Текст
                    УРТА ГАСЫРЛАР
ТАРИХЫ
М.А. БОЙЦОВ, р.м. шукуров
ГОМУМИ
ТАРИХ
«V» WP i?
11


УРТА ГАСЫРЛАР ТАРИХЫННАН ТӨП ДАТАЛАР 527-565 — Юстиниан I нең идарә итүе 622 — Һиҗрәт 330 — империянең башкаласын Римнан Константинопольгә күчерү 751 — Карсак Пипинның король дип игълан ителүе (изге май — елей белән ышку). Каролинглар династиясенең башлануы 410 — Аларих вестготларының Римны алуы 476 — соңгы «көнбатыш» императорын тәхеттән төшерү 800 — Бөек Карлның император дип игълан ителүе 863 — Кирилл һәм Мефодийның Моравиядә дингә өнди башлаулары 486 — Хлодвигның Галлияне яулап алуы. Меровинглар династиясенең идарә итә башлавы 919 — Саксония герцогы Генрихны Германия короле итеп сайлау 987 — Гуго Капетны король итеп сайлау. Франциядә Капетинглар династиясе башлану 1000 — венгр короле , Иштван (Стефан) I нең таҗ киюе 1066 — Англияне норманнар яулап алу 962 — Оттон I нең император дип игълан ителүе якынча 1000 — Бәхетле Лейвның Американы (Винландны) ачуы 1096-1099 — беренче тәре походы 1099 — тәре йөртүчеләрнең Иерусалимны алуы 1187 — Сәлах әд-Диннең Иерусалимны яулап алуы 1204 — дүртенче тәре походы вакытында тәре йөртүчеләрнең Константинопольне алуы
М. А. Бойцов, Р. М. Шукуров ГОМУМИ ТАРИХ УРТА ГАСЫРЛАР ТАРИХЫ Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән Казан · «Мәгариф» нәшрияты Москва · «Русское слово» 2008
УДК 373.167.1:94(100)"653"*06 ББК 63.3(0)4 я721 Б62 Бойцов М.А. Всеобщая история. История Средних веков : Учеб, для 6 кл. общеобразоват. учреждений / М. А. Бойцов, Р. М. Шукуров.— 10-е изд,—М.: ООО «ТИД «Русское слово —РС», 2007. Рецензентлары: МДУның тарих факультеты Урта гасырлар кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты О. В. Дмитриева; МДПУның дөнья цивилизацияләре тарихы кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Г. А. Ртищева; 1560 номерлы лицейның (Мәскәу шәһәре) тарих укытучысы М.Н.Чернова Иллюстрацияләрне сайлаучылар — М.А.Бойцов һәм С. Н. Якубовский Бизәлеш, макет — С.Н. Якубовский Охраняется Законом РФ «Об авторском праве и смежных правах. Воспроизведение всей книги или ее части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства. Переводное издание учебника выпущено в свет по Лицензионному договору № 6/08 от 28.03.2008. Экземпляры переводного издания подлежит распространению исключительно в Республике Татарстан, а также среди татарской диаспоры на тер¬ риториях других субъектов Российской Федерации. Бойцов М. А. Б62 Гомуми тарих. Урта гасырлар тарихы : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек / М. А. Бойцов, Р. М. Шукуров; Русчадан И. И. Кадыйрова, Т. Р. Гыймадиева тәрҗ.— Казан : Мәгариф, 2008.— 319 б.: рәс. б-н. ISBN 978-5-7761-1841-8 Урта гасырлар буенча дәреслек заманча фәнни күзаллауларны, белем стан¬ дартларын, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып язылган. Урта гасырларның төп вакыйгалары турындагы хикәяләр тарихи эшлеклеләрнең ачык характеристикалары, кешеләрнең көндәлек тормышлары турындагы мәгълүматлар һ. б. белән тулыландырылган. Дәреслек матур рәсемнәр белән бизәлгән һәм карталар, тарихи документлар белән тәэмин ителгән. ISBN 978-5-7761-1841-8 ©ООО «ТИД «Русское слово — PC», 2000, 2007 Все права защищены © Татарчага тәрҗемә. «Мәгариф» нәшрияты, 2008
УРТА ГАСЫРЛАР НИ СОҢ УЛ? Үткәннәрне яхшырак төшенер өчен, тарих¬ чылар аны зур периодларга (дәверләргә) бүлеп өйрәнәләр. Борынгы заманнардан соң Урта гасырлар, ә аннары Яңа заман килде дип исәпләнә. Тарих¬ чылар Урта гасырларга борынгылык белән Яңа заман уртасында урын биргәнгә күрә, ул әнә шулай аталган да инде. Урта гасырлар чоры Борынгы дөнья дәверен¬ нән күпкә кыскарак, ә Яңа заманга караганда озынрак. Ул, V һәм XV гасырлар аралыгында сузылып, якынча мең елны колачлый. Әлеге 10 йөзьеллык эчендә, әлбәттә инде, бөтен дөнья үзгәрә, ә Европада аеруча зур үзгә¬ решләр күзәтелә. Ул нәкъ әнә шул Урта гасыр¬ ларда Европага әверелә дә инде: бүгенге көндә яшәгән халыклар, телләр һәм илләр Европада шул заманнарда башлангыч алган. Бүгенге Ев¬ ропа Урта гасырлар Европасыннан үсеп чыккан, һәм аның кайчан үзгәрүен төгәл генә билгеләү бик авыр, чөнки бу күчеш бик эзлекле барган. Урта гасырлар башында Европа планетадагы цивилизация учакларының берсе була, Урта гасырлар ахырына, үзендә көч туплап, хуҗа¬ лыгы куәте һәм үз корал көче белән бөтен дөньяны буйсындыру юлына баса. Әлеге дәвер азагы җиткәндә, Европа инде европалылар өчен 3
бик кысанга әверелә: йөзәрләгән мең кешеләр, уртак ватаннарында ирешкәннәрен кайда бүләк итеп, ә кайда мәҗбүри тагып, хәтта көч кулла¬ нып, бөтен якты дөнья буйлап тарала. Аларның уртак ватаннары, Евразия мате¬ ригының Атлантик океан, Урта диңгез һәм Балтыйк диңгезләре арасындагы кысанлыкта калган бер өлеше булса да, үзенең гүзәл таби¬ гать күренешләре, тормыш шартлары һәм анда яшәүчеләрнең гореф-гадәтләре төрлелеге, чуар¬ лыгы белән сокландыра. Кем генә яшәмәгән бу җирләрдә! Берара Ев¬ ропаның көньягында — римлылар, ә урманлы һәм салкын төньягында варвар германнар ха¬ кимлек иткән. Кайчакларда Азия далаларыннан Европага күчмәләр урдалары бәреп кергән. Алар, үз юлларында бар нәрсәне ватып-җимереп, тора- бара Җир йөзеннән үзләре дә юкка чыккан. Бөтен Европа кырыс төньяк диңгез гизүчелә¬ ре — викинглар кулы астында калгандай тоел¬ ган заманнар да булган. Хәтта, мөселманнар армиясенең уңышлы хәрәкәтләре аркасында, бөтен европалыларның да исламга күчүе ихти¬ мал дип уйларлык чорлар да күзәтелгән. Хәер, бар нәрсәнең үз тәртибе...
БЕРЕНЧЕ КИСӘК УРТА ГАСЫРЛАР БАШЫ
I 1 бүлек ОЙКУМЕНА ҮЗӘГЕНДӘ § 1 ИКЕНЧЕ РИМ Яңа башкала. 330 елда Рим империясендә үзенчәлекле бәйрәм уза. Император Констан¬ тин I кечкенә генә грек шәһәре Византий урынында бары тик дүрт ел эчендә калкып чык¬ кан яңа башкаласын тантаналы рәвештә изге шәһәр итеп таный. Босфор бугазы ярларында Константин әмере белән киң урамнардан, иркен мәйданнардан, сарайлардан, портиклар, акве- дуклар, мунчалар, күп катлы йортлар, иппо¬ дромнардан торган, мозаикалар, мәһабәт ко¬ лонналар һәм йөзләгән статуялар белән купшы бизәлгән зур шәһәр төзелә. Үзе тарафыннан тудырылган шәһәргә император бар җирдән иң кыйммәтле, гаҗәеп һәм иң шәп нәрсәләрне генә та- шыта. Константин әлеге яңа башкаласына Яңа Рим дигән горур исем бирә. Рим кебек үк, ул да җиде үр өстендә ята. Римдагы кебек үк, монда да үзәк мәйдан — форум була. Шәһәрнең югары Император Константин. Статуя фрагменты. IV гасыр Әлеге статуя императорның нинди образын тудырырга тиеш булган? 6
Константинополь каласы стеналары. «Феодосия стеналары» дип аталган бу диварлар Мәрмәр диңгезеннән алып Алтын Мөгез култыгына кадәр сузылган. Алар Константинополь урнашкан бөтен ярымутрауны әйләндереп алган. Әлеге диварлар ныклыгы аркасында, Константинополь күп санлы дошман һөҗүмнәренә һәм камалышларга каршы тора алган. катлау вәкилләре, Римдагы шикелле үк, сенйт төзиләр (грекча синклйт). Ә иң мөһиме, император, шушы шәһәрдән торып (кайчандыр Римда да шулай булган), үзенең йөзәрләгән башкала чиновниклары ярдәмендә, киң колач¬ лы Рим империясе белән идарә итә. Шулай да яңа башкаланы еш кына аңа ни¬ гез салучы исеме белән «Константин каласы», ягъни грекча Константинополь дип атыйлар. Император Константин тәңкәсе. Тәңкәдә Рим байрагы — лабйр сурәтләнгән.Ул «Христос» сүзенең беренче хәрефләре X һәм р (грек хәрефләре) төшерелеп бизәлгән. Тәңкәгә «Бердәнбер өмет» дип язылган. ■ Сез тәңкәдә сурәтләнгәннең мәгънәсен ничек аңлатырсыз? 7
Константинополь Рим империясе үзәгенә әве¬ релә. Үзендә яшәүчеләрнең күпчелеге өчен Кон¬ стантинополь шәһәр генә түгел, ә яшәү тирә¬ леге — ойкумена үзәге дип кабул ителгән. Көнбатыш һәм Көнчыгыш. Константинополь үскән һәм чәчәк аткан заманда, «иске» Рим, Италия һәм империя көнбатышының яртысы артка тәгәри. Элек эшкәртелгән җирләр хәзер ташландык басуларга әверелә, сәүдә кими, шә¬ һәрләр бушап кала. Константинның башкаланы Көнчыгышка күчерү нияте очраклы булмый. Империянең көнчыгыш яртысында, Балканда, Кече Азиядә, Якын Көнчыгышта, хәлләр күпкә яхшырак була. Күп санлы бай шәһәрләрдә тормыш кай¬ ный. Шәһәр урамнарында латин, сурия, әрмән, еврей, фарсы телләрен ишетергә була. Шулай да империя көнчыгышы халкы, нигездә, грек телендә сөйләшә. Тора-бара грек теле, латин телен кысрыклап чыгарып, Константинополь сараеның һәм хөкүмәт чиновникларының рәс¬ ми теленә әверелә. Латин теле исә Рим державасының көнбатыш ягында төп тел булып кала. Христианнар империясе. Император Кон¬ стантин империянең яңа башкаласына нигез салып кына калмый. Ул инде 313 елда ук христианнарны эзәрлекләүдән Чиркәү әһелләре иерархиясе. Миниатюра. IX гасыр Өстә, уртада епископ, ә аның уң ягында священник, ә сул ягында дьякон сурәтләнгән. Аста түбән ранг клириклары — субдьякон, аколит һ.б. күрсәтелгән. β Чиркәү иерархиясендә һәр клирикның урынын рәссам нинди чаралар белән күрсәтә? 8
Афондагы монастырь. Гравюра. XVII гасыр Өч яктан диңгезләр белән юылган Афон ярымутравында IX гасырда күп санлы монастырьлар төзелә, ә Афон монахлары тиз арада үзләренең дин¬ дарлыклары һәм галимлекләре белән танылалар. Афон монастырьларының сәнгать хәзинәләре һәм китапханәләре борынгы кулъязмаларга, иконаларга, чиркәү җиһазларына гаять бай. Инде бик күптәннән Афонга Грециядән генә түгел, ә башка илләрдән дә килгән монахлар килеп төпләнә. Анда бүген дә рус монастыре бар. ■ Сурәтләнгән монастырьның төзелеш сыйфатларын тасвирлап сөйләгез. Афон монастырьларының берсе. туктый, ә соңрак хәтта аларны яклау юлына баса. Константин варислары заманында, 381 елда христианлык империядә дәүләт дине дип игълан ителә. Хәзер инде Иисус Христос өйрәтмәләре¬ нә ышанудан һәм аңа табынудан баш тарткан кешеләрне эзәрлек¬ ли башлыйлар. Христиан чиркәве дәүләт төзелешенең бер өлешенә әверелә. Шәһәрдәге берничә күрше Хәзерге күренеше квартал яки берничә күрше авыл христианнары мәхәлләгә (приходка) берләшә. Аларның ба¬ шында мәхәллә священниклары тора. Берничә мәхәллә священниклары белән епис¬ коп җитәкчелек итә. Империядәге һәр эре шә¬ һәрнең үз епискобы була. Епископка буйсыну¬ чы священниклар — мәхәллә чиркәүләрендә, ә епис¬ коп кафедраль соборда гыйбадәт кылулар үткәрә. Берничә епископлык башында югары епис¬ коп — архиепископ яки митрополит тора. 9
Иерусалим, Александрия, Антиохия, Рим, Кон¬ стантинополь патриархлары (биш патриарх) алар арасында иң хөрмәтлеләрдән санала. Кай¬ чакларда һәрбер патриархны хөрмәт белән папа (грек сүзе) дип атыйлар, әмма соңрак бу сүз Рим митрополитын атаганда гына әйтелә баш¬ лый. Клир (священниклар) үз паствасын — гади кешеләрне христиан диненә өнди. Клирдан аер¬ малы буларак, монахлар бөтен дөньяви тирәлек белән аралашудан читләшергә тырышалар. Үз тормышларын аулак урыннарда ялгыз калып яки башка монахлар белән монастырь стена¬ лары эчендә дога кылып һәм уйланып үткәрүгә багышлаган христианнар монахларга әверелә. Хәер, аларның кайберләренә барыбер дөньялык¬ ка кайтырга туры килә, чөнки епископларны еш кына монахлар арасыннан сайлап куялар. Константин заманнарыннан алып христиан чиркәве һәм император хакимияте бергәләп эш итә. Дөньяны Иисус Христосның икенче тап¬ кыр җиргә килүенә әзерләү максатында, хри¬ стиан динендәге император һәм чиркәү дингә ышанучылар белән бергәләп идарә итәләр дигән караш яши. Христиан күрәзәләре буенча, Рим империясе Кыямәт көне алдыннан дөньядагы соңгы держава дип исәпләнә. Император хакимияте һәм чиркәүнең мон¬ дый бердәмлеге императорга чиркәү соборла¬ ры — руханилар җыеннары чакыру мөмкинле¬ ген бирә. Әлеге җыеннар дини өйрәтмәләрнең яки чиркәү тормышының бәхәсле мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш була. Әле христиан булмаган чагында ук Константин шундый соборларның беренчесендә үк җитәкчелек итә. 10
Соборлар кайсы христиан өйрәтмәләренең хак, ә кайсыларының ялган булуын хәл итә. Соборлар тәнкыйтьләгән караш вәкилләрен чиркәү дә, император хакимияте дә эзәрлекли. Аларның күбесе, империяне ташлап, ерак чит илләргә — германнарга, Фарсы иленә (Персия¬ гә), Гарәбстанга китәргә мәҗбүр була. Әнә шул рәвештә хәтта Ьиндстан һәм Кытайда да хрис¬ тиан общиналары барлыкка килә. Император хакимияте. Император бердәнбер хаким дип исәпләнә, аның ихтыяры закон була. Гәрчә император тәхетенә утыру өчен затлы нәселдән чыгу таләп ителми, мәсәлән, элекке императорлар белән туганлык кирәк булмый. Сенат һәм армия белән бергәләп, халык үзе¬ нең иң яхшы вәкилен император итеп күтәрә дигән караш яши. Шуңа күрә еш кына импера¬ тор тәхетенә җәмгыятьнең түбән катлаулары, хәтта крестьяннар да күтәрелә. Әгәр дә Константинополь кешеләренә хаким¬ лек итүче император ошамаса, алар, урамнарга чыгып: «Римлыларга — башка император!» — дип оран сала. Кайчакларда халык ха¬ кимне алыштыруга ирешә. Хәер, импера¬ торларны ешрак сарай заговорлары нәти¬ җәсендә бәреп төшерәләр. «Яхшы» император гаять мөһим эшләр турында руханилар, иң элек Константи¬ нополь патриархы белән киңәшләшергә Император статуясы. IV гасыр Бөтен империя буенча шундый статуялар куе¬ ла. Кайда гына булмасын, ил халкы үз хакиме сурәтен күрергә, аның хакимияте көчен һәм бар җирдә дә хуҗа икәнен тоярга тиеш була. Бу статуя гади византиялеләр күңелендә нинди хисләр уятырга тиеш була? 11
тиеш була. Императорның тышкы яктан гына булса да үзен мәрхәмәтле христиан кебек тотуы таләп ителә. Мәсәлән, ул христианнарга тый¬ наклык күрсәтергә тиеш була. Таҗ кидергәндә, яңа император янына таш кисүчеләр килә һәм аңа табутны нинди мәрмәрдән эшләү турында сорыйлар. Әлеге гамәл император иң тантаналы мизгелләрендә дә үзенең җирдәге кодрәтенең никадәр кечкенә булуын һәм үлемнең котыл¬ гысызлыгын онытмасын өчен эшләнә. Римлылар, ромейлар, византиялеләр? Констан¬ тинополь императорларының подданныйлары, хәтта латинча бер сүз белмәсәләр дә, үзләрен римлылар дип саный. Алар үзләрен грекча рим¬ лылар мәгънәсен белдерүче ромейлар сүзе белән атыйлар, ә империяне Ромей, ягъни Рим импе¬ риясе диләр. Әмма Римның үзендә һәм Көнба¬ тыштагы бөтен латин дөньясында, нигездә, грек¬ ча сөйләшкән көнчыгыш күршеләрен римлылар дип түгел, ә греклар дип атауны өстен күрәләр. Буталчыклардан котылу өчен, тарихчылар борынгы Рим империясе (Октавиан Август, Не¬ рон яки Диоклетиан заманнары) белән Ромей империясе (Константин һәм аның варислары заманнары) арасында аерма билгеләргә ният¬ лиләр. Икенчесен Константинопольгә башлан¬ гыч биргән шәһәр исеме белән Византия дип атыйлар. Күпчелеге греклардан торган Визан¬ тия кешеләрен византиялеләр дип, ә аларның императорын Византия императоры дип Император хатын-кыз. Сырлап бизәлгән сөяк. VI гасыр Константинополь тәхетендә хатын-кызлар да сирәк күренеш булмый. Аларның кайберләре күп кенә ир-атлар көнләшерлек ныклык белән идарә итә. Әлеге сурәттә император хакимияте билгеләрен тасвирлап чыгыгыз. 12
атыйлар (Византия императорын тарихчылар аның грек титулы буенча василевс, ягъни патша дип тә әйтәләр). 1. Борынгы дөнья тарихы курсы буенча император Кон¬ стантин I турында сез ниләр беләсез? 2. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен православие христи¬ аннары Константинны, гәрчә ул үләр алдыннан гына христианлыкка күчсә дә, изге дип исәплиләр? 3. Ни өчен Константин империя башкаласын Босфор ярларына күчерергә уйлый? 4. Константин уйлавынча, император хакимияте һәм христиан чиркәве арасында мөнәсәбәтләр ничек коры¬ лырга тиеш була? Император пурпуры Сораулар һәм биремнәр Өстәмә мәгълүмат Рим заманнарында ук инде җете кызыл (пурпур, куе кызыл) төстәге киемнәр императорныкы дип исәпләнә. Рим һәм Византия императорлары куе кызыл төстәге плащтан, сандал яки итектән йөри. Пурпур тукыма яки киемнәрне, кыйммәтле корал, асылташ¬ ларны чит ил кешеләренә сату да тыела. Император сарайларының эчке ягы һәм көнкүреш кирәк-яраклары өчен дә пурпур төс киң кулланыла. Аеруча хөрмәт ителүче чиркәү¬ ләрне эчке яктан порфир — пурпурга охшаш куе кызыл төстәге таш белән бизиләр. Константино¬ поль сараенда Порфир пулат (палата) була. Им¬ ператорның шунда дөньяга килгән балаларын Пор¬ фир тугмышлар, ягъни император Порфирында туганнар дип атыйлар. Әлеге балаларның тәхеткә хокуклары зуррак дип исәпләнә. Кемгәдер җитди күңелсезлекләр тудырыйм ди¬ сәң, ул өендә пурпур төстәге тукыма яки кием яшереп ята дип яла ягу да җитә. Сез ничек уйлыйсыз, шундый хәбәр алган Византия хакимиятләре ни өчен бик кырыс эш иткән? Византия таҗы. XI гасыр Күкрәк тәресе. IX гасыр. Византия осталары бөтен Европада дан тота. Бу тәре бик катлаулы аркылы эмаль техникасы белән эшләнгән. 13
Документлар ИМПЕРАТОРНЫҢ УЛЫНА ҮГЕТ-НӘСЫЙХӘТЕННӘН (X гасыр): Хәзер инде, улым, мине тыңла, минем нәсыйхәтемне төшенгәч, акыллылар арасында иң зирәге, зирәкләр арасында иң акыллысы булырсың, халыклар сиңа фатихасын бирер, күп санлы башка кабилә вәкилләре дә сиңа дан җырлар <...> Сиңа бу нәсыйхәтемне иң дөрес фикергә этәрерлек тәҗрибә һәм белем бергә үрелсен, син халык бәхетенә комачаулаучы гөнаһлар кылмасын дип язам <...> (Мин) яраткан улымның, ягъни синең һәр халык үзенчәлекләрен яхшы белүеңне; алар белән ничек эш алып барырга һәм өйрәтергә яки (аларга) каршы торырга, сугышырга кирәклеген төшенүеңне телим, чөнки шулчакта гына (алар) синнән куркыр <...> уттан курыккандай качыр <...> Син аларга бик куркыныч тоелырсың, синең йөзеңне күрү белән, алар калтырый башлар <...> (Алла) синең адымнарыңа юнәлеш бирер һәм какшамас пьедесталга күтәрер. Тәхетең синең кояш төсле <...> Башка кабиләләр дә сиңа ясак китерсен һәм җирдәге халыклар сиңа баш исен өчен, (Алла) сине алтын статуя кебек югары күтәрде, тау өстендәге шәһәр кебек биек урнаштырды. ИМПЕРАТОР ХӘРБИ ЛАГЕРЬДА Византия тарихчысы Михаил Пселл тасвирламасыннан (X/ гасыр): Патша биек һәм алтын белән бизәкләнгән ике башлы кәнәфидә утыра, аякларын урындыкка куйган, һәм аның өстендәге купшы киемнәре ялык- йолык килә. Ул горур башын күтәрде, күкрәген киерде, сугыш кызуы аның яңакларына алсу төс йөгертте, игътибарлы һәм хәрәкәтсез күзләре аның киеренке акыл эшчәнлеген күрсәтә иде <...> Сугышчылар (аны) берничә кат әйләндереп алды <...> Эчке түгәрәк иң аз санлы булып, буй-сыннары белән борынгы каһар¬ маннардан бер дә калышмаган беренче кешеләрдән, иң затлы нәселләрнең кыю варисларыннан төзелгән иде. Аларны исә икенче түгәрәк әйләндереп алган, алар беренче әйләнәдә- геләрнең корал йөртүчеләре, алгы сызык сугышчылары иде <...> Боларын гади сугышчылар чолгап алган <...> Ә алардан соң кыяфәтләре белән котны алырлык союздаш көчләр <...> — италиялеләр һәм тавроскифлар урнашкан. 1. Улына юллаган хатында император үз титулы мәгънәсен ничек күзаллый? 2. Михаил Пселлның тасвирламасындагы кайсы детальләр аның император турында сөйләвен раслый? 14
ВИЗАНТИЯ ЧОРЫ Император Юстиниан I. Иң данлыклы импе¬ раторларның берсе Юстиниан I (527—565) идарә иткән еллар Византиянең чәчәк ату чоры дип исәпләнә. Ул үз державасы чикләрен бо¬ рынгы Рим империясе колачына кадәр киңәй¬ теп кенә калмый, ә законнар чыгаручы һәм христиан дөньясындагы иң мәшһүр храмны төзүче буларак та таныла. Юстинианның ике «һәйкәле». Юстиниан I әме¬ ре буенча иң яхшы хокук белгечләре иң тулы Рим империясе законнарын — «Гражданлык хокукы җыентыгы»н төзиләр. Ул төрле Рим императорлары заманнарында кабул ителгән законнардан, шулай ук танылган хокук белгеч¬ ләренең аларга китерелгән жңнтекле аңлат¬ маларыннан гыйбарәт була. Иң катлаулы һәм § 2 Император Юстиниан I үз яраннары белән. Мозаика. VI гасыр 15
Империя Юстиниан I заманында Юстиниан I заманнарындагы хәрби шишәк (шлем) алдынгы Рим хокукы әнә шул рәвештә беренче тапкыр җентекләп эшкәртелә һәм катгый тәр¬ типтә тәкъдим ителә. Юстиниан «Җыенты¬ гы...» үзен тудыручыдан соң да бик озак яши. Аның кайбер кагыйдәләре дөньяның төрле ил¬ ләрендә әле бүген дә гамәлдә булган хокук нигезенә салынган. Юстиниан заманында Византиядә бик күп төзиләр. Константинопольдәге мәһабәт Изге София храмы — ул идарә иткән елларның иң танылган истәлеге. Бүгенге көн күзлегеннән караганда да гаять зур әлеге бинаны бөтен христиан дөньясының төп храмы итеп төзиләр. Аны плинфтан (кирпечтән) торгызалар, ә эчтән бик сирәк очраучы мәрмәр һәм мозаика белән бизиләр. Изге София храмы зур гөмбәз белән төгәл¬ ләнә. Аның нигезендә күп санлы тәрәзәләр уел¬ ган. Алар аша үтүче көн яктысы тәрәзәләр арасындагы нәзек тоташтыргычларны күренмәс диярлек итә. Кайчакларда хәтта гөмбәз чылбыр 16
Юстинианның ике портреты. Мозаика. VI гасыр Олыгайган саен, монда сурәтләнгән кешенең холкы үзгәргәнме? белән күккә эленгән дә, храм өстендә бернинди терәүсез эленеп торган сыман тоела. Юстиниан замандашлары һәм аның киләчәк буыннары Константинопольнең Изге София храмын дөнья могҗизасы дип исәплиләр. Чиркәү гөмбәзләре. Император Константин әмере белән беренче христиан храмнары төзелә башлаган вакытта аларга базилика — Рим җә¬ мәгать биналары формасы бирелә. Планга төше¬ релгән базилика сузынкы турыпочмаклыкны хәтерләтә. Базиликаның эчке ягы ике яки дүрт сузылып киткән колонналар рәтләре белән нефларга бүленә. Тора-бара төп «турыпочмак¬ лык »ка аркылы трансёпт өстәп коралар. План¬ га төшергәндә, мондый базилика тәрене хәтер¬ ләтә. Базиликалар Рим империясенең бөтен көн¬ батыш ягында тарала. Әмма көнчыгышта, ягъни Византиядә, төзелеш осталары бөтенләй яңа төр христиан храмы күтәрәләр. Башта базилика 17
Изге София храмы. Хәзерге күренеше; буйга киселеше Тәреле-гөмбәзле храм төзелеше схемасы. ■ Схемада храмны тәреле-гөмбәзле дияргә мөмкинлек бирүче төзелеш үзенчәлекләрен күрсәтегез. Христиан базиликасы корылышы. Римдагы Изге Петр храмының аркылы киселеше. Бубазиликаданичәнеф? «Неф» сүзе корабль дип тәрҗемә ителә. Архитектура «корабле» белән чын корабль арасында ниндидер охшашлык бармы? 18
Дафня храмындагы гөмбәзгә төшерелгән Христос Пантократор. Мозаика. XI гасыр Храм гөмбәзендәге әлеге сурәт диндарларда нинди хисләр уятырга тиеш иде? Һәм трансепт кисешкән урында зур булмаган гөмбәз күтәрәләр. Аннан соң Византия осталары әлеге гөм¬ бәзне чиркәүләренең төп үзенчә¬ легенә әверелдерәләр. Чиркәүгә керү белән, кеше гөм¬ бәз астындагы иркен, биек тирә¬ лектә кала. Гөмбәз таянып торган куәтле дүрт багана храм планына тәре форма¬ сын бирә. Храмнарның мондый төрен тәреле- гөмбәзле храм диләр. Византиялеләр храмны дөньяның кечкенә моделе итеп күрәләр. Аның гөмбәзе күк йөзенә һәм югары көчләргә тиңләштерелә. Храмның кырыйларын фәрештәләр, ә уртасын Панто¬ кратор (Бар нәрсәне колачлаган Ходай) йөзе белән бизәү дә очраклы түгел. Кайчакларда храм уртасында, гөмбәз астында ук гыйбадәт кылулар үткәрелә, әмма, гадәттә, гыйбадәтләр чиркәүнең көнчыгыш өлешендә — алтаръда уза. Алтарь тәбәнәк бүленмә белән аерыла. Храм стеналары мозаика һәм Изге Язма яки изгеләр тормышы темаларына багышланган язулар белән бизәлгән. Храмга кергән кеше күз алдында бөтен Изге тарих җәелеп киткән. Кыямәт көне, оҗмах һәм тәмуг картиналары аша ул үзенең киләчәген дә күргән. Икона изгелеге. Византия храмнарын күп сан¬ лы иконалар — Иисус Христосның, Алла Ана¬ сының, изгеләрнең мөкатдәс сурәтләре белән 19
Христос Пантократор сурәтләнгән ике икона. VI һәм XIII гасырлар Иконалар йөз еллар дәвамында үзгәрми торган катгый кагыйдәләр буенча языла. Һәр ишарә, һәр халәт үзгәрешсез калырга тиеш. Әмма бу — икона осталарына төрледән-төрле әсәрләр тудырырга комачауламый. ■ Бу ике иконаның охшашлыгы нәрсәдә һәм алар бер-берсеннән ни белән аерыла? Аларның һәрберсендәге Христос йөзен Дафнядагы мозаикада сурәтләнгән Бар нәрсәне колачлаган Ходай йөзе белән чагыштыргысыз. бизиләр. Аларның кайберләренә могҗизалы сыйфатлар да хас дип исәплиләр. Изге зат агач такта өстенә буяулар белән ясалып кына калмый, ә әлеге сурәттә үзе тора сыман. (Моның өчен ул, әлбәттә, тиешенчә ясалырга һәм аны эшләү¬ че кеше диндар оста булырга тиеш.) Әмма кайбер византиялеләр иконаларга мон¬ дый зур хөрмәттә потларга табыну яшеренгән дип уйлыйлар, һәм алар иконаларны юк итәргә, изгеләрне сурәтләүне катгый тыярга таләп итә¬ ләр. Иконаларга каршы көрәшүчеләр белән 20
Патша Хөсрәү I сугыш кырында. Гобелен. VII—XII гасырлар ■ Бу тасвирламадан күренгәнчә, бәре¬ лештә патшаның роле нинди булган? иконаларны хөрмәт итүчеләр ара¬ сындагы кискен бәхәсләр Византия¬ не күп тапкырлар гражданнар сугы¬ шы чигенә китереп җиткерә. Әлеге көрәштә, ниһаять, иконаларны хөр¬ мәт итүчеләр җиңеп чыга. Юстинианнан соң. Урта диңгез буй¬ ларында Юстиниан I алып барган авыр сугышлар империядән гаять зур көчләр таләп итә, һәм әлеге киеренкелектән ул бик нык какшый. Шуңа күрә, Юстиниан үлгәннән соң, Византиянең тиз арада Көнба¬ тыштагы үз биләмәләрен югалтуы бер дә сәер булмый. Ул Италиядәге берничә өлкәне генә үз кулында саклап кала. Өстәвенә Дунай аръ¬ ягыннан империягә славян кабиләләре үтеп керә һәм, бернинди каршылыкка очрамыйча, бөтен Балкан ярымутравы буйлап таралалар. Ә иң мөһиме, Византия VI—VII гасырлар буе¬ на үзенең иң куәтле күршесе Иран белән гаять авыр сугышлар алып барырга мәҗбүр була. Иранның яңа Сасанилар династиясе шаһла¬ ры (патшалар патшалары) борынгы фарсы го¬ реф-гадәтләрен кире кайтарырга тырыша. Саса¬ нилар, үз биләмәләрендәге күп санлы христиан¬ нарны эзәрлекләмәсәләр дә, борынгы фарсылар дине зороастризмны яклыйлар. Гарәбстанда, Месопотамиядә, Кавказ артында Византия импе¬ раторлары белән канкойгыч сугышларда Саса¬ нилар кайчакларда зур уңышларга ирешә. Үзе¬ нең зирәклеге һәм хәрби сәләте белән танылган 21
Иран патшасы ауда. Көмеш савыт. VII гасыр Шушы сурәт буенча патшаның кыяфәтен тасвирлагыз. «патшалар патшасы» Хөсрәү I византия¬ леләрне берничә тапкыр җиңелүгә дучар итә. VII гасыр башында Хөсрәү II Сүрия¬ не, Палестинаны, Мисырны яулап ала, Кече Азиядә византиялеләр каршылыгын сын¬ дыра һәм Константинопольне камарга җыена. Иерусалимга килеп кергән фарсылар хри¬ стианнарның изге тәресен кулга төшерәләр. Христианнар Иисус Христос кадакланган әлеге тәрене император Константин үзенең әнисе Елена белән могҗизалы рәвештә табып алган дип ышанганнар. Нәкъ шул тәре хәзер фарсы шаһы кулына килеп кергән. Византия импера¬ торы үз халкын әлеге кадерле реликвияне фар¬ сы әсирлегеннән коткарырга чакырган. Бу чакыруны византиялеләр рухланып каршы алган һәм фарсылар гаскәрен тәмам тар-мар итеп ташлаган, изге тәре ватанына кире кайтарылган. Хөсрәү II не бәреп төшергәннәр һәм үтергәннәр. Әмма күптәнге дошманны җиңү шатлыгы озакка бармый. Озакка сузылган дошманлык¬ тан хәлсезләнгән Иран һәм Византия VII гасыр¬ да гарәп кабиләләренең җиңел табышына әвере¬ ләләр. Гарәпләр Иранны тулаем басып алалар, ә Константинополь хакимнәре үз биләмәләре¬ нең өчтән икесен диярлек аларга бөтенләйгә бирәләр. Византиянең Алтын дәвере инде бер¬ кайчан да кире кайтмый. Бөек ефәк юлы. Византия шәһәрләренең чәчәк атуы күбесенчә ерактагы Көнчыгыш илләрен¬ нән, иң элек Ниндстан һәм Кытайдан агылган кыйммәтле товарлар белән бәйле була. 22
Бөек ефәк юлы бөтен Евразия, ягъни Урта диңгез ярларыннан алып Тын океан яр буйла¬ рына кадәр диярлек сузыла. Күп санлы юллар һәм сукмаклардан торган бу юл аша Көнчыгыш¬ тан Көнбатышка кыйммәтле тукымалар һәм Шә¬ рык илләрендә генә очрый торган әйберләр ташу¬ чы йөзләгән кәрваннар гасырлардан-гасырларга берөзлексез агылып торган; Кытай ефәк шәле Константинополь яки Александрия базарына килеп җиткәнче төрле сөйләш һәм телләрдә аң¬ лашучы дистәләгән сәүдәгәрләр кулы аша узган. Бөек ефәк юлының кечкенә генә бер кисәгенә ия булган кеше сәүдәгәрләрдән алынган юл җыемыннан (пошлина) гына да зур табыш алган. Византия һәм Иран арасында барган сугышларның бер сәбәбе Бөек ефәк юлының көнбатыш өлешләрен үз карамакларына алу теләге белән бәйләнгән. Византия алкасы. X гасыр «Грек уты». Миниатюра. XIII гасыр Византиялеләр «грек уты» дип аталган кабызгыч кат¬ нашма уйлап тапканнар. Аны махсус торбалар аша зур көч белән корабльләргә юнәлткәннәр һәм аларга ут төрткәннәр. «Грек уты»ның төгәл рецепты билгеле түгел. 23
Сораулар һәм биремнәр Өстәмә мәгълүмат 1. Ни өчен тарихчылар «Гражданлык хокукы җыентыгы» әзерләнү һәм Изге София соборы төзелүне Юсти- нианның янәшә куелырлык иң зур ике казанышы дип исәплиләр? 2. Рим һәм Византия храмнарының тышкы күренеше бик гади булса да, эчтән алар сокландыргыч итеп бизәлгән. Ни өчен шундый контраст тудырылган? 3. Ни өчен күптәнге дошманнар — Иран белән Визан¬ тия — ахыр чиктә бердәй язмышка дучар булган? Византия тарихчысы Прокопий Кесарийский Прокопий Кесарийский Юстиниан I нең сарай тарихчысы булган. Үзенең мавыктыргыч язмаларында ул иң элек император алып барган сугышларны тасвирлаган. Әлеге рәсми тарихта ул Юстинианны көне- төне үз халкының бөеклеге һәм империясенең иминлеге турында кайгыртучы зирәк хаким итеп тасвирлаган. Әмма Прокопий аерым «Яшерен тарих» алып барган. Тарих¬ чының үз сүзләренә караганда, анда Юстиниан турында бөтен дөрес¬ лекне сөйләгән. «Яшерен тарих»та Прокопий императорны бары тик үз файдасын гына кайгыртучы, ахыр чиктә империянең куәтен какшатучы мәрхәмәтсез һәм комсыз залим итеп сурәтләгән. 1. Прокопий Кесарийскийны бер үк идарә тарихын шулкадәр ике төрле итеп тасвирлауга нәрсә этәргән? 2. Сезнеңчә, аларның кайсында ул ихласрак булган һәм ни өчен? Документлар КОНСТАНТИНОПОЛЬДӘ ЮСТИНИАН ХАКИМИЯТЕНӘ КАРШЫ ВОССТАНИЕ (532 ел) Прокопий Кесарийский язмаларыннан: Византиядә көтмәгәндә халык фетнәсе кабынды <...> Шәһәр дошман кулында калгандай дөрләде <...> Баш күтәрүчеләр бер-берсен: «Нйка! Нйка!» («Җиң! Җиң!»),-— дип өндәде. Шуңа күрә дә бу фетнәне Нйка дип атыйлар. Бу вакытта патшада киңәшмә бара: нәрсә эшләргә? Монда калыргамы яки корабларда качаргамы? Теге яки бу фикерне яклап күп сүз әйтелде. Ниһаять, патшабикә Феодора әйтте: «Ирләр алдында кыюлык күрсәтү хатын- кызга килешмәсә дә <...> Хәзер мин фикер алышып утырыр чак түгел дип уйлыйм. Качу кайчандыр файда китергән булса да, бәлки, хәзер дә шулай булыр, әмма бу — түбәнлек. Патшалык итүчегә качу килешми <...> Качып 24
Патшабикә Феодора. Мозаика. VI гасыр Әлеге портретта һәм Ника восстаниесе барышында Феодораның үз-үзен тотышы турындагы Прокопий Кесарийский язмасында патшабикәнең нинди сыйфатлары чагылыш тапкан? котылмакчы буласың икән, бу авыр түгел. Безнең акча күп, диңгез дә янәшәдә генә, кораблар да җитәрлек. Әмма бел, котылып калгач, үлемне котылудан өстен күрү хәленә төшмә. Миңа борын¬ гыларның патша хакимияте — иң яхшы кәфен дигән гыйбарәсе бик ошый». Патшабикә шулай диде: аның сүзләре күпләрне рухландырды <...> (Полководец Юстиниан) иң яхшысы халыкка, ипподромда басып торган бихисап кешеләр өстенә <...> ябырылу яхшырак, дип уйлады. Ул кылычын күтәрде һәм сугышчыларына аңа иярергә боерды, кычкырып халык өере уртасына ташланды. Халык <...> кача башлады <...> Тулы җиңү килде, бихисап халык кырылды. 1. Бу күренешнең төп геройлары гамәлләрен аңлатыгыз. Кемнең гамәлләре дөрес дип уйлыйсыз һәм ни өчен? 2. Сезнеңчә, императорның нинди эшләре халыкның ачуын кабарткан һәм восстание башлануга этәргән? 3. Юстиниан Ника восстаниесе вакытында янган храм урынында Изге София храмы төзергә боерган. Әлеге восстание һәм императорның гаҗәеп собор торгызу теләге арасында тагын ниндидер бәйләнеш булмаган микән? Бүлеккә карата гомуми сораулар һәм биремнәр 1. Урта гасырлар дөньясында Византия тоткан урын¬ га бәя бирегез. 2. Византиягә нинди зур куркынычлар янаган һәм ул аларга каршы ничек көрәшкән? 3. Сез Византия мәдәниятенең нинди казанышла¬ рын атый аласыз? 25
Урта гасырларда Константинопольнең үзәк өлеше. Реконструкция. 1. Изге София соборы — Византия¬ нең төп һәм иң зур храмы. Монда Константинополь патриархлары литургия уздыралар, Византия императорларына таҗ кидерәләр. 2. Августеон — Константинополь¬ нең төп мәйданы. Мәйданны әйлән¬ дереп алган портикларда китаплар сатыла, шуңа күрә монда еш кына галимнәр җыела торган була. 3. Юстинианның атлы статуясы ку¬ елган колонна. 4. Сенат. 5. Милий — империянең «геогра¬ фик үзәге». Гөмбәз ышыгында һәм дөнья якларына юнәлтелгән дүрт триумфаль арка эчендә таш багана тора, Константинопольгә илтүче юллар мильләре шуннан башлап исәпләнә. 6. Константинопольнең төп урамы — Меса башланган урын. Бу урам буйлап сәүдә рәтләре тезелеп китә. Месада берничә сәүдә мәйданы — Константин форумы, Феодосий форумы һ. б. урнаша. 7. Римдагы Зур цирк үрнәгендә төзелгән ипподром. Аның киңлеге — 100 м, ә озынлыгы 500 метрга җитә. Ул, төрле исәпләр буенча, 50 дән алып 100 меңгә кадәр тамашачыны сыйдыра. Ипподром күчәре буйлап колонналар, һәйкәлләр, статуялар белән бизәлгән тар терраса (спина) сузыла. Ипподромда Констан¬ тинопольнең иң мәшһүр һәм гүзәл тамашасы — тәгәрмәччеләр ярышлары уза. Чабышкылар командаларга бүленә, һәр команданың куәтле җанатарлары (болелыциклары) партияләре була. Чабышлар тынып торган арада, ипподромда биючеләр, комедиантлар, фокусчылар, көрәшчеләр чыгыш ясый. 8. Кафиема — ипподромда император ложасы. Бу — тантана залыннан, ял һәм башка бүлмәләрдән гыйбарәт кечкенә генә сарайчык. 9. Зевксипп мунчалары — Константинопольнең гаҗәеп статуялар белән бизәл¬ гән иң шәп мунчалары. Мунчалар һәрвакыт шыгрым тулы була, кешеләр монда юынырга гына түгел, ә аралашырга дип тә килә. 10. Зур император сарае — ипподромнан көньякка таба бөтен тирә-якны алып торган биналар, мәйданнар, парклар комплексы. Зур сарай күп дистә еллар дәвамында үсә. Кайбер бүлмәләр зур кабул итүләр өчен хезмәт итә, баш¬ каларында император, аның хатыны һәм аларның яраннары урнаша. Сарай 26
комплексына берничә чиркәү дә керә. Монда тагын хезмәтчеләр мунчалары һәм тораклары, сарай¬ ны саклаучы солдатлар казарма¬ лары да урнаша. Сарай террито¬ риясендә шулай ук патша һәм аның яраннары өчен купшы эш¬ ләнмәләр әзерләүче һөнәр оста- ханәләре, император өстәле өчен азык-төлек җитештерүче яшелчә һәм агач бакчалары, хәтта балык күлләре дә була. 11. Хйлка — гөмбәз белән ябыл¬ ган бина — Зур сарайга төп керү урыны. 12. Магнйвра — зур тәхет залын¬ нан гыйбарәт тантаналы кабул итүләр сарае. Залда алтын арыс¬ ланнар һәм сайрар кошлар рәве¬ шендәге әкәмәт механизмнар тора. Күз ачып йомганчы императорны шактый биеккә күтәрүче һәм һавада очып баргандай күренүче тәхет күпләрне шаккатыра. 13. Хрисотриклиний, ягъни Алтын зал. Сарайның әлеге төп тәхет залында тәхеткә күтәрелү, өйләнешү, кайбер илчеләрне кабул итү кебек иң тантаналы чаралар уза. Бу сигезпочмаклы бүлмә гөмбәз белән ябыла. Император монда Христос һәм Алла Анасы сурәтләре белән бизәлгән көмеш патша капкасы аша керә. 14. Циканистёрион — патшалар һәм аксөякләрнең яраткан шөгыле — атлы поло уены кыры. Әлеге уен Рим империясенә Ираннан кергән. 15. Вуколеон — Юстинианның иң яраткан сарайларыннан берсе. 16. Пристань һәм маяк. Византиядә маяклар кораблар хәрәкәте өчен генә түгел, ә ашыгыч хәбәрләр тапшыру өчен дә хезмәт иткән. Хәбәр маяклары системасы ярдәмендә, Константинопольдәге император Кече Азиянең иң ерак почмагында барган сугыш нәтиҗәсен бары тик бер сәгать эчендә белә алган. 17. Сарай комплексын әйләндереп алган стена. 18. Мәрмәр диңгез. 19. Босфор бугазы. 20. Алтын Мөгез култыгы. Константинополь үзәге буенча берничә «экскурсия» маршруты төзегез, аның истәлекле урыннарын ни өчен нәкъ әнә шундый тәртиптә күрсәтергә теләвегезне аңлатыгыз. 27
2 бүлек ИМПЕРИЯ ЧИТЛӘРЕНДӘГЕ ДАВЫЛЛАР § 3 ИЛБАСАР ГЕРМАННАР Бер империянең ике яртысы. Юстиниан заман¬ нарына кадәр күптән элек үк императорлар, Рим империясе белән идарә итүне җайга салу өчен, аны ике, хәтта дүрт кисәккә бүлә башлый¬ лар. 395 елда император Феодосий I империяне ике улы арасында бүләргә васыять итә. Өлкән улы Аркадийга, әлбәттә, башкала сый¬ фатында Константинополь каласы кергән көн¬ чыгыш як эләгә. Ә кече улы Гонорий Әдрән диңгездән көнбатышка таба сузылган бөтен Империя читендәге шәһәр. Кургашын медальон. III—IV гасырлар чиге Монда Рейн ярындагы Майнц шәһәре сурәтләнгән. ■ Шәһәр ныгытмалары нидән гыйбарәт булган? 28
Трир шәһәрендәге капкалар. Хәзерге күренеше Я Тасвирлап күрсәтегез: бу капкаларны ничек саклап булыр иде? җирләр хуҗасына әверелә. Үз башкаласы итеп ул Римны түгел, ә Равеннаны сайлый. Феодо- сийның ике улы да императорлар дип исәпләнә. Гәрчә абый кешегә «өлкән император» итеп карасалар да, алар икесе дә император хаким¬ леге билгеләрен йөртә. Бар җирдә варварлар. Империянең көнбатыш яртысы (Италия, Испания, Төньяк Африка, Гал¬ лия, Британия) бик авыр мирас була. Рим билә¬ мәләренең бар ягыннан варварлар һөҗүм итеп тора. Төньяк Европада урнашкан күп санлы герман кабиләләре шуларның иң тәвәккәле Кылыч һәм ук тоткан, битлекле герман сугышчысы. Чүкеп ясалган. Якынча IV гасыр Сугышчының кием һәм коралын тасвирлап бирегез. Ничек уйлыйсыз, ни өчен кылыч шундый зур итеп сурәтләнгән икән? 29
Шәһәргә һөҗүм итү. Сөякне кисеп ясау. V гасыр ■ί£&· Гот кылычы сабы. V гасыр Һуннарның цикада рәвешендәге алтын каптырмасы. IV—V гасырлар Һәм куркынычы була. Римлыларның герман¬ нар белән чик буйларында төзегән ныгытма¬ лары империянең тынычлыгын тәэмин итә алмый. Император гаскәрләренә әледән-әле германнарның чираттагы һөҗүмен кире кайта¬ рырга туры килә. Хәер, ул вакытка император гаскәрендә Римга хезмәткә килүче германнар һәм башка варварлар күпчелекне тәшкил итә. IV—V гасырларда Европага Кара диңгез буе далаларыннан күчмә халыклар — аланнар һәм сарматлар үтеп керә. Әмма Азия үзәгеннән көтмәгәндә бәреп кергән һун урдалары римлы¬ ларның котын ала. Нуннар юлбашчысы Аттила үзенә күп санлы кабиләләрне буйсындыра һәм 452 елда Римга һөҗүм итә. Император армиясе аларның һөҗүмен кире кага алмый, бары тик Рим папа- сы гына, Аттилага бик зур йолым түләп, аны кире боруга ирешә. Рим шәһәренең җимерелүе. Ныгытмалар да, гаскәрләр дә варвар кабиләләре кысрыклавын туктата алмый. Империянең үз эчендә дә күп санлы германнар — коллар, союздашлар, күчеп килүчеләр яши. Рим императоры Гонорий, бе¬ ренче тапкыр Римга килгәч, анда яшәүчеләрнең Римга хас булмаган кыяфәтен күреп шакката 30
Вандал җайдагы. Мозаика. VI гасыр Вандал үз вилласыннан чыгып килә. Ничек уйлыйсыз, вандаллар мозаика ясарга өйрәнде микән яки римлылар вандалларны сурәтли башлаганмы? Бу сурәт яулап алынучылар белән яулап алучылар арасындагы нинди мөнәсәбәт¬ ләрне күрсәтә? Һәм махсус указында римлыларга варварлар киеменнән (ыштаннар һәм мех киемнәрдән) йөрүне тыя. Варвар¬ лар шикелле сакал йөртү дә тыела. Гонорий моңа ирешә алгандыр¬ мы, анысы мәгълүм түгел. Әмма аның Римны саклап кала алмавы яхшы билгеле. 410 елда Герман кабиләсе сугышчылары вестготлар үз юлбашчылары Аларих җитәкче¬ легендә Римга бәреп керәләр һәм аны җимереп, талап бетерәләр. Җиңелмәс Мәңгелек шәһәрнең җимерелүе турындагы хәбәр күпләрне тетрән¬ дерә. Халыкларның бөек күчеше. Римны талаганнан соң, вестготлар Италиядә калмый, ә хәзерге Франциянең көньягына барып урнаша һәм шунда үз корольлекләрен төзи. Соңрак алар бөтен Пиреней ярымутравында үз хакимлеклә¬ рен урнаштыралар. Вандаллар дигән башка герман кабиләсе Рим империясенең хәлсезләнгән көнбатыш җирләре буйлап тагын да озынрак юл уза. Гер¬ мания чикләреннән алар Геркулес баганаларына Вестгот таҗы. VII гасыр Вестготлар короленең берсе үз таҗын Аллага корбан итәргә ниятли. Шул көннән алып, ул таҗны алтын чылбырлар белән храм алтаре каршына эләләр. Вестготлар хакиме әлеге гамәле белән ни әйтергә теләгән? 31
Византия һәм варварлар корольлекләре. (Гибралтар бугазына) кадәр барып җитәләр, Төньяк Африкага чыгалар һәм Борынгы Карфа¬ ген читләрендә үз корольлекләрен төзиләр. Әмма аларның Рим белән бәхәсе кайчандыр карфагенлыларныкы кебек хәл ителми. 455 елда вандаллар флоты аларның гаскәрен Мәңгелек шәһәр стеналары буена китереп җит¬ керә. Римлылар шәһәрне сугышсыз гына бирә, һәм вандаллар аны ике атна буе рәхимсез төстә талый. «Вандализм» дигән сүз хәзер дә әнә шул вакыйганы искә төшерә. Рим Галлиясен фрднклар басып ала, Брита¬ ниягә сдкслар, йнгллар һәм ютлар килеп урна¬ ша. Империянең башка урыннарын бургунд, свев, аламдн һәм башка герман кабиләләре биләп ала. 32
Герман хакиме сурәте төшерелгән сугышчы шишәге детале. VI—VII гасырлар Ул елларда күп халыклар һәм кабиләләр, үз¬ ләренең яшәгән урыннарын калдырып, яңа төбәк¬ ләргә барып төпләнә. Шуңа күрә дә IV гасырдан алып VI гасырны иңләгән вакытны тарихчылар халыкларның Бөек күчеше чоры дип атый. Италия язмышы. Гонорий варислары булган «көнбатыш» императорлары бернинди дә ха¬ кимлеккә ия булмыйлар. Нәтиҗәдә төрле кабилә варварларыннан тор¬ ган император сарае дружинасы юлбашчысы Οδοάκρ 476 елда соңгы император Ромул Ав- густулны бәреп төшерә. Шулай итеп, элекке Рим империясенең көнбатыш яртысы варвар юлбашчылар кулы астында кала. Гәрчә алар¬ ның күпчелеге сүздә Константинополь импера¬ торлары хакимлеген таныса да, чынлыкта исә көнбатышта империя тулысынча җимерелә. Шуңа күрә 476 елны күпчелек тарихчылар Көн¬ батыш Рим империясе җимерелгән вакыт һәм Борынгы заман тарихы белән Урта гасырлар чорын аерып торучы шартлы чик дип исәплиләр. 493 елда бөтен Италияне остготлар үзләренә буйсындыра. Аларның хакиме Бөек Теодорих, илбасар остготлар белән римлыларны үзара килештереп, ныклы дәүләт төзергә тели. Әмма Герман фибуласы (каптырмасы). V гасыр 33
бу ниятен башкарып чыга алмый. Теодорихтан соңгы заманнарда Остгот корольлеге какшый башлый, император Юстиниан I аны яулап алырга зур гаскәр җибәрә. Юстиниан Рим империясе җирләрендә вар¬ варлар хакимлек итүен теләми. Аның армиясе Төньяк Африка ярларына килеп җитә һәм ван¬ даллар корольлеген юк итүгә ирешә. Башка армия вестготлардан Иберия (Испания) яр буй¬ ларын тартып ала. Әмма Юстиниан полководец¬ ларының Италиядә остготларга каршы алып барган сугышлары арада иң канкойгычы була. Бу сугышлар барышында Рим шәһәре күп тапкырлар кулдан-кулга күчеп йөри. Ниһаять, остготлар тар-мар ителә. Әмма Юстинианның җиңү шатлыгы озакка бармый. 568 елда төньяк¬ тан, Альп таулары артыннан, тагын бер герман кабиләләре лангобардлар үтеп керә. Алар үз¬ ләренең кыргыйлыклары һәм рәхимсезлекләре Борынгы германнар йорты. Реконструкция. Идәннәре җир өслегеннән шактый түбәндә булу аркасында, йорт бик тәбәнәк күренә. Йорт төзегәндә, иң элек яссы төпле киң чокыр (яки берничә бүлмә өчен берничә чокыр) казыла, шуннан соң гына чокыр өстендә стеналар күтәрелә, түбә ябыла. ■ Күз алдына китереп карагыз: борынгы германнар йортының эче нинди булды икән? Бу ярымҗир торакның уңайлыклары һәм кимчелекле яклары нидән гыйбарәт булган?
