Текст
                    -axw
Фи адлаи
Каш
м
Болтлр


rr ~*-4 ** «‘jAj » J»1? 4- f« «Л.11 f^Ll JfbJ v£-b. J, I J.l„ •A* **'■>• -r*t« *-*t' *4» ^)«uJ «—; - (yU. «Ijj •>«Az > ••*—L**-v» «j— • ‘u. j <ri. jj, «,,, jJj1* «Л* «'j-il. dL Jv?, ^1,1 «.^ ., j,— _,, uj> A.Jy,, JJJ_. ^.t "k U-”1* ■■-“*•- •:■* W4~= «L- JL. Ji e!« .1. JI *-",J vO^«4* oJIij ^*,*э (jl^* «Ъ1>Д J .i л I t«JAr^jL >j 0L O1«.U mJ,.»* JJ и - ju-i Г **4U. •*/*!• ^jljLU. j’j «»J j«.U Ab _». VJJ Al, ^i. Ju_bli ek,, «х^х ^‘Ц ь1-*^1 Л1 ,x~,l v~ Jfi , ^uij »_,J, *bx- J> JAJ— r“ viJ-L J/a J. ,- J <Z «Л*-> JA<I<X «AH JjU-l 6i, aJa W JiU, A-,^,1 >z—, j.. ^lijIjLI 41,1 J4' Ji j4 j-’ <x > «И-» v-i Mi,!A Jjf и Jll •u-ibj A-l ^ti «*>. ,LI A-я jJif o,iu. ^JU,J ^.uti u’j J*X A-J-JI, AX.J M«>Li Ji aAj ij-i—~ «Л“ *- «rJ- J kj» jb-l u-tij kt?4. Ai JU Ji Ljl >jj., kiiljT «b- o^=.| >J,1 i,U, ^l., j? «*>!* «i^i» A*! Ji«* Jo>*«LA.«,J *»x*’ ->4Л« LX «’-*• LX •’jf •»>- „i«x uAJ LX bL JAf J, ^JJf AiJ^K ш J,«u >J u,1 L ,u. .> .^i. M J«- Лъ jljAlj jy JjiJJ u>... Mv-i JIuaIJ «:-jC! ^яа ^гикгааааазаззсйсзпзЬай . 1йй1 1ЖЖ c * •• V MJrV «&&£ <Уйй$?Й®1^3^*Э'», ^.«11 «_„ JA, J> J*r' J >-*' J-l' |-J' jjj VjL Ji «Ji «a.*ull£t a.^. au_-,Ju.1;. JUt, ^L J^J, J-ЛЛ «Ы» "JW *-» 4- w'x J, *U« wM *-j-*", -*<“> «4 ,’J* «ЛЛХ" 4^*» jkx ji>» <a»>b >«-i^«-A -Ы-, *_l UiJLi tit JWj kiyUi pL! ^,Jx AJ*jX Л J* fcji’je V*A< uH*' ** Jj" t-'** “**i X? J«s»i ‘r'f^ **4* «» )>>£• J^\ mJCjj Л«-»а •>* Л» «А» J«s-w u^i *nirf v4*- J-^x *-x> )*r“ -‘t 4-Jx i~«- 41 к4Г»-^.к w>*l UjU-bb-txAA*^ JU' +*” ICA jy «А CH-M» ?»' C-'»•»>- Л’-* x* JA> II 1Ц 1U Лй
СССР ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕНЕҢ КАЗАН ФИЛИАЛЫ Г. ИБРАҺИМОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ТЕЛ, ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ТАРИХ ИНСТИТУТЫ ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ MIWA’W W ЭХВЙЛМ ХАЗЯН ВЗ БОЛГАР (КАЗАН ҺӘМ БОЛГАР ХӘЛЛӘРЕ ТУРЫНДА ФАЙДАЛАНЫЛГАН ХӘБӘРЛӘР) КАЗАН ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ 1989
ББК 6^|(2Р-Тат) Китапны тәрҗемә итүче һәм төзүче ХӘЙРУЛЛИН Ә. Н. Искәрмәләрне ХӘЙРУЛЛИН Ә. Н., АЛИШЕВ С. X., китаплар исем¬ леген ХӘЙРУЛЛИН Ә. Н. төзеде Китап басмага проф. АБДУЛЛИН Я. Г. җитәкчелегендә әзерләнде. Редколлегия проф. АБДУЛЛИН Я. Г. (җаваплы редактор), проф. ГЫЙЛЬМА- НОВ Җ. И., тарих фәннәре кандидаты АЛИШЕВ С. X., филология фән¬ нәре кандидаты ГАЙНЕТДИНОВ М. В., тарих фәннәре кандидаты -■* -ӘМИРХАНОВ Р, Г;;'философия фәннәре кандидаты ӘМИРХАНОВ Р. М. Нәшрият редакторы ЗИЛЯЕВА Р. Ә. Рәссамы Татарстанның халык рәссамы ХАҖИӘХМӘТОВ Т. Г. Китапта БӘШИРОВ 3. Г. фотолары файдаланылды. Мәрҗани Ш. Б. М90 Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Ка¬ зан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хә¬ бәрләр). Кыскартып төзелде.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1989.— 415 бит, рәс. белән. ISBN 5—298—0009—6 Бер томлык бу китап —XIX йөзнең мәшһүр татар галиме, тарихчы, философ һәм мәгърифәтче Ш. Мәрҗанинең «Мөстә- фадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») исемле танылган тарихи ике томлык хезгиәтенең кыскартылган басмасы. Әсәр халкыбызның борынгы заманнардан алып XIX йөзнең икенче яр¬ тысына кадәр булган тарихын, мәдәният һәм иҗтимагый фикер тарихын өйрәнү өчен бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалт¬ маган кыйммәтле чыганак булып тора. Китап тарихчыларга һәм киң катлау укучыларга тәкъдим ителә. 0503020300—175 М М132(03)—89 9—89 ББК 63.3|2Р-Тат] ISBN 5—298—0009—6 g) Татарстан китар нәфрияты, 1989,
КЕРЕШ СҮЗ Татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер тарихында күренекле гарихчы-галим, фикер иясе һәм философ Шиһабетдин бине Баһавет¬ дин әл-Мәрҗани тирән эз калдырды. Танылган рус галиме академик В. Бартольд аны: «Татарлар арасында прогрессив агымга нигез салу¬ чы...» 1 — дип атады. Чыннан да, ул, беренчеләрдән булып, социаль- мономик, көнкүреш һәм идеологии мөнәсәбәтләр өлкәсендә урта гасырлардан бирле яшәп килгән тәртипләргә һәм торгынлыкка кис¬ кен каршы чыкты, татар халкын артталыкка һәм бөлгенлеккә дучар итүче тәртипләрне көчле тәнкыйть утына тотты. Татарлар арасындагы мәгърифәтчелек хәрәкәтенең мәшһүр вә¬ киле Ш. Мәрҗани 1818 елның 16 январенда Казан артындагы Ябын¬ чы авылында рухани гаиләсендә дөньяга килә. Тиздән аның әтисе Ташкичү авылы имамы була һәм анда зур мәдрәсә ачып җибәрә. Өнә шул уку йортында Ш. Мәрҗани белем серләрен өйрәнә башлый. Бала вакытында ук ул кызыксынучан, игътибарлы булуы белән аеры¬ лып тора, дәрестә бирелгән белем белән генә чикләнеп калмый, бик күп өстәмә әдәбият та укый. 17 яше тулгач, Ш. Мәрҗани әтисенә шәкертләрен укытуда булыша башлый. Егермегә җиткәч, булачак мәгърифәтче галим укуын дәвам итү өчен Бохарага китә һәм анда танылган мөдәррисләрдән дәрес ала. Бохарада 5 ел булганнан соң, белемен тирәнәйтү максаты белән Сәмәркандка юнәлә. Анда ул «Шәрдар» мәдрәсәсенә урнаша һәм бө¬ тен көчен куеп шәһәр казые Әбү-Сәгыйдь бине Габделхәй әс-Сәмәркан- динең төрле фәннәрдән китаплар туплаган бай китапханәсендә шө¬ гыльләнә. Ике елдан соң Ш. Мәрҗани яңадан Бохарага кайта һәм ул вакытта яхшы ук танылган «Мир гарәб» исемле мәдрәсәдә белем алуын дәвам итә. Бохарада һәм Сәмәркандта булган елларында Ш. Мәрҗани, мө- ' селман дине тәгълиматыннан тыш, гарәп һәм фарсы телләрен ныклап өйрәнә, фәлсәфә һәм тарих фәннәрен җентекләп үзләштерә, мате¬ матика белән, бигрәк тә геометрия һәм астрономия белән шөгыль¬ ләнә. Биредә ул әл-Фараби, әл-Бируни, Ибне Сина, Ибне Рөшд, ел- Кинди, әл-Мөгарри һәм Ибне Халдун кебек мәшһүр фикер ияләре¬ нең мирасын өйрәнә, шәрыкнең Сәгъди, Фирдәүси, Хәй ям, Нәзои ! Бартольдов. В. Сочинения, т. VI, М., 1966, с. 133.
Ш. Мәрҗани бу йортны 1858 елда үзе төзетеп, шунда 1889 елга кадәр яшәгән. Каюм Насыйри урамы, 10 йорт. кебек атаклы шагыйрьләренең әсәрләре белән һәрьяклап таныша. 1849 елда туган якларына әйләнеп кайткач, Ш. Мәрҗани Казан шәһәренең беренче мәчетенә имам һәм аның каршысындагы мәдрә¬ сәгә мөдәррис итеп билгеләнә. Биредә ул үзен тулысынча укыту һәм фән эшенә багышлый, мәдрәсәнең эш тәртибен рәткә салырга һәм анда уку-укыту эшләренең торышын үзгәртергә тырыша. Аның дәресләре материалны анализлауның тирәнлеге, фәнни мәгълүматлар¬ га бай булуы белән аерылып тора. Мөселман уку йортлары өчен тра¬ дицион булган фәннәрдән тыш, ул тарих, география, математика, астрономия буенча да яхшы ук белем бирә, укучыларны Көнчыгыш шагыйрьләренең һәм фикер ияләренең әсәрләре белән таныштыра. Илебезнең университет үзәкләреннән берсе булган Казанда яшәү Ш. Мәрҗанигә алдынгы рус культурасы һәм иҗтимагый фикере бе¬ лән якыннан танышу өчен дә зур мөмкинлекләр ача. Ул А. Казем Бек, В. Радлов кебек Көнчыгышны өйрәнүче күренекле галимнәр һәм университет профессоры И. Готвальд белән якыннан .аралаша. Үзенең шәкерте һәм фикердәше, башкала университетында эшләүче X. Фәез- ханов аркылы Петербург ориенталисты В. В. Вельяминов-Зернов бе¬ лән бәйләнешкә керә. Бу бәйләнешләр һәм Казан университеты га¬ лимнәре белән һәрдаим аралашып тору аңа рус һәм Көнбатыш фән¬ ни фикеренең уңышлары белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Ш. Мәрҗанинең фәнни-иҗади эшчәнлеге Бохарада укыган вакы¬ тында ук башланып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам итә.
Киң карашлы галим буларак, ул фәннең күп тармаклары белен кы¬ зыксына. Безнең күз алдыбызга Мәрҗани киң мәгълүматлы фило¬ соф, әдәбиятчы, тел белгече, тарихчы буларак килеп баса. Ул шулай ук археология, этнография, нумизматика, астрономия, география, А'.едицина тарихы һәм фармокология, музыка һәм сәнгатьнең башка терлсре белән дә кызыксына һәм алар хакында, татарлардан беренче буларак, тирән мәгънәле һәм төпле фикерләр әйтеп калдыра. Ш. Мәрҗани тарафыннан мәгърифәтчелек рухында 30 дан артык зур фәнни хезмәт язылган. Аның әсәрләре «фикер азатлыгын яклау, киләчәккә якты ышаныч һәм кеше акылына хөрмәт белән сугарыл¬ ган... Беренче юллардан алып соңгысына кадәр, алар фикер коллы¬ гына һәм аның үле традицияләр белән богаулануына каршы көрәшкә, кеше акылына салынган чылбырларны өзүгә, ватуга юнәлдерелгән идеяләр белән сугарылган» *,— дип яза Г. Ибраһимов. Ш. Мәрҗанинең иҗаты һәм эшчәнлеге татар иҗтимагый фикере үсешенә көчле этәргеч була. Татар мәдәниятенең күп кенә күренекле вәкилләре, шул исәптән К. Насыйри, Г. Тукай, ф. Әмирхан, Г. Ибраһи¬ мов, М. Акмулла, Н. Думави, Г. Мокрый, үз әсәрләренең шактый юл¬ ларын аның якты образын һәм иҗади мирасын тәкъдир итүгә ба¬ гышлыйлар. Мәгърифәтче галимнең мирасы һәм эшчәнлеге аның тууына 100 ел тулу уңае белән 1915 елда Казанда басылган зур күләмле «Мәрҗани» җыентыгында киң тасвирлана. (Мөселман ел исәбе — һиҗри белән исәпләгәндә, Ш. Мәрҗанинең тууына 100 ел 1915 елда тула. Шуңа күрә аның юбилее шул елда үткәрелә. Милади белән исәпләгәндә, 1918 елга туры килә.) Октябрь революциясеннән соң да Мәрҗани иҗатына игътибар кимеми. Биредә Г. Ибраһимовның «Каюм Насыйриларның тарихи урыннары.-», («Каюм Насыйри мәҗмугасы», Казан, 1922) дигән күләмле әсәрен һәм башка хезмәтләрен, Г. Сәгъдинең «Татар әдәбияты тари¬ хы» (Казан, 1926) китабын аерып күрсәтергә кирәк. Аларда Ш. Мәр¬ җанинең иҗаты һәм эшчәнлегенең тарихи шартлары өйрәнелә һәм татар иҗтимагый фикер тарихында аның тоткан урыны күрсәтелә. Озакка сузылган тынлыктан соң, 60—70 нче еллардан башлап, Ш. Мәр¬ җанинең иҗат мирасы тикшеренүчеләрнең игътибарын яңадан җәлеп итте. 1964 елда матбугатта С. Кудашның «Яшьлек эзләре буйлап» исемле китабы басылып чыкты. Бу китап XIX йөзнең икенче яртысын¬ да барган идея көрәшендә Ш. Мәрҗанинең ролен ачыклауда, һич¬ шиксез, зур әһәмияткә ия булды. Мәгърифәтче галимнең татар мәдә¬ нияте тарихында хакыйкый урынын билгеләүдә күп кенә материаллар туплзп, зур кереш сүз язып китап чыгарган X. Хисмәтуллинның өле¬ шен басым ясап күрсәтү шулай ук урынлы булыр. Ш. Мәрҗанине өйрәнүдә Я. Абдуллинның «Татарская просветительская мысль» (Ка- 1 Аң, Казан, 1945, № 1, 14 б. 7
Ш. Мәрҗани 1880 елдан 1889 елга кадәр укыткан мәдрәсә. Зәйни Сол¬ тан урамы, 6/15 йорт. вань, 1976) исемле монографик хезмәтендә яңа мөһим адым ясалды. Биредә аның иҗат мирасы һәм эшчәнлегенең мәгърифәтчелек харак¬ терында булуы ачып бирелә, фәлсәфи һәм социологик карашлары тикшерелә, мөселман догматизмына, фанатизмга, схоластикага һәм катып калганлыкка каршы көрәштә аның рационалистик философия¬ сенең роле ачыклана. Галим буларак, Ш. Мәрҗани мирасының шактый өлешен тарих буенча язылган әсәрләр алып тора. Мәгърифәтче галим иҗатының бу ягы да тикшеренүчеләр игътибарыннан читтә калмады. М. Госма- новның «Источник книги Ш. Марджани «Мустафад аль-ахбар фи ахва- ли Казань аа Булгар» («Очерки истории Поволжья и Приуралья» диген китапта, Казань, 1969 вып. 2—3, стр. 144—155) һәм «Мәрҗани турында берниче сүз» (Казан утлары, 1968, № 1) исемле мәкаләләрендә мәгъри¬ фәтче галим әсәрләренең тарихи чыганак буларак әһәмияте ачып салы¬ на. 1981 елда Казанда М. Юсуповның «Шигабутдин Марджани как исто¬ рик» исемле китабы басылып чыкты. Биредә Ш. Мәрҗанинең тарихи карашларының формалашуы, аларның үзенчәлекләре һәм эчтәлеге өйрәнелә. Бу хезмәттә шулай ук мәгърифәтче галимнең тарих буенча хезмәтләре төрле яклап анализлана һәм аның тарих фәненең теоре¬ тик мәсьәләләре буенча күпкырлы эшчәнлеге ачыла. С. Алишевның 1986 елда Казанда басылып чыккан «По следам минувшего» исемле китабында Ш. Мәрҗанинең тарихи әсәрләре буенча әйтелгән фикер¬ ләр дө игътибарга лаек. 8
Ш. Мәрҗанинең тарих буенча язган беренче әсәре «Горфәтел- хевакыйн ли-гарфәтил хавакыйн» («Хаканнарны белү өчен алар ку¬ лындагы кабиләләр тормышыннан бер өлеш») дип атала, Бохара- да укыганда язылган бу хезмәттә IX—XI гасырларда көнчыгыш Төр- кестанда яшәгән уйгур ханлыкларындагы хәлләр тасвирлана. «Вафийятел-әслаф вә тәхийятел-әхлаф» («Элгәрләрнең некрологлары һем аларның киләчәк буыннарга бүләге») исемле җиде томлык хез¬ мәтен эшләүгә ул бөтен гомерен диярлек сарыф итә. Бу иҗат фәнни- фөлсәфи һәм сәнгать фикере тарихына, аның иң күренекле вәкиллә¬ ренең тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган. Ш. Мәрҗани 1877 •лда Казанда оештырылган Бөтенроссия археология, тарих һәм этнография җәмгыяте съездында чыгыш ясый һәм аның чыгышы 1834 елда әлеге съезд материаллары җыентыгында татар һәм рус теллә¬ рендә «Гыйлаләтез-заман фи тарихи Болгар вә Казан» («Болгар һәм Казан тарихын томалаучы вакыт пәрдәсе») исемле зур күләмле мәка¬ лә булып басылып чыга, һәм, ниһаять, ул ике томлык «Мөстәфадел- әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») китабын язып төгәлли. Тарих фәне мәсьәләләренә Ш. Мәрҗанинең «Мөкаддимәте китабә «Вафийятел-әслаф вә тәхийятел-әхлаф» («Элгәрләрнең некро¬ логлары һәм аларнын киләчәк буыннарга бүләге» китабына кереш») исемле китабында да зур урын бирелгән. Матбугатта 1883 елда гарәп телендә басылган бу хезмәтендә галим фәннәр системасында тарих¬ ның урынын, аның кешеләр тормышындагы ролен һәм әһәмиятен ачып бирә, тарихи тикшеренүләрнең методологик мәсьәләләрен яктырта. Бу мәсьәләләр «Мөстәфадел-әхбар...»ның кереш өлешендә дә карала. Тарихның фәннәр системасындагы урынын билгеләп, Ш. Мәрҗани болай дип яза: «Бел, ул [тарих] — хикмәтләр диңгезенә чумган чын һәм башка фәннәрне дә үзара бәйли торган хөрмәткә лаек фән» *. Тарих фәненең җәмгыять тормышындагы ролен һәм әһәмиятен күр¬ сәткәндә дә шундый ук югары бәя бирә. Тарихка ул «тормыш мәктә¬ бе итеп карый һәм аның гаять зур танып-белү һәм тәрбияви әһәмияте барлыгын ассызыклап күрсәтә»2. Аның күз алдында тарих — ул урта гасырчылык идеологиясенең өстенлегенә, торгынлыкка һәм катып калганлыкка каршы көрәш коралы. Шул ук вакытта ул көн тәртибенә куелган иҗтимагый үсеш мәсьәләләрен хәл иткәндә дә мөһим таяныч ролен үти. 1 Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1897, 2 т., 3 б. (Алга таба китап исеме кыскартып алына.— Ред.) ’Абдуллин Я. Г. Татарская просветительская мысль. Казань, 1976, с. 212. » 9
«Мөкаддимә...» исемле китабында, тарих фәненең предметын бил¬ геләп, Ш. Мәрҗани болай ди: «Тарих фәне халыкларның үткәнен, югалган буыннарны һәм аларның үзара көрәшләрен өйрәнә, исемнәр¬ не, кушаматларны, титулларны, нәсел агачларын (шәҗәрәләрне) һәм тарихи шәхесләрнең портретларын барлый һәм ачыклый. Ул шулай ук аларның тоткан юлларына һәм эшләгән эшләренә бәя бирә, әгәр алар моңа лаек булсалар, ул эшләрдән үрнәк алырга һәм аларга ия¬ рергә өнди. Тарих ул әлеге шәхесләрнең белем дәрәҗәләрен һәм аларның нинди фәнни һәм сәнгать әсәрләре тудыруларын ачыклый. Ул шулай ук теге яки бу халык яки кабиләнең нинди һөнәр һәм оста¬ лыкларга ия булганлыгын күрсәтә. Ул шулай ук кабиләләр, халыклар һәм буыннар алмашынуы, хөкемдарлар көндәшлеге турындагы фән булып тора» '. Әлеге бәяләмәдән Ш. Мәрҗанинең тарихны шактый киң күзаллавы, аны халыкларның үткәнен һәм җәмгыять тормышында булып узган вакыйгаларны өйрәнүче, буыннар алмашынуы, белем, осталык һәм һөнәр үсүе турында сөйләүче фән итеп каравы күренә. Шул ук бәяләмәдән тарих фәнен аңлауда аның тарихи һәм сыйнфый чикләнгәнлеге дә күренә. Бу бәяләмә тарихчы тикшерергә тиешле төп нәрсәне — социаль-экономик үсеш мәсьәләләрен читләтеп үтә. Ш. Мәрҗани халыкларның үткәнен өйрәнүне тарихи тикшеренүнең максаты дип саный. Ләкин халык аның өчен фәкать тикшеренү объекты гына булып кала, тарихи процесс субъекты буларак аның роле күренми. Ул рольне, Мәрҗани фикеренчә, мәшһүр шәхесләр үти, һәм тарихчының вазифасы шулерның эшчәнлеген тикшерү һәм бәя бирүгә кайтып кала. Тарих фәнен шул рәвешчә аңлавы Мәрҗанинең тарих буенча язган әсәрләренең характерын да билгели. Аларда ул, нигездә, хәрби- сәяси тарихны һәм белемнәр үсеше тарихын яза. Аның әсәрләрендә хөкемдарлар, гаскәр башлыклары, акыл ияләре — философлар, га¬ лимнәр, шагыйрьләр, дин эшлеклеләре һ. б. ш. төп катнашучылар булып торалар. Мөселман Көнчыгышының тарихчы галимнәре күрсәт¬ кән төп хезмәт Ш. Мәрҗани тасвирлавынча түбәндәгеләргә кайтып кала: алар «заманнар турында тулы хәбәр бирү һәм кешелек җәм¬ гыятенең хәлен аңлату теләге белән мәмләкәтләр, хәлифәләр, патша¬ лар, галимнәр, суфиларның төрле катлаулары хакында, борынгы акыл ияләренең тоткан юллары, аларның табигатьләре һәм көнкүрешләре турында, фән һәм һөнәр ияләре, сугышлар һәм баш күтәрүчеләр тари¬ хыннан күп хәбәрләр тупладылар»1 2. Мәрҗани үзе дә тарихи процесс¬ ны шушы традиция кысаларында яктырта. Шул ук вакытта Ш. Мәрҗанинең тарихи процессны болай берь¬ яклы яктыртуының мәгълүм сәбәпләре дә бар, алар ул яшәгән та¬ 1 Мәрҗани Ш. Мөкаддимәте китабә «Вафийятел-әслаф вә тә- хийятел-әхлаф». Казан, 1883, 265 б. 2 Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар..., 1 т., 3—4 б. 10
рихи шартларга бәйле. Тарихи шартлар нәтиҗәсе буларак, XIX йөз- рус историографиясендә дә нәкъ менә хәрби-сәяси характердагы тарихи әсәрләр өстенлек алды. Ш. Мәрҗанинең тарих буенча язган әсәрләре, үзләренең тарихи һөм сыйнфый чикләнгәнлекләренә һәм бик үк эзлекле булмауларына карамастан, тарихи үткәнне танып-белүдә үз чоры өчен шактый әһә¬ мияткә ия булды, милли историографияне үстерүдә һәм татарлар арасында тарихның фән булып урнашуында мөһим роль уйнады. Тагын шуңа да игътибар итәргә кирәк, бөек кешеләрдә Ш. Мәрҗани¬ нең игътибарын беренче чиратта гаскәр бзшында тору яки идарә итү сәләте кебек сыйфатлар түгел, ә укымышлылык, белем киңлеге, халык бәхете турында кайгырту, көр күңеллелек, мәрхәмәтлелек, юмартлык кебек сыйфатлар җәлеп итә. Болар, әлбәттә, аның тарихи карашлары гуманистик эчтәлектә булуын күрсәтә. Ш. Мәрҗани тикшеренүләрнең объективлыгы тарих фәненең төп методологик принцибы булуын әйтә. «Тарихчының вазифасы,— дип яза ул,— үзе хәбәрдар булган һәм игътибарга лаеклы сүз һәм хәбәрләрне арттырмый һәм киметми, ничек бар шулай китерү, эчтәлегенең төп өлешен төшереп калдырмыйча һәм берәүнең файдасына яки зарары¬ на тарафдар булмыйча аңлатып бирү. Булганны — яхшымы ул, яман¬ мы — ничек бар шулай бәян итү» *. Димәк, тарихчының тарихи дөрес¬ лектән чигенергә хакы юк. Ул вакыйгаларны булганча тасвирларга һәм субъективизмга яки берьяклылыкка юл куй наска тиеш. Ләкин, шул ук вакытта, тарихи вакыйгаларны һәм фактларны объектив тасвирлау, Мәрҗани фикеренчә, алар турында гади генә сөйләп бирү түгел, ә, барыннан да элек, аңлатып бирү. Тарихчы вакыйгаларның һәм факт¬ ларның асылын ачыкларга, алар арасындагы бәйлелекне күрсәтергә тиеш. ' Тарихи тикшеренүләрдә объективлык принцибын алга куюы, барлык вакыйга һәм фактларны тулысынча колачлау һәм аларны төрле яклап тикшереп бәяләү кирәклеген күрсәтүе Ш. Мәрҗанине үз вазифасына зур җаваплылык белән караучы галим итеп характерлый. Бу шул ук вакытта татарлар арасында тарихи фикернең һәм тарихи тикшеренү¬ ләрнең фәнни методологиясе барлыкка килү процессының мөһим факторы булып та тора. Ләкин Ш. Мәрҗанинең методологик позиция¬ сен өлгереп җиткән һәм эзлекле дип әйтеп булмый. Аның тарихи тик¬ шеренүләрдә объективлыкны таләп итүе объективизм белән бәйле һәм иҗтимагый күренешләргә сыйнфый якын килү кирәклеген күздә тот¬ мый. Бу исә үз чиратында аңа тикшерелә торган вакыйгаларга тулы, дөрес бәя бирергә комачаулый. Ш. Мәрҗани, тарихи анализ чыганагы буларак, еш кына болгар-татар кабер ташларына таяна. Ләкин ул үзенең методологик позициясенең йомшаклыгы аркасында бу кабер М ә р җ а н*и Ш. Мөстәфадел-әхбар.., I т., 5—6 б. 11
ташларының «феодаль класс идеологиясенең, җәмгыятьне сыйныфлар¬ га бүлү һәм мөселман дине руханилыгының роле көчәю белән бәйле өскорма факторның чагылышы» 1 икәнлеген ачып бирә алмый. Фәлсәфи планда Ш. Мәрҗанинең методологик позициясе нигезен¬ дә идеалистик эклектизм ята. Ул иҗтимагый үсешнең объектив за¬ кончалыкларын аңламый һәм материаль, социаль-экономик алшарт¬ ларны анализлау нәтиҗәсендә тарихи вакыйгаларны аңлатып бирүдән ерак тора. Дөрес, тикшеренүләр процессында ул татарлар арасында үз чорының фәнни белемнәре аз таралуга экономик шартларны да сәбәп итеп күрсәтә. Ләкин андый характердагы фикерләр төгәл бер система хасил итми һәм социаль-экономик строй иҗтимагый үсешнзң нигезе итеп каралмый. Иҗтимагый күренешләрне аңлатканда, экономик шарт¬ лар белән беррәттән, ул сәяси, әхлакый, дини мөнәсәбәтләр, тормыш¬ ның географик шартлары, гыйлемнәр таралу, мәдәни йогынтылар турында сүз алып бара һәм шуның белән үзенең эклектик характерда¬ гы фактлар теориясе позициясендә торганлыгын күрсәтә. Җәмгыять тормышында төп рольне ул рухи факторларга бирә һәм аларның иң мөһиме рәвешендә кеше акылы продукты булган фән һәм гыйлем үсеше турында сүз алып бара. Әгәр фән һәм гыйлем үсеше җәм¬ гыятьнең чәчәк атуына, аның куәте артуга, экономик яктан алга китешкә һәм кешеләрнең бәхетле яшәвенә алып барса, фән һәм гыйлемнең артта калуы исә котылгысыз рәвештә җәмгыятьнең көч¬ сезләнүенә, экономик, сәяси һәм хәрби куәтнең юкка чыгуына китерә. Тарихи процесста атаклы шәхесләрнең ролен күтәрүнең теоретик- методологик нигезе булып нәкъ менә иҗтимагый үсешнең төп сәбәпләрен шулай аңлату ята да. Методологик күрсәтмәләренең нигездә идеалистик характерда булуына карамастан, Ш. Мәрҗани тарихи тикшеренү алымнары һәм чыганаклар белән эш итү турында тарихчы галимнәр өчен бик тә файдалы идеяләр күтәреп чыга. М. Юсупов билгеләп үткәнчә, Мәрҗа¬ нинең «тарихны тикшерү алымының үзенчәлеге телдән сөйләнгән, документаль тарихи-археологик, этнографик һәм башка күпсанлы чыганакларны файдалану белән бәйләнгән. Тулаем алганда, аңа киң күләм чыганакларны колачлап, шуларны өйрәнүнең төрле алымнарын куллану һәм анализлау, аларны тәнкыйди тикшерү хас» 1 2. Ш. Мәрҗанинең «чыганаклар белән эшләгәндә галим һәр нәрсәгә шикләнеп карарга тиеш» дигән принцибы да әһәмияткә ия. Ул игъти¬ барны чыганакларны тәнкыйди анализлау һәм бәяләү кирәклегенә юнәлтә. Тарихчы-галим буларак, Ш. Мәрҗанинең игътибар үзәгендә җирле крайның үткәне тора. Ул бик хаклы рәвештә татар халкының фәнни 1 Юсупов М. X. Шигабутдин Марджани как историк. Казань. , с. 134. 2 Шунда ук, 205 б. «2
тарихына нигез салучы булып санала. Татар мәдәниятенең күренекле аокиле Җ. Вәлиди аны «безнең Геродотыбыз» 1 дип очраклы рәвәшта генә атамый. Татар халкының фәнни тарихы үсешендә Ш. Мәрҗанинең ролей Р. Фәхретдинев тә бик югары бәяли һәм ул болай дип яза: «Мәрҗани хәзрәтләре Русия исламнары эчендә зоһур итмеш (күренгән) мөәр- рихләрнең (тарихчыларның) мөтәхассыйсларыннан (белгечләреннән) һәм дә ошбу сәнәгать (һөнәр) илә мәшгуль улан галимнәрнең имамна- рцннандыр. Моннан мөкаддәм (элек) Русия исламнары арасында тарих гыйльме илә иштигаль идүче галимнәр улдыгы безгә мәгълүм дәгел» 1 2 3. Әйтелгәннәр, әлбәттә, Ш. Мәрҗанигә кадәр татарлар арасында та¬ рихи белемнәр бөтенләй булмаган дигән сүз түгел. Танылган сәяхәтче- галим Г. Георги XVIII гасырда ук татарларның үзләренең тарихи үт¬ кененә зур кызыксыну белән караулары турында яза ’. Бу шулай ук klX йөз рус демократик интеллигенциясенең күренекле вәкиле П. Па¬ шино тарафыннан да билгеләп үтелә4. Татар халкы, әлбәттә, үзенең үткән тарихына битараф булмаган. Моңа татар гаиләләрендә гасырлар буена язылып барылган күпсанлы шәҗәрәләр һәм тарихи вакыйгалар турында шәхси китаплар читенә теркәлгән язмалар да шаһит булып тора. Шулай ук тарихи әсәрләр дә аз булмаган. Халык арасында «Дәфтәре Чыңгызнамә», «Дастан Аксак Тимер», «Татар елъязмасы» исе¬ ме белән танылган «Дастан фит-тарих» һәм башка кулъязма китаплар киң таралган булган. Ләкин тарих ул вакытта фән буларак формалашмый әле. Өстәвенә күп кенә тарихи әсәрләрдә дөреслектән ерак торган риваятьләр шактый урын ала, ә игътибарга лаеклы тарихи фактлар янәшәсендә төрле уйдырмалар тулып ята. Тарихны язу, кагыйдә буларак, төрки халыкларның бабасы саналган Нух углы Яфәстән башланып, аннан соң пәйгамбәрләр һәм беренче хәлифәләр тарихы белән дәвам ителеп, соңыннан гына авторлар җирле крайның тарихын язуга керешкәннәр. Тарихи үткәнне бозып күз алдына китерүне Ш. Мәрҗани кире кага һәм тарихи дөреслектән ерак торган әсәрләрне кискен, ләкин дәлилле тәнкыйть утына тота. Бигрәк тә Хисаметдин Мөслиминең «Тәварихы Болгария» әсәрен җентекләп анализлый. Бу китапны ул татар халкының чын тарихына бернинди мөнәсәбәте булмаган, ислам диненең талымсыз тарафдарлары уйлап чыгарган юк-бар уйдырмалар белән тулган һәм фәннилектән ерак торган әсәр дип саный. «Тарих буенча язылган хезмәтләр булып саналган шуңа охшаш дини-мистик 1 Вәлиди Җ. Татар әдәбиятының барышы. Оренбург, 1912, 47 б. 2 СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы архивы, 7 фонд, 1 тасвирлама, 19 эш, 31 б. 3 Георги Г. Описание всех в Российском государстве живущих народов. Т. 2., Пбг., 1799, с. 11—12. 4 Ш и н о П. А. (П. А. Пашиноның псевдонимы.— Ред.) Волжские татары. Современник, 1860, № 81, 82. 13
әсәрләрдән аермалы буларак, Мәрҗани үзе чын мәгънәсендә граж¬ данлык — дөньяви тарих барлыкка китерә, татар халкының үткәнен бернинди дини-мистик катламсыз, ачык тарихи мәгълүматларны тикшерү нигезендә өйрәнә» *. Җирле крайның тарихын өйрәнгәндә Ш. Мәрҗани чыганакларның тулы бер комплексына мөрәҗәгать итә. Гарәп авторларының әсәрлә¬ рен һәм Көнчыгыш сәяхәтчеләренең истәлекләрен әһәмиятле чыга¬ наклардан исәпли. Ш. Мәрҗани әсәрләре белән танышканда аның тарихи мәсьәләләрне эшкәртү процессында Ибне фазлан, Әбү Гали, Ибне Рустә, Ибне Хаукаль., Әбү Исхак әл-Истахри, әл-Мәсгуди (X га¬ сыр галимнәре), Әбү Хәмид әл-Гарнатый, Идриси, бертуган Гыйззетдин һәм Мәҗетдин Әбел-Хәсән Ибне әл-Әсирләр, Якут Хәмәви, Зәкәрия бине Мөхәммәд Казвини (XII—XIII гасыр галимнәре), Ибне Халдун, Ибне Баттута, Шәмсетдин әд-Димәшкый (XIII—XIV гасыр галимнәре), Ибне Гарәбшаһ, Ибне әл-Вәрди (XIV—XVI гасыр галимнәре) һәм башка Көнчыгыш авторларының әсәрләренә таянуын һәм аларны яхшы белүен күрәсең. Тарих буенча хезмәтләрен эшләгәндә Ш. Мәрҗани шулай ук рус елъязмаларыннан да файдалана. Мәсәлән: «Русия хөкемдары — Влади¬ мир исемле кеше кыпчаклар ярдәме белән болгарлардан салым алырга теләгәч, бер русияле хөкемдарына: «Боларның аяклары итекле, болардан без салым ала алмабыз, без чабаталы өстенә барыйк, безгә шулай кулай, дип әйтә»,— дигән бер риваять борынгы рус елъязма¬ сыннан алынган. Мәрҗанинең шәхси китапханәсендә рус тарихчы га¬ лимнәренең әсәрләре булганлыгы мәгълүм. Алар арасында Вельями- нов-Зерновның «Исследование о касимовских царях и царевичах» исем¬ ле китабы да булып, Мәрҗани аннан «Мөстәфадел-әхбар...»ның берен¬ че кисәгендәге «Кирмән шәһәрендә төзелгән Касимия дәүләте турын¬ да» дигән бүлекне язганда файдалана. Ләкин Ш. Мәрҗани җирле тарихны өйрәнгәндә барыннан да элек беренчел чыганакларга мөһим урын бирә. Тарихи дөреслекне торгызу максатында, ул борынгы акчаларга, ярлыкларга, телдән сөйләнгән һәм язма риваятьләргә, дәүләт эшлеклеләренең һәм аерым кешеләрнең хатларына, кабер ташларындагы язуларга, борынгы китапларның бит читләрендәге язмаларга, легендаларга һәм сөйләкләргә, аерым кеше¬ ләрнең тәрҗемәи хәлләренә һәм башка шундый күпсанлы беренчел чыганакларга таяна. Мондый мәгълүматларны җыяр өчен бик күп авылларны йөреп чыга. Сәфәрләр вакытында табылган борынгы әй¬ берләрне һәм борынгы китаплардагы мәгълүматларны ул бик җентек¬ ләп тикшерә һәм тәнкыйди бәяләмә бирә, Борынгы акчаларны өйрәнү нәтиҗәсендә аңа, мәсәлән, «язма чыганаклар буенча билгесез булган болгар ханнарының исемнәрен ачыкларга һәм аерым династияләрнең Абдуллин Я. Г. Татарская просветительская мысль, с. 214. 14
тәхеткә варис булулары хронологиясен билгеләргә»1 мөмкинлек туа. Рус галиме С. М. Шпилевский К. Ф. Фукс, X. Д. Френ һәм Ш. Мәрҗа¬ ни тарафыннан төзелгән болгар патшаларының хронологик исемлеген анализлаганда өстенлекне Ш. Мәрҗанигә бирә һәм: «Фуксның кулъ¬ язмасы татарлар явыннан соң бер Габдулланы гына күрсәтә, Шиһабет¬ диндә исә болгар патшаларының тулы бер тезмәсе бирелә» 1 2,— дип яза. * * * Бу басмада укучылар игътибарына мәгърифәтче галимнең җирле край тарихы буенча иң тулы һәм бай материалны туплаган «Мөстәфа- дел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исемле зур күләмле әсәренең кыскартылган варианты тәкъдим ителә. Тарихчы галим бу әсәренә бик зур әһәмият бирә һәм аны үзенең «гомер эше» дип саный. Вафатына ике көн калганда да, хәле бик авыр булуга карамастан, шәкертләренең берсенә телдән әйтеп шушы китапның аерым өлешләренә өстәмәләр яздыра һәм төзәтмәләр кертә. «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» әсәрендә, исе¬ меннән үк күренеп торганча, Ш. Мәрҗани болгар-татарларның тарихи үткәнен, аларның күрше халыклар белән мөнәсәбәтен яктырта. Әсәр¬ нең структурасы турында: «Бу китапны мәмләкәтебезгә руслар кер¬ гәнче һәм алар хакимлеге астына кереп калганнан соң булган ике төр¬ ле хәлгә карап ике бүлек итеп тәртип иттек» 3,— дип яза. Шушы күр¬ сәтмәгә тәңгәл китерелеп, әсәрнең беренче кисәгендә Идел буе Болгар дәүләтенең барлыкка килүе һәм үсеше тарихы яктыртыла, аның хө¬ кемдарларының исемлеге бирелә, халкына этник-мәдәни харак¬ теристика бирелә, андагы тормыш-көнкүреш һәм гореф-га¬ дәтләр, сәяси һәм мәдәни-идеологик мөнәсәбәтләр тасвирлана. Икенче кисәктә исә татар халкының рус дәүләте составындагы тормы¬ шы, крайны Иван IV яулап алганнан соңгы нәтиҗәләр яктыртыла, татарлар арасында аң-белем һәм мәгърифәт таратуның торышы, мо¬ ның белән шөгыльләнүче оешмалар тасвирлана. Бу кисәктә шулай ук галимнәрнең һәм зур укытучыларның тәрҗемәи хәлләре, аларның эш- чәнлегенә тәнкыйди анализ шактый урын алып тора. Ике кисәктә дә болгар-татарларның материаль һәм рухи культурасын характерлауга лаеклы урын бирелгән. Әсәрнең беренче кисәге матбугатта ике тап¬ кыр— 1885 һәм 1897 елларда, ә икенче кисәге 1900 елда басылып чыга. Китап болгар-татарларның тарихи үткәнен язуга багышланган бул¬ са да, аның эчтәлеге Болгар һәм Казан ханлыклары кысасыннан читкә 1 Юсупов М. X. Шигабутдин Марджани как историк, с. 137. ’Шпилевский С. М. Древние города и другие булгаро-та¬ тарские памятники в Казанской губернии. Казань, 1877, с, 40. 3 Мәрҗа нц Ш. Мөстәфадел-әхбар.., 1 т., 6 б. 15
Казанның Яңа бистә зиратында Ш. Мәрҗани кабере. 1986 елда Ә. Хәйт руллин, Ф, Әхмәдуллин тарафыннан реставрацияләнде.
чыга. Анда күрше дәүләтләрнең, беренче чиратта Идел буе болгар¬ лары һәм аларның варислары — Казан татарлары экономик, сәяси һәм мәдәни мөнәсәбәтләргә кергән башка халыкларның тарихына да шактый урын бирелә. Укучы анда хәзәрләр, кыпчаклар, бортаслар, башкортлар, казакълар, Урта Азия, Себер, Кавказ халыклары һәм дәүләтләре турында кызыклы мәгълүматлар табачак. Бу халыкларның яки дәүләтләрнең һәркайсына китапта аерым бүлекләр багышлана. Идел буе Болгар дәүләтенең һәм Казан ханлыгының иң якын күр¬ шесе булган һәм инде күптәннән экономик, сәяси һәм мәдәни мөнәсә¬ бәтләрдә торган Рус дәүләте тарихының мөһим моментларын тасвир¬ лауга да Ш. Мәрҗани шактый урын бирә. Әсәрнең беренче кисәген¬ дә Рус дәүләте турында махсус бүлек урнаштыра. Ул анда сәяси ва¬ кыйгаларны, династияләр һәм хөкемдарлар алмашынуын эзлекле тас¬ вирлап бирә, аларның хәрби походлары, дәүләтне ныгыту, аның эко¬ номик һәм сәяси куәтен күтәрү буенча күргән чаралары турында сүз алып бара. Петр I нең идарә Иткән елларын һәм идарә итү ысулларын ул аерым бер җылылык хисе белән яза, аны Россиянең мәгърифәткә йөз белән борылуына ирешкән, дәүләт эшләрен тәртипкә салган һәм ил үсеше өчен файдалы законнар чыгарган тирән акыллы патша бу¬ ларак күз алдына китереп бастыра. «Ул,— дип яза Мәрҗани,— рус халкының мактанычы булып, Петр I һәм Бөек Петр исемнәре бәлән мәшһүр булган кеше. Бик тырыш, эшлекле патша булып, мәмләкәтне үзгәртеп корган. Илгә мәдәният, мәгариф, һөнәр, сәнаигъ (промыш¬ ленность), фәннәр керткән. Күп дошманнарны җиңгән» *. Россия тарихының аерым вакыйгаларына, аның Идел буе Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы белән булган мөнәсәбәтләренә Ш. Мәр¬ җани китабының беренче һәм икенче кисәкләрендә кабат-кабат тук¬ тала. Феодализм шартларында гадәти күренеш булган хәрби бәре¬ лешләрне дә читләтеп үтми. Шул ук вакытта ул Европаның көнчыгышын¬ да барлыкка килгән бу ике борынгы дәүләтнең дуслык һәм тынычлык шартларында яшәгән елларын ассызыклап күрсәтә. Ибне Хаукаль, Ибне әл-Әсир һәм рус елъязмаларындагы мәгълүматларга таянып, Мәрҗани борынгы болгарларның славяннар белән үзара мөнәсәбәтләре ту¬ рында игътибарга лаек фикерләр яза, алар арасында сугышлар гына түгел, ә озак еллар тынычлык һәм хезмәттәшлек булуын күрсәтә. Рус хөкемдарының болгарларга бер хәрби походыннан соң алар арасында солых төзелеп, ул солыхны «таш суда йөзә башлаганчы, колмак төпкә батканчы» 1 2 бозмаска сүз биргәнлекләрен искәртеп үтә. Аннан соң ул, XI гасырда Суздаль җирендә корылык сәбәпле ачлык баш¬ лангач, болгарларның русларга бик күп ашлык җибәреп, аларны фаҗи¬ гале язмыштан коткарып калулары турында истәлекле бер мисал китерә. «Мөстәфадел-әхбар...» башыннан азагынача тәнкыйди рух белән 1 Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар.., 1 т., 48 б. 2 Шунда ук, 75 б. 2 3-38 17
сугарылган. Тарихи чыганакларны өйрәнгәндә шикләнеп карау прин¬ цибын алга куеп, Мәрҗани китабын язган вакытта файдаланылган чыганакларны һәм хәбәрләрне бик җентекләп тәнкыйть күзлегеннән уздыра һәм үзе яктырта торган фактларга һәм вакыйгаларга тәнкый¬ ди бәя бирә. Китапның тәнкыйди рухында авторның рационалистик философиясе дә үзен сиздерә. Нәкъ менә рационалистик философия рухында Ш. Мәрҗани тикшеренү процессында эш итәргә туры килгән фәнни чыганакларны, борынгылар тарафыннан язып калдырылган хәбәрләрне, тарихи үткәннең аерым фактларын һәм вакыйгаларын акыл хөкеменә тапшыра. Ул шушы рухта «сәкалибә» сүзенең төрле мәгънәләрен җентекләп тикшерә һәм сәкалибәне (сәкълабларны) сла¬ вяннар һәм болгарлар белән тәңгәлләштерү нигезсез дигән нәтиҗәгә килә. Гарәп галимнәренең сәкалибәне ике мәгънәдә йөртүләре турын¬ да яза һәм аларның һәркайсын тәнкыйть күзлегеннән уздыра. Бе¬ ренче мәгънәне һәрьяклап анализлаганнан соң, Мәрҗани, сәкалибә—■ ул чуваш, чирмеш, ар, мордва, мукшы кебек фин халыклары була, дигән фикергә килә. «Ә икенче мәгънәдә кулланылышында бу сүз гарәп галимнәренең әсәрләрендә гомумән шушы илдәге кешеләрне эченә ала: бу очракта алар бу як кешеләрен тышкы күренешләренә (ак йөзле булуларына) карап сәкалибә дип атыйлар» ',— дип яза. «Мөстәфадел-әхбар...» китабы заманында җәмәгатьчелекнең югары бәясенә лаек була. Г. Ибраһимов аны «милли тарихыбызның нигезе» дип атый. «Безгә, үзенең тарихын оныткан һәм үз халкының үткәне белән кызыксынудан туктаган татарларга,— дип яза ул,— «Мөстәфа¬ дел-әхбар...» бик вакытлы бер кисәтү булды. Киләчәк тарихчылар «Мөстәфадел-әхбар...»ның төзелешендәге төгәлсезлекләргә игътибар итмәячәкләр, алар шулай ук аның теле чуарлыгын да сизмәячәкләр. Алар иҗади көчләре ул вакытта шулкадәр чикләнгән һәм изелгән халыктан риваятьләргә ышанмыйча, дөреслекне эзләп төрле авыл¬ ларга чыгып китеп, материал эзләп кабер ташларында казынучы бер кешенең килеп чыгуына чынлап торып гаҗәпләнәчәкләр»* 2. Мәрҗанинең бу хезмәтенә Көнчыгышны өйрәнүче рус галимнәре дә югары бәя биргәннәр. «Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗанинең китабы,— дип яза Казан университеты профессоры Н. Катанов,— этно¬ графия һәм тарих материалларына байлыгы ягыннан рус теленә генә түгел Европадагы башка телләргә дә тәрҗемә ителергә лаек. Автор Болгар һәм Казан патшалары турындагы юлларын төгәл фәнни нигездә яза. Китапның башында Россия һәм Болгарда сәяхәт иткән һәм үз күргәннәрен язып калдырган гарәп галимнәрен: Ибне Фазлан, Ибне Баттута, Мәсгуди, Шәмсетдин Димәшкый, Синаи, ягъни X—XIV йөз галимнәрен санап китә. Автор Болгар һәм Казан патшалыкларында 'Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар.., 1 т., 17, 19—20 б. 2 Ибраһимов Г. Бөек остазымызның кайбер тәэлифләре. Аң, 1915, № 1, 16 б.
яшәүчеләр турында тәфсилләп бәян итә, аларның тарихлары турында гына түгел, гореф-гадәтләре турында да сөйли һәм бу илдә яшәүче¬ ләрнең билгеле бер өлешенең, һичшиксез, төрки халыклар булганлык¬ лары турында тарихи дәлилләр китерә. Болгарның Казан патшалыгы составында булуының сәбәбен исә бу патшалык халыклары белән тел, дин, аң берлеге аркасында дип күрсәтә» *. Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар...» китабы тикшеренүчеләр өчен хәзер дә җитди тарихи чыганак ул. Җирле тарихны өйрәнүче бер генә тарихчы да аны читләтеп үтә алмый. Ул киң материаль һәм язма чыганакларга таянып язылган. Әлеге чыганакларның күбесе хә¬ зерге көнгәчә сакланмаган. Бит читләрендә хуҗалары тарафыннан та¬ рихи фактлар һәм вакыйгалар теркәлгән бик күп борынгы китаплар да югалган. Тарих өчен кыйммәтле чыганак ролен үтәрдәй күп кенә шә¬ җәрәләр дә эзсез юкка чыккан. Мәрҗани исә ул чыганаклардан фай¬ даланган булган. 1918 елда янгын вакытында Ш. Мәрҗанинең бөтен гомере буена туплаган бай китапханәсе һәм андагы тарихи чыганаклар янып яки югалып әрәм-шәрәм булып беткәннәр. «Мөстәфадел-әхбар...»ны язганда Ш. Мәрҗани вакыт ягыннан да тасвирланучы вакыйгаларга якынрак тора һәм ул чорда халык күңелен¬ дә дә алар турындагы мәгълүматлар ачыграк була. Шуңа күрә дә мәгъ¬ рифәтче галимнең әлеге хезмәте җирле крайның үткәнен һәм татар халкының тарихын өйрәнгәндә тарихи чыганак буларак искиткеч кыйммәтле. Укучыга тәкъдим ителә торган бу китапта татар халкының үткәне турында бай һәм кыйммәтле материал китерелгән. Иң мөһиме — этно¬ генез һәм этник тарих мәсьәләсе. Ш. Мәрҗани үзенең китабын язган¬ да «татар» этнонимы җирле халык тарафыннан үзатама рәве¬ шендә өле кабул ителмәгән була. Халык аңында борынгы бабала¬ ры булган болгарлар этнонимы (атамасы) яшәп килә. Дөрес, массалар арасында руханилар тарафыннан «мөселман» дип кенә аталу идеясе киң пропагандалана. Ләкин халык (бигрәк тә укымышлылар) этник планда үзләрен «болгар» дип атауны дәвам итәләр. Бу хәл Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар...» китабында да ча¬ гылыш таба. Мәгърифәтче галим, үзе шул халыкның вәкиле буларак, халкының этник тарихында өзеклек күрми һәм үз ватандашларын урта гасырларда Идел һәм Кама буйларында үз дәүләтләрен төзегән бол¬ гарларның дәвамы дип саный. Күпне кичергән халкы язмышын берни¬ чә суз белән тасвирлап, ул: «Әүвәл кыпчак һәм хәзәр хаканнары хөкү¬ Катанов Н. Ф. Известия Общества археологии, истории и эт¬ нографии при Императорском Казанском университете, г. XIX, вып. 4, Казань, 1898, с, 470. 19 2
мәте, соңыннан болгар әмирләре хөкүмәте, аннан соң татар ханнары хөкүмәте карамагында булып, Болгар мәмләкәте хәзерге ва¬ кытта өч йөз елдан артык инде Россия хөкүмәте идарәсендә» ',— дип яза. Урта Идел буеннан чит өлкәләргә барып чыккан кешеләрне «бол¬ гариләр» дип атый һәм аларның Болгар иленнән килүләрен яки Болгар иленә кире кайтуларын күрсәтә* 2. Галимнәр, шагыйрьләр, философлар, шәехләр һәм башка күренекле кешеләрнең үзләрен борынгы заман¬ нардан алып XX йөз башына кадәр «әл-Болгари» атамасы белән йөр¬ түләре дә Идел буе татарларын «болгарилар» дип атауның киң тара¬ луы хакында сөйли. Татар мәдәнияте тарихын өйрәнүче 3. Максудова әлеге атаманы йөрткән 1000 гә якын болгар-татар мәдәнияте эшлекле- сенең исемен теркәп куйган 3. Шул ук традиция Ш. Мәрҗанинең «Мөс¬ тәфадел-әхбар...» китабында да чагылыш таба. Идел буе Болгар дәүләтендә һәм XVIII—XIX гасырларда яшәгән күп кенә галимнәр, дин белгечләре, шагыйрьләр һәм шәехләрнең исемнәре аңарда «әл- Болгари» атамасы белән теркәлгән. Мелла Габделкаюм әл-Бәдәхши- нең Ш. Мәрҗанигә багышлап язылган һәм «Мөстәфадел-әхбар...» китабына кертелгән мәрсиясендә мәгърифәтче галим үзе дә «фазыл мәүләна Шиһабетдин Болгари» 4 дип телгә алына. Ш. Мәрҗани Идел буе татарларының этногенезы һәм этник тари¬ хы мәсьәләсен анализлауны «болгар» этносын һәм «болгар» атамасын (этнонимын) өйрәнүдән башлый һем бу мәсьәләгә багышлап «Болгар халкының килеп чыгышы хакында» дигән махсус бүлек яза. Ул бо¬ рынгы болгар халкының византиялеләргә һәм римлыларга һуннар, утугурлар һәм кутугурлар исеме белән танылган булуларын күрсәтеп үтә5 6. Мәрҗани Ибне Фазлан, Ибне Халдун, Шәриф Идриси, әл-Мәс- гуди һәм Шәмсетдин Димәшкый кебек Көнчыгышның атаклы галимнә¬ ренең «болгар халкы — төрки кабиләсеннән» дип санауларын әйтә дә: «Аларның телләре, калдырган әсәрләре, әхлаклары, йолалары, гореф- гадәтләре дә төрки»в,— дип ассызыклап куя. Тел мәсьәләсен һәрьяк¬ лап тикшергәч, ул, Истахри, Ибне Хаукаль һәм Гарнатый кебек Көн¬ чыгыш галимнәренең «болгар теле хәзәр теле кебек» дигән фикерлә¬ ренә таянып, түбәндәге нәтиҗәгә килә: «Хәзәр теле — әлбәттә, төрки тел. Шәһәр һәм мәмләкәтләренең исеме — «Болгар» — төрки телдәге «болгамак» сүзеннән алынган киләчәк заман фигыль, ә «болгады» сүзе — үткән заман фигыль. «Суны болгады», «эшне болгады», диләр. Бу урында, исемләштереп, «катнаш» һәм «катыш» мәгънәсендә алын¬ ган» 7. 'Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар.., 1 т., 10 б. 2 Шунда ук, 2 т., 131, 220, 233, 243, 276, 288, 387 б. 3 ТАССРның дәүләт музее, ГМТР, № 18369. 4 Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар.., 2 т., 275 б. 6 Шунда ук, 1 т., 73 б. 6 Шунда ук, 1 т., 11 б. 7 Шунда ук, 11 б. 20
Болгар теленең гадәти төрки тел булганлыгын Ибне Фаэланның Болгар патшасы белән турыдан-туры, ә башкортлар белән тәрҗемәче аркылы сөйләшүе дә ачык күрсәтә. «Ибне Фазлан,— дип яза Мәрҗа¬ ни,— Багдадтагы төрки гаскәриләр һәм башка төрек кешеләре белән аралатканлыктан, төрки телен белеп, болгар әмире белән төрки телдә сөйләшкән. Башкорт теленең башка төрек телләреннән аермасы күп булуы сәбәпле, тәрҗемәче аркылы сөйләшергә мәҗбүр булган булса, гаҗәп түгел» '. Ш. Мәрҗани болгарларның төрки кабиләдән булуларын раслау өчен кабер ташларындагы язмаларга, аларның кием-салымына һәм гореф-гадәтләренә дә мөрәҗәгать итә һәм үз фикерен ышанычлы нигезли. Болгарларны этник яктан тикшергәндә Ш. Мәрҗани хәзәр һәм кып¬ чакларны да читләтеп үтми. М. Юсупов: Мәрҗани «Көнчыгыш Европа¬ ның төрки телдә сөйләшүче төп этнослары үсешендәге традицион нәсел-нәсәбләр чылбырын, хәзәр-болгар-кыпчак-татар атамаларын якын кую фикерендә тора һәм шуның нәтиҗәсендә аңа әлеге атама¬ ларның бер үк халыкның төрле вакыттагы атамалары буларак йөрте¬ лүенә ышанып карау хас» 1 2,— дип яза. «Мөстәфадел-әхбар...»да мондый фикергә чыннан да күпмедер нигез бар. Көнчыгыш Европада баргач катлаулы этник процессларны яктыртканда Мәрҗани болгар, хәзәр һәм кыпчаклар арасындагы чикләрне юкка чыгарыбрак яза. Ләкин шулай булуга карамастан, ул әлеге халыкларны тулысынча тиңләште¬ реп, бер үк итеп карый дип санарга да ярамый. Мәрҗани еш кына хәзәр һәм болгар телләренең охшашлыгы турында сөйләүче Көн¬ чыгыш кулъязмаларына таяна. Әмма шуның белән бергә, бу мәсьәләне һәрьяклап тикшергәннән соң, ул: «Болгар һәм хәзәр телләре бер бул¬ са да, елар арасында байтак кына аерма да бар. Шул җәһәттән чыгыл телләре бер дип әйтелү дә яки башка дип әйтелү дә дөрес булыр» 3,— дигән нәтиҗә ясый. Кыпчакларны ул болгарларга тугандаш, ләкин алардан аерым, хәтта кайчакларда руслар белән бергә болгарларга каршы торган кабилә дип саный4. Ләкин Ш. Мәрҗани тарафыннан әлеге мәсьәләне анализлаудан болгарлар, хәзәрләр һәм кыпчакларның тарих авансценасына төрле вакытта чыккан тугандаш терки кабиләләр икәнлеге, әлеге кабиләләрнең үзара тыгыз бәйләнештә торулары һәм бер-берсенә үтеп керүләре гадәти хәл булганлыгы ачык күренә. Аның фикеренчә, хәзәрләр һәм болгарлар башта бер дәүләт составына ке¬ рәләр. Соңыннан бу дәүләт ике кисәккә аерылып, аның көньяк өлеше Хәзәр исеме белән атала, ә төньяк елеше Болгар исеме белән таныла. Ислам динен кабул иткәннән соң һәм гарәп хәлифәлеге белән элемтә- 1 Мәрҗани Ш. Мөгтәфадел-әхбар.., 1 т., 16 б. 2 Юсупов М. X. Шигабутдин Марджани как историк, с. 177. * Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар.,, 1 т., 34 6. 4 Шунда ук, 40 б. 21
лөр урнаштырганнан соң, Болгар дәүләте Хәзәр дәүләтеннән өстен чыга, ә хәзәрләр, гарәпләр тарафыннан берничә тапкыр җиңелеп, көчсезләнәләр. Аларның дәүләте җимерелә, ә халкы Болгарга кушыла һәм әкренләп болгарлар арасында йотылып бетә. Монголларның Көн¬ чыгыш Европага басып керүе вакытында анда элек яшәгән гаять көчле хәзәрләрнең каршылыгына очрамаулары әлеге хәл белән аңлатыла. Монголлар биредә кыпчаклар һәм ланнар (аланнар) белән бәреле¬ шәләр, болгарлар һәм русларның ныклы каршылыгына очрыйлар. Шулай итеп, монголлар басып алганга кадәр Идел һәм Кама буен¬ дагы төп халыкны төрки телдә сөйләшүче һәм Идел буе Болгар дәү¬ ләте дип аталган дәүләтләрен төзегән болгарлар тәшкил иткән. Ш. Мәрҗанинең бу мәсьәләдә хаклы булуын совет галимнәренең ар¬ хеологик тикшеренүләре раслый. Р. Фәхретдинов күпсанлы археологик материалларны анализлау һәм аларны язма чыганаклар белән чагыш¬ тырып карау нәтиҗәсендә түбәндәге фикергә килә: Идел буе Болгар дәүләте халкын болгарлар һәм аларга тугандаш, үзләренең җирле исемнәре булган кабиләләр тәшкил итүгә карамастан, аларның барысы өчен дә «болгар» атамасы уртак булган. Аларның иле һәм баш шәһәр¬ ләре шул ук исем белән аталган *. Танылган совет археологы профес¬ сор А. Смирнов та шул ук фикердә тора. «Археологик мәгълүматларга караганда,— дип яза ул,— Болгар дәүләтенең күп этнослы халкының төп компонентын болгарлар тәшкил иткән» 1 2. Ш. Мәрҗани монголлар яулап алу нәтиҗәсендә Идел буе Болгар дәүләте өстенә төшкән авыр бәлаләрне дә җентекләп тасвирлый. Ләкин, әлеге яулап алу нәтиҗәләре никадәр генә авыр булса да, болгар халкы юкка чыкмый, хәзерге Идел буе татарлары турыдан- туры аларның токымы булып тора. Бу бәхәссез факт хәзерге җитди тикшеренүләр тарафыннан да раслана. «... XIV гасырда, чит ил яулап алучылары изүе астында,— дип яза СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты А. Арциховский,— Болгарстан үз нигезендә үсү¬ ен дәвам иттергән. Аның варислары булып Идел буе болгарлары токымы — үз бабалары турында гасырлар буе тугры хатирәләр саклау¬ чы хәзерге Идел буе татарлары тора» 3. Идел буе татарларының болгарлар токымы икәнлеге турындагы фикерен Мәрҗани тел һәм этнография мәгълүматлары белән беркетә. Ибне Фазлан һәм башка гарәп сәяхәтчеләренең язмаларындагы мәгъ¬ лүматларга нигезләнеп, ул болгарларның көнкүреш йолаларын ана¬ лизлый һәм аларны үз чорындагы татар халкы тормышыннан алынган мисаллар белән чагыштыра. Мәгърифәтче галим болгар кабер таш¬ 1 Карагыз: Фахрутдинов Р. А. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984, с. 18. 2 Смирнов А. П. Об этническом составе Волжской Булгарии.— Сборник «Новое в археологии». М., 1972, с. 307. 3 Арциховский А. В. Основы археологии. Изд. 2-ое, М., 1955, с. 236. 22
ларына да мөрәҗәгать итә, аларның телен үз чорындагы татар тел* белән чагыштырып, анализ ясый һәм соңгысының болгар теленең дә- намы булуы турындагы нәтиҗәгә килә. Мәрҗанинең бу нәтиҗәсе совет тел белеме галимнәренең хезмәтләрендә дә раслана. Лингвистик, зтнографик, археологик, антропологик һәм башка этник-тарихи мате¬ риалларны чагыштырыл анализлау һәм аларны системалаштыру ниге¬ зендә күренекле тел белеме галиме профессор М. Зәкиев «татар халкы теленең төп чыганагы — Идел болгарлары теле» ',— дигән нәти¬ җә ясый. Сүз дә юк, Ш. Мәрҗани татар халкы составына болгардан башка этник компонентларның керүен дә күрмәмешкә салынмый. Югарыда күрсәтелгәнчә, ул болгарлар һәм кыпчаклар арасында нигездә зур этник аерма күрми. Алар арасындагы тыгыз этник элемтә һәм үзара аралашу аның өчен үзеннән-үзе аңлашылган факт булып тора. Мәрҗа¬ ни болгар, ә соңыннан татар этносы составына шулай ук угро-фин компонентының керүен дә теркәп куя. Аның фикеренчә, угро-финнар белән этник контакт крайның төркиләшүенең башлангыч этабында ук башлана. Үзенең китабында ул күп тапкырлар Шәмсетдин әд-Димәшкый- нең «Хаҗга баручы берәү болгарлардан: «Сез нинди халык, болгарлар кемнәр алар?» — дип сорагач,— «Төрек белән сәкалибә арасында туган халык»,— дип җавап бирделәр* 2 3,— дигән күрсәтмәсен китерә. Әйтеп үтелгәнчә, Мәрҗани «сәкалибәләрне» угро-финнар дип саный. Җирле крайдагы угро-фин халыкларының болгарлашу процессы көчәюгә, эт¬ ник аралашу белән беррәттән, аның фикеренчә, Идел буе Болгар дәү¬ ләтенең ислам динен кабул итүе дә йогынты ясый. Болгар төрекләре, дип саный Ш. Мәрҗани, бер яктан, чыгышлары белән башка төрек¬ ләргә якын булулары, Гыйрак, Хорасан, Мавәраэннәһер һәм Харәзем дәүләтләре белән аралашулары, алар белән сәүдә итү һәм башка мө¬ гамәләдә булулары, икенче яктан, гыйлем һәм һөнәр-сәнгатьтә билгеле бер югарылыкка ирешкән гарәп Дагыйларының (миссионерлар) эшчән- леге сәбәпле, ислам динен финнардан элегрәк кабул иткәннәр. «Шун¬ нан соң,— дип дәвам итә ул,— финнар төрекләрдән әкренләп диннә¬ рен һәм телләрен кабул итеп, аралашып, тәмам төрекләшкәннәр. Хәтта төрекләрнең үзәге булган шәһре Болгарга якынрак кабиләләр бөтенләй төреккә әйләнеп, болгарлар белән бер кабилә булып кит¬ кәннәр» а. Соңыннан бу процесс угро-фин халкының бер өлешенең Казан татарлары составына керүе белән дәвам итә. Угро-фин эле¬ ментының болгар, ә соңыннан Казан татарлары арасына киләп керүен раслап, Ш. Мәрҗани чуваш, мари һәм удмурт атамасында кайбер та¬ тар авыллары очравын, болгар-татар кабер ташларында кайбер чуваш 'Зәкиев М. 3. Татар халкы теленең барлыкка килүе. Казан, 1977, 187 б. 2 Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар.., 1 т., 8, 10, 20, 65 б. 3 Шунда ук, 1 т., 20—21 б. 23
һәм мари сүзләренең күренгәләвен, татарлар яшәгән аерым урыннар¬ да мариларга һәм удмуртларга хас булган кайбер ышану һәм гореф- гадәтләрнең сакланып калуын күрсәтә. Бу уңайдан Ш. Мәрҗани болгар кабер ташларындагы язуларда чуваш теленә хас лексик элементлар булуның һәм чуваш авыллары ур¬ нашкан җирләрдә кабер ташлары куелган мөселман зиратлары булу¬ ның сәбәпләре турында игътибарга лаеклы фикерләр яза. Чувашларны ул фин кабиләсе дип карый. Әмма «чуваш халкы,— дип яза Ш. Мәр¬ җани,— болгар халкына урын белән дә, тел белән дә якын торганлык¬ тан, фин телендә сөйләшсәләр дә, сүзләренең яртысыннан артыграгы төрки сүзләр, шуңа күрә аларны төрекнең бер тармагы диләр. Шушы сәбәпләр аркасында чувашлар исламны чирмеш һәм башка фин ка¬ биләләреннән элегрәк кабул иткән булып чыга» '. Болгар кабер таш¬ ларындагы язуларда чуваш һәм мари теле элементлары очравы аның фикеренчә нәкъ шуның белән аңлатыла да. Шул ук вакытта Ш. Мәрҗани кире угро-финлыкка кайту күренеш¬ ләрен дә билгеләп үтә һәм мисал итеп татарча аталган чуваш һәм мари авыллары, чуваш-мари арасында мөселманлык калдыклары булуын күрсәтә. Бу кире процессның сәбәбе — аның фикеренчә, мөселман¬ лыкка күчкән угро-финнарның кайберләрендә исламның тирән тамыр җибәрә алмавы һәм болгарлашу һәм татарлашуның ныклы булмавы 2. Шулай итеп, Ш. Мәрҗани фикеренчә, Идел буе татарлары составы¬ на, үзләренең төп этник нигезе булган болгарлардан тыш, башка эт¬ ник компонентларның да керүе — бәхәссез факт. Ләкин шул ук ва¬ кытта ул халыкның этногенезы мәсьәләсе фәкать бер кан кардәшлегенә генә кайтып калмавын да тирән аңлап эш итә. Этник тарих мәсьәләсе — бер үк вакытта этник мәдәният үсеше мәсьәләсе дә. «...Кешеләргә хас сыйфатлар арасында этник бүленеш өчен,— дип яза күренекле совет этнографы академик Ю. Бромлей,— үзенең киң мәгънәсендә «мәдәни¬ ятнең үзенчәлекле сыйфатлары» дигән нәрсә аеруча зур әһәмияткә ия. Нәкъ менә шулай аңлатыла торган мәдәнияттә, кагыйдә буларак, ха¬ лыкларны — этносларны бер-берсеннән аера торган барлык үзен¬ чәлекләре тупланган да»3. Ш. Мәрҗани болгар-татар бәйләнеше мәсь¬ әләсен бу яктан да карый һәм этник-мәдәни планда болгарларның то¬ кымы булып нәкъ менә Идел буе татарлары тарих сукмагына баса дип исәпли. «... Өстенә килгән һәртөрле бәла һәм фетнәләр сәбәпле,— дип яза тарихчы,— ул (ягъни Болгар шәһәре.— Авт.), яхшы вакытлары узып, Казанга күчә башлады һәм ахырда үзе бөтенләй харап булып, югарыда әйтелгән мактаулы хәленә Казан варис булып калды» ’. Ш. Мәрҗани болгарлар һәм Идел буе татарлары арасындагы 'Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар.., 1 т., 21 б. ’ Шунда ук, 29 б. 8 Бромлей Ю. В. Очерки теории этнсса. М., 1983, с. 54. •Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар.., 1 т., 8 б. 24
этник-мәдәни бәйләнеш һәм күчемлелекме мәдәниятнең меһим эле¬ ментларыннан булган әдәби ядкәрләргә таянып нигезли. «Нәһҗел-фэ- радис», «Йосыф китабы», «Башлагали» «Нәсыйхәтес-салихин» әсәрләре һәм «Нәүрүз», «Шәһре Болгар газилары» исемле бәетләр нәкъ менә болгар-татар әдәби ядкәрләре булып торалар. Үзләренең эчтәлекләре ягыннан да, телләре ягыннан да, дип саный Мәрҗани, бу әсәрләр фә¬ кать болгар җирлегендә, яки болгарлар тарафыннан язылган. Бу мәсь¬ әләне ул үзен әл-Болгари дип атаган язучының әсәре — «Нәһҗел- фәрадис» мисалында җентекләп тикшерә. Әлеге әсәр эчтәлеге ягын¬ нан — дини, һәм бу турыда китапның исеме үк («Җәннәт бакчалары юлы») әйтеп тора. Мөселман дине ул вакытта Җуҗи улусында әле Ныгып җитмәгән була, ә болгарлар исә инде күптәннән мөселман бу¬ лалар. Әсәрнең теле дә Алтын Урда теленнән яхшы ук аерылып тора. «Бәс, шулай булгач,— дип нәтиҗә ясый Ш. Мәрҗани,— бу тел («Нәһ- җел-фәрадис» теле.— Авт.) болгар халкының уз теле булырга тиеш» 1 2. Бу әдәби әсәрләрне Казан татарларына нисбәтләп, Мәрҗани тел факторына гомумән нык игътибар итә һәм аларның таралышына да басым ясап үтә. Тел ягыннан, ди ул, искә алынган әсәрләрнең теле болгар кабер ташлары теленә охшаш һәм госманлы төрекләре, чыг¬ тай һәм казакъ телләреннән аерылып тора. Таралулары ягыннан исә башка җирләрдә күренми3. Димәк, аларны болгар-татар әдәбияты әсәрләре дип атарга ныклы нигез бар. Мәгърифәтче галимнең бу фикере татар әдәбияты тарихы буенча хәзерге тикшеренүчеләр тарафыннан да яклана. Мәсәлән, «Йосыф ки- табыпның бары татарлар арасында гына киң таралуы һәм гасырлар буена бик яратып укылган әсәр булуы һәрьяклап дәлилләнде. XIII га¬ сырның бу уникаль әдәби ядкәрен өйрәнүче Ф. Фасиев бик нигезле рәвештә: «Кыйссаи Йосыф» поэмасы — ул, асылда, татар халкының өдәби-сәнгать ихтыяҗларын гасырлар буена канәгатьләндереп килгән кыйммәтле җәүһәрләрнең, хәтта куәтле мәдәни факторларның бер¬ се» 4,— дип билгеләп үтә. Бу турыда әсәрнең кулъязма һәм басма нөсхәләренең киң таралуы бик ачык сөйли. Бүгенге көнгә илебезнең архивларында һәм китапханәләрендә, шулай ук чит илләрдә әсәрнең 160 тан артык кулъязма нөсхәләре барлыгы ачыкланды һәм аларның барысы да Идел буе һәм Урал алды татарлары арасында табылды5. Махмуд әл-Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» әсәрен өйрәнүче Ш. Аби¬ лов татар халкы арасында табылган һәм болгар-татар әдәбияты җыен¬ тыкларына кертелгән әлеге урта гасыр әдәби ядкәренең 8 кулъязма нөсхәсе барлыгын билгеләп үтә. Ул Ә. Нәҗипнең «Нәһҗел-фәрадис» — 1 «Башлагали» — Ш. Мәрҗани «Кисекбаш» әсәренең ничек башланып китүеннән чыгыл китапны шулай атый. 2 Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар.., 1 т., 14 б. 8 Шунда ук, 13 б. 4 Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. Казан, 1983, 18 б, • Шунда ук, 426—494 б. 25
нәкъ менә Идел буе татарлары арасында киң таралган»,— дигән нәти¬ җәсе белән килешә *. Ш. Мәрҗанинең болгар-татар этник-мәдәни бәйләнеше турындагы нәтиҗәсе әдәби ядкәрләр белән генә түгел, ә матди һәм рухи мәдә¬ ниятнең барлык җыелмасы белән дә раслана. Бу бәйләнешне болгар мәдәниятендә, бигрәк тә язма мәдәнияттә, диндә һәм гореф-гадәт¬ ләрдә барлыкка килгән традицияләрнең Алтын Урда вакытында сак¬ ланып, соңыннан болгарларның варислары булган Идел буе һәм Урал алды татарлары мәдәниятенә күчкәнлеген дәлилләүче археологик мәгълүматлар ачык күрсәтә. «Татар халкының хәзерге Татарстан җирен¬ дә гасырлар буена үзенең мәдәниятен барлыкка китергән борынгы җирле болгар халкы белән нәселдәшлек бәйләнеше,— дип язалар танылган совет тарихчылары Б. Греков һәм Н. Калинин,— тел, антропо¬ логия, этнография, археология мәгълүматлары, тарихи үсешнең бетен барышы белән раслана. Болгар һәм татар сәнгатенең охшаш як¬ лары да бу бәйләнешне раслый» 1 2. Күренә ки, Ш. Мәрҗани «Идел буе татарларының килеп чы¬ гышы — болгарлардан» дигән теориянең ныклы тарафдары һәм эз¬ лекле яклаучысы булган. Ләкин шуның белән бергә ул ватандашлары¬ ның киң даирәләре тарафыннан шул вакытта кире кагылган «татар» атамасын (этнонимын) да яклап чыга. Реалист буларак, Мәрҗани үзе¬ нең халкы яшәгән конкрет-тарихи шартларны һәм шулай ук заман таләпләрен ачык күзаллый. Ә ул заман татар халкын да үз орбитасына тарткан капиталистик мөнәсәбәтләрнең ныклы үсеше белән харак¬ терлана. Татар буржуаз милләте формалашу процессы да яңадан-яңа адымнар ясый. Өстәвенә, Мәрҗанинең кабиләдәшләре белән тыгыз алмашу мөнәсәбәтенә кергән милләтләр аларны «татарлар» дип атый¬ лар. Бу шартларда инде руханилар тарафыннан бик тырышып та¬ гылган «без фәкать мөселманнар» дигән атама үзен акламый. Мил¬ ләтара мөнәсәбәтләр дини нигездә түгел, ә этник нигездә корыла. Бу хәлләрне истә тотып, Ш. Мәрҗани «татар» этнонимын (атамасын) кабул итүне яклап чыга. Шул ук вакытта ул бу атаманың җирле ха¬ лыкка читтән тагылганлыгын ачык аңлый һәм бу хакта үзенең кита¬ бында берничә тапкыр искәртеп уза. Этноним һәм этник килеп чыгыш, мәгълүм булганча, бер үк нәр¬ сә түгел һәм бик еш кына алар үзара тәңгәл килмиләр. Бу хакта Мәрҗани турыдан-туры әйтми. Ләкин аның үз милләттәшләренең болгарлардан килеп чыгуы мәсьәләсен һәм «татар» атамасын ана¬ лизлавы, һичшиксез, шушы нәтиҗәгә китерә. Бу катлаулы һәм авыр 1 Абилов Ш. Ш. О новонайденных списках памятника XIV века «Нахдж ал-фарадис». Советская тюркология, 1977, № 2, с. 73. 2 Греков Б. Д., Калинин Н. ф. Булгарское государство до монгольского завоевания.— Материалы по истории Татарии. Казань, 1948, вып. 1., с. 182. 26
мәсьәләне тикшергәндә ул «татар» атамасыннан баш тартырга мата¬ шып, үзләрен фәкать «мөселманнар» гына дип йөрүчеләрдән көлә. «Нинди кызганыч хәл,— дип яза ул атама мәсьәләсендәге мондый карашларны тәнкыйтьләп,— бу исемнәр арасында (татар белән мө¬ селман.— Авт.) Нил белән Евфрат елгалары арасындагы ераклык ка¬ дәр зур аерма бар бит!.. Татар булмасаң, гарәп, таҗик, нугай да түгелсең, кытай, рус, француз һәм немец та түгелсең! Болай булгач, инде кем булырсың?!» *. Әлеге фикерләүдән Ш. Мәрҗани түбәндәге нәтиҗәгә килә: тирә- юньдә барысы да безне «татарлар» дип атыйлар, бу атаманы безгә тарих үзе беркеткән һәм тарихи процессның бу кушуыннан баш тар¬ тырга мөмкин түгел. «Татар» атамасында бернинди дә начарлык һәм мыскыллау юк. Безнең халкыбызның Батый гаскәрендәге килмешәк¬ ләр белән бернинди уртаклыгы да юк. * * * Туган халкының тормышы, традицияләре, андагы мәдәни-идеоло- гик оешмалар, тарихи вакыйгаларда нинди дә булса роль уйнаган мәшһүр шәхесләр турында Ш. Мәрҗани бай һәм кыйммәтле мате¬ риал туплый һәм аларны үз китабында теркәп калдыра. Ул анда ха¬ лык бәйрәмнәренә, гореф-гадәт, кием-салым, ашау-эчү, мал-туарга, гомумән, халыкның көнкүрешенә бәйләнешле этнографик мәгълүмат¬ лар да урнаштыра. Бу җәһәттән китап этнография галимнәре өчен зур әһәмияткә ия. Ш. Мәрҗани тарих өчен нәсел-нәсәп язмалары — «шәҗәрәләрпнең зур әһәмияте барлыгын аңлап эш итә һәм татар тарихчылары арасын¬ да аларны туплауга нигез салучылардан була. Үзенең таныш-белеш- ләре һәм якыннары арасында ул зур түземлелек белән нәсел-нәсәп¬ ләр турындагы риваятьләрне җыйный, аларны гомумиләштерә һәм «Мөстәфадел-әхбар...» өстендә эшләгәндә алардан киң файдалана. Китапта телгә алынган шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге ту¬ рында сүз алып барганчы, ул аларның бөтен нәсел-нәсәбен санат чыга, һәм бу материаллар татар ономастикасы һәм топонимикасы бу¬ енча тикшеренүчеләргә шактый кызыклы чыганак була ала. Бу материаллар нигезендә татарлар арасында исемнәрнең элек ничек булуын, кайчан һәм нинди шартларда гарәп исемнәре тара¬ луын күзалларга мөмкин. Менә ике мисал. «Мөстәфадел-әхбар..,»ның икенче томында Мәрҗани Бәләбәй өязенең Кибәк авылыннан бер ке¬ шенең түбәндәге шәҗәрәсен китерә: «Ишмөхәммәд бине Заһид бинө Бикмөхәммәд бине Әлмөхәммәд бине Алуш бине Кулыш бине Колаш бине Кызылбай бине Урманчы бине Чытырман бине Аяз бине Биш¬ Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар.., 1 т., 4 б. 27
мәт әл-Кибәки» '. Биредә Ишмехәммәднең унбер бабасы телгә алына. Аларның сигезе — ягъни Бишмәт, Аяз, Чытырман, Урманчы, Кызыл¬ бай, Колаш, Кулыш һәм Алуш — саф төрки исемнәр, ә инде Әлмөхәм- мәд, Бикмехәммәд, Ишмехәммәд исемнәре — төрки катыш гарәп, Заһид исә — саф гарәп исеме. Димәк, әлеге Ишмехәммәднең әтисенең бабасы яшәгән чорда гына бу нәселдә (Ишмөхәм- мәд узе 1750 елларда туа, ата-бабаларына һәркайсына уртача 30 ар ел чигергәндә, 1650 еллар тирәсендә) гарәп исемнәре кушыла башла¬ ган. Ә аңарчы кушылган исемнәр буенча бу нәсел кешеләре яшәгән урыннарда урманлык-чытырманлык булган дип фараз кылырга мөм¬ кин. Чөнки төрки халыкларда да, Көнчыгыштагы башка халыклардагы кебек ук, җир-су, күк йөзе, табигать күренешләренә бәйле исемнәр кушу киң таралган булган һәм ул традиция XVII—XVIII гасырларгача сакланган. Шул ук томдагы икенче бер шәҗәрәгә куз салыйк: «Габделхәбир бине Габделааһһаб бине Мортаза бине Максуд бине Габдеррәхим би¬ не Җансарый бине Байсарый бине Килдеш бине Килуаз әл-Мөслими» Биредә Мамадыш өязенең Ушма авылы кешесе Габделхәбирнең җиде бабасы телгә алына. Шуларның дүртесе — ягъни Килуаз, Килдеш, Бай¬ сарый, Җансарый исемнәре — саф төрки исемнәр. Габдеррәхим, Мак¬ суд, Мортаза һәм Габделхәбирнең атасы Габделваһһаб исемнәре — саф гарәп исемнәре. Шулар буенча әлеге авылга гарәп исемнәренең кайчан, нинди юллар белән керүен өйрәнеп була. Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар...»ы шулай ук уку-укыту, аң- белем таралу, татарлар арасында мәгариф эшенең торышы турында кыйммәтле мәгълүматларны уз эченә ала. Әсәрнең беренче томында китерелгән материаллар нигезендә Идел буе Болгар дәүләтендә әсәр¬ ләре үз илләрендә генә түгел, ә мөселман Көнчыгышының ерак өл¬ кәләрендә дә киң таралган, фәнни иҗат белән шөгыльләнүче эшлек- леләрнең киң катлавы булуы турында фикер йөртергә мөмкин* 3. Китапның икенче томында 130 лап татар мәдрәсәсенең эше ана¬ лизлана. Мәрҗани игътибарын беренче чиратта Казан артындагы мәд¬ рәсәләргә юнәлтә, башка районнардагы мәдрәсәләр эшенә кагылмый диярлек. Фактта исә бу районнарда да күпсанлы мәдрәсәләр эшләп килгән. Өстәвенә әле мәчете булган һәр татар авылында мәчет кар¬ шында мәктәбе дә булган. Бу уку йортлары билгеле бер дәрәҗәдә белем биреп, балаларны укырга-язарга өйрәткән. Ш. Мәрҗани мәдрә¬ сәләр эшенә җентекле тәнкыйди анализ ясый. Алардагы укыту эш¬ ләренең торышы аны канәгатьләндерми, ул бу өлкәдә хакимлек иткән схоластик системаны кире кага. Татарлар арасында белем бирүнең 'Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар.., 2 т., 251 б. * Шунда ук, 277—278 б. 3 Шунда ук, 1 т., 78—89 б. 28
бердәм системасы һәм укыту эшләренә юнәлеш бирүче һәм контроль¬ дә тотучы бердәм үзәк булмый. Бу шартларда укыту эшенең куелышы мәдрәсәгә җитәкчелек иткән мөдәррискә һәм аның шәхси әзерлеге¬ нә бәйле була. LU. Мәрҗани халык арасында киң танылган һәм шул сәбәпле үзләренә күпсанлы шәкертләрне тарткан мәдрәсәләр һәм мөдәррисләр булуын билгеләп үтә. Мәсәлән, шундыйлар исәбенә үз чорында мелла Мөхәммәдрәхим ахун җитәкчелек иткән Мәчкәрә авылы мәдрәсәсен кертеп була. Шулай ук мелла Габденнасыйр әл- Курсави җитәкчелек иткән Курса авылы мәдрәсәсе, мелла Сәгыйдь ел-Барыши җитәкчелек иткән Кышкар авылы мәдрәсәсе, мелла Хә¬ бибулла әл-Орыви җитәкчелек иткән Оры авылы мәдрәсәсе һәм баш¬ ка мәдрәсәләр дә киң танылган була. Ш. Мәрҗани күп кенә мәдрәсәләрдә укыту эшенең бик түбән булуын, аларда ныклы система юклыгын һәм мөдәррисләрнең әзер¬ леге йомшак булуын билгеләп үтә. Мәсәлән, мелла Мөхәммәдрәхим бине Йосыф әл-Ашыти үз чорының шактый танылган мөдәррисе була, юриспруденция, методология, логика һәм дини тәгълимат теориясе буенча дәресләр бирә, ләкин үзе укыткан фәннәрдән көчлелеге бе¬ лән танылмый, хәтта шәкертләре тарафыннан куелган гади генә со¬ рауларга да җавап бирә алмый, Әлеге мәдрәсә шәкертләре схола¬ стик бәхәсләр алып бару тәртибе турындагы файдасыз китаплар уку¬ га күп еллар сарыф итәләр *. Яисә Ташкичү авылы мәдрәсәсендә укыткан мелла Габдессәлам бине Габдеррахман әл-Курсави хаҗины алыйк, ул, шәкертенең иң га¬ ди соравына да җавап бирә алмагач, дәресен ташлап чыгып китәргә мәҗбүр була. Габдессәламнең бер шәкерте болай ди: «Көз көне басу эшләре беткәч, шәкертләре мәдрәсәсенә җыелып «Холясавның ба¬ шыннан башлап, «Китабес-салаватвлар белән укуны тәмамлап, җәй җи¬ түгә чыгып китәләр иде дә, ә көз көне яңадан әйләнеп кайтканда һәммәсе онытылган булып, укуны яңадан башлыйлар иде»* 2. Шул ук вакытта шәкертләренә традицион фәннәр белән беррәттән дөньяви фәннәр дә укыткан мөдәррисләр дә булган. Мәрҗани, шун¬ дыйларга мисал итеп, мелла Сәгыйдь бине Ибраһим әл-Барыши һәм мелла Фәйзулла бине Мортаза әл-Мөндешине китерә. Соңгысын тра¬ дицион фәннәр буенча зур галим һәм, өстәвенә, яхшы математик һәм астроном буларак тасвирлый. Ул үз кулы белән астрономик при¬ борлар, төрле буяулар ясый, календарьлар төзи, кояш һәм ай хәрә¬ кәтләрен күзәтә һәм аларның тотылуларын алдан әйтә3. Аңардан гыйльме һәй ят (астрономия), хисаб (арифметика), җәбәр мөкабәлә (алгебра) фәннәреннән белем алган мелла Гатаулла бине Мөхәммәд әл-Әшнәки соңыннан үзе киң танылган мөдәррис булып китә4. Төпле * Мәрҗани Ш. Местәфадел-әхбар.., 2 т., 161 б. 2 Шунда ук, 129 б. 3 Шунда ук, 2 т., 258 б. 4 Шунда ук, 181 б. 29
белем алган, езерлекле мөдәррисләр рәтенә Мәрҗани шулай ук мел¬ ла Мортаза бине Котлыгыш әс-Симети, мелла Габделгалләм бине Габ¬ делкадыйр әш-Шәрифи, хаҗи Салих бине Йосыф әл-Казани һәм баш¬ каларны кертә. Патша Россиясе шартларында татарлар фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүдән, газета һәм журналлар чыгарудан мәхрүм ителгән бу¬ лалар. Шулай ук милли дөньяви оешмалар һәм дөньяви уку йорт¬ лары да булмый. Аларның балалары фәкать мөселман дини уку йорт¬ ларында гына белем ала алганнар. Бик сирәге генә дөньяви белем алу бәхетенә ирешкән. Мондый шартларда, әлбәттә, милли дөньяви интеллигенция булмаган. Мөселман дини уку йортларын тэм’змлаган руханилар катлавы иң күп санлы зыялыларны тәшкил иткән. Шуңа күрә «Мөстәфадел-әхбар...»да әлеге катлау кешеләренә шактый урын бирелү очраклы хәл түгел. Руханилар катлавы — муллалар һәм ишаннар, кагыйдә буларак, искелекне һәм артталыкны алга сөрүчеләр позициясендә торганнар. Ләкин кагыйдәдән чыгармалар да булган. «Татар мөселман руханила¬ ры социаль яктан да, идея юнәлеше буенча да бүленмәс бербөтенне тәшкил итмәде. Аның эчендә аек акыллы, прогрессив омтылышлы, халык белән бәйләнешле, аның уй-хыялларын белүче кешеләр дә аз түгел иде» Татар мөселман руханилыгының бер төрле генә булма¬ вына үз вакытында П. Пашино да игътибар иткән иде. Алдарак телгә алынган рус революцион демократлары журналы «Современник»та басылган «Волжские татары» («Идел татарлары») дигән мәкаләсендә (1860, № 81) ул татар муллалары арасында үзенең вазифасын баер өчен файдаланучы малкуарлар, барлык авырулардан дога укып, өш¬ керү юлы белән дәвалап акча табучы шарлатаннар булуын билгеләп үтә. Ләкин шул ук вакытта ул муллалар арасында үз халкы белән бәйләнештә торучы, аның ихтыяҗларын белүче, аның язмышы турын¬ да борчылучы укымышлы кешеләр очравын да күрсәтә. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар...»ында рус тикшеренүчесенең әлеге фикерен рас¬ лаучы ышанычлы һәм төгәл материал бирелгән. Автор руханилар арасында чикләнгән, белеме дә, кешеләрне өй¬ рәтергә әхлакый хокукы да булмаган, акыл ягыннан катып калган һәм фанатизм белән агуланган дөреслек дошманнары шактый булуын күрсәтә. Ул руханилык вазифасын үз матди байлыгын үстерү чыгана¬ гы итеп файдаланучыларны көчле тәнкыйть итә. Мәрҗани дини идарә башлыклары — мөфтиләрнең чын йөзләрен ачып сала һәм аларны патша администрациясенең түләүле агентлары итеп күз алдына китерә. Аның бәяләвенчә, беренче мөфти Мөхәммәдҗан әл-Борындыкый бай¬ так казакъларны һәм башкортларны буйсындыруда патша властьла¬ рына бөтен көчен куеп хезмәт итә һәм шуның өчен югары дәрәҗә¬ ләр һәм бүләкләр ала. Властьларның турылыклы хезмәтчесе буларак, Абдуллин Я. Г. Татарская просветительская мысль, с. 50. 30
ул мөфти итеп билгеләнә һәм анда да элекке кебек үк бөтен ты¬ рышлыгын куеп хезмәт итә. Мөхәммөдҗан мөфти, үз вазифаларыннан тыш, руханига бик үк килешеп бетми торган башка кәсепләр белән де шөгыльләнә. Мәрҗани язганча, ул, мөфтилектән файдаланып, мел¬ ла исемен сатып, куп дәүләт җыя. Үлем сәгате җиткәндә илле мең сум акчасы булып, шуның өстенә ятып җан биргәне кеше телендә сөйләнә. Берәү мөәззинлеккә имтихан тапшырыр өчен килгәч: «Мөәз- зингә вакыт белмәк шарттыр, ясигъ вакыты кайчан кергәнен белә¬ сеңме?» — дип сорый. Тегесе: «Хәзрәт, шәфәкъ гаиб булгач керә¬ дер»,— дигәч, бу тагы кайтарып: «Шәфәкъ нәрсә ул?» — дип сорый. Әлеге мөәззин кулы белән кесәсенә сугып: «Хәзрәт, агы да, кызылы да, һәр икесе дә бар»,— ди һәм ул закытта кулланылышта йөргән егерме биш сумлык ак кәгазь, ун сумлык кызыл кәгазьне чыгарБт күрсәтә. Мөфти дә: «Бик динле һәм лаек кеше икәнсең»,— дип, моны хуш күрә *. Башка мөфтиләр дә, бигрәк тә дүртенче мөфти Сәлимгәрәй Тәф- килев, Ш. Мәрҗанинең ачы тәнкыйтен татыйлар. Мәрҗани соңгысы турында: «Надан, куркак, һәрбер көнче һәм гайбәтченең сүзенә ко¬ лак сала торган кеше иде, ныклы бер карашы да булмаганлыктан, бик күп эш кыла алмады. Күп очракта башлаган эшләрен тәмамламыйча ярты юлда калдыра иде. Күп вакытта үз әмерен үзе алыштыра иде...»2 — дип яза һәм аның патша хөкүмәтенә турылыклы хезмәт итеп олы дәрәҗәгә ирешкән кеше булуын, зур җир-сулары һәм крепост¬ ной крестьяннары булган алпавыт икәнлеген күрсәтеп үтә. Шуның белән бергә Ш. Мәрҗани китабында акыл ягыннан киң карашлы, тирән белемле, әдәпле, югары әхлак сыйфатларына ия бул¬ ган, кешеләр белән аларның кайгыларын да, шатлыкларын да уртак¬ лашырга әзер торган, халыкның язмышы турында борчылучы, аны фәкыйрьлектән һәм караңгылыктан йолып алу турында уйланучы руханилар турында да хөрмәт белән яза. Шундыйлар рәтендә ул иң элек татарлар арасында мәгърифәтчелек хәрәкәтенә нигез салучы Г. Курсавины һәм мәгърифәтче галим X. Фәезхановны китерә, аларны дөреслек өчен көрәшчеләр, фанатизмның һәм катып калганлыкның килешмәс дошманнары итеп күрсәтә. Аның тасвирлавында мелла Хә- мид бине Мортаза әл-Әлдермеши һәм мелла Мөхәммәд Әмин бине Сәйфулла әс-Сабавилар да киң белемле һәм алдан күрүчән кешеләр, прогрессив башлангычларны яклап чыгучылар буларак күз алдына килеп баса. Үз замандашлары арасында сәләтле, үткен акыллы, үрнәк тәртипле һәм намуслы булулары белән ахун Вәлид бине Сәгыйдь әл-Каргалы, мелла Һибәтулла бине Сәедбаттал әл-Каргалы, мелла Әх- мәдҗсн бине әл-Ушмави, мелла Низаметдин бине Сираҗетдин әл- Корычи һәм башкалар аерылып тора. Руханилар арасында шулай ук Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар.., Шунда ук, 311 б. 2 т., 289 б.
хезмәт халкы мәнфәгатьләрен кайнар яклаучылар, шул исәптән Е. Пу¬ гачев җитәкчелегендә баш күтәргән крестьян массалары сафына кул¬ ларына корал алып баскан кешеләр дә булган. Шундыйларның ике¬ се— мелла Сәлим бине Габдеррәхим әс-Сабави һәм мелла Шәриф турында Ш. Мәрҗани зур хөрмәт белән яза. «Мөстәфадел-әхбар...»да Ш. Мәрҗани социаль-экономик мөнәсә¬ бәтләр турында аерым сүз алып бармый һәм алар аның тикшерү предметы булып та тормыйлар. Шуңа да карамастан, китапта бирел¬ гән материал җәмгыятьнең сыйныфларга бүленүен, татарлар ара¬ сындагы социаль мөнәсәбәтләрне һәм киң катлау хезмәтчел халык массаларын эксплуатацияләүнең формаларын җитәрлек дәрәҗәдә ачык күзалларга мөмкинлек бирә. Мәрҗани йомышлы һәм ясаклы татарлар катлавы барлыкка килүе, купецлар (сәүдәгәрләр) формалашуы, аларның гильдияләргә бүленүе, соңгыларының кайберләренә төр¬ ле өстенлекләр бирелүе, ә кайберләренә чикләүләр куелуы турында сөйли. Казан тирәсендә урнашкан татар авылларындагы тормыш- көнкүреш шартларын тасвирлап, ул лашманчылык хезмәтен, ясаклы татарларның өстенә төшкән налог һәм золымнарны ачынып телгә ала, хөкем идарәләрендәге гади халыкка карата эшләнгән башбаш¬ таклык, гаскәри хезмәткә алынгандагв! шәхси кимсетү һәм җәберләү¬ ләрне гаепләп чыга *. Татарлар арасындагы социаль, сәяси һәм идео¬ логии каршылыклар шулай ук мөселманнарның дини идарәсенә һәм Казандагы татар ратушасына багышланган бүлекләрдә, аерым руха¬ ниларның һәм башка танылган шәхесләрнең эшчәнлеген яктыртканда да ачык тасвирлана. «Мөстәфадел-әхбар...»да тагын оер мәсьәлә ачык чабыла: ул да булса — Ш. Мәрҗанинең яулап алу сугышларына, халыкара юлбасар¬ лыкка, бер халыкның икенчесен кол итүгә каршы тискәре мөнәсәбәте. Ул Чыңгыз ханны, Батыйны, һулагуны һәм Аксак Тимерне (Тамер¬ ланны) талау сугышлары алып барганнары, җиңелгәннәргә күрсәткән явызлыклары өчен хурлык баганасына тери. Мәгърифәтче галим Чың¬ гыз ханны һәм аның эшчәнлеген күкләргә чөеп мактаган монгол ари¬ стократиясенең рәсми карашына да, шулай ук Аксак Тимер халык¬ ларның һәм хөкемдарларның бозыклыклары һәм алласызлыклары ар¬ касында алла тарафыннан аларны җәзалау өчен җибәрелгән дип күрсәтергә тырышучы һәм X. Мөслиминең «Тәварихы Болгария» ки¬ табында ачык чагылган иске татар феодаль историографиясендәге тенденцияләргә дә кискен каршы чыга 1 2. 1219 елда Чыңгыз хан гаскә¬ ренең Урта Азиягә ясаган походы вакытында Самарканд һәм Бохара шәһәрләре җиңелеп, аларның халыклары тулысынча юк ителә3. Ул монгол-татарларның аланнарга һәм кыпчакларга күрсәткән җәбер-зо- 1 Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар.., 2 т., 11 б. 2 Шунда ук, 1 т., 143, 206—225 б. 3 Шунда ук, 93 6. 32
дымнарын,-*бу кабиләләрне кырып бетереп, байлыкларын талауларын күз алдына ачык китерерлек итеп тасвирлый. «Моннан соң,— дип яза тарихчы,— алар русларга каршы сугыша башлаганнар, аларны бик яман кырып, үтереп, тар-мар иткәннәр. Шуның нәтиҗәсендә мәмлә¬ кәттә юллар бетеп һәм кәрван юллары киселеп, сәүдәләр тукталган» Ш. Мәрҗани Алтын Урда ханнары алып барган сәясәтне тискәре тонда тасвирлый, аларның яулап алган җирләрдә күрсәткән җәбер-зо¬ лымнарын, буйсындырылган халыкларны эзәрлекләүләрен, мыскыл¬ лауларын, экономик һәм сәяси кысрыклауларын гаепләп чыга. Ул алар тарафыннан кертелгән рус князьләрен билгеләү процедураларын һәм коллыкка озатыр өчен егет һәм кызларны сайлап ала торган түбәнсетүле тәртипләрне фаш итә* 2. Бер үк вакытта тарихчы ханнар һәм аларның якыннары арасында барган мәкер һәм үзара тартыш¬ ларны, аларның хирыслыкларын һәм ил, халык иминлеге турында һич тә кайгыртмауларын ачып сала. Тарихчы галим Идел буе Болгар дәүләтенең монголлар яулап ал¬ ган вакыттагы һәм Алтын Урда барлыкка килгәннән соңгы хәле ту¬ рындагы мәсьәләне дә читләтеп үтми. Ул болгарларның 1223 елда һө¬ җүм итеп килүче Чыңгыз хан гаскәрләренә каршы уңышлы рәвештә кискен каршылык күрсәтүен һәм шуннан соң рус җирләре һәм кып¬ чак далаларының иркен сулыш алуын, кешеләрнең туган өйләренә кайтуын һәм кәрван юлларының ачылуын билгеләп үтә. Ләкин 1235 елда Бату һәм Субутай җитәкчелегендә монгол-татарларның зур көчләре яңадан Болгар дәүләте чикләрендә күренә, һәм көчле сугышлардан соң болгарларның каршылыгы сындырыла. Алар Алтын Урда составына керәләр һәм шул ук вакытта билгеле бер мөстә¬ кыйльлек тә саклап калалар. Ләкин, буйсындырылган башка халыклар кебек үк, Алтын Урда ханнарына салым түләргә, дога кылганда һәм акча сукканда аларның исемнәрен телгә алырга тиеш булалар. Әмма бу гына аларны канәгатьләндерми, Алтын Урда гаскәрләренең Болгар җиренә һөҗүме һаман кабатланып тора. Бик зур гаскәр башында торган Мәңге-Тимер хан тарафыннан ясалган погром бигрәк тә һә¬ лакәтле була. Шундый һөҗүмнәргә, авыр экономик һәм сәяси изүгә карамастан, болгар династиясе чылбыры сакланып кала һәм Аксак Тимер фетнәләре вакытында да ил белән шушы династия вәкилләре идарә итә 3. Шулай итеп, карашларындагы эзлексезлекләргә, кайбер мәсьә¬ ләләрдә чигенүләр ясавына карамастан, Ш. Мәрҗани татар халкының мәдәният һәм иҗтимагый фикер тарихында тирән эз калдырды. Бу җәһәттән «Мөстәфадел-әхбар...» үзенә аерым әһәмияткә ия. Бу әсә¬ рендә мәгърифәтче галим, «тарихи документларны эзлекле тәнкыйть ’Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар.., 1 т., 95 б. 2 Шунда үк, 93 б. ’ Шунда ук, 76—78 б. 3 з-з» 33
иләге аша уздыра-уздыра, болгар-татар тарихының фәнни корпусы ни¬ гезләрен барлыкка китерде, аның алга таба үсү юнәлешен, перспек¬ тивасын билгеләде. Шул рәвешчә татарлардагы тарих фикерендә хо- сусыйрак, текстологиягә караганда күпкә гомумирак, комплекслырак фәнни тәнкыйть белеме барлыкка килде» *, Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар...» әсәре шул чордагы татар те¬ ленең язма-әдәби вариантында, бик күп гарәп һәм фарсы сүзләре һәм гыйбарәләр кулланып язылган, Бу хәзерге укучының әсәр белән танышуын гаять дәрәҗәдә кыенлаштыра. Болардан тыш, китапта га¬ рәп һәм фарсы авторларының әсәрләреннән оригиналдагыча алынган зур-зур өзекләр дә очрый. Шул сәбәпләр аркасында әсәр бүгенге көнгә кадәр киң катлау укучыларга гына түгел, хәтта бик күп белгеч¬ ләр өчен дә вата алмаслык каты төш булып кала бирде һәм тие¬ шенчә фәнни әйләнешкә керә алмады. Соңгы елларда Галимҗан Иб- раһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы лабораториясендә XIX гасырда яшәгән һәм иҗат иткән мәгърифәтче галимнәрнең әсәрләрен хәзерге әдәби телгә тәрҗемә итү һәм матбугатка әзерләү эше башланды. Укучыга тәкъдим ителә торган китап — шушы эшнең беренче карлыгачы. Инде әйтелгәнчә, «Мөстәфадел-әхбар...» ике томнан тора. Бу басмага ул кыскартылып бер томда әзерләнде. Кыскарту процессында китапның Идел буена, болгар-татар халкына бәйле урыннары алынып, Алтын Урда, Урта Азия, Себер һәм башка халыкларга кагылышлы өлешләре төшереп калдырылды. Шулай ук аерым шәхесләр турында 2—3 юлдан гына торган, информацион әһәмияте булмаган язмалар һәм кайбер биографияләрнең бүгенге укучы өчен әһәмияте булмаган өлешләре төшереп калдырылды. Китапның төп нөсхәсендә булган кай¬ бер вакыйгаларның да бүгенге көн күзлегеннән караганда фәнни әһә¬ мияте булмаган өлешләре кыскартылып бирелде. Кыскартылган урын¬ нарны билгеләп, алар алдындагы сүздән соң өч нокта куелды. Бел¬ гечләргә тәрҗемә текстны төп нөсхә белән чагыштырып карау мөм¬ кинлеген җиңелләштерү һәм кайсы битләрдә нинди урыннар төше¬ реп калдырылганлыгын һәм кыскартылганлыгын күрсәтү өчен тәрҗемә текстның читендә төп нөсхәдәге бит саннары күрсәтелде. Мәрҗани ел исәбен күрсәткәндә гарәпчә сүзләр белән һәм Мө- хәммәд пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә күчүеннән саналган һиҗри ел исәбе белән яза. Басмада ул еллар саннарда бирелде һәм җәя эчендә хәзер кулланылышта булган милади ел күрсәтелде. 1 Госманов М. Г. Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари: Чор, иҗат. мирас. «Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари» исемле китапта. Казан, 1986, 384—385 б. 34
«Мөстәфадел-әхбар.,.»да борынгы кабер ташларындагы язуларның Мәрҗани укылышындагы күчермәләре бирелә. Әлбәттә, бу очракта аларның тел үзенчәлекләре дә саклана. Мәрҗани аларны төрле урын¬ нарга барып күчереп алган һәм үзенчә укыган. Ләкин кайбер урын¬ нарда ул дөрес үк укымаган сүзләр һәм җөмләләр дә бар. Алар без¬ нең тарафтан төзәтелде һәм укылышлары белән тәрҗемәләре бит •сты төшермәләрендә күрсәтелде. Тәрҗемә иткәндә ирекле, әдәби тәрҗемә килеп чыкмасын һәм Мәрҗани әйтергә теләгән фикер фәнни төгәл булсын өчен, шулай ук төп нөсхәдәге колориты да саклансын өчен, Мәрҗани стиленнән бик үк читкә китмәскә тырышылды, ә кайбер урыннарда, җөмлә тө¬ зелешенә һәм мәгънә төсмеренә зыян китермәс өчен, гарәп сүзләре җөмләдә калдырылып, бит асты төшермәсендә тәрҗемәләре бирелде. Квадрат җәя эчендәге сүзләр төп нөсхәдә булмыйча, безнең та¬ рафтан фикерне тулыландыру өчен бирелде. Төп тексттагы кайбер сүзләргә, тарихи вакыйгаларга, аерым шә¬ хесләргә, географик атамаларга һәм аңлашылып бетмәгән кайбер тө¬ шенчәләргә аңлатма бирү соралганлыктан, кайсы биттәге нинди сүзгә аңлатма бирелүе саннар һәм йолдызчыклар белән күрсәтелеп, китап¬ ның азагында ике томга да искәрмәләр бирелде. Мәрҗани үзенең китабына очраклы рәвештә генә «Мөстәфадел- •хбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре ту¬ рында файдаланылган хәбәрләр») дип исем куймаган. Ул китапның исемендә үк борынгы Болгар дәүләтенә һәм Казан ханлыгына бәйле бик күп тарихи хәбәрләр — чыганакларны файдаланганлыгына — өй¬ рәнгәнлегенә ишарә ясый. Китабын югары фәнни дәрәҗәгә күтәрү һәм үзенең фикерләрен ныклы дәлилләр белән беркетү өчен, Мәр¬ җани әледән-әле укучының игътибарын шушы кыйммәтле чыганак¬ ларга юнәлтә, алардан өзекләр китерә. Мәрҗанигә эш барышында чиксез зур ярдәм иткән әнә шул чыганакларның исемнәре һәм алар¬ ның татарчага тәрҗемәләре дә алфавит тәртибендә төзелеп, китап азагында бирелде. «Мөстәфадел-әхбар...»ның төп нөсхәсендә кайбер вакыйгаларга яки аерым шәхесләргә карата Мәрҗани китапның бит читләрендә ис¬ кәрмәләр бирә. Тәрҗемә текстта бу искәрмәләр бит асты төшермә¬ ләрендә бирелеп, сүзнең азагында җәяләр эчендә [Мәрҗани иск.) дип күрсәтелде. «Мөстәфадел-әхбар...»ның икенче томын кабул итүне бүгенге йен укучысына ансатлаштыру һәм төрле урыннарда сибелеп бирелгән Мәгълүматларны кулланганда белгечләргә дә эшне җиңеләйтү өчен, ул томдагы материал аерым проблемаларга бүленеп, Мәрҗанидән бераз аермалы рәвештә, структурасы үзгәртелеп бирелде. Шул ук вакытта текстлар Мәрҗанинең үзендә ничек, шулай калдырылды һәм, беренче томдагыча ук, битләр читенә төп нөсхәдәге бит саннары куеп барылды. Бу исә тәрҗемә текст белән төп текстны чагыштырып карар¬ 3 35
га ихтыяҗ туса, кирәк урынны тиз табарга ярдәм итәр. Бу томның тәрҗемә текстының структурасы түбәндәге тәртип белән төзелде: баштагы бүлек «Россия тарихыннан сәхифәләр» дип аталды һәм аңа төрле урыннарда сибелгән мәгълүматлар тупланды. Бүлек исә ике бүлекчәгә аерып бирелде: а) «Петр Беренче»; б) «Казанның Россия составына кертелүе һәм татарларның яңа шартларда яшәве». Икенче бүлек «Казан тарихыннан сәхифәләр» дип исемләнеп, анда: а) «Ка¬ занның истәлекле урыннары, урам һәм мәйданнары, базарлары»; 6) «Казанда табылган борынгы кабер ташлары турындагы материал¬ лар» кертелде. «Татарларның үзидарә органнары» дигән өченче бүлек тә ике бүлекчәдән тора һәм ул бүлекчәләр а) «Мөселманнарның дини идарәсе, аның әгъзалары һәм рәисләре»; б) «Казан шәһәрендә татар ратушасы һәм аның башлыклары» дип аталды. Бу бүлеккә шушы оеш¬ маларда эшләгән шәхесләрнең кылган эшләре, тормышлары турында мәгълүматлар кертелде. Мәрҗани Казан тирәсендәге авыллар турын¬ да сүз алып барганда аларның тарихына махсус тукталмаса да, без кыска гына мәгълүматларны да берләштереп, белгечләргә эшне җи¬ ңеләйтү максатында дүртенче бүлекне «Авыллар тарихы» дип ата¬ дык. «Мөстәфадел-әхбар...»ның икенче томында бик күп зыялылар һәм тарихта теге яки бу роль уйнаган шәхесләр, аларның тормыш¬ лары һәм эшчәнлекләре турында языла. Без аларны, барысын бергә туплап, «шәхесләр һәм истәлекле вакыйгалар» дигән бишенче бүлеккә урнаштырдык. Мәрҗани бу шәхесләрне аерым авылларга, шәһәрләр¬ гә, төбәкләргә бәйләп бирсә, без исә аларны, туган-үлгән елларыннан чыгып, хронологик тәртиптә бирдек. Бу иң зур күләмле бишенче бү¬ лектән соң «Архитектура истәлекләре» дигән бүлек урнаштырылды. Мәрҗани Казандагы, аның тирәсендәге авыллар һәм башка төбәкләр¬ дәге мәчетләр бинасына архитектура истәлекләре буларак карап фи¬ кер йөртә һәм аларның төзелү тарихларын яза. Без аларны да, бил¬ геле бер тәртипкә салып, аерым бүлек итеп урнаштырдык. Казан шә¬ һәрендәге Мәрҗани яшәгән вакыттагы ундүрт мәчетнең бүгенге көн¬ дә сакланып калганнарының кайсы урамда, ничәнче йорт булуы һәм бүгенге көндә ул биналарда нинди оешмалар урнашканлыгы да күр¬ сәтелде. «Мөстәфадел-әхбар...»ның бер томлыгын әзерләү процессында халкыбызның бай тарихын киң катлау укучыларга мөмкин кадәр ту¬ лырак һәм аңлаешлырак итеп җиткерү, фән эшлеклеләренә исә та¬ рихыбызның әле ачылып, өйрәнелеп җитмәгән якларын тагын да игътибарлырак күзаллауга өстәмә җирлек тудыру максатыннан чыгып эш ителде һәм Мәрҗани тарафцннан бөртекләп җыйналган җәүһәрләр онытылып ятмыйча, фәнни әйләнешкә ныграк кереп китәр һәм укучы игътибарына яхшырак барып ирешер дип уйланылды. Бу кыйммәтле хезмәт безнең көннәрдә дә үзенең әһәмиятен саклый һәм мөһим та¬ рихи чыганак булып кала. 36
Китапның хәзерге телгә тәрҗемәсе өстендә эшләгәндә X. Хисмә- Туллин, С. Ногманов, С. Исәнбаев, В. Ильясов тарафыннан әзерләнгән материаллар да файдаланылды. Бу бер томлыкны төзүче һәм тәр¬ җемәче аларның якты образын ихтирам белән искә ала. «Мөстәфа- дел-әхбар...»ның тексты өстендә эшләгәндә күрсәткән ярдәмнәре, фай¬ далы киңәшләре өчен тарих фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хез¬ мәткәр Р. Г. Фәхретдиновка, тарих фәннәре кандидаты, доцент М. X. Юсуповка, философия фәннәре кандидаты А. В. Сагадеевка, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының гарәп теле укытучысы Л. К. Таҗиевага һәм фарсы теле белгече, фәнни хез¬ мәткәр С. М. Гыйләҗетдиновка да олы рәхмәтебезне белдерәбез. Я. Г. АБДУЛЛИН, Ө. Н. ХӘЙРУЛЛИН.
«Шиһабетдин Баһаветдин углы Мәрҗанинең кита¬ бы этнография һәм тарих материалларына байлыгы ягыннан рус теленә генә түгел, Европадагы башка телләргә дә тәрҗемә ителергә лаек. Автор Болгар һәм Казан патшалары турындагыларын төгәл фәнни рәвештә яза. Китапның башында Россиядә һәм Бол¬ гарда сәяхәт иткән һәм үз күргәннәрен язып калдыр¬ ган гарәп галимнәрен: Ибне Фазлан, Ибне Баттута, Мәсгуди, Шәмсетдин Димәшкый, Синаи, ягъни X— XV йөз галимнәрен санап китә. Автор Болгар һәм Казан патшалыкларында яшәүчеләр турында тәфсил¬ ләп бәян итә, аларның тарихлары турында гына түгел, гореф-гадәтләре турында да сөйли һәм бу илдә яшәү¬ челәрнең билгеле бер өлешенең, һичшиксез, төрки халыклар булганлыклары турында тарихи дәлилләр китерә. Болгарның Казан патшалыгы составына керү сәбәбен исә бу патшалык халыклары белән тел, дин, аң берлеге аркасында дип күрсәтә». Н. Ф. Катанов ♦ ♦ ♦ «...Мөстәфадел-әхбар...яларга киленсә, боларның әһәмияте үткәндәге хезмәтләре өчен генә түгел, бо¬ лар бүген дә һәм киләчәктә дә үзләренең кыйммәт¬ ләрен югалтмаячаклар, чөнки болар безнең милли тарихыбызның, бердән, аталары, икенчедән, нигезлә¬ редер... «Мөстәфадел-әхбар...» үзенең тарихын оныт¬ кан, үткәненнән тәэсирләнүне күңеленнән чыгарган без — татарларга көтелмәгән бер кисәтү, бер хезмәт булды». Г. Ибраһимов «...Мәрҗани моннан йөз ел әүвәл туган, милли мә¬ гыйшәт җирлегенең бер дә хәзерләнмәгән дәверен¬ дә дөньяга килгән... Гыйлем вә хакыйкатьне эзләүгә булган бу дәрте белән, булдыклылыгы, бу эшчәнле- ге белән ул әгәр җитмеш биш ел соңрак туган бул¬ са иде, аның исеме Европа фән академияләре әгъ¬ залары эчендә мөхтәрәм бер урын биләп торыр иде...» Ф. Әмирхан
Л i
ӘЛ-КЫЙСЬМЕЛ-ӘҮВӘЛҮ МИН КИТАБИ «МӨСТӘФАДЕЛ-ӘХБАР ФИ ӘХВАЛИ КАЗАН ВӘ БОЛГАР» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» исемле китапның беренче томы) > в. Бу — зур кимчелекле фәкыйрь кол 1 Шиһабетдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗани — әйтәдер ки: гыйлем һәм мәгърифәт белән шөгыльләнү, акыл белемен һәм камиллекне өйрәнү — һәр сәламәт акыл, аек аң каршында һичшиксез кирәкле сыйфат, ә бу өлкәдә тырышлык һәм бер-береңә киң ярдәм күрсәтү — бер¬ сүзсез күркәм эш. Зирәк шәхесләр һәм акыл ия¬ ләре карашынча, хаклыгы ачык гыйлем — ул иң ка¬ дерле сыйфатларның берсе, камиллекнең иң мактау¬ лысы, ә гыйлем өйрәнү — рәхәтлекнең һәм бәхетнең иң югары дәрәҗәсе икәнлеге ачык. Пакь ислам шәри¬ гате гыйлемнәр өйрәнү һәм мәгарифне камилләш¬ терүгә төрлечә өндәп һәм кызыктырып килде... Го¬ мумән, гыйлем турында: «Белгәннәр белән белмәгән¬ нәр бертигез булырмы?..», «...Берәү хикмәтле берәр сүз әйтсә, күп изгелек кылган булыр», «Акыл ияләре генә телгә алыныр» дигән аятьләр бар. «Акыл беле¬ ме — мөселман кешенең югалган нәрсәсе, аны ничек тапса да — файдалану дөрес була», «Гыйлем өйрә¬ нү — һәр мөселманга тиеш» кебек изге әйтемнәр бар. 3 б- Гыйлем өйрәнүче кешеләргә ярдәм итүчеләргә, биг- 1 Узган гасырда һәм аннан элек иҗат иткән авторлар әсәрләрен, Көнчыгыш традицияләренә ияреп, үзләрен шулай төрлечә түбәнсетә торган сүзләр белән башлый һәм тәмамлый торган булганнар. Мәр¬ җани дә аларга ияргән.
рек те укучы балаларның ата-аналарына күп савап һәм әҗер булуы хакында никадәр пәйгамбәр хәдис¬ ләре 1 һәм Коръән аятьләре бар. Барлык гыйлемнәр¬ нең кирәклеген һәм файдасы барлыгын исбатлап бөек ислам галимнәре тарафыннан язылган тирән фикерле, хикмәтле китаплар никадәр... ...Әйтелгәннәр, ходаның бөек хикмәтләрен өйрә¬ нергә боеру белән [бергә], тарих, халыкларның һәм шәһәрләрнең тормышы, география, топография һәм этнография фәннәре белән дә кызыксыну уята. Хал¬ кыңны караңгылыктан яктылыкка алып чык һәм алар алланың бирмеш көннәрендә сине мактап телгә алыр¬ лар... ...Тарих фәне — барлык милләт һәм кабиләләрнең хәлләрен эченә ала, гыйльми тармакларны һәм фән¬ ни бәхәсләрне тикшерә. Гади халык һәм белмәүчеләр аны белергә тели. Гыйлем ияләре аны өйрәнүдә тырышлык күрсәтәләр. Тыштан караганда, ул ханнар турында кимчелекле бер уйдырмага һәм әкияткә ох¬ шаса да, чынлыкта, төптән караганда, аның һәрбер сүзе мәгълүм бер төшенчәне эченә ала; аның һәр¬ бер җөмләсендә яшерен хикмәтләр, серле фикерләр тулып ята. Тыштан караганда, ул заман һәм дәүләт¬ ләр турында хәбәр бирә, эчке яктан, аларның әүвәлге эшләренең һәм хәлләренең хакыйкатен эзли һәм җен¬ текләп тикшерә; яшәешнең барлыкка килү серләрен¬ нән хәбәр бирә, аның үзенчәлекләрен һәм тирән сә¬ бәпләрен ачып күрсәтә. Бел, ул — хикмәтләр диңге¬ зенә чумган чын гыйлем һәм башка фәннәрне дә үзара бәйли торган, хөрмәткә лаек фән. Ислам дөнья¬ сының тарихчы галимнәре, заманнар турында тулы хәбәр бирү һәм кешелек җәмгыятенең хәлен аңлату 4 6. бурычын үтәү теләге белән, мәмләкәтләр, хәлифәләр, патшалар, галимнәр, суфиларның төрле катлаулары хакында; борынгы акыл ияләренең тоткан юллары, 1 Хәдис — Мөхәммәд пәйгамбәрнең әйткән сүзләре һәм эш¬ ләгән эшләре турында риваятьләр.
