз,—■ дип, тәкрар-тәкрар ялбар- ды. Әмма һичбер чара булмады, Таһир, каршысына һичбер җавап өндә¬ ми, шигырь әйтте: — Гакыл хәйлә корсаң да, булыр эшләр булыр ул; Күңелеңне киң тотсаң да, булыр эшләр булыр ул. Бәс бонлар хәммамга тугры керделәр. Дәрдемәнд Таһирнең җиһан нөктәсеннән 1 хәбәре юк, үз-үзенә фикер кылып әйтер ки, гаҗәп, бу Зөһрә ярымны ничек алып качармын, дип фикердә тора торсын. Әлкыйсса, ул гарәп мәлгун, падишаһ хозурына барып, җир үбеп: — Тәкъсыйр хан, Таһир хатын сурәтендә кызыңыз белән хәммам сарайга китте,— диде. Хан, моны ишетеп, җирендә басып тора алмады. — Тиз биш мең гаскәр әзерләңез! — дип фәрман кылды. Сәргас¬ кәрләр 1 2 бер сәгатьтә биш мең адәмне тәйяр кылып куйдылар. Патша, боларны күреп: — Тиз хәммам сарайга барып, Таһирне сәясәт кылып, тотып хо¬ зурыма китереңез,— дип күндерде. Зира ки, гаскәрнең Таһирдән күз¬ ләре курыкмыш иде. Тиз заманда барып хәммам сарайның түгәрәген коршап алдылар. Таһир гашыйк һәр заманда тышкарыдагы гаскәрдән һич хәбәре юк иде. Ул җарьяның берсе хәммам сарайдан тышкары чыкмыш иде. Ул, гаскәрне күреп, дәрхаль Зөһрә илән Таһиргә хәбәр бирде. Болар бу сүзләрне ишетеп, җаннары башларына сачрады, Та¬ һир Зөһрәгә, Зөһрә Таһиргә карашып тордылар. Әмма Таһирнең, өс¬ тендә хатыннар киеме улган сәбәпле, һичбер сугыш коралы юк иде. Зөһрәгә каерылып карап: — И хакыйкать ярым, синең сүзеңне тотмадым,— дип бик үкенде. Әмма ни файда. Аннан соң Таһир, үзенең җанындыйн өмет өзеп, Зөһ¬ рәнең гөл йөзенә карап, зар-зар еглап бер назым әйтте: — Миһербаным, хуш инде, шәһри ярым, хуш инде; Язган эшләр булади, әлвидагым 3, хуш инде. Безгә китәр көн җитте, сезгә калыр көн җитте; Гашыйк ярың артыннан дога кыйлыр көн җитте. Җиде еллык хәсрәтең, җиде еллык михнәтең Китәр көне җитте инде, миһербаным, хуш инде. Аерылыр көн җитте инде, миһербаным, хуш инде; Алдырыр көн җитте инде, шәһри ярым, хуш инде. Канлы башым күрсәңез, гәүһәр тәнем күрсәңез, Кара җирдә хур итмәй, алып күмеп куйсаңыз! Җыелып килгән күп гаскәр көнне йөзен коршайди 4, Китәр көне гарипнең тиз җиткәнгә охшайди. Алла мәдәд кылмаса, котылмакым кыендыр; 1 Җиһан нөктәсе — дөнья эшләре, серләре. 2 Сәргаскәр — гаскәр башлыгы. 3 Әлвидагым — аерылышу вакытында эндәшә торган сүз. 4 Коршау — әйләндереп, каплап алу. 242 7'
Алла мәдәд бирмәсә, тиз үтмәкем кыендыр. Гарип ярлар күренсә, безне искә алыңыз; Хәсрәтлеләр күренсә, безне искә алыңыз. Вафадарым 1 хан кызы, дога кылып торыңыз; Гашыйк ярым, хан кызы, әман-исән булыңыз. Артта елар кешем юк, рәхим кылыр кешем юк. Кара йөрәк атаңнан теләп алыр кешем юк. Миһербаным, әлфирак, дилбәр1 2 җаным, әлфирак, Фида булган юлында хан җиһаным, әлфирак. Әлкыйсса, Таһир Зөһрәгә, безне догаңыздан онытмаңыз дип, хәм- мам сарайдан еглый-еглый чыгып, ул гаскәрнең эченә арслан шикелле атылып кереп, кемне чукмар илән вә кемне йомрык илән түнпәчләп йөргәндә, берәүнең кылычы Таһирнең кулына тиде. Таһир, кылычны тартып, йолып алып, яңадан гаскәрнең эченә бер кереш белән керде кем, каһәрман мисалы хәмлә кылып 3, бер сәгатьнең эчендә йөз кадәр адәмне җиргә салды. Гаскәр халкы, моны күреп хәйран калып, күзләре куркып, гәүдәләре калтырап, Таһиргә база алмадылар. Тиз заман па¬ дишаһка барып ирлеген игълан кылдылар. Падишаһ, тәмам мәртәбә ачуланып, янә биш мең гаскәр күндерде. Гаскәрләр килеп Таһирне ур¬ тага алдылар. Таһир, моны күреп, куәт җыеп нәгърә орып 4, бу гаскәр эченә кереп, каһәрман шикелле сугышып, ахырыл-әмер биш-алты йөз адәмне һәлак кылды. Аннан соң гаскәр башлыклары, сугыш белән җи¬ ңеп булмас, кылыч үтмәгән соң дигәндәй, бер йөк аркан китереп, ул арканнарны боҗра шикелле дүнгәләп, түгәрәк итеп бәйләп, як-яктан арканны Таһирнең өстенә ташладылар. Ул кәмәндләрнең5 кайсы Та¬ һирнең биленә вә кайсы бугазына төшеп, Таһир бичараны як-яктан тартып ектылар. Дәрхаль кулларын артына бәйләп, як-ягыннан орып- сугып сәргәрдан гиздереп, падишаһның хозурына килтерделәр. Пади¬ шаһ, ул хәлдә күреп, җәлладка әмер кылып: — Тиз шул хыянәтче баланың башын кис, җиһанда нам-нишаны 6 калганнарга гыйбрәт булсын,— диде. Шул заман падишаһның санат- лары, вәзирләре вә галимнәре, вә мөфти вә гайре утагасилар 7 берьюлы аякларына торып, барчасы Таһирне теләп әйттеләр: — И падишаһ солтанымыз, Таһирне сезләрдән теләймез, каныны безләргә багышлаңыз, дәүләтеңезгә лаек булганы моны хибес кылма- кыңыздыр. Бәлки бер җирдән дошман пәйда булса, күп гаскәргә баш кылырмыз, кулыннан ни дисәңез дә киләди, мондый баһадир ир егетне бикяр заег8 кылу дәүләтеңезгә лаек имәстер. Хосусан, солтанымыз, әүвәлән Зөһрәне Таһиргә бирмәккә вәгъдәңез бар иде, и падишаһымыз, барчамыз нияз кылып теләймез,— диделәр. 1 Вафадар — вәгъдәсендә торучы. 2 Дилбәр — күңелне үзенә тартучы. 3 Хәмлә кылу — һөҗүм итү. 4 Нәгърә ору — каты тавыш белән кычкыру. * Кәмәндләр — баулар. • Нам - нишаны — исеме, билгесе, эзе. ’ Утагасы — олы кеше, түрә (ут агасы — учак хуҗасы). 8 Б п кяр заег — бушка, әрәм. 16* 243
Ул заман падишаһ әйтте: — Таһир ушбу мәҗлестә өч назым әйтсә, аны азат кылаен,— диде. Ләкин ул өч назымында: мине һәм әйтмәсен, Зөһрәне һәм әйтмәсен. Әгәр дә беремезне әйтсә, ант кылып, башыны кисәрмен һәм каныны җиргә агызырмын,— дип вәгъдә кылды. Таһирнең кул-аягы бәйләүле, күкрәге даглы мәйдан уртасында то¬ рып, өч назым айганы. Әүвәлге назым: — Гөл дип былбыл аглайди, дәртлесенә даглайди; Мәҗнүндәен Таһирнең урыны даглар улгайды. Икенче назым: — Тигәнәк былбыл еглатыр, гашыйкны кем еглатыр; Бер көймәгә менгәнмен, мине һәр көн еглатыр. Бу тарафыннан Зөһрә хәммам сарайдан килмеш иде. Тиз барып, падишаһ алдында Таһир назым әйтер дип, Зөһрәгә хәбәр бирделәр. Зөһрә моны ишетеп, җан атып, Таһирнең падишаһ алдында назым әйт¬ кәнен күрәенче дип, тәрәзәнең канатларын ачып, Таһир гашыйкка җә- малын күрсәтте. Әмма белмәстер кем, Таһирнең үлеменә сәбәп булыр. Таһир гашыйк, Зөһрә солтанның гөл йөзен күреп, ихтыяры кулыннан китте, үз-үзен, сөйләгән сүзен белмәде. Әҗәл касәсе дәхи тулмыш иде. Ул хәлдә өченче назымны әйтте: — Гашыйк булып җан биргән ушбу йөзгә охшайди, Бер ай туган каршымда, Зөһрәм хурга охшайди. Падишаһ, Таһирдан бу сүзне ишеткән соң, җәлладка әмер кылып: — Тиз шул баланың муенын ор,—диде. Җәллад чарасыз, әмер падишаһныңдыр дип, Таһирне якасыннан тотып сәясәт мәйданына утыртты. Таһир, үзенең үләрен белеп, ике назым әйтте: — Әмерең кылыч сирмәйди, кузый әман теләйди, Кара күзле җан Зөһрәм, каршы чыгып килгәнди. Янә назым: — Җәллад муеным орса икән, каным җиргә акса икән, Кайгу чигеп гүзәлләр, Зөһрәм өмит киссә икән. Бәс, Таһирнең күңеленә үлем төшеп, аллаһе тәбарәкә вә тәгалә хәзрәтләренә тапшырып, Зөһрә тарафына каерылып мәлил-мәлил күз¬ ләреннән яшьләр агып һәм голәмалар вә вәзирләргә тилмереп нәркис күзләре мөлдерәп, гүяки падишаһтан, тагын бер теләсәңезче, дигәндәй, бәлки, сәбәп булмассызмы, дип түгәрәгенә каерылып карар иде. Әмма галимнәр вә вәзирләрнең сөйләмәгә һич тәкатьләре калмады, тик тор¬ дылар. Падишаһ, җәлладка кычкырып: — И ахмак! Ни нәрсә карап торасың, тиз муенын ор! — дигән соң, җәллад Таһиргә карап, әмер падишаһныңдыр дип, Таһирнең күзләрене 244
пәрдә илән бәйләде. Вә кылычын кыныйдан чыгарып, Таһирне өч мәр¬ тәбә әйләнеп әйтте: — И падишаһым, киселгән баш янә җиренә килмәс,— дип, кылы¬ чын иңенә салып торды. Падишаһ, ор, дип ишарә итте. Җәллад, хөкем падишаһныңдыр, дип кылычын юкары күтәргәндә, Таһир бичара үлә¬ чәген белеп, фөрьят кылып 1 зар-зар еглап, падишаһтан әман теләгәне: — Падишаһым, әләман, хан солтаным, әләман; Рәхим кылсаң кузыйңа олуг ханым, әләман. Атасы юк бер гарип, пәнаһсы* 2 юк бер гарип, Гөнаһсы юк бер гарип җаным кыйсаң, әләман. Ханнар рәхим кылмасмы, гарип сүзен кылмасмы? Мәҗлесе киң ханнарга гарип сүзе сыймасмы? Сездән галиб 3 хан булса, вәгъдәсендә тормасмы? Теләп килгән дәрвишнең әҗәл канын коймасмы? Әүвәл безне яраткан бер алладан теләймен, Сәбәп булган үлемгә икенче сездән теләймен. Ятим кузый каныны багышласаң, әләман, Гарип мескен каныны багышласаң, әләман. Сездән бүтән бу җирдә мәдәт теләр кешем юк; Сездән мәдәт булмаса, рәхим кылыр кешем юк. Падишаһ бу сүзләрне ишетеп, асла рәхим кылмый, җәлладка, ор, дип әмер кылды. Җәллад, әмер падишаһныңдыр, дигәндә Таһир җәл¬ ладка әйтте: — Миңа биш дәкыйка 4 миһләт бирегез. Тәһарәтләнеп ике рикә- гать намаз кылаен,— диде. Җәллад миһләт бирде. Таһир торып тәһа¬ рәтләнеп, ике рикәгать намаз укып, кул күтәреп, ул казый әлхаҗәт улан хак тәбарәкә вә тәгаләгә дога вә мөнәҗәт кылып, җан күңелен¬ нән: «Ярабби ушбу сәгатьтә рухымны кабыз әйлә»5,— диде. Хикмәти хода, Таһир кулыны йөзенә сыйпаганда җан тәслим кылды6. Каүлеһү тәгалә: инна лиләйһи вә инна иләйһи рәҗигун 7. Ул җәллад кылычын күтәреп калды. Әлкыйсса, Зөһрә солтан, бу хәлне күреп, бераз заман бигакыл ятып, гакылы гяһ китеп, гяһ килер 8 иде. Кулына ташлар алып, пычак вә кылычлар алып, як-ягына ата башлады. Тиз заман падишаһка барып, кызыңыз биһуш булды, дип хәбәр бирделәр. Падишаһ, моны ишетеп, һушы китеп бераз егылып ятты. Гакылы башына килгән соң, хәкимнәр вә хуҗалар, вә табиплар җыйдырып, Зөһрәгә дәва кылдырды. Әмма никадәр гыйлаҗ кылса да9, бер файда булмый, торганынча арта. Монафикълардан 10 берсе әйтте: ’Фөрьят кылу — зар елау. 2 Пәнаһсы — сыеныр урыны. 3 Галиб — җиңүче. 4 Дәкыйка — минут. 6 Кабыз әйлә — ал. 6 Тәслим кылу — тапшыру. 7 Коръәндә бер аять: «Без алланыкы һәм аллага кайтабыз» дигән сүз. 5 Гакылы, аңы бер китеп, бер килер иде. 9 Гыйлаҗ кылса да — чара күрсә дә. 110 Монафикъ — икейөзле, усал. 245
— И падишам, моңа дәва будыр, әгәр дә Таһирнең итеннән бер парча кисеп Зөһрәгә йидерсәңез, гакылы килер вә илла накыйс1 улыр,— диде. Падишаһ дәхи бер колына Таһирнең тәненнән кисеп китермәгә боерды. Кол дәхи тиз заман кисеп китерде. Падишаһ кәбаб кылып1 2 Зөһрәгә йидермәгә боерды. Әмма Зөһрәнең апасы моны белмеш иде. Дәрхаль Зөһрәгә хәлне белдерде. Зөһрәнең гакылы башына килеп, бу назымны әйтте: — И татар сез, татар сез, бер-береңезгә ук атарсыз; Базарда ит беткәнме? Таһир итен сатарсыз. Зөһрәнең бу назымыны һич кеше колагына алмады. Аннан сон Зөһ¬ рә, тугры атасының янына барып, бер назым әйтте: — Хан затына биргүсез ханның кадерен белмәдең; Бу дөньяга биргүсез ханның кадерен белмәдең. Теләп алган алладан, егет кадерен белмәдең, Солтанәте камилди, шаһзадәдәй асылди, Пәһлеванди нәселди егет кадерен белмәдең. Күп илеңнең эчендә таңдап3 алган дошманың, Ничә көннәр күзәтеп, аңдып 4 алган дошманың. Инде башын чавып сән, рәхәт тыныч тавып сән, Дошман иде күптәннән, инде дадың5 алып сән. Ул илеңдә бар булса, аерырмыйди үзеңне, Дошман җавың килгәндә бирермиди үзеңне? Зур туеңны кыл инде, күп уеңны кыл инде; Дүрт ягыңа яр итеп, зур уенны кыл инде. Кызың телене алмадың, колагыңны салмадың; Таһир ярым, дигәндә каерылып күз салмадың. Инде кәеф корырсың, рәхәтләнеп торырсың, Мин дә артыннан китәен, тынычланып торырсың. Таһирдәен ир егет эзләсәң дә табылмас, Таһирдәен хуш егет нә кылсаң да табылмас. Гадел ханнар юлына төшмәдең ич, и ата, Бу җалганда безләрне кушмадың ич, и ата! Кыямәт көн ходаем безне кушса кирәкте, һәр яралган бәндәгә хөкем кылса кирәкте. Миңа салган сарайның эченә ут сал инде; Ялкынлатып яндырып, бер кызынып кал инде. Әлкыйсса, барча галимнәр вә вәзирләр Зөһрәнең бу хәлен күреп белеп еглаштылар. Зөһрә сарайдан чыгып Таһир наморатның6 янына 1 Накыйс — ким. 3 Кәбаб — куырма. 3 Таңдау — сайлау. 4 Аиду — аулау, эзәрләү. 5 Дад —үч. 3 Наморат — максатына ирешә алмаган. 246
килеп караса, юлында фида булган Таһир тузан-туфракка буялып ятыр. Зөһрә Таһирне ул хәлдә күреп бер мәртәбә аһ итеп, нәркис күз¬ ләреннән гөлрөхләренә кан илән аралаш яшьләр рәван улып бер назым әйтте: — Ак гөл берлән кызыл гөл мондаг хәрап булганы, Былбыл берлән тутый кош — ханның карап торганы. Андыйн соң Зөһрә Таһиргә карап, еглап әйтте: — Гыйшкым илән, Таһирҗан, бу хәлләргә төшеп сән, Гөл юлымда, Таһирҗан, ни хәлләргә төшеп сән. Син гашыйкым киткән соң, кемең берлән йөргәймен; Син исемә төшкәндә, кемне күреп йөргәймен; һич яр булыр кешем юк, күңел аулар кешем юк; Синнән калып, кайтаен күңел салыр кешем юк. Әйтсәм, сүзем бетмәстер, кайгың истән китмәстер; Гомерем буе зар кылсам, моңлы зарың бетмәстер. Синнән калып йөргәнче, хәсрәт-ваем йигәнче; Буең кочып ятаен, кайгуларың күргәнче. Әлкыйсса, Зөһрә солтан зарыйлык кылып, Таһирнең гәүдәсен ко¬ чаклап үбеп: «Илаһи, ушбу сәгатьтә минем рухымны кабыз әйлә»,— дип, өч мәртәбә гөл искәр кеби искәп, рухыны тәслим кылды вә шәһит булды. Болар барчасы падишаһның вәгъдәсендә тормаган сәбәпле бул¬ ды. Гакыйль 1 улган адәмнәргә зур гыйбрәттер. Әлкыйсса, ул гарәп мәлгун, Таһирнең үлгәнен ишеткән соң, Таһир¬ не барып караенчы, ни кыяфәттә ятар икән, дип килеп караса, Зөһрә Таһирнең күкрәген кочаклап җан бирмештер. Моны күреп, гарәп үз- үзене хәнҗәр илән санчеп һәлак кылды. Моның сәбәбе — бу сурлы1 2 сабаз 3 кол эченнән Зөһрәгә гашыйк булып йөрер ирмеш. һәркем үзенә лаек булмаган дәрәҗәне тамгы кылса4, җәзасын табар, димешләр. Хадимнәр моны күреп падишаһка хәбәр бирделәр. Падишаһның гакы¬ лы китеп егылды. Андыйн соң барып ханымга хәбәр бирделәр. Ханым, сарайдан чы¬ гып, падишаһның гакылын башына китереп, Зөһрә яткан җиргә барып карасалар, Зөһрәҗан Таһирне кочаклап җан тәслим кылмыштыр. Ике¬ се берди балкып ятырлар. Хан берлә ханым сачләрен вә сакалларын йолкып зар-зар егладылар. Кыямәт көннәреннән бер көн булды. Бар¬ ча шәһәр халкы, боларны күреп, зарилык кылып еглаштылар. Падишаһ Зөһрәне бирмәгәнлегенә бик үкенде. Әмма ни файда, чүлмәк ватылгач булган эш булды. Үлгәннәр дәхи терелерме? Падишаһ ул гарәпне күр¬ мәгән иде. Тиз әмер кылды: — Шул гарәп мәлгунне китереңез! Башыны кисәмен, барчасы аның вәсвәсәсеннәндер,— диде. 1 Гакыйль — акыллы. 2 Сурлы — юньсез. 3 Сабаз — егет. 4 Тамгы кылу — эстәү, алырга теләү. 247
Хезмәткәрләр: — Падишаһым, ул гарәп үз-үзене хәнҗәр илән санчеп һәлак кыл¬ мыштыр,— диделәр. Барча галимнәр вә вәзирләр: — И падишаһымыз, сезләр саг-сәламәт булыңызлар, егламакның файдасы юктыр,— диделәр.•— Боларның тәкфин вә тәҗһизен 1 кылып, бер яхшы урынга дәфен кылыйк1 2,— диделәр. Яхшы җиргә мәзар3 казымага боерып, тәҗһиз кылып, икесене янәшә дәфен кылдылар. Ул мәлгун гарәпне башлары очына күмделәр. Зөһрәнең кабере өстенә ак гөл үсеп, Таһирның өстенә кызыл гөл үсте, вә ул гарәп мәлгуннең кабере өстенә кара тигәнәк үсте, һәркайчан ул ике нәфис гөлләр бер-беренә кавышмак теләсәләр, кара тигәнәк арала¬ рына төшеп, кавыштырмас иде. Гашыйклар вә күкрәкләре янган адәм¬ нәр һәр елны ул мәзарлыкка килеп зиярәт кылып, ул кара тигәнәкне үткен балталар вә кылычлар илән чабып бетерерләр иде. Янә үсәр иде. Бик зур зиярәтгяһ булгандыр, гашыйклар вә гарипләр һәрвакытны зиярәт кылырлар. Мәшһүрдер: Таһир илән Зөһрә, Фәрһат илән Ширин, Ләйлә белән Мәҗнүн, Арзу илән Канбәр, Варика илән Гөлшаһ — бон- лар бер-беренә хакыйкать гашыйклардыр. Ахырыл-әмер, һәркаюсы мо¬ ратларына җитә алмый китмешләрдер. Бу фани дөньяда гаҗәеп кыйс¬ саларны гыйбрәт өчен вә укучылар дога кылмак өчен калдырмыш- лардыр *. 26. ШАҺСӘНӘМ ҺӘМ ГАРИБ Рәваяне әхбар вә накыйлане асар андаг риваят кылыбдырлар кем, заман әүвәлдә Бәкрабад диб бер шәһәр бар ирде. Аның бер па¬ дишаһы бар ирде, Габбас хан атлыг. Багдад шәһәредин бер гакыйл- дан кешене үзегә вәзир кылды. Ул вәзирнең аты Хәсән ирде. Әмма па¬ дишаһ (ның) дөньяда баласы юк ирде. һәмишә хак сөбханә вә тәгалә¬ нең дәргяһыда 4 еглап фәрзәнд5 таләп кылыр ирде. Көнләрдә бер көн падишаһ берлә вәзир ауга чыктылар. Падишаһ әйде ки: — Әй вәзир, һәр икемезнең хатыны хәмләдардыр. Кайсымызның хатыны кыз я угыл тугса, бер-беремезгә бирешкәймез. Әгәр дә бер дә беремез үлсәк, терек калганымыз сәвабына кылгаймыз,—диб, үз теле- дин хат-мөһер туктаттылар. Шәһәргә ике фәрсәң6 юл калыб иде, алдыга хуш хәбәргә кеше килде. Әйдә ки: — Әй падишаһы галәм, сүенче сезләргә! — диде. Падишаһ әйде: — Хәбәрең нәдер? — диде. Ул кеше әйде: 1 Тәкфин вә тәҗһиз — кәфенләү һәм җиһазлау. 2 Дәфен кылу — күмү. 3 Мәзар — кабер. 1 Дәргяһ — алла яши торган җир. 5 Фәрзәнд — бала. 6 Фәрсәң — биш чакрымлык ара үлчәве. 248
— Хәзрәтләренең мәзлүмәләре 1 кыз фәрзанд табты, Ак вәзирнең хатыны угыл тапты,— диде. Әмма ул кешегә падишаһ берлә вәзир хәддедин 2 артык ингам- лар 3 кылды. Ак вәзир атыдин екылыб, хөкме иляһи берлә, җан бахак тәслим 4 кылды. Әлкыйсса, Ак вәзирне падишаһ алыб килеб, юыб, йиргә дәфен кылды. Вәзирнең бала-фәрзандларыны үз янында туктатты. Вәзирнең урныга энесе Айдын дигәнне вәзир кылды. Падишаһ үз кызыга Шаһсә¬ нәм ат куйды. Ак вәзирнең баласыга Гариб ат куйдылар. Болар укыб йөрер ирделәр. Әмма Гарибне үз фәрзандыдин бәһрак5 күрер ирде. Көнләрдә бер көн бер бала Гарибгә әйде: — Әй, Гариб, сәнең атаң шаһ Габбас имәсдер. Ак вәзир дигән си¬ нең атаң иде. Әмма атаң падишаһ берлә дәгъвалашыб хат-мөһер тук¬ таткан икән, кайсымызның хатыны кыз я угыл тугыб, бер-беремезгә бирешгәймез, диб икән. Имди сән чүң6 булганда, бу Шаһсәнәмне сәңа бирмәйдер,— диде ирсә, Гариб бу сүзне ишетеб тәфәккердә калды. Замандин соң мәктәпкә килде, Шаһсәнәмгә бакты, чөн гөзари гөл- дик7 ачылыбдыр. Шул заман гыйшык тыйре гөман8 Гарибнең ниша- нә 9 күңелләрегә тикде. Әмма бу тыйрә гыйшык бер янә тигеб, бер янә тигмәй калмады, һәр икесе сухтә һиҗран 10 берлә мөбтәла 11 булды. Би- ихтияр күзләредин яшь рәван булды. Көндин көнгә дәрде гыйшык ахыр- дун, дәрде гыйшык юлыда мәҗнүн 12 булдылар, мәктәбдә булса һәм бер-берләредин аерылмас ирде. Әгәрчә азат булсалар, балалардин ка- лыб дәрде хәле гыйшык әйтешер ирделәр. Сәгать ба сәгать бер-берлә- редин аерылмас ирделәр. Бу сүзләр дуст-дошманга җәелде, һәм падишаһ ишетеб бисьяр дәргазаб 13 булып әйде ки: — Бу нә дигән эшдер? Бер ятим берлә мәнемдик падишаһның кызы бәднам 14 булган? — диб намус берлә, берничә көн Шаһсәнәмне мәк¬ тәпкә йибәрмәде, газаб кылыб, үз урдасыга 15 бер мулланы килтереб, кызыны аңа тапшырды, Гарибне әүвәлге мулласыга тапшырды, әйде ки: — Моны һәргиз азад кылмагыл,— диде ирсә, боларны мондаг сәргәрдан 16 кылдылар. Әмма Гариб азад калмас ирде. 1 Мәзлүмә — юаш, тыйнак. Биредә: хатын. 2 Хәддедин — чигеннән. 3 Ингам — нигъмәт, яхшылык. 4 Җан бахак тәслим кылу-— җанын аллага тапшыру. 5 Бәһрак — яхшырак. 6 Чүң — зур, көчле. 7 Гөзари гөл — чәчәклек гөле. 8 Тыйре гөман — шөбһә. 9 Нишанә — билге, мишень. 111 һиҗран — яну, көенеч. 11 Мөбтәла — дучар булу. 12 Мәҗнүн — җенле, тиле. 13 Бисьяр дәргазаб — бик газаплы. 14 Бәднам — яман ат. 15 Урда — патша тора торган урын. * • Сәргәрдан — каңгырулы. 249
Көнләрдә бер көн Шаһсәнәмнең мулласы шөб көнлек 1 азад кыл¬ ды. Шаһсәнәм мулласыга бу бәетне укыды. Бәете Шаһсәнәм: — Муллам, сезгә дад итәй, Гарибемне азад кыл, Күңлеңне андаг шадтәй, Гарибемне азад кыл. Ләйлә берлә ул Ширин, Фәрһад берлә ул Мәҗнүн, Бу сүз сәңа, рәһнамун * 2 Шул гашыйклар хөрмәте, Кылгыл безгә шәфкате,— дип еглаб иде, мулласы биихтияр булыб, еглаб, Гарибне азад кылды¬ лар. Әлкыйсса, болар янә үз хәлләрегә мөяссәр 3 булыб йөрер ирде. Янә дошманлары падишаһга чаку4 кылыб ирде, боларны янә җода 5 кылыб Гарибне шәһәрдин кугалый торды. Ул вакытынча Гариб унике яшькә керде ирсә, падишаһ Гарибне кугаламакта торды. Әлкыйсса, Гарибнең анасы еглап, Гарибкә нәсихәт кылыб әйде ки: — Әй углым, атаң үлмәсә иде, сәне максудыңа йиткерер ирде. Нитәй кем, минем падишаһка сүзем йитмәс. Әй, углым! Үзгә йирдин кемнең кызын хаһләсәң6, алыб бирәй,— диб ирде. Гариб анасыга бер бәет укыды. Бәет Гариб будыр: — Күңлемдә бардыр дәрт-гамь, Бармы дәвасы, әй анам, Бәгъремне мең парә кылыр һиҗран 7 бәласе, әп анам. Иштәшемдер Шаһсәнәм, Күнлемдәдер, күземдә анам, Мәңа тикеб гыйшкы Сәнәм, йөз мең ярасы, әй анам. Гашыйк Гариб дирләр атым, Дәрд, гамьдер өлфәтем 8, Тарткан җәфа-михнәтем, Бусын күрсә, әй анам. Анасы күрде кем, гыйшкы мәхкәм икән диб, нәчар9 булыб торыб иде. Падишаһ Гарибнең анасыны чарлаб әйде ки: ■Шөб көнлек — кичә-көндез. 2 Рәһнамун — юл күрсәтүче. 3 Мөяссәр булу — ирешү. 4 Чаку — чагу, әләкләү. 6 Җода — аерылу. 6 Хаһләү — ярату, күңел кую. 7 һи жран — аерылу, әрнетү. 8 Өлфәт — татулык, килешү. 9 Нәчар — чарасыз. 250
— Углыңны бер тарафка йибәргел, булмаса үлтерермен,— диде. Гарибнең анасы хәйран булыб әйде ки: — Инде нитәрмен? — дип, өегә еглаб янды. Гариб анасыга кара¬ ды. Анасы баласыта караб, бу бәетне укыды. Бәет анасы будыр: — Әй Гариб, сәнең өчен башымга йөз мең гамьләр төште, имди нәйләен? Зәһәр зәкъкум 1 булыр йигән ашымыз, Башым алыб каю тараф китәен? Янә бер сүз, балам, әйтмәсәм булмас, Балам, сәнең билә китмәсәм булмас, Үлтерермен, дидер, углыңны, Габбас, Мондаг сүзләр, дидер, утлым, нитәен? — диб әйде. Гариб анасыдин бу сүзләрне ишетеб әйде ки: — И, мадәри җан1 2, үлемдән курыккан гашыйкка ярамас. Гашыйк¬ ның ярыдин җода булганы — үлгәне шулдыр,— диб еглаб чыкыб китде. Анасы берлә сеңлесе еглаб ултырыб калды. Шул чыкканча Шаһ¬ сәнәмнең багыга керде. Бер тарафдыйн Шаһсәнәм һәм килде. Кызлар һәр тарафга сәйре кылыр ирде. Бу ике гашыйк мәет ля ягъкыйль3 ул¬ тырыб ирделәр, шаһ Габбас зинданбәндләрене 4 йибәрде. — Нә йирдә Гариб булса, табып килтереңләр,— диде. Болар эстәп йөрер ирделәр, бер кыз килеб боларга, хәбәр бирде. Шаһсәнәм кубып кызларга кушылды. Гариб шул йирдә ултырыб кал¬ ды. Шул заман зинданбәндләр килеб баглаб Гарибне падишаһга алыб килде. Бичара Гарибне шаһ Габбас үлтерүгә сәгый күшиш кылды 5 ирсә, Гарибнең кечек атасы 6 Иран падишаһга вәзир иде, Гарибне те- ләб алды. Падишаһ әйде: — Үлтерердин үтдем. Хәләф шәһрегә йибәргел. Мабәдә7, бул йир¬ дә Гарибне бар диб ишетсәм, әлбәттә үлтерермен,— диб чыкарды. Иран вәзир Гарибкә бер монча нәсихәт кылыб, Хәләф шәһрегә йибәрмәк булды ирәс, Гариб, анасы вә сеңлесе берлә әлвидаглашыб, юлга чыктылар. Гариб берлә укыган һәм сабак балалар Гарибне оза- тыб, бер фәрсәң юлга барыб янды. Гариб бичара, еглаб-әлвидаглашыб, бәет әйтәдер, Гариб сабак балаларына әлвидаглашыб бәет укыды: — Әлвидаг, әй дуслар, бу көн кылтым газме8 сәфәр, Үзлекемдин мән әгәр бираһ имәс мәйле сәфәр 9. Дустлар, бу хәлемдин әйтеңләр ярымга хәбәр, 1 Зәкъкум — зәһәр, агу. 2 М а д ә р — ана. 3 Л я ягъкыйль — акылын җуйган. 4 Зинданбәнд — зинданга бәйләүче. 5 Сәгый күшиш кылу — тырышу. 6 Кечек ата — әтисенең энесе. 7 Мабәдә — булмасын, зинһар. ’Газме кылу — теләү, булдыру. 9 Бираһ имәс мәйле сәфәр — теләгән юлда түгелмен. 251
Бу җодалык яхшыдыр, бардыр үлем, диб бер хәтәр, Үлмәсәм, ахыр килермен, Шаһсәнәм кылса хәбәр. Бу җодалыкдин таки әҗәл күб яхшырак, Ничә еллык көн күрәрдин бер мәҗал 1 күб яхшырак, Мең риялык ул хәмелдин I 2 бер хәмел күб яхшырак, Гыйшыксыз йөз мең җәдәлдин 3 бу җәдәл күб яхшырак, Мин анамдин, йортымдин Сәнәм өчен кылдым гозар 4. Мин гариб булмай нитәй, атым «Гариб» куйган өчен, Саргаеб үлмәй нитәй, ярдин аерылган өчен. Баш алыб китмәй нитәй, бу йирдә хар 5 улган өчен, Күз яшем түкмәй нитәй, йортымдин аерылган өчен — һәм анам, сеңелне монда ташлабән кылдым гозар,— дип, Гариб бичара яранлары берлә әлвидаглашыб, юлга рәван булды¬ лар. Кәрваннарга кушылыб, бәчәнд6 замандан Хәләф шәһрегә йитде- ләр. Вә һәм кешене белмәйдер, вә һәм кеше моның хәлене белмәй, сәр- гәрдан 7 еглаб йөреп ирде. Әмма Баба Шаһкадир дигән баба бар ирде, аның һич фәрзанды юк ирде. Ул баба Гарибне алыб өенә китерде. Яхшы сәрпайларны 8 ки¬ дерде. Үзе фәрзандым диб, җандин газиз күрер ирде. Әмма Гариб мәх- бубсыны яд әйләб, фикре төхәйл 9 билә кешегә сүзләмәс ирде. Бабашаһ хәйран булып, ничә табибларны килтереб күрсәтте, һич гыйлаҗыны белмәде. Бабашаһ мал-дөньядин сүз әйтде. Гариб һич нимә димәде. Хәүфе кыямәтдин сүз әйтде. Гариб һич нимә димәде. Мәгәр гыйшык якдин сүз әйтде, Гариб әхвале үзгәчә булыр ирде. Әгәр гыйшык тараф- дин сүз сүзләсә, гөлстан былбыл (ы) вә шәкәрстан тутыедик сүзләр ирде. Мондаг хәлне Хәләфнең падишаһы ишетеб, өегә алыб барыб сүз¬ ләтер ирде. Гариб былбылдик сүзләр ирде. Әмма ишеткәннәр мәст- мөстәгарык 10 II булыр ирде. Көнләрдә бер көн Сәнәмнең фиракы Гарибне үртәде. Әмма анасы Гарибкә бер ханты 11 мәрвәрит биреб ирде, лазим булыр диб. Гариб шул мәрвәритдин бер монча алыб рәммаль 12 мулланың өегә барды. Әйтде: — Әй меллам, минем талигымга 13 бер рәмәл күрсәгез,— диб, мәр- вәритләрене мулланың алдына куйды. Ул мулла коргаларыны 14 салыб әйде ки: I Мәҗал — җегәр, көч, түземлек. ? Хәмел — күтәрү, йөк. 3 Җәдәл — тартышу, бәхәс. 4 Гозар — үтәчәк юл, «юлга чыктым» мәгънәсендә. 5 Хар-хуар —хур. 6 Бәчсчд — ничаклы. 7 Сәргәрдан — аптыраган. 8 Сәрпай — кием. 9 Фикре төхәйл — хыял итеп, уйлап. 10 Мәст-мөстәгарык — исереклеккә чуму. II Ханты — савыт, тартма. 12 Рәммаль — фалчы. 13 Талигъ — бәхет, өлеш. 14 Корга — шобага. 252
— Әй балам, яман дәрдкә грифтар 1 икәнсең. Бер мәхбубе пәри пәйкярга гашыйке нигяран 2 икәнсең, гаһи-гаһи 3 аның висаледин 4 нуш кылыр 5 икәнсен. Әлхәл сәңа җодалык тыйгыдан хәвалә6 кылыб, сәне сәргәрдан кылыбдыр. Яз булса гөлләр ачылыб, хуш рәң хуш булса, шунда күрәсең,— диде. Гөлләр ачылды, бәһар хуш рәң7 булды. Гариб янә бер мәрвәрилә- рене алыб, мелланың алдыга куеб, бу бәетне укыды. Бәете Гариб бу¬ дыр: — Бәһар булды, гөл ачылды, Минем гөлем ачылмасму? Чәмәнләр 8 галә 9 булды, Күздә яшем сачылмасму? Гөл ярым бәһам булса, Гөман ибра каләм 10 булса, Аты Шаһсәнәм булса, Бу дәүләт яр имәсмү? Дәүләт кошы кулдыйн очыб, Барып гайре йиргә төшсә, Кеше ярдин җөда булса, Ширин җаныдин кичмәсмү? Бәһар булды, ники 11 йитте, Гариб күңеле Сәнәм итде, Фирак уты мине тотты, Гаме һиҗран сачылмасму? — дип еглаб әйде. Мелла китаб күреб әйде ки: —■ Имди барсаң булыр,— диб ирде, шад-хөррәм булыб, юлга рә¬ ван булды. Әмма Гариб шул әхвальдә ирде: сачләре кәмәрегә 12 төшкән, мисале Мәҗнүн ирде. Ничә вакыт юл йөреб, дияр 13 Бәкерабадга улан- ды, падишаһ Габбасханның багыга керде. Күрде ки, бер баба кулыга себерке алыб, багларны таза кылыб йөрер. Гариб ул бабаның кашыга барыб сәлам кылды. Баба галәйкә алды, әйде: — Әй балам, монда нимә кылыб йөрерсән? Бу баг падишаһ Габ- басханныңдыр. Шаһсәнәм атлык бер кыз бар. Бер елгы һәр кыйсме 14 1 Грифтар — дучар. 2 Гашыйке нигяран — матурларга гашыйк. 8 Гаһи-гаһи — вакыт-вакыт. 4 Висаль — теләгеңә ирешү. 5 Нуш кылу — эчү, авыз итү. 6 Хәвалә кылу — йөкләтү. 7 Ху ш рән — матур төсле. 8 Чәмән — чәчәкләр, үлән; биредә: букет. 9 Галә булу — өлгерү. 10 Ибра каләм — дәрттән, бәладән коткару. 11 Ники — яхшылык. 12 Кәмәр — пута, кушак. 13 Дияр — йорт, җир, ил. 14 Кыйсем — бүлек, төр. 253
гөлләрдин егыб чәмән баглаб алыб барырман. Андыйн улар, тамаша кылыр вакыт булыбдыр, диб, бу баг дилкәшәдә1 2 кырык кичә-көндез мәҗлес кылыб уйнайдыр,— диб ирде. Гариб әйде: — Әй баба, минем атам юк, анам юк. Мән сәңа бала булсам,— диб иде, баба хушхәл булыб кабул кылды. Баба әйде: — Әй фәрзанд! һәр кыйсме гөлләрдин алыб килгел. Мән ултырыб чәмән баглаен,— диде. Гариб гөлләрне җәмыгы кылыб бирер ирде, баба чәмән баглар ирде. Бер көн Гариб әйде: — Мән һәм бер чәмән багласам ничек? — диде. Баба әйде: — Белмәссән,— диде. Гариб һәр кыйсме гөлләрдин егыб, җәмыгләб, бер чәмән баглады. Аңа күз яшене түгеб, гөлләрдин Шаһсәнәмгә догаи сәлам әйтеб, бу бәетне укыды. Бәете Гариб будыр: — Әй, гөл, сәне егыб чәмән баглармын, Бер гөлемгә сән һәм сәлам дигәйсән. Дәрт хәлемне түкеб сәңа еглаен, Сән һәм халең түгеп, сәлам дигәйсән. Ул гөлемдер һәммә гөлдин зиядә 3, Аны күрсә, гөлләр калыр фиядә 4. Мондаг гөлнең былбылымән дөньяда, Фәрваз 5 иткән былбыл килде, дигәйсән. Кызыл гөлем сулыбдырмы дөньяда Былбыл һәнүз гөл ядыда әрманда. Гөл тор(ма)са, былбыл тормас дөньяда, Гөлшанга былбыл кунды, дигәйсән. Бер ятим бар, багың эчрә керебдер, Чырае саргаеб, хәле китебдер. Болай дисен: «Аның аты Гарибдер, Шундаг мәхбүбең килде»,— дигәйсән,— диб, бабаның чәмәнләрегә аралаштырыб куйды. Ул бабай чәмәйләрне алыб падишаһга күрсәтте. Падишаһ күреб кызыга йибәрде. Баба чә¬ мәйләрне Шаһсәнәмнең каршыга алып керде. Шаһсәнәм чәмәйләрне бер-бер алыб күреб, Гариб баглаган чәмәнне кулыга алыб, буйлә әйтде: — Баба, моны кем баглады? Моныңдин Гарибнең буе6 киләдер,— диде. 1 Егыб — җыеп. 2 Баг дилкәш — күңел ачу бакчасы. 3 Зиядә — артык. 4 Фиядә (пияда) — җәяү. 5 Фәрваз — күбәләк. 6 Б у й — ис. 254
Баба кузене кысыб куйды. Шаһсәнәм хәйран булыб, бабага бу бә¬ етне укыды. Бәет Шаһсәнәм бу торыр: — Әй, багбан, сәндин сөаль сораен, Растын айтгыл, сәңа Гариб килдемү? Бу чәмәннең мәгънәсене беләен, Растын айгыл, сәңа Гариб килдемү? Гөл ядыда Гарибнең буе бар, Бу чәмәннең бер үзгәчә хойе 1 бар, Гарибемнең күз яшенең суе* 2 бар, Еглаб сөаль кылай: Гариб килдемү? Баба, чыкыб янә чәмән баглаб кил, Элгәредин яман, ерәк даглаб 3 кил, Кем сән? Миңа охшаш булыб еглаб кил, Таза белеб килгел! Гариб килдемү? Әя багбан, сәне атам беләен, Та үлгәнчә сәңа хезмәт кылаен, Дөнья билә разый-рагиб кылаен, Яшермәгел, сәңа Гариб килдемү? — дип әйде. Баба әйтде: — Ары — бер хода биргән балам бардыр,— диде. Шаһсәнәм дәрхәл Акчане йибәрде: — Атамдин баг сәерегә рөхсәт алгыл,— диб. Акча рөхсәт алыб- килде. Баба әүвәл килеб Гарибгә әйтде: — Әй, Гариб, үзеңне ниһан 4 кыл, мабадә дошманлар падишаһга белдермәсен,— диде. Гариб гашыйк бер чинарның яфрагының арасыга яшеренде ирсә, шул заман мәликә Шаһсәнәм йитеб килде. Бер соффә5 үзрә ултырды, караб, Гарибне күрмәде. «Ая, Гариб китде булгай» диб, биарам 6 булыб, бу бәетне укыды. Бәет Шаһсәнәм будыр: - Валә, күңлем, имди югыл кулыңны, Мән нитәрмен, ул Гарибем китебдер. Бер вә барым 7 заег8 кылды юлыңны, Мәхрүм булыб ул Гарибем китебдер! Кеше мондаг бивафалык кылырму? Минем дәрдем Гариб һәргиз белермү? * X о й — холык, табигать. * Суе — «суы» мәгънәсендә. 3 Ерәк даглау — билгеләү, тамгалау. 4 Ниһан — яшерен, серле. 5 Соффә — урын, скәмья. 6 Биарам — күңелсез. 7 Бер вә бар — алла. 8 3 а и г кылды — бушка үткәрде. 255
Фөрьяд кылсам, Гариб яныб килермү? Миңа ачыг 1 кылыб, Гариб китебдер. Әя, дуслар, аны эзләп чыкыңлар, Гөлзарлыкныара куймай бакыңлар, Пәри булыб күккә канат кагыңлар, Белмәм, Гариб үзе очыб китебдер. Мән Шаһсәнәм, үзем эзләп бакаен, Шоңкар булып күккә канат какаен, Бисмиллаһ диб күлгә кереб бакаен, Ихтималы үзен пинһан 2 кылыбдыр,—- диб, Шаһсәнәм үзене күлгә ташламакга торыб иде, Гариб үзене ашкя- ра 3 кылды, әйде ки: — Әй, Сәнәм, сәнең өчен нәләр күрдем. Имди һәр киз сәндин җөда булмасман. Мәне гыйшык базарыда рисва кылдың вә гыйшык эчрә һу- вәйда 4 кылдың,— диб, ике гашыйк күрештеләр, висал-мәй диб мәст- мөстәгарык булышыб, андан баг дилкәшәдә мәҗлес боньяд5 кылды¬ лар. Бер көн Сөчүк диб бер кәнизәк Гарибкә гашыйк ирде. Аркасыдин мораб6 килеб, Гарибнең битен тотыб, ләбегә 7 буса 8 кылды. Гариб, ачыглаб, кулы берлә бер сукты. Шаһсәнәм моны күреб, бер егачны ку¬ лыга алыб, Сөчүкгә атды. Ботыга тикеб, Сөчүкнең боты сынды. Бу нә инсаф, ачыгыда кереб, падишаһга мәгълүм кылды. Гариб килгәнене, мондаг уйнаганларыны бәян кылды. Падишаһ дәрхәл мөнәҗҗимләр- не9 килтереб: — Корга күреңләр! — диде. Ул вакыт Шаһсәнәм әйде: — Әй, Гариб, имди эш яман булды,— дип, Гарибне бер пирәзән- гә 10 тапшырды. Ул пирәзән Гарибне бер-ике сандыкка салыб алыб куйды. Падишаһ Габбас хан корга салдырды. Корга салучы әйтде: — Гариб бар икән. Сандыкка салыб куебдыр. Падишаһ Габбас хан зинданбәндләргә боерды: — Багның әтрафындагы кешеләрнең сандыкларыны сындырыб килеңләр,— диде. Мама 11 дәрхәл сандыкдан алыб, бер күл тишегегә кеше сыярлык иде, анда куйды. Болар табалмай яныб китделәр, юк диб мәгълүм кылдылар. Коргандәзләр 12 янә корга салды: «Кяңда» 13 — диде. Янә болар табалмай мәгълүм кылды. Янә корга салдылар: 1 Ачыг — ачу. 2 Пинһан — яшерен. 3 Аш к я р а — ачык. 4 һувәйда — ачык, күренекле. 5 Боньяд кылу — ясау, кору. 6 Мораб — яшеренеп,. 7 Л ә б — ирен. 8 Буса кылу — үбү. 9 Мөнәҗҗим — астроном. 10 Пирәзән — карчык. 11 Мама — әби. 12 Корган дәз — фал ачучы. 13 К я ң (к я н) — рудник. 256
— Кяңдин алыб, сандыкга салыб, ширә 1 берлән каплаб, күлнең тигегә2 күмеб, әчегә су тултырыб куебдыр,— диде. Шул заман падишаһның газабы килеб әйтде: — Әй, бишәрем, бихая3 муллалар! Суның тигедә үлмәй торган адәм булырмы? — диб, боларны дарга асыб үлтерделәр. Андыйн һәм Сөчүкне, мәнем кызымны бәднам кылырсың, диб ялганы өчен үлтерде. Падишаһның әмере җәмыг булып ултырды. Андыйн бу мама Гарибне күлдин алыб Шаһсәнәмгә тапшырды. Бу мамага Шаһсәнәм хәддин ар¬ тык ингямнар кылды. Көнләрдә бер көн шаһ Габбас, зинданбәндләрдин: — Нә йирдә Гариб булса, тотыб алыб килеңләр! — диб чыкарды. Боларның эчендә Гали дигән чүңе ирде, зинданбәндләрне һәр та- рафга боерды. Үзе багга килде, кереб күрде: Гариб берлә Шаһсәнәм, кул тотышыб уйнаб ултырыр ирде. Болар Гали зинданбәндне күреб, куркыб, хәйран-сәрасимә4 булыб һич гыйлаҗ табалмай, Шаһсәнәм Га¬ лигә ялварыб бер бәет әйтәдер. Бәет Шаһсәнәм будыр: — Әй кадердән кадерданым, безне бәдгөман 5 кылма. Дошманга таба6 әйләб, дустларга яман кылма. Бу серне ниһан кыл, гайре кешегә гаян7 кылма, Атамга кылыб мәгълүм, рисваи җиһан кылма. Безләргә тәрәхим сал, дошманга тоба кылма. Үлтерсәң, үзең үлтер, без разый сәңа, әй җан, Гыйшык эчрә төшебдербез кулыңга сәнең горьян8. Үлтерсәң, үзең үлтер, кешегә бәян кылма. Бу гыйшык бер бәладер, кем башыга килмәйдер, Бикадер 9 йөргән адәм гыйшык кадерен белмәйдер. Бигашыйк халаеклар гашыйкларны сүзләндер, Гашыйк кадерене белгәннәр яхшылыкны күзләйдер. Гариб белән Сәнәмне мәхшәр көне тапкайсың, Рәхим кыл бу көн безгә, максудыңа йиткәйсен,— диб еглаб иде. Гариб белә Сәнәмгә Галинең рәхме килеб, нә өчен бу һәм сухтә һиҗран булыб ирде ки: — Әй, бичаралар, курыкмаңлар, мән сезләрне күрмәдем,— диб чыкыб китде ирсә, мондаг уйнаб йөреб ирде, кырык көн тәмам булды. Әмма Шаһсәнәм хыял кылды ки: «Гарибне, киткел, дисәм, күңлегә яман килер. Әгәр китмә, дисәм, атам белсә, безләрне үлтерер. һәр нә 1 Ширә — япма, эскәтер. 1 Т и г е — төбе. 3 Бишәрем, бихая — оятсыз. 4 Сәрасимә — башы әйләнгән. 5 Бәдгөман — яман уйлы. ’Таба әйләү, таба кылу — бетертү. 7 Гаян — ачык. 8 Горьян — шәрә, ялангач. * Бикадер — кадерсез. 17 3-604 257