белән аерылып тора. Лангобардлар, византиялеләрне Апеннин ярымут¬ равының көньягына ук алып таш¬ лап, Италиянең көньягын үзләренә буйсындыруга ирешәләр. Борынгы герман тәртипләре. Ба¬ сып алган җирләрендә герман каби¬ ләләре Римныкыннан бөтенләй үзгә тәртипләр урнаштыра. Германнарда коллык әллә ни җәелми, кабилә Герман җайдагы. Рельеф. VII гасыр әгъзаларының барысы да ирекле кешеләр сана¬ ла, һәрберсенең шактый зур сөрүлек җир ки¬ шәрлеге була, ә болыннар, урманнар, сулардан алар барысы да файдалана ала. Германнарның үз аксөякләре дә була: алар кайбер гаиләләрнең әгъзалары аеруча кодрәтле һәм уңышлы була дип ышаналар. Ул гаиләләр¬ дән юлбашчылар, кабилә башлыклары үсеп чыга. Юлбашчыларны сугышчы ирләрдән торган ха¬ лык җыелышы сайлап куя. Юлбашчылар халык җыелышына буйсына һәм кабилә гореф-гадәт¬ ләренә хөрмәт белән карый. Германнарда язу булмый, шуңа күрә гореф-гадәтләр язылмый, ә халык хәтерендә сакланып, буыннан-буынга тапшырылып бара. Германнар мәҗүсиләр була, яшен, сугыш, уңыш алласына ышана. Әмма тора-бара аларда Рим империясеннән килгән христиан диненә өндәүчеләр күренә башлый. Германнар, импе¬ риянең яулап алынган җирләрендә урнаша башлауга ук, күп санлы христианнар арасында кала һәм тиз арада христианлыкка күчә. 1. Империянең зур-зур өлкәләре герман юлбашчылары хакимлеге астында калгач, Рим җәмгыяте тәртипләре ничек үзгәрергә тиеш иде? 2. Германнарның христианлык кабул итүе ал арны нинди нәтиҗәләргә китерә? Сораулар һәм биремнәр 35
Өстәмә мәгълүмат Теодбрих Остготский Остготларның кодрәтле короле Бөек Теодорих үз замандашлары һәм үзеннән соңгы буыннар хәтерендә дә сакланган. Бөтен Урта гасырлар дәвамында германнарның батырлар турындагы җырла¬ рында, риваятьләрдә аны хөрмәтләп, олылап Дитрих Бернский исеме белән искә алалар. (Италия шәһәре Веронаны хикәятләрдә «Берн» дип атыйлар. Теодорих шушы шәһәрдә булгаларга яраткан.) Теодорих сабый чагында ук тотык (заложник) булып Константи- нопольгә эләгә һәм, 10 ел буе шунда яшәгәндә, аның күңелендә греклар һәм римлылар мәдәниятенә карата бөтен гомере буена сузылган хөрмәт хисе уяна. Соңрак ул күп санлы остготлар кабиләсенең юлбашчысына әверелә. Константинополь императоры Теодорихка Одоакр кулында калган Италияне империягә кире кайтару бурычын йөкли. (Чынлыкта исә император Теодорихны халкы белән бергә Константинополь дивар¬ ларыннан ераккарак алып ташларга тели.) Теодорих Одоакр гаскәрен тар-мар итә, әмма өч ел камап торганнан соң да аның башкаласы Равеннаны алуга ирешми. Одоакр белән тынычлык һәм Италиядә бергәләп идарә итү турында килешеп, Теодорих берничә көннән соң Одоакрны мәҗлес вакытында үз куллары белән үтерә. Теодорих римлыларның хокук һәм милекләренә бик сак һәм хөрмәт белән карый. Аларга бары тик корал йөртү генә тыела. Рим шәһәренә Теодорих өстенлекләр бирә, җимерелгән җәмәгать бина¬ ларын торгыза, Колизейда төрле купшы уеннар оештыра. Ул, үз корольлегенең Рим империясе кисәге булуын ассызыклап, үзенең Константинополь императоры исеменнән идарә итүен искәртә. Теодорихның Равеннадагы сарае. Мозаика. VI гасыр 36
(Чынлыкта исә король Константинополь тарафыннан аның эшләренә тыкшыну белән килешми.) Остготлар хакиме үз тирәсендә белемле кешеләр һәм галимнәр булуын ярата. Рим философы Боэций берара аның иң ыша¬ нычлы кешесенә әверелә. Ул хәтта Теодорих хөкүмәтендә мөһим пост та били. Әмма Теодорихка әзерләнүче фетнә турындагы хәбәрләр килеп ирешә: имеш, римлылар готлардан котылмакчы була һәм Констан¬ тинополь гаскәрләре ярдәмендә үз хаким¬ лекләрен торгызырга ниятли. Шуннан Теодорих күп санлы Рим аксөякләрен җә¬ зага тарта, алар арасында Боэций да була. 1. Остгот короленең буйсындырылган римлы¬ ларга карата сабыр сәясәтен нәрсә белән аңла- Теодорихның Равеннадагы төрбәсе. VI гасыр тырга мөмкин? 2. Яулап алынган илдә мөстәкыйль идарә иткән Теодорих ни өчен үзенең императорга буйсынуын раслаган? Документлар РИМ АРМИЯСЕ ҺӘМ ГОТЛАР АРАСЫНДАГЫ СУГЫШ ТАСВИРЛАМАСЫ Аммиан Марцеллинның «Рим тарихы»ннан (IV гасыр): Сугыш бик озакка сузылды, авыр булды, ике як та бернинди нәтиҗәсез таралышты. Әмма көнчыгыш кешеләре отряды моңа кадәр күрелмәгән яңа ысул белән җиңүгә иреште. Отрядның билгә кадәр шәрә, тузган башлы бер кешесе, карлыккан, куркыныч авазлар чыгарып, готлар арасына хәнҗәр белән ташланды. Дошманын аударгач, ул, үз иреннәрен аның бугазына китереп, сиптереп торган канны йота (эчә) башлады. Әлеге куркыныч күренеш вар¬ варларның котын алды, һәм алар үзләренә хас кыюлыкларын югалтып аптырап калдылар. ГОТЛАРНЫҢ РИМНЫ АЛУЫ (VI гасыр) Византия тарихчысы Прокопий Кесарийский хикәясеннән: Равенна сараенда кошчы булып хезмәт итүче бер евнух Гонорийга Рим һәлак булды дип хәбәр итә. «Мин бит аны әле генә үз кулларым белән ашаттым!» — дип ярсып кычкыра Гонорий (аның Рим атлы зур әтәче була). 37
Германнар короле Евнух, императорның ялгыш аңлавын төшенеп, Рим шәһәренең Аларих кылычыннан җимерелүен әйтә. Ә Гонорий: «һай дускаем, мин бит әтәчем Рим үлгән дип курыктым»,— ди, тынычланып. 1. Замандашларына римлылар һәм готлар армиясенең кайсысы «варваррак» булып тоела? 2. Китерелгән беренче өзек буенча, Рим армиясенең составы һәм сугышчан сәләте турында нинди нәтиҗәләр ясап була? 3. Император Гонорий турындагы тарихны сөйләп, Прокопий Кесарийский нәрсә әйтергә теләгән? 4. Рим һәлакәте турындагы хәбәргә Гонорийның мөнәсәбәтен ничек аңлатып була? сугышчысы. Миниатюра. VII гасыр §4 ЯҢА КӨЧ ТУУ Гарәбстан кояшы астында. Германнар Рим им¬ периясенең бөтен көнбатыш ягын басып алып җимергәннән соң, аның көнчыгыш тарафы Ви¬ зантия өстендә дә болытлар куера. Византия чикләреннән көньякта — ерак Гарәбстанда тула ул болытлар. Гарәбстан ярымутравында, Сүрия һәм Елга- ара өлкәнең бер өлешендә VII гасырда гарәп. кабиләләре яши. Гарәпләрнең бер өлешен чүл күчмәләре — сугышчан бәдәвиләр кабиләләре тәшкил итә. Алар дөя, сарык, ат асрый, әмма кайчакларда, үзләренең утрак күршеләренә һөҗүмнәр оештырып, сәүдә кәрваннарын талап та танылалар. Дөяле җайдак. Көньяк Гарэбстандагы таш стела. Чүл күчмәләре тормышында дөяләр нинди роль уйнаган? 38
Мөхәммәд пәйгамбәр Кәгъбә каршында гыйбадәт кыла. Миниатюра. XIV гасыр Мөхәммәдие еш кына капланган йөзле һәм баш әйләнәсендә ут ялкыннары белән сурәтлиләр. Мөселман рәссамнары моның белән ни әйтергә теләгән? Гарәпләрнең күбесе, Гарәп чүле чик¬ ләре буйлап, уңдырышлы яр буе районнарында яши. Анда зур калалар үсеп чыга, чөнки Бөек ефәк юлының бер тармагы Гарәбстанны урап уза. Га¬ рәп сәүдәгәрләре Византия, Иран һәм Эфиопия сәүдәгәрләренә һинд товарла¬ рын арттырып сатып баеп китә. Нигездә, гарәпләр мәҗүсиләр була, араларында шулай ук яһүд динен һәм христианлыкны алганнары да күзәтелә. Изге Мәккә Гарәбстанның төп шә¬ һәрләреннән берсе санала. Монда га¬ рәпләрнең иң хөрмәт ителгән изге урыны Кәгъбә урнаша. Соңгы пәйгамбәр. Үзен «соңгы пәй¬ гамбәр» дип атаган Мөхәммәд (570 ел Кәгъбә. тирәсе — 632) Бер Алла турындагы вәгазен Хәзерге күренеше Мәккә каласында башлый. Мәккә тирәсендәге тау мәгарәләрендә озак вакыт уйланулар һәм гыйбадәтләрдән соң, Мөхәммәд ватандашларын мәҗүси илаһи затларга табынудан баш тартырга һәм Бер Аллага ышанырга чакыра. Әмма Мәккә халкы, ата-баба ышануларына хыянәт итүдә гаепләп, аның сүзләренә колак салмый. 622 елда Мөхәммәд Мәккәдән күрше¬ дәге Ясрйб шәһәренә китәргә мәҗбүр була. Соңрак Мөхәммәд сәхабәләре (иярченнәре) ел 39
исәбен аның бу күчүеннән (гарәп¬ чә— «һиҗрәттән») алып исәпли башлыйлар һәм үз календарьларын төзиләр. Европа календареннан аер¬ малы буларак, мөселманнарныкы Айга нигезләнә. Әлеге календарьда Европа ел исәбе буенча 2000 ел һиҗри белән 1420 һәм 1421 еллар¬ га туры килә. Бик тиз арада Мөхәммәд Ясриб каласы идарәчесенә әверелә. Соңрак бу каланы Мәдинә дип үзгәртәләр. Бу сүз гарәпчә «Пәйгамбәр шәһәре» яки «Шәһәр» мәгънәсен белдерә. Коръәннән бер Мөхәммәд сугышта Мәккә хаким- бит. XI гасыр нәрен җиңә, һәм бу хәл күпләр өчен аның тәгъ¬ лиматы хаклыгын раслаучы дәлил була. Мәккә Мөхәммәдкә үз капкаларын ача. Анда килеп керү белән, ул иң элек Кәгъбәдәге потлар¬ ны ташларга боера. Озакламый бөтен Гарәбстан Мөхәммәд тирә¬ сендә берләшә. Үзләрен Аллаһы хөкеменә тапшырганнар. Үзенә Аллаһы иңдергән вәхине Мөхәммәд һәм аның сәхабәләре истә калдыралар яки язып баралар. Мөхәммәд үлгәннән соң, әлеге сүзләр изге китап Коръәндә (гарәпчә — «уку, китап») туплана. Коръән мәҗүсиләрне хак дингә кү¬ чәргә өнди һәм Мөхәммәдкә кадәр үк Бер Аллага табынган башка пәйгамбәрләр (Адәмнән башлап Гайсә пәйгамбәргә һәм аның апостол¬ ларына кадәр) турында сөйли. Мөхәммәд нигезләгән дин ислам дип атала, гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә, ул «үзеңне Аллаһы хөкеменә тапшыру» мәгънәсен белдерә. Бу — 40
«Аллаһы» сүзе. Каһирәдәге әл-Хаким мәчете манарасы бизәге. Ташка уеп ясалган. 1003 ел Мөселман осталары мәчет диварларын нинди максаттан мондый язулар белән бизәгәннәр? Аллага ышану һәм Аның ихтыярына, кушкан¬ нарына тулысынча буйсыну дигәнне аңлата. «Ислам» белән бер үк тамырдан ясалган мө¬ селман сүзе «үзен Аллаһы хөкеменә тапшырган кеше» мәгънәсен белдерә. Алла сүзләреннән гыйбарәт Коръәндә һәм Мөхәммәд сүзләре, аның кылган гамәлләре турындагы хикәяләр җыентыгы Сөннэдә мөсел¬ ман тәгълиматының нигезләре чагылыш таба. Аллаһы — дөньяны һәм кешеләрне барлыкка китерүче (яралтучы). Ул изге, гадел, рәхимле. Кешеләр һәм халыклар аның күрсәтмәләрен (Алла язганны) үти. Дөнья ахырында кешеләр¬ не Хөкем, ягъни Кыямәт көне көтә, ул чакта үлгәннәр торачак (кубарылачак). Мәрхәмәтле кешеләр — оҗмахка, ә гөнаһ ияләре тәмугка элә¬ гәчәк. Тәмугка китмәс өчен, кеше Бер Аллаһыга ышанырга, гадел тормыш итәргә — үтермәскә, урламаска, алдашмаска, ярлыларга ярдәм итәргә, начар гадәтләргә бирелмәскә һ. б. тиеш. Коръәндә һәм Сөннәдә шулай ук шәригать — мөселман хокукы кануннары да урын алган. Хак мөселман биш төп кагыйдәне үтәргә, исламның төп нигезләмәсен танырга тиеш: «(Бер) Алладан башка бүтән алла юк, Мөхәм¬ мәд — аның пәйгамбәре»; көн саен биш вакыт намаз уку; рамазан аенда 30 көн дәвамында ураза тоту; кеременең биштән бер өлешен са¬ дака итеп бирү һәм игелекле эшләргә тоту; хәле җитсә, гомерендә бер тапкыр булса да Мәк¬ кәгә хаҗ кылу. 41
Мәчет эче. Мөселманнарның Аллага табыну биналары мәчет дип атала. Мәчет манарасын¬ нан мөәзин, азан әйтеп, чираттагы намаз вакыты җитүен хәбәр итә. Намаз алдыннан мөселман кешесе тәһарәт ала. Мәчеттә намаз укыганда, кеше михрабка — стенада Кәгъбә юнәлешен күрсәтеп торган би¬ зәкле уемга карап баса. Намаз вакытында мө¬ селман Аллаһы исемен зурлаган сүзләр әйтә һәм җиргә кадәр башын ия. Намазлар белән имам (җитәкче) җитәкчелек итә, аны шулай ук мулла (галиҗәнап) дип тә атыйлар. Исламда аерым священниклар һәм чиркәү тәртипләре юк. Иң диндар, барлык йолаларны үтәүче, намаз укучы кешеләр генә имам була ала. Ял һәм гыйбадәт көннәре булган җомга тәһапәт алу өчен Кайруан шәһәрендәге (Тунис) Зур мәчет. X гасыр Мөселманнар һәр мәчет гомуми билгеләре белән Мөхәммәдиең Мәккәдәге йортын кабатлый дип исәпли. Йорт кебек үк, мәчет тә ике төп өлештән — ачык ишегалдыннан һәм ябык бүлмәдән гыйбарәт, әлеге бүлмәдә Мәккә юнәлеше, ягъни кыйбла күрсәтелә (михраб), һәм рухани вәгазь укый торган урын билгеләнә. Аңлатыгыз: ни өчен Мөхәммәд йорты мөселман мәчет¬ ләре өчен үрнәк итеп алына? 42
көннәрендә имам менбәргә — мәчеттәге махсус калку урынга басып вәгазь әйтә. Мәчеттә келәмнәр җәелә, диварлары үсемлек рәсемнәре һәм изге язмалар белән бизәлә. Мө¬ селман рәссамнарына Алланы сурәтләү һәм дин¬ дарларга тере затлар сурәтләренә табыну тыела. Пәйгамбәр хәлифәләре. Мөхәммәд үлгәннән соң, иң хөрмәтле мөселманнар җыены аның иң якын көрәштәшләреннән берсен хәлифә (дөнья¬ дан киткән пәйгамбәр урынчысы) итеп сайлап куя. Беренче дүрт хәлифә — Әбүбәкер, Гомәр, Госман һәм Гали, бер-бер артлы идарә итеп, «гадел хәлифәләр» буларак тарихка керәләр. Гарәп хәлифәлеге дигән мөселман дәүләте әнә шулай барлыкка килә, аның белән бөтен дини, дөньяви һәм хәрби хакимиятне үз ку¬ лында туплаган хәлифә идарә итә. Беренче бүленеш. 661 елда көндәшләр соңгы «гадел хәлифә»не, Мөхәммәдиең кияве һәм дусты Галине үтерәләр. Гали үлеме аның тарафдар¬ ларын тетрәндерә. Мөселман общинасы эчендә алар аерым фирка — шига төзиләр. Шигыйлар Галинең үзенчәлекле изгелеге һәм хакимлеге нәсел буенча аның токымына күчәргә тиеш дип исәплиләр. Шигыйлар аңлатмасы буенча, Гали¬ дән соң аның 12 буыны — имамнар алышына. Ә 12 нче «яшерен» имам кешеләрдән аерылып китә һәм дөнья ахыры җиткәндә генә, җиргә гаделлек урнаштырырга әйләнеп кайтачак. Башка мөселманнар үзләрен сөнниләр дип атый. Алар Сөннәне генә таный һәм Галинең ниндидер үзенчәлекле изгелегенә ышанмыйлар, аны күренекле кеше дип кенә беләләр. Сөнни¬ ләр һәм шигыйларның фикер каршылыклары канлы бәрелешләргә китерә. Кордова шәһәрендәге (Испания) мәчет михрабы өстендәге гөмбәз. X гасыр 43
Сораулар һәм биремнәр 1. Гарәбстан аша узган мөһим сәүдә юллары ислам бар¬ лыкка килүгә йогынты ясаганмы? 2. Исламны күчмәләр (бәдәвиләр) нигезләгән дигән караш дөресме? 3. Ничек уйлыйсыз, ни өчен Мөхәммәд һәм аның сәхабә- ләре яһүдиләр һәм христианнарга сабыр мөнәсәбәттә торганнар? 4. Ислам иң элек нинди ышануларга каршы юнәлдерел¬ гән була? 5. Гарәп кабиләләре арасында ислам таралу ни өчен Га- рәбстанның берләшүенә китергән? Өстәмә мәгълүмат Кәгъбә Гарәп риваяте буенча, Бер Аллаһыга куелган Кәгъбәне патриарх Ибраһим (Авраам) улы Исмәгыйль (Измаил) янына кунакка килгәч төзегән. Әмма соңрак гарәпләр Ибраһимның борынгы бераллалык диненнән тайпылалар һәм Кәгъбәне төрле потлар белән тутыралар. Кәгъбә (гарәпчә — «куб»), чыннан да, биш катлы йорт формасын¬ дагы кубтан гыйбарәт. Кәгъбә мөселман дөньясының төп мәчете әл-Хәрәмнең (Изге) эчке ишегалды уртасында тора. Кәгъбә эчендә гарәпләрнең, ә соңрак барлык мөселманнарның изге Кара ташы саклана, ул ташны беренче кеше Адәмгә Аллаһы бүләк иткән дип исәпләнә. 1. Кәгъбәнең әлеге тарихы үрнәгендә ислам, яһүд дине һәм христианлык¬ ның бер үк тамырдан чыккан кардәш диннәр булуын раслагыз. 2. Мөхәммәд дингә өнди башлаганчы, мәҗүси гарәпләр ташларга табына. Мөхәммәд ничек итеп мөселманлыкка кадәрге дини ышануларны яңа дин — ислам нигезләмәләре белән берләштерүгә ирешә? Документлар ХӘЛИФӘЛӘР САРАЕ ТӘРТИПЛӘРЕ ҺӘМ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРЕ Гарәп тарихчысы Хилал әс-Саби язмаларыннан (XI гасыр): Хәлифә сарае хакында Сарайда 20 мең кара һәм ак сарай колы һәм 10 мең хезмәтче була <...> Хәлифә резиденциясен саклауга билгеләнгән бер каравыл сменасы сайлап алынган 5 мең сугышчыдан, 400 сакчыдан һәм эчке бүлмәләрдә хезмәт күрсәтүче 800 хез¬ мәтчедән тора. 44
Сарай этикеты Әмир, вәзир яки башка хөрмәтле зат хәлифәгә килгәч, борынгы гадәт буенча, (аның каршындагы) җирне үпми, әмма хә¬ лифәне күрүгә: «Тынычлык сиңа, диндарлар әмире!» — дип сәламли. Еш кына әмир яки вәзир хәлифә янына килә дә, тегесе җиң белән капланган кулын үптерү өчен суза <...> Җиңнәрен ул аның кулына иреннәр белән кагылмасыннар өчен каплый торган була <...> Хәлифә янында торганда, сарай хезмәтчесе як-якка бик карамаска, артка борылмаска, кулларын селкетмәскә <...> аяк атламаска тиеш була <...> Ул барында пышыл¬ дашырга <...> ярамый. Хәлифә сөйләгәндә, аңа йөз белән басып торырга, урыннан кузгалмаска кирәк. Ул сөйләп Гарәпләр эшләгән тартма. X гасыр бетергәч, басып торырга ярамый. Хәлифәдә кабул ителү (Хәлифә), Ходай мәрхәмәте иңсен аңа, алтын чигешле ефәк кара тукыма белән тышланган урындыкта, ягъни кабул итүләр залындагы тәхеттә утыра, ә аның тирәсендә купшы киемнәр, асылташлар белән бизәлгән каешка тагылган кылычлар, путалы төрле төсләрдәге кафтаннар кигән, кулларына сугыш бал¬ талары тоткан йөзгә якын яраны басып тора. Тәхетнең ике ягында <...> кулларына җилпәзәләр тоткан карт <...> славян <...> хезмәтчеләре баскан. Хәлифә каршында — исемлек <...>, Коръән <...> Иңнәрендә — Пәйгамбәр чапаны, кулларында — хаким таягы. Ул биленә Ходай Илчесе каешын элеп, кара киемнән утыра <...> Бер генә сугышчы да хәлифәне аннан алдарак күрмәсен өчен, үзәк колонналар арасына парча пәрдә <...> эленгән. 1. Мөселман җәмгыятендә хәлифәнең урыны турында, сарай тәртипләренә нигезләнеп, нәрсә әйтергә була? 2. Хәлифәнең хакимлек итү билгеләре нәрсәләрдән гыйбарәт? 3. Хәлифәгә мөрәҗәгать итү кагыйдәләре турында сөйләгез. Сез аларны ничек аңлата аласыз? 4. Ни өчен хәлифәне беркадәр вакыт парча пәрдә каплап тора һәм ни өчен ул, кулларын үпкәндә, җиңнәрен төшереп куя? 45
§ 5 ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫ Гарәп яулары. Мөхәммәд исән чакта ук мөсел¬ маннарда җиһад (тырышлык, көрәш) төшенчәсе туа. Ул еш кына камилләшү юлындагы тырыш¬ лык дип кабул ителә, ә кайчакларда хак динне тарату хакына мәҗүсиләр белән көрәштәге хәр¬ би тырышлык дип аңлашыла. Хәрби җиһад идеясе гарәп гаскәрләренең сугышчан рухын күтәрә. Мөхәммәд үлгәннән соң, гарәпләр Византия һәм Иранга һөҗүм итә. Алар хәрби җиңүләре белән үз диннәренең хаклыгын расларга омты¬ ла, өстәвенә халыкларга хак дин нурын тара¬ табыз дип ышана. Иран да, Византия дә бер-берсенә каршы алып барылган озакка сузылган сугышлардан бик нык хәлсезләнгәнлектән, көтелмәгән дош¬ манга каршылык күрсәтә алмый. Иранның Сасанилар патшалыгы мөселман¬ нарның бердәм һөҗүме астында җимерелә. Га¬ рәпләр Иранны гына алып калмый, ә Төньяк Ниндстанга һәм Урта Азиягә үтеп керә. Гарәпләр шулай ук тиз арада Византиянең өчтән ике өлеш җирләрен — Сүрияне, Палести¬ наны, Мисырны, Төньяк Африканы яулап ала¬ лар. Гарәп атлылары хәтта Балкан ярымутра¬ вына кадәр үтеп керә. Берара гарәпләр Констан¬ тинополь стеналары янына һәр җәй саен килеп, аны, әле диңгездән һәм коры җирдән һөҗүм итеп, әле камалышта калдырып, үз кулларына төшермәкче булалар. Гарәпләр арасында шундый ышану яши: имеш, алар дөнья үзәге Константинопольне буй¬ сындырып, анда хак дин исламны керткәч, 46
Иерусалимдагы Куббат-әс-Сахра мәчете. X гасыр Мәчет кайчандыр Соломон патша храмы торган урында төзелә. Шул ук вакытта мәчет, мөселманнар фикеренчә, Мөхәммәд пәйгамбәр күккә ашкан кыя тау өстендә тора. ■ Төрле диннәрнең Иерусалимда урнашкан тагын нинди изге урыннарын беләсез? кешелек тарихы төгәлләнәчәк тә, Кыямәт көне киләчәк һәм дөнья ахыры җитәчәк. Әмма Константинополь бирешми. 711 елда гарәпләрнең атлы гаскәре һәм ис¬ лам динен кабул иткән күчмә бэрб эрләр, Гиб¬ ралтар бугазы аша чыгып, Пиреней ярымутра¬ вына үтеп керә. Алар анда хакимлек иткән вест- готлар короле гаскәрен тар-мар итә һәм Испа¬ нияне яулап ала. Хәзер хәлифәләр хакимлеге көнчыгышта Урта Азия һәм Ниндстаннан алып көнбатышта Пиреней тауларына кадәр җәелә. Гарәпләр яулап алу сугышларын Европада һәм Пиреней таулары тезмәсеннән төньяктарак дәвам итәргә омтыла, әмма 732 елда аларның юлына франклар аркылы төшә. Тагын 20 елдан соң, 751 елда, Җир шарының икенче ягында, ягъни Урта Азиядә, гарәпләр Кытай императоры гаскәре белән сугыша. Алар кытайларны җиңсә дә, көнчыгышта яулап алу¬ ларын дәвам итәрлек көчләре калмый. Хәли¬ фәлек җәелүгә чик куела. Яулап алынган җирләрдә мөселманнар мәҗү¬ силәр белән көрәшә, әмма Бер Алланы таныган диннәргә (яһүдилек һәм христианлыкка) хөр¬ мәт белән карый. Мөхәммәд үз тәгълиматының хак яһүдилеккә һәм христианлыкка каршы 47
Гарәп хәлифәлеге үзенең иң куәтле елларында килмәвен, ә ал арны раславын әйтә. Христианнар һәм яһүдиләр салымнар түләргә тиеш булса да, мөселманнар аларны эзәрлекләми һәм көчләп ислам диненә күчерми. Өммәвиләр һәм Габбасилар. Күп санлы яулай алулар гарәпләр белән Өммәвиләр нәселе хәли¬ фәләре идарә иткәндә тормышка ашырыла. Өммәвиләр (Могавияләр) яулап алынган Сүрия¬ дәге Димәшкъ (Дамаск) шәһәрен үз башкалала¬ ры итеп билгелиләр. Алар сөнниләр була һәм хәлифәлектәге шигыйларны эзәрлеклиләр, куа¬ лар. 750 елда Өммәвиләрне Габбасилар — Мөхәм¬ мәдиең агасы Габбас токымы вәкилләре бәреп төшерә. Габбасилар Багдадка нигез сала һәм аны хәлифәлекнең башкаласы дип игълан итә. Алар буйсындырылган фарсы, еврей, сүрияле халыкларның күбесенә сарай хезмәтләренә һәм хәрби вазифаларга юл ача. Хәзер хәтта хәлифә гаскәрләрендә дә төрле кабиләләрнең ялланган отрядлары гарәп кабиләләре ополче¬ ниесенә караганда күбрәк була. 48
Габбасилар, яулап алу сугышлары рухын югалтып, белем һәм сәнгатькә күбрәк игътибар юнәлтә башлыйлар. Багдадтагы Габбасилар сарае байлык, купшылык һәм гыйлем белән таныла. Хәлифәлекнең җимерелүе. Габбасилар чорында Гарәп хәлифәлегенең таркалуы башлана. Импе¬ риянең читләрендә хакимият җирле идарәчеләр кулына күчә. Гәрчә хәлифә мөселман хакимнә¬ ренең иң беренчесе дип саналса да, чынлыкта ул бары тик Багдад һәм аның тирә-юне белән генә идарә итә ала. Хәлифәлек әмирләр җитәкчелегендәге әмир¬ лекләргә таркала. Иң көнбатыш тарафта, Пиреней ярымутра¬ вында, үзәге Кордовада булган әмирлек оеша. Кордова әмирлеге гарәпләрне Европадан кыс¬ рыклап чыгарырга тырышучы христиан дәүләт¬ ләре белән берничә гасыр дәвамында сугышлар алып бара. Мөселман дөньясының тагын бер ягында, Урта Азиядә, бер гасыр буена (IX гасыр ахырын¬ нан алып X гасыр ахырына кадәр) Самани- ларның Иран әмирлеге чәчәк ата. Саманилар Бөек ефәк юлы кисешкән урынны үз карамак¬ ларында тота һәм бу аларга шактый байлыклар китерә. Саманилар башкаласы Изге Εοχαρά мөселман мәдәнияте һәм фән үзәкләренең Ди- мәшкъ һәм Багдад белән ярышырлык иң гүзәл шәһәрләреннән берсе була. Мөселман дөньясы мәдәнияте. Гарәп яулап алучылары инде күптән югары мәдәнияткә ирешкән күп санлы борынгы халыклар яши торган җирләрне буйсындыралар. Мөселман мәдәнияте Сүриядә, Мисырда, Елгаара өлкәдә Бохарада Саманилар мавзолее. X гасыр Динар — гарәп алтын тәңкәсе 49
Кордова (Испания) шәһәре мәчетендәге «колонналар урманы». X гасыр ■ Мәчеткә кергән кеше күңелендә әлеге «урман» нинди хисләр уятырга тиеш иде? Бу баганалар бертөрлеме? Алар мәчет өчен махсус эшләнгәнме яки төзүчеләр ул колонналарны кабат файдаланганмы? Икенче фараз дөрес дип уйласагыз, бу колонналар каян килде икән? җирле халыклар казанышлары нигезендә фор¬ малаша башлый. Гарәпләр Византия һәм Иран үрнәгендә яңа калалар кора башлый. Алар бик тиз арада Якын Көнчыгыш халыкларының яшәү рәвешен — кием-салым, ризык әзерләү, мунчада юынырга ярату, көй-моңнарга, биюләргә, чичәннәр ярыш¬ ларына хирыслыкларын үзләштерә. Мөселманнар Византия һәм Иран халыкла¬ рының фәнни белемнәрен дә үзләштерә. Иң элек алар медицина һәм астрология белән кы¬ зыксыналар. Әмма озакламый башка фәннәргә дә, аерым алганда философиягә дә чират җитә. IX гасырда «Бәйт әл-хикмә» («Гакыл йорты») төзелә, анда иң күренекле грек, фарсы, сүрия 50
Мәдрәсә китапханәсе. Миниатюра. XIII гасыр Мөселман китапханәләрендә кулъязмалар киштәләрдә түгел, ә махсус уемнарда саклана. Темалары якын кулъязмалар рәт буенча түгел, берсе өстенә берсе төзелә. Гарәп астрономнары. Миниатюра. XI гасыр Һәм еврей китапларына тәрҗемәләр ясала. Грек философиясе мөселман дине тәгълиматына, ә Рим хокукы шәригатькә йогынты ясый. Озакламый хәлифәлек үзенең гаҗәеп фило¬ софлары, астрономнары, медиклары, математик¬ лары, географлары белән бөтен дөньяга таныла. Мөселманнарның югары мәктәпләре — мәд¬ рәсәләрдә йөзәрләгән шәкертләр белем ала. Гарәп галимнәре табигать турындагы Галәм сурәте. Гарәп трактаты миниатюрасы. XII гасыр Багдадта инде IX гасырда ук обсерватория төзиләр. Шуннан соң йолдызлы күк йөзен мөселман дөньясының төрле төбәкләрендә күзәтү мөмкинлеге туа. 51
Гарәпләр ясаган дөнья картасы. X гасыр Картада күренгәнчә, гарәпләр X гасырда кайсы җирләрне бик яхшы белгән, кайсыларын азмы-күпме күзаллаган, ә кайсыларын бөтенләй дә белмәгән? Аларның география өлкәсендәге танып- белүләре нинди булган? белемнәре белән европалыларны күп¬ кә узып китә. Европаның күп кенә христианнары гарәпләрдән белем алырга, өйрәнергә тырыша. Мөселманнар белемне генә түгел, ә гүзәллекне бәяли белә. Алар гаҗәеп гүзәл мәчетләр, мәдрәсәләр һәм сарайлар төзи. Ак¬ сөякләрнең мунча һәм йортлары сугыш һәм ау күренешләре сурәтләре белән бизәлә, ә китап битләренә миниатюралар төшерелә. Мөселманнар каллигрйфиядэ — язу сәнгатен¬ дә аеруча зур уңышларга ирешә. Алар Алла сурәтен ясауны гөнаһ дип саный, ә Алланың сүзен бизәкләп язу бик саваплы эш була. Гарәп¬ ләр һәм Иран халкы күп төрле матур язу үрнәк¬ ләре эшли. Дин биналарын, савыт-сабаларны, тукыма һәм коралларны, ягъни кешеләрне әйләндереп алган бар нәрсәне диярлек изге язмалар белән бизиләр. Гарәпләр дөньяны үзгәртә. Әлеге бөек яңа дөньякүләм ислам дине һәм гарәпләр төзегән зур дәүләт Урта диңгез буеның борынгы дөнья¬ сын бөтенләй үзгәртә. Моннан соң ул бер-берсе белән көндәшлек итүче христиан һәм мөселман кисәкләренә бүленә. Бөтен Якын Көнчыгыш, Иран һәм Урта Азия ислам терәгенә әверелә. Сораулар һәм биремнәр 1. Гарәп яулап алучылары уңышларын нәрсә белән аң¬ латып була? 2. Башка дин вәкилләренә гарәпләрнең мөнәсәбәтләре нинди була? 52
3. Ни өчен гарәпләрне Антик дөньяның грек-рим мәдә¬ нияте варислары дип саныйлар? 4. Гарәп хәлифәлеге ни өчен таркалуын фаразлап карагыз. 5. Ислам таралу һәм гарәп яулап алулары ни өчен дөнья- күләм-тарихи әһәмиятле вакыйгага әверелә? Әбүгалисина Өстәмә мәгълүмат Ислам дөньясында бөек акыл ияләре һәм галимнәр күп була. Әмма европалылар Авиценна дип атаган бохаралы Әбү Гали ибне Сина (980—1037) алар арасында иң танылган галимгә әверелә. Малай чагында ук ул Бохара әмирен савыктыра һәм әмир рәхмәт йөзеннән яшь табибка мәшһүр Саманилар китапханәсе ишекләрен ача. Күп еллар буе шундагы шөгыльләнүләр сәләтле яшүсмерне бөек акыл иясенә әверелдерә. Әбүгалисинаның медицина буенча антик һәм Шәрык гыйлемнәрен берләштереп язган «Канун» хезмәте XI гасырда ук инде латин теленә тәрҗемә ителә. XVII гасырга кадәр әлеге хезмәт Европа табибларының өстәл китабы була. Саманилар әмирлеге таркалгач, Әбүгалисина күп еллар ил гизеп йөри, әмма гомере ахырына кадәр үзенә сыену урыны таба алмый. Галим даны артса да, дөньяда урын табалмавы, кыйммәтле белемнәре булса да, «сатып алучылар» күренмәвенә уфтана. 1. Әбүгалисина язмышы үрнәгендә Көнчыгыш галиме гомеренең нинди хәлиткеч шартлардан бәйле булуын күрсәтегез. 2. Иран һәм Рим галимнәре хезмәтләренең ничек итеп бохаралы Әбүгалисинага барып ирешүен уйлап карагыз. Дәвалау максатында кан агызу аппараты. Гарәп медицина трактаты рәсеме. Миниатюра. X гасыр ГАРӘП ШАГЫЙРЕ ӘБҮ-НУВАС ШИГЫРЬЛӘРЕННӘН (VIII—IX гасырлар): Документлар Рухың шат булсын, курыкма тәмугтан Чәркәләп шәраб эч — китәр кайгыларың. Яңгыр каплап алыр бар дөньяны Үләннәрдә ялтырар боз энҗесе. 53
Күкләр безгә ак лилияләр юллый, Миләүшә һәм лалә — бар да күк бүләге. Күкләр йөзе — розаларга баш и, Алар яктысында йолдызлар кирәкме?! ФАРСЫ ШАГЫЙРЕ ӘБҮ-АБДУЛЛА РУДАКИ ШИГЫРЬЛӘРЕННӘН (IX-X гасырлар): 1 Үтерер өчен генә түгел кылыч, Аллаһ куша безгә: «Явызлык кылма!» Шәраб өчен генә үсми йөзем, Сакланыр өчен кылычың куллан. Үтерелгән мәет күргәч, Гайсә Әйтте шулай, мәгънәсен төшен: «Син үтердең, шуңа үтерелдең, һәркем үләчәк үтергән өчен!» 2 Гамбәр, алма, гөлчәчәк — могҗизадан гөл, Кипарис, ясмин, мускус — андый ук түгел, Наян фәрештә, синең алда каушый патшалар, Буйсынып та, көнләшеп тә карыйлар сиңа алар. 1. Һәр шигырь нәрсәгә багышланган? 2. Бу шигырьләрне нинди сыйфатлар буенча Шәрык шагыйрьләренеке дияргә була? 3. Бу шигырьләрнең берсе гарәп телендә, икесе яңа фарсы телендә язылган. Шулай да авторларны бер үк мәдәният вәкилләре дияргә буламы? Җавабыгызны нигезләп сөйләгез. Бүлеккә карата гомуми сораулар һәм биремнәр 1. Антик чор һәм Урта гасырлар чигендә Рим империясе һәм аның варисы Византиягә нинди тышкы куркы¬ нычлар яный? 2. Ислам ничек туа? 3. Германнарга яки гарәпләргә алар яулап алган Греция, Рим һәм Иран халкының йогынтысы нинди була?
ФРАНКЛАР ДЕРЖАВАСЫ 3 бүлек ХЛОДВИГТАН ПИПИНГА §6 Хәлсезләнгән Рим империясе җирләрендә тара¬ лып урнашкан һәм анда үз корольлекләрен төзегән варвар халыкларның барысы да дияр¬ лек тиз арада юкка чыга. Аларның армияләре көчлерәк күршеләреннән җиңелә, ә үзләре җир¬ ле халык һәм башка килмешәкләр арасында эреп югала. Герман халкы франкларны исә башка язмыш көтә. Франклар башта Түбән Рейнның уң яры буенча урнашып яши, ә V га¬ сырда әкренләп бөтен элекке Рим Галлиясен буйсындыруга ирешә. Король Хлодвиг. Галлияне басып алу сугыш¬ ларын 486 елда франкларның Меровей нәселе юлбашчысы (короле) уңышлы һәм кырыс Хлод¬ виг башлап җибәрә. Рим җирләрен буйсынды¬ рудан тыш, аңа әлегә куәтле король хакимия¬ тенә ияләшмәгән үз халкын буйсындырырга туры килә. Әле күптән түгел франклар, башка Франкларның сугыш балтасы. Көмеш белән чокып бизәлгән тимер. Мондый балта, гадәттә, кул сугышында кулланыла, әмма франклар аны дошман өстенә селтәнеп җибәрергә дә өйрәнәләр. ■ Сез ничек уйлыйсыз, бу балта тарихчылар кулына ничек килеп кергән? Ул нинди франкныкы булган? 55
Франклар плащы каптырмасы. VI гасыр германнар кебек үк, юлбашчыларын үзләре сай¬ лап куйган, һәм юлбашчылары кабилә әгъза¬ лары ризалыгы белән генә эш итә алган. Әмма Хлодвиг, Галлияне басып алгач, үзен бик көчле дип хис итә һәм халыкның борынгы гадәтләре белән исәпләшергә уйлап та карамый. Хлодвиг үзенә каршы булган һәм хәтта ки¬ ләчәктә аңа каршы чыгачак дип шик уяткан барлык франкларны рәхимсез рәвештә юк итә. Хлодвиг иң беренчеләрдән булып франклар¬ ның гореф-гадәтләрен язып барырга боера, алар буенча яшәгән халык элек бу гореф-гадәтләрне, йолаларны хәтердә саклап, буыннан-буынга тапшырып килгән була. Шул рәвештә туплан¬ ган кагыйдәләр җыентыгы («Салйка Законы» яки «Салйка Хакыйкате») король законнары нигезенә ята. Франклар хәзер бәхәсле мәсьәлә¬ ләрне король хөкемдары (судьясы) каршында хәл итәргә тиеш була. Хлодвиг франклар белән никадәр кырыс булса, буйсындырылган, сан ягыннан франк¬ лардан күпкә артыграк галлар-рим- лылар белән ул шулкадәр сак эш итә. Франклар килгәнче Галлиядәге ха¬ кимият иң элек Рим сенаторлары нәселеннән чыккан епископлар кулын¬ да була. Хлодвиг епископларга аеруча рәхимле мөнәсәбәттә тора һәм озакла¬ мый үзе дә христианлыкка күчә һәм үз халкын да чукынырга мәҗбүр итә. Мәҗүси франк сугышчысын җирләү. Реконструкция. Үлгән кешене җирләгәндә, аның янына нинди әйберләр һәм ни өчен нәкъ шулар куелган? 56
Моның белән ул франклар һәм римлыларны үзара якынайта, шулай итеп, үз хакимлеген дә ныгыта. Меровинглар — Хлодвиг варислары. Хлод- виг үлгәннән соң, Галлиядә һәм башка күр¬ ше өлкәләрдә франклар һәм римлылар белән VIII гасырга кадәр идарә иткән аның токымы вәкилләрен әлеге нәселгә нигез салган кеше исеме белән Меровинглар дип атыйлар. Меровингларның барысы да диярлек рәхим¬ сезлек ягыннан үз элгәрләре Хлодвигтан бер дә калышмый. Король нәселе тарихы мәкерле фетнәләр, канлы сугыш-талашлар белән таныла. Шуңа да карамастан Меровинглар үз держава¬ лары чикләрен Урта диңгезгә һәм Пиреней тау итәкләренә кадәр җәюгә ирешәләр. Вакыт¬ лар узу белән, Меровинглар хакимиятне башка затлы француз нәселенә — Каролингларга би¬ рергә мәҗбүр булалар. Каролингларның күтәрелүе. Иң элек Каролинг- ларның берсе Карл Мартёлл нәсел буенча майордом — сарай идарәчесе вазифасын алуга ирешә, бу корольдән соң иң мөһим урын була. Карл Мартелл авыр коралланган куәтле атлы гаскәр төзи. Тәҗрибәле сугышчылар һәм затлы нәсел вәкилләре корольдән һәм майордомнан табышлы биләмәләр ала. Әмма моның өчен алар, король чакыру белән, яхшы атларга ат¬ ланып, иң шәп коралларын тагып һәм корал йөртүчеләре, хезмәтчеләре карамагында король гаскәренә килеп җитәргә тиеш була. Карл Мартелл бик уңышлы полководец була¬ рак таныла. 732 елда Пуатъё шәһәре янында әледән-әле Пиреней ярымутравыннан төньяк¬ тагы җирләргә һөҗүм итеп торган гарәпләрне Франк каптырмасы. VI—VII гасырлар 57
тар-мар итә. Гәрчә Урта диңгез ярларында гарәпләр белән көрәш тагын 400 елга сузылса да, Карл Мартелл аларның Көнбатыш Европага хәрәкәтен туктатуга ирешә. Карл Мартеллның улы майордом Пипин (кыска буйлы булганга, аны Карсак дип йөрт¬ кәннәр) үзен шулкадәр иркен хис итә ки, 751 елда Меровингларның соңгы королен тәхеттән алып ташлый һәм үзен король дип игълан итә. Әлеге переворот алдыннан ул Рим папасыннан фатиха ала. Папа Меровинглар королен бәреп төшерүне хуплап кына калмый, ә иң беренче тапкыр яңа хакимне изге май — елей белән ышку йоласын (помазание) кертә. Әлеге йоланы узган кеше, Библия буенча, Алла канаты астын¬ да яши. Аңа кул күтәргән кеше гореф-гадәт¬ ләрне һәм законнарны гына бозып калмый, ә Алланың үзен мәсхәрәли булып чыга. Франклар короле һәм Рим папасы. Переворот ясаган яңа корольгә союздашлар кирәк була. Рим папасы аның төп союздашына әверелә. Рим шәһәре һәм андагы епископ ерактагы Константинополь императорыннан инде күптән¬ нән бернинди ярдәм күрмиләр. Ә бу вакытта Италиядә лангобардлар башбаштаклык итә, ә аларның корольләре Римны тәмам үзләренә буйсындырмакчы була. Франклар белән союз төзеп, папа лангобардлардан янаган куркыныч¬ ны франклар державасы ярдәмендә кире кагар¬ га ниятли. Пипин лангобардларны тар-мар итә, ә аларның ж,ирләрен Рим руханиларына тара¬ та. Хәзер Рим шәһәре епископлары Урта Ита¬ лия белән кенәзләр сыман идарә итә ала. Әмма, моннан тыш, Пипин үзенең киң колач¬ лы биләмәләрендә епископларны папаны сүздә 58
Мәҗүсиләрне чукындыру. Миниатюра. XII гасыр Чукындыру йоласын гади священник түгел, ә епископ уздыра. Бу аның башындагы махсус митрадан, ә ярдәм¬ чесе кулларындагы епископ таягыннан күренә. Аның көтүче таягына охшашлыгы бер дә очраклы түгел, чөнки епископ үз округы (епископат) христианнары өчен пас¬ тырь (пастух) дип исәпләнә. Епископ ярдәмчеләренең башлары үзгә итеп кыркылган — аларга тонзура ясалган. Көнбатыш Европада руханилар, һичшиксез, тонзурадан йөрергә тиеш булган. Яшь клирикларда ул беленер-белен¬ мәс кенә, ә хөрмәтле руханиларда ярты башны алып торган. ■ Әлеге чукындыру йоласы хәзерге чиркәүләрдә уздырылган йоладан нәрсә белән аерыла? генә түгел, ә аны «апостоллар кенәзе» Петр¬ ның дәвамчысы итеп танулары һәм бөтен га¬ мәлләрендә дә аңа буйсынулары турында да кайгырта. Дини гыйбадәтләр Римдагыча баш¬ карылырга, чиркәү тормышы җирле гадәтләр буенча түгел, ә папа билгеләгән кагыйдәләр буенча узарга тиеш була. Папа үз легаты (илчесе) англосакс Бонифй- цийны Пипинга җибәрә. Франк короле ярдәме 59
Сораулар һәм биремнәр Өстәмә мәгълүмат белән Бонифаций франклардан көнчыгышка таба яшәүче мәҗүси герман кабиләләрен хри¬ стианлыкка күчерә. Бонифаций вәгазь укып һәм чукындырып кына калмый, ә яңа монастырьлар һәм епископ¬ лыклар төзи, алар хакимият терәгенә әверелә: беренчедән, чиркәү — Рим папасы терәгенә, икенчедән, дөньяви франклар короле терәгенә әйләнә. Соңрак «Германия апостолы» дип атал¬ ган Бонифаций әнә шул рәвешчә франк ко¬ рольләре биләмәләрен Рейнның уң яры буйлап көнчыгышка таба киңәйтүгә ирешә һәм шунда, яңа гына христианлыкка күчкән германнар ара¬ сында, Рим чиркәве йогынтысын көчәйтә. Франк короле белән Рим папасы арасында союз төзелү Урта гасырлар башының иң мөһим вакыйгасына әверелә. Ул күп яктан Көнбатыш Европаның киләчәк язмышын хәл итә. 1. Франклардан тыш тагын кайсы герман халыклары Рим империясенең төрле кисәкләрен яулап ала? Алар кайларда таралып урнаша? 2. Сез «майордом» сүзенең киләчәк язмышын беләсезме? 3. Карл Мартелл Пуатье янындагы сугышта җиңелгән очракта, вакыйгалар үсеше нинди булачагын күзаллап карагыз. 4. 751 ел переворотына а) бәреп төшерелгән Меровинг; б) Карсак Пипин; в) Рим папасы күзлегеннән чыгып бәя бирегез. 5. Ни өчен Хлодвиг, үз хакимлеген көчәйтү максатында, франклар гореф-гадәтләрен язып чыгарга боерган? 6. Ни өчен христианлык кабул ителү Хлодвиг хакимияте ныгуына ярдәм итәргә тиеш була? «Константин бүләге» Король Пипин Рим папасына Урта Италиядәге киң колачлы җир¬ ләрне бүләк иткән вакытта, папа сараенда гаҗәеп ялган әзерләнә. Бу, имештер, император Константин тарафыннан ук тезелгән грамота 60
Император Константин Рим папасына үзенең төп таҗларының берсе тиараны — Рим папаларының киләчәктәге төп баш киемен тапшыра. Фреска. XIII гасыр Атлы сугышчылар. Франклар миниатюрасы. IX гасыр Байракчы очып барган дракон рәвешендәге әләмне күтәргән. Мондый байракны римлылар кайсыдыр варвар халыктан үзләштергән һәм алсу яки куе кызыл «аждаһа »ны император штандарты сыйфатында файдалана башлаган. ■ Бу отрядның ни өчен «Рим» һәм «импе¬ ратор» байрагы астында чыгыш ясаучы итеп сурәтләнүен аңлатып карагыз. Рәссамның җәяүлеләрне түгел, ә җайдак- ларны тасвирлавы очраклы хәлме? була. Анда император, үзенең Босфор¬ дагы яңа башкаласына чыгып киткәндә, император сараен, таҗын, ә иң мөһиме, Рим шәһәре һәм империясенең бөтен көнбатышы өстеннән хакимлеген Рим шәһәре епискобына тапшырып калдыра. Папа хакимлек иткән җирдә моннан соң бер генә император да идарә итә алмый. Император Константин, папа аны үлем белән янаган авырудан коткарып калганга, иң мөһиме, хакимлеге аныкыннан күпкә зуррак булган Иисус Христоска хөрмәт йөзеннән шулай эшләгән. Константин хәтта Рим папасы атын карауны үз өстенә алган, имеш: ул папа атланган атның йөгәннәрен тотып барган. Бөтен Урта гасырлар дәва¬ мында папалар үзләренең дөньяви хакимлекләрен раслауда «Кон¬ стантин бүләге»нә таяналар. «Константин бүләге»н төзүчеләр нинди максатларны күз алдында тота? «САЛИКА ХАКЫЙКАТЕ»ННӘН: Документлар Әгәр дә кем дә кем король законы буенча судка чакырылып та килми калса, 600 денарий, ягъни 15 солид түләргә тиеш була. Әгәр дә (җавап тотучы) король хезмәтен үтәгән чак булса, ул судка чакырыла алмый. Әгәр дә кем дә кем король хезмәтендә торган кешене үтерсә <...>, 24 000 де¬ нарий, ягъни 600 солид түләргә хөкем ителә. 61
Әгәр дә кемдер походта ирекле кешене үтерсә, үлгән кеше король хезмәтендә тормаса, (үтерүче) 24 000 денарий, ягъни 600 солид түләргә хөкем ителә. Әгәр дә үтерелгән кеше король хезмәтендә торса, үтерүдә гаепләнгән кеше 1800 солид түләргә тиеш була. ХЛОДВИГ ҺӘМ СУАССОН КАСӘСЕ Григорий Турскийның «Франклар тарихы»ннан (V/ гасыр): Берзаманны франклар кайсыдыр бер чиркәүдән <...> гаҗәеп матур зур касәне алып китәләр. Шул чиркәү епискобы корольгә (Хлодвигка), башка нәрсәләр чиркәүгә кайтарылмаса да <...> ичмасам, шушы касәне генә булса да кире кайтарсагыз иде дип, илчеләр җибәрә <...> Суассонга килеп җитү белән, бөтен табышны уртага өеп куйгач, король: «Батырлардан батыр сугышчыларым, мин үз өлешемнән башка тагын шушы савытны да үземә бирүегезне үтенәм <...>» ,— ди. Акыллырак сугышчылар корольнең бу сүзләренә: «Данлы король! Күз алдыбыздагы бар нәрсә дә синеке, без үзебез дә синең хөкемеңдә»,— дип җавап кайтара. Алар бу сүзләрне әйтеп бетерү белән, бер көнче, акылсыз, тиз кызып китүчән сугышчы сугыш балтасын күтәрә дә: «Син үзеңә шобага чыккан нәрсәләрне генә алачаксың»,— дип кычкыра һәм балтасын касәгә тондыра <...> Ә бер ел узганнан соң, Хлодвиг барлык сугышчыларына, коралларын нинди хәлдә тотуларын күрсәтү өчен, үзе каршына килүләрен боера, һәм сугышчылар рәте буйлап узганда, балтасы белән касәгә суккан кеше янында туктый да: «Беркем дә үз коралын синең кадәр начар хәлдә тотмый икән!» — ди һәм үз балтасы белән тегенең башын яра да: «Суассонда касә белән син дә нәкъ шулай эшләгән идең»,— ди. 1. Китерелгән өзекләргә караганда, «Салика Хакыйкате» нинди максатларда төзелә? 2. Франклар җәмгыятендә король хезмәтендә торган кешеләрнең хәленә бәя бирегез. 3. Григорий Турский хикәятенә таянып, франкларның табышларны ничек бүлүе турында сөйләгез. 4. Хлодвиг ни өчен касәне епископка кайтарырга ризалаша? 5. Ни өчен Хлодвиг үзенә кирәкле касәне алып кына китми? 6. Автор әлеге күренештә сөйләнгән кешеләрнең кайсыларын мактый, ә кайсын тәнкыйтьли? Ни өчен? 7. Григорий Турскийның Суассон касәсе турындагы хикәятенә таянып, король хакимияте турында ни әйтә аласыз? Бавария герцогы Тассилон чиркәүгә бүләк иткән касә. VIII гасыр Мөгаен, Суассон касәсе шундыйрак булгандыр. 62
ИМПЕРАТОР КАРЛ § 7 768 елдан алып 814 елга кадәр франклар держа¬ васы белән Карсак Пипинның улы Карл идарә итә. Аның хакимлеге елларында ил гөрләп үсә һәм бөтен Көнбатыш Европаны диярлек колач¬ лый. Киләчәк буыннар Карлны Бөек дип атый¬ лар һәм Урта гасырларның иң яхшы хакиме дип исәплиләр. Яулап алулар. Урта гасырларда ил хакимнәре иң элек дошманны җиңүләре һәм җирләр яулап алулары белән таныла. Бөек Карл, чыннан да, күп сугышлар алып бара һәм барысында да диярлек җиңеп чыга. Ул, үз әтисенең эшен дәвам итеп, лангобардларга каршы ике поход оештыра. Лангобардлар корольлеге яшәүдән туктый, ә аның башкаласы Павйядә Карл ланго¬ бардлар короле таҗын кия һәм 774 елда үзен Италия короле дип игълан итә. Дүрт елдан соң Карл испан гарәпләренә кар¬ шы сугышырга Пиреней аръягына чыгып китә. Юлы әллә ни уңышлы булмаса да, Карл Испаниянең төньягында берничә өлкәне кулга төшерүгә ирешә. Папа легаты булган әтисе Бонифаций кебек үк,Карл христианлыкны тагы да көнчыгышкарак таратырга тырышып ка¬ раса да, герман кабиләләре саксларның ныклы һәм рәхимсез каршылыгына оч¬ рый. Сакслар христианлыкны кабул итми, ә иң мөһиме, дингә өндәүчеләрдән соң Бөек Карл. Скульптура. IX гасыр Монда император үзе тасвирлануын нинди билгеләр аша әйтеп була? Аны бизәп торган хакимият билгеләрен тасвирлагыз. 63
Бөек Карл империясе һәм 843 елда аның бүленеше ук барлыкка килгән чиркәү һәм дөньяви хаки¬ мияткә каршы чыгалар. Әле җәзалаулар һәм илдән куылулар белән куркытып, әле аксөякләргә бүләкләр өләшеп, Карл 30 ел буена диярлек (772 елдан алып 804 елга кадәр) сакслар белән көрәшә. Ахыр чиктә ул барыбер үз дигәненә ирешә: Саксония христианлыкны кабул итә, димәк, Франк держа¬ васының бер өлешенә әверелә. Тагын бер герман кабиләсе баварлар белән эшләр беркадәр җиңелрәк тора, алар инде күп¬ тән чукынган була, һәм Карлга, Бавария герцо¬ гы җирләрен үзенә кушу өчен, бары тик аны хакимияттән алып ташларга гына кирәк була. Шулай итеп, барлык герман кабиләләре дияр¬ лек Франк державасы составына керә. 64
Αβάρ каһанлыгына каршы сугыш белән ба¬ руы өчен, Карлны замандашлары бик нык мак¬ тый. Күчмә аварлар Кара диңгез далаларыннан килеп, Дунайның урта агымы буйлап — хәзерге Венгр тигезлегендә таралып урнаша. Алар күр¬ шедәге халыкларга һөҗүм итә, талый һәм авыр ясак сала. Карл, кисәк һөҗүм итеп, авар каһаны ныгыт¬ маларын алуга ирешә һәм аварларның барлык буйсындырылган халыкларны талап җыйган бихисап хәзинәләрен кулга төшерә. Аварлар ул чакта җиңелгәннән соң, хәтта исемнәре дә тарих битләреннән юкка чыга. Империяне «тергезү». Мондый куәтле һәм уңышлы хакимне Көнбатыш Европаның инде күптәннән күргәне булмый. Ул Көнбатыш Рим империясе чикләреннән әллә ни калышмаган гаять колачлы державасында тынычлык урнаш¬ тыра. Көнбатышта император хакимиятен торгызу турындагы фикер ике союздашның кайсысы — Бөек Карл яки папа Лев III башынамы килүен әйтүе кыен. Әмма 800 ел Раштуасында Римдагы Изге Петр храмында папа франклар хакиме башына таҗ кигезә һәм аны римлылар импера¬ торы дип игълан итә. Ә бит үзенә император билгеләү хокукы борынгы заманнардан ук Рим халкы кулында булган, һәм Рим шәһәре епис¬ кобы римлылар башлыгы саналган. Яңа титул Карлның хакимлеген арттырмый, әмма аны борынгы императорлар һәм алар дә¬ вамчылары — Константинополь императорлары белән бер рәткә куя. Рим папасы, көнбатыш¬ та үз янында гына куәтле яклаучы табып, ерак Константинопольгә буйсынудан тәмам котыла. 65
Франк короленең һәм папаның империяне «тергезүе» Көнбатыш Европа өчен аеруча мө¬ һим нәтиҗәләргә китерә. Андагы халыклар бары тик хәзер генә үзләрен Константинополь императоры игътибарыннан читтә калган ерак һәм ташландык Византия читләрендә яшәүче¬ ләр итеп тоюдан туктый. Хәзер латин Көнбатышы бербөтен буларак күзаллана, аның башында «үз» императоры һәм «үз» патриархы — Рим папасы тора. Әлбәттә, Көнбатыш Европада яшәүчеләр бу гаҗәеп Кон¬ стантинополь каласына бик озак вакытлар дәва¬ мында сокланып һәм көнләшеп карыйлар, әмма инде аннан бәйлелек хисеннән котыла баралар. Бөек Карлның император таҗы киюен Кон- стантинопольнең үзендә ерактагы варварлар короленең фетнәсе дип кенә кабул итәләр. Ви¬ зантиядә бары тик 12 елдан соң гына Карлны император титулына лаек дип саныйлар, әмма ул хәзер «римлылар императоры» дип түгел, ә «франклар императоры» дип йөртелергә тиеш була. Византиялеләр уйлавынча, «римлылар императоры» бары тик Константинопольдә генә була ала. Империя белән идарә итү. «Рим императо- ры»на әверелгәч, Карл Римда һәм, гомумән, Италиядә калмый, ә Альп якларына кире кайта. Аның сарае даими сәяхәттә була һәм бөтен ил буйлап төзелгән король биләмәләрендә бары тик вакыты-вакыты белән генә тукталып ала. Үзенең яраткан сарае Ахенда гына император озаграк тоткарлана торган була. Карл империясен 200 дән артык графлыкка (округларга) бүлә, аларның һәрберсе башына үз урынчыларын (наместнигын) — графларны 66
Бәйрәмнәр һәм кабул итүләр залы булган сарай^-^” Мунчалар Төп капка Хезмәтчеләр тораклары Өстәмә биналары булган Изге Мәрьям-ана храмы Император туганнары һәм яраннарының тораклары Атрий (колонналар тезмәсе белән әйләндереп алынган ишегалды) Бөек Карлның Ахендагы резиденциясе. Реконструкция. Сарай каршындагы Изге Мәрьям-ана чиркәве үзенең сигезпочмаклы күренеше белән Константинопольдәге сезгә мәгълүм бер бинаны хәтерләтә. Ул нинди бина? утырта. Империянең тынычсыз чикләрен марк- лар саклый. Анда Карл исеменнән идарә иткән маркграфлар аеруча киң хокукларга ия була. Ил буенча йөргәндә, Карл үз кешеләренең ничек идарә итүләрен тикшерә. Үзе барырга җыенмаган җирләргә ул үз ышанычлыларын җибәрә, алар, кирәк булганда, яраксыз графны хакимияттән алып ташлый ала. Графлар һәм маркграфлар белән берлектә эре монастырьларның епископлары һәм аббат¬ лары да империянең таянычына әверелә. Алар хөкем итәргә дә, кирәк булганда, зур отряд башында сугышка китәргә дә өлгергән. Карл, пападан ризалык сорап та тормыйча, епископларны һәм аббатларны үзе билгеләгән һәм, теләсә, үзе үк алып та ташлаган. Чөнки 67
|nrt rnetA-a.· Ό*τ eponi aua-r rvok uf iitmil. nckpAum император Ходай ярдәме белән христиан халкы һәм чиркәве турында кайгыртырга тиеш түгел¬ мени соң? Ә аның бу тынгысыз хезмәтләрендә ярдәм итү чиркәү вазифасы түгелмени?! Белем бирү турында кайгырту. Зур ил белән идарә итү өчен, белемле яки һичьюгында укый- яза белүче кешеләргә ихтыяҗ туа. Франк дер¬ жавасында аларның саны бик аз була. Император үзе дә укырга ярата һәм башка¬ ларны да мәҗбүр итә. Аның сараенда философ¬ ларны, шагыйрьләр һәм дин белгечләрен зур хөрмәт белән кабул итәләр. Король сарае һәм эре монастырьлар, епископлык үзәкләре кар¬ шында яңа мәктәпләр ачу өчен, император төрле илләрдән галимнәр чакырып китерә. Бөек Карл тирәсендәге иң мәшһүр галимнәрнең берсе мо¬ нах Алкуин Англиянең Йорк шәһәреннән була. Франклар хакиме чакыруы белән килеп, ул замандашлары горур исем белән Академия дип атаган мәктәп төзи. Алкуин бөтен корольлек буенча да башка бик күп мәктәпләр оештыра. Франк державасында яңадан борынгы латин язучыларын өйрәнә башлыйлар, аларның хез¬ мәтләрен күчереп язалар һәм халык арасында тараталар. Каролинг кәтипләре, күп санлы бо¬ рынгы китапларның күчермәләрен әзерләп, аларны киләсе буыннар өчен сак¬ лап калалар. Алар хәтта гади һәм аңлаешлы яңа шрифт эшлиләр. V—IX гасырларның язу үрнәкләре. 1. Соңгы Рим чоры йөгерек язуы. 2. Меровинглар чоры язмасы. 3. Каролинглар чоры язмасы. ■ Китерелгән өч юлның һәрберсендә сез латин алфавитының ничә хәрефен таныдыгыз? 68
Ә хәзер кулланыла торган шрифтлар, әлбәттә инде, Бөек Карл үлеп күп гасырлар узгач кына эшләнгән. Ничек кенә булмасын, алар барысы да Каролинглар скрипторияләрендэ — китап¬ ларны күчереп язу остаханәләрендә кулланыл¬ ган язуларга нигезләнеп ясалган. Карл Ахендагы сарае белән янәшә Көнба¬ тышта варварлар яулары башланганнан бирле күрелмәгән зур һәм бик матур чиркәү төзергә боера. Аның колонналарын Италиядәге борын¬ гы биналар хәрабәләреннән кайтаралар. Ә чир¬ кәү архитектурасы Византия сарайларын һәм храмнарын хәтерләтә. 1. Бөек Карл нинди максат белән император дип игълан ителә? Бу гамәлне Карл күзлегеннән һәм Рим папасы күзлегеннән чыгып аңлатыгыз. 2. Император титулын алу Бөек Карлга нәрсәләр белән янарга мөмкин иде? 3. Ни өчен Бөек Карл Византия архитектурасын Ахен¬ дагы сарай чиркәвенә үрнәк итеп сайлый? Ронсевальдәге сугыш кайтавазы Ахендагы чиркәү. VIII гасыр Сораулар һәм биремнәр Өстәмә мәгълүмат 778 елда Бөек Карл үз армиясе белән Испаниядәге явыннан кайтып килә. Пиреней таулары аша чыкканда, Карл гаскәре Ронсеваль тарла¬ выгының тау кысанлыкларына эләгә. Ал арны урманнар белән капланган тау кыяларында җирле баск кабиләләре сагалап тора һәм франклар гаскәре олавын саклап барган отрядка югарыдан кисәк һөҗүм итә. Алар бу отрядны үзәнлеккә кысрыклап чыгара, барысын да юк итә, олауны талый һәм төн караңгылыгында тиз арада таралып та бетә. Әлеге сугышта башкалар белән бергә Бретон маркы башлыгы Хруотланд дигән кеше дә һәлак була. Бу әллә ни зур булмаган вакыйга батырлар турындагы җырларда данлана, әлеге җырлар франкларның хәрби җитәкчеләре күңеленә бик хуш килә. Күп заманнар үтеп, XII гасырда бу җырларның берсе язып алына. Бу Урта гасырлар Көнбатыш Европасының иң танылган поэмаларыннан берсе «Роланд турындагы җыр» була. Бөек Карлның яраткан туганы кыю сугышчы Роланд хыянәт корбанына әверелә. 69
Ронсеваль тарлавыгында аның отрядына гарәп көчләре һөҗүм итә. Роланд һәм аның сугышчылары дошманны бик авырлык белән җи¬ ңүгә ирешә, әмма үзләре һәлак була. Ачудан ярсыган Бөек Карл үз гаскәрен кире бора һәм коточкыч бәрелештә, Роланд үлеме өчен үч алып, мөселман һәм мәҗүсиләрнең берләштерелгән армиясен юк итә, аларның королен үтерә һәм Испанияне гарәпләр хакимлегеннән азат итә. Роландның үги атасы — хыянәтче Ганелбн да рәхимсез җәзага тартыла. Урта гасырлар Европасында, «Роланд турындагы җыр»дан тыш, тагын бик күп батырлык җырларын беләләр. Ә ул заманнарда чиркәү әһелләреннән тыш халыкның күпчелеге укый-яза белми. Шуңа күрә Көнбатыш Европа кешеләре өчен китаплар түгел, ә җырлар, риваять¬ ләр, хикәятләр белем чыганагы булып тора. Халык сүзе ул вакытта язма сүздән мөһимрәк санала. 1. Ронсеваль тарлавыгындагы сугыш франкларның батырлык турындагы җырларында чынбарлыкта булганнан бөтенләй башкача сурәтләнүе сәбәбен аңлатып карагыз. 2. Ни өчен, аерым алганда, христиан басклар мөселман маврларга әверелә, ә Бөек Карлның җиңелүе данлы җиңүгә әйләнә? Документлар БӨЕК КАРЛНЫҢ ТЫШКЫ КЫЯФӘТЕ Эйнгардның «Бөек Карл тормышы»ннан (IX гасыр): Карл нык бәдәнле, озын буйлы кеше иде <...> Башы түгәрәк булып, күзләре зур һәм мәгънәле, борыны шактый зур. Чаларган чәчләре һәрвакыт тере, шат йөзенә килешеп тора. Ул һәрвакыт сөйкемле күренә. Муены бик кыска һәм нәзек булып, корсагы чыгып торса да, гәүдәсенең башка әгъзалары төгәл урнашуы әлеге кимчелекләрне сиздерми. Карлның адымнары нык, йөзе тәвәккәл. Ә тавышы яңгыравык булса да, аның куәтле гәүдә төзелешенә туры килми <...> Сөйләме гаҗәеп матур булып, ул фикерләрен шундый җиңеллек белән җиткерә белә ки, хәтта аны ритор (тел остасы) дип уйларга мөмкин. Карл, туган теле белән генә чикләнмичә, чит тел, аерым алганда, латинны үзләштерү өстендә эшли һәм ул телдә туган теледәй сөйләшә белә, ә грекча исә сөйләшүдән бигрәк яхшырак аңлый <...> Ул язарга да тырышып карый <...> әмма, бу эшкә бик соң тотыну сәбәпле, әллә ни уңышка ирешми. БӨЕК КАРЛ ҺӘМ УКУЧЫЛАР Ноткер Заиканың «Бөек Карл гамәлләре» язмасыннан (IX гасыр): Карл озакка сузылган походтан кайткач <...> Климентка (укытучыга) калдырган малайларның аңа килүләрен һәм язмалары белән шигырьләрен дә алуларын 70
Беек Карл «имзасы». Бөек Карл исеменнән төзелгән грамо¬ тада кәтип үз кулы белән «Иң данлы король Карл тамгасы» дигән сүзләр яза. Бу тамга (имза) император исемен төзегән хәрефләр монограммасыннан гыйбарәт була. Карл исә үз кулы белән монограмма үзәгендәге ромб эчендәге кыска штрихны гына сыза. боера. Урта һәм түбән катлау балалары, көтелмәгәнчә, гакыл белән сугарылган, күңелгә ятышлы эшләрен күрсәтәләр, ә затлы нәселнекеләр сай фикерле, мәгънәсез хезмәтләре белән аптырашта калдыралар. Шулчак зирәк Карл, тырышлык күрсәткән балаларны аерып, үзенең уң ягына бастыра һәм: «Балакайларым, минем боерыгымны булдыра алган кадәр тырышып үтәгәнегез өчен, сезгә бик рәхмәтлемен. Бу бит сезнең үзегез өчен дә бик мөһим. Хәзер инде камиллеккә ирешергә тырышыгыз, һәм мин сезгә иң яхшы епископлыклар һәм монастырьлар бирермен, һәм сез минем өчен һәрвакыт хөрмәткә лаек кешеләр булып калырсыз»,—дип мөрәҗәгать итә. Аннан соң сулда басып торганнарга ризасыз йөзе белән борылып, әйтүдән бигрәк авыр «күкрәп»: «Сез, затлы нәселдән чыккан бай уллары, сез, артык иркә матуркайлар! Үзегезнең дәрәҗәгез һәм нәселегезгә аркаланып, минем әмеремә һәм үз абруегызга төкереп карагансыз <...> Сезнең затлы нәселегезгә һәм күркәм йөзләрегезгә бер дә исем китми <...> Әмма шуны белегез: әгәр дә элекке ваемсызлыгыгызны армый-талмый тырышып эшләүгә алыштырма- сагыз, Карлдан бернинди дә рәхим-шәфкать көтмәгез»,— дигән мәсхәрәле сүзләр әйтә. 1. Бөек Карлны бик белемле кеше дип исәплиләр. Эйнгард хикәясе буенча, Карл алган белем үзенчәлекләрен билгеләгез. 2. Ничек уйлыйсыз: ни өчен урта һәм түбән катлау балалары укуда зур тырышлык күрсәткән, ә затлы гаиләләрнекеләр укуга салкын караган? 3. Яхшы укучыларга Бөек Карл нәрсә вәгъдә иткән? Ничек уйлыйсыз, белемле кешеләр аңа ни өчен кирәк икән? Бүлеккә карата гомуми сораулар һәм биремнәр 1. Державалары киңәюнең төрле этапларында франкларга нинди күр¬ шеләр белән эш итәргә туры килгән? Карта буенча шуны билгеләгез. Кемнәр аларга яный алыр, ә кемнәр союздашларга әверелергә мөмкин иде? Төрле вариантларны тикшереп карагыз. 2. Ни өчен Рим папалары, Константинопольдәге императордан йөз чөереп, «варварлар»ның франк короле белән килешәләр?