аларның табигатьләре һәм көнкүрешләре турында; фән һәм һөнәр ияләре, сугышлар һәм баш күтәрүче¬ ләр тарихыннан күп хәбәрләр тупладылар. Әмма безнең болгарлар, монгол һәм татар таифә- ләре бу бөек тарих гыйльме һәм халыклар тормышы белән кызыксынмаганлыктан, тарих фәненнән өлеш¬ сез калып, дөньядагы хәлләр, вакыйгалар һәм маҗа¬ раларны беркетеп бармаганнар. Шуңа күрә бөек галимнәребез, патшаларыбыз һәм олуг акыл ияләре¬ без турындагы хәбәрләр, ата-бабаларыбызның, нә¬ сел-нәсәбебезнең һәм туганнарыбызның хәлләре үз халкыбызга һәм башка милләтләргә дә мәгълүм булмыйча, бөтенләй билгесезлек пәрдәсе астында капланып калган. Хәтта халкыбызның күбрәге элек- электән шулай Россия хөкүмәте кул астында тора¬ быз дип уйлый. Болгар һәм Казан хәлләре хакында булсын, Болгар шәһәре изгеләре каберләре, хан мә¬ чете һәм борынгылыкны белдерә торган башка нәр¬ сәләр хакында булсын: «һай, бу — хан заманасында булган эш!» — дип әйтүдән башканы белмиләр, ул сүзнең асыл мәгънәсенә төшенергә дә тырышмый¬ лар. Гомумән, үз халыкларының, борынгы бабалары¬ ның үткәннәрен, аларның яшәгән җирләрен һәм ни¬ чек яшәүләрен белмиләр. Үз кабиләләреннән ника¬ дәр патшалар һәм бөек дәүләт эшлеклеләре булу ту¬ рында хәбәрдар түгелләр. Хәтта бу өлкәдә чиктән тыш наданлыклары аркасында, Мавәраэннәһердә1 яшәүче сарт халкына ияреп, дөреслеккә каршы килеп үз¬ ләренә «нугай» исемен алып, үз араларындагы сөй- ләшү-утырышларда шул исемне йөртеп һәм үзләрен шул халыктан дип санасалар да, рус халкының аларны кимсетү, хурлау рәвешендә татар дип әйтүләреннән кайберләре татар булуны бер кимчелек санап, ул исемнән чирканып, без татар түгел, без «мөселман» дип, тавыш-җәнҗал чыгаручылар да бар. Нинди кыз¬ 1 Мавәраэннәһер— елга аръягы. Гарәпләр Амудәрья һәм Сыр¬ дарья арасын шулай атаганнар. 43
ганыч хәл, бу исемнәр [татар белән мөселман] ара¬ сында Нил белән Евфрат елгалары арасындагы ерак¬ лык кадәр зур аерма бар бит! И мескен! Әгәр синең «мөселман»нан башка бер исемеңне дин һәм мил¬ ләтең дошманы белмәсә иде, сине, әлбәттә, «мөсел¬ ман» дип дошман күрерләр иде. Татар булмасаң, гарәп, таҗик, нугай түгел, кытай, рус, француз һәм немец та түгел, инде кем булырсың? Яхшы әле сарт, чирмеш, мукшы, ар халыкларының барлыкларын бел¬ мәгәннәр, сине ул исемнәрнең берсе белән атама¬ ганнар. Әгәр шулай булган булса, үзеңне чирмеш яки мукшы санап, шуңа риза булып йөрер идеңме?! Менә шул рәвешчә гыйлем һәм мәгърифәт тарал¬ мыйча, игътибарсыз калып, хосусан тарих һәм нәсел- нәсәпләрне өйрәнү гыйлеме бөтенләй онытылган, таш¬ ланган булганлыктан, гайрәтләре сүнеп, куәтсезләнеп калган халкыбыз «Хуҗа Насретдин», «Бүз егет», Мөслиминең «Тәварихы Болгария»се, «Сәедбаттал» кебек ялган хәбәрләр, игътибарсыз сүзләр белән тулган китаплар белән гомерләрен әрәм итәләр. «Га¬ лимнәр» дип аталганнары исә Ибне Кәмал паша ки¬ табы һәм шуннан алынган шикле һәм ялган кыска хикәяләргә ябышып яталар һәм олы галимнәрнең, мәшһүр бөек әдипләрнең әсәрләрен бөтенләй бел¬ миләр. Инде шәһәрләр, илләр тарихына һәм борынгы ба¬ баларыбыз белән булган вакыйгаларга бәйле борынгы галимнәр әсәрләреннән дөрес итеп тезелгән, күп аңлатмаларны эченә алган һәм игътибарга лаек тарих китабын көтеп торсак, алла белә, теләккә ирешә ал¬ мабыз. Аерым галимнәр һәм аерым кешеләр генә түгел, бәлки мәдәниятле дәүләтләр дә, игъланнар тара¬ тып, ислам мәмләкәтләреннән тарих әсәрләре сорау¬ ларына һәм эзләүләренә карамастан, хәзергә кадәр теләкләренә ирешә алганнары юк. Галимнәрен шул эшкә утырткан, халкын шул юлга салган дәүләпә гыйлем, һөнәр өйрәнәләр, һәм анда акыл гыйлеме һәм мәгариф артта калмый. 44
Болгар халкы, аллага мәгълүм, сәяхәт һәм сәүдә¬ не киңәйтү максаты белән, җаһиллектә яшәгән халык¬ ларны туры юлга күндерү, бозык юллардан коткару теләге белән, төрле илләргә йөреп, ислам диненә керергә өндәгән. Шул вакытта эшнең барышын карап йөрү сәбәпле, ара-тирә һәм урын-урын сугышлар да булгалап алганлыктан, аларның китап язарлык буш вакытлары булмаган булса кирәк. Гәрчә ул чакта китаплар бераз язылган булса да, китап басу һөнәре булмаганлыктан, аларның нөсхәләре күбәйтеп тара¬ тылмаган яки булган нөсхәләрнең дә Болгар һәм Ка¬ зан мәмләкәте өстенә килгән бәлалар, бәхетсезлекләр аркасында һәлак булып, югалып беткән булуы ихти¬ мал. Шуның белән бергә, башка илләрнең галимнәре китаплары эченә кергән, кайбер китаплар һәм язма¬ ларда телгә алынган һәм ата-бабалардан ишетелеп халык авызында риваять булып сөйләнеп йөргән аерым, таркау хәбәрләр бар. Бу хәбәрләргә тикшер- ми-нитми ышанырга ярамаса да, бернинди дәлилсез ялган дип тә хөкем итеп булмас, бәлки замананың хәлләрен, аның маҗараларының нинди икәнлеген белеп, хәлләрнең агышына, замананың теләгенә яраш¬ тырып, вакыйгаларның күрсәтүләрен щаһит итеп фи¬ кер йөртә белергә кирәк булыр. Нинди дә булса бер хәбәрнең ялган икәнлеге беленеп торса да, ләкин ялган булуы катгый билгеле булмаса, аны да язарга кирәк һәм аның ышанычлы түгеллеге дә күрсәтелергә тиеш. Бу сурәттә ул хәбәр һәркемнең игътибарын һәм дикъкатен җәлеп итеп, шул турыда фикер туп¬ лану белән аның ялган яки хаклыгы ачыкланыр. Бер хәбәрнең шиксез ялганлыгы ачыкланса һәм язылып исбат ителсә, ул хәбәргә ышанып йөргән кешеләрне хатадан котылдыруга сәбәп булыр. Без инде, хәбәрдар булганыбыз хәтле, Болгар һәм Казан хәлләренә бәйләнешле булган хикәятләр, !•$ б- хәбәрләр, риваятьләр һәм сүзләрне кулыбызга төш¬ кән кадәр китаплардан, язмалардан җыештырып, бу китапны төзибез. Чөнки тарихчының вазифасы — үзе 45
хәбәрдар һәм игътибарга лаек сүзләрне, хәбәрләрне арттырмыйча, киметмичә, ничек бар шулай китерү, эчтәлегенең төп өлешен төшереп калдырмыйча һәм берәүнең файдасына яки икенченең зарарына тараф¬ дар булмыйча аңлатып бирү. Булганны, яхшымы ул, яманмы, булганынча бәян итү. Әмма берәү үз бел- деге белән генә берәүне мактап, берәүне яманлап, берәүнең яхшы, берәүнең начар эшләрен генә сөй¬ ләсә, ул кеше гөнаһлы була... Бу китапны, мәмләкәтебезгә руслар кергәнче һәм алар хакимлеге астына кереп калганнан соң булган ике төрле хәлдән чыгып, ике бүлек итеп тәртип ит¬ тек. Болгар илендә элек тә һәм ^атарлар килгәч тә, (төрле халыкның һәркайсының үз башлыклары һәм хөкемдарлары булуга карамастан, бөек бер хөкү¬ мәткә бәйлелек, олы бер патшаның хакимлегенә буй¬ сыну булган. Ахырда, кайбер сәбәпләр аркасында, бигрәк тә Аксак Тимер фетнәсе * нәтиҗәсендә, Тук¬ тамыш ханның патшалык көннәре бетеп, Дәште кып¬ чак, Җуҗи улусы ** һәм Бәррийятел Бәрәкәттәге1 кабиләләр арасында таркалу һәм илгә гомуми зә¬ гыйфьлек килеп, Олуг Мөхәммәд хан илнең башка¬ ласы Сарайдан чыгарылганнан соң, Җуҗи хан нәселе шаһзадәләре арасында ызгыш тагы да куера. Нәти¬ җәдә ил төрле кабилә биләмәләренә охшаган аерым, вак-вак дәүләтләргә бүленеп бетә. Беренчесе — Казан дәүләте. Казан шәһәренең үзен¬ дә Олуг Мөхәммәд хан балалары дәүләте төзелә ***. Икенчесе — Сарай дәүләте. Бусы татар дәүләте¬ нең төп үзәге буларак Кече Мөхәммәд хан балалары идарәсендә кала. Өченчесе — Хаҗитарханда 1 2 Кече Мөхәммәд хан балаларыннан кайберләре. 1 Бәррийятел Бәрәкәт — Бәрәкәт сахрасы. Бату ханнан соң гарәп әдәбиятында Алтын Урда биләмәләре. Бәрәкәт хан исеменә бәй¬ ләп шулай аталган. 2 Хаҗитархан — Әстерхан. 46
Дүртенчесе — Кырым дәүләте. Кырым ярымутра¬ вында Бакчасарай шәһәрендә Хаҗигәрәй Хан бине Гыясетдин бине Таштимер һәм аның балалары хөкү¬ мәт төзиләр. Бишенчесе — Нугай урдасы. Җаек суы буенда Сарайчык шәһәрендә мангыт кабиләсеннән * үзләре¬ нең мөстәкыйль биләре 1 була. Алтынчысы — Казакъстанда казакъ ханнары. Барак хан бине Коерчык хан бине Ырыс ханның ике углы — Җанибәк һәм Гәрәй исемле шаһзадәләр, үзләренә бер дәүләт оештыра аямаганлыктан, төрле яшь-җил¬ бәзәк һәм бозык юлда йөри торган башка кешеләрне ияртеп, туры килгән авыл-шәһәрләрне басып, талап, 1 •• башбаштаклык ясап йөреп, һичбер җирдә нигезлән¬ мичә, качып йөреп, казакъ дип аталалар, ягъни бу «качак» мәгънәсендә була. Бер заман, Әбел-Хәер хан үлгәч, баш күтәреп, Магулистаннан ** 870 (1465) елның ахырларында үзләренә хан исемен алып, Дәш- тенең көнчыгышында, борынгы Ак Урда тарафын¬ да күчеп йөреп, хөкүмәтне балаларына калдыралар. Бер заман куәтләнеп, Төркестан һәм Ташкәнд шәһәр¬ ләрен яулап алалар. Бигрәк тә Тәвәккәл хан бине Шыгай хан бине Ядик хан Сәмәркандны яулап алып, аннан Бохарага барып, Пирмөхәммәд ханны чолгап ала. Ул вакытта бер генә хан хөкүмәте астында яшәп нәселләре ишәйгәч, алар үзләреннән көнбатышта яшәүче башкортларны тагын да көнбатышкарак куа¬ лар. Пәйгамбәрнең һиҗрәтеннән 1 2 1100 (1658) ел ахыр¬ ларында Түкә хан бине Җиһангир хан гасырында Казакъстанны Олы йөз, Урта йөз, Кече йөз дип атап өчкә бүләләр***. Ул (Түкә хан.— Ә. X.) Олы йөзне Түлә би, Урта йөзне Кузы би, Кече йөзне Әйтәк би исемле өч хакимгә тапшыра. Бер заман һәркайсы 1 Би, бәй, бәк, бик — морза, түрә, князь, хуҗа. 2 һиҗрәт — Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Мә¬ динә шәһәренә күчүе. Мөселман ел исәбенең башлануы — безнең эра- 47
үз-үзенә ханнар сайлап, бүленеп, ахырда рус хөкү- мәтене керәләр... Җиденчесе — Себер дәүләте. Хаҗи Мөхәммәд хан бине Гали һәм аның балалары дәүләте. Башкалалары Тубыл1 шәһәреннән 12 чакрым җирдә «Искер», ягъ¬ ни икенче исем белән «Себер» исемле шәһәр була. Югарыда сөйләнгәннәр барысы да, Җуҗи улу- сында хөкүмәт төзеп тә, араларында бердәмлек бул¬ мау сәбәпле дәүләтләре таркалганлыктан, чит хөкү¬ мәт карамагына керәләр. Болар һәркайсы аерым бү¬ лекләрдә сөйләнеп, аннары Харәземдә һәм Мавә- раэннәһердә хөкемдарлык иткән Җуҗи балалары һәм Харәземдә — Коңгыратия, Бохара һәм Сөмәркандта безнең заманга чаклы дәвам иткән Мангыт хөкемдар¬ лары телгә алынырлар, чөнки боларның күбесе, ана ягыннан булса да, нәсел-нәсәпләре белән Җуҗи ханга барып тоташа һәм алар Җуҗи балаларының патша¬ лык варислары булып торалар. Тагын, Фирганә җирендә оешкан Бабурия дәүлә¬ те * * —• Тардел-лүбаб2 та сөйләнер, алла теләсә. Әмма төп максат Болгар һәм Казан хәлләре булса да, баш¬ каларның да барлыкка килүе һәм төп нигезләре шул тирәдә булганлыктан, «Мөстәфадел-әхбар фи өхвали Казан вә Болгар» дип исем куела. * Тубыл— Тобольск. * Т а р д е л-л ү б а б — акыл төенчегә.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК 7 б. БОЛГАР, АНЫҢ ҮТКӘН ХӘЛЛӘРЕ ҺӘМ ШУҢА БӘЙЛӘНЕШЛЕ ХӘБӘРЛӘР ТУРЫНДА Болгар шәһәре, аның патшалары, милке, әсәрләре һәм хәлләре турында «Болгар» сүзе «6» хәрефенең дәммәсе, «гъ» хә¬ рефенең фәтхәсе *, әлиф («а») һәм «р» белән языла. • б. Камус иясе Кыртак аны «бргр» формасында беркет¬ кән һәм, «халык аны «болгар» формасында кулланаә дип, телебездәге мәшһүр әйтелешне гади халык әй¬ телешенә генә кайтарып калдырган. «Л»ны «р»га ал¬ маштырып һәм «а»ны төшереп калдырып, «бргр» рә¬ вешендә әйтү кайбер җирле сөйләмләрдә генә була. Борынгы галимнәребезнең әсәрләрендә «Болгар» тау 1 Гареп алфавитында дәммпле «б» —«бо», фвтхвл» «г*»~ «га» дип укяла. Болай аңлату тарап теле кагяйдаләренә нигезләнә һәм мондый атамалар белән таныш түгел кешеләр авазларны тегел әйт¬ сен эчен эшләнә. 4 3-3*
исеме, халык, өлкә, мәмләкәт һәм шәһәр исеме итеп йөртелгән. «Сез кайсы халыктан, ә болгарлар кем¬ нәр?»— дип сорау биргәндә: «Терек белән сәкали¬ бә» 1 арасында туган бер халык без»,— дип җавап биргәнлекләре язылган. Борынгы заманда һәм хәзерге вакытыбызда бу илгә «шәһәр» дигән сүзне кушып, гүя аның бер кисәгө итеп, «шәһре Болгар» дип йөрткәннәр һәм йөртә¬ ләр. «Әгәр кайчан да булса шәһре Болгарга барсаң, аның дусларыннан сәлам әйт» дигән фарсы телендәге шигырьдә дә «шәһре Болгар» диелгән. Бу илнең су¬ гышчылары турындагы мәшһүр касыйдәдә1 2 һәр ши¬ гырьнең ахыры «шәһре Болгар газилары» 3 дип тәмам¬ лана. Бу да «Болгар» дигән сүзнең өч нәрсә [халык, ил, шәһәр] өчен уртак булып йөргәнен күрсәтә. Бу шәһре Болгар — Идел елгасының төньягында, Чулман елгасының 4 Иделгә кушылган почмагына ур¬ нашкан. Ул экватордан илле биш градус төньяк киң¬ лектә, Канар утрауларыннан алтмыш җиде градус көнчыгыш озынлыкта һәм төшлек ноктасыннан ун¬ биш градус чамасы көнбатыш тарафында тора. Ха¬ лык телендә аңа Искәндәр әл-Макидуни5 нигез сал¬ ган дип тә йөртәләр. Гайсаның тууыннан ике гасыр¬ дан артыграк элек * төзелеп, зурлыгы уртача гына! булса да, утырган урыны тармаклары күп булган ике зур елганың бер-беренә коя торган ноктасына якын бер урында булганлыктан, төрле яктан һәм чит ил¬ ләрдән дә зур сәүдәгәрләр килә торган мәшһүр һәм зур базарлы бай мәмләкәтләрдән санала иде. Зур пристане, сәүдәханәсе булган бу төзек шәһәрнең халкы, борынгы вакыттан бирле бай культуралы һәм сәүдәгәрләре булуы белән дә, күп сәфәр һәм сәяхәт¬ ләре белән дә мәшһүр булып, дөньяга танылган иде. Монда күп төрле ерак илләрдән галимнәр, сәүдәгәр¬ ләр, ә гарәпләрдән казыйлар, укытучылар һәм вәгазь сөйләүчеләр килә торган булган. Шуннан соң, өстенә килгән һәртөрле бәла һәм фетнәләр сәбәпле, [Болгарның] ул яхшы вакытлары узып, [тарихи роле] Казанга күчә башлый һәм ахыр¬ 1 Сәкалибә — ак йезле кешеләр. 2 Кае ы йд ә — шигъри әсәр, поэма. 2 Газилар — сугышчылар. 4 Чулман елгасы — Кама елгасы. 3Искәндәр ә л-М акидуни — Александр Македонский. 50
да үзе бөтенләй харап булып, югарыда әйтелгән мак¬ таулы хәленә Казан варис булып калды, Шәһре Болгар — җир йөзенең өч яки дүрт кисә¬ геннән берсе булган Европа өлешендәге Румия һәм Кастантиния 'дән кала, беренчеләрдән булып культу¬ рага ирешкән һәм Әндәлес * 2 мәмләкәтеннән соң, бәл¬ ки бер үк гасырда ислам диненә күчкән шәһәрдер. Хәзерге заманыбызда да Болгар хәрабәләренең калдыгы булган кайбер биналар, аның як-якларында казылган канаулар, урлар һәм каберләр бар. Мәсә¬ лән, җамигъ мәчетнең нигезе, аның почмакларын- б- дагы манаралары һәм җирдән чыгарып салынган бер манарасы бар. Манараның кырык өч баскычы бар, баскыч араларының биеклеге — бер карыш 3 та бер бармак буе. Янә җамигъ мәчетнең алдында биек ма¬ нара булып, 1260(1844) ел, рамазан аеның4 егерме тугызына кадәр урынында торса да, шул көн сишәм¬ бе кичендә, ярты төн булганда җимерелеп төшүе мәрхүм Фазлулла бине Бохараи исемле кешенең ис¬ тәлекләрендә табылды. Бу зур манараның биеклеге астролябия һәм башка астрономия кораллары белән үлчәнгән булмаса да, баскычларының саны, мелла Ибраһим әфәнденең истәлегендә күренүенчә һәм Габделваһһаб бине Иманколый әр-Рәҗәбинең тел¬ дән сөйләвенчә, җитмеш өч икән. Мәчетнең киңлеге ундүрт, озынлыгы уналты баг5... Манараның калдыгы әле хәзер дә бар, мөселманнардан күп кеше җәй көне шуны карарга бара. Кечкенә манараның күрше¬ сендәге бер-ике каберне «Әхтәм, Хантам сәхабәләр6 кабере» дип атыйлар. Тагын «Баламхуҗа кабере» һәм манара төбендә «кыз балага» дип аталган каберләр бар, аларны халык карарга бара. Фәкыйрь7, 1277 (1860) елның зөлхиҗҗә8 аенда, 1287(1870) елның 'Румия, Кастантиния — Рим, Византия, Константинополь. 2 Әндәлес—Испаниянең бер өлеше (Андалузия). ’Бер карыш — баш бармак белән урта бармак очы арасындагы озынлык. 4 Рамазан ае — мөселман ай календареның тугызынчы ае. 5 Б а г — 130 сантиметрлы озынлык улчәве. 6 Сәхабәләр — Мөхәммәд пәйгамбәрнең фикердәшләре. 7 Фәкыйрь — Мәрҗани үзен шулай атый. 8 Зөлхиҗҗә — мөселман ай календареның уникенче ае. 4*
рәбигыль-ахир 1 аенда барып, манарага менеп, аның азан1 2 әйтә торган җиренә бу бәетләрне язды: Гүяки бу манарада моәэзин 3 булмаган, Алланың исемен мөселманнар телгә алмаган, Гүяки Болгарда мөселманнар тормаган, Аның җиренә самирләр 4 * йөрмәгән. Әйе, алар үз вакытында булганнар, Әмма аны караңгы тен һәм явыз язмыш һәлак иткән. Хуш һавалы Болгарга сәлам! Кайгы дулкыннарын күтәрә ул мөсафирлар күңелендә6. Гомумән, шул шәһәрнең каберлекләрендә күмел¬ гән мөселманнарга дога кылды6. Кайбер урыннарда» яр буйларында күп үлекләрнең сөякләре ачык ята. Хода белә, сугыш вакытында үлгән кешеләрнең сө¬ якләре булыр. Шәһре Болгар хәрабәләренең бер почмагында «Болгар» исемле бер рус авылы бар. Болгар шәһә¬ ренең кайчан һәм ни сәбәпле җимерелүе турындагы мәгълүматны һичбер китапта күргәнебез юк, ләкин югарыда искә алынган мелла Габделваһһабның тел¬ дән сөйләвенә караганда, Россия карамагына күч¬ кәннән соң, бүгенге тарихтан өч йөз ел элек, ягъни һиҗри белән икенче меңгә керер алдыннан * су агы¬ мы — елга күчүе сәбәпле җимерелгән, имеш. Бу Болгар халкының мәмләкәте борынгы заман¬ нарда көньягыннан Бабел-әбваб7, ягъни Дәрбәнд, Тифлис һәм Ширванга, Кавказ таулары, бәхре Хә¬ зәр 8 буена һәм Дагыстан тарафларына, хәтта Әр- мәнстан иленә хәтле сузылган булган. Көнбатышта — Нократ елгасы, Дон, Самар, Сура һәм Ока елгала¬ рының башлары, көнчыгышта — Урал таулары, Ха- рәзем, Сыгнак һәм Шаш, төньякта Россия белән чик- 10 б. ләнгән булган. Болгар мәмләкәтендә булган һәр ка¬ билә бер урынга, ягъни бер су буена урнашып, төр¬ ле исемнәр белән аталып йөртелгәннәр. Мәсәлән: «Чирмешән болгарлары», «Нократ болгарлары», 1 Р ә б и г ы л ь-а х и р — мөселман ай календареның дүртенче ае (рэб и г ы л ь-ө ү в ө л — өченче ае). 2 А з а н — намазга чакыру. 3 Мөәззин — азан әйтүче. 4 Самирләр — хикәя сөйләп йөрүчеләр (халык акыннары). 6 Биредә шигырьнең гарәп теленнән сүзгә-сүз тәрҗемәсе ките¬ релә. (Т ә р җ. ис к.) 6 Биредә суз Мәрҗанинең үзө турында бара. 7 Б а б е л-ә б в а б — ишекләрнең ишеге. Гарәпләр Каспий диң¬ гезе белән Кавказ таулары арасындагы тар юлны шулай атаганнар. 8 Бәхре Хәзәр — Каспий диңгезе, 52
«Бәхре Хәзәр болгарлары», «Түбәнге болгарлар», «Тимтүче болгарлар» дип аталганнар. Күптөрле каби лә, нәсел һәм сыйныфлардан торып, кабилә, ыруг патшалары үрнәгендә һәркайсының күпсанлы хаким¬ нәре булса да, алар тагын олы бер патшага таянып һәм буйсынып яшәгәннәр. Күп исемнәрне эченә ал¬ ган Сәкалибә, Кыпчак, Хәзәр, Болгар, Җуҗи улусы, Үзбәк иле исемнәре белән аталып, мәмләкәтләре төр¬ ле вакытта Сәкалибә иле, Дәште кыпчак, Хәзәр иле, Болгар иле, Татар иле, Җуҗи улусы, Бату урдасы, Бәррийятел Бәрәкәт һәм Үзбәк иле дип йөртелгәннәр. Бу мәмләкәттә булган шәһәрләр: Олы шәһәр, ягъни шәһре Болгар, Нократ Болгары, Сувар, Сөнфар, Би¬ ләр, Ашлы, Хизан, Туфҗан, Сабакүл, Кашан, Чылма- ты, Ибраһим кальга *, Кызлар, Исбел, Кирмәнчек, Басыф Мирза, Керчь, Жукотин [Җүкәтау], Аклан, Саксин, Фәису, Гамикъ, Шабран, Зәнкеран, Сәмән¬ дер, Хәмлиҗ, Бәләнҗәр һәм Бәйда. Болгар мәмлә¬ кәте иң өүвәл Кыпчак һәм Хәзәр хаканнары 2 хөкү¬ мәте, соңыннан Болгар әмирләре хөкүмәте, аннан соң Татар ханнары хөкүмәте карамагында булып, хәзерге вакытта өч йөз елдан артык инде Россия хөкүмәте идарәсендә. Сәүдәләре кол, кәнизәкләр, бал, кеш, сусар, тиен, төлке, балык җилеме, куян, карсак3, Болгар күне һәм сәхтиян 4, балык мае, мамонт ^еше, шәм, кәҗә тиресе, саури5, чикләвек, куй, сыер, су¬ гыш киеме, кылыч, ук, каен агачы, бүрек, кәләпүш, гәрәбә һәм башка шуның шикелле әйберләр белән булган. Болгар халкының килеп чыгышы хакындагы фасыл Тарихчы мөселман галимнәренең ачык итеп бил¬ геләүләренә һәм башка шуны күрсәтүче хәлләргә, сүзләргә караганда, болгар халкы —төрек кабилә¬ сеннән 6. * Кальга — кала, крепость. ’ X а к а н — хан. ’ Карсак — куянның бер төре. 4 Сәхтиян — кәҗә тиресеннән ясалган югары сыйфатлы болгар күне. 4 Саури — мөгез. 6 Терек кабиләсеннән — биредә, Мәрҗани «терек» сүзен «төрки» мәгънәсендә куллана. 53
Ибне Фазлан да аларны «төрек» дип әйтә. Шулай ук Ибне Халдун да, Шәриф Идрисигә ия¬ реп, аларны «төрекләрнең бер тармагыннан» дип са¬ ный. Тарихчы галимнәрнең иң олыларыннан Гали бине әл-Хөсәен әл-Мәсгуди әл-Багдади: «Алар төрекләр¬ нең бер төркеме, алардан һәм аларга һаман кәрван¬ нар йөреп тора, әмма алар бүтән төрек кабиләләрен¬ нән өстенрәк»,— ди. Шәмсетдин эд-Димәшкый: «Әндәлес иясе аларны, ягъни хәзәр һәм болгарларны, төрек халыклары ара¬ сында санады»,— ди. Ә икенче урында: «Хаҗга ба¬ ручы берәү болгарлардан: «Сез нинди халык? Бол¬ гарлар кемнәр алар?» — дип сорагач, — «Төрек бе¬ лән сәкалибә арасында туган халык»,— дип җавап бирделәр»,— ди. «Рисаләтел-интисаб» исемле китапта: «Болгар җире — мөселман төрекләре иле. Алар Габбасилар 1 хөкем сөргән заманда Мәэмүн 1 2 һәм Васикъ биллаһ 3 хәлифәлеге вакытында мөселман булдылар; икенче мәртәбә әл-Каим би-Әмериллаһ4 хәлифәлегендә утыз мең кеше мөселман булды»,— диелә. 11 6. Хәким Синаи аларны түбәндәге шигырендә «тө¬ рек» дип атый: «Минем бөтен күргән җәфаларым бол¬ гарлардан, әмма монда аларның гаепләре юк, чөнки мин хәсрәт чигәргә тиеш булганмын, я ходай, бу бәла-фетнәләрнең барысы да синнән, ләкин моңа бер¬ кем дә каршы тора алмый, һәркем Болгарларны төрекләрдән саный. Кешенең белем белән яктыруы¬ на тоткарлык беткән. Ул гүзәлләргә теш кырый¬ ларын ай кебек ялтыратып, болай көчле итеп ярату кирәкмәс иде. Аларның теш читләренә гыйшык то¬ тудан барысы да иреннәрен тешләргә мәҗбүрләр» 5 6. Мәүләви Габдеррахман әл-Җами (аңа изгелек бул¬ сын) «Нәфәхател-Инес» исемле әсәрендә бу шигъри 1 Габбас и л ар — Мөхәммәд пәйгамбәрнең агасы Габбасның оныгы Әбел Габбас төзегән династия. 2 Мәэмүн хәлифә — 813—817 елларда хакимлек итә. ’Васикъ биллаһ — 842—847 елларда хакимлек итә. *Әл-Каим би-Әмериллаһ — 1031—1075 елларда хаким¬ лек итә. 6 Шигырь фарсы телендә, биредә сүзгә-сүз тәрҗемәсе бирелә. (Т ә р җ. ис к.) 54
юлларны Гайнелказат әл-һәмөдани тәрҗемәсендә китерә. «Нәфәхат»кә язган аңлатмасында Мәүләви Габделгафур бине Гали әл-Лари: «Болгар — Төркес- тан шәһәре. Анда гүзәлләр күп»,— ди. Шул ук мәгънәдә гарәпчә бер шигырь дә күргән идек. Истә калганы болай: «Әгәр күңелдә Болгар гүзәлләренең мәхәббәте булмаса, ике күздән аккан яшьтән чокыр хасыйль булмас иде» '. Аларның телләре, калдырган әсәрләре, әхлакла¬ ры, йолалары, гореф-гадәтләре дә төрки. Телләре турында Истахри, Ибне Хаукаль һәм Гар- натый: «Болгар теле хәзәр теле кебек»,— диләр. Хә¬ зәр теле, әлбәттә, төрки тел. Шәһәр һәм мәмләкәтләренең исеме «Болгар» — .төрки телдәге «болгамак» исем фигыленнән ясал¬ ган киләчәк заман фигыль, ә «болгады» сүзе — үткән заман хикәя фигыль. Бөтенләй «эшне болга¬ ды», «суны болгады», диләр. Бу урында исемләште- реп, «катнаш» һәм «катыш» мәгънәсендә алынган. Шәһре Болгарда сугылган кайбер тәңкәләрдә вау1 2 хәрефе белән «Булгар» дип язылган булуы моны ар¬ тыгы белән куәтли. Димәшкый язуында да шул мәгъ¬ нәгә ишарә бар. Моннан башка тагын патшаларына «хан», «белек- вар» дигән исем бирүләре дә төрки булганлыкларын күрсәтә, чөнки «хан» асылда төрки сүз булып, каф3 хәрефе белән «кан» дип языла. «Белеквар» сүзенең кяф 4 хәрефе белән булуы ачык. «Белек» сүзе «бел- мәк» фигыленнән ясалган исем була һәм ул «гыйлем» һәм «гакыл» мәгънәсендә кулланыла. «Вар» сүзе — җирле сөйләмдә «бар» рәвешендә «б» хәрефе белән языла, төрләнми торган фигыль. Димәк, «белеквар» сүзе «белек бар» дигән ике сүздән кушылып ясал¬ ган, ул «галим», «акыллы» мәгънәсендә килеп, мак¬ тау сыйфаты, мактау исеме булып кулланыла... Шуңа күрә Ибне Фазлан Болгар патшасына ходаны олылау урынында әйтелә торган «Мәлик» исеме белән ке¬ шеләрне атауның ярамаганлыгын аңлаткач, «белек- 1 Шигырьнең гарәпчәдән сүзгә-сүз тәрҗемәсе бирелә. (Тәрҗ. t) 2 В а у — «у» хәрефенең гарәпчә аталышы. 3 К а ф — калын әйтелешле «к» хәрефенең гарәпчә аталышь.1. 4 К я ф — нечкә әйтелешле «к» хәрефенең гарәпчә аталышы. 55
вар» сүзен дә бу урында әйтү ярамый дип, аны ис¬ кә алу тыелган була. Дөрес, Ибне Фазланның бу аң¬ латмасыннан соң укылган хотбәләрдә «белеквар» сүзе телгә алынмаган, бары тик «әл-Әмир Җәгъфәр бине Габдулла» дип кенә телгә алына торган булган. Болгар патшаларына шушы мәгънәдә «белеквар» б- исеме бирү Кече Әрмәнстан мәмләкәтенең Сивас шә¬ һәрендә хакимлек итүче Төрекмән патшалары нәсе¬ леннән булган әмир Әхмәд бине Гали бине Мизраб өт-Төрекмәнигә һәм аның үзеннән соң калган бала¬ ларына, гаилә әгъзаларыннан булган әмирләргә «да- нишмәнд» исеме биреп, аларны «данишмәнд патша¬ лар» дип атап йөртү шикелле генә була. «Даниш¬ мәнд» сүзе нәкъ «белеквар» дигән мәгънәдә кулла¬ ныла. Бу төрекмән ханнары асылда шул як халкын¬ нан булып, аларның бу исемне әлеге мәгънәдә Бол¬ гар иленнән күчереп алган булулары да ихтимал. «Белеквар» сүзе шушы кулланылышта бездә хә¬ зер дә бик яхшы урнашып калган. Дөрес, «белеке» сүзенең тартым кушымчасы бул¬ ган соңгы «е» сузыгын төшереп калдырып, дәммә 1 белән әйтеп чикләп, «китап бар», «балалар бар», «акыл бар», «хатын бар» дибез. Дөрес, язуда һәм төрки телдәге кайбер җирле сөйләмнәрдә әлеге тар¬ лым кушымчаларын — «е — ы» сузыкларын саклап, «китабы бар», «балалары бар», «акылы бар», «хаты¬ ны бар» үрнәгендә кулланабыз. Куфи язуында* 2 кяф хәрефе каты әйтелешле «т» хәрефенә бик охшаган булганлыктан, Ибне Фазлан сүзләреннән алып кайбер нөсхәләрдә «кяф» урыны¬ на әлеге «т» хәрефен язсалар да, бу — нөсхәне язучы¬ ның әлеге ике хәрефне ялгыш охшатуыннан гына бу¬ лырга тиеш. Ибне Фазлан вакытында Багдадта һәм башка мөселман шәһәрләрендә «куфи» язуы кулла¬ ныла торган булган. Әбү Гали бине Мокыйлә «нәсех» язуын 2 уйлап тапканчы ул язу гамәлдә булган. Ибне Фазлан: «Болгарда балдан ясалган эчемлек¬ ләр бар, аны «сөҗү» дип әйтәләр»,— ди. Ягъни сө- чү — ләззәтле, тәмле мәгънәсендә, татар телендә хә¬ зерге заманыбызда кулланыла торган «кәречмә» дип йөртелә торган мәшһүр эчемлек шушы була инде. * Дәммә— гарәп телендә тартык авазлар өстенә өтер сыман куела торган билге; ул кыска «е» сузыгын белдерә. 2 Куфи, нәсех язулары — борынгы гарәп язуы үрнәкләре. 56
Байтак кына китапларда бу мәмләкәттә кулланылыйк ja булган «судык», «сарук» һәм «сардык» кебек сүз¬ ләр очрый. Моның дөрес әйтелеше һәм язылышы «сардык» булып, «сары даг» һәм «сары тау» мәгъ¬ нәсендә кулланыла. Бу — хәзерге вакытта безнең ха¬ лык телендә Саратов дип атала торган шәһәр һәм аның өлкәсе. 1290(1873) елда вафат булган мелла Сәлим бине Дуст әл-Кавали үзенең бер китабында: «Бел син, аң¬ лы кеше, кояш елының өч төрле хисабы бар. Берсе¬ нә «фарсия хисабы» * диләр, аны Болгар халкы кул¬ ланган. Икенчесенә «румия хисабы» ** диләр, аның белән христианнар файдаланганнар, ә өченчесенә «хәмәл хисабы» *** диләр, аның белән барлык шә¬ һәрләрдәге мөэмин-мөселман файдаланган. Шулай булгач, барлык мөселманнарга «хәмәл хисабын» белү кирәк була, чөнки намаз вакытлары, төш вакыты һәм кояш баю вакытлары шуның белән беленә. Янә мәгъ¬ лүм булсын: әүвәл «фарсия нәүрузы» ', аннары ун көннән соң «румия нәүрузы», аннан ун көннән соң «хәмәл нәүрузы» булыр. Болгар галимнәре «бала нәү- руз», «карт нәүруз» һәм «шешек нәүруз» дип иша¬ рә кылдылар, һәрбер нәүруз «бәрде гаҗуз»* 2 хиса¬ бы була дип исәпләделәр»,— дип яза. Габбасия хәлифәлеге гасырыннан калган кайбер 13 б. төрки сүзләр хәзер да халык телендә кулланыла, хәтта бик караңгы авылларда яшәүчеләр телендә дә йөри. Мәсәлән: «һай, мин фәлән эшне эшләгән бул¬ сам, хәлфә буласы икәнмен» яки «хәлфә булган бу¬ лыр идем»,— дип әйтәләр [монда «хәлфә» сүзе «хә¬ лифә» мәгънәсендә]. Тагын: «фәлән кешене хәлфә иткәннәр», ягъни «иң югары дәрәҗәгә күтәргәннәр», «фәләнне бик зурлап кадер-хөрмәт иткәннәр» кебек сүзләр кулланалар. Бу сүзләр, әлбәттә, хәлифәләр гасырыннан калган. Чөнки сөйләүчеләрнең нинди мәгънәне аңлатканын да, «хәлфә» сүзе нәрсә икәнен дә, моның кайдан, кайсы телдән алынганын да бел¬ миләр һәм уйламыйлар да. Хәзер, хәлифәләр бете¬ релеп, аларның матур исемнәре онытылган бер ва¬ кытта, әлбәттә, бу сүзләрне алмаган булырлар иде. Бу гасырда хәлифәлекнең дөньяда иң югары дәрәҗә * Нәүруз — иранлыларның Яңа ел көне. 2 Бә р д е гаҗуз — март аеның ахырларында була торган сал¬ кыннар. Аны «карт-карчыклар суыгы» дио йөртәләр. 5Z
булганлыгын һәм аның бер генә кешегә хас икән¬ леген, аннан өстен һичкемнең булмавын, «хәлифә» һәм «әмирел-мөэминин» 1 дигән исемнәрнең «әмирләр¬ нең әмире» 1 2, «әмирел-мөслимин», хәтта «баш әмир» дигән дәрәҗәдән дә югарырак икәнен белүче биг¬ рәк тә безнең мәмләкәтебездә бик аздыр. Хәлифә¬ лек дәрәҗәсенең башка солтаннар, зур патшалар дә¬ рәҗәсеннән өстен икәнлеген дә, һәркемнең аңа буй¬ сынырга тиешлеген дә белмиләр һәм «әмирел-мөэ* минин» белән «әмир» сүзләренең нәрсә икәнен дә аермыйлар. Шулай булгач, гади халык, бигрәк тә ха¬ тын-кызлар, аны ничек аңласын! Дунай буена күчеп киткән болгарларның телләре үзгәреп, хәзәр һәм болгар телләреннән үзгә булса да, исемнәрендә әле дә төрки сүзләр күп. «Әл-Әх- тәри» кушаматы белән танылган Мостафа бине Шәм¬ сетдиннең «Әхтәри кәбир» дип йөртелә торган үз сүзлегендә «хәфҗаг» сүзен: «татар биге, асылы кып¬ чак» дип аңлатуы «Болгар әмире» мәгънәсендә бу¬ лып, аларның кыпчак кабиләсеннән икәнлекләрен күр¬ сәтә. Кыпчак — әлбәттә, төрек кабиләләреннән. Ләкин бу мәмләкәт халкы гасырыбызда «татар» дип аталып йөртелгәнгә күрә, [сүзлек авторы] борынгы халыкны да «татар» дип аңлаткан була. Болар һәммәсе — Бол¬ гар халкының төрек икәнлегенә дәлил. Болгар әсәрләреннән, мәсәлән, «Нәһҗел-фәра- дис» «Башлагали»3, «Йосыф китабы», «Нәсыйхәтес- салихин», «Бәдавам» кебек төрки китаплар, «Нәү¬ рүз», «Шәһре Болгар газилары» бәетләре бар. Кай¬ берләре гадәттә бик иске язу белән язылган. Бер караганда, өч-дүрт йөз ел элек язылган әсәрләр ди¬ яргә мөмкин, ә язулары Болгар шәһәрендә табылган кабер ташларындагы язуларга бик охшаган. Мондый китаплар бу мәмләкәтләрдә басма һәм язма хәлдә бик күп табыла. Башка мәмләкәтләрдә күрелгәне һәм ишетелгәне юк. Бу китапларның теле госманлы4, чыгтай 5, төрекмән һәм казакъ телләреннән аерылып тора. 1 Әмирел-мөэминин — мөселманнарның башлыгы (хәлифә¬ нең титулы). 2 Әмир — хөкүмәт башлыгы. 3 Башлагали — «Кисекбаш» китабы. 4 Госманлы — Төркиядә яшәүче терекләр. 3 Чыгтай — борынгы үзбәк халкын шулай атаганнар. 58
«Нәһҗел-фәрадис»нең башында «бисмиллаһи»дан соң, аллага мактау, пәйгамбәргә сәламнәр әйткәч, U б. болай диелә: «Гомәр углы Габдулла пәйгамбәрдән риваять итеп әйтә: бер мөэмин-мөселман минем хә¬ дисләремнән «Кырык хәдис»не ишетмәгән кешеләргә җиткерсә, белмәгәннәргә өйрәтсә, алла ул кешене галим дәрәҗәсендә исәпләр, кыямәт көнендә шәһит¬ ләр 1 җөмләсеннән тергезер. Әгәр дә ул кеше белә торып мин әйтмәгән сүзне пәйгамбәр (алла аңа сә¬ ламен күндерсен) әйтте дип ялганласа, үзенә тәмуг¬ та урын хәзерләгән булыр... Бу китапка «Нәһҗел-фәрадис» дип исем куелды. «Оҗмахларның ачык юлы» дигән мәгънәдә була. Өмет тә шул». Ахырында: «...икенче көнендә, 759 (1357) елда Сарай шәһәрендә язылды. Язучысы га¬ лим һәм гыйлеме белән гамәл итүче, бөтен кешеләр¬ нең остазы... Мәхмүд бине Гали бине әс-Сараи мән- шаән вәл-Болгари мәүлидән вәл-Кәрдәри 1 2...»,— дип язылган. Кайбер сүзләре төп нөсхәдә төшеп калган, нинди сүзләр икәнен белеп булмады. Алары ачык калдырылды. Беренче бүлеге — пәйгамбәрнең сый¬ фатлары турында, икенче бүлеге — хәлифәләр, алар¬ ның якыннары һәм дүрт имамның3 сыйфатлары ту¬ рында. Бу тел аларга Җуҗи һәм Бату урдасыннан кермә¬ гәндер, чөнки ул аларның телләреннән аерылып тора, һәм алар кул астында мөселманнар бик аз һәм бик көчсез булган. Бәрәкәт хан гәрчә 640(1242) елда ис¬ лам диненә кергән булса да, аның халкы арасында ислам дине ныгып урнашып китә алмаган. Күбрәге мөселман динендәге казакълардан булып, мөселман хан гасырында — мөселман, ә мөселман булмаган хан булганда, аңар ияреп, аныңча яшәгәннәр. Татар кабиләсендә исә ислам дине Үзбәк хан һәм аның углы Җанибәк хан заманында куәт тапты һәм ныгып урнашты. Шуңа күрә нугайларда «дин Үзбәк¬ тән калды» дигән фикер бар, имеш. Кыска гына чор¬ да алар шул мәмләкәттә яшәүче төрле кабиләләргә үз 1 Шәһит — дин өчен сугышып һәлак булган, алла юлында үзен корбан иткән, изге юлда үлгән кеше. 2 Болгарда туып, Харәземдәге Кәрдәр өлкәсендә булып, Сарай шәһәрендә яшәп иҗат итүче. 8 Дүрт имам — ислам динендә дүрт юнәлешкә нигез салучылар (Имам Әгъзам, имам Шафигъ, имам Малик, имам Әхмәд бине Хән- 5«
телләрен кертә алмаганнар. Бәс, шулай булгач, бу тел Болгар халкының үз теле булырга тиеш... Спасс өязендә, шәһре Болгардан алтмыш чакрым IS б- ераклыкта, Иске Рәҗәб авылында «Ташбилге» дип йөртелә торган иске бер зират бар. Моның шактый җиренә йорт һәм ындырлар төзелеп, аз гына җире зират булып калган, һәм хәзер аны канау белән өй¬ ләндереп алганнар икән. Анда бары тик өч таш кал¬ ган, башкалары ватылып, бозылып беткән. Бу китапны язучы — мин фәкыйрь 1289(1872) ел, рәбигыль-ахир аеның җидесендә, чәршәмбе көн, әле¬ ге ташларны тикшереп чыгып укыдым. Берсе нәсех язуы белән бик оста язучы кеше тарафыннан шәп итеп язылган. Башында ярым түгәрәк рәвештә «һуәл- хәййе әлләзи ля ямүт» 1 дип куелган. Шуннан соң биш юл итеп: беренче юлда — «Әнбал углы Хөсәен», икенче юлда — «зиярате торыр, рәхмәтуллаһи», өчен¬ че юлда — «галәйһи рәхмәтән васигатән» * 2, дүртен¬ че юлда — «тарих йите йөз кырык бишенчедә» 3, би¬ шенче юлда — «рәҗәб аеның 4 өченче көне ирде»,— дип язылган. Икенче кабер ташына куфи язуы белән ачык итеп, ярым түгәрәк рәвештә, «әл-хөкме лиллаһил-галиил- кәбир» 5 дип язылган. Аннан соң дүрт юлның берен¬ че юлында — «Әхмәд Бәләви», өченче юлында —• «рәхмәтуллаһи галәйһи», дүртенче юлында «рәхмә¬ тән васигатән», дип язылган... Таш үзе сынмаган, ва¬ тылмаган, кителмәгән. Өченче кабер ташы. Бусы да куфи язуы белән бик яхшы итеп, аермачык язылган, ләкин ташның түбәнге өлеше сынып югалган, калган дүрт юлы түбәндәгечә: беренче юлда — «Әл-хөкме лиллаһил-галиил», икенче юлда — «әл-кәбир Әхмәд углы», өченче юлда — «Җәгъфәр углы хаҗи Юныс», дүртенче юлда «бил- киви вафат» дип язылган. Ләкин ул Әхмәдне әлиф (а) белән хата язган. Дәхи «тарих» дип башланган җөмләсе чама белән укылды. Бу ике таш бик каты һәм сүзләре дә әүвәлге таштагы сүзләрдән аерылып тора. Әүвәлге хаш йомшаграк. Чама белән әйткәндә, бу — * Ул үлемсез, ул үлми торган. * Аңа алланың киң рәхмәте булсын. * Тарих җиде йез кырык бишенчедә —1344 елда. 4 Рәҗәб ае — мөселман ай календареның җиденче ае. * Бөек дәрәҗәле алланың хөкеме. 60
ике таш иясенең беренче таш иясеннән күп алдан яшәүләре турында сөйли. «Юныс» дигән исемдә бер¬ аз шөбһә бар. һәр ике ташта «бәләви», «билкиви» дигән сүзләр соңында ниндидер сәер бер хәреф бар. Ул куфи язуының «кяф» хәрефенә охшаган. Ул, димәк, хәзерге телебездә юнәлеш килешен белде¬ рүче кушымча — «кә-ка» була: «фәлән кешегә укы¬ тырбыз яки укытырлар» мәгънәсендә. Яки; бу хәреф чыгтай телендәге өтерле «д» хәрефе булып, безнең хәзерге телебездәге «дер» кисәкчәсен белдерергә һәм «билкивидер», «биливидер», ягъни «бик зур белгеч» мәгънәсендә килергә мөмкин *. Бу мәмләкәтне «Дәште кыпчак» дип, ә халкын «кыпчак» дип йөртү электән калган. Хәзерге вакыт¬ та аңлатулардан күренгәнчә, соңыннан бу мәмләкәт; «Хәзәр иле» дип аталган, аның халкына «хәзәр» исе¬ ме бирелгән. Бу кыпчак һәм хәзәрләр хәзерге халык булмаганда1 2, андый куәтле һәм күп санлы батыр халыкның кая китеп югалуы мөмкин соң? Казакъстанда, Мавәраэннәһердә һәм Кырым мәм- 16 6. ләкәтләрендә хәзер дә «кыпчак» исемле кабиләләр бар. Кыпчак һәм хәзәрләрнең төрки халык булула¬ рына һич шик-шөбһә юк. Ибне Фазлан язып тасвирлаган гадәтләрнең, мә¬ сәлән, «ашаган ризыкларының күбрәк ит, эчкәннәре- нең балдан ясалган һәм «сөҗү» дип йөртелә торган эчемлек булуы, болгарлар һәм хәзәрләрнең озын кафтан, ә русларның кыска кафтан киюләре, мунча¬ га һәм суга пәрдәсез3 керүләре» — барысы да тө¬ рек гадәте булып, бу хәлләр хәзерге татарларыбыз¬ да да шулай сакланып калган. Ибне Фазлан: «...Ислам хәлифәлеге башкаласы илчесе Сәһсән әр-Рәсибине мәҗлесендәге башка әмирләргә тәкъдим итеп, сул ягына утыртты. Аштан башта үзе авыз итеп, аннары Сәһсән әр-Рәсибигә сузды һәм шуннан соң башкаларга да бирде. Бары¬ быз да аерым табыннарда ашап,ашамлыкларның кал¬ ганын өйләребезгә алып кайтып киттек»,— дип яза. Болар һәммәсе дә төрек гадәтеннән булып, казакъ халкының «асатуы»4 кебек хәзерге заманыбызга 1 Хәзерге телебездә «белки» дип тә әйтәбез. (Мәрҗани иск.) 2 Биредә Мәрҗани «хәзерге халыкның нигезен тәшкил итүчеләр» дигән фикерне уздыра. 3 Бу очракта өстәге кием күздә тотыла, 4 Асатуы — ашатуы. 61
кадәр сакланган гадәтләр дә бар. Аларны үз күзебез белән күрергә дә туры килде: Казан артының «Алат юлы» ягында һәрбер йортта пешкән итне табак бе¬ лән шул йортның олы кешесе алдына китереп куя¬ лар. Йорт башы кеше итне үзе турап, ара-тирә берәр калҗасын капкалый һәм, итне турап бетергәч, ашар¬ га өй җәмәгатен чакыра. Шундый бер очракта табын¬ дагы бер ахмагы, бу эшкә кызыгып: «Әти үлсә, итне мин турар идем»,— дип ычкындырган. Татарлар ара¬ сында шундый бер мәшһүр сүз таралган: «Итне таба алсаң, турарсың». Ул әнә шундый уйламый сөйләгән ахмакларга җавап урынында йөртелә. Ибне Фазланның сүзеннән аңлашылганча, ул Бол¬ гар патшасы белән сөйләшкәндә — турыдан-туры, ә башкортлар белән сөйләшкәндә тәрҗемәче аркылы сөйләшкән. Ибне Фазлан Багдадтагы төркия гаскә¬ риләре һәм башка төрек кешеләре белән аралаш- канлыктан, төрек уелен белеп, Болгар әмире белән төрки телдә сөйләшкән. Башкорт теленең башка тө¬ рек телләреннән аермасы күп булу сәбәпле тәрҗе¬ мәче аркылы сөйләшергә мәҗбүр булса, гаҗәп түгел. Хәзер дә шәһре Болгар һәм Казан якларындагы мөселманнар телендә «кяф», «каф» һәм «гайн» хә¬ рефләре бик күп очрый. Аларның үз сүзләрендә каты һәм йомшак әйтелешле «х» хәрефе нигездә бик аз, бәлки әле бер дә юктыр. Хәтта гарәп, фарсы һәм башка телләрдән кергән сүзләрдәге хәрефләрне дә гади халык «каф», «гайн» хәрефләренә алмаштыра. Мәсәлән: «Әхмәд, Хәсәншәех, Касыймшәех, Әбелхә¬ ер, Хәерби, Бәхтияр, Сәрхебад» сүзләрен «Әкъмәд, .17 б. Касаншикъ, Касыймшикъ, Болгаер, Каерби, Бактияр һәм Сәркыват дип әйтәләр. Болар бар да — төрки га¬ дәте һәм электән калган тел үзенчәлекләре. Гомумән, шәһре Болгар һәм аның өлкәләрендәге халыкның теле төрки тел булуында һич шик-шөбһә калмыйдыр. Әмма гарәп галимнәре аларны «сәкалибә» дип атыйлар. Ибне Фазлан язмасында: «...Гадәтләре буенча, алар патша алдына кергәндә, кем булу¬ ларына карамастан, бүрекләрен салып, култык асла¬ рына кыстыралар һәм башларын ияләр. Патша базар¬ га чыкса, һәркем башыннан бүреген алып култык ас¬ уына кыстыра һәм ул үтеп китми торып башына ки¬ ми»,— дип язылган. Аларда борын заманнан ук мунча булганга күрә, кайберәүләр «сәкалибә» сүзен «славян» дип аңлап, 62
югарыда күрсәтелгән гадәтләрне «славян гадәте» дип, ә Болгар халкын «славяннар» дип фикер йөртсә¬ ләр дә, аларның китергән сәбәпләре бу дәгъвалары¬ на дәлил була алмый. Чөнки бу гадәтләрнең һәм мун¬ чаның славяннарга хас булуына бер дәлил дә юк, бәл¬ ки, киресенчә, аларга хас булмавына дәлил табып була. Гарәп галимнәре «сәкалибәне» ике төрле мәгънә¬ дә йөртәләр. Беренчесе: төректән, башкорттан, әфрәнеҗдән 1 һәм славян кабиләсеннән саналган рус¬ тан аермалы булган бер халык бу исем белән атала,— диләр. Мәсәлән, Ибне Фазлан: «Руслар — аерым бер халык, аларның илләре сәкалибә һәм төрек илләре белән чиктәш. Аларның үз телләре бар, алар сәка¬ либә белән сугышалар. Болгар һәм Хәзәргә сатар өчен аларны әсир итеп алалар һәм алардан әсир са¬ тып алалар. Әмма аларның [болгарларның] мәҗүси¬ ләр * 2 заманындагы шәһәрләрендә төрле җенестән халыклары булган. Алар арасында рус 3 һәм сәкалибә дә була. Болар шәһәрнең бер як читендә яшиләр. Сәкалибә, рус һәм башка халыклар өчен бер казый була. Казыйлар мәҗүсиләр заманындагыча хөкем итәләр, ул хөкем акылга таянган хөкем була. Без телгә алган сәкалибә — мәҗүси халык, алар патшаның гаскәрләре һәм коллары. Аларның кием¬ нәре — кыска кафтан, әмма хәзәр һәм болгарларның киемнәре — озын кафтан»,— дип яза. Болай булган¬ да сәкалибә чуваш, чирмеш, ар кебек фин халыклары булып чыга. Икенче бер урында бу сүз, гомумән, шушы илдә¬ ге халык мәгънәсендә бирелә. Мәсәлән: «Бу җирдә, ягъни Болгарда, төрек, хәзәр, әфрәнеҗ, әрмән, баш¬ корт һәм башка шундыйлар яшиләр, алар «шокыр» дип исемләнәләр»,— диелә. «Шокыр» — «әшкар» сү¬ зенең күплеге, «кызгылт ак йөзле» мәгънәсендә. «Сикълаб» сүзе дә шул мәгънәдә кулланылган. Әлеге очракта гарәп галимнәре, бу мәмләкәт кешеләренең күзгә ташланган сыйфатларына карап, аларны шул * Әфрәнеҗ — европалы. 2 Мәҗүсиләр — рәсми дин урнашканга кадәр утка, илаһилаш- тырып табигать күренешләренә, төрле сыннарга табынучылар. 9 М. И. Артамоновның «История Хазар» исемле китабында әйтел¬ гәнчә, гарәп сәяхәтчеләренең һәм Мәрҗанинең «рус» дип атаган хал¬ кын хәзерге рус халкының бабалары дип карау дөрес үк түгел. Бу исем астында норманнар (шведлар) булуы да мөмкин. 63
исем белән атаган булырга тиешләр. «Камус»та да: «Сикълаб — күп ашаучы, ак, кызыл йөзле, каты чәчле һәм чибәр кеше»,— дип аңлатыла. Әбү Габид әл- Көбри: «Сәкалибә — бик сугышчан, өлгер халык, әгәр аларның үз араларында таркаулык һәм дошманлык булмаса, бер халык та аларга каршы тора алмас иде»,— дип яза. Бу сыйфат, әлбәттә, гөрек һәм Хәзәр¬ ләргә хас сыйфат. Әмма олылау йөзеннән баштагы бүрекне салу һәм баш ию гадәтләренең славян халкына хас гадәт¬ ләр булуына бер дәлил дә юк, киресенчә, бу гадәт фин һәм төрекләрдә булган булырга тиеш. «Сәбгы 18 б. сәйяр» ’дә: «Бер кеше хан алдында булганда, магул гадәтенчә, башыннан калпагын * 2 салып...», — дип языл¬ ган сүзләрдән бу гадәтнең элек заманда төрек хал¬ кында да булганлыгы аңлашыла, ләкин аларда аны ислам дине бетергән булган. Мавәраэннәһер халкында олылау, хөрмәт күрсәтү вакытында шәригать буенча харам саналган, тыелган иелү гадәте бик таралган булганлыктан, Бохара пат¬ шасы узып киткәндә алдан кычкырып баручының: «Иелми генә сәлам бир!»—дип, халыкны кисәтеп бар¬ ганын үзебез күргән идек. «Славян халкы мунчаны үзе финнардан алды», ди¬ гән фикер дә исбат ителгән. Шулай ук хәзәр халкы турында сүзлек китабында: «Хәзәр халкы — кечкенә һәм кысык күзле халык», дип аңлатыла. Әлеге сый¬ фат бу мәмләкәт халкының барында да күренә, бер шигырьдә дә: «Төрекләрдән кирәк әйбереңне сора¬ ма, аларның күзләре кысык»,— дип әйтелә. Ибне Дастә3: «Хәзәр иле — күл артындагы киң бер ил, аның шәһәрләре Болгар, Сәмәндар, Суар дип атала. Болардан тыш, Бәләнҗәр, Хәмлиҗ һәм Бәйда шәһәрләре дә хәзәр шәһәрләреннән сана¬ ла»,— дип яза. «Камус»та: «Бәләнҗәр4 («газәнфәр» ■ С • б г я сәйяр — Җиде планета (китап исеме). * Калпак — баш киеме, биредә «бүрек» мәгънәсендә. 3 Ибне Дастә —дөрес исеме Ибне Руста (IX—X гасырларда яшәгән), гарәп географы һәм сәяхәтчесе. 4 «Бәләнҗәр» сүзен Якут әл-Хәмәви һәм башкалар «н» һәм «җ» хәрефләре белән язган булсалар да, «Болгариның үзе түгелме бу? Гарәпләрнең «Болгаринат, гарәпләштереп яки үзгәртеп, «Былхәр» яки «Бәләнҗәр» дип атавы гаҗәп түгел. «Уратүбә», «Нәхшәби», «Таш- кәндпне, гарәпләштереп, «Струшне», «Нәсәф», «Шаш» дип язган ке¬ бек. (М ө р җ а н и и с к.) 64
үлчәвендә әйтелә)—Хәзәр шәһәрләренең берсе. Бабел-әбвабның артында урнашкан. Хәмлиҗ һәм Бәйда шәһәрләре дә — Бабел-әбвабның артында»,— диелгән. Габбасия хәлифәләрдән Мөгътәмид Галяллаһ хә¬ лифә булып торган чакта гаскәр башлыкларыннан әмир Исхак Кындыҗык әл-Хәзәри дә Хәзәрләрдән иде. Әбү Гыйбадәт әл-Вәлид бине Габид әл-Бәхтәри, аны мактап, бу шигырьләрне иҗат итте: Әгәр Кындыҗык углы Исхак берәр нәрсәгә ук атса, Бөтен ау аның кулында булыр; Таҗ кияргә теләүчеләргә таҗны я милек итеп бирер, Яки кияргә кушар. Бәйдада яки Бәләнҗәрдә вәгьдәләшкәннәрнең дәрәҗәләре Гыйракта тагын күтәрелер. Патшалык хәлендә булган Хәзәрләрне мең төрле эремәдә Яшереп булмый. Алдалыйлар Хәзәрдә матур кызлар чәч толымнары һәм Кершән белән *. Кайберәүләрнең әйтүенә караганда: «Хәмлиҗдә һәм Бәләнҗәрдә»,— ди. Әбү Исхак әл-Истахри: «Хәзәр теленә бүтән тел¬ ләр катнашмаган»,— дип яза. Ләкин үзе үк: «Болгар теле хәзәр теле кебек», «Аларның ... телләрендә патшалары «белек» һәм «бәк» дип атала»,— ди. Әбү Габдулла [Әбү Хәмид] әл-Гарнатый да: «Тел¬ ләре бер үк»,— дип яза. Габбасия хәлифәләре дәүләтендә хәзәрдән һәм башка халыклардан бик күп ир һәм хатын-кыз коя булып, аларга әдәп-әхлак, тарих, шигырь, геогра¬ фия, математика, алгебра, Көнчыгыш телләре һәм башка фәннәрдән белем биреп, Коръәнне ятлатып, кадерләрен күтәреп, зур бәяләр белән сата торган булганнар. Күп җарияләр хәлифәләр һәм башка олы дәрәҗәле кешеләр түшәгендә балаларының аналары булып китәләр иде. Шул тәртиптә җитлеккән егет¬ ләрнең күбесе китаплар иҗат итеп, дәүләт хезмәтен¬ дә зур эшләр башкарып, зур хезмәт урыннарына ирешәләр иде. Хәтта Мәһди хәлифәнең җариясе, •9 б. Һарун әр-Рәшит һәм Һади хәлифәләрнең аналары с 1 Шигырь гарәпчә. Биредә сүзгә-сүз тәрҗемәсе китерелә. (Т ә р җ. 3-38 65
булган Хизранның 1 асылда бу мәмләкәттән килгәнгә күрә шул исем белән аталган булуы ерак бер ихти¬ мал уүгел: «Камус»та да ул «хәзәр» сүзен аңлатканда искә алына. Шулай ук Мокътәдир биллаһ хәлифәнең Болгар¬ га Сәһсән әр-Рәсибине илче итеп җибәрүенең дә нәсел-нәсәп берлегенә нигезләнгән булуы гаҗәп тү¬ гел. «Сәһсән» сүзе гарәпчә түгел, төрек теленә ох¬ шаган. Әлеге Сәһсән әр-Рәсиби әмир Әбел-Хөсәен Гали бине Әхмәд әр-Рәсибинең кул астындагы кеше булырга тиеш. Бу әмир 301(913) елның урталарына җитәрәк «Дәүрер-расиби» дигән урында вафат бул¬ ды. Бик күп малы һәм олы, кече яшьтәге кол егетләре, өлкән колларыннан эш башында торучылар калды. Варислары — фәкать бер кызы белән бер ир туганы иде. Мирас булып калган малны бүлгәндә ир туганы белән кияве Әбү Гаднан арасында җәнҗал чыгып, олы һәм кече хезмәтчеләр икегә бүленеп сугышты¬ лар. Ике яктан да үлүчеләр дә булды. Әмир Хәмид бине әл-Габбас Әбү Гаднанның Багдадтагы Әбү Сах- рат исемле берәүгә, хөкүмәт алдында эшне төзәтү өчен дип, егерме мең динар акча белән җибәргән хатын кулга төшереп, хәлне аңлатып, Багдадка җибәр¬ де. Мокътәдир биллаһ хәлифә бу хәбәрне алу белән атлы һәм җәяүле гаскәрдән бер төркем җибәреп, әлеге мирас булып калган малны саклатты һәм, бер килештерүчене җибәреп, ызгышучыларны килештер¬ де. Бу вакыйга «Мөгъҗәмел-бөлдан»1 2 китабында һ. б. җентекләп сөйләнә. Шулай итеп, гарәпләр Болгар һәм Хәзәр шәһәр¬ ләре халкына «сәкалиб» һәм «хәзәр» исемнәрен аларның өстенлек алып торган сыйфатларына карап биргән булсалар кирәк. Бу — Испанияне, Португалия¬ не һәм Франциянең кайбер өлкәләрен яулап алган¬ нан соң булган. Гомумән, ул мәмләкәтне «Әндәлес» дип; халкын «әфрәнеҗ» дип; «Гакабәтел-Хилван»3- нан иң ерак көнчыгыш ноктасына хәтле булган җирне «Хорасан» дип; шундагы һиятылә шәһәрен, ягъни 1 «Камус Укъянус» сүзлегендә Гасыйм әфәнденең Хизранны Һарун өр-Рәшит җариясе диюе һәм шул турыда аңа атап шигырь китерүе ялгыш һәм «Камус» авторының аны «хәлифә җариясе» дип кенә әйтеп үтүе кимчелекле. (М ә р җ а н и и с к.) 2 «Мөгъҗәмел-бөлдан» — Якут Хәмәви (1223 елда үлгән) әсәре. «Илләр сүзлеге» дигән тарихи-энциклопедик хезмәт. 8 Гакабәтел-Хилван — Хилван тау юлы (Мисырда). 66
Урта Азия дип йөртелә торган мәмләкәтнең бер өлө- шен «Мавәраэннәһер» дип атаулары кебек була. Ислам галимнәре «сәкалибә» һәм «сәкъләб»не фин, төрек, славянның барысын бергә җыя торган мәгъ¬ нәдә йөрткән кебек, аны «рус һәм төректән аерылып тора торган халык» дип йөртүләр дә бар һәм ул — хак сүз. Бу очракта «сәкалибә» сүзе финнарны, ягъ¬ ни чуваш, чирмеш, ар, мордва һәм мукшы кебек халыкларны аңлата. Әгәр «хәзәр» һәм «сәкалибә» исемнәре, нәселләр тарихын тикшерүчеләрнең кай¬ берләре бәян итүгә караганда, «кыпчак» сүзе кебек электә мәгълүм кешеләрнең исемнәре булып, соңын¬ нан аларның балаларына һәм нәселләренә күчеп кабилә исеменә әйләнгән булса, бу мәмләкәтнең — «Сәкалибә мәмләкәте», ә патшаларының — «Сәка¬ либә патшасы», шәһре Болгарның «Сәкалибә патша¬ сы йорты» дип йөртелүе мөмкин. Ә инде ул җирләр¬ нең хәзәр һәм кыпчак яки башка төрки халыклар килүдән элек «сәкъләб» дип йөртелгән бер кабиләнең урыны булуы, ә соңрак төрекләрнең аларны җиңеп, М •• куып җибәреп, урыннарын яулап алган булулары мөмкин. Чөнки тарих китапларында: «Угыз хан, кып¬ чакны Идел һәм Дон елгалары арасына куып җибә¬ реп, рус, әфлак *, маҗар1 2 һәм башкорт кабиләләре белән сугышты»,— дип телгә алына. Димәк, монда «Сәкалибә» исеме белән йөртелү — Румда патшалык иткәнлекләре өчен була; Сәлҗукый патшалыгының бер тармагы булган Котылмыш бине Исраил бине Сәлҗук бине Дәкак әт-Төрекмәни — әс-Сәлҗукый балаларыннан, ягъни Рум илләрендә патшалык иткән затлардан булган. Рум сәлҗукыйларына һәм госман¬ лы кабиләсенә Рум илендә патшалык иткән өчен генә «Рум солтаннары» дип исем бирү кебек була. Хәтта Госмания3 солтаннарының дүртенчесе бул¬ ган, «Елдырым» 4 исеме белән танылган солтан Бая¬ зит, Мисырда Габбасия хәлифәлегеннән калган Мөтә- вәккил галяллаһ хәлифәгә үзенең буйсынуын бел¬ дереп һәм аңар зур бүләкләр җибәреп, ул хәлифә¬ дән рәсми рәвештә «Рум солтаны» дигән мактаулы исем алган иде. 1 Әфлак-Валахия — хәзерге Румыниянең бер өлеше. 2 Маҗар — мадьяр. 3 Госмания — Төркия. 4 Елдырым — яшен. 5' 67
Инде бу сүзләрнең нәтиҗәсе пәм шаһ ите булып түбәндәге хәл тора: Болгар җиренең борынгы халкы гарәпләр сүзе белән «сәкъләб» дип йөртелгән фин¬ нар 1 булганнар; җиңеп, хакимлекне үз кулларына алып килүче гарәпләр тарафыннан «хәзәр» дип атал¬ ган кыпчак төрекләре, гарәпләр тарафыннан кат-кат җиңелгәннән соң, Идел буйлап югары күтәрелгәннәр һәм, үзләреннән көчсез булган финнарны җиңеп, аларның йортларына хуҗа булып, патшалык итә баш¬ лаганнар. Финнар һәр очракта, мәсәлән, күркәм хо- лыклылыкта, фикерле һәм акыл иясе булуда, шулай ук сәяси куәттә, батырлыкта, мәгърифәттә һәм дәү¬ ләт мәсьәләләрендә төрекләрдән ким дәрәҗәдә бул¬ ганлыктан, финнарның патшалык итәрлек кешеләре дә һәм төрекләр шикелле гайрәтле, батыр халыкка каршылык күрсәтә алырлык көчләре дә булмаган. Гәрчә төрекләр далада яши торган күчмә халык булсалар да, эштә мөстәкыйльлек күрсәтеп, халык¬ ларына яраклы әмирләре һәм бикләре булган. Хәтта нык дәүләтләрне яулап алып, аларга хуҗа булып, кулларында тота белгәннәр. Үз хөкемнәрен йөрткән¬ нәр, кайвакытта мәдәнияттә һәм мәгърифәттә үз¬ ләреннән өстен булган халыкларны да куркытып тот¬ каннар. Бу Болгар төрекләре, бер яктан, чыгышлары буен¬ ча башка төрекләргә якын булулары, Гыйрак, Хора¬ сан, Мавәраэннәһер һәм Харәзем дәүләтләре белән аралашулары, алар белән сәүдә итү һәм башка мөга¬ мәләдә булулары, икенче яктан, гыйлемдә, һөнәр- сәнгатьтә югары дәрәҗәдә булган гарәп дагилары- ның1 2 3 гыйлем тарату һәм авыруларны дәвалау кебек чаралар аркылы халыкны ислам диненә керергә өн¬ дәү юлында бик зур тырышлык күрсәтүләре аркасын¬ да, ислам динен фин халыкларыннан элегрәк кабул иткәннәр. Шуннан соң инде финнар төрекләрдән әк¬ ренләп диннәрен һәм телләрен кабул итеп, аралашып, 21 в- тәмам төрекләшкәннәр, хәтта төрекләрнең үзәге булган шәһре Болгарга якынрак кабиләләре бөтен¬ ләй төреккә әйләнеп һәм болгарлар белән бер каби¬ лә булып киткәннәр. Әбү Хәмид әл-Әндәлесинең: «Аларны дәвалады¬ 1 Мәрҗани «финнар» дип хәзерге чуваш, мари, удмурт, мордва һәм башка халыкларның элгәрләре булган угро-фин кабиләләрен атый. 3 Дагилар — миссионерлар, өндәүчеләр. 68
лар һәм алар мөселман булдылар», Шәмсетдин әд- Димәшкыйнең: «Төрек белән сәкалибә арасында ту¬ ган халык»,— дигән сүзләре бу фикерне куәтли. Шәһре Болгарның көнчыгыш ягында башкортлар яши. Ибне Фазлан, Ибне әл-Әсир, Шәмсетдин өд- Димәшкый, Ибне Халдун һәм башкалар аларны да төрек нәселеннән дип саныйлар. Алар да фин хал¬ кыннан булып, терелек, гайрәтлелек һәм тырышлык буенча болгарларга бик якын торсалар да, бер яктан, ■кыпчаклар белән чиктәш, икенче яктан, телләре төрек теленә якын булганга, төрекләрдән ансат кына телләрен һәм диннәрен кабул итеп, тәмам төреккә өйләнгәннәр. Хәтта: «Телләрендә җиде-сигез сүзгә генә бер фин сүзе очрый»,— дип сөйлиләр. Ике халык — башкорт һәм чирмешләр — Казанда һәм аның тирә-ягында яшәүче мөселманнарга «чу¬ ваш» диләр. Башкортлар хурлап һәм кимсетеп әйт¬ кәндә «Казан чувашлары» диләр, ә чирмеш халкы бер-бере белән үз телендә яки башкортлар белән сөйләшкәндә мөселманнарны «суас», ягъни «чуваш» дип атыйлар. Моннан шул аңлашыла: чуваш халкы болгар хал¬ кына урын белән дә, тел белән дә якын торганлык¬ тан, фин телендә сөйләшсәләр дә, сүзләренең ярты¬ сыннан артыграгы төрки сүзләре, шуңа күрә аларны «төрекнең бер тармагы» диләр. Чувашлар исламны чирмеш һәм башка фин кабиләләреннән элегрәк кабул иткән булып чыга. Чирмешләр исә урман, тау араларында яшәп, дөньяны күрмәгән, халыкны таны- маганлыктан, мөселманнар — чувашлар дип кенә бе¬ леп, «чуваш» дигән сүзне «мөселман» сүзе урынына кулланганнар, хәтта соңрак, үзләреннән соң мөсел¬ ман булганнарны да «мөселман» мәгънәсендә «суас» исеме белән генә атап йөрткәннәр булырга охшый. Безнең мөселман татарлары арасында да «рус» ди¬ гән сүзне «христиан» мәгънәсендә кулланалар, «фә¬ лән кеше урыс булган», диләр, ягъни христианлыкка чыккан дигән мәгънәдә. Немец һәм французларны да «урыс» диләр. Бу сүз «христиан», ягъни «кяфер» дигән мәгънәдә була. Хәзер дә шәһре Болгар һәм Казан тирәсенең төнь¬ ягында — чирмеш һәм ар, көнбатышында — чуваш һәм мордва халкы, көнчыгышында башкортлар яши. Казанның тирә-ягында элекке заманда финнардан бер кабилә яшәп, соңыннан алар я китеп, я мөсел- 69
ман булып, яисә аралаш утырганнар. Чирмеш һәм чуваш телләрендәге исемнәр белән аталган авыллар да очрый. Мәсәлән, Шинбер, Киме, Шәнкәр, Куәм исемле мөселман авыллары бар. Аларның чирмеш телендә мәгънәләре — кара кан, итек, зират. «Ача- сыр» — чуваш телендә «угылсыз» мәгънәсендә. Шу- » в. лай ук Чирмеш иле, Чуваш иле, Чувашлар Орысы, Маҗар, Бортас, Ар, Күшәр, Мукшы, Мукшы күле исемле авыллар бар. «Мамыш» авылы асылда «Мә- мәш» исемле бер чирмеш исеме белән аталган. Кай¬ бер фин авыллары мөселман исеме белән аталган, ^әсәлән, Царево-Кокшай1 өлкәсендә Мирзалар ди¬ гән чирмеш авылы бар. Югарыда телгә алынган Мук¬ шы авылы халкы соңгы заманнарга чаклы Күшәр һәм башка авыл кешеләренә кол булып сатылып-алынып йөри иде. Күшәр имамы — мәрхүм мелла Габбас бине Габдеррәшид чыгышы буенча Күшәр мирза¬ ларыннан иде. «Күшәр» сүзе асылда «куш ар» булып, әле безнең гасырыбызда да елганың икенче ягында ике йорт янәшә арлар яши иде. Әлеге мелла: «Бәрәс- кә авылы да «барский» мәгънәсендә»,— дип әйтә иде, ләкин бу сүзнең кайдан кабул ителгәнлеге безгә мәгълүм уүгел... Казан сәүдәгәрләреннән Исмәгыйль бине Апанай¬ дан калган иске бер язуда мондый юллар бар: «Тарих мең дә җиде йөз сиксән сигезенче елда, гыйнварның сигезенче көнендә, мин — Казанның Иске бистә йо- мышлысы Йосыф Динмөхәммәд углы — өлешемә ти¬ гән колларымны Казанның Иске бистәсенең Исмәгыйль Апанай Хафиз углына йөз сум хак белән саттым. Ошбу колларым — Алат юлында, Арча округы Күшәр авылында йорт белән торучылар. Алар — Бикбау Сәедки углы һәм аның хатыны Нәсыйхә, үзләренең бер сабый кызлары һәм бер угыллары — Бикчәнтәй Бикбау углы белән; икенче колымның углы — Морта¬ за Мөэмин углы. Күшәр илендә били торган җирләре һәм печәнлекләре — барысы да Исмәгыйль агайга¬ дыр». Шулай ук Дунай буйларына күчеп киткән болгар¬ ларда да финлык билгеләре сакланган диләр. Мәр¬ хүм Хаҗи Сөләйман бине Ибраһим әл-Бәрәскәви үзенең кулъязмасында: «Истамбул урамында бер 1 Царево-Кокшай — Царевококшайск — хәзерге Мари АССР- ның башкаласы Йошкар-Ола. 70
адәмне күрдем, киеме, кыяфәте нәкъ безнең мон¬ дагы чирмеш инде, кулына куыктан ясалган чирмеш сыбызгысы тотып, шуны сызгыртып уйнап бара,— дип яза.— Чирмеш телендә эндәшеп, чирмешчә бер- ике җөмлә әйткән идем, әлеге кеше әйләнеп карап торды да, бер сүз дә әйтмичә, сыбызгысын сызгыр¬ тып китеп барды. Моның теле чирмеш теле түгел икән дип уйлап: «Бу кеше нинди халыктан була?» — дип сорадым. «Болгар халкыннан»,— диделәр. Алар¬ ның киемнәре, бигрәк тә хатын-кызларының кием¬ нәре хәзер дә нәкъ чирмеш киеме кебек дип сөй¬ лиләр»,— дип яза. Бу юлларны язучы 1 әйтә: аерым мөселман авыл¬ ларында Кирәмәт елгасы, Чирмеш елгасы дип атал¬ ган елгалар бар, кайбер татарларда, финнарда ах¬ макларча ышанулар, келәү салу1 2 шикелле гадәтләр яшәп килә. Чирмеш Тимергали, Чуваш Ибрай, вотяк Исмәгыйль һ. б. ш. исемле кешеләр очрый. Моннан » б. тыш тагын Ходай колы авылында 1240(1824) елларда Җанибәк, Ишмәмәт, Ишбулды исемле өч туган чир¬ меш үлеп, үз гадәтләренчә күмелгәннәр. Үзара алар һәрвакыт чирмешчә сөйләшкәннәр. Ишбулды исем- лесе патша хезмәтеннән кайтып, өйләнмичә үлгән. Мөселманнар белән очрашканда, сәлам биреп, «әл- хәмделиллаһ» 3, «аллаһы тәгалә боерса», «алла телә¬ сә» кебек сүзләр әйтә торган булган. Әмма намаз укуы, ураза тотуы мәгълүм түгел. Җанибәктән Бәй- рәмгали исемле бәр ир бала туган, Ишмәмәттән Бик¬ тимер, Гобәйдулла һәм Хәбибулла исемле өч ир бала дөньяга килеп, бу исемнәрне аларга аталары кушкан. Алар, бернинди ендәү, кызыктыру һәм өйрәтүдән башка, үз теләкләре белән мөселманга әйләнгәннәр, ә Бәйрәмгали исә 30 яшьләрендә үзен сөннәткә утыр¬ тып, бераз авырып алганнан соң сәламәтләнгән. Бо¬ лар мөселман булып үлеп, мөселман каберлегенә күмелгәннәр. Бәйрәмгали, Биктимер һәм Гобәйдулла¬ ларның балалары бар. Ишмәмәт хатыны, иреннән тол калгач чирмеш киемен ташлап, мөселманга әй¬ ләнгән. Ул намаз укып, ураза тотып, корбан чалып, 1 Мәрҗани үзе. 2 Келәү салу — «келәү» сүзе «теләү» сүзеннән алынган. Теләк теләп суга акча салу һәм изге саналган куакларга төрле төстәге чүп¬ рәкләр бәйләп кую. 3 Әлхөмделиллаһ — аллага дан булсын, аллага шөкер. 71
ислам диңенчә яшәгән, [ә үлгәч] мөселман каберле¬ гендә күмелгән. Шулай ук якын заманда мөселманга әйләнгән ар авыллары һәм аерым укымышлылар билгеле. Җирле мөселманнардан алар телләре, кыяфәтләре, гадәт һәм әхлаклары белән аерылмыйлар. «Аллаһ дигел бәдавам» китабында фин гадәтләре турында мондый юллар бар: Һәркем җенгә табынса, я суга нәрсә салса, Агачка нәрсә чалса, аллаһ дигел бәдавам, Я зиннары 1 багласа, я ул келәү күтәрсә, Харамны хәләл белсә, аллаһ дигел бәдавам. Пәйгамбәр бийлә диде: «Кяфердер анлар»,— диде, «Тәмугта җаны»,— диде, аллаһ дигел бәдавам. «Бәдавам» китабы — борынгыдан калган, бик искә китап. Аны Утыз Имән авылының Габдеррәхим мел¬ ла язган китап дип йөртү нигезсез... Мөселман хөкүмәте вакытында һәм шәһре Бол¬ гар төзек чакта Болгар илендә яшәгән финнар — исем белән дә, рәсми яктан да — барысы да мөсел¬ ман булган. Ләкин Болгар иле җимерелеп, мөселман хөкүмәте бетерелгәч, кайберләре арасында ислам дине тамырлана алмаган. Аларның җаһилиятен һәм аңсызлыкларын җиңә алмаганлыктан, араларында ис¬ лам хөкемнәре югалып, алар акрынлап элекке хәл¬ ләренә кайтканнар. VIII(XIV) йөздә Җуҗи улусында ислам киң таралган булса да, аларның [финнарның] күпчелеге гарәпләр һәм болгарлар шикелле нык бер- м в- ләшеп ислам динендә тора алмаган. Исламның Ала¬ тырь һәм Нижний халкында тамырланып калуы тыш¬ кы сәбәп аркасында булса кирәк, мәсәлән, диндар хәкимнәр, яхшы галимнәр килү сәбәпле дә булырга мөмкин. Алла белә, Олы Мөхәммәд хан, Сарайдан чыкканнан соң, гомеренең күбрәген шунда уздырган¬ га түгелме икән? Финнарның күбесен ахырда христианлыкка керткән булсалар да, исламнан берәр файдалы нәрсә ала алмаган шикелле, йөз елдан артыграк вакыт үтеп китүгә карамастан, христианлыктан да исемнәреннән башка бер нәрсә дә ала алмыйлар. Финнарда ислам¬ нан калган кайбер гореф-гадәтләрнең һәм ышану¬ ларның күренүе шул сәбәптән булса кирәк: мәсәлән, алар, мөселманнар кебек, эшнең башында «бисмил- 3 и н н а р — нечке билбау. 79
лаһи» дип әйтәләр һәм «алла бәрәкәт бирсен» диләр. Җомга көнне олылап, ул көндә бернинди эш тә эш¬ ләмиләр, мөселманнарны үзләреннән дә һәм руслар¬ дан да ныграк хөрмәтлиләр. Абруйлы һәм яхшы ке¬ шеләр моңа игътибар итәләр. Алар раславынча, күк¬ тән изге китап иңгәндә мөселман, рус һәм чирмеш халыкларының бабалары бер урында мәҗлестә чи¬ шенеп утырган булганнар. Изге китап иңү хәбәре ишетелү белән мөселманнар бабасы, тиз генә торып, киенеп, китапларның иң беренчесен һәм иң хөрмәт¬ ләсен барып алган. Моның артыннан руслар бабасы да итеген киеп, икенче китапны алган. Бер китап кал¬ ган булса да, чирмешләрнең бабасы ыштырын чол¬ гап, киндерәсен урап барып җиткәнче, аны сыер ашап киткән. Шуннан чирмешләр: «Безгә дин керми кал¬ ган, безгә савап та юк, җәза да юк, ләкин кыямәт көнендә буйсынмаганнарны яндырырга бездән утын ташытырлар»,— дип сөйлиләр һәм сыер эчендәге кырык картаны әнә шул өченче китап дип раслыйлар. Бу юлларны язучы шуны әйтә: мин фәкыйрь 1289 (1872) елда җөмадиел-ахир аеның икенче көнендә бер чирмеш белән сөйләштем. Ул, Ташкичү авылы¬ ның бер кешесенә ялланып, Бәрәңге авылыннан кил¬ гән иде. Дөнья күргән, шаян һәм кыю гына бер кеше икән, сораган нәрсәләремне бер дә баш тартмыйча аңлатып бирде. Аларның күбесе, «алдар я сихерләр» дип куркып, ачык итеп сөйләшми. Башта хайванны ничек суюларын сорадым. Барысы да мөселманча булганлыгын бәян кылды. Бугазлаганда, гомумән һәр¬ бер эшкә керешкәндә: «Пестмелайму пиркем пу»,— дип әйтәбез, ди. Моның мәгънәсе — «бисмиллаһи, я аллаһ, бәрәкәт бир». Икенчесе — нинди ит ашаулары турында сорагач: «Дуңгыз, эт, мәче һәм бүре итләрен ашамыйбыз, ат, аю, куян, тиен кебекләрнең итләрен ашыйбыз», — диде. «Аю ите яхшымы, тәмлеме?» — дип сорадым. Ул: «Юк, тәмсез, җир тәме килә»,— диде. «Алайса ник ашыйсыз?» — дигәч, «Бала-чагага ярый инде шун- II 6. да»,— диде. «Бүре итен ашыйсызмы?» — дидем. «Юк, ашамыйбыз. Аны ашасаң, эт итен дә ашарсың»,— диде. Өченчесе — өйләнү, кыз алу хәлләрен сораштым. «Авылыбыздан да, башка авылдан да алабыз»,— диде. Мин: «Юк, мин аны түгел, кардәшләрегезне аласызмы, дип сорыйм»,— дидем. «Ике яктан да берәр 73
буын аерылган булса, алабыз, аннан якынракны ал¬ мыйбыз»,— диде. Дүртенчесе — кирәмәт һәм келәүләр * турында сорадым. Җавабыннан өч шәхескә якынлашуны теләп хәер-сәдака бирүләре беленде. «Ул өч шәхес кемнәр соң?» — дидем. «Берсе — Ему. Сезнеңчә — алла. Алла дисәң дә, Ему дисәң дә, икесе дә — бер сүз. Аннан нәрсә кирәк булса — шуны сорыйбыз. Икенчесе — пәйгамбәр. Аннан, «безгә бу¬ лыш» дип, ярдәм сорыйбыз, өченчесе — кыямәт түрәсе. Аннан безнең якыннарыбызны иркенгә, якты¬ га чыгаруын ялварабыз»,— диде. «Ул өч шәхес хәзер дә бармы, алар кайда торалар, өчесе дә бергәме яки аерым торалармы икән, әллә алар электә генә булып, хәзер инде юклар микән?» — дидем. «Аны¬ сын белмим»,— дип җавап бирде. Димәк, мәгълүм булганча, алар алладан һәр кирәк булган нәрсәләрен, ә инде пәйгамбәрдән үзләрен як¬ лауны сорыйлар икән. Әмма кыямәт түрәсе дип кем¬ не атый торганнардыр, алланың үзенме, Газраилнеме, Исрафилнеме, җәннәт сакчысы Ризваннымы, тәмуг сакчысы Маликнымы — мәгълүм булмады. Боларның нигезе ислам диненнән алынган: «Ему пу» дигән сүзләре үзләренчә «Алла, бир» мәгънәсендә йөри икән, ә «бисмиллаһи», «бәрәкәт бир», «кыямәт түрә¬ се» һәм «пәйгамбәр» дигән сүзләрне исламнан алып кулланалар икән. Бишенчесе — җомга көнне эшләү-эшләмәү турын¬ да сораштым. «Юк, бер дә эшләмибез, безгә ул көн¬ не эшләргә ярамый, әмма шимбә, якшәмбе һәм баш¬ ка көннәрне эшлибез»,— дип җавап бирде. Алтынчысы — «Син чукынганмы?»— дидем. «Әйе, чукынган. Башта безнең бабай чукынган. Бездә чу¬ кынмаган чирмешләр дә бар, әгәр теләсәләр, алар ислам динен тота алалар һәм тота торганнары да бар, ә безне руслар күзәтү астында тоталар»,— диде. «Алай булгач, сезне поп ат ите ашаудан тыймыймы соң?» — дип сорадым. «Аңа кем карый»,— дип җавап бирде. Җиденчесе — «Ислам динеме, христиан динеме — кайсы күңелгә ныграк ошый төшә?» — дидем. Сүзне күп озайтмыйча, ул: «Поп азрак тезләндерә»,— диде. Казан губернасының Тәтеш өязендә, Хуҗа Хәсән дигән исемне бозып, Хуҗасән дип йөртелә тооган бер чуваш авылы бар. Телләре — ар һәм төрки тел. 74
ә киемнәре һәм гадәтләре чувашча икән. Хәзер христиан динен тоталар. Шул яктагы татарларның сүз¬ ләренә караганда, моннан 80—90 еллар элек бу М б. авылның ташланган бер иске мәчете дә булган. Шул ук якта Байтирәк исемле тагын бер чуваш авылы урнашкан. Ул авылның чиркәве янында түбән ягы сынып төшкән таш бар — озынлыгы биш чирем кадәр, ә киңлеге бер аршыннан бер илле ярымга кимрәк. Ул ташның икенче кисәге икенче бер урында ята. Болгар ташларындагы кебек, куфи һәм нәсех язулары аралаштырып язылган. Язуы болай: «Әл хөкме лиллаһил-галиил-кәбир *. Юныс улы Хаҗи бәлүке (билгеле) рәхмәтуллаһи галәйһи рәхмәтән ва¬ сигатән 1 2, вафат бәлкәви тарих җият җүр җирем җити җал 3 сәвер аех җирем биш көн ите» 4. «Бәлкәви» сүзе «кяф» хәрефе белән түгел, «та» хәрефе белән язылса да, ул, нигездә, «булды» дигән¬ не аңлата. Бу сүзнең чуваш теленә кереп киткән бу¬ луы ихтимал. Ләкин әлеге очракта ул күчемсез фигыль булып, эш икенче берәүгә күчмәгәнгә күрә «кяф» хәрефе урынсыз булып кала. «Сәфәр» дигән сүзне «с» хәрефе белән хата язган, дөресе сакау әйтелеш¬ ле «с» хәрефе белән язылып, «кояш елының икенче ае» мәгънәсен бирә. Димәк, бу кеше җиде йөз егер¬ ме җиденче елда вафат булган. Ләкин бу таш авыл¬ дан бер чакрым ераклыкта урнашкан, суның икенче ягындагы борынгы каберлектән китерелгән икән. Байтирәкнең Кече буа дигән суында, авылдан өч чирек чакрым җирдә, тегермән бар. Буаны аркылы чыгып, төньякка таба йөз колач чамасы җир бар¬ гач, юлның көнчыгыш ягында Олы Яльчек дигән чуваш авылы басуында бер каберлек бар. Ул әлеге Бай¬ тирәк авылы каберлеге булса кирәк. Бер ышанычлы кешенең әйтүенә караганда, югарыда сөйләнгән таш шул каберлектә булган, имеш. Тагын бер таш куфи һәм нәсех язулары белән аралаштырып, чокып языл¬ ган. Беренче юлында «һуәл-хәййе әлләзи ля ямүт» дип, икенче юлында «Салавыш углы Муса углы Бәйрәм Хаҗи углы Биккенә» дип язылган. 1 Бөек дәрәҗәле алланың хөкеме. 2 Аңа алланың киң рәхмәте булсын. 8 Тарих җиде йөз егерме җиденче (1327) елда вафат булды. 4 Сәфәр аеның егерме бишенче көне иде. 75
Тагын шул ук якта — Олы Әтрәч дигән мөселман авылының Иделгә таба ягында, авылдан өч-дүрт чак¬ рым ары «Шунгаты өсте» дигән урында егерме бер таш бар. Бер-берсеннән бер колачтан ун колачка кадәр ераклыкта урнашканнар. Боларның кайберләре саф татар телендә, кайсылары чуваш сүзләре белән аралаштырып язылган, алар 702(1302), 703(1303), 714(1314), 724(1323), 725(1324), 747(1346) елларда вафат булган кешеләр каберенә куелган ташлар икән. Авыл халкы сүзенә караганда, борынгы за¬ маннарда биредә мондый ташлар күп булган. Моннан җитмеш еллар элек Әтрәчтән биш чакрым көньяктарак урнашкан Җанбакты исемле рус авылы алпавыты шул авылга чиркәү салдырганда, нигезенә ■7 б. таш кирәк булгач, шундагы тигез ташларны кулай табып, мөселманнарның олылап хөрмәт иткән ташла¬ рыннан егерме-утызлабын агач чиркәүнең нигезенә куйдырган. Әтрәч авылының яше сиксәннән узып барган мөәззине түбәндәгеләрне сөйләде: «Мин бала чагымда атам белән шул авылга йомыш белән бар¬ ганда ул ташларны төзәтеп куйганнарын карап тор¬ дым. Атам елап: «Менә, балам, безнең авылыбыз¬ дагы газизләрнең каберләре өстендәге ташларны чиркәү бусагасына куялар»,— дип әйтте. Шул ук урында мең өйле «шунгаты» дигән халык яшәгән. Болгарлар белән кыз алышып, кыз бирешеп торганнар. Тагын бер таш турында. Ул яхшы сакланган, куфи һәм нәсех язулары аралаштырылып түбәндәгечә кал¬ кытып язылган: «һуәл-хәййе әлләзи ля ямүт Йосыф улы Мөхәммәд улы Исмәгыйль зиярәте торыр. Рәх- мәтуллаһи галәйһи рәхмәтән васигатән, фани дөнья- дин бакый ахирәткә рихләт тындыйы ’. Тарих җиете җүр ван туато» 2. Тагын бер ташка менә болай язылган: «һуәл-хәй¬ йе әлләзи ля ямүт вә көлле хәййин сәямүт 3 Мостафа улы Мөхәммәд улы Ибраһим бәлүке, рәтмәтуллаһи галәйһи рәхмәтән васигатән». Спасс өязенең Ташбилге авылы имамы Хаҗи Мул- лахмәд бине Габбас үзләренең каберлекләрендә бул¬ ган ташлардагы язуларны күчереп җибәрде. Кабер- 1 Бу дөньядан мәңгелек дөньяга күчеп тынды. * Тарих җиде йөз ундүртенче (1314) ел. * Ул үлемсез, ул үлми торган, башка һәрбер тере җан үләчәк. 76
лекнең көнчыгыш ягында язуы калкытып язылган бер таш бар икән. Анда: «һуәл-хәййе әлләзи ля ямүх вә көлле хәййин сәямүт Гомәр улы Исмәгыйль улы Хәсән улы Рәхбәзбаб тарих җиете җүр, җүр җу вә җу җал ’», дип язылган. Каберлекнең көнбатыш ягын¬ дагы ташларның берсенә: «Әл-хөкме лиллаһил-гали- ил-кәбир. Ирек углы Мөхәммәд Шәрих Алчи», дип язылган. Икенче ташка: «Әл-хөкме лиллаһил-галиил- кәбир. Ильяс улы Исмәгыйль улы Мөхәммәд Бәлвик рәхмәтуллаһи галәйһи рәхмәтән васигатән тарих җие¬ те җүр алтыш җал аех әшҗаз чирмеш шүз бәр сәр- вәт 1 2, дип язылган. Мелла Сәлах бине Исхак Лаеш өязенең Тау иле авылы каберлегендәге ташлардан түбәндәге язулар¬ ны күчереп җибәрде: «Тарих сәкез йөз туксан йитедә, шәгъбан 3 аеның унбишенче иде кем, Тәвәккәл Мәүла Сәед Әхмәд егерме өч яшендә шур даре вә дөнья- дин даре бәкага рихләт әйләде 4, хак тәгалә рәхмәт кылсын...». Янә бер таштагы язу: «Тарих тугыз йөз егерме тугызында җөмадиел-ахир5 ирде, Кәбир Хаҗи Хәсән углы». Казан өязенең Ия башы авылы каберлегендә дә шундый ташлар бар. Казанда күл башында әскаф6 чиркәве янында икегә сынган бер таш бар. Ул Әхмәд исемле кеше¬ нең каберенә куелган булган. Анда: «Алты тушдан алтмыш җал әт зөлхиҗҗә аех сәкер көн әрне көн ите7, әл-мәүте бабен вә көллен-насе даһиләһү8»,— 1 Тарих җиде йөзенче (1300) елда. 2 «Тарих җиете җүр алтыш җал аех әшҗаз чирмеш шүз бәр сәр- вәт» — бу язу дөрес укылмаган, ул «тарих җиете җүр алтмыш җал аех эшен әҗ Чирмеш шүн бәрсә вәләт» дип укыла һәм «тарих җиде йөз алтынчы ел (1306) ...аенда Чирмешән суына батып үлде» дип тәр¬ җемә ителә. 3 Шәгъбан — мөселман ай календареның сигезенче ае. 4 Дөнья йортыннан мәңгелек йортка күчте. 5 Җөмадиел-ахир — мөселман ай календареның алтын¬ чы ае. ° Әскаф — епископ. ’■Алты тушдан алтмыш җал әт зөлхиҗҗә аех сәкер көн әрне көн ите» сүзләрен Мәрҗани дөрес укымаган, ул: «Алты җүр ван алтышы җал ите зөлхиҗҗә аех сәкер көн әрне көн ите» — «Алты йөз уналтын¬ чы ел иде, зөлхиҗҗә ае(ның) сигезенче көне, җомга көн иде» дип укыла. 8 Ә л-м әүте бабен вә көлле н-н асе даһиләһү — үлем ишеге ачык һәм аңа һәркем керәчәк. 77
диелгән. Казанның туры сүзле бер кешесе хәбәренә караганда, ул урында моннан башка да ташлар бул¬ ган. Төзелеш вакытында эшчеләрнең шул ташларны юнып, тигезләп, биналар астына салганнарын күреп, ул вакытта Казанда әскаф, соңыннан мәтран1 бул¬ ган Григорий исемле кеше бу эшне тыйган. Шуңа күрә бер таш сакланып калган. 18 б. Тагын әскаф йорты капкасының тышкы ягында, тау башында, бер таш бар, ул башка ташларга охша¬ маган: төсе — кара, бик каты, буе — биш ярым тер¬ сәк, киңлеге — биш чиректән артык, калынлыгы да ярты терсәк чамасы булып, язуы сөлес язуы белән бик яхшы итеп калкытып язылган. Укуы бик үк уңай¬ лы түгел: беренчедән, ташка язучы кайбер сүзләр¬ нең арасын казып, бүләргә кирәк урыннарын бүлми калдырган. Шуңа күрә язылмый калган калку җирләре хәрефкә охшап тора; икенчедән, бик вак, бик еш язылган һәм сүзләре бер-берсе белән бик чорнал¬ ган; өченчедән, бу ташның язуын төшереп алыр өчен берничә тапкыр матбага1 2 карасы белән буяганнар, һәр очракта буяу ташка ябышып катып калган. Аны уку өчен ташны берничә кат эссе су белән юып, хәт¬ та бик саклык белән генә кырып алырга, аннан соң калкып торган җирләренә — хәрефләр естенә бер ак сыекча белән язып чыгарга кирәк иде. Шулай И1- кәндә укып булачак; язма юллары кырылмаган, ва¬ тылмаган иде. Бу ташта түбәндәге сүзләр укылды. Башта өчпочмаклы итеп эре хәрефләр белән болай язылган: «һуәл-хәййе әлләзи ля ямүт». Моннан соңгы тугыз юлы түбәндәгечә: 1. һазә мәркадес-солтанил-Әкбәрил-әкрәми гаусис- сәлатыйн 3. 2. Әл-әмирел-мөкәррәми вәли4 *. 3. Әл- мозаффаре ®. 4. Әл-кәраме вәл-әҗалилел-гоззамел- гыйльми 6. 5. Иля... әл-мозаффари7. 6. Әш-шәрәфәй- ни мөфәххәр өл8. 7. Вәд-дине зыйллуллаһи лил-галә- мәйни 9. 8. ... 9. Хәсән бик бине Мәхмүд. 1 Мәтран — архиепископ, митрополит. 2 Матбага — типография. 3 Бу — солтаннарның ярдәмлерәге, олырагы, хөрмәтлерәгенең кабере. 4 Хөрмәтле әмир. 6 Җиңүче, өстен чыгучы. 6 Хөрмәтле, бөек, бик галим. 7 Җиңүчегә. 8 Атаклы, данлыклы. 2 һәм дин —һәр ике дөньяда алланың күләгәсе. 78
Ләкин беренче юлдагы «әл-әкрәм» сүзен «әл- кәрим» дип укырга мөмкин. Дүртенче юлда «Вәл- әҗалил» сүзләренең һәм тугызынчы юлда «Хәсән бик бине Мәхмүд» сүзләренең укылышы бераз шик¬ лерәк. Бу юлларны язучы фәкыйрьнең уенча, әлеге кабер иясе, күрәсең, гади бер кеше булмыйча, үзе хөкем йөртә торган бер патша булгандыр. Татар ханнарын¬ нан түгел, бәлки Болгар әмирләреннән берәү булган¬ дыр. Чөнки сүзнең барышы шуны күрсәтә. «Әс-солта- нел-әкбәре гаусис-сәлатыйн зыйллуллаһи лил-галә- мәйни» ди. Татар гадәтенчә, мөстәкыйль патшаны «хан» дип, шаһзадәләрне «солтан» дип йөртәләр. Байтирәк, Шунгаты һәм башка бик күп урыннар¬ дагы таш язуларында да гарәп, төрки һәм чуваш сүз¬ ләре аралаштырып язылган. Шәһре Болгар ташлары без күргән урыннарда һәркайда ике төрле. Бер төр¬ лесе матур итеп сөлес язуы белән калкытып языл¬ ган, күбесе «һуәл-хәййе әлләзи ля ямүт» дип баш¬ ланып китә, ташы калын һәм зур. Икенче төрлеге куфи һәм нәсех язулары арасындагы язу белән чо¬ кып язылган һәм «Әл-хөкме лиллаһил-галиил-кәбир» дип башланган. Кайсыларында «фәлән углы» дип ал- W б. дан атасының исеме язылган, кайсыларында «фәлән фәлән углы» дип аермачык язылган. Мәрхүм мелла Хөсәен2, югарыда әйтелгән Бай¬ тирәк авылының Шәммас исемле кешесеннән ише¬ теп, түбәндәгеләрне сөйләгән иде: Бу авыл чуваш¬ лары кулында Иван IV тарафыннан бирелгән грамота бар икән. Ул грамота мөселман мирзалары исеменә бирелгән булган, анда күп мөселман исемнәре бар. Бу чувашлар шуларның балалары икән. Хәзер үз милекләрендә булган җирне шул язу нигезендә би¬ лиләр икән. Бу хәбәрне Шәммастан ишеткәч, грамо¬ таны алып торып, үз күзем белән күреп укырга күңе¬ лем җилкенгән иде, әмма, беренчедән, кызу эш ва¬ кыты — август аеның алты-җиделәре иде; икенчедән, ул язуның кем кулында булуын эзләп табу кыенлыгы бар иде һәм табылган тәкъдирдә дә мондый бер юлаучы мөселманга укырга бирүләре мәгълүм түгел иде, ә мәҗбүри алырга кулымда тәгълимат 3 юк иде. Һәр ике дөньяда алланың күләгәсе, шәүләсе. Хөсәен Фәезханов. Тәгълимат — күрсәтмә, инструкция.
Өченчедән, үземнең дә вакытым тар иде. Шуңа күрә бу кадәр хәбәр белән канәгатьләндем. Бу —- һәркем¬ нең дикъкатен үзенә җәлеп итә торган гаҗәп бер хәбәр. Кыскасы, бу илдә ислам хөкүмәте вакытында финнарның барысы да яки күбрәге ислам диненә кер¬ гән. Ләкин кайберләренең сәләтләре һәм мөсел¬ маннар белән мөгамәләләре аз булганлыктан, ислам аларда тамырлана алмаган, җәһаләтне җиңә алма¬ ган. Ислам хөкүмәте беткәч, җәһаләтнең көчле булуы сәбәпле, әкренләп үзләренең асыллары булган чу¬ вашлык, чирмешлек һәм арлыкларына кайтканнар. Җәбәлстанда *, Болгар һәм Казанның кайбер иске каберлекләрендә табылган ташларда чуваш, чирмеш сүзләре булу һәм аларда кайбер мөселманчылык гореф-гадәтләре табылу да шул сәбәптән булырга тиеш. Шулай булгач, уйлап кара: Шәмсетдин әд- Димәшкыйнең: «Каумен — мөтәвәллидүнә бәйнәт- төрек вәс-сәкалибә» 2,— дип әйтүе никадәр дөрес. Казан һәм аның тирә-ягында яшәүче мөселман¬ нарның күбесендә, гомумән алганда, Казан арты һәм бигрәк тә Алат юлындагыларының гадәт һәм тормышларында, каберлекләрдәге ташларның язу¬ ларында финлык әсәрләре һич беленми. Бу исә алар¬ ның асылда төрек, кыпчак яки татар булуларыннан; яки алардагы мөселманчылык куәтеннән; яисә галим¬ нәрнең халыкны ислам хөкемнәре буенча тотарга тырышканлыкларыннан; яисә сәүдә мөнәсәбәтләре аркылы динлелектә алга киткән халыклар белән ара¬ латуларыннан булса кирәк. Хатын-кыз җәмәгатенең бу кадәр динле булуы, намаз һәм башка гыйбадәт¬ ләрне үтәүдәге тырышлыклары бүтән һичбер мәмлә¬ кәт халкында күренгәне һәм ишетелгәне юк. Аларның башларына ураган өрпәкләре, күкрәкләрен каплар өчен кигән күкрәкчәләре, озын җиңле күлмәкләре — хатын-кызлар өчен иң муафыйк киемнәр. Ләкин хә¬ зерге заманада калфакны озак вакыт киеп йөрү га- 30 б. дәте кереп, иргә баргач та, хәтта чәчләре агарганчы калфак кия торган булып, өрпәк салу гадәте бетүгә якынлашып бара. Безнең гасырыбыздан элек хатын-кыз күлмәгендә итәк бер дә булмаган. Безнең гасырыбызда, әүвәлдә, Җөбе л стан — Татарстанның Тау ягы. Терек белән сәкалибә арасында туган бер кавем. 80
күлмәкләре асылдан, ефәктән, бурлат 1 яки чыт1 2 бу¬ лып, күлмәк җиңнәре бик озын һәм киң булып, кул¬ лык астында, ягъни җиң төбендә икенче төсле нәрсә¬ дән дүрт почмаклы итеп кештәк («хештәк» Зтән үзгәр¬ телгән.—Ә. X.) куя иделәр. Хәтта бер хатынның кеш¬ тәге бала юрганына җитәрлек булган дип сөйлиләр. Бай хатыннары итәкләренә ике рәт итеп яхшы, кыйм¬ мәт бәяле лента уоталар, аның югарыдагысы — тар, түбәндәгесе киң иңле була иде. Урта дәрәҗәдәге- ләр яшел, сары яки кызыл төсле, бер яки ике катлы лента тоталар иде. Фәкыйрьләр һәм гади халык та, шулай ук итеп, бурлат яки чытны тар гына итеп то¬ талар иде. Бай хатыннарының башларында ак кал¬ фак, аякларында читек-башмак, колакларында көмеш алка, беләкләрендә беләзек, бармакларында йөзек, чәчләрендә толым буенча тезгән, алтынчылар суккан тәңкәләр, чәч очында көмештән коелган чулпы, муен¬ нарында укадан эшләнгән яка була иде. Ул якага кө¬ мештән биш буйлы, кайберләрендә өч буйлы челтәр, фирәзә һәм башка төсле асыл ташлар куелган була иде. Болардан соң саф ефәк яки катнаш ефәк белән аралаш эшләнгән калфаклар чыкты. Алардан соң бүрекләр барлыкка килде. Аны энҗе һәм кыйммәт бәяле якут, зумурруд 4, фирәзә, алмаз шикелле таш¬ лар һәм алтын тәңкәләр белән бизәкләп кияләр иде. Бер бүрекнең бәясе ике мең сумга һәм артыгракка да төшә иде. Бүрекләрдән соң төрле төстәге хәтфәләрдән юл- юл итеп тегелгән калфаклар кия башладылар, кай- чакта чалма да кияләр иде. Аннан соң энҗе тирәле калфаклар таралды. Инде болар барысы да бетеп, хәзер бик кечкенә хәтфә калфаклар кия башлады¬ лар, аңа энҗе тезеп кию бик яхшы кабул ителеп, таралып китте. Күлмәкләрне төрле асыл, йон тукы¬ малардан яки чыттан киң һәм ике кат итәкле итеп тегәләр, шул ук күлмәкләре белән бер үк төсле 7укымадан камзул да кияләр. Хәзерге тарихтан ил¬ ле ел элек бик байлар да чәч тезмәсенә тезәр өчен суккан тәңкә белән генә канәгатьләнгәннәр. Соңын- 1 Бурлат — комач. 2 Чыт — ситсы. 3 Хештәк — ялгау. 4 Зумурруд — изумруд, зөбәрҗәт. 3-3» 81
нан инде рус тәңкәләренең утыз, илле тиенлекләрен, тора-бара бер сумлыкларны, Екатерина тәңкәләрен ^тезәләр иде, аннан соң биш сумлык һәм ун сумлык алтын тәңкәләр дә тезә башладылар. Ике толым буен¬ ча ун сумлык тәңкәдән барлыгы 34 данә тәңкә тезеп, авырлыгыннан баш авыртуына чыдый алмыйча, алар¬ ны җилкәләренә салып утыралар, мәҗлестән кайткач башлары авыртудан зарланалар иде. Болар инде бетүгә якынлашып, җәтмәләп энҗе тезеп, толымнар 31 б. өстенә кую гадәте чыкты. Хәзер моның да кызыгы бетеп, игътибардан төшеп калды, фәкать чәчләре¬ нең очларына һәм төпләренә икешәр алтын тәңкә генә куя башладылар. Хатын-кызлар беләкләренә энҗе тезеп тагалар. Кайберләре биш, ун сумлык тәңкәләр, кайберләре, Истамбулдан алдырып, төрек алтын тәңкәсен (маҗи- дияне) тезеп тагалар, муеннарына берничә кат итеп тезелгән топаз, яки мәрҗән, яисә Мәрвәриттән бер¬ ничә кат итеп тезмә асалар. Инде, электә мөселман булып та, кайбер сәбәп¬ ләр белән исемдә генә христианлыкка кергән мәкруһ- лар* 1 һәм «керәшен» дип йөртелә торган татарлар хәленә килик. Бу таифәнең теле һәм ирләренең кием¬ нәре мөселманнарныкы кебек булып, хатыннарының киемнәре икенче төрле булуның сәбәбе нәрсәдә икән? Әллә мөселман хатын-кызларының киемнәре дә электә шундый булып, әкренлек белән генә үзгәрү кичереп, керәшен хатын-кызларының киелднәре үз¬ гәрмичә искечә калдымы икән, әллә бу халык асыл¬ да төрек булмыйча, фин халкыннан идеме икән? Казан халкында финнарга охшашлык булмаса да, Казаннан ераграк урыннарда аларның йолалары, го¬ реф-гадәтләре, киемнәре һәм башка яклары белән охшашлыклар күп табыла. Мәсәлән, илле еллар чама¬ сы элек Сембер2 тирәсендәге авылларда хатыннар ак киндер күлмәкне тар гына итеп тегеп, җөй буй¬ ларына бер илле киңлектә3 комач тоталар иде. Җиң һәм җилкәләренә кызыл яки яшел ефәк тегә торганнар иде. Ике-өч бармак киңлегендәге ике кат; киндер яки асыл чүпрәк өстенә көмеш акча тезеп, *Мәкруһлар — начар күрелгәннәр, сөйкемсезләр, ямьсезләр. I Сембер — хәзерге Ульяновск шәһәре. ’Бер илле киңлектә — бер бармак киңлегендә. 12
хәмаил 1 итеп киеп, исемен, «муен тамыр»дан үзгәр¬ теп, «путемар» дип атаганнар. Аларның өйләренең эчке ягы чуваш өйләре кебек кап-кара, чөнки төтен¬ нәре өй эченә чыга ;орган булган... Хәмаилне алар башка халыклардан алганнар, чөнки ул гарәп хал¬ кында да, Казан халкында да булган. Казан хатын- кызлары аны, исемен үзгәртеп, «әмайли» дип, кай¬ берләре «бөти» дип атаганнар. Ләкин алар алтын тәңкәләр яки кыйммәтле ташлар, һич югында яхшы көмеш әйберләр һәм тәңкәләр белән бизәлгән бул- X ә м а и л —хәситәнең бер төре. 6*
Хәзәрләр турында әйтзлгәннәр фасылы Әбү Исхак әл-Истахри «Китабел-әкалим» әсәрендә түбәндәгеләрне яза: «Хәзәр — бер икълим 1 исеме булып, аның башкаласы Ител дип атала. Ител үзе бер суның исеме ул. Ител шәһәре ике кисәктән — көн¬ чыгыш һәм көнбатыш кисәкләрдән гыйбарәт булып, патшалары көнбатыш кисәгендә тора. Үз телләрендә патшаларын «белек» һәм «бәк» дип атыйлар. Шәһәр¬ нең бу кисәгенең озынлыгы бер фәрсәх 2 булып, иха¬ тасы, ягъни чолгап алган крепосте бар. Аларның би¬ налары — тәбәнәк киез өйләр. Балчыктан салынган өйләр һәм башка кайбер биналар, мунча һәм базар¬ лары бар. Шәһәр эчендә сигез меңнән артык мөсел¬ ман, утызлап мәчетләре бар. Патшаның тора торган җире ярдан ерак булып, аның сарае кирпечтән са¬ лынган. Башка кешегә таштан өй салырга рөхсәт юк. Крепостьның дүрт капкасы Ителгә, башкалары кырга ачыла. Патшалары — яһүди, аның янында дүрт мең 32 б. кешесе бар. Хәзәрләрнең азчылык халкы — яһүди, 1 Икълим — климат поясы. Борынгы бүленештә җирнең эква¬ тордан төньяк котыпка кадәр булган җиде бүленешенең һәрберсе. ’ Фәрсәх — озынлык үлчәве — 2250 метр, төрле озынлыкны белдергән. Шуңа күрә төрле белешмәләрдә моны 2—3, 6—7, 7—8 километр дип билгелиләр. 84
күбрәге — мөселман һәм христиан, ә беразы — потка табынучылар Хәзәр теле башка телләр белән уртак түгел». Икенче урында ул: «Болгар теле хәзәр теле кебек»,— ди. Әбү Габдулла1 2 әл-Гарнатый: «Болгар теле хәзәр теле кебек, бортас һәм рус телләре башка; Ител шәһәреннән Болгарга корыдан барганда бер айлык, судан менгәндә ике айлык, төшкәндә егерме көнлек юл»,— ди *. Шәмсетдин әд-Димәшкый болай дип яза: «Хәзәр дәүләте урнашкан урын Хәзәр диңгезе3 буенда. Аның Хәмлиҗ, Бәләнҗәр, Сәмәндәр һәм Ител дигән дүрт шәһәре бар. Халкы ике төркемнән тора; бер¬ се — гаскәр, алар — мөселманнар, икенчесе — рәгыя 4 *, алары — яһүдиләр. Алар Һарун әр-Рәшит хәлифә¬ легендә яһүдилеккә керделәр. Кастантиния патша¬ сы — император үз мәмләкәтендәге яһүдиләрне илен¬ нән чыгарып җибәргәч, алар Хәзәр мәмләкәтенә ки¬ леп, үзләренең диннәрен хәзәрләргә күрсәттеләр. Хәзәрләр белемсез, буш халык булып, яһүдиләр ди¬ нен үз диннәреннән артык күреп, яһүд диненә күч¬ теләр. Берникадәр вакыт үткәч, Хорасан тарафын¬ нан бер гаскәр килеп, боларның илләрен яулап ал¬ ды, һәм бу халык [хәзәрләр] мөселманнар кул астын¬ да калды». Ибне әл-Әсир түбәндәгечә яза: «254(867) елда тө¬ рекләр һөҗүм иткән. Болар Харәзем халкыннан яр¬ дәм сораганнар. Алар: «Сез кяфер бит, мөселман булсагыз, без сезгә ярдәм итәр идек»,— дигәннәр. Алар, исламны кабул итеп, мөселман булганнар, әмма патшалары үзенчә калган. Мөселман гас¬ кәре аларга ярдәм күрсәтеп, дошманнары бул¬ ган төрекләрне куганнар. Шуннан соң патшалары да мөселман булган. Аларның хаканнары бер гаилә¬ дән генә була һәм гаилә эченнән чыкмый. Патшалык¬ ка хуҗа булса да, исемнән башка бернәрсәсе дә юк. Аннан түбән дәрәҗәдә бер зур хакимнәре бар, аны «малик» 6 дип йөртәләр. Хакан янына шул малик һәм аннан башка олылардан тагын берничә кеше генә 1 Потка табынучылар — мәҗүсиләр, 2 Әбү Хәмид булырга тиеш иде. • Хәзәр диңгезе — Каспий диңгезе. 4 Р е г ы я — дәүләтнең асыл халкы. * Малик — хөкемдар. 85
33 б. керә ала, башкалар керә алмыйлар. Аның алдына кергәч, туфракта ауныйлар, сәҗдә кылалар, аннан аяк өстенә басып, хакан якын килергә һәм сүз әйтер¬ гә рөхсәт биргәнче көтеп торалар. Зуррак берәр вакыйга булганда гына хакан алар янына чыга. Аны кем генә күрсә дә, олылап, каршы килмичә, кире кайтып китә. Хакан үлгәч, аның кабере яныннан хай¬ ванга атланган килеш узмыйлар, җиргә төшеп сәҗ¬ дә кылып, кабер күздән югалганчы җәяү китәләр. Әгәр дә берәү үтерелергә хөкем ителсә, ул кеше өенә кайтып үзен үзе үтерә. Берәүне патша итеп ку¬ ярга теләсәләр, сынар өчен, ул кешене тотып буга¬ зыннан буалар. Үләр хәлгә җиткәч: «Дөньяда озак яшисең киләме?» — дип сорыйлар, ни кадәр әйтсә, шул кадәр яши, ә инде әйткән вакыты җиткәндә үзе үлмәсә, халык аны үзе үтерә»,— ди. Ибне әл-Әсир һәм Якут әл-Хәмәви «Мөгъҗәмел- бөлдан» исемле китапта: «147(764) елда Әштерхан хәзәрләре, төрек хәзәрләре белән берлектә, Әр- мәнстанга һөҗүм итеп, талап, аннан Тифлис шәһәренә кереп, Мансур хәлифәнең гаскәр башлыкларыннан Хәреб бине Габдулла әр-Равәндине үтерделәр»,— дип язалар. Тәрҗемәче фәкыйрь 1 әйтә: бу вакыйга Мансур хәлифәгә Галәвиядән Нәфсе Зәкия һәм ту¬ ганы Ибраһим каршы чыгып, алар фетнәсен бастыр¬ ган вакытка туръ> киләдер. Моннан башка Һарун әр- Решит хәлифәлегендә Фазыл бине Яхъя бине Халид әл-Бәрмаки дигән кеше хакан кызына өйләнеп, аны Багдадка алып китеп барганда, бу кыз, тәкъдире җи¬ теп, юлда үлеп калган. Хакан, үчлек һәм хыянәт бе¬ лән үтергәннәр дип уйлап, бик каты ачуланган. Зур гаскәр белән ислам йортына һөҗүм итеп күп һәлакәт кигергән вакытта, ислам гаскәре килеп җитеп, алар¬ ны Бабел-Әбвабтан куып чыгарганнар. Әбү Гали бине Дастә болай дип яза: «Хәзәр дәү¬ ләте Хәзәр диңгезе артындагы киң бер мәмләкәт бу¬ лып, Болгар, Суар, Сәмәндар, Бәганд, Файсой, Хәм- лиҗ, Бәләнҗәр һәм Бәйда — шуның шәһәрләре, шу¬ лай ук Сәрир, Керчь, Хизан, Аклан, Рәзәңгәран, Шаб- ран, Гамикъ һәм Дәрбәнд та шул илнең шәһәрләр- реннән санала. Алардан бер төркем халык аерылып китеп, Хәзәр белән Рум арасына урнашалар. Бу аларның борынгы ватаннары түгел, ул «Бәхтакия» * дип атала». Тәрҗемәче фәкыйрь — Мәрҗани узе.
Ител турында әйтелгәннәр фасылы Безнең телебездә үзгәртелеп «Идел» дип, ә рус те¬ лендә «Волга» дип атала торган зур елга шушы Ка¬ ра Идел була. Әмма хәзерге заманыбызда телебез¬ дә аның мәгънәсе киңәйтелеп, гомумән олы елга¬ ларга «Идел» исемен биреп, «Кара Идел», «Ак Идел», «Чулман Иделе», «Ока Иделе», «Нокърат Иделе» һ. б. дип, ә кайберләре шәһәр исеме белән «Вятка Иделе», «Уфа Иделе» дип тә атала. Якут әл-Хәмәви: «Ибел» сүзе үлчәвендә, Хәзәр илендә бик озын бер зур елганың исеме, ул «Дәҗ- лә» 1 елгасына охшаган, икенче бер сүзгә караганда, Хәзәр иле шәһәре исеме булып, бу бөек елга шу¬ ның исеме белән аталган. Ерак төньяктан килеп, Бол¬ гар, рус һәм хәзәр илләреннән үтеп, Хәзәр диңгезе¬ нә коя»,— ди. Әбү Исхак әл-Истахри: «Ителнең башы хирхиз1 2 җиреннән чыгып, Кимакия * белән Гузия ** арасын аеручы чик булып тора. Аннан көнбатыш ягына 1 Д ә җ л ә — Тигр елгасы. 2 Хирхиз — кыргыз.
борылып Болгарга килә, янә Бортас * һәм Хәзәр иле¬ нә борылып кайтып, Хәзәр диңгезенә коя»,— дип яза. Тагын мондый сүз дә йөри: Иделнең җитмештән ар¬ тык тармагы бар, суы күп һәм агымы тиз булганлык¬ тан, диңгезгә коелгач та ике көнлек ераклыкка ка¬ дәр су кушылмый бара, төсе белән диңгез суыннан аерылып тора, татлы булганга, кыш көне ката. Мәхмүд бине Сөләйман әл-Кәффәви «Игъламел- 34 б. Әхъяр» 1 әсәрендә: «Озын, киң һәм тирән елга, анда батучыларның бик азы котыла»,— дип сыйфатлады. Тәрҗемәче фәкыйрь әйтә: «Ител» шәһәре дигән¬ нәре — әлбәттә, хәзерге гасырыбыз теле буенча «Ха¬ җитархан» шәһәре дип йөртелә торган шәһәр. «Әш- терхан» шәһәрен ясалма рәвештә «Хаҗитархан» дип атаганнармы яки икенче төрле итеп берәр кешегә бәйләп шулай дигәннәрме? Аны тагын «Әҗдәрһан» дип тә йөргәннәр 1 2. «Болгар» дигән исемгә каршы куеп, «хәзәр» дип аталганда, Хаҗитархан, Кызлар һәм Кубань якларында булган нугай кабиләләре һәм башкалар күздә тоты¬ ла булса кирәк. Дөресен генә әйткәндә, болгар һәм хәзәр телләре бер булса да, бу ике өлкәдә яшәүче¬ ләрнең телләре арасында байтак кына аерма да бар. Шул җәһәттән чыгып, «телләре бер» дию дә, «баш¬ ка» дию дә — дөрес булыр. Казакъ һәм чыгтай төр¬ киләре — икесе дә татар булса да, аермалары да күптер. 1 Игъламел-Әхъяр — яхшы мәгълүматлар. 2 Хәзер ачыкланганча, «Ител» — Әстерхан түгел; ул аннан ^чак¬ рым өстәрәк, Ител (Идел) елгасының ике ярына һәм зур булмаган утрауга урнашкан булган.
Бортас турында әйтелгәннәр фасылы Бу исемне ноктасыз «т» 1 хәрефе белән дә, кай¬ бер очракта «Бордас» дип «дәл» хәрефе белән дә әйткәннәр. Камуста: «б» хәрефенең дәммәсе белән язы¬ ла, «бер кавемнең исемедер, аларның киң мәмлә¬ кәтләре бар, Рум җире чиктәш»,— диелә. Шәмсетдин әд-Димәшкый исә: «Бортаслар — Иделгә килеп кушыла торган Бортас елгасы буена утырган аерым бер кавем. Аларның өйләре — агач¬ тан, ә чатырлары киездән эшләнгән. Тора торган җир¬ ләренең бер чигеннән икенчесенә кадәр 15 көнлек юл арасы бар, үзләренә махсус телләре бар»,— дип яза. Әбү Габдулла әл-Гарнатый түбәндәге мәгълүмат¬ ларны бирә: «Бортас — бер кавемнең исемедер, Идел 1 Ноктасыз «т» — гарәп әлифбасында каты әйтелешле «т» һәм «з» хәрефләре бер үк терле язылып, бер-берсеннән ескә нокта кую белән аерылалар. Ноктасы булмаса — «т», ноктасы булса — «з» дип укыла, 89
елгасы буенда киң мәмләкәтләре бар. Хәзәр белән чиктәш булып, араларында башка халык юк. Үзләре¬ нә бәйләп, илләре дә «Бортас иле» дип атала. Тел¬ ләре болгар һәм хәзәр телләреннән аерыла. Гарәп илләрендә бортасларга бәйләнешле исем белән эш¬ ләнгән «бортас туны» кияләр. Бортасларда бертөрле бик күркәм, күп йонлы, кызыл төсле төлке бар. Бор¬ тас туны өнә шул төлке тиресеннән эшләнә. Үзләре мөселман булып, җамигъ мәчетләре 1 бар»,— ди. Әбү Гали Ибне Дастә түбәндәгеләрне яза: «Бор¬ тас Хәзәр белән Болгар арасында урнашкан. Хәзәр патшасына буйсына. Аралары — унбиш көнлек юл. Алар Болгар чигеннән өч көнлек юлда, тигез җирдә яшиләр. Җирләрендә болыннар, тугайлар һәм тыгыз агачлыклар күп. Агачларның күбрәге — каен агачы. Алар халкыннан ун меңләп атлы гаскәр җыела. Алар- да корал әзерләү, игенчелек һәм хайван асраучылык киң таралган. Болгарлар алар белән сугышып, алар¬ ны әсир итеп алалар. Сәүдә өчен мөселманнар көй¬ мәсе килә, алардан гошер 1 2 алалар, акчалары юк, ак¬ ча ислам йортыннан гына килә, күбрәк маллары «дылк»3 дигән кечкенә бер җәнлек. Алар патшала¬ рына хайваннар бирәләр. Киемнәре һәм каберләре — мөселманнарныкы кебек, һәр мәхәлләләрендә бер шәехләре була, аңа хөкемгә киләләр, шуннан баш¬ ка хакимнәре һәм башлыклары юк». Бу юлларны язучы фәкыйрь әйтә: «Хакимнәре юк, 3S в. патшаларына хайван бирәләр» дигән сүзнең мәгънә¬ се — «үзләреннән хакимнәре юк, Хәзәр яки Болгар патшаларына хайван бирәләр», дигән сүз булыр. Иб¬ не Дастәнең сүзеннән аларның мөселман булмаула¬ ры һәм Хәзәргә буйсынганлыклары аңлашылды. Бу сүз аларның исламга кереп, Болгар әмиренә буйсы¬ нуларына кадәрге хәлләре турында әйтелгән булыр 4. Яшәгән җирләре Болгарга бик якын урында, Казан¬ нан түбән, Саратовтан югары булып чыга. 1 Җ а м и г ъ мәчет — җомга укыла торган мәчет. 2 Гошер — уннан бер (малның, игеннең уннан бер өлеше). • Дылк — сусар. 4 Ш. Мәрҗанинең бу фикере тарихи яктан караганда дөрес бу¬ лырга тиеш. Чөнки Ибне Дастә (Ибне Руста) үз китабын IX йөз ахы¬ рында Идел буенда булган сәяхәтчеләрнең юлъязмаларына таянып яза. Ул вакытта ислам дине әле бөтен җиргә таралып өлгермәгән бул¬ ган. Әбү Исхак әл-Истахри исә Ибне Дастәдән бераз соңрак, X йөздә йөри. Монда әле бортас халкы, ислам кабул иткән булып та, болгарлар белән аралашып, уртак телгә күчеп өлгермәгән булырга мөмкин. 90
Якут әл-Хәмәви: «Бортас — ул бер шәһәр һәм өлкә исеме; аларның халкы — мөселманнар, җамигъ мәчетләре бар. Алардан ерак түгел «Сувар» дип ата¬ ла торган бер шәһәр бар. Аларның телләре төрки, хәзәр һәм болгар телләре шикелле түгел»,— дип яза. Әбү Исхак әл-Истахри болай дип яза: «Аларның хатыйблары 1 миңа ике шәһәрләрендә ун меңгә якын халык барлыгы турында хәбәр вирде. Аларның өй¬ ләре агачтан булып, үзләре кыш көнендә шунда то¬ ралар. Җәй көнендә чатырларда, ягъни киез өйләрдә яшиләр. Мәмләкәтләренең бер ягыннан икенче як чигенә кадәр — унбиш көнлек юл, Хаҗитарханга егерме көнлек юл». Мәсгуди исә аларны «терки кавеменнән» дип яза. Әбү Габдулла әл-Гарнатый түбәндәге мәгълүмат¬ ларны теркәп калдыра: «Болгар — шәһәр исеме. Анда җомга укыла торган мәчет бар. Аннан ерак түгел «Сувар» исемле икенче шәһәр бар. Аның да җомга укыла торган мәчете бар. Бу ике шәһәрдә ун мең¬ ләп өй бар». Бу юлларны җыючы фәкыйрь әйтә: бу бортас хал¬ кының нинди халык икәнлеге безгә мәгълүм булма¬ ды, без белгән Сувар шәһәренең хәрабәсе2 Спасс өязендә шәһре Болгарга бик якын бер җирдә сак¬ ланып калган. Шул тирә мөселманнары әле дә ул урынны «Сувар» дип йөртәләр. Әйләнәсендә уры бар. Җимерелгән шәһәр урынында бер рус авылы уты¬ ра. Аны үзләренчә «Иске Курсиха»3 дип атыйлар. Тирә-ягында күчмә халыклар яшәгәннәр. Алардан калган иске каберлекләр бар. Каберләре бик беле¬ неп тора. Аларны «нугай» халыклары диләр. Бортас халкы шул тирәдә яшәгән халык түгелме икән диясе килә. Чөнки аларның телләре хәзер дә Казан мөселманнары теленнән аерылып тора. Тау ягының Тәтеш өязендә «Олы Бортас», «Кече Бортас» исемле ике авыл бар. Хайваннарда була торган бертөрле авыру хәзер¬ ге татар телендә «бортас» дип йөртелә. Шуңа охша¬ тыпмы яки башка берәр сәбәп беләнме, симез, тулы, тыгыз итле, таза кешене һәм хайванны да «бортас кебек» дип атау бар. Дөресен алла белә. X а т ы й б — вәгазь сөйләүче. Хәрабә — җимерекләр. Иске Курсиха — хәзерге Кузнечиха.
Башкортлар турында әйтелгәннәр фасылы Ибне Фазлан үзенең юлъязмаларында башкорт¬ лар турында болай дип яза: «Болгарга сәяхәт кылган вакытыбызда төрекләрдән бер кавемнең йортына кердек. Ул кавемне «башкорт» диләр. Без алардан бик сакландык.,. Бер ир бер иргә очраса, бүреген салып исәнлә¬ шеп китә. Алар сакалларын кырып йөриләр... W в. Аларның һәммәсе агачтан ирләрнең җенес әгъ¬ засының сурәтен ясап, үзләренең муеннарына асып йөриләр. Сәфәр һәм сугыш вакытында шуны үбеп, шуңа табынып: «Я аллам, минем теләгемне үтә, эш¬ ләремне уңай кыл»,— дип әйтәләр. Мин тәрҗемәче¬ дән: «Ни өчен ул аны үзенә алла иткән?» — дип со¬ радым. Ул кеше үзенең җавабында: «Мин шуның кебек нәрсәдән барлыкка килгәнмен, мин башка бар¬ лыкка китерүчене белмим»,— диде. Аларның кайберләре «унике тәңрем бар» дип фи¬ кер йөртә. Ягъни: кыш тәңресе, җәй тәңресе, яңгыр тәңресе, җил тәңресе, агачлар тәңресе, кешеләр тәңресе, хайваннар тәңресе, көн тәңресе, төн тәң¬ П
ресе, тереклек тәңресе, үлем тәңресе, җир тәңресе бар дип уйлыйлар, ә инде күктәге тәңре боларның иң олысы булып, ул аларны бергә җыя. Алар бер¬ гәләшеп, һәркайсы икенче иптәшенең эшләгән эшен¬ нән риза булып, киңәшеп эшлиләр». Янә болай ди: «Без алардан җыланга табынган, балыкка табынган һәм торнага табынган кешеләрне күрдек. Аларның сәбәпләрен миңа болай дип аңлат¬ тылар. Бервакыт, дошманнары белән сугышканда, дошманнары боларны җиңеп, качарга мәҗбүр иткән. Шул вакытта боларның артларыннан бер торна кыч¬ кырган. Шуны ишетеп болар кире кайтканнар да дошманнарын җиңеп качырганнар. Шул вакыттан бир¬ ле: «Ходабыз дошманыбызны качырды»,— дип, тор¬ нага табына башлаганнар». Якут әл-Хәмәви 1 «Мөгъҗәмел-бөлдан» китабын¬ да «башкорт» сүзенең «ш» хәрефенең сәкене* 2 һәм калын әйтелешле г(гъ) хәрефе белән дә, кайберәү- ләрчә, «башҗырт» дип «җ» хәрефе белән дә, ә кай- берәүләрчә «башкорт» дип калын әйтелешле к(къ) хәрефе белән дә әйтелүен сөйли һәм, Кастантиния белән Болгар арасында булган ил, ди. Ибне Фазлан сүзләрен китергәннән соң, ул болай дип дәвам итә: «Хәлаб шәһәрендә мин байтак кешеләрне күрдем. Аларны да «башкорт» дип йөртәләр иде. Үзләре бик җирән төкле, йөзләре кызыл төсле, Имам әгъзам 3 — Әбү Хәнифә мәзһәбе4 буенча дин гыйльме өйрәнә¬ ләр иде. Аларның бер акыл иясеннән йорт-җирләре, хәлләре турында сораштым. Ул болай диде: «Без¬ нең илебез Кастантиния артында, әфрәнеҗдән бер «һунгәр»5 дип йөртелә торган халык мәмләкәтендә. Без — мөселманнар. Аларның патшаларына буйсын¬ ган халык. Мәмләкәтнең бер ягында безнең утызлап зур-зур авылларыбыз бар. һәркайсы кечерәк бер шәһәр булырлык. Ләкин һунгәр патшасы, баш тар¬ тырлар дип куркып, шул авылларга ихата эшләргә рөхсәт бирми. Без христиан шәһәрләре уртасында яшибез. Төньягыбызда — сәкалибә иле, ә көньягы- *Якут әл-Хәмәви — гарәп географы һәм энциклопедик га¬ лиме (1179—1229). 2 С ә к е н — ябык иҗек. 8 Әгъзам — бөек. 4 Мәзһөб — дини юнәлеш. 8 һунгәр — венгр. 93
бызда — Баба Румия 1 шәһәрендә әфрәнеҗләр баш- 37 6. лыгы. Әмирел-мөэмининнең барлык ислам патшалары һәм солтаннарына хөкемнәре йөргән шикелле, алар фикеренчә, әлеге баба да Гайсаның2 җирдәге вәкиле дип уйланылып, аларның диннәренә бәйле бөтен эшләрдә аның боерыклары йөри икән. Көнба¬ тышыбызда — Әндәлес мәмләкәте, көнчыгышыбыз¬ да — Рум иле — Кастантиния. Безнең телебез дә, кие¬ мебез дә шул әфрәнеҗләрнеке шикелле. Алар бе¬ лән бергә гаскәрдә хезмәт итәбез. Алар белән бер¬ гә сугышабыз, чөнки алар һәрбер халык белән тү¬ гел, бәлки ислам диненә каршы килгән халыклар бе¬ лән генә сугышалар»,— диде. «Мин тагын кяферләр эчендә мөселман булып утыруларының сәбәбен сорадым,— дип дәвам итә Якут әл-Хәмәви.— Әңгәмәдәшем миңа болай дип җа¬ вап бирде: «Мин бабаларыбыздан калган сүзне ишет¬ кән идем: борын заманда Болгар иле мөселманна¬ рыннан җиде кеше безнең илебезгә килеп, шунда торып калган. Алар, безнең ялгыш юлда яшәвебез¬ не күреп, безне дөрес һәм туры юлда булган ислам диненә күндерделәр. Алар ярдәмендә хода безне хак юлга күндерде, күңелләребезгә иман ачты, әл- хәмделиллаһи, барыбыз да мөселман булдык. Инде без бу шәһәргә килеп дин гыйльме өйрәнеп кайткач, халкыбыз безне хөрмәт белән каршы ала һәм дин эшләрен безгә тапшыра». — Сакалыгызны да өфрәнеҗ кебек кырасыз¬ мы? — дип сорадым. — Гаскәри хезмәттәгеләребез кыралар һәм корал кияләр, башкаларыбыз болай эшләмиләр,— дип җа¬ вап бирде. — Безнең ил белән сезнең илегез арасындагы ераклык күпме? — дип сорадым. — Моннан Касгантиниягә ике айлык юл, аннан безнең илебезгә тагын шуның кадәр,— дип җавап бирде». Әмма Әбү Исхак әл-Истахри болай дип әйтә: «Башҗырддан Болгарга егерме биш мәрхәлә3 ара. * Баба Румия — Рим папасы. 3 Гайса — Гайса пәйгамбәр. Христиан динендәге Иисус Христос. 8 Мәрхәлә — күчеш, бер көнлек юл өзеге, 94
Пәчнәккә 1 — ун көнлек юл. Алар да төрек халкының бер төркеме. Башҗырд халкы үзе ике төркем булып урнашкан. Берсе — Болгар артында, Болгарга буй¬ сынган. Ике йөз меңләп кешесе бар. Урыннары бик мөхкәм1 2. Икенче төркеме — Пәчнәккә чиктәш». Әбү Гали бине Дастә түбәндәгечә әйтә: «Әл-мәҗ- гария 3 — Бәхтакия иле белән Болгариядәге әшкәл 4 арасында урнашкан төрек нәселеннән бер халык. Рәисләренә «кәндә» дип исем бирәләр икән. Егерме мең атлы гаскәре бар. Якын-тирәләрендәге сәкали- бәләрнең барын да яулап алып, аларны әсир хөке¬ мендә тоталар. Үзләре утка табыналар»,— ди. Әбү Хәмид әл-Әндәлеси: «Болгар, хәзәр һәм бәх- такиләр — озын кафтан, руслар кыска кафтан кия¬ ләр. Башҗырд — болгар кул астында яши»,— дип яза. Тәрҗемәче фәкыйрь исә болай дип уйлый. Юга¬ рыда әйтелгән мәҗгария башкорттан бер җәмәгать булса кирәк. Гасырыбызда руслар тарафыннан бил¬ геләнеп куела торган башкорт рәисләрен «кантон» дип атау «кәндә» дигән сүздән алынган булса кирәк. Бәләбәй өязендәге Ирәктай кабиләсеннән Чокыр И 6. авылы имамы —Гали бине Сәлихның5 әйтүенә кара¬ ганда, аларның нәсел-нәсәпләре болай икән: Гали бине Сәлих бине Габдулла бине Шәриф бине Киек бине Барак бине Исәнхан бине Дәүләтбай бине Дәүләтьяр би бине Ходаяр би бине Ходайколый би бине Дүрмән би бине Кылман би бине Чулман би би¬ не Абдал би бине Әхмәдшәех би бине Каратабан би бине Болгаер би бине Валҗак би бине Иләк би би¬ не Майкый би. Кара Табан бине — «Кара Газиз» ди¬ гәннәр, Әхмәд Шәех бине — «Ирәктай» дигәннәр. Безнең ыруыбыз ошбу затка бәйләнә. Ул әүвәлдә Урал тарафында «Миядәк» дигән урында, «Мияҗ» елгасы буенда булып, соңыннан Чулман буена килгән, «Чулман би» әнә шунда дөньяга килгән. Бабаларыбыз үзләренең нәсел-нәсәпләрен Чыңгыз ханның юлда¬ 1 П ә ч н ә к — баҗанак — печенеглар. 2 Мөхкәм — ныгытылган, таза. 8 Әл-мәҗгария — маҗар. 4 Әшкәл — болгарларның бер кабиләсе. 6 Чокыр авылы мелла Сәлих углы — шагыйрь Гали Чокрый. Ш. Мәрҗанинең «мәҗгарияяне «башкорт халкыннан бер төркем» дип санавы башка чыганаклар буенча да раслана. «Мәҗгария» — маҗар, мадьяр. Венгрлар да үзләрен башкортлар белән бер нәселдән дип саныйлар. Борынгы дәвердә Урал — Идел арасында маҗарлар яшәгән. »5
шы «Майкый би»гә тоташтыралар. Ул Чыңгыз ханга анасыннан йөзек алып барып тапшырганы өчен бик ошаган, аның белән бер арбада утырып йөргән, аны «уешин 1 Майкый би» дигәннәр. Исән хан Казан ханнарыннан Чуртмак ханга буй¬ сынган булган, йорты «Җиремче» авылында, диелә. «Чокыр» авылында, «Чырганкол» дип аталган урын¬ да, икәве «чырганга», ягъни уздырышырга билгелән¬ гән нәрсәгә ук атышканда һәм батыры белән көрәш¬ кәндә һәрберсендә Исән хан өстен чыккан. Чуртмак хан, хурланып: «Өстегезгә гаскәр белән киләм»,— дип куркытып киткән. Моннан соң Исән хан һәм аның халкы куркып, кайгырып, Чуртмак ханны юлда хәйлә¬ ләп үтергәннәр, соңыннан казанлыларның үч алула¬ рыннан куркып, алар руслар белән килешкәннәр һәм ахырда бөтенләй Россия кул астында калганнар. Ул урын хәзергә кадәр «Чырганкол» дип атала. Икенче бер билгеле урынны «Исән хан угы төшкән җир» дип атыйлар. Алла белә. Бу Чуртмак — Казан ханы бул¬ мыйча, Казан ханы тарафыннан бу җәмәгать өстен¬ нән карап торырга куелган бер кеше генә булырга кирәк. Сүзе шушы урында тәмам. Бу вакыйга Казанда, мөселман хөкүмәте вакы- уында була. Ләкин Казан ханнары арасында мондый исемле хан юк. Исән ханга барып тоташканчы санал¬ ган бабалары аз, ул заманга кадәр күбрәк булырга кирәк иде. Ләкин башкорт халкының Казан ханнары хөкүмәтеннән аерылып Россиягә буйсынуы һәм шу¬ ның өчен җир-сулары, мал-туарлары һәм башка ми¬ лекләре үзләрендә калып, салым түләүдән бөтенләй азат ителүләре халык телендә сөйләнә. Аларның «Без — гасабә» 2 дип мактанулары билгеле. Хәтта әле- )9 1. гә кадәр алар, татарлар, мишәр һәм башкалар бир¬ гән шикелле, Россия хәзинәсенә бер нәрсә дә бир¬ миләр. Фәкать кайбер вакытларда рус гаскәренә ку¬ шылып сугышларда булгалаганнар. Наполеон Әүвәл Бонапартның Россияне җиңеп Мәскәүгә кергән ва¬ кытында «алар Россиягә дәрес хезмәт күрсәткәннәр» дип сөйләнә. Чынлап та алар — гайрәтле, оста ук атучы, мал-туар һәм киң җир хуҗалары. Ләкин ун¬ биш еллап инде, җирләре сатыла башлап, башкалар¬ дан алган шикелле, болардан да имана ала һәм Уешин — кушылган, дуслашкан. Гасабә — патшага якын кеше, халык. •4
21 яшенә җиткән егетләрен гаскәри хезмәткә ала башладылар... Икенче бер риваятькә караганда, Россия халкы Казан мәмләкәтен яулап алганнан соң, 991 (1583) ел¬ да, Чулман елгасының икенче ягындагы татарлар, башкорт мөселманнарыннан үз мәмләкәтләрен сак¬ лау сылтавы белән, Минзәлә шәһәрен корды һәм әкренләп үз ирке белән буйсынган башкорт иленә керде, Чулман елгасын үтеп, аларны яулап алды. Башкорх халкының бирелүенә берничә сәбәп булды: бер яктан, үз араларында бердәмлек булмау; икенче яктан, казакъ халкы белән сугыш алып барулары һәм артларыннан Россия кысрыклавына дучар булу. Рос¬ сия исә һаман саен татар һәм башкорт мөселманна¬ рын басып алу, йортларын туздыру белән мәшгуль иде. Хатын-кызларны һәм сабыйларны коткару өчен бирелүдән башка чаралары булмаганлыктан, 996 (1588) елда береңче тапкыр тунлык тире һәм аннан башка әйберләр белән ясак түләделәр. 7 3-М
Кыпчак турында әйтелгәннәр фасылы Икенче төрле итеп бу исемне «Хыфшаг», «Хыф- сах» һәм «Хыфҗаг» дип тә йөртәләр. «Әхтәри» исеме белән мәшһүр булган Мостафа бине Шәмсетдин әл-Акхисари үзенең сүзлегендә: «Хыфҗак» — тәрҗемәдә «татар биге» дигән сүз бу¬ лып, асылы «кыпчак»,— дип язган. Шәмсетдин әд-Димәшкый алар турында менә мон¬ дый мәгълүматлар бирә: «Аларның тора торган җир¬ ләре — Дәрбәнд, Ширван артында, Бәхре руска 1 якын тауларда, урманнарда булган. Аларның шәһәр¬ ләре — Сәрдык исемле. Бәхре рус та шуларга кара¬ тыла. Аннан ашлык китерәләр, сәүдәгәрләр анда үз¬ ләре алып килгән киемнәрне һәм башка нәрсәләрен сатар өчен, кол, кәнизәк һәм кондыз сатып алу өчен баралар. Мисырда, Шамда алардан бик яхшы баһа¬ дир кешеләр бар. Мисырда булган төрек патшала¬ рының күбрәге — алардан. Кыпчак таифәсе барысы да төрек. Аларда «Беркева», «Туксаба», «Исиа», 1 Бәхре рус — әд-Димәшкый бу исем естында Каспий диңге¬ зен күздә тота. 93
«Бәрт», «Әләрс», «Бәрех углы», «Мәңгү углы» һәм И •• «Ямәк» исемле кабиләләр бар. Болар Харәзми булды¬ лар. Тагын, кыпчакның «Тыйг», «Башкут», «Кемәнгү», «Бизанге», «Бәҗна», «Кара бүклү», «Аз», «Җыртын» һәм башка вак-төяк төркемнәре күп». Гыйззетдин Әбел-Хәсән бине әл-Әсир болай дип әйтә: «Кыпчак илендә кышын һәм җәен хайваннар утлый торган җирләр, көтүлекләр бик күп. Җәй өчен салкынча, кыш өчен җылы урыннары, диңгез буенда урманнары бар. Аларның шәһәрләре һәм чын нигез¬ ләре— Хәзәр диңгезе буендагы Сәрдык шәһәре. Та¬ тарлар аларны әүвәл алдалап, соңрак басып алып, тәмам һәлак итеп бетерделәр». Бу фәкыйрьнең фикере болай: гәрчә кыпчаклар болгар халкы белән карендәш һәм ватандаш булса¬ лар да, руслар белән бергәләшеп һәм аларга ярдәм итеп, болгарларга бик күп зарар китерделәр. Ләкин татарлар күтәрелеп чыккач, алар бу эшләренең җә¬ засын бик нык татыдылар. Кырым, Урта Азия һәм Казакъстанда әле дә шушы кыпчаклардан таралган, шул исем белән йөргән кайбер кабиләләр бар. 1237 (1821) елда алар, Мөхәммәдрәхим хан әл-Харәзми- нең чакыруы буенча, «кытай», «кара-калпак» һәм «кинегәс» кабиләләре белән бергәләп Бохара әмире Хәйдәр бине Мәгъсүм бине Даниял әл-Мангытыйга каршы күтәрелеп, байтак кына фетнәләр, авырлык¬ лар эшләделәр, әмир Хәйдәрне тынычсызлыкка, кур¬ куга салдылар. 1250 (1834) елда Бохара патшасы әмир Насрулла бине Хәйдәр, аның Фирганә өлкәсендәге ханлыклары булган Хоканд мәмләкәтенә һөҗүм итеп, патшаларының сараена кереп Мөхәммәд Гали хан¬ ны һәм аның энесе Мәхмүд ханны үтерә. Фирганә патшалыгын үз дәүләтенә куштым дип уйдап, анда «мангыт» кабиләсеннән булган Ибраһим Пәрванәче- не вали 1 итеп билгеләп, Бохарага кайта. Аның Боха- рага кайтуы соңында, шул кыпчактан булган аксак Мөселманкол дигән кеше, үз кабиләсе белән аяк^а басып, үтерелгән ханның ир кардәшләреннән Шир¬ гали бине Хаҗи бик исемле бер кешене хан итеп бил¬ гели һәм зур шау-шу белән Хокандка килеп керә. Ибраһим Пәрванәче, көч-хәл белән качып котылып, Сәмәркандка кайта. Вали — хөкемдар, дәүләт башлыгы. 7* 99
Мөселманкол, Ширгали хан исеменнән, Фирганә- не тәмам кулга ала. Шуннан соң әмир Насрулла икен¬ че мәртәбә Хокандны кайтарып алу теләге белән барса да, кырылып кайтудан башка эше булмый. Бер мәртәбә ул, Мөселманколның мәкер-хәйләсеннән бик каты куркуга төшеп, Хоҗәндтән бик ашыгып кай¬ та. Мәсьәлә болай була: Мөселманкол әлеге әмиргә ике кешелек рәсми илче җибәрә һәм боларга әйтә: «Мин сезгә тагын ике ир кеше кушам, сез әмир ee¬ ls лән очрашкач та, без ике кеше — илче, ә бу ике кеше безгә юлда кушылдылар, без аларның кем икәнлек¬ ләрен белмибез, дип әйтегез. Әмир шунда ук алар¬ ны тикшерергә кушар»,— ди. Әмир боларны тикшергәч, алардан Мөселманкол исеменнән әмир янында булган гаскәр башлыклары¬ на атап язылган хат табыла. Анда: «Сез вәгъдә¬ гез буенча эш кылып, әйткән вакытта әмир гаскәренә эчтән, без тыштан һөҗүм итеп, әмирне һәм иярчен¬ нәрен һәлак итәрбез»,— дип язылган була. Әмир бу бичараларны үтереп, гаскәрен артта калдырып, үзе качып кайта. Бу мәмләкәттә булгай күп төрле халыкларны эче¬ нә алган киң ил алар исеме белән «Дәште кыпчак» 1 дип аталадыр. Алар белән бәйләүнең сәбәбе — әү- вәлдә бу мәмләкәттә яшәүче халыкларны кыпчаклар яулап алып, аларны моннан куып җибәреп, үзләре шул ватанның иясе булып калулары белән бәйле бул¬ са кирәк. Чөнки тарих китапларында Яфәс бине Нух¬ ның Идел, Җаек елгалары арасында урнашып, шунда нәсел-нәсәбе таралуы, Угыз ханның кыпчакны Идел буена җибәрүе, аның башкорт, маҗар, рус, борҗан һәм әфлак халыклары белән сугышуы турында сөй¬ ләнә. Гомумән, бу мәмләкәттә булган сәкалибә, хәзәр һәм болгар халыклары шушы кыпчакка буйсынган булганнар. Боларның күзгә иң бәрелеп торган сый¬ фатларына карап, «сәкалибә» һәм «хәзәр» исемнәре биргәннәр. Ул мәмләкәттә булган бикләр, рәисләр барысы да әүвәлдә Хәзәр хаканы, соңыннан Болгар әмире хөкүмәтендә булганнар. Болгар әмирләре әкренлек белән исламга кереп, хәлифәгә таянып, хә¬ лифәнең мәгънәви ярдәме аркасында сәяси куәт ал¬ 1 Дәште кыпчак — Кыпчак даласы, 100
ганнар. Ислам аркасында күркәм сыйфатларга ия бул¬ ганнар. Аларның Хәзәр патшасы — хаканнан өстен бу¬ луы, ә хакан дәүләтенең зәгыйфьләнеп, бара-бара бө¬ тенләй юкка чыгуы моннан алда һәм моннан соң сөй¬ ләгәннәрдән беленә. Гарәп сәяхәтчеләре аларның чиктәшләре, янәшә күршеләре булган Сәмәндар, Хәмлиҗ, Бәләнҗәр һәм Идел тарафларында Хәзәрләрне күргәнлектән, шул илдә булган халыкның барын да «хәзәр» исеме белән атаганнар. Шуннан соң шәһре Болгарның хәлләре беленгәч, аны Хәзәргә каршы куеп сөйләгәннәр. Кып¬ чакны Хәзәр һәм Болгарга каршы куеп сөйләү төр¬ ле вакытта булган үзара бәрелешләр яки төрле-төр¬ ле мәмләкәтләр төзелү сәбәпле булса кирәк.