булса, Гарибнең күңелене агырткаймын. Та янә алдаб алгырга булыр, үлтерсә терелдерергә булмас»,— диб, әйтде ки: — Әй Гариб, кичтем сәндин, сәңа гакыйдәм 1 заег икән, күземдин киткел,— диде. Гариб бу сүзне ишедеб, зар-зар еглаб, бу бәетне укыды. Гариб бәет бу торыр: — Ничекдин, әй Сәнәм, әүвәл үзеңә ашнә 1 2 кылдың? Мине бу сүз белә «киткел» димәкне мәддага 3 кылдың? Мәңа бу эшне кылдың, әй Сәнәм, белдем хыялыңны, Ничекдин сән мәне әүвәл үзеңә ашнә кылдың? Минем күңелемдә юк ирде, Сәнәм бу эшне кылгай, диб. Атаң кылганны кыла, диб, аның кылганыны кылдың. Гариб еглаб китәр, өзде өмидене, Сәнәм сәндин, Анамдин һәм үзеңдин, дуст ярымдин җөда кылдың. Әлкыйсса, Гариб урныдин купты, итәкене какты, күзедин яшь рә¬ ван кылды. Якасыны чәк кылыб4, юлга рәван булды. Шаһсәнәм һәм еглаб, һушыдин китеб, янә һушыга килеб, атасының урдасыга янып төштеләр. Килеб, һөҗрәсегә5 кереб, мәет булган кешедик ятар ирде. Ничә көнләр мондаг булыб, көндин-көнгә Сәнәм Гарибнең дәрдедә та¬ за биәндазә6 булыб, һич кешегә сүзләмәй, мисале хәзан 7 яфрагыдик булыб, һич мәҗале калмады. Атасы бу халедин хәйран булыб, хөкя- ман тыйбларны егыб күрсәтте. Хөкямаллар нә белсен? Әмма Шаһсәнәм хәле көндин-көнгә зәбун8 булыб, бер көн Шаһсәнәм Акчага әйтде: — Әй гөлниһан, мән Гарибнең дәрдедә үлгедик булдым. Гарибне миңа күрсәткел,— диб, Акчага бу бәетне еглаб әйтде. Бәет Шаһсәнәм бу торыр: — Әй гөлбәһар, ул Гарибне таб, Аның дәрдедә булды хәлем хараб, Аның дәрде белә хараб булыб, Мәңа калмады һич сабри таб 9. һәмишә аның гыйшкыда биһушмән, Мәне хушьяр әйләгел, әй гөлаб 10, Барыб, Гарибемне килтер мәңа, Гәр сән килгүнчә, ултырырмын караб. 1 Гакыйдэ — ышаныч. • Ашнә — таныш. • Мәддага — дәгъва кылу, теләү. 4 Чәк кылу — ерту. 5 Һөжрә —бүлмә. •Таза биәндәз булу — тәмам хәлсезләнү. 7 Хәзан — көз. • Зәбун — начар, куәтсез. ’Сабри таб — сабыр көче, түзем. 10 Гөлаб — гөл суы. 258
Әгәр килмәсә, юк бу галәмдә мән, Мәне дәфен кыйлсын ул, диеб тораб, Сәнәмдин Гарибгә дигел бәндәлек, Мәңа килгүседер әҗәлдин шәраб,— диб еглаб иде, Акча әйтде: — Әй Сәнәм, гамь йимәгел, мән барыб Гарибне килтерәй,— диб, ирчә либас 1 киде, бер атны менде, җөббәи җүш 1 2 үзегә тартыб, мисале падишаһзададин булыб, бер айлык миһләт берлә Гарибне алыб кил- мәк булыб, юлга рәван булды. Акча шул йөргәнечә, кичә-көндез юл йөреб ничә көнләрдин Хәләф шәһрегә йитди. Эзләб-сораб бер дөкәнгә3 килеб иде, ул Бабашаһ На¬ дирнең дөкәне ирде. Акча Гарибне сораб иде, баба: «Падишаһ алыб китде»,— диб әйтде ирсә, Акча атны анда куеб, падишаһның урдасыга барды. Ишег алдыга килеб күрде ки, Гариб, уртада ултырыб сүздәй¬ дер, үзгәләр башыны салыб, мәст-мөстәгърак булыбдырлар. Акча әһа- ситә4 * үзен белдерде. Гариб шундаг карамакы берлә Акчаны күреб, падишаһдан иҗазәт теләб, тышкары чыкты. Акча берлә күреште. Зар- зар еглашты ирсә, бер хилвәт җай табышыб кямдил хасил3 алды. Янә Гариб белә сүзләб, Шаһсәнәмнең сәламене йиткерде. Янә Гариб белә мәслихәтләшеб, Акча Гарибне әзмаиш6 кылыб сынамаклыкга үз нәф- се тарафыга өндәб, бу бәетне укыды. Бәет Акча кыз бу торыр: — Кил, әй Гариб, монда гөлләр ачылмыш, Ике гашыйк уйнап көләр җай икән. Күңелеңдәге мәхбүб монда табылмыш, Ике гашыйк гыйшрәт кылар җай икән. Мин йөрермән кичә-көндез саргаеб, һиҗран уты кылды мәне мозтариб 7 Бу көн табдым сәне хилвәт, әй Гариб, Хуш, фәрагать8, гыйшрәт кылыр җай икән. Бу көн сәңа дәрд хәлене әйтәен, Буеның тотыб, мәхкәм 9 кочыб ятаен, Мә гөлниһал күңелемдәке дәрдне әйтәен, Кил, икемез гыйшрәт кылыр җай икән. Гариб бу сүзне ишетеб, Акчадин йөз чөереб ятды. Әйтде: — Әй, Акча, мәне сән үзең өчен килтереб икәнсен. Сәңа имди ышан- маймын,— диб бу бәетне укыды. Бәет Гариб бу торыр: 1 Либас — кием. 2 Җөббәи җүш-көбә, металл божралардан ясалган кием. 8 Д ө к ә н — кибет. 4 Әһаситә, әста —әкрен. 8 Кямдил хасил алу — күңел тулу. ’Әзмаиш кылу — сынау. ’ Мозтариб — аптырау. 8 Фәрагать — тыныч. 8 Мәхкәм — нык. 17* 259
— Сәнең күңелен, бер башка, Ышанмаймын, ышанмаймын, Күзем тулды кара яшькә, Ышанмаймын, ышанмаймын. Мән китәрмен Хәләф рәван, Сәнәм өчен җаным корбан, Нигә мондаг итдең, надан, Ышанмаймын, ышанмаймын. Мәнең атым Гариб ирде, Сәнәм мәңа хәбиб 1 ирде һәм дәрдемгә табиб ирде, Ышанмаймын, ышанмаймын. Акча Гарибгә әйтде: — Әй Гариб, мән сәне әзмаиш өчен сынамакга диб идем, сәнең күңелең раст Сәнәмдә икән. Әй Гариб, мән уйнаб шундаг диб идем,— диб, Акча бу бәетне укыды: — Әй, Гариб, сәңа әйтәен, Ышандым имди, ышандым. Хәлеңгә андаг йитәен, Ышандым имди, ышандым. Имди белдем игътикадың 1 2, Сәнәм өчен игътимадың3, Сәнәмдә һәм сәнең ядың, Ышандым имди, ышандым. Сәнәм хәйран сәнең өчен, Мән килебмән аның өчен, Бозма күңлең мәнем өчен, Ышандым имди, ышандым. Сәнәм улды хәзин 4 яңлыг5, Кайнаб торган казан яңлыг, Җиһан аңа зиндан яңлыг, Ышандым имди, ышандым. Гөлниһал сәне сынаб бакган, Аның өчен мондаг әйткән, Бу сүзләрне уйнаб әйткән, ЬТшандым имди, ышандым. 1 Хәбиб — дус. 2 Игътикад — иман, инану. 3 Игътимад — ышаныч, таяныч. 4 Хәзин — кайгылы. 5 Яңлыг — төсле, шикелле. 260
Гариб яныб ышаныб: — Әгәр Сәнәмне мәңа насыйб кылмаса, мән һәргиз терек имәс- термән,— диб бер бәетне укыды. Бәет Гариб бу торыр: — Гыйшык дәштедә 1 бәлага мөбтәла булган башым, һәр заман йөз мең җәфага ашнә булган башым. Кемгә дәрдем әйтәен, Һәмдәм 1 2-рәфигым 3 юк мәнем, Серем әйтеп сүзләшер бер игътимадым юк мәнем, Я йөрер, я ултырырга ихтыярым юк мәнем, Гыйшк ара ләб ташнәмән 4 су бирәрем юк мәнем. Күрсәтеб бер Ләйләне, Мәҗнүн-шәйда 5 кылды гыйшык, һәжр 6 ара ташлап мәне, бер тамаша кылды гыйшык. Ялдыйн аерылсын кеше, җананындин 7 аерылмасын, Собхы 8 килгәч, шәмгы 9 һәм фәрванәдин 10 11 аерылмасын, һич кеше мин, Гарибдик, ярыдин аерылмасын, Тутыйдик, шәкәрстаныдин аерылмасын. Гариб берлән Акча икесене яхшылашыб юлга рәван булдылар, Дияр Бәкерабадка килделәр. Гарибне Шаһсәнәмнең багыда куеб, үзе килеб Шаһсәнәм белән күреште, хәл-әхваль сорашыб: — Гарибне килтердеңме? — диде. Акча әйтде: — Ары багда куеб килдем,— диде. Шаһсәнәм хушхаль, хөррәм 11 булыб, атасыдин баг сәерегә рөхсәт алды. Андыйн чыкыб багка килделәр. Әмма, килгүнчә, Акча әйтде: — Әй Сәнәм, мән Гарибне бермонча әзмаиш кылыб, сүз берлә үз тарафымга өндәб идем. Гариб вадин-вафадин 12 гыйшкы сафадин дам орадыр 13. Имди һәргиз Гарибне агрытмагайсын,— диде. Шаһсәнәм әйтде: — Мән һәм бермонча сынаб бакай,— диде ирсә, Гариб берлә кү- решеб, хәл-әхваль сорашты. Андыйн Шаһсәнәм Гарибга бу бәет укыды. Бәет Шаһсәнәм бу то¬ рыр: — Нәчә вакытдин йөрдем сәне яр, диб, Үзгә ярың бар икәнен белмәдем, Моның мәндин үзгә кеме бар, диб, Башкаларга зар икәнең белмәдем. 1 Дәште — дала. 2 Һәмдәм — чын дус. 3 Рәфикъ — дус, иптәш. 4 Ләб ташнәмән — ирене көйгән. 5 Ш ә й д а — акылсыз. 6 һәжр — аеру. 7 Җан а н ы — җанашы. 8 С о б х — иртә. 9 Шәмгы — шәм. 111 Фәрванә — күбәләк. 11 Хөррәм — шатлыклы. 12 Вадин-вафадин — кайгы-вәгъдәләрдәи. 13 Дәм ора — сөйли. 261
Бу сүзләрен, куйды мәне үлемгә, Былбыл китеб, заглар 1 кунды гөлемгә, Какыльләрем 1 2 чормашыбдыр билемгә, Адәм чакар мар 3 икәнен, белмәдем. Бу нә иде, агу куштың ашыма? Рәхмең килмәс күздин аккан яшемә. Гөл булыр диб чәнчеб идем башыма, Корык төкән-хар 4 икәнең белмәдем. Шаһсәнәм дир: хәбәр алмадың мәндин, Ширин җаным чыкар гамь берлә тәндин. Өмидем риштәсен 5 * өзебмен сәндин, Акча берлә яр икәнең белмәдем. Гариб бу сүзне ишетеб, ачыгы килеб әйтде: — Мән сәндин үзгәне димәсем. Сәне диб нәләр күрмәдем. Сән дә мәңа бу сүзләрне әйтерсән,— диб бу бәетне укыды. Бәет Гариб бу то¬ рыр: — Мәңа мондаг ялган төһмәт е кылгунча, Кылыр булсаң, төзек төһмәт кыл, Сәнәм. Көндә йөз мең сүзләб, җаным алгунча, Алыр булсаң, төзек җаным ал, Сәнәм. Сәнең мондаг һәзел 7 сүзең белебмән, Мәңа, кирәк, сәнең өчен килебмән, Җандыйн кичеб, үлмәс борын үлебмән, Мәне дисәң, сән һәм бу көн үл, Сәнәм. Көндә йөз мең кайтарырсән йөзеңне, һәр хыялда һәр ян ташлаб үзеңне, Бу көн мәңа айгыл тугры сүзеңне, Булыр булсаң, мәнең берлә бул, Сәнәм. Шаһсәнәм әйтде: — Әй, Гариб, мән сәне сынамаклыгка диб әйтеб идем, һәркәз күңелеңә мәлаллык8 килтермә. Сәнең шундаг сүзләреңне аңламага диб идем,— диб, икесе яхшылашыб, гыйш-гашрәткә мәшгуль булды¬ лар. Көнләрдә бер көн Шаһсәнәм әйтде: — Әй Гариб, без бу йирдә дуст-дошманның агзыда бәднам булдык. Әгәр дә бер дә бер кеше барыб атамга белдерсә, һәр икемез бу дөнья- 1 3 а г — карга. 2 К а к ы л ь — чәч. 3 М а р — елан. 4 Төкән-хар — тигәнәк. 5 Р и ш т ә — җеп, бау. • Төһмәт — яла ягу. 7 һәзел — шаярту, мәзәк. 8 М ә л а л — кайгы-оагыш. 262
дин юк кылыр. Имди, әй Гариб, сән барган шәһәргә мәне һәм алыб бар- гыл,— диб, бу бәетне укыды. Бәет Шаһсәнәм бу торыр: — Кил, Гарибем, сәңа бер сүз әйтәен, Күңелеңә гобар 1 килтермә. Наләш1 2 кылмай коба фәләк3 илкедин 4, Тормакча күңелеңә карар килтермә. Монда торсак, рәкыйб 5 бозадыр сәне, Заглар килеб бозар таза гөлшанны 6, Бер ят йиргә башлаб алыб кит мәне, Бу йирдә хаҗәтең бирәр килтермә,— диб әйде. Акча боларның китәрене белеб: — Хәләфдәке Әзбәрхуҗа ярымга догаң сәлам,— диб әйде. Шаһсәнәм: — Әй, Акчаҗан, сәнең яхшылыгыңны һәргиз онытмасман. Та без китеб, кырык көнгәчә һич кемгә белдермәгәйсән,— диб, әлвидаглашыб, кичә берлә чарбагыдин7 чыкыб, Хәләф шәһрегә кадәм чикде8. Әлкыйсса, Акча үзгә кәнизәкләргә белдермәде. Болар шул чыккай¬ ларыча өч кичә-көндез юл йөреб, Динар тагыга йиттеләр. Әмма Шаһ¬ сәнәм пиадә9 юл йөреб, аяклары кабарды, юл йөрергә мәҗале калма¬ ды, екылыб ятты. Нә гыйлаҗ булыб, Гариб гашыйк бер көн күтәрде. Булмады һәм екылды. Тагның түбәсендә бер булак бар ирде, аңа йит¬ теләр. Нә боларда азык бар, нә боларда ат бар менәргә — һич нәрсә юк. Ахрыләмер, Шаһсәнәм әйтде: — Әй, Гариб, мәндин сәңа золым йитте. Монда торсак, һәр икемез үләмез, сән имди Хәләф шәһрегә баргыл, мән бу йирдин я янай 10 11. Әл¬ бәттә, Гөлниһалнең Хуҗасыга сәлам дигел,— дип, һәр икесе бер-бе- регә чармашыб еглаштылар. Нә гыйлаҗ булыб, әлвидаглашыб, Шаһ¬ сәнәм бер бәет әйтәдер. Бәет Шаһсәнәм бу торыр: — Мондыйн китәр булсаң Хәләф шәһрегә, Бар, Гарибем, аман-исән килгәйсән. Сәне тапшырдым кадир рахманә п, Бар, Гарибем, аман-исән килгәйсән. 1 Гобар — тузан. 2 Наләш — елау. 3 Каба фәләк — кара кайгы. 4 Илкедин — элек мәгънәсендә. 8 Рәкыйб — биредә: көнчелек. 6 Гөлшан — чәчәклек. ’ Ч а р бак — бакча. ’Кадәм чигү — адым ясау. ’Пиадә — җәяү. 10 Янай — кайтыйм. 11 Кадир рахман — алла. 263
Гариб әйтәдер бәет: — Кадир аллаһ, гаиблыкка салмаса, Еглама, Сәнәм, янә килермән, Әҗәл йитеб, пәйманәмез 1 тулмаса, Еглама, Сәнәмҗан, янә килермән. Шаһсәнәм әйтәдер бәет: — Егламай нәйләй? — Күңелем бозылды, Сәнең берлә кылган гаһдем 1 2 бозылды. Башымга төмән даглар 3 тезелде, Бар, Гарибем, аман-исән килгәйсән. Гариб әйтәдер бәет: — Мәне китте, дип чикмә кашыңны, Нәркәс күздин түкмә яшеңне, Илаһем йиткерсә мәнем эшемне, Еглама, Сәнәмҗан, янә килермән,— диб хушлашыб, Гариб еглаб юлга рәван булды. Шаһсәнәм аркасыдин караб, еглаб хыял кылды: — Мәне монда кыз сурәтедә кеше күрсә касдлык итәдер,— диб, чәчене ике бүлеб, алтын манә 4 берлә тараб ултырыр иде. Әмма шул көн падишаһ Габбас хан шикярга 5 чыкыб иде. Кош очыб килеб Шаһ¬ сәнәмнең кашыда бер тирәккә кунды. Шаһсәнәм боны күреб, таныб әйтде: — Имди нитәрмән? Атам кошны эзләб килеб, мәне бу йирдә күр¬ сә, ни диб җаваб итәрмен? — диб, сурәтенә тәгаер өчен6 аллаһ тәга¬ ләгә ялбарыб мөнәҗәт әйтәдер. Мөнәҗәт Шаһсәнәм бу торыр: — Кадир аллаһ, дәргяһыңа сыгындым, Мән бу йирдә хиҗаб 7 әйләен, Очыб качай, дисәм, юктыр канатым, Мәне сорса, ничек җавап әйләен? Йөземне охшатгыл Вамик йөзегә, Телемне охшаткыл Гозра сүзегә, Күземне охшаткыл Ләйли күзегә, Күргәннең бәгърене кәбаб8 әйләен. 1 Пәйманә — савыт; билгеләнгән вакыт. 2 Г а һ е д — ант, вәгъдә. ’Төмән даглар — төрле кайгылар. 4 М а н ә — тарак. 5 Ш и к я р — ау. 6 Тәгаер өчен — башка итәр өчен. 7 Хиҗаб — пәрдә. 8 Кәбаб — куырма. 264
Күрсә белер гашыйклыкның шаныны, Бу көн кидер мәңа Мәҗнүн туныны, Җолуһ 1 берлә алгай атам жаныны, Бу көн мәрддик1 2 аңа хилаф 3 әйләен,— дип еглаб, башыны тараб ултырыб торыр ирде, бәнагяһ4 атасы йитеб килде. Күрде ки, чәшмә ләбидә5 бер назнин6 алтын тарак белә ча- чыны тараб ултырадыр. Шул заман Шаһсәнәм урныдин торыб, күксе¬ тә7 кулыны куеб, бөкелеб тәгъзим кыйлды. Шаһ Габбас хан биһуш булыб атыдин екылыб калды: дәрхаль Шаһсәнәм атасының атына ме- неб бүләк юл берлә яныб килеб, үз кызларыга кушылды ирсә, Акча кыз Шаһсәнәмдин Гарибне сораб бу бәетне әйтәдер. Бәет Акча кыз бу торыр: — Мән сәңа әйтәен, гөл йөзлек Сәнәм, Билгә8 киткән Гарибҗанны теләдең, Нә сәүдаләр төште аның башыга? Гамьдә калган Гарибҗанны нәйләдең? Теләке булмады, китте хурбадың9, Имде киселебдер багы морадың, Ширин өчен кайда китте Фәрһадең, Сүзлә, хәле пәришанны 10 11 нәйләдең? Ничек күңлең булды андыйн калгалы? Ничек таб килтердең җөда булгалы? Курыкмадың тәңредин, кайтыб янгалы? Кыш ачылган гөлстанны нәйләдең? Шаһсәнәм башыга килгәнләрене Акчага бәян кыйлыб, гарыз әх- валене белендерде. Әлкыйсса. Падишаһ Габбас ханны екылган йирдин нәүкяры 11 алыб килде. Ул көн һушыга килде ирсә, вәзирләрегә күргән вакыйгаларыны гаян кылыб әйтәдер. Бәет Шаһ Габбас бу: — Әй, яранлар, Диярбәкер йирендә Гакылым алды кара күзле бер пәри, Инде үлсәм кирәк аның дәрдедин, Каным түкде кара күзле бер пәри. 1 Җолуһ — күренү. 2 Мәрддик — ирләрчә. 3 Хилаф — кире, тискәре. 4 Бәнагяһ — көтмәгәндә. 5 Чәшмә ләбидә — чишмә янында. * Назнин — назлы. 7 Күксе — күкрәк. 8 Бил — биредә: таулар арты. 9 Хурбад — ? 10 Пәришан — һәлак булган. 11 Нәүкяр — нүгәр, биредә: юлдаш, ярдәмче. 265
Хыяли сурәте китмәс күземдин, Висале 1 китмәс минем сүземдин, Аны күргән заман китдем үземдин, Гаклым алды кара күзле бер пәри. Чишмәнең ләбидә күрдем лалыны1 2 Теллә 3 тарак берлә тарар чачыны, Кемгә әйтәй, дустлар, күңел әшене, Каным түкде кара күзле бер пәри. Хурлар анча булмас җәннәт эчендә, Күргәч, мәне куйды хәсрәт эчендә, Тәгъзим кылды, ике кулы күкседә, Гаклым алды кара күзле бер пәри. Әйтде: — Әй вәзирләрем, имди Гарибне табыңлар, аның кадрене имди «белдем. Та аны кызым берлә кушкайман,— диде. Әмма Гарибнең анасы ишетеб, падишаһ кашыга килде. Падишаһ Гарибнең анасыга бу бәетне укыды. Бәет падишаһ Габбасхан бу торыр: — Иорт кадерен шаһлар белмәс, Башка йортка бармагунча, Яхшы ярның кадерен белмәс Бер яманны күрмәгүнчә. Кул озатсам ярга йитмәс, Ярсыз минем гомрем кичмәс, Яхшы яманны фәркъ4 итмәс Үз башыга килмәгүнчә. Шаһ Габбас дир: һич көймәдем, Әүвәлдин Мәҗнүн булмадым, Гашыйкның кадрен белмәдем Үз башыма килмәгүнчә. Әлкыйсса. Шаһ Габбас бу сүзләрне дигәндин Гарибнең анасы хуш- .хәл булыб, үз өегә янды. Андыйн вәзир әйтде: — Әй падишаһым! Ул сезгә күренгән пәри имәсдер. Ходай тәга¬ ләнең сезгә күрсәткән бер кодрәтнамәлегедер. Нә өчен кем Хәсән углы Гарибкә кызыгызны бирәмән диб, хат тукташыб, бирмәй, йортыңыздин кугладылар. Аның өчен күрсәткән сангы 5,— диб әйтде. Падишаһ янә еглаб әйтде бәет. Газәл шаһ Габбасхан бу торыр: — Җүш 6 орыб, җүш кайнаб ташлаб, Гыйшык уты яман икән, дустларым, 1 В и с а л ь — кавышу. 2 Л а л — телсез. 3 Тый л ь л ә — алтын. * Фәркъ итү — аеру. 6 Сангы — сәнгате. • Җүш — кайнау. :266
Гариб булса Шаһсәнәмне кушаен, Гыйшык уты яман икән, дустларым. Барыб, казый белә мөфти килтерең, Вәзир вәкил, шаһид булың, ултырың, Гашыйкларны морадыга йиткерең, Гыйшык уты яман икән, дустларым. Шаһ Габбас дир: инде җанны нәйләен, Инде гашыйклыкның юлын тотаен, Та үлгәнчә яр васлыга 1 йитәен, Гыйшык уты яман икән, дустларым. Айдын вәзир Гарибнең хәле өчен падишаһга бу бәетне укыды: — Кеше михнәт белә юкны эзләгән, Мондаг килгән дәүләт — пәяны 1 2 булмас, Вәгъдә берлә сүзләб сүзен белмәгән, Котылыр тапмак имкяны 3 булмас. Биһүдә4 зиядә кайгы йигәннең, Иитәр-йитмәскә буен игәннең, Күреб-белеб, сүзне ялган дигәннең Дине-иманы да әрманы булмас. Шаһмәрдән Айдын колның йиредер, Мән сәңа дигәнем — күңел кередер, Гариб Сәнәм өчен җәүлан 5 йөридер, Монда килсә, аның дәүраны 6 булмас. Габбасхан андаг пошайман булды, имкяны булмас. Әлкыйсса. Имди сүзне Гарибдин ишетмәк кирәк. Гариб Динар та- гыдин Сәнәм берлә хушлашыб, Хәләф шәһренә китеб барыр ирде, бермонча кәрванларга юлыкты. Улар белә кушылыб, Хәләф шәһренә йитделәр. Күрделәр, тәмам дуст-яранлар Гарибгә караб һәм бакмады, һич кайсыдин миһербанчылык күрмәде. Үз гариблегегә әйтәдер. Бәет Гариб бу торыр: — Коба фәләк салды мәне бу дәрдә, Мән нәйләен, бер сердәшем булмаса. «Яр-яр» диеб үтәр булдым бу йирдә, Очай дисәм, бале-пәрем 7 булмаса. 1 В а с ы л — кавышу. 2 П ә я н — ахыр, оч. 3 И м к я н — мөмкинлек. 4 Биһүдә — бушка, юкка. 5 Җәүлан — йөрү. 6 Дәүран — биредә: бәхет. 7 Бале-пәр — хыял канаты. 267
Мәнем монда Һәмдәмем юк, хушым юк, Карендәшем, янә тиң-түшем юк, Елы язым, баһарым юк, кышым юк, Мөшкел булды миһербаным булмаса. Җөдалык дәрдегә түзә белмәймән, Яр, яр диеб, өмид өзә белмәймән, Йите ел бу йирдә кизә белмәймен, Хәраҗ 1 итәргә сим 1 2 вә зәрем 3 булмаса. Баба Нияз Харасан дигән юлыгыб, Гариб аңа дәрдене әйтеб бер <бәет әйтәдер. Бәет Гариб бу торыр: — Бәкри — дияр йортыдин Хәләф шәһрегә килмешем, Коба фәләк илкеднн мәй эчеб, мәстанә килмешем, Егар фәләкәт ләшкәрен төзеб 4, яраглык5 мәхзәнин 6, Ярымга күңел дәфтәрен олуг диванә кылмышым. Җәфа чикеб былбыл өчен, сакый сияһ7 8 сөнбел өчен, Былбыл булыб бер гөл өчен аһ-фәган килмешем. Бармы мәнеңдик гаклы киткән, бу дөньяны талак иткән, Гайре йирдә ватан тоткан? Сәүда зиянә килмешем, Бу җодалык җандин сөче3, бу ватандин үткәргүче, Актарыб кадрем белгүче бер кадирдан килмешем,— .диб, боларны әйтеб Гариб еглай ирде, Баба Ниязның йөрәкегә утлар тоташты. Нә өчен ки, бу һәм шәһри Багдад падишаһның углы иде. Бер кызга гашыйк бикарар булыб, аның дәрдендән фиракыда сәргәр- дан булыб, үз шәһредин кичеб, бу Диярларга килеб калыб иде. Га- рибнең хәлегә еглаб, өегә башлаб барды. Чәмән яй диб, бер яхшы аты бар иде, аны Гарибга бирде: — Күңелеңә хилагән җиргә барыб уйнаб килгел,— диде. Гарибгә атны тотыб мендереб куйды. Гариб андаг мәҗнүн булды ки, аны кайсы тарафга китсә китәр ирде. Ат хаһ9 суга, хаһ дәрьяга барса белмәс ирде. Әлкыйсса, Гариб йите еллык вәгъдә белә чыкыб иде. Монда биш ел үтте. Әмма Сәнәмдин һич хәбәр юк. Гариб гашыйк Сәнәмне яд кыйлыб, төшемдә күрмәнме диб, төшендә күрәлмәй зар-зар еглайдыр. Әмма Гариб бу хәле берлә гомер кичерде. Имди сүзне Шаһсәнәмдин ишетмәк кирәк. Шаһсәнәм һәм Гариб- нең фиракыда еглаб, һич мәҗале йитеб, йокласам, Гарибне күрәрмен микән диб һәм күрәлмады. Дәрд-фиган берлә бу бәетне укыды. Бәет Шаһсәнәм бу торыр: 1 Хәраҗ — чыгым. 2 С и м — көмеш. 3 3 ә р — алтын. 4 Егар фәләкәт ләшкәрен төз ү—язмыш гаскәрен җыю. 5 Яраглык — корал. 8 Мәхзән — кибет, магазин. 7 Сакый сияһ — кара матур. 8 С ө ч — гөнаһ. 0 X а һ — теләсә. 268
— Гамьдин котылмаган михнәтлек башым, Янә башдыйн гамь өстендә, яр улдым, Гариб ирде кичә-көндез юлдашым, Имди йөзен бер күрмәккә зар булдым. Берничә вакыт висаледә шат ирдем, Ярдыйн үзгә гайре белән ят ирдем, Хәсрәтем бар, гыйшк юлыда дад ирдем ', Көйгәле үземгә сәбәбкәр улдым. Сәнәм, имди сәңа зәвык-сафа юк, Ярың озак китде, имди вафа юк, Гашыйкмын диясен, сәнда җәфа юк, Гыйшыкның солтаныдин карздар 1 2 улдым,— диб, Шаһсәнәм һушыдин китеб, янә һушыга килү әйтде: — Әй рәгналарым 3, мән имди нитәрмән? — диде. Акча кыз әйтде: — Әй Сәнәм! Монча һиҗран белә ултермә, һәр эшкә сабыр кирәк. Әй, Сәнәм, баг сәерегә тамаша кылале, күңелләр ачылсын, һәм бу көн гаед корбан көнедер, фаслы баһардыр. Гөл ачылыбдыр. һәм якын арадин Гарибне сорашале. Мондаг еглаб гомер кичмәс,— диб. Шаһсәнәм хушхәл булыб, атасыдин рөхсәт алыб, кызлар берлә баг сәерегә бардылар. Әмма Хәләф тарафыга бара торган юлда Тын дәрьясы диб бер дәрья бар ирде. Шаһсәнәм кызлар берлә ул дәрьяның ләбегә килде. Дәрьяның мәүҗегә 4 караб, күзедин яшьләр раван кыл¬ ды: «Судыйн Гариб үткәндер»,— диб, бу бәетне еглаб әйтде. Бәет Шаһсәнәм бу торыр: — Алты айлык һиҗран 5 юлдин адашыб, Әй, Тын дәрьясы, сәндин Гариб үттеме? Мәнең өчен һәҗр утыга тоташыб, Хунхур 6 дәрья, сәндин Гариб үттеме? Мәнең монда ярсыз юкдыр карарым, һичкем берлә булмас сөхбәт-бәрарым 7, Тереклегем, гыйш-хушым, мәдарым8, Әй Тын дәрьясы, сәндин Гариб үттеме? Әлкыйсса. Шаһсәнәм атыны борыб, үзене ул дәрьяга ташлагалы торыб иде, Акча кыз килеб әйтде: — Әй Шаһсәнәм, һәр кемнең башыда бардыр, бисабырлык кылма. Бисабырлык яманның эшедер,— диб, тәсәлла 9 хәтер өчен бу бәетне укыды. Бәет Акча кыз бу торыр: 1 Даг — биредә: тугрылык. 2 Карздар — бурычлы. 3 Рәгъна — гүзәл, матур. 4 М ә ү җ — дулкын. Зһижран, һәҗәр — аерылышу. 6 Хунхур — залим, начар, кан эчүче. 7 Сөхбәт-бәрар — аралашу, 8 М ә д а р — әйләнү орбитасы. 9 Тәсәлла — юату. 269
— Яралыг дәрдедер тәңре кыйсмәте *, Ничек мондаг бисабырлык, әй Сәнәм, Тукыз елдыр, мән һәм чикдем михнәте, Ничек мондаг мөбтәлалык, әй Сәнәм. Комры дигән бер гаҗәеб кош булыр, Пәррен1 2 тартып, үзе килер буш булыр, Терек булса, бер-берегә түш булыр. Ничек мондаг битакатьлек, әй Сәнәм, Мәне — Акча дир, атым Гөлниһал, Бу дөньяның пәяны юк, бимисал, Уйнаб-көлеб биш көн, Гариб күңелен ал, Ничек мондаг истимгярлык 3, әй Сәнәм? — диб иде, Шаһсәнәм атдин төшеб ултырды. һаман бикләрнең кызлары- га һич тәкәллем 4 кыйлмады. Әмма һәр кайсы кызлар, тәсәлла хәтер өчен, үз башыга килгәнләрене, дәрде фирак тартканларыны бәян кыйлды исә, кызлар берлә Шаһсәнәм дәрьяның бу ләбедин яныб шәһәргә килделәр. Әлкыйсса. Имди сүзне Гариб гашыйкдин ишетмәк кирәк. Гариб- нең, Шаһсәнәм фиракыда еглаб күзләре набина5 булыб калды. Нә таг, нә дәрьяны белмәде, сәргәрдан булып: «Аһ Сәнәм! Аһ Сәнәм!» диб шә¬ һәр бәябаныны6 катгъ7 кылыр ирде. Гариб ушбу әхваль берлә Казак дигән шәһәргә килде, бер вәйран ханәгә кереб ятыб йоклады. Ятыб, төшдә Шаһсәнәмне күрде ирсә, еглаб уйганыб бу бәетне укыды. Бәет Гариб бу торыр: — Еглаб, ходага дад идеб: «Әй Сәнәм!»,— дисәм микән? Шам-сәхәр 8 фөрьяд идеб: «Әй Сәнәм!» — дисәм микән? Төшемдә күрдем мән сәне, яд итмәдең бердәм мәне, «Яр тотыбсын Гарибне, әй Сәнәм»,— дисәм микән? Екерме дүрт яшьдә идем, үлгәнче гамеңне йидем, «Яхшы анамны күрмәдем, әй Сәнәм»,— дисәм микән? Яшем екерме дүртедин китдем атамның йортыдин, Еглаб Сәнәмнең утыдин: «Әй Сәнәм!» — дисәм микән? Атым мәнең Гариб, калдым дәрдеңдә саргаеб, «Калдым, күземдин аерылыб, әй Сәнәм»,— дисәм микән? — диб, һиҗран төкәнләре Гарибгә санчылды. Гариб гашыйк, гамь татла¬ рының астында калыб, бу. газәлне укыды. Газәл Гариб: — Бу таглар — яман таглар: Гариб юлыны баглар, 1 Кыйсмәт — язмыш, өлеш. 2 П ә р — канат. 2 Истимгярлык — (үзеңне үзең) көчләү. 4 Тәкәллем — сөйләшү. 5 Набина — сукыр. • Бәябан — буш, чит җир. ’ Катгъ кылу — кичү. 8Шам-сәхәр — кич-таң. 270
Гариб үлсә, кем еглар, Гарибгэ гариб еглар,— диб гыйшкы хуш орды. Бер ah орды. Әмма ул вәйранадә бер кодык 1 бар иде. Гариб: «Аһ, Сәнәм! Ah, Сәнәм!» — диб, ул кодыкга төшеб китде. «Аһ, Сәнәм!» — диб, Шаһсә¬ нәм яды илә җан бахак тәслим кылды. Калу иннә иләйһи рәҗигун. Эмма Гарибгэ балалар иргәшеб йөрер ирде. Гарибнең кодыкка төшкәнене күреб, барча балалар еглашыб янды ирсә. Гарибнең үлгәне барчага мәгълүм булды. Имди сүзне Шаһсәнәмдин ишетмәк кирәк. Әмма Гариб үлгән көне иртәсе гаед көне ирде. Шул кичә Шаһсәнәм ятыб төш күрде. Асмандин бер кош килеб, Сәнәмнең кулындагы әңгәштәрене2 алып китде. Сәнәм куркып уйганды. Шул заман Акча кызны чарлаб әйтде: — Әй Акча! Эш кулдыйн китде. Дәрхәл кәрвансарайга баргыл. Кәрван килгән булса, Гарибдин хәбәр сорагыл,— диде. Акча кыз барыб хәбәр алды, һич кайсы кәрван белмәделәр. Әмма Тансык диб бер кәнизәк бар ирде, аның агасы Хәләф тарафыга сәүдә¬ гә китеб иде. Ул Гарибнең үлгән йирендә бар иде. Ул кәнизәк агасы- дин ишетеб килеб, Шаһсәнәмгә хәбәр кылды. Шаһсәнәм ишедеб, би¬ һуш булыб, янә һушыга килеб әйтде: — Әй Акча! Барыб Гарибнең анасы илә сеңлесен башлаб кил- гел,— диде. Акча барыб алыб килде. Шаһсәнәм боларны күреб, үпкәсе өрелеб еглаб, бу бәетне укыды. Бәет Шаһсәнәм бу торыр: — Хәзан орыб3, таза күңлең сулыбдыр, Бер гөлеңдин, гөлзарыңдин аерылдың, Гариб углың үлеб, дәфен булыбдыр, Сәвенечлек морадындин аерылдың. Иите ел кизде Хәләф шәһрендә, Мәне куйды хәсрәт белә әрманда. Иосыф кеби әсир булдым зинданда, Мисыр илендә Кәнгандан аерылдың. Шаһсәнәм дир: мәндә күп калды әрман, Әйтсәм, әда булмас бу дагы һиҗран 4, Үлгәнене күреб килебдер кәрван, Мән — ярымдин, сән углыңдин аерылдың,— диб иде, Гарибнең анасы ишетеб биһуш булыб калды. Андыйн Гариб¬ нең сеңлесе ишедеб, фөрьяд кылыб еглаб, агасы өчен битакать булыб, Гөлҗамал бу бәетне укыды. Бәет Гөлҗамал бу торыр: — Иите елдыр, шоңкар кошым качырдым, Барып төште Хәләф шәһре сарыга 5, 1 Кодык — кое. 2 Әңгәштәр — балдак. 3 Хәзан орыб — көз җитеп. 4 Мондый әрнүгә алмаш юк, мәгънәсендә. 3 Сары — тараф, як. 271
Еглай-еглай йөреб гомерем кичердем, Күз яшем кушылды гамьмән сарыга. Агам, дидем, дүрт тарафка бакмадым, Җәфа тартыб, гөл башымга такмадым, Мәҗнүн кеби башым алыб чыкмадым, Ләйлә сорагыда һиҗран сарыга. Дуст-дошман эчендә, кызыл йөзем юк, Борынгыдик имди әйтер сүзем юк, Егламакдин гайре башка эшем юк, Эстәб чыкай Хәләф шәһре сарыга. Карендәшем, димән Шаһсәнәм сезне, Үлебдер, диб хәбәр килде агамны, Гөлҗамал дир: тәңре алса җанымны, Букөн әҗәл йитсә мәнең сарыга,— диб андаг еглаштылар, имкяны булмадылар ирсә, Акча кыз боларга тәсәлла хәтер биреб әйтде: — Сабыр кыйлыңлар кем, бу дөньяда үлмәй торган кеше бар¬ мы? — диб, Акча кыз бәет укыды. Бәет Акча кыз бу: — Ялганчы фани дөньяда һич кемсә үлмәй калмады, Яхшы китте нәүбәтедә, Яман үлмәй калмады. Үлем өчен йимәгел гамь, Үлмәй калмас һичбер адәм, Килгән җанлар — үләр, бу дәм Сүд 1 илә зыян калмады. Дөньяны бер күздә күргән, Гадел булыб йортны сөргән, Дию-фәри дадын биргән Шаһ Сөләйман калмады. Искәндәр * дөньядин кичте, Җәмшид * әҗәл мәен эчте, Нә шаһбазлар 1 2 бондыйн кичте? Рөстәм *, Дастан калмады. , Боларга тәсәлла хәтер биреб, Гарибнең анасы берлә сеңлесене өегә яндырды. Өйләрегә барыб, Гарибнең матәмедә булдылар. Әмма Шаһсәнәм әйтте: — Әй Акча! Ул мәнең җәфакәш3 Гарибем мәне диб йөреб үлебдер. Мән һәм, ихлас, та бакайгы җанымны алыб, аның юлыга нисар4 1 Сүд —файда. 2 Шаһбаз — батыр, кыю. 3 Җәфакәш — җәфа чигүче. 5 Нисар — чәчү, сибү, тарату. 272
кыйлмай булмас. Әй Акча! Имди мәслихәт шул ки, мән һәм барыб аның мазарыны күрмәсәм булмас,— диб. Бабахан Шатыр диб бер кем ирсә бар ирде. Ул баба Шаһсәнәмне күтәреб йөреб чүңк кылган иде. Шаһсәнәм аны чарлаб әйтде: — Әй баба! Хәләф шәһрене сән белерсән. Мәне сән Хәләф шәһре¬ нә тикерсәң, та мән барыб, Гарибнең мазарыны зиярәт кылыб килгәй- мән,— диб еглаб, Бабахан Шатырга бу бәетне укыды. Бәет Шаһсәнәм;. — Кечеклекдин, мәне бакыб күтәргән Сәндин үзгә гамь, госсарым 1 юк мәнең. Мәнең өчен җәфа тартып үстергән Сәндин үзгә игътибарым юк мәнең. Сән мәне алыб кит Хәләф шәһрегә, Монда күзем төшәр яхшы-яманга, Гомрем гөлен бирдем бади хәзана1 2, Күңелем эстәр яр-дустым юк мәнең. Ярымның мәзарын кочыб ятаен, Кайтыб чыкмас йолдыз кеби мотмаин 3... Бу ватанда һич карарым юк мәнең...— диб иде, Бабахан Шатыр һәм мәгъкуль диб, алыб бармакчы булды. Шаһсәнәм Акчага әйтде: — Әй Акча! Атамдин рөхсәт алыб килсәң,— диб иде, Акча барыб Шаһ Габбасдин миһләт алыб килде. Булар берлә әлвидаглашыб бер бәет әйтәдер Шаһсәнәм. Бәет Шаһсәнәм бу торыр: — Китәрмен Хәләф шәһренә, Кыз карендәшләр, хуш кал имди, Килер-килмәсәм гөмана, Сердәшләрем, хуш кал имди. Тукыз ай ун көн күтәргән, Кәмалегә тикезгән, Ак сөтен биреб имезгән Җаныем анам, хуш кал имди. Безнең белә хәлвәт4 тоткан, Әһле халык дадын биргән 5, Мәгәр янә төнгә кергән Җаным атам, хуш кал имди. 1 Г о с с а р — кайгылы, хәсрәтле. 2 Бади хәзана — көз җиленә. 3 Мотмаин — тынычланган. 4 Хәлвәт — аулак. 6 Халык зарын тыңлаган. 18 3-604 273
Бакчаны күздә күргән, Михнәт чикеб, рәхәт күргән, Акча диеб ат күтәргән Гөлниһал җан, хуш кал имди. Әлкыйсса. Бабахан Шатыр берлән Шаһсәнәм багдин чыкыб юлга рәван булдылар ирсә, нәчә көн юлларыны тый 1 кылыб бер гөлстанга йитде. Бабахан Шатыр үз күңледә хыял кылды: моны Хәләф шәһренә алыб барай диб йөреб, үз шәһремгә алыб барыб, үзем алсам, диб. Үз йорты Казак шәһредә иде, шул тарафга Шаһсәнәмне алыб йөрде. Әмма Шаһсәнәм карады ки, бер манара күренде. Сорды: — Әй, Шатыр, бу ни манарасыдыр? — диде. Бабахан Шатыр әйтде: — Хәләф шәһренең манарасыдыр,— диде. Шаһсәнәм әйтде: — Әлхәмделиллаһ шөкер, Гарибем үлгән йиргә килеб йитебдер- мән,— диб, хуш вакыт булыб әйтәдер. Газәл Шаһсәнәм: — Шөкер имди, килдем Хәләф шәһренә, Ярым үлгән йирләргә килебмән. Ярым белә башда вәгъдә әйләшеб, Гариб дустым килгән йиргә килебмән. Үзене гыйшык базарыга салыбдыр, Мәнең өчен әрман белә үлебдер. Йите елдин бире шунда булыбдыр, Ярым туфрак булган йиргә килебмән. Гариб ярым күрсәм икән гайбанә1 2, Мәнең өчен үзен салып һиҗранә. Мөсяфирлар белә булыб һәмханә3, Әрман берлә үлгән йиргә килебмән. Шаһсәнәм кыз янды һиҗран утыга, Каилмән 4 Гарибнең игътикадыга5. Яр-яр диеб, көеб һиҗран утыга, Җеназасын кыйлган йиргә килебмән,— диб иде. Баба Шатыр әйтде: — Әй Сәнәм, бу Хәләф шәһре имәс. Мән сәне үз шәһремгә алыб килдем. Әй Сәнәм, һәмишә Гарибне яд кылыб йөргәнчә, үзеңне мәңа кабул кыл,— диде. Шаһсәнәм бу сүзне ишедеб: «Аһ дарига!» — диб еглаб бу бәетне укыды: Бәет Шаһсәнәм: — Әй күңел, имди кич бу фани дөньядин, Баш алыб бер яна китмәсәм, булмас. 1 Тый кылу — тыелу, бетерү. 2 Гайбанә — читтән торып. 3 һәмханә — өйдәш, күрше. 4 Каилмән — таң калып. 3 Игътикад — иман. .274
Ярны күрмәк тәңре тәкъдир итмәсә, Күз йомыб дөньядин китмәсәм, булмас. Әмма бу йирдә Гариб төшкән кодык бар ирде, моңа төшеб китде-.. Шаһсәнәм кодыкга төшкәнегә бер бәет әйтә. Бәет Шаһсәнәм: — Зөләйхадик Иосыф кеби Мәнзилгяһым 1 зиндан булды, Гариб дустым, сәнең өчен Яхшы көнем яман булды. Шаһсәнәмдир: мискин башым, Тынмай акар күздә яшем, Кодык эчендә юлдашым Бәлен1 2 белә чиян 3 булды,— диб Шаһсәнәм кодыкка бакыб, Гариб яды киләдер. Бакса, Гариб шул йирдә кодыкда ятадыр. Моны күреб, Шаһсәнәм ходай тәгаләгә мөнә¬ җәт кылыб, Гарибнең буйнын кочыб, җан бахак тәслим кылды. Калу: инна лилаһи вә инна иләйһи раҗигун. Әмма күргән-белгәнләр икесене дәфен кылдылар. Иляһи, гашыйк бәндәләреңне, Йосыф-Зөләйхадик морадларыга» йиткергәйсен. Амин. 27. БҮЗ ЕГЕТ Заманнан күп заманнар үтте, диде, Бер ханга ялгыз ул битте4, диде. Яхшы зат озак дәүран сөрмәк бармы? Дөньядан әрман белән үтте, диде. Бер ул туды — патшага, йортка лаек. Савын 5 әйтеп, туй кылды илгә җәеп, йортыга күп яхшылык кылган икән, Туй кылды һәр җаннан 6 малны суеп. Заманнан күп заманнар үтте, диде, Тәңредән аманлыгын көтте, диде. Җиде яшьтән баласы уку укып, Ун яшенә бу ул инде җитте, диде. Йөрептер яманны уена алмай, Ялганның7 кызыгына күңел куймай. 1 Мәнзилгяһ — төшкән урын. * Бәлен — карчыга. ’ Чиян — чаян. 4 Битте — язды, насыйп итте. 5 Савын — бүләк. •һәр җаннан — биредә: һәр төрле терлектән мәгънәсендә. 7 Ялган — дөнья («бу фани дөнья» мәгънәсендә). 18* 27ff
Кулына коръән белән китап тотып Барадыр мулласына бер көн калмай. Күрмәгәнне күрәем дип йөрә икән, Таң калып, йөзен күргән тора икән: Башында алтын айдар 1 толымы бар, Айдаен якты булып йөрә икән. Бер көнне ятып, йоклап төш күрәдер, Алдында аргымаклы кыз күрәдер. Ул дагын бер патшаның ялгызы икән, Бер ялгыз, бер ялгызга туш1 2 буладыр. Әлкыйсса. Карачәчсылу бер шаһзадәнең кызы ирде. Сәхиб җа- мал3 ирде. Унбиш яшендә Бүз егетне * төшендә күрде, гашыйк булды. Көннән көнгә йөзе сулды. Бер ел кайгылы булып йөрде, һәм табип- дарыгәрләр 4 гыйлаҗ5 тапмады. Икенче ел дагы Бүз егетне төшендә күрде. Шунда һәм кыз, егетне итәгеннән ушлап 6 җавап сорады: Кызның әйткән җавабы *: «Төндә елап, көндез — зар, Мин йөзеңә интизар. Ни сәбәптән булдың яр, Мине мондай кылып зар? Акылың әйтсәң кирәкте. Бер ел булды, янармын, Үткән көнне санармын. һич гакылымнан танармын,— Атың әйтсәң кирәкте». Әлкыйсса. Бүз егет төшендә, сабыр кыл, дип әйткән сүзе: «Бән — сәнеңмен, сән — бәнем, Җанымга төште җаның, Сатармы зарлап аның? Сабыр кылсаң кирәкте. Гашыйклар зарлап үтәр, Тәңредән рәхмәт көтәр, Морадка бер көн йитәр,— Сабыр кылсаң кирәкте. Сабыр кылмай эш бетмәс, Мизгелсез арзың 7 йитмәс, 1 Айдар — кырмый калдырылган чәч. 2 Туш булу — туры килү. 3 Сәхиб җамал — матур йөзле. 4 Дарыгәр — даручы. 5 Г ы й л а җ — чара. 6 Ушлап — тотып. " А р з ы — хыял, теләк. 276
Зарлау мән 1 кайгың китмәс,— Сабыр кылсаң кирәкте... Кылма күңелең бозыктай, Агарып йөр йөзектәй, Зөләйха мән Йосыфтай Сабыр кылсаң кирәкте. Булды Гашыйк Кайгыдай*, Күркең йортка җәелде, Ләйли белән Мәҗнүндәй Сабыр кылсаң кирәкте». Әлкыйсса. Кыз сабыр кылды. Ата-анасы, йорты һич гыйлаҗ тап¬ мады. Өченче ел дагы төшендә күрде. Кыз төшендә егеткә биргән җавабы: «Гафилмесән * 2 вай егет? Егет буйлә ятармы? Атка менеп чыкмаен, Ир улҗәгә 3 батармы? Мин юлыңда интизар, Мәйлең4 булса, эзли бар, Без бер патша ялгызы, Сезнең өчен булдык зар. Өч ел булды — саклаймын, Киләме дип юклаймын, йөзеңне бер күрмичә, Ничек чыдап туктаймын? Җаның җанга кушылган, Син хакыйкать яр булсаң, Безнең өчен зар булсаң, Шәһре-бостан-и Румнан 5 Безне эзләсәң табарсың. Бостан шәһренең былбылы, Сирай җирнең бер гөле, Дәрья кичеп, тауны үтсәң, Безне эзләсәң табарсың. Без — дәрьяның гәүһәре, Бер булырмыз җәүһәре, Алтын-көмеш кулга алып, Безне эзләсәң табарсың. Без алтыннан тирәкмез, Эзләгәнгә кирәкмез. ’Мән — белән. 2 Гафил — сизми, абайламый калучы. 3 У л ж ә, у л ж а — табыш. 4 М ә й л е ң — теләгең, ихтыярың. 6 Р у м — грек, византияле. 277