4 бүлек ТӨНЬЯК ҖИЛЛӘРЕ § 8 ИМПЕРИЯ ХӘРАБӘЛӘРЕНДӘ Бөек Карлның оныгы император Лотарь I. Миниатюра. IX гасыр Державаның таркалуы. Император Карлга бө¬ тен Европа зур хөрмәт белән карый, аны үрнәк идарәче дип исәплиләр. Кайбер телләрдә, шул исәптән рус телендә дә, «Карл»ның исеменнән югары идарәче — «король» титулы барлыкка килә. Әмма Карл империясе үз төзүчесе дөнья куйганнан соң әллә ни озак яшәми. Аның улы заманында ук инде төрле авырлыклар күзә¬ телә, ә оныклары идарә иткәндә, ызгыш-талаш- лар бөтенләй туктап тормый. 843 елда Вердён каласындагы очрашуда империяне өч өлешкә бүләләр, һәм алар башка беркайчан да кушыл¬ мый. Әлеге өлешләрнең һәрберсе Европаның хәзерге өч иленең берсенә башлангыч бирә: көнбатышы — Франциягә, көнчыгышы — Гер¬ маниягә, ә көньяктагысы — Италиягә. Соңрак Бөек Карл варислары Каролинглар арасында биләмәләрне яңадан-яңа һәм кабат бүлүләр күзәтелә. Әмма империянең вак һәм тагы да ваграк кыйпылчыкларга бүлгәләнүе аяныч була. Нэр граф яки маркграф, шулай ук епископ яки аббат, корольгә әллә ни игътибар итеп тормыйча, үзләрен мөстәкыйль идарәче 72
итеп тоталар. Хәзер һәр «көчле» кеше теге яки бу өлкәдә аны шунда билгеләгәнгә түгел, ә ул биләмәләрне үзе һәм үз нәселенеке итеп саклар¬ лык көче җиткәнгә күрә идарә итә. Яңа афәтләр. Тагын да ваграк өлешләргә бүл¬ гәләнеп беткән Каролинглар империясе дошман¬ нар өчен җиңел табыш чыганагына әверелә һәм, алар озак көттерми. Көньяктан аңа гарәпләр һөҗүм итә, алар Сицилияне яулап ала һәм 846 елда хәтта Римны да камап тора. Көнчы¬ гыштан Дунай көтүлек җирләренә, элек Авар каһанлыгы үзәге булган төбәкләргә килгән венгр күчмәләренең атлы гаскәре ябырылулары кабатланып тора. Венгрларның ватаны Урал буйлары була. Анда әле хәзер дә венгр теленә якын булган коми, манси, хант, удмурт теллә¬ рендә сөйләшүче халыклар яши. Әмма иң зур бәлаләрне «Төньяк кешеләре» — норманнар алып килә. Скандинавиядә яшәгән кешеләрне элек әнә шулай атаганнар. Хәзерге данияле, швед һәм норве¬ гиялеләрнең ата-бабалары оста диң¬ гезчеләр була. Скандинавиялеләр үзләренең 50—60 кеше сыярлык тар, озын кораблары — драккйрларда, ишкәкләр белән ишеп яки турыпоч¬ маклы җилкәннәр астында бик зур аралар узып, диңгезләр кичә һәм елгалар буйлап күтәрелә яки төшә алган. Хәтта компасны да белмәгән норманнар ачык диңгездә дә юнә¬ лешне бик җиңел билгеләгәннәр. Скандинавиялеләр кораблары. Археологик табылдыклар. Реконструкция. Бу кораблар тарихчылар кулына ничек килеп керде икән? 73
Норман шишәге. VII гасыр Норман корабының алгы бизәлеше. Норвегия. IX гасыр Викинглар үз драккарлары борынына ни өчен шундый хәшәрәтләр (күбесенчә әкияти еланнар) сыннарын куйган дип уйлыйсыз? Кораблар һәр норманның горурлыгы булган. Скандинавиялеләр үз конунгларын (юлбашчы¬ ларын) хәтта табутта түгел, ә үз корабында җир¬ ләгәннәр. Норвегиянең һәм Швециянең уңдырышсыз ташлы җирләре арта барган халыкны бик авыр¬ лык белән генә туендыра алган, һәм бу ил¬ ләрдә яшәүчеләрнең күпчелеге викингларга әверелгән. Алар, үз тормышларын куркыныч астына куеп, диңгез аръякларына байлык һәм дан эзләп чыгып киткән. Норманнар бик оста сугышчылар була. Бүл¬ гәләнеп беткән Франк империясендә аларга җитди каршылык күрсәтүче булмый. Викинг¬ лар һөҗүмнәре бер-бер артлы кабатланып тора һәм артканнан-арта бара. Яр буенда яшәүчеләр, офыкта драккарлар җилкәннәре күренү белән, урманнарга кача. Священниклар, бөтен Европа буенча үзләрен «норманнар дәһшәте»ннән як¬ лау сорап, Аллага һәм изгеләргә ялвара. Норманнар мәҗүсиләр була һәм шуңа күрә чиркәүләрне талау һәм монастырьларны бөл¬ генлеккә төшерү алар өчен әллә ни авырлык тудырмый, ә бу дини биналарда кыйммәтле та¬ быш тулып ята. Хәер, ул чорда күп кенә хри¬ стианнар да бу гамәлдән тайчынмый. Ару белмәс диңгез гизүчеләр. Викинглар фло¬ тилиясе Испаниягә кадәр барып җитә, анда гарәп әмирләре биләмәләренә һөҗүм итә. Вакы- ты-вакыты белән драккарлар Урта диңгездә дә күренгәләп ала. 74
Европаның урманлы,кеше аз яши торган төньяк-көнчыгышында викинглар бай табыш ала алмый. Аның каравы ул җирләрдә керемле сәүдә алып барып була. Норманнар Балтыйк диңгезеннән Кара һәм Каспий диңгезләренә илтүче елга юлларын таба һәм бу ачышны үз файдаларына куллана. Хәзер алар мехлар һәм әсирләр тулы корабларын көнь¬ якка юнәлтәләр. Балтыйк буеннан төньяк елга¬ лары аша Днепрга һәм аның буйлап түбән таба Кара диңгезгә чыгаручы «варяглардан греклар¬ га илтүче» юл аша, скандинавиялеләр бай Кон- стантинопольгә кадәр барып җитәләр. Аннан алар корабларына затлы тукымалар һәм Евро¬ пада дан тоткан Византия товарлары төяп кайта. Тагын бер юл скандинавиялеләрне Идел яр¬ ларына илтеп җиткерә, монда алар үз товарла¬ рын Көнчыгыш сәүдәгәрләренә биреп, дирһәм¬ нәргә — Урта Азиядәге көмеш тәңкәләргә ал¬ маштыра. Викинглар күмгән дирһәм хәзинә¬ ләре хәзер бөтен Төньяк Европа — Англиядән алып Иделгә кадәр киңлекләрдә табыла. Норвегия викинглары төньяк диңгезләрдә мул печәнлекле көтүлекләре булган яңа җирләр эзли, монда алар үзләренең төп байлыклары (кораблардан кала, әлбәттә) — терлекләрен кө¬ тәргә җыена. Шуңа күрә норвегиялеләрнең Исландия утравын ачуы һәм үзләштерүе бер дә очраклы хәл түгел. Исландиядә табылган мәҗүси амулет. Мөгаен, монда яшен алласы Тор үзенең сихерле чүкечен тоткан килеш сурәтләнгәндер. Скандинавиялеләр үзләрен ни өчен амулетлар белән бизәгәннәр? Борынгы скандинавиялеләрнең баш алласы Один үзенең сигез аяклы аты өстендә. Рельеф
Скандинавияле- ләрнең чокып ясалган бизәнү әйбере Борынгы скандинавиялеләр ПОТЫ Күчеп килүчеләр барлык мәсьәләләрне дә длътингларда (гомуми җыелышларда) хәл итәргә күнеккән, чөнки алар кемгәдер буйсыну¬ ны бер дә өнәмиләр. Шуңа күрә дә Исландия¬ дә, башка күпчелек Европа илләреннән аер¬ малы буларак, король хакимияте урнашмый. Исландия викинглары төньякка һәм көнба¬ тышка таба тагы да ераккарак үтеп керә. Алар Гренландиядә үз авылларына нигез салалар, ә аннан хәтта Америкага кадәр барып җитәләр. Скандинавиялеләр аны үзләренең тарихи хи¬ кәятләре сдгаларда Винланд — Йөзем иле дип атыйлар. Хәер, викингларның бу ачышы Евро¬ пада билгесез кала. Норманнар хәзер «төньяк» кешеләре генә тү¬ гел инде. Яңа җирләргә норвегиялеләр генә күчеп утырмый. Скандинавиялеләрнең башка кабиләләреннән йөзәрләгән, ә бәлки меңәрләгән вәкилләре читтә яшәү өчен чыгып китә. Алар Көнчыгыш Европа елгалары яр буйларында ныгытылган торулыклар төзиләр һәм җирле финнарны, славяннарны ясак түләргә мәҗбүр итәләр. Монда барлык скандинавиялеләрне дә варяглар дип, ә аларның бер төркемен русъ дип атыйлар. Әлеге русьтан озакламый яңа Европа иле барлыкка килә. Скандинавиялеләр Константинопольдә дә яши. Императорлар бу данлыклы сугышчылар¬ ны үз тән сакчылары итеп чакыралар. Визан¬ тия язучылары аларны ил башлыгына какша¬ мас тугрылыклары өчен мактый. Башка скандинавиялеләр Италиянең көнь¬ ягын яулап ала, Сицилияне гарәпләр хакимле¬ геннән азат итә һәм анда үз корольлекләрен төзи. 76
Морж сөягеннән ясалган тартма. VII гасыр Сулда — борынгы герман хикәятләреннән бер күренеш, ә уңда волхваларның сабый Иисуска табынуы сурәтләнгән. ■ Мондый төрле сюжетларның янәшә куелуын ни белән аңлатырсыз? Тартмадагы язмаларны табыгыз. Рун язулы таш. XI гасыр Борынгы скандинавиялеләрнең үз язулары — руннары булган. Норманнар руннарны коралларына, бизәнү әйберләренә һәм еш кына ташларга уйганнар. Рун язулары төшерелгән ташлар еш кына сугышларда батырларча һәлак булган туганнар һәм дуслар хөрмәтенә куелган. ■ Бу язмада яки тартмадагы язмада рун алфавитының ничә «хәрефен» табып була? Даниядән чыккан кешеләр тагы да элегрәк франклар корольләренең Сена елгасының түбән агымы буендагы иркен җирләрен яулап алалар. Скандинавиялеләр анда тиз арада христиан¬ лыкка күчә, җирле француз телендә сөйләшә башлыйлар, әмма аларның герцоглыгы бары¬ бер Нормандия дигән исем ала, ә норман гас¬ кәре Скандинавиядәге ата-бабалары кыюлы¬ гын саклап кала. Әмма скандинавиялеләр һөҗүменә барысын¬ нан да элегрәк Англия дучар була. 1. Ни өчен Франклар державасы викингларга тиешле каршылык күрсәтә алмаган? 2. Ни өчен викинглар Европаның төрле өлкәләрендә үзлә¬ рен төрлечә тотканнар: кайдадыр гел талап торганнар, Сораулар һәм биремнәр 77
кайдадыр сәүдә иткәннәр, ә кайдадыр авыллар кор¬ ганнар, зур илләр басып алганнар, хәтта чит пат¬ шаларга хезмәт иткәннәр? 3. Күп еллар элек дөньяның төрле почмакларына диңгез сәяхәтләренә чыгып киткән һәм озак еллар башка халыклар арасында яшәгән викинглар туган яклары Норвегиядә очрашканнар дип күз алдына китерегез. Алар ничә һәм нинди чит телләр белер иде? 4. Норманнар һөҗүменә ни өчен иң элек Англия яр буйлары дучар булган? Өстәмә мәгълүмат Викинглар Американы ничек ачкан? Сагаларга ышансак, барысы да Җирән кушаматлы исландияле Эйрикның утрауда яшәүче башка бер кеше белән кораб урындыгы өчен ызгышуыннан башланып китә. Ахыр чиктә эш үтерешүгә кадәр барып җитә, һәм Исландиядә яшәүчеләр альтингта Эйрик илдән китәргә тиеш дип хәл итәләр. Лундтагы кафедраль собор XIII гасырда. Реконструкция. Төрле сәбәпләр аркасында, скандинавиялеләрнең Европага яулары туктала. Аларның берсе норманнарның тора-бара христианлык кабул итүләре һәм бөтен Көнбатыш Европаның уртак чиркәү оешмасына кушылуларыннан гыйбарәт була. Скандинавиянең барлык христианнары башлыгы булып архиепископ Лундский, ә Лундтагы храм төньяк илләренең төп соборы була. Лунд соборының тышкы күренешен тасвирлагыз. Иисус Христосны кадаклаган тәре сурәте төшерелгән таш. ■ Ни өчен кадаклау күренеше монда бөтенләй башкача күренә? 78
Висби шәһәре. Гравюра. XVI гасыр Готланд утравындагы Висби шәһәре, викинглар заманында да һәм йөз еллар үткәч тә, Балтикадагы иң мөһим сәүдә үзәкләренең берсе була. Монда барлык Скандинавия илләрен¬ нән, Балтиканың көньяк һәм көнчы¬ гыш ярларыннан, рус шәһәре Новго¬ родтан сәүдәгәрләр агыла. Әлбәттә, бу соңрак ясалган гравюрада шәһәр бөтенләй X гасырдагыча күренми, шулай да, мәсәлән, кайбер урамнар челтәре бик ерак заманнардан ук сакланып калган булуы ихтимал. Әлеге гравюра ясалган заманда стеналар боҗрасы йортлар белән чолгап алынган мәйданнан шактый киңрәк булуын ни белән аңлатырга мөмкин? Иң тугры кешеләре белән Эйрик төньяк-көнбатыш юнәлештә яр буйларыннан кузгалып китә. Юлы уңып, ул бик тиз арада билгесез бер җиргә килеп җитә. Скандинавиялеләр яңа җирләрне «андагы иң яхшы билгеләр буенча» атаганнар, һәм Эйрик килеп җиткән урынны, яр буендагы яшел үләннәргә ишарәләп, Гренландия (Яшел ил) дип исемләгәннәр. Эйрик монда авыл төзи. Аның җинаятен гафу иткән исландиялеләр гаиләләре белән монда күчеп килә башлый. Эйрикның яшәргә яраклы урын табуын алар батырлык дип кабул итә. Эйрикның улы, соңрак Бәхетле кушаматы тагылган Лейв үсеп җитә һәм шулай ук көнбатышта яңа җирләр эзләргә чыгып китә. Башта аның корабы кыялар һәм бозлардан гайре бернәрсә дә булмаган билгесез ярга якынлаша. Аннары көньяктарак ул аз-маз урманнар белән капланган җир күреп ала. Нәм, ниһаять, тагы да көньяктарак Лейв үтә күренмәле елга суларында сөләйман балыгы уйнаклаган гүзәл бер ярга килеп чыга. Лейв юлдашлары арасында бер немец була, һәм ул урманда кыргый йөзем җиләкләрен танып ала. Бу хәл скандинавиялеләрне шулкадәр сөендерә ки, алар аны үзләре тапкан иң яхшы әйбергә ишарәләп, Винланд (Виноград, ягъни Йөзем иле) дип атыйлар. Скандинавиялеләр әнә шулай 1000 еллар тирәсендә беренче тапкыр Атлантиканың икенче ягына килеп чыгалар. Соңрак Гренландия викинглары Винландка ешрак килгәлиләр һәм тора-бара, гомуми 79
салкынаю аркасында, скандинавиялеләр Гренландиядәге үз торулык¬ ларын бөтенләй ташлап китәргә мәҗбүр булалар. 1. Ни өчен яңа җирләр эзләү скандинавиялеләр өчен аеруча мөһим була? 2. Кыргый йөзем табу викингларны ни өчен шулкадәр гаҗәпләндерә? Документлар НОРВЕГИЯ ВИКИНГЫ КЫРЫС ХАРАЛЬДНЫҢ ИЛ ГИЗҮЛӘРЕ Кырыс Харальд турындагы сагадан: Алдагы язда алар, корабларын әзерләп, җәй көне Гардарикадан кузгалып китә <...> Конунг Ярицлейв Харальдны һәм аның кешеләрен бик яхшы кабул итә. Харальд конунг илен саклаган кешеләрнең юлбашчысына әверелә <...> Берничә кышын Харальд Гардарикада үткәрә һәм Көнчыгыш юлы буйлап яуга чыга. Аннары ул Греклар Иленә юнәлә һәм аның зур дружинасы була <...> Ул заманда Греклар Иле белән конунг хатыны Кодрәтле Зоэ идарә итә <...> һәм Харальд, Миклагардка килеп конунг хатыны белән очрашкач, аңа хезмәткә урнаша <...> Харальд уз гаскәре белән көнбатышка, Сарациннар Иле дип аталган Африкага юнәлә <...> Ул Сарациннар Илендә сиксән шәһәрне кулга төшерә <...> Аннары Сикилейга кузгалып китә <...> Харальд Африкада күп еллар уздыра, зур байлыклар, алтын һәм башка кыйммәтле эшләнмәләр кулга төшерә. Әмма үзе тапкан һәм үзен асрау өчен әллә ни кирәге булмаган мөлкәтен ул ышанычлы кешеләре белән төньякка, Хольмгардка, Ярицлейв конунгта саклауга озата, һәм анда бихисап хәзинә туплана <...> Харальд Хольмгардка килеп җиткәч, Ярицлейв аны бик яхшы кабул итә. Ул анда кыш чыга һәм элек шунда җибәргән барлык алтынын үзенә ала <...> Андый байлыкны Төньяк илләрендәге бер генә кешенең дә моңарчы үз милегендә туплый алганы булмый <...> Шул кышны ук Ярицлейв конунг үз кызын Харальдка кияүгә бирә. Аның исеме Элисабет булып, норвегиялеләр аңа Эллисив дип дәшәләр <...> Яз җиткәч, Харальд Хольмгардтан Альдейгьюборгка юнәлә, анда кораб¬ ларын әзерли һәм җәй көне, иң элек Швециягә кереп чыгып, Көнбатышка таба кузгалып китә. 1. Әлеге тарихтагы Скандинавия атамаларын русларныкына алыштырып укыгыз: «Гардарика» сүзен «Русь», «конунг Ярицлейв»ны — «кенәз Ярослав», «конунг хатыны Кодрәтле Зоэ»ны — патшабикә Зоя», «Миклагард»ны — «Константинополь», «Сикилей»- ны — «Сицилия», «Хольмгард»ны — «Новгород», ә «Альдейгьюборг»ны «Ладога» дип үзгәртегез. 2. Бу өзек Русь кенәзләре, Византия патшалары һәм скандинавиялеләр арасындагы нинди мөнәсәбәтләр турында хәбәр итә? 80
АНГЛИЯНЕ НИЧӘ ТАПКЫР БАСЫП АЛГАННАР? Римлылар Британиядә. Даннар (Даниядә яшәү¬ челәр, даниялеләр) беренче тапкыр Англиянең көнчыгыш яр буйларына килеп чыккан заман¬ да, континенттан килүчеләр аны инде ике тап¬ кыр басып алган була, һәм хәтта аңа бер тапкыр яңа исем дә бирәләр. Б. э. к. I гасырда ук монда беренче мәртәбә Галлиядән Рим гаскәрләре килеп җитә. Озакламый алар утрауда яшәүче бриттларның кельт кабиләләрен үзләренә буй¬ сындыралар. Варварлар әледән-әле Италиягә бәреп кергә- ләгән V гасырда римлылар Британиядәге ле¬ гионнарын кире кайтаралар. Бриттлар ул ва¬ кытларда инде римлылардан бик күп нәрсәләр үзләштерергә һәм хәтта христиан динен кабул итәргә дә өлгерәләр. Әмма Рим гаскәреннән башка аларга бик авыр була. Утрау тирәсендә йөзәрләгән кораблар күренә § 9 Ирландия чиркәве башлый. Болар Британиягә күчеп килүче сакслар һәм аларга ияр¬ гән башка герман кабиләләре англлар һәм ютлар була. Әлеге Ирланд кулъязмасының бер бите. VII—VIII гасырлар Британия кельтлары (бриттлар) германнар рәхимсезлегеннән көнчы¬ гышка качалар. Кельтлар Уэльста, Шотландиядә һәм Ирландиядә сакла¬ нып калган. Урта гасырлар башында Ирландия Төньяк Европада христиан гыйлеме һәм мәдәниятенең үзәгенә әверелә. Ирландия монастырьларында гаҗәеп кулъязмалар эшләнә. Мондагы монахлар күрше халыкларны да христианлыкка күчерә. 81
Король Артур, королева Джиневра, тылсымчы Мерлин һәм Түгәрәк өстәл рыцарьлары. Миниатюра. XII гасыр кырыс Һәм рәхимсез кабиләләр Җир йөзеннән бриттлар торулыкларын юк итә, ә бриттларның үзләрен күпчелек очракта үтерәләр яки кол¬ ларга әверелдерәләр. Бриттлар әлеге куркыныч һөҗүмнәрдән ут¬ рауның көнчыгышына — Уэльс калкулыгына, Корнуолл ярымутравына качалар. Күпләр Ир¬ ландиягә китә, континентның үзенә үк барып урнашучылар да аз булмый, алар монда тулы бер өлкәгә Брепгйнъ дигән исем бирәләр. Җиңелгәннәр хыяллары. Король Артур турын¬ дагы кельт легендалары әлеге англ, сакс һәм ютларның рәхимсез басып алулары заманна¬ рына барып тоташа. Тора-бара алар кельт хикәятчеләре һәм иҗат¬ чыларының хыялый уйдырмалары белән суга¬ рыла. Легендар король Артур тарихта булган иң бөек хакимгә, үзен дөньяның иң данлы һәм кыю йөрәкле рыцарьлары белән чолгап алган 82
Англосакс юлбашчысы каберендәге сумка капкачы. VII гасыр Сумканы әзерләүдә алтын, морж сөяге, гранат һәм пыяла кулланылган. гайрәтле сугышчыга әверелә. Алар мәҗлесләрен дә гадәти, турыпочмаклы өстәл артында түгел, ә абруйлы яки абруе кимрәк урыннарга бүлмәс һәм барысы да үзләрен тигез хис итсен өчен, түгәрәк өстәл артында үткәргәннәр. Әмма, леген¬ да буенча, король Артур, иң мөһиме, англ һәм саксларны тулысынча җиңүгә ирешкән бритт- лар хакиме була. Ә чын тарихи вакыйгалар легендалардан бик аерыла. Чынлыкта исә V гасырда бер бритт полководецы баскын германнарны берничә җит¬ ди җиңелүгә дучар итә, әмма аның җиңүләре озакка бармый. Англлар һәм сакслар, утрау¬ ның төп өлешен басып алып, бриттларны юк итәләр яки куып чыгаралар. Яулап алынган Британия җирендә германнар җиде корольлек төзиләр, әмма барыбер үзләре дә, шундагы халыклар арасында эреп, англо¬ саксларга әвереләләр. Алар хуҗа булган илне хәзер бик еш Англия дип атый башлыйлар. Король Альфред тәңкәсе. IX гасыр 83
Комета Англиягә бөек тетрәнүләр киләчәген хәбәр итә. Байё келәменең бер кисәге. XI гасыр «Башка» англосакслар. Көнбатыш Европаның күпчелек өлешендә Бөек Карл идарә иткән заманда, англосакслар элекке сугышчан рухла¬ рын югалталар. Алар христианлыкка күчә, ара¬ ларында белемле кешеләр дә күренә башлый. Бөек Карл үз сараена чакыртып алган мәш¬ һүр Алкуин англосакс була, Йорк шәһәре соборы каршындагы мәктәптә укый. Ә хәзер исә, Анг¬ лиягә бернинди дә куркыныч янамагандай тоелган вакытта, IX гасырда, аңа мәҗүси герман кабиләләре даннар һәм башка скандинавия¬ леләр ябырыла. Бөек Альфред һәм «Дания хокукы өлкәсе». Европадагы кебек, Англиядә дә норман сугыш¬ чыларына каршы торырлык көч табылмый. Җиде англосакс корольлекләреннән бары тик Эссекс кына көч-хәл белән исән кала. Аның идарәчесе король Алъфредны Англиядә еш кына Бөек Карл белән чагыштыралар. Карл кебек үк, ул да белемле кешеләрне хөр¬ мәт итә, шундый ук оста полководец була һәм халык ополчениесеннән түгел, ә профессиональ сугышчылардан торган яңа армия төзи. 84
Норманнар үз корабларын Англиягә баруга әзерли. Байё келәменең бер кисәге Герцог Вильгельм җитәкчелегендәге норманнар гаскәре Англиягә юнәлә. Байё келәменең бер кисәге Алар Альфред белән икесе төзегән шартнамә буенча утрау ике кисәккә бүленә: берсе Эссекс королендә кала, икенчесе Дания карамагына күчә. Инглизләр аны Дэнло, ягъни «Дания за¬ коны өлкәсе» яки «Дания хокукы өлкәсе» дип атыйлар. Тора-бара даниялеләр англосакслар белән кушыла, ә «Дания» һәм «англосакслар» кисәк¬ ләре ахыр чиктә бер король хакимлеге астында кала. Англия берләшә. 85
Гастингс янындагы бәрелештән бер күренеш. Байё келәменең бер кисәге Гарольдның үлеме. Байё келәменең бер кисәге Бер таҗга өч хуҗа. 1066 елда, нәсел дәвамчысы калдырмыйча, бердәм Англия короле Тәүбәче Эдуйрд үлеп китә. Англия аксөякләре шунда ук аның туганы кодрәтле эрл (кенәз) Гарольдны король дип игълан итә. Әмма Англия таҗына дәгъва итүче тагын ике кеше ачыклана. Аларның берсе — Норвегия короле — мәш¬ һүр Кырыс Хбралъд була, ә икенчесен Норман¬ дия герцогы Вилъгельмны Рим папасы яклый. Англосакслар гаскәре инде ничә ай утрау¬ ның көньяк ярларында Вильгельмның бәреп керүен сагалап тора, чөнки алар утрауның төнь- як-көнчыгышына Норвегия короле килеп җи¬ түен инде ишеткән булалар. Англосакслар җитез ыргым белән төньякка ябырылалар һәм рәхимсез бәрелештә норвегиялеләрне тар-мар итәләр. Кырыс Харальд сугышта һәлак була, ә аның 300 корабының бары тик 24 е генә туган якла¬ рына әйләнеп кайта. Әмма англосакслар җиңүне бәйрәм итәргә дә өлгерми, чапкын герцог Виль¬ гельмның көньякка килеп җитүен хәбәр итә. Англосакслар гаскәре яңадан бөтен ил аша 86
дошманга каршы юнәлә, әмма хәзер инде төнь¬ яктан көньякка таба барырга туры килә. Англосакслар һәм нормандиялеләр арасын¬ дагы хәлиткеч сугыш Гйстингс янында 1066 ел¬ ның 14 октябрендә уза. Гарольд гаскәре тар- мар ителә, ә ул үзе сугышта һәлак була. Лондон Вильгельмга капка ача, һәм англосакс аксөяк¬ ләре аны король Вильгельм I дип таный. Яулап алучы король Вильгельм I. Яулап алучы дип аталган Вильгельм I гә әле күп еллар англо¬ саксларның күтәрелешен рәхимсез бастырып торырга туры килә. Буйсындырылганнарны ул бөтен ил буенча ныклы таш замоклар төзергә мәҗбүр итә. Әлеге замоклардан торып, бөтен тирә-юньне буйсын¬ дырып тотып була. Англия җирләренең ярты¬ сын диярлек Вильгельм үзенең Нормандияле бароннарына өләшә. Вильгельм заманында Англиядә моңарчы күрелмәгән зур таш соборлар төзү башлана. Дөрес, 1090 елда 16 англияле епископның бары тик берсе генә англосакс, ә калганнары норман¬ диялеләр була. Англия короле сараенда XIV гасыр ахырына кадәр, нигездә, француз телендә сөйләшәләр. 1. «Дания хокукы өлкәсе» дигән атамага ул чор кешеләре нинди мәгънә салган? 2. Нормандия барлыкка килү турында сез инде ниләр беләсез? 3. Вильгельмны җиңүдә Рим папасының ярдәме нинди роль башкара? 4. Ни өчен француз теле Англия короле сараенда һәм дәүләт идарәсендә бик озак вакытлар дәвамында төп урынны алып тора? Сораулар һәм биремнәр 87
Өстәмә мәгълүмат Дата 18 сент. 25 сент. 28 сент. 14 окт. 25 дек. 1066 елның төп вакыйгалары Вакыйга Норвегия короле Кырыс Харальдның Англиянең төньяк-көнчыгыш ярларына төшүе. Англосакслар һәм норвегиялеләр арасындагы бәрелеш, Кырыс Харальдның һәлак булуы. Нормандия герцогы Вильгельмның Англиянең көньяк ярларына төшүе. Гастингс янындагы бәрелеш, Гарольдның һәлак булуы. Вестминстер аббатлыгында Вильгельмга таҗ кидерү. Гастингс янындагы бәрелеш Гарольд армиясе Гастингстан алты миль ераклыктагы калкулык өстендә урнашты. Гарольд тигезлектә сугышырга теләмәде: берен¬ чедән, аның атлы сугышчылары бик аз иде, икенчедән, җәяүле гаскәрнең бик азы гына көбә күлмәктән булып, кораллану ягыннан да нормандиялеләрдән калыша иде. Күпләр бары тик уклар һәм сугыш балталары белән генә сугышты. Англосакслар, калканнарын үз алларына чыгарып, тоташ стена ясадылар һәм тыгыз рәткә тезелделәр. Берничә тапкыр һөҗүмгә ташланып, нормандиялеләр бу стенаны ватмакчы булдылар, әмма уңышка ирешә алмадылар. Шулвакыт Вильгельм үз сугышчыларына англосакслардан куркып качкан кебек кыланырга боерды. Гарольд исә дошманының хәйләсен аңламады һәм аларны куып китте. Аның гаскәре калкулык өстеннән төшү белән, сугышчылар рәтләре дә бозыл¬ ды. Шуны гына көткән нормандиялеләр Рочестер — нормандиялеләрнең Англиядәге бер замогы. XI—XII гасырлар Англосакслар ныгытмаларын, нигездә, җир һәм агачтан торгызалар. Нормандиялеләр бөтен ил буйлап тиз арада төзеп куйган замоклар Англия өчен әле яңа күренеш була. Нормандиялеләр төзегән бу замоклар шулкадәр нык була ки, аларның хәрабәләрен әле бүген дә очратырга мөмкин. 88
«качудан» туктап, яңадан һөҗүмгә күчтеләр. Бәрелеш төнгә кадәр диярлек сузылды һәм шулвакыт, ук тиеп, Гарольд ауды. Соңрак Вильгельм аның әләмен Рим папасына озатты. Байё келәме Нормандия каласы Байёда әле бүген дә нормандиялеләрнең Англияне яулап алуы турында хәбәр итүче гаҗәеп келәм саклана. Бу шәһәр епискобы король Вильгельмның бертуганы була, һәм хатын-кызларга бөтен яулап алу барышы сурәтләнгән әлеге келәмне тукырга, мөгаен, ул боергандыр. Иңе 60 см һәм буе 80 м булган әлеге данлыклы келәм ниндидер бер залның берьюлы өч яки дүрт стенасын бизәп торырга тиеш була. Киндер тукымада сигез төстәге (кызыл, соры, сары, өч төсмерле зәңгәр һәм ике төсмерле яшел) йон җепләр белән хәрби походка әзерләнү алдыннан барган сөйләшүләр һәм җыену, кораблар төзү һәм бәрелешләр, ялга туктау һәм җирләү күренешләре тасвирланган. Гәрчә кайбер урыннардагы чигешләр инде тузган, ә кайберләрен инде берничә кат яңартсалар да, келәм әле бүген дә XI гасырда кешеләрнең ничек яшәве һәм сугышуы турында бик күп кыйммәтле мәгълүматлар җиткерә. «Кыямәт көне китабы» Вильгельм Англиядә идарә итә башлавының егерме еллыгына үзе яулап алган илдә җентекле тикшерү үткәрергә ниятли. 13 меңнән артык авыл һәм шәһәрләрнең тәфсилле исемлеге төзелә. Король юллаган кешеләр җирле кешеләрдән сорашу үткәрә, җавап бирүдән баш тарткан яки дөресен сөйләмәгәннәрне җәза көтә. Алынган барлык мәгълүматлар да 1086 елда ике зур китапка туплана. Озакламый бу исемлекне «Кыямәт көне китабы» дип атый башлыйлар. Ул, бәлки, король кешеләренең артык җентекләп сора¬ шуына, бәлки, Кыямәт көнендәге кебек ихлас һәм күндәм җавап бирү таләп ителгәнгә, ә бәлки, бөтенләй башка сәбәпләр белән шулай аталгандыр. Король, «Кыямәт көне китабы»н өйрәнеп, үз илендә миллион ярым кеше яшәвен, аларның күпмесе аксөяк, күпмесе ирекле һәм ирексез кеше булуын, шулай ук корольлек җирләренең күпмесе урманнар, көтүлекләр һәм болыннар белән каплануын, никадәрле чәчүлек җирләр булуын, 1066 елда җирләрне кемнәр биләгән булуын һәм хәзер кемнәр биләвен ачыклый. Теләгән очракта, ул үз илендәге тегермәннәр, коелар һәм чишмәләр санын да белә алган. 89
1. Англиянең теләсә кайсы географик картасыннан карап, 1066 елның көзендә Гарольд гаскәре якынча ничә километр юл үтәргә тиеш булуын исәпләп чыгарыгыз. Бу гаскәр нинди тизлек белән хәрәкәт иткән? 2. Байё келәме нинди максаттан тукылуын фаразлагыз. Нормандияле- ләрнең англосаксларга каршы сугыш вакыйгалары нинди күзлектән чыгып тасвирланган? 3. Яулап алучы Вильгельмга «Кыямәт көне китабы»ның файдасы нәрсәдә булган? Хәзерге заман тарихчыларына аның файдасы нәрсәдә? Документлар ВИЛЬГЕЛЬМ I нең ЛОНДОН КАЛАСЫНА ГРАМОТАСЫННАН (1066 ел): Король Вильгельм — епископ Вильгельмга... һәм барлык Лондон кешеләренә, франкларга һәм англларга, дуслык сәламе. Король Эдуард заманы законнарыннан файдалануыгызны телим һәм шул турыда сезгә җиткерәм. һәм һәр угылның үз әтисе үлеменнән соң аның варисы булып калуын телим. Сезне кемдер кыерсытуына юл куймаячакмын. Алла сакласын сезне! 1. Бу грамота кайчан язылган: Гастингс янындагы сугышка кадәрме, әллә аннан соңмы? Фикерегезне нигезләгез. 2. Әлеге документ нинди максат белән төзелгән? 3. Вильгельм I кемгә һәм ни өчен нәкъ шуларга мөрәҗәгать итә? 4. Лондонда яшәүчеләргә Вильгельм нәрсә вәгъдә итә һәм ни өчен? Бүлеккә карата гомуми сораулар һәм биремнәр 1. Урта гасырлар башында Төньяк Европаның үсеш үзен¬ чәлекләре нинди була? 2. Ул заманнарда Скандинавия һәм Англия үсешләре арасында нинди охшашлыклар һәм аермалар күзә¬ телә? 3. Каролинглар империясендә урнашкан мөнәсәбәтләр һәм яшәү рәвеше Англиядә яшәүчеләргә һәм сканди- навиялеләргә ничектер йогынты ясый алганмы?
ИКЕНЧЕ КИСӘК УРТА ГАСЫРЛАР ЕВРОПАСЫ
5 бүлек КРЕСТЬЯННАР ҺӘМ РЫЦАРЬЛАР § 10 ҖИР ҺӘМ ХАКИМИЯТ Төп байлык. Урта гасырлар кешесе өчен төп бай¬ лык булып җир күзаллана. Крестьян — үз кишәрлеген зурайту, аксөяк¬ ләр — керемле биләмә алу, ә король күрше илләр¬ не басып алу турында хыялланалар. Бу теләкләр¬ нең асылы җир биләмәләрен арттыру омтылы¬ шына кайтып кала. Хәтта сәүдә итеп шактый милек туплаган сәүдәгәр дә картайган көнендә бу байлыгын җирләр алуга тотуны өстен күрә. Крестьяннарга да, рыцарьга да, корольгә дә төп табышны җир китерә. Корылык, игеннәр уңмауга карамастан, җирдән килгән керем иң ышанычлы һәм даими акча һәм байлык чыга¬ нагы булып кала. Җир хуҗаларына сөрүлекләр генә түгел, ә болын һәм урманнар, елга һәм көтүлекләр дә табыш китерә. Әмма ничек кенә булмасын, ел саен уңыш би¬ рүче сөрелгән җир барысына караганда да ныграк бәяләнә. Ә мондый җиргә крестьян хезмәте таләп ителә. Димәк, иң кыйммәтлесе крестьяннар яшә¬ гән һәм эшләгән җир була. Ничек бүләргә? Барысы да хуҗа булырга телә¬ гән җирне ничектер бүлү таләп ителә. Гадәттә, Урта гасырларда илдәге барлык җирләрнең дә 92
хуҗасы булып король санала. Аның шактый өлешен, чыннан да, ул үзенә ала. Яулап алучы Вильгельм Ан¬ глияне үзенә буйсындыргач, ул англосакс аксөякләренең күпче¬ лек җир биләмәләрен алып, алар- ны король җирләренә әверелдерә. Алай гына да түгел, Вильгельм ил эчендәге дистәләгән зур урман¬ нарны да король милкенә әйлән¬ дерә. Монда хәзер бары тик король үзе һәм аннан рөхсәт алган кеше¬ ләр генә ауга йөри ала. Король урманнарында читләргә агач кисү дә тыела. Тыелган король урма¬ нында үтерелгән һәр болан, ки¬ селгән һәр агач өчен корольне мыс¬ кыллау дип җәзага тарталар. Әмма король беркайчан да ил¬ дәге барлык җирләрне үзенеке итми. Англияне яулап алгач, Вильгельм чир- Англиядә король кәүгә һәм Гастингс янында аның белән бергә урманнары сугышкан бароннарга зур җир биләмәләре бүләк итә. Бу хәл бөтен дөньяда күзәтелә: ил хуҗалары үзләренә хезмәт иткән һәм киләчәктә ярдәм¬ нәренә исәп тоткан кешеләргә рәхмәт йөзеннән үз җир биләмәләрен тарата. Вакытлычамы, әллә бөтенләйгәме? Вильгельм тугры хезмәтләре өчен үз бароннарына бай һәм зур җир биләмәләре бүләк итә. Ул бароннар аңа һаман да тырышып һәм чын күңелдән хезмәт итәрләр дип өметләнә. Барон король сүзеннән чыккан, аның әмерен үтәмәгән очракта, ул үзе «бүләк иткән» җирне кире алган. Шуңа күрә 93
җир «бүләк ителгән» дип түгел, ә «хезмәт өчен бирелгән» дип әйтү дөресрәк булыр. Җир алган кеше корольгә хезмәттән баш тарту белән, ул җиреннән колак кага алган. Аның каравы барон соңгы көннәренә кадәр корольгә тугрылыклы хезмәт итсә, ә ул дөнья куйгач, бу хезмәткә аның улы, соңрак оныгы килсә, бу биләмәләр әлеге гаиләдә бөтенләйгә калган. Хезмәт өчен бирелгән һәм шул ук хезмәтне гаиләдә буыннан-буынга дәвам иткән өчен атадан улга тапшырылып килгән җир биләмәсе феод дип атала. Феодаль баскыч. Феодны саклап калу өчен үтәргә тиешле хезмәт хәрби характерда була. Корольнең беренче чакыруы белән үк, барон үзенең шәп коралларын тагып, яхшы атына атланып, үзе белән рыцарьлар отрядын алып килергә тиеш була. Бу рыцарьларга да, барон үзе корольдән ничек җир алган булса, нәкъ шулай барон җир бирә. Рыцарьга барон үз биләмәләреннән феод бирсен өчен, ул аңа хезмәт итәргә тиеш була. Үз чиратында рыцарь үз җирләренең бер өле¬ шен башка ярлырак рыцарьларга яки корал йөртүчеләренә тапшыра алган, әмма алар да аңа тугры хезмәт итәргә тиеш булган. Иң югарыда король торган, ә һәр баскычында билгеле бер «ранг» аксөякләре урнашкан нинди¬ дер бер баскыч барлыкка килә. «Олы» ранг- тагылар «кечеләргә» сеньор, яки сюзерен була, ә һәр «кече» рангтагы лар «олыларга» карата вассал санала. Мәсәлән, барон — корольнең васса¬ лы, ә үз рыцарьларының сюзерены була. Минем вассалымның вассалы... Нәр вассал үз сеньорына тулысынча бирелгәнлек күрсәтергә һәм соңгы көннәренә кадәр аңа тугрылык 94
Бер король икенче корольнең вассалына әверелә. Миниатюра. XIV гасыр Корольләр арасындагы мондый мөнәсәбәтләр нинди кыенлыклар китереп чыгара алган? сакларга тиеш була. Нәр сеньорның үз вассалына бик юмарт һәм гадел булуы таләп ителә. Вассал үз сеньоры өчен сугыша, ә сеньор үз вассалын яклый һәм аңа ярдәм итә. Сеньор үз вассалын бер¬ нинди сәбәпсез феодтан мәхрүм итәргә яки җәзага тартырга тиеш түгел. Әлеге гади генә кагыйдәләрне кайчак¬ ларда үтәү бер дә җиңел бирелми. Еш кына рыцарь ике, өч яки тагы да күбрәк сеньорлардан җир ала. Әгәр дә алар арасында сугыш башланса, ул кайсы сюзеренга барырга тиеш соң? Рыцарь үз сеньорының сеньорына буйсынырга тиешме? Германиядә бу сорауга «әйе» дип, ә Франциядә исә «юк» дип җавап бирәләр. Анда, чыннан да, «минем вассалымның вассалы — ми¬ нем вассалым түгел» дигән кагыйдә яши. Хәер, сеньорлар һәм аларның вассаллары мө¬ нәсәбәтләрендә килеп чыккан барлык кыенлык¬ ларны бер генә кагыйдә дә искә алып бетерә алмый. Әле вассаллар үз сеньорлары аларны кыерсытты дип гарьләнә, әле сеньор үз вассаллары аңа хыянәт итте дип уйлый. Бу очракта, эшне теге яки бу як файдасына хәл итү өчен, көч кул¬ ланырга туры килә. Әфәнде сугышчылар. «Төп байлык булган» җир¬ нең «феодлар» итеп билгеләнүе һәм «феодаль баскыч» теләсә кайсы дошманга, хәтта норман¬ нарга яки венгрларга каршы торырлык куәтле гаскәр төзелүгә китерә. 95
Бу гаскәрнең һәр сугышчысы, хәлле яки хәтта бай кеше булганлыктан, сугыш атын һәм корал¬ ларны үзе юнәтә ала. Аның хәрби күнегүләр, сугышчан осталыгын даими яхшыртып тору өчен дә вакыты җитә. Ул игеннәр үстереп, кырда бил бөгеп маташмый, аның өчен күп санлы кресть¬ яннар тир түгә. Хәрбиләр крестьяннарны сугыш¬ лар вакытында саклый, әмма барыбер үзен теләсә кайсы крестьянга караганда югарырак хис итә, чөнки ул аларның әфәндесе була. Корольдән алып корал йөртүчегә кадәр бар¬ лык сугышчылар да хәрби эшне крестьян хезмә¬ тенә караганда хөрмәтлерәк, ә үзләрен «тупас һәм ялкау» крестьяннардан күпкә югарырак дип исәпли. Сугышчылар үзләренең абруйлы урын¬ нары һәм хезмәтләре белән бик нык горурлана¬ лар һәм тегесен дә, монысын да буыннан-буынга нәсел буенча тапшырып киләләр. Халык өстеннән хакимлек итәргә күнеккән Урта гасырлар аксөякләре шул профессиональ су¬ гышчылар гаиләләрендә барлыкка килә дә инде. Чиркәү җирләре. Яулап алучы Вильгельм үз корольлегенең беркадәр җирләрен чиркәүгә тапшыра. Урта гасырларда күп кенә ил башлык¬ лары нәкъ шулай эшли. Җирләр алган епископ¬ лар, аббатлар, священниклар да корольгә хезмәт итәргә тиеш була. Кайчакларда алар, хәтта дөньяви бароннар һәм рыцарьлар кебек үк, ко¬ ралларын алып, үз сугышчылары отрядларын ияртеп, сугыш кырына юнәләләр. Чиркәүдәге югары вазифаларны, гадәттә, аксөяк гаиләләренең кече уллары алып торганлыктан, алар балачактан ук хәрби эшне бик яхшы белеп үсәләр. Шулай да чиркәүнең төп вазифасы кеше¬ ләрнең гөнаһларын кичерүне сорап табынудан 96
Арль шәһәрендә монастырь ишегалдын әйләндереп алган ябык галерея. Франция. XII гасыр Монахларга гыйбадәт кылырга кирәк булмаган вакытларда, һәрьяктан әйлән¬ дереп алынган әлеге ишегалды (клуатр) монастырьда көндәлек тормыш үзәгенә әверелә. Монда чиркәүдән, һөҗрәләрдән (монах бүлмәләреннән) һәм туклану бүлмәсеннән чыгарга була. Гадәттә, монда көндәлек эшләреннән кайтып килүче монахлар тәһарәтләнә торган чишмә чылтырый. Әлеге ишегалдындагы монахларның гадәти эш-шөгыльләрен тасвирларга тырышыгыз. гыйбарәт була. Король яки герцог, үзләренең, ата-бабаларының һәм туганнарының җаннары хакына дистәләгән еллар буена һәркөн монахлар дога кылсын өчен, монастырьларга җир биләмә¬ ләре биргән очраклар да булгалый. Үзен тәмуг газапларыннан коткару максатында, гап-гади крестьян да нәкъ шулай үз җир кишәрлегенең яртысын монастырьга бүләк итә алган. Урта гасырларда һәр кеше дөнья куйганнан соңгы язмышын җиңеләйтергә омтылганлыктан, чиркәү кулында бик күп җир биләмәләре туплана. Ул Европада исә эре җир хуҗасына әверелә. 1. Аңлатыгыз: Урта гасырларда җир ни өчен төп байлык саналган? 2. Ни өчен король корольлектәге барлык җирләрнең тулы хуҗасына әверелә алмаган? 3. Әгәр дә король җирне герцогка феод итеп биргән, ә гер¬ цог аның яртысын үз баронына тапшырган, барон аны үз рыцарена, ә рыцарь корал йөртүчесенә калдырган икән, бу җирнең хуҗасы кем була? 4. «Минем вассалымның вассалы — минем вассалым тү¬ гел» дигән кагыйдәне ничек аңлыйсыз? Сораулар һәм биремнәр 97
Изге Галл монастыре (Швейцария). IX гасыр. Реконструкция. 1. Монастырь чиркәве 2. Ишегалдын әйләндереп алган ябык галерея 3. Ризница (чиркәү кирәк-яраклары саклана торган бүлмә) 4. Китаплар күчереп язу остаханәсе булган китапханә 5. Монахларның йокы бүлмәсе 6. Шәраб һәм сыра саклау подваллары 7. Туклану бүлмәсе 8. Монастырь ишегалды 9. Пешерү бүлмәсе 10. Мунча 11. Бәдрәфләр 12. Паломниклар приюты 13. Паломниклар өчен азык әзерләү һәм сыра кайнату бүлмәсе 14. Мунча 15. Монах булырга әзерләнүчеләр (послушниклар) һәм авырулар өчен чиркәү 16. Ябык галерея 17. Лазарет 18. Послушниклар мәктәбе 19. Табиблар һәм даруханәчеләр өчен йорт 20. Кан агызу яки башка операцияләр йорты 98
21. Аббат йорты 22. Мәктәп бинасы 23. Кунак йорты 24. Кунакларга ризык әзерләү һәм сыра кайнату урыны 25. Кунакларның яраннары өчен бүлмә 26. Зират һәм җиләк-җимеш бакчасы 27. Яшелчә бакчасы 28. Бакчачы йорты 29. Кош-корт өе 30. Ашлык амбары 31. Нөнәрчеләр бүлмәсе 32. Монахларга ризык әзерләү һәм сыра кайнату урыны 33. Тегермән 34. Йөзем сыткыч 35. Солод (сыра кайнатуда кулланыла торган арыш яки арпа оны) әзерләү урыны 36. Ашлык саклау урыны һәм мичкәләр ясау остаханәсе 37. Үгез һәм атлар араны 38. Сыер абзары 39. Бияләр араны 40. Кәҗә абзары 41. Дуңгыз абзары 42. Сарык абзары 43. Ялчылар һәм хезмәткәрләр йорты ■ Изге Галл монастыре территориясе нинди өлешләргә бүленгән? Монастырьда нинди хуҗалык тармаклары үсеш алган? Бу хуҗалыкта кем эшләргә тиеш булган? Изге Галл монастыреның үз стеналарының тышкы ягында да күп җир биләмәләре булган. Монастырьга мондый зур хуҗалык ни өчен кирәк? Урта гасырларда ничек вассалларга әверелгәннәр Өстәмә мәгълүмат Сеньор һәм вассал шартнамә төзиләр. Гадәттә, бу килешү кәгазьдә теркәлми, ә халык алдында «тамаша кылына». Сеньор рыцарьны, үз яраннары һәм вассаллары әйләнәсендә тәхеттә утырган килеш, тантаналар залында кабул итә. Аңа хезмәткә урнашырга теләгән рыцарь үзенең булачак сеньоры каршында тезләнә, төгәл итеп тугрылык антын кычкырып сөйли һәм, йола буенча, үз кулларын сеньор кулларына куя. Сеньор, шартнамәне ныгытып, аның кулларын үбәргә, аңа үлән сабагы, ук, байрак, балдак яки, мәсәлән, скипетр бирергә мөмкин булган. Бу беркадәр җир биләмәләрен аңа тапшыруны аңлаткан. 99
1. Ни өчен вассаллык анты халык алдында гамәлгә ашырылган? 2. Ни өчен вассалитет турындагы шартнамәне имза салып, мөһерләр белән беркетү урынына Урта гасырларда бу мөнәсәбәтләрне йола гамәлләре белән урнаштырырга тырышканнар? Документлар «ФЕОДЛАР КИТАБЫ»ННАН (XI гасыр): Әгәр сеньор ачык бәрелештә сугышканда, вассалы аны исән яки яраланмаган хәлендә калдырып китә икән, вассал феодтан колак кагачак <...> Әгәр дә вассал сеньорына яки замокта сеньор һәм аның хатыны барлыгын белеп тә, анда һөҗүм итә икән, аны шул ук хәл көтә. Әгәр дә аның бертуган абый яки энесен, бертуганының улын үтерсә дә, аның җире алына. ВАССАЛЛЫК АНТЫННАН (XII гасыр): Шушы мизгелдән алып, мин, Герсенда улы Раймонд, Ренгерда улы Бернарны аның тормышы һәм гәүдәсе мәсьәләсендә беркайчан алдамаячакмын, аны әсир итмәячәкмен, һәм минем киңәшем һәм ниятем белән бер генә хатын- кыз һәм ир-ат та (моны эшләмәячәкләр). Хәзерге көндә булган һәм минем ярдәмем белән ирешәчәк шәһәрләреңне дә, замокларыңны да, феодларыңны да тартып алмаячакмын. 1. Китерелгән документларга таянып, вассалның нинди гамәлләре сеньорына кылган хыянәте буларак каралуын ачыклагыз. 2. Ничек уйлыйсыз, бу документларны төзүчеләр вассалларның мөмкин булган бу җинаятьләрен «уйлап чыгаралармы», әллә сеньорлар һәм вассаллар арасындагы чыннан да булган хәлләр тәҗрибәсенә таяналармы? § 11 МӘҢГЕЛЕК ХЕЗМӘТЧӘННӘР Бар нәрсәнең терәге. Урта гасырларда җәмгыять кешеләрнең өч зур төркеменнән — катлаулардан (сословиеләрдән) тора дип уйлыйлар. Беренче сословие — гыйбадәт кылучылар, ягъни священ- никлар һәм монахлар. Икенчесе — сугышучылар, ягъни рыцарьлар. Өченчесе исә — хезмәт ияләре, ягъни крестьяннар. Ьәр катлау башка икесе өчен кирәк, аларның берсе генә дә башкаларыннан аерым яши алмый. Әмма шулай да «Хезмәт ияләре» катлавы күпче¬ лекне тәшкил итә: Урта гасырларда крестьяннар 100
башка ике катлауның икесен бергә кушканга караганда да күбрәк була. Әмма иң мөһиме шул: крестьян хезмәтеннән башка рыцарьлар сугышка китә алмас, ә священниклар Аллага хезмәт итә алмас иде. Урта гасырларда бөтен дөнья крестьян җилкәсендә тора дигәннәр. Сеньорсыз җир юк. Урта гасырлар башында Европа крестьяннарының күпчелеге ирексез кешеләр була. Бу,— кагыйдә буларак, алар үзләре белән, ни җирләре, ни милекләре белән теләгәнчә эш итә алмаганнар дигән сүз. Һәрберсенең үз хуҗасы — сеньоры була. Бу сеньор урынында рыцарь, барон, король һәм шулай ук епископ яки, мәсәлән, мо¬ настырь башлыгы тора алган. Күп кенә ирекле кешеләр үз ирекләре белән бәхилләшкән очраклар да күзәтелгән, моның бе¬ лән алар бу болгавыр һәм куркыныч заманнарда үзләре өчен күпмедер куркынычсызлыкка иреш¬ кәннәр. Үз авылларын тышкы дошманнардан саклый алган «көчле кешеләр» сеньорларга әве¬ релгән. Әмма яклаулары өчен сеньорлар крестьян¬ нардан бик югары бәя таләп иткәннәр. Көтелмәгән һөҗүм. Миниатюра. XII гасыр ■ Ьөҗүм итүчеләрнең һәм аларның корбаннарына әверелгәннәрнең корал һәм киемнәрен чагыш¬ тырыгыз. Рәссам җанны ничек тасвирлый алган? 101
Кайбер илләрдә «сеньорсыз җир юк» дигән кагыйдә яши. Бу исә бер генә авыл да үзен ирекле дип санарга тиеш түгел, ул, һичшиксез, кайсыдыр серьорныкы булырга тиеш дигәнне белдерә. Ди¬ мәк, крестьяннар яшәгән һәм эшләгән җир алар¬ ныкы булмыйча, хуҗаныкы икән, крестьяннар аңа хезмәт итәргә тиеш була. Крестьян йөкләмәләре. Төрле ясаклар һәм җыемнардан тыш крестьяннар, кагыйдә буларак, үз сеньорлары җирен дә эшкәртергә тиеш бу¬ лалар. Моны барщина дип атыйлар. Барщина урынына, ә кайчакларда, шуның белән бергә, крестьяннар оброк та түли, ягъни үз басуларында үстергәннең яки ау һәм һөнәрчелек белән тал¬ каннарының шактый өлешен сеньорга бирәләр. Алай гына да түгел, үз керемнәренең уннан бер өлешен чиркәүгә тапшырырга тиеш булалар. Бу бик борынгы салым дисәтинә, яки гошер салымы дип атала. Күп кенә крестьяннар сеньорга бик авыр бәй- лелеккә төшә. Алар нәсел мирасы алганда да, кызларны кияүгә биргәндә дә, улларын мәхәллә мәктәбенә җибәргәндә дә сеньорга түләргә тиеш була. Бәйле крестьян үлеп киткән очракта, аның тол калган хатыныннан иң яхшы терлеген сеньор тартып ала. Бәхетсез хатын еш кына хәтта икенче терлеген дә чиркәүгә бирергә тиеш була. Крестьяннарның үз сеньорларын¬ нан ризасызлык уятырлык сәбәпләр Крестьяннар биләмә идарәсенә оброк тапшыра. Гравюра. XV гасыр ■ Оброк итеп крестьяннар нәрсә тапшыра? Биләмә идарәчесе һәм крестьянның үз- үзләрен тоту рәвешләре нәрсә турында хәбәр итә? 102
Җир сөрүнең ике күренеше. Миниатюралар. XII—XIII гасырлар Урта гасырларда сабанның һәм ат җигү кирәк- яракларының яңа төрләре уйлап табыла. Борынгы камытны белмәгәнлектән, аларның атлары җирне ярып баручы сабанны да, йөк төялгән арбаны да озак тартып бара алмаган. Ул заманнарда атларның бары тик бер, күп дигәндә ике сугышчы утырган җиңел сугыш арбасына гына көче җиткән. Камыт уйлап табылу сабанга үгезләр урынына атлар җигү мөмкинлеген тудыра. Бу авыл хуҗалыгында җитди переворот була. Әлеге сурәтләрне үзара чагыштырыгыз. Кешеләрнең теге яки бу очраклардагы сөрүләре арасында аерма бармы? Алар нинди сабаннар белән сөрә? Сабанга нинди хайваннар җигелгән? тулып ята. Әле сеньор аны дошманнан сакламый, әле корылык елны ярдәм итми, әле көч җитмәс¬ лек җыемнар белән газаплый. Башта крестьяннар эчтән генә сыкрый, ә аннары үз хуҗаларына каршы фетнәләргә күтәрелә башлый. Әлбәттә, сеньор крестьяннан булдыра алган кадәр күбрәк алырга тырыша, әмма хәерче һәм 103
Тачка. Гравюра. XV гасыр Тачканы Урта гасыр европалылары уйлап таба. Борынгы дөньяда тачканы бөтенләй белмиләр. Бу гаҗәеп уйлап табу гап-гади төзелешле була, чөнки тачка тәгәрмәч белән рычагны бик уңышлы тоташтырудан гына гыйбарәт. Тачка уйлап табылу иң элек нинди эшләрне җиңеләйтергә тиеш иде? ач крестьяннан аңа файда аз булачагын ул да бик яхшы аңлый. Үз крестьяннарын бөлгенлеккә төшерүнең мәгънәсезлеге көн кебек ачык була. Крестьян өстеннән сеньор хакимлеге чиксез булмый. Сеньор, мәсәлән, аны хөкем итмичә генә үтерә, гаиләсеннән аера, сата алмый (аны бары тик каралты-курасы, җир иманасы, бөтен авылы белән генә сата ала). Иң бәйле крестьяннарның да хәлләре антик заман колларыныкыннан күпкә яхшырак була. Алай гына да түгел, Урта гасырлар дәвамында Европа крестьяннарының матди хәлләре яхшыра һәм алар иреклерәк була бара. Бергә җиңелрәк. Бер авыл, ә кайчакларда берничә күрше авыл крестьяннары общиналарга берләшә. Аерым-аерым яшәү бик авыр була, ә кайчакларда бөтенләй мөмкин булмый. Бергә булганда, күр¬ шедәге буш яткан җирне сөреп чыгу да, явыз килмешәкләрдән саклану да күпкә җиңелрәк бит. Община әгъзалары җыеннарда староста һәм аның ярдәмчеләрен сайлап куялар һәм барлык мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр. Мәсәлән, теге яки бу басуга нинди иген чәчәсен, кайсы көнне чәчүгә тешәсен, ә кайчан урак өсте башланасын община билгели. Гадәттә, крестьян кишәрлекләре (иманалары) авылга караган басулардан тар полоса итеп бүлеп бирелә. Шуңа күрә дә бер 104
Хатын-кыз шөгыльләре. Миниатюралар. XIV гасыр Әлбәттә, бөтен хуҗалык хатын-кызлар җилкәсендә бара. Хатын-кызлар башка эшләрдән тыш әле тагын эрлиләр дә, тукыйлар да. Европаның кайбер өлкәләрендә крестьян гаиләсенә нәкъ менә хатын-кызлар хезмәте тора-бара зур керем китерә башлый. крестьян иманасында арыш, икенчесендә арпа игү рөхсәт ителми. Бөтен басуга бер генә иген культурасы чәчәләр, ә кайсын чәчәсен община хәл итә. Крестьянның бөтен гомере общинада уза. Об¬ щина чиркәү төзи, священникны асрый, туйлар үткәрә, җирләү йоласын үти. Шулай ук авыру- сырхауларга, ярлы-ялгызларга һәм ятимнәргә ярдәм итә. Община үз әгъзаларының сеньорга һәм чир¬ кәүгә тиешле йөкләмәләрен вакытында үтәүләрен дә тикшереп тора. Шуның белән бергә, хуҗа басуында ни үстерүне дә община хәл итә. Община хәтта үз хуҗасы тәкъдим иткән яңа җыемны кертүгә каршы килгән очраклар да булгалый. Ни чәчсәң, шуны урырсың. Урта гасырлар башында сәүдә үсеше әле бик начар бара. Даими базарлар бик аз була, товарлар да бик аз сатыла. Шуңа күрә һәр авыл халкы ипидән алып уракка, сабаннан алып кадакка кадәр үзенә кирәкле бар нәрсәне үзе җитештерергә мәҗбүр була. (Тимер 105
бик аз булганлыктан, аннан ясалган эшләнмәләр бик кыйммәт тора.) Барлык кирәк нәрсәне үзе җитештергән, базарда сатып алуларга яки сатуларга әллә ни ихтыяҗ кичермәгән хуҗалык натураль хуҗалык дип атала. Урта гасырларда Европада натураль хуҗалык XIII—XIV гасырларга кадәр өстенлек итә. Ьәр община күршеләре белән әллә ни бәй¬ ләнештә тормаган мөстәкыйль бер дөнья буларак көн итә. Авыл сеньоры да нәкъ шундый натураль ху¬ җалык алып бара. Әлбәттә, сәүдәгәрләр аңа бизәнү әйберләре, купшы киемнәр, корал кебек төрле кыйммәтле товарлар алып кайта, әмма бу гына аның җирне ничек файдалануына йогынты яса¬ мый. Крестьянның шатлык-кайгылары. Крестьян тор¬ мышы гел авыр хезмәттән генә тормый. Ел дәва¬ мында чиркәү тарафыннан билгеләнгән бәйрәм көннәр дә була. Христиан бәйрәмнәре белән беррәттән, әле бик борынгы заманнарда, христиан дине кабул ителгәнче үк гадәткә кергән Масленица, Басу-кырлар- ны фатихалау, яз бәйрәме 1 май кебек бәйрәмнәр дә билгеләп үте¬ лә. Чиркәүгә әйлән-бәйлән, учак аша сикерү, төрле рухлар хөр¬ мәтенә әйберләр китерү кебек мәҗүси йолаларга да каршы килмичә сабыр итәргә туры килә. Крестьяннарда Масленица. Миниатюра. XVI гасыр S Крестьяннар киемен тасвирлагыз. Авыл баймы яки ярлымы? 106
Көрәшчеләр. Миниатюра. XIV гасыр Көрәш авыл бәйрәмнәрендә киң таралган күңел ачу чарасы була. Хәер, көрәшчеләр ярышын шулай ук рыцарьлар һәм шәһәр кешеләре дә бик ярата. Игеннәр уңмаган елларда авылда кара көннәр башлана. Ә инде уңыш берничә ел рәттән начар булып, крестьяннар туплаган азык-төлек бөтенләй беткән очракта, ачлык башлана. Ачлык, гадәттә, кешеләр күп яшәгән зур территорияләрне колач¬ лый, шуңа күрә ал арга беркем дә ярдәм итә алмый. Юллар начарлыгы, сәүдәнең зәгыйфьлеге ачлыктан газапланучыларга игеннәр уңган өлкә¬ ләрдән икмәк кайтарырга мөмкинлек бирми. Урта гасырларда бик еш кабатланып торган сугышлар да крестьян хуҗалыгына тискәре йогынты ясый. Кенәзләр һәм рыцарьлар сугыш¬ ларда бер-берсе белән бик сирәк очраша. Аның каравы дошман биләмәләрен, димәк, аның авы¬ лын да алар көн саен диярлек талап чыга ала. 1. Урта гасырлардагы бәйле крестьянның хәле антик кол¬ ныкыннан ни белән аерыла? 2. Крестьяннарга община ни өчен кирәк була? 3. «Натураль хуҗалык» төшенчәсен үз сүзләрегез белән аңлатыгыз. 4. Урта гасыр крестьяннарының төп шатлык һәм кайгы¬ лары нидән гыйбарәт була? Шервуд урманының ирекле укчысы Сораулар һәм биремнәр Өстәмә мәгълүмат Урта гасыр инглиз крестьяннары Робин Гуд турындагы балладаларны (шигъри хикәятләрне) бик яраталар. Мәшһүр юлбасар һәм ук атуда тиңнәре булмаган Робин Гуд үзенең башлыклы яшел плащ кигән дус- ишләре белән Ноттингем шәһәреннән ерак түгел корольнең Шервуд урманында яшеренә. Гамәлдәге тыюларга исе китмәгән Робин Гуд король урманындагы киек кошларны аулый. Ә иң мөһиме, ул байларның гаделсез туплаган 107
акчаларын ярлыларга тарата. Робин Гуд намуслы һәм гадел егет була, кыерсытылганнарны, кимсетелгәннәрне яклый. Король вәкиле шериф Ноттингемның кыю укчыны һәм аның көрәштәшләрен тотарга һәм җәзага тартырга тырышулары уңышсыз тәмамлана. Мөгаен, Робин Гуд турындагы балладалар барысы да уйдырма түгелдер. Әмма Робин Гудның кайсы гасырда яшәвен төгәл әйтүе кыен. Әмма шунысы хак: аның турында инде XIII гасыр башында ук легендалар сөйләнгән. 1. Искә төшерегез: Робин Гуд ауга карата нинди тыюларны бозган? 2. Сезгә Робин Гудның нинди батырлыклары мәгълүм? Аның дуслары кемнәр була, ә дошманнары кемнәр? 3. Робин Гуд турындагы балладаларда инглиз крестьяннарының нинди өмет-хыяллары чагылыш тапкан? Документлар ИНГЛИЗ КРЕСТЬЯННАРЫ ТАРИХЫННАН (XIII гасыр) Прозалаштырып сөйләү: Без хәзер эшләргә дә эшләргә тиеш, башка юл юк. Минем урактан соң калган башакларны җыеп яшисем килми, әмма хәер эстәү тагы да кыенрак, чөнки һәр дүртенче пенни корольгә бирелергә тиеш <...> Безнең акчаны өмет итүче әрәмтамаклар җитәрлек <...> Бөтенләй санга сукмаган ярлыны алар әнә шулай талыйлар: ул хезмәттә тиргә батып үләргә тиеш <...> Аның хәтта башын капларлык та баш киеме юк <...> Бөтен тәкәббер рыцарьлар ярлы хезмәтенә таяна <...> Алар безне калкулыктагы куяннарны куган этләр кебек эзәрлекли <...> Корольгә салым түләр өчен, мин чәчүлек орлыгымны саттым <...> Алар минем абзарымнан терлекләрне алып чыгып киткәч, мин үз язмышыма ачынып еларга җитештем, хәерчеләр әнә шулай барлыкка килә дә инде <...> Дөнья буйлап өметсезлек һәм кайгы-хәсрәт йөри; бу кадәрле бил бөккәнче, тизрәк үлүең хәерле. 1. Җыр авторы нәрсәләрдән зарлана? 2. Үз бәлаләрендә ул кемне дә булса гаеплиме? Гаепләсә, кемне? 3. Ул үзенең авыр хәленнән чыгу юлын күрәме? Күрсә, ул нинди юл? 108
ЗАМОК ДИВАРЛАРЫ АРТЫНДА Феодаллар һәм рыцарьлар. Урта гасырларда җирләр биләү һәм крестьяннар хисабына яшәү¬ челәрне феодаллар дип атыйлар. Крестьяннары белән бергә җирне төп байлык итеп караудан барлыкка килгән иҗтимагый стройны да шуңа күрә феодализм строе дип атыйлар. Епископлар һәм аббатлар да феодаллар була, әмма феодалларның төп өлешен дөньяви сугыш¬ чылар тәшкил итә. Аларның корал йөртүчедән алып корольгә кадәр барысы да үзләрен рыцарь¬ лар, ягъни бөтенесеннән дә яхшырак сугыша бе¬ лүче чын хәрбиләр катлавы вәкилләре дип исәп¬ лиләр. Рыцарь сугышта. Рыцарьлар дошманны атлы рәткә тезелеп һөҗүм итүне кулай күрә. Нәкъ менә рыцарьларның атлы гаскәре Урта гасырлар сугышларында төп көч була да. Авыр коралланган җайдаклар, тизлек белән йөгереп барган килеш, беренче һөҗүмдә үк дошман армиясе рәтләрендә таркаулык китереп чыгара ала. Әгәр дә сугыш кырында ике рыцарь гаскәре очрашса, бәрелеш бергә-бер алышлар рәтенә әве¬ релә. Нәр рыцарь үзенә затлырак дошманны сай¬ ларга тырыша, чөнки аны җиңсә, рыцарь зур дан яулый. Ике рыцарь атларына шпорлары белән төртеп ала да, юан, авыр сөңгеләрен алга сузып, бер-берсенә каршы ташлана. Мондый сөңге белән Рыцарьлар. Мөһерләр. XIV—XV гасырлар Урта гасырларда һәр идарәченең үз мөһере була. Еш кына әлеге мөһердә ул үзен судья яки сугышчы итеп сурәтли. ■ Ни өчен ил башлыклары үзләрен мөһерләрдә судьялар яки сугышчылар итеп сурәтлиләр? Бу рәсемнәрдә рыцарьларны нинди эмблемалар бизи, һәм алар кайда урнаштырылган? § 12 109
Ныгытма капкалары янындагы сугыш. Миниатюра. XIII гасыр ■ Сугышучы рыцарьларның коралларын һәм киемнәрен тасвирлагыз. китереп төртүдән кайчакларда калкан йомычка күк чәчелеп китә һәм иң нык сугыш киемнәре тишелә. Ә еш кына сугыш киемнәренә төртелеп, сөңгеләр үзләре дә салам кебек сынып бетә. Әгәр дә рыцарьлар беренче бәрелештә исән калсалар, кылычлар белән сугышалар. Яхшы көбә күлмәкләре, ә соңрак корыч киемнәре ал арны яраланулардан саклый, күрә мондый орышта сугышчылар бик сирәк һәлак була. Күп очракларда хәлсезләнгән рыцарь үзенең җиңелүен танырга мәҗбүр була. Рыцарьлар сугыш алып баруның билгеле бер кагыйдәләренә таяна. Мәсәлән, җиңелүен таныган көндәшеңне үтерү намуссызлык санала. Хәер, бу гамәл бөтенләй файдасыз да була, чөнки әсир рыцарь өчен аның туганнары һәм вассаллары зур йолым түли ала. Инде сугыш кырында ук җиңүче рыцарь үзе еккан көндәшенең атын, киемнәрен һәм коралларын үзенә ала, һәм болар гына да кайчакларда бик зур байлык санала. Рыцарь. Миниатюра. XIV гасыр XII гасырдан Европада аксөяк гаиләләре үз эмблемаларын, ягъни гербларын төзиләр. Герблар белән замок һәм сарай стеналарын, савыт-саба һәм китапларны бизиләр, әмма герб иң беренче чиратта рыцарьның калканына төшерелә. Хәтта тулысынча ябык шишәк (шлем) кигән рыцарьны да калкандагы сурәт буенча танырга була. Рыцарьлар шишәкләренә дә эмблемаларын куярга яраталар. Мондый шлем өслекләре (нашлемники) аеруча сокландыргыч була. Бу рәсемдәге рыцарь үз гербын тагын кая урнаштыруны кулай күргән һәм ни өчен? 110
Рыцарьлыкка багышлау. Миниатюра. XIV гасыр Рыцарь исемен кыюлык кылып яуларга кирәк була. Батырлык күрсәткән сугышчыны өлкәнрәкләр рыцарь¬ лыкка багышлый. Алар аның биленә кылыч аса, шпор¬ лар бәйли, аңа шишәк һәм герблы калкан тапшыра. Рыцарь намусы. Рыцарь шулай ук сугыш кы¬ рында да, тыныч заманда да билгеле бер кагый¬ дәләргә таяна. Аларны үтәмәгән очракта, ул на¬ мусына тап төшерә һәм башка рыцарьларның хөрмәтен югалта. Чын рыцарь иң элек христианнарны мәҗүси¬ ләр һәм башка дин вәкилләре һөҗүменнән як¬ ларга тиеш дип исәпләнә, чөнки ул — чиркәүнең яклаучы һәм саклаучы игелекле углы. (Рыцарь кылычының алтарьда священник тарафыннан изгеләштерелүе очраклы хәл булмый.) Ул — га¬ делсезлек, мәкер һәм ялган дошманы. Ул авыр хәлдә калганнарны яклый, ярлыларны, тол һәм ятимнәрне үз канаты астына ала. Рыцарь хри¬ стиан кардәшләре өчен үз канын коярга, хәтта алар хакына гомерен бирергә дә һәрвакыт әзер тора. Әмма ул иң элек тынычлык саклау турында кайгырта. 111
Рыцарь һәм аның сөйгәне. Рәсем. XV гасыр Монда үз заманының иң затлы һәм бай пары сурәтләнгән дияргә мөмкин. Кияү — императорның бердәнбер улы, кәләш — герцогның бердәнбер кызы. Яшь парның киемнәре, чәч ясалышлары һәм бизәнү әйберләре үзенчәлекләрен тасвирлап сөйләгез. Бу сурәткә нигезләнеп, аларның бер-берсенә мөнәсәбәтләре турында нәрсә әйтергә мөмкин? Чын рыцарь биргән сүзеннән бервакытта да чыкмый, гадел орышта катнашудан курыкмый һәм качмый. Сугышканда ул бернинди дә хәйлә- мәкерләр кормый. Киресенчә, рыцарь үз дошма¬ нына, әгәр дә бу дошманы тупас бәндә булмыйча, үзен чын рыцарьларча тотса, хөрмәт белән карый. Чын рыцарь бик юмарт була. Аның сөйләме бик нәзакәтле, ул бик матур бии, хатын-кызлар янында үзен бик күркәм тота, ә берсенә исә кабер¬ гә кергәнче тугры кала. Ул, аннан бер генә ягымлы сүз ишетү хакына, гомере буе аңа хезмәт итәргә әзер. Әлбәттә, рыцарьның идеаль тасвирламасы әнә шундый. Чынлыкта исә күпчелек рыцарьлар тупас, тәрбиясез һәм кырыс була. Әмма аларның иң начарларының да күңелләре түрендә рыцарь намусы турындагы төшенчә саклана. Рыцарь һәм аның йорты. Рыцарьлар, гадәттә, әллә ни зур булмаган, әмма саклану өчен ярак- лаштырылган ныгытмаларда — замокларда яши. XI—XII гасырларда Скандинавиядән Италиягә һәм Испаниягә кадәр бөтен Европа дистәләгән мең рыцарь замоклары Сарай мәҗлесе. Миниатюра. XIII гасыр Сулда ашар алдыннан кулларны ничек юарга кирәклеге сурәтләнгән. Әлеге табынны һәм анда катнашучыларны тасвирлагыз. 112
белән каплана. Баштарак алар агачтан төзелсә, аннары таштан корыла башлый. Замокларны, гадәттә, биек калкулыкларда төзиләр, чөнки болай саклану җиңелрәк була. Өстәвенә әллә кайлардан күренеп торган замок стеналары һәм манаралары һәркемгә бу якларда кем хуҗа булуын искәртеп тора. Сугыш килеп чыккан очракта, кирәкле барлык нәрсә (корал, атлар, азык-төлек) замокта һәрвакыт әзер тора. Рыцарь, аның гаиләсе, сугышчылары һәм хезмәтчеләре өчен замокта кунак һәм йокы бүлмәләре, ат абзарлары җитәрлек күләмдә була. Әлбәттә инде, азык пешерү бүлмәләре һәм часов¬ ня лар да урын алмый калмый. Замокның төп бүлмәсе саналган зур залда хуҗа вассал һәм кунакларын күңелле мәҗлескә җыя. Бу мул табынлы мәҗлесләрдә крестьяннар оброк сыйфатында рыцарьга китергән ризыклар¬ ның күпчелек өлеше ашалып бетә. Замоктагы тормыш. Замокларда крестьян өйлә¬ ренә караганда уңайлырак булуы бик шикле. Бу биниһая зур таш корылмаларда еш кына туңарга туры килә, чөнки берничә камин гына иркен бүлмәләрне җылытып бетерергә җитми. Урта гасыр замогы киңәю этаплары реконструкциясе. Вышеград (Венгрия). XIII—XV гасырлар ■ Иң беренче биналарның вазифасы нидән гыйбарәт була? Соңрак аларны нинди максатлардан үзгәртеп коралар яки яңаларын өстиләр? -л 113
Салкын вакытларда тәрәзә капкачларын ябып кына үтәли җилдән котыла алмыйлар, И ә бүлмәләр исә караңгылыкка чума. Караң¬ гылыктан котылу өчен кабызган факеллар- * дан чыккан сөрем калын катлам булып стена һәм түшәмнәргә утыра. Бәлки, рыцарьлар, замокларда шундый ’ караңгылык хөкем сөргәнгә, төрле күңел ачу чаралары оештыргандыр. Алар еш кына < үзләренә күчмә циркачлар һәм артистлар¬ ны (фиглярларны), ил гизеп йөрүче шагыйрь һәм җырчыларны (жонглёрлар) чакыралар. Лачыннар белән аулау. Миниатюра. XIV гасыр Бик бай һәм затлы нәсел вәкилләре үз замок¬ ларында даими рәвештә сарай шагыйрьләре һәм җырчылар (менестрельләр) иҗаты белән рухлана. Замокта күңел юанычы өчен попугай һәм май¬ мыл кебек гадәти булмаган кошлар һәм киек¬ ләрне асрыйлар. Рыцарьлар бик яратып ауга йөри, алар аеруча лачыннар белән ауга йөрүне хуп күрә. Замокта яшәүчеләр озын, караңгы кичләрдә шакмак тәгәрәтү, карта яки шашка уеннары белән юана. Тора-бара алар тормышына шахмат үтеп керә. Әлбәттә, ул вакытларда әле бу уен кагый¬ дәләре хәзергедән күпкә гадирәк була. Күңел ачу гына түгел. Тыныч елларда рыцарь өчен хәрби ярышта — турнирда катнашу гаять зур вакыйгалардан санала. Сугышчылар бер-берсе белән көч сынашырга бик ярата, әмма чиркәү мон¬ дый «максатсыз алышларны» бер дә хупламый. Шулай да турнирлар төрле илләрдә, аеруча Фран¬ циядә киң тарала. Зур турнирга бөтен ил буенча һәм хәтта чит җирләрдән тамашачылар һәм кат¬ нашучылар җыела. Турнир берничә бәрелештән тора, кайчакларда анда кара-каршы төркемнәр, ә кайчакларда 114
парлар көч сынаша. Бәрелештә бары тик кеше гомеренә янамый торган тупыйк башлы сөңгеләр, агач кылычлар гына кулланыла. Хәер, бу гына бәрелештәгеләрне җәрәхәтләрдән саклап кала алмый. Ә Германиядә иң тәвәккәл рыцарьлар, Рыцарь турнирлары. Миниатюралар. XIV—XV гасырлар сугыш киемнәре урынына киндер күлмәкләр генә киеп, очлы сугыш сөңгеләре белән орыша. Гадәти парлы орышта сугышчылар, ат өстендә кара-каршы йөгереп килеп, сөңге белән бер-бер- сенең калкан яки көбә киеменә төртергә, дош¬ манын ат өстеннән бәреп төшерергә, ә үзләре исә иярдә калырга тырыша. Җиңүче рыцарь король яки гүзәл ханым ку¬ лыннан бүләк ала. Әмма турнирда җиңү даны бүләккә караганда күпкә кадерлерәк була. 1. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Урта гасыр сугышчыларына үз намус кодексларын — рыцарьның үз-үзен тоту ка¬ гыйдәләрен төзү кирәк булды икән? 2. Сез — Урта гасыр юлчысы. Ерактагы калкулыкта әллә каян замок һәм аның итәгендә урнашкан авылны күреп алдыгыз. Замок һәм авылда яшәүчеләр арасында нинди мөнәсәбәтләр урнашуын фараз итеп карагыз. 3. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен рыцарьлар, чиркәү риза¬ сызлыгын искә алмыйча, турнирлар оештыруны дәвам итәләр? Сораулар һәм биремнәр 115
Өстәмә мәгълүмат Кечкенә яңалык Урта гасырлардагы рыцарьлар армиясе Борынгы Рим гаскәреннән атлы сугышчыларның күбрәк булуы белән аерылып тора. Борынгы Римда атлы гаскәр җәяүле гаскәрдән күпкә калыша. Урта гасырлар башында европалылар күчмә кабиләләрдән ат дирбиясенең кечкенә генә бер кисәген — өзәңгене үзләштерү белән, хәрби эштә кискен борылыш башлана. Римлылар өзәңгенең нәрсә икәнен дә белмәгәннәр. Рим җайдак¬ ларының табан өчен таянычлары булмый, һәм алар ни сөңге, ни кылыч белән көчле итеп бәрә алмый. Өзәңге бар нәрсәгә, аерым алганда, коралларга үзгә¬ реш кертә. Ыргыта торган җиңел сөңге урынын авыр һәм юаннары алыштыра. Җайдак аны җимергеч корал итеп куллана. Кыска кылыч урынына озыннарын куллана башлыйлар. Җайдак хәзер җәяүлеләр һәм атлылар өстенә бөтен көче белән ябырыла ала. Өзәңге куллана башлау атлы сугышчының хәрби әһәмиятен арттыра. Урта гасыр өзәңгеләре Замок ныгытмалары Яхшы ныгытылган замокны яулап алу бер дә җиңел эш булмый. Аңа замок торган калкулык буенча бормаланып сузылган тар сукмак аша гына кереп була. Бу сукмак туп-туры капкага алып чыкмый, ә башта замок диварларын урап уза. Нөҗүм итүче, калкан белән сакланмаган уң ягын замоктан атучыларга ачык калдырып, капкага таба чабарга мәҗбүр була. Стеналар тирәсеннән тирән чокыр казыла. Капкага килә торган юл күпер алды ныгытмасы, күтәрмә күпер, үтеп йөрү манарасы белән саклана. Капка ишекләре имәннән ясалып, тимер белән тышлана. Ьөҗүмнәр булганда, капкадан керә торган урын өстән төшүче авыр рәшәткә белән дә каплана. Манара астындагы үтеп йөрү урыны турыпочмаклап янга борыла, ә һөҗүм итүчеләр яңадан көтмәгәндә ук һәм сөңгеләр яңгыры астында кала. Әллә ни зур булмаган замок мәйданы эчке стеналар белән әйләндереп алына һәм һөҗүм итүчеләр өчен яңа тоткарлык тудыра. Нәр манара 116
Гудрич замогы «төзелеше» (Англия). XIV—XV гасырлар 1. Эчке ишегалды 2. Төп манара 3. Аш бүлмәсе 4. Чокыр 5. Зур зал 6. Замок хуҗасының тантаналар бүлмәсе 7. Киңәшчеләр һәм ярдәмчеләр бүлмәсе 8. Азык-төлек саклау бүлмәсе 9. Ат абзары 10. Замок хуҗасының ял бүлмәләрендәге залы 11. Замок хуҗасының кунак бүлмәсе 12. Замок хуҗасының йокы бүлмәсе 13. Замок хуҗасының алгы як бүлмәсе 14. Хезмәтчеләр өчен зал 15. Хезмәтчеләр бүлмәсе 16. Көнчыгыш зал 17. Кунаклар бүлмәсе 18. Замок кәшәнәсе (часовнясы) 19. Замок комендантының тышкы бүлмәсе 20. Замок комендантының эчке бүлмәсе 21. Үтеп йөрү манарасы аша замокка чыгу урыны 22. Капка алды ныгытмасы сакчылары бәреп кергән дошманнарга мөстәкыйль каршылык күр¬ сәтергә әзер тора. Замокның иң нык манарасы кечкенә генә крепостьтан гыйбарәт була һәм үзе генә дә камалышны кичерә ала. Әлеге төп манараны Франциядә — донжон, Германиядә — бёргфрид, Англиядә киип дип атыйлар. Әгәр иң соңгы сакчылар да донжонда торып кала алмаса, алар, калын стеналар эчендәге яшерен баскыч аша, җир асты юлына төшә һәм, дошманнардан качып, әлеге юл аша, замоктан берничә чакрым ераккарак китә һәм үзләренә куркыныч янамаган урынга барып чыга. 117
1. Өзәңге куллана башлау һөҗүм коралларына гына түгел, ә җайдакның саклану коралларына да йогынты ясый. Атлы сугышчының киемнәре һәм калканы хәзер ничек үзгәрүен күз алдына китерергә тырышыгыз. 2. Замок никадәр ныграк сакланган саен, анда яшәүчеләр шулкадәр кыен¬ лыклар кичерә. Сез ал арны атый аласызмы? Документлар РЫЦАРЬЛАР ОРЫШЫ Вольфрам фон Эшенбахның «Парцифаль» поэмасыннан (ХШ гасыр): Менә алар очраштылар. Чыңлап сөңгеләр сугылды, Чатырдап саплары сынды, Йомычкалар җиргә очты! Аһ, бу рәхимсез кырылыш, Бер-береңә юк юл куеш! Гамурет соң япь-яшь килеш һәлак булыргамы тиеш?! Хютигер бит җиңә аны <...> Төрлесе була тормышта, Төштә түгел һич тә, өндә Атыннан егылып дошман Ята аунап җир өстендә <...> Анжуялы аптырашта: Кыйнамыйлар егылганны! Тик Хютигер бирешергә Теләми, нишләтсен аны?! Хәл җыйгачтын тормак була, Бер-бер хәйлә кормак була, Дошманының күкрәгенә Сөңге белән ормак була. «Юк, бу хәйләң чыкмас барып!..» һәм Гамурет җиңел генә, Сөңге очы белән чәнчә Дошманының җилкәсенә, Әйтә аннан: «Бирелегез, Әгәр яшисегез килсә! Мәгънәсезлек бит ул черү Авыр кабердә, кара җирдә!» Әйтә дошман: «Сез җиңдегез! Тик әйтегез шуны: кем сез?» һәм җавап бирә җиңүче: 118
Судтагы орыш. Миниатюра. XV гасыр Бәхәсләшүчеләрнең кайсы хак, кайсы гаепле икәнне ачыклау өчен, судларда еш кына көрәш оештыра торган булганнар. Хак кешегә Ходай ярдәм итәчәк һәм ул җиңеп чыгачак дип исәпләгәннәр. «Сер түгел бу һич, рәхим ит, Анжуй короле Гандинның Улы булам мин — Гамурет!» һәм Хютигер әйтте шунда: «Калканымны һәм атымны Рәхим итеп алсаң иде. Күркәм йолабыз буенча Гаскәрем дә бирелә»,—диде. 1. Тасвирланган орышта нинди «намус кагыйдәләре» сакланган? 2. Поэзия геройлары да, алар арасындагы орыш та уйлап чыгарылган. Ничек уйлыйсыз, бу уйдырма вакыйга нигезендә үткән заманнардагы чын тормыш турында әйтеп буламы? Бүлеккә карата сораулар һәм биремнәр 1. Крестьяннар һәм аларның сеньорларын күбе¬ сенчә нәрсә бәйләп торган? 2. Крестьяннар сеньорларга һәм сеньорлар кресть¬ яннарга нәрсәгә кирәк булган? 3. Крестьяннарның үз сеньорларыннан, ә сеньор¬ ларның үз крестьяннарыннан нәрсә өчен аеруча ризасызлык уянган?