Руслар турында әйтелгәннәр фасылы Шәмсетдин әд-Димәшкый һәм башкаларның бәян 42 б. итүләренә караганда, руслар, нигездә, бер утрауда 1 яшәп, аларда җир, игенчелек булмыйча, кеш, тиен, сусар кебек җәнлекләр аулап, шуларның тиреләрен сатып кәсеп иткәннәр. Сәкалибәгә каршы сугышып, алардан әсир алып болгарларга, хәзәрләргә саткан¬ нар... Рус халкы, асылда, өч төркемнән торган: бер¬ се салавия, ягъни славяннар, икенчесе бармания, өченчесе бабармадыр1 2. Болгарга якын төркемнең хөкемдары Күяя, ягъни Киев шәһәрендә булган. Ул шәһре Болгардан зуррак. 375 нче һиҗри, 985 нче ми¬ лади елларда дәүләтләре төзелә. Дәүләтләренең яши башлавы тарихчылар арасында шул еллардан дип 1 Д. А. Хвольсон кайбер гарәп сәяхәтчеләренең «руслар утрауда яшиләр» дигән сүзләренең дөрес түгеллеген әйтә. Русларның бер төркеменең башкаласы Киев шәһәре булуы үзе үк шуны раслый. Д. А. Хвольсон гарәп телендә утрау белән ярым утрауның ачык ае¬ рылып бетмәвен, Европа галимнәренең аларны гомумән бер сүз бе¬ лән, «утрау» дип кенә санауларын яза. 2 Д. А. Хвольсон «бармания» — новгородлылар, «бабарма» — пер- мяклар дип уйлый, 102
йөртелә. Алар Гайса галәйһиссәламнең тууыннан соң 500 ел (милади) үткәч, чит ил халыкларының һөҗү¬ меннән саклану өчен, башта Новгород шәһәрен, ан¬ нан соң Киев шәһәрен бина кылганнар... Башкалалары бишәү: беренчесе — Новгород, икен¬ чесе Киев шәһәре булып, 542 (1147) елга кадәр кил¬ гән. Өченчесе — Владимир шәһәре, 726 (1325) елга кадәр дәвам иткән. Дүртенчесе — Россия хөкемдары «Озын кул Георгий»1 дигән кеше 542 (1147) елда Мәскәү елгасы буенда, «Күчкәй» авылы урынында, бер шәһәр салып, бераз вакыт ул «Күчкәй кальгасы» исеме белән йөртелгән, соңыннан әлеге су исеме бе¬ лен «Мәскәү» дип аталган һәм Россия хөкемдарла¬ рының башкаласына әйләнгән. 1114(1703) елда Петр I Финляндия җирендә, Нева елгасы буенда, Петербург шәһәрен бина кылган. Аны башкала итеп алганчы да, соңыннан да, ягъни хә¬ зергә чаклы Россия патшалары барысы да Мәскәүгә килеп таҗ кияләр. Алар элек төрле-төрле патшалыклар кебек яшәп, фәкать чит ил дошманнары зарарыннан сакланыр өчен генә бергә җыела торган булганнар. Элек — Новгород хөкемдары, соңыннан Мәскәү хөкемдары булганы аларның рәисләре булган, аны «Олуг князь» дип атаганнар. Хөкемдарның вафаты соңында аның никадәр баласы булса, мәмләкәт шуларга аталары¬ ның мирасы итеп бүлеп бирелгән, һәрберсе үзенә ти¬ гән өлешне, хәтта шунда яшәүчеләрне дә хосусый ми¬ лек итеп санап, аларны сатарга да, сатып алырга да хаклы булган. Шуңа күрә Россия халкының күпчелеге безнең чорга чаклы үзләренең олыларының, хуҗа¬ ларының коллыгында булып килде. Кырым сугышын¬ нан соң, Александр II вакытында, мондый хәл юкка чыгарылды. Элек заманда хөкемдарларына патша исеме бир¬ мичә, фәкать «бик» мәгънәсендә кулланылган «князь» исеме бирә торган булганнар. Элек Александр Нев¬ ский, Иван Дуни * 2 һәм Иван Калиталар уйлаганча, вак патшалыкларны берләштерүне Иван III Василий углы гамәлгә ашырып, Россия мәмләкәтенә мөстәкыйль патша була. * Юрий Долгорукийны Мәрҗани «Озын кул Георгий» дип күрсәтә. 2 Иван Дуни — Мәрҗани Дмитрий Донскойның әтисен «Иван Донской» дип атый. 103
857(1452) елда солтан Мөхәммәд бине Морад әл-Госмани әл-Фатихның 1 Кастантинияне яулап алу сугышында үтерелгән, Рум кайсарларының2 ахыргы¬ сы булган Палеолог Драгуж исемле кайсарның ту¬ ганы Томасның Софья исемле кызы Россиягә качып килгәч, рус хөкемдары Иван III аңар өйләнгән. Шун¬ нан соң ул кайсарларның рәсми билгеләре булган ике башлы бөркет сурәтен үз рәсеменә беркеткән. Ул үзен кайсарларның варисы һәм аларның урынын то¬ тучы кебек саный. «Кайсар» дигән сүздән бозып ясал¬ ган «царь» исемен үзенә тага, һәм моннан соңгы хө- кемдарлао барысы да шул исем белән йөртеләләр* *. 1133 (1720| елда Швеция дәүләте белән солых ясаганнан соң, Петр I не мәмләкәт халкы «бөек», «мәмләкәт атасы» һәм «император» дигән олы исем¬ нәр белән зурлый. Моннан соңгыларга да бу исем мирас булып кала. Гомумән, Россия хөкемдарлары эчендә безнең гасырыбызга кадәр унөч император, ун царь һәм бик 44 б. «үп санлы князьләр булган. Россия халкы элек мә- җүсияттә яшәгән. 406 (1015) елда вафат булган Вла¬ димир бине Всеволод бине Изяслав бине Ярослав бине Владимир исемле хөкемдар 375(985) елда баш¬ лап христиан диненә кергән, халкы, ышаныч күрсә- теп, аңа ияргән. Бу хөкемдар — Владимир — Россия мәмләкәтенә берникадәр ислах кылыпа, данын кү¬ гәреп, үзе «бөек» кушаматы белән исемләнгән. Рум дәүләте белән сугышып, аларның берникадәр җир¬ ләрен яулап алган һәм ике император — Басилиус һәм Константин аңа кыз кардәшләрен биреп, солых ясаганнар. Шуннан соң ул яулап алган җирләрен кай- сарларга кире кайтарып биреп, үз иленә киткән. Әмма Ибне әл-Әсир рәхмәтуллаһи галәйһи: «Дошманнары, үзләренә ярдәм күрсәткән өчен, аңа кыз кардәш¬ ләрен бирделәр»,— дип яза. Башка диндә булу аркасында хатыны үзенә буй¬ сынудан баш тарткач, Владимир христиан диненә кер¬ гән. Шуннан соң аларның сораулары буенча Кастан- тиниядән Фотиус исемле батрикъ *, дин өйрәтү өчен Михаил исемле әскафны һәм башка ике кешене җи¬ • Ө л • Ф 8Г и j — яулап алучы. ! Кайсар — император. ‘Ислах калу- реформа ясау. * Батрикъ — патриарх. 104
бәреп, дин һәм дини гадәтләрне өйрәткәннәр. Шу¬ лай ук Россия гыйбадәтханәләре барысы да Рус бат- рикъларына буйсынып, гыйбадәтләре юнан * 1 телендә үтелгән. 996 (1587) елда үзләренә махсус батрикь билгеләнгән. Мәзһәбләре — Рум мәзһәбе, ягъни «мә- ләки» 2 дип танылган ортодокс мәзһәбе. Заманыбыз¬ дагы Николай Павловичның ахыргы елларында, Кы¬ рым сугышлары вакытында, үзләренең уйларымча «дөрес мәзһәб» мәгънәсендә булган «православие» дип аталды. Батрикъ һәм аның карамагындагы рухани баш¬ лыклар дини киемнәрдә, папас 3 сурәтендә, ягъни ру¬ хани патша булып, мәмләкәт эшләрендә дә бик нык катнашалар иде. Петр I : «Дин эше — бик зур эш ул, аңа бер ке¬ шенең генә акылы җитә торган түгел, бер кешегә генә ышану да мәгъкуль түгел, бәлки күпләрнең бер¬ ләшкән уйларына, фикерләренә таяну кирәк»,— ди¬ гән сылтау белән Россия мәмләкәтендә батрикълар- ны бетереп, берничә әгъзадан гыйбарәт булган мах¬ сус руханилар синоды төзи. Синодның рәисе митро¬ полит булып, дин эшләре буенча шул идарәгә мөрә¬ җәгать итәләр. Шуның өстенә, бу идарәдән мөстә¬ кыйльлек алынып, ул үзе эчке эшләр министрлыгы карамагында калдырыла... 6. Россия хөкемдарының беренчесе — Рюрик, аннан соң — хатыны Ольга, Ольгадан соң — углы Игорь. Соңыннан аның хатыны Ольга румлыларның Кастан¬ тиния шәһәренә барып христиан диненә керде. Ан¬ нан соң — углы Святослав; ул христианлыкка керү¬ дән сакланып, ата-бабасы юлында калды. Аннан соң — Ярополк. Аннан соң — Владимир. Владимир заманын¬ да Россия халкының даны, дәрәҗәсе арта. Ул кайсар- ларны җиңеп, аларның кыз кардәшләренә өйлә¬ неп, солых кыла. Дин сайлау мәсьәләсендә икеләнеп калып, шәһре Болгардан ислам галимнәрен, мелла¬ лар, Истамбулдан папаслар чакырта. Папаслар ал¬ тынланган тәреләр алып килеп, үз диннәренең хөкем¬ нәрен, тәртипләрен аңлаталар. Христиан диненә кер¬ гән халыкның да күбрәге шуңа иярә. Аның [Влади¬ мирның] унике углы бар иде, аларның берсе атасына 2^с| нан — грек. 9 л ә к и — монархистик. 1 п а с — Рим руханилары башлыгы. .105
каршы чыгып, күп низаг һәм торгынлык туган. 406 (1015) елда вафат булган. Аннан соң — углы Свято- полк. Аннан соң — туганы Ярослав; ул илдәге тор¬ гынлыкны бетереп, патшалык законнарын урнашты¬ рып, дәүләтне үзгәртеп корган. 445 (1053) елда вафат булган. Аннан соң — углы Изяслав, аннан соң — Свя¬ тослав, аннан соң — Всеволод, аннан соң — Свято- полк, аннан соң — Владимир, аннан соң — Святослав, аннан соң — Ярополк, аннан соң — Всеволод, аннан соң -— Игорь, аннан соң — Изяслав, аннан соң — Геор¬ гий, аннан соң — Изяслав, аннан соң — Святослав. Аннан соң — Андрей бине Иван; ул болгарлар белән сугышып, аларны җиңгән. Шул җиңүне билгеләп, рус халкы һәр ел августның беренче көнен бәйрәм итә. Аннан соң — Всеволод бине Егор, аннан соң — Миха¬ ил, аннан соң — Всеволод, аннан соң — Константин, аннан соң — Юрий Долгорукий, ягъни Озын кул Геор¬ гий... Аннан соң — Ярослав, аннан соң — Святослав, ан¬ нан соң — Михаил, аннан соң — Андрей. Аннан соң — Александр Невский; бу кеше Татар хөкүмәте астын¬ нан чыгып, бөтен Россияне бергә туплап, мөстәкыйль патша булу юлына төшкән булган. Россия хөкемдар¬ лары, Татар дәүләтенең йомшара башлаганын күреп, баш күтәрәләр, Нәүрүз бик ханга килеп азатлык һәм бәйсезлек таләп итәләр. Аннан соң — Ярослав, аннан соң — Василий, аннан соң — Дмитрий, аннан соң — Даниил, аннан соң — Михаил, аннан соң — Георгий, аннан соң — Дмитрий, аннан соң — Александр, аннан соң — Иван Калита; татарлар аны калталы (янчыклы) Иван дип йөртәләр иде. Бу кеше күңелендә дә әлеге азатлык фикере булган. Аннан соң — аның углы Семён, аннан соң — Иван, аннан соң — Дмитрий, аннан соң — Дмитрий бине Иван әд-Дуни *. Бу кеше, үткәндәгеләрдән ике зат фикерен тотып, Бүләк хан гасырында бөтен рус хал¬ кы белән берләшеп, сугыш ачып, татарларны җиңеп, баш күтәрүче булган. Соңыннан Туктамыш хан аны яңадан үзенә буйсындырган. Рус халкы гасырыбызда әйләнештә йөргән биш сумлык кәгазь акчада аның рәсемен һәм исемен язып 3 искә ала һәм шөкер итә. 'Дмитрий бине Иван ө д-Д у н и —• Дмитрий Иванович Донской. 1 Дмитрий ДонскойнБ)ң рәсеме һәм исеме турында суз бара, 106
41 •. Моннан соң — углы Василий; ул Болгар халкын җиңеп, үзенә «Болгарны яулап алучы» дигән исем ала. Аннан соң — аның углы «сукыр» Василий II. Олуг Мөхәммәд хан бине Тимер ханның Сарайда патша¬ лык иткән көннәрендә атасы үлеп китеп, туганнан туганы белән бозылышканнан соң, Василий II Мөхәм¬ мәд хан ярдәме белән Россия хөкемдары булып утырган *. Заманында шәһре Болгарны, Казанны та¬ лап, яндырып, халкын үтергән һәм әсир иткән. Соң¬ рак, Мөхәммәд хан Казанга килеп патша булып утыр¬ гач, Мәхмүд һәм Ягъкуб исемле ике углын гаскәр башлыклары итеп җибәреп, бик зур сугыш булып, та¬ тарлар җиңгәннәр. Шунда Василийны әсир иткәннәр, һәм ул Мөхәммәд хан кулында бераз вакыт әсир бу¬ лып калган 1 2. Аннан соң — аның углы Иван III; ул 857 (£453) елда Мәскәү хөкемдары булып, Новгород халкын җиңгәң һәм аларның хөкүмәтләрен тар-мар иткән. 900(1495) ел ахырында Россияне тәмам бер кулга берләштер¬ гән. 885(1479) ел азагында Сарай патшасы Шәех Әх¬ мәд ханга түләп килә торган еллык салымны тукта¬ тып, түләүне таләп итеп килгән илчеләрне гадәттәгечә олыламыйча һәм хөрмәт күрсәтмичә, ханның хатын аяк астына салып таптаган. Илчеләрне үтереп, фәкать берсен генә кайтарып җибәргән. Хан бу эшкә бик каты ачуланып, үч алу һәм әдәпкә өйрәтү өчен Рос¬ сия шәһәрләрен талап, халкын үтереп һәм әсир итеп, Үгрә елгасына барып җиткән. Ләкин ахырда, җиңе¬ леп, руслар кулына әсир төшеп, үтерелгән, ә Сарай дәүләте таркалган. Шуннан соң, 889(1484) елда* Иван III Казан ханлыгын җиңеп, салым алган, Казан¬ га кергән, Мәскәүдә зур биналар салдырган... 911 (1505) елда вафат булган. Үзеннән соң углы Васи¬ лийның да Казан халкы белән сугышлары булган. Ул 941(1534) елда вафат булган. Аннан соң аның углы Иван дүрт яшендә Россия хөкемдары булып, яше җитмәгәнлектән тәхеткә әнисе утырып, илне вәкил рәвешендә идарә иткән. Иван бихисап кан коючы, явыз холыклы кеше була. Ул Казан, Әстерхан дәү- 1 Бу хәл 1433 елда, Василий II гә 18 яшь чагында була. 2 Бу хәл 1445 елда, Суздаль янындагы сугышларда була. Василий II ңе, акчага алыштырып, әсирлектән азат итәләр. Шуның нәтиҗәсендә аның дәрәҗәсе тешә, һәм 1446 елда Дмитрий Шемяка аны тотып ала һәм сукырайта. 10Z
лөтләрен бетерә. Илле ел патшалык итеп, 992(1584) елда вафат була. Аннан соң — аның углы Федор; ул авыру булганга курә, үзе патша исеме белән генә канәгатьләнеп, дәүләт эшләрен кияве һәм вәзире булган Борис бине Федор Годунов үз кулына ала. Заманында Себер мәмләкәтен Россиягә буйсындырып, 995(1587) елда Тоболь крепостен бина кылдыра. 1006(1598) елда ул вафат була, һәм шуның белән Рюрик династиясе яшәүдән туктый. Иван 1Унең патшалыкка лаек булган углы — Дмит¬ рий анасы белән бергә Углич шәһәренә җибәрелгән була. 1005(1597) елда Борис аны юк итеп, Россия 17 б. патшалыгына үзе хуҗа булып калса да, Григорий бине Юрий исемле бер кеше, үтерелгән Дмитрийга бик охшаган булуыннан файдаланып: «Мин Иван 1Унең углы Дмитриймын»,— дип белдерә. Борис белән кат- кат сугышып һәм аны җиңеп патшалык таҗын кисә дә, кем икәнлеге ачылгач, руслар аны үтереп, гәүдәсен яндыралар. Борис та 1013(1605) елда агу эчеп үзен үзе һәлак итә. Аның углы Федор шуннан соң сигез атна үтү белән үтерелә. Тагын берничә зат «Дмит¬ рий» исеме белән чыгып, ялган Дмитрийча эшләп карыйлар... Инде Романовлар нәселендәге хөкемдарларга тук¬ талыйк. Аларның беренчесе — Михаил бине Федор бине Никита бине Роман бине Юрий бине Захар. Рус халкы патшалар арасындагы бер-берсенә кар¬ шылык, баш күтәрү һәм үтерешүләрдән гаҗиз бул¬ гач, анасы ягыннан элгәреге хөкемдарларга якын бул¬ ган 15 яшьлек Михаилны патша итеп куйган. Ата- анасын Борис җәберләп, көчләп монахлыкка җибәр¬ гән, ә ялган Дмитрий аның атасын митран рәвешендә Ләһстанга1 илче итеп җибәргән булган. Беркадәр вакыт Ләһстанда төрмәдә калып, углы хөкемдар бул¬ гач, Ләһстани әсирләрне азат итү бәрабәренә атасын кайтарып алып, аны патриарх дәрәҗәсенә күтәргән, Хөкемдарлык углы исемендә булса да, эш бу затның кулында булган. Гасырыбызда әйләнештә булган ун сумлык кәгазь акчада Михаилның исеме һәм сурәте басылган. 1055(1644) елда вафат булган. Аннан соң — аның углы Алексей; ул илгә закон¬ нар төзегән, ефәк һәм башка тукымалар эшләү һө¬ нәрен керткән. 25 сумлык кәгазь акчабызда аның Лөһстан-« Польша. 108
исеме һәм сурәте басылган. 1088(1676) елда вафат булган... Иванның авыру һәм атасы белән бертуган кардәше Петрның ун яшьлек бала булуы сәбәпле, Петрны һәм Иванны патшалыкка варислар итеп санап, һәр ике туганны бертигез шәрикләр, ә кыз туганнары Софья¬ ны аларның икесе тарафыннан да вәкил итеп куеп, хөкүмәт эшләре белән идарә итүне аңа тапшырган¬ нар. Ләкин аның вакытында күп сутыш-талашлар, фет¬ нәләр, кан түгүләр булган. Софья Петрны һәлак итеп, үзе мөстәкыйль патша булып калуны теләсә дә, Петр, кыз кардәшенең мәкер-хәйләсен белеп алып, аны Мәскәүдәге салкын бер җиргә сөрә. 1107(1694) елда туганы Иван үлеп, Петр патша булып кала. Ул рус халкының мактанычы була. «Петр I», «Бөек Петр» исемнәре белән мәшһүр булган кеше. Бик тырыш, эшлекле патша булып, мәмләкәтне үзгәртеп кора. Илгә мәдәният, мәгариф, һөнәр, сәнаигъ *, фәннәр кертә. Күп дошманнарны җиңә. Галәмнең барлыкка килүеннән башланган тарихны ташлап, милади тарих белән исәпләүне кертә. Россия мәмләкәтендә берен¬ че башлап үзенә императорлык исеме ала. Петер¬ бург шәһәрен салдырып, аны илнең башкаласы итә. Руханилар башлыгы булган батрикъ вазифасын бе- jepe. 1122(1710) елда солтан Әхмәд бине Мөхәммәд әл-Госмани III гасырында Прут сугышында «Балтачы Әхмәд паша» тарафыннан җиңелеп, бик кысынкылык¬ та кала, гаскәре күп авырлык күрә һәм үзе дә әсир булудан чак котылып кала. 50 сумлык кәгазь акчада аның исеме һәм сурәте басылган. 1137(1725) елда г Петербургта вафат була. Я б. Аннан соң — аның хатыны Екатерина бинте Алек¬ сей. Ул Петрның икенче хатыны, Петр аны тол ки¬ леш алган була. Ул 1139(1727) елда вафат була. Аннан соң — Петр I нең Алексей исемле үтерел¬ гән углының углы — Петр бине Алексей. Ул «Петр II» дип атала. Унике яшендә, 1142(1730) елда чәчәк авыруыннан вафат була. Аннан ссң — атасы белән бертуганның кызы Анна бинте Иван бине Алексей бине Михаил. 1150(1738) елда вафат була. а — промышленность, һөнәрчелек, сәнгать. 109
Аннан соң — аның ир туганының кызы Елизавета бинте Петр бине Алексей бине Михаил. 1174(1761) елда декабрь аенда вафат була. Аннан соң — аның кыз кардәше Анна бинте Петр¬ дан туган Петр бине Федор Россиядә император була. Ул «Петр III» дип атала. Аз гына вакыт патша булып тора. 1174(1761) елда вафат була. Аннан соң — аның хатыны (татарлар арасында «Әби патша» дип танылган) Екатерина II бинте Алек¬ сей тәхеткә утыра. Аның вакытында Җаек казакъ¬ ларыннан «Пуг-ач» дип танылган Емельян бине Иван дигән кеше, «мин — Петр» дип, патшага каршы баш күтәрә. Шуңа күрә Петр III не берничә көн күммичә халыкка күрсәтеп тоталар. «Әби патша» 1210(1796) елда вафат була. Йөз сумлык кәгазь акчада аның исеме һәм рәсеме басылган. Кечек Кайнарҗа1 ки¬ лешүе буенча Россия Кара диңгездә пароходлар йөр¬ тү хокукы алып, 1186(1773) елда диңгезгә беренче көймә җибәрә. Аннан соң — аның углы Павел бине Петр бине Федор. Ул 1215(1801) елда дөнья куя. Аннан соң — аның углы Александр I. Ул 1241 (1825) елда Тайганда 1 2 вафат була. Петербургка ки¬ тереп күмелә. Аннан соң — аның туганы Николай. Александр I үлгәннән соң, без авылда чакта3 энесе Константин патша итеп куелса да, бер атна үтү белән ул төшере¬ леп, икенче энесе Николай патша була. Константин 1242(1826) елда вафат була. Николай 1272(1855) елда Кырым сугышы вакытында Петербургта вафат була. Аннан соң —аның углы Александр II; 1298(1881) елда Петербургта ихтилалчылар4 тарафыннан үте¬ релә. Аннан' соң аның углы Александр III тәхеткә утыра. Бу соңгы икесенә буйсыну турында Казан шә¬ һәрендәге мөселманнарны беренче җамигъ мәчеттә ант иттердек. 1 1774 елда солтан Габделхәмид I балан Екатерина II арасында тезелгән солых договорына кул куелган шәһәр. 2 Тайган — Таганрог шәһәре. 8 Ш. Мәрҗани үзенең авылда узган балалык еллары турында сүз алып бара. 4 Ихтилалчылар — фетнәчеләр, баш күгәрүчеләр,
49 б. Хәзәр халкы хәле һәм аның сугышлары. Болгар иле һәм анда исламның керүе турындагы фасыл Мөселман тарихчы галимнәрнең ^өрле риваять¬ ләренә һәм аларның күп сандагы китапларыннан алынган мәгълүматларга караганда, борынгы заманда «хәзәр» һәм «болгар» сүзләре бу мәмләкәттәге бар¬ лык халыкка исем булган. Соңрак заманда бу олы мөстәкыйль дәүләт икегә бүленеп, көньягындагы өле¬ ше «Хәзәр» исемендә калып, төньяк өлеше «Болгар» исеме белән мәшһүр булган. Әбү Гали Дастә Хәзәр¬ не: «Күл артындагы 1 киң ил, аның шәһәрләре — Бол¬ гар һәм Сәмәндар»,— дип яза. Әбү Исхак әл-Истахри һәм Әбү Габдулла әл-Гарнатый: «Хәзәр теленә баш¬ ка телләрнең катнашы юк»,— дигәннән соң, «Болгар теле ул — хәзәр теле»,— дип белдерәләр. Шулай ук диңгез буенда, Хаҗитархан шәһәре тирә¬ сендә яшәгән халыкны «түбән болгарлар» дип йөрт¬ кәннәр. 1 Ибне Дастә чыгышы буенча хәзерге Иран ягыннан. Шуңа күрә Хәзәрне «күл (ягъни кечкенә диңгез) артындагы ил» дип атый. 111
Болгар иле көньякка таба бик еракка, Хәзәр диң¬ гезе ярларына, Дагыстан чигенә, Кавказ таулары итәк¬ ләренә кадәр җәелгән. Зәкәрия бине Мөхәммәд әл-Казвини үзенең «Асярел-биляд» исемле китабында: «Болгар халкы исламны кабул иткәч, Хәзәр патшасы алар белән бик зур сугышлар алып барды»,— дип яза. Имам Әбел- Хәсән әл-Мәсгуди исә: «Хәзәр патшалыгының баш¬ каласы элек «Мәдинәтел-бабтан» 1 сигез көнлек ерак¬ лыктагы «Сәмәндар» шәһәре иде. Аны Сөләйман бине Рәбигател-Баһили яулап алганнан соң, Хәзәр патшасы Хаҗитархан шәһәренә күчкән»,— дип яза. Икенче бер урында: «Хәзәр һәм Кыпчакка караган Нитыш диң¬ гезен «Бәхре болгар» дип атыйлар; Болгар әмиренә «белеквар» дигән шикелле, Хәзәр хөкемдарына да «бик», «белек» диләр. «Хәзәрдән Дунайга бер таифә халык күчте»,— дип әйтүләр һәм кыпчакны Болгар илендәге кабиләләрдән санау — болар барысы да Хәзәр белән Болгарның якынлыгын күрсәтеп тора. Уйлап карасак, Болгар мәмләкәте ул диңгез тирәләре¬ нә ия булмаса, диңгезне Болгарга карату һәм «Бол¬ гар — Хәзәр иле» дип санау; Болгар теле Хәзәр теле була торып та, «хәзәр теленә башка телләрнең кат¬ нашы юк» дию һәм фәкать исламга кергән өчен генә «Хәзәр патшасының чит мәмләкәт белән сугыш алып баруы» — акылга сыймый торган эш булып кала. Бәлки, Болгар хөкемдары исламны кабул итеп, ис¬ лам хәлифәсенә буйсынганнан соң Хәзәр патшасына баш ими башлагандыр. Аңа түли торган салымны тук¬ таткандыр һәм Хәзәр патшасы аны яңадан үзенә буй¬ сындыру өчен өстенә гаскәр җибәргәндер, шул сәбәпле Болгар «тышкы Болгар» дип аталган булыр. Әхмәд бине Фазланның: «Болгар патшасы Мокътәдир биллаһ хә- 50 б. лифәдән дошман патшаларның һөҗүмнәреннән сак¬ лану өчен үзенең шәһәренә кальга, ягъни курган са¬ лып бирүне сорады»,— дигән сүзе дә югарыда әй¬ телгәннең дөреслегенә дәлил була ала. Болгар пат¬ шасының Багдадка илче җибәреп, үзенең ислам кабул итүен белдерүе, Хәзәр патшасыннан аерылып ислам хәлифәсенә буйсынуын шартнамә белән беркетүе — көнчыгыш ягындагы күршеләре арасында шөһрәт казану өчен һәм Хәзәр патшасы аның өстенә яу белән 1 Мөдинәтел-баб — капка шәһәре, Дәрбәнд шәһәренең икенче төрле аталншн. J12
килгәндә хәлифәгә таяну өчен булыр. Шуның соңын¬ да, Болгар патшасы, бер яктан, хәлифәнең мәгънәви ярдәме белән үзенең сәяси куәтен көчәйтеп, икенче яктан, исламга керү белән тормышларын һәм холык¬ ларын төзәтеп, халкына гыйлем һәм мәгариф өйрә¬ неп, сәүдә һәм яхшы мөгамәлә белән матди хәлләрен яхшырткан. Гарәп гаскәрләре тарафыннан кат-кат җиңелгән хәзәрләр көннән-көн көчсезләнеп, патша¬ лыклары табигый рәвештә тузган. Халкы әкренләп ис¬ лам дине кабул итеп, Болгар әмире тәэсире астында калган. Кабиләләренең, кешеләренең күбрәге шул тарафка тартылып, «борынгы Хәзәр дәүләте» һәм «хәзәр» дигән исем бөтенләй югалып, «Болгар» исе¬ мендә генә калган булган. Испания, Иран, Сүрия һәм Копт мәмләкәтләре мөселманнар тарафыннан яулап алынганнан соң, гарәп илләрендәге кебек, үзләренә Әндәлес, Гыйрак, Шам 1 һәм Мисыр исемнәрен ал¬ дылар. Шулай ук Болгар мәмләкәте халкының, алар- га иярүче һәм аларга күрше булган мөселманнарның күпчелеге соңга таба татарлар тарафыннан җиңел¬ гәч, һәммәсенә дә «татар» исеме бирелде, иске исем¬ нәр беттеләр, югалдылар... Гомумән, хәзер Россия мәмләкәте эчендәге, әүвәлдә киң һәм төрле-төрле ха¬ лыклы булган һәм «Сәкалибә иле», «сәкълаб хал¬ кы», аннан соң — «Дәште кыпчак иле», «кыпчак хал¬ кы», аннан соң — «Болгар иле», «болгар халкы», ан¬ нан соң — «татарлар» һәм «Татар мәмләкәте», «Җу- җи улусы», «Бату урдасы», «Бәррийятел Бәрәкәт», «Үз¬ бәк иле» исемнәре белән манылган бу мәмләкәт кеше¬ ләрен, төс һәм кыяфәтләренә карап, гарәпләр «хә¬ зәр» дип, мәмләкәтләрен дә «Хәзәр иле» дип ата¬ ганнар. Мәмләкәт барлыкка килгән заманнарда Хәзәр патшасы Сәмәндарда һәм Ителдә булып, соңрак «Болгар» патшалыгы үсеп күтәрелеп чыккан. Икесө ике вакытта дан тотканлыктан, кайбер китапларда икесен кара-каршы куеп телгә алулар да булган. Лә¬ кин хәзәр болгарлардан аерым, башка бер халык түгел. Карагыз! Татарларның күтәрелеп чыгып, бу мәмлә¬ кәткә ясаган һөҗүмнәре соңында лан, кыпчак, рус, И б. болгар һәм башка халыклар белән сугышулары ту¬ рында күп китапларда әйтелгән. Әмма хакан яки 1 Ш а м —Сүрия, В з-за из
Хәзәр патшасы һәм Хаҗитархан халкы белән бул¬ ган аерым вакыйгалар турында бер сүз дә юк. Әгәр дә хәзәрләр болгарлар булмыйча, башка булсалар, татарларның алар белән маҗаралары турында да сүз булырга кирәк иде. Дөресен хода белә. Инде без Болгар һәм Хәзәр илләренә бер караш ташлап, бу илләрне мөселманнарның яулап алулары Хурындагы риваятьләрне һәм хәбәрләрне китерәбез. Хисаметдин бине Шәрәфетдин әл-Мөслими дигән кеше үзенең «Тәварихы Болгария»сендә болай дип яза: «һиҗри тарихның 9(631) елында Айдар хан бине Тукый хан Хут йолдызлыгында *, рамазан аеның тугызынчы көнендә тәхеткә утырып, Болгарда патша булды. Пәйгамбәребез, хода аңа рәхмәт кылсын, Габдеррахман бине Зөбәер, Тальха бине Госман һәм Зөбәер бине Җәгъдә дигән өч сәхабәне Болгарга җибәрде. Ул заманда Болгә иделе 1 Болгар астыннан ага иде. 396(1006) елларгача, ягъни Бараҗ хан за- манынача булып үткән ханнар, барысы биш йөз егер¬ меләп булып, бары да утка табынучылар иде». Икенче бер җыентыкта* 2 исә Тальха бине Госман урынына Ханзал бине Рәбигъ дигән кеше телгә алы¬ на. Мөхәммәд пәйгамбәрнең аңа таяк бирүе, Зөбәер бине Җәгъдәгә кара савыты һәм Габдеррахман бине Зөбәергә чалма бирүе, «Сездән кәрамәт3 таләп ит¬ сәләр, ошбу өч нәрсә белән ходадан ярдәм теләр¬ сез»,— дип әйтүе языла. «Болар Болгарга килеп, табиб4 сурәтендә йөреп, күп авыруларның савыгуына ярдәм иттеләр. Айдар хан кызы Туйбикә паралич белән авырып, табиблар аны дәвалаудан гаҗиз иделәр. Вәзир патшага: «Шә¬ һәребездә гарәпләрдән өч табиб бар, дәвалауда тиңдәшсез осталар икән»,— дип хәбәр бирде. Патша аларны үз янына чакыртып алдырды. Алар, патша¬ ның ислам динен кабул итүен шарт итеп, кызны дә¬ валап терелттеләр. Хан һәм аның халкы мөселман булдылар һәм җамигъ мәчет салдылар. Хәзрәте Зөбәер бине Җәгъдә имам булып, югарыда телгә алынган таякка таянып хотбә укыды. Тарих һиҗри 'Волге иделе — «Идел» сүзе зур суларны аңлаткан төшенч^ урынында кулланылып, биредә «Болгә» — «Волга» елгасы мәгънәсендә килә. * Сүзнең нинди җыентык турында барганлыгы ачык түгел. 3 Кәрамәт — могҗиза, 4 Табиб — дәвалаучы, доктор, 114
12 (634) ел — куй елында, рамазан аеның 12 сендә, 24 нче хутта сәхабәләр халыкны мөселман кылдылар. Унике елдан соң ике сәхабә Мәдинәи мөнәүвәрәгә * кайтып китте, Ханзал исә Болгарда калып, хан кызы Туйбикәгә өйләнеп, Болгарда вафат булды, төрки телгә бик оста иде». Хисаметдин Мөслимидә: «Айдар хан кызы — Туй¬ бикәне алып, егерме биш ел Болгарда торып калып, шунда вафат булган һәм төрки теленә бик оста бул¬ ган кеше ул Зөбәер бине Җәгъдә иде»,— дип языла. Бу фәкыйрь әйтә: югарыда телгә алынган «Тәвари- 12 б. хы Болгария» китабы һәм икенче җыентык һич тә ышанычлы әсәрләр түгел, һәр ике китап ачык ялган белән тулган. Болгар халкының Мөхәммәд пәйгам¬ бәр заманында ислам диненә керүенә борынгы һәм соңгы заман галимнәренең әсәрләрендә һичбер дәлил, күрсәтмә юк. Мондый олы бер вакыйга бул¬ са, хәдис һәм тарих китапларында бу турыда хәбәр¬ ләр сөйләнер иде. Шулай ук танылган сәхабәләр, мә¬ сәлән, Хафиз ибне Мензә, Әбү Нәгыйм, Әбү Муса, Ибне Габделбәр, Ибне Дабаг, Гыйззетдин бине әл- Әсир һәм берадәре 2 Мәҗдетдин бине әл-Әсир, тагын башка шундый галимнәр китапларында да сәхабә булган барлык ир һәм хатын-кызларның исемнәрен телгә алып үтү вазифасы булса да, пәйгамбәрнең сәхабәләре арасында Зөбәер бине Җәгъдә, Тальха бине Г осман исемле кешеләр булуы телгә алынмый... Ханзал билгесез, сәхабәдән фәкать бер шәхес — Ханзал бине Зарар бине әл-Хасыйн билгеле. Әмма Ханзалга билгеле Әбү Рәбгый Ханзал бине әр-Рәбигъ бине Сәйфи бине Рибах әт-Тәмими — язучы. Кайбер сүзләргә караганда, атасының исеме — Рәбига, Бас- рада яшәгән. Хәзрәти Галидән аерылып калып, Мөга- вия заманында Каркыйсада вафат булган. Габдеррах- ман бине әз-Зөбәер бине Зәед бине Өммиятел-Кор- зый сәхабә билгеледер. Углы Зөбәер бине Габдер- рахман һәм хәзрәти Гайшәдән Горвәт бине әз-Зөбәер бине Гавам аның Рәфагател-Корзыйның аерылган ха¬ тынына өйләнү кыйссасын риваять иттеләр. «Мәгъ- рифәтес-сәхабә» Здә башка мәмләкәткә сәфәр кыл- Ч г- - — ,, ~ , 1 Мәдинәи менөүвәрә — Нурлы шәһәр. Согуд Г араб- етаиындагы Мәдинә шәһәре икенче терле шулай атала. 2 Берадәр — бертуган. 3 «Мә гъ р и ф әте с- со ха б ә» — «Танылган сәхабәләр» —, ки- 115
ганы һәм гомерендә шуңа охшаш эше билгеле түгел. Ошбу билгеле сәхабәләрдән башка, бу исемнәрдә булган сәхабә кеше телгә алынмый. Шулай ук һиҗри 12(634) елда рамазан ае Хутка түгел, бәлки Гакрәб- кә * туры килгән. Бу шулай. Дөресен алла белә. Гәрчә шәһре Болгарга бу рәвешле сәхабәләр ки¬ лүнең нигезе булмаса да, бу мәмләкәт халкының исламга бик иртә керүенә, аларны дингә өндәү өчен гарәп халкыннан табиб сурәтендә өндәүчеләр килгән¬ легенә дәлил булырлык беркадәр риваятьләр бар. Гыйззетдин Әбел-Хәсән Гали бине әл-Әсир үзенең «Мәгърифәтес-сәхабә» китабында Гамир бине Әфса әл-Әсләми турында сөйләгәндә болай ди: «Гамир үэ кабиләсеннән бер җәмәгать белән пәйгамбәргә кил¬ де. Пәйгамбәр аның кулына төрки телендә бер хат язып бирде». Әбү һөрәйрә ул хатта язган сүзләр 53 6. турында телгә ала. Ләкин ул хатны риваять итеп сөйләүчеләр, гарәпчә сүзләр кулланганлыктан, аның эчтәлеген үзгәрткәннәр. Бу үзгәртүләр нәтиҗәсендә хатта хаталар бар. Шул сәбәптән без ул хатны монда китермәдек... Бу риваятьтән аңлашылганча, Мөхәммәд пәйгам¬ бәр янында төрки телен белүче кеше булган һәм ул бер халыкка төрки телендә хат язган. Ул хат гарәпчә сөйләшүче Гамиргә һәм аның юлдашларына язылган булмаган, әлбәттә. Телләре төркичә булган башка бер халыкка ирештерү өчен язылган булган. Ул заманда гарәп, Шам илләрендә, Рум мәмләкәт¬ ләрендә төрки телендә сөйләшә торган халык юк иде. Кытайга чаклы бик күп мәмләкәтләр, күп тот¬ карлыклар, озын юллар булу сәбәпле, бу хатның аларга да язылмыйча, бәлки якындагы, бер-берсе белән аралашып йөргән Болгар һәм Хәзәр халкына язылган булуы ихтимал. Гарәп халкы ислам дине бар¬ лыкка килү белән бу мәмләкәткә аяк баса башла¬ ган. Аларның бу өлкәдә көмеш ятмасы табып, зур бер елганы һәм мәгълүм бер өлкәне гарәп телендә «Нократ1 елгасы» һәм ул өлкә халкын «Нократ болгарлары» дип атаган булулары шуны күрсәтә. Бу өлкә һәм елга хәзер дә шул исем белән йөртелә. Моның шулай булуы гарәп халкының күптән бу ил белән аралашуын күрсәтә. Шуңа күрә дә Болгар халкы телендә бик күп гарәп сүзләре табыла. Хәтта «Нократ» — гарәп телендә «эшкәртелгән көмеш» дигән сүз. 116
хәзерге заманда да, бик күбесе онытылып, күбесе үзгәртелеп, бозылып әйтелә торган булып калса да, бик ерак авылларда да гади халык телендә меңнән артык гарәп сүзләре йөри. Шаять алар алдагы бер бүлектә китерелер ’. Аларга гарәп теле керүе сәүдә эше аркасында аралашу нәтиҗәсендә булмаска кирәк. Алай булса, фарсы теле дә шулай ук нык кереп урнашкан булыр иде. Дөрес, фарсы сүзләре дә кергән, ләкин алар бик аз. Якут әл-Хәмәви үзенең «Мөгъҗәмел-бөлдан» исем- М •• ле китабында болай ди: «Хәзрәти Гомәр, хәли¬ фәлегендә 19 ел һиҗридә (641) Әбү Муса әл-Әшгари Исфаһанны яулап алудан бушагач, Габдеррахман бине Рәбигател-Баһилине гаскәрнең алдына куеп, Сәракә бине Гомәрне Дәрбәнд тарафын яулап алу өчен җибәрде». Гыйззетдин бине әл-Әсир үзенең «Китабел-кямил» әсәрендә түбәндәгечә яза: «Хәзрәти Гомәр Габдер¬ рахман бине Рабиганы Сәракә бине Гомәр урынында калдырып, аңа1 2 төрек белән сугышырга әмер итте. Ул сугышка әзерләнгән вакытта шәһрияр3: «Нәрсә эшләргә уйлыйсың?» — дип сораган. Ул 4: «Бәләнҗәр һәм төрекне яулап алмакчы булам»,— дип җавап бир¬ гән. Шәһрияр: «Без аларның безне «Тимер капкай¬ ның 5 артында тынычлыкта калдыруларына да риза һәм канәгать булыр идек»,— дигәч, Габдеррахман: «Без аларның йортларына кереп сугышмасак, канә¬ гатьләнә алмыйбыз»,— дигән. Ул Бәләнҗәрне яулап ала. Хәзәрләр дә, бу хәлне күреп: «Боларны үлем¬ нән саклап торган фәрештәләр булмаса, безнең өсте¬ безгә килергә батырчылык итә алмаслар иде»,— дигәннәр. Мөселман гаскәре Бәләнҗәрдән ике йөз фәрсәх кадәр җиргә килеп җиткәч, бердәнбер кеше¬ ләре үтерелә. Икенче мәртәбә — хәзрәти Госман хәлифәлегендә сугышканда хәзәр төрекләре урман эченә качалар. 1 Ш. Мәрҗани. «Мөстәфадел-әхбаряның I томы ахырында шундый сүзләрне алфавит тәртибендә китерә. 2 Аңа — Габдеррахманга. 8 Шәһрияр — патша, хөкемдар. 4 У л — Габдеррахман бине Рәбига. 5 Тимер капка — Дәрбәнд шәһәре. Бу шәһәр гарәпләрнең f epQ- лага үтеп керүләре өчен кирәкле юл өстендә торганга күрә, ул заман тарихчыларының телендә күп тапкырлар искә алына, 11Z
Аларның берсе ялгыш кына бер мөселманны атып үтергәч, «гарәпләр дә үләләр икән» дип батырла¬ нып, бик күбесе бергә җыелып, зур сугыш башлый¬ лар. Шул сугышта Габдеррахман шәһит була. Гаскәр¬ нең байрагын энесе Сөләйман бине Рәбига алып, [гаскәр белән] яланга чыгып, Җорҗанга [сугыш бе¬ лән] баралар. Бу эш аларны 1 Габдеррахманның гәү¬ дәсен алып кайтудан туктатмый, алар аның [гәүдәсенә табыну юлы] белән әле дә булса яңгыр телиләр». Якут әл-Хәмәви болай ди: «Хәзәрләр шәһитләр күмелгән урында һәр кичтә зур яктылык — нур күрә¬ ләр икән. Икенче бер сүзгә караганда, аларны олы¬ лап күмәләр, әмирләрен табут белән гыйбадәтханә¬ ләренә куялар икән. Корылык һәм ачлык заманнарын¬ да аны алып чыгып, ачып, яңгыр теләүдә файдалана¬ лар икән»1 2. Шул турыда Габдеррахман бине Җәма- нәт әл-Баһили үзенең бер шигырендә Котәйбә бине Мөслим белән икесе хакында болай ди: «Безнең өчен ике изге кабер бар: берсе — Бәләнҗәрдә, берсе — Кытайда. Сиңа кайсы кабер кирәк? Кытайда булганын сугыш белән алырга кирәк, ә бусын [ягъни Бәлән- җәрдәгесен] биредә яңгыр тамчылары сугара»3. Тәрҗемәче4 фикеренчә, шул гасырларда ук хәзәр халкы гомумән исламны хөрмәт иткән һәм мөсел¬ маннарга яхшы мөнәсәбәттә булган, һиҗри 104(723) елда Сабит ән-Нәһрани исемле кеше Хәзәр иленә сугышып кереп, бик күбесен җиңгән. 107(726) елда Лан мәмләкәте яулап алынып, жизья5 түләргә риза 55 6. ИТеп солых ясаганнар. Аннан соң 111(730) елда хә¬ лифә Җәррах бине Габдулла әл-Хәкәмине Әрмәнстан иленә вали итеп җибәрә. Шунда Тифлис өлкәсеннән Хәзәр иленә кереп, мәдинәтел-Бәйда, Дәрбәнд, Бә- ләнҗәр, Хизан шәһәрләрен яулап алалар. Соңыннан хәзәр төрекләре 112(731) елда Лан өлкәсендә бик күп булып җыелып, Җәррах бине Габдулла әл-Хәкә- ми бераз үзенең янында булган Шам гаскәре белән 1 Аларны — Хәзәр төрекләрен булса кирәк. 2 «Моннан башка да әлеге зыян (ягъни корылык һәм ачлык) сәбәп¬ ле бик зур борчу-хәсрәтләр булды. Татулашу-килешү вакытында алар (ягъни хәзәрләр) игътибарны йомшартмадылар, гаять дәрәҗәдә курыкканнар һәм бик нык котлары очкан иде. Якут». (Мәрҗани иск.) * Шигырь гарәпчә, биредә сүзгә-сүэ тәрҗемәсе китерелә. (Т ә р җ. и с к.) 4 Тәрҗемәче — Мәрҗани үзе, 6 Жизья — салым. 118
Хәзәрләргә каршы торып, бик каты сугыш була. Хәзәрләр бик күп булганлыктан, Җәррах бине Габ¬ дулла һәм янындагы фикердәшләре Әрдәбилдә, ә кайбер риваятьләргә караганда, Бәләнҗәрдә шәһит булалар. Бу вакыйгадан соң хәзәрләр ислам иленә кереп, Җәзирә иленә җитеп, Тәүсыйльгә якын килә¬ ләр. Хәлифә Сәгыйдь әл-Хөрши дигән кешене Әр- мәнстан иленә вали итеп җибәрә. Ул Хәзәрләрне куып Баҗәрванга кадәр килеп җитә һәм хәзәрләр белән сугыша. Бер мәртәбә Баҗәрван өлкәсендә, бер мәртәбә Рәс елгасы буенда, бер мәртәбә Бәй- ләкән елгасы буенда Хәзәрләрне җиңеп, бик күп ганимәт 1 алып, мөселман әсирләрне азат итә. Шун¬ нан соң 112(731) елда Мөслимә бине Габделмалик¬ не Әрмәнстанга вали итеп җибәрәләр. Ул икенче елында ук Хәзәр илен яулап ала. Берничә шәһәрләрен җимереп, яндырып, әсир алып, хакан углын үтерә. Бәләнҗәр таулары арасындагы халыклар аңа буй¬ сынсалар да, хаканның чиксез күп гаскәр туплага¬ нын ишетеп, Дәрбәндкә кайта. Мөслимә гаскәрендә Мәрван бине Мөхәммәд бине Мәрван исемле кеше булган. Ул кайтып, хәлифәнең үзенә кереп: «Җәррах һәлак булганлыктан, исламга зур хурлык булды, кимчелек килде, Мөслимә Хәзәр¬ нең бер читенә генә кереп басты һәм гаскәрнең күп¬ легенә мәгърур булды. Хәзәрләргә хәбәр салып, аларның әзерләнүләрен күреп торып, һич үч алмас- тан кайтып китеп дөрес эшләмәде. Шуның өчен ми¬ нем йөрәгем әрнеп, бу серне әйтергә лаек кеше таба алмагачлыгымнан, үзем туры сезгә килдем, Әгәр миңа йөз егерме мең гаскәр белән барырга рөхсәт бирсәгез, мин алардан үчне алыр идем»,— дигән. Хәлифә аны Әрмәнстанга вали кылып, Шам һәм Гыйрак гаскәрләрен аңа куша. Шуннан соң Мәрван Лан халкы белән сугышу хәбәрен таратып, Хәзәр пат¬ шасы белән илчеләшеп, солых ясый. Ләкин үзенә килгән Хәзәр илчесен озак тотып, шул арада сугыш кирәк-ярагын әзерләп бетереп, солыхны кире кага һәм, Хәзәр илчесен ерак юлдан кайтарып җибәреп, үзе якын юл белән Хәзәр өстенә килеп җитә. Илче кайтып хәбәрне сөйләгәч, Хәзәр патшасы бик курку¬ га төшеп, хәйран кала һәм халыкның өлкәннәре белән Га н и м е т ~ сугышта җиңүче як кулына төшкен мал, байлык. 119
киңәш итә башлый. Алар: «Инде йортыңны ташлап 56 6. илеңнең ерак читенә китмәсәң, ул сине отты, синең белән теләсә ни эшли ала»,— диләр. Ул бу сүзне тыңлап, иленең ерак читенә кача. Мәрван Хәзәргә тәмам кереп чумып, бик күп ганимәт малы һәм әсирләр алып кайта. Юлында туры килгән «Мәлик әс-Сәрир», «Туман», «Зәригәран», «Әрзы Хәзин», «Согдан», «Ләкәз» һәм башка мәмләкәтләр аркылы үтеп, аларны да буйсындырып кайта. Тарихчыларның олысы — Әбел-Хәсән Гали бине Хөсәен әл-Мәсгуди болай дип яза: «Хәзәр мәмләкә¬ тендә булган халык Хәзәр патшасына буйсына. Хә¬ зәрнең башкаласы — «Мәдинәтел-баб»тан сигез көн¬ лек ераклыкта урнашкан «Сәмәндар» шәһәре. Анда хәзерге вакытта хәзәрдән бер ыруг тора. Аны Сө¬ ләйман бине Рәбигател-Баһили яулап алганнан соң, Хәзәр патшасы Ител шәһәренә, ягъни Хаҗитарханга күчә. Ул шәһәрдә мөселман, яһүд, христиан һәм мә¬ җүсиләр бар. Патшасы һәм аның якыннары — Хәзәр яһүдләре нәселеннән. Һарун әр-Рәшит хәлифәлеге вакытында Рум кайсары Әрмирус яһүдләрне үз ди¬ ненә керергә кысрыклаган. Алар аны кабул итмичә, кайсар мәмләкәтеннән чыгып китеп, Хәзәр мәмләкә¬ тенә килгәннәр. Хәзәр патшасы үзе, якыннары белән, яһүдләр диненә кергән. Әмма аның күбрәк халкы, вәзире һәм гаскәре—мөселманнар, хәзерге вәзире— Әхмәд бине Күбә исемле кеше. Шуңа күрә, Ител мәмләкәтендә өстенлек — мөселманнарда. Анда җи¬ де казый бар. Шуларның икесе — мөселман. Алар ислам шәригате, Коръән хөкеме белән хөкем итә¬ ләр. Икесе — яһүди. Алар Тәүрат хөкеме белән хө¬ кем итәләр. Икесе — христиан. Алары христиан хө¬ кеме белән хөкем итәләр. Берсе — сәкалибә. Ул рус һәм башка җаһилият 1 халкыннан булып, җаһилиятчә, яки казый акылы белән хөкем итә. Аларга үзләре белмәгән бер зур вакыйга туры килсә, мөселман казыйлары алдына килеп, ислам хөкеменә буйсына¬ лар. Ул мөселманнар, исламның әүвәлге заманында үз мәмләкәтләрендә ваба авыруы һәм ачлык бул¬ ганлыктан, Харәзем ягыннан күчеп килеп, билгеле бер шартлар нигезендә Хәзәр мәмләкәтенә кергән¬ нәр. Алар — куәтле, куркуны белми торган, батыр, халык, аларны «ларшия» * дип атыйлар. Ул мәмлә- Җаһилият — бу урында — мәҗүсилек. 120
кәттә булган мөселманнарның барысын да «ларшия» дип атыйлар. Хәзәр хаканы аларга таяна. Аларның шартлары шундый; 1. Ислам динен яшермичә, мәчет һәм мәдрәсәләр салу, азан әйтеп, җәмәгать белән җомга һәм гаед намазлары уку. Патша тора торган шәһәрдә аларның күпсанлы мәчетләре һәм Коръ¬ ән өйрәнү өчен мәктәпләре бар. Җамигъ мәчет¬ ләренең манарасы патша сарае өстенә карап тора. 2. Патшаның вәзире «ларшия»дән булырга хиеш. 3. Хә¬ зәр патшасы мөселманнар белән сугышса, болар V б. катнашмаячак, башка халык белән сугышканда болар да сугышачаклар. Мөселманнарда булган сугыш кирәк-яраклары боларда да бар. Ул шәһәрдәге мөсел¬ маннар белән христианнар берләшсәләр, патшаның һичбер көче-куәте калмый. Руслар һәм сәкалибә- ләр — патшаның коллары һәм гаскәрләре. Хәзәр мәмләкәтендә сәүдәгәрләр йөзә торган каек һәм көймәләре белән Бортас елгасында йөриләр. Ул ел¬ га тирәсендә — Хәзәр мәмләкәте эчендә төрек ха¬ лыклары бар. Аларның шәһре Болгарга барып то¬ ташкан гыймарәтләре 1 һәрвакыт сәүдәгәрләр белән 1улы була». Шәмсетдин әд-Димәшкый үзенең «Нөхбәтед-дә- һер фи гаҗаиби-бәрри вәл-бәхер» 2 исемле китабын¬ да: «Хорасаннан бер гаскәр килеп Хәзәр илен яулап алды да, алар исламга керделәр»,— ди. Гыйззетдин бине әл-Әсир болай ди: «Хәзәрләр 254(867) һиҗри елда исламга керәләр. Исламга керү¬ ләренең сәбәбе шул була: төректән булган бер ха¬ лык белән сугышып, Харәзем халкыннан ярдәм со¬ рыйлар. Харәземлеләр: «Сез — кяферләр, әгәр мө¬ селман булсагыз, сезгә ярдәм бирербез,— диләр. Алар мөселман булалар, мәгәр патшалары үз динен¬ дә кала. Мөселманнар ярдәм биреп, дошманны куып качырганнан соң, патшалары да мөселман була». Икенче бер риваятьтә: (аларны) «Мәэмүн хәлифә яулап алып, илләренә хуҗа була, һәм алар 190(805) елларда исламга керәләр. Васикъ биллаһ хәлифә¬ леге вакытында ислам диненә керәләр»,— дигән сүз дә бар. 1 Гнймаретлөр — тезелеш, биналар, ейләр. * Н ө х 6 ә т е д - д ә һ е р фи г а җ а и б и - б а р р и вел-бе- кер — коры җирдәге һәм диңгездәге могҗизаларда чорның бетүе (күренү).
Болгар исеме белән бәйле рәвештә китерелгән ачык һәм дөрес хәбәрләр фасылы Ибне әл-Әсирнең «Әсәдел-габә фи мәгърифәтне- сәхабә» 1 исемле китабында әйтүенчә, Мөхәммәд пәй¬ гамбәрнең Гамир бине Әфсага төрки телендә хат язып тапшыруы, Габдеррахман бине Рәбигател-Баһи- линең Дәрбәндне үтеп, Хәзәр иленә ике йөз фәрсәх чамасы кергәнлеге, Мәрван бине Мөхәммәдиең Хә¬ зәр иленең иң ерак чигенә кадәр барып җитүе, бу мәмләкәттәге барлык төрек халкының «хәзәр» дип аталуы турында үткән фасылда язылган иде. Инде бу фасылда Болгар турында дөрес хәбәр¬ ләр, ачык риваятьләр китерелә. Зәкәрия бине Мөхәммәд әл-Казвини үзенең «Ася- рел-биляд»1 2 исемле китабында болай ди: «Әбү Хә- мид Знең хикәят кылуына караганда, бер изге кеше Болгарга килеп керә. Болгарның патшасы һәм аның хатыны яман авыру белән авырып, тереклектән өметләре өзелгән була. Бу изге кеше аларга: «Әгәр мин сезне дәваласам, сез минем динемә керерсез- 58 б. ме?» — ди. Алар: «Керербез»,— диләр. Шулай дигәч, ул аларны дәвалап сәламәтләндерә, алар ислам ди¬ ненә керәләр һәм алар белән шул мәмләкәт халкы да мөселман була. Бу хәбәрне ишеткәч, Хәзәр пат¬ шасы зур гаскәр белән боларга һөҗүм итә. Изге кеше Болгар халкына: «Сез курыкмагыз, «аллаһы әкбәр, аллаһы әкбәр» дип әйтегез»,— ди. Халык, ул кушканча эш итеп, Хәзәр патшасын чигенергә, ка¬ чарга мәҗбүр итә. Хәзәр патшасы, җиңелеп, Болгар халкы белән солых ясый һәм: «Мин сезнең гаскәр эчендә күк атларга атланган зур-зур ирләр күрдем, алар минем гаскәремне кыралар иде»,— ди. Әлеге изге кеше: «Алар аллаһы тәгаләнең безгә ярдәм итәр өчен җибәрелгән гаскәре иде»,— дип җавап бирә. «Ул изге кешенең исеме «Беләр»4 иде, аны гарәп¬ ләштереп «Болгар» дигәннәр»,— дип төшендереп бирде шәһре Болгар казые. Ул Болгар тарихын яз¬ ган иде һәм һиҗри белән 450(1058) елларда яшәгән кеше иде. 1 Сәхабәләрнең белемен урмандагы арыслан белән тиңләү. * Асарел-биляд — илләр истәлеге. •Әбү Хәмид — XII гасырда яшәгән испан-гарәп сәяхәтчесе, галим Әбү Хәмид әл-Гарнатый. 4 Ягъни «белүче, галим» мәгънәсендә. (Мәрҗани иск.) 122
163(779) һиҗридә Болгар патшасы Зөбәер хан, бик зур куәт белән Ител елгасы буеннан кузгалып һәм үзен бик эре тотып, юлдагы сәкълаб һәм башка бик күп халыкны ияртеп, атлы гаскәр белән Дунай ел¬ гасын боз өстеннән үтә. Шул мәмләкәтләрне талап һәм күп ганимәт малы алып, Кастантиниядән утыз чакрым җирдә туктый. Кайсар бик куркып, тетрәп, калтырап, малларын һәм кыйммәтле нәрсәләрен каль¬ гасы астына яшерә, башкаласы да чак кына котылып кала». Ибне Дастә: «БорТас иле — Хәзәр белән Болгар арасында урнашкан. Хәзәрдән унбиш көнлек юлда, Хәзәр патшасына буйсына иде»,— дип яза. «Рисаләтел-интисаб»1 та: Болгар халкы Мәэмүн һәм Васикъ биллаһ хәлифәләр заманында2 исламга керде»,— дип языла. Икенче бер риваятьтә: «Мәэмүн хәлифә аларга Җөрҗания 3 аркылы һөҗүм итә, һәм бу сугыш һиҗ¬ рәттән 190(805) елда була. Мәэмүн хәлифәнең һөҗү¬ ме һәм ул илне яулап алуы атасы Һарун әр-Рәшит хәлифәлеге вакытында иде»,— диелә. Кайбер кабиләләрнең халыклары исламга керсәләр дә, хаканга салым түләү шарты белән урыннарында калдырылалар. Бераздан соң аларга төрек һөҗүм итә, Харәземдәге мөселман гаскәрләре төрекләрнең һөҗүмен туктата. Бу Васикъ биллаһ хәлифәлеге ва¬ кытына туры килә. Шуннан соң, 254(868) елда пат¬ шалары исламга кергән булса, бу тагын күпсанлы риваятьләр барлыкка китерә. «Болгар халкы мөсел¬ ман булгач, Хәзәр патшасы алар өстенә һөҗүм итеп килде»,— дигән сүзне дә шуңа кушсак, Болгар пат- г ж шасының исламга керүе Хәзәр патшасының исламга 1 ’ керүеннән элек була, ягъни Рәшит яки Мәэмүн хәли¬ фәлеге вакытында исламга керүләре исбат ителә. Хәзәр патшасы ул вакытта мөселман булмаган, әгәр мөселман булган булса, исламга кергән өчен генә ул Болгар халкына һөҗүм итмәс иде. Алмас ханның Багдадка илче җибәрүенең һәм аннан да илче килүе¬ нең исламга кергәннән соң байтак заман үткәч булуы бик ихтимал. 1 Рисаләтел-интисаб — туганлык турында мәкалә. 8 9 нчы гасырның беренче яртысында. 8 Җөрҗания — хәзерге Харәзем өлкәсенең башкаласы Үргә¬ нем шәһәре. 123
Әбел-Габбас Әхмәд бине Фазлан бине әл-Габбас бине Рәшид бине Хаммад әл-Багдади — Болгар иле, аның патшалары һәм халкының хәле турында ачык хәбәрләр белән китап язучы мөселман галимнәренең беренчесе. Аны Габбасия хәлифәләреннән әмирел- мөэминин әл-Мокътәдир биллаһ Әбел-Фазыл Җәгъ¬ фәр бине әл-Мөгътәзыйд хәлифә хәзрәтләре үзенең Сәһсән әр-Рәсиби һәм Бәдәр әл-Хәрәмиләрдән тор¬ ган һәм Болгарга җибәрелгән илчеләренә кятиб1 итеп билгеләгән булган. Яшьлегемдә аның китабы¬ ның кайбер кисәкләрен күреп, берникадәр нәрсә язып алган идем. Анда Якут әл-Хәмәви һәм башка¬ лар язганнан күп артык сүзләр бар иде. Кызганычка каршы, хәзер аны кайда куйганымны белмим. Ибне Фазлан рисаләсендә болай ди: «Сәкалибә патшасы Алмас бине Сәлки Белекварның әмирел-мөэминин хәлифә әл-Мокътәдир биллаһ хәзрәтләренә язган хаты килеп ирешә. Хатында ул хәлифәдән «иленең барлык шәһәрләрендә һәм төрле якларында торып ислам динен һәм шәригатен өйрәтерлек галимнәр; мәчет һәм мөнбәрләр ярдәмендә чит ил патшалары¬ ның явыз теләкләреннән сакланыр өчен шәһәренә кальгалар төзергә оста эшчеләр җибәрүне» сорый. Хәлифә хәзрәтләре аның бу теләкләрен кабул итеп, галимнәр һәм төрле өлкәдә эшли белүче осталар җибәрә. Дәүләт эше буенча вәкил — Бәдәр әл-Хәрә- ми, ә илче Сәһсән әр-Рәсиби була. Багдад хәлифә¬ легенең башкаласы булган Мәдинәтес-сәламнән2 һиҗрәтнең 309(921) елында, сәфәр аеның унберенче көнендә Болгарга карап юл тоттык». Хорасан һәм Харәзем аркылы килеп, юлда күр¬ гән һәм ишеткән вакыйгаларны язганнан соң, Ибне Фазлан болай дип дәвам итә: «Барырга дип ниятләп чыккан кешебезгә — Сәкалибә патшасына бер көн¬ лек юл калганда, Сәкалибә патшасы безне каршы алырга үзенең хөкүмәтендәге дүрт патшаны һәм туганнарын, балаларын чыгарган иде. Алар безне ик¬ мәк, ит, ат азыгы — тарылар белән каршы алып, үзләре дә безнең белән бергә йөрделәр. Шәһре Бол- в® 6- гарга ике фәрсәх ара калганда, патша үзе чыгып безне каршы алды. Безгә күзе төшкәч, ходага шөкер Кятиб — секретарь. Багдад шәһәре «Мәдинәтес-сәлам» дип йөртелгән. J24
итеп сәҗдә кылды. Җиңе эчендә тәңкәләр бар иде, безгә аны чәчте. Без анда 310(922) ел мөхәррәм ае¬ ның уникесендә, якшәмбе көн килеп җиттек. Харә- земнең Җөрҗания шәһәреннән анда җиткәнче җит¬ меш көн вакыт үтте. Безгә чатырлар, киез өйләр утырттылар, без аларга кереп җайлаштык һәм чәр¬ шәмбе көнгәчә, ягъни хәлифәнең патшага язган ха¬ тын тыңлар өчен үз җирендә булган патшалары, мәш¬ һүр кешеләре җыелып җиткәнче шунда тордык. Пәнҗешәмбе көн төеннәребезне ачып, киемнәре¬ безне чыгардык, җибәрелгән ияр белән атны иярләдек, Габбасия хәлифәлеге билгесе булган махсус кара киемне һәм чалманы патшага кидердек. Мин хәлифә¬ нең Болгар патшасына язган хатын чыгарып укыдым. Патша, хөрмәт һәм олылау йөзеннән, аякка басып тыңлады. Моннан соң ул вакытта хәлифәнең вәзире булган Хәмид бине Габбасның хатын укыдым. Бу вакытта да патша аяк өстендә торды. Ул үзе зур гәүдәле, симез тәнле, авыр бер кеше иде. Аның якыннары безгә тәңкәләр чәчтеләр. Без үзебез алып килгән бүләкләрне өләштек. Аның хатынына да бүләк кием кидердек, ул иренең янында утырган иде, алар¬ ның гадәтләре шулай икән. Шуннан соң патша безне үзенең сараена чакырды. Аның уң ягында патшалар утырган иде, безгә үзенең сул ягында урын тәкъдим итте. Балалары — алдында утырганнар, ул үзе фәкать Рум дибаҗы 1 белән генә капланган бер ләхеткә утыр¬ ган иде. Боерык бирүе белән үк табын хәзерләнде, алдына кәбаб 2 китерделәр. Патша аннан өч мәртәбә кисеп алып авыз иткәч, тагын бер кисәк кисеп алып, Сәһсән әр-Рәсибигә бирде, һәркемгә аерым ашъяу¬ лык килде. Рәсми гадәтләре шулай икән. Патша авыз итмичә торып һичбер кеше ашка кул сузмый, һәр- кайсыбыз бер савыттан ялгыз ашап, калганын тора торган җиребезгә алып кайттык. Ашап руйганнан соң, патша эчемлек — бал сорап алды, аны «сөҗү» диләр, үзе дә эчте, без дә эчтек. Без килүдән элек хотбәдә аңа дога кылганда: «Ал- лаһеммә әслих әл-мәликә Белеквар мәликә Бол¬ гар» 3,— дип әйтәләр иде. дер. Д и б а җ — ефәктән тукылган пәрдә, җәймә. Кәбаб — кыздырылган ит. Я хода, патшаны, Болгар патшасы Белекварны, изгелеккә юнел- 125
Мин: «Мәлик» дигән сүз — ходаның исемнәреннән 61 б. берсе булып, чын «Мәлик» — фәкать бер хода. Ан¬ нан башканы «Мәлик» дип, бигрәк тә мөнбәрдә дога кылганда атарга тиеш түгел. Менә синең хуҗаң әми¬ рел-мөэминин Көнчыгыш һәм Көнбатыш шәһәрләрен¬ дәге мөнбәрләрдә: «Аллаһеммә әслих габдәкә вә хәлифәтәкә әл-Мокътәдирә биллаһи әмирел-мөэми- нинә» 1 дип әйтергә кушты»,— дидем. «Инде миңа ничек әйтергә кирәк?» — диде. Мин: «Үз исемеңне һәм атаңның исемен телгә ал»,— ди¬ дем. ^л: «Минем атам кяфер иде1 2, үземнең исемем дә кяфер хәлендә куелган, кяфер куйган исемне тел¬ гә алуны яратмыйм мин, хуҗам әмирел-мөэмининнең исеме ничек?» — дип сорады. Мин: «Аның исеме — Җәгъфәр»,— дидем. Ул: «Мин үземә шулай Җәгъфәр дип исем куй¬ сам, дөрес булырмы?» — диде. Мин: «Әйе, дөрес булыр»,— дидем. Ул: «Алайса, минем исемем Җәгъфәр, атамның исеме Габдулла булсын»,— диде һәм хотбә укучыга шулай телгә алырга кушты. Шуннан соң: «Аллаһеммә әслих габдәкә Җәгъфәр бине Габдулла әмире Болгари мәүла әмирел-мөэ¬ минин» 3,— дип телгә ала торган булдылар. Аның шәһәрендә мин хисапсыз күп гаҗаибләр4 күрдем. Бервакыт Багдадтан килгән бер тегүчене сөй¬ ләшеп утырырга дип үземнең торагыма алып кердем. Ясигъ намазына азан әйтелүен көтеп, без аның белән ярты сәгать чамасы сөйләшеп утырдык. Азан әйт¬ кәнне ишетеп тышка чыксак, таң атып, иртә намаз вакыты җиткәнен күрдек. Мөәззиннән: «Кайсы намаз азанын әйттең?» — дип сорадым. «Иртә намаз азанын әйттем»,— ди. «Ә ясигъ намазы кайда?» — дип сорадым. «Аны ахшам белән бергә укыйбыз»,— диде. «Кич кайда соң?» — дип сора¬ дым. «Үзең күргәнчә, хәзер бераз озайды әле, югый¬ сә моннан да кыскарак иде, иртә намаз калмасын дип, бер ай чамасы кичләрен йокламадым»,— диде. 1 Я хода, үзеңнең колың һәм хәлифәң, әмирел-мөэминин әл-Мокъ- тәдир биллаһны изгелеккә юнәлдер. 2 Ягъни мөселман түгел иде. 1 Я хода, Болгар әмире, колың Җәгъфәр бине Габдулланы һәм хуҗасы әмирел-мөэмининне изге юлга күндер. 4 Гаҗаибләр — гаҗәп нәрсәләр. 126
Икенче кичәдә карасам да, йолдызлар күрмәде*'.. Анда-монда гына ун-унбишләп йолдыз күренә. Шә¬ фәкъ кызыллыгы бөтенләй батмый, кич бик якты. Кешене бер ук атымы җирдән танып була, аларны күрдем мин. «Эт улаганнан еллар иркенчелек, бәрәкәтле һәм сәламәтчән була»,— диделәр. Аларда елан бик күп икән, хәтта бер агач бота¬ гына уннан артык елан чорнала, ләкин алар еланны үтермиләр, ченки елан аларга зарар итми. Аларның бик әче яшел алмалары бар, аны кыз¬ лар ашап симерәләр. Ул йортта чикләвек агачыннан күп агач юк, 40 мөрәббәгъ 1 фәрсәх чамасы урманнары шуның белән тулы. Анда мин тагын бер агач күрдем, ләкин нинди М •• агач икәнен белмим, үзе бик биек, буенда яфрагы юк, башы хөрмә агачы башы шикелле, яфраклары башында җыелып тора. Ул агачның бер җиреннән тишеп, астына бер савыт куеп, суын алалар; балдан да тәмлерәк була, кеше күбрәк эчсә — исерә». Тәрҗемәче 2 фикеренчә, бу агач каен булмаска кирәк, чөнки каен булган тәкъдирдә, аны Ибне Фазлан белеп, «хәдәнҗ» дип аңлаткан булыр иде. Тагын Ибне Фазлан болай ди: «Аларның күбрәк ашаган азыклары — тары һәм ат ите. Шулай ук алар¬ да арпа белән бодай да күп. «Берәү иген иксә, уңы¬ шын үзе ала, патшалыкка бирелә торган хак юк, ләкин алар һәр йорттан патшага үгез тиресе бирә¬ ләр». Тәрҗемәче фикеренчә, бу үгез тиресе дигән¬ нәре иләп эшләнгән һәм «болгари» дип йөртелә тор¬ ган калын күн булырга кирәк. «Әгәр патша берәр тарафка, берәр шәһәргә һөҗүм итеп, таларга гаскәр җибәрсә, гаскәр белән бергә аңа да өлеш була,— дип дәвам итә Ибне Фаз¬ лан.— Аларда балык маеннан башка май юк, аны зәйтүн мае урынына тоталар... Алар барысы да баш¬ ларына бүрек кияләр. Патша үзе генә, ялгыз йөри. Әгәр ул базардан үтеп китсә, барлык халык урынын¬ нан торып, башыннан бүреген алып култык астына кыстыра. Патша узып киткәч, алып кияләр. Патша яны¬ на кергән вакытта, олысы һәм кечесе булсын, хәтта үз балалары һәм туганнары да, патшаның күзе төш¬ Мөрәббәгъ — квадрат. Мәрҗани үзе. 122
кән вакытта башларыннан бүрекләрен алып култык асларына кыстырып, башлары белән ишарә кылып утыралар. Патша утырырга кушканчы аягүрә тора¬ лар, һәркем утырганда тез чүгеп утыра. Бүрекне патша алдыннан чыгып китмичә күрсәтмиләр, чыккач кына башларына кияләр. Аларда яшен яшьнәү бик күп була. Әгәр дә берәүнең йортын яшен сукса, янып беткәнче аңа якын бармыйлар, аны алланың ачуы төшкән җир диләр. Әгәр аларда берәү гадәттән тыш данлы, мактау¬ лы, бик тырыш һәм зур гыйлем иясе булса, моның хакы — раббебез аллаһе тәгаләгә корбан булу, дип, тотып муенына бау бәйләп, агачка асып куялар. Ул шунда үзе өзелеп төшкәнче асылынып тора». Мөтәрҗим1 фәкыйрь әйтә: хәзерге заманыбызда әйтелә торган, «күпне белсәң — асарлар, юаш бул¬ саң — басарлар» дигән әйтем шуннан калган булырга тиеш. Шуңа охшаш икенче бер начар мәгънәдә кул¬ ланыла торган сүз бар: «ат азгыны юрга була, адәм азгыны мулла була». Гыйлем иясе кешедән көнлә¬ шеп, аны кечерәйтеп һәм аңарга нәфрәтләнеп карау гыйлем дәрәҗәсендә артта калуга сәбәп булган. S3 б, Шуның өчен дә инде алардан хәзергә кадәр күренек¬ ле галим булган, гыйлемдә, фәндә язган хезмәтләре белән матур эз калдырган кеше күренми. Ибне Фазлан тагын болай дип яза: «Алар юлда вакытта араларыннан берсе сугыш кораллары, ягъни мылтык, кылыч, сөңге кебек нәрсәләр белән сияргә утырса, үзләренең гадәтләре буенча, аның янында булган коралларын алалар. Әгәр ул коралларны үзе салып бер читкә куеп торса, аңа һич комачауламый¬ лар». Тәрҗемәче фәкыйрь бу турыда болай дип әйтә: аларның бу эшләре батырлык һәм сугышчанлык- ларыннан булырга кирәк. Алар сугыш коралын олы¬ лыйлар. Шуңа күрә каберләренә куелган ташлар¬ ның кайберләрендә: «альшуари», ягъни, безнең те¬ лебезчә, «алышмак ире», «алдынгы сугышчы»; кай¬ берләрендә: «юари», ягъни «сугышчы егет»; кайбер¬ ләрендә: «әл-гаҗес», ягъни «дошманга каршы чыгу¬ чы» дип язылган. «Аларның ирләре һәм хатыннары ялангач килещ бергә су коеналар, бер-берсеннән бер дә яшерен¬ 1 Мәтәрҗим — тәрҗемәче. Бу очракта Мәрҗани үзе. 128
миләр. Суга кергәндә хатыннар ирләрдән пәрдәлән¬ сеннәр, яшересеннәр дип күпме тырышсам да, телә гемә ирешә алмадым — ди Ибне Фазлан,— Аларда зина кылу бер дә юк, әгәр дә берәү зина кылса, нинди кеше булуына карамастан, дүрт казык кагып, ике кул һәм ике аягын шүл казыкларга бәйләп, ир һәм хатынны муеныннан ботына кадәр балта белән ярып, һәрбер кисәген бер агачка асалар. Каракка да шундый ук җәзаны бирәләр». Тарихчыларның өлкәне Әбел-Хәсән бине әл-Хөсәен бине Гали әл-Мәсгуди әл-Багдади 1 болай дип әйтә: «Болгар шәһәре Мантыш дәрьясы үзәнендә урнашкан. Мин аларны дөньяның җиденче икълимендә дип бе- ләм. Алар — төрек халкының бер төре. Алардан Ха- рәзем шәһәренә, ә Хорасан һәм Харәзем җирләрен- нән һөм башка төрек далаларыннан үзләренә бер¬ туктаусыз кәрван йөреп тора. Ошбу вакытыбызда¬ гы, 332(942) елдагы Болгар патшасы — мөселман. Ул Мокътәдир биллаһ хәлифә вакытында, үзенең күргән төше сәбәпле мөселман була. Аның бер ба¬ ласы хаҗ кылып, мәдинәтес-сәламгә — Багдадка килә, Мокътәдир хәлифә аңа олы һәм кечкенә галәмнәр1 2 һәм кара киемнәр бирә. Аларның җамигъ мәчетләре бар. Ошбу патша илле меңләп атлы гаскәр белән Кастантиния шеһәренә һөҗүм итеп, алар аның тирә- ягын бик каты талыйлар, хәтта Рум иленә һәм Әндә- лескә барып җитәләр. Борҗан, Җәлаләка җиренә һәм Франк мәмләкәтләренә кадәр баралар. Аларга яр¬ дәмгә диңгез белән бер төркем халык килеп, патша¬ ларының якын килүе турында хәбәр бирәләр... Болгар сәрийяләренең3 кайбер төркемнәре бәх¬ ре Рум4 буйларына барып җитә. Б4 б. Аларның бер төркеме Тарсус көймәләре белән Тарсуска килә. Болгарлар — куркуны белми торган, куәтле, бик гайрәтле олы бер халык. Аларга күрше булган ха¬ лыклар барысы да буйсынып, баш иеп торалар. Алар¬ ның бер атлы мөселман баһадиры бер йөз, ике йөз 1 Әбел-Хәсән бине әл-Хөсәен бине Гали...—пәйгамбәрнең өлкән сәхабәләреннән Габдулла бине Мәсгудь балаларының [берсе], [ул] Багдад галимнәреннән [санала]. [Мәрҗани иск.] 3 Галәмнәр — байраклар, әләмнәр. 3 Сәрийяләр — отрядлар. 4 Бәхре Рум — Кара диңгез. 9 3'3» 129
кяферга каршы торып сугыша *. Кастантиния халкы һәм шул тирәдәге башка халыклар да алардан бары тик нык һәм биек кальгалары булганга гына сакла¬ нып тора алалар. Болгарда җәй көне төн бик кыска була». Янә әл-Мәсгуди әл-Багдади болай дип дәвам итә: «һиҗрәттән 300(912) елдан соң рус халкы, һәр көй¬ мәгә бишәр йөз кеше утырткан биш йөз көймә 1 2 бе¬ лән, Хәзәр елгасына тоташкан Нитыш диңгезе тар¬ магына керә. Ул урында Хәзәр патшасының шул җир¬ не сакларга куйган гаскәре аларны диңгезгә җибәр¬ мәгәч, Хәзәр патшасы белән килешү төзиләр. Кулга төшерәчәк ганимәтләренең яртысын Хәзәр патшасы¬ на бирү шарты белән, елга белән төшеп, Хәзәр диң- гезено керергә рөхсәт алалар. Диңгезнең аргы ягы¬ на үтеп, диңгез буйларында, ислам мәмләкәтләренең читендә урнашкан Җәел, Диләм, Табаристан, Әбскүн һәм Җөрҗан3 өлкәләрен талап, яндырып, күп кан¬ нар түгеп, җимереп, әсирләр һәм ганимәт маллары алып кайтып китәләр. Хәзәр елгасы авызына килеп, патшага шарт кылган малларын биреп юлга чыгалар. Бу хәлне Ларшия кавеме һәм Хәзәр илендәге мөсел¬ маннар белеп алып, Хәзәр патшасына: «Бу россия- леләр мөселманнарны талап, каннар түгеп, хатын¬ нарны, бала-чагаларны әсир иткәннәр, безне җибәр, без алардан мөселман кардәшләребезнең үчен ала¬ быз»,— дип әйтеп, сугышка хәзерләнәләр. Хәзәр патшасы аларны тоткарлый алмый. Ләкин ул алар¬ ның усал уйларын русларга белдерә. Мөселманнар русларны эзләп чыгып, су белән төшеп китәләр. Бер- берсенә каршы килеп күзгә-күз очрашкач, руслар көймәләреннән чыгып, каршы тезеләләр. Мөселман¬ нар белән Идел шәһәреннән бераз христианнар да 1 Бу дәвердәге сугышларда гади сугышчыларга караганда күп көч¬ ле булган аерым батырлар бик кадерле булганнар, алар турында төр¬ ле хикәяләр сөйләнгән. Мәсгудинең бу сүзләрендә дә шул хәл чагыла булса кирәк. 2 М. И. Артомонов бу турыда: «һәр көймәдә 200 кеше булган»,— ди дә: «Монда Мәсгуди санны артык күбәйтеп күрсәткән, елъязмалар¬ дан күренүенчә, рус көймәләре ул чакта 40 кеше утырта торган бул¬ ганнар. Шулай итеп, барлыгы 20 000 кеше була. Шундый төзәтмә белән Мәсгудинең санын кабул итәргә мөмкин»,— ди. М. И. Артомонов. «История Хазар», примечание к стр. 371. Ленинград, 1962. 3 Хәзерге китапларда: Җәел — Гилан, Табстан — Табаристан, Әбс¬ күн — Азәрбайҗан, Җөрҗан — Ширван — Каспий диңгезе буендагы өлкәләр, дип күрсәтелә. 130
була. Мөселманнарның унбиш мең яхшы атлары һәм кораллары була. Өч көн бик каты сугышалар. Хода мөселманнарга ярдәм биреп, алар русларны бик яман кыралар. Русларның утыз мең кадәресе кешесе кай¬ сы суга батып, кайсы һәлак булып, биш мең кадәре¬ се көймә белән Бортас иле ягына килеп, көймәләрен калдырып коры җиргә чыгалар. Аларның кайсыла¬ рын бортаслар, кайсыларын Болгар мөселманнары М •. үтерәләр. Шуннан соң руслар икенче мәртәбә мон¬ дый эшне эшләмиләр» *. Тәрҗемәче фәкыйрь бу хакта болай дип әйтә: «Болгар мөселманнары үтерәләр»,— дип әйтү — алар¬ ның сугышка катнашмый калганнары, өйләрендә кал¬ ганнары турында булыр. Чөнки бу мәмләкәтнең мө¬ селманнары барысы да электә «ларшия» дип атала торган булганнар. Бу хикәят Хәзәр мәмләкәтләрендә һәм Болгарда ислам таралып, мөселманнар куәтләнеп, Хәзәр ха- канының сүзе үтми башлавын, мөселманнарны тыеп, үзенең солых белән бәйләнгән дуслары булган рус¬ ларга ярдәм итә алмыйча, аларга бары хәбәр бирү¬ дән башканы эшли алмаслык хәлгә килүен күрсәтә. Мәсгуди үзенең «Мөрәүвиҗаз-зәһәб» 1 2 исемле ки¬ табының басма нөсхәсендә бу хикәятне сөйләгәндә «Болгар» дигән сүзне «Былгыр» дип, «л» хәрефе бе¬ лән әйтә. Әмма Якут әл-Хәмәви «Мөгъҗәмел-бөлдан» исем¬ ле китабында бу сүзне Мәсгудидән «Быргыр» үрнә¬ гендә күчерә. «Мәсгудинең «Быргыр» һәм «мәдинә- тел-Быргыр» дигәне — ул мәшһүр Болгар. Бу сый¬ фатлар — һәммәсе дә Болгар сыйфаты, моны мин «бары икенче төрле әйтелеш» дип кенә уйлыйм. Ләкин «Мантыш үзәнендә» дигәне дөрес һәм муа¬ фыйк түгел. Минем уемча, Болгар шәһәре белән Мантыш 3 диңгезе арасы бик ерак»,— ди. Тәрҗемәче фәкыйрь фикеренчә дә Якут әл-Хә- мәвинең бу сүзе дөрес. Ләкин Мәсгудинең язуында берәр ялгыш җөмлә калган булырга тиеш. Чөнки 1 М. И. Артомонов «История хазар» исемле китабында бу вакый¬ ганы рус дәүләте түгел, бәлки аңа буйсынмаган ярым сәүдәгәр, ярым талаучылар төркеме оештырганлыгын яза. Ул дәвердә мондый төр¬ кемнәр төрле илләрдә күп булганнар. 2 Мөрәүвиҗаз-зәһәб — алтын өләшүче. 3 Мантыш, М а н т ы с, Нит ы ш — барысы да Кара диңгезнең элекке исемнәре. «Камусел-әгълам», I—II т. 9* 131
Мәсгуди үзе дә: «Болгар белән Кастантиния арасын¬ да ике айлык юл»,— ди һәм Хәзәр диңгезе Мантыш диңгезенә һәм Кастантиниягә тоташкан дигән сүзне юкка чыгара. «Бу диңгезнең икенче бер диңгезгә тоташуы юк, аның кечкенә бер диңгез икәнен һәркем белә»,— ди. Шәмсетдин әд-Димәшкый болай дип яза: «Болгар¬ лар бер мәмләкәт булып яшиләр. Алар — мөселман¬ нар, Мокътәдир хәлифә вакытында мөселман була¬ лар. Патшалары Мокътәдир хәлифәгә илче җибәреп, ислам кагыйдәләрен өйрәнү өчен галимнәр сорый, хәлифә аның үтенечен үти. Шуннан соң Болгардан бер җәмәгать хаҗ кылу теләге белән Багдадка килә. Анда аларга хайваннар һәм торыр урын белән яр¬ дәм итәләр...» Әбү Габдулла Мөхәммәд бине Габдеррәхим бине Сөләйман әл-Гарнатый Болгарга берничә мәртәбә килеп, Болгар казые белән берничә мәртәбә очра¬ ша. Ул үзенең «Төхфәтел-әлбаб» 1 исемле китабын¬ да болай дип яза: «Болгар — ике якка утырган. Би¬ налары — агачтан һәм камыштан. Ул — Идел елгасы буена салынган. Мәчетләре — базарда. Суар шәһәре дә шул ук елга буенда. Аларның биналары — киез өй¬ ләр, иген җирләре бик киң, бик яхшы. Болгар һәм хәзәрләрнең телләре бер, әмма бортас һөм рус те¬ ле — башка. Болгар — шәһәр исеме, анда җамигъ мәчет бар, халкы мөселман. Якында тагын бер шә¬ һәр бар, «Суар» диләр. Анда да җамигъ мәчет бар. Ирләр ун мең чамасы исәпләнә...» 66 б. Тәрҗемәче фәкыйрь әйтә: «Суар шәһәренең хә¬ рабәсе Болгар шәһәренә бик якын. Шул тирә-як мө¬ селманнары хәзер дә «Суар» дип сөйләшәләр, хәра¬ бәсендә Иске Курсиха дигән бер рус авылы утыра. Әл-Гарнатый тагын болай ди: «Бортас — бер ка¬ вемнең исеме, аларның җирләре киң. Ул җир дә, алар исеме белән аталып, «Бортас җире» дип йөртелә. Үзе — Хәзәргә чиктәш, араларында икенче халык юк. Идел буена җәелеп утырганнар. Алар үзләре мө¬ селманнар, зур мәчетләре бар. Телләре — төрки дә, хәзәр һәм Болгар теле дә түгел. Бортас — шәһәр һәм өлкә исеме. Аларда кызыл төстә, калын йонлы бик матур гөлке бар, шул төлке тиресеннән «бортас ту¬ ны» дип дан тоткан тун тегелә. Иделдән, ягъни хЭс- Техфәтел-әлбаб — акыл бүләге. 32
терхан шәһәреннән Болгарга коры юлдан бер айлык, судан менгәндә ике айлык, төшкәндә егерме көн¬ лек юл». Әбү Хәмид әл-Әндәлеси болай ди: «Болгарлар, хәзәрләр һәм беҗтәкләрнең 1 киемнәре — озын күл¬ мәк, ә русларның киеме — кыска. Башҗырд 1 2 халкы Болгарга буйсына. Руслар өч төркемнән гыйбарәт, берсе — Болгар¬ га якын, хөкемдарлары Киев шәһәрендә тора, ул —• Болгардан зуррак». Шәмсетдин әд-Димәшкый әйтә: «Бортас халкы Иделгә коя торган һәм үзләренең исеме белән «Бор¬ тас» дип атала торган су буена утырган. Өйләре ки¬ ездән һәм агачтан. Хәзәр белән аралары — 15 көн¬ лек юл. Аларның үзләренә хас телләре бар. Кыпчакларга килгәндә, алар Ширван һәм Дәр- бәнд артындагы тауларда һәм Бәхре рус буендагы иңкүлекләрдә яшиләр. Аларның Сәрдык исемле шә¬ һәрләре бар. Диңгез дә шул шәһәргә якын. Аннан азык-төлек китерәләр. Кирәк булган кием-салым һәм башкаларны сату, ир һәм кыз коллар, кондыз тире¬ се, әсирләр 3 сатып алу өчен аларга сәүдәгәрләр ки¬ ләләр. Болардан бер төркемне аллаһе тәгалә Ми¬ сырда һәм Шамда яшәтә. Шигырь: Бу халык әгәр үтерелсә — фәрештә була; ә сугышканда гыйфрит кебек сугыша 4. Кыпчаклар барысы да төрек халыклары булып, алар «беркева», «туксаба», «исәба», «бәрәт», «әрәс», «тәбәрреҗ углы», «мәңгү углы», «ямәк» дип атала¬ лар. Болар барысы да Харәземнән чыккан. Аларның «тыйг», «башкорт», «камәнгү», «бизангә», «бәҗна», «карабөкле», «әз», «җөртан» дигән һәм башка бик күп исемдә вак кабиләләре бар». Янә Шәмсетдин әд-Димәшкый «Мәҗмәгыль-ән- саб» 5 6та болай дип яза: «Болгар — көнбатыш белән 67 в. төньяк арасында, төньяк котыпка якынрак урнашкан. Аларның Суар һәм Болгар дигән ике шәһәре бар. Бу 1 Б е җ т ә к — баҗанак, печенег. 1 Башҗырд — башкорт. 3 Бү сүз «әл-бортаси» дип басылган. Төрки телдә «бортас» сүзе «әсир», «кол» мәгънәсендә йөргән. Шуңа күрә бу сүз «әсир» дип тәрҗемә ителә. 4 Шигырь гарәпчә, биредә сүзгә-сүэ тәрҗемәсе бирелә. (Т ә р җ. ИСК.) 6 Мәҗмәгыл ь-ә н с а б — туганлык җыентыгы (шәҗәрә). 133
ике шәһәрнең арасы — ике көнлек юл. Суы-елгасы да бар. Елга буенда бик калын урман җәелгән. Хал¬ кы — барысы да мөселман, ләкин бертуктаусыз кя¬ ферлар белән сугышып торалар. Аларның урманна¬ рында кеш, тиен, кондыз бик күп була». Тәрҗемәче фәкыйрь әйтә: монда Суар дип атал¬ ган шәһәр Сембер шәһәре [урынында] түгел микән. Чөнки хәзер дә Суар дип аталган шәһәр хәрабәсе шәһре Болгарга бик якын, аларның ике араларында андый су да юк. «Раузатес-сафа1 китабында: «Алар һәммәсе мө¬ селман, хәнәфи мәзһәбендә»,— дип язылган. Хәнәфи мәзһәбендә булган галимнәрдән фәтва сораулары һәм Болгар халкының тырышлыгы һәм өндәүләре бе¬ лән исламга кергән башкортларның соңгы дәвердә дә хәнәфи мәзһәбендә булулары «Раузатес-сафа» сүзен куәтли. «Фәрһәң»дә: «Болгар һәм Синфар дигән ике зур шәһәр бар»,— диелә. «Рисаләтел-интисабита: «Болгар җире — ислам тө¬ рекләре иле. Алар Габбасия дәүләтендә Мәэмүн һәм Васикъ биллаһ хәлифәлек иткән вакытта мөселман¬ лыкка керделәр һәм тагын әл-Каиме би-Әмриллаһ хәлифәлегендә утыз мең йорт мөселман булды»,— диелә. Якут әл-Хәмәви: «Хәләб шәһәрендә бер башкорт мелласын күрдем. Ул: «Борынгы заманда шәһре Бол¬ гардан җиде кеше килеп, бик тырышып өндәп, без¬ не ислам диненә керттеләр»,— диде»,— ди. Кайбер тарих китапларында мондый мәгълүмат¬ лар язылган: «Бортас — Болгарга тоташ. Алар бер төз генә җирдә, Хәзәр диңгезенә коя торган «Ител» исемле бер елга буена утырганнар. Җирләре — ту¬ гайлык һәм бик куе урман, агачларының күбесе — каен агачы. Алар белән Болгар арасы — өч көнлек юл. Хайваннары, игеннәре бар. Патшаларына хайван бирәләр. Мөселманнар көймәсе килсә, малдан го¬ шер 2 алалар. Киемнәре һәм каберлере мөсел¬ маннарныкына охшаган. Болгарлар аларга һөҗүм итеп торалар. Алар Хәзәр белән Болгар арасында урнашкан. Алар белән Хәзәр арасында унбиш көн¬ лек юл. Алар Хәзәр патшасына буйсыналар. Аларның «Р а у з а т е с-с а ф а» — ссфлык бакчасы. Гошер — малның уннан берен салым итеп алу.
ун меңләп атлы гаскәре бар. Гомуми башлыклары юк, ләкин һәрбер мәхәлләдә бер шәехләре бар, шуның алдына хөкемгә киләләр». Тәрҗемәче фәкыйрь әйтә: Бу — исламга кергән¬ гә кадәрге хәлләре булырга тиеш. Югыйсә Болгар патшасы үзенә якын урында үзенә каршы булган бер халыкны тотмас иде. Алар шул ук вакытта, мөсел¬ манга ияреп, мөселманнар кебек үк гыйбадәт кыла¬ лар икән. Аларның мөселмаң булулары, зур мәчет¬ ләре булу турында Әбү ГабдуЛла әл-Гарнатый һәм башкалар да сөйлиләр... П •• ...375(985) елларда, бәлки аннан да элегрәк бу¬ луы ихтимал, христиан диненә кергәнче, Россия хө¬ кемдары Владимир, диннәрнең берсен сайлап һәм шуңа керер алдыннан, шәһре Болгардан мөселман дине белгечләрен чакыртып алган. Болгар патшасы берничә дин белгечен әзерләп җибәргән. Алар Рос¬ сия мәмләкәтенә барып, ислам дине кагыйдәләрен аңлатып йөргәннәр. Бу исә ул вакытта Болгарда ис¬ лам диненең көчле булуына, ә халкының ислам динен нык тотуына, аның кагыйдәләрен яхшы белүенә дә¬ лил булып тора. Якут әл-Хәмәви 626(1229) елда вафат булган. Ул, башкорт мелласыннан ишеткәне буенча, башкортлар¬ ның ислам диненә керү сәбәпләрен түбәндәгечә аң¬ лата: «Бик борынгы заманнарда Болгар халкыннан җиде кеше килеп, бабаларыбызны хак юлга күндер¬ гәннәр». Бу сүзгә нигезләнеп, аларның [болгарлар¬ ының] ислам динен кабул итүләре бер, ике, өч гасыр элек кенә түгел, ә бик борынгы заманда булуын аермачык әйтеп була, Бу өч мисалның һөркайсы'алар¬ ның [болгарларның] ислам динен кабул итүләренең тарихы билгеле булмавына дәлил булып тора. Болгар халкының ислам диненә Габбасия хәлифәлеге * һәм Һарун әр-Рәшид Мәэмүн гасырында гына түгел, ә бәл¬ ки аңа кадәр үк керүләренә дәлил булып тора. Әм¬ ма Болгар патшалыгы кешеләре ул вакытта өле һәм¬ мәсе дә ислам диненә кермәгәннәр. Кергәннәренең мөселман булуларына бер гасыр тулып килгәндә, дәүләтләре рәсми рәвештә тулысынча ислам динен кабул иткән. Динне башлап кабул итүчеләре Мокъ¬ тәдир биллаһ хәлифә заманында ислам диненә кер¬ гәннәр.
Болгарларның сугышлары турындагы фасыл Болгар халкы батыр йөрәкле, баһадир, курку бел¬ мәс, сугышчан, диндар, изгелекле халык була. Шуңа да алар сугыш коралын олылыйлар, хөрмәт итәләр һәм бу сыйфатлары белән мактаналар да. Аларның кыскача хәлләре турында Византия һәм Рум халык¬ ларына *, аларның патшаларына милади белән 500 нче ел ахырларында мәгълүм булу турында хә¬ бәрләр бар. Алар турында шул тирәләргә ясаган һөҗүмнәреннән беләләр һәм аларны «һуннар», «уту- гырлар», «кутугырлар» ** дип берничә исем белән атыйлар. Аларның юлларын кисү, һөҗүмнәрен тукта¬ ту өчен император Анастасия озын һәм биек койма койдырса да, туктата алмый. Алар император Юсти¬ ниан гасырында тагын һөҗүм итәләр. Икенче елда 74 б. янә икенче мәртәбә һөҗүм итсәләр дә, бу юлы үз¬ ләре җиңелүгә дучар булалар. Болгар патшаларыннан «Зөбәер хан» дигән кеше Ител елгасы буеннан кузгалып, бик зур куәт белән йөреп, славяннарны һәм башка бик күп таифәләрне ияртеп, атлы гаскәрләре белән Дунай суын боз өс¬ теннән үтеп, шул тарафларда булган мәмләкәтләрне 136
;галап, халкын үтереп, Кастантиниядән утыз чакрым ераклыктагы җиргә килеп туктый. Юстиниан кайсар бик каты куркып, калтырап, тетрәп, малларын һәм кыйммәтле нәрсәләрен крепосте астына яшерә, баш¬ каласы да чак кына котылып кала. Моннан соң Ител елгасының көнчыгыш тарафын¬ нан Бәян хан дигән бер кеше чыгып, Болгар хал¬ кын һәм башка шул мәмләкәттә яшәүче таифәләрне үзенә буйсындыра. Аннары Болгар хөкемдары Ка- рабат 1 дигән кеше күтәрелеп, аның үзеннән соң өч углы кала. Беренчесе, ягъни олы углы Батбай үзенә буйсынучылар белән үз ватанында кала һәм бераз вакыт үткәч Хәзәр * хөкемдарына буйсына. Икенче¬ се — Котраг, Дон елгасының көнбатыш ягына үтеп, шул җирне үзенә ватан итә. Өченчесе — Асбаруг, күпчелек халкы һәм терлек-туары белән Днестр ел¬ гасыннан үтеп, кайбер славяннарны үзенә буйсынды¬ рып, Берҗан мәмләкәтендә** нигезләнә. Алар Дунай елгасының тирә-ягын талаганлыктан, Констан¬ тин кайсар коры җирдә һәм диңгездә зур көчләр туп¬ лый, ләкин барыбер гаскәре җиңелеп кача. Болгар- лылар җиңеп, кайсарга һәм Дунай буендагы башка мәмләкәтләргә салым салалар. Шул заманда, 60(679) һиҗри елда, болардан бер төркем халык аерылып китеп, Дунай буенда нигез¬ ләнеп, «Кечек Болгар дәүләте» дигән мөстәкыйль бер хөкүмәт төзиләр. Рум халкы аларны «Кечек Болгар» дип атап, Ител елгасы буендагы борынгы «Зур Бол¬ гаридән аерып йөртә. Кайбер тарихчылар Зур Бол¬ гарны — «Кара Болгар», кайсылары — «Ак Болгар» яки «Эчке Болгар» дип атыйлар. «Кара» дип исем¬ ләнүләре Габбасия хәлифәләренә ияреп, аларның там¬ гасы булган кара байрак һәм кара киемгә ихтыяр итү¬ ләренә бәйле. Мәдәниятле һәм гыйлем ияләре бул¬ ганга «ак» дип, ә исламга кергәнгә яки хәлифәлек хө¬ кемендә булганга «эчке» дип әйтелгән булыр. Дунай болгарларының «Багар» исемле хөкемдар¬ лары 184(800) елда Румнарга ияреп христианлык ка¬ бул итә һәм «Михаил» дип атала. Аларның Шәмгун Н б. исемле мәшһүр хөкемдарлары һиҗри 275(888) ел¬ дан 330(941) елга кадәр хөкемдарлык итә, «бунду- 1 Болгар хөкемдары Карабат— Сүз VII йөздә Азов диңгезе, Дон, Кубань һәм Дунай елгалары буенда яшәгән болгарлар¬ ның хөкемдары — Кубрат хан турында бара. 137
кия» *, «серб», «харват» һәм башка күршеләре белән берләшеп, хәтта гарәпләр белән дә солых ясап, кай- сар белән сугышка әзерләнә. Дунай болгарлары христианлыкны кабул иткәч, Кайсар аларның ярдәме һәм булышлыгыннан файдаланырга уйлый, ләкин ки¬ ресенчә килеп чыга... Мәсгуди аның Россиянең Идел елгасы белән тө¬ шеп, Каспий диңгезе тарафларын басып, әсирләр һәм сугышта кулга төшкән дошман малларын алып кай¬ тучы 250 меңлек гаскәрен болгарларның 15 мең ке¬ шелек гаскәре җиңүен, Әмир Җәгъфәр бине Габ¬ дулланың 332(943) елның азагында 50 меңнән артык атлы гаскәр белән Кастантиниягә каршы сугышып барганын яза. Зәкәрия бине Мөхәммәд өл-Казвини ислам динен кабул иткәннән соң Хәзәр хаканы бу¬ лырга ниятләсә дә, аны булдырмый калуларын хә¬ бәр итә... Ибне Хаукаль, Ибне әл-Әсир һәм башка¬ лар болай диләр: «358(968) елда Россия хөкемдары үз иле һәм күршеләре, кыпчактан бер төркем төрек¬ ләр ярдәме белән болгарларны җиңгәч, үзара солых ясыйлар, ул сугышта болгарларга бик зур таркаулык китерәләр. Алар таш суда йөзә башлаганга, колмак төпкә батканга кадәр солыхны сакларга тиеш була¬ лар. 375(985) елда Россия хөкемдары Владимир Бол¬ гарга килеп, ныклы нигездә чынлап солых ясый. Ис¬ лам динен яхшы дип танып, үзе ислам диненә керер¬ гә уйлый. Шуннан соң, Суздаль җирендә ачлык булганда, болгарлар россиялеләргә күп икмәк бирә¬ ләр. Берникадәр вакыттан соң солыхлары бозылып, 481(1088) елда болгарлар Россиядән Муром шәһәрен алалар. 559(1163) елда Андрей Иванович дигән Рос¬ сия хөкемдары болгарлар өстенә килеп, аларны җиңә. Болгар әмирен куркытып качырып һәм әләмнәрен алып, Ибраһим шәһәрен һәм башка берничә шәһәр- 76 б не яндыра. Рус халкы, бу җиңүне искә төшереп, әле дә булса һәр елның август башында бәйрәм итә **. 567(1171) елда әлеге хөкемдар үзенең углын гаскәр башы итеп тагын болгарлар өстенә җибәрә. Бу юлы болгарлар өстен чыгып, Россия гаскәрен тәмам җи¬ ңәләр, ә гаскәр башлыклары көчкә качып котыла. 579(1183) елда болгарлар Муром һәм Рязань шәһә¬ ренә һөҗүм итәләр. Моннан соң Россия хөкемдары, кыпчак төрекләре белән берләшеп, янә шәһре Бол¬ гарны чолгап ала, ләкин Россиянең олы хөкемдары Всеволод бине Егорның яшь энесе Изяславның яра¬ 138
лануы сәбәпле җиңелеп, солых ясап кайтып китә. 582(1186) елда россиялеләр тагын Болгар мәмләкә¬ тенә киләләр. 615(1218) елда болгарлар Устюг шә¬ һәрен барып алалар. Бу вакыйгадан соң руслар Бол¬ гар мәмләкәтенә килеп, биек имәннән ике кат койма белән әйләндереп алынган, ә коймаларының урта¬ сына канау казып эшләнгән Ашлы кальгасын янды¬ рып, күп һәлакәт китерәләр. Ибне әл-Әсир һәм Ибне Халдун болай ди: «Та¬ тарлар Дәрбәнд тарафыннан килеп чыгып, шул ти¬ рәдә яшәүче мөселманнарны, кяферләрне, бигрәк тә лан *, кыпчак һәм русларны үтереп, бик каты та¬ лап, яндырып, бөтенләй харап итү дәрәҗәсенә ките¬ рәләр. Болардан бушангач, 620(1223) елның ахырын¬ да Болгар мәмләкәтенә барырга уйлыйлар. Болгар халкы бу хәбәрне ишеткәч, алар юлында берничә җирдә яшеренеп, посып тору урыннары — бөктермә- ләр ясап, аларга каршы чыгалар. Татарлар килеп җи¬ теп, посып тору урыннарын әзрәк үтү белән, болгар¬ лар боларның артларыннан чыгалар һәм аларны һәрь¬ яктан урап алып сугыш ачалар, татарларның күбесен үтереп бетерәләр. Бик азы гына качып котылып, Сак- син ягына китәләр һәм Талкан дигән җирдә үзләре¬ нең патшалары — Чыңгыз ханга юлыгып, барлык ма¬ җараларны сөйләп бирәләр. Бу вакыйгадан соң Дәш¬ те кыпчак ** татарлардан бушап кала. Юллар тыныч¬ ланып, сәүдәләр ачылып китә һәм элеккечә кәрван¬ нар йөри башлый. Кыпчакларның һәм русларның да сәламәт калганнары илләренә кайта». 633(1235) елда, Бату хан гасырында, татарларның Субутай дигән гаскәр башлыгы белән зур көчләре Болгарга килә. Болгарлар аларга түбәнчелек һәм ита¬ гать күрсәтеп, татар мәмләкәтенең бер өлеше бу¬ лырга һәм аңа салым түләп торырга риза булалар. Шулай итеп, татарлар аларны бөтенләй үз куллары- П е. на алалар, әмма дәүләтләрен бетермиләр. Болгар¬ лар аларга яраклашып яшәп, акча сугуда һәм хотбә- ләрдә аларны телгә алсалар да һәм салым түләсә¬ ләр дә, кайвакытта татарларның кыргыйлыклары һәм эчке дошманлык сәбәпле ике арада сугыш һәм бә¬ релешләр дә булып тора. Мәсәлән, Мәңгү Тимер хан бик зур гаскәр белән Болгарга һөҗүм итеп, аны җиңә һгм солых төзеп кайта. Шул ук вакытта Рос¬ сиядән Новгород халкы да Болгарга кат-кат һөҗүм итеп, аны талый. 761(1359) елда руслар Жукотин 139
(Җүкәтау) шәһәренә керәләр *. Шуннан соңгы елда Россия хөкемдары Дмитрий бине Константин һәм башкаларның Болгар җирен талаганнары өчен бол¬ гарлар Үзбәк ханга шикаять язып, рус хөкемдарла¬ рын җавапка тарталар **. Руслар, хан хозурына хө¬ кемгә килеп, талаучыларны табып биреп кенә коты¬ лып калалар. 762(1360) елда Болгар әмире Фулат Тимер заманында болгарлар Нижний Новгород чиге¬ нә һөҗүм итсәләр дә, Мамай мирза ярдәме белән Суздаль хөкемдары Дмитрий бине Константинның углы Василий аларның һөҗүмнәрен туктата. 763(1361) елда Новгород халкы Болгар мәмләкәтен талый. 778(1376) елда Россия хөкемдары Дмитрий бине Иван, татар хөкүмәтеннән чыгу теләге белән, Бол¬ гарның бай җирләрен яулап алу өчен Суздаль гаскә¬ ре белән кушылып, Болгар мәмләкәтенә һөҗүм итә. Берникадәр авылларны, Казанның көймәләрен ян¬ дыра. Казан халкы, 5000 тәңкә акча биреп, Мәскәү тамгасын кабул итә. Болгар әмире Хәсән һәм аның туганы Мәхмүд түбәнчелек белән солых төзиләр. 785 (1383) елда Туктамыш ханның котыртуы белән бол¬ гарлар русларга һөҗүм итәләр, талыйлар һәм үтерә¬ ләр. 793(1391) елда Россия хөкемдары Василий бине Дмитрий Болгар мәмләкәтеннән Жукотин, Кирмән- чек һәм башка шәһәрләрне алып, үзенә «Болгарны яулап алучы» дигән исем тага. 835(1431) елда Васи¬ лий бине Василийның гаскәр башлыгы Болгарга керә. Ләкин Болгарның Россия кулына бөтенләй кайчан ке¬ рүе, кайсы заманда аның тәмам харап булуы безгә мәгълүм түгел. Гомумән, Тимер дәвере үткәнче дәү¬ ләтләре яши, мөстәкыйль патшалык силсилә 'се дә¬ вам итә. Гәрчә халык телендә: «Тимер Болгарга кер¬ де, шәһәрен җимерде, патшасын һәм дәүләтенең олыларын юк итте»,— дигән сүзләр йөрсә дә, ыша¬ нычлы һәм дөресләнгән хәбәрләр түгел. Бәлки ха- |8 б, лык аны Хисаметдин бине Шәрәфетдин өл-Мөслими тарихыннан алып әйтә торгандыр, ләкин ул китап игъ¬ тибарга лаек түгел. Якут әл-Хәмәви үзенең «Мөгъҗәмел-бөлдан» исемле китабында, татарлар Болгарга килеп җитте¬ ләр, дип кенә әйтә дә, чолгап алу һәм аны яулап алу турында ләм-мим. 1 С и л с и л а — нәсел-нәсәп бәйләнеше, династия. «40
«Раузатес-сафа»да һәм башкаларда: «Аксак Ти¬ мер Туктамыш ханга һөҗүмендә шәфәкъ батмый тор¬ ган җиргә җитте»,— дип әйтү белән генә чикләнелә. Әмма: «Болгарны алды, харап итте, җимерде, барын да үтерде»,— дигән сүз әйтелми. Аксак Тимер Кы¬ тай сәфәрендә 807(1405) елда «Утрар» дигән җирдә вафат була һәм бу аның вафаты тарихын сөйли торган сүз булып кала. Аның гасырыннан соң Болгарда та¬ тар ханнары исеменә сугылган тәңкәләр күпләп та¬ была. Бәс, шулай булгач, Тимер Болгарны бөтенләй җимерде дигән сүз дөрес булмый.
Болгар халкының әсәрләре һәм галимнәре турындагы фасыл Алмас хан гасырында Болгарның үзендә һәм чит¬ тән килүчеләр арасында дин һәм шәригать хөкем¬ нәреннән хәбәрдар булган галимнәр һәм хәкимнәр булган дип уйланыла. Шуңа да карамастан, ул, та¬ тарларның иске мәкальләрендә әйтелгәнчә, «олы ка¬ занда кайнаган ит чи калмас» дип, Багдад хәлифәле¬ генә * илчеләр җибәреп, дин һәм ислам әдәпләрен, кием кию һәм тормыш рәвешләрен өйрәтү өчен ис¬ лам хәлифәсеннән галимнәр, һәрбер эштә оста бул¬ ган белгечләр сораган. Әмма үзләреннән махсус, ачык итеп язылган тарих китаплары калмаганлыктан, патшаларның, галимнәрнең һәм башка кешеләрнең күпчелегенең дөрес хәлләре мәгълүм түгел. Болгар¬ ның казые булган Ягъкуб бине Ногман әл-Болгари дигән кешенең Болгарга багышланган махсус тарих китабы булганлыгы билгеле булса да, ул китапның нөсхәләре хәзерге заманда табылмый. Хәтта үзебез¬ нең гасырыбызда Аруфи 1 дәүләтләре махсус игъ¬ 1 Аруфи — Европа. «42
ланнар бастырып, зур игътибар белән, төрле ислам мәмләкәтләреннән ул китапны һәм Ибне Фазланның рисаләсен эзләсәләр дә, һичбер җирдә барлыгы мәгълүм булмады. Әбү Хәмид әл-Әндәлеси 529(1134) елда шәһре Болгарга килгәч, «Болгар тарихы» иясе белән күре¬ шеп, аннан күп сүзләр күчереп сөйли. Зәкәрия бине Мөхәммәд әл-Казвини, ул Әбел- Мәгали Габделмалик бине Габдулла әл-Җөвәйнинең юлдашыннан иде, ди. Бу шәхес 559(1163) елда вафат була. Болгар галимнәренең берсе Әбел-Галя Хәмид бине Идриси әл-Болгаридыр. Бу шәхес 500(1106) елларда исән була. «Зөһрәтер-рияз» китабын язучы Сөләй¬ ман бине Давыд әс-Сәкъсини үзенең китабын алт¬ мыш җиде бүлектән ясап, «Зөһрәтер-рияз вә нөзһә- тел-колүб әл-мираз» 1 исеме белән исемләп, Һәр бүлекнең башында бу затка бәйләп бер хәдис сөй- 79 б. ләп нәсыйхәт бирә. Беренче бүлек башында китерел¬ гән сүзе түбәндәгечә башланып китә: «Остазыбыз Әбел-Галя Хәмид бине Идрис казый әл-Болгари... Габдулла бине Мәсгудьдән күчереп сөйләүче Хиса¬ метдин Әбел-Мөгыйнь Мәймүн бине Мөхәммәд бине Мөгътәмидел-Мәкхули ән-Нәсәфи сүзләрен китерә». Унынчы бүлек башында: «Имамнар шәехе Хәмид бине Идрис Ибне Гомәрдән күчереп сөйләүче Әбү Бәкер Мөхәммәд бине Габдулла әс-Сәрхәкти сүзләрен без¬ гә сөйләде»,— диелә. Уникенче бүлек башында: «Имамнар шәехе, остаз Әбел-Галя Хәмид бине Идрис Әсбаг бине Бәнанәттән күчереп сөйләүче Әбү Ибра¬ һим Исмәгыйль бине Мөхәммәд бине әл-Хәсән әл- Хөсәени сөйләгән сүзләрне сөйләде»,— дип языла. Егерме икенче бүлектә: «Имамнар шәехе, остаз Хә¬ мид бине Идрис Габдеррахман бине Гауфтан күчереп сөйләүче казый Гыймадетдин Әбүбәкер Мөхәммәд бине әл-Хәсән бине Мансур ән-Нәсәфи сүзләрен сөйләде»,— диелә. Кырык дүртенче бүлектә: «Имам¬ нар шәехе, остаз Хәмид бине Идрис Әбүзәрдән кү¬ череп сөйләүче Әбүбәкер Мөхәммәд бине Гомәр әл- Базар сөйләгән сүзләрне сөйләде»,— диелә. Илле алтынчы бүлектә: «Имамнар шәехе, остаз Хәмид би¬ не Идрис Җабир бине Габдулладан күчереп сөйләү¬ 1 Авыруларның йөрәкләрен дәвалаучы чәчәкләр бакчасы. .143
че Әбүбәкер Мөхәммәд бине Гали бине әл-Фазыл әл- Бүздигари сүзләрен безгә сөйләде»,— диелә. Тәрҗемәче фәкыйрь болай ди: «Әбел-Мөгыйнь ән-Нәсәфи 508(1114) елда — Нәсәфтә, Әбүбәкер Мө- хеммәд бине Хәсән бине Мансур ән-Нәсәфи әл-Гавид- ни 505(1111) елда — Бохарада, Әбүбәкер Мөхәммәд 'М б. бине Габдулла бине Сәрхәкти 518(1124) елда вафат- лар. Әбү Ибраһим Исмәгыйль бине Мөхәммәд бине әл-Хәсөн әл-Хөсөени Әбел-Ясир әл-Бәздәви һәм Әбел-Мөгыйнь ән-Нәсәфи белән яшьтәш иде. Аның .турында Әхмәд бине Мөхәммәд әл-Хөкми, Әбүбәкер Мөхәммәд бине Гомәр әл-Базар, Әбүбәкер Мөхәммәд бине Гали бине әл-Фазыл ән-Нисабури әл-Бүздигари яздылар. Аларның һәркайсы 500(1106) елның азагын¬ да вафат булды. Бүздигар — Хорасанда Нисабур авыл¬ ларыннан танылган һәм мәшһүр авыл. Хуҗа Әхмәд әл-Быргыри «Салават мәсгуди» ки¬ табында: «Хуҗа Әхмәд Быргыри» дип язылган, әмма башка урыннарда: «әш-Шәйхе Әхмәд әл-Болгари сол¬ тан Махмуд бине Сәбәктәкин әл-Газнәвинең остазы һәм шәехе»,— дип телгә алына. Галяэддин Габделгазиз бине Әхмәд әл-Маймыр- гый «Ысуле Фәхрелислам» шәрхе «Кәшфе кәбир» һәм «Ысулел-хосами» шәрхе «Тәхкыйк»дә күп урын¬ нарда аның исемен, фамилиясен, чыгышын һәм нә¬ сел-нәсәпләрен искә алмыйча, кайберләрендә: «Имамнар шәехе әл-Быргыри әйтте», кайберләрендә: «Имам әл-Быргыри әйтте», кайбер урыннарда: «Быр- гырия юлы», кайберләрендә: «Имам әл-Быргыри сү¬ зе»,— дип кенә телгә ала... •1 б. Гомумән, бу кеше — галим, шәригать кануннарын яхшы белүче, зур дәрәҗәгә лаеклы кеше һәм ул Шәмсел-өммәти-әс-Сәрхыси, Фәхрелислам-әл-Бәздә- ви, Шәйхелислам Хаваһирзадә тасырдашлары һәм шулар кебек кеше. «Быргыр» дигән сүзнең «шәһре Болгар» булуы Мәсгуди, Якут әл-Хәмәви һәм башкалар китабында әйтелгән. «Шәех Әхмәд» — ул бер генә кешеме яки берни¬ чәме— тәгаен мәгълүм булмады. «Тарикаи Быргы- рияянең тәмамланган нөсхәләрен күргәнебез, ул ки¬ тапка ия була алганыбыз юк. Шулай ук бу шәхеснең дә тәрҗемәи хәлен хәзергәчә һичбер тарих китапла¬ рында тапканыбыз юк. Янә Әш-шәйхө Борһанетдин Ибраһим бине Хо- 144
зыр әл-Болгари әл-Хәнәфи «Ысулел-хосами» исемле •3 б. китабын язып тәмам иткән. Китап азагында: «Бу ки¬ тап 751(1350) елда, рәбигыль-әүвәл аеның өченче көнендә төн вакытында Ибраһим бине Хозыр әл-Бол¬ гари кулы белән язылып тәмам булды»,— дил языл¬ ган. Китабының нөсхәсе төзек һәм ачык, язуы дөрес, белеме ташып тора. Димәшкъ һәм Сүриянең башка шәһәрләрендә булган хатларга [язу стиленә] охшаш. Тәрҗемәче фәкыйрь кулында заманның җитешмәгән әйбере [дефицит] исәбеннән санала. Янә Әш-шәйхе Мөхәммәд Садыр бине Галяэддин әл-Болгари рәхмәтуллаһи. Аның фикердәшләреннән Таҗетдин Ибраһим бине Мөхәммәд исемле кеше «Ысуле имам Фәхрелислам» китабын язып, ахырын¬ да: «Бу китап 765(1363) елда җөмадиел-әүвәл аеның унынчы көнендә Ибраһим Шәех бине Мөхәммәд ху¬ җа бине Таҗетдин әл-Кыртимәни кулы белән язылып тәмам булды»,— дип куя. «Кыртымәни» яки «Кырйы- мәни» исемендә Казан өязендәге бер авыл булыр... «3 б. Янә Әш-шәйхел-имам Хуҗа Хәсән бине Гомәр әл- Болгари. Күп шәехләрдә укыса да, шәех Сәгьдетдин әл-Хәмәви мөриде булганлыгы билгеле. Икенче бер сүзгә караганда, бу галим тумышы белән Азәрбай¬ җан мәмләкәтенең Гәнҗә шәһәреннән булса да, Бол¬ гар шәһәрендә күп заман яшәгәнлеге сәбәпле «Бол¬ гари» дип мәшһүр булган. Халык телендә йөргән кай¬ бер сүзләргә караганда, Болгар шәһәрендә яшәгән вакытында кайбер дошманнарының яла ягулары сә¬ бәпле манарадан ташлап үтерелергә хөкем ителгән булса да, качып китеп котылган. Бохара шәһәре эчендә, Хәлләбакан мәхәлләсен¬ дә бер изгеләр кабере бар. Ул Хуҗа Болгари кабе¬ ре дип йөртелә. Йола буенча кабере өстенә барып табыналар. Халкы шәһре Болгарга ихтирам йөзен¬ нән бу каберне «Хуҗа Болгари» дип атый. 1270 (1853) елда вафат булган, «әс-Сагати» исеме белән танылган мелла Хөсәен бине әл-Мөхәммәд бине Го¬ мәр әл-Болгари әл-Каргалы үзенең васыяте буенча шуның янына күмелгән. Хәсән һәм Хөсәен әл-Болга- рилар да шунда күмелгән. Садыреш-Шәригать Го¬ бәйдулла бине Мәсгуд бине Таҗеш-Шәригать әл-Кир- мәни Бохарада шәех Хәсән әл-Болгари белән очраш¬ кан һәм аңа ияреп дөрес юлга күнгән. 699(1299) елда Тибриз шәһәрендә вафат булганлыгы билгеле. Янә Әш-шәйхе Борһанетдин Ибраһим бине Йосыф Ю 3-38 145
әл-Болгари, «Кәшфез-зөнун» китабында «Шәрхе әда- бес-сәхаиф» 1 не бу кеше язган дип телгә алына. Та¬ гын «Фосул ән-Нәсәфи фи гыйльмил-җәдәл» [ән- Нәсәфинең диалектика фәнендә казанышы] китабына Борханетдин әл-Болгари шәрех [аңлатма] яза. Икесе бер үк кешеме, әллә икесе ике кешеме — мәгълүм булмады. Янә Әш-шәйхе Касыйм бине Ибраһим әл-Казани. «Касыйм шәех Газизан» дип танылган. Вәли Газизан әл-Кәүһәзирнең мөрите иде. 998(1590) елда Бохара белән Сәмәрканд арасында Кәрминәдә вафат булган. «Тәварихы Болгария» иясе Хисаметдин бине Шәрә- 84 б. фетдин әл-Мөслиминең сүзенә караганда, шәех Ка¬ сыйм бине Ибраһим — Яңа Казан кешесе, вафаты да шунда ук. Чаллы авылыннан чыккан хәлфә Юныс бине Зөлмөхәммәд мөриде 1 2 булмыш. Атасының исе¬ ме Ибраһим булган. Казан халкы телендә аның чы¬ гышы да Казаннан дип әйтелә. Хәтта кайберәүләр ул Казанда күмелгән дип тә сөйлиләр. Мавәраэннәһердә Миянкялат һәм аннан башка өлкәләр халкы телендә дә Казаннан чыккан диләр. Үзләре белепме, әллә Коръән әһелләреннән ишетеп әйтәләрме — алла белә. Кабере анда, билгеле. Хәзер дә истәлекле, зиярәт кыла торган урын булып тора. Хәзерге вакытта да Казанда беренче мәчет мәхәлләсендә бер йортны «Касыйм шәех йорты» дип, якыннарын да «Касыйм шәехләр» дип йөртәләр. Халык нәзер, садаканы, та¬ вык, күркә, каз кебек нәрсәләрне «Касыйм шәехкә» дип китерә... 84 б. Янә Әш-шәйхе Минһаҗетдин Ибраһим бине Сө¬ ләйман әс-Сараи. Аның остазы Рәшид-әд-Дин Исмә¬ гыйль бине Махмуд бине Мөхәммәд әл-Кәрдари «Фа- ваидел-мәсаилез-зарурия» дигән китап язган. Үзе «Мәфатихел-әкфал» исемле китап язып, Харәземдә 771(1369) елда тәмамлаган. Янә Әш-шәйхе әл-Вагыйзь ән-Насыйх Әхмәд бине Шәмсел-өммәт әс-Сараи. Ибне Гарәбшаһ аның ту¬ рында: «Гарәп, фарсы, төрки телләрнең патшасы, за¬ манның гаҗәеп кешесе иде»,— ди торган иде. Бу га¬ лимне Аксак Тимер Сәмәркандка чакыртып алган. Янә әл-галлямәте Сәгьдетдин Мәсгудь бине Го- мәр әл-Хорасани ән-Нәсаи әш-Шафигый. «Тәфтәза- 1 Шәрхе әдабес-сәхаи ф — язылган битләрне әдәби аң¬ латып бирү. 2 М ө р и д — иярчен, фикерен, эшен дәвам иттерүче. 146
ни» дип мәшһүр булган галим. «Шәрехел-гакаид»>һәм башка бик күп китапларның авторы. «Тәлвих галят- төузыйх» китабын 753(1352) елда Гөлстан шәһәрендә язган. «Шәрехет-тәлхыйс» китабын сарай патшасы Җанибәк ханга бүләк иткән... Сәмәркандта Тимер 87 б- хозурында очраклы рәвештә үлеп калган. Җеназасы Сәрхәскә күчерелгән һәм анда шәех Әбел-Фазыл әс- Сәрхәси янында күмелгән... Янә Әш-шәйхе Хафизетдин Мөхәммәд бине Ши- һаб бине Йосыф әл-Харәзми әл-Кәрдәри. Исеме «Иб¬ не әл-Бәззаз» дип мәшһүр булган. Яше сиксәннән үтеп, 827(1423) елда рамазан аенда вафат булган. Башлангыч белемне үз илендә алганнан соң, Болгар, Кырым һәм Рум мәмләкәтләрендә булып, аларның* галимнәре, бөек кешеләре белән аралашып, алардан* күп гыйлем длган. Күп заман Болгар шәһәрендә, Ха¬ җитарханда һәм Кырым шәһәрләрендә торган. Та? тар патшалары, Җуҗи хан балалары алдында кадер- хөрмәттә һәм бик югары дәрәҗәдә булган. Хәнәфи мәзһәбенең * төп кагыйдәләрен туплаган һәм «Бәз- зазия фәтвасы» («Фәтавә Бәззазия») дип исемлән¬ гән китабы билгеле. Хәл-әхвален [аңлатып] Сираҗет¬ дин Әхмәд бине Фазыл әл-Хаҗитарханига язган рөх¬ сәт кәгазен «Вафийятел-әслаф...»та искә алдык. Ул 88 б. Аксак Тимерне «кяфер» дип фәтва биргән галимнәр¬ дән... Янә Госам бине Әлмәлик әл-Мәргыйнани. Дөрес юлга күндерүче. Тимер гасырында атасы белән бер¬ туганның углы Габделәүвәл бине Гали белән икесе мәмләкәтнең олыларыннан саналганнар. Үзе галим һәм шагыйрь булган. Хафизетдин бине әл-Бәззаз белән уртак гыйльми эшләре һәм сүзләре дә булган. Аксак Тимер фетнәсе соңында, Болгар илендә һәм Бәррийятел Бәрәкәттә булган чуалыш, фетнә һәм көнчелек ** нәтиҗәсендә, хаҗ сәфәреннән кайту юлында күп төрле мәшәкатьләр күреп, 814(1411) ел¬ да Хаҗитархан шәһәрендә вафат булган... Янә зур дәрәҗәле галим Шиһабетдин Әхмәд би¬ не /Лөхәммәд бине Габдулла әл-Карши өд-Димөш- кый. «Ибне Гарәбшаһ» исеме белән мәшһүр. 791 (1388) елда Сүриядә Димәшкъ шәһәрендә туып, 854 (1451) елда вафат булган. Ул — галим, әдип һәм ша¬ гыйрь, халыкның көнкүрешеннән, дөнья тарихыннан, үткән заман хәлләреннән дә хәбәрдар булган. Бол¬ гар илендә, Гыйракта, Хорасанда, Румда, Мавәраэн- .10* 14Z
89 б. нәһердә, Магул һәм Төрек илендә, Харәземдә сәя¬ хәт итеп, күп нәрсә күргән. Күргәннәреннән күп тәҗ- рибә алып, күп китап язган. Бәрийятел Бәрәкәттә (Алтын Урда) озак яшәгән. Углы Таҗетдин Әбел-Фа- зыл Габделваһһаб 813(1410) елда Хаҗитарханда туа. Ул да галим кешеләрдән була, һәр икесе сөнниләр¬ дән *. «Вафийятел-әслаф...»та һәр икесенең озын ^әрҗемәи хәлләре бар. Ибне Гарәбшаһ «Гараибел-мәкъдур фи навадири Тимур» исемле китабында әйтә: «Дәштнең башкала¬ сы — Сарай шәһәре. Ул — мөселман шәһәре, бинала¬ ры төзек булган ил. Бәрәкәт солтан мөселман бул¬ гач, шушы шәһәрне бина итте һәм аны башкала итеп билгеләде, аны төзек, пакь итте. Дәшттә яшәүчеләр¬ не ислам кабул иттерергә өлгерде. Шуңа күрә, һәр изгелек һәм бәрәкәтнең урыны булган кебек, бу шә¬ һәр «кыпчак» сүзенә өстәлеп йөртелгән шикелле «Бә¬ рәкәт» сүзенә дә өстәлеп йөртелде». Ибне Гарәбшаһ тагын болай дип дәвам итә: «Бәрә¬ кәт хан ислам кабул итеп, хәнәфиләр мәзһәбен ал¬ гач, халкына дин өйрәтү һәм бер аллага ышану юл¬ ларын төшендерү өчен, төрле яклардан галимнәр һәм шәехләр чакыра. Моның өчен ул зур юмартлык күр¬ сәтә, килүчеләргә бүләк диңгезләре яудыра, гыйлем һәм галимнәрнең хөрмәтен күтәрә, аллаһе тәгаләнең һәм пәйгамбәрнең байрагын олылый. Шуңа күрә ул яшәгән заманда, ягъни Үзбәк хан, Җанибәк хан за¬ маннарында һәм алардан соң, остазыбыз Котбетдин, галимнәрнең галиме әр-Рази, әш-Шәйхе Сәгьдетдин әт-Тәфтазани, әс-Сәеде Җәләлетдин, «Хаҗбия» ки¬ табына шәрех язучы һәм башка хәнәфи Һәм шәфи- гыйләрдән ** олы кешеләр күп була. Алардан соң — остазыбыз Хафизетдин әл-Бәззаз һәм остазыбыз Әх- мәд әл-Җөнди. Шушы өлкәннәр арасында Сарай шә¬ һәре гыйлем урыны һәм бәхет чыганагы булып әве¬ релә. Анда галимнәр, олылар, әдипләр, изгеләр, ях¬ шылар җыела. Мондый олылык ияләре шундый аз ва¬ кыт эчендә башка Һичбер урында бу кадәр күп бул¬ мый. Болар чыгышлары ягыннан Болгар кешеләре бул- масалар да, Болгарга килгәннәр һәм анда озак тор¬ ганнар». Янә Әш-шәйхе Мөхәммәд әл-Болгари. Вәгазь һәм нәсыйхәт бабында «Хәзинәтел-голямәэ вә зиннәтел- фөкаһаэ» исемле кыска бер китап язган. 14»
Янә Әхмәд бине Габдулла әл-Кырыми. Габделәү- вәл бине Гали әл-Фиргани, Хафизетдин бине әл-Баз- заз һәм Шәрәфетдин бине Камалетдин әл-Кырыми аның шәкертләреннән була. «Әхе Чәләпи» дип та¬ нылган Йосыф бине Җөнәед әт-Тукатый да — аның шәкерте. Болгар патшалары турындагы фасыл Хисаметдиннең 1 тарихын * игътибарга алганда, бо¬ рынгы Болгар патшаларыннан безгә билгеле булган- нарының беренчесе Тукый хан, аннан соң аның углы Айдар хан булып, аның гасырында сәхабәләр ** ки¬ леп, аның авыру кызын дәвалап сәламәтләндерәләр, шуның өчен хан һәм Болгар халкы мөселманлыкны кабул итә. Ләкин мин бу хәбәрнең дөреслегенә һич тә ышана алмыйм. Моннан соң Зөбәер хан була. «Бу хан күп гаскәр белән барып, Кастантиния кайсарын һәм аның хал¬ кын зур куркуга төшерде»,— диелгән. Бу хәл ислам¬ нан элек булмаска кирәк. Аннан соң — Силки хан. Ул — башлап мөселман булып, Багдадка илчеләр җибәреп, исламга керүен хәлифәгә мәгълүм иткән Алмас ханның атасы. Алмас И б. хан үзенә Җәгъфәр дип, атасына Габдулла дип исем L биргән була. Аннан соң — аның углы әмир Җәгъфәр. Моның гасырында Болгар шәһәренә Багдадтан Сәһсән әр- Рәсиби, Бәдәр әл-Хәрәми һәм Әхмәд бине Фазлан исемле илчеләр җитәкчелегендә дин өйрәтү өчен га¬ лимнәр, төзелеш һәм башка эшләр өчен оста бел¬ гечләр килә. 332(943) елда әле әмир Җәгъфәрнең сәламәт булуы, Кастантиния һәм шул тарафтагы баш¬ ка мәмләкәтләргә һөҗүм итүе Әбел-Хәсән әл-Мәс- гуди китабында ачык итеп әйтелгән. Аннан соң — аның углы әмир Әхмәд. Бу шәхес Мокътәдир биллаһ хәлифәлеге вакытында Багдад ар¬ кылы хаҗга барып, хәлифәлек диварыннан аңа күп маллар, хайваннар, киемнәр, байраклар, музыка ко¬ раллары бүләк итеп бирелгән. Аннан соң — аның углы әмир Талиб. 338(949) ел- 1 «Т ә в а р их ы Болгария» китабын язучы Хисаметдин Мөс- ДИМИ. 149
да бу шәхес исемендә шәһре Болгарда сугылган тәң¬ кәләр бар. Аннан соң — аның углы әмир Мөэмин. Бу кеше патшалык иткән вакытта, ягъни 358(969) елда Россия хөкемдары Владимир кыпчак төрекләренең ярдәме белән Болгар иленә һөҗүм итеп, аны талый, җиме¬ рә, халкын үтерә һәм әсир итеп ала. Болгарларга салым салырга теләгәндә, рус гаскәрләре башлыгы үзенең хөкемдарына: «Боларның аяклары итекле, болардан без салым ала алмабыз, без чабаталы¬ лар өстенә барыйк, безгә шулай кулай булыр» *,— дип әйткәнлеге риваять ителә, ягъни алар [болгарлар] мәгърифәтле, мәдәниятле халык булган. Шәһре Бол¬ гарда 366(977) елда бу кеше исемендә сугылган тәң¬ кәләр бар, ул Габбаси хәлифәләреннән әт-Таигы бил¬ лаһ Әбү Бәкер Габделкәрим бине әл-Мотыйгның за¬ мандашы булган. Аннан соң — әмир Шәмгун. Бу кеше Дунай бол¬ гарларыннан булса кирәк. Аннан соң — әмир Хәйдәр. Аннан соң — аның уг¬ лы әмир Мөхәммәд. Аннан соң — аның углы әмир Сәгыйдь. Аннан соң — әмир Бараҗ. Аннан соң — әмир Ибраһим. 560(1164) һиҗридә бу кеше әле исән була. Болгар мәмләкәтендәге мәшһүр Ибраһим шә¬ һәре бу кеше исеме белән бәйләнгән түгел микән? Аннан соң — аның углы әмир Сәлим. Габбасия хә¬ лифәләреннән ән-Насыйре ли-динуллаһи Әбел-Габ- бас Әхмәд бине әл-Мөстәзаэнең замандашы була. Болгарда сугылган акчалар арасында «ән-Насыйре ли-динуллаһи әмирел-мөэминин» дип язылган тәңкә¬ ләр бар. Үзебез дә берничә данәсен таптык. Ләкин соңгырак заманда сугылган. Аннан соң — аның углы әмир Илһам. Бу патшалык иткән заманда, 620(1223) елның ахырында, татарлар шәһре Болгарга килеп, болгарлардан җиңелеп, исән калганнары Талкан шәһәрендәге патшалары — Чың¬ гыз хан алдына кайтып китә. Шуннан соң юллар ачы- Я б. лып, кәрваннар йөреп, сәүдәләр була башлый. Җуҗи хан үзенең атасы Чыңгыз ханнан алты ай элек вафат була. Чыңгыз хан мәрхүмнең өлешен аның икенче углы Бату бине Җуҗи ханга биреп, аңарга «Саин» 1 дигән кушамат куша. Бату хан бабасы Чыңгыз хан яныннан китә. 633(1235) елның ахырында икенче мәр¬ 1 Саин — сайланып алынган, хөрмәтле. Бату ханның кушаматы. 150
тәбә Болгарга |>өҗүм итәргә уйлап, Субутай диген кешене гаскәр башлыгы итә. Бу сугышта Субутай гас¬ кәре җиңә, ә болгарлар җиңеләләр. Болгар әмире татарларга салым түләргә риза булып, алар хөкүмә¬ тенә буйсынып, урынында калдырыла. Соңыннан — әмир Фулад Тимер, моның гасырын¬ да, 762(1360) елда, болгарлар Нижний шәһәренә ба¬ ралар. Аннан соң — әмир Габдулла. Аннан соң — әмир Хәсән. 770(1368), 776(1374) һәм 778(1376) елларда Бол¬ гарда моның исемендә сугылган тәңкәләр бар. Ка¬ занда Кабан күле башындагы әскаф йортының кап¬ касы алдындагы зур таш бу кешенең каберенә ку¬ елган таш түгел микән? Безнең фикеребезчә, ул чы¬ гышы белән татар ханнарыннан булмаска кирәк, чөн¬ ки алар мөстәкыйль патшага «хан» урынына «солтан» димәгәннәр. «Солтан» исемен шаһзадәләренә биргән¬ нәр. Ул ташта: «Әмир вә солтан вә зыйльлуллаһе лил- галәмәен»,— дип язылган. «Зыйльлуллаһе лил-галә- мәен» дигән сүзләр һәм аннан башка билгеләр дә аның мөстәкыйль патша булганлыгын күрсәтәләр, һәм бу исем белән генә канәгатьләнеп, «хан» исеме телгә алынмау аның татар ханнары җөмләсеннән бул- маганлыгын күрсәтә. Моннан соң — аның кардәше әмир Мәхмүд. Ан¬ нан соң — әмир Габдулла. Халык телендә: «Аны Ак¬ сак Тимер үтерде, аның Алтынбик исемле тугыз яшь¬ лек, Галимбик исемле җиде яшьлек ике углы калды. Тимер Болгарны ватты, җимерде, халкын таратты»,—» дип сөйлиләр. Ләкин бу сүз дөрес түгел, чөнки Ти¬ мер Туктамыш хан белән 793(1391) елда сугышкаА * һәм 807(1405) елда Кытай сәфәрендә «Утрар» дигән җирдә вафат булган. «Утрар» сүзе аның вафаты та¬ рихына кереп калган. Бу вакыйгадан соң, ягъни 830 (1426) еллар үтеп киткәч, шәһре Болгарда татар хан- нг.ры исемнәренә сугылган тәңкәләр күп. Шәһре Болгарның кайсы заманда Россия кулына керүе, кайчан һәм нинди сәбәпләр белән җимерелүе мәгълүм түгел. Язмыш аркасындамы, берәр дош¬ манлык сәбәплеме — һичберсе ачык түгел. «Тимер харап кылды»,— дигән сүз дөрес булган очракта да, аның аркасында бөтенләе белән җимерелеп, ташлан¬ дык булып калуы турында уйлау кирәк түгел. «Рус¬ лар әмир Мөэмин заманында харап кылды»,— дигән сүз дә ышанычлы түгел **. Ан>ан башка тагын: «Бол- 151
гарны 677(1278) елда татар патшаларыннан Менгу Тимер хан харап кылды»,—дигән сүзләр дә бар, лә¬ кин һичкайсында тәмам җимерелгәнлеге турында хә¬ бәр юк. Татар җәмәгатьчелеге телендә «Болгарны Канаш 1 исемле әскаф харап итте — җимерде»,— ди¬ гән сүз дә йөри. Бу сүзнең дөреслеге шул: үзенең тә- гассебе2 сәбәпле, бәлки берничә бинаны җимерсә җимергәндер. Татар халкы авызында: «Идел күчү сә¬ бәпле җимерелде»,— дигән сүз дә бар. Хода белә: бәлки, руслар Казанны алган чакта Болгарга да хуҗа булганнардыр. Халкыбызның гаять әһәмиятле тарих гыйльме белән кызыксынмавы сәбәпле, барлык хәл яшерен булып, караңгылыкта калган. Хәтта хәзерге гасырыбызга кадәр сакланып калган ике манарасы¬ ның зурысы егылгач, шуның кайсы елда җимерелеп төшкәнен эзләп, сорап, байтак вакыт үткәннән соң гына, бу мәгълүматлар Спасс өязе Олы Чаллы авы¬ лының мәрхүм Фазлулла бине Бохараиның язма җы¬ ентыгыннан табып алынды. Ул: «1260(1844) һиҗридә сишәмбе көн кичәсендә, рамазан аеның 19 ында, ярты төндә җимерелде»,— дип яза. Мәрхүм Ибраһим әфәнде 1235(1819) елда җәй көне шәүвәл аенда шәһре Болгарга барган. Ул ва¬ кытта әле манара үз урынында утыра торган булган. Шул кеше үзенең җыентыгында: «Ул манарага җит¬ меш өч баскыч белән мендек»,— ди. Мәрхүм мелла Габделваһһаб бине Имамколын әр-Рәҗәби дә шулай ук хикәя кылган иде. Бу шәһре Болгарның мәчете һәм манарасы борынгы төзелеш¬ ләр икәне ачык, бәлки, Багдадтан килгән илчеләр җи¬ тәкчелегендә булган осталар ярдәме белән салын¬ ган булганнардыр. Бер фарсыча китапта: «Болгар шәһәре — Мартыс диңгезе буена утырган бик зур шәһәр, аларның би¬ налары нарат, чыршы шикелле агачтан эшләнгән, шә¬ һәрнең ихатасы да агачтан эшләнгән, аларда бик сал¬ кын»,— дип язылган. Бер борынгы төрки китапта: «Болгар шәһәре бик зур түгел, ләкин биналары гаять төзек, халкы зифа, матур»,— дип язылган. «Фәрһәң Мәснәвидә»: «Бик зур шәһәр, шулай ук ил исеме; бу илдә өч шәһәр бар: беренчесе — Бол¬ гар, икенчесе — Суар, өченчесе — Ислә. Болгар хал¬ кы барысы да кяферлар һәм терекләр»,— диелә. 1 Канаш— 1740—1755 елларда епископ булып торган Лука Кана- шеаич турында сүз бара. г Тәгассеб — фанатазим.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК W в. Татар патшалары һәм аларның бу илгә килүләре турындагы фасыл «Ибне әр-Рәбүт» дип танылган Шәмсетдин Әбү Габдулла Мөхәммәд бине Әбү Талиб әл-Әнсари әд- Димәшкый болай дип яза: «Халык телендә татар таи- фәсе дигән сүз юк иде, чөнки алар Кытай мәмләкә¬ тенә чиктәш булып, аларның илләре белән мөселман мәмләкәтләре арасында Кытай халкы бар иде. Тө¬ рек хаканнары Самания дәүләтен *, Мавәраэннәһер- не биләп алдылар. Алар татарларның дошманы иде¬ ләр һәм алар арасында һаман сугыш булып тора иде. Хорасанда Сәлҗукыя дәүләте ** бетерелеп, Харә- зем шаһлары хәлифәләр тарафыннан Хорасан әмир¬ ләре итеп куелгач, Харәзем шаһы Солтан Галяэтдин Мавәраэннәһер мәмләкәтенә *** кул сузып, хаканнар- ны тәмам бетерде һәм Мавәраэннәһерне яулап ал¬ ды. Төркестан буш һәм хуҗасыз булып калды. Шун¬ нан соң татарлар аңа кул суздылар. Харәзем шаһы¬ ның Сәмәркандны саклау өчен куелган 400 мең гас- 153
көре аларга каршы тора алмады. 616(1219) елда алар Сәмәрканд һәм Бохараны алып, талап, үтереп, Харәземгә юнәлделәр. Харәзем шаһы гаять күп гас¬ кәр белән дә аларга каршы тора алмыйча качып ки¬ теп, Хәзәр диңгезенең Табаристан тарафындагы бер утравында 617(1220) елда вафат булган. 618(1221) елда татарлар Харәземне һәм Җөрҗанияне алдылар». Бу татарларның төп нәсел-нәсәпләре — Яфәс бине Нух нәселеннән булган Аленҗә хан балалары. Аның берсе — Татар, икенчесе Магул 1 исемендә ике углы булып, мәмләкәтне икесенә бүлеп биргән. Болар икесе дә үзләренә караган халыкның хөкемдарлары булып, нәсел-нәсәп ягыннан Таифәләргә бүленгән¬ нәр: алардан уйгур, төрекмән, кыпчак кабиләләре — дан тоткан кабиләләр барлыкка килгән. Мәмләкәт¬ ләре — көнчыгышта. Ул көнчыгышта — Уйгурстан, көн¬ батышта— Кытай, көньякта — Тибет һәм төньякта Се¬ бер мәмләкәтләре белән чиктәш булган. Болар хәзер дә Магулстан, Кашгар, Алмалык, Алмату һәм Тор¬ бан кальгасы дип аталалар. Магул мәмләкәтенең хө¬ кемдары Бисүкә1 2 баһадир бине Бәртай бине Кабел бине Түмәнә бине Байсонкар татар хакиме Тимучин хан белән сугышып, җиңеп чыккач, үзенең бер ир ба¬ ласы булып, исемен Тимучин дип куйган. Бала 13 яшь- М б. «ә җиткәндә, Бисүкә вафат булып, углы Тимучин хө¬ кемдар булган. Яшьлеге сәбәпле, халкы аерылышып, дошманнар һөҗүм итәргә уйлый башлагач, магул ханнарыннан Үнәк ханга сыенган. Ләкин күп вакыт үтмәстән араларына дошманлык төшеп, ул дошман¬ лык сугышка әйләнеп киткән. Сугышта Үнәк хан җи¬ ңелеп, үтерелгәч, мактау сыйфаты итеп, ул үзен «Чыңгыз хан» дип атаган. Шуннан соң барлык магул һәм татар мәмләкәтләре берсе артыннан берсе Ти- мучинга буйсынып, барлык халкына «татар» исеме өстен булып, «магул» исеме ташланган. Ләкин болар¬ ның төп нәселләре татар түгел, магул. Барлык мәм¬ ләкәтен мәшһүр дүрт углына бүлеп биреп, Болгар, Себер, Бортас, Харәзем, Кыпчак, Рус, Башкорт, Ләһ- стан, Борҗан һәм Әфлак мәмләкәтләре олы углы Җуҗи хан өлешенә тигән. Мавәраэннәһер, Хорасан, Газнә, Кабул тарафларын — икенче углы Чыгтай хан¬ га, төп мәмләкәте булган Каракорым һәм Алмалык 1 Магул, могол — монгол. 2 Дөресе: Ясүкөй, Ясүкә булырга тиеш. 15*
ягын өченче углы Үгдәй ханга биреп, аны барыннан да өстен итеп, мөселманнардагы хәлифә дәрәҗәсенә күтәреп, аңа «хакан» исеме биргән. Җәбәл, Гыйлан, Табаристан һәм Гыйрак тарафларын дүртенче углы Түли ханга билгеләп куйган. Шул нигездә электән Сәкалибә, Дәште кыпчак ил¬ ләре һәм Болгар мәмләкәте булган җирләр «Җуҗи патша улусы» 1 дип аталган. Җуҗи ханның вафаты атасыннан элек булуы сәбәпле, Чыңгыз хан Җуҗиның икенче углы Бату бине Җуҗи ханны мөстәкыйль пат¬ ша итеп билгеләгән. Шуңа күрә — «Бату йорты», аннан соң Бәрәкәт хан патшалыгы вакытында — «Бәр¬ рийятел Бәрәкәт» исеме, аннан соң Үзбәк хан пат¬ шалыгы гасырында «Үзбәк иле» исеме белән йөрте¬ леп, барлык халкы үзбәк исеменә кергән. Ләкин шу¬ нысы гаҗәп, бу исем ошбу мәмләкәт халкының һәм аның патшасының исеме булса да, Әбел-Хәер хан ба¬ лаларына ияреп кереп, Төркестан һәм Мавәраэн- нәһер төрекләренә исем булып урнашып, аларда «чыг¬ тай» исеме беткән. Болгар халкында «үзбәк» исеме бөтенләй онытылып, «татар» исеме генә калган. Чыг¬ тай балаларына — «кашгар», ә инде Яркәнд халкы¬ на «магул» исеме тагылган. Татарлар Мавәраэннәһер, Хорасан һәм Харәзем- нән узгач, Дәрбәнд аркылы чыгып, Болгарстан, Хә¬ зәр һәм Дәште кыпчак мәмләкәтләренә аяк баскан¬ нар. Башлап Лан таифәсе белән сугыша башлаган¬ нар. Лан халкы, кыпчаклар белән берләшеп, татар¬ ларга бик нык каршы торган. Татарлар аларны җиңә алмагач, кыпчакка илче җибәргәннәр: «Сезнең дине¬ гез Лан диненнән аерылып тора, нәселегез дә баш- , ка, сез безгә кардәшсез, безгә ирек бирегез, без ■Н б- алардан алган малыбызның яртысын сезгә бирер¬ без»,— дигәннәр. Кыпчаклар, шуңа алданып, Лан таифәсен сугыш мәйданында ялгыз калдырганнар. Татарлар паннарны җиңеп, үтереп, яндырып бетер¬ гәннәр һәм талап алган малларының яртысын кып¬ чакларга биргәннәр. Ләкин кыпчакларның: «Татарлар белән солых кылдык»,— дип, гамьсез яткан вакытла¬ рында татарлар аларга һөҗүм иткән. Аларны пан¬ нардан да яманрак итеп кырганнар, үтергәннәр, та¬ лаганнар, үзләре биргән малларын ун өлеш итеп кире кайтарып алганнар. Моннан соң татарлар русларга 1 У л у с — өлеш мәгънәсендә. 155
каршы сугыша башлаганнар, аларны тар-мар иткән¬ нәр. Шуның нәтиҗәсендә мәмләкәттә юллар бетеп һәм кәрван юллары киселеп, сәүдәләр тукталган. Лан, кыпчак, рус һәм башка таифәләр белән су¬ гышудан бушангач, татарлар 620(1223) елның ахы¬ рында Болгар иленә һөҗүм иткәннәр... Тубыл, Оренбург, Казакъстан, Харәзем, Чиркәс- стан, Дон җире, Хаҗитархан, Самара, Сембер, Казан, Болгар, Тамбов, Пенза, Рязань, Воронеж, Хәзәр диңгезе буйлары, Кырым, Херсон, Бессарабия, Бог¬ дан *, Әфлак 1 2, Азәрбайҗан, Маҗар һәм Россия мәм¬ ләкәтләре һәм өлкәләре Бату хан хөкүмәте кул астында иделәр. Россиянең Мәскәү һәм башка хөкем¬ дарлары, һәркайсы татар ханнарының ярлыгын ал¬ мыйча торып, мәмләкәтләренә хөкемдар булып, ата¬ лары тәхетенә утыра алмаганнар һәм татар ханна¬ рына бик авыр салымнар түләгәннәр. Тәхет бушап калса, хөкемдарның гаиләсеннән хөкемдар булырга лаек саналган кеше Алтын Урдага хан алдына ки¬ леп, берсе вәзирне, берсе шаһзадәне, берсе хаты¬ нын яисә шәйхел-исламны ярдәмче итеп алып, Россия хөкемдары булуны сорый торган булган. Хан кайсын £иешле дип тапса, шуны билгеләгән, ә башкалары ул хөкемдарның атларын җитәкләп кайта торган булган- W б. нар. Хөкемдар итеп билгеләнүче белән бергә, хан Мәскәүгә үзенең илчесен, бер баскак *, бер дару¬ га ** һәм бераз гаскәр җибәргән. Илче барып җитү белән, олы чиркәүләренә аты белән кереп, тәреләр¬ гә арты белән торып, халыкка ханның указын укый, хөкемдарны тәхеткә утыртып кайтып китә икән, һәр елда ханга бирер өчен күпмедер яшь кызлар һәм яшь егетләрне Мәскәүгә җыялар икән дә, хан тара¬ фыннан җибәрелгән вәкил боларны бер мәйданга [тезеп, күренекле булганнарыннан берникадәресен сайлап алып китә икән. Хәзер дә Мәскәүдә ул урын¬ ны «Кызлар мәйданы» дип атыйлар икән. Хан та¬ рафыннан берәү Мәскәүгә килергә чыкса, Мәскәү хөкемдары аны каршыларга җәяүләп ерак юлга чыга торган булган. Гомумән, татар хөкүмәтенең хөкеме Ибер һәм Себердән Дәрбәндкә кадәр йөреп, бу җирләрнең һәммәсенә «Дәште кыпчак», «Болгар иле», «Җуҗи 1 Богдан — Молдавия. 2 Әфлак — Валахия, хәзерге Румыния составында. 156
улусы», «Бату йорты», «Бәррийятел Бәрәкәт», «Үзбәк иле» дигән исемнәр бирелгән. Патша тора торган башкала Саратовтан түбән, Хаҗитарханнан югары, Идел буенда, «Актүбә» дигән урында, Иделнең көн¬ чыгыш ягында, кырык сигез градус, кырык биш ми¬ нут төньяк киңлектә, алтмыш биш градус, биш минут көнчыгыш озынлыкта салынган Сарай шәһәре бул¬ ган. Бу шәһәрне 651(1253) елда Бату хан салдыра башлап, Бәрәкәт хан вакытында тәмам булган һәм аның үзенә, гаиләсенә һәм башкаларга «патша тора торган шәһәр» булган. Ул шәһәр Сарай *, Олы Ур¬ да, Алтын Урда дип аталган булган. Ләкин шәһәр озак яшәмәгән, Бату ханнан соң 234 ел үткәч (1487 ел¬ да) җимерелгән, харап булган. Хәрабәсе урынында хәзер дә кечерәк кенә немец шәһәре бар. Исемен бозып, «Царев» дип йөртәләр. Бу мәмләкәттәге та¬ тарларның көнчыгышта, Җаек һәм Җөм1 елгалары буйларына утырганнарының башкаласы — «Ак Ур¬ да» **, төньякта Россия арасында күчеп йөргәннәре- нең урыны «Күк Урда» *** дип атала торган булган. Бу урдалар берсе дә хәзерге заманда «Хан урдасы» дип йөртелә торган урын түгел. Ул исем безнең га¬ сырда Бүкәй хан бине Әбелхәер ханның Россия ку¬ лы астына керүеннән соң бина кылынган. Татарның Кыпчак иленә килүенең сәбәбе турында казый Габдеррахман бине Халдун, Бәйрас әл-Бан- дакларидан күчереп, болай ди: «Кыпчак нәселенең Дәрт кабиләсеннән Мәнкуш бине Кәтмәр дигән кеше •7 6. ауга чыккач, Токсаба кабиләсеннән Ак Кәбәк дигән кеше очрап, аны үтергән. Вакытында кайтмагач, хәл¬ не белер өчен Җылынкар дигән кешене җибәреп, кем үтергәне мәгълүм булгач, бик каты сугышканнар. Бу сугышта Токсаба кабиләсе җиңелгән. Ак Кәбәк эне¬ се Әкъсарны ярдәм сорап Җуҗи ханга җибәргән. Җуҗи, шымчылар җибәреп хәлне белгәч, ярдәмгә гаскәр җибәргән. Җуҗи хан гаскәре — татарлар һө¬ җүм итеп, кыпчакларны тәмам җиңгәннәр. Аларны талап, әсирләр алып, бөтен тирә-якка таратканнар, сәүдәгәрләр кулы кыпчак әсирләр һәм коллар белән сулган. Аларның бик күбесе Мисырга, Шамга илтеп сатылган. Ул мәмләкәтләрдә Әйюбия дәүләте бетерел¬ гәч урнашкан төрек патшалары әнә шул кыпчаклар¬ дан булган... 1 Җөм елгасы — Эмба елгасы. 157
117 б. Казан шәһәрендә оешкан яңа дәүләт турындагы фасыл Казан мәмләкәте бу тарихтан 400 ел элек 1 бик мәшһүр мәмләкәтләрдән булып, хәзерге заманыбыз¬ да безнең татар халкының мактанычы, байлыгы, мә¬ дәният һәм гыйлем үзәге саналса да, үз вакытында та¬ рих һәм энтография гыйлеме белән кызыксыну бул- маганлыктан, заманындагы хәлләр, вакыйгалар кә¬ газьгә теркәлеп калдырылмаган. Борынгы хәбәрләр, гомумән анда булган патшалар, галимнәр, олы хә¬ кимнәр һәм бүтән хәлләр турындагы мәгълүматлар — үз халкыбызга да, башкаларга да мәгълүм булмый¬ ча, бөтенләй караңгылык пәрдәсе астында калган. Бу мәсьәләдә шул гасыр галимнәре иҗат иткән дө¬ рес, җентекләп язылган һәм максатка ярашлы берәр тарих китабы табылуын көтеп торсак, хода белә, теләгебезгә ирешә алмабыз. Чөнки Казан ханлыгы бу мәмләкәт1 2 Аксак Тимер һөҗүменнән соң тар- мар ителгәч, Сарай патшалыгының тәртибенә һәм дәү¬ ләтенә зәгыйфьлек һәм таркаулык килеп, шаһзадәләр арасында үзара каршылык чыкканнан соң, шул мәм¬ ләкәтнең бер почмагында аз гына куәт белән мөстә¬ кыйль дәүләт булып төзелгән. Ул бер-ике гасыр го¬ мер иткән булса да, үз вакытында әйтелгәнчә, тыш¬ кы дошманнары — Россиянең һөҗүм итеп торуы, дәү¬ ләт эчендәге бердәмлек булмау сәбәпле көчсезлә¬ неп, гыйлем һәм мәгариф таратып, халыкка тәрбия биреп һәм аларны яктылыкка чыгарып, китаплар язып ’118 б. торсалар да, тарихтан дөрес бер әсәр калдыра ал¬ маганнар булса кирәк. Бәлки андый хезмәтләр языл¬ гандыр, әмма ул заманда китап басу булмаганлык- тан, нөсхәләре күбәйтелеп таратылмаган, ә булган¬ нары Казан мәмләкәте өстенә килгән бәла-казалар вакытында югалып, һәлак булып беткәннәр булыр. Халык телендә йөргән сүзләргә караганда, Казанда яхшы бер китапханә булган, ләкин руслар Казанны басып алгач, аны яндырып һәлак иткәннәр. Ул вакыт¬ та Казан ханнарына нәсел-нәсәп, дин ягыннан якын һәм күрше булган ислам мәмләкәтләре — Кырым, Мавәраэннәһер, Төркестан, Харәземдәге татар һәм монгол ханнары һәм мирзалары арасында җәнҗал, 1 XV—XVI гасырларда. 2 Алтын Урда күздә тотыла. 158
ызгыш-талаш күп булганлыктан, гыйлем-мәгариф бик түбәнәйгән. Гәрчә ул мәмләкәтләрнең кайбер га¬ лимнәре тарафыннан үзләрендә булган вакыйгалар¬ ны бәян иткән китаплар язылгаласа да, Казан мәмлә¬ кәте алар өчен Дәште кыпчак шикелле аерым зур бер мәмләкәт булып, ил-көндә дәвам иткән тыныч¬ сызлык сәбәпле аралашу мөмкин булмаганлыктан, аларга Казан хәлләре мәгълүм булмаган һәм шулай ук китапларында да Казан турында бер сүз дә юк. Гәрчә Россия дәүләте ул заманда күршеләрнең якын¬ рагы булса да, Казан дәүләтенең Сарай дәүләте ке¬ бек булып китүеннән куркып, һаман татарлардан өр¬ кеп яшәүләре аркасында ханнарның эшләреннән хә¬ бәрдар булып, тикшереп торып, ... Казанның хәллә¬ ре һәм хәбәрләре турында язгалаган булсалар да, мондый мөгамәләдә язылган хәбәрләр шәригать күз¬ легеннән караганда көфер булалар. Ул заманда Рос¬ сия халкы, бер тарафтан, татарларга борынгы заман¬ нан бирле дошман һәм, икенче тарафтан, гаять на¬ дан һәм фанатик булганлыктан, язган хәбәрләре мәгърифәткә һәм ныклы тикшерүгә нигезләнгән дип булмый. Алар «тарих гыйльме өчен» дип, хаклыкны тәфтишләп язмаганнар. Халык телендәге сүзгә кара¬ ганда, алар, эчке хискә бирелеп, күп урында, татар¬ ларга ачудан фанатик берьяклылык белән, дөреслек¬ не томалап язганнар. Шулай булса да, кайбер ки¬ тапларда, китап читләрендә күчермәләр, халык те¬ лендә ата-бабадан ишетелеп, сөйләнеп килгән хәбәр¬ ләр юк түгел. Аларны тикшермичә бердән ышанып карау бик үк ярап бетмәсә дә, һичбер дәлилсез ял¬ ган дип хөкем итү дә шулай ук дөрес булып бетмәс. Бәлки замана хәлләре һәм маҗараларының зарури нигезен белеп, хәлләрнең агышына, вакыйгаларга за¬ манның таләпләре яктылыгында хөкем кылып фикер J19 б. йөртергә булыр. Инде Казанга һәм аның тирә-ягындагы хәлләргә күз салсак, Кабан күле башында әскаф йорты эчендә 660(1261) һиҗри елда вафат булган Әхмәд исемле мөселманның каберенә куелган борынгы бер ләүхә һәм капкасының тышкы ягында патша каберенә куелган бер зур таш бар. Болардан башка, шуларга охшашлы тагын күп кенә ташларның шундагы чиркәү бинасына тотылып һәлак булып бетүе ышанычлы хә¬ бәрләр белән исбат ителгән. Димәк, бу җирләрдә шәһәр яки авыл булып, Җуҗи балалары килүгә һәм 159
аларның исламга керүләренә кадәр үк ислам тарал¬ ган булган. Ул халыкның мөселманлыкка керүе Бол¬ гар патшалыгы вакытында булырга кирәк. Чөнки Бол¬ гар лайлалары һәм аларның иярченнәре, Габбасия хәлифәләре шикелле, һәр тарафка өндәүчеләр җи¬ бәреп, герле чаралар кылып, тирә-яктагы төрле ха¬ лыкны туры юлга күндереп, мөселман итәргә тырыш¬ каннар. Җуҗи балаларыннан Бәрәкәт хан 640(1242) ел башында сәламәтлек йорты булган исламга кереп мө¬ селман булса да, татар ханнары динне тынычлык бе¬ лән җәелдерүдән бигрәк, Россия, Ләһстан, Әфлак, Богдан һәм башка шундый халыкларны үз кул асла¬ рында тотарга тырышканнар. 800(1397) һиҗри ел аза¬ гында Россия гаскәренең шәһре Болгарга, Казанга, Жукотин һәм Кирмәнчек дигән шәһәрләргә һөҗүм итеп, аларны харап итеп ташлавы турында югарыда сөйләп үткәй идек. «840(1436) ел азагында Олуг Мө¬ хәммәд хан Сарай шәһәреннән чыгарылгач Казанга килде һәм аның углы —Мәхмүд хан Казанны Гали¬ бәк кулыннан алып, дәүләт нигезе салды ', ханлык төзеде»,— дигән хәбәрләр бу тарихтан элек үк Казан шәһәре булган икәнлеген күрсәтә. Гомумән алганда, татарларыбыз арасында мәшһүр булган иске Казан урыны бу түгел. 689(1290) — 697(1298) елларда би¬ на кылынып, иске Казанда хөкүмәт 104 ел, яңа Ка¬ занда 158 ел булды, дигән сүзләр дә бар. «Казан» дип аталуның сәбәпләре турында тагын берничә төрле фикерләр бар. Мәсәлән, «Казан» дип аталган елга буенда булганлыктан; казанга охшаган түбә өстендә утырганлыктан; Казанны башлап сал- <20 6. дыручының исеме Казан хан булганлыктан; тагын шундый сүзләр дә йөри; бу Бату ханның җәйләү уры¬ ны булып, бервакыт Казан елгасына аш казаннарын төшереп, соңыннан бу урынны телләрдә «казан уры¬ ны», «казан төшкән урын» дип йөр ген, әкрен-әкрөн иярчен сүзләре төшеп калып, җиңеләйтелеп «Казан» дип кенә аталып калган, диләр. Казан артындагы «Алат юлы» * төбәгенең кайбер кешеләре сөйләвенә караганда, «Казан шәһәре бо¬ рын заманда Алат юлында, яңа Казанга караганда төньяк белән җәйге кояш баешы арасында, «Ашыт» елгасының көнбатыш ягында, Казаннан алтмыш чак¬ рым җирдә булган». Хәзер дә әле ул урын «Кала та- 1 46 биткә бирелгән искәрмәне карагыз. 160