Юлдашларың янга алып, Безне эзләсәң табарсың. Нурдан өлге алганмын, Тутый коштай булганмын. Таягыңны кулга алып, Безне эзләсәң, табарсың». Төшендә бу кыз җырлап гаиб булды, Егетнең күкрәгенә кайгы тулды. Бакшы 1 белән дарыгәрдән дәрман тапмый, Егетнең көннән көнгә йөзе сулды. Әтисе мән әнисе хәбәр белде, Ялгыз өчен җаннарын корбан кылды. Дәртенә ялгызының дәрман тапмай, Әтисе мән әнисе зарлы булды. Бер ел булды бу егет көлмәй йөрде, Дәртенең һич гыйлаҗын белмәй йөрде. Кашында кордашы бар, юлдашы бар, һич кайсысын күзенә элмәй йөрде. Икенче ел төшендә тагын күрде, Кыз килеп, кадәм 1 2 басып, сәлам бирде, Күзеннән яшь агызып, кул кушырып, Гарзын әйтеп, егеткә җавап бирде. Кызның төшендә әйткән җавабы: «Дүрт ел булды, саклаймын, Киләме дип юклаймын, Хәбәрең юк, үзең юк, Сәлам да бер сүзең юк. Мин йөзеңә интизар, Саклай-саклай булдым зар. Без бер патша ялгызы Сезнең өчен булдык зар. Ата белән анасы Рөхсәт бирмәй булырмы? Төшендә күргән бу ярын Килеп күрмәй булырмы?» Егетнең кызга биргән җавабы: «Син — бер сурәт нәзыйрсән 3 Кич кашымда ахыр сән, 1 Бакшы — багучы, им-том итүче. 2 Кадәм — аяк, адым. 5 Нәзыйр — охшаш, шикелле. Биредә күзгә күренүче. 278
Уяна килсәм янда юк, Ни атлысың, атың әйт. Ни йирлексең, йирең әйт, Туган-үскән илең әйт, Мине мондый зар кылма, Анык кылып юнең әйт! Илең синең белмәсәм, Саган тезү1 йөрмәсәм, Шәһрең синең белмәсәм, Сине кайдан табармын? Былтыр килдең кашыма, Кайгы салдың башыма, Күренмисең күземә, Сине кайдан табармын?» Кызның егеткә биргән җавабы: «Атка менеп чыксаң син, Безне кабул күрсәң син, Кыйбла карый торсаң син, Эзләп безне табарсың...» Төшендә бу кыз җырлап гаиб булды, Егетнең күкрәгенә кайгы тулды. Бар ирде бер дусты җаннан артык, Таң-иртән барып аңа гарыз кылды: «Бер хуп сурәт күрдем мин, Хәйран булып йөрдем мин. Мәслихәтле җан дусым, Гакыл тапмай йөрдем мин. Кайгы төште башыма, Гакыл тапмый булдым зар, Мәгъкуль күрсәң, җан дустым, Аны эзләр уем бар. Китмәс кайгы төшкәндә Киңәш тапкан дусым син. Алыстан * 2 уй төшкәндә Гакыл тапкан җан дусым. Бер ел булды танганмын, Бу кайгыда калганмын, Эзләүдән бүтән уем юк, Күңелне аңа салганмын. Юлдашым юк киткәле, Дәрманым юк йиткәле3. * Саган тезү — сиңа туры. ’Алыстан — ерактан. 3 Киткәле, йиткәле — китәргә, житәргә. 279
Җан юлдашым син идең, Базмай йөрдем әйткәле. Китмәс дәрткә юлыктым, Дәрманым юк, җан дустым, Аны эзләп үлсәм дә, Әрманым юк, җан дустым». Дустының җавабы: «Мәгъкуль сүздер, барырмыз, Хак язганын күрермез, Без — юлыңда корбанлык, Хезмәт итеп торырмыз... Әҗәл йитсә үләрмез, Үлмәсәк, без килермез, һич чарасы булмаса, Хак язганны күрермез...» Дусты белән бу икәү моңлатадыр, Уй уйлап, гакыл табып, серләшәдер. Бу икәүнең гакылын һич кем белмәс, Юлаучының ябтыгын 1 уңлашадыр. Икесе бер-беренә җандай дустыр, Беренә бере табып акыл кушты. Патшаның улының гакълын тапмай Вәзире вә биләре каты шашты. Дустына җан юлдашы сүз саладыр: «Ялганнан үлми-үтми кем каладыр? Үлсәк, ярның юлында үләек»,— дип, Шәһәрдән табып болар кушчы 1 2 аладыр. Дустына җан юлдашы сүз саладыр, Ялганнан үлми-үтми кем каладыр. Шәһәрдән болар серен һичкем белмәс, Алтын белән көмештән мул аладыр. Дустына җан юлдашы сүз саладыр, Ялганнан үлми-үтми кем каладыр. Ике нарга 3 азыгын артып 4 алып, Ике кари 5, бер егет башчы аладыр. Аргымак аттан сайлап менеп алды, Атасы мән анасы белми калды. 1 Я б т ы к — кирәк-ярак. 2 Кушчы — атлар караучы, юл хезмәтчесе. 3 Н а р — дөянең бер өркәчлесе. * Артып'— аркылы салып, төяп. 6 Кари — карт. 280
Юлдашы мән кордашын кашына алып, Тәвәккәл, дип барын да юлга салды... Биш кеше көн-төн болар йөрде, диде. Шәһәрдән шәһәр сәел кылды, диде, һәр йирдә шәһәре бар ил күренсә, Атының башын аңа борды, диде. Заманнан күп заманнар үтте, диде. Шәһәрдән шәһәр сорай китте, диде. Кырдагы күп шәһәрдән ярын тапмай, Дәрья мән кимә кылып китте, диде. Заманнан күп заманнар үтте, диде, Дәрья мән өч-дүрт айлык китте, диде. Бар икән бер аралда 1 мәймүн 2 шәһре, Ходаем аңа дучар итте, диде. Мәймүннең батырлары «һай-һай» салды, Бәлага бичаралар инде калды. Барын да бичараның тотып алып, Йирдин казыган зинданга инде салды. Боларның зинданда әйткән сүзе: «Биек тауга киз булдык 3, Үтү безгә кыендыр. Тимер өйгә камалдык, Чыгу безгә кыендыр. Яман юлга киз булдык, Китү безгә кыендыр. Нинди илгә киз булдык, Йөзен адәм күрмәстәй. Нинди йиргә киз булдык, Моңлы адәм йөрмәстәй. Муенга корык4 төшептер, Йолкынсак та чыкмас ул. Саңрау 5 илгә киз булдык, Ялынсак та окмас 6 ул. Рәхимсез илгә киз булдык, Еласаң да белмәс ул. Янган утка киз булдык, Ялынсак та сүнмәс ул. or>^>4 5:> Я » О Я <и ТЭ g Я ТЭ W я, Ы л — утрау. м ү н — маймыл. булу — очрау. ык — элмәкле озын колга, pay — саңгырау, чукрак, ас — ишетмәс, аңламас. 281
Бу бәладән котылып, Юл йөрер көн булырмы? Ата белән ананы Бер күрер көн булырмы? Бу ни хәсрәт, яраннар, Бу ни михнәт, яраннар? Патша башын, кол булып, Бу ни кайгы, яраннар?» Бичаралар серләшеп моңлашадыр, Качуга ябтыкларын уңлашадыр, Бу зинданның эчендә үләбез, дип, Качуга әмәл тапмай елашадыр. Чыктылар бу зинданнан хәйлә табып, Качтылар шәһәреннән аттай чабып, Дошманнан котылсак дип, кан елашып Төштеләр дәрья эченә бер сал табып. Сал белән бичаралар йөрде, диде. Качар якка салларын борды, диде. Юлдашының бары да анда калды, Җан юлдашын бергә алып йөрде, диде. Сал белән бичаралар йөрә бирде, Ходайдан, аман кыл, дип күп теләйдер, Сал белән бичаралар чыкып иде, Алдыннан күп кәрван очрайдыр. Күп кәрваннан ике адәм килде, диде, Береннән бере сорап белде, диде. Караса, үз иленең патшасы икән, Кәрванның бары килеп күрде, диде. Кәрванның бары килеп күрешәдер, Береннән бере сорап белешәдер. «Ханымызның югалткан ялгызы!» — дип, Кәрванның бары инде елашадыр. «Ялгызы патшамызнын! Нә кып 1 йөрсең? Сал бәйләп, дәрья эчендә агып йөрсең? Ата-анаң сез киткән соң зар иңрәйдер, Нә йомышка илеңнән чыкып йөрсең? Китепсең, ил-йортыңа серең әйтмәй, Тигеңдә1 2 патшалык урының көтмәй,' Ата-анаң күрмәгәнгә дүрт ел булды, Дәрьяда нә кып йөрсең, эшең әйтмәй?» 1 Н ә кып — ни кылып, ничек. 2 Тигендә — астыңда. 282
Егетнең җавабы: «Күп кәрван, сез тыңлаңыз, без әйтәле, Төштәге вәгъдә кылган ярны әйтәле. Яр өчен ата, ана, өйдән киттек, Яраткан тәкъдиренә без кайтале *. Төшемдә ярым җырлап, эзлә, диде, Өметең, тапмасмын дип, өзмә, диде. Яраткан алла безне ни кылса да, Вәгъдәңне үлсәң дәген бозма, диде». Кәрваннарның егеткә әйткәне: «Патшамызның ялгызы! Без теләймез, Аягыңай баш орып, без сораймыз, Ялгыз йөреп ярыңны табалмассың, Кайтканың мәгъкуль икән, бер йөрәймез 1 2. Атаңның сезнең өчен җаны корбан, һәр тарафта, шәһәрең, йортың аман. Үзеңез бер патша ялгызысыз, Ялгыз йөреп яр эстәү зәңгә 3 4 яман. М.ең-мең гаскәр сезгә юлдаш булыр, Атаңыз шәһәргә хәбәр салыр. Ходаең аны сезгә боерык кылса, Иир йөзендә бар булса, табып алыр». Егетнең җавабы: «И кәрван, бу сүз мәгъкуль булмас, димен, Бу сүзне гашыйк егет алмас, димен. Үлсәм, ярның юлында үләен дә, Ялганнан һичкем үлмәй калмас, димен. Бу сүзне дошманча әйтмә, кәрван, Үлсәм дә, юлымнан кайтмам, кәрван, Ярыма бер вәгъдәне кылганнан соң Ярымның йөзен күрмәй катьман *, кәрван». Кәрванның кайткан йире: Кәрванның күп сүзенә каерылмайдыр, Әүвәлге үз сүзеннән аерылмайдыр. Ахыры, күп кәрваннан юл аерылды. Дәм инде бер-беренә боермайдыр. 1 К а й т ә л е (к а й и т ә л е) — нишлик. 2 Бер йөрәймез — бергә йөрибез. ’ 3 ә н (з а н) — гореф-гадәт, йола. 4 Катьман — кайтмам. 283
Бүз егеткә күп кәрван әйтеп иде, Кәрванның инде күңелен өзә әйтәдер: «Бер эш башка төшептер, Иөрмәй күңелем тынмайдыр, Гашыйк булган ярымны Күрмәй күңелем тынмайдыр. Күп гариблек күрсәм дә, Зар-сәргәрдан йөрсәм дә, Яр юлында үлсәм дә — Иөрмәй күңелем тынмайдыр. Кайгы йотып канмадым, Бу юлымнан танмадым. Борынгыдай булмадым, Иөрмәй күңелем тынмайдыр. Ялгызлыкта хак — юлдаш, Яр юлында җан — юлдаш. Дәртемә дәрман булмас, Иөрмәй күңелем тынмайдыр. Җаным барда барырмын, Тере йөрсәм, кайтырмын, Үлсәм сәлам әйтермен, Иөрмәй күңелем тынмайдыр. Инде, кәрван, йөрәсез, Атамызны күрәсез, Дәрткә дәрман булмаса, Әрманымны әйтерсез. Разый булсын атамыз, Сөтен кичсен 1 анамыз, Артымызда — пәнаһмыз 2, Сәламемне әйтерсез. Бу юлдан мин килермен, Килмәсәм, мин үләрмен, Үлсәм, шунда үлгәймен,— Сәламемне әйтерсез... Моны укып күрсәңез, Хак юлына йөрсәңез, Колак салып торсаңыз, Яхшы икән дип әйтерсез». Күп кәрван бу йөрмәсен белде, диде, Алтын-көмеш кирәген бирде, диде. Падишаның баласы инде китте, Таудан, таштан, дәрьядан йөреп үтте, 1 Кичсен — кичерсен. s П ә н а һ — сыеныр урын. 284
Кашында хезмәткәре — җан юлдашы, Бер заманда шәһәргә якын йитте. Бер читеннән шәһәрнең керде, диде, Алында бер өлкән өй күрде, диде, Өй эчендә бер абыз 1 ултыра икән, Кереп өйгә сәламен бирде, диде. Абыз торып сәламен алды, диде, Боларны күреп таңга калды, диде. Алыстан килгән болар, бичара икән, Ултырың, дип, тәгәймәт 2 салды, диде: «И егетләр, юлыңыз булсын,— диде.— Күп улҗә алдыңызга булсын,— диде.— Бичаралар, җиреңез алыс икән, Эзләгәнеңезне табып булсын,— диде.— Бичаралар, җиреңез алыс икән, Монавың бер патшаның ялгызы икән, Сереңез, хак белдерсә, беләракмын 3 Эзләгәнең, фәкыйрь, хан кызы икән*. Таң калып, болар серен әйтте, диде: «Кем килеп, хәбәр биреп китте? — диде.— Юлымызда һич адәм күренмәде, Бу хәбәрне кем сезгә әйтте?» — диде. «Ходаем белдергән соң белдем сезне, Өч көн борын төшемдә күрдем сезне, Карыныңыз инде сезнең ачкан чыгар, Ииеңез инде тамак4, куеп сүзне. Шәһәрдән ярыңызны эзләп кара, Кай йирдә әгъриб 5 булса шуннан сора, Ярыңыз бу шәһәрдән табылмаса, Берәвеңез безнең өйгә кайтып ура». Шәһәргә бичаралар керде, диде. Алланың ярлыгына күнде, диде. Бер күчәнең6 эчендә йөреп иде, Кырык кыз бар икән, күрде, диде. Егеттән кызлар борын күргән икән, Күчәдә ике гариб йөргән икән. 1 Абыз — укымышлы, галим. 2 Тәгәймәт — бизәкле киез. 3 Беләракмын — беләр укмын, белеп торам. 4 Тамак йию — тамакка кабу, ашау. • Әгъриб — гарибләр, читтә йөрүчеләр. 6 Күчә —урам. 285
Патшаның кызының күзе төшеп, Артыннан бераз карап торган икән. «И кызлар, ул гариб (е) кем буладыр? һәр йиргә карап торып әйләнәдер? Сөенче, ярым булса, бирер идем, Ул гарибне күрергә кем барадыр?» Хан кызының кызларга җырлап әйткәне: «Батыр ирдәй йөреше, Патша улындай торышы, Күргән төшнең турысы Бүген килгән булмасын. Кылдан пәрдә башында, Юлдашы бар кашында *. Кайгы төшеп башына Яр эзләүче булмасын Фида кылып малларын, Корбан кылып җаннарын, Барып сораң хәлләрен, Сүз сораучы булмасын. Төштә күргән ярымыз, Аңа корбан барымыз, Көндез-төнлә зарымыз,— Яр эзләүче булмасын. Барып йөзен күреңләр, Әдәп саклап торыңлар, Бераз карап торыңлар,— Ил эзләүче булмасын. Барып хәбәр алыңнар, Йөзен карап күреңләр, Кайгы-моңын сораңлар,— Яр эзләүче булмасын. Аннан хәбәр алганны, Сөенеч хәбәр салганны Алтын йөзек, гәүһәр таш Сөенчегә бирермен». Хан кызы гашыйк ярын белде, диде, Кызларга ярын әйтеп көлде, диде. Кырык кыздан ике кыз юлдаш алып, Бу егетне күргәле килде, диде. Күчәдән кызлар эзләп тапмай калды, Бу гариб ул йирдән китеп калды. 1 Кашында — янында. 286
Кызлар килеп караса, һич нәмә 1 юк, һәр йирдән карап торып әйләнәдер. Ханчага 2 кызлар килеп хәбәр бирде, Юлаучы икән аларың, кире кайтды, Хан кызы күп кызларга сүз әйтәдер, Ярым булса, ул нигә кире кайтадыр? Бүз егет юлдашы мән киңәшәдер, һәр йирдән муен сонып карашадыр, Шәһәрдән туны ертык гариб күрсә, Ил-йортының мәнесен 3 сорашадыр. Ярымыз бармы-юкмы, бер аңлале, Айнәктән 4 кызлар белмәс, бер тыңлале, Бу шәһәрдән ярымыз табылмаса, Юлаучының ябтыгын уңлашале. Бу гариб хан кызын күңлегә алды: «Я алла!» — дип үзләрен юлга салды. Бер сарайның эчендә ут янадыр, Айнәктән болар килеп колак салды. Күп кызлар өй эчендә сүзләп ятар, Хан кызы ярын юклап елап ятар, Гашыйк ярым йөзен бер күрсәм, диеп Ходайдан наләш 5 кылып елап ятар. Кызның өй эчендә әйткән сүзе: «Ииде елдан булдым зар, Мин йөзеңә интизар, Гашыйк булган ярыма, Кушар микән бер-вә-бар 6. Җаның җанга кушылган, Бер йөрер көн булырмы? Күкрәктәге күп кайгы Котылыр көн булырмы? Киләмен, дип әйтепсең Вәгъдәләрең ялгандай, Монча саклап килмәдең Бүтән ярны алгандай. Алла кушкан яр идең, 1 Нәмә — нәрсә. • X а н ч а — хан кызы. •Мәне — мәгънә, хәл. * А й н ә к — тәрәзә. •Наләш — ыңгырашу, үксү. •Бер-вә-бар — бер һәм бар, ягъни алла. 287
Ярыңа вафа 1 кыйлмадың. Ииде елдан өеңнән һич урыныңнан тормадың». Хан кызы йылый инде, җырын бүлде, Егетнең күкрәгенә кайгы тулды, Гашыйк яры икәнен белгәннән соң Җырын җырлап тәрәздән хәбәр салды: «И ярым! Без чыгармыз 1 2 гашыйк ярың, Ииде елдан саклаган интизарың, Эзләгәнең без булсак, гашыйк ярым, Сүземә колак салың инде барың. Дүрт ел булды юлыңда йөргән ярың, Вәгъдә кылып төшеңдә күргән ярың, Эзләгән гашыйк ярың килеп тормын, Ишек ач, чын булса интизарың. Сезне монда яратты, Безне анда яратты, Бераз зарлап йөрсен дип, Арада дәрья яратты. Чүлдә йөрдем су тапмай, Суда йөздем юл тапмай * Күп гариблек күргәнмен, Юл башлаучы бер тапмай. Дүрт ел булды, юлыңда Хәйран булып йөрепмен, Дәрья кичеп, тауны үтеп, Күрмәгәнне күрдем мин. Табаннарым уелып, Кул тирем дә суелып, Дәүләт-багым җуелып, Зар-сәргәрдан булдым мин. Атамны мин күрмәдем, Анамны мин күрмәдем, Өйдә гомер сөрмәдем, Бер син өчен йөрдем мин. Сине эзләп йөргәнмен, Буең төштә күргәнмен, Җаным корбан кылганмын, Рәхим итсәң кирәкте. 1 Вафа — турылык. 2 Без чыгармыз — без булырбыз. 288
Зәгъферандай сулганмын, Өч ел тоткын булганмын, Йөзең күрер көн булса, Ни булса да булганмын. Миһман 1 булып килепмен, Хәйран булып йөрепмен, Нурың төштә күрепмен, Рәхим итсәң кирәкте. Атым минем Бүз егет, Кашымда бар дус егет, Бер кайгылы куш егет, Рәхмәт итсәң кирәкте. Чын хакыйкать яр булсаң, Өйгә керсәм кирәкте, Җаным сөйгән җананым Йөзен күрсәм кирәкте». Кызның җавабы: «Чын микән, үтрек1 2 микән сүзең синең? Тапмаймын, кай йирлексең үзең синең? Төшемдә алла кушкан ярым булсаң, Кил, тәрәздән күрәем йөзең синең». Бүз егет туры айнәккә килде, диде, Кыз карап, егет йөзен күрде, диде. Битендәге пәрдәсен ачып иде, Шунда гашыйк ярын инде белде, диде. Тунын киеп, хан кызы кадәм басты. Йөгереп кызлар торып ишек ачты. Учлап алтын-көмеш кулына алып, Мәрвәрит мән мәрҗәннән чәчү чәчте. Кочаклашып күреште гашыйк яры, Кашында кырык кыз бар хезмәткәре. Кызлар торып алдында «яр-яр» әйтеп, Хан кызының табылды интизары. Кызларның әйткән «яр-яр»ы: «Әлхәм сүрә коръәннең башындадыр, яр-яр, Пәйгамбәрләр алланың кашындадыр, яр-яр. Берең мәрвәр, берең мәрҗән, тезелепсез, яр-яр, 1 М и Һ м ан — кунак. 2 Үтрек — ялган. 19 3-604 289
Берең хандыр, берең — ханча >, яр булыпсыз, яр-яр. Берең—тутый, берең—былбыл, яр булыпсыз, яр-яр, Берең — алтын, берең — көмеш, туш булыпсыз, яр-яр. Берең гөлдер, берең — йофар 1 2, хуш булыпсыз, яр-яр, Берең айдыр, берең көндер, каерылмаңыз, яр-яр, Заман ахры булганчы аерылмаңыз, яр-яр. Берең — гәүһәр, берең — якут, ярашыптыр, яр-яр, Берең — тутый, берең — былбыл, сайрашыптыр, яр-яр. Берең — хур кыз, берең — нур егет, бер торыңыз, яр-яр, Заман ахры булганчы бер булыңыз, яр-яр. Яр-яр әйтмәк борынгы өлгемез бар, яр-яр, Терелектә бераз көн күргемез бар, яр-яр». «Яр-яр» әйтте кырык кыз уйнап-көлеп, Колак салды хан көңе3, тышта торып. Кызларның бу уенын ишеткән соң Юнәлде ханга табан, хәбәр белеп... «Тәкъсир, хан, кызыңызга барып килдем, Бер шомлык бар икән, тыңлап белдем. Кырык кыз «яр-яр» әйтеп ятыр икән, Ишеткән яманлыкны әйтә килдем. Бу «яр-яр»ны ишетеп өйгә кердем, Туйларын, кылган эшен карап тордым. Күп кызлар бер туй кылып ятыр икән, Ике егет эчендә — аны күрдем. Кызыңыз мән бер егет муендашып, Ятыптыр так 4 өстендә куендашып, Минем әйткән сүземә инанмасаң, Караңыз, тәкъсир ханым, ишек ачып». Ишетеп, хан кылычын кулына алды, Иленә ачуланып хәбәр салды. Күчәдә күп солдатлар, моны белеп, Хан кызының таш өен камап алды. Хан тышта ачу кылып акырадыр, Өйдәге яткан кызын чакырадыр, «Өйдә йөргән дошманны үлтерең!» — дип, Биләре тышта торып акырадыр... Солдатлар мән икесе — орыш булды, Бирмәде күп солдатлар качар юлны, 1 Ханча — хан кызы. 2 И о ф а р (җофар) — кыйммәтле, хуш исле су җәнлеге. 3 К ө ң — кол хатын-кыз. 4 Т а к — тәхет. 290
Бичаралар ишеккә омтылганда Аягына ябышадыр сигез колы. <Я алла!» — дип кылычын кулына алды, Алдына киз килгәнне 1 кырып салды. Бичаралар таш өйдән чыкып иде, Тыштагы күп солдатлар уртага алды. «Үлтерең!» — дип, хан торып ярлык кылды, Тыштагы солдатлар уртага алды. Бичаралар, атына менеп алып, Иөз егерме кешесен кырып салды. Бүз егет юлдашы мән качып китте, Шәһәрнең күчәсеннән чабып үтте, Ходай тәгалә сакласа, бәла булмас, Баягы абызына аман йитте. Тота алмый хан инде гаҗиз булды, Иөз егерме кешесе үлеп калды. Аягың астыннан бәла чыгып, Ходаем бу бәланы кайдан салды? Ханның кызына әйткән сүзе: «Ай, кызым, бу ни дигән шомлык? — диде.— Атаңны инде кылдың моңлык,— диде.— Кайдан азып йөргәнгә юлдаш булып, Шәһәрдә кеше юкмы шунлык? — диде.— И балам, иркәк тапмай шашканыңмы? Җир йөзендә ханнарның улы юкмы? Кайдан азып йөргәнгә юлдаш булып, Коллар белән, чың2 белән азганыңмы? Бу ни дигән башыма бәла салдың? Мондый өлкән оятка кайдан калдың? Йортыңда шундыйк ханлар углы юкмы? Юлдан азып йөргәнгә кайдан калдың?» Кызның атасына биргән җавабы: «Колагым саңгырау булганда Әйтсәң, сүзең окмамдыр, Нинди яхшы тапсаң да, һич тә миңа якмастыр. Гакылым баштан киткән соң Гакылыңны алмасмын. Е я з килү — туры килү, очрашу, ң — кол. 19* 291
Барыбер килгән егетнең һич юлыннан калмасмын. Атам, башымны алсаң да, Зинданыңа салсаң да, Бу ярымнан китмәсмен, Йөзен күрми калсам да. Бездән мәгъкуль кыз табып, Үз иркеңчә кылырсың, Йорттан яхшы таңлатып ', Сөйгәненә бирерсең. Бу ярымнан башканың Үлсәм йөзен күрмәсмен. Бу егетне күрмәен, Дәртемә юк дәрманым, йөзен күреп үлсәм мин, Дөньяда юк әрманым». Кызына ачуланып хан йортын җыйганы. Ачуланып, хан инде йортын җыйды, Кызына ачуланып, эче көйде. Дошманнар тагы монда килмәсен дип, һәр җирдә күзәтчене әзер куйды. «И йортым, ханыңызның даты 1 2, димен, Шәһәрдә дошманыңыз ятыр, димен, Кайдан килеп кызымны аздырыптыр, Тик булмас, бу — бер килгән җаду 3, димен. Гакыллашып, биләрем, юл табыңыз, Шәһәрдән моңа ип кул табыңыз, Карыйлыкта башыма килгән бәла, Кичектерми дошманнан кик 4 алыңыз...» Ачуланып хан инде ярлык кылды, Күп гаскәрләр дошманына бармак булды. Дошманымыз очраса котылмас, дип Шәһәргә солдат белән гаскәр тулды. Егетләрнең җавабы. Бичаралар абыздан гакыл алды, Хат биреп, юлдашыннан хәбәр салды, Хат эчендә үзенең атын салды, Юлдашы китте, үзе өйдә калды. 1 Таңлатып — сайлатып. ’Даты (дад) — зары, моңы. 3 Җаду — сихерче, күрәзәче 4 Кик — үч. 292
Хат алып, җан юлдашы йитеп килде, Хат тотып хан алдына килеп иде. Хан бу хатын кулга алып укыган соң Дошманының юлдашыннан барын белде. Кул кушырып ханга бу сәлам бирде, Хатын биреп, ишектә карап торды. Хат эчендә «ханмын» дип язган икән. Хатын укып, хан алып йиргә орды: «И йортым, бу егет шашкан икән, Кол икән, «патшамын» дип язган икән, Юлдашын башчы кылып, башын алың, Үзенә үзе чокыр казыган икән». Бичараны башчы кылып, алып барды, Кылычларын кынына салып барды. Дошманымыз эзләгән киз булды, дип Калдырмый батырларын алып барды. Өйдән карап, ханзадә белде, диде, Үлтергәле дошманнар килде, диде. Күп гаскәрнең тавышын ишеткән соң Иярләп аргымагын менде, диде. «Я алла!» — дип дошманга каршы йөрде, Ян юлдашын дошманнан йолып алды. Юлдашын күп гаскәрдән алып иде, Күп гаскәр бары инде уртага алды. Күп кеше көн батканчы орыш булды, Чокыр җирнең бары да канга тулды. Ходай тәгалә сакласа, бәла булмас, Екты, диде, атыннан өч йөз колны... Калган гаскәр гаҗиз булып кайтып килде, Өч йөз кеше үлгәнен әйтеп килде. Барган кеше дошманны тотканы юк,— Хан бер шомлык булганын инде белде. Биләре хан алдында сүз әйтәдер: «Орышып, бу дошманны без ни итик? Чакырып, кияү кылып, туй туйлатып Үлтерсәк әмәл кылып, без ни итик?» Биләрнең бу сүзенә бары күнде, Күчәдәй савын әйтеп, атка менде: «Егет-карың бу туйдан калмаң»,— диде. Ханчамызның күңеле инде тынды. 293
Ханчага сөенчегә берәү килде: «Ник аерсын хан сездән сөйгән ярны, Ярыңызга килсен дип хәбәр салың, Туеңызда туйсын йортның карыны. Атка менеп, хан үзе йөрмәк булды, Туеңызның кызыгына кермәк булды, Ярлык кылып йортына савын әйтеп, Сөйгәнеңгә ул сезне бирмәк булды». Кыз фәкыйрь, үтрек сүзгә инанадыр, Ярына, сәлам әйтеп, сүз саладыр: «Туемызга Бүз егет килсен елдам»,— Кияү кылып, туйлатып чакырадыр. Җегет чакырганда туйга килде. Җегеткә күп аракы биреп, мае 1 кылдылар. Аны үлтерергә акыл сукканда юлдашы кызга хәбәр бирде: «Күп дошманның эчендә Каерып алыр яры юк, Суямын дип торганда Аерып алыр яры юк... Гариб башы киселсә, Сезнең өчен киселер, Гәүдәдән башы өзелсә, Сезнең өчен өзелер. Әйтсә сүзе — пул * 2 иде, Бер патшаның улы иде. Мең-мең гаскәр атланса, Бары аның колы иде. Дөнья милке бар иде, Бер үзеңә зар иде, Шундый патша табылмас, Күренгәннең яры иде... Чын сөйгән яры булсаң, Өметеңне өзмәй бар. Борынгы үткән дустай бар, Дустың сүзен кушлай бар. Чын күңелеңнән яр булсаң, Ярыңны тиз эзләй бар, Дәрт буынга төшмәй 3 бар, Кылыч башны кисмәй бар. Ярда мәелең бар булса, Өметеңне өзмәй бар... ‘Mac — исерек. 2 Пул —акча. 3 Д ә р т буынга төшмәй — хәсрәт башка төшкәнче. 294
Эш үткән соң файда юк, Найзалатын сукмай 1 бар. Бүген искә алмасаң, Үткәннән соң туйлай бар. Дәрт буынга төшкән соң, Кылыч башын кискән соң, Сез ярны мин нитәен, Гәүдәдән баш өзгән соң?» Кызның йортына барганы. Кыз, бахыр, ишеткән соң торды, диде, Йөгереп туйга таба йөрде, диде. «Үлсәм ярның юлында үләен»,— дип Сәлам биреп, туй өйгә керде, диде. Ишектән кереп, күпкә сәлам бирде, Күп гаскәр, тора килеп, урын бирде, Бүз егет, мае булыптыр, исен белмәй, Үтрек туйның булганын инде белде. Атасы түрдә утырыр түбән карап, Mac егетнең булмайдыр хәлен сорап, Ике күзе егеттә күп гаскәрнең, Пычак белән кулына хәнҗәр алып. Бүз егет яр килгәнен танымады, Арак белән шәрабка карны туйды. Эш үткәнен бичара белеп алып, Әйләнеп, түгәрәккә бер карайдыр. Кыз, бахыр, бу шомлыкны белде, диде, Атасына зар иңрәп килде, диде. Яры өчен күп алдында тезен бөгеп, Башлады атасына сүзне, диде... Кызның елап әйткәне: «Сәлам бирдек, аталар, Котлы булсын туеңыз! Күп халыкны җыепсыз, Төзек булсын уеңыз. Чын күңелдән туй булса, Куй-кузыдан суеңыз, Дошман булса арада, Азат итеп куеңыз. Бүгенге көн — яхшы көн, Тоткын адәм бар булса, Котылырга зар булса, Азат итең, яхшылар. 1 Найзалатын сукмай — сөңге сукканга кадәр. 295
Бозык булса туеңыз, Ялган булса уеңыз, Азат кылып ялгызны, Без фәкыйрьне суеңыз. Борынгы үткән дөньяда Кеше суеп туй кылган Ишетмәдем, күрмәдем Мондый яман уй кылган. Сугым кирәк дисәңез, Адәм итен йисәңез, Бу зарлыны коткарып, Без фәкыйрьне суеңыз. Күп эчендә бу үзе Аздай булган бер гариб, Алып йөргән кашында Юлдашы юк бер гариб. Серен әйтеп моңлашыр Юлдашы юк бер гариб, Ил-йортыннан аерылган Ярты җанлы бер гариб. Мин елаймын, теләймен, Ата белән анадан, Хан кашында утырган Биләр белән агадан. Әйткән сүзгә күнсәңез, Сораганым бирсәңез, Киңәш яхшы, атамыз, Сүзем мәгъкуль күрсәңез. Акыллы туган хан атам Кызының кадерен белерме? Миһман булып килгәнмен, Кадаганым 1 бирерме? Сөйгән ярдан аермас, Улны атадан аермас, Әй, йортымның яхшылары, Сездән сорап елаймын: Бу бер килгән егетне Азат ит, дип теләймен. Моны азат кылсаңыз, Бар малымны бирәен, Кулыңызга су коеп, Көңдәй хезмәт кылаен». Кыз фәкыйрь ярыннан аерылмайдыр, Ярымны азат ит, дип күп еглайдыр. 1 Кал аган (хаһләгән)— теләгән. 296
Хан үзе, түбән карап, җирне чукып, Кызының бу сүзенә каерылмайдыр. Гакылсызның бары да саңгырау булды, Кыз сүзен ишетмәстәй миңгерәү булды, Атасы мән йортыннан кыз түңелеп *, Күзеннән аккан яшькә алды тулды. Елап-иңрәп, ярында ике күзе, Өй эчендә әйләнеп бер карайдыр: Кайда киткән моның бар юлдашы, Күп дошманның эчендә җан юлдашы? Әйтеп-әйтеп булмаган соң: «Гакылсызга сүз әйтсәң, Күкрәгенә кунмастыр. Рәхимсезгә сүз әйтсәң, Ни әйтсәң дә булмастыр. Күзләре юк ханнарның Саңрау булыр көне икән, Гакылы юк картларның Сукыр булыр көне икән. Заман ахры булганчы Ачылмасын күзеңез. Дошманнан яу булганда Берекмәсен сүзеңез. Көнеңез моңлы булганда Хәерсезгә киз булыңыз. Зарлы көнгә калсаңыз, Саңрау йортка киз булыңыз...» Кыз бичара юлыннан түңелептер, Ярына якынрак үңелептер 1 2. Атасы мән йортыннан дәрман тапмай Күзеннән канлы яше түгелептер. Кызның егеткә биргән җавабы: «Ай, егет, куанма бу уенга, Шайтан кергән куенга! Акылыңны җыймасаң, Кылыч җитәр муеныңга. Ай, егет, мае егет, Акылыңны җый, яшь егет, Җан чыгуга йитептер, Күп эчендә аз егет. 1 Түңелү — өмет өзү. 2 Ү ң е л ү — иелү. 297
Бүз егетем, күзең ач, Әүвәлдән кушкан яр килде. Сикереп торып ишек ач, Кылыч чапмай башыңны. Зарланып ярың килгәндә Елап килгән ярыңның йорты телен алмайдыр 1 Каты бәгырь хан атам Кызына күз салмайдыр». Җан юлдашы ишектә җылап утырыр, Ходайдан: «Аман кыл!» — дип теләп утырыр, Хан кызына эрәхим буламы дип, Кызның сүзен ишектә тыңлап утырыр. Бичара белде инде булмаганын, Атасы кызның сүзен алмаганын. Дустымның йөзене күрәен, дип, Өйгә керде корбан кылып газиз җанын. Дустының кашына якын килде, Кыздан дәрман булмасын инде белде. Үлсәм, бергә шул йирдә үләен, дип, Чебен җанын дусты өчен корбан кылды. Mac булып дусты моның карамайдыр, һич кайсы моның хәлен сорамайдыр. «Дустымның колагына җыр җырлаен, Тик ултырып чыгуым ярамайдыр». Бүз егеткә дусты җырлап әйткәне: «Бер шәһәрнең эчендә Бер йөргәнгә охшайсән, Кай йирлек сән, ай егет, Бер күргәнгә охшайсән? Мин илеңдә торганмын, Ата-анаңны күргәнмен, Син өеңдә хан идең, һәрбер эшкә дан идең, Үзеңдәй булган гарибкә Туган сыман дан идең. Былбыл идең җиреңдә, Чыкмас турга 3 төшепсән, Кош коткармас карчыга — Яман юлга китепсән. 1 2 1 Телен алмау — сүзен тыңламау. 2 т У Р — җәтмә, ау. 298
Теләп булмас дошманнан Бу хурлыкка төшепсән, Маңлаеңдин тир агып, Каерылмаска төшепсән. Тирән йиргә батыпсән,— Тиз торырың кыендыр. Янган утка төшепсән,— Сүндеререң кыендыр. Ялгыз туган бала идең, Бер көннәрдә зар идең, Бер сәгатьтә чыкмасаң, Күрим дия зар идең. Аман булгыл, җан дустым, Инде кайда күрермен? Борынгыдай берегеп, Инде кайда торырмын? Кыямәт көн булганда Күрсәм, шунда күрермен». Кашында җан юлдашы җыр җырлайдыр, Түрдә утырган хан кызы зар иңрәйдер, Җан юлдашы бу җырны ишеткән соң, Күзен ачып, дустына бер карайдыр. Күзен ачып, Бүз егет дусын күрде, Качуга кыз мән егет мәгъкуль күрде, Дошманның касд кылырын белгәннән соң Ишеккә җан тырмашып 1 йөгерәдер. «Я алла!» — дип атына менеп алды, Өйдәге күп дошманнар тоймай калды, Дусты мән ике атка менеп алып, Найза мән кылычларын кулына алды. Хан кызы: «Аман-исән барың! — диде.— Ун көндә Хызыр булсын ярың»,— диде. Боларның качканын хан белгәннән соң: «Тиз барып, аның башын алың!» — диде. Күп гаскәр бер-беренә тыгыладыр: «Безләрдин качса ул ни кыладыр?» Өзәңгенең уң ягын кискән икән, Менәмен дип атына — егыладыр. Бүз егет юлдашы мән китеп калды, Артыннан күп гаскәр кумак булды. Сансыз гаскәр, атына менеп алып, ннан куып җитеп уртага алды. 1 Җан тырмашып — бик тиз, җан ачысы белән. 299
Әлкыйсса: Бер патша бар ирде. Бер углы бар ирде. Аты Зәйтүн ирде. Хикәят китабында Зитун дир ирде. Туркан иртәгеләрендә 1 аты Зитун дирләр. Әмма китаптагы дөрестер. Хан кызын борын шуңа би¬ рәмен дип йөргән икән. Зитун кызга гашыйк икән. Бу хәбәрне ишетеп, мең кеше мән Зитун килгән икән. Мәгълүм булсын. Бар ирде бер патшаның улы, диде, Күп иде алтын-көмеш, пулы, диде. Хан аңа кызын бирмәк булган икән, Арасы бер айчалык юлы, диде. Бер җадигәре1 2 килде дә хәбәр алды, Күп гаскәр йыеп торган, кырып салды. Мең кеше кашына юлдаш кылып Килгән икән, күргән адәм таңга калды. Хан алдына килде дә сәлам бирде, Хан, килгәнен хуш күреп, галәйкә алды 3: «Кирәк көндә киз булдың, киявем»,— дип, Үзенең уң ягына урын бирде. Хан торып: «Балам, инде утыр,— диде,— Кызымны вәгъдә кылдым былтыр,— диде,— Арамызда җадигуй пәйда булып, Башын кисеп син маган килтер»,— диде. «Тәкъсир, хан, рөхсәт бирсәң, мин бараен, Башын кисеп сезгә мин килтерәен,— Атына, рөхсәт алып, менде, диде,— Күп гаскәр үзем белән мин алаен». Атына рөхсәт алып менде, диде, Күп гаскәр кырылганын күрде, диде. Гаскәрдән биш йөз кеше кайткан икән, Алдында ачу кылып торды, диде. Күп гаскәр: «Без орышка бардык,— диде,— Мең кеше уртамызга алдык,— диде.— Яртымызны ул безнең кырып салды, Көчемез безнең җитмәй калдык,— диде.— Алдына кыз кигәнне кырып салды, Үзе — артына, юлдашын алга салды. Көчемез җитмәй аннан качып киттек, Дүрт йөз кеше безләрдән кырып салды». 1 Иртәге — әкият. 2Җадигәр, җадигуй — сихерче. а Галәйкә алу — сәламләшү. ‘ Маган — миңа. 300
Хан баласының җавабы: «Хан кызын былтыр безгә вәгъдә кылган, Ике хан бер-беренә фата кылган *. Монча илен кырдырып, ханның үзе Безне әүвәлдә чакырмай хата кылган. Күреңез, сезгә кызык күрсәтәен, Ук белән башын аның өзә атаен. Икесенең бердәен башын кисеп, Ханчаңызга алып барып күрсәтәен». Күп гаскәр бергә инде йөрде, диде, Карасын бичараның күрде, диде. Бүз егет ташка бер ук аткан икән, Ташка ук кизеннән 1 2 батты, диде. Бу да инде ташка бер ук атты, диде, Ташка угы уртасыннан батты, диде, Үз көченең ким икәнен белгәннән сон Йортына ярлык әйтеп кайтты, диде. «Бездән ул качты инде, килмәс,— диде,— Бу шәһәргә инде ул инмәс,— диде.— Ханчаңыз безнең берлән кушылган соң Килсә дә эт корлы 3 күрмәс»,— диде. Күп гаскәр: «Төркерәшеп 4 качты,— диде,— Үлтердек»,— дип, ханчага әйтеп килде. Кыз, фәкыйрь, терелектән өмет өзмәс, Шулай да көннән-көнгә йөзе сулды. Егетләрнең сүзе. Бичаралар яралы булган икән, Җан юлдашы егылып калган икән. Күзен ачып караса, тауга килде, Биек тау алдында булган икән. Күзен ачып караса, тауга килде, Исе авып 5 калганын инде белде, Биек тауның кашына килеп иде, Тауга бераз төшүгә күңел кылды 6. Ат ялына кул карышып калган икән, Дошманнар күп яраны салган икән. 1 Фата кылган — фатиха биргән. 2 Кизеннән — биредә: тулысынча. 3Эт корлы — эткә дә тиң. 4 Төркерәшеп — биредә: куркышып. 5 Исе авып — һушы китеп. 6 Күңел кылу — теләү. 301
Кашына карап торса, юлдашы юк, Бичара бер йирдә үлеп калган икән. «Җан юлдашым, бичара, үлгән икән, Күп дошман эчендә калган икән, Тере булса кашымда йөрмәсме иде, Күкрәгенә күп кайгы салган икән. һәр йирдә ярасы бар, кан агадыр. Бу йирдә үлсәм, мине кем багадыр?» —■ Күп ярадан үлемне уена алып, Ике күздән канлы яше инде агадыр. Бер йирдә атын бәйләп, төште, диде. Газиз җаннан өметен өзде, диде: «Ялгызлыкта янымда юлдашым юк»,— Башлады дустын юклап сүзен, диде. Бүз егетнең дустын юклап елаганы. «Тузан басты тунымны, Туфрак басты юлымны, Кайгы басты күңелемне, Ачылыр көн булырмы? Гариблеккә төшкәндә Дустым миңа килерме? Исемә алып юкласам, Минем хәлем белерме? Ялгызлыкка төшкәндә Бер күрер көн булырмы? Борынгыдай берегеп Бер йөрер көн булырмы? Бу кайгылы көннәрем Онытылыр көн булырмы? Артымдагы дошманнан Котылыр көн булырмы? Каршы карап дошманга Йөрсәм юлым булырмы? Борынгыдай берегеп Бер йөрер көн булырмы? Аерылыпсың, җан дустым, Күрер көнем булырмы? Эзлим дисәм дәрман юк, Сине кайдан табармын?» Дустын юклап, зар кылып иңгерәйдер, Күрәменме дустымны, дип күп егьлайдыр. Биек тауның башында бер карлыгач Баласына җим биреп асырайдыр. 302
«Карлыгач карлыгачка җим бирәдер, Карендәш карендәшкә дим 1 бирәдер, Ялгызлыкка төште лә гариб башым, Минем болай йөргәнне кем беләдер? Елаганым белмидер атам минем, Зарлыгымны белмидер анам минем, Гариблеккә төшептер гариб башым, Сорарга һичкем юктыр хәлем минем. Бар икән безгә болай йөрер көннәр! Зарлансам да, һичкем юк хәлем сорар, Үз җаныдай асраган ата-анам, Булырмы тагын бер көн сезне күрәр?> Агачның башын киссәң, төбе калыр, Икәүнең бере үлсә, бере калыр. Ялгызның үзе үлсә, нисе калыр? Менгән аты, кигән туны ятка калыр... Бу дөньяның эчендә үлмәй калган, Булырмы уйлаганның барын алган? Баһавиның башында кайгысы бар, Аның өчен бу җырны табып алган. Яздым мин, моңлы күңелем ачылсын дип, һәр җиргә бу бер сүзем сачелсен дип. Дөньяда төрле-төрле адәм булыр, Кайгылы адәм күңеле басылсын дип. Бичара тәңресенә наләш 1 2 кылды, Яратканнан башка ни хәлен белде, Бичара наләш әйтеп утырыр ирде, Кара тычкан алдына каршы килде. Тычканны бу бичара тотып алды, Үзендәй һәр йиренә яра салды, Борынгыдан ишеткән сүз бар икән: Дәртенә бу тычканны дарыгәр 3 кыйлды. Тычканны җепкә бәйләп куя бирде, Тычкан, эзләп, һәр җирдән үлән җиде, һәр җирдән үләннәрне эзли-эзли, Бер үлән ашап, тычкан шифа булды. 1 Дим (д ә м) — ярдәм, ял. 2 Наләш — зар. 8 Дарыгәр — дарулаучы. 303
Тычканның саркытын 1 табып алды, Бераз ашап, ярага уып салды, Ярасының өстенә салып иде, Ярасы сау кешедәй була калды... Калган дустының сүзе. Бичара дусты моның калган икән, Моңа да күп яраны салган икән, Эченнән күп гаскәрнең дустын тапмай, Баягы абызына барган икән. Җиде көн дустын тапмай эзләп йөрде, Кызга ярын табалмай хәбәр бирде, Хан кызы белән икәү гакыллашып, Инде килсә качуны мәгъкуль күрде. Кыз әйтте: «Аны монда алып кил,— диде," Үле мәетен яки аны тапкыл,— диде.— Бу шәһәрнең эчендә бер карчык бар, Яшереп, өенә аның алып кил»,— диде. Юлдашы падишасын эзләй йөрде, Күп күренсә, атының башын борды. Бер түбәнең башына килеп иде, Җан юлдашы киләдер, аны күрде. Берен бере күрешеп күңел тынды, Шәһәргә керәек дип, атка менде, Дусты, карчык өенә җәяү килеп: «Аман ярың килде»,— дип хәбәр бирде. «Сөенчегә телләне1 2 алгыл,— диде,— Кулыңга алтын йөзек салгыл,— диде.— Карчыкка биш мең алтын бирмәк булдым, Ярымны барып аннан күрмәк булдым. Карчыкка биш мең алтын бирмәк булдым, Ярымны барып аннан күрмәк булдым, Инде монда килмәгел, дошман белер, Төзәрсең 3 инде карчык безнең юлны. һәр йирдән дошман безгә күз саладыр, Карчыкның өенә алып баргыл,— диде.— Карчыкка хәбәр биреп вәгъдә кылдым, Кичә барып, төндә бергә тормак булдым». 1 Саркыт — тычканнан калган үлән. 2 Теллә — алтын тәңкә. 3 Төзәрсең — биредә: рәтләрсең, үзгәртерсең. 304