6 бүлек «ХОДАЙ ТЕЛӘГӘНЧӘ!» § 13 КАРОЛИНГЛАР МИРАСЫ Франциянең авыр яралуы. Кайчандыр куәтле Франк империясе X гасырда инде хәрабәләр эчендә ята. Империянең тора-бара Франция дип атала башлаган көнбатыш өлеше күп санлы мөстәкыйль кенәзлекләргә таркала. Каролинглар нәселе ил башлыкларының ха¬ кимлекләре кимегәннән-кими бара. Алар ил эчен¬ дә өзлексез дәвам итүче ызгыш-талашларга да, норманнарның рәхимсез һөҗүмнәренә дә чик куя алмый. Викингларга Париж графлары Каролингларга караганда күпкә уңышлырак каршы тора. Шу¬ ның өчен француз аксөякләре аларның берсен король дип игълан итә. Париж графлары нәселе белән Каролинглар арасында тәхет өчен көндәш¬ лек 100 ел буена диярлек сузыла һәм 987 елда графлар, ниһаять, җиңеп чыга. Аксөякләр әлеге графларның берсе Гуго Ка- петны король итеп сайлап куя. Ул корольләр¬ нең яңа династиясе Капётинглар ыруына нигез сала, һәм алар Франциядә берничә гасыр буена берөзлексез идарә итә. Капётинглар идарә итә башлаган заманнар алар өчен бик катлаулы була. Аларның үз биләмәләре (король домены), Франция үзәге буйлап, төньякта 120
Корольгә таҗ кидерү тантанасы. Миниатюра. XI гасыр Таҗ кидерүне ике архиепископ башкара. Аларны паллийлары — арттан да, алдан да җиргә кадәр төшеп торучы тасмалар¬ дан гыйбарәт булган, йон тукымадан тегелгән һәм тәреләр чигелгән махсус «якалары» аша танып була. Паллий пастырь үз иңнәренә күтәреп барган сарыкны хәтерләтә. Барлык паллийлар¬ ны да, катгый кагыйдәләргә нигезләнеп, Римдагы бер монастырь монахинялары тегә. Паллийны папа изгеләндерергә тиеш була, ә аннан соң ул изге Петр каберлегендә бер төн куна. Архиепископ¬ ларга паллийларны папа тапшыра. Дөньяви ил башлыгы белән чиркәү арасындагы мөнәсәбәтләрне рәссам ничек күз алдына китерүен әлеге миниатюрага карап әйтеп буламы? Сена һәм көньякта Луара елгалары арасыннан сузыла. Кайбер француз герцогларының җирләре корольнекенә караганда берничә тапкыр зуррак була, димәк, байлык һәм куәтләре дә шулкадәр үк күбрәк була дигән сүз. Германиянең якты таңнары. Франк империясе¬ нең көнчыгыш яртысы (булачак Германия) көн¬ батышы кебек күп санлы урта һәм вак биләмә¬ ләргә таркалмый. Монда берничә герцоглык бар¬ лыкка килә. Аларның иң куәтлеләре Бавария һәм Саксония була. Башта герцоглар Каролинглар нәселе корольләренә тугрылык саклый. Тора-бара алар, көчсезләнгән Каролингларга буйсынырга те¬ ләмичә, хакимият өчен үзара көрәш башлыйлар. Империянең көнбатыш җирләрен талап бетер¬ гән норманнар көнчыгыш җирләргә еш һөҗүм итүдән шүрлиләр. Аның каравы көнчыгыштан ябырылган күчмә венгрлар Германия өлкәләрен әледән-әле борчып тора. Венгрлар тарафыннан 121
Мәшһүр Урта гасыр таҗлары: Германия империясенеке. X—XI гасырлар·, Венгрия корольлегенеке. XI—XII гасырлар·, Италия корольлегенеке. IX гасыр янаган куркыныч Германия аксөякләрен ызгыш- талашларын вакытлыча онытып торырга мәҗбүр итә, һәм алар 919 елда Саксония герцогы Ген¬ рихны үз корольләре итеп сайлап куялар. Король Генрих I һәм аеруча аның улы От¬ тон I җитәкчелегендәге гомумгерман гаскәрләре венгрларны шундый авыр җиңелүләргә дучар итә ки, тегеләрнең һөҗүмнәре бөтенләй туктала. Шул заманнардан алып венгрлар утрак тормышка күчә башлыйлар. Алай гына да түгел, венгр короле Иштван (Стефан) инде 1000 елда ук христианлык кабул итә һәм Рим папасы аңа таҗ тапшыра, ә Венгрия гадәти Европа корольле¬ генә әверелә бара. Империяне «тергезү». Үз абруен ныгыту өчен, король Оттон I күп нәрсәләрдә Франк империя¬ сенең күренекле җитәкчеләренә охшарга тыры¬ ша. Ул корольләрнең яңа династиясе Каролинг- лардан бер яктан да калышмавын күрсәтергә омтыла. Шуңа күрә Оттон I, кайчандыр Бөек Карл кебек үк, гаскәре белән Италиягә юл тота. Беренче походында ул үзен Италия короле дип 122
игълан итә. Икенче походында Римга керә, 962 елда Рим папасы аның ба¬ шына таҗ кидерә һәм император дип игълан итә. Мәҗүси сакслар, христианлык ка¬ бул итүдән һәм франк короле хаки¬ миятен танудан баш тартып, Бөек Карл¬ га каршылык күрсәткән заманнан 200 ел да үтмәгән була әле. Хәзер исә нәкъ шул сакслар үзләрен римлылар һәм франкларның турыдан-туры варис¬ лары дип таный. Чөнки империя һәм бөтен христиан дөньясы башында хәзер аларның хакиме тора. Әмма саксларның үз хакимнәре һәрвакыт император титулын алып торыр дигән өметләре акланмый. Германия кенәзләре үз корольләре итеп саксларны гына түгел, ә башка кабилә вәкил¬ ләрен дә сайлап куя. Әмма Германиянең һәр короле бөтен Урта гасырлар дәвамында Бөек Карл һәм Оттон I үрнәгендә Римга барырга һәм анда пападан император титулы алырга тырыша. Еш кына әлеге сәяхәтләр Италия калалары белән авыр сугышларга үсеп әверелә. Германия хакимнәре үзләре өчен римлылар императоры титулын алуга ирешәләр. Хәзер инде Германияне дә Италиянең төньяк өлеше белән бергә империя дип атыйлар. XII гасырда аның рәсми атамасы Изге Рим империясенә әверелә. Чиркәүне яңарту хакына. Рим чиркәве Каро- лингларның тугры союздашы һәм таянычы була. Франк империясе таркала башлагач, чиркәү өчен дә авыр заманнар башлана. Ьәр сеньор аның табышларына кул суза: үз биләмәсендәге храм һәм монастырьларны үзләштерә, епископ һәм Германия императорларыннан берсенең мөһере. XI гасыр 123
аббатлар итеп үз туганнарын һәм тугры вассалларын куярга мәҗбүр итә. Бургундиянең (Франция) Клюни мона¬ стыре монахлары чиркәүне, алар исәплә¬ гәнчә, мескен хәлдән чыгару юлын тәкъ¬ дим итәләр. Моннан соң аббат һәм епископларны, шулай ук папаны, чит-ятлар катнашын¬ нан башка, чиркәүнең үз кешеләре сайлап куярга тиеш була. Клюнилылар фикерен- Монахлыкка кырку. Миниатюра. XII гасыр чә, чиркәүне, гомумән, дөньяви затлар йогынты¬ сыннан азат итәргә кирәк. Священникларны, гаи¬ лә карау һәм мал табу мәшәкатьләре Ходайга хезмәт итүдән аермасын өчен, өйләнүдән тыю зарур. Чиркәү бөтен Европада һәртөрле хакимият¬ ләрдән бәйсез булырга, тимер тәртип урнашкан бердәм оешмага әверелергә тиеш. Ул бары тик Рим папасына гына буйсынсын. Гомуми таркалу барган авыр заманнарда, клюнилылар карашынча, яманлыклардан арынган чиркәү генә папа җитәк¬ челегендә христианнарны коткаруга таба илтәчәк. Чиркәүне яңарту һәм папа хакимиятен ны¬ гыту хакына барган клюнилылар хәрәкәте киң колач ала. Күп санлы монастырьлар Клюнига килеп кушыла. Тора-бара Клюни һәм аның кебек монастырьлар¬ ның кырыс монахларын епископлар итеп сайлап куюлар ешая. Шулар арасыннан Гильдебранд дигән берәү Клюни аббатлыгының үзәк храмы XII гасырда. Реконструкция. ■Бу бина күренеше буенча монастырьның байлыгы һәм йогынтылы көчкә ия булуы турында әйтергә мөмкинме? 124
1073 елда папа тәхетенә утыра һәм Григорий VII исемен ала. Папа яки император? Императорлар чиркәү билә¬ мәләре һәм вазифалары, хәтта Рим тәхете белән үз милекләре кебек эш итәргә күнеккән була. Элек Бөек Карл да нәкъ шулай эшли. Әмма Григорий VII киләчәктә чиркәү эшенә беркем дә тыкшынмавын таләп итә. Бу хәлгә нык ачуы чыккан император Ген¬ рих IV Григорий VII не алып ташларга боера, ә папа аны чиркәүдән читләштерә. Бөтенләй көт¬ мәгәндә күп кенә кенәзләр, шул исәптән Германия кенәзләре дә, чиркәү башлыгын яклап чыга. Алар императорны пападан гафу үтенергә мәҗбүр итә¬ ләр. 1077 елда Италия замогы Каноссада Ген¬ рих IV Григорий VII дән үзен кире чиркәү канаты астына алуын үтенә. Әмма императорның папа каршында бу кадәр кимсетелүе белән генә эш бетми. Генрих IV, яңадан зур көч туплап, папага каршы сугыш ача. Әлеге сугыш, Генрих IV һәм Григорий VII нең варислары заманнарында да дәвам итеп, 1122 елга кадәр сузыла. Бу сугышта көнбатыш Папа һәм император, үзара дуслыкта һәм килешеп, христиан дөньясы белән идарә итәләр. Миниатюра. XIII гасыр Бу сурәт, беренчедән, папалар импера¬ торлар өстеннән җиңү яулагач, икенчедән, алар арасында яңа көндәш¬ лек уты кабынгач барлыкка килә. Рәссам папа һәм императорга карата бердәй мөнәсәбәттәме, әллә берсе аның өчен якынракмы? Сурәттәге персонажлар кулларына нинди предметлар тоткан һәм алар нәрсәне белдерә? 125
Сораулар һәм биремнәр христиан дөньясының башлыгы кем булачагы хәл ителә. Яки ул элекке заманнардагы кебек император — Бөек Константин варисы булачак. Яки ул урынны Рим папасы — апостол Петр эшен дәвам итүче алачак. Күп елларга сузылган бу бәхәс Рим тәхетенең җиңүе белән төгәлләнә. 1. Франк империясе картасы буенча, империянең кайсы җирләре 843 елда Верден бүленеше нигезендә Көнбатыш Франк корольлеге составына, ә кайсылары Көнчыгыш Франк корольлегенә керүен күрсәтегез. Ике корольлек арасында кайсы җирләр өчен көрәш уты кабыну мөм¬ кинлеген фараз итеп карагыз. 2. «Франк империясендә һәм Франциядә король династия¬ ләре» таблицасын төзегез һәм инде тиешле мәгълүмат¬ ларыгыз булган баганаларны тутырыгыз. Династия атамасы Династиягә нигез салучы исеме Династия идарә иткән вакыт Бу вакыт эчендә булып узган мөһим вакыйгалар 3. Франция һәм Германия корольлекләре төзелү тарихында нинди уртаклыклар бар, ә аерымлыклар нидән гыйбарәт? 4. Империя кризисы ни өчен Рим чиркәве кризисына китерүен аңлатыгыз. Инвеститура Өстәмә мәгълүмат Император кемне дә булса кенәз итеп куярга теләсә, ул аңа тантаналы төстә байрак яки кылыч тапшыра. Ә епископны билгеләгәндә аңа кулдан-кулга епископ таягын бирә. Вазифага әнә шул рәвештә куелу инвеститура дип атала. XI—XII гасырларда император белән папа арасындагы көрәшне еш кына инвеститура өчен бәхәс диләр. Папалар епископ таягын император үзе тапшыруга катгый каршы киләләр, ә императорлар исә, киресенчә, үзләренең бу күптәнге хокукларын саклап калырга тырышалар. 1. Урта гасырларда тагын нинди әһәмиятле гамәлләр теге яки бу предметның «өлкәннәрдән» «кечеләргә» кулдан-кулга тапшырылуы белән башкарылуын искә төшерегез. 2. Бу гамәлләр һәм инвеститура йоласы арасында бәйләнеш бармы? 126
Инвеститура күренеше. Миниатюра. XIII гасыр Император кенәзгә — байрак, епископка таяк тапшыра. Бу күренештә катнашучыларны тасвирлагыз. Епископны нинди билгесе буенча танып була? Император, аның дөньяви вассаллары һәм чиркәү арасындагы мөнәсәбәтләрне рәссам ничек күз алдына китерә? Патшага таҗ кидерү күренешен тасвирлаган рәссамның сезгә билгеле булган «фикере» белән чагыштырыгыз. ОТТОН I НЕ КОРОЛЬ ДИП ИГЪЛАН ИТҮ Документлар В идуки нд Корвейскийның «Сакслар гамәлләре» язмасыннан (X гасыр): Герцоглар, өлкә башлыклары, башка отряд вассаллары белән берлектә <...>,яңа герцогны (Оттонны) тәхеткә утырттылар <...>, аңа таба кулларын сузып, тантаналы төстә аңа тугрылык сакларга һәм дошманнарга каршы көрәштә булышырга вәгъдә иттеләр һәм, үз гореф-гадәтләренә таянып, аны король итеп куйдылар. Ул вакытта <...> архиепископ үз руханилары һәм барлык гади халык белән яңа корольнең чиркәүдән чыгуын көтеп тора иде. Тегесе чыккач, архиепископ аңа каршы атлады, сул кулы белән корольнең уң кулына кагылды һәм тасма белән уралган таякны уң кулына тотып <...> храмның уртасына чыкты һәм туктап калды. Шунда торган килеш, аны чолгап алган халыкка мөрәҗәгать итте <...> «Менә,— диде ул,— мин сезгә Алла сайлаган, кайчандыр ил башлыгы Генрих билгеләп куйган Оттонны алып килдем, ә хәзер бөтен кенәзләр аны король итеп күтәрде; әгәр дә бу сайлау күңелегезгә хуш килә икән, уң кулыгызны һавага таба күтәреп раслагыз». Бу сүзләргә җавап итеп, бөтен халык уң кулларын югары күтәрде һәм яңа герцогка уңыш теләп кычкырды <...> Архиепископ Гильдеберт һәм Винфрид Оттонны изге елей белән сыладылар һәм башына алтын таҗ кидерделәр. ИМПЕРАТОР КАНОССА ДИВАРЛАРЫ БУЕНДА Ламберт Герсфельдскийның «Анналлар»ыннан (X! гасыр): Менә король боерылганча килеп тә җитте, замок өч катлы стена белән әйләндереп алынганлыктан, аны икенче кат стеналар боҗрасы эчендә кабул иттеләр, ә бөтен яраннары тышкы якта калдылар. Анда ул король киемнәрен һәм король титулы тамгаларын салган килеш, бернинди уңайлыкларсыз иртәдән 127
кичкә кадәр бер тәгам ризык капмыйча, урыныннан кузгалмыйча, Рим папасы хөкемен көтеп, яланаяк басып торды. Икенче һәм өченче көннәрне дә шушы хәл кабатланды. Ниһаять, дүртенче көнне корольне папага керттеләр. Бик озак сөйләшүләрдән соң гына, корольнең чиркәүдән читләштерелүе турындагы карар юкка чыгарылды. ПАПАДА КАБУЛ ИТҮ ЙОЛАСЫ Чиркәү соборы карарыннан (ХП гасыр)·. Бу дөньядан китәчәк барлык кеше, аеруча Христоска тугрылар, кем булуларына карамастан <...>, баш священник каршына килгәндә, аннан беркадәр ераклыкта басып, коткаручыбыз Иисус Христос хакына, аны җирдә алыштырган священник алдында өч тапкыр тез чүгәргә һәм аның табаннарын үбәргә тиеш. Император, корольләр, эре кенәзләр, кенәз һәм идарәчеләр вәкилләре генә башта куллар һәм иреннәрдән үбә, башкалар исә табанга егыла. 1. Оттон I гә таҗ кидерү нинди церемонияләрдән торган? Ни өчен алар шулай күп? Алар берьюлы барлыкка килгәнме? 2. Ни өчен «Каноссага бару» гыйбарәсе «зур кимсетелүгә дучар булуны» аңлата? Сез ничек уйлыйсыз, Каноссадагы вакыйгалар турындагы хикәят шул заман кешеләрендә нинди тәэсир уята? 3. Папада кабул ителү барышындагы йолаларның мәгънәләрен аңлатыгыз. § 14-15 ХОДАЙ ТАБУТЫНА ТАБА! Папа өндәве. Императорлар өстеннән җиңү яулау Рим чиркәвен моңарчы күрелмәгән биеклеккә күтәрә. Папа үзен императордан һәм бигрәк тә башка хакимнәрдән өстен саный. Көнбатыш Ев¬ ропаның барлык илләрендәге кенәзләр һәм гади халык, священниклар һәм рыцарьлар да Рим папасын үз башлыклары итеп күрәләр. Шуңа күрә 1095 елда чиркәү башлыгының диндарларга мөрәҗәгате бердәм яклау таба. Папа христианнарны походка чыгарга һәм кайчандыр Иисус Христос яшәгән, анда вәгазь сөйләгән Изге җирне Иерусалим һәм бөтен Пале¬ стинаны чит дин вәкилләре хакимлегеннән азат итәргә чакыра. Папа өндәвенә каршы: «Ходай шулай куша!» — дигән бердәм җавап яңгырый. 128
Иерусалимда Ходай Табуты храмы. Миниатюра. XV гасыр Озакламый Европаның төрле өлкәләрендә яшәүче крестьян һәм рыцарьлар, Иерусалимдагы иң мө¬ һим христиан ядкяре Ходай Табу¬ тын коткару өчен юлга чыгачак¬ ларын белдереп, тантаналы төстә ант итәләр. Алар үз киемнәренә тәре рәвешендәге махсус тамга тегәләр. Шуңа күрә дә Палестина походларында катнашучыларны тәре йөртүчеләр, ә походларның үзләрен тәре походлары дип атый башлыйлар. Тәре походларына ни өчен бара¬ лар? Рим папасы һәм тәре йөртү¬ челәр үзләре тәре походының максатларын төр¬ лечә күзаллыйлар. Христианнарның ислам дөньясына каршы баш¬ ланып киткән һөҗүменә җитәкчелек итүче папа үзенең бөтен христиан дөньясы башлыгы дәрәҗәсен бөтенләйгә ныгытырга тырыша. Моннан тыш, илдәге тынычсыз рыцарьларның күбрәк өлеше, Европаны ташлап китеп, үз коралын һәм хәрби осталыгын ту¬ ган җирләреннән читтә чиркәү фай¬ дасына юнәлтүенә дә ул каршы булмый. Европалылар XV гасырда Иерусалимны әнә шулай күз алдына китерә. Гравюра 129
Рыцарьлар үзләре исә яңа җир биләмәләре һәм замоклар, байлык һәм дан турында хыял¬ лана. Палестинага походка чыгарга җыенган кенэз- лэр һәм ил башлыклары да үзләренә яңа шәһәр¬ ләр, илләр яулап алырга, яңа титулларга ирешергә өметләнә. Ә гади халык Иерусалимга тормыш авырлык- ларыннан өметсез хәерчелек һәм сеньорларның өзлексез талавыннан котылу өчен ашкына. Изге җирдә алар яңа тормыш башланыр дип өметләнәләр. Сәүдәгәрләр исә кыйммәтле Көнчы¬ гыш товарларын кулга төшерергә һәм шул арны сатып баеп китәргә ниятли. Әмма тәре йөртүчеләрнең барысы өчен дә уртак бер ышанычы була: алар биргән антны үтәү һәрберсенә бәхет китерер, гөнаһлардан арындырыр һәм үлгәннән соң җаныбызны коткарыр һәм Тәре йөртүче рыцарь. Миниатюра. XIII гасыр Рыцарьлар үзләрен бизәгән «тәре тамгалары»н күрсәтегез. Монах, юл буендагы тәрегә сыенып, рыцарь һөҗүменнән сакланмакчы була. Миниатюра. XIII гасыр Юл чатларына куелган тәреләр Урта гасыр¬ ларда храмнар кебек үк сыену, качу урыны буларак кабул ителгән. Тәрегә сыенып торган кешегә һөҗүм итү, чиркәүдә һөҗүм оештыру кебек үк зур гөнаһ саналган. Я Тонзура (баш түбәсендәге кыркылган урын) зурлыгына карап, «хөрмәтле» монах¬ ның монда нинди куркыныч астында калуын билгеләп буламы? Рәсемдә сурәт¬ ләнгән рыцарь юл буе тәресендә «сыену урыны хокукы»н танырлык кешеме? 130
Иисус Христос — тәре йөртүчеләр башлыгы. Миниатюра. XIII гасыр Иисус Христос монда Апокалипсисның «ак аттагы җайдагы» итеп сурәтләнгән. Аның иреннәреннән «халыкларны кырыр өчен үткен кылыч чыгып тора». Рәссам әлеге сурәткә нинди мәгънә салган? Сез монда күргән XIII гасыр сугышчыларының коралларын һәм киемнәрен тасвирлап бирегез. мәңгелек рәхәткә күмәр дип өмет¬ ләнәләр. Иерусалимны алу. 1096 елда, рыцарь гаскәрлә¬ ренең җыенуын көтеп тә тормыйча, иң беренче- ләрдән булып юлга ярлылар кузгала. Алар җиңү өчен үзләренә ни сугыш киемнәре, ни атлар, ни корал кирәк булмаячак дип уйлыйлар. Кылган дога көче белән, алар фикеренчә, теләсә кайсы дошманны җиңеп булачак. Гади халык «гаскәре» Кече Азиягә килеп җитә һәм мөселманнар белән беренче бәрелештә үк бөтенләй тар-мар ителә. Меңләгән кеше һәлак була, коллыкка төшүчеләре дә меңәрләп исәпләнә. Европаның төрле илләре рыцарьлары юлга бераз соңрак кузгала. Аларның бердәм башлык¬ лары булмый, гаскәр башында дәрәҗәле берничә кенәз тора. Гаскәрнең легаты — папа илчесе дә була. Ярлы халык кебек үк, ры¬ царьлар да Дунай ярлары буйлап Византия чикләренә төшә, Констан- тинопольгә кадәр барып җитә һәм Христиан рыцарьлары һәм сарациннар арасындагы бәрелеш. Миниатюра. XIII гасыр Аяусыз бәрелешне рәссам нинди чаралар белән тасвирлый? 131
1099 елда Иерусалимны талау. Миниатюра. XV гасыр ■ Бу сурәт чынбарлыкка никадәр якын тора дип уйлыйсыз һәм ни өчен? аннары Кече Азиягә юл тота. Сарациннарга (европалылар башта гарәпләрне, аннары барлык мөселманнарны да шушы сүз белән атый) каршы сугышта рыцарьлар күп очракта уңышка ирешә¬ ләр. Алар Палестинага кадәр барып җитәләр һәм 1099 елның июлендә аяусыз штурм белән Иеру¬ салимны алуга ирешәләр. Шәһәргә килеп кергән тәре йөртүчеләр коточкыч суешта меңәрләгән мөселман һәм яһүдиләрне юк итәләр. Тәре йөртүчеләр Якын Көнчыгышта. Палести¬ нада яулап алынган җирләрдә һәм аңа күрше территорияләрдә тәре йөртүчеләр Иерусалим корольлеге һәм берничә кенәзлек төзиләр. Италия диңгезчеләре кораблары Якын Көнчыгыш гавань¬ нарына Европадан яңадан-яңа тәре йөртүчеләрне китереп кенә тора. Христианнар Палестинада, бөтенләй төпләнеп калырга ниятләп, нык замок¬ лар төзергә тотына. Беренче тәре походларыннан соң ук төзелгән рухани-рыцарълар орденнары 132
Сүриядә тәре йөртүчеләр замогы. XII гасыр Иерусалим корольлегенең иң зур һәм яхшы оеш¬ тырылган көченә әверелә. Алар монахлар бердәм¬ леге үрнәгендә төзелә, әмма әгъзалары рыцарьлар була. Рыцарьлар, монахлар шикелле үк, баемау, өйләнмәү һәм күндәмлек турында ант итәләр, ә иң мөһиме, соңгы көннәренә кадәр «Христос дошманнары»на каршы көрәшергә сүз бирәләр. Уңышсыз заман. Европалы ларның Якын Көн¬ чыгыштагы беренче уңышларыннан соң ук уңышсызлык лар башланып китә. Бу як халкы тәре йөртүчеләрне хупламый, Европадан килүче рыцарьлар агымы вакыты-вакыты белән кимеп китә яки бөтенләй бетеп тора. Иерусалим корольлеге һәм аңа вассал кенәз- лекләр Урта диңгез яр буеннан тар полоса булып сузылалар. Шуңа күрә аларның озын көнчыгыш чикләре еш кына мөселманнарның кисәк һөҗүм¬ нәренә дучар була. Христианнар хәле тагын да кыенлашкач, папа- лар төрле ил рыцарьларын яңадан Палестинага юлга чыгарга өндиләр. XIII гасыр ахырына кадәр сигез эре тәре походы уза. 1187 елда Мисыр солтаны Сэлах эд-Дин (Европада аны Саладин диләр) христаннарны тагын бер тапкыр Иерусалимнан куып чыгара 133
Сэлах эд-Дин Иерусалим короле кулыннан Изге Тәрене тартып ала. Миниатюра. XIII гасыр Кемнәрнең монда христианнар, ә кемнәрнең сарациннар булуын билгеләгез. Аларның сурәтләре бер-берсеннән аерыламы? Бу миниатюра сюжетын сез ничек аңлатырсыз? (tut wbtilftucttftu at wti (салит (пЯтД«а ifetto etc vtrttafy tnScciioflitnH Ли Мие «*«·&» ijm&M. nFctwf mxwiueco ya&raWi · ftbjxAtutn rfvn фивсйпГ ^.ti'3 ttLttf t£j( Mlle та үЛуе jtnttnivi.ciYnSc^ nrty fceuvjtAt? cjiAmlticr^t« tnfttM : £n, c“ aiwpet? AfTenmt ^cnT.itr trfc пйиййсг^ t^finufftrel ►ci-inl'crAr. (tbifirrini. Сәлах әд-Дин һәм Ричард I Арыслан Йөрәк үзара шартнамә төзиләр. Миниатюра. XIII гасыр Миниатюрада кайда христианнар, ә кайда сарациннар сурәтләнүен билгеләгез. Рәссам үзе сурәтләгән патша¬ ларга нинди мөнәсәбәттә тора? Ул аларны «мәҗбүр итеп» нинди мөнәсәбәтләргә этәрә? Чынлыкта исә Сәлах әд-Дин һәм Ричард Арыслан Йөрәк арасында мондый очрашу булмый, ә рәссамның исә, мөгаен, беркайчан да мөселман сугышчысын күргәне булмагандыр. Бу безнең миниатюрага карата фикеребездә нәрсәне үзгәртергә мөмкин, ә нәрсәне бөтенләй үзгәртмәячәк? 134
Германия императоры һәм Франция короле тәре йөртүчеләр гаскәре башында. Миниатюра. XII гасыр Һәм бөтен Иерусалим корольлеген яулап ала. Рим папасы яңадан тәре походы игълан итә (монысы инде өченче поход була). Бу поход башкаларыннан иң элек эре Европа илләренең өч патшасы — император Фридрих I Барбаросса, Англия короле Ричард I Арыслан Йөрәк һәм Франция короле Филипп II кат¬ нашуы белән аерылып тора. Дөрес, император Якын Көнчыгышка барганда үлә, ә Англия һәм Франция корольләре бертуктаусыз бәхәсләшәләр һәм шуның аркасында Сәлах әд- Диннән Иерусалимны яулап алуга ирешмиләр. Византия һәм Көнбатыш. Беренче тәре походы Константинопольнең ярдәм соравыннан соң башланып китә. XI гасырда сәлҗүк төрки каби¬ ләләре Византия армиясен тар-мар итә һәм тиз арада бөтен Кече Азияне яулап ала. Сәлҗүкләр вакыты-вакыты белән Константинопольнең үзенә яныйлар. Бу хәлләр византиялеләрне көнбатышка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә этәрә. Әмма Византия һәм Көнбатыш Европа ил башлыклары арасында бик катлаулы мөнәсә¬ бәтләр урнашкан була. Византия императорлары Көнбатыш императорларын танырга теләмиләр. Ә Көнбатыш императорлары, корольләре һәм кенәзләре василевслардан шүрли. Рим һәм Кон¬ стантинополь чиркәүләре арасында да шактый каршылыклар күзәтелә. Нәр чиркәү мөһим дини мәсьәләләрне үзенчә аңлата, төрле йолаларны башкара һәм чиркәү 135
тормышының төрле кагыйдәләре буенча яши. Ә иң мөһиме, Константинопольдә Рим паласы өстен¬ леген берничек тә танырга теләмиләр. Бәхәсләр шул дәрәҗәгә җитә ки, 1054 елда Рим папасы һәм Константинополь патриархы бер-берсен каргыйлар. Шушы вакыйгадан соң Көнбатыш Рим католик чиркәве һәм Көнчыгыш грек православие чиркәве бер-берсеннән аерылып бетәләр. Католиклар һәм православиелеләр бер- берсен начар христианнар дип исәпли башлыйлар. Константинопольнең тар-мар ителүе. Беренче тәре походында катнашучылар византиялеләргә һәм аларның ил башлыкларына әллә ни ышанып карамыйлар. Көнчыгышка юл тоткан тәре йөртү¬ челәр Константинополь диварлары янына килеп җиткәч, Византия армиясе һәм алар арасында берничә тапкыр зур бәрелеш куркынычы туа. Әмма шулай да император Алексей I Комнин тәре йөртүчеләрне үзенә вассаллык анты бирергә мәҗбүр итә. Византиялеләр Көнбатыш рыцарьлар отрядларын Кече Азиягә озаталар һәм аларга ярдәм итәләр. 1204 елда, дүртенче тәре походы барышында, вакыйгалар бөтенләй башка юнәлештә үсә. Тәре йөртүчеләр гаскәре Палестинаны үз кулында тоткан Мисыр солтанына һөҗүм итәргә җыена, әмма көтмәгәндә Константинополь диварлары каршына килеп чыга. Эш шунда ки, тәре йөртүче¬ ләр сарай фетнәчеләре бәреп төшергән василевс- ны якларга ниятлиләр. Ул, качканнан соң, Көнба¬ тыш «хаҗиларына» ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Тәре йөртүчеләр «законлы» императорга ярдәм итәргә ризалашалар, ә ул ал арны кызыктыргыч вәгъдәләр белән җәлеп итә. Тәре йөртүчеләр «Икен¬ че Рим»ны штурм белән яулап алуга ирешәләр. 136
Венециялеләр тарафыннан 1204 елда Константинополь ипподромыннан алынып, Венециянең төп храмы каршына куелган бронза атлар. Венециялеләр бу сыннарны ни өчен үзләренә алып кайталар? Шәһәр коточкыч талауга дучар ителә. Като¬ ликлар православие динендәге Византия халкына чит дин вәкилләре итеп карый, шуңа күрә кул астына эләккән бар нәрсәне, хәтта монастырьлар һәм чиркәүләрне дә, шул исәптән Изге София храмын да талый. «Латиннар» хакимияте. Константинопольдә ха¬ кимиятне кулларына төшергән тәре йөртүчеләр тагын да көнчыгышкарак баруларыннан туктый¬ лар. «Законлы» василевсны алар шулай ук бәреп төшерәләр һәм император итеп үзләренең бер юлбашчыларын билгелиләр. Башка хәрби җитәк¬ челәргә яулап алынган Византия җирләрендә кенәзлекләр бирелә. Католик епископ Константи¬ нополь патриархы итеп куела, һәм моннан соң грек чиркәвенең папа җитәкчелегендәге Рим чир¬ кәвенә буйсыначагы игълан ителә. Венециялеләр алып киткән Константинополь кубогы 137
Константинопольдә һәм Грециянең күпчелек өлешендә 6 дистә елга якын Константинополь хакимияте «латиннар» кулы астында кала. Көн¬ батыш килмешәкләрен православиелеләр әнә шул сүз белән атый торган була. Бары тик 1261 елда гына византиялеләр үз башкалаларын азат итүгә ирешәләр. Әмма әлеге һөҗүм китергән бәлаләр¬ дән Византия бик нык хәлсезләнә. Хәзер Балкан ярымутравындагы элекке билә¬ мәләрен югалткан кечкенә һәм хәлсезләнгән илнең Борынгы Рим империясе варисы булуын күз алдына да китереп булмый инде. Палестина гына түгел. Тәре походын бары тик Рим папасы гына игълан итә ала. Шулай ук гаскәрне христиан дөньясына зур файда китерү максатында кая җибәрергә кирәклеген дә ул бил¬ гели. Әлбәттә, Рим паласының төп максаты Изге җирне азат итү була. Шулай да папалар тәре йөртүчеләрне Германия, Чехия яки хәтта Италия кебек Европа илләрендә дә файдаланалар. Урта гасырларда Үзәк һәм Көнчыгыш Европа¬ да Балтыйк диңгезенең көньяк ярлары буенча славян һәм балт кабиләләре яши, һәм алар мәҗүсиләр була. Кайчакларда папа Германия яки Скандинавиянең христиан рыцарьларына ерак Иерусалимга барганчы Балтикага юл тотып, андагы мәҗүсиләрне католик чиркәү карамагына күчерү яхшырак булыр дип игълан итә. Нәм тәреләр белән бизәлгән сугышчылар славян лютичлар, балт прусслар, финнарның кардәше ливлар һәм эстларгъ каршы дәвамлы һәм канлы көрәш башлыйлар. Мәҗүсиләрне христианлыкка күчерү кайчан¬ дыр Бөек Карлның саксларны мәҗбүр иткәннән дә авыррак була. 138
Реконкиста этаплары һәм аның барышында барлыкка килгән дәүләтләр чикләре Изге Иаков илендә. Легенда буенча, Иисус Хри¬ стос шәкерте апостол Иаковның табуты Пиреней ярымутравының төньягындагы Сантъяго-де-Ком- постёла шәһәрендә саклана. Изге Иаков (испан¬ ча— «Сант-Яго») Испания христианнарының илаһи яклаучысы дип исәпләнә. Нәкъ менә испан христианнары тәре походларында ешрак катнаша, әмма алар Изге җиргә юл тотучы походларга җибәрелми. VIII гасыр башында гарәпләр Пиреней ярымут¬ равын тулысынча диярлек яулап алганнан соң, аның көньяк өлешләрендә генә вак-вак христиан биләмәләре сакланып кала. VIII—IX гасырларда Реконкиста (испанча — «кире яулап алу»), ягъни ярымутрауны христианнар кулына кире кайтару өчен көрәш нәкъ әнә шуннан башланып китә. 139
Португалия корольлеге төзелү. Күрсәтелгән карталар буенча Португалия корольлеге төзелүнең төп этаплары турында сөйләгез. Реконкистада күпчелек Европа илләре рыцарь¬ лары катнаша. Алар маврлар (Испания һәм Аф¬ рика мөселманнарын алар шул сүз белән атый) белән сугышырга карар кыла. Пиренейдагы христианнар маврларга каршы папа фатихасы белән үз тәре походларын алып баралар. Монда хәтта рыцарь орденнары оеша. Аларның иң зурысын, әлбәттә инде изге Иаков хөрмәтенә, Сант-Яго ордены дип атыйлар. Дистәләгән еллар дәвамында, гасырлардан гасырларга Пиреней ярымутравында христиан¬ нар һәм мөселманнар арасындагы чик сызыгы 140
акрын-акрын көньякка күчә бара. Рекон¬ киста барышында христианнар үзләренә кире кайтарган җирләрдә тора-бара өч зур корольлек төзелә. Урта диңгез яр буйларында көнчыгыш- тарак Арагон корольлеге оеша. Атлантик океан яр буйларында көнбатышта Порту- гйлия сузылып китә. Арагон һәм Порту¬ галия арасында җәелеп киткән таулык¬ ларны «замоклар иле» Кастилия ала. XV гасырда ярымутрауның көньяк чиген¬ дәге Гранйда әмирлеге генә маврлар кара¬ магында кала. Тәре походлары дәверенең тәмамлануы. Әгәр Шахмат уйнаучылар. Миниатюра. XI гасыр дә Пиренейда христианнарга уңыш юлдаш булса, Якын Көнчыгышта ул алардан ераклашканнане- ракдаша бара. 1228 елда Германия императоры, корал көченнән бигрәк күбесенчә сөйләшүләр аша, Иерусалимның христианнар кулына тапшы¬ рылуына ирешә (алтынчы тәре походы). 1248 елда француз короле гаскәре Нил тамагындагы мөһим Мисыр ныгытмасы Дамиеттаны алуга ирешә (җиденче тәре походы). Әмма болар соңгы уңышлар була. Император Изге җирдә бик азга гына тот¬ карлана, һәм Иерусалим яңадан мөселман¬ нар кулына күчә. Француз короле Мисыр Теш табибы кораллары һәм аларны куллану «күрсәтмәләре». Кулъязма бите. XIII гасыр Италиядә эшләнгән әлеге кулъязма — гарәп табибы Әбү әл-Касыймның (Европада аны Алъбукасис диләр) латин теленә тәрҗемә ителгән трактаты ул. ■ Бу рәсемнәргә нигезләнеп, мөселман дөньясын¬ дагы медицина үсеше турында ни әйтергә мөмкин? 141
солтанына хәтта әсирлеккә эләгә һәм зур йолым түләп кенә азат ителә. Мөселманнар европалыларга һөҗүм арты һө¬ җүм яудырып кына тора, һәм 1291 елда христи¬ аннарның Палестинадагы соңгы ныгытмалары да бирелергә мәҗбүр була. Сугыш кына түгел. Тәре походлары заманында христианнар һәм мөселманнар һаман сугышып кына тормаганнар. Палестинада да, Пиреней ярымутравында да алар озак вакытлар дәвамында иңгә-иң тыныч тормыш белән яшиләр. Кайбер кызыксынучан христианнар хәтта белем алырга дип Шәрык галимнәре янына юнәләләр. Борынгы грек философлары Аристотель һәм Платон хезмәтләрен европалылар беренче тапкыр нәкъ менә гарәп теленә тәрҗемәдә укыйлар. Шәрыкта европалылар карабодай, карбыз, өрек (абрикос), лимон кебек үзләре өчен яңа булган файдалы үсемлекләр белән танышалар. Шәркый купшылык, көнкүрешне, йорт-җирне уңайлы, матур итеп кора белү европалы ларны шаккатыра. Шәрыкта яшәп алган европалылар нәзакәтле, бик тәмле ризыкларга, нәфис кием-салымга, уңайлы йорт-җиргә күнегә. Алар хәтта мунчага еш йөри башлыйлар, ә элек рыцарьлар мунчаның ни икәнен дә белмәгән була. Барлык бу гадәтләр акрынлап Европага да үтеп керә башлый. Немец (Тевтон) ордены рыцаре. Миниатюра. XIV гасыр Бу орден рыцаре башкалардан кара тәреле ак плащ киюе белән аерылып тора. Башка рыцарь орденнарының плащлары тукыма төсе яки тәре¬ сенең төсе һәм формасы белән аерылып тора. Әлеге рәсемдә рыцарь сурәтләнүен нинди билгеләр буенча белеп була? 142
Өч рыцарь ордены Өстәмә мәгълүмат Изге җирдә беренче булып госпиталъерлар ордены барлыкка килә. Иерусалимда госпиталь (приют) була, анда авырулар һәм хәлсезләр турында кайгырталар. Авыруларны караучылар тора-бара приют стеналарыннан читтә дә мохтаҗларга ярдәм итәргә ниятлиләр һәм кулларына корал алалар. Икенче орден әгъзаларын тамплиерлар (храмовниклар) дип атый¬ лар. Әлеге атама рыцарьларның Иерусалимдагы Соломон патша Родос утравы портында Генуя галеясы. Гравюра. XV гасыр Көнбатыш Европа һәм Изге җир арасындагы бәйләнешләр иң элек Генуя, Венеция һәм кайбер башка шәһәрләрнең итальян диңгезчеләре тарафыннан тормышка ашырыла. Тәре йөртүчеләрне Якын Көнчыгышка алар ташый, аларны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора, бөтен Урта диңгез буенда византиялеләр һәм мөселманнар белән уңышлы сәүдә алып бара. Италия кораблары (галеялары), Изге җиргә барганда, еш кына Родос утравында тукталыш ясый торган була. ■ Родоста порт шәһәре күренешен тасвирлагыз. Аның ниндидер үзенчәлекләре яки гадәти булмаган нәрсәләре бармы? 143
храмы хәрабәләре янында урнаштык дип исәпләвеннән килеп чыга. Тамплиерлар баштан ук Палестинада христианнарны саклыйлар һәм бик яхшы сугышчылар булалар. 1291 елда алар Изге җирне иң соңыннан калдырып китәләр. Өченче орден Мәрьям-анага багышлана, әмма, нигездә Палестинага Германиядән килгән рыцарьлардан тору сәбәпле, Немец (Тевтон) ордены атамасын ала. XIII гасыр башында немец ордены Балтыйк диңгезе яр буйларында ныклап урнаша. «Сен-Виктор» пассажирлары 1250 елда Франция ярларыннан Изге җиргә юнәлеш алган «Сен- Виктор» корабының пассажирлары исемлеге сакланган. Бортта барлыгы 453 кеше булып, аларның 14 е рыцарьлар, 90 ы көрәшчеләр, 7 се чиркәү әһеле, 300 е гади кеше, шуларның 42 се хатын-кызлардан (аларның 15 е ирләре белән бара, 2 се ир туганнары белән сәяхәт итә, ә берсе әтисе карамагында бара) гыйбарәт була. 1. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен нәкъ менә рыцарь орденнары аеруча югары хәрби осталыкка ия булалар? 2. «Сен-Виктор» пассажирлары исемлеге буенча, Алла Табутын күрергә баручылар составы турында нинди нәтиҗәләр ясарга мөмкин? Документлар ПАПАНЫҢ БЕРЕНЧЕ ТӘРЕ ПОХОДЫНА ӨНДӘМӘСЕННӘН (1095 ел): Иерусалим ул — җирнең үзәге, башка яклар белән чагыштырганда гаять уңдырышлы, икенче оҗмах диярлек җир. Адәми затларның гөнаһларын йолучы, монда килеп, аны үз гамәлләре белән бизәде, газаплары белән изгеләндерде, үлеме белән гөнаһлардан арындырды, җирләнүе белән мәңгеләштерде. Әнә шул җир уртасында урнашкан мәгърур шәһәр хәзер дошманнары карамагында калды һәм Алланы белмәгән халыклар тарафыннан юк ителә. Ул <...> азатлыкка сусаган, ул аны сез коткарырсыз дип өметләнә <...> Алла патшалыгының изге данына ныклы ышаныч белән, үз гөнаһларыгыздан котылу юлына басыгыз! УСАМА ИБНЕ-МУНКЫЗНЫҢ «НӘСЫЙХӘТ КИТАБЫ»ННАН (XII гасыр): Франкларда, ярабби, Ходай ташласын аларны, кешеләргә хас батырлыктан бүтән бернәрсә дә юк. Аларда бары тик рыцарьлар гына өстенлеккә ия. Аларда рыцарьлардан башка беркемне санга сукмыйлар <...> Франк өлкәләреннән әле генә Шәрыкка күчеп килгән франклар инде күптән монда мөселманнар арасында яшәүчеләренә караганда тупасрак булулары белән аерылып тора. 144
РЫЦАРЬ ЖАН ЖУАНВИЛЬНЕҢ «ИЗГЕ ЛЮДОВИК ТОРМЫШЫ»ННАН (XIII гасыр): Франция короле Филипп II Изге җирдән туган якларына 1191 елда юлга чыга. Әмма үз рыцарьларын ул Акрада калдыра. Аларның җитәкчесе герцог Бургундский була. Англия короле Ричард I (Арыслан Йөрәк) башка тәре йөртүчеләр белән җитәкчелек итә. Ричард һәм герцог ике солтан арасында сугыш башлануын һәм Иерусалимда сарациннар бик аз калуын ишетәләр. Алар шундук походка чыгалар. Әмма алар ерак китәргә өлгерми, герцог кире борылуын белдерә. Ул Иерусалимны алу даны Ричардка гына калуын теләми. Хәзер Ричардның сугышчылары саны бик нык кими. Аларның берсе инде Иерусалимга килеп җитәбез, аны күреп була дигәч, Ричард плащы белән йөзен каплый. Чөнки үзе ала алмаячак Иерусалимны ул күрергә теләми. РЫЦАРЬ РОБЕР ДЕ КЛАРИНЫҢ «КОНСТАНТИНОПОЛЬНЕ ЯУЛАП АЛУ» ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН (XIII гасыр башы): Андагы алтын һәм көмеш кирәк-яраклар, алтын җепләрдән тукылган тукымалар, гаҗәеп бай хәзинәләр могҗиза булып күренә иде <...> Дөнья яралганнан бирле бу кадәрле кыйммәтле һәм бай хәзинәләрнең беркайчан да — Александр заманнарында да, Бөек Карл заманнарында да, аңа кадәр һәм аннан соң да күрелгәне дә, яулап алынганы да юк иде; хәтта дөньяның иң бай кырык шәһәрендә дә Константинопольдәге кадәр байлык табып булмас иде дип уйлыйм. Греклар да дөньядагы байлыкларның өчтән икесе Константинопольдә туплануын, ә өчтән бере бөтен дөнья буенча таралуын әйтәләр. ВИЗАНТИЯ ТАРИХЧЫСЫ НИКИТА ХОНИАТ ЯЗМАЛАРЫННАН (XIII гасыр): Бу гөнаһлы бәндәләрнең ни кылуын аңлату өчен, нәрсәдән башлап ни белән бетерергә икәнен күз алдына да китерә алмыйм. Нинди коточкыч хәл! Иң изгеләрне оятсызларча таптап бетерделәр! Нинди зур кайгы! Изге газап чигүчеләрнең җәсәдләре пычрак урыннарга ташланды! Аларның кайберләре кыйммәтле касәләрне ватты: касәләрдәге затлы нәрсәләрне кесәләренә яшерделәр, аларны тутырып эчтеләр. О антихрист һәм аның киләчәктәге нәҗес гамәлләрен хәбәр итүче!.. Алар храмнан (Изге София храмыннан) изге савытларны, алтын һәм көмешне алып чыгу өчен, храм притворларына хәтта иярләнгән качыр һәм атларны да керттеләр. 1. Папа Изге җирне нинди сүзләр белән тасвирлый? Чын христианнарны ул нәрсә белән җәлеп итә ала? 2. Гарәп язучысының «франкларга» (Шәрыкта бөтен тәре йөртүчеләрне, аларның чыгышлары кем булуга карамастан, шушы сүз белән атыйлар) мөнәсәбәте нинди була? 3. Жан Жуанвиль язмаларыннан китерелгән өзек тәре йөртүчеләр юлбашчылары арасындагы нинди мөнәсәбәтләр турында хәбәр итә? 4. Тәре йөртүчеләрнең Константинопольне алу турындагы ике тасвирламаны чагыш¬ тырыгыз. Аларда уртаклык бармы һәм аермалары нәрсәдә? 145
Константинополь күренеше. Гравюра. XV гасыр Шәһәрнең үзәк өлешендә инде сезгә мәгълүм реконструкциягә караганда нинди үзгәрешләр күреп була? Ипподром, Зур сарай, Изге София храмын танып буламы? Алтын Мөгез култыгының көнчыгыш өлешендә Галат һәм Пер кварталлары үсеп чыга, монда күбесенчә Генуя һәм Венециядән килгән Көнбатыш сәүдәгәрләре яши. Бу гравюрада әлеге кварталларның берсе сурәтләнгән. Язма буенча аның кайсысы булуын билгеләгез. Бүлеккә карата гомуми сораулар һәм биремнәр 1. Папаларның императорлар белән көрәше һәм тәре походлары башлану арасында бәйләнеш бармы? 2. Күп санлы европалылар ни өчен тәре походларына юнәлә? 3. Көнбатыш Европада тәре походлары алдыннан папалар Якын Көнчыгышка җибәрерлек затлы нәсел сугышчы¬ лары саны ни өчен бик нык артып китә? 4. Дүртенче тәре походы барышында рыцарьлар ни өчен Константинопольне Җир йөзендәге теләсә кайсы сара¬ циннар шәһәрен талаганча вәхшилекләр кылалар?
ШӘҺӘР ЙӨЗЛӘРЕ 7 бүлек ШӘҺӘРЛӘРНЕ ТЕРГЕЗҮ Антик шәһәрләр язмышы. Рим империясендә зур һәм алдынгы шәһәрләр күп була. Урта гасыр¬ ларда Византия һәм мөселман дөньясында шәһәр тормышы өзлексез дәвам итә. Константинополь XIII гасырга кадәр Европаның иң эре шәһәре, славяннар әйтмешли, «Патшакала» («Царьград») урынын берәүгә дә бирми. Әмма Көнбатыштагы хуҗалык җимереклеге, дәүләтләр таркаулыгы заманнарында, бертуктаусыз варварлар һөҗүм итеп торганда, элекке империянең барлык шәһәр¬ ләре дә җимерек хәлгә төшә. Аларның халкы шулкадәр кими ки, Рим ди¬ варлары әйләндереп алган мәйданда шәһәр квар¬ таллары урынына иген кырлары, көтүлекләр һәм йөзем бакчалары сузылып китә. Бары тик со¬ бор, төп чиркәү, епископ сарае, сәүдә пристане § 16 IX—X гасырларда дөньядагы иң эре шәһәрләрнең чагыштырма үлчәмнәре: Кордова, Константинополь, Багдад, Чанъань 147
XV гасыр ахырында Рим күренеше. Урта гасыр Римында борынгы Римга караганда яшәү мәйданы күпмегә кимегән (борынгы Рим чикләре шәһәр стеналары белән билгеләнгән)? тирәсендә генә аз санлы шәһәр халкы йортлары бер-берсенә сыенып утыра. Көнбатыш Европада тынычсыз заманнар бик озакка сузыла. IX—X гасырларда ук инде Евро¬ паны төрле яклап газаплаучы рәхимсез дошман¬ нар һөҗүмнәреннән күп кенә шәһәрләр тәмам таланып, бөлгенлек хәленә җиткерелә. Кайчандыр парижлылар норманнарның чираттагы һөҗүменә каршы батырларча көрәшкән кебек, көньяк Франциянең Арль каласы халкы да, борынгы Рим амфитеатры эченә кереп, гарәпләр һөҗүменнән саклана. Шәһәрләр үсеше. XI гасырда Көнбатыш Европадагы тормыш аз гына тынычлану Көнбатыш Европада яңа шәһәрләр төзелү. Горизонталь күчәрдә шәһәрләрнең төзелгән еллары, вертикаль күчәрдә шул елларда нигезләнгән шәһәрләр саны күрсәтелгән. ■ Көнбатыш Европада шәһәр тормышы урнашып китүдә Урта гасырлар ролен ничек бәялисез? 148
белән үк, анда шәһәрләр үсә башлый. Антик шә¬ һәрләр тернәкләнеп китә, рыцарь замоклары, елга кичүләре, базарлар тирәсендә яңа калалар калка. Сәүдә көйләнә. Аның үсешеннән аеруча шәһәрләр файда күрә, чөнки шәһәр халкы арасында күпләр сәүдә белән шөгыльләнә, һәм алар ирешкән уңыш¬ лар калаларны да баета. Шәһәр халкы таш чиркәүләр төзи, торак квар¬ талларын нык манаралы биек стеналар белән ура¬ тып ала. Бай шәһәрләр үз сеньорларына (күп очракта епископларга) бәйлелекләреннән газап чигә һәм мөстәкыйльлек өчен авыр көрәш башлап җибәрә. Аларның кайберләре үз шәһәр идарәсен (совет) булдыру, суд, гаскәр тоту, тәңкә (акча) сугу, салымнар кертү яки юкка чыгару хокук¬ ларын алуга ирешәләр. Үз сеньорларыннан тулы бәйсезлек алуга иреш¬ кән шәһәрләрне Франциядә һәм Италиядә комму¬ налар дип атыйлар. Башка Көнбатыш Европа илләрендә дә коммуналар кебек ирекле шәһәрләр була. Ә кайбер шәһәрләр бәйле хәлдә калса да, аларның тора-бара, үз сеньорларыннан алган хокуклары һәм өстенлекләре чынлыкта ул ка¬ лаларны бәйсез дип санарга мөмкинлек бирә. Дөрес, сеньорлар шәһәр халкына ирек Венециядә Палаццо Ка д’ Оро (Алтын йорт). Палаццо Венециянең төп урамы булып хезмәт иткән Зур канал ярында урнашкан. Бу ярга берөзлексез диңгез култыгы дулкыннары бәреп тора, ә шәһәр әнә шул диңгез култыгы уртасында сузылып китә. ■ Мондый купшы йорт Урта гасырлар шәһәрендә кемнеке булырга мөмкин? Урта гасырлар Венециясендә мондый палаццоларның күбәеп китүе нәрсә турында сөйли? 149
Сан-Джиминьяно шәһәрендәге «торак манаралар». Италия. Урта гасыр Италия шәһәрләренең күбесе манаралары белән үзенчә¬ лекле була. Әлеге ныгытылган «шә¬ һәр замоклары»нда иң затлы, бай, дәрәҗәле кешеләр яши. Еш кына ике гаилә әгъзалары гасырлар буе бер-берсе белән аралашып-дус- лашып яши һәм өченче гаилә белән нәкъ шулай ук озак вакытлар дәвамында дошманлык саклый. ■ Ни өчен мондый шәһәр торакла¬ ры рыцарь замокларын хәтерләтә? Немец шәһәрләре Нюрнберг һәм Трир күренешләре. Гравюралар. XVI—XVII гасырлар Урта гасыр шәһәрен тасвирлагыз. Трир, Нюрнберг һәм Сан-Джиминьяно шәһәр пейзажларының аермасы нәрсәдә? Бу шәһәрләр никадәр төрле яки охшаш булып күренә? бирергә бик ашыгып тормый. Ь.әм шул чакта алар арасында дистәләгән, хәтта гасырларга сузыл¬ ган рәхимсез канлы көрәш башланып китә. Урта диңгездә һәм Балтыйк буенда. Сәүдәгәрләре турыдан-туры Урта диңгез аша Шәрык илләре белән сәүдә итүче шәһәрләр бик зур файда күрәләр. Алтын җепләрдән тукылган парча һәм ефәк, исле майлар һәм кыйммәтле ташлар, ә иң мөһиме, һәртөрле тәмләткечләр — шикәр, борыч, 150
канәфер, сирәк буяулар — Европа байларында бик үтемле товар була һәм шәркый базарларга кара¬ ганда бик кыйбат тора. Урта диңгездәге сәүдә китергән табыш өчен Италиянең ике шәһәре Венеция һәм Генуя арасында гасырлар дәвамында көрәш бара. Ал арның галёялары, ягъни сәүдә һәм хәрби кораблары, товар артыннан Константи¬ нополь һәм Александриягә, Кара диңгез ярларына һәм Сүриягә кадәр йөзә. Аннан кайтарылган товарлар тагы да ераккарак яки, бөтен Европаны корабларда урап узып, Брюгге шәһәре пристань¬ нарына, яки коры юл буйлап Альп үткеле аша төньякка озатыла. Әгәр дә Урта диңгездәге сәүдә Италия сәү¬ дәгәрләре кулында булса, Төньяк һәм Балтыйк Ганза союзында торучы Росток һәм Грейфсвальд шәһәрләренең мөһерләре. XIV гасыр Брюгге шәһәре мәйданы. Гравюра. XV гасыр Уңда Европадагы иң өлкән һәм үз заманы өчен иң эре биржа урнашкан. Арткы планда Флоренция һәм Генуя сәүдәгәрләре резиденциясе күренеп тора. Биржалар ни өчен кирәк? Урта гасырлар Европасында биржалар күренә башлау нәрсә турында сөйли? Урта гасырларда Брюгге шәһәрендә биржа урнашудан чыгып, ни әйтергә мөмкин? 151
Урта гасырлар ахырына Европадагы төп сәүдә юллары диңгезләрендә немец сәүдәгәрләре күпчелекне тәшкил итә. Диңгез буеның төрле шәһәрләрендә яшәүче немецлар, венециялеләр һәм генуялылардан аермалы буларак, үзара дошманлыкта яшәмиләр, ә бер-берсенә ярдәм итешәләр. Алар зур бер Ганза иптәшлеген төзиләр. Балтыйк буендагы Любек шәһәре озак вакытлар дәвамында Ганза үзәге булып тора. Ганзалылар Новгородта контора тота һәм рус җирләреннән Көнбатышта аеруча күп соралучы кыйммәтле җәнлек тиреләрен сатып ала. Ганза сәүдәгәрләре бөтен Европаны рус мех¬ лары белән генә түгел, тозлы диңгез балыгы белән дә тәэмин итә. Нигездә, шушы ике товар белән 152
сәүдә итеп, Төньяк Германия шәһәрләре байый һәм тагын да ныгый. Әйләнеш күчәре. Урта диңгездән һәм Балтыйк буеннан килгән күп санлы товарлар ничек кенә булмасын Европаның сәүдә кайнап торган юл чатларында — яки Флдндриядә, яки Шампань өлкәсендә очрашалар. Фландрия — Рейн, Маас һәм Шельда елгала¬ рының түбән агымнарындагы кеше иң күп яши торган «Түбән җирләр »нең бер өлеше ул. Урта гасырлар дәвамында кечкенә генә Фландриядә күп санлы эре һәм кече шәһәрләр үсеп чыга. Шәһәрләр саны буенча ул Төньяк Италия белән ярыша алырлык бердәнбер Төньяк Европа иле була. Генуя, Венеция һәм Любек халкыннан аер¬ малы буларак, Фландрия (Фламандр) шәһәрләре сәүдә генә итеп калмый, ә бөтен җирдә гаять үтемле товар булган постау (сукно) җитештерү белән дә шөгыльләнә. Фландриянең иң эре шә¬ һәрләре — Брюгге, Гент, Ипрда һәм иң вак калаларда читтән китерелгән йоннан шәркый парчаларга һәм ефәкләргә караганда арзанрак булган, аның каравы теләсә кемнең зәвыгына һәм кесә калынлыгына туры килерлек тукыма¬ лар әзерлиләр. Александриядә дә, Новгородта да италияле һәм немец сәүдәгәрләренең Флан- дриядән тукыма алып кайтуын зур түземсезлек белән көтеп торалар. Франциянең Шампань өлкәсендә узучы яр¬ минкәләрдә күп кенә сәүдә килешүләре төзелә. Әлеге ярминкәләргә бөтен Европа сәүдәгәрләре җыела. Шампаньның бер шәһәрендә ярминкә ябылырга өлгерми, инде икенчесендә эшли дә башлый — һәм бу хәл ел буена шулай дәвам итә. 153
Шампань һәм Фландрия өлкәләре зур товар әйләнеше күчәренә әверелә. Бу әйләнештә Кон¬ стантинополь, Новгород, Александрия шәһәрләре дә катнаша, хәтта ерак Кытайдан һәм Ниндстаннан Якын Көнчыгышка кадәр үз товарларын венециялеләргә һәм генуялыларга сату өчен ките¬ рүче шәркый сәүдәгәрләр дә күзәтелә. Үз эшләренең осталары. Шәһәрлеләр сәүдә итеп кенә калмый, аларның күбесе һөнәрчелек белән дә шөгыльләнә. Хәер, алар Фландрия яки Италия постаучылары кебек мәшһүрлеккә ирешмәсәләр дә, үз шәһәрләре һәм авылларында аларның эш¬ ләнмәләренә ихтыяҗ бик зур була. Бертөрле товар җитештерүче һө¬ нәрчеләр күп очракларда янәшә яши һәм союзларга — цехларга берләшә. Гади эрләү станогы. Миниатюра. XIV гасыр Чехиядә пыяла ясау остаханәсе. Миниатюра. XIV гасыр Ьөнәрчеләр шәһәрләрдә генә эшләми. Мәсәлән, пыяла ясау остаханәләре еш кына шәһәрдән читтә урнаша. Венеция пыяласы Урта гасырлар Европасында аеруча киң таныла. Шулай ук пыяла чех эшләнмә¬ ләренә дә сорау зур була. Миниатюраның югары өлешендә эшчеләрнең урман карьерыннан ком чыгарулары күрсәтелгән. Аста исә ком һәм сода катнашмасының мичтә җылынуы тасвирланган. Кызган сыек пыяла массасыннан ясалачак савыт материалын оста трубка аша өрдерә. Остаханәне ни өчен урман белән янәшә төзүләрен аңлатыгыз. Ни өчен шәһәр хакимиятләре пыяла остаханәләрен шәһәрләрдә яки хәтта шәһәр стеналары тирәсендә төзүне тыйганнар икән? Венециядә, мәсәлән, пыялачылар аерым утрауда яши һәм эшли торган була. 154
Хәерчеләр һәм гарип-гораба шәһәр капкасы каршында. Гравюра. XV гасыр Урта гасыр шәһәрен чиркәү ишеге һәм крепость капкалары каршында хәер эстәп торучы ярлы-ябагайдан башка күз алдына да китереп булмый. Шәһәр хакимиятләре «үзләренең» һәм «килме¬ шәк» хәерчеләрне аерырга тырышалар. Беренчеләренә хәер сорау рөхсәт ителә, икенчеләрен тизрәк куып чыгаралар. Гравюрада нинди вакыйга тасвир¬ ланган? Рәссам сурәтләгән шәһәр ныгытмаларын тасвирлап бирегез. Шахта. Гравюра. XVI гасыр ■ Тау токымнарын чыгару корылмала¬ рының төзелешен тасвирлагыз. Мондый шахтаны төзү өчен күпме көч һәм чимал кирәк булыр? Бу корылма¬ лар өчен чималны ничек табып була? Шуны фараз итеп карагыз. Цех шәһәрдә чит-ятларның шул ук һөнәр өлкәсенә тыкшынмавы һәм эшләнмәләрнең сыйфаты ки¬ мемәве өчен җавап бирә. Цех әгъ¬ заларының уртак бәйрәмнәре була, туйларны бергәләп үткәрәләр, җирләү йоласын да бергәләп баш¬ каралар, сугышта да цех байрагы астында иңгә-иң атлыйлар яки алар цехына ышанып тапшырылган шәһәр стена¬ сының бер өлешен саклыйлар. Мондый цехта төп рольне тәҗрибәле осталар (мастерлар) башкара, аларга инде һөнәр серләрен төшенгән оста ярдәмчеләре (подмастерья) һәм хезмәт күнекмәләрен яңа гына үзләштерә башла¬ ган укучылар булыша. Күп кенә эшләнмәләрне әзерләү серләре яшерен кала һәм оста тарафын¬ нан үз варисына гына тапшырыла. 155
Сораулар һәм биремнәр 1. Урта гасырлар башлану белән, антик калалар ни өчен бетүгә йөз тота? 2. Ни өчен шәһәрләр яңарышы якынча XI гасырдан башланып китә? 3. Шампань ярминкәләренең Урта гасырлар Европасында ни өчен шулкадәр зур роль уйнавын аңлатыгыз. 4. Урта гасырлар Европасының кайсы өлкәләрендә бай һәм көчле шәһәрләр күбрәк була? 5. Ьөнәрчелек цехлары ни өчен кирәк була? «Ходай һәм табыш хакына!» Өстәмә мәгълүмат Италиянең Прато шәһәре сәүдәгәре Франческо Датини үз хисап кенәгәсенең беренче битендә Ходай һәм табыш, хакына! дип язып куя. Датини Прато, Авиньон, Пиза, Флоренция, Генуя, Барселона шәһәрләрендәге һәм Майорка утравындагы сәүдә компанияләре белән җитәкчелек итә. Ул корал, күн ияр, ефәк һәм башка тукымалар, асылташлар һәм рәсемнәр белән бизәлгән тартмачыклар, иконалар һәм башка бик күп нәрсәләр белән сату итә. Датини бөтен Италия буйлап үз остаханәләре өчен йон сатып ала һәм аннан тукымалар, киемнәр әзерлиләр. Приказчик итеп Датини якын дусларының улларын билгели һәм тора-бара аларны эш серләренә өйрәтә. Гомере буе туплаган бөтен байлыгын Датини туган шәһәре ярлыларына васыять итеп калдыра. Урта гасырларның эшлекле хатын-кызлары Бөтен Европада сәүдәгәрләрнең хатыннары ирләренә сату-алу эшләрен алып баруда булышырга тырышалар. Ә ирләр ярдәменнән башка да аеруча эре сәүдә эшләре алып барган хатын-кызлар әллә ни күп булмый. 1258 елда Англия короле сараен француз шәраблары белән тәэмин итеп тору турындагы контрактны откан Саутхемптон каласы хатыннары Петронилла һәм Кларамунда бөтен Англиягә танылалар. Сәүдә кредитсыз яши алмый Урта гасырларда чиркәү рибачылыкка (ростовщиклыкка) каршы чыга: христиан кешесе, билгеле бер вакытка акча биреп торып, моның өчен процентлар алырга тиеш түгел; барыбызныкы да булган «вакыт белән сату итәргә» ярамый. 156