вы» дип атала. Ләкин борын заманда шәһәр тирә¬ ләрендә табигый саклык корылмалары, мәсәлән, текә ярлы зур сулар яки биек таулар шикелле нәрсәләр¬ нең булуы күздә тотылган. Ә бу урынның көньягын¬ да биек ярлы Ашыт суы булса да, башка якларында ышыкланыр нәрсә юк. Көнбатыш ягында Ашыт елга¬ сына туры почмак булып төшә торган «Әйшә» суы булса да, ул су үзе бик кечкенә һәм яры-тавы да юк. Төньяк һәм көнчыгыш яклары исә — бөтенләй ачык, тигез басу. Икенчедән, ул урында соңгы заманга чаклы куе урман булган. Хәзерге заманыбызда да әле чиксез «Илләт» урманы күренеп тора. Шундый зур исем .тоткан шәһәрнең, гәрчә харап булып беткән булса да, урыны һәм тирә-ягы алай тиз заман эчендә урман булып китмәскә кирәк иде. Өченчедән, ул урын — көнбатыш ягындагы мөсел¬ ман авылларының чиге. Шуннан ун чакрымда чир¬ меш авыллары башланып китә, һәм ул тирәдәге мө¬ селман авылларының исемнәре, мәсәлән, Бәрәскә, Бәрәзә, Өшкәтә, Әтнә, Үлә, Күәм, Үртәм, Киме, Ма¬ мыш — төрек телендә түгел. Чирмешчә түгел микән? Әтнә һәм Мамыш авылларының асылда чирмеш авыл¬ лары икәнлекләре турында хәбәрләр бар. Мамыш — 1200(1785) ел азагында салынган яңа авыл булып, Мәмеш дигән чирмеш исеме белән атлаган имеш *. Моннан, ул тирәдәге халык соңгы заманнарда гына мөселман булган, дип уйларга мөмкин. Шулай бул¬ гач, татар шәһәренең тирә-янында ничек инде чир¬ меш авыллары булырга мөмкин. Киресенчә, байтак җиргә кадәр мөселман авыллары булу кирәк иде. Шушы фикердән чыгып, ул сүзгә ышанып булмый. 121 б. Бәлки ул урын ислам мәмләкәтенең чиге булып, бер¬ вакыт чирмешләрдән сакланыр өчен бер кальга тө¬ зелеп, соңыннан ул җимерелгәч урыны «кальга уры¬ ны» дип аталып, ахырда^: «Казан борын заманда башка бер урында булган»,— дигән сүзне саташты¬ рып, «шәһре Казан борын заманда шунда булган» дигән нәтиҗәгә киленгән булса, гаҗәп түгел. Әмма Казан мәмләкәтендә булган мөселманнар¬ ның күпчелеге, борынгы заманда Казан шәһәре хә¬ зерге яңа Казаннан кырык биш чакрым ераклыкта, төньяк белән җәйге кояш чыгышы арасында, «Арча юлы» дип йөртелгән якта, Казан суы буенда, «иске Казан» дип аталган җирдә булган имеш, дип сөйли. 11 3-38 161
Бу сүз дөреслектән ерак түгел, чөнки бу урын һәм мөселманнар, һәм руслар телендә «иске Казан» ди¬ гән исем белән мәшһүр. Әлбәттә, һичбер мөнәсәбәт¬ сез алай дип атамаган булырлар, бәлки Казанның әү- вәлдә шул урында булганлыгыннан шулай дип атал¬ ган булыр. Икенчедән, бу урын мөселман авылларының үзә¬ гендә булып, олы Себер юлы — «Патша юлы» * өстен¬ дә, Казан суына төшә торган биек тау башында бу¬ луыннан шәһәр урыны булырга бик лаек. Өченчедән, аның тирә-ягын әйләндереп ихата рә¬ вешендә казылган чокыры, ә якында гына каберлек¬ ләр һәм анда иске вакытларда язылып каберләргә куелган ташлар бар... 122 б. Янә Коркачык авылы турысында, Казан елгасы¬ ның төньягында jay башында зур бер иске каберлек бар... Олуг Мөхәммәд хан килүдән элек Казанда мөстә¬ кыйль хөкемдарлар булмыйча, әүвәл Болгар патша¬ ларына, соңгылары Сарайдагы татар ханнарына буй¬ сынган бикләр, шаһзадәләр хөкүмәт тоткан булсалар кирәк. Мөстәкыйль хөкемдарлык булганда, тарихлар¬ да Болгар, Сарай һәм Хаҗитархан хөкемдарларыны¬ кы шикелле акча сугулары һәм башка әсәрләре кү¬ ренергә кирәк иде... Сәүдә һәм һөнәр эшләрендә күрше мәмләкәтләр халкыннан түбән булмаган булсалар кирәк. Әмма аларда гыйлем агачы кайчан да булса бервакыт чә¬ чәк аткан булса, никадәр авырлыклар, җәбер-җәфа¬ лар күргән булсалар да, безгә бераз гыйльми әсәр¬ ләр калган булыр иде. Без шулай уйлыйбыз. Олуг Мөхәммәд бине Тимерхан бине Котлуг Ти¬ мер хан бине Ырыс хан — Казан патшаларының бе¬ ренчесе. Ул 840(1436) елда энесе Кече Мөхәммәд ханның һөҗүме сәбәпле Сарайдан куылгач, Россия мәмләкәтендә Тула тирәсендәге Белев дигән урынга барып урнаша. Россия хөкемдары Василий II аның ки¬ лүен башта хуш күреп, аны хөрмәт итеп, шул урын¬ да торырга рөхсәт һәм халкына күчеп килергә яхшы урын бирә. Ләкин хан бер карарга килеп, кыш кил¬ гәндә суыктан һәм дә дошман һөҗүменнән саклану һәм бертөрле ышыклану урыны ясау теләге белән, Идел елгасының тау ягында, Казанга якынрак бер урында, боздан кальга ясап, өстеннән су коеп ныгыт¬ кан. Моны Россия хөкемдары белеп шиккә калган. 162
Аның якыннары һәм тирә-янындагы җаваплылары: «Без күптәннән белгән татарларыбызның монда кальга ясап кышламакчы булулары — мәгъкуль түгел, хә¬ зер боздан кальга салсалар, соңрак таштан салыр¬ лар, аларның күршеләре булудан сакланырга ки¬ рәк»,— дип куркыткач, ул ханны үз мәмләкәтеннән чыгарырга боерык биргән. Олуг Мөхәммәд хан ида¬ рә иткән вакытта аның ярдәме һәм указы белән Рос¬ сия хөкемдары булуына, ханнан кат-кат күргән ихти¬ рамнарына карамастан, ул татарларны мәмләкәтен¬ нән чыгарырга зур көч куйган. Хан никадәр гозер итеп, үз дәүләтенә кайта алганда аңардан алган тү¬ ләүләрне кайтарып биреп, моннан соң һичбер салым алмаска, бәлки үзе салым түләргә вәгъдә биреп, шу¬ ның өчен углын рәһенгә 1 куеп калдырырга тәкъдим итсә дә, Россия хөкемдары ханның гозер-ялваруын һич тә колагына алмаган. Агасының углы Шемяка һәм Кызыл Дмитрий дигән кешеләрне гаскәр башлыгы итеп билгеләп, ханны Белевтан каһәрләп һәм җәбер¬ ләп, көч белән куып чыгарырга кушкан... Ханның янында үзенә ияреп бергә килгән өч мең чамасы гас¬ кәренең бер меңендә генә корал, сугыш кирәк-ярак¬ лары булган. Башкалары балта, күсәк шикелле нәр¬ сәләр белән русларга каршы сугышка керергә әзер булганнар... 41 меңлек рус гаскәре бик аз санлы та¬ тарларга каршы тора алмыйча, тәмам җиңелеп һәм качып, күбесе татарларның көчле һоҗүмнәреннән, ә калганнары ачлыктан һәм суыктан кырылып һәлак булганнар. Хәтта гаскәр башлыклары да су буендагы яр астында качып кына котылып калганнар* 2. Олуг Мөхәммәд хан бу җиңүе белән горурлан¬ маган. Халкы азлыгын истә тотып, корыдан әйләнеп килеп Идел суын кичеп, борынгы Болгар илеңдә һәм £аин нәселе хөкемендә булып, соңыннан харап бул¬ ган Казанга килгән. Ул тирәдәге мөселманнар хан килүенә шатланып: «Безне Россия җәзасыннан сак¬ ла»,— дип, үзләренең тулысынча аңа буйсынуларын белдергәннәр. Хан, Казан хәрабәсенә якын бер җир- 124 •• дә агачтан кальга корып, шунда урнашкан. Бу хәбәр тирә-якка таралып, Урда, Хаҗитархан, Азак3, Кырым * Р а һ е н — залог. 2 Бу урында Ш. Мәрҗани Урта гасыр шагыйре Сәгъдинең фарсыча Сүзләрен китерә. (Т ә р җ. ис к.) 8 Азак — Азов шәһәре. 1«
һәм башка мәмләкәтләрдән халык җыелган. Шул заманда Казан ханлыгы куәтләнә, ә Алтын Урда дәү¬ ләте акрын-акрын көчсезләнә башлый. Бу вакыйга 840(1436) һиҗри елда була. Шуннан соң, 843(1439) ел¬ да, Олуг Мөхәммәд хан Нижнийга барып, Россия өстенә гаскәр тарта. Хәзиран руминең * өченче кө¬ нендә Мәскәү астына барып җитә. Россия хөкемда¬ ры Василий II Мәскәүдән качып чыгып, Иделдән үтеп, Логор 1 тарафына китә. Хан Мәскәүне ун көн чолгап торып, кальгадан тышта булган олы бер бистәсен ян¬ дырып, талап, әсирләр алып, Россияне бик зур курку¬ га салып, сугыш чыгымнарын түләтеп, бик күп акча алып кайта. 848(1444) елда Нижнийда кышлап, январь аенда Муром шәһәре өстенә сәфәр кыла. Ләкин Рос¬ сия хөкемдарының күп гаскәр белән каршы килүен ишетеп, Нижнийга кире кайта. Икенче елның язында Мәхмүд һәм Ягъкуб исемле ике углын гаскәр баш¬ лыгы итеп, тагын Россия өстенә гаскәр күндерә. Рос¬ сия хөкемдары күп гаскәр белән каршы килеп, Ефи¬ мов чиркәве янында тәммүз руминең ** җиденче кө¬ нендә бик зур сугыш булып, мөселманнар тәмам җи¬ ңеп, Россия хөкемдары Василийны әсир итеп, Ниж¬ нийга Олуг Мөхәммәд хан алдына алып кайталар. Хан үзе 849(1445) елның 25 августында барлык гаи¬ ләсе — өй эче һәм дәүләт кешеләре белән Курмыш кальгасына күчә. Хан хәзрәтләре, әсир булган хөкем¬ дарны мәңгелек тоткын итеп, Мәскәү мәмләкәтен Казанга буйсындырып, аны җиңелү салымы түләү шарты белән Василийның агасының углы Шемяка ди¬ гән кешегә тапшыру турында киңәш итеп торганда, Галибәк исемле кешенең Казан шәһәрен яулап алу хәбәре алына. Бу мәсьәлә өстендә озак уйлап торыр¬ лык вакыт калмаганлыктан, берникадәр вәгъдәләр алып һәм җиңелү салымы түләп тору шарты белән, Олуг Мөхәммәд хан хөкемдарны азат итеп Мәскәү- гә кайтарып җибәрә. Шул вакыттан соң Олуг Мөхәммәд хан хәленнән һичбер нәрсә мәгълүм түгел. Курмыштамы, я Казан¬ га кайтып үләме, яки берәүнең хыянәте аркасында һә¬ лак буламы, һичнәрсә мәгълүм түгел. 125 б. Шундый бер сүз йөри: «Олуг Мөхәммәд хан, Сарай шәһәреннән куылып чыгарылганнан соң, Ка¬ занга килмәстән, Нижнийда һәм Курмышта торып кал¬ 1 Логор — Лавра, Троице-Сергиеао монастыре булырга тиеш. 164
ган имеш. 849(1445) елда углы Махмуд хан, Курмыш¬ тан килеп сугышып һәм Галибәкне үтереп, Казанны алган. Үзе Казанда торып калып, Казан ханлыгына шул вакытта нигез салынган»,— диләр. Икенче бер сүзгә караганда: «Олуг Мөхәммәд хан Мәскәүне чол¬ гап торганнан соң Казанга кайткач, аны углы Мәхмүд хан кече углы Йосыф белән бергә үтереп, үзе хан булган, ә ике туганы — Касыйм белән Ягъкуб аннан качып киткәннәр». Болгар һәм Казан җимерелгәннән соң, Галибәк дигән кеше Казанга килеп кереп, мөстәкыйльлек игъ¬ лан итмәстән генә хөкүмәт төзи башлаган була. Олуг Мөхәммәд хан килгәч, ханга буйсына. Хан шунда бер кальга бина кылып, аны ныгытканнан соң, Галибәк¬ не шунда хөкемдар итеп калдыра. Үзе Нижнийга ки¬ тә. Олуг Мөхәммәд ханнан соң, аның углы Мәхмүд хан Казанга кермәкче була. Галибәк каршылык күр¬ сәткәч, Мәхмүд хан шәһәрне сугышып алып, үзе Ка¬ занда торып калган булса кирәк. Шулай булганда, ике сүз дә бер фикергә җыелып, дөреслек табылган булыр. Олуг Мөхәммәд ханнан соң — углы Мәхмүд хан. Казанда төзелгән яңа дәүләтнең икенче патшасы — Мәхмүд хан бине Мөхәммәд ханның күрше патшалар белән нинди мөнәсәбәттә булуы, нинди эшләр кылуы, нинди чаралар үткәрүе мәгълүм түгел. Россиялеләр белән сугышу вакыйгалары да күренми. Шаһзадәлек вакытында россиялеләргә берничә мәртәбә гүшмал ' биргәннән соң тынычлап калган булса кирәк. 855(1451) елда 700 кешесе белән Устюг кальгасын чолгап алып, салым түләтү шарты белән солых ясап кайталар. Шу¬ ның соңында Муром һәм Владимир тарафларына ба¬ рып талап кайталар. Мәхмүд хан гасырында солтан Мөхәммәд бине Морад әл-Госмани, 857(1453) елда Рум кайсары ку¬ лыннан Кастантиния шәһәрен яулап алып, «Фатих»1 2 кушаматына ия була, һәм шәһәрне яулап алуның та¬ рихы шуннан башлана. Бу эш Мисырда Габбасия хә¬ лифәләренең соңгысы булган әл-Каиме би-Әмерил¬ лаһ Әбел-Бака Хәмзә бине Мөхәммәд бине Сөләй¬ ман бине Әхмәд әл-Габбаси хәлифәлеге вакытында була. Мәхмүд хан 868(1463) ел һиҗридә вафат була. 1 Гүшмал — каты шелтә, кыздыру, пешерү. 2 Фатих — «яулап алучы» мәгънәсендә. 165
Аннан соң — углы Хәлил хан бине Махмуд хан, 136 б. Атасыннан соң Казан тәхетенә утырып хан була. Лә¬ кин 872(1467) елда бер туганы — Ибраһим тарафын¬ нан җиңелеп, патшалык вакыты тиз бетә. Аның ту¬ рында язылган хәбәрләр табылмады. Аннан соң — кардәше Ибраһим хан бине Махмуд хан. Берадәреннән соң Казан тәхетенә утыра. «Ата¬ сының туганы Касыйм хан бине Мөхәммәд ханның үги углы иде»,— диләр. Гасырында Казан түрәләреннән Габделмөэмин-бәк исемле кеше берничә бәк белән берләшеп, дөрес ният беләнме яки алдапмы, Ибра¬ һим хан өстеннән яшерен шикаять кылып, Россия мәм¬ ләкәтендәге Касыйм ханны үзләренә ханлыкка чакы¬ ралар. Касыйм хан бу хәбәрне алып шатлана һәм үзе¬ нә буйсынган татарлардан гаскәр ясап,— Россия хө¬ кемдары Иван бине Василий да ярдәм йөзеннән аңа күп гаскәр куша,— 873(1468) елның сәфәр аенда унын¬ чы әйлүл румида * Казанга юнәлә. Тау ягына килеп, Зөя шәһәре тирәсенә якынлашкан вакытларында Ибраһим хан гаскәр белән каршы чыга. Россия гас¬ кәрләре кайсы җирдән үтәргә теләсәләр дә, Казан гаскәре шунда ук һәм мылтык белән каршы торган¬ лыктан, аларга бу якка үтәргә мөмкинлек булмый. Икенче бер сүзгә караганда, алар Иделнең икенче ягына чыгып, руслар белән сугышмакчы булалар, ләкин россиялеләрнең кәминдә1 яшеренеп торула¬ рын белеп, бик тиз көймәләренә утырып бирге якка кайталар. Русларның бу сәфәрләре үзләре өчен бә¬ хетсез, файдасыз була. Ул елны көз бик салкын ки¬ леп, явым күп булганлыктан, күчеп йөрүләр руслар өчен бик мәшәкатьле була. Аларның азыклары бетеп, атлары ачлыктан кырыла. Русларның ит ашамый тор¬ ган айлары булса да, аптыраганлыктан үлгән атлары¬ ның итен ашарга мәҗбүр булып, хәлсезлектән корал¬ ларын һәм сугыш кирәк-яракларын ташлап китәләр. Бу вакыйгадан соң бер-ике ел үткәч Россия гаскәре тагын килеп, Казанга буйсынган чирмешләрне талап китә. Ибраһим хан унтугыз ел патша булып утыра. Аннан соң — углы Илһам хан. Аның анасы Суфия исемле хатын була. Илһам хан Зөя буенда Россия гаскәре белән сугышып, җиңелеп качып кайта. Әмма Казан шәһәре капкасына килгәндә капканы ачып өл¬ гертә алмыйлар. Руслар килеп җитеп Казанга кереп, 1 К ә м и н —^яшеренеп тора торган урын, засада. 166
ханның үзен һәм бертуган кардәшен, анасын һәм ха¬ тынын әсир итеп алып китәләр һәм Вологда шәһә¬ ренә илтеп куялар. Үзе һәм анасы шунда үлә. Илһам Ш •. хан 9 ел хан булып тора. Бу вакыйга русларның Ка¬ занга икенче мәртәбә керүләре була. Кайбер чыга¬ накларда шул гасырда Гали хан дигән шәхес тә кү¬ ренә. Бу шул ук бер кешеме яки башкамы? Аннан соң—кардәше Мөхәммәд Әмин хан, ул «Иҗем хан» дип тә йөртелә. Әсирлектә вакытта үл¬ гән агасы Гали ханның хатынына — җиңгәсенә өйләнә. Ул хатын гайрәтле һәм шөһрәт яратучы кеше булып, ханны руслардан үч алырга өнди һәм байтак кына русларның каннарын түгүдә сәбәпче була. Мөхәм¬ мәд Әмин ике тапкыр хан була. Беренче тапкыр 9 ел хан булып торганнан соң, төрле вакыйгалар сәбәпле ханлыгыннан читкә кагылып, Нугай урдасыннан Ма¬ мык хан дигән кешене китереп хан итеп куялар. Ул бер ел кадәр хан булып торганнан соң, Габделлатыйф хан бине Ибраһим хан тәхеткә утырып, 5 ел кадәр патша булып тора. Янә Мөхәммәд Әмин хан кайта¬ рыла. Бусында татарлар — үзләре 45 мең, нугайлар¬ дан 20 мең, барысы 65 мең атлы гаскәр белән Рос¬ сия өлкәсен талап, Тын елгасы 1 буенда руслар белән бик каты сугышып, күп ганимәт һәм әсирләр алып кайталар. Бу юлы Мөхәммәд Әмин 17 ел патшалык кыла. Габделлатыйф һәм Мөхәммәд Әмин ханнарның аналары — Нурсолтан бикем бинте Тимур исемле ха¬ тынга, Ибраһим хан үлгәч, Миңлегәрәй хан әл-Кыры¬ ми өйләнә. Боларның никахыннан Сахибгәрәй хан дөньяга килә. Үзбәк ханнарыннан «Шаһбәхет хан» дип таныл¬ ган Мөхәммәд бине Шаһбидаг бине Әбел-Хәер хан әш-Шәйбани, ягъни мәшһүр Шәйбани хан Мөхәммәд Әмин ханга үзенең мәшһүр җырчыларыннан Голям Шади Гудине җибәрә. Бу турыда «Бабурнамә» кита¬ бында әйтелеп үтелә. Үлем авыруында ятканда үзеннән соң бертуган кардәше Сахибгәрәй ханны Кырымнан китереп хан итеп куярга васыять кыла. 920(1515) ел ахырында үлә. Аннан соң — кардәше Сахибгәрәй хан бине Миң¬ легәрәй хан бине Хаҗигәрәй хан әл-Кырыми. Мөхәм¬ мәд Әмин хан үлгәч, Россия яклы булган Шаһгали 1 Т ы н елгасы — Дон елгасы. 167
хан бине Аллаһияр Кирмәннән 1 килеп бераз вакың ханлык дәгъва кылса да, Казан халкы риза булмый¬ ча, Кырымнан хан сорыйлар. Шул арада, ягъни 920 (1515) елда Кырым ханы Миңлегәрәй хан бине Ха¬ җигәрәй үлеп, углы Мөхәммәдгәрәй хан Кырымда хан 128 б. булыг, бертуганы Сахибгәрәй ханны төрмәгә утыр¬ та. Казаннан хәбәр килгәч, төрмәдән чыгарып Казан ханлыгына җибәрә. Ул вакыт Казан Кырымга бәйлә¬ нешле, ә Кырым Төркия дәүләтенә буйсынган булган¬ лыктан, Казан мәмләкәтендә дэ хотбәләр Төркия сол¬ таннары исеменә укыла башлый. Шул сәбәптән бул¬ са кирәк, борынгы карчыклар кулында булган китап¬ лардагы хотбәләрдә Төркия солтаннары макталып телгә алына. Сахибгәрәй хан 4 ел чамасы Казанда патша булып тора. Ул төрле җәнҗал, каршылыклар һәм дәүләр эшендәге башбаштаклыкларга түзә алмыйча, берту¬ ганының углы Сафагәрәй бине Мәхмүдгәрәй бине Миңлегәрәйне үзенең урынына хан итеп куеп, үзе хаҗга бару сылтавы белән чыгып китә һәм Истамбул- да солтан Сөләйман бине Сәлим әл-Госмани хезмә¬ тендә була. Бераз вакыттан соң, ягъни 930(1523) елда рәбигыль-әүвәл аенда Кырым өлкәсенә хан итеп җи¬ бәрелә. «Гөлбан ханан» китабын язучы болай ди: 920 (1515) елда Казан ханы — Иҗем ханның баласы кал- маганлыктан, ул үлгәч, ил халкы: «Чыңгыз нәселен¬ нән бер солтан куелсын иде»,— дип сораганга күрә, әлеге Сахибгәрәй Казан хакиме була. 5 ел чамасы хан булып ;торганнан соң, урынына бертуганының углы Сафагәрәйне куеп, хаҗга бару хәйләсе белән Рум иленә китә». Кырымда хан булып торган вакытын¬ да Мәскәүдәге Россия шаһзадәләреннән берәү аннан ярдәм сорап килгәч, аның белән бергә Мәскәүгә кар¬ шы сугышу исәбе белән юлга чыга. Бер су буена ки¬ леп җиткәч, гаскәрендәге кайберәүләрнең хыянәт итәргә теләүләрен сизеп, суны үтмичә кире кайта. Хаҗитархан шәһәрендәге Ак Кибәк ханны үтереп, Ямгырчы хан аның урынына үзе хан булып утыра. Шул хәбәрне ишетеп, Сахибгәрәй хан гаскәре белән Хаҗитарханга һөҗүм итә һәм Ямгырчы ханны үтерә. 956(1549) елда, дошманнары тарафыннан борчулар 1 К и рмен- Касыйм шәһәр*. 168
күрмичә хәвеф-хәтәрсез һәм тыныч кына яшәгәндә, Казан шәһәреннән хат белән бер кеше килә һәм Ка¬ зан бикләренең хатын тапшыра. Хатның эчтәлегендә: «Кардәшеңез Сафагәрәй хан вафат булып, бишектә бер углы калды. Кулыбызга алып тордык. Кяферләр ханыбызның вафатын белеп, өстебезгә чиксез күп гаскәр җибәрде. Ходаның ярдәме белән сезнең дәү¬ ләтегезгә кергән кяферләрне кырып качырдык, әмма, кяфер тагын килер, диләр. Инде баш китәчәк, аяк 1W б. җайда. Шуның өчен үтенәбез ки, ханыбызның углы Бүләкгәрәйне безгә хан кылып җибәрсәгез иде»,— дип язылган була. Сахибгәрәй хан, ул хан баласының яшь булуы һәм әле камил кеше булып җитешмәве сәбәпле, берту¬ ганының баласы булган Дәүләтгәрәйне ханлыкка мәгъ¬ куль күреп, солтан Сөләйман әл-Госмани хәзрәтлә¬ ренә гариза күндерә. Дәүләтгәрәй бине Мөбарәкгә- рәй ул вакытта Истамбулда була. Пашалар, Сахибгә¬ рәй хан Дәүләтгәрәйнең Кырым өлкәсенә хан булу¬ ыннан куркып, аны [Дәүләтгәрәйне] солтан яныннан ераккарак җибәрергә уйлый, дип яла якканнар. Сол¬ тан бу фикерне мәгъкуль күреп, «Казанга җибәрәм» дигән сылтау белән, Дәүләтгәрәйне Кырымга хан итеп җибәрә. Шул вакыйгалар соңында Сахибгәрәй хан һәлак була. Шуның белән бергә, 958(1550) елда Казан ханлыгы да ташландык хәлдә кала. Солтан Сөләйманның бу эше аның бик зур хатасы булып са¬ нала. Озак та көттерми аның нәтиҗәсе дә күренә. «Гөлбан ханан» китабын язучы түбәндәгеләрне хәбәр итә: «Нурлы күк астында бәхетле тормыш белән яшәп килгән бер дәүләтне җимерелү һәм бетүгә якын тора дип сөйләүче Мир Мирани паша белән [Сафагәрәй¬ нең] араларына салкынлык төшеп, әлеге пашаның ял¬ ган ялалар кушып [солтанга] гариза бирүе нәтиҗәсен¬ дә дәүләтнең дусларының күңелләре бераз үзгәреп киткән арада Казан ханы Сафагәрәй үлеп китә. Казан халкы аның Кырымдагы углы Бүләкгәрәйне Казан хан¬ лыгына сорый. Бәгъзе сәбәпләр аркасында Бүләкгә- рәй тоткынлыкта булганлыктан, Сахибгәрәй хан Ка¬ занга хан итеп Дәүләтгәрәйнең җибәрелүе кирәклеге турында солтанга гариза бирә. Ләкин аңа каршы бул¬ ган кайбер өлкәннәр: «Аның теләге — Дәүләтгәрәйне солтаннан ераклаштыру яки үтерү»,— дигән хәбәрне солтанга ишеттерәләр. Мир Мирани шул хәбәрне рас¬ лап, Сахибгәрәй ханның үтенечен кабул иткән була 16»
да, яшерен рәвештә Сахибгәрәй ханны үтерү, аны дөньядан югалту вазифасын йөкләп, Дәүләтгәрәйне Кырымга җибәрә. Шулай итеп, югарыда әйтелгән Бү- ләкгәрәй аркасында Сахибгәрәй һәм аның балалары юк ителә. Бу кеше Бакчасарайда хан сарае янындагы җа- мигъ шәрифне 1 бина кылудан тыш, 170 урында зур һәм кечкенә мәчетләр, мәдрәсәләр бина кылдырып, дөньяда исемен яхшылык белән калдырган. Дөньяда илле ел яшәгән. Алты елга, ягъни Җөм, Җаек, Идел, Кубань, Тын һәм Үзи 1 2 буйларында күчмә хәлдә яшә¬ гән татарларны Кырымга кертеп, аларга җирләр бү- 130 б. Леп биреп, рәхәт тормыш вәгъдә иткән, кызыл һәм күк төстә язылган милекнамәләр3 бүләк иткән». Аннан соң — кардәшенең углы Сафагәрәй хан бине Мәхмудгәрәй бине Миңлегәрәй хан. Сахибгәрәй хан Казан ханлыгын ташлап киткәннән соң, ул билге¬ ләп калдырган Сафагәрәй хан 7 ел хөкем сөрә. 7 ел¬ дан соң тәхеттән төшерелеп, Россиянең ярдәме белән Җангали хан бине Аллаһияр бине Бәхтияр бине Якут бине Мөхәммәд хан Казанны яулап ала. Үзе Казанда 4 ел хан булып торгач, халык аны куып җибәрә һәм ахырында Мәскәүдә үтерелә *. Сафагәрәй яңадан урынына кайтып, 11 ел патшалык иткәннән соң, тагын русларның ярдәме белән Шаһгали хан Казанга ки¬ леп керә. Бер ай эчендә Сафагәрәй хан тагын Казан¬ га кайтып, Шаһгали ханны куып җибәрә һәм үзе өчен¬ че мәртәбә тәхеткә утыра. 3 ел чамасы ханлык ит¬ кәч, 956(1549) елда Казанда вафат була. Җәнаби үзенең тарихында болай дип яза: «Ул [Сафагәрәй] ханнарның олыларыннан, усалракларын- нан иде. Аның заманында патшалык бакчалары рәхәт, ә мәмләкәте төзек иде. Үлгәч, аның урынына углы Димешгәрәй 4 хан калды. Ул өч яшьлек бала иде. Бер ел чамасы патша булып утырды. Аның вакытында кяферләр Казанга нәфесләрен сузып, һаман якынла¬ ша килделәр һәм Шөгъләгәрәй5 заманында аны яу¬ лап алдылар». 1 Җ а м и г ъ шериф — күп халык җыелып, җомгалар укыла торган мәчет. 2 Үзи елгасы — Днепр елгасы. 3 Милекнамә — биләү өчен документ. 4 Димешгәрәй — Үтәмешгәрәй булырга тиеш. * Оригиналда шулай. Бәлки Шаһгали дип әйтәсе булгандыр. 170
Аннан соң углы Үтәмешгәрәй хан *. Атасы ва- фатыннан соң хан исеме бирелеп, анасы карамагында була. Яшь бала була. Анасы Сөембикә бинте Йосыф бине Мусаны Сарайчыктагы Йосыф мирза кызы ди¬ ләр. Хәзерге татар телендә «Хан мәчете» дип даны таралган Казан кальгасы эчендәге манара шул Сөем¬ бикә манарасы була. Руслар аны көчләп Шаһгалигә хатынлыкка бирәләр һәм Шаһгалине Казанга хан итеп ел ярым торгызалар. Казанга хан булып өч тапкыр килсә дә, урнашып кала алмый. Бәла-каза китерер¬ лек нәрсәне татар телендә «Шаһгали каргаган» ди¬ ләр. Аннан соң — Ядкяр хан ** бине Касыйм хан бине Сәед Әхмәд хан бине Әхмәд бине Кече Мөхәммәд хан әл-Әштерхани. Казан халкы аны Хаҗитархан шә¬ һәреннән соратып китерә. Россия гаскәре Шаһгали юлдашлыгы белән Казанга һөҗүм итеп, Казан катар¬ лары җиңелеп, Ядкяр хан кача, аны ике бистә ара- 1Э1 б. сында тотып алалар. Ул чагында 19 яшьлек егет була. «Ислам динен ташлаган»,— дигән сүз бар. Чар өязендә *** Ашыт елгасының төньягында, Иске Әҗем авылы басуында зиярәт итеп йөртелә торган бер кабер бар. Анда болай язылган: «Тарих тукыэ йөз кырык җидедә (1540) Байморза Даим углы Яд¬ кяр кяфер кулыннан шәһит булды». Күршесендә тагын бер кабер бар. Авыл халкы икесен дә «шәһит¬ ләр кабере» дип йөртә. Бу каберләр авылдан чакрым ярым кадәр җирдә. Дөреслеген хода белә, монда әй¬ телгән шул Ядкяр хан булыр микән? Сәед Мостафа бине Әхмәд әл-Хөсәйни әл-Хәнәфи өл-Җәнабинең «Төхфәгел-әдиб вә һәдиятел-әриб» дигән китабында мондый юллар бар: «Казан шәһәрен руслар яулап алганнан соң, Кырымнан Сахибгәрәй хан солтан Сөләйман әл-Госмани хәзрәтләренә болай дип яза: «Кяферләр Казанны яулап алдылар. Безгә һәм солтан хәзрәтләренә мөселманнарны бу бәладән кот¬ кару лазим. Безгә энемнең углы Дәүләтгәрәй бине Мөбарәксолтан бине Миңлегәрәй ханны җибәрегез, без аны күп гаскәр белән Казанга озатып, кяферләр кулыннан коткарырбыз һәм аны шул шәһәргә хан итеп калдырырбыз». Ләкин Дәүләтгәрәй Кырымга хан итеп җибәрелә. Казан рус хөкүмәте кул астында кала. М(әнабинең Шаһгали ханны «Шөгъләгөрәй хан» дип атап, Россия Казанны аның кулыннан алды диюе һәм Үтәмешгәрәйне «Димешгәрәй» дип атавы — дөрес 171
түгел. Шаһгали хан исемендә «Гәрәй» сүзе юк, Россия Казанны иң ахырда Ядкяр хан кулыннан ала. Шаһ¬ гали үзе Россия тарафыннан килеп, Зөя шәһәрен төзеп һәм руслар яклы булып, Казан халкы белән күп мәртәбәләр сугыша. Казанны иң соңгы мәртәбә 961(1552) елда октябрьнең 2 нче көнендә алалар... «Гәрәй» — Хаҗигәрәй хан бине Гыясетдин бине Таштимер бине Тулатимер һәм аларның нәселеннән килүчеләрнең исеменә теркәлгән сүз. Аннан башка татар ханнарының һичкайсында бу сүз юк. Борынгы татарларның бер үзенчәлеге булган. Алар яшь бала¬ ларын ата бигә биреп, сөт атасы тәрбиясе белән үс¬ терүне дәрәҗә санаганнар. Атасы Гыясетдин Гәрәй кабиләсе нәселеннән булган Дәүләтгилде суфи тәр¬ биясендә үскән. Әлеге суфи хаҗга барып, аннан кай¬ тышына Гыясетдиннең шушы углы дөньяга килгән. Ата бигенең хаҗга баруын һәм аның кабиләсен хөр¬ мәтләп истә тоту теләге белән углына Хаҗигәрәй исе- £32 6. мен биргән. Шуннан соң дөньяга килгән барлык ба¬ лаларының исемнәре ахырына «Гәрәй» дигән сүзне кушулары — бабаларына иярү нәтиҗәсе генә. Шун¬ нан башка һичбер мәгънәсе яки матурлыгы юк. Кайбер татарларыбыз, бернинди мәгънә, матур¬ лык һәм ямьсезлекне аера белмичә, бары ишетүлә¬ ренә генә таянып, җаһиллекләре аркасында, Шәүкәт¬ ле һәм бай кешеләргә ияреп, балалары исемнәренең алдына я ахырына «җан, шаһ, бик, сәед, мир, хуҗа, солтан, хан» дигән сүзләрне тагалар. Дөрес исемнәр¬ дән берничәсен бергә теркәп һәм дөрес исемнәрне бозып «Әхмәдгәрәй, Мөхәммәдгәрәй, Әхмәдҗан, Мир- мөхәммәд, Хуҗаәхмәд, Сәедхуҗа, Әхмәдхан, Солтан- мәхмүд, Солтангали, Мөхәммәдсалих, Мөхәммәдягъ- куб, Мөхәммәдйосыф, Мөхәммәдкасыйм, Мөхәммәд- гали, Госмангали, Мөхәммәдшакир, Мөхәммәдзакир, Бикмөхәммәд һәм Ишмөхәммәд» кебек мәгънәсез исемнәр бирәләр. Бу рәвештә исем бирү һиҗрәттән соңгы 1000 ел эчендә һичбер гасырда булганы юк. Ба¬ ры шуннан соң гына Иран, Туран, һиндстан шикелле җирләрдән күчеп кергән бер әшәке яңалыктыр. Чөнки ислам шәригате буенча исемнәрнең күркәм булула¬ ры кирәк. Исем дөрес мәгънәле булырга хиеш. Пәй¬ гамбәр, сәхабәләр шикелле олы кешеләр исемнәре¬ нә охшаган Мөхәммәд, Әхмәд, Салих, Ягъкуб, Йо¬ сыф, Муса, Гайса, Гомәр, Госман, Гали, Хәсән, Хөсә¬ ен шикелле исемнәр күркәм булалар. Габдулла, 172
Габдеррахман һәм башка шундыйлар һәммәсе, шә¬ ригатьтә урнашып калган «алла» исемнәренә «габде» (кол) сузен алга куеп ясалган исемнәр тарих китап¬ ларында һәм башкаларда танылган, игътибарга лаек¬ лы кешеләрдә булганнар, һичберенең исеме «Мө- хәммәдсалих, Мехәммәдягъкуб, Мөхәммәдйосыф, Мө- хәммәдмуса, Мехәммәдгайса, Мөхәммәдгосман, Мө- хәммәдгали, Мөхәммәдхәсән, Мөхәммәдхесәен түгел. Болай исем биргәндә, дөреслек тә, матурлык та юга¬ лып, исемнәре бер буш сүз бупып кала һәм төзелеш ягыннан да бозык була. Исемнәрнең мәгънә ягыннан дөреслекләрен бозмыйча, төрле ләкаб һәм көния- ләр кушу борынгылардан калган матур бео гадәт бу- IM б- лып тора. Әгәр бу кешеләр: «Без исемнәребезне болай төземибез, безнең исемнәребез бер генә сүз¬ дән тора, ө без исеглебезнең алдына ниндидер бер кисәкне түгел, бәлки пәйгамбәргә хөрмәт йөзеннән аның исемен кушып әйтәбез»,— дип дәгъва кылсалар да, аларга аның өчен шәригатьнең рөхсәте кирәк, ә ул рөхсәтнең булуы мөмкин т^гел. Бәс шулай бул¬ гач, бу кешеләрнең дәгъвалары да дөрес түгел... Шулай ук хатын-кызлар исемнәрендә дә «биби, бану, ханым, аем, бикә» шикелле сүзләрне исемнәр¬ нең бер кисәге итеп куеп, «Исемең ничек?» — дип со¬ раганда: «Бибифатыйма, Бибигайшә, Мәрьямбану, Хәдичәбикә, Оема ханым, Рабига аем»,— дип җавап бирүләре дә бик мәгънәсез һәм урынсыз нәрсәдер. Бәлки бу исемнәр хатыннарга карата — «абыстай» дип, гарәпләрдә — «сәйедә» дип олылап, хөрмәтләп әйтү кебек күренештер. Ләкин кечкенә бер баланың исемен сораганда, «Бибирабига», яки «Мәрьямбану», яки «Әсмабикә» дип җавап бирүе замана гореф-га- дәтенчә «фәлән абыстаң» дигән мәгънәдә булып, аң- белем ияләре алдында бик ямьсез күренеш төсен ала. Әштерхан шәһәрендә оешкан дәүләт турындагы фасыл Бу шәһәр Идел елгасының Хәзәр диңгезенә кой¬ ган урынына якын урнашкан. Борынгы заманда ул Хәзәр хаканнарының башкаласы булып, «Ител шә¬ һәре» дип аталган. Соңрак «Әштерхан, Хаҗитархан, Әждерһан» дип йөртелә башлаган. Сәмәндар шәһәре Сәлман бине Рәбигагел-Баһили тарафыннан алынгач, 173
хаканның Ител шәһәренә чигенүе һәм башкала игеп шуны сайлавы Мәсгуди сүзләреннән ачык билгеле. Татарлар килеп чыккач, бу шәһәр озак вакыт алар кул астында кала. Тимер белән Туктамыш хан ара- <34 б. сында булган сугышлар һәм авыр фетнәләр нәтиҗә¬ сендә Алтын Урда, Җуҗи улусы һәм Бәррийятел Бә¬ рәкәт дәүләте таркала, бөтенләй көчсезләнә. Татар шаһзадәләре һәм бикләре арасында үзара көрәш, бүленү, аерылышу чире көчәя. Шул чакта Алтын Ур¬ дадагы бер төркем, Җуҗи нәселеннән бер шаһзадә¬ не хан итеп, Хаҗитархан шәһәрендә кечкенә, мөстә¬ кыйль бер дәүләт төзиләр. Андагы мөстәкыйль татар ханнарының безгә бил¬ геле булганнарының беренчесе — Коерчык хан бине Ырыс хан бине Бадакол бине Туйхуҗа. Аның 798 (1395) — 800(1397) еллар тирәсендә хан булып торуы мәгълүм. Аннан соң — Котлыг Тимер хан бине Гали Тимер бине Котлуг Тимер бине Тумган бине Абан бине Үз¬ тимер бине Тукай Тимер бине Җуҗи хан. Аннан соң — аның углы Тимер Баһадир хан. Аннан соң — аның оныгы Чуак хан бине Ягъкуб бине Мөхәммәд хан. Аннан соң — аның углы Мангышлак хан. Аннан соң — Әхмәд хан бине Кечек Мөхәммәд хан бине Тимер хан. Ул Аксак Тимер нәселеннән булган Хорасан пади¬ шаһы солтан Хөсәен мирза бине Байкараның кыз карендәше Бикәй-бикемгә өйләнеп, аңа кияү булган. Аннан соң — аның карендәше Мәхмүд хан. Мәх¬ мүд хан исеменә Хаҗитарханда һәм башка урыннар¬ да сугылган тәңкәләр бар. Ул тәңкәләрдә: Әс-солта- нел-гадиле Мәхмүд бине Мөхәммәд бине Тимур», ә кайберләрендә: «Әс-солтанел-гадиле Мәхмүд хан бине Мөхәммәд хан бине Тимур хан»,— дип языл¬ ган. Аннан соң — аның углы Касыйм хан. Ул 870 (1465) еллар тирәсендә хан булып, шул вакытларда ике туган бергә ханлык итә. 885(1480) елларда әле аның исән булуы мәгълүм. Шәйбаниләрдән Хәйдәр хан бине Әбел-Хәер хан үтерелгәч, хан булырга ла¬ еклы кеше калмау сылтавы белән, Карачин бик Шәй¬ бәк ханны һәм бертуганы Мәхмүдне алып, шушы Ка¬ сыйм хан янына килеп сыена. Шул арада Җанибәк хан Хаҗитарханны чолгап алган була. 174
Аннан соң — аның атасы белән бертуган кардәше¬ нең углы Габделкәрим хан бине Әхмәд хан бине Мө¬ хәммәд хан. Ул 895(1490) елдан башлап үлгәнче — 910(1504) елга кадәр ханлык итә. Аннан соң — Әбү Сәгыйдь Җанибәк хан бине Барак хан бине Коерчык хан бине Ырыс хан. Аннан соң — аның углы Хөсәен хан, 923(1517) ел¬ ларда хан була. Аннан соң — Алык хан. Аннан соң — Касыйм хан бине Сәед Әхмәд хан бине Әхмәд хан бине Кече Мөхәммәд хан. Ул 938 (1531) елда Хаҗитарханга чиркәсләр һөҗүме вакы¬ тында үтерелә. Бу кеше — Казан ханлыгының соңгы хөкемдары булган мөртәд Ядкяр исемле бәдбәхет¬ нең атасы. 13J б. Аннан соң — 941(1535) елдан 945(1539) елга ка¬ дәр— Габдеррахман хан. Бу кешенең атасының исе¬ ме һәм нәсел-нәсәбе билгесез. Аннан соң — 945(1539) елдан 948(1542) елга ка¬ дәр — шәех Хәйдәр хан бине шәех Әхмәд хан бине Әхмәд хан. Ул 948(1542) елда ханлыктан төшерелә. Ак Кибәк хан бераз тәхеттә утырганнан соң, ул 961 (1553) елда икенче тапкыр куелып, 964(1556) елга чаклы хан булып тора... Аннан соң — Ямгырчы хан бине Бирдебәк солтан бине Мортаза хан бине Әхмәд хан. Бер хәбәргә ка¬ раганда, хөкемдарлыгы 958(1550) елдан 961(1553) елга чаклы дәвам итә. Ләкин Сәхибзадә хан язмасын¬ да: «956(1549) елда Сахибгәрәй хан Хаҗитарханга барып, Ямгырчы ханны үтерде»,— диелә. Моннан баш¬ ка да Хаҗигәрәй хан нәселендә Ямгырчы хан бине Хаҗигәрәй хан исемле кеше бар. Аннан соң — Дәрвишгали хан бине шәех Хәйдәр хан. 961(1553) елдан 964(1556) елга чаклы хан була. Аннан соң — Дәүләтбирде хан. Җуҗи улусында тагын Касыйм хан бине Тимер Котлыг хан була. Шу¬ шы соңгы заманнарда Казакъстанда Касыйм хан бине Җанибәк хан була. Ямгырчы хан Ак Кибәк ханны үте¬ реп хан булган иде. Моны Сахибгәрәй хан бине Миң¬ легәрәй хан, Кырымнан килеп, 956(1549) елда үтерә. Дәрвишгали хан яңадан хан итеп куела. Кырым хан¬ нары гадәтенчә, Касбулат солтан бине Касыйм хан бине Мәхмүдне «калгай», икенче төрле әйткәндә, «калха- ни», ягъни тәхет варисы кыла. 964(1556) елда тагын 175
Дәрвишгали хөкемдарлыгы күренә, 964(1556) елда тагын тәхеттән төшерелә... 136 6. 964 Һиҗридә (1556) Хаҗитархан шәһәрен россия- леләр яулап алалар. Шулай итеп, Алтын Урдада та¬ тар дәүләте беткәч тә россиялеләрнең хакимлеклә¬ ре Хаҗитарханда 55 ел чамасы дәвам итә. Танылган зур тарихчыларның кайберләре әйтә: «Җуҗи нәселе, Болгар шәһәрендә һәм Идел елга¬ сы үзәнендә җәелеп хөкем сөргәндә, Россияне төр¬ ле салымнар белән йөдәтә һәм аларның эчке эшлә¬ ренә тыкшына иде. Эчке таркаулык һәм төрле фетнә¬ ләр сәбәпле дәүләтләре көчсезләнгәч һәм Казан ханнарының да нәселе киселгәч, төп таянычлары Кы¬ рым ханлыгы булып кала. Ләкин, идарә итәргә Кы¬ рым шаһзадәләре җибәрелә торган булса да, Казан ханлыгы мөстәкыйль санала иде. Россия бу фетнә һәм таркаулыктан файдаланып һәм әкрен-әкрен көч туплап, солтан Сөләйман әл-Гос- мани хәзрәтләренең соңгы елларында Казан һәм Әҗдәрһан илләрен үз кулына алды. Моннан соң да әле Кырым ханнары кулында күпсанлы татар атлы гаскәре булганлыктан, Мәскәү шәһәренә хәтле килеп, ул тирәләрне талап китәләр иде. Әмма сугышып алынган җирләрен кулда тотарга җитәрлек көч алар¬ да юк иде. Россия исә, татарларның бу һөҗүменнән саклану өчен Кырым ханнарына беркадәр еллык са¬ лым түләп, бу ике зур илне * 1 кулга төшереп, мәмлә¬ кәтен киңәйтте». Гәрчә Кырым ханнары россиялеләрдән ел саен бераз салым алып килсәләр дә, бу илләрне кайтарып алырга көчләре җитәрлек булмый. Югары дәүләт¬ нең 2 ярдәме белән бу илләрне кайтарып алу ул чор¬ да җиңел булса да, Кырым ханнарының табигатьлә¬ ренә үтеп кергән фетнәчелек һәм бозыклык арка¬ сында, аларның Казан һәм Дәште кыпчак тирәләрен¬ дә көчәюләре Төркия өчен файдалы саналмаган. Шу¬ лай итеп, идарә мәнфәгатьләреннән чыгыпмы яки башка сәбәпләр аркасындамы, бу илләрне кайтарып алу чарасы күрелмәгән. Ул чакта россиялеләргә бер¬ нинди әһәмият бирелмичә, немецлар кулындагы өл¬ кәләрне сугышып алуга бөтен уй-көч юнәлдерелгән булган... 1 Казан һәм Әстерхан ханлыклары. 1 Югары дәүләт — биредә солтан хекүмәте Торкия турында суз бара. 176
08 б. Россия Казан һәм Әҗдәрһанны үз кулына алып, көчәеп, акрын-акрын Госманлы дәүләтенең үз чик¬ ләренә кул сузарлык хәлгә килә. Бөек Петр гасырына чаклы Россия хөкемдарлары мәмләкәтнең бердәмлеген ныгыту һәм үзәк идарә көчен үстерү чаралары белән чикләнсәләр, Петр исә башта Балтик диңгезенә юл ачып, Россия чикләрен Европага якынайта һәм гаскәр төзелешенә тәртип кертә. Беренче елларда әле Кара диңгез һем Азак диңгезе тирәләренә юл ачмаган. Төркия белән Рос¬ сия арасын юлсыз һәм халыксыз җирләр аерып тор¬ ган. 1143(1730) елда Ләһстанга Россиянең үтеп ке¬ рүенә каршы ике арада сугыш булып, Россия бераз җир ала. 1182(1768)— 1188(1774) елларда яңадан Ләһ- станны яклап сугыш була һәм «Кечек Кайнарҗа ки¬ лешүе» төзелә. Шуның нәтиҗәсендә Азак, Керчь, Колбрун кальгалары Россиягә калдырыла. 1203 (1787) елгы сугыш соңында, Яш1 килешүе буенча, Кырым һәм аның тирәләре Россиягә кушыла. 1221(1806) һәм 1227(1811) елгы сугышлардан соң, Бәкереш 2 килешүе буенча, Бессарабия Россиягә кал¬ дырыла һәм Сербстан3 халкына үзидарә бирелә. 1245(1829) елгы сугыш нәтиҗәсендә Юнан 4 дәү¬ ләте төзелә. Сербия, Богдан һәм Әфлак мәмләкәт¬ ләренә үзидарә бирелә. Рум илендәге христианнар Россия яклавы астында булса, 1270(1853) елгы Кы¬ рым сугышы нәтиҗәсендә бу яклауга Европа дәүләт¬ ләре катнаша. Бессарабиядән Россиягә бераз җир би¬ релә һәм Россия Кара диңгездә сугыш флоты тоту хо¬ кукын югалта. Кирмән шәһәрендә төзелгән Касыймия дәүләте турындагы фасыл Ока елгасы буенда урнашкан Кирмән һәм Мишчар !>♦ 6. кальгалары рус телендә «Городец» дип йөртелгән. L Хәзерге заманда мөселман телендә «Ханкирмән», ә рус телендә исә, беренче хөкемдары мөселман хан Касыйм бине Мөхәммәд ханга нисбәт белән, * Я ш — Ясса. 9 Бәкереш — Бухарест. 8 Сербстан — Сербия ‘Юнан — Греция 12 з-за 172
140 б. «Касимск» дип танылган кальга 200 елдан артык вакыт эчендә кайбер татар шаһзадәләре һәм ханнары яши торган урын булган. Хәзер дә ул өлкәдә 5000 гә якын мөселман бар. Бу ханлык безнең татарларыбыз ка- рашынча, Казан, Кырым, Хаҗитархан, Бохара, Харә¬ зем, Хоканд ханлыклары кебек мөстәкыйль пади¬ шаһлык булган. Кайберәүләр фикеренчә: «Гәрчә ул мөстәкыйль ханлык булса да, Казан ханнары белән бергә бердәм булып, дус яшәгән, тик соңга таба гына Кирмән ханнарының берсе Казан ханы белән дуслык һәм бердәмлектән аерылып, Мәскәү хөкемдары бе¬ лән дуслашкан. Алар бергәләшеп Казанны килеп алып, бераз вакыт соңра россиялеләр форсат табып Кирмәнне дә алганнар». Кайберәүләр: «Кирмән каль¬ гасында руслардан салым алу өчен Казан ханы тара¬ фыннан күп гаскәр белән куелган бер бик торган икән. Бервакыт руслар аны котыртып: «Я, ни өчен син Казан ханына буйсынасың? Якыннарың һәм гаскәрең күп. Ник мөстәкыйль падишаһ булмыйсың? Күпме ва¬ кыттан бирле без синең белән күрше булып эш итә¬ без Бер-беребездән зарар күргәнебез юк. Без са¬ лымны Казан ханына биргәнче сиңа бирик. Әгәр Ка¬ зан ханы өстеңә гаскәр җибәрсә, без бар көчебез белән сиңа ярдәм итәрбез, һәрвакыт дусыңа — дус, дошманыңа дошман булырбыз»,— дигәннәр. Бу ко¬ тырту җиңел акыллы биккә ошаган һәм ул үзен мөс¬ тәкыйль хан итеп игълан иткән. Казан падишаһы дәү¬ ләтеннән чыгып, аны кечерәйтеп зәгыйфьләндергән. Моннан соң Россия белән берләшеп, Казанны алыр¬ га сәбәпче булган»,— дип сөйлиләр. Моннан башка шуңа охшашлы берничә төрле сүз йөри. Ләкин ха¬ лык телендә йөргән бу төрле хәбәрләргә өч-дүрт гасыр үткәч тарих фәнендә дәлилсез ышану һәм хая- ну мөмкин түгел. Бу китапны төзүче фәкыйрь фикеренчә, Кирмән ханнары һичбер вакытта да башка татар ханнары ке¬ бек мөстәкыйль хан булмаганнар. Анда булган хө¬ кемдарларның барысы да «хан» дип аталмаган. «Хан» дип йөртелгәннәренең күбесе Россия мәмләкәтенә килгәнче берәр җирдә хан булган өчен генә бу исем белән аталган. Кайберләренә Россия мәмләкәтенә килгәннән соң берәр төрле сәбәп белән «хан» исе¬ ме бирелсә дә, бу бары коры исемнән гыйбарәт бул¬ ган. Үз исемнәренә акча суктыру, байрак күтәрү, мәм¬ ләкәт билгеләре булдыру кебек, мөстәкыйль патша 178
икәнлегенә дәлил булырлык эшләрнең берсе дә бул¬ маган. Алар ханлыкны варислык юлы белән алмаган¬ нар. Мәсәлән, бер хан үлә икән, хөкүмәт белән ида¬ рә итү аның углына яки кардәшенә варислык тәрти¬ бе буенча килмәгән. Шундагы шаһзадәләрнең, мө¬ селман бикләре һәм мирзаларының бу эшкә һичбер ирке һәм катнашы булмаган. Күбесенчә Россия хө¬ кемдарлары үзләре кирәк тапканча, үлгән ханның ба¬ лаларын һәм якыннарын бер якта калдырып, бу хан¬ га һич мөнәсәбәте булмаган, бөтенләй ят нәселдән булган кешене, ә кайчакта ерак җирләрдән чакыр¬ тып хан итеп китереп куйганнар. Болар ханлык тәхе-ь тенә утырганда Россия патшасына үзләренең гаскәр¬ ләре белән ярдәм итәргә әзер торырга, аңа тулы- сынча буйсынырга ант итеп вәгъдә биргәннәр. Ләкин аларга, мирзаларына һәм бикләренә яшәр өчен күп җир-су һәм урманнар бүленеп, ханнарга эчке эшлә¬ рендә беркадәр мөстәкыйльлек бирелеп, хәзинәче авыл һәм шәһәр халкыннан салым җыючылар тотар^ га рөхсәт иткәннәр. Мәсәлән, күптән түгел әле Ираң| һәм Туран мәмләкәтләрендә падишаһ, «яхшылык! итәм» дип, бер кешене бер өлкәгә хаким итеп куйган.; Ул хаким анда, падишаһның законнары һәм тоткан юлы нигезендә, өлкәнең керем-чыгымнарында һәм башка эшләрдә үз уе һәм карашлары буенча эш итә икән. Бу Кирмән ханнарының г.слләре дә шуның кебек булган. Ул Кирмән ханнары кул астындагы җир¬ ләрдә яшәүчеләр мөселман мишәрләр һәм потка табынучы мукшылар булганлыктан, Россия христиан¬ нарының дини хисләрен борчымаган, ә ханнарга үз мөселманнары арасында яшәү уңайрак булган. Баш¬ ка өлкәләрдә булган татар шаһзадәләренә исә ул кадәр ирек тә бирелмәгән, аларда гомумән «хан» дигән исем дә һәм мөстәкыйльлек тә булмаган. Алар¬ га яшәү өчен Звенигород, Серпухов, Гурьев һәм баш¬ ка өлкәләр бирелгән. Россия дәүләтен дошманнары булган татар шаһ¬ задәләре белән бу рәвешле эш итәргә этәргән сәбәп б. шул: һиҗрәттән 800 ел үткәч (1397) Болгар мәмләкә¬ тенә Аксак Тимер килеп, аның фаҗигале фетнәсе бе¬ лән ил харап ителгәннән һәм тапталганнан соң, шаһ¬ задәләр арасында бердәмлек югалган, Җуҗи улусы- ның тәртибе-законнары көннән-көн бозылып, дәүләт¬ ләрендә аерылышу, зәгыйфьләнү көчәеп һәм мәмлә¬ кәт бетеп барганда, ягъни 840(1436) ел азагында 12* 179
Олуг Мөхәммәд хан Сарай шәһәреннән куылып, Ка« зан тирәләренә килеп яңа дәүләт төзегән. Россия пат¬ шалары, инде Сарайда татар дәүләте таркалды, та¬ тарларга кол һәм әсир булып яшәүдән котылдык Һәм тынычландык, эшебезне рәткә салабыз, дип торган¬ да, яңадан мондый ханлык килеп чыгудан бик кәеф¬ сезләнгәннәр. «Бу ханлык бервакыт татарларның бо¬ рынгы көчен кайтармагае» дип куркып, моны бер дә күздән яздырмыйча һәрвакыт әһәмият биреп тор¬ ганнар һәм бу уңайдан төрле чаралар күргәннәр. Шәригатьтә падишаһлык итү варислык юлы белән булмыйча, бәлки хәлифәнең билгеләве, яки халык¬ ның гомуми сайлавы һәм билгеләве белән булган, Ә ул гасырда булган татар шаһзадәләре бабалары Чыңгыз ханның гаскәрне һәм дәүләтне идарә итү ту¬ рында әле җаһилият һәм мәҗүсияг чорында төзел¬ гән, «Түрәи Чыңгызия» һәм «Яса» дип аталган кану¬ нына да игътибар итмәгәннәр. Бу мәсьәләдә бүтән бер тәртип һәм канун булмау аркасында, һәрбер шаһзадә үзе ха» булырга теләп, төрлесе төрле юл белән үзләренә тарафдарлар җыеп, мөстәкыйль па¬ дишаһ булырга тырышканнар. Аларның кайберләре Россиядән ярдәм сорап килгән, кайберләре җанна¬ рын коткару өчен Россиягә килеп сыенган. Кайбер- ләрен россиялеләр төрле вәгъдәләр белән үзләре чакырып пг-.гергәннәр, аларны олылап һәм хөрмәт¬ ләп каршы алганнар. Кунакчыллык күрсәтеп, аларга милек итеп җир, яшәр өчен һәм хөкүмәт белән ида¬ рә итү өчен өлкәләр биргәннәр. Казаннан һаман кур¬ кып торганга күрә, Россия хөкемдарлары Казан ха¬ ны куәтенә каршы, 1 Миннән шикләнүеңне бетер син, Ченки шикләнү дошманлаштыра; Син мине чир-зәхмәтнең Үзе белән дәвала *,—• дигән кебек, татарлардан бер куәт төзеп, Казан ханы куәтө белән көрәштерергә Россия мәмләкәте эчен¬ дә бер кечкенә, сүздә генә бер ханлык ясаганнар. Анда татар шаһзадәләреннән һәрвакыт Казан ханна¬ рына кардәш һәм хан булырга лаеклы, сәләтле, Чың- MJ б. гыз нәселеннән килгән бер шаһзадәне хан итә кил¬ гәннәр. 1 Шигырь гарәп телендә, биредә сүэгә-сүз тәрҗемәсе бирелә. (Терҗ. иск.) 180
Бу рәвештә эш итү Россия өчен бик гүзәл нәти¬ җәләр биргән. Ул ханнар, «кеше — яхшылыкның ко¬ лы» дигән кебек, Россиягә һәрвакыт изге карашта бу¬ лып, Россия кайсы якка юнәлсә, үзләренең мирза, бик, хезмәтче һәм иярченнәре белән ярдәмче һәм хезмәтче булып алдан барганнар. Табигый батырлык¬ лары аркасында, алар төрле сугышларда Россиягә яхшы хезмәт күрсәткәннәр. Татар мәмләкәтендә бул¬ ган олы кешеләрне яшерен рәвештә төрлечә сатыл алып, үз якларына аударырга тырышканнар. Пади¬ шаһларның дошманнары күп булганлыктан, алар үз ханнарыннан гайрәтләре чигеп, бу шаһзадәләр ягы¬ на күчкәннәр. Шулай итеп, ханнарга дошман күбәеп, араларында икейөзлелек һәм капма-каршылык туган. Аларның шулай ук төрле җирләрдә кардәшләре һәм дуслары булып, руслар шулар аркылы Казан һәм Ха¬ җитархан хәлләрен тикшереп, белеп торганнар. Алар Россиягә һөҗүм итәргә уйлаганда, алдан ук белеп, тиешле саклану һәм каршы тору чараларын күргән¬ нәр. Ахыр чиктә Россия тәмам әзерләнеп җитеп Ка¬ занны алырга уйлагач, «Ханкирмән ханы» исемен ал¬ ган һәм Казан тәхетенә утырырга лаек булган шаһ¬ задәнең бер-ике меңләп кенә үз гаскәре булып, ар¬ тыннан аңа ияреп барган рус гаскәре исә шаһзадә гаскәреннән дистәләрчә артык булса да, болар әле¬ ге шаһзадә гаскәре саналганнар. Казан һәм Хаҗитар¬ хан халкы: «Бу килә торган шаһзадә үз динебездә һәм борынгы падишаһларыбыз нәселеннән. Безгә хан булырга ярар, юкка җаныбызны һәм каныбызны әрәм итмик»,— дипч гайрәт һәм батырлыкларын киметеп, кирәгенчә сугышмаганнар. Әгәр Россия гаскәре үз падишаһлары исеменнән йөргән булса *, ул чакта Ка¬ зан татарлары никадәр аз булсалар да, табигый ба¬ тырлыклары һәм дини хисләре аркасында соңгы там¬ чы каннары калганчы сугышкан булырлар иде һәм бу очракта Казанны алу бик читен булыр иде. Янә Казанны алганнан соң да хөкүмәт ничә тапкыр шул шаһзадә кулына тапшырылып, аңа «хан» исеме бирелгән. Ул моңа бик шатланса да, киләчәктә үзе¬ нә каршы кешеләр килеп чыгуыннан һәм «әүвәлге хан яки аның балалары үзләрен яклаучы көч табып, мине кумасыннар» дип куркып, үзенең урынын сак- б. лауда да шул ук Россия ярдәменә мохтаҗ булган. Шуңа күрә ул һәр очракта, хәтта үз мәмләкәтенә за¬ рар булганда да, Россия теләгенә каршы килмәгән, 18»
һәм хөкүмәт асылда Россия кулында булган. Бу хан русларга Казанны, Хаҗитарханны һәм башка ханлык¬ ларны алу өчен файдалы бер көч булып, аннан русш ларга һичбер зарар һәм куркыныч килмәгән. Менә шул фикерләрне алда тотып, татар шаһза¬ дәсе хөкүмәте өчен Россия мәмләкәтенең бер поч- магында, аны татарлар һөҗүменнән саклап, каравыл булып тору һәм татар мәмләкәтенә керергә дә уңаи- лырак булсын өчен, бер урын сайларга кирәк та¬ былган. Ул гасырларда Тамбов, Пенза, Нижнии өлкә¬ ләренең Ока елгасының уң ягындагы өлешләре та¬ тар гаскәрләре күп йөри торган урыннар булган. Алар күбесенчә Рязань һәм Муром тирәләренә һө¬ җүм иткәнлектән, Ока суы буенда, Рязань өлкәсен¬ дәге Мишчар кальгасы бу максатка иң лаек урын итеп табылган һәм ул татар шаһзадәләренә һәм ханнары¬ на бирелгән. Гәрчә элегрәк тә татар кунакларына төрле җирләрдә шундый урыннар бирелгән Ьулса да, соңра аларга, югарыда әйтелгән максатка иң яраклы булганлыктан, шушы кальганы бирергә сул¬ ганнар. Бу хәл 200 елдан да артыграк — Россиянең Кырымны алып, татарлардан бөтенләй тынычлануына кадәр дәвам иткән. Ул кальганы руслар беренче та¬ тар ханы Касыйм бине Мөхәммәд хан бине Тимер хан исеме белән атаганнар һәм шул исем хәзер дә йөр¬ телә. Әмма шул тирә мөселманнары аны элек тә һәм хәзер дә «Кирмән» һәм «Ханкирмән» дип атап иөр- L Нәтиҗәдә Россия хөкүмәтенең бу чаралары мак¬ сатка ярашлы булып чыккан. Рус хөкемдарлары шу¬ шы юл белән Казан һәм Хаҗитарханда яшәүчеләр арасына таркаулык кертеп, фетнә тудырганнар, үзләрендәге Кирмән ханнары ярдәмендә аларны кул¬ ларында корал итеп тотып, Казанда үзләренең тәэ¬ сирләрен көчәйткәннәр, куәтләрен арттырганнар һәм ахырда аларны бөтенләй үз кулларына алганнар. Рос¬ сия дәүләтенең бу кадәр көч һәм берлек хасил итүе¬ нә, Казан һәм Болгар дәүләтенең юкка чыгуына үз татарларыбыз, ә татар дәүләтенең зәгыйфьләнү һәм бүлгәләнүенә Аксак Тимернең талап һәм үтереп йө¬ рүе сәбәп булган. Әбү Сәгыйдь Сәмәркандинең: «Аксак Тимернең исламга зарары Чыңгыз, Чыгтай, һулагу кяферләрнең зарарыннан ике өлеш артык булды»,— дигән сүзләрен кат-кат ишеттек. Олуг Мөхәммәд ханнан соң аның углы Махмуд в 2ан Ка3ан тәхетенә Утырып падишаһ булгач, аның . бертуганнары Касыйм һәм Ягъкуб Чиркәе җиренә ба¬ рып бер ел торалар, аннан кире кайтып, Россиягә ки¬ тәләр. Анда Россия хөкемдары Василий II нең Олуг Мөхәммәд хан кулында әсир икәнлеген беләләр: Касыймның үзендә дә хан булырга теләк туа. Шушы теләгенә ирешү өчен, Василий II белән дус булырга һәм бер-беренә ярдәм итешергә сүз бирешеп, ул Василииның котылуы өчен тырыша һәм үзенең ярдә¬ ме белән аны коткара. «Мәхмүд хан атасы Мөхәммәд ханны һәм аның кече углы Йосыфны үтерде» дигән сүз дөрес булса, Мәхмүд хан Касыймның бу фикерләреннән хәбәрдар булган булып чыга. Боларның, Касыйм белән Ягъкуб- ның, явызлыкларын булдырмас өчен, Мәхмүднең ата¬ сына җинаять кылудан башка чарасы булмыйча, ул шул юлга баскан һәм шуннан соң әлеге туганнары да аның яныннан качкан була. Шул вакытта Россия хөкемдары Василий һәм аның атасы белән бертуганның углы Шемяка арасында ял7ИКлл^Э ПаТШ?. .буЛу ӨЧен зур дау һәм низаг кУба- о 7(1443) елда Шемяка Василийны җиңеп, күзләрен сукырайта һәм яшәү өчен аңа Вологда кальгасын идарә итүне тапшыра. Сукырлыгына карамыйча янә көч туплап, үзенә ияргән гаскәр белән Мәскәүгә Ше¬ мяка өстенә барганда, шаһзадәләр Ельня дигән урын¬ да Литовтан оара торган бер төркем Россия гаскә¬ ренә очрыйлар. Бу ике төркем бер-берсен дошман дип белә һәм кара-каршы сугышка хәзерләнә. Шунда сорашып чын хәлне аңлап, аннары бергәләп Василий¬ ны эзләп китәләр. Аны Углич кальгасында, икенче бер сүзгә караганда, Ярославльдә табып, аның бе¬ лән очрашалар. Василий бу шаһзадәләрне шатланып каршы ала. 853(1449) елда Касыйм бине Мөхәммәд хан Са¬ рай ханы Сәед Әхмәд хан гаскәренең Россия мәм¬ ләкәте белән сугышып, талап йөрүе турында хәбәр ала. Звенигород дигән урыннан үз татарлары белән килеп һәм Пухыр елгасы буенда сугышып, ул алар- НЬ,К оссиядән алган ганимәт малларын кире кайта¬ ра. Икенче елны, зөлхиҗҗә аенда, әлеге Василий үзе¬ нең дошманы Шемяка белән Углич кальгасында су¬ гышканда, Касыйм һәм Ягъкуб үзләренең иярченнә¬ ре белән аңа булышалар. Шул ук елны татар гаскәр 1Я2 183
башлыгы Мәүлам Бирде углан исемле кешенең Рос« сия өстенә килгәнен ишетеп, Россия хөкемдары аңа каршы шаһзадә Касыймны үзенең татар гаскәре һәм 145 6. шулай ук Россиядән күп гаскәр белән җибәрә. Алар Ветлуга елгасы тирәсендә очрашып сугышалар. 856 (1451) елда шаһзадә Ягъкуб, Россия хөкемдарының углы Иван белән бергә, Шемяканы куып Кукшинг һәм Даги суы тамагына баралар. Моннан соң Ягъкуб ту. рында һичбер хәбәр юк. Үлгәнме яки башка берәр якка киткәнме — билгесез. Шушы елларда, икенче бер хәбәргә караганда, 872 (1467) елда Россия хөкемдары Василий бине Васи¬ лий шаһзадә Касыймны Кирмәнгә хан итеп куя, Кир- мәния дәүләте төзелә. Касыйм хан, Кирмән ханы бул¬ ганнан соң, Казан шәһәрендә Ибраһим хан патшалык иткән чорда Казанны алырга бара, әмма аннан тәмам кырылып кайта. Бу сәфәрдән соң озак тормыйча, 874(1469) ел ахырында вафат булып*, урынына уг¬ лы шаһзадә Даниал хан булып кала. Ханкирмәндә булган икенче хөкемдар — Даниал бине Касыйм. ! 876(1471) елда Россия хөкемдары Иван бине Ва¬ силий Новгород шәһәрен алырга барганда Даниал һәм иярченнәре аның белән бергә бара. Бу хөкемдар аларга христианнарны әсир алырга рөхсәт итми. Шул ук сәфәрдә, Шейлонск сугышында, Даниал үзенең татарлары белән бергә зур хезмәт күрсәтеп, Россия хөкемдарыннан күп бүләкләр ала. 877(1472) елда Сарай ханы — Әхмәд хан бине Кечек Әхмәд хан Ока елгасы буендагы Алексин шәһәренә һөҗүм кылган¬ да, ул Россия гаскәрләре белән бергә була. 882 (1477) елда Россия хөкемдары Новгород өстенә гас-. кәр белән барганда, үзенең татарлары белән Даниал i да бара. 888(1482) елда Антон исемле француз Мәс- кәүгә килеп, табиблык дәгъвасы кыла һәм Даниал иярченнәреннән булган Карахуҗа исемле бикне, «дә¬ валап терелтәм» дигән булып, азаплап үтерә. Хө¬ кемдар ул французны Карахуҗа кешеләренә тапшы¬ ра, һәм алар аны Мәскәү күпере астына алып төшеп, куй бугазлаган кебек суялар. Моннан соң Даниал ту¬ рында хәбәр юк. Алла белә: шул елларда үлдем» икән? 891(1486) елда Кирмәндә инде Нурдәүләт хан идарә итә. 146 б. Өченче хөкемдар — Нурдәүләт хан. Нурдәүләт хан бине Хаҗигәрәй хан бине Гыясетдин бине Таштиме| 184
Кырыми. Кырым падишаһы Хаҗигәрәй хан 871 (1466) елда үлә, шуннан соң углы Нурдәүләт хан Кы¬ рым тәхетенә утырып, ике ел хөкүмәт белән идарә итә. Кырым шаһзадәләре арасында низаг чыгып, Нурдәүләт урыныннан төшерелә. Туганы Хәйдәр һәм тагын берничә хан балалары бер-бер артлы тәхеткә утырып, алар да бер-ике айдан соң төшереләләр. Бу фетнә җиде-сигез айга сузыла. Ниһаять, Солтан Мө¬ хәммәт бине Морад әл-Госмани әл-Фатих ярдәме белән Миңлегәрәй хан бине Хаҗигәрәй хан Кырым тәхетендә ныгыгач, Нурдәүләт хан үзенең углы Пир- дәүләт һәм кардәше Хәйдәр хан белән 884(1479) ел¬ ның көзендә Мәскәүгә килә һәм ул Даниалдан соң Кирмәндә хан була. Дүртенче хөкемдар — Сатылган солтан. Сатылган солтан бине Нурдәүләт хан бине Хаҗигәрәй хан. Бишенче хөкемдар — Җанай солтан. Җанай бине Нурдәүләт хан. 914(1508) елларда Кирмәндә хөкем¬ дар булганлыгы мәгълүм. Алтынчы хөкемдар — Аллаһияр солтан. Аллаһияр бине Бәхтияр бине Мөхәммәд хан бине Тимер хан— Сарай һәм бөтен Дәште кыпчакның иң зур падиша¬ һы, Кече Мөхәммәд ханның оныгы. Җиденче хөкемдар — Шаһгали хан. Шаһгали хан бине Аллаһияр бине Бәхтияр бине Мөхәммәд хан. 922(1516) һиҗри елда Кирмәндә, соңыннан өч тапкыр Казанда һәм дүрт тапкыр яңадан Кирмәндә хөкем¬ дар булып, ахыргы тапкырларында «хан» дигән исем¬ не ала. 974(1566) ел шәүвәл аеның унысында Кир¬ мәндә вафат була. Хәзергә чаклы торган мәчетне Шаһгали хан салдыра. Кайбер сүзләргә караганда, ул мәчетне Касыйм хан бине Мөхәммәд хан салды¬ рып, Шаһгали аны бары яңартып төзәттерә. Татар- J|47 6. лар арасында: «Хыянәт кылып, Казан шәһәрен Рос¬ сиягә бирде»,— дигән хәбәр тарала. Ләкин бу дөрес түгел, чөнки ул үзе — Россия тарафыннан Казанны алырга килүчеләр арасында. Тугызынчы хөкемдар 1 — Саин Фулад. Саин Фулад хан бине Бикбулат бине Бәһадир бине Әхмәд хан би¬ не Мөхәммәд хан. Сарай падишаһы Әхмәд хан бине Кечек Мөхәммәд хан нәселеннән. 975(1566) һиҗри елда тәхеткә утырып, 981(1573) елның башында хрис- 1 Сигезенче хөкемдар теп несходә бирелмәгән, (Т ә р җ. ис к.) 185
тианлык кабул иткәнлеге, шуннан соң тәхеттән төше¬ релеп, сөрелгәнлеге турында сөйләнә. Унынчы хөкемдар — Мостафагали хан. Мостафа- гали хан бине Габдулла бине Ак Кибәк хан бине Мор¬ таза хан бине Әхмәд хан бине Кечек Мөхәммәд хан. 1000 нче ел тулганда (1591) вафат була. Бабасы — Ак Кибәк хан — Хаҗитархан ханнарыннан. Өлкән баба¬ лары — Сарай ханнары. Унберенче хөкемдар — Уразмөхәммәд хан. На¬ сыйретдин Әбел-Фәтех Уразмөхәммәд хан бине Ун- дан бине Шигай хан бине Ядик хан бине Җанибәк хан бине Барак хан бине Коерҗык хан бине Ырыс хан бине Бада кол. Бабалары — Шигай хан, Ядик хан, Җа¬ нибәк хан — казакъ ханнарыннан. Аннан югарыда хан¬ нар— Болгар һәм Сарай ханнары. 1008(1599) елда зөлхиҗҗә аеның унысында, егерме яшендә Кирмән тәхетенә утырып, 1019(1610) елның унтугызынчы ра¬ мазанында вафат була. Атасы үлгәндә унөч яшендә кала. Уникенче хөкемдар — Арслангали хан. Арсланга¬ ли бине Гали хан бине Күчем хан бине Мортазагали хан бине Абак хан бине Мәхмүд хан бине Хаҗимө- хәммәд хан бине Коерҗык хан бине Ырыс хан. Ата¬ сы Гали, бабаларыннан Күчем, Мортазагали, Абак, Мәхмүд, Хаҗимөхәммәд — Себер ханнарыннан. Кал¬ ганнары Болгар һәм Алтын Урда ханнарыннан сана¬ лалар. Арслангали 1023(1614) һиҗри елда Кирмән тәхетенә утырып, 1036(1626) елда вафат була. Хрис- 148 6. тианлык кабул итүе турында йөргән хәбәрләр дөрес түгел, аларның гайбәт булуы күп дәлилләр белән рас¬ лана. Унөченче хөкемдар — Сәедборһан. Сәедборһан бине Арслангали хан бине Гали хан. Анасы — сәедләр- дән саналган Шаһкол нәселеннән * — Фатыйма сол¬ тан. Өч яшендә чакта Кирмән хөкемдары исемен алып, хөкүмәт шуның исемендә йөртелә. 1029 (1619) елда тәхеткә утыра, 1065(1654) елда христиан¬ лык кабул итә һәм Василий дип атала башлый. 1090 (1678) елда вафат була. Үлгәнче хөкүмәтне үз кулын¬ да тота. Ундүртенче хөкемдар — Фатыйма солтан. Фатый¬ ма солтан — Акмөхәммәдсәет бине Бүләксәед Шаһ¬ колның кызы, Арслангали ханның хатыны. Углы үл¬ гәч, Кирмән мәмләкәтендә хөкүмәт белән идарә итә 186
һәм 1094(1692) елның ахырында вафат була. Ул мәм¬ ләкәттә ислам динендәге һәм татар хөкемдарының соңгысы. N6 б. «Тәварихы Болгария» исемле китаптагы ачык ялгышлар, әшәке ялганнар һәм вакыйгаларны буташтыру турында аңлатма фасылы Китап иясенең үз китабында әйтүенә караганда, ул — «Казан өлкәсе, Чистай кальгасы тирәсендәге Ташбилге исемле авыл кешеләреннән, Мөслим ба¬ ба нәселеннән, һиҗри белән 1000 ел үткән вакытлар¬ да (1592) яшәгән Хисаметдин бине Шәрәфетдин әл- Мөслими» дигән кеше. Китапны үзенең дөньяга ки¬ лүеннән берничә йөз ел элек яшәгән олы галим Тәф- ?азанидан укып кайткан елында — 958(1550) елда язарга керешкән һәм 992(1584) елда, ягъни 34 елдан соң тәмам иткән була. Ай-һай, бик күп еллар тикше¬ рү белән шөгыльләнгән икән! Әмма, Болгар һәм Ка¬ зан хәлләре турында татар һәм башкорт меллалары тарафыннан язылган һәм халык арасында күпләп та¬ ралган бу һәм моңа охшаган берничә китап бар. Бо¬ лар барысы да — ачык ялган белән, вакыйгаларны бо¬ зып сурәтләп язылган китаплар. Бу — «Тәварихы Бол¬ гария» китабы да шундыйларның берсе булып, бер җөмләсе дә ап-ачык ялганнардан, уйдырмалардан һәм вакыйгаларны бозып бирүдән читтә кала ал¬ маган. Халык, укучылар һәм кайбер аксөякләр карашын- ча, мөэмин-мөселман кеше турында яхшы уйда бу¬ лырга тиеш дигән, һәркем тарафыннан кулланыла торган һәм кабул күрелгән мәкаль бар. Ләкин яхшы уйда булуның кирәк чаклары булган шикелле, аның тыелган, начар чаклары да бар. «Иннә бәгъзез-занни исмен» '. Бу фәкыйрь, китапның кайбер әһәмиятле урын¬ нарындагы ялгышларны ачып салу, ялганнарны күр- сәтү һәм калган урыннарының да илтифатка лаек тү- F 6- геллеге турында кисәтү теләге белән, китапка алда¬ нып, хата һәм бозык фикердә булган бик күп кеше¬ ләрне шул карашларыннан, ялгыш ышануларыннан [ ’Инне богъзез-занни исмен— уйның да кайберләре начар, гөнаһлы була. 18Z
азат итү теләге белән, вакыт сыйдырганча аңлатып бирү эшенә кереште... Хисаметдин әл-Мөслими тагын: «Нух бине Мәрьям 212 б. мөҗтәһидләрнең 1 олысы, «Мөгыйнел-хөккям» 1 2 һәм «Фаваидел-фөкаһаэ» 3 китапларын язучы, аның кабе¬ ре Болгарда»,— дип әйтә. Нух бине Әбү Мәрьям Нух бине Язид бине Җәгунәтел-Мәрвәзи — туры юлдан баручыларның иярчене, бөек имам Әбү Хәнифә шә¬ кертләреннән. Кушаматы — Әбел-Гыйсмәт. «Әбү Җәгъ- фәр»не җыючы әл-Мансур хәлифәлек иткән чорда Мәрый һәм Шаһиҗиһанда казый була. Әтисенең ку¬ шаматы «Әбү Мәрьям» булганлыктан, «Нух бине Әбү 213 б. Мәрьям» дип таныла. 173(789) елда Һарун әр-Рәшид хәлифәлек иткән чорда вафат була. Югарыда телгә алынган ике китапны язды, диюе — әшәке ялган. «Мө¬ гыйнел-хөккям» китабының авторы соңгы заманнан, 9(15) гасыр кешеләреннән. Ул китапны Галяэтдин әл- Ханаи Хисаметдин әл-Күсәҗ язган. Кайберәүләр Га¬ ләэтдин Әбел-Хәсән Гали бине Хәлил әт-Траблиси яз¬ ган диләр. Кайберәүләр Галяэтдин әл-Әсваднеке ди¬ ләр. «Фаваидел-фөкаһаэ» шулай ук соңгы заман ке¬ шесенеке, Нух бине Әбү Мәрьямнеке түгел. Нух бине Әбү Мәрьямнең: «Мәҗалис фил-әсәр»4, «Мәҗалис фи фикыһ Әбү Хәнифә» 5, «Мәҗалис фин-нәхү» 6 һәм «Мәҗалис фиш-шигырь вәл-әдәб» 7 исемле дүрт ки¬ сабы бар. Тагын: «Гайса бине Абан, кабере Болгарда»,— дип әйтә. Гайса бине Абан — Садакат имам Мөхәм¬ мәд шәкертләреннән. «Аерылышуларның күп санлы булуы хатыннарданмы яки ирләрдәнме» дигән мәсь¬ әлә буенча имам Шафигый белән Багдадта бәхәслә¬ шеп, үзенә шөһрәт казанган. 221(835) елда Мөгътә- сыйм биллаһ хәлифәлек иткән чорда вафат була. Тагын: «Мөҗтәһидләрдән Әхмәд бине Мөхәммәд бине Әбү Бәкер — «Хизанә» 8 исемле китапның авторы, 1 Мөҗтәһид — дин китаплары буенча яңа хөкемнәр чыгаручы. s Мөгыйне л-х ө к к я м — хәкимнәргә ярдәмче. 9 Фаваидел-фөкаһаэ — шәригать законнарын яхшы белүче¬ ләрнең файдалары. 4 Мәҗалис фил-әсәр — тарихи истәлекләр җыентыгы. 6 Мәжалис фи фикыһ Әбү Хәнифә — Әбү Хәнифә мәз¬ һәбенең дини кагыйдәләре җыентыгы. 6 Мәҗалис фи н-н ә х ү — синтаксис буенча җыентык. 7 Мәҗалис ф и ш шигырь вәл-әдәб — шигырь һәм әдә¬ бият җыентыгы. Хизанә — хәзинә. 188
кабере Болгарда»,— дип әйтә. «Хизанә» китабының авторы тәбгы табигыйннардан 1 түгел — 7 нче (13 нче) гасыр кешеләреннән. Әбү Хәнифә мәзһәбе фикыһе булган «Мәҗмәгыль-фәтавә»1 2 китабын язып, кыскар¬ тып, исемен «Хизанә» дип куйган. Китабында Садыр Шәһиднең зур һәм кечкенә фәтвалар китабыннан һәм аннан башка шул дәрәҗәдәге кешеләрдән күче¬ релгән фикерләр күп. Хисаметдин Мөслими: «Габдеррахман әл-Җами, Мәүләви Габделхәкимнәрнең каберләре Болгарда, хаҗга барып кайтканнан соң вафат булдылар»,— дип яза. Бу сүзе дә — ап-ачык ялган. Остазыбыз Габдер¬ рахман бине Әхмәд бине Мөхәммәд әл-Исбахани әд- Дәште «әл-Җами» дип танылган. 898(1492) елда, ун¬ сигезенче мөхәррәмендә, җомга көн Хорасанда, һират шәһәрендә вафат була һәм намаз укыла тор¬ ган җирдә күмелә, 827(1423)3 елда, егерме берен¬ че шәгъбанда Җамҗәрд шәһәрендә туа. Шуңа күрә «Җами» дип йөртелә. «Фәваиде зыяия»4, «Шәрехел- кяфия»5, «Шәрех фосулел-хөкем» 6 7, «Әд-дөррәтел- фахирә» т, «Нәфәхател- инее» 8 исемле китаплары бил¬ геле һәм алар һәркем тарафыннан укылалар. Тагын: «Җанбакты авылында олы галимнәрдән Дә- ^4 6. вани һәм шәех Хөсрәүнең каберләре бар, хаҗга бар¬ ганда вафат булдылар»,— дип әйтә. Бу сүзе дә ап¬ ачык ялган. Тагын: «Хуҗа Әхрарның кабере — Тубылгы атавы кальгасы янында,— Зәй тамагында. «Тәфсир» китабын язучы Хөсәен Вагыйзинең дә кабере шунда. Бараҗ хан заманында хаҗга барганда вафат булдылар»,— дип әйтә. «Хуҗа Әхрар» дип танылган Гобәйдулла бине Мәхмүд бине Шиһаб әш-Шаши — чыгышы бе¬ лән Ташкенттан. Күп вакыт Сәмәркандта торып, шул Сәмәркандта 895(1489) елда, шәгъбан ае уртасын¬ да, сишәмбе көн вафат була һәм шәһәрнең тышкы ягында күмелә. Өстендә зур корылма һәм бер мәд¬ 1 Т ә б г ы табигый н — туры юлдан баручыларның иярчене. 2 Мәҗмәгыл ь-ф 9 т а в ә — фәтвалар җыентыгы. s Мәрҗани биредә хата җибәргән: Җами 1414 елда туган. ‘Фәваиде зыяия — яктылыкның файдасы. 6 Шәрехел-кяфия — тиешле аңлатма. •Шәрех фосулел хөкем — хөкем китабының төп мәгънәсе. 7Эд-деррэтел-фахирэ — бик әйбәт энҗе бөртеге. * Нәфәхате л-и нес — кешеләр бүләге. 18?
рәсәсе бар. Кешеләр карарга баралар. Аның турын¬ да Мәүләви Җаминың фарсы телендә мәрсиясе 1 бар. Камалетдин Хөсәен бине Гали бине Хөсәен ән- Нисабури әл-Бәйһакый әл-Кяшифи әл-вагиз 1 2. Әбү Бә- кернең сөйләвенә караганда, начар эшләрдән сакла¬ ну турында фарсы телендә аңлатма язган. — «Тәф¬ сире Хөсәен Вагыйзи» дип атала. 910(1503) елда, рә- бигыль-әүвәл ае ахырларында һират шәһәрендә ва¬ фат булып, шунда күмелгән. Моннан башка китап¬ лары да бар. Тагын: «Үрсәк суы тамагында Хуҗа Гыйсмәтулла әс-Сәмәрканди кабере бар»,— ди. Хуҗа Гыйсмәтул¬ ла бине Мәхмүд бине Нигъмәтулла әс-Сәмәрканди 1009(1600) елда Сәмәркандта вафат була. Хуҗа Әх¬ рар күршесендә күмелә. Габдулла хан гасырында га¬ лимнәр башлыгы дәрәҗәсендә була. «Шәрех гака- ид» китабының икенче яртысы, «Фаваиде зыяия»гә аңлатма аныкы. «Тәварихы Болгария» авторы әлеге танылган ке¬ шеләрнең һәммәсен тәбгы табигыйннән, туры юлдан баручыларның иярченнәре дип саный. Чынлыкта исә имам Әбү Йосыф һәм Нух бине Әбү- Мәрьямнән башкалар... соңгы заман кешеләре, һәр- кайсының чорын аңлатып бирдек, һичкайсының Бол¬ гарга килүләрен яки анда булуларын дәлилләүче хәл¬ ләр турында һичбер китапта һичнинди хәбәр юк. Бәл¬ ки барысы да «Тәварих»ның язучысы үзе әвәләгән чеп-чи ялган гынадыр. Бу кешенең һичбер сүзенә ышанырга һәм таянырга ярамый. Колак салып тың¬ ларга, авызга алып сөйләргә дә кирәге юк. Аның ай исемнәре, Серьян 3 һәм Юнанның да, тегеләй дә бо¬ лай дип атала дигән сүзләренең дә һичнинди нигезе юк, буш ялган гына. Үзе китабында «992(1583) елның мөхәррәм ае¬ ның һәм Игезәкләр йолдызлыгының унынчы көннә- 115 б. рендә китапны тәмамлавын һәм олы галим Тәфтаза- нидән дәрес укып кайтуын» искә ала. Олы галим Тәф- тазани һиҗрәттән соң 800 ел тулыр алдыннан (1386 ел¬ да) вафат була. һәм тагын, «Имдадел-фәттах» исемле китап бар¬ лыгы колагына кергән. Ә аны язучы һиҗрәттән 1000 ел¬ 1 Мәрсия — үлгән кешенең яхшы якларын күрсәтеп әйтелгән шигырь. 2 Вагиз — вәгазь сөйләүче. 3 С е р ь я н —. Сүрия. 190
дан артыграк вакыт үткәч (16 нчы гасыр азагында) яшәгән. Ул Надиршаһ исемле падишаһның Кызылбаш мәм¬ ләкәтендә 1 булуын ишеткән. Чынлыкта исә аның һиҗ¬ рәттән соң 1160(1746) елда вафат булуы-бик ачык билгеле. «Шәех баба» кушаматлы Ишмөхәммәт бине Тук- мөхәммәдне «Бур елгасы буенда Адай авылында булган»,— ди. Чынлыкта исә ул һиҗрәттән соң 1200 (1785) ел тулыр алдыннан әле исән булган. Оныгы мелла Габделкәрим бине Балтай бине Ишмөхәммәд Бохарада «ишан дамелла»1 2 дип танылган. Шәех Хә¬ бибулла әл-Бәлехигә барып, аны «шәехе» дип танып, ишанлыкка рөхсәт алып кайта. Ишан дамелла 1170 (1756) елдан соң Рәхим хан гасырында вафат була. Бер оныгы мелла Исхак бине Габделкәрим әтисен¬ нән соң Оренбург Каргалысында агач мәчеттә бер¬ ничә ел имам булып, 1216(1801) елда Каргалыда ва¬ фат була. Ишан дамелла мәшһүр Каргалы Габдеррах- ман хәзрәтнең остазы һәм каенатасы, Хәбибулла, Хәй¬ рулла, Гатаулла һәм башкаларның әниләренең баба¬ сы иде. Аның мелла Әбел-Хәсән исемле углы, Орен¬ бург имамлыгыннан чыгарылып, Казанга килгәч, «Кар¬ галы мәхдүме»3 дип таныла. Коръәнне чагыштырып уку хезмәтен үтәп, 1259(1842) елда Казанда вафат була. Тагын: Казакълардан Биреш бине Ибраш суфи исе¬ мен телгә ала. Алла белсен! Адай авылында күмел¬ гән Биреш хуҗаны әйтми микән? Ул исә чыгышы бе¬ лән Мәмдәл авылыннан, бер дәүләтле бай кеше иде. Суфи да, ишан да, сәед 4 тә һәм шәех тә түгел, «ху¬ җа», ягъни «бай» мәгънәсендә йөреп, Шәех бабага чордаш иде. Тагын бу кеше: «Мелла Ирнияз бине Ширнияз әл- Харәзми әфәнде»,— дип телгә ала. Мәшһүр Ишнияз әфәндене әйтсә кирәк. Хаталанып яки болай гына Ирнияз дип әйткәндер. Ул исә 1205(1790) елда Кар¬ галыда вафат була. 1 Кызылбаш мәмләкәте — Иран. Иранлылар элек «кызыл¬ баш» дип аталганнар. 2 Дамелла — зур укымышлы кеше. 8 Мәхдүм — дин башлыкларының ир балаларын шулай ата¬ ганнар. * Сәед — Мәхәммәд пәйгамбәр нәселеннән булган кеше. 191
Тагын; «Фәйзулла әфәнде әл-Бохари Казанда то¬ рып вафат булды»,— дип искә ала. Ул безнең гасы¬ рыбыздан аз гына заман элегрәк Яңа бистәдә Тәбә¬ нәк мәчет мәхәлләсендә йорт; белән торып вафат була. Йорты хәзергә кадәр бар. Инде олы галим Тәфтазанидән 958(1550) елда дә¬ рес укып кайтып, 999(1590) елда яшәгән кеше үзен- Й16 6. нән ике йөз ел соң яшәгән кешеләрне ничек итеп «фәлән урында», «фәлән вакытта вафат булдылар»,— дип сөйли икән? Могҗиза ярдәмендә белсә дә, «ки¬ лерләр», «булырлар» дияргә кирәк иде, «булды», «үтте» дип әйтү һич тә мөмкин түгел. Тагын шунысы да бар: 992(1583) елда мөхәррәм ае «Игезәкләр» йолдызлыгына туры килмичә, ул ел¬ да мөхәррәмнең өче «Су чиләге» йолдызлыгына юлыга. Кыскасы, бу кеше — башкасы, ярар, шулай торып торсын — ләкин үзе язган тарихны дөрес язмыйча, ялганлап, бу кадәр күп уйдырмаларны мәңгеләште¬ рүдән ни файда алмакчы була икән? Халыкның һәм¬ мәсе дә үзе кебек надан, ахмак һәм юләр дип уйла¬ дымы икәнни соң?! Рисаләсенең «хатимә» өлешендә1 дорфа, тупас һәм канечкеч Аксак Тимер турында әллә нинди ялган¬ нар оештырып, төрле-төрле уйдырмаларга һәм хо¬ рафатларга корылган хикәяләр белән китабын тәмам¬ лап маташа. Юкса, синнән башка, аның үзенең тәлин- кә-сөяк ялаучылары да синекедәй ялганнарга хаҗәт калдырмаганнар бит инде! Тагын ул әйтә: «Гөнаһлыларны һәм азгыннарны бо¬ зыклыктан тыеп, яхшы юлга күндерү өчен, хода һиҗ¬ рәттән соң 862(1457) елда Аксак Тимерне җибәрде. Ул җир йөзенең кешеләр яшәргә мөмкин булган дүрт¬ тән бер өлешендә күп шәһәрләрне туздырды һәм хал¬ кын һәлак итте. Ул заманда Кытай патшасы Чыңгыз хан иде, аны дингә өндәп һәм күп шәһәрләрне җи¬ мереп, үзен үтерде. Кытай халкы буйсынып, җиңелү налогы түләп торырга риза булды, анда Торымтай бине Чыңгыз ханны патша итеп куйды»,— ди. һәй, ял¬ ганчы! Аксак Тимернең эше чыннан да сую-кисү, вату, үтерү, җәберләү, көчләү һәм җәзалау була. Әмма яманлыктан тыю һәм яхшылыкка өндәү белән аның һичбер эше булганы юк. Чыңгыз хан исә 600(1203) 1 Хатиме өлешен дә —азагында. 1W
елдан соң күтәрелеп чыга. 616((1218) елда — Самар¬ канд, Бохара, 618(1220) елда Харәземне тулысынча талый, яндыра һәм халыкларын үтерә. Шулай ук яу¬ лап алган мәмләкәтләрне дүрт углына — Җуҗи, Чыг¬ тай, Үгетәй һәм Түли ханнарга бүлеп биреп, 627 (1229) елда үз түшәгендә авырып ятып вафат була... Аның Торымтай исемле углы булуы телгә алынган нәр¬ сә түгел. Әлеге мәмләкәтләр ул заманда солтан Мө¬ хәммәд Харәзем шаһ хөкүмәте карамагында булган¬ нар. Әмма аларны дошманнан сакларга аның көче 10 б. җитәрлек булмаган. Аксак Тимер, Чыңгыз вафатын- нан соң 100 елдан артыграк вакыт үткәч, ягъни 735 (1334) елда, егерме бишенче шәгъбанда шәһре Сә- бездә дөньяга килгән. 771(1369) елда күтәрелеп чык¬ кан һәм 807(1405) елда «Утрар» дигән җирдә вафат булган. Вафаты тарихы түбәндәге шигырь белән әй¬ телә: Солтан Тимер кебек шаһ дөньяда булмады; Ул җиде йөз утыз биштә дөньяга килде; Җиде йөз җитмеш бердә күтәрелеп чыкты; Сигез йөз җидедә дөньядан китте ',— дип, кайбер замандашлары тарихларын күрсәткәннәр. Кайбер тарихчы зур галимнәр аның күтәрелеп чыгу елын — «газап», вафатын «харап» дигән сүзләр белән атаганнар. Янә бу сүзгә ялгап әйтәдер: «Ул заманда кызыл¬ башларның Мәшһәд исемле шәһәрендә Надиршаһ исемле кеше килеп чыкты. Ул Бохара, Самарканд, Үргәнеч, Хива һәм болардан башка мөселман ил¬ ләренең күп шәһәрләрен яулап алып, ханнарны, га¬ лимнәрне үтереп, халыкны үзенең бозык юлына ке¬ рергә өндәде. Әһле сөннәт вәл-җәмәгать1 2 байрагы егылды. Аллаһе тәгалә тарафыннан җибәрелгән Хо- зыр 3 аркылы: «Надиршаһны үтереп, халыкны коткар¬ сын»,— дигән хәбәр аның төшенә керде. Шуннан, әмир Тимер чиксез күп гаскәр белән кайтып, Надир¬ шаһ билгеләп куйган бәкне үтереп, Бохарага юнәл¬ де. Надиршаһ качты. Артыннан җитеп, бер ел сугыш¬ каннан соң, Надиршаһны үтерде, шәһәрне җимерде. 1 Шигырь фарсы телендә. Монда сүзгә-сүз тәрҗемәсе китерелә. (Т ә р җ. ис к.) 2 Әһле сөннәт вәл-җәмәгать — сөнниләр, ислам динен¬ дәге бер тармак вәкилләре. s X о з ы р — Ильяс пәйгамбәрнең исеме — «Хозыр Ильяс». Ми¬ фик образ. 13 3-3» 193
Бохарага Солтанморад исемле бер шәкертне хан итеп куйды, аның атасы Сәлим ханны Надиршаһ үтергән иде». Никадәр ялган һәм дөреслеккә капма-каршы булган сүзләр яза! Тимер белән Надиршаһ бер за¬ ман кешеләре түгел: Надиршаһның Тимердән 300 ел чамасы соңрак декьяга килгәнлеге — гыйлем әһеллә¬ ренә берсүзсез мәгълүм бер нәрсә... 220 6- ...Янә әйтә: «Безнең Болгарда бозыклык, җәнҗал, үзен үзе үтерү, зина кылу, җомга һәм гаед на¬ мазларын укымау шикелле начар эшләр күп иде, га¬ лимнәре, шәригатьне алдап, рибаның 1 дөреслегенә фәтва биргәннәр иде. Шуның өчен аллаһе тәгалә әмир Тимерне алар өстенә хакимлек итүче итеп куйды. Ул Бикчура ханны унике вәзире һәм утыз алты галиме белән үтерде, энҗедәй кызларны һәм хатыннарны кол итеп гаскәр башлыкларына өләште, калган халыкка бер атна эчендә читкә күчеп китәргә боерык бирде. Шәһәрләребезне туп белән ватып, җимереп, Идел төбенә салды. 869(1464) елда, мөхәррәмдә, «Игезәк¬ ләр» йолдызлыгының егерме җиденче көнендә Бол¬ гарны юкка чыгарды, аның дөньяда фәкать исеме генә калды»,— ди. Бу сүзләре дә баштанаяк ялган бу¬ лып, Болгар халкына бик зур яла ягу һәм аны хур¬ лаудыр. Тимернең шәһре Болгарга килеп берәр эш кылганлыгы һичберкемгә мәгьлүм түгел. Аның ма¬ җарасы Туктамыш хан белән генә булган. 221 б. Туктамыш хан Идегәй мирзаның хыянәте һәм уң кул гаскәр әмире җинаяте сәбәпле җиңелеп, гаскәре таралып, үзе Польшага качып сыенган. Бу вакыйга 794(1391) елда булган. Язучының аңлатуына караган¬ да, Тимер бу эшләрне вафатыннан 62 ел соң эшлә¬ гән булып чыга. Шулкадәр әүлия кеше булгач, бәл¬ ки, кабереннән чыгып эшләгәндер?! Яисә башка эше булмагач, яхшы шәһәрне ватып-җимереп, Идел төбе¬ нә салып, аның халкын таратып, шундый начар һәм зарарлы эш эшләгәндер. Шулай ук мөселман хатын- кызларын кол итү, күргән төштән чыгып кан кою һәм әшәкелек эшләү — кайсы шәригатьтә дөрес икән? Олуг гөнаһларны кылучының кяфер булуы мәҗбүри түгел... 223 6. Янә: «Аксак Тимер — 992(1583) елда, рамазан ае¬ ның 27 нче кичәсендә, 63 яшендә Сәмәркандта, ә олы 1 Р и б в — бераз артык түләү шарты белән бурычка акча биреп тору. 194
|ll •• галим Тәфтазани гаед көнендә вафат булды»,— ди. Аларны бик изге вакытларда, пәйгамбәр яшендә үте¬ реп, саваплы һәм гөнаһлардан пакь итәсе килеп ял¬ ганлыйдыр. Тимер Кытай сәфәренә чыгып, Фирганә- дә Утрар дигән җирдә 807(1405) елда вафат булып, Сөмәркандка китерелеп күмелгән. Ибне Гарәбшаһ исә аны: «Аракы эчеп, исерек хәлендә үлде»,— ди. Казый Әбү Сәгыйдь әс-Сәмәрканди сүзләренә ка¬ раганда, элек һәм хәзерге көндә дә «Гүрәмир кабер¬ леге» дип танылган зиратта күмелеп, дошманнары мәетен мәсхәрә итәр дип куркып, балалары тиздән аннан алганнар һәм яшертен рәвештә икенче урын¬ га күмгәннәр. Шуңа күрә каберенең кайдалыгы мәгъ¬ лүм түгел. Олы галим Тәфтазани исә аңардан унбиш ел элек, 792(1389) елда, Тимер алдында утырган вакытта ки¬ нәт үлеп киткән. Гәүдәсе Сәрхәскә китерелеп, шәех Әбел-Фазыл Хәсән әс-Сәрхәси күршесендә, чишмә¬ ле җирдә күмелгән. Аның «Тимернең имамы булып, «Тәлхыйс» шәрхен озын итеп Тимергә атап язуы; Ти¬ мернең үлгәнче дәрес укуы; сабак алуны ташлама¬ вы; үлгән чагында да «Мишкяте шәриф» 1 дигән ки¬ тапның хаҗ турындагы бүлегеннән дәрес алуы» ту¬ рындагы сүзләре дә барысы да ачыктан-ачык ялган. Тәфтазани «Тәлхыйсел-мифтах» китабына шәрехне Тимер янына килгәнче, дөресрәге, идарә итүне Ти¬ мер үз кулына алганчы, 748(1346) елда язган. Кай¬ бер нөсхәләренең кереш өлешендә Сарай патшасы Җанибәк ханга 2 бүләк иткәнлеге әйтелә. Кайбер нөс¬ хәләрдә һират өлкәсендәге көрт патшаларыннан бер¬ сенең исемен телгә ала. Әмма әмир Тимерне телгә алганы бер җирдә күренгәне юк. Тимер 794(1391) елда Дәште кыпчакны яулап ал¬ ган һәм 798(1395) елда Чиркәе һәм Россиягә юнәл¬ гән. 801(1398) елда һиндстан ягына барып, Мәхмүд Мәлү хан белән сугышкан. Шул ук елда Сәмәрканд¬ та бер мәчет салдырган. Хәзерге көндә бу мәчетнең җимерекләре күмерче һәм утынчыларга урын, арба¬ чыларга базар булып тора. Берзаман, оныгы — мир¬ за Олуг бәк күп бүлмәләрдән торган бина салдырып, аны мәдрәсә иткән. Хәзерге көндә ул «Мәдрәсәи 1 Мишкяте шәриф — изге мишкят. ’ Ш. Мәрҗани Җанибәк хан турында язганда да бу турыда искә •М 195
ханым» дип йөртелә. Архитекторының ялгышлыгы яки хыянәте сәбәпле начар эшләнгәнлектән, салынганнан бирле кирпече һәм ташы коела. Тимер салдырган мәчет, нигездә, ярлы һәм мескен мөселманнардан таланган мал хисабына эшләтелгәнлектән, заманының кайбер намуслы кешеләре: «Мәчетебез хәрам, нама¬ зыбызның дөреслеге куркыныч астында»,— дип, ярым 224 б. шаяртып сөйлиләр икән. Аның кылган эшләрендә шун¬ нан башка бер изгелек тә юк. Аның җәбер, золым, кан кою, талау, игенлекләрне һәлак итү кебек начар¬ лыклардан башка эше булмаган. Әгәр инде үзенең яки балаларының берсенең тәлинкәсен ялаучы, ашын ашаучылар аны шул пычрак эш һәм золымнары өчен дә мактыйлар икән, бу — яхшы нәрсә түгел. Аның нинди кеше булганлыгын белергә теләүчеләр Бәдрет- дин әл-Гайни, шәех Шиһабетдин бине Хәҗәр әл-Гас- каляни, Шәмсетдин әс-Сәхави һәм Ибне-Шәхнә кебек, Мәккә һәм Мәдинә, Мисыр, Шам, Рум, Гыйракта яшә¬ гән олы галимнәрнең ышанычлы әсәрләренә мөрә¬ җәгать итсеннәр. Әгәр болай да канәгать булмасалар, Әхмәд бине Гарәбшаһ әд-Димәшкыйнең «Гараибел- мәкъдур фи нәвадири Тимур» 1 исемле китабын ка¬ расыннар. Ул да җитмәсә, төрле маҗара һәм вакый¬ галарга игътибар итсеннәр. Төрле хәл һәм маҗара¬ лары турында үзе төзегән «Тәзәккият» 1 2 исемле төр¬ кичә бер җыентыгы бар. һиндстандагы оныклары өчен фарсы теленә тәрҗемә ителгән. Сәмәркандта вакыт¬ та укып, күздән кичергән идек. Хисаметдин бине Шәрәфетдин әл-Мөслиминең китабында булган ялгыш-ялганнар чиктән тыш күп. Берсен дә калдырмыйча аңлаткан тәкъдирдә берни¬ чә зур китап язарга кирәк булачак. Ул кадәр артык эштән тыелып, аңлатуның бу кадәресе белән чиклә¬ неп, калганын акыл ияләренең үз фикерләренә йөк¬ ләп калдырабыз... 230 б. «Мөстәфадел-әхбар фи-әхвали Казан вә Болгар» китабының беренче томы 1303(1875) елда мөхәррәм аенда тәмам булды һәм аның артыннан икенче том башлана. 1Гараибел-мәкъдур фи нәвадири Тимур — Т имәр турындагы гаҗәеп вакыйгаларда кызыклы язмышлар. 2 Тәзәккият — аклану, пакьләнү. 196
ӘЛ-КЫЙСЬМЕС-САНИ МИН КИТАБИ «МӨСТӘФАДЕЛ-ӘХБАР ФИ ӘХВАЛИ КАЗАН ВӘ БОЛГАР» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» исемле китапның икенче томы) РОССИЯ ТАРИХЫННАН СӘХИФӘЛӘР Казанның Россия составына кертелүе һәм татарларның яңа шартлардагы халәте I А Россия 961(1552) ел ахырында татарларны җиңеп, Казан шәһәрен һәм аның тирә-юнен яулап алганда кальга эчендә сигез манаралы бер җамигъ мәчет *, «Таҗик ермагы» *дип йөртелгән урында тагын бер мәчет һәм мәдрәсә була. Галимнәрдән, хөрмәткә лаек 1 Җамигъ мәчет — баш мәчет, җомга укыла торган мәчет. 199
габбасилардан һәм бөек сәедләрдән 1 күпмедер шә¬ хесләр булып, аларның башында нәкыйбел-әшраф1 2 дип танылган мелла Шәрифкол исемле бер зат тора. Ул ислам ханнары һәм шәһәр халкы алдында ихти¬ рамга һәм зур хөрмәткә лаек була. «Росия князьләре Казан ханнарына илчеләр аша хатлар күндергәндә, мелла Шәрифколга да махсус хат һәм бүләкләр җибәрә иделәр»,— дип сөйлиләр. Ахырда, россиялеләр Казанга һөҗүм иткәндә, ул үзе¬ нең иярченнәрен җыеп мәдрәсәгә керә һәм мәдрә¬ сә түбәсенә чыгып россиялеләр белән бик каты сугы¬ ша. Руслар аны мәдрәсә түбәсеннән чәнчеп төшерә¬ ләр һәм ул шулай итеп шәһит була... 6 6. Шулай да Казан Россия составына кергәч мөсел¬ маннарның дин һәм дөнья эшләренә комачаулык һәм кысынкылыклар булмый *. Татарлар арасында туган дәгъва һәм низагларны, мәеттән калган малны бүлү һәм васыятьләрне үз меллалары һәм олылары җи¬ ренә җиткереп хәл кылалар. Теләгән җиргә һәм те¬ ләгән рәвештә мәчет, мәктәп һәм мәдрәсәләр бина кылганнар. Кемне ихтыяр итсәләр, әгәр ул риза бул¬ са, имам иткәннәр. Имамнарны кире кагуда да мәхәл¬ лә һәм авыл халкы мөстәкыйль булган. Балаларга исем бирү, өйләнү, мәетләрне күмүдә һәркем үз ихтыярында булып, моңа кем дә булса читтән катнаш¬ маган, ягъни Россия дәүләте бу эшләргә һичнинди каршылык кылмаган. Шуның өстенә, бистә халкы, ягъни шәһәрнең төп халкы булган мөселманнар үзләре әһле ислам телен¬ дә— «йомышлы мөселманнар» **, ә россиялеләр кар¬ шында «татар сәүдәгәрләре» исемендә танылып, һич¬ нинди комачаулыксыз, тулы ирек белән һәртөрле 7 б. сәүдә һәм алыш-биреш алып барырга хаклы булган¬ нар. Бу хәл 1220(1805) елга чаклы дәвам иткән. Мон¬ нан соң «йомышлы мөселманнарның» бу хокуклары һәм сәүдәдә яшәп килгән тәртипләр бетерелгән. Сәүдәгәрләр дүрт дәрәҗәгә бүленеп, дүртенчесе «мещан» дәрәҗәсенә төшерелә. Беренче дәрәҗә сәү¬ дәгәрләргә бөтен Россиядә, хәтта чит илләр белән дә сәүдә итү хокукы бирелә. Икенче дәрәҗәдәгеләрдән чит илләр белән сәүдә итү хокукы алынып, алар — 1 С ә е д — башлык, җитәкче. Мөхәммәд пәйгамбәр нәселеннән булган кеше. 2 Нәкыйбел-әшраф — бөекләрнең җитәкчесе. 200
Россиянең барлык өлкәләрендә, өченче дәрәҗәдәге- ләр — кайбер өлкәләрдә генә, ә мещаннар исә фә¬ кать үз шәһәрләрендә генә сәүдә һәм алыш-биреш итәргә хокуклы булып кала, һәркайсы, дәрәҗәсенә күрә, хәзинәгә билгеле күләмдә салым түләү, мещан¬ нардан башкаларның гаскәр хезмәтенә алынмау тәр¬ тибе кертелә. Авыл халкының исә асыл затларыннан башкалары ике төркемгә бүленә һәм берсе—«ка¬ закъ» *, икенчесе «ясаклы» ** исеме белән атала. Ясак- лылардан бары имана *** алынып, чирүгә 1 бару хез¬ мәтеннән азат ителәләр. «Казакъ» җәмәгатенә исә кирәк чакта чирүгә бару бурычы йөкләнә... W •• Авыл халкының «казакъ» дип аталганнарына кай¬ бер чакта, солдат бирү өстенә, сугыш кораблары өчен урманнардан зур имән агачлары кисеп, билгеләнгән урынга ташу хезмәтләре дә йөкләнә. Вакыты белән солдат бирүдән азат ителгәнлектән, бу хезмәтләр бик мәгъкуль саналган, чөнки аларга казнадан җан башын¬ нан хәтта бераз хезмәт хакы да бирелгән. Безнең ба¬ баларыбыз — шушы «казакъ» дип йөртелгән төркем¬ нән. Петр I 1123(1711) елда Казанга килеп, башта «лашман» хезмәтенә**** 700 000 кеше билгеләнә. 1133(1721) елда махсус штаб ачылгач, бу сан киме¬ телә һәм 120 000 гә калдырыла. Шул вакытлардан башлап сугыш көймәләре ясау туктатылганчы һәм лашман хезмәте беткәнче халыкка имән агачын кисү кискен рәвештә тыела. Әгәр берәүнең имән кискәне исбатланса, ул яман җәзага тартыла һәм аңа үлем куркынычы яный. Моннан соң, 1260(1844) елларда, ут көче белән йөри торган көймәләр уйлап табыла, Россия мәмләкәтендә дә ут көймәләре ясала баш¬ лый, агачтан сугыш көймәләре ясау һәм аңа бәйлә¬ нешле хезмәтләр бетерелә. 1276(1859) елларда «лаш¬ ман» хезмәте дә, атлысы булсын, җәяүлесе бул¬ сын, тәмам юкка чыгарылып, лашманчы казакътан һәм ясаклыдан бертигез солдат алына башлый. Башта бер өйдән бер генә кеше алына. Соңыннан үзеннән соң берәр кешесе булмаганда һәм күп ке¬ шеле гаилә барында аз кешеле гаиләдән солдатка алмау кебек законнар чыга. Ләкин эш башкаруда зур кимчелекләр булганлыктан, бу шартлар тиешенчә сакланмый, халыкка күп золым һәм җәберләр кы¬ лына. Чираттагы кеше читтә булса я качса, бөтенләй .* Чирү — гаскәр. 201
чиратта тормаган кеше алына. Шуның аркасында чи¬ раттагы кешеләрне кулга алып, качмасын дип богау¬ лап куеп, ун-унбишәр көн, хәтта артыграк та каравыл астында тоталар иде. Хәтта безнең заманда да мон¬ дый законсызлыклар эшләнә, чираты җиткән кеше¬ не, качмасын дип, һичнинди гаебе булмаган икенче берәүнең аягына богаулап куялар, һәрвакыт, ни генә эшләргә туры килсә дә, хәтта йоклаганда да һәм бәдрәфкә чыкканда да икесе бергә булалар. Бу үз күзебез белән күргән хәлләрдән. Шулай ук безнең заман хәлләреннән: берәр кеше ниндидер эш буен¬ ча ерактан шаһит итеп чакырылып, теге һәм бу мә¬ шәкать аркасында вакытында килә алмаса, баш бир¬ мәүче дип җәза бирәләр, ә килсә, бөтенләй гаепсез- гә үзен ябып куялар. Болар — мәслихәт белән эшләү¬ не юкка чыгару күренешләре. 84 нче интихабтан 1 башлап, мөселман урынына русны һәм киресенчә алу тыела, ә 1271(1854) елда бу шарт бөтенләй бетерелә. Ара-тирә бу законнарда вак-төяк үзгәрешләр булып торса да, алар турында сүз озынайту һәм тәфсилләп сөйләүдән тыелып, дәш¬ ми калабыз. Ниһаять, 1291(1874) елда расланган яңа низам буенча, һәммә халыктан, башлыча 21 яше тул¬ ган егетләрдән кирәк кадәр солдат алына башлый. Казан сәүдәгәрләре арасыннан, мөселманнардан бе¬ ренче булып, Шәмсетдин бине Сәгьдеддин әл-Күгәр- чени углы Җәләлетдин солдатка алына. Юныс бай балаларыннан ике кеше өчен акча түләү билгеләнә. Фәкать ата-аналарының берәрсе эшкә яраксыз яки ятим, авыру һәм зәгыйфь кардәшләре булып, баш¬ ка ярдәм һәм тәрбия итәрлек кешеләре булмаганнар гына бу кагыйдәгә кертелмиләр һәм солдатка алын- <2 б- мыйлар. Солдат хезмәте башта егерме, аннан соң егерме биш елга чаклы һәм артыграк та сузылып, хәзер унбиш, ә күбесенчә алты ел хезмәт соңында рөхсәт белән илләренә кайтарылалар. Петр I 2 б. Россия дәүләтенең Романовлар династиясеннән мәшһүр һәм мактаулы падишаһы Петр бине Алексей бине Михаил бине Федор бине Никита — «Беренче Петр» яки «Бөек Петр» дип танылган һәм Россия дәү¬ * Интихаб — сайлап алу. Бу очракта солдат хезмәтенә алу. 202
ләтендә «император» исемен беренче алган заттыр. Ул 1094(1682) елдан падишаһ, 1120(1708) елдан им¬ ператор булып1, 1137(1725) елда дөнья куя. Куп ва¬ кытлар дошманнарыннан өстен чыгып, зур фидакарь¬ лек һәм тырышлык белән Россия шәһәрләренә һәр¬ төрле һөнәрләр һәм сәнгатьләр кертеп, законнар тө¬ зеп, илне нык агартып, тәртипкә сала. Ул заманга чаклы Россия мәмләкәтендә ел исәбе дөнья яраты¬ лыштан исәпләнгән була. 1113 ел һиҗридә дөнья яра¬ тылышыннан башлап 7208 ел саналган булса, милади тарих буенча 1700 ел була. Олуг Петр, башка христи¬ ан илләренә ияреп, дин һәм дини кануннар нигезен- * •• дә һәр яктан ихтирам ителергә һәм олыланырга ти¬ ешле хәзрәте Гайса галәйһиссәламнең тууыннан исәп¬ ләнгән милади тарихка күчәргә әмер бирә. Шулай итеп, 5508 елны алып ташлап, Гайса туган елны та¬ рих башы дип исәпләп, 1 январьдан башлап милади тарих белән «1701» ел дип саный башлыйлар. Шул заманнан бирле рус халкы милади тарихны кулла¬ нып эш итә. Айлары рум һәм юнанча 1 2 исемнәр белән гыйнвар, февраль һ. б. дип санала. Спасс өязе Иске Рәҗәп авылы кешеләренең иген¬ челек, печәнлек һәм урман җирләрен, шулай ук күр¬ шедәге башка авылларның чикләрен билгеләп языл¬ ган һәм хәзинә3 мөһере белән расланган ышаныч язуларында һәм шул авылның имамнарыннан булган мелла Зәйнелгабидин бине Габделкәрим исемле шә¬ хеснең тәрҗемәсендә мондый юллар күренде: «Та¬ рих 7203 ел декабрьнең унөченче көне илән указ олуг. Газыйм падишаһ хәзрәте — олуг князь Петр Алексеевич, барча олуг һәм кечек, ак падишаһ, Рос¬ сия йортын үзе тотучы, үзе биләүче, указ куәте бе¬ лән Казан өязенең Рәҗәп авылы татарлары югарыда язылган җирләрне сукалау һәм печәнен чабу өчен укадиләр4 илән биләргә олуг падишаһ хәзрәтенең бердән ясак белән тармакка, ягъни түләмәккә, бу за¬ мандагы аңлатуны Казанга түләргә яздым». (Сүзе тә¬ мам.) 1 Мәрҗани биредә төгәлсезлек җибәргән: Петр I 1708 елда түгел, 1721 елда император була. 2 Рум һәм юнанча — грекча. 3 Хәзинә — бу урында дәүләт мәгънәсендә. 4 Укадиләр — угодьелар — файдалана торган җир биләмә¬ ләре. 203
Әмма мөселманнар һәр очракта һиҗри тарихны кул¬ ланып, айларны: «Мөхәррәм, сәфәр, шәһре рәбигыль- әүвәл, шәһре рәбигыль-ахир, җөмадиел-әүвәл, җө- мадиел-ахир, рәҗәб, шәгъбан, шәһре рамазан, шәү¬ вәл, зөлкагдә, зөлхиҗҗә»,— дип саныйлар. Фәкать игенчелек эшләре өчен, кояш хисабы белән яз ба¬ шыннан башлап, «хәмәл, сәвер, җәүза, саратан, әсәд, сөнбөлә, мизан, гакърәб, кавыс, җәди, дәлү, хут» 1 дип, гарәби исемнәр кулланалар. Ә кайчакта, мөсел¬ ман гарәпләрдә йөртелгән сөрьяни 2 исемнәр белән, «азәр, нисан, айяр, хәзиран, тәммүз, аб, әйлүл, тиш- рин әүвәл, тишрин сани, кянун әүвәл, кянун сани, шо- • б- бат» дип саныйлар. Ул заманнарда Казан мөселман¬ нары унике хайванга бәйле төрки тарихын да белгән¬ нәр һәм кулланганнар. Бу урында Олуг Кавал имамы мелла Сәлимҗан бине Дустмөхәммәд исемле шәхеснең бер кита¬ бында язган сүзе үзгәртмичә китерелә: «Руслар хисабы буенча 7208 ел булган иде. Бактылар, Гайса¬ ның тарихынча 1700 ел булган. Ул Адәм галәйһиссә- лам тарихын ташладылар, ошбу— 1700 елдан алды¬ лар да, Гайсаның тарихын «мең дә җиде йөз дә бер» дип саный башладылар. 1708 ел булды, пәчин елын¬ да 5508 ел тәмам ташланды. И аңлы кеше, бел, кояш елының өч төрле хисабы бар: берсен — «фарсилар хисабы» диерләр. Аның белән Болгар кешеләре фай¬ даланганнар. Берсенә — «Румия хисабы» диерләр. Аның белән христианнар файдаланганнар. Берсе бе¬ лән барлык шәһәрләрдәге мөселманнар файдалан¬ ганнар. Димәк, хәмәл хисабын барлык мөселманнар белергә тиеш, чөнки намаз вакытлары аның белән * Хәмәл— сарык бәрәне, март ае. С а в е р — угез, апрель ае. Җәүза — игезәкләр, май ае. Саратан — кысла, июнь ае. Әсәд — арыслан, июль ае. Сөнбөлә — ашлык башагы, август ае. Мизан — үлчәү, бизмән, сентябрь ае. Г акърәб — чаян, октябрь ае. Кавыс — җәя, ноябрь ае. Җәди — кәҗә бәтие, декабрь ае. Д ә л у — су чиләге, январь ае. Хут — кит балыгы, февраль ае. Әлеге айлар зодиак тамгасы буенча һәр милади айның 22 сеннән алып алдагы айның 22 сенә кадәр булган араны күрсәтәләр. 1 Сөрьяни — ассирияле. 204
беленә, кояш баю аның белән беленә. Тагын беле¬ гез: элек фарси нәүрүзе *, ун көннән соң румия нәү¬ рүзе, аннан ун көннән соң хәмәл нәүрүзе була. Шәһ¬ ре Болгар галимнәре «бала нәүрүз, карт нәүрүз, эс¬ селек нәүрүзе»,— дип күрсәттеләр, һәрбер нәүрүз һаваның берәр үзгәрешен күрсәтә». (Сүзе тәмам.) Югарыда телгә алынган мелла Сәлимҗанның вафа- ты кайсы елда икәне билгеле бул/ласа да, 1182(1768) елда, 36 яшендә ул әле исән була. Югарыда телгә алынган Петр I 1116(1704) һиҗри елда мәмләкәт халкын тәмам тикшереп, никадәр ха¬ лык бар — исемнәре белән тәфсилләп, саннарын дәф¬ тәрләрдә беркетә һәм 1134(1721) һиҗридә, шуңа таянып, җан башыннан имана1 2 түләү кертә. Бу тик¬ шерү рус телендә «беренче ревизия» дип таныла. Икенчесе 1157(1744) елның ахырында аның кызы Ели¬ завета патша заманында була. Өченчесе — татарлар арасында «Әби патша» дип йөртелә торган мәликә Катерина бинте Алексей әс-сания3 гасырында — Нв. 1178(1764) елда; дүртенчесе шуның ук гасырында — 1196(1781) елның ахырында — барс елында; бишенче¬ се — сигез ел үткәч; алтынчысы — аның оныгы Алек¬ сандр бине Павел бине Петр гасырында, 1226(1811) елда; җиденчесе — 1231(1815) елда; сигезенчесе — 1250(1834) елда; тугызынчысы — 1266(1849) ел ахы¬ рында, икенче оныгы Николай бине Павел гасырын¬ да; унынчысы — аның углы, гасырыбызның падиша¬ һы Александр II бине Николай заманында, 1273(1856) ел ахырында үткәрелде. Әлеге Петр I гасырында, 1116(1704) елдан баш¬ лап, берничә кешедән сайлап солдат алына башлый. 1120(1708) елда Россия мәмләкәте «губерна» дип исемләнгән өлкәләргә бүленә. Оренбург шәһәре б. Казан чигендә олы бер өлкәнең гүзәл, нык һәм сәүдә үзәге булган шәһәредер. 1147(1734) елның аза¬ гында мирза Котлыгмөхәммәд бине Тәвәккәл бине Мәмәш бине Дәүләтмөхәммәд бине Уразмөхәммәд 1 Нәүрүз — яңа ел башы. 2 Имана — салым. 3 Катерина бинте Алексей әс-сания — Екатерина Алексеевна II. 205
хан, Россия гаскәре белән килеп, бу шәһәрне төзе¬ тә. Рус дәүләтенә күп хезмәтләр күрсәтеп, ул гене¬ рал-майор дәрәҗәсенә ирешә. 1160(1747) һәм 1167 (1753) елда исән булганлыгы мәгълүм*. Хәзерге көн¬ гә кадәр Оренбургта өч мәчет төзелде. КАЗАН ТАРИХЫННАН СӘХИФӘЛӘР Казанның истәлекле урыннары, урам һәм мәйданнары, базарлары 2 в- Хәзерге көндә кальга капкасыннан башлап уни¬ верситетка хәтле сузылган төз һәм киң урам һәм кальга капкасыннан чыгып, ике якка төшеп киткән 3 6- урамнар — ислам хөкүмәте заманында да шулай бул¬ ган. Бу заманыбызда борынгы мөселманнардан кал¬ ган истәлекләрдән бер манара бар. Аны мөселман¬ нар — «хан мәчете» дип, руслар «Сөембикә манара¬ сы» дип атыйлар. Кальга эчендә хәзер банк урнаш¬ кан бина һәм «дом» дип йөртелә торган губернатор сарае янындагы «Таҗик ермагы» исемле ермакта бер мәчет һәм мәдрәсә булган. Болакның көньягында, хәзерге «Печән базары» дип йөртелгән урында, мөселман каберлеге булган. Руслар Казанны алганда, Шаһгали хан, гаскәр белән килеп, Зөя тамагында Зөя шәһәрен салган һәм шул тирәдә булган чуваш, чирмеш, калмык кебек халык¬ ларны Россия кул астына керткән. Казанга һөҗүм ва¬ кытында Шаһгали хан алар [руслар] яклы булып килгән, Казан мөселманнары хәзерге «Җиһанша мә¬ чете» 1 каршындагы чиркәү урынында булган Нугай капкасыннан чыгып, бик каты сугышканнар. Шуннан соң Шаһгали хан, каберләр өстендәге агачларга яше¬ ренеп, Болакны кичкән һәм Арча кыры ** тарафына үткән. Шәһәрне руслар алганнан соң *** да мөсел¬ маннар бераз вакыт мәетләрен шул каберлеккә күм¬ гәннәр... Йосыф бине Исхак бине Исәнкол бине Рах- манколый бине Рәхмәтулла бине Габдеррахманның ике углы — Хәсән белән Хөсәен: «Безнең Рахманко- лый исемле бабайның Печән базарында аракы сатучы 1 «Җ иһанша мәчете» — хәзерге Г. Тукай һәм Г. Камал урам¬ нары чатындагы 15/14 номерлы йорт. Профтехучилище урнаш¬ кан бина. 206
Мохтар бине Әднакол әл-Җәбәли капкасы төбендә күмелгәнлеген, кечкенә чакта атасы Исхак белән бер¬ гә килеп аны зиярәт кылганлыкларын атабыз Йосыф сөйли иде»,— диләр... Тагын, Баязид бине Хәмид бине Арслан йортының (ул хәзер Гобәйдулла бине Габдулла бине Габдеррә- шит әл-Кәчеви йорты дип йөртелә) бакчасында бо¬ рынгыдан билгеле бер зират бар. Тагын, Апанай Хафиз «Зәңгәр мәчет» 1 каршын¬ дагы каберлектә күмелгән, ә аның углы — Исмәгыйль бабай ике бистә арасындагы каберлектә күмелгән- 4 •• лектән, ике бистә арасындагы зират соңрак оешкан¬ дыр дип уйларга мөмкин... I •• Халык телендә йөргән хәбәрләргә караганда, ис¬ лам хөкүмәте вакытында яз аенда Болгар шәһәрен¬ дә, ул харап булгач, Казан шәһәрендә зур бер базар булган. Анда Хаҗитархан, Кырым, Дагыстан, Харә¬ зем, Урта Азия, Кашгар якларыннан, Россия шәһәр¬ ләреннән, Кытай сәүдәгәрләреннән күп кеше килеп, * & зур җыелыш, күңел ачу һәм тамашалар уздырылган. Шаһгали хан Зөя крепостен төзеп, анда базар оеш¬ тыргач, Казанда тәртипсезлекләр күплектән, Казан базары сүнә һәм Зөягә күчә. Соңыннан Казан тәмам руслар кулына күчкәч, Сура елгасының Иделгә ку¬ шылган урынындагы Васильсурск шәһәренә, аннары Нижний1 2 тарафындагы Исад дип йөртелгән урынга каршы якка күчерелә. Шул урында яшәгән дип уй- ланылган Макар исемле изгеләренә нисбәтән, ул ба¬ зар үзенә «Макарья» исеме ала һәм татар телендә, шуннан үзгәртелеп, хәзер дә «Мәкәрҗә» дип мәшһүр һәм танылган. 1231(1815) елгы янгында андагы кибетләр һәм башка биналар янып бетә. 1232(1816) елда аның уры¬ нына Ока елгасының Иделгә кушылган җирендә ки¬ бетләр төзелә. Бу хәзерге зур биналары һәм башка төрле төзелешләре белән мәшһүр бик зур һәм төзек бер базардыр. Монда йөз миллион тәңкәлек, хәтта артыграк та мал җыелуы һәм әйләнештә булуы бил¬ геле. Ул базар асылда шәһре Болгардан Казанга кү¬ черелгән базарның дәвамы. Соңгы заманнарда җәен җомга көннәрендә берничә авыл берләшеп, бер-бер 1 «Зәңгәр мәчет» — Татарстан һәм Нариман урамнарының сул як почмагында, китап кибете артында урнашкан бина. 2 Нижний — Нижний Новгород, хәзерге Горький шәһәре. 207
артлы төрле урыннарда «җыен» дип аталган бәйрәм ясыйлар һәм туган-тумача, дус-ишләр бер-берсенә ку¬ нак булып йөриләр. Бу бәйрәм шул Казан базарын¬ нан калган бер күренеш дип сөйлиләр... Казанда табылган борынгы кабер ташлары 4 в. Хәзерге көндә Казан шәһәрендә беренче мәчет¬ тә 1 сөннәт бүлмәсендә * 2 үз вакытында кабер өстенә куелган таш бар. Уң ягында: Кал? ән-нәбие галәйһис- сәлам: Әд-дөнья сагатен фә-әҗгаләһа тагатән3, дип язылган. Сул якта язганы кубып төшкән, тик бер «ка- лә әл» сүзе генә калган. Алгы якта: Калә аллаһе тә¬ галә: көлле мин галәйһа фанин вә ябка вәҗһе раб- бикә зөл-җәлали вә ал-икърам. Тарих тукыз йөз утыз алтыда Шаһмөхәммәд Бикмөхәммәд углы Мөхәммәд- гали бәк зөлкагдә аенда (кяфер кулыннан) шәһид4, диелгән. Бу ташның аркасында язганы: «Бу ләүхәне углы Тәңре Колый бәк бина кылды»5. Бу ташның озынлыгы ике кәз6дән бик аз ким, киңлеге өч чи¬ рек, калынлыгы бер чиректән артыграк. Барлыгы «сө- лес» язуы үрнәгендә язылган, алты юл юк. Ул таш Әхмәд бине Исмәгыйль әл-Казани әл-Айбашиның әй¬ түенә караганда, 1230(1814) ел һиҗридә Казанның югары урамында 7 чәй кибетләрен бина кылганда та¬ былган. Ул шул урында читек-башмак сәүдәсе белән утырганда моның почмактагы кибет урыныннан ки¬ леп чыгуын үз күзе белән күргән. Моннан соң ул ташны мелла Ибраһим әфәнде губернаторның рөх¬ сәте белән беренче мәчеткә китертеп, урта бүлмәдә * Беренче мәчет — хәзерге К. Насыйри урамындагы мәчет (К. Насыйри урамы, 17 нче йорт). ’ Сөннәт бүлмәсе — мәчет гадәттә ике бүлмәле була. Шу¬ ның ишектән керүгә беренче бүлмәсе «сөннәт бүлмәсе» дип атала. 3 Пәйгамбәр галәйһис-сәлам әйтте: дөнья — бер сәгатьлек. Сез аны гыйбадәт белән үткәрегез. 4 Аллаһе тәгалә әйтте: «Дөньядагы бөтен нәрсәләр бетәчәк, бары олылыкка һәм хөрмәткә лаек аллаһ үзе генә мәңгелек. Тугыз йөз утыз алтыда (1529) Шаһмөхәммәд бәк углы Мөхәммәдгали бәк зөлкагдә аенда (ай хисабынча 11 нче ай) шәһид (үтерелде). Кулъязма¬ да «аенда» сүзеннән соң «кяфер кулыннан» дигән сүз бар. Ләкин цензор аны сызган. 5 Бу ташны углы Тәңре Колый бәк ясатты. 6 К ә з — аршын. 7 Казанның югары урамы — хәзерге Ленин урамы. 208
кыйбла [көньяк] ягындагы көнчыгышка караган поч¬ макка куйдырган. Ул таш анда торганда намаз укучы¬ ларга тарлык һәм шик китергәнлектән, аны төньяк почмакка күчерттем. Бу таш чыккан урында тагын да каберләр булган дип уйларга нигез бар. Хәзер дә «Зәңгәр мәчет урамы» 1 һәм «Яңа урам» дигән урын¬ нарда биналар өчен нигезләр, ә 1290(1872) елда мун¬ ча өчен су юлы казыганда каберләр һәм кеше сөяк¬ ләре чыкканлыктан, кайсыдыр заманда ул тирәләрдә дә каберлек булганлыгы беленә... ТАТАРЛАРНЫҢ ҮЗИДАРӘ ОРГАННАРЫ Мөселманнарның Дини идарәсе, аның әгъзалары һәм рәисләре 1192(1778) ел сентябренең егерме икесендә, чәр¬ шәмбе көнне, Россия дәүләтенең Оренбург кальга¬ сында бер мөфти һәм өч казыйдан торган «Мөхәм- мәд дине җәмгыяте идарәсе» ачыла. Шул заманда бу идарәдә эш башында торучы Мөхәммәдҗан мөфти була. Кайбер сүзләргә караганда, бу идарәнең ачы¬ луы, Коръән басылуга рөхсәт бирелү һәм мөселман¬ нарны башкаларның җәберләвеннән ;гыю — Кечек Кайнарҗа килешүе шартларының берседер. Госманлы [Төркия] дәүләтендә румиле гаскәр ка¬ зые, анатолияле гаскәр казые, иранлы гаскәр казые дәрәҗәсендә галимнәрдән өч зат булып, алар өстен¬ дә шәйхел-ислам1 2 һәм мөфти тора. Шуңа охшатып безнең мәмләкәттә оештырылган «Ислам дине җәм¬ гыяте» әгъзалары да казый дәрәҗәсендә өч зат бу¬ лып, алар өстендә торучы рәис — мөфти билгеләнә. Ләкин казыйлар һәр өч елда чиратлашып алышына¬ лар. Башта казыйлар фәкать мөфтинең ихтыяры һәм теләге белән, «казый булырга фәлән һәм фәләннәр җибәрелсен» дигән язуы буенча билгеләнә иделәр. Ә соңгыраклары Казан шәһәрендә мөселманнардан оештырылган «ратуша» 3 исемле махсус идарә әгъза¬ 1 «Зәңгәр мәчет урамы» — хәзерге Нариман үрамы. гШәйхел-ислам — дини кануннарны аңлатучы иң өстен кеше. 3 Ратуша —XVIII—XIX йөзләрдә Россиядә шәһәр идарәсе ор¬ ганы. Д4 3-38 209
лары тарафыннан сайлана башлый. Кырым сугышы вакытында бу идарә бетерелә, мөселманнардан бул¬ ган махсус рәис тә бетә, һәм казыйлар шәһәр баш¬ лыгы идарәсендә руслардан булган рәис, ахун һәм полицеймейстер катнашында сайлана торган булып калалар. Әүвәлдә Казан шәһәрендәге указлы төп имамнар- 286 б. ның барысы да бу сайлауга килә торган булганнар. Казанның унике казасының1 икесендә мөселманнар булмаганлыктан, унысының һәркайсыннан икешәр имам килгән. Шул имамнар чиратлашып шобага сал¬ ганнар... 1273(1856) елда булган сайлауда мирза Шаһиәх- мәд бине Мөхәммәд тырышлыгы белән шәһәр имам¬ нары барысы да катнашып шобага салсалар да, алар¬ ның икесе генә сайлау исемлегенә кертелә. 1288(1871) елда булган сайлауда шәһәр имамнарыннан фәкать бер шәхес һәм авыл халкыннан утыз биш кеше килеп, барлык сайлаучылар утыз алты кеше була. Бу Дини идарә карамагында, 10 нчы ревизия (ха¬ лык санын исәпкә алу) буенча, якынча 2 074 182 кеше һәм 3750 мәчет, 1569 мәдрәсә барлыгы беленә. 1304 (1886) елда мөфти Мөхәммәдьяр бине Шәриф кушуы буенча, 8366 пар туу, өйләнешү һәм үлүләрне теркәү дәфтәре бастырыла. Казан, Оренбург, Уфа, Самара, Сембер, Саратов, Пенза, Пермь, Тамбов, Әштерхан, Нижний, Рязань, Петербург, Мәскәү, Кострома, Вятка, Тубыл, Том шәһәрләре — бу идарәнең хөкеменә буйсындырыл¬ ган мөселманнар яши торган шәһәрләр. Бу идарәгә: үзенә буйсындырылган өлкәләрдәге мөселманнарның рухани эшләрендә, ягъни дин эш¬ ләрендә дөреслек һәм ялгышлыклары турында фәт¬ ва бирү; шәригать вазифаларын үтәүче ахун, мөхтә- сиб, мөдәррис, хатыйб, имамлык, мөәззинлек хезмәт¬ ләренә билгеләнәчәк затларның лаек һәм яраклы бу¬ луларына, гыйлем, гамәл һәм холыкларын тикшереп, имтихан алу; мәчетләр төзетүгә һәм ремонтына рөх¬ сәт бирү; мөселманнарның мал бүлү мәсьәләләрен¬ дә зурга киткән дәгъваларын, ике як та ризалык бир¬ сә, шәригать һәм закон буенча хөкем итү йөкләтелә. Дини идарә үзе Эчке эшләр министрлыгы карамагын¬ да була. Аның хезмәт урыннарына билгеләгәндә им- 1 Каза — шәһәрдәге хөкем оешмасы. 210
тиханнан башка бер нәрсәгә дә катнашы юк. Урыннан читләштерүдә мөстәкыйль булса да, бу турыда чит¬ ләштерелүче яшәгән өлкәдәге баш идарәгә белде- IM 8. релергә тиеш. Читләштерү шул идарә тарафыннан җи¬ ренә җиткерелә. Бу Дини идарә әүвәл Оренбургта ачыла һәм им¬ тихан алынып хезмәткә тәгаенләнгән кешеләрне Оренбург шәһәренең баш идарәсе раслап указ бирә. Бераздан соң һәр шәһәрнең идарәсе үз халкына үзе указ бирә торган ителә. Ачылганнан соң, Дини идарә башта Оренбург шә¬ һәрендә эшләде. Әмма өч нәүбәттән соң, 1203(1788) елда, «сәфәр кыенлыклары» һәм «азык белән тәэ¬ мин итү җиңел» сылтавы белән бер караңгы почмак булган Уфа шәһәренә күчерелә. Ләкин Казан шә¬ һәренең бу оешма өчен иң кулай урын булуы һәр¬ кем өчен ачык. Уфа шәһәрендә мәхкәмә өчен урын күпме заманнардан бирле арендага гына алынып кил¬ де. һәр никах башыннан сигез ярым тиен түләү кер¬ теп, никах дәфтәре чыгарылгач, акча җыела. Шуннан идарә һәм идарә әгъзалары тору өчен дип, 1278 (1861) елда 57 000 тәңкә акча тотылып, «Собрание»1 бинасы төзелә. Ул бина ике елда тәмам була. Төзү өчен 30 000 тәңкә чамасы кирәк булып та, калганы ис¬ раф булганлыгы халык телендә йөри. Төзүгә башлап 1275(1858) елда керешелә. Ул 1282(1865) елда ачы¬ лып, сәфәр аеның унөчендә, җомга көнне мөфти Сәлимгәрәй хаҗи аңа кереп вазифаларын үтәргә ке¬ решә. Бу егерме бишенче июньгә туры килә. Бу илдә Россия яулап алганнан соң да мөфти исемен байтак зат йөрткән булса да, дәүләт күзәтчесе һәм вәкиле буларак расланган зур дәрәҗәле мөфти — дүрт ке¬ ше иде. Боларның һәркайсы үз нәүбәтендә хәл ка¬ дәренчә алда искә алына һәм кайбер хәлләре турын¬ да аңлатмалар бирелә. Беренче мөфти. Мөхәммәдҗан бине әл-Хө- сәен бине Мансур бине Габдеррәхим бине Әнәс әл- Җәбәли әл-Борындыкый. Борындык исемле авыл ке¬ шеләреннән. Башлангыч белемне туган ягында алган, соңыннан Каргалыга барып, анда Россия хөкүмәте тарафыннан куылган, «Казый Ака ахун» дип танылган w- кавказлы мелла Мөхәммәд бине Гали әд-Дагыстани б. Һәм башкалардан гыйлем алган. Кайбер сүзләргә 1 Собрание — Духовное собрание — Дини идарә, 14* 211
караганда, бу — безнең мәмләкәтебездә «Хашияи хыя¬ лый» китабыннан башлап, «Гакаиде Тэфтазани» ш«< рехен укыган затларның беренчесе. Бабасы исә, Ман¬ сур әфәнде — әүвәлдә Мортаза әфәнде шәкертлә¬ реннән булып, соңыннан Бохарага сәфәр кылып, кай¬ бер сүзләргә караганда. Россия бу якларны яулап ал¬ ганнан соң, Идел буеннан барып Бохарада укыган¬ нарның беренчесе. Фарсы телендәге «Тәракыйбе Ман¬ сурия» китабы аңа нисбәтләнә. Мелла Мөхәммәдҗан мөфти Бохарада казый Габделваһһаб һәм башкалар янында укып белем ала. Сыра я шәраб эшләүдән калган калдыкны кушып пешерелгән икмәкнең хә¬ ләлме, түгелме икәнлеген сорап, Бохара галимнәрен¬ нән фәтва 1 ала. Моның ярамаганлыгы, хәрамлеге турындагы фәтваны мелла Габделгафур бине Хуш- бай, хәлфә мелла Рамазан һәм мелла Гомәр исемле шәхесләр бирә. Бу фәтва безнең якка килеп ирешкәч, әлеге мәсьәләдә ызгышлар һәм маҗаралар булганлы¬ гы билгеле. Ә фәтваның тәфсыйле әлеге мелла Габ¬ делгафурның Каргалы галимнәре — мелла Габдеррә- шид, мелла Исхак бине Габделкәрим, мелла Габдер¬ рахман хәзрәтләргә язган хатында теркәлгән. Әмир Даниал бине Ходаяр гасырында булган бу вакыйга вакытында әмир янына болгарлардан бары югарыда исемнәре китерелгән дүрт кешегә керергә рөхсәт бул¬ ган, башкаларга мондый рөхсәт бирелмәгән. Мелла Мөхәммәдҗан мөфти, мәмләкәтебезгә әй¬ ләнеп кайткач, Россия дәүләте вәкилләренә һәм олы¬ ларына үзен мәгърифәтле һәм алар тарафдары итеп күрсәтә ала. Руслар белән аралашып яшәүдән курык¬ кан һәм аларга буйсынырга теләмәгән казакъ, баш¬ корт һәм башка кабиләләрне төрле юллар белән кызыктырып һәм куркытып буйсындыруда катнаша һәм бу юлда зур нәтиҗәләргә ирешә. Нәтиҗәдә ул, 1191(1777) елның азагында иленә кайтканнан соң, зур дәрәҗәләргә ирешә, аңа орденнар бирелә. Аның Россия каршындагы хезмәтләре яхшы дип табыла, үзенә кылыч бирелә, хәтта генерал дәрәҗәсенә иреш¬ кән дигән сүз халык арасында йөри. Соңыннан аның таләбе беләнме, яисә Россия дәү¬ ләтенең кирәк табуы нәтиҗәсендәме, яки башка бе¬ рәр сәбәп аркасындамы, Дини идарә ачыла, ә идарә¬ нең эш башында торучы һәм мөселманнарның мөф¬ 1 Фәтва — күрсәтмә. 212
тие итеп ул билгеләнә. Ул, зур ышаныч казанганлыгы сәбәпле, «моңа үзе теләгән урынга мәчет салырга рөхсәт» яки «бу шәхес фәлән эшкә лаек»,— дип, берәр кисәк кәгазьгә язып мөһерен сугып бирсә, ба¬ рысы да үтәлә торган булган. Аңа бу ышаныч арзанга төшмәгән булса кирәк. Ул хәтта казыйларны да үзе¬ нең өй хезмәтчеләре урынында тота һәм теләсә нин¬ ди эшкә куша торган булган. Ләкин соңга таба дәрә¬ җәсе шактый төшә. Тора-бара казыйлар көч табалар. Хосусан мелла Габделҗаббар бине Мөстәкыйм әл- Кайбычи, казый булганга, ике дусты белән мөфтигә каршы чыгарга ант итешеп килешә. Нәтиҗәдә зур ызгыш-талашлар, каршылык күрсәтүләр була. Ахыр¬ да Дини идарә вакыйгалары прокурор тикшерүенә куела һәм аның имзасы белән туктатыла. Мөфти үзе: «Йөзе генә кара булсын, барысына да Габделҗәббар сәбәп булды»,— дип әйтә jopraH булган. Мөфтилеген файдаланып, «мелла» исемен сатып, күп дәүләт җыйган. Үлем сәгате җиткәч тә 50 000 тәң¬ кә акчасы булып, өстенә ятып җан биргәнлеге халык Телендә йөри. Кем дә булса мөәззинлек эше өчен имтихан бирер¬ гә баргач: «Мөәззингә вакыт белү шарт, беләсеңме, ясигъ намазы вакыты кайчан керә?» — дип сорый тор¬ ган була. Имтихан бирүче җавабында: «Хәзрәт, шә¬ фәкъ кызыллыгы беткәч керә»,— ди икән. Тегесе тагы да кайтарып: «Ә шәфәкъ нәрсә?» — дип сорый. Әлеге кеше кулын кесәсенә сугып: «Хәзрәт, агы да, кызылы да бар»,— дип, ул вакытта әйләнештә бул¬ ган 25 сумлык ак кәгазь, 10 сумлык кызыл кәгазьне чыгарып күрсәткәч, мөфти: «Аңлы һәм лаек кеше икәнсең»,— дип, бу кешене хуш күргән. Шулай да мәрхүм атабыз — мелла Баһаветдин, мелла Фәтхулла ахун Орывый, мелла Байморад бине Мөхәррәм әл-Мәңгәри һәм башкалар һәммәсе аның фазыл һәм камил булуын, зур белемгә ия икәнлеген бердәм рәвештә таныйлар. Халык телендә дә бик га¬ лим буларак танылган. Бер кешедән дә моның ки¬ ресен әйткәнен күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Әмма язып калдырган әйберләре, фәтваларының рәвеше, алыш-биреш кәгазьләре, хатлары язу сәләтенең зә¬ гыйфь булуын, аларны авырлык белән кимчелекле итеп язуын, гыйлеменең азлыгын һәм фарсы телен¬ нән йомшак булуын, гаҗизлеген ачык искәртәләр. Бу фәкыйрьнең фикере: аның гыйлеменең Фәтхулла 213
295 6. 296 6. 298 б. ахуннар дәрәҗәсендә булмыйча, бәлки алардан күп мәртәбә түбән булуына һичнинди шигем юк, хәтти Габдессәлам мөфти кадәр белеме булуы да бик бә¬ хәсле... ...Нигезсез лаф орган, үзе нәрсәнең нидән гыйба¬ рәт икәнен дә белмәгән, теге яки бу китапта күргән фикерләрне урынлы-урынсыз кыстырып, язуын «ма¬ турлап» фәтва биргән мондый кешене ничек галим һәм фазыйләтле дип санарга кирәк! Ләкин ул ва¬ кытта бу як галим-голәмәсе бик садә һәм тәкәллеф¬ сез булган. Бохарадан укып кайткан кеше бик аз бул¬ ган, ә булганнары киемнәре, сүзләре һәм хәрәкәт¬ ләре белән үк аерылып торган, сөйләмнәре ярым- йорты һәм бозык булса да, фарсы һәм гарәп сүзлә¬ ре катыштырып, халыкның исен китәргәннәр. Шуның өстенә, дәрәҗәләре, абруйлары һәм сүзләре үтүе үзләреннән күп югары булганлыктан, белмәгәне — белмичә, белгәне—белеп, барысыннан бигрәк курку¬ дан, аларны таныганнар һәм ышанып, буйсынып яшә¬ гәннәр. Ул гасырларда, хәтта атабыз мәрхүм гасы¬ рына кадәр «Бохарадан укып кайттым» дигән мел¬ ланы кешедән өстен зат дип хисаплаганнар, хәтта фәрештәдәй күргәннәр. Соңга таба болар күбәеп киткәч, аларның хакыйкый хәлләре ачылды, аларга игътибар да күп төште һәм үзләренә халыкның ыша¬ ныч ялкыны сүнде. Тәрҗемәи хәле сөйләнә торган зат, озын гомер сөреп, якынча илле ел мөфти булып, үз милкендәге җирдә, Уфа шәһәреннән алтмыш чакрым ераклык¬ тагы Ат җитәр исемле авылда 1239((1823) елда вафат була һәм... шунда ук җирләнә. Пычрак, тәртипсез һәм тәүфыйксыз Мирзаҗан исемле («Мирзакай» дип танылган) углы кала. Ул өйләнмичә марҗа тоткан, аның белән типтергән, хәзер дә дин исламда булма¬ ган балалары күптер. Мөфтинең хатыны озын гомер сөреп, 1277(1860) елга кадәр яши, ахыр гомерендә Уфага килеп, барлык булган мөлкәтен дин исламда булмаган оныкларына васыять итеп яздыра һәм аны Дини идарәдә теркәтеп раслата... Икенче мөфти. Габдессәлам бине Габдеррә- хим бине Габдеррахман бине Мөхәммәд әл-Бөгел- мәви әл-Габдери. Чыгышы белән Бөгелмә өязенең Габдеррахман авылыннан. Каргалыда мелла Габдер¬ рахман бине Шәриф әл-Кирмәни һәм башкалардан гыйлем алып, Оренбургта ахун һәм мәчетенә имам 214
хатыйб була. Анда булган Россия вәкилләренә үзен мәгърифәтле һәм алар белән бердәм итеп курсе- тә. Оренбург губернаторының таләбе һәм үтенече нигезендә, Мөхәммәдҗан мөфти вафатыннан соң Оренбург мөфтие була... 1254(1838) елда, зөлхиҗ- . җәнең уннарында вафат булып, Уфа каберлегендә җирләнә... {03 6. Өченче мөфти. Габделвахид бине Сөләйман бине Сөгълүк бине Габделхаликъ әл-Җәбәли әл-Әр- бәшчи. Тумышы белән Тау ягыннан, Нижний өязенең Әрбәшчә дигән авылыннан, мишәр Таифәсеннән. Ата¬ сы мелла Сөләйман ахун Орыда имам һәм ахун була. >04 б. Мелла Габделвахид Петербург шәһәренә барып, дәү¬ ләтле зур байларга хезмәт һәм сәүдә итү кәсебенә керешә. Мелла баласы булганлыктан, шунда булган сәүдәгәрләр аны үзләренең йөргән җирләрендә на¬ маз укыганда имам итә торган булалар. Шушы ара¬ лашудан файдаланып, Петербургта булган мөселман¬ нардан имза һәм тамга җыя һәм алар белән килешү төзи, имтихан биреп указ ала һәм имам була. Күп¬ медер вакыт Петербургта гомер итеп, Россиянең вә¬ каләтле олы кешеләренә укымышлылыгын күрсәтеп, мөфти Габдессәлам вафатыннан соң мөфти булуга ирешә һәм 1256 (1840) елда Уфа шәһәренә килә. Аның Уфа кальгасына килгәч булган хәлләре халык телендә йөри. Ул китап сөюенә, галимнәр белән аралашырга яратуына, Госмания дәүләте китапларын, газеталарын һәм язмаларын карап бару өстенә кайбер рус әсәр¬ ләрен дә укуына карамастан, чын мәгънәсендә гый¬ лем иясе була алмаган. Шулай да төрки телдә языл¬ ган язмаларны шул телдә, үз дәрәҗәсенә күрә ка¬ мил рәвештә, көче җиткәнчә аңлата иде. Тыйбб ки¬ тапларын файдалана, дару үләннәренең күбесен белә, гарәпчә, фарсыча һәм башка чит телләрдә булган язмаларны төрки һәм рус телендә аңлата иде. Мөфти булгач, Россиянең олылары белән азмы-күпме ара¬ лашырга, эшне үзгәртеп һәм төзәтеп корырга, шә¬ ригатькә яраклаштырырга теләге бар иде. Ләкин гый¬ леме азлыктан һәм ярдәм таба алмавы сәбәпле, көч- куәт туплый алмады. Шуның белән бергә, байлар һәм дөнья кешеләренең һавалы нәфесләренә иярде, аларга ярарга тырышты һәм алар теләгәнчә эш итәр¬ гә бөтен көчен куйды. Тормышында садә һәм тәкәл¬ лефсез иде. Хәтта идарәсендә булган түбәнрәк сәр- кәтибләре белән, аягына итек киеп, эт алып, мылтык 215
күтәреп, үрдәк, куян атарга чыгар иде. Үзенә махсус ясалган оясында һәркайчан зур эте ятар иде... 310 б. Габделвахид мөфти егерме өч ел мөфти булып, Уфа шәһәрендә дөнья куя. Җеназасын мелла Хөс¬ нетдин ахун укып, 1279(1863) елда, сәфәр аеның... кө¬ нендә Уфа каберлегендә җирләнә. Җитмеш биш яшендә була. Шәрәфетдин һәм Мәхмүд исемле ике углы булып, Мәхмүд исемлесе бала вакытта вафат була. Кызы Мәхбүбкамал Казанда хаҗи Ибраһим бине Исхак бине Мостафа бине Мортаза бине Давыд бине Йосыф бине Мөхәммәд бине Афак никахында булып, фәкать бер Мәрьям исемле кызы бар. Углы мелла Шәрәфетдиннең баласы калмады. Ул 1305(1877) елда вафат булды. Дүртенче мөфти. Хаҗи Сәлимгәрәй бине Шаһингәрәй бине Йосыф бине Котлыгмөхәммәд бине Тәүкил бине Мәмәш бине Дәүләтмөхәммәд бине Уразмөхәммәд хан бине Ундан бине Шигай хан бине Җадик хан бине Җани хан бине Барак хан бине Ко- ерчык хан бине Ырыс хан әл-Чыңгызи, татар ханна¬ ры балаларыннан. Югары бабаларының хәлләре хан¬ нар турындагы бүлектә тәфсыйлләп искә алынды. Уразмөхәммәд хан 1000(1591) елда Мәскәү патшасы Борис бине Федор исемле затның теләге һәм кушуы буенча Ханкирмән шәһәрендә хан булып, 1019(1610) елда вафат була. Котлыгмөхәммәд мирза 1147 (1734) елда, Россия гаскәре белән килеп, Оренбург шәһәренә нигез сала. Россия дәүләтенә күп хезмәт¬ ләр итеп, генерал-майор дәрәҗәсенә ирешә. Бу нә¬ селдән башкалар да, шушы дәүләткә хезмәт күрсәтеп, бик күп җир-суларга һәм урманнарга хуҗа булалар. Әллә ничә авыл халкы, шул хисаптан Тирсә һәм Ки¬ лем авыллары, аларның коллары иде, җыйнап кына әйткәндә, Россия хөкемендәге мөселманнардан әле- гә кадәр болар кадәр бай һәм дәүләт иясе булган кеше мәгълүм түгел. Бу коллар 1275(1858) елның азагында, Кырым сугышыннан соң халыкка ирек би¬ релгәч, барысы да азат булалар. Котлыгмөхәммәд мирзаның 1160(1747) елда исән булганлыгы мәгълүм. Имамы — Бәтчә ахун дип танылган мелла Ибраһим бине Түләк исемле зат була. Мөһере — Бохара мөф¬ тие һәм казыйларының мөһерләре кебек зур һәм 311 б. шул үрнәктә «Ибраһим бине Мөхәммәд Түләк мөфти» дип язылган була... 216
Тәрҗемәи хәле сөйләнүче хаҗи Сәлимгәрәй мир¬ за Россия дәүләте гаскәрендә күп еллар хезмәт итеп, ... дәрәҗәсенә ирешә, 1269(1852) елда ул хаҗ сәфә¬ ренә юнәлә, Истамбулда кайбер чиркәе олыларына ияреп солтан Габделмәҗид хәзрәтләре янына кереп, аны сәламләп чыга. Габделвахид мөфти вафатыннан соң, 1282(1865) елда Оренбург мөфтие итеп билге¬ ләнә. Дини идарәнең яңа бинасы ачылгач, июнь аеның егерме бишендә, сәфәр аеның унөчендә, җомга көн¬ не идарәгә урнашып, вазифасын үтәргә керешә. Мөф¬ ти булгач, Казанга берничә тапкыр килеп китә. Бер тапкыр Тифлис ягына да барып кайта. Сәяхәт кылыр¬ га ярата торган була. Бик еш сәяхәт итү һәм кәсеп итү битлеге астында берәр яшерен эш тапшырылып, шуны үтәп йөрмәде микән, алла белсен! Кешеләргә дус һәм яхшы күренергә тырышса да, үзе гыйлемсез, җөрьәтсез бер бәндә була, һәр коткы салучының сүзенә авышканлыктан һәм карашларында тотрыклы¬ лык булмаганлыктан, үзлегеннән бер эш тә эшли ал¬ мый. Күп кенә башлаган эшләре тәмамланмыйча ярты юлда кала. Күп вакытларда үз әмерен үзе боза. Байлыгы зур, дәрәҗәсе югары, теле белән әсир итә торган зат, шул ук вакытта яхшы язучы буларак, күп кенә файдалы эшләр эшли ала иде, ләкин бул- ■ мады... р б. Мөфти Сәлимгәрәй хәзрәтләре 1302(1884) елда, рәбигыль-әүвәл аеның егерме җидесендә, кояш бае¬ гач, пәнҗешәмбе көнне төнлә белән Уфа шәһәрендә вафат була. Җомга көнне намаздан соң җеназасын мелла Мөхәммәд бине Салих әл-Гомәри казый укып, Уфа шәһәрендә таш мәчет күршесендә җирләнә. Сик¬ сән ике яшендә була. 1220(1806) елда Килем авылын¬ да туган. Балалары юк. Бишенче мөфти. Мирза Мөхәммәдьяр бине Мөхәммәдшәриф бине Баязид бине Габделҗәлил бине Солтан бине Мәмәт бине Чубан бине Тутар бине Күзай бине Котлыш бине Акъюл бине Юлбирде бине Тәңребирде бине Тәүкил бине Сәвалай бине Туксабай. |13 6. ...Чыгышы белән башкорт төркеменнән. Бабасы — Габделҗәлил бине Солтан, Россия дәүләтенә хезмәт итеп өстенлекләр алган кеше. Атасы һәм үзе дә баш¬ корт җәмәгате өстеннән «кантон» дәрәҗәсендә рәис булып тордылар. Моннан башка хезмәтләр дә күрсәт¬ теләр... 217
333 б. Казан шәһәрендә татар ратушасы һәм аның башлыклары Казан шәһәрендә мөселманнарның милек эшләре өчен үзләреннән сайланган башлык һәм әгъзалары булган өч идарә бар иде *. Берсе — мөселманнарның ятим балаларын һәм мәеттән калган малларын саклау өчен; икенчесе — мөселманнардан алына торган има¬ наларны җыеп, тиешле урынына тапшыру өчен; өчен¬ чесе — башка эшләрне карый торган ратуша идарәсе. Мең... елда ачылып, Кырым сугышы вакытында — 1271(1854) елда бетерелеп, Казан шәһәрендә мөсел¬ маннардан рәисләр булу юкка чыгарылды, барлык мөселман һәм христиан бер рәис кул астына җы¬ елды. Телгә алынган өч идарәнең һәркайсында махсус бер шәех һәм аның ярдәмчеләре, ә һәммәсенең өс¬ тендә «глава» дигән сайлап куела торган бер рәис бар иде. Бу өч идарәнең «ратуша» дип аталганы һәм¬ мәсеннән дә олысы һәм данлысы иде. Өч ел мөддәт 334 б. белән сайланып, әгъзалары ике булгамистер 1 һәм ике ратман 1 2 — барысы дүрт кеше булып, бер рәис карамагында иде. Ул рәисләрнең безгә билгеле бул¬ ганнары турында алга таба сөйләнә. Беренче рәис — Ягъкуб бине Солтангали бине Кадыйр бине Биги бине Нугайчык бине Турайчык әл- Казани. «Нижний өлкәсе Намика авылы Котлыгмө- хәммәд мирза бине Ягъкуб» дип язылган 1200 нче (1785) тарихлы кәгазьне үз күзебез белән күрдек. Әлеге Ягъкуб бай 1203(1788) елда һәм бертуган энесе — Исхак 1204(1789) елда вафат булып, һәр ике¬ се ике бистә арасындагы каберлектә күмелгәннәр. Каберләренә куелган ташларында ислам, нисбәт һәм үлү тарихлары күрсәтелгән. Халык телендә йөргән сүзгә караганда, Ягъкуб бай икенче мәчет бинасы төзүгә күп дәүләтен туздырган һәм гомерен дә шуңа сарыф иткән. Төзелеш вакытында кичләрен хатыны белән икәүләп чыгып, савап өмете белән, мәчет би¬ насына кирәк булган кирпеч һәм агачларны үзләре ташып куя торган булганнар. Бүгенге көндә әлеге Ягъкуб һәм бертуган энесе Исхак байларның, балала¬ ры булмау сәбәпле, нәселләре беткән... 1 Булгамистер — бургомистрдан үзгәртелгән. 2 Ратман — элеккеге Россиядә ратуша члены. 218.