Шәһәрдән берәү моны күрде, диде, «Баягы кызның яры килде»,— диде. Бичаралар карчыкка килгән икән, Күргәннәр: «Ханга әйтәм»,— диеп килде. Ишектән хан алдына килде, диде, Ике егет килгәнен белде, диде, Ул дошманнан без ни итеп котылаек, Йортын җыеп киңәшен кылды, диде. Баягы Зәйтүн батыр бергә килде, Кияү булып чыгадыр түргә, диде, Хан кызын аламын, дип куанадыр, Сәлам бирсә, аладыр зурга, диде. «Тәкъсир, хан, рөхсәт бирсәң, мин бараен, Әмәл кылып мин аны үлтерәен. Ул карчык өеннән тере тотсам, Алдыңа сөйрәп монда килтерәен». «И балам, аны үлтерсәң, кыз синеке, Буладыр дошман китсә, дус синеке». Ханнан рөхсәт алган соң йөри икән, Карчыкның өенә бу килде, диде. Ханнан рөхсәт алган соң йөрде, диде, Карчыкның бу өенә килде, диде. Бер курҗынга 1 тултырып алтын биреп, Карчыкны ахыр алдап орды, диде. «И карчык, сиңа алтын мул бирәен, Үлгәнче, хезмәткәр-кол бирәен, Аларны ув 1 бирсәң дә үлтер, карчык, Гомерең үтмәй торып юл бирәен. Таң-иртән, карчык, торып аш кылырсың, Биһуш дигән даруны алдырырсың, Хан сәңа, моны үлтерсәң, чин бирәдер, Бер кавем хатыннарга баш булырсың». Ахыр юлдан карчык азды, диде, Боларга инде чокыр казды, диде. Базардан Биһуш дигән даруны алып, Таң-иртән карчык кылды ашны, диде. Бичара бу дарудан эчеп салды, Юлдашы белми моны тышта калды, «Юлдашы юк, берсенә бирдем дару. Үлтерсен»,— дип патшага хәбәр салды. ‘Куржын (хуҗун) —капчык. s У в — агу. 20 3-604 305
Баягы Зәйтүн үзе килде, диде, Гарибтән инде киген алды, диде. Таң-иртән базарда үлтерәм, дип, Зинданга тимерләп салды, диде. Солдатлар патшага хәбәр салды, Дошманнан ханның инде күңеле тынды, Кызымны мин Зәйтүнгә бирәмен дип, Йортына: «Туй кылың!» — дип хәбәр салды. «Хан кызын алам! — дип куанадыр.— Бу кызны миннән башка кем аладыр? Бүз егетне зинданга салганнан соң Күңеле суыр ханчаның»,— дип уй кыладыр. Хан иртән ярлык кылды: «Үлтерең! —дип.— Базарга алып барып үлтерең! — дип,— Дошманымның үлгәнен йортым белсен, Дошман үлеп, дус күңелен тындырың»,— дип. Солдатлар асыл ирне алып барды, Базарга ил җыелган уңнан, сулдан. Бичара мае булып, акылы юк, Әҗәлгә инде монда дучар булды. Юлдашы хан кызыннан кайтып килде, Бер шомлык булганын инде белде, Карчыкның, ачуланып, җанын алды, Кылыч тотып ул карчыкның башын кисте... Бичара дусын юклап зар иңрәйдер, Киз килеп күренгәннән бер сорайдыр, һәр җирдән сорай-сорай килеп иде: Базарда, җыелышып, ил чулайдыр ’. Дустына якын килеп кадәм басты, Нә кылырын белмәде, катты, шашты, Елап-иңрәп кашында торып иде, Бер заманда бичара күзен ачты. Аягыны коршаб бәйләделәр, Үлтерүгә урынны сайладылар. Түгәрәгенә караса, бары — дошман, Гариб җан чыкуга кыйнадылар. Уң ягында җан дусты елап торыр, Үлтерүгә йорт бары чулап торыр. Әҗәл йитсә, һич кемнән дәрман булмас, Иман әйтеп үләрен уйлап торыр. 1 Ч у л а у — шаулау. 306
Бичара үләрен инде белде, Дустына: «Бире кил!» — дип, бер ым кылды, Дустына корбан инде җан юлдашы, Кашына бу якынрак килеп торды. Агызын ачып дустына сәлам әйтте: «Терелек инде, дустым, бездән кайтты». Асыл җаннан бичара түңелгән соң, Иле мән йортына сәлам әйтте. Бүз егетнең дустына җырлаганы: «И җан дустым, якын кил, Арзым сәңа әйтәен, Сәннән башка дустым юк, Сүзем кемгә әйтәен? Карчыга кошның канаты Каерылышыр көн булыр, Аманлашып дустыннан Аерылышыр көн булыр. Бер көн калмас дустыннан Аерылышыр көн булыр. Бүгеннән соң, җан дустым, Инде сезне күрмәк юк, Борынгыдай берегеп, Инде бергә тормак юк. Бу йирдән сез кайтыңыз, Йортка сәлам әйтеңез. Карчыга коштай кундырган, Кашымда сөеп ултырган, Дидарыма 1 туймаган, Ялгызым, дип уйлаган, Моңлы калган атама, Зарлы булган анама — Ата берлән анага Сәламемне әйтә күр... Канатыннан каерылган, Ялгызыннан аерылган, Кайгысы күп анама: «Сабыр кыл!» — дип әйтә күр. Кемне балам дияр ул, Кемне мин дип сөяр ул? Без исенә төшкәндә Янган утка көяр ул. Көйгәненә киз булсаң: «Сабыр кыл!» — дип әйтә күр. * Ди дар —йөз. 20* 307
Башымдагы бүркемне Моңлы калган атама, Кулымдагы йөзекне Зарлы булган анама Үз кулыңнан биргәйсең, Күңелен аулай йөргәйсең... Без икемез бар идек, һич аерылмас яр идек, Бер көн сине күрмәсәк, Күрәек дип зар идек. Безнең өчен, җан дустым, Күп рәнҗүне күрдең син, Ата-анадан аерылып, Бер мин өчен йөрдең син. Илеңә син барырсың, Ата-анамны күрерсең, Бездән хәбәр сораса, Арзың әйтеп еларсың. Барсаң сәне күргәйләр, Кашыңа килеп торгайлар, Җыелган күп җәмәгать Бездән хәбәр сораса, Күзем күргән юлдашлар, Бергә йөргән моңдашлар, Безне исенә алганнар, Бездән мәхрүм калганнар, Бездән хәбәр сораса — Сәламемне әйтерсез. Бездән рәнҗү алганнар, Бездән күңеле калганнар Күп эчендә бар булса — Разый булсын дип әйтә күр...» Дустының җавабы: «Аерылырың белгәнмен, Курка-курка йөргәнмен. Алла әмеренә чара юк, Муенсынып торгаймын. Ана сөтен имезгән, Җаннан татлы сөешкән, Заман ахыр булганчы Аерылмаек, диешкән Җаннан татлы җан дустым, Җаным корбан кылсам да, Шушы күпнең алдында Сезнең өчен үлсәм дә... 308
Күп дошманның эченнән Котылмастай көн булды, Башка төшкән эшемез Онытылмастай көн булды. Син үлсәң, мин кай итәрмен? Гарзым ничек әйтермен? Атаң чыкса алдымнан, Ни дип җавап әйтермен: «Кани *,— дисә,— угланым?» Анаң чыгып алдымнан; «Кани,— дисә,— угланым?» Алдымда торып зарланса, Нә дип җавап әйтермен?» Шагыйрьнең сүзе: Ата берлән анадан Малың берлә баладан Кемне аермас бу үлем? И бичара Баһави, Мәдәт телә алладан, Сиңа да килер бу үлем. Бүз егетнең үлгән йире. Бичаралар моңлашып күп торыптыр, Гарызлашып икәве моңлашыптыр, Базардагы җыелган күп җәмәгать Боларның сүзен огып, җылашыптыр. Бер заманда вәзире килде, диде, Бичаралар үләрен белде, диде, Солдатлар алдында хәзер торып: «Кылыч белән чабың!» — дип ярлык кылды. Үлтерер җиргә моны бәйләделәр, Кылычын үткер кылып кайрадылар. Солдатлар кылыч белән чауып иде, Үтмәде кылыч, җанын кыйнадылар. Вәзире: «Үткер кылыч килтер! — диде,— Кичектерми моны тиз үлтер! — диде.— Битендәге пәрдәсен ачып чабың, Патшаның күңеле, чапсаң, тыныр»,— диде. Битеннән кыл пәрдәсен суеп алды, Ялангач муенына кылыч салды. Башында алтын айдар толымы бар, Күргән адәм боларга таңга калды. 1 Кани — кая. 309
Тик кеше булмас дип уйлап идек, Күп кеше уртага алып сөйләп идек, Ни итик, залим патша тел алмады, Үтермә бичараны, куй, дип идек. Ул җирдә Зәйтүн батыр акырадыр, һәрберенә: «Үлтерең!.— дип чакырадыр1.— Хан ярлыгын бозуга хәлең бармы?» Солдатларга: «Чабын!» — дип акырадыр. Солдатлар башын өзә чабалмады, Гыйлаҗын үлтерүгә табалмады, Үлтерәм дип кыйнаптыр газиз җанын, Кылыч солдатлар телен белә алмайдыр. Бүз егетнең җавабы: «И гаскәр! Безгә яман сөйләмәңез, Кылыч итем кисәр дип уйламаңыз, Табанымның астында алмас кылыч, Алып чабың, җанымны кыйнамаңыз. Гәүдәмне һичкем минем өзмәс, димен, Үз кылычым булмаса, кисмәс, димен, Җанымны алсаңыз да кыйнамый ал, Тәкъдир кылса, тәңрем бозмас, димен». Бичараның итеген чишеп алды, Гәүдәдән гариб башын өзде, диде, Алтыга бөкләп салган алмас кылыч Бер чапканда муенын өзде, диде. Газиз җаны, кыйналып, йиргә төште, Айдай йөзе, яркырап 1 2, йиргә төште, Кашында җан юлдашы елап утыра, Дустыннан аерылып, өмет өзде. Зәйтүн батыр: «Алыңыз башын! — диде,— Дарга бәйләп, югары асың! — диде.— Йорт эчендә үлгәне мәгълүм булсын, Хан, ханша күңелен басың»,— диде. Гариб башыны дарга асты, диде, йорт бары, елап, аннан качты, диде, Ханга йорт: «Үлтердек...» — әйтеп килде, Котылдык, дип дошманнан, сачу сачты 3. 1 Чакырадыр — кычкырадыр. 3 Яркырап — яктырып, ялтырап. 3Сачу сачты — бүләк сипте. 310
«Туй кылың!» дип йортына ярлык кылды, Патшаның үлтергәнен йорты белде, Кыз, бахыр, бу эштән иссез, гафил, Мал суеп, туен инде кылды, диде. Бичара ул шәһәрдә үлеп калды, Җан дусты үлгәнен күреп калды, Дарга башын асканын күргәннән соң, Елый-елый бичара талып калды *... Карачәчсылуның сүзе. Кыз саклыйдыр, юлдашы киләме, дип, Килеп бездән бер хәбәр аламы, дип; Кыз өенә юлдашы килмәгән соң Кыз курыкты, бер шомлык булдымы, дип. Карчыкка хан кызы килде, диде, Карчыгы үлеп ятыр, күрде, диде. Өенә елый-иңрәй кайтып килде, Бер шомлык булганын белде, диде. Барын да кырык кызның кашына алып, Шәһәрдән ярын эзли йөрмәк булды. Төн эчендә кай йирдә тавыш булса, Тәрәзәдән бары килеп колак салды. Бер йиргә килсә күп йорт туй туйдайдыр, Шушында минем яр дип кыз уйдайдыр, һәр тәрәзә төбендә җыр җырдайдыр, Ярын юклап бичара зар иңрәйдер. Карачәчсылуның тәрәзәдән җырлаганы: «Дөя килеп бузлайдыр, Бутасы 1 2 аның юк микән? Бута күзле Бүз егет Бу уенда юк микән? Сыер килеп мөгрәйдер, Бозавым, дип елайдыр, Бичараның бозавы Бу уенда юк микән? Куйлар килеп мөгрәйдер, Кузысы өчен иңрәйдер, Бичараның кузысы Бу уенда юк микән? 1 Талып калу — хәлсезләнү, һуштан язу. 2 Бута — дөя баласы 311
Җылкы килеп кешнәйдер, Колыным, дип эзләйдер, Бичараның колыны Бу уенда юк микән? Былбыл кошлар сайрайдыр, Кызыл гөле юк микән? Кызыл йөзле Бүз егет Бу уенда юк микән?» Тәрәзәдән бичара кыз җыр җырдайдыр, Өй эчендә җәмәгать җыр тыңлайдыр. һич адәм хан кыз дип уйламайдыр, Бичара һәркемгә бер иңрәйдер. Күп эчендә бер адәм белде, диде, Бичара хан кызы икәнен күрде, диде, Бичара яры юктан йөргән икән, Тәрәзәдән ярын юклап җавап бирде: «Дөяләр килеп бузлайдыр, Бутасы аның юк чыгар *, Бута күзле Бүз егет Бу уенда юк чыгар. Елкы килеп кешнәсә, Колыны аның юк чыгар, Колын күзле Бүз егет Бу уенда юк чыгар. Сыер килеп мөгрәсә, Бозавы аның юк чыгар. Бозау күзле Бүз егет Бу уенда юк чыгар. Куйлар килеп мөгрәсә, Кузысы аның юк чыгар, Кузы күзле Бүз егет Бу уенда юк чыгар. Былбыл кошлар сайраса, Кызыл гөле юк чыгар, Кызыл йөзле Бүз егет Бу уенда юк чыгар. Бүз егетнең толгасы 2 Яраланганга охшайдыр, Дөньясының дәүләте Тол калганга охшайдыр. Ярыңнан хәбәр сорсаң, Кайтмас җиргә киткән ул». 1 Юк чыгар — юк торыр (юктыр). * Толгас — үле гәүдә. 312
Ишетеп бу сүзне кыз җылап килде, Атасыннан кыз, басып, сорап килде: «Атам минем ау аулай барган икән, Сауга 1 бир, ата»,— дип иңрәп килде «Ишетепмен, и ата, Ау аулая китепсең, Илерүгә батыпсың1 2. Калын чәңгәл 3 эченнән Бала шоңкар атыпсың. Яхшы күргән кызыңа Бер сауганы кыймаймы? Тозак кора ятыпсың, Бала киек атыпсың, Безгә сауга бирмәйме? Яхшы күргән кызыңа Бер сауганы кыймаймы? Атка менеп чыгыпсың, Дошманыңны егыпсың, Дөнья инде киң калды, Үлмәс хәбәр огыпсың4. Беркөн, ата, җыларсың, Күп мән дошман булырсың, Эш үткән соң файда юк, Атам, дәрдле5 булырсың. Уйлаганың белдем мин: Берәүгә бирер уең бар — Йорт эчендә туең бар. Тимер алтын булмастыр, Бакыр көмеш булмастыр, Иркем бар, дип эш кылма, Кызың телең алмастыр. Кияү кылган Зәйтүнең, Сыртын алтын кылсаң да, Эчен гәүһәр кылсаң да, Үз ярымдай булмас ул. Алтынга йонын буясаң, Карга шоңкар булырмы? Канатына кан яксаң, Шоңкар карга булырмы? Яхшы күргән кешеңне 1 Сауга — сунар бүләге, ау күчтәнәче. 2 Илерүгә батыпсың — мавыгуга бирелгәнсең (чумгансың). 3 Чәңгәл — чытырман. 4 О г у — ишетү, аңлау. 5 Дәрт — авыру, газаплану. 313
Нурга кушып китерсәң, Тәмам йортка белдерсәң, Үз ярымдай булырмы? Кияү суеп, туй кылдың, Кызың телең алырмы? Бүз егетнең сөяген Мең Зәйтүнгә бирмәсмен! Үлгән ярым муласын 1 Алтынлы өйгә бирмәсмен, Ундай1 2 ярны тапсаң да һич тә кабул күрмәсмен. Акыл юк атамның Кылган эшен кайтәен? 3 Үлгән ярым күрмәсәм, Тере йөреп кайтәен?» Ханның кызына биргән җавабы: «Елама, кызым, елама, Ил эчендә яхшы күп, Илдән илгә йөрәен, Сине аңа бирәен. Телем, балам, каерма, Сөйгәнеңчә кылырмын. Алтынлы утау4 тектереп, Хезмәтчеләр куермын. Башымдагы таҗымны, Астымдагы тагымны 5, Кызым, сиңа бирермен. Аргымакка менгезеп, Мең кол, балам, бирермен. Мең дөягә йөк артып, Мең көң, балам, бирермен. Дөнья йөзе киң, балам, Табып алып бер яхшы, Сөйгәнеңә бирермен. Мал яхшысын алырсың, Сөйгәнеңдә торырсың, Бозма, балам, уеңны, Хуп төзәрсең туеңны. Ханнардан хат киләдер, Бар да сине сөядер, 1 М у л а — чардуган, кабер. 2 Ундай — унлап. 3 Кайтәен — ничек итим, нишлим. 4 Утау — тирмә. 5 Т а к — тәхет. 314
Тутый коштай егетләр Бары сине теләйдер, Сине алсам, дип елайдыр. Чакырып алып, торгызып, Йөзең, балам, күргәзеп, Күп кайгырма, җан балам, Сөйгәнеңә бирермен». Карачәчсылуның сүзе: «Балаң күңеле калгандыр, Арбасаң 1 да булмас ул, Нур егетен килтерсәң, Аны да кабул күрмәстер, Сөякләрем сынган соң, Сыласаң да булмас ул, Йөрәгем янып көл булды, Су койсаң да сүнмәс ул. Башым йиргә тигән соң, Күтәрсәң дә булмас ул, Күңел коштай очкан соң, Кайтып кулга кунмас ул. Сөйгән ярым киткән соң, Нә кылса да булмас ул, Эчем бозга тулган соң, Йөрәгем таш булгандай, Сүз сөйләсәң эремәс ул. Күңелем бер калган соң Ич әм 1 2 ишетә белмәс ул. Аргымакка менгезгән Мең колыңны нитәен? Кол хезмәте(н) көң иткән соң Көңеңә хезмәт кылдырмай, Үзем үк эшем кылырмын. Алтынлы утау кылганчы, Җирдән мула кылырмын. Башыңдагы таҗыңны, Астыңдагы тагыңны Кулыма алып нитәен? — Тагка ултырыр кешем юк. Мал яхшысын нитәен? — Алып менәр кешем юк! Илдән илне аралап, Тапкан яхшың нитәен? Үз тапканым киткән соң, 1 А р б а у — сихерләү, үзенә карату. 2 Ич әм (һич һәм) — һич тә. 315
Үзгә ярны нитәен? Бездән соңгы кызыңны, Кысыр калган биядәй, Каемаган дөядәй, Илдән илне аралап, Илдән яхшы күренсә, Алып, шуңа бирерсең». Бичара кыз елай-иңрәй сүзен әйтте, Атасының кашыннан зарлап китте, Үлсәм ярым юлында үләен, дип Бер заманда шәһәргә якын йитте. Бер заман дарга аскан күрде башын, Бер көрсенеп, исе авып, йиргә төште, Исен җыеп, канлы башны кулга алып, Кан аралаш агызды күздән яшен. «Хәйран башың, хан башың Киселгәнгә охшайдыр, Бәһасе юк гәүдәдән Өзелгәнгә охшайдыр. Гәүдәң канга болганып, Аяк-кулың чолганып, Кәфенең юк, гүрең юк, Йирдә ятар ирме идең? Канга башың болганып, Болай ятар ирме идең? Комга болгап башыңны, Күздән аккан яшеңне Йиргә агызар ирме идең? Гәүһәр башың — хан башың, Алтын дөньяң болганып, Дарга асылыр ирме идең? Йортыңда син хан идең, һәрбер эшең дан идең, Дошманнарың кулында Мондый булыр ирме идең? Карагаттай 1 күзләрең, Кызыл гөлдәй йөзләрең, Балдан татлы сүзләрең Бер күрүгә зар булдым. Әйтсәм, сүзем йитмәстәй, Кайгың истән китмәстәй Алыс юлга китепсең, Чакырсам да килмәссең, Зар кылсам да белмәссең! 1 Карагат — карлыган. 316
Сездән дөнья үтептер, Мин дә артыңнан үтәрмен. Син алдымда булмасаң, Бу дөньяны нитәрмен? Көн дә елап йөргәнче, Кайгың китмәс үлгәнче, Бу кайгыны күргәнче, Бергә булсам кирәкте!» Бичара кыз дөньясын кулына алды, Туркага 1 канлы башны урап салды, Үзеннән алтын-көмеш кулына алып, Ярына там 1 2 торгызу уена алды. Кашына йөз егерме колын алды, Алтын белән көмештән мула салды. Бу муласын хан, кызының белешкән соң Йортына: «Җыелың!» — дип хәбәр салды. Йортына: «Кыз кашына барың! — диде.— Ничек йөри кызым минем, белең! — диде.— Кызымның бераз көндә күңеле суыр, Кызымның кыл дигәнен кылың»,— диде. Күп гаскәр кыз кашына килде, диде, Там торгызып куйганын күрде, диде, Кыз боларның килгәнен яктырмады3. Гаскәрнең бары кайтып йөрде, диде. Кызыгыз там торгызып куйган икән, Шәһәрдән зәргәр 4 җыеп алган икән. Бу шәһәрдә андаен өй табылмас, Алтын белән көмештән салган икән. Хан кызын күрүгә ояладыр, Анасы, ялгызым, дип зар кыладыр, Кашына бер-ике адәм юлдаш алып, Чыдый алмай анасы бер барадыр... Кызына елап ханым моңын әйтте: Кылыптыр атаң сиңа «корбан гаете».,. Баласы анасына карамайдыр, Оялып, анасы өенә кайтты. Кыз инде там торгызып булды, диде, Эченнән бигеткәндәй кылды, диде. 1 Турка — ефәк тукыма. 2 Та м — бина, өй. 3 Яктырмады — ошатмады. 4 Зәргәр — алтынчы. 317
Кашында кырык кыз мән аманлашып, Дала-җир күз яшенә тулды, диде. Карачәчсылуның кызларга сөйләгәне: «Яр-яр» әйткән яр-ярым, Аман булың! Хуш булың! Безгә үтәр көн булды, Сездән китәр көн булды. Аман инде, хуш булың! Безгә үтәр көн булды, Яр өчен үләр көн булды, Сезгә калыр көн булды. Бездән рәнҗү алганнар, Бездән күңеле калганнар, Уеңызга алгайсыз, Риза булың, дусларым! Борынгыдай булырсыз, Сөйгән ярга барырсыз, Уйнап-көлеп йөрерсез, Аман булың, дусларым! Тургайга җим табылыр, Авыруга им табылыр, Башыгыз яшь, дусларым, Сезгә дә көн табылыр. Минем өчен еламаң, Миндәй бер кыз табылыр. Терегә яр табылыр, Үлгәнгә җир ябылыр. Минем ярым үтептер, Бу ялганнан үтептер, Кил, дисәм дә, килмәс ул, Зар кылсам да, белмәс ул. Чын ярымнан калгым юк, Ялган ярга баргым юк, Бу дөньяда калгым юк. Аман булың, дусларым!» Кызларның Карачәчсылуга җырлап әйткәне: «Әүвәл хактан теләймез, Икенче сездән теләймез, Бераз сабыр кылыңыз, Гарзымыз бар, сораймыз. Бераз тере торыңыз, Бераз дәүран сөреңез, Ятим булмас анаңның Бер кат йөзен күреңез. 318
Юлдашларың артыңда Кузыдай чаулап 1 калмасын, Ата-анаң артыңда Көн-төн иңрәп калмасын. Алтын бизәк киң сарай Җиргә колап 1 2 калмасын, Фәкыйрь, мескен, гариб, яшь Сез чөн 3 чаулап калмасын. Кырык кызның канаты, Сез булырсыз санаты 4, Канатымыз каерма, Үзеңнән безне аерма. Сезнең өчен ил-йортың Бутадай бузлап калмасын, Дөньядан өмет өзмәгел, Төкәнеңне5 бозмагыл, Төкәндәге ярларың Зар-сәргәрдан калмасын. Кайт, җанымыз, кайтсана, Гарызың йортка әйтсәнә, Без фәкыйрьне зар кылмай, Кайт, җанымыз, кайтсана». Карачәчсылуның сүзе: «Берәүгә әҗәл киз килсә, Ни кылсаң да булмас ул, Җан алгучы килгәндә Әйтсәң, телең алмас ул. Атадан да китәрмез, Анадан да китәрмез, Әҗәл килсә, әмәл юк, Бу ялганнан китәрмез. Каты дәрткә юлыктым, Дару эчсәм дә терелмәм, Бутачыктай булганмын, Җим бирсәң дә илекмәм 6. Инде әйтер сүзем юк, Сүзем калыр, үзем юк, Әҗәл җитсә, торгым юк, Аман булың, дусларым». 1 Чаулап — шаулап, елап. 2 Колап — авып. 3 С е з чөн — сезнең өчен. 4 Санат — зурлау сүзе (сенаттан). 6 Төкән, дөкән — алачык, кибет. 6 Илекмәм — ияләшмәм. 319
Әлкыйсса. Карачәчсылу ул киемнәрен күреп җырлаганыз «Алтын, ефәк, кеш туннар, Сезне кияр кешем юк, Алтынлы ияр, күк юргам, Сине менәр кешем юк. Алтын бизәк, киң сарай, Сезгә керер кешем юк, Барыгызны нитәен? Бергә йөрер кешем юк. Атама әйтең сүземне, Канлы яшь алды күземне, Атама дөнья киң булсын, Корбан кылдым үземне...» Бичара кыз елай-елай тамга керде, Терелектән үлгәнен яхшы күрде, Там ишеген эченнән бикләгән соң Үз эченә үзе ул хәнҗәр орды. Хан кызы яры белән кушылыптыр, Газиз җаны гәүдәдән өзелептер, Атасына йорты хәбәр иткәннән соң Кылганы хан(ның) туе бозылыптыр. Хан, ишетеп, йортыннан елап килде, Анасы битен ертып, иңрәп килде, Тәмам йорт бу хәбәрне ишеткән соң Өлкән-кече — мулага бары килде. Еласа да, эш үтеп калган икән, Ике ялгыз — дөньядан барган икән, Ханым: «Мондый буларын белмәдем!» — дип, Үз битен үзе тырнап ярган икән. Тышта торып, хан кызын чакырадыр, Йортына: «Ишек ач!» — дип акырадыр, Ханым әйтә ачуланып патшасына: «Эш үткән соң бу инде ни кыладыр?» Күп гаскәр там ишеген бозды, диде, Битен ачып күрделәр кызны, диде. Кочаклашып ятыптыр ике ялгыз, Күргән соң өметләрен өзде, диде. Хан — кызы кашында зар иңрәйдер, Үз кулын үзе тешләп йолкылайдыр, Ханымы патшасына ачуланып: «Бар шомлык үзеңнән!» — дип (зар) елайдыр. 320
Хан факыр елай-иңрәй өйгә кайтты, Сыртыннан там торгыз, дип ярлык әйтте, Сыкылын 1 бу баланың белмәдем, дип Йортының барын җыеп үпкә әйтте... «Ялгыз кызың үлтереп тындың,— диде,— Мулага җанын алып куйдың,— диде.— Алдыңда куанычың кем буладыр, Терелектә токымың җуйдың»,— диде. Бичара хан әйтәдер: «Белмәдем,— дип,— Үлтерердә базарга кермәдем,— дип,— Сакалын йолып патша күп елайдыр,— Бичараның мәхәббәтен күрмәдем»,— дип. Муласына хан килеп, йорт йөргезде, Алтын мула сыртыннан там торгызды. «Бичара ялгызым!» — дип хан елайдыр, Елаган мән үлгәнне кем тергезде? Ике гашыйк бердәен үлеп калды, Атасы, йортын җыеп, там торгызды, Бүз егетнең мәетен кочып җан дусты, Дусты өчен җан дусты талыб калды1 2. Дусты өчен бичара күп елайдыр, Ходайдан аман кыл, дип күп теләйдер, Дусым миңа әманәт биреп иде, Тапшырмый үлсәм, ди, үпкәдәйдер. Егетнең җырлаганы: «Мин кайтуга уй кылдым, Миһербаным, әлвидаг! Кемнең берлә йөргәймен, Кемне дустым дигәймен? Син исемә төшкәндә Киткем килмәс кашыңнан. Еласам да файда юк, Күздән аккан яшемнән. Миңа синсез эчкән аш Кызыл канга охшайдыр. Кайтам дисәм йортыма, Кайгың аяк тошайдыр. Күп тубыннан 3 аерылган Каздай булып калдым мин, 1 С ы к ы л — җәберләнү сыйфатлары. 2 Талыб калу —һуштан язу. 3 Тубыннан — төркеменнән. 21 3-604 321
Күп иленнән аерылган Аздай булып калдым мин. Бутасы үлгән дөядәй Инде бузлап калдым мин, Колыны үлгән биядәй Инде кешнәп калдым мин. Җаның хакка тапшырдым Ярың бергә, кашыңда, Ялгызлыкка елаймын, Күп кайгы бар башымда. Үләен дип уйласам, Әманәтең бар куенымда, Йөрәен дип уйласам, Ялгызлык бар муенымда. Әманәтең тапшырып, Тере булсам килермен, Җаннан татлы җан дустым, Юлыңда мин үләрмен. Котылдыңыз дөньядан Икәү булып, берләнеп, Юлдашыннан аерылып, Дустың кайтты зарланып». Дустының өенә барган җире. Бичараның сүзе инде бетте, диде, Йортының юнен сорай китте, диде. Хак сакласа бәндәгә бәла булмас,— Аман-исән йортына җитте, диде. Алдында бер-ике адәм күрде, диде, Җиткән соң якын, сәлам бирде, диде, Ике адәм үз иленең кешесе икән, Аманлашып бергә инде йөрде, диде. «Ялгыз егет, атыңны бормай әйдә, Синең безгә килгәнең булды файда, Сезләрне эзләп чыккан күп кеше идек, Ялгыз йөрсең ’, кашыңда дусың кайда?» Егетнең җавабы: «Ходаем ялгызлыкка салды,— диде,— Җан юлдашым елай-иңрәй калды,— диде. 1 И е р с е ң — йөрисең. 322
—‘эЬ'И'Е' —‘hWb ‘пәдиҖ биНЧяех ‘WBEtfOX Җан ярымнан аерылып калдым»,— диде. Ике кеше бу хәбәрне ишеткән соң Шәһәргә алып моны йөрде, диде, Ялгыз дус шәһәргә кергәннән соң, Йорт бары килеп моны күрде, диде. Башлады егет күпкә сүзне, диде, Агызып ике күздән яшьне, диде. Ялгызын хан ишетсә, үләр, диде, Ханга барып әйтүгә шашты, диде. Җыелып күп биләр киңәшәдер: «Ялгызы патшаның»,— дип моңлашадыр, Бер акын бар икән йорт эчендә, Җыр белән белдерүгә уңлашадыр. Акын белән җан дусын алып йөрде, Күп биләр сәлам биреп ханга килде. Ялгызының җан дусын күреп иде, Хан, ханымы урныннан елап торды:' «Җан юлдашың, ялгызым кайда? — диде.— Көеп, эчемез ялкын булды»,— диде. «Балаңыз яры белән артта калды, Туй булыр өйнең эчен шайла ’»,— диде. Биләре: «Акын, җырың җырла! — диде,— Ялгызы ханның килер өйгә,— диде. Бу көнгедәй туй булмас, хан ишетсен, Ялгызның туен җырлап туйла!» — диде. Хан, ханым: «Җырла, акын, җырла,— диде.— Шундый туй моннан соң кайда? — диде.— Кулларына алып килеп атмин1 2 чапан, Акынга арнап 3 аны бәйлә»,— диде. Җырчы җыр башлаган җире. «Күпне күргән кәрең 4 мин, Бераз җырны җырлаен, Асмандагы 5 тургайдай Алдыңызда са йр аен. 1 Ш а й л а у — рәтләү, җыештыру. 2 Атмин — ат белән. 3 Арнау — багышлау. 4 К ә р е — карт. 5 Асман — күк. 21* 323
Өй эчендә утырган, Колак салың, яхшылар, Бу ялганнан 1 файда юк, Тәкъва 1 2 булың, яхшылар! Кәреңезнең сүзеннән Гыйбрәт алың, яхшылар! Көреләрнең — иске сүз, Искә алмый йөрмәңез, Галимнәрнең күзле сүз — Күңелгә алмый йөрмәңез. Егетләрнең ялган сүз — Җен, шайтаннан калган сүз. Көреләрнең хәер сүз — Борынгыдан калган сүз. Галимнәрнең гадел сүз — Пәйгамбәрдән калган сүз. Бер ходайның дуслары Күңелене алган сүз... Җилгән аттан җир калыр, Тапкан ирдин мал калыр, Ир башыга көн туса, Сөйгән ярдан ул калыр. Патшалардан так3 калыр, Мәргәннәрдән якъ 4 калыр, Ир башына көн туса, Дөньяның бары юк калыр. Галимнәрдән хат калыр, Осталардан яд калыр, Уйлап торсаң, яхшылар, Бу ялганнан кем калыр? Байларыңнан пол 5 калыр, Хатын булса тол калыр, Тапкан ирдин мал калыр, Алтын-көмеш, пол калыр. Эттәй чаулап, талашып, Кем күренгән, шул алыр, Өең булса, буш калыр, Уйнап йөргән дус калыр. Туганмын дип куанма, 1 Ялган — фани дөнья. 2 Тәкъва — дингә турылыклы. ’Так — тәхет. 4 Я к ъ — ягы, җәя. 6 Пол (пул) —акча. 324
Туган үләр көн булыр, Үлгән җанның барыннан Сорау сорар көн булыр. Малым күп, дип куанма, Малны күрмәс көн булыр, Алтын белән җир тулса, Күзең салмас көн булыр. Бер үзеңнән башканы Күңелгә алмас көн булыр. Телле мин, дип куанма, Тел бәйләнер көн булыр. Кылган эшең якмаса, Тәмуг әйдәр көн булыр. Көчем бар, дип уйлама, Көчең китәр көн булыр, Янган тәмуг өстеннән Сыйфат үтәр көн булыр. Дөньядагы колларыңа Күзең салмас көн булыр, Балам бар, дип куанма, Бала да калыр көн булыр. Галим мин, дип куанма, Тиргәү алыр 1 көн булыр. Кылган эшең якмаса, Залим син, дир көн булыр. Кызыл йөзгә куанма, Суелып калыр көн булыр, Корт-кырмыска җыелып, Туенып калыр көн булыр. Патша идем, дип уйласаң, Искәндәр * мән Сөләйман * Алар да үткән дөньядан. Балам күп, дип уйласаң, Иөз кырык бала атасы Адәм үткән дөньядан. Малым бар, дип уйласаң, Малы сездән күп чыгар Карун * үткән дөньядан. Көчем бар, дип уйласаң, Каһарман белән Гали*,— Алар да үткән дөньядан. Чичәнмен, дип уйласаң, ‘Тиргәү алу — тикшерү, сорау алу, хөкем итү. 325
Ничә-ничә чичәннәр Сөйләп үткән дөньядан. Ничә-ничә түрәләр, Ничә-ничә яхшылар, Елап үткән дөньядан!» Хан алдында кәре чичән җыр җырдайдыр, Сүзенең төбен ханга борды инде, Җырлаучы бу җиргә килгәнендә Хан, бер торып, урынына бер ултырды: «Чичәнем, яхшы икән җырың синең, Үлем әйтеп чыгадыр кырың синең. Җырыңның иңе-буе үлем икән, Безгә карай тиядер кырың синең». Җырчының җавабы: «Тәкъсир, хан, үлемне әйтми, нине әйтәен? Бу җирдә әҗәл йитсә, мин нитәен? Адәмнең ахыр-соңы үлем икән, Чын әйтсәм, аны әйтми, нине әйтәен?.. Әҗәл дучар булган соң Чарамыз юк, нитәрмез, Әмере килсә алланың Муен сонып китәрмез... Әүвәл килеп юл ачкан, Тәңре белән сөйләшкән Адәм иде атамыз, һавана 1 ирде анамыз, Бу дөньяда файда юк, Алар да үткән дөньядан. Туфан суы ташканда, Таудан-таштан акканда һәр җәнлектән алып ул, Кимә эченә калып ул, Аман-исән калып ул, Нух пәйгамбәр үткән дөньядан... Унике угыл эчендә Тоткын итеп яткырып, Рәхмәт итте алласы, Мисырның булды патшасы. Йитмеш елның соңында Йөзен күрде атасы, Ахыр гомер хан булып, Йосыф үткән дөньядан. 1 Һавана — һава ана. 326
Иирнең йөзен алган ул, Төрле шәһәр салган ул, Көнчыгышка барган ул, Көнбатышны күргән ул, Гадел туган хан ирде, Иир йөзенә фана * 1 иде, Җаны үлемгә йиткәндә Иирнең йөзе бозылып, Көннең күзе тотылып, Мәңге суын табалмай *, Егерме тугыз яшендә Искәндәр үткән дөньядан... Күзсезләрне күргезгән, Аяксызны йөргезгән, Егылганны торгызган Әүлиялар үткән дөньядан... Җир йөзенә килгәннәр, Мин-мин, дәю йөргәннәр, Мең яшь гомер сөргәннәр Бары да үткән дөньядан. Хан да үткән дөньядан, Кара 2 да үткән дөньядан, Бай да үткән дөньядан, Ярлы да үткән дөньядан. Күп тә үткән дөньядан, Аз да үткән дөньядан, Яман-яхшыны аермай, Бары да үткән дөньядан...> Көре чичән бу йиргә килде, диде, Хан шомлыкның булганын белде, диде, Терелекнең соңында бары үлем, Алла әмеренә хан муен сонды, диде. Әйтеп җырын, бу чичән тора килде 3, Сүзенең төбен ханга бора килде. Якынлатып җырыны борып иде, Бер сүз инде әйтүгә туры килде: «Яраткан хан барында Хан киткәнгә охшайдыр, Бүген күргән төшемдә Сезнең дагы балаңыз, 1 Фана (пәнаһ) — таяныч. 1 Кара — халык мәгънәсендә. а Т о р а килде — аяк өстенә торды. 327
Ул да үткәнгә охшайдыр. Аннан соңгы безләргә Кизәк 1 якынайганга охшайдыр. Балаңа, хан, елама, «Бездән борын үтте», дип. «Бу дөньядин китте», дип. Алар китте Атага, Ата белән Анага, Сез дә бер көн барырсыз Борын үткән балага. Әҗәл җитмәй үлмәк юк, Алла әмереннән калмак юк, Әҗәл җитеп үлгән соң һичкем кайтып килгән юк. Тәкъдир җитсә, калмак юк, Әҗәл куып алмак юк, Әҗәл җитеп үлгән соң, һичкем барып алмак юк». Хан, факыр, еласа да сабыр кылды, Ялгызының үлгәнен инде белде, Ханым угьлы үлгәнен ишеткән соң, Битен ертып, зарланып, чәчен йолды. «Алла әмер иткән соң, Бу ялганнан киткән соң, Сөйләсәң дә файда юк. Битләреңне кан кылып, Еласаң да файда юк. Ай-Һай, үлем, һай үлем Ата белән анадан, Карендәш белән баладан Кемне аермас бу үлем!.. Дөя калыр бузнашып, Елкы калыр кешнәшеп, Җан аерылып чыгадыр, Дөнья белән хушлашып.. Дөнья безгә әманәт, Алданмаңыз, яхшылар, Тиргәү көне2 булганда Зарланмаңыз, яхшылар! Бер сәгатьтә булырсыз, Бер сәгатьтә белерсез, Алла әмеренә күнәрсез. 1 К я з ә к — чират. * Тиргәү көне — тикшерү, хөкем көне. 328
Ничә ЯШЬКӘ КИЛСӘҢ, дә, Ахыр бер көн үләрсез. Өй кайгысын йимәңез, Ялганны 1 күп җыймаңыз, Балама булыр, димәңез. Баладан, малдан файда юк, Тиргәү көне булганда, «Гафил булдым», димәңез. Хатын калса, ир табар, Улың калса, мал табар, Кызың калса, яр табар, Җан үлемгә җиткәндә Гариб башың ни табар? Менгән атың буш калыр, Кигән туның куш калыр, Уйнап йөргән дус калыр. Менгән атың буш калса, Менүгә ир табылыр, Кигән туның куш калса, Киюгә ир табылыр... Әйткән сүзем алгансыз, Елаучы кем булса да, Яхшы фәта 1 2 кылгайсыз. Ханым, сүзем борсаңыз, Аман-исән булгайсыз». Кәре чичән инде җырын әйтеп булды, Өй эченә җыелып хатын тулды. Ханымның күңелен аулап килеп иде, Баласын юклап ханым давыс кылды 3. Билен буып, ялгызын юклай иде, Ишеткәннең йөрәге талып калды. Ялгызын юклап ханым зар иңрәйдер, Бичара баласы өчен күп елайдыр. Ханымның баласын юклап зарланганы: «Бәгыремнең парәсе, Ике күзем карасы, Җаным сөйгән җан балам, Сине кайда күргәймен? Кемне балам дигәймен? 1 Ялган — фанилык, дөнья малы мәгънәсендә. 2 Фәта — фатиха. •Давыс кылу — сыктау, самаклау (үлгән кешене юклап җырлау). 329
Син исемә төшкәндә Ничек чыдап йөргәймен? Алыс юлга китепсең, Сәлам әйтсәм җитмәстер, Җаннан татлы җан балам, Кайгың эчтән китмәстер. Карап өйдән тапмасам, Сине кайдан табармын? Сине кайдан эзләен, Кемне син дип искәен? Синнән башка, ялгызым, Күз күрәрем юк иде, Синнән башка безләргә Иркәләрем юк иде. Ялгыз идең, бер идең, Мең кайгыга им идең, Инде ничек йөрермен, йөзең кайда күрермен? Кемнәр берлә йөрәем? Кемнәр берлә тораем? Син исемә төшкәндә Ничек гомер сөрәем? Ачыкканга аш биргән, Гарибләргә каш биргән Дусты өчен баш биргән Яхшы берлә яманны Тигез белгән ялгызым, Сине кайдан табаем’ Моңлы булган әткәңнең, Зарлы булган әнкәңнең Бозык булган күңелен Кем аулайдыр, чырагым *? Даладагы малларың, Өеңдәге колларың, Алтын-көмеш, полларың Кем яклайдыр, чырагым? Аргымак берлә толпарың, Лачын белән шоңкарың, Карчыга белән тойгының 2 Иясе юк булганда Кем тотадыр, чырагым? Малың килеп чауласа, йортың тапмай еласа, ’ Чырагым — ярату сүзе, «күз нурым» мәгънәсендә. 2 Тойгын—ау кошы, лачынның, бер төре. 330
Атаң-анаң иңрәсә, Эзләп кайдан табаем? Бута калды дөясез, Йортың калды иясез, Ата-анаң бәнасыз 1 Эзләп кайдан табаем? Әүвәлгедә киткәндә Серең безгә әйтмәдең, Юлда кәрван күргәндә Кайт, дисә дә кайтмадың... Кәрелектә2 атаңның Иңрәр көне булды инде, Ялгыз калып, анаңның Зарлар көне булды инде. Икәү булсаң, чырагым, Калмасмы иде берәвең? Кем кулында үлсәң дә Кылмасмы иде соравың? Хак насыйбә салмады, Токым бездән калмады. Кәре көндә күр 3 булдык, Дәрткә дәрман булмады. Инде ничек йөрәем, Йөзең кайда күрәем? Ялгыз улдан аерылып, Кем белән гомер сөрәем? Аркада һич фәна 4 юк, Алдым ачык — бала юк. Күз алдымда бар булсаң, Күрмәсме идем, угланым? Үлгән йирдә бар булсам, Үлмәсме идем, колыным?! Ят йортларның эчендә Ничек йөрдең, чырагым? Дошманнарың кулында Ничек йөрдең, чырагым? Йортың алмай кашыңа, Бәла килде башыңа, Корбанлыгың булмасмы идем Күздән аккан яшеңә?! Чырагымны сүндердең, Дошманыңны тындырдың, 1 Бәна(пәнаһ) — терәк, таяныч. 2 Кәрелектә — картлыкта. 3 Күр — сукыр. ‘Фәна (пәнаһ) — сыену урыны. ззп
Зарлай гомере үтсен дип, Анаңны ялгыз калдырдың. Бу ни хәсрәт, яраннар? Бу ни кайгы, яраннар? Күкрәктәге янган ут Көннән-көнгә тирәннәр. Күңелем инде тынмастыр, Сүнгән чырак янмастыр, Ялгызымның каберен Күрми күңелем тынмастыр. йортын, инде атланың, Ялгызыма бараен! Ятим булмас ялгызым, Муласын бер күрәен! Күрсәм, күңелем суыныр, Кашында аз көн тораен, Ятим булмас яраннар, Җырлап күңелем ачаен». Өч-дүрт китап чыгарып, Моңлыларга чәчәен, Моңлы адәм ишетсә, Бераз күңеле басылыр. Бичара Баһави булмаса, Бу сүз кайдан табылыр? һәр намазшам 1 вакытында Каләм алдым кулыма, Бу сүзләрне язганым Тәңрем салды уема. Моңлы гыйбрәт алсын, дип, Үлсәм, сүзем калсын, дип. Сүзем укыган адәмнәр Безгә фәта бирсен, дип. Моңсыз зат тик бер хактыр, һәр бәндәнең моңы бар, Гыйбрәт алмак китаптан Шәригатьнең юлы бар. Дәлиле юк бер китап, Гыйбрәт өчен язылды, Моңлы адәм ишетсә, Кайгылы күңеле басылды. Ханымның баласын эзли барганы. Ханымның ярлыгын йорт белде, диде. Җыелып, гаскәр ун мең булды, диде. 1 Намазшам — ахшам (кичке намаз) вакыты. 332
Хан-ханым, ялгызын күрәем дип, Ясанып, атларына менде, диде. Күп гаскәр көн-төн тынмай йөрде, диде, Кырык көндә шәһәргә килде, диде. Боларны күреп, явыз хан куркадыр: «Бу гаскәр кайдан пәйда булды?» — диде. Боларга илче кылып кеше салды. Илче килеп, болардан хәбәр алды. Баягы ялгыз егет атасы икән! — Күргән илнең бары да таңга калды. Хан, куркып, йорты белән атка менде, Килгән хан алдына каршы килде. «Әҗәл — хактан, сәбәбе бездән булды»,— Гаебен муенына алып, гарыз кылды. «Тәкъсир, хан, әҗәле аның бездән булды, Нә кылса да бәндәсенә алла салды. Гафиллек мән бу эшне кылып идек, Үкенеп, йортның бары елап калды. Алдыңда гаебемез бар, гарыз кылдык, Ат менеп алдыңыздан каршы килдек, Кулыңызда кылычыңыз тотасыздыр, Нә кылсаң да, гаебемез бар, муен сондык». «Балам тәңрем тәкъдир кылган чыгар, Сәбәбе аның сездән булган чыгар. Тиргәвең ахирәттә булсын синең, Аллага кылган эшең гайян 1 чыгар. Каныгыз кичтем 2»,— дип, хан атка менде, Бу хан кан кичкән соң күңеле тынды. Күп гаскәр шәһәргә барып керде, Бүз егет муласына килде, диде. Хан-ханым — муласына якын килде, Өйгә инми, ханым тышта давыш кылды, Ишеген ачаем дип багып иде, Ача алмый йорт бары гаҗиз булды. Ялгызын юклап хан зар елайдыр, Ялгызым, ишек ач, дип зар иңрәйдер, Муласы зар иңрәп торды, диде, Ханым өчен кайгырып күп елайдыр. 1 Г а б я н — ачык, билгеле. * Каныгыз кичтем — гафу иттем. 333
Ханымның елаган йире. «Ун ай сине күтәреп, Имчәгемне имезеп, Татлы тәгам йигезеп, Асыраган анаңмын. Анаң, тора кашыңда, Зар елайдыр башыңда. Тормас йиргә китепсең, Торгыл, балам, торсана! Моңлы анаңны күрсәнә, Хәлемне бер сорсана! Сиңа килдем күргәле, Бит-йөзеңне сөйгәле, Артымда кем каладыр? Колыным кем буладыр? Сине уйлап зар кылсам, Күзем канга туладыр, Ай-Һай, балам, һай, балам, Кемне «балам» дигәймен? Кемнәр белән йөргәймен? Йөзең кайда күргәймен? Оксам иде сүзеңне, Күрсәм иде йөзеңне, Елап, анаң килгәндә, Елап-иңрәп торганда, Моңлы көндә, ай, балам, Елап анаң килгәндә Бер күрмәйсең, җан балам. Бутасы үлгән дөядәй, Бузлай килдем, җан балам, Кырык көнлек киң юлдан Эзләй килдем, җан балам. Күрер көнем булганда Бер күренсә, җан балам!» Баласын юклап ханым талып калды, Күп гаскәр бу ханымнан өмид өзде.