«Явыз хатын җеннәр көтүеннән дә куркынычрак». Гравюра. XV гасыр Гәрчә Урта гасырларда хатын-кызлар эш алып баруда алдынгы урыннарда тормасалар да, үз заманы сәясәтендә, хуҗалык һәм мәдәният тормышында шактый билгеле хатын-кызлар да була. Урта гасыр хатын-кызларын басынкы һәм кыерсытылган затлар дип күз алдына китерүгә бернинди нигез юк. Бу карикатурадан күренгәнчә, кайбер хатын-кызлар теләсә кайсы ир-атның котын алырлык куәтле һәм өлгер булган. ■ Рәссам җеннәрне ничек күзаллый? Сурәттәге хатын- кызның җәмгыятьтәге урыны турында ни әйтеп була? Әмма бурычка алып тормыйча гына файдалы эш килешүе төзеп булмый. Сәүдә кредитсыз яши алмый. Шуңа күрә рибачылар Урта гасырларда да җитәрлек була. ХШ гасырга кадәр аларның күпчелеген христиан чир¬ кәве күрсәтмәләре әллә ни кызыксындырмаган еврейлар тәшкил итә. Император еврейларга өстенлекләр тапшыра. Миниатюра. XIV гасыр Урта гасырларда Европаның күп кенә шәһәрләрендә еврей җәмгыять¬ ләре була. Еврейлар христиан булма- ганлыктан, христиан җәмгыятендә яшәү аларга бик җиңел булмый. Шуңа да карамастан еврейлар император яклавы астында тора дип исәплиләр. Ил башлыгы аларга кайбер өстенлекләр һәм хокуклар бирә һәм шуның өчен еврей җәмгыятьләреннән шактый зур салымнар җыя. 157
Сәүдәгәрнең көндәлек мәшәкатьләре. Гравюра. XV гасыр Сулда сәүдәгәр базар җитәкчеләре белән бәхәсләшә. Үзәктә сәүдәгәрләр үз сәүдә урыннарында сатып алучыларга товар тәкъдим итә. Уңда төрле зурлыктагы һәм рәвештәге тәңкә бүлемнәреннән торган махсус исәпләү тактасында сәүдәгәр табышын саный. Урта гасыр сәүдәгәренең шушы мәшәкатьле көне турында хикәя төзегез. Шуннан соң үсеш өчен акчаны, берничә эре банк йортлары төзеп, италиялеләр биреп тора башлый, ә алар үрнәгенә башкалар да, хәтта папа даирәсе дә керә. Беренче карашка ссуда процентсыз булып күренсен өчен, күп төрле алымнар уйлап табыла, ә чынлыкта исә кредитор моннан үзе теләгән кадәр табыш ала. 1. Ни өчен Франческо Датини бер генә төрле Италия банкирлары. Миниатюра. XV гасыр товар белән сату итми, ә рәттән бар нәрсәне сата? 2. Франческо Датини үзенә хезмәткә ни өчен дусларының балаларын ала? 3. Петронилла һәм Кларамунда сәүдә өлкәсендә уңышларга ничек ирештеләр икән? Шуны фаразлап карагыз. 4. Ни өчен чиркәү рибачылыкны тыюга ирешә алмый? Документлар РЮ ШӘҺӘРЕНДӘ КОММУНА ТӨЗҮ ТУРЫНДАГЫ ГРАМОТАДАН (ПИКАРДИЯ, ФРАНЦИЯ, 1210 ел): Мин, түбәндә үз имзасын салган Гильом, граф Понтьё һәм Монтрё, атам Жанның Рю шәһәрен анда коммуна төзү өчен <...> суммага сатып җибәрүен, коммуна чикләре түбәндәге рәвештә сузылачагын хәбәр итәм <...> Коммуна әгъзалары төзелеш өчен миңа рөхсәт биргән очраклардан тыш, ни мин, ни башка берәү бу ныгытма чикләрендә берни дә төзи алмый <...> 158
Коммуна әгъзалары кая теләсәләр, шунда сәүдә итә ала <...> Әгәр дә мин аларның берәрсен хөкемгә тартуны кирәк дип тапсам, алар үз шәһәрләре эчендәге суд каршында җавап тотарга хокуклы <...> Алар Рюга үз товарларын бернинди куркынычсыз китереп җиткерә һәм үзләре теләгән синдикны билгели ала <...> Әгәр дә минем белән Рю кешеләре арасында бәхәс килеп чыкса, без аның Аббевиль судында, ягъни аларныкы да, минеке дә булмаган суд хакимияте урнашкан җирдә каралачагы турында килешәбез. ИТАЛИЯ СӘҮДӘГӘРЛӘРЕ ПАОЛО ДА ЧЕРТАЛЬДО КИҢӘШЛӘРЕННӘН: Кешегә әйтелгәннәрдән дә күбрәк көнчелек хас булуын онытма. Шуңа күрә дә үз табышларың яки байлыгың хакында сәүдә өстәлең артында күп сөйләшмәсәң, эшләреңне сер итеп саклый белсәң, син бер дә ялгышмассың. Кемгә дә булса ышанасың икән, үзеңне бу кешенең колына әйләндерәсең дигән Таратып йөрүче сүз. ФРАНЧЕСКО ДАТИНИНЫҢ ПИЗА КАЛАСЫНДАГЫ ЯҢА ПРИКАЗЧИГЫНА КИҢӘШЛӘРЕННӘН: Үзеңнең нәрсә эшләргә тиешлегең турында көне-төне уйлан <...> һәм истә калдыра алмаган бар сәүдәгәр. Миниатюра. XIV гасыр Бу сәүдәгәр нәрсә белән сату итә? нәрсәне язып бар <...> Башкарырга тиешле бөтен эшләрне дә истә тотып булмый, әмма иң кирәклесенә игътибарлы булу сорала. ФРАНЧЕСКО ДАТИНИНЫҢ БЕР КЕЧЕ ПРИКАЗЧИГЫНА БИРГӘН БӘЯЛӘМӘСЕННӘН (1381 ел): Ул көне-төне яза да яза, әмма үзе югында өелгән язма эшләрнең әлегә яртысына да җитә алмый. Әмма тиеш булганнарның барысын да эшләп бетермичә торып, ул урыныннан кузгалмаячак. 1. Китерелгән документка нигезләнеп, коммуналарга әверелгән шәһәрләр файдалана алган хокуклар турында сөйләгез. 2. Сеньорларны үз шәһәрләренә коммуна хокукын бирергә нәрсә мәҗбүр итте икән? 3. Франческо Ддтини күзаллаган чын эшлекле кеше портретын ясагыз. 159
§ 17 Базар, ратуша, собор Шәһәр йөрәге. Урта гасыр шәһәренең нәкъ үзә¬ гендә, гадәттә, иркен базар мәйданы урнаша. Мон¬ да кешеләр нәрсә дә булса сатып алыр өчен генә йөрми. Биредә яңалыклар алмашалар, хакимият¬ ләрнең яңа карарларын хәбәр итүче сөрән салу¬ чыларны тыңлыйлар. Базар мәйданында сәүдәгәрләр арасында туган бәхәсле дәгъвалар тикшерелә, һәм судья шунда ук халык алдында үз карарын игълан итә. Кылган җинаяте әллә ни авыр булмаган гаеплене башка¬ ларга гыйбрәт өчен мәйданда ук камчы яки чы¬ бык белән ярганнар яки оят баганасына бастырып тотканнар. Бәйрәм көннәрендә базар мәйданында уеннар, биюләр, хәтта рыцарь турнирлары оештырыла. Монда күчмә цирк артистлары һәм актерлар чы¬ гыш ясый. Хәвефле хәбәр алган кораллы шәһәр халкы да, дошманга каршы сугышу өчен, шу¬ шында җыела. Мәйдан уртасында еш кына матур итеп бизәл¬ гән кое яки фонтан урнашкан була, аннан сәү¬ дәгәрләр генә түгел, күрше кварталларда яшәүче¬ ләр дә су ала. Чиста су китерү һәм инде фай¬ даланганыннан котылу шәһәрлеләрнең даими мәшәкатьләреннән берсе була. Суүткәргеч һәм канализация үткәрү бик авыр эш санала, һәм күпчелек Урта гасыр шәһәрләрендә бу мәсьәләне хәл итә алмыйлар. Хакимият йорты. Базар мәйданы белән янәшә ратуша урнаша. Әлеге бинада шәһәр Советы (шәһәр хөкүмәте) утырышлары уза. Ратушада шәһәр байрагы, шәһәр капкасы ачкычлары һәм шәһәр мөһере саклана. Шунда ук берничә кат 160
Курай уйнаучы малай — Нюрнберг (Германия) шәһәрендәге фонтан бизәге. XIV гасыр Шәһәр фонтаны — каладагы иң мөһим урыннарның берсе. Монда кешеләр үзләре өчен дә, йорт терлекләре өчен дә су ала. Шәһәр хакимиятләре төп фонтанны матур итеп бизәргә тырыша. Кайчакларда ул шәһәр халкы горурланырлык, читтән килүчеләр сокланырлык чын сәнгать әсәренә әверелә. Шәһәр базарында. Миниатюралар. XIV гасыр ■ Ашлык сатучы һәм итченең сату урыннары күренешенә карап, Урта гасыр базары турында хикәя төзегез. йозак астындагы нык сандыкларда казна һәм архивны саклыйлар. Шәһәр хокуклары, ирекләре һәм өстенлекләре язылган грамоталар иң нык сакланучы архив документлары булалар. Ратуша подвалларында куркыныч җинаятьчеләр тотыла. Тышкы яктан ратуша стенасына юан туры тимер чыбык кертеп калдырыла. Бу шушы яклардагы озынлык үлчәү берәмлеге — фут яки терсәк үрнәге була. Нәрбер сатып алучы яки сатучы, ратуша стенасына килеп, үзе файдаланган үлчәүнең дө¬ реслеген тикшереп карый ала. Зур бәйрәмнәрдә ратушаның төп залында мәҗ¬ лесләр һәм биюләр уза һәм аларга, әлбәттә, бар кеше дә чакырылмый, ә үз милеге булган һәм 161
Брюгге шәһәрендәге ратуша. XIV гасыр Ратушаның тышкы күренешенә карап, шәһәрдәге эшләр торышы турында әйтеп буламы? салымнар түләгән «хөрмәтле шәһәр- леләр» генә килә ала. Шәһәр хөкүмәте, ягъни совет әгъ¬ залары булып иң абруйлы һәм бай гаилә вәкилләре тора. Ерак илләр белән сәүдә итүчеләр гильдия (сәүдәгәрләр бергәлеге) әгъзалары аеруча баеп китә. Кайбер шәһәрләрдә совет әгъзаларын «хөрмәтле» шәһәрлеләрнең тар даирәсе җыелыш¬ ларында сайлап куялар. (Ярлылар һәм хәтта хәлле һөнәрчеләр дә бу җыелышларга кертелми.) Башка шәһәрләрдә совет әгъзалары инде эшләп киткәннәр урынына яңа хезмәттәшләрен үзләре чакырып китерә һәм сайлаулар үткәреп тормый. Ә өченче калаларда шәһәр идарәсендәге вазифалар нәсел буенча тапшырыла торган була. Вакытлар узу белән, шәһәрләр тормышында һөнәрчеләр зур роль уйный башлый. Алар шәһәр хакимияте бай гаиләләр — патрицидт кулында булуы белән килешә алмый. Күп кенә шәһәрләрдә һөнәрчеләр һәм патрицийлар арасындагы бәхәс¬ ләр кайчакларда хәрби бәрелешләргә кадәр барып җитә. Шул чакта цех башлыклары җитәкчелеген¬ дәге һөнәрчеләр ратушаны штурмлыйлар, патри¬ цийларны кулга алалар һәм шәһәрдән куып чы¬ гаралар, үз идарәләрен урнаштыралар. Әмма баш күтәрүчеләр ахыр чиктә барыбер җиңеләләр яки, патрицийлар белән килешеп, хакимиятне бүле¬ шәләр. 162
Шәһәр соборы. Шунда ук, мәйдан өстендә, шәһәр соборы манаралары күтәрелә. Бу собор шәһәр һәм аның халкының төп илаһи яклаучысы саналган изгегә багышлана. Соборлар бөтен шәһәрлеләр гыйбадәт яки мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен җыелырлык иркен итеп төзелә. Шәһәр халкы үзләренең төп гыйбадәт¬ ханәсе, ягъни соборы белән горурланалар һәм аны тагы да мәһабәт һәм гүзәл итү өчен акчаларын да, көч һәм вакытларын да жәлләмиләр. Кайбер соборлар гасырлар дәвамында төзелә һәм үзгәртеп корыла. Кешеләр туа һәм үлә, аларның балалары, оныклары туа һәм үлә, ә шәһәр храмы һаман төзелеш баскычлары белән чолган¬ ган була. Әгәр дә шәһәр казнасында акча бетсә, төзелеш бөтенләй туктап кала. Кай¬ чакларда ул кабат башланмый да, һәм күп кенә шәһәрләрдә хәзер дә манарасыз чир¬ кәүләр күрергә мөмкин. Бөтен Европа авылларында һәм ерак монастырьларда гаҗәеп гүзәл Урта гасыр чиркәүләрен очратып була. Шулай да Урта гасыр осталары шәһәрләрдә төзегән Шпейера шәһәрендәге (Германия) роман стилендә төзелгән собор. ■ Мондый храм тамашачыда нинди хис-тойгы- лар уятырга тиеш? Әлеге күренешнең күпчелек детальләрен тасвирларга тырышып карагыз. Реймс шәһәрендәге (Франция) готик собор. Реймс соборында, гадәттә, Франция корольләренә таҗ кидерү тантанасы уза торган була. ■ Собор фасады тамашачыда нинди хис- тойгылар уятырга тиеш иде? Бу тойгыларны нинди чаралар белән тудыралар? 163
соборлар халык арасында киңрәк танылу таба. Бу соборларны Алла һәм изгеләргә багышлап төзиләр, әмма мәһабәт собор аны төзегән вакытта яшәгән епископларны, шулай ук чиркәү һәм шә¬ һәрне дә данга күмә, үз хезмәтләре белән әлеге чып-чын могҗизаны тудырган осталар исемнәрен дә мәңгеләштерә. Роман һәм готик соборлар. Көнбатыш Европада Бөек Карл заманнарыннан алып тәре походларына кадәр төзелгән чиркәүләр шактый кырыс кыя¬ фәтле була. Калын таш диварлар, мәгърур колонналар, кеч¬ кенә генә тәрәзәләр, гәрчә чиркәүләрне эчтән дә, тыштан да ачык буяулар белән бизәргә яратса¬ лар да, диндарларны кырыс, тантаналы һәм бер¬ кадәр катгый юнәлешкә бора. Бу заманның күп кенә чиркәүләре крепостьларны хәтерләтә. Аларны, чыннан да, храм диварлары артында дошманнан сакланырлык нык итеп төзиләр. Әлеге храмнарны күтәргән төзелеш осталары еш кына борынгы Рим архитектурасы ысулларын кулланалар. Шуңа күрә тарихчылар IX—XII га¬ сырлардагы Көнбатыш Европа архитектурасы стилен ромйн стиле дип атыйлар. Роман стиленә алмашка XII—XIII Хильдесхаймдагы (Германия) роман чиркәве гасырларда готика стиле килә. Готик храмнарда стеналар юка бу¬ лып, кайчакларда тоташ зур тәрәзә¬ ләрдән генә тора. Нәфис колонналар бик биек, карап торышка җиңел тоелган түшәмне күтәреп торалар. Манара очлары, манаралар, собор тәрәзәләре югарыга үрелә кебек тоела. Соборга килүче храмны бик җиңел һәм менә-менә күккә очып 164
Везельдагы собор Реймстагы собор Ике француз соборының киселештәге сурәте. Сулда — Везельдагы роман храмы, уңда — Реймстагы готик храм. ■ Соборлар биеклеген чагыштырыгыз. Төзүчеләр гөмбәзләрне нинди техник алымнар белән күтәрүгә ирешкән? Архитектурадагы роман (сулда) һәм готика (унда) стильләренә хас сыйфатлар. ■ Стеналар калынлыгын, гөмбәзләр формасын һәм калынлыгын, биналар фасадындагы горизонталь һәм верти- ♦ каль линияләр чагыштырмасын, тәрәзә уемнары рәвешләрен һәм үлчәмнәрен эзлекле төстә чагыштырып, һәр ике стильгә хас төп билгеләрне атагыз. 165
Реймс шәһәрендәге (Франция) собор скульптуралары. Собор порталы өстендә фәрештәләр һәм изгеләр фигуралары зур аркалар булып тезелеп китә. Күп кенә сыннар бик биектә яки чиркәүгә килүчеләр беркайчан да күрми торган урыннарда тора. Урта гасыр осталарының анда ни өчен сыннар куюын аңлатыгыз. Амьен шәһәре (Франция) соборындагы готик гөмбәзләр. XIII гасыр китәр кебек күрә. Әлбәттә, мондый архитектура диндарларның уй-фикерләрен югарыга, илаһи дөньяга юнәлдерә. Ьәм роман, һәм готик храмнар да скульп¬ туралар, рельефлар һәм статуялар белән бизәлә. Мәсәлән, төп портал (чиркәүгә керү урыны) өстен¬ дә, гадәттә, Кыямәт көне күренешләре сурәтләрен урнаштыралар. Диндарлар үз эш-гамәлләре өчен кайчан да булса барыбер җавап тотачакларын онытмасыннар, янәсе. 166
Бамбер шәһәрендәге (Германия) собор ишеге өстендәге Кыямәт көне күренеше. XIV гасыр Урта гасыр осталары Кыямәт көненең скульптур сурәтен храм ишеге өстендә урнаштырырга яратканнар. Чиркәүгә килүчеләр анда сур (быргы) өрүче фәрештә¬ ләрне дә, җиргә кырыс хөкемдар (судья) буларак кире кайткан Иисус Христосны (Гайсә пәйгамбәрне) да, гөнаһ- лыларга карата Аннан рәхим-шәфкать сорап ялваручы изге яклаучыларны да, фәрештә суры каберләреннән кубарган гөнаһлыларны да үз күзләре белән күрә алган. Хәзер җеннәр аларны, рәхимсез рәвештә, мәңгелек газап эченә тәмугка сөйри. Иисусның уң кулы ягында гөнаһсызлар баскан, аларны оҗмах рәхәтләре көтә. ■ Ни өчен скульптор гөнаһлыларның берсен таҗ кигән, ә икенчесен епископ баш киеме митрадан итеп сурәтләгән? Зур соборның скульптур бизәлешләрендә бөтен Изге Язманы (Священное Писание) диярлек «укып чыгарга» мөмкин була, юкка гына соборларны «белмәүчеләр өчен Библия» дип атамаганнар. Готик храмнарның зур тәрәзәләрен төрле төстәге пыяла кисәкләреннән җыялар. Мондый төсле тәрәзәләр — витражлар — кояш нурлары астында уйнаучы картиналарга әверелә, ул рәсемнәрдә изгеләр һәм патшалар сурәтләрен, Библия яки хәтта күптән түгел генә булып узган тарихи вакыйгалар күренешләрен табарга була. 167
Сораулар һәм биремнәр Өстәмә мәгълүмат Храмнар өчен скульптуралар ясаучы оста кай¬ чакларда яшерен почмакта үз сурәтен яки имза¬ сын калдыра. Ә кайчакларда рәссамнар, фанта¬ зиягә бирелеп китеп, озын телен күрсәтүче шаян маймыл, яки күчмә акробатлар, яки күз күрмәгән могҗизалы затларны сурәтлиләр. 1. Урта гасыр шәһәре күренешендәге төп билгеләрне әйтеп чыгыгыз. 2. Цех һәм гильдияләрнең уртак яклары нәрсәдә? Аерма¬ лары нидән гыйбарәт? 3. Урта гасыр шәһәрләре тарихында ни өчен үз хакимият¬ ләренә каршы көрәшүче халык восстаниеләре кабынып торган? 4. Урта гасырларның иң эре соборлары ни өчен шәһәрләр¬ дә корылган? 5. Роман архитектурасының готика архитектурасын¬ нан төп аермалары нидән гыйбарәт? Алмаштыручыдан банкирга таба Ерак илләрдән килүче сәүдәгәрләр базарга яки ярмин¬ кәләргә үзләре белән туган якларында әйләнештә йөрү¬ че акчаларны алып килә. Сату-алу барышында, бер- берсе белән килешү өчен, аларга төрле илләр һәм заманнар акчаларын яхшы белүче акча алмаштыру¬ чылар кирәк була. Базардагы акча алмаштыручылар төрле тәңкәләрне чагыштырып һәм алмаштырып кына калмый, ә кирәк булганда, үзләренә зур файда белән акча да биреп тора. Италия¬ дә базарда акча алмаштыручы утырган урын¬ ны, гадәттә, эскәмия яки өстәл (итальянча — Флорин — Флоренция шәһәренең алтын тәңкәсе. Акча алмаштыручылар. Рәсем. XV гасыр Акча алмаштыручының урыны базарда әллә каян күренеп торган: аларның өстәлләренә генә келәм җәелгән. 168
«банко») дип атыйлар. Тора-бара әлеге атама акча операцияләре уздыручы контораларга да күчә. Аларны бсснклар, ә анда эшләүчеләрне банкирлар дип атый башлыйлар. 1. Ни өчен нәкъ менә акча алмаштыручылар контораларыннан тора- бара банк учреждениеләре үсеп чыга? 2. «Банко» дигән итальян сүзенең ни өчен бөтен Европа банкирларын атау өчен кулланыла башлавын аңлатыгыз. Документлар ИНГЛИЗ ШӘҺӘРЕНДӘГЕ ХРАМ МАНАРАСЫН ҮЗГӘРТЕП КОРУ «Йорк чиркәве тәрихы»ннан (1200 еллар тирәсе): Эш йөкләнгән осталар бинаның ныклыгына караганда матурлыгы турында күбрәк кайгырталар. Алар колонналарның нигезен дә, колонналарның үзләрен дә гаҗәеп корылманың авырлыгын күтәреп торырлык нык итеп төземиләр. Гәрчә кайбер мәрмәр колонналардагы ярыклар һәм аерылып киткән урыннар булуга карамастан, алар эшне туктату турында уйлап та карамыйлар. Ниһаять, священниклар һәм халык, куркып, чиркәүгә керүдән баш тарта. Йокысызлыктан интегүче священник октябрьнең бер көнендә иртәнге гый¬ бадәткә бер сәгать элек чакырып чаң суга. Бөтен священниклар да җыелып беткәч, манарадан берничә таш ватылып төшә. (Священниклар) чыгарга да өлгерми, манара бөтенләй җимерелә. 1. Начар осталар манараны нинди архитектура стилендә төзергә тәкъдим иткәннәр дип уйлый¬ сыз? 2. Осталарның төзелеш вакытында шундый җитди ялгышлар җибәрүен һәм кисәтүләргә игътибар итмәүләрен нәрсә белән аңлатып була? 3. Төзелеш эшләрен әллә ни яхшы белмәгән халык ни өчен чиркәүгә керүнең куркыныч булуын төшенә? Төзелеш күренеше. Миниатюра. XIII гасыр Миниатюрада күтәрү краны тасвирланган. Ул махсус тәгәрмәч эчеңдә әле теге, әле бу якка атлаучы кеше көче белән хәрәкәткә китерелә. Һәр төзүче ни белән шөгыльләнүен аңлатыгыз. 169
§ 18 ГЫЙЛЕМ ЭСТӘҮ Европа шәһәрләре ныгып өлгергәннән соң, гый¬ лем һәм уку-укыту үзәкләренә әвереләләр. Иң яхшы Урта гасыр мәктәпләре нәкъ менә шәһәр¬ ләрдә урнаша. Хәер, һәрвакытта да болай булмый. Шәһәрләр көчсез чакта. Көнбатыш Рим импе¬ риясендәге артка тәгәрәү мәгариф өлкәсендә үзен бик нык сиздерә. Кайчандыр борынгы римлылар балалары укыган мәктәпләрнең VII гасырда инде эзе дә калмый. Урта гасырлар башында бары тик чиркәү генә мәктәпләр оештыра һәм аларны тәэмин итеп тора ала. Нәкъ менә чиркәүнең белемле кешеләргә ихтыяҗы зур була. Алар чиркәүгә Изге Язманы, борынгы христиан акыл ияләре әсәрләрен уку һәм аңлату, дөрес булмаган өйрәтмәләргә каршы көрәшү, ә чиркәүгә йөрүчеләргә үгет-нәсыйхәт бирү өчен кирәк була. Күпчелек мәктәпләр монастырьлар каршында төзелә. Уставлар (монахлар кагыйдәләре), мәсә¬ лән, монахларның көнгә берничә сәгать вакытны nttraTtlwnt nuilrflathfiy ярцшцС д , ^tuCtnimdubnnrqiiticpiKf рлпня улпюпф nofutuntri’grfiwfiwui^ стЛлпгпглф ЬотлштутппФС/ ^«cuolutnitufeftuCy <а qitrnoo лА тгадидм яЙ!Щуги1пг _ * cnrninof^tnftntnntfnofqtwntodo J,' adnrcfitm immipjf ротгфпхГ dntn. ; tanrfjim ftrefqiieni .lynuiroteantU, ; . «*»a wma:‘pii(pwrr^)uoi?J ' & ■- \ ««i «ΐόΆηττ-,ΗηίΑΪί Г 'М miradprthaffiulc? Пергаментка төшерелгән латин кулъязмасының бер бите. XII гасыр Урта гасырларда төп язу материалы булып пергамент — махсус эшкәртелгән үгез тиресе хезмәт итә. Әлеге тирене эшкәртү бик катлау¬ лы эш була, күп вакыт таләп итә һәм бик кыйммәт тора. Менә ни өчен әлеге кулъязма өстендә эшләүче кәтип тирене эшкәрткәндә үк ертылган битне алыштырып тормаган. Ул сүздәге хәрефләрнең бер өлешен биттәге ертык¬ ның бер ягында, башкаларын икенче ягында язган. Урта гасыр кәтипләре инде безгә мәгълүм латин хәрефләре белән беррәттән махсус там¬ галар һәм кыскартылмалар да кулланган. Бу биттә аларның кайберләрен табыгыз. 170
Китап күчереп язучы. Миниатюра. XII гасыр Күчереп язучы махсус урындыкта утыра, аның каршында — авыш пюпитр. Аякларын ул кечкенә генә урындыкка куйган. Ул уң кулына — каләм, сул кулына дөрес язылмаган хәрефне яки хаталы сүзне кыру, пергаментның кытыршы урыннарын тигезләү өчен пәке тоткан. ■ Күчереп язучы кайсы урында эшли һәм кайсы катлауга карый? Үзе бизәгән кулъязма битләре читендә рәссам Гугоның «автопортрет»ы. Миниатюра. XI һәм XII гасырлар чиге Кулъязма тексты өстендә эшләүче күчереп язылучы битнең чит-читләрендә башка оста, ягъни рәссам өчен буш урыннар калдыра. Рәссам анда матур баш хәрефләр — инициаллар төшерә һәм миниатюралар ясый. Рәссамнар бүгенге көнгә кадәр төсен җуймаган буяулар ясау серен белгән. Бик купшы кулъязмаларда алар, мәсәлән, алтын фон булдыру өчен, бик юка алтын элпәсе ябыштыра. Рәссам да нәкъ кәтип кебек үк үз хаталарын пәке белән чистарта торган була. Гуго әнә нәкъ шул эш белән мәшгуль. ■ Гуго буяуны нинди савыттан ала һәм ул савыт кәнәфигә ничек беркетелгән? Библия укырга һәм псаломнар җырларга багыш¬ лавын таләп итә. Әмма тегесенә дә, монысына да уку, белемле булу кирәк. Монастырьларның язу остаханәләре — скрип- торияләрдә христианнар китапларын да, Цицерон, Цезарь, Горацийның «мәҗүси» хезмәтләрен дә күчереп язалар. Әмма язу осталыгына да тәҗри¬ бәле остазлардан бик озак вакытлар өйрәнергә туры килә. Шуңа күрә мәктәпләр һәр монастырьга диярлек кирәк була. Монастырь мәктәпләре белән беррәттән кай¬ бер собор мәктәпләре дә киң танылу таба. Аларны инде монахлар түгел, ә епископлар, монастырь¬ ларда түгел, ә епископлыкның төп храмы кар¬ шында оештыралар. Чөнки чиркәүгә белемле мо¬ нахлар гына түгел, ә белемле священник лар да кирәк була. 171
Урта гасыр кулъязмасы. XII гасыр Ата-аналар монастырь һәм со¬ бор мәктәпләренә инде чиркәүгә хезмәт итүгә багышлаячак бала¬ ларын гына җибәрәләр. Ә башка балаларга, хәтта хәлле һәм зат¬ лы нәселнекеләргә дә, белем ки¬ рәк түгел дип санала. Нәрсәгә өйрәтәләр? Монастырь Һәм собор мәктәпләрендә иң элек «җиде ирекле сәнгать »кә — грамматикага, диалектика, риторика, арифметика, геометрия, музыка һәм астрономиягә өйрәтәләр. Ул заман¬ нарда бәхәсләшү осталыгын, ышандырырлык итеп фикер әйтә, раслый белүне диалектика дип ата¬ ганнар. Дөрес һәм матур итеп сөйли һәм яза белүне риторика дигәннәр. Риторика һәм грам¬ матиканы өйрәнгәндә, борынгы авторларның күп санлы китапларын үзләштерү таләп ителгән. Әлбәттә инде, укучылар, «җиде ирекле сәнгать»не үзләштерүдән тыш, Изге Язма һәм «чиркәү ата¬ кайлары оның хезмәтләреннән дә яхшы хәбәрдар булырга тиешләр. Яңа мәктәпләр. Шәһәрләр үскән саен, аларга да чиркәүләрдәге кебек үк белемле кешеләр, иң элек юристлар һәм табиблар кирәк була. Шул заманнарда башта Италиядә, аннан соң башка илләрдә дә шәһәр хакимиятләре бер-бер артлы үз мәктәпләрен ача башлый. Шәһәр мәктәплә¬ рендә укучылар Изге Язманы гына түгел, ә «прак¬ тик дисциплиналар оны да үзләштерәләр. Хәзер мәктәпләрнең барысы да чиркәү контроле астын¬ да тормый инде. Кайбер шәһәр мәктәпләре бөтен Европада мәш¬ һүрлек казана. Мәсәлән, Салерно (Италиянең көньягы) һәм Монпельё (Франциянең көньягы) 172
Мәктәптәге дәресләр. Гравюралар. XV гасыр ■ Укытучы кая утыра, ә укучылар кая утырган? Әлеге кешеләрне шулай «утыртып», рәссам ни әйтергә теләгән? Укытучы кулларына нәрсә тоткан һәм ни өчен? Ничек уйлыйсыз, уңдагы гравюрада укытучы¬ ның да, укучыларның да кулларында ни өчен китап та, кәгазь дә, дәфтәр дә юк? Гравюраларда дәресләрнең нинди мизгелләре сурәтләнгән? Беренче гравюрада сулдан икенче булып нинди сәер укучы басып тора? калаларындагы табиблык мәктәпләренең абруе гаять зур була. Бу калаларның табиб һәм педа¬ гоглары Борынгы Греция һәм Борынгы Рим ав¬ торларының медицина өлкәсендәге хезмәтләрен, гарәп һәм еврейларның табиблык трактатларын яхшы белә. Университетлар ачылу. XII гасырда югары мәк¬ тәпләрнең яңа төре барлыкка килә. Болар үзләрен фәлсәфи уйлануларга, хакыйкать эзләүгә багыш¬ лаган кешеләрнең ирекле берләшмәләре була. Аларны нәкъ шулай — берләшмә, бергәлек, латин¬ ча — унивёрситас дип атыйлар да. Мондый фән¬ ни бергәлек — университет — укучылардан (шә¬ кертләрдән яки студентлардан) һәм укытучы¬ лардан — магистрлар һәм докторлардан тора. Университетларда «җиде ирекле сәнгать»не өйрә¬ нүне дәвам итәләр. Курс узганнан соң, студент «югары» дисциплиналар саналган хокук, меди¬ цина яки дин гыйлемен өйрәнүгә күчә. 173
Университетта ике лекция. Миниатюралар. XIII— XIV гасырлар Миниатюраларны үзара һәм элегрәк бирелгән мәктәп¬ тәге дәресләр күренешләре белән чагыштырыгыз. Алар арасында нинди дә булса уртаклык бармы һәм аерма¬ лары нидән гыйбарәт? XIII һәм XIV гасырлардагы «уни¬ верситет» күренешләрен чагыштырыгыз. Йөз ел эчендә университет тормышында нинди үзгәрешләр күзәтелә? Кайбер университетлар, мәсәлән, Болонья уни¬ верситеты шәһәр мәктәпләреннән үсеп чыга, башкалары собор мәктәпләреннән күтәрелә, мә¬ сәлән, данлыклы Париж университеты шундый¬ лар рәтеннән була. Әмма университетның килеп чыгышы нинди булуга карамастан, ул үзендә нәрсә һәм ничек укытылуын тикшерүче хакими¬ ятләр күзәтүеннән котылырга тырыша. Укытучы¬ лар да, укучылар да шактый өстенлекләргә ия була. Мәсәлән, университет әгъзасын бары тик университет суды гына хөкем итә ала. Көнбатыш Европа университетлары үзләренең тупланган- лыклары һәм хакимиятләр тыкшынуыннан сай¬ ланганлыклары белән теләсә кайсы башка уку йортларыннан, хәтта Византиядәге, шәркый мө¬ селман дөньясындагы яки дөньяның башка кисәкләрендәге иң күренекле мәктәпләрдән уңай якка аерылып тора. Дөрес, вакыты-вакыты белән шәһәр хакимият¬ ләре, университетларны үзләренә буйсындырырга 174
ниятләп, аңа элекке хокукларын бирмәскә дә тырышалар. Нәм тәҗрибәле докторлар, магистрлар, тынгысыз укучылар кунакчылрак башка шәһәргә китә. Мәсәлән, Англиядәге Оксфорд шәһәре университетын Парижга ризасызлыктан китеп барган магистрлар һәм студентлар оештыра. Гадәттә, озакламый, мондый качакларның тизрәк кайтуларын үтенеп, чапкыннар килеп төшә һәм аларга университет ирекләрен башка беркайчан да бозмаска вәгъдә итәләр. Университет тормышы. Мәшһүр университет¬ ларга бөтен Европа илләреннән укучылар һәм мөгаллимнәр килә. Алар бер-берсен бик яхшы аңлыйлар, чөнки бөтен дәресләр дә бары тик латин телендә генә алып барыла. Кайбер студентлар, бөтен күренекле магистрлар һәм докторлар лекцияләрен тыңлау өчен, еллар дәвамында бер университеттан икенчесенә йөриләр. Мондый сәяхәтче шәкертләрне вагант диләр. Кайбер корольләр, епископлар яки бай сәүдә¬ гәрләр, шәкертләргә һәм магистрларга ярдәм итү өчен, коллегияләр оештыралар һәм аларны тәэмин итеп торалар. Коллегиядә урын табуга ирешкән шәкерт яшәү урыны һәм ризык белән тәэмин ителә һәм фәнни эшләргә игътибар юнәлтү, яхшы китапханәгә керү мөмкинлеге ала. Урта гасыр¬ ларда иң мәшһүр коллегия Париж Сорбоннасында була, соңрак аның исеме бөтен Париж универси¬ тетына күчә. Бөекбританиядәге хәзерге колледж¬ лар һәм Франциядәге коллежлар Урта гасыр коллегияләренең дәвамчылары, варислары булып тора. Аларның кайберләре Урта гасырларда ук нигезләнгән була. Урта гасыр университетларында лекцияләрдән тыш диспутлар да оештырыла. Мондый фәнни 175
Сораулар һәм биремнәр бәхәсләр барышында шәкертләр үзләштерелгән белемнәрен ничек файдалана белүләрен, каршы як дәлилләрен кире кага алуларын һәм тагы да ышандырырлык, нигезле фикерләрен алга сөрүгә сәләтле булуларын күрсәтәләр. Университетлар белем үзләштерү һәм үсүнең шулкадәр уңышлы формасы була ки, хәтта алар Урта гасырлар ахырларына кадәр бөтен Көнба¬ тыш Европа илләрендә диярлек барлыкка килә. 1. Ни өчен Урта гасырларда нәкъ менә чиркәү мәгарифне саклап кала һәм киң җәелдерүгә ирешә? 2. Тора-бара ни өчен мәктәп эшендә чиркәү белән шәһәр халкы ярыша башлый? 3. Ни өчен Урта гасыр университетлары үз өстенлекләрен ныгытырга һәм ничек кенә булмасын хакимиятләрдән бәйсезлекләрен саклап калырга тырышалар? Өстәмә мәгълүмат Схоластика Урта гасыр мәктәпләрендә һәм университетларында дөньяны танып- белүнең схолйстика, ягъни «мәктәп белеме» дигән яңа методы барлыкка килә. Хәзер исә «схоластика» сүзе хөрмәт ителми, аның белән коры фәлсәфә, мәгънәсез бәхәсләшү, чынбарлыктан ерак торуны атыйлар. Әмма Урта гасырларда схоластика Европа дин белгечләренең, юристлар һәм философларының фикерләрен чарларга ярдәм итә. Схоластикада иң элек мантыйк (логика), дөрес фикер йөртә белү бәяләнә. Әгәр кеше дөрес фикерли белмәсә һәм билгеле шартлардан чыгып хатасыз нәтиҗәләр ясый алмаса, ул беркайчан да чын яхшы галим була алмаячак. Схоластлар күбесенчә дөньяның ничек корылуы һәм Алла турында уйланганнар. Аларның күп кенә трактатлары бүген безгә бик күңелсез һәм файдасыз тоелыр. Әмма «мәктәп белеме» схоластика дисциплина¬ сыннан башка Европа галимнәре дөрес тәҗрибәләр үткәрә һәм аларның нәтиҗәләрен аңлата алырлар иде микән? Димәк, Урта гасыр схола- стларының шактый теорияләрен «юкка чыгарган» Европа фәне ачыш¬ лары схоластикадагы иң яхшы нәрсәләргә нигезләнәләр. Сез ничек уйлыйсыз, схоластика «җиде ирекле сәнгать»нең элек кайсысы кысаларында үсә башлаган? 176
Документлар ПАРИЖ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ СТУДЕНТЛАРЫ ҺӘМ МАГИСТРЛАРЫ ТУРЫНДА Папа легаты карарыннан (1215 ел): Парижда беркем дә, әгәр кешегә лаек тормыш рәвеше алып бармаса һәм үз фәненнән җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар булмаса, укыту эшенә һәм вәгазь әйтүләргә кертелми. Аерым укытучысы булмаган кеше Парижда студент дип санала алмый. ПАРИЖ УНИВЕРСИТЕТЫ СТАТУТЫННАН (1355 ел): Ирекле фәннәр буенча лекция укуның ике ысулы сынап каралды. Беренче ысул буенча, философия магистрлары үз кафедралары артына басып тиз-тиз сөйлиләр, ә тыңлаучыларның аңы бу сөйләмне кабул итсә дә, куллары язып өлгерә алмый. Икенче ысулны кулланганда, магистрлар акрын гына сөйли, тыңлаучылар да алар сөйләмен иркенләп язып бара. Җентекләп тикшерү һәм әлеге ысулларны үзара чагыштыру вакытында аларның беренчесе яхшырак дип табылды. ВАГАНТЛАР ШИГЫРЕННӘН (XIII гасыр): Тиң иде университет Гыйлем, фикер кыясына. Ә бүген, күр, ул әйләнде Бер бозыклык оясына. Типтерү дә ашау, эчү, Китапны юк кулга алган. Җилкуар шәкерткә уку Уен гына булып калган. Заманында бу халыкның Кулында гел китап булды Гомер буе укый торгач, Хәтта туксан яше тулды. Хәзер университетны Тәмамлап ун ел эчендә, Аяк басалар тормышка Өйрәнмичә һичбернигә. Шул килеш тә оялмыйлар Өйрәтергә башкаларны. Юк! Сез-ишек төбеннән үк Куыгыз шул сукырларны... 1. Париж магистрлары һәм студентларына нинди таләпләр куела? Сез ничек уйлыйсыз, бу таләпләр үтәлешен кем тикшереп торырга тиеш? 2. Ни өчен лекцияләр укуның «беренче» ысулы «өстен» чыгуын фараз итеп карагыз. 3. Шигырь авторы булган студент нәрсәләрдән зарлана? Бүлеккә карата гомуми сораулар 1. Урта гасырлар тормышының кайсы өлкәләрендә шәһәрләр аеруча мөһим роль башкара? 2. Шәһәрдә яшәүчеләр күпчелек кайсы төркемнәргә карый? 3. Урта гасыр шәһәрлеләренең холык сыйфатларын сез ничек күзал¬ лыйсыз? Алар нәрсә белән горурлана, нәрсәне аеруча кадерли, нәрсәдән ризасызлык күрсәтә? 177
8 бүлек УРТА ГАСЫРЛАРНЫҢ ЧӘЧӘК АТУ ЧОРЫ § 19 ХРИСТИАН ДӨНЬЯСЫ БАШЫНДА Папа хакимиятенең куәте. Императорларны XI гасыр ахыры — XII гасыр башында җиңүгә карамастан, йөз еллап вакыт узуга, Рим папалары алар белән кабат авыр сугыш кичерәләр. Импе¬ ратор Фридрих I Барбаросса (1152—1190) һәм аның оныгы Фридрих II (1212—1250) Италияне үзләренә тулысынча буйсындырырга тырышып карыйлар. Папалар бар көчләре белән моңа каршы торалар һәм ахыр чиктә җиңеп чыгалар. Хәзер инде алар үзләрен, бик ышанып, барча христиан дөньясының башында торабыз дип исәплиләр. Император Фридрих I Барбаросса яулап алынган шәһәргә керә. Миниатюра. XII гасыр Папа Иннокентий III. Фреска. XIII гасыр 178
Христиан чиркәвен гәүдәләндерүче скульптура. Страсбург шәһәрендәге собор. XIII гасыр ■ Урта гасырлар скульпторы христиан чиркәвен кулларына тәре һәм касә тоткан яшь хатын-кыз итеп сурәтләгән. Сез бу предметларның мәгънәсен аңлата аласызмы? Бу статуя, автор фикеренчә, аны күргән кешеләрдә (тамашачыларда) чиркәүнең нинди образын тудырырга тиеш булган? Урта гасырлар чорында Рим папаларының иң зур көч-куәткә ия булган Иннокентий III (1198—1216), тантаналы рәвештә, папа — Иисус Христосның җирдәге илчесе, шуңа күрә ул чиркәү хакимиятләре генә түгел, ә дөньяви хакимият¬ ләрдән дә өстен дип игълан итә. Папаның барлык дөньяви эшләргә катнашырга һәм хәтта христиан динендәге хакимнәрнең тәхет-таҗлары белән ида¬ рә итәргә дә хокукы була. «Ай үзеннән күп тап¬ кырлар куәтлерәк кояштан яктылык нуры алган кебек, дөньяви хакимнәрнең хакимияте дә папа кодрәте аша гына таныла»,— ди Иннокентий III. Ересь куркынычы. Иннокентий III һәм аның варислары идарә иткән заманда Император Фридрих II ау замогының гомуми күренеше һәм планы. Замок планда күпләгән дөрес сигезпочмаклык¬ лар берләшмәсе булып күренә. Тарихчылар инде күптәннән сигезпочмаклыкларның мон¬ дый берләшмәсе Фридрих II өчен ниндидер мәгънәгә ия, аның дөнья һәм хакимият турындагы күзаллауларын чагылдыра дип уйлыйлар. Әмма бу замокның серләре бүгенге көнгә кадәр чишелмәгән әле. Замокка керү урынын табыгыз һәм иң кыска юл белән аның барча бүлмәләре буйлап, манарасына да күз салырга, бормалы баскыч буйлап икенче катка да күтәрелергә оныт¬ мыйча «әйләнеп чыгыгыз» һәм император коенырга яраткан зур таш ванна торган ишегалдына чыгыгыз. 179
Римдагы Изге Петр храмы. Реконструкция. Ватикан калкулыгындагы храм (монда апостол Петр күмелгән дип исәплиләр) акрынлап Римның һәм барча латин Көнбатышының төп храмына әверелә. Башта Рим папалары кайчандыр император Константин сарае торган Латеранда яшәүне өстен күргәннәр. Әмма вакытлар узу белән, алар үзләренең резиденцияләрен Ватиканга, апостол Петр каберлегенә якынрак күчерәләр. Папалар нәкъ менә Изге Петр храмында императорларга таҗ кидерәләр, ә храм баскычында яңа гына сайланган папа тантаналы рәвештә өч катлы папа таҗын — тиараны кабул итеп ала. Урта гасырлар башы чиркәүләренең гомуми схемасы, ә ул ябык биналарга үтәрлек турыпочмаклы ачык ишегалларыннан гыйбарәт, Урта диңгез буендага гадәти торак йорт схемасын хәтерләтә. Сез хәтерлисезме, тагын нинди храмнарда торак йортның төп үзенчәлекләрен файдаланганнар? чиркәү еретикларны аеруча нык эзәрлекли баш¬ лый. Теләсә нинди ересь, ягъни мәсәлән, чиркәү хакимияте күзлегеннән чыгып караганда дөрес булмаган тәгълимат тарафдарларын әнә шулай атап йөрткәннәр. XII—XIII гасырларда Европада яңа ересьлар аеруча нык күбәя. Аларның артуы шәһәрләр үсе¬ ше белән тыгыз бәйләнгән, чөнки шәһәр халкы, авылда яшәүчеләрдән, һәрвакыт хөр карашлары белән аерылып тора. Изге Язманы игътибар белән һәм ихлас аңлап укыган кайбер кешеләр анда чиркәү вәгазьчеләре бервакытта да сөйләмәгән 180
фикерләр таба. Димәк, чиркәү Аллага ышанучы¬ лардан Библиянең чын эчтәлеген яшерә һәм ул аны үз файдасына бора! Урта гасыр еретиклары төрле карашларда тора, әмма аларның барысы да, Рим чиркәве христиан¬ нарның җаннарын коткару урынына байлык туп¬ лау турында күбрәк кайгырта дип, аны кире кага. Еретиклар еш кына башында папа торган чиркәү¬ не иблис барлыкка китергән дип тә игълан итәләр. Христосның чын чиркәве дип алар еш кына үз секталарын — күп санлы һәм яхшы оешкан та¬ рафдарлары төркемнәрен саныйлар. Чиркәү соборы утырышы. Миниатюра. XIII гасыр • Собор оешмасы турында нәрсә әйтергә мөмкин? Аны кем җитәкли? Чиркәү чан, кагучысы. Миниатюра. XIII гасыр Урта гасырларда шәһәр һәм авыл халкының күпчелеге вакытны якын-тирәдәге чиркәү чаңнары тавышына карап белгәннәр. Чаңнар мәхәллә кешеләрен иртәнге, төшке һәм кичке гыйбадәткә чакырган, сугып, сәгать санын белдергән. Шуның белән чиркәү вакыт саклаучыга әверелгән сыман булган. Чаңнар Көнбатыш Европада православие Көнчыгышына караганда үзгәрәк эленгән. ■ Миниатюра буенча бу аерманың нәрсәдә икәнен билгеләгез. 181
Еретикларны яндыру. Миниатюра. XIV гасыр Чиркәү җәзалый да, кан түгә дә алмаган, шуңа күрә ул гөнаһларын танымаган еретикларны җәзага тартуны дөньяви хакимияткә тапшырган. Еретикларны, гадәттә, яндырып үтергәннәр. Ләкин бу миниатюрада сурәтләнгән еретикларны җәзалау бик үк гадәти түгел. Франция короле Матур кушаматлы Филипп IV тамплиерларның бөтен орденын ересьта гаепли, аның әгъзаларын кулга алдыра һәм папаны алар өстеннән тикшерү башларга мәҗбүр итә. Тамплиерлар ал арга ташланган гаепләрне әле таныганнар, әле алардан баш тартканнар. Ахыр чиктә, орден башлыгы бөек магистр белән берлектә, үз гаепләрен танудан баш тарткан тамплиерларның күпчелеге король әмере белән 1312 елда яндырып үтерелә. Рәссам сурәтләгән җәзалау күренеше аны карап торучыларга ничек тәэсир итә? Католик священнигы гыйбадәт кылу вакытында. Миниатюра. XIV гасыр Еретиклар белән көрәш. Чиркәү еретикларны каргап һәм чиркәүдән сөреп кенә калмый, ул ересьны тамырыннан юк итәргә тырыша. XIII га¬ сыр башында чиркәү соборында мәхәллә кешелә¬ ренә Библияне мөстәкыйль укуны тыю турында карар кабул итәләр. Гади кешеләр Изге Язма белән чиркәү әһелләре җитәкчелегендә генә та¬ нышсыннар, чөнки бары тик алар гына бу язулар¬ ның мәгънәсенә төшенә алганнар. Чиркәү дөньяви хакимнәрдән еретиклар белән көрәшне кискенләштерүне таләп итүдән тукта¬ мый. Папалар берничә тапкыр еретикларга кар¬ шы тәре походлары (шул исәптән Италиянең үзендә дә) игълан итәләр. Папа чакыруы буенча Франциянең көньягында канлы сугышлар башла¬ нып китә. Анда, бай сәүдә шәһәрләрендә, күп санлы еретиклар төпләнгән була. Ахыр чиктә 182
Төньяк Франциянең һәм чит илләр¬ нең рыцарьлары Көньяк Франция шәһәрләрен рәхимсез рәвештә тар- мар итәләр. Бу шәһәрләр инде соңын¬ нан үзләренең элеккеге үсеш дәрәҗә¬ сен кире кайтара алмыйлар. Аның каравы француз короле ота: ул Фран¬ циянең көчсезләнгән көньягын үз биләмәләренә куша. Еретикларны тикшерү өчен, чир¬ кәү XIII гасырда махсус комиссия — инквизиция төзи. Вакытлар узу белән, инквизиция шундый куәтле оешмага әверелә ки, уннарча мең кеше аның төрмәләренә эләгә. Бу кешеләрнең күпчелеге җәзалап үте¬ релә. Монахлар җәмгыятьләре. XII— XV гасырларда папа епископлар һәм священникларга гына түгел, ә һаман да артып барган монахларның дини җәмгыятьләренә — орденнарга тая¬ на. Аларның иң борынгысы бене- диктчылар ордены була. Аңа VI га¬ сырда ук Италиядә изге дәрвиш Бене- дйкт нигез сала. XI гасыр ахырын¬ да Франциядә цистерцианлылар (дини җәмгыятьнең беренче мона¬ стыре — Цистерциум атамасыннан) ордены барлыкка килә. Цистериан- лылар, ал арны рясалары төсенә ка¬ рап еш кына ак монахлар дип тә йөрткәннәр, аеруча кырыс тормыш алып барулары белән танылалар. Алар, баруы кыен булган һәм Монахлар кыр эшләрендә. Миниатюра. XIV гасыр Монахинялар табын янында. Миниатюра. XIV гасыр 183
Фәкыйрь монахлар монастыре. Реконструкция. Фәкыйрь монахлар биек чиркәү манаралары төзү үтә тәкәбберлекне күрсәтү дип саныйлар. Шуңа күрә аларның чиркәүлә¬ рендә манаралар булмый. Аның каравы храм бинасы вәгазь уку өчен аеруча яхшы көйләнгән була. Хәер, хәтта шундый храм¬ нар һәм монастырьлар да монах орденнары¬ ныкы түгел, ә, гомумән, чиркәүнеке дип саналган, чөнки фәкыйрь монахларның шәхси милекләре була алмаган. Бу монастырьның төзелеше кай ягы белән Изге Галл монастыре кебек элеккеге монастырьларны хәтерләтә, ә нәрсәсе белән алардан аерылып тора? Бу аерманы ничек аңлатып була? Моңа охшаш монастырь нәрсә белән уратып алынырга яисә кайда урнашырга мөмкин? Изге Франциск Ассизский. Фресканың бер кисәге. XIII гасыр кыргый урыннарда монастырьлар төзеп, бу җирләр¬ не үрнәк оештырылган утарларга әйләндерәләр. Аллага хезмәт итүнең мәгънәсен фәкыйрь мо¬ нахлар бөтенләй башкача аңлый. Аларның беренче дини җәмгыятенә 1209 елда Франциск Ассйзский нигез сала. Францискчылар барлык биләмәләрдән, шул исәптән монастырьларыннан да баш тарталар, килгән хәер исәбенә яшиләр. Алар, ил гизеп йөреп, үзләренең тормыш итү рәвешләре белән Иисус Христос һәм апостолларга иярүләрен күрсәтергә телиләр. Изге Доминик Гусмйн тарафдарлары — доми- никчылар да, францискчылар кебек үк, шундый кагыйдәләргә таянып эш итәләр. Алар үзләренең төп бурычларын ереська каршы көрәштә күрәләр. Соңыннан күп кенә инквизиция трибуналларында төп рольне нәкъ менә дини тәгълимат белгечләре һәм еретик ялгышларны тикшерүче доминик- чылар уйнау очраклы хәл булмый. 184
Фома Аквинский. Рәсем. XIII гасыр Бу рәсемне Фоманың ниндидер бер укучысы аның лекцияләре вакытында дәфтәр читенә ясап куйган. ■ Студент-рәссамның остазына нинди карашта торуын рәсемнән карап әйтеп буламы? Чиркәү белемнәре тупламасы. Доминикан орде¬ нында китап гыйлеме аеруча бәяләнгәнгә күрә, аннан инквизиторлар гына түгел, атаклы дин белгечләре дә чыга. Алар арасында иң танылганы изге Фома Аквинский (1225/1226—1274) була. Ул үзенең «Мәҗүсиләргә каршы туплама» һәм «Теология тупламасы» хезмәтендә дөньяның Алладан башлап тузан бөртегенә кадәр урын та¬ былган тулы картинасын барлыкка китерә. Фома Аквинский үзенең хезмәтләренә Изге Язманы гына түгел, мәҗүси Аристотель трактат¬ ларын да нигез итеп ала. Фомадан соң Аристо¬ тельнең абруе шулкадәр югары күтәрелә ки, аны барлык мәктәп һәм университетларда өйрәнә баш¬ лыйлар, аның хезмәтләренә Библия кебек үк таяналар. Фома хезмәтләре католик чиркәвенең рәсми тәгълиматы нигезенә салына. Ул аның исеме белән томизм дип атала. Шушы ук вакытта дини тәгълимат буенча гына түгел, хокук «тупламалары» да барлыкка килә. Папа юристлары чиркәү хокукын төзек системага китерәләр. Әлеге системага таянып, папа чиркәү һәм христиан дөньясы белән яхшырак идарә итә алган. Изге яклаучылар. Дингә ышанучы гади халык чиркәүнең көчен, барыннан да элек, үлгәннән соң аларның җаннарын коткара алуда күрә. Хәер, чиркәү һәм аның изгеләре барлык башка эшләрдә дә: ачлык һәм иген уңмаганда, авырган чакта һәм куркыныч килгәндә, сугышта һәм Фәкыйрьләрне кайгыртуы белән танылган изге Елизавета. Скульптура. XV гасыр 185
Англияда төп паломниклык үзәкләре хәвеф-хәтәрле сәяхәтләр вакытында да ярдәм итә дип саналган. Бөек изгеләр җирләнгән төрбәләр янына якын-тирәдән дә, бик ерак төбәкләрдән дә кешеләр агылган. Изгеләр каберлегенә ерак сә¬ фәргә чыгучы диндар мосафирларны паломник лар (зиярәт кылучылар) яисә пилигримнар дип атаганнар. Барыннан да күбрәк пилигримнар Римдагы Петр һәм Испаниянең төньягындагы Сантьяго-де-Компостеладагы Иаков апостоллар табутларына барырга тырышканнар. Һәрбер ил¬ нең яисә җирнең изгеләре була. Англиядә — епископ Томас Бекет, Ирландиядә — изге Патрик табутлары, Франциядә — Тур шәһәрендәге изге Мартин һәм Париж янындагы изге Дионисий, Германиядә Кельн каласына Миланнан Фридрих Барбаросса алып кайткан өч күрәзәче җәсәдләре (Инҗил буенча алар яңа туган Иисуска баш ияргә килгәннәр дип исәпләнә) аеруча ихтирам ителә. Кешеләр, ерак һәм михнәтле сәфәргә бару гө¬ наһ кылучының Җир йөзендә бирелергә тиешле 186
Изге Иаков юллары. Апостол Иаков табутына Европаның барлык илләреннән уннарча мең паломник җыелган. Аларның үзләренең традицион юллары, җыелу пунктлары һәм ял итү урыннары (гадәттә, чиркәү һәм монастырьлар янында), юл сынамышлары һәм ышанулары булган. Әле Сантьяго каласына җитәргә күп йөзләрчә километр юл кала, тәкъва пилигрим аңардан физик көч кенә түгел, рухи көч куюны да таләп итүче «изге Иаков юлына» баскан. ■ Ни өчен Урта гасырларда кайбер җинаятьләргә бирелгән җәзаны изге урыннарга хаҗ кылу белән алмаштыруларын аңлатыгыз. җәзасын алмаштырып кына калмый, аның үлгән¬ нән соңгы газаплануларын да җиңеләйтә, дип уйлыйлар. Әйтик, чиркәү Кентерберидагы изге Томас Бекет табутын күрергә барган һәркемгә, үлгәннән соң җанының тәмугта — үлгән кеше¬ ләрнең, имештер, җәннәткә керер алдыннан җан¬ нары гөнаһтан арына торган урында газаплану вакытын 540 көнгә киметүне вәгъдә итә. 1. Ни өчен ереська каршы көрәш чиркәүнең XII—XIV га¬ сырлардагы төп бурычы булып тора? 2. Ни өчен католик чиркәүдә монахларның төрле дини җәмгыятьләре барлыкка килүен һәм алар арасындагы төп аермалыклар нәрсәдә булуын аңлатыгыз. Сораулар һәм биремнәр 187
3. Сезнең карашка, нинди монах орденнары папа идарәсенә ересь белән көрәштә аеруча зур ярдәм күрсәтәләр? 4. Гади халык арасында изгеләрнең абруйлары югары булуны ничек аңлатып була? Өстәмә мәгълүмат Изге реликвияләр Урта гасырларда кешеләр изге кеше гәүдәсенең кечкенә генә бер өлеше дә яисә ул кагылган предметлар да, аның үзе кебек үк көчкә ия дип ышаналар. Шуңа күрә изгенең тырнагы, бер тотам чәче, аның берәр төрле сөяге яисә дошманнары аны үтергән кылыч та изге реликвияләргә әверелә. Бик күп чиркәүләрдә Иисус Христосның чәнечкеле таҗының энәсе, Иисусны тәрегә кадаклап куелган кадак, аның гәүдәсеннән агып чыккан кан таплары, Алла Анасының күз яшьләре, Иоанн Предтечиның башы, изге Екатеринаның бер тотам чәче, хәтта Ходай Адәмне әвәләгән балчык кисәге кебек реликвияләр саклана. Мондый реликвияләр алтын һәм кыйммәтле ташлардан ясалган махсус кечкенә тартмаларда — реликварияләрдә саклап тотыла. Аларны чиркәүдән бәйрәм көннәрендә тантаналы процессияләргә алып чыгалар. Күп кенә реликварияләр аларда изге гәүдәсенең кайсы өлеше сак¬ ланганы беленерлек скульптура рәвешендә ясала. Барыннан да ешрак ул баш яки кул формасында була. Кешеләр реликвияләр аларны хөр¬ мәтләүчеләрне бәла-казалардан саклый дип ышаналар. Реликвияләр янында, Изге Язма тотып әйткән кебек үк, какшамас антлар әйтәләр. Чөнки изгеләр ал арга тиешле тыңлаучанлык күрсәтмәгәннәрдән, антын бозучылардан каты үч алачаклар. Урта гасырлар буена реликвияләргә сорау нык зур була, аларны бүләк итүләре, алмаштырулары һәм хәтта сатулары да гаҗәп түгел. Бөтен Европаны изге реликвияләр белән иң зур күләмдә Рим шәһәре тәэмин итеп тора. Чөнки шәһәр каберлекләрендә (зират) беренче христианнарны эзәр¬ лекләүләр вакытында газаплап үтерелгәннәрнең мәет калдыклары күп була. Изге Иаковка баручы паломниклар. Рәсем. XV гасыр Диндар паломникларны ерактан танып булсын өчен, алар киемнәренә һәр зиярәт кылу урыны өчен хас булган бил¬ геләр беркетеп куялар. Сантьяго-де-Компостелага баручы пилигримнарның билгесе кабырчыкка охшаш була. Бу пилигримнар ил гизәргә нинди юл кирәк- яраклары алып чыкканнар? 188
Изге Дионисий статуясы. XIII гасыр Изге Дионисий Парижның (бу чакта ул әле Лютеция дип аталган) беренче епискобы була. Аны III гасыр ахырында христианнарны эзәрлекләүләр барышында ж;әзалап үтерәләр. Легенда буенча, башы киселгән епископ аягына торып баса, киселгән башын кулына ала һәм аны җәза урыныннан (хәзерге Монмартр) күмеләчәк җиргә алып бара. Биредә соңрак Изге Дионисий аббатлыгы (Сен-Дени) барлыкка килә. ■ Изге Дионисийның бу статуясына караган кешедә нинди уй һәм хисләр туарга тиеш булган? «Тәкъва угрылык» Реликвияләрне сатып та, бүләккә дә алалар, ә кайчакта урлап та китәләр. Мондый тәкъва угрылыкны аклар¬ га тырышып, әгәр дә изге зат үзе иске «хуҗаларын» ташлап яңаларына күчәргә теләмәсә, бу эшкә юл куй¬ маган булыр иде диләр. XI гасырда эшлекле кешеләр мөселманнар хакимияте астында калган Кече Азиядән епископ Николай Мирликийский (изге Никола) җәсәден урлыйлар һәм Италиянең көнь¬ ягындагы Бари шәһәренә алып кайталар. Шундый ук юл белән венециялеләр IX гасырда Инҗил автор¬ ларының берсе саналган изге Марк җәсәден алып кайталар. Шул чактан бирле изге Марк Венециянең төп яклаучысы буларак хөрмәт ителә. Венецияне хәтта Изге Марк республикасы дип тә атаганнар. Шәһәр яки епископлыкның төп изгесе яклаучы һәм кешеләр белән Алла арасында арадашчы гына булмый, аңа авыр чакларда мөрәҗәгать итәләр, аңардан ярдәм, ә кайчакта могҗиза да көтәләр. Ул еш кына чын идарәче булып санала, ә епископ яисә шәһәр хакимияте аның вәкилләре генә була. Шуңа күрә дә Урта гасырларда Рим папасына бирелгән бүләкләр чынлыкта исә апостол Петрга бирелә, ә дошманнарга каршы походка чыккан Венеция флоты башында күзгә күренмичә инҗилче Марк үзе тора дип санала. 1. Ни өчен патшалар, шәһәрләр, священниклар һәм гади кешеләр Урта гасырлар буена төрле юллар белән реликвияләр булдырырга омтылганнар һәм кайчакта алардан тулы бер коллекцияләр җыйганнар? 2. Аеруча кыйммәтле реликвияләргә ия булу нинди матди файда китерә алган? Изге Томас Бекет реликвияләре өчен кечкенә тартма. XIII гасыр в> 189
Епископ таягының өске өлеше. XI—XIII гасырлар § 20 ЭГИДИЙ РИМСКИЙНЫҢ «ЧИРКӘҮ ХАКИМИЯТЕ ТУРЫНДА»ГЫ ТРАКТАТЫННАН (1301 ел): Тәртип түбәндәгеләрдән гыйбарәт: папа хакимияте җаннар белән идарә итә, әмма җаннар гәүдәләр белән идарә итәләр һәм хаклы рәвештә идарә итәргә тиешләр <...> Димәк, җаннар белән идарә иткән священниклар хакимияте шулай ук гәүдәләр һәм матди әйберләр белән дә идарә итә <...> Дөньяви хакимнәр чиркәүгә буйсындырылырга тиеш һәм алар сөңгеләрен күтәргән чакта да бу сөңгене чиркәү ихтыяҗы, дин хакына, рухи байлыкларны арттыру өчен файдаланырга тиешләр. 1. Бу теоретик карашлардан чыгып, автор фикеренчә, нинди сәяси нәтиҗә ясарга мөмкин? 2. Папаның дөньяви эшләргә катнашу хокукын автор ничек нигезли? ИЛЛӘР ҺӘМ ХАКИМНӘР Изге Рим империясе: көчсез хаким, әмма көчле кенәзләр. Германия хакимнәре үзләренең Көнба¬ тыш Европаның үзәгендә яткан бик зур держава¬ ларын Изге Рим империясе дип атыйлар. Ул, Германиянең үз җирләре белән берлектә, Чехия корольлеген һәм Төньяк Италияне дә үз эченә ала. Императорлар үзләрен Юлий Цезарь, Кон¬ стантин, Бөек Карл варислары дип саныйлар. Әмма ләкин XIII гасыр уртасында, императорлар Рим папалары белән чираттагы көрәштә тулы- сынча оттырганнан соң, аларның хакимияте бик көчле булмый инде. Империя бик күп санлы мөстәкыйль кенәзлек- ләр һәм биләмәләрдән гыйбарәт була. Төньяк Италия һәм Германиянең кайбер өлкәләрендә чын хуҗалар булып ирекле шәһәрләр тора. Кенәз¬ ләр һәм шәһәр халкы, гадәттә, императорга хөр¬ мәт белән карыйлар, әмма аңа үзләренә файдасы була дип санаганда гына буйсыналар. 190
Габсбурглар нәселеннән беренче король Рудольф I нен, (1273—1291) кабер ташы. Корольнең күкрәгендә Изге Рим империясе гербы (бөркет) беркетелгән. Рудольф I замандашларын скульптур портретның оригинал белән охшашлыгы таң калдырган. Алар рәссам корольнең тышкы кыяфәтен генә түгел, аның эчке халәтен дә җиткерә алган дип сөйләгәннәр. ■ Сез шушы сурәт нигезендә Габсбурглар нәселенең беренче короленең холык үзенчәлекләре турында нәрсә дә булса әйтә аласызмы? Җиде курфюрст. Миниатюра. XIV гасыр ■ Өч архиепископны нәрсәләр буенча танып була? Императорлар үз кенәзлекләрендә генә үзләрен хөкемдар итеп хис итәләр. Гббсбурглар династия¬ сеннән булган Германия корольләре һәм импера¬ торлары, барыннан да элек, үзләренең нәселдән- нәселгә күчкән Австрия герцоглыгына исәп то¬ талар. Германия хакимен империянең җиде төп ке- нәзе сайлап куя. Аларны сайлаучы кенәзләр (не¬ мецча — «курфюрст») дип атыйлар. Алар арасын¬ да өч архиепископ һәм дүрт дөньяви хаким була. 191