Икенче рейс — Исмәгыйль бине Апанай. Лаеш өязе Җанбулат авылыннан Айтуган бине Җанбулат бине Җамаш исемле кешенең оныкларыннан. Халык телендә бабалары Җанбулатның Ашыт елгасының төньягындагы Чынбулат авылы кешеләренең бабасы Чынбулат белән бертуган икәнлеге турында сүз йөри. Атасы Казан шәһәрендә яшәп, «Апанай Хафиз» исеме белән танылган. Кабере «Зәңгәр мәчет» янындагы зират уртасында. Үзенең Исмәгыйль, Бикмөхәммәд, Зәгыйфә һәм Хәнифә исемле дүрт баласы булганлы¬ гы мәгълүм. Хәзер дә нәсел-нәсәбе бар, фамилия¬ ләре аның исеме белән йөртелә. «Хафиз» дип, ни¬ гездә, хәдис галимнәре телендә йөз мең хәдисне кү¬ ңелдән белүчегә әйтелә иде. Шуннан алынып, бер за¬ ман гомумән гыйлемгә ирешкән кешене, ә ахырда безнең мәмләкәттә язу таныган һәм укый алган ке¬ шене шулай дип атый башлаганнар: Галим хафиз, Жансарый хафиз, Кадыйр хафиз... Соңыннан шуннан үзгәртеп, «абыз» ди башлаганнар. Хосусан, Кысна авылында, бабабыз мелла Сөбхан бине Габделкәрим¬ нең беренче килгән елларында, Әмир абыз, Багыз абыз, Бәшир абыз, Бәкри абыз, Гаед абыз, Габдеки абыз, Гомәр абыз дигән тугыз кеше булган. Хәзерге көндә телебездә калган «абыз агай», «абызтай», «абзый» сүзләре дә шуннан алынган. Тора- бара ул олы яшьтәге яки, чама белән генә булса да, ниндидер өстенлеге булган кешегә олылау теләге бе¬ лән әйтелә торган сүзгә әйләнеп калган. Хатыны Җанай исемле булып, чыгышы белән Га¬ лич өязендәге Сая исемле авылдан. Ул озын гомер итеп, ике оныгы — Йосыф һәм Муса гасырына иреш- . кән. * б- Сүз бара торган Исмәгыйль бабай укый-яза белми торган кеше булган. Казан кешеләреннән иң берен- челәрдән булып акча түләп сәүдәгәрлек дәрәҗәсенә ирешеп, «купец» исеме алучылар шушы Исмәгыйль белән Бикуш исемле кеше булган. Якыннарыннан Исай карт һәм башкалар үзләрен: «Чукындылар, ке¬ рәшен булдылар»,— дип шелтәләгәннәр. Алар Ка¬ занның зур байларыннан булганнар. Казанда рәис бу¬ лып торганда Йосыф бине Динмөхәммәд исемле берәүдән коллар сатып алуы турында мелла Морта¬ за бине Габделгазиз кулы белән язылган язуны бу урында үз гыйбарәсе белән китерәбез: «Тарих 1788 ел¬ да, январьның сигезенче көнендә, Казан өязе Арча 219
округы Иске бистәсенең йомышлы кешесе Йосыф Динмөхәммәд углы саттым үземнең хыйссама 1 тигән колларымны Казанның Иске бистәсенең Исмәгыйль Апанай Хафиз углына йөз сум хак берлә. Ошбу мәз- күр колларым — Алат юлы Арча округы Күшәр илен¬ дә йорт берлән торучы мәзкүр колларым: әүвәл, Бик¬ бау Сәедкәй углын, хатыны Нәсыйха, бер кызы, са¬ бый углы Бикчәнтәй берлә; икенче колымның углы Мортаза Мөэмин углын; вә дәхи шул Күшәр илендә кайсы кем Бикбау били торган җирләрем һәм печән¬ легем — көллесе 2 Исмәгыйль агайгадыр». Россия дәүләте белән Төркия арасындагы бер су¬ гышта әсир ителгән Гайшә исемле хатынны шул ва¬ кыттагы Казан губернаторы Исмәгыйль бабайга әй¬ теп, үзе туй итеп, никах кылдырып биргән. Халык те¬ лендә ул хатын бик зур кешеләр нәселеннән чыккан дигән сүз таралган, ә үзе «турчанка» дип йөртелгән. Аннан Исхак һәм Хәбибелҗамал исемле балалар ту¬ ган. Хәзерге көндә аның нәселеннән Хөсәен бине Ша- һиәхмәт бине Исхак бине Исмәгыйль яши. Исмәгыйль вафатыннан соң, ул хатынга мелла Мөхәммәдҗан мөф¬ ти өйләнгән. 1209(1794) елда җитмеш тугыз яшендә вафат булып, ике бистә арасындагы каберлеккә җир¬ ләнгән... Йосыф, Муса, Исхак, Миһербан, Бәдигыльҗамал, 336 б. Хәбибелҗамал исемнәрендә өч углы һәм өч кызы кал¬ ды. Казан артындагы Әлдермеш авылында олы як¬ тагы мәчетне төзеткән. 1245(1829) елда ул мәчет тә¬ мам төзелеп беткәч янган. 1248(1832) елда аны оныгы Хәсән бине Муса яңадан төзетте... 338 б. Өченче рәис — Муса бине Сәлим әл-Казани. Нәселе «тутырмалар» дип билгеле. Күп еллар баш¬ калардан хезмәт хакы алып һәм бу эшне башкарып, 1243(1827) елда вафат була. Аның нәселеннән Мах¬ муд бине Муса һәм Исмәгыйль бине Мостафа бине Ягъкуб бине Муса Казанда яшиләр. Углы Ягъкуб әти¬ сеннән җиде ай соң вафат була. Без Казанга кайткан¬ да, Әхмәд һәм Мостафа исемле угыллары бар иде, яшьли вафат булдылар. Дүртенче рәис — Гобәйдулла бине Мөхәм- мәдрәхим бине Юныс әл-Казани. Казан шәһәренең атаклы байларыннан. Йосыф бине Исмәгыйль бине ^39 б. 1 Хыйссама — өлешемә. г Көллесе — бөтенесе. 820
Апанайның Фатыйма исемле кызын алып, аңа кияү була. Ибраһим, Исхак, Бәдигылькәмал, Фәхрелҗамал, Гайшә исемле балалары кала. 124... (182...) ел тирә¬ сеннән шушы хезмәттә булып, 1258(1844) елда кабат сайлана. Әмма 1259(1843) елда, мөхәррәм аенда ва¬ фат булып, нәүбәте узганчы вазифаларын углы Ибра¬ һим дәвам итә. Гобәйдулла үзе яшәгән беренче мә¬ хәлләнең имам һәм мөәззиннәренә Печән базарын¬ дагы кибетләреннән берсен — уртак файдалану өчен һәм тагын бер кибетен мәчетнең шәм һәм тәрәзәлә¬ ренә дип вакыф иткән. Татар арасындагы зиһенле- лекне, аңлылык һәм һиммәтлелек дәрәҗәсен күре¬ гез! Гыйлем һәм олылыкка ия булган кешеләрне ни¬ кадәр түбән, игътибарга лаексыз саныйлар. Дәресләр укыту, имам булу, вәгазь сөйләүче булу — өч бөек дәрәҗә. Шулар һәм алардан башка бик күп хезмәт¬ ләр йөкләнгән галим, диндар, игътибарлы кешене на¬ дан һәм ярым дивана мөәззиннәр белән бер дәрә¬ җәгә куялар! Угыллары ул кибетләрдән кырык елдан артык файдаланып, хәтта мәчет амбарларының керемнәрен үзләренә алып, имам һәм мөәззиннәргә бер тиен бир¬ мәделәр. Шулай булгач, гыйлемгә нинди кадер-хөр- мәт булсын, ул ничек күтәрелсен! Шуңа күрә мелла¬ лар дәгъва вәкиле (адвокат) булып хөкем йортына йөрүне, остазбикәләре исә яучы булуны артыграк күрәләр. Тагын бер ямьсез күренеш: үги анасы Мәликә бин¬ те Хәсәнҗан үги кызын Исмәгыйль бине Исхакка бирергә була. Бу турыда үзара вәгъдәләшеп, инде эш туй киңәшләренә барып җиткәч, кинәт: «Юк, мин аңа үз кызымны бирәм»,— дип, ярәшүләрне боза һәм аңа Гайшә исемле үз кызын бирә. Балаларының эш һәм әхлагы нәселдән килмиме икән! Инде үз¬ ләреннән хәтта мәхәлләнең барлык кешеләре дә кул селтәде... Бишенче рәис — Хәсән бине Муса бине Исмә¬ гыйль бине Апанай. Казанның мәшһүр һәм атаклы сәүдәгәрләреннән. 1216(1801) елда Казанда туа. Ана¬ сы Сәхибҗамал бинте Габдеррәшид бине Гали — Мирза Шаһиәхмәд бине Мөхәммәд бине Габдеррә- шиднең атасы белән бертуган кыз кардәше. Хәсән бине Муса 1249(1833) елдан башлап бу урында тора. 1280(1863) елда сәфәр аенда вафат була. Җеназасын мелла Сали> укып, яңа каберлектә җирләнә. Мөхәм- 221
мәдҗан, Мөхәммәдшаһ, Әхмәдшаһ исемле угыллары калып, Мөхәммәдшаһ — 1296(1878) елда вафат була, җеназасын мелла Таҗетдин бине Бәшир укып, яңа ка¬ берлеккә җирләнә. Атасы — Муса бине Исмәгыйль — Казанның олы байларыннан. 1242(1826) елда, рәҗәб аеның унтугызынчы көнендә алтмыш биш яшендә вафат булып, Казан шәһәрендә яңа каберлеккә җир¬ ләнә. Мортаза, Хәсән, Мөхәммәд, Гобәйдулла, Габ¬ делкәрим, Миңлебай исемле угыллары кала... 340 6. Алтынчы рәис — Исхак бине Мостафа бине Мортаза бине Давыд бине Йосыф бине Мөхәммәд әл- Казани ибне Афак. Казанның мәшһүр байларыннан. Вафатыннан соң миллион сум акчасы барлыгы беле¬ нә. Хәсән байдан соң, 125...(184...) елда бу урынны ала. 127...(185...) елларда кинәттән вафат була... Җиденче рәис—Ибраһим бине Гобәйдулла бине Мөхәммәдрәхим бине Юныс әл-Казани. 1220(1805) ел азагында туа. Анасы—Йосыф бине Исмәгыйль бине Апанай кызы Фатыйма, аның анасы — Исхак кызы Хә- бибә. Ибраһим — Казан байларының иң мәшһүре. Шигырь: Кеше күпме ярдәм итсә дә, артык мактамагыз: Оялып кызарырлык булса бик җитә. Чөнки аның ярдәме яки ярдәмнән баш тартуы Юмартлык яки саранлыктан түгел, Бәлки котырынып китүеннән Бер минутлык күренеш кенә *,— дигәнчә, ул, юләр юмартлык, аш-суының күплеге бе¬ лән бергә, начар һәм яраксыз эшләре белән бик мәш¬ һүр була. 1259(1843) елда атасы вафат булгач, аның рәислегенең икенче чиратын тәмамлый. 1269(1853) 341 б. елда тагын сайлана. Кырым сугышы вакытында Казан шәһәрендә бу урын һәм идарә бетерелә. Ибраһим бине Гобәйдулланың һәр ике чиратта да эше кимче¬ лекле була. Сигезенче рәис — Миңлебай бине Габдер-. рәшид бине Йосыф әл-Казани, «Ибне Әхмәд» дип йөртелә. Ибне Юныстан соң ук, 1261(1844) елда сай¬ ланып, 1275(1858) елда вафат була һәм яңа кабер¬ лектә җирләнә. ...Бик олы гәүдәле, авыр табигатьле булса да, яхшы яктан аерылып торган һәм үз эшен яхшы белгән кеше була... 1 Шигырь гарәпчә, биредә сүзгә-сүз тәрҗемәсе бирелде. (Т ә р җ. иск.) 222
Тугызынчы рәис — Мостафа бине Нәзир би¬ не Әҗем бине Колмәмәт әл-Казани. Ул бу эшкә Хаҗи Миңлебайдан соң керешә... 342 6. Унынчы рәис — Ибраһим бине Гобәйдулла. Бу — рәисләрнең ахыргысы. 1303(1885) елда, рәҗәб аеның унысында, апрельнең икесендә, төш җитәр ал¬ дыннан вафат булды. Икенче көнне Казанда яңа ка¬ берлектә җирләнде. Сиксән өч яшендә иде. Җеназа¬ сын без укыдык. Балалары калмады. Малы кардәше¬ нең угыллары Мөхәммәдрәхим, Габделкәрим, Габ¬ делвәли һәм хатыны арасында бүленде. Мирза Ша һиәхмәд бине Мөхәррәм бине Габдеррәшид бине Гали бине Р ә с - кә әл-Казани әш-Шәмәки. Чыгышы — Тәтеш өязендәге Шәмәк исемле авылдан. Ләкин монда сөй¬ ләнгән бабалары һәммәсе Казан шәһәрендә, Яңа бис¬ тәнең төньяк-көнбатыш өлешендә, хәзер Наласа пу¬ латы дигән зур таш йорт урынында яшәп, кайбер җыентыклардан күренгәнчә, карт бабалары — 1147(1734) елда, рәбигыль-әүвәл аенда, углы Габдер¬ рәшид 1206(1791) елда, җомга көн, рамазан аеның егерме өченче көнендә вафат булалар. Мирза Шаһиәхмәд Казан шәһәрендә туа, мөсел¬ ман һәм рус мәктәпләрендә укый. Казан һәм Уфа шәһәрләрендә хөкүмәт хезмәтләрендә булып, аеруча Казанда шәһәр башлыгы идарәсендә һәртөрле хез¬ мәтләрне башкара, ахырда полицмейстер киңәшчесе, ә 1254(1838) елда шәһәр башлыгы урынбасары була. Идарә эшләрен бик гайрәт һәм тырышлык белән, гаделлек белән башкара, Казан халкын дер селкетеп тора. Бөтен эш аның кулында иде. Егерме ел тоташ¬ тан шушы эшне башкарып, «мең башы» дәрәҗәсен алды, 1274(1857) елда үзенең үтенүе буенча хезмәт¬ тән азат ителде. 1292(1875) елда, мөхәррәм аеның ун¬ җидесендә, якшәмбе көнне кинәт вафат булды. Җена- . засын Мостафа мөәззин сишәмбе көн укыды. Күмәр- ^43 6. гә бик күп кеше җыелды. Яңа каберлектә җирләнде. Яше җитмешкә якын иде. Корбангали бине Әхмәр бине Арсай кызы Хөсни исемле хатыныннан — Биния- мин, Сәедгәрәй, Бәһрам, Сәргаскәр, Хәдичә, Фәрхес- сөрур исемле дүрт углы һәм ике кызы, Ибраһим бине Әхмәр кызы Габидә исемле олы хатыныннан Мәрьям исемле кызы калды. Бик хәтәр хаким, кеше¬ ләрне буйсындыра алучы идарәче, шул ук вакыт кай- гыртучан*да шәхес иде. Намазы дөрес булырлык 223
дәрәҗәдә, Коръән укуы дөрес, язылышы һәм мәгънә¬ се ягыннан шома һәм дөрес язулы чибәр каләме бар иде. Давыд бине Җәгъфәрнең әйтүенә караганда, шә¬ һәр башлыгы идарәсендә хезмәт иткәндә дә тәһарәт¬ сез булмаган, бер намазын да калдырмаган. Иген¬ лек, урман, печәнлек җирләре, төрле биналары, бай¬ лыгы һәм хайваннары күп иде. Дошманнарым бик күперенеп, котырынып, тәмам җиңүгә ирешкән ва¬ кытта, һичкем үтенече буенча түгел, бары дөреслекне яклау йөзеннән без фәкыйрьгә зур ярдәм күрсәтте. Бөек алла моны үзенә ахирәт өчен азык итсен, амин. Т ә рҗ е м ә ч е — Рәхмәтулла бине Әмирхан бине Имәнколый бине Нурсәед әл-Кишети. Чыгышы — Казан өязенең Яңа Кишет авылыннан. Яшь чагында атасы белән Казанга килеп, Пороховойда һәм Бишбалтада яшәп, бераздан соң шәһәрнең үзендә беренче мәчет янында йорт алды. Янә бераздан күл башында — Болак буенда йорт алып, анда өй салып, күп еллар яшәде. Казанда булган зур янгын вакытында йорты янып, хәле начарланды. Ахырга таба бу йортны са¬ тып һәм дөньясы тараеп, Яңа бистәгә барып бер йорт алса да, ул йортка икенче берәүнең дәгъвасы бул¬ ганлыктан, квартирга күчәргә мәҗбүр булды. Йорт өчен биргән акчасы да югалды. Үзе шеш авыруына дучар булып, 1292(1875) елда, чәршәмбе көнне, егерме өченче зөлхиҗҗәдә вафат булды. Яше җит¬ мештән үткән иде. Җеназасын мелла Шаһиәхмәд үтәп, яңа каберлектә җирләнде. Сәүдәгәрләрнең укымышлы һәм олылары кадәр укып, гарәпчә һәм фарсыча китаплардан күп кенә мәгълүмат туплау өстенә, рус телен һәм рус язуын да белә иде. Ахырда ул шәһәр башлыгы идарә- 344 6. сендә Казан тирәсе халкына тәрҗемәче булып тор¬ ды. Россия дәүләтендә моннан башка да кайбер хез¬ мәтләрдә була һәм медальләр ала. Хәзинә типогра¬ фиясендә Коръән һәм башка күп китапларны, үзе генә яки икенче берәүләр белән бергәләп, яхшы кә¬ газь, кара һәм матур хәрефләр белән кабат-кабат бастырып, сәүдә итте. Башта дөньясы, тормышы ир¬ кен иде. Казиле авылына мәчет салдырды. Мелла¬ ларга Коръәннәр һәм һәфтиякләрне, бала-чагаларга укырдай төрле китапларны түләүсез тарата иде, Ка¬ ләме шома, имласы дөрес, язуы матур һәм эчтәлекле иде. Гомумән, язуга сәләте бар, меллалар кебек ях¬ шы яза иде. Тулы гәүдәле, бар әгъзалары килешле. 224
калын һәм күркәм тавышлы, батыр, исерткеч эчәргә һәвәс, эш һәм сүзендә куркуны белми торган, ваем¬ сыз кеше иде. Исерткечтән кәефе бик күтәрелеп китмәгәндә, тирән уйлап, килештереп, вчык һәм һәр тыңлаучыга ярарлык итеп, күркәм һәм тэбигый матур гыйбарәләр белән мәгънәле сүзләр әйтә иде. Әмма исерсә, начар сүгенеп, кешене рәнҗетә торган сүзләр сөйли иде. Шулай да: «Гомеремдә һичкемне, исерек чакта да, ата-анасы белән сүккәнем юк»,— дип әйтә торган булган. Тәкәббер, явыз холыклы олы байларга турыдан-туры яки читләтеп әйтеп авыр сүзләр ишет¬ терсә дә, сүзгә батыр, сөйләве күркәм булганлык¬ тан, теге байлар бәхәсләшүдән гаҗиз булып, дәшми калу яки көлгән булып кыланудан башка нәрсә эшли алмыйлар иде. Юныс бай балалары һәм мелла Сә¬ гыйдьләр белән дус һәм якын булганлыктан, алар . белән бергә без фәкыйрьгә дә тел тигәләде. Шулай да чын ир, яхшыны яманнан аера белүче, дөнья хә¬ леннән хәбәрдар, аңлы, китап уку белән шөгыльләнә торган кеше иде. Шулай күп ягы белән мәшһүр бул¬ ганлыктан, бу урында язылды. Үлгәндә Габдулла исемле углы һәм өч кызы калды. Урынына Биниямин бине Йосыф бине Арсай тәрҗемәче булды. 122 б. КАЗАН ТИРӘСЕНДӘГЕ КАЙБЕР АВЫЛЛАРНЫҢ КЫСКАЧА ТАРИХЫ Бу фасылда нәрсәсе беләндер танылган яки берәр мөнәсәбәт белән билгеле булган Казан шәһәре тирә¬ сендәге кайбер авылларның кыскача тарихлары... һәм аларны төзетүчеләр искә алына. Ташкичү — Казанга якын урнашкан бер авыл. Төп халкының күпчелеге Ашыт, кайберләре Пимар авылыннан, ә кайберләре башка яклардан килеп ур¬ нашкан. Исеме элеккеге «Ходайколый хәрабәсе»нә мөнәсәбәтле исем белән — «Ташкичү» дип аталган¬ лыктан, бу урында электән үк кешеләр яшәгәнлеге мәгълүм буладыр. Ташкичүгә башлап килеп урнаш¬ кан шәхес Ашыт авылы кешеләреннән — Туйхуҗа би¬ не Туйкә исемле заттыр. Бу кешенең туу, килеп ур¬ нашу, вафат булу тарихлары ачык билгеле булмаса да, якынча безнең тарихтан 150 еллар чамасы элек, ягъни 1130(1717) еллар тирәсендә булыр. Чөнки Туй¬ хуҗаның оныгы Габделгаффар бине Иштирәк бине 45 3-38 225
Туйхуҗа 1230(1814) ел азагында вафат булып, яңа ка¬ берлеккә күмелгән. Ихсан бине Иштирәк бине Туй¬ хуҗа безнең гомеребездә картаеп, 1239(1823) елда вафат булды, җеназасын мәрхүм әткәбез укып, яңа каберлектә күмелде. Хәзер Ташкичүдә «иске зират» һәм «яңа зират» дип йөртелә торган ике каберлек бар. Искесе — Ашыт ягында, Ташкичү басуының чи¬ гендә, елга буенда. Анда күмелгәннәрдән: юл буенда Яхъя мелла атасы — Габделбакый мөәззин. Тагын юл буенда, зират уртасында — Дәүләтшаһ бине Иштирәк бине Туйхуҗа, баш һәм аяк очларында ике зур каен агачы бар. Иштирәк бине Туйхуҗа кабере — юл буен¬ да. Елгага якын җирдә — Муса бине Гали бине Әбү¬ бәкер кабере. Эчкәре, зират уртасында бер кабергә куелган таштан: «1289(1872) ел, җөмадиел-әүвәл ае»,— дип укыдык, алланы искә алудан соң язган сүзе: «Та¬ рих мең дә ике йөз тугызынчы (1795) сәвернең ту¬ гызынчы көнендә (рамазанның 24е) Муса бине Биккол вафат». Әмма яңа каберлеге авылга тоташ. Авылдан чык¬ кач уң якта. Әүвәлге коймасы беткәч, 1303(1885) ел- 123 в. да, 260 сумга төшереп, имән баганалар утыртып, койма тоттырдым. Бу каберлек 1225(1810) елда баш¬ ланып, анда иң элек — бер гарип шәкерт, икенчесе — мелла Габделхәкимнең кызының кызы — бер бала, өченчесе — әлеге мелла Габделхәким бине Габбас үзе күмелгән. Бу кеше Балтач авылыннан чыккан. Бераз вакыт Ашытта имам булып, соңрак имамлыктан китеп Ташкичүдә яшәгән, балалары анда бар. Шул каберлектә күмелгәннәрдән тагын берничә кеше: ха¬ җи мелла Габдессәлам бине Габдеррахман; хөрмәт¬ ле атабыз мелла Баһаветдин бине Сөбхан; хөрмәтле әнкәбез Бибихәбибә Габденнасыйр кызы 1238(1823) елда сигезенче зөлхиҗҗәдә вафат... Бер ташка болай язылган: «Бибихәдичә Хөсәен углы хаҗи Мөхәммәд кызы мең ике йөз утызынчы (1814) елда вафат». Тагын, Насыйбулла бине Фәтхулла бине Яхъя бине Габделбакый 1286(1869) елда, егерме икенче Зөл¬ кагдәдә, пәнҗешәмбе көн вафат булып, җеназасын энебез мелла Садретдин укыды. Насыйбулла — капка янында, юл буена якын, атасы белән бабасы мелла Яхъя бине Габделбакый янына күмелгән. Казан шә¬ һәренә беренче килүебездә юлдаш булды, өйләнгән¬ че биш-алты ай бергә яшәдек. Үткен, зирәк, аңлы, яхшыны яманнан аера белүче кеше иде. Балаларын¬ 226
<24 6. нан читекче чукрак Зәйнулла, Гыйсмәтулла, Габдулла һәм аларның балалары бүгенге көндә Ташкичүдә яши¬ ләр. Тагын, Фәез бине Гадел бине Әбүбәкер 1240(1824) ел азагында вафат. Җеназасын әткәбез үтәде. Әткәбезне Ташкичүгә башлап килгән вакы¬ тында, үз итеп, зур теләк белән, яратып үз өенә алган. Бераздан соң якыннары Габделкәрим исемле кешедән калган йорт урынына бер өй салып биргән. Югарыда телгә алынган Туйхуҗаның тугыз углы Ташкичүдә туган. Исемнәре — Йосыф, Хөсәен, Әбек, Иштирәк, Ишми, Туйкилде, Ишем, Әрмәк һәм Яр- мәк. Кайберәүләрнең сүзенә караганда, Ишми белән Ишем — бер кешегә бирелгән исемнәр. Әрмәк, Яр- мәк һәм Туйкилде балаларыннан мәгълүм кеше юк. Гыйбадулла бине Гыйззәтула бине Госман бине Хөсә¬ ен, Сафа бине Габделгалләм бине Габделлатыйф бине Габдессәлам бине Яхъя бине Йосыф, Габдеррахман бине Габдессәлам бине Гаделшаһ бине Вәлид бине Хәмид бине Ибраһим бине Әбәк, Габдеррахман бине Ширъяздан бине Шәрәфетдин бине Ибраһим бине Әхмәр бине Иштирәк, Габдулла бине Хәбибулла бине Габделгаффар бине Иштирәк, Фазыл бине Әхмәд бине Әбел-Фәез бине Дәүләтшаһ бине Иштирәк, Га¬ таулла бине Әхмәдшаһ бине Гобәйдулла бине Фәез бине Гадел, Әхмәд бине Гобәйдулла бине Муса бине Гали бине Әбүбәкер, Габдеррахман бине Бәйрәм¬ гали бине Корбангали бине Шәехморад бине Рәфикъ бине Ишми, Габделхәким бине Шаһиәхмәд бине Нигъ¬ мәтулла бине Хәбибулла бине Давыд бине Ишми, Хәсән бине Вәлид бине Габид бине Давыд исемле кешеләр хәзерге көндә Ташкичүдә яшиләр. «Давыд чишмәсе» дип йөртелә торган бер зур, яхшы чишмә исеме шушы Давыдка нисбәтән бирелгән. Хаҗи Мөхәммәдҗан бине Исмәгыйль бине Мох¬ тар бине Иштирәк, Хәсән бине Ибраһим бине Исмә¬ гыйль, Садыйк бине Исмәгыйль — Шимай 1 кальгасын¬ да яшиләр. Ашыттан килгән, әмма Туйхуҗа нәселеннән бул¬ маган Насретдин бине Фәхретдин бине Хәмид бине Мәскәү бине Кикә бине Серкә, Садыйк бине Гадел¬ ша бине Габбас бине Мәскәү, Гобәйдулла бине Гай¬ нулла бине Габдессәлам бине Мохтар бине Әхмәд бине Сәфәр исемле кешеләр бар. 1 Шимай — Симай — Семипалатинск шәһәре. 15* 227
Пимардан килгәннәрдән Әхмәдшаһ бине Баһадир- шаһ бине Габид бине Мөхәммәд бине Заһид — Таш- кичүдә, Габдеррахман бине Габдулла бине Сәйфулла бине Мөхәммәд бине Заһид — Казанда, Сәйфелмө¬ лек бине Вәлид бине Мөсәгыйдь бине Мөхәммәд бине Заһид һәм балалары, туганы Йосыф, атасы белән бертуган Мохтарның балалары Кызылъярда яшиләр. Мортаза бине Исмәгыйль бине Ибраһим бине Сәгыйдь бине Мөнасиб, Сәмигулла бине Гобәйдулла бине Хәмид бине Мортаза, Габдулла бине Хәбибулла бине Вәлид бине Мортаза — Ташкичүдә, Габделлатыйф бине Габделвәли бине Габдеррәшид бине Габделгазиз бине Габдеррәшид Трой 1 кальгасында яшиләр. Бо- ларның кайсы яктан килгәнлекләре билгеле түгел... Шигырь: 12$ б. Яшьлек һәм сабыйлык дәверен үткәргән идем, анда мин тормышымның яңа киемнәрен кидем; Анда мин яшерен уйларымның ялгышлыгын күрдем, анда минем яшьлегемнең ботаклары тибрәлде* 2. 136 6. X ө с н ә а в ы л ы — Ашыт суының ике ягына утыр¬ ган. Ташкичүдән һәм Югары Ашытбаштан түбән¬ рәк урнашкан. Ташкичүгә тоташкан бер кечерәк авыл. Ике авыл арасында урнашканлыктан — «Кыска», ә кайбер сүзләргә караганда, бер очыннан аккан суы исеме белән «Хеснә» дип аталганы мәгълүм. 140 6. Мәрңа н авылы — Казаннан ике тукталыш төньякта, тау арасында урнашкан бер кечерәк авыл. Бабаларыбыз шул авылдан чыкканга, үзебезне шуңа бәйлибез. Дөресе: «Гомәрхуҗа», яки «Камәрхуҗа»дан үзгәртелгән — «Комыргуҗа» дигән авылдан чыккан бабабыз Габделкоддус килеп утырып, шуннан үзенә бер авыл башланып киткән. Кечкенә булуына һәм күптән түгел оешуына кара¬ мастан, аннан күп кенә укымышлылар чыккан... 144 б. А ш ы т а в ы л ы — Ашыт елгасы буенда иң борын¬ гы авыл. Хәтта ислам хөкүмәтләре (Казан ханлыгы) көннәрендә дә яшәгән һәм төзек биналардан тор¬ ган. Әмма заман агышы белән бер урыннан икенче урынга күчеп йөргән. Шул тирәдә дә дүрт урында утырганлыгы мәгълүм. Әүвәл — Шаһкол елгасында; *Трой кальгасы — Троицк шәһәре. 2 Шигырь гарәп телендә. Биредә сүзгә-сүз тәрҗемәсе китерелде, (Т ә р җ. и с к.) 228
;ms б. 156 б. аннан күчеп, хәзер «Күчмә» дип танылган елгада; каберлеге хәзер дә «Күчмә каберлеге» дип мәшһүр. Аннан соң, хәзерге урынына күчкәч тә, өч каберлеге булып, «иске каберлек», «яңа каберлек», «йорт өсте каберлеге» дип йөртелгәннәр. «Ашыт каберлекләрен- дә әүлия кабере бар»,— дип, халык телендә сөйлән¬ сә дә, ачык бер хәбәр яки берәр китапта булмаган- лыктан, ана ягыннан бабабыз мелла Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек вафат бугач, мәрхүм атабыз: «Ин¬ де Ашыт зиратында әүлияләр күмелгәнлеге мәгълүм булды»,— диде. Ашыт кешеләреннән Мәкәләй бине Ак Суфи исем¬ ле гаять көчле һәм бик батыр кеше булган. Хәзер дә Ашытта искедән калган бик калын, хәтсез юан, ике ат көчкә тартырлык имән баганалар бар. «Мәкә¬ ләй шул баганаларны үзе ялгыз күтәреп утырткан»,— дип сөйлиләр. Берәр җирдә туй яки зур җыен булса да, башка мәҗлесләргә дә чакырылып, мәшһүр байлар белән аралашып яшәгән. Туйларга барганда, атын калын чи имән агачыннан кисеп бөккән дуга белән җигеп, башкалар туарып ала алмагач: «Без фәкыйрь кешене игътибарга алмыйлар, атыбызны тугармыйлар, китәм»,— дип, мәҗлес иясенә үпкә белдергәч, хуҗа¬ лар ялынып, гозер итеп, үзеннән туарта торган бул¬ ганнар. Эчке мәҗлесләрдә сугыш чыгарып, кешеләр¬ не кыйнап, күп вакытларда аларны киштә аркылы ташлый торган булган. Ахырда Кышкар байлары — Габдеррәшид бине Госман бине Габделкадыйр һәм туганнары Сәгыйдьләр — Мәмсә авылында бер мәҗ¬ лес ясап, аны явыз ният белән чакырып, бал эчер¬ теп исерткәннәр дә сәндерәгә асып үтергәннәр һәм Ашыт суына чыгарып ташлаганнар. Берничә көннән соң мәете калкып чыккач, Ашыт кешеләре аны Ашыт суы буенда, «авыл асты тегермәне» дип йөртелә тор¬ ган тегермәннән югарырак, елганың көньягында күм¬ гәннәр. Хәзергә чаклы кабере мәгълүм, агачтан чардуган корылган. Бу вакыйга 1170(1756) ел азагын¬ да булган. 1220(1805) ел азагында Ашытта базар ачылган һәм кибетләр төзелгән. Мәчкәрә авылы — Ишмән иле дип тә йөр¬ телгән, байларының һәм шәкертләренең күплеге ягын¬ нан күренекле бер авыл. Бу, нигездә, ар халкыннан бер төлкемнең урнашкан авылы булган. Бөре башы авылыннан Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине 229
Тәбеҗ исемле кеше, хайваннары һәм йорт-җирләре белән авылдан читкә чыгып, башлап утар ясап ур¬ нашкан. Бераздан соң ул Бөре башында яшәүче Әш- 157 б. мәкә исемле кеше белән дошманлашып, шул Әш- мәкәнең җәбер һәм хурлауларына түзә алмыйча, үз утарыннан бөтенләй күчеп, Мәчкәрәдә урнашкан. Бөре башы авылына салган мәчетен сүтеп, бүрәнә һәм агачларын хайваннарының муеннарына һәм кой¬ рыкларына гагып, Мәчкәрәгә күчергән. Бераздан соң Туймәҗ бине Туйкә исемле кеше ул мәчетне Бөре башы авылына яңадан кайтарып, авыл халкына һәм имамнарына биргән. Бу мәчет хәзер дә мирас юлы белән имамнан имамга күчеп килә. Өлкән бабалары Тәбеҗ, Бөре суы башында йорт һәм алачык салып, тимерчелек белән кәсеп итеп вафат булган. Хәзергә чаклы ул урыннан күмер, ти¬ мер калдыклары, иске дагалар чыга, һәм Бөре башы кешеләре аны «Йорт-елга» дип атыйлар. Ләкин ул елга тирәсендә булган агачлар бетеп, суы корыгач, Тәбеҗнең углы Көчек ул урыннан ярты миль кадәре җиргә — елганың югары агымы тирәсенә килеп йорт салган һәм аның янына кайбер авыллардан кешеләр күчеп килеп, шуннан Бөре башы авылы оешкан. Шуңа күрә ул авыл Россия хөкүмәте документларында әле¬ ге Көчеккә нисбәтән исемләнә. Көчекнең углы Тук¬ таргали, Оренбург һәм Каргалы тирәләрендә сәүдә белән гомер итеп, 1080(1669) елда вафат була һәм шушы авылның каберлегендә җирләнә. Каберлекнең уртасында, кабере өстендә исемен һәм вафат булу тарихын язган гаш бар. Өч углыннан Мәмәт исемлесе Бөре башында калып, авыл халкының күбрәге шул Мәмәт нәселеннән килә. Байморад бине Ишморад бине Ишмән бине Корбанай бине Бикәш бине Мәмәт бине Туктаргали хәзер дә исән. Туктаргалинең ике углы Ишмән һәм Ишкәй Мәчкәрәгә күчкән, балалары анда. Бер хәбәргә караганда, Ишманнең Гаед, Габдес¬ сәлам, Габделмәннан, Сәгыйдь, Бәшир, Нәзир, Үтә¬ меш исемнәрендә җиде углы булган. Икенче бер хәбәргә караганда, Ишмәннең Гаед һәм Үтәмеш исемле ике углы калган, Үтәмештән Габдессәлам, ә аннан Мөхәммәдрәхим һәм Габдулла туган. Үз ба¬ лалары бу заманда нәселләрен «Габдулла бине Габ¬ дессәлам бине Хәлил бине Йосыф бине Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Тәбеҗ бине Кодеш бине Сөләйман әл-Кирмани»дип билгелиләр. Ләкин Габдес¬ 230
сәламнең атасы Хәлил бине Йосыф булганмы, әллә Йосыф бине Хәлилме икәнлегенә шөбһә бар. Янә шунысы бар: әлеге Габдулла байның Мәчкә- рәдә мелла Габделхәмид мәдрәсәсендә укыган вакы¬ тында, «Гыймадел-ислам» китабын үз кулы белән язып тәмамлагач, гарәпчә язган бу сүзләрен үзебез күр¬ дек: «Бу китапны Габдулла бине Габдессәлам бине Үтәмеш — Мәчкәрәдә мелла Габделхәмид бине Үтә¬ гән мәдрәсәсендә 1172(1758) елда язды». Сүзе тәмам. Мәгәр «Үтәмеш» бабасының кушаматы булуы да мөмкин. 158 6. Россиялеләр Ханкирмән шәһәрен алганда, ар хал¬ кыннан бер солдат бер йортка кергән. Өй эчендә бер кеше дә булмаган, солдат фәкать бишектә бер бала күргән. Баласы юклыктан ул аны яратып, чир- мәсенә 1 салып тәрбияләп, сәламәт килеш алып кайт¬ кан. Яше җиткәч, Алабуга ягындагы мишәрләрдән кыз алып биреп, ахыр гомерендә Ядкяр иленә ки¬ тереп куйган, дип сөйлиләр. Россиянең ул шәһәрне мөселман ханнары кулын¬ нан бу рәвешле сугышып һәм җиңеп алулары бул¬ ганы юк. Бу сүзләрнең хикәят кылганда гына кер¬ телгәнлегенә ачык һәм җитәрлек дәлилләр бар. Ханкирмәндә мөселманнардан мөстәкыйль ханнар¬ ның булганы да юк. Ул шәһәр борынгыдан Россия кулында булып һәм русча «Городец» дип аталып йөр¬ телгән. Казан ханнарыннан Олуг Мөхәммәд хан вафат булып, аның урынына олы углы Мәхмүд хан утыргач, Касыйм исемле икенче углы агасыннан куркып Мәс- кәүгә качып киткән, һәм Россия патшасы аны, «хан» исеме биреп, шул шәһәргә җибәргән. Соңыннан Казан, Хаҗитархан һәм башка урыннардагы татар ханнарыннан качкан кешеләр Касыйм хан тирәсенә тупланалар, һәм ул алардан гаскәр төзи. Касыйм хан¬ нан соң да тагын күп кенә хан балалары шул рәвеш¬ чә Ханкирмән шәһәренә хан итеп куела, һиҗри тарих¬ ның 1000 елы тулганда (1591) Уразмөхәммәд хан бине Уңдан хан Россия хөкемдары Борис бине Федор та¬ рафыннан хан итеп куела. Ул 1019(1610) елда вафат була. Аның соңында бу исемне бераз вакыт Хаҗи- 159 б. мөхәммәд хан әс-Себери балаларыннан өч шәхес йөр¬ тә. 1085 ел һиҗридә (1674) биредә ханнар тәмам бетерелә. 1 Ч и р м ә — күннән эшләнгән солдат сумкасы. 2*1
Россия патшалары татар хан балаларын шул рә¬ вешчә хан итеп куеп, үзләреннән гаскәр җыйдырып, шул тирәдә булган мукшы, чуваш, ар кебек халык¬ лардан алына торган салымны аларга биреп тәрбия кылганнар. Шуңа күрә ул хан балалары рус хөкем¬ дарына чын күңелдән хезмәт иткәннәр. Табигый ба¬ тырлыклары аркасында алар зур хөрмәтләргә иреш¬ кәннәр. Казан һәм Хаҗитархан шәһәрләрен алганда да алар Россия патшаларына бик зур ярдәмче булып, бик булышканнар. Бу шәһәр шушы сәбәп аркасында Россия телендә Касыймга нисбәтән танылып килә... 181 6. К ы ш к а р а а ы л ы — элек заманнан ук дәүләт¬ ле байлары һәм зур мәдрәсә тотып, күп шәкертләр җыеп дәрес әйтүче имамнары белән дан һәм шөһ- 182 6. рӘт казанган авыл. 185 б. Оры авылы — Ашыт елгасының төньяк ягында «Түбән Оры», «Байлар Орысы», «Казакъ Орысы», «Морзалар Орысы» дип йөртелгән борынгы зур авыл. 186 б. Хәтта зиратында бер кабер өстендә Йосыф бине... исемле кешенең... 800 һиҗридә (1397) вафат бул¬ ганлыгы язылган таш күрдек. Бик борынгыдан зур сәүдәгәрләре күп булып, байлык, горурлык, исраф итү белән танылган... 205 6. М а з а р б а ш ы а в ы л ы — Казаннан дүрт тукта¬ лыш төньякта, ике мәчетле бер авыл. Рус телендә «Алашайка» дип әйтелә. Казан елгасы буенда урнаш¬ кан Югары Ише авылыннан күчкәнлектән, «Мазар башы» дип аталуы исеменә бераз аңлашылмаучылык кертә... ШӘХЕСЛӘР ҺӘМ ИСТӘЛЕКЛЕ ВАКЫЙГАЛАР 186 б. Мелла Юныс бине Иванам бине Габ¬ делхаликъ бине Шаһнәсәб бине Габдел¬ кадыйр бине Габделкәрим бине Габ- деррәхим бине Габделмәннан бине Габдулла бине Мәсгудь бине Әбүзәр әл-Кәчеви. Безнең гасырыбыздагы токымының гөманына караганда, нәсел-нәсәпләренең җеп очы 187 б. изге сәхабәләрдән булган Әбүзәр әл-Гаффарига барып тоташа. Бабаларыннан Габдеррәхим бине Габ¬ делмәннан Шам шәрифтә1 вафат булган. Аның Габ¬ 1 Шам тариф -изге Сүрия. 232
делкәрим һәм Габделҗәлил исемле ике углы булган. Габделҗәлил «Эмали сираҗия» исемле китапка аң¬ латма язган. Юныс ахун бездә Россия хөкемдарлыгы урнашканнан соң иң башлап Мавәраэннәһер тара¬ фына сәфәр кылып гыйлем алган кеше. Шул сәфә¬ рендә чакта Казакъ ханнарыннан булган Чыңгыз хан исемле берәү тарафыннан кабул ителеп, аның Мө- һелбикәсолтан исемле кызына өйләнгән. Мөһелбикә- нең кабере Оры авылы каберлегендә дип, өстендә ташы да бар дип уйлыйлар. Мин, кимчелекле фәкыйрь, әйтәмен: нәсел-нәсәп һәм тарих галимнәре фикеренчә, хәзрәти Әбүзәр әл-Гаффариның фәкать бер углы булып, ул да үз гомерендә газапланып шәһитләр үлеме белән вафат булган. Аның бер кыз баладан башка нәселе кал¬ маган. Шулай итеп, нәселенең өзелүе һәм токымы юкка чыгуы нәсел-нәсәп һәм тарих белгечләренә ачык билгеледер. Кәче авылы имамы Иванай ахунның үз кулы бе¬ лән язган Коръән нөсхәсе әлегә кадәр бераз кар¬ шылыклары белән нәселдән-нәселгә мирас булып яшәп килә. Ул Коръәннең кулъязма нөсхәсен тәмам¬ лаганда: «Моны Иванай бине Урсай язды»,— дип бе¬ тергән. Башка исем билгеле түгел. Оры авылында Җансарый хафиз каберенә куел¬ ган ташта: «Мелла Юныс хатыны — Җансарый хафиз кызы Ючә Нәһалсолтан бу ташны куйдырды»,— дип язылган. Атасы «Иванай ахун» һәм «Иванай хафиз» дип танылган була. Ул Арча төбәгендәге Кәче авы¬ лында имам, хатыйб һәм мөдәррис булып гомер итте. Бу вакытта Кәчедә Фулад бай дигән бер кеше була. Ул Казан елгасы ташыган вакытта аккан суны икенче якка күчереп мәшәкатьләнә һәм кирәксезгә азаплана. Ахун һәм әлеге бай, яңа каберлек билгеләнгәч: «Кайсыбыз элек вафат булса да, шул яңа каберлектә җирләргә»,— дип, үзара килешкәннәр һәм икәве дә бер ел эчендә бер-бер артлы вафат булып, шул каберлектә күмелгәннәр. Каберләренә таш куелган, исемнәре, туу һәм вафатларының тарихлары языл¬ ган. Фулад байның 1101(1689) елда вафат булганлы¬ гы куелган ташыннан ачык билгеле булып тора. Әм¬ ма Иванай хафизның ташы искергән, вафаты 1100(1689) елда микән, әллә 1102(1690) елдамы ди¬ гән шик туа. 233
Югарыда телгә алынган мелла Юныс ахун 1060(1649) елда Коръәннең бер нөсхәсен язып, ахы 188 б. рында тәмамлану вакытын һәм үзенең ул чагында унсигездә булганлыгын раслап калдырган. Аның фарсы телендә язылган «Фараизе сираҗия» китабына аңлатмасы бар. Ул озак яшәгән. Китапта Тубылда яшә¬ гән остазы мелла Сәфәр әт-Тәркыйдән ишеткәннәрен дә язып калдырган. Тагын: «Болгар җире ун өлеш¬ тән тора, халкына да шәригать кушуы буенча гошер бирү тиеш»,— дип, ...фәтва биргән. 213 6. Мелла Мортаза бине Котлыгыш әс- С и м е т и. Кайбер китаплар ахырындагы язуларга караганда, ул 1136(1723) елларгача яшәгән, һәр та¬ рафка сәяхәт итеп, хәтта хаҗга да барган. «Хаҗи», «күрәзәче», «мөфти», «әфәнде» һәм «хафиз» исем¬ нәре белән танылган. Күп дәресләр әйткән һәм күп¬ ләр аннан белем алып файда күргән. Ахырында Ка¬ зан төбәге Мамадыш өязенең Симет карьясендә ва¬ фат булган. Үз теләге буенча ике Симет карьясе арасында җирләнгән. Намаз кагыйдәләре хакында кы¬ зыклы һәм күркәм, кечкенә генә бер әсәре бар. Рус¬ лар суйган хайван итенең һәм рус хатыннарына өй¬ ләнүнең хәрәмлеге хакында тагын бер кечкенә риса- ләсе бар. Ләкин бу бик йомшак әсәр, сүзләре дә зәгыйфь. Гарәп язуындагы «һәмзә» билгесен аңла¬ тып язган тагын бер төрки китабы булган. Мелла Габделлатыйф бине Яһүдә ул китап белән таныш булган. Бу китапны үл үзенең шәкерте мелла Мансур әфәнденең карашын тәнкыйть итү рәвешендә язган. Мансур әфәнде башта аның шәкерте булып, соңын¬ нан Бохарага барып укып кайткан һәм уй-фикердә үзен остазыннан өстен күреп, Мортаза әфәнденең 214 6. ҺӘр эшенә һәм гамәленә каршы төшә башлаган. Ул тәкбир 1 әйтүне башлап җибәргәндә «һәмзә» белән күрсәтелгән авазны укыгандай сузып әйткәч, намаз бозык, көфер 1 2 була, дип сөйләп йөргән. Китап шуңа җавап рәвешендә язылган. Дәхи әсхабыннан Җәбәл- стандагы Тәтеш төбәгенең Шәмәк исемле карья әһалисеннән мелла Әлмөхәммәд бине Сүкәй бине Айтуган бине Шаһйосыф бине Шәмәккә язган иҗа- зәтнамәсе һәм хаг иршады бар... 1 Тәкбир — олылау; гарәпчә «аллаһе әкбәр» («алла иң бөек зат») дип әйтү. 2 Көфер — алланы хурлау, динсезлек. 234
Ахырында: «Мортаза Гали бине Котлыгыш суфый рәҗәб аеның 29 нчы көнендә, 1115(1703) елда язып тәмам кылды»,— дип язылган. 215 б. Елын күрсәткән сүзләр өстенә икенче бер кул белән: «Тушкан елы»,— дип язылган. Кәгазь кырыена ике тапкыр үз мөһерен баскан. Мөһере шактый зур, җәелгән өч түгәрәк уртасында: «Бөек хуҗадан ко¬ лын кичерүен өмет итүче Мортаза Гали бине Котлы¬ гыш суфый»,— дип, үз исемен аска, атасының исемен өскә куйган. Мөһерендә «Котлыгыш» сүзе йомшак «т» хәрефе белән ', китабында калын әйтелешле «т» хәрефе белән язылган. Язылуы урта дәрәҗәдә, шома, имласы дөрес, әмма белемсез кеше тарафыннан кү¬ черелгән. Әсәрләреннән Мавәраэннәһер тарафына да сәфәр кылуы аңлашыла. Бабабызның әйтүенә караганда, мелла Мортаза бине Гали бине Йосыф әл-Бәзнәви, мелла Әлмөхәм- мәд бине Сүкәй, мелла Әгъзам бине Габдеррахман, мелла Мансур әфәнде һәм башкалар тәрҗемәи хәле сөйләнүченең шәкертләреннән саналалар. Ул мелла Әлмөхәммәднең нәсел-нәсәбеннән бездә гыйлем алып, атасыннан соң Урман Тәүгилде авылында имам булып калган һәм шунда вафат булган мелла Исмә¬ гыйль бине Сабит бине Габбас бине Габделҗәлил би¬ не Әлмөхәммәд бине Сүкәй һәм аның бертуганы мел¬ ла Хәйрулла мәрхүмнәрнең бабасы була. Барлык ата- бабалары шул авылда чиратлашып имам булганнар. Имам шартындагы: «Кем нәселеннән буласың?» — дигән сорауга: «Хуҗа Әхмәд Ясәви нәселеннән»,— дип җавап бирү шушыннан алынган булса кирәк. Мелла Мансур бине Габдеррахман бине Әнис ә л-Б о р ы н д ы к ы й. Тумышы белән Җәбәлстандагы Зөя өязенең Борындык исемле карь¬ ясеннән, мелла Мөхәммәдҗан мөфтинең бабасы. Башта мелла Мортаза әфәнде шәкертләреннән бу¬ лып, соңыннан, әйткәнемчә, аңа каршы чык¬ кан һәм дошманына әйләнгән булган, «Мансур әфәнде» һәм «Мансур хафиз» дип танылган. Күп шә¬ кертләр җыеп, зур мәдрәсә тотып, дәрес әйткән. Ахыр гомерендә бер байның кызына күзе төшеп, яучы җи¬ 1 Йомшак «т» хәрефе — «т» хәрефе гарәп алфавитында, әй¬ телү рәвешенә карап, ике төрле хәреф белән бирелә. Бу очракта өс¬ тенә ике нокта куелган «т» турында сүз бара. 235
бәреп соратып караса да, тәкъдиме кабул ителмәгән. Ахырда үзенең шәкертләреннән бер бай баласы ул кызны алгач, көнләшүеннән ул шәкертне үтерткән 216 6. Һәм бу хәл заһир булган Халык телендә, остазы мелла Мортаза әфәндегә хөрмәтсезлеге аркасында мөселманнар исәбеннән чыккан, дип сөйләнә. Мелла Таһир бине Сөбхан сүзенә караганда, бу ил Россия хакимлегенә кертелгәннән соң Бохарага барып гый¬ лем алучыларның беренчесе — шушы кеше. Фарсы телендәге «Тәракыйбе-Мансурия» исеме белән мәш¬ һүр китапны ул язган. 153 б. Мелла Бәшир бине Уразай Б и к и —* Бәрәскә авылының билгеле имамнарының беренчесе. 1180(1766) елның азагында Киме карьясендә туган мелла Ишбай бине Ишморза исемле затның мелла Бәшир мәдрәсәсендә «Бөстанел-фәкыйрь» исемле китабын язып тәмамлавы тарихын [датасын] үзебез күрдек. Мелла Габделбакый бине Мөсәллим бине Мостафа бине Сәлим ә л-Б ә р ә с- к ә в и. Бабабыз мелла Сөбханның, мелла Ишкәйнең һәм Ибраһим байның каенатасы. Ул бераз вакыт Бәрәскәдә имам һәм хатыйб булып торганнан соң, вазифасын ташлап, Бөре төбәгендә, ...2 буенда, Илеш исемле авылда утар тотып, күп басулар биләп һәм .терлек асрап, сәүдә һәм игенчелек белән шөгыльлә¬ неп, шунда вафат булган. Кайбер сүзләргә караган¬ да, бу авылда кыш көннәрендә чанага җигелгән ат алдыннан өстәмә ат җигүне, бүгенге тарихтан якын¬ ча 120 ел элек, ул башлаган. Андагы хатыныннан Әүхәди дигән углы булган. Муса бине Әүхәди бине Габделбакыйны Ташкичүдә кечкенә вакытымда күр¬ дем. Мелла Габделбакыйның мондагы хатыны, ягъни әбиебез Бибисәгыйдә бинте Бикморза бине Ишмән бине Урай бине Арслан Шушма буендагы Кыртай исемле авылдан, мирзалар нәселеннән... Ире мелла Габделбакый вафатыннан соң, әбиебез Бибисәгыйдә¬ гә каенесе Әхмәр бине Мөсәллим өйләнеп, Мөхәм- мәд бине Әхмәр исемле балалары дөньяга килгән. Ул гомерле булып, яше алтмыштан узып, 1246 1 Автор үзе сүзне шул урында туктата. Халык арасында бу җинаять ечен җәзадан (термәдән) котылу максатында Мансур хафиз христиан диненә күчкән (чукынган) дигән сүз йәри. Күп нокталар шул хәлләргә ишарә. 1 Текстта төшереп калдырылган. Агыйдел булырга тиеш. (Т ә р җ, и с к} 236
(1830) елда ваба авыруыннан Бәрәскә авылында ва¬ фат булган. Балаларыннан Муса һәм Гайса Бохарада яшәп, анда вафат булдылар. Муса зур сәүдәгәр бу¬ лып, әмир Хәйдәргә еш килгән. Сәүдәгәрләр ара¬ сында әмирнең бик игътибар биргән кешесе булган. 1М 6. Өченче углы Әхмәд бине Мехәммәд Шима якларын¬ да югалган. Анасы Казакълардан иде. 104 6. Мелла Мехәммәд Әмин бине Ярмө- хәммәд бине Мәмәш ә л-К а з а н и. Тумы- 105 6. шы белән Казаннан. 1154(1741) елның мәүлид аенда1 туган. Күңелдән чыгарып язарга оста кеше булган¬ лыгы мәгълүм. Яңа бистә төзелеше мәсьәләсендә Петербургка сәфәр кылып, гариза язып дәүләттән рөхсәт алган. Мәликә тарафыннан кабул ителеп, аңа ярдәм күрсәтелгән һәм үтенечләре канәгатьләндерел- гән. Китапханәдән теләгән китапларын алырга рөхсәт ителген. Ул, шуннан файдаланып, «Фәтавәи Казый¬ хан», «Шәрхен-никая лиш-шәмнә» исемле китапларны һәм теле җиңелрәк булган башка җәүһәрләрне алып кайткан. Аталган икесе варислары кулында әлегә ка¬ дәр саклана, үзем күрдем. Үзе дә гарәп телендә бер китап язган. Бу китап шул бер үк каләм белән: «Ху¬ җасы Мехәммәд Әмин бине Ярмөхәммәд мелла, г 1246(1730) ел», дип тәмамланган. Ж б. Безгә мәгълүм булган Оренбург имамнарының иң элеккегесе — мелла Ибраһимбине Түләк исемле зат. «Бәтчә ахун» дип тә танылган, 1147 (1734) елда «Раузатес-сафа» китабының бер кисәген балаларыннан ... га бүләк итүе китабында күрсәтел¬ гән. Мөһере Бохара казые һәм мөфтиләре мөһере кебек зур һәм шул стильдә: «Ибраһим бине Мөхәм- мәд Түләк әл-мөфти»,— дип язылган. Мелла Ибраһим югарыда телгә алынган Котлыгмөхәммәд мирзаның имамы иде. Халык арасында «Һидая» китабын рус теленә тәрҗемә иткән дигән сүз йери. Бу, әлбәттә, ял¬ ган сүз. Берәр гаҗәп мәсьәләне тәрҗемә иткән бул- са булыр. ■10 б. Мелла Сәгыйдь бине Ибраһим әл-Барыши, мелла Ибраһим бине Арслан әл-Кимеви, Сәгыйдь бине Әх¬ мәд әш-Шырдани, Ибраһим бине Мөнасиб бине Габ- деррәхим әл-Казани һәм башкалар — аның шәкерт¬ ләре. 1 Мәүлид ае — Мехәммәд пәйгамбәр туган ай булганга күрә, мөселманнарда изне ай исәпләнә. 33Z
216. 6. 217 6. 137 б. Моннан соң Габдессәлам мөфтигә кадәр берни¬ чә имам булган булса кирәк. Әмма алар безгә мәгъ¬ лүм түгел. Мелла Гыйздетдин Габдессәлам бине Хәсән ә л-К а р и л и. Ул«Габдессәлам хәзрәт» дип та¬ нылган. Казан өязенең Кариле авылында имам, хатыйб һәм мөдәррис булып, дәрес әйткән. Ишнияз әфәнде¬ нең даны үсеп, шәкертләрем аңа иярмәгәе дип кур¬ кып, мәҗлесләрдә аның белән сүз көрәштергән. Ха¬ лык алдында тегенең гыйлем дәрәҗәсенең түбән икәнлеген фаш итәргә уйлаган. Әмма Ишнияз әфән¬ де моны сизеп, очрашудан сакланган — халык телен¬ дә әнә шундый сүз сөйләнә. Ул үзе бик гади һәм төр¬ ле мәзәкләр оештыруга маһир булган. Кая да бул¬ са барырга дип юлга чыккач, юлында аркылы яткан таяк я салам очраса, өенә кире кайтып ята торган булган. Шәкертләре сарык урлап суйганда, аларның майлы казаннарын күреп: «Мондый симез итне кай¬ дан алдыгыз?» — дип сораган. Тегеләренең: «Итебез юк, бәрәңге пешердек, бу елны бәрәңге бик майлы икән»,— дип әйтүләренә аның ышануы халык телен¬ дә йөри. 1182(1768) елларда әле Кариле авылында яшәгәне һәм мәдрәсәсе булганлыгы мәгълүм. Ахыр¬ да Кариле карьясеннән Минзәлә ягына күчкән һәм шунда вафат булган. Мелла Сәгыйдь бине Әхмәд әш- Шырдани, мелла Сәлах бине Сәгыйдь Әлкиле, мелла Хәмид бине Мортаза әл-Әлдермеши һәм мелла Тайиб бине Уразай — аның шәкертләре. Хөрмәтле бабабыз мелла Сөбхан бине Габ¬ делкәрим ә л-М ә р җ а н и. Өшкәтә карьясендә — мелла Илкәй бине Мостафадан, Бәрәскәдә — мелла Бикчәнтәй бине Ибраһимнан, Мәчкәрәдә — мелла Мөхәммәдрәхим бине Йосыфтан, Урбарда мелла Ибраһим бине Габдулла ән-Нократыйдан Һәм га¬ сырының башка укымышлыларыннан гыйлем алган һәм күптөрле фәннәр өйрәнгән. 1191(1776) елда Га¬ лич төбәгендә Олы Җәке авылында имам, хатыйб һәм мөдәррис итеп билгеләнгән булган. Күәм авылы имамы мелла Гайса бине Ягъкуб бине Габдерразак бине Галим кызы Бибимәһәрвафага өйләнеп, аннан Хәсән, Хөсәен дигән ир балалар һәм тагын берничә бала дөньяга килгән. Балалары кечкенә вакытта, ана¬ лары Бибимәһәрвафа 1196(1781) елда вафат булып, Җәке каберлегендә җирләнгән. 238
||38 б. Шуннан соң, 1197(1782) елда бабабыз мелла Сөб¬ хан Габделбакый бине Мөсәллим бине Мостафа бине Сәлим кызы булган кадерле әбиебез Бибизәгыйфә- гә өйләнеп, 1201(1786) елда рәбигыль-әүвәл аенда олы баласы — хөрмәтле атабыз Баһаветдин дөньяга кил¬ гән. 1205(1790) ел азагында «Алат юлы — ак як» дип, Хөснә авылына күчкәннәр. 1216(1801) елда бабабыз Оренбургка барып, мөфти Мөхәммәдҗан янында имтихан тотып, имам, хатыйб һәм мөдәррис итеп рас¬ ланган... Указы беренче сан белән исәпләнеп, Орен¬ бург губерна идарәсендә бирелгән. Шуннан соң үзен бабалары һәм фикердәшләре иле булган Хөснә җи¬ рендәге Каенлык исемле елгага якын урнашкан Мәр- җан исемле бер авылга нисбәтләп, диваннарда 1 тер¬ кәткән. Мәмләкәт кушуы буенча, бу авыл 1253(1837) елда Хөснә авылына кушылды. 1225(1810) елда имамлыгыннан читләшеп, тереклек итү өчен сәүдә кәсебенә керешкән. Сәүдәләре уңып, аның дөньясы яхшы ук түгәрәкләнгән, кадер-хөрмәт- тә бәхет белән яшәгән, барлык әйберләре һәм җи¬ һазлары җитәрлек булган. 1185(1770) елдан 1196(1781) елга кадәр югарыда телгә алынган авылларда остазларыннан белем алып, үз кулы белән зур һәм кечкенә күләмле алтмыштан артык китапны күчереп язган. Шулардан «Әт-тәүзыйх шәрехет-тәнкыйгъ», «Холасатед-дәлил шәрех мохта- сарел-Кодури», «Шәрехел-фараизес-сираҗия», «Шә- рехел-мәния ли-Ибраһим әл-Хәләби», «Җәмигыр- рөмүз», «Шәрехел-амали лил-Коһыстани», «Бөстанел- фәкыйһи Әбел-Ләйси», «Төхфәтел-мөлүк вә шәрхеһас- Соглук», «Тәгаллемет-тарик», «Мәҗалисеш-шөһүр», «Нисабел-әхбар», «Тәфсире Ягъкуб әл-Чәрхи», «Җә¬ ләлетдин әс-Сөютый», «Адабер-рисаләт», «Шәрехел- гакаид», «Исагуҗи», «Әл-хаваши», «Фаваиде зыяия шәрхе мелла Җами», «Әнмүзәҗ», «Шәрех-мирах», «Әл-Ифтитах», «Шәрехет-тәсһил», «Әл-мәгьриб», «Шә- рехел-мөгаззә», «Әл-Кодыкый», «Әл-Мансурия», «Бөс¬ тан вә гөлстан әс-Сәгъди» һәм башкаларны күрсәтер¬ гә мөмкин. Бабабыздан тагын мелла Гыйззетдин, мелла Си¬ раҗетдин, мелла Камалетдин, Зөннур, Мәүһүбә, Шәм¬ сениса, Шәмсемаһу һәм Латыйфа исемле балалар дөньяга килгән. Күбесе кечкенә вакытта ук вафат 1 Диваннар — халык санын исәпкә алу дәфтәрләре. 239
булып, мелла Гыйззетдин, мелла Сираҗетдин һәм Бибилатыйфа камиллеккә ирештеләр. Бабабыз, мәрхүм Сөбхан, 1249(1833) елда зөлхиҗ- җә аенда, сиксән җиде яшендә вафат булды. Җена¬ засын мелла Садыйк бине мелла Сафакол укып, үзе¬ нең васыяте буенча Хөснәдән чыкканда олы юлның сул ягына җирләнде. Ләкин ул юл хәзер ташланып, каберлек уртасында калган. Мин фәкыйрь исемен, нәселен һәм туган-үлгән елларын яздырып бер таш куйдым. Анасы — олы Әтнә авылында туган Бибифа¬ тыйма бинте Мөсәллим. Бабабызның җәмәгате Бибизәгыйфә бинте Габдел¬ бакый— 1251(1835) елда вафат булды һәм җеназа¬ сын әлеге мелла Садыйк укып, бабабыз янында, кыйбла ягында җирләнде. Ләкин ташында «1250(1834) елда» дип хата язылган. Аның анасы — Шушма елгасы бу¬ ендагы Каратай исемле авыл мирзалары баласы, Би¬ кем Мирза бине Ишмән бине Урай бине Гаед бине Әлмәт бине Арслан кызы Сәгыйдә. Мелла Гыйззетдин 1204(1 789) елда дөньяга килеп, атабыз Бохара сәфәренә юнәлгән көндә, сәүдә итү теләге белән Шимай тарафына чыгып китеп, бөтен¬ ләй кайтмаган. Шунда калып, 1285(1868) елның аза¬ гында вафат булды. Бабабыз, гомеренең азагына 139 б. җиткәч, Гыйззетдингә: «Кайтсаң — хәер-догамны алып, бәрәкәт табарсың, юк икән — ләгънәтләнерсең. Бу дөньядан киткәнче миннән дога алып калырга ашык. Атаның баласына биргән догасы пәйгамбәрнең үз өм¬ мәтенә биргән догасы кебек була»,— дип язган. Мин фәкыйрьдән дә хатлар яздырды, Бибилатыйфа 1218(1803) елда, зөлкагдә аеның соң¬ гы ун көнендә дөньяга килеп, камиллеккә ирешеп, бабабыздан яхшы гыйлем алган. Ул мелла Габдулла бине Фәтхулла бине әл-Хөсәен әл-Орыви никахында булып, 1244(1838) елда Хөснә авылында вафат бул¬ ды. Җеназасын мелла Садыйк укыды. Кабере баба¬ быз каберенең төньягында. Кече балалары иде. Үзе¬ нең баласы булмады. Мелла Сираҗетдин 1215(1800) елда шәгъбан ае¬ ның егерме икесендә, пәнҗешәмбе көнне дөньяга килеп, хөрмәтле атабыздан гыйлем алган. Печмәңтау авылында туган Сөләйман кызы Хәбибелҗамалга өй¬ ләнеп, Тәхаветдин, Төхфәтулла, Галим, Әхмәд, Мәү- һүбә һәм Зөбәйдә исемле балалары булды. 1295 (1878) елда җөмадиел-әүвәл аеның ундүртендә, пән¬ 240
җешәмбе көнне Казанда үз йортыбызда вафат бул¬ ды. Җеназасын олылар белән үзем укып, яңа кабер¬ лектә җирләдек. Углы Төхфәтулла 1290(1873) елның шәүвәл аенда Хөснә авылында вафат булды. Җена¬ засын мелла Габделвәли бине Хәбибулла булмау сә¬ бәпле, мелла Закир бине Хәрәмшаһ исемле Саба имамы укып, Хөснә каберлегендә җирләнде,. Илле яшь тула иде. Бераз вакыт Хөснәдә мөәззин булып торды. Кыз балалары калды. 118 6. Мелла Ибраһим бине Габдулла ән- Н о к р а т ы й. «Урбар Ибраһим хәзрәт» дип таныл¬ ган. Чыгышы белән Тау ягындагы Барыш авылыннан. Атасы Вятка өязендәге Нокърат исемле карьядә имам булып, шунда вафат булган. Мелла Ибраһим мәшһүр хаҗи Мортаза шәкертләреннән булып, заманасында гыйлеме һәм белеме белән танылган шәхесләрдән. Ул күп кенә карьяләрдә дәрес биргән, шәкертләре дә күп булган. Шулардан бабабыз мелла Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани, Сәгыйдь бине Әхмәд әш- Шырдани, аның энесе Җәгьфәр һәм Сәйфулла бине Габделкәрим әс-Саснавыйларны атап була. Йорты Давыд чишмәсе буенда, Корбангали күперенә якын, суның көньяк ягында, урамның көнчыгыш тарафын¬ да урнашкан булган. Холкы буенча тиз кызып китү- чән, ярсу табигатьле, әмма ваемсыз кеше булган, дип сөйлиләр. Мелла Ибраһимның 1167(1753) елда Хәсәншәех авылында, 1178(1764) елда Ташкичүдә, 1182 (1768) елда Казакълар авылында, 1185(1771) елда Ша- шы авылында, 1186(1772) елда Урбар авылында булуы мәдрәсәләрендә укыган шәкертләренең язган китап¬ лары буенча раслана. 1195(1780) елда Урбар авылын¬ да вафат булып, шуның каберлегендә җирләнгән. Ка¬ бере билгеле. 127 6. Габдессәлам бине Ура и. Ташкичүнең таш мәчетендә имам һәм хатыйб булып, мәдрәсә тотып дәрес әйткән кеше. Аның мәдрәсәсендә мелла Бә- шир бине Габдеррәхим бине Уразмөхәммәд әл-Җә- балинең «Шәрех гавамил» 1 исемле китабын язып тө¬ гәлләве билгеле. Әлеге мелла Бәшир 1210(1795) ел азагында Иске Әҗем авылында имам булган. Ул 126... (184...) елда вафат. Иске Әҗем карьясе имамы мелла Фазыл бине Нигъмәтулла бине Бәширнең бабасы. Илми бине Уташ исемле кеше фикъһе гыйлеме бу¬ 1 Шәрех 'гавамил — эшләр аңлатмасы. 241 16 з-з»
енча Габдулла бине Махмуд әл-Мөслалли әсәреннән сайлап алып язылган китабының азагында: «1155 (1742) елда, җомга көнне, мәзкур мелла Габдессә¬ лам мәдрәсәсендә, Ташкичүдә тәмамланды»,— дип күрсәтә. Бу китапның читенә язылган аңлатмаларда «Һидая», «Викая», «Мохит», «Мостафа», «Кяфи», «Хи- занәт», «Янабигъ», «Казыйхан», «Шәрехел-викая», «Ихтыяр», «Дөрәр», «Җәмигыр-рөмүз», «Фаваид», «Хадаикъ», «Фәрештә», «Ниһая», «Кифая», «Нәфигъ», «Мөшкилят», «Хәләби», «Мохтасар төрки», «Җәнк» һәм башка күп китаплардан алынган өземтәләр күп. Мелла Габдессәлам шәкертләреннән берәү икенче бер кешенең милкендә булган «Җәмигыр-рөмүз» ки¬ табын күреп, аны үзенеке итәргә теләгән. Остазын¬ нан шул китапны укырга рөхсәт алып, хуҗасы вакыт¬ лыча биреп тормагач, урлап алган. Аны Ташкичү ур¬ манында мелла Мөхәммәд Әмин бине Заһид әл-Бо- хари исемле кешедән бер җәй буена күчертүе ту¬ рында халык телендә сөйләнә. Ул китап әле дә Иске Әҗем авылында мелла Хәбибуллина бине Фазыл бине Нигъмәтулла бине Бәшир кулында саклана. Язу¬ чысының исеме шул китапта күрсәтелгән. 190 б. Мелла Хөсәен бине Габделкәрим бине Ярмөхәммәд бине Җансарый әл- О р ы в и. Тумышы белән үзе Оры авылыннан. Бераз вакыт Әгерҗе карьясендә яшәп, 1147(1734) елда, сә¬ фәр аенда, үз ватаны булган Оры карьясенә кире әйләнеп кайткан. Ушма һәм Олы Коллар авылында имам булып, соңыннан Орыга кайтып, 1205(1790) ел¬ да вафат булган. Мелла Хәбибулла, мелла Фәтхулла, Гобәйдулла һәм Исхак исемле угыллары калып, ка¬ миллеккә ирештеләр. Мелла Хөсәеннең олы бабасы Җансарый хафиз икәнлеге билгеле. Бу зат 1099 (1687) елда, мөхәррәм аенда, Оры карьясендә вафат булган һәм шуның каберлегендә җирләнгән. Кабере өстендә куелган ташы бар. Уйлавымча, бервакыт Ушма карьясендә булганлыкларыннан, нәсел-нәсәбе Җансарый бине Байсарый бине Килдеш бине Килваз- га барып тоташа, мелла Габделхәбир бине Габделваһ- һаб бине Мортаза бине Максуд бине Габдеррәхим бине Җансарый нәселеннән була. Аның нәселеннән булганнар мелла Хөсәеннең Коръәнне яттан белүче, ягъни «Коръән хафиз» булганлыгын раслап сөйлиләр. Ләкин ул гасырларда һәр мелланы һәм укый-яза бел¬ гән кешене «хафиз» дип атаганнар һәм шуннан үз- 242
216 б. 'lOO б. 219 б. гәртеп «абыз» дип йөргәннәр. Соңгы гасырларда мел¬ ланы «абыз агай» һәм «абзый» дип атаулары да шун¬ нан алынган. Хәзер инде олы яшьтә булган кешеләр¬ гә, язу танымасалар да, шулай дип эндәшәләр. Мелла Ишнияз бине Ширнияз бине Ярмөхәммәд ә л-Х а р ә з м и. «Ишнияз ахун» һәм «Ишнияз әфәнде» исеме белән билгеле. Тумы- шы белән Өргәнечтән. Анасы — Хәдичә бинте Ширин. Берара Казакълар карьясендә, күпмедер вакыт Кар- галыда яшәп, күп шәкертләр җыеп дәрес әйткән. 1205(1790) елда Каргалыда вафат булган. Кабере бил¬ геле. Казан ягында чагында җәй башларында иярчен¬ нәрен җыеп, күп кичләр тау башларында төн үткә¬ реп, шәфәкъ кызыллыгы бетмәвен күзәтеп: «Кыска төннәрдә Болгар илендә гыйшаэ намазын уку вакы¬ ты юкка чыга һәм аны уку кирәкми»,— дип фәтва би¬ реп, күпләрне шуңа ышандырган кеше. «Гакаиде Бол¬ гария» исемле бер кечкенә китап язган. Шушы кита¬ бында вөҗүд *, мөмкинат 1 2 һәм аларның сыйфатлары турындагы бәхәсне бу якларда беренче булып куер¬ тып җибәрә. Мелла Шәмсетдин бине Габдеррә- шид бине Гаед чукрак. «Әфәнде» дип тә ^анылган. Заманасында ахун булып, һәртөрле вакый¬ галар һәм талашлар вакытында хаким вазифасын үтә¬ гән. Казанда һәм аның тирә-ягында булган төрле ызгышлар һәм низагларны тәфтишләп тикшереп, хө¬ кем итеп, һәр тарафларга чыгып йөри торган булган. Мелла Әхмәд бине Сәгыйдь әш-Шырдани: «Сабый вакытымда Кишет авылына килгәч, аның тикшереп һәм хөкем кылып йөрүен берничә кат үзем күрдем. Янында руслардан бер язучы да була иде»,— дип сөйли торган булган. Мелла Шәмсетдин алтынчы мә¬ чет мәхәлләсендә имам булып дәрес тә әйткән. Күл башы мәчетендә имам булган мелла Максуд бине Корбангали бине Атнагол бине Мәскәү әл-Хәербиви һәм башка шундыйлар — моның шәкертләреннән. 1207 (1792) елда Казанда вафат булганлыгы кайбер җы¬ ентыкларда телгә алына... Мелла Мөхәммәд бине Гали ә д-Д а г ы с- т а н и. «Казый ака ахун» дип тә йөрткәннәр. Чыгы¬ шы белән Дагыстан голямасыннан. Үз ватаны Россия 1 Вөҗүд — барлык, чынбарлык. 2 М ө м к и н а т — күренешләр, вакыйгалар. 16* 243
220 б. 62 6. 154 б. дәүләте кулына кергәч, төрле сәбәпләр белән илен¬ нән куылып, Дәште кыпчакта, Казакъстанда, Оренбург янында, бераз вакыт Кондырау дигән җирдә урна¬ шып, дәрес әйтеп, күп кешеләрне укытып файда ки¬ тергән. 1210(1795) елда Казакъстанда, Оренбургтан өч йөз чакрымдагы Сыйбад каен суы буенда вафат булып, шунда ук җирләнгән. Үз иле Дагыстанда казый булган. Ул як төрки телендә «ака» һәм «ага» сүзләре «хуҗабыз», «әфәндебез» мәгънәсендә кулланылган¬ лыктан, ватандашлары аны олылап «казый ака» дип йөрткәннәр. Безнең якта да олылап, ләкин кыскар¬ тып, «Казакай ахун» дип атаганнар. Мелла Габдеррах- ман бине Шәриф әл-Каргалый, Мөхәммәдҗан бине Хөсәен мөфти, Нигъмәтулла әт-Тәузыйхи һәм баш¬ калар — аның шәкертләре. Мелла Мортаза бине Габделгазиз бине Бикмөхәммәд. Чыгышы буенча Бөгелмә ягындагы Каратай авылы кешесе. Әнисе — Бостан бинте Ярмөхәммәд. Мелла Мортаза Казан төбәген¬ дә, Кышкар авылында мелла Кадыйр мәдрәсәсендә белем алган. 1167(1753) елда төрки телдә «Нигъмә¬ тулла» исемле китап язып төгәлләгән. Якынча 1211(1796) ел азагында Казан шәһәрендә вафат бул¬ ган. Шәмсетдин, Фәхретдин, Габдессаттар һәм Габ¬ делгаффар исемле угыллары һәм берничә кызы бул¬ ганлыгы мәгълүм. Мелла Мортаза вафатыннан соң бераз вакыт углы мелла Фәхретдин имамлык вази¬ фаларын башкарды, әмма күпмедер вакыттан соң бу эштән читләштерелде. Мелла Бикчәнтәй бине Ибраһим әс- С а б а в ы й. Тумышы белән Олы Саба карьясеннән. Кайбер сүзләргә караганда, Буклавыч исемле карьядән чыккан. Бервакыт мелла Бикчәнтәй бер кешедән: «Син кайсы авылдан?» — дип сораган. Тегесе: «Кытаймас- тан»,— дип җавап биргән. Сораучы «нинди ямьсез исем, нинди ямьсез исем» дип кат-кат кабатлагач, те¬ ге кеше: «Хәзрәт, Буклавыч ничек була соң?» — дип сорау куеп, бәхәстә өстенлек алган. Мелла Бикчән¬ тәй Бәрәскә авылында имам, хатыйб һәм мөдәррис булып, егерме сигез ел дәрес әйтеп, 1215(1800) елда, шәгъбан аеның егерме җидесе көнендә вафат бул¬ ган һәм Бәрәскә каберлегендә җирләнгән.‘Дини ида¬ рә ачылгач, сайламыйча гына, Мөхәммәдҗан мөфти соравы буенча Оренбургка беренче мәртәбә Дини идарәгә әгъза булып барган өч казыйның берсе. Бер¬ 244
катлы, вәгъдәсендә торучан, гарәп сүзләрен кулла¬ нып сөйләргә яратучан кеше булган. Мәсәлән; «ла¬ пас», «казаки», «камзол» сүзләрен — «ля базе», «кә- мезаид», «кәмезания» дип үзгәртә, «Әлдермеш» авы¬ лын «Әд-дәрвиш» * дип әйтә торган булган. Мелла Сөбхан бине Габделкәрим, мелла Ибраһим бине Арслан бине Туйчы әл-Кимиви, мелла Габделваһһаб бине Габдулла бине Нуретдин, Мөхәммәд бине Гали әл-Бөри әл-Камыши һәм башкалар — аның шәкерт¬ ләре. W1 Вәлид бине Әмин бине Сөләйман I бине Бикмибине Урака й-ә л-К а з а н и ә л-Җ ә- бәли әл-Кайбычи. Тумышы белән Казан төбәген¬ нән, Җәбәлстандагы Тәтеш өязенең Кайбыч исемле карьясеннән. Халык арасында «Каргалы Вәлид ишан» дип танылган. Туган ягында башлангыч белем алган¬ нан соң, Бохарага, аннан Кабулга сәфәр кыла. Озак ва¬ кытлар Кабулда ишан Фәезхан бине Хозырхан тәрбия¬ сендә булып, аннан камиллеккә өйрәнеп кайта, Карга- лыда яши. Соңыннан берничә тапкыр Кабулда була. Бер баруында шәехенең вафатына туры килеп, аның ва¬ сыяте буенча, үзе юып, кәфенләп, җирләп кайта. 1214(1799) елда хаҗ сәфәренә чыгып китә. Мисырга барып җиткәч, французлар фетнәсенә** туры килә. 1216(1801) елда хаҗга барып мөселманлык бурычын үти һәм 1217(1802) елда вафат була. Мелла Гобәйдул¬ ла бине Җәгъфәр бине Ибраһим әл-Әлмәти һәм мел- k ла Нигъмәтулла бине Гомәр әл-Утарый моның әсха- быннандыр ?J4 б. Мелла Нигъмәтулла бине Биктимер бине Тукай бине Урманай ә л-Э с т ә р л е б а ш и. Чыгышы белән Казан иленең Малмыж өязе Салавыч карьясеннән. Бабасы шуннан күчеп китеп, башкортлар арасында башкорт дип язылып, Эстәр- лебашта урнашып кала. Мелла Нигъмәтулла Казанда , мелла Фазыл бине Сәйфулла әл-Кизләви һәм Мәч- J155 б. кәрәдә Мөхәммәдрәхим ахун һәм мелла Габдер- рахман әл-Каргалыйлардан гыйлем алгач, Боха¬ рага сәфәр кыла һәм анда ишан хәлифә Ниязколый әт-Төрекмәни хозурында ^әрбия ала. Үз ватанына кайткач шәехлек белән шөгыльләнә. Дөньясы киң, шәкертләре күп була. Үз илендә чиктән тыш зур шөһрәт казана. Мелла Габденнасыйр әл-Курсави ка- 1 Ә с х а б — дуслар, юлдашлар, иярченнәр, 245
рашын яклаучылардан һәм аның дусларыннан була. Үз мәдрәсәсендә аңа карата кызыксыну уята. Атабыз мәрхүм һәм аның кебекләрнең сүзләренә караганда, гыйлемдә дәрәҗәсе артык зурдан булмый. Олы углы Харис бине Нигъмәтулла атасы урыны¬ на калып, 1287(1870) елда, шәгъбан аеның унҗидесен¬ дә вафат булды. Бохарада мелла Хәсән бине Халь әл-Бохари, мелла Фазыл бине Гошүр әл-Гиҗдуани, мелла Нияз бине Биниямин әл-Бәлхи һәм башкалар дәресенә йөреп, үз вакытында мелла Гобәйдулла би¬ не Ниязколый әт-1 өрекмәнидән ишанлыкка рөхсәт алып кайткан. Кече углы Харрас бине Нигъмәтулла да Бохарага сәфәр кылып, мелла Габделмөэмин Хуҗа, мелла Хә¬ сән, Нияз һәм мелла Фазыл әл-Гиҗдуанилар хозурын¬ да шөгыльләнеп, иленә кайткач шәехлек иткән. Бусы 1288(1871) елда, рамазан аеның егерме тугызында, сишәмбе көнне илле җиде яшендә вафат булды. Бохарада чагында энебез мелла Садретдин аның бе¬ лән бергә укыды. Мелла Харрас та ихтирам казан¬ ды, дөньясы киң, шәкертләре күп булды. Атасы һәм бертуган абыйсы дәрәҗәсендә иде. 279 б. Мелла Габделвәли бине ә л-В ә л и д бинеМаксуд бин е... ә л-К әчеви хаҗи. Дин¬ дар, бик игътибарлы, төзек фикерле, яхшы табигать¬ ле, туры сүзле һәм укымышлы кеше иде. Хаҗ кылып хөрмәт казанды. Чыгышы белән Наласа авылыннан. Наласа имамы Мөхәммәд Әминнән гыйлем алды. Ал¬ дан күрүчәнлеге белән, китаплар тикшерү, хакыйкать¬ не эзләүдә көчле фикерле булуы һәм эшчәнлеге бе¬ лән аерылып тора иде. Мелла Әбеннасыр әл-Курса- виның дусларыннан булды. Күп заман имамлык кы- 101 б. лып, Кәче авылында вафат булды. Мелла Фәхретдин бине Габдеррә- шид бине Гаед. «Фәхретдин әфәнде» дип та¬ нылган шәхес. Алдарак сөйләнгән мелла Габдеррә- шиднең углы, мелла Шәмсетдин әфәнденең бертуга¬ ны. Кавал имамы мелла Сәлимҗан бине Дусмөхәм- мәднең Рәйханә исемле кызына өйләнә... Бераз ва¬ кыт бабасына имамлык һәм хатыйблыкта ярдәмлә¬ шеп торганнан соң, мелла Фәхретдин өченче нәүбәт сайлаулар вакытында Дини идарәгә казый итеп тәгаен¬ ләнә. 1214(1799) елда Халид мөәззин Уфада имтихан биреп указ алганда, бу Дини идарәдә казый була. 105 б. Мелла Хәмид бине Мортаза бине 246
106 б. 65 б. 66 6. !3 б. Нурмөхэммэд ә л-К а з а н и ә л-Ә л д е р м е- ш и. «Мантыйкый» дип тә йертелә. Тумышы белен Казан өязенең Әлдермеш авылыннан. Мелла Габдес¬ сәлам бине Хәсән әл-Карилидән һәм заманының баш¬ ка укымышлы кешеләреннән белем ала. Уйлап эш итә, уйлап сөйләшә белүе белән мәшһүр була. Руслар ха¬ кимлеге чорында Казан шәһәрендә башлангыч белем бирү һәм мәдрәсәләр ачуны беренче булып бу кеше сорап йөргән дигән сүзләр йөри. Казан шәһәренең Яңа бистәсендәге Урта мәчеттә мелла Мәхмүдкә яр¬ дәмче имам була. Бераз вакыт эшләгәннән соң, мә¬ четне салдыручы Ракый бай мелла Хәмидтән риза булмаганлыктан, Әбүбәкерне китереп имам итеп куя¬ лар, ә мелла Хәмидне читләштерәләр. Әмма ул мә¬ хәлләнең бер ягындагы җәмәгатьчелек белән бер¬ ләшеп, бер йортта җыелып намаз укый башлыйлар, ә соңыннан «тәбәнәк мәчет»тә имам була. 1210 (1795) елның азагында Дини идарәгә имтихан бирер¬ гә бара. Имтиханда мелла Мөхәммәд Әмин бине Мох- син ән-Нормави * аңа каршы чыга һәм ул лаексыз дип табыла. Әмма ике иптәше — мелла Сафакол бине Ко¬ тый әл-Мәңгәри һәм мелла Шәфи бине Гали әл- Мәмдәлиләрнең имзалары куелган үтенеч нәтиҗәсен¬ дә указ алганлыгы кеше телендә сөйләнә. Мелла Исхак бине Сәгыйдь бине Колмөхәммәд бине Ишмөхәммәд ә л- Кенәри. Чыгышы белән Кенәр авылыннан. Ләкин аның бабалары Бәрәңге ягыннан, Лаз исемле авыл¬ дан. Ашытта мелла Габденнасыйр бине Сәйфелмө¬ лек, Орнашбашта мелла Габид бине Габделгазиз һәм башкалардан белем алган. Соңыннан Бохарага сәфәр кылган һәм анда гасырының танылган укымышлы- ларыннан белем алган. 1229(1813) елның азагында ту¬ ган иленә әйләнеп кайтып, 1232(1816) елда Сөрде авы¬ лына имам булып урнаша. Анда бер ел да тутырмый¬ ча, 1233(1817) елда Чистай шәһәренә китә. 1247 (1831) елда, мелла Фәхретдин вафат булгач, Казан шәһәренә килеп, икенче мәчеттә имам, хатыйб һәм мөдәррис була. Күл буенда үз йорты янына мәд¬ рәсә төзетеп, бераз вакыт шөһрәт белән дәрес әйтә... Мелла Әбүбәкер бине Ибраһим бине Йосыф бине Ишбулат бине Ишморат ә л-К а з а н и. Ул — Казан кешесе, Казанда беренче мә¬ чет имамнарының берсе. «Җәмгыяте шәргыя мәхкә¬ 247
мәсе» 1 ачылгач, беренче мөфти — Мөхәммәдҗан мөфти күрсәтүе буенча билгеләнгән өч казыйның бер¬ се. Бу хезмәтне берничә нәүбәт башкарган. Тыштан караганда, дәрәҗәле һәм сүзе үтә торган кеше бу¬ лырга кирәк, алла белә. Мәхкәмә тарафыннан кушы¬ лып, Казан һәм аның тирә-ягында булган никахлар һәм башка вакыйгаларны язып туплаган. 1196(1781) ел¬ да язылган дәфтәренең кайбер битләрен һәм Мөхәм- мәд бине Сөләйман исемле бер Казан баеның мира¬ сын бүлгәннән соң 1191(1776) елда язылган бүлү кә¬ газен күргәнебез бар. һәртөрле бәхәсләр һәм низаг¬ лар чыкканда тасырдашлары аның янына килә тор¬ ган булган. Ул хәтта рус кешеләренең дә дәгъва һәм низагларын хәл кылган һәм һәрбер вакыйганы дәф¬ тәренә теркәп барган. Җамигъ мәчетне бина кылган¬ да тотылган акчаларны һәм акчалата ярдәм күрсәт¬ кән кешеләрнең исемнәрен язган бер дәфтәре бу¬ лып, 1275(1858) елда булган бик зур янгын вакытын¬ да янып әрәм булганын оныгы Әхмәд бине Бикбау бине Әбүбәкер сөйли иде... Вятка өязенең Янгыл иле исемле авылында мелла Мәсгуд бине Мөхәммәд атлы кешедән укып белем алганлыгы кайбер китап¬ лары кырыенда искә алынган. 225 б. Вәлид бине Сәгыйдь ә л-К а р г а л ы й. «Вәлид ахун» дип танылган. Бөгелмә өязенең Мин- зәлә башы карьясендә имам һәм мөдәррис булган. Зирәклеге, зиһененең үткенлеге һәм үзен тота белүе белән тасырдашлары арасында аерылып торган. Яз¬ ган әйберләре дә бар. Мелла Габдеррәфикъ бине Таяш исемле бер дустына 1218(1802) елда фарсыча язган хаты аның гыйлем иясе һәм укымышлы кеше икәнлегенә һәм фарсы телен дә белүенә дәлил бу- 227 б. лып тора... Мелла Рәфикъ әл-Курсавидан һәм Габ¬ дессәлам әл-Карилидән гыйлем алган. Үзендә мел¬ ла Шаһиәхмәд бине Рәфикъ әс-Сәмаки һәм башка¬ лар укыганнар. 230 б. Хаҗи Фазыл бине Ибраһим ә л-Ә ч- к е н и ә л-Ә л м ә н и. Чиләбе өязенең Әчкендә Әл- мән карьясендә вафат булган. Тумышы белән Хан- кирмәннән, Тәнкәч нәселеннән. Заманасының мәш¬ һүр кешеләреннән санала иде. Мелла Әбеннасыр әл- Курсави белән бер фикердә булган укымышлы... 231 б. Хаҗи Мөхәммәдьяр бине Габдулла * Җәмгыяте шәргыя мәхкәмәсе — Дини идарә. 248
ә л-У р а л ы й. Бөек Урал ягында Ахун исемле карьядән китеп, солтан йорты Кастантиниядә вафат. Бу кеше дә мелла Әбеннасыр әл-Курсави якыннарын¬ нан, мәшһүр укымышлылар җөмләсеннән санала. Кыска төннәрдә шәфәкъ кызыллыгы бетмәсә дә гый- шаэ намазын уку тиешлеге хакында булган бер кеч¬ кенә генә... китабын укыганыбыз бар. Мелла Габдер- рәхим әл-Утыз Имәнигә каршы яза, әмма аңа «остаз» дип эндәшә. |№ 6. Мелла Габделхәмид бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Котлыгмө- хәммәд бине Мөхсин ә л-Т ү н т ә р и. Мәч- кәрәнең иске мәчетендә булган күренекле имамнар¬ ның беренчесе. Мәчкәрәдә имам булган вакытында, 1172(1758) елның азагында, мәдрәсәсендә язылган кайбер китаплар ахырында исеме телгә алына. 1195 (1780) елның азагында, Мөхәммәдрәхим ахун кайт¬ каннан соң, Адай карьясенә имам була. Аннан Сала- вычка күчеп, соңыннан асыл ватаны Түнтәргә кайта. 1220(1805) елда шунда дөнья куя. Олы углы Сабит бине Габделхәмид Чутай Завод исемле карьядә имам¬ лык итә. 126...(184...) ел азагында вафат була. Аның ике углы бар. Мелла Габделгаффар Яңа Тазлар авы¬ лында имам, хатыйб һәм мөдәррис иде, 1263(1846) ел¬ да мөхәррәмнең тугызында, дүшәмбе көн вафат булды. Җеназасын каенатасы мелла Мөхәммәд Әмин бине Мөхсин укып, Тазлар авылы каберлегендә җир¬ ләнде. Мелла Габделфәттах Иске Салавычта имам һәм хатыйб иде, 1283(1866) елда вафат булды. |30 6. Мелла Үтәгән бинеУразмәт ә л-У р- б а р ы й. Малмыж өязе Урбар авылы әһалисеннән. Халык арасында яхшы исеме һәм даны таралган кеше иде. Мелла исеме белән йөртелеп, галимнәр рәтендә саналса да, мелла булып торган кеше түгел. Мәмлә¬ кәт кануннарын, дәүләт тәртипләрен яхшы белүче, тирән акылы белән танылган, дөньясы киң һәм тор¬ мышы бай кеше була. Авырлыкка очраган һәр кеше аңа киңәшкә килгән. Гомеренең ахырында хаҗ кы¬ лырга кызыгып, берничә бәет язган. Хәзерге көндә сакланып калганы шушы: Кичкел инде, и Үтәгән, Айрык 1 сүзне сөйләмә! 1 Айрык — булмастай. 245»
Бервакыт Ташкичү авылында тегермән тоткан. Ашыт суын Давыт чишмәсенә кадәр байтак җир ерып китереп, шул урынга тегермән салучы да бу зат икән¬ леге халык арасында билгеле. 1221(1806) елда Ур- барда вафат булган. Гобәйдулла исемле углы сабан туенда мәйданда аты белән каен агачына бәрелеп кинәт үлгән. Оныгы Габделхаликъ бине Гобәйдулла утыз биш ел тоташтан нахия [район] башлыгы, ягъни глава булып, исеме танылган зат. Мелла Фәйзулла бине Габделгазиз Кышкариның углы мелла Закирның каенатасы. Вафаты 1250(1834) елда булса кирәк. 220 6. Мелла Сәлим бине Габдеррәхимәс- С а б а в ы й. Мамадыш өязенең Байлар Сабасы карь¬ ясеннән. Үз авылында — «Рәхим Сәлими», ә Бохара- да «дамелла Сәлим» дип йөрткәннәр. Үз иле галим¬ нәреннән гыйлем алып, югары дәрәҗәгә ирешкән. Пугач фетнәсе вакытында, 1187(1773) елның азагын¬ да, аңар кушылган. 1188(1774) елда ул тар-мар ител¬ гәч, Казан шәһәренә керә алмыйча качып китеп, Ка- закъстанга, ә аннан Бохарага барган. Шунда яшәп, 1223(1808) ел азагында вафат булган. Фикъһе гыйльмендә яхшы гына галим булган. Кай¬ чагында исерткеч эчемлекләрдән дә авыз иткәләгән. Бервакыт Болгар иленнән Бохарага бара торган сәү¬ дәгәрләр белән казакълар арасында бәрелеш чыгып, казакъларның кайбер кешеләре үтерелгән. Казакъ¬ лар Бохара мөфтиләренә кат-кат барып, булган хәл турында кәгазьгә теркәтеп, гаризалар калдырсалар да, бу зат аларны бер-бер артлы дәлилләп кире как¬ кан. Ахыр чиктә, «казакъларның дәгъвасы нугайларга карата, без нугай түгел, без татар кабиләсеннән» дип, дәгъваларын юкка чыгарган. Казакъларга дәгъва кы¬ лырга юл тәмам ябылгач, бер кичне Бохара әмире Шаһморад би Сәлим мелланы есаул җибәреп үз яны¬ на алдырган. Бу бик зур куркуга төшеп барса да, әмир тәмам ачылып: «Бәрәкалла, дамелла, фикъһе гыйльменә мондый маһирлыкка һәм мәгърифәткә кайда өйрәндегез? — дип шаяртып алганнан соң,— дөрес, казакъларга дәгъва кылырга инде юл калма¬ ды. Ләкин алар бик кара, надан халык, берәр фетнәгә сәбәп булмасыннар дип хәвефләнәм. Шуңа күрә, да- 221 б. мелла, Сездән үтенәм, сәүдәгәрләрегездән бераз акча җыеп биреп, алар белән килешсәгез икән»,— дигән. Мелла Сәлим: «Бик хуп, тәкъсир, шулай итәр- 250
|t68 б. Й69 б. без»,— дип кайтып киткән һәм, сәүдәгәрләрдән акча җыеп, казакълар белән килешүгә ирешкән. Мелла Әбеннасыр Габденнас ы йр би¬ не Ибраһим бине Ярмөхәммәд бине Иштирәк ә л-К у р с а в и. Анасы — Миһербан бин¬ те Әмин бине Мансур. Мелла Габденнасыйр Макса башы исемле карьядән чыккан. Мәчкәрәдә мелла Мөхәммәдрәхим ахуннан башлангыч белем алгач, Бохарага сәфәр кылган. Анда бераз вакыт ишан Ни- язколый әт-Төрекмәнигә әңгәмәдәш булып, башка кайбер галимнәр белән дә аралашкан. Соңыннан үз ватанына әйләнеп кайтып, Курса карьясендә имам, хатыйб һәм мөдәррис булган. Анда җизнәсе һәм апа¬ сының угыллары булышлыгы белән зур мәдрәсәләр салдырып һәм күп шәкертләр җыеп, дәрес әйткән. Имам Газалиның «Ихъяэл-голүм» исемле китабы¬ на һәм хаклык эзеннән барган башка борынгылар фикеренә таянып, ул җәмәгатьчелеккә туры, дөрес юнәлеш күрсәтеп чыккан. Ахыр килеп, соңгы чор га¬ лимнәренең һәм кәлям * фәне белгечләренең туры юлдан һәм иманнан тайпылуына каршы төшкән. 1223(1808) елда икенче тапкыр Бохарага барып, анда Бохара халкының иман һәм фикъһе мәсьәләлә¬ рендә дөрес юлдан һәм борынгы изгеләр мәзһәбен¬ нән ** тайпылуларына каршы чыккан, андагы галим- голәмә белән зур бәхәсләргә кергән. Ахыр чиктә ул әмир Хәйдәр каршысына чакырыла. Анда сүз күп була. Бәхәстә катнашкан галимнәрнең күпчелеге я белмәүләре, я тискәрелекләре белән, ә кайберләре әмирдән куркып, аның сүзенә колак салмыйлар, мәгънәсез сүз куертып, аның фикеренә җаһиланә кар¬ шы төшәләр һәм аның сүзен инкарь итәләр. Үтерү белән куркытып, әйткән сүзләреннән һәм «ялгыш ина¬ нуларыннан» тәүбә итәргә мәҗбүр итәләр. Яңа ина¬ ну тексты яздырып, аны яттан укытып, «минем ина¬ нуым һәм мәзһәбем шушы» дип тәсдыйк иттереп, «хаталарын» таныган итеп күрсәтәләр. Булган китап¬ лары яндырыла. Хәтта: «Әгәр кемдә дә булса китап¬ лары табылса — ул кеше үтереләчәк»,— дип, кеше¬ ләрне кисәтеп урам буйлап кычкырып йөрү өчен мө- надиләр *** чыгарыла. Шул вакыйгалардан соң Габденнасыйр Бохарадан чыгып китеп Хивага килә һәм Хаҗитархан аркылы үз иленә кайта. Бераз вакыттан соң хаҗ кылу нияте бе¬ лән сәфәр чыгып китә һәм 1227(1812) елның рама¬ 251
зан аенда солтан йорты Кастантиниягә барыл җитә. Шунда ваба авыруы белән вафат була һәм Өскедар шәһәрендә җирләнә. Кабере билгеле. Өстендә ташы бар. Бохарада зур шөһрәткә ия булганлыктан, Габден- насыйрның исеме хәзерге көндә дә билгеле. Аның белән булган вакыйгалар кеше телендә әле дә сөй¬ ләнеп йөри. Бәгъзеләр: «Алланың сыйфатларын та¬ нымады»,— дип, ә бәгъзеләре: «Сыйфатларының күп¬ санлы булуы ваҗиблыгына инанучы иде»,— дип; дө¬ реслеккә каршы торып сөйлиләр. Араларында аның белеменең өстенлеген һәм сүздә турылыгын тану¬ чылар да бар. Мелла Мехәммәд бине Сәфәр әл- Хөҗәнди («дамелла Хаҗибай» дип тә йөртелә) аның турында, белем дәрәҗәсе һәм дөрес инануы белән танылган иде, дип сөйли торган булган. Мирза Габ- деррахманның мелла Габденнасыйрны мактап сөй¬ ләве һәм аңа булган карашы турында, мелла һидия- тулла әл-Гөлананиның һәм казый Турсунбакый бине Габдеррәхим әл-Болгариның аңа яхшы карашта бу¬ лулары һәм аны югары бәяләүләре турында хәзер¬ гәчә сөйлиләр. Шулай ук мелла Әхмәд бине Сәгыйдь әш-Шырдани, мелла Гайса бине Рәхмәтулла әл-Хо- канди, мелла Низаметдин бине Сираҗетдин әс-Сә- лими казый, мелла Рәхмәтулла бине Габдеррәхим һәм казый Әбү-Сәгыйдь әс-Сәмәркандиләр дә мелла Габ¬ деннасыйрны гыйлеме һәм белеме көчле булуы һәм батырлыгы җәһәтеннән искә алалар. Мелла Әбеннәгыйм мәхдүм, Казан халкы арасын¬ да таралган төшенчәләрне кулланып, «мелла Әбен- насыр Бохара галимнәренең һәммәсен бер тишеккә 1ыгып китте»,— дип искә ала иде. Ул Казан шәһәрендә Апанай Хафиз балаларыннан булган байларның кияүләренә килә торган булган. Әмма Казан галимнәре мелла Әбеннасыр чакырыл¬ ган мәҗлестән кача торган булганнар. Бервакыт Му¬ са бай мелла Фазылны иртә белән чәйгә алырга җи¬ бәргән. Мелла Фазыл инде килеп җиткәч хадимнән: «Анда кунак яки мәҗлесме?» — дип сораган. Тегесе: «Юк, Курса мулласы гына бар»,— дип җавап биргәч, мелла Фазыл, арбасыннан төшеп, җәяүләп Яңа бис¬ тәгә кайтып киткән. Мелла Ибраһим әфәнде һәм аның кияве мелла Таҗетдин әл-Иштирәки бер мәҗ¬ лескә кабат-кабат чакырылып та, мелла Габденнасыйр булганлыктан бармый калганнар. Мелла Җамалетдин 252
бине Шәмсетдин әс-Сабавый остазы мелла Сәйфет¬ дин бине Әбүбәкер әс-Сабавыйның: «һай, шул нәр¬ сәне Бохарада алып кына куймадылар лабаса!» — Г170 б. дигәнен искә ала иде. Атабыз мәрхүм әмир Хәйдәр¬ нең мелла Әбеннасырны үтерми калдыруына үкенү¬ ен сөйли иде. Ниязколый әт-Төрекмәни ишан Бохараның зур мә¬ четендә хатыйб вазифасын үтәгән. Әмма мелла Таш- мөхәммәд әл-Бостани ишан, «мелла Ниязколый мел¬ ла Әбеннасырга инанган» дип, аңа иярми торган бул¬ ган. Кышкар имамы мелла Фаяз, аның бертуганы мелла Габид бине Габделгазиз һәм башка кайберәү¬ ләр бер мәҗлестә сөйләшеп утырганда мелла Габид тә кыяр-кыймас кына, акрын гына сүз башлап карый. Ләкин мелла Әбеннасыр «аяклан бозау, аяклан» дип авызын томалап, сүз әйттермәгән. Башкалар белән мөгамәләсе дә шундыйрак булган. Туганым мелла Садретдин, аның яхшы һәм кире яклары турында хөкем йөртеп: «Бик зур галим бул- маса да, сәламәт табигатьле, дөрес фикерле, алдан күрүчән, тәкълидне кире кагучы, әкрен генә, сеңдереп кенә сөйли торган, батыр йөрәкле, замандашлары арасында тиңдәшсез булган. Ә гыйлем өлкәсендә чыннан да киң карашлы кеше түгел»,— ди. Ләкин гый¬ лем киңлеге турында сүз алып барганда, аның үз вакытындагы шөһрәтен замандашлары һәм тасырдаш¬ лары белән чагыштырып булмый1 . Мелла Габделхәбир бине Габделваһһаб әл-Мөсли- минең мелла Әбеннасырның «һәфтияк тәфсиремн мактап язган мәкаләсен китерәбез. «Азлап кына булса да мисез каләмнән дөнья йө¬ зен ягымлаучы сүзләр барлыкка килә. Әбеннасыр Габденнасыйр бине Ибраһим әл-Кур¬ сави әфәнде хәзрәтләре һиҗри белән 1185(1771) ел¬ лар тирәсендә дөньяга килә. Ул кечкенәдән үк фикер йөртүгә сәләт күрсәтә, каләме белән саф гөлбакча барлыкка китерә, үзен затлылык белән каплый һәм ватанының — Казан өлкәсендәге Курсаның данын кү¬ тәрә. Үзенең төрле фәннәрдән маһирлыгы, бөтен нәрсәләрнең серенә төшенә һәм караңгылыкны җиңә алуы, шөһрәте, һәр нәрсәдән хәбәрдар булуы белән тасырдашлары арасында тиңдәшсез була. 1 Курсавига багышланган моннан соңгы язмалар фарсы телендә. Биредә тәрҗемәң бирелә. (Тәрҗ. иск.) 253
171 6. Шигырь: Көнчелектән Йосыфны яшереп чокырга салсалар да, Аның исемен һичничек оныттыра алмаслар. Мәгърифәтенең чиксезлеге, иманының куәте, гай¬ рәте, төрле гыйлемнәргә нык бирелгәнлеге, тапкыр¬ лыгы, зирәклеге һәм телгә осталыгы белән дан ка¬ зана. Ул вакыйгаларны төшендереп бирә алуы һәм алдан күрүчәнлеге белән мактаулы. Аны кечеләргә һәм олыларга бертигез карый алуы, үз-үзен тотышы күркәм булуы да бизи. Иң әүвәл Казанда ничәмә-ничә укымышлы һәм мөхтәрәм галимнәрдән белем алып, яшьлеге чәчәк атканда Мавәраэннәһергә китә. Анда мәшһүр галим¬ нәрдән һәм бөек шәехләрдән гыйлем тәхсыйль итә, һәр өлкәдә югарылыкка ирешә һәм үзенең тасыр¬ дашларыннан күпкә өстен була... Аның барлык белеме диярлек — фәкать үзенең сәләте һәм бөтен куәтен бирүе нәтиҗәседер. Үз көче белән, бары тик аллаһе тәгаләнең юмартлыгыннан файдаланып алган гыйлеме ягыннан үзенең остазла¬ рыннан да узып китүе гади һәм югары катлау ке¬ шеләре арасында да мәгълүм була. Хаклык һәм намуслылыкны яклап көрәшкәндә ул үзен хурлаучыларның сүзләренә колак салмый ка¬ ла ала иде... Аның илаһи эзләнүләр юлындагы тырышлыгы һәм гайрәте җиңеп чыкты. Рәхимле һәм шәфкатьле алла¬ һе тәгаләнең ярдәме белән һәм иманның дөрес аң¬ латмаларына таянып, ул Хәлилеррәхмандай (Ибра¬ һим пәйгамбәрнең эпитеты.— Тәрҗ.) көрәшче булып җитеште һәм нәтиҗәдә аның кискен чыгышы Мавә- раэннәһер дәүләтенең фанатик тарафдарлары фике- ренчә какшамаслык булган тәкълид ныгытмаларына көчле җир тетрәведәй тәэсир итте. Билгеле булганча, тәкълид заманында белем нигез¬ ләренә гомум һөҗүм ясап, халыкны мәгърифәттән аерды һәм мәгърифәтне сихерле пәрдә белән кап¬ лады. Курсави үзенең зирәклек куәте белән мәгърифәт хәзинәсенең тылсымлы йозагын ачты һәм андагы гый¬ лемнәрне аңлатып биреп, халык алдына кыйммәтле җәүһәрләр чәчте, моңа кадәр буй җитмәстәй тоелган чәчәкләрне һич кызганмыйча халкына таратты. Ысу- ле фикъһе һәм иманга караган язмаларны һәрьяк¬ 254
лап шәрехләп, изге бабаларыбызның максатын бөтен тулылыгы белән аңлатып бирде. Бабаларыбызның 17J б. рухына теләктәшлек күрсәтеп, саф татар телендә, ачык итеп ничәмә-ничә китаплар һәм тәфсирләр яз¬ ды. Гыйлеменең нурлы кояшы иң югары ноктага җит¬ кәч, ул ватаны Курсада шәкертләр тәрбияләп, ки¬ таплар язды. Яше кырыкка җиткәндә хаҗга бару те¬ ләге белән сәфәр чыгып, Кастантиниядән Өскедарга килгәннән соң, аның саф күңеленә: «җәннәт бакча¬ сы сине йөз күз белән көтә», дигән җыр иреште һәм шунда ук авырып китте. Дөньядан аерылу аның күңеленә борчу салды һәм ул 1227(1812) елда гүр иясе булды... Шигырь: Дөнья беркем өчен дә дәвамлы түгел, Рәсулулла да анда мәңгелек түгел иде. Моны язучы кодрәтле алланың рәхмәте алдында фәкыйрь Габделхәбир бине Габделваһһаб әл-Мөсли- ми. 1276(1859) ел. Бохарада галим исемен йөрткән, хәзергә кадәр искә алына торган җаһил һәм дошман бер төркем¬ нең Курсави турында һичнинди кануннарга сыйма¬ ган һәм начар тел белән язылган, дорфа фәтвала¬ рыннан түбәндә өзек китерелә: 173 б. «„.Аның [Г. Курсавиның] тоткан юлы — мөселман¬ нар өчен чит нәрсә. Ул яклаган юлны кабул итү — диннең асылын, алланың берлеген һәм сыйфатларын инкарь итүгә кадәр җиткерә. Ул яклаган иманны ка¬ бул итү дини өйрәтмәләрнең асылын инкарь итүгә китерә. Киң таралган кәлям һәм фикъһе китапларын¬ да да, хәзрәти имамның «Зур фикъһе» китабында да: «Үз-үзеңне күккә чөю һәм масаю хөкем ителер¬ гә тиеш»,— дип әйтелә. Әгәр кем дә кем көферлек¬ тә, дәһрилектә, наданлыкта һәм намаз вакытында имамга иярмәүдә, фетнәдә, дингә ышануы йомшак булуда гаепләнсә һәм тәшвиштә икәнлеге мәгълүм булса, ул зинданга ябылырга яки үлем җәзасына хөкем ителергә тиеш. Шушы гөнаһларда гаепләнгән кеше изге хөкем һәм галимнәр алдында җавап би¬ рергә тиеш дип, уналты шәхес мөһер басмыш: 1) әмир Хәйдәр, 2) хуҗа Гатаулла, 3) казый Гыйният, 4) мөф- ■ги Әбеннасыр хаҗи, 5) казый Мирза Фазыл, 6) ка¬ зый Миргабдулла — мөфти Җуйбар, 7) казый Турсун- 255
бакый, 8) казый Мирза Нигъмәтулла мөфти, 9) казый Мирза Шәмсетдин, 10) мөфти Мөгаллимшаһ, 11) мөф¬ ти Гаваз, 12) казый Ниязбирде, 13) мөфти Мирзәй- нетдин Мирәк хаҗи — мөфти гаскәри, 14) мөфти Мирза Габдеррахман Әгъләм һәм башкалар». Бохарадан Болгар галимнәренә язылган фәтваның эчтәлеге: Казан һәм Каргалы өлкәләре мөселманнарының бөек һәм укымышлы галимнәренә. Тарих 1223(1808) ел- <74 б. да Нугайлы мелла Әбеннасыр мактаулы Бохара дәү¬ ләтенең гыйлем үзәгендә падишаһ сараена китере¬ леп, бөек галимнәр һәм мөхтәрәм фәкыйһләр хозу¬ рында үзенең әшәке фикерләреннән тәүбә итте. Ал- лаһе тәгаләнең зарур булган сыйфатларын икърар итеп, аның сыйфатларының күплеген инкарь итте һәм ри¬ ваятьнең акылдан беренчелеген таныды... Шул ту¬ рыда игълан итеп, үзенең әшәке фикерләренә тая¬ нып бернинди дәлилсез язылган әсәрләрен юкка чы¬ гарды. Имзалар: Шәйхелислам мәхдүм Гатаулла ху¬ җа, мөфти казый Мирза Шәмсетдин хуҗа, мөфти Мирза Габдеррахман Әгъләм. Фәтваның ахырында өстәмә: Әгәр Габденнасыйр үзенең югарыда аталган фикерләреннән кире кай¬ тып, әмир хәзрәтләре һәм бөек галимнәр хозурын¬ да, Бохара дәүләтенең падишаһ сараенда, шушы ва¬ кытта тәүбә иткәннән соң да үзенең ялгыш фикер¬ ләрендә калса, «мөртәд» дип игълан ителәчәк. Аңа карата мөртәдләргә кулланыла торган чаралар кул¬ ланылачак һәм, алла сакласын, аңа иярүчеләргә дә шул ук чаралар кулланылачак... Казый Турсунбакый бине Габдеррәхим әл-Бохари хаты: «Болгар дәүләтенең изге фәкыйһләренә билге¬ ле булсын: Габденнасыйр исемле шәхес тарих 1223(1808) елда хәерле сәфәр аенда мактаулы Боха¬ ра дәүләтенең падишаһ сараена китерелеп, әмир хәз¬ рәтләре, дин галимнәре һәм иминлек саклаучылары хозурында, дәһрилектә, динне танымауда, көферлек¬ тә, намаз вакытында имамга иярмәгәнлектә гаеплә¬ неп, үлемгә хөкем ителде. Соңыннан үзенең фикер¬ ләреннән кире кайтып тәүбә итте. Чынлыкта эш шу¬ лай тора. Үзенең тәкълидтән баш тартырга өндәгән акыл¬ сыз рисаләләрен юк итте. Шуннан соң югарыда тел¬ гә алынган шәхес әлеге дәүләттән качты. Хәзер ише¬ телә ки, ул үзенең ялгыш фикерләренә кире кайт- 256
кан, мөртәд булган. Югарыда телгә алынган дәүләт¬ нең фәкыйһләренең һәм галимнәренең яманатын сата һәм үзен мактый, имеш. Үзенең җиңелгәнен һәм түбәнчелеккә төшкәнен әйтмичә, булып үткән вакый- 175 б. ганы киресенчә аңлата. Кайбер сүзләрен безгә бәйле рәвештә дә сөйли, имеш. Бу сүзләр чеп-чи ялган, яла ягу һәм дәлилсезләр. Аның артыннан иярүче һәркем дөрес юлга кире кайта алмаячак һәм диннән язачак... Сезгә мәңгелек дога һәм сәлам белән... 1225(1810) ел, җөмадиел-әүвәлнең 22 нче көне». Мелла Мөхәммәд бине Сәфар әл-Хөҗәнди, мел¬ ла Һидаятулла әл-Галани һәм башкалар риваятенә караганда, бу хат, фәтва астындагы өстәмә мирза Габдеррахман Әгъләм һәм шулар кебек башкалар¬ ның бу инкарьлары һәм кирелекле эшләре — Әмир Хәйдәрдән куркудандыр. Кыскасы, мелла Әбеннасыр бу мәмләкәттә булган галим-голәмадан һәм гасырындагы башка кешеләр¬ дән галимрәк, алдан күрүчәнрәк, турылыклырак бул¬ ган. Алланың барлыгы, аның сыйфатлары мәсьәләлә¬ рендә һәм шуңа охшаш башка мәсьәләләрдә Мавә- раэннәһер һәм Болгар иле әһелләренә хак юлда ясал¬ ган һөҗүмендә дөреслек аның ягында иде. Ул чын мәгънәсендә гыйлем һәм мәгърифәт иясе, ә нотыгы матур һәм нык ышанычлы иде. Каты холыклы, әче телле булганлыктан, гасырын¬ да галим исемен йөрткән бик күпләрнең хәтерен кал¬ дырып, аларны үзенең дә һәм фикеренең дә дошма¬ нына әйләндерде. Шулай ук аларга ияргән соңгы дә¬ вер әһелләрен дә үзенә каршылыкка төшерде. Бо- ларның һәммәсе аңа дошманлык саклап һәм аның әйткән сүзләренә каршы барып, «кяфер», «юлдан язган» дип, халык арасында яманатын тараттылар. Әгәр ул ашыкмыйча, мөлаемрәк итеп, акыллырак рә¬ вештә, сүзләрен йомшак, матур итеп «йрәтү юлын тота алган булса иде, күпләр хакыйкый хәлнең һәм мәсьәләнең асылына ирешеп, аның йөзендә үзләренә җитәкче табып, ялгышу һәм көферлекләрдән азат була алган булырлар иде. Әбеннасырның тәрҗемәи хәленә кагылышлы «Тәнбиһе әбнаэ гасыр галә тәнзиһе әнбаэ Әбеннасыр» исемендә кыскача рисаләбез бар. Язылган хезмәтләренең исеме ул рисаләдә һәм «Ва- фийятел-әслаф...»та телгә алына. Мелла Надир бине Исхак әш-Шөкри, мелла Мө¬ хәммәд Әмин бине Сәйфулла ән-Наласави, мелла 17 3-38 257
Ногман бине Әмир бине Госман әс-Сәмәни, мелла Җамалетдин әс-Сабааи, мелла Әхмәд бине Сәгыйдь әш-Шырдани, аның бертуганнары—мелла Габдел¬ вәли, мелла Габделгаффар һәм башка күбәүләр — мелла Габденнасыйрның шәкертләреннәндер. Хаҗ сәфәренә киткәндә мәсҗед һәм мәдрәсәсендә яр¬ дәмче булып үзендә укыган мелла Ногман калды. 101 б. Мелла Фазыл бине Сәйфетдин бине Хәбибулла әл-Кизләви. Бохарада ишан хәл¬ фә Ниязколый бине Шаһнияз әт-Төрекмәни хезмә¬ тендә булган. Бераз вакыг Мәмсә һәм Курса авыл¬ ларында имам булып, соңыннан [Казандагы] алтынчы мәчеткә имам, хатыйб һәм мөдәррис итеп тәгаен¬ ләнгән. Мәдрәсәсендә усал ният тотучылар Буада имам булган мәрхүм мелла Хөснетдинне котыртып бер шәкертне үтертте дигән шик таратсалар да, Ябынчы авылыннан Габделкәрим һәм Бәшир байлар¬ ның изге ният күрсәтеп тырышулары нәтиҗәсендә акланган. 1227(1812) елның сәфәр аенда вафат булып, яңа каберлектә җирләнгән. Ике углы — Әхмәд һәм Вафа калган. Мелла Әхмәд бине Сәгыйдь әш-Шырда- ниның Шәрифә исемле кызын алып, кияве булган. Оныкларыннан — Тау ягында Садыйк бине Вафа бине Фазыл әле дә исән. Эстәрлетамактан мелла Шәрә¬ фетдин бине Зәйнетдин һәм Эстәрлебаштан мелла Нигъмәтулла бине Биктимер ишаннар — моның шә¬ кертләре. 10$ б. Мелла Мәхмүд бине Мехәммәд Әмин бине Мөхәммәдьяр бине Мәмәш әл-Ка- з а н и. Атасыннан соң [Казанда] җиденче мәчеттә имам, хатыйб һәм мөдәррис булган. Мәдрәсәсенә шәкертләр җыеп, дәрес әйткән, китап язган. 1222(1807) ел белән билгеләнгән китабын мин дә кулыма тө¬ шердем. 1227(1812) елда Казанда вафат булган һәм яңа каберлектә җирләнгән. 183 б. Мелла Сәгыйдь бине Ибраһим бине Габдулла әл-Барыши. Аны «Карт Сәгыйдь хәзрәт» дип тә йөрткәннәр. Чыгышы белән Тау ягының Тәтеш өязе Барыш исемле карьядән. Ул мәдрәсә то¬ тып, күп шәкерт җыеп, дәрес әйткән. Шул рәвешле шөһрәт казанган. Җир шары турында гарәпчә кечкенә генә бер китабы да бар. 1211(1796) елда Кышкар карьясендә имамлык вазифасын башкарганы мәгъ¬ лүм. 1229(1813) елда вафат булган һәм Кышкарның Казакъ каберлегендә җирләнгән. 258
Аның мелла Шәмсетдин исемле углы Иске Кишет карьясендә имам булып гомер кичерде һәм шунда вафат булды. Оныгы — мелла Бәдретдин 1289(1872) елда вафат булып, җеназасын мин фәкыйрь укыдым. Яңа каберлектә җирләнде. Шакир һәм... исемле угыл¬ лары әле дә исәннәр. Мелла Сәгыйдь ишан Фәезхан әл-Кабули белән үзара языша. Әлеге ишанның аңа мелла Хәбибулла ишанга иярергә, аның белән аралашырга тырышырга киңәш итеп язган хатын үзебезнең күргәнебез бар. Ш б. Мелла Әхмәдҗан бине Әмирхан бине ИЗ б. Кучкар әл-Ушмавый. 1228(1813) елда, яше утызга җитмәс борын вафат булган. Намуслылыгы, үткен акылы һәм көч-гайрәте белән яшьтән үк мәш¬ һүр булган. Фикъһе, методология һәм гарәп теле фәннәрендә урынсыз тәнкыйтькә һәм шикле караш¬ ларга каршы төшкән. Дамелла Габденнасыйр әл-Кур- савиның якын дусты һәм укучысы буларак, аның ва- фатын ишеткәч бик нык елаганын һәм аның белән бәйле вакыйгага бик нык кайгырганын Мишә башы имамы мелла Габделмөэмин бине Фаяз бине Әхмәр сөйли торган иде. Мелла Әхмәдҗанның төрле мәсьәләләр буенча күпсанлы язган әсәрләре бар... М4 6- Атасыннан элек вафат булып, аны күп хәсрәт һәм кайгыга дучар итте. Атасы хаҗ сәфәрендә вакытында аның Мисыр галимнәре белән аралашуы, алардан гыйлем алуы һәм кайбер башка вакыйгалар турында сөйли торган булган. Мелла Габделмөэмин бине Фаяз мелла Әхмәдҗанның шәкерте иде. Мелла Муса бине Габдеррәшид бине Үтәгән бине Ярмөхәммәд бине Котлыг- мәхәммәд бине Мөхсин әт-Түнтәри ха- җ и. Тумышы белән Вятка төбәге Малмыж өязенең Түнтәр исемле карьясеннән. Мелла Гали бине Сәй¬ фулла ишан белән туганнан туган. Казый ака ахуннан, Ишнияз әфәндедән һәм Карили Габдессәлам хәзрәт¬ ләреннән гыйлем алып, Мәмсә авылында имам, ха¬ тыйб һәм мэдәррис булган. Шекә ишаны мелла Яхъя бине Сәфәр бине Арслан әл-Бәрәзәвинең мөриде. Җеннәрне буйсындыруы турында халык телендә сөй¬ ләнә. Ахырда хаҗ сәфәренә китеп, Искәндәрия 1 шәһә¬ 1 Искәндәрия — Александрия. 17* 259
рендә 1231(1815) елда вафат була. Аның үз кулы белән язган бер нөсхә «Шәрех шәмсия»сенә әти мәрхүмнән мирас буларак ия булдым. Нөсхәсе яхшы, язуы дөрес һәм матур... Муса мелла заманында нәүрүз әйтеп йөрү бул¬ ган. Март башларында тирән чана әзерләп, аның ур¬ тасына карья мелласы кереп утырып, аны кырык-илле кеше җигелеп тартып, авылның бер башыннан икенче башына нәүрүз әйтеп, мелла файдасына ашлык җыеп йөргәннәр. Мәмсә авылында бу эш киң таралган һәм көчле булган. Башка авылларда да йөргәннәр. Алар- ның килешле итеп әйтеп йөргән сүзләре, әйтемнәре шундыйрак булган: Нәүрүз әйтәбез, килдек, Котлыг җәмалеңезне күрдек, Нәүрүз мөбарәк бад. Батман бирсәң — күп булыр, Подаука бирсәң — аз булыр, Шади бад, шади бад. 136 б. 190 б. 191 б. Мелла һәнүз бине Габдулла өл- Киеки. Тумышы белән Галич юлындагы Киек исем¬ ле карьядән. Бераз вакыт Хөснә карьясендә имам булып торганнан соң, Киек авылына кире кайтып, 1232(1816) елда шунда вафат булган. Хөрмәтле баба¬ быз мелла Сөбхан, Хөснә авылына күчәргә җыенгач, әлеге мелла Һәнүздән авыл халкының әхлак һәм мөгамәләләре турында сорашкан. Ул: «Яхшы, юаш халык»,— дип җавап биргән. Сүзенең азагында Гомәр абыз хакында бер-ике сүз әйткәннән соң: «Габдеки абыз дигән кеше һәрвакыт синнән бурычка акча сорар. Ләкин сораганын бирмә, бөтенләй үк кире дә какма»,— дигән. «Токан җыены дигән җыенны авыл җәмәгатьчелеге бик хуш күрә. Әмир абыз ди¬ гән кешеләре бик яхшы, инсафлы, диндар кеше», дип тә өстәгән. Бу якларда ул заманда фәкать Хөснә авылында гына язу язып, укый ала торган, гомумән гыйлемле кешене абыз дип әйтү гадәте булган. Мә¬ сәлән, Бәкри абыз, Гаед абыз, Бәшир абыз дигәннәр. Мелла Хәбибулла бине әл-Хөсәен бине Габделкәрим әл-Орыви. Нәзир бай 1202(1787) елда, Бохарадан кайткач, ...Орыда таш мәчет салдырып, үзен имам, хатыйб һәм мөдәррис итеп билгеләткән. Соңыннан туганы Рәхмәтулла бинө Туктамыш бине Мөслим кызы Бибизөбәйдәгә, бу тыелган эш булса да, өйләнеп, туганына кияү һәм 260
аның балаларына җизни булган. Орыдагы таш мәчет¬ тә беренче башлап имам булучы шушы кеше. Ахырда байлар белән араларында дошманлык һәм үзара нәфрәт чыгып, күп низаг һәм талашлар бул¬ ган. Меэмин бине Таһир бине Нәзирнең сөйләвенә караганда, бабасы: «Мин бу мәчетне фәкать үзем һәм үземнең балаларым өчен төзеттем, безнең һич¬ кайсыбыз мелла Хәбибулла имамлыгына риза түгел¬ без»,— дип үтенеч язып, мелла Хәбибулланы мә¬ четтән читләштерүгә ирешкән. Шуннан соң мелла Хәбибулла ишан тагын әмәлен табып, «авып өчен мәчет кирәк» дип, 1215(1800) елның азагында таш мәчеткә якын гына агачтан икенче мәчет салдырган. Мелла Хәбибулла мөфти булырга теләгәнлектән, Мө¬ хәммәдҗан мөфти аңа каршы бик көчле дошман булган. Ул агач мәчетне «зарарлы» дип хөкем чыга¬ рып, ут төртеп яндыру өчен Казанга әмер җибәрсә дә, бу нәрсә игътибарга алынмыйча, мәчэт исән кал¬ ган. Ул мәчет тузгач, 1275(1858) елда Оры авылы ке¬ шесе хаҗи Мөхәммәдҗан бине Габдессәлам бине Гали бине Шәриф бине Рахманколый әл-Орыви ибне Мехәммәд, таш мәчеттән бераз ара калдырып, иске мәчетнең калдыкларын яңартып һәм төзекләндереп куйды. Мөхәммәдҗан мөфти шәхси дошманлыгы һәм байлар таләбе белән мелла Хәбибулланы күралмыйча, «аның белән эш иткәнче бер төлке баласы белән эш итәргә була»,— дип, Мәкәрҗә имамлыгына аның бертуганы мелла Фәтхулла ахунны билгеләп җибәр¬ сә дә, мелла Хәбибулла ишан Мишәрстанда һәм башка урыннарда сәяхәт иткәндә үзенә юлыккан кешеләрдән җыйган теләктәшлек кәгазьләрен губер¬ наторга күрсәтеп, Мәкәрҗә имамлыгына ирешкән һәм мелла Фәтхулланы урыныннан чыгарттырган. Байлар белән низаглашканда мелла Хәбибулла¬ ның шәкерт һәм мөридләрен алып чыгып, байлар исә хезмәтчеләрен һәм фабрика эшчеләрен чыгарып, бер-берсенә каршы күсәкләр белән сугышуларын мелла Шәмсетдин бине Зәбир әл-ятим сөйли иде. Шәкерт һәм мөридләре күп булганлыгын, бигрәк тә мишәр Таифәсеннән булганнарының үзенә бик нык бирелгән булуларын, аларның хәтта чана табаны һәм арба көпчәге эзләрен ятып үбүләрен халык һаман да сөйли. 261
<92 б. Оры авылында мелла Хәбибулланың махсус ха- нәкасе 1 булган. Ул шунда «Тәнбиһел-гафилин» кита¬ быннан дәрес әйткән. Мишәр таифәсе, Казан тара¬ фыннан укып кайткан шәкертләрне: «Оры-шәрифкә бардыңмы, ханәкасенә кердеңме, «Тәнбмһ...» укыдың¬ мы?» — дип сынап карый торган булган. Тегеләр бар¬ ган, кергән һәм укыган булсалар — кабул ителгән¬ нәр, юк икән — куыла торган булганнар. Мелла Хәбибулла башлангыч белемне үз илендә алып, Бохара һәм Кабулга да барган. Кабулда ишан Фәезхан бине Хозырханга мөрид булып, аннан туры юлга күндерү һәм мөридләр тәрбияләүгә рөхсәт ал¬ ган. Мелла Сәгыйдь бине Ибраһим әлеге ишанга читтән торып инанучылардан булган. Мелла Хәбибул¬ ла ишанны мактап һәм аңа юлдаш булуны үтенеп язган фарсы телендәге хатын үзебез күрдек. Мелла Хәбибулланың бабабыз мелла Габденна- сыйрга язган бер хаты бу урында китерелә: «Дамелла Мөхәммәд Габденнасыйрга дога һәм сә¬ ламнәрдән соң, түбәндәгеләр мәгълүм булсын: бу кәгазьне тапшыручы Мөсәгыйдь углына бер сум акча табып бирә күр. Хисабына тулмады. Вәссәлам. Дога кылучы Хәбибулла мелла Хөсәен углы. Гыйнварның 8 е, 1812 нче ел». Әлеге бабабыз, мелла Хәбибулла ишанга шәкерт булып, аның кайбер китапларындагы җитешсезлекләрне ачкан, аерым әсәрләрен һәм васы¬ ятьнамәсен үзе кушканча үзгәртеп язган. Аның турын¬ да: «Дөнья эшләренә артык чумуы, дәгъва һәм низаг¬ лар белән күп шөгыльләнүе аркасында әүвәлге күр¬ кәмлеге бетте»,— дип сөйли иде. Ул мәшһүр «су вакыйгасы»ннан соң, 1232(1816) елда рамазан аеның берендә, дүшәмбе көнне вафат булып, Оры каберлегендә җирләнгән. 1176(1762) елда, җөмадиел-әүвәл аеның бишендә туган булган. Мелла Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек, мелла Искәндәр бине Ишкәй, мелла Габденнасыйр бине Га¬ бид бине Рахманколый һәм башкалар — аның шәкерт¬ ләре. Вафатыннан соң углы мелла Галим бине Хәби¬ булла аның урынын алып, хәзерге көндә ул да бу урынны Гариф һәм Шәриф исемле угылларына ышан¬ дырган. 193 б. «Су вакыйгасы» бик көчле, каты яңгыр аркасында килеп чыккан. Бу вакытта мелла Хәбибулла ишанның 1 X а н ә к а — суфилар, дораишлер тора торган бина. 262
225 б. 161 б. кара-каршы урнашкан ике еенең берсе агып киткән. Бу вакыйга аны бик куркыткан, аның каты авыруының сәбәбе булган. Аның өеннән башка да бик күп йорт¬ лар, зур биналар, исәпсез-хисапсыз арба һәм чаналар аккан һәм күп кешеләр һәлак булган. Хәтта сиксән ике кеше суга батып үлгән, дип сөйлиләр. Араларын¬ да мелла Габделхаликъ, Ибраһим, Габид исемле ке¬ шеләр дә булган. Аларны Коллар карьясендә бер урынга күмгәннәр һәм шул урында Колларның яңа каберлеге барлыкка килгән. Шул вакытта аккан нәр¬ сәләрнең кайберсе — Иске Әҗем, кайберсе Иске Тазлар авылларында түбән болыннарда да табылган. Күп кешеләрнең бу вакыйга уңаеннан чыгарылган бәетләре бар. Мелла Габдеррәшид бине Габдес¬ сәлам бине Исмәгыйль бине Нурмөхәм- мәд бине Ишмөхәммәд әл-Кавали. Чы¬ гышы белән мишәр Таифәсеннән. Олы бабасы Иш- мөхәммәднең атасымы, бабасымы, «Кырык садак» исемле урыннан килеп, Галич юлындагы Мәмдәл карьясенә урнашкан. Тәрҗемәи хәл иясе «Габдеш хәз¬ рәт» дип танылган. Укуын тәмамлагач, Олы Касэл карьясенә имам булып, дәрес әйтеп гомер иткән. Ахырда хаҗ сәфәренә чыгып киткән. Бу сәфәрдә ике ел уздырып хаҗ кылып кайтканда, инде Россиягә кергәч, Саратовка тугыз фәрсәх 1 кадәр түбән бер урында вафат булган һәм Идел елгасы ярында җир¬ ләнгән. Бу 1232(1816) елда булган. Пароход белән елгадан үтүчеләргә кабере күренә диләр. Кавал има¬ мы мелла Галиәкбәрнең һәм Сәрдә карьясендә имам булып вафат булган хаҗи мелла Гобәйдулланың ата¬ сы, ә Истамбулда яшәүче Исмәгыйль хаҗиның баба¬ сыдыр. Максуд бине Корбангали әл-Күлбаши, Газиз бине Госман бине Габдеррахман әл-Күкши, Әмин бине Нәүрүз Гали казыйларның остазы була. Мелла Мөхәммәдрәхим бине Йосыф бине Габделкәрим бине Арслан ә л - А ш ы т и. Тумышы белән Ашыт карьясеннән. Ата¬ сыннан һәм гасырының башка галимнәреннән белем алып, әле атасы исән чакта ук аңа булышлык итеп, Ашыт карьясендә имам һәм хатыйб булган. Өч ел¬ дан соң атасыннан рөхсәт алып, мелла Ибраһим әфән¬ де белән берлектә Дагыстанга сәфәр кылган. Анда 1 Фәрсәх — ераклык үлчәве (6—7 километр чамасы). 263
162 б. 128 б. ун ел яшеп иленә кайткан. Мәчкәрә байларының теләге белән, остазы мелла Габделхәмид Адай авы¬ лына күчерелеп, мелла Мехәммәдрәхим Мәчкәрәгә имам, хатыйб һәм мөдәррис итеп куелган. Шуның өстенә ул төбәкнең ахуны да булган. Габдессәлам бине Үтәмешнең Мәхбүбә һәм Хәбибә исемле ике кызына бер-бер артлы өйләнеп, Мозаффар, Габдул¬ ла, Гобәйдулла һәм Мөхәммәд исемле угыллары, Мәүһүбә, Газизә, Рабига, Шәрифә, Фаизә һәм Фати¬ ха исемле кызлары дөньяга килгән. 1234(1818) елда Мәчкәрәдә вафат булган һәм шундагы каберлектә җирләнгән. Мелла Мехәммәдрәхим үз вакытының бик мәшһүр остазы булган. Әбеннасыр әл-Курсави, мелла Габдул¬ ла бине Яхъя әл-Чиртуши, мелла Сөбхан бине Габ¬ делкәрим әл-Мәрҗани, мелла Мөхәммәд Әмин әл- Казый, мелла Фәхретдин бине Габдеррахман әл-Бәх- тияри, мелла Шәрәфетдин бине Зәйнетдин әл-Эстәр- ли, мелла Нигъмәтулла бине Биктимер әс-Салавычи, мелла Гаделшаһ бине ... әл-Исмәгыйли, мелла Таһир бине Сөбхан әл-Кормыши, мелла Хәсән бине Ман¬ сур әс-Сәрдеки, Ихсан бине Гомәр әл-Мәмсәви һәм башка күбәүләр аның белән һичнинди тәкәллефсез һәм якын мөнәсәбәттә булганнар. Фикъһе, осул, хәдис, мантыйк һәм кәлям фәннәре¬ нең һәркайсыннан дәресе булса да, күп укучылары озак еллар моназара китаплары укып вакыт уздыр¬ ганнар. Шәкерте мелла Ихсан бине Гомәр углы мел¬ ла Әхмәднең тулы хәбәр нисбәте белән фикер йөр¬ тү нисбәте арасындагы аерманы ачыклаганда бу ике нисбәтнең асылы ни дә, мәгънәсе ни икәнлеге турын¬ да фикер йөртә башлагач, безнең ахун хәзрәтнең, аларны аера алмыйча: «Нәрсә икәнен кем белсен инде»,— дип әйткәнлеге телдә йөри. Җомга вәгазен күңелдән укый алмый, бер кәгазьгә язып, шуңа карап укый икән. Беркөнне читек кунычыннан эзләп, язган кәгазен таба алмыйча, «Озын сүзнең кыскасы, яхшы булырга кушкан»,— дип, вәгазен укымыйча урынын¬ нан торып чыгып киткәнлеге кеше телендә сөйләнә... Мелла Габдессәлам бине Габдер¬ рахман бине Габделгазиз бине Рәфикъ әл-Курсави хаҗи. Чыгышы белән Курса поч¬ магыннан. Бәрәскәдә мелла Бикчәнтәйдә һәм Карга- лыда мелла Габдеррахман әл-Кирмәнидә укып гый¬ лем алып кайткач, озак вакытлар Ташкичүдә имам, 264
129 б. ^27 б. хатыйб һәм мөдәррислек вазифасын үтәгән. Хаҗга барып изге бурычын үтәп, 1236(1820) елда Ташкичүдә вафат булган һәм шул авылның яңа каберлегендә җирләнгән. Фәхретдин, Насретдин һәм Сираҗетдин исемле өч углы калган. Әмма олы углы Җамалетдин Бохарадан гыйлем тәхсыйль итеп кайткач һәртөрле бозыклык, явызлык һәм азгынлыкларга төшеп йөр¬ гән, ахырда Эрбеткә барып диннән язган һәм чукын¬ ган. Анда балалары булып, шунда калган. Ташкичү авылы кешеләреннән Габденнасыйр бине Дәүләтшаһ Эрбет базарына күп тапкырлар барып, Җамалетдин йортына туктала торган булган. Ул фәкать бер тап¬ кыр гына: «Карт белән карчык исәннәрме, хәлләре ничек?» — дип сораган, шуннан башка ата-анасын һичкайчан авызын ачып искә алмаган. Мелла Габдессәлам хаҗи «Мохтасарел-Кодури»- нең аңлатмасы булган «Холасатед-дәлаил»дән дәрес әйткәндә бер шәкерте: «Хәзрәт, «Китабет-тәһарәт»- нең эчтәлеге кайчан кабатлана?» — дип сораган. Бу бераз вакыт уйлап торган да: «Сабыр итегез»,— дип чыгып киткән. Халык телендә шулай сөйләнә. Габ¬ делгафур бине Сәгыйдь бине Мөнасиб исемле берәү: «Көз көне басу эшләре беткәч, шәкертләре мәдрә¬ сәсенә җыелып, «Холаса»ның башыннан башлап, «Ки- табес-салават»лар белән укуны тәмамлап, җәй җитү¬ гә чыгып китәләр иде дә, көз көне яңадан әйләнеп кайтканда һәммәсе онытылган булып, укуны яңадан башлыйлар иде»,— дип сөйли торган булган. Me лла Җәгъфәр бине Ягъкуб бине Аднакол әл-Әгерҗеви. Кариле Габдессәлам хәзрәтнең шәкерте һәм кияве, аның Хәбибәме, Фа- зыйләме исемле кызын алган. Белемле һәм матур яза торган кеше була. Кулдан язган Коръән нөсхә¬ ләре Казан төбәгендә бар һәм халык тарафыннан макталып телгә алына. Әгерҗе карьясендә имам, хатыйб һәм мөдәррис булган. Россия патшасы Алек¬ сандр Павлович Оренбург тарафына барган чагында, бу, гариза биреп, хаҗ кылырга һәм Мөхәммәд пәй¬ гамбәрнең каберен күреп кайтырга рөхсәт һәм акча сораган. Патшадан моңа йөз илле рус алтын тәңкәсе җибәрелә. Әмма мелла Җәгъфәр ахун 1237(1821) ел¬ да хаҗга барганда вафат булганлыктан, бу акча углы мелла Әбүбәкергә тапшырыла. Углы мелла Әбүбә¬ кер атасы урынына имам, хатыйб, мөдәррис һәм ахун булып кала һәм 1273(1856) елда Әгерҗе авы- 265
228 б. 200 б. 201 б. 24 б. лында вафат була. Мелла Җәгъфәр мәмләкәтебезнең зур галимнәреннән санала иде. Габдессәлам мөфти вафатыннан соң үзе мөфти булырга теләп, Казанга килеп, бердәмлекне белдерә торган кәгазьләр җыеп, галимнәреннән имзалар сорап йөрде. Мелла Байморад һәм мелла Сәгыйдьләр ризалык биреп кул куйсалар да, мелла Әхмәдләр һәм башкалар баш тарттылар. Казан өязенең Орнашбаш авылында мелла Габид Габделгафур әл-Кенәридән һәм Каргалыда мелла Габдеррахман әл-Кирмәнидән гыйлем алган. Тумыш- лары белән Кинә төбәгендәге Мул исемле авылдан. Дамелла Габденнасыйр әл-Курсави белән язышкан хатлары бар. Мелла Сәйфетдин бине Әбүбәкер бине Сәлим әш-Шыңарый хаҗи. Тумышы белән Мамадыш ягындагы Шыңар исемле карьядән. Мелла Габделхаликъ бине Әгъзәм әт-Тинкидән, мел¬ ла Мөхәммәдрәхим бине Йосыф әл-Ашытидан, мел¬ ла Ибраһим әфәндедән гыйлем алган. Бохарага сәфәр кылган. Аннан Кабулга барып, ишан Фәезхан бине Хозырхан әл-Кабулига утырдаш булган. Аннан күп¬ төрле чит китаплар алып кайткан һәм Саба карья¬ сендә имам, хатыйб һәм мөдәррис булган. 1229(1813) елда имам булганлыгы мәгълүм. 1239(1823) елда, мөхәррәм аеның алтысында, углы Садретдин мәхдүм¬ не үзенә юлдаш итеп алып, мөселманлыгын дәлилләү, изге Кәгъбә тирәсен әйләнү һәм пәйгамбәрнең гөл¬ бакчасын күрү теләге белән башта Казанга килеп, аннан Истамбул ягына юнәлгәннәр. 1241(1825) елда сентябрь башында Амасиһ шәһәрендә вафат булды. Садретдин һәм Фәхретдин исемле угыллары калды. Заманасында гыйлем һәм башка шуңа охшаш мәсь¬ әләләрдә күп алда булуы белән танылган һәм атак¬ лы булган. Мелла Ибраһим бине Хуҗаш. Чыгышы буенча Бөгелмә төбәгенең Шарлама исемле авылын¬ нан. Әмма борынгы бабалары мәшһүр Мәчкәрә авы¬ лы күршесендәге Янгыл исемле авылдан. Атасы Ху- җашның кабере дә Янгыл авылында булып, хәзергә кадәр билгеле. Балалары хәзер дә зиярәт кылалар. Ләкин хәзер ул авыл кешеләре барысы да чирмеш¬ ләр. Ибраһим әфәнде, Мөхәммәдрәхим ахун белән бергә Кавказ тарафына сәфәр кылып, мелла Гали әфәнде әш-Ширванидән һәм гасырының башка укы- мышлыларыннан белем алган. Мелла Гали хозурында 266
язган китапларыннан «Гисаләи рөбгыль-мөкантарат» («Гөмбәзләре булган бина» язмасы) ахырында гарәп¬ чә болай дип язып куйган: «Бу язма бөек алла тара¬ фыннан кимсетелгән Ибраһим бине Хуҗаш әл-Бол- гари кулы белән шимбә көн иртән, рәҗәб аеның си¬ гезендә, хуҗабыз, башлыгыбыз һәм охшарга тыры¬ шучыбыз Гали әфәнде әш-Ширвани йортында хезмәт¬ тә вакытта, 1195(1780) елда язылып тәмам булды». 1195(1780) елда үз иленә кайтып, 1197(1782) елда Утар карьясендә, аннан соң Яңа Кишет карьясендә имам була. 1208(1793) елның зөлиагдә аенда Казан шәһәренә килә. Мелла Әбүбәкердән соң беренче җамигъ мә¬ четтә имам, хатыйб һәм мөдәррис булуы өстенә, ахун булып та гомер итә. Мелла Мөхәммәдҗан мөф¬ тигә якынаеп, хәтта догаларында: «Я рабби, мине мөф¬ тигә якынлыгымнан аорма»,— дип дога кыла торган булган... Мөфтигә якынлыгы, дөньясы бай, киң булу һәм табигый кыюлыгы җәһәтеннән Казанда туа башла¬ ган кайбер яңалыкларны булдырмый калды дип сөйлиләр. Ул килгәндә Казанда туйларда һәм башка мәҗлесләрдә ир һәм хатыннар бергә утыра торган булганнар. Казан кешеләре, башларына чалма кими- 2S 6. чә, кара эшләпә, бөрмәле кара чикмән һәм итек киеп йөргәннәр. Бу кеше аларны бетерткән, мәчеткә бар¬ ганда өйдән чалма киеп чыгуны, урамда һәм мәҗ¬ лесләрдә чалма киюне керткән. Никах вакытында намаз уку тәртибен, кияүгә намазлык бирү, кыз кияү йортына барганда комган алып бару йолаларын да бу кеше уйлап чыгарды дип сөйлиләр. Хәтта Казан сәүдәгәрләреннән Йосыф бине Исмәгыйль бине Апа¬ най, Йосыф бине Бикбау бине Хытай һәм ат сәүдә¬ гәре Гобәйдулла бине Мортазалар, кара эшләпәдән башка нәрсәләре булмаганлыктан, дүрт-биш кеше берләшеп, Мәскәүгә барганнар һәм формага салды¬ рып ак эшләпә эшләтеп кайтканнар. Казан кешеләре арасында ак эшләпә шуннан соң пәйда булган. Дәхи киндердән җиләнгә охшатып бер катлы нәрсә тегеп киеп, исгмен «җәса» дип атаганнар. Казанда беренче булып Исхак бине Мостафа бине Мортаза бине Да¬ выд бине Йосыф бер остадан җилән тектереп ки¬ гән. Ят нәрсә булуы һәм нәзакәтлелеге белән шул¬ кадәр күркәм күренгән, хәтта хатын-кыз җәмәгате аны җыйнаулашып барып карап йөргән. 267
Элек Казанда һәм аның тирә-ягында читек-кәвеш кию һәм тегү юк иде. Мостафа бине Фәйзулла бине Җәгъфәр әл-Казани мөхәррәмнең унбишенче көнен¬ дә, 1292(1876) елда, туксан җиде яшендә вафат бул¬ ды. «Башлап чит ил кешеләреннән күреп, читек-кәвеш тегүне без уйлап чыгардык»,— дип сөйләр иде. Үзе бик динле, туры сүзле, әмма укый-яза белми торган кеше иде. Хәзер «Балык базары» дип аталган урында элек корылмалар һәм биналар бер дә булмаган. Анда гел каенлык булып, кешеләр шунда җиләк җыярга бара торган булганнар. Ул заманнарда һәм соңрак та Казанда су яки ит сатучы булмаган. Җәй көннәрендә берничә кеше берләшеп, берәр сыер яки үгезне бергәләп суя тор¬ ган булганнар. Ул заманнарда һәм соңрак та хәзерге үргәнечле- ләр кия торган кебек бүрек һөм аларныкы кебек итек киеп, аркаларына «кесә капчыгы» исемле күн¬ нән теккән аңлаешсыз бернәрсә асып, кайбер кием һәм башка әйберләрен шунда салып, үзләре белән алып йөргәннәр. Ике төрле колакчын бар иде: берсен «җакма ко¬ лакчын», икенчесен «чабак колакчын» дип атыйлар иде. Хәзер бу әйберләрдән нигездә берсе дә кал¬ маган. Сүз бара торган мелла Ибраһим әфәнде, ир бе- *6 лән хатын арасында низаг булганда, хатынны аерып җибәрү тарафдары булган һәм: «Барлык кешеләр¬ нең дә никахлары мәңгелек түгел»,— дип, җиңел генә аерып җибәргән. Хәтта үз кызы Мәхбүбәне дә мелла Давыд бине Биккенәдән, шул юл белән эш кылып, аерып алган. Бервакыт Сатыш авылында бер суд эше чыгып, Ибраһим әфәнде анда барган. Рамазан исемле бер куштан ярдәмчесе белән әлеге эш буенча хөкем чыгарган булган. Әлеге куштан бертөрле канәгатьләнү белән үзенең акчасын чыга¬ рып, икесенә урталай бүләр өчен Ибраһим әфәндегә биргән. Ләкин Ибраһим әфәнде бүлмичә, барлык ак¬ чаны үз кесәсенә салып куйган. Кайтып киткәндә, ул арбага менеп утыргач, Рамазан: «Хәзрәт, барысын да үзләштердегез, безгә һичнәрсә дә булмый кала бит»,— дигән. Ибраһим әфәнде аңа: «Казан шәһәрен¬ нән әфәнде килеп, Рамазан йортына төште дип әй* 268
тү — сиңа зур дан, сиңа шул җитәр» дип җавап биргән дә туктап та тормыйча китеп барган. Мелла Ибраһим әфәнде озак гомер сөреп 1241(1825) елның шәгъбан аенда Казанда вафат бул- ган һәм яңа каберлектә җирләнгән. Мелла Сәйфетдин бине Әбүбәкер әш-Шыңари, мелла Хәбибулла бине Сәйфулла бине Морадым би¬ не Хуҗаш әл-Алави һәм мелла Максуд бине Кор¬ бангали бине Атнагол бине Мәскәү әл-Хәербиви — мелла Ибраһим әфәнденең шәкертләре. Углы — мелла Фәхретдин Бохарага барып белем алып, Коръ¬ әнне яттан белүче мелла Надир Бакый исемле кеше¬ дән Коръәнне яттан белү гыйлемен өйрәнеп, шөһ¬ рәткә ирешеп, берничә тапкыр зур мәчеттә һәм кай¬ вакыт «шәех Шанә» мәчетендә хатыйб, Мәгак Гатари 27 б. мәчетендә имам, кечкенә Җуйбар мәдрәсәсендә һәм башкаларда укытучы булып торган. Күп кешеләр, хәтта Бохара патшасы Әмир Хәйдәр бине Мәгъсүм дә Коръәнне яттан өйрәнүдә аңа шәкерт булган. Кайбер башка авыр эшләрне дә бик теләп башкара торган булган. «Җәмигыр-рөмүз»*, «Хашияте мелла Әхмәд әл-Җөнди галял-гакаид»1 2, «Хаваши Хуҗа Җа¬ мал әш-Ширази вә ахун Йосыф әл-Карабагый галял- газдия» Зләргә аңлатмаларын, «Шатбия» 4нең кыска- часы булган «Кыйраәт сәбга» 5 дигән бер гарәпчә ка¬ сыйдә һәм аннан башка дә әсәрләр язып калдырган. Әмма мелла Фәхретдин бик комсыз, әшәке холык¬ лы һәм бертуктаусыз сүгенә торган булганга, фар¬ сыча да начар сөйләшкәнлектән, бик дан казана ал¬ мады. 1260(1844) елда Бохарада вафат булып, Мөхәм- мәдрәхим исемле бер углы һәм кызлары калды... pi б. Мелла Габеррахман бине Мөхәм- мәдшәриф әл-Кирмәни әл-Каргалый. Тумышы белән Ханкирмән шәһәреннән. Оренбург Каргалысына килеп мелла Исхак бине Габделкәрим 1 «Җә м и г ы р -р ө м ү з» — «Ишарәләр җыентыгы» (китап исеме). 2 «Хашияте мелла Әхмәд әл-Җөнди галял-га¬ каид» — «Мелла Әхмәд әл-Җөндинең дини ышануга аңлатма бирүе» (китап исеме). 3 «Хаваши Хуҗа Җамал әш-Ширази вә ахун Йо¬ сыф өл-Карабагый галял-Газдия» — «Ярдәм итү турында Хуҗа Җамал әш-Ширази һәм ахун Йосыф әл-Карабагыйлар биргән аң¬ латмалар» (китап исеме). 4 «Ш а т б и я » — «Төгәлләү» (китап исеме). 3 «К ы й р а ә^ сәбга» — «Коръәннең беренче сүрәсен уку». 269
бине Балтайдан, мелла Габдеррәшид бине Габдел¬ кәрим әл-Каргалыйдан һәм Казый ака ахуннан гый¬ лем алып, Каргалыда имам, хатыйб һәм мөдәррис булган. Шәкертләре күп булып, озын гомер сөреп, шөһрәт белән дәрес әйтеп, 1242(1826) елда, сиксән өч яшендә Каргалыда вафат була. Заманының иң шөһрәтле галиме иде. Аның юлын дәвам итүчеләр¬ дән мелла Фазыл бине Ибраһим бине Арслан әл- Кимеви, остазы сүзенә таянып: «Габдеррахман хәз¬ рәт минем остазым; аның остазы — казый Мөхәммәд әд-Дагыстани, аныкы — Әхмәд әд-Дагыстани, аны¬ кы — Мөхәммәд бине Муса бине әл-Кодыкый, аны¬ кы — Давыд... әд-Дагыстани»,— дия иде. Мелла Габдеррахманның остазларыннан мелла Габдеррәшид бине Габделкәрим әл-Каргалыйның исә Сүриянең Димәшкъ шәһәре галимнәреннән гыйлем алганлыгы, Димәшкътә ун ел торганлыгы, «Сәхих»- ләрне үзләштергәне турында сүз йөри. Түбәндәге кешеләр мелла Габдеррахманнан гыйлем алганнар: мелла Габденнасыйр ахун әл-Казани һәм аның бер¬ туган энесе мелла Хәбибулла, Габдессәлам мөфти, мелла Габбас бине Габдеррәшид әл-Күшәри, ахун Габделкадыйр бине Сөләйман әш-Шәрифи, мелла Сәгыйдь бине Хәмид әт-Түнтәри, мелла Габделгаф¬ фар бине Габделхәмид әт-Түнтәри һәм аның берту¬ ган энесе — мелла Габделфәттах, мелла Габдессәлам бине Габдеррахман әл-Курсави хаҗи (Ташкичү имамы). Мелла Хәмзә бине Мөхәммәд бине Хәсән бине Җиһан Мөхәммәд әл-Каза¬ ни әл-Бирәзәви. Үз илендә укып гыйлем ал¬ ганнан соң, Бохарага һәм Кабулга сәфәр кыла. Ка¬ булда мелла Фәезхан хәзрәтләренә әңгәмәдәш була. Бохарада беренче мәртәбә өч ел, икенче мәртәбә җиде ел яши. Кабул галимнәреннән математика укып, хисап гыйлеменә бик оста булганлыктан, «мелла Хәмзә мөнәҗҗим» 1 дип таныла. Имамлык һәм мө- 231 6. дәррислек белән шөгыльләнми. Сату эше белән Бо¬ харага кат-кат бара. «Бохарадан мелла Исхак бине Сәгыйдь һәм мелла Байморад бине Мөхәррәм кебек тугыз мелланы бу мәмләкәткә алып кайттым»,— дип сөйли торган булган... Бохарада вакытта мелла Хәмзәнең әмир Хәйдәр бине Мәгъсүм белән якынлашып, аның мәҗлесләренә 1 Менәҗҗим —астроном, йолдызлар турындагы фәнне белүче. 270
кергәнлеге мәгълүм. Мендеш авылы имамы мелла Мостай хаҗи белән дә дуслыклары көчле була. Ма¬ тематика белән шөгыльләнүче энесе мелла Фәйзулла бине Мөхәммәдкол бине Мәмтай бине Тутикның шә¬ керте була. Бирәзә авылында 1242(1826) елда вафат була. 101 б. Мелла Әмирхан бине Габделмәннан бине Исмәгыйль бине Морад бине К а- дермәт бине Әхмәд бине Җәлмәт бине Гәрәй ә т-Т а л к ы ш ы й. Саена имамы мелла Сә¬ фәр бине Исмәгыйль бине Морад әт-Талкышыйда һәм Мәчкәрә авылында мелла Мөхәммәдрәхим бине Йо¬ сыф әл-Ашытиларда укый. Бохарага сәфәр кылып, 102 б. аннан кайтканнан соң Югары Курса, Тимершәех һәм Төрек авылларында имам була. Үзенең остазы мел¬ ла Мөхәммәдрәхим ахунның Газизә исемле кызына өйләнеп, Ибраһим исемле углы дөньяга килә. Соңын¬ нан 1229(1814) ел азагында Казанга килеп, алтынчы мәчеттә имам, хатыйб һәм мөдәррис була. 1244(1828) елда вафат була. Җеназасын мелла Нурмөхәммәд мөхтәсиб укырга тиеш булса да, Чегән Бәшир бай аны читләштерүгә ирешә. Ахырда җеназаны Әбүбә¬ кер бине Йосыф укып, яңа каберлектә җирләнә. Мелла Фәхретдин бине Мостафа ән-Норлати су¬ кыр — мелла Әмирханның шәкертләреннән. >32 б. Мелла Котлы г Әхмәд бине Заһид бине Габделмәннан ә д-Д у с м ә т и. Ахун мелла Габденнасыйр әл-Казаниның, аннары мелла Нигъмәтулла ишан Әлмәтинең каенатасы һәм безнең каенанабыз Бибинәүбәһар абыстайның атасы. Ишан мелла Вәлид бине Әмин әл-Каргалый янында тәрбия¬ ләнеп, Оренбург төбәгендә Дусмәт исемле авылда шәехлек белән шөгыльләнә һәм 1245(1829) елда ва¬ фат була. Мелла Мөхәммәд, мелла Хәмид һәм мел¬ ла Мәхмүд исемле угыллары һәркайсы берәр урын¬ да ишанлык кылып тордылар. Хәзерге көндә алар да вафатлар. Бибинәүбәһар 1297(1879) елда рәҗәб аеның унтугызында, якшәмбе көнне Әлмәт авылында вафат булды. Ире янәшәсендә җирләнде. •3 Мелла Мортаза бинеМөхәммәд бине Габдулла ә л-К а з а н и. Казан кешесе. Ата-ба- басы һәркайсы мелла дәрәҗәсендә булган адәмнәр. Әлеге мелла Мортаза [Казандагы] дүртенче мәчеттә озак вакытлар имам була... Мелла Мортазаны, мәхәл¬ лә имамы булса да, халык: «Берадәреңне табып 271