ИСКӘРМӘЛӘР Татар фольклористикасы тарихында дастаннар, бергә җыеп, тупланып, әле беренче мәртәбә басылалар. Искәрмәләрдә әсәрләр турында мәгълүмат һәм текстлардагы кай¬ бер сүзләргә аңлатмалар бирелә. «Татар халык иҗаты> томнарының киң катлам уку¬ чылар өчен әзерләнгәнен искә алып, кайбер борынгы кулъязмаларның текстлары, аеруча В. В. Радлов җыентыгындагы транскрипцияле әсәрләр, хәзерге орфография һәм грам¬ матика нормаларына туры китереп үзгәртелде (адаптацияләнде). Фәнни тикшеренүләр өчен китапханә, архив, фонд чыганаклары күрсәтелә. Дастаннар тел һәм жанр үзен¬ чәлекләре ягыннан күп тарихи этаплар үткәннәр. Шул сәбәпле аларны бер төрле язы¬ лышка китерү мөмкин дә түгел. Китапта бер үк сүзнең берничә формада очравын шуның чагылышы дип аңлатырга кирәк. Мәсәлән: әйде, әйтде, әйтте; булмаеб, булмый¬ ча һ. б. Әсәрләр турындагы мәгълүматлар рим цифрлары белән түбәндәге тәртиптә бирелә: I. Кулъязмадан яисә халык теленнән алынып, беренче мәртәбә басылган текст¬ лар. II. Текст басылган чыганаклар. III. Әсәрнең вариантлары. Татар дастаннарының күбесе гомумтөрки эпос байлыгының версия һәм вариант¬ ларын тәшкил иткәнгә, аларның дөнья халыклары иҗатындагы урынын күрсәтү өчен, ул әсәрләрнең башка халыклар телендәге кайбер басмалары да китерелде. Әмма алар махсус пункт белән билгеләнмәде. Дастаннар архаик жанр булганга, бу китапның искәрмәләр бүлегендә соңгы елларда халык теленнән язып алынган әсәрләрнең яшәеш, сөйләнү үзенчәлекләренә дә игътибар итәргә кирәк табылды. Шунлыктан вариантлар эчтәлек ягыннан гына булса да тәфсиллерәк тасвирланды. Әсәрләр эчтәлегендә очраган архаик, диалекталь сүзләрнең күбесенә бит астында сүзлекчә бирелсә дә, кайбер суз һәм төшенчәләрнең киңрәк аңлатмаларын искәрмәләр¬ гә күчерергә туры килде. Искәрмәдә алар янында йолдызчык (*) күрсәтелде. Аерым сүзләрне аңлату өчен төрки халыкларның эпик әсәрләре, борынгы һәм хәзерге, аң¬ латмалы һәм диалектологик сүзлекләре файдаланылды, әмма искәрмәләрдә алар¬ ның кайберләре генә күрсәтелде. Сүзлектә исемнәр баш килештә, фигыльләр исем фигыль формасында бирелде. Сирәк кулланыла торган архаик сүзләр тексттагы форма¬ да калдырып аңлатылды. Күп мәгънәле сүзләрнең контекстка якын мәгънәсе генә ки¬ терелде. Эстетик ягы зәгыйфьрәк урыннар, тексттан алынып, күп нокта белән билге¬ ләнде яисә искәрмәгә күчерелде. ШАРТЛЫ КЫСКАРТУЛАР КДУ — В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты. МФФ— СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы Галимҗан Ибраһимов исемен¬ дәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының музыкаль фольклор фонды. 335
ФА ■— шул ук институтның фәнни архивы. ФФ — шул ук институтның фольклор фонды. ф.— фонд. колл.— коллекция. п. — папка. сак. бер.— саклау берәмлеге. тасв.— тасвирлама. чаг. — чагыштырырга. АЛЫПЛАР ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР I. Мешәк Алып II. Бу әсәрне 1860 елларда академик В. В. Радлов бараба татарларыннан Тәрәнә дигән авылда язып алган. (Хәзерге Новосибирск өлкәсе Колывань районы Тәрәнә авы¬ лы). В. В. Радлов әсәрләрне кемнән язып алуын күрсәтми. «Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Дзунграрсой степи, собраны В. В. Радловым». ч. IV, СПб., 1872, 20—27 битләр *. * Төш килсә төшләнде, кунак килсә кунды...— Төшләнү — төшке ялга туктау. Кунак — биредә: куну урыны. * Көрүстөн — төрки-монгол эпосларында очрый торган Көрбостан чагылышы. Ул фарсы мифологиясенә (Хормустен — Хормузд) барып тоташа: югарыдан, күктән иңгән яхшылык, изгелекне аңлата. Биредә мәгънә шактый үзгәргән. Бу сүзне хәзер гүрстан дип тә аңлатырга мөмкин. Еш кабатланган урыннарда ул сүз күрсәтелмәде. * Алыш — дус мәгънәсендә. Бүләкләр алышып, дуслык яңартып торган кешеләр элек шулай аталганнар. Соңыннан ул мәгънә онытылган. 2. Иәстәй Мөңке II. Бу әсәрне В. В. Радлов бараба татарларыннан «Ом суы кашында» (хәзерге Новосибирск өлкәсе Барабинск районы тирәләре) язып алган. «Образцы...» 78—82 битләр. * Йилбегән — әкият-дастаннарда очрый торган мифик зат, явыз көчләр гәүдәлә¬ неше. Аның турында галимнәр фикере төрлечә2. Биредә сакланган әсәрләр буенча аның берничә башлы булганы гына күренә. * Нүгәр — алыпларның, биләрнең сугышчан дуслары, көрәштәшләре. «Ханнарның мәҗлесләрендә, ау-сунарга чыгуларында биләре катнашкан кебек, биләрнең дә ауга йөрүләрендә һәм мәҗлесләрендә нукерлары катнашкан... һәр нукер егет булырга тиеш, ләкин һәр егет нукер була алмый»3. Себер татарларында нүгәр дип хәзер кияү егетләрен атыйлар. Ләкин дус-иш мәгънәсе сакланган урыннар да бар. * Я лә ли әйтү — алыпларның нүгәрләре белән җыр әйтеп, күңел ачып йөрүләре. Хәзерге көндә яләли әйтү Себер татарларының кияүне кыз янына озату (кияү типсәү) 1 Алда: «Образцы...» һәм битләр күрсәтеләчәк. ’Катанов Н. Ф. Алфавитный указатель собственных имен, встречающихся во втором то¬ ме «Образцов народной литературы тюркских племен, собранных В. В. Радловым». СПб., 1888, сс. 80—81; Тумашева Д. Г. Көнбатыш Себер татарлары теле. Грамматик очерк һәм сүзлек. Казан, 1961, 122 б.; Ах меть я нов Р. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. М., 1981. с. 67. «Якубовский А. Ю. «Китаб-и Коркуд» и его значение.— Китап: «Книга моего деда Коркута». М,—Л„ 1962, с. 127. 336
вакытларындагы туй җырлары буларак кына сакланган. Кияү типсәү, тип, тәп, даб, дигән барабан кагып, махсус җырлар җырлап, кияү егетенең башы өстендә дүрт почмагыннан зур шәл, я җәймә тотып ат өстендә баручы ир егетләр тарафыннан башкарыла *. * Араҗан-кораҗан — ниндидер эчемлек исеме. Себер татарлары әкиятләрендә исеме генә сакланган. Башка төрки халыклар телендә җир астындагы шифалы чыганак һәм сөттән ясалып, берничә тапкыр куыла торган аракы мәгънәләрендәге сүзләрI 2. 3. Кадыш Мәргән II. В. В. Радлов тарафыннан Тәрәнә авылында бараба татарларыннан язып алынган. «Образцы...» 58—64 битләр. * ...башым төште... — ырымланып әйткән сүз. «Баш төшү» дип башның кинәт авырткан чагын әйтәләр. Баш төшкәч, элек имчегә барганнар. Имче дәвалаганда чир куу йоласы да башкарылган3. Ул йолаларның борынгы шаманлыкка бәйле булуы ихтимал 4 *. * ...турга урамалны чишеп алып, ертып бирде балага.— Яхшы хәбәр өчен башын¬ нан ефәк яулыгын (турга, турка — кытай ефәге) я бүреген салып бирү гадәте Се- бердә әле күптән түгел сакланган булган. Хәзер сөенчегә яулык я башка берәр бүләк бирү йоласы гына калган. Турга урамалны (ефәк яулыгын) чишеп, ертып бирү шундый йолаларның борынгырак формаларыннан берсен чагылдыра. * Тирән казып түбә күмү — төрки-монгол эпосларында еш очрый торган гыйбарә. Гүрне тирән казып, курганны биек өеп, кадер-хөрмәт белән күмүне аңлата®. III. Бу әсәрнең кыска бер варианты Новосибирск өлкәсе Бараба районы Кюсю- кеево авылында Мөслим Куршуновтан (1881 елда туган) Л. В. Дмитриева тарафын¬ нан язып алынган6. 4. Кара Күкел II. В. В. Радлов бу әсәрне бараба татарларыннан Ом суы буенда язып алган. «Образцы...» 85—90 битләр. * Уз әнисен хатын итү — бик борынгыдан сакланган каты каргыш сүзе. III. «Кара Күкел»нең бер варианты «Карагай буйлы Кара Күкел» исеме белән Новосибирск өлкәсе Чаны районы Кушкүл авылында Аллаяр Мөхәммәтшиннан (1898 елда туган) һ. Мәхмүтов һәм Ф. Урманчеев тарафыннан язып алынган. Мәктәп дәф¬ тәрендә 10 бит. ФФ, 1967. А. Мөхәммәтшин бараба якларында шактый танылган әкиятче булган, күп кенә җырлар да яздырган. I Бу турыда кара: Татар халык иҗаты. Пола һәм уен җырлары. Төзүче Надиров И. Н. Казав, 1980, 155. 286 б.б. “Рассадин В. И. Монголо-бурятские заимствования в сибирских тюркских языках. М., 1980, сс. 26, 36, 37, 45, 48. • Татар халык иҗаты. Иола һәм уен җырлары. 40, 272 бб. Шулай ук: Ш. Маннур. Агым¬ суларга карап. Казан, 1974, 311 б. 4 Бу турыда кара: Малов С. Е. Шаманство у сартов Восточного Туркестана.— Сб. Музея антропологии и этнографии, т. V, вып. I, Пг, 1918, с. 15; Т е н и ш е в Э. Р. О центральноазиат¬ ском шаманизме.— Историко-филологические исследования. Сб. памяти акад. Н. И. Конрада. М., 1974, с. 341. • Кара: Бартольд В. В. К вопросу о погребальных обрядах турков и монголов. Соч., т. IV, М., 1966, сс. 383, 395, 396. •Дмитриева Л. В. Язык барабинских татар. Л., 1981, сс. 60—62. 22 3-604 337
5. Алыпмәмшән Гомумтөрки героик эпос «Алпамыш»ның хәзерге көндә үзбәк халкында 33 вариан¬ ты, башкортта—18, казакъта —8, таҗикта — 4, алтай һәм каракалпакта берничә ва¬ рианты билгеле ’. Татар версиясенең әлегә 12 варианты табылды. Алар үзләре 3 төркемгә аерылалар. Беренче төркем Себер версиясен тәшкил итә. Аңа алып кешеләр эпосы рухындагы 6 вариант керә. «Алыпмәмшән», «Алтмәмшән», «Атмәмшән алып» исемнәре белән алар соңгы еллар экспедицияләрендә Себер татарларыннан язып алынды. Икенче төркем — «Алпамша» (Алпанша) исемендә казан татарлары арасында таралган 4 вариант. Аларның бер өлеше — зур эпосның әкият жанрына якын халык вариантлары. Икенчеләре исә әдәбиләштерү традицияләрендә язып куелган кулъязма әсәр буларак сакланалар 1 2. Шуңа күрә икенче төркемнән берсе әкият томында урнаш¬ тырылды 3. Өченче төркемгә Казанда революциягә хәтле берничә басма күргән «Кыйссаи Ал- фамыш»тан таралган «Алпамыш» вариантларының берсе керә (Оренбург ягында язып алынган Ш. Галикәев варианты) 4. I. Төмән өлкәсе Тубыл районы Күкрәнде (Чебурга) авылында Шәрифҗамал Ха- литовадан (1904 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан магнитофонга язып алынган. Кара: нота № 1. ФФ, 1971. * Сыңар күзле тозак — бер элмәкле итеп ясалган кыл тозак. Күбрәк кош-үрдәккә куела. * Мәрәй атышу — төз ату ярышлары. Материядән я такта кисәгеннән бер түгәрәк ясала. Ул «айчык» дип тә атала. Шуның нәкъ уртасына ук атып тидерергә кирәк була (бурят, тува халыкларында сакланган мөриг, мере һ. б.5. Мәргән — төз атучы — шул сүздән ясалган). * Түләйкэ — йоны өскә калдырып тегелгән тун, доха6. * Алтын айдар — ирләр баш очында я маңгаенда кырмый калдырылган чәч, чуб. Андый чәч калдыру йоласы татар халык табышмагында да чагылган: Айдар кибәнен астан йолкалар (каба тәрәшлесе аша җон яки киндер, җитен бөтереп орчыкта эрләү» 7. Дастаннарда аның урынында алтын чәч, алтын толым һ. б. да очрый8. III. Беренче вариант. Төмән өлкәсе Тубыл районы Күкрәнде авылында Кави Ибраһимовтан (1914 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1971. Ш. Халитова вариантына якын. Икенче вариант шул ук авылда Зәкия Ильясовадан (1956 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1971. 3. Ильясова варианты К. Ибраһимов һәм Ш. Халитова вариантларыннан артык аерылмый. Тик ул көйләрен 1 Кара: Мирзаев Т. Узбекские версии дастана «Алпамыш». Ташкент, 1969, с. 3; Башкорт халык иҗаты. Эпос. Икенсе китап. Өфө, 1973, 325—332 бб.; Альпамыш. Труды ИЯЛ им. Рудаки АН Таджикской ССР, т. СХ VII, Сталинабад, 1959, с. 7 Һ. б. 2 КДУ фәнни китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлеге, 1006 Т. 3 Татар халык иҗаты. Әкиятләр. I китап. Төзүчеләре: Гатина X. X., Ярмухаметов X. X. Ка¬ зан, 1977, 268, 396—397 бб. 4 Шунда ук, 397 б. 5 Ай-Толай. Народные героические поэмы и сказки Горной Шории. Под ред. А. Коптелова. Но¬ восибирск, 1948, сс. 211—212; Җирмунский В. М. Тюркский героический эпос. Л., 1974, с. 272. 6 Чаг.: «Түбәтәйлегенә һикһән, тунлыгына тукһан куй тиреһе етмәгән» яисә «тукһан куйның тиреһе күкрәгенә тун булмаган...» — Башкорт халык иҗады. Эпос. Икенсе китап. Төзөүсе Сәгый- тов М. Өфө, 1973, 328, 329 бб. 7 Исәнбәт Н. Татар халык табышмаклары. Казан, 1970, 308—309 бб. 8 Чаг.: «Шекесенде Камбарның бар екен алтын толымы».— Батырлар җыры. Алма-Ата, 1963, 418 б. һәм: «Башындагы сусар бүркен төшерде, каркырадай кара айдары күренде».—Ногай халк йырлары. Составитель С. А. Калмыкова. М., 1969, 5 б. 338
белми. Алыпмәмшән һәм Ирәй алып дигән искиткеч зур кешеләрнең чукмарны бер селтәүдә дошманнарын чебен шикелле кырып җиңүләре, Алыпмәмшәннең хатынын алырга йөргән куй көтүчесен туенда ук-җәядән үтәли тишә атуы, думбра урынына курай уйный дип сөйләве кебек аерымлыклар бар. Әһәмиятле детальләрдән бу вариантта Алыпмәмшән кайтып кергәч, сукыр әнисенең күкрәгенә сөт төшеп, шул сөт белән күзен сөрткәч, күрә башлавын әйтергә кирәк. Ул мотив күп кенә башка төрки дастаннарда да очрый. (Мәсәлән, «Гашыйк Гариб» һ. б.) «Мәрәй атышу» дип аталган ату ярышын 3. Ильясова, «бер түгәрәк материя кисәгенең нәкъ уртасына тидерү» дип аңлатып үтә. Алыпмәмшән алып башындагы билгене дә ул архаик сүз «айдар» белән атамый, сөйләм телендә әле хәзер дә йөри торган «урай» сүзе белән белдерә. Ә урай — маңгайда я чигә¬ дә (күбесенчә балаларда) бөтерелеп үскән чәч. (Якут, телеут, кыргыз, казакъ һ. б. телләрдә дә саклана) '. Алып ил гизәргә генә чыгып китә, зинданга аны аучылар тө¬ шереп үтә. Энесе белән көрәш юк. Алыпмәмшән яңа кияүне ук белән аткач, милиция чакырту кебек модернизацияләр бар. Шулай итеп бу яшь сөйләүче авызында хикәят, кайчандыр булган эпик вакый¬ галарга тартым итеп сөйләнүдән бигрәк, бер яктан — әкиятчә маҗаралы хәлләр итеп сөйләнсә, икенче яктан — анда эпик киңлек, героик хәлләр, архаик алымнар, көй һәм сөйләү аралашуы гадәти көндәлек сөйләм белән алмашына баруы күренә. Өченче вариант Төмән өлкәсе Яркәү районы Лаймы авылында Аймәдетдин Ниязовтан (1886 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1972. А. Ниязов вариантында сюжет төп тексттагыча. Ләкин Карлыгачсылу Алып¬ мәмшән алыпның сеңелесе түгел, апасы дип бирелгән. Алып апасын эзләргә чыгып киткәндә дошманнар зинданына эләгә. Зинданнан коткару эпизоды юк, ул алыпны каты йокысыннан уяту белән генә алышынган һәм уятучы да, энесе түгел, улы була. Калган эпизодлар: кош каурыена хат язу, хатыны туенда көндәшен җиңү, Алып- мәмшәнне танып алу эпизодлары һ. б. бик кыска бирелгән. Дүртенче вариант Төмән өлкәсе Төмән районы Каскара авылында Хөсни Мирхәйдәровадан (1901 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1973. Ш. Халитова вариантыннан ул сюжет сызыгы, персонажлар системасы һәм сөйләү алымнары белән артык аерылмаса да, көе, җыр текстлары бөтенләй үзгә. Персонаж¬ лар: Атмәмшән алып, хатыны Мәрҗенсылу, атасы Әйтүли хан, аты Кылйирән, ә дош- ман-көндәше Каракол исемле. Сеңелесе юк, әнисе телгә генә алып үтелә, энесенең исеме әйтелми, әмма агасын коткаруда роле шул ук кала. Бишенче вариант Төмән өлкәсе Тубыл районы Лайтамак (саз ягы) авы¬ лында Шәмсениса Тимергалиевадан (1880 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1973. Бу иң кыска вариантта Себер версиясенең төп мотивын тәшкил иткән эпизод — энесе агасын зинданнан коткаруы гына тасвир¬ лана. 6. Алтаин Саин Сүмә II. Акад. В. В. Радлов тарафыннан бараба татарларыннан язып алынган. «Об¬ разцы...» 70—77 битләр. * Башын-аягын асып, яланда күренгән кешене чакыру — ниндидер борынгы берәр йола авазы булырга мөмкин. Мәсәлән, бараба татарларында кышка сугым суйгач, СевортянЭ. В. Этимологический словарь тюркских языков. М., 1974, с. 473. zz* 339
язга таба, аның калган баш-аякларыннан койка (куертылган шулпа) һәм күҗә (бүртте¬ реп киптерелгән һәм төелгән арпа боткасы) пешереп, кунаклар җыю йоласы саклан¬ ган. Соңгы чана юллары белән төрле яклардан килгән кунаклар туганннары я дус¬ ларына «ат бәйлиләр» һәм әлеге ашамлыклардан авыз иткәч, кичке «торалыш» уенына чыгалар. Ай яктысында җепшек кардан кала («тора») ясап, шуны алу уены кызыклы күңел ачу булган. Ихтимал, элек ул борынгырак берәр ритуаллар белән дә бәйле булгандыр >. * Тәңре ярлыкасын...— рәхмәт сүзе, элек кулланылган. * ...үтерербез,— диде.— Бу мотив аңлашылмый. Башка дастаннар йогынтысы бу¬ луы мөмкин. III. Бу әсәрнең кыска бер варианты Новосибирск өлкәсе Бараба районы Ингиль- динка авылында Гөлзифа Җүчевачевадан (1890 елда тугаи) Л. В. Дмитриева тара¬ фыннан язып алынган1 2. Анда Тимер-алып, Тау-алып, Болыт батырларның көрәшеп, «алыплык эзләп» йөрүләре турында сөйләнә. 7. Ииртөшлек II. Академик В. В. Радлов тарафыннан 1860 елларда Төмән шәһәреннән ерак бул¬ маган Калмаклар авылында язып алынган (хәзер бу авыл күчеп беткән). «Образцы...» 352—375 битләр. Күләме буенча алып кешеләр турындагы хикәятләрнең иң зурысы. * Хан (борынгырак формасы — каган).— Төрки-монгол эросларында хан титулы белән күп вакытта тарихи шәхесләр (ханнар) түгел, бәлки берәр дәрәҗәле кеше яисә гаскәр башлыгы аталып йөртелә. * Мәһәр — Радловта: шәһәр. * Булҗау— вакытны чамалау, биредә: туй көнен билгеләү. Яучылар килеп, ярәшү акты үткәннән соң кодалар туй көнен һәм туй үткәрүнең материаль-экономик якларын билгеләү өчен җыелалар. Бу мәҗлес булҗау дип атала. * Мүңүдәк (мүәдәк, мәдәк, вәдәк) — кызның бирнәсен төягән арба я чана. Өстенә бөгелгән чыбыклар беркетеп, шуның өстенә материя я тире ябып ясала. Фольклорда алтын я көмеш белән ябылган дип тә сөйләнә. Гадәттә мүәдәктә кыз үзе я аның берәр якын туганы утырырга тиеш булган. Җырда: Ак канатым, Әхмәт туганым, Мәдәгемә басып шул барсын. (Сергач.) * Отыры китү — өйдә калган Ииртөшлек кәләшен каршы алырга бара. Гадәттә күч күчереп килгән кияү егете, алдан чабып кайтып, өенә хәбәр китерә дә, шул ва¬ кытта бирелергә тиешле махсус бер ризыктан авыз итеп, аты белән яңадан күчкә кар¬ шы чаба. «Отыры китү» дип шуңа әйтәләр. * Асыл сөяк өй — ниндидер асыл затлы хайванның сөякләреннән өй салу кебек бик борынгы күренешләрнең чагылышы. Хәзерге заманда сөяктән өй салу, боздан өй салу һ. б. кайбер төньяк халыклары көнкүрешендә сакланган. * Җир өй.— Информаторлар әйтүе буенча, җирне берәр метр чамасы казып, кол¬ 1 Бу турыда кара: Ярмухаметов X. X., Ахметова Ф. В. Некоторые итоги и задачи собирания и изучения фольклора сибирских татар.— Тезисы докладов итоговой научной сессии ИЯЛИ за 1970 г. Казань, сс. 49—52. “Дмитриева Л. В. Курс, хезмәт. 70—71 бб. 340
галар утыртып, балчык белән сылап ясалган өйләр бараба далаларында әле безнең гасыр башларында да булган. Биредә землянка тибындагы шундый өйләр турында суз баруы мөмкин. * Канат каурыйсыннан абзар.— Этнографик нигезенә дәлилләр табылмады. Фан¬ тастик сурәт булырга мөмкин. * Сигез мүешле өй — сигез почмаклы өй. Татар дастаннарында бүтән очрамый. * Таштан кала — бу урында: ат өчен абзар, камау мәгънәсендә. Себер татарла¬ рында шәһәрне кала дип әйтү юк, «шәәр» яисә «тора» диелә. III. Бу әсәрнең 6 варианты В. В. Радлов булган төбәкләрдә 100 елдан соң «Ал- гындуга» исемле әкият рәвешендә язып алынды. Алар шул исемдәге башкорт әкиятенә Пәм «Ииртөшлек»нең казакъ, кыргыз вариантларына якын ’. Мәсәлән, кыргыз эпосын- дагыча, ат сайлаганда Алтындуга үзенә тигән ямьсез тайны: «Кендегең кискәндә, керең юганда миңа боерган икәнсең»,— дип, иярләп ала. Яисә үзен аждаһа белән таныштырганда, «борыныннан маңкасы аккан, тәненнән чирләре аккан» бер бала, дип тәкъдим итә һ. б. Башкорт әкиятләренең берсендә* 2 Алтындуганың үз җанын башта ол¬ танында, аннан бүрегендә, ниһаять, кылычында дип күрсәтүе дә бездәге йиртөшлек һәм Алтындуганың үз туйларына я бүрек, я кылыч кыны җибәрүләрендә охшашлык таба. Беренче вариант Төмән өлкәсе, Төмән районы Каскара авылында Галиулла Алимбаевтан (1930 елда туган) Н. Хисамов һәм И. һадиева тарафыннан магнито¬ фонга язып алынган. ФФ, 1971. Икенче вариант шул ук кешедән Ф. Әхмәтова тарафыннан кабат язып алын¬ ган. ФФ, 1973. Г. Алимбаев «йиртөшлек» сюжет сызыгын кыскача һәм башка мотивлар белән контаминацияләп сөйли. Ул «Алтындуга»дан башка да күп әкиятләр белә, аларны рухланып, төрле сурәтләр, тасвирлаулар кушып, импровизацияләп тә сөйли. Өченче вариант Төмән өлкәсе Төмән районы Каскара авылында Хөсни Мирхәйдәровадан (1900 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан язып алынган. ФФ, 1973. X. Мирхәйдәрова «Алтындуга»ның шигъри өлешләрен көйләп (сарнап) сөйли: Алтындугам, әй, пәһлеван атым, әй, Алыстан бер нәрсә күгәреп күренә, Ул ни булыр, әй, ул ни булыр, әй? — дип, егет атыннан сорый. (Биредә Алтындуга исеме атка күчкән.) Еракта күгәреп кү¬ ренгән нәрсә аждаһаның аскы ирене була һ. б. Дүртенче вариант Төмән өлкәсе Вагай районы Юрмы авылында Аймәдет- дин Ниязовтан (1886 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан язып алынган. ФФ, 1972. А. Ниязов «Алтындуга»ны сөйләгәндә көйле урыннарына җиткәч, яшенә тыгылып, күпмедер вакыт җырлый алмый тора 3. Тыңлаучылар да я зинданга төшерелгән алыпны кызганып, я, гомумән, күңелләре нечкәреп, күз яшьләрен сөрткәлиләр. Бераз тын тор¬ гач бабай рухланып, күңеле күтәрелеп сөйли башлый. Бигрәк тә алыпларның зур¬ лыгын, көчләрен, атларының матурлыгын, акыллылыгын сурәтләгәндә үзенчәлекле ги¬ перболалар, тасвирлар куллана. Гомумән алып кешеләр турында үзенең әллә кайчан¬ ’ Башкорт халык иҗады. Әкияттәр. Өфө, 1978, 192—207, 331—333 бб.; Эр-Төштүк. Саякбай Ка- ралаев варианты. Фрунзе, 1969; Казахские народные сказки в 3 томах, т. 2, Алма-Ата, 1965. 2 Башкирские народные сказки. Запись и перевод А, Г. Бессонова. Под ред. Н. К. Дмитриева. Уфа. 1941, сс. 82-88. 3 Мондый үзенчәлекләрне бурят, сарыг-югур һ. б. сөйләүчеләр турындагы хезмәтләрдән дә күрергә мөмкин: Шаракшинова Н. О. Бурятский эпос о Гэсэре. Иркутск, 1969, с. 93; Те¬ ни ш е в Э. Р. Строй сарыг-югурского языка. М., 1976, с. 225- 341
дагы нәсел-нәсәбе, кардәш-кавемнәре кебек якын итеп сөйли. Ат исемнәре: Күктубык, Тилкөрән, Тилчуар. Бишенче вариант Төмән өлкәсе Тубыл районы Лайтамак авылында Шәм¬ сениса Тимергалиевадан (1880 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан язып алынган. ФФ, 1971. Алтынчы вариант 1940 елда Омск өлкәсе Тубыл округы Байкал районы Күкрәнде авылында Баяна Баязитовтан (1903 елда туган) Г. Әхмәтов тарафыннан язып алынган. ФФ, колл. 1, пап. 18, сак. бер. 302. Мәктәп дәфтәрендә 8 бит. Латин алфавитында язылган. «йиртөшлек» сюжет сызыгы яртысына хәтле кыскача, схематик рәвештә бирелгән. Алтындуга — атасының алтынчы улы. Агаларының өйләнми торуы иген уңмавы белән аңлатыла. Ни өчен бер кеше кызларын алырга теләүләре игътибар үзәгендә түгел. Әтиләре шулай ук үзе кыз эзләп китә. Туйга олы улларын ала, Алтындуганы өйдә калдырып, аның урынына алтын кынын алып баралар. Кыз үз кайгысын «Ииртөшлек»- тәгечә изге карчык белән түгел, ә дус кызы (пәри) белән уртаклаша. Пәри кызы, кош сурәтендә очып барып, Алтындуганың матурлыгын күреп кайта. Туйдан кайтышлый, шулай ук елга буенда туктыйлар, ләкин анда кунудан тыю юк. Аталарын сакалыннан тотучы — судан йөзеп килеп чыккан үпкә (казакъ һәм кыргыз вариантларындагыча'), безнең башка вариантларда очрамый. Биредә дә шунда ук «аскы ирене җирдә, өске ирене күктә» булган аждаһага әйләнә. Ул Ал¬ тындуганың үзен түгел, алтын кынны сорый, бирмәсә, картны йотарга тели. Карт, «үлемнән куркып», алтын кынны бирә, ләкин кайткач ук Алтындуганы аждаһага кар¬ шы жибәрә, аны ничек җиңәргә икәнен өйрәтә. Егерме ел буена өйгә кайтмаган, сөт диңгезендә яшәүче Тилкөрән атлы айгырны тотарга куша. Алып, кылычын югары күтәреп, аты белән аждаһаның авызыннан кереп койрыгыннан чыга, «стенадан» алтын кынын алып уза. Шушы урында бу вариант, башкаларыннан шактый аерылып, бүтән әкиятләр бе¬ лән контаминацияләнеп китә. «Кузы Көрпә» һ. б. дагы кебек үк патша кызы көтүчесен очратып, аның киемнәрен киеп, көтү куып кайта. Хезмәтче кыз аның көтүче түгел икәнен таный. Алтындуга патша ризалыгыннан башка аның кызына өйләнә. Патша авыргач, бер киек атып кайтып, аны киек ите белән дәвалый. Юлда патшаның олы кияве аркасына үзенең алтын балдагы белән мөһер суга һ. б. 8. Ак Күбәк II. Академик В. В. Радлов тарафыннан Тәпкәч авылында язып алынган. (Хәзер андый авыл юк.) «Образцы...» 142—153 битләр. * ...балтыры юан кол... — бу әйтелмә «Балтыры юан кол булыр» дигән мәкальдә дә очрый1 2 *. * ...авызыңа... — Бу урында бер сүз төшереп калдырылды. «Ак Күбәк»нең Н. Ф. Катанов тарафыннан Абакан төркиләре хакаслардан •, П. А. Фалевның Ставрополь нугайларыннан язып алган вариантлары бар4. Шулай ук 1 К а ска басов С. Казахская волшебная сказка. Алма-Ата, 1972, с. 79; Казахский фольк¬ лор в собрании Г. Н. Потанина. Алма-Ата, 1972, с. 104; Эр-Төштүк. 113 б. 2 Кара: Татар халык мәкальләре, з томда. Җыючы һәм төзүче Нәкый Исәнбәт, т. 2, Казан, 1963, 948 б. • Образцы... т. IX, 393 б 4 Ф а л е в П А. Ногайская сказка об Ак-Кобеке,— Сб. музея антропологии и этнографии, т. 5, вып. I, Пг, 1918, сс. 189—196. 342
дагы нәсел-нәсәбе, кардәш-кавемнәре кебек якын итеп сөйли. Ат исемнәре: Күктубык, Тилкөрән, Тилчуар. Бишенче вариант Төмән өлкәсе Тубыл районы Лайтамак авылында Шәм¬ сениса Тимергалиевадан (1880 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан язып алынган. ФФ, 1971. Алтынчы вариант 1940 елда Омск өлкәсе Тубыл округы Байкал районы Күкрәнде авылында Баяна Баязитовтан (1903 елда туган) Г. Әхмәтов тарафыннан язып алынган. ФФ, колл. 1, пап. 18, сак. бер. 302. Мәктәп дәфтәрендә 8 бит. Латин алфавитында язылган. «Ииртөшлек» сюжет сызыгы яртысына хәтле кыскача, схематик рәвештә бирелгән. Алтындуга — атасының алтынчы улы. Агаларының өйләнми торуы иген уңмавы белән аңлатыла. Ни өчен бер кеше кызларын алырга теләүләре игътибар үзәгендә түгел. Әтиләре шулай ук үзе кыз эзләп китә. Туйга олы улларын ала, Алтындуганы өйдә калдырып, аның урынына алтын кынын алып баралар. Кыз үз кайгысын «йиртөшлек»- тәгечә изге карчык белән түгел, ә дус кызы (пәри) белән уртаклаша. Пәри кызы, кош сурәтендә очып барып, Алтындуганың матурлыгын күреп кайта. Туйдан кайтышлый, шулай ук елга буенда туктыйлар, ләкин анда кунудан тыю юк. Аталарын сакалыннан тотучы — судан йөзеп килеп чыккан үпкә (казакъ һәм кыргыз вариантларындагыча’), безнең башка вариантларда очрамый. Биредә дә шунда ук «аскы ирене җирдә, өске ирене күктә» булган аждаһага әйләнә. Ул Ал¬ тындуганың үзен түгел, алтын кынны сорый, бирмәсә, картны йотарга тели. Карт, «үлемнән куркып», алтын кынны бирә, ләкин кайткач ук Алтындуганы аждаһага кар¬ шы җибәрә, аны ничек җиңәргә икәнен өйрәтә. Егерме ел буена өйгә кайтмаган, сөт диңгезендә яшәүче Тилкөрән атлы айгырны тотарга куша. Алып, кылычын югары күтәреп, аты белән аждаһаның авызыннан кереп койрыгыннан чыга, «стенадан» алтын кынын алып уза. Шушы урында бу вариант, башкаларыннан шактый аерылып, бүтән әкиятләр бе¬ лән контаминацияләнеп китә. «Кузы Көрпә» һ. б. дагы кебек үк патша кызы көтүчесен очратып, аның киемнәрен киеп, көтү куып кайта. Хезмәтче кыз аның көтүче түгел икәнен таный. Алтындуга патша ризалыгыннан башка аның кызына өйләнә. Патша авыргач, бер киек атып кайтып, аны киек ите белән дәвалый. Юлда патшаның олы кияве аркасына үзенең алтын балдагы белән мөһер суга һ. б. 8. Ак Күбәк П. Академик В. В. Радлов тарафыннан Тәпкәч авылында язып алынган. (Хәзер андый авыл юк.) «Образцы...» 142—153 битләр. * ...балтыры юан кол... — бу әйтелмә «Балтыры юан кол булыр» дигән мәкальдә дә очрый1 2 *. * ...авызыңа... — Бу урында бер сүз төшереп калдырылды. «Ак Күбәк»нең Н. Ф. Катанов тарафыннан Абакан төркиләре хакаслардан *, П. А. Фалевның Ставрополь нугайларыннан язып алган вариантлары бар4. Шулай ук 1 К а ска ба сов С. Казахская волшебная сказка. Алма-Ата, 1972, с. 79; Казахский фольк* лор в собрании Г. Н. Потанина. Алма-Ата, 1972, с. 104; Эр-Төштүк. 113 б. 2 Кара: Татар халык мәкальләре. 3 томда. Җыючы һәм төзүче Нәкый Исәнбәт, т. 2, Казан, 1963, 948 б. ’ Образцы... т. IX, 393 б. 4 Ф а л е в П А. Ногайская сказка об Ак-Кобеке.— Сб. музея антропологии и этнографии, т. 5, вып. I, Пг. 1918, сс. 189—196. 342
Җикнең ил өстенә төшкән зур афәтләр чорында «карт батыр» фатихасы буенча кө¬ рәшкә атлануы әлеге вакыйгаларның бер гәүдәләнеше, әмма ул хәлләрнең соңгырак вакыйгаларга — Казан ханлыгы дәверенә күчерелүе исә әлеге фактларның фольклорча контаминациясе — төрле чорларның бергә укмашуы да булырга мөмкин * ...Казан ханына дан түләүдән туктатты.— Казан ханлыгы чорында дәүләттәге барлык халыклар — татарлар да, башка халыклар да, җөмләдән, илнең көнчыгышында буйсынып яшәүче аерым башкорт кабиләләре дә хан казнасына ясак түләгәннәр. Ул ясак аерым төбәкләрдәге ыру-кабиләләр башында торган бәкләр кулы белән җыелган. Ханга каршы баш күтәргән, шул рәвешчә вассаллыктан баш тарткан бәкләр исә башта ясак түләүне туктатканнар. Җикнең әлеге «башкортларны кул астына җыюы», аннары ясак түләүдән баш тартуы Казан ханлыгында еш булгалаган шундый баш күтәрүләр¬ нең, ул хәрәкәтләргә татарлар белән бергә төрле тугандаш кабилә-кавемнәрнең дә ак¬ тив катнашуына үзенчәлекле ишарә. Димәк, «Җик Мәргән» дастаны версиясендә өлкәбездә ике төрле чордагы — монгол яулап алулары һәм Казан ханлыгы дәверен¬ дәге иҗтимагый хәрәкәтләрнең фольклорча чагылышы бергә укмашып гәүдәләнгән. Әмма текстка ясак мәгънәсендәге «дан» сүзенең килеп керүе соңгырак — Рус дәүләте чорындагы иҗтимагый атамаларның тәэсире булырга тиеш. III. «Җик Мәргән»гә охшаш бер вариант «Сәңгелгөлек Мәргән» исеме белән Омск өлкәсе Тевриз районы Байбы авылында Габделәхәт Аллаголовтан (1870 елда туган) X. Ярми тарафыннан язып алынган. ФФ, 1940, колл. 4, пап. 1, сак. бер. 9. 11. Мәргәннәр җыруы II. В. В. Радлов тарафыннан Сала авылында язып алынган. «Образцы...» 269—270 битләр. * ...төлке белән кешнең карасы — башка дастаннарда да очрый торган шигъри сурәт. Биредә исә шигъри сүз генә түгел, сурәт тууга реаль җирлек тә чагылган: ханнар, биләр кебек өстен катлау кешеләре ясак өчен затлы җәнлекләрдән «ак ас вә кара кеш печеп» (тун тегәр өчен кисеп) яшәүләре турында тарихи чыганакларда да әйтелә «Асның агын, кешнең карасын» эзләү кебек гомумиләштерелгән шигъри сурәт туганчы шундый конкрет мәгънәле гыйбарәләр булган. 12. Урак белән Мамай I. Новосибирск өлкәсе Чаны районы Аялу авылында Нурмөхәммәт Ибраһимовтан (1865 елда туган) Госман Ибраһимов язып алган һәм Казан тел, әдәбият, тарих ин¬ ститутына җибәргән. ФФ, 1940, колл. 4, пап. 4, сак. бер. 51. Бу әсәр Нугай Урдасы ханы Муса (1509 елда үлгән) уллары һәм оныклары арасындагы ыруара ызгышларны тасвирлаган гомумтөрки эпосның1 2 татар фолькло¬ рында сакланган бер өзеге. Халык китабы буларак Казанда 1908 елда басылып та чыккан. * Урак — тарих буенча, Алшагыр улы, Муса хан оныгы (1548 елда үлгән). * Мамай — Ших-Мамай, Муса ханның улы (1549 елда үлгән). Мамайның кызы Казан ханы Сафагәрәй хатыны булган. * Карөлек — эпослар буенча, Мамай әнисе. * Унсан нугай — XIII гасырда Нугай әмире кул астында булган күчмә кабилә. 1 Ә б үл га зи Баһадир хан. Шәҗәрәи төрки. Казан, 1924. Г9 б. ’Жирмунский В. М. Тюркский героический эпос- Л., 1974, сс. 389—516. 344
* Калмак дип эпоста гадәттә гомумән яу исеме атала һәм ул нигездә җоңгар илбасарларына карата әйтелә. Тарих буенча, XVII гасырда Иделгә таба юл тоткан ойрат кабиләләре союзына карата калмык атамасы кулланыла. 13. Бүрихан Бу әсәр беренче мәртәбә В. В. Радлов тарафыннан Саускан авылында язып алын¬ ган. (Ул авыл хәзерге Төмән өлкәсе Тубыл районында булган, күптән түгел күрше авылларга күчеп беткән.) «Образцы...» 272—274 битләр. Бүрихан исеме башка кайбер шигъри әсәрләрдә дә очрый', мәсәлән, «Татар поэ¬ зиясе антологиясе»нә кергән: Бүз алашам арыса, Бүриханга җиталмам, Энем-улым күп туды, Күп туса да кол туды,— Ханга гарызым әйтә алмам,— дигән өзек тә бу дастаннан булырга тиеш1 2. Бүрихан бер хан иде, Сайраса былбыл иде... — строфасының үзгәргән берничә юлы Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлегендә дә бар 3. В. В. Радловтан нәкъ 100 ел соң үткәрелгән фольклор экспедицияләре Төмән өл¬ кәсендә бу әсәрнең өзекләре көе белән 1970 елларда да халык телендә яшәвен ачык¬ лады. Ләкин алар хәзер чын дастан-эпос булуга караганда тарихи җыр яисә архаик төр бәетләргә дә охшап китә. Ихтимал, бу бездәге дастан трансформациясенең бер үзенчәлекле күренешедер. Китапка кертелгән текст мәсьәләнең шушы ягын исәпкә алып укучылар игътибарына тәкъдим ителә. 1. Биредә китерелгән әсәр Төмән өлкәсенең Вагай районы Юрмы авылында Ай- мәдетдин Ниязовтан (1886 елда туган), шул ук районның Тугыз авылында Гани Тимкановтан (1899 елда туган); шул ук районның Кече Кундан авылында Шәрифҗамал Ниязовадан (1901 елда туган); Хәербану Мөхәммәтшинадан (1900 елда туган) һәм шул ук районның Ләчек авылында Латыйфа Әхмәтовадан (1898 елда туган); Тубыл районы Күкрәнде авылында Галимә Кәримовадан (1888 елда туган); шул ук районның Лайтамак авылында Шәмсениса Тимергалиевадан (1880 елда туган); Сәрвәр Бәхтиевадан (1903 елда туган), нота № 2, һәм Хәва Кү- чемовадан (1907 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан көе белән магнитофонга язып алынган. ФФ, 1972. * Сарт дип Себергә Урта Азиядән XIV гасырдан алып XVIII гасырга хәтле чорда килеп урнашкан һәм «бохарлы» дип аталган кешеләргә әйтәләр. Асылда сарт сүзе¬ нең мәгънәсе күп төрле: 1) төркиләшкән иранилар, 2) Урта Азия шәһәрләренең бөтен халкы, 3) сәүдәгәрләр, 4) алтай, кыргыз, башкорт һ. б. халыкларда ыру исеме һ. б. Себер бохарлылары исемендә исә үзбәк, таҗик, уйгур халыклары да йөртелгән. XIX 1 ФА, фонд 52. тасв. 1, caic бер. IQS'. 2 Татар поэзиясе антологиясе. Казан, 1956, 28 б. 3 КДУ фәнни китапханәсе сирәк кулъязмалар бүлеге, 1575 Т, Гыйззәт Вәлиев материаллары. 345