Беренче Капетинглар һәм Урта гасырлар ахырына француз корольләре биләмәләре Германия короле, император титулы алу өчен, Бөек Карл һәм Оттон I кебек үк, Альп таулары артына, Римга барырга тиеш була. Изге Петр соборында папа таҗ кидергәннән соң гына, король император дип таныла. Әмма бу аңа хакимиятен көчәйтергә ярдәм итә алмый. Франция корольлеге: җирләр җыйнау. Изге Рим империясе таркау килеш калган чорда, Фран¬ циядә, киресенчә, үзәкләштерү бара. Капетинглар 192
династиясе корольләре буыннан- буынга үз доменнарын киңәйтә баралар. Алар, француз җирләрен «җыйганда», бернинди чарадан да баш тартмыйлар. Корольләр ко¬ роль доменын үстерүгә комачау¬ лык итүче герцог һәм графларны теләсә ничек көчсезләндерергә ты¬ рышалар. Сеньорлар кысуыннан еш кына җәфа чиккән чиркәү һәм шәһәр халкы король йөзендә як¬ лаучы күрә, шуңа күрә, гадәттә, Капетингларга ярдәм итә. Капетинглар биләмәләре Фи¬ липп II Август (1180—1223) за¬ манында аеруча киңәя. Гастингс янындагы бәрелештән соң Англия корольләре биләмәсенең бер өле¬ шенә әйләнгән Нормандияне дә ул үзенә буйсындыруга ирешә. Фи¬ липп II заманнарыннан алып француз корольләре, чыннан да, көчле хакимнәргә әвереләләр. Урта гасырларда Франциянең иң танылган короле Людовик IX (1226—1270) була. Гаять диндар¬ лыгы һәм гаделлеге өчен аны исән вакытында ук изге дип саныйлар. Легендалар Людовик IX ның, биек агач астына утырып, король якла¬ вына мохтаҗ булган теләсә кем белән әңгәмә корырга яратуын хә¬ бәр итә. Изге Людовик ике тапкыр тәре походларына бара. Соңгы по¬ ход вакытында дөнья куя. Француз короленең тантаналы рәвештә шәһәргә керүе. Гравюра. XV гасыр ■ Корольнең шәһәргә керүен күргән француз шәһәр кешесе исеменнән хикәя төзегез. Франциядә король суды утырышы. Миниатюра. XV гасыр 193
Англия короле Генрих II Плантагенет державасы XIV гасыр башына француз ко¬ рольләре Гуго Капет заманындагы көчсез кенәзләрдән Европаның иң куәтле хакимнәренә әвереләләр. Нә¬ тиҗәдә Матур Филипп IV (1285— 1314) Рим папасына каршы чыгар¬ га җөрьәт итә. Ул үз биләмәләрендә кемнең епископ яисә архиепископ була алуын хәл итәргә тели. Папа Бонифаций VIII моның өчен аны чиркәүдән сөрү белән янагач, Фи¬ липп IV Италиягә коралланган от¬ ряд җибәрә һәм һөҗүм итүне көт¬ мәгән папаны әсир төшерә. Англия корольлеге: утрауларда һәм континентта. Англия король¬ ләренә Франция корольләре кебек җирләрен «җыярга» туры килми. Англия корольләре Яулап алучы Вильгельм заманнарыннан ук бөтен утраудагы киң биләмәләргә хуҗа булалар. Бароннарның берсе генә дә байлык һәм көч буенча Англия ко¬ роленә тиңләшә алмый. Корольләр Англиягә генә хуҗа булмый. Нор¬ мандия дә Яулап алучы Вильгельм һәм аның нәселе хакимияте астында кала. Яулап алучы Вильгельм оныгының оныгы Генрих II Планта- генетның (1154-^-1189) Көньяк һәм Көнбатыш Франциядә мирас булып калган биләмәләре дә француз короле доменыннан берничә мәртәбә зуррак була. Аквитания, Гасконь, Нормандия гер¬ цоглыклары, берничә эре һәм бай графлыклар Англия корольләре хакимияте астында калалар. Генрих II, армый-талмый, үзенең зур держава¬ сын ныгыту өстендә эшли: король судын көчәйтә, 194
Чапкын. Гравюра. XV гасыр Нәр падишаһның боерыгын чапкыннар тараткан, алар шулай ук патша сараена да державаның һәр ягыннан хәбәрләр китергәннәр. Чапкыннар кагылгысыз кешеләр булып саналган. Аларның киемнәрен король яисә кенәз гербы бизәгән һәм, чапкынны мәсхәрәләргә батырчылык иткән һәркем бу эше белән падишаһның үзен мыскыллаган. Рәсемдәге чапкын, гербына карап фикер йөртсәң, герман императорына хезмәт иткән. Чапкыннар атта да (атчабарлар), җәяү дә йөргәннәр. Күнеккән җәяүле чапкын ерак араларны атчабарга караганда да тизрәк узган, чөнки чабып хәлсезләнгән атка озакка сузылган ял кирәк булган. Бу хәбәр йөртүче җәяүлеме, яки яңа гына иярдән төшкән атчабармы? Аның киемнәрен тасвирлап бирегез. даими ялланган гаскәр өчен акча җыя, җирле идарәне яхшырта. Аның кайбер чаралары под¬ данныйларында канәгатьсезлек һәм хәтта восста¬ ниеләр китереп чыгара. Генрих II нең улы һәм варисы — Ричард I Арыслан Йөрәк (1189—1199) — күп вакытын корольлектә түгел, тәре походларында уздыра. Ричард, ниһаять, әйләнеп кайта һәм Франциядәге биләмәләрен француз короле Филипп II Август¬ ның тартып алырга җыенуын күрә. Әмма Акви- таниядәге замок стеналары янында Ричард дош¬ ман угыннан һәлак була. Ричардның энесе Җирсез Иоанн (1199—1216 ) тагын да бәхетсезрәк булып чыга. Ул папа Иннокентий III белән бә¬ хәстә, Филипп II гә каршы сугышта һәм баш күтәргән Англия бароннарына каршы көрәштә оттыра. Аңа Рим папасына вассал булырга, Фи¬ липп II гә Нормандия һәм башка биләмәләрне бирергә һәм баш күтәргән бароннарның таләп¬ ләре язылган грамотага — Бөек азатлык хартия¬ сенә имзасын куярга туры килә. 195
Инглиз парламенты утырышы. Миниатюра. XIV гасыр Парламент барлыкка килү. Көнбатыш Европаның күп кенә илләрендә XIII—XV гасырлар дәвамында корольләр яисә кенәз- ләр вассалларының зур төркем¬ нәре — рыцарь, шәһәр халкы, дин әһелләре, кайчакта хәлле ирекле крестьян катлаулары (сословие¬ ләре ) вәкилләреннән җыелышлар чакыра башлыйлар. Нәрбер ил башлыгы (хаким) мондый җые¬ лышларның «барлык ил» исемен¬ нән аның гамәлләрен хуплавын тели. Әйтик, Филипп IV Рим папасы белән бәхәстә алар ярдәменә таянырга исәп тота. Хаким яңа салым кертергә җыенганда, аның өчен «барлык илнең» хуплавын алу бик мөһим була. Әмма, вакытлар узу белән, катлаулар вәкил¬ ләре мондый җыелышларда корольгә хакимият¬ ләр эшләреннән ризасызлык белдерә һәм идарә эшләрендә теге яки бу үзгәрешләр кирәклеге ту¬ рында үтенеч язулары бирә башлыйлар. Яңа салым кертүне хуплаганчы, катлаулар корольдән, ихтирам белән, элек җыелган акчаларның ничек тотылуын аңлатуны сорыйлар. Соңрак катлаулар яңа законнар тәкъдим итә башлый. Алар хөкү¬ мәтнең кайбер әгъзаларын урыннарыннан төше¬ рүгә ирешәләр һәм ил башлыгын югары пост¬ ларга үзләренә файдалы кешеләрне билгеләргә мәҗбүр итәләр. Мондый җыелышларның — катлаулар вәкил¬ ләре органнарының —йогынтысы кайбер илләрдә күбрәк, ә кайберләрендә азрак була. Әмма алар 196
бар җирдә дә хакимнәрне илнең гореф-гадәтләре белән исәпләшергә һәм, үз теләкләреннән генә чыгып эшләү һәм бары тик бер көчкә генә таяну урынына, подданныйлары белән килешү эзләргә мәҗбүр итәләр. Англиядә мондый җыелыш парлймент дип аталган. XIV гасырдан башлап ул ике палата¬ дан — лордлар палатасы һәм общиналар пала¬ тасыннан тора. Франция корольләре өч палата¬ дан торган Генераль штатлар чакырганнар. Берсендә беренче катлау, ягъни дин әһелләре вәкилләре утырса, икенчесендә икенче катлау вәкилләре — рыцарьлар (аларны соңрак дворян¬ нар дип атый башлыйлар), өченчесендә — өченче катлау вәкилләре, ягъни, барыннан да элек, шә¬ һәр кешеләре утыра. Германия җирләрендә кат¬ лаулар җыелышларын — ландтйг дип, Пиреней ярымутравында — кбртес, Чехия, Польша һәм Венгриядә сейм дип атыйлар. Аларны, еш кына гадиләштереп, бер сүз белән — парламент дип йөртәләр. 1. Изге Рим империясе, Франция һәм Англия корольлек- ләренең үсеш юлларын чагыштырып карагыз. Аларның һәрберсенең төп үзенчәлекләре нәрсәдә? 2. Германия, Франция һәм Англия ил башлыкларының илдә тоткан урыннарын үзара чагыштырыгыз. Аларның һәрберсенең башкалар алдындагы өстенлекләре нәрсәдә һәм, киресенчә, көчсез яклары нидән гыйбарәт? 3. Ил башлыкларына ни өчен катлаулар җыелышлары чакырырга кирәк була? Ни өчен катлаулар вәкилләре мондый җыелышларда катнашырга риза булганнар? Сораулар һәм биремнәр 197
Ил башлыкларына патшалык итүгә фатиха бирү. Миниатюра. XIII гасыр Епископ махсус көпшәдәге изге зәйтүн мае (елей) тамчылары белән король маңгаена тәре «ясый». Изге зәйтүн мае корольнең шулай ук күкрәгенә һәм кул учларына да ышкылырга тиеш була. Шуннан соң гына корольгә хакимият билгеләре тапшырыла. ■ Изге зәйтүн мае сылаганнан соң, епис¬ коп хакимгә нинди әйберләр тапшыра? Король хакимияте турында легендалар Өстәмә мәгълүмат Француз корольләре Францияне үз хакимиятләре астында берләштерү өчен көрәшкән вакытта, алар күкләрнең аерым яклавы астында торалар дигән легенда киң тарала. Эш шунда ки, имештер, франкларның беренче короле Хлодвигка күктән өч изге әйбер: зәйтүн мае салынган савыт, өч алтын лалә чәчәге төшерелгән зәңгәр төстәге калкан (француз корольләре гербы) һәм француз корольләре зур хәрби походларга алып бара торган ачык кызыл байрак — орифламма иңдерелгән. Бу өч әйбер арасында иң әһәмиятлесе зәйтүн мае салынган савыт була. Легенда буенча, Хлодвиг чукынырга карар кабул иткән көнне изге зәйтүн мае кирәк була. Әмма храм алдына җыелган халык аны китерүче священникны тоткарлый. Шул чакта күктән күгәрчен очып төшә һәм кечкенә генә савытта изге бәлзәмне китерә. Легенда расла¬ вынча, шуннан бирле француз корольләренә патшалык итүгә фатиха бирү вакытында бары тик Хлодвиг савытыннан алынган изге май гына кулланыла. Француз корольләре шуның белән башкалардан аеры¬ лып тора. XIII гасыр француз шагыйре искәртүенчә, барлык башка төбәкләрнең патшалары үзләренә изге зәйтүн маен кибетчедән сатып алырга тиеш булалар. Изге май турында төрлечә сөйлиләр. Имеш, һәрбер таҗ кидерү алдыннан изге савыттан аның берничә тамчысын алалар, әмма ул бервакытта да кимеми. Яки, киресенчә, һәрбер таҗ кидерүдән соң, савыт бөтенләй бушап кала, ә икенче таҗ кидерү буласы көн алдыннан могҗизалы рәвештә яңадан тула. Яисә майның күләме корольнең сәламәтлегенә, яисә авыруына бәйле рәвештә үзгәреп тора. XIV гасырда инглиз корольләре дә үзләренең изге май салынган савыт табуларын игълан итәләр. Имеш, Алла Анасы аны кайчандыр 198
инглиз изгесе — Томас Бекетка тапшырган. Савыт югалган булган, менә хәзер, гасырлар узгач, аны, ниһаять, тапканнар һәм ул моннан соң таҗ кидерүләр вакытында кулланылачак икән. Урта гасырларда бик күпләр Англия һәм Франция корольләренең төче авыруы (золотуха) эләккән сырхауларны кулларын куеп та терелтә алуына ышанганнар. Кайвакыт бу хакимнәрдә башка дәвалау сәләтләрен дә күргәннәр. 1. Француз корольләре сәясәте һәм Хлодвигка күктән иңдерелгән бүләкләр арасында бәйләнеш бармы? 2. Ни өчен Англия корольләренә үзләренең изге майларын эзләп табарга туры килгән? Сез ничек уйлыйсыз, замандашларына кайсы таҗ кидерү (французларныкы яисә инглизләрнекеме) тантаналырак һәм әһәмиятлерәк чара булып күренгән? Документлар БӨЕК АЗАТЛЫК ХАРТИЯСЕННӘН (1215 ел): Безнең корольлектә калкан акчалары1 да, теләсә нинди башка салымнар да безнең корольне әсирлектән йолып алу, һәм дә корольнең олы улын рыцарь¬ лыкка күтәрү, һәм дә олы кызын беренче мәртәбә кияүгә бирү максатында гына корольлекнең гомуми киңәшмәсе карары белән генә алынырга тиеш. Моның өчен матди ярдәм чамалап кына бирелергә тиеш. Лондон шәһәреннән кергән матди ярдәм белән дә шулай ук эшләү кирәк <...> Беркем дә үзенең рыцарьлык лены (биләмәсе) яисә башка милеге өчен, тиешеннән артык хезмәт итәргә мәҗбүр ителә алмый <...> Бер генә ирекле кеше дә ил законы һәм аңа тиң закон карарыннан башка кулга алынмас һәм төрмәгә ябылмас, аның милеге тартып алынмас, яисә законнан тыш дип игълан ителмәс, ул илдән куылырга яисә башкача җәберләнергә тиеш түгел: без аңа яу белән бармыйбыз һәм аңа каршы вассалларыбызны җибәрмибез <...> Әгәр дә кем дә булса безнең закон карарыннан башка үзенең җирләре, замоклары, иреге яки хокукларыннан мәхрүм ителгән икән, без аларны аңа кичектергесез рәвештә кире кайтарырбыз. 1. Король, үз подданныйларының рөхсәтен сорап тормыйча, алардан нинди салымнар җыя алган? 2. Хартия текстыннан аңлашылганча, король һәм бароннар арасындагы төп каршылык нәрсәдән гыйбарәт булган? 3. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Бөек азатлык хартиясендә кайчакта демократиягә таба беренче адымны күрәләр? ’Калкан акчалары — хәрби хаҗәтләр өчен җыелган салым. 199
§ 21—22 АВЫР ЗАМАННАР Европа тарихының бер генә гасырын да бик үк җиңел һәм бәхетле узган дип әйтеп булмый. Әмма XIV йөз аеруча авыр уза. Шушы бер гасырда гына да европалылар алдагы берничә гасырга караганда да зуррак тетрәүләр кичерә. Ачлык. Йөзьеллык башланганда ук, кешеләр кли¬ матның начар якка үзгәрүен сизә. Зәмһәрир суыклы кыштан соң игеннәр дә өлгереп җитә ал¬ маган, яңгырлы салкын җәй килә. Бу хәл бер, ике тапкыр гына булмый, елдан-ел кабатлана. Бер-бер артлы килгән иген уңмаган берничә ел крестьяннарны булган ризык запасларын тотып бетерергә мәҗбүр итә. Шуннан соң бөтен Европа¬ да диярлек ачлык башлана. Гасырның беренче яртысында ул әле анда, әле монда хөкем сөрә. «Кара үлем». Үзәк Азиядән Бөек ефәк юлының кәрван сукмаклары буйлап Урта диңгез буена кертелгән чир ачлыктан да яманрак булып чыга. Бик ерак Шәрыкта чума таралу турында хәбәр ишетелүгә бары тик 10 еллап кына вакыт уза, ә 1347 елда сәүдә корабы үзенең трюмында Ита¬ лия портына беренче чир таратучылар — күселәр алып кайта. Мондый бәла-каза белән европалыларның әле очрашканы булмый. Чума бер шәһәр артыннан икенчесен кыра. Еш кына чирне йоктыру һәм авыруның үлеме арасында бары тик өч сәгатьләп вакыт уза. Тереләр үлгәннәрне җирләргә дә өлгерә алмый, хәер, алар чирлеләргә якын килергә дә куркалар. Кешеләр чир таралган шәһәрләрдән качып китә һәм йогышлы чирне тагын да Параличлы кеше. Миниатюра. XIV гасыр Урта гасырлар җәмгыятендә мондый кешеләр нинди ярдәмгә өмет итә алган? 200
Бубон чумасы белән авыручылар. Миниатюра. XIV гасыр Изгеләр, шәфкать күрсәтүне һәм кешеләргә чума җибәрүне тукта¬ туны сорап, Аллага ялваралар. Миниатюра. XIV гасыр ераккарак тарата. Кайбер шәһәр һәм авыллар тулысынча кырылып бетә. Башкаларында халык¬ ның яртысыннан күбрәге һәлак була. Тарих¬ чылар исәпләвенчә, 1348—1350 елларда Европа үз халкының өчтән бергә якынын югалта. Бу вакытларда күпләр Кыямәт көне килеп җитә дип ышана. Европа юллары буйлап гөнаһла¬ рыннан тәүбә итүчеләр агыла. Алар, дини җырлар (псаломнар) җырлап һәм үз-үзләрен шашып кыйнап, гөнаһларыннан арыныр¬ га тырыша. Кешеләр эпидемиянең сәбәбен белмәгәннәр, чирдән ничек сакла¬ нып булуын аңламаганнар. Ев¬ ропаның бик күп шәһәрләрендә Урта гасырларда Европада халык саны үзгәрү. ■ Нәрбер конкрет очракта европалы- ларның саны арту яки кимү сәбәп¬ ләрен аңлатырга тырышып карагыз. 201
Үлем биюе. Гравюра. XV гасыр Урта гасырларның соңгы чорындагы һәлакәтле эпидемияләр тәэсирендә рәссамнар үлемнең тормышны җиңүен сурәтлиләр. «Үлем биюе»н храм стеналарына һәм китап битләренә, ратуша һәм хәтта бизәнү әйберләренә дә төшергәннәр. Мондый сурәтләр ничек тәэсир итәргә тиеш булган? акылдан шашкан халык еврей¬ лар яшәгән кварталларны тар- мар итә. Еврейларны коеларны агулауда һәм эпидемия китереп чыгаруда гаеплиләр. Аларның, христианнар кебек үк, чумадан үлүе дә погромчыларны туктатмый. Чума әле тагын берничә тапкыр: 1358—1360, 1363,1368—1371,1381—1384,1400,1402 елларда, 1670 елга кадәр кабатлана. Чир бик күп кеше гомерләрен кисә, әмма бу эпидемияләрнең берсе генә дә үзенең һәлакәтле көче белән иң беренче¬ се — XIV гасыр уртасындагысы белән тиңләшә алмый. Еврейларны чума тудыруда гаепләп яндыру. Миниатюра. XIV гасыр 202
Сәүдәнең көчәюе. Чума ачлыкны җиңеп чыга. Халык саны кискен кыскара. Ашлык игү өчен яраксыз җирләр бөтенләй диярлек ташлана. Аш¬ лык бәяләре кими, ә эшче кулларга сорау арта. Болар барысы да хуҗалыкта чума килеп чык¬ канга кадәр үк күренә башлаган җитди үзгәреш¬ ләрне тизләтә. Бу үзгәрешләрнең асылы натураль хуҗалыкка алмашка әкренләп базарга йөз тоткан товар¬ лыклы хуҗалык килүдән гыйбарәт. Хәзер инде крестьян да, аның хуҗасы сеньор да файда белән сатып булган әйберне генә җитештерергә тырыша. Крестьян белән сеньор арасындагы мөнәсәбәтләр дә үзгәрә. Хәлле крестьяннар хәзер базарда хуҗа¬ сы арадашлыгыннан башка гына сәүдә итәргә тели. Хуҗа һаман крестьяннардан артык җитеш¬ терелгәнне аңа бирүләрен таләп итә, ул аларны үзе файда белән сатачак. Шуның өстенә сеньорлар яңадан-яңа йөкләмәләр табып кына торалар. Крестьян сугышлары. Яңа шартларда крестьян¬ нар һәм аларның хуҗалары арасындагы каршы¬ лыклар шулкадәр көчәя ки, алар XIV гасырда бөтен бер төбәк һәм илләрне колачлаган берничә көчле восстание китереп чыгара. Крестьяннар бар җирдә дә иң элек ирек таләп итәләр, алар шәхси яктан хуҗаларына бәйле булырга теләмиләр. Беренче крестьян сугышы 1358 елда Төньяк Франциядә уза. Феодаллар крестьяннарны кимсе¬ теп жаклар дип атый, шуңа күрә күтәрелгән фетнә дә Жакерия исеме ала. Баш күтәрүчеләр замок¬ ларны җимерә, анда яшәүчеләрне үтерә, кресть¬ ян йөкләмәләре язылган исемлекләрне яндыра. Феодаллар әйтүенчә, крестьяннар, бөтен элеккеге хуҗаларын үтереп бетереп, үзләре хуҗа булырга ниятли. 203
Король белән сөйләшүләр вакытында Уот Тайлерны үтерү. Миниатюра. XV гасыр Крестьян чуалышлары 1381 ел¬ да Англия корольлегенең ярты¬ сын диярлек чолгап ала. Балта остасы Уот Тййлер җитәкчелеген¬ дәге баш күтәрүчеләр Лондонны алалар һәм аеруча дошман күргән берничә аксөякне җәзалап үтерә¬ ләр. «Адәм җир сөргән һәм Ьава җеп эрләгән чакта кем хуҗа булган?» дигән бо¬ рынгы әйтемне лозунг кебек кабатлап, алар бар¬ лык сеньорларны юк итәргә җыеналар. Король Ричард II гә баш күтәрүчеләр белән сөйләшүләр башларга туры килә. Ул аларның таләпләрен тикшереп ачыкларга һәм гаделлекне торгызырга вәгъдә итә. Алдагы елда Франциянең көньягында һәм Төньяк Италиядә озакка сузылган крестьян чуа¬ лышлары башлана. Барлык восстаниеләр дә бертөрле тәмамлана — аларны рәхимсез рәвештә бастыралар. Йөзләрчә һәм меңнәрчә баш күтәрүчеләр җәзалап үтерелә. Король Ричард II крестьяннарга биргән вәгъдәсен үтәргә, гомумән, җыенмый, беренче мөмкинлек чыгуга, аларга каршы гаскәр җибәрә. Ләкин шулай да сеньорларга алга таба үзләрен бик сак тотарга туры килә. Алар крестьяннар¬ ны иреккә җибәрә, бөтен Көнбатыш Европада Король Ричард II. Миниатюра. XIV гасыр Король Ричард II гә Уот Тайлер восстаниесе вакытында 15 яшь була. Аның өчен авыр булган шушы вакытта ул кыюлык күрсәтә алган. Соңыннан заговорчы сарай кешеләре аны тәхеттән бәреп төшерәләр. Шуннан соң король шикле рәвештә тиз арада төрмәдә үлә. 204
Авиньонца папа сарае. XIV гасыр ■ Бу сарайның фасады шәһәр халкына ничек тәэсир итәргә тиеш булган? крестьяннарны бәйле хәлдә тотуның файдасы булмый. Шулай итеп, Англиядә, Уот Тайлер вос¬ станиесеннән соң 100 ел вакыт үткәч, ирексез крестьяннарны очратуы кыен була. «Папаларның Авиньон әсирлеге». Рим чиркәве¬ нең ныклыгы һәм куәте дә, крестьяннарның «табигый» хуҗаларына буйсынучанлыгы кебек үк, Урта гасырлардагы Көнбатыш Европа тормы¬ шының какшамас нигезе булып күренә. Әмма XIV гасырда бу нигезләр дә какшый башлый. Барысы да Матур Филипп IV нең папа Бони¬ фаций VIII не көтелмәгән җиңүеннән башланып китә. Тиздән король басымы астында Рим папасы итеп француз кешесен сайлап куялар. Яңа папа «бөтенләй үк куркынычсыз булмаган» Римга ба¬ рып та җитә алмый, ул резиденциясен 1309 елда Франциянең көньягындагы Авиньон шәһәренә күчерә. Монда папалар тоташтан җитмеш еллар чамасы калалар. 205
Крепостьны камаганда туплар куллану. Миниатюра. XIV гасыр XIV гасырда Европада артиллерия эше зур гына уңышларга ирешә. Тупларның тимер тасмалардан чүкеп ясалган көпшәләрен куллануны дәвам итсәләр дә, аларны инде коеп ясый башлыйлар. Туплар авыр һәм акрын хәрәкәтләнүчән була, һәрбер ату өчен күп вакыт таләп ителә. Тупчыларның эше хәтәр була: аткан чакта туплар, тирә-яктагы барлык нәрсәне кырып-җимереп, дошман гаскәренә караганда үзенекеләренә күбрәк зыян китереп, бик еш шартлаганнар. Шуңа да карамастан туплар крепостьларны камаганда да, ачык кыр сугышында да, диңгез сугышларында да киң кулланыла башлый. Миниатюрада сурәтләнгән туплар ничек ясалган? Аларны ничек һәм нәрсә өчен кулланалар? Авиньондагы папа сарае бик бай һәм гаҗәеп күркәм була. Авиньон папалары бөтен Европа¬ дагы чиркәү һәм дөньяви биләмәләрдән җыемнар алуны шундый итеп көйли алганнар ки, аларның керемнәре кайбер корольләрнекеннән бер дә ким булмаган. Шуңа да карамастан замандашлары¬ ның күпчелеге папалар «Авиньонда әсирлектә» калганнар һәм беренче чиратта француз патша¬ лары файдасы өчен хезмәт итәргә тиешләр дип ышанганнар. 206
Швейцариялеләрнең җәяүле гаскәре бургундиялеләрнең атлы рыцарьларына каршы. Миниатюра. XIV гасыр XV гасырның икенче яртысында Бургундиянең көчле герцогы җитәкчелегендәге шул чорның иң яхшы рыцарь гаскәре хәзерге Швейцариянең төрле өлкәләренең гади крестьян һәм шәһәр халкы ополчениеләре тарафыннан берничә тапкыр тулысынча тар-мар ителә. (Миниатюрада бер отряд өстендә Берн шәһәре байрагы җилферди.) Швейцариялеләр мәкерле рәвештә засададан һөҗүм итәләр, сугыш алып баруның бернинди рыцарь кагыйдәләрен танымыйлар. Иң мөһиме, алар ачык сугышта атлы рыцарьлар һөҗүменә каршы торырга мөмкинлек бирүче тактика уйлап табалар. Миниатюрага карап, җәяүле сугышның швейцариялеләр уйлап тапкан уңышлы тактикасының кайбер билгеләрен ачыкларга тырышыгыз. 207
Рыцарь шишәкләре. XIV— XV гасырлар «Бөек схизма». Чираттагы папа 1377 елда Римга кайтып та өлгерми, аны кагыйдәләрне бозып сайлаганнар дип игълан итәләр. Шунда ук яңа сайлаулар була. Нәм менә христиан дөньясы, шаккатып, берьюлы ике Рим папасын күрә. Берсе чиркәү белән — Римнан, икенчесе Авиньоннан торып идарә итәргә маташа. Нәркайсы көндәшен теләсә ничек хурлый һәм үзен сайлауларын дөрес дип исбатлый. Көнбатыш Европа ил башлыклары «Авиньон- дагы» Рим папасын һәм «Римдагы» Рим папа¬ сын яклаучыларга бүленәләр. Бер илдә генә түгел, хәтта бер үк шәһәрдә дә папаларның тегесен дә, бусын да яклаучылар күп була. Алар арасында һәрдаим сугыш куркынычы саклана. Католик чиркәүдә Бөек схизма (бөек раскол) башлана. 1409 елда өченче Рим папасы пәйда булгач, хәл тагын да катлаулана. Папа хакимиятенең дәрәҗәсе түбән тәгәри. Бетмәс-төкәнмәс сугыш. Европада ачлык һәм чума хөкем сөргән, чиркәү хакимиятенең нигез¬ ләре какшаган чакта, Европа тарихында иң авыр һәм озакка сузылган сугышларның берсе — Англия һәм Франция корольлекләре арасында Йөзьеллык сугыш башлана. Ул, әле тынып, әле яңа көч белән кабынып, 100 елдан артык — 1337 елдан 1453 елга кадәр дәвам итә. Сугыш Матур Филипп IV нең оныгы, инглиз короле Эдуард III француз тәхетенә дәгъва бел¬ дергәннән соң башланып китә. Җавап йөзеннән Франция короле Аквитаниядәге инглиз билә¬ мәләрен басып ала. Берничә сугышта французлар җиңелә, ә корольләре әсирлеккә эләгә. Француз¬ ларның атлы рыцарьлары, инглиз крестьян¬ нарының укчы гаскәрләре белән бәрелешләр 208
Инглизләр һәм французлар арасындагы бәрелеш. Миниатюра. XV гасыр Англиянең гербы алсу җирлеккә төшерелгән өч алтын капланнан гыйбарәт була. Англия корольләре, француз таҗына да дәгъва иткәнгә күрә, гербларына Франция король¬ легенең зәңгәрсу җирлектәге алтын лаләләрдән торган эмблемасын да кертәләр. вакытында хурлыкка калып, гаять зур югалтулар кичерәләр. Йөзьеллык сугыш хәрби бә¬ релешләрдә рыцарьлар өстенлек иткән вакытларның узуын күр¬ сәтә. XV гасырда шәһәр яки крестьян җәяүле гас¬ кәренең рыцарьларны җиңәрлек куркыныч көч булуы ачык күренә. XIV гасырда утлы корал уйлап табылганнан соң, хәтта рыцарьларның көбә ки¬ емнәре дә, рыцарь замоклары да үз хуҗаларын элеккеге кебек ышанычлы саклый алмый баш¬ лый. Француз халкы — француз короле өчен. XV га¬ сыр башында Франция сугышны тәмам оттырган сыман була. Илнең яртысын һәм башкаланы инглизләр басып ала, Англия короле Франция короле дип игълан ителә. Ләкин шуңа да кара¬ мастан инглизләр җиңелүгә дучар булалар. Фран¬ цузлар чит ил короле хакимиятен кабул итүдән баш тарталар. Алар үзләрен бердәм милләт итеп тоялар һәм «үз» корольләренә генә буйсынырга телиләр. Крестьян кызы Жанна д’Арк инглизләргә кар¬ шы халык ризасызлыгының символына әверелә. Ул 1429 елда француз гаскәре башында Орлеан шәһәрен камалыштан коткара, аннан соң Реймс 209
Рыцарьның, хәрби киеме. XV гасыр Жанна д’Арк. Каләм белән ясалган рәсем. XV гасыр Рәсемне инглизләр тарафыннан яулап алынган Париж¬ дагы бер дәүләт оешмасы кәтибе ясаган. Рәсем ясаучы¬ ның Жаннаны беркайчан да күргәне булмый, әмма аның турындагы имеш-мимешләр аңа да килеп ж,итә, ул шулар тәэсирендә Жаннаның «портретын» ясый. Жанна д’Арк турында рәсем авторына ниләр сөйләгәннәр? Аның Жаннага мөнәсәбәте нинди булырга мөмкин? шәһәрен азат итә. Шушы җиңүләр нәтиҗәсендә Реймс соборында, гореф-гадәткә тулысынча туры китереп, тәхеткә яңа француз короле Карл VII килә. Әмма Жанна Парижны яулый алмый. Нәм, озак та үтми, бәрелешләрнең берсендә әсирлеккә эләгә. Инглизләр һәм аларның Франциядәге союз¬ дашлары Жаннаның сихерче булуына ышанган¬ нар. Шуңа күрә аны инквизиция кулына тапшы¬ ралар. Жанна 1431 елда инглизләр басып алган Руан шәһәренең үзәк мәйданында яндырып үте¬ релә. Жанна д’Аркныц һәлак булуы сугыш бары¬ шын үзгәртми. Инглизләр тиздән, Ла-Манш ярын¬ дагы бердәнбер Кале шәһәреннән тыш, Франциядә яңа яулап алынган һәм элеккеге биләмәләрен югалталар. Сугыштан соң. Йөзьеллык сугыш Францияне дә, Англияне дә нык үзгәртә. Хәзер француз ко¬ роле яңа армиягә таяна ала. Әлеге армия сеньор чакыруы буенча хәрби хезмәткә барырга тиешле вассаллардан түгел, ә корольдән хезмәт хакы алучы сугышчылардан тора. Мондый армия элеккеге рыцарь гаскәрләренә караганда ышанычлырак һәм көчлерәк була һәм, иң мөһиме, кирәк очракларда гына җыелмый, ә даими рәвештә король карамагында тотыла. 210
Генрих VII Тюдор. Рәсем. XV гасыр Генрих VII нең баш киемендә роза сурәте төшерелгән. Билгеле, даими армия тоту күп акчалар таләп итә, һәм шуңа күрә ил халкы иңнәренә яңадан- яңа салымнар өяләр. Хәзер Франция короле үзенең доменына җи¬ ңел генә биләмә арты биләмә куша. Бай Бургун¬ дия герцогы Кыю Карл Франциядә француз коро¬ ленә каршы чыгарга җөрьәт иткән соңгы сеньор була. Әмма аның көндәше, король Людовик XI, барыбер көчлерәк тә, хәйләкәррәк тә булып чыга. Герцог сугыш кырында һәлак була, ә аның гер¬ цоглыгы Франция корольлеге составына керә. XV гасыр чигендә соңгы бәйсез герцоглыкны, Бретаньны, кушканнан соң, Францияне берләш¬ терү, нигездә, төгәлләнә. Франция Европадагы иң көчле державага әверелә. Англиянең язмышы башкачарак була. Йөзьел¬ лык сугышта җиңелгәннән соң, Англиядә ике король династиясен яклаучылар арасында 30 ел буе рәхимсез сугыш бара. Бер нәселнең эмблема¬ сына — кызыл роза, ә икенчесенең эмблемасына ак роза төшерелә. Шуңа күрә 1455—1485 еллар¬ дагы сугышны Ал һәм Ак розалар сугышы дип атыйлар. Розалар сугышында король Генрих VII (1485—1509) җиңеп чыга. Ул яңа король ди¬ настиясенә — Тюдорларга нигез сала. Тюдорлар эмблемасында ике төстәге розалар бергә кушыла. Тюдорлар илдә көчле король хакимиятен тор¬ гызалар. Чиркәү хәлләре. Авыр XIV гасырда Англия һәм Франция арасында башланып киткән бәхәс киләсе гасырда гына хәл ителә. Бу хәл «Бөек схизма»га да карый. Ул Германиянең көньягындагы Кон¬ станца шәһәрендә җыелган чиркәү соборында Тюдорлар розасы 211
Ян Гусны яндыру. Миниатюра. XV гасыр Җәзалап үтерер алдыннан Урта гасырларда җинаятьчеләрне еш кына хурлыклы киемнәр кияргә мәҗбүр иткәннәр, бу киемнәрдә аларның гаепләре язылган яисә ясалган да булган. Ян Гусның башына епископ митрасына охшаган башлык киертелгән, аңа «Ересиарх», ягъни «Ересь башлыгы» дип язылган. Ян Гусны җәзалап үтерүдә нинди кешеләр катнашкан? (1414—1418 еллар) хәл ителә. Чиркәүнең бердәм¬ леге торгызылса да, папа хакимиятенә хөрмәт белән карау элеккегә караганда кими төшә. Хәзер инде еретиклар гына түгел, кайбер ка¬ толик священниклар һәм дин белгечләре дә бик еш чиркәүгә реформа ясауны, ягъни аның оеш¬ масына һәм тәгълиматына җитди үзгәрешләр кертүне таләп итәләр. Констанца соборында ре¬ форматорларның берсе — Чехиянең ялкынлы дингә өндәүчесе, Прага университеты магистры Ян Гус тәгълиматын еретик дип табалар. Гус чиркәүне гади халыкка якынайтырга теләгән. Ян Гусны, гөнаһларыннан тәүбә кылмаган ере¬ тик буларак, 1415 елда Констанцада яндырып үтерәләр, әмма бу җәза аның туган җирендә көчле чуалышлар тудыра. Ян Гусның чиркәү тарафын¬ нан еретик дип танылган тәгълиматы бөтен бер илдә — Чехиядә җиңеп чыга. Папалар бик күп мәртәбәләр еретик гуситларга каршы тәре походлары игълан итәләр, император һәм кенәз- ләр, фетнәче Чехияне буйсындыру өчен, кабат- кабат зур гаскәр җыялар, ләкин барысы да бушка гына була. Ватан һәм чын дин өчен көрәшәбез дигән ышану гуситларны рухландыра һәм отряд¬ ларын җиңелмәс көчкә әйләндерә. Бик күп җиңелүләрдән соң католик чиркәве еретиклар белән сөйләшүләргә барырга мәҗбүр 212
була. 1433 елда гуситларга дини йола причастие- ны Рим чиркәве өйрәткәнчә түгел, алар үзләре дөрес дип тапканча эшләргә рөхсәт ителә. Гусит сугышлары һәм аның нәтиҗәсе европалылар өчен тагын бер тирән тетрәнү була: еретиклар чиркәүне җиңеп чыгалар, һәм чиркәүгә аларның җиңүе белән исәпләшергә туры килә. Бу килә¬ чәктә нәрсәгә китерер икән? XIV—XV гасыр кризисларында Европа дөнья¬ сы бик тиз үзгәрә бара. 1. Европада башланып киткән чуманың сәбәпләре һәм нәтиҗәләре нинди булган? 2. Европаның төрле илләрендә баш күтәргән крестьяннар нәрсәдән риза булмыйлар һәм нәрсә дәгъвалыйлар? 3. Франция һәм Англиянең Йөзьеллык сугыштан соңгы үсешләрен үзара чагыштырыгыз. 4. Папаларның шуннан алда гына Германия император¬ ларын җиңеп чыгуларына карамастан, папа хакимия¬ тенең Франция корольләре белән көрәштә җиңелүен ничек аңлатып була? 5. Ни өчен Тюдорлар эмблемаларында розаларның агын да, кызылын да берләштерергә булганнар? 6. Ни өчен Европада чиркәү төзелешендә үзгәртүләргә омтылыш көчәя? 7. Урта гасырларда чиркәүне реформалау европалылар тормышына ничек тәэсир итә алган? Сораулар һәм биремнәр Урта гасыр табибының бик борынгы сурәте. Кулъязмадагы инициал. XII гасыр «М» баш хәрефе («медицина» сүзеннән) кан агызып дәвалаучы фигурасы белән бизәлгән. Табиб авыруның уң кулындагы артерияне ачкан һәм аннан агып чыккан канны җыя. Ул сул кулы белән авыруның башын тоткан, ә авызында, мөгаен, яңа гына артерияне кисеп җибәргән ланцеттыр. Авыру һәм табибның торышы нәрсә турында сөйли? dkqilp corponff vut£rutrt ftaurxrfa. \ Uo£zcurf inuttru Jr Τη тогЕл-uul ncrt b. ЛМмпс- 213
Башка операция ясау. Миниатюра. XIV гасыр Табиб операция ясаган вакытта, ярдәм¬ челәренең берсе авыруны ныгытып тотып тора, ә икенчесе аның кесәсеннән табибка түләргә алып килгән акчасын урлый. Бу күренештә катнашучыларның киемнәрен тасвирлагыз. Кулланылган коралга карап фикер йөртсәң, табиб нинди төрдәге операция ясаган? Өстәмә мәгълүмат Урта гасырлар медицинасы турында Европа табибларының чума, чәчәк эпидемияләре яисә проказа алдында көчсез булулары сезне гаҗәпләндермәсен. Медицина ул вакытта йогышлы авыруларның табигатен белмәгән. Шуңа да карамастан еш кына дөрес чаралар кабул ителгән: карантин кертелгән, авыруларны башкалардан аерып куйганнар. Аның каравы авыру һәм сәламәт кешеләрне төрле үлән төтене астында тотуның файдасы аз булган. Авырулар кайчак монастырь сырхауханәләрендә сыеныр урын тапканнар. Аларга кайвакыт шәһәрдән шәһәргә йөрергә туры килгән, бу чакта авырулар, каршы килүчеләр юлдан тайпылсын өчен, якынлашуларын такылдавыклар белән белдергәннәр. Авылларда им-том итүчеләр барлык авырулардан да үләннәр һәм башка табигый чаралар белән дәваларга күнеккәннәр. Университет медицинасы, барыннан да элек, антик һәм гарәп галимнәре трактат¬ ларына нигезләнгән. Университет белеменә ия булган медиклар да еш кына уңышсызлыкка очраганнар. Бер галим табиб үз хуҗасы булган кенәзне агулаганнар дип нәтиҗә ясый. Ьәм агу ашказаныннан тизрәк агып чыксын өчен, кенәзне аякларыннан асып куярга куша. Әмма кенәз терелү урынына башына кан савудан күзсез кала. Икенче юлы хирург яралы рыцарьдан бер аяк белән яшәүнең яисә ике аяк белән үлүнең кайсысын артыграк күрүен сорый. Рыцарь беренчесен сайлый. Хирург шуннан соң ниндидер бер таза кешене табарга һәм үткен балта китерергә куша. Ул рыцарьның аягын агач түмәргә куя һәм теге кешегә: «Ныклап чап һәм бөтенләй өзеп ал»,— ди. Ул кеше башта бер тапкыр, аннан соң икенче тапкыр балта белән чаба. Рыцарь шунда ук, мөгаен, каты авыртудандыр үлә. «Профессиональ» хирург әнә шундый «дәвалау» чарасы куллана. Катлаулы булмаган операцияләр ясауны еш кына табибларга түгел, чәчтарашларга яисә мунчачыларга ышанып тапшырырга туры килгән. 214
Табиб һәм аның ярдәмчеләре дару ясыйлар. Миниатюра. XIII гасыр ■ Монда сурәтләнгән кешеләрнең һәрберсе нәрсә эшләгәнне тасвирлагыз. 1. Сез ничек уйлыйсыз, Урта гасырларда махсус белемле табибларда кемнәр генә дәвалана алган? 2. Урта гасырларда яшәгән европалыларның күпчелеге кемнәрдә дәва¬ ланган? 3. Чиркәү мәетләрне фәнни максатларда ярудан тыйган. Бу тыю медицина үсешендә ничек чагылган? ЧУМАДАН ДӘВАЛАНУНЫҢ УРТА ГАСЫРЛАР РЕЦЕПТЫ Тере баканы ал һәм аны корсагы белән чума җәрәхәте өстенә куй. Әгәр дә пациент исән каласы булса, бака чирек сәгатьтән соң шартлаячак. Аннан соң икенчесен куй һәм, шулай итеп, алар шартлаудан туктаганчы эшлә, чөнки бакалар йогышлы чирнең көчен үзләренә тартып алалар. Әгәр дә баканың берсе дә шартламый икән, кешене коткару инде мөмкин түгел. ТӘҮБӘЧЕЛӘР СӘЯХӘТЕ Жан лё Бель хроникасыннан (1349 ел): Ул вакытларда бар җирне дә коточкыч үләт басты <...> һәм шул чакта кешеләр бөек тәүбәгә килү һәм дингә нык ышану гамәлләре кыла башладылар. Мәсәлән, Германиядә кешеләр, тәреләр, байраклар, хоругвьлар күтәреп, зур төркемнәр белән ил гизәргә чыгып киттеләр <...> Документлар Үз-үзләрен кыйнаучылар процессиясе. Миниатюра. XIV гасыр 215
Алар, икешәр кеше тезелеп, Алла һәм Мәрьям-ана хөрмәтенә гимннар җырлап, юл буйлап атлыйлар <...> Көненә ике мәртәбә алар ниндидер бер урынга җыелалар һәм өсләрендә кечкенә генә кием кисәге калдырып чишенәләр, һәм бер генә минутка да туктамыйча гимннарын җырларга, үзләрен чәнечкеле озын камчылар белән, җилкәләре һәм янтыклары буйлап кан агарлык итеп, бар көчләренә кыйнарга тотыналар. БАШ КҮТӘРҮЧЕ КРЕСТЬЯННАР ЛОНДОНДА «Вестминстер хроникасы»ннан: 12 июньдә күпләгән Эссекс һәм Кент крестьяннары бер урында җыелдылар. Кентта алар кыргыйларча кыланды, үзләрен котырган этләрдәй тотып, күп лордларның утарларын һәм өйләрен нигезенә кадәр җимереп бетерде, кешеләрнең башларын чапты һәм һәр очраган кешене алар эшенә тугрылыклы булырга ант иттереп йөрде <...> Крестьяннарның бер төркеме Лондон Тауэрына юнәлде. Алар аннан архиепископны һәм казначыны сөйрәп чыгардылар, аларны Тауэр калкулыгына алып килделәр һәм, Джон Легг исемле король сержанты шикелле үк, башларын чаптылар <...> Архиепископ һәм бүтәннәрнең башларын колгаларга кидерделәр һәм аларны шәһәр урамнары буйлап күтәреп йөрделәр. ВОССТАНИЕ БАСТЫРЫЛГАННАН СОҢ, КОРОЛЬ РИЧАРД II НЕҢ КРЕСТЬЯННАРГА МӨРӘҖӘГАТЕННӘН: Сез, лордлар белән тигез хокук алырга тырышкан бичаралар, яшәргә лаек түгелсез. Моны дусларыгызга тапшырыгыз. Сез крестьяннар булдыгыз һәм крестьян булып каласыз да, сез хәзер элеккегә караганда да ирексезрәк. Без сезне хезмәтегез башкаларга гыйбрәт булырлык итеп изәчәкбез. Йөзьеллык сугыш вакытында француз качаклары. Миниатюра. XV гасыр ■Бу миниатю¬ радан сугыш¬ ның нинди бәла-казалары турында белеп була? 216
ЙӨЗЬЕЛЛЫК СУГЫШ БАРЫШЫНДА ФРАНЦИЯНЕҢ ТӨНЬЯГЫНДА КӨНДӘЛЕК ТОРМЫШ Француз хроникачысы Том Базён хикәясеннән (XV гасыр): Бу вакытларда кешеләр (кырларны һәм йөзем бакчаларын) солдат өерләре якынлашуын манарадагы сакчы күреп алырлык итеп ныгытылган шәһәр, бистә һәм замок тирәләрендә генә эшкәртергә батырчылык итәләр. Шул чакта <...> сакчы кырда һәм йөзем бакчаларында эшләүче барлык кешеләргә ныгытылган урыннарга китәргә кирәклекне белдереп сигнал биргән <...> Шуны ишетү белән, җигүле терлекләр (үгез яисә атлар), инде туарып куелган булса да, куганны да көтмичә, озак вакытлар буенча күнегелгән, үзләре белгән хәвеф-хәтәрсез җиргә чаба башлыйлар. Кәҗәләр һәм дуңгызлар да бу гадәткә өйрәнәләр. 1. Китерелгән медицина рецепты буенча европалыларның чума турындагы белем дәрәҗәсен бәяләгез. 2. Ни өчен чума эпидемиясе вакытында үз-үзләрен кыйнаучылар процессияләре барлыкка килгән? Үз сүзләрегез белән аңлатыгыз. 3. Уот Тайлер восстаниесе турындагы ике документны эчтәлекләре буенча ничек үзара бәйләп була? 4. Төньяк Франция крестьяннарының җигүле һәм башка терлекләренең гаҗәеп гадәтләре нәрсәне раслый? ЕВРОПАНЫҢ КӨНЧЫГЫШЫНДА § 23 Көньяк Европа халкы. Урта гасырларның баш¬ лангыч чорында Европаның Каролинглар дер¬ жавасыннан көнчыгышка һәм Византиядән төньякка сузылган киң мәйданнарында, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнүче славян кабиләләре урнашкан була. Славян потлары. IX—X гасырлар Көнбатыш славян кабиләләренең берсе яшәгән шәһәрлек. XI гасыр - Бу ныгытманың төзелешен аңлатыгыз. Ул нинди максатларга хезмәт итәргә тиеш булган? 217
Славяннардан тыш, Балтыйк диңгезенең көнь¬ як-көнчыгыш ярларында элек-электән хәзерге латыш һәм литвалыларның борынгы бабалары — балт халыклары яшәгән. Төньяк һәм көнчы- гыштарак фин кабиләләре тормыш иткән. Кара диңгез буе далаларында күчмә халыклар бер-берсен алмаштырган. Әмма VII—IX гасырлар¬ да Төньяк Кавказ һәм Иделдән Днестрга чаклы хэзэрлэр үзләрен хуҗа итеп сизгәннәр. Алар тирә- юньдәге игенчелек белән шөгыльләнүче барча ка¬ биләләрне куәтле каһанлыкка буйсындырганнар. Көнбатыш Европа халкы үз күршеләренең — Византия, Каролинглар державасы һәм аңа ал¬ машка килгән Изге Рим империясенең, шулай ук норманнар, дала күчмә кабиләләре һәм хәтта гарәпләрнең дә әле нык көчәеп киткән, әле сизе- лер-сизелмәс йогынтысын тоеп яши. Шуңа күрә X гасырда Чехиядә беренче архиепископлыкка нигез салынса, Көнбатыш Европаның икенче ягында шул ук чорда Идел Болгарстаны ислам дине кабул итә һәм иң төньяктагы мөселман иле¬ л ■ <1 нә әверелә. Византия йогынтысы астында. Им¬ ператор Юстиниан I үлгәннән соң, Византия беркадәр көчсезләнә, күп санлы көньяк славян кабиләләре шул елларда бик нык саеккан Дунайны кичеп чыгалар һәм бөтен Балкан ярымутравына диярлек төпләнеп утыралар. Болгар патшасы Иван-Александр һәм аның гаиләсе. Миниатюра. XIV гасыр ■ Өсләрендәге киемнәренә карап фикер йөртсәң, бу болгар патшалары тышкы кыяфәтләре белән кайсы хакимнәргә охшарга тырышканнар? 218
Күп кенә славяннар Константинополь импера¬ торы хакимиятен таныйлар. Әмма Дунайдан көнь- яккарак урнашканнары VII гасырда беренче ике славян патшалыгын — Болгар (Беренче Болгар дип аталган) һәм Серб патшалыкларын төзиләр. Болгария һәм Сербия патшалары, барыннан да элек, Византиягә, еш кына бер-берсенә яисә башка күршеләргә дә каршы көрәшеп, хакимиятләрен саклап калырга тырышалар. Византия белән өзлексез дошманлашып торуга да карамастан, болгарлар да, серблар да IX гасырда христиан динен һәм чиркәү тәртипләрен нәкъ менә аннан кабул итәләр. Христиан дине белән берлектә болгарлар һәм серблар греклардан Ви¬ Көнбатыш славяннарның бизәнү әйбере — чигә алкасы. X гасыр зантия мәдәниятенә хас китап чыгару эше, ар¬ хитектура, әдәбият кебек күп сыйфатларны да үзләштерәләр. Византияле ике монах, бертуганнар Константин Философ (монахлыктагы исеме Ки¬ рилл) һәм Мефодийның кайгыртуы нәтиҗәсендә IX гасырда славяннарның үз язулары барлыкка килә һәм киң таралыш ала. Болгар патшалыгы яисә Серб патшалыгы аеру¬ ча көчәйгән чакта, аларның патшалары Византия им¬ ператорлары тәхетенә дәгъва белдерә башыйлар. Бу хәл X га¬ сыр башында, бөтен Балкан ярымутравын диярлек үзенә буйсындырган Болгар патшасы Симеон заманында кабатлана. Балканда хакимлек итүгә Сер¬ бия чираты җиткән XIV гасыр Император Василий II болгарларны тар-мар итә. Миниатюра. XV гасыр 219
уртасында, король Стефйн Дуишн идарә иткән елларда да шул ук хәл күзәтелә. Ике очракта да Константинополь бирешми. Император Василий II 1018 елда Беренче Болгар патшалыгын шундый рәхимсез рәвештә тар-мар итә ки, хәтта Болгар Кыргыч кушаматы ала. Болгарлар бары тик 1187 елда гына византия¬ леләр хакимиятеннән котыла һәм Икенче пат¬ шалыкларын төзүгә ирешә. Яңа илләр. IX—XI гасырлар берьюлы берничә Көнчыгыш Европа кенәзлеге туган һәм ныгыган вакытлар була. Балтыйк буеннан Кара диңгезгә илтүче елга юллары буенда Киев Русе барлыкка килә. Аның кенәзләре Хәзәр каһанлыгын юк итәләр. Күчмә венгрлар тарафыннан тар-мар ителгән зур славян кенәзлеге (тарихчылар аны Бөек Моравия дип атыйлар) кыйпылчыгыннан Прага шәһәре тирә¬ сендә Чехия кенәзлеге төзелә башлый. Беренче поляк короле Мешко I Висла елгасы буендагы кабиләләрне берләштерә. Венгрлар күчеп йөрүдән туктыйлар һәм утрак игенчеләргә әвереләләр. Венгр короле христиан динен кабул итә һәм Рим папасының үзеннән таҗ кабул итеп ала. Шулай итеп, нәкъ менә шушы гасырларда Көнчыгыш Европа картасында бүгенге көндә дә шунда урнашкан дәүләтләрнең беренче контур¬ лары барлыкка килә. Чиркәүләр арасында көндәшлек. Көнчыгыш Европа көнбатыш һәм көнчыгыш чиркәүләр арасында, Рим папасы һәм Константинополь пат¬ риархы арасында, һәм шулай булгач, көнбатыш һәм византияле императорлар арасында көн¬ дәшлек кырына әверелә. Кем беренче булып 220
мәҗүсиләрне христиан диненә кертә, шуның алар өстеннән хакимлек итәчәге ачык була. Рим чиркәве ахыр чиктә Чехиядә, Польшада һәм Венгриядә ныгып урнаша. Болгария, Сербия һәм Русь Византия чиркәве йогынтысында ка¬ лалар. Европаның төньяк өлешендә күп кенә мәҗүси халыклар — скандинавиялеләр, славян, балт һәм финнар яши. Көнбатыш чиркәү аларны христиан диненә кертә башлый. Ул Балтыйк диңгезенең көньяк һәм көнчыгыш ярларында яшәүче күп кабиләләрнең кискен каршылыгына очрый. Аларны да, кайчандыр саксларны мәҗбүр иткән кебек, көчләп, христиан диненә күчерәләр. Немец (Тевтон) ордены башкаласы — Мариенбург замогы. Реконструкция. Немец ордены рыцарьлары Көнбатыш Балтыйк буенда яшәүче литва кабиләләрен (пруссларны) буйсындыралар һәм яулап алынган җирләрдә үз дәүләтләрен (соңыннан ул Пруссия дип атала башлый) төзиләр. Тәре йөртүчеләрнең Изге җирдәге биләмәләрен мөселманнар яулап алганнан соң, Немец орденының югары магистры башта Венециягә, ә соңыннан Пруссиядәге Мариенбург замогына күчә. Ул Европаның күп кенә илләренә таралып урнашкан орден биләмәләре белән нәкъ менә шушы резиденциядән торып идарә иткән. Мариенбург буйлап «экскурсия» үткәреп карагыз. 221
Карлштейн. Чехия корольләренең кыйммәтле әйберләре саклана торган замок. XIV гасыр Чехия корольлеге башкаласы Прага күренеше. Гравюра. XVI гасыр Балтыйк буе халыкларын корал кулланып буй¬ сындыруны, барыннан да элек, герман, шулай ук поляк һәм Скандинавияле хакимнәр һәм ке- нәзләр алып бара. Бер поляк герцогы, мәҗүси литва кабиләләре белән көрәшү өчен, XIII гасыр башында Балтыйк буена Палестинадан Немец рыцарьлары (Тевтон) орденын чакырып китерә. Балтыйк буенда берничә гасыр буена аеруча рә¬ химсез сугышлар бара. Христиан динен иң соңгы¬ лар булып литвалылар кабул итә. XIII гасыр күп кенә Көнчыгыш Европа илләре¬ нә чуалышлар алып килә. Иң зур бәла-каза Русь һәм Венгрияне, кайбер поляк һәм чех җирләрен бөлгенлеккә төшергән монголлар явы була. «Корольлекләрне ныгыту». XIV гасырдагы ач¬ лык һәм чума кебек бәла-казалар Көнчыгыш Ев¬ ропаны да әйләнеп үтми, тик анда бу гасыр, барын¬ нан да элек, «корольлекләрне ныгыту» белән истә кала. Нәкъ шул чорда Чехия, Польша һәм Вен¬ гриядә беренче университетлар ачылу очраклы түгел. Карл I нең (бер үк вакытта ул император Карл IV тә була) кайгыртучан җитәкчелегендә 222
Чехия корольлеге Изге Рим империясенең үзәге¬ нә әверелә. Король тарафыннан юмарт бизәлгән Чехия башкаласы, асылда, империя башкаласына әйләнә. Поляк короле Бөек Казимир III турында «аңа агач Польша калды, ә ул аны ташка әйләндерде» дип сөйләгәннәр, чөнки ул хакимлек иткәндә бик күп крепость, чиркәү һәм замоклар төзелә. Польша чикләреннән көнчыгышка таба көтмә¬ гәндә Бөек Литва кенәзлеге үсеп чыга. Ул кенәз Витовт заманында Балтыйк диңгезе ярларыннан Кара диңгезгә кадәр сузыла. Литва кенәзләре монголлар тарафыннан тар-мар ителгән Киев Русе кыйпылчыкларының күпчелеген һәм башкаласы Киевны да буйсындырып, үз хакимиятләре астына җыялар. Көнчыгышта монголларның киң колачлы Ал¬ тын Урда дәүләте һәм көнбатышта Немец (Тев¬ тон) орденының зур булмаган, әмма көчле Прус¬ сия дәүләте Литваның төп дошманнары була. Польша һәм Литва, дошманнарга каршы тору җиңелрәк булсын өчен, 1386 елда үз араларында уния (берләшмә) төзиләр. Польша һәм Литваның берләшүе Европаның көнчыгышында шундый куәтле көч барлыкка китерә ки, аның белән тиң¬ ләшергә җөрьәт итүчеләр табылмый. 1. Көнчыгыш Европа халыкларының күпчелеге Борынгы Рим империясе составына кермәгәннәр. Урта гасыр¬ ларда алар язмышында бу ничек чагылган? 2. Ни өчен көнбатыш һәм көнчыгыш чиркәүләр мәҗүси халыкларны христианлыкка күчерүдә бер-берсен уз¬ дырырга тырышканнар? 3. Ни өчен Византиядән христианлыкны кабул итү Визан¬ тия мәдәнияте үзенчәлекләренең дә таралуына китерә? 4. Христианлыкны көнбатыш чиркәүдән кабул иткән славян илләрендә дин китаплары нинди телдә язылган? Сораулар һәм биремнәр 223
Өстәмә мәгълүмат Славян моравлар кабиләсе кенәзе үтенече һәм Константинополь импе¬ раторы һәм патриархы кушуы буенча, 863 елда ике укымышлы туган, христианлыкка өндәү өчен, Моравия дигән ерак җиргә чыгып китәләр. Глаголица Кириллица Славян алфавиты барлыкка килү Н" а 5 и от т я ъ б ΛΚ г У я ь V в к * ф ят ы г А л «θ’ 0 A ь,я д д м )о X Р* ю э е ■Р н о 0 юс малый к ж э 0 шт юс большой & ДЗ ■г п Λ/ ц Э€ йотированный юс малый α 3 ь Р ъ ч йотированный юс большой тт и 9 с ш ш & ижица а аз О он ь ерь Б буки п покой ь ять к веди Р рцы ю ю г глаголь с СЛОВО КХ (и) Я д добро т твердо ю (и) е е есть Оу ук А юс малый ж живете ф ферт А юс большой 8 зело X хер !А йотов земля ω омега юс малый I и ц цы йотов н иже У червь юс большой к како ш ша КСИ А люди ща У пси м мыслете ъ ер Θ фита N наш Ъ1 еры Υ ижица Беренче славян язулары — глаголица һәм кириллица. Тарихчылар бүгенге көнгә кадәр славян әлифбаларының кайсысы (глаголицамы, әллә 224
Бу бертуганнар — Константин Философ (монахлыкта — Кирилл) һәм Мефодий — славяннар күпләп яшәгән диңгез буе шәһәре Солунида (Салоники, Фессалоники) туалар. Алар славян телен бик яхшы беләләр. Туганнар икесе дә тәҗрибәле дин таратучылар була: өлкәне Мефодий болгарлар патшасын христианлыкка тарта, ә кечесе Константин болгарларны гына түгел, хәтта Сүрия мөселманнарын һәм Хәзәр каһанлыгы мөселманнарын һәм яһүдиләрен дә христиан диненә өнди. Халыкны үз телендәге язудан башка белемле итәргә тырышу суга язып азаплану кебек, ди Константин. Шуңа күрә, туганы белән Мора- виягә китәр алдыннан, Константин славян алфавитын төзи һәм шул язу белән мөһим дин китаплары тәрҗемәсен эшли. Константин алфа¬ виты славян теле үзенчәлекләренә туры килә. Соңыннан Константинның шәкертләре алфавитка үзгәрешләр кертәләр. Шулай итеп, элгәреге ике славян алфавиты — глаголица һәм кириллица барлыкка килә. Константин (Кирилл) аның хөрмәтенә кириллица дип аталган алфавитны эшләгәнме яки глаголицаны төзе¬ гәнме? Әле бүгенге көндә дә бу ачык түгел. Нәрсә генә булса да, глаголица, бигрәк тә кириллица, Византиягә якын урнашкан славян илләрендә тарала башлый. Башта славян алфа¬ виты нигезендә эшләнгән грек теленнән тәрҗемәләр, аннан соң славян авторлары әсәрләре исәбенә славян әдәбияты үсеше тизләшә. 1. Моравия Византиягә караганда көнбатыш епископлыкларга күпкә якын¬ рак торган. Сез ничек уйлыйсыз, шуңа да карамастан моравлар кенәзе үз халкын дингә өйрәтү өчен остазларны ни сәбәпле Константинопольдән чакырта? 2. Константинның: «Халыкны үз телендәге язудан башка белемле итәргә тырышу суга язып азаплану кебек»,— дигән сүзләрен аңлатыгыз. ЛЕГЕНДАР ПОЛЯК ХАКИМЕ ПОМПИЛИУШ II ҮЛЕМЕ Документлар «Бөек поляк хроникасы»ннан (ХШ гасыр): Бу Помпилиуш соң дәрәҗәдә вөҗдансыз кеше була <...> Хәлсезләнгән һәм үлеме якынлашканны сизгән кыяфәт ясап, ул абзыйларын чакыртып ала, кириллицамы) борынгырак һәм Кирилл белән Мефодийга кадәр славяннар нинди дә булса башка язу кулланганнармы дип фикер алышалар. Балкайдагы славян илләрендә глаголица X—XI гасырларда таралган була, әмма аның белән әле XVIII гасырда да файдаланганнар. ■ Сезнең өчен глаголица яисә кириллица язуларының кайсысы уңайлырак яки матуррак күренә? 225
төче телләнеп, аларның күңелләрен йомшарта; сырхауга салышып, урын өстендә яткан килеш, үзенең соңгы көннәре җитүгә ышандыра һәм аннан соң кем варис булачагы турында фикер алышуларын сорый. Ахыр чиктә, алар белән хушлашып, (агуланган) эчемлек биреп, аларны рәхимсез рәвештә үтертә <...> Король булудан бигрәк тиран булган әлеге зат алар, янәсе, Ходай теләге белән үтерелделәр дип, гәүдәләрен күмүдән тыя <...> Әмма аның абзыйларына кылган җинаяте үчсез калмый. Чөнки агулап үтерелгән абзыйларының күмелмичә яткан гәүдәләре череп таркалу аркасында Помпилиушның үзенә дә һөҗүм итүче бик зур тычканнар пәйда була, һәм аны алардан ут белән дә, кылыч белән дә, таяклар белән дә коткарып булмый, тычканнар аны эзәрлекләп тешли башлыйлар. Ниһаять, ул хатыны һәм ике улы белән ниндидер биек манарага кача <...> һәм шунда тычканнар кимерүдән җан тәслим кыла. 1. Бу легендада чынлыкта булган ниндидер бәрелеш эзен табып буламы? Бу көрәш нәрсә өчен барган? 2. Помпилиуш абзыйларының ни өчен аның мәкере корбаннарына әверелүен аңлатып карагыз. 3. Ни өчен Помпилиушка, ниятен тормышка ашыру өчен, үлем түшәгендә ятучы авыру булып кыланырга туры килгән? 4. Помпилиуш һәм, мәсәлән, Хлодвигның үз-үзләрен тотышы арасында ниндидер уртаклык бармы? Әгәр дә бар икән, мондый охшашлыкны нәрсә китереп чыгарган? Бүлеккә карата гомуми сораулар һәм биремнәр 1. Урта гасырларда тормышның кайсы якларына чиркәү йогынтысы аеруча зур булган? 2. XIII гасырдан XV гасырга кадәр Рим чиркәве хәлендәге төп үзгәрешләрне санап чыгыгыз. Бу үзгәрешләрнең европалылар өчен нинди нәтиҗәләре булырга мөмкин? 3. XIV гасыр «бәла-казаларын» санап чыгыгыз. Сезнең өчен аларның кайсылары авыррак тоела һәм ни өчен? 4. Көнчыгыш Европаның Урта гасырлар тарихында үзенә генә хас үзенчәлекләре булганмы? Әгәр дә булса, алар ниндиләр?