1«S 6. <<9 6. W6 6. бир»,— дип, падишаһ хезмәтенә бирер өчен богау¬ лап йөртә. Бу хәлдән соң, бертуган энесе Ягъкуб, ага¬ сын коткару өчен качкан җиреннән чыгып, үз теләге белән хезмәткә китә. Бертуган энесе Исхак бине Мө¬ хәммәд шул мәчеттә мөәззин булып, 127...(185...) ел¬ да вафат була. Балаларыннан хәзер фәкать углы Мөхәммәдҗан һәм кызы Маһитап бинте Исхак исән. 1277(1860) елда вафат булган Давыд бине Җәгъфәр бине Биккенә бине Сөбхан әл-Чутаи никахында булып, Маһитап¬ ның Габдулла әл-Мортазый һәм Габдеррахман әл- Мостафый исемле ике углы туды. Мөхәммәдҗан 1296(1878) елда вафат булды һәм боларның нәселе шуның белән киселде. Мелла Габделҗәббар бине Габдер¬ рахман бине Морадым бине Җиһан- мөхәммәд бине Акмөхәммәд бине Яр- мөхәммәд бинеНазыйр бине Юныс бине Иванай әл-Орнашбаши. Зур бабасы Иванай Кәче авылының имамы була. Бабасының бабасы Ак- Мөхәммәд — Акман хафиз исеме белән танылган шә¬ хес — Сәрдә авылыннан Орнашбашка күчкән бул¬ ган. Шушы авыл имамлыгыннан чират белән Дини идарәгә казый булып сайланган. Казыйлык вакыты беткәч, кире кайтып, 1242(1826) елда Барудия мәчете¬ нә [Казандагы ундүртенче мәчет] имам булган. 1245(1829) елда вафат булган. Абыйсының углы — мелла Габделвәли бине Габделгаффар сүзенә кара¬ ганда, мөфти Мөхәммәдҗан вафат булгач, мелла Габделҗәббар бераз вакыт аның урынына калып тора. Бахтыяр авылы имамы мелла Фәхретдиннең һәм Субаш Аты имамы мелла Габделгаффарның берту¬ ганы. Мелла Әбүбәкер бине Йосыф бине Ильяс әл-Җәбәли. Тумышы белән Тау ягын¬ нан *, Зөябаш исемле авылдан. Мишәр таифәсеннән, Бохарага барып белем алганнан соң, ...Ракый бай Урта мәчеттән мелла Хәмид бине Мортазаны чы¬ гартып, мелла Әбүбәкерне аның урынына имам, ха- тыйб һәм мөдәррис итеп урнаштыруга ирешә. Мел¬ ла Әбүбәкер күп шәкертләр җыеп дәрес әйтә. Җом¬ га укытуда шәригенең1 чираты булганда, Иске бис¬ тәдәге мелла Кадыйрига килеп, икенче мәчеттә мел¬ ла Салих бине Сәгыйдькә ияреп укый торган була. 1 Шәрик — берәр эшне бергәләп алып баручы, бергә эшләүче. 272
Мәҗлесләргә килгәндә, түбәнрәк урынга калса да түргә узмыйча, кеше үз урынын үзе белеп утырырга тиеш дип, инде утырган кешене урыныннан торгы¬ зырга ризалык бирми торган булган. 1246(1830) елда вафат булып, яңа каберлеккә * җирләнде. Иске мә¬ чет имамы мелла Әбүбәкер бине Ибраһим бине Йо¬ сыфның Гафия исемле кызына өйләнеп, аның кияве булган иде. Әлеге хатыннан дөньяга килгән углы Садретдин хәзер Зөябаш авылында мөәззин булып тора. Мелла Хәбибулла бине Рахманколый әл-Бики, мелла Гаделҗаббар бине Мөстәкыйм әл-Кайбычи, мелла Хаммад бине Халид әс-Салави, мелла Сибга¬ тулла бине Габделкадыйр әш-Шәрифи, Ибраһим бине Җәгъфәр әс-Сатыши һәм мелла Фәхретдин бине Мостафа ән-Норлати сукыр — моның шәкертләре. 94 б. Мелла Габдессаттар бине Сәгыйдь әш-Шырдани. Атасыннан һәм мелла Мөхәммәд¬ рәхим бине Йосыф әл-Мәчкәрәвидән, мелла Салих бине Сәгыйдь әл-Килидән һәм башкалардан башлан¬ гыч белем ала. Бохарага сәфәр кылып, анда Коръ¬ әнне яттан укырга өйрәнә һәм шундагы Җәви Рабат дигән җирдә өйләнә. 1214(1799) елда Нәсәф шәһә¬ ренә мелла Миркәҗан казыйны эзләп килеп, аның вафатына юлыга. Шаһзадә Мирхәйдәргә якынлык күрсәтә. Шундагы Кямилан дигән җирдә берничә ба¬ ласы дөньяга килә. Шул вакыт Бохара әмире Мәгъ¬ сүм вафат булып, урынына углы Мирхәйдәр Бохара падишаһы булгач, ул Бохарага кире кайта. Җәви Ра¬ бат авылында 1217(1802) елның сәфәр аенда—Гый¬ саметдин, 1220(1805) елда — Габделкаһһар, Вәсмәт авылында 1223 (1808) елда Галим исемле угыллары дөньяга килә. Әмир Хәйдәр белән яхшы мөнәсәбәт¬ тә булганга күрә, ул шул өлкәдә я мөхтәсиб, я хөкем йортларында секретарь һәм нотариаль эшләр баш¬ каручы булып гомер итә, 1229(1814) елның азагында Казанга кайтып, бишенче мәчеттә атасына ярдәмче булып урнаша. Соңыннан шәһәрдә һәм аның тирә¬ сендә ахун булып та йөри. Мөхәммәдҗан мөфти ва¬ фат булгач, мөфти булырга тырышып йөри. Уп вакыттагы Казан губернаторы министрлар Советына алынганлыктан, Россия дәүләте алдында үзенең аб¬ руен күтәрүгә өмет итә. Әмма Оренбург губерна¬ торының каршы килүе аркасында бу кеше мөфти¬ леккә узмый, һәм бу дәрәҗәгә мелла Габдессәлам бине Габдеррәхим ирешә. 18 3-38 273
Мелла Габдессаттар 1246(1831) ел рәбигыль-әүвәл аеның ундүртендә Мәкәрҗәдә ваба авыруыннан ва¬ фат була, гәүдәсен Казанга алып кайтып, яңа кабер¬ лектә күмәләр. Вафатыннан соң унбер углы, өч кызы кала. Үзебезнең мәмләкәткә кайткач та күп хатын¬ нарга өйләнеп, алардан да күп балалары туа. һәр 95 б. елны Мәкәрҗәгә барып имам булып, тормышына бераз нигез салып кайта торган була. Дөньясы тар¬ лыкта үтә, мәдрәсә тоту һәм дәрес әйтү белән шө¬ гыльләнми. Шулай да атабыз мәрхүм аны яхшы сүз белән искә ала иде. Мөфти булырга яраклы кеше иде, ди торган иде. Болгар иле галимнәреннән Бохара әмире Мирхәйдәр бине Мәгъсүм бине Даниял бине Ходаяр бүләкләр җибәргән өч шәхеснең берсе шу¬ шыдыр. Мелла Габделгаффар бине Сәгыйдь бине Әхмәд ә ш-Ш ы р д а н и. Дамелла Габди хәзрәт дип таныла. Башта атасыннан, мелла Салих¬ тан һәм мелла Мөхәммәдрәхим бине Йосыф әл-Ашы- тилардан гыйлем ала. Аннан Бохарага сәфәр кылып, мелла Гайса бине Рәхмәтулла әл-Хоканди, мелла Гаяз бине Заһир әс-Суди, мелла Шир әл-Хоканди һәм Мәрәкҗан әл-Бохари дәресләренә йөри. Боха- рада мелла Габделгазиз бине Габделгани белән Бо¬ хара әмире Мирхәйдәр каршысында сүз көрәштер¬ гән һәм соңыннан шул бәхәсне аңлатып бер кечкенә китап язган. Әмир, шушы очрашуда аны ошатып, аңа Бохарада сугылган ике йөз көмеш акча бүләк иткән. Шуннан соң ул Казанга кайтып, атасы мәдрә¬ сәсендә җитәкчелекне үз кулына алган. Анда күп шә¬ кертләр җыеп, гыйлем һәм дәрес биреп шөһрәт ка¬ занды. Заманында Казанның иң зур галимнәреннән санала иде... 96 б. Мелла Габделлатыйф бине Яһүдә бине Биккол әл- Җәбәли, мелла Зәбир бине Габделгазиз бине Әмир бине Габделкадыйр әл-Мәрҗани, мелла Хаммад би¬ не Халид әс-Салави, мелла Һибәтулла бине Габделга¬ зиз әл-Мәрҗани, мелла Шәмсетдин бине Зәбир әл- ятим, мелла Гыйнан бине Инсан әл-Баулыви, мелла Җәләлетдин әл-Мәүләви һәм болардан башка да за¬ манының күп кенә олы затлары аңарда укып, тор¬ мышта хәлләреннән килгән кадәр эз калдырдылар. Мелла Габделгаффар 1246(1831) елның рәбигыль- әүвәл аенда, үзенең бертуган энесен җирләгәннән соң бер ай да бер атна узуга, шул ук авырудан [ва¬ 274
ба авыруы] вафат булды һәм шул туганы янына җир¬ ләнде. Мелла Габдулла һәм мелла Габделкадыйр исемле ике углы, Суфия исемле бер кызы калды... 129 6. Мелла Шәмсетдин бине Габдеррә- ш и д ә л-К ы ш к а р ы й. Тумышы белән Кышкар авы¬ лыннан бер ятим бала була. Алагур төбәгендә баш¬ лык һәм аксакал булып торучы Ташкичү кешесе — 130 б. Баязид бине Ибраһим бине Әбәк бине Туйхуҗа — күп маллы бер бай кеше, үзенең баласы булмаганлык- тан, бу Шәмсетдинне уллыкка алып ^әрбияли һәм укытып камиллеккә ирештерә. Ахырда Бохарага җибәреп белем алдырып кайтарып, Ташкичүдә имам, хатыйб һәм мөдәррис итеп билгеләтүгә ирешә. Әлеге Баязид бай мелла Шәмсетдин өчен, бик киң һәм биек итеп, ике кара-каршы бинадан торган зур мәдрәсә салдыра. Мәдрәсәнең уртасында ике тараф¬ ка чыга торган бик зиннәтле ике ишеге булган. Түбә¬ се бик биек итеп эшләнгән, яхшы такта белән ябыл¬ ган, чормага менә торган баскычларының да яхшы ишекләре булган һәм бикләнә торган тәрәзәләре дә бик зур һәм күп итеп эшләнгән булган. Мәдрәсәнең ишек алды бик киң булган, ихатасы һәм башка яр¬ дәмче биналары зур байларның йортлары кебек итеп төзелгән, ә капкалары исә, бинасы кебек үк, бик матур итеп ясалган. Гомумән, мәмләкәтебездә моңа кадәр мондый төзек мәдрәсә булмаган. Мәдрәсәнең эче хөҗрәләргә бүленгән. Мелла Шәмсетдин, күп шәкерт җыйнап, бик зур дан, шөһрәт белән дәрес әйтә. Соңыннан ул хаҗ кылу теләге белән сәфәр чы¬ гып китә һәм Мисырда чорының мәшһүр кешесе Иб¬ раһим пашага якыная, аңа әңгәмәдәш була һәм шун¬ дагы университетка фарсы теле укытучысы итеп рас¬ лана. Әмма хаҗ кылу теләге тормышка ашмый кала. Ул 1248(1833) елда Мисырда вафат була. Гали исемле бер углы һәм Ташкичүдә ике кызы кала. Мелла Шәмсетдин гаять шук, гүзәл холыклы, хуш табигатьле, шул ук вакыт кулына төшкән малны бик җиңел туздыручы кеше була. Бохарада булганда иптәше мелла Хәсән бине Хал әл-Бохариның илле алтынын «бурычка» дип алып, бирмичә киткән була. Ә әлеге мелла: «Кяфер Шәмсетдин илле алтынымны урлады»,— дип, гомер буе зарланган. 176 6. Мелла Дәүләтшаһ бине Гаделшаһ әл-Мәскәви. Бу — мелла Габдулла кантон* һәм мелла Әхмәдшаһ мәхдүмнәрнең атасы һәм Госман 275 18»
бине Габдулла әл-Мамишинең Шәмсия исемле кызы¬ на өйләнеп, кияве булган кеше. Бераз вакыт Кышкар карьясендә, соңыннан Бәрәзә карьясендә, аннан соң, 1236(1820) елда Курсада яшәп, аннан Чиләбе өлкәсен¬ дәге Әчкен исемле карьягә күчкән һәм 1247(1831) ел¬ да вафат булган. Бик диндар, туры сүзле, игътибар¬ лы булган. Ишан Ниязколый әт-Төрекмәни хезмәтен¬ дә булып, мөридлек тәрбиясе алган һәм шул хакта ^аныклык бирелеп, үзенә дә эш алып барырга рөхсәт ителгән булган. Дөньяда яшәүче кешеләрнең малны әрәм-шәрәм итүләренә һәм шәригатькә хилафлык булган башка хәрәкәтләренә, яшәү рәвешләренә һәм үлчәүсез сөйләүләренә бер дә ризалык күрсәтмәгән- лектән, алар белән яхшы мөгамәләдә була һәм ки¬ лешеп яши алмаган. 232 б. Мелла Мөхсин бине Биккол бине Ибраһим ә ш-Ш а ш и. Чыгышы белән Царево-Кок- шай өязенең Җаникъ Шаши исемле карья әһалисен- нән. Ул — Ашыт имамы мелла Бикколның углы һәм Мазарбашы авылы имамы мелла Халид бине Биккол¬ ның бертуган энесе. Оры авылында мелла Фәтхулла бине Хөсәеннән һәм башка тасырдашларыннан гый¬ лем алганнан соң, Бохарага киткән. Анда шул вакыт- 233 б. Тагы галимнәрдән гыйлем алып, гадәт таләбе буенча укуын тәмамлап фатыйха алганнан соң, Фәтхулла Кушбиги мәдрәсәсендә һәм аннан башка мәдрәсә¬ ләрдә бер-бер артлы мөдәррис булган. Соңыннан Кәрминәгә казый булып торган һәм 1247(1831) елда ваба авыруыннан Бохарада вафат булган. Бохара шә¬ кертләре алдында дәрәҗәсе чиксез югары булып, алар аның күп дәресләренә йөргәннәр һәм зур игъ¬ тибар биреп укыганнар. Хәтта өеннән мәдрәсәсенә барып җиткәнче, ат өстендә килеш, берәр дәрес әй¬ теп тәмамлаганлыгы халык телендә йөри. Безнең як кешеләреннән Бохарада бу кадәр хуш күреп кабул ителгән кеше әлегә юк. Шәкертләреннән мелла Хөс¬ нетдин әт-Түнтәринең: «Безнең як кешеләреннән Бо¬ харага барып, зур укымышлы булып, камиллеккә ирешеп кайткан дүрт кеше бар: мелла Габденнасыйр әл-Курсави, әлеге мелла Мөхсин, мелла Габдулла бине Яхъя әл-Мәчкәрәви, мелла Баһаветдин бине Сөбхан әл- Мәрҗани. Аннан башкасы һәммәсе — файдасыз һәм белемсез. Мәгәр мелла Фәхретдин бине Ибраһим әл- Казаниның Коръәнне яттан уку гыйлеме генә бар»,— дип сөйләгәнен берничә мәртәбә ишеттек. Югарыда 276
телгә алынган мелла Хөснетдин, мелла Фәхретдин бине Бикмөхәммәд бине Рәхмәтулла бине Мәскәү әл- Ишәви һәм мелла Фәхретдин бине Баязид бине Ад- нагол әл-Әтнәви — моның шәкертләре. Мелла Вәлиэддин бине Хәсән өл-Баг- д а д и, ә л-Х ә н ә ф и. Коръәнне яттан укучы. «Баг¬ дад хаҗи» дип йөртелгән. 1169(1755) елда хәлифә йор¬ ты Багдадта туган, шунда ук укыган һәм шәех Габ¬ делкадыйр әл-Багдадидан Коръәнне яттан уку гыйле¬ мен өйрәнгән, бу фәндә бик оста булган. 1202 (1787) елда Багдадтан сәяхәткә чыгып китеп, һиндстан һәм Хорасан җирләре аша үткән, Бохарага килеп җиткән. Анда бер мәчеттә имам булып тор¬ ганнан соң, кәрван белән Болгар иленә чыгып кит* кән. Бу илгә килгәч, Казанда бераз вакыт яши, Таш- кичү, Мәмсә, Мәчкәрә авылларына кунак булып килә. Ташкичүгә килгәч, кечкенә вакытымда үзебез¬ нең йортыбызда мин фәкыйрь дә очраштым. Орен¬ бург Каргалысында ике манаралы мәчеттә ике ел ча¬ масы имам булып, халыкны Коръән укырга өйрәтү 234 6. белән шөгыльләнә. Әмма көнчеләр һәм дошманна¬ ры барлыкка килеп, үзенә шымчы [шпион] дип яла ягыла. Күп җәфалар чигеп, кырык көннәр чамасы төрмәдә утырганнан соң, карашлары ачылып, азат ителә һәм Бохарага китә. Анда бер ай чамасы элек¬ кеге мәчетендә имам булып торганнан соң, Кабулга китә. Соңыннан яңадан да Каргалыга кайтып урнаша һәм югарыда телгә алынган мәчеттә имам була. Анда өйләнә, балалары була. Аларны Коръәнне яттан уку гыйлеменә өйрәтеп, Каргалыда 1247(1831) елда рә- бигыль-әүвәл аенда вафат була. Кабере билгеле. Коръ¬ әнне яттан уку гыйлеменә ия булганлыктан, мелла Хө¬ сәен әл-Мөхәммәд әл-Кирмәнигә 1236(1820) елда ишанлыкка таныклык язып Бохарага җибәргән. Ул таныклыкны да, шулай ук Хәбибулла бине Рахманко- лый әл-Биги һәм мелла Фазыл бине Ибраһим бине Арслан әл-Кимивиләргә язган таныклыкларын да үзем күрдем... Мелла Габденнасыйр бине Рахманколый әл- Казани, мелла Рәхмәтулла бине Гобәйдулла әл-Киз- ләви, Таһир бине Сөбхан әл-Җәбәли, Габделҗәббар бине Габделкәрим бине Габделмәннан әл-Әлмәти, Габделгаффар бине Габделхәмид бине Үтәгән әт-Түн- ,тәри, Мөхәммәд бине Хәмид бине Мортаза әл-Ка- зани кебек Коръәнне яттан укуда мәшһүр булган ке- 277
шелөр һәммәсе я турыдан-туры, я остазы аша бу ке¬ шедән гыйлем алдылар... Мелла Җәгъфәр бине Габид бине Исхак бине Котлыгмөхәммәд бине Нәриман ә с-С а ф а р и. Тумышы белән Уфа ягы- 235 б. ның Сафар исемле авылыннан. Атасы ул бала чакта ук вафат булган. Анасы, Хәлил бине Асыл хуҗа бине Әмирхан бине Шәриф кызы — Рәҗәб исемле хатын. Арслан исемле авыл әһалисеннән Балтач бине Гакәшә бине Гали бине Сөбхан никахында булып, бала шуның йортында тәрбияләнгән. Үсеп җиткәч, Бохарага ки¬ теп, аннан Кабулга барып, ишан Фәезхан бине Хазыр- хан янында укып-тәрбияләнеп, иленә кайткан. «Уфа өязе Җәгъфәр ишан» исеме белән танылган. Кешеләр белән тиз якынаючан, аларның эчке дөньясына керә алучан һәм мәзәкчән кеше була. Үзлегеннән могҗи¬ залар чыгара алуы, гадәти булмаган эшләргә осталы¬ гы, төрле кыяфәтләргә керә алуы белән таныла һәм мәшһүр була. Мелла Җәгъфәр еш кына, танбур 1 һәм башка төрле уен кораллары алып, иярченнәрен үзе¬ нә юлдаш итеп, Казан өязләрендә, Уфа тирәләрендә байларга һәм башка үзен кабул итүчеләргә кереп кунак булып йөри торган була... Хаҗ сәфәре вакытында бермәлне диңгездә көчле җил һәм дулкын күтәрелә. Көймәдәгеләр исән калу өметен югалтып, һәммәсе елый-епый аллага ял¬ вара һәм тәүбә итә башлыйлар. Җәгъфәр ишан исә мөридләрен үз тирәсенә җыеп, аларга танбур һәм башка уен коралларын еләшеп, биетә башлый, шау- 236 б. щу күтәрә һәм шулай итеп вакытны шатлык белән үт¬ кәрергә керешә. Башкалар моны күреп, янына ки¬ леп: «Сез мөселман түгел, зиндикъ, динсез кеше икән¬ сез. Мондый чакта болай эшлиләрме?» — дигәч, ишан, елмаеп: «һай, тәүбә һәм аллага ялыну тыныч чакта булырга тиеш. Артыңа төшкәч кенә тәүбә һәм ялы¬ нудан күпме файда табарсың? Хәзер иткән тәүбә — тәүбә түгел, кәефләнеп калырга кирәк»,— дип җавап биргән. Бохарадан йөреп кайткач, янына якыннары һәм иярченнәре күрешергә килгән. Алардан кайбер¬ ләре: «Инде күп җирләрне гиздегез, безгә күргән гаҗәп хәлләрегезне сөйләгез»,— дигәннәр. Моңа кар¬ шы ул: «Бохарада хатыннар хаҗәтләрен өй түбәсенә чыгып үтиләр. Шул хатыннарның шәрә артын күреп 1 Танбур — борынгы музыка коралы. 278
кайттым, аннан башка гаҗәп нәрсә күргәнем юк»,— дигән, имеш. Аннары бер мәҗлестә мирзалар белән бергә туры килә. Болар һәркайсы, мактанышып: «Безнең фәлән бабабыз фәлән хезмәтне башкарып, фәлән дәрәҗә* не алып, мирза булган», «Безнең фәлән бабабыз шу¬ лай булган, болай булган»,— дип сөйләп бетергәч, бу да: «Безнең атабыз да үләр алдыннан мирза бу¬ лып үлде»,— дигән. Мирзалар аның атасының элег¬ рәк мирза була алмавына уфтанып: «Ничек алай?» —• дип сорагач: «Тәмам картайды, акылы зәгыйфьлән¬ де, намаз укымады, аягүрә сиде, тәмәке тартты — шуннан артык мирзалык булырмы?» — дип җавап бир¬ гән. Бервакыт Оры авылына килеп, Хәбибулла ишан һәм Фәтхулла ахуннарга бераз бүләкләр биргән. Соңра Казанга килгәч, мелла Габделгаффар, мелла Габдессаттарлар, моңа бәйләнеп: «Ник бүләкләреңне Орыда гына биреп, безгә буш килдең?» — дигәч, «Ормасыннар дип шулай иттем»,— дип җавап биргән. Авыруларның савыгуы өчен дога кылуын үтенеп ки¬ лүчеләр белән: «Бер пот яки бер кисмәк бал, я буп- маса акча китер»,— дип сатулаша торган булган. «Көчем җитми»,— диючеләргә: «Адәм тергезәсең килсә, табарсың»,— ди икән. Дога кылган кешеләре чыннан да сәламәтләнгән дип сөйлиләр... J37 б. 1247(1831) елда Тимошка авылында вафат булып, шуның каберлегендә җирләнде... 203 б. Мелла Сәгыйдь бине Хәмид ә т-Т ү н- т ә р и. 1212(1797) елдан 1247(1831) елга кадәр Түн- тәрдә яшәве мәгълүм. Гомерендә күп китаплар яз¬ ган кеше. «Рияз әз-заһирин» исемг.е китабын 1243 (1827) елда язып тәмамлаганы мәгълүм. 434 6. Ташкичү мөәззине Мостай бин е... Мылтык атарга оста кеше булган, бик күп аюлар ат¬ канлыгы телдә йөри. 1248(1832) елның азагында мөәз- зинлектән китте һәм шул ук елда вафат булды. Нәсе¬ леннән Ташкичүдә Хисаметдин бине Мохтар бине Мос¬ тай һәм бертуган энесе Мифтахетдин, Троицк шәһә¬ рендә Закир... исемле оныгы бар. 133 6. Ташкичү карьясендә бер чорда Туйголый мелла дигән бик танылган зат яшәгән. Йорты мәчеткә кар¬ шы яктагы көнчыгышка авыш урамның икенче ягын да урнашкан булган. Йортының бер ягыннан су юлы төшкән. Бай дәүләтле кеше булган. Ир баласы бул- 279
93 б. маган, ике кыз үстергән. Бер кызы «Кызыл Габдери» дип йөртелгән Габдеррәшид исемле кеше белән ни¬ кахлашкан. Ул — Габдеррәшид бине Габделгазиз бине Габдеррәшид һәм мелла Габденнасыйрның әбисе. Боларны «Калдырча» дип йөртәләр. Икенче кызы Га¬ бәш бине Ишми бине Туйхуҗа никахында була. Ул — Габдессәлам бине Габәшнең әнисе һәм Габделла¬ тыйф, Габделвәли һәм Габделгаффарларның әбисе. Боларын «Шу беремнәр» диләр. Хәзерге көндә бо- лардан фәкать Тимергали бине Габделлатыйф кына исән. Телгә алынган Туйголый мелланың өч гаилә кол¬ лары булган. Йорт-җире һәм күчмә милке шулар ка¬ рамагында калган. Бу гаиләнең берсе Хәсән бине Мөнасиб бине Мәһди бине Мәнди бине Кәлүлү бине Кәткянең бабалары була. Үзләрен «Чыпчык» куша¬ маты белән атыйлар иде. Икенчесе — Габделҗәмил бине Сабит бине Габделкәрим, Мортаза бине Муса бине Габделгазиз һәм Бәдретдин бине Бикчәнтәй бине Габделгазизләр нәселе. Габделкәрим һәм Габделга¬ зиз — ике бертуган булганнар. Мелла Сәгыйдь бине Әхмәд бине Мөхәммәд бине Йосыф бине Габдел¬ газиз бине Галикәй б инеГа бдерраза к ә ш-Ш ы р д а н и. Чыгышы белән Тау ягының Шырдан авылыннан. Шырдан имамы мелла Җәгъфәр бине Әхмәднең бертуганы. Казиле авылында мелла Габ¬ дессәлам бине Хәсәннән, Казакъларда мелла Ибра¬ һим бине Габдулла ән-Нократидан, Каргалыда мелла Ишнияз бине Ширнияз әл-Харәзмидән, гасырының башка олы затларыннан белем алып, зур гыйлем туплаган. 11... (17...) елда «Шәрех фараиз» китабын язган. Казакъларда мелла Ибраһим мәдрәсәсендә 1194(1779) елда «Гакаид», «Тәүзыйх» һәм «Мелла Ка- сыйм»ны яза башлап, Каргалыда Ишнияз әфәнде мәд¬ рәсәсендә 11... (17...) елда ... тәмам иткән. Моннан соң Ашыт авылында имам булып, Салават бине Мор¬ таза бине Исмәгыйль бине Юныс бине Идрис исемле кешенең Гөлчәһрә исемле кызына өйләнгән. Аларның Габдессаттар, Габделгаффар, Габделвәли, Әхмәд, Җә¬ милә, Фатыйма исемле балалары булган... Фатыйма исемле кызы мелла Габденнасыйр әл-Курсави ника¬ хында булып, ул аерып җибәргәч Габделваһһаб бине Габдулла әл-Җәбәли әт-Тормави ибне Сөюр Хуҗа никахында булган. 1191(1776)— 1196(1781) елларда 280
|ц8 б. мелла Сәгыйдь Югары Сәрдә авылында, соңыннан Яңа Кишет авылында имам һәм мөдәррис булып гомер иткән. 1225(1810) ел азагында Казан шәһәренә ки¬ леп, бишенче мәчеткә имам, хатыйб һәм мөдәррис булган. 1244(1829) елда хаҗ кылу нияте белән Истам- бул сәфәренә китеп, сәфәре сугыш вакытына туры килгәнлектән, бераз вакыт Кырым өлкәсендә торып, кире борылып кайта. 1247(1831) елда вафат булып, Казанның яңа каберлегендә җирләнә... Яза торган кешебез, аның балалары һәм башка туган-тумачала¬ ры, дөнья малларыннан һәм башка дәгъвалардан бик куркып, бик сакланып, үзе белгәнен белмәгәнгә салышып, кара халыкны аң-белемгә өйрәтү өлкәсен¬ дә бик күп эшләделәр. Мелла Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек бине Мозаффар әл-Җәбәли, мелла Га¬ бид бине Габделгазиз бине Гайса әл-Кенәри һәм бер¬ туган энесе мелла Фәйзи, мелла Хәмид бине Ислам бине Нурмөхәммәд бине Ишмөхәммәд әл-Мәмдә- ли — аның шәкертләре. Мелла Габденнасыйр бине Сәйфел¬ мөлек бине Мозаффар бине Морта- •эабинеГалибине Йосыфә л-Җ ә бәл и1. Ту- мышы белән Тау ягыннан, Сембер тирәсендәге Иске Чокалы карьясеннән. Анасы — Шатыршан исемле авылдан Бибирәбига — Мөслим кызы. Ата-бабалары һәркайсы имам, хатыйб һәм мөдәррис булганнар. Ба¬ басы мелла Мортаза бине Гали — мәшһүр хаҗи Мор¬ таза бине Котлыгыш Симети фикердәше. Аның гарәп теле синтаксисы турында «Мохтасарез-зәнҗани» исем¬ ле китапны язып тәмамлаганнан соң, үз кулы белән: «1102(1690) елның шәүвәл аенда, җомга көн кояш баер алдыннан тәмам булды. Моны үзенең фани кулы белән фәкыйрь Мортаза бине Гали әл-Болгари язды. Алла аны, ата-анасын һәм барча мөселманнар¬ ны ярлыкасын»,— дип гарәпчә язган сүзләрен үзебез күрдек. Мәдрәсәсендә бер шәкерт «Фараизе сираҗия» китабын язып бетереп, гарәпчә болай дип язып куй¬ ган: «Бу китапны Казан галимнәре арасында иң атак¬ лы галим һәм остаз Мортаза бине Мөхәммәдгали хөрмәтенә Мөхәммәд бине Солтангали язды. Алла аларның һәр икесенең һәм ата-аналарының гөнаһла¬ 1 Җәбәли— тау ягыныкы. Мәрҗанинең әнисенең әтисе. 281
рын ярлыкасын». Хәзерге көндә ул нөсхә бу китапны язучы фәкыйрь 1 кулында. Мелла Мортаза бине Гали Бизнә авылында имам һәм мөдәррис булып тора һәм шунда вафат була. Углы Мозаффар белән каберләре бер-берсенә якын. Мелла Мозаффар һиҗри белән якынча 1210(1795) ел азагында вафат булган. Аның урынында калган мел¬ ла Хисаметдиннең 1216(1801) елда закон буенча ти¬ ешле указны алуы шуны күрсәтә. 1277(1860) елда Тау ягында сәяхәт иткәндә каберләрен барып карадым. Мелла Мозаффарның угылларыннан: мелла Габ¬ делмәҗит — Борнак иле авылында, мелла Зәйнет¬ дин — Нугай иле авылында, мелла Бәрзия Буклавыч авылында имам булганнар, ә мелла Зөбәер яшьләй вафат булган. Мелла Гомәр бине Зәйнетдин атасы урынында имам булып калган. Мелла Габденнасыйр- ның атасы мелла Сәйфелмөлек Казан өлкәсенең Бай Оланнары авылында үзе язып тәмам иткән «Гөлстан Сәгъди» китабының ахырында: «Шәкертләрнең иң тү¬ бәне, алла рәхмәтенә мохтаҗ Сәйфелмөлек бине Мозаффар кулы белән 1171(1757) елда, рамазан ае* ның егерме тугызында, төш вакыты авышкач, чәр¬ шәмбе көн — ураза гаете алдындагы гарәфә көя Ка¬ зан өлкәсе Арча юлы Бай Оланнары авылында ху¬ җабыз һәм остазыбыз Габдеррәшид бине Мөхәммәд мәдрәсәсендә язылды»,— дип гарәпчә язып, число- сын, нәсел-нәсәбен күрсәткән. Мелла Сәйфелмөлек озак гомер итә. Иске Чокалы авылында имам, ха- тыйб һәм мөдәррис вазифаларын үтәп, йөз яшенә җитеп вафат була һәм Иске Чокалы авылы каберле¬ гендә җирләнә. Хатыны Бибирәбига 1202(1787) елда вафат була. Каберләре бер-берсенә якын, һәр ике¬ сен зиярәт кылдык. Мелла Габденнасыйр, мелла Габ¬ делмәннан, мелла Хәмиди һәм Мөхәммәдьяр исем¬ ле угыллары калды. Мелла Хәмиди атасыннан соң Иске Чокалы авылында имам һәм хатыйб булып, 1288(1871) елда җөмадиел-ахир аенда вафат булды һәм шул авыл каберлегендә җирләнде. Мелла Ба¬ һаветдин һәм мелла Шиһабетдин исемле угыллары калды. 149 б. Бабабыз Габденнасыйр Урбарда мелла Габдер- рәшид бине Йосыфтан, Ашытта мелла Сәгыйдь бине Әхмәдтән, Орыда мелла Хәбибулла бине Хөсәеннән 1 Мэрҗани үзе. 282
||SO б. һәм гасырының башка олыларыннан һәм галимнәрен¬ нән гыйлем тәхсил итеп, камиллеккә ирешкән. 1207 (1792) елда Ашыт авылында имам, хатыйб һәм мөдәр¬ рис булган. Зур байлары булган Иске Коллар авылы¬ ның Туктамыш бине Габделкадыйр бине Идрис бине Юныс кызы — әбиебез Бибимәхбүбәгә өйләнеп, 1209 (1794) елда, рәҗәб аеның өченче көнендә, төш ал¬ дыннан, олы баласы, ягъни безнең анабыз — Бибихә- бибә туган. Аннан соң Габдеп латыйф, Габделмалик, Габдеррәкыйб (олысы), Габделбасыйр, Зөбәйдә, Габ¬ деррәкыйб (кечесе), Бибихәбибә, Бибисәйидә, Биби¬ сәгыйдә, Бибигайшә исемле балалары дөньяга килеп, Габделлатыйф, Габделмалик, Габдеррәкыйб (олысы), Зөбәйдә, Сәгыйдә бала чакта ук вафат булганнар. Бабабыз мелла Габденнасыйр Ашыт авылында озак еллар зур мәдрәсә тотып, күптөрле фәннәрдән дә¬ рес әйтеп, күпләр, көчләре бар кадәр, гыйлем һәм камиллеккә ирештеләр. Менә алар: мелла Исхак бине Сәгыйдь бине Колмөхәммәд әл-Казани, мелла Фа¬ зыл бине Нигъмәтулла бине Бәшир әл-Буавый, мелла Сәгыйдь бине Хәмид әл-Бәрәскәви, мелла Габдел¬ латыйф бин-з Яһүдә бине Биккол әт-Тинчәли, мелла Сәйфетдин бине Бәшир әл-Чокалый, мелла Зәйнел¬ габидин бине Яхъя әс-Суыксувый, мелла Фәтхулла бине Вәлид әз-Задури, мелла Бәшир бине Җомга әл- Кара Китави, мелла Ибраһим бине Яһүдә әш-Шәймор- завый, мелла Габделмәннан бине Сөбхан әл-Чокалый һәм башкалар. Мелла Габденнасыйр бик тәкъва һәм диндар, изге һәм саф, данлыклы һем хәрәмнән сак¬ ланучы, дөнья эшләреннән ваз кичкән һәм шәригать кануннары белән генә эш итүче кеше буларак шөһ¬ рәт казанган. Мелла Хәбибулла ишаннан «туры юл¬ га керү» һәм «ишан шәкерте булу» тәрбиясен үткән¬ леккә таныклыгы булса да, аны сер итеп саклаганга күрә, һичкемгә мәгълүм булмады. Фәкать үзе вафат булгач кына билгеле булды... Ул 1249(1833) елда, җөмадиел-ахир аеның унби¬ шендә, чәршәмбе көн Ашытта вафат булды. Пән¬ җешәмбе көн җеназасын ахун мелла Фәтхулла бине Хөсәен укып, шул авылның яңа каберлегендә җир¬ ләнде. Хатыны, ягъни безнең әбиебез Бибимәхбүбә 1258(1843) елда, зөлкагдә аеның сигезендә, якшәм¬ бе көнне вафат булды. Кабере — бабабызның аяк очында. Әбиебезнең анасы — Иске Мәңгәр мирза¬ лары нәселеннән Зөбәйдә бинте Гашур бине Мөхәм 283
мәд бине Ясни бине Утай. Мелла Габденнасыйрның Бибисөйидә исемле кызы 1249(1833) елда, әткәсеннән еч ай элек, рәбигыль-әүвәлнең икесендә, шимбә көн вафат булды. Кабере анасы янында, төньякта. Җена¬ засын әткәсе укыды. Мин фәкыйрь, һәр өчәвенең исем һәм вафат тарихларын яздырып, бабабыз баш очына бер таш куйдым. Анабыз Бибихәбибә һәм аның сеңелесе Бибихө- бәйдә, һәр икәве бер-бер артлы мәрхүм әткәбез ни¬ кахында булып, Ташкичү каберлегендә күмелделәр. Бабабыз Габденнасыйрның мелла Габдеррәкыйб (ке¬ чесе) исемле углы 1282(1865) елның шәүвәл аенда Ашытта вафат булды. Җеназасын туганы мелла Габ- деннасыйр укып, ата-аналары янында җирләнде. Габ- деррәүф, Гариф һәм Әшраф исемле ике углы һәм бер кызы калды. Бабабызның кече балаларыннан Бибигайшә бин¬ те Габденнасыйр Киме имамы мелла Фазыл бине Ибраһим бине Арслан бине Туйчы бине Тимә бине Иртуган никахында булып, 1267(1850) елда, мөхәррәм аенда вафат булды. Җеназасын мелла Габделбасыйр укып, утыз сигез яшендә Киме каберлегендә җир¬ ләнде. Сибгатулла һәм Гыйниятулла исемле ике углы калды. Әлеге мелла Фазыл бине Ибраһим Киме авылында имам булган вакытында, 1289(1872) елда, рәбигыль-әүвәл аеның унбишендә, чәршәмбе көнне вафат булды. Җеназасын мелла Гата бине Фаяз бине Габделгазиз укып, Киме каберлегендә җирләнде. Җитмеш биш яшьләре тирәсендә иде. Каргалыда мелла Габдеррахман әл-Кирмәнидән гыйлем алган¬ лыгына хаҗи Валиэддин әл-Багдадидан алган танык¬ ламасы бар. 238 в. Мелла Мөхәммәд Әмин бине Сәй¬ фулла бине Габделхәмид бине Дин- мөхәммәд бине Шигай бине Мөхәммәд бине Акман бине Илкәй бине Дула- җан бине Әюбшәех бине Хуҗашәех бине Юллык шәйх ә с-С а б а в ы й. Чыгышы бе¬ лән Байлар Сабасыннан. Мәчкәрә карьясендә Мөхәм- мәдрәхим ахуннан, аның урынбасары мелла Габдул¬ ла бине Яхъядан һәм башкалардан гыйлем алып, со¬ ңыннан Бохарага сәфәр кылган. Ахырда Курса мел¬ ласы Габденнасыйрга юлыгып, аннан хакыйкатьне эз¬ ләү юлларын өйрәнгән һәм аның карашларын кабул иткән. Наласа карьясендә имам, хатыйб һәм мөдәр- 284
239 б. 242 б. |u3 б. рис булып, дәрес әйткән... Тасырдашларыннан мел¬ ла Байморад бине әл-Мөхәррәм әл-Мәңгәри белән алланың сыйфатлары буенча көчле бәрелешләре һәм низаглары булу турында телдән дә сөйләнә, язылып та таратылган... Фәлсәфә һәм игътикад мәсьәләләре буенча башка китаплары да бар. Алардан мелла Мө- хәммәд Әминнең алдан күрүчән, дөрес фикерле һәм сәламәт зиһенле булганлыгы күренә. Мелла Фәтхул¬ ла ахун Орыви, мелла Фаяз бине Габделгазиз әл- Кышкари, мелла Һибәтулла бине Диние әс-Салавы- чилар белән дә бәхәсләре булган. 1242(1826) елда хаҗ кылу теләге белән Казаннан чыгып китеп, Истам- булга, аннан Мисырга барып җиткән, анда мәшһүр Ибраһим паша белән танышкан һәм аның белән яхшы мөнәсәбәт урнаштырган. Мелла Шәмсетдиннән соң бераз вакыт югары уку йортында фарсы теле укыту¬ чысы булып калган һәм, хаҗ кылырга барып җитә алмыйча, 1249(1833) елда Каһирәдә вафат булган. Мелла Габид бине Габделгазиз бине Гайса ә л-К а з а н и ә л-К е н ә р и. Чыгышы белән Казан өязенең Кенәр исемле карья әһалисеннән. Ата¬ сы мелла Габделгазиз Кушлавыч карьясендә, үзе Ар- баш һәм Кариле карьяләрендә һәм соңыннан Орнаш- баш исемле карьядә имам, хатыйб һәм мөдәррис була. Күп шәкерт җыеп дәрес әйтә. Соңыннан, мел¬ ла Мостафа исемле углын юлдаш итеп, хаҗ сәфәре¬ нә китә. Хаҗ кылып кайтканда Кара диңгездә вафат, булып, мәете диңгезгә төшерелә. Ләкин давыл чы¬ гып, көймәләр җил уңаена китә, көймә артыннан мо¬ ның җеназасын да ияртеп барып, Синуб янында Кара диңгез ярында җирләнә. Мелла Габид, аның бертуган энесе мелла Фаяз әл-Кышкари һәм берничә тасырдашы бер мәҗлестә мелла Габденнасыйр әл-Курсавига тап булалар һәм сүз көрәштерәләр. Ахырданрак мелла Габид тә оя¬ лып кына, кыяр-кыймас кына сүз башлый, әмма мел¬ ла Габденнасыйр аны «Аяклан бозау, аяклан»,— дип туктата. Мелла Габид 1251(1835) елның азагында вафат, була. Ул — мелла Бикчәнтәй бине Ибраһим әл-Бә¬ рәскәви, мелла Габдессәлам бине Хәсән әл-Карили, мелла Сәгыйдь бине Әхмәд әш-Шырданиларның шә¬ кертләреннән. Мелла Байморад бине Мөхәррәм, мелла Әбүбәкер бине Җәгъфәр әл-Әгерҗеви, мелла Габденнасыйр бине Габдеррәхим әт-Тайсугани, мелла 285
Габделлатыйф бине Әдһәм бине Әбүбәкер бине Туктай әл-Бүкәли (Юлык авылы имамы), мелла Фәх¬ ретдин бине Габдеррахман бине Морадым әл-Бахтыя- ри, Хисаметдин бине Сәйфулла бине Морадым әл- Әлүви, мелла Сәгыйдь бине Хәмид әл-Бәрәскәви үзенең шәкертләре. Киң күңелле, юмарт, тыйнак, нечкә күңелле, гади кеше иде. Урынына углы — мелла Садыйк имам бу¬ лып калды, ул да 128...(186...) елда Орнашбаш авы¬ лында вафат булды. 85 б. Мелла Габденнасыйр бине Рахман- колый бине Мөхэммәдкол бине Габ¬ деррахман бине Габделкәрим бине Бикхафиз ә л-Җ ә б э л и. Бер тапкыр мелла Гыя¬ сетдин мәхдүм, боларның нәсел җепләрен искә алып: «Габдеррахман, Габделкәрим һәм Бикхафиз арасын¬ да берничә ата булырга тиеш, ләкин алар онытыл- 86 6. ган»,— дип сөйләгән иде. Мелла Габденнасыйр үзе дә, барлык нәсел җепләрен искә алып: «Мелла Бик- хафизга ундүрт буын белән барып тоташам»,— дип язган иде. Анасы — Җәмилә бинте Сөбхан бине Йо¬ сыф бине Арслан әл-Балтай. Чыгышлары белән Тау ягының Тәтеш өязендәге Бик авылы исемле карьядән. Буыннан-буынга тапшырылган сүзләргә караганда, ул авылның бабалары мелла Бикхафизга барып тота¬ ша... Бу авылда югарыда телгә алынган кешедән баш¬ лап, мелла Хәбибулла бине Рахманколыйга барып җиткәнче, һәммә бабалары тоташып, читкә аерыл¬ мыйча, чиратлашып, кечесе зурысыннан соң имам бу¬ ла барганнар. Мелла Габденнасыйр ахун мәрхүм ата¬ сы мелла Рахманколыйдан башлангыч белемне алган¬ нан соң, Оренбург Каргалысына сәфәр кылып, анда мелла Габдеррахман бине Шәриф әл-Кирмәни мәдрә¬ сәсендә яшәп һәм белем алып, хаҗи Вәлиэддин бине Хәсән әл-Багдадидан Коръәнне яттан уку гыйлемен үзләштереп, бераз вакыт мәдрәсәгә бәйле булып, дә¬ рес әйтеп һәм өйләнеп, Фәйзеррахман исемле углы дөньяга килә. Моннан соң Казанга килә һәм, бу мә¬ четкә [Казандагы дүртенче мәчет] имам һәм хатыйб булуы өстенә, ахун дәрәҗәсе ала. Мәхәлләдә ул ва¬ кытка кадәр мәдрәсә булмый. «Маяш Хәмид» дигән кешенең өен вакытлыча файдаланырга алып, мәдрә¬ сә ача һәм ике ел буена дәрес әйтә. Шуннан соң, мәхәллә байлары Йосыф бине Әхмәр бине Ырсай әл-Кавали һәм бертуган энесе Корбангали җир алып. мәдрәсә төзетәләр. Ун ел буена шул мәхәлләдә имам һәм мөдәррис булып, 1251(1835) елда, зөлхиҗ- җә аеның унҗидесендә, дүшәмбе көнне кинәт ва¬ фат була. Җеназасын пәнҗешәмбе көнне мелла Мак¬ суд бине Корбангали әл-Күлбаши укый, яңа кабер¬ лектә җирләнә. Углы Фәйзеррахман 1290(1873) елда, зөлхиҗҗә аенда, тәһарәт алганда кинәт вафат бу¬ лып, кыз балаларыннан үзгә балалары калмады. Би¬ бифатыйма исемле кызы минем белән никахта бу¬ лып, Хәсән исемле ир бала тудырганда вафат булды. Мелла Габденнасыйр ахун яхшы кыяфәте, чибәрле¬ ге, Коръәнне яхшы укуы, матур тавышлы булуы бе¬ лән танылган иде. Ул «Хәзин» һәм «Илхан» әсәрлә¬ рен укып, үзен Һәм башкаларны елата иде. Кыю һәм нык, көчле һәм гайрәтле, диндар һәм гыйбадәт бе¬ лән генә шөгыльләнүче буларак мәшһүр иде. Әхмәд _ бине Габдулла әл-Мәчкәрәви, бер хәл уңаеннан мо- 87 °- ның янына килеп, ике алтын тәңкә бирә. Мелла Габ¬ деннасыйр: «Бу нәрсә?» —дип сорый. Теге: «Сада- ка>>< Дип җавап бирә. Моның: «Әлегә кадәр синең миңа садака биргәнең юк иде, бер шук эшең бар¬ дыр»,— дип, алмыйча кире кагуы халык телендә сөй¬ ләнә... «36 Мелла Фаяз бине Габделгазиз би¬ не Гайса әл-Кенәри. Чыгышы белән Казан өя¬ зенең Кенәр карьясеннән. Алда сөйләнгән мелла Сәгыйдь сеңлесенең углы. Атасы мелла Габделгазиз Кушлавыч карьясендә, бертуган энесе мелла Габид бине Габделгазиз Орнашбаш карьясендә имам була. 1251(1835) елда мелла Фаяз хаҗ сәфәренә чыгып китә һәм кире кайтканда Кара диңгездә вафат була. Гәүдәсе Кара диңгезгә төшерелеп, кире кайта тор¬ ган көймә артына тагып җибәрелә һәм Трабзонда җирләнә. к Мелла Фаяз үзе Сәрдә карьясендә мелла Сәгыйдь бине Әхмәд әш-Шырданидан һәм Каргалыда мелла Габдеррахман бине Шәриф әл-Кирмәнидән гыйлем ала. Аннан соң Бохарага сәфәр кыла, анда гасырының күренекле кешеләре белән аралаша, Кабулга да ба¬ ра. Ахырда күп кенә чит-ят китаплар җыеп, 1217 (1302) елның азагында үз иленә кайта. Мелла Сә¬ гыйдькә арадашчылык итеп Кышкар авылында имам була. Ул вафат булгач, үзе генә имам булып кала. Анда зур мәдрәсә тота һәм күп шәкерт җыеп дәрес әйтә. 1251(1835) елның сәфәр аенда кинәт вафат бу- 287 286
241 б. 242 б. лып, җеназасын мелла Фәтхулла ахун укый, Кышкар карьясенең Казакъ каберлегендә җирләнә. Закир, Гата, Латыйфулла һәм Гобәйдулла исемле дүрт углы калды. Хәзерге көндә мелла Гата — Түбән Киектә, мелла Латыйфулла Иске Әҗем карьясендә имам. Углы мелла Гата мәхдүмнең сөйләвенә караган¬ да, ул исән чагында сәфәр аенда бик сакланып йөр¬ гән, ә соңгы көннәрендә берәр эш эшләүдән бөтен¬ ләй тыела торган булган... Хөснә имамнары — мелла Габдулла, мелла Са¬ дыйк, мелла Әүхәди бине Искәндәр һәм мелла Фәх¬ ретдин әл-Бүкәли мөхтәсиб — моның шәкертләре. Мелла Шаһиәхмәд бине Рәфикъ би¬ не Мөэмин бине Хөсәен ә с-С и м а к и. Чы¬ гышы белән Казан иле Малмыж өязенең Вятка тө¬ бәгендәге Салавыч исемле карьядән. Атасы Минзә- лә төбәгендәге Симак исемле авылда имам була. Башлангыч белемне үз илендә мелла Вәлид бине Сә¬ гыйдь әл-Каргалыйдан, Габделҗәлил бине Габдеррә- шид әл-Мөслимидән, Габденнасыйр бине Габдеррә- хим бине Әхмәр бине Габделмәннан әл-Әрсавидән алганнан соң, мелла Шаһиәхмәд Казан төбәгенә килә. Монда ул Мәчкәрәдә мелла Мөхәммәдрәхим ахун, мелла Габденнасыйр әл-Курсави һәм башкаларның дәресен тыңлый. Бохарага сәфәр кылып, аннан әй¬ ләнеп кайткач, атасы урынына имам, хатыйб һәм мөдәррис булып урнаша һәм күп шәкерт җыеп дәрес әйтә. Бу яктан ул зур шөһрәт казана. Шул якларда мәшһүр мөдәррис булган мелла Габделфәттах бине Габделваһһаб әл-Мөслими, Габ¬ делгалим бине... әл-Бикбави, Габделкәрим бине Габ- деррәхим әл-Мәҗтәви, Сәгыйдь бине Габделҗскил бине Заһид әд-Димитри, Габделгазиз бине... әл-Ур- манаи, Гайнекамал бине Габделвахид әл-Карани, Габ¬ деллатыйф бине... әс-Сармани, Насретдин бине Габ¬ делхәким бине Сәгыйдь бине Әмир бине Масай бине Барай бине Габдессәлам әл-Бараи, Габдулла бине Габ¬ делгафур бине Габдессәлам әл-Чакмакый, Фазыл бине Фәйзулла әт-Тактавый — барысы да мелла Шаһиәхмәд- нең шәкертләредер. Кыскасы, ул — шул тирә кешелә¬ ренең мактанычы... Яше илле тулганда, 1251(1835) елда Симак авылында вафат булып, урынына Нуретдин исемле угылы калды. 288
347 б. Бәшир бинеГаед бине Заһид ә л-К а- зани чукрак. Халыктан берәр яхшылыгы, зур шөһрәте, яки без фәкыйрьгә берәр мөнәсәбәте бул¬ ган берничә шәхесне искә алу мөнасиб күрелде. Бә¬ шир Казан шәһәрендә мәшһүр байлар җөмләсеннән, «Чегән Бәшир» дип танылган зат. Чистай кальгасын¬ дагы Гомәр бай кызына—мелла Яһүдә бине Гомәр ахун сеңелесенә һәм Саба карьясеннән Корбангали бине Габделхаликъ бине Мөсаллим бине Мәску бине Сәед бине Бимаҗ бине Тимай бине Акмазның кызы Бибимөхиббәгә өйләнгән. Безнең каенанабыз Биби- мәхбүбә бинте Бәшир һәм аның сеңелесе Миһербан, шулай ук Габделвәли бине Бәшир — шушы Бибимө- хиббәдән, ә Әсма исемле кызы Нәзирә исемле ха¬ тыныннан дөньяга килеп гомер кичергәннәр. Тәрҗе¬ мәи хәл иясе Бәшир бай ишан хәлфә Ниязколый әт- Төрекмәни һәм мелла Әбеннасыр әл-Курсави, мелла Фазыл бине Сәйфулла әл-Кизләви, мелла Ибраһим әфәнделәрнең якын дусты булган. Аның бик нык ышанучан кеше булганлыгын сөйлиләр. Мөхәммәд- җан мөфти белән дусларча язышып гомер иткән. Хә- лиләсе Бибимөхиббә 1247(1831) елда, рәбигыль-әүвәл аеның 24 нче көнендә Казан шәһәрендә вафат бул¬ ды. Бәшир бай 1250(1835) елда, зөлкагдә аеның ун¬ алтынчы көнендә яше сиксәнгә җиткәндә дөньядан китте, хәлиләсенең баш очында җирләнде, һәр икә¬ венә дә зур ташлар куелган. Яңа каберлекнең төнь¬ ягында, капкадан кергән юлның сул ягындадыр. Бәшир бай әнисе — Йосыф бине Каныш бине Бик¬ тә бине Бики бине Нугай бине Котый бине Турай кы¬ зы Хәлимәдер. Бәшир байның углы Габделвәли дә 1270(1855) ел азагында Аты карьясендә вафат булды. |07 б. Мелла Мөхәммәд бине Хәмид бине Мортаза аксак. «Мөхәммәд мәхдүм», «дамел¬ ла Мөхәммәд» дип танылган булган. Гасырындагы га¬ лимнәрдән белем алгач, Бохарага сәфәр кылган. Анда ишан-хәлфә Ниязколый янында әңгәмәдәш булып, 1223(1808) елның азагында кире әйләнеп кайткан. Әтисе исән чакта, аның урынына [Казандагы сигезен¬ че мәчеттә] имам, хатыйб һәм мөдәррис булыр өчен имтихан бирергә Дини идарәгә барган. Имтихан ва¬ кытында мөфти Мөхәммәдҗанның кайбер сораула¬ рына каршы, «Миннән болай юк-бар нәрсәләр сорап маташканчы, минем килүемне бәхет санап, мөһим һәм кирәкле нәрсәләреңне белеп калырга тырышсаң 19 3-38 289
булмасмы»,— дигән. Мөфтинең бу сүзләргә бик нык хәтере калып: «Бу кеше имамлыкка һәм мөдәррис¬ леккә лаек түгел»,— дип белдергән. Ләкин бераз вакыттан соң Йосыф бине Әхмәр әл-Кавали һәм ан¬ нан гайре кайбер байларның ярдәме һәм яклавы бе¬ лән гафу ителеп, имтиханы дөрес дип үзгәртелгән. 1239(1823) елда Казанда ике бистә халкы корбан гаете укырга җыелгач, беренче һәм икенче мәчет имамнары гает укырга бер-берсенә тәкъдим итеп ма¬ ташканда, фикерләре үзгәреп, бу кеше тәкъдим ите¬ лә һәм шуның аркасында көчле ызгыш чыга. Байлар һәм башка мәшһүр кешеләр белән яхшы мегамә- ләдә булмавы, кыюлыгы һәм дорфалыгы аркасын¬ да, гыйлемле һәм диянатле 1 булса да, артык үсә ал¬ маган. Төрле авырулар белән озак авырып, 1252 (1836) елда, мөхәррәм аеның унсигезендә, сишәмбе көн вафат булып, яңа каберлектә җирләнгән. Җена¬ засын Нурмөхәммәд мөхтәсиб укыган. 239 б. Мелла Габдеррәхим бине Госман бине Сәрмәки бине Кырым ә л-У т ы з И м ә н и. Үз якларында башлангыч белем алганнан соң, Бохара һәм Мавәраэннәһернең башка шәһәр¬ ләренә сәфәр кыла. Хаҗи Багдадидан соң Мәгак мә¬ четендә имам була. Сәмәркандта Хуҗа Әхрар мәдрә¬ сәсендә сакланган һәм Сәмәрканд, Бохара кешеләре тарафыннан «Госман хәлифәнең кулъязма Коръәне» дип танылган кулъязма китапны төзәтеп, югалган кай¬ бер урыннарын язып, ертылган кәгазьләрен ябышты¬ рып яңарта. Бохарада һәм Сәмәркандта чагында аның: «Имам¬ нарының кыйраәтләре начар, үзләре наданнар»,— дип, җәмәгать намазына чыкмавы әмир Шаһиморад бигә ишетелә. Әмир: «Ник намазга йөрмисең?» — дип сорагач: «Азан ишеткәнем юк»,— дип җавап би¬ рә. «Мөәззиннәр һәркөн намаз вакытларында ничә урында азан әйтәләр»,— дигәч: «Мин ул тавышлар¬ ны ишеттем, ләкин ишәк тавышы дип белдем»,— ди... Тагын бер мөәззин азан әйткәндә: «Әс-салавате хәйре мин ән-нәү»1 2 дип, «м» хәрефен төшереп кал¬ дырып әйткәч, бу: «Ба мим гуй» 3,— ди. Әлеге мөэзин 1 Диянатле — бик динле. 2 Әс-салавате хәйре мин ән-нәү — намаз ыңгырашудан яхшырак (дөресе: Әс-салава>е хәйре мин ә н-н ә ү м и—на¬ маз йокыдан яхшырак). 3 Ба мим гуй — «м» хәрефе белән әйт. 290
шуннан соң: «Әс-салавате хәйре мин ән-нәү ба мим» ’,— дип әйтә башлый. Бервакыт хаҗи Багдадига юлыгып, үзенең Коръ¬ әнне көйләп укуы бик тә яхшы дигән уйда булганлык¬ тан: «Кил, бер-беребезгә укышып күрсәтик»,— дип, Коръәннән бер өзек укып күрсәтә. Хаҗи Багдади: «Яхшы, дөрес»,— дип бәяли. Соңыннан бу: «Инде үзе¬ гез укыгыз»,— дип, хаҗи Багдадига мөрәҗәгать итә. Теге укыгач: «Кайбер авазларны әйтүдә кимчелекле урыннарыгыз күренде»,— ди. Хаҗи Багдади: «Дөрес, андый кимчелекләр була, аның кебек хата синең уку¬ ыңда да бар идэ»,— дип җавап бирә. «Минем хатам нәрсәдә иде?» — дип сорагач, хаҗи: «Дәммәләрең дөрес түгел»,— ди. Мелла Габдеррәхим, үзенең уку¬ ын кабат игътибар белән тикшергәннән соң: «Чыннан да, бездә бер дә дамма юк икән»,— дип икърар итәргә мәҗбүр була һәм бу турыда һәрвакыт сөйләп йөри. Тәрҗемәи хәле сөйләнә торган зат: «Җомга һәм 140 б. гает укыр өчен Мисыр булу шарт, безнең илебездә Мисыр юк»,— дип, җомга һәм гает укуларны, ә мәчет тәрәзәләре рамнарын «тәре» дип һәм мәчетне «чир¬ кәү» дип, анда йөрүне ташлый... Сыер бозаулаганнан соң кырык көн үтмичә һәм сыерны коендырмыйча сөтен эчмәскә кушуы халык телендә сөйләнә. Шушы һәм шуларга охшаган ярамаган эшләре ар¬ касында Бөгелмә төбәгендә Шөгер исемле авыл има¬ мы мелла Могыйнетдин бине Габдеррәшид һәм аның дуслары моңа каршы чыгалар — Дини идарәгә әләк¬ ләшеп, указы алынып урыныннан куылуга ирешә¬ ләр. Мантыйк һәм хикмәт 1 2 китапларын уку хәрәм дип, аның белән шөгыльләнгән кешеләрне дошман саный торган булган. Бу турыда мелла Габденнасыйр бине Рахманколый ахун белән бәхәсләре булганлыгын сөйлиләр... «Җәмигыр-рөмүз» китабының ;гелен ачык¬ лаучы бер язмасы, ирләр турында тагын бер кыс- кача язмасы, Бохарада булганда һиндстаннан килгән сәүдәгәрләргә катнашып, һинд язуларының кайбер тел үзенчәлекләрен ачыклаучы бер язмасы һәм ан¬ 1 Әс-салавате хәйре мин өн-нөу ба мим — намаз рм» хәрефе белән ыңгырашудан яхшырак. 2 М а'н т ы й к һәм хикмәт — логика һәм фәлсәфә. 19* 291
нан башка язмалары һәм китаплары бар'..Ул Суфи Аллаһиярның «Сөбател-гаҗизин» китабын, гарәпчә аң¬ латмалар биреп, яхшылап бәян иткән. Әмма кайбер ялгышлар да җибәргән һәм үзгәрешләр дә керткән. Шуларның берсе: Йөгерсәң көн дә бер күди өчен чәнд1 2 Бохара өлкәсидин та Самарканд, — дигән шигырьдә «күди» сүзен «кәдү» дип үзгәртеп, «ул үзе шома һәм аның кыйммәте ярты дирһәмгә төшә» дип, шигырьнең үлчәмен һәм мәгънәсен боз¬ ган. Шигырьдәге сүз һичшиксез «күди» булып, иле¬ бездә балалар киемнәренә һәм хайван муенына та- 241 б. гыла торган «корт башы» дигән нәрсә. Суфи Алла¬ һияр гасырында аны Мавәраэннәһердә «поль сәяһ», ягъни «бакыр акча» урынына кулланганнар, аны шун¬ нан алып әйтә... Тагын; Карыган пәлләсендө шәйхе Бистам, Үзедин сәгате китде, бер ахшам. «Пәллә» сүзен фарсы телендә «үлчәү тәлинкәсе» дип ялгыш аңлата. Биредә «пәллә» сүзе — фарсы-чыгтай телендә, ягъни Мавәраэннәһернең төрки телендәгечә «вакыт» мәгънәсен бирә. Шул мәгънәдә кулланылганы мәгълүм. Шигырьнең мәгънәсе: «Хәзрәти Аба Язид әл- Бистаминың картайган көнендә бер кичне хушы кит- те»,— дип аңлатыла. Бу кеше, ягъни Аба Язид әл-Биста- ми (Габделкаюм бине Габделкәрим әл-Хөсәени) — су¬ фи Аллаһиярның оныгы һәм Атанияз бине Мескин әл- Харәзмиләрнең шәкерте. Хаҗи мелла Мөхәммәдьяр бине Габдулла әл-Уралый әл-Ахуни, Габдеррәхим Утыз Имәнинең гыйшаэ намазын укымау турындагы мәкаләләрен кире кагып, бер кечкенә генә яхшы ки¬ тап яза, ул китабында мелла Габдеррәхимне «остаз» дип атый. Утыз Имәни 1250(1835) елда Бөгелмә төбә¬ генең Тимәш авылында вафат була. 250 б. Мелла Таҗетдин бине Ялчыгыл әл- Башкорди. Тумышы белән чит яклардан булып, бу якларга килеп гомер сөрә. Әсәрләрен башкорт 1 Әмма мәшһүр «Бәдавам» китабын бу затка нисбәт итү хата һәм чын наданлык буладыр. Чөнки ул китап бик борынгы әсәр. (М ә р- җ а н и ис к.). 2 Ч ә н д — кайбер, берникадәр, берничә. 292
Й51 б. б. исеме белән бәйли. Күп яза һәм күп сәяхәт итә. Шак¬ тый китаплар иҗат итә, ләкин әсәрләре фахиш уй¬ дырмалардан тора. Газизә исемле кызы файдалансын өчен, «Сөбател-гаҗизин»гә төрки телендә аңлатма рәвешендә, исемен «Рисаләи Газизә» дип атап, ки¬ тап чыгара. Әмма үзе «Сөбател-гаҗизин»не бер дә белми, аңа ялгыш аңлатмалар бирә. «Әл-касыйдәтел- кяфия», «Тәгаллимес-салават», «Шөрутес-салават» исемле китапларга да шәрехләр яза. Бер сәяхәт вакытында дусларыннан берсенең өенә кереп эчәргә су сорагач, йорт хуҗасы балдан ясал¬ ган аракы китереп бирә. Шуны эчкәч, 1253(1837) ел ахырында кинәт кенә Имәнле карьясендә вафат була һәм шуның каберлегендә җирләнә. Кая гына барса да, җәяү йөри торган була. Атасы Ялчыгыл Кече Сөн тавына җирләнә. Мелла Гобәйдулла бине Җәгъфәр би- неИбраһимбинеСәрмәтбинеӘлмәтби- н е Алыш ә л-К а з а н и ә л-Ә л м ә т и. Чыгышы белән мишәр Таифәсеннән. Бабалары Тәтеш өязенең Шонгаты авылыннан күчеп килеп, Иске Әлмәт карьясе¬ нә нигез салганнар. Әлеге мелла Гобәйдулла ишан Кар- галый Вәлид ишаннан ишанлыкка рөхсәт алып, Кизләү карьясенә имам, хатыйб һәм мөдәррис булып килә һәм шунда гомер итеп, 1238(1822) елда шәүвәл аеның егерме икесендә, чәршәмбе кичәсендә, кояш баегач вафат була. Нигъмәтулла, Рәхмәтулла, Мөхәммәд исемле угыллары дөньяга килә. Габделҗәлил бине Җәгъфәр әл-Пәрави, Коръән укучы Габделҗаббар бине Габделкәрим әл-Әлмәти, Габделваһһаб бине Иманколый бине Мансур бине Морадгали әр-Рәҗәби һәм башкалар — аның шәкертләре. Вафатыннан соң, урынына икенче углы — мелла Рәхмәтулла имам, хатыйб һәм мөдәррис булып кала һәм шәехлек белән дә шөгыльләнеп, 1261(1844) ел¬ ның рәбигыль-әүвәл аенда, сишәмбе көн, Кизләү карьясендә вафат була. Ул мелла Габдеррахман әл- Каргалый һәм башкалардан гыйлем алган, хаҗи Вә- лиэддин әл-Багдадидан Коръәнне яттан уку серен өйрәнгән була. Бик яхшы укый иде. Вафатыннан соң аның бертуган энесе — мелла Мөхәммәд мәхдүм Кизләү карьясендә имам, хатыйб һәм мөдәррис булды һәм шәехлек белән дә шөгыль¬ ләнде. Ул 1296(1878) елда, зөлхиҗҗә аеның егерме сигезендә, .ләнҗешәмбе көнне вафат булды. Үз иш- 293
ләре арасында уку һәм белем алуга зур теләге бу- 229 б. луы Һәм тәкълидтән 1 чыгуга омтылышы белән аеры¬ лып тора иде... Агасы мелла Рәхмәтулла кыйраәт белән Коръәнне бик яхшы көйләп укый иде. Мелла Гобәй¬ дулла ишанлыкка мелла Габделҗаббар бине Җәгъ¬ фәр әл-Пәравидән фатыйха алган. Гобәйдулла мелланың олы углы мелла Нигъмәтул¬ ла... Яңа Әлмәт карьясендә озак вакытлар имам, ха¬ тыйб һәм мөдәррис булып, шәехлек белән дә шө¬ гыльләнеп гомер итте. Монысы «Әлмәт ишан» дип танылган иде. Безнең хатыныбыз мәрхүмә Бибифа¬ тыйма бинте Габденнасыйр ахун, анасы соңыннан әле¬ ге Нигъмәтулла никахында булганлыктан, аның үги кызы иде. Мелла Нигъмәтулла атасы мелла Гобәйдулладан, мелла Габдеррахман әл-Каргалыйдан, мелла Мөхәм- мәдрәхим бине Йосыф әл-Ашытидан гыйлем алып һәм хаҗи Вәлиэддин әл-Багдадидан Коръәнне яттан уку гыйлемен өйрәнеп, асыл ватанына кайта. Озак гомер сөреп, 1269(1852) елда, җөмадиел-ахир аеның егерме дүртендә, якшәмбе көнне Әлмәт авылында вафат була, җеназасын углы мелла Гатаулла укып, шул авыл каберлегендә җирләнә. Мелла Хәйрулла, мелла Сибгатулла һәм мелла Сөнгатулла исемле угыллары да булып, мелла Сибгатулла үзеннән элек вафат булды. Хәзер Гатаулла һәм Хәйрулла исемле угыллары исән. Мелла Габделҗаббар бине Җәгъфәр әл-Бәрави, мелла Габделваһһаб бине Иманколын бине Мансур бине Морадгали әр-Рәҗәби һәм башка¬ лар — моның шәкертләре... 243 б. Мелла Яхъя бине Сәфәр бине Арслан әл-Бәрәзәви. Чыгышы белән Казан өязе Бәрәзә карьясеннән. Каргалы һәм Болгар җирендәге башка мәдрәсәләрдә гыйлем алганнан соң, Шекә карьясен¬ дә имам һәм хатыйб була. Шәехлек белән дә шөгыль¬ ләнеп, 1254(1838) елда Шекә авылында вафат була һәм шуның каберлегендә җирләнә. Халык телендә «Яхъя ишан» исеме белән мәшһүр иде һәм җеннәрне үзенә буйсындыра алучы дип тә сөйлиләр иде. Куәт¬ ле җил яки тавыш ишетелсә, гади халык арасында әлегәчә «Шекә пәриләре» диләр. Мелла Яхъяның кайбер тасырдашлары бу сөйләмнәрне ялган нәрсә дип юкка чыгарганнар. Соңгырак чор укымышлылары 1 Текълид — борынгыларга ияру. 294
исә: «Халыкны үзенә ышандырыр өчен, иярченнәрен¬ нән берничә кешенең ярдәме белән, сөйләнелә тор¬ ган нәрсәләрне оештырып яткан һәм нәтиҗәдә аның җеннәре турында сөйләмнәр халык арасында тарал¬ ган»,— диләр. Ләкин үзенә мөрид һәм дус булган мелла Муса бине Габдеррәшид әт-Түнтәри, аның җеннәрне буйсындыруына нык ышанып, хәтта Бөре башы авылы имамы мелла Ихсан бине Гомәр әл- Мәмсәвигә бер хат күрсәткән һәм: «Бу хат җеннәр- 244 б. дән булган бер энебезнең хаты»,— дигән. Ихсанның углы мелла Мөхәммәдиең бу турыда үземә сөйлә¬ гәне бар. Мелла Яхъя ишан намазлары камил, бөтен шартын китереп, бик әкрен укыганлыктан, алар озакка су¬ зылган. Шуннан, шаяртып: «Яхъя ишан намазы»,— дип атау гадәткә кергән. Намазны шартына китереп уку турында кайбер язмалары, аллага бәйле зикер әйтүгә өндәгән бер шигыре һәм «Касыйдәи бердә»гә язган тәхмисе 1 бар. Азагында гарәпчә: Шекә — ул Яхъя бине Сәфәр авылы, Раббесе аңа белем һәм хөрмәт белән ярдәм итә,— дип язып куйган. Иярченнәреннән Зәбир исемле бер кеше, дини ышанулар, вәгазьләр һәм нәсыйхәтләрдән торган бер җыентык язып, чәчмә һәм шигъри юлларда күп нәр¬ сәне телгә алып, кайберсен Яхъя агайдан, ә кайбер¬ сен кунакларыннан, ягъни «күзгә күренмәсләрдән» дип аңлата. Дини ышануларда ул болай ди: «Бөек алла — алты тарафта түгелдер, галәм тышында һәм эчендә дә түгелдер, янәшәдә булучы һәм ерак булучы да түгелдер, бергә булучы һәм аерым булучы да түгелдер, аралашып торучы һәм үтеп китүче дә сү¬ гелдер, катлаулы булучы һәм гади булучы да тү¬ гелдер, бар булучы һәм юк булучы да түгелдер, бер булучы һәм күп булучы да түгелдер, әмма «түгел» дип әйтү «юк» дип әйтү түгелдер. Аның һичнәрсәгә охшашы юктыр, димәк, аннан башка ваҗибел-вөҗүд1 2 юктыр. Аннан башка мәгъбудел-гыйбад3 юктыр. Ан¬ 1 Т ә х м и с — берәр шигъри әсәрнең һәр ике юлына үзеннән яңа өч юл кушып, биш юллы строфалар итеп язылган әсәр. 2 Ваҗибе л-в өҗүд — ваҗиб — булырга тиешле нәрсә, зарур¬ лык; вөҗүд — барлык. Чынбарлыкның асыл нигезе, алла. 3 Мәгъбудел-гыйбад — мәгъбуд — яратучы, булдыручы; гыйбад— бәндәләр, кешеләр. Дөньяда яшәгән барлык нәрсәне яратучы. « 295
нан башка тереклекне булдыручы юк, һич аңа тиң һәм аннан өстен нәрсә юктыр. Бөек алланың сый¬ фатлары затка бәйләнешле дә, затыннан башка да түгелдер. Сыйфатларының да һич нәрсәләргә охшаш¬ лыгы юктыр. Гыйлеме барча тереклек иясен эченә алгандыр, ягъни эченнән һәм тышыннан чолгагандыр. Гыйлеме барлык тереклекнең эчендә дә һәм тышын¬ да да бергәдер. Гыйлеме барча тереклекне бер-бер артлы үтәдер [анык беләдер]. Барча тереклекнең эчендәгесе һәм тышындагысы мәңгегә бөек аллага мәгълүмдер, ә безнең аңыбыз аллаһе тәгаләгә ирешмәс. Безгә үзебезнең көчсезлегебезне белеп, ходага бәндәчелегебезне белү һәм гыйбадәт кылу диешледер». Яхъя агайдан азакта китерелгән сүзләр: «Бөек алла барча тереклек белән бергәдер, әмма бу илаһи 24S б. көч — һичбер тереклеккә катнашмаучы, бернигә дә хаҗәте төшмәүче зат. Барча тереклекнең эчендә һәм тышында ни бар — барчасы бөек аллага мәгълүм¬ дер. Бөек алла һичнәрсәгә охшамаган, һичбер урын¬ га мохтаҗ түгел. Барча тереклек бөек алланың ну¬ рында коенадыр һәм ул юк итүче дәдер. Барлык галәм бөек алладан башка гади бер бушлыктыр. Әмма игътибар белән карасаң, буш та түгелдер. Бөек алла барлык галәмнән чистадыр. Ләкин бәргәләшү¬ дән бәхәссез азаттыр. Әлеге бәргәләшүдән азат бу¬ луы кәеф һәм һиммәт сүзләреннән арттадыр ки. Бер- гәләшүдән бәхәссез азат булуына безнең фикер һәм гыйлемебез ирешмәс. Бөек алла безгә якындыр, әм¬ ма безнең аңыбыз аннан ерактыр». 250 6. Мелла Шәмсетдин бине Миңгол эл- Җ ә б ә л и. Бохарада Аркта яшәгәнгә күрә тасырдаш¬ лары телендә «Арк Шәмсетдин» дип танылган була. 1254(1838) елның азагында хаҗ сәфәренә китеп, шунда вафат була. Бохарада өйләнгән. Мелла Габден¬ насыйр әл-Курсави мәкаләләренә каршы чыгып яз¬ ган гаять ахмак бер язмасы бар. Мелла Габделваһид бине Габдеррахман бине Колый әл-Буавый һәм мел¬ ла Фәхретдин бине Мостай ән-Норлати — моның шә¬ кертләре. 254 6. Мелла Таҗетдин бине Габдеррәшид бинеМортазабинеИсмәгыйльбинеНур- мөхәммәд әл-Иштирәки. Чыгышы белән Бө¬ гелмә өязенең Иштирәк исемле карьясе әһалисеннән. Казанга килеп, мелла Габделхаликъ бине Әгъзамда, 196
мелла Мөхәммәдрәхим ахунда һәм мелла Ибраһим хозурында гыйлем өйрәнгән. Мелла Ибраһим әфәнде¬ нең кызына өйләнеп, Сосна авылында имам, хатыйб һәм мөдәррис булган. Үзенең шәкерте мелла Закир бине Габделваһһабның: «Уку һәм укыту белән бик нык, төнлә дә, көндез дә шөгыльләнсә дә, файдасы булма¬ ды, сай аңлата иде»,— дип сөйләгәне бар. Дамелла Габденнасыйр әл-Курсавига каршы юнәлдерелгән бер язмасы, аннан башка берничә әсәре бар. Углы мелла Зыяэддин, ишан мелла Гали бине Сәйфулла әт-Түн- тәри һәм мелла Закир бине Габделваһһаблар — мо¬ ның шәкертләре. 1257(1841) елның рамазан аенда Сосна авылында вафат булды. 1W 6. Мелла Әмин бине Дәмин бине Мөхәм- мәдкол бине Бәймәт бине Ә җ и ә л-Җ ә- бәли әт-Танавый. Тумышы белән Зөя өязенең Танай авылыннан. [Казандагы] «Зәңгәр мәчет» имамы мелла Хәбибулла бине Рахманколыйның һәм Кайбыч имамы мелла Габделҗаббар казыйның баҗасы. 1239(1823) елда Танай авылы имамлыгыннан нәүбәт буенча Дини идарә әгъзалыгына сайланып, казый була. Мөхәммәдҗан мөфти вафатыннан соң, аның урынына калып, вакытлыча мөфтилек вазифасын үти. Мелла Габдессәлам мөфти итеп билгеләнгәч, аның соравы буенча, мелла Әмин сайланмыйча гына яңа¬ дан бер нәүбәт казый булып тора. Казыйлык вакыты беткәч, Казанга кайтып Барудия мәхәлләсе халкы¬ ның теләге белән бераз вакыт имам булып торса да, Габдессәлам мөфти: «Ул урында андый нәзек кеше яраклы түгел»,— дип, аны эшеннән читләштерә. Бу вакытта аңа илле сигез яшь була. 1258(1842) елда Та¬ най авылында вафат була. Мөхәммәдшаһ, Мостафа һәм Хәйдәр исемле угыл¬ лары калды. Зирәк, гайрәтле, ягымлы булуы, рус телен һәм язуын яхшы белүе белән танылган иде. Мирза Шаһи- әхмәд сүзләренә караганда, Дини идарә әгъзалары арасында башка моның кебек галим булмаган. J116. Мелла Әбелхәсән Гали бине Исхак бине Габделкәрим бине Балтай бине Ишмөхәммәд бине Тәмәк бине Нияки бине Төнләчи бине Сабирхуҗа бине Ямаш бине Бараш бине Байтәвәккәл бине Габдерразак бине Сардак бине Ямин әл-Каргалый. Оренбургтагы беренче мә¬ 297
четтә имам булып, соңыннан урыныннан алынып, Казан шәһәренә килеп гомер итә һәм 1259(1843) ел¬ да вафат була. Казанның яңа зиратына җирләнә, җе¬ назасын мелла Сәгыйдь бине Хәмид укый. Кыз бала¬ ларыннан башка балалары булуы мәгълүм түгел. Казанда Коръәнне чагыштыру белән шөгыльләнә. Халык арасында «Каргалы мәхдүме» дип танылган була. Югарыда китерелгән нәсел-нәсәбен үзе ачык¬ лап төзи. Бу хакта мелла Мөхәммәдшәрифкә язган хатында болай ди: «Нәсел-ыру һәм бабаларыбыз хакындагы мәсьәләне үзебез белүебезчә, хосусан, хөрмәтле атабыздан һәм бабаларыбыздан ишетүе¬ безчә, Сезгә белдерәбез. Хәзрәтегезгә сер түгел, ата¬ быз Каргалыда агач мәчеттә байтак еллар имам бу¬ лып, 1216(1801) елда, хәмәлнең унсигезенче көнендә вафат. Халык арасында «Көмешче Исхак хәзрәт» дип танылган, мәшһүр остаз. Мәшһүр мелла Габдеррах- ман хәзрәт атабыз мәдрәсәсендә торып, гыйлем алып, аның кызына өйләнеп, кияве булды. Мәшһүр мәхдүм хаҗи Хәбибулла, мелла Гатаулла, мелла Хәйрулла әлеге тутабыздан тудылар. Кабере Карга¬ лыда. Атабызның әткәсе — мелла Габделкәрим. «Шәех- гәрәй хәзрәт» дип танылган. Ул Каргалыга беренче күчеп килгән кешеләрдән. 11...(17...) елның рамазан аенда вафат булып, Каргалыда җирләнгән. Бохарага^ барып, «Җәһрия» тарикасындагы ишан Әмлага кереп, анда унсигез көн торып, иҗазәт 1 алып Каргалыга кайткан. Анда ханәка ябып, яраннар тәрбияләгән. Мелла Балтай һәм аның әткәсе Ишмөхәммәд шәех кабере — Адай авылында. Мелла Әбелхәсәннең ата¬ сы, Хисаметдин бине Шәрәфетдин әл-Болгари тари¬ хына караганда, Тукмөхәммәд булган. Әмма үзебез¬ нең шәҗәрәдә Тәмәк икәнлеге билгеле. Тәмәк Ния- ки углы — изге шәһре Болгардан чыккан Чыңгыз хан 212 б. биләреннән. Кошыбыз күчкән, агачыбыз карагай, там¬ габыз башта болай: X... 193 б. Мелла Фәтхулла бине әл-Хөсәен би¬ не Габделкәрим. 1181(1767) елның рәбигыль- әүвәл аенда туган. Башта үз илендәге галимнәрдән башлангыч белем алып, 1200(1785) елның азагында, 1 И ж е з » т ■— рехсәт кәгазе. 298
җөмидиел-әүвәл аенда, гыйлем алу теләге белән Каргалыга бара. 1201(1786) елның рәбигыль-әүвәл аенда Бохарада була. 1205(1790) елда анда икенче тапкыр барып, 1209(1794) елның рамазан аенда ан¬ нан китә һәм зөлкагдә аеның егерме икесендә Орен¬ бургка килеп җитә. 1210(1795) елда, мөхәррәм аеның беренче ун көнендә, ата-аналарын һәм бертуган эне¬ ләрен күрү теләге белән туган иленә кайтып, рәби¬ гыль-әүвәл аенда Мөнасиб бине Максуд бине Рах- манколый бине Мөхәммәд кызы Сәхибкамалга өй¬ ләнә. Бертуганы мелла Хәбибулла ишан урыныннан алын¬ гач, [Орыдагы] таш мәчеттә имам һәм хатыйб булып кала. Ике туган бер-берсе белән дошманлашып яши¬ ләр... Мелла Фәтхулла, Оры имамлыгы өстенә, Царе- во-Кокшай өязендә зур дәрәҗәле ахун да иде. Яхшы ашап-эчәргә һәм киенергә яраткан, йортындагы әй¬ берләре кыйммәт бәяле булган, фикъһе * һәм шәри¬ гать мәсьәләләрен белгән, низагларны чишкәндә шәригатькә нигезләнүчән булган. Тасырдашлары һәм 4*4 б. балалары каршында гыйлем иясе дип танылган. Шул ук вакытта мелла Әбеннасыр әл-Курсавига каршы язылган мәгънәсез һәм тупас мәкаләләре дә күп. Мелла Юныс ахуннан күчерелгән гошер ** хакын¬ дагы мәкаләне үзе язган итеп җыентыгына керткән. Болгар халкының үзе теләп мөселман булганлыгына таянып, «Тәварихы Болгария» һәм бәни Габбас турын¬ да язылган «Җиһаннамә»дәге шикелле, «Болгарлар сәхабәләр гасырында ислам динен кабул иткәннәр»,—г дип, арттырып та җибәргән. Болгар халкының габба- силар хәлифәләре гасырында үзләре теләп мөселман булганлыклары хак. «Тәварихы Болгария» сүзләре гаять бозык һәм ялган булуы һәркем каршысында мәгълүм булса кирәк. «Җиһаннамә» китабы шулай ук бик күп хата һәм ялгышларга нигезләнгән... Мелла Фәтхулла 1259(1843) елда Оры авылында вафат булып, шуның каберлегендә җирләнде. Габ¬ дулла, Хәдичә һәм Фатыйма исемле балалары калды. Хәдичәсе мелла Нәҗметдин бине Мөхәммәдшәриф бине Арслан әл-Казакъларый хафиз никахында булды. Фатыймасы Миянхәлил бине Гофран исемле ишан никахында булып, ире Хокандка кайтып киткәч ан¬ нан аерылып, казый Мөхәммәдшәриф бине Габбас бине Габдулла әл-Әшнәкигә иргә чыккан иде. Мөхәммәдгали хан әл-Хоканди тарафыннан Рос¬ 299
сия дәүләтенә илче итеп җибәрелгәндә, әлеге Миян- хәлил бине Гофран мелла Фәтхулла ахунны Казанга күрешергә килгәч үз янына кертмәгән. Бары арадаш¬ лык итүчеләр яклавы белән генә кереп күрешә ал¬ ган. Үз вакытында мелла Фазыл бине... хаҗиның кар¬ шылыгына карамастан, Мөэмин бай мелла Фәтхул¬ ланы имам итеп куйдыруга ирешә. Әмма зур каршы¬ лыклар тормышын һаман борчып тора. Ике ел үтү¬ гә, әлеге Мөэмин белән дошманлаша һәм бу мелла Фәтхулланы Орыдан җибәрүгә сәбәп була. Бу бай¬ ның: «Мең тәңкә акча туздырып имам иткән идем, яңадан да мең тәңкә туздырып имамлыктан читләш¬ терүгә ирештем»,— дигән сүзләре халык телендә йөри. Әлеге мелла Фазыл Мамадыш өязендә Мин- IM б. кәри исемле авылда имам иде һәм шунда ук вафат булды. Мелла Мөхсин бине Биккол бине Ибраһим әш- Шаши, мелла Хөсәен бине Нәзир өл-Кавали, мелла Сәгыйдь бине Хәмид әл-Бәрәскәви, мелла Хисамет¬ дин бине Сәйфулла — әлеге мелла Фәтхулла ахун¬ ның шәкертләре. <54 б. Мелла Ягъкуб бине Яхъя бине Җәгъ¬ фәр әд-Дөбьязи. 1245(1829) елда, Бохарадан 155 б. кайтып, Бәрәскә имамы була. Мелла Габдеррәхимнең Шәрифә исемле кызына өйләнеп, шул элемтә белән имамлык вазифасына да арадашчы була. Күп шәкерт¬ ләренә артык якынаеп китүе һәм дуслык элемтәләре урнаштыруы төрле имеш-мимешләр чыгуга сәбәп була. Мелла Фаяз бине Габделгазиз вафатыннан соң, Муса бай теләге белән Кышкар карьясенә күчерелә, һәр ике карьядә зур мәдрәсә тотып һәм күп шәкерт¬ ләр җыйнап, дәрес әйтә. 1261(1844) елда алтмыш яшь тирәсендә вафат була. Җеназасын кияве мелла Габдеррәхим укып, Кышкарның Казакъ каберлегендә җирләнә. Сабир, Шакир һәм Әсма исемле ике углы, бер кызы калды. Кызы бертуган энебез мелла Сад¬ ретдин никахында иде. Углы мелла Сабир хәзер Күшәр авылында имам. Мелла Ягъкубның атасы — Яхъя бине Җәгъфәр кара халыктан чыккан. Вакытын¬ да үз төбәгендә хөрмәтле башлык һәм аксакал була... 176 б. Мелла Габделхаликъ бине Ибраһим бине Ярмөхәммәд ә л-К у р с а в и. Мелла Әбен- насырның бертуган абыйсы һәм дүрт бертуганның иң олысы һәм иң озын гомерлесе. Атасы Ибраһим 300
ill б. |l9 б. <34 б. 1204(1789) елда вафат булып, Курса каберлегендә җирләнгән. Әлеге мелла Габделхаликъ гасырының галимнәреннән гыйлем алгач, сәүдә эшенә керешә. Сәүдә белән Бохарага баргач, вакыт табып, ишан Нияз¬ колый әт-Төрекмәнинең мәҗлесенә йөри, аңа әңгә¬ мәдәш була һәм теләктәшлек күрсәтә. 1227(1812) ел¬ да ике бертуган энесе — мелла Габденнасыйр һәм мелла Габделкәрим белән бергәләп хаҗ сәфәренә китә... Соңыннан бераз вакыт Истамбулда һәм Каһирәи Мисырда тора. Мисырда Диарбәкер мөфтие мелла Әбү әс-Согуд әфәндедән Коръәнне карамыйча ят¬ тан уку гыйлемен үзләштереп, үз ватанына кайта һәм имам, хатыйб указы алып, шәригать гыйлем¬ нәренә өйрәтүче остаз буларак көн күрә. 1260(1843) елда вафат булып, җеназасын мелла ... укып, Курса каберлегендә җирләнә. Бертуган энеләре: мелла Әбеннасыр — Өскедарда, мелла Габделкәрим — Ка¬ һирәдә, мелла Габдеррәшит Бохарада вафат була... Изге ниятле, диндар, шәригать юлына тугрылыклы һәм башкаларны да туры юлга өндәүче буларак шөһ¬ рәт казана... Мелла Габдеррәхим бине Бикчәнтәй бине Ибраһим. Үзен «Апый мелла» дип йөргән¬ нәр. Атасы урынына имам, хатыйб һәм мөдәррис бу¬ лып, Бәрәскә карьясендә мәдрәсә тотып, озак вакыт¬ лар дәрес әйтә. Матур язу остаханәләре идарәсендә сәүдә белән шөгыльләнә. Дөньясы киң һәм тормы¬ шы хуш иде. 1262(1845) елда Бәрәскә авылында ва¬ фат була һәм шуның каберлегендә җирләнә. Мелла Габделгафур бине Габделбакый әт-Тәтеши әл-Әйсаки һәм мелла Баһаветдин бине Сөбхан һәм Ягъкуб бине Яхъя — аның шәкертләре. Мелла Шәмсетдин бине Бәшир бине Морад әл-Ка заны й хаҗи. Тумышы белән Ка¬ зан өязендәге Яңа Кишет карьясеннән. Бераз вакыт Печмәнтау авылында имам булып торганнан соң, Дини идарәгә нәүбәт белән сайланып, казый булып китә. 1251(1835) елда Уфадан Казанга кайтып, Бару- дия мәчетендә имам була. Бераз вакыттан мәхәллә халкы аны имамлык вазифасыннан читләштерә, углы мелла Сәгьдетдин хаҗины имам итә. Әмма Габдес¬ сәлам мөфти: «Атасы изге булмагач, углы да атасы кебек үк изге була алмас, өстәвенә, үзе бик яшь тә, имам булырга бик иртә әле»,— дип, анысын да имам¬ лыкка Якын җибәрми. Мелла Шәмсетдин 126...(184...) 301
256 б. 256 б. 257 6. елда, Яңа Кишет авылының икенче мәчетендә имам¬ лык вазифасын үтәгәндә вафат була. Мелла Шәрәфетдин бине Зәйнетдин бине Ибраһим бине Җаукай бине У й- бакты бине Мәнкеш бине Сабай бине Җамай бине Нугайхан әл-Эстәрлетама- к ы й. Углы мелла Камалетдиннең бәян итүенә караган¬ да, чыгышлары буенча — Кырым ханнарыннан —Нугай хан балаларыннан. Бабалары, Сабаймы яки Җамай- мы, Кирмәнгә күчеп килгән була. Соңыннан Нугай токымы исеме астында һәр тарафка таралалар. Бо¬ лар үзләре Эстәрлетамакта урнашканнар. Ләкин Кырым ханнары арасында Нугай хан дигән кеше юк. Дәште кыпчак ханнары арасында бу исемдә берәү бар, Казанда да «Нугай токымы» дип йөртелгән ке¬ шеләр үзләренең бабаларын Нугайчык исемле затка нисбәтлиләр. Казанда да һәм Бохарада да уку-укыту эшендә шулай ук шәехлектә һәм башка очракларда мелла Нигъмәтулла белән бергәләп эш итә, тышкы яктан гыйлеме югары күренә. Углы мелла Камалетдин һәм кияве мелла Хисаметдин бине Габделкәрим әт- Таубизи — моның шәкертләре. 1262(1845) елның шәгъбан аенда, җитмеш җиде яшендә Эстәрлетамак шәһәрендә вафат була. Мелла Таҗетдин бине Мостафа бине Рамазан бине Ишнияз әл-Ишкени. Мелла Таһир бине Сөбхан әл-Адаидән Коръәнне яттан уку гыйлемен өйрәнә, аннары Байморад мәдрәсәсендә яши һәм укый, соңыннан Чикәнәс исемле карьягә имам булып китә. 1250(1834) елда Россия дәүләте тарафыннан Тифлис шәһәренә мөфти итеп билгеләнә. Дөньясының киңлеге, малы һәм байлыгы күп булуы белән данга ирешә һәм «Тифлис мөфтие» дип таны¬ ла. Соңыннан аерым мәкерле бәндәләр ачу тотып, дәрәҗәсеннән һәм артык иркен яшәвеннән көнләшеп, аның өстенлекләрен үз кулларына алу нияте белән дәүләткә гариза бирәләр һәм урыныннан алынуына ирешәләр. Шуннан соң мелла Таҗетдин кире Казан¬ га әйләнеп кайта. Ул вакытта инде Россия дәүләте дә моның мөф¬ тилегенә ул кадәр үк мохтаҗ түгел иде. Бу дәрәҗә шул як кешеләреннән берәүгә аз гына вазифа белән бирелде. Мелла Таҗетдин хаҗ сәфәреңә китә һәм шуннан 302
кире кайтканда, 1262(1845) елда илле җиде яшенд® үзенең углы һәм бергә булган дуслары белән батып үлә. Мелла Хөснетдин исемле углы Казанда күпме¬ дер вакыт гомер итеп, шунда вафат була. Мелла Таҗетдин һәр гыйлемгә — хисаб, вәкыф, рәмел, кәлям, мантыйк һәм башкаларның һәркай- сына зур игътибар күрсәткән һәм һәркайсы белән шөгыльләнеп, күпсанлы язмалар калдырган. Әмма болар һәммәсе дә кешегә ияреп язылганлыктан, фикер һәм мәгънә ягыннан буш һәм йомшаклар, өл¬ гереп җитмәгәннәр. Шамил әфәнденең бу кешене куркытып язган күп кенә хатлары бар. Мелла Таҗетдиннән соң бу вазифаны мелла Гос¬ ман әфәнде, аннары аның углы Мөхәммәд әфәнде, аннары мелла Мостафа әфәнде, аннары мелла Әхмәд әфәнде әш-Шафигый башкара. Соңгысы хәзерге көндә— 1297(1879) елда — әле гомер итә, яше инде җитмешнең азагында. Яхшы гына галим, өчме, алты¬ мы казые бар. Мөфтинең вазифасына — мең дә сигез йөз, казый¬ ларныкына алты йөз сум дип, гаскәри имам мелла Низаметдин бине Зәйнетдин әт-Тәкәнеши бәян кылды *. <19 б. Мелла Габденнасыйр бине ә л - Мө¬ хәммәд әл-Җәбәли әл-Барыши. Тау ягын¬ дагы Барыш исемле авылда имам булып торганда, нәүбәт буенча сайланып, казый була. Казыйлык ва¬ кыты беткәч, Казанга кайта һәм 1247(1831) елда мел¬ ла Әмин урынына Барудия мәчетенә имам итеп бил¬ геләнә. Икенче тапкыр казый итеп сайлангач, аның урынына имам булып мелла Шәмсетдин кала. 1264(1847) елда Орнашбаш авылы имамы вазифа¬ ларын үтәгәндә вафат булды. 102 б. Мелла Вафа бине Фазыл бине Сәй¬ фулла өл-Кизләви. Баштарак атасыннан һәм үз чорыуың башка галимнәреннән белем алып, со¬ ңыннан Бохарага сәфәр кыла. Аннан Казанга кайта, бабасына арадашлык йтә һәм соңыннан алтынчы мә¬ четтә атасы урынына имам булып кала. 1256(1840) елда Дини идарәгә сайланып казый була, Уфага китә һәм ахунлык дәрәҗәсенә ирешә. 125...(184...) елның азагында мелла Байморад белән ызгышу аркасында " ■ ■ 1 |Гт 1 Ш. Мәржащ) искәрмәсе. 303
урыныннан төшерелсә дә, мелла Шәрәфетдин белән мелла Нигъмәтулла ишаннар тырышлыгы аркасында яңадан эшенә кайтарыла. 1264(1848) елда Казанда вафат була. Җеназасын мелла Байморад укып, яңа каберлектә җирләнә. Мелла Байморад бине Мөхәррәм би¬ не Мөэмин бине Мөсәллим бине Бутай бине Ишкенә бине Ишбай бине Ишбулат бине Шаһфулад бине Бохарфулад бине Җангазый бине Әлгазы й әл-Мәңгәри. Олы Мәңгәр авылы сәүдәгәрләреннән. Башлангыч бе¬ лемне мелла Габид бине Габделгазиз бине Гайса әл- Кенәри, мелла Габбас бине Габдеррәшид әл-Күшәри һәм мелла Исхак бине Сәгыйдьләрдән алганнан соң, Бохарада мелла Гайса бине Рәхмәтулла, мелла Гаяз бине Заһир, мелла Салих бине Надир әл-Хөҗәнди һәм башкалар хозурында укый. 1228(1813) елда ва¬ танына әйләнеп кайтып, Мәмсә авылында имам, ха¬ тыйб һәм мөдәррис була. 1254(1838) елда Казанга күчеп килә һәм алтынчы мәчеттә имам, хатыйб һәм «Э б. мөдәррис була. Мәмсәдә дә һәм Казанда да зур мәдрәсәләр тотып, күп шәкерт җыйнап, аларга дәрес биреп һәм гыйлем өйрәтеп зур шөһрәт казана. Хәттат 1 фабрикалары тотып, сәүдә белән дә шө¬ гыльләнгәнлектән, дөньясы киң була һәм эшен юллый белә. Үзе игътибарлы булса да, әшәке теллелеге һәм кайбер башка шундый сыйфатлары белән таныла. Күп дәресләр бирүе һәм буйсындыра алучанлыгы белән дан тота... Зур язма бәхәсләре, тупас язмалары чиктән тыш күп, язган әсәрләре бер-берсен сүгеп, нәселләрен хурлау, мыскыллау белән тулы. Шулай ук «Әл-Мә- гакыйд» исемле һәм башка күп кенә... буш һәм мәгъ¬ нәсез рисаләләре бар. Янында күпләр шөгыльләнеп, белем алды. Шу- лардан Әхмәд бине Габделкадыйр бине Сәйфелмөлек бине Җәгъфәр бине Сәлмән әт-Тактави, Таҗетдин бине Габдессаттар бине Габдеррахман бине Хәсән әл-Янголый, Габделвахид бине Габдеррахман бине Колый әл-Буави, Таҗетдин бине Мостафа бине Ра¬ мазан бине Ишнияз әл-Чиканаси мөфти, Хәйретдин бине Хәмзә бине Зөлкарнаен бине Бәшәр бине Мөэ¬ мин бине Ягъкуб әл-Җәкали, Габделкәрим бине Иш- 1 Хәттат — бизәк, бизәү, каллиграфия. 304
п в. 258 б. 259 б. бай әл-Кирмәни, Таҗетдин бине Бөшир өс-Суыксуи һәм башкалар — аның шәкертләре... 1265(1848) елда шәүвәл аеныц сишәмбе көнендә вафат булды. «Җе¬ назамны мелла Габделгафур бине Махмуд укысын»,— дип васыять итсә дә, мәхәллә имамы мелла Хөсәен бине Әмирхан укып, яңа каберлектә җирләнде. Мө- хәммәденнәҗиб исемле бер углы һәм ике кызы калды... Мелла Габделкаһһар бине Габдессат¬ тар бине Сәгыйдь әш-Шырдани. 1253(1838) елның азагында атасының энесе мелла Әхмәдкә урынбасар һәм арадашчы булып урнаша. Мелла Габ¬ деннасыйр ахун урыныннан алынгач, Казанга һәм аның тирә-ягына ахун итеп билгеләнә. Тумышы белән Бохара өлкәсенең Җәви Рабат исемле авылыннан. 1220(1805) елның мөхәррәм аенда, дүшәмбе көнне ктуган. Казанга атасының ахыр көннәрендә килде. Фар¬ сы телен яхшы белә һәм бу телдә дөрес итеп сөй¬ ләшә ала иде. 1267(1850) елда, шәгъбан аеның егерме җидесендә вафат булды. Җеназасын атасының эне¬ се мелла Әхмәд укып, яңа каберлеккә җирләнде. Балалары булмады. Мелла Фәйзулла бине Мортаза бине Мөхәммәдкол бине Мемтай бине Туй- тик әл-Казани әл-Мөндеши. Галим һәм зур укымышлы булуы өстенә, математика һәм астроно¬ мия фәненә дә оста була. Буяучылык һөнәре белән шөгыльләнә, төрле әстырлаб *, шарлар ясый, бакыр һәм җиздән ясалган төрле буяулар белән гамәл кыла, календарьлар төзи, кояш һәм ай тотылу һәм айның тууы турында хәбәр бирә. Шуңа күрә ул «йолдызчы Фәйзулла мелла» дип таныла. Бу кеше ясаган бер шар һәм бер әстырлаб бездә дә бар. Кайбер ка¬ лендарьлары да бастырып таратылган. Ул ясаган сәгатьне дә уз күзебез белән күрдек. Мостай хаҗи. Сәйфулла казый, Сәгыйдь, Вәлид меллалар моңа бер¬ туган иделәр. Ахыр гомерендә чукрак булып, бик мәшәкать белән генә, бик аз гына ишетә иде. Математиканы мелла Хәмзә бине Мөхәммәд әл- Бирәзәвидән укыды. Мелла Гатаулла бине Мөхәммәд әл-Курсави аның шәкерте иде. 1267(1850) елда, җит¬ 1 Ә с т ыр л а б —астролябия— астрономиядә XVIII гасырга кадәр озынлык һәм киңлекне үлчәү приборы. XVIII гасырда күк һәм йолдыз¬ ларны өйрәнү өчен дә файдаланылган. 20 3-38 305
меш яшьтә, Арча юлындагы Мөндеш карьясендә ва¬ фат булды. Углы мелла Гобәйдулла Олы Кавалның кече ягында имам. 87 6. Мелла Хәбибулла бине Рахманколый ә л - Җә бәли әл-Бики. Башта атасыннан, ан¬ нары Казанда мелла Әбүбәкер бине Йосыф мәдрә¬ сәсендә башлангыч белемне ала, аннан соң, «Буби Нигъмәтулла» дип танылган гыйлем иясендә укып, белемен тирәнәйтә. Соңыннан укуын Каргалыда мел¬ ла Габдеррахман әл-Кирмәни һәм үзенең бертуганы мелла Габденнасыйр бине Рахманколый хозурында дәвам итә. Ахырда хаҗи Вәлиэддин әл-Багдадидан Коръәнне яттан уку ысулларын өйрәнә һәм атасы исән вакытта Бик авылына имам була. Мөфти Габдес¬ сәлам алдында имтихан тапшырып, имам, хатыйб һәм мөдәррислеккә указ ала һәм Биктә күп еллар дәрес әйтә. Үзенең бертуганы вафат булгач, 1252(1836) елда, зөлхиҗҗә аеның ... көнендә, [Казандагы] дүртенче мәчет мәхәлләсендә имам, мөдәррис һәм хатыйб 88 6. булды... Бу вакыт яше илле алты тирәсендә иде. 1266(1850) елда, зөлхиҗҗәнең унсигезендә, ... көндә вафат булды һәм җеназасын хаҗи мелла Галиәкбәр бине Яхъя бине Гаид укып, яңа каберлектә җирләнде. Гыясетдин, Мөхәммәд һәм Исмәгыйль исемле өч уг¬ лы һәм ике кызы калды. Зирәк, күркәм кыяфәтле, чибәр генә кара сакаллы кеше иде. Атасы мәрхүмнән һәм башка кайберәү лә рдән ишетелгән сүзләргә ка¬ раганда, үзенең бертуганы — мелла Габденнасыйр ахуннан белемлерәк һәм дәрәҗәлерәк булган. Мел¬ ла Фәхретдин бине Мостафа ән-Норлати, мелла Гали бине Мәхмүд, мелла Габделгалләм бине Салих әл-Чыршыви, мелла Габдессаттар бине Габ¬ делгаффар хаҗи, мелла Шаһиәхмәд бине Йосыф би¬ не Хәмид әл-Кавали һәм башкалар — аның шәкерт¬ ләре... 140 б. Мелла Садыйк бине Сафакол бине Котый бине Килмәк әл-Мәмдәли. Тумышы белән Галич төбәгендәге Мәмдәл исемле авылдан. Атасы мелла Сафакол — Олы Мәңгәр авылының өчен¬ че мәчете имамы — ике нәүбәт Дини идарәдә казый булды. Анасы — Габдессәлам бине Исмәгыйль бине Нурмөхәммәд бине Ишмөхәммәд әл-Мәмдәли кызы һәм Габдеш хәзрәтнең сеңелесе. Мелла Фаяз бине Габделгазиздән һәм гасырының 306
башка укымышлыларыннан белем алып, 1235(1819) елда Хөснә авылында имам, хатыйб һәм мөдәррис була. 1268(1851) елның зөлхиҗҗә аенда Хөснәдә вафат булып, шуның каберлегендә җирләнә. Мелла Фәхретдин бине Арслан бине Морадгали бине Мирас әл-Букяли мөхтәсиб — аның укучылары җөмләсеннән. 260 б. Мелла Сәйфулла бине Үтәгән бине Нәдер бине Сәбкә бине Саф ар бине Уразай бине Гаидхуҗа бине Шәмси- хуҗа әс-Сәрдәви. Тумышы белән Казан тирә¬ сендәге Комыргуҗа авылыннан. Югары Сәрдә авы¬ лында имам, хатыйб һәм мөдәррис булып, соңра Кызылъярга күчә. Аның түбән мәчетендә имам, ха¬ тыйб һәм мөдәррис булып, озын гомер сөреп, карт¬ лыкның чигенә җитә һәм 1269(1852) елда зөлкагдә аеның егерме икесендә, шимбә көнне төн уртасында вафат була. Үзе бик картайгач, углы мелла Сираҗетдин Кы¬ зылъярга имам һәм хатыйб булды. Ул, шәһәрнең югары өлешенә күчеп, зур эшләргә катнашып, Миң¬ легөл исемле кеше фетнәсе аркасында бераз ябы- , луда булып алды. Котылгач, ... елда хаҗ кылып ва¬ фат булды. «Комыргуҗа» — «Гомәр хуҗа» булуына нигезлә¬ неп, үзләрен хәзрәте Гомәр бине әл-Хаттаб 1 бала¬ ларыннан дип уйлыйлар. Кайбер наданнары икенче бер яктан килеп шул авылга имам булсалар да, исем¬ нәренә «хуҗа» сүзен өстәп, шул ук хәзрәте Гомәр нәселеннән булуны дәгъва итәләр. Гаҗәп! «Гомәр ху¬ җаның» һәр хәзрәтенә Гомәр булу ник кирәк? Мавә- раэннәһердә «хуҗа» сүзен исемнәренә кушуны хәз¬ рәте Гали1 2 яки башка берәр сәхабә3 нәселеннән булу белән бәйләсәләр, безнең бу илебездә дөньясы иркен, тормышы мул булган кешеләргә «хуҗа» исеме бирелгән. Кайберәүләр гәрчә нәселләре билгесез һәм яңа гына ислам кабул иткән булсалар да, һичбер нәр¬ сә уйламастан, бары үзләрен гариб күрсәтү4 теләге белән, исемнәренә «хуҗа», ә кайберәүләр «мир», 1 Гомер бине әл-Хаттаб — Мөхәммәд пәйгамбәрдән соң яшәгән икенче хәлифә. 2 Хәзрәте Гали — Мөхәммәд пәйгамбәрдән соң яшәгән дүр¬ тенче хәлифә. 3 Сәхабә — Мөхәммәд пәйгамбәрне күргән мөселман. 4 Гариб күрсәтү — үзен мохтаҗ итеп, дин юлында йөрүче итеп күрсәтеп, эшләмичә генә ашарга табу. 20* 30Z
«җан», «мирза», «гөрөй» сүзләрен кушып, пакь юл¬ дан читкә китәләр, исемнәрне бозалар. 166 б. Мелла Мөхәммәдшәриф бине М ө- хәммәдрәхим бине Йосыф. Атасы вафатын- нан соң, бераз вакыт Мәчкәрә авылында арадашчы¬ лык итеп имам, хатыйб булуы өстенә, үз төбәгендә 167 б. ахун булды. 1270(1853) елда Мәчкәрәдә вафат бул¬ ды. Җиңел акыллы, гыйлем ягыннан бөтенләй буш бер кеше иде. «Фарызед-даим» 1 дигән һәм башка язмалары бар. Алар бозык фикерләр белән тулган һәм бик куп хаталы. Халык арасында бу «Мимеч ахун» дип тә танылган. 261 б. Мелла Габбас бине Габдеррәшид бине Әхмәд бине Шөкер бине Хәсән бине Хөсәен бине Котлыгмөхәммәд бине Ишмөхәммәд бине Дусмөхәммәд бине Багыш бине Явыш ә л-К ү ш ә р и. Кү¬ шәр мирзалары нәселеннән. Мелла Габдеррахман әл-Каргалый, Җәгъфәр бине Габид әл-Арслани һәм башкалардан укып, үз карьясенә кайта һәм имам, хатыйб һәм мөдәррис була. Мелла Габделваһһаб бине Иманколый әр-Рәҗәби, Байморад бине Мөхәррәм әл- Мәңгәри һәм мөфти Габдессәлам бине Габдеррә- хим — аның шәкертләре. Байлар белән эш иткәндә һәм язышканда юләрсыманлык күрсәтә, шулар юлы¬ на баскандай итә. Тегеләре моңа ышанганлыктан, шун¬ нан файдаланып бу күп файда күргән. Байларга бер табак кәгазьнең дүрт почмагына дүрт сүз язып, мә¬ сәлән: «Госман бай», «Бер кадак яшел чәй», дип яки Муса байга шулай язып, кирәк нәрсәсен сорап ала торган булган. Байлар теге яки бу кирәк нәрсәсен тө¬ зеп яки йортын койма белән әйләндереп биргәч, шунда ук икенче яктан сүтеп ташлый һәм, кирәк бул¬ ганда, мичкә я учакка яга икән. Кем дә булса бу ту¬ рыда сүз кузгатса: «Аның агачы Мәдинәдән яки Мәк¬ кәдән килмәгән, әнә шушы урманнарда үсә ич»,— ди икән. Габделваһһаб әл-Казакъларый никахында бер кыз туганы баласыз яшәп үлгәч, кырык мең сум мирас даулап, аларны бик кыен хәлдә калдырган. Шул чакта Ташкичүнең мелла Шәмсетдин: «Галимнәр байлар белән даулашырга тиеш түгел»,— дигәч, мел¬ ла Габбас: «Тиешме, сүгелме, аны сукыр сыерның үк¬ сез бозавы да * белми»,— дип җавап биргән. 1 «Ф а р ы э е д-д а и м» —- өзлексез уйлау. 308
161 б. Казанга килеп, Йосыф бине Әхмәр әл-Кавалинең өенә кергәндә, Йосыф бай тәрәзәдән күреп: — Агай син кайсы авылдан? — дигәч, — Күшәрнеке,— дигән. — Ни исемле? — дигәч, — Габбас дип әйтәләр,— дигән. — Син Габбас хәзрәтме? — дип, «Шулай дип тә әйтәләр»,— дигән җавапны алгач: — Әйдә кер, хуш килдең, хәзрәт, мәрхәмәт итә¬ сез,— дип өенә алып кереп чәй эчергәндә, бай, әле¬ ге дәгъвадан сүз чыгарып: — Хәзрәт, ул кадәр мал дәгъва итәсез, кардәше¬ гезне никадәр мал белән биргән идегез, ул кадәр мирас калырга? — дигән. Байның шул сүзенә каршы; — Аллаһе тәгалә бирсә була ул. Сезне дә «Ка- вал Йосыф», «Кавал Йосыф» дигәч тә, атагызны әнә «Чирмеш Әхмәр» дип кенә әйтәләр иде,— дигән. Йосыф бай бик ачуланса да, түзеп, бер тәңкә садака биреп озаткан. Шулай да мелла Габбаска каршы эш йөртеп, дәгъвасын юкка чыгаруга ирешкән. Ә энесе —■ Корбангали бай исә: «һай, муенны абзый кисте, мин аны ватып чыгармакчы идем»,— дип калган. Бервакыт Гата исемле углы Казанга килеп, бөтен¬ ләй эштән чыгып бозыклык эчендә йөргәндә, дус- ишләре: «Хәзрәт, үзең барып табып алып кайтма- саң, харап була бит»,— дип әйткәч кенә аны барып алып кайткан. Габдессәлам мөфти Казанга килгәч: «Углың ха¬ кында төрле хикәят һәм гаризалар бар»,— дигән, мелла Габбас: «Булыр, кеше әйтер, Әпсәләм углы турында да шулай дип сөйлиләр»,— дигән. Каргалы- да торганда Габдессәлам мөфтигә хәлфә булганлык¬ тан, мөфти булгач та, кимсетеп, «Әпсәләм» дип кенә эндәшә торган булган. Имамлыкка шәһадәтнамәсе булмаганга күрә, Габ¬ дессәлам мөфти аны имтиханга җибәрүне сорап Ка¬ занның хөкем йортларына язса да, бармаган. Мөхәм- мәдҗан мөфтинең: «Бу кеше авыл мелласы булыр¬ га яраклы»,— дип, бер кисәк кәгазьгә язып биргән хатын Казанның хөкем йортларына язган гаризага кушып биреп, указ алган һәм имтиханга бармый калган. Бервакыт Шашы мәчетендә намазлыкларны кыйб¬ ла ягыннан көнбатыш почмакка каратып салганны күреп, имамыннан ник алай икәнен сораган. Имам» 309
«Хәзрәт, безнең эш харап икән, «Җәмигыр-рөмүз» китабында: «Безнең кыйблабыз көнбатышлар эра¬ сында»,— дип әйткән, дигән. Бу аңа каршы: «И ахмак, «Җәмигыр-рөмүз»не сезнең Шашыда язганнармы- ни?» — дигән. Бервакыт мелла Сәгыйдь бине Хәмид Бәрәскәви, сүз ара сүз чыгып, «Миңа кызыңны бирмәдең»,— дип дәгъва кылгач, «Сартны алдап, аннан алып кайткан алтмыш мең акчаң бетмәгән булса, биргән булыр идем»,— дигән. Углы мелла Габделбарыйның Бохарада укыганда: «Чыгымнарга акча җибәр»,— дип язган хатына кар¬ шы: «Иза вакыйгатин» сүрәсен һәр кич укы, мохтаҗ 263 б. булмассың»,— дип, бер тиен акча җибәрмәгән, һәр кәрванда 1 кешегә азмы-күпме акча килгәндә, моның углына: «Иза вакыйгатин» сүрәсен укы, дип хат килә икән. Гомерендә атка менеп, я чанага, яки арбага уты¬ рып күпердән чыкмаган: җимерелер дип курыккан. Гел җәяү чыга торган булган. Башны кыса дип, бүрек кимәгән: бәрән тиресен генә ябып куя икән. Ыштан кимәгән. Башка киемнәре дә бик гади булган. Эчкә¬ не — яшел чәй, ашаганы — күбесенчә тавык ите бул¬ ган. Йортына һич мәче кертмәгән. Ялгыз бер өйдә то¬ рып, күгәрчен асраган. Җәй көне печән чаптырып китертеп, шуның өстенә утырып яки ятып ял иткән. Чәйгә суны үзе алып кайткан, кунак килсә, тавык алырга акча алып чыгып китә торган булган. Бервакыт хатыннары кычкырышканда, качып чыгып китеп, буранда капка төбендә утырганын берәү кү¬ реп: «Хәзрәт, ник буранда торасыз?» — дигәч, бу: «Өйдә буран моннан да шәбрәк әле»,— дигән. Озын гомер сөреп, 1270(1853) елда, туксан яшен¬ дә Күшәр авылында вафат була. Урынына углы мелла Гата имам булып, ул вафат булгач, аның углы Галиб бине Гата, аннан соң углы мелла Гадел имам булды. Икенче углы мелла Габделбарый Кызылъярга ба¬ рып, түбән мәхәлләдә имам, хатыйб, Кызылъяр шә¬ һәренә һәм аның тирә-юненә ахун булды. Күп тап¬ 1 Кәрван — Бохара Россиягә кушылгач, әле тимер юллар юк чакта, мал һәм кешеләр Бохарага (шулай ук башка шәһәрләргә) төр¬ кем булып барган. Шул төркем «кәрван» дип аталган. Хатлар, акча¬ лар да шул кәрванда йөртелгән. 310
кырлар Эрбет базарына имам булып килде. «Мәчет өчен» дип кат-кат акча җыеп, мәчеткә бер өй алып, аңа манаралар ясатып, әйләнәсен койма белән тот¬ тырып алдырды, шул вакыт үзе дә яхшы гына фай¬ даланды. Шуның өчен хәзер аны Эрбеткә килүдән тыйдылар. Дини идарә анда башка кешеләрне җи¬ бәрә. Шулай да, сәбәбенә керешеп, 1299(1881) елда яңадан өстенлек алуга иреште. Мелла Низаметдин бине Сираҗет¬ дин бине Зәйнелгабидин бине Әбүшәх- мә бине Габдерразак бине Дусмөхәм- мәд бине Әлмөхәммәд ә л-К о р ы ч и. 1230 (1814) елда яки 1240(1824) елда Бәләбәй өязенең Ко¬ рыч карьясендә туган. Анасы—Мөнәүвәрә бинте Габ- делвахид бине Сәлим бине Ишмөхәммәд әл-Корычи. 264 б. Анасының туганы мелла Гайнелкамал бине Габделвахид хозурында укып, «Тәлхыйсел-мифтах», «Әл-Кяфия» һәм «Әт-тәнкыйх» китапларын ятлап, шул агасы язган хатта аңлатуга караганда, 1249(1833) елда гарәп граммати¬ касын укый башлый. Биш ай эчендә бөтен укырлык нәр¬ сәләрне үзләштереп, «Әнмүзәҗ» китабына керешә. Яше егермегә җиткәндә, бөтен фәннәрне үзләштереп, , агасы дәресләренә мохтаҗлыгы калмый. Нәтиҗәдә мәд¬ рәсәдән сөрелеп, сыерларга прививка ясау эшенә билгеләнә. Шулай өч ел дәрестән туктап торганнан соң, үтенече белән гафу ителеп, яңадан гыйлем алу өчен Эстәрлегә, ә 1259(1843) елда Бохарага сәфәр кыла. 1264(1847) елда аннан хаҗ кылу, пәйгамбәр ка¬ берен зиярәт кылып кайту теләге белән һиндстанга юнәлде. Безгә Хорасан мәмләкәтеннән һәм, аерым ал¬ ганда, һират шәһәреннән язган хаты һәм язмасы бар. Соңыннан бездән хәбәрләре һәм әсәрләре ки¬ селде. Бу сәфәрендә без фәкыйрьнең «Әт-тарикател- мөслә фил-гакыйдәтил-хөснә» исемле китабын үзенә юлдаш итеп алды, аңлатма язарга теләге бар иде. Китапны һират галимнәре һәм шәехләренә күрсәт¬ кән, аларның аны яхшы кабул итүләре турында язган иде. Үзе язган аңлатмасы уңышлы булдымы, юкмы, мәгълүм түгел. Бохарада булганда чамадан тыш саф, бик өлгер, тапкыр җаваплы, кеше фикере иярә алмастай җитез акыл йөртүче, төгәл укучы, нечкә фикер иясе булуы сәбәпле үзенә «Илһами» дигән ләкаб 1 кушылды. 1 Ләкаб — кушамат. 311
Бохарадагы чоры дамелла Фәхретдин бине Ибра¬ һим әфәнде әл-Казаниның кайбер язмаларында да искә алына. Аның: «Безнең заманда чыннан да иҗти- һад капкасы бикләнгән, ләкин уку ишекләре ачык»,— дигән сүзенә каршы: «Синең углың заманасында уку ишеге дә ябык булыр»,— дип, бер үткен сүз әйтеп куйган. Без фәкыйрь, Габбаси хәлифәләре чорында¬ гы хәлләрне аңлатып, «әл-Мөгътәсыйм биллаһи, әл- Васикъ биллаһи, әл-Мөгътәмид галяллаһи кебекләр¬ гә генә хәлифә я вәли ләкабләре кушылган, ә баш¬ каларга аны кушарга рөхсәт ителмәгән»,— дигәч, «һай, безнең мелла Гариф агайга гына «алла җирен¬ дә йоклаучы» дип куйсак, рөхсәт булыр микан?» — дип, тагын бер үткен сүз әйтеп куйды. 265 б. Бохарада чагында билгесез бер кешене төшендә күреп, аннан үз хәлләре һәм башкаларның хәлләре турында соравында җавапта күркәм нәтиҗә ясый. Әлеге кеше: «Теге дөньяда сине яхшылыклар көтә,— дип, шәһадәт биргән.— Әмма гомерең кыска, фә¬ кать җиде ел калды»,— дип тә белдергән, имеш. «Болар дөрескә чыкса да, һич тә курыкмыйм»,— дия иде. Төшенә караганда, вафаты бүгенге тарихтан элегрәк булырга тиеш иде. Ләкин агасының, кайбер сәяхәтчеләр хәбәренә таянып: «1273(1854) елда хәли¬ фәләр шәһәре булган Багдадта сәфәрдәш дусты мелла Гариф бине Габдессәлам бине Бускыйн бине Газыйм белән һәр икәве вафат булганнар»,— дип язганы бу урында китерелә. Мелла Садретдин бине Гыйсмәтулла әл-Яширгани һәм мелла Мөхәммәд бине Салих әл-Гомәриләр мо¬ ның шәкертләре иделәр. Әсәрләре арасында мелла Әбеннасыр әл-Курсавиның бер язмасына аңлатмасы һәм башка кайбер язмалары бар. Озын гомер сөреп, аны шул рәвештә белемгә сарыф итсә, дөньяны га¬ җәпкә калдырырлык галим булыр иде. Иптәше — мелла Гариф бине Габдессәлам дӘ сә¬ ламәт фикерле, укуда дөрес юнәлеш алган, бик тиз 266 6. төшенүчән иде... Низаметдиннең миңа һираттан яз¬ ган хаты 1275(1858) елда Казанда булган зур ян¬ гында юкка чыкты. 40 б. Мелла Сәгыйдь бине Хәмид бине Солтан ә л-Б әрәскәви. Чыгышы белән Бәрәс¬ кә авылыннан. Бәрәскәдә мелла Габдеррәхим бине Бикчәнтәй, Оры авылында мелла Фәтхулла ахун, Орнашбашта мелла Габид бине Габделгазиз, Ашытта 312
41 б. мелла Габденнасыйр бине Сәйфелмөлекләр хозурын¬ да башлангыч белем алып, Бохарага китә һәм гасы¬ рының танылган галимнәреннән гыйлем ала. Анда мелла Габделвәли бине... әл-Болгариның Хөршид исемле кызына өйләнә һәм Мөхетдин исемле углы туа. Аннары туган иленә әйләнеп кайта. Берара Түн¬ тәр мәдрәсәсендә дә яши. Соңыннан: «Кызылъяр шәһәренә китәм»,— дип алдап, сәүдә белән шөгыль¬ ләнергә керешә. Мостафа хафиз вафатыннан соң Казандагы беренче җамигъ мәчеттә имам, хатыйб һәм мөдәррис була. Юныс бай малайлары мәктәп ачкач, анда әгъза итеп билгеләнә. 1252(1836) елда, башлап килгән вакытында үз мәхәлләсендә мәдрәсә булмаганлыктан, икенче мәчет имамы мелла Исхак вафатыннан соң аның мәдрәсәсе укытучысыз калгач, шушы мәдрәсәнең дәресләренә керә башлый. 1252 (1836) елда Гобәйдулла бай яңача мәдрәсә төзеткәч, аның белән идарә итә. 1265(1848) елда Исхак бине Гобәйдулла белән берлектә хаҗ сәфәренә юнәлә. Шул уңайдан үзенең теләге һәм хуш ихтыяры белән, шулай ук мәхәллә халкының үтенече нигезендә, Дини идарә тарафыннан хезмәтеннән азат ителә. Указы алынып, дәфтәрләре һәм эшләре мелла Нурмөхәм- мәд мөхтәсибкә тапшырыла. Ахырдан үзе: «Аллага шөкер, мин бу җәфадан котылдым, хәтеремдә аның эзләре генә калды»,— дип сөйләп йөрде. Хәтта: «Мин инде бу сәфәремнән кайтмам, кайтсам да имам бул¬ мам һәм мондый эшкә алынмам, сез үзегезгә бер кеше табып куегыз»,— дип китте. Сәфәрендә юлда¬ шы белән яхшы мөгамәләдә булмыйча, һәрвакыт бә¬ хәсләшеп һәм низаглашып йөргәннәр, ахырда бер- берсеннән бөтенләй аерылышканнар. Сәфәреннән, хезмәтеннән китүенә бик үкенеп, дус-ишләренә сыену нияте белән кайта һәм кайткач күп яманлыклар эшли. Мелла Сәгыйдь төрле мәкер¬ ле юллар һәм хәйләләр белән, Юныс бай балаларын һәм мәхәлләнең башка кешеләрен котыртып, мөхтә- сиб исеменнән Дини идарәгә гариза җибәргән. Со¬ ңыннан мәсьәлә вакытлыча аның файдасына хәл ите¬ леп, 1271(1854) елда тугыз ай буена урынбасарлык эшен башкара. Эчке эшләр министрлыгының мелла Сәгыйдькә каты шелтә нигезендә бирелгән әмере бу¬ енча мөхтәсибнең үткән эшләре казып чыгарылып, ул яңадан да зур бәла һәм хәсрәтләргә дучар була. Мелла Сәгыйдь 1272(1855) елда, рәҗәб аеның бер 313
иртәсенде, кинәт вафат булды һәм җеназасын бу фәкыйрь 1 укып, яңа каберлектә җирләнде. Мөхет¬ дин исемле углыннан башка баласы калмады. Бар¬ лык китаплары җаһил сәүдәгәр байлар кулына кер¬ де. Башка әйберләре белән китаплары да яхшы гына бәягә сатылып, барысы өчен 2400 сум акча җый¬ налды... 42 б. Гыйлемендә үзенә күрә мәшһүрлеге һәм рәсми яктан өстенлеге бар иде. Ләкин бик үзгәрүчән хо¬ лыклы, дәгъвачыл, әшәке сүзле, көнче, сүгенергә яра- тучан, аңлашылмый торган бер кеше иде. һәр мәҗ¬ лестә һәркемгә берәр әшәке сүзе белән борчу салып, ул эше аркасында берәр бәлагә очрап, куркып, бор¬ чылып һәм елап бихисап ялварулар белән тәүбә итеп йөри иде. Нигездә һичбер кеше белән яхшы мөнә¬ сәбәттә тормады һәм дус булмады, һәрвакыт кеше¬ ләргә яла ягып, аларның гайбәте белән авыз чайкар иде. Хәвефле халәттә калганда яки берәр шайтани эшне эшләргә ниятләгәндә куенындагы ташны алып сугышырга тотынудан бер дә сакланып тормас иде. Үзенең рәсми һәм тупас белеменә, буш һәм зәгыйфь өстенлегенә горурланып, кешене кимсетү һәм хур¬ лауда чама белми иде. Атасы мелла Хәмид бер юаш һәм ярлы кеше иде, аңа да начар мөгамәләдә бул¬ ган һәм аның тарафыннан каргалган. Улы Бохарада булганда, ул хат җибәреп, анда: «Ул — ике дөньяда да йөзе кара булган Сәгыйдь исемле усал кеше. Ки¬ тапларымны аннан алып кайтырга дип Бәрәскә авы¬ лының Мөхәммәд бине Әхмәр бине Мөслимгә куш¬ тым»,— дип язган. Бу турыда мелла Сәгыйдь үзе сөйли торган булган. 130 б. Мелла Баһаветдин бине Сөбхан би¬ не Габделкәрим әл-Мәрҗани1 2. 1201(1786) елда, рәбигыль-әүвәл ае көннәренең берсендә Бәрәс¬ кә карьясендә дөньяга килгән. Анасы — Габделбакый бине Мөсәллим бине Мостафа бине Сәлим кызы Би- бизәгыйфә. Мелла Баһаветдин Күәм карьясендә мел¬ ла Гыймадетдин Галиәкбәр бине Гайсадан, Бәрәскә- дә мелла Бикчәнтәй бине Ибраһимнан һәм аның углы мелла Габдеррәхимнән, Ашытта мелла Габденнасыйр бине Сәйфелмөлектән, Ташкичүдә мелла Шәмсетдин 131 б. бине Габдеррәшидтән белем алган. 1227(1812} ел¬ 1 Мәрҗани үзе. 2 Ш. Мәрҗанинең әтисе. 314
ның азагында Бохарага сәфәр кылып, мелла Гаяз бине Заһир, мелла Гайса бине Рәхмәтулла, мелла Салих бине Надир әл-Хөҗәнди, Миркәҗан әл-Бохарида һәм башка шундый укымышлыларда укыган. Бохара падишаһы әмир Хәйдәр бине Мәгъсүмгә үзенең мәгъ¬ рифәте белән хуш күрелеп, мелла Турсунҗан бай исемле кешенең мәдрәсәсе төзелеп беткәч (әмир мелла Турсунҗан байның васыятен тормышка ашы¬ ручы булган), мелла Баһаветдингә әмир тарафыннан шушы мәдрәсәдән бер бүлмә бирелгән. Аннан баш¬ ка да ул күп нәрсәләрдән файдалана алган. Хәтта мелла Баһаветдин үзенең туган иле булган Болгар иленә әйләнеп кайтканнан соң да, әмир Хәйдәр Бо- харадан аңа бүләк итеп кием җибәргән. Безнең иле¬ бездә әмир илтифат итеп, бүләкләр җибәрелгән өч кешенең берсе — атабыз. Хәтта әмир аңа еллык ак¬ ча биреп: «Дуслык хакына мөдәррис итеп билге¬ лим»,— дисә дә, ата-аналарының теләкләре кавышу¬ да булганга һәм үзе дә бик сагынганга күрә ялварып сорагач, атабызның теләгенә каршы килмәгән. 1229(1813) елда Бохарадан кайтып, 1231(1815) елның зөлхиҗҗә ае башында анабызга өйләнеп, 1232 (1816) елда, рамазан аеның унында, Габделкәрим бай¬ ның таләбе буенча, Ябынчы исемле карьягә имам, хатыйб һәм мөдәррис булып барган. 1237(1821) ел¬ да, рәбигыль-әүвәл аеның унбишендә, җомга көнне Ташкичү карьясенә күчеп килгән. Анабыздан миннән башка тагы Гыймадетдин, зур Гафифә һәм кече Га- фифә исемле өч бала дөньяга килгән. 1238(1822) ел¬ да, зөлхиҗҗә аеның сигезенче көнендә, кече Гафи- фәне тапканда, егерме тугыз яшь тулар-тулмас, ана¬ быз өч кечкенә баласын калдырып вафат булды. Хөрмәтле атабыз 1239(1823) елда, мөхәррәм ае¬ ның өчендә, Бибихәбибәгә өйләнеп, Бибифатыйма, мелла Садретдин, Әхмәд, Бибисаҗидә, Каваметдин, Бибидәрданә, Бибисәйидә һәм мелла Галяэддин, Мах¬ муд исемле балалар дөньяга килделәр, ләкин Кава¬ метдин һәм Бибидәрданә кечкенә вакытларында ват фат булдылар. Бибифатыйма — мелла Фәйзеррахман бине Габ¬ делгаффар бине Габделхәмид әт-Түнтәри никахында булып, аларның Заһиретдин Әбү Сәлим Мөхәммәд исемле балалары дөньяга килде. Бибисаҗидә Гали- әсгар бине Галиәкбәр бине Галикәй бине Габделгазиз 132 б. бине Надиршаһ бине Бикай бине Исламкол әл-Мәм- 315
сәви никахында булып, Муса, Бибигайшә һәм Бибихә¬ дичә исемле бер угыл һәм ике кызы дөньяга килде. Бибифатыйма 1298(1880) елда, зөлхиҗҗә аеның унын¬ да, шимбә көнне Яңа Тазлар карьясендә вафат бул¬ ды. Бибисаҗидә 1303(1885) елда, шәүвәл аеның си¬ гезендә, шимбә көнне Мәмсә карьясендә вафат бул¬ ды. һәр икесенең җеназасын мин фәкыйрь укыдым. Бибисәйидә Сөләйман бине Каһарман бине Гобәй¬ дулла бине Рахманколый бине Мөхәммәд әл-Мазар- баши никахында булып, Габделгазиз һәм Бибимәрь- ям исемле бер угыл һәм бер кызлары дөньяга килде. Сеңелебез Бибисәйидә 1304(1886) елда, шәгъбан ае¬ ның алтысында, җомга көнне, Мазарбаш авылында, иреннән бер ай соң вафат булды. Шимбә көнне җир¬ ләнде. Җеназасын мелла Сабир бине Әхмәд укыды. Мелла Галяэддин Ташкичүдә, Ризаэддин, Салих, Әхмәд, Бибихәдичә һәм Бибимәкнүнә исемле бала¬ лары белән бергәләшеп яшиләр. Атабыз мәрхүм мелла Баһаветдин Ташкичү авы¬ лында кырык елга якын имам, хатыйб һәм мөдәррис булып, төрле-төрле фәннәрдән дәрес әйтте. Бик күп¬ ләр аннан белем алып, булдыра алган кадәр һәркай- сы алган белеменнән файдалана алды. 1259(1843) ел¬ да яңгыр булмыйча һавалар бик коры торып, иген¬ нәр, үсемлекләр һәм агачларның зарарлануы чигенә җиткәч, Мәмсә тау башына Ташкичү, Ашыт, Сәрдә, ике Кенәр, Печмәнтау, Хөснә һәм Ашытбаш авыл¬ лары халкы җыелып, яңгыр теләде. Атабыз, барлык җыелган халык теләге белән, яңгыр теләү намазында имам булды. 1273(1856) елда, рәбигыль-әүвәл аеның егерме бишендә, дүшәмбе көнне атабыз вафат бул¬ ды. Җеназасын мелла Габделбасыйр бине Габденна¬ сыйр укып, Ташкичү авылының яңа каберлегендә җир¬ ләнде. Көмеш белән бизәлгән ахак ташлы мөһере булып, анда түбәндәге сүзләр язылган иде: «Барлык нәрсәгә мактап, гаҗәпләнеп караучы Баһаветдин. 1228» '. Мелла Фәхретдин бине Әбү Язид әл-Антави, аның бертуганы мелла Хөснетдин, мелла Таҗетдин бине Габделҗәлил әд-Дөбьязи, мелла Сәгыйдь бине Әхтәм әл-Буави, мелла Хөсәен бине Хөснетдин әл-Буави, Габделмансур бине Габделгаффар әл-Госмани, мелла Әхмәд бине Габделҗәлил, мелла Әхмәд бине Зөл- 1 Язу фарсы телендә. 316
133 б. хиҗҗә, Фаварис бине Габделҗәлил әт-Тимерҗаниюн, мелла Корбан бине Әлмөхәммәд, Хәйретдин бине Хәмзә, Таҗетдин бине Нәзир, мелла Әхмәд бине Габ¬ деллатыйф әл-Бөкмеши, мелла Габделбасыйр, мелла Муса бине Исхак, Габделҗәлил бине... әл-Латыйши, Ризван бине Гомәр бине Габдеррәшид, Төхфәтулла бине..., Хәмид бине..., Зәйнелбәшәр бине Мөхәммәд- әмин әл-Кишети, мелла Нәҗметдин бине Илмәмәт бине Туймәмәт әл-Акъегети, Ибраһим Өрмәд һәм башкалар — атабызның шәкертләре. Мелла Садретдин бине Баһаветдин бине Сөбхан ә л-М әрҗани хаҗи. 1242 (1826) елда, рәбигыль-ахир аеның пәнҗешәмбе көнен¬ дә, төн уртасында Ташкичү карьясендә дөньяга кил¬ де. Атабыз вафат булганнан соң, имтихан тотып, имам, хатыйб һәм мөдәррислеккә указ алды. Кышкар има¬ мы мелла Ягъкуб бине Яхъя әд-Дөбьязиның Бибиәс¬ ма исемле кызына өйләнеп, Гыясетдин, Әбү Габдул¬ ла, Зәкәрия, Муса, Габделмөэмин һәм кече Зәкәрия исемле угыллары, Зәйнәп, Хәдичә, олы Мәрьям, Нә¬ гыймә, кече Мәрьям һәм Хава исемле кызлары дөнья¬ га килде. Мәрхүм Зәкәрия минем мәдрәсәдә «Әнмү- зәҗ»не укып бетереп, «Шәрех мелла Җами»ны укы¬ ганда, рамазан аеның уртасында авырып кайтып, 1293(1876) елда, шәүвәл аеның икесендә, шимбә көн¬ не кич белән вафат булды, авылның яңа каберлеген¬ дә җирләнде. Уналты яшь иде. Муса, олы Мәрьям, Хәдичә, кече Мәрьям һәм Хава исемле балалары кечкенә вакытта вафат булдылар, ә калганнары исән- I нәр. р68 б. Мелла Исмәгыйль бине Габдеррах- ман әт-Төрки өл-Кытаи т а б и б. Тумышы бе¬ лән Кытай мәмләкәтеннән, кыскача «Төркян-төнкян» (дунган) исеме белән танылган төрек халкыннан. Илен¬ нән чыгып китеп берничә тапкыр хаҗ кыла, Истам- булда солтан Габделмәҗитнең кайбер якыннарын дә¬ валый һәм, бик тиз шифасы тиеп, зур дәрәҗәгә ире¬ шә. Соңыннан Казанга килеп, Мәскәү имамы мелла Сәйфелмөлек бине Әсхабнең кызына өйләнә. Күп кенә балалары туса да, кечкенә вакытларында ук ва¬ фат булалар. Мелла Исмәгыйльнең бераз гыйлеме, тыйббда1 осталыгы бар иде, күңеле дә яхшы, камил иде. Ләкин 1 Тыйббда — медицинада. 31Z
үзе төрки телне& белми иде. Шуңа карамастан, һәр¬ вакыт сөйләшергә ярата, баштан үткән хәлләрен бәян иткәндә кеше «исемнәре һәм шәһәр исемнәреннән башкасын аңлатга һәм сөйләгәненең кайберсе аңла¬ шыла иде. Үзе бик изге, диндар, рәхимле һәм юмарт, җәмәгатькә хезмәт итүче, күп гыйбадәт кылучы, яхшы һәм файдалы к«еше иде. Ахыр гомерләрендә Шимай- га китте, кире К(азанга кайтырга чыккач, 1274(1857) еп рамазан аеның егерме алтысында, якшәмбе көнне Бөре өязенең Байкый башы дигән карьясендә вафат булып, җеназасын шул карья имамы мелла Низамет¬ дин бине Фәйзулла укып, шундагы каберлектә җир¬ ләнә. Яше җитмештән өстә иде, ватаныннан чыгып киткәндә кырьнкта булган. Варисы калмады. Хәзрәте 269 б. Госман һәм Җ<абир бине Зәед кагыйдәсе нигезендә, малының дүрттән бер өлеше хатыны... бинте Сәйфел¬ мөлек бине Әсхабка бирелде. 348 б. Хөсәен бине Муса бине Ягъкуб би¬ не И ш мә м еэ т ә л-К а з а н и. Бәшир байның кызы Мәхбүбәгә өйләнеп, аның кияве һәм мин фәкыйрь язу¬ чының каенатасы иде. 1272(1857) елда, рәбигыль-әү- вәл аеның унберендә, җомга көн кичендә вафат булды. Илле сңгез яшендә иде. «Мүскәй Хөсәен» һәм сирәк кенә «Шулпа Хөсәен» дип йөртәләр иде. Ка¬ занның юмартлыгы һәм мөрәүвәтлелеге белән та¬ нылган мөгътәбәр байларыннандыр. Ямаширмә, Киз¬ ләү, Юлга, Әсән карьяләренең мәчетләре моның та¬ рафыннан бина кылынганнар. 349 б. Кабере 6aiii очында каен агачы һәм зур ташы бар, яңа каберлекнең төньягында. Моның өчен Арча юлының Мөндеш карьясе имамы мелла Габдеррах¬ ман бине Мостай ялланып хаҗ кылды. Әтисе Муса бине Ягъкуб халык телендә «Шулпа Муса» һәм «Мүс¬ кәй» дип йөртелә иде. 1252(1837) елда мөхәррәм ае¬ ның ахыр көнендә сиксән яшендә вафат булды. Ка¬ берендә булган ташы бозылган. 1295(1879) елның рамазан аенда мин фәкыйрь яңарттым. Углы Хөсәен каберенә якындыр. Хаҗга барыр өчен Чиртуш карья¬ се имамы мелла Габдулла бине Габделшаһка акча түләп, ул кире кайтканда, 1249(1834) елда, рәҗәб ае¬ ның унбишенче көнендә Истамбулда вафат булды, Әнисе — Мортаза кызы Салиха 1271(1856) елда, зөл« хиҗҗә аенда Казанда вафат булды. Хәлиләсе — Бә¬ шир бай кызы Мәхбүбә 1284(1869) елда, рамазан ае¬ 318
ның 23 нче көнендә, шимбә көнне вафат булды һәм әтисе күршесендә җирләнде. 163 6. Мелла Габдулла бине Яхъя бине Мах¬ муд бине Максуд бине Сөләйман Ә л- 164 б. Ч и р т у ш и. Тумышы белән Чистай төбәгендәге Чир- туш исемле карьядән. Мишәр таифәсеннән. Башта Мәч- кәрә карьясендә мелла Мөхәммәдрәхим ахун мәдрәсә¬ сендә укый, соңыннан Бохарада олы галимнәрдән —- Мирза Габдеррахманнан һәм мелла Миркәҗаннан дә¬ рес ала. 1227(1812) елның азагында иленә кайтып, мелла Мөхәммәдрәхим ахунның Рәбига исемле кы¬ зына өйләнә һәм, каенатасына арадашчылык итеп, Мәчкәрәдә имам, хатыйб һәм мөдәррис була. Озак вакытлар «Шәрех мелла Җами», «Шәмсия», «Шәрех- тәһзиб», «Шәрех гакаид Нәсәфия», «Газдия мелла Җәлал»лардан дәрес әйтә, үз заманындагы мөдәр¬ рисләрнең иң шөһрәтлесе була. Халык телендә: «Мәд¬ рәсәсеннән чыккан 1000 шәхес мөдиррис булды»,— дип сөйләнә. Әмма бу кадәр булуы мөмкин түгел. Мәдрәсәсендә торып укыганнарның барысы шул ча¬ ма булуы бар. 1275(1858) елда вафат булып, җеназасын мелла Гали ишан укып, Мәчкәрә каберлегендә җирләнде. Якынча сиксән биш яшендә иде. Һади һәм Зыяэддин исемле ике углы һәм ике кызы калды. Олы гәүдәле, озын буйлы һәм куе сакаллы кеше иде. Мелла Җарул- ла бине Мөхәммәд әс-Сатыши, мелла Габделвәли бине Габдеррәхим ән-Нормави, мелла Хисаметдин бине Габделкәрим әт-Таутези, мелла Габделкәрим бине Габдеррәхим әт-Тәкәнеши, мелла Гатаулла бине Габ¬ деннасыйр әл-Мәмәшири, мелла Гайнетдин бине Зө- бәйер һәм башкалар — аның шәкертләре. Бохарада әмир Хәйдәр шәкертләрнең фикъһедән «Һидая», «Викая» яки «Ниһая» кебек китаплардан укы- маганнарын бүлмәләреннән куып чыгару белән яный. Тәрҗемәи хәле сөйләнә торган Габдулланың, фикъ- һе гыйлеме дәресенә кергәч, бу фәннән һич китап тотып карамаганлыгы һәм фәндә бөтенләй берни бел¬ мәве ачыла. Куып җибәрүдән куркып, аның үзенең тиз генә туган ягына әйләнеп кайту чарасына кереш¬ кәнлеге турында якыннары сөйли иде. Ул Мәчкәрә мәдрәсәсендә укыткан вакытта, әгәр шәкертләре баш¬ ка бер җирдә укып килмәгән кешеләр булс$, шәри¬ гать гыйлемнәреннән һәм башка традицион фәннәр¬ дән бөтенләй буш булып кала торган булганнар. Бер- 319
165 б. вакыт мелла Дәүләтшаһ ишан мәҗлесендә мелла Габдулла турында сүз чыккач: «һай, ул намаз укый белмәгән надан»,— дип, кемдер әйткән. Бохарадан кайтканнан соң, мелла Габдулла үз авы¬ лында тормыйча, Мәчкәрәгә килеп, шундагы мәдрә¬ сәдә яшәп һәм остазына кияү булып, алты ел чама¬ сы имам булмыйча һәм указ алмыйча, мәдрәсәдә дә¬ рес әйткән. Бу зат мөфти Габдессәлам каршысында тиешле тәртиптә имтихан тапшырырга бурычлы бул¬ са да, Кырым мөфтиенә биргән имтихан белән чик¬ ләнеп калырга уйлаган. Гади халык алдында сөйлә¬ гән мәгънәсез, наданлык аңкыган сүзләре мөфтигә ирешеп, моңа имтиханга килергә боерыла, указсыз укыту һәм башка вазифаларны башкару тыела. Шуннан соң ул имтиханга барырга мәҗбүр бу¬ ла. Бу кешенең мантыйк һәм фәлсәфәдән бер китап та тотып карамаганын белеп, мөфти аңа имтиханда, хәйлә белән, буташтыру өчен, нок¬ тасыз хәрефләр белән язылган бер борынгы «Һи¬ дая» китабын бирә. Ул, китапның бер юлын да укый алмыйча аптырап, имтиханын тапшыра алмый. Берничә көннән соң бер мәҗлескә чакырыла. Та¬ бында аш табанчаларга бүленгәч, ашның бик эссе икәнлеген белмичә, мөфти һәм башкалардан элек ашарга керешә һәм азыкны йота да, авызында сак¬ лый да алмыйча табакчага кире сала. Моны мәҗлес халкы бердәм көлкегә ала һәм каты шелтә белде¬ рә. Шулай итеп, үзенең әхлаксызлыгы, әдәп белмәве, гыйлем һәм мәгърифәте түбәнлеге аркасында даны чыга һәм исеме бөтен мәмләкәттә биниһая пычрана. Байлар, мелла Габдулланы яклап арага кергән бу¬ лып, сораулар биреп, аны шәрә калдырып кыйнал¬ ган һәм һәрьяклап мыскылланган сабыйдай итәләр. Мелла Гатаулла бине Габденнасыйрның: «Дамел¬ ланың фәлсәфи төшенчәләр буенча ике дәрестә бик ^өгәл һәм анык сүзләр белән аңлатып бирүен ише¬ теп хәйран калган идек һәм моны үзенә күрә бер яңалык дип ышанган идек. Ләкин соңыннан ачыклан¬ ды: «Аларны ул «Хашияи ахун шәех» китабыннан кү¬ череп әйткән булган»,— дип сөйләгәнен берничә ;апкыр ишеткәнебез бар. Мелла Гыяс мәхдүм һәм мелла Нәҗип мәхдүмнәр Мәчкәрәдә булып кайткан¬ нан соң: «Андагы мәдрәсәдә каршылыклар һәм ох¬ шашлыклар беренчелегеннән башка нәрсә юк икән,— дип сөйли иделәр. Мелла Габдулла ахыр гомерендә 320
Әхмәд бине Габдулланың Гайшә исемле кызына за¬ кон буенча яше җитмәстән элек өйләнә. Әлеге Әх- 166 6. мәднең каенатасы — Оры авылының бае бу хәлне Дини идарәгә җиткерә. Бәрәңге авылы имамы мел¬ ла Насыйретдин бине Габдессәлам, бу эшне тикше¬ рергә боерылган кеше буларак, Мәчкәрәгә килә. Ва¬ кыйганы сораштырганда, мелла Габдулла аны кире кагып: «Минем дәфтәремдә синең ни эшең бар»,—• дип, дәфтәрен күрсәтми. Мелла Насыйретдин кай¬ тып китеп: «Буйсынмады, дәфтәрен күрсәтмәде, со¬ рауларга җавап бирмәде»,— дип, Дини идарәгә бел¬ дерә. Катгый рәвештә кушкач, ул яңадан бер мәр¬ тәбә килә. Никах булганчы егет белән кызны ярәш- тереп кую дәфтәргә язылмаган була. Әмма мелла Насыйретдин, куркып, моңа күз йома һәм дәфтәрне раслап зур хата ясый. Шулай да мелла Габдулла ва¬ зифасыннан гомергә читләштерелә. Аның вазифасын үтәү Күкшел авылы имамы — мелла Габделгалләм бине Габделваһһабка тапшырыла. Габдулла хәзрәтнең гомер буе имамлыгын ничек алып баруын күргән шәкерте — мелла Габделхәким бине Габделкәрим миңа мелла Габделвахид мөфти¬ нең бер мәҗлестә шаһитлар алдында: «Теге дуңгыз ите белән сәүдә кыла торган тәмәкече карт мелла¬ гыз нишләп ята?» — дип сораганын сөйләде. Мелла Мөхәммәд бине Ихсан әл-Мәмсәви: «Им¬ тиханга баргач, минем Мәчкәрә шәкерте булганым¬ ны белгәннән соң мөфтинең ачуы чыгып, ул Габдул¬ ла мелланы мин нәкъ багучыга охшатам, дип хурла¬ ды һәм аның турында башка яман сүзләр дә әйт¬ те»,— дип сөйләде. 2в. Мелла Салих бине Сәгыйдь бине ә л-Х әсән ө л-К или. Чыгышы буенча Казан артын¬ дагы Кили исемле авылдан. Әтисе Иске Кенәр авы¬ лында имем булып гомер итә. Мелла Салих үз илен¬ дәге укымышлы кешеләрдән башлангыч белем алгач, Мавәраэннәһергә китә. Бераз вакыт Бохарада яшэл һәм белем алып кайта. Иске Кенәр авылына имам һәм мөдәррис булып урнаша. Мелла Мортазадан соң Казанга күчеп, икенче мәчеттә имам һәм мөдәррис була. Ул анда зур мәдрәсә тотып, күп шәкертләр җыйнап дәрес укыта һәм дан, шөһрәт казана. Мәдрә¬ сәсе өченче мәчет һәм Пләтән чиркәве яныннан күл буена чыга торган аркылы урамның көнчыгыш өле¬ шендә. Өченче мәчет башта шул мәдрәсә шәкерг- М 3-38 зи
Ы б. 103 б. ләре өчен төзелгән була. Үз йорты шул аркылы урамның көнбатыш өлешендә, олы урамның читен¬ дә була. Хәзер ул урында Хөсәен бине Мөхәммәд бине Мортаза бине Муса бине Кәшай йорты. Мелла Салих үзе гомер буе Йосыф бине Исмәгыйль бине Апанайның бер йортында яши. Үз илендә мелла Габдессәлам бине Хөсәен әл- Карилө һәм Бохарада мелла Гата бине Һадилардан белем ала. Мелла Габдессаттар ахун, бертуган эне¬ се мелла Габделгаффар бине Сәгыйдь, мелла Мак¬ суд бине Корбангали бине Атнагол әл-Күлбаши, ахун мелла Фәтхулла бине Сәфәр бине Хөсәен әл-Мөнә- вези һәм башкалар — аның шәкертләре. Олы гәүдә¬ ле булуы, яхшы киенеп йөрүе, җиңел холыклылыгы, шаянлыгы, тапкыр җавап бирә белүе һәм чәй күп эчүе белән атаклы була... Мелла Мөхәммәдкәрим бине М э- хәммәдрәхим бине Гаид ә т-Т ә к ә н е ш и. Чыгышы буенча Мамадыш өязенең Дусай авылы ке¬ шесе. Атасы Урта Тәкәнеш авылында имамлык кы¬ лып вафат була. Мәчкәрәдә мелла Габдулла бине Яхъя, Бохарада мелла Мирзасалих әл-Хөҗәнди һәм мелла Гайнан бине Әхсән бине Рәйхан әл-Казанилардан белем алып кайтып, 1254(1838) елда Казандагы икенче мә¬ четкә имам, хатыйб һәм мөдәррис итеп билгеләнә. Шәкертләре күп була. Рәсми дәресләрендә намуслы¬ лык һәм дөрес юнәлеш табарга мөмкин булса да, хакыйкатьне эзләү, җентекле тикшерү алымнары, гый¬ лем киңлеге, фәннәрне һәрьяклап, киң, тирән белү һәм башкалар буенча җитешсезлеге күренә. Бу зур дәгъва кылучы кеше була. Тискәрелеге белеменә ка¬ раганда уннарча тапкыр күбрәк була. Шәкертләрен¬ нән яки башкалардан берәү мәсьәләне тикшереп, ачып бирсә: «Миңа бәхәсең булса, башка бер китап¬ ның эчтәлеген ачыклаучы икенче бер китаптан әйт. Үзеңнән һәм башка билгеле китаплардан минем ал¬ дымда сөйләмә»,— дип әйтә торган була. Билгеле ки¬ таплары «Шәрех Җами», «Шәмсия», «Гакаиде Нәсә- фия», «Газдия», «Тәүзыйх», «Хашия»ләрдән узмый... Мелла Хөсәен бине Әмирхан бине Габделмәннан әт-Талкыши*. 1231(1816) ел¬ да зөлкагдә аенда Казан шәһәрендә дөньяга килә. 1 Фатих Әмирханның бабасы. 322
<04 6- Атасы вафатыннан соң, Чистай шәһәрендә һәм Казан¬ да мелла Исхак бине Сәгыйдьтә һәм Мәчкәрәдә мел¬ ла Габдулла бине Яхъяда шәкерт була, 1263(1846) ел¬ да Бохарадан кайта, 1265(1848) елда бабасы мелла Байморадка арадашлык итеп указ ала. 104 б. Мелла Зариф бине Хөсәен бине Әмирхан ә т-Т а л к ы ш и *. 1291(1874) елда ата¬ сына арадашлык итеп указ ала. J18 б. Мелла Хөснетдин бине Габдессәлам. Атасы гомерендә арадашлык итү юлы белән Казан¬ дагы унөченче мәхәлләгә имам һәм хатыйб була, ә атасы вафат булгач, үзе генә имам булып кала. 128...(186...) елда аны, рус чиновникларыннан кем¬ нәрнедер сүккән дигән сылтау белән, дүрт айга төр¬ мәгә утырталар. Бераз вакыттан соң, 1291(1874) ел¬ да, гаебе дәлилләнмәсә дә, имамлыктан читләште¬ релә. р4 6. Габделбакый. Ул Ташкичүдә безгә мәгълүм мөәззиннәрдән иде. Ашыт, Пимар якларыннанмы яисә башка яктанмы икәнлеге мәгълүм түгел. Ташкичүдә исә нәсел-нәсәбе күп. Үзләрен «Бакый җыены» дип йөриләр. Авылдан килеп урманга кергәндә, олы юлдан уңда бер елгачык бар. Шуны, сөйләнә торган кешегә бәйләп, «Бакый чишмәсе» дип йөртәләр. Куәтле бәдәнле һәм кырыс сүзле кеше була. Ка¬ бере — иске каберлектә, хәзер дә билгеле. Нәселен¬ нән кайберәүләр: «Каберен зиярәт кылып, рухи ка- . нәгатьләнү табабыз»,— дип сөйлиләр. |$б 6. Мелла Баһаветдин бине Габдеррә- хим бине Бикчәнтәй бине Ибраһим. 1255(1839) елда Бохарадан кайтып, 1256(1840) елда, атасына арадашлык ител, Бәрәскәдә имам һәм хатыйб була. Заманасында Бәрәскә авылында дан тоткан мәдрәсә аның чорында тәмам бетте. Үзен «Ахун» ку¬ шаматы белән йөртәләр иде. ■1 ®- Мелла Гатаулла бине Мөхәммәд би¬ не Фәйзулла бинеГабдулла бине Ураз- мөхәммәд бине Шәмшаб бине Шушаб ә л-Ә ш н ә к и. Чыгышы белән Лаеш төбәген¬ дәге Кече Әшнәк карьясеннән. Бабасы мелла Габ¬ дулла — анда, мелла Фәйзулла — Югары Аты карья¬ сендә, атасы — Колачы карьясендә имам була. Ва- фатлары да шул җирләрдә булып, шунда җирләнә¬ ләр. Мелла Гатаулла Кышкар карьясендә дамелла 21* 323
Ягъкуб бине Яхъяда, Казанда мелла Габделкәрим бине Габдеррәхимдә, Курсада мелла Хәсән бине Хәмид- ләрдә гыйлем ала. Мелла Фәйзулла бине Мортаза бине Мөхәммәдкол бине Мәмтай бине Тутикъ әл- Мөндеши чукрактан гыйльме һәйәт *, хисаб **, җәбәр мөкабәлә *** гыйлемнәрен үзләштерә. 1265(1848) ел¬ да Олы Кавал карьясенең икенче мәчетенә имам, хатыйб һәм мөдәррис була. 1275(1858) елда Норма карьясенә күчә. Ишан мелла Хәсән вафат булгач, шул ук елны Курсага күчеп, имам, хатыйб һәм мө¬ дәррис булып, аның эшен дәвам иттерә. 189 б. Мелла Мөхсин бине Сәфәр бине Юныс ә л-К ә ч е в и. Оры авылында имам була. Янәшәдәге Олы Коллар авылы имамы мелла Хөсәен бине Габделкәримнән «Фараиз» укыганлыгы турын¬ да сүз йөри. Оры авылы имамы булгач та Коллар имамына барып дәрес алганлыгы, гаять инсафлы, тыйнак, бик диндар булганлыгы турында сөйлиләр. Ул вакытларда Коллар карьясе дөньясы киң булу җәһәтеннән Орыдан ким булмаган. Соңгы гасырлар- 190 б. да Оры авылы байлары кулына күчкән кәгазь фабри¬ калары электән безнең Туктамыш бине Габделкадыйр бабабыз милкендә булган. Ул карьядә дә, шулай ук башка карьяләрдә дә аның тарафыннан салдырылган мәчетләр булган. Мелла Мөхсин нәселеннән чыккан мелла Габдел¬ кәрим бине Габдеррәхим бине Мөэмин бине Мөхсин әле дә исән. Бабасы белән атасы Алгы Солабаш авы¬ лында чиратлашып имамлык кылганнар... 197 б. Мелла Таҗетдин бине Бәшир бине Надир ә с-С у ы к с у и. Тумышы белән Тау ягын¬ дагы Буа төбәгенең Суыксу исемле карьясеннән. Ту¬ ган елы якынча 1229(1813) ел булуы җиденче реви¬ зия кәгазьләрендә теркәлгән. Казанда — мелла Бай- морад бине Мөхәррәмнән, мелла Исхак бине Сә¬ гыйдьтән, Мәчкәрәдә—мелла Габдулла бине Яхъя¬ дан, Яңа Салада — мелла Хаммад бине Халидтән һәм башкалардан белем ала. 1276(1859) елда Мәңгәрдә иске мәчеттә имам һәм хатыйб булып, шәкертләргә гыйлем өйрәтә. Аннан элек Мәңгәрдә шәкертләре һәм мәдрәсәсе булганлыгы мәгълүм түгел. Аның көннәрендә, 1291(1874) елда, Мәңгәр авылында ба¬ зар ачыла. 1293(1876) елда, шәүвәл аеның егерме¬ сендә, сишәмбе көнне Казанга килеп, икенче мәчет¬ тә имам, хатыйб һәм мөдәррис була. >24
W 5. Мелла ИлквЙ бине Мостафа бине Үзи бине Бугай бине Барсай бине Ту* г а й ә л-Ө ш к ә т ә в и. Нәселләренең хәртибе үзен¬ нән күчереп алынган кәгазьдән китерелде. Олы бабалары Тугай исемле булып, Кече Шыңардан башта Оет авылына килгән. Аның дүрт углы булган: Барсай, Борис, Нимеч, Айтуган. Барсай- дан дүрт угыл туган: Бигәш, Бугай, Юныс, Ырыс. Бугайдан өч угыл: Юбай, Мамай, Үзи туган. Юбайдан — мелла Сәфәргали һәм Солтанай,- Ма¬ майдан— Морадгали; Бигәштән ике угыл — Тимәш, Агачи Әмин бине Юныс бине Барсай. Ишмөхәм- мәд бине Мөхсин бине Муса бине Ырыс бине Бар¬ сай, Рәхимкол бине Бохармәт бине Ксадик бине Бо¬ рис бине Тугай, Мөхәммәд бине Тукач бине Нимеч бине Тугай һәм аның кардәшләре — Үтәмеш бине Ту¬ кач, Морад бине Шыгай бине Айтуган бине Тугай һәм аның кардәше — Гаид. Без сөйли торган мелла Илкәй, Габделбакый бине Мөслим әл-Бәрәскәви кызы Гөлемзәгә өйләнгәнлек¬ тән, бабабыз мелла Сөбхан бине Габделкәрим Мәр- җанинең баҗасы һәм остазы була. Казан өязендәге Өшкәтә авылында мәдрәсә тотып, дәрес әйтеп, «Ил¬ кәй мелла» исеме белән дан тота. Гади табигатьле, диванасыманрак кеше булган. Остабикәсе 1 бик гай¬ рәтле хатын иде дип сөйлиләр. Бервакыт ул мелласын каз бәбкәсе сакларга сү буена төшергән. Ни сәбәптәндер, казга ачуы килеп, мелла аны таяк белән сугып үтергән. «Казыңны ал, бер сугарга чыдамады»,— дип, остабикәсенә үле каз¬ ны китереп биргән. Тагын бервакыт өенә кайтып кер- . гәндә, остабикәсе өйдә юк икән. Казан астында ут Һ* в- күреп, аны болгатып караган һәм: «һай, остабикә ит-өйрә салган икән»,— дип, мәдрәсәгә барып, ит- өйрә ашарга шәкертләрен алып килгән. Ашны буша¬ тып китереп алларына куйгач карасалар, ит дигәне — гөмбә, өйрә дигәне — селте суы булып чыккан. Ос¬ табикәсе ку1 2 кайнатырга салган булган. Ул вакытта, әле хәтта безнең яшь чакларыбызда да, корычтан ясаган чакма белән ут чыга торган каты таш арасы¬ на каты агач гөмбәсен кайнатып ясалган куны кысты- 1 Остабикәсе — хатыны. 2 К у — черек каен телләрендә үсә торган каты гөмбәнең кипте¬ релгәне, кипкән мәшкә (ут кабызу ечен кулланыла).