гасыр ахырында алар Көнбатыш Себердә бөтен татар халкының якынча биштән бер өлешен тәшкил иткән (12000) ’. * Койрыклы йолдыз — Борынгы ышанулар буенча, койрыклы йолдыз (комета) атылган көнне юлга чыгарга ярамаган, 14. Хикәяте Гыйса углы Амәт II. С. Күкләшевнең «Диване хикәят татар» китабыннан алынды. Казан, 1856, 45—50 битләр. «Борынгы татар әдәбияты»нда да басылган. Казан, 1963, 176—180 бит¬ ләр. Бу әсәрнең татарча версиясе хәзерге вакытта кырыктан артык кулъязма һәм басма варианты билгеле булган1 2 «Дәфтәр-н чыңгызнамә» ядкәрендә язылган. С. Күкләшев ул' ядкярнең кулъязма теле бераз эшкәртелгән, халыклашкан вариантын бастырган. Фольклор әсәренең кулъязмага күчкәч, билгеле бер тотрыклылык хәлендә сакла¬ нуын әсәрнең шушы татар версиясе мисалында күрергә мөмкин. 15. Картлар җыруы II. В. В .Радлов тарафыннан Куырдак (Олы Кау) авылында язып алынган (хәзер бу авыл юк). «Образцы...» 136—140 битләр. * Зөлкарнай — Александр Македонский кушаматы. Зөлкарнәин — ике мөгезле дигән сүз (гарәпчә). Риваять буенча, Александр үгез башын хәтерләткән ике мөгезле бүрек (шлем) киеп йөргән. * ...Гайшә белән Фатыйма...— Мөхәммәт пәйгамбәр хатыны һәм кызы. Фольклор¬ да изгеләрдән саналалар. * Хатәмтай — басмада ялгыш: адәмдәй; шәрык риваятьләрендә юмартлык сим¬ волы рәвешендә Хатәмтай (дөресе: Хатәмтай) киң таралган. * ...адәм басмас юу.,.. — кеше үлгәч, бөтен өй эчен юып чыгаралар, өч көн ул өйдә тормыйлар. Бу өзектә тормыш фәлсәфәсе, шул исәптән үлем-китем турында да суз бара. Шигъри өлгегә әйләнгән шундый өзекләрне элек чичәннәр төрлечә үзгәртеп, үзләренең иҗатларында файдаланганнар. Охшаш урыннарны биредә басылган «Бүз егет»тә дә күрергә мөмкин. 16. Чура батыр хикәяте II. И. Березин тарафыннан төзелгән «Турецкая хрестоматия» китабыннан алынды. Казан, университет, 1862. 41—45 битләр. Текст төркмән диалекты үрнәге итеп бирелгән. Хәлбуки әсәр татар телендә язылган. Хәтта татар теленең «җ»ләштереп сөйләү диалект үзенчәлеге сакланган: «яу» урынына «җау», «йөрде» урынына «җөрде» һ. б. Ә инде «ч» урынына «ш» кулланылу сөйләү¬ чегә казакъ яисә нугай йогынтысы булганын күрсәтә. «Чура батыр хикәяте» — казакъ, кыргыз, нугай, башкорт халыклары иҗатындагы уртак эпос чагылышы3. Казанда ул аерым китап булып та басылган4 Ата-анасы 1 П а т к а и о в С. К. Статистические данные, показывающие племенной состав населения Си¬ бири, язык и роды инородцев, т. I, СПб., 1912, т. II, СПб., 1911. 2 Усманов М. Татарские исторические источники XVII—XVIII веков. Издательство Казан¬ ского университета. 1972, с. 103. ’Жирмунский В. М. Тюркский героический эпос, с. 515. 4 Кыйссаи Чура батыр. Казан, 1884. 346
йортын яклап Гали бәк дигән дошманы белән көрәшүе, Казанга килүе һ. б. мотивлар, әнисе Миңлесылу, дусты Колынчак батыр һ. б. персонажлар исемнәре, кайбер шигырь¬ ләренең юлы-юлга туры килүе һ. б. белән аңа иң якын әсәр — нугай «Шора батыр»ы *. Дөрес, нугайларда аның берничә төрле варианты бар 1 2 3. Чура батырның юлда кара урманнар, биек таулар аша үтеп, арыслан, аждаһалар үтерүе кыргыз (казакъ) версиясендә яхшы сакланган’. Безнең хикәяттән ул эпизод¬ лар төшеп калган. Әмма Кыям Юлдаш дигән шагыйрьнең «Чура батыр» исемле әдә¬ биләштерелгән әкиятендә бу геройның нәкъ шул еланнар белән баһадирларча көрәшүе тасвирланган4. Татарча тарихи язмаларда дини сугышларда изге дип саналган Чура батыр Мәлик улы турында да мәгълүматлар бар5 6. Кайбер халыклар эпосында шушы Чура батыр образы романтик герой итеп тасвирлана. Тарихи шәхес буларак, Чура Нарыков, Казан князе Кадыш, Сәет Боерган һ. б. феодаллар белән берлектә, Мәскәүдән гаскәр сорап, рус патшасы Иван IV кә кеше җибәргән5. Руслар килгәнче Казандагы Вакытлы хөкүмәт составында да торган. 1546 елда Сафагәрәй тарафыннан үтерелгән. Хикәяттә бу тарихи фактлар чагылмаган. «Чура батыр»ның татарча версиясе — гомумтөрки эпос чагылышы. Фольклорлаш- кан Наррәң улы Чура батыр образы хәзерге укучы өчен үзенең батырлыгы, туган илен, ата-анасын төрле яулардан яклавы, саф хисләрен саклавы белән кыйммәтле. * Наррәң бу әсәрдә Нәррәңк тә, Нарәк дип тә язылган. * Куш чырак ягу — нәзер әйтү, адарыну. * Корбанга ат чалу мәҗүсилек заманыннан калган. Исламда корбанга ат ча¬ лынмый. * ...урыс гаскәре берлән сугыш...— урта гасыр фольклор һәм язма әдәбияты истәлекләрендә дәүләтләр, феодаллар арасында барган сугышларга этник-милли бәре¬ лешләр сыйфатын бирү гадәте киң таралган. Мәсәлән, рус эпосларында князьлар һәм ханнар арасында барган сугышларны тасвирлаганда бу алым еш кулланыла. Тарихи тамырлары бик тирән булган «Чура батыр» дастанына XVI гасыр вакыйгалары, җөмләдән, Мәскәү — Казан конфликтлары килеп керү — халык дастаннарына феода¬ лизм чоры идеологиясенең ничек тәэсир ясавын күрсәтә торган бер факт. * Кыршаулы чиләген...— Тексттагы «куфалы шелен» дигән аңлаешсыз тәгъбир «Ногай халык йырлары» китабындагы «Шора батыр» әсәре буенча төзәтелде. * ...ек... — текстта: чык яисә җык. * Индегедә кайда бар?.. — моннан соңгы аңлашылмаган ике юл төшерелде. * ...әйтеп үлде.— Биредә түбәндәге юллар бар: Соңра урыс гаскәре галиб 7 булып, Казан шәһрене алды. Урыс падишаһына табигъ булдылар8. Бу Казан шәһрен алган¬ дай бер ел соңра Хаҗитархан шәһрен янә алды. 17. Аерылу җыруы I. Бу шигъри өзекләр Төмән шәһәрендә яшәүче Тимерҗан Нигъмәтҗанов (1906 елда туган) һәм Минзада Нигъмәтҗанова (1908 елдан туган) кулында саклана тор¬ ган иске кулъязмадан күчереп алынды. Тимерҗановлар гаиләсе 1912 елларда Татар¬ 1 Ногай халк йырлары. 67—81 бб. 2 Шунда ук, 9 б. 3 Шура батыр. Киргизская былина. Этнографические материалы, собранные и переведенные А. А. Диваевым.— Сб. материалов для статистики Сыр-Дарьинской области, т. IV. Ташкент, 1895, с. 60. 4 Юлдаш К. Чура батыр.— «Аң» журналы. 1916. 5 сан, 57 б. 5 История Татарии в документах и материалах. Соцэкгиз. 1937, с. 123. 6 Полное собрание русских летописей, т. 13, М., 1965, с. 147ж 7 Г а л и б — җиңүче. 8 Табигъ булу — буйсыну. 347
станның Апае районы Турай авылыннан Төмән өлкәсе Тавда районы Ахман авылына күчеп барган. Кулъязманың башы, ахыры юк. Бу шигырьләрдән башка ул дәфтәрдән «Яңа җиргә китү», «Җылыш авылы» бәетләре һәм «Әбделмән купең» тарихи җыр¬ лары күчереп алынды. ФФ, 1970. Шигъри үрнәк буларак, ул өзек-өлгеләрне шулай ук төрле эпик әсәрләрдә очра¬ тырга мөмкин. Мәсәлән, ФА, фонд 52, тасв. I, сак. бер. 176, 177, 178, 182, 184 һ. б. * Әләман — төрки эпосларда «әламан» дип языла. Исән-сау мәгънәсендә. МӘХӘББӘТ ДАСТАННАРЫ 18. Түләк Татар һәм башкорт халык иҗатында бу эпос күренекле урын алып тора. Аның телдән сөйләнә торган вариантлары күбрәк башкортларда, кулъязмалары исә татар¬ ларда таралган. 1972 елга рус һәм башкорт телләрендә бу әсәрнең 18 варианты бил¬ геле булган *. Тагы берсе немец телендә басылган1 2. Әсәрнең сюжеты белән фән дөньясы күптәннән таныш. Әле 1843 елда «Москвитя¬ нин» журналы (1 сан) В. Даль тарафыннан эпосның Дим буе башкортларыннан язып алынган версиясен русчага тәрҗемәләп, «Башкорт русалкасы» исеме белән бастыра. Икенче рус галиме Л. Суходольский рус географик җәмгыяте «Хәбәрләр»ендә (1858, 24 кисәк, № 12) әлеге версиянең башка вариантын нәшер итә. Татар, башкорт фольклоры үрнәкләрен җыюда нәтиҗәле эшләгән Р. Г. Игнатьев үзенең «Оренбург өлкәсе мөселманнарында татарча язмаларда һәм халык сөйләмендә сакланган хикәятләр, әкиятләр һәм җырлар» исемле зур күләмле хезмәтендә (Рус географик җәмгыятенең Оренбург бүлеге «Язмалары», 1875, 3 чыгарылыш, 183—236 битләр) Троицк, Верхнеуральск һәм Орск типтәрләре, ягъни татарларында, әдәби гамәлдә булган «Габдрахман улы Сары Сәхиб» хикәятен китереп, нәкъ шундый ук сюжетлы «әкиятнең» Уфа башкортларында да булуын һәм аның аларда «Сары Мәо- кас угылы Түләк» дип аталуын күрсәтә. Шунда ук автор Сары Сәхиб хакынаягы типтәр версиясенең прозада гына түгел, җыр формасында да яшәвен, әйтик, Оренбург губернасы Верхнеуральск өязендәге бер типтәрнең әлеге әсәрне өлешчә җырда башкаруын әйтә (шунда ук, 207—211 битләр). Г. И. Потанин «Этнографическое обозрение» журналында (1892, № 1—4) «Сахра эпосында диңгез кызы» исемле мәкалә бастырып, бу эпосның башка халыклар авыз иҗаты белән уртак элементларын табарга тырыша. Моннан соң дөнья күргән текстлардан 1902 елны «Самарская газета» битләрендә (№ 98) русча тәрҗемәдә С. Солтанов тарафыннан басылган вариант игътибарга лаек. Шулай да революциягә кадәрге иң әһәмиятле публикацияләрнең берсе — шагыйрь М. Гафури бастырган текст. I. Бу китапка кертелгән текстны Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында Мәгъфирә Хәсәновадан 1969 елда алынган кулъязмадан М. Госманов кү¬ чергән. Адаптацияләнгән текстның бит астындагы сүзлек һәм искәрмәләре дә аның тарафыннан әзерләнде. Әсәр текстының транскрипциясен, аның турында тулырак мәгълүматны М. Госмановның «Каурый каләм эзеннән» исемле китабыннан (Казан, 1983, IV бүлек) алырга мөмкин. 1 Башкорт халык иҗады. Эпос. Беренче китап. Төзеүсе, баш һүз языусы, аңлатмалар биреүсе Мөхтәр Сәгитов. Өфө, 1972, 305—312 бб. С s 1 k а 1 V. Eine unverOffentilche baschklrlsche VolksmSrchen-varlante. -Acta orientaila*, t. XXVIII 1. 1971. 348
* Бачман хан — Җаек һәм Идел арасындагы киң сахраларда яшәгән кыпчак телле кабиләләрнең әмире, юлбашчысы. Соңыннан Идел — Актүбә буйларында үз иле иреклеге, үз халкы азатлыгы өчен монголларга каршы көрәшеп йөргән тарихи шәхес. * ...Җаек сулаган...— Җаек суы буенда торган. «Суламак» кебек үк «жирләмәк»- нең дә хәзергечә «күмү» төшенчәсеннән тыш, бер «җирдә яшәү» дигән мәгънәсе булган (Себер татарлары, казакъ телләрендә сакланган). * ...һәмкяр...— Кулъязмада «һәмлок» кебегрәк бозып язылган, мәгънәгә туры килми, һәмкяр — хәзерге фарсы телендә: хезмәттәш, бергә эшләүче; әмма иске телдә: көндәш, конкурент. * ...Исме әгъзам... — олуг исем; алланың исемнәрен санаудан гыйбарәт булган бер дога (гадәттә, алланың мең дә бер исеме бар дип исәпләнә). * Кыз янә...— Бу «янә» кызның моннан элек тә егеткә берәр сүз әйтүенә ишарә ясый шикелле. * Мән усалның... — Кыз үзенең пәри затыннан булуына ишарәли кебек. «Усал» — начар; бу сүзне башкача укып булмый. * Бил, билән — калкулык яки кечерәк тау; сан — дәрәҗә күп; бу ике юл мәгънәсе: бер дигәндә тау өстенә (очып) җиткән, (һәр) тау саен күп (киек) алган. * Ал эпитетының мәгънәсе төгәл аңлашылмый. «Ай» дип төзәтергә нигез юк, чөнки бу сүз өч-дүрт мәртәбә шулай ачык рәвештә л белән язылган. «Ал йөзек» гыйбарәсе дә очрый, шуңа күрә, аны «алтын» эпитетының кыскартылган поэтик варианты дип аңларга туры килә. * Тун тезелгән ултырткан...— бу юлның мәгънәсе аңлашылмады. * ...йөзең...— «буең» булуы ихтимал. * Рәкәгать — намаз укуның композицион өлеше: үрә торган килеш догалар укый башлаудан алып, рәкүгъ итү, ягъни иелеп, тезләнеп тору һәм сәҗдә кылып, яңадан аягүрә басканга кадәр. Берәр зур теләк әйтергә җыенган чакта көн дә үтәлүе фарыз булган биш вакыт намазның берсеннән соң өстәмә рәвештә ике рәкәгать намаз укы¬ ганнар. * ...гаоуәп илә... — бу җирдә берәр сүз төшкәнгә охшый. * Тәйәммем — су юк җирдә тузан ярдәмендә «таһарәт алу», ягъни пакьләнү. * Кулъязмада: «Андан Түләк кызга әйтде». * ...бер гөлстан...— Формаль палеографик күзлектән караганда «йир гөлстан» яки «йыр гөлстан» дип укырга да мөмкин: «р» хәрефе алдында «б» «йай»га охшаган. Лә¬ кин, алга таба тексттан күренгәнчә, гөлстан махсус бер уен я уен коралына бирелгән поэтик исем булса кирәк. * Кыл кубыз — кыллы кубыз; скрипка кебек смычок тидереп уйный торган кыллы инструмент. * Үртәкә — үр һәм тәкә сүзләреннән. Әгәр «үр» сүзе «тау» мәгънәсендә кулланылган булса, тау тәкәсе дип аңларга мөмкин. * Кондак—мылтык түтәсе; башка төрки телләрдә ниндидер уен коралы исемен аңлатуы да билгеле *. * ...әйде.— Кулъязмадагы бер сүз аңлашылмый. * Балкан тау — Башкортстанның Дәүләкән районында һәм Чиләбе өлкәсе Кон- шак районындагы таулар исеме. * ...ауийе гөл...— Кулъязмада чийә гил. Ихтимал «чия гөлдер»? 1 G a z 1 m I һ a 1 М. R. Asya ve Anadolu kaynakianlnda Iklig. Ankara. 1958. s. 8 — 9. Бу турыда кара ILL X. M о н а с ы п о в. Истоки формирования татарской смычковой культуры. —Китап: „Музыкальная: культура народов Поволжья". М„ 1978, сс. 38 — 53. 349
* Оя ясар Пире күп... — Бу юл М. Гафури версиясеннән алынды. * ...тәмамы... — Кулъязмада традицион «тәммәт тәмам» дигән гыйбарәнең фигыль өлеше (тәммат) бирелгән. * ...буем җофары... — Кулъязмада «булум чфары» — аңлашылмый; халыктагы «җофарым» дигән иркәләү сүзен игътибарга алып, шартлы рәвештә төзәтеп укыла. * Барыңыз... — Кулъязма битләре шунда беткән. Аннан соңгы юллар М. Гафури версиясеннән китерелә. Кулъязмада фрагментар рәвештә сакланган юллар һәм алар- ның анализы «Каурый каләм эзеннән» китабында бирелә. III. Төп текстка иң якын вариант итеп 1909 елда халык арасында йөргән «мөтә- гаддит» (куп санлы) кулъязмалардан алып, М. Гафури бастырган аерым китабын әйтергә кирәк («Заятүләк берлә Сусылу», Уфа, 1910). Бу язма версиядә, урыны-урыны белән стильнең бераз яңартыла төшүенә кара¬ мастан, эпиклык шактый төгәл сакланган, ләкин Олы Кариле кулъязмасындагыга кара¬ ганда кайтышрак. Сюжетта да кайбер үзгәрешләр бар: Түләк белән Сусылу җир өстенә бер чыккач, Түләк кире Чачдар хан янына кайтып, яңадан җиргә менә. Ихти¬ мал монда берәр буталчыклык та кергәндер. Шулай да М. Гафури версиясе Олы Кариле кулъязмасына иң якын текст. Хәтта аларны бер ук язма әсәрнең ике ва¬ рианты дип карарга ярый. Чөнки әсәрнең иң тотрыклы өлешләре, шигырь текстлары, уртак, хәтта тәңгәл дә булулары, гомум стиль уртаклыгы шул турыда сөйли. Берничә кулъязма фольклор галиме һәм язучы Нәкый ага Исәнбәт шәхси ар¬ хивында саклана. 1929 елда ул шуларга таянып бер пьеса яза башлаган. Әсәрнең кай¬ бер өлешләренә X. Ибраһимов дигән композитор җырлар, арияләр дә язган. Татар Опера театрының әдәби бүлеге мөдире шагыйрь Муса Җәлил Н. Исәнбәткә опера өчен либретто язарга тәкъдим иткәч, драма әсәре язылган һәм композитор Н. Җиһа- нов шул исемдәге операсын иҗат иткән. Опера Бөек Ватан сугышы елларында һәм яңадан 1970 елларда сәхнәдә куелган. Н. Исәнбәт «Түләге» авторның 3 томлык «Сай¬ ланма әсәрләр»енең I том, Казан, 1960, 310—367 битләрендә басылган. 19. Кузы Көрпә Бу дастан — татар фольклорында иң күп таралган әсәрләрдән берсе. Хәзерге көн¬ гә аның татарча 23 варианты җыелган. 1860 елларда академик В. В. Радлов язып алган вариантка өстәп, 1967—73 ел¬ ларда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, тарих институты фольклор секторы экспедицияләре вакытында нәкъ В. В. Рад¬ лов йөргән төбәкләрдә—15, Чиләбе өлкәсендә 1 варианты язып алынды. Моннан башка 1940 елда фольклорчы X. X. Ярми, 1950 елларда тел галиме Л. В. Дмитриева һәм 1956 елда Татарстан районнарында әдәбият белгече М. Ш. Җәләлиева язып алган һ. б. вариантлар бар. Казанда 1878, 1890, 1896, 1909 елларда басылган. Сюжет сызыгы, композиция һәм художество үзенчәлекләре буенча бу вариантлар бер-берсеннән артык аерылмаганга, алар нигездә бер версияне тәшкил итәләр. Бу — татар версиясе. Аның вариантлары тугандаш халыклар иҗатындагы (башкорт, ка¬ закъ, алтай) версияләре белән чагыштырып өйрәнелә *. Безнең версия эчендә аерым вариантлар, кайбер детальләре, сөйләм үзенчәлек¬ ләре һ. б. карап, берничә төркем тәшкил итә. Аларны Радлов варианты, Олы Күл, Яркүл, Бакчакүл, Яңа Качум, Минзәлә төркемнәре дип атарга була. Радлов варианты, ’ Бу турыда кара: Урманчеев Ф. Мәхәббәт дастаны — Китап: Татар әдәбияты мәсьәлә¬ ләре. Казан дәүләт педагогия институты. Гыйльми язмалар. 133 сан. Казан, 1974, 115—135 бб. 350
аннан нәкъ 100 ел соң, шул ук төбәктә язып алынган Олы Күл вариантларының берсе төп текст итеп алындылар. II. В. В. Радлов тарафыннан Себердә Тәрәнә дигән авылда (хәзерге Новосибирск өлкәсе, Уба районы, Тәрәнә авылы) язып алынган. «Образцы...» 9—20 битләр. * ...алыштырабыз.— Өйләнештерәбез мәгънәсендә. * Кузы. Көрпә — В. В. Радлов һәм Л. В. Дмитриева вариантларындагы «Кузы Көрпөң»тән башка һәр вариантта герой исеме Кузы Көрпә дип бирелгәнгә, биредә дә шул форма алынды. Кузы — бәрән, көрпә йомшак дигәнне аңлата. * Әйттергән хатын — кечкенәдән үк ярәшелгән хатын. Элек бараба татарларында ул белән кызны, тугач та, я туганчы ук ярәшеп, килешеп кую йоласы булган. Бу йола¬ ны «әйттерү», «әйтешү», «колак тешләтү», «сыргалаштыру» дип атаганнар. Шул исем¬ нәрдә әлеге йола «Кузы Көрпә һәм Баянсылу» дастанының һәр вариантында диярлек очрый. * ...каен агачы чыгып калды — бик күптән булган хәл турында сөйләгәндә әйтелә торган сүзләр. Берәр кешенең күптән үлүен әйткәндә әле хәзер дә «аның өстендә фә¬ лән юанлыгы каен», диләр. * Сарай киртмә өй — хәзерге мәгънәсе: чардуган, кабер. Элек Себердә изге дип саналган кешеләр кабере өстенә чын агач өй кебек, бүрәнәдән киртеп, сарай ясап куя торган булганнар. Ул өй изге урын, әстанә дип йөртелгән. Мондый сарай киртмә өйләрнең берсе, мәсәлән, шәех Нәүм исеменә куелып, картлар әйтүе буенча, өч йөз ел буена Төмән өлкәсе Вагай районы Ләчек (Тахтагул) авылында тора. Себер татар¬ ларында чардуганны элек шул киртмә өйләргә охшатып, калын бүрәнәләрдән, койма шикелле итеп, аста киң, өскә таба таррак итеп ясаганнар. * ...мрщгәмә көндәш булыйм... — каты каргыш сүзе. Кан кардәшләре өйләнешүе кебек, һич ярамаган, гайре табигый хәл буларак әйтелә. Башка вариантларда атасына карата «әниемә көндәш итеп ал!» дигән сүзе дә бар. * ...әйттеләр.— Бу урында мондый юллар бар: «Кара хан әйтте: — Ике эт сөеште, үлсә дә куймам, аларны бер җирдә аерырмын,— диде». («Об¬ разцы...» 20 бит.) III. Төп вариантка иң якын һәм иң тулы булган әсәр 1950 елда Новосибирск өл¬ кәсе, Бараба районы Тамдау авылында Сәлим Батыр улы Урусовтан (1875 елда туган) төрки телләр галиме Л. В. Дмитриева тарафыннан язып алынган. Проза ши¬ гырь белән аралаш. Транскрипциядә бирелгән В. В. Радловтан 90 еллар чамасы соңрак бер үк төбәкләрдә язып алынган бу вариантта тел ягыннан шактый гына үзгәрешләр күренсә дә (хәзерге әдәби тел йо¬ гынтысы), фольклор әсәренең сюжет бөтенлеге, эчтәлеге, сәнгатьчә үзенчәлекләре шактый таза сакланган. Тик композицион яктан кайбер эпизодларның урыннары ал¬ машынган, кайбер персонажлар сүзләре икенче берәүләргә күчерелгән һ. б. Мәсәлән, Кара ханның Баянсылуны ни өчен Кузы Көрпәгә бирмичә күчеп китү сәбәбе күрсә¬ телми, Һәм аларның күчеп китүе турында Кузы Көрпәнең Баянсылуны эзләргә чыгып китүе алдыннан гына әйтеп үтелә. Композицион эзлеклелек кайбер башка урыннарда да бозылган. Мәсәлән, Баян- 1 L. V. D m 1 t г 1 е v a. Textes du folklore des tatars de Barablnsk. Studla et acta orientalla. V — VI. Bucarest, 1967. p. 205 — 220. Соңыннан ул Л. В. Дмитриеваның „Язык барабинских татар" дигән кита¬ бында кабат басылды. 32 — 40 бб. 351
сылуның кузы (бәрән) колагыннан йөзек алуы, Кузы Көрпәнең пычакларны җыеп кую эпизодлары һ. б. ларның сюжет үсешендә әһәмиятләре юк. Бараба татарлары фольклорындагы икенче бер әсәр персонажы Кара Күкелнең биредә Кузы Көрпә көндәше булып килеп керүе ул дастанның табигый яшәешенә ишарә итә. С. Урусов вариантында төп текстта булмаган, ләкин башка кайбер ва¬ риантларда да сакланган бер эпизод бар: ана улының авызына күкрәк сөтен савып карый. Ул моны улы җитәрлек үскәнме-юкмы икәнен белер өчен эшли. (Башка ва¬ риантларда көчен арттыру өчен дип тә аңлатыла.) Улы тәмам китәргә җыенгач, әнисе мондый шигырь әйтә: Айланып чыкмас ай диңгез, балам, Аныклап нәчек кәчерсең, балам? Чычкан үтмәс чытырман, балам, Аныклап нәчек кәчерсең, балам? Улы җавабында: Айланып чыкмас ай диңгез, инәм, Камчым салып чыгармын, инәм. Чычкан үтмәс чытырман, инәм, Кылычым салып чыгармын, инәм,— ди. Кузы Көрпә, әнисе куйган бөтен киртәләрне дә үткәч, каты каргыш ишетә: Барган юлың бар булсын, Кайткан юлың юк булсын! Башка вариантлардагы «Аранда сыер мөңрәйдер, Баян» диалогында Баянның җиңгәсе түгел, Кузы Көрпә үзе катнаша. Бу вариантта Кузы Көрпәнең алтын толымы турында сүз юк. Кузы Көрпә утыр¬ ган бүлмәдә «шәм яктысы кирәкмәс булган. Кузы Көрпәнең чәчендәге алтын мунчак кояшлаен яктырткан» диелә. Кузы Көрпәне үтерергә Кара ханның бөтен халкы киткәндә Баянсылу атасына мондый «зар әйтә»: Сыер менгән сыйраңнашып, яр-яр. Тай менгән тайраңнашып, яр-яр. Инде туган кызыңны, Аягын чапкан биядәй, Кара Күкелнең улына бирерсең, Кычкыргын 1 торнадай. Төп варианттан аермалы буларак, биредә Баянсылуның әтисенә һәм агаларына каршы әйткән җырлары юк. Азакта ике үрдәк искә алына: «Ул суның эчендә ап-ак ике үрдәк көн таң атканчы кушылырга итеп, кушыла алмыйча, көн таң атып китәдер, аларны бер яман кош кушы¬ лырга бирмичә аерып ташлыйдыр. Болар әле дә ул суда яшиләр». Татар фольклорындагы үзенчәлекле «Сак-Сок» бәетенә аваздаш бу факт «Кузы Көрпә белән Баянсылу» дастанының тагы бер вариантында (А. Сунаровадан языл¬ ган) гына очрый. Ниһаять, бу вариантта тагы ике әһәмиятле деталь барлыгын әйтеп үтәргә кирәк. Беренчесе — тел һәм этнография өчен кызыклы «сыргалаштыру» сүзе (Л. В. Дмитрие- 1 Кычкыргын, кычкыргыл— кычкыр. 352
вада «соргалаштыру»), Ул сырга (колакка кия торган алка) сүзеннән алынып әлеге «алдан әйтешеп кую», «колак тешләтү» фактларына туры килә. Биредә «Кузы Көр¬ пәне туган вакытында ук әнисе Баянсылуга сыргалаштырган», диелә. Икенчесе — Кузы Көрпәне озаткан вакытта әнисе «сыгыт сыктады» диелгән. Сы- гыт сыктау (елау, такмаклап әйтү) төп варианттагы «Имәннән таяк алырбыз» ши¬ гыре белән башкарыла. Бу сүз дастаннарда бүтән очрамый. Аны ачыклар өчен Горь¬ кий өлкәсендәге татарлар кеше үлгәндә әйтелә торган кайбер мөнәҗәтләрне «елау» дигәннәрен һәм фольклор фондында шуңа охшаш «яс җыры» саклануын искәртеп үтү мәгъкуль күренә *. Икенче вариант Новосибирск өлкәсе Чаны районы Тибес авылында Бәдри- камал Мөхетдиновадан (1910 елда туган) Л. В. Дмитриева тарафыннан язып алынган1 2. Өченче вариант Новосибирск өлкәсе Куйбышев районы Шагыр авылында Камәр Әюповадан (1897 елда туган) Л. В. Дмитриева тарафыннан язып алынган2. Биредә «Илдән лә илгә йөрербез, Баян» шигыре Баянның җиңгәләре тарафыннан әй¬ телгән һәм аларга Баян җавабы сакланган: Илдән лә илгә йөрсәк тә, йиңгәй, Илдә лә бер матур табылса, Атын ла Кузы куйсак та, йиңгәй, Үзе лә Кузы булмас ла, йиңгәй! Дүртенче вариант Новосибирск өлкәсе Бараба районы Бакчакүл авылында Мәхфүзә Насибуллинадан (1907 елда туган) X. Гатина тарафыннан язып алынган. ФФ, 1967. Машинкада ике бит. Асылда бу вариантны эпосның риваять формасында бире¬ леше дип карарга мөмкин. Үкенечле бер мәхәббәт тарихы схематик рәвештә генә, кайчандыр тормышта булган бер хәл кебек сөйләнә. Әмма шунысы да бар: анда сю¬ жет сызыгының бөтен әһәмиятле мотивлары саклана, сөйләү алымы тыгыз. Анда ике хан баласын әйтешү дә бар, малайның эт савытыннан эремчек алып ашавы аркасында Кара ханның күчеп китүе, кыздырган бодай мотивы һәм кызны эзләп китү мотивы да бар. Көтүчеләргә очрау, әнисе куйган каршылыклар, тезенә атып агулау юк. Кузы Чук пәйдәр дигән таллыкта ята, Баянсылу белән икесе арасында күгәрчен йөри. Аны ян¬ дырып, Кузы Көрпәнең кайда икәнен беләләр. Кузы Көрпәне хан гаскәрләре үтерә. Баянсылу һәм аны алырга теләгән патша улы да үләләр. Каберләр өстеннән үсеп чык¬ кан агачлар һәм тигәнәк, Баянсылуның әти-әниләре үкенүе турында тәфсилләбрәк сөйләнә. Бишенче вариант Новосибирск өлкәсе Бараба районы Бакчакүл авылында Сәбидә Бигушевадан (1880 елда туган) Ф. Урманчеев һәм һ. Мәхмүтов тарафыннан язып алынган. ФФ, 1967. Дәфтәр битләрендә, сүзләр кыскартылып, кулдан язылган 7—8 әр бит. Язып алучылар әсәрне казакъ версиясе йогынтысы белән «Козы Көрпеш — Баян¬ сылу» дип атаганнар. Хәлбуки эчтәлектә бер җирдә дә «Көрпеш» дигән сүз очрамый. Эчтәлектә, сөйләүче әйтүе буенча, һәммә урында Көрпә, Кузы диелгән. С. Бигушева варианты төгәл язылганда С. Урусов варианты кебек үк тулы һәм үзенчәлекле була алыр иде. Бу вариант ике ханның сиксәнешәр кеше алып ауга китүләре, киткәндә хатыннарына бала туу турында нинди билге куярга әйтүләре 1 ФФ, колл. I, п. 2, сак. бер. 16, 17. ’Дмитриева Л. В. Язык барабинских татар, сс. 96—98. ’ Шунда ук, 115—117 бб. 23 3-604 353
белән башлана. Кыз булса, өй алдына көянтә-чиләк, йон эрли торган орчык куярга, ул булса, мылтык куярга кушалар i. Баянсылуның әнисе күчеп китү хәбәрен Кузы Көрпә үз әнисенә килеп әйтә. Нәти¬ җәдә, кыздырган бодай һәм яшь киленчәк чиләгенә ату мотивларының сюжет төзү әһәмиятләре югала. Әнисенең рөхсәт бирмәве, каргап калуы, көтүчеләргә очравы һ. б. бар, үзгәргән булса да, шигырьләр дә бар, ләкин әнисе әйтергә тиешле кайбер шигырьләр көтүче авызыннан әйтелә, кузы (бәрән) китерергә тиешле сөенче Кузы Көрпәнең үз авызын¬ нан әйтелә һ. б. Туйга бару, киез өстенә утырту эпизодлары биредә юк. Баянсылу Кузы Көрпәне яланга, зур агач төбенә җибәрә. Бер кош канатына бәйләп азык җибәреп тора. Кузы Көрпәне үтерергә кайсы — ат, кайсы — тай, кайсы дөя менеп киткәннәр, ди һәм Баян¬ сылу сүзен китерә: Тай менгәннәр тайлашканнар, яр-яр, Эт менгәннәр этләшкәннәр, яр-яр. Үлгән өч яшь кешегә өч алтын сарай эшләтәләр, сарай өстеннән агачлар ишелеп үсә, тигәнәк комачаулый һ. б. Алтынчы вариант шул ук исем белән аталып, Новосибирск өлкәсе Бараба райо¬ ны Бакчакүл авылында Гания Уразаевадан (1890 елда туган) һ. Мәхмүтов тарафыннан язып алынган. ФФ, 1967. Машинкада 2 бит. Кыска-кыска фразалар белән язылган. Күчеп китү мотивы белән башлана. Күчүгә сәбәп биредә бозау савытыннан ашау дип бирелә. Бу вариантта кайбер архаик детальләр сакланган: а) Туй эпизодында Баянсылу Кузы Көрпәгә <үзем эчмим, саудагым эчә», дип әйтергә куша. (С а у д а к — ук савыты.) б) Кузының тезенә аткан ук балык кабыргасыннан ясалган диелә. в) Баянның өч агасы Кузы Көрпәне үтерә алмыйлар, чөнки аны үз кылычы белән генә үтерергә мөмкин була, ә алар Кузының кылычын күтәрә алмыйлар. Аерымлык тагы шунда: ике арада йөргән тургай Кузы Көрпәнең кайда икәнен әйтмичә үлә, һәм биредә өченче кеше үлүе турында сүз юк. Ике кабер өстеннән таллар үсеп чыга, башлары ишелеп үсә, диелә. Җиденче вариант Новосибирск өлкәсе Куйбышев районы Яркүл авылында Айсылу Сунаровадан (1901 елда туган) Ф. Әхмәтова һәм Р. Гайнанов тарафыннан язып алынган. ФФ, 1967. Бу шулай ук төп вариантка иң якын әсәр. Машинкада 8 бит. Кыздырган бодай мотивы шигырьләр белән бирелгән: һавада аккошлар очып тора, Аткырлар атып кала, Ата алмаганнар ятып кала. Куырмач куыр, әни,— ди Кузы. Әнисе куыра. Кыйгыч 1 белән бирә — алмый Кузы, табак белән бирә — алмый. Кыйгыч белән юл кыек, Табак белән юл такыр, Кулың белән бир,— ди. 1 Кыз булса — орчык, малай туса мылтык, я ук-җәя куярга кушу мотивы шул якларда языл¬ ган «Мелтәл» әкиятендә дә очрый. Бу мотив ассоциациясе Себер татарларының хатын-кыз кабе¬ ренә әле хәзер дә агачтан ясалган тарак, ир-атка ук-җәя кую фактында сакланган. Кыйгыч — туз кашык. 354
Башка вариантлардан аермалы буларак, бу әсәрдә Кузы Көрпәнең өч көндәше була: Аерысколан, Киезколан, Әерчәк хан. Бу исемнәрнең берсе дә бүтән вариантларда очрамый. Шулай ук сюжет үсешендә роле булган эт савыты мотивында эт исеме Лакман сакланган. Азакта, С. Урусов вариантындагыча, ике үрдәк искә алына. Сигезенче вариант Новосибирск өлкәсе Куйбышев районы Яркүз авылында Зөһрә Байковадан (1906 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан язып алынган. ФФ, 1967. Машинкада 5 бит. Көйле такмак аралаш проза белән сөйләнә. Нота № 3. ФФ, 1967. Бу — Яркүл вариантлары төркеменнән А. Сунарова вариантына иң якын әсәр. Аерма түбәндәге эпизодларда: Кузы Көрпәгә юлда малай түгел, бер әби очрый һәм тезенә атмый, чиртә генә. Кузы Көрпәнең тәне шул чиртүдән шешенә. Тургайны мичкә аткандагы «чук» дип әйткән сүзен юрарга камнаучы карчык чакыралар (кам — шаман). Баянның агалары Кузы Көрпәне кылыч белән чабалар, ул үлми, үз пәкесе белән генә үтерә алалар. Баянсылуның әтисенә әйткән җырында әлеге каты каргыш бар. Финалда: ике каен үсеп тора, башында күгәрченнәр әле дә гөрләп тора, ди. Тугызынчы вариант (тулы түгел). Новсибирск өлкәсе Куйбышев районы Яркүл авылында Тәлига Тимкановадан (1904 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан язып алынган. ФФ, 1967. Кузы Көрпә биредә бер утыруда бер ат, бер сыер ашап куя торган алып буларак сурәтләнә. Шулай да аны әнисе, «әле кимерчәк буыны катмаган», дип саный, өйдән жибәрмәскә тырыша, төрле каршылыклар ясый. Ләкин ана каргамый. Каргыш биредә бөтенләй икенче эпизодта. Кузы Көрпә килгәнне Баянсылуга бәрән хәбәр иткәч, кыз бәрәнне куып җибәрә. Бу бәрән Баянны каргый: Алай да әйттем, Окмадың *, Баян! Болай да әйттем, Окмадың, Баян! Көн күргәнеңдә Күмелгел, Баян! Яшәмәгеңдә Яйрәгел 2, Баян! Унынчы вариантның көйле җыр өлешләре генә 1968 елда Новосибирск өлкәсе Куйбышев районы Яркүл авылында Мусина Фатыймадан И. Кадыйров тара¬ фыннан язып алынган. МФФ, 1968. Унберенче вариантның җырлары көе белән Новосибирск өлкәсе Чаны районы Кушкүл авылында Аллаяр Мөхәммәтшиннан (1898 елда туган) И. Кадыйров тарафыннан язып алынган. МФФ, 1968. Уникенче вариант Төмән өлкәсе Вагай районы Ишәер авылында Басыйр Әминовтан (1909 елда туган) Н. Ибраһимов тарафыннан язып алынган. ФФ, 1970. Бу иң кыска вариант. Мәктәп дәфтәрендә 2 бит. Кузикәнең (егет исеме биредә шулай әйтелгән) сөйгән кызын (исеме әйтелмәгән) эзләп китүе турында сөйләнә. Кузи- кә әнисеннән китәргә рөхсәт сорый, әнисе рөхсәт итәргә теләми: Окмадың— аңламадың. Яйрәү, җ ә й р ә у — җәелеп яту. 23* 355