ӨЧЕНЧЕ КИСӘК ЕРАК ИЛЛӘР
9 бүлек МАРКО ПОЛО КАЙЛАРДА БУЛГАН ҺӘМ КАЙЛАРДА БУЛМАГАН БӨЕК ХАН БИЛӘМӘЛӘРЕНДӘ § 24 Венециядәге Поло гаиләсе. XIII гасыр уртасында Венеция сәүдәгәрләре бертуган Никколо һәм Мат¬ тео Пололар Кырымнан алып Кытайга кадәр ба¬ рып җитәләр. Алар исән-имин туган Венеция¬ ләренә әйләнеп кайталар, әмма тиздән яңадан Кытайга барырга җыеналар. Бу юлы, 1271 елда, Никколо үзе белән Марко исемле уналты яшьлек улын да ала. Палестина¬ дан Пекинга кадәрге юл өч ел ярымга сузыла. Кытайда Марко Поло бөек хан хезмәтендә 17 ел була һәм 1295 елда, диңгез юлы буйлап, Ниндстан аша Италиягә әйләнеп кайта. Марко Поло ил гизүе турында китап яза. Бу китапны бөтен Европа укып чыга. Әлеге китаптан европалылар беренче тапкыр ерак илләр турында беләләр. Марко Поло, аның туганнары һәм баш¬ ка сәяхәтчеләр Кара диңгез буеннан Кы¬ тайга кадәр артык зур маҗаралар күрмичә барып җитәләр, чөнки XIII гасыр ахырын¬ да алар үткән барлык җирләр дә бер бик Никколо, Маттео һәм Марко Пололар ерак сәфәргә китәләр. Миниатюра. XIV гасыр И Сурәтләнгән кешеләр арасында кайсысы Марко Поло? 228
Марко Поло сәяхәте зур державага, мөгаен, Җир йөзендә кайчан да булса яшәгән державаларның иң зурларыннан берсенә керә. Бу монголлар державасы була. Көтелмәгән яулап алучылар. XIII гасыр башында терлек асраучы монгол кабиләләре, ара-тирә күршеләренә һөҗүмнәр ясап, Байкал күленнән көньякта яткан очсыз-кырыйсыз тигезлекләрдә күчеп йөргәннәр. Монгол ханнарыннан (идарәче- ләреннән) Чыңгыз исемлесе барлык монгол ка¬ биләләрен үзенә буйсындыра. Алардан куәтле һәм җитез атлы гаскәр төзеп, Чыңгыз хан күрше төрки кабиләләргә каршы сугыш башлый. Ьәрбер җиңү аның гаскәрен җиңелгән халык сугышчы¬ лары исәбенә тулыландыра бара. 1211 елда монголлар Төньяк Кытайга яу чаба¬ лар һәм каты сугышлардан соң бу җирне үзлә¬ ренә буйсындыралар. 1219 елда Чыңгыз хан Урта Азияне буйсындыра башлый. Аны тиз генә бөл¬ генлеккә төшереп, монголлар көньякка — Иранга, көнбатышка — Кече Азиягә юнәләләр. Чыңгыз хан зур бер отрядны Ираннан Кавказ таулары аша 229
Чыңгыз хан һәм аның сарай кешеләре. Миниатюра. XIII гасыр Чыңгыз ханның «сарае» нидән гыйбарәт булган? Як койрыкларын¬ нан торган монгол «байракларын» табыгыз. Ни өчен рәссам алгы планга кытай фарфорыннан ясалган савыт-сабалар куйган? төньякка, Кара диңгез буена җи¬ бәрә. Анда Чыңгыз ханның гас¬ кәр башлыклары кыпчакларны юк итәләр, ә аннан соң, 1223 елда, берничә рус кенәзенең берләшкән гаскәрен тар-мар итәләр. Монголларга беркем дә каршы тора алмый. Чыңгыз ханның үлеме дә монгол басып алуларын туктатмый. Оныгы Бату хан (рус елъязмаларында Батый) 1237—1240 елларда Руська җимергеч һөҗүм ясый һәм, аны үзенә буйсындырып, Көнбатыш Европага үтеп керә. Монголлар анда да җиңү арты җиңү яулыйлар. Монголлар басып керүдән Венгрия барысыннан да күбрәк зыян күрә. Качып киткән венгр королен хан отрядлары Әдрән диңгез ярларына кадәр эзәрлеклиләр. Бөтен Европа буйлап, замандаш¬ лары монгол дип түгел, ә татарлар дип атаган яңа дошманнан курку тарала. Венеция һәм Рим ашыгыч рәвештә оборонага әзерләнәләр, әмма монголлар кинәт кенә кире борылалар һәм алар¬ ның гаскәре Көнбатыш Европадан, ничек килгән булса, шулай ук җитез генә юкка да чыга. Монголлар яулап алынган җирләрдә. Монголлар моңа кадәр күрелмәгән рәхимсезлекләре белән аерылып тора. Алар Русьны бөлгенлеккә төше¬ рәләр, әмма монголларның Урта Азия һәм хәзерге Әфганстан җирләренә басып керүе ул җирләр 230
Монгол җайдаклары. Миниатюра. XIV гасыр Миниатюра авторы монголларның нинди характерлы үзенчәлекләрен бирергә тырышкан? өчен тагын да авыррак була. Анда җирле идарәчеләр көтелмәгән басып алучыларга каршы торырга тырышалар. Монголлар моның өчен шәһәрләрне нигезенә кадәр җимерәләр, аны саклаучыларны кырып бетерәләр, ә һөнәрчеләр, хатын-кызлар һәм балаларны колларга әйләндерәләр. Монгол басып алулары нәтиҗәсендә Урта Азиянең иркен җирләре дистә елларга бушап кала. Күчмәләр гасыр буена барлыкка китерел¬ гән сугару системасын юк итәләр. Монгол ба¬ сып алулары чорына кадәрге булган эшкәртүле җирләрнең дүрттән өч өлеше хәтта безнең көн¬ нәрдә дә сусыз чүлләр комы астында кала бирә. Халык составы да бик нык үзгәрә. Кешесез калган иркен җирләргә — һәлак булган яисә качып киткән игенче таҗиклар урынына — күчмә төр¬ киләр, ә Әфганстанда пуштуннар төпләнә баш¬ лый. Мәҗүси монголлар ислам илләренә дә көчле һөҗүм ясыйлар. 1258 елда монголлар хәлифәлек башкаласы Багдадны басып алалар һәм соңгы хәлифәне җәзалап үтерәләр. Шул чордан башлап бүгенге көнгә кадәр мөселман дөньясында барысы тарафыннан да танылган бердәм башлык юк. Буйсындырылган гарәпләргә һәм фарсыларга монголлар авыр ясак салалар. Әмма басып алучы¬ лар мөселманнарның изге шәһәрләре Мәккә белән Мәдинәне ала алмыйлар, чөнки 1260 елда алар¬ ның гаскәрләре көтмәгәндә Мисыр солтаны гас¬ кәре тарафыннан җиңелүгә дучар була. 231
Шуңа да карамастан монголлар мөселман илләрен шундый бөлгенлек хәленә төшерәләр ки, хәтта Европа идарәчеләре яңа басып алучы¬ ларны үз союздашлары итеп күрә башлыйлар. Монголлар Изге җирне һәм Алла табутын мөсел¬ маннардан азат итәргә булышмаслар микән, янәсе? Моңа исәп тоту дөрес булмый. Монгол ханнары яңа илләрне читләрнең басып алуларына ярдәм итү өчен түгел, ә үзләре өчен буйсындырырга телиләр. Монголлар хакимлеге. Монголларның Европа һәм Азия киңлекләренә җәелгән гаять зур дер¬ жавасы башында монгол аксөякләре тарафыннан Чыңгыз хан нәселеннән — Чыңгызилардан сайлап куелган бөек хан тора. Бөек ханның станы, гадәт¬ тә, Монголиядә, Каракорымда тора, гәрчә Марко Поло анда яшәгән чорда хан сарае Төньяк Кы¬ тайда урнашкан була. Чыңгыз хан басып алынган җирләрне уллары арасында олысларга (удел) бүлә. Шул чордан башлап олыслар белән Чыңгыз хан уллары варислары идарә итә. Алар барысы да бөек ханга буйсына. Хан гаскәрендә монголлар азчылыкны тәшкил итә. Ләкин аларга иң яхшы отрядлар гына тап¬ шырыла, һәм барлык калган гаскәр өстеннән алар җитәкчелек итә. Буйсындырылган халык һәм кабиләләр, нигездә, гади сугышчыларга әверелдерелә. Алар арасында кытайлар да, славяннар, фарсылар, гарәпләр дә очраган, әмма күпчелекне төркиләр, тәшкил иткән. Монгол походлары бик күп төркиләрне, төпләнгән җирлә¬ реннән кузгатып, үз артларыннан иярткән. Чит ил кешеләре Монгол державасындагы тәртипне бик мактаганнар. Анда, имештер, бөек хан хакимлеге астында яшәгән барлык халык 232
монголлар рәхимсезлеген бик яхшы белгәнгә күрә, җинаятьләр бик аз булган. Шуңа да карамастан монголлар державасы аны бер үзәктән генә идарә итү өчен артык зур була. Бик тиздән бөек хан хакимияте көчсезләнә, ә аның империясе мөстәкыйль ханлыкларга таркала башлый. Чыңгыз хан токымы күбәйгән- нән-күбәя бара, алар әледән-әле аерым олысларда һәм державада хакимият өчен бер-берсе белән көрәш башлыйлар. Монголлар, Якын Көнчыгыш¬ та ислам, Ерак Көнчыгышта буддизм, Русьта христиан динен кабул итеп, җирле халык белән кушылалар. Тиздән Чыңгыз ханның гаять зур империясе аерым өлешләргә таркала. XIII гасыр ахырында Марко Поло үзенең әтисе һәм абзые белән Урта диңгездән Кытайга кадәр барган юлны европалы хәзер тыныч кына үтә алмас иде. Соңгы куркыныч. XIV гасыр ахырында, Чыңгыз хан империясе яңадан торгызыла башлаган за¬ манда, аның яулап алулары турындагы хатирәләр әле онытылмаган була. 1370—1405 елларда идарә иткән әмир Тимер (аны тагын Тимерланк, ягъни Аксак Тимер дип атаганнар) яңадан Азия һәм Европаның котын ала. Ул күптәннән ислам диненә күчкән, төрки һәм фарсы гореф-гадәтләрен, шулай ук төрки телне кабул иткән монгол ыругыннан була. Тимернең армиясе, аның үзе кебек үк, басып алынган Урта Азиядә урнашып калган төрки һәм монгол варисларыннан тора. Тимер Самарканд шәһәрен үз башкаласына әйләндерә. Аның боерыгы белән, Сә- мәркандта һәм башка шәһәрләрдә оста¬ лар мәһабәт биналар: мәчет, мәдрәсә, Самаркандта Тимер мавзолее. XV гасыр 233
Сораулар һәм биремнәр Өстәмә мәгълүмат мавзолейлар төзиләр. XV гасыр ахырына Тимер империясе, Урта Азиядән тыш, Иран, Гыйрак, Кече Азия, Кавказ арты һәм хәтта Төньяк Ьинд- станның бер өлешен үз эченә ала. Алтын Урда белән сугышып, Тимер Мәскәүне дә тар-мар итәргә җыена, ләкин шәһәргә җитәрәк гаскәрен кирегә бора. Бу җиңелмәс басып алучы¬ ны, Кытайга походка чыккач, үлем куып тота. Тимер империясе шулай ук ныклы булмый. Уллары арасында бүленгән империя Монгол дер¬ жавасына караганда да тизрәк мөстәкыйль дәү¬ ләтләргә таркала. 1. XIII гасырда Европага нинди күчмәләр бәреп керә? 2. Исәпләп карагыз әле: монголлар державаларын ничә ел эчендә төзиләр? 3. Сез ничек уйлыйсыз, монголлар ни өчен барлык дошман¬ нарын җиңә алган? 4. Монголларның рәхимсезлек сәбәбен ничек аңлатып була? 5. Ни өчен Монголлар державасы һәм Тимер державасы аларга нигез салучылар үлеменнән соң озак та үтми таркалган? Пресвитер Иоанн монголлар идарәчесе? Христиан Европасында элек-электән кайдадыр көнчыгышта башында пресвитер (священник) Иоанн торган куәтле христиан патшалыгы бар дигән хәбәрләр йөргән. Бу илнең зурлыгы, көче һәм байлыгы турында кеше ышанмаслык хикәятләр сөйләгәннәр. Европада монголлар турында ишеткәч, монгол ханнарын шушы пресвитер Иоанн нәселеннән дип уйлаганнар. Моның дөреслеген ачыклар өчен, Рим папалары монголларга берничә мәртәбә илчелек җибәргән. Ахыр чиктә европалылар бу хәбәрләрнең ялган булуына төшенә¬ ләр, аның каравы папа илчеләреннән Урта Азия, Монголия, Кытай кебек ерак илләр һәм халыклар турында күп яңалыклар ишетәләр. Искә төшерегез: бик ерак көнчыгышта күп санлы христианнар яшәве турындагы легендалар нинди тарихи нигезгә ия булырга мөмкиннәр? 234
Документлар ГАРӘП ТАРИХЧЫСЫ ИБН ӘЛ-ӘСИРНЕҢ МОНГОЛЛАРНЫ ТАСВИРЛАВЫННАН (XIII гасыр): Бу бәла-казаның очкыннары төрле якка таралды, һәм аның зыяны гомуми булды, ул җил куган болыт кебек бөтен өлкәләрне каплап алды. Бу халык Кытай чигеннән чыкты һәм, җимереп, үтереп, талап, Төркестан өлкәсенә ябырылды. Татарлар бер генә шәһәрне дә аямадылар; киткән чакта җимер¬ деләр. Аларга файдасы тимәгән бар әйберне яндырдылар. Ефәкне өеп куйды¬ лар һәм ут төрттеләр, алар башка товарлар белән дә нәкъ шулай эшләделәр. МОНГОЛЛАРНЫ ТАСВИРЛАУ Изге Рим империясе императорының Англия короленә юллаган мөрәҗә¬ гатеннән (1241 ел): Бу халык кыргый, ул кешелеклелек һәм законнарны белми. Әмма аның идарәчесе бар, ул аның артыннан бара, аңа берсүзсез буйсына, аны хөрмәтли һәм җирдәге алла урынына олылый. Буйларына килсәң, бу кешеләр кыска, киң җилкәле һәм таза. Алар нык бәдәнле, көчле һәм бик кыю: башлыклары ишарәсе буенча теләсә нинди хәтәр эшкә ташланырга әзер торалар. Бу кешеләр киң битле, кысык күзле; алар гайрәтле куркыныч тавышлар чыгаралар. Үзләре эшкәртелмәгән үгез, ишәк яисә ат тиреләре кигәннәр. Аларның сугыш киемнәре күнгә тегелгән тимер пластинадан ясалган <...> Бу <...> чагыштырып булмый торган укчылар үзләре белән күннән ясалган куыклар йөртәләр, аларда күлләр һәм тиз агымлы елгаларны кичеп чыгалар. 1. Монголлар турындагы ике тасвирлауны (Көнчыгыш һәм Көнбатыш авторлары) үзара чагыштырыгыз. Алар арасында нинди уртаклык һәм нәрсәдә аерма бар? 2. Гарәп тарихчысын монголларның үз-үзләрен тотышында нәрсә аеруча гаҗәпләндерә? Сезнеңчә, ни өчен? 3. Монголларның яшәү рәвешендәге һәм тышкы күренешләрендәге нинди билгеләр Европа авторы игътибарын җәлеп иткән? § 25 XIII гасырда монгол гаскәрләре Ниндстанның төньяк җирләренә һөҗүм итәләр. Әмма анда бер¬ ничек тә ныгып урнаша алмыйлар. Ниндстанга төп бәла-казалар күп тапкырлар чираттагы яулап алучылар гаскәре белән төньяк-көнбатыштан килә. Аларның кайберләре монголларга караган¬ да да зуррак уңышларга ирешә. Мөгаен, Ьинд- станга иң сизелерлек зыянны V—VI гасырларда Гуптлар державасын тар-мар иткән Урта Азия күчмәләре китерә. ҺИНДСТАН: РАДЖАЛАР ҺӘМ СОЛТАННАР 235
Будда статуясы. XI гасыр һиндстан Гуптлар заманында. Гуптлар держа¬ васы IV һәм V гасыр башында Евразиядәге иң бай һәм куәтле илләрнең берсе була. Ул көнбатышта Иран һәм Византия белән, көнчыгышта Кытай белән үзара элемтәдә тора. Ниндстанның күп санлы шәһәрләренә дөньяның барлык почмакла¬ рыннан да сәүдәгәрләр җыела. Аларны барыннан да бигрәк мондагы нәфис ефәк һәм киҗе-мамык тукымалар үзләренә җәлеп итә. Әлеге тукымалар¬ ны балдак аша да җиңел генә үткәреп булган. Һинд станнан тагын тәмләткечләр, хушбуйлар, кыйммәтле бизәнү әйберләре, индиго (карасу-күк) буявы, фил сөягеннән ясалган әйберләр, сирәк очрый торган җәнлек һәм кошлар алып кайткан¬ нар. Боларның барысына да чит җирләрдән килү¬ челәр алтын һәм көмеш белән түли. Нинд станга бөтен дөньядан диярлек байлыклар агыла. Ь.инд товарлары төялгән кәрваннар, Бөек ефәк юлы буйлап, Көнбатышка да, Көнчыгышка да юнәлә. Диңгез буе шәһәрләре гөрләп тора, монда Африка һәм Кытайдан, Малайзия һәм Гарәбстан- нан сәүдәгәрләр килә. Ьиндстан Гуптлар заманын¬ да гына түгел, бөтен Урта гасырлар буена бөтен¬ дөнья сәүдәсенең төп үзәкләреннән берсе була. Ьиндстанда Гуптлар чорында мәһабәт храмнар төзелә. Аларның кайберләре, әйтик Аджантада- гы атаклы храм, тулысынча· кыяда чокып ясалган һәм санап бетергесез скульптуралар, рельефлар, стена рәсемнәре белән бизәлгән була. Шул чорда Ьиндстанда атаклы табиблар һәм астрономнар яши. Нинд математиклары берничә билгесез белән тигезләмәләр чишә белгән. Алар безнең өчен гадәти булган цифрларны һәм, «бул¬ маган ноль санын» уйлап табып, унарлы санау системасын булдыруга ирешә. 236
Мөселманнар басып керү. Күчмәләр һөҗүме астында Гуптлар державасы дистәләрчә вак кенәз- лекләргә таркала. Аларның идарәчеләре, рдджа һәм махардджалар, махсус өйрәтелгән сугыш филләре белән әледән-әле бер-берсенә каршы күп санлы гаскәрләр җибәреп торалар. Шәһәрләр бушап кала, сәүдә таркала. Сугыш филләре куллануга да карамастан, һиндләр сугышчанлык белән аерылып тормый. Шуңа күрә үзара сугышлар белән көчсезләнгән Ниндстанга VIII гасырда төньяк-көнбатыштан яңа басып алучылар — гарәпләр бәреп кергәч, алар җитди каршылыкка очрамыйлар. Әмма мөселманнарның Ниндстанны чынлап яулап алулары XI гасырда башлана. Хөрәсән ида¬ рәчесе Махмуд Газнави шул чорда Ниндстанга 15 мәртәбә яу чаба. Ул һәр походтан алтын һәм башка кыйммәтле табыш төялгән олаулар алып кайта. Мөселманнар (күбесенчә таҗик һәм төрки¬ ләр) Төньяк Ниндстанга ташкын булып бәреп керәләр һәм аны Бенгалиягә кадәр яулап алалар. Дәһли солтанлыгы. Мөселманнар XIII гасырда төньяк һинд җирләрендә башкаласы Даһли шә¬ һәре булган солтанлык төзиләр. Илнең барып җитүе кыен булган урманлы һәм таулы читлә¬ рендә үз биләмәләрен саклап калган һинд раджа- лары солтанга ясак түләргә мәҗбүр була¬ лар. һиндстан ярымутравының көньяк өлешендә генә бәйсез раджалар идарә итә. Хәзер һиндстанның төньягында¬ гы файдалы сәүдә тулысынча диярлек мөселман сәүдәгәрләре һәм солтан чи¬ новниклары кулына күчә. Иң оста һө¬ нәрчеләрне, аларның теләкләре белән исәпләшеп тә тормыйча, сарай остаха- Аграда Таҗ- Махал мавзолее. XII гасыр 237
Мадрас тирәсендәге индуизм храмы. VII—VIII гасырлар нәләренә беркетәләр. Барлык әйбер, хәзер алар ни генә эшлә¬ сәләр дә, юк кына бәягә солтан казнасына тартып алына. Мөселманнар Ниндстанда ис¬ киткеч сәнгать әсәрләре иҗат итәләр. Иң танылганы — солтан¬ ның яраткан хатыны дөрбәсе — Таҗ-Махал мавзолее. Күп аллалар һәм күп халыклар. Дәһли солтан¬ нары исламны хаким дин дип игълан итәләр. Аларның кайберләре индусларның изге китапла¬ рын яндыралар, храмнарын җимерәләр. Әмма мондый хәлләр күп булмый. Гадәттә, индусларга үзләренең күптәнге диннәрен тотарга комачау¬ ламыйлар. Алар арасында иң борынгысы индуизм була. Индуслар (индуизм динендәгеләр) бик күп алла¬ ларга табыналар, төп аллалары — Брахма (дөнья һәм кешеләрне бар итүче), Вишну (чынбарлык дөньяны саклаучы) һәм Шива (җимерү һәм яңа¬ дан торгызу алласы). Раджалар, йөзләрчә һәм меңнәрчә сурәтләр белән бизәп, Вишну һәм Шива хөрмәтенә мәһабәт храмнар төзиләр. Алла¬ ларга брахман каһиннәр (жрец¬ лар) хезмәт итә, храмдагы биюче кызлар йола биюләре башкара. Урта гасыр индуизм дине бел¬ гечләре чынбарлык дөнья өч Ступа (Будданың җирдәге тормышы реликвияләрен саклау урыны). XIII гасыр 238
Ява утравында Боробудур ступасыньщ планы һәм кисеме. VIII—IX гасырлар Нинд мәдәниятенең тәэсире Һиндстанның үз чикләрен¬ нән шактый еракларга — Цейлон, Бирма, Индонезия һәм Япониягә дә тарала. Индонезиядәге Боробудур ступасы планда алты квадрат һәм өч түгәрәк ярустан торган баскычлы пирамидага охшый. Нәрбер квадрат ярус әйләнәсендә Будданың бихисап рельефлары һәм сыннары белән бизәлгән ачык галереядан үтәргә була. Югарыдагы өч яруста чаң сыман манара астында утыручы Будда сыннары бар. Бу сыннарны бары тик чаңга ясалган тишек аша якыннан гына күреп була. Бу корылманың үзәгендә кайчандыр биек очлам белән төгәлләнгән зур манара тора. Ступаның бер ярусыннан икенчесенә күтәрелүче кеше, җирдән күккә менгән кебек, сәгать теле юнәлеше буенча һәр галереяны акрын гына әйләнеп үтә. Ул бу чакта яшәешнең төрле өч сферасын — җир күренешләре дөньясыннан идеал образлар дөньясы аша югары рухи дөньяга үтә кебек. ■ Сез мондый катлаулы храмны проектлау һәм төзүне ничек күз алдына китерәсез? югары алланың гәүдәләнеше булып тора, ә алар үз чиратларында ниндидер бердәм югары зат чагылышлары дип саныйлар. Индуслар кеше һәм хайваннарның җаннары, үлгәннән соң, башка гәүдәдә яңадан туа дип фараз итәләр. Турылыклы һәм акыллы хайванның җаны кеше гәүдәсенә иңә, ә аңгыра һәм әдәпсез кеше үлгәннән соң нинди дә булса хайван булып туачак. 239
Б. э. к. V гасырда ук индуизмнан буддизм аерылып чыга. Яңа дингә Будда дип аталган («Хакыйкатьне төшенгән» дигәнне аңлата) патша улы Сиддхдртха Гаутйма нигез сала. Будда¬ чылар фикеренчә, яшәү ул — газап чигү, ә җанның бетмәс-төкәнмәс яңадан тууы газапларны мәңгелек итә. Бары тик кеше генә, камиллек халәтенә (нирвбна) ирешсә, үзендәге җанның күчеп йөрүен туктата ала. Буддачылар, исәпсез-хисапсыз сыннар һәм рельефлар белән бизәп, храмнар төзиләр. Такыр башлы, әфлисун төсендәге япмалар кигән буддачы монахлар, вакыт-вакыт ерак сәфәрләргә чыгып, храмнар каршында яшиләр. Урта гасырларда буддизм Ниндстан чикләреннән еракларга чыга. Ул, Тибетка, Кытай, Япония, Монголия, Нинд- Ангкор храмы комплексы. Камбоджа. IX—XIII гасырлар Ниндләрнең рухи эзләнүләре күрше илләргә дә нык тәэсир иткән. Гаять зур Ангкор храмы индуслар гыйбадәтханәсе буларак төзелә, әмма соңрак буддачылар гыйбадәтханәсенә әйләнә. 240
кытай һәм Индонезиягә үтеп кереп, бөтен Көн¬ чыгыш Азиягә тарала. Б. э.ның беренче гасырларында ук Көнбатыш Ниндстанга христиан дине үтеп керә. Легендага ышансаң, аны Ниндстанга апостол Фома алып килә. Соңрак Ниндстанның көнбатышында Иран һәм Урта Азия мөселманнарыннан качып килгән, утка табынучы зороастризм тарафдарлары сыену таба. Шулай итеп, күп халыклар һәм кабиләләр¬ не сыендырган кебек үк, Ниндстан күп диннәрнең дә сыену урынына әйләнә. Дәһли солтанлыгының җимерелүе. Дәһли сол¬ таннары монголлар «варисы» Тимергә каршы тора алмыйлар. 1398 елда ул солтан гаскәрен тар-мар итә һәм Дәһлине ала. Тимер солтанлык¬ ның башкаласын рәхимсез талый. Урта Азиягә кире кайткан юлда ул үзе узган бар җирне чүлгә әйләндерә. Аксак Тимер үзе белән Ьиндстаннан күп осталарны алып китә. Тимернең башкаласы Сәмәрканд аларның куллары белән төзелә. Дәһли солтанлыгы бу һөҗүмне кичерә алмый һәм тиз арада таркала. Ниндстанның төньягын¬ дагы мөселман идарәчеләре XV гасырда элеккеге кебек көчле булмыйлар. Аның каравы башкаласы Виджаянагар (җиңү шәһәре) булган көньяктагы индус патшалыгы көч туплый. 1. Ни өчен Урта диңгез буе белән сәүдә итү Ниндстанга гаять зур файда китерә? 2. Ниндстанга яңадан-яңа яулап алучыларны нәрсә җәлеп иткән? 3. Урта гасырлар ахырына Һиндстанда нинди диннәр та¬ ралган була? Сораулар һәм биремнәр 241
Өстәмә мәгълүмат Рама хатыны Сита — атаклы һинд эпосы «Ра¬ маяна» героинясы. Скульптура. XI гасыр Бер һинд уены Мөселман идарәчеләре хакимлеге индуслар өчен авыр йөк була. Шулай да ислам яулап алулары нәтиҗәсендә һинд акыл ияләренең күп ачышлары һәм казаныш¬ лары Ьиндстан чикләрен үтеп чыга. Башта алар белән ислам галимнәре таныша, ә вакытлар узу белән, алар христиан Европасына барып җитә. Әйтик, ике сүздән ясалган борынгы һинд уены бөтен дөньяга тарала. Аның беренчесе, «шах», фарсы телендә падишаһны аңлатса, икенчесе, «мат», гарәпчәдән «һәлак булды» дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә бу уенны хәзер «король үлде!» дип тәрҗемә итеп булыр иде. Сез шахмат уенында тагын Шәрык белән бәйле эзләр күрсәтә аласызмы? Документлар ИНДУС ХРАМЫН ТАСВИРЛАУ Рус сәяхәтчесе Афанасий Никитинның «Өч диңгез артына сәяхәт»еннән (XVI гасыр): Мин <...> индуслар белән аларның потханәләре1 (храм, потлар2 куелган изге йорт) торган Парватка (ягъни аларның Иерусалимнарына, мөселманнар өчен ул — Мәккә) барырга сөйләштем. Индуслар белән мин ай буе бардым <...> Потханә бик зур, таш Тверьнең яртысы кадәр, ташта потның эшләре чокып язылган. Храм әйләнәсендә унике боҗра уелган, болар потның ничек итеп могҗизалар ясавын, ничек итеп төрле кыяфәтләрдә күренүен аңлаткан: беренчесендә — кеше кыяфәтендә, икенчесендә — кеше, әмма фил борыны белән, өченчесендә — кеше, ә йөзе маймылныкына охшаган, дүртенчесен¬ дә — яртылаш кеше, яртылаш койрыклы явыз җанвар. Пот үзе таштан уеп ясалган, аның гәүдәсе аша ташлаган койрыгы бер сажин <...> Храмда пот кара таштан уелган, гаять зур, гәүдәсе аша койрык ташланган, уң кулын югары күтәргән һәм Царьград патшасы Юстиниан кебек алга сузган, ә сул кулында сөңге. Аның өстендә киеме юк, бары тик биленә пута чорнаган, ә йөзе маймылныкы кебек <...> Пот каршында, кара таштан уелып, алтын 1 Потханә (фарсы сүзе «бутханэ»дан — пот торган йорт, храмнан алынган). Индус¬ лар өчен изге җир — Шиваның хатыны алиһә Парватига багышланган храм комплексы. 2 Пот — табына торган сын. Пот дип Афанасий Никитин индус аллаларын атый. 242
белән йөгертелгән гаять зур үгез. Аның тоягын үбәләр, аңа чәчәкләр сибәләр, һәм потны да шулай ук чәчәкләр белән күмәләр. 1. Автор һиндстанда күргәннәрен үзенә дә, укучыга да яхшы таныш булган нинди әйберләр белән чагыштыра? 2. Автор индуслар храмында нәрсәләрне төшенгән, аңлаган, ә нәрсәләрне тасвирлап кына чыккан? КҮК АСТЫ ИМПЕРИЯСЕ Марко Поло сүзләренә караганда, кытайларга монголлар хакимлеге астында яшәве бик рәхәт була. Чынлыкта исә Кытайда чит ил хакимлеген авыр кичергәннәр һәм элеккеге тормышны сагынып искә алганнар. Тан империясе. VII—IX гасырларда, гаять киң Евразиянең икенче чигендә Меровинглар һәм Каролинглар идарә иткәндә, Кытай дөньядагы иң көчле ил була. Әле бер вакытта да аның чикләре бу кадәр еракка сузылмый. Тан династиясеннән булган Кытай импера¬ торы урынчылары (наместниклары) Вьетнам һәм Корея белән идарә итәләр. Әмма барыннан да күбрәк Тан империясе, Бөек ефәк юлы буйлап, көнчыгышка таба сузыла. Монголия, Тибет, Әф- ганстан Кытайга буйсына. Хәтта кайбер һинд раджалары да Кытай императорына тугрылык анты бирәләр, ә Урта Азия Тан державасына ту- лысынча диярлек бәйлелеккә төшә. Кытайның йогынтысы Каспий диңгезе ярларына кадәр сузыла. Гарәпләр Фарсы илен (Персияне) яулап алган¬ нан соң, фарсы шаһы Кытайга кача, чөнки Тан императорларының көч-куәте генә мөселманнар¬ ны туктатыр дип өметләнә. Чыннан да, кытайлар ислам сугышчыларының һөҗүмен кире кагалар. Әмма, вакытлар үтү белән, Тан империясе илдәге § 26 Тан династиясенең икенче императоры Ли Шиминь. Миниатюра. VII гасыр Бу император¬ ның тышкы кыяфәтен тасвирлагыз. 243
Алтын аждаһа. Тан дәвере бизәнү әйбере Сарай бикәсе. Тан эпохасы статуэткасы Кытайдан кайтарылган фарфор ваза һәм тәлинкә. XIV—XV гасырлар үзара тынышмаулар аркасында көчсезләнә һәм көнчыгыштагы биләмәләрен бер-бер артлы югалта башлый. Сәүдә юллары. Тан династиясе вакытында Кытай диңгез, коры җир сәүдәсен киң җәелдерә. Кытай¬ дан беренче чиратта ефәк, чәй алып кайтканнар. Кытай чүлмәкчеләре уйлап тапкан искиткеч фар¬ форга сорау тагын да зуррак була. Сәүдәгәр кәрваннары белән товарлар гына түгел, фикерләр дә таралган. Кытайга көнбатыш яктагы Нин д станнан, Бөек ефәк юлы буйлап, буддизм таратучы илгизәр монахлар килгән. Гадәттә, императорлар яңа дингә каршы чыкма¬ ганнар, гәрчә бер идарәченең 40 мең будда храмын җимерүе турындагы сүзләр дә ишетелгән. Ничек кенә булмасын, Марко Поло будда гыйба¬ дәтханәләрен һәрбер Кытай шәһәрендә диярлек очраткан. Ихтимал, IX гасырда нәкъ менә Кытай буд¬ дачылары беренчеләрдән булып китап баса башлаганнардыр да. Иероглифлар тактага уелган, буяу белән капланган һәм аннан соң тукымага яисә кәгазьгә төшерелгән. X гасырдан алып 244
Урта гасырларда Кытайда китап басу өчен җыю кассасы. Реконструкция. ■ Бу җыю кассасының төзелеше турында сездә нинди фикерләр бар? Кытайда гына түгел, күрше Корея һәм Япониядә дә китапны шулай бас¬ каннар. Вакытлар узу белән, кытайлар аерым иероглифлар өчен агачтан, балчыктан, ә соңрак металлдан ка¬ лыплар (штамплар) ясарга өйрәнәләр. Бер үк калыптан төрле-төрле текст¬ ларны җиңел генә «җыеп» булган. Кытайлар, шулай итеп, китап басуны уйлап тап¬ каннар. Бу вакыйга Европага караганда күпкә иртәрәк була. Тан династиясе заманында кытайлар дары уйлап табалар, хәер, алар аны, нигездә, явыз рухларны куркыту максатында ясалган бик якты һәм көчле фейерверклар өчен кулланалар. Кытайлар соңга таба утлы корал да ясый баш¬ лыйлар, әмма ул җитәрлек дәрәҗәдә ышанычлы булмый. Хакимият һәм идарә итү. Кытай императоры гаять зур хакимияткә ия була, әмма шуның белән бергә аның төп эше халыкның иминлеген кайгыртудан гыйбарәт дип санала. Әгәр дә илдә хәлләр авырайса, «начар» императорны бәреп төшерү максатында восстаниеләр башлана. Шундый восстаниеләрнең кайберләре баш күтә¬ рүчеләрнең җиңүе белән тәмамлана. Гаять зур империя белән көндәлек идарә итү император чиновниклары кулында тупланып, алар катгый кагыйдәләр буенча эш итәргә тиеш булалар. Кытайда, Тан империясе заманын¬ нан башлап, чиновник постларын яңача бүлә Император чиновнигы. Тан эпохасы статуэткасы 245
Гао Кэгун (?). Яшел калкулыклар һәм ак болытлар. Ефәккә ясалган рәсем. XIII гасыр ■Бу картина нинди кәеф тудыра? башлыйлар. Хәзер дәүләт хезмәте урынын алырга теләүчеләр имтихан тапшырырга тиеш була. Алардан фәлсәфә, әдәбият һәм тарихны яхшы белү таләп ителгән. Болардан тыш, югары постка утырырга теләүчеләр әдәби әсәр яисә фәлсәфи трактат язарга тиеш булалар. Теләгән һәр кеше имтихан бирә алган, аның нинди катлаудан чы¬ гуы мөһим булмаган. Сун империясе һәм чжурчжэннар. Тан дина¬ стиясеннән булган соңгы императорны бәреп тө¬ шергәннән соң, Кытайда берничә дистә еллар чуалышлар һәм үзара сугышлар хөкем сөрә. Әмма ахыр чиктә хакимият Кытайны яңадан берләштергән Сун (X—XIII гасырлар) династия¬ се кулына эләгә. Суннар заманында кытайлар төньяк күчмәләре — чжурчжэннар һөҗүменә 246
дучар була. Чжурчжэннар Төньяк Кытайны басып алалар һәм анда Алтын патшалык төзи¬ ләр. Дөрес, сугышчан килмешәкләр, акрынлап җирле халык гореф-гадәтләрен һәм телен үзләш¬ тереп, алар белән кушылып бетәләр. Сун империясе хәзер Көньяк Кытай белән генә чикләнсә дә чәчәк ата. Монда гаять зур шә¬ һәрләр калка. Бөтен Азиядән Сун базарларына, товар алу өчен, сәүдәгәрләр җыела. Күрше диң¬ гезләрдә гадәттән тыш зур Кытай кораблары йөзә. Аларның бортына 500 ләп кеше һәм бер¬ ничә дистә тонна йөк төяп булган. Кытай диң¬ гезчеләре ачык диңгездә дә юлны җиңел тап¬ каннар, алар Япониягә генә түгел, хәтта Һинд стан һәм Индонезиягә кадәр барып җиткәннәр. Нәкъ менә шушы вакытларда кытайлар компас уйлап табалар. Соңрак европалылар кытайларның бу ачышлары белән гарәпләр аша танышалар. Кытай армиясе офицеры. Тан эпохасы статуэткасы Пекин. Европа миниатюрасы. XIV гасыр Европалылар Кытайны ничек күзаллаганнар? 247
Кытайлар кәгазь әзерләргә өйрәнәләр. Алар- ның бу бөек ачышы да Сун династиясе идарә иткән чорга туры килә. Кәгазь Европага шулай ук гарәпләр арадашлыгы белән билгеле була. Кытай монголлар хакимияте астында. Кытайга һөҗүм башлаган монголлар башта илнең төньяк яртысын, ә 1279 елда көньягын — Сун империя¬ сен дә яулап алалар. Кытай Монгол держава¬ сының әһәмиятле өлешенә әверелә. Монголлар кытайлардан бик күп нәрсәләр үзләштерә, бу, барыннан да элек, сугыш эшенә караган камау машиналары, яндыргыч кушыл¬ маларга кагыла. Алар барысын да берьюлы тар¬ тып алуга караганда салым җыюның отышлы¬ рак булуын бик яхшы аңлыйлар һәм илне тулы- сынча бөлгенлеккә төшерүдән сакланалар. Кытайларны хәзер дәүләттәге хезмәт урынна¬ рына якын да җибәрмиләр. Бу урыннар монгол¬ ларга яисә чит ил кешеләренә бирелә. Нәкъ менә шуңа күрә дә европалы Марко По¬ лоны зур дәрәҗәле чиновник итеп билгелиләр. Хан сарайлары һәм ханнар башкаласы Пекинны Янцзы елгасы үзәне белән тоташтыручы Зур канал төзелешендә дистәләрчә мең крестьяннар эшли. XIV гасырда илдә ачлык еш кабатлана. Монголлар идарәсе көн- нән-көн күбрәк ризасызлык тудыра. 1368 елда баш күтәрүчеләр монгол¬ лар хакимиятен бәреп төшерәләр, ә үз юлбашчыларын император дип игълан итәләр. Пекиндагы Мин императорлары сарае. Рәсем. 1500 еллар тирәсе 248
Мин империясе. Мин императорлар династиясе Кытай белән Урта гасырлар ахырына кадәр һәм аннан соң да идарә итә. Ил бик тиз байлык туп¬ лый, аның элеккеге куәте кире кайта. Монгол ханнары вакытындагы илне тутырган килмешәкләр турындагы ачы хатирәләр кытайлар хәтерендә бик озак саклана. Хәзер алар кытай¬ ларныкы булмаган барлык чит әйбергә нык шик¬ ләнеп карыйлар. Монголлар заманында Кытайда ныгып урнашкан башка халыклар диннәрен эзәр¬ лекли башлыйлар. Башка илләр белән азрак ара¬ лашырга теләп, XV гасырда Кытай идарәчеләре тышкы сәүдәне нык киметәләр һәм хәтта сәүдә корабларын юк итәләр. 1. Урта гасырлар Кытаендагы төп император династия¬ ләрен санап чыгыгыз. Алар идарә итүенең һәрберсенә хас үзенчәлекләрне атагыз? 2. Урта гасырлар буена Кытай нинди казанышларга һәм уйлап табуларга ирешкән? Чанъань — Тан империясе башкаласы Сораулар һәм биремнәр Өстәмә мәгълүмат VII гасырда Бөек ефәк юлы дөньядагы иң зур шәһәрЧанъаньда баш¬ ланып китә һәм шунда төгәлләнә дә. Анда 2 млн га якын кеше яши. Шәһәр башта ук бердәм проект нигезендә төзелә. Ул — планда турыпочмаклык булып күренә. Көнчыгыштан көнбатышка барган тышкы стеналарның озынлыгы 10 км га якын, ә көньяктан төньякка сузылганнары 8 км дан чак кына озынрак була. Стеналар эчендә шәһәр туры урамнар белән турыпочмаклы кварталларга бүленә. Ундүрт урам шәһәрне төньяктан көньякка һәм унбер урам көнбатыштан көнчыгышка кисеп үтә. Урамнарга агачлар утыртылган. 110 кварталның һәрберсен стена әйләндереп ала, һәм аның капкасы төнгә бикләнә. Әгәр дә кем дә булса кварталын төнлә рөхсәтсез ташлап китә икән, ул 70 тапкыр таяк белән суктырыла. Каналлар ике зур көнбатыш һәм көнчыгыш базарлар арасында бәйләнеш тоткан. 249
Кытайда диңгез суыннан тоз табу. Гравюра. XIII гасыр Тоз табу технологиясен тасвирлагыз. Бер үк төрле һөнәр белән шөгыльләнүчеләр янәшә урнашканнар. Бу хәл хакимият башлыкларына аларның ничек эшләүләре һәм үзләренең товарларын дәүләт куйган бәядән югарырак саталармы, юкмы икәнне күзәтеп торырга ярдәм иткән. 1. Чанъань төзелешенең уңай һәм кимчелекле якларын бәяләп карагыз. 2. Көнбатыш Европа шәһәрләрендәге һөнәрчеләр дә еш кына янәшә яшәгәннәр. Моның ни өчен шулай эшләнүендә Көнбатыш Европа һәм Кытай арасында аерма бармы? Документлар КЫТАЙ КӘГАЗЬ АКЧАЛАРЫ Марко Полоның «Китап» хезмәтеннән: (Хан) менә шундый акчалар эшләргә боера: ул тут агачлары кайрысын җыярга мәҗбүр итә <...> кайры һәм үзагач арасындагы йомшак агачны да, һәм шушы йомшак агачтан кәгазь кебек итеп папка әзерләргә куша; ә папка әзер булгач, аннан <...> башта ливрның1 яртысына торырлык кечкенә (кисәкләр) кисәргә боера <...> бүтәннәре көмеш ярты тиеннең яртысы бәясендә, ә башкалары — көмеш ярты тиен, ике көмеш ярты тиен, биш көмеш ярты тиен, ун көмеш ярты тиен, безант2, өч һәм алга таба ун безантка кадәр бәядә торырлык; һәм барлык папкаларга Бөек хан мөһере сугылган <...> ’Ливр — көмеш тәңкә. 2 Б е з а н т — алтын тәңкә. 250
Кытай бакыр тәңкәсе. VII гасыр Кытай тәңкәсе уртасындагы тишем нәрсәгә кирәк булган, уйлап карагыз. Бөек Хан боерыгы буенча, аларны барча өлкәләргә тараталар, һәм беркем, үлем куркынычы астында да аларны кулланудан баш тарта алмый. Ил халкы <...> бу акчаларны түләү өчен рәхәтләнеп тота <...> бу кәгазьләргә бар нәрсәне сатып алып һәм аның белән түләп була Әйләнештә күп йөреп, кәгазь ертылган яисә бозылган чакта, аны акча сугу йортына илтәләр һәм, дөрес, йөзгә өчесен югалтып, яңа һәм чистасына алмаштыралар <...> Әгәр дә кем дә булса алтын яки көмеш сатып алырга тели икән <...> Бөек Ханның акча сугу йортына килә, үзе белән кәгазьләр алып бара, алтын һәм көмеш өчен шулар белән түли. 1. Марко Полоны Кытай акчаларында нәрсә гаҗәпләндерә һәм ни өчен? 2. Ханнар илдә кәгазь акчаларны әйләнешкә кертүгә ничек ирешкәннәр? 3. Марко Поло империянең чикләрендә кайсы кабиләнең ханга буйсынуын яки буйсынмавын кәгазь акчаларның әйләнештә булу-булмавына карап ачыклаган. Сез бу бәйләнешне аңлата аласызмы? СИПАНГО ИЛЕНДӘ Марко Поло барып җитә алмаган җир. Марко Поло Япониягә кадәр (ул аны Сипанго иле дип атый) барып җитә алмый. Аңа япон императоры сараеның түбәсе чиста алтыннан, зур залларының түшәмнәре дә алтыннан һәм хәтта Көнчыгыш өчен гадәти булган тәбәнәк өстәлләр дә алтыннан ясалган дигән хәбәрләр килеп ире- § 27 Перламутр шкатулка. Корея. XV гасыр шә. Әлбәттә, бу артык күпертелгән була. Аның каравы Марко Поло Сипанго иленең утрауларда урна¬ шуын төгәл белә. Хәер, бу утрау¬ ларның саны якынча 3000 булуы, шуларның 600 ендә кешеләр яшә¬ ве, ә японнарның зур күпчелеге бары тик дүрт эре утрауда гына яшә¬ ве аңа билгеле булды микән? Япо¬ ниядә эшкәртергә яраклы җирләр 251
Нара шәһәре храмнарының берсендә стенага төшерелгән буддизм рәсеме. VII гасыр Бу сурәттә кайсы ил мәдәниятенең тәэсире сизелә? бик аз, аның каравы океанга якын булу японнар¬ ны менә дигән диңгез гизүчеләр һәм балыкчы¬ ларга әверелдерә. Диңгез яр буйлары, сүнгән вулканнарның кар каплаган түбәләре, тау сырт¬ лары арасындагы яшел үзәннәр — болар барысы да Япониягә гаҗәеп матурлык өстәгән. Ихтимал, шуңа күрә дә япон рәссамнары матурлыкны һәр¬ вакыт нечкә сиземләгәннәрдер. Кайсысы килмешәк, ә кайсысы үзенеке? Хәзерге японнарның ата-бабалары материктан — Кытай һәм Кореядан күчеп килгән. Японнар медицина казанышларын, хәрби эшне, юл төзү ысулларын, архитектура стилен, чәй үстерү, әзерләү һәм эчү сәнгатен, ефәккә рәсем ясау, язуларны һәм башка бик күп нәрсәләрне кытайлардан үзләштергәннәр. Әмма ләкин Япониягә килеп эләккән бар нәрсә дә диярлек монда үзенә хас рәвешен таба. Әйтик, кытай иероглифлары япон теленә туры килеп бетмәгән һәм шуңа күрә аның системасын нык Нара шәһәрендәге храм. VII—XVII гасырлар 252
үзгәртергә туры килгән. Дөрес, Япониядә белемле кеше барыбер кытайча укый һәм яза белергә тиеш дип исәпләнгән. Кытай әдәбияты Япониядә югары бәяләнгән, аны белү мәҗбүри саналган. Япониягә Кытайдан буддизм керә һәм шулай ук яңа сыйфатлар белән тулылана. Ул борынгы халык дине — синтоизм («синто» «аллалар юлы» дигәнне аңлата) белән янәшә яши. Синтоист лар табигать көчләрен илаһилаштырып, шуларга та¬ бынганнар. Алар аллаларына курыкмыйча, яра¬ тып һәм рәхмәт хисе белән караганнар. Хәтта күк күкрәү һәм яшен аллалары да алар күзалла¬ вында явыз, куркыныч булмый. Буддизм һәм синтоизм тарафдарлары еш кына бер үк гыйба¬ дәтханәләрдән файдаланганнар. Ямато кояшы. Япония дәүләте Ямшпо ярымутра¬ вында барлыкка килә. Анда чыгышлары Кояш алласыннан дип исәпләнгән аксөякләр нәселе идарә итә. VII гасырда Ямато идарәчеләре бөтен Япониягә диярлек үз йогынтыларын тараталар һәм, илне күрше Кытайдагы кебек үк провинция¬ ләргә бүлеп, күп санлы чиновниклардан торган идарә системасы кертә башлыйлар. Әмма монда да үзгәлекләр күзәтелә. Японнар үз императорларын чыгышы белән турыдан-туры Аллага бәйләнгән һәм ул үзе дә илаһи көчкә ия дип санаганнар. Кытай императо¬ рыннан аермалы буларак, ул, илдә хәлләр начар булса, баш күтәргән халык бәреп төшерер дип ку¬ рыкмаган, аллаларны төшерү мөмкин түгел бит. Дөрес, нәкъ менә үзенең «илаһилыгы» арка¬ сында, япон императоры идарә эшләренә тыкшын¬ маган да. Аның исеменнән башкалар идарә иткән. XII гасырдан башлап, Япониянең «чын» югары идарәчесе, гадәттә, сёгун титулын йөрткән. Япон министры. Ефәккә ясалган рәсем. XII гасыр 253
Самурайлар Эдо замогы янына килеп җитәләр. Миниатюра. XVI гасыр Вакытлар узу белән, Эдо замогы әйләнәсендә Токио шәһәре — хәзерге Япониянең башкаласы үсеп чыга. Сёгун барлык дәүләт эшләрен алып барган вакытта, император һәм аның якыннары баш¬ калада (794 елдан — Киото шәһәре) бер-бер артлы император культының мөһим өлешенә әверелгән бай һәм купшы тантаналы чаралар уздыралар. Самурайлар. Япон самурайлары (сугышчылар) гаҗәеп рәвештә европалы рыцарьлар¬ ны хәтерләткәннәр. Алар шулай ук бөтен тормышларын сугыш осталы¬ гын камилләштерүгә, сугышларга һәм походларга багышлаганнар. Су¬ гыш аларның һөнәрләре була. Алар шулай ук кылычлары белән кайсы да булса бер аксөяккә хезмәт итәргә вәгъдә бирәләр һәм шуның өчен Самурай елга кичә. Миниатюра. XVI гасыр 254
Самурайлар монгол корабларына һөҗүм итәләр. Миниатюра. XIV гасыр 1281 елда монголлар Японияне яулап алырга тырышып карыйлар. Хан гаскәрләре Япония ярларына төшә, ләкин самурайлар тарафыннан чигенергә мәҗбүр ителә. Давыл хан флотын тар-мар итүне төгәлли. аннан җир алалар. (Дөрес, япон кылычлары, белгечләр раславы буенча, Димәшкъ (Дамаск) яки Толедо корычыннан Урта диңгез буенда ясалганнарга караганда да яхшырак булган.) Европада бер үк нәселдән булган рыцарьлар аерым бер нәсел сеньорларына гасырлар дәвамын¬ да хезмәт итә алган. Самурайларда да нәкь шулай булган. Европадагы рыцарьлар кебек үк, Япониядә самурайлар үзләрен бөтенләй аерым төркем итеп хис иткәннәр һәм шуның белән горурланганнар. Самурайларда европалы рыцарьларныкыннан һич тә ким эшләнмәгән намус кодексы булган. Самурайлар, барыннан да элек, кыюлык, туг¬ рылык, ихтыяр көчен бәяләгәннәр. Алар өчен намус тормыштан кыйммәтрәк булган. Самурай, намусына тап төшермәс өчен, харакири (корсагын кылыч белән ярып) ясап, үз-үзен үтерүне артыграк күргән. Хуҗасын коткарганда самурай, ике дә уйлап тормыйча, үз тормышын гына түгел, бар гаиләсенең тормышын да корбан иткән. Самурайның сугыш киемнәре 255
Самурайлар арасында буддизмның дзен дип аталган агымы аерым таралыш ала. Дзен-буд- дизм һәрбер буддачының югары максаты булган хакыйкатьне төшенүгә күп елларга сузылган гыйльми эшләрдән соң түгел, ә ихтыяр, дисцип¬ лина һәм үз-үзеңне контрольдә тотып, ягъни рухны даими кырыс күнектерү нәтиҗәсендә ире¬ шеп була дип өйрәтә. Самурайлар бер яктан европалы рыцарьлардан нык аерылып торалар: аларда гүзәл ханым культы юк. Япон җәмгыятендә хатын-кызларның тоткан урыны зур булмый, алар ир-атларга буй¬ сынырга тиеш була. Әмма шулай да япон хатын-кызлары ирләрдән өстен торган өлкә була. Бу — әдәбият. Аксөяк ханымнар көндәлек рәвешендә романнар язган, һәм бу романнар Япониядә классика булып санала. Җиңүләрдән чуалышларга. Японнар бөтен дөньяны буйсындырган монголларның алар яшәгән утрауларны кулга төшерә алмаулары белән нык горурланганнар. XIII гасырда Кытай һәм Корея кораблары монголлар гаскәре белән ике тапкыр Япония ярларына якынлаша, әмма икесендә дә уңыш японнар ягында була. Алар ярга төшкән дошман һөҗүмен дә кире кага алганнар, хәтта кинәт килеп чыккан тайфун да дошман флотилиясен һәлак итеп ташлаган. XV гасыр ахырында Японияне чуалышлар чолгап ала. Диңгездә пиратлар хөкем сөрә, коры җирдә аксөяк япон гаиләләре арасында бетмәс- төкәнмәс сугышлар бара. Ил тулысынча бөлген¬ леккә төшә. 1500 елда үлгән императорның гәүдәсе алты атна буена күмелмичә ята, чөнки күмү өчен казнада акча булмый. Бәла-казалар 256
һәм үзара сугышлы авыр вакытлар тулы бер йөзьеллыкка сузыла. 1. Сез Япония һәм Кытайның Урта гасырлардагы охшаш сыйфатларын нәрсәдә күрәсез, ә төп аермалары нәрсәдә? 2. Япон самурайлары һәм Көнбатыш Европа рыцарьларын үзара чагыштырып карагыз. 3. Самурайларны дзен-буддизмда нәрсә җәлеп иткән? Сораулар һәм биремнәр Чәй церемониясе Өстәмә мәгълүмат Чәй церемониясе Япониягә XII гасырда Кытайдан керә. Ул анда буд¬ дачы монахларның, Будда сурәте каршына җайлап утырып, уртак касәдән чәй эчүе кебек борынгы гореф-гадәтеннән туа. Әмма бөтен тәртибенә туры китереп чәй эчү гадәте нәкъ менә Япониядә тулысынча формалаша. Чәй церемониясендә кунаклар өчен тынычлык, киң күңеллелек, җылы мөнәсәбәт тудыру мөһим. Хуҗаның кунакларны каршы алуы — тормышта башка бер дә кабатланмас, аерым бер вакыйга ул. Нәкъ менә шуңа күрә дә тиешле кагыйдәләрнең үтәлүе зарур. Япон чәй церемониясе бүлмәсенең төзелеше 257
Бакчаның церемония үткәрелә торган өлеше аерым бүлеп алына. Анда үтү өчен һәрбер кунак тәбәнәк капка аша иелеп узарга тиеш була. Иң дәрәҗәле кунаклар да чәй бакчасына кергәндә, башларын түбән иеп, үзләренең җәмгыятьтә тоткан югары урыннары турындагы уйларын онытырга, буйсыну күрсәтергә тиешләр. Хуҗа янәшәсендәге биш кунак, «чык җире» дип аталган, аерым ташлар түшәлгән юл аша, күләгәле бакчаны уза. Кунаклар махсус кечкенә урындыкка утыралар һәм хуҗаның чакырганын көтәләр. Чәй бүлмәсе изге урын санала, шуңа күрә аңа керү алдыннан кунаклар зур булмаган таш бассейн суы белән авыз һәм кулларын чайкыйлар. Бассейн янына төнлә бакчаны яктыртучы таш шәмдәл кую мәҗбүри күренеш була. Чәй йортының алгы ягында кунаклар аяк киемен салалар һәм бүлмәгә узалар. Ул зур түгел — 4 тән алып 8 квадрат метрга кадәр җитә һәм бик гади итеп җыештырылган була. Японнар кеше әйбер¬ ләрнең табигый матурлыгына шатланырга тиеш дип саныйлар. Бүл¬ мәне төп бизәүче әйбер төргәккә матур итеп язылган хикмәтле сүз һәм бердәнбер чәчәк булырга мөмкин. Кунакларның күзләре сүрән яктылыкка ияләшкәннән һәм алар чәй бүлмәсе матурлыгына бәя биргәннән соң, хуҗа керә. Ул сүзсез генә кунакларга баш ия һәм утлы агач күмерләре өстендә кайнап утыручы казан янына утыра. Кунаклар, урыннарыннан торып, хуҗаны сәламлиләр һәм тәм-том ашарга керешәләр. Аннан соң хуҗа аларны бакчага алып чыга. Бары тик шуннан соң гына гонгның җиде кат яңгыравы чын мәгънәсендә чәй церемониясе башлануны хәбәр итә. Кунаклар яңадан чәй бүлмәсенә кереп утыралар, вакланган һәм кайнаган суда телгәләнгән бамбуктан махсус пумала белән күбек- ләндерелгән яшел чәйне чиратлап татып карыйлар. Алар чәйне хуҗа тутырып биргән уртак фарфор касәдән эчәләр. Кайчандыр чәйне ачык төсләр белән бизәлгән кытай савыт-сабасында бирү кабул ителгән була. Әмма тора-бара аңа алмашка бик гади һәм бернинди бизәкләре булмаган япон касәләре килә. Кунаклар, кагыйдә буларак, сүзсез генә утыралар, бары тик казанда кайнаган суның җиңелчә генә шаулавы ишетелә. Японнар чәй церемониясе кешегә дөньяны тирәнрәк аңларга ярдәм итүче аерым фәлсәфә белән сугарылган дип саныйлар. Чәй церемониясе япон мәдәниятенең күп якларына — рәсем сән¬ гатенә, бакча сәнгатенә, йортлар төзелешенә, савыт-сабаның тышкы күренешләренә нык тәэсир иткән. Чәй церемониясеннән икебана — чәчәк бәйләмнәре төзү сәнгате туа. 258
Япон сугыш сәнгате Японнар үзләренең сугыш сәнгатьләре белән дан казанганнар. Алар аны үз-үзеңне камилләштерү, барыннан да элек, кешенең рухын тәр¬ бияләү ысулы дип санаганнар. Япониядә дә, Кытайдагы кебек үк, сугыш сәнгатенә иң яхшы өйрәтүчеләрнең монахлар булуы очраклы түгелдер. Японнарның сугыш сәнгатендә игътибарны чиктән тыш туплау һәм тулысынча бер максатка юнәлдерү мөһим саналган. Бары тик көрәш турында гына уйларга! Үз тормышың өчен куркуны читкә атарга! Уңышсызлык турындагы шикләрне алып ташларга! Чәй церемониясе вакытындагы кебек аерым эчке тынлыкка ирешергә кирәк. Әгәр дә чәй церемониясе вакытында бу эчке тынлык эчемлекнең тәме һәм тормыш яме белән тулысынча ләззәтләнергә ярдәм итсә, сугышта ул реакцияне көчәйтә, куркусызлык һәм ныклык бирә. Көрәш яисә сугыш алдыннан самурайлар аерым бүлмәләрдә озакка сузылган киенү ритуалы аша узганнар. Ул шулай ук рухны ныгытырга, киләчәк бәрелешкә игътибарны тупларга ярдәм иткән. Сугышта үлемеңне салкын кан белән каршы алу самурайлар арасында иң зур батырлык саналган. Японнар кылыч, ук белән эш итә белүдә, шулай ук карате-до һәм дзюдо кебек кара-каршы көрәштә иң камил осталыкка ирешкәннәр. 1. Аңлатып карагыз әле: чәй церемониясеннән ничек икебана туа алган икән? 2. Японнарның чәй эчү сәнгате һәм сугыш сәнгате арасында нинди уртаклык табып була? ИМПЕРАТОР ПРОЦЕССИЯСЕ Документлар Язучы хатын Сэй-Сёнагонның «Баш очындагы язулар» романыннан (X гасыр): Император кортежы белән нәрсә тиңләшер икән? Хакимнең кыйммәтле паланкинда янымнан узып киткән чагын күрсәм, аның сараенда хезмәт иткәндә гел шуның күз карашы астында булуымны онытып ж,ибәрәм. Мине изге, моңа кадәр булмаган, аңлатып булмастай ниндидер калтырану биләп ала <...> Иң түбән түрәләр, башка чакта мин күз дә атмаган хезмәтче кызлар да, әгәр дә алар хакимне тантаналы йөрү вакытында озатып барсалар, бөтенләй үзгәрәләр һәм югары затлар кебек күренәләр. Император паланкинының «изге бауларын тотып баручылар» ролендәге урта һәм югары дәрәж,әле гвардия жцтәкчеләре нинди шәп күренәләр! Гвардия 259
командующийлары — тайсёлар тагын да мәһабәтрәк. Җилкәләрендә император паланкинын күтәреп баручы хәрби идарәчелекнең зур түрәләре исә барысын да уздыралар <...> Сарайга кире кайтканда, император паланкины алдыннан тиз атлаучылар Арыслан биюен һәм Корея эте биюен башкардылар. Ах, монда күпме нәзакәтле матурлык бөркелә! 1. Сэй-Сёнагонның җәмгыятьтәге урынын билгеләгез. 2. Император әйләнә-тирәдәгеләрдә нинди тойгылар уята? 3. Император халык каршына ничек чыга? 4. Император әйләнәсендә кемнәр була? § 28 БИК ТӨРЛЕ АФРИКА Гарәп хәлифәлеге җимерекләрендә. Африканың төньяк яр буйлары борын-борыннан Европа белән тыгыз бәйләнгән була, әмма гарәпләрнең яулап алулары, ислам диненең таралуы һәм тәре поход¬ лары Урта диңгезнең ике ягында яшәүче кеше¬ ләрне бер-берсеннән нык аера. Гарәп хәлифәлеге таркалганнан соң, көнбатыш¬ та иң көчле хаким булып Марокко солтаннары, көнчыгышта Мисыр солтаннары кала. Дөрес, XI гасыр уртасында какшамас «ислам сугышчы¬ лары» булган күчмә бәрбәр кабиләләре кырыс элморавилар кинәт кенә Африканың төньягында Сенегалдан Испаниягә кадәр сузылган гаять зур держава төзиләр. Элморавилар Испаниядә Рекон- кистаны туктатып кына калмыйлар, христиан¬ нарны яңадан төньякка алып ташлыйлар. Әлморавиларның көнбатыштагы державалары тиз таркала, ә менә көнчыгышта Мисыр гасырдан- гасырга ныгый бара. Соңгы тәре походлары нәкъ менә Мисырга каршы юнәлтелә дә инде, чөнки Палестина Мисыр солтаннары хакимияте астында була. Мисыр һәрвакытта да Европа гаскәрләрен¬ нән өстен чыга. Бер тапкыр мисырлылар хәтта француз короле Изге Людовикны да әсирлеккә алалар. 260
Әлморавилар державасы Мисыр гаскәренең нигезен төрле кабиләләрдән тупланган яллы мамлүкләр һәм азат ителгән коллар тәшкил иткән. Мамлүкләрнең йогынтысы шундый зур була ки, алар хәтта тәхеткә дә үзләре теләгән солтаннарны куя алган. 1260 елда мам¬ лүкләр армиясе моңа кадәр беркем дә булдыра алмаган уңышка ирешә — Синай ярымутравын¬ дагы бәрелештә җиңелмәс монголлар гаскәрен тар-мар итә. Шушы җиңелү аркасында монголлар Мисырны да, мөселманнарның изге шәһәрләре Мәккә белән Мәдинәне дә ала алмыйлар. Мисырның баш порты Александрия аша Евро¬ пага Көнчыгыш товарларының төп агымы уза. Мамлүкләрнең сугыш айбалтасы. XV гасыр 261
Каһирәдә Ибне Тулун мәчете. X гасыр «Мең дә бер кичә» әкиятләр җыентыгының мәмлүкләр дәверендәге бер кулъязмасының беренче бите Мисыр чәчәк ата. Мәмлүкләр вакытында Каһи¬ рәдә мәһабәт мәчетләр тезелә, солтан сараенда галимнәрне, рәссамнарны, язучыларны хуплап каршы алалар. Нәкъ менә шул чорда Мисырда танылган гарәп әкиятләре «Мең дә бер кичә» языла да инде. Көнчыгыш яр буйлап. Төньяк Африканың мөселман идарәчеләре исламны Сахара чүленең көньягына да таратырга ниятлиләр. Алар көнба¬ тышта тропик урманнар башланган киңлекләргә кадәр яшәгән барлык кабиләләрне дә ислам ди¬ ненә тарта алганнар. Мисыр солтаннары көнчыгышта бер-бер артлы Нубиянең кечкенә христиан патшалыкларын уңышлы гына буйсындыруга ирешкән. Бары тик таулы Эфиопия генә (борынгы Аксум) мөселман¬ нар һөҗүменә каршы тора алган. Аксум идарә¬ челәре христианлыкны IV гасырда ук кабул иткәннәр һәм үз халыклары арасында яңа динне бик тиз таратканнар. Негуслар (Эфиопия патша¬ лары) үзләренең нәселе Сөләйман патша һәм Сава патшабикәсеннән башлана дип раслыйлар. 262
Лалибеладагы Изге Георгий чиркәве. XIII гасыр Храм кыяда өстән аска таба уелган: башта бер мәйдан — чиркәүнең булачак түбәсе тигезләнгән, аннан соң үзләре теләгән «идән» биеклегенә җиткәнче, кыяга як-яклары буйлап һаман да тирәнрәк төшеп, текә стеналарын юна башлаганнар. ■ Бу храмның тышкы күренеше сезгә моңа кадәр билгеле булган чиркәү төрләреннән нәрсә белән аерылып тора? Алар башкалалары Лалибёланы кыяларда уеп ясалган һәм үзара җир асты юллары белән то¬ ташкан чиркәүләр белән бизәгәннәр. Кайбер негуслар Европа һәм Азиядәге хри¬ стианнар белән элемтә тота һәм үз вәкилләрен Европадагы чиркәү соборларына да җибәрә ала. Урта гасырларда Африканың бөтен көнчыгыш яры буйлап күп санлы шәһәрләр — Могадишо, Килоа, Занзиббр, Сафбла үсеп чыккан. Аларның халкы төрле кабиләләрдән торган, әмма, гадәттә, Алла Анасы Оранта. Эфиоп кулъязмасындагы миниатюра. XV гасыр Бу сурәт нәрсә белән гыйбадәт кылучы Алла Анасының таныш образларын хәтерләтә, алардан нәрсә белән аерылып тора? 263
Аксумдагы обелиск. IV гасыр гарәпләр өстенлек иткән. Бу шәһәрләрнең бар¬ часы да Якын Көнчыгыш, Ьиндстан, Кытай һәм хәтта Индонезия утраулары белән сәүдә итү аркасында гына яши алганнар. Африкадан берен¬ че чиратта фил сөяге, тоткыннар, алтын һәм тимер чыгарганнар, тимер, мәсәлән, данлыклы Димәшкъ корычы ясауга тотылган. Һинд океаны буйлап аралашу бик җанлы барган. Бервакыт Көнбатыш Африка кораблары илчелек белән Кытайга килгән, ә аннан соң Кы¬ тай флотилиясе дә җавап йөзеннән Африка ярларына килеп китә. Мономотапа. Көньяк яр буендагы Сафала шәһәре сәүдәгәрләре XV гасырда Африканың көньягын¬ дагы иң зур ил белән сәүдә иткәннәр, әлеге ил Замбези һәм Лимпопо елгалары арасындагы бөтен платоны алып торган. Күршеләре бу илне аның идарәчесе титулы белән Мономотйпа (Яулап алынган җирләр хакиме) дип атаганнар. Бу җир¬ ләрдәге беркем дә Мономотапа белән көч сынаша алмаган. Әлеге илнең төп байлыгы күп санлы рудниклар булган. Монда алтын, тимер, бакыр, кургаш чыгарылган, аларның күп өлеше Сафа- лага озатылган. Мономотапаның үткән заманнар¬ да тоткан урыны турында башкаласы Бөек Зим¬ бабве шәһәренең калын стеналары күрсәтеп тора. Хәзерге заман Көньяк Африка дәүләте башка¬ ласы да аның хөрмәтенә аталган. Тоз, алтын һәм чүл. Әгәр дә Шәрыкта шәһәрләр җанлы диңгез юлларында үсеп чыксалар, Көн¬ батышта алар кәрван юллары кисешкән урыннар¬ да калыкканнар. Товар төялгән кәрваннар гасыр- дан-гасырга бөек Сахара чүлен көньяктан төньяк¬ ка кисеп үткәннәр. Алар арасында иң кыйммәт¬ лесе тоз булгандыр, мөгаен. 264
Замандашлары еш кына тоз өчен алтын комын ике тапкыр күбрәк авырлыкта биргәннәр дип ышандыралар. Бигрәк тә Нил елгасының урта агымы буендагы алтын табыла торган җирләрдә, бәлки, бу шулай булгандыр да. Тоз һәм алтын чыгару җирләрен үз ку¬ лында тотучы һәм шуның өстенә кәрван юлларына да контрольлек итүче кеше гаять зур хакимлек һәм искитәрлек байлыкка ия булган. Урта гасырларда Африканың Гарәп сәүдәгәре Африка чүлендә. Миниатюра. XIII гасыр нәкъ менә шушы җирләрендә, Сахара чү¬ ленең көньяк чите буенда, бер-берсен алмаш¬ тырып торган көчле патшалыклар барлыкка килү очраклы түгелдер. Башта бу Гбна (ул шул исемдәге хәзерге илдән күпкә төньяктарак ур¬ нашкан) була, аннан соң Мали, соңыннан Сонгбй патшалыклары төзелә. Мали XIV гасырда, куәтенең иң биек үрләренә ирешкән заманда, төньякта Сахара чүленнән алып көньякта тропик урманнарга кадәр, көнчыгышта Нигер елгасының урта агымыннан башлап көн¬ батышта Атлантик океанга кадәр сузылган була. Малиның, хәер, бөтен Көнбатыш Африка¬ ның төп шәһәре Тимбукту (Томбукту) эре сәүдә үзәге генә буларак таныла. Мөселман дөньясында Тимбукту мәктәп¬ ләре һәм галимнәре зур хөрмәт казанганнар. Тимбукту. Гравюра. XIX гасыр Шәһәрне мөмкин булган кадәр җентекләп тасвирлагыз. 265
Европа картасында Марокко һәм аңа күрше җирләр. XIV гасыр Картада күчмә туарегның Мали идарәчесе Манса- Муссага товар китерүе сурәтләнгән. Европалылар дөньяның бу өлешен ничек күз алдына китергәннәр? Аларга нәрсә яхшы таныш булган, ә нәрсәне начар белгәннәр? Кайчакларда Европа университетлары белән дә чагыштырылган Тимбукту һәм аның күп санлы мәктәпләре «чүл хуҗалары» күчмә- туареглар һөҗүмнәрен дә һәм буйсындырылган халыкларның XV гасырда Мали һәм аны алмаш¬ тырган Сонгай патшалыкларының куәтен җи¬ мергән восстаниеләрен дә кичергәннәр. Урта гасырлар ахырында тоз ятмалары һәм алтын табыла торган урыннар Марокко солтанын шулчаклы үзенә җәлеп итәләр ки, ул, зур армия җибәреп, бу җирләрне үзенә буйсындыруга ирешә. Бу хәл европалылар кесәсенә суга, чөнки моңа чаклы үзләре куллана торган алтынның күп өлешен алар нәкъ менә Малидан алганнар. Шул 266
ук вакытта Европаның тизләшә барган хуҗалык үсеше өчен тагы да күбрәк кыйммәтле металлар таләп ителә. Алтын җитми башлый. 1. Африканың төп төбәкләре үсешенең мөһим үзенчәлек¬ ләрен санап чыгыгыз. 2. Урта гасырлар Африкасын бербөтен дип әйтеп буламы? 3. Төрле Африка патшалыклары барлыкка килүдә сәүдә һәм сәүдә юлларының роле нинди булган? 4. Урта гасырлар Африкасында ислам һәм христиан ди¬ ненең йогынтысы нинди булган? Мали идарәчесе Манса-Мусса (1307—1332) Гарәп тарихчысы Ибне Халдун хикәясеннән: Манса-Мусса көч-куәте һәм тормышының изгелеге белән аерылып торган. Аның гадел идарәсе турын¬ дагы хатирәләр хәзергә кадәр саклана. Ул Мәдинәгә хаҗ кылганда, аны бәрхет һәм ефәк киемле 12 мең яшь кол озата барган. Әлеге юлга ул алтын комы төялгән 80 олау белән чыккан. Манса-Мусса Мәккәдә испан шагыйре Туэджинны очрата һәм аны үз иленә чакыра. Ул, Малига кайтканнан соң, скульптуралар белән бизәлгән ныклы кабул итү залы төзергә тели, чөнки моңа чаклы андый биналар аның җирләрендә билгеле булмый. Төрле һөнәрләр остасы Туэджин патша¬ ның теләген тормышка ашырырга һәм гөмбәз белән капланган квадрат зал төзергә риза була. 1. Манса-Муссаның байлык чыганагы нинди булган? 2. Бу хикәянең кайсы өлешеннән Малиның мөселман иле булганлыгы ачык күренә? ГАРӘПЛӘРНЕҢ АФРИКА КАБИЛӘЛӘРЕ БЕЛӘН СӘҮДӘСЕ Сораулар һәм биремнәр Өстәмә мәгълүмат Бронза асма бизәк. Көнбатыш Африка. IX—X гасырлар Документлар Гарәп галиме Абдуллаһ ибне Якут язмаларыннан (XIП гасыр): (Сәүдәгәрләр) тоз, пальма агачыннан ясалган тәсбихләр... яшел пыяла муенсалар, кызыл бакыр беләзекләр, бакыр балдаклар һәм йөзекләр (мөһерләр)... (алып киләләр) Сәүдәгәрләр, (урынга) килеп җиткәч, (җирле халыкны чакырып) зур барабанар кагалар <...> Алар, хайваннар кебек, оятны белмичә, ялангач килеш, җир астындагы яшерен урыннарда һәм өннәрдә яшиләр дип сөйлиләр. Шул ук вакытта бу халык сәүдәгәрләргә күренмәскә тырыша <...> 267
Җирле халыкның барабан тавышын ишетүләрен төшенгәч, сәүдәгәрләр искә алынган товарларның кайсылары бар, шуларны алып куялар да <...> моннан бер көнлек юл читкә китәләр. Ә кара кешеләр алтын комы белән киләләр, һәр әйбер төркеме янына күпмедер алтын куялар һәм китеп баралар. Алардан соң сәүдәгәрләр килә, һәм һәркайсы үз товары янында тапкан алтынны ала; алар барабаннар кагалар һәм товарларны калдырып китеп баралар. ГАНА ИДАРӘЧЕСЕ Гарәп географы Әл-Бәкер язмаларыннан: Патшаның толмачлары, аның казначысы һәм вәзирләренең күпчелеге кебек үк,— мөселманнар <...> Аларның патшалары муенына һәм ике беләгенә хатын-кыз бизәнү әйберләре тага, ә башына нечкә мамык толымнары беркетелгән биек һәм алтынланган очлы башлык кия <...> Патша янына диндәшләре якынлашканда, алар тезләнәләр һәм башларына көл сибәләр — бу аларның патшаны сәламләүләре. Мөселманнарга килгәндә, аларның аңа сәлам бирүләре кул чабудан гына гыйбарәт. 1. Ни өчен африкалылар гарәп сәүдәгәрләренең бизәнү әйберләрен алтыннан кыйммәтрәк санаганнар? 2. Әл-Бәкер язмаларыннан китерелгән өзек нигезендә Ганада мөселманнар тоткан урын турында нинди нәтиҗә ясап була? § 29 БӨТЕНЛӘЙ БИЛГЕСЕЗ ДӨНЬЯ «Беренче америкалылар». Американы 30 мең еллар элек Төньяк-Көнчыгыш Азиядә яшәүчеләр (әлбәттә, бу турыда үзләре дә белмичә) «ачкан». Бу чакта Чукоткадан Аляскага беренче аучылар күчеп утырган. Бәлкем, ул вакытта Беринг бугазы урынында коры җир муентыгы булгандыр да әле. Шул чорлардан алып 20 мең еллар дәвамында кешеләр, төньяктан көньякка таба акрын гына күченеп, Патагониягә кадәр барып җитәләр һәм шушы күчеш барышында гаять зур ике конти¬ нентта (Төньяк Америкага һәм Көньяк Америка¬ га) таралып урнашалар. Алар тормышның, го¬ мумән, башка шартларында: салкын тундрада, Бөек күлләр янындагы урманнарда, Мексика пре¬ рияләрендә һәм хәтта үтеп булмаслык тропик 268
Чичен-Ица шәһәрендә майя храмы урманнарда, ягъни сельвада яшәргә җайлашалар. Кешеләр яңадан-яңа кабиләләргә һәм халыкларга бүленә, һәм аларның телләре дә бер-берсеннән ераклаша бара. Америка халыкларының берсе генә дә чүлмәк ясау җайланмасын һәм сабан уйлап тапмаган, тимер табу эшен өйрәнмәгән. Америкалылар бик аз төрдәге хайваннарны гына кулга ияләштерә алганнар. Алар арасында иң зурысы Анд таула¬ рында яшәүче лйма дөянең ерак кардәше була. Әмма көчсез ламаны, мәсәлән, арбага җигеп бул¬ мый. Индеецлар, нәкъ менә җигәрлек терлекләр булмаганга күрә, көпчәк кулланмаганнардыр да. Аксөяк майя Аның каравы индеецлар Иске Дөньяда бөтен- сугышчылары, ләй билгесез үсемлекләр үстерә белгәннәр. Тормыш итү өчен иң әһә- миятлесе кукуруз бөртеге (маис) бул¬ ган, ә Анд таулары буенда яшәүчеләр бәрәңге белән дә тукланган. Шуның өстенә индеецлар көнбагыш, поми¬ дор, какао, ваниль, ананас, тәмәке кулланганнар. Барлык бу культура¬ лар турында Европада әле беркем дә ишетмәгән була. Соңрак европалы- 269
Майя юлбашчысы яисә каһине гәүдәсе салынган саркофаг капкачындагы рельеф. Паленке шәһәре. Майялар күмү өчен пирамидалардан аз файдалан¬ ганнар. Әмма галимнәр «Язмалар храмында» яшерен күмү камерасы табалар. Кайчандыр анда күмелгән кеше гаять зур абруйга ия булгандыр, күрәсең. Аның саркофагыннан бөтен пирамида буйлап өстәге гыйбадәтханәгә бормалы тыңлау көпшәсе үткәрелгән була. Каһиннәр күмелгән кеше белән кайчакта «киңәшләшкәннәрдер», күрәсең. Кабер өстендәге ташта үлем битлеге өстендә утыручы һәм югарыга, кецаль кошына төбәлгән кеше сурәтләнгән. Кош кеше гәүдәсеннән үсеп чыгучы маис ботагына төшеп кунган. Әлеге күренеш тулысынча тормышның үлемне җиңүен аңлатадыр шикелле. Сурәтнең төрле өлешләре мәгънәсен аңлатырга тырышып карагыз. Нефрит битлек. Паленке шәһәре ларга нәкъ менә индеецлар теленнән «томат», «шоколад», «какао», «каучук», «сигара» сүзләре килеп керә. Американың җирле кешеләре аучылык һәм азык җыючылык белән шөгыльләнә. Индеец ка¬ биләләренең күпчелеге өчен аучылык һәм азык җыючылык гомергә төп шөгыль булып кала. Әмма кайбер халыклар игенчелекне үзләштереп кенә калмыйлар, шәһәрләр дә төзиләр, язу һәм югары мәдәният булдыруга да ирешәләр. Юкатан джунглиларында. Юкатан ярымутра¬ вында куе тропик яшеллек һәм ачык зәңгәр күк фонында майя халкы шәһәрләренең ак һәм ал стеналары бик мәһабәт күренәләр. Майя искиткеч халык була. Алар үзләренең язуларын төзиләр, баскычлы зур пирамидалар формасында храмнар күтәрәләр, йолдызлы күкне күзәтәләр, китапханәләр һәм обсерваторияләр төзиләр. Аларның каһиннәре ел озынлыгын зур 270