рып, «чах-чах» итеп чакманы ташка чагып, ут кабы¬ за иделәр. Галимнәрдән Хәбибулла ишан һәм бертуганы Фәт¬ хулла ахун кебек затлар булган бер мәҗлестә нинди¬ дер мәсьәләдә бәхәс күтәрелгән. Бу кеше дә ул мәҗ¬ лестә булып, түбәнге рәттәге урындыкта аяк салын¬ дырып утыра икән. Башында начар гына колакчын бүрек, кулында бияләй икән. Әлеге галимнәр моны бер дә игътибарга алмыйча бәхәсләшеп утырганда, ул башын күтәреп: «Бу мәсьәләне «Һидая» хашиясе «Ниһая» 'дә болай аңлаткан, ә сез китергән дәлил¬ ләр ышанычлы түгел»,— дип, тегеләрнең исләрен ки¬ тәргән... •21 б. Мелла Нурмөхәммәд бине Ибраһим бине Хуҗаш ә л-К а з а н и. Казан шәһәренең мәхдүмнәреннән, Ибраһим әфәнде углы. Малын са¬ рыф итеп һәм үзен яхшы яктан күрсәтеп, мөфти Габ¬ дессәламгә якынлашты, сәүдә итүен ташлап, Казан шәһәренә һәм аның тирә-юненә мөхтәсиб булып ур¬ нашты һәм беренче мәчеттә имам урынбасары ва¬ зифасын да үтәде. Мелла Камалетдин вафат булгач, гаскәри имамлыкны да алып барды. 1276(1859) елда, зөлкагдә аеның өчесендә, пәнҗешәмбе көнне вафат булды. Җеназасын мин фәкыйрь укыдым, яңа кабер¬ лектә җирләнде. Фәхретдин һәм Зыяэддин исемле ике углы калды. 266 б. Мелла Хөсәен бине Мөхәммәд бине Гомәр ә л-Б о л г а р и ә л-К и р м ә н и. «Биссагати» дип танылган, ә үзе «Әбеш-Шәриф Мөниреддин» дип яза иде. Нәсел-нәсәбе Ханкирмән әһалисеннән булып, үзе Каргалыда туган һәм шул як кешесе са¬ нала иде. Төрлечә язу ысулларын үзләштереп, һәркайсын- нан осталыкка ирешкәч, мелла Габдеррахман хозу¬ рында гыйлем өйрәнә һәм хаҗи Вәлиэддин әл-Багда- дидан Коръәнне яттан уку гыйлемен ала. Шуннан соң Бохарага сәфәр кыла һәм анда мәхдүм казый Гани дип танылган мелла Габделгазиз бине Габделгани әл- Бохарига шәкерт була һәм әмир Насруллага якын¬ лаша. Шунда өйләнә, зур милек туплый, Низаметдин, Шәрәфетдин исемле һәм башка угыл һәм кызлары 1 «Һидая» — китап исеме. Хашия — китапка аңлатма рәвешен¬ дә тәфсилләп язылган китап. «Ниһая» китабы — «Һидая» китабының хашиясе, ягъни андагы фикерләр тегәлрәк, озынрак итеп язылган китап. Э26
туа. Мелла Хөсәен фарсы телен һәм Бохара йола¬ ларын яхшы белә иде. Балалары белән фарсы телен¬ нән башка телдә сөйләшмәде һәм шуңа күрә алар- ның берсе дә төркине белми иде. Хәтта безнең як¬ тан барган һәм фарсы телен белми торган сәүдәгәр- б- ләр белән дә фарсыча сөйләшә иде... Әмиргә якынлыгы шулкадәр зур була. Бохара мә¬ четләренең берсенә имам сорап аңа үтенеч белдер¬ гәч, ул урамда барганда ук, ат өстендә килеш үк, указ яздырып мөһер сугып, үзенә бирә. Хәтта мелла Хөсәеннең углы Шәрәфетдин әле яшүсмер чакта әмир урамнан узганда сәлам биргәч, әмир туктап, аның белән сөйләшеп уза. Мондый хәл олы дәрәҗә- , ле затлар белән дә, аларның балалары белән дә һич булган нәрсә түгел. Шуңа карамастан, үз гомерендә хатыйблык, мө¬ дәррислек, мөфтилек һәм казыйлык дәрәҗәләренә ирешмәде, һәр көн иске китап сатучылар янына чы¬ гып, китап сатылырга тиешле башка урыннарга да барып, күп кенә сирәк очрый торган һәм матур языл¬ ган китаплар табып ала иде. Кулы тигән китапларга, үзе алса да, алмаса да, аңлатмасына бер җөмлә язып, исемен куя иде. һәр фәннән яхшы китаплары күп иде. Бу яктан миңа да күп файдасы тиде. 6- Хаҗи Вәлиэддин әл-Багдадиның Каргалыдан моңа җибәргән шәһадәтнамәсен күрдек... Дөньясы киң, бар нәрсәсе җитү иде. Ара-тирә «Мәгак» мәчетендә имам булып, аның вәкыфларын- нан файдалана алды. Солтан Габделмәҗид тарафын¬ нан әмиргә килгән хатны һәм сарайдагы башка хат¬ ларны да фарсы теленә тәрҗемә итеп бирде. Язган әсәрләреннән «Мәгакыйдел-мәрҗән мөхтасар мәса- ниден-ногман», «Мәрсадет-тәсаниф иләл-вәффи со- нуфет-тәвалиф» («Кәшфез-зөнун» үрнәгендә) һәм гарәпчә, фарсыча, төркичә үз кулы белән язган шигырьләре бар. 1274(1857) елның шәгъбан аенда, җомга көнне Бохарада вафат булып, үзенең васыя¬ те буенча йортыннан ерак булмаган Хуҗа Хәсән би¬ не Гомәр әл-Болгари янында җирләнә. Яше җитмеш тирәсе иде. б. Мелла Габделхәмид бине Динмө- хәммәд бине Шигай бине Мөхәммәд бине Акман бине Илкәй бине Дула- җан бине Әюб шәех бине Хуҗа шәех бине Юллык шәех әс-Сабави. Саба әһали- 327
200 б. 351 б. сеннән. Бу авыл дәүләт оешмаларында Мәмәт исе¬ менә бәйләп искә алынганлыктан, бу урынга башлап килеп урнашкан кеше Мәмәт бине Акман дип уйла- ныла. «Дулаҗан хафиз гасырында руслар Казанны басып алганнар»,— диләр. Мелла Габделхәмид сиксән яшендә Шәмгун исем¬ ле хатынга өйләнә, аннан Мөхәммәд бине Габделхә¬ мид исемле углы дөньяга килә. Ул углы озын гомер¬ ле була һәм Олыяз авылында озак еллар имам бу¬ лып тора. 1277(1860) елда урыныннан алынып, вафат була. Мелла Габделхәмиднең Габделкәрим, Габдел¬ гаффар, Габдессаттар, Әхмәд, Сәйфулла, Фәйзулла, Нигъмәтулла һәм Хисаметдин исемле угыллары була. Мелла Сәйфулла — Салавычта имам һәм мөдәррис; мелла Фәйзулла — Сабаның тау башындагы дүртен¬ че мәчетендә имам; Әхмәд — җамигъ мәчеттә, ә оны¬ гы— мелла Габделвәли бине Габделкәрим бине Габ¬ делхәмид Сабаның иске таш мәчетендә имам була. Икенче оныгы — мелла Мөхәммәд Әмин бине Сәй¬ фулла бине Габделхәмид Наласада имам һәм мөдәр¬ рис булды. Соңыннан хаҗ сәфәренә китеп, Мисырда вафат булып калды. Тагын бер оныгы — мелла Җа¬ малетдин бине Шәмсетдин бине Хисаметдин бине Габделхәмид Сабаның югарыгы, өченче мәчетендә имам булды. Озын гомер иткәннән соң, 1283(1866) ел¬ да вафат булды. Анасы — Зөбәйдә бинте Шәриф әт- Тинки. Аның бабасы мелла Шәриф — Пугачны кар¬ шылап, аңа буйсынучы кешеләр җөмләсеннән булуы белән мәшһүр һәм танылган кеше. Мелла Габделхә¬ мид мелла Җамалетдин, мелла Сәйфетдин бине Әбү¬ бәкер һәм мелла Әбеннасыр әл-Курсавиның шәкерт¬ ләреннән. Ул алдан күрүчән һәм белемле кеше була. Гади халык алдында югары дәрәҗәле түрәләр исә¬ бендә йөртелә һәм кешеләргә китап язып гомер итә. Аңа дәрәҗәләре төшкән меллалар гына игътибар ит¬ сә дә, ул күпләрдән өстен, дөрес гыйлемле, мәгъри¬ фәтле кешеләрдән санала. Мелла Әбеннасырның күп маҗараларын сөйли торган иде. Вафатыннан соң, мелла Хафиз исемле углы урынына калды. Мелла Давыд бине Җәгъфәр бине Биккенә бине Сөбхан ә л-К а з а н и. «Чу¬ тай Давыты» дип танылган иде. Әнисе Габделгазиз бине Туктамыш бине Бураш кызы Зөһрә булганлык¬ тан, Шимай Әхмәд белән туганнан туган иделәр. Гый¬ лем алган булмаса да, гаять саф, аңлы фикер иясе 328
һәм тапкыр кеше иде. Мин фәкыйрьгә, яратып, күп хезмәтләр итте. 1277(1860) елда, җөмадиел-әүвәл ае¬ ның 29 ында, пәнҗешәмбе көнне вафат булып, җе¬ назасын мин фәкыйрь укыдым, илле алты яшендә иде. Яңа каберлекнең төньягында җирләнде. Габдул¬ ла әл-Мортаза, Габдеррахман әл-Мостафа һәм Фа¬ тиха исемле балалары калды. Мостафа исемле углы укымышлы, дөрес фикерле иде һәм фарсы теле бе¬ лән мавыкты. Шуннан табигатенә караңгылык төшеп, хәзерге вакытта диванаханәдәдер1. «Назурәтел-хак...»- ны мактап язган күләмле касыйдәсе һәм аннан башка кайбер фарсыча һәм төркичә шигырьләре бар. Язуы матур, белеме тирән. 88 б. Мелла Хаммад бине Халид бине Габ- делваһһаб бине Дусмөхәммәд бине Колмөхәммәд әл-Җәбэли ә с-С а л а в и. Төп чыгышы белән Тау ягыннан, Тәтеш өязендәге Яңа Са¬ ла исемле авылдан. Казанда мелла Әбүбәкер бине Йосыф, мелла Габделгаффар бине Сәгыйдь, мелла Габделҗәббар бине Мөстәкыйль әл-Кайбычилардан башлангыч белем алганнан соң, Бохарага сәфәр кыл¬ ган. Әйләнеп кайткач, мелла Габделгаффар бине Сә¬ гыйдь кызына өйләнеп, бераз вакыттан соң Казандагы икенче мәчеттә имам булды. Шуннан соң асыл вата¬ ны булган Яңа Сала авылында имам, хатыйб һәм мөдәррис булырга указ алды. Анда озак вакытлар имамлык вазифасын үтәгәннән һәм дәрес әйткәннән соң, мелла Хәбибулла бине Рахманколый вафат бул¬ гач, кияве мелла Әхмәд бине Сәгыйдь димләве һәм тырышлыгы белән мирза Шаһиәхмәд бине Мөхәммәд ярдәм итеп, Казанга килде. 1267(1850) елда, ... көндә беренче мәртәбә җомга намазы укып, дүртенче мә¬ четтә имамлык вазифасын башкарырга кереште. 1281(1864) елда, рамазан аеның беренче көнендә ва¬ фат булды. Җеназасын мелла Әхмәд бине Сәгыйдь укып, яңа каберлектә җирләнде. Закир, Сабир, Шакир һәм Фатыйх исемле дүрт углы һәм бер кызы калды. 176 6. Мелла Фәхретдин бине Бикмөхәм- мәд бине Рәхмәтулла бине Мәскәүәл- Г а и ш и. Тумышы белән Казан елгасы ярында урнаш¬ кан, Гаишәбикәдән кыскартып, Әйшә дип аталган карьядән. 1245(1829) елның азагында Бохарадан кай- 1 Бераз вакыттан соң диванаханәдән чыгарылып, яхшы, аңлы һем гакыллы булып, үз кәсебендә мәгърифәт белән нык шөгыльләнә. Хә¬ зергә кадәр сау-сәламәт егет. (М ә р җ а н и иск.) 329
тып, Курса авылына имам, хатыйб һәм мөдәррис бул¬ ды. Шуннан соң Шайтан елга исемле авылга күчеп, озак вакытлар имам булып, дәрес әйтте. 1281(1864) ел¬ да, рамазан аеның егерме алтысында вафат булды. Матур язулы, турылыклы, тыйнак, хуш холыклы, тә¬ кәллефсез кеше иде. Атабыз мәрхүмгә Курсада яшә¬ гәндә фарсы телендә язган бик үлчәмле һәм тәртип¬ ле бер хаты бар. Бохарада мелла Мөхсин бине Бик¬ кол әш-Шаши, Салих бине Надир әл-Хоҗәнди һәм башкалардан гыйлем алган иде. Мелла Хөсәен бине Фәезхан бине Фәйзулла бине Биккенә бине Исмә¬ гыйль бине Тәңребирде ө л-Җ ә б ә л и ә с- С а 6 а ч и. 1283(1866) елның рәбигыль-әүвәл аенда, дүшәмбе көнне, Җәбслстанда Кармыш өязендә, үз ватаны Сабача карьясендә вафат булды. Җеназасын мәхәллә имамы мелла Әбелгаббас Әшрәф бине... укыл, шундагы каберлектә җирләнде. Кырык биш яшендә иде. Гайшә, Зәйнәп һәм Әминә исемле өч кызы калды. Саф күңелле, яхшы холыклы, зирәк фи¬ керле, көчле акыллы, бик укымышлы, күп белемле, дөрес карашлы, нечкә зиһенле, җитлеккән язучы һәм яхшы аңлатучы кеше иде. Бәрәскә авылында — мел¬ ла Габдеррәхим бине Бикчәнтәй бине Ибраһимнан, Ка- 173 б. зан шәһәрендә — мелла Байморад бине әл-Мөхәррәм әл-Мәңгәридән, мелла Габделкәрим бине Габдеррә- химнән һәм без фәкыйрьдән гыйлем алды. Үзеннән мелла Кәлимулла бине Әмин әс-Сабаи, Хәбибулла бине Мөхәммәд бине Салих, Галим бине Әмин әл- Милки, Биниәмин бине Әмин әл-Әйсаки һәм башка¬ лар белем алдылар. Укыган вакытында «зәки», ягъни таза, саф ләкабе белән танылды. Соңыннан Петер¬ бургка китеп, шунда шөһрәт казанды. Тормыш хәле «Вафийятел-әслаф...»та тәфсилләп язылды. 110 6. Мелла Габделбасыйр бине Габден¬ насыйр бине Сәйфелмөлек әл-Җәбәли. Атасы мелла Габденнасыйрдан, мәрхүм атабыз мелла Баһаветдиннән һәм мелла Зәйнелгабидин бине Яхъя¬ дан гыйлем алды. Атасы вафатыннан соң, Ашыт авы¬ лында имам һәм хатыйб булып, мәдрәсә тотты. 1283 (1866) елда, сәфәр аеның ундүртендә, җомга көнне ва¬ фат булды. Җеназасын мин укып, яңа каберлектә ата¬ сы янында җирләнде. Алтмыш яшендә иде. Габделга¬ ли. Габделвәли, Габделгазиз, Габдеррахман исемле дүрт углы һәм Шәрифә исемле бер кызы калды. 330
96 б. Мелла Ә х м е д бине Сәгыйдь бине Әхмәд ә ш-Ш ы р д а н и, 1 208(1 793) елның азагын¬ да, атасы Кишет авылының имамы булып торганда дөньяга килә. Мелла Габдессаттар, мелла Габделгаф¬ фар һәм мелла Габделвәлиләрнең бертуган, иң кече энеләре. Атасы мелла Сәгыйдьтән һәм бертуган абый¬ сы мелла Габделгаффардан, мелла Әбеннасыр әл- Курсавидан, мелла Габдулла бине Яхъядан, Коръәнне карамыйча һәм дерес итеп уку буенча мелла Таһир бине Сөбхан әл-Адайидан, Бохарада мелла Гаяз, мел¬ ла Гайса, мелла Габделгазиз мәхдүм казыйлардан бе¬ лем ала. Туган ягына әйләнеп кайткач, ике бертуган абыйсы вафатыннан соң, әле атасы исән вакытта, 1246(1831) елда Казандагы бишенче мәчеттә имам, ха¬ тыйб һәм мөдәррис булды. Озак еллар имамлык һәм хатыйблык вазифаларын җиренә җиткереп үтәп, 1284(1867) елда, сәфәр аеның икесендә, сишәмбе көн¬ не, яше 75 тән артып киткәч вафат булды. Җеназасын абыйсының углы мелла Габдулла укып, яңа каберлек¬ тә җирләнде. Үзеннән соң беркеме дә калмады. Са¬ быр һәм хуш холыклы, изге ниятле һәм аңлы кеше иде... Казанның галимнәре һәм башка кешеләре ара¬ сында кадер һәм хөрмәткә лаек булды... Безнең баш¬ лап Казанга килгән көннәребездә мәдрәсәсендә ту- 97 б. гыз мәхдүм һөм бер шәкерте бар иде. «Җеназага еш йөри иде»,— дип, халык телендә яхшылык белән искә алалар. 272 б. Мелла Һибәтулла бине Сәедбаттал ә л-Б о л г а р и е л-К аргал ы й Әбү Әхмәд. Кар¬ галы имамнары җөмләсеннән. Имам, хатыйб һәм мө¬ дәррис, туры сүзле, изге күңелле, укымышлы кеше булып, «Һибәтулла ишан Каргалый» дип йөртәләр иде. «Мәҗмәгыль-ләтаиф вәл-әдәб» исемле, вәгазь һәм нәсыйхәтне эченә алган, яхшы мәгънәле, дөрес эчтә¬ лекле, төрки телендә язылган шигъри әсәрләре бар. Курса һәм Кышкар имамнарыннан югарыда телгә алынган Дәүләтшаһ ишан мөрите. 1282(1867) елда Кар¬ галыда вафат булды. Ахыр бәете бу: Меҗрим Һибәтулла кылып каси, Догасы ахри — хәмед ходаем *. 1 Җинаятьче Һибәтулла нык газаплана, Соңгы догасы — дан җырлау ходасына. Биредә автор үз исеме алдына, борынгы гарәпләр гадәтенчә, үзен кимсетә торган сүз язып куйган. ЗЭ1
•9 6. Мелла Гыясетдин бине Хәбибулла бине Рахманколый. Анасы Әйсак авылыннан чыккан һәм Бакырчы авылында имам булып торган мелла Әхмәд бине Бәхтиярнең кызы — Бибисафия исемле иде. Гыясетдин атасы исән вакытында аннан «Әнмүзәҗмләр укыган. «Мелла Әфтах шәрехен» өй- рәнә башлаган вакытында атасы вафат булгач, мин фәкыйрьнең мәдрәсәсенә керде. Бик зур омтылыш белән, бөтен күңелен биреп, нык тырышлык һәм на¬ муслылык белән укып, «Тәүзыйх» һәм «Мелла Җә- лал» дәресләренә җитте. Аз вакыт эчендә фикерләү һәм аңлау сәләте тулысынча ачылды. Укуыннан зур файдалар күреп, олы гыйлем иясе булды, танылган галимнәрнең китапларын үзләштерде. Үзенең элгәр¬ ләренең тикшеренү алымнарын һәм ысулларын ти- рәнтен өйрәнде. Бераз буш вакыт табып Мәчкәрәгә барып, мелла Габдулла бине Яхъяның мәдрәсәсендә ике-өч ай вакыт яшәде. 1277(1860) елда Бохарага сә¬ фәр китеп, мелла Габделмөэмин хуҗа дәресләрен тыңлап, 127...(186...) елда әйләнеп кайтты. Мелла Хам- мад вафат булгач, Казандагы дүртенче мәхәллә хал¬ кының бердәм теләге белән, имтихан тотып, указ алып, имам, хатыйб һәм мөдәррис булды. 1287 (1870) елда, рәбигыль-әүвәл аеның егермесендә, як¬ шәмбе көнне вафат булды. Җеназасын мелла Закир бине Хаммад укып, яңа каберлектә җирләнде. Кырык биш яшьләр тирәсендә иде. Габдеррахман исемле бер углы калып, ул да 1288(1871) елда, шәүвәл ае¬ ның егерме сигезендә, сишәмбе көнне чәчәк авы¬ руыннан биш яшендә вафат булды. 105 6. Мелла Әхмәд бине Ихсан бине Го¬ мәр Кадырмәт бине Сәед бине Ирмән бине Исәнкол ә л-М ә м с ә в и. Чыгышы белән Ташкичү күршесендәге Мәмсә исемле карьядән. Ата¬ сы мелла Ихсан бине Гомәр Бөре башы авылында имам булып гомер итте һәм шунда вафат булды. Анасы — мелла Шәмсетдин бине Хисаметдин бине 106 6. Габделхәмид әс-Сабавый кызы — Сәлимәҗан исемле хатын, мелла Җамалетдиннең сеңелесе. Мелла Фазыл вафатыннан соң, Мазар башы авы¬ лының таш мәчетенә имам, хатыйб һәм мөдәррис булды. Мәчкәрә карьясендә мелла Габдулла бине Яхъя мәдрәсәсендә яшәп белем алып, яшьләй хәл¬ фә булды. Дөреслек тарафдары, инсафлы булуы бе¬ лән зур шөһрәт казанды, гадел хөкем йөртүе, аек 332
акылы, тыйнаклыгы белән аерылып тора иде. Берту¬ ган энесе мелла Мөхәммәд, мелла Габдулла бине Габделгаффар бине Сәгыйдь әл-Казани, мелла Габ¬ делгани бине Салих, мелла Хафизетдин бине На¬ сыйретдин бине Габдессәлам, яңадан бертуган эне¬ се мелла Борһанетдин һәм башкалар — аның шәкерт¬ ләре. 1287(1870) елның рамазан аенда вафат булды. Мазар башы каберлегендә җирләнде. Үлем авыруы белән ятканда мәхәллә халкына: «Миннән соң углым- ны куегыз дип әйтмим. Бөек алла ризалыгын бирер. Зур авылга яхшы гыйлем иясе булган кеше кирәк»,— дигән. Ахыр көннәрендә мәдрәсәсеннән шәкертлә¬ ре таралып, фәкать ике кеше калган... Шәмвил бине Гомәр бине Гали бине Әхмәд бине Мөхәммәд ә д-Д агыстани әш- Шәфигый ә л-Г а л и. «Шәех Шамил» дип безнең илебездә дә билгеле булганга, бу урында тормыш хәле китерелде. Хале * 1 гази 2 Мөхәммәд үлгәннән соң, Дагыстан халкына җитәкчелек итеп, Россия һәм аның тарафдарлары 3 белән күп тапкырлар сугыш һәм бә¬ релешләре булды. Ялкынлы дәрте, тырышлыгы һәм батырлыгы, алдан күрүчәнлеге һәм күркәм сәясәте, изгелек һәм ярдәмлелеге, гыйлеме, олылыгы һәм динлелеге — сөйләп бирүгә мохтаҗ түгел. Россия дәүләтенең Шамил әфәндедән күргән ка¬ дәр зарарларны башка олы дәүләтләрдән күрмәгән- леген кайбер төрек газеталарыннан укып белдек. Кы¬ рык ел буена шул хәл дәвам итеп, кайбер сатлык якыннарының хыянәте сәбәпле, 1276(1859) елда ул Россия кулына әсир төшә һәм Петербургка китере¬ лә. Аннан соң Калуга кальгасына ябылып, бераздан соң хаҗга китәргә рөхсәт сорый. Ныклы вәгъдәләр алганнан соң гына рөхсәт бирелеп, хаҗ кылу һәм пәйгамбәрнең, шулай ук башка хөрмәтлеләрнең ка¬ берләрен күреп кайту бәхетенә ирешә. Мәдинәи Мөнәүвәрәгә урнашып, 1287(1870) елда, сиксән дүрт яшендә шунда вафат була: «Рәүзател-бәкыйг» дә «Коббәтел-Габбас» янында күмелә. Безгә ерактан сәламнәре һәрвакыт ирешеп тор¬ ды, ләкин язышу, күрешеп сөйләшү һөм очрашу¬ ларыбыз булмады. 1 Хале — әтисенең туганы. 1 Гази — дин байрагы астында сугышта катнашучы. 9 Көньяк Россия территориясендә яшәгән, әмма ул чакта Россия дәүләте составына кереп өлгермәгән халыклар. 333
Бер кичне өебезгә үтеп баручы бер чиркәе ке¬ реп: «Күрешеп китәр идем»,— дип хәбәр бирде. Ва¬ кытсыз чак булганга күрә: «Шунда күрешеп кенә озатыйм»,— дип чыктым. Ләкин гади кешеләрдән тү¬ гел иде: киеме кыйланышсыз, билендә кылычы һәм шуңа охшашлы нәрсәләре бар. Элек сәлам биреп, гарәпчә сөйләшеп хәлен белгәч, өйгә алып кердем. Таңга чаклы утырып: «Хәзер Дагыстанга китәм, юл ке¬ шесе мин»,— дип, саубуллашып чыгып китте. Гарәпчә сөйләште. Үзе турында: «Мин шәех Шамилнең кия¬ ве һәм шәкерте, атам— шәех Җамалетдин хәзерге көндә исән, Истамбулда шәех булып яши. Исемем — Габдеррахман бине Җамалетдин. Шәех Шамилнең дөрес исеме — Шәмвил, яһүдләрнең пәйгамбәрләре исеме белән аталган, әмма Шамил түгел. Шәмвил әфәндемезнең хәле һәм эшләре турында «Холаса- тет-тәфсыйль фи әхвали Шәмвил» 1 исемле бер әсә¬ рем бар»,— дип аңлатты. Безгә нинди максат белән килгәнен аңлатмады, фәкать: «Дагыстанга барабыз»,— диде. Әмма хатыны Шамил әфәнденең кызы икәнен һәм аның вафат булып мәетен Дагыстанга алып ките¬ ше икәнен соңыннан ишеттем. Ләкин Шамил әфәнденең кайбер язмаларында «Шамил» дип язганын да күрдек. Шамил әфәнденең исемен «Шамил бине Гомәр» дип электән үк ишетә идек. Кияве Габдеррахман әфәнденең сөйләвенә ка¬ раганда, Шәмвил — яһүдләрнең пәйгамбәрләренең исеме икән. Казан сәүдәгәрләреннән мәрхүм хаҗи Ибраһим бине Исхак бине Мостафаның Мәрьям исем¬ ле кызының кияве — Шәфигый бине Шәмвил 1303 (1885) елда... бер мәҗлестә безнең соравыбызга кар¬ шы: «Шәмвил бине Мөхәммәд бине Гали бине Әхмәд бине Мөхәммәд»,— дип сөйләде. Атасы исеменең Гомәр булуын инкарь итте. «Шәмвил» дигән исем Дагыстанда яһүдләргә хас икән. Шәех әфәнденең бу исем белән аталуының сәбәбе менә нинди икән: ана¬ сы элек берничә бала китереп тә, һәркайсы яшьтән үлгәнгә күрә бик борчылган. Йөкле чакта төш күр¬ гән, төшендә аңа: «Син шушы хәлеңдә мәчет һәм тәһарәт ала торган урын төзеттер. Араларында юл калдырып, шул юлдан кит. Каршыңа иң элек кем оч¬ раса, балаңа шуның исемен бир»,— дип әйткәннәр. 1 «Шәмвил (Шамил) хәлләре турында озын итеп язылганның кыскартылганы». 334
Шушы төштә әйтелгәнчә эшләгән. Каршыма «Шәм¬ аил» исемле яһүд очраган. Моңа нәфрәтләнеп кай¬ тып, гази Мөхәммәд әфәнде белән киңәшкәч, улз «Бу — зур дәрәҗәле, яхшы пәйгамбәр исеме, яһүд үзе яман булса да, исеме яхшы»,— дигән. Шулай да төштә әйтелгәнне кабул итмичә, икенче кат үөшлек салгач, тагын шул ук исем белән атауга ишарә ител¬ гән. Шуннан соң әлеге исемне кабул иткән. Шәмвил әфәнде — Мөхәммәд әл-Ерагый һәм Га- лимөхәммәд әл-Гази шәкертләреннән. Казанда яшәп, алтынчылык һөнәре белән шөгыль¬ ләнүче чиркәе Мөхәммәд бине Сабанчы бине Мәһди әл-Әндраи әфәнде дигән бер кеше: «Шамил әфән¬ де миннән: «Казан халкы, дагыстанилар кебек, намаз¬ ларын җиренә җиткереп укыйлармы, әллә, нугайлар кебек, өстән-өстән генәме?» — дип сорагач, «Әфән¬ дем, казанлылар намазны һәм Коръәнне бездән дә яхшырак укыйлар»,— дип җавап биргән идем, ул бик шатланды»,— дип сөйләде *. •0 6. Мелла Шиһабетдин бине Фәхрет¬ дин бине Мортаза бине Габделгазиз. Казанда мелла Габделгаффар бине Сәгыйдь бине Хәмид һәм Мәчкәрәдә мелла Габдулла бине Яхъя мәдрәсәләрендә белем ала. Соңыннан, 1254 (1838) ел¬ да, Бохарага сәфәр кылып, мелла Мөхәммәдшәриф мәдрәсәсендә яши һәм мелла Шәриф Хуҗаҗан, ишан мелла Габделмөэмин хуҗа, мелла Хәсәннәрдә укый. Аннары Казанга кайта. Бераз вакыт эшсез торгач, мелла Шәмсетдин Хафиз вафатыннан соң өчен¬ че мәчеткә имам, хатыйб итеп куела. Әмма туры юлда булмавы һәм халык белән аралаш¬ мавы аркасында, 1277(1860) елда, мәхәррәм ае¬ ның беренче көнендә, имамлыктан һәм хатыйблык- тан читләштерелә... Мәчеткә чыкмагач, өенә барып сораганда: «Авыру»,—дип җавап бирәләр. Мәчетнең һәм мәхәлләнең тәрбиячесе Садыйк ибне Борнай бай аның хәлен белергә бара. Ул исергәнче шәраб эчеп, «Дару эчкән идем»,— дип гафу үтенгән. Соңыннан бераз вакыт мәчеттә үз вазифасын үтәсә дә, Черек күл буенда исерек килеш егылып ятуы әлеге байга ишетелеп, ат һәм арба белән хезмәтчеләрен җибә- 1 Мөстәфадел-әхбар... II т., кулъязма, 377—380 б. Цензура тара¬ фыннан төшерелгән. КДУ китапханәсенең кулъязмалар бүлеге, т. (төр¬ ки) 1590. 335
реп, өенә китереп куйганнар. Бу хәлдән соң мәхәллә халкы бердәм җыелыш ясап, мәчеткә дөрес юнәлеш бирмәве һәм вазифасына лаек булмавы белән гаеп¬ ләп, дәлилләр белән аңлатып, аны эшеннән чыгарды. Бу адәм 1288(1871) елда, шәүвәл аеның егерме бишендә, якшәмбе көн вафат булып, җеназасын мел¬ ла Сәлахетдин укып, яңа каберлектә җирләнде. Ул мелла Габделгафур бине Мәхмүдкә кияү иде. Фәкать бер кыз баласы калды. Икенче мәчет янында ата- бабаларыннан калган вәкыф йортта яши иде. Бик вәхши иде. Кемнең кем булуына карамастан, күп кешегә әшәкелек эшләп, үзенә дошманнар булдыр¬ ды. 1275(1858) елда булган зур янгында мелла Нур- мөхәммәд мөхтәсибнең буш йортына ут капканын күргәч, «Аллага шөкер, Нурига капты»,— дип, шат¬ ланып кайтып киткәнен үзем күрдем һәм ишеттем. Ш б. Мелла Габделгани бине Салих би¬ не Хөсәен ә л-К или, Казандагы икенче мәчет мәхәлләсенең мәхдүмнәреннән. 1228(1813) елда туа. Казанда — мелла Габделгаффар бине Сәгыйдьтә, мелла Сәгыйдь бине Хәмидтә, Мәчкәрәдә — мелла Габдулла бине Яхъяда, мелла Әхмәд бине Әхсән бине Гомәр бине Кадырмәт әл-Мәмсәвидә белем ала. Бо¬ харада мелла Салих, мелла Мөхәммәд бине Сәфәр әл-Хөҗәнди һәм мелла Мөэмин хуҗа янында шө¬ гыльләнеп кайтты. Казанда Юныс бай малайларына бик нык ярарга тырышуы һәм җизнәсенең ярдәме бе¬ лән, 1273(1856) елда указ алып, мелла Сәгьдетдин белән арадашлык итеп, Печән базары мәчетенә имам булды. 1288(1871) елда, рәбигыль-ахир аеның унбе¬ рендә, чәршәмбе көнне кич белән вафат булды. Җе¬ назасын мин фәкыйрь укыдым, яңа каберлектә җир¬ ләнде. Мәзәкчән, шул ук вакытта дорфа сүзле, читләтеп, төрттереп сөйли торган гаять усал ниятле кеше иде... Йорты юк иде. Вафатыннан соң барлык әйберләре торги белән сатылып, барлык мирасы дүрт йөз тәң¬ кә исәпләнде. Ш 6. Мелла Хәсән бине Хәмид бине Исмә¬ гыйль бине Габдерразак ә л-М ө с л и м и. Чыгышы белән Чистай төбәгендәге Мөслим исемле карьядән. Чистай шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә ту¬ ган. Мәчкәрәдә— мелла Габдулла бине Яхъядан, Кече Сөн карьясендә — мелла Фәхретдин бине Садыйктан, Чистай шәһәрендә мелла Исхак бине Сәгыйдьтән бе¬ 336
лем алган. Алда сөйләнгән Габделхаликъ ишанның ышанычын яулап, соңыннан Газизә исемле кызына ки¬ яү булган. Вафатыннан соң аның урынына калып, мәчет һәм мәхәллә халкына имам, хатыйб һәм мөдәррис бул¬ ды. Мөридләр тәрбияләп, тарикать әдәбләре сагын¬ да торып, 1289(1872) елда, мөхәррәм аеның урта¬ сында, якшәмбе көнне вафат булды. Җеназасын мел¬ ла Габделвәли бине Вәлид бине Максуд бине Мөхәм¬ мәд ән-Наласавый хаҗи укыды һәм Курса авылы ка¬ берлегендә бер карт күршесендә җирләнде. Яше алтмышта иде. Шакир, Закир һәм Гариф исемле өч м* 8- углы калды. Шәригать таләпләренә тугрылыклы, әдәп саклаучы кеше иде. Яшенә карата киенә белеп яшә¬ де, сөннәт һәм шәригать мәсьәләләре белән кызык¬ сына иде. Аз сүзле, күбрәк дәшми торуны кулай кү¬ рүче, гайбәттән һәм кешене җәберләүдән тыелучы, бәхәсләрне килештерергә тырышучы иде. Дөньясы киң иде. Кигән туны бәрәннән, тышкы һәм башка ки¬ емнәре милли, киемнәренең озынлыгы балтырдан иде, җиңенең озынлыгы баш бармактан озын бул¬ мады. Юлда йөргәндә дә, шәһәрдә булганда да кыс¬ ка догалар укый иде. Башкарган эшләре яхшылык¬ та булды, үзенең җәмәгатен ташламады. «Хәтем ху- җа»га * һәм аннан башка яңалыкларга да бөтенләй күз салмады. Мактаулы эшләре турында мелла Фәх¬ ретдин бине Арслан бине Морадгали бине Мирас әл- Бүкәли әл-мөхтәсиб һәм мелла Мөхәммәд бине Их¬ сан бине Гомәр әл-Мәмсәвинең күп санлы шигырь¬ ләре һәм язмалары бар... •N б. Мелла 1аһир бине Сөбхан бине Б а- һадиршаһ бине Чиркәе бине Көлүлү ә л-Б әтраксый ә л-М и к ъ р ы й «Адай авылы Таһир хәзрәт» дип танылган иде. Тумышы белән Сем- бер өлкәсе Кормыш өязенең Бәтракс карьясеннән. Казан иленә килгәч, башта Мәчкәрәдә мелла Мөхәм- мәдрәхим ахун мәдрәсәсендә белем ала, Саба карья¬ сендә мелла Габдеррәшид бине Габделкадыйр хозу¬ рында да укый. Ахырда Ишмөхәммәд бине Заһид әл-Кибәкидән Коръәнне яттан уку гыйлемен ала һәм аның рөхсәте белән Малмыж өязенең Адай карья¬ сендә имам, хатыйб була һәм Коръәнне дөрес һәм күрмичә уку дәресләре бирә. 1 Әл-Микърый— кейләл Коръән укучы. Э2 3-38 337
Озак гомер сөреп, күбәүләргә остаз булды һәм 1281(1864) елда, рәҗәб аеның унберендә, якшәмбе көнне Адай карьясендә вафат булды. Яше туксан тирәсендә булса да, барлык әгъзасы — күзе, колагы, тешләре — сәламәт иде. һәрвакыт төп ватаны — Ми- шәрстанга узып барышлый Казанда безгә кереп йөр¬ де. 1280(1863) елда, мөхәррәм аеның унысында, җом¬ га көнне, бертуган энеләребез мелла Садретдин һәм мелла Фәйзерахманнар белән Ташкичүдән бергә яны¬ на баргач, углыбыз Борһанетдин Мөхәммс,.:<ә «фа¬ тиха» сүрәсен укытып, мелла Садретдин язган ишан¬ лык шәһадәтнамәсенә үз мөһерен басып бирде. Гадәттән тыш матур тавышлы, киң күкрәкле, озын буйлы кеше иде. һәртөрле мәкамнәр 1 белән укыт¬ ты. Кайберсен хәрәмин көе, кайберсен коддыс шәриф көе, кайберсен мисыр көе дип атап, үзе дә төрле көй¬ ләр чыгара һәм шул көйләр белән укый иде. Әлеге көйләрдән максат — җыр-музыка калыбына салу һәм V' 6- шәригатькә сыймаган көйләү түгел, ә матур тавыш белән җиренә җиткереп уку иде. Үзе гәрчә Ишмө- хәммәд хаҗиның шәкерте булса да, ә соңгысының укуы яхшы һәм тавышы матур булса да, мелла Та¬ һирнең өстенлеге һәм осталыгы ачык иде. Үзем аның шәкерте булмасам да, укуына гаять сокланучылардан һәм бик тә яратып тыңлаучылардан идем. Аңа хәтта гашыйк идем. Укыганын ишеткәч, һушым китеп, зи¬ һенем таралып китә иде. Үзе: «Башлангыч кыйраәтне Мәчкәрәдә Мөхәммәдрәхим ахуннан алдым, соңын¬ нан Ишмөхәммәд хаҗидан укыдым, ә ахырда Багда¬ ди хаҗидан гыйлем өстәдем. Хаҗи Багдади минем укуымны хуш күреп укыта иде»,— дип сөйли иде. Ләкин биргән иҗазәтнамәләрен фәкать Ишмөхәммәд хаҗига бәйләп яза иде. Мелла Таҗетдин бине Габ- саттар әл-Мәңгәри, мелла Габделгафур бине Мәхмүд әл-Казани, мелла Әхмәд бине Сәгыйдь әш-Шырда- ни, мелла Таҗетдин бине Мостафа мөфти Тифлиси, мелла Таҗетдин бине Габделҗәлил бине Хөсәен бине Сафакол бине Котый әд-Дөбьязи (Кариле имамы), мелла Габделхәким бине Габделкәрим әл-Бәтраксый һәм башкалар — моның шәкертләре. 203 б. Мелла Гали бине Сәйфулла бине Габ- деррәшид бине Үтәгән бине Ярмөхәм- м ә д бине Котлыгмөхәммәд бине Мөх- 1 Мәкам — көйләп уку. 338
син 9Т-Т үнтэ ри. Үз илендә мелла Мөхәммед- рәхим ахуннан, мелла Габдулла бине Яхъядан, мелла Таҗетдин бине Габдеррәшид әл-Иштирәкидән гыйлем ала. Аннан Бохарга барып, берничә ел шунда яшәп, «Чәпә Нәвис мәхдүм» дип танылган мелл? Гатаулла бине Йосыф бине Һади бине Әмин әл-Бохари һәм башкалар хозурында укый. Сәхибзадә Миянфазыл Габделкайдыр һәм Миянфазыл Кадыйрларга якын мөнәсәбәттә булып, аларның хезмәтендә берничә тап¬ кыр һиндстанның Кандаһар, Пәшавар, Кабул, Лаһор һәм Дәһли шәһәрләренә бара. 1245(1829) елда, Боха¬ радан кайтып, Түнтәр карьясендә имам, хатыйб һәм мөдәррис булып урнаша. Шушы хезмәтләре һәм картлыгы аркасында олы шөһрәт һәм зур игътибар иясе булды. Мәмләкәте¬ бездә булган ишаннарның бөтенесеннән белемлерәге, танылганрагы, дөресрәге һәм үрнәк булырлык кеше иде. Дөньясы киң, йорты, киемнәре, атлары, өй җи¬ һазлары бик кыйммәтле һәм матур иде, бик күп ки¬ таплары булып, бик бай кеше иде. Гәрчә холкында кызулык һәм сүзләрендә ашыгычлык өстенлек алса да, галимнәр, байлар һәм башка кешеләргә кара¬ ганда өстен иде. Шуңа карамастан, тартыныбрак һәм ялагайланыбрак йөри иде. Сүзендә бизәкләр һәм ифрат дәрәҗәдә күпертү, артык түбәнсенү һәм мес- б. кенләнү тулып ята иде... Яше сиксәнгә җитеп, 1291(1874) елның рәҗәб аенда вафат булды. Җена¬ засын мелла Шәмсетдин бине Рәхмәтулла әт-Түнтәри укып, Түнтәр каберлегендә җирләнде. Гафифә исем- д ле бер кыз баладан башка баласы калмады, р б. Мелла Сәлахетдин бине Исхак бине Сәгыйдь бине Колмөхәммәд әл-Ке- н ә р и. Чыгышы белән Чистай шәһәреннән, якынча 1235(1819) елда туган. Анасы — Мәмдүдә бинте Габ¬ делгазиз. Мелла Сәлахетдин 1258(1842) елда Бохара- га китеп, 1275(1858) елда Казанга әйләнеп кайта һәм өч ел чамасы эшсез тора. Мелла Шиһабетдин бине Фәхретдин агач мәчеттән читләштерелгәч, ул зур үтенечләр белән йөреп, шул мәчеткә имамлыкка указ ^4 б. ала. Мелла Мөхәммәдкәримнең кайтмас хәбәре кил¬ гәч, Хәсән бине Муса бине Исмәгыйль, Мортаза бине Миңлебай бине Габдеррәшид Әҗмидләрнең таләбе буенча, өченче мәчет халкына вәгъдә бирүенә һәм алар белән булган килешүгә карамастан, шул 1278(1861) елда, шәгъбан аеның егерме берендә, 22* 339
пәнҗешәмбе көн икенче мәчеткә күчеп имам, хатыйб һәм мөдәррис була. 1288(1871) елның шәүвәл аенда хаҗ сәфәренә китеп, анда ике тапкыр хаҗ кылып, җемадиел-әүвәлнең дүртесендә күп китаплар алып кире әйләнеп кайта. Озак вакытка сузылган каты авы¬ рудан соң, 1292(1875) елда, җөмадиел-әүвәлнең ал¬ тысында, пәнҗешәмбе көнне кич белән вафат була... Васыяте буенча җеназасын икенче мәчетнең мәетләр куя торган җирендә мөәззин Мостафа бине Мортаза бине Максуд бине Исәнбай әл-Камкави укып, барлык йоланы үтәп, Казанның яңа зиратында җирләнде. Ки¬ таплары күп иде, фарсы телен яхшы белә иде, әңгә¬ мә вакытында ягымлы һәм ачык итеп сөйләшә иде. Мәхәллә кешеләре элек-электән үз-үзләреннән канәгать, мәхәллә имамнарына, мөәззиннәренә һәм шәкертләренә яхшы мөгамәләдә булганнар, үзләре¬ нең муллык һәм төзеклекләрен яхшы белгәннәр дип сөйлиләр. Бу мәхәллә озак вакыт имам һәм шәкерт¬ ләренең, мәдрәсәләренең яхшы исәптә булуы белән макталган. Шуның аркасында мәдрәсәләренә шә¬ кертләр күп җыела торган булган... Моның заманында да мәдрәсәләрендә шәкертләр күп иде, ул шуның белән кордашлары арасында аеры¬ лып күренеп тора иде. Кайбер очракларда күренүче мәкаләләр керем китерүче чыганак буларак файдаланыла. Берсе — ул мәдрәсәгә шәкерт туплый. Шуны мелла-имамнары минем шәкертем дип санап йөри. Берсе — ул мәхәл¬ лә кешеләре мелла-имамнарны урманнан тотып ки¬ птерсәләр дә, меллаларны тиңдәшсез һәм охшашсыз галим, әсәр язучы дип ышандыра. Берсе — мәхәллә имамы, мөәззин һәм шәкертләр, әлбәттә, галим була, ди. Берсе — безнең мәхәллә безгә бакырчы Иван имам булса да бик яхшы, ди. Атап үтелгәннең холкында төрле зирәклек булса да, ялкаулык, ахмаклык колы булу, чамадан тыш баш¬ каларга иярү, фикер туңлыгы, тискәрелек, хаклык дошманы булу сыйфатларын җиңә алмады, чын гый¬ лем аның миенә кермәде. Ул китап уку, мәдрәсәгә кереп дәрес әйтү белән һич шөгыльләнми иде. Аз 75 6. гыйлемле һәм сай фикерле булганга күрә, бер җөмлә берәүнең авызыннан чыгу белән аңа бәйләнә. Яки укыганда бер китаптан бер сүзне отып алса, шуны матурлап, гарәпчә һәм фарсыча сүзләр кушып, кыч¬ кырып аңлатып, олы сүзләр белән бизәкләп, яшерен 340
кимчелекләрен каплап һәм яшереп, кара халыкны хайван кебек үзенә каратуда чиктән тыш оста иде... |W б. Мелла Сибгатулла бине Габделка¬ дыйр бине Сөләйман бине Юныс бине Мостафа ә ш-Ш ә р и ф и. Тумышы белән Уфа өязенең Шәриф исемле карья әһалисеннән. Мелла Габделкадыйр ахун углыдыр. Башта атасыннан, Ка¬ занда — мелла Әбүбәкер бине Йосыф әз-Зеябашидан һәм Оры авылында — мелла Фәтхулла ахун мәдрәсә¬ ләрендә гыйлем алган. Озак вакытлар Оры мәдрәсә¬ сендә яшәп, Фәтхулла ахунның укыту эшләрендә кат¬ нашучы һәм урынбасары булып торган. Мелла Фәт¬ хулланың вафатыннан соң, Оры карьясендә мөстә¬ кыйль имам һәм хатыйб булып калган. 1290(1873) елда, рамазан аеның дүртесендә, җомга көнне вафат булды. Җеназасын мелла Исмәгыйль бине Муса укып, Оры авылы каберлегендә җирләнде. Ва¬ фат булганчы, 128...(186...) елда мелла Вәлиулла исем¬ ле углын үзенең эшләренә арадашчы итте. Вафатын¬ нан соң икенче углы мелла Шөҗаг та бертуган абый¬ сына арадашчы булды. Мелла Сибгатулланың атасы Габделкадыйр ахун үз илендә заманасының мәшһүр кешеләреннән булган. Мәдрәсә тотып һәм шәкерт¬ ләр җыеп дәрес әйтеп, 1244(1828) елда Шәриф авы- лында вафат булган. б. Мелла Габделгалләм бине Габдел¬ кадыйр бине Сөләйман бине Мостафа бине Юныс ә ш-Ш ә р ә ф и. Оры авылы имамна¬ рыннан мелла Сибгатулланың бертуган абыйсы. Ата — бер, ана — башка. Атасы мелла Габделкадыйрдан, ба¬ басы Сәйфетдиннән һәм башкалардан гыйлем алган. Бабасы мелла Сәйфетдин хаҗ сәфәренә чыгып кит¬ кәч, аның урынына Сабада имам, хатыйб һәм мөдәр¬ рис булып калган. 1293(1876) елның мөхәррәм аенда Саба карьясендә вафат булды. Җеназасын мелла Га- та бине Мөхәммәд әл-Курсави укып, шул авылның каберлегендә җирләнде. Яхшы фикерле, тотнаклы, дөрес язулы кеше иде. Бу мәмләкәттәге гадәткә яраклаштырып, матур һәм ачык яза, төрки хатларны аңлатканда да матур һәм килешле итеп сөйли белә иде. Заманында гыйлеме белән мәшһүр, тирә-якта «яхшы кеше һәм галим» дип танылган иде. Хокукның өстенлеген олылаучылардан булды. Үзен халык җыелган урыннарда һәм мәҗлес¬ ләрдә олылап ’экъдим итә иделәр. Бер зур мәҗлес- 341
те мелла Шиһабетдин бине Фәхретдин әл-Казани, аңа мөрәҗәгать итеп: «Дәлилне куллану аны бер-бер артлы һәр ике тарафтан юкка чыгаруга китерә, әмма дәлил көчле булса, фәкать сәбәп тарафыннан юкка чыгарылып, нәтиҗә ягыннан ялгышлыгын расламый, I диләр. Моның сәбәбе нәрсәдә?» — дип сорады. Мел¬ ла Габделгалләм: «Хәзер тәфсилләп аңлатуга мәҗлес мөмкинлек бирми, кыска тотсам, канәгатьләнмәссең. Әгәр сораучы көчле дәлилнең нигезе сәбәп таләбен¬ нән (эстәвеннән) алда булганда аның аста калмыйча (юкка чыкмыйча) нәтиҗәнең өстендә (алдында) булуы турында уйлабрак фикер йөртсә, бу сөальгә мохтаҗ¬ лык та булмас иде»,—диде. Мелла Габделгалләм үзенең яшен сорауны ярат¬ мый иде. Үзеннән дә берничә тапкыр: «Бер мелла мин¬ нән, хәзрәт, ничә яшьтә буласыз, дип сорагач, аның сиңа нигә кирәге бар, сиңа карасак, син миннән ун ел элек вафат булачаксың, мин синнән яшьрәк. Моны сораганчы берәр кирәкле һәм мөһим булган шәри¬ гать мәсьәләләре турында сораш, дип әйттем»,— дип сөйләгәнен ишеттем. |02 в. Бу урында безгә җибәрелгән хатларыннан берсен китерәбез (күчермәсе): е ..Кадерле, хөрмәтле дустым дамелла Шиһабет¬ дин хәзрәтнең хөрмәтле гаиләсенә һәм якыннарына дога һәм сәламнәребезне күндерәм һәм изге фати¬ хасына өмет белгертеп калам, һәр тарафтан ким¬ челекле бу юлларны язучы әлегә иминлектә, Шыңар имамы мелла Әхмәд Оры авылыннан мәрхүм Мөэ¬ миннән калган милекне гражданский законча бүләргә боерып министрдан указ килгән дип сөйләде. Бу дөрес хәбәр булса, тел белән генә булса да мелла Әхмәдкә аермачык белдереп, безнең анда хаҗәте¬ без юклыгын аңлатып, безне тынычлыкта калдыра алсагыз, миңа миһербанчылык күрсәткән булыр иде¬ гез. Мелла Әхмәд кардәше мелла Хәсән, мәрхүм Го¬ бәйдулла әл-Мәгъфүр углыннан үзенә тигән мирас мәсьәләсендә мелла Шиһабетдин хәзрәт зур тырыш¬ лык һәм гайрәт күрсәтте дип, җәнабегездән бик ка¬ нәгать булып кайткан. Бу уңайдан мин фәкыйрь дә хезмәтегездә изге теләкләр теләп, читтән генә бул¬ са да бөек алла үзегезгә олылык, хөрмәт, бөек дәрә¬ җә биреп, хаклыкны башлап аңлатучы итсен дип, чын күңелдән, чын йөрәктән догалар кылдым... Яхшы те¬ 342
ләктә булучы Олы Саба авылыннан мөселманнарга озак вакытлар хезмәт иткән фәкыйрь Габделгалләм Гадепкадыйр мәрхүм углы. 1268(1851) елның 15 мар¬ ты». Бетте. Мелла Шәмсетдин бине Рәхмәтулла бине Махмуд әл-Мазар астый. Тумышы бе¬ лән Малмыж өязенең Мазар асты карьясеннән. Кеч¬ кенә вакытында Түнтәр мәдрәсәсенә укырга килеп, югарыда телгә алынган Гали ишан дәресләренә озак вакытлар йөреп гыйлем ала һәм камиллеккә ирешә. Әхлак ягы, бөтен хәрәкәте һәм яшәве белән ишанга охшау сизелеп тора иде. Алдан күрүчән, саф һәм белемле иде. Яхшы китапларга ия булып, күп укый һәм дөрес фикер йөртә торган кеше иде. Гали ишан¬ ның шәкерте, аның кызын алып кияве булганлыктан, аңа тиң булырга тырышып, олыларга каршы төшкән, файдасыз бәхәсләр чыгарган вакытлары булды. Остазы Гали ишан әмере белән ишан исеменнән урнаштырылган «Назурәтел-хак» турындагы бәяләмә¬ сен бу урында китерәбез (күчермәсе): «...Без бу ки¬ тапка карадык һәм укыдык. Язылган сүзләренең фай¬ далы булуына, нечкә сүзләрне язучының тирән мәгъ¬ лүматына шаһит булып, күп кенә яхшы сүз һәм мәгъ¬ нәләргә дикъкать биреп, бик нык дулкынландык. Гый¬ лемнәр сыйныфында мәгънә сакларга тырышу, тик¬ шерү һәм тирәнлектән читкә тайпылмау, төрле фән¬ нәрне тикшергәндә җитдилек кирәклеге биредә ча¬ гыла. Тырышлыклары өчен рәхмәт әйтеп, бөек һәм бар нәрсәдән көчле алла үзен бүләкләр. Гыйлем — хезмәт һәм мактаулы эш ул, аны мул итеп бүләкләр¬ гә кирәк. Фәкыйрьне бөек хуҗабыз бизәсен. Шәм¬ сетдин бине мелла Рәхмәтулла. Бәген шәехләрнең остазы һәм үземнең дә шәехем һәм остазым Галимө- хәммәд әт-Түнтәри кушуы буенча яздым. 1291(1874) елда, җөмадиел-ахир аеның унөчендә, дүшәмбе көн тәмам булды». Әлеге мелла Шәмсетдин Гали ишанның Гафифә исемле кызына өйләнеп, мәчет һәм мәхәллә эшләрен үтәү вазифасына арадашлык итте. Ишан вафатыннан соң үзе генә калып, милкенә дә, эшләренә дә хуҗа булды. 1292(1875) елда хаҗга китеп, 1293(1876) елда шуннан кайтканда, рәбигыль-әүвәл аеның унында, Истамбулда вафат булды. Фәкать Мөхәммәденнә- җиб исемле бер углы калды. Мелла Махмуд бине Мөхәммәд бине 343
Садыйк бине Мостафа бине Гали бине Садыйк әш-Ширвани әл-Хәнәфи ә з - Заһид. Чыгышы белән Ширван иленең Шемаха тирәсендәге бер карья әһалисеннән. Ул, Россия дәү¬ ләте өчен ышанычсыз саналып, Пермьга сөрелде. 1276(1859) елда азат ителеп, Казанга күчте. Монда бе¬ раз вакытлар яшәгәннән соң, Әстерханга китеп, анда үзенең дәрәҗәсенә лаек яхшы йорт төзетте. 1294(1877) елда, мөхәррәм аеның сигезендә, дүшәмбе көнне вафат булды. Җеназасын «Бабай ахун» дип та¬ нылган мелла Габдеррәхим бине Нигъмәтулла әл- Бохари укыды һәм заманасының шәехләре каберле- 275 6. гендә җирләнде. Яше алтмыш биштән өстә иде. Галим, зур укымышлы, ашау-эчүдә үзен чикләүче, җәмәгать хезмәтен җиренә җиткереп үтәүче, изге ниятле, диндар, күп гыйбадәт кылучы һәм матур язу¬ чы кеше иде. Мелла Салахның пәйгамбәрнең нәсел- нәсәбе хакында әйткән начар сүзләренә түзә алмый¬ ча, аның белән Мортаза бине Мостафа бине Нәзир бине Әҗем мәҗлесендә очрашкач, бәхәсләшеп, бер- берсен хурлап һәм мәсхәрәләп бетерделәр. Мелла Мәхмүд вәгазьне яхшы укый, дөрес мәгъ¬ нәдә яза, риваятьләрне ачык итеп сөйли иде. Әмма дошманнарының күп булуы аркасында буталып бетте. Безнең хакта яхшы уйда, матур карашта булганлык¬ тан, безнең белән бер дә булмаган хәлне безгә бәй¬ ләп: «Сезнең тарафтан рухани ярдәм һәм яхшы тәрбия күрәбез»,— дип, үз алдымда ничә тапкыр сөйләде. Аның безне олылап, һәркайда мактап, ихтирам һәм яхшы сүз белән телгә алуы аркасында, Пермь өлкә¬ сендә яшәүче мелла Габделкаюм бине Морад әл- Бәдәхши, күрмәгән, белмәгән хәлдә мине олылап, яратып, чын күңелдән миңа багышлап, шушы шигырь¬ не язып җибәргән иде: Барып баг үзрә кылдым бер сәхәр йөз дәрд белән зари. Нистан дик ут алды наләдин былбылны мөнкарый. Зөбане калә хәл илән бән ул Мәхмүд әфәндедән Ишеттем: фазыл мәүләна — Шиһабетдин Болгари. Казанның шәһәренә варгыл, талиб ул, мәүләви булгыл, Теләрсән кем, булырсән гандәлибе гыйльме гөлзари. Казан галимнәре гәр йөз гыйлем илән кәлде Бохарадин, Аны дик бер кеше хәтем итмәде дәрсе вафадары. Гомердәк булды Болгар эчрә фарукы хак вә батыйл, Мөселман-тәсбих әлдә, тирсан кисде зиннари. Тәкәлләмә нәшшаэсидин салды һуш әһлига хәйранлыг, 276 б. Ходаем кыйлды гуя тутый мират диндари. Тәрикать дәфтәрин күрдем, сөлүке сәтре хәл ирмеш. 344
Хәзер кыйлды мәгәр тәлкыйн зикре хәзрәте бари. Кереп мәйханәи тәүхидә мәете җам вәхдәт бул, Билай гәр ирер әй дире дивана һөшйари * *, Сүзе тәмам. Ахыргы юлда үз кушаматын язып куйган. Мелла Мәхмүд 1286(1869) ел азагында Гайнә ягында вафат булды. Атасы Ташкент шәһәрендә шәех¬ лек белән шөгыльләнеп, «Караташ ишан» дип таныл¬ ган иде. Анда вафат булды, һәр икесе белән дә оч¬ рашканыбыз һәм язышканыбыз булмады. Мелла Мәхмүд әфәнденең Болгар һәм Болгар хал¬ кын мактап язган бәетләре будыр: Бәет: Шәһре Болгарә күңел шәйлә улыптыр мөштак, Җөмлә, Болгар күренер күземезә, якын-ерак. Шәһре Болгарә, күңел, кылма бәрабәр, аслан, Мисыр, Шам, Ямәни, шәһре Хорасан, Гыйрак, Мәккә тарафына дәзәр һәр сәнә хөҗҗаҗ низам, Мәккә Болгари һәр ан тәвык әйләмәк гайре морак. Хазир ул вәҗһелә сөрештә улып Болгарә, Тышы зольмәт, эче нур, абе хәяти бәррак. Димә: Болгар ки ул сэр ходадыр әл-хәкъ, Нур тәҗәллада ясанып такы-әтъвак 2. 1 Шигырь шул вакыттагы татар әдәби телендә язылган. Хәзерге телгә тәрҗемәсе: Бакчаларга чыктым таңда, өздереп былбыл сайрый анда. Мең дәрт белән кылып зари, сихәт-дәрман алдым җанга. Мәхмүд әфәнде вузыннан ишетеп белдем мин аный — Аллага тиң фазыл икән Шиһабетдин Болгари! Казан шәһәренә бар син, бул аңа шәкерт вә яр син, Булырсың гыйлем багында сайрап туймаучы гөлзар син. Ерак Бохарага барган, анда төрле гыйлем алган, Казан галимнәре хәтта аның янында — чи надан! Болгар эчендә күп йөрде, хак-ялганны аера белде, Кулда — мөселман тәсбихе, күпне белде, күпне күрде. Аллам 'диндар көзгесендә кылган аны тутый итеп, Язганнарын халык укый хәйран калып, хушы китеп. Тәрикать дәфтәрен күрдем, төзек кылынганын белдем, Хаклык юлыннан барганда улдыр — остазым вә өлгем! Кереп, эчеп мәйханәдә, фикерен җуйды надан бәндә, Акылыңа кил, аның кебек булып була, теләгәндә! * Бәет шул вакыттагы татар әдәби телендә язылган. Хәзерге әдә¬ би телгә тәрҗемәсе: Шәһре Болгар пәйда булды, нурлар сибеп, ялтырап, Каршыбызда Болгар иле: һәр тараф якын-ерак! Тиңләмәк булсаң син әгәр, булмас аңа бәрабәр Ни Мисыр, ни Шам, ни Ямән, ни Хорасан вә Гыйрак! Мәккә тарафына тезәр низамлы хаҗиларын, Арынса да сагышлардан изге Мәккәгә карап. Хозыр шулай кыла белгән Болгарны тиңсез итеп: Тыштан — кара, эчтән — якты, тере су ага чылтырап. Димә: Болгарны хак тәңре бетергән дип мәңгегә: Нур иңеп, балкыр ул янә, торыр горур ялтырап! 345
Өлкән бабасы мелла Гали бине Садыйк Ширвән- гә Иран падишаһы Надиршаһ басып кергәндә исән була. Надир аңа бер яхшы эшләнгән Коръән һәм шәл бүләк итеп «ясин шәриф» сүрәсен тәрҗемә итү¬ не үтенгән. Мәхмүд мелла үзе безнең якларда «Мах¬ муд әфәнде» һәм башка якларда «Мәхмүд ишан» исеме белән танылган иде. Үз илендә мелла Габдулла бине Габденнәби әш-Ширвани әд-Дәһнәви әл-Хәнәфи һәм башкалардан гыйлем алды. Бу илдә мелла За¬ кир бине Габделваһһаб бине Габделкәрим әс-Сосна- вый, мелла Габделгали бине Гобәйдулла бине Ибра¬ һим әл-Бәйрәкәви, мелла Габдулла бине Габделгафур әл-Чакмавый һәм башкалар — аның иярченнәре... 277 6. Мелла Габделхәбир бине Габделваһ¬ һаб бине Мортаза бине Максуд бине Габдеррәхим бине Җансары й бине Бай¬ са р ы й бине Килдеш бине Килваз әл- Мөслим и. Төп чыгышы белән Мамадыш өязенең Ушма карьясеннән булып, кайсыдыр бабасы Мин- зәлә өязенең Вәрәш карьясенә күчеп килгән һәм шун¬ да урнашкан. Мелла Габделхәбир, башлап, ... карья¬ сендә— мелла Габделлатыйф бине Габденнасыйр бине Госман бине Ишгали, Чакмак карьясендә мелла Габдулла бине Габделгафур бине Габдессәлам әл- Чакмавый кебекләрдән белем алды. Шуннан соң Бо- харага барып, Мир гарәб мәдрәсәсендә яшәде һәм бу фәкыйрьгә дә таянып эш итте. Үткен һәм якты зиһен¬ ле, фөнүн нәкълия 'дә һәм фөнүн гакълия 2дә та¬ сырдашлары көнләшерлек оста һәм гадәттән тыш белемле кеше иде. Тәнкыйди фикерләүне дә бер өч баскычка югары күтәрә алды. Шуңа карамастан, үз иленә кайткач, заманның иң түбән, иң әшәке кеше¬ ләре белән дуслашты, укымышлы һәм камиллекләре югары булган кешеләрдән читләште. Нәтиҗәдә үзе¬ нең камиллегенә лаек хезмәт күрсәтә алмады. Хәтта үзенә гадәти хәленә ярарлык эш тә насыйп булмады. Ахырда Кызылъяр шәһәренә китеп, андагы түбән мәчеттә башка берәүгә арадашлык итеп, имам, ха¬ тыйб һәм мөдәррис булып гомер итәргә мәҗбүр 778 б. булды. Озакка сузылган авырудан соң, 1296(1878) елда, шәгъбан аеның икесендә, дүшәмбе көннең та¬ ңында вафат булды. Җеназасын мелла Габделбарый 'Фөнүн нәкълия — традицион фәннәр. 1 Фөнүн гакълия — акыл фәннәре. 346
ахун укып, шундагы каберлеккә җирләнде. Габдулла исемле бер углы, өч кызы калды. Бу кадәр камил¬ легенә замана күзе төшмичә, дөньядан китеп барды. 108 б. Мелла Шаһиәхмәд бине Баязид бине Рәхмәтулла бине Рахманколый әл-Мә- мәши. 1218(1803) елда, рәҗәб аеның уртасында, дүшәмбе көнне дөньяга килә. Баштан Күшәр авы¬ лында мелла Габбас бине Габдеррәшид бине Мөхәм¬ мәд бине Мөхәммәд бине Шөкер әл-Күшәридә, ан¬ нан соң мелла Һибәтулла бине Диние әс-Салавычида һәм мелла Фәхретдин бине Ибраһимнарда белем ала. Ахырда Бохарада укып, аннан 1251(1834) елда әй- 109 б. ләнеп кайта. Кышкар имамы мелла Фаяз бине Габ¬ делгазиз әл-Кенәригә кияү булып, аның вафатыннан соң урынын алырга теләсә дә, михрабка керүдән тые¬ ла. Соңыннан бертуганы Галиәсгар Ашыт авылы хал¬ кына «яхшы мәдрәсә һәм мәчет салып бирәм» дип имеш-мимешләр таратса да, авылның күпчелек халкы мона риза булмый. Шулай итеп, мондый юл белән дә максатлары тормышка ашмый кала һәм өметләре киселә. Мелла Мөхәммәд мәхдүм вафатыннан соң, бертуганы Галиәсгар Сибай байлары белән сәүдә җәһәтеннән нык бәйләнештә булганлыктан, аларның ярдәмнәре белән мелла Шаһиәхмәд 1252(1836) елда Казандагы сигезенче мәчеттә имам була. 1275(1858) елда, әтисенең энесенең углы Габделхаликъ бине Госман бине Габдулла бине Иманколый әл-Мәмәши урынына ялланып, югарыда искә алынган бертуганы Галиәсгар белән бергәләп Мәккәгә хаҗ сәфәренә китте. 1287(1870) елда Корбангали бине Мортаза әл- Бәрәскәви хатыны Зөһрә бинте Мортаза урынына ялланып тагын бер тапкыр хаҗга барып, бик күп ки¬ таплар алып кайтты. Телгә алынган Габделхаликъ өч¬ тән бер өлеш малын атасының абыйсының углы Га- лиәсгарга васыять итеп калдырып вафат булды. Мәз- күр мелла әлеге акчага да күп китаплар алды. Бу мал вакыфка бирелергә васыять ителгән булса да, ул аңа үз малы кебек карап сарыф итте. Бу мелла ва¬ фатыннан соң, сакланырга куелган китаплар барысы да сатылды һәм бүләк итеп таратылды. Шулай да Хөсни бинте Миңлебай бине Габдеррәшиднең яллап хаҗга җибәрү өчен аңа тапшырган акчасы да, васыять иткән башка әйберләре дә бурычын түләү өчен то¬ тылды. 347
«1* б. Ш б. «Назурәтел-хак» китабы матбугатта басылып чык¬ кач, мелла Шаһиәхмәд, дус-ишләреннән унөч кеше белән берләшеп, «Назурәтел-хак»ны кире кагу нияте белән, төрле уйдырмалар һәм ялган хәдисләрдән тор¬ ган, бозык мәгънәле, төпле нигезе булмаган, буш сүз тезмәләре һәм әшәке гыйбарәтләр белән тулы «Җа- рудә» исемле китабын язды. Моңа ул ике ел вакы¬ тын сарыф итеп, 1291(1874) елда аны тәмамлады. Бу китап белән алар укымышлы һәм мәгънәне белгән кешеләр алдында үзләренең оятсызлыкларын ачып салдылар... 1295(1878) елда, сәфәр аеның башында, беренче төнендә вафат булды. Җеназасын мелла Хөсәен бине Әмирхан укып, яңа каберлектә җирләнде. Мелла Фәхретдин бине Арслан бине Морадгали бине Мирас ө л-Б үкәли мөх- I ә с и б. 1298(1881) елда, сиксән яшь тирәсендә, рә- җәб аеның икенче ун көнлегендә, җомга көнне Бү- кәл авылында вафат булды. Яхшы укымышлы һәм шигъри табигатьле кеше иде. «Назурәтел-хак» кита¬ бының азагында күпсанлы касыйдәләре китерелде. Мелла Хәсән ишан әл-Курсави, мелла Гали ишан әт- Түнтәри һәм кияве хаҗи мелла Шәмсетдин мәрхүм¬ нәргә мәрсияләре һәм телдән сөйләнгән шигырьләре күп. Мелла Мөхәммәд бине Салих бине Гомәр бине Мөхәммәд өл-Уфави әл- Г о м ә р и. Тумышы белән Уфа өлкәсенең Гомәр исемле авылыннан, башкорт таифәсеннән. Бәләбәй өязенең Кара Көчек авылында 1277(1860) елның аза¬ гында имам була. Мирза Шаһиәхмәд бине Мөхәм¬ мәдиең мөфти Сәлимгәрәй бине Шаһингәрәйдән үте¬ нүе буенча 1285(1868) елда Мәкәрҗәгә имам итеп җи¬ бәрелә. Аннан әйләнеп кайтканда Казан шәһәренә керә һәм «Җиһанша мәчетемнең төзелеп беткән ва¬ кытына туры килә. Мәхәллә халкының теләге белән шушы мәчеттә имам, хатыйб һәм мөдәррис булып кала. 1285(1868) елда, рамазан аеның беренче җом¬ гасы көнендә указ алып, Казан шәһәренә бөтенләй күчеп килеп, ундүртендә үзенең вазифасын үтәргә кереште. 1292(1875) елда хаҗ сәфәренә китеп, мө¬ селманнарга үтәргә тиешле эшне башкарып кайтты. Үзе булмаганда урынбасары — мәхәллә мөәззине мелла Габделкадыйр бине Гомәр әл-Кавали имамлык вазифасын башкарды. 1298(1880) елда Шакир бине М8
Әхмәд бине Габдулла әл-Мәчкәрәви тарафыннан хаҗ кылырга ялланып, яңадан Хиҗаз якларына юнәлде. Киявен — Солтан авылы имамы мелла Сәхабетдин бине Габделлатыйфны урынбасары итеп калдырды. 1299(1881) елның җөмадиел-ахир аенда кайтты. Ты¬ рыша торгач, Дини идарәгә казый итеп билгеләнде... 121 б. Мелла Нәҗметдин бине Хисаметдин бине Мирсәлим әл-Казани әр-Рәҗи. Казан өязендәге Галич юлы исемле төбәкнең Исне Рәҗ авылыннан. Яшь вакытында бертуганы урынына үзе теләп падишаһ хезмәтенә китеп, Кырымда гас¬ кәриләргә мөәззин һәм имам урынбасары була. Кы¬ рым сугышыннан соң хезмәттән азат ителеп, 1275(1858) елда Казанга кайтты. Мелла Нурмөхәммәд вафат булгач, гаскәри имам һәм Юныс бай мәктәбен¬ дә сабый балалар өчен мөгаллим булды, 128...(186...) елда гаскәри имамнарга бирелә торган вазифа бе¬ терелгәч, теләмәсә дә, балалар укытуын дәвам ит¬ терде. Төрле вакытларда бирелгән күпсанлы орден¬ нары бар иде. 1301(1883) елда шимбә көнне вафат булды. Җеназасын мелла Төхфәтулла мөәззин укыды. 279. б. Кадерле, хөрмәтле углым, диннең нуры, олылыкның атасы Мәхмүд бине Шиһабетдин бине Баһаветдин бине Сөб¬ хан бине Габделкәрим әл-Казани әл- Мәрҗани, таянычым. 1302(1885) елның рәби- 280 б. гыль-әүвәл аенда, сишәмбе көн иртән дусты мелла Заһиреддин Әбүсәләм Мөхәммәд бине Фәйзеррахман бине Габделгаффар бине Габделхәмид әт-Түнтәри бе¬ лән бергә Яңа Тазлар авылына китте. Юлда кышкы каты суыкка очрап, туңып, бер атна үткәч, аягы авыр¬ тып, шешеп, рәбигыль-ахирнең алтысында, пәнҗешәм¬ бе көн безгә хат аркылы хәбәре килеп, рәбигыль- ахирнең унынчы көнендә Тазлар авылына барып җит¬ тем. Әле исән, ләкин аягына баса алмый иде. Әд-ду- шис 1 мае дигән бернәрсә алып барып аягына сөрт¬ кәч, бераз шеше кайткан кебек булгач, юлга алып чыксам авыруы көчәюдән куркып, калдырып кайт¬ тым. Ул дәвалаулардан һичбер файда күрмичә, рә¬ бигыль-ахирнең егерме дүртендә, сишәмбе көн өйгә кайтты. Атаклы докторлардан бер-бер артлы җиде кешене китереп күрсәттек, һәммәсе дә, кисмичә тө¬ зәлмәс, диделәр. Җәй җиткәч, рамазан аеның си- 1 Әд-душис — душица — мәтрүшкә. 349
гезендө, якшәмбе көн Бәләбәй өязе Дәүләкән авы* лына кымыз эчәргә китте. Аннан корбан гаете алдын¬ нан, якшәмбе көнне кич белән кайтты. Тәне куәтлән¬ гән, симергән, ләкин аягындагы шеше ике өлеш арткан иде. Чарасыздан Николай бине Иван Боголюбов исемле хирург чакырылды. 200 сум хак түләп, өч ир, бер хатын — хирург белән биш кеше килеп, Зөлхиҗ¬ җәнең соңгы, 28 нче көнендә, сишәмбе көн, 12 сә¬ гать дәвамында уң аягын тездән югары җиреннән кисеп алдылар. Гәрчә аннан савыгып җитсә дә, күк¬ рәгендә туберкулез авыруы көчәеп, озак авырып, 1303(1885) елда, рәбигыль-әүвәлнең соңгы унысында, пәнҗешәмбе көн таң вакытында вафат булды. Шул ук көнне, декабрьнең бишесендә, төштән соң күп халык белән җеназасын мәйданда үзем укыдым. Ка¬ занның яңа каберлегендә җирләнде. Алла аның ка¬ берен якты һәм оҗмах итсен. 1283(1866) елда, җөмадиел-әүвәл аеның 27 сендә, якшәмбе көнне туган иде. Гаять акыллы, сабыр, укырга бик ярата торган, яхшы хәтерле, күп нәрсәне яттан белгән, бик күп яхшы сыйфатларны үзендә туплаган, нечкә бил¬ ле, матур йөзле, төз һәм озын буйлы, кара кашлы, 281 б. кара күзле, кара чәчле кеше иде. «Кәшшафет-тән- зил», «Фәтхел-кадыйр», «Һидая», «Кяфи» һәм «Тәф- сирел-Бәйзави» китапларының күп өлешләрен күңе¬ леннән белә иде. Шулай ук гарәп шигырьләреннән күп нәрсә, төрки һәм фарсы шигырьләреннән кайбер нәрсәләр хәтерендә иде. Читен нәрсәләрне дөрес аңлый, төшенә белә, табигате сәламәт, зиһене туры иде. Дәвани *, Мирза Заһид, Казый Мөбарәк 2 әсәр¬ ләрендәге алымнарны куллана белеп, күп хакыйкать¬ ләрне ача ала иде. Мир Бакыр әд-Дамад әсәрләрен¬ нән «Әфакыл-мөбин», «Имазат», «Тәкъвимел-имам», Садыр Ширази әсәрләреннән «Әсфаре әрбага» һәм башка күп нәрсәләрне өйрәнгән иде. Моннан башка, тарих, шәҗәрәләр һәм география фәннәре белән та¬ ныш иде. Вафаты бу фәкыйрьгә чиксез зур кайгы булды... 284 б. Мелла Таҗетдин бине Габделҗәлил бине Хөсәен бине Сафакол бине Котый әс-Сәрдәви өд-Дөбьязи. Арча юлындагы 1 Дәвани — Җәлалетдин Дәвани — Көнчыгышның зур галиме (1502). 1 Казый Мөбарәк — Төрки я дә зур галим һәм казый булган кеше (1511—1556). 350
Казиле авылында имам иде. 1304(1886) елда, яше сиксәннән узып, вафат булды һәм шул авылның каберлегендә җирләнде. Бәрәскә карьясендә мелла Габдеррәхим, мелла Ягькуб, Мәчкәрәдә мелла Габ¬ дулла һәм Ташкичүдә атабыз мәрхүмнәр хозурында гыйлем алганнан соң, Адай авылында мелла Таһир бине Сөбханнан Коръәнне яттан уку гыйлемен үзләш¬ терде. Яшь вакытында тавышы матур, укуы бик яхшы булганлыктан, яшәгән мәдрәсә һәм авылларында күп кешеләр Коръәнне тыңларга җыела торган бул¬ ганнар. Кыйраәт гыйльмендә безнең дә укытучыбыз булды, шуңа күрә тормыш хәлен дә бу кадәр тәф- тишләп язу кирәк саналды. Казанга килүебездән соң, яңадан укыганын ишетәсе килеп, үзен дә сагынып, шәһәргә килмәгәч, рәсми рәвештә чакырып китереп, берничә тапкыр укытып карадым. Әмма элеккеге уку маһирлыгының һәм яхшы тавышының, төгәл әйтелеш¬ нең эзе дә калмаганлыгын күрдем. Мелла Таһирнең үзеннән ишеттем: «Минем укуымны яхшы өйрәнгән дүрт кеше арасында Таҗетдин төсле төгәл итеп үз¬ ләштергәне юк. Бу дүртнең берсе — Олы Мәңгәр имамы, берсе — Тифлис мөфтие, ә дүртенчесе кем¬ дер, истән чыккан...» 349 б. Мелла хаҗи Салих бине Йосыф бине Исмәгыйль бине Апанай әл-Казани. 1305 (1887) елда, зөлхиҗҗә аеның 20сендә, хаҗ сәфәреннән кайтканда изге Җиддә шәһәрендә сиксән дүрт яшендә вафат булып, шуның каберлегендә җирләнгән. Тумы- шы 1221(1806) елда, зөлхиҗҗәнең 21 ендә, Казан шә¬ һәрендәдер. Әнисе — Мазар башында туган Мөнасиб бине Максуд бине Рахманколый бине Мөхәммәд кызы Мөһервафа. Каенатабыз Хөсәен һәм ике бертуганы Сөләйман һәм Исхак белән атаклы кешеләр уллары булалар. Хаҗи Салихның фәкать Госман исемле бер углы бу¬ лып, ул да үзеннән элек, тумас борын вафат булды. Бу мелланың гыйльме хисаб, җәгърәфиядән һәм дәү¬ ләтенең тарихы һәм оешмалары турында тикшеренү¬ ләре бар иде. Завод мәхәлләсенә таш мәчетне тө¬ зегәндә кыйбла юнәлешен белүче фәкать бу зат бу¬ лып, аңа ышанганнар. Кояш һәм ай хәрәкәтләрен, ай һәм көннәр, аларның исемнәрен һәм сәгатьләрен төшереп калдырмыйча, ап-ачык итеп күрсәтә иде. Бер сәгатьне үзе уйлап чыгарып ясады... Яхшы адәм иде. 35»
Болгар иленең бик борынгы заманнан соңгы за¬ манга кадәр безгә мәгълүм булган укымышлы кеше¬ ләре һәм билгесез булган кешеләре, анда булган,, хәлләр, хәтеребездә булган кадәр, искә алынды. Дәхи һәркем белгәне кадәр, арттырмыйча һәм булганны киметмичә, дошман һәм дус, якын һәм чит, остаз һәм шәкерт булуга карамыйча, кирәгеннән ]ыш арт¬ тырмыйча бәян кылуда күп гыйбрәт һәм аннан башка мәнфәгатьләр тагын күптер. *84 6. Мелла Исмәгыйль бине Муса бине Габдулла бине Габдессәлам әл-Мәчкә- рәви. Чыгышы белән Мәчкәрә байлары балаларын¬ нан. Мәчкәрәдә мелла Габдулла бине Яхъя мәдрә¬ сәсендә аның үзеннән, мелла Габделвәли бине Габ¬ деррәхим әш-Шәншәкәридән, мелла Җарулла бине Мөхәммәд әс-Сатышидан гыйлем алып мәдрәсәдән чыккан. Сәүдә нияте белән Хаҗитархан тарафына ки¬ теп, сәүдәләре уңмаганлыгы ачыклангач, Бохарага сә¬ фәр кылган. Аннан кире әйләнеп кайткач мелла Ягъ- куб вафатына туры килеп, Муса бай ихтыяры белән Ш б. Кышкар авылына имам, хатыйб һәм мөдәррис булды. Гәрчә табигый зирәклеге чамалы булса да, ифрат көнче булуы, шөһрәт сөючәнлеге һәм кәпрәючәнлеге белән аерылып тора иде. Белем алу белән шөгыль¬ ләнгәндәй итеп, ялган суз таратып, яла ягып һәм кеше өстеннән сүз сөйләп гомерен бушка үткәрде. Гомере озын булып, замандашларыннан да калып яшәде. Шулай да күп укучылары булып һәм дәрес әйтеп шөһрәт казанды. Белеме бабалары мелла Фаяз һәм мелла Ягъкублардан ким булмагандыр. Низагларны тикшерә белүе һәм дикъкатьле булуы белән дә та¬ нылган иде. Олы бабалары — «беренчелекне алган Тәбәч» исеме белән билгеле кец1е — Нократ елгасы- уың төньяк тарафындагы «эскәре ар» дип аталган ха¬ лыктан, Будия исемле карья кешеләреннән. Тимер¬ челек һөнәрен белгәнлектән, мөселманнар арасына чыгып, Адай авылында һәм Ядкяр илендә тимерче¬ лек белән шөгыльләнгән. Мөселманнар белән ара¬ лашып һәм үзе теләп ислам диненә күчкән. Ядкяр иле халкының аны Вотяк ары дип мыскыллап һәм хурлап йөрүләренә чыдый алмыйча, Бур елгасы ба¬ шына килеп йорт салган һәм алачык корган. Шунда тимерчелек белән шөгыльләнеп гомер иткән һәм вафат булган. Бер мәҗлестә мелла Сабир һәм мелла Э82
I» в. Исмәгыйль, сүзләрен башкаларга сер итү теләге бе¬ лән, чирмеш телендә бер-ике җөмлә кыстыргач, мелла Габделгани бине Салих, игътибарсыз гына: «Болар үзләренең иске телләре белән сөйләшәләр»,— дип мәзәк итеп, мәҗлескә җыелганнарны бер көл¬ дергән иде. Бохарада чакта мелла Сабир белән мелла Зариф бине Габделлатыйф бине Сәлим әт-Тинки бервакыт бәхәсләшеп һәм низаглашып киткәннәр. Шунда мел¬ ла Зариф мелла Сабирга: «Сез — ар җөмләсеннән, өч-дүрт арадаш белән арга кайтып каласыз»,— ди¬ гән. Мелла Сабир исә: «Сез үзегез бер арадашсыз да ар»,— дип җавап кайтарган. Мелла Исмәгыйль 1305(1887) елда, шәгъбан ае¬ ның... көнендә вафат булды. Җеназасын шәкерде мел¬ ла Йосыф бине Габдессаттар укып, Кышкар каберле¬ гендә җирләнде. Мелла Шиһабетдин бине Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим эл- М ә р җ а н и. Анасы Бибихөбәйбә — Габденнасыйр би- >не Сәйфелмөлек бине Мозаффар бине Мортаза бине Гали бине Йосыф кызы. Мелла Шиһабетдин 1233(1818) елда, рәбигыль-әү- вәлнең җидесендә, атна кич, ай күренмәү сәбәпле, ай башларын төгәл итеп исәпләгәндә — бишесендә, Ябынчы авылында шәфәкъ баткач дөньяга килде. 1237(1822) елда, рәбигыль-әүвәлнең унбишендә, җом¬ га көн атасы Баһаветдинне имам булу өчен Ташкичү авылына күчерделәр. Анасы Бибихөбәйбә 1238(1823) елда зөлхиҗҗә аеның сигезендә вафат булып, зур кайгыга сәбәпче булды. Моннан соң укырга керешеп, мәрхүм атасы мәдрәсәсендә мелла Әхмәд бине Габ- делҗәлил әт-Тәрҗемани, мелла Әхмәд бине Зөлхиҗ¬ җә, мелла Таҗетдин бине Габделҗәлил бине Хөсәен бине Сафакол бине Коттый әс-Сәрдәви, мелла Кор¬ бан бине Мөхәммәд бине Мансур бине Сәед бине Сөбхан һәм башкалардан гыйлем алды. Әткәсеннән «Шәрех җами», «Шәрех шәмсия» «Шәрехел-гакаид» һәм «Тәүзыйх» дәресләре укып, 1254(1838) елда рә- бигыль-әүвәл аеның дүртенче атнасында, шимбә көн, Мавәраэннәһергә сәфәр чыгып китеп, алтынчы шәү¬ вәлдә Бохарага иреште *. Анда мелла мирза Салих бине Надир бине Габдулла әл-Хөҗәнди, мелла Мө- 1 Димәк, Мөрҗани Бохарага 7 айдан артыграк барган. 23 3-38 353
хәммәд бине Сафар әл-Хөҗәнди, мелла Фазыл бине Гашур әл-Гаҗдәвани, мелла Габделмөэмин Хуҗа би¬ не Үзбәк хуҗа әл-Әфшәнҗи, хаҗи мелла Ходайбирде әл-Байсүни, мелла Баба Рафиг әл-Хөҗәнди, казый Шәриф бине Гата бине Һади әл-Бохари, ә Сәмәрканд- ка килгәч, 1260(1844) елда казый Әбү Сәгыйдь бине Габделхәй бине Әбел-Хәер бине Әбел-Фәез бине Гариф әс-Сәмәрканди хәзрәт һәм башкаларның дә¬ рес мәҗлесләрендә йөреп гыйлем алды. 1265(1848) елда, рәҗәб аеның унынчы көнендә кайтырга чыгып, сишәмбе көн егерме җиденче рәҗәбтә Сәйхун ел¬ гасын 1 үтеп, шәгъбан аеның унтугызынчы көнендә Имән кальгагә килеп җитте. Бер атна анда ял иткән¬ нән соң, тагын юлга чыгып, шәгъбан аеның соңгы шимбә көнендә Оренбургка килеп җитте. Анда бер атна торгач, рамазан аеның уникесендә, чәршәмбе көн Казанга килеп җитте. Унөчендә, иртәнге намаз¬ дан соң, ияләнгән ватан һәм күнегелгән урын Таш- кичүгә кайтып, терек һәм үлекләрне, ата-ананы зия¬ рәт кылу шәрәфенә иреште. Җомга көн, ундүртенче Зөлкагдәдә Казан шәһәре¬ нә килдек. Кариэ2 Әбел-Касыйм бине Йосыф бине Шаһбәрди әл-Бохари да аргамак һәм кәрвандагы ке¬ шеләре белән килгән иде. Мохтар бине Мөхәррәм әл- Мәңгәринең безнең турыда сөйләве һәм безне мак¬ тавы буенча, Ибраһим бине Гобәйдулла бине Юныс безне сынау һәм хезмәткә билгеләү мәсьәләсен хәл итү өчен шәһәрнең галимнәрен һәм башка олыларын җыеп мәҗлес ясады. Бу мәҗлескә мелла Гали ишан Түнтәри, мелла Хәбибулла бине Рахманколый, мелла Әхмәд бине Сәгыйдь, мелла Габделгафур бине Мах¬ муд, мелла Хөснетдин бине Гомәр, мелла Мөхәм¬ мәдкәрим бине Мөхәммәдрәхим, мелла Шаһиәхмәд бине Әбү Язид, мелла Шәмсетдин бине Зөбәер әл- хафиз, мелла Әсфәндияр бине Ибраһим, мелла Габ- 44 б. делкаһһар бине Габдессаттар, мелла Нурмөхәммәд әл-мөхтәсиб, мелла Шиһабетдин бине Фәхретдин, мелла Габделвәли бине Габделгафур, мелла Хөсәен бине Әмирхан һәм башкалар, шулай ук мәхәллә әһе¬ леннән тагын кайберәүләр килгән иде. Мелла Мөхәм¬ мәдкәрим өйрәтүе буенча, мелла Габделвәли безгә мөрәҗәгать итеп: «Сездән сүз сорар идем»,— диде. 1 Сәйхун е л г а с а — Сырдарья елгасы. * Кариэ — Коръәнне яттан укучы. 354
Мин фәкыйрь: «Бездән сорама, әнә олы галимнәр бар, алардан сора»,— дидем. Ул яңадан сүзен кабат¬ лап: «Сезнең сөйләвегезне ишетәсебез килә», — диде. Мин: «Хәер»,— дидем. Ул: «Бер-берсен кире кага торган дәлилләр мөнәсәбәтен ничек аңлатасыз?» — диде. Мин әйттем: «Бу бик ачык нәрсә. Мисал рәве¬ шендә тулы кодрәтлелекләре ачык булган ике илаһи көчне (текстта: илаһани) күз алдына китерик. Болар- ның берсенең Зәеднең хәрәкәттә булуын, ә икен¬ чесенең тынлыкта калуын теләве мөмкин. Нәкъ шул рәвешчә ике омтылыш барлыкка килгән тәкъдирдә, алар бер-берсе белән бәйләнешкә кермәсә, каршы¬ лык та булмый, илаһи башлангычларның көче дә ачылмый, алар гаҗиз булып кала. Әмма берсе генә морадына ирешеп, икенчесе гаҗизлектә калып, көче¬ нең камиллеген күрсәтә алмаса, каршылык, ягъни бер якның икенчесен кире кагуы котылгысыз була¬ дыр». Мелла Мохтар бине Мөхәррәмнең: «Бу мелла Шиһабетдиннең мелла Мөхәммәдкәримне ун ел укы¬ тырга кодрәте бар»,— дигән сүзләрен мелла Сәгъ- детдин бине Фәйзулла аркылы ишетеп, мелла Мөхәм- мәдкәримнең бик ачуы килгән була. Шуңа күрә «Ха- ваша гакаид» 'ны башыннан ахырынача укып, мәҗ¬ лескә бик ныклы хәзерлек белән килгән була. Ул: «Юк, хәрәкәт һәм сөкүн 1 2 икесе дә мөмкин эш булып һәм аларның бәйләнешкә омтылышлары күренсә дә, берсенең омтылышы (текстта: ирадә) икенчесенең ом¬ тылышын кире какканлыктан, бәйләнеш каршылыклы булу сәбәпле, гаҗизлек (көчсезлек) тә тиеш түгел»,— диде. Мин: «Хәрәкәт һәм сөкүн һәр икесе нигездә мөмкин булып, беренчесенең омтылышы (текстта: ирадә) икенчесенекенә каршы килсә, монда гаҗизлек (көчсезлек), әлбәттә, ап-ачык. Ахыр чиктә икенчесе¬ нең бәйләнешкә омтылуы мөмкин дип танылса да, бу бары шартлы нәрсә һәм икенчесенең бәйләнешкә омтылышы мөмкин түгел»,— дип, моны инкарь иттем. Моннан соң да мелла Хөснетдин, мелла Хөсәен, мелла Шиһабетдин бине Фәйзеррахман мәгънәсез һәм буш сүзләр белән бәхәсне озайтып маташтылар. Мәсьәләнең асылын белмәгәннәр өчен бәхәстә кат¬ 1 X а в а ш а гакаид — дини тәгълимат буенча киң таралган китап. 2 Сөкүн — тынлык. 23
нашкан hep ике тараф бертигез тоелса да, мелла Гали ишан, мелла Әхмәд, мелла Хәбибулла, мелла Габделгафурлар мин фәкыйрьне яклап чыктылар һәм фикерем белән килешүләрен ачык итеп әйттеләр. Ахырда мелла Шиһабетдин бине Фәхретдин, бер ча- 4J б. ра да калмагач: «Мин дә бер сүз сорыйм»,— дип, яңадан бәхәскә кереште. Ул: «Хәкимнәр әйтәләр: мөмкин вөҗүддән 1 алда ваҗиб 1 2 килә. Бу вөҗүбнең 3 тәкаддеме 4 * замани 3 я зати 6...»,— дип аңлатып ма¬ ташты, әмма фикерен ахырынача очлап бетерә ал¬ мады. Шуңа күрә бу фәкыйрь [Мәрҗани үзе] башлан¬ ган сүзне дәвам итеп, «ягъни хәкимнәр әйтәләр, мөм¬ кин вөҗүд ике вөҗүб белән бәйләнгән: абсолют башлангыч булган беренчел вөҗүб һәм абслоют баш¬ лангыч тудырган вөҗүб. Беренчел вөҗүбнең тәкад¬ деме заманда (текстта: биззаман) да, затта (текстта: биззат) да була ала», диде. Бу бәяләмәне мелла Шиһабетдин бине Фәхретдин үзенә җавап рәвешендә әйтелгән сүз дип уйлап, каршы сөйләргә кереште. Аңа җавап итеп: «Мин бары синең сүзләреңне дәвам иттем, бу сиңа җавап түгел иде»,— дидем. Башкалар да: «Шулай, шулай»,— дип, аның авызын яптылар. Ан¬ нан мин дәвам иттем: «Бу бәхәстә хәкимнәрнең ту¬ лырак җавабы болай: тәкаддем төшенчәсенең ике төргә бүленүе — кире кагылган нәрсә. Беренчел вө¬ җүбнең тәкаддеме заман ягыннан да, зат ягыннан да була алмый. Шулай булгач моны билмаһият7 тәкад¬ деме дип атыйк»,— дидем. Мелла Мөхәммәдкәрим: «Алай билмаһият тәкаддеме дигән тәкаддем юк»,— дип, бәхәскә кушылды. Мин: «Тәкаддемнең әүвәл юнәлешләре, әлбәттә, бар. Аны шәех рәис Әбү Га¬ ли8 9 — тәкаддем биззат билмаһият ®, Мирбакар тәкад¬ дем билмаһият 10 дип бәяли. Хаклык эзләүче галим 1 Вөҗүд — барлык, чынбарлык. М»м к и н вөҗүд — мөмкин булган барлык; узгәрүчән тирәлектәге күренешләр һәм вакыйгалар. 9 В а җ и б — тиешле, зарурлык. • Вөҗүб — зарурият. 4 Тәкаддем — алдан килү. 6 Замани — заманга бәйләнешле. • Зати — затка бәйләнешле. 1 Билмаһият — барлыкның асылы, теп нигезе. • Ш өе х рәис Әбү Гали — күренекле философ Әбү Гали Ибне Сина. 9 Тәкаддем биззат билмаһият — затка һәм барлыкның асыл нигезенә бәйләнешле алдан килү. 10 Тәкаддем билмаһият — барлык асылының (тәо нигезе¬ нең) алдан килүе. 356
әт-Туси «Нәкъдут-тэнзил» исемле китабында тәкад- демнең бу юнәлеше тәкаддематның 1 билгеле биш юнәлешеннән аерыла дип аңлата»,— дидем. Моңа каршы мелла Мөхәммәдкәрим: «Ул тәкаддем мохтаҗ¬ ның мохтаҗлыкка төшүенә карата булган тәкаддеменә керә»,—диде. Мин: «Фәннең күренекле әһелләре тә- каддемнең бу юнәлешенең мохтаҗның мохтаҗлыкка төшүенә карата булган тәкаддеменнән башка икәнле¬ ген күрсәтәләр. Шулай булгач ничек аңа керсен» — дип җавап бирдем. Ул: «Юк, шулай, керә. Мин шуннан башка тәкаддемне белмимен»,— диде. Мин фәкыйрь: «Гаепкә алмагыз инде»,— дидем дә, сүзне артык озайтмыйча гына, тәкаддем төрләре мәсьәләсен бәян итү максатында, тәкаддем юнәлешләренең һәммәсен аңлатып һәм мисаллар белән тәфсилләп ачыклап би¬ рергә кырыштым. «Инде килеп, мохтаҗның мохтаҗ¬ лыкка төшүенә карата булган тәкаддеме һәм тәкад¬ дем биззат (затның үз тәкаддеме) дигәннәренә кил¬ сәк, алар икесе ике нәрсә. Боларның берсе табигый сәбәпчелекнең үзе тудырган нәтиҗәләргә тәкаддеме, ө икенчесе югары һәм тулы сәбәпчелекнең үз нәти¬ җәләренә тәкаддеме. Билмаһият тәкаддеме — болар¬ ның икесеннән дә башка тәкаддем. Ул табигый сәбәп¬ челеккә дә, югары сәбәпчелеккә дә карамый, фәкать билмаһиятнең үзенә карыйдыр. Моны маһиятнең1 2 катгый төшенчәсенең чынбарлыктагы үзгәрүчән хәл¬ ләргә тәкаддеме кебек дип аңларга кирәк»,— дидем*. Д6 б. Мелла Мөхәммәдкәрим, авызыннан төкерекләрен чәчеп: «Юк, минем әле хаҗ кылганым юк, мин әлө гарәпчә белмим, миңа төрки сүзләр белән әйт»,— диде. Мин фәкыйрь елмая төшеп, гаҗәпләнү белән: «Төрки телнең эшләнеше өле тиешле дәрәҗәдә түгел, шуңа күрә күп гыйльми атамалар булганда фикерне ничек төрки телдә аңлатмак кирәк. Хуш, үзең «гыйлләт» 3 һәм «мәгълүл» 4 сүзләрен ничек төркичә аңлатасың?» — дидем. Ул, һичбер сүз әйтә алмыйча башын иеп, тынып калды, халык алдында үзенең га¬ җизлеген һәм тар фикерле булуын күрсәтте. Мелла Хөсәен: «Бу бик тәэсирле булды, инде без дә аңла¬ тып карарбыз»,— дисә дә, мин фәкыйрь һәм мелла 1 Тәкаддемат — тәкаддемнең күплеге. 2 Маһият — әйберләрнең табигый хәле, тебе, асылы, үзлеге. 8 Гыйлләт — сәбәп. 4 Мәгълүл — нәтиҗә.
Хәбибулла — һәр икәвебез: «Гарәпчә аңлатма бирү — үзенчәлекле һәм ул аерылып тора»,— дигәч, сүз тә¬ мам булды. Мохтар бине Мөхәррәм әл-Мәңгәри дә мәҗлес¬ тә булды һәм бәхәсне тыңлап утырды. Мәҗлес ахы¬ рында ул яныбызга килеп, бәхәскә йомгак ясаганда: «Гыйлләт» һәм «мәгълүл»нең мәгънәсе «үтерә торган авыру» түгелме соң, моны Мөхәммәдкәрим ничек белмәде икән?» — диде. Мин әйттем: «Юк, «гыйлләт» һәм «мәгълүл» сүзләре һәр икесе ноктасыз «г» хә¬ рефе белән язылып, «сәбәп» һәм «нәтиҗә» мәгънә¬ сендә була. Әгәр дә «гыйлләт» һәм «мәгълүл» сүз¬ ләре нокталы «г» хәрефе белән язылса, «үтерә тор¬ ган авыру» дигән мәгънәдә булыр иде, бу алай тү¬ гел»,— дидем. Бу мәҗлестән соң Казан шәһәрендә һәм аның тирә-ягында күп сүз таралды, олы шөһрәт сүзләре әй¬ телде. Шуның аркасында мелла Мөхәммәдкәрим бу фәкыйрьнең гомерлек дошманына әйләнде. Мәҗлестән соң, тора торган урыныбызга—Го¬ бәйдулла бине Мәхмүд әл-Казакълари йортына инде телгә алынган Мохтар бине Мөхәррәм илче сыйфа¬ тында килеп, Ибраһим байның һәм мәхәллә халкының минем беренче мәчеттә имам, хатыйб һәм мөдәррис булуымны үтенүләрен җиткерде. Мин атабыздан рөх¬ сәт алу шарты белән вәгъдә бирдем. Соңыннан мә¬ хәллә халкыннан иттифакнамә1 алынды һәм безгә Ибраһим байның бик тәкәллефләнеп корбан ашына чакырып язган кәгазе иреште. Без атабыз белән бер¬ гәләп Казанга килдек. Без килгәч, зур мәҗлес ясады¬ лар һәм анда да яңадан үзара аңлашулар һәм бәхәс¬ ләшүләр булды. Моннан гайре башка мәҗлесләрдә дә катнашып, ахырда яңадан авылыбызга кайттык. 1266(1849) елда, мөхәррәм аеның соңгы ун көнендә¬ ге чәршәмбедә, шәһәрдән мөәззин Халид бине Исхак *7 8. бине Исмәгыйль бине Ибраһим әс-Сагати һәм Ибра¬ һим бине Фәтхулла бине Мөсәгыйдь бине Заһид си¬ гез ат җиккән өч чана һәм башка кирәк-яраклар бе¬ лән Ташкичүгә мине алырга килделәр. Мелла Насыйх бине Габделгаффар бине Габдел- хәмид әт-Түнтәри һәм Насыйбулла бине Фәтхулла бине Яхъя бине Габделбакый әт-Ташкичүи белән бер¬ 1 Иттифакнамә — мелла сайлаганда мәхәллә халкы кул куеп рәсмиләштерелгән кәгазь. 358
гә мөхәррәм аеның соңгы тугыз көнендәге җомга таңында Казанга килдек. Чукиннар урамындагы итче Габделмәҗид бине Гобәйдулла бине Биккенә бине Сөбханнан калган йортка төшеп, беренче тапкыр җомга намазын имам булып укыдым. Чәршәмбе көн беренче тапкыр мәдрәсәгә кереп, дәрес башладым. Дүшәмбе көн, рәбигыль-ахирнең икесендә, Уфа шә¬ һәренә сәфәр чыктым. Алтысы көнне төшкә чаклы мөфти Габделвахид бине Сөләйман, казыйлардан мел¬ ла Габделҗаббар бине Рахманколый, Төхфәтулла бине Хәлил әш-Шәмаки, Таҗетдин бине Мөштәри әл-Үтә- мешиләр хозурында имтихан ясалып, «фатиха» су- рәсе укып дога кылынды. Сишәмбе көн Казанга кайт¬ тым. Егерме җиденче җөмадиел-әүвәлдә, чәршәм¬ бе көн, ААилади белән 1850 елның алтынчы мар¬ тында 2011 номерлы указ белән беренче мәртәбә имам җамигъ, хатыйб һәм баш мөдәррис булып рас¬ ландым. Җөмадиел-ахирнең икенче якшәмбесендә Казан¬ да мәрхүм ахун мелла Габденнасыйр бине Рәхман- колыйның кызы Бибифатыймага өйләнеп, уникенче рәҗәбтә Әлмәт авылына сәфәр итеп, өченче кичтә кияү булып кердем. Егерме өченче шәгъбанда, пән¬ җешәмбе көнне, аны Казан шәһәренә алып кайттым. Ул 1267(1851) елда иртә белән баладан вафат булды. Аның җеназасын үзем укыдым һәм Казанда Яңа каберлектә җирләдек. Каберенә таш яздырып куй¬ дырдым. 1268(1852) елда, Зөлкагдәнең дүртенче ат¬ насында, пәнҗешәмбе көн, Хөсәен бине Йосыф бине Исмәгыйль бине Апанайның кызы Бибинәгыймәгә өй¬ ләнеп, шул кичтә Ибраһим бине Гобәйдулла йортын¬ да кияү булып кердем. Сигез атна узгач, үз өемә 48 6. алып килдем. Моннан соң вакытлы рәвештә мелла Шә¬ риф бине Сөләйман йортына күчтем. 1269(1853) ел¬ ның ... көнендә хәзер яшәгән йортны 1200 сумга са¬ тып алып төзәттердем... Йортның түбәнге кат таш би¬ насы һәм җире генә булып, буш тора иде. 1270(1854) елда, Зөлхиҗҗәнең сигезендә, ... көн¬ дә, вакытлы рәвештә имамлыктан тыелдык. Моңа Җи¬ һанша бине Мөхәммәд бине Габдессәлам бине Гос¬ ман әл-Карили кызы Маһруйны билгеле яшенә җит¬ мәс борын Мостафа бине Мөхәммәд бине Нәзир би¬ не Габделкәрим бине Митри бине Ишбулдый әш-Шырданыйга, солдат Мортаза бине Искәндәр би¬ не Нияз әл-Килдебәкидән калган Зарифа Гатиятулла 359
кызын әүвәлге иренең никахында була торып Габ¬ делвәли бине Хәлилгә никах кылуда гаепләнү сәбәп булды. Ә чынлыкта аталган кызның тиешле яшькә җиткәнлеге ап-ачык һәм аның шулайлыгы диванда да беркетелгән иде. Әмма тууы атасы юк чакта булып, ике бабасы — Мөхәммәд бине Габделссәлам һәм Мо¬ заффар бине Яхъя — имамнарына әйтмичә исем куй¬ ганнар. Дәфтәргә язылмыйча ике ел үткәннән соң, бу эш аркасында бер-бер җәзага очраудан куркып, төп авыллары — Кариле мелласына әйтеп, дәфтәргә яшен киметеп яздырган булганнар. Мин фәкыйрь шә¬ һәрдәге дәфтәрләрдә булмагач, аның яшен Диване Нөфүс ’тән алып эш иткән идем, ә хәлнең ничеклегө билгеле түгел иде. Солдат исә үлгән булып, вафаты Мамадыш мәхкәмәсендә дүрт кешенең шәһадәте ни¬ гезендә исбатланган иде. Шул уңай белән Эчке эш¬ ләр министрлыгына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр бул¬ дык. Аның боерыгы буенча үз урыным яңадан үземә кайтарылды һәм 1271(1854) елда, уникенче шәүвәлдә, чәршәмбе көн яңадан үз бурычымны үтәргә кереш¬ тем. 1275(1858) елда Казанда булган зур янгында йор¬ тыбыз һәм күп малларыбыз янып бетте. Шул елны ук мең ярым тәңкә сарыф кылып, әүвәлгесеннән дә күркәм һәм төгәлрәк йорт салдырдым. 1276(1859) елда 49 б. Казан типографияләрендә басылган Коръәнне чагыш¬ тырырга, җир тетрәү сәбәпле зарарланган Шимахү (Кавказ) халкы өчен акча җыеп җибәрергә, туган, ни¬ кахланган һәм үлгәннәр дәфтәреннән хисап алып дәүләт оешмаларына тапшырырга боерыклар ал¬ дым. 1277(1860) елда бөтен гаиләм белән икенче тапкыр Тау ягына сәфәр кылып, Чокалы авылында бабабыз мелла Сәйфелмөлек бине Мозаффар һәм әбиебез Бибирәбига Мөслим кызы, Бизнә авылында бабабыз мелла Мозаффар һәм аның атасы мелла Мортаза бине Гали һәм башка якыннарыбызның ка¬ берләренә зиярәт кылдык. 1277(1860) елда Дини идарә әгъзаларының каршы¬ лыгы сәбәпле Коръәнне чагыштырып бастырудан тук¬ талдым, төрмәдәге кешеләр өчен шәригать эшләрен 'Диване Н а ф у с — статистика идараса. Мәрҗани бу елларда еш булып торган перепись материалларыннан файдаланган булса ки¬ рәк. 360
башкарырга һәм дәфтәрләрдән * икенче тапкыр хи¬ сап бирергә боерылдым. 1278(1861) елда мәхкәмәләрдә ант иттерү 1 2 һәм акча җыю эшләренә боерылдым... 1283(1866) елда 400 тәңкә акча тотып, таш койма койдырдым. 1284(1867) елда Дини идарәне сайлау буенча Ка¬ зан мәхкәмәсенә әгъза итеп билгеләнү турында указ; сәфәр аеның икесендә, чәршәмбе көн, Коръән бас¬ тыруны күзәтү һәм чагыштыру турында икенче тап¬ кыр боерык; җөмадиел-әүвәл аеның уникесендә, си¬ шәмбе көн, ахун һәм мөхтәсиблек3 турында указ алдым. Болар берсе дә үземнең соравым яки үтене¬ чем буенча түгел, бәлки мирза Шаһиәхмәд бине Мө- хәммәд мәрхүмнең шулай кирәк дип табуы белән эшләнде... 50 б. 1286(1869) елда, губернаторның үтенүе буенча, «хайваннарга шәфкать күрсәтү» турында өндәмә яз¬ дым. Ул казна хисабына бастырылып, шәһәр һәм авыл имамнарына, мәдрәсәләренә таратылды. Үземә губернатор имзасы белән рәхмәт язуы бирелде. Өн¬ дәмәнең русчага тәрҗемәсе вакытлы матбугатта ба¬ сылды. 1287(1870) елда, рәбигыль-әүвәл аеның алтысын¬ да, сишәмбе көн, бөтен гаиләм белән икенче тапкыр Болгар шәһәренә барып зиярәт кылып, манарасына бәет язып калдырдым 4. 1287(1870) елда, зөлкагдә аеның икесендә, дү¬ шәмбе көн кояш баегач, бер кыз балабыз туды. Ир¬ тәгесен таң вакытында анасы, хөрмәтле җәмәгатебез Бибинәгыймә Хөсәен кызы 39 яшендә вафат булып, җеназасын бик зурлап үтәп, бистә зиратына күмел¬ де. Бу очракта хәлебезне телебез: «Кичтән бакча¬ ның иң матур чәчәге төсле иптәшем идең. Таңны иптәшем бөтенләй булмаган кебек каршы алдым» 5,— дигән шигырь белән белдерде. Кабере — Казан зиратында, зур капкадан көнба¬ тышта, беренче ишектән керүгә, шул ишек тирәсен- 1 Дәфтәр — туу, үлү, никах һәм аерылу эшләрен язып бару элек руханилар кулында булып, боларны язып бару өчен «метрика дәфтәре» дигән дәфтәр бирелә торган булган. 2 Судларда гаепләнүче һәм шаһитләрне ялган сөйләмәү турында ант иттерә торган булганнар. 1 Мөхтәсиб — инспектор, меллалар өстеннән күзәтеп торучы. 4 Бу бәет I томда бар. 5 Шигырь гарәпчә, монда сүзгә-сүз тәрҗемәсе бирелә. (Тәрҗ. и с к.). 361
дә, ишектән... адым ераклыкта. Каберенә таш куел¬ ды. Мәрхүмәнең кабере Бибифатыйма Габденнасыйр кызы кабереннән 68 аршын кадәр көньяк-көнчыгыш¬ та. һәр икесенең каберендәге ташларда исем һәм 51 б- нәсәпләре, вафат еллары язылган. Мәрхүмә 1247 (1831) елның шәгъбан аенда Казан шәһәрендә туган. Анасы — зур байлардан Габдулла бине Габдессәлам әл-Мәчкәрәви кызы Бибихөснибану. Бу фәкыйрь ни¬ кахында унсигез ел унбер ай егерме сигез көн го¬ мер итеп, ун бала тапты. Беренчесе — Хәйренниса Өммелхәер Галия. 1269(1852) елның зөлхиҗҗә аенда туды; икенчесе — Борһанетдин әбел-Габбас Мөхәм- мәд— 1272(1855) елда, рамазан аеның унтугызында, кешеләрнең җомга намазыннан алланың рәхмәтен үтенеп таралган чакларында туды; өченчесе — Фәх- ренниса Өммесәлимә Мәрьям әл-көбра '; дүртенче¬ се — Хәйрелбанат Өммелхәер Мәрьям әс-согра 2; би¬ шенчесе— Фәхренниса Өммегөлсем Габбасә 1279 (1862) елда, мөхәррәм аеның дүртенче атнасының өченче көнендә туды; алтынчысы — Баһаветдин Әбел¬ касыйм Әхмәд; җиденчесе — Баһаветдин әбелфазыл Мәхмүд әл-мәэмүн— 1283(1866) елда, җөмадиел- әүвәлнең егерме җидесендә, якшәмбе көн төш ал¬ дыннан туды; сигезенчесе — Ситтениса Өммелфазыл Гайшә; тугызынчысы — Ризаэддин әбү Һашим Салих— 1286(1869) елда, сәфәр аеның егермесендә, сишәмбе көн төш алдыннан туды; соңгысы — Ситтелбәнат Өм- меләймән Хава — мәрхүмә анасына мәхәббәт йөзен¬ нән бу исем белән аталды 3. 1 Әл-көбра — зур. 1 Әс-согра — кечкенә. 9 Мәрҗани үзенең балаларының исемнәрен санаганда Көнчыгыш¬ та — гарәпләрдә кабул ителгән бик күп кушаматлар китерә. Мәсә¬ лән, аның беренче баласы — Галия, икенчесе Мөхәммәд, өченчесе — Мәрьям, дүртенчесе — тагын Мәрьям (олы Мәрьям, кече Мәрьям — олысы үлгәч, кечесе шул ук исем белән исемләнә), бишенчесе — Өм¬ мегөлсем, алтынчысы — Әхмәд, җиденчесе — Мәхмүд... исемле була. Шул исемнәргә текстта китерелгән кушаматларны өсти. Ул кушамат¬ ларның мәгънәләре: Хәйренниса — хатыннарның изгерәге. Өммелхәер — изгелек анасы. Борһанетдин — диннең дәлиле. Әбелгаббас — Габбасның атасы. Фәхренниса — хатын-кызларның мактанычы, данлысы. Өммесәлимә — сәламәтлек анасы. Мәрьям ә л-к ө б р а — олы Мәрьям. Хәйрелбанат — кызларның изгесе. 362
Олы һәм кече Мәрьямнәр, Әхмәд һәм Гайшә әни¬ ләре исән чакта ук, кече яшьтә вафат булдылар. Ка¬ берләре— мәрхүмә Бибифатыйма Габденнасыйр кы¬ зының аяк очында, Салих — анасыннан соң, 1288 (1871) елда, шәүвәл аеның уналтысында, пәнҗешәмбе көнне вафат булды. Кабере — анасы янында, баш очында. Моннан соң Казанның зур сәүдәгәрләреннән Хө¬ сәен бине Муса бине Ягъкуб бине Ишмәмәтнең Би¬ бифатыйма исемле кызына өйләндем. Егерме тугы¬ зынчы зөлкагдәдә, якшәмбе көн кич алдым-бирдем ясалып, икенче көнне зур туй ясап һәм никах яңар¬ тып, шул кичне кияү булдым. 1287(1870) елда, сиге¬ зенче Зөлхиҗҗәдә, дүшәмбе көн кич үз өемә алып килдем, ә егерме бишенче зөлхиҗҗәдә, пәнҗешәм¬ бе көн кичен бөтен әйберләрен алып килдем. Ана¬ сы — Казанның мәшһүр байларыннан Чукрак Басыйр бине Габид бине Заһид кызы Бибимәхбүбә. Көнчеләрнең һәм дошманнарның ачулары каба¬ руы, аларның һәртөрле ялган җыюлары, яла ягула¬ ры нәтиҗәсе буларак, 1291(1874) елда «уразага бер көн алдан керде» дип гаепләнеп, ел ярым вакыт имам¬ лыктан мәхрүм ителдем. Бер ел үткәч, 1292(1875) ел¬ да, унынчы зөлкагдәдә, пәнҗешәмбе көнне яңадан үз урыныма кайтып, вазифаларымны башкарырга ке¬ рештем. Чынлыкта исә Казан тирәсендәге Кәче, Пы- шалым һәм башка кайбер авылларда, Истамбул, Шам, Мәккә һәм Мәдинә, Гыйрак, Бохара, Сәмәрканд, Ташкент һәм Харәземнәрдә безнеңчә — чәршәмбе көнне, Мисырда хәтта бездән дә бер көн элек, тугы¬ зынчы октябрьдә, сишәмбе көн кергәнлекләре бил¬ геле булды. Өммелхәер — изгелек анасы. Мәрьям әс-согра — кече Мәрьям. Г аббасә — чытык йөзле хатын-кыз. Баһаветдин — диннең күрке. Әбелкасыйм — күркәмлекнең атасы. Әбелфазыл — олылыкның атасы. Әл-мәэмүн — ышанычлы. Ситтениса — хатын-кызларның олысы. Өммелфазыл — олылыкның анасы. Ризаэддин — диннең ризасы, Һашимның атасы. Ситтелбәнат — кызларның олысы. Өммеләйман — тугрылык анасы. балаларына бирелгән бу кушаматлар бер традиция генә түгел, бәлки аларның шулай булуларын теләүне белдерә. 363
Ш и r s р Ы Хөкем көнчеләр кулында булгач, Заманның көнчеләре гөнаһ эшләү өчен тилермәсләрмени *. 1293(1876) елда Казан шәһәрендә хөкүмәт мәктә¬ бе ачылып, исламият гыйлемнәре укытучысы һәм шушы мәктәпнең укытучылары җәмгыятенең әгъзасы итеп билгеләндем. Шимбә көн, дүртенче рамазанда «Мохтасарел-Кодури»1 2 китабыннан дәрес башладым, Алтынчы рамазанда, дүшәмбе көн, унөченче сентя¬ брьдә зур җыелыш булды, мәктәп рәсми төстә ачыл¬ ды, аның кагыйдәләре укылды 3. 1293(1876) елда Казан университеты каршында бер гыйльми җәмгыять ачылды, аның әгъзасы булып кереп, бишенче шәүвәл, унберенче октябрь, кич сә¬ гать җидедә беренче тапкыр шул җәмгыять утыры¬ шында катнаштым4. Бу урында бөек алланың бу гаҗиз һәм фәкыйрь колына биргән кадерле хезмәтләрен күрсәтеп үтүне кирәк санадым: 1. Китабел-хикмәтил-балигатил-җәннияти фи шәр- хил-гакаидил-хәнәфияти. 2. Китабел-газбел-фурат вәл-маэз-зөлалән-нәкыйгъ ли-гыйлләти рәвамел-әбраз ли-әсрах шәрхе Җәлал. 1292(1875) елда Истамбулда басылды. 3. Китабет-тарикатил-мөслә вәл-гакыйдәтел-хөснә, 4. Китабел-мөсәллел-әгълә. 5. Китабе ;гәзкирәтил-мөниб би-гадәми тәзкияти өһлис-салиб. 6. Китабе назурател-хак фи фарзыятил-гыйшаэ вә ин ләм ягыйбеш-шәфәкъ. 1287(1870) елда Казанда басылды. 7. Горфәтел-хәвакыйн ли-гарфәтил-хавакыйн. 1270 (1853) елда Казанда басылды. 8. Китабе гилаләтез-заман фи тарихи Болгар вә Казан. 9. Китабе мөнтәхәбел-вафия. 1297(1879) елда Ка¬ занда басылды. 1 Шигырь гарәо телендә, биредә сүзге-сүз тәрҗемәсе бирелә. (Т a P Җ. и с к.) 5 Мохтасаре л-Ко ду ри — Кодурига кыскача аңлатма. 8 Казан татар укытучылар мәктәбе ачылуы турында сүз бара. Җыелышны ачканда беренче сүз Мәрҗанигә бирелә. 4 Казан университеты каршында ачылган Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте турында сүз бара. 364
53 б. ю. Китабе вафийятел-әслаф вә тәхийятел-әхлаф. 11. Китабе тәнбиһе әбнаэл-гаср галя тәнзиһи ән- баэ Әбен-Насыр. 12. Китабе хаккел-мәгърифәти вә хөснел-идрәки бима ялзәме фи вөҗүбил-фитри вәл-әмсаки. 1297 (1879) елда Казанда басылды. 13. Китабел-бәркыл-вәмиз фир-рәдди галял-бә- гыйзил-мөсәммә бин-нәкыйзи. 1305(1887) елда Казан¬ да басылды. 14. Шәрех мөкаддимәтир-рисаләтиш-шәмсияти. 15. Китабе тәхарир мөфрәдат. 16. Китабе җәвамигыль-хөкми вә зәригын-нәгьми мин мәкулати Гали бине Әбү Талиб. 17. Китабен-нәсаих. 1286(1869) елда Казанда ба¬ сылды. 18. Китабе мохтасарен-нөҗүмез-заһирәти фи әх¬ вали Мисрин вәл-Каһирәти. 19. Китабел-хаккел-мөбин фи мөхасини өузагыд- дин. 20. Китабе әгьлям әбнаэд-дәһер би-әхвали әһли Мавәраэннәһер. 21. Китабе кәшфел-гатаэ ганил-әбсар би-әгълати .тәварихы Болгар вә әкязибеһас-сарихате ли-зәвал- игътибар. 22. Китабе фи мәсаилин-нәху. 23. Китабе тәркияте фи мәнасикил-хаҗ. 24. Рисаләт ухра төркият. 25. Китабел-фаваидел-мөһиммә. 1297(1879) елда Казанда басылды. 26. Китабел-кыйсьмел-әүвәлү мин мөстәфадел-әх- бар. 1303(1885) елда Казанда басылды. 27. Китабе... 40 в. Мелла БорһанетдинӘбелгаббасМө- хәммәд бине Шиһабетдин ә л-М ә р җ а- ни. 1299(1881) елда, ... көндә, Дини идарәдә мөфти һәм казый Җәлалетдин бине Таҗетдин бине Максуд, Мөхәммәдҗан бине Мостафа аксак һәм Сөнгатулла бине Җаруллалар хозурында имам җамигъ, хатыйб һәм мөдәррислеккә имтихан тотып, шул елда указ алды.