Кырлардан кырык бүре чыгар, Кайлардан гына узгайсың, колыным Кузикә? Уйлардан утыз бүре чыгар, Ай-һайлап кына узгайсың, колыным Кузикә. Унөченче вариант Новосибирск өлкәсе Уба районы Яна Качум авылында Шакир Ямалетдин улы Яппаровтан (1885 елда туган) X. Ярмөхәммәтов тарафыннан язып алынган. ФФ, 1967. Яна Качум вариантлары төп вариантның сюжет сызыгын шактый төгәл һәм эпизодларны да мул итеп бирә. Аларның күләмнәре дә зур гына, машинкада 10—15 битләр. Ләкин сөйләүчеләр күбесенчә әсәрнең әкиятчә маҗаралылыгына, риваясенә акцент ясыйлар, чөнки алар, барысы да кайчандыр Идел буеннан киткән казан та¬ тарлары булып, бараба татарларыннан ишеткәннәрен генә тапшыралар, ривая кыла¬ лар. Шигъри өлешләр бөтенләй диярлек юк, булган хәтлесе бик таркалган, эпик фон җуелган. Язып алучы X. Ярмөхәммәтов искәрмәсе буенча, Шакир Яппаров бу дастанны 18 яшьләрендә чагында Новосибирск өлкәсе, Каен авылында (хәзерге Куйбышев район үзәге) Сәеткол исемле бараба картыннан ишетеп, отып калган. Сөйләүче истәлегенә караганда, Сәеткол карт Кузы Көрпәне бик кызганып, озын итеп, төннәр буе көйләп- җырлап сөйли торган булган. Дастанның көйле («сарынлы») өлешләре бик күп булган. Ш. Яппаров «борынгы заманнарда бараба татарларында яшьтән сыргалаштыру йоласы булган», «бараба татарларында казанга бер куй салып пешерү булган» кебек аңлатмалар биреп сөйли. Ш. Яппаров вариантында Кара хан Кузы Көрпәнең лакандагы пычрак су белән уйнап утыруын күрсә дә, «вәгъдә — иман» дип, кызын сыргалаштырудан баш тартмый, соңыннан таз кол киңәше белән ерак илләргә күчеп китә. Бер карчыктан сыргалаш- тырылган кызы турында ишеткәч, Кузы Көрпә бу кызны төшендә күрә. Баянсылу да аны төштә күрә. Төп варианттан аермалы кайбер детальләр мондый. Куырмач бодайдан түгел, арыштан була. Кузының аты әтисеннән калган акбүз түгел, әтисе биясеннән туган бер колын. Әнисе күкрәк сөтен улына көч бирер өчен имезергә уйлый, күкрәгенә сөт төшми. Шуннан ул һушсыз ятып кала. Өйдән озату өметсезлек хорафатлары белән өртелгән була (өзәңге бавы өзелә, сөт төшми һ. б.). Баянсылу Кузы Көрпәнең пәкесен сораттырып алгач, кулын кисә һәм пәкенең но¬ меры янында Кузы Көрпә исемен күрә. Баянсылу табанын яларга кушмый, Кузы Көрпә үзе үгез теле белән кыз аягын кытыклый. Бүлмәне яктырткан нәрсә бу вариантта Кузы Көрпәнең алтын балдагы була. Икесенең дә чәч толымнары сандыкка сыймый калу эпизоды бар. Кара ханның Баянсылуны бирергә уйлаган егете бу вариантта Зәйтүн исемле бер вәзир була. Чук байтирәк биредә чук бүләк дип атала (бүләк — кечкенә урман, ту¬ гай) . Кош — тургай түгел, чыпчык. Азакта икесен бергә күмү, ике агач кушылу турында әйтелми. Баянсылу үзе өчен көрәшкән ике егетне суга батырып үтерә. Кузының башын беркетеп хан кертмәкче була. Җан кермәгәч, үзе дә үлә. Алар үлгәч, Кузы Көрпәнең әнисе килеп җитә. (Бу эпизод бер вариантта да юк. Ул һәм вәзир Зәйтүн исеме «Бүз егет» йогынтысы белән кергән булырга мөмкин.) «Бу язмышның узмышы шуның белән бетте» диелә Ш. Яппаров вариантында. 356
Ундүртенче вариант шул ук Яна Качум авылында Гайнелхәят Гайнулли- надан (1870 елда туган) X. Гатина тарафыннан язып алынган. ФФ, 1967. Мәктәп дәф¬ тәрендә кулдан язылган 18 бит. Шигъри тукымасы шактый үзгәргән берничә шигырь сакланып, проза белән сөйләнә. Бодай куырту биредә кеше киңәше белән түгел, Кузы үзе теләгәннән эшләнә. Кузы Көрпә атын суның сыегын эчәргә, үләннең куесын ашарга җибәреп, үзе алты ай йоклый. Йокыдан уянса, канатлы акбүз аты күктән төшә, тоягына алты илле май үскән була. Бу вариантта, башкалардан аермалы буларак, Кузы Көрпә үзенә яхшылык эшлә¬ гән көтүчене сугып үтерми. Сөйләүче моны «усаллыкка бисмилла юк» дип аклый. Өй эче яктыру мотивын Кузы Көрпәнең йөзеннән пәрдәсе төшү белән аңлата. Биредә күпер астыннан чыккан малайның тез капкачына атарга соравы үзенчә аңлатыбрак сөйләнә: малай кияү бүләге сорый, бүләк булмаганга ата. Г. Гайнуллина вариантының үзенчәлеге тагын шунда: Кузы Көрпәне Кара хан кешеләре үтерми, ул тезе шешкәннән үлә, һәм әле Баянсылу килгәндә ул исән була. Баянсылу, ул үлгәч, аның табан астындагы пәкесен алып, үзен-үзе үтерә. Кара хан кияү итәргә уйлаган Кара вәзир дә шунда үлә. Финалда ике кабердән каен, өченчесеннән тал үсеп чыгуы, әти-әниләренең бик үкенүе турында әйтелә. Унбишенче вариант шул Яңа Качум авылында Фәйрүзә Тахтагуловадан (1908 елда туган) X. Гатина тарафыннан язып алынган. ФФ, 1967. Берничә шигырь белән проза аралаш сөйләнә. Мәктәп дәфтәрендә кулдан язылган 14 бит. Ф. Тахтагулова — Г. Гайнуллинаның кызы, шуңа күрә алар сөйләгән ике вариант бер-берсенә бик охшаш. Аермалы деталь шунда: Кузы Көрпәнең әнисе көзгене улына ярдәм йөзеннән түгел, каршылык итеп ташлый, көзге Кузы Көрпәгә диңгез булып күренә. Тарак ташлый, ул урман булып күренә, кортлар ташлый — алар бүре булып күренәләр, ди. (Биредә ихтимал «бүре» сүзенең борынгы әйтелеше «корт» роле дә бардыр.) Г. Гайнуллина вариантыннан аермалы буларак, биредә, башка вариантлардагы кебек үк, Кузы Көрпә үзенә яхшылык эшләгән көтүчене үтерә. Бу — башка дастан¬ нарда да очрый торган («Алпамыш» һ. б.) героика сүнү билгесе. Бу вариантта тагы исергән Кузы Көрпә битенә бер кружка су сибү, тезенә рогаткадан ату кебек модер¬ низацияләр бар. Башка вариантлардагы кебек үк, биредә дә Кузы Көрпәне Баян¬ сылуның абзалары үтерергә тырышалар, тик ул монда, Г. Гайнуллина вариантындагы шикелле үк, үлми кала, Баянсылу килгәч кенә үлә. Биредә Баянсылуны вәзиргә түгел, бер кара гына көтүчегә бирергә уйлыйлар, диелгән. Финал Г. Гайнуллина вариантындагыча. Уналтынчы вариант. 1940 елда акад. В. В. Радлов эзеннән татар фольк¬ лорчылары X. Ярми һәм Н. Исәнбәт йөриләр. Нәкъ шул төп вариант язып алынган Тәрәнә авылында X. Ярми тарафыннан Кузы Көрпәнең яңа варианты табыла. ФФ, колл. 4, п. 2, сак. бер. 37. Әсәрне нәселе белән казан татары, тумышы белән Себер кешесе Хәсән Кәримов (1863 елда туган) сөйләгән. Машинкада 10 бит. Сөйләү характеры белән киңәйтелгән риваятькә якын булганга, бу әсәр дә Яңа Качум төркеменә керә. Сюжетның кайбер эпизод һәм мотивлары сакланмаган. Шигырь, сарыннары 1 юк. Көйләп сөйләргә тиеш¬ ле урыннарын «бу төшен сарын мән әйтте», дип үтә, сарынын хәтерләми. 357
Төп варианттан һәм Яна Качум вариантларыннан аермалы детальләр түбәндәгечә: Кузы Көрпәнең әтисе Кара хан. Исән калып, кызын алып, биредә Ак хан күчеп китә. Алты ай туңмас дәрьяны Кузы Көрпә «алты көндә туңдырып кичәрмен», ди. (Кара: «Ак Күбәк».) «Саускан үтмәс сары чүлгә чыгуы» бар. Кем туена чакыртулары атап әйтелмәгән. Кузы Көрпәнең үлеме бер сәүдәгәр аның тезенә атканнан була. Ул сәүдәгәргә Ак хан Баянсылуны бирергә теләгән. Ике яшь үлгәч, сәүдәгәр дә үлә, аның каберенә тал, яшьләр каберенә байтирәкләр үсеп чыкты, ди. 20. Куы Көрпә белән Баянсылу 1. Омск өлкәсе Большеречье районы Олы күл (Б. Мурлы) авылында Хәмдениса (1923 елда туган) һәм Атифә (1925 елда туган) Искәндәровалардан Ф. Әхмәтова язып алган. ФФ, 1969. Бертуган Искәндәровалар бу әсәрне икесе бергә сөйләделәр. Алар аны бала чакларында әниләре Хәзинә Искәндәровадан өйрәнгәннәр. «Кузы Көрпә»не шул авылда яшәгән, бик күп озын-озын әкиятләр белгән бер әби тагы да яхшырак, көйләп тә сөйли торган булган. Яшьләр, бала-чагалар ул әбигә утын-су, азык-төлек китереп, әкият сөй¬ ләтә торган булганнар. * ...энә-щебе бер булыр...— кызлар якын дус булуын аңлата торган сүз. * ...санай-угы бер булыр...— ук-җәясе бер булыр. Бер ук-җәядән атыша торган якын дус булырлар дигәне. * Колак тешләтү — «әйттерү» турындагы искәрмәне кара (I вар.). * Туз чиләк — каен тузыннан ясалган чиләк. Башка дастаннарда күнәк, каяс дип тә йөртелә. Туздан ясалган савыт-саба иң борынгы кәсепләрдән санала. Кечерәк са¬ вытлар тузаяк, төес, туз кашыкның кыйгыч дигән архаик сүзләр белән аталып йөрте¬ лүе дә шуны күрсәтә 8 * Күзайдын. — күзең айдын, күзең нурлы, дип котлау сүзе. Себер татарларында8 берәр кешенең ерак юлдан, армиядән, укудан һ. б. кайтуын котлап кергәндә шул сүз¬ ләрне әйтеп сәламләшәләр: — Күзегез айдын! — Үзегезгә йолашсын (насип булсын)! — Тәңре ярлыкасын! Бала тууны да «күзе ярыды» (яктырды) диләр. * Нвваи — Бохара янындагы яңа шәһәр. Олы күл авылы кешеләре соңгы елларда күбрәк шул шәһәргә күчеп киткәннәр. Шуңа күрә Нәваи шәһәре искә алына. Башка вариантларда башка урыннар күрсәтелә. III. Бу әсәрнең беренче варианты Омск өлкәсе Большеречье районы Олы күл авылында Хәзинә Искәндәровадан (1879 елда туган) X. Гатина тарафыннан язып алынган. ФФ, 1969. Мәктәп дәфтәрендә стенографиядән күчерелгән 14 бит. ФФ, 1969. X. Искәндәрова варианты төп тексттан сюжеты буенча артык аерылмый. Ул эч¬ тәлекне бераз кыскартып, кайбер шигырьләрне төшереп калдырып сөйли. Аермалар түбәндәгечә: а) колак тешләтү дими, «бер-берегезнең хәләл җефете булыгыз», ди. 1 С а р ы н — кейләп свйләнә торган шигырь. Туздан хәтта казан да ясалуы турында кара: Валеев Ф. Т. Западносибирские татары. Казань, 1980, с. 137. ' Бу сүз нәкъ шул мәгънәсендә «Камуси-терки»дә дә китерелә. Кара: Сами Ш. Камуси-тар- ки. т. I. Стамбул. 1899, 92 б. > 358
б) Кара ханның күчеп китүе Кузы Көрпәнең тавык савытыннан җимеш алып ашаганы өчен дип аңлатыла. «7 Кузы Көрпәнең көтүчегә әйткән табышмакларына «көзгең бармы» (кызың бар¬ мы?) дигән табышмак өстәлгән. г) Шемәкче карчык үзе атмый, Баянның абзаларын Кузы Көрпәгә агулы ук белән, атарга өйрәтә. Чәнчә бармагына аткан ук йөрәгенә барып кадалыр, дн. д) Бу вариантта тургай аркылы хат алышу бар. е) Баянның абзаларына, атасына үпкәләп әйткән сүзләре юк. Икенче вариант Омск өлкәсе Болыиеречье районы Олы күл авылында Тәкыя Тухтаметовадан (1909 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан язып алынган. ФФ, 1969. Персонажлар системасында да, сюжет сызыгында да Искәндәровалар вариантын¬ нан аермасы юк. Тик Ак хан белән Кара ханның юлга чыгып китәр алдыннан хатын¬ нарына әйткән сүзләре «ул туса капкага билге өчен санай (җәя) кадагыз, кыз туса кайчы кадагыз», дип үзгәргән. Колак тешләтү мотивы Искәндәровалар вариантында ике дусның хыяллары була¬ рак кына чагылса, Т. Тухтаметова вариантында «балалар йөгерешеп йөри башлагач, колакларын чәйнәтәләр», диелгән. Өченче вариант Омск өлкәсе Болыиеречье районы Олы күл авылында Миң¬ легөл Азизовадан (1910 елда туган) X. Гатина тарафыннан язып алынган. ФФ, 1969. Дәфтәр битләрендә стенографиядән күчереп язылган 14 бит. Олы күл вариантларыннан кайбер аерымлыклар: а) Ак хан Кара ханнан «түбәнрәк, кол шикелле булган», диелә. Шуңа күрә ба¬ лаларны алдан кушу турында сүз юк. б) Икесенең уртак кайгысы — баласызлык. Китап ача торган бер картка баралар. Ул бер алма бирә, шуны ашагач, хатыннары бала китерә *. в) Кузы Көрпә скрипкада уйный. Яшьләр бер-берсен яратыша башлагач кына, кол баласына кызын бирмәс өчен, Кара хан күчеп китә. г) Кузы Көрпәнең көтүчегә табышмаклары ике генә: озын юлны кыскартып буламы, бөтен айны ярты итеп буламы? д) Абзалары Кузы Көрпәнең башын кисеп кайтканны күргәч, Баянның сүзе: Аның башын кискәнче, Дию башын киссәңче. Аның канын түккәнче, Дию канын түксәңче. Калган өлешләрендә Искәндәровалар вариантыннан аерымлык юк. Дүртенче вариант Омск өлкәсе Болыиеречье районы Олы күл авмлында1 Шәргыя Әбжәлиловадан (1891 елда туган) X. Гатина тарафыннан язып алынган. ФФ, 1969. Ш. Әбҗәлилова вариантының экспозиция һәм финал өлешләре М. Азизова ва- ржантындагыча. Биредә Кузы Көрпә килүен Баянсылуга сарыгы белдергәч, Баянсылу: Талау 2 тигән күк куем, Кайда калган Кузыны Кайдан искә төшердең? — дип, сарыгың куып җибәрә. * Чаг.: Башкорт халык иҗады. Эпос. Ихеисе китап. 342 б. Талау — чума авыруы. 359-
Кузы Көрпәне абзаларыннан яшереп байтирәк, чуктирәк янына озаткач, Кузы Көрпәнең тирәккә әйткән шигыре бар: Астыма түшәк бул, тирәк, Башыма ястык бул, тирәк, Өстемә юрган бул, тирәк. Әкияттәгечә табышмаклар кертүнең бер үзенчәлеге: бу вариантта Баянсылу аб- заларының Кузы Көрпә яныннан ничек кайтуларына карап, Кузының хәлен беләсе килә һәм бу турыда сихерче карчыктан сораша. Карчык, абыйлары берсен-берсе узы¬ шып кайтсалар, үтереп кайтулары булуын әйтә. Бишенче вариант 1956 елда Татарстанның Минзәлә районында Казан пе¬ дагогия институты татар әдәбияты укытучысы М. Ш. Җәләлиева тарафыннан язып алынган. ФФ, колл. 46, п. 1, сак. бер. 16. Алтынчы вариант Чиләбе өлкәсе Коншак авылында Сабира Шәфикъ кызы Гайнетдиновадан (1907 елда туган) Р. Ягъфәров тарафыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1978. 21. Сәйфелмөлек «Сәйфелмөлек» дастанының нигезе «Мең дә бер кичә» әкиятләренә барып тоташа (756—778 кичәләр). XVI гасырда ул үзбәк шагыйре Мәҗлиси тарафыннан төрки телдә дастан итеп языла («ки бу дәфтәрне төрки телгә төзәт») *. Мәҗлиси үзе файдаланган әсәрне чәчмә фарсы әсәре, дип язган1 2. Димәк; гарәптән фарсыга, фарсыдан төрки телләргә, шулай ук фольклордан әдәбиятка, әдәбияттан яңадан халык теленә күчкән әсәрләр арасында «Сәйфелмөлек» дастанының үзенчәлекле урыны бар. Шөбһәсез, «Сәйфелмөлек» китабы, башка китаби дастаннар кебек үк, һәм фарсы, һәм гарәп, һәм төрки телләрдә, кулъязма һәм ташбасма китап хәлендә татар халкы арасында бик күптән таралган һәм укылган. Аның кулъязма күчермәләрен, шигырь өзекләрен, көй үрнәкләрен, күңелдә сакланган чәчмә хикәятләрен әле дә аерым шә¬ хесләр кулында күрергә һәм ишетергә туры килә. Татарча басма дөньяви китаплардан беренче буларак та нәкъ шул китапның чыгарылуы аеруча әһәмиятле. «Сәйфелмөлек» татар телендә һәм гомумән төрки телләрдә тәүге мәртәбә Казанда 1807 елда 3 беренче татар типографиясендә басыла. Ул китап шулай башлана: Сәна вә хәмд4 өчен тел бирде гүя, Күңелгә гыйшык бирде, кылды шәйда5. Гаҗәп кадир торур, кодрәтләрен күр, Гаҗәп санигъ торур, сәнгатьләрен күр... Моннан соң «Сәйфелмөлек» Казанның университет, Коковин, Чирков һ. б. типо¬ графияләрендә 1838, 1840, 1841, 1849, 1858, 1864, 1880, 1883, 1888, 1895, 1898, 1899, 1902, 1903 елларда басылып, төрле төрки халыклар арасында киң тарала. XIX гасыр ахырында В. В. Радлов тарафыннан казакъ6 һәм уйгур7 теленнән алы¬ 1 Үзбек адабиети тарихи. Тошкент, 1976, 635 б. 2 Короглы X. Узбекская литература. М., 1976, с. 137. 3 Кара: Каримуллин А. Г. У истоков татарской книги. Казань, 1971, с. 124. «Узбек ада¬ биети тарихи» нда бу дата ялгыш 1883 дип күрсәтелгән. 636 б. 4 С ә н а вә хәмд — мактау сүзләре. 8 Шәйда — гыйшыктан акылын җуйган. 8 Образцы... т. III, сс. 597—717. 7 Образцы... т. VI, сс. 131—144. 360
нып басылгач, бу әсәр «казакъ арасында тагы да мул таралган»*. «Сәйфелмөлек»не яңадан китап итеп язган Сәетгәрәй һәм Акыт акыннар булганы билгеле1 2. Төркмән телендә Мәгърупи әсәре дөнья күргән3. Дастанның хәзерге көннәрдәге яшәешен күрсәтү йөзеннән, биредә «Сәйфелмөлек» китап я кулъязмадан түгел, ә халык күңелендә сакланган, телдән сөйләнгән вариант¬ ларыннан алып урнаштырылды. I. Горький өлкәсе Пильна районы Петрякс авылында Ләйлә Алимовадан (1924 елда туган) Ф. Әхмәтова магнитофонга язып алган. Нота № 4. ФФ, 1970. Л. Алимова бу әсәрне кечкенә чагында әбисе көйләп укыганнан отып калган. Шигъри өлешләрен хәзер яхшы хәтерләми. Исендә калганнарын көйләп әйтә. Моннан башка ул «Йосыф китабы»н сөйләде һәм 700 дән артык кыска җыр яздырды. Алар барысы да лирик эчтәлекле, мәхәббәт, дуслык, тормыш мәгънәсе турындагы җырлар. Эпик әсәрләрне сөйләгәндә дә Л. Алимова сюжетның сөю, мәхәббәткә турылыклы булу юнәлешләрен реалистик планда, лирик төсмерләр белән бирә. Шунлыктан «Сәйфелмө- лек»нең традицион сюжетындагы пәри кызына гашыйк булуы да онытылган, үзгәртеп бирелгән. III. Беренче вариант Новосибирск өлкәсе Чаны районы Чүплекүл авылын¬ да Зәйнәп Шихановадан (1898 елда туган) Ф. Урманчеев тарафыннан язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә 13 бит. ФФ, 1967. Сәйпелмөлек, Мәликә исемнәре саклана, эзли торган кызы — Сәлимә, дусты Якуб атлы дип үзгәргән. Аждаһа белән сугышканда Сәйпелмөлеккә сәмруг кош ярдәм итә. Сәлимәне табып китерергә Мәликәнең кырык кызы булыша һ. б. Икенче вариант Татарстанның Лениногорск районы Каратай авылында Миң- җамал Гуловадан (1904 елда туган) Л. Җамалетдинов тарафыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1972. Сюжет төп варианттагыдан аерылмый. Өченче вариант Чиләбе өлкәте Троицк шәһәрендә яшәүче Фаизә Зәбир кы¬ зы Гобәйдуллинадан (1877 елда Кәшер авылында туган — хәзер Татарстанның Әлмәт районы) А. Садыйкова язып алган. ФФ, 1979. Төп вариантка якын. Дүртенче вариант Омск өлкәсе Усть-Ишим районы Тибенде авылында Бик¬ тимер Абитовтан И. Кадыйров һәм Ф. Урманчеев тарафыннан җыр буларак язып алынган. МФФ, 1968. Яшел сандык эчләрендә алтын кашык, Күзең берлән кашыңга булдым гашыйк. Күз өстеңдә кара кашың сөзелер, Синең өчен газиз җаным өзелер. Синең дәртең миңа дәрмандин артык, Сиңар кол булганым солтандин артык һ. б. Бишенче вариант шул ук авылда Фәрхи Маматалиевадан (1902 елда туган) И. Кадыйров һәм Ф. Урманчеев тарафыннан «Борынгы җыр Сәймәмөлек» дигән исем белән язып алынган. МФФ, 1968. Алтынчы вариант Төмән өлкәсе Тубыл районы Лайтамак авылында Сәрвәр Бәхтиевадан (1901 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан алдагы җыр өлеше магнито¬ фонга көе белән язып алынган. Нота № 5. МФФ, 1971. Җиденче вариант «Сәйфелмөлек» дастанының үзенчәлекле бер версиясе. 1 Гашык-наме. Корастырушы У. Субханбердина. Алматы, 1976, 10 б. 2 Шунда ук. 10—11 бб. •Магрупи. Сейпелмелек-Медхалжамал. Ашгабат, 1943. 361
Аның чәчм» өлеше юк. Ул 1958 елда Пенза өлкәсе Тарбеев районы Аллагул авылы ке¬ шесе Хафиз Ишмаметовтан X. Ярмөхәммәтов тарафыннан язып алынган (кара: Сәй- дәшева 3., Ярмк X. «Татарско-мишарские песни». М., 1979, сс. 16—18). Сигевенче вариант Мордовия республикасы Пурдашан районы Кадышево авылында Зәки Бәхтияров (1904 елда туган) һәм Фаизә Суховадан (1914 елда туган) И. Надиров тарафыннан язып алынган. ФФ, 1957, колл. 59, п. 4, сак. бер. 70. Шул ук эпик җыр варианты. Тугызынчы вариант Пенза өлкәсе Городище районы Иске Әләзән авылын¬ да Мәрзия һәм Әбделмән Умряшкиннардан К. Хөснуллин язып алган. МФФ, 1982. 22. Камбәр I. Төмаи өлкәсе Төмән районы Каскара авылында Хөсни Мирхәйдәровадан (1901 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан көе белән магнитофонга язып алынган. Нота № 6, ФФ, 1978. Бу әсәр — «Кыйссаи Камбәр» исеме белән Казанда 1888 елда басылган китапның шактый үзгәргән варианты, казакъ һәм башка халыклардагы героик эпос «Камбар»га караганда гомумтөрки «Гашыйк Гариб» әсәренә якынрак. Тик биредә әкияткә хас могҗизалылык һәм маҗаралылык күбрәк урын алган. * Чәлпак ашы — Элек Себер татарларында кеше үлгәч, чәлпәк пешерелә торган булган (төче камырны җәеп, майлы табада пешерәләр). «Чәлпәгеңне ашармын әле» дигән сүз дә сакланган — синең үлгәнеңне күрермен мәгънәсендә (Казан татар¬ ларында шул ук мәгънәдә «әлбә» булган1)- Ялган хәбәр җиткерү буларак бу мотив башка халыклар дастаннарында да очрый. Мәсәлән, Шаһсәнәмгә Гарибнең үтерелүе, я батып үлүе турында ялган хэбәр итеп канлы күлмәген китерәләр2. Чаг.: «Иосыф китабы»нда Иосыф күлмәге мотивы. * Суыклык — хорафат, кара ышанулардан калган сүз. Сөйдергеч бөтиләр язып •сөйдерә алуга ышанган шикелле, сөйгәненнән биздерү, суындыру өчен нәрсә дә булса эшләү (кара: «Таһир-3өһрә»дә) суыклык ясау дип аталган. * Булыш туе — Элек Себердә туй булыр алдыннан кыз ягына кызның туганнары, егет ягына егетнең туганнары җыелып, үзләренең бүләкләрен, ярдәмлекләрен китерү мәҗлесе булгаи. * Чарык — күннән тегелә торган йомшак аяк киеме. Чарыкбаш — хурлау сүзе, «оятсыз» мәгънәсендә. III. 1870 елларда академик В. В. Радлов тарафыннан Сала авылында (хәзерге Төмән өлкәсе Төмән районы Сала авылы булырга мөмкин) бу әсәрнең 14 шигырьдән торган өзеге язып алынган. «Образцы...» 266—268 битләр. 1970 елда Төмән өлкәсе Тубыл районы Күкрәнде авылында Ризмөхәммәт Байна- шевтан (1914 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан бу әсәрнең кыска бер варианты көе белән язып алынды. Нота № 7, ФФ, 1970. Камбәр гарык булыпты, Дәрья-ташка тулыпты, Я Хозыр, я Ильяс, Алтын беләзегең яз,— дигән куплетны шул ук авылда Зәйнәп Ильясова (1916 елда туган) һәм Фәүзия Ибраһимова (1957 елда туган) да көйләп әйттеләр. Әсәрнең эчтәлеген алар сөйли алмадылар. ’Губайдуллин К, Губайдуллина М. Пища казанских татар. (Этнографический очерк).— Вестник научного общества татароведения Казань. 1927, № 6, с. 42. ’Якубова С. Азербайджанское народное сказание «Ашыг-Гариб». Баку, 1968, с. 14. 362
23. Йосыф китабы Халык телендә бу әсәр «йосыф-Зөләйха» дип түгел, күбесенчә нәкъ шулай «Иосыф китабы» дип йөртелә. Бу аның Кол Гали «Кыйссаи Иосыф»ыннан таралуын күрсәтә. Дөрес, кайбер елларда бу әсәр «Иосыф вә Зөләйха», «Иосыф илә Зөләйханың мәсьәләсе» һ. б. исемнәр белән дә басылган. Шулай ук халык вариантларында да аның төрле эпизодлары, мотивлары гына аерым сөйләнгән урыннар бар. Мәшһүр әсәрнең халык күңелендә яшәешен күрсәтер өчен кайбер вариантлар эчтәлеге һәм сөйләү ысулы биредә тәфсилләбрәк бирелде. «Иосыф китабы»ның татар халык иҗатындагы урыны турында Н. Хисамов хезмәтләреннән укырга мөмкин >. Шушы елларда Татарстан китап нәшриятында «Кыйссаи Иосыф»ның тулы фәнни җыелма китабы чыгуын истә тотып, биредә төп вариант буларак, кыскача бөтен сю¬ жетны сөйләп биргән бер әсәр тәкъдим ителә. I. Ул Горький өлкәсе Пильна районы Петрякс авылында Ләйлә Алимовадан (1924 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан магнитофонга язып алынган. Нота № 8. ФФ, 1970. Л. Алимова аны кечкенә чагында әбисе көйләп укыганнан отып калган. Шигъри өлешләрен хәзер яхшы хәтерләми. Исендә калганнарын көйләп әйтә. III. Беренче вариант Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында Һаҗәр Сөнгатулла кызы Зәйнетдиновадан (1895 елда туган) Н. Хисамов тарафыннан магнитофонга язып алынган. Машинкада 39 бит. Нота № 9. ФФ, 1974. һ. Зәйнетдинова бу әсәрне мәшһүр Кол Гали поэмасыннан гына түгел, төрле борынгы китаплардан да яхшы отып калганын күрсәтә. Кайбер урыннарны көе белән әйтә. Сөйләүче һәм язып алучы әсәрне өч бүлеккә бүлгәннәр: 1. Йосыфның балачагы. 2. Зөләйханың гыйшкы. 3. Йосыфның туганнары һәм атасы белән күрешүе. Икенче вариант Татарстанның Апае районы Дәүеш авылында Кадыйр Мө¬ хәммәтҗан улы Мөхәммәтҗановтан (1885 елда туган) Н. Хисамов тарафыннан магнито¬ фонга язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә 4 бит чамасы. ФФ, 1971. Бик кыскача сюжет сызыгының төп мотивларын әйтеп кенә үтү һәм тормыш-көн¬ күреш детальләрен татар авылы җирлегенә күчереп сөйләү эпик стильне түбәнәйтми («кое янына ат эчерергә йөкчеләр килә», «Якублар илендә икмәк чаграк булган» һ. б.). Өченче вариант Татарстанның Апае районы Шәмбалыкчы авылында Шәм¬ сенур Насретдин кызы Мадыйшевадан (1903 елда туган) Н. Хисамов тарафыннан маг¬ нитофонга язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә 5,5 бит. ФФ, 1971. Экспозициядә Йосыфның төш күрү эпизоды төшеп калган. Аның Гад дигән коеда ятканын Мисыр патшасы Дугар төшендә күреп, коедан чыгара, ди. Сөйләүче Йосыф¬ ны һәм аның агаларын батырлар дип күрсәтә. Берничә мәртәбә «ул бик озын инде, сөйләсәң өч көнгә җитәр», дип, тәмамларга тырыша. «Патшаның хатыны аңа гашыйк булган, Йосыф аны яратмаган. Шуңа унике ел төрмәдә булган, шуннан соң гына кавышкан» кебек, үтә кыска итеп тә сөйләп китә. Ахырдан «һәммәсе хәтеремдә, күңе¬ лемдә. Әмма җиренә җиткереп сөйли алмыйм, яңлышлыклар керер дип куркам», дип йомгак ясый. Шулай да җимеш турау эпизодын тулы гына сөйләп бирә. 'Хисамов Н. «Кыйссаи Иосыф» поэмасының халыкта яшәеше.— «Казан утлары». 1974, № 9: Ул ук. «Кыйссаи Иосыф» әсәренең халык версияләре,—Китап: Тезисы докладов III научной конференции молодых ученых. Казань. 1974; У л у к. «Кыйссаи Иосыф» поэмасының халык поэзия¬ сенә тәэсире.— Китап: Урта гасыр татар әдәбияты тарихыннан. Казан. 1981, 23—37 бб Шулай ук аның югарыда аталган китабы: Поэма «Кыссаи Юсуф* Кул Али. М., 1978. 363
Дүртенче вариант Татарстанның Апае районы Шәмбалыкчы авылында Гөлхәбирә Сәләхетднн кызы Сәләховадан (1903 елда туган) Н. Хисамов тарафыннан магнитофонга язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә 6 бит. ФФ, 1971. Сөйләүче оныта төшкәнен әйтә. «Бу елларда укыганым юк, мәктәптә укыган белән генә хәтерлим», дип, кыскача эчтәлекне сөйләп чыга. Зөләйха турында бөтенләй әйтелми. Персонажлар, урын исемнәре һәм төп эпизодлар шактый төгәл әйтелсә дә, сөйләгәнгә бәя бирү, мәгънәви бәйләп бару юк. Сөйләү бик еракта булган хәлләр яисә кайчандыр каралган фильм эчтәлеген искә төшерү кебек бер стильдә алып барыла. Бишенче вариант Татарстанның Апае районы Имәле башы авылында Зифа Хәлиулла кызы Галиевадан (1893 елда туган) Н. Хисамов тарафыннан магнитофонга язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә 7 бит. ФФ, 1971. 3. Галиева, яхшы хәтерләмәвен әйтсә дә, эчтәлекне шактый тулы итеп, үзенчә бәяләп сөйләргә тырыша. Берничә урында гына эпизодларның урынын алыштыра. Исемнәрдән Йосыфның әтисе Якуб, әнисе Рәхилә, игезәк энесе Ибнейәмин, Яһүдә атлы патша хатыны Дөләйха, Мисыр, Канган һ. б. атала. Төп вариантта очрамаган кайбер детальләр килеп керә. Йосыф, атасы белән күрешкәндә, аны аттан төшмичә кочаклаган. Шуңа аның гәүдәсе җирдә черер, дигән атасы. Аннан төрмәдә утырганда Йосыф тәрәзәне ачып, бер кешедән сорый: — Анда сезнең авылда берәү бар ие, бер карт алмагач,— ди.— Аның унбер ботагы бар ие, ул исәнме әле? — ди. Теге кеше аның Якуб галәйһиссәламне соравын аңлый һәм картның исән икәнен, улы өчен җылап, дөммә-дөм сукыр калганын әйтә һ. б. Алтынчы вариант Татарстанның Апае районы Болынбалыкчы авылында Нәбиулла Мостафа улы Мостафиннан (1885 елда туган) Н. Хисамов тарафыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1971. «Н. Мостафин күбрәк Кол Гали поэмасына нигезләнеп сөйли. Сюжетны бик иркен алып бара. Дулкынланып сөйли, кайбер урыннарында җылап җибәрә. Онытып тор¬ ганында аңа карчыгы Шәмсенур Мостафина ярдәмгә килә. Соңыннан ул көйләп укый»,— дип билгеләп барган язып алучы Н. Хисамов. Тулган ай, унбер йолдыз, төшем эчрә, Сәҗдә кылды бәңа дөп-дөз. Я әбәти, бәңа тәэвил айгыл имди — һ. б. шигъри юллар бар. Исемнәрдән Малик Дугыр, Рәхилә, Якуб, Ибнейәмин, Рәйян, аның хатыны Зөләйха һ. б. әйтелә. Биредә төшләрне башкача сөйләү һ. б. детальләр бар. Мәсәлән, хәлвәфрүшнең башыннан күгәрченнәр хәлвә ашавы; яисә Йосыф улы Әфраимга агасы Шәмгун кыч¬ кыра алмасын өчен аның аркасын сыйпарга куша. Ни өчен кычкыра алмый калуын Н. Мостафин үз нәселе кешесе сыйпаганнан дип аңлата. Игътибарга лаеклы үзгәлек тагы шунда: Зөләйха Йосыфны атасы Якуб белән очрашканнан соң күрә һәм пәйгамбәрләрдән өч дога сорый. Яшьлеген, матурлыгын кайтаруларын һәм Йосыфның аны хатынлыкка алуын үтенә. Йосыф тагы борылып китәргә торганда әтисе аңа Зөләйхага өйләнергә куша. Финал Йосыфның Зөләйхага өйләнүе белән тәмамлана. Җиденче вариант Татарстанның Апае районы Дәүеш авылында Мәсрүрә Мөхәммәтжановадан (1891 елда туган) Н. Хисамов тарафыннан магнитофонга язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә 23 бит. ФФ, 1971. Сөйләүче китапның багышламасын да искә алып үтә һәм төш күрүдән башлый. «Пәйгамбәрләр заманындагы хәл», ди һәм төрле термин, эпизодларны аңлаешлырак 364
итеп, чагыштырулар белән сөйләп бара. («Иармак дигәне бик ким йөри торган нәрсә инде» һ. б.) Биредә коедан Йосыфны кем чыгаруы билгеле түгел. Базарда аны Малик дигән кеше ала, ди. Төштә яшел башаклар һәм корган башаклар күрүен әйтә. Агаларын гафу итүен «шәрәфәте, туганнары булгач, Мисыр халкы алдында дәрәҗәсе артты», дип аңлата. Сигезенче вариант Татарстанның Апае районы Борнаш авылында Вәсимә Дәүләтша кызы Ногмановадан (1908 елда туган) Н. Хисамов тарафыннан магнитофон¬ га язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә 14 бит. ФФ, 1971. Сюжетны артык үзгәртмичә сөйли. Кайбер детальләрдә генә аерымлыклар бар. Мәсәлән, Зөләйханың ире — рус патшасы Кыйтмир ди. Зөләйха хатыннардан кавын турата. Шәмгун кычкырса, бөтен дөнья селкенә һ. б. Тыңлап утыручыларга якынрак, аңлаешлы итеп сөйләргә тырыша, корт, кәрван кебек сүзләрне аңлатып үтә. Тугызынчы вариант Татарстанның Алексеевский районы Югары Майна авылында Шәмсениса Хәсән кызы Баһавиевадан (1902 елда туган) Н. Хисамов тара¬ фыннан язып алынган (туган җире Татарстанның Мамадыш районы Омар авылы). Мәктәп дәфтәрендә 6 бит. ФФ, 1972. Башта көйләп сөйли. Көе үзенчәлекле, һәр көйләгән өзекнең кайсы эпизодка каравын әйтеп үтә, соңыннан бөтен эчтәлекне сөйләп чыга. Сюжет сызыгыннан артык читкә чыкмый. Экспозициядә Йосыфны коега салу. Зуррак эпизодлардан Зөләйханың кунакка хатын-кызлар чакырып, җимеш турарга кушуы төшеп калган. Финалда Йосыфның ата хакын олыламыйча, аттан төшми күрешүе өчен кыямәттә җәяү булырга тиешлеген әйтә һәм «дөп-дөресе, мәгънәсе шушы», дип тәмамлый. Унынчы вариант Татарстанның Алексеевский районы Югары Майна авы¬ лында Нәкыя Гафиятулла кызы Гатауллинадан (1901 елда туган) Н. Хисамов тара¬ фыннан магнитофонга язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә 19 бит. ФФ, 1972. Экспозиция шактый иркен бирелгән, 7 бит. Азаккарак, «кыска, кыска гына сүлим инде» дигән ремаркалары бар. Зөләйха турында сөйләгәндә эпизодларның урыны алышына. Шулай да эпизодлар бик бәйләнешле, мотивлаштырылган. Сөйләм җанлы, аңлатмалар, диалоглар күп. Ачлык елны Йосыфка ипи алырга килүләрен «әле бер елны шулай Биләргә барадыр идек бит әпәйгә, ачлык елны. Болар да шулай әпәйгә килә¬ ләр», дип чагыштыру ясый. Әсәрне Иосыф һәм Зөләйханың бергә гомер итүләре белән тәмамлый. Унберенче вариант Татарстанның Алексеевский районы Югары Майна авылында Гайшә Миңлебай кызы Сабиржановадан (1906 елда туган) Н. Хисамов тарафыннан язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә 31 бит. ФФ, 1972. Бу әсәр дә экспозициядә бик иркен сөйләнә. Соңрак «кыска гына сүлимме? Озын ясап сүлимме?» дигән сораулар бирә башлый һәм кайбер эпизодларны төшереп кал¬ дыра. Мәсәлән, Йосыфның итәге ертылгач, ни нарасый, ни башка берәрсенең хөкеме турында суз юк. Йосыфның әтисе белән очрашуы да төшеп кала. Зөләйха Йосыфны төшендә күргәч, тилерә, аны хәтта чылбырга куялар, ди. Сөйләве гомумән бик эмоциональ, җанлы, кабатлаулар, комментарийлар, чагыш¬ тырулар күп. Менә сөйләмнән бер өзек: «Моның рәнҗүе төшәдер дә, тегеннән бик каты болыт килә. Болыт килә бик ямьсез! Моннан болыт килә, илаһи, давыл-туфан килә! Карлы бозлар ява да...» Яисә Йосыфның матурлыгын тасвирлый: «Әллә нинди авыллар аша үтәләр. Әллә нинди авыллар аша үтәләр дә бу Иосыф галәйһиссәлам йөз прансит матур була, йөз 365
прансит. Хәзерге халык йөз прансит дими китаплар, биш-алты прансит кына ди матур¬ лыгы халыкның. Ул йөз прансит матур булган. Аңарга гашыйкланмаган кеше кал¬ маган». Уникенче вариант Татарстанның Октябрь районы Күлбай Мораса авылында Мөнирә Шәйхелислам кызы Камаловадан (1889 елда туган) Н. Хисамов тарафыннан магнитофонга язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә 7 бит. ФФ, 1972. М. Камалова бик иркен башлый һәм берничә тыңлаучы алдында сөйләгәнгә, әсәрне белгән кешеләр белән фикер алышу тонында дәвам итә. Белгәнен кыскача сөйләве сизелеп тора. Тыңлаучылар реплика биреп, җөйләп, кайбер урыннарын төзәтеп, ялгап утыралар. Зинданда төш юрауларын сөйләп туктаган. Унөченче вариант Татарстанда Шәһре Болгарда Мәликә Гайфулла кызы Галләмовадан (1901 елдан туган) Н. Хисамов тарафыннан язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә 21 бит. ФФ, 1973. Төп варианттан аермалар: Йосыфны алып барганда җен шәһәренә очрыйлар. Бу кяфер карчыгы Йосыфны бер киләп җепкә алырга тели. Зөләйханы, сукырайгач, кечкенә генә каравыл өенә куялар. Йосыфның бер абыйсы кычкырса, бөтен халык йок¬ лый һ. б. Эпилог: Йосыфны, үлгәч, икенче шәһәргә күмәләр. Ул шәһәрнең бәрәкәте арта, икенчесенеке бетә. Кире алып кайтып, шул шәһәрдә күмәләр. Ундүртенче вариант Татарстанның Апае районы үзәгендә Гаффар Зыятдин улы Зыятдиновтан (1891 елда туган) Н. Хисамов тарафыннан магнитофонга язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә 14 бит. ФФ, 1973. Г. Зыятдинов та тыңлаучыга мәгълүм нәрсәләр турында фикер алышулар тибында сөйли. Көйләмичә сөйләсә дә, эпизодларга аңлатмалар биреп бара. Кыска гына диа¬ логлар кертеп, хәзерге көнкүреш фонында җанлы итеп сөйли. Зөләйха хатыннарга та¬ вык турата, стенада портрет һ. б. Мәсәлән, Иосыф агалары йөгеннән юри алтын са¬ вытын эзләтү эпизодын болай бирә: «Хәзер йөкләрен бәйләделәр, тәвәгә атландылар хәзер инде. Тәвәгә өч центнер салалар, тәвә йөгенә. Сыртларына. Чыгып киттеләр. Хәзер артларыннан атлы казак чаба инде: — Стой! — хәзер инде, мәсәлән. Туктаталар. — Сездә кража бар! — Нинди кража? Без гомеребездә урлаганыбыз юк. Урламыйбыз да без! — Вот тентибез. Патшаның рөхсәте бар тентергә!» Эпилогта Йосыфның 143 ел яшәп, 18 елын әтисе белән бергә яшәве турында әйтә дә «Зөләйха белән тагын икенче төрле мәсьәлә», дип, аның белән кавышуларын сөй¬ ләми тәмамлап куя. Унбишенче вариант Татарстанның Апае район үзәгендә Каюм Юныс улы Юнысовтан (1895 елда туган) Н. Хисамов тарафыннан магнитофонга язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә 2 бит. ФФ, 1973. Бик кыска сөйли. Йосыфны үксез бала ди. Зөләйха Болгар ханы хатыны. Хан үл¬ гәч Йосыфка чыга. «Хатыннар, патша хатыны үз работнигына чыкты, дип сөйли башлагач, аларны мәҗлескә дәшеп, ит турату хәтлесен беләм», дип тәмам итә. Уналтынчы вариант Татарстанның Апае районы Болынбалыкчы авылында Гарифулла Сибгатулла улы Габитовтан (1902 елда туган) Н. Хисамов тарафыннан магнитофонга язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә 5 бит. ФФ, 1973. 366