төгәллек белән билгели алырлык белемнәргә ия булганнар. Аны тагын да төгәлрәк итеп бары тик XX гасыр астрономнары гына эшли алган. Майялар үзләренең исәп-хисапларында «ноль» санын аны Иске Дөньяда һиндләр уйлап тапкан¬ нан күпкә элегрәк кулланганнар. Майяларда бердәм хаким булмаган. Алар яшә¬ гән шәһәрләрнең һәрберсе — Тикйлъ, Котшн, Па¬ ленке һ. б.— бәйсез булган һәм үзенең «бөек кешесе» тарафыннан идарә ителгән. Майялар шәһәр уртасында, гадәттә, бер яисә берничә пира¬ мида төзегәннәр. Иң югарыда, зур булмаган храмда, аллалар хөрмәтенә йолалар башкарылган. Әлеге йолалар еш кына корбан китерүләр, атап әйткәндә, кеше¬ ләрне корбан итү белән бергә барган. Ихтимал, пирамида чыгынтыларында дошманнардан да уңышлы гына сакланып булгандыр. Нөҗүм итү¬ челәргә уклар һәм сөңгеләр яңгыры астында тар текә баскычлардан менү бик авыр булган. Шулай да X—XI гасырларда майя шәһәрләрен Мексиканың эссе яссы таулыкларыннан килгән сугышчан халык — толыпеклар яулап алган. Тольтек идарәчеләре майяны үзләренең һаман да күбрәк кеше канын «таләп иткән» явыз аллаларына баш ияргә мәҗбүр иткәннәр. Майялар элеккегә кара¬ ганда шактый ешрак « аллаларга ил¬ челәр җибәрә», ягъни кеше корбан¬ нары китерә башлыйлар. Аллаларга храмнарда гына түгел, табигый тирән «коелар» янында да табынганнар. Майялар аларның Америкада кешене корбан итү күренеше. Миниатюра. XVI гасыр 271
Тольтек пирамидасы һәм аның очындагы гыйбадәтханә. Чичен-Ица шәһәре. Гомуми күренеше һәм план. Пирамида түбәсенә менүче дүрт баскычның һәрберсе 364 басмадан тора, пирамида нигезендәге беренче чыгынтыны да исәпләсәң, алар 365. Гыйбадәтханә эчендәге дүрт колонна канатлы елан кыяфәтендә ясалган. Баскычларның ян-якларындагы балюстрадалар канатлы елан сурәтләре белән бизәлгән. Пирамиданың кайсы өлешләре тольтекларның күк йөзе тугыз катлы булуы турындагы күзаллауларын чагылдыра? берсендә, Чичен-Ица шәһәре янындагысында, яңгыр алласы яши дип санаганнар. Алар аның өчен упкынга мөмкин булган бизәнү әйберләрен генә түгел, еш кына кешеләрне дә ташлаганнар. Мексика кояшы астында. Мексика тигезлеге сугышчан халыклар тудырган. Тольтекларга ал¬ машка яңа яулап алучылар — ацтеклар килә. Алар Үзәк Мексикага XII—XIII гасырлар чигендә килеп чыгалар һәм Тескоко күленең сазлыклы ярларында башкалалары Теночтитлйн (Кактус җимешләре урыны) шәһәренә нигез салалар. Ле¬ генда буенча, Теночтитлан ацтекларның кактуста томшыгына елан капкан гигант бөркет утырганны күргән урында калкып чыга. Вакытлар үтү белән, Теночтитлан зур шәһәргә әйләнә. Аның үзәгендә Үзәк Американың күп 272
Теночтитлан шәһәре планы. Гравюра. XVI гасыр Калкан тоткан Кецалькоатль һәм күк гөмбәзен күтәреп торучы Кецалькоатль. Бу сурәтләрдә Американың борынгы халкының Кецалькоатль турындагы нинди күзаллаулары чагылган? халыклары табынган Кецалъкойтль (канатлы елан) храмы урнашкан була. Ләкин ацтеклар өчен, алар аңлаганча, тыныч вакытта да өзлексез кеше корбаннары таләп итеп торучы канлы сугыш алласы Уицилопочитли тагын да мөһимрәк булса кирәк. Аның храмы Теночтитландагы храмнар¬ ның иң зурысы булмады микән әле. Кояш дискы формасында ацтек календаре. XV гасыр Ацтекларның сугыш калканы. XVI гасыр 273
Корбан чалу өчен пычак. Перу. XI—XV гасырлар Ацтек алиһәләреннән берсенең сурәте. XVI гасыр Сугыш ацтеклар өчен иң мактаулы шөгыль саналган. Күрше илләргә баручы сәүдәгәрләр дә, ацтек армияләре өчен юллар ачыклап, сугыш эшенә хезмәт иткәннәр. Иң яхшы сугышчылар бәрелеш алдыннан, ягуарлар тиресе яисә бөркет каурыйлары беркетелгән япма киеп, ягуар-сугыш- чыга һәм бөркет-сугышчыга «әверелгәннәр». Алар обсидийн, ягъни вулкан пыяласының үткен пластиналарыннан очлык һәм кискеч куелган агач кылычларда оста сугышканнар. XV гасыр ахырына ацтеклар барлык күрше халыкларны буйсындыралар һәм көчле хәрби держава төзиләр. Ацтеклар илендә алтын шулка¬ дәр күп булып чыга, аның белән хәтта Теночтит- ланның шәһәр базарында сату иткәннәр. «Дөньяның дүрт ягы». XII гасырда яки XIII га¬ сырның беренче яртысында Үзәк Анд төбәгендә кечкенә генә тау патшалыгы барлыкка килә. Бу Көньяк Америка дәүләтенең үзәге Куско үзәнендә урнаша. Дәүләт башында үзләрен инклар — Кояш һәм Ай аллалары варислары дип атаган ыру тора. Язмыш шулай кушкандыр, бу патшалык баш¬ та барча күршеләрен үзенә буйсындыра, ә аннан соң Тын океан ярлары буендагы гаять зур терри¬ торияне — төньякта хәзерге Колумбиядән алып көньякта Үзәк Чилига кадәр булган җирләрне басып ала. XV гасырның икенче яртысына инклар берни¬ чә миллион халкы, үзәкләшкән көчле хакимияте һәм гаять зур байлыклары булган, дөньядагы иң зур державаларның берсен төзиләр. Инклар им¬ перияләрен, горурланып, Тауантинсуйу («Дөнья¬ ның дүрт ягы») дип атыйлар. Илдә үзенең күп санлы кардәшләре (Кояш балалары) белән бер¬ лектә «тере алла» Сапа Инка (Бөек Инка) идарә иткән. 274
Инклар шәһәре Мачу-Пикчу хәрабәләре. XV гасыр Алтын битлек. Перу. X—XV гасырлар Илне тышкы дошманнардан крепостьлар һәм яхшы оешкан куәтле армия саклый. Ул ил эчен¬ дәге ризасызлык учакларын да җиңел генә басты¬ ра. Инклар, буйсындырылган халыкларның баш күтәрүләрен булдырмас өчен, державада яшәү¬ челәрне бер-берсе белән катнаштырганнар. Импе¬ рия халкының хокуклары бөтенләй булмый. Империянең башкаласы Куско шәһәрен ерак өл¬ кәләр белән менә дигән юллар тоташтыра. Ләкин алар дәүләт хаҗәтләре өчен генә файдаланыла. Бу юллардан, мисал өчен, хәрби сак астында дистәләрчә кабиләләрне илнең бер ягыннан икен¬ че ягына күчереп утырталар. Тау упкыннары өстеннән салынган күп санлы таш һәм асылмалы күперләр аша узучы шушы юллар буенча, бер¬ ничә чакрым саен алмашынып, махсус өйрәтелгән чапкыннар Сапа Инка өчен хәбәрләр йөрткән. Инк савыты. XV гасыр Сораулар һәм биремнәр 1. Америка пирамидалары кайсы яклары белән Мисыр пирамидаларын яисә Елгаара өлкә зиккуратларын хә¬ терләтә, ә нәрсә белән алардан аерылып тора? 275
2. Сез ничек уйлыйсыз, майя индеецларына астрономиядә төгәл белемнәр ни өчен кирәк булган? 3. Урта гасырларда Америкада көчле патша хакимиятенә нигезләнгән җәмгыять барлыкка килүен расларлык дәлилләр китерегез. 4. Инклар державасында юллар челтәре төзүгә ни өчен шулкадәр күп көч сарыф ителүен аңлатыгыз. Өстәмә мәгълүмат Американы кем ачкан? Европалылардан кемнең беренче булып Америкага барып кайтуы турындагы бәхәсләр әледән-әле чыгып тора. Антик чорда да, Урта гасырлар Европасында да бик ерак көнбатышта кеше яши торган җирләр булуы турында кайчакта ачык булмаган легендалар йөргән. Мәсәлән, Брендан исемле ирланд изгесе турында, имештер, ул үзенең көймәсендә кояш батышына таба киткән һәм ниндидер күрмәгән-белмәгән илдә булып кайткан дип сөйләгәннәр. Анда Брендан, кире кайтып киткәнче, җирле халыкны христианлыкка өндәгән. Әлбәттә, бу турыда легендалардан тыш дәлилләр дә бар. Археолог¬ лар бер америкалыны күмгән урында Борынгы Римда эшләнгән ста¬ туэтка табалар. Димәк, ниндидер Рим корабын җилләр һәм агымнар Америка ярларына илтеп җиткергән. Ләкин аның командасы диңгез сәяхәтендә исән калса да, аның бер генә кешесе дә, күрәсең, Европага кире әйләнеп кайтмаган. Ихтимал, финикиялеләрнең, мисырлылар яисә грекларның, кар¬ фагенлылар яисә римлыларның, гарәпләр яисә африкалыларның кораблары һәм көймәләре Америкага килеп чыккан башка очраклар да булгандыр. Викингларның да корабларда Америкага килгәләве бик дөрес хәбәр дип санала. Археологлар Ньюфаундленд утравында аларның торулыклары хәрабәрәләрен дә таптылар. Американың Тын океан ярларына сирәк кенә булса да кытайлар һәм японнарның кораблары килеп чыгуын да исәпкә алмыйча ярамый. Ь.әм оста диңгез гизүче полинезиялеләр, һичшиксез, Көньяк Америкага бармый калмаганнардыр. Шуңа да карамастан бу сирәк визитларның берсе генә дә Америка, Европа, Африка яисә Азия халыкларында җитди чагылыш тапмый. Борынгы Америка мәдәниятләренең мөстәкыйль, тулысынча үз ни¬ гезләрендә үсүенә шикләнерлек бернинди нигез дә юк. 276
Көньякта гына түгел, төньякта да Индеецлар үз мәдәниятләрен Мексика яссы таулыкларында, яшел Юкатанда һәм Перу тауларында гына барлыкка китермиләр. Мек¬ сикадан төньяктарак та кайчакта шулай ук чәчәк ату чорлары башлана. X—XIV га¬ сырларда Миссисипи һәм Колорадо елгалары үзәннәрендә анасйзи халкы 100 дән артык зур һәм яхшы ныгытылган шәһәр төзи. Аларның кайберләре кыя чыгынтылары барлыкка китергән гаять зур табигый мәга¬ рәләрдә качырып төзелгән була. Анасазиларның ныгытма калалары һич¬ кем ала алмаслык булып күренсә дә, алар¬ ның кайберләренә дошманнар барыбер үтеп кергән, ә башкалары исә бушап калган һәм җимерелеп беткән. Мөгаен, анасазилар ахыр чиктә күрше күчмәләрнең һөҗүменә каршы тора аямаганнардыр. Кипу — төенле язу Инклар державасында Бөек Инка урын¬ чылары (наместниклары) аңа даими рәвештә провинцияләрдәге хәлнең торышы турында хисап тотарга тиеш булалар. Менә дигән дәүләт юллары буенча үтүче махсус өйрә¬ телгән хәбәрче чапкыннар күбесенчә әнә шул хисапларны сак кына бер кулдан икенчесенә тапшырып йөргәннәр. Урынчының «хиса¬ бы» төрле төстәге баудан гыйбарәт булган, ә алар төрле формада төенләнгән бәйләмне тәшкил иткән. Төеннәр көнне аңлатса, ә бауның төсе нәрсә исәпләнгәнне белдергән. Мондый төенле язуны инклар кипу дип ата¬ ганнар. 1. Ни өчен Иске Дөнья һәм Америка арасында очрашуларның никадәр еш булуы турындагы сорау Америка җәмгыяте тарихчылары өчен шундый зур әһәмияткә ия? Анасазилар шәһәре. Хәзерге күренеш Кипу үрнәге. Уйлап карагыз әле: бу кипудагы төеннәр нинди система буенча бәйләнгән? 277
АЦТЕК ЮВЕЛИРЛАРЫНЫҢ ОСТАЛЫГЫ ТУРЫНДА: 2. Уйлап карагыз әле, ни өчен игенчелек белән шөгыльләнүче анасази халкы ныгытмалар күтәрә башлый, манаралар төзи, яшәү урынын тау мәгарәләренә күчерә? 3. Борынгы инкларның төенле язуларындагы уңай һәм уңайсыз якларны сез нәрсәдә күрәсез? Документлар Алар кошны теле, башы һәм канатлары хәрәкәтләнерлек итеп коя алалар яисә маймылны, башка хайванны башы, теле һәм аяк-куллары йөрерлек итеп коя беләләр, ә кулларына уенчык куялар, ул аның белән биегән кебек күренә. Алай гына да түгел, алар яртысы алтыннан, яртысы көмештән торган коелма алалар һәм балыкның барлык тәңкәләрен сурәтлиләр, ә тәңкәләрнең берсе алтын, икенчесе көмештән була. АЦТЕКЛАРНЫҢ ЮГАРЫ ИДАРӘЧЕСЕ ҺӘМ АНЫҢ САРАЕ ТУРЫНДА ҮЗ КҮЗЕ БЕЛӘН КҮРҮЧЕ ХИКӘЯСЕННӘН: Аның эчке үз фатиры янында саклау һәм хезмәт күрсәтүче 200 кеше тора, ләкин ул алар белән бервакытта да үз итеп сөйләшми, ә бары тик боерыклар бирә яисә берничә сүз белән кыска итеп әйтелергә тиешле хәбәрләрне тыңлый. Чакырып яисә йомыш белән килгән кеше, үз киеме бик бай булса да, аның өстеннәй гадирәк, үзенә бертөрле тегелгән һәм бик чиста кием ябарга тиеш була; аяк киемнәрен дә сала <...> Баш идарәче белән һәрвакыт түбән карап сөйләшкәннәр, беркем дә бервакытта да аның йөзенә туры карый алмаган. Киткән чакта ишеккә борылырга ярамаган, артка чигенергә кирәк булган; кергәндә һәм чыккандагы иелүләрнең саны да төгәл билгеләнгән. Ниһаять, беркем дә хәтта гадәттән тыш очракларда да (идарәче) каршына тоткарлыксыз килеп баса алмаган; сарай йоласы һәрбер килгән кеше күпмедер вакытны капка төбендә үткәрүне таләп иткән. 1. Беренче өзек буенча ацтекларда техника үсеше турында нәрсә әйтергә була? Ә аларның иҗтимагый мөнәсәбәтләре турында нәрсә әйтерсез? 2. Ацтеклар сараендагы сарай церемонияләренең мәгънәсен сез нәрсәдә күрәсез? 3. Сезнең карашка, ацтек сараендагы йолаларның нәрсәсе Европа йолаларын хәтерләтә, ә нәрсәләр аерылып тора? Бүлеккә карата гомуми сораулар һәм биремнәр 1. Урта гасырларда дөньяның кайсы районнарында югары үсешле җәм¬ гыятьләр булган? 2. Европалы булмаган халыклар Урта гасырлар дәвамында нинди төп казанышларга ирешкән? Шул арны әйтеп чыгыгыз. 3. Урта гасырлар Европасы һәм дөньяның башка төбәкләре үсешендә нинди дә булса уртаклык булганмы? Урта гасырларда Европаның төп үзенчәлеген сез нәрсәдә күрәсез? 278
ЗАМАННАР АЛМАШУ АЛДЫННАН Йомгаклау ЯҢАДАН ЕВРОПА: ЯҢА ДӘВЕРГӘ ТАБА § 30 Сәяхәтләр җиле. Кешеләр яшәгән җирләрнең барча өлкәләрен әйләнеп һәм Азия, Африка, Америкага барып чыгып, без яңадан XV гасыр Европасына әйләнеп кайтабыз. Йөзләрчә европа¬ лылар Иранда, Ьиндстанда һәм хәтта Кытайда булып кайтсалар да, Европада ерак илләр һәм халыклар турында әле бик аз беләләр. Сәяхәт¬ челәр тыңлаучыларга һәм укучыларга кайвакыт чит җирләр турында, анда эт башлы яисә битләре күкрәкләрендә булган, гомумән, башсыз кешеләр яши дип, чын мәгънәсендә уйдырмалар сөйлә¬ гәннәр. Имеш, бер аяклы кешеләр кабиләсе дә бар икән. Алар җирдән бердәнбер бик зур аяк табаннары белән этәрелеп, озынлыкка сикереп хәрәкәт иткәннәр. Бу аяк табаны шундый зур икән, аны зонтик (кулчатыр) итеп тә файдаланып булган. Шуңа күрә бер аяклы кеше кояш эссесеннән аркасына ятып һәм аяк табанын Җирнең ерактагы өлкәләрендә яшәүче затлар. Миниатюра. XIV гасыр Я Сез ничек уйлыйсыз, мондый сурәтләр ерак сәяхәтләрдән куркытырга яисә, киресенчә, кызыксыну һәм илләр гизү теләген уятырга тиеш булганмы? 279
Жираф. Миниатюра. XIV гасыр Рәссамның жирафны кайчан булса да күрүе бик шикле. Бу хайванның кыяфәте турында ул кайдан белде икән? Жирафның тышкы күренешендә нәрсәләр дөрес, нәрсә бик нык үзгәртеп бирелгән, ә нәрсә гомумән онытылган? күтәреп котыла алган. Аяк табаны¬ ның күләгәсе башны да, яткан кеше¬ нең гәүдәсен дә капларга җитә икән. Ерак җирләрдәге мондый сәер затлар турында Борынгы Рим һәм Борынгы Греция географлары да шактый тарихлар язып калдырган. Урта гасырларда аларның язмаларына үз күзләре белән күргәнгә караганда да күбрәк ышанганнар. Күз күрмәгән җирләр турындагы хикәяләр европалы ларны кайчакта куркыткан, ә еш кына мавыктырган да. Аларның бик күпләре сәяхәткә омтылган. Әмма аның сәбәбе кызыксынучанлык Портолан (диңгез картасы). XV гасыр Хәзерге заман картасы белән чагыштырыгыз, Европа һәм Африка ярларының картада сурәтләнү төгәллеген билгеләгез. 280
Диңгез гизүче Энрике. XV гасыр Диңгезчеләр компас кулланалар. Миниатюра. XV гасыр кына булмый. Чит илләрдә алтын һәм кыйммәтле әйберләр бик күп, анда җиңел генә баеп була. Европа илләренең корольләре алтынга һәм ал¬ тыннан да кыйммәтрәк товарга — тәмләткечләргә бай булган җирләргә экспедицияләр оештыру турында һаман да ешрак уйлана башлыйлар. Европада XV гасырда яңа хуҗалык ихтыяҗлары өчен күп алтын һәм көмеш таләп ителгән, ә алар Европада җитми башлый. Атлантикада беренче каравеллалар. Яңа җирләр эзләү өчен кораблар әзерли башлаган беренче европалы хаким, мөгаен, Португалия принцы Энрике булгандыр. Ул үзе ерак сәяхәтләрдә бул- маса да, аны Диңгез гизүче дип атаганнар. Зур булмаган Португалия кораблары — каравеллалар сак кына Атлантик океан суларын тикшерә баш¬ лый. Каравеллалар Африканың көнбатыш ярла¬ рына юнәлә һәм елдан-ел көньяккарак үтеп керә бара. Секстант — ачык диңгездә диңгезчеләргә үзләренең урыннарын билгеләргә булышучы прибор турындагы трактат бите. XIV гасыр 281
Испания корольлеге оешу Испания оешу. Португалиялеләрнең беренче уңышларын аларның күршеләре — испаннар көнләшеп күзәтә. XV гасырда алар, нәкъ порту¬ галиялеләр кебек үк, берничә йөз елларга су¬ зылган Реконкистаны төгәллиләр. 1492 елда испан гаскәре Грандданы — Пиреней ярымутра¬ вындагы соңгы мөселман әмирлеге башкаласын ала. Хәзер бөтен ярымутрау христиан корольлек¬ ләре — Наварра, Португалия, Кастилия һәм Ара¬ гон арасында бүленә. Арагон короле Фердинанд 1479 елда ук Кастилия королевасы Изабеллага өйләнгәч, аларның корольлекләре бик зур Испан корольлегенә берләшә башлый. Сугышчан дворяннар — иддлъго — «христиан булмаган» халыклар өстеннән яңа җиңүләр яулар¬ га һәм яңа хәрби табышка ашкынып тора, ә испан хакимнәре үзләренең каравеллаларын яңа җир¬ ләр эзләүгә һәм яулап алуларга җибәрү турында ешрак уйлана башлый. Византиянең һәлакәте. Әгәр дә Европаның көнба¬ тышында, Испания һәм Португалиядә, христиан¬ нар мөселманнарны җиңүне бәйрәм итсәләр, 282
Төрекләрнең 1352 елда Изге Симон монастыре монахларын кыйнаулары. Фреска. XVI гасыр Фрескада госманлыларның Византия җирләренә басып керү эпизоды сурәтләнгән. ■ Ни өчен һәлак булган барлык монахлар да нимба белән сурәтләнгән? көнчыгышта барысы да киресенчә була. Мөселман дөньясы монголлар тар-мар итүеннән аякка баса һәм тиздән христиан Европасына һөҗүм баш¬ лый. Аны госманлы төрекләре башлап җибәрә. Монголлар гаскәре ил арты ил яулап алган чакта, кайбер төрки кабиләләр аларга кушылмый, ә Кече Азиягә кача. Анда, Византиянең иң чи¬ гендә, XIII гасыр ахырында зур булмаган, әмма бик сугышчан Төрки әмирлеге барлыкка килә. Аның белән ниндидер Госманның варислары идарә итә. XIV гасыр дәвамында госманлылар Кече Азияне тулысынча диярлек яулап алалар һәм анда яшәгән мөселманнарны да, христианнар¬ ны да үзләренә буйсындыралар. Аннан соң гос¬ манлы гаскәрләренең Балкан ярымутравына 283
Госманлы төрекләренең Константинопольне камавы. Миниатюра. XVI гасыр
чыгуы ешая. Башта аларны анда союздашлар һәм ялланучылар сыйфатында җирле кенәзләр чакыра, ә аннан соң госманлылар Балканда үз¬ ләре хуҗа булырга ниятли. Төрекләр 1389 елда Косово кырында серб гас¬ кәрен тар-мар итә. Бөтен католик Европасыннан җыелган тәре йөртүче рыцарьлар гаскәре дә 1396 елда Нйкополъ янында шундый ук язмышка дучар була. XIV гасыр ахырына Византия дә һәлакәт чигенә килеп җитә: төрекләр Константи- нопольне камап алалар һәм соңгы штурмга әзер¬ ләнәләр. Византия императоры Көнбатыш Евро¬ пага акча һәм гаскәр сорарга китә. Ул вакытта Константинополь өчен котылу чарасы кинәт кенә... көнчыгыштан килә. 1402 елда җиңелмәс Тимер госманлыларны тар-мар итә һәм төрек солтанын әсирлеккә ала. Әмма ярты гасырдан соң, 1453 елда, госманлы солтан Мәхмүт II нең гаять зур гаскәре яңадан Константинополь стеналары янына килеп баса. Төрекләр ике айлап шәһәрне камап торалар һәм канкойгыч штурмнан соң 1453 елның 29 маенда аны алалар. Византиянең соңгы императоры Кон¬ стантин XI кулына корал тотып һәлак була. Дөнья бетә? Дәвер ахыры? Константинопольнең җимерелүе турындагы хәбәр барча христиан дөньясын тетрәндерә. Чөнки Константинополь Римның варисы була һәм аның һәлакәте «мәңге¬ лек» Рим империясенең һәлакәтен белдерә. Күп санлы күрәзәләр буенча, бу тиздән дөнья бетәчәген күрсәтә. Чит кабиләләрнең тыелгысыз басып ке¬ рүе дә, госманлыларның Европадагы яулап алу¬ ларны дәвам итү ниятләре дә ачыктан-ачык шуны дәлилли кебек. Хәзер христианнарга ерактагы Алла табутын азат итү турында түгел, ә рәхимсез Константинопольне яулап алган солтан Мәхмүт II. Миниатюра. XV гасыр 285
Планеталар хәрәкәтен күзәтергә мөмкинлек бирүче астрономик сәгать. XIV гасыр ■ Бу сызым нигезендә XIV гасырда Европада астрономия һәм механика үсеше турында нәрсәләр әйтеп була? Шушы сәгатькә охшаш механизмнар уйлап табу европалыларның көндәлек тормышына ничек тәэсир итәргә мөмкин? Китап басу станогы. Гравюра. XVI гасыр ■ Бу гравюрада элеккеге басу станогы төзелешендәге нинди детальләрне күреп була? яулап алучылардан үз илләрен яклау турында кайгыртырга туры килә. Византиядән килгән качаклар Көнбатышка империянең җимерелүе турында коточкыч хәбәрләр китерәләр. Бу хәбәр¬ ләрне кызыксынып тыңлап кына калмыйлар, ә кәгазьгә язалар, күп тапкырлар күчереп, башка җирләргә дә тараталар. Дәһшәтле хәбәр белән кызыксыну бик зур була. Нәкъ шушы елларда Германиядә яңалыкларны һәм дә теләсә нинди башка мәгълүматларны тиз һәм еракка таратырга мөмкинлек бирүче мөһим ачыш ясала. Бу ачыш — китап басу. Аны 1440 һәм 1450 еллар арасында Майнц шәһәрендә оста 286
Иоганн Гутенберг уйлап таба. Китап басу станогының барлыкка килүе белем һәм идеяләр¬ не саклау һәм тарату эшендә яңа дәвер башлануга китерә. Басылган китап кулдан язылганга кара¬ ганда күпкә арзанрак була. Типография прессы астыннан чыккан листовка яисә брошюра шун¬ дый арзан торырга мөмкин, ал арны кайчакта бушка да тараталар. Басма сүз белән, шөгыленә һәм тормыш хәленә бәйсез рәвештә, укый-яза белгән һәр кеше таныша алган. Укый-яза белмәү¬ челәр өчен, язулардан башка да аңлашыла торган басма рәсемнәр эшкә җигелә. Нәкъ менә шул вакытта ачы сәяси карикатуралар барлыкка килә. Гутенберг ачышыннан 50 еллап кына вакыт уза, ә Европада йөзләп типография эшли башлый. Бөтен кеше өчен дә белем алу мөмкинлеге туа. Константинополь качакларының кайберләре католик Көнбатышка түгел, ә төньякка, Днепр, Көнбатыш Двина, Ока һәм башка Көнчыгыш Европа елгалары ярлары буенда яткан право¬ славие җирләренә юнәлә. Анда, урманнар ара¬ сында, Константинополь җимерелгәннән соң калган иң зур православие митрополиясенең үзәге урнаша. Митрополитлар ныгытылган Мэс- кәү шәһәрчегендә Мәскәү кенәзләре белән янәшә яши. XV гасырның беренче яртысында Европада бу кенәзләр турында ишетүчеләр бик аз була. Аның каравы гасырның икенче яртысында Мәскәү кенәзе Иван Ш Европаның көнчыгы¬ шында шундый зур держава төзи ки, аны инде күрмичә булдыра алмыйлар. Ә XVI гасыр ба¬ шында бу яңа илдә Мәскәү кенәзләренең нәселе византияле императорлардан да, цезарь Августтан да башлана, ә Мәскәү — Константинополь варисы, шуңа күрә ул Өченче Рим дип игълан ителә. 287
Сораулар һәм биремнәр 1. Ни өчен XV гасырның икенче яртысын Урта гасыр¬ ларның ахыры дип саныйлар? 2. Шушы вакыттан алып тарихның яңа чорын башлап җи¬ бәрергә мөмкинлек биргән билгеләрне санап чыгыгыз. Өстәмә мәгълүмат Сеутаны буйсындыру Португалия короле Жоан Альфоншу өч улын рыцарьлыкка багышлау бәйрәмен бик үк гадәти булмаганча оештырырга була. Король, гадәтенчә берничә зур турнир үткәрү урынына, маврларга каршы хәрби экспеди¬ циягә әзерләнергә боера һәм аларга Европада түгел, ә Африканың үзендә һөҗүм итәргә ниятли. Ул: «Мөселманнарны буйсындыру өчен бутафор бәрелешләрдә сарыф ителерлек акча һәм көч тә җитәр иде»,— дигән. 1415 елның 25 июлендә, изге Иаков көнендә, король җитәкчелегендәге Португалия флоты Лиссабоннан чыгып китә һәм Марокко шәһәре Сеутага юл тота. Сеута Марокконың эре порты һәм төп сәүдә үзәге була һәм бу яклардагы пиратлык казаны буларак та таныла. Португалия флотының Марокко ярларында пәйда булуы маврлар өчен бөтенләй көтелмәгән хәл була. Сеута идарәчесе, португалиялеләр нинди зур шәһәрне штурмларга җыенуларын күреп курыксыннар өчен, һәр өйдә ут кабызырга куша. Әмма португалиялеләр куркып калмыйлар. Таң аткач та, коралланган маврлар белән тулы гаваньга ташланалар. Өй түбәләреннән боз булып яуган таш астында, тар урамнар буйлап, төп мәчеткә килеп чыгалар. Кичке якка шәһәр алына. Идарәче һәм цитадель гарнизоны илнең эчке өлешенә качалар. Шуңа күрә, португалиялеләр балта белән цитадель капкасын чаба башлагач, эчтәге ике мавр капканы үзебез ачабыз дип кычкыралар. Ка¬ раңгы төшкәнче үк, Сеутаның иң биек манарасына Лиссабонның яклаучысы изге Винсент байрагы эленә. Икенче көнне Сеутаның хәзер инде христиан кафедраль соборына әйләндерелгән зур мәчетендә өч португалияле принц рыцарьлыкка багышлана. Аларның кечесе Энрике була. Нәкъ менә аның Сеута. Гравюра. XVI гасыр 288
Торре де Белем манарасы. Лиссабон. XVI гасыр Бу манарадан Лиссабон урнашкан елга тамагын контрольдә тотканнар. Лиссабон причалларыннан диңгез сәяхәтләренә китүче барча Португалия диңгезчеләре, ачык океанга чыкканчы, мәҗбүри рәвештә Торре де Белем яныннан үтәргә тиеш булганнар. Лиссабон күренеше. Миниатюра. XVI гасыр боерыгы буенча Португалия диңгезчеләре Сеутада тәмамланучы сәүдә юллары баш¬ ланган Гвинея һәм Гамбия якларына диңгез юллары эзли башлыйлар. Сеутаны талаганнан соң, португалия¬ леләр шәһәрдән китмиләр, ә шунда кала¬ лар. Сеута европалыларның тәре поход¬ ларыннан соң беренче диңгез аръягы биләмәсе була. 100 еллап вакыт узуга, бөтен Җир шарында шундый биләмәләр төзелә. 1. Ни өчен Африкадагы беренче яулап алу¬ ларны нәкъ менә португалиялеләр баш¬ лый, аңлатып карагыз. 2. Ни өчен Энрикеның Сеутаны басып алу¬ да катнашуы аның диңгез юллары һәм билгесез илләрне өйрәнүгә омтылы¬ шын ныгыткан? 3. Португалиялеләр нинди максатлардан Сеутаны басып алганнар һәм Африканың көнбатыш ярлары буйларына диңгез экспедицияләре оештыр¬ ганнар? 4. Португалиялеләр Сеутаны яулап алган вакытта, мөселманнар әле Пиреней ярымутравының бер өлешен үз кулларында тоталар. Бу нинди өлкә? КИТАП БАСУ ЭШЕН УЙЛАП ТАБУ Документлар Аббат Тритемий тасвирламасыннан (XVI гасыр): Бу вакытта Майнцта яшәүче Иоганн Гутенберг тарафыннан аерым хәрефләр ярдәмендә искиткеч, моңа кадәр ишетелмәгән китап басу эше уйлап табыла. 289
Башта алар хәрефләрне такталарда уеп ясыйлар һәм гомумкулланма сүзлек басалар, әмма, такталарда киселгән хәрефләрне күчереп йөртеп булмау сәбәпле, бу такталар ярдәмендә башка берни дә баса алмаганнар. Шул чакта алар латин алфавиты хәрефләрен кою юлын уйлап табалар һәм ул хәрефләрне үзләре матрица дип атыйлар. Алар элегрәк хәрефләрне кулдан кискән булсалар, хәзер, матрица кулланып, бакыр һәм кургаштан күпме кирәк, шулкадәр койганнар. Ләкин бу ысул шулчаклы кыенлыклар китереп чыгарган ки, алар Библияне басканда, 12 нче табакны тәмамлаганчы, дүрт мең гульден сарыф иткәннәр. Озак вакытлар <...> алар бу ачышны сер итеп саклаганнар. Әмма аларның эшчеләре бу серне башта Страсбургта ача, аннан соң ул барлык халыкларга тарала. ИМПЕРАТОР КОНСТАНТИН XI ҺӘЛАКӘТЕ Византияле тарихчы Михаил Дука язмаларыннан (XV гасыр): Патша, баскан һәм кулына кылыч белән калкан тоткан килеш, өмете өзелеп: «Арагызда минем башны чабарлык берәр христиан юкмы?» — дигән хәсрәтле сүзне әйтте. Чөнки аны барысы да ташлап киткәннәр иде. Шул чакта бер төрек аның битенә сугып яралады; әмма ул да төреккә китереп сукты; патшаның артында торган икенче төрек аңа үләрлек итеп чапты, һәм ул җиргә ауды. Чөнки алар аның патша икәнен белмәделәр; аны, үтергәннән соң, гади сугышчы сыман калдырып киттеләр. 1. Гутенберг кулланган китап басу ысулын кытайларның китап басу ысулы белән чагыштырыгыз. 2. Ни өчен беренче басу станогын ясау бик кыйммәткә төшкән, ә аннан соң Гутенбергның ачышы җиңел генә «барлык халыкларга» барып ирешкән? 3. Ни өчен «барлык халыкларда» Гутенберг ачышын куллану ихтыяҗы туган? Сез ничек уйлыйсыз, «барлык халыклар» кемнәр ул? 4. Соңгы византияле императорның соңгы сүзләрен ничек аңлатып була? § 31 САУБУЛЛАШЫП, СОҢГЫ КАРАШ Урта гасырларга сәяхәтебезне тәмамлап, нинди белемнәр туплавыбызны тагын бер кат искә тө¬ шерик. Урта гасырларда бөтен планетабызда — Америкада, Африкада, Европада, Азиядә — көчле мәдәният тудырган югары үсешле җәмгыятьләр яши. Мондый җәмгыятьләр саны Борынгы заман¬ нарга караганда арта төшә, алар хәзер кеше яши торган коры җирнең күп өлешен алып тора. 290
Урта гасырларда дөньякүләм диннәрнең иң яше — ислам барлыкка килә. Ислам тиз арада Иске Дөньяның аз дигәндә яртысына: көнба¬ тышта Испаниядән алып көнчыгышта Индоне¬ зиягә кадәр, төньякта Идел Болгарстаныннан алып көньякта Африка ярларының сәүдә шәһәр¬ ләренә кадәр тарала. Шуңа да карамастан ике тагын да борынгырак буддизм һәм христиан дине нәкъ менә Урта га¬ сырларда, чыннан да, дөньякүләм диннәргә әвере¬ ләләр. Христиан һәм буддизм тәгълиматларын күп халыклар кабул итә. Христиан Европасы Урта гасырлар буена бер¬ ничә эре цивилизациянең берсе генә була. Бөтен¬ ләй аз гына вакыт узар, һәм европалылар, алга чыгып, калган дөньяны ача һәм үзләренә буйсын¬ дыра башларлар дип уйлап та булмас кебек иде. Чынында исә Европаның бу алга ыргылышы өчен алшартлар Урта гасырлар буена акрын гына тупланып килде. Урта гасыр Европасы, Урта гасырлар башын¬ дагы барлык бәла-казаларга карамастан, антик мирастан күп нәрсәне саклап кала алды. Урта гасырларның, хәтта хәзерге заман Европасының «бинасы» да нәкъ менә антик нигезгә корылган. Бу бинаның кирпечләре төрлечә барлыкка кил¬ гән. Аны төзүдә гарәпләр, скандинавиялеләр, сла¬ вяннар, еврейлар, ирландиялеләр, венгрлар, литвалылар һәм дистәләрчә башка зур һәм аз санлы халыклар катнашкан, аларның һәрберсе гомумевропа мәдәниятенә үз өлешен керткән. Европа, әгәр дә дөньяның төрле яклары белән даими сәүдә итмәсә, Европа була алмас иде. Евро¬ паның барлыгы турында хәтта бөтенләй белмә- сәләр дә, Кытай һәм Ьиндстан тукучылары, Мали 291
алтын эзләүчеләре, гарәп сәүдәгәрләре — бөтен Иске Дөньядагы миллионлаган кешеләр аның белән, һәрхәлдә, бәйләнештә торганнар. Урта гасырлар башында Европа күпчелек Бо¬ рынгы Рим империясе турындагы хатирәләр бе¬ лән яши. Басып алучы герман варварлары да үзләрен Константинополь хакиме подданныйлары итеп саныйлар. Византиянең йогынтысы кими барган саен, Европаның көнбатышында бөтенләй яңа мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Франк хакимнә¬ ренең Рим папалары белән союзы киләчәк Көнба¬ тыш Европаның нигезен төзи. Каролинглар дер¬ жавасының таркалуы берничә хәзерге заман дәү¬ ләте тарихына башлангыч бирә. Көнчыгыш Европаның берничә халкында көч¬ ле кенәз династияләре пәйда булу һәм бу халык¬ ның христианлыкны кабул итүе безнең көннәрдә дә яшәвен дәвам итүче тагын байтак кына илләр барлыкка килүгә китерә. Европа чикләреннән еракта да шул ук хәл күзәтелә. Хәзерге Япония яисә гарәп Мисыры да, дөньядагы башка бик күп илләр кебек, нәкъ менә Урта гасырларда барлыкка киләләр. Без бүген белә торган илләр, халыклар һәм шәһәрләр Урта гасырларда төзелә. Хәзер дә күреп була торган гыйбадәтханәләр, патша сарайлары һәм крепостьлар шул чорда калка. Урта гасырлар безнең белән яшәвен дәвам итә. 292
Дөнья төзелешенең Урта гасырлар башындагы схемасы. Бар ягыннан да океан сулары белән әйләндереп алынган Европа, Африка һәм Азиядән торган җирләр — Библиядәге Сим, Хам һәм Иафет варислары биләмәсе. Урта гасырлар ахырына европалылар үзләре яшәгән дөньяны бөтенләй башкача күз алдына китерәләр. Аларның горизонтлары киңәя. Яңа башланып кына килүче дәвердә аларны тагын да күбрәк ачышлар көтә...
Төп даталар 313 — Рим империясендә христианнарны эзәрлекләү тукталу 330 — Империя башкаласын Римнан Константинопольгә күчерү 381 — Христианлыкның Рим империясендә дәүләт диненә әверелүе 395 — Император Феодосий I нең Рим империясен уллары ара¬ сында ике өлешкә бүлүе 410 — Римның Аларих җитәкчелегендәге вестготлар тарафыннан алынуы 455 — Римның вандаллар тарафыннан алынуы 476 — Соңгы «көнбатыш» як императорының тәхеттән төшерелүе 486 — Хлодвигның Галлияне яулап алуы. Меровинглар динас¬ тиясенең идарә итә башлавы 493—526 — Италиядә Бөек Теодорих идарәсе 527—565 — Император Юстиниан I идарәсе 532 — Нйка восстаниесе 568 — Италиягә лангобардлар бәреп керү 622 — Һиҗрәт 661 — Соңгы «гадел хәлифә» Галинең үлеме 711 — Гарәпләр һәм бәрбәрләрнең Пиреней ярымутравына бәреп керүе 732 — Пуатье янындагы сугыш 750 — Өммәвиләрне бәреп төшерү. Габбасилар нәселе хәлифәлә¬ ренең идарә итә башлавы 751 — Гарәпләрнең Кытай императоры гаскәрен җиңүе 751 — Карсак Пипинның хакимлек итүгә папа фатихасын алуы. Каролинглар династиясенең башлануы 294
768—814 — Бөек Карлның идарә итүе 794 — Киото шәһәренең Япония башкаласына әверелүе 800 — Бөек Карлның император дип игълан ителүе 843 — Франклар империясенең Вердендагы бүленеше 863 — Кирилл һәм Мефодийның Моравиядә христиан диненә өнди башлаулары 919 — Саксония герцогы Генрихны Германия короле итеп сайлау 962 — Оттон I нең император дип игълан ителүе 987 — Гуго Капетны король итеп сайлау. Франциядә Капетинглар династиясе башлану 1000 — Венгр короле Иштван (Стефан) I нең тәхеткә утыруы 1000 тирәсе — Бәхетле Лейвның Американы (Винландны — Йөзем илен) ачуы 1018 — Император Болгар Кыргыч Василий II нең Беренче Болгар патшалыгын тар-мар итүе 1054 — Христиан чиркәвенең көнбатыш һәм көнчыгыш чиркәү¬ ләргә бүленүе 1066 — Англиянең норманнар тарафыннан яулап алынуы 1077 — Император Генрих IV һәм папа Григорий VII нең Ка- носсада очрашуы 1086 — «Кыямәт көне китабы» 1095 — Папаның Ходай Табутын азат итәргә чакыруы 1096—1099 — Беренче тәре походы 1099 — Иерусалимның тәре йөртүчеләр тарафыннан алынуы 1152—1190 — Герман императоры Фридрих I Барбароссаның идарә итүе 1187 — Сәлах әд-Диннең Иерусалимны яулап алуы 1187 — Икенче Болгар патшалыгы барлыкка килү 1198 — 1216 — Папа Иннокентий III 1204 — Дүртенче тәре походы вакытында тәре йөртүчеләрнең Константинопольне алуы 1209 — Франциск Ассизскийның фәкыйрь монахлар (франциск¬ чылар) орденына нигез салуы 295
1211 — Монголларның Төньяк Кытайны яулап алуы 1215 — Бөек азатлык хартиясе 1219 — Урта Азиянең монголлар тарафыннан буйсындырылуы 1223 — Монголларның рус кенәзләре гаскәре белән беренче бәре¬ леше 1228 — Алтынчы тәре походы вакытында Иерусалимның импера¬ тор Фридрих II гә сугышсыз бирелүе 1237—1240 — Батый ханның рус җирләренә һөҗүме 1241 — Монголларның Үзәк Европага бәреп керүе 1248 — Җиденче тәре походы вакытында Дамиетта крепостен алу 1258 — Монголларның хәлифәлек башкаласы Багдадны алуы 1260 — Синай ярымутравында Мисыр мәмлүкләренең монгол¬ ларны җиңүе 1271—1295 — Марко Полоның Шәрык илләренә сәяхәте 1279 — Монголларның Кытай көньягын — Сун империясен яулап алуы 1291 — Тәре йөртүчеләрнең Изге җирдә соңгы крепостьларын югалтулары 1309—1377 — «Папаларның Авиньон әсирлеге» 1337—1453 — Йөзьеллык сугыш 1347—1350 — «Кара үлем» — Европада чума эпидемиясе 1358 — Жакерия 1368 — Кытайда монголлар хакимиятен бәреп төшерү. Мин динас¬ тиясенә нигез салыну 1370—1405 — Әмир Тимернең (Тимерләнк) идарә итүе 1378 — 1417 — Католик чиркәүдә «Бөек схизма» 1381 — Уот Тайлер восстаниесе 1386 — Польша һәм Литва арасында килешү (уния) 1389 — Косово кырындагы сугыш 1396 — Никополь янындагы сугыш 1398 — Тимернең Дәһли солтанлыгын тар-мар итүе 1402 — Тимернең госманлы төрекләре гаскәрен тар-мар итүе 296
1414—1418 — Констанца шәһәрендә чиркәү соборы 1415 — Португалиялеләрнең Сеутаны яулап алуы 1415 — Констанца соборында Ян Гусны яндырып үтерү 1419—1434 — Гусит сугышлары 1429 — Жанна д’Аркныц Орлеанны камалыштан коткаруы 1431 — Жанна д’Аркны яндырып үтерү 1433 — Католик чиркәүнең гуситлар белән килешүе 1450 тирәсе — 1453 — Иоганн Гутенбергның китап басу эшен уйлап табуы Төрекләрнең Константинопольне алуы. Византия импе¬ риясенең һәлакәте 1455—1485 — Ал һәм Ак розалар сугышы 1485 — Король Генрих VII Тюдорның идарә итә башлавы 1492 — Испания гаскәрләренең Гранаданы алуы
Төп исемнәр Аларих I 395—410 вестготлар юлбашчысы Алексей I Комнин 1081—1118 Византия императоры Алкуин якынча 735—804 англосакс галиме Аммиан якынча 330— Марцеллин якынча 400 Рим тарихчысы Артур бритт ларның легендар короле, күп санлы риваятьләр герое Аттила 434—453 һуннар юлбашчысы Бату (Батый) 1227—1255 монголлар ханы Бәхетле Лейв X—XI гасырлар чиге Винландка (Америкага) беренче барып кайткан викинг Бенедикт якынча 480—543 көнбатыш монахлар җәмгыятенә нигез салучы булып санала, изге Болгар Кыргыч Василий II 976—1025 Византия императоры Бонифаций 672/675—754 англосакс монахы, (Винфрид) «Германия апостолы», изге Бонифаций VIII 1294—1303 Рим папасы Боэций якынча 480—524 Рим философы һәм сәясәтчесе Бөек Альфред 871—899 англосакслар короле Бөек Казимир III 1333—1370 Польша короле Бөек Карл 768—814 Франк державасы короле, 800 елдан император 298
Бөек Константин I 306—337 Рим империясе императоры, изге Бөек Теодорих I 493—526 остготлар короле Брендан 577 яки 583 дә үлгән ирланд монахы, изге Витовт 1392—1430 Литваның бөек кенәзе Вольфрам фон Эшенбах якынча 1170 — якынча 1220 немец шагыйре Габбасилар 750—1258 хәлифәләр династиясе Габсбурглар 1273—1806 Изге Рим империясе корольләре һәм императорлары династиясе Гали 656—661 соңгы «гадел хәлифә» Гаралъд 1066 Англия короле Генрих I 912—936 Саксония герцогы, 919 елдан — Германия короле Генрих II Плантагенет 1154—1189 Англия короле Генрих IV 1056—1106 Германия короле һәм императоры Генрих VII 1485—1509 Англия короле, Тюдорлар династиясенә нигез салучы Гонорий 395—423 Рим империясенең көнбатыш өлеше императоры Григорий VII (Гильдебранд) 1073—1085 Рим папасы Григорий Турский 538—594 франклар тарихчысы Гуго Капет 987—996 француз короле, Капетинглар династиясенә нигез салучы Гуптлар 319—480 һинд хакимнәре династиясе Диңгез гизүче Энрике (Генрих) 1394—1460 Португалия принцы 299
Доминик Гусман 1170—1221 фәкыйрь монахлар (доминикчылар) орденына нигез салучы, изге Жанна д’Арк якынча 1412—1431 Францияне инглизләрдән азат итү көрәшенең герое Җирән Эйрик X гасырның икенче Исландия викингы, яртысы — XI гасыр Гренландиядә яшәү урынына башы нигез салучы Җирсез Иоанн 1199—1216 Англия короле Иаков изге апостол Ибне Сина ( Әбүгалисина ) якынча 980—1037 бөек таҗик галиме Иван III 1462—1505 Мәскүнең бөек кенәзе Изабелла 1475—1504 Кастилия королевасы Иннокентий III 1198—1216 Рим папасы Иоганн Гутенберг 1468 дә үлгән Европада китап басу эшен уйлап табучы Иштван (Стефан)! 1000—1038 венгр короле, изге Капетинглар 987—1328 француз корольләре династиясе Карл I (IV) 1346—1378 Чехия короле, Изге Рим империясе императоры Карл VII 1422—1461 Франция короле Карл Мартелл 720 дән элегрәк — 741 франк майордомы Каролинглар 687—987 франкларның майордомнар, корольләр (751 елдан) һәм императорлар (800 елдан) династиясе Карсак Пипин 741—768 франк майордомы, 751 елдан — король, Каролинглар династиясенә нигез салучы Кецалькоатль Үзәк Америка халыкларының баш алласы 300
Константин XI 1449—1453 Византиянең соңгы императоры Константин 826—869 славяннарда христианлык (Кирилл) Философ таратучы, славян язуын төзүче Кырыс Харальд III 1066 да үлгән викинг, 1046 елдан — Норвегия короле Кыю Карл 1467—1477 Бургундия герцогы Лев III 795—816 Рим папасы, изге Людовик IX 1226—1270 Франция короле, изге Людовик XI 1461—1483 Франция короле Манса-Мусса 1307—1332 Мали хакиме Марк Инҗилче апостол, изге Марко Поло 1254—1323 Венеция сәүдәгәре, сәяхәтче Матур Филипп IV 1285—1314 Франция короле Махмуд Газнәви 998—1030 Үзәк Азиядә Газнәвиләр дәүләте идарәчесе Меровинглар 457—751 франк корольләре династиясе Мефодий 820—885 славяннарда христианлык таратучы, Моравия архиепискобы Метко I 960—992 чынлыкта билгеле булган беренче поляк кенәзе Мин 1368—1644 Кытайда императорлар династиясе Михаил Пселл 1018—1071 дән соң византияле тарихчы Мохаммад якынча 570—632 пәйгамбәр, исламга нигез салучы Николай Мерликийский IV гасыр епископ, изге Одоакр 476—493 Италия короле 301
Оттон I 936—973 герман короле, 962 елдан — император Өммэвилэр (Могавиялар ) 661 — 750 хәлифәләр династиясе Пётр 64 яки 67 дә үлгән апостол, изге Помпилиуш II легендар поляк короле Прокопий Кесарийский 490/507 — 562 дән соң Византия тарихчысы Ричард I Арыслан Йөрәк 1189—1199 Англия короле Ричард II 1377—1400 Англия короле Робин Гуд легендар юлбасар, инглиз халык балладалары герое Роланд француз героик риваятьләре герое, Бөек Карлның легендар көрәштәше Ромул Августул 475—476 Рим империясенең көнбатыш өлешендәге соңгы император Рудаки 941 дә үлгән таҗик шагыйре Саманилар 819—999 Урта Азия әмирләре династиясе Сэлах эд-Дин (Сэлэхеддин ибне Әюп) 1169—1193 вәзир, 1174 елдан — Мисыр солтаны Стефан Душан 1341—1355 Сербия короле Сун 960—1279 Кытайда императорлар династиясе Тан 618—907 Кытайда императорлар династиясе Тәүбәче Эдуард 1042—1066 Англия короле, изге Тимер (Тимерлэнк) 1370—1405 әмир 302
Томас Бекеш якынча 1118—1170 Уицилопочитли Уот Тайлер 1381 дә үлгән Феодора 527—565 Феодосий I 379—395 Фердинанд II 1468—1516 Филипп II Август 1180—1223 Фома Фома Аквинский 1225/1226—1274 Франциск Ассизский 1181/1182—1226 Франческо Датини 1410 да үлгән Фридрих I Барбаросса 1152—1190 Фридрих II 1212—1250 Хлодвиг 481—511 Хөсрәү I 531—579 Хөсрәү II 591—628 Чыңгыз хан 1206—1227 Эдуард III 1327—1377 Англия корольлеге канцлеры, аннан соң Кентербери архиепискобы, изге ацтекларның сугыш алласы Англиядә 1381 елгы крестьяннар восстаниесе юлбашчысы императрица, Юстиниан I нең хатыны Рим императоры Арагон һәм Сицилия короле, 1479 елдан — шулай ук Кастилия короле дә Франция короле апостол, изге зур католик дин белгече, изге фәкыйрь монахлар (францискчылар) орденына нигез салучы, изге Италия сәүдәгәре Германия императоры Германия императоры, Сицилия корольлеге короле франклар короле, франкларның Меровинглар династиясенә нигез салучы Иран шаһы Иран шаһы монгол ханы Англия короле 303
Эйнгард якынча 770—840 монах һәм Каролинглар дәвере тарихчысы Юстиниан I 527—565 Византия императоры Ян Гус 1369—1415 чех реформаторы Яулап алучы. Вильгельм I 1035—1087 Нормандия герцогы, 1066 елдан — Англия короле Яулап алучы Мәхмүт II 1451—1481 төрек солтаны
Төп төшенчәләр элморавилар Төньяк-Көнбатыш Африкада хәрбиләшкән дини хәрәкәттә катнашучылар йлыпинг Исландиядә халык җыелышы әмир «боеручы» — мөселман илләрендә хәрби җитәкче, идарәче, кенәз титулы базилика христиан храмының борынгы архитектура формасы баллйда шигъри халык риваяте балтлар Көнчыгыш Европадагы халыклар төркеме бдрщина бәйле крестьяннарның хуҗаларына кыр эшләрен башкару йөкләмәсе бәдәвиләр чүлдәге күчмә кабиләләр бәрбәрләр Төньяк-Көнбатыш Африканың күчмә халкы бенедиктчылар Көнбатыш Европада изге Бенедикт тарафыннан нигез салынган борынгы монах ордены монахлары бриттлар Британиядә яшәгән кельт халкы вагантлар күчеп йөрүче шәкертләр викинглар дан һәм байлык артыннан чит җирләргә китүче Сканди¬ навия сугышчылары витраж төсле пыяладан җыелган сурәт галея Урта диңгез корабының бер төре Гбнза төньяк немец сәүдәгәрләре һәм сәүдә шәһәрләренең бер¬ ләшмәсе Генераль штатлар Франциядә катлау вәкилләре җыелышы 305
гильдия сәүдәгәрләр берләшмәсе глаголица тәүге ике славян язуының берсе госпиталъерлар ( иоаннитлар ) изге Иоанн Иерусалимский ис. хәрби-рыцарь ордены әгъзалары граф Франк державасында — билгеле бер округта король вәки¬ ле, соңрак — европалы аксөякләрнең югары титуллары¬ ның берсе гуситлар чех реформаторы Ян Гус тарафдарлары даннар герман халкы, хәзерге даниялеләрнең ата-бабалары дисәтинә (гошер) милек һәм керемнең уннан бер өлеше — христианнардан чиркәү файдасына алынучы салым дзен-буддизм буддизмның Япониядә аеруча киң таралган бер юнәлеше дирһәм Шәрык көмеш тәңкәсе диспут фәнни бәхәсләр дорен аксөяк гаиләнең шәхси җир биләмәләре доминикчылар изге Доминик нигез салган фәкыйрь монахлар ордены монахлары донжон (бёргфрид, киип) замокның аеруча ныгытылган үзәк манарасы драккбр викинглар корабы дини рыцарь орденнары Изге җирне яулап алу һәм яклау өчен төзелгән европа¬ лы рыцарь берләшмәләре Дэнло «Дания хокукы өлкәсе» —Англиянең даннар хакимлеге астында калган өлеше ересь чиркәү ялган дип санаган тәгълимат еретик ялган тәгълимат ересьны яклаучы кеше жонглер ил гизеп йөрүче җырчы һәм шагыйрь җиһбд «тырышлык, көрәш» — исламны ныгыту хакына тыныч юл белән барган яисә кораллы көрәш зороастризм Иран халкының борынгы дине 306
иддлъго испан дворяны иконаларга каршы көрәшүчеләр һәм иконаларны яклаучылар Византиядә Алла һәм изгеләрнең сурәтләренә карата төрле мөнәсәбәт тарафдарлары имйм «алда торучы» — мөселманнарда я мәчет белән идарә итүче һәм мәчеттәге намаз вакытында алга басып вәгазь әйтүче кеше, я булмаса, гомумән, дин башлыгы инвеститура нинди дә булса бер әйберне кулдан-кулга тапшыру юлы белән символик рәвештә вазифага (урынга) кертү инквизиция еретикларны эзәрлекләү һәм ересьны юк итү өчен төзелгән католик чиркәү оешмасы каллигрдфия матур язу сәнгате каравелла XV гасырда таралган европалы кораб төре катлау вәкиллеге органнары сәяси зарур булган очракта җирләрнең төп катлаулары вәкилләреннән ил башлыгы чакырган җыелыш кафедрйль собор чиркәү округында епископ хезмәт иткән һәм аның «кафедрасы» — епископ тәхете булган храм, төп собор каһанлык каһан тарафыннан идарә ителгән ил (кайбер шәркый халыкларда хөкемдар титулы) кириллица тәүге ике славян язуының берсе коллегия Урта гасырлар университетында билгеле бер сандагы укучыларны торак, ашау-эчү һәм уку белән тәэмин итүче оешма конунг скандинавиялеләрдә идарәче (юлбашчы, король) кортеслар Пиреней ярымутравындагы корольлекләрдә катлау вә¬ киллекләре оешмасы Коръән мөселманнарның изге китабы легйт папа илчесе лорд Англиядә аксөяк, зур җир биләмәләренә хуҗа кеше 307
маврлар Испания һәм Төньяк Африка мөселманнарын европалылар шулай атаган майордом «сарай белән идарә итүче» — Меровинглар династиясе вакытында Франк корольлегендә югары сарай һәм дәүләт вазифасы мәдрәсә мөселман уку йорты мамлүкләр Мисырда солтан гвардиясе, XIII гасырдан башлап ил белән идарә иткәннәр менестрель сарай шагыйре һәм җырчысы менбәр мәчеттә вәгазь әйтелә торган махсус калку урын митрополит митрополия, ягъни берничә гади епископлыкны үз эченә алган чиркәү провинциясенең төп шәһәре епискобы михрйб мәчет стенасында Мәккә юнәлешен күрсәтүче уем натураль хуҗалык тормыш өчен кирәкле барча әйберне үзе җитештерә һәм сату максатында берни дә җитештерелми торган хуҗалык; анда бернәрсә дә сатып алынмый һәм сату өчен җитеш¬ терелми негус Эфиопия хөкемдарының титулы неф храмның бер өлеше: ике янәшә буйга сузылган колон¬ налар рәте арасындагы яисә шундый бер рәт һәм буй стена арасындагы пространство норманнар Урта гасырлар Европасында Скандинавия халыкларының уртак исеме оброк бәйле крестьяннар йөкләмәсе: хуҗага продуктлата яисә акчалата даими түләүләр община Урта гасыр авылы тормышының төп якларын җайга салучы крестьяннар оешмасы паломниклар ( пилигримнар ) ерактагы изге җирләргә барып, гөнаһлардан арыну максатында юлга чыккан дәрвишләр (мөсафирлар) Пантокрбтор «Бар нәрсәне колачлаган», ягъни галәмнең баш хөкем¬ дары сыйфатындагы Иисус Христос парлймент Англиядә катлаулар вәкиллеге органы 308
патрициат шәһәр халкының югары катлавы: шәһәрдә хакимияткә ия булган иң йогынтылы һәм бай гаиләләр причастие ( причащение ) христианнарның серле йоласы (изге әш), бу вакытта дингә ышанучылар, ипи кабып һәм шәраб йотып, Иисус Христосның тәнен һәм канын кабул итәләр рйтуша үзидарәсе булган шәһәрләрдә шәһәр Советы урнашкан бина Реконкиста «яулап алу» — христианнарның Пиреней ярымутра¬ выннан мөселман идарәчеләрен кысрыклап чыгаруы реформаторлар чиркәүдә тирән үзгәрешләр — реформалар — тарафдар¬ лары рыцарьлар профессиональ сугышчыларның өстен катлаулары сйга скандинавиялеләрнең тарихи хикәятләре самурайлар Япониядә профессиональ сугышчылар катлавы сарациннар Көнбатышта барча мөселманнарның, бигрәк тә гарәп һәм төрекләрнең гомуми аталышы сёгун «башкомандующий» — Япониянең чынлыкта баш ида¬ рәчесенең титулы синтоизм традицион япон дине скрипторий кулъязмаларны күчереп язу һәм бизәү остаханәсе сословие ( катлау ) җәмгыятьтә охшаш урын тоткан һәм, кагыйдә буларак, үзләренең статусларын буыннан-буынга тапшыручы күп санлы кешеләр төркеме сөнниләр ислам динендәге ике төп юнәлешнең берсе — сөнни тарафдарлары статут нинди дә булса оешма (һөнәрчеләр цехы, университет) төзелүен һәм аның эшчәнлек тәртибен билгеләүче устав схизма чиркәү бүленеше схолйстика «мәктәп белеме» — Изге Язмаларны һәм аеруча абруйлы язучылар әсәрләрен катгый логик аңлату юлы белән белем алу методы 309
тамплиерлар (храмовниклар) борынгы дини рыцарь ордены әгъзалары ташламй кемгә дә булса, башкалардан аермалы буларак, бирелгән өстенлек, аерым хокук тәре йөртүче Рим паласы чакыруы буенча Изге җиргә кораллы походка чыгарга ант иткән кеше трансепт храмда аркылы неф улус (олыс ) монгол идарәчесенең нәсел биләмәсе университет белем алу һәм аны арттыру максатында бергә җыелган магистрлар һәм шәкертләр корпорациясе уния династияләр, дәүләтләр яки чиркәүләр арасындагы союз, берләшмә феод хәрби хезмәт үтәү шарты белән бирелгән һәм буыннан- буынга тапшырылып килгән җир биләмәсе феодализм Урта гасырларда җирне шәхси милек итеп түгел, ә билгеле бер шартларда бүлүгә нигезләнгән мөнәсәбәтләр системасы феодаллар Урта гасырлар җәмгыятендә хакимлек итүче катлау әгъ¬ залары — төп җирбиләүчеләр францискчылар изге Франциск нигез салган фәкыйрьләр ордены әгъзалары хаҗ Мәккәгә зиярәт кылу харакири японнарның корсакны ярып җибәрү юлы белән үз-үзен үтерү ысулы хәзәрләр VIII гасырга Төньяк Кавказ, Идел буе, Төньяк Кара диңгез буеның зур территорияләрен буйсындырган төрки халык хәлифә (пәйгамбәр яисә Аллаһның үзенең дә) «урынбасары» — мөселманнарның дөньяви һәм дини башлыклары һиҗрәт Мөхәммәдиең Мәккәдән Ясрибкә (Мәдинәгә) күчеп китүе, мөселман ел исәбенең башлангыч ноктасы цех һөнәрчеләр оешмасы цистерцианчылар Цистерциан ордены монахлары 310
чжурчжэннар XII гасырда Төньяк Кытайның бер өлешен буйсындырган тунгус кабиләләре чиркәү соборы югары руханиларның чиркәү тормышындагы дини тәгъ¬ лиматларны һәм кагыйдәләрне тикшерү өчен чакырылган җыелышы шәхси бәйлелек үз шәхесең ирегенә баш була алмау шериф графлыкта Англия короле вәкиле шигыйлар ислам динендәге аерым юнәлеш — шигыйчылык тараф¬ дарлары эрл англосаксларда аксөяк кеше ярминкә бер үк җирдә һәм бер үк вакытта даими рәвештә (башта ел саен) оештырыла торган зур базар
Укытучы өчен кыскача аңлатма Бу дәреслек, барыннан да элек, Урта гасырлар тарихы курсының ярты елга кадәр кыскартылган программасына исәпләнгән. Шуңа да карамастан модульле төзелеш аркасында (бу турыда түбән- дәрәк булыр) аны берьеллык курста да кулланып була. «Гомуми тарих. Урта гасырлар тарихы» да безнең 1994 елда МИРОС нәшриятында басылып чыккан «Урта гасырлар тарихы»ның беренче дәреслеге принципларына нигезләнгән. Гомум фикер буенча, беренче дәреслекнең йогынтысы шундый зур ки, ул мәктәптә Урта гасырлар тари¬ хын укытуның бөтен концепциясен җитди үзгәр¬ түгә китерде. Беренче мәртәбә шушы дәреслектә игълан ителгән идеяләр, караш һәм фикерләүләр хәзер башка авторлар дәреслекләрен дә дә очрый, алар, димәк, безнең «уйлап табуларны» аерма¬ чык дөреслек дип кабул итә һәм шуңа күрә алар¬ ның һәркемгә дә кагылышы бар дип исәпли. Безнең беренче китапның уңышлы булуына карамастан, тәкъдим ителүче дәреслек аның кыс¬ картылган варианты түгел, ә бөтенләй башка, тулысынча мөстәкыйль эш булып тора. 1994 елгы (һәм аннан соңгы басмалар да) «калын» дәреслек, барыннан да элек, гуманитар юнәлешле гимназия¬ ләр өчен булса, яңа, «юка» дәреслек төп мәк¬ тәпләргә атап чыгарылган. Курсның күләме һәм адресаты башка булуы материалны сайлау һәм 312
бирүнең, шулай ук аны дидактик яктан тәэмин итүнең без элек кулланганга караганда бөтенләй башка концепциясен эшләргә мәҗбүр итте. Нә¬ тиҗәдә яңа дәреслек элеккесен алыштырмый, ә аның белән параллель бара. «Гомуми тарих. Урта гасырлар тарихы» дәрес¬ легенең беренче үзенчәлеге аның кыскалыгында. Аны 30 дан артыграк дәрес эчендә үтеп булуга да карамастан, дәреслектә бирелгән мәгълүматлар аңа караганда шактый калын булган кайбер дә¬ реслекләрдән һич ким түгел. Бу, барыннан да элек, Урта гасырларны аңлау өчен әллә ни бир¬ мәгән, әмма традиция буенча дистәләгән еллар дәвамында безнең уку-укыту әдәбиятында берсен¬ нән икенчесенә күчеп йөрүче сюжет һәм деталь¬ ләрне кыскарту исәбенә ирешелде. Шулай итеп, «бушатылган» урын дәүләт программасы курсы¬ ның барлык темаларын бәян итәргә генә түгел, күп кенә яңа материал өстәргә дә мөмкинлек тудырды. Шуның белән бергә, без илдәге уку- укыту әдәбиятына хас бәян итүнең коры телеграф стилендә тукталмаска, ә хикәяләүне мөмкин кадәр җанлы алып барырга тырыштык. Без, дәреслекне әзерлекләре һәм сәләтләре төр¬ ле дәрәҗәдә булган укучыларга туры килерлек итеп, беренче дәреслегебездә сынап каралган һәм укытучылар, методистлар тарафыннан хупланган уку текстын модульле төзү принципларын үстерү¬ не дәвам итәбез. Ьәрбер параграф ике яки өч модульдән тора. Беренчесе «мәҗбүри булган» ав¬ тор текстын тәшкил итсә, икенче һәм өченче модульләр — өстәмәләр. Без тәкъдим иткән мате¬ риалны (яисә аның бер өлешен) укытучы укучы¬ ларга дәрестә бирергә кирәкме, өйгә эш итепме яисә бөтенләй файдаланмаячакмы, ул үзе хәл 313
итәргә хаклы. Бу ике өстәмә модуль — «Өстәмә мәгълүмат» һәм «Документлар» — педагог өчен үзе теләгәнчә куллана ала торган дидактик резерв булып торалар. Безнең карашка, көчле сыйныф¬ ларда яки көчле укучылар белән индивидуаль эшләгәндә документларга анализ ясауга күбрәк игътибар итәргә кирәк. Теләсә нинди тарихи чы¬ ганакның эчтәлеге бетмәс-төкәнмәс, аны бик төр¬ ле итеп аңлатып була, шуңа күрә дә, теге яки бу үткән вакыйганы һәм тарихи шәхесләрне тирән- тен уйлап һәм бөтен яклап тикшерү өчен, нәкъ менә тарихи чыганакларның фрагментлары аеру¬ ча уңышлы материал булып торалар. Дөресен әйткәндә, уку параграфының төзе¬ лешендә тагын дүртенче модуль дә бар. Бу — сурәтләү материалы, ул моңа кадәрге булган илебез дәреслекләрендә кабул ителгәнчә текстка гади иллюстрация сыйфатында түгел, ә тулы хокуклы һәм мөстәкыйль дидактик чара сый¬ фатында тәкъдим ителә. Теге яки бу сурәткә бирелгән комментарий укучыга яңа мәгълүмат җиткерергә мөмкинлек тудыра, ә «рәсемгә» бирем (кагыйдә буларак, җиңел түгел) аңарда үзләштерү, анализ ясау һәм мөстәкыйль уйлау күнекмәләре үстерүгә ярдәм итә. Мондый биремнәрнең күпче¬ леге укучының, бирелгән сурәтләрне күреп, үз хис-тойгыларын уятуга һәм аларны чагылдыру алымнарын эзләвенә этәрергә, ягъни әлегә бик үк гадәти булмаган алымга юнәлдерелгән. Безгә билгеле булганча, тарих буенча илебез дәреслек¬ ләрендә иллюстратив материалга бу дәреслектә бирелгән кадәр җитди роль бирелгәне юк иде. Әгәр дә укытучы теге яки бу теманы тирәнәй¬ тергә тели икән, ул безнең беренче дәреслектәге җентекләп сөйләнгән автор хикәясеннән, шулай 314
ук чыганаклардан күп санлы зур өзекләрне дә өстәмә материал итеп куллана ала. Яңа дәреслек эчтәлеген тулыландыруга кил¬ гәндә, укытучы анда җитәрлек традицион һәм аңа яхшы таныш сюжетларга беркадәр яңача якын килү очраклары булуын да күрер. Билгеле, без аңлы рәвештә Урта гасырлар Русе тарихын бәян итүдән баш тарттык, чөнки бу тема илебез тарихының мөстәкыйль курсы булып тора. Шуңа да карамастан без я рус тарихы белән турыдан- туры бәйләнгән, я бу курска күчүне әзерләүче тема һәм эпизодларга басым ясарга тырыштык. Әйтик, 1994 елгы дәреслектә беренче тапкыр мәк¬ тәп курсына Скандинавия темасын (ул хәзер һәр программада да бар) керткән булсак, хәзер исә Монгол державасына беренче тапкыр аерым параграф багышлана. Шуның өстенә кайбер параграфлар тәреле-гөмбәзле храм, иконалар, Бал- тыйк төбәген Урта диңгез белән бәйләүче сәүдә юллары, Афанасий Никитинның сәяхәте һ. б. кебек бик күптөрле, ләкин теге яки бу дәрәҗәдәге «рус» сюжетларына кагылып үтәләр. Хәер, ох¬ шаш «үзара бәйләнеш ноктасы» Руська карата гына тәкъдим ителми: ике тапкыр Идел Болгар- станы турында, Европа җәмгыятьләре үсешенә гомуми системалы караш контекстында искә алып китү мөмкинлеге туды. Шулай да бу дәреслектә тәкъдим ителгән эч¬ тәлекле иң зур яңалык Урта гасырлар башына карый. Без монда игътибарны катгый үзгәртергә һәм уку материалын яңача урнаштырырга уйла¬ дык. Һәрхәлдә, үзебез башкарган «Коперникча кискен борылышның» бик тиздән гадәти хәл һәм шулай булырга тиеш дип кабул ителүенә ышана¬ быз. Ихтимал, тиздән шундый вакыт җитәр, 315
бөтенесе дә Урта гасырлар башын, гомумән, нин¬ дидер башка схема буенча ничек укытып булды икән дип шаккатарлар әле. Эш шунда ки, без илебез уку курслары автор¬ ларының әле XIX гасырда ук немец һәм француз дәреслекләреннән алган традициясеннән, ягъни Урта гасырлар турында хикәяләүне борынгы гер¬ маннар темасыннан башлаудан арындык. Кире¬ сенчә, без бу бүлекнең үзәгенә Византияне куй¬ дык, элек традиция буенча ул, һәрвакыт «ерак» һәм «чит» цивилизацияләр бүлегенә кертелеп, я Европаның иң читенә, я тагын да ераккарак, кайдадыр Африка җәмгыятьләре һәм Кытай ара¬ сына яисә алар белән бер рәткә чигерелеп килгән. Россия мәктәпләре өчен Византия тарихына мондый читкә этәрелгән (Көнбатыш Европача) караш, мәсәлән, ил тарихында Византия һәм аның мәдәни мирасы уйнаган рольне генә исәпкә алсаң да, гайре табигый булып күренә. Шуның өстенә теләсә нинди цивилизацияне система бу¬ ларак тасвирлауны аның читеннән түгел, ә үзә¬ геннән башлау уңайлырак һәм дөресрәк булыр. Урта гасырлар башында исә Урта диңгез буе җәм¬ гыятенең «мәгънәви үзәге» нәкъ менә Констан¬ тинополь булган да. Бу шартны исәпкә алмасаң, Европа тарихында шул дәвердәге күп нәрсәне аңлавы кыен. Ь.әм, ниһаять, бу тема бер яктан Борынгы Рим тарихы һәм Урта гасырлар тарихы курслары, ә икенче яктан Урта гасырлар тарихы һәм Россия тарихы курслары арасында бәйләүче буын булу сәбәпле, курсны Византиядән башлау уңайлырак. Якынча тәре походлары чорыннан башлап Ви¬ зантия, чыннан да, күләгәдә кала бара һәм үзе дә акрынлап перифериягә әверелә, якынча 316
XII гасырдан соңгы дәверне тасвирлауның тра¬ дицион «көнбатыш үзәк» моделе элеккеге кебек үк тулысынча дөрес булып кала. Башка темаларны ачуда без тәкъдим иткән яңалыклар шулай ук аз түгел, әмма укытучы алар белән безнең аңлатмадан башка да җиңел таныша ала. Авторлар
Эчтәлек Кереш. Урта гасырлар ни соң ул? 3 Беренче кисәк. УРТА ГАСЫРЛАР БАШЫ 1 бүлек. Ойкумена үзәгендә § 1. Икенче Рим 6 § 2. Византия чоры 15 2 бүлек. Империя читләрендәге давыллар § 3. Илбасар германнар 28 § 4. Яңа көч туу 38 § 5. Ислам дөньясы 46 3 бүлек. Франклар державасы § 6. Хлодвигтан Пипинга 55 § 7. Император Карл 63 4 бүлек. Төньяк җилләре § 8. Империя хәрабәләрендә 72 § 9. Англияне ничә тапкыр басып алганнар? 81 Икенче кисәк. УРТА ГАСЫРЛАР ЕВРОПАСЫ 5 бүлек. Крестьяннар һәм рыцарьлар §10. Җир һәм хакимият 92 §11. Мәңгелек хезмәтчәннәр 100 § 12. Замок диварлары артында 109 6 бүлек. «Ходай теләгәнчә!» §13. Каролинглар мирасы 120 § 14—15. Ходай Табутына таба! 128 7 бүлек. Шәһәр йөзләре §16. Шәһәрләрне тергезү 147 § 17. Базар, ратуша, собор 160 §18. Гыйлем эстәү 170 318
8 бүлек. Урта гасырларның чәчәк ату чоры §19. Христиан дөньясы башында 178 § 20. Илләр һәм хакимнәр 190 § 21—22. Авыр заманнар 200 § 23. Европаның көнчыгышында 217 Өченче кисәк. ЕРАК ИЛЛӘР 9 бүлек. Марко Поло кайларда булган һәм кайларда булмаган § 24. Бөек хан биләмәләрендә 228 § 25. Ьиндстан: раджалар һәм солтаннар 235 § 26. Күк асты империясе 243 §27. Сипанго илендә 251 § 28. Бик төрле Африка 260 § 29. Бөтенләй билгесез дөнья 268 Йомгаклау. Заманнар алмашу алдыннан § 30. Яңадан Европа: яңа дәвергә таба 279 § 31. Саубуллашып, соңгы караш 290 Төп даталар 294 Төп исемнәр 298 Төп төшенчәләр 305 Укытучы өчен кыскача аңлатма 312
Учебное издание Бойцов Михаил Анатольевич Шукуров Рустам Мухаммадович ВСЕОБЩАЯ ИСТОРИЯ ИСТОРИЯ СРЕДНИХ ВЕКОВ Учебник для 6 класса татарской средней общеобразовательной школы Казань. Издательство «Магариф». 2008 Перевод с русского на татарский язык Уку-укыту басмасы Бойцов Михаил Анатольевич Шукуров Рөстәм Мөхәммәдович ГОМУМИ ТАРИХ УРТА ГАСЫРЛАР ТАРИХЫ Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек Редакторы И. И. Кадыйрова Бизәлеш редакторы Р. А. Сайфуллина Техник редакторы һәм компьютерда биткә салучысы Л. М. Тилк Корректорлары С. 3. Гыймалетдинова, Г. Г. Мөхәммәтҗанова Рәсемнәрне компьютерда эшкәртүчесе Э. Ф. Нурмөхәммэтова Оригинал-макеттан басарга кул куелды 18.09.2008. Форматы 70Х90У16. Офсет кәгазе. Офсет басма. Шартлы басма табагы 23,40 + форз. 0,44. Нәшер-хисап табагы 16,33 +форз. 0,70. Тиражы 7400. Заказ Т-1182. «Мәгариф» нәшрияты. 420059. Казан, Оренбург тракты, 20а. Тел./факс (843)277-52-88; 277-52-62. E-mail: magarif@mail.ru http://www.magarif.com «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы» ААҖ. 420066. Казан, Декабристлар урамы, 2.
Кояш дискы формасындагы ацтеклар календаре. XV гасыр
УРТА ГАСЫРЛАР ТАРИХЫННАН ТӨП ДАТАЛАР 1211 — монголларның Төньяк Кытайны яулап алуы 1215 — Бөек азатлык хартиясе 1358 — Жакерия 1368 — Кытайда монголлар хакимиятен бәреп төшерү. Мин династиясенә нигез салыну 1398 — Тимернең Дәһли солтанлыгын тар-мар итүе 1258 — монголларның хәлифәлек башкаласы Багдадны басып алуы 1370-1405 — әмир Тимернең (Тимерләнк) идарә итүе 1414—1418 — Констанца шәһәрендә чиркәү соборы 1291 — тәре йөртүчеләрнең Изге җирдә соңгы крепостьларын югалтуы 1309—1377 — «папаларның Авиньон әсирлеге» 1337—1453 — Йөзьеллык сугыш 1381 — Уот Тайлер восстаниесе 1386 — Польша һәм Литва арасындагы уния 1389 — Косово кырындагы сугыш 1415 — португалиялеләрнең Сеутаны яулап алуы 1419—1434 — гуситлар сугышлары 1347 - 1350 — «Кара үлем» 1396 — Никополь янындагы сугыш 1429 — Жанна д’Аркның Орлеанны камалыштан коткаруы якынча 1450 — Иоганн Гутенбергның китап басу эшен уйлап табуы Капка бизәге (Кытай,VII—VIII гасырлар) 1453 — төрекләрнең Константинопольне алуы. Византия империясенең һәлакәте 1455-1485 — Ал һәм Ак розалар сугышы 1492 — испан гаскәрләренең Гранаданы алуы
ГОМУМИ ТАРИХ