АРХИТЕКТУРА ИСТӘЛЕКЛӘРЕ 12 6. Казан шәһәрендәге беренче мәчет*. Алда әйтеп үтелгәнчә, Россия хакимлегенә кергәнче шәһәр эчендә бер мәчет һәм аннан башка Таҗик ер¬ магы белән халык күп яши торган урын арасында бер мәчет һәм мәдрәсә булуы мәгълүм. Мондый зур шә¬ һәрнең кешеләре өчен мәчетләрнең күплегенә мох¬ таҗлык булса да, шәһәр халкы берсе белән берсе кычкырышып, күчеп китеп, я башка төрле сәбәпләр белән юкка чыгып беткәнлектән, югарыда телгә алынган ике мәчеттән башкалары ни исеме белән, ни урыны белән билгеле түгел. Хәзерге заманыбызда Казан шәһәрендә булган мәчетләрнең саны — унбиш. Беренче мәчет — һәммәсеннән дә зур һәм бо¬ рынгы буларак, «иске олы таш мәчет» исеме белән билгеле, безнең хәзер яши торган мәхәллә мәчете. 1181 нче һиҗридә (1766) мәликә Катерина2 Казан¬ га килгәндә мөселманнар мәчет салырга үтенеп мө- 1 Хәзер Каюм Насыйри урамы, 17 нче йорт. 3 Мәликә Катерина — «Әби патша» кушаматы белән таныл¬ ган Екатерина II, 366
рәҗәгать иткәннәр. Үтенечләрен патша кабул иткән. Шуннан соң бина өчен кирәкле нәрсәләр хәзерләнә һәм төзү эшенә керешелә. 1184 нче һиҗридә (1770) төзелеш тәмам булып, намаз укыла башлаган. Бу беренче җамигъ мәчетнең урыны — мелла Әбүбәкер бине Ибраһим, Ягькуб бине..., Мортаза бине Йосыф бине Каныш һәм мөәззин Исхак бине Ибраһимнар¬ ның йорт урыннары булган. Бу мәчетне бер генә ке¬ ше салдырмаган, аның өчен 62 кешедән җыелган 5000 сум акча тотылган. Бинасын төзетү өчен күп көч куйган һәм башлап йөргән кешеләр — мелла Габдер¬ рәшит бине Йосыф әл-Каргалый, мелла Әбүбәкер бине Ибраһим, Мортаза бине Йосыф бине Каныш, Ибраһим бине Ядкяр бине Нияз һәм башкалар. Мел¬ ла Габдеррәшит мәчет кирәкләре өчен хәтта Хаҗи¬ тархан шәһәренә чаклы барган. Борынгы картлар сөй¬ ләвенә караганда, бу мәчет төзелешенә хәзер «Озын- 13 б. нар» 1 дип йөртелгән мәхәллә байлары, ягъни Юныс балаларының һичбер катнашы булмаган, һәм ул за¬ манда алар әле бай да булмаганнар. Хәтта 1177 нче һиҗридә (1763) бабалары Мөхәммәдрәхим бине Юныс шул мәхәллә кешеләреннән Гәбдеррәшит би¬ не Рәхмәтулладан ваклап алган бурычларын түли алмагач, шул бурычны каплар өчен атасыннан калган һәм үзе яши торган йортны биргән. Шушы йортны сатканлыгы турында төзелгән язуыннан аерым ки¬ сәкләр монда китерелә: «Югарыдагы сәбәпләр өчен мин, Иске бистәнең йомышлы мөселманы, Мөхәм¬ мәдрәхим Юнысай углы 1763 милади елда 28 майда әлеге йортымны йомышлы мөселман Габдеррәшит Рәхмәтулла углына егерме биш сумга хисаплап сат¬ тым (тәмам)». Үз кулы куелган ошбу язуны Габдел- ваһһаб бине Габдеррәшит исемле карт кулында үзе¬ без күрдек. Гобәйдулла бине Мөхәммәдрәхим, бертуганы Габ¬ делкәрим белән бергә, солдатка китүдән куркып., каенатасы — Йосыф бине Исмәгыйльнең чормасында качып ятканнар. Шул вакытта чиратлары җиткән ке¬ шеләрне тоту һәм солдатка тапшыру эшләрен үтәү¬ че мәщһүр «Кәҗә Муса» исемле кеше: «Угылларың¬ ны табып бир»,— дип, Мөхәммәдрәхимне «Тәбәнәк Гомәр» дигән кеше белән бергә богаулап: «Гади адәм¬ нәрне бергә генә исәпләп алганда, мондый озын 1 О з ы н Ибрай — Ибраһим бай Юнысов. 367
кешене икегә исәпләп алмаслар микән»,—дип мыскыл¬ лап, авылдан килгәннәргә күрсәтеп йөргән. Болар Габделкәрим бине Мөхәммәдрәхим аркасында кеше арасына кереп, күп акчага ия булганнар. Чынлыкта байлык Габделкәримнеке икән. Гобәйдулла, алдалап, «Мөхәммәдрәхимнән калган» дип бүлдергән. Гобәй¬ дулла байның: «Абзый үз ишләре белән утырганда без ишек астыннан гына ятып карый идек»,— дигән сүзләре халык телендә йөри. Чыннан да, дөнья ма¬ лын берәү табып, туганының шуны үзләштерүе күп очрый. Мәхәллә кешеләреннән Мостафа бине Муса бине Исмәгыйль бине Ибраһим бине Ядкяр бине Нияз бине Фәридун бине Шәех гарәп һәм әтисенең туга¬ нының углы Салих бине Йосыф бине Исхак бине Ибраһим әл-Әсвәдләр: «Беренче мәчетне безнең Ибраһим бабабыз бина кылган»,— дип дәгъва кыла- М б. лар иде. Мостафа— 1275(1858) елда, Салих 1288 (1871) елда вафат булдылар. Салих бине Йосыфның үз дәфтәренә, «Тәварихы Болгария»дән алып булса кирәк. «Олуг бабамыз — Зөбәер бине Җәгъдә *, әбие¬ без — Туйбикә» дип ышанычсыз бер сүз язганлы¬ гын күрдек. Бу нәселдән хәзер бары Мөхәммәдҗан бине Шәриф бине Мостафа бине Муса гына исән. Беренче мәчет башта күп кешенең ярдәме белән бина кылынса да, заман үтү белән төзәтүләргә мох¬ таҗ булып, берәүнең теләк һәм ихтыяры белән ки¬ рәк кадәр төзәтелгән һәм өстәмә биналар эшләнгән. Беренче салынганда түбәсе агач тактадан* 2 булып, 1210(1795) елда Габид бине Габделбакый, икенче берәү белән бергәләп, такта3 белән яптыра. 1212 (1797) елда янгач, яңадан да агач белән яптырганнар. 1249(1833) елда Гобәйдулла бине Мөхәммәдрәхим калай белән яптырган. 1277(1860) елда углы Ибра¬ һим таш койма белән әйләндерде, аңа кадәр агач рә¬ шәткә иде. 1280(1863) елда михрабны4 бераз микъ¬ дар көнчыгышка юнәлдерә төшеп, биегәйтеп һәм киңәйтеп, бер тәрәзә куеп эшләткәннәр. Ә 128... '«Тәварихы Болгари я» дә Зөбәер бине Җәгъдә — X гасырда Мәккәдән Болгарга килгән кеше, Туйбикә — шул чактагы Болгар патшасының кызы итеп күрсәтелгән. 2 Аг а ч такта — сүз «дранча» дип йөртелгән һәм балта белән ярылган такта турында булса кирәк. 3 Такта — пычкы белән ярылган такта булса кирәк. 4 Михраб — мәчеттә мулла намаз укыр өчен билгеләнгән һәм мөселманнар йөзләрен юнәлдерә торган махсус урын, түр. 368
(186...) елда мәчетнең алдыннан канат чыгартып, озынлыкка бер тәрәзә арттырылды һәм баскыч бүл¬ мәсе таштан бина кылдырылды. 1303(1885) елда ха¬ җи Зәйнулла бине Госман тарафыннан манарасы ны¬ гытылып, яңадан бина кылынды. 1305(1887) елда Атау авылыннан күчкән хаҗи Вәлиулла бине Гыйззәтулла бине Төхфәтулла һәм Кушлавыч авылыннан күчкән Мифтахетдин бине Вәлишаһлар тарафыннан, 250 сум¬ га төшереп, азан әйтә торган җиренә нык тимер рә¬ шәткә куелды... <6 б- Бу беренче мәчетнең аскы катындагы түр бүлмә¬ се — ошбу мәчеттә булган имамнарның кирәкле хез¬ мәтләре өчен, икенче һәм өченче бүлмәсе — мәчет кирәкләре өчен, дүртенче бүлмәсе мәктәп өчен бил¬ геләнеп, Ибраһим әфәнде килгәнче мәктәп булып 17 б- хезмәт итә. Бикбау бине Мортаза бине Йосыф бине Каныш бине Биктә бине Бики, Габделкәрим бине Мө- хәммәдрәхим бине Юныс, Гобәйдулла бине Морта¬ за һәм башкалар шул мәктәптә мелла Әбүбәкер бине Ибраһимнан сабак укыйлар. Югарыда телгә алын¬ ган әфәнде гасырында [Ибраһим мелла вакытында] бу мәктәпне бушатып, күл буенда, яр астында мәд¬ рәсә төзелеп, мәхәллә шәкертләре шунда яшәгән¬ нәр. Ул мәдрәсә тузгач, 1246(1830) елда мелла Гос- саметдин бине Ибраһим аны сатып, акчасын үзе то¬ тып бетергән. Икенче мәхәллә мәдрәсәсе мелла Исхак бине Сәгыйдь үлгәннән соң буш торган бул¬ ган, һәм мелла Сәгыйдь бине Хәмид шул мәдрәсәгә барып йөргән. Шуннан соң, 1253(1837) елда, мәхәлләнең зур бае Гобәйдулла бине Мөхәммәдрәхим бине Юныс мәй¬ даннан килеп күл буена чыга торган аркылы урам¬ да Габдулла бине Әбүбәкер бине Ураз Наласави ди¬ гән кешенең йортын сатып алып, астын таш, өстен агач итеп ике катлы йорт эшләттерде. Бу йорт урам¬ ның көнбатыш ягында, һәр ике чаттан һәм күл бу¬ еннан берәр йорт эчтәрәк иде. Йортның икенче ка¬ ты — урам буена караган ягы — җиде тәрәзәле, ике башы — дүртәр тәрәзәле, асты — яртысы кибет. Кал¬ ган яртысында ишегалды ягыннан ике тәрәзә булып, йорт үзе такта түбә белән ябылган иде. Шул йортка мәдрәсәне урнаштырып, 1264(1847) елга кадәр мелла Сәгыйдь мөдәррис булды. Соңра, бу юлларны язу¬ чы фәкыйрь мөдәррис булганда, Гобәйдулла углы Ибраһим түбәсен калай белән яптырып, кызылга 24 3-38 369
буятты. Шул вакытта Казандагы мәдрәсәләрнең зин- нәтлесе, гүзәле һәм күркәме булганга, Гобәйдулла бай бер мәҗлестә Бохарадан кайткан меллаларга: «Бохара мәдрәсәләре минем мәдрәсәм кебек булыр¬ мы?» — дигәч, берсе: «Бохара мәдрәсәләренең бәд¬ рәфләре дә синең мәдрәсәңнән артык»,— дип җа¬ вап бирде. Бу очракта сораучының да, җавап бирү¬ ченең дә чиктән ашып китүләре ачык иде. Моннан соң ул мәдрәсә тузып, тәмам эштән чы¬ гып, җимерелеп бетү хәленә килгәч, Гобәйдулла бай¬ ның балаларына үзем дә, шулай ук күп кешеләр ар¬ кылы да мәдрәсәне төзәтү һәм ремонтлау турында күп тапкырлар мөрәҗәгать итсәк тә, һич илтифат кылмадылар. Мәхәллә халкы киңәше белән, Ибраһим 18 б. бине Гобәйдулланы һәм аннан башка бай картлардан унлап кешене үз өемә чакырып, мәдрәсә хакында сөйләшеп, үзем аякка басып үтенгәч: «Әле вакытым юк»,— диде. «Вакытыгыз булмаса, башка берәүгә рөхсәт итегез»,— дигәч, «Әле вакытым юк, үз вакы¬ тым белән эшләрмен»,— дип җавап бирде. Моннан соң мәхәллә халкы тагын да шул ук сүзне кабатлап, зинһарлап: «Вакытыгыз булмаса, без хезмәт итик, хәтерегезгә авыр килмәсә, үз кесәбездән акча то¬ тыйк»,— дип үтенсәләр дә, сүзләре үтмәде һәм бай¬ ның колагына кермәде. Теләге: я мәдрәсә җимере¬ леп берничә кеше һәлак булып, шуннан фетнә кубып, кызык итеп карап тору, яки шәкертләр тора алмый¬ ча таралып, «укытмады, мәдрәсәгә кермәде» дип төр¬ ле ялганнар кушып, яла ягу, гайбәт тарату иде. Мәхәллә кешеләреннән Шәмсетдин бине Фәйзул¬ ла бине Йосыф, Борһанетдин бине Фәхретдин, Габ- делгани бине Фазыл бине Габид бине Фәйзулла, Габ¬ делвәли бине Йосыф, Һибәтулла бине Мортаза, Ша- һиәхмәд бине Хисаметдин бине Салих бине Әбүбә¬ кер Симетбаши, Хәмид бине Сабит бине Вәлид бине Габдеррахман әл-Чувашили, Мифтахетдин бине Вә- лишаһ, Исмәгыйль бине Тимерфулад бине Бикбаулар, байның бу сүзләренә ачуланып, гайрәтләнеп, баерак кешеләрдән акча җыйдылар. Шул вакытта читкә кү¬ чеп киткән хаҗи Габдеррахман бине Биньямин бине Ибраһим бине Биккол әл-Казани әт-Төркинең (авы¬ лы — Лаеш өязендә) Казан шәһәрендәге, Күл буена төшә торган юлның мәчеткә каршы ягында урнашкан йорты бурычын түләтү өчен аукционнан сатыла иде. Шул йорт сәүдәгәрләрдән Әхмәд бине Фазыл бине 370
Нигъмәтулла бине Бәшир бине Габдеррәхим бине Ураз әл-Буави («ибне Рәхмәтулла» дип йөртелгән ке¬ ше) исеменә 3200 сумга сатып алынды. Аллаһы тә¬ галәнең көтелмәгән җирдән бирүе, рәхмәте сәбәп¬ ле, 1288(1871) елда, сәфәр аеның егерме беренче көнендә, яңа мәдрәсә төзүгә ирештек. Бу кадәресе 3451 сумга төште. Ләкин бу йорт берничә кеше ку- 19 6. лында һәм таркау булганлыктан, икенче тапкыр аук¬ ционнан сатылып, 1291(1874) елның рәҗәб аенда, җомга көн, хаҗи Сафа бине Галикәй бине Габделга¬ зиз бине Надиршаһ бине Бикбай бине Исламкол Мәмсәви бер кисәк җирне агач өе белән 1284 сумга үз хисабына сатып алды. Янә бер кисәк җирне 1292(1875) елда шимбә көн кич әлеге хаҗи исеменә 102 сум 10 тиенгә алып, мәдрәсәгә кушылды. Мәчет һәм мәдрәсәне карап тору мелла Габделгани бине Фазлулла бине Габид һәм Зәйнулла бине Госман би¬ не Җәзи бине Ибраһим бине Арсланнарга тапшы¬ рылды. 1288(1871) елда, якшәмбе көн, рамазан ае¬ ның җиденче көнендә иртә белән шәкертләр күчеп килделәр. Моннан соң, 1289(1872) елда, Исхак бине Гобәйдулла бине Мөхәммәдрәхим аталары төзегәИ иске мәдрәсәне дуамаллык белән ватып, халыкка за¬ рар итү һәм фетнә салу нияте белән, һәр ике катын таштан итеп мәдрәсә төзетте һәм шул юл белән мә¬ хәлләнең яңа мәдрәсәсен юк итәргә теләде. Әмма алла бозучыны төзәтүчедән аера. Бер мәҗлестә фә¬ кыйрьдән (миннән) зарланып, мәдрәсәсе белән мак¬ танып утыруына каршы әлеге Әхмәд бине Фазыл: «Мәдрәсә салу белән мактанма, кулында байлыгы бул¬ ган кешегә ул берни түгел, бер җәйлек эш. Сез бул- масагыз, без булмасак, байлыгы булган икенче бер кеше аны үти. Менә син мелла, ягъни галим булуны кара: утыз ел кирәк, анда да була алмыйлар, булга¬ ны да аз»,— дип, аны сүздән туктатты. Моннан соң берничә тапкыр начар ният белән мәдрәсәгә ут сал¬ салар да, сизелеп, янудан саклап калынды. Ниһаять, алтынчы тапкыр... 1292(1875) елда, рамазан аеның егерме җиденче көнендә хәравих 1 вакытында халык мәчеткә җыелгач ут салып, мәдрәсәне юкка чыгарды¬ лар. Бик күп Коръән, китап, башка кирәк-яраклар һәм бик күп күгәрчен һәлак булды. Гәүдәләре янып бет¬ ми калган күгәрченнәр генә дә биш йөз данә иде 1 Тәравих — уразада кич белән укыла торган намаз, 24' 371
диделәр. Бу вакытка чаклы мәдрәсәгә ут салып ян¬ дыру күрелгән һәм ишетелгән эш түгел иде. Ибраһим бай шул көнне үз мәдрәсәсенә яктырып, җылытып куйган. Тәравихтан чыккач, мәчетне бик- 20 в- ләп, шәкертләр кунмасыннар дип ачкычны да алып киткән. Шул янгыннан соң, югарыда телгә алынган Әхмәд бине Фазыл зур көч куеп, 367 сум 67 тиен акча то¬ тып, тиз вакыт эчендә мәдрәсәнең түшәм, идән һәм тәрәзәләрен өлгертте. Шәүвәлнең унҗидесендә, пән¬ җешәмбе көн, шәкертләр һәркайсы мәдрәсәгә кайт¬ тылар, һәм бу уңайдан шатлык һәм саф күңел белән изге догалар кылынды. 1297(1880) елда, берничә из¬ гелек иясе кешеләр үзара акча җыешып, мәчет һәм мәдрәсәне караучы хаҗи Зәйнулла бине Госман бине Җәзи Корткачыгый исеменнән яңа мәдрәсә салуга рөхсәт алдылар. Ул хаҗ сәфәренә киткәч, хаҗи Сафа бине Галикәй Мәмсәвине вәкил итеп, шул мәдрәсәи галия1 бинасын төзүгә керешелде. Иркен, күркәм планлы, ярдәмче биналары булган, озын, ике катлы, урам буенда һәм ишегалды ягында уникешәрдән егер¬ ме дүрт, баш-башында бишәр, ә югарыда ун тәрә¬ зәле, егерме бүлмәле гаҗәп матур һәм уңайлы мәдрәсә 1298(1881) елда төзелеп бетте, һәм шәкерт¬ ләр кереп урнаштылар. Барлык чыгымнар 1800 сум булды... 1303(1885) елда инде атап үтелгән Габдел¬ вәли бине Йосыф бине Мөхәммәд 1000 сум чыгарып фонтан төзеп, җир астыннан су юллары ясап, ашха¬ нәгә зур су савыты куеп су кертте. Тагын мәдрәсә янында кибет, мәдрәсә астында казып ясалган бер амбар бар. 5000 тәңкә кадәр акча мәдрәсә чыгымнары өчен җәмәгать тарафыннан би¬ релде... 000- Икенче мәчет2. «Тау тишеге мәчете» дип йөртелгән һәм байлар мәхәлләсенә караган мәчет икенче мәчет дип атала. Казанның атаклы байларын¬ нан Ягъкуб бине Солтангали бине Кадыйр бине Биктә бине Бики бине Нугайчык бине Котыйчык бине Турайчык үз акчасына төзеткән. Беренче мәчет бе¬ лән бер вакыттарак төзелгән. Баштагы бинасының тү¬ бәсе калай һәм түбәсенең рәшәткәләре тимердән 1 Мәдрәсәм гелия — югары уку йорты. * Хәзер Каюм Насыйри урамы, 27 нче йорт. Казан шәһәре Идел буе районының 26 нчы номерлы балалар бакчасы урнашкан. 372
И в- булган. Ул вакыт Казанда түбәне калай белән ябучы булмаганлыктан, остасы Мәскәүдән китертелгән. Әле¬ ге Ягъкуб байның киҗе заводы 1 булып, мәчет бина¬ сын төзегәнче шунда чаннар өстенә такта тезеп на¬ маз укый торган булганнар. Бервакыт такталары шуы¬ шып китеп, имамнары чанга төште, дип сөйлиләр. Михрабы көньяк ноктадан 38 градус көнбатыштарак булганга күрә, кыйбладан 25 градус көнбатышка авышкан. Ул Казан шәһәрендә төзелгән мәчетләрдән көнбатышка караганлыгы белән аерылып тора. Бу мәчет фәкать ике бүлмәле, һәр ягында бишәр тәрә¬ зә булып, манарасы төньяк өлешендә урнашкан иде. 1289(1872) елда мәхәллә халкы җыйган акчадан 5000 тәңкә тотып, төньягыннан озынлыкка дүрт тә¬ рәзә арттырып, ... микъдар арттырып каралты корып, мәчет зурайтылды, хәзерге манарасы уртада, ярты- лаш көньяк өлешендә калды... р7 б. Өченче мәчет2. Казан шәһәрендә өченче мә¬ чет «агач мәчет» дип, соңыннан «ибне Борнай мә¬ чете» дип танылган. 1214(1799) ел азагында мелла Сәлих бине Сәгыйдь мәдрәсәсендә яшәүче укучылар өчен Казан сәүдәгәре Сәлих бине Мостафа әл-Каза- ни төзеткән. Вафатыннан соң мәдрәсәсе җимерелеп, укучылары таралган. Мәхәллә икегә бүленеп, мәчете мәхәллә мәчете итеп калдырылган. Төзетүче Сәлих бине Мостафа 1247(1831) елда вафат булып, Казан¬ да яңа каберлектә җирләнгән. Агач мәчет 1288 (1871) елда, җөмадиел-әүвәлнең уникенче көнендә, шимбә көн янгын вакытында янды. Урынына Садыйк бине Корбангали бине Мортаза бине Исмәгыйль бине Йосыф бине Иснай бине Исәнкол бине Борнагыйл өл-Бәрәскәви 1289(1872) елда, рәбигыль-әүвәл ае¬ ның алтысында, дүшәмбе көн нигез корып, таштан бина төзетте. Шул ук елны, шәгъбан аеның егерме өчендә, җомга көннән башлап бу бинада намаз укы- ₽ б. да башлады. Агач хәлендә михрабы көньяк нокта¬ дан 18 градус, кыйбладан 4 градус көнбатышка авы¬ шып, турылыкка якын иде. Таштан төзеткәндә төзе¬ түче үзенең кардәше мелла Шаһиәхмәдкә таяна. Аны¬ 1 Киҗе заводы — нечкә мамык җеп җитештерүче фабрика. s Хәзер Әхтәмов урамы, 7 нче йорт. Халык иҗаты һәм культура, агарту эшләре буенча Республика фәнни-методик үзәгенең авыл үзеш¬ чән сәнгать түгәрәге җитәкчеләре әзерли торган еллык курслары ур¬ нашкан. 373
сы исе, бик һаваланып, һичнинди белгеч белән дә ки¬ ңәшеп тормый, дуамаллык белән үзе имамлык кылган Яңа бистәдәге «тәбәнәк мәчет»кә, шәһәр эчендә ис¬ лам хөкүмәте вакытыннан калган бер михрабка һәм Шәһре Болгар хәрабәсендәге борынгы мәчет мих¬ рабларына карап эш итә. Михрабны кыйбла ягына чыгарам дип, ялгышып беркадәр көнчыгышка авыш¬ тыра, аннан башка да ялгышлары булган. Аның бо- лай ышанып эш итүе мелла Әбеннасыр әл-Курсави фикерләренә нигезләнгән була. Чыннан да шәһәр эчендә әлеге михраб бар, Болгарга барып михраб ягын алып, чынбарлык белән яраклаштырырга ты¬ рышып караган булса да, эш һәрьяктан шәригатькә туры китереп башкарылмаган. Ул караган өч михраб¬ ның турылыгы, төзүчеләре кем икәнлеге, аларның белем дәрәҗәләре ничеклеге һәм юнәлешнең кай яктан чыгып билгеләнүе ачык түгел... Кыйбла ягын дөрес билгеләү бары гыйльме һәйәттән хәбәрдар булганда гына һәм шәһәрнең озынлыгын һәм киңле¬ ген ныклап белгәндә генә мөмкин нәрсә. Бу кеше¬ ләр исә озынлык һәм киңлекнең нидән гыйбарәт икәнлеген белмиләр, шуңа күрә әлеге михрабларга иярүдән дә гаҗизләр. Болгар кыйбласын да фәкать кеше сүзеннән ишетеп кенә әйтәләр... •2 6. Дүртенче мәчет1. «Зәңгәр мәчет» исеме бе¬ лән билгеле. Казан сәүдәгәрләреннән Әхмәд бине Исхак бине Гаед әл-Казани — «Ибне әз-Заман Тама- тук» дип тә танылган кеше— 1203(1788) елда төзе¬ теп, 1235(1819) елда 1 2 шул мәчеттә намаз укыла баш¬ лый. Михрабы, кыйбладан 6 градус кадәр көнчыгыш¬ ка авыштырылып, ялгыш төзелгән. Элеккеге өч мә¬ четнең кыйблалары көнбатышка авыш икәнлеге мәгъ¬ лүм булганнан соң, Казандагы яңа мәчетләрдә кыйбланы көнчыгышка авыштырып төзи башлыйлар, кайбер яклар шуңа ияреп, кыйбланы күбрәк көнчы¬ гышка авыштыралар... Ы б. Бу мәчет бишенче мәчет бинасыннан соңрак тө¬ зелсә дә, 30 ел элек бу урында булган ындырда мә¬ хәлләсе нигезләнеп, шул урында бер агач мәчет са¬ лынганлыктан, «дүртенче мәчет» дип атала. Ул агач мәчет Суыксу авылына күчерелеп, анда яңадан тө¬ 1 Хәзер Нариман урамы, 98 нче йорт. «Татшвейбыт» берләшмәсе¬ нең 8 нче тегү фабрикасы филиалы урнашкан. 2 Биредә 1205 ел урынына 1235 ел дип хата басылганга охшый. 374
зелгән. Аны төзүче — югарыда искә алынган Әхмәд бине Исхак— 1248(1832) елда Казанда вафат булып, яңа каберлектә җирләнде. Балаларыннан Габделка¬ дыйр, Габделгалим, Мөхәммәдкәрим һәм Габделвә¬ ли бине Әхмәд исемле угыллары калды. Бу мәчетне хаҗи Габделмәннан бине Биккенә бине Мөстәкыйм әл-Бәрәзәви мәхәллә халкыннан берничә тапкыр тө¬ зәттереп, 127...(182...) елда коймасын таштан төзет¬ те. Ул 1286(1869) елда Казанда вафат булды. Шакир исемле углы һәм Исхак бине Әхмәд бине Габдел¬ мәннан исемле оныгы Казанда яшиләр. 92 б. Бишенче мәчет1. Казан шәһәрендәге бишен¬ че мәчет — Муса бай мәчете, ә элегрәк Печән база¬ ры мәчете дип атала торган иде. Бу таш мәчет төзел¬ гәнгә кадәр ул тирәдә мөселманнар күп булмаган һәм анда яшәүчеләр беренче мәчет мәхәлләсенә кергәннәр. Ул урынның көнбатыш ягында Молостов бакчасы дигән буш урынга Әхмәд бине Исмәгыйль ел-Айбашиның аталары 1219(1804) елның азагында беренчеләрдән булып йорт төзеткәннәр. Сүз бара торган мәчетне Орнашбаш исемле карья әһалисен- нән мәшһүр бай Муса бине Мөслим бине Мәмәш әс- Сәрдәви 1213(1798) елда төзетеп, 1215(1800) елда на¬ маз укыла башлады. Михрабы көньяк ноктадан фә¬ кать 7 градуска караганлыктан, 8 градус көнчыгышка авыштырылып хата җибәрелгән. Төзүчесе чыгышы белән Югары Сәрдә әһалисеннән булып, Орнашбаш- ка күчкән һәм шунда төпләнеп калган. 1227(1812) ел¬ да Орнашбашта вафат булып, шундагы каберлеккә җирләнгән. Оныкларыннан Әхмәдшаһ бине Хәмзә бине Гобәйдулла бине Муса бине Мөслим һәм Сә¬ лахетдин бине... бине Гобәйдулла Казанда яшиләр һәм сәүдә белән шөгыльләнәләр. Әлеге Әхмәд бине Исмәгыйль «Әхмәди ишан» дип тә, «Кәҗә Әхмәди» дип тә йөртелә. 1278(1861) елда Казанда вафат бул¬ ды. Балаларыннан Гали, Исхак һәм Ибраһим исемле угыллары исән. 98 6. Алтынчы мәчет1 2. Казан шәһәрендә Яңа бис¬ тәнең төньяк-көнбатышында «алтынчы мәчет» дип аталган олы таш мәчет. Элек бу урында агач мәчет 1 Хәзер Тукай урамы, 40 нчы йорт. «Дуслык» кунакханәсенең 2 нче филиалы урнашкан. 2 Хәзер М. Гафури урамы, 34а номерлы йорт. 5 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе урнашкан. 375
булып, 1217(1802) елда Казанның олы сәүдәгәрләрен¬ нән Габдулла бине Габдессәлам бине Үтәмеш әл- Мәчкәрәви аны таштан төзеткән. Кыйбласын мелла Әбеннасыр әл-Курсави хисабына якынлаштырып эш¬ ләгәннәр. Михрабы дөрес урнашкан. Төзүчесе — әле¬ ге мелла Әбеннасыр әл-Курсавиның бертуган җиз- нәсе. Ул 1248(1832) елда, яше йөзгә җитеп, Мәчкәрә авылында вафат булды. Җеназасын мелла Габдулла бине Яхъя укып, шул авылның каберлегендә җирлән¬ де. Оныкларыннан Казанда Әхмәд бине Исхак бине Муса бине Габдулла, Кышкарда мелла Исмәгыйль бине Муса, Мәчкәрәдә Шакир бине Әхмәд бине Габ¬ дулла һәм Хәсән бине Мостафа бине Муса, Норма¬ да Гариф бине Ибраһим бине Муса һәм Йосыф бине Мортаза исәннәр. 104 б. Җиденче мәчет1. Казан шәһәренең Яңа бистәсендә урта таш мәчет. Бу бинасына кадәр шул ук урында Яңа бистә төзелгәч салынган бер агач мәчет булган. Ул «беренче мәчет» һәм «Ишкәй мелла мә¬ чете» дип танылган иде. Шул мәчеткә Казан әһали- сеннән Морадбакый бине Мәмсә әл-Болгари исемле кеше «Гыймадел-ислам» китабының бер нөсхәсен вакыф иткән. Моның 1154(1741) ел, рәбигыль-әүвәл аеның беренче көнендә вакыф ителгәнлеге мелла Мөхәммәд Әмин бине Ярмөхәммәд бине Мәмәш Кол- мый катнашында расланды. Мәшһүр сәүдәгәрләрдән Ракый бай исеме белән танылган Габдеррәхим бине Вәлид бине Мөсәллим бине Мәмәш әл-Орнашбаши 1216(1801) елда шушы олы мәчетне таштан төзеткән. Ул үзе Орнашбаш авылында 1267(1850) елда вафат булды. Җеназасын мелла Садыйк бине Габид бине Габделгазиз укып, шул авылның каберлегендә җир¬ ләнде. Балаларыннан Габделкадыйр исемле берсе һәм тагын кайберләре исәннәр. Мәчетнең михрабы көньяк ноктадан 10 градус көнбатышта урнашкан. 107 б. Сигезенче мәчет2. Яңа бистәдә «өченче мәчет» һәм «тәбәнәк мәчет» дип билгеле. Казан сәү¬ дәгәре Муса бине Исмәгыйль бине Апанай кызы Зөбәйдә хаҗи Тимерфулад бине Муса бине Ягъкуб * Хезер Кызыл Татарстан урамы, 20 нче йорт. X. Ямаше» исе¬ мендәге Татарстан мех берләшмәсе территориясендә калган. 8 Хәзер М. Гафури урамы, 67 нче йорт. X. Ямашев исемендәге Татарстан мех берләшмәсенең санаторий-профилакторие урнашкан. 376
бине Ишмәмәт никахында вафат булгач, 1223(1 Виа; ел¬ да кызының мирасы хисабына төзетте. Михрабы, көньяк ноктадан 5 градус һәм кыйбладан 10 градус көнчыгышка авыштырылып, ялгыш эшләнгән. Мелла Шаһиәхмәднең бу мәчет кыйбласын мелла Әбенна- сыр * билгеләде дигән дәвъвасы дөреслеккә туры килми. Михрабы көнчыгышка күп авышуның ярама- ганлыгын белүе өстенә, мелла Әбеннасыр бу мәчет төзелгән вакытта Бохарадагы мәшһүр вакыйгаларда куркусыз көрәш алып барган. Әлеге мәчетне төзетү¬ че 1242(1826) елда вафат булып, яңа каберлектә җир¬ ләнде. Хаҗи Тимерфулад 1268(1851) елда вафат булды. 110 б. Тугызынчы мәчет1. Казанның көньяк-көн¬ чыгышында завод мәхәлләсендә «Әҗем мәчете» дип танылган, агачтан төзелгән мәчет. Ул урынга мөсел¬ маннарның башлап күчкән вакытында, 1225(1810) ел¬ ның азагында, хаҗи Габделмәҗид бине Әбүбәкер бине У раз ән-Наласавый манарасыз гына бер мәчет, төзеткән була. Биш вакыт намазны шунда укып, җом¬ га һәм гаедләрне, Яңа бистәгә барып, мелла Фазыл бине Сәйфуллага һәм аннан соң мелла Әмирхан би¬ не Габделмәннанга ияреп укыганнар. Мәчетне төзе¬ түче әлеге хаҗи Габделмәҗид 1243(1827) елның мө¬ хәррәм аенда, икенче тапкыр хаҗ кылганнан соң, нурлы Мәдинә шәһәрендә вафат булып, җәннәт җи¬ рендә җирләнде. Балаларыннан углы хаҗи Габдер- рәфикъ һәм башкалар исәннәр. Ул мәчет тузып җи¬ мерелүгә якынлашкач, хаҗи Мостафа бине Нәзир бине Әҗем бине Колмәмәт 1268(1851) елда аның урынына шушы мәчетне манарасы белән бина кыл- 111 б. ды. Ул 127,..(185.„) елда хаҗ кылып, 1282(1865) елда вафат булды. Җеназасын мелла Габделвәли бине Габ¬ делгаффар укып, яңа каберлектә күмелде. Бу мәчетнең михрабы көньяк ноктадан — 7, кыйб¬ ладан 8 градус кадәр көнчыгышка авыш. Бу да «бел¬ геч» мелла Шаһиәхмәдкә таянып эшләнгән эш. Хаҗи Мостафа бине Нәзирнең вафатыннан соң, углы Мор¬ таза бине Мостафа аксак 128...(186...) елда ул мә¬ четне сүтеп, киңәйтеп һәм зурайтып, түбәсен калай¬ дан яптырып, яңа бина ясатты. 128...(186„.) елда 1 Хәзер Фәткуллин урамя, 15 нче йорт. ТАССР Культура мини¬ стрлыгының культура хезмәткәрләренең белемең күтәрү курсларн урнашкан. 371
мәхәлләнең көнбатыш тарафында калган халык өчен мәчет ерак һәм күп җирдән борылырга кирәк бул ганлыктан, ничәмә-ничә йортларны сүтеп, мәчет ура¬ мына чыга торган аркылы юлны төзеделәр. Соңын¬ нан әлеге мәчетне Лаеш өязенең Чыты карьясенә би¬ реп, аның урынына 1304(1886) елда киң һәм бизәкле итеп таш мәчет бинасын төзүгә керештеләр. Мәчет бөтен җиһазларын җиренә җиткереп төзелеп беткәч, Мортаза бине Мостафа, бик каты авыру хәлдә бу¬ луына карамастан, үзенең мәчетенә җомга намазы¬ на килде. Икенче җомгага каршы төндә, 1305(1887) елның сәфәр аенда җитмеш биш яшендә вафат бул¬ ды. Җеназасын мелла Габделвәли укыт, яңа кабер- .. лектә җирләнде. Мөхәммәд һәм Габделкадыйр исе¬ мендә ике углы һәм алты кыз баласы калды. J12 6- Унынчы мәчет'. «Печән базары мәчете» исе¬ ме белән билгеле. Юныс бай балалары мәчете. Ка¬ занның мәшһүр бае Гобәйдулла бине Мөхәммәдрә- хим бине Юныс бине Ишбулат бине Ишморат әл-Ка- заниның мәчет бинасы өчен җирне васыять итүе бу¬ енча углы Ибраһим төзетеп тәмамлады. 1261(1844) ел¬ да ачылып, рәҗәб аенда беренче тапкыр мелла Сә¬ гыйдь бине Хәмид әл-Бәрәскәви имамлыгында намаз укыдылар. Михрабы көньяк ноктадан фәкать 4 гра¬ дус булып, кыйбладан якынча 11 градус көнчыгышка авыш. Казандагы һәм тирә-яктагы иске михраблар¬ ның кыйбладан көнбатышка авышлыгы билгеле бул¬ гач, яңа мәчетләрне төзегәндә көнчыгышка боруда чамадан тыш арттырып җибәрделәр. Казан шәһәрен¬ дә кыйбласы артык көнчыгышка авышкан мәчет шу¬ шы булыр. Бабалары булган Ишбулат — мәшһүр Ишбулат мел¬ ла түгел, белми калмагыз. 114 б. Унберенче мәчет1 2 3. Казанның көнбатыш та¬ рафында «яңа мәчет» һәм «Җиһанша мәчете» дип та¬ нылган. Казан сәүдәгәре мәрхүм Җиһанша бине Бик- мөхәммәд бине Габдессәлам бине Госман әл-Кариле 1283(1866) елда тезетте. Кыйбласын мин фәкыйрь үз белгәнемчә чыгардым. 1285(1868) елда, рамазан ае¬ ның ундүртендә, пәнҗешәмбе көнне ачылып, шәһәр¬ 1 Хәзер Киров урамы, 74 нче йорт. Казан шәһәре үзәк китап¬ ханәсенең нота-музыка бүлеге урнашкан. 3 Хәзер Тукай урамы, 14 нче йорт. Казан шәһәренең 36 нчы урта лрофессиональ-техник училищесы урнашкан. 378
нең барлык укымышлы кешеләре һәм байлары җые¬ лып, мин имам булып, күпчелек белән бергәләп өйлә намазы укылды. Төзетүче 1287(1870) елда, сәфәр аеның икесендә, дүшәмбе көнне вафат булды. Җе¬ назасын мелла Сәлахетдин бине Исхак укып, яңа ка¬ берлектә җирләнде. Яше алтмыштан артык иде. Габ¬ делгазиз исемле бер углы һәм бер кызы калды. Яхшы мәдрәсә төзетеп, чыгымнарын каплау өчен базар, зур кибетләр, мәчетнең имам һәм мөәззиннә- ре өчен беренче дәрәҗәле ике кибет, меллалар яшәр өчен бер йорт вакыф кылды. Биш кибетнең керемен гомере буенча бертуган энесе Таһиргә бүләк итте. Күпме байлыгын сарыф иткәненә һәм күпме яхшы¬ лыклар эшләвенә алла шаһит. 115 6. Уникенче мәчет1, Казан сәүдәгәре Мөхәм- мәдҗан бине Нәзир бине Габделкәрим бине Митри бине Ишбулды әш-Шырдани-пеләш төзеткән бина. Урынында иске каберлек булып *, мәмләкәт канун¬ нары буенча ул урынны файдаланырга ярамаган. Шу¬ ңа күрә мәхәллә карамагында була. «Руслар тартып 116 б. алыр» дип куркып, Мөхәммәдҗан бине Сөләйман бине Гаед бине Габделбакый бине Хөсәен бине Кот- лыг һәм башкалар юллап йөреп, бу урынны мәчет төзү сылтавы белән казнадан сатып алалар. 1292(1875) елда, рәбигыль-ахир аеның унтугызында, дүшәмбе көнне, кыйбланы дөрес юнәлештә урнаштыруны, кү¬ зәтүне мин фәкыйрьдән үтенеп, бинасына нигез са¬ лырга, эшкә керешергә хәзерләнсәләр дә, яңгыр ар¬ касында ул көн нәтиҗәсез үтте. Иртәгесен, сишәмбе көнне эш башлап, төзүгә керештеләр. Әмма мәчеткә дип сайланып алынган урында таш, ком, кирпеч өел¬ гән булганлыктан, ул читтә икенче бер урынга кү¬ черелеп, юнәлеше бөтенләй үзгәртелгән, михрабы 5 градус кадәр көнбатышка каратылган булып чык¬ ты. Төзүчесе — Җәбәлстандагы Зыя өязенең Түбән Шырдан исемле карья әһалисеннән. Ул кечкенә вакытында Казанга килеп, эшләп акча табарга кере¬ шә. Күп вакыт байлар хезмәтендә була. Соңыннан Хаҗитархан белән Казан арасында сәүдә итеп дөнья күрә. Шушы Хаҗитарханлы Мөхәммәдҗан, Пугач фетнәсе вакытында кайсыдыр бабасы казак хезмә¬ тендә булганлыктан, фамилиясен русчалатып Каза¬ ков дип әйткән. 1 Бинасы сакланмаган. 379
Бу мәчетнең барлык тирә-ягы һәм зәңгәр мәчет¬ нең көнчыгыш тарафлары элек каберлек булганлык¬ тан, Төхфәтулла мөәззиннең капка төбеннән һәм Дә¬ мин хаҗи бакчасыннан кеше сөякләре чыкты. <17 б. Унөченче мәчет1. Казан шәһәрендәге Ад¬ мирал бистәсе Бишбалта дип аталган; ул шәһәрдән дамба күпере белән аерылган. Әлеге мәчет — Адми¬ рал бистәсенең агач мәчете. Казан сәүдәгәрләрен¬ нән «Шатун» кушаматлы Йосыф бине Мортаза 1220 (1805) елның азагында төзетә. Үзе 12...(18...) елда ва¬ фат булып, яңа каберлектә җирләнде. Аннан соң бу мәчет берничә тапкыр хөзекләндерелде һәм яңар¬ тып корылды. Соңгы тапкыр Ибраһим бине Гобәйдул¬ ла эшләтте. 118 б. Ундүртенче мәчет2. Барудия, ягъни дары заводы янындагы агач мәчет. Әүвәлдә бу урында агачлык, урман булып, 1192(1778) елның азагында мәхәллә барлыкка килә. Бу мәчетне 1220(1805) ел¬ да гаскәриләр өчен Муса бине Мөнасиб бине Мөсәл- лим бине Бутай әл-Мәңгәри төзетә. Төзетүчесе 1246(1830) елның рәбигыль-ахир аенда вафат булып, Казанның яңа каберлегендә җирләнде. 1 Бинасы сакланмаган. г Бинасы сакланмаган.
<2S 6. Ташки чү авылының агач мәчете. Таш- кичүдә билгеле булган мәчетләрнең иң әүвәлгесе — агач мәчет. Авыл әһалисеннән Давыд бине Ишми би¬ не Туйхуҗа төзетте. Ташкичү зураеп, байлары күбә¬ еп, корылмалары төзекләндерелгәч, таш мәчет би¬ насын төзү максат итеп куелды. Давыд углы Габид иске мәчетне халкы намаз сөючән изге бер авылга илтеп төзетүне тиеш күрде. Сүтәргә ризалык бирел- мәсә дә, халыкның теләген үтәп, ул Олы Әтнә авы¬ лына күчерелде. Олы Әтнә авылының икенче мәче¬ те— шушы мәчет. Телгә алынган Габид бине Давыд бик диндар, изге, туры сүзле, халыктан аерылмый торган, яхшы холыклы кеше иде. Биш вакыт намаз¬ ны кичектермичә үтәр өчен ерак авылдан мәчеткә килә иде. Гыйлеме җитәрлек булмаса да, һәрвакыт китап укып, галимнәрдән сораштырып, барлык сүз һәм эшләрне шәригатьчә үтәргә тырыша иде. Хәтта яшь вакытында ук кырык ел дәвамында үтәлергә ти¬ ешле бурычны тулысынча үтәп, яңадан кабатлаган. 1245(1829) ел азагында вафат булды. Җеназасын атам мәрхүм укып, авылның яңа каберлегенә җир¬ ләнде. 381
126 6. Таш кичү авылының таш мәчете. Таш- кичүгә үз кешеләреннән Ибраһим бине Әхмәр бине Иштирәк яңа мәчет салдырырга уйласа да, кайбер замандашлары аңа юл бирмичә, яңа мәчетне Оры авылының мәшһүр сәүдәгәре Сөләйман бине Нәзир бине Туктамыш бине Мөслим төзетә. 1233(1817) ел¬ да төзелеше тәмам булып, 1235(1819) елда беренче намаз укыла башлый. Очраклы рәвештә кушылудан куркып, мәчет күршеләре үз җирләрен бирмәсәләр дә, мәчет бинасын бик тырышып та көнчыгыш якка бора аямаганлыктан, кыйбласы туры һәм дөрес ур¬ нашкан булып чыккан. Юкса алар да Казанның яңа мәчетләре үрнәгендә көнчыгышка таба борырга кирәк дип ышанган булалар. Төзетүчесе Сөләйман бине Нәзир 1253(1837) елда вафат булды. Җеназа¬ сын мелла Фәтхулла ахун укып, Оры авылы каберле¬ гендә җирләнде. Углы Госман 1250(1834) ел азагын¬ да, атасы исән вакытта, мәчетне төзетеп бетерде, астына җиллек тәрәзәләре тишеп, ишек бүлмәсен агачтан ясатты. 1265(1848) елда хаҗ кылганнан соң нурлы Мәдинә шәһәрендә вафат булды. Шуннан соң 1267(1850) елда Ташкичү авылы кешесе Фәхретдин бине Гобәйдулла бине Госман сипләтеп, төзәттереп, түшәм җәйдерде. Ул 1269(1852) елда Оренбургта ва¬ фат булды. Соңыннан хаҗи Вәлид бине Мөсәгыйдь бине Мөхәммәд бине Заһид бине Арслан әт-Ташкичүи яңадан төзәттерде һәм үзе 1276(1859) елда Ташки- чүдә вафат булды. Җеназасын бертуган энем мелла Садретдин укыды һәм авылның яңа каберлегендә җирләнде. 1292(1875) елның ... көнендә давыл вакы¬ тында манарасының азан әйтә торган урыныннан өс¬ тәге өлеше кубып төште. Анысын Казан сәүдәгәре Әхмәд бине Фазыл бине Нигъмәтулла бине Бәшир бине Габдеррәхим бине Уразмөхәммәд төзеттерде. Манарасы беренчесенә караганда биегрәк булып чык¬ ты, гөмбәзенең өстенә ай да куелды. Гөмбәзен яңа- 127 6. дан эшләтеп, 52 тәңкә акча тотты. Алтын йөгертү ечен өстәмә рәвештә 35 тәңкә бирде. Гөмбәзе бер пот та 30—40 үлчәмдә * һәм 4 аршын 1 ярым озын¬ лыкта булды. Элек баскычлары түбәнге тимер ишек¬ тән кереп бераз баргач өскә менә иде. Хәзер ишек¬ тән керү белән менәсе. 1879 елның рәҗәб аенда Са¬ 1 Аршын — метр системасы кертелгәнгә кадәрге озынлык үлчәу берәмлеге, 71 см, га тигез. 382
дыйк бине Гобәйдулла бине Ибраһим бине Давыд бине Бикмәмәт бине Җанмирза бине Хуҗасәед әл- Орыви мәчетне тагын төзәттерде һәм койма койды¬ рып, алдына фонарьлар ясатты. 136 б. X ө с н ә [К ы с н а] а в ы л ы м ә ч е т е. Бу авыл¬ ның мәчетен мәшһүр сәүдәгәр Нәзир бине Баязид бине Госман бине Габделкадыйр әл-Кышкари төзет¬ кән. Ул — Камай токымыннан чыккан бер мәшһүр бай. Мәчетне 1215(1800) елда төзетә. Үзе 1242(1826) елда Кышкар авылында вафат була. Җеназасын мелла Фа¬ яз бине Габделгазиз бине Гайса укый һәм Казан ка¬ берлегендә җирләнә. Соңыннан углы Муса бай 1264(1847) елда мәчетне кабат төзәттерде. Ул 1272 (1855) елда вафат булып, җеназасын мелла Исмә¬ гыйль бине Муса укыды, атасы янында җирләнде. Ба¬ лалары калмады. 141 6. Мәрҗан авылы мәчетләре. Мәрҗан авы¬ лы мәчетләре арасында мәгълүм булган мәчетләр¬ нең иң борынгысы — безнең бабабыз Габделкәрим бине Габдеттәүваб бине Габделгани бине Габделкод- дус бине Ядәш бине Ядкяр әл-Мәрҗани бинасыдыр. Ул җимерелүгә якынлашкач, мәшһүр сәүдәгәр һәм танылган бай Габделкәрим бине Әбүбәкер бине Габ¬ дулла бине Хәбибулла бине Ишбай (Ябынчы карья¬ сеннән) аны төзәттерде. Аннан соң хаҗи Сабит бине Хәмид бине Сәлим әл-Мәңгәри төзәттерде. Ахырдан Казан әһалисеннән хаҗи Мифтахетдин бине Вәлишаһ бине Габделкәрим бине Ситә әл-Кушлавычи 1293(1876) елда иске нигездә яңадан эшләтеп һәм буятып куй¬ ды. Мәчетне беренче эшләтүче мелла Габделкәрим әл-Мәрҗани 1205(1791) елда, рамазан аеның унҗи¬ денче көнендә, төгәл йөз яшендә вафат булып, Мәр¬ җан каберлегендә күмелгән. Ул рәсми рәвештә имам¬ лык һәм укыту эшләре белән шөгыльләнмәгән. Үзе¬ нең игене, мал-туарлары күп булып, дөньясы иркен, байлыгы зур булган. Олы Мәңгәр карьясенә имам һәм хатыйб булырга өндәлсә дә, кешеләргә баш ияр¬ гә теләмичә, бу тәкъдимне кабул итмәгән, Гыйлем һәм олылыктан өлешле булып та, үз кадерен үзе бел¬ мәгәнлеге моннан ачык күренәдер. 142 б. Шушы бабабыз мелла Габделкәрим әл-Мәрҗани- дән мирас булып калган бер Коръәнебез бар. Ба¬ шыннан ике кәгазе, ә ахырыннан һәфтияк өлеше төш¬ кән. Ул иске, матур үрнәк белән, шушы илдә борын¬ гыдан кулланыла торган кәгазьгә мазу *, күкфәраз **, 383
сәмгыдан * ясалган кара белән язылган, һәр кисәк башындагы беренче юлы тулысынча, чирек башын¬ дагы бер сүзе куе кара, калын каләм белән язылган. Гәрчә Госмани рәсме 1 тәмам сакланмаган булса да, язган кешенең гыйлем-мәгърифәттән өлешле, күр¬ кәм сыйфатларга ия булуына дәлил булган билге һәм галәмәтләр ачык сизелеп тора. Бабабыз мелла Сөб¬ хан бине Габделкәрим әл-Мәрҗанинең, ул Коръәнне атасы белән бертуган кыз кардәше язганлыгын кат- кат сөйләгәне бар. Ләкин бу вакыт, яшьлек ваемсыз- лыгы сәбәпле, ул кызның исеме, табигый сыйфатла¬ ры, башка хәлләре җентекләп язып алынмауга, андый файдалы эшнең онытылуына үкенеч белдерәм. Мелла Габделкәрим әл-Мәрҗанинең олы хаты¬ ны Бибифатыйма Мөслим кызы Олы Әтнәдә туган. Ул хатыныннан Рәхмәтулла, Сөбхан, Госман исемле балалары булган. Икенче хатыны Ашыт елгасыннан төньякка урнашкан Саб башы авылыннан. Мәшһүр Габдеррәшид бине Әбүбәкер бине Йосыфның атасы¬ ның туганы Рөкыя бинте Йосыфтан Габдулла һәм Габдеррәшид исемле угыллары туып үстеләр. Өчен¬ че хатыны Гөлбадамны үлем түшәгендә ятканда та¬ лак кылган. Габдеррәшид юкка чыккан. Габдулла 1202(1787) елда вафат булып, Габдеррәхим бине Габдулла исем¬ ле бер углы гына калып, ул да урманда өстенә имән агачы төшеп, 1205(1790) елда, сәфәр аеның умында, бабасыннан элек вафат булган. Госман шулай ук 1201(1786) елда яшьли вафат булып, Әсхәбҗамал исемле бер кечкенә кызы (имчәк баласы) калган. Бу кыз Җөлби авылының Таһир бине Ишморза бине Габ¬ дулла никахында булып, сиксән алты яшь тулганда, 1286(1869) елда, ә ире Таһир исә туксан биш яшендә, 1288(1871) елда вафат булып, Җөлби зиратында кү- 143 б. мелгәннәр. Әсхәбҗамал Иске Җөлбидә туган. Анасы Гөлбостан Муса кызы Әсхәбҗамалга ике яшь тулган¬ да вафат булып, кыз бабасы Муса кулында тәрбия¬ ләнгән. Аның Мөхәммәди һәм Әхмәд исемле угыл¬ лары, кызлары һәм балаларының балалары бар. 1 Госмани рәсме — Мөхәммәд пәйгамбәрдән соң өченче хәлифә — Госман Коръәнне беренче тапкыр тәртипкә салган. Шул Коръәннең язу рәсеме (язу алымы) булган. Бу урында Мәрҗани шуны истә тота булса кирәк. 384
Кыскасы, Габделкәримнең ахыр гомерендә үз янын¬ да олы угыллары Рәхмәтулла белән Сөбханнан баш¬ ка балалары калмаган. Мелла Сөбхан Кысна авылы¬ на имам булып, Рәхмәтулла исә Мәрҗан авылында үзе бер йортта тора башлагач, Габделкәрим ялгыз калып, безне, бабабыз мелла Сөбханны, төп йортка кайтарырга теләгән. Ләкин бабабыз, күп гозерләр бе¬ лән, имамлык хезмәтен агасы Рәхмәтуллага тапшыр¬ ган. Габделкәрим моны бары шәфкать күрсәтү дип кенә кабул иткән, чөнки ул Сөбханның хатынын ярат¬ маган. «Агабыз төп йортка кайтырга карар биреп, кү¬ решеп, өенә кайтырга чыкканда, атабыз өйалдына хәтле чыгып, баскыч култыксасына таянып, мине ча¬ кырып китерде дә: «И углым, минем яратмаган ке¬ шемне йортыма китереп керттең. Аллаһе тәгалә сиңа да яратмаган кешеңне өеңә кертсен»,— дип әйтте. Атамның бу догасы кабул булып, ахыр гомеремдә уг¬ лым Сираҗетдин миңа да хатыны һәм балалары бе¬ лән кайтып керде»,— дип, бабабыз һәрвакыт сөйли иде. Рәхмәтулла бине Габделкәрим 1236(1820) елда Мәрҗан авылында вафат булган һәм шуның зира¬ тында күмелгән. Фәйзулла, Хәбибулла, Фәез исемле угыллары, Ганбәр, Мөхиббә, Зөбәйдә исемле кыз¬ лары калды. Кече углы Фәез 1283(1867) елда яше сиксәннән үтеп Мәрҗандә вафат булды һәм шуның зиратында күмелде. Фәезнең Мифтахетдин исемле углы — Мәрҗандә, Сираҗетдин исемле углы Казанда яши. Рәхмәтулланың олы кызы Ганбәр — Олы Әтнә авы¬ лында Рәхмәтулла бине Мостай исемле кеше ника¬ хында, Мөхиббә — Хөснә авылында Тыкан җәмәгасен- нән 1 Габдессаттар бине Габид бине Махмуд никахын¬ да вафатлар. Мөхиббәнең Ташкент шәһәрендә углы Мозаффар һәм аның балалары бар. Зөбәйдә Рәхмә¬ тулла кызы Иске Җөлби авылында Хәмид бине Иш¬ морза бине Габдулла никахында була. Аларның Ша- һиәхмәд һәм Зөбәер исемле угыллары сәүдә белән шөгыльләнәләр. Хәмид үзе 1268(1851) елда Җөлби- дә вафат булды. ’444 б. Алда телгә алынган Габделкәрим бине Әбүбәкер Ябынчывый элек бик зур, мәшһүр бай булган. Ахыр гомерендә байлыгы бетеп, тәмам мохтаҗлыкта, 1 Җ ә м ә г а — нәсел. 15 зм 385
145 б. 146 б. 151 б. 152 б. фәкыйрьлектә яшәп, 1240(1825) ел ахырында Ябынчы авылында вафат булган. Хаҗи Сабит бине Хәмид 1277(1861) елда хаҗ сәфәрендә Гарәфәттә вафат булды. Сүз бара торган мәчетне 1293(1876) елда хаҗи Мифтахетдин бине Вәлишаһ бине Габделкәрим бине Ситә әл-Кушлавычый яңадан төзетте. Ул, бу мәчет¬ тән башка, Мулла иле, Мысыр, Атабай һәм Атый авыл¬ ларында— мәчет, 1298(1880) елда Казанда Яңа бис¬ тәдәге тәбәнәк мәчет мәхәлләсендә Гарәфетдин бине Хәмид бине Габдулла белән бергәләп таш мәдрәсә салдырды. Ашыт м ә ч е т е. Иң элек мәгълүм булганын Ашыт авылының үз әһалисеннән Ишморад бине Мор¬ таза бине Исмәгыйль бине Юныс бине Идрис 1210 (1796) елда төзеткән. Балаларыннан хәзер Ашытта Солтангали бине Тимергали бине Корбангали бине Ишморад һәм аның балаларыннан Гали, Йосыф һәм Хаҗимөхәммәдҗан исәннәр. Шушы авылдан чыккан Шимай сәүдәгәре Хәсән бине Мөсәгыйдь бине Иб- тәкеш бине Туктамыш бине Туктар 1275(1859) елда бу мәчетне яңадан төзетте. Үзе 128...(186...) елда ва¬ фат булды. Мәчетнең манарасы ике тапкыр авып тө¬ шеп, аны 1293(1876) елда әлеге кешенең углы Хөсә¬ ен бине Хәсән төзәттерде. Аның олы баласы Идрис Ашыт карьясендәге Шаһкол елгасы янында вафат бул¬ ган һәм Шуның каберлегендә җирләнгән, диләр. Иш- морадның бертуганнарыннан Шәехморад, Байморад һәм Салават, Шаһиәхмәд бине Хәсән бине Гали Шә- ехморад һәм Салих бине Гали хәзер дә исәннәр. Бәрәскә мәчете. Авыл уртасындагы таш мә¬ четне шул авыл кешесе Ибраһим бине Йосыф бине Әснай бине Исәнкол бине Борнагол 1183(1769) ел азагында бик нык һәм яхшы итеп, баскычларын чу¬ еннан ясатып салдырган. Ул үзе 1201(1786) елның шәгъбан аенда Бәрәскә авылында вафат була. Таһир, Сөләйман, Ягъкуб, Гайса, Габдеррәшид, Мөэминә һәм Зөлхибә исемле балалары кала. Ибраһим мәшһүр сәүдәгәрләрдән санала, зур байлык иясе һәм ярдәм¬ чел кеше була, күп яхшылыклар кыла, күпсанлы мә¬ четләр, мәдрәсәләр салдыра һәм башка изгелекләр дә эшләп калдыра. Казанның беренче мәчетенә кулъ¬ язма Коръән биргән булган. Монысы хәзер минем кулда. Утызынчы кисәгенең ахырында түбәндәге сүз¬ ләрне язган: «...шушы изге китапны Казан өязенең 386
160 б. Алат юлы Бәрәскә авылы кешесе Ибраһим Йосыф углы Казан шәһәренең Иске бистәсендәге олы таш мәчеткә бүләк иттем... Әгәр аны кем дә кем уку ния¬ теннән башка үзенә милек өчен алса һәм бикләп тотса, бөек алланың каргыш һәм ләгънәтләре ул ке¬ шегә булсын, һәр мөселман, бу изге китапны алып укыганнан соң, бүләк итүчегә хәер-дога кылсын. 1188(1774) ел, мөхәррәм аеның егермесе, шимбә көн». Бәрәскәдә Ибраһим бине Йосыфның таштан тө¬ зелгән зур пулатлары, каберлегендә тимер ишекләр белән ясаткан таш стенасы, күп басулары, урман-җир- ләре һәм сулары булган. Хәзер ул дәүләт балалары кулыннан китте. Оныгы Исмәгыйль бине Сөләйман бине Ибраһим ташпулатны, стенаның кирпечен һәм тимер ишекләрен җимереп, сатып бетерде... Мәчкәрә авылы мәчете. Ул авылның әле хәзер дә исән иске таш мәчетен 1206(1791) елның аза¬ гында Габдулла бай төзетеп, 1208(1793) елда анда беренче намаз укылган. Бу кеше үзе йөз яшькә якын яшәп, 1248(1832) елда Мәчкәрә карьясендә вафат булган. Җеназасын мелла Габдулла бине Яхъя укы¬ ган һәм шундагы каберлеккә җирләнгән. Анасы — Зөһрә исемле хатын. Мичән башы карьясеннән. Кай¬ бер сүзләргә караганда, бу хатын Үтәмеш исемле кеше кызы булып, анасының бабасы ягыннан Габдул¬ ла байга туган булган. Габдулла илнең олы байларын¬ нан булып, дәүләтенең зурлыгы, юмартлыгы, гыйлем һәм дингә мәхәббәте, галимнәргә дуслыгы белән шөһ¬ рәт казанган. Яхшылык һәм изгелекләренең истәлеге итеп йөз иллеләп мәчет салдырдылар, дип сөйлиләр. Монысын алла үзе белә. Кукмара заводында булган рус кешеләрен епис¬ коп белән куркытып, мәчет һәм пулатлар төзү, озын чокырлар казу һәм башка шундый зур эшләр эшләү өчен ала торган була, якыннары һәм дусларына бәй¬ ләнешле мөһим мәсьәләләрне дә хәл итә. Хатыны — мелла Әбеннасыр әл-Курсавиның бер¬ туган сеңелесе Мәрхәбә бинте Ибраһимнан Гобәй¬ дулла, Муса, Мөхәммәдҗан, Әхмәд исемле дүрт углы дөньяга килеп, Муса һәм Әхмәд кенә исән калганнар. Муса Мәчкәрәдә һәм Бохарада белем алганнан соң, үзлегеннән китаплар укый һәм олы галимнәрнең әйткәннәрен өйрәнә, зур укымышлы һәм гыйлем иясе мелла Әбеннасырга якын дус, аның турында 25* 387
яхшы фикердә була, аңа ияреп эш итә. Христи¬ ан дине турында күп китаплар яза, берничә тапкыр поплар һәм башка рус укымышлылары белән дә бә¬ хәскә керә. Бу турыда үзе язган бер кечкенә китабы да бар. 1215(1800) елда Мәчкәрә авылында булган мәҗүси арларны дәшеп, аларның алтмыштан арты¬ гын дингә кертүгә ирешә. Аларга агачтан мәчет сал¬ дырып, икенче мәхәллә ачтырып, үз йортын да шул мәхәлләгә күчерә. 1251(1835) елның азагында Мәч- кәрәдә вафат була. Җеназасын мелла Габдулла укып, Мәчкәрә каберлегендә җирләнде. Мостафа, Мортаза, Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Әхмәд, Бәдретдин һәм Сабир исемле угыллары калды. Ул салдырган мәчет 1288(1871) елда ут чыгу аркасында янып, 1289(1872) елда углы Исхак аның урынына икенче таш мәчет төзетте. Ләкин һәндәсәсе * бик үлчәнмичә эшләнгән дип сөйлиләр. Исхак үзе 1289(1872) елда зөлхиҗҗә аенда Мәчкәрәдә вафат булды. Җеназасын мелла Габ¬ делхәким укып, Мәчкәрә каберлегендә җирләнде. Казанда — Әхмәд, Мәчкәрәдә Габдулла исемле угыл¬ лары бар. Бу икенче мәчеттә башлап танылган имамнары — мелла Таһир бине Габделхаликъ әт-Түнтәри. Ул 1260(1844) елда Мәчкәрәдә вафат булып, васыяте буенча авыл халкыннан сатып алган җиренә җирлән¬ де. Кабере каберлектән ерак, икенче тарафта, ке¬ шеләрдән читтә, берүзе, ялгыз. Бик изге, тәкъва, диндар һәм яхшы кеше иде. Мәҗлесләрдән һәм бай¬ лар җыелышларыннан бер читтә булды. Сакланып һәм оялып кына торучы кеше иде, барына канәгать булып яшәде. Сабыр һәм аз сүзле булганга, дөнья мәшәкатьләреннән баш тартканга һәм һәрвакыт гый¬ бадәт кылганга ишан дәрәҗәсендә йөрде. 167 б. Курса авылы мәчете. Хәзерге таш мәчет¬ нең кыйбла як яртысын Казан сәүдәгәре Гобәйдулла бине Муса бине Исмәгыйль бине Апанай чукрак һәм аның бертуган энесе Габделкәрим төзеттеләр. Соңыннан, 1280(1863) елның азагында, мелла Хә¬ сән ишан көннәрендә, мәчет бинасының алгы ягын¬ нан өч тәрәзә арттырып, төньяк яртысын тагын Габ¬ делкәрим бине Муса бина кылды. Узе 1290(1873) ел¬ да, рәбигыль-әүвәл аеның бишендә, җомга көнне ва¬ фат булды. Якшәмбе көнне җеназасын мелла Моста¬ фа бине Мортаза мөәззин укып, Казанның яңа ка- 388
|182 б. 186 б. берлегендә җирләнде. Яше алтмышта иде. Вәли, За¬ кир, Габдеррахман исемле өч углы калды. Кышкар авылы мәчете. Хәзерге таш мә¬ четне шушы авыл әһалисеннән мәшһүр бай Баязид бине Госман бине Габделкадыйр әл-Кышкари бине Камай 1190(1776) елның азагында төзеткән. Шул ук елны атасы Госман мирасын бүлгәндә бертуган эне¬ ләре: «Мәчет төзелешенә тоткан акчаңны үз хисабы¬ ңа исәпләмәсәң, без риза булмыйбыз»,— дигәч, «Бик яхшы, мәчет минем өлешемә хисаплансын, әмма сез¬ нең Мәкәләй дәгъвасы буенча булган әрәм-шәрәм итүегезгә мин дә риза булмыйм, үз өлешегезгә хисап¬ ланыр»,— дип җавап биргән һәм шулай итеп энеләрен чигенергә мәҗбүр иткән. Үзе 1212(1797) елда вафат булган. Җеназасын мелла Сәгыйдь бине Ибраһим укып, Казакъ каберлегендә җирләнгән. Авыру вакы¬ тында вакыф иткән һәм әлеге мелла Сәгыйдь кулы белән расланган һәм гаилә вәкиле булып углы Нә¬ зир имза куйган «Мишкятел-мәсабих» исемле бер яхшы китабының нөсхәсен үз күзебез белән күрдек. Вафатыннан соң, углы һәм оныгы Муса бине Нәзир һәм Мортаза бине Мостафа бине Нәзир — һәркайсы иң зур сәүдәгәрләр һәм мәшһүр байлар булып, ул мәчетне һәрвакыт төзәттереп һәм яңартып торды¬ лар. Бигрәк тә Мортаза 1282(1865) елда мәчетнең күп урыннарын үзгәртеп, киңәйтеп, кыйбласы тарафыннан өч баг чамасы арттырып, манарасын таштан эшләтте. Алдына башмак, кәвеш салырга бер бүлмә арттыр¬ ды. Башта манарасы агачтан булып, алгы өлеше юк иде. Хәзерге көндә әлеге балалардан — Нәзирдән һәм Мортазадан башка беркем дә юк. Мортазаның да фәкать бер кызы гына бар. Үзе бик күп бурычка батып, дәүләте бетеп, бөтенләй милексез калып, 1294(1877) елда, сәфәр аеның егерме бишендә төр¬ мәгә утыртылды. Шулай итеп, Кышкар байларының дәүләте тәмам бетеп, нәсел-нәсәпләре дә киселде... Ор (Оры) авылы мәчете. Оры авылында хәзер дә ике мәчет бар. Таш мәчетне авылның зур сәүдәгәре һәм бае Нәзир бине Туктамыш бине Мөс¬ лим бине Котлыг бине Җанмирза бине Хуҗасәед бине Җансәед бине Синтәк бине әс-Суфи бине Гали бине Карабик бине Калдырбик бине Балым бине Пач- ман солтан бине Синкырат салдырган. Мелла Хәби¬ булла ишан Бохарадан кайткач, 1202(1787) ел ахырында 389
төзелеп беткән. Нәзир бине Туктамыш Таһир, Мостафа, Сөләйман, Муса һәм Мәхмүт байларның атасы һәм Мөэмин, Госман һәм Гали исемле байлар¬ ның бабасы. Үзе 1224(1809) ел ахырында вафат бул¬ ган. Атасы Туктамыш ага 1190(1776) елда вафат бул¬ ган. Иң борынгы бабалары — Синкырат исемле ке¬ ше — асылда Истамбул грекларыннан булып, Истам- бул төрекләр тарафыннан алынгач мөселман булып, бу тирәләргә сәүдә эше белән килгән һәм шушы илдә урнашып калган. Нәсел-нәсәбе шул мәмләкәттә кал¬ ган. Дөресен алла белә. Оры карьясе янында, Ашыт суының көнбатышын¬ да «Печмәнтау» исемле карья бар. Синкыратның уг¬ лы Пачман солтанга кагылышлы түгелме икән. Ба¬ лалары кулында нәсел-нәсәпләре язылган шәҗәрә¬ ләр бар һәм билгеле. Бу таш мәчет ничә мәртәбә төзәтелеп һәм яңар- тылып торса да, соңыннан бөтенләй гөмбәзе төшеп, мәчет үзе урталай ярылды. Манарасы да авып төшү чигенә җиткәч, шушы авыл кешеләреннән сәүдәгәр Садыйк бине Гобәйдулла бине Ибраһим бине Давыд бине Бикмәмәт бине Җанмирза бине Хуҗасәед 1289(1872) елда мәчетне бөтенләй ныгытып, үзгәр¬ теп корды. 19$ б. Олы Мәңгәр авылы мәчетләре. Олы Мәңгәр — танылган, өч мәчетле, сәүдәгәр һәм бай кешеләре күп булган бер авыл. Хәзерге көндә бул¬ ган уртадагы олы мәчетне шул авыл кешеләреннән Мортаза бине Мөнасиб бине Мөслим бине Бутай бине Ишкенә бине Ишбулад бине Шаһфулад 1209(1794) елда бина кылды. Бу кеше 1253(1837) елның азагын¬ да Мәңгәр карьясендә вафат булды һәм шуның ка¬ берлегендә җирләнде. Әлеге Мортаза, бервакыт хөкемгә бәйле эше чы¬ гып, «Фамилияң ничек, ягъни нәсел-нәсәбеңне кайсы бабаларыңнан башлыйсың?» — дип сорагач, Адәм га- ләйһиссәламне искә алган һәм сәркәтиб «Адамов» дип язып куйган. Шуннан башлап бу яктагы Мөслим Бу¬ тай балаларының һәммәсе шул атама белән таныл¬ ганнар. Әмма үзләренең бабаларыннан Адәм исем¬ ле кешенең булганы юк. 196 6. Сүз бара торган мәчет соңыннан берничә тапкыр төзәттерелә һәм яңартыла. Соңгы мәртәбә Мехәм- мәдшәриф бине Мөхәррәм бине Мөэмин 1279(1862) 390
елда яңадан төзәттереп, түбесен калайдан яптыра һәм буята. Мәңгәрдә элек фәкать бер мәчет булган... Хәзер¬ ге көндә өч мәчет бар. 1220(1805) елның азагында югары мәхәллә мәчете төзелгән. Шул замандарак, тагын Габделваһһаб бине Әбүбәкер Иштәк түбән мәчетне төзеткән. Шулай итеп, Югары һәм Түбән мә¬ хәллә мәчетләре барлыкка килгән. Түбән мәчетне төзетүче Габделваһһаб бине Бәкер тагын Троицк шәһәрендәге иске таш мәчетне дә төзеткән. Ул 1254(1838) елда Троицк шәһәрендә вафат булды. Җеназасын мелла Зариф бине Габделҗәмил укып, шундагы каберлеккә җирләнде. Җеназасында без дә булдык. Шәриф бине Мортаза әл-Мәңгәри хәзерге вакыт¬ та сиксән яше өстендә. «Югары мәчет төзелгәнне беләм, әмма Түбән мәчет төзелеше хәтеремдә юк»,— ди. Бу ике мәчет биш вакыт намаз укыр өчен булып, җомгага урта мәчеткә йөргәннәр. 127...(185...) елның азагында әлеге мәчетне төзетүченең бертуганының баласы Габделхәким бине Халид бине Әбүбәкер ты¬ рышлыгы белән башта Түбән мәчеттә, ә аннан соң 127...(185...) елның азагында Югары мәчеттә җомга һәм гаед укыла башлады. 198 б. Олы Саба авылы мәчете. Мамадыш өязе¬ нең «Олы Саба» һәм «Байлар Сабасы» дип танылган карьяседер. Иске таш мәчет шул авыл кешесе Мө- насиб бине Габделхаликъ бине Мәсалим бине Мәс- кәү бине Бимаҗ бине Тимай бине Акмаз бине Гали¬ кәй бине Әюб бине Дәүләтьяр бине Йосыф бине Ягъкуб шәех бине Рамазан бине Нәүрәшби бине Бай- кыби исемле кеше тарафыннан 1212(1797) елда, мөф¬ ти Мөхәммәдҗан бине әл-Хөсәеннең Петербургка барышлый үз кулы белән язып, мөһерен басып бир¬ гән рөхсәте буенча төзелгән... Элек Саба авылында фәкать ике мәчет булган, ә хәзерге көндә дүрт мә¬ чет бар. Шул авылда булган янгыннан соң, 1257(1841) елның азагында, Казан сәүдәгәре Габдеррәшид бине Габделкәрим бине Мөхәммәдрәхим бине Юныс мел¬ ла Габделгалләм имамлыгы вакытында яңа таш мә¬ четне төзетте... Ул 1276(1859) елда вафат булды. Җе¬ назасын мелла Шиһабетдин бине Фәхретдин укып, яңа каберлектә җирләнде. Әхмәд, Мөхәммәдрәхим һәм Гали исемле угыллары калды. 206 б. Чистай шәһәре мәчете. Казанга буйсынган 391
207 б. 208 6. шәһәрләрдән төзек, мәдәни, яңа биналары* һәм ко¬ рылмалары булган бер шәһәрдер. Хәзерге мәчетен Хәсән бине Муса бине Ягъкуб әс-Соснавый хаҗи төзеткән. Ул 1284(1867) елда вафат булып, үзенең васыяте буенча 25 900 сум акчасы фидия * итеп би¬ релде. Җеназасын мелла Зыяэддин бине Таҗетдин әл- Иштирәки укып, Сосна авылында җирләнде. Гомәр исемле углы калды. Чистай имамы мелла Закир би¬ не Габделваһһаб Хәсәннең кызына өйләнеп, кияве булды. Мәкәрҗә мәчете. Мәкәрҗә ярминкәсе асыл¬ да мөселман әмирләре һәм ханнары гасырында шәһ- ре Болгар һәм Казан базары булып, анда Харәзем, Мавәраэннәһер, Кытай, Россия мәмләкәтләреннән һәм һәр тарафтан халык җыела торган булган. Соңын¬ нан Сура елгасы буена, ә аннары Мәкәрҗә дигән урынга күчкән. 1231(1815) елдагы зур янгында кибет¬ ләре һәм биналары янып, 1232(1816) елда яңадан төзелеп, хәзерге вакытта гаять төзек һәм камил сәү¬ дә урыны булып тора. 1238(1822) елда казна хисабы¬ на мөселманнар өчен таштан мәчет төзелгән. Баш¬ та даими имамнары булмаса да, Дини идарә тара¬ фыннан һәр елны базар вакытында Казанның мәшһүр галимнәреннән игътибарлы һәм танылган, күренекле бер имам җибәрелә иде. Мәсәлән, мелла Хәбибулла ишан һәм аның бертуганы мелла Фәтхулла ахун, Казан кешеләреннән мелла Габдессаттар ахун,, мел¬ ла Габденнасыйр ахун, мелла Байморад бине Мөхәр¬ рәм әл-Мәңгәри, мелла Вафа бине Фазыл, мелла Сәй¬ фетдин әс-Сабавый, ахун мелла Таҗетдин бине Ман¬ сур әс-Сәрлани анда берничә тапкыр бардылар. Мел¬ ла Хисаметдин бине Габделкәрим әт-Таубизи, мел¬ ла Гыйззәтулла бине Габделвахид әл-Кирмәни, мелла Хөсәен бине Әмирхан бине Габделмәннан ике тап¬ кыр— 1269(1852) елда һәм 1282(1865) елда барды¬ лар. Мелла Габделвәли бине Габделгаффар бине Хөсәен — 1270(1853) елда, мелла Габдулла бине Габделгаффар бине Сәгыйдь — 1281(1864) елда, мел¬ ла Мөхәммәд бине Салих әл-Гомәри 1284(1867) елда Мәкәрҗә мәчетендә имам булдылар. Мелла Габдел¬ хәким бине Габделкәрим әл-Бәтраксый — 1301(1883) елда, мелла Хуҗаәхмәд бине Мозаффар — 1302(1884) елда, мелла Садыйк бине...— 1303(1885) елда һәм 1304(1886) елда, мелла Сибгатулла бине Мөхәммәд бине Тимер әс-Сатыши— 1305(1887) елда, мелла... 392
Әмма 1270(1853) елда Нижний шәһәрендә гаскәри¬ ләр исеменнән имза җыеп алып, мелла Ногман бине Нигъмәтулла бине Гали бине Габдеррәшид бине Гайса бине Кушай бине Рәскә әш-Шимәкий Дини идарә теләгенә буйсынып, гаскәриләргә һәм ярминкә халкына имам, хатыйб һәм ахун булып, указ һәм дәфтәр белән тәэмин ителгән. Шуннан соң Дини идарә тарафыннан анда икенче мелла килүе тыелды. 1279(1862) елда ул урыныннан алынып, Сергач өязендәге Башад исемле авыл кешесе — мелла Сә- мирхан бине Габделхәмид бине Сәйфулла бине Сәед бине Тулбай, халыктан имза җыеп, гаскәриләргә һәм ярминкә халкына имам, хатыйб һәм ахун булып указ 209 б. алды. Моның заманында Дини идарә кабаттан һәр елны Уфа һәм башка яклардан бер мелланы аңа яр¬ дәмче итеп җибәрә башлады. Тегесе, мелла Ногман, 1296(1878) елда, сәфәр аеның унҗидесендә, Казан шәһәрендә вафат булды. Җеназасын мелла Закир бине Хаммад укып, яңа каберлектә җирләнде. Оренбург шәһәре мәчетләре 209 6. Беренчемәме т.Шәһәр эчендәге мәчетне князь Волховский гасырында Бохараның кәрван башы Иш төзеткән, аңа казна да күпмедер ярдәм иткән. Иш¬ нең үзенә тарханлык дәрәҗәсе бирелгән. Бохарадан Оренбургка беренче тапкыр кәрван башы булып килүче кеше — шушы кеше, диләр. Углы — хаҗи На¬ зарбай— Оренбургта Габдессәлам мөфтинең кызына өйләнеп, аның кияве булган. 210 6. Алмаш (Меновой)* ярминкәсе мәчете. Мелла Сөләйман сүзләренә караганда, бу мәчет Орен- 211 б. бург төзелгәндә, мәликә Катерина вакытында ** каз¬ на ярдәме белән корыла. Аңа ике имам һәм ике мө- әззин, бер хезмәтче билгеләнеп, барысына бер елга 105 сум акча бирелә. 212 б. Кәрвансарай мәчете. Оренбургтагы өчен¬ че мәчет «Кәрвансарай мәчете» дип йөртелә. 1259(1843) елда башкортлардан акча җыеп төзелә, 1262(1845) елда ачыла. Бинасы — гүзәл, төгәл. Янын¬ да Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләре үрнәгендә ике катлы бүлмәләрдән торган «Кәрвансарай» исемле бер бинасы бар. Мәчет эченең әйләнәсендә алтын белән җомга сүрәсе язылган. Мич һәм морҗасы юк иде, соңрак төзелде.
«МӨСТӘФАДЕЛ-ӘХБАР...НЫҢ БЕР ТОМЛЫГЫНА ИСКӘРМӘЛӘР1 04 I том 46 б. * Ш. Мәрҗани «Аксак Тимер фетнәсе» дип Самарканд әмире (Тамерлан) белән Алтын Урда ханы Туктамыш арасында XIV йөзнең 90 нчы елларында барган сугышлар турында әйтә. Алтын Урда дәүләте Чыңгыз хан углы Жуҗи нәселенә бирел¬ гәнлектән, аны «Жуҗи улусы» дип тә, Бәрәкәт (Бәркә) хан ва¬ кытында бу дәүләт көчәеп киткәнлектән, «Бәрәкәт җире» (Бәр- рийятел Бәрәкәт) дип тә атаганнар. 46 6. ** Улус — монгол ханнарының нәсел биләмәләре. Жуҗи (Чыңгызның улы) улусы — Монгол империясенең көнбатыш өлеше, 1224 елда оешкан. 1240 елдан Алтын Урда дип атала. 46 б. *** Казан дәүләте XIV гасырның ахыры — XV гасырның башында төзелгән булырга тиеш. Бу турыда Мәрҗани үзе Дә алдарак әйтә. XV гасыр башында Казанда сугылган акчалар да моңа дәлил булып тора. Олуг Мөхәммәд 1437 елда Сарай¬ дан куылгач, Белев һәм Нижний Новгород шәһәрләрендә тора, шул тирәдә күчеп йөри. 1445 елда Олуг Мөхәммәд Курмыш кальгасында үлә, ә аның улы Мәхмүд Казанны сугышып ала һәм, рус елъязмалары күрсәткәнчә, Казан ханы Алибекны (Га¬ либәкне) үтереп, үзе хан булып утыра. Шуннан соң гына Ка¬ зан ханлыгында Мөхәммәд хан династиясе патшалык итә баш¬ лый. 47 6. * Мангыт кабиләсе — монголларның бер гармагы. XIII йөз¬ дән соң «нугайлар» дип аталганнар, соңыннан төрекләшкән¬ нәр, XV гасырда Урта Азиядә барлыкка килгән Үзбәк ханлы¬ гына кереп, үзбәк халкы оешуда да катнашканнар. 47 б. ** Магулистан — XIV гасыр уртасында чыгтай нәселен¬ нән Тоглук — Тимер тарафыннан төзелгән феодаль дәүләт. Аңа Урта Азиянең көнчыгыш өлеше, Җидесу, Көньяк Себер җирләре кергән. 1 Ш. Мәрҗанинең бу китабы ике томнан торганга күрә, без дә томнарны аерып күрсәттек.— Ред. 394
til б. *** Казакълар XVI—XIX йөзләрдә 3 кә, ягъни йөзләргә (җүзләргә, җузларга) бүленгәннәр: Олы йөз — Җидесуда (хә¬ зерге Алма-Ата өлкәсендә), Урта йөз — Казакъстанның урта өлкәләрендә, Кече йөз көнбатыш өлкәләрендә урнашкан була. 48 б. * Бабурия дәүләте — Заһиретдин Мөхөммәд Бабур (1483— 1530; Аксак Тимер нәселеннән), Көньяк Төркестан һәм Кабул патшасы, 1526—1527 елларда һиндстанны яулап ала һәм зур феодаль дәүләт — Бабурия дәүләтен төзи. Бу дәүләтне «Бөек моголлар дәүләте» дип тә йөрткәннәр. 50 б. * «Гайсаның тууыннан ике гасырдан артыграк элек» — Ш. Мәрҗани безнең эрага кадәрге вакыт турында әйтә. Без хәзер дә әле гадәт буенча ел исәбен мифик Гайсаның (Хрис¬ тос) «туган көненнән» саныйбыз. Мәрҗани моны халык телен¬ нән генә алып әйтә. 52 б. * Россия составына керү 1552 елда була, һиҗри белән са¬ наганда, бу — 960 еллар, ягъни һиҗринең 2 нче меңенә керү алды була. Болгар шәһәре 1431 елда князь Федор Пестрый тарафын¬ нан җимерелә һәм башка телгә алынмый. 57 б. * Фарсия хисабы — Иран галиме Гомәр Хөйям (1048—1123) җитәкчелегендә төзелгән календарь. 57 б. ** Румия хисабы — безнең эрага кадәр 46 елда Юлий Це¬ зарь тарафыннан төзелгән Рим (Юлиан) календаре. Без хәзер шуны яңарту нигезендә тезелгән Григориен календарен кул¬ ланабыз. 57 б. *** Хәмәл хисабы — хайван исемнәре белән аталган төрек- монгол календаре. Ел башы гарәпләр эрасыннан (һиҗри) алын¬ ган. Шунлыктан бу календарь «Кояш календаре» дип тә атал¬ ган. Беренче ай «хәмәл» (сарык бәрәне) дип аталганлыктан, Мәрҗани «Хәмәл хисабы» дип атый. Иранда хәзер дә кул¬ ланылышта. 74 б. * Кирәмәт һөм келәүлөр — мәҗүсиләрнең дини ышанулар буенча үткәрелә торган йолалары һәм теләк теләүләре. 85 б. * Әл-Гарнатыйның Мәрҗани китергән кайбер сүзләре соң¬ гы вакытта басылып чыккан Гарнатый әсәрендә юк (Больша¬ ков О. Г,. М о н г а й т А. Л. «Путешествие Абу Хамида ал-Гар- нати в Восточную и Центральную Европу (1131—1153 г.г.)» М., 1971). Мәрҗани хәзер башка авторларныкы дип саналучы сүз¬ ләрне кайвакыт Гарнатыйныкы дип күрсәтә. 86 б. * Бөхтакия — кыпчак җиренең (печенег һәм половецлар җиренең) гарәпләр кулланган бер исеме. 87 б. * Кимакия — IX—X гасырларда Көнбатыш Себердән Урал һөм Каспий диңгезенә кадәрге җирдә яшәгән төрки кабилә¬ ләр — кимаклар җире. Чыганакта Иделнең агышы дөрес аң- латылмаган. 395
87 б. ** Гузия — угыз кабиләләре җире. Хәзерге Төрекмәнстан җирләре. 88 б. * Бортас — Болгар һәм Хәзәр дәүләтләре арасында яшә¬ гән төрки кабиләләр төркеме. 104 б, * «Царь» титулын Иван 111 рәсми рәвештә кабул итми. Рос¬ сиянең беренче рәсми патшасы (царь) Иван IV була (1547 ел¬ дан). 107 б. * Мәрҗанинең китергән даталары күп вакытта хәзер рас¬ ланган һәм чынлыкта булган даталарга туры килми. Бу — татар историографиясендә Мәрҗани вакытында хронология мәсь¬ әләсенең әле хәл ителмәвеннән, һиҗри белән милади арасы аныкланмаган булудан һәм, гомумән, Кенчыгыш әдәбиятында хронология мәсьәләсе вакыйгалар язудан бик артка калудан килеп чыккан. 114 б. * Хут йолдызлыгы — Зодиак календаре буенча уникенче ай. Кояш Хут (балык) йолдызлыгында торган вакыт дип исәп¬ ләнгән. Безнеңчә февраль —март айларына туры килә. 116 б. * Гакрәб йолдызлыгы — Зодиак календаре буенча сиге¬ зенче ай. Гакрәб (чаян) безнеңчә октябрь аена туры килә. -120 6. * Ларшия — Хәзәр дәүләтендәге бер кабилә. 135 б. * Габбасия хәлифәлеге — Багдад хәлифәлегендә Габбаси- лар династиясе 750—1258 елларга кадәр, ягъни монголлар яулап алуга кадәр яшәгән. Габбас — ислам динен нигезләгән Мөхәммәднең агасы. 136 б. * Рум халыклары — Византия халыкларын күздә тотып әй¬ телгән. 136 б. ** «һуннар», «утугырлар», «кутугьтрлар» — борынгы төрки кабиләләр. 137 б. * Хәзәр (Хәзәрстан) — Түбән Идел буенда, Азов диңгезе, Төньяк Каспий һәм Төньяк Кавказда оешкан һәм безнең эра¬ ның VII—X гасырларында яшәгән элеккеге феодаль дәүләт. Аның хөкемдары «Каган» дип атала. 137 б. ** Берҗан мәмләкәте (Балкан һем Дунай елгасы арасын¬ да, Кара диңгез буенда) — Болгарлар патшасы Аспарух тара¬ фыннан безнең эраның VII гасырында төзелгән Болгар дәү¬ ләте. 138 6. * Бундукия—Венгрия. 138 6. ** Август башында рус бәйрәме — Юлиан календаре бе¬ лән (иске стиль) 1 августта рус чиркәве «Спасе бәйрәме» үт« көрә. 139 б. * Лан — Алан халкя. 139 б. ** Дәште кыпчак — Днепрдан Иделгә, аннан Урал елга¬ сына кадәр җәелгән кыпчакларның (половецларның) күчмә да¬ ласы. 140 б. * Бу урында сүз «ушкуйниклар» дип аталган юлбасарлар 396
140 б. турында бара. Алар ушкуйларга (көймәләргә) утырып елга¬ лар буенча төрле җирләрне һәм сәүдә кәрваннарын талап йөргәннәр. ** Болгарлар Алтын Урда ханы Үзбәккә руслар өстеннән шикаять кылмаганнар, чөнки Үзбәк (1312—1342) вакытында 142 147 147 148 148 149 149 150 151 151 153 мондый һөҗүмнәр булмаган. 6. * Багдад хәлифәлеге — Алмас хан вакытында Багдадта (Гыйракта) Габбасилар хәлифәлеге хөкем иткән. Хәлиф әл- Мокътәдирдән 922 елда илчелек килеп, аның секретаре — Ибн Фазлан Болгар дәүләте турында әсәр язган. б. * Хәнәфи мәзһәбе — ислам динендәге бер юнәлеш. Аңа Әбү Хәнифә Сабит бине Ногман нигез салганга, аның исеме белән йөртелә. «Әбү Хәнифә мәзһәбе», «сөнниләр» дип тә йөртелә. б. "XV гасыр башында Алтын Урда дәүләтендә Идегәй әмир Чыңгыз нәселеннән булган ханнарның әле берсен, әле икенчесен куеп, үз властен ныгытырга тырыша. Шуның өчен төрле җирдә төрле илләр белән сугышып йөри. Ләкин Алтын Урда инде объектив рәвештә таркалу, җимерелү вакытын ки¬ черә. Идегәй үзе 1419 елда дошманнары тарафыннан үтерелә. б. * Сөнниләр — ислам диненең VII гасырда оешкан ике төп юнәлешенең (шигыйләр белән янәшә) берсе. Коръән белән беррәттән, сөннәгә — төрле аңлатмаларга һәм риваятьләргә ышаналар. б. ** Шәфигыйләр — ислам динендәге имам Шәфигый (767— 820 еллар) нигез салган бер мәзһәбкә иярүчеләр. б. * «Хисаметдиннең тарихы» — сүз Хисаметдин Мөслими ди¬ гән кешенең «Тәварихы Болгария» (Болгар тарихы) дигән ки¬ табы турында бара. Бу китап XVIII гасырның икенче яртысын¬ да тарала башлаган. б. ** Сәхабәләр — ислам диненә нигез салучы Мөхәммәд пәйгамбәр белән бер үк еакытта яшәп, аның юлдашлары, фи¬ кердәшләре һәм көрәштәшләре булган кешеләр. б. * Бу сүзләрне, рус елъязмаларыннан күренгәнчә, Киев князе Владимирга аның гаскәр башлыгы Добрыня 985 елда Болгарга поход ясагач әйткән. б. * Ш. Мәрҗани бу урында Аксак Тимернең Туктамыш бе¬ лән Идел буенда 1395 елларда сугышканын искә алмый, чөн¬ ки Көнчыгыш чыганаклары бу турыда томанлы рәвештә һәм сирәк язганнар. б. ** Болгар шәһәре турында гарәп һәм фарсы галимнәре Ибне Руста, әл-Бәлхи, Ибне Фазлан, Әбү Хәмид әл-Гарнатый (Әндәлеси), Җувайни, Зәкәрия Казвини һ. б. язганнар. б. * Самания дәүләте—Урта Азиядә IX—X гасырларда хө¬ 397
кем сөргән феодаль династиягә нигез салучы Саман исеме белән аталган дәүләт. 153 б, *♦ Сәлҗукыя дәүләте — Иран, Гыйрак, Азәрбайҗан һәм Комык—Урта Азиядә 1038—1137 елларда яшәгән феодаль дәүләт. Сәлҗук (922 елда үлгән) угыз кабиләләренең берсе башында торган һәм башка угызлардан аерылып киткән. Аның оныклары зур дәүләт төзегәннәр. 153 б. *** Мавәраэннәһер мәмләкәте — Амудәрья һәм Сырдәрья елгалары арасында булган территория һәм шундагы дәүләт¬ ләр. 156 б. * Баскак — аерым төбәкләрдә дәүләт мәнфәгатьләренең үтәлүен күзәтүче хәрби көч башлыгы, кайвакытта һәм кайбер җирдә идарә итүче дә. 156 б. ** Даруга — аерым өлкәнең идарә итүчесе. Хан власть башына куйган кешенең титулы. 157 б. * Асылда Сарай исемендә ике шәһәр — пайтәхет булган. Фәндә беренчесе — Сарай-Бату, икенчесе Сарай-Бәрәкәт (Са¬ рай Бәркә) дип, яки Иске Сарай, Яңа Сарай дип йөртелә. Са¬ рай-Бату — Әстерханнан ерак түгел, Селитренное дигән то¬ рак пункт җирендә, Сарай-Бәрәкәт Волгоградтан ерак түгел, хәзерге Ленинск шәһәре җирендә булган. 157 б. ** Ак Урда — асылда Харәзем, Сырдәрьяның түбән өлеше, Арал күленнән Ишим һәм Сары-су елгаларына кадәр булган далалар территориясе. 157 б. *** Күк Урда (Алтын Урда)—Көньяк Урал һәм Арал диң¬ гезеннән Днепр елгасына кадәр булган территория. Рус елъяз¬ малары буенча, Ак Урда һәм Күк Урда җирләре киресенчә күрсәтелә. Бу җирләрдә аерым дәүләтләр булып, алар белән үзләренең ханнары хакимлек иткән. 160 б. * «Алат юлы» дип Казаннан төньякта булган элеккеге Алат шәһәрчеге ягындагы җиргә әйткәннәр. 161 б. * К. Насыйри «мәмеш» сүзен «чирмешвтән түгел, ә «имел- дәшптән ясалган дип язды. Имелдәш — бер анадан имеп үскән кешеләр. Элек татарларда Мәмеш дигән кеше исеме дә булган. «Имелдәшптән «Мамадыш» (мәмидәш) сүзе дә ясал¬ ган. 162 б. * Казаннан Себер ягына үтә торган олы юл Екатерина II заманында төзекләндерелгән. Шуңа күрә аны «Патша юлы» дип атау да булган. 164 б. * Хәэиран руми — июнь ае. 164 б. ** Төммүз руми — июль ае. 166 6. * Әйлүл руми — сентябрь ае. Византия календаренда (ру¬ ми) ай исемнәре гарәпләрнең зодиак системасы буенча әй¬ телгән. 398
170 171 171 171 181 182 183 184 186 199 200 200 б. * Җангали (Еналей) хан, рус елъязмаларына караганда, Казанда үтерелә. б. * 3 яшьлек Үтәмешгәрәй 1551 елның август аенда анасы Сөембикә белән Мәскөүгә оэатыла. 1553 елның январенда чукындырыла һәм 1566 елда Ливон сугышында үлә. б. ** Ядкяр (Едигер) хан Казан алынган вакытта 30 яшендә була. 1542—1550 елларда Мәскәү князьлегендә хезмәт итә. Ка¬ зан алынгач, 1553 елның 26 февралендә чукындырыла. Мария Андреевна Кутузовага өйләнә һәм 1565 елда үлә. б. *** Чар өязе — Казан губернасының Царево-Кокшайский өязе. Царево-Кокшайск — хәзер Йошкар-Ола шәһәре. б. * Рус гаскәрләре Казанга поход ясаганда үз хөкемдарла¬ ры исеменнән киләләр, Касыйм ханнары аларга ярдәм итәргә тиеш булалар. 6. * «Татар кунаклары» дип Ш. Мәрҗани рус дәүләте хез¬ мәтенә килгән төрле морза, князьләрне, шаһзадәләрне атый. б. * Василий 11(1415—1462; Дмитрий Донскойның оныгы) бертуганының улын — Василий Юрьевичны 1436 елда сукырай¬ та. Шуның өчен Дмитрий Юрьевич Шемяка Василий II нең үзен 1446 елда сукырайта. б. * 1467 елда Махмуд хан үлгәч, Касыйм хан, үз һәм рус гаскәрләренең ярдәме белән Казан тәхетенә утырыр өчен, Ибраһим ханга һөҗүм итә, ләкин җиңелеп, кире Касыйм шәһәренә кайта һәм шунда үлә. Рус гаскәрләренең Казан бе¬ лән сугышы 1470 елга кадәр дәвам итә. Ягъкуб моңа кадәр үк инде үлгән була. Сугышта аның катнашканлыгы турында хәбәр юк. б. * Шаһкол нәселе — Касыйм ханлыгында мәшһүр морза¬ лар — Шаһкуловлар нәселе. II том б. * Таҗик ермагы — Казан кремлендә уң якта хәзерге төр¬ ле министрлыклар бинасы урнашкан урынны урталай кисеп чыккан һәм крепость белән шәһәрне бүлеп торган ермак бул¬ ган. б. * Мәрҗани; «... дин һәм дөнья эшләренә комачаулык һәм кысынкылыклар булмый»,— дип, хокукый яктан чыгып әйтә, ягъни, власть органнары мәхәлләдә шәригатьнең хокукый эш¬ ләренә катнашмыйлар иде, ди. Гомумән алганда, көчләп чу¬ кындыру һәм социаль-экономик, дини изү, әлбәттә, булган. б. ** «Йомышлы мөселманнар» яки «йомышлы татарлар» дип, ясак түләүче крестьяннардан аермалы буларак, патшага баш¬ лыча гаскәри хезмәт итүчеләрне атаганнар. Алар 1718 елда Казан адмиралтействосына кораблар төзү өчен урман кисү 399
М1 б. М1 б. М1 «. N1 б. Ж б. 106 б. Ж б, эшенә беркетелгәннәр. Җан башыннан налог түләү кертелгәч (1724 ел), ясаклылар белән бертигез хокукта калдырылалар, ләкин үз исемнәрен XIX йөзгә кадәр саклыйлар. Урман әзер¬ ләү эшен — «лашман хезмәте» дип, йомышлы татарларны «лаш¬ маннар» дип атаганнар. * Казакъ — Казан ханлыгында гаскәри сословие. Соңын¬ нан Мәскәү дәүләтенә хезмәт итүче йомышлы татарларны да «казакъ» дип йөрткәннәр. ** Ясаклы — Казан ханлыгын Рус дәүләте яулап алгач, крестьяннар аңа ясак түләргә тиеш булганнар. 1724 елда ясак урынына җан башыннан налог түләсәләр дә, «ясаклы» дип йөртелгәннәр. *** Имана — авыл общинасына беркетелгән җир. Ул шул авыл крестьяннары — ирләре арасында бүленеп бирелгән, һәр ир җенесенә—җан башына бирелгән җир «имана» дип йөр¬ телгән. Шул җир өчен шул исемдәге салым түләнгән. **** Лашман хезмәте — 200 нче биткә бирелгән искәрмә¬ не карагыз. * Котлыгмөхәммәд Тәфкилев 1764 елда үлә. 1675 елда туган. ** Арча кыры — XVI—XVIII йөзләрдә хәзерге Ирек мәй¬ даныннан башланган. *** Бу урында цензор тарафыннан төшереп калдырылган һәм шунлыктан китапта басылмаган, ләкин кулъязмада (СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы архивы, 7 фонд, 1 тасвирлама, 10 эш, 26—28 б.) сакланган бер өзек китерелә: «... Бу хәлдән соң Казан һәм аның тирә-ягында булган мөселманнар... тирә-якка, ерак җирләргә һәм урман эчләре¬ нә качып киттеләр. Казанның тирә-юнендә, ачык урыннарда, бихисап мөселман авыллары һәм җәйләүләре бар иде. Кеше¬ ләре, барысын да ташлап, башка урыннарга күчтеләр. Шул уңайдан Бишбалта, Әхмәд, Карабай, Кадыш, Ике вәкаләтле, Тугаш, Балавыз, Киндерле, Бөреле, Аяз иле, Тугаш (ике тап¬ кыр кабатлана.— Ә. X.), Сыңгыр, Биктау (Биектау.— Ә. X.), Чыпчык, Пимар авыллары татар хөкүмәте заманында бөтен¬ ләй мөселманнар урыны булып, соңыннан руслар урыны булды. Бу вакыйгадан соң Казан мөселманнары шә¬ һәрдән чыгарылып, аларга Түбән комлыкта урнашырга әмер ителде. Берникадәр вакыт ьларга шәһәргә керер¬ гә катгый тыелды. Соңыннан руслар татарлардан кур¬ кынычсызлык табып, тынычлыкта калганнан соң, аларга Казанга керергә рөхсәт булды. Алар Казанга кире кайтып, то¬ рак һәм йортлар алырга керештеләр. Бер риваять сөйләнә: имеш, Казан халкы руслар җиңгәннән соң Казаннан чыгып китеп, руслар аларның наместнигына илчеләр җибәреп: «Сез 100
218 б. бездән качмагыз, һәркайсыгыз элеккечә үзегез теләгән җирдә урнашып тормыш итегез. Сезгә бездән хәзер дә, моннан соң да һичбер җәбер булмас»,— дип әйттергәннәр. Әмма мө¬ селманнар: «Инде Казан безгә яшәү урыны булмас»,— дип, кайтудан баш тартып, төоле тарафка таралганнар. Ләкин бо¬ лар арасыннан кайбер тәртипсез һәм мөрәүвәтсезләре кай¬ тып, хуҗаларының торакларына «безнең йортыбыз» дип хуҗа булганнар. Хәзерге заманда «без Казанның төп халкы» дип дәгъва итүчеләр шулар нәселеннән, имеш. Хәзерге көнебездә Казан шәһәре эчендә төп халыклардан булган дип уйланылган иске өйләрдән Нугайчык, Касыймшәех, Мәмәш мелла, Исхак мөәззин, Апанай Хафиз, Шурпа Ягъкуб, Озын Юныс, Гайса баба, Чука Мөхәммәд, Бешти Исхак, Кара Сәгыйдь, Сабай Исмәгыйль, Ибраш һәм башкалар, авылдан килгәнлекләрен тану белән бергә: «Без — Казан халкыннан, безнең бабалары¬ быз башта Болгарда булып, аннан соң Казанга киткән»,— дип дәгъва итәләр. Кайберләре хәтта күп бабаларын искә төшереп, нәсел агачын төзиләр. Ул заманда Казан тирә-ягыннан ихзта белән әйләндереп алынган: ике кат агач койма арасына балчык тутырган бик яхшы стена булып, ул стенада «Арча капкасы», «Нугай капка¬ сы», «Болак капкасы», Кырым капкасы», «Алабуга капкасы» исемендә һәм аннан башка барлыгы ундүрт капка булган. Рус¬ лар яулап алганнан соң, уп стена-ихаганы тәмам бетереп, һәр капка урынына бер чиркәү салынган. Бу заманнарда һәр чир¬ кәү, егерме алтынчы июньдә «Мәрьям ана сыны» дигән сурәт¬ ләрен күтәреп йөреп, шул урыннарның һәркайсында дога кы¬ лып һәм яхшылыкка рәхмәт белдереп, савап җыя». * Казан шәһәрендә мөселманнар... өчен.., өч идарә бар иде. 1. 1775 елның 7 ноябрендә «Губерналар идарәсен төзү турында» чыгарылган манифест буенча дәүләт салымнарын, төрле җыемнарны, түләүләрне җыю өчен «казна палатасы» составында казначейство төзелгән. Казан татар бистәләренең старосталары салымнарны җыеп, Казан өязе казначействосы- на кертергә тиеш булганнар. 2. 1781 елның 28 декабрендә татар бистәләре өчен рату¬ ша төзелгәч, аның составына кергән татар сәүдәгәрләренең һәм мещаннарының барлык эшләре (салым җыю, рекрут би¬ рү, сәүдә, промышленность эшләре һ. б.) анда башкарылган. 3. Ратуша составында шулай ук ятимнәр суды оештырыл¬ ган. Ул ятим калган балалар турындагы эшләрне, аларга кал¬ ган мирас һәм опекунлык мәсьәләләрен караган. Банкротлык һәм бурычлар турындагы мәсьәләләрне карау өчен телдән ки¬ лештерү суды да («словесный») булган. 26 3-38 401
245 6. * Ля базе — көчсез, кәмезаид — аукционист кебек, кәме- зания — калдыручы кебек, өд-дәрвиш — дәрвиш нәселе, 245 б. ** «Мисырга барып җиткәч, французлар фетнәсе...» — сүз На¬ полеон Бонапартның Мисырга походы туранда бара. 247 б. * Нисбәләр (ән-Нормави — Норма авылыннан, әл-Мәңгә- ри — Мәңгәр авылыннан) кеше исемнәренең азагында куелып, теге яки бу кешенең кайсы авылдан чыкканлыгын күрсәтә. 251 б. * Кәлям — догматик дини тәгълимат. 251 б. *♦ Мәзһәб — дини юнәлеш. 251 6. •** Мөнади — Көнчыгышта хөкүмәтнең карарын яки бе¬ рәр вакыйга турындагы хәбәрне урамнарда кычкырып-белде- pen йөрүче. 272 б. * «Тау ягы» дип урта Иделнең уң ягында урнашкан район¬ нарга әйткәннәр. Ш. Мәрҗани «Тау ягы» сүзе урынына гарәп¬ чә «Җәбәли», «Җәбәлстан» сүзен дә куллана. 273 б. * Ш. Мәрҗани вакытында «яңа каберлек» дип Казандагы хәзерге татар зиратын атаганнар. 275 б. * Кантон — Уфа губернасында хәрби һәм административ- территориаль берәмлек. Кантон муллалары да булган. Бу ке¬ шенең дә ничектер кантонга бәйләнеше булуы мөмкин. 299 б. * Фикъһе — ислам дине белән бәйле рәвештә формалаш¬ кан юриспруденция фәне. 299 б. ** Гошер — табышның уннан берсе күләмендәге дини на¬ лог. 308 б. * «Сукыр сыерның үксез бозавы...» Ташкичүдәге Баязид байның бер күзе сукыр була. Балалары булмагач, ул Кышкар авылыннан Шәмсетдин дигән бер ятим баланы асрауга алып, укытып, Ташкичүгә мелла итеп урнаштыра. Габбас мелла Шәм¬ сетдинне «сукыр сыерның үксез бозавы» дип атый. 323 б. * Зариф бине Хөсәен — Фатих Әмирханның атасы. Ф. Әмирханның бабасы Хөсәен дә, атасы Зариф та үз вакыт¬ ларының укымышлы кешеләре булып, төрле темаларга китап¬ лар, календарьлар язганнар. 324 6. * Гыйльме һәйәт — астрономия. 324 б. ** Хисаб — арифметика. 324 б. *** Җәбер мекабәлә — алгебра. 337 б. * «Хәтем хуҗа» — кайбер кешеләр үзләренең мөһерлә¬ рен булдырып яки йөзек кашында үз исемнәрен куйдырып, язуларда шуларны басканнар. Андыйларны «хәтем хуҗа» (пи¬ чәт хуҗасы) дип атау булган. 357 б. * Ш. Мәрҗанине сынау өчен оештырылган бу бәхәстә шул вакыттагы схоластик әңгәмәләр үзләренең чагылышын таба. Шуның белән бергә, бу бәхәс Ш Мәрҗанинең диалектик фи¬ керләүдә оппонентларыннан күп өстен булуын күрсәтә, һәм бу аңа каршы якны җиңеп чыгарга мөмкинлек бирә. Бәхәстә кү¬ 402
тәрелгән мәсьәләләр шулай ук Ш, Мәрҗанинең фәлсәфи эз¬ ләнүләренең юнәлешен күзалларга мөмкинлек бирә. Бу эзлә¬ нүләр Ш. Мәрҗанинең акрынлап мөселман догматизмындагы схоластик богауларны җимереп, фәлсәфәдә яңа үрләр яула¬ вына һәм аның пантеистик карашлары формалашуга юл ача. Шуның өстенә, Ш. Мәрҗанинең пантеизмында табигатькә реаль караш һәм алланы табигатьтә эретү тенденцияләре ачык си¬ зелә. Бу исә аның пантеизмының ул вакытта хакимлек иткәе дини идеологиягә каршы юнәлдерелгән булуы турында сөйли. 377 б. * Сүз күренекле Әбеннасыр Курсави турында бара. 379 б. * Бу мәчетнең бинасы хәзер юк. Ш. Мәрҗани «Иске ка- берлек» дип хәзерге Татарстан урамында (Нариман һәм К. Тин- чурин урамнары арасында) булган каберлекне әйтә. 1960 ел¬ ларда бу урында манарасы киселгән таш мәчет бинасы бар иде һәм ул «Казаков мәчете» дип атала иде. Мәрҗани бу мәчетне Казаковлар нәселеннән берәү салдырган дип күрсәтә. 382 б. * «30—40 үлчәм» дип бер үлчәмдә 1 мыскал (4, 26 грамм) исәбеннән әйтелгән булырга тиеш. Төп үлчәү берәмлеге мыс¬ кал булган. 383 б. * Мазу — язу карасы ясауда кулланылган чикләвек төше. 383 б. ** Күкфәраз — купорос. 384 б. * Сәмгы — агачтан ясалган җилем. 388 6. * Һәндәсә — геометрия. Бу урында сызма проектлар, план. 392 б. * Фидия — үлгән кешенең гөнаһсын йолып алу (коткару) өчен бирелгән мал, йолым. 393 б. * Меновой (Меновой двор) — Оренбург шәһәре төзелгән¬ дә, Азия халыклары белән сәүдә урыны итеп, Җаек (Урал) суының аргы ягына кибетләр, складлар, кәрвансарай корыла. Шәһәрнең бу өлеше телдә «Меновой» дип йөртелә. 393 б. ** «Оренбург тезелгәндә, мәликә Катерина вакытында...» — Оренбург шәһәре 1743 елда, Елизавета Петровна патша булган вакытта төзелә башлый.
«МӨСТӘФАДЕ Л-ӘХБ АР...»НЫҢ ИКЕ ТОМЫНДА ДА ТЕЛГӘ АЛЫНГАН КИТАПЛАР ИСЕМЛЕГЕ (тәрҗемәләре белән) Адабер-рисаләт — Илчелек кагыйдәләре Алты хәдис китабы Асярел-биляд — Илләр истәлеге Башлагали — «Кисекбаш» китабы Борһане катыйг — Ышандырырлык дәлилләр Бәдавам Бөстан вә гөлстан өс-Сәгьди — Әс-Сәгъдинең бакчасы һәм гөл¬ бакчасы Бестанел-фәкыйһи Әбел-Ләйси — Шәригать кануннарын яхшы бе- үче Әбел-Ләйсинең бакчасы Вафийятел-әслаф вә тәхийятел-әхлаф — Элгәрләрнең некролог¬ лары һәм аларның киләчәк буыннарга бүләге Викая — Саклау Вәләлҗи Газдия — Ярдәм Газдия мелла Җәлал — Мелла Җәлалның ярдәме Гакаиде Болгария — Болгардагы дини ышанулар Гакаиде Нәсәфия — Нәсәфтәге дини ышанулар Гакаиде Тәфтазани — Тәфтазаниның дингә ышанулары Гамдәтет-тәдкыйкате фи зебдәтит-тәхкыйкати — Тикшеренүнең нигезен җентекләп өйрәнү Гараибел-мәкъдур фи нәвадири Тимур — Тимер турындагы га¬ җәеп вакыйгаларда кызыклы язмышлар Горфәтел-хәвакыйн ли-гарфәтил-хавакыйн — Хаканнарны белү өчен алар кулындагы кабиләләр тормышыннан бер өлеш Гелбан Ханан — Бабур шаһның кызы (шагыйрә) Гөлстан Сәгъди — Сәгъдинең гөлбакчасы Гыймадел-ислам — Ислам диненең терәге Дөррел-асар — Тирән мәгънәле әсәрләр Дөрәр — Энҗеләр Зәйнел-мәшаих Әбел-Фазыл әл-Бәкали — Әбел-Фазыл әл-Бә- кали шәехнең яхшылыгы 404
Зөһрәтер-рияз — Бакчалар матурлыгы Зөһрәтер-рияз вә нөзһәтел-колүб әл-мираз— Авыруларның йө¬ рәкләрен дәвалаучы чәчәкләр бакчасы Имдадел-фәттах (нурел-изах шәрхе) — Алла ярдәме Исагуҗи — Мәдрәсәнең урта баскыч дәреслеге Ифтитах — Башлап керешү Ихтыяр — Ирек Ихья эл-голүм — Гыйлемнәрне терелтү Камус — Сүзлек Китабе гилаләтез-заман фи тарихи Болгар вә Казан — Болгар һем Казан тарихын томалаучы вакыт пәрдәсе Китабе кәшфел-гатаэ ганил-әбсар би-әгълати тәварихы Болгар в» әкязибеһас-сарихате ли-зәвал-игьтибар — «Болгар тарихлары» ялгыш¬ ларын һәм андагы игътибардан төшерү өчен фаш ителгән уйдырма¬ ларны аңлау турындагы китап Китабе мөнтәхәбел-вафия — «Вафият...»тән сайлап алынган китап Китабе мохтасарен-нөҗүмез-заһирәти фи әхвали Мисрин вәл-Ка- һирәти — «Мисыр һәм Каһирә хәлләре турында якты йолдызлар» исемле әсәрнең кыскартылганы Китабе назурәтел-хак фи фарзыятил-гыйшаэ вә ин ләм ягый- беш-шәфәкъ — җәйге төндә шәфәкъ кызыллыгы бетмәгәндә дә ястү намазының фарызлыгы турында дөреслекне күзәтү Китабе тәзкирәтил-мөниб би-гадәми тәзкияти әһлис-салиб — Тәре йөртүчеләрнең акланулары булмау сәбәпле, кире кайтучыларны ис¬ кәртү китабы Китабе тәнбиһе әбнаэл-гаср галя тәнзиһи әнбаэ Әбен-Насыр — Әбен-Насыр (Курсави) фикерләренең дөреслеген гасыр улларына искәртү китабы Китабе тәркияте фи мәнасикил-хаҗ — Хаҗ кылу йолаларын бу- ыннан-буынга калдыру китабы Китабе тәхарир мөфрәдат — Аерым сүзләрне төзү китабы Китабе фи мәсаилин-нәху — Грамматика мәсьәләләре буенча ки¬ тап Китабе хаккел-бәяни вәт-тасвири фи мәсьәләти хөдүси галәмил- өмри вәт-тәкъдири — Дөньяның барлыкка килүе һәм тәкъдир мәсь¬ әләләрен тасвирлау һәм дөрес итеп бәян итү китабы Китабе хаккел-мәгърифәти вә хөснел-идрәки бима ялзәме фи веҗүбил-фитри вәл-әмсаки — Рамазан аеның ничек башлануы һәм тәмамлануы турында дөрес һәм магур фикерләр китабы Китабе әгълям әбнаэд-дәһер би-әхвали әһли Мавәраэннәһер — Урта Азия хәлләре турында чорның улларын искәртү китабы Китабе җәвамигыль-хекми вә ээригын-нәгъми мин мәкулати Гали бине Әбү Талиб — Фикер туплау һәм Гали бине Әбү Талиб¬ нең әйткән сүзләреннән яхшылык чәчелү турындагы китап Китабел-бәркыл-вәмиз фир-рәдди галял-бәгыйзил-месәммә бин- 405
нәкыйзи — «Тискәре» исеме белән аталган дошманның фикерләрен кире кагып яндыручы яшен Китабел-газбел-фурат вәл-маэз-зөлалән-нәкыйгь ли-гыйлләги рә- вамел-әбраз ли-әсрах шәрхе Җәлал — «Җәлал» аңлатмасын ачыклау¬ га карата бик нык эчәсе килгәндә теләкне бастыру өчен бирелгән саф һәм татлы су кебек дөрес фикерләр Кнтабел-кыйсмел-әүвәлү мин местәфадел-әхбар фи әхвали Ка¬ зан вә Болгар — «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланыл¬ ган хәбәрләр» китабының беренче кисәге Китабел-кыйсмес-сани мин местәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар — «Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хә¬ бәрләр» китабының икенче кисәге Китабел-кямил — Тулы китап Китабел-месәллел-әгълә — Иң камил үрнәк китабы Китабел-фаваидел-мөһиммә — Мөһим файдалар китабы Китабел-хакксл-мөбин фи мехасини әузагыд-дин — Диннең күр¬ кәм яклары турында дөреслекне бәян итү китабы Китабел-хикмәтил-балигатил-җәннияти фи шәрхил-гакаидил-хәнә- фияти — Хәнәфиләрнең дини ышанулары турында өлгереп җиткән дөрес карашлар китабы Китабел-әкалим — Өлкәләр китабы Китабен-нәсаих — Киңәшләр китабы Китабес-салават — Догалар китабы Китабет-тарикатил-меслә вәл-гакыйдәтел-хеснә — Дөреслеккә иң якын һәм иң күркәм ышану китабы Китабет-тәһарәт — Пакьләнү китабы Кифая — Җитәрлек Коръст Кыйраәт сәбга — Коръәннең беренче сүрәсен уку Кяфи — Сәләтле Кәшфе кәбир — Бөек ачыш Кәшфез-зенүн — фикерләрне ачыклау Кәшшаф — Яңа нәрсә ачучы Кәшшафет-тәнзил — Түбәнгә төшерүне, иңдерүне ачып бирүче Мелла Касыйм Мелла Әфтах шәрехе — Мелла Әфтах аңлатмасы Мелла Җәлал Мирьател-галәм — Галәм көзгесе Мисбах — Яктырткыч Мифтахел-голүм — Гыйлемнәр ачкычы Мишкят — Иске мәдрәсәдә укылган дини бер китап Мишкятел-мәсабих — Шәм, лампа кебек яктырткычлар куяр өчен стенада уеп эшләнгән урын Мостафа — Сайланган Мохит — Әйләнә-тирә 406
Мохтасар мосаниден-Ногман — Ногманның кыскач» аңлатмалары Мохтасар терки — Төрки телне кыскача аңлату Мохтасарез-зәнҗаи — Усал кеше турында кыскача аңлату Мохтасарел-Кодури — Кодурига кыскача аңлатма Мохтасарет-тәлхыйс — Кыскача аңлату Мәбарикъ—Кояш чыгу Мәгакыйдел-мәрҗән — Мәрҗән бәйләмнәре Мәгърифәтес-сәхабә — Танылган сәхабәләр Мәкалид — Чишмәләр Мәрсадет-тәсаниф иләл-вәффи сонуфет-тәвалиф — Яклаучы сый* рыфларның дөреслеге турында китап күзәтү Мәсабих — Яктырткычлар Мәсбут — Ял итүче Мәшрикъ — Кояш чыгу Мәфатихел-әкфал — Йозакларның ачкычлары Мәҗалис фил-әсәр — Тарихи истәлекләр җыентыгы Мәҗалис фи фикыһ Әбү Хәнифә — Әбү Хәнифә мәзһәбенең дини кагыйдәләре җыентыгы Мәҗалис фин-нәхү — синтаксис буенча җыентык Мәҗалис фиш-шигырь — шигырь җыентыгы Мәҗалисеш-шеһүр — Айлар утырышы Мәҗмәгыль-бәхри — Диңгез җыентыгы Мәҗмәгыль-ләтаиф вәл-әдәб — Мәзәкләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы Мәҗмәгыль-фәтавә — Фәтвалар җыентыгы Мөгъҗәмел-бөлдан — Илләр сүзлеге Мөгыйнел-хөккям — хәкимнәргә ярдәмче Мөсхәф — Китап Мехакәмәт — Хөкем тикшерүе Мошкилят — Читенлек Нисабел-әхбар — Хәбәрләр башлангычы Назурәтел-хак...— ...дөреслекне күзәтү. Нигъмәтулла Ниһая — Сайлап алу Нурел-изах — Аңлатуның нуры Нәкъдут-тәнзил — Түбән төшүне тәнкыйтьләү Нәсыйхәтес-салихин — Изге, файдалы киңәшләр Нәфигъ — файда Нәфәхател-инес — Кешеләр бүләге Нәүрүз бәете — Иран календаре буенча Яңа елга багышлап чы¬ гарылган бәет Нәһҗел-фәрадис — Җәннәт бакчалары юлы Нехбәтед-дәһер фи гаҗаиби бәрри вәл-бәхер — Коры җирдәге һәм диңгездәге могҗизаларда чорның бетүе (күренү) Раузатес-сафа—Сафлык бакчасы 407
Рисаләи Газизә — Газизә хикәяләре Рисаләи Насыйрия—Насыйрия хикәяләре Рисаләт ухра төркият — Төрекчә булган башка хикәяләр Рисапәтел-интисаб — Туганлык турында мәкалә Рисаләтел-мәгълүмат — Мәгътүматлар турында мәкалә Салават мәсгуди — Бәхетле догалар Сахих Бохари — Бохариның дөреслеге Сахих мөслим — Мөселманның дәреслеге Сахихлар — Чынбарлыкка туры килүчеләр Силмүл-әнвар мәгъкыйлел-әбсар фи вөҗүбил-гыйшаэ галя әһли Болгар—Болгар кешеләренә гыйшаэ намазы уку тиешлеген аңлату ныклыгының нурлар дөньясы Сәбгы сәйяр — Җиде планета Тардел-лүбаб — Акыл төенчеге Тарикаи Быргырия — Быргыр (Болгар) юнәлешләре Тарих Бәнакәти — Язучысы Әбү Сөләйман Фәхретдин Давыд Урта Азиянең Бәнакәт шәһәрчегендә яшәгәнлектән, аның әсәре дә «Тарих Бәнакәти» дип атала. Ә ул әсәрнең тулы исеме — «Раузате үләл-әлбаб фи тәварихил-әкябири вәл-әнсаб» («Бөек кешеләр һәм нәселләр тарихында акыллы кешеләр бакчасы») Тәварихы Болгария — Болгар терихы Тәгаллемет-тарикс— Ысулны өйрәнү Тәгълимес-салат — Дога өйрәнү Тәзәккият — Пакьләнү, аклану Тәкъвимел-имам — Имамны төзәтү Тәлвих гапят-тәүзыйх — Аңлатуга искәрмәләр Тәлхыйсел-мифтах — «Ачу»га кыскача аңлатма Тәнбиһел-гафилин — Наданнарны искәртү Тәракыйбе-Мансурия — Мансур җыентыклары Тәрбиягә нәфегъ — файдалы тәрбия Тәфсире Хөсәен Вагыйзи — Хөсәен Вагыйзи аңлатмасы Тәфсире Ягъкуб әл-Чәрхи — Ягъкуб әл-Чәрхи аңлатмасы Тәфсирел-Бәйзави — әл-Бәйзави аңлатмасы Тәхзиб — Оешу Тәхкыйк — Өйрәнү Тәхкыйк Хосами — Бәхәсләшүне өйрәнү Тәҗвид — Коръәнне дөрес уку турындагы кагыйдәләр Тәҗрид — Әрчү Тәүзыйх—Ислам дине методологиясе Төхфәтел-мөлүк вә шәрхеһас-Соглүк — «Патшалар бүләге» һә* аңа әс-Соглүк аңлатмасы Төхфәтел-әдиб вә Һәдиятел-әриб — Укымышлыларга бүләк һәм сәләтлеләргә кулланма Төхфәтел-әлбаб — Акыл бүләге Төхфәтен-назар — Бәхәс алып бару бүләге 408
Фаваид — Файдалар Фаваиде зыяия — Яткылыкның файдасы Фаваиде зыяия шәрхе мелла Җами — Мелла Щами аңлатмасы яктылыгының файдалары Фаваидел-мәсаилез-зарурия — Кирәкле мәсьәләләрнең файда¬ лары Фараизе сираҗия — Яктырткычларның кирәклеләре Фосун ән.Нәсәфи — Нәсәфи (X гасыр галиме) бүлекләре Фәрештә Фәрһәң Мәснәви — Мәснәви сүзлеге Фәтавәи Казыйхан — Казыйхан фәтвалары Фәтавә-Бәзазия — Бәзазия фәтвасы Фәтхел-кадыйр — Гаять зур яулап алу Хаваши Хуҗа Җамал әш-Ширази вә ахун Йосыф әл-Карабагый галял-газдия — Ярдәм итү турында Хуҗа Җамал әш-Ширази һәм ахун Йосыф әл-Карабагыйлар биргән аңлатмалар Хадаикъ — Бакчалар Хашияи хыялый — Хыялый аңлатма Хашияте мелла Әхмәд әл-Җенди галял-гакаид — Мелла Әхмәд ел-Җөндинең дини ышануга аңлатма бирүе Хаҗбия — Яшерен Хизанә — Хәзинә Хикмәтел-гайн — Иң яхшы хикмәт Холасатед-дәлаил — Дәлилләрнең кыскача эчтәлеге Холасатед-дәлил шәрех мохтасарел-Кодури — әл-Кодурига кыс¬ кача аңлатманың иң яхшы дәлилләре Холасатет-тәфсыйль фи әхвали Шамвил — Шамилнең хәлләрен тәфсилләп аңлатуның кыскача эчтәлеге Хотбә — Вәгазь Хәдаикыль-хакаикъ фи зәймнш-шикак — Ызгышларны бетерүдә хаклыклар бакчасы Хәзинәтел-голямаэ вә зиннәте л-фөкаһаэ — Галимнәр хәзинәсе Һәм шәригать кануннары белгечләре зиннәте Хәләби — Алеппо шәһәре кешесе Шатбия — Төгәлләү Шәмсия — Кояшлы Шәрех гакаид Курсави — Курсавиның дингә ышануларын аңлату Шәрех гакаид Нәсәфия — Нәсәфтәге дингә ышануны аңлату Шәрех мелла Җами — Мелла Җамига аңлатма Шәрех мэрах — Шатлыкны аңлату Шәрех мохтасарел-Кодури — Әл-Кодурига кыскача аңлатма Шәрех Мәкасид — «Максатлар» китабына аңлатма Шәрех мекаддимәтир-рисаләтиш-шәмсияти — «Кояшлы» язмасы Керешенә аңлатма Шәрех рисаләи шәмсия — «Кояшлы» язмасының аңлатмасы 409
Шарах тәлхыйсе мифтах — «Ачу» га кыскача аңлатманы төшен¬ дерү Шәрех-тәһзиб — Пакьләүне аңлату Шәрех фосулел-хекем — Хөкем китабының төп мәгънәсе Шәрех шәмсия — Гарәп телендә мантыйк (логика) китабы Шәрех җами—Гарәп теленең синтаксисын өйрәтә торган китап Шәрехел-амали лил-Коһыстани — Әл-Коһыстани теләкләрен аң¬ лату Шәрехел-викая — «Сайлауяны аңлату Шәрехел-гакаид — Дини ышануларны аңлату Шәрехел-кяфия—тиешле аңлатма Шәрехел-мәнийя ли-Ибраһим әл-Хәләби — Ибраһим әл-Хәләби- нең кемлеген аңлату Шәрехел-мәталигъ — Кереш аңлатмасы Шәрехел-мегаззә — Мәхәббәтне аңлату Шәрехел-меләххәс — Кыскача аңлатма Шәрехел-фараизес-сираҗия — Яктырткычларның кирәклекләрен аңлату Шәрехет-тәлхыйс — Кыскача аңлатманы төшендерү Шорехет-тәсһил — Игътибарсызлыкны аңлату Шәһре Болгар газилары — Болгар шәһәре сугышчылары Ысуле имам Фәхрелислам — Имам Фәхрелислам ысулы Ысуле Фәхрелислам шәрхе — «Фәхрелислам ысулы» аңлатмасы Ысулел-хосами шәрхе «Тәхкыйк» — «Бәхәсләшү ысулы» аңлат¬ масын өйрәнү Янабигъ — Башлангыч Әд-дөррәтел-фахирә — Бик әйбәт энҗе бөртеге Әл-касыйдәтел-кяфия — Рифмалы поэма Әл-кяфия — Рифма Әл-мансурия — Җиңүче Әл-мәгакыйд — Төеннәр Әл-мәгъриб — Көнбатыш Әл-мөнтәхәбе фи ысуле мәзһәб — Дини өйрәтүләр кагыйдәсе сайланмасы Әл-хаваши — Китап читендәге язмалар Эмали сиражия — Яктырткыч теләкләр Әнмүзәҗ — үрнәк Өс-сәбгы сәйярәт фи әхбари фи мөлүкит-татар — Татар патша¬ лары турындагы хәбәрләрнең җиде планетасы Әсфаре әрбага — Дүрт китап Әсәдел-габә фи фикъһиш-шәфигыя — Шәфигыйләр хокук беле¬ менең кечкенә генә эчтәлеге Әт-тарикател-меслә фил-гакыйдәтил-хөснә — Иң яхшы ышануда иң лаеклы ысул Әт-тәнкыйх — Төзәтү 410
Әт-таүзыйх шәрехет-тәнкыйгь — «Бозыклыкны аңлатуяны ташвн- дереп бирү Әфакыл-мөбин — Якты дөнья Өхтәри — Әхтари Кәбир дил йөртела торган гарәпчә-төркичә сүзлек Әш-Шәмсия — Кояш Җарүдә-Мөзһирел-кәлимәтил-җарудәти һия әлләти фи китаби «Назурә...» — «Назурә...» китабындагы шомлы фикерләрне фаш итү Җиһаннамә — Галам турында язылган китап Җәваһирел-мазыйэ — Узган заман җәүһәрләре Җәләлетдин әс-Сеютый Җәмигыль-ысул — Ысуллар җыентыгы Җәмигыр-ремүз — Ишарәләр җыентыгы Җәмигысь-сәгыйрь шәрхе — Кечкенә җыентык аңлатмасы Җәмигыт-тарих — Тулы тарих Һидая — Туры юлга керү §
«МӨСТӘФАДЕЛ-ӘХБАР...»НЫҢ ИКЕНЧЕ ТОМЫНДА ТЕЛГӘ АЛЫНГАН МӘДРӘСӘЛӘР ИСЕМЛЕГЕ Адай авылы мәдрәсәсе. Арбаш авылы мәдрәсәсе. Ашыт авылы мәдрәсәсе. Байморад авылы мәдрәсәсе. Бай Оланнары авылы мәдрәсәсе. Бизнә авылы мәдрәсәсе. Бик авылы мәдрәсәсе. Бирәзә авылы мәдрәсәсе. Болгар җирендәге башка мәдрәсәләр. Борындык авылы мәдрәсәсе. Бохара шәһәре мәдрәсәсе. Бохарадагы кечкенә «Җуйбар» мәдрәсәсе. Бохарадагы «Миргарәб» мәдрәсәсе. Бохарадагы Фәтхулла Кушбиги мәдрәсәсе. Буби Нигъмәтулла мәдрәсәсе. Бәләбәй өязенең Корыч авылы мәдрәсәсе. Бәрәскә авылының мелла Бәшир мәдрәсәсе. Бөгелмә өязенең Минзәлә башы авылы мәдрәсәсе. Вятка өязенең Янгыл иле авылы мәдрәсәсе. Галич төбәгендә Олы Җәке авылы мәдрәсәсе. Иске Кенәр авылы мәдрәсәсе. Иске Чокалы авылы мәдрәсәсе. Кабул шәһәре мәдрәсәсе. Казакълар авылы мәдрәсәсе. Казан артындагы Кили авылы мәдрәсәсе. Казан төбәге, Мамадыш өязенең Симет авылы мәдрәсәсе Казан өязенең Кариле авылы мәдрәсәсе. Казанда беренче мәчет мәхәлләсе мәдрәсәсе. Казанда икенче мәчет мәхәлләсе мәдрәсәсе. Казанда дүртенче мәчет мәхәлләсе мәдрәсәсе. Казанда бишенче мәчет мәхәлләсе мәдрәсәсе. Казанда алтынчы мәчет мәхәлләсе мәдрәсәсе. Казанда җиденче мәчет мәхәлләсе мәдрәсәсе. Казанда сигезенче мәчет мәхәлләсе мәдрәсәсе. Казанда күл башы мәдрәсәсе. Казанда күл буе мәдрәсәсе. Казанда мелла Әбүбәкер бине Йосыф мәдрәсәсе. Казанда «Таҗик ермагы» мәчете мәхәлләсе мәдрәсәсе. Казанда «Җиһанша мәчете» мәхәлләсе мәдрәсәсе. Казиле авылы мәдрәсәсе. Каргалы авылы мәдрәсәсе. Кариле авылы мәдрәсәсе. Кече Сөн авылы мәдрәсәсе. Кизләү авылы мәдрәсәсе. Коллар авылы мәдрәсәсе. Курса авылы мәдрәсәсе. Кушлавыч авылы мәдрәсәсе. 412
Кызылъяр шәһәре мәдрәсәсе. Кышкар авылы мәдрәсәсе. Кәче авылы мәдрәсәсе. Күшәр авылы мәдрәсәсе. Күәм авылы мәдрәсәсе. Мазар башы авылы мәдрәсәсе. Минзәлә төбәгендә Симак авылы мәдрәсәсе. Мәмсә авылы мәдрәсәсе. Мәчкәрә авылы мәдрәсәсе. Мәңгәр авылы мәдрәсәсе. Наласа авылы мәдрәсәсе. Олы Кавал авылы мәдрәсәсе. Оренбург янында Кондырау авылы мәдрәсәсе. Орнашбаш авылы мәдрәсәсе. Оры авылы мәдрәсәсе. Саба авылы мәдрәсәсе. Салавыч авылы мәдрәсәсе. Саена авылы мәдрәсәсе. Сәмәркандта Хуҗа Әхрар мәдрәсәсе. Сәрдә авылы мәдрәсәсе. Сүриянең Димәшкъ шәһәре мәдрәсәсе. Ташкичү авылы мәдрәсәсе. Тәтеш өязенең Барыш авылы мәдрәсәсе. Тәтеш өязенең Кайбыч авылы мәдрәсәсе. Түнтәр авылы мәдрәсәсе. Урбар авылы мәдрәсәсе. Утыз Имән авылы мәдрәсәсе. Хөснә авылы мәдрәсәсе. Чакмак авылы мәдрәсәсе. Чистай шәһәре мәдрәсәсе. Шайтан елга авылы мәдрәсәсе. Шашы авылы мәдрәсәсе. Шырдан авылы мәдрәсәсе. Шәриф авылы мәдрәсәсе. Эстәрлетамак шәһәре мәдрәсәсе. Югары Сәрдә авылы мәдрәсәсе. Ябынчы авылы мәдрәсәсе. Яңа Кишет авылы мәдрәсәсе Яңа Сала авылы мәдрәсәсе. Яңа Тазлар авылы мәдрәсәсе. Яңа Әлмәт авылы мәдрәсәсе. Әгерҗе авылы мәдрәсәсе. Әлдермеш авылы мәдрәсәсе. Өшкәтә авылы мәдрәсәсе.
ЭЧТӘЛЕК Кереш сүз 5 Әл-кыйсьмел-әүвәлү мин китаби «Мөстэфадел-өхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында фай¬ даланылган хәбәрләр» исемле китапның беренче томы) 41 Беренче бүлек. Болгар, аның үткән хәлләре һәм шуңа бәй¬ ләнешле хәбәрләр турында 49 Болгар шәһәре, аның патшалары, милке, әсәрләре һәм хәл¬ ләре турында 49 Болгар халкының килеп чыгышы хакындагы фасыл . 53 Хәзәрләр турында әйтелгәннәр фасылы 84 Ител турында әйтелгәннәр фасылы 87 Бортас турында әйтелгәннәр фасылы 89 Башкортлар турында әйтелгәннәр фасылы . . . .92 Кыпчак турында әйтелгәннәр фасылы ..... 98 Руслар турында әйтелгәннәр фасылы 102 Хәзәр халкы хәле һәм аның сугышлары. Болгар иле һәм анда исламның керүе турындагы фасыл 111 Болгар исеме белән бәйле рәвештә китерелгән ачык һәм дөрес хәбәрләр фасылы 122 Болгарларның сугышлары турындагы фасыл .... 136 Болгар халкының әсәрләре һәм галимнәре турындагы фасыл 142 Болгар патшалары турындагы фасыл 149 Икенче бүлек ... Татар патшалары һән аларның бу илгә килүләре турындагы фасыл . . . ....... Казан шәһәрендә оешкан яңа дәүләт турындагы фасыл Әштерхан шәһәрендә оешкан дәүләт турындагы фасыл Кирмән шәһәрендә төзелгән Касыймия дәүләте турындагы фасыл «Тәварихы Болгария» исемле китаптагы ачык ялгышлар, әшә¬ ке ялганнар һәм вакыйгаларны буташтыру турында аңлатма фасылы 153 153 158 173 177 187 Өл-кыйсьмес-сани мин китаби «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр» исемле китапның икенче томы) 199 Россия тарихыннан сәхифәләр 199 Казанның Россия составына кертелүе һәм татарларның яңа шартлардагы халәте 199 Петр I 202 Оренбург шәһәре 205 414
Казан тарихыннан сәхифәләр 206 Казанның истәлекле урыннары, урам һәм мәйданнары, базарлары 206 Казанда табылган борынгы кабер ташлары . . . 208 Татарларның үзидарә органнары ...... 209 Мөселманнарның Дини идарәсе, аның әгъзалары һәм рәисләре 209 Казан шәһәрендә татар ратушасы һәм аның башлыклары 218 Казан тирәсендәге кайбер авылларның кыскача тарихы . 225 Шәхесләр һәм истәлекле вакыйгалар 232 Архитектура истәлекләре 366 «Мөстәфадел-әхбар...»ның бер томлыгына искәрмәләр . 394 «Мөстәфадел-әхбар...»ның ике томында да телгә алынган китаплар исемлеге . 404 «Мөстәфадел-әхбар...»ның икенче томында телгә алынган мәдрәсәләр исемлеге 412
Шигабутдин Багаутдинович Марджани МУСТАФАД АЛЬ-АХБАР ФИ АХВАЛИ КАЗАНЬ ВА БУЛГАР (Источники по истории Казани и Булгара) (на татарском языке) Рецензентлары филология фәннәре докторы профессор ХАКОВ В. X., филология фәннәре кандидаты ӘХМӘТҖАНОВ М. И., тарих фәннәре кандидаты доцент ЮСУПОВ М. X. Художество редакторы ХАҖИӘХМӘТОВ Т. Г. Техник редакторы ӘХМӘТҖАНОВА С. Г. Корректорлары КӘРИМОВА М, Р„ КАДЫЙРОВА И. И„ ХӘМИДУЛЛИНА Р, С< ИБ № 5407 Җыярга тапшырылды 23.01.89. Басарга кул куелды 20.07.89. ПФ 09138. Форматы 84Х108'/зз. Китап-журнал кәгазе. Журнальная рубленая гарнитурасы. Кабарынкы басма. Шартлы басма табагы 21,84+форзац 0,21. Шартлы буяу-оттиск 22,89. Нә- шер-хисап табагы 23,03+форзац 0,37. Тиражы 50 000 экз. Заказ 3-38. Бәясе 1 сум 60 тиен. Татарстан китап нәшрияты. 420084. Казан, Бауман ур., 19. Татарское книжное издательство. 420084. Казань, ул. Баумана, 19. Татарстан АССР Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре дәүләт К<х митетының Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинаты. 420084. Казан, Бауман ур„ 19.
♦ r # *h*t* J4 с-><-1, *Jl> оЬ-оЦТ >*jaub I ^il^A*. -SLpUJ.'fU. JJ^I oU JjCIy, j сДЛ oT> >Ш- uMJjlipy^*? jjJuU* JA“ J**j • ойг ЛА- • ,_>j4 ^YI.ol^-JljL ^JL ^, . cA~JI >JUeUI Ji (jyi, ,ЛЦП <Ы c-uxobi*,, «I o^A- • ol I A.J,. uUJ . jUkslз.1«1 c^j»^ Jfl J.I, uu (J-л УЛ ОШ, я » J » ^1 «• j^, • Jj ^4 J, J, • ,_41,*»**>4“^ *^“Jb «14ь^Ы»4я> *^1» cJb» •S^* я> f*** . ну m, <u, J* uj-ct >^4r fvj Л1 U,4S4 . U. Ir> 1, (JSU. J* <r-b A£|. Iw“^'> ^TjicAJ J** I • -XiLwl, • wIMx^jl .SU-.j-'JJ fU, ix'^* *;4I *4» A' J*-! x**>£j*' • ulr* c-l—A'LArju'-JJ , Cr^ Cr-iAJtJJjXlcr^ «loj^jeUll^Lb^jrs, jjJIJI c4W ^>»Л i^ile Ji слЛ'З bji** й“ Obuij • j •JA^boU • jjblslf. сДсЦ^4с<-А*Ь • г*'л** j’J' ® 44 | I «иА^р^Хл*} • *j*J**®St'?* * JAx»»Jii*i uA I • jJijiij» jUi^} <1L>I 4^ j»li Ij^LMjcau ■ jjjjjjuiXV» • Jpj fLI jUI CjJi - jAs* Jj-M A’i»> , a**> cA*4j • X 0*^4» 13А., сЛЛ Ji», • J,I Jl^l, JW i f>>* J*e J> j>jnt «J-yAOl j J~l,« J< « <J*>4> I*^:|wS • fM *-A*«i «fX-i ^хзя^А** ® u>4*> f 4^' н r I eg !bz‘i * Һ J .ow<№ .^3? :gj ST iTZTTTTTSTSlSTT’T' iTY ■y. .»„^,..L.-.3._u..^b^.j.^..^._.ь-ДүД.-Д.—.f...;.^. .3 j*j* Ъл *-*^j* *Л> ^•', *-^ 21L uX <p ••***> U > *4® <4 wl* их цЫ, ^лЛ сЛе» obi, сА**к jJi UJ^fcAAu jJWIjJ» JJ •J,<*b J“j> J®- а,үк«<-Л*' >x>—* Ць» 1*1* о>л‘»уД » f^» *4-J**j*«i»^>J--> аЛ-i, сЖЛЛ o-*-jJ Л1 uunxj^jj., tf ilu jLijoiw ju.bcA-KjjJfJ'f'' J-X J^,f4. ~r.,obtai-U', JI J* rJJ jUJ jCiJJbl_> .o-L tJJI, ly-T «Яgji} u»4“oe«** or-* J* Kll^ljiyij'jJL)Jj^'ljtitjJ^*- 4 •J^^-CPC^oJ-jcXjuj* <A- oM U, U- u.l> '*-'•» ** cr'4,iJt* «Л1 •’с»*5ц-, «»• jj> • Efe^f1—>X J'^yf1^1^» CT«lt,?»A|1