Экспозиция Якуб пәйгамбәрнең ундүрт улы булуы турында. Төш күрү, абыйлары касд кылуы турында сөйләп, <кеше сату действительне шул көннән калган инде» дип куя. Якуб «сәбганы» (җиделек) дигән сүз ишетә. Җиде көн, җиде атна, җиде ай, җиде ел көтә улын, җитмеш елдан гына күрешә, ди. Әтисе белән күрешкән, дип тәмам итә. Унҗиденче вариант Татарстанның Апае районы Дәүеш авылында Шәһадәт Шаһвәли улы Шаһвәлиевтан Н. Хисамов тарафыннан магнитофонга язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә өч бит. ФФ, 1973. Башта ятлап калганын көйләп укый. Аннан соң кайбер эпизодларны сөйләп үтә. Рәхәтлеккә бәшарәт булгач исән, Рәхәтлек, сөенеч сиңа булыр, ди, Төшең буенча газыйм дәүләт күренер имди һ. б. Унсигезенче вариант Татарстанның Апае районы Дәүеш авылында Дания Шәһадәт кызы Сафинадан (1925 елда туган) Н. Хисамов тарафыннан магнитофонга язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә 14 бит. ФФ, 1973. Бу — иң тулы һәм төп вариантка иң якын текстларның берсе. Д. Сафина әсәрне әтисе Шәһадәт Шаһвәлиев һәм әнисеннән ишетеп, хәтерендә яхшы саклаган. Сөйләве бик эзлекле, фикер тыгыз, Кайбер эпизодларны, дини мотивлар, дип комментарий ясап һәм үзенең аларга ышанмавын күрсәтеп үтә. Ул сөйләгәндә әти-әнисе кушылып, төрле өстәмәләр кертеп торалар. Унтугызынчы вариант шул ук гаилә кешесе 15 яшьлек Галия Таһир кызы Сафинадан Н. Хисамов тарафыннан язып алынган. Мәктәп дәфтәрендә 2 бит. ФФ, 1973. Кыскача гына Йосыфны агаларының урманда адаштырулары һәм Зөләйханың җи¬ меш турату эпизодлары сөйләнә. Галия сөйләгәндә дә әбисе өстәп, төзәтеп тору эпик әсәрләр саклануында гаилә традицияләренең, буыннар аралашуының әһәмиятен күр¬ сәтә. Егерменче вариант Татарстанның Апае районы Борнаш авылында Саимә Хөснулла кызы Шәрәповадан (1895 елда туган) Н. Хисамов тарафыннан магнитофон тасмасына язып алынган. ФФ, 1974. Егерме беренче вариант Татарстанның Апае районы Олы Күккүз авы¬ лында Миңсылу Рәхмәтулла кызы Гафаровадан (1894 елда туган) Н. Хисамов тара¬ фыннан магнитофон тасмасына язып алынган. ФФ, 1974. Егерме икенче вариант Татарстанның Чүпрәле районы Мунчали авылын¬ да Гайникамал Садыйковадан Н. Хисамов тарафыннан язып алынган. ФФ, 1974. Егерме өченче вариант Омск өлкәсе Усть-Ишим районы Эбаргуль авы¬ лында Әхмәт Хамматовтан (1890 елда туган) Ф. Урманчеев һәм И. Кадыйров тара¬ фыннан магнитофон тасмасына язып алынган. ФФ, 1968. Егерме дүртенче вариант Омск өлкәсе Усть-Ишим районы Тибенде авы¬ лында Мәһди Садыйковтан Ф. Урманчеев һәм И. Кадыйров тарафыннан магнито¬ фонга язып алынган. ФФ, 1968. Егерме бишенче вариант Омск өлкәсе Усть-Ишим районы Саургач авылында Бибе Габдерәзәковадан (1888 елда туган) Ф. Урманчеев һәм И. Кадыйров тарафыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1968. Егерме алтынчы вариант Төмән өлкәсе Тубыл районы Күкрәнде авы¬ лында Галимә Кәримовадан (1889 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан язып алын¬ ган. ФФ, 1970. 367
Егерме җиденче вариант Иркутск өлкәсе Аларск районы Хореты авы* лында Иван Александрович Фроловтан (1902 елда туган) Л. Җамалетдинов тара¬ фыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1971. Егерме сигезенче вариант Чиләбе өлкәсе Коншак районы үзәгендә Сабира Гайнетдиновадан (1907 елда туган) Р. Ягъфәров тарафыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1978. Егерме тугызынчы вариант Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә Татар¬ станның Әлмәт районы Кәшер авылында туган Фаизә Гобәйдуллинадан (1872 елда туган) А. Садыйкова тарафыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1979. Бу ва¬ риантта, «Коркот-Ата» риваятендәгечә, Иосыф пәйгамбәрнең Кәнган белән Мисыр арасында казылган кабергә кереп яту эпизоды бар. Утызынчы вариант Татарстанның Балтач район үзәгендә Зәйнәп Гыйрфа- новадан (1904 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1979. Утыз беренче вариант Татарстанның Балтач районы Ор авылында Зө¬ бәрҗәт Салих кызы Кәлимуллинадан (1933 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан язып алынган. ФФ, 1979. Утыз икенче вариант Татарстанның Балтач районы Яңгул авылында Миңсылу Хәкимжановадан (1908 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1979. Утыз өченче вариант Татарстанның Балтач районы Яңгул авылында Миң- зифа Гыйззәтуллинадан (1910 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1979. Утыз дүртенче вариант Татарстанның Арча районы Хәсәншәех авылында Гали Мәҗитовтан (1908 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан язып алынган. ФФ, 1979. Утыз бишенче вариант Татарстанның Арча районы Хәсәншәех авылында Фәгыйлә Мәгьсүмовадан (1910 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан язып алынган. ФФ, 1979. Утыз алтынчы вариант Татарстанның Алабуга районы Татар Сарсасы авылында Рәхимә Тархановадан (1906 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан магни¬ тофонга язып алынган. ФФ, 1979. Утыз җиденче вариант Татарстанның Минзәлә районы Күзкәй авылында Мәсәлия Ситдиковадан (1913 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1980. Утыз сигезенче вариант Омск шәһәрендә Габделхәмит Шәриповтан (1911 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан магнитофонга язып алынган. ФФ, 1978. Утыз тугызынчы вариант Чувашия республикасы Батыр районы Шы- гырдан авылында Шәрәфетдин Габдрахмановтан (1883 елда туган) Р. Гайнанов һәм Ф. Урманчеев тарафыннан язып алынган. ФФ, 1966. Бу әсәр заманында «Иосыф вә Зөләйханың прозаик варианты» дип билгеләнде *. Хәлбуки, анда «Иосыф китабы»ннан бер мотив, бер эпизод та юк. Ул — бөтенләй башка маҗаралы әкият, ә герой исемнәре Иосыф һәм Зөләйха дип алынган. Егерменче — утыз сигезенче вариантлар «Иосыф китабы» фабуласын я берничә эпизодын сөйләгән кыска вариантлар. •Урманчеев Ф.. Гайнанов Р. Халык әдип ул, шагыйрь ул...— «Социалистик Татар¬ стан» газетасы. 1966, 22 сентябрь. 368
24. Ләйлә белән Мәҗнүн Күп халыклар культурасы өчен уртак булган «Ләйлә һәм Мәҗнүн» әсәренең татар халкы арасында таралышы да шактый гыйбрәтле. Бәхетсез гашыйклар турында үлемсез әсәрен Көнчыгышта бөек Низами Ганҗәви (1141—1209) VII гасыр гарәп шагыйре Кайс ибне Муад (яисә ибне Муаллах) турын¬ дагы гарәп риваятьләренә таянып иҗат итсә, Көнбатышта бөек Шекспир үзенең «Ромео һәм Джульетта»сын итальян (Болонья) риваятьләренә нигезләнеп язган. Әзербайҗан шагыйренең фарсы телендә язган әсәре, инглиз трагедиясе кебек үк, һәм милли, һәм географик, һәм вакыт чикләрен узып, бөтен дөнья халыклары сәнгате һәм әдәбиятына керде. 1188 елда иҗат ителгән «Ләйлә вә Мәҗнүн» поэмасына ияреп язылган әсәрләрнең санын исәпкә алу мөмкин дә түгел. Иң зурларыннан: фарсы те¬ лендә— 20, Урта Азия теркисендә—1, әзербайҗанда — 3, госманлы төрекләрендә — 14, таҗикта — 2, көрдтә — 1 һ. б.1 Алардан башка туры тәрҗемә, музыка, сынлы сәнгать һ. б. чагылышын да искә алсак, бу әсәрнең дөнья культурасы үсешендә тот¬ кан урыны әйтеп бетергесез зур икәне күренер. Татар халкы арасында Низаминың үз әсәре дә, аңа ияреп язылган әсәрләр дә, тәрҗемәсе яисә чәчмә һәм тезмә аралаш сөйләнгән дастаны да кулъязма хәлендә күп йөргән булырга тиеш. 1973 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих инсти¬ туты фәнни хезмәткәрләре М. Әхмәтҗанов һәм М. Гайнетдинов Татарстанның Арча районы Түбән Көек авылында «Ләйлә белән Мәҗнүн» язылган бер кулъязма табылуы турында хәбәр иттеләр * 2. XVIII гасырда төзелгән бу кулъязма уку китабында «Ләйлә белән Мәҗнүн» хикәятенең кыскача эчтәлеге сөйләнә. XIX гасырда Өмбә мулласы Габделгафур Динмөхәммәт угълының шигырь белән «Ләйли-Мәҗнүн» дигән әсәр язганы билгеле3. Ф. Халиди 1902 елда Казанда «Мәшһүр гашыйк-мәгъшук Ләйли илә Мәҗнүн хикәясе», Г. Рәшиди 1917 елда «Ләйлә вә Мәҗнүн хикәясе» язганнар, һәм 1948 елда шагыйрь Мәхмүд Максуд Низами Ганҗәви әсәре «Ләйлә белән Мәҗнүн»не тәрҗемә итеп бастырган. Шулай ук Кәрим Әмиринең «Ләйлә илә Мәҗнүн» дигән драма әсәре дә сәхнәдә куелган. 1. «Ләйлә белән Мәҗнүн» дип аталган бу әсәр борынгы бер кулъязмадан алынды. Кулъязма үзе литография ысулы белән күбәйтелгән (ташбасма) китап. Ул татар журналисты Борһан Шәрәф (1883—1943) китаплары арасында сакланган4 5. Кайда, кайчан, кем тарафыннан язылуы турында мәгълүмат юк. Ташбасма кырыйларында (хашиясендә) тагы «Мәлик шаһ» һәм «Гашыйк Гомәр» кыйссалары урнаштырылган. Кулъязманы күчерүче, сүзләрне аңлатучы — Бакый ага Урманче. Әсәр адаптация- ләнеп бирелә. Бу әсәр сюжеты, персонажлар системасы һәм шигъри үзенчәлекләре ягыннан, Әлишәр Нәваи «Ләйлә вә Мәҗнүн»енә караганда, Низами, Җами һәм Фузули әсәр¬ ләренә, шулай ук төрек халык иҗатындагы кайбер вариантларга6 якынрак. Әмма аларныкыннан да шактый аерылган урыннары бар. Мәсәлән, биредә Мәҗнүннең Нәүфәл кызына өйләнүе юк, Ләйлә укытучы (хуҗа) кызы түгел; Мәҗнүн читтә түгел, Ләйлә кабере янында үлә һ. б. ■БертельсЕ. Э. Низами. Творческий путь поэта. М., 1956, с. 153. 2 Әхмәтҗанов М., Гайнетдинов М. Ләйлә белән Мәҗнүн кыйссасының татарча варианты.— Казан утлары. 1979, 6 сан. 170—171 бб. ’Хөсәен Әмирхан. Тәварихе Болгария. Казан, 1883, 47 б. 4 Кулъязмадан файдалану мөмкинлеге булдырганы өчен Б. Шәрәф җәмәгате Закира ханым Шәрәфкә зур рәхмәт белдерәбез. 5 <Эмрах и Сельви» и другие турецкие народные повести. Составление, предисловие и при¬ мечания X. Г. Короглы. М., 1979. 24 3-604 369
* Мәккә-и-Мөкэррәмә — Согуд Гарәбстанындагы Мәккә шәһәрен хөрмәтләп әйтү. Мәккә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган шәһәре, мөселманнарның хаҗ кылу — махсус табыну, гыйбадәт кылу урыны. * Ләйләк (ләкләк) ясаган оя — башына кайгы төшү мәгънәсен аңлаткан шигъри сурәт. * Кош һома — бәхет кошы. Күләгәсе кемгә төшсә, шуңа чиксез бәхет китерә дип саналган мифик кош исеме. * Иосыф Кәнгани — гомерлек хыял, көчле теләк мәгънәсендә. Кәнган — Сүрия, Финикия, Палестина территориясенең борынгы исеме. Миф буенча, Йосыфның туган җире. * һинд шаһы тирмәләр коруы — көнчыгыш поэзиясенә хас шигъри сурәт. Фарсы һәм төрки шигъриятендә кызлар битендәге кара миң традицион эстетик кануннарга туры китереп макталган. «Биткәенең иң очында» яратылган миң (Дәрдмәнд) «һинд миңе» дип тә йөртелгән. * Зәмзәм — Мәккәдә Кәгъбә янындагы изге дип саналган чишмә һәм аннан алын¬ ган су исеме. * Дастан әйләде — дастан ясады. Кулъязмада шушы сүзләрдән соң Зәетнең төш күрүе, төшендә Ләйлә белән Мәҗнүннең, җәннәттә бергә булып, бәхетле гомер сөрү¬ ләре хикәя ителә. 25. Таһир белән Зөһрә «Бу кем китабы? Татар китабы. Бу татарның бик искедән бирле укылып килгән әдәби китабы. Минем гөманымча, кечкенә чагында шушы китапны укып, җыламыйча үскән ирләремез вә хатыннарымыз сирәктер» *. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның бу сүзләрен уйгур, үзбәк, төркмән, төрек, әзер- байҗан, казакъ, башкорт һәм башка халыклар да хаклы рәвештә кабатлый алырлар иде1 2. Көнбатыш «Ромео-Джульетта»сы һәм Көнчыгыш «Ләйлә-Мәҗнүн»е белән тиңлә¬ шерлек бу трагедия нигезенә шулай ук борынгы Гарәбстан вакыйгалары салынган, дип саныйлар. Әмма һәр халык аны үзенчә, үзе тормышын чагылдырган әсәр итеп сөйли, гасырлар дәвамында укый, күңелендә саклый. Кызганычка каршы, ул әле башка кайбер эпослар кебек чагыштырып, тирәннән тикшереп өйрәнелмәгән. 1876 елда Казанда Әхмәт Уразаев-Кормашиның «госманлы тарихларыннан күреп, җиңелрәк тел нугай вә казакъ лөгатенчә чыгарып, башыннан ахырынача чагыштырып карап, кыскарту юлы белән төзегән» әсәре «Таһир илә Зөһ¬ рә» басыла башлаган. Аны XIX гасыр ахырында — XX гасыр башында гомер сөргән Акылбәк Субал улы да үзе белгәнчә шигъри формада сөйләп биргән. Кормаши һәм Акылбәк акын әсәрләре Казан типографияләрендә 1879, 1888, 1888, 1889, 1891, 1895, 1896, 1896, 1897, 1898, 1902, 1905, 1905, 1907, 1908, 1911, 1914, 1915, 1917 елларда басылып, халык телендә таралган. 1 Тукай Г. Әсәрләр 4 томда, т. 4, Казан, 1977, 279 б. 2 Тохир ва Зухра. Тошкент, 1974, 7—47 бб. Шуның кебек төрле халыклар телендә күп тапкыр¬ лар чыгарылган бу дастанның кайбер басмаларын гына күрсәтеп үтәргә мөмкин: Р а д л о в В. В. Образцы... т. VI, 236—247 бб.; Пантусов Л. Образцы таранчинской народной литературы. Ка¬ зань, 1909, сс. 30—48; Молланепес. Зөһрә-Таһир. Ашгабат, 1940; laquette. G. T£ji bilS Zohra Eine osttiirklsche varlante der Sage von Tahir und Zohra. Lund-Leipzig. 1930 (немец теленә тәрҗемә¬ се белән); Gunnar Jarring. Materials to the knowledge of Eastern Turkl. Rund 1946. p. 3—34 (инглизчәгә тәрҗемәсе белән). Шагыйрь Фәтхи Бурнаш (1898—1946) тарафыннан язылган «Таһир-Зөһрә» драмасының әле дә татар сәхнәсеннән төшмәве һәм «Таһир-Зөһрә» дигән җырның хәзерге татар халык репертуарын¬ да күренекле урын алып торуы да әлеге дастанның ни дәрәҗәдә популяр һәм халыкчан булганын күрсәтә. •370
II. Биредә китерелгән текст Әхмәт Уразаев-Кормашиның «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» исеме белән Казанда 1917 елда чыккан китабыннан тулысынча күчереп бирелә. * Әсәр Ә. Кормашиның түбәндәге сүзләре белән тәмамлана. «Имде мин фәкыйрь пөртәкъсыйр > бу хикәяте гаҗибиянеI 2 госманлы таварихла- рыннан3 күреп, җиңелрәк телемез нугай4 вә казакъ лөгатенчә5 * чыгарып, «Бүз екет» нам • нөсхәмез7 кеби, мин әүвәлиһи ила ахириһи тәсхыйх вә мокабәлә кылып8, иҗаз тарыйкынча9 бер-ике телгә тәсныйф кылдым 10 II. Фәкыйрь мелла Әхмәт мелла Мөхәм¬ мәтзариф углы Уразаев әл-Кызылҗари, әл-Кормаши. Максудымыз, бәлки, үземездәй бүз балалар һәм олуг ага-энеләр укып хушнуд булыпп, мәзкүр 12 фәкыйрьне догам хәер илән яд кылмаслармы, дип өмит кылганым, бу гашыйкларның рухлары өчен бер фатиха өмидилә тәсныйф кылдым. Фи сәнәи 1879 карьяи Күшәр дә 13. Вә әлхәмделиллаһи раббил-галәмин. Тәммәт тәмам». III. Әсәрнең түбәндәге вариантлары бар: Беренче вариант В. В. Радлов тарафыннан 1960 елларда Саускан авылын¬ да Тубыл татарларыннан язып алынган «Образцы...» 274—286 битләр. Икенче вариант Татарстанның Тәкәнеш районы Тулбай авылында Мәгърифә Хәмидуллинадан язучы Ш. Маннур тарафыннан язып алынган. Машинкада 7 бит. ФФ, 1940, колл. 7, п. 1, сак. бер. 3. Өченче вариант Мордовия республикасы Темников районы Карай авылында Фатыйма Акбулатовадан (1868 елда туган) И. Надиров язып алган җыр вариантла¬ ры. ФФ, 1957, колл. 59, п. 4, сак. бер. 70. Тузан баскан тәнемне, туфрак баскан юлымны, Кайгы баскан күңелемне, ачылыр көн булырмы? Әй бәгъремнең парәсе, ике күзем карасы, Җаным сөйгән җан балам, күрер көнем булырмы? Дүртенче вариант Омск өлкәсе Тара районы Сәбәләк авылында Фәүзия Таштимеровадан (1908 елда туган) X. X. Гатина тарафыннан язып алынган. ФФ, 1967. Бишенче вариант Пермь өлкәсе Барда районы Икенче Әрҗән авылында Тәлгыя Буранголова дәфтәреннән Р. Ягъфәров «Таһир-Зөһрә» җыры дип, мондый ши¬ гырьләр язып алган. ФФ, 1972. Кара нәркәс күзләрең, балдан татлы сүзләрең. Кызыл гөлдәй йөзләрең күрер көнем булырмы? Кара болыт башымнан китәр көнем булырмы? Карагайлы кара урман үтәр көнем булырмы? Кайгыларның башымнан китәр көне булырмы? Михнәт китеп, рәхәтлек җитәр көнем булырмы? I Пөртәкъсыйр — кимчелеге күп. ’Хикәяте г а җ и б ә — гаҗәп хикәят. ’Таварих — тарихлар язылган китаплар. 4 Н у г а й — статар» мәгънәсендә. 5 Лөгать — сүзлек, сөйләм. •Нам- исемле. 7 Нөсхә — язма. ’Әүвәлиһи ила ахириһи тәсхыйх вә мокабәлә кылып — башыннан ахырынача чагыштырып карап, төзәтеп. ’Иҗаз тарыйкынча — кыскарту юлы белән. ’•Тәсныйф кылу — төзәтү. II Хушнуд булу — канәгатьләнү, рәхәтләнү. 12 Мәзкүр — аталган. 13 К а р ъ я и Күшәр — Күшәр авылы. 24* 371
Алтынчы вариант. Шуңа охшаш сүзләрне көе белән магнитофонга Төмән өлкәсе Тубыл районы Лайтамак авылында Сәрвәр Бәхтиевадан (1903 елда туган) Ф. Әхмәтова язып алган. Нота № 10. ФФ, 1971. Җиденче вариант. Татарстанның Арча районы Хәсәншәех авылында Гали Мәҗитовтан (1911 елда туган) Ф. Әхмәтова язып алган. ФФ, 1979. Сигезенче вариант. Татарстанның Тәтеш районы Олы Тархан авылында Рәхимә Андаевадан (1903 елда туган) 3. Сәйдәшева язып алган. Язып алучыда саклана. Тугызынчы вариант. Татарстанның Лениногорск районы Куакбаш авылын¬ да яшәүче Нух Галимовтан (1905 елда туган) М. Әхмәтжанов алып кайткан 36 битле иске кулъязма. ФА, колл. 39, сак. бер. 2811. Унынчы вариант. Чиләбе өлкәсе Коншак район үзәгендә Сабира Гайнет- диновадан (1907 елда туган) Р. Ягъфәров язып алган. «Китаптагыча сөйлимме? Кыскача сөйлимме? — дип сорый да кыска гына фабу¬ ланы сөйләп бирә. Бәетләреннән «Әй татарсыз, татарсыз»ны искә төшерә һәм Зөһрә: «Әйдәң, кызлар, йөгерешәек, энҗе-мәрҗән сибешәек»,— дигәнен әйтә. ФФ, 1978. Унберенче вариант. Мәскәү шәһәрендә яшәүче Мөхәммәтша Кәримовтан (1911 елда туган) әсәрнең кыскача эчтәлеген һәм берничә шигырен Ф. Әхмәтова язып алган. ФФ, 1980. 26. Шаһсәнәм һәм Гариб Төрки халыкларның күбесендә таралган һәм яратып укылган бу әсәр яңадан-яңа версияләрдә төрле чичәннәр тарафыннан иҗат ителгән. Аның төркмәннәрдә — 20, тө¬ рекләрдә— 11, әзербайҗаннарда — 9, үзбәкләрдә — 5, караимнарда—1, болардан баш¬ ка төрки булмаган халыклардан: әрмәннәрдә — 2, кабардиннарда — 1 һәм грузиннарда берничә варианты язылган һәм басылган булуы билгеле *. Татарлар исә матбугатта бу әсәр белән М. Ю. Лермонтовның беренче мәртәбә 1848 елда рус телендә басылган «Ашиг-Кериб» исемле әкияте аркылы гына танышканнар, дигәндә дә ялгыш булмас. Соңыннан ул күп телләргә, шул исәптән татарчага да тәрҗемә ителгән1 2. Әлбәттә, литография ысулы белән таралган төрек һ. б. телләрдәге кулъязмалар да бу якта йөргән булырга тиеш. «Шаһсәнәм»нең татар фольклоры һәм әдәбияты өчен генә түгел, бәлки башка халыклар өчен дә әһәмияте булырлык бер версиясе Казан университеты фәнни китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлегендә саклана. Аны 1880 елда шагыйрь һәм чичән Мәүлекәй Юмачиков иҗат иткән (туган елы 1834). Кулъязманың ахырында ул үз кулы белән «1880 нче елында 5 нче мартда кич берлән тәмам булды 10 сәгать 20 минутда» дип язып куйган. Элекке язма әдәбият һәм бәетчеләр традициясендә үз исемен ул болай дип белдергән: Догаңыздан фәрәмуш итмәңезләр ’, Хата йирен төзәтмәй китмәңезләр. Атымдыр Мәүлекәй бине Юмачык, Яулытор өязенеңдер, Тубыллык. Торагым Манжил илдәдер, Төмәнлек, Ул илдә күрмәдем һичбер яманлык. М. Юмачиков моннан башка «Салсал», «Сәет Баттал», «Нәүширван», «Тәминдар», «Карабәк», «Гөлжәмилә», «Дәрига кыз» һ. б. кыйссаларны Казанда берничә мәртәбә 1 Якубова С. Азербайджанское народное сказание «Ашыг-Гариб», cq. 9—14. 2 Ә м и р М. Төрек әкияте «Гашыйк Гариб». Казан, 1941. ’Фәрәмуш итү — оныту. 372
бастырган, «Җар-җар бәете», «Эрбет бәете», «Исерек хәлләре» кебек әсәрләр иҗат иткән. Казан университеты фәнни китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлегендә аның мәхәббәт лирикасыннан үрнәкләр дә бар (1405Т) >. «Шаһсәнәм һәм Гариб»не ул нинди дә булса берәр яисә берничә әсәрдән алып, шуларга таянып язуы хакында хәбәр итми. Әлеге хикәятнең төрле халыклар иҗатын¬ дагы вариант һәм версияләрен җентекләп тикшергән һәм чагыштырган С. Якубова хезмәтендә дә М.. Юмачиков әсәре характерындагы вариантлар китерелмәгән. Бу — бөтенләй үзгә, үзенчәлекле бер версия. Традицион сюжеттагы Мәгъшукларның бәхетле кавышу мотивы да биредә татар дастаннары рухында трагик мотивка әйләнгән. Улы Гариб кайтуы шатлыгыннан күрә башлаган сукыр ана биредә Мәҗнүн анасы кебек үк дөньядан китә һ. б. I. Бу әсәрнең текстын Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлегендә 1513Т шифры белән саклана торган кулъязмадан әдәбият белгече М. Гайнетдинов күчереп алган. * Искәндәр — «Бүз егет» дастаны искәрмәсен кара. * Җәмшид, Рөстәм — Фирдәүсинең «Шаһнамә» эпосы геройлары. 27. Бүз егет 1. Бу әсәрне Ленинград Көнчыгышны өйрәнү институты китапханәсенең кулъяз¬ малар бүлегендә А— 1547 шифры белән саклана торган кулъязмадан әдәбият белгече М. Гайнетдинов күчереп алган. «Бүз егет» дастаны Баһави исемле кеше тарафыннаан 1842 елда Уфа шәһәрендә «фарсы телендәге проза әсәрен шигырь белән, казакъ сүзләре катнаш татар теленә «тәрҗемә» итеп язылган1 2 *. 1870 елда В. В. Радлов томнарының берсендә казакъ телендә’, шулай ук казакъча 1976 елда4, 1969 елда нугай телендә5 һәм 1979 елда Уфада башкорт телендә6 басылып чыкты. Баһави кулъязмасының әлегә хәтле татар телендә басылмый ятуына бер сәбәп — 1874 елда Әхмәт Уразаев-Кормаши тарафыннан нигездә бу әсәргә якын һәм шул ук исемдәге дастан төзелеп, аның кат-кат басылуы һәм төрки халыкларда киң таралуы булса кирәк7. Ул, мәсәлән, Казанда 1875, 1877, 1881, 1886, 1889, 1893, 1895, 1896, 1898, 1900, 1901, 1903, 1904, 1906, 1908, 1911, 1916 елларда басылып чыккан. Моннан башка аны казакъ шагыйре Акылбәк Субал-улының, кумык телендә Әбү-Суфиян Акаевның да бастырганы билгеле. Кулъязманың теле үзгәртелмичә, кереш һәм кайбер дини-мистик карашлар чагыл¬ ган өлешләре кыскартып бирелде. * Бүз егет — төрки телләрдә бүз егет дип үсмерлектән үткән яшь егетләргә әй¬ тәләр. * Җавабы — шигъри сүзе, бәете, назымы мәгънәсендә кулланыла. * Гашыйк Кайгы — ярым легендар шагыйрь Әсән Кайгы күздә тотыла. 1 М. Юмачиков иҗаты һәм биографиясе әле өйрәнелә генә башлады. Аның турында мәгълү¬ матлар әдәбият белгечләре М. Гайнетдинов һәм Р. Әхмәтовның кулъязма хезмәтләреннән алынды. 2 Бу турыда кара: Гайнетдинов М. XIX йөз татар әдәбияты тарихына яңа материал¬ лар,— Китап: Татар теле һәм әдәбияты. Казан, 1977; Зарипов Н. Г. «Бузйегет» киссаһының Өфө варианты.— Китап: Башкорт әзәбиятының текстологияһы мәсьәләләре. Өфө, 1979. • Радлов В. В. Образцы... т. III, СПб, 1870, сс. 300—330- 4 Гашык-наме. Алматы, 1976. 21—87 бб. • Ногай халк йырлары. М., 1969. 47—66 бб. • Агидел, 1979, № 12; Башкорт халык иҗады. Эпос. Өсөнсе китап. Өфө, 1982, 201—269 бб. 7 Ә. У. Кормашиның «иҗаз тарыйкынча тәсныйф кылу» сүзе кайвакыт «ирекле тәрҗемә кылу» дип атала. Хәлбуки, сүзлекләр буенча аны «кыскарту юлы белән төзелгән» дип аңлатырга кирәк. 373
* Суда йөздем юл тапмай—бу юл кулъязмада юк. Ә. У.-Кормаши әсәреннән алынды. * Өзәңгенең уң ягын кискән икән — атка сул яктан менәләр. Уң якта өзәңге булмагач, егылу мөмкин. Әмма биредә өзәңге сурәт буларак алынганга охшый. * Кулъязмада алга таба «Зәйтүн» диелгән. * Искәндәр — Александр Македонский (безнең эрага хәтле 368—325 еллар), Маке¬ дон патшасы. Аристотель тәрбиясен алган. * Сөләйман — Давыт улы, б. э. х. 965—928 елларда яшәгән. Яһүд патшасы, пәйгамбәр. * Карун — дини мифлар буенча, гадәттән тыш бай кеше. Саранлыгы өчен аны бөтен малы белән җир йоткан дигән ышану халык иҗатына да кергән. * Гали — дүртенче хәлифә, 661 елда үлгән. Мәхәммәт пәйгамбәрнең якын туганы һәм кияве. * Шәрык дөньясында Искәндәр (Александр Македонский) әбелхәят — мәңгелек суы эзләп табар өчен дөньяны яулаган дигән риваять киң таралган. III. Бу әсәрнең вариантлары шактый күп. Кайчакта алар турыдан-туры Кормаши китабын күчереп алган кулъязмалардан торалар. Кайбер үзгәрешләре булганнары түбәндәгеләр: Икенче вариант. Татарстанның Мөслим районы Теләче авылыннан Зариф Мөэминов язып җибәргән. ФФ, 1939, колл. 10, п. 1, сак. бер. 4, тәрт. саны 150. Өченче вариант. Казан шәһәрендә яшәүче Касыйм Хәмзин тарафыннан языл¬ ган. ФФ, колл. 30, п. 1, сак. бер. 1, тәрт. саны 242. Дүртенче вариант. Горький өлкәсе Кызыл Октябрь районы Суыксу авы¬ лында Гайса Имаметдинов язып алган. ФФ, колл. 1, п. 1, сак. бер. 1. Әсәр ялгыш «Бәет» дип аталган. Бишенче вариант — Омск шәһәрендә яшәүче Таифә Хәсәнова тапшырган кулъязма. ФФ, 1969. Алтынчы вариант — Омск шәһәрендә яшәүче Факиһә Әсәдуллина күчереп тапшырган кулъязма. ФФ, 1970. Җиденче вариант — Омск өлкәсе Тара районы Хуҗавылда (Сеитовада) Гайшә Моратовадан (1883 елда туган) X. Гатина тарафыннан язып алынган. ФФ, 1968. Сигезенче вариант — Омск өлкәсе Усть-Ишим районы Эбаркүл авылында Зәйнулла Бакыевтан (1892 елда туган) И. Кадыйров һәм Ф. Урманчеев тарафыннан магнитофонга язып алынган җыр өзеге. МФФ, 1968. Җырда бу әсәрдә очрамаган юллар бар: Мин сине көттем җиһанда, Бүз егет, килә алмадың. Ничә тапкыр хат язсам да, урыныңнан кузгалмадың. Тугызынчы варианты Татарстанның Апае районы Шәмәк авылында Гыйф- фан Зиннуровтан Л. Җамалетдинов язып алган. ФФ, 1973. Бик кыскача гына эчтәлекне сөйләп биргән. «Ниндидер җырлар белән әйтелә ул, мөнәҗәт белән, назым диләр аны» дигәндә, хатыны берничә назымын көйләп биргән. Унынчы вариант—Татарстанның Арча районы Яна Ашыт авылында М. Әх- мәтҗановка Наил Г. (1938 елда туган) тапшырган кулъязма дәфтәр. Кормаши кита¬ быннан кыскартып алынган. Унберенче варианты Чиләбе өлкәсе Коншак районы Үзбәгәрәк авылында Нәгыймә Мөстәкыймовадан (1906 елда туган) Р. Ягъфәров магнитофонга язып алган. ФФ, 1978. 374
Кормаши әсәрен кыскача сөйләгән. Түбәндәге шигырен үзенчәлекле көе белән әйтә: Карлыгач карлыгачка жим бирде. Карендәш карендәшкә дим бирде. Ялгызлыкка төшептер моңлы башым, Мән ятып йөргәнемне кем белде. Уникенче вариант. Мордовия республикасы Темников районы Карай авы¬ лында Фатыйма Акбулатовадан (1868 елда туган) И. Надиров язып алган җыр вариантлары (көе белән җырлаган). ФФ, 1957. колл. 59, п. 4, сак. бер. 70. Кемне балам диярмен, кемне, балам, сөярмен? Син исемә төшкәндә янган утка көярмен. Ерак җиргә киткәндә күрми калдым үзеңне, Хәсрәт алды үземне, әй, сагынычлы җан балам,— кебек юллар бар. Унөченче вариант. Төмән өлкәсе Яркәү районы Сала авылында Фатыйха Әбдерәзәковадан (1907 елда туган) Ф. Әхмәтова тарафыннан язып алынган. Нота №№ 11, 12. ФФ, 1972.
ДАСТАННАРНЫҢ КӨЙ ҮРНӘКЛӘРЕ1 1. АЛЫПМӘМШӘН J = 1Z0 Мэр-н^Ән-сы- лу - ым , Мәр-н\ән- сы- лу- ым, —ф—и • • • • ,• N к .. . . .. гд к Ч гг / J . | g гп " \ Г\ 7 л* S С 7 Д? —J Д_ J—дх ■ jk ае, һай, көн- ләр, әй, үт- те төн- рәр9 сы-н,ә.р күз-ле дә то-зак- лар oy/1-ca, әй, _А ,■ > гтжД <Ъ у К - цу—J L Д) Д_ 6о - лыт-ны иө-к^е)- ләп тә о - чар - сын, ук, әй'. 7 Г1J J JU Кан-гыл ка- за/хи, әй, кун,-гыл на- сиы-ма, Зи~3&' 1 Дастаннарның көйләрен магнитофонга Ф. Әхмәтова язып алган, нотага 3. Сәй- дәшева салган.
Лөп-лөп басканда (й) аю мидең, әй? Шул зинданнарга килгән мидең, әй? Мәрҗәнсылуым, Мәрҗәнсылуым, Ай, һай, көнләр, әй, үтте төнләр, әй, Куга чуклардан күлләр килсә, әй, Сыңар күзле дә тозаклар булса, әй, Болытны йөкләп тә очарсың ук, әй? Каңгыл казым, әй, куңгыл кашыма, диде. 2. БҮРИХАН ) > 1* »— —г r J _Г~]1 —— - J J“j~j v j Г L 12_ГД _ . f я J £ - ■ ■ft 1/ — J W < иг*'—tjHI —i— —у—LeJ •—* ic бер ту- ra-ным бул-са и- де ер-лар и - де кар-шым-да. Бүрихан ул хан иде, башында тастар иде, Бүриханны үлтергәле түрә мыр(ы)зам кул бирде. Бүрекем юк башымда, туганым юк кашымда, Бер туганым булса иде ерлар иде каршымда. 377
3. КУЗЫ көрпә ?0 Курада куйлар мәңрәсә, Баян, Таң атканнарга ошайдыр, Баян. Курада куйлар мәңрәсә, Баян, Ач бүреләргә аш булсын, Баян. 4. СӘЙФЕЛМӨЛЕК J=ao Гашыйк булдым, күрер өчен өзелдем, Үлек идем, сине күргәч терелдем. 378
5. СӘЙФЕЛМӨЛЕК О J ат- и- ь5ц ча- ра сы ю*. Каш астында (й) кара(й) күзең сөзелер, Сине күр(е)сәм азиз җаным өзелер. Кашың белән күзеңнең арасы юк, Үзең сөйсәң, ат-инәң чарасы юк. 6. КАМБӘР 379
Беләзеге бар иде, беләзеге бар иде, Беләгенә тар иде. Шул беләзек барында Өч йөз Камбәр зар иде, диде. 7. КАМБӘР J= 6Э -А-Уг ■. и IS ■ г» ft- ■ F-" a ' JF һ ң ЛлJJ ЯГ Г Т)~7 . _ П'" > ' Г ДЬ L P һ 2 1 1 Г П 2 V и к ү i/ ... ү Нам-дәр га-рык dy-лып-ты? дәрь-я таш-ка ту-лып-ты, =Р~~Р р ~р- р- P'-p—p—J ;|| Хо-зыр, иа Оль -яс, ал- тын de-лә - ле-гең яз. иа Камбәр гарык булыпты, дәрья ташка тулыпты, Йа Хозыр, йә Ильяс, алтын беләлегез яз. Иа Хозыр, йә Ильяс, алтын беләлегең яз. 8. ЙОСЫФ КИТАБЫ J = 1OO М8 р р' -III р Р Р Р J1 Оәй - гам-бәр-не мәх-рум,мәх-зун кыл-уь/ң илл-ди. йагкуб әйдер, Йосыфымны нәтә җидең? Күлмәгене йыртмадың, бөтен куйдың? Нәманидән, халикъдан куркумадың? Пәйгамбәрне мәхрүм, мәхзүн кылдың имди. 380
9. ЙОСЫФ ВӘ ЗӨЛӘЙХА р" A J> - Л р р р I g >7 , Ой~ыр- кан dep га.-ж,еп дәш (Jo-сыер к үр- ди, Р Р р р Is р р-^р у р- „Гаэ-ви-ле ни?”- А - та-сын-дан co pap им- ди. Газиз Иосыф тәмам унбер яшәр иди, Якуб сәүги ойлыканда оер иди. Ойыркән бер гаҗәп дәш Йосыф күрди, «Тәэвиле ни?» — Атасындан сорар имди. 10. ТАҺИР ҖЫРЫ • = 100 rt<a pa Mdp-H\dH куц ла-рең,, ujo- ridp мэр дан о в~г' I лг i> i> J1 f?-rp pTg1^ СуВ -ла-реп,, кь!-аыл гол дэи иьылд рен, J J)-j- Р ТПНП 1*у-■ р&р кв-нем бу лыр-мы? К at-выл ал-ма
Кара мәрҗән күзләрең, шәһәр мэрдан сүзләрең, Кызыл гөлдәй йөзләрең күрер көнем булырмы? Кызыл алма йөзләрең, саф көмештәй сүзләрең, Гәүһәр-якут күзләрең күрер көнем булырмы? 11. БҮЗ ЕГЕТ йар-йар,пәй- гам-дәр-ләр хо-дай-нын, кар-шын-да-дыр,йар-йар.бе- р J j? J it рең а- па, de-рең н\из-нә,ку-шы-лып-сыз, йар-йар.Бе¬ -Q --Һ—а һ—һ—Ь—4) һ—b—fc.—һ Ь’ 17' 1 ~b” TT- Һ k Г* f Л F J* JT J* 4 J* J/ - 9 -M J (V Jj _J< Лу v_ 0■£'. w < 1 w • ■ ' 7 9 a Г r 1 fl " "• lib _ 1 • r рең аи-дыр^ое-рен, көн-дер,ку-шы-^ыП'СЬ13^ йар-иар. Бе¬ i’U Ik 'Л F t . V* ” ’ В Г !•’ ' 4 t В =—л I b у ч~ Jr Tk l> V * .it 9 - _ У .if - $ л J... Д'.. >? V’ _Й_ E . 4 7_ 7 n 4 ” 7 4 □ _ T ] _ T r. fr S Я1 -* и y v *■■ r" рең ал-ма, бе-рен, »өр-мә,те-зе-леп-сезч йар-йар.Бе- Л Л Л j Л pert, я-нут, 6e-рең rav-һәр,те-зе-леп-сез, йар-йар За¬ ■Д---Һ n IS b 4t b kr-£7—Ь fts "b-*. _Ld 7 S' ~ 1 Jr L О J LI IT. IT It Jr Я J7 J7 J/-r Ж 4/J J1 J* 1 n*-^' 7 ff W 9* 9* ft ' 9 9 «т ’ Y 9f •' • . M If 9 9 • I la. l ман а- хы-ры бул-га-ны-ча а^рурыл-ма-гыэ, йар-иар. Кольһү әлхәм сүрәсе коръәннең башындадыр, йар-йар, Пәйгамбәрләр ходайның каршындадыр, йар-йар. Берең апа, берең җизнә, кушылыпсыз, йар-йар, Берең айдыр, берең көндер, кушылыпсыз, йар-йар, 382
Берен алма, берең хөрмә, тезелепсез, йар-йар, Берең якут, берең гәүһәр, тезелепсез, йар-йар, Заман ахыры булганыча аерылмагыз, йар-йар, 12. БҮЗ ЕГЕТ j = £04 Куи-лар ки-леп мең~рә~сә, ку-зы-сы а-нын, юк чы-гар9 ^•зыкүз-ле дүэ е- rej dyy-ен-да юк чь>- rap. Сан-уу-гач ки-леп сай-уза-са, кы-зы-л(ы) гө-ле юк чы- rap, i J) 11 л э Л р 'р i=j=g яы-зыл гөг-дәи оуэ е-гег бу у- ен-ра юк чы-гар. Куйлар килеп мәңрәсә, кузысы аның юк чыгар, Кызыл гөлдәй Бүз егет бу уенда юк чыгар. Сандугач килеп сайраса, кызыл (ы) гөле юк чыгар, Кузы күзле Бүз егет бу уенда юк чыгар.
ЭЧТӘЛЕК Татар халык дастаннары. Флора Әхмәтова 5 Алыплар турында хикәятләр 1. Мешәк Алып 29 2. йәстәй Мөңке 35 3. Кадыш Мәргән 40 4. Кара Күкел 45 5. Алыпмәмшән 49 6. Алтаин Саин Сүмә 53 7. йиртөшлек 69 8. Ак Күбәк 81 9. Күр улы 89 Тарихи дастаннар 10. Җик Мәргән 94 11. Мәргәннәр җыруы 98 12. Урак белән Мамай 99 13. Бүрихан 101 14. Хикәяте Гыйса угылы Амәт . 102 15. Картлар җыруы 106 16. Чура батыр хикәяте .... 108 17. Аерылу җыруы 119 Мәхәббәт дастаннары 18. Түләк . . , . 123 19. Кузы Көрпә 136 20. Кузы Көрпә белән Баянсылу . 146 21. Сәйфелмөлек 151 22. Камбәр 158 23. Иосыф китабы 163 24. Ләйлә белән Мәҗнүн .... 174 25. Таһир белән Зөһрә 206 26. Шаһсәнәм һәм Гариб .... 248 27. Бүз егет 275 Искәрмәләр 335 Дастаннарның көй үрнәкләре 376 ТАТАРСКОЕ НАРОДНОЕ ТВОРЧЕСТВО ДАСТАНЫ (на татарском языке) Художнигы И. Субаев. Художество редакторы Р. Шэмсетдинов. Техник редакторы С. Әхмэтҗа-- нова. Корректорлары М. Мирсалихова, И. Хәнипова. ИБ № 2930. Наборга бирелде 30.10.83. Басар¬ га кул куелды 24.07.84. ПФ 01094. Формат 70Х90'/ц. Типография кәгазе № 2. Гарнитура литера¬ турная. Печать высокая. Якынча басма табагы 28,1+форзацы 0,3. Уел. кр. отт. 29,6. Учетн.-изд. табагы 28,5+форзацы 0,3. Тираж 11 000. Заказ 3-604. Бәясе 2 сум 30 тиен. Татарстан китап нәш¬ рияты. 420084. Казан, Бауман ур., 19. Татарское книжное издательство. 420084. Казань, ул. Бау¬ мана, 19. Татарстан АССР Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре дәүләт комитетының Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинаты. 420084. Казан, Бауман ур., 